diff --git "a/ILLA/13_\320\236\321\200\320\265\320\275\320\261\321\203\321\200\320\263.txt" "b/ILLA/13_\320\236\321\200\320\265\320\275\320\261\321\203\321\200\320\263.txt" index b93f904c775496913c0b3ad1e23140b11492cb59..026d8007b960bcdac48e127f0cac547c20223f79 100644 --- "a/ILLA/13_\320\236\321\200\320\265\320\275\320\261\321\203\321\200\320\263.txt" +++ "b/ILLA/13_\320\236\321\200\320\265\320\275\320\261\321\203\321\200\320\263.txt" @@ -1,5 +1,4 @@ -Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән МИЛЛИ-МӘДӘНИ -МИРАСЫБЫЗ +Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән МИЛЛИ-МӘДӘНИ МИРАСЫБЫЗ Оренбург өлкәсе татарлары СӨЙЛИ ИКӘН ТАШЛАР ДА @@ -483,7 +482,7 @@ XVIII гасырның 50 нче елларында Мәскәү трактын Башкортлар. Казан ханлыгы җимерелгәч, хәзерге Башкортстан җирләрендә яшәүче җирле халык, нинди милләттән булуына карамастан, башкортлар яки башкортлар-вотчинниклар дип атала башлыйлар. Казан өязенең көнчыгыш өлешендәге җир биләүчеләр Уфа ясагына (ул Казан ясагына караганда җиңелрәк була) күчкәч шулай ук Башкирия халкы булып китәләр һәм аларга карата да башкорт дигән административ атама кулланыла башлый. Өстенлекле сословие булганга күрә, башка сословие вәкилләре дә башкорт сословиесенә күчәргә тырышканнар (бу турыда әдәбиятны кара: Рамазанова, 2002; Исхаков, 2002 һ.б.). Тархан атамасы кебек үк, башкорт сословиесе дә Оренбург өлкәсендә сирәк күзәтелә. Типтәрләр Оренбург өлкәсендә шулай ук сирәк очрый. Күп кенә авылларда типтәр сүзен белмиләр дә. Бу социаль атама да, нигездә, Уфа өязеннән күчеп килүчеләр белән бәйле булса кирәк. Көньяк Урал далаларында күчеп йөргән башкортларның җирләренә утыручы крестьяннар припущенниклар дип аталулары мөмкин. Гомумән, бу җирләрдәге халыкларның тарихы җентекләп өйрәнелгән дип әйтеп булмый. Типтәр дигән атама рәсми сословие мәгънәсендә XVIII йөз урталарында кулланыла башлый. Бу сүз фарсыча дәфтәр сүзенең халык телендә таралган варианты, аның тагын девтяр дигән варианты да архив документларында теркәлеп калган (РГАДА, ф. 1173, тасв. 1, сакл. берәмл. 1198, 3 б.). Бу атама тагын "тептярской ясак", "девтярской ясак", "окладной тептярской ясак" дип тә аталган мондый ясакны башкортлар, ясаклы татарлар түләгән. -Оренбург экспедициясе оештыру, яңа чикләрне сак лау линияләре төзү кебек әһәмиятле чаралар уздыру өчен, рус дәүл әтенә барлык ресурсларны да барлау, икътисади мөмкинлек ләрне исәпкә алу ихтыяҗы туа һәм хөкүмәт 1734 елның 31 мартында түбәндәге Указны чыгара: "всех припущенников края записывать и расправшивать, кто откуда и давно ль пришли и в подушный оклад положены ль..."2. Бу указ чыкканнан соң, типтәрләр аерым сословие буларак исәпкә алына башлыйлар һәм алар махсус ясак түләргә тиеш булалар. +Оренбург экспедициясе оештыру, яңа чикләрне сак лау линияләре төзү кебек әһәмиятле чаралар уздыру өчен, рус дәүл әтенә барлык ресурсларны да барлау, икътисади мөмкинлек ләрне исәпкә алу ихтыяҗы туа һәм хөкүмәт 1734 елның 31 мартында түбәндәге Указны чыгара: "всех припущенников края записывать и расправшивать, кто откуда и давно ль пришли и в подушный оклад положены ль...". Бу указ чыкканнан соң, типтәрләр аерым сословие буларак исәпкә алына башлыйлар һәм алар махсус ясак түләргә тиеш булалар. Фәндә билгеле булганча, санап чыгылган сословиеләр ХIХ гасыр уртасыннан "башкиры из тептярей" дип атала башлыйлар. Оренбург өлкәсендәге татар сөйләшләре Сөйләшләрне өйрәнү тарихыннан. Татар диалектларын лингвистик география методы белән өйрәнү башлангач, Оренбург өлкәсен эченә алган квадратны яшь галимә З.Р. Садыйковага тапшыралар. Ул, күп санда экспедицияләр уздырып, бай материал туплауга ирешә. @@ -1268,7 +1267,7 @@ XVIII гасыр татар әдәбиятына мәгърифәтчелек ф - Әй, телке орлаган, - атя. Әй, елыйм ышанып. - Ник соң кертмәдең аны? -- Онытканмын, атя, атта - чанада. Төн эчендә телке орлаган әкиятне"1. +- Онытканмын, атя, атта - чанада. Төн эчендә телке орлаган әкиятне". Әкиятче Бари бабайның улы Ришат Асяевның да күңелендә шул әкиятләр саклана. Ул аларны үзенең кыз-улларына да сөйли торган булган. Аларны күңел төпкелләреннән барлап балаларның балаларына сөйләргә кирәк. Буыннан-буынга тапшырыла барса, безнең халкыбызның авыз иҗаты, аерым алганда әкиятләре яшәр. Сөйләгәндә, һич югында, диктофонга яздырырга, яисә кәгазьгә төшерергә була. 1960 елгы экспедиция Яфар авылына да барып җиткән булса, безнең халык иҗаты фонды, шул исәптән әкиятләрнеке дә, тагы да баеган булыр иде. Бүгенге көндә Яфар авылында язып алынган материаллар шуны күрсәтте. Киләчәктә Яфар якларына янә бер экспедиция оештырылыр әле, бәлки. Балалар фольклоры үрнәге буларак 3 алдавыч әкият, 2 әйтеш үрнәге, яңгыр теләү, берничә бишек җыры һ.б. язып алынды. Алдавыч әкиятләр чын әкият шикелле башланып китәләр һәм өчесе дә бер циклны тәшкил итәләр: @@ -1276,7 +1275,7 @@ XVIII гасыр татар әдәбиятына мәгърифәтчелек ф - Сүлә-сүлә. Аннан тагы тотына сүләргә. Борын-борын заманда булган ди, бер әби белән бабай. Аларның үләре булган мордадан. Хәзер сүлим уртадан. Борын-борын заманда булган, ди, бер әби белән бабай. Аларның үләре булган казактан. Хәзер сүлим азактан. Шулай бәхетле генә яшәгәннәр, ди. -И шуның белән әкият беткән"1. +И шуның белән әкият беткән". Әйтешләр дип балалар репертуарында диалог формасында төзелгән шигъри әсәрләр турында әйтәләр. Аларны капма-каршы ике кеше дә, бер генә бала да башкара ала. Бишек җырларыннан башка, әйтешләр һ.б. балу багу поэзиясе үрнәкләре Яфар авылында гына очрады. Аларны Рәшит Асяевнең әнисе Рәмзә әбидән (90 яшь) ишеттек. Ул оныкларын кулга алу белән шуларны әйтә торган булган. Язып алган әйтешнең "Төлке-Төләйман", "Төлке-Төләнтәй", "Төлке-Төләмби", "Аксак Төлке" кебек басылган вариантлары билгеле. Без язып алган "Төлке-Төләнби" әйтешенең иң якын варианты 1977 елда Мордва АССРның Темников районы Тархан авылында 9 яшьлек Рәшит Яфаевтан язып алынган һәм 1993 елда басылган. Оренбург төбәгендә "Йокла, балам, йом күзең" һәм "АллаһуАл ла һу" бишек җырлары киң таралган. Аларның берничә вариантын теркәдек. Яфар авылында Әлфия Альберт кызы Асяевадан (1969 елгы) үзенчәлекле көе белән бергә бишек җыры язып алынды. diff --git "a/ILLA/6 \320\234\321\203\321\205\320\260\320\274\320\265\321\202\320\267\321\217\320\275\320\276\320\262\320\260.txt" "b/ILLA/6 \320\234\321\203\321\205\320\260\320\274\320\265\321\202\320\267\321\217\320\275\320\276\320\262\320\260.txt" index 90695b8367b943f04e30bb4d2af2964e7a83f745..f9f7cb28b17d4daacc6bc62275e4eaf325022478 100644 --- "a/ILLA/6 \320\234\321\203\321\205\320\260\320\274\320\265\321\202\320\267\321\217\320\275\320\276\320\262\320\260.txt" +++ "b/ILLA/6 \320\234\321\203\321\205\320\260\320\274\320\265\321\202\320\267\321\217\320\275\320\276\320\262\320\260.txt" @@ -57,7 +57,7 @@ XVI йөз урталарыннан казан татарлары эпик яд Бүгенге көндә фольклористикада фольклор һәм постфольклор, шулай ук язма фольклор термины кулланылышта булып, таралышы гына түгел, гомумән яшәү формасы язмачылык белән бәйле китаби эпос күренеше шушы төшенчә эчендә дә карала башлады. Язмачылык белән бәйле фольклор ядкарьләре барысы да бүген дөнья һәм рус фольклористикасында зур кызыксыну уята, сөйләмә һәм китаби традицияләрнең типологиясе һәм үзара бәйләнешләре җәһәтеннән актив өйрәнеләләр. Мондый категориягә милли фольклористикаларда төрле термин белән ныгыган истәлекләр карый. Әйтик, мифографиядән алып елъязмачылык, сәяхәтнамәләр, шәһәр демократик әдәбияты, телдән телгә күчә торган әдәбият (изустная литература), халык китабы, "парафольклор" язмачылык, төш юрау китаплары, төрле дидактик һ.б. характердагы кулъязма җыентыклар, наив әдәбият, әдәби сюжетларның сөйләмгә күчерелгән вариантлары (устные переложения), әдәби әкиятләр, автор поэзиясеннән үзгәртелеп, халык теленә күчкән әсәрләр, җыр дәфтәрләре, китаби эпос һәм "ясалма", ягъни махсус барлыкка китерелгән китаби эпоска кадәр булган әсәрләр шундыйлардан. Язма культура һәм фольклор төшенчәләрен гомумән колачлый торган әлеге өлкә бик киң, үтә бай һәм һәр халык өчен гаять индивидуаль. Индивидуальлек бу төр әсәрләрнең бер халыкта булып, икенчеләрдә бөтенләй булмау мөмкинлегендә, бер үк яисә охшаш күренешләрнең төрлечә аталышында, бу ядкарьләрнең фольклор белән бәйләнешендәге үзенчәлекләрдә, тарихи нигезләрендә, структурасында, стилендә, типологиясендә, семиотикасында һ.б. чагыла. Безнең халыкның китаби дастаннары да - әлеге зур өлкәнең әһәмиятле бер буыны. Дөнья, шул исәптән рус һәм башка милләт галимнәренең фәнни- теоретик концепцияләрендә эпик стиль һәм эпик семантика һәрвакыт конкрет тарихи җирлек белән бәйләп каралырга тиеш дигән фикер уздырылган. Эпик стильне һәм эпик семантикага хас сыйфатларның төп җирлеген географик, милли, социаль, хронологик пландагы тарихи нигез барлыкка китерә, китаби эпосның төп асылын билгеләүдә дә әлеге нигез турыдан- туры роль уйный. Шуннан чыгып, әгәр халыкның китаби эпосы яисә китаби дастаны бар икән, аның үз йөзе, үз характеры һәм типлары һәр очракта индивидуаль билгеләнә. Эпос үзенчәлекле милли традицияләрдә изоляцияләнгән хәлдә үсми, әлбәттә, һәр халыкның эпик иҗаты тирәюньдәге башка халыкларның шундый ук һәм шуңа охшаш иҗаты белән һәм гомумән әдәби-фольклор процесслары белән гаять тыгыз бәйләнеш тота. Шулай булуга карамастан, әйтик, монгол халыклары эпосын фәнни яктырткан кысалар татар халкына хас дастани эпос үзенчәлекләренә дә туры килә дип әйтеп булмый. Эпос жанрының төрләре, сәнгатьчә эчтәлеге, продуктивлыгы, сюжет-тематикасының күптөрлелеге һәр очракта барлык принципларны бер ноктага җыеп бетерүне тәэмин итә алмаска да мөмкин. Китаби дастаннар формалашу, барлыкка килү һәм үсеш алу мәсьәләсенә мөнәсәбәттә дә бу шулай. Китап культурасының бер өлешенә әверелү - халыкның тормыш-яшәү рәвеше йогынтысында татар дастаннарында ныгып урнашкан милли характерга ия күренеш. Якут, тува, хакасларда, алтай төркиләрендә, бурят-монголларда, Кавказ халыкларында, шул исәптән карачай-балкарларда һ.б. халыкларда соңгы көннәргәчә эпосны музыка коралында уйнап (кубыз, саз, чатхан, татхан, дутар, думбра, топшур, комус, кифара һ.б.), ярым көйләп яки музыкаль речетатив белән башкару үрнәге сакланып килә. Мондый төр иҗат әлеге һ.б. халыкларда электә билгеле бер йола контекстында башкарылган һәм аудитория эпосны шушы эш белән махсус шөгыльләнүче талант иясе - чичән авызыннан ишеткән. Әйтик, кыргызлар һәм казакълар атаклы "Манас", "Кобланды"ны яу алдыннан билгеле максатларда сугышчылары каршында башкарулары, тува, хакасларның шулай ук эпос әйтүне ыруг-кабилә сунарчылары алдында тайгада оештырулары жанрның йола үтәү белән тыгыз керешкәнлеге хакында сөйли. -Ә менә безнең чичәннәр иҗатына килсәк, биредә эпос жанрында йоладан аерылганлык шактый иртә чорлардан ук күзәтелә. Күләмле әсәрне халык алдында билгеле бер йолага бәйле рәвештә көйләп әйтү казан татарларында популяр булмаган. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, Казанны яудан сакларга әзерләнгәндә, мәсәлән, татарларның чичән-башкаручыдан эпос-дастан көйләтүләре документаль дәрәҗәдә беркайда да теркәлмәгән, мондый вакыйгалар уңаеннан ул чорда биредә, әйтик, П. Рычков мәгълүматларына нигезләнеп, музыка уйнату гадәте генә гамәлдә булуын беләбез. Бу факт XVI йөз башында ук инде казан татарларының эпосның сөйләмә төреннән ерагаюы хакында искәртә. Ә чичәнлек исә казан татарларында иң беренче чиратта дастан жанрында түгел, башка функциядә ачылган. Татар халкында гомумтөрки чичән образлары сакланган. Мәсәлән, Җирән чичән, Сыпра (Субра) җырау, Җамукай чичән. Аларның булуы хакында мәгълүматны безгә китереп җиткерүче - Н. Исәнбәт. Идел-Урал төбәге шагыйрь-импровизаторлары саналган Әсән Кайгы (XV гасыр), Казтуган җырау (XV гасыр), Дусмәмбәт җырау (XV гасыр ахыры - XVI гасыр башы), Чалгиз (Шалкиз) җырау (XV гасыр ахыры - 1560 нчы еллар)ның безнең көннәргә бик аз санда гына һәм нигездә өзекләр булып килеп җиткән әсәрләрен яисә соңгы чорның исемнәре ачыкланган, әмма популярлашмаган тарихи чичәннәреннән Сабирҗан акын (Мәңгәр авылыннан), Байчыгави (Лаеш ягыннан), Кәшшәфетдин Шаһимәрдән Минзәләви (Минзәлә өязе Сөлек авылыннан) һәм тагын берничә шәхесне күрсәтергә мөмкин. Аларның репертуары халык җырлары, афоризмнар, әкиятләргә гаять бай, еш кына дастан текстының шигъри өлешен я каһарманның җырын көйләп-сөйләп бирәләр. Ә айлар буе эпос әйтү традициясе һәм репертуарында күләмле дастаннар булган чичәннәр иҗаты Идел буе татарларында үсеш алмаган. "Татар халык иҗаты. Дастаннар"1 җыентыгына кушымта рәвешендә бирелгән көй үрнәкләренең "Алыпмәмшән", "Кузы Көрпәч", "Сәйфелмөлек", "Йосыф китабы", "Таһир җыры", "Бүз егет"тән эпик җыр һ.б. дастаннарның өзекләреннән генә гыйбарәт булуы мәгълүм. Бездә мондый иҗатчылар турында "җыр өлешләрен көйләп әйтә" яисә "дастанның шигъри өлешеннән берничә куплетны телдән әйтеп бирә" кебек байлыктан артыграк уңышыбыз бар дип әйтү кыен. Моның сәбәпләре - казан татарлары дастан жанрының буыннан-буынга язмача тапшырылуга корылган булуында һәм китаби дастан категориясенә керә торган әсәрләрдә башкаручы-импровизатор вазыйфаларына ихтыяҗның инде тулысынча югалып бетүендә. Шуңа күрә башка кардәш халыкларда импровизатор иҗаты буларак таралган дастаннарның казан татарлары версияләре безнең җирлектә күбесенчә китаби формага күчеп, янә бер төрле яшәү рәвеше алганнар. Китаби дастанга өстенлек биргән күчерүче-иҗатчылар исә мәгълүм сюжетлы дастанның әллә ничә яңа милли вариантын барлыкка китергәннәр. +Ә менә безнең чичәннәр иҗатына килсәк, биредә эпос жанрында йоладан аерылганлык шактый иртә чорлардан ук күзәтелә. Күләмле әсәрне халык алдында билгеле бер йолага бәйле рәвештә көйләп әйтү казан татарларында популяр булмаган. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, Казанны яудан сакларга әзерләнгәндә, мәсәлән, татарларның чичән-башкаручыдан эпос-дастан көйләтүләре документаль дәрәҗәдә беркайда да теркәлмәгән, мондый вакыйгалар уңаеннан ул чорда биредә, әйтик, П. Рычков мәгълүматларына нигезләнеп, музыка уйнату гадәте генә гамәлдә булуын беләбез. Бу факт XVI йөз башында ук инде казан татарларының эпосның сөйләмә төреннән ерагаюы хакында искәртә. Ә чичәнлек исә казан татарларында иң беренче чиратта дастан жанрында түгел, башка функциядә ачылган. Татар халкында гомумтөрки чичән образлары сакланган. Мәсәлән, Җирән чичән, Сыпра (Субра) җырау, Җамукай чичән. Аларның булуы хакында мәгълүматны безгә китереп җиткерүче - Н. Исәнбәт. Идел-Урал төбәге шагыйрь-импровизаторлары саналган Әсән Кайгы (XV гасыр), Казтуган җырау (XV гасыр), Дусмәмбәт җырау (XV гасыр ахыры - XVI гасыр башы), Чалгиз (Шалкиз) җырау (XV гасыр ахыры - 1560 нчы еллар)ның безнең көннәргә бик аз санда гына һәм нигездә өзекләр булып килеп җиткән әсәрләрен яисә соңгы чорның исемнәре ачыкланган, әмма популярлашмаган тарихи чичәннәреннән Сабирҗан акын (Мәңгәр авылыннан), Байчыгави (Лаеш ягыннан), Кәшшәфетдин Шаһимәрдән Минзәләви (Минзәлә өязе Сөлек авылыннан) һәм тагын берничә шәхесне күрсәтергә мөмкин. Аларның репертуары халык җырлары, афоризмнар, әкиятләргә гаять бай, еш кына дастан текстының шигъри өлешен я каһарманның җырын көйләп-сөйләп бирәләр. Ә айлар буе эпос әйтү традициясе һәм репертуарында күләмле дастаннар булган чичәннәр иҗаты Идел буе татарларында үсеш алмаган. "Татар халык иҗаты. Дастаннар" җыентыгына кушымта рәвешендә бирелгән көй үрнәкләренең "Алыпмәмшән", "Кузы Көрпәч", "Сәйфелмөлек", "Йосыф китабы", "Таһир җыры", "Бүз егет"тән эпик җыр һ.б. дастаннарның өзекләреннән генә гыйбарәт булуы мәгълүм. Бездә мондый иҗатчылар турында "җыр өлешләрен көйләп әйтә" яисә "дастанның шигъри өлешеннән берничә куплетны телдән әйтеп бирә" кебек байлыктан артыграк уңышыбыз бар дип әйтү кыен. Моның сәбәпләре - казан татарлары дастан жанрының буыннан-буынга язмача тапшырылуга корылган булуында һәм китаби дастан категориясенә керә торган әсәрләрдә башкаручы-импровизатор вазыйфаларына ихтыяҗның инде тулысынча югалып бетүендә. Шуңа күрә башка кардәш халыкларда импровизатор иҗаты буларак таралган дастаннарның казан татарлары версияләре безнең җирлектә күбесенчә китаби формага күчеп, янә бер төрле яшәү рәвеше алганнар. Китаби дастанга өстенлек биргән күчерүче-иҗатчылар исә мәгълүм сюжетлы дастанның әллә ничә яңа милли вариантын барлыкка китергәннәр. Бу уңайдан галим Ф. Урманчеевның түбәндәге фикере шактый әһәмиятле: "Билгеле булганча, татар халкы, бигрәк тә Урта Идел татарлары, элек-электән язма мәдәнияткә ия китаби халык булган. Бу якта күләмле шигъри дастаннар, күрәсең, булмаган яки булып та онытылган. Шуның нәтиҗәсендә Идел буе татарларында, беренчедән, төрки дастаннарга тартым, зур күләмле тылсымлы һәм батырлык әкиятләре зур бер иҗади егәр белән үсеп китсәләр, икенчедән, китаби дастаннар киң урын ала". Татар китаби дастанының да беренчел чыганагы бар, фактта ул - халыктан. Дастанны буыннан-буынга җиткерүче ролен үтәүче информант та, әлбәттә, булган. Әмма казан татарлары дастан жанры информанты гадәттәге ашуг, бахшы, сәсән, манасчы белән чагыштыр ганда шактый үзгә функция үти. Ул күбрәк - текстны язып таратучы иҗатчы-дастанчы. Кулъязма дастан күчермәләрендәге вариантлылык - күп очракта нәкъ менә шушы күчерүченең иҗади мөмкинлекләре нәтиҗәсе. Казан татарларында бу вазыйфаны гадәттәгечә ашуг, манас чы, олонхосут кебек талантлы, халык шигыренә нигезләнеп зур текст әйтә белүче оста, грамотасыз халык вәкиле түгел, ә укымышлы кеше - мулла, мәдрәсә шәкерте һ.б. үти торган булган. Кайсы катлам аудиториясен күздә тотып иҗат ителгән булуына карамастан, дастан тексты язма мәдәният белән таныш һәм шуның белән турыдан-туры шөгыльләнүче кулыннан, әлбәттә, кайбер китаби үзгәрешләр кичереп таралган. Бу - татар язма- китаби дастаннарына хас иң характерлы билгеләрнең берсе. Ә инде казан татарларында дастанны халыкка җиткерүчеләрнең нинди исем белән аталуына килгәндә, бу мәгънәне белдерә торган сүзнең кулланылышы биредә үтә пассив, махсус термин юк дәрәҗәсендә. @@ -199,7 +199,7 @@ I бүлек "Каһарман Катил"дәге Һушән шаһка килсәк, чыгышы белән ул - Синҗак дигән мәмләкәттән, шул мәмләкәтнең данлыклы падишаһы. Гаделлеге, акыллылыгы һәм дә бик баһадир булуы белән күп шөЛһр.Мәт казанган. Һиндстаннан кала җир йөзенең барлык падишаһлары моңа буйсынган. "Хәтта моның мөһаятеннән (хәзерлекле булуыннан. -.) куркып, күп падишаһлар җирләрен ташлап, әллә кайларга, дөньяның бер почмагына качканнар". Фарсыларның үзләренең махсус чакыруы буенча, үз урынына улы Һайланны калдырып, Һушән шаһ Фарсы тәхетенә килә. Дастанда Синҗак җире Фарсы җиреннән берничә көнлек юл буларак сурәтләнгән. Фарсы тәхетендә Һушән шаһның күп яхшы гамәлләр кылып иЛд.аМрә итүе турында сөйләнә. Әмма төп максат - һиндләрне җиңеп, биредә ислам урнаштыру. Һушән шаһ, "Аллаһының һидаяте (дөрес юлы. -.) ярдәмендә, Фарсы иленең искиткеч батыр лары һәм "куәтле, кырмыскадан күп" гаскәре белән, бу көрәштә дә җиңү яулый, озак еллар гаделлек белән хакимлек итеп, дөнья куя. Димәк, Хушанга да, Һушән шаһ та - бөтен дөнья белән идарә итүчеләр. Авеста герое моны Ахура-Мазда кушуы белән башкарса, Һушән шаһ идарәсе исә - Аллаһының багучылар аркылы беленгән язганын үтәүче. Ахура-Мазда тарафдары буларак, Хушангага барлык уңай сыйфатлар хас. Моңа бәрабәр Һушән шаһ та - идеаль патша. Борынгы Шәрекътән килә торган идея буларак, борынгы төрки-татар әдәбиятында да тугрылыклы идеаль идарәче образының гаять популяр булуы мәгълүм. "Каһарман Катил" дастанында Һушән шаһка хас барлык билгеләрнең Авеста герое билгеләренә барып тоташуын һәм хәтта исемнәренең дә бер төрле яңгырашта булуын һич тә очраклылык буларак кына бәяләп үтү мөмкин түгел. Нәтиҗә ясап әйткәндә, татар китаби дастаны һәм зәрдөштлек дине китабы - Авестадагы бу параллельләр борынгы Иран эпосыннан үсеп чыккан фарсы "Каһарманнамә"сендә сакланып калган архаик персонажлардан ук килә. Бу исә әсәрнең нигезендә берничә мең еллар элек булган эпик сюжетларга, ягъни Авестага ук барып тоташа торган катламның да булуын дәлилли. Хәлбуки татар версиясендә инде бу сыйфатлар чыганак текстка тугрылык рәвешендә генә китерелгәннәр. Әсәрдә Һушән шаһның төп чыгышы нәрсәгә һәм кемгә барып тоташуга әһәмият бирмәстән, бу персонаж бөтенләй башка кыйммәтләр күзлегеннән тасвирланган. Шуңа күрә "Каһарман Катил" дастанында очрый торган төрле пластларның фольклор контаминациясен бик нык кичергән, кайбер очракларда хәтта символик дәрәҗәдә генә сакланып калган булуын истә тоту зарур. -Дастанда сурәтләнгән Һушән шаһ мәсьәләсендә тарихта янә бер гаҗәеп охшашлык үзенә җәлеп итә. Аңа галим М. Әхмәтҗанов игътибар иткән. Галим атаклы төрек сәяхәтчесе һәм язучысы Әүлия Чәләбинең (XVII йөз урталары) Һушән шаһ мәсьәләсенә бик якын мөнәсәбәте булган хәбәрләр язып калдыруына әһәмият биргән. Рус теленә тәрҗемә ителгән китаптан алынган әлеге мөһим хәбәрләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт: "По поводу древних гробниц города Сарая. Отметим, во-первых, что почитаемые гробницы членов общины Мухаммеда и прочих пророков находятся вне города, в стороне кыблы. Среди них прежде всего назовем древнюю гробницу Хушенгшаха, находящуюся к югу от города, в земляном холмике, в отдалении от реки Волги. Ее почитают, говоря, что Хушенг-шах был пророком мусульманского населения этой страны и наряду с этим - других мусульман. Со всех четырех сторон она обнесена высокой стеной, точно крепость. Длина самой могилы - 70 шагов. В том конце, где голова, поставлен вертикально столб, который едва обхватят три человека. В том конце, где ноги - колонна из белого мрамора. На этой колонне имеется своеобразная надпись, словно печать, и древним письмом изложены все обстоятельства жизни покойного: "Я был падишахом, который правил 40 лет,1 благоденствовал 500 лет и первым водрузил корону себе на голову". +Дастанда сурәтләнгән Һушән шаһ мәсьәләсендә тарихта янә бер гаҗәеп охшашлык үзенә җәлеп итә. Аңа галим М. Әхмәтҗанов игътибар иткән. Галим атаклы төрек сәяхәтчесе һәм язучысы Әүлия Чәләбинең (XVII йөз урталары) Һушән шаһ мәсьәләсенә бик якын мөнәсәбәте булган хәбәрләр язып калдыруына әһәмият биргән. Рус теленә тәрҗемә ителгән китаптан алынган әлеге мөһим хәбәрләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт: "По поводу древних гробниц города Сарая. Отметим, во-первых, что почитаемые гробницы членов общины Мухаммеда и прочих пророков находятся вне города, в стороне кыблы. Среди них прежде всего назовем древнюю гробницу Хушенгшаха, находящуюся к югу от города, в земляном холмике, в отдалении от реки Волги. Ее почитают, говоря, что Хушенг-шах был пророком мусульманского населения этой страны и наряду с этим - других мусульман. Со всех четырех сторон она обнесена высокой стеной, точно крепость. Длина самой могилы - 70 шагов. В том конце, где голова, поставлен вертикально столб, который едва обхватят три человека. В том конце, где ноги - колонна из белого мрамора. На этой колонне имеется своеобразная надпись, словно печать, и древним письмом изложены все обстоятельства жизни покойного: "Я был падишахом, который правил 40 лет, благоденствовал 500 лет и первым водрузил корону себе на голову". Бу каберлекне күргән һәм аның хакында тарихи риваять характерындагы хәбәрләр язып калдырган Әүлия Чәләбинең Дәште кыпчак далаларына сәяхәте 1641-1642 һәм 1666-1667 елларда булганлыгы мәгълүм. Риваятьләрдә хәбәр ителгән мәгълүматлар "Каһарман Катил" дастаны рухына һәм андагы вакыйгаларны үз тирәсенә туплаган Һушән шаһ образына гаять дәрәҗәдә туры килә. Бу борынгы хәбәрләр үз эченә төрки кабиләләрнең борынгы чорда бик киң географик таралышы мәсьәләләренә үк барып тоташа торган үтә кызыклы һәм бәхәсле тарихи проблемаларны кузгата. Хәзер әлеге ике фикерне бер ноктага туплыйк: Авеста Хушангасының да, Дәште кыпчак далалары Хушан шаһының да бер үк шәхес булулары әлегә тарихчылар тарафыннан исбатланган факт булмаса да, моны игътибарсыз калдырып яисә инкарь итеп тә булмый. Дастанның әкияти-мифологик өлешендә Һиһатия далалары турында телгә алына. Шул ук Әүлия Чәләби исә Һиһатиянең Дәште Кыпчакның синонимы булуын күрсәтеп уза: "А во времена Чисгисхана во всех концах Дешти Кыпчака - т.е. Хейхат имелось 170 к рупных городов. Ныне среди их руин разбивают свои стоянки и кочуют калмыцкие шахи - Тайша шах и Мончак шах с двумястами тысячами кочевых стойбищ. Все упомянутые города разрушил могучий Тимурхан". Үз заманында Дәште Кыпчак гаять киң территорияне биләгән. Дәште Кыпчак - Иртеш елгасыннан Дунай елгасына чаклы, Балхаш күленнән Сыр-Дәрьяның түбән агымына, аннан Кырымга хәтле сузылган, Идел буе Болгары белән рус кенәзлекләре чигенә кадәр булган кыпчаклар яшәгән җир-далаларның XI-XV йөзләрдә гарәп-фарсы тарихи язмаларында кулланылган атамасы, 1240 еллардан Алтын Урда биләмәсе. IX-X һәм хәтта аңа кадәрге үк Иран - Урта Азия территорияләре картасында да Сыр-Дәрья тирәсеннән башланган шактый зур күрше биләмәләрнең Хихат сүзе белән күрсәтелгән булуы игътибарга лаек. "Каһарман Катил"нең иң төп персонажы Һушән шаһның әүвәл Авестада сурәтләнеп, соңрак, легендалар нигезендә Дәште Кыпчак падишаһына әверелдерелгән шәхеснең прототибы булуы бик ихтимал. Дастанның географик ареалы һәм хронологик тирәнлеге үз эчтәлегенә мондый бәйләнешне иркен сыйдыра. Һушән шаһның Фарсы җиренә читтән китерелгән шөһрәтле падишаһ булу факты исә моны янә бер кат раслый. Нәтиҗә ясап әйткәндә, "Каһарман Катил" Һушән шаһының Авеста персонажы Хушанга падишаһ белән дә, кабере Кыпчак далаларында табылуы турында мәгълүматлар сакланган падишаһ Хушан-шаһ белән дә зур уртаклыкка ия булуы дастанның тарихи һәм географик масштабын тагын да ачыграк күзалларга мөмкинлек тудыра. Әмма биредә дан-шөһрәтле, җиңүче Һушән шаһның исламны берләштерү идеясен тормышка ашыру өчен кулланылган дастани персонаж булуын да истән чыгарырга ярамый. Борынгы язма чыганакларга яисә реаль тарих вакыйгаларына никадәр генә якынайган булуына карамастан, дастандагы Һушән шаһ ул - гаять дәрәҗәдә бай һәм тирән тамырлы шартлы образ. diff --git "a/ILLA/\320\220\321\205\320\274\320\265\321\202\320\267\321\217\320\275\320\276\320\262-\320\241\320\260\320\270\314\206\320\273\320\260\320\275\320\274\320\260 \321\205\320\265\320\267\320\274\323\231\321\202\320\273\323\231\321\200.txt" "b/ILLA/\320\220\321\205\320\274\320\265\321\202\320\267\321\217\320\275\320\276\320\262-\320\241\320\260\320\270\314\206\320\273\320\260\320\275\320\274\320\260 \321\205\320\265\320\267\320\274\323\231\321\202\320\273\323\231\321\200.txt" index e031dff91d43e4143df9668fbe6cb59cfef1bdbd..9fc0b74a81c98ccf5d4d915d5f937da37c373bd7 100644 --- "a/ILLA/\320\220\321\205\320\274\320\265\321\202\320\267\321\217\320\275\320\276\320\262-\320\241\320\260\320\270\314\206\320\273\320\260\320\275\320\274\320\260 \321\205\320\265\320\267\320\274\323\231\321\202\320\273\323\231\321\200.txt" +++ "b/ILLA/\320\220\321\205\320\274\320\265\321\202\320\267\321\217\320\275\320\276\320\262-\320\241\320\260\320\270\314\206\320\273\320\260\320\275\320\274\320\260 \321\205\320\265\320\267\320\274\323\231\321\202\320\273\323\231\321\200.txt" @@ -34,7 +34,7 @@ XX гасырда да татар кулъязма китапларын эзлә Шулай ук Казанда атаклы галим, педагог һәм журналист Әхмәтһади Максудиның (1868 - 1941) балалары Фатыйма Хаджаева һәм Бәһрамия Сәйфуллина 1989 елда әтиләреннән калган зур гына кулъязма һәм басма китаплар коллекциясен бүләк иттеләр. Алар арасында XIII - XVII гасырлардан калган кулъязма китаплар да бар. Ул китаплар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтындагы Мирасханәдә сакланалар. 1984 елда Казан шәһәрендә яшәгән Рабига Заманова (1896 - 1991) бабаларыннан калган кулъязма китаплар коллекциясен бүләк итте. Бу коллекциядә XVIII гасыр һәм XIX гасыр башы татар әдәбиятына караган истәлекләр сакланган. Алар арасында XVIII гасыр да күчерелгән легендар "Каһарман" романы, XIX гасырның беренче яртысында күчерелгән зур күләмле "Хикәят-намә", "Локман Хәким китабы", Ишнияз бине Ширнияз (... - 1791) хикәяләреннән торган җыентык һ. б. кыйммәтле әсәрләр бар. Казан шәһәрендә сәүдәгәр Апанаевларда да бай кулъязмалар коллекциясе була, ул 1919 елда тар-мар ителә. Бу коллекциядән "Кәлилә вә Димнә" тәрҗемәсе генә кала. -Казанда Шиһабетдин Мәрҗани (1818 - 1889)1, Галимҗан Баруди (1857 - 1921)2 һәм XX гасыр башларында яшәгән Сө ләйман Аетовларда борынгы кулъязмалардан торган бай китапханәләр булган. Алар хакында матбугатта кайбер хәбәрләр басылып чыкты. +Казанда Шиһабетдин Мәрҗани (1818 - 1889), Галимҗан Баруди (1857 - 1921) һәм XX гасыр башларында яшәгән Сө ләйман Аетовларда борынгы кулъязмалардан торган бай китапханәләр булган. Алар хакында матбугатта кайбер хәбәрләр басылып чыкты. Татар һәм гарәп-фарсы телләрендәге кулъязма китапларны туп лап, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына тапшырган Миңнур Галиәкбәров (1909 - 1986), Мөнирә Курмашева (1919), Зөбәрҗәт Гарифуллина (1928), Габделхәбир Яруллин (1907 - 1994), Мөхәммәт Хәмитов (1903 - 1983), Әхмәт Булатовларның (1901 - 1982) исемнәре ихтирамга лаек. Борынгы әдәбиятыбыз белгече Зәйнәп Максудова (1897 - 1980), китап сөюче Мәһҗан Шәфигуллин (1888 - 1975) коллекцияләре зурлыклары белән аерылып торалар. Аларның беренчесе Татарстан дәүләт музеенда, икенчесе институт Мирасханәсендә саклана. Зәйнәп Максудова коллекциясендә XV гасыр төрки шагыйре Лотфиның "Гөл вә Нәүруз" дастаны кебек үтә сирәк кулъязмалар бар. Казаннан читтә дә бай кулъязма җыентыклары сакланганлыгы мәгълүм. XIX гасырда Кышкар мәдрәсәсе мөдәррисе Исмәгыйль Кышкарыйның (1804 - 1888) бай китапханәсе булып, аннан чыккан Габденнасыйр Курсави (1776 - 1812) язмалары соңгы елларда Касыйм шәһәрендә табылды. @@ -604,7 +604,7 @@ X гасыр ахырында Караханилар дәүләтендә Мәх Алтын Урдада Караханилар дәүләтендә туган әдәби тел, әдәбият, сәнгать, һөнәр - татарныкы булып, аның 150 дән артык шәһәрендә һәм киң далаларында - борынгы төркиләрнең ата-б абалары туфрагында үскән. Бу туфракка баскан барлык ятларның әлеге җирләргә претензия-дәгъвалары бер нигезсез. Яңа дәүләтнең киң өлкәләрендә 1280 еллардан башлап кабер өсләрендә Караханилар дәүләтендәге кебек кабер ташлары, кабер өсте дөрбәләре барлыкка килә, корыла башлый. Алар ата-бабалар культының чагылышы булып торалар. Караханилар җирендә сакланган иң борынгы дөрбә 892 - 907 елларда Бохарада яшәп, Бәлх өлкәсе белән идарә иткән Исмә гыйль Самани исемле әмир тарафыннан, үзенең атасы өстенә корыла, соңыннан Самани әмирләренең гаилә каберлегенә әйләнә. Мондый дөрбәләр Урта Азия өлкәләрендә аннан соңгы дәверләрдә дә күп корылганнар. Бу заманнаргача сакланып калганнарыннан - Өргәнеч шәһәрендә XII йөздә төзелгән Фәхретдин Рази, шул ук дәвергә караган, хәзерге Кыргызстанда сакланган - Шаһ Фазыл, Тирмиз шәһәрендәге Хәким әт-Тирмизи, Өргәнечтә XIV гасырда төзелгән Тограбикә, Нәҗметдин Көбри дөрбәләре һ. б. санап үтәргә була. -Дөрбәләрнең төзелү тарихлары да кызыклы. Мәсәлән, 1166 елда вафат булган суфи, төрки дөньяның бөек шагыйре Әхмәт Ясәви каберенә Урта Азия әмире Аксак Тимер 1397 елда мәһа бәт дөрбә кордыра башлый (ул бераз соңрак төзелеп беткән)1. +Дөрбәләрнең төзелү тарихлары да кызыклы. Мәсәлән, 1166 елда вафат булган суфи, төрки дөньяның бөек шагыйре Әхмәт Ясәви каберенә Урта Азия әмире Аксак Тимер 1397 елда мәһа бәт дөрбә кордыра башлый (ул бераз соңрак төзелеп беткән). Икенче бер очракта Әхмәт Ясәвинең үзенең яраткан шәкерте Хө сәен бәкне, ислам тарату өчен, күчмәләр арасына, далага җибәрүе хакында хәбәр бар. Без бу Хөсәен бәкнең истәлеген Дим елгасы буендагы мәгълүм бер урын белән бәйләп карарга җөрьәт итәбез. Уфа шәһәреннән ерак түгел Чишмә станциясе янында, Дим елгасы буендагы татар зиратында Хөсәен бәк истәлегенә корылган дөрбә һәм аның каберенә дип 1339 елда куелган кабер ташы саклана. Ташның тексты, вакытлар узу белән, нык кына җуелган була. Ләкин 1911 елда Уфадагы Диния нәзарәте вәкилләренең тырышлыгы белән, Хөсәен бәк эпитафия текстыннан мәрмәр плитәгә дубликат ясатып куела. Бүгенге көндә Хөсәен бәк эпитафия текстының өч версиядә укылышы мәгълүм. Шулардан эпиграфист Һарун Вәли улы Йосыповның тексты дөреслеккә иң якыны дип таныла ала. Түбәндәге фактлардан чыгып бу эпитафик язма Әхмәт Ясәви шәкертенеке дип фикерлибез: - текстта Хөсәен бәкнең Төркестаннан булуы һәм аның Тирсәси исемле тәхәллүсе кызыклы. Тирсә мөселман түгел дигәнне аңлата. Тирсәси исә мөселман булмаганнар илендә яшәүче, дигән мәгънәне бирә. Димәк, Хөсәен бәк Гомәр бәк улы әт-Төркестани, әт-Т ирсәси дигән тәхәллүсләрдән Хөсәен бәкнең Төркестаннан килгән миссионер икәнен фараз итәргә мөмкин; @@ -801,7 +801,7 @@ XIX - XX йөзнең беренче яртысында татар эпитаф Останың барлык эшләре дә күпертмәле сөлес стилендә язылган. Ул уеп язу стилен кулланмый. Аның ташбилге тимпаннарында XVI йөз татар орнаменты үрнәкләре кабатлана, татар теле материалына тотрыклы урын биреп барыла. Чыганак: Кильмухаммед // Татарская энциклопедия. 3 том. - Казань: Институт татарской энциклопедии, 2006. - С. 292. 36. Корбангали - ташбилгеләр язучы. Ул Башкортстандагы Благо вар төбәге Сарайлы авылында яшәгән. Сарайлы авылында дамелла Бикмөхәммәд бине Туктаргали 63 яшендә вафат булып, Сарайлы зиратына күмелә. Аның өстендәге язулы ташны эшләүче - Корбанг али исемле зат. Ташның үлчәмнәре 15*26*90 см. -Мәрхүм Бикмөхәммәт белән Корбангали - үзара абыйлыэнеле туганнар. Бикмөхәммәд мулла булса, Корбангали мәзин була (шәҗәрә материалы буенча)3. Текстта Корбангалинең ташбилгене язучы булуына басым ясала. +Мәрхүм Бикмөхәммәт белән Корбангали - үзара абыйлыэнеле туганнар. Бикмөхәммәд мулла булса, Корбангали мәзин була (шәҗәрә материалы буенча). Текстта Корбангалинең ташбилгене язучы булуына басым ясала. 37. Латыйфа Мөхәммәдҗан кызы. Иж-Бубый авылында ташбилгеләр ясау остасы Әйүб бине Исмәгыйль Бийүкләни (Бикләни) хатыны. Ире белән бергәләп ташбилгеләр эшләгәннәр. Латыйфа Мөхәммәдҗан кызының, ире үлгәч тә, ташбилгеләр эшләп йөргәнлеген Иж-Бубый кешеләре безгә 1977 елда авыл зиратын өйрәнгәндә сөйләгәннәр иде. Татарлардан беренче таш кисүче хатын-кыз каллиграф Иж-Бубый авылында 1911 елның декабрендә 60 яшендә вафат булган, аның кабере дә Иж-Бубыйның иске зиратында ачыкланган иде. 38. Локман Кәтәбә. Татарстанның Азнакай төбәге Күк Тәкә авылы зиратында Локман останың имам Исхак бине Габделваһһаб кабере өстенә 1813 елның 22 июле датасы күрсәтелгән ташбилге эшләп куйган. @@ -945,7 +945,7 @@ XIX гасырның соңгы чирегендә аерым нәселләрн Ушма зиаратының (каберлек) төш ягында бер биек текә тауны Кирәмәт тавы дип йөртәләр. Шул ук иске вакытдагы аталган исем белән. Менә шул исәбдан Ушмада мариларның килүен әйтә торган кирәмәтләре икән. Кирәмәткә бармаганда авылда келәү әйтә торган бер йортлары бар икән. Шул вакытда Ушмада бер Бәшәр исемле адәм булып, чирмешләрнең келәүләренә каршылык итә икән. Марилар Бәшәрне яратмыйлар икән, сине Юмы (мариларның мәҗүси алласы. - М.Ә.) ачуланыр әле дип әйтәләр икән... Мамадышлар Пугачевны чиркәү кагып, зурлап каршы алганлар, имеш. Пугачевлар каршы килгән кешене Мамадыш тавы өстендә асканлар, имеш. Әнә шул каршыларның кайсыларын Ушманың "Таган асты" дигән урамында асканлар, имеш. Таган асты дип аталуга сәбәб шул икән... Бәйрәкә тарихыннан -...1 елда язылган таш күренде. Ул таш Биккол Табай углының 1661 елда вафат булуын белдерә... 1900 елның игътибарлы кешеләре тарафыннан сөйләнгән тарих хәбәрләренә караганда, Биккол Табай углы Бәйрәкә авылының балаларын шул вакытның тәртибе буенча укытучы (абыз агай) булып озак гомерләр яшәгән икән... +... елда язылган таш күренде. Ул таш Биккол Табай углының 1661 елда вафат булуын белдерә... 1900 елның игътибарлы кешеләре тарафыннан сөйләнгән тарих хәбәрләренә караганда, Биккол Табай углы Бәйрәкә авылының балаларын шул вакытның тәртибе буенча укытучы (абыз агай) булып озак гомерләр яшәгән икән... Бәйрәкә елгасы буенда җирләшү өчен иң элек кемләр килгәннәр? Бу хакта борынгы Бәйрәкә кешеләре өч төрле фикерне хикәя кылып сөйләделәр. Беренче фикердә сөйләнә торган урамнарда, тегермәнләрдә, сүз ярышларында булып уза торган "Вәтский Пәлән" ягы Малмыж төбәге Китәк авылының Рака исемле кеше Бәйрәкә елгасына иң элек килеп утырган дип сөйләнәдер иде. Икенче фикердә Казан ягы Зөя төбәге Үтәк авылыннан Тамту бабай нәселендән килгәнләр. Үтәк авылы ул үзе 1193 елларда төзелгән, соңгы вакытта мәшһүр авыл булып әверелгән, базары, ярминкәләре белән танылган икән. Үтәк авылыннан килгән кешеләрнең нәселләрен белдерә торган шәҗәрә язулары табылмады. Шулай да алар Бәйрәкәнең югары очында булганлар... @@ -1045,7 +1045,7 @@ XIV гасыр ахырларында Дәште Кыпчак далаларын Хуҗасәйет Котлыяр Илмәмәт Дәүләтьяр Ишмәмәт Кодаш Бачман Муса Сәйфулла Гыйззәтулла мулла Госман мулла Әмир мулла Әхсән Әмир. Икенче төркем Шартлы рәвештә "Олыс би шәҗәрәсе" дип аталган бу төркем "Кара бәк шәҗәрәсе"нең аерым бер тармагын хасил итә. Кыска-кыска өзекләр беренче тапкыр Шиһабетдин Мәрҗани һәм Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләрендә дөнья күрә. Нәсел вәкилләре хәзерге Кукмара һәм Саба районына кергән авылларда яшәгәннәр. Бу вариантның күпсанлы күчермәләре "Кара бәк шәҗәрәсе"н "Дәфтәре Чыңгызнамә" дастаны белән бәйләүче өзелмәс чылбыр булып торалар. -Беренче күчермә. Аеруча тулы нөсхә Ризаэддин бине Фәхреддин язмаларында сакланган (Санкт-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни архивы)2. Фамилия, чыгышы белән, Балыклы (Кукмара), Елыш (Саба), Бәйрәкә (Баулы) һәм Сәет бистәсе (Оренбург өлкәсе) авылларына нисбәтле. Бу нә селнең ата-бабалары күп очракта Аетов фамилиясен йөрткәннәр. Аетовлар хәзерге Баулы районында элек-электән данлыклы җир биләүчеләр булганнар. Нәсел башы Олыс би дип күрсәтелгән. Кайбер исемлекләрдә бу антропоним Ус би, Элес би, Илаз дип тә укыла. Хикмәт шунда ки, XIII-XIV гасырларда Дәште Кыпчак административ яктан олысларга бүленгән. Шәҗәрәләр исә кәгазьгә соңгырак дәверләрдә беркетелгәннәр, һәм бу термин күп кенә татар кешеләренә аңлашылмый башлаган (шулай итеп, Олыс би Ус би һ. б. булып киткән), ягъни титуллар антропонимга әверелгән. Мәгълүм ки, Болгар иле Дәште Кыпчакның бер өлешен тәшкил иткән олыс булган. Олыс башында хан тарафыннан билгеләп куелган "олыс бие" торган. Шәҗәрәдә Олыс бидән соң Әлкәш би килә. +Беренче күчермә. Аеруча тулы нөсхә Ризаэддин бине Фәхреддин язмаларында сакланган (Санкт-Петербургтагы Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни архивы). Фамилия, чыгышы белән, Балыклы (Кукмара), Елыш (Саба), Бәйрәкә (Баулы) һәм Сәет бистәсе (Оренбург өлкәсе) авылларына нисбәтле. Бу нә селнең ата-бабалары күп очракта Аетов фамилиясен йөрткәннәр. Аетовлар хәзерге Баулы районында элек-электән данлыклы җир биләүчеләр булганнар. Нәсел башы Олыс би дип күрсәтелгән. Кайбер исемлекләрдә бу антропоним Ус би, Элес би, Илаз дип тә укыла. Хикмәт шунда ки, XIII-XIV гасырларда Дәште Кыпчак административ яктан олысларга бүленгән. Шәҗәрәләр исә кәгазьгә соңгырак дәверләрдә беркетелгәннәр, һәм бу термин күп кенә татар кешеләренә аңлашылмый башлаган (шулай итеп, Олыс би Ус би һ. б. булып киткән), ягъни титуллар антропонимга әверелгән. Мәгълүм ки, Болгар иле Дәште Кыпчакның бер өлешен тәшкил иткән олыс булган. Олыс башында хан тарафыннан билгеләп куелган "олыс бие" торган. Шәҗәрәдә Олыс бидән соң Әлкәш би килә. Бу антропонимга фонетик-морфологик анализ ясап карасак, без аның өч өлешкә таркалганын күрербез: Әл - гарәпчә Гали исеменең кыскартылган сөйләм формасы; -кә(й), -(и)ш - төркитатар теле аффикслары. Гомумән, татар шәҗәрәләрендә гарәп теленнән кергән антропонимнарны болай үзгәртү - гадәти күренеш: "Гали-кәй"дән Әлкәй, "Гали-Мөхәммәд-кәй"дән Элмәкәй, "Мөхәммәтҗан-кә-(й)-(и)ш" - Мәкәш әнә шундый юл белән ясалганнар. Карап үтелгән үрнәкләр Кара бәк нәсел-ыруы киң таралган төбәкләрдән алынды. Икенче төркемнең беренче күчермәсе башында торучы Олыс би, вакыт ягыннан да, территориаль яктан да, социаль чыгышы белән дә беренче төркемдәге фамилиягә нигез салучы Кара (би) бәккә тәңгәл. Икенче буын вәкилләренең исемнәре исә бөтенләй аваздаш. Әйтик, беренче төркемдә Гали, Гали би, Гали бәк, Гали кенәз булса, икенчесендә - Әлкәш. Әлкәш би инде ул, әйткәнебезчә, Гали бинең сөйләм формасы гына. Шул рәвешле, Галидәрвиштән Әлдергиш (икенче төркем, беренче күчермә, өченче буын) ясалган. Моннан тыш, беренче төркемдә Гали бинең улы Әлсуфи (Гали-суфи) булуын да хәтергә төшерик. Мөгаен, Әлдергиш белән Әлсуфи бертуган булганнардыр һәм, шулай итеп, XV гасырдан башлап, Нократ җирендә Кара бәкнең нәсел-ыруы күп тармакларга таркалгандыр. Шәҗәрәнең беренче төркемгә кергән икенче күчермәсен Ризаэддин бине Фәхреддин "Аетовлар шәҗәрәсе" дип атый. Ул узган гасырда Бәйрәкә авылында (Баулы) төзелә. Аетовлар җирле властьларның ышанычлы кешеләре булалар, Пугачёв күтәрелешләре вакытында патшага хезмәт күрсәтәләр. Аетовлар нәселеннән берәү Бәйрәкә тирәләреннән Наполеонга каршы көрәштә катнаша һәм хөкүмәт бүләгенә лаек була. @@ -1142,7 +1142,7 @@ I960 еллардан башлап уздырыла килгән археогр Безнең өчен Сәлмән фарси нәселеннән саналган. Йармөхәммәднең кайсы дәвердә яшәгәнен билгеләү дә мөһим. Шәҗәрәдәге соңгы буыннарны да исәпкә алсак, 18 гә якын буын XVI гасырдан XIX гасыр ахырына кадәр алышынган була. Димәк, Йармөхәммәд һәм аның атасының яшәү дәвере XVI гасырның беренче яртысына туры килә. Текстта Йармөхәммәднең атасы хаҗи Әхмәд исемле булуы искәртелә. Мөхәммәдьяр поэмасында үзенең исемен Йармөхәммәд дип тә, Мөхәммәдьяр дип тә атый, ә атасының исемен поэмада Мәхмүд хаҗи дип күрсәтә. Мәхмүд исеменең, шәҗәрәләрнең йөзәр ел дәвамында телдән әйтелүен исәпкә алсак, Әхмәдкә әйләнү ихтималы юк түгел. Татарда исемнәрнең рифмалашу закончалыгын да исәпкә алсак, Мөхәммәд исеме Әхмәд белән чиратлаша ала. Исем кушу йолалары тәртибеннән чыгып караганда, Мәхмүд дигән исем Мөхәммәд белән чиратлашмый. Мөхәммәд тә, Әхмәд тә "мактаулы" дигән мәгънәгә ия. Мөхәммәдьярның суфи шагыйрь икәнлеге фәнни әдәбиятта да чагылыш таба. Суфичылык, ягъни "Нәкышбәнди тарикасы" татарлар арасында күптәннән килә. Кама аръягы районнарындагы татар зиратларында XVIII - XIX гасырларда суфиларның җи тәк че ләре булган ишаннарга куелган кабер ташлары табыла тора. Шундыйлардан Чистай шәһәре зиратында "Әл-шәйех әлтәрикаи әл- Нәкышбәндия вә әл-имам әл-Хәнәфия-и Фәхерддин бине Корбангали, 1899 елның июлендә үлгән"; "Шәйех (ишан) Мөхәммәдзакир бине Габделваһһаб, 1310 ел һиҗри, 1893 ел румида үлгән"; Урсай авылы зиратында "Зиннәтел-шәйех әл-имам әлсуфи, мөридел-хәлифәтә котбел-котаб әл-шәйех әл- Эстәрлебаши, әл-Нәкышбәнди-Шәмсетдин бине Нугайбәк, 1828 елда күмелгән" дип язылган кабер ташлары табылды. -Суфичылыкның киң таралуын суфи силсиләләре дә күрсәтә. Андагы мәгълүматлар буенча Нәкышбәнди ишаннары аеруча Ык, Чирмешән елгалары буйларындагы авылларда күренәләр (әл-Такталачыки, әл-Кизләви, әл-Пәрәви, әл-Чалбыви, әл- Әлмәти һ. б.)2. Шуңа күрә шагыйрьнең әсәрләре суфичылык таралган төбәкләрдә күбрәк сакланган да. +Суфичылыкның киң таралуын суфи силсиләләре дә күрсәтә. Андагы мәгълүматлар буенча Нәкышбәнди ишаннары аеруча Ык, Чирмешән елгалары буйларындагы авылларда күренәләр (әл-Такталачыки, әл-Кизләви, әл-Пәрәви, әл-Чалбыви, әл- Әлмәти һ. б.). Шуңа күрә шагыйрьнең әсәрләре суфичылык таралган төбәкләрдә күбрәк сакланган да. Йомгаклап әйткәндә, Шәйех Дирбеш шәҗәрәсе текстлары таралган урыннар Мөхәммәдьярның суфичылык фәлсәфәсе таралган төбәкләр белән тәңгәл килә. Шәйех Дирбеш нәселе белән бергә Казан ханнарыннан Сәхиб гәрәйдән тарханлык ярлыгы алган Кайкы би нәселләре Ык буендагы Ярмәкәй авылында яшәгәннәр . Казан ханлыгы чорындагы Мәхәммәд Әмин һәм Сафагәрәй ханнардан ярлыклар алган тархан токымнары - Нәдер нәселләре дә Ык буе районнарында (Баулы, Әлмәт, Зәй, Азнакай һ. б.) яшиләр. Ык буенда Казан ханлыгы белән бәйле Сәйман, Кара бик, Шәйех би нәселләренең шәҗәрәләре дә мәгълүм. Шунлыктан суфи имамнар нәселе булган Шәйех Дирбеш шәҗәрәсен Мөхәммәдьяр (Ярмөхәммәд) Мәхмүд углыныкы дип карый алабыз. Инде шагыйрьнең әсәрләре Татарстанның көнчыгыш районнарында да табылу аның Нугай Урдасы идарәчеләре белән бәйләнеше, суфи имамнар шәҗәрәсендә исеме булу һәм алар белән янәшә Казан ханлыгының тарханнары, бикләре булган Кара бик, Кайкы би, Нәдер морза, Сәйман тархан шәҗәрәләрендә күрсәтелгән нәселләрнең яшәве шагыйрь Мөхәммәдьяр нәселенең Ык буенда сакланып калуы хакында сөйлиләр. diff --git "a/ILLA/\320\230\321\201\321\205\320\260\320\272\320\270-\320\230\320\267\320\261\321\200\320\260\320\275\320\275\321\213\320\265-2023.txt" "b/ILLA/\320\230\321\201\321\205\320\260\320\272\320\270-\320\230\320\267\320\261\321\200\320\260\320\275\320\275\321\213\320\265-2023.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..4ad291b3f0e7e64078791a389e602d0416f528d6 --- /dev/null +++ "b/ILLA/\320\230\321\201\321\205\320\260\320\272\320\270-\320\230\320\267\320\261\321\200\320\260\320\275\320\275\321\213\320\265-2023.txt" @@ -0,0 +1,518 @@ +ГАЯЗ ИСХАКЫЙ МИЛЛИ КУӘТЛӘР БАРДЫР + +ISBN 978-5-93091-447-4 +Татар халкы тарихында, аның сәяси һәм мәдәни барышында Гаяз Исхакый (1878 - 1954) шәхесе аерым урын тота. Исхакый - татарларны милләт буларак саклап калу һәм үстерү идеясен формалаштырган фикер иясе. 1906 елның 18 маенда чыга башлаган "Таң йолдызы" газетасында ул кавемдәшләренә: "берләшегез дә берләшеп тырышыгыз, чөнки тартышуда гына табарсыз сез үзегезнең хакыңызны"*1 дип эндәшә. Шул ук елның җәендә Мәкәрҗә ярминкәсендә узган "Мөселман иттифакы" партиясенең III корылтаенда Г. Исхакый әлеге фикерне кавемдәшләре өчен көрәш шигаре итеп күтәрә: "Тартышуда гына табарсың үз хакыңны!" +Шунысы шиксез: Г. Исхакый үзе шушы шигарь белән яши, бөтен гомерен, аның һәр минутын сөекле халкының бәхете, якты киләчәге өчен тартышуга багышлый. Әлеге идея ярдәмендә ул таралган, бүлгәләнгән татарны берләштерергә, уртак көч, бер йодрык, бердәм агым итеп алгарыш юлына чыгарырга мөмкин дип саный, шуңа ышана, шул берләшүгә, алгарышка хезмәт итәчәк чараларны эзли, таба, яңгырата. +Бу идеяне тормышка ашыру өчен, ул үзе публицистик мәкаләләр яза, газеталар чыгара, төрле дәрәҗәдәге очрашуларда (корылтайлардан алып - мәҗлесләргә кадәр) ялкынлы чыгышлар ясый, шулар ярдәмендә кавемдәшләренең аң-фикерен кузгатырга, үзгәртергә омтыла. Сәясәтче һәм нашир булудан тыш, мөгаллимлек, остазлык, тәнкыйтьчелек вазифаларын башкара. Ул матур әдәбиятны, сәнгатьне киң халык катлаулары өчен иң тәэсирле, үтемле бер көч дип исәпләп, язучылыкны да шушы көрәшнең аерылгысыз өлешенә әйләндерә... Гаяз Исхакый - ХХ гасыр башында татар әдәбиятын тамырдан үзгәрткән, аны дөньяви әдәбият итеп формалаштырган, әдәбият ярдәмендә үз халкы белән ачыктан-ачык ихлас сөйләшү алып барган классик язучыбыз. +Шунысын да искәртергә кирәк: Гаяз Исхакый татар халкы арасында ХХ гасыр башында язучы буларак танылу ала. +1905 елгы демократик үзгәрешләр дулкынында Гаяз Исхакый татар милли-сәяси хәрәкәтенең авангардына баса, татар халкының яңарыш хәрәкәтен җитәкли, аның барыр юлын билгеләүче әйдаманга әйләнә. Халык аны үзенең сәяси, иҗтимагый эшлеклесе, лидеры, сәяси юлбашчысы дип таный. Турыдан-туры җиткерергә теләгән фикерләрен, өндәмәләрен ул публицистик язмалар калыбында да бастыра башлый. +Россиядәге революцион үзгәрешләр нәтиҗәсендә Исхакый 1919 елда чит илгә чыгып китәргә мәҗбүр була. 1954 елда йөрәге туктаганчы алып барган тынгысыз һәм гаять нәтиҗәле иҗтимагый, сәяси эшчәнлеге дә тарихи өермәләр вакытында үз милләтен саклау һәм яклауга юнәлтелгән булып, ул татарның иң абруйлы, фикерле, эшлекле мөһаҗире булып таныла. Башта Харбинда, аннары Франциядә, Германиядә, Польшада, Төркиядә яши, дөнья буйлап милләттәшләре яшәгән җирләргә сәяхәт итә, татар мөһаҗирләрен берләштерергә омтыла. Кайда гына төпләнмәсен, татар оешмалары төзи, газеталар чыгаруны юлга сала, чыгышлар ясый, милләтенең кайчан да булса иреккә чыгасына өметен җуймый. +Аның публицистик язмаларын ике зур тема берләштерә: беренчесе - миллият-каумият, милли-мәдәни үзбилгеләнү һәм үзаң, татар халкының үсеш юлы; икенчесе - дәүләти строй, аның нигезләре, дәүләтчелек. Укучыга тәкъдим ителә торган җыентыкка язучының 1905-1936 еллар аралыгында беренче темага язылган аерым бер мәкаләләре тупланды. Җыентык укучыга төрки-татар дөньяс ының мәдәни-мәгънәви юлбашчысы булган Гаяз Исхакыйның татар халкын мәдәни үстерү программасын, бу хактагы караш-фикерләрен, эш-гамәлләрен аңларга ярдәм итәр дип уйлыйбыз. +Әле татар телендә газета-журналлар чыга башламаган бер вакытта, "Ике йөз елдан соң инкыйраз" (1902 - 1904) повестенда яшь әдип татарның милләт буларак югала баруы хакында чаң кага, аның үсешен тоткарлый һәм һәлакәткә китерә торган биш сәбәпне атый: татарда тормыш тоткасы иске карашлы руханиларда, бигрәк тә ишаннарда булуы; мәктәп-мәдрәсәләрнең азлыгы, булганнарында да укытыла торган фәннәрнең тормышта яраксызлыгы; милләткә хезмәт итүче зыялыларның, бик ярлы сыйныфтан чыгып, көчләрен күбрәк тамак туйдыруга сарыф итүләре; яшьләрне рус мәктәпләрендә укытуга каршы килү; эш-гамәлләрнең нәтиҗәсезлеге, эшне башлап та ахырына җиткерә белмәү. Бу күренешләрне ул җәмгыятьнең чире, авыруы дип бәяли; шушы чирне татар халкының үзенә күрсәткәндә, аңлатканда гына, дәваларга мөмкин дип, бу юлда каләм көченә таянырга чакыра. Исхакый алга киткән милләтләрдән үрнәк алырга, һөнәр мәктәпләрендә һәм университетларда укырга, мәгариф һәм мәдәниятне, сәүдә һәм икътисадны үстерергә өнди. +Шушы фикерләр аның публицистикасында да кызыл җеп булып сузыла һәм күпсанлы язмаларын бер үзәк - милләтне, милли үзаңны саклау тирәсенә җыя. Беренче карашка үзгәрәк темаларга иҗат ителгән кебек тоелган язмаларда да миллияткә кагылмыйча калмый. Мәсәлән, 1911 елда Төркиядә укылган "Татар әдәбияты турындагы доклад"ында да ул миллилекне саклау хакында сөйли: "...максат - татарларны, татар булып калган хәлдә ауропалаштыру, ягъни татарларны, тумыштан килгән миллилекләрен саклаган хәлдә, Ауропа мәдәнияте эченә кертүдер" (VI, 196). Бу фикер аның күп кенә язмаларында кабатлана. +Әдипнең публицистик мирасында турыдан-туры миллилекне саклауга, милли үзаңны ныгытуга багышланган язмалар да аз түгел. Әйтик, "Элгәре һәм хәзер" (1913) - шундыйлардан. +Автор сүзне ерактан - төрки-татарларның борынгы тарихыннан ук башлап китә; бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен, кайгылы-ш атлыклы сәхифәләрне күздән кичерә. Ул аларның үз асылларын җуя башлауларын Европага һөҗүмнәре нәтиҗәсе итеп күрсәтә: чит кавемнәр белән аралашу, тел, дин, гадәт, мәдәният алмашу - миллилекне көчсезләндерә. +Исхакый фикеренчә, XIX гасырның икенче яртысында татарлар миллилекне саклар өчен кирәк булган кайбер шартларны әзерләп-үстереп җиткерәләр. Язучы аларны санап та уза: болар - татар авыллары, татар шәһәрләре, татар мәдрәсәләре, татар сәүдәгәрләре, татар мирзалары. ХХ гасыр башына күчеп, яңалыкларны күздән кичерә: "Илле ел моннан элек үзләре түгел, исемнәре дә ишетелмәгән җәмгыятьләремез, әдәбиятымыз, матбугатымыз, театрымыз, музыкамыз, үзенә аерым бер урын тоткан хатыннар хәрәкәтемез үзләренең кыйммәтләре, үзләренең бер халык, бер милләт булып яшәүгә хезмәтләре берлән" (VI, 215) татар дөньясының якты киләчәге нигезләрен тәшкил итәләр. Болар барысы да - берләшү, тырышу, тартышу җимешләре! +"Тәрбиядә берлек" (1914) мәкаләсе ул заман татар җәмгыятендә бәхәсле булган төркилек һәм татарлык соравына ачыклык кертә, татар үзаңын тәрбияләү, ныгыту хакында сөйли. "Шул динле, иманлы вә татар әдәбиятының, татар матбугатының сердәш шәкертләре булган мөгаллимәләр, мөгаллимнәр, башларындагы халыкларына мәхәббәткә, күңелләрендәге киләчәккә өмидне кушып, "без - төрле халык, бер милләт" дигән уйны йирләштерә алсалар, бу көнге беренче вазифаларыны үтәгән булалар. Мәктәпләребез шул юлга, гомумән, кереп китә алса, без - Идел буе татарлары беренче адымны атлаган булабыз" (VI, 255). +Бу урында искәртеп китәргә кирәктер: Исхакый "төрек" атамасын бездә бүген "төрки" булып йөргән мәгънәдә куллана, татарларны олы төрки (төрек) дөньяның бер өлеше, бер милләте буларак карый, шушы фикерен һәрдаим ассызыклап килә. +Исхакый татар дөньясының төрле катлауларын, сыйныфларын бер максат тирәсенә берләштерү турында хыяллана, язмаларында шуны татар җәмгыятенә ишеттерергә, төшендерергә омтыла. "Мирзаларымыз" (1914) мәкаләсе шундыйлардан - халыкның әйдаманнары, югары катлау зыялылары, элита булырга тиешле кешеләр белән татар халкы арасындагы упкын, аның барлыкка килү сәбәпләре хакында уйланып язылган. Автор фикеренчә, хәзер хәл үзгәргән: халык мирзаларга "кул суза", аларны үзенең якты киләчәккә омтылган тартышу сафларында, милли музыканы, театрны, гыйлемне үстерүнең башында күрергә тели: "Безнең әдәбиятымыз, безнең музыкамыз, безнең театрымыз халкымызның тойгысы нечкәрү, халкымызның мәдәни шомалыгы арту, халкымызның төшенчәләре биегәюгә хезмәт итәчәк бу юлда, шөбһәсез, укыган сыйныфымыз, мирзаларымыз алда торырга, алда барырга кирәк иде" (VI, 310). Шул рәвешле, татар халкының мирзалар катламын да язучы миллият, татар халкының киләчәктә башка милләтләр арасында лаеклы урын яулавы өчен уртак тартышка кушылырга чакыра, инде бу катлауны "өзеп ташланган" тарихи күренеш дип белдергән фикердәшләренә моның кирәк һәм мөһим икәнлеген аңлата. +Бу юнәлештәге программ язма дип "Сүз" газетасының 1916 елгы 24 апрель санында басылган "Безнең юлымыз"ны күрсәтергә кирәк. Анда Исхакый элегрәк әйтелгән, татарларның, үз милли үзаңын саклап, Европа мәдәниятен кабул итү кирәклеге фикерен кабатлый да, моның милләткә хезмәттә иң беренче алда тотылган максат булырга тиешлеген әйтә: "Эремәс өчен, бетмәс өчен, үземезне үз милли гөруһ эченә тыгарга, милли күбә тимерен кияргә фарыз дип ышанамыз вә шул күбә тимерене элгәреге замандагы тутыгуларыннан арчу лязем, шуның черекләрен яңгы корыч, яңгы милли тимер берлән сипләү фарыз дип беләмез. +Шуның өчен безнең хәзерге матбугатымыз, әдәбиятымыз, мәктәбемез, мәдрәсәмез, җәмгыятьләремез, театрымыз, музыкамыз, тиҗарәтемез вә бөтен иҗтимагыятемез шул милли күбә тимерен ныгытырга корал булырга тиеш дип иман итәмез. Шуларның һәммәсен Русиядә төрек-татар баласының хәят тартышуында, мәдәни ныгуында көчләнүенә хезмәт итәргә тиеш, дип катгый итеп әйтәмез" (VII, 225). +Шунысы кызык: әлеге язмада Исхакый тагын бер фикерне калкуландыра, мисаллар китереп исбатлый: ул - татарларның үз үсешендә бары тик үз көчләренә генә таяну кирәклеге. Әлеге фикер Исхакыйның шушы, халкыбыз таянырга тиеш дип санаган "матдимәгънәви көчләр хакында" туктаусыз сөйләп, язып торуының сәбәбен дә ачык аңлата. +Шундый көчләрнең икесе - хатын-кызлар (мөслимәләр) һәм мәктәп-мәдрәсә, мөгаллимнәр-мөгаллимәләргә мөрәҗәгать, аларның татар җәмгыятендә әһәмиятен билгеләп халыкка эндәшү рәвешендә язылган "Съездлар алдында" (1917) дигән язма 1917 елның 24 - 27 апрель көннәрендә оештырылган Россия мөслимәләренең съездын һәм 1917 елның 16 апрелендә Петроградта уздырылган Бөтенроссия мөселман мөгаллимнәр киңәшмәсен каршылап, хуплап тәкъдим ителә. +Аның беренче өлешендә Исхакый төрки-татар хатын-кызларының җәмгыятьтәге роленә киң итеп туктала, аларны - миллилекне, милли үзаңны, телне, дин-иманны, мәдәниятне, йола-гадәтләрне саклаучылар дип олылый. Үткәреләчәк съездның "хөр Русиядә хөр мөселман хатыннарының урыннарын тәгаенләр өчен, аның хокукын билгеләр өчен" кирәк булуын искәртә. +Икенче съезд - мөгаллимнәр, мөгаллимәләр съездының мөһим леге, автор фикеренчә, яшь буынны ничек тәрбияләү юлларын ачыклау, сузу белән билгеләнә. +Татар халкының язмышы, аның киләчәге мәсьәләсе Г. Исхакый ның мөһаҗирлектәге публицистикасының да үзәгендә тора. Берлинда, аннары Варшавада татар телендә нәшер ителгән "Милли юл" журналының беренче саны (1928, 23 декабрь) басма редакторы Г. Исхакыйның "Элек сүз" дигән программ мәкаләсе белән ачыла. Анда татарча газета булдыруның максатын билгеләп, әдип болай дип яза: "Без Идел-Урал буенда вә Кырымдагы төрек-татарларның милли байрак тирәсендә берләшүләренә хезмәт итәчәкмез. Шулай ук мәмләкәт тышында төрле йирләргә сибелгән вә төрле мәдәниятләрнең тәэсире астында калган мөһаҗирләремезне, бигрәк тә Аурупаның төрле шәһәрләрендә укуда булган яшьләремезне милли рухымыз берлә сугарып берләштерергә тырышчакмыз. Шушы юлда кулдан килгән һичбер хезмәтне дә кызганмаячакмыз" (X, 6). +Чыннан да, татар телле матбугатта язмалары белән Г. Исхакый милли вазгыятьне аңлату эшен дәвам итә. Күбрәк иҗтимагыйсәяси кимәлдә, ул Советлар Россиясендәге хәлләрне күзәтә, күләмле аналитик язмалар әзерли ("Русиянең киләчәге", 1929 һ.б.). Мөһаҗирлектәге яшь буынны милли кыйммәтләрдә тәрбияләүгә игътибар итә ("Яшь буынның милли тәрбиясе", 1930). Тарихи хәтерне кайтаруны киләчәккә нигез итеп карап, татарларның тарихын өйрәнүдән дә туктамый ("Идел-Урал", 1933 елда Берлинда татар телендә, Парижда рус һәм француз телләрендә, алга таба Токиода япон (1934), Варшавада поляк (1938) телләрендә дөнья күрә). Соңгы хезмәтендә Исхакый татарларны борынгы төрки цивилизациянең варисларыннан дип, Болгар дәүләте, Алтын Урда, ханлыклар дәверен күзәтеп бара; термин буларак "төркиләр" төшенчәсенә мөрәҗәгать итә, Алтын Урданы "төрки-монгол яки төрки-татар ханлыгы" дип исемли, Казан ханлыгы чорыннан алып "төрки-татар", "Казан татарлары" дигән исемнәрне файдалана. Аннан соңгы дәвер өчен "төрки-татар" атамасының кулай булуын әйтә. +Исхакый татар тарихын туктаусыз көрәш тарихы итеп карый, шул юлдагы мөһим күренешләргә, вакыйгаларга, аерым шәхесләргә тукталып бара. Бу күләмле хезмәттән аның үз халкының киләчәгенә өмет белән каравы да аермачык. +Тел +Кем ул, аңа тел биреп, тавышын яңгыраттырган кеше? +Г. Тукай +Шунысын да аерып әйтү зарур: әле генә мәйданга чыккан татар вакытлы матбугатында Гаяз Исхакыйның беренчеләрдән булып дөнья күргән мәкаләсе тел мәсьәләсенә багышланган була (Тел, 1905). Язучы аерым бер зыялыларның татар телен "әдәби тел" һәм "халык (гавам) теле" дип аерырга тырышуларын киләчәктә татар җәмгыятенә зур зыян салырга мөмкин булган проблема итеп күтәрә. Үз фикерләре дәлилле булсын өчен, төрек һәм рус мәдәниятендәге охшаш хәлләрне телгә ала. Ул халык теленнән аерым булган "әдәби тел" тудыруның, шул телдә әдәби әсәрләр, китаплар язып бастыруның "безнең әдәбиятыбызны да үзенең рухыннан, үзенең тормышыннан, үзенең ләтафәтеннән аерырга, халкыбызны әдәбиятка дошман күрсәтергә хезмәт итә" (VI, 16) башлауга китерүеннән шикләнә, шул турыда каләмдәшләрен кисәтә. +Мөһаҗирияттә Г. Исхакый татар теле һәм төрки телләр, алардагы реформалар, уртак төрки тел, яңа әлифба булдыру кебек көн кадагына суккан мәсьәләләргә бик тирән аналитик буларак якын килеп, күләмле хезмәтләр яза. +Шуларның берсе "Бөтен төрекләр өчен уртак төрек теленең барлыкка килүе мөмкинме?" дигән баш астында "Төрек йорты" журналының 1925 елгы 13 октябрь һәм 14 ноябрь саннарында төрек телендә басылган. +Язма Исхакыйның тел мәсьәләсе белән җитди, фәнни нигездә кызыксынуы һәм шөгыльләнүе турында сөйли. Автор төрки телләрнең ике канатын - көньяк (төрекләр, азәрбайҗаннар) һәм төньяк- көнчыгыш (үзбәкләр, төрекмәннәр, казакълар, кара кыргызлар, татарлар, башкортлар, нугайлар) аера. Әмма аларның бер тел - төрки тел булуын ассызыклый. Әлеге аерманы әдип, нигездә, башка мәдәниятләр һәм телләр йогынтысы белән аңлата. Моның өчен төрки халыклар тарихына кереп китә, бик күп мисаллар китереп, бу мотивны урта гасырлардан ХХ гасыр башына кадәр китереп җиткерә. +Язманың аерып куелган икенче өлешендә автор, И. Гаспралы ның "Телдә, фикердә, эштә берлек!" шигарен искә төшереп, XIX гасыр ахырында төркиләрнең берләшү, яңарыш хәрәкәтенең эчтәлеге һәм әһәмияте хакында сөйләп уза. +Исхакый тел мәсьәләсенең татарлар һәм төркиләр өчен иң әһәмиятле - миллият, милли үзаңны, милли үсеш юлын билгеләүнең аерылгысыз - өлеше итеп карый. Шуңа күрә әлеге өлкәдә формалашкан дүрт тәгълиматны күзәтеп уза: төрек сүзен милләт атамасы буларак карау; кайбер төрки халыкларның килеп чыгышы "төрки түгел" фикере; кайбер төрки халыкларның генезисын монгол, фин-угорлардан эзләү; барлык төркиләрне, тел-сөйләш аермаларына карамыйча, бер телле дип санау. Исхакый соңгы фикер яклы булуын ассызыклый, аның киләчәктә төрки халыкларның үзләре тарафыннан да кабул ителәчәген фаразлый. +Шушы аналитик контекстта әдип үзен борчыган төп сорауларны куя: "Хәзер без - төрекчеләр - бүгенге төрекчелек вазифасын ни рәвешле күз алдыбызга китерәбез? Бүген нәрсә эшләргә телибез? Безнең максатыбыз - төрек берлегедер. Ләкин безнең теләгебез - бөтен төрек кабиләләре өчен уртак бер мәдәният, гомуми бер мәдәният барлыкка китерү. Моның өчен бердәнбер юл - телебезне берләштерүдер. Тагы да дөресрәге, безнең максатыбыз - аз гына белем алган кешеләр дә аңлар дәрәҗәгә килгән, югары үсеш алган гыйльми һәм әдәби төрек телен барлыкка китерү" (IX, 322). +Шул рәвешле, күләмле язманың калган өлеше хәзер төрки дөнья ны, андагы аерым милләтләрне берләштерү һәм үстерү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклекне аңлатып язылган. Беренче бурыч - телне берләштерү дигән Исхакый икенче бурыч итеп бер сәяси, фәнни, мәдәни үзәк булдыруны күтәрә. +Аның фикеренчә, ХХ гасыр башына гаять зур төрки дөньяд а һәм гыйльми, һәм сәяси булып, "милләтләрнең эчке һәм тышкы сәясәтләрен милли максатлар тирәсендә туплый" алган ике үзәк хасил була (Шунда ук). Аның берсе - Истанбулда, "көньяк төрекләренең мәркәзе"; икенчесе Россиядә, Казанда, "һәм ул соңгы егерме биш-утыз ел эчендә Русиядәге бөтен төрекләрнең мәгънәви мәркәзенә әверелде. Бөтен фикри хәрәкәте, бөтен гыйльми хәрәкәте башта Казанда барлыкка килә дә соңыннан Төркестанга, Казакъстанга, хәтта Кытай Төркестанына да барып җитә. Казан бөтен төньяктагы төрек өлкәләренә гыйльми, фәнниәдәби китаплар бирә. Казан бөтен төрек кабиләләренә мәктәп нигезләрен эшли, укытучылар җибәрә. Казан бөтен төрекләргә меңнәрчә, йөз меңнәрчә дәрес китаплары әзерли. Казан милли театр куя, милли музыканы барлыкка китерә. Боларның бөтенесен бөтен кабиләләргә тарата. Казан татар теле - чыгтай шивәләренең иң искесе һәм иң эшләнгәне. Үзбәкләр, төрекмәннәр, казакълар, кыргызлар өчен иң якын тел. Шуның өчен дә бу дәвердә Русия төрекләре арасында Казан мәркәз булачак, андагы кабиләләрнең телләреннән тупланган уртак бер әдәби тел барлыкка киләчәктер" (IX, 323). +Әмма, Исхакый фикеренчә, Беренче бөтендөнья сугышы һәм революция ике мәркәзне дә югалтуга китерә, башка бер урында яңа бер мәркәз тууга да юлны кисә. +Инде автор әлеге үзәкнең нинди нигезгә корылырга тиешлеген билгели башлый. "Иң башта академия корылырга тиеш. Бу академия, гыйльми буларак, төрекчелек нигезләрен тикшерергә, өйрәнергә тиеш, һәм бөтен фәнни реформалар төрек телендә алып барылырга тиеш. +Икенчесе, бөтен төрек кабиләләренең тел белгечләреннән, әдипләреннән торган Төрки тел комиссиясен оештырырга кирәк. Бу комиссия, тел мәсьәләсендә тиешле карарлар алып, телне үстерү юнәлешендә хәрәкәт итәргә тиеш. Бөтен кабиләләр өчен уртак булган сүзләрне, кәлимәләрне туплап, мөкәммәл бер сүзлек әзерләнергә тиеш. +Өченче, бу юнәлештә эшләгән бер нәшрият барлыкка китерергә кирәк. Бу нәшриятның беренче вазифасы - бөтен төрек кабиләләрендә уртак булган легендаларны, хикәяләрне, әкиятләрне, халык җырларын төрек телендә бастырып чыгарыру. +Дүртенче, бөтен төрек кабиләләре аңлый алырлык бер телдә төрек тарихы, географиясен бастырып чыгарырга тиеш, урта мәктәпләр өчен дәрес китаплары әзерләп чыгарырга кирәк. +Бишенче, төреклек нигезләрен гыйльми һәм фәнни нигездә тикшерү, өйрәнү белән генә канәгатьләнмичә ("Төрек йорты" кеби), халык арасында фикер таратуны максат итеп куйган атналык яисә көндәлек бер төрекчә гәзитә бастырылырга тиеш. +Алтынчы, бердәнбер мөстәкыйль Төркия дәүләте башка дәүләтләрдә яшәгән төрекләрнең милли рухларын саклап калу эшен үз кулларына алырга тиеш. Кирәк Милләтләр лигасында һәм кирәк Аурупаның иҗтимагый фикере каршысында төрек азчылык хокукларыннан мәхрүм ителмәве өчен тырышырга тиеш" (IX, 325 - 326). +Гаять ачык, акыллы бу программаны шәрехләү дә таләп ителмидер. Исхакый төркилек һәм миллият мәсьәләсендә бик көчле аналитик булып, әлеге язмада үзенең энциклопедик белемлелеген, тирән фикерләвен һәм фикеренең сыгылмалылыгын, вазгыять үзгәрүгә бәйле актуальләшүен дә күрсәтә. +Тел һәм миллияткә кагылышлы тагын бер язма "Гарәп һәм латин әлифбаларын чагыштыру" исеме белән "Төрек йорты" журналының 1926 елгы 6 февраль санында дөнья күрә. Язма төрки әлифбаны латинга күчерү мәсьәләсенә кагыла. Анда Исхакый Төркиядәге, Россиядәге латинчыларга каршы мондый алты дәлил китерә: "без гарәп әлифбасын инде мең елдан артык кулланганга күрә, бу әлифба милли традициябез хәленә килгәндер, һәм моннан ваз кичү - милләтнең бер ягын кыру, димәктер"; "мең ел дәвамында гарәп әлифбасы белән бөек бер төрек әдәбияты барлыкка килгән. Латин әлифбасы кабул ителгән тәкъдирдә, болар илле елдан соң, хәзер орхон-уйгур язуы белән язылган китапларыбыз кебек, бары тик белгечләрнең кулларында калачактыр, һәм халкыбызның тарихи бөеклеге билгесез калачак"; "кул эшләре сәнгатебезнең нигезен ватып ташлаячакбыз"; "гарәп әлифбасы - бөтен төрек кабиләләрен бер-берсенә бәйләгән җепләрнең берседер. Төркиядә нәшер ителгән төрекчә китапның бөтен төрек өлкәләрендә укыла алуы гарәп әлифбасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Төрек кабиләләренең кайсысы булса булсын, латин әлифбасының кабул ителүе бу берлекне кырачак һәм мәдәни берлегебезгә зыян итәчәктер"; "латин әлифбасы кабул ителгән вакытта бу әлифба һәр өлкәдә аерым җирле шартлар һәм тәртипләрнең тәэсире белән ясалачак (...) һәр кабилә аерым мәктәпле, аерым әдәбиятлы кечкенә бер милләт булып калачак, һәм күршедәге кабилә аерымлыкларын игътибарга алмыйча, көчле бер мәдәнияткә ия булган милләтләр тарафыннан мәдәни яктан җиңеләчәктер, эриячәктер, бетәчәктер"; "төрек милләтенең күпчелеге мөселман булганга күрә, Коръән һәм догалар гарәп хәрефләре нигезендә булачак. Моның өчен балаларыбызга гарәп әлифбасын да өйрәтергә тиеш булачакбыз һәм уку-укыту системасында бер әлифба урынына ике әлифба кирәк булачактыр" (IX, 341 - 342). +Баку Тюркология корылтае алдыннан, әлеге дәлилләр ярдәмендә кавемдәшләрен латинга күчүдән кисәтергә теләп язылган бу мә ка ләдәге фаразларның чынга ашканлыгы бүген инде бик ачык күренә. +Белем-мәгърифәт мәсьәләсе +Караңгыда идек, "Таң"ны аттырган кем? +Г. Тукай +Казан укытучылар мәктәбен тәмамлагач, Исхакый 1902 елда Оренбургтагы "Хөсәения" мәдрәсәсенә мөгаллим булып килә. Биредә ул татар җәдит мәктәбе белән якыннан танышу мөмкинлеге ала һәм монда да күп кенә заман таләпләренә җавап бирмәгән күренешләр белән очраша. Шушы тәҗрибәсе аңа, беренчеләрдән булып, мәктәпнең рухын тамырдан үзгәртү, аны "мөселман" тәрбияләүдән - "татар" тәрбияләү мәйданына күчерү кирәклеген яңгыратырга ярдәм итә. +Бу юлдагы иң кызыклы язмаларның берсе - "Мөгаллим вә мөгаллимәләребезнең бу көнге вазифалары нәрсә?" (1913) мәкаләсе Петербургта узган (23..1913-4.01.4) Бөтенрусия мөгаллимнәренең беренче съезды уңае белән язылган. Исхакый җәдит мәктәп-мәдрәсәләрен "мөселман" тәрбияләүне алга куюда тәнкыйть ли, аларның төп бурычы - "татар" тәрбияләү дип белдерә: "Ләкин хәзерге замана бездән мәдәни мәсьәләләрнең иң төбе - балаларыбызны бертөрле тәрбия биреп, милли рухта җиткерү булганга, мәктәпкә күз карашыбыз, мәктәптән теләвебез мәгълүм бер юлга керми хәле бармы? Хәзерге мәктәпнең вазифасы - безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр. (...) Мәктәп, өч-дүрт ел укыганнан соң, тәмам татар баласы йитештерсен. Аның рухы, аның теле, аның төшенчәсе, аның тойгысы татарча булсын" (VI, 232). +"Нәрсә соң ул милли тәрбия?" дигән сорауга да күп кенә язмаларда җавап бирелә. Әйтик, "Тукай мәктәптә" (1914) мәкаләсендә Г. Исхакый милли тәрбиянең - баланы тормышка әзерләү, әдәбиятка мәхәббәт уяту, рухи тәрбия бирү, уйларга өйрәтү, әхлакый тәрбиянең - мәрхәмәтлелек тәрбияләү, эстетик зәвык булдыру икәнлеген берәм-берәм санап уза. +"Милли көй вә музыкабыз" (1914) язмасы сәнгать төрләрен, тел һәм әдәбият белән янәшә, милли үзаңны үстерүдә, балаларны татар итеп тәрбияләүдә беренче дәрәҗәдә әһәмиятле чаралар дип билгели. Ул: "Безнең бер халык, мәдәни бер милләт булып яшәвебез өчен зур бер ярдәмчебез, зур бер нигезебез көйләр, моңнар, милли музыкабыз икәнлегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр" (VI, 279) дигән раслау белән башланып китә. Шунысы кызык: Г. Исхакый, беренчеләрдән булып, татар мәктәпләренә милли музыка дәресләре кертү хакында сүз башлый. Аның фикеренчә, көй-җыр - бала өчен миллилекнең, мәдәнилекнең нигезе. +Исхакый театр сәнгатенең мөһим көч була алуын аңлап, милли театр репертуарына да еш мөрәҗәгать итә. Үзе дә драма әсәрләре язып, аларда публицистикасында белдерелгән идеяләрне яңгырата. Әйтик, "Алдым-бирдем" (1907) комедиясендә ул тормышны үзгәртүне шәхес азатлыгына ирешүдән башларга чакыра. Символик рәвештә "Тартышу" (1908) дип исемләнгән драмасында татар дөнья сын үзгәртү өчен тартышуга чыккан яшь геройлар тудыра, алар үрнәге халык массаларын көрәш юлына чыгарырга сәләтле дип белдерә. +Ул матбугат битләрендә татар театры турындагы язмаларын да дәвам итә. Әйтик, 1915 елның 27 декабреннән 1916 елның 5 гыйнварына кадәр Мәскәүдә Халык театрлары эшлеклеләренең бөтенроссия корылтае була. Исхакый "Сүз" газетасының 1915 елгы 30 декабрь санында "Милли җитешсезлегемез" дигән мәкалә белән чыгыш ясый. +Исхакый татарча тәрбия бирүдә хатын-кыз укытучыларга, мөгаллимәләргә өстенлек бирә. Бу фикер аның укыту-тәрбия турындагы һәр язмасында диярлек калкуландырыла. Еш кына әлеге фикер хатын-кыз мәсьәләсе белән дә кушылып китә. Төрки дөньяда хатын-кызларның һәрвакыт актив, ирләре белән янәшә торып тартышучы, тормышны үзгәртүчеләр булуы Исхакый тарафыннан тарихи мисалларда күрсәтелә. Бу юнәлештә иң соңгы язмаларыннан берсе - "Төрек хатыны" исеме белән "Төрек йорты" журналының 1926 елгы 5 гыйнвар санында дөнья күрә. "Үзебезнең риваять, хикәя вә әкиятләребез төрек хатынын алдан күрүчән, ватанпәрвәр, фидакяр, гаиләсе өчен һәртөрле авырлыкларны җиңәргә әзер, аналык вазифасын үтәгән вакытта күрсәткән батырлыкны кирәк вакытта сугыш мәйданында һәм корал куллануда да күрсәтә алачагына ишарә итә" (IX, 327) дип, язучы бик күп мисалларда хатын-кызларның җәмгыятьтәге роле турында сөйли, татар дөньясын үзгәртүнең бары тик хатын-кыз ярдәме, катнашы белән булырга тиешлеге, була алуын искәртә, бу юлда беренче башкарылырга тиешле бурычларны билгели. +Гомумән алганда, Г. Исхакыйның хатын-кызларны милли кыйм мәтләрне саклаучы дип каравын да искәртергә кирәк. Бу, бигрәк тә, аның 1910 еллардан соң иҗат ителгән "Остазбикә" (1910), "Сөннәтче бабай"да (1911) хикәя-повестьларында күзгә ташлана. +Мөһаҗирлектә Г. Исхакыйның "Татарның кызы" (1943) романы языла, анда инде татар милләтенең, халыкның үзгәрү-үсү көче - аның гасырлар буе камилләшеп килгән традицияләрендә, яшәү рәвешендә, аң һәм фикерләү үзенчәлегендә булуы ассызыклана. Башка халыклар тормышы контекстында язучы татарның тормыш итү-көнкүрешенең, гаиләсенең, андагы үзара мөнәсәбәтләрнең, көнитештәге бик вак кына детальләрнең дә матурлыгын, әһәмиятен идеаллаштыра, аларны хатын-кыз булдырган, саклаган, буыннан-буынга тапшырган асыл кыйммәтләр дип бәяли. +Әдәбият +Тугры сөйлә, тугры яз - хәвеф итмә һичбер кемсәдән, +Сабыр бул! Чөн төшмәмешдер эшләрнең сәһле сиңа! +Г. Тукай +Беренче әдәби әсәрләреннән булган "Бай углы" (1897 елда языла, 1903 елда басыла) повестенда язучы әсәренең максатын болай дип билгели: "Милләтемездә шул мәсьәләне ислах фикере уянмасмы дип, мин шул эшләремезне булдыра алдыгым кадәр күрсәтмәк эстәдем. Җәнабе хак һәрберемезгә хак фикерләр биреп, хәмияте миллиямезне уяндырып, ватаныбыз, милләтемезнең файдасына тырышырга насыйп итсен!" (I, 114). Әлеге сүзләр яшь әдипнең әдәби сүзгә нинди зур бурыч йөкләвен күрсәтеп торалар. +Алдарак телгә алынган "Тел" (1905) мәкаләсендә әдип әдәбиятка кагылышлы фикерләрен дә ачык җиткерә: "...без, башка халыклар кебек, әдәбият берлән идарә кылыну гасырына җиттек. Моннан соң безнең халыкның тормышында да әдәбиятка иярү, әдәбият күрсәткәнчә йөрергә, булырга тырышу күренеләчәктер. Әдәбиятның халкыбызның киләчәге өчен зур файдасы булачак вә халкымызга юл башчысы булачактыр. Шуның өчен әдәбиятның ничек булуын вә ни кебек язылуын вә халкымызның нәрсәләргә мохтаҗ булуын тәмам ап-ачык күрсәттерүем, язучыларымызга шул иң кирәкле мәсьәлә хакында язу - бу көнге көннәрнең беренче дәрәҗә кирәкле эшләреннәндер" (VI, 15). Өзектән күренгәнчә, Исхакый әдәбиятка җәмгыятьтәге әһәмиятле, ләкин кешеләр игътибарыннан читтәрәк калучы, яки җәмгыять әгъзалары күреп бетерә алмаган киң һәм актуаль мәсьәләләрне яктыга чыгаручы, шулай җәмгыятьне хәрәкәт итәргә, әлеге мәсьәләләрне чишәргә чакыручы көч итеп карый. +Г. Исхакый әдәбиятның нинди булырга тиешлеге хакында да һәрдаим сөйләп тора. М. Гафуриның "Үги балалар" китабына рецензиясендә (1908) әдәбиятны "тормышның көзгесе" дип атап, китаптагы чынбарлыкка туры килмәгән урыннарны тәнкыйтьләп уза. Шул ук елны Ярулла Вәлинең "Җанлы җеназа" китабына язган тәнкыйть мәкаләсендә дә тормышта була алмый торган хәлләр турында язуны хата дип искәртә дә, әдәбият хисләр ярдәмендә кешеләргә фикер тарата, уйларга, үз тормышын анализларга өйрәтә, үзгәрергә мәҗбүр итә дип ассызыклый. +Аныңча, язучылык таланты - тормышны тирән аңлау һәм киң гомумиләштерүләр ясауда. Каләм әһеле җәмгыятьтәге кимчелекләрнең сәбәбенә кадәр төшеп җитәргә, шул сәбәпне башкаларга күрсәтеп, җәмгыятьне әлеге тискәре яклардан арындыру өчен көрәшергә, сүзе, фикере, үткен акылы белән милләтне үз артыннан ияртергә тиеш. Сәнгать - фикерләү, җәмгыятьне бәяләү, тормышны аңлау һәм аңлату коралы, язучы - тормышны чын итеп сурәтләү остасы диюе белән Исхакый каләмдәшләрен көрәшергә өнди, талантлы әдип халыкка идеяләр, лозунглар җиткерә, уртак максатны күрсәтә ала дип саный. +"Граф Толстой" (1908) дип аталып, Л.Н. Толстойның 80 еллык юбилее мөнәсәбәте белән язылган мәкаләсендә әдип татар мәдәниятен үстерүнең аерым бер сукмакларын барлый; рус әдибенең татар җәмәгатьчелегенә хикәяләре аша гына билгеле булганлыгын искәртеп, Толстой шәхесен исә бары тик зур романнары ("Война и мир", "Анна Каренина", "Воскресение") белән танышкач, фәлсәфи-эстетик хезмәтләрен укыгач кына аңлау, тану, бәяләү мөмкин дип белдерә. Толстойның фәлсәфи идеяләрен, әдәбият фәне хакындагы фикерләрен, безнең милләт өчен кирәкле, файдалы дип, тәрҗемә итәргә, таратырга чакыра. +1911 елда Төркиядә укылган "Татар әдәбияты турындагы доклад"ында да Исхакый үзенең татар әдәбиятына кагылышлы карашларын бик ачык билгели: "...татар әдәбияты гомуми юнәлеше белән һичбер заман "сәнгать сәнгать өчен" төшенчәсен кабул итмәгән вә тагы да "сәнгать бер мәсләккә хезмәт итү өчендер" кагыйдәсенә буйсынуы булгандыр. Бу җәһәттән татар әдәбияты һәрвакыт бер фикерне куәтләүче, шул фикернең көрәшүче гаскәре булган" (VI, 198). Шул рәвешле, Исхакый татар әдәбиятын милли мәнфәгатьләргә, милләтнең рухи-мәдәни күтәрелешенә хезмәт итәргә тиеш дип каравын белдерә. +1913 елны "Сәнин" ("Мәдәният") исемле төрек газетасына биргән интервьюсында Г. Исхакый әдәбияттагы өч чалымны күрсәтә: демократлык, сугышчанлык һәм максатчанлык. Демократлык, дигәндә, әдип, беренчедән, халык телендә язылу, милләткә якын тору, аңа хезмәт итүне, икенчедән, "үз тормышыбыздан, халык тормышыннан, гавам хәятыннан алынуны", ягъни татар дөньясын үсеш күзлегеннән чыгып тасвирлауны, өченчедән, халык мәнфәгатьләрен якларга, фикерен яхшыртырга, зәвыгын үстерергә тырышуны күздә тота. Әдәбиятны нинди дә булса мәгънәви фикернең, иҗтимагый идеянең солдаты дип атап (сугышчанлык), язучылык миссиясен җәмгыятьтә һәм шәхси тормышта җаһиллеккә каршы һәм тәрәккый яклы булуда (максатчанлык) күрә*1. Исхакый милләткә хезмәт итә торган әдәбиятны гына игътибарга лаеклы саный. Тәнкыйть эшчәнлегендә, хәтта поэзияне, Тукай, С. Рәмиев, Дәрдемәнд иҗатларын бәяләгәндә дә, шушы яктан якын килә. +"Милли фаҗига" (1914) мәкалә-тәгъзиясе Тукайның вакытсыз үлеменә нисбәтле сызлану белән сугарылган. Милләтебез үзенә бирелгән табигать бүләген бәяли, тиешле хөрмәт күрсәтә алмады, нәтиҗәдә Тукай бик иртә арабыздан китте дип, Исхакый Тукай яшәгән тирәлек, җәмгыятьнең аның иҗатына тәэсире хакында сөйли. +Апрель башында "Ил" газетасында дөнья күргән әлеге мәкаләгә җавап биргәндәй, Г. Ибраһимов "Йолдыз"ның шул ук елгы 2 сентябрь санында "Талант трагедиясе" дигән язма белән чыга. Тукайның тумыштан бирелгән таланты ачылмады дип, автор моның сәбәпләрен татар хәятында, әдәби мохитнең тарлыгында, табигатьтән читләшүдә, урынсыз мактауларда таба. +Моның белән килешмәгән Исхакый "Тукай мәрхүм" (1915) мәкаләсен язып, шагыйрьне "шәһәрнең мәктәпләрендә, мәдрә сәләрендә, китапханәләрендә падишаһлык сөргән", "авылның мөгаллиме, мөгаллимәсе, шәкерте", хәтта "авылның урамына тәэсир иткән Тукай" дип атый, аның халыкка тәэсире арта, тирәнәя генә барачагын фаразлый, "Тукай - безнең яңа, мәдәни, милли тормышыбызның иң зур нигезе", "Аның олуглыгы, аның бөеклеге безнең милләтебезнең бөеклеге, олуглыгы белән мөнасиб" (VII, 56), ягъни тәңгәл дип, XX гасыр башының зур шагыйре иҗатын җәмгыять, чор җимеше һәм шул җәмгыятьне үзгәртә алырлык көч итеп бәяли. +"Милли юл" журналының 1929 елгы 8 нче санында басылган "Толстойның татар әдәбиятына тәэсире" мәкаләсе язучының үз иҗатына карашын белдерүе, үз каләме тәэсир ясаган авторларны барлавы ягыннан кызыклы. +Мөһаҗирлектә дә Исхакый татар әдәбиятын үстерү, Татарстанда сүз сәнгатенең миллилеген саклау турында борчыла. Шундый язмаларының берсе "Яңа милли юл" журналының 1937 елгы 8 нче санында "Татарстанда әдәбият вә матбугат" исеме белән дөнья күрә. Анда язучының туган җирендәге әдәби мохит, мәдәни вазгыять белән яхшы таныш булуы күренә. Бер яктан, ул "Бер халыкның әдәбияты өчен, шул халыкның үз тормышыннан мәүзугъ алыну гына түгел, әсәрдәге фикер мәгънәсенең дә шул халыкның үз тормышы шәраите (шартлары) эчендә баруы, укучыга һичбер нәрсәнең, һичбер моназараның чит-ят, чирканыч булмавы кирәк икәнен сизгәли башладылар" (XII, 113) дип, татар әдәбиятының халыкчылык нигезенә кайтачагына ышаныч белдерә. Икенче яктан, совет идеологиясенең моңа ирек бирмәячәген күрсәтә: "...советчы төрек культуры тудыру, советчы төрек-татар әдәбияты, төрек-татар театры вөҗүдкә китерү һичбер вакыт тормышка ашмаячактыр". Шунда ук мәдәниятне үстерүнең бердәнбер юлын тагын бер кат ассызыклап уза: "Бер халыкның культуры фәкать милли нигездә генә яшидер, милли нигездә генә үсәдер, тәрәккый итәдер, милли нигездә генә ул үзенең хосусиятен саклап, үзенең мәгънәви куәтен югалтмаенча, дөнья культуры эченә кыйммәте, кадере бар бер барлык булып керә беләдер" (XII, 116). Бу сүзләрне дөньяви татар әдәбиятын тудыручыларның, үстерүчеләрнең беренчеләреннән булган әдипнең каләмдәшләренә васыяте дип тә карарга мөмкин. +Үз чиратында, татар милли әдәби традицияләрен мөһаҗирлектә саклауга ул әдәби әсәрләре белән дә хезмәт итә. "Гомумән алганда, мөһаҗир Г. Исхакый 1917 елдан соң татар әдәбияты өчен яңа бер тарихи әһәмиятле миссия башкарды. Әдәбиятыбызның үткәндәге милли асылына һәм максатчанлыгына тугрылыклы булып калып, ул совет илендә мөмкин булмаганны эшләде, ягъни милләт яшәеше һәм язмышының мөһим мәсьәләләрен яктыртуын дәвам итте, моның белән Октябрь революциясеннән соңгы әдәбияты бызны милли-мәгънәви яктан тулыландырды, баетты. Болар барысы Г. Исхакыйның XX гасыр татар әдәбияты тарихындагы феноменаль урынын билгели"*1. +Татарлыкны - шәхесләр үрнәгендә ныгыту +И мөхәррир! Кайсына биргән яшен күз кибриа! +И мосаувир! Кемгә биргән пакъ вә чын сүз кибриа! +Г. Тукай +Г. Исхакый үз кавемдәшләре, татар халкы өчен тартышу юлын сайлаган, милләтенә акылы-фикере, матди байлыгы, сәләтеталанты, оештыру эшчәнлеге һ.б. сыйфатлары белән хезмәт иткән шәхесләргә игътибарлы була. Аның язмалары арасында үрнәк итеп кую, киңәш бирү, хаталарны күрсәтү, дусларча "чеметеп алу" да, карашлар тәңгәл килмәгәндә, усал тәнкыйть тә бар. Бу эшчәнлек юнәлешен ул мөһаҗирлектә дә дәвам итә. +"Төрек йорты" журналының 1925 елгы 11 нче санында төрекчә нәшер ителгән "Габделкаюм Насыйри" (Тууының 100 елы мөнәсәбәте илә) язмасы бөек мәгърифәтче эшчәнлегенә колачлы бәя биргән язма булып чыккан. Автор сүзен ерактан башлый: татар ларның Казан бәйсезлеген югалтканнан соңгы мәдәни хәле, XVII, XVIII, XIX гасырлардагы үзгәрешләр күздән кичерелә. Автор XIX гасырның икенче яртысындагы мәдәни күтәрелешне Каюм Насыйри исеме белән бәйли һәм аны милләте өчен дөрес юнәлеш табучы дип олылый. Аерым алганда, ул К. Насыйриның, университет, рус галимнәре белән бергәләп, фән һәм мәгърифәт юлында эшли башлавын татарларга яңа мөмкинлекне: миллиятне, милли асылны саклап, Европа мәдәниятен, Европа рәвешендәге фикерләүне - кабул иттерү дип ассызыклый. Исхакый мәгърифәтченең календарьлар нәшер итүен, газета чыгарырга омтылыш ясавын, мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртеп кору эшенә керешүен, Европа мәктәпләрендә укытылган фәннәрнең (математика, медицина, тарих, география һ. б.) дәреслекләрен тәрҗемә итеп, халык күзаллавына яраклаштырып әзерләвен, рус теленең грамматикасын һәм русча-татарча сүзлек төзүен һ.б. хезмәтләрен күзәтеп уза. Автор К. Насыйриның татарларны милләт итеп формалаштыруның чишмә башында торган шәхесләрнең берсе булуын әйтә: "Тормышының алдагы елларында өммәттән милләткә әверелдерү өчен тарихка, риваять, легендаларга, аеруча телгә булган ихтыяҗны әйбәт аңлаган һәм шул сәбәпле "Ләһҗәи татари" исемендә төрекчә бер сүзлек китабы мәйданга килгән, һәм иске әкият, хикәя һәм халык җырларын туплаган "Фәвакиһел җөләса" исемле зур әдәби әсәр иҗат иткәндер" (IX, 307) дип, ХХ гасыр башы яңарышының К. Насыйри эшен дәвам итүчеләр тарафыннан тормышка ашырылуын билгели. +"Яңа милли юл" журналының 1933 елгы 4 нче санында "Бөек остаз Исмәгыйль бәк" язмасы дөнья күрә. "Мәктәпләр мәсьәләсе, төрле төстәге төрле җәмгыятьләр ясау эше, тел төзәтү, әдәбиятны мәйданга чыгару, хатын-кызның хакын ачыктан-ачык мөхакәмәгә кую вә башкаларның - һәммәсенең замирлары Исмәгыйль бәккә кайтадыр, бөтенләенең тарихы Исмәгыйль бәктән башланып китәдер" (X, 416), дип, Г. Исхакый аңа төрки дөнья яңарышының беренче карлыгачы буларак ихтирам күрсәтә. +Шунысын да әйтергә кирәк: И. Гаспралының вафатыннан соң Г. Исхакый "Ил" газетасының 1914 елгы 25 сентябрь санында шул ук исемдәге тәгъзия бастырган була. 1933 елгы мәкалә аны кабатламый. +"Яңа милли юл" журналының 1935 елгы 6 нчы санында Йосыф Акчураның вафатына "Мәрхүм Йосыф Акчура бәк" дигән тәгъзия басылган. Автор язмасын "еракта-еракта яшәсә дә, рухан бик якын булган милли тартыш иптәше, төреклек куәтенең бер җәбһәдәге башчысы Йосыф бәк Акчураның вафаты хәбәре" килүдән башлый (XI, 54). Аның биографиясен күп кенә ваклыклары белән сөйләп узганнан соң, Исхакый аның күзаллавына, аңына иң зур тәэсир ясаган вакыйганың Россиядәге 1905 елгы революция булуын билгели, Төркиягә әйләнеп кайткач эшчәнлеген: "Таркау төрек дөньясын мәгънән берләштерү, төрле-төрле өлкәләрдә вә төрле сәяси, иҗтимагый хәлләрдә яшәгән төрек халкы харси (мәдәни) берлеге аша милли берлегенә ирештерүнең идеологиясе"н эшләү дип бәяли, шушы юнәлешнең "эшчесе, мөгаллиме, байракдары", аның тудыручысы, яшәтүчесе, юлбашчысы дигән сүзләр куллана (XI, 61). +Исхакый Акчураның әйдаман булып җитешү сәбәпләре хакында уйлана. Үзе яраткан формада, ягъни санап барып, бу хәлне түбәндәгеләр белән аңлата. Беренчедән, аның төркичелек идеясенә тугры калуын, гомере буе шул бер максатка хезмәт итүен билгели. Икенчедән, бу юлга зур әзерлек узып килгәнлеген әйтә, ул узган зур сынауларны да берәм-берәм күздән кичерә, шулар аны "киң төрекчелек" фикеренә китерде дип саный. Тагын бер сыйфат буларак Акчураның "эшлеклелеген", тырышлыгын, эшкә чумып яшәгәнлеген билгели. Бу эшлеклелекнең "шәхси мәнфәгать өчен түгел, эш өчен" булуы аны үз мохитендә югары күтәрә дип ассызыклый. +Шәхси сыйфатларыннан, әхлаклы, якты, ярдәмчел, тынычсабыр, изге күңелле, намус белән гамәл кылучы булганлыгы аерып искәртелә. Язма гаять тирән бәяләмә белән төгәлләнә: "Тәңренең биргән көченең күләмендә бөтен милли бурычны тулы көенчә үтәп бездән аерылды. Төрек милләтенә иксез-чиксез мәгънәви мирас калдырып вә бик күп йөзләр, меңнәрчә шәкертләр җитештереп китте. Фикер иптәшләренә, шәкертләренә, аңлы милләттәшләренә, аны хөрмәт иткәннәргә аның киң мәгънәдәге төрекчелеген вөҗүдкә чыгаруын васыять итеп китте" (XI, 65). +"Милли байрак" газетасының 1936 елгы 17 гыйнвар санында басылган "Шиһабетдин Әл-Мәрҗани хәзрәтләре" мәкаләсе бөек шәхеснең 120 еллыгы уңаеннан язылган була. Г. Исхакый Мәрҗ ани калдырган мирас турында уйлана, хәзрәтнең тарих белән шөгыльләнүенә аерым игътибар бирә. Ул аны болай дип бәяли: "Шиһабетдин әл-Мәрҗани үзенең озын гыйльми тормышында безнең Идел буена ачык күзле, дингә тугры карый торган бик күп шәкертләр җитештерде. Үзенең рисаләләре, дәресләре, вәгазьләре белән безнең илебездә хаким булган дини тәгассыбны җимерергә зур сәбәпче булды. Аурупа фәннәрен мәктәп, мәдрәсәләребезгә кертүдә юлбашчы булды. Дөньяга карашыбызның үзгәрүендә, Идел буе төрек-татарның мәдәниләшүендә вә төрек-татарны мәдәни мөселман ясауда беренче баскычны атлаучы булды. (...). Безнең Идел-Урал төрек-татарның милли тормышының корылуы дин белән милләтнең бергәлеге, берләшеп кулга-кул тотынып баруы нигезендә булганга, Шиһаб хәзрәт безнең милли тормышыбызның дини нигезен дә ныгытты. Милли тормышның бер дивары өстенә үскән мүкләрдән, төрле йирдә ябышкан черек чүрәктән тазартты вә, шулай итеп, бүгенге көндә милләтебезне саклыйбыз дигән авыр ташыбызның зур бер өлешен эшләште, җиңеләйтте. Шуңарга Шиһаб хәзрәт, безнең милләтчелек ноктасыннан караганда, ул бер имам гына, бер мөдәррис кенә, бер дин галиме генә түгелдер. Ул - милләтебезне яңа нигезгә корышучы, милләтебезнең киләчәк җил-давылда саклануы өчен аның тамырын тазартучы бер милли хезмәтчебездер, бер ил төзүчебездер" (XI, 108). +Ризаэтдин Фәхретдиннең вафатыннан соң Исхакый бер-бер артлы берничә мәкалә нәшер итә. "Яңа милли юл" журналының 1936 елгы 6 нчы санында "Мөфти хәзрәтләре вафат" дигән тәгъзия чыга, анда Исхакый Фәхретдиннең тормышын-иҗатын анализлый. "Милли байрак" газетасының 1936 елгы 12 июнь санында "Олуг мөфти Ризаэтдин хәзрәт вафат" дигән мәкалә дөнья күрә. "Яңа милли юл" журналының 1936 елгы 7-8 нче саннарында "Мөф ти Ризаэтдин хәзрәт" мәкаләсе нәшер ителә, анда Исхакый Фәх рет дингә багышланган җыентыкка материаллар туплау хакында да әйтә. Бу шәхеснең дә башкараган хезмәтләрен Исхакый бөтен төрки дөнья, аның алгарышы, яңарышы өчен мөһим гамәлләр дип атый. +Исхакый күп шәхесләр - төрки дөньяда гына түгел, гомумән, кешелек цивилизациясендә тирән эз калдырган затлар хакында күпсанлы мәкаләләр яза. Аларның фидакярлеген үз милләттәшләренә үрнәк, идеал итеп куеп, ул, әйтерсең лә, һәркемне уртак эш өчен яшәргә өнди. Бер үк вакытта аларның фикерләрендә, күзаллауларында, гамәлләрендә үз кавемдәшләрен якты киләчәккә якынайтырлык билгеләр, тәкъдимнәр, киңәшләр эзли, шулар белән илһамланырга, фикердәшләрен дә илһамландырырга омтыла. +* * * +Гаяз Исхакый - гаять зур публицистик мирас калдырган әдип, аның зур күпчелеген иҗтимагый-сәяси материаллар алып тора. Бу аңлашыла да. Патша Россиясендә "Таң йолдызы", "Тавыш", "Ил", "Сүз" кебек газеталар чыгарып, ул үз милләттәшләре белән һәм сәяси, һәм мәдәни иң актуаль сорауларны уртага салып сөйләшә. Милләт булып алга атлау өчен - халыкка аң-белем бирү, аның аңын активлаштыру, җәмгыятьтәге тискәре сыйфатлардан арынып, уңай үрнәккә йөз тоту, моның өчен актив көрәшкә-тартышуга кушылу кирәк дип өнди. +Мөһаҗирлектә дә милләт яшәеше турында кайгыртуын дәвам итеп, Г. Исхакый үзенең тырышлыгы һәм фикердәшләренең матди ярдәме белән 1928 елны "Милли юл" журналын ача (1930 елга кадәр чыгып килә); 1939 елга кадәр басма "Яңа милли юл" исеме астында Берлин шәһәрендә нәшер ителә. Әдип 1935 - 1945 елларда Мукден шәһәрендә "Милли Байрак" газетасын оештыруда катнаша һәм башта аның мөхәррире дә була. Галимнәр Исхакыйның мөһаҗир лектә 180 ләп публицистик мәкалә язганлыгын күрсәтәләр. Бу чорда Г. Исхакый татарны халык, милләт буларак саклап калачак, яшәтәчәк, үстерәчәк көчне, беренче чиратта, халыкның үзендә, аның мәдәният ендә, әхлагында, гадәтендә, акылында, дөньяга карашында - миллияттә таба, шуны югалтмау өчен тартышырга чакыра. +"Нур"ның 4 нче нумирында "Мәкәрҗәдә" мәкаләсендә тел мәсьәләсе өстән-өстән генә булса да мәйданга куелмыштыр. Бу мәсьәлә - бүгенге көндә, минемчә, бик зур һәм кирәкле эштер. Халкымызның киләчәгенең ничек булачагына мәсьәләнең алай йә болай хөкем ителүенең күп катышы булачактыр. Чөнки без, башка халыклар кебек, әдәбият берлән идарә кылыну гасырына җиттек. Моннан соң безнең халыкның тормышында да әдәбиятка иярү, әдәбият күрсәткәнчә йөрергә, булырга тырышу күренеләчәктер. Әдәбиятның халкыбызның киләчәге өчен зур файдасы булачак вә халкымызга юл башчысы булачактыр. Шуның өчен әдәбиятның ничек булуын вә ни кебек язылуын вә халкымызның нәрсәләргә мохтаҗ булуын тәмам ап-ачык күрсәттерүем, язучыларымызга шул иң кирәкле мәсьәлә хакында язу - бу көнге көннәрнең беренче дәрәҗә кирәкле эшләреннәндер. Бусы мәсьәлә[нең] мәгънәви тарафы булганга һәм бу эш, ягъни әдәбиятның нинди - ник файдалы, нинди - ник зарарлы булуын уйлау вә сөйләү гәзитәләрдә кыска мәкаләләр берлән генә бәян мөмкин булмаганга, мәсьәләнең тыш тарафы булган "тел" мәсьәләсе хакында бераз язмакчы булам. +Гәзитәнең нинди телдә язылуы, бер әдәби китапның, фәнни рисаләнең нинди шивәдә язылуы - һәрвакыт биреләчәк сөаль булдыгы кебек, халыкның, бигрәк укучы халыкның, башын вата торган мәсьәләдер. Бу мәсьәләнең баш ватуы - табигыйдер һәм халкымызның алга баруының фәннилеген белгертә торган шатлыклы бер зур эштер. Тел хакында бик күптөрле фикерләр барлыгы һәр кешегә мәгълүм булган кебек, шул фикерләрне хак дип үзләренә мәсләк итеп алган мөхәррирләр вә шул мәсләкләрендә яза торган язучыларымыз бардыр. Мин дә, шул язучыларның берсе булдыгы кебек, үзем бер мәсләк алып, шул мәсләкне хак дип тәмам ышанып, шул мәсләгемдә генә халыкка хезмәт итә торган бер мөхәррирмен. Тел хакындагы минем мәсләгем күп кешеләрнекенә, хосусән, язучыларымызның мәсләкләренә, башкадыр. +Мәкаләдә күрелдеге кебек, "әдәби тел" һәм "гавам теле" кебек ике, ялган аерма ясаучылар, безнең карендәшләремез - госманлы төрекләре арасындагы кебек, бездә дә күрелә башлады. "Әдәби тел"дә китаплар мәйданга чыкты. Төрек әдәбиятын төрек рухыннан аерган төрек телендә качырган, төреклекне белмәгән госманлы мөхәррирләрнең шәкертләре безнең әдәбиятымызны да үзенең рухыннан, үзенең тормышыннан, үзенең ләтафәтеннән аерырга, халкымызны әдәбиятка дошман күрсәтергә хезмәт итә башладылар. +Бу язучылар бәлки үзләренең халыкка зарар итүен дә аңламый торганнардыр, бәлки файда итәмез дип уйлый торганнардыр. Ләкин тарих вә фән шаһиттыр ки, болар хата итәләр, төрекләрнең, госманлыларның хәле, русларның, западникларның эше безнең дә "госманлылар"ның мәсләкләре кая кадәр баралачагын бик ачык белдерәдер. Бервакыт төрекләр безнең әдәби телемез госманлы теле дип, телләренә әллә никадәр фарси, гарәби, француз сүзләреннән уйдырма ясап, әдәбиятларыны шул хәерче капчыгы берлән изделәр. Ләкин ни булды? Шул мөхәррирләрнең госманлы телендә язылган бер рисаләләрен, бер фарси, бер гарәп аңлар дәрәҗәгә китерделәр, ләкин төрек нишләде? Төрек, ягъни кауме төрек, гүя Истанбулда мәтбага юк кебек, бу китапларны, бу госманлы әдәбиятын белмәде дә, аңламады да, төрек булды да калды. +Төрекләрнең җитди мөхәррирләре төрекчә яза башладылар. Төрек рухын куйдылар, төрек китап күрде. Төрекнең үз әдәбияты булды, халык аңлый башлады. Русларның западниклары әдәбият французча булсын, рус теле тупас, язуны кабил түгел, әдәби тел безнең өчен гареби телләрнең берсе булырга тиеш, диделәр. Шулай иттереп, русларның бик күп мөхәррирләре французча да язганнар. Ләкин халык, рус халкы нишләгән? Рус халкы рус халкы булган да торган. +Ул алар язган китапларны аныкламаган да, укымаган да! Берсе безгә үзенең гадәтләре, табигатьләре, дине берлән якын булган вә икенчесе үзенең экономический положениесе берлән безнең берлән бер булган рус [һәм] төрек кавеме тарихи бу хатадан үткәннәр. Безгә дә яңгыдан шул хатаны тәкрар кылырга кирәкме, түгелме? "Әдәби тел" тарафдарларыннан сорыйм: әгәр алар һәр эшләрендә төрекләрнең госманлы мөхәррирләренә иярсәләр - кирәк дияргә тиеш, әгәр иярмәсәләр - моннан соң әдәби телне, Истанбул талчугыннан эзләмәенчә, Казан татарларыннан, Алтавыл мишәрләреннән, Уфа башкортларыннан, Оренбург кыргызларыннан эзләргә тиеш. "Бурыч"ны "форыж" дип, "пәрдә"не "фәрдә" дип, "улыр"ны "улур" дип язу әдәби язу түгел. Әдәби дип мәгънәсе ап-ачык иттереп аныклана торган һәр гыйбарәгә әйтелә. +Бер мәкалә әдәби булыр өчен, башында "сайә вә ийәи падишаһидә" дип башлап, ахырында "бәндәләре" гыйбарәләре берлән бетерелү кирәк булмаенча, ни хакта язылганлыгы һәр укый белә торган кешегә тәмам аныклатырдай булу берлән буладыр. Шуның өчен мин әдәби телне үз телемез димен, үземез сөйли торган телдә язарга тиеш димен һәм язамын. Минем мәсләгемдә язылган китаплар һәрвакыт халык арасында күп таралып, күп укылачак вә халыкка күп файда китерәчәктер. +"Әдәби тел"дә язылган китапларны "әдәбиләр" үзләре генә укыячаклар, халыкны әдәбияттан мәхрүм итәчәкләр. "Әдәбил әр"нең җавапларын көтәм. +ГРАФ ТОЛСТОЙ +Рус гәзитәләренең һәммәсе дә Толстой хакында, аның сиксән яшьлек бәйрәме хакында мәкаләләр язалар. Толстойның сиксән яшь тулган көнен бөтен дөньяның бер әдәби бәйрәме ясау хакында фикерләр бәян кылалар. Бәйрәмнең ничек ясалырга тиешлеген сөйлиләр, язалар. +Петербург, Мәскәү вә башка зур шәһәрләрдә Толстой бәйрәме комитетлары ясала, бәйрәмнең программалары корыла. Чит мәмләкәтләр дә тик ятмыйлар, алар да Толстойны беләләр, алар да Толстойның дөньяда бик сирәк тора торган кешеләр җөмләсеннән идекен, үзенең каләме берлә бине бәшәргә зур хезмәт иттекен хәтерләреннән чыгармаенча, Толстойның бәйрәмен бөтендөнья бәйрәме ясарга тырышалар. Аурупаның бик күп шәһәрләрендә, хосусән, Америкада, Толстойның бәйрәменә бик чын күз берлә карап, бәйрәм өчен анда да комитетлар ясыйлар, бәйрәм өчен хәзерләнәләр. Бәйрәмнең ничек ясалуы хакында әлегә кадәр ачык мәгълүмат булмаса да, бәйрәм өчен проектлар күптән гәзитәләрдә бихаккый бәхәс кылына. Шул проектлар да төрле яктан мөляхәзә кылына. Бәгъзе кешеләр Толстойның мөхәррирлек хакын сатып алып, шул көннең хөрмәтенә Толстойның мөхәррирлек правосын бөтен бине бәшәргә бүләк итмәкче булалар, ягъни Толстойның үзеннән дә, аның варисларыннан да сорамаенча, Толстойның әсәрләрен теләсә кемгә бастырырга ярый торган итмәкче булалар. Буның саясендә Толстойның әсәрләре өчен мөхәррирлек гонорары түләргә тиеш булмаганга, аның әсәрләре очсыз сатылып, халык арасында күп таралырга сәбәп булыр. Шуның аркасында Толстойның фикри әдәбиясе берлә танышу җиңгел юл дип уйлыйлар. Бәгъзеләре шул көн хөрмәтенә Толстой исеме берлә аталган ибтидаи мәктәпләр ачуны мәслихәт күрәләр. Гыйлем тарату, балалар укытуда бик күп гайрәт кылган графның бәйрәмендә мәктәпләр хәзерләргә кирәк, шул көннең хөрмәтенә әллә никадәр балаларга мәктәпләр ишеге ачарга кирәк, диләр. Бәгъзеләре, Толстой әсәрләренең барысын да бергә җыеп бастырып, очсыз бәһадан сатты рыр га кирәк, шулай итеп, аның фикеренең киңрәк таралуына хезмәт итәргә кирәк, диләр. Ләкин Толстойның әсәрләренең бик күбесенә Русиядә басылырга, сатылырга рөхсәт бирелмәгәнгә, бу фикер мәйданга чыгарылмас, диләр. Тагы моңарга башка әллә никадәр проектлар тәкъдим итәләр. Озак үтмәс, бу проектлар гәзитә битләрендә дә мөляхәзә кылынып беткәч, Толстой бәйрәменең комитетлары, мәҗлесләренә күчеп, бәйрәмнең ачык программасы да игълан кылыныр. Вакыты йиткәч, бәйрәм ясалыр. Ләкин безнең гәзитә укучыларымыз, безнең мескен, һәрнәрсәдән мәхрүм татар балаларымыз, бу бәйрәмнең программасын мөляхәзәдән элек, Толстой кем соң, дигән сөальне бирәчәкләрдер. Аның әдәбият галәменнән бик ерак башы Толстойны әллә нинди бер зур генералдыр, фәләндер, дип генераллар арасыннан эзли башлаячактыр. +Вакыйгъда, шулкадәр бөтен Русия, бөтен Аурупа, Америка хәтле бөтен галәме сиксән яшен бәйрәм итәргә хәзерләнә торган Толстой кем? Ул генералмы, әллә ул, Порт-Артур сугышында бик егетлек күрсәтеп, медальләр, орденнар алган бер каһарманмы? Юк, түгел. Толстой япун сугышына бару, ул сугышка баручыларның да, сугышчыларның да дошманы. Ул сугышны нинди генә булса "үтерешү генә" дип карап, сугыш фикере берлә сугыш кылучыдыр. Соң, алай булгач, ул әллә министр-фәләнме? Юк, түгел! Толстой министрлар, губернатор вә һәртөрле чиннар, чиновниклар, мәхкәмәләрне бәшәр сәгадәте, рәхәте өчен зарар итүчеләр, бәни бәшәрне алга баруыннан тотып торучылар дип уйлап, алар берлән дә каләме, фикере берлә кешенең - "личность"ның хөррияте өчен тырышучыдыр. Алай булгач, Толстой әллә руханилар башлыгы митрополит фәләнме? Юк, түгел, (Толстой христиан диненең официальный гадәтләрен, гыйбадәтләрен инкяр кылучы, шуңарга мәҗүсилек дип караучы, шуның берлә тартышучы, рәсми христианлыктан чыгарылып, дәһри исеме бирелмеш бер кешедер). Соң, алай булгач, Толстой кем? Әллә бик зур баймы? Юк, түгел. Толстой - милекне яратмый торган вә мөлкәткә урлау дип карый торган бер кешедер. Алай булгач, Толстой кем соң? +Толстой - баш берлә уйлый торган, уйлаганын беркемнән дә курыкмый, бик матур иттереп яза торган бер мөхәррир. Толстой - дин мәсьәләсендә рәсми христиан мәзһәбенә, әхлак мәсьәләсендә казенный әхлакка, мещан әхлагына, социальный экономия мәсьәләләрендә иске фикерләргә каршы килә торган бер философтыр. Толстой - әдәбият галәмендә, рус әдәбиятында көндәше бик аз күренә торган бер художниктыр. Менә бу көннәрдә бөтен мәдәни галәм шул христианлыктан чыккан, дәһри дип игълан кылынган Толстойның бәйрәмене итәргә хәзерләнәләр. Аның язган әсәрләренең кыйммәтене аңлаганлыкларыны, аның өйрәткән идеясене тәкъдир иткәнлекләрене, аның әдәбият галәмендә тудырган матур, мәгънәле әсәрләрен онытмаганлыкларыны белдерергә, шул әсәрләр, шул фикерләрнең тууы шатлыгына бәйрәм ясарга хәзерләнәләр. Соң Толстой шундый бөтен дөнья бәйрәм итәрлек мөхәррирме? Әйе, Толстой кебек письменосец, дөрест теле, татлы тасвиры, матур мисалы, мәгънәле, әхлаклы нәрсәләр язучы, түгел рус мөхәррирләре арасында, Аурупа мөхәррирләре арасында да бик аздыр. Аның "Война и мир" ("Сугыш һәм солых"), "Анна Каренина", "Воскресение"се бөтендөнья әдәбиятында беренче дәрәҗәдә булдыгы кебек, бөтен мәдәни халыкның телләренә тәрҗемә кылынмыштыр. Толстой үзенең бу әсәрләре берлә бөтен дөньяга каршы үзенең художниклыгын, үзенең чын әдиплеген исбат итмештер. +Моңарга башка христианство хакында, фәлсәфә хакында вә башка мәсьәләләр хакында әллә никадәр китаплары, рисаләләре бардыр. Ләкин безнең татар галәме Толстойны беләме? Безнең татар әдәбияты Толстой берлә танышмы? Әйе, беләдер. Ләкин безнең Толстойны белүемез дә үземезгә бертөрле - "татарча" булганга, шөбһәсез, чын Толстойны без белмимез. Бервакытны Толстой рәсми христианлыктан чыгарылгач, безнең татарлар, Толстой мөселман булган икән, дип йөргәннәр иде. Әлбәттә, бу сүзне дә хәрчәүнәдән-хәрчәүнәгә сөйләп, бик кабартып, бик күп кешегә Толстойны танытканнар. Күп кешегә Толстойның әсәрләрен укырга да сәбәп булганнар иде дә, Толстой мөселман булганы юкка, болай тану - шөбһәсез, безнең наданлыгымыз. Аның кем идекене белмәвемездән генә килгәнгә, буңарга белү диярлек түгел иде. Әдәбият галәмемез Толстойны алай да белми иде. Әдәбиятымыз арасында Толстой бөтенләй үк юк булмаса да, аның әсәрләренең тәрҗемәсе бик аз булганга, болар Толстой берлә танышырга җитәрлек түгелдер. Бу тәрҗемә Толстойның кечкенә әсәрләре булганга, Толстой фәлсәфәсе хакында, әлбәттә, ачык бер фикер алырлык түгелләрдер. Толстойның әсәрләреннән "Суратская кофейня" дигән бер кечкенә әсәрен иң әүвәл 1900 елларда Мәхмүт әфәнде Алмаев тәрҗемә кылган булса да, үткән елны Хөсәен әфәнде Әбүзәров та шуны тәрҗемә иткән булса да, икесенең дә тәрҗемәләре әлегә кадәре матбугат мәйданына куелганы юктыр. Аннан башка "Беренче аракы ясаучы" дигән пьесасын Садри әфәнде Максудов тәрҗемә кылган булса да, ул да цензор рөхсәт бирмәгәнгә басыла алмаган иде. Мин школада вакытта школа иптәшләремнән бер егет берлә Фуад әфәнде Туктаров "Карма" дигән әсәрен тәрҗемә кылганнар иде. Һәм дә минем тәрҗемәм - Гогольнең әсәрләреннән "Борынгы алпавытлар" берлә бергә бастырырга миңа тапшырганнар иде. Ул вакытларда китап бастырулар бик авыр булганга, мин үзем бастыра алмасам да, бераз еллар үткәч, "Әл-гаср әл-җәдит" журналында басылган иде. Тагы шул арада кем тарафыннандыр тәрҗемә кылынып, "Алла белә, тиз әйтми" исемле бер хикәясе басылып таратылды. Моннан кала безнең татар әдәбиятымызда Толстойның бер әсәре дә юктыр. Аның кемлеге хакында да, аның фикере, фәлсәфәсе хакында да бер рисалә дә юктыр. Шулай булгач, без, татарлар, үземезнең ватанымызның иң зур мөхәррирен, иң зур әдибен иң аз белүчеләр, аның хезмәтен иң аз тәкъдир кылучылар булып каламыз. Шулай булса да, безнең халык, безнең әдәбият галәмемез Толстойның бу бәйрәменә кушылырга телиме? Кушылырга теләсә, ничек бәйрәм итмәкче була? Моңганча укыган гәзитәләремә карап хөкем иткәндә, аларның шул мәсьәлә хакында бер сүз язмауларын хәтергә китергәндә, әлбәттә, юк, без бәйрәмгә кушылмыймыз, кушылырга теләмимез, дип җавап бирергә тугры килә. Ләкин бу җавап тугры булса да, мин бу җавапны бирмәскә телим һәм дә үз тарафымнан без Толстой бәйрәменә кушылырга, аның бәйрәмен бәйрәм итәргә тиеш, димәкче булам. Соң без ничек бәйрәм итәргә тиеш? Бу мәсьәләгә ап-ачык җавап бирә алмасам да, хәзердән Толстойның безнең халыкка файдалы әсәрен тәрҗемә кылырга тотынырга тиеш вә мөмкин кадәр бәйрәм көне - августка кадәр тәрҗемәне бастырырга тырышырга тиеш, димәкче булам. Тагы шуның өстенә шул тәрҗемә кылучылар, бастырырга хәзерләнүчеләр Петербургтагы "Комитет почина" исемле Толстой бәйрәменең баш комитетына мөрәҗәгать кылырга тиеш, дип беләм. Әгәр тәрҗемәдән соң бастыручылар табылмаса, шөбһә юк, комитет үз акчасына да бастырып таратыр иде, дип уйлыйм. Шулай булгач, эш нидә кала? Эш тәрҗемәчеләрдә кала. Безнең татар язучылары арасында тәрҗемәчеләр бармы? Әлбәттә, бар. Араларында бик начарлары бик күп булган кебек, бик оста тәрҗемә кылучылары да юк түгел. Менә шундый яхшы тәрҗемә кыла белүчеләр, Толстойның фикерен файдалы дип ышанучылар шул эшкә тоты нырга тиештер. Шулай итеп, юбилейга кадәр берничә әсәрен тәрҗемә кылып, таратып, халкымызны чынлап Толстой берлә таныштырырга хезмәт итәргә тиештер. Менә шул көндә безнең татар балаларының Толстойның китапларын укулары, аның фикерләре берлә фикерләнүләре безнең Толстой бәйрәмемез булыр, безнең Толстойның сиксән еллык юбилейсенә кушылуымыз булыр. +ЭЛГӘРЕ ҺӘМ ХӘЗЕР +Элгәре бер кавем, бер милләт булып тору хәзергегә караганда бик күп ансат иде. Йир-су, әлхәмделилля, һәр йирдә киң иде. Табигать ашлана-ашлана арымаган, йир ашлык үстерә-үстерә җончымаган. Урман күп, болын-ялан мул, су буе, урман эче файдалызарарлы әллә никадәр киек хайваннар берлән тулган. Күлләр, баткаклыклар, тугайлар, утраулар кош-корт берлән капланган иде. +Ашау-эчү мәсьәләсе хәзерге кебек җан мәсьәләсе түгел. Туклык ул кадәр һәркемнең идеалы гына булырлык ерак түгел иде. +Табигать үз йимешен, яшелчәсен юмартча үстерә, үзе атын, сыерын, сарыгын, кәҗәсен, тәкәсен симертә иде. Шуларның итләре, майлары азык була. Йоннары, тиреләре кием-салым, мендәрюрганга әверелә иде. +Халык табигатькә якын торганга, кием-салым да үзләре күргән нәрсәләрдән үрнәк алыбрак эшләнгәнгә, кешенең киеме берлән боланга охшавы, аю төсле булуы беркемне дә көлдерми, беркемгә дә гаҗәп тоелмый иде. +Ашау-эчүдә дә тәмнәр-татлар хәзерге кеби төрлеләнмәгәнгә, аш хәзерләү дә авыр түгел иде. Майлы шурпа пешерә белү, сөттән куе катык, кызыл корт, май ясый ала белү - хатыннарны уңган дәрәҗәсенә мендерә иде. +Илне, йортны саклау, өйрәнгән болыннар, күргән урманнар, суларда хуҗалыкны башкаларга бирмәү вазифасы, әлбәттә, ирләрнең җилкәсенә төшкән вә шуның өчен аларны төрле кораллар ясарга өйрәнергә мәҗбүр иткән иде. Ләкин ул вакыттагы кораллар да зур ташлар, агач җәяләр, соңга табарак кына кылычлар, хәнҗәрләр генә булганга, аларны эшләү дә ул кадәр мәшәкатьле, тормышның башка ягына зур тәэсир итәрлек түгел иде. +Һәр төрек карты шуларны ясый белә, һәр төрек егете шуларны истигъмаль итә ала. Һәр төрек, кирәк булганда, шуларны күтәреп, дошманга каршы чыга. Илне яудан саклый, илен киңәйтә, урманын, суын, болынын озайта иде. +Хатыннарның табигатьләрендәге бик зур урын тоткан матурны сөю тойгысы да күбрәк аларның күзләрен тирә-яннарындагы сулар, урманнар, кошлар, кортлар, үләннәр, чәчәкләр, күбәләкләргә таба төшерә, шуларның матурлыгыннан ләззәтләндерә, шулардан үрнәк алдырып, күркәм нәрсәләр ясарга гайрәтләрен бора иде. +Аларны үләннәрдән, җитеннәрдән, йоннардан киндерләр, паласлар тугыта, аларны бизәкләргә, челтәрләргә, чигәргә, чүпләргә өйрәтә иде. +Шомырт кеби кара күзле, озын кара сачле кызлар, атка менеп, көтү куганда очраса, йөрәкне еш-еш типтерә торган батыр егетләргә якалар чигәләр, сөлгеләр чүплиләр, яулыклар челтәрлиләр иде. +Дошманның угына, кылычына күкрәк киереп барганда, күз алдында калкан булып, аны саклый торган, яралану-үлемне оныттырып, аны баһадирлыктан баһадирлыкка итә торган зифа буйлы, күркәм сынлы кызларга батырлар бөтен һөнәрләрен, белемнәрен җыеп, челтәрләр, алкалар, беләзекләр ясыйлар. Аларны сач такымнар, чулпылар, дәүвәтле касбаулар берлән бизиләр иде. +Ул чакның ерчысы шул кызларның йөзе ай кеби нурлылыгын, сүзе бал кебек татлылыгын, күзе урман эчендәге караңгы күл кебек тирәнлеген көйли, сугышта дошманны куян кебек качырган иярле атлар, бизәкләгән, чәчәкләгән кылычлар алып кайткан егетнең батырлыгын көйли иде. +Дөрест, ул вакытта да кайгылар, бәхетсезлекләр булган. Ил өстенә җау килә, йортның-йирнең яме китеп, иске төрек хатынын, баласын-чагасын ташлап сугышка чыга иде. +Бөтен йорт, бөтен ил өмид берлән өмидсезлек арасында кала иде. +Ләкин караңгы болытлар бик тиз агып бетә. Җиңү ерларын ерлап, яралар берлән бизәкләнеп, ирләр, егетләр кайтып киләләр. Илгә шатлык ямен китерәләр иде. Шуннан соң башланган туйлар, мәҗлесләр һәммә кайгыны оныттыра, күз алдыннан озата иде. Кымыз кәефне китерә, әче бал телне ача, тамакны ерларга кытыклый, батырлар җиңүләрен ерлыйлар. Шул җиңүне бөтен илнең өстеннән бер вакытта да китмәсен, йиремездә, нигеземездә күмелеп калсын, дигән кебек, таза аяклары берлән йиргә таптыйлар, бии ләр. Курай, сорнай аларның бетерә алмаган нечкә мәгънәләрен әйтешеп куя. Кызлар, хатыннар, сөйгәннәре берлән күзләр кысышып, тагын сугышуга дәрт вә гайрәт бирәләр иде. +Сөт-катык күп, ит-май мул, абыстайлар таза, нык. Сугышта вә яуда үлгәннәр йиренә бер урынына өч туа, халык арта, көчле эшче, аучы, сугышчы күбәя. +Кояш һәркөн чыгып, илгә рух-җан бирә. +Тук тормыш тонык кына үз юлыннан ага. +Ләкин кояш төрекләргә җинаять итә икән. Алар аңарга гыйбадәтләре өчен, аны сөюләре өчен, ул үзләрен генә саклый, төрекләргә генә яктылык бирә, аларга гына көн күрсәтә, дип игътикадлары дөрест түгел икән. +Кояш төрекләргә тереклек биргән кебек, аларның илләрендә мал-туар, кош-корт, үлән, чәчәк үстергән кебек, башка илләргә дә шул хезмәтне итә икән. +Шул алдану-хурланудан, шул көнләүдән төрекләр чыдаша алмаенча, башка илне бетереп, кояшның йомшак елысын, мәхәббәтен үзләренә генә калдырыр өчен, үзләренең көндәшләрен бетерер өчен, башка илләрнең өстенә атылалар. +Сулар, елгалар кичәләр, таулар, болыннар үтәләр. Әллә никадәр илне бетерәләр. Әллә никадәр милләтне мәхкүм итәләр. Дөньяның астын өсткә китерәләр. Сасып, череп яткан Бизансы мәмләкәтен, картаеп бетеп, ыңгырашып яткан Рума дәүләтен себереп ташлыйлар. +Шуннан соң, тарих бабайның кушуы буенча, күрмәгән вә уйламаган йирләргә хуҗа булалар. Ишетмәгән, белмәгән халыклар берлән күршеләшәләр. +Колакка кермәгән, борынга исе сугылмаган гадәт вә диннәр берлән кодалашалар. Төрек халкы тарала. Бер ботагы анда, бер ботагы монда таба үсә башлый. Бер төрлесе гарәпләр берлән күршеләшеп, алардан үрнәк алырга керешә, бер төрлесе фарсыларның хуҗалары булып алып, аларның гадәт вә диннәрен кабул итә. Бер төрлесе славяннар берлән күршеләшеп, алар берлән дуст вә дошман мөнәсәбәткә керешә. Боларның һәммәсенә дә тирәюньнең тәэсире булганга, һәммәсенә дә күрше-фәләннең бәрелешесугылышы булганга, төпләре бер булса да, еллар, гасырлар үткән саен, бер-берсеннән ерагая баралар. Үзләренең табигатьләрендәге иярченлек боларның араларын тагы да озайта төшә. Гарәп иярченнәре үзләрен гарәп дип, фарсы иярченнәре фарсы дип, элгәреге туганнарын танымас дәрәҗәгә йитәләр. Киң сахралардагы кыргызлар, Идел буена хуҗа булып утырган татарлар гына шул иярченлек бәласеннән бераз котылып калалар. Яннарында дин, гадәт җәһәтеннән үзләрен ияртеп, җиңеп китәрлек милләт булмаганга, миллият, каумиятләрен башка төрекләргә караганда ныграк саклый алалар. Шул хасиятләре аларны бөтен төрек әкъвамы арасында беренче уларак төрек рухының сакчысы иттереп танытырга сәбәп була. Шул ук хасият аларның җилкәләренә бик зур йөк, төрек әкъваменең төреклек рухын саклап, Аурупа мәдәнияте берлән ашлану йөген тага. +Моңача кадәр һәр халык, дустлык, дошманлык мөнәсәбәтендә үзенең киемен киенеп, гадәти диненә бөркәнеп кенә мәйданга чыкканга, халыкларның бер-берсенә бәрелешләре-сугылышлары да өстке кат эшләрендә генә булганга, һәр халыкның мәгънәвияте, эчке тормышы үзеннән-үзе бер юл берлән акканга, әлбәттә, "үзлекне саклау" авыр булмаган. Ләкин бу көнге көндә Аурупадан килә торган зур мәдәни агу бөтен тамырларымызга кадәр барып йиткәндә, аның әдәбияты, театры, фәлсәфәсе, музыкасы, фәне, сәнаигы нәфисәсе рухымызга туктамаенча төртелеп торганда, аның вәхши пычрагы, әхлаксызлыгы, сатлыклыгы һәркөн искедән калган әхлактагы ныклыгымызның кырыйларын кимерә торганда, аның техникасы, тиҗарәте, экономиясе, сәясәте Дәҗҗал адымнары берлән җимерелеп өстемезгә килгәндә, шуларга каршы тору куәте бөтен төрек халкында вә хосусән, безнең Идел буе татарларында бармы? +Әллә таш кебек каты, тимер кебек нык, эреми, тузмый торган шул халыкны эретергә Аурупада дәва, кислота табылдымы? +Безнең хәзерге тырышуларымыз, безнең милләт, каумиятемезне саклар өчен эшләнгән вә эшләнәчәк эшләремез суга салынган бер бөртек тозны эремәсә иде дип Алладан сорау, пәйгамбәрләрдән ярдәм теләү, хуҗалардан мәдәд эстәү генә түгелме? +Йитмеш миллионлы төрек халкы исеменнән шул коточкыч сөальгә җавап бирергә мәгълүматым да, көчем дә йитмәсә дә, Идел буе төрекләренең тамырларының һәр селкенүен, йөрәкнең һәр тибүен иң якыннан тыңлап, күреп, белеп торганга, аларга гаид кыйсемдә бөтен канәгате вөҗданиям берлән "бар" дип җавап бирәм. +Идел буенда гарәптән агып килә торган икенче туфан да басмаслык көч бар. +Идел буенда шул зур агымның эченнән энҗесен таштан, алмазын пыяладан, сөтен судан, дәвасын агудан аерырлык аңлау бар. +Идел буенда шул "бар"ны нигезгә салып, икенче, өченче "бар"ларны тудырырлык, өченче, дүртенче "бар"ларны үстерерлек, чәчәкләндерерлек хәзерлек көч бар, бар. +II +Шул "бар"ларның барлыгын сукыр күрсен, чукрак ишетсен өчен, гафуыгызга таянып, сезне татар тормышының артына таба еракка түгел генә алып китмәкче буламыз. Хәтереңездән XIX гасыр ның ахыргы яртысының кәгъден ачыңыз! +Менә татар авыллары, татар шәһәрләре, менә татар мәдрәсәләре, менә татар сәүдәгәрләре, менә татар мирзалары... +Менә... менә шулар берлән "менә" бетте. Татар тормышы менә шул өч-дүрт "менә" өстендә генә торганга, шул өч-дүрт "менә" аркасында гына җанлылыгын белгертә алганга, шул "менә"ләрнең шул вакыттагы хәлләренә берәм-берәм рәхим итеп күз салыңыз әле. +Мәдрәсәләремез... авылларда, шәһәрләрдә гайрәтле бабаларымыз тарафыннан дин сакларга дип салынган мәдрәсәләремез, дин саклар уе, фикере берлән шуңарга ягарга салам, тишек-тошыгын ямарга балчык, тәрәзәсен куярга карындык китереп, халкымыз тарафыннан каралган мәдрәсәләремез шул гасырның ахырына таба эчтән-тыштан бөлгән иде. Сасы һавада ач-мохтаҗ көенчә шәкертләрне укырга, белергә дәрт бирә торган идеясе, әйтеп бетермәслек мәшәкатьләр аша үткәрә торган дингә хезмәт фикере үзенең элгәреге һәркемне кызыктыра торган ялтыравыгын бетергән, тутыккан иде. +Мәсҗед картларын төрле мәшәкатьләр берлән мәдрәсәләрне карарга төртә, димли торган шәкертләргә "йир фәрештәләре" дип карау да әллә нигә сүнгән, яктылыгын бетергән иде. Халык берлән муллалар арасында зур бер аңлашылмау, бер-берсеннән разый булмау фикере туганга, ике тараф та аптыраган көенчә калган иде. Муллалар алдында шәригать сүзе, әмере иске муллалар алдындагы кыйммәтен югалтканга, алар вакчыллыкка салышкан, үзләренең дәрәҗәләрен үзләре төшереп, шул зур урынны тәмам былчыратканнар иде. Гавам халкы үзенең тезгенен югалтып, юлбашчысына ышанычы беткәнгә, дөнья вә ахирәт таулар тоттыра торган ишаннарның тозагына ау булганнар иде. +Вакытында бөтен Төркестан сату-алуын, бөтен Кытай, Русия тиҗарәт мөнәсәбәтен кулларында тоткан Казан, Оренбург, Каргалы, Сибирия сатучылары, хакыйкадә Азия берлән Аурупаны мәдәни җеп берлән бәйләү вазифасын үти торган Идел буе сәүдәгәрләре дә мәгънән вә маддәтән үлү дәрәҗәсенә килгән иде. Йөзәр ел килгән фирмалар беткән, миллионнар берлән эш иткән сатучыларның исемнәре генә калган. Казан сатучысы вак-төяк кырык тартмачы шурум-бурумлык дәрәҗәсенә төшкән, шуның хакында аның тиҗарәт галәмендә кыйммәте, абруе беткән иде. +Мирзаларымыз - русларга Лермонтов, Тургенев, Державин кебек шагыйрьләр, әдипләр, князь Чыгытаев, Менделеев, Барановский кебек голәма, иксез-чиксез сәясәт әрбабы түрәләр бүләк иткән бу алдагы сыйныфымыз да бетү хәлендә иде. Аның берлән татар тормышы арасында күпер булмаганга, аларны бер-берсенә бәяли торган гам бер хис булмаганга, мирзаларымыз мәгънүвияттә рус галәменең артыннан бара-бара тәмам халыкларыннан аерылганнар иде. Болар татар диюне үзләренчә кимчелек санаганга, исемнәрен Фёдор, Пётр, Мария, Настяга алыштырганнар, русларның бөтен мәгънүвиятенең колы булганга, үзләренең вөҗданы миллияләрен югалтканнар иде. Шуның өстенә кан җәһәтеннән дә бер-берсенә катышып кына килгәнгә, үз халкыннан таза, нык кан берлән ашлану булмаганга, җисмән дә бик зәгыйфьләнгәннәр иде. +Авыллардагы игенче, мал асраучы халкымыз да сукалары, тыр малары начарлыктан, мал-туарларының нәселе картаюдан, иген игү хакында яңгы белемнәре юклыктан көннекен-көнгә генә җиткереп килә алалар, көннән-көн ярлыланалар, ябыгалар, көннән-көн икътисади кыйммәтләрен югалталар иде. +Һичбер йирдә, һичбер урында һичбер төрле халкына хезмәт итәргә теләүче мәдәни җәмгыятьләр юклыгын хисапка алсак, китап эшемез догалыклар, бөтилекләр, шәмаилләр бастырудан бик аз узганын тыксак, шуның өстенә татарларның бөтен мәдәни эшләренә Ильминскийның фагыйле мохтар икәнен кушсак, манзара тәмам була. Бу вакытта Идел буе буйдан-буйга өмидсезлеккә баткан, буйдан- буйга кая барырга, нишләргә дигән сөальләргә җавабын югалткан, аптыраган иде. +Ул тартынмый, тартышмый, тартышмый торган тук бер җисемгә әверелгән, тыпырчынулар, кыбырчынуларында мантыйкны югалтып, гакылдан язган хәлгә килгән иде. Анын мантыйксыз селкенүләре, мәгънәсез ыңгырашулары күршеләремезгә аның шул хәрәкәтенә үләр алдыннан булган җан тартышу, көзән җыеру дигән фикерне бирдергән вә аларны үлә торган кешегә кирәкле нәрсәләр - кәфеннәр, каберләр хәзерләргә тотындырган иде. +Калебемезне җәрәхәтли торган шул манзараны югалтыр өчен, рәхим итеп күзеңезне йомыңыз! Хәзер басып тора торган урыннарыңыздан бу көнге татар галәменә бер мәртәбә күз ташлаңыз? Баягы тирес башындагы карындык тәрәзәле мәдрәсәләр янында яшел башлы, зур тәрәзәле бер бина күрәмсез? Ул мәктәп, аның эченнән гөрләп чыга торган тавыш - милли шагыйрьләремезнең шигырьләрен балаларың көйләүләре. Шуннан, бер буйдан, инде күзеңезне авылның урамы буйлата да йөртеп чыгыгыз! Койма яннарына сузылып-сузылып куелган авыл, пәри арбасы кебек нәрсәләр - алар авыл халкының урак машиналары. Шуның янында йомарланып кына, качып кына торган кеби, улсы - сабан. Менә авылның яшүсмерләре шуларга атлар җигеп, матур кырда саф тавышлары берлән Тукайның "Сөялгәнсең... "нәрен ерлый-ерлый урак уралар. Авылның таза, нык кызлары, тулы башлы көлтәләрне бәйләргә күңеллерәк булсын өчен, көмеш кебек шылтыраган тавыш лары берлән Сәгыйтьнең "Авыл"ын көйлиләр. +Бу - мәктәп бер авылда гына, йөз авылда гына, мең авылда гына түгел, бу мәктәп - хәзер өч мең авылда. Боларның башларына утырган мөгаллимәләремез, мөгаллимнәремез һәммәсе дә халкына хезмәт уе, фикере берлән эшкә керешкәннәр. Шул уй, шул фикерне тормышка татбикъ итәләр. +Моннан соң баягы сату-алу дөньясына таба күз салсак, монда да манзаралар башкарган. Русиянең бөтен эчләренә Финляндия, Архангельдан алып Владивостокка кадәр татар сатучылары, татар сәүдәгәрләре таралган. Болар иске замандагы кебек зур-зур кәрваннар йөртмәсәләр дә, иске замандагы миллион ияләре байларымыз берлән тиндәш була алмасалар да, болар сан җәһәтеннән элгәрегедән меңәр-меңәр мәртәбә үтеп киткәннәр. Болар эшне йөртү ягыннан да үзләренең бабаларыннан узып китеп, тиҗарәт галәменең падишаһлары яһүдиләр артыннан баралар. Банкларга катнашалар, ширкәтләр ачалар, банклар ясыйлар. +Мирзаларымызда вә бүтән, укыганнарымызда да тәмам башка төс. Алар да халык берлән үзләренең арасын бәйли торган, халык берлән араларындагы төпсез чокырны бетерә торган күперне тапканнар. Алар да хәзер татар әдәбиятын укыйлар, татар театрын җентеклиләр. +Алар да һәр мәдәни эшемез, хәрәкәтемезгә катышалар. Әбиләре ерактан гына лорнет аша гына караган крестьян балаларына туташларымыз, бикәләремез мәктәпләр ачалар, үзләре укыталар, үзләре эшкә өйрәтәләр, үзләре мәсърафын тоталар. Халык өчен театрлар ясыйлар, театрлар уйныйлар. Халык арасына үземезнең милли мәдәниятемезне таратырга хезмәт итәләр. +Менә шул "бар"лар гына да татар тормышын сәламәтлек юлына алып чыгарга җитәрлек булса да, калган "бар"ларымыз болардан ун дәрәҗә күп, ун дәрәҗә куәтле булганга, аларны хәзергә калдырып торамыз. +III +Илле ел моннан элек үзләре түгел, исемнәре дә ишетелмәгән җәмгыятьләремез, әдәбиятымыз, матбугатымыз, театрымыз, музыкамыз, үзенә аерым бер урын тоткан хатыннар хәрәкәтемез үзләренең кыйммәтләре, үзләренең бер халык, бер милләт булып яшәүгә хезмәтләре берлән теге "бар"лардан ким дип хисап итәсезмени? +Бу көнге көндә бөтен шәһәрләремездә, зуррак авылларымызда, мөселман халкының азмы-күпме җыелган йирләрендә - һәммәсендә дә төрле төстә, төрле юлда, төрле максатка хезмәт итә торган җәмгыятьләремез бар. Теләсә җәмгыяте хәйрия булсын, теләсә музыка һәвәскәрләренең түгәрәге булсын, теләсә әдәбият сөючеләр җәмгыяте булсын - һәммәсе дә безгә хезмәт итәләр, һәммәсе дә шул ук үсеп килә торган миллият, каумият нигезен ныгыталар, һәммәсе дә шул нигезгә рух, халыкның үз рухын салалар, халыкның үз төсе берлән буйыйлар, халыкның үз исен сибәләр. Элгәреге бабайларымыз барган бер йирләренә, мөселман кардәш-кабилә җыела башлаган бер урынга мәсҗед салсалар, хәзерге абзыйларымыз урынлашкан һәр йиргә җәмгыятьләр ачалар, җәмгыятьләр үстерәләр, җәмгыятьләргә балалар тәрбиясен йөкләтәләр, шуларга тәэминат табалар. Шулар янында йөзне көлдерерлек, милли тойгыларны һаваландырырлык мәктәпләр тәэсис итәләр, кыйраәтханәләр, китапханәләр ачалар. Шул җәмгыятьләр аркасында халкымызны җыелып, җыелышып, сөйләшеп, киңәшеп, халык эшен күрергә өйрәтәләр, халыкны мәдәни хезмәтләргә алыштыралар. Киләчәк өчен халык хезмәтчеләре хәзерлиләр. Русиянең төрле почмакларында гайн заманда мәйданга чыга торган һичбер йирдән тәгълимат алмаенча, үзеннән-үзе үсеп, үзеннән-үзе юлын, сукмагын ачып, бер ноктага таба, бер олуг юлга таба бара торган бу җәмгыятьләр безнең мәдәни үсүемезнең нәтиҗәсе, эчләремездә сакланып яткан, арымаган-талмаган милли куәтемезнең чәчәкләнүе, йимешләнүе түгелмени? +Әдәбиятымыз "Ахырзаман", "Бәдәвам" китаплары берлән башланган, "Фәзаил эш-шөһүр", "Бакырган" китаплары берлән үстерелгән әдәбиятымыз - Иранның черегән, арыган, талган, җиңелгән вакытында йөзен чәүргән "теге дөнья"ны гая әмәл итүгә ияргән әдәбиятымыз - бу көнге көндә чит илләрдән килгән корыган зәгъфранга охшыймыни? +Әдәбиятымыз мәйданга чыгар-чыкмас, аның беренче эше һәм дә уйлап, план берлән түгел, үзеннән-үзе килеп чыгып эшләгән эше, табигый бер хәрәкәте әдәбиятымызга гая әмәл, идеал тәгаен итү булды. Ул аны гәзитәләр, журналларда озын мөзакәрә, моназаралар соңында гакыл берлән уйлап, мантыйк берлән үлчәп, бу кирәк, бу кирәкми юллары берлән түгел, тагы ук табигый юл берлән, иң дөресе, милли йөрәк берлән генә хәл итте дә куйды. Ул идеалда без - бер халык, без - бер милләт! Менә шул идеалның төртүе, хәрәкәтләндерүе буенча әдәбиятымыз иң әүвәл чит илләрдән килгән милли тойгымызны мыскыллый торган, төреклекемезне ваксыта торган "китап әйткән" фикере берлән тартыша башлады, дөньяда торатора арыган фарсылар, дөньяның татларын татый-татый тәмнәре бозылып беткән гарәпләрнең такмазаларына каршы сугыш ачты. Ул уйламаенча, төшенмәенчә генә, тагы да йөрәк берлән генә черегән фарсы, мөнкариз булган гарәп берлән таза төрек, нык татар арасы уйда, фикердә, планда һичбер төрле берлек булмауны аңлап, үз юлына, үз төреклек юлына басты. Гарәпләрнең, бигрәк фарсыларның хатын-к ызга "аурәт" (гаурәт) дип карауларын, Чыңгыз, Тимер, ИбнеСина, Улугбәк Мөхәммәтфатих, Сөембикәләрне тудырган әбиләренә каршы хөрмәтсезлек, әдәпсезлек дип ышанганга, шул вәхши караш берлән тартышырга кереште. Шул "аурәт"не кеше ясар өчен, бөтен искеләр берлән сугыш ачты. Башымызны күкләргә кадәр күтәреп, тавышымызны гарше көрсигә кадәр йиткереп әйтә аламыз: әлхәмделилля, әлхәмделилля, татар әдәбияты шул беренче сугышында, татарлык- төреклек беренче сугышта җиңде. Әдәбият татар хатынының урынын кая икәнлеген, әдәбият татар хатынының роле вә вазифасы мөкатдәс икәнлеген сукыр күзгә күрсәтә алды. Шуның аркасында татар хатынына мәктәптә генә түгел, театрда да, сәхнәдә дә, тормышта да кадерле, гыйззәтле урын билгеләде. Аның татар дөньяс ына чыгуына, татар дөньясына татар хатыны булып чыгуына юл ачты. Татарлык-төреклек рухын саклауда аның бурычы, аның хезмәтенең үлчәвен күрсәтте. Татар хатыны да бурычлы калмады. Ул яшь әдәбиятымызны күкрәгенә алып кысты, йөрәгенә салып елытты. +Шул ук идеал, шул ук әмәл аңарга урын да таптырды. +Әдәбиятымыз Кара диңгезнең теге ягындагы кардәшләремезнең әдәбияты кебек, баса торган урынын таба алмаенча, дошманнан саклый торган кальгәсен белмәенчә, елтыраган бер пәри утына таба йөгерә торган кызганыч хәлдә калмады. Ул, килеп чыккач та, халыкның арасына басты. Шуның теле берлән сөйләде, шуның ерын ерлады, шуның уен уйлады, шуның көче берлән көчләнде. +Ул халкымызның шул кыска вакытында гына ясаган мәдәни кыйммәтләренең бик күбесеннән узып та китте. Аның әдипләре, шагыйрьләре, мөхәррирләре үз арамызда гына түгел, бөтен төрек дөньясында хөрмәтле урын тоттылар, рус, француз, немец әдәбият галәменең дикъкатен җәлеп иттеләр. Нинди ноктаи нәзардан каралса да, нинди генә тирә-юньгә төшсә дә, әдәби кыйммәтләрен югалтмый торган, дөньяның нинди зур әдипләренең әсәрләре берлән чагыштырылса да, милли һавалылыкымызны күтәрә генә торган, үлми, суга батмый торган үрнәкләр мәйданга китерделәр. Бөтен хәрәкәтемезгә, бөтен эшемезгә ямьле, күркәм, матур мәгънәви бер куәт бирделәр. Дорфа тормышымызның өстенә аллы-гөлле өмидле чәчәк сиптеләр. +IV +Театрымыз пьесаларымыз азлыгыннан, драмалар язучы мөхәрриремез юклыгыннан читтән килгән чүп-чарлар берлән маташырга мәҗбүр булса да, театрымызда култыклап алып барыр өчен, театрның кыйммәтен аңлап, аңарга матди вә мәгънәви ярдәмнәр итүчеләрне ул төшендә дә күрмәсә дә, берничә каһарман кызларымыз, егетләремезнең арымаган-талмаган беләкләре өстендә ул да хәзер "милли бар"ларымыз арасына керергә хак казанды. +Алты-җиде елгы шәһәрдән-шәһәргә сөрелү, сөйрәлү хәлен үтеп, күчмәлек баскычыны атлап, "Сәйяр труппа" исемендә беркегән вә исеменнән урыны юклыгы күренеп торган труппамыз үзенә оя корды вә милли "бар"ларымыз арасында нык урын тота алды. Ул бөтен Русия татарларына, Төркестанына, Идел буена, Сибириясенә, кыргыз сәхрасына, театрның нәрсә икәнен төшендә дә күрмәгән, өнендә дә уйламаган меңәр-меңәр милләттәшләренә, театрның нәрсә икәненнән аңлатып, беренче дәресне бирде. Театрның мәгънәви тормыш өчен, милли тормышта кирәкле бер багана икәнен исбат итә алды. Үзенең артист вә артисткаларының вазифаларын мөкатдәс белеп хезмәт итүләрен милли бер эш дип карауларыннан ул театрның мәгънәви кыйммәтен арттырды, аны дәресханәгә әверде. +Анда бару бозыклык түгел, театр тыңлау усаллык түгел икәнен сукырга да, чукракка да исбат итә алды. Вә театрымызның тәрәккыйсе өчен иң кирәкле булган әфкяре гомумиямезнең шуңарга дуст күз берлән каравын ясата алды. +Ул яшь театр шул беренче вазифаны үтүе берлән генә дә калмады. Ул сәнгать юлында да зур-зур адымнар атлады. Үземезгә үз тормышымыздан үз типларымызны ясап бирде. Габдулла Кариев, Гөл сем ханым Болгарская, Гыйззәтуллина кебек яратылышыннан артист булып туган ханымнар вә егетләрне сәхнәмезгә ташлады. Алар дан безгә гомергә онытылмаслык милли байлыклар, милли типлар ясатты. Габдулла Кариевның Мөхәммәтҗан кари ("Казан шәһәрен ең серләре"ндә), Гөлсем ханым Болгарскаяның Мәрзиясе ("Мөгалл им"д ә), Гыйззәтуллинаның Галиясе ("Алдым-бирдем"дә) безнең театрымызның нигезе утыртылачак классически типларымыз түгелмени? +Ул икенче дәрәҗә артистларымыз, артисткаларымызның гайрәте, дәрте аркасында уенда, кыланышта, үзен тотышта театрымызны әллә никадәр алга таба сөрмәдемени? Театрымызга тәрәккый өчен кирәкле булган милли рухны саклый алмадымыни? +Гримнарын кесәсенә төяп, театр өчен кирәкле киемнәрен култыгына кыстырып, уникенең берсе юк чакта мәйданга чыккан театрымызның бу көнге урыны, аңардан никадәр хезмәтләр көтсәк тә, өмидемез буш чыкмаячагына ышанычымызны ныгайта, унунбиш елдан үз артистларымызны үземезнең милли театрымызның бинасында күрү уйларын булган кебек иттереп күз алдымызга бастыра. Казанда, Оренбургта, Уфада, Әстерханда, Семипалатта, Ташкентта, Бохара, Хива, Сәмәркандта егерме елдан соң милли театрханәләремезнең өстендә җилбер-җилбер җилберди торган нечкә җефәк театр байракларымызны күз алдымызга китереп утырта. Аның саллануыннан килгән нәзек, нечкә хәрәкәтне колакларымызга китереп бәрә, аның йомшак саллануы күземезне, йөземезне, матурлыкка сусаган йөрәкемезне сыйпый-сыйпый сөя. +Музыкабызны олуг юлга алып чыгып, шаэненә муафыйк урынга куяр өчен, никадәр саглям кулларга, иге-чиге белми кайный, таша, дулый торган йөрәкләргә мохтаҗ булса да, еллар үткәннең соңында бөтен милләтенең кыйблагяһи була торган шул мөкатдәс урын әлегә буш торса да, аның тууы, үсүе өчен дә хезмәтләр башланды. Аның да орлыгы халык арасында чәчелде, сибелде. Бөтен шәһәрләрдәге кечкенә музыка җәмгыятьләре, музыка һәвәскәрләренең оркестрлары шул чыгачак милли музыкамызга юл хәзерлиләр. Аның пакь күңелен былчыратмасын өчен, музыкамызның ямьсез урыннардан алган кытыршыларын кыралар, шомалыйлар, аның юлына фонарьлар тагалар. +Хатын-кыз хәрәкәтемезгә вә аның алган юлына бер мәртәбә генә күз ташлагыз. Аның беренче адымы - мәктәпкә таба атлау, беренче хәрәкәте китапка таба сузылу булмадымы? Бөтен шул хәрәкәтемезнең иң зур гамәлләрен, факторларын күздән бер кичереңез: болар арасында модага гашыйк булу, тансалар өчен гакылдан шашулар күрәсезме? +Шатланып, һаваланып, йөрәкемезне сугып "юк" дип җавап бирәмез. Хатын-кызларымызны хәрәкәткә китергән гамәлләрнең иң зурысы аларның үзләрен-үзләре кеше иттереп күрү, аларның үзләренең күзләрендә кыйммәтләре арту, үзләренең урыннарын белү, үзләренең тормыштагы вазифаларын аңлау булды. +Авыр юлны үтәр өчен алар тәрәзә артындагы тәрбия ярамаганны күрделәр. Яңгы замананың алардан теләгән бурычларын үтәр өчен ачык дөнья, һавалы өйгә ихтыяҗларын сизделәр. Тәрәзәне ачтылар, пәрдәне күтәрделәр, акрын гына басып мәйданга чыктылар. +Беренче эшләре уку булды. Үз мәктәпләремезгә тулдылар, рус мәктәпләренә чаптылар, китап кибетләремезне ябырып алдылар. Театрымыздан алынган файдага сөлек кебек ябыштылар. +Гимназияләргә, курсларга киттеләр, китәләр, укыдылар, укыйлар. Мода өчен, кеше шулай дисен, болай дисен өчен түгел, үзен ныгытыр, кеше итәр өчен, үзенең халкына хезмәт итәр өчен авылларга киттеләр вә шәһәрләргә таралдылар, мөгаллимә булдылар, сабак абызтайга әверделәр. Балаларымызның тәрбиясендә зур роль тоттылар. Көннән-көн үзләренең тормышымызга тәэсирен күбәйтәләр, көннән-көн аларның тәэсире аркасында тормышымыз ямьсез, дорфа якларыннан пакьләнә, арулана. Халкымызны җыелыш йирләрендә кеше төсле йөрергә өйрәттеләр, халкымызны уйлаганда, сөйләгәндә йомшаклык, назиклеккә алыштырдылар, алыштыралар. Матбугатымызга катыштылар, аңарга йөрәк тавышы куштылар, аңарга ямь бирделәр. +Зур мәктәпләрне укып бетергән, укый торганнарымыз да милли юлдан аерылмадылар. Алар да үзләренең төп бурычлары халыкларына хезмәт итү икәнен хәтерләреннән чыгармадылар. Алар да, сызганып, шул юлда эшкә керештеләр. +Менә шуларның һәммәсе дә, берәм-берәм генә тотканда, кечкенә-к ечкенә эшләр булса да, болар берәм-берәм бик көчсез генә нечкә милли җепләр генә булса да, шуларның җыелышыннан таза, нык аркан була. Нинди йөкне дә өстерәргә чыдарлык, нинди таулар, ташлар арасыннан сөйрәгәндә дә сүтелмәслек аркан була. Шуларның бергә тугылуларыннан, чигелүләреннән, бизәкләнүләреннән милли чигеш чыга. Дорфа, тупас тормышымызны бизәргә җитәрлек, сусаган йөрәкемезнең сусымын кайтарырлык, матурга мохтаҗ күземезне сөярлек ямьле, милли, күркәм бизәк чыга. +Менә шул көчкә таянып, шул матурга сөенеп, алга таба атлыймыз! Атлаган саен көчемезне күбәйтеп, баскан саен күркәмлегемезне матурайтып атлыймыз. +МӨГАЛЛИМ ВӘ МӨГАЛЛИМӘЛӘРЕБЕЗНЕҢ +БУ КӨНГЕ ВАЗИФАЛАРЫ НӘРСӘ? +Бу көнге көндә мәктәп тирәсендә йөрүче укытучы, тәрбия итүчеләрнең башын ваткан беренче мәсьәлә - мәктәпләрнең эчке программасы, иң дөресте, мәктәпнең рухы мәсьәләседер. Безнең ысулы җәдидә мәктәпләребез нәрсә мәктәпләре, кем мәктәпләре, алар балага нинди тәрбия бирергә, нинди тойгы уятырга кирәк? Бу сөальләрне хәзер куяр һәм дә шуларны хәл итәр вакыт җитте. Моннан элек ысулы җәдидә мәктәбе "ысулы җәдидә мәктәбе" иде. Шул сүз үзе тәгъриф, үзе бәян иде. Шуңарга башка аңлату, сорау килми, башта ябык мәсьәләләр калмый иде. Анда болар Коръән укыйлар, намаз өйрәнәләр, хисап, җәгърәфиядән мәгълүмат алалар. "Әс-сабах әл-бала", "Ямән илләрендә Вәйсел-Карани" мөнаҗәтләрене укыйлар иде. "Мөхәммәдия", Тукай, Сәгыйть берлә аз гына танышалар, башкаларына шуларның вак-төякләреннән кечкенә генә хәерче капчыгы ясыйлар иде. +Ләкин болардан чыккан нәтиҗә дә үзләре кебек була иде. Укып чыккан балаларның мәгънәви шәҗәрәләре, сөннәтче бабайның шәҗәрәсе кебек, бер татар дөньясына, бер фарсы галәменә, бер гарәп йортына сикереп йөргәнгә, төпле бер хис, баланың киләчәк тәрбиясенә нигез булырлык бер тойгы бирелми иде. Бала, ул да түгел, бу да түгел, мөселман була да гына иде. +Ләкин хәзерге замана бездән мәдәни мәсьәләләрнең иң төбе - балаларыбызны бертөрле тәрбия биреп, милли рухта җиткерү булганга, мәктәпкә күз карашыбыз, мәктәптән теләвебез мәгълүм бер юлга керми хәле бармы? Хәзерге мәктәпнең вазифасы - безнең киләчәк буыныбызны аңлы, укымышлы бер татар ясап чыгарудыр. Шуның өчен андагы укыту теле, андагы тәрбия, андагы җырлар, көйләр - һәммәсе шуңарга хезмәт итәргә тиештер. Русиянең төрле тарафына таралган халкыбыз төрле шивәдә сөйләшәләр, Нижгород, Пенза мишәрләре хәтта сөйләшә дә түгел, әллә ни татарчага охшаганрак иттереп акырышалар гына. Мәктәп, кайда булса да, шул төрле төстә сөйли торган таркау халыкны бер телдә, бер шивәдә сөйләшергә өйрәтергә тиештер. Шуның өчен мөгаллимә, мөгаллим, үзе кем булса булсын, сыйныфта мотлак әдәби телебез - Казан шивәсендә сөйләргә вә Казан шивәсендә укытырга тиеш. Ул гына да түгел, мишәр авылларында мөгаллимә, мөгаллимнәр һәрвакыт балаларга аларның аталарының теле совсемга татарча түгел икәнлегене аңлатырга, вә аларның бозган русчалары берлә сөйләшү гаеп икәнне күрсәтеп торырга тиеш. Мәктәп балаларга әдәби телне кертә алмаса, ул үзенең иң зур бурычыны үти алмаган була. +Шул бурычны үтәр өчен иң тугры, иң дөрест юл - дәрес китапларының татарчасыны сайлау һәм дә балаларны татар әдәбияты укырга алыштыру, балалардан Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиевләрнең шигырьләрене бикләтү, "Әс-сабах әл-бала", "Ямән илләрендә Вәйсел Карани" урынына Тукайның "Ана теле"не, "Тәәссер"ене, Сәгыйтьнең "Авыл"ыны җырлату, көйләтүдер. +Бала, өч-дүрт ел мәктәптә укыганда, үзенең телене тәмам төзәтеп бетерсен. Аның берлә генә дә калмасын, балаларның кызлары үзләренең бала вакытларындагы алган шул хасиятләрене, балаларына бирер дәрәҗәдә иттереп, күңелләренә сеңдерсен. +Кызларда иярченлек куәсе артыграк булганга, алар һәрнәрсәне җиңгелрәк кабул итә алганга, бу эштә мөгаллимәләрнең бик зур хезмәтләре булуында һич шөбһә юктыр. Кыз балалар мөгаллимәләрнең сүзләрене, кыланышларыны, йөрешләрене - һәммәсене күчереп алырга гына торалар. Һәм дә алалар да. Мөгаллимәнең саф телдәге сүзе балаларның миләренең эченә кереп калачактыр. +Шуның өчен мөгаллимәләребезнең бу эштәге бурычлары мөгаллимнәр берлә бер дәрәҗәдә булса да, алар китерәчәк файдалар мөгаллимнәрдән ике-өч дәрәҗә артыктыр. +Мәгълүм ки, бер милләтнең тел вә шивәсенең сафлыгы хатыннарда саклана. Ирләр, төрле йирдә йөри-йөри, төрле кешеләргә очрый-очрый, төрле агымнарга бәрелә-бәрелә, аннан- моннан ят нәрсәләр эләктерәләр. Муллалар тирәсендә йөри торганы гарәпчәләштергән була. Мирзалар, руслар тирәсендә маташканы русча кушкалаган була. Чит илләрдә йөргәннәре төрек, кайсы сарт тәэсиренә төшкән була. Хатыннар өйдә торганга, хатыннар искедән килә торган әбиләрнең хикәяләрене колактан-колакка ишетеп килгәнгә, алар бар иске байлыкны саф көенчә саклый алалар, саклыйлар. Шуның өстенә, хатыннардагы матурны сөю, килешмәгәнне тою хисе артыкка күрә, аларның телләре ямьсез, дорфа гыйбарәләргә әйләнмәгәнгә, алар, күп вакыт "әй, бик мәхәббәтсез лә" дип, телне саклап кала алалар һәм калалар. +Шул ноктаи караганда, авылларда, хосусән, мишәр авылларында, ире-кызы бергә укытыла торган мәктәпләрдә мөгаллимәләргә әһәмият бирә төшәргә, кайсысын алырга дигән фикер булганда, мотлака, мөгаллимәгә артыграк бирергә тиеш. +Ул гына да түгел, мөгаллимә хатын кеше булганга, табигать аның күңеленә бала сөюне, бала тәрбия кылуны туганда ук сибеп тудырганга, мөгаллимәнең тәрбия ягы шөбһәсез мөгаллимнән әллә ничә мәртәбә артык булачактыр. Мөгаллим күп вакытта, бик яхшы укытучы булса, бик начар тәрбияче дә булып чыга. Мөгаллимәдә мондый кимчелек юк диярлек дәрәҗәдәдер. +Мөгаллимә балаларда йомшаклык хисе уяткан кебек, мөгаллимә, күркәм тавышлы булса, балаларда музыка сөю тойгысыны әллә никадәр үстерәдер. +Шуның өчен милли рухны кертүдә мөгаллимәләрнең урыннары мөгаллимнәрнең урыннарыннан тагы хөрмәтледер, тагы зурдыр. +Бу көнге көндә эшләнәчәк эшләрнең иң кирәклесе вә иң йиңеле - менә мәктәпләребездә шул тәрбиянең нигезене нык йиргә кую вә мәктәпләребезнең чынлап милли мәктәп булуларына хезмәт итүдер. Мәктәп, өч-дүрт ел укыганнан соң, тәмам татар баласы йитештерсен. Аның рухы, аның теле, аның төшенчәсе, аның тойгысы татарча булсын. +Шул эшне эшли алсак, безнең милли мәдәниятебезнең нигезе бик нык йиргә утыртылган була. Безнең милли мәдәниятебез туфанда да, давылда да ватылмый, кырылмый торган тораташ була. +Мөгаллимәләр, мөгаллимнәрнең бу көнге вазифалары шул! Аларның хезмәтләренең иң мөкатдәс ноктасы - шул. +ТӘРБИЯДӘ БЕРЛЕК +Киң Русиянең очсыз-кырыйсыз кыргыз, Төркестан сәхраларына, күккә ашар өчен тырышкан Алтай, Урал, Кавказ, Җардаг тауларының башларына, итәкләренә, шаулый-шаулый, һаваланып ага торган Идел вә Кама буйларына сибелгән без-төрек-татар балалары таркау бер хәлдә гомер итәбез. Чуалчык бер тарихның боерыгыны, әмерене тормышка татбикъ итәбез. Киң сәхрадагы кыргыз, башкортның табигатьтән, тирә-юнендәге яшелле-күлле яланнарыннан алган күңел азыгы Кавказ, Урал, Җардаглар башындагы туганнарының алган хиссиятенә башка булган кебек, Иделнең бернигә карамый, көнне белми, төнне сизми, каршы килгән йилне дә искә алмый, көчле агымы буенда утырган Идел буе татарларының тойгылары, төшенмәләре икесенә дә башкадыр. Бу башкалык халыкның эчке тормышының тәрҗеманы булган ерда-музыкада ап-ачык күренә. Бу башкалык тормыш өчен тартышуда, көчләрне йөрәктә йөртүдә үзенең аермасыны ап-ачык таныта. Без, бер халык, бер милләтнең баласы, төрле көйләрдә үзебезнең кайгышатлыгыбызны көйләгән кебек, без, шул ук бер халык, тормыш тартышуы хакында төрлебез төрле сугыш урыннарын тотабыз, төрлебез төрле-төрле мәдәни баскычларда торабыз. Берлек эчендәге төрлелегебез моның берлә генә дә бетми, без, үзебез ярлы булып, күршеләребездән гыйльми, мәдәни тәрбия алганда, төрлебез төрле күршеләрнең шәкерте булганбыз. Төрле-төрле яктан гыйлем, мәгариф, тәрбия дәресләре алганбыз. Кырым татарлары башларыннан аякларына кадәр иске Бизансон, иске Багдад, яңа Париждан тупасча ясалган госманлы мәдәниятенең тәэсиренә басканнар. Кавказлы, төркестанлылар черегән, сасыган, тыштан мәһабәт, эчтән буш иске Иран мәдәниятенә кол булганнар. Идел буе татарлары, киң сәхраларның кыргызлары, башкортлары азмы-күпме рус мәдәниятенең артыннан өстерәлергә мәҗбүр булганнар. +Бу төрлелек әле моның берлә генә бетми. Идел буе татарлары үз эчләрендә мишәр, типтәр, башкортка бүленгән кебек, кавказлылар - тауның аръягы, бире ягына, төркестанлылар - үзбәк, таҗикка, кыргызлар кырык ыругка бүленәләр. Бу бүленү, бу төрлеләнү безнең бөтен мәдәниятебезгә, бөтен тарихи барышыбызга хөкемене иҗра иткәнгә, безне - утыз миллионлы төрек-татар кавемен - үзенең күплеге берлән Русиядә руслардан кала икенче гонсырны ясаган шул халыкны дәрәҗәсеннән төшертә, аның ролен кечкенәләтә, аның хөкүмәт вә рус әфкяре гомумиясендәге кыйммәте мәгънәвиясен азайта. Аның берлә генә дә калмый, ул үз эчебездә, үзебезнең өй эшләребездә зур тәэсир ясый, мәктәп-мәдрәсәләребезне, рухани идарәләребезне, әфкяре гомумиябезне бүлендерә, төрлеләндерә. Әдәбиятыбыз, матбугатыбызның таяначак куәтене кечкенә итә. Идеалларыбызны вә шуңарга йитәргә тоткан юлыбызны чуалта. Бу чуалу, бу төрлеләнү тарих бабайның әмере буенча эшләнгәнгә, моны бердән юлга салу да "шулай булсын, бөтен мөселман берләшсен - йә, җәмәгать, дога кылыйк" дию берлә генә була торган эш түгелдер. Әүлияләр, шәехләребез никадәр халыкның эчке тормышына тәэсир итә алсалар да, Азәрбайҗан татарын иртәгәдән алып кыргыз үләңен ерлатырга, Казан татарын азәрбайҗан йоласын үзләштерергә көчләреннән килми. Алар да тарихның алдында баш ияләр. Тик моны бер юл гына беркетә ала, ул да - акрынлап мәктәпләрне берләштерү, мәктәпләр аркылы әдәби телне берләштереп, чуалчык әдәбиятны зур халыкның зур әдәбияты ясау. Моның планын уйлау никадәр йиңел булса, татбикаты да шул дәрәҗә авыр, укыганнарыбыз аңлап, һәммәсе үз вазифасы башында була алмаса, хәтта мөмкин дә түгел. Бөтен төрек-татар әкъвамының мәктәбенең башындагы гаясы, идеалы шул мәктәпләрдән эшлекле, булдыклы мөселман төрек-татар йитештерү булганга, без Идел буе татарларының вазифасы - мәктәпләребезне шул гаяга таба чөерү вә тәрбияләребезне шул юлга таба сугудыр. Бу көнге көндә Идел буе мәктәпләре, үзләренең әлифбалары, гыйльме хальдәге намаз фарызлары, ваҗиблары, сөннәтләре берлә бертөрле булсалар да, рухи җаны берлә кырык төрледер. Аларның бер бүлегендә дә милли шагыйрьләребез, мөхәррирләребезнең фикерләренә, уйларына зур әһәмият бирелеп, татар әдәбиятына таныш егетләр хәзерләргә ярдәм ителә, бертөрлесендә гарәп шагыйрьләре, фарсы көйләре көйләтелеп, нә Тукай, нә милли әдәбияттан бернәрсә бирелми, бертөрлеләрендә, хәтта үзебезгә дошман иттерелеп, Батый, Чыңгыз, Аксак Тимерләр кебек тарихи каһарманнарыбыз былчыратылып күрсәтелә. Шул төрлелекне, шул башбаштаклыкны бетерергә безнең Идел буе татарларының хәзер көченнән килә. Идел буе һәм чит авыллардагы мөгаллим вә мөгаллимәләребезнең шул берлекне утырта башларга көче, куәте, фикере җитә. +Дөрест, төрле тәрбия күргән мөгаллимнәр - аннан-моннан мәгълүмат чүпләп каһарманча укытырга тотынган мөгаллимнәр үзләре дә тәрбиянең төпле-башлы бер мәктәп-мәдрәсәнең балалары, шәкертләре түгел, алар үзләре дә төрле төстә, төрле юлда укыган, өйрәнгән, башларына төрле хәерче капчыгы тутырган укытучылар гына, ләкин аларның рухы, фикере-идеясе бер: аларны шул авыр юлга салган нәрсә - халыкка хезмәт итү уе, аларга салкын авыл мәктәбендә рәхәт биргән нәрсә - татар кавеменең киләчәге вә шул якты өмиднең җылысы, аларны рухландырган, көчләрен күтәргән нәрсә - шул татар халкының киләчәгенә ышану, шуның кеше булып, мәдәни халык булып зураюына иман, игътикад итү. +Шул динле, иманлы вә татар әдәбиятының, татар матбугатының сердәш шәкертләре булган мөгаллимәләр, мөгаллимнәр, башларындагы халыкларына мәхәббәткә, күңелләрендәге киләчәккә өмидне кушып, "без - төрле халык, бер милләт" дигән уйны йирләштерә алсалар, бу көнге беренче вазифаларыны үтәгән булалар. Мәктәпләребез шул юлга, гомумән, кереп китә алса, без - Идел буе татарлары беренче адымны атлаган булабыз. +Беренче адым - мөгаллимә вә мөгаллимнәрнең кулында. Без аларның вазифаларын аңлауларына ышанабыз, алардан көтәбез. Өмид берлән көтәбез. +МИЛЛИ КӨЙ ВӘ МУЗЫКАМЫЗ +Безнең бер халык, мәдәни бер милләт булып яшәвебез өчен зур бер ярдәмчебез, зур бер нигезебез көйләр, моңнар, милли музыкамыз икәнлегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр. Бөтен халыкның әхвале рухиясенең бер төрлегә агуына, кайгыны-шатлыкны бертөрле моңнар, көйләр берлән аңлатуына хезмәт итә торган музыкамыз бездә кирәк дәрәҗәсендәме? Милли тормышның шул зур гамәле тарих бабайның үзенә йөкләткән бурычын үтәр дәрәҗәдә көчлеме?.. +Безнең бабайлар киң сәхралардан озын көйләр, бормалыбормалы су буйларыннан әйләнмәле-бәйләнмәле моңнар алып чыктылар. Каспий, Кара диңгез суларында аларны юып, Урал, Кавказ тавы җилләрендә аларны селкетеп, бер безгә генә түгел, бөтен Русиягә мирас иттеләр. Бабайларның очын белми торган көйләре, әбиләрнең бәгыренең иң төбеннән чыккан моңнары бер безгә генә түгел, күршебез рус халкына*5 да азык булды, рус музыкасын, көен, җырын үз исенә буяды, аңарга татар рухын кертте, татар күз яшен сеңдерде. +Ләкин бу зур мәдәни хезмәт, халкыбызның тормышындагы үзгәрешләр аркасында, көннән-көн кимеде, көннән-көн халкыбыз күршесенә хезмәт түгел, үзе музыканы бурычка алырга мәҗбүр булды. +Башкорт, кыргызларга башка, татар, мишәр бүлекләребез үзенең көйләренең рухына кадәр югалтты, аның музыкасындагы көче русларның такмакларын татарчалаштырудан үтми башлады. +Бу көнге көндә сөеп тыңлый, җырлый торган моңнарыбызның иң матур, нечкәләре - башкорт көйләредер. Казан көйләре - иске ханнардан калган моңнар яисә тәмам онытылып беткәннәр, яисә бетеп баралар. Бу гайре табигый эшнең сәбәпләрендә, әлбәттә, бер гайре табигыйлек тә эзләргә тиештер. Ул гайре табигыйлек - татар тормышының ханнардан соңгы гасырының бик авыр булуыдыр. Ул вакыт татар мескен музыка тудыру түгел, үзенең барлыгын сакларга, көчен, куәтен сарыф кылырга мәҗбүр иде вә шуның хакында мәгънәви ярлыланмау ихтималы юк иде. Бу чит сәбәпләргә башка, татар тормышының үз эчендәге сәбәпләр дә юк түгелдер. Голәмәбезнең, муллаларыбызның музыканы сөймәүләре, музыканың, көйнең, моңның зур бер гамил икәнлеген аңламаулары да зур бер тәэсир калдыргандыр. Хосусән, мәдрәсәләрдә, мәктәпләрдә музыканың булмавы, шуның аркасында баланың күңеле көй-моңны бик җиңгеллек берлән ала торган вакытында музыканың харам ителүе, шөбһәсез, шул ярлылануга сәбәпләр булгандыр (әле күптән түгел мәдрәсәләрдә хозур ясаганда, җәй көннәре компаниягә кырга чыкканда, мең төрле хәйләләр берлән музыкантларны яшерәләр иде, мәдрәсәнең тәрәзәләрен туннар, толыплар берлән томалап, мескен ач шәкертләр челтерчелтер итә торган кубыз көйләренә моңланалар иде). +Татарның үз атасыннан, үз анасыннан туган үз баласының үги иттерелүе, үзенең бәгыреннән кайнап чыккан көенең, моңының харам иттерелүе милли мәдәниятнең җимерелүенә никадәр иблис хезмәтен иткәнлеге, әлбәттә, мәгълүмдер, моның хакында хәзер сөйләп торасы да юк. Милли көйләребез, моңнарыбызның, үз өеннән куылганның соңында, фәхешханә почмакларында, сыраханә былчыракларында урын-йир эзләргә мәҗбүр булуы шул җинаятьнең никадәр зур икәнлегенә иң ачык дәлил түгелме?.. +Үлгәннең соңында тәүбә кабул булмый, буласы эш булган, бабайларыбыз безнең искедән килгән байлыгыбызны саф көенчә безгә бирә алмаганнар, урыннары оҗмахта булсын! Ләкин вазифаларын - бабалык вазифаларын үти алмаганнар. +Хәзер без яңа мәсьәлә, зур хезмәтләр алдында басып торганда, мәгаттәәссеф, көебез, моңыбызның зур бер хезмәткә мохтаҗ икәнлеген, тормышыбызның шул почмагы да бик ямьсез, җимерек икәнлеген күрәбез вә бөтенләй җимерелмәсен өчен яңа вазифа, бурыч алдында катып калабыз. Көйләребез, моңнарыбыз онытылды, онытыла, көйләребез, моңнарыбыз бозылды, бозыла, иң авыры - балаларыбызга милли көйләребез, милли моңнарыбыз көннән-көн асылында үзгәртелеп бирелә, көйнең рухы сакланмый, пакьләнми, ул гына да түгел, көйгә әһәмият бирелми, милли тәрбия өчен, милли хисне саклар өчен иң зур гамил булган көйгә, моңга мәктәпләребездә, мәдрәсәләребездә һичбер төрле кыйммәт куелмый. Иң монтазам мәдрәсәләребездә дә көй-моң дәресләренең булмавы, мәктәпләребездә милли көйләр, моңнарның читтә тотылуы моның тугрылыгына зур дәлил түгелме? +Ләкин үткәрә торган вакытыбыз бу мәсьәләдә мосаһәләгә йир калдырмый, музыкага, көйгә чынлап карарга, аның милли тор мышыбыздагы урынын, йирен тәгаен итәргә вакыт йитте, мәктәпләребездә уку-укыту дәресләре никадәр кирәк булса, милли тәрбия өчен милли әдәбият берлән бер дәрәҗәдәге милли көйләр, моңнарыбызга өйрәтү дә шул дәрәҗәдә кирәктер. Буны мосаһәләгә, эшкә алмауга урын калмады. +Мөгаллимнәр, бигрәк мөгаллимәләр, мәктәпләрдә шул мәсьәләгә әһәмият бирергә тиештер. Мөгаллимнәр, хосусән, мөгаллимәләр, мәктәпләрдә милли көйләр өйрәтүне бер дәрес итә алмасалар да, иске "Әс-сабах әл-бала"ны җырлаучыларны, минемчә, уку гадәтләреннән файдаланып, иске көйләребез, җырларыбызны мәктәпкә сугарга тиештер. Баланың күңеленә көй берлән бергә керә торган мәгън әле сүзләр мәңгегә күңелендә калганын уйлап, мөгаллим вә мөгаллимәләр шул мәсьәләдә шагыйрьләребезнең матур ерларын сайларга тиештер. Хәзерге көндә иксез-чиксез шагыйрьләребез арасында һәртөрле милли көйләребезгә килә торган сүзләр табу авыр булмаса кирәк. Балага моңлы көй берлән матур шигырь дә бергә бирелсә, шөбһәсез, бу балага милли нигез бик нык утыртылган буладыр. Ул гына да түгел, көй, җыр баланың күңелен нечкәртә, аңарда назиклекне тоя торган хисне үстерә, матур, ямьлелекне аерыр өчен үлчәү бирә, аны нечкә күңелле, шәфкатьле, шигырь вә шигъриятне аңлый торган кеше итә, аны мәдәни бер кеше ясап, безгә багышлый. +Бу хезмәт - шул кечкенә-кечкенә балалардан аңлы, назик туташлар, егетләр җитештерү, аларны тупас татар тормышыннан киләчәк тормышка яраклы иттереп яңадан тудыру мөгаллим һәм мөгаллимәләребезнең кулындадыр. Аз гына гайрәт иткәндә, сез, мөгаллимнәр, хосусән, мөгаллимәләр, шул юлда тарихта онытылмаслык хезмәт итәчәксез! Үзеңезнең шәкертләреңезнең күңелләрендә каберенә кадәр алып бара торган ихтирам казаначаксыз! Бөтен милләт алдында зур бер хезмәт иткән, милли байлыкларын танытуда зур бер каһарманлык күрсәткән булачаксыз! +Мөгаллимәләр! Шул матур мәгънәле, файдалы эшкә хатын-кыз сафлыгы берлән катнашып, шул зур вазифаны өстеңезгә алыңызчы! Сезнең бит бу вазифаны үтәрлек көчеңез бар, сезнең бит матурны ямьсездән аерырлык талантыгыз бар, сезнең бит балаларның кеше булуын күрүдән алган мәгънәви ләззәтне тәкъдир итәрлек назиклегеңез бар, татар баласыннан мәдәни, милли, назик татар тудыру сездән генә булса була, сездән генә шул хезмәтне к өтелә. +МИЛЛИ ФАҖИГА +Шагыйрьдәге шигърият куәсе табигать тарафыннан балага туган чакта ук бүләк ителеп бирелгән була. +Шагыйрь туганда ук шагыйрь булып туа, шагыйрь үскәндә үк шагыйрь булып үсә, бала вакытта да, зурая төшкәч тә, үсеп җиткәч тә, ул һәрнәрсәгә шагыйрь күзе берлә карый; картаеп бетеп, чәчләре агаргач та, тешләре төшеп, билләре бөкрәйгәч тә, ул үзенең аерым карашыннан аерыла алмый. Табигатьтәге һәр эш, һәрнәрсә шагыйрьгә икенче төстә күренә, икенче истә тоела, икенче зурлыкта сизелә. Кояш батуы, гади кояш батуы - дөньяның һәр почмагында Алла биргән һәр егерме дүрт сәгатьтә бер була торган шул гади хәл - шагыйрьгә бөтенләй башкача сизелә. Ул анда гади кешенең хәтеренә дә килмәгән әллә никадәр бизәкләр таба, җентекләп караучы да күрә алмый торган буяулар, сызыклар таный, ул анда кырык төрле шәүләләрнең бергә-бергә җыелуыннан, бер-берсе берлә ишелүеннән, үрелүеннән нур йомгагы чыгара, ул аның болытларга шәүләләнүеннән, аларны тишеп-тишеп челтәрләвеннән, аларны бер кызартып, бер күгәртеп, бер зәңгәрләтеп, бер сарыгайтып кочуыннан, үбүеннән нечкә-нечкә мәгънәләр чыгара, без аңламый торган серләр таба. Иң зурысы шул: ул алардан әллә никадәр ләззәт-тат ала. Ул аларның матурлыгына чумып, матурдан матур дөньясында гизә, йөзә. +Кечкенә генә бер баланың күзен чытыбрак карап торуыннан, ул баланың бөтен башын, битен күреп ала, аның башындагы уен, күңелендәге кайгысын ачык китаптагы кебек укый, аның уеның кая таба, ничек ки тугры бормалануларын, җәйге яшел үлән өстендә бормаланган сукмакларны күргән кебек күреп тора. +Шагыйрь матур кызның кечкенә генә елмаюыннан, күзенең кырыйлары гына селкенеп, күзенең нурланып китүеннән дөньяга сыймаслык өмидләр тудыра. Үзенең өмиденең артыннан куәтле шагыйрь канаты белән оча-оча күкләргә чыга, дөньяны үтеп, фәрештәләр арасында гизә, үзенә шул өмидне тудырган кызны, үзе берлә бергә очыртып, аны күтәргәннән күтәреп, гарешкә менгереп куя. Аны ул сын ясый, аны Тәңрегә әвәрә, ул аңа табына, уйнап кына түгел, чын мөселман кеше әхлагы берлә Аллага табынган кебек табына, шул үзенең сөйгәненнән көч ала, үзенең сөйгәненнән илһам ала, үзенең сөйгәненә үзенең олуглавын, сөюен, табынуын, гыйбадәтен сөйли. Аңарга зикер әйтә. Ул шул зикерне уттан кайнар сүзләр, кылычтан үткен җөмләләргә куеп, мәйданга ата, шигырь тудыра. Шагыйрь кечкенә бер илтифатсызлыкны үзенең сөйгән, ышанган кешесеннән күргән нәни генә бер җиңелчә карауны бөтен дөнья җыелып мыскыл итүдән зурга саный. Эчендәге бөтен көче, куәте берлә шуңарга хурлана; бар күз яшен җыеп еглый, белгән догаларын укып, тылсымнарны кыйлып, ләгънәт яудыра. Йирдәге үләннәрне көйдерерлек иттереп, күктәге йолдызларны сүндерерлек итеп, нәләтләр яудыра. Тавышына Исрафил сурының көчен кушып, ул шул нәләтне бөтен дөньяга кычкыра. Йөрәкләр дә шу иттереп куркыта торган ачы тавышы берлә кычкыра, еглый, ачы күз яшенә батып, манчып, ул ләгънәт догасын безгә тоттыра, ләгънәт шигырен мәйданга ата. Шагыйрь - шагыйрь ул, һичбер вакыт һичбер нәрсәне, һичбер хәлне, һичбер бизәкне, һичбер төсне гади кеше күрә торган төстә, хәлдә күрми, һәрнәрсәнең буявын арттырып, куелатып, төсен көчләндереп, без һич күрми торган йирләрен күтәртеп, кабартып күрә. Шагыйрь кечкенә генә тормыш ваклыкларыннан зур бер манзара китереп чыгара, шагыйрь ул бәләкәй генә вакыйгалардан, фактлардан киң, зур бер хәятның төрлеләнүен, биекләнүен, үсүен күз алдына китереп куя. +Шагыйрь - шагыйрь ул; аның алдында байлык, ярлылык, дәрәҗәлек, түбәнлек, матурлык, ямьсезлек, яхшылык, начарлык, назиклек, дорфалыкларның мәгънәсе, эчке каты - бөтенләй башка, ул нәрсәләрнең кыйммәте, базары, хасияте - бөтенләй башка. "Гакыллы" халык алдында иң шәп хисап ителгән акча шагыйрьнең җирәнүен уята. "Гакыллы" халыкның идеалы, гаяи әмәле булган "тук" тормыш шагыйрьнең саруларын кайната. "Гакыллы" кешенең күз нурын ала торган дәрәҗәле булырга кызыгу шагыйрьне шаркылдатып, рәхәтләндереп көлдерә. Шагыйрь - шагыйрь ул, "гакыллы" кеше күзе берлә караганда, гакылсыз ул, ахмак ул. "Гакыллы" кеше күзе берлә караганда, практический тормышның теге ягына чыгып утырган чудак ул. Менә шундый кимчелекләре, шундый артыклыклары берлә табигать безгә дә, татар дөньясына да, татарның Идел буена да бер шагыйрьне тудырып җибәрде. Аңа Габдулла исеме кушып, йөрәгенә шагыйрьлек куәсе тутырып, аны табигатьтә булган көенчә тормышымызга атты. +Бөтен татар дөньясына: "Мәгез, сезгә дә чын бер алмаз бирим, ләкин, сырлавы-кырлавы сезнең эш", - дип яратылган көенчә бүләк итте. +Татар тормышы Габдулла малайны кулдан-кулга йөртеп, берничә мәртәбә Печән базарына чыгарып саттырып, сасы бер мәдрәсәдә тончыгып беткән "гыйлемнәр" укытып, Казанның былчырагыннан туйганчы коендырып, чумдырып, татарның матбугат галәмендә өстерәттеп, сөйрәтеп, яңадан табигатькә кайтарып бирде. Ләкин шул өстерәлүләр, сөйрәлүләрдә Габдулла үзенең мыскыллап караган төсенә буяп, әллә никадәр шигырьләр калдырды. Бер чумып, бер батып үткәргән кыска гомеренең матур чакларында матурлыгы берлә дөньяның беренче дәрәҗә шагыйрьләреннән ким түгел кыйммәте шигърияле шигырьләр бүләк итте. +Бу көн Габдулла юк. Ул үлде. Аның үлгәненә ел да тулды. Аның иткән хезмәтләрен санарлык вакыт җитеп бетмәсә дә, аның бүләк иткән байлыкларын киштәсе, шүрлеге берлә белергә вакыт җитмәсә дә, аның тормышына бер карарга, аның шагыйрьчә тормышына карарга вакыт җитте. +Тукайны табигать безгә эшләнмәгән, халис көенчә бирде. Татар тормышы шул чын алмазны үзендә бар бөтен куәте берлә ялтырарлык иттереп кырлый, сырлый белдеме? Татарның аңлы кыйсеме шул алмазның урыны милләтнең йөрәге тибә торган кадерле йирдә икәнен аңлап, аны урынына куя белдеме?.. +Татар милләте табигатьнең шул зур куәтеннән кирәк кадәре файдалана алдымы? Татарның аңлы кыйсеме аның зур көчен әрәм итмәдеме, исрафка сарыф итмәдеме? +Шагыйрьнең шигырь куәте үсүе өчен аның балалыгында йомшак, татлы ана сөюе аны чолгап алырга кирәк, шагыйрьдән ачык күзле, өмидле шагыйрь ясар өчен аналык шәфкате, аның бала чагындагы бөтен җәрәхәтләрен сөю берлә юарга кирәк. Мескин Габдулламыз нә ана шәфкатен күрә алды, нә анасының кочагында ауный-ауный үсә, киерелә алды. +Шагыйрьнең шигърият куәсенең үткерләнүе, чарлануы өчен шагыйрьнең егетлеге, шагыйрьнең яшүсмерлеге, мәхәббәт-гыйшык арасында үтәргә кирәк, шагыйрьнең шигыре ... нечкә кылычтан үткен булсын өчен, аның күңеле Мәҗнүндәге мәхәббәт куәсеннән артык көч берлә гыйшык утында янарга кирәк. +Шагыйрьнең шигыре матур, татлы, ямьле булсын өчен, аның яңаклары, күзләре, иреннәре, сөйгәненең үбүләре, кочулары берлә бизәкләнергә кирәк. Балалыгында шәфкать күрсәтмәгән татар тормышы Габдулланың егетлегендә дә аңарга мәрхәмәтен ачмады. +Бүгенге көндә Габдулланың шигырен укый-укый еглаучы татар кызларының берсенең дә пакь мәхәббәтен аңарга татырга насыйп итмәде; аның нечкә шагыйрь күңеленең яшерен почмакларын ачарлык иттереп, аның бөтен күңеленә кереп утырырлык иттереп, аның бала вакыттагы өшеп туңган йөрәген елытырлык иттереп бер пакь кызга, бер ак хатынга очратмады. +Ул ятим үсте. +Ятим яшәде. +Ятим үлде. +Ул ялгыз яшәде. +Ялгыз үлде. +Менә бу кечкенә генә кебек вакыйга - Габдулланың тормышының кечкенә генә бер сызыгы аның бөтен тормышына тәэсир итте, аның бөтен шигырен үзенең буявына буяды. Иң зурысы: аның куәи шигъриясе ачылып йиткән чагында гына үлеп китәргә сәбәп булды. +Габдулланы чахотка үтермәде. +Габдулланы йөрәк елысы юклыгы, бер татар кызының аны сөймәве, бер татар кызының аны "шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев җәнаплары" димәенчә, Габдулла гына дип карамавы үтерде. +Габдулланың хосусый хәятының гына түгел, әдәби тормышының да фаҗигасы менә шунда. +Габдулланың кадерле гомерен былчырак урыннарда үткәрүенең сәбәбе дә, Габдулланың үзе һич кыйммәт бирмәгән кешеләр берлә уралып, чолганып, әвәрә булып йөрүенең башчысы да менә шунда - суык йөрәкне елытырга урын юклыгын, шул туңган бәгырьне эретерлек сөйгән юклыгын Габдулла, шагыйрь Габдулла моны сизә иде. Сизә генә түгел, шул авыр хиснең астында изелә иде. Шул сизү аның йөрәген ашаганны тоймас өчен, ул үзен үзе онытырга, сонгый иттереп онытырга мәҗбүрият хис итә иде, оныта иде. Мәгаттәәссеф, күп вакытта үзенең бөек шагыйрь Габдулла икәнен дә онытып җибәреп, тозсыз, татсыз шигырьләр дә язып ташлый иде. +Мәшһүр мөхәррир Ибсен үз-үзенә: "Олуг кеше - кем?" - дип сөаль бирә дә, үзе шуңарга: "Олуг кеше - бәхетле кеше, олуг кеше - язмыш аңарга ярдәм иткән кеше", - дип җавап бирә. Безнең Габдулламызга да язмыш ярдәм иткән булса иде, язмыш аны Казанның сасы номеры урынына пөхтә генә, ару гына, җанлы гына ояга утырткан булса иде, аның тирә-юнен йомшак табигатьле хатыннар белән чолгап алып, үзе сөйгән кара күзле, кара кашлы бер кызны аңар йөрәк иптәше иткән булса иде. Габдулла ниләр-ниләр эшләмәгән булыр иде?! Габдулла татар шигырен нинди- нинди кыйм мәтле әсәрләр берлә бизәкләмәгән булыр иде?! +Габдулланың бу яктан бәхете булмады. Шул сәбәптән без Габдулланың тудырганыннан кыйммәт ягыннан әллә ничә өлеш кыйбатлы әсәрләрен күрә алмадык, күрә алмаячакмыз. Табигатьнең биргән алмазыны кырлый, сырлый алмадык, аның төрле төстә уйный торган нурын ялтыратырлык вазгыять бирә алмадык, аны алмаз көенчә йиргә күмдек. +Габдулланың йөрәк елысына туймауда, Габдулланың куәи хосусиясенә йомшаклык, нечкәлек бирмәүдә мин хосусый бер-бер хатынны, йә бер кызны, яисә бөтен татар дөньясының хатын-кызын гаепли дип уйланылмасын. Бу фаҗигада гаеп кенә бар, гаепле юк. Гаепле булса - татарның бөтен тормышы, бөтен тормышының китеше... +Бу - безгә каршы язмышның ыржаеп көлүе, безне мыскыл итүе; бер татарның әдәбиятын ясаучы, бер нигезен салучы Габдулланың хатын-кыз мәхәббәте дигән җитмеш төрле авырудан дәва булган даруның юклыгыннан җимерелүе - моңанчыга кадәр безнең хатын-кызга каршы иткән золымымызның җәзасыдыр. +Иске гаепләремез өчен тарихның безнең яңакка ялтыратуыдыр. +Татарның тупас, дорфа тормышына матурлык, ямьлелек, күркәмлек тудырыр өчен яратылган Тукай ямьне, тәмне күрмәенчә, ач-мохтаҗ, ялангач, ялгыз көенчә үлде. Татар тормышындагы суык тан - зәмһәрир суыгыннан туңып-катып үлде. +Суык калебне елытырлык, туңган күңелне эретерлек, каткан күзләрне яшьләндерерлек, үлгән өмидне тудырырлык, үстерерлек матур, ямьле шигырьләр бүләк итеп үлде. +Киләчәктәге буынның шагыйрьләре туңмасын, өшемәсен өчен елы тудырып, кояш чыгарып үлде. Язгы көндә, агачлар яфрак атканда, гөлләр чәчәк чыгарганда, кояшның нуры көлә-көлә бөтен дөньяны үпкәндә, аның елысы, сөя-сөя, Татарстанның болыннарын, яланнарын, урманнарын кочканда, суыктан, эчке суыктан туңып үлгән Тукайның фаҗигасын без һичбер вакыт хәтердән чыгармаячакмыз. Һичбер вакыт шул фаҗига өчен еглаудан күземезне алмаячакмыз. +Чөнки Тукай фаҗигасы - безнең фаҗигамыз, чөнки Тукай фаҗигасы - милли фаҗигамыз. +МИРЗАЛАРЫМЫЗ +Безнең мирзаларымыз - элгәредән рус мәктәпләрендә укып килгән интеллигентларымызның - үзләренең милли вазифаларыны тутыра алмаганнарында хәзер беркемнең дә шөбһәсе юк. Халкымыз мәгарифкә, гыйлемгә иң мохтаҗ вакытта, халкымыз бөтен тарафыннан томаланган кара болытлар астында һавасызлыктан тончыгырга җитешкән чакта шул халыкның өстенә басып тора торган мирзалары, укыганнары шул фаҗиганы күрмәделәр, дөресте, күрә алмадылар. Шул йөдәгән, йончыган халыкка барып, үзләрендә кирәкмәгәнгә сакланып тора торган гыйлем, мәгариф нурыны аз гына да сибә алмадылар. +Бер тарафта халык йөдәде, йончыды, авыруыннан коты очып акырды, бакырды. Икенче тараф шул авыруга ярый торган даруны кулына тотып, халыкка арты берлән әйләнеп, эш юкка эч пошу авыруына сабышты. Шуны язар өчен эт артыннан, рус галәменең былчырагы артыннан чапты. Тончыгучы халык нәзакәт берлән генә "мирза әфәнде, бик авырыйм, ярдәмдә булынсана" диярлек тәрбия күрсәтә алмады. Мирза әфәнде дә: "Ник соң монда бу кадәр сасы, ник соң бу һавасызлык, тукта, тор әле, элгәре тәрәзәне ачыйк, аннан соң авыруны карармыз, йә әле, бисмилләәһир-рахмәәниррахим", дип, тәрәзә ачарлык халкына мәхәббәт күрсәтә алмады. Тамырларыннан бер кан ага торган, бер бабаның, бер ананың балалары, бер тарихның үксезләре берсе бер якта эшләүче юкка ярлыланды, фәкыйрьләнде, искедән калган бабалар байлыгыны базарга чыгарып бетерде, икенчесе эшләргә урын юкка, белгәннәрене тормышка чыгарырга җае юкка бар көчене, куәтене йә юкка борды, яисә, рус галәменә кереп китеп, аның хезмәтенә мохтаҗ түгел халыкка көчләп-көчләп куәтене бирмәкче булды. Алар аны ят күрмәсен өчен, исемене Пётр итте, Фёдор итте. Үзенең татарлыгыны яшерде. Руслар алдында алардан да русрак күренергә тырышты. +Шуны күреп, теге халык тагы курыкты, тагы ныграк тәрәзәне томалады. Ишектән, тишектән җен-пәри кермәсен өчен, тишектошыкны аятьләр укып сызды, тагы ятты. Һава бөтенләй бетте. Өй эчендә торырлык калмады, бик күп кеше һавасызлыктан авырып китеп, саташа башлады. Бик күбесе башларының уйлар куәтене югалттылар, кайберсе, шул тончыгуга чыдый алмаенча, пәриләр, җеннәр керсә керсен дигән кебек, ачудан тәрәзәне тибеп ваттылар. Кечкенә төнлек тәрәзәсеннән аз гына һава керде, аннан өйнең тышы күренде, тәрәзәнең янынук килгәннәре тыштагы яктан үзләренең агайэнеләрен - мирзаларны - күргәч, тагы татарчалашып: "Килеңез, килеңез, ишекне ачыңыз, тончыгалар, тончыгалар", - дип кычкырды. +Уйламаганда ишетелгән шул тавыш мирзаларга ят тоелды, кайберсенең ачуыны китерде, шул тавышны ишеткәндә, йөзенә аңлаган галәмәт чыкканны күрше руслары күреп, моның татарлыгында шөбһә итмәсеннәр дип, тагы ераграк китте. Кайберсенең күңелендә шул әче тавыш вөҗдан газабы уятты, ул йөзе, чырае сытылып, тегенең янына килеп: "Ә, аңладыңмы, егет, йә, тормыш өйрәттеме? Кил менә монда, йә ... тукта әле, нишлик... йә...хәзер әйтәм. Син бик тупас, дорфа. Фу! Фу!... Бераз нәзакәткә өйрән соң?" +Халык баласы шул дорфалыкларны, кимчелекләрне кабул итеп, мирзаларны юлбашчысы иттереп алга таба атламакчы булды, ләкин, элгәре ышанмау үзәккә үткәнгәме, ул беренче адымнан соң ук: "Кая алып барасың?" - дип сорады. Мирза, ул сөальне көтмәгәнгә, ык-мык килде. Халык аны читтә калдырып, үзе китте юл эзләргә, үзе сукмак сугарга тотынды. Моннан гомум өчен файда булдымы, зарармы? Улсы башка мәсьәлә. Аны ачып карау минем бу мәкаләдә тоткан ноктам түгел. Ләкин шунысы хәзер тәмам ачык мәгълүм: мирзаларда шул вакытта җитәрлек куәт булмаганга, укыган дигән халкымызда шул кайнаган халыкны, шашкан халыкны алып барырга куәт, халык аңлый торган юлны белү булмаганга, алар үзләренең юлбашчылык рольләрене үти алмаганнар, алар үзләренең бөлгәнлегене белдергәннәр. Шуннан соң гына берләшкән, тиң күрешкән шул ике бүлек бик тиз аерылдылар, бик тиз үз юлларына киттеләр. +Хәзер бөтен татар хәрәкәтендә мирзалар йә бар, йә юк дәрәҗәсендә. Булганнары да үзләренең тоткан урыннарына муафыйк дәрәҗәдә роль уйный алмыйлар. Алар халык кешеләренең артыннан баралар, хәрәкәтнең койрыгында селкенәләр. Шул гайре табигый төсле күренгән роль бүлешү, төптән карасаң, бик табигый: халык теге вакытта мирзалар аларны ташлап киткән өчен, хәзер үзе аякка баса башлагач, аларны түренә утыртмыйча, алардан иске гөнаһларының үчен ала - бу шулай булырга тиеш иде, шулай булды. Ләкин асыл мәсьәлә анда түгел, асыл мәсьәлә - ник халык берлә укыган сыйныф берсен-берсе аңлашмас дәрәҗәдә аерылдылар, ник хәзер дә, арада коймалар җимерелгәннең соңында, берсенә-берсе шөбһәсез иттереп карый алмыйлар? +Бездә бит боларның бер сыйныфы коллар, икенчесе бәкләр булмаган. Бездә бит крепостной право булмаган! Бездә бит боларның берсе - законның өстендә баш булып торган түрә, берсе - тегеләрнең камчысы төшәр өчен генә яратылган мәхлуклар булмаган. Шулай булса, шул зур аерманың сәбәпләре ни? Болар икесе ике төрле рухани гамилләрнең астында яшәгәннәр. Болар икесе дә бер-берсен аңламый торган, берсе-берсене истисна итә торган тәрбиядә үскәннәр. +Халыкның бөтен эчке тормышы муллалар, суфиларның монополиясенә бирелгән, аларның рухани тәрбияләре сөннәтче бабайның шәҗәрәсе буйлап килгән, мирзаларның тәрбиясе, үсүе, идеаллары "Онегин" булуга таба борылган. Аларның рухани тәрбияләре рус әдәбияты, рус музыкасының кочагына атылган. Шул ике юлдан бара торган халык киткән саен ерагая барганнар, киткән саен аерыла төшкәннәр. Бер мәсләкнең ике завиясе берлә бара торган юлчылар кебек, кушылмаска, берләшмәскә дип киткәннәр. +Ләкин шул ихтыярсыз аерылышуга чынлабрак карасак, шул бүленүне ике тарафта бетерергә тырышсак, бу яктан ары якка чыгарга күпер тапмас идекме? Шул күпер элгәредән булмаганмы? Булган. Моңгаенчага кадәр шул күпер ябылып торган булса да, хәзер инде халык тарафыннан ачылды. Ул тарафтан да ачылып, аннан да халыкның йөгереп бара торганына каршы-каршыга килү башланырга кирәк. Безнең әдәбиятымыз, безнең музыкамыз, безнең те атрымыз халкымызның тойгысы нечкәрү, халкымызның мәдәни шомалыгы арту, халкымызның төшенчәләре биегәюгә хезмәт итәчәк бу юлда, шөбһәсез, укыган сыйныфымыз, мирзаларымыз алда торырга, алда барырга кирәк иде. Шул мәсьәлә башлангач та, алар шуның уртасында, үзәгендә булырга тиеш иде. Консерваториядә укыган бер туташымызның музыкамызга хезмәте бөтен татар дөньясында чыга, үсә торган музыканың теориясен белмәүче музыка сөючеләрнең хезмәтләреннән әллә никадәр артык булачак. Театральный школа бетергән бер туташымызның театр башында булуы татар театрының әллә никадәр хиссиятен күтәрәчәк, татар типлары тудыруга әллә никадәр зур хезмәт итәчәк, тарих вә филология фәннәрен университетта бетергән бер мирзаның әдәбиятка якын торуы, шул юлда хезмәт итүе әдәбиятымызның әллә никадәр яңгы азык алуына сәбәп булачак, яңгы юлларга керүенә хезмәт итәчәк. Шунысын онытырга ярамый, бу күпер - соңгы күпер, бу кул сузу - соңгы кул сузу. +Халык тарафыннан башланган шул эшнең дә үзләренә файдалыгыны теге тараф аңламаса, үзләренең шул бер бүлек булып торулары эчендә халыктан килгән таза, нык канны алырга ихтыяҗлары бар икәнен белмәсәләр, сәяси вә мәдәни хәрәкәтләремездә мәгълүб булган кебек, бусында да җиңеләчәкләр, арттан килә торган көчле халык балалары бу юлда да аларны таптап китәчәкләр. Аларның үскәннәре, яшәгәннәре татар тормышында һичбер эз калдырмаенча бетәчәкләр, китәчәкләр. Имтихан башланды. +Ләкин мирзалар, укыганнарымыз арасында шул эшләргә ярарлык шул авыр вазифаларга кушылырлык кешеләр бармы? Аларда шул зур хезмәтләрнең йөген күтәрерлек мәгънәви көчләр, куәтләр бармы? +Бу сөальләрне мин куймыйм, моны тормыш куя. Бу сөаль генә дә түгел, бу - имтихан! Шул имтиханны тоту-тотмау аларның киләчәктә татар тормышындагы рольләрен билгеләячәк, аларның урыннары түрдәме, ишек төбендәме, ишегалдындамы икәнне тәгаен итәчәк. +Күпер ачык, юл иркен, боерсыннар! +БЕЗНЕҢ ЮЛЫМЫЗ +Киң Русиянең өлкәләренә җәелгән төрек-татар баласының без киләчәктә мәдәни бер милләт булып яшәвен күрәсемез килә. Күп миллионнарга саны ирешкән бу халыкны, мөселман динендә улдыгы хәлдә, каумиятен югалтмадыгы хәлдә, Аурупа мәдәниятен кабул итеп, шул мәдәниятне үз рухына сугарыр, шул мәдәнияттән үзенең хәятына кирәкле көчләрне сайлап ала белер дип ышанамыз. +Киләчәктәге тормыш тартышлары элгәреге замандагыга караганда йөз мәртәбә, мең мәртәбә авыр буласын күземез берлән күреп торганда, иске замандагы кебек, үземезнең иске-москы мәгълүматымыз, иске-москы мәдәниятемез, чери башлаган йоламыз, черегән гадәтемез берлән генә күрше милләтләр алдында үземезне сакларга көчемез йитешүенә инанмыймыз. Күрше халыклар эчендә эреп бетмәс өчен, тирә-юнемездән дөбердәп килә торган Аурупаның мәдәнияте, гыйлеме, тиҗарәте, һөнәре, әдәбияты, музыкасы, фәхеше, ялганы, шарлатанлыгы алдында күмелеп калмас өчен, без күршеләремез коралланган корал берлән кораллануны лязем табамыз. Эремәс өчен, бетмәс өчен, үземезне үз милли гөруһ эченә тыгарга, милли күбә тимерен кияргә фарыз дип ышанамыз вә шул күбә тимерене элгәреге замандагы тутыгуларыннан арчу лязем, шуның черекләрен яңгы корыч, яңгы милли тимер берлән сипләү фарыз дип беләмез. +Шуның өчен безнең хәзерге матбугатымыз, әдәбиятымыз, мәктәбемез, мәдрәсәмез, җәмгыятьләремез, театрымыз, музыкамыз, тиҗарәтемез вә бөтен иҗтимагыятемез шул милли күбә тимерен ныгытырга корал булырга тиеш дип иман итәмез. Шуларның һәммәсен Русиядә төрек-татар баласының хәят тартышуында, мәдәни ныгуында көчләнүенә хезмәт итәргә тиеш, дип катгый итеп әйтәмез. +Менә шул юлга хезмәтне милли хезмәт итеп таныймыз, шул юлда тырышып көч сарыф итүне җәмгыятькә хезмәт дип аңлыймыз, шул юлда сарыф иткән көчләрне, түгелгән гайрәтләрне тәкъдир итәмез. +Шул юлда хезмәт иткән затны - кирәк ул бер мөгаллим булсын, кирәк ул бер мөдәррис булсын, кирәк ул малы берлән халкына хезмәт итә торган аңлы мөселман булсын, кирәк милли сәхнәсен тудырырга тырышучы бер артист булсын, кирәк милли моңны бүләк иттереп калдырырга тырышучы музыкант булсын, кирәк халыкның рухында исламиятнең нигезләрен ныгытучы имам булсын - безнең сафдашларымыз, безнең иптәшләремез, безнең берлән бергә баручы юлдашларымыз дип беләмез. +Кулымыздан килгән мәгънәви көчне аларга бирергә тырышамыз, эчемездән генә булса да аларга рәхмәт тавышларын әйтеп торамыз. +Ләкин шул милли гаягә омтылганда, шул милли киемне төзәтергә тырышканда, ямауга куелачак материалларны без бик нык күздән кичерү, милли күздән кичерүне лязем табамыз. Шуның өчен бара торган юлымыздагы һәммә борылгычларда, юлның һәммә аерылышларында туктап торып, кайсысы безнең максатка илтә, кайсы кара урманга кертә, кайсы караклар, качкыннар оясына төртелә дип тукталып торамыз, торырга мәҗбүрият хис итәмез. +Шуннан соң юлның матураеп ком сибелүенә карамаенча, юлның буендагы утыртылган агачларның матураеп, күләгә биреп тору ларына гына кызыкмаенча, бабайлар кайдан йөрделәр икән, ничек хәрәкәт иттеләр икән дигән уйга төшәмез. Аларның исләрен иснимез, аларның тарихи вакыйгаларын хәтерлимез. +Күз алдымыздагы Касыйм ханнары, мирзаларының рус князьләренең бармак ишарәләре берлән хәрәкәт итүләре, Казан халкының җиңгелгәннән соң, керпе кебек бөтәрләнеп ятып, үз эчендәге куәт берлән генә, күршеләргә һичбер төрле таянмаенча, үзен үзе саклавын хәтерлимез. Шуннан соң чыккан нәтиҗәләрне күздән кичерәмез. +Касыйм мирзаларының халыкларына иткән хезмәтләре - Казан, Әстерханны руска алып бирүе... +Казанның иткән хезмәте - үз эчендә үзен үзе динендә, үз милләтендә саклап килүе. +Тарихның башка сәхифәләрен ачамыз. Күз алдымызга төрек йилкәсенә арка таянган Багдад хәлифәте, чит мәмләкәтләргә арка таянган төрекләрнең әхраре фиркасе, дахили идарәсендә күрше кавемнәрнең ишарәсе берлә йөрүче милләтләр килә. +Нәтиҗә һәммәсендә дә бер. +Шуннан үземез өчен бер фикер чыгарамыз: безгә үземезнең мәдәни яшәвемездә үз көчемезгә генә ышанырга кирәк, үз халкымызның гына матди-мәгънәви көче берлән барырга тырышырга кирәк. +Менә шул ноктадан карап, без күршеләремезнең карагруһларына арка таянып эшләргә теләгән бүлекне, халыкны иң әүвәл хата итә дип, юлыннан чәвермәкче буламыз. Шул юлда гыйнад итсә, тискәрелек күрсәтсә, халкыбызга хыянәт итә дип ышанамыз. +Казан тирәсендәге муллаларның, үрәдник-фәлән берлән танышып, донослы юлга кертеп йибәрүләрен, сагыяләрен без милли җинаять итеп хисаплыймыз. +Безнең бер милләт булып яшәвемезгә дошман даирәләргә арка таянып, иптәш булып мәйданга чыгарга теләгән фиркаләргә, бүлекләргә сатлык-хаин дип ышанамыз, иман итәмез. +Шундый бозыклыклар халык арасында җәелмәсен өчен, аларны мөмкин кадәр баштан ук бетерергә тырышамыз, чит көчкә таянып түгел, халкыбызның милли аңына таянып, шуларның дошман көчләре, иң тугрысы, безгә дошман көчләрнең кораллары икәнен күрсәтергә, аңлатырга тырышамыз, шуны аңлатуны үземезнең милли бурычымыз дип ышанып эшлимез. Безнең фикеремезчә, әле безнең милли могадәләмез савыгып йитмәгәнгә, милли күземез үткерләнеп өлгермәгәнгә, һәрбер хәрәм эшне кычкырып әйтеп, халыкның дикъкатен җәлеп иттерүне лязем табамыз. +Без, әле халык үзенең аңы берлән кайсысы яхшы, кайсы ярыйсысын, кайсысы начар икәнен аерып бетерерлек хәлгә килмәгәнгә, халыкның шул аңын бутый торган һәрбер хәрәкәтне тәнкыйть итәмез. +Белгәнемезне әйтәмез, гыйнад иткән кешеләрнең алган юллары милли юлга зарарлы икәнен кычкырып әйтүдән һичбер тартынмыймыз. +Шуның өчен милли агачымызның тамырын кисәргә җыелган берничә хаиннең балтасына, кемгә генә сап булырга теләсә дә, аның былчырак максатка хезмәт итүен белдерәмез, игълан итәмез, халыкны агяһландырыр өчен шулай итүне үземезгә лязем табамыз. +Шул эшләрне һичбер кешегә шәхси дошманлыктан яисә бербер төрле зурмы, кечкенәме матди мәнфәгать артыннан эшләмимез, милли идеалымызны саклау өчен лязем дип ышанганга, вөҗданы миллиямезнең кушуы буенча эшлимез. Милләтемезнең киләчәге алдында өстемезгә фарыз булган бурычны үтимез. +Киләчәк буынның ләгънәтеннән котылыр өчен, хәзерге буынның саңгырау колагына азан кычкырамыз. +Әлхәмделиллаһ, моңганчы караңгы көндә дә, карлы-бозлы ягъмур яуганда да без азан вакыты йиткәнен онытмадык. +Аллага шөкер, нинди авыр көннәрдә дә дошман көчләре алдында тибелеп-сыгылып, милли рәзаләт япмадык. +Халкымызга иманымыз - алган юлымызның тугрылыгына иманымыз безне киләчәктә дә шул сәфаләт, рәзаләттән сак лаячактыр. +СЪЕЗДЛАР АЛДЫНДА +Бу көнге номер гәзитәмездә бердән ике съездның игъланы басыладыр. Берсе - бөтен Русия мөселманнарының съезды, икенчесе - мөгаллим, мөгаллимәләр съезды. +Боларның икесе дә - безнең мәдәни, сәяси тормышымызда бик зур урын тоткан ике бүлегемезнең съездларыдыр. Боларның икесенең дә иткән мөзакәрәләре бөтен Русия мөселманнары өчен фәүкылгадә әһәмиятледер. Боларның икесенең дә чыгарган карарлары - Русия мөселманнарының хәятларына, бөтен тамырларына кадәр тәэсир итәчәк карарлардыр. Шуның өчен бу ике съездга да зур дикъкать белән хәзерләнү, зур көч белән кушылу - әһле булган һәр мөслим, мөслимәнең бурычыдыр, вазифасыдыр. +Иң әүвәл мөслимәләр съездын алыйк: моның никадәр зур икәнен, бу съездның никадәр әһәмиятле икәнен сөйләп торасы бармы? +Бар шул. Бу никадәр бәдиһи булса да, сөйләп торасы бар шул. +Һәркемгә мәгълүм: безнең төрек-татар хатыны һичбер вакыт изелеп, кол булып тормаган. Безнең бабайларымыз, Урал елгасын үтеп, атларын йөздереп, Иделне кичеп, Аурупага аяк басканда, Аурупадагы бөтен халыкларга үзләренең баһадирлыкларын танытканда, алар белән бергә, безнең әбиләремез дә бар иде. Безнең батыр бабаларымызның янында, бер адым калмаенча, алар да хәрәкәт итәләр иде. Карпат таулары йомры тояклы төрек атының аяк астында тапталганда, Балкан таулары төрек угланнарының сукмаклары белән бизәкләнгәндә, саф башында безнең хатыннарымыз, кызларымыз да бергә иде. +Искиткеч баһадирлык белән үзенең флагын күтәрер өчен никадәр тырышса да, рус гаскәре аяк эзен күрмәгән Маҗарстанда төрек байрагы җилбердәгәндә, төрек-татар хатыны ире, угылы белән бергә иде. +Русиянең бөтен вилаятләрен татар гаскәре биләгән чагында, Русиянең бөтен әтрафында татар кануны хөкемен йөреткәндә, татар-т өрек хатыны ире белән бергә иде. +Кайгысында, шатлыгында бергә иде. Сугышында, солыхында бергә иде. +Казан ханлыгы заманында татар хатыны ире белән бергә гаскәр иде. Ире кебек бергә идарә башында иде. Ире кебек хан да иде. +Казанның соңгы гакыллы ханнары Сөембикә булса, Казанның кальгә өстендә, кальгәсе эчендә дә руслар белән сугышкан, актык канына кадәр сугышканнар да татар хатыннары иде. Ирләре белән бергә шәһит булган татар хатын баһадирлары иде. +Казан мәгълүб булып, русларның залим түрәләре итмәгән җәбер, кылмаган золымны калдырмаганда, татар хатыны ире белән бергә иде. Ул ире белән бергә төрмә дә күргән, җәбер дә күргән, ире белән бергә дар агачына да асылган иде. +Шуның өчен дә төрек-татар хатыны һәрвакыт үзенең вазифасы башында була белгәнгә, төрек-татар хатыны, һәрбер авырлык алдында башын имәенчә, иманын зәгыйфьләндермәенчә, Алланың боерганын күрергә разый булганга, күргәнгә, без бер милләт булып, без бер дин әһеле булып яши алган идек. Хатыннарымыз, аналарымыз, әбиләремез безнең милли барлыкларымызны үзләренең җаннары, тәннәре белән саклап килә алганга, килгәнгә, без аерым бер мәдәният белән яши торган миллиятләремезне саклый алдык. Аларның ныклыклары аркасында рус диңгезендә эреп бетмәдек. Аларның солбиятьләре аркасында христиан галәмендә изелеп юк булмадык. +Хатыннарымыз безне сакладылар, безнең гореф-гадәтләремезне, безнең җолаларымызны, безнең милли симамызны сакладылар. Безнең телемезне, безнең көемезне, безнең моңымызны кара көннәр, йолдызсыз төннәр арасыннан өстерәп килделәр. +Бу көн әдәбиятымыз мәйданга чыкса, бу көн музыкамыз, көемез юлга салынса, бу көн телемез әдәби хәленә китерелсә, боларның иң төп хезмәтчеләре, боларның иң баш каһарманнары - хатыннарымыздыр. +Алар шул милли, мәдәни хезмәтне бөтен тарафтан килгән салкын, суык җил искәндә эшләгәннәр, алар шул вазифаны золымҗәбернең иң модадагы вакытында, мөселманнарны мыскыл итү, тәхкыйрь итүнең түрәләр кашында иң файдалы бер кәсеп итеп танылган вакытында эшләгәннәр. +Ләкин вазифа, бурыч әле аның белән генә бетмәгән. Татартөрек хатыны алдында тагы зур бурыч туган. Ул да - хөр Русиядә хөр гражданка булу, була белү. +Хөр Русиядә үзенең хокукы өчен хөрчә тартышу, үзенең истикъбале, үзенең киләчәге өчен хөрчә бина төзү. +Менә шул мәсьәләләрне мөзакәрә өчен, шул мәсьәләләр хакында карар чыгарыр өчен, менә шул мәсьәләләр хакында бергәбергә эшләр өчен, шул Русия мөселманнарын бер байрак астына җыяр өчен, мөслимәләр Казанда съезд ясыйлар. +Хөр Русиядә хөр мөселман хатыннарының урыннарын тәгаенләр өчен, аның хокукын билгеләр өчен съезд ясыйлар. +Моңарга сөенмәскә мөмкинме? Русиядәге мөселманнарның киләчәген парлак күрәсе килгән һәрбер кеше яртымыз булган хатыннарымызның шул мәдәни, сәяси адымнарына сөенмәскә мөмкинме? +Русия мөселманнарының өстенә төшкән зур сәясәт йөген хатыннарымыз да, тартышыр өчен, бергә җыелуларына, бергә тартыр га тырышуларына сикерә-сикерә шатланмаска мөмкинме? +Чын мөселман кешегә, йөрәгендә төрек каны тибә торган, тамырларында бабаларның хәләл каны ага торган төрек-татар угылына мөмкин түгел шул зур туй алдында биемәскә, мөмкин түгел. +Без дә бөтен саф күңелле мөселманнар белән бергә, без дә бөтен хәләл канлы төрек-татар угыллары-кызлары белән шул зур эшкә сөенәмез. Алдан ук эштәге ханымнарымызны тәбрик итәмез. Алдан ук аларга муаффәкыять телимез. +Мөгаллимнәр, мөгаллимәләр съезды роле кечкенәмени? Моңанчыга кадәр татар-төрек дөньясының рухын ашландыручылар кемнәр иде? Моңанчыга кадәр төрек-татар баласына үзенең газыймәтле тарихын сөйләүче, үзенең парлак киләчәгенә өмидләндерүче кемнәр иде? +- Мөгаллим, мөгаллимәләр иде. +Авылларда, шәһәрләрдә мәктәпләр ачучы, бөтен караңгы почмакларда гыйлем шәмен яндыручылар кемнәр иде? +- Мөгаллимнәр, мөгаллимәләр иде. +Кара көч белән тартыша-тартыша, ачлык-мохтаҗлыкта изелүчеләр, тирә-юньдәге кара пәрдәне үтә алмаенча туңып үлүчеләр, чахоткага эләгеп, чәчәк вакытларында шәһит булучылар кемнәр иде? +- Мөгаллимнәр, мөгаллимәләр иде. +Залим түрәләрнең, дуңгыз инспекторларның, ахмак чиновникларның капризлары, хөкемнәре белән авылдан-авылга куылган, өлкәдән-өлкәгә сөрелгәннәр кемнәр иде? +- Мөгаллимнәр, мөгаллимәләр иде. +Менә хәзер шулар безнең мәдәни, милли хезмәтчеләремез, тарихның өстләренә йөкләгән мәсьәләләре хакында съезд ясыйлар. Үзләренең хокуклары хакында, үзләренең укытулары, тәрбияләре хакында киңәш мәҗлесе ясыйлар. +Моңанчыга кадәр халкымызны гыйлемле, белемле итеп торган остазларымыз, хәлфәләремез, мөгаллим, мөгаллимәләр киләчәк тормышта, хөр Русия тормышында яшь буынны ничек тәрбияләү хакында съезд ясыйлар. +Элгәреге караңгы көннәрдә үз вазифаларын үти белгән мөгаллимнәр, мөгаллимәләр, кояш чыгып, көн яктыргач, ничек эш башлау хакында программа төзиләр. +Залим, җәбер идарә астында вазифалары башында була белгән мөгаллим, мөгаллимәләр яңгы дөньяда саф башында булырга ашкыналар, милли нигезне тудыруга беренче ташны салу мөсабәкасынә үз өстләренә төшкән бурычны үтәр өчен чабышалар. +Рәхим итеңез! Мәктәп-мәдрәсә сезнең хезмәтеңезне көтеп тора. +Киләчәк буын сезгә таба өмид күзен текәп тора. +Бөтен халыкка игълан ителгән хөррият безнең мөселманнар өчен фәгыйлияткә чыгып урынлашуында сезнең шифалы кулларыгызга карап тора. +Яңгы гына күтәрелгән милли хәрәкәт байрагы җилбер-җилбер җилбердәсә дә, күтәргән агачы ныгуны, шуны ныклап йиргә утыртуны, милли тупракка утыртуны сездән көтеп тора. +Бөтен эшеңезгә муаффәкыять телимез. Милли хезмәтеңездә рухаи без дә сезнең белән бергә! +ГАБДЕЛКАЮМ НАСЫЙРИ +(Тууының 100 елы мөнәсәбәте илә) +Шималь төрекләренең фикерләү рәвешенең үзгәреше, схоластик бер фикердән аурупача бер фикергә алышуы өчен Каюм Насыйри көрәшкән XIX гасырның икенче яртысында Идел-Урал буйларының милли һәм иҗтимагый вазгыяте гаять катлаулы иде. 1552 елда югалтылган бәйсезлек белән бергә шималь төрекләренең зыялылар катламы да бетерелгән, байлары, галимнәре, мирзасы кылычтан уздырылган һәм бөтен дәүләт оешмалары, диваннары таркатылган, җамигъ мәчет-мәдрәсәләре җимерелгән, сәяси генә түгел, хәтта дини оешмалар коруга һәртөрле киртәләр куелган иде. Шундый сәбәпләр аркасында халык тулысынча җитәкчесез ташланган. Русиягә каршы гасырлар буенча дәвам иткән баш күтәрүләр өчен "юл ачыла". +Милләтнең икътисади көчен бетерү өчен, шималь төрекләре аристократиясенең җирләре бары тик христианлыкны кабул итү шарты белән генә үзләренә кайтарылган, шул рәвешчә аристократиянең бер өлеше, христиан динен кабул итеп, халыктан ераклашкан, христианлыкны кабул итмәгән өлеше, мал-мөлкәте тартып алынып, икътисади яктан көчсезләндерелгән, сәяси хокуклары да юкка чыгарылып, гади халык - крестьяннар дәрәҗәсенә төшерелгән иде. +XVII һәм XVIII гасырларда госманлы падишаһлары үз ватандашлары булган рум (грек), болгарлар һәм әрмәннәргә төрекләрдән артыграк хокук һәм төрле ташламалар биргән бервакытта рус идарәсе Идел-Урал төрекләрен бөтен мәдәни хокуклардан мәхрүм итеп, аларны тулысынча руслаштыру, христианлаштыруны максат иткән иде. Моны тормышка ашыру өчен, патша хакимияте алдында Идел-Урал буйларында зур миссионер җәмгыятьләре корылган һәм хөкүмәт куәте белән, җәбер һәм басым ясау сәясәте белән йөз меңнәрчә төрек христианлаштырылган иде. Хәтта Казан ханлыгының мәркәзе булган Казан шәһәренең төрек-татарлары үз шәһәрләрендә яшәү хокукларыннан да мәхрүм ителгән иде. +Бу җәбер һәм изү милләтнең рухына гаять тискәре тәэсир ясаган һәм, милләтнең аякта калуы өчен, яшәешен дәвам иттерү өчен, ул кара-каршы сугыш һәм көрәш башлап җибәрергә мәҗбүр була. Русларның ул заманнарда алып барган сәясәтләре христианлаштыру булганы өчен, халыкта христианлыкка каршы нәфрәт хисе уянган, нәтиҗәдә ислам диненә тартылу көчәйгән. Мәмләкәттә дини оешмалар җимерелүе һәм мәдрәсәләр наменә һичбер шәй юкка чыгарылганы өчен, табигый, халык, бәйсезлеген саклап калган кардәш төрек кабиләләренә сыенып, Төркестан һәм Бохара мәдрәсәләрендә алган белем һәм мәгърифәтне үз ватанына алып кайткандыр. XVII һәм XVIII гасырларда исә Бохарада тулысы белән Урта гасырларга хас карашлар һәм схоластик фикерләү рәвеше хөкем сөргәнлектән, болар Идел-Урал буйларына да зәһәрле җимешләр алып кайта башлаганнардыр. Дин әһелләре, халыкның үз арасыннан чыкканлыгыннан һәм дин наменә русларга каршы актык көрәшкә әзер булганлыгыннан, халык арасында олы хөрмәт казанган һәм бик тиз халыкның әйдәп баручы лидеры булгандыр. Ләкин шул ук вакытта үзенең ялгыш фикерләрен дә халыкка тарата башлагандыр. +Бөек Катерина, Көнчыгыш сәясәте өчен, аеруча Кырымны кулга төшерер өчен, Идел-Урал төрекләренең диннәрен, ягъни исламны канунан таный, һәм дини оешмага - Оренбургта мөфтилек оештыруга һәм Казанда мәчет бинасына, һәм Казан төрекләренең шәһәргә әйләнеп кайтуына рөхсәт бирелгәндер. Бу ташламалардан күбрәк файдаланган голәмә сыйныфы булган, һәм болар гади халыкның уй-фикерләренә хаким булганнардыр. Аксөяк катлавы, кыйблаларын рус галәменә борганы өчен, гади халык белән мөнәсәбәтләрен саклап һәм халыкка җитәкчелек итә алмагандыр. Катеринаның биргән хокуклары белән Казан шәһәре һәм аның тирәсендәге халкы икътисадән файдаланган һәм сәүдә эше белән шөгыльләнә башлаган. Ул вакытларда Русия дәүләтенең идарә итү рәвеше феодаль бер рәвештә булганлыктан, крестьяннарның зур бер өлеше аксөякләр сыйныфының колы һәм крепостной крестьян булганлыктан, бу бөек авыл халкының бернинди дә икътисади әһәмияте юк иде. Сәүдәгәрләр сыйныфы исә күпсанлы сыйныф иде. Мәйданы буш булган Казан сәүдәгәрләре, Русиянең Төркестан һәм Кытай белән булган кәрван сәүдәсен тулысы белән үз кулына алып, зур байлыкка ия була һәм милләтне дә баета башлагандыр. Авылларда - мәчетләр, шәһәрләрдә мәдрәсәләр ачып, халыкны тулысы белән дини бер оешмага бәйләгәндер. Бу оешмаларның рухын шул Төркестаннан әйләнеп кайткан схоластик рухлы галимнәр булуыннан, милләтнең дәвами яшәешенә русларның руслаштыру хәрәкәтен тоткарлау сурәте илә ирешкән булса да, алар халыкны тәрәккыяткә һәм бөекләтүгә таба алып бара алмаганга күрә, халык ул вакытлардагы Аурупа, хәтта Төркиядәге гыйльми һәм фәнни тәрәккыяттән мәхрүм калдыргандыр. +Севастополь җиңелүе Русиядә зур фикри агым ачкан, рус аристократиясе мәмләкәте реформалар уздыруның "яшәү һәм үлем мәсьәләсе" булганын аңлаган, һәм Александр II нең реформалары дәвере башлангандыр. Бу агым, әлбәттә, рус матбугатында бәхәсләргә сәбәп булганлыктан, руслардагы гаребчелек һәм консерватизм юнәлешләренең чагылышы Казанга кадәр киткәндер. +Бүген тууына 100 ел тулу мөнәсәбәте илә телгә алынган Габделкаюм ән-Насыйри русларның "милли юл эзләнешләреннән" тиешле гыйбрәт алган һәм бу фикерне Идел-Урал буе халкына төшендереп, милләте өчен дөрес юнәлешле тынычлыкка куйгандыр. +Тәрбияне һәм гыйлем алуны схоластик мәдрәсәләрдә алган, чыгарма буларак, шул ук русча да белем алган бу егет тирәсендә бер яктан - гади халыкка Урта гасырларга таба юнәлешләр биргән дин голәмәсе катлавы, икенче тарафта милләттән һәм диннән бихәбәр булган, тулысынча руслашкан мирзалар булган иде. Боларның һичберсе, игътибарын җәлеп итә алмаганы өчен, [ул] карашларын аурупача фикерләү чыганагы булган Казан шәһәренең бер тарафына, Истанбулча әйтелгәндә, Казанның Бәйогълуына таба юнәлтә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Истанбулны Истанбул һәм Бәйогълу өлешләренә бүлгән күперләр бер яңа, модерн фикерләрне Урта гасыр фикерләреннән ничек аерып куйган булсалар, Казандагы Болак каналы өстендәге күперләр дә шул ук хезмәтне башкаралар иде. Ләкин Казандагы Бәйогълу белән Истанбулдагы Бәйогълу арасында зур бер аерма бар иде. Истанбулның Бәйогълу халкы күпчелеге - Аурупадагы маҗаралардан, бер төркем җинаятьләрдән качып котылу өчен күчеп килгән төрле милләтләргә караган бер космополит төркемдер. Бу төркемдәге халык турында Клод Фаррер тагы да әйбәтрәк аңлатма биргәндер. +Хәлбуки Казандагы Бәйогълуда 1804 елыннан бер университет барлыкка килгән, монда бер губерниянең мәгариф идарәсе тупланган, һәм хакыйкый рус галимнәре эшли башлаган. Үзен борчыган мәсьәләләрне хәл итү өчен бу университетка мөрәҗәгать иткән яшь Каюм анда төрек дусты Радлов, азәрбайҗанлы мөдәррис Казыймбәк белән таныша. Болар илә озын-озак сөйләшүләр, аралашулардан соңра, Габделкаюм ән-Насыйриның үз юлы булгандыр. Ул да - миллиятне саклап, Аурупа мәдәниятен кабул итеп, Аурупа рәвешендәге фикерләүне кабул иттерү. +Бу теләккә ирешүне максат итеп куйган Габделкаюм әнНасыйри эшкә керешкән. Фәкать Казаннан Аурупага таба эшләячәк гыйльми, фикри сәяхәтнең юлларын табу өчен, бик зур авыр лыкларга очрагандыр. +Үз милләтенең дәвамлы яшәешен, мәңгелеген максат итеп куйган бу беренче хәрәкәтендә голәмә сыйныфының тәэсирендә калган халык тарафыннан [ул] кимсетелә, һәм аңа "Рус Каюм" дигән исем дә тагыла. Бер яктан, халыкның яшәү рәвешен яңа нигезгә корырга теләгәнгә күрә, руслашкан космополит мирзаларда да ярдәм-яклау күрмәгәндер. Бу авырлыкларга карамастан, Габделкаюм ән- Насыйри ярым гасырга якын булган гомерен бу максатка ирешүгә багышлаган һәм, бернинди ярдәм, уңай караш тоймыйча да, эшчәнлеген дәвам иткәндер. +Габделкаюм ән-Насыйри, халык арасындагы хорафатларга чик кую максаты илә, астрономия фәненә нигезләнгән мәгълүматларны эченә алган календарьлар бастырып чыгара башлаган, һәм бу эшне утыз елга кадәр дәвам иттергәндер. Моннан тыш халык арасында аң-белем тарату өчен бер гәзитә дә нәшер итәргә омтылыш ясап карагандыр. Ләкин хөкүмәтнең бу эшне башкару өчен рөхсәтен ала алмагандыр. +Габделкаюм ән-Насыйри мәктәп һәм мәдрәсәләрнең үзгәртеп кору эшен дә башлаган һәм Аурупа мәктәпләрендә укытылган фәннәрнең (математика, медицина, тарих, география һ. б.) дәреслекләрен җирле төрек шивәсенә тәрҗемә итеп бастыргандыр. Каюм ән-Насыйри русча белем алу тарафдары булганлыктан (ул вакытларда халык арасында русча белем алу хәрәм санала иде), русча грамматика һәм русча-татарча сүзлек төзегәндер. Тормышының алдагы елларында, өммәттән милләткә әверелдерү өчен, тарихка, риваять, легендаларга, аеруча телгә булган ихтыяҗны әйбәт аңлаган һәм шул сәбәпле "Ләһҗәи татари" исемендә төрекчә бер сүзлек китабы мәйданга килгән, һәм иске әкият, хикәя һәм халык җырларын туплаган "Фәвакиһел җөләса" исемле зур әдәби әсәр иҗат иткәндер. +Габделкаюм ән-Насыйриның хезмәте гаять уңышлы булып чыга. Ул башлаган реформалар юлында Һади Максуди, Шакирҗан Таһири кебек педагогия галимнәре җитешкән һәм мәгариф өлкәсендә Каюм башлап җибәргән үзгәртеп кору хәрәкәтен дәвам иттергәннәр, уңышларга ирешкәннәрдер. Ләкин бу уңышлар Габделкаюм ән-Насыйриның олыгаюы һәм хәтта үзен күрергә килгән укучыларны таный алмау вакытларына туры килгән. Каюм укучысына: "Мин ялгыз гына эшләгән вакытларда сез кайларда идегез? Хәзер исә әсәремнән файдаланыргамы килдегез?" - дип, ризасызлык белдерә. +Шул сәбәп белән шималь төрекләренең XIX гасыр ахырына һәм XX гасыр башларындагы Ренессансы һәм Яңарышы дәверендә Габделкаюм ән-Насыйри дөньяви булган сурәттә хәрәкәт иткән һәм яшьләргә ярдәм итә алмагандыр. Киресенчә, консервативларча яңа ысул белән укытуга каршы көрәш ачкандыр. Каюм Насыйри кырык ике китап белән берничә тәмамланмаган кулъязмалар калдыргандыр. Мәктәп китаплары бүген үзләренең әһәмиятен югалтсалар да, "Ләһҗәи татари"ы, "Фәвакиһел җөләса"сы Каюмның йөзенче туган елы билгеләнгән вакытта да кыйммәте сакланган әсәрләр булып калды һәм, төрек милләте яшәгәндә, Каюмның хатирәсе илә бәрабәр мәңгегә калачак. +Төрек теле икегә аерылган: көньяк һәм төньяк-көнчыгыш сөйләшләре. Беренче өлешенә Төркия төрекләре, Русия вә Иран азәрбайҗаннары керәдер. Икенче өлешнең башлыча кабиләләре: үзбәкләр, төрекмәннәр, казакълар, кара кыргызлар, татарлар, башкортлар, нугайлардыр. Беренче төркем белән икенчесе арасындагы сөйләш аермасы - соңгы гасырларда мәйданга килгән бер мәсьәлә түгелдер. Моннан бер мең ел элеккеге тарихи дәверебездә бу икелек бар иде инде ("Диване лөгатет-төрк" әсәрендә бу аермалар турында сөйләнелә). Бу бүленеш - географик яктан "көньяк" һәм "төньяк" дигән атамадан хасил булган ясалма бүленештер. Чөнки төрек кавемнәрнең иң ерак төньякта яшәгән Алтай татарлары бүген, Себер татарларыннан бигрәк, Анатулы төрекләренә якын бер диалект белән сөйләшәләр, ә Добруҗада яшәгән төрекләр диалекты, киресенчә, Анатулы диалектыннан күбрәк, Табул өлкәсендә яшәгән төрекләрнең диалектына якындыр. Бу сөйләш һәм диалект (шивә) аерымлыкларына игътибар итмичә, бу кабиләләрнең телләре - уртак бер төрек теледер. Мәсәлән, үсемлек һәм хайван исемнәренең күпчелеге уртак булган кебек, көндәлек тормышта кулланылган фигыльләр дә шулай ук уртак. Бөтен кабиләләр өчен морфология һәм синтаксис кагыйдәләре дә уртактыр. Һичбер кабиләнең телендә мөзәккәр һәм мөәннәс аермасы юк. Һәр кабиләләрнең диалектында (шивәсендә) күплек билгесе "ләр"дер. Бөтен кабиләләрнең диалектында сингармонизм кагыйдәсе гомумидер. +Моннан башка Адана вилаятенең бер авыл кешесе Казан вилаятенең бер авылына бара калса, башта атналар дәвамында, аңлашу өчен, бераз кыенлык чигәчәк. Ләкин берничә ай үткәннән соң, тулысы белән бер Казан татары кебек сөйләшә башлаячактыр. Һәм, киресенчә, Себернең Кызылъяр вилаятендә яшәгән бер төрек, Конья яисә Манисага киткән очракта, берничә ай эчендә тулысы белән телне өйрәнә алачактыр. +Беренче дөнья сугышы вакытында Русиядә әсир төшкән гаскәриләрнең төньяктагы төрек авылларында җиңел генә аңлаша алулары бу фикерне күп тапкырлар исбатлыйдыр. Ләкин Истанбулда яшәгән бер хәрби офицер төньякта яшәгән төрекнең телен аңлауда, үзбәкчә сөйләшүдә авырлыклар белән очрашачак. Бу авырлыклар Истанбулда яшәгән хәрбинең телендәге гарәпчә һәм фарсыча сүзләр барлыкка китергәндер. Ике сөйләш арасында, морфология һәм синтаксис күзлегеннән, кечкенә генә бер аерманың булуын кире какмыйбыз. Моның иң ачык мисалы итеп фигыльләрнең төрләнешен китерергә мөмкин. Мәсәлән, "килмәк", "китмәк" фигыльләренең хәзерге заманда төрләнеше көньяк диалектында "киләйурым, киләйурсың, киләйур; китәйурым, китәйурсың, китәйур" булса, төньяк диалектында - "киләм, киләсең, килә, китәбез, китәсез, китәләр". +Икенче әһәмиятле мәсьәлә - кайсыбер әйтелештәге аермалыклардыр. Мәсәлән, көньяк диалектында гарәпчәнең "фәтхә"се кеби сузык авазны белдерү өчен кулланылган ә төньяк диалектта тулысы белән и гә әйләнгән. Көньякта - "сән", төньякта "син", "гәл", "гил" кеби. Кайсыбер тартык авазларның әйтелешендә дә аермалыклар бар. Мәсәлән, көньякта т хәрефе язылып та, [д] итеп укылган сүзләр төньяк диалектта һәрдаим [т] булып кала. Көньякта [в] авазы төньякта [б] булып килә. Мәсәлән, Анатулы төрек телендәге "вар, вирдем" сүзләре төньякта "бар, бирдем" шәкелендә әйтелә. Кайсыбер сүзләрнең мәгънәләре дә бераз үзгәргән. Мәсәлән, "япмак" төньякта "капамак" мәгънәсендә кулланылыр. "Уйнамак" көньякта "танец итмәк" мәгънәсендә кулланылган кеби, төньякта "икеләнмәк" димәктер. Мондый кечкенә һәм әһәмиятсез аермалыклар, әлбәттә инде, бу диалектларның мөстәкыйль бер тел булулары фикеренә каршы килми, һәр телдә дә мондый үзгә аермалыклар бар. Төньяк француз диалекты белән Марсель диалекты арасындагы булган аерма боларның аерым бер тел булуын ачыкламаган кеби, безнең телләребездәге кечкенә диалект аермасы да әһәмиятле түгелдер. +Фәкать төрек теленең башына килгән фәлякәт телнең үзендә, яисә кабиләләрнең кайсыбер сүзләре төрле-төрле әйтелешләрендә, яисә сүзләргә башка төрле мәгънә бирүләрендә түгелдер. Телебез башка телләрдән үтеп кергән сүзләр, чит телләрнең тәэсирендә калып, диалект һәм сөйләш аермалыклары моның нәтиҗәсендә тагы да тирәнләшкән. Төрекләр Анатулыга, Азәрбайҗанга килгән вакытта, гарәпләрнең, иранлыларның камил телләре, камил әдәби телләре бар иде. Үзгәлекне саклауда һичбер фанатизм көченә ия булмаган төрек зыялылары бу телләрнең тәэсире астында калганнар. Гарәп һәм иран әдәбиятыннан алынган фикерләрне, әсәрләрне төрекчәгә тәрҗемә итә башлаганда, шул ук сүзләр һәм кәлимәләрне куллана башлаганнардыр. Гарәп һәм фарсы сүзләрен бары тик аерым-аерым итеп кенә түгел, ә сүзтезмә буларак куллана башлаганнар. Гарәп һәм фарсы кагыйдәләренә капитуляцион хокук биреп куллана башлаганнардыр. Еллар үтү белән чит телләр тәэсирендә калган көньяк сөйләшенең Истанбул теле тулысы белән төрек рухын югалткандыр. +Шималь диалектларының географик халәте телнең чиста сакланып калуына берникадәр ярдәм иткәндер. Ләкин үзбәк кабиләсенең теле фарсы теле тәэсирендә калган һәм Урта гасырларда Бохара кебек төрек галәменең гыйльми мәркәзе булган бер шәһәрдә рәсми һәм гыйльми тел тулысы белән фарсылашкандыр. Төрек кабиләләре гарәп һәм иран илләреннән никадәр еракта яшәсәләр, төрек теленең үзлеген, чисталыгын саклап калуда шулкадәр уңышка ирешкәннәрдер. Хәзерге вакытта төрекчәнең иң әйбәт сакланып калган төркеме - казакъларның, кыргызларның аралашулары төрекчәдер. Идел-Урал буе төрекләре телләренең үзлекләрен гарәпчә һәм фарсының тәэсиреннән саклап кала алсалар да, соңгы гасырда башка бер чит телнең тәэсирендә калдылар. Ул - рус теледер. +Идел-Урал төрекләре (татарлар, башкортлар, нугайлар) 1552 ел дан башлап руслар изүе астында яшәргә мәҗбүр калганга күрә, 400 елга якын ул территориядәге төрки телләр дә әкренәкрен рус теленең тәэсирендә калдылар. Махсус рәвештә мәркәздән - Казаннан, Бакчасарайдан ерак, рус галәменә якын булган кабиләләр өчен бу фәлякәт арткан һәм куркыныч хәлгә килгән. Мәсәлән, Литва татарлары телләрен тулысы белән югалтканнардыр һәм җирле белоруслар телендә сөйләшә башлаганнардыр. +Идел елгасының югары өлешендә һәм мәркәздән еракта калган Кострома өлкәсе төрекләре дә шул ук хәлдә калганнар һәм ана телләрен рус теле белән алыштырганнардыр. Нижний Новгород, Тамбов, Пенза өлкәсе төрекләренең хәле дә бик мөшкелдер. Болар да телләрен югалта башлаганнар. Бу һәлакәт Кытай Төркестанында кытай теле кабул итү, Иран Азәрбайҗанында фарсылашу, Әфганстанда әфганлашу рәвешендә дәвам итә. Русия төрекләре арасындагы милли уяныш хәрәкәте бу фәлякәтне бетерү юлында бик күп тырышты. Кыска бер вакыт эчендә барлыкка килгән әдәбият һәм яңа мәктәпләр төрекләрне руслашудан берникадәр саклаган. Ләкин, кызганычка каршы, бу милли хәрәкәт тулысы белән үз максатына ирешеп өлгермичә, рус инкыйлабы башланып китте. 1917 елгы рус инкыйлабының беренче көннәрендә Русиядә яшәгән бөтен кабиләләрнең вәкилләре, милли мәсьәләләрне хәл итү өчен, зур бер конгресс оештырганнар иде. +Төрек сүзенең әйтелеше бары тик Мәскәүдә оештырылган шул конгресста рәсмиләштерелде, һәм бу конгресста булып узган бөтен сөйләшү-бәхәсләр һәм алынган карарлар төреклек нигезендә булып узды. Уку-укыту һәм тәрбия мәсьәләсендә конгресс кабул иткән карарда түбәндәгеләр әйтелгән иде: "Башлангыч мәктәпләрдә уку кабиләнең үз телендә алып барылырга тиеш, урта һәм югары уку йортларында уку-укыту һәм тәрбия исә бөтен төрек кабиләләренә уртак югары төрки телдә булырга тиеш" диелгән иде. Моннан соң дәвам иткән бөтен көрәш юлыбыз миллият һәм төркичелек нигезләрендә дәвам иткәндер. Азәрбайҗанда (мөсавәтче) һәм шимальдә (төрекче), Казакъстанда (Алаш Урда) һәм Кырымда (истикъляль) фиркаләре милли хәрәкәт байракларын үз кулларына алганнар. Бу төрекчелек хәрәкәте аерым кабиләви хәрәкәтләрне җиңеп, төрекчелек бөтен кабиләләр өчен бердәнбер кыйбла рәвешен алды. +Кызганычка каршы, вакыйгалар төрекчелек юнәлешенең үсешенә, алгарышына киртә булды. Төрек кабиләләре, бер-берсеннән бик ерак урнашканга күрә, сәяси хәрәкәтләрне идарә итә алырлык бер мәркәз оештыра алмадылар. Төрекчелек юнәлеше, һәр җирдә аерым-аерым көрәш алып барырга мәҗбүр калганга күрә, җиңелүгә дучар булды. +Һәм һәр кабилә үзе генә, ялгыз калды. Бу төр сәясәтләр тагын берничә ел дәвам итсә, берникадәр вакыттан соң ул җирләрдә яшәгән төрекләрне бер-берсеннән ераклаштыру өчен кулланылган ысулларның милли үзенчәлегебез өчен зарарлы нәтиҗәләр бирүе мөмкиндер. Бу төр куркынычлар Иранда да бардыр. Иранның хәзерге яңарыш тарафдарлары азәрбайҗан төрекләре булуына карамастан, Иран Азәрбайҗаны белән Русия Азәрбайҗаны арасында булган чик бер халыкны тулысы белән икегә аерган. Моның нәтиҗәсендә Иран Азәрбайҗаны белән Русия Азәрбайҗаны арасында бүген зур бер аерма барлыкка килде. Патша заманында яңа азәрбайҗан матбугаты Иран Азәрбайҗанында зур бер теләк һәм кызыксыну белән укыла иде. Баку, Гәнҗә матбугаты Иран Азәрбайҗаны өчен һәрвакыт юл күрсәтүче булып тора. Иран революциясе елларында бу матбугат мөһим бер роль тоткан һәм, Иран тәрәккыятенә хезмәт итеп, Иранда төрекчелек фикерләренең таралуына сәбәп булган. Рус Азәрбайҗанының кыйбласы һәрвакыт Төркия булганга күрә, Баку матбугаты Иран Азәрбайҗанына да Төркиягә таба юл күрсәтә иде. Бу төр хәрәкәт дәвам иткән булса, Азәрбайҗан төреге белән Анатулы төреге арасында мәдәни берлек барлыкка килер иде. Бу исә, үз чиратында, сәяси берлек нигезләрен барлыкка китерер иде. Азәрбайҗанда идарә коммунистларның кулына күчкәннән соң, рус изүеннән арыган-талган, туйган Иран Азәрбайҗаны, үзенең яңа бер куркынычлар белән очрашачагын күреп, аңлап, иранлыларга таба йөз тотарга мәҗбүр булды, һәм: "Без иранлы, азәрбайҗан түгел!" - дип аваз салырга, кычкырырга мәҗбүр булды. Моннан файдаланырга тырышкан Иран бюрократиясе азәрбайҗанлыга: "Син азәрбайҗан түгелсең, син иранлысың. Син сөнни түгел, шигый!" - дип кычкыра башлады. Төрек телендә белем алу бетерелде, һәм бүген Иран Азәрбайҗанында фарсы теле куәтләнде һәм куәтләнүен дәвам итәдер. +Әфганстан исә, Төркестаннан килгән большевизм юнәлешеннән үзен саклап калу өчен, Мәзари Шәриф тарафларында төрекчә дәрес биргән мәктәпләрнең ачылуына киртәләр кора һәм төрек кабиләләре арасында әфганчылык сәясәтен алып бара. Кытай Төркестанында да вазгыять мөшкелдер. Мондагы беренче милли хәрәкәтләр шималь төрекләре тарафыннан башлатылды. Мәшһүр Казан галимнәреннән Габдулла Буби әфәнде Голҗада хатынкызлар өчен беренче педагогика училищесын ачып җибәрде һәм башка шәһәрләрдә күп санда мәктәпләр ачты. Ләкин мондагы хәрәкәт мөстәкыйль рәвештә дәвам итү өчен гыйльми һәм фәнни мөмкинлекләргә ия булмаганга һәм бу хәрәкәтнең таянычы булган Идел буйлары да авыр хәлдә булганга күрә, бу милли хәрәкәт сүнә башлады. Кытай хөкүмәте, үзен большевизм пропагандасыннан саклап калу өчен, төрек галимнәренә һәм төрек мөгаллимнәренә үзенең чикләреннән үтеп керүне тыйды. Төрек галәменең күпчелек өлешендә бу фәлякәтләр дәвам иткән очракта, вакытлыча безнең күзләребез бары тик Төркиядә иде. Икенчедән исә, Төркия, Төркия булудан бигрәк, Госманлы императорлыгы һәм мөселман хәлифәте дә иде. Дөнья сугышында катнашуы исә төрекчелек фикеренә түгел, ә исламчылык идеалларына таба юнәлгән иде. Төрек гаскәрләре Чанаккаладан соң Мисырга таба хәрәкәт итү өчен туплана. Кавказ чикләре исә буш кала. Бу сәбәпләр аркасында Көнчыгыш чикләрдә яшәгән төрекләр рус казакларының һәм әрмәни күңеллеләренең золымы астында калырга мәҗбүр булды. +Дөнья сугышы вакыйгалары күрсәтте ки, ислами берлек, исламчылык фикере - хакыйкатән һәм тормышка ашуы мөмкинлегеннән бик ерак, госманлылык исә вакыты күптән узган бюрократия фикере, имеш. Азатлык сугышлары - дәүләтне яшәтә белгән яңа фикер, төреклек һәм төрекчелек фикере, имеш. +Госманлы императорлыгының һәм ислам хәлифәтенең таркалуыннан соң, яңа Төрек республикасы барлыкка килде һәм дөньяга хак хәятны исбат итте. Үзенең милли максаты, милли идеаллары тирәсендә тәрәккыятен һәм үсешен башлатып җибәрде. Бу инкыйлаб, бер яктан, эчке фикер юнәлешенең нәтиҗәсе булуы кеби, тышкы сәяси хәлләргә дә ияргәнгә, яңа җөмһүрияттә императорлык һәм хәлифәлек фикерләре кайсыбер кешеләрнең уй-фикерләрендә яшәве дәвам иткәнгә күрә, төрекчелек идеалы башка фикерләрне тулысы белән бетерә һәм җиңә алмады. Госманлылык һәм исламчылык юнәлешләре хәрабәләреннән ватанчылык туды. +Ватанчылар исә төрекчелек фикерен бөтен Анатулыга таратыр га теләделәр, һәм Анатулыдан читтә яшәгән төрекләр белән һич тә кызыксынмадылар. Шөкер, бу ватанчылык Төркиядә бик алга китә алмады. Төркия җөмһүриятенең эчке сәясәтендә төрекчелек зур урын тотты, һәм җөмһүрият төрекчелек нигезендә корылды. "Төрек учаклары" да җөмһүриятнең нигезле көчләре арасына кертелде. Җөмһүрият төрек мәдәниятен үзенең канаты астына алды, һәм бөек төрекчелек фикере өчен киң көрәш мәйданын ачып җибәрде. Милли чикләр тышында калган төрекләрдә милли фикер бүгенгә кадәр әле тиешле нәтиҗәләр бирмәсә дә, орлыклар анда яшәүче төрекләрнең йөрәгенә салынган, һәм милли барлыгыбызның иң-иң мөһим гамәле булган төрек теле яши, үсә һәм үсешен дәвам итәчәктер. +* * * +XIX гасырның азакларында төрек зыялыларына төрек берлеге фикере килде. Русия төрекләре арасында төрек берлеге фикере русларның Госманлы императорлыгында яшәгән славян халыкларын үзенең канаты астына алуга каршы реакция буларак мәйданга килде. Төрек галәменең мәркәзендә урнашкан Кырым ярымутра вы төрекләре XVI гасыр башларында төньяк төрекләре белән көнь як төрекләрен берләштерү өчен күп көч куйды. Боларның бер угылы булган Исмәгыйль бәк Гаспринский "Фикер берлеге, тел берлеге" шигаре белән бөтен кабиләләр тарафыннан аңлашылырлык бер телдә "Тәрҗеман" гәзитәсен нәшер итә башлады, һәм бу гәзитә утыз еллык нәшрият тарихы дәвамында шул төрки берлек фикерен җәелдерү өчен хезмәт итте. Ләкин бу вакытларда Төркиянең идарәсе төреклек хисләреннән тәмам мәхрүм булган Габделхәмитнең кулында иде.Фикер һәм сүз хөрлеге катгый бер рәвештә тыелган булганга күрә, Кырымның бу авазы Төркиядә көчле тәэсир ясамады. Ул вакытларның төрекчеләре Нәҗиб Гасыйм бәк, шагыйрь Мөхәммәд Әмин бәк, Әхмәд Мидхәд әфәнде, Әхмәд Хикмәт бәк һәм башкалар төрекчелек хәрәкәтенең мәмләкәттә таралуына ярдәм итә алмадылар. Төркиянең рәсми һәм рәсми булмаган бөтен матбугаты иске рухта һәм телдә басылып чыгуын дәвам итте. Төркиянең госманлы шагыйрьләре, әдипләре - Габделхак Хәмите, Халит Зыясы, Тәүфикъ Фикрәте, Җәнаб Шиһабетдине рухи һәм мәгънәви яктан төрек рухыннан, төрки фикердән бик ерак булган әдәби әсәрләрен төрекчәгә тулысы белән чит булган госманча язарга дәвам иттеләр. Шуңа күрә дә төрек яшьләренең милли тәрбиясендә юнәлеш бирүче көч була алмадылар. Беренче Төркия ихтиляле дә төрекчелек фикеренең җәелүенә бик ярдәм итә алмады. Киресенчә, Төркиянең зыялы төркеменең күпчелеге госманлылык, исламчылык юнәлешләренә әһәмият биргәннәре өчен, төрекчелек юнәлеше бик аз үсеш алды. Телдә дә бу юнәлешнең тәэсире бик аз булды. 1909 елда Истанбулда төзелгән "Төрек оешмасы", 1910 елда барлыкка килгән "Төрек йорты" журналы, болардан соң барлыкка килгән "Төрек учаклары" төрекчелек фикерен, телне төрекләштерү мәсьәләсен күтәреп чыксалар да, төрекчелек юнәлеше, башка мәмләкәтләрдәге милли юнәлеш кеби, беренче урынга чыга алмады, һәм мәмләкәтнең эчке һәм тышкы сәясәтендә, кирәк халыкка һәм кирәк хөкүмәткә, үзенең фикерен тиешле рәвештә аңлата алмады. Төрекчелек юнәлеше белән бер үк вакытта исламчылык, госманлылык һәм ватанчылык юнәлешләре дә яшәүләрен дәвам иттеләр. +Нигездә, төрек зыялылары арасында төрекчелек хакында дүрт фикер бардыр. Беренчесе - төрек кабиләләренең һәрберен аерым бер милләт итеп кабул итү, кабилә исемен милләт исеме буларак кабул итү һәм кабиләнең телен мөстәкыйль тел буларак кабул итү. Элек Русиядә яшәгән кабиләләрнең руслашкан морзалары бу фикердә торалар иде. Рус хөкүмәте, рус халкы да бу фикернең тарафдары иде. Госманлылык юнәлеше тарафдарлары да мәсләк ягыннан руслар белән уртак фикердә иделәр. +Икенчесе - төрек кабиләләренең кайсыберләрен төреклек белән бернинди мөнәсәбәте булмаган башка халыклар эченә кертү. Бу фикернең тарафдарлары Иран азәрбайҗанлылары арасында бик көчле җәелеш тапкан. Быел Берлинда "Без төрек түгел, иранлымыз" дигән идеяне яклап нәшер ителгән ике рисалә бу фикерне чагылдыра. +Өченче фикер - төрек кабиләләренең берсе яисә берничәсе төрек булуны кабул итә, ә калган башка кабиләләр монгол, финугор булуны дәгъва итә. Бу фикер элек вакытларда Төркиядә дә бик таралган иде. Бу фикер буенча азәрбайҗанлылар да фарсы асыллы булып чыга. Шималь төрекләре, төркестанлылар - монгол, финугордыр. Истанбулның иске журналистларыннан "Тасфире әфкяр" гәзитәсенең баш мөхәррире, мәрхүм Әбүззыя Тәүфикъ бәк - бу буш, ялган фикерне алга сөрүче, ә Сөләйман Назыф бәк фикернең атасы ("имам әгъзам"ы) иде. +Дүртенче фикер - бөтен төрек телендә сөйләшкән кабиләләрне, боларның монгол, фин, рум, фарсилар белән булган бәйлелекләрен игътибарга алмыйча, төрек итеп кабул итү һәм боларның телләрен, диалект һәм сөйләш аермалыкларына карамыйча, бер тел итеп кабул итүдер. Бөтен дөньяның тюрколог-галимнәре бу соңгы фикердәдерләр. Аурупаның тюрколог галимнәре - Айдын төреге белән Тәбриз төреге, Сәмәрканд төреге, Бакчасарай һәм Казан төреге арасында аерма күрми. Боларның төрек һәм телләренең төрек теле булуында һич тә шик юктыр. Ләкин Идел буйларында, Төркестанда, Азәрбайҗанда, Төркиядә бу фикернең дөреслегенә шөбһә иткән зыялылар хәзер дә бар. Һәм үзләренең хаталы булуларын хәзер дә яшермиләр. Ләкин тел белеме, тарих төрек кабиләләрендә үсеш алган саен, бу дүртенче фикернең тарафдарлары артачактыр. Киләчәктә тәмамән башка милләтләр тарафыннан ассимиляцияләнмәгән бөтен төрек кабиләләренең барысы бу фикерне кабул итәчәкләр һәм бу фикерне үзләренең тормыш максаты итеп кулланачаклардыр. +Хәзер без - төрекчеләр - бүгенге төрекчелек вазифасын ни рәвешле күз алдыбызга китерәбез? Бүген нәрсә эшләргә телибез? Безнең максатыбыз - төрек берлегедер. Ләкин безнең теләгебез - бөтен төрек кабиләләре өчен уртак бер мәдәният, гомуми бер мәдәният барлыкка китерү. Моның өчен бердәнбер юл - телебезне берләштерүдер. +Тагы да дөресрәге, безнең максатыбыз - аз гына белем алган кешеләр дә аңлар дәрәҗәгә килгән, югары үсеш алган гыйльми һәм әдәби төрек телен барлыкка китерү. Француз теле көньяк, төньяк һәм бретань диалектларына бүленсә дә, гомуми бер француз теле барлыкка китерүе кеби, алманнарның Плат Дойч, Бавар, Пруссия, Саксония диалектлары булуына карамастан, бөек алман ("Hoch Deutsch") теле барлыкка китерелгән. Гарәпләрнең, гарәп телендә берничә сөйләше булуын игътибарга алмаганда, бер әдәби гарәп телен барлыкка китергәннәре кеби, безгә дә, төрек кабиләләре арасындагы сөйләш һәм диалект аермаларына әһәмият бирмичә, югары бер төрек теле барлыкка китерергә кирәктер. Башка милләтләрнең диалект аермаларына әһәмият бирмичә, камил бер әдәби тел барлыкка китерү юлында гамәлләрен күздән кичергән очракта, беренчеләрдән булып, әлбәттә, гыйльми, әдәби мәркәз өчен тырышлыклары күзәтелә. Французларның әдәби тел барлыкка килү, Парижның гыйльми һәм әдәби мәркәз булып формалашуында Парижның кечкенә кабилә мәркәзләреннән тагы да куәтле булып бөтен әдәби, гыйльми көчләрне үзенең тирәсендә туплый алуында Сорбонна университетының роле бик зур. Алманиядә дә шундый ук хәл. Пруссиянең гыйлем, гыйрфан әдәбияты бөтен кечкенә кабилә хәрәкәтләрен җиңеп чыккан. Берлин бөтен кабиләләрнең әдипләре, мөхәррирләре, ша гыйрьләрен җәлеп итәрлек көчкә ия булган. Бу гыйльми мәркәзләрнең шул ук вакытта сәяси булулары һәм милләтләрнең эчке һәм тышкы сәясәтләрен милли максатлар тирәсендә туплый алулары, икесенең дә милли максатларга хезмәт итүләре бу эшне бик тә җиңеләйткән. Безнең дэ хәрәкәтебез бу юлда булырга тиеш һәм булачактыр. Безнең дә гыйльми, әдәби мәркәзебез бөтен халыкларның бөек гыйльми һәм әдәби көчләрен җәлеп итәрлек дәрәҗәдә көчле булачак, һәм шул мәркәз тирәсендә бөтен кабиләләрнең гыйльми һәм әдәби хәрәкәтләре т упланачактыр. +Әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә без төрекләрнең вазгыяте бик тә авыр. Чөнки элеккеге вакытларда төрек галәме бик тә зур иде. Буның өчен булачак мәркәз белән бөтен төрек дөньясы арасында географик ераклык бик тә зур булганга күрә, бу хәрәкәтнең мәркәздән тирә-якка таралуы өчен озак вакыт кирәктер. Икенчесе, кызганычка каршы, мәркәзебезнең тирә-якка җибәргән гыйльми һәм әдәби нурларының төрек илләрендә таралуына каршы һәрвакыт тышкы киртәләр чыгып торды, һәм бу киртәләр, кызганычка каршы, дәвам итәчәктер. +Истанбул яисә Әнкараны мәркәз итеп кабул итсәк, Истанбулда, Әнкарада милләтне борчыган вакыйгаларның, бер хәрәкәтнең төрек рухын сеңдергән яисә тетрәндергән әдәби бер әсәрнең, бер театрның Казанга, Сәмәркандка, Тәбризгә, Мәзаре Шәрифкә, Алма-Атага, Әстерханга, Бакчасарайга барып җиткәнчегә кадәр атналар, айлар үтәчәктер. Моннан башка, һәр тарафта бу хәрәкәт дошман милләтләрнең цензурасы аша узачактыр. Менә мондый сәяси киртәләр, безнең төрки берлегебез өчен авырлыклар чыгарып, хәзергә кадәр безнең югары бер тел барлыкка китермәвебездә роль уйнагандыр. Шуңа күрә дә Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан төрекчеләр төрек милләтенең тәрәккыяте һәм үсешен күздә тотып, ике төрек мәдәнияте барлыкка киләчәктер, һәм төрек теле, төньяк һәм көньяк дип аталып, икегә аерылачактыр, һәм ике мәркәз тирәсендә кардәш, ләкин төрле-төрле үсеш юлы булган ике төрек мәдәнияте барлыкка киләчәк, дип уйлыйлар иде. Бу фикер ул вакытларда хыял түгел иде. Бу тормышыбыздагы чынбарлыктан чыгарылган бер хөкем иде. Истанбул көньяк төрекләренең мәркәзе булгандыр. Бу мәркәз тирәсендә бөтен Анатулы, Кырым, Азәрбайҗан тупланган һәм тупланачак. Русиядә, Идел буйларында, яңа мәркәз барлыкка килгәндер. Бу мәркәз - бик яшь һәм шул ук вакытта күп эшләгән Казандыр, һәм ул соңгы егерме биш-утыз ел эчендә Русиядәге бөтен төрекләрнең мәгънәви мәркәзенә әверелде. Бөтен фикри хәрәкәте, бөтен гыйльми хәрәкәте башта Казанда барлыкка килә дә соңыннан Төркестанга, Казакъстанга, хәтта Кытай Төркестанына да барып җитә. Казан бөтен төньяктагы төрек өлкәләренә гыйльми, фәнни-әдәби китаплар бирә. Казан бөтен төрек кабиләләренә мәктәп нигезләрен эшли, укытучылар җибәрә. Казан бөтен төрекләргә меңнәрчә, йөз меңнәрчә дәрес китаплары әзерли. Казан милли театр куя, милли музыканы барлыкка китерә. Боларның бөтенесен бөтен кабиләләргә тарата. Казан татар теле - чыгтай шивәләренең иң искесе һәм иң эшләнгәне. Үзбәкләр, төрекмәннәр, казакълар, кыргызлар өчен иң якын тел. Шуның өчен дә бу дәвердә Русия төрекләре арасында Казан мәркәз булачак, андагы кабиләләрнең телләреннән тупланган уртак бер әдәби тел барлыкка киләчәктер. Бу мәркәз шәһәр һәм өлкәгә булу игътибары белән, бәлки, Төркестанга күчәчәк, Сәмәркандта, Ташкентта берләшәчәк, ләкин чыгтай диалекты нигез буларак сакланачак дип әйтелә иде. Һәм моның дөреслегенә ышанычыбыз зур иде. Ләкин Беренче бөтендөнья сугышы һәм аннан соң барлыкка килгән большевиклар революциясе безнең бу фикеребезгә балта чапты. Иң башта Истанбул, шөбһәсез, көньяк төрекләренең мәркәзе булу көчен югалтты һәм югалтуын дәвам итә. Истанбул матбугаты һәм Истанбулдагы нәшрият бүген Төркиянең бөтен гыйльми, әдәби, сәяси хәрәкәтләренә җитәкчелек иткән көч булудан бик еракта. Еллар үтү белән, бу вазгыять Истанбул өчен зарар китерә башлаячак. Якын киләчәктә Истанбул Төркиянең һәм Анатулының бер порты булып кына калачак. Алмания өчен - Гамбург, Франция өчен Марсель нәрсә булса, Истанбул да Анатулы өчен шул ук булачак. Ләкин гыйльми, әдәби, сәяси мәсьәләләрдә фикерен, уйларын Төркиягә һәм бөтен төрек галәменә тарата алу көченнән мәхрүм калачак. Төркиядә хәзер яңа бер мәркәз барлыкка килә. Ул мәркәз көннән-көн үсәчәк. Ул мәркәз Төркиянең йөрәгендә урнашканга күрә, андагы бөтен хәрәкәт, бөтен юнәлешләр төрекчә булачак. Соңрак Көньяк Төркиянең бу мәркәзе башка төрек кабиләләренә тагы да якынрак булганга күрә, рухан бу мәркәз көнчыгышка таба йөз тотачак. +Өченче мәсьәлә, хәзер Русиядә төрекләр арасындагы иске мәркәз юк ителде. Казанның Идел буендагы бөтен гыйльми мәркәзләре тар-мар ителде, юкка чыгарылды, бүлгәләнде. Егерме биш-утыз миллион төрекнең бу гыйлем-мәркәзендәге мәктәпләр, матбугатлар, мәдрәсәләр, меңләгән китап нәшер иткән ширкәтләр ябылды. Казанның Төркестан, Казакъстан, Кытай Төркестаны белән булган сәүдә юллары тулысы белән киселде, икътисади көче бетерелде һәм бөтен оешмалар вилаять эчендә генә көчкә ия була башлады. Идарә итү тулысы белән кулыннан тартып алынды. Моннан тыш төрек иленең башка бер җирендә дә бер мәркәз барлыкка килмәде, барлыкка килү мөмкинлеге дә юк. Шуның өчен Русиядә яшәгән төрекләр мәркәздән мәхрүмнәр. Һәм бу вазгыять бу рәвеш дәвам итсә, алда мондый бер мәркәз оештыру да бик авыр булачак. Шуңа күрә дә төрек милләтләренең ике мәркәз тирәсендә тупланулары, ике әдәби тел барлыкка китерүләре бик тә авыр, бәлки дә, бөтенләй мөмкин булмас. Моның өчен төрек милләтенең зыялылары тел мәсьәләсендә бәхәсләшкән вакытта, унбиш ел элек кебек түгел, ә бөтенләй башка вазгыятьтә. Ул да - шулдыр: +Сәяси һәм икътисади күзлектән, төрек милләте ике мәркәз оештыру сәләтлелеген югалткан. Югарыда әйтеп үтелгәннәрнең нәтиҗәсе буларак, бер генә мәркәз мәйданда калгандыр, һәм бу бер мәркәз, мөстәкыйль буларак, төрекчелек максатына таба бара алырлык хәлдә. Шуңа күрә дә ике мәркәз кору һәм, ике әдәби тел барлыкка китереп, ике мәдәният кору фикере турында сөйләшүнең кирәге бармыдыр? Юктыр. Моның өчен тарихның безгә биргән мөмкинлекләреннән файдаланып, бары тик бер мәркәз оештыра алачакбыз. Яисә бер мәркәз дә оештыра алмыйча, киләчәгебезне аңлы бер юлга юнәлтмичә, башка милләтләр эчендә эреп китәчәкбез, юкка чыгачакбыз, бетәчәкбез. Әлбәттә, төрекчелек моны кабул итәчәк түгелдер. Бу фәлякәттән, бәладән милләтне саклап калырга тырышачак. Моның өчен кирәк булган беренче мәсьәлә - үзебезнең максатыбызга ирешү юлында Төркиядә гыйльми, мәдәни, әдәби төрек мәркәзе барлыкка китерү тора. Бу мәркәз Истанбулдан никадәр ерак булса, госманлылык тәэсиреннән дә шулкадәр ераграк калачак. Никадәр Анатулының көньягында булса, Азәрбайҗанга һәм Төркестанга рухи яктан һәм аралык ягыннан да якынлашачактыр. Шуңа күрә дә төреклекнең гыйльми, мәдәни мәркәзенең Әнкарада, Сиваста, Эрзерумда оештыру читтә яшәгән төрекләр өчен дә файдалы булачак. Истанбул университетының Әнкара яисә Амасьяга күчерелүе төрекчелек юнәлеше өчен дә файдалыдыр. Ләкин, кызганычка каршы, Төркия тәмам солых дәверенә кермәве өчен, мондый мәркәз тагы да оештырылмады. Хәтта гыйльми мәркәзнең Истанбулда калуы яисә Анатулыга күченүе турында Төркиядә тагы да катгый бер карар юктыр. Ләкин бу хәзердә хәл ителергә, соңга калмаска тиеш. Бу мәркәз нинди нигезләрдә корылырга тиеш соң? +Иң башта академия корылырга тиеш. Бу академия, гыйльми буларак, төрекчелек нигезләрен тикшерергә, өйрәнергә тиеш, һәм бөтен фәнни реформалар төрек телендә алып барылырга тиеш. +Икенчесе, бөтен төрек кабиләләренең тел белгечләреннән, әдип ләреннән торган Төрки тел комиссиясен оештырырга кирәк. Бу комиссия, тел мәсьәләсендә тиешле карарлар алып, телне үстерү юнәлешендә хәрәкәт итәргә тиеш. Бөтен кабиләләр өчен уртак булган сүзләрне, кәлимәләрне туплап, мөкәммәл бер сүзлек әзерләнергә тиеш. +Өченче, бу юнәлештә эшләгән бер нәшрият барлыкка китерергә кирәк. Бу нәшриятның беренче вазифасы: ул бөтен төрек кабиләләрендә уртак булган легендаларны, хикәяләрне, әкиятләрне, халык җырларын төрек телендә бастырып чыгарырга тиеш. +Дүртенче, бөтен төрек кабиләләре аңлый алырлык бер телдә төрек тарихы, географиясен бастырып чыгарырга тиеш, урта мәктәпләр өчен дәрес китаплары әзерләп чыгарырга кирәк. +Бишенче, төреклек нигезләрен гыйльми һәм фәнни нигездә тикшерү, өйрәнү белән генә канәгатьләнмичә ("Төрек йорты" кеби), халык арасында фикер таратуны максат итеп куйган атналык яисә көндәлек бер төрекчә гәзитә бастырылырга тиеш. +Алтынчы, бердәнбер мөстәкыйль Төркия дәүләте башка дәүләтләрдә яшәгән төрекләрнең милли рухларын саклап калу эшен үз кулларына алырга тиеш. Кирәк Милләтләр лигасында һәм кирәк Аурупаның иҗтимагый фикере каршысында төрек азчылык хокукларыннан мәхрүм ителмәве өчен тырышырга тиеш. Русиядә, Иранда, Әфганстанда, Кытайда яшәгән милләттәшләребезнең көчләп руслаштырылуы, иранлаштырылуы, кытайлаштырылуына каршы катгый чаралар кабул итәргә тиеш. Төрек зыялылары үзебезнең киләчәк мәсьәләсе илә бу юнәлештә аңлы рәвештә хәрәкәт итә башласа, кыска бер вакыт эчендә рухи яктан бер булган төрек кабиләләре тел буенча берләшәчәктер, һәм уртак төрек мәдәнияте тиз арада үсеш алачак. Моның нәтиҗәсе буларак, берлегебезнең нигез ташлары салынган булачак. Кызганычка каршы, моның әһәмиятен бүген аңлап бетерә алмасак һәм тиз арада хәрәкәткә күчә алмасак, төрек кабиләләренең зур өлеше якын бер арада руслашачак, фарсылашачак, кытайлашачак. Миллиятне югалтачак һәм, моның нәтиҗәсе буларак, киләчәкне һәм миллиятне саклый белгән өлеше дә үзенең тәэсири көчен югалтачак. Шуңа күрә дә төрек милләтенең акыллы, аңлы төрекченең вазифасы - бу мәркәзне оештыру өчен тырышу. Төрек яшьләренең вазифасы - бу төрки берлекне барлыкка китерү өчен, кабиләләрнең шивәләре, сөйләшләре белән мәшгуль булуда һәм төрле кабиләләрнең сөйләшләрен өйрәнүдәдер, берләштерүдәдер. +ГАРӘП ҺӘМ ЛАТИН ӘЛИФБАЛАРЫН ЧАГЫШТЫРУ +Төрек галәме гаять бөек мәгънәви инкыйлаб дәверен кичергәнгә күрә, әлбәттә, бөтен мәгънәви кыйммәтләрен яңадан күздән кичерү һәм аларның иске бәһаләрен яңадан бер тапкыр тикшерергә кую кирәк. Төрек мәдәнияте һәр тарафтан күгәрекләр белән капланган булганга күрә, бу тикшерү дә бик киң планда булачак һәм иҗтимагый тормышыбызның бөтен яклары, шул исәптән телләр дә, бу тикшерүдән узачак. Икътисадыбыз һәм мәгънәви кыйммәтләребез дә бу тикшерүдән, җентекләүдән читтә калмаячак. Моның өчен төрек галәменең һәр тарафында ашыгыч бер мәгънәви хәрәкәт дәвам итә һәм бөек төрек галәменең һәр кабиләсе - үзенең өлешенә төшкән вазифасын үтәүдә. Төркия төрекләре мөстәкыйль булганга күрә, башка төрек өлкәләрендә җитәрлек дәрәҗәдә булмаган мөмкинлек һәм шартлар тулысы белән Төркиядә бар. Матди һәм мәгънәви яңарыш өчен бернинди дә киртәләр юк. Шуңа күрә дә мәгънәви яңарыш юлында Төркиянең бөтен арыкдашларына юл күрсәтүе табигыйдер. Төрек милләте алдында хәл ителмичә, шактый соңга калынган берничә милли, мәдәни мәсьәләләр бар. Боларның иң зурысы - телне чистарту һәм имля мәсьәләләре. Без яшәгән дәвер - демократик бер дәвердер. Бөтен икътисади, сәяси, гыйльми эшләр халык белән бергә тормышка ашырылды. Бу - ярдәмнәре белән халык арасында арадашчы вазифасын тормышка ашырган органнарның иң күп эш күрсәткән дәвере, һәм бу арадашчы күрсәткән куәтнең иң зурысы, иң тәэсирлесе - шөбһәсез ки, халыкның теледер. +Шуңа күрә дә инде халыктан куәт алган демократик хөкүмәтле бөтен милләтләр телләрен Урта гасырлардагы кебек кечкенә бер катлауга гына хезмәт итүдән коткарганнар һәм телләрен халыкларның иң гадие аңлар дәрәҗәгә китергәннәр һәм моннан бик зур файда алганнар. Милләтнең мөшкел вакытларында бөтен милли куәтләрен бер фикри юнәлеш тирәсендә тупларга һәм дәвамлы тормыш ыгы-зыгысында матди һәм мәгънәви көчләрне тиз арада сәфәрбәрлек хәленә куюның серен тапканнар һәм шуңа күрә дә Урта гасырларга хас бер мәдәният белән коралланган Шәрыкка каршы зур җиңүләргә ирешкәннәр. +Төркия җөмһүрияте, Көнбатышның халыкчылык фикерен гаять аңлы рәвештә кабул иткәне өчен, бу халыкчылыкны бары тик сәясәт һәм икътисадта гына кулланмаячак. Төрек милләтенең мәгънәви байлыгын бөтен милләтнең куллана алырлык уртак малы итәр өчен гайрәт сарыф итәчәктер. Тагы да дөресе, дәүләтнең мәгарифен, гыйлемен, әдәбиятын, матбугатын халыкка таба хәрәкәт иттерәчәктер, һәм бу эштә иң зур ярдәмчебез - телебез, төрек телебез булуыннан, беренче буларак, бу тел мәсьәләсе мәйданга куелачактыр. Шуны да билгеләп үтәргә тиешбез ки, хәзер язган телебез дә төрек теле түгел. Бу - төрек милләтенең сарай тирәсендә тупланган азчылыгының берничә телләрдән (зәбаннардан, ләнгажлардан) алып уйлап чыгарылган бер акылсыз, жаргонлы бер телдер. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: бу телнең укучылары мәмләкәтебездәге игъдадия тәрбиясен тәмамлаган берничә мең кеше белән генә чикле, һәм бу тел бары тик милли арыкдашларыбызга түгел, асыл Анатулы халкына да тулысы белән читтер. Моның өчен халкыбыз белән зыялы катлау арасында мәгънәви мөнәсәбәтләргә ярдәмче, арадашчы булган телебезне халкыбыз өчен дә аңлашылыр дәрәҗәгә китерелүе табигый түгелме? Бу хакта бәхәс һәм тартышулар дәвере күптән узды түгелме? Ләкин шул телне халыкчан итеп үзгәртү, халыкны әдәбиятка, гыйлемгә тарту юлында мәктәп һәм тәрбия мәсьәләсенә килик. Авылларда ун мәктәп корып, боларның арасында бер әдип, бер язучының әдәбият галәменә карышмасы, шөбһәсез ки, телнең чистаруы дип ун ел кычкыруга караганда, тагы да файдалырак булачак. Ләкин мәктәпләребезне авылларга таба хәрәкәт иттергән вакытта, балалар тәрбиясе, белеме мәсьәләсе каршыбызга килеп баса һәм монда да хәзерге телебезнең авыл халкына яраксыз булуы мәйданга чыга; мөгаллим мөшкел бер вазгыятьтә кала, һәм авыл балалары да кирәк кадәр файдалана алмыйлар, һәм бу кимчелекләрне күргән мөгаллимнәребез һәрвакыт дөрес юл эзлиләр. Даимән авыл халкын иң кыска юлдан мәдәнияткә алып бару чараларын эзлиләр. Боларның бүгенгә кадәр эшләү тәҗрибәләреннән алынган нәтиҗәләр шулдыр: телебезне чистартырга, имлябызны үзгәртергә, әлифбабызны гамәли рәвешкә кертергә [кирәк]. Бу бөек юнәлештә һәрдаим фикер йөртәләр, эзләнүләр алып баралар. Ләкин мәсьәлә һаман да иске хәлендә кала. Кайбер фикер ияләре, бу мәсьәләләрне берьюлы хәл итү өчен, бөтен хәрефләребезне үзгәртергә кирәклеген күтәреп чыгалар. Кайберләре дә бездәге гарәп хәрефләрен үзгәртергә тиешле дип чыгалар. Шул ике юнәлешнең дә кирәк Төркиядә һәм кирәк милли чикләр (Төркия) тышындагы төрекләр арасында тарафдарлары һәм каршылары булганга күрә, без дә бу хакта үзебезнең фикеребезне уртага куярга телибез. +Бүгенге көндә бөтен төрек галәме кулланган әлифба төрекләрнең милли әлифбалары түгел. Ислам диненең тәэсире белән, төрекләр, әкрен-әкрен үзләренең милли Орхон язуларыннан ваз кичеп, гарәп әлифбасын кабул иткәннәр. Гарәп теле өчен соң дәрәҗәдә туры килгән бу әлифба безнең төрек теленең ихтыяҗларына туры килми, һәм моның өчен, телебездәге кайсыбер махсус авазларга алмаш буларак, галимнәребез яңа хәрефләр уйлап чыгарырга мәҗбүр булганнар. Болар арасында иң күзгә ташланганнары - г, ң, җ, ч хәрефләредер. Бик күп кенә авазларыбызга туры килгән хәрефләр тагы да уйлап чыгарылмаганга күрә, имлялар буталчык бер хәлгә килгәннәр. Шуңа күрә дә ашыгыч рәвештә имля мәсьәләсе мәйданга килгәндер. +Һәркемгә мәгълүмдер ки, әлифбаларда: +1) һәр авазга туры килгән махсус бер хәреф булырга тиеш һәм һәрбер хәрефнең бары тик бер авазны белдереп килүе кирәкле; +2) хәрефләр гади, укылышлы, язуы җиңел булырга тиеш; +3) типография һәм язу машиналары өчен хәрефләрнең уңайлы булуы шарт. +Гарәп әлифбасы гарәп теле өчен бу шартларның күпчелеген үз эченә алганга күрә, бу хәрефләр гарәпләр өчен идеаль әлифбага бик якын һәм Җир шарының әлифбалары арасында, шөбһәсез ки, иң мөкәммәледер. Шуның өчендер ки, гарәп әлифбасы исламият белән бергә бөтен Шәрык милләтләренә гомум бер әлифба булгандыр. Безнең төрек теленә килгәндә, бу әлифбаның, табигый, бик күп кимчелеге бар. Бу кимчелекләрне күрсәтер өчен башта төрек телендәге авазларны күрсәтеп үтәргә кирәк. +Безнең төрек телендә самит авазлар (консонанслар) - егерме икедер. Болар: [б], [п], [т], [җ], [ч], [ж], [с], [ш], [г], [къ], [кь] (латинчада каршылыклары юк), [л], [м], [н], [в], [е], [һ], [д], [р], [ф]. +Сузык авазлар (вокализм) да тугыз: [а], [ә], [о], [ө], [у], [ү], [и], [е], [ы]. +Төрек телендәге бөтен авазлар утыз бердер. +Бу, нигездә, бөтен төрки кабиләләрнең телләре һәм диалектлары өчен уртак. Димәк ки, төрек телләрендә һәрбер сүзне дөрес язу өчен утыз бер хәрефкә ихтыяҗ бардыр. Бу көнгә кадәр безнең бу ихтыяҗыбызны гарәп әлифбасы ярдәмендә тәэмин иттек. Гарәп әлифбасының бөтен хәрефләре егерме сигездер. Ләкин егерме сигезнең арасында безнең телебездә һич тә авазлары булмаган хәрефләр бар: с, т, за, дад, зәл, ха, айн. Димәк ки, безнең гарәп әлифбасында үзебезнең тартык авазларыбызга бары тик унсигез хәреф бар. Тугыз сузык авазыбызга каршы да бары тик өч (әлиф, уау, йа) сузык хәреф бар. Бу рәвешчә, без унбер хәреф өчен каршылык таба алмаячакбыз. Иске дәвердә йомшак г, ң, п, ч, ж хәрефләре уйланып чыгарылганга күрә, кимчелек буларак, бары тик сузык хәрефләребез генә калган. Ягъни гарәп әлифбасын кулланган дәвердә без алты хәреф уйлап чыгарырга тиешбез (бөтен анализымны гарәп әлифбасы белән төрек әлифбасын аерма рәвешендә ясыйм). Мәсьәлә бу рәвештә кабул ителсә, хәзерге вакытта кулланылган әлифбаның шәкелен саклап, алты яңа сузык хәреф ясый алсак, төрек теленең, төрекчә сүзләрнең имлясы хәл ителгән булачак. Гарәп, фарсы сүзләренең язу ысулы йә иске телләрдәге рәвешен саклап калачак, йә дә сузык авазлар төрекчә язылачак. +Икенче ысул - радикаль ысул булып, әлифбабызның уңнан сулга язу тәртибен үзгәртеп, сулдан уңга таба язу мөмкинлеге булган яңа бер әлифба кабул итәргә тиешбез. Матбугатта күп тапкырлар телгә алынган латин әлифбасы белән алмаштырырга мөмкин. Ул заманда түбәндәге проблемалар килеп чыгачак: латин әлифбасында егерме алты хәреф бар. Боларның егермесе тартык, алтысы исә сузык: у, u, о, i, е, а, х, w, z, g, у хәрефләренең каршылыгы безнең төрек телендә юк. Безнең телебездәге күп кулланылган [ч], [ш], [җ] авазларыбызга каршы бу әлифбада гади хәрефләр юк. Боларны да уйлап чыгару мәҗбүрияте хасил булачак. Димәк, латин әлифбасы безнең утыз бер авазыбызга каршы егерме бер хәреф бирәчәктер. Ун авазыбыз өчен хәреф юк. Шул хәлдә латин әлифбасы кабул ителсә, яңа латин әлифбасында ун яңа хәреф уйлап чыгарырга тиеш булабыз (ягъни [х], [ч], [җ], [къ], [гь], [кь] тартык авазларын белдергән хәрефләр кирәк) һәм дә дүрт сузыкка. Болар төрек сүзләре өчендер. Гарәпчә, фарсычасы күп булган Истанбул сөйләме өчен [с], [т], [дад], [зәл], [ха], [айн] авазларына каршы да тагын сигез яңа хәреф уйлап чыгарырга мәҗбүр булачакбыз. Шуңа күрә дә латин әлифбасы кабул ителгән тәкъдирдә, көньяк төрекчәсе өчен өстәмә унҗиде яңа хәреф уйлап чыгару кирәк булачак. +Матбага һәм язу машиналары өчен латин әлифбасын кулланган заманда шималь төрекләренә утыз бер кечкенә хәреф (юл хәрефе), утыз бер баш хәреф - барлыгы алтмыш ике, госманлы төрекчәсендә 38+38=76 хәреф кирәк булачак. Матбага хәрефләре бүгенге көндә шимальдә җитмеш тугыз шәкелдәдер (шималь төрекләренең бер белгече Габдрахман Бурнаши бу хәрефләрне илле алтыга кадәр киметкәне турында газеталарда укыдык. Ләкин ни рәвештә булганын күрә алмадык). Монда да түбән-югары шул ук рәвештә. Хәзер бу ике әлифбаны техник яктан чагыштырып караган вакытта, латин әлифбасы тагы да кулайрак кебек күренә. Аеруча матбага машиналары өчен уңайлы булуын билгеләп үтәргә кирәк. Латин әлифбасының безнең өчен күзгә ташланган иң зур кимчелеге - безнең бөтен ихтыяҗларыбызны үти алмавыдыр. Латин әлифбасы гарәп теле өчен һич тә туры килми. Безнең телебездә дә бик күп гарәп сүзләре булганы өчен, без авыр хәлдә калырбыз һәм имля мәсьәләсен бу рәвешчә һич тә хәл итә алмаячакбыз. +Гарәп әлифбасы калса, ни рәвештә үзгәрешләр уздырырга кирәк булачак? Бу мәсьәләдә ислахчыларның фикере будыр: иң башта бөтен тәгълим-тәрбия китапларыбыз аваз методына нигезләнеп язылырга тиеш һәм бөтен төрек сүзләре аваз имлясына буйсынырга тиештер. +Икенчедән, төрек әлифбасы гарәп әлифбасыннан аермалыдыр. Беренче елгы тәгълим китаплары бары тик төрекчә булырга тиеш. +Өченчедән, гарәп әлифбасының шәкелен саклап, яңа сузык (тавышлы) авазларга хәрефләр уйлап чыгарырга кирәк. +Дүртенчедән, матбага һәм язу машиналары өчен үзеннән соңгы хәрефкә кушылып языла торган, кушылмый языла торган һәм ялгыз (аерым) языла торган хәрефләр рәвешенә кертергә кирәк. Беренче бүлектә күрсәтелгән төрек сүзләренең аваз имлясына иярергә тиешлеге мәсьәләсе, кызганычка каршы, Төркиядә әлегә кулланылмагандыр, һәм бөтен укыту ысулы гаять читендер. Ләкин бу шималь төрекләрендә һәм Кырымда тулысы белән кулланылган. Төркестан һәм Кавказларда кулланыла башлаган. Бу ысулны куллану нәтиҗәсендә уку-язуга өйрәтү соң дәрәҗәдә кулайлаштырылды. Русия төрекләре арасында укый-яза белүчеләр саны бик җиңел генә таралыш алды. Бу мәсьәләнең нигезләрен моннан утыз ел элек кырымлы Исмәгыйль бәк Гаспринский салып калдырды һәм "Хуҗаи сыйбиян" исемле бер әлифбасы белән Русия төрекләре арасында аваз методының нигез ташларын салды. Шимальдә бу юлда Һади Максуди, Шакир Таһири, Мөхетдин Корбанколый бәкләр бик күп көч сарыф иттеләр, һәм чыннан да, бу аваз методы тулысы белән мәмләкәттә таралуында үзләреннән өлеш керттеләр. Гарәп әлифбасының төрек әлифбасыннан аерылу мәсьәләсе дә читтәге төрекләр арасында күптәннән кабул ителгәндер. Андагы башлангыч мәктәпләрнең беренче сыйныф китаплары бары тик төрекчә сүзләрдән туп лангандыр. +Төрекчә укып-яза белүдән элек барыннан да бигрәк Коръән һәм "Аятел Шәрифә"ләр тәгълиме бетерелгән (укылган). Мәктәп программаларында да гарәп әлифбасы, гарәпчә уку-язуны өйрәнү икенче сыйныфта гына башлангандыр. Бу эшләр, большевик идарәсеннән элек, мәктәпләребезнең программасына үзебез хуҗа булган дәвердә, үзебезнең педагогларыбыз тарафыннан эшләнгән. Төрек теленә мохтаҗ сузык хәрефләрнең барлыкка килүе (иҗады) хакында һәр җирдә бик күп эш эшләнгән. Төркиядә, Азәрбайҗанда, Идел буйларында бу юнәлештә бик күп тәҗрибәләр ясалган. Гарәп әлифбасының әлиф, уау, йай хәрефләреннән тугыз сузык хәреф чыгару өчен күп тырышлык куелган. Ләкин һәрбер белгеч үзенә махсус галәмәтләр куйганга күрә, моның киң таралыш табуы бер милли оешманың әмере һәм фәрманына бәйледер. Үзеннән соңгы хәрефкә кушылып языла торган, кушылмый языла торган һәм ялгыз (аерым) языла торган хәрефләр рәвешенә кертү юлында күп тәҗрибәләр эшләнүе билгеле. Доктор Исмәгыйль Хаккый бәк бу юнәлештә еллар дәвамында көч түкте. Гаскәриләрне әзерләгән мәктәпләрдә гаскәри әмерләр, фәрманнар өчен, Әнвәр пашаның әмере белән, ялгыз (аерым) языла торган хәрефләр (хуруф-и мөнфәридә) системасы кабул ителде. Русиядә Закир Рәмиев әфәнде кушылмый языла торган хәрефләр (хуруф-и мөнфасыйла ысулы) белән бер әлифба китабы нәшер итте. Сугышның беренче өлешендә матбага остасы, казанлы Мөхәммәд Идрис язу машиналары өчен хуруф-и мөнфәридәләр әзерләгән иде. +Хәтта бүген дә Казанда Габдрахман Бурнаши бу мәсьәлә белән шөгыльләнә. Гәзитәләрдә язылганча, гарәпчәнең шәкелен үзгәртмичә, матбага һәм язу машинасы өчен хәрефләребезне илле алтыга кадәр төшергән. Ләкин бу омтылышларның һичберсе уңышлы дәрәҗәдә түгел. Күпчелеге гаять тупас, гаять авыр укылышлы булган. Һәм бу хәрәкәтләрдәге уңышлар да дәрәҗәле бер гыйльми оешмаларның даими эшчәнлегенә баглыдыр. Болар барысы да бары тик техник сорауларга җавап буларак яңгырый. Ләкин хәреф мәсьәләсе бары тик техник бер мәсьәләме? Милләтләр үзләренең милли оешмаларында иске традицияләренә һәм иске архитектура ядкярләренә шулкадәр әһәмият биргән чагында, без меңьеллык әлифбабыз турында бары тик техника җәһәтеннән генә сүз алып барачакбызмы? Шөбһәсез, бу мәсьәлә - безнең мәдәни мәсьәләбез, һәм бу мәсьәләгә безгә киң милли планда якын килү мәҗбүридер. Әгәр дә инде әлифба безнең милли мәдәниятебез мәсьәләсе икән, ул вакытта без үзебезнең милли мәдәнияттән көткән максатыбызны ачыктан-ачык күрсәтергә тиешбез. Моның өчен без миллияткә булган мөнәсәбәтебезне ачыкларга тиешбез. +Миллият хакында ике концепция бар. Беренчесе - миллиятне бер иҗтимагый рамка буларак кабул итеп, бөтен матди һәм мәгънәви яңарышны миллиятнең традицияләренә туры китереп, тәрәккыяткә таба юл алу. Икенчесе исә - миллиятне вакытлыча гына бер дәвер итеп карап, башка милләтләр белән аермалы иткән үзенчәлекләрен калдырып, милләтне космополитик бер группага әйләндерергә тырышу. Аурупа милләтләре беренче карашны кабул иткәннәр һәм бөтен матди һәм мәгънәви яңарышны үзләренең традицияләре эчендә - үзләренең фикерләү рәвешләренә туры китереп тормышка ашырганнар, һәм шуңа күрә дә Аурупада французлар мәдәнияте, алман мәдәнияте кеби төрле-төрле йөзле, исле, башка төрле төсле мәдәниятләр мәйданга килгән. Икенче фикернең тарафдарлары - XIX гасырның соңнарында мәйданга килгән рус нигилистлары һәм Госманлы императорлыгы дәверендә Төркия мәгънәвиятенә хаким булган госманлы зыялы группасы һәм Урта гасырлардагы ислам голәмәсе. +Үлемнән соң яңадан терелгән, Госманлы императорлыгы хәрабәләреннән мәйданга килгән Төркия бүгенгә кадәр бөтен эчке һәм тышкы сәясәтен беренче караш нигезендә корды һәм үзенең сәяси, икътисади дәгъвасында миллиятчелек һәм төркичелекне нигез итеп кулланган иде. Табигый, шулкадәр кан бәһасенә адынган бәйсезлекне яңа Төркия фикер мәйданында да саклаячактыр. Кирәк Шәрыктан һәм кирәк Гаребтән килгән һәрбер яңалыкны үзенең милли күзлегеннән анализлаячак һәм төркичелек үлчәве белән тартачак. Бу ноктаи нәзарда латин әлифбасын тикшергән вакытта, безнең алдыбызга берничә сорау килеп баса. Беренчесе - латин әлифбасын кабул итү безнең хәрефләребезнең юкка чыгуына борчылу буларак галимнәребез тарафыннан чыгарылган бер мәсьәләме, әллә читтән кергән бер фикерме? Җавап буларак, мәсьәләнең тарихына күз ташласак, гарәп хәрефләренең төрек телләренә туры килмәгәнен мәйданга аткан кешене без Русиядә күрәбез. Ул да - Өченче Александрның төрекләрне көчләп руслаштыру сәясәте дәверендә рус миссионерларыннан мәшһүр Ильминский, патшаның иң күренекле киңәшчесе Победоносцевның ярдәмнәре белән, гарәп хәрефләренең төрек теленә туры килмәгәненә дәлил күрсәтеп, кыргызказакъларга рус әлифбасы нигезендә бер әлифба тәкъдим итә. Ул бу әлифба нигезендә кыргыз телендә башлангыч мәктәп өчен миссионерлык оешмасы хисабына китаплар да бастырып чыгарган һәм бер кыргыз шагыйренең шул хәрефләр нигезендә бастырып чыгарган китабын халык арасында тараткан. Ильминскийның максаты - бу эшләр белән бөтен гыйлем һәм китап басу мәркәзе булган Идел буе, Төркестан һәм Төркиядән сигез миллионлы кыргыз-к азакъ кабиләләрен аеру һәм аларны русларның рус булмаган христианнар өчен әзерләнгән йолаларына ("горфан мәркәзенә") бәйләү иде. Фикер дәшләребезнең тырышлыгы һәм бердәмлеге аркасында бу эшләр нәтиҗә бирмәде. Казакъстанда рус хәрефләре кабул ителмәде. Киресенчә, казакъ-кыргызларда тискәре хәрәкәт барлыкка килде. Йөзләгән, меңләгән кыргыз укучысы шималь төрекләренең мәктәпмәдрәсәләрен тутырды. Теленә, әлифбасына милли бер фанатизм белән сарылды, һәм бөтен төрек телләренә уртак булган гарәп әлифбасына казакълар һәм кыргызлар тагы да ныграк бәйләнделәр. 1905 елның кечек революциясеннән соң Русиядә яшәгән бөтен төрек кабиләләре зур бер хәрәкәткә килделәр һәм үзләренең миллиятләре, төреклекләре тирәсендә туплана башладылар. Бу хәрәкәт никадәр җирле көчләр ярдәмендә тормышка ашырылса да, рус хөкүмәте бу хәрәкәтнең башлангычы Истанбул һәм Төркия дип фараз кылды, һәм Русиядә реакция башланып, Столыпин хөкүмәте җитәкчелеккә килгәннән соң, бөтен төрек өлкәләрендә тәгълим-т әрбиянең миссионер Ильминский әзерләгән әлифба белән укылырга тиешлеге хакында бер әмер бирелде. Ләкин ул фәрман да, милләтнең бердәм каршы килүе сәбәпле, тормышка аша алмады. Моннан соң Русиядә бу хәрәкәт тукталды. Бары тик Төркиянең арнаутлыгында Австрия, Италия миссионерлары арнаутларны төрекләрдән мәдәни яктан аерып алу өчен латин хәрефләре белән белем бирә башладылар һәм арнаутлар, латин әлифбасы ярдәмендә шактый тиз вакыт эчендә Аурупа мәдәниятенә кушылачаклары фикерен уртага куеп, зыялы катлау тарафыннан шул әлифбаны кабул иттерделәр. +Нәтиҗәдә Арнаутлык дәүләте барлыкка килде. Шул ук заманда латин хәрефләренең тарафдарлары төрек галәмендә мәйданга чыкты. Төркиядә боларның әйдәп баручысы "Танин" мөхәррире Хөсәен Җаһид бәк иде. Азәрбайҗанда - Шаһтәхтинский, шимальдә шагыйрь Сәгыйть Рәми иде. Ләкин болар һичбер җирдә үзләренә тарафдар таба алмадылар. Бу юнәлешне бөтен төрек илләре, фикердәшләре бер футуризм кеби кабул иттеләр. Латинчылык көчле бер куәт белән 1923 елда тагы бер мәртәбә Русиядә бар лык ка килде. Азәрбайҗан большевиклары арасында Агамалыуглы исемендәге бу вакытка кадәр гыйлем һәм фән белән шөгыльләнмәгән бер әфәнде латинчы буларак чыгыш ясый башлады. Большевиклар партиясенең ярдәмнәре белән гарәп әлифбасының тискәре яклары турында пропаганда башлатып җибәрде, һәм Азәрбайҗанда латин әлифбасы кабул ителде. Азәри теле өчен әрмән, грузин, рус, латин әлифбаларыннан оешкан бер әлифба барлыкка китерделәр һәм тормышка ашыра башладылар, һәм мәдәни, һәм тел ягыннан Төркиягә иң якын булган азәри төрекләре арасында латин әлифбасы беренче буларак кулланыла башлады. Моннан соң 1924 елда Татарстан белән Казакъстан арасында географик күпер вазифасын үтәгән башкорт большевиклары арасында латинчылар барлыкка килде. Милләт мәсьәләсендә үзгәлеге өчен Төркиянең беренче бәйсез хөкем йорты тарафыннан үлемгә дучар ителгән Шәриф Манатов исемле берсе латин әлифбасы тарафдары булып чыкты һәм башкорт большевикларына латин әлифбасын кабул иттерде. Узган ел Русиядәге бөтен төрек өлкәләрендә бу хакта шактый гына пропаганда алып барылды. Ләкин Татарстан, Кырым, Төркестан, Казакъстан, латин әлифбасын кабул итмичә, баш тартты. Хәзер дә берничә атнадан соң Бакуда оештырылачак Тюркология конгрессында бу мәсьәләдә дә фикер алышу булачактыр. +Димәк ки, тышкы (Төркиядән читтә) төрекләрдә бу хәрәкәт - милләтнең үз фикри юнәлешенең нәтиҗәсе түгел, киресенчә, милләт идарәчеләренең төрле-төрле сәяси сәбәпләрдән чыгып кабул иттерергә теләгән бер фикередер. Соң заманнарда Төркиядә латинчылар көчәеп китте, матбугатта пропаганда алып барылды. Мәсьәләнең никадәр җитди булуын аңлар өчен, Васыйф бәк дәверендә бу хосуста мәгариф вәкаләте мөгаллимнәр арасында бер анкета да уздырды. Ләкин нәтиҗәдә Төркиядәге мөгаллимнәрнең йөздән туксан җидесе латин әлифбасына каршы булуы аңлашылды, һәм шуңа күрә дә бу мәсьәлә туктатылып торылды. Хәзердә гарәп һәм латин әлифбалары турында шул миллиятчелек, төркичелек күзлегеннән нәшер ителгән дәлилләрне тикшерү өчен мәйданга куябыз. Реформаторларның фикерләренчә, без гарәп әлифбасын инде мең елдан артык кулланганга күрә, бу әлифба милли традициябез хәленә килгәндер, һәм моннан ваз кичү - милләтнең бер ягын кыру, димәктер. +Икенчесе, мең ел дәвамында гарәп әлифбасы белән бөек бер төрек әдәбияты барлыкка килгән. Латин әлифбасы кабул ителгән тәкъдирдә, болар илле елдан соң, хәзер орхон-уйгур язуы белән язылган китапларыбыз кебек, бары тик белгечләрнең кулларында калачактыр, һәм халкыбызның тарихи бөеклеге билгесез калачак. Бүгенге фикер, гыйлем, әдәби юнәлешләребез илә үткәнебез арасында бөек аермалар барлыкка киләчәк. +Өченчесе, бездә хаттатлык сәнгате бик җәелгән. Бу юлда мәйданга китергән матур әсәрләребез дә күп. Бу язуыбыз безнең нәккашыбызга, келәм тукымачылыгыбызга, алтын әйберләр әзерләү сәнгатебезгә бөек тәэсирләр ясаган, һәм Шәрык мәгъмулаты исемендә гаять гүзәл бер сәнгать барлыкка китергән идек. Бу сәнгать белән аурупалыларны да хәйран калдырган идек. Латин хәрефләрен кабул итү белән бөтен бу кул эшләре сәнгатебезнең нигезен ватып ташлаячакбыз, һәм нәтиҗәдә бу сәнгатебезне югалтырга мөмкинбез. +Дүртенчесе, гарәп әлифбасы - бөтен төрек кабиләләрен бер-берсенә бәйләгән җепләрнең берседер. +Төркиядә нәшер ителгән төрекчә китапның бөтен төрек өлкәләрендә укыла алуы гарәп әлифбасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Төрек кабиләләренең кайсысы булса булсын, латин әлифбасының кабул ителүе бу берлекне кырачак һәм мәдәни берлегебезгә зыян итәчәктер. +Бишенчесе, латин әлифбасы кабул ителгән вакытта бу әлифба һәр өлкәдә аерым җирле шартлар һәм тәртипләрнең тәэсире белән ясалачак һәм бер кабилә тарафыннан кабул ителгән әлифба башка кабиләләрнең әлифбасына башка булачактыр, һәр кабилә язганны нәшер иткән бер китап бары тик шул кабиләдә укылачактыр, һәм күрше кабиләләргә тәмам чит булачактыр, һәм бу рәвешчә, һәр кабиләнең күрше кардәш кабиләсенең гыйльми куәтеннән файдалану мөмкинлекләре булмаячак, һәм һәр кабилә аерым мәктәпле, аерым әдәбиятлы кечкенә бер милләт булып калачак, һәм күршедәге кабилә аерымлыкларын игътибарга алмыйча, көчле бер мәдәнияткә ия булган милләтләр тарафыннан мәдәни яктан җиңеләчәктер, эриячәктер, бетәчәктер. +Алтынчы, төрек милләтенең күпчелеге мөселман булганга күрә, Коръән һәм догалар гарәп хәрефләре нигезендә булачак. Моның өчен балаларыбызга гарәп әлифбасын да өйрәтергә тиеш булачакбыз һәм уку-укыту системасында бер әлифба урынына ике әлифба кирәк булачактыр. +Латин әлифбасының уңайлы ягы бары тик техник яктан гына. Ләкин Русиядә яшәгән бөтен кабиләләргә латин әлифбасы кабул иттереләчәк булса, бары тик көньяк төрекләренең (Анатулы һәм Иран азәрбайҗаны) гарәп әлифбасы белән калуы тагы бер милли мәсьәләне мәйданга чыгарачактыр. Ул да - төрек милләте мәдәниятенең ясалма рәвештә ике өлешкә бүленүе, якын киләчәктә бу ике зур төркемнең бер-берсеннән аерылуы, ераклашуы. Бу мәсьәлә бүген ул кадәр әһәмиятле түгел. Баку Тюркология конгрессында латин әлифбасы кабул ителеп, биш-ун ел эчендә Русиядә кулланылышка керсә, көньяк төрекләрендә бу мәсьәлә гаять мөһим бер милли мәдәният мәсьәләсе буларак алдыбызга килеп басачак һәм безнең хәл итүебезне таләп итәчәктер. +ТОЛСТОЙНЫҢ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНА ТӘЭСИРЕ +Үткән ел көз Толстойның тууына 100 ел тулу уңгае берлә Толстой хакында бөтен телләрдә бик күп китаплар, мәкаләләр язылды. Безнең большевик матбугаты да большевикның иң зур дошманы булган Толстойны - Столыпинның дүрт-биш йөз кешене асуынаастыруына каршы "Не могу молчать!" ("Дәшми түзә алмыйм!") дип, дөньяны шаулатып, Русиядәге сәяси үлем җәзасына каршы бөтен дөнья балаларын күтәргән Толстойны олугладылар. Кеше үтерүне чебен үтерү дәрәҗәсендә күрмәгән большевиклар - ун еллык гомерләре(н)дә иң азы 10 миллион халыкның төрле җәза вә җәфалар берлә үлүенә вә үтерелүенә сәбәп булган большевиклар - буржуаның буржуасы булган граф Толстойны күтәрергә вә зур итәргә мәҗбүр булдылар. Ник? Чөнки Толстой Аурупа әфкяре гомумиясендә шундый зур урын тоткан ки, аңарга хөрмәтсезлекне бөтен дөнья вәхшилек вә барбарлык дип аңлаячак иде. Шуңа күрә большевиклар, мадам ки Толстой үлгән, мадам ки Русиядә Толстой хакындагы ялганнарга каршы чыгып язарга, сөйләргә имкян юк [дип уйладылар]. Ник Толстойны ярты большевик итеп куймаска? Һәм шулай иттеләр дә. Безнең татар коммунистларына да бит Мәскәүнең койрыгыннан кулны ычкындырырга ярамый. Үз юллары юк, күзләре сукыр булганга, хәзер юлны югалталар вә адашалар. Шуның өчен алар да Толстой хакында русчадан тәрҗемә мәкаләләр яздылар. Аның рәсемнәрен төшерделәр. Үзләренең мәдәнилекләрен күрсәтергә тырыштылар. "Безнең юл" да артта калмады. Ул да язды, сызды. Журналның 8 нче номерындагы Толстойга багышланган мәкаләнең башына "Толстой үлүгә йөз ел тулу уңае берлә" дигән хатага, Толстой 1728 елда туды дип, аны 200 ел яшьле итүгә дә бәхәс итеп тормыймыз. Коммунист булган кеше бит андый вак-төяк тарихи цифрлардан югары тора. Бигрәк тә ул татар коммунисты булса. Аңарга инде ул закон язылмаган. Ләкин шулай булса да, татар мәдәнияте исеменнән сүз сөйли торганнар[а] Толстой кебек бөтен дөнья күләмендә зур, танылган бер кеше турында бераз саграк булырга кирәк иде. Толстойның татар матбугатында бәхете бигрәк юк инде. Ул үлгән вакытларда (охранкада хезмәте өчен патша тарафыннан мөфти иттерелеп куелган, 17 нче ел ихтиляленнән соң милләтчеләр тарафыннан себереп чыгарылган, бүген большевик ЧКасында хезмәт итә торган) Сафа Баязидов үзенең "Нур" гәзитәсендә "Җуан Арыслан үлде" дип язып чыгарган иде. Ярый әле татар большевиклары берничә ел эчендә үзләренең остазларыннан үсә төштеләр, һәр яшел каз ... булмаганы кебек, һәр лев нәкъ тә арыслан булмаганын белгәннәр. Монысына да рәхмәт! Без Толстой хакында татар большевик малайларының Маркс әйткән, Ленин тәфсир иткән дигән лыгырдамаларына туктап тормыймыз. Андый большевик такмазасы бит ул һәрбер эшкә, һәрбер нәрсәгә китерелә торган вә үз уе, үз фикере булмаган мескиннәр өчен ясалган схоластик формулалар гына. Без, Х. Вәли дигән әфәнденең "Толстойның татар әдәбиятына тәэсире" хакындагы мәкаләләренә туктап, шуларга берничә төзәтүләр генә кертмәкче буламыз. Шуны әйтергә кирәк ки, бу егет һичбер лыгырдап тормаенча, әллә нинди ялган күзлекләр кигән булып кыланмаенча, туп-туры мәүзугъны ала да тәхлиленә керешә вә бу юлда тәмамән аурупалы кебек объектив булырга тырыша. Большевиклар арасында бик сирәк очрый торган бу ак карганың кайдан чыгуына гаҗәпсенүемезне изһар итеп, вазифамызга башлыймыз. Иң әүвәл шуны әйтергә кирәк ки, Х. Вәли мәкаләсендә күрсәтелгәнчә, "Сәлимә..."не язучы Гафил бине Габдулла берлә "Рәхмәте иляһия"не язучы Муса Бигиев арасында һичбер мөнәсәбәт юктыр. Боларның икесе дә хәзерге көндә исән булганга, моны мәүзугъ мәсьәлә иттереп торырга да урын юк. Икенчедән, "Сәлимә..."не язучы мөхәррир һичбер вакыт рус әдәбияты берлә мәшгуль булган кеше түгел. Толстойның, бәлки, һичбер әсәрене укый да алмагандыр. Аның бөтен мәнбәгъләре гарәпчә, фарсыча, төрекчә берлә бетә. Русчадан, үз тәгъбиренчә, "казынгаласа да", болар да тарихи әсәрләр өчен генә. Шуның өчен ул затны "татар әдәбиятына толстойчылыкны кертүче" дип санау - тарихан хата. Инде Х. Вәли әфәнденең дидеге кебек, Гаяз Исхакыйның әсәрләренә Толстойның тәэсирләренә килсәк, монда да бик күп изах ителәчәк нокталар бар. Миңа, гомумән, рус әдәбиятының, әлбәттә, тәэсире бик күп булгандыр, ләкин минем авызлануым рус әдәбияты берлә түгел (дә), госманлы төрек әдәбияты берләдер. Үземнең "Утыз елым" дигән хатирәмдә мин бу хакта бик озын мәгълүматларны биреп киләм. Ләкин әле ул әсәрем басылмаган булганга, укучыларга мәгълүм булмаган мәгълүматларын да бераз тәкърарларга мәҗбүр булам. Әүвәлән минем "Тәгаллемдә - сәгадәт...", "Кәләпүшче кыз", "Бай углы", "Өч хатын берлә тормыш" әсәрләрем рус әдәбиятлары берлә таныш булмаган дәверемдә язылган. Ул вакытта минем укыган әдәбиятым - госманлы әдәбияты вә төрекчә аша тәрҗемә француз әдәбиятыдыр. Жюль Верн, Виктор Һюго, Мопассан, Доде вә Дюмалар берлә мин төрекчәдән таныштым. Икенчедән, "Теләнче кызы"ның басылуы бик соң булып, бигрәк якын дәвердә булса да, аның минем башымда эшләнүе дә беренче дәверемдәгедер. Ул вакытта миңа иң зур тәэсир итә торган төрек мөхәррире Нәсиб Вәҗиһи бәк иде. Аның "Чубан кызы" дигән сентименталь әсәре миңа тәэсир итеп, минем башымда "Теләнче кызы"н 1898 елларда гәүдәләндергән иде вә шул хикәяне үземнең ул вакыттагы гадәтем буенча иптәшләремнән мәрхүм Хөсәен Ямаш, мәрхүм Хөсәен Әбүзәр, Садри Максуди, Гомәр Тәңреколларга әллә ничәшәр мәртәбә сөйләгән дә идем. "Теләнче кызы"ның беренче бүлегенең язылуы да рус әдәбияты берлә бик аз таныш була башлаган дәверләремдә язылган иде. (Кулымда әсәрләрем булмаганга, тарихын катгый күрсәтә алмыйм. Икенче-өченчеләре бик соң.) Шуның өчен бу беренче дәвер әдәбиятыма, гомумән, рус әдәбиятының тәэсире гаять аз булган дигән фикердәмен. Инде минем Толстойны укуыма, сөюемә килсәк, минем Толстойны бик күп укуым хакындагы риваять вә шуңарга мәкаләдә дәлил иттереп алынган Җәмаледдин Вәлидинең Гаяз әфәндегә Толстой вә Достоевскийларның зур тәэсире күренә дигән казыядә дә бик күп төзәтеләчәк нәрсәләр бар. Әүвәлән Толстойны мин бервакытта да башка рус мөхәррирләреннән артык укымадым вә аны бервакытта да "фәна фи-Толстой" булып сөймәдем. Мин үзем табигатем буенча бер нәрсәне сөйсәм, даимән фәна фи-Аллаһы дәрәҗәсенә ирешми калмыйм. Толстой миңа һәрвакыт ят булып килде, аның чуалчык фәлсәфәсе, аның мәдәниятне инкяр итеп маташуы, аның ишан булып кылануы, аның "Kreutzer Sonate"дагы адәмнең адәмлеген инкяр иткән булып маташкан мораилыгы табигатьтән бирелгән минем туп-туры иттереп уйлый торган башым вә нәселдән килгән төрекчә сизүем, хис итүем берлә һичбер вакыт үзләшә, берләшә алмады. Толстойны хөрмәт итсәм, әдип уларак хөрмәт иттем. Толстойчы булмадым. Безнең арамызда ул вакыт Толстойчы диеләчәк бер кеше булса, ул да мәрхүм Хөсәен Ямаш иде. Аның мистик рухына, сөйләгәне берлә кылганын һичбер вакыт бер юлга сөрә алмаган башына Толстойның керделе-чыктылы, тәүбәче, елак фәлсәфәсе хуш килә иде. Бәгъзән минем Толстойдан көлүемнән мәрхүм рәнҗи иде. Хосусән минем "Kreutzer Sonate"дагы фикерне картлык галәмәте генә дип каравым аны бик кәефсезләндерә иде. Достоевскийга килгәндә, бу мөхәррир кадәр миңа тәэсир итмәгән һичбер рус язучысы юк. Мин Достоевскийны сөймәгәнгә түгел, мин аңарга чиркәнмәенчә якын килә алмыйм. Аны уку минем рухымны гына рәнҗетми, ул миңа җисмани авыру да бирә. Мин, аның китабы эченә кереп киткәч, үземне үзем әллә нинди һавасыз бер бина эчендә кебек, балык мае тутырылган мичкәгә чумдырылган кеше кебек хис итәм. Аның славянча иттереп "душа", "душа"... дип, "грех" дип кыйлануларыннан чирканам. Аның мораилыгыннан җирәнәм. Мин, һичбер вакыт үземне үзем көчләмәенчә, аның бер әсәрен укып чыкканымны хәтерләмим. Хәзер Достоевский дигән сүзне ишетсәм, күңелем өшеп китә. Минем рухыма иң якын рус язучылары, иң сөйгәннәремнең берсе - Тургенев, икенчесе - Чехов вә өченчесе дә - Гогольдер. Беренчесенең Аурупа мәдәнияте берлә сугарылган татар рухында мин үземне үзем таныйм. Икенчесенең һичбер төрле славянча ялганы вә ядкярлеге берлә пычранмаган рухында үземнең туг рылык сөюемә азык табам. Өченчесенең юморында бабамыз Хуҗа Насреддиннан килгән юморчылыкта мөштәрәк нокталар табам. Шулай булгач, Җәмаледдин Вәлидинең минем хакта "ул философ Толстойны әдип Толстойдан артык күрә" дигән сүзе - минем бөтен әдәби дәверем өчен хата. Мин Толстойның "Анна Каренина", "Война и мир"ларының берәр башын гына да Толстойның вак-төяк чиркәү лыгырдауларына алыштыра торган кеше дә, язучы да түгелмен. Гомумән, минем иң нәфрәт иткәнем мораилык булганга, рус язучыларының иң мораилары булган бу затларны, әлбәттә, сөя алмый идем. Шулай булгач, ничек соң фәлсәфә берлеге килгән? Әхлак, вөҗдан, намус, тугрылык вә хезмәт минем элекке әсәрләремдә маяк булып барганнар; вә алар кайдан алынганнар димәкче буласызмы? Татар хәрәкәтенең юлын күрмәгән, белмәгән кешеләр мондый ахмак сөальне бирү ихтималлары юк түгел. Ләкин безнең балалыгымыз, яшьлегемез үткән, фикерләремез, тойгыларымыз гәүдәләнгән вакытларны, мохитне белгән кешеләр мондый сөальне бирмәсләрдер дип беләм. Бирәләр икән, менә аның җавабы: ул фикер вә фәлсәфәләрне без мөстәкыйлән үземезнең остазбикә әбиләремездән, әниләремездән алдык. Без аларны әниләр, әбиләрнең "Дәррәтел-җалис", "Нәсыйхәтес-салихин", "Тәнбиһел-гафилин" кебек вәгазь китапларыннан, хатыннарга сөйләгән вәгазь-нәсыйхәтләреннән алдык. Без алар берлә, Төркестанның инкыйраз дәверендәге тәсаувыф әдәбияты берлә сугарылдык. Шул моральне һичбер Толстойны белмәгән, укымаган Гафил бине Габдулла үзенә бертөрле төскә кертсә, мин үзем бертөрле төскә керттем. Аны үземчә "чәйнәп", үземчә һазым итеп, үземчә эш иттем; шуның өчен миңа Толстойның тәэсире бөтен дәверләрем өчен Тургенев, Гоголь, Чеховларныкыннан ким дип уйлыйм вә үземне һичбер вакыт "толстойчы" булу дәрәҗәсенә төшкәнемне, Аллага шөкер, белмим. Картая-картая гакыл, фикер зәгыйфьләнеп, баш эшләми башлагач, бәлки, ясап куелган, талчукта йөри торган берәр фикерне алырга мохтаҗ булырмын. Имам Әгъзам әйткән икән, әмма мин дигән икән, Маркс сөйләгән, Ленин лыгырдаган икән дип, рухан үлеп, фикрән кол бәндәләр кебек, бәлки, мин дә "бәндә" булырмын. Ләкин хәзергә әле, Аллага шөкер, үз фикеремә үзем хуҗа, үз тойгыма үзем ия. Үзем белгән юлдан үзем йөрим. Дөньяның мәгънәви талчугындагы төрле яһүди кибетләрендәге "иске"ләрне алмыйм, сатмыйм. Үземнең халкымның бөтен яңа агымнарын гәүдәләндергән кебек, тарихын, аның иске тормышын җанландырырга сөйсәм, искелекне сөюемнән түгел, халкымның "үзлегене" сөюемнән, аны эзләнүемнән генә шулай эшлим. Мин аның иске тирән катлавында, рус тәэсире булмаган даирәләрендә төрек-татарның "үзен", "үзлеген" табам, таныйм дип уйлыйм вә, аны табу вә тануның урыны аның үз кырында гына мөмкин булганга күрә, Х. Вәли әфәнде кебек әдәбиятта казына торган егетләремезгә шул юлны тәүсыя итәм. Әгәр ул Идел буе әдәбиятының яңа дәверенең Төркестанның тәсаувыф әдәбияты берлә багланган йепләрен күрә белгән булса иде, әгәр ул безнең Идел буе төрек-татарының мәгънәви барлыкларын, морален, әхлагын, дөньяга карашын русларның тәэсиреннән башка мөстәкыйлән тәмамән эшләнеп беткән икәнен сизә белсә иде, ул Гафил бине Габдуллаларны Толстой койрыгына тагарга мәҗбүр булмас иде. Мине дә Толстой өмәчесе итмәс иде; минем дә, Тукайның да, Гафил бин Габдулланың да үз йиремездә, үз туфрагымызда үскән үз милли җимешемез икәнен ап-ачык күрер иде. Ләкин, мәгаттәәссеф, безнең тикшерүчеләремезнең иң күбесе шул тугры юлдан адашып, русларның мәшһүр Иловайскийлары тарафыннан мәйданга атылган: "Татарның бернәрсәсе булмаган, бернәрсәсе юк, бернәрсәсе дә булачак түгел; ул рус булыр өчен хәзерләнгән бер чи таслак кына", - дигән фикердән чыгалар да үз бакчамызда үскән, үз малларымызның нәселене, төбе-тамырыны табар өчен, күрше рус авылының түтәл-бакчасын, дуңгыз аранын да, чиркәвен дә, кабагын да тентеп бетерәләр. Ничек булса да, шул чиркәүгәме, кабаккамы, җүләрләр йортынамы илтеп, татарның ашларыны-эшләрене илтеп бәйләүдә бер батырчылык күрәләр. Бу бит гыйлем, фән ягыннан бик зур хата булган кебек, бик зур реакционерлык та икәнен игътибарга алмыйлар. Шуның өчен үз халкына дошманлыкны мәсләк итеп куймаган кешеләр, коммунист булсалар да, тарихымызга, халкымызга, әдәбиятымызга, мәгънәви барлыкларымызга караганда, иске вә яңа Иловайскийларның күзлегеннән карамаенча, фәнни, гыйльми ноктадан карарга өйрәнергә кирәк. Шул барлыкларымызга Иловайскийларның сөю-сөймәүләренә әһәмият бирмәенчә, үзеннән-үзең хак, бәһа бирергә кирәк вә үз базарыңа үзең хуҗа булырга кирәк. Матди коллык никадәр начар булса, мәгънәви коллык бит аннан йөз мәртәбә начар. +ТУКАЙНЫҢ ВАФАТЫНА ЕГЕРМЕ БИШ ЕЛ ТУЛУ +МӨНӘСӘБӘТЕ ИЛӘ +Үзләренең шәхси кабилиятләре берлә бер-берсенә охшауохшамауларына карамастан, шагыйрьләр үзләренең багланган мәктәпләре игътибары берлә икегә бүленәләр. Бер төрлесе - үзен үзе тирә-юненнән аерып алып, үзен чорнаган мохиттән рухан аерым була ала торган, үзенең төшенчәләре, хиссиятләре эчендә генә тәҗәрред итә ала торган, вә бу вакытта гына шигырь ярата ала торган шагыйрьләрдер. Икенчесе - үзен тирә-юньнең, мохитнең бер өлеше итеп хис итеп, шуның бөтен күңел алышуларына, үзенең йөрәк тибүе берлә катышып, аның шатлыгына сөенеп, аның кайгысына янып, шул шатлык-кайгыдан дәрт алып кына шигырь яратучылардыр. Беренчеләре үзләренең шәхси рухының тирәнлеге, сайлыгы, кабилиятенең көченә карап зәмин - заман берлә багланмаган вә һәрберсе аерым бер шәхсиятнең төсе, исе килә торган индивидуаль шигырьләр мәйданга ташлыйдыр. +Бик күп вакытта мөҗәррәд мәүзугъларда яисә бөтен адәмчелек өчен уртак булган мәүзугъларда язып, язу теле игътибарга алынмаганда, безгә бәйнәлмиләл шигырьләр бирәдер. Икенч еләре - туган халкы, аның тирә-юне, яшәгән мохитенең шул вакытта кичергән уйлары, хисләренең тәрҗеманы булып, шул халык ның шатлыгын, кайгысын, өмиден сөйләүче, үз мохитенең иҗтимагый омтылышларын төсләндереп яшәүче, җәмәгать эшлә ренең һичберсе яныннан күз йомып, колагын тыгып үтә алмаучы җәмәгатьче шагыйрьләрдер. Бу төрлесе, үзенең көче, кабилиятенең зурлыгы-кечкенәлеге, тирәнлеге-сайлыгына карап, яшәгән мохитенең термометры ролен уйнап килеп, үзенең шул термометр дәрәҗәсенең нечкәлектупаслыгына карап, халыкның күзеннән кан-яшь агуын, йөрәк тибүен җырлап торадыр. Бездә Сәгыйть Рәми беренче групптан булса, Габдулла Тукай - менә соңгы төстәге шагыйрьдер. Үз мохитенең шатлыгын, кайгысын, дәрден шигырь төсенә сугучы бер тел остасыдыр. Аның яшәгән, язган дәвере бездә милләтчелекнең иң кайнаган, милли теләкләрнең берсе өстенә берсе үсеп, тирә-якны тутырган вакыт булганга, ул шул теләкләргә, шул омтылышларга бер шигырь төсе бирүче, чуалчык фикерләрдән туган агымнарга тугры юл күрсәтергә теләүче хезмәтчесе - милли шагыйредер. Шагыйрьлегенең әүвәлге дәверендә үк ул, үзенә үзе шул хакта сөаль биреп, шул сөальгә үзе үк тә җавап бирәдер: +Тик милләткә хезмәткә мәхәббәт миндә бар! +Минчә монда ямь дә бар, ләззәт тә бар һәм тәм дә бар! - +("Ләззәт вә тәм нәрсәдә?") ди. Гомере буена менә шул милләткә хезмәт аның бөтен иҗатында Тимер Казык йолдызы булып, аның кыйбласы булып барадыр. Бөтен кыска гомере буенча ул шул милли юлдан һичбер тайпылмаенча, кабергә кадәр милләт җырын җырлап, милләт кайгысын көйләп, милләт көлкесеннән көлеп, үзенең иҗатын шул милләтчелек калыбына сугып киләдер. Ялгыш кына да, каләме шуып китеп тә ике юллык кына бер шигырьне дә шул алган юлына хилаф төстә язмыйдыр, яза да алмыйдыр. Менә шул җәмәгатьчелеге аны бик тиз көндә ул вакытның иң зур ихтыяҗлары булган тәрбияви шигырьләр язарга аннан таләп итәдер. Ул, милли вазифа башындагы гаскәр кеби, берсе артыннан берсе балалар өчен, кыйраәт китаплары өчен йә тәрҗемә, йә оригиналь бик күп шигырьләр, әфсанәләр, хикәяләр мәйданга китерәдер. Ул бу бүлек шигырьләрен үзенең ана теленә һимнә язу берлә башлыйдыр. Аны иң кечкенә балалар аңларлык дәрәҗәдә садә итеп эшләп, безгә телемезнең кадерехөрмәте хакында моңарчы тиңе күрелмәгән һимнә багышлыйдыр: +И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! +Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. +("Туган тел") +Милли хис вә милли гакыл бергә кушылып эшләнгән бу шигырь парчасы Тукайның тәрбияви шигырьләренең иң кыйммәтлеседер. Моның аркасындадыр ки, бу шигырь бөтен мәктәпләремездә милли һимнә төсен ала алмыштыр, вә бу шигыре Тукайны мәңгегә безнең балаларның иң сөйгән бер җырчысы итеп куймыштыр. Ул дәвер безнең мәктәпләребезне яңа юлда миллиләштерү, мәктәпләребезнең эченә үзебезнең милли мәгънәвиятебезне җирләштерү булганга, бу юлда бик күп дәреслекләр, кыйраәт китаплары хәзерләнеп ятып, төрле төстәге садәчә язылган тәрбияви шигырьләргә ихтыяҗ бик зур хис ителеп, һәрбер китапчы Г. Тукайга шигырьләр сорап мөрәҗәгать итеп торганга, бу вазифаны үти алучы иң муафыйк бер кеше булып чыккандыр. Бик күп чагында мәүзугъ эзләп торырга да вакыт булмаенча, рус әдәбиятында язылган шигырьләр, әфсанәләрнең мәүзугъларын алып, аларны үзебезнең калыпка салгандыр. Шулай итеп, Тукайның мәҗмугасында очрый торган Пушкиннан, Лермонтовтан, фәләннән кеби бәгъзе шигырьләр җирләшкәндер. Бу шигырьләрне эшләүдә Тукай бер тиенгә бер тиен тәрҗемә итмәү берлә генә калмаенча, боларны вәзен ягыннан да, аңлаешы ягыннан да тәмамән милли төскә куеп, аларны үзгәрткәндер. Вә алар да укучының милли зәүкын кытыршыландыра торган бернәрсә дә калдырмагандыр. +Ул вакытыбыз үзебезнең мәдәни истикълялебезне кору дәверебез булып, руслыктан мөмкин кадәр озаклаштырырга омтылу чагыбыз булганга, Тукайның бу төстәге шигырьләр язуы охшап бетмәгән даирәләр дә аз булмагандыр. Бу даирәләр бу кадәр күп рус исемнәре берлә Тукай шигыренең бәйләнүен, Тукайның ул вакыттагы милли шагыйрьлек исеменә мөнасиб күрмәгәннәрдер. Мәҗмугалар, гәзитәләр, аерым рисаләләр аша гына Тукайның иҗатларын сөргендә тәгъкыйб итеп ятучы, бу сәтырларны язучы да, 1912 елларда Фатих Әмирхан аша Тукайга, шул хакта сак булуын тәнбиһ итеп мәктүбләр язган, нәсыйхәтләр биргәндер. Моның кеби язучылар бер генә, ике генә булмаган кеби, Тукайның дуслары үзен хөрмәт иткән кешеләре тарафыннан булганга, Тукай да боларны әһәмиятсез калдырмаган. Соңгы дәверендә чын мәгънәсендә мөстәкыйльлек юлына кергәндер. +Икенче яктан, Тукайның болай бик тиз рәвештә халык шагыйре булып өлгерүе кайбер тар күңелле даирәләрдә аңарга каршы көнләшү уе уяткандыр. Бу хәрәкәтнең башында булган мөхәррир Галимҗан Ибраһимов аны ул заманның беренче группка кергән шагыйрьләре Сәгыйть Рәми, хосусән Дәрдемәнд берлә чагыштырып, Тукайны шагыйрьлек тәхетеннән төшерергә маташкан. Аның йиренә үзе бай, үзе нашир, үзе шагыйрь Дәрдемәндне мендерергә тырышкандыр. Шул вакытларда рус әдәбияты, рус шигыре астында тәрбия ителеп, милли мәсьәләләргә феодализмның калдыклары дип карый торган, милли әдәбиятка марксизм ноктасыннан дигән булып, милләтсезләнү бакышы берлә карарга өйрәнгән яшьләр группы, башларында Хөсәен Ямаш булдыгы хәлдә, Тукайны кечеләндерергә, Тукайны дәрәҗәсеннән төшерергә бер кампания ачалар, вә аны гади бер тәрҗемәче, гади бер такмакчы итеп күрсәтергә теләп, Сәгыйть Рәмине күкләргә күтәрәләр. Ләкин бу групп үзләренең шул тәнкыйтьләрен язарга ул вакытның шактый бай милли матбугатында урын да таба алмыйлар. Тукайның дәрәҗәсе, хөрмәте Тукайга каршы чыккан бу агымның язуларына милли матбугатның ишекләрен тәмам каплый. Бу яшьләр рус гәзитләрендә русча итеп тәнкыйтьләр берлә чыгалар. Русча укый, русча белә торган мохиттә генә аз-маз үзләренә иярченнәр таба алалар. Ләкин халкыбызның киң укучы катлавында һичбер эз калдыра алмыйлар. Тукай бу агымнарга каршы нә моназара берлә чыга, нә дә аңарга көндәш булып чыгарырга теләгән Дәрдемәнд, хосусән Сәгыйть Рәмигә каршы үзенең мөнәсәбәтен боза. Ул Сәгыйтькә дус кала, Дәрдемәндкә каршы хөрмәтен киметми. Ләкин үзенең тәнкыйтьчеләренә берничә шигырь берлә бик оста җавап бирә. Ул берсендә: +Куркмый яңгырдан, әгәр булса табигый, чын чәчәк, +Чөнки ул яхшы белә: яңгыр аны яхшыртачак. +Ошбуның күк, куркыталмый чын талантны интикад, +Нык үзенә игътимады һәм сүзенә - игътикад. +Тик китә кайчакта кәефең, хакимең булса ишәк, +Бер татарга ят, мәхәббәтсез күсәк һәм килмешәк! - +("Интикадка мөтәгалликъ") ди. Моның берлә бу тәнкыйтьләрнең мәгънәсен безнең татар тормышында ят булган килмешәк фикерләр берлә кылынганын укучыга белдереп, үзенең элекке алган юлында дәвам итә. Галимҗан Ибраһимовның тәнкыйтьләренә каршы ул тагы катгыйрак итеп, тагы кабарак шигырьләр кулланып җавап бирә, үзенең "Мөнтәкыйдкә" дигән шигырендә: +Һәм дә моның берлә ул Дәрдемәнд, Сәгыйть Рәми кебек шагыйрьләр - бик аз итеп су килә торган инешкә корылган су тегермәннәре - һавада бушлык вакытында аз-маз тартып, шигырь чыгарып торган кеби, илнең өстеннән әле төньяктан, әле көньяктан, әле сулдан, әле уңнан исә торган каты җилгә каршы корылган җил тегермәне дә (Тукай үзе дә) ашлык тартып шигырь чыгарып торадыр. Болар арасында бер-берсенә каршы көндәшлек юк. Тормышта су тегермәне үз урынында, җил тегермәне үз урынында булган кеби, халык шагыйре үз йирендә, индивидуалист шагыйрь үз йирендәдер. Аның койрыгының урыны артында булып, ялы алдында булса, анда тәнкыйть итәрлек нәрсә юктыр, бу табигый хәлдер, димәкче була. Безнең халыкның милли хайваны булган куйның койрык мае ул шеш түгелдер. Ата-бабаларымыз мең елдан бирле авызынборынын майландырган, анаң-әбиеңнең мең елдан бирле пәрәмәче, сумсасы, бәлеше, чәкчәге, катламасы, боткасының иң кирәкле матдәсе булган куй маедыр. Аны куллану урысның балык маен белмәгәнлектән килеп чыккан бер хасталык түгелдер. Милли тормышыбызның, милли хуҗалыгыбызның агымыннан килеп чыккан, милли ихтыяҗыбызны тутыручы бер нигъмәтебездер. "Мөхәммәдия", "Бакырган"нардан өлге алып, шигырь язып, халыкның моңы-көене җырлау рус әдәбиятын, тарихын белмәүдән килгән наданлык түгелдер. Бу көнебезне үткән көннәребезгә баглау, тәрәккыятебездәге табигый үсүне саклау гынадыр дигән сүзләрдер. Тукайның бу җавабы ул заманның укучысын да гакыл берлә, гыйлем берлә үлчәп, аңлап түгел, хис берлә сизеп, зур мәкъбүлияткә кичәдер. Вә "Мөнтәкыйдкә" дигән шигырен һәрбер вакытта сөйләтәдер, җырлатадыр. Ләкин бу җаваплар бу көн дә гыйльмән дөрест вә тугрыдыр, вә киләчәктә дә бу җаваплар тугры булып калачаклардыр. +Тукай, шул тәнкыйтьләргә карап, үзе дигәнчә, үзенә ышанычын, үзенең халыкчы шагыйрь булу игътикадын сындырып, беренче групп шагыйрьләр мәсләгенә күчәргә теләсә, күчә алыр идеме? Ул Сәгыйть Рәми кеби бер "Мин" шигырен тугдыра алыр идеме? Югарыда сөйләп киткәнчә, "сәнгать - сәнгать өчендер" мәсләгенә кереп китеп, чын бер шагыйрь булыр өчен беренче шарт - үзенең бөтен тормышы, тән авырлыгыннан ычкынып, күкләрдә оча алу, йолдызлар берлә узыша алырлык рухан тәҗәрред итә ала белүдер. Үз милләтенең үксез тормышына үзенең ятимлеге берлә, җүде берлә багланган Тукай, татарның бу көнгә кадәр бар, бер булып килүеннән беренче рольне уйнаган, меллалыгы, остабикәсе берлә, каны-җаны берлә берләшеп беткән мелла малае Тукай, "Мөхәммәдия"нең мисраглары, "Сөбәтел-гаҗизин", "Бәдәвам", "Бакырган"ның моңнары-зарлары, нәсыйхәтләре, шатландырулары, өмидләндерүләре, оҗмахлары, тәмуглары берлә рухының кырык катында кырык төрле җепләр берлә чәбәләнеп беткән Тукай, тагы бүгенге кайнаган Казанның матбугатына, көлке мәҗмугаларына, милли театрларына, милли җырлары кичәләренә, куй майлы пәрәмәчле, пилмәнле дуслар мәҗлесләренә, Печән базарының үзенә, махсус исенә, сасысына баш-аягы берлә чумган Тукай фанна фиш шигъри булып тәҗәрред итә алыр идеме? Аркасына мең төрле җеп берлә тагылган шул вакытның милли йөге, меңәр потлык милли мәсьәләләре аны күкләрдә очып, Зөһрә йолдызның нуры берлә җылытып, бер кызның күзенең тирәнлеген язарга имкян бирә алыр идеме? Юк. Тукай әгәр дә бу юлга чыгарга теләгән булса иде, ул, тутый кошның йөрүенә иярергә теләгән саескан кеби, үз йөрүен дә онытачак, тутый йөрүен дә кулда итә алмаячак иде. Бәрәкәт боерсын, Тукайны бу ялгыш тәнкыйтьчеләр бу хата юлларга бора алмадылар. Тукай үз юлыннан баручы, милләт кайгысын кайгыртучы халык шагыйре булып калды. Ләкин Тукай үзлеген идракъ итеп йитмәгән, руслашуны тәрәккый итү дип аңлаган мохитнең зарарлы һөҗүменнән үзен үзе үзенең игътикады, иманының ныклыгы, халкын сөюнең тирәнлеге берлә коткарып алдырырга өлгерә алмады. Ул икенче бер дошманның һөҗүменә мәгъруз калды. Аның үксез тормышының мирасы булган үпкә хасталыгы аңарга һөҗүмен куәтләтте. Әллә нинди күзгә күренмәгән үпкә хәшәрәте аның тәнен кимерүгә тотынды. Болар аның тәнен кимерү берлә генә калмадылар, аның рухына да һөҗүм иттеләр. "Таза тәндә таза җан" дигәнчә, аның хаста тәне җанын да хасталыкка өстерәде. +Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам, +Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам. +Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим... - +("Бер татар шагыйренең сүзләре") дип башлаган батыр шагыйрьнең җырларына яңа аһәң керә, аны моңлык кабалый башлый. Бу халәт аның шигъри куәтен зәгыйфьләндермәсә дә, билгакес, аның бу шәхси дәрте, бу кайгысы, аның сазын тагы нечкә кылларында уйнатып, аның шигырьләрен тирәнәйтсә дә, аңарда киләчәк өчен бер курку ята. Аңарда шәхси өмидләр сына башлый. Ул: +Нинди дәрт берлән каләм сызсам да кәгазь өстенә, +Очмый әүвәлге җүләр, саф, яшь мәхәббәт чаткысы, - +("Өзелгән емид") дип зарланып куя. Моның артыннан өмиде азаюы үзенең рухына начар тәэсир итеп, ул тагы: +Теләү бетте хәзер миндә теләк соңра теләкләрне; +Кире сүттем хәзер күп эшкә сызганган беләкләрне. +Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да +Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдирем астында. +Өмидсезмен: фәкать актык дәкыйкамны көтәм инде, +Көтәм: кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде? - +("Теләү бетте") дип еглап җырлый. +Татарның иң зур шагыйре булып өлгергән Тукайның шул күз яшьләре укучы алдында куркынычлы киләчәктән бер хәбәр кеби каршы алынмый. Аның бу шигырьләре шагыйрьнең күңеле нечкәреп киткәннән килгән күңеленең гади бер сыкрануы кеби генә каршы алына. Хаста Тукайны карату, аның эчен кимерүче авыру берлә чынлап тартыш башлау вакыты җиткәнлеген беркем дә күз алдына китерми. Тукай тирәсендә йөргән төрле-төрле дуслары, мөридләре, иптәшләреннән мөрәккәб тугрысы эшсез бер гөруһ та, киң катлау халык та фаҗиганың тирәнлеген аңламый. Ул тагы көннең гайбәте, көннең мәсьәләсе берлә Тукайның ул шигыренең мәгънәсен оныта. Тукай үзе дә, шуңарда туктамаенча, тагы икенче рухта шигырьләр дә яза. Ләкин вакыт, форсат бар чагында Тукайны кымызга җибәрү, Кырымга озату, бигрәк тә Тукайны сарыпсыз хәяттан тартып алып, аның шәэненә муафыйк исәнлеге-саулыгы өчен кирәкле тормыш корырга, корышырга тәшәббес эше башланмый. Аның шигырьләре инде китапчыларга, наширләргә меңәрлемеңәрле табышлар китерсә дә, Тукайның Уфа, Әстерханга кадәр сәяхәтенә дә акчасы булмый. Казанның үзендә меңәр-меңәр акчалар су кебек акса да, Идел буе сәүдәгәренең көннән-көн баеп, милли эшләргә бик юмартча кылана торган чаклары булса да, Тукайны Кырымга күндерү, чынлап карату кеби эшләр һәммәсе дә акчасызлык сылтавы берлә туктап кала. Табигый, бу эштә Тукайның үзенең кешедән акча алуга һич тә разый булмавы, үзенең нашир эшен юлга куярлык тормыш тәҗрибәсе булмавы да зур роль уйный. Нәтиҗәдә бөтен төрек-татар дөньясы алдында Тукай, җилдә яна торган шәм кеби, көннән-көн эри, көннән-көн аның киләчәктә яначак уты кими, көннән-көн актык сәгатьләре якынлаша. Ләкин аны саклау тәдбир иң соңгы вакытка кадәр кичектерелә. Тукайның, алдан хәбәр биргән кеби, берничә ел элек җырлаган, көйләгән: +И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? +Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы, - +("Өзелгән өмид") дип алдан хәбәр бирүе дөрескә чыга. +Габдулла Тукай 2 апрель (иске стиль) Казанның бер хастаханәсендә вафат итә. Вә безгә моңарчы бик зур милли байлык булып килгән шигырьләр мәҗмугасын мирас итеп калдыра... +Бу шигырьләрнең кыйммәте, аларның безнең яшьлегебезгә никадәр хезмәт итүе әлегә үлчәнеп җиткәне, тәкъдир ителеп өлгергәне юктыр. Ләкин Тукайның шигырьләрендәге шул садә, матур теле, аның шарлап ага торган су кеби шигырьләренең табигый юлда, милли төстә агуы безнең яшьлегебезнең үз теленә мәхәббәт куюына сәбәп булды. Безнең халкыбызның туган иленнән читтә яшәүче яшьлегенә, үзенең ана телен саклавына бик зур бер милли корал булды. Шуның өчен Тукайның телебезгә хезмәте - күзгә күренгән иң зур мираслардан берседер. Моны иҗекләп бирү телчеләребезнең җентекләүләрен көтеп торганга, бу хакта сүзне озайтмыйбыз. Тукай вафатының 25 еллыгы көнендә үксез иленең бүген кызыл урыслык хакиме сөргән үксез почмагында ятим яткан кабере алдында тезебезне чүгәбез. Исән вакытында кирәге кадәр кадерен белмәгән, кыйммәтен танымаган милләтенең бүгенге хөрмәтен, сөйгесен газиз рухына сонабыз. +БӨЕК ОСТАЗ ИСМӘГЫЙЛЬ БӘК +Әйе, Исмәгыйль бәк олуг иде. Аның эшләгән эшләре, аның кылган хезмәтләре дә олугтыр. Аның чәчкән орлыкларыннан үсәчәк җимешләре дә зурдыр. Аның утырткан гөлләреннән атылып чыккан чәчәкләр дә матурдыр, гүзәлдер. Аның нигезен салган бинасы сагламдыр, тазадыр. +Аның иткән хезмәтләре, аның башлап юл биреп җибәргән эшләре шулкадәр күп, шулкадәр төрледер ки, алар хакында вакыты берлән җилд-җилд китаплар язылса да, аларның кыйммәтләре үлчәнеп бетәчәк түгелдер. Русия мөселманнарындагы нинди генә мәдәни, милли, мәгънәви бер хәрәкәтне алмаңыз, аның башында торучысы, аны иң әүвәл башлап борып җибәрүчесе Исмәгыйль бәктер. Мәктәпләр мәсьәләсе, төрле төстәге төрле җәмгыятьләр ясау эше, тел төзәтү, әдәбият мәйданга чыгару, хатын-кызның хакын ачыктан-ачык мөхакәмәгә кую вә башкаларның - һәммәсенең замирлары Исмәгыйль бәккә кайтадыр, бөтенләенең тарихы Исм әгыйль бәктән башланып китәдер. +Аның үткен күзләре таулар, елгаларны үтә торган, вакытзаманның ашасыннан үтеп чыга торган бакышы берлән Русия исламнарының тормышын вакларына кадәр бердән күрде. Кая таба барса - ни юлга барып чыгачагын, кайсы тарафка йөрсә, нинди куркынычларга очраячагын бердән сизеп алды. Халыкның көче, хасталыгы ни тарафыннан төзәлүе, дәвалануы ни төстә икәнен зур йөрәге берлән тойды. Шул бакыштан соң аның чыгарган фикере, иң дөресте, аңарга шул вакытта бирелгән илһам "бу халыкның яшәеше, бу халыкның киләчәктәге сәгадәте өчен милли мәдәниятне сипләргә тиештер" дигән казыя булды. Ул, шул лозунгны үзенең бөтен тормышының идеалы итеп алып, шул лозунгны үзенең ачылып килә торган байрагына язды. +Исмәгыйль бәк баягы кебек бакышы берлән төрек-татар милләтене сипли торган көчләрнең Гаребтә икәнен сизде. Ул "Гаребкә таба!" дип, яңгы бер илһам алды. Яңгы бер әмер бирде. Шул фикерне аңлатыр өчен, зур бер мөнбәргә ихтыяҗ барлыгын сизде. Шуның өчен ул, гәзитә ясауга бөтен көчен борып, "Тәрҗеман"ны мәйданга чыгарды. +Ул, тәкъдирнең кушуына буйсынып, бөтен төрек-татар аңлый торган дип уйлаган бер телдә язарга кереште, үзенең баягы фикерен халык арасында аңлатыр өчен язарга, сөйләргә кереште. +Бөтен көчен-куәтен мәктәп ислях итәргә куйды. Ибтидаи мәктәпләрне ислях итү уены фәгыйлияте белән мәйданга ташлады вә тиз заманда шул фикер янында әлеге мәдрәсәләр, шәкертләрдән үзенә иптәшләр, фикердәшләр табып алды. +Мәктәпләр исляхы искиткеч бер куәт белән Идел буенда вә Кырымда тарала башлады. Вә шул фикерне таратыр өчен Әхмәд бай, Гани бай кебек фидаи байлар, Һади Максуди, Галимҗан әлБаруди, Габдулла Буби кебек тырыш, уңган педагоглар, мөгаллимнәр җитеште. Үзеннән-үзе үсеп, мәктәп мәсьәләсеннән мәдрәсәгә күчелде. "Хөсәения"ләр, "Галия"ләр, "Мөхәммәдия"ләр, Буби мәдрәсәләре дөньяга чыкты. +Төрек-татар тормышын сипләүдә Исмәгыйль бәк мәктәп, матбугатка башка, яңгы гамил эзләргә кереште. Яңгы буынның без теләгәнчә үсүе өчен гаиләнең нык, мәдәни таза булуы кирәклеге фикеренә килде вә, шундый нык, мәдәни гаилә ясар өчен, аналарның урыннары хөрмәтле булуны лязем тапканга, Шәрык халкындагы хатын-кызга карашны үзгәртүне, хатын-кызны ябуны бетерүне беренче дәрәҗә фарыз тапты. Вә үзенең мөнбәреннән хатынкызның ачылуы, тәрбияле булуы хакында беренче сүзне әйтте. +Вакыт үтте, заман кичте, мәктәпләр тәрәккый итте. Мәдрәсәләр эшләтелде. Укучы күбәйде. Гәзитә сәхифәләре кыска булып китте, Исмәгыйль бәк китаплар нәшеренә кереште. +Уку-укыту, гыйлем, мәгариф базарга чыкты, Исмәгыйль бәкнең сүзе Русия исламнарының тормышында зур бер гамил булды. +Аның әйткән сүзе, язган эше иярченнәр тудыра башлады. Төрле йирдә язучылар чыкты. Болар һәммәсе дә исемнәре, иярләре белән аерым булса да, Исмәгыйль бәккә эштә, уйда башка- башка кебек булсалар да - һәммәсе дә аның ачкан йирен бизәкләргә, чәчәкләргә генә тотындылар. Аның биргән фикерен тәфсилләргә, аның аткан сүзләрен тормышка татбикъ итәргә генә керештеләр. +Исмәгыйль бәк тагы Русия исламнарының тәшәббесләренә бер бакыш ясады. Төрле йирдә төрле көчләр туганын, аларны бертөрле юлга салып барыр өчен җәмгыятьләр кирәклеген хис итте. Җәмгыяте хәйрияләр ясарга дигән әмерне бирде. Берничә ел үтте. Русиянең мөселман тора торган бөтен шәһәрләрендә җәмгыяте хәйрияләр ясалып, фәкыйрьләр, ятимнәрнең тәрбиясенә, укытуына кереште. Алар аз күрелгән йирләрдә шул бабаның тәүсыясе буенча "Тәрәккыюне ислам" вә "Нәшере мәгариф" җәмгыятьләре мәйданга китерелде. Хөррият манифестыннан соң бөтен төрек-татар дөньясы хәрәкәткә килде, бер "Тәрҗеман" йиренә утыздан артык гәзитә-журнал мәйданга чыкты. Бер "Тәрҗеман" фикере урынына кырык төрле яңгы уйлар, яңгы фикерләр, яңгы мәсләкләр мәйданга атылды. Мәдәни хәрәкәтене башлап кына килә торган халкымызны тарих мәдәни сабый көенчә сәяси роль уйнарга кушты. Исмәгыйль бәк, "Тәрҗеман" баба сыйфаты берлән, элгәреге кебек бөтен халыкны бер юлдан алып бару уена тотынды. +Әфкярдагы тузынкылыкны күреп, мәсләктәге аермаларны сизеп, Исмәгыйль бәк тиз сәяси рольне ташлады. Ул бөтен Русия мөселманына каршы сәяси юлда уңга таба, шуннан узылмасын, дигән мәшрутиять чиген сызды да яңгыдан үзенең хезмәтенә кереште. +Инде Исмәгыйль бәк безнең арамызда юк. Ул дареррәхәткә китте, ләкин аның чәчкән орлыклары, утырткан чәчәкләре, ашлаган йимешләре бөтен Русия буена таралып калды. Меңнәр, миллионнар шәкертләре аның башлаган эшен алып барырга, аның тудырган эшләрен үстерергә булып аны озатты. Шундый зур бер бабасы булганга һавалана-һавалана, эшнең ахырына барып чыгачагына ышанып, бил баглап кереште. Һәр хәрәкәтендә шул каһарман бабасын үрнәк итеп тотарга, шул җанлы иманнан ясалган бабасының сызган юлыннан аерылмаска булып тотынды. +Исмәгыйль бәк үлде. +"Тәрҗеман" бабаның рухы бөтен татар хәрәкәтендә падишаһлык сөрергә булып туды. +МӘРХҮМ ЙОСЫФ АКЧУРА БӘК +Март аеның ахыр көннәрендә Ерак Шәрык Идел-Урал төрек-татарларының милли мәркәзе корылган Мукден шәһәренең дә иң җилле, давыллы, буранлы, туфраклы чагы. Корылтай бик күп эшләр калдырып киткәнгә, милли эшкә баткан көннәрем. Менә шундый авыр көннәрнең берендә, Ерак Шәрыктагы милли тартышчыларыбызның уңышларыннан мәгънәви көч алып килгән көннәрендә, еракта-еракта яшәсә дә, рухан бик якын булган милли тартыш иптәше, төреклек куәтенең бер җәбһәдәге башчысы Йосыф бәк Акчураның вафаты хәбәре килә. Бу кара хәбәр шулкадәр көтелмәгән чакта, шулкадәр Йосыфның кирәкле чагында килеп чыга... Мин хәбәрне укыр-укымас катып калдым. Йосыф вафат икән, Йосыф милли тормыш җәбһәсеннән алынган! Шул кара хәбәр алдында салкын канлыгымны саклый алмавымны сизенәм. Ләкин милли мәҗбүрият милләттәшләр берлә милли кайгыхәсрәтне бүлешергә куша. Фәлән көнне мәкалә китәргә, фәлән көнне җитәргә дигән мәҗбүрият мине көчләп язу өстәленә утырта... Утырам... каләм йөрми, язу язылмый, башымнан чыгачак фикер-уй урынына күздән яшь түгелә, кайнар тозлы яшь түгелә - күз уңы караңгылана... Аерым яза алмыйм... Иртәгә, иртәгә... +Иртәнге кояш. Халык йоклый. Японнарның Мукденны алган вакытындагы шәһидләренең кабере генә иртәнге кояшта ялтырап, берләшкән милләтнең нинди могҗизалар эшләвенә җанлы шаһит булып юл күрсәтә кеби басып тора. Мин, шуңарга карап, безнең төрек берлеге коручыларыбызны берсе артыннан берсен күз уңымнан үткәрәм: Исмәгыйль бәк, Зыя Күк Алып, Әхмәд Хикмәт бәк, Йосыф Акчура... +Йосыфның исеме берлә үк аның хәзерге төреклек дөньясындагы урыны, аның эшләре, аның мәгънәви мирасы күзне каплый. Шәхси кайгыга икенче милли кайгы катыша. Аның урынын кем тотачак? +Бу мөһим ноктада каравылыны алыштырырга милли көч бармы? Дошман шуннан акын япмаячакмы төшенчәсе кайгыны тагы куерта. Кайгылы фикерләр берсе артыннан берсе килә генә тора. +Йосыф Акчура кем соң? Ни эшләде? Ник аның урынын тотарлык кеше булмасын? Боларга мин гыйльми тәхлил бирүдән хәзер гаҗизмен. Арыган башым, сәгатьләр буе корымый торган күз яшем моңа киртә булалар. Мин ялгыз йөрәгемнән чыккан кайбер сызлануларны, кайбер өзек-өзек фикерләрне күз яшенә манчып кына бирә алам. Аны да тулы түгел, тәмам түгел, тәмамларга имкянем юк, шуңарга, укучы, мине ертык-ертык фикерләрем өчен гафу ит, син дә, Йосыф, кичер! +Йосыф Акчураның төрек милләтчелеге ягыннан кыйммәте нидә? +Бу сөальгә җавап бирү кечкенә бер мәсьәлә түгел. Моның хакында киләчәктә зур китаплар язылачак. Йосыфның бөтен эшләре, әсәрләре, тормышы тәхлил ителәчәк. Ләкин болар әле - киләчәк эше. Бүген бик кыска гына аның кыйммәтен эзләүнең юлларын тикшерергә материал булачак берничә фикер генә әйтеп китәргә уйлыйм. +Йосыфның тормышын, аның биргән җимешләрен, калдырган мәгънәви мирасларын тикшергәндә башлап китәчәк нокта аның тууы, үсүе, тәрбияләнү мохите булачак. Бу яктан караганда, Йосыфның балалык, яшүсмерлек, егетлек тормышы бик төрле-төрле вә бик кызыклы. +Ул Сембер губернасы фабрикантларыннан уңган бер фабрикант гаиләсендә туа. Аның анасы Казанның бик искедән килгән мәшһүр гаиләләреннән, Юныслардан. Атасы ягыннан Сембер тирәсендәге татар фабрикантлары Акчуралар, Дибердиләр берлә катнашып, чолганып беткән, анасы ягыннан Казанның зур сәүдәгәр гаиләләре Юныслар, Апанайлар, Казаклар берлә кырык яктан бәйләнеп беткән. Менә шул чуар мохиттә Йосыфка, теле ачылганда ук, рус гувернанткалары аша русча өйрәтәләр. Русчаны яхшы сөйләсен, руслардан оят булмасын дип, русча гына сөйләтәләр. Аз-маз йөри-күрә башлаган дәверендә аның мохите - руслар берлә бик катыша торган киң куллы, егет табигатьле Сембер мишәр фабри кантларының йорты, икенче яктан - вакчыл табигатьле, дини күренергә теләүче, риякяр, саран, гатырша майлы Казандагы әбиләре, туталары, абыйлары, агайларның Казандагы тормышы. Шул ике бер-берсенә охшамаган тормыш Йосыфны бер якка да борып, ватып өлгерә алмый. Аның әтисе фаҗигалы рәвештә вафат итә. Анасы җиде яшьлек улы Йосыф берлә Төркиягә күчеп китә, тугрысы, качып китә. Атасы үлгәннән соң калган мирастан файдаланыр өчен, бурычлар мәсьәләсен сылтау итеп, якын кардәшләре яшь бала, бер яшь тол хатынның тәҗрибәсезлегеннән файдаланып, аларны бик аз акча берлә Истанбулга китәргә мәҗбүр итәләр. +Төркиядә өченче төрле мохит: зур төрек шәһәренең чыгырдаган төрек мәхәлләсендә - Ак сарайда үсү дәверендә менә Йосыф өченче төрле шул мохит эченә төшә. Бусы - менә әүвәлгеләргә караганда байлык ягыннан зәгыйфьрәк булганы кебек, тирә- юне ягыннан кардәшсез, кабиләсез, горбәтле бер тормыш. Ул гына түгел, монда аның анасын, бай хатыны дип белеп, куркытып, бер чиркәскә кияүгә бирәләр. Йосыфның күңеле кырыла, өй эчендәге гайре табигыйлек балага авыр тәэсир калдыра... Йосыфны монда мәктәпкә дә бирәләр. Төркиянең камчылы, чыбыркылы, хуҗалы мәктәп тормышы, аның артыннан ятып, кунып укый торган хәрбия мәктәбе. Пәнҗешәмбе көннәре, бәйрәмнәрне әнисе янына барып кунулар. Төрек, арнаут, гарәп, грек мәктәп аркадашлары. Икенче яктан - төрле сәбәптән Идел буеннан качып чыккан татар гаиләләре эчендә казанча мәҗлесләр, бәйрәм ашлары, пәрәмәчләре, пилмәннәре, бәлешләре, гармунда уйналган "Тәфтиләү", "Сакмар" көйләре. Мөһаҗир абыстайларның бер-берсе берлә еглап-еглап туган илне, Иделне, ягъни Казанны сагынып сөйләгән сүзләре, хикәяләре! Кара йөрәк руска күз яшьле бәддогалар. Сизгер күңелле, үткен зиһенле Йосыфның кечкенәдән кайгыны белгән, кечкенәдән кырылган күңеленә болар зур тәэсир калдыра. Ул вакыттагы Истанбулның гыйзамәтле Солтан Габделхәмид дәверенең бай, мул тормышы, сәяси бик кысынкылыклы тормышы Йосыфның рухын кысып алып килә... Яшүсмерле Йосыф матураеп җитеп, мәктәбендә яхшы укучы, иптәшләре арасында хөрмәт ителүче Йосыф булып өлгерә алмый, тагы бер каза! 1895 елны Истанбулдагы зур зилзиләдә Йосыфның анасы өйләренең матчасы астында калып вафат итә. Йосыфның үскән йорты да, анасының фаҗигалы үлемен хәтерләтеп, үзенә ят була. Ул инде үз йортына үзе керә алмый. Анда бәйрәмнәр итә алмый. Ул гариб, ятим булып кала. Мәктәбе хәрбия аның һәрбер нәрсәсе - өе, йорты, гаиләсе була. +Төрек гәнчелегенең дәрде, кайгысы, омтылышы аның дәрде, кайгысы була. Ул хәрбияне тәмам итеп, забит була. Әркяне хәрбия мәктәбенә керә, ләкин Йосыф элек йөз башы, ун елдан мең башы, тагын ун елдан паша булып, ун елдан тәкагыдкә чыгып, бугаз эчендә картлыгын кичерә торган камырдан ясалмаган. Ул эзләнә, арана-тарана. Яшьләр арасындагы солтан Габделхәмид дәверенең кысынкылыгыннан милләт вә дәүләтне коткарыр өчен корылган яшерен җәмгыятькә керә. Шунда эшли һәм дә алынган эшен эш итеп тутырып эшли. Аларны төрмәгә ябалар. Үлем җәзасына хөкем итәләр. Аннары солтан Габделхәмид, гафу итеп, гомерлеккә Траблусел-гарб вилаятенең иң ерак бер йиренә сөргенгә күндерә. Бу вакыттагы Траблусел-гарбнең вәлисе, баш команданы мәрхүм Рәҗәп пашаның боларны Сахраи кәбир янындагы Физан шәһәренә җибәрергә гаскәре дә юк, теләге дә юк. Пашаның фикеренчә, Траблусел-гарбне итальяннар алырга хәзерлек күреп яталар. Боларга бирмәслек итәр өчен бу өлкәнең гаскәри хәлен төзәтергә кирәк, менә шул яшь ватанпәрвәр забитлар бик күп эшкә яраячаклар, ул Мабәянга (сарайга) яза, сыза, Йосыфларны ант иттереп, эшләмәгән гөнаһларыннан тәүбә иттереп, забит иттереп эшкә кушалар. Анда алар ватанның бер кисәге - Траблусны саклар өчен бик тырышып эшлиләр. Йосыф бәк зур яраклылык күрсәтә. Йирле әсирләр арасында, гаскәр эчендә хөрмәт казана. +Ләкин ул яшь, әле аның укыйсы, тәхсилен тәмамлыйсы килә. Ул үзенең мәктәп, төрмә, сөрген аркадашларыннан Фәрид бәк берлә, үзләренең яшендә бик күп кызлы мир алаеның ярдәме берлә француз пароходына утырып, качып, Франсәгә китә. Анда укырга тотына, Сәяси-политик мәктәбенә керә. Франсәдәге төрек сәяси качакларының әгъзасы булып, шуның кайгысына, дәрденә катыша. Гәнч төрекләрнең башы Әхмәд Риза бәкнең "Мөшавәрәт" гәзитәсенә язулар языша. Үзенең Русиядә калган кардәш кабиләләрен табып алып, андагы анасының мирасын алып баруны ерак кардәше Йосыф Апанайга тапшыра. Ул да, һәрбер айны вакытында акча җибәреп торып, Йосыфның укуына тоткарлык ясамаска тырыша. Мәктәп тәмам була. Йосыф Төркиягә кайта алмый. 1903 елларда Русиягә кайта. Ул Сембер губернасында якын кардәше Йосыф Дибердиләрдә яши, яшь Акчура булып китә. Казанга йирләшә. Япон сугышыннан соң чыккан бөтен милли хәрәкәткә катыша. Казанның беренче татарча гәзитәсе "Казан мөхбире"ндә мәсьүл кятиб була. "Мөселман иттифакы"н ясаучылардан берсе була. "Мөселман иттифакы" русларның кадет партияләре берлә бергә барганда, рус сәяси тормышы эченә дә керә. Казан төрмәсендә дә утыра. Думадагы мөселман фракциясендә дә эшли. Кырымга барып, Исмәгыйль бәк янында "Тәрҗеман" гәзитәсендә дә эш күрә. +1908 елда 23 июльдә Төркиядә гәнч төрекләр инкыйлабы була. Солтан Габделхәмид мәшрутиять игълан итәргә, бөтен сәяси сөрелгәннәргә иленә кайтырга рөхсәт бирергә мәҗбүр иттерелә. Йо сыф Төркиягә ашыга. Анда инде аның сөрген иптәшләре, Париж аркад ашлары - һәммәсе эш башында. Әхмәд Риза бәк - милләтнең иң хөрмәтле бер кешесе, Мәҗлесе мәбгусанның рәисе, Йосыфка бөтен ишекләр ачык. Боер, эшлә! Ләкин Йосыф хәзер Траблуста, Парижда аерылышкан иптәшләренең таныган Йосыфы түгел. Ул инде аннан бирле бик күп үскән. Буйга түгел, иңгә үскән. Аның өчен "мәшрутиятьле, госманлы солтанлы", "мәшрутиятьле ислам хәлифәте" хәзер идеал түгел. Ул инде Русиядәге Беренче рус инкый лабын, аның егылуын күргән, ул инде "Русия мөселманнары итти факы" исемендә ясалган сәяси оешманың, Йосыфның бик күп куәтен, гайрәтен алып эшләгән эшенең "үлек бала" булып чыкканлыгын күзе берлә күргән, инде ул Русиядә яшәүче төрек-татарның алган юлы "үзлеген эзләү", "үзлеген табу", "үзлеген үз итү", ягъни милләтчелек, төрекчелек икәнлеген аңларлык бик күп дәлилләр күргән. Аның күз уңында татар әдәбияты, татар театры, татар матбугаты, татар китапчылыгы туып, үсеп, гөрләп киткәне басып тора. Ул инде Бакчасарайда 25 ел яшәгән, үскән "Тәрҗеман"ның туганыннан алып үсеп җиткәненә кадәр барган бөтен тормышын тикшергән, бөтен юлларын күздән кичергән. Инде ул Кырымның, Кавказның милли хәрәкәтен, Төркестанның уянуын бик якыннан күргән. Киң төрек галәменең шаулап күтәрелүе, уянуы, милли уянуы инде аның күз уңыннан үткән. Аңарга инде "Иттихады тәрәккый"ның программы тарчылык итә. "Иттихады тәрәккый"ның "госманлы ватанчылык" шигаре аны канәгатьләндерми. +Аның бөтен дуст-ише "иттихады тәрәккый"да зур урын тотучылар булып, үзен эш өчен бик кирәксенсәләр дә, бик чакырсалар да, Йосыф фиркагә керми. "Иттихады тәрәккый"га мохалиф икән дип уйлап, аны "Әхрар" фиркасе үзенә алырга бик тырышса да, аңарга да керми. Эш эшләр өчен хөкүмәт фиркасе булган "Иттихады тәрәккый"га якын булуның файдалыгын белеп, мәрхүм Тәлгать пашаның димләве вә исрары берлә керергә разый булып, бер мәртәбә мәркәзгә барса да, фирканең антында "Фирканең бөтен боерыкларына буйсынырмын, бөтен теләкләрен мөкатдәс санармын" дигән маддәсенә "Вөҗданыма мохалиф булмаса" дигән җөмләне катыштыруны сорый вә, шуны "Иттихады тәрәккый" мәркәзе кабул итмәгәч, ул: "Мин вөҗданыма хилаф хәрәкәт итә алмыйм, уңайсызлык туадыр", - дип, фиркагә язылмый, госманлы дәүләтчелеге сахәсендә түгел, милләтчелек сахәсендә эш эшләргә тели. Ул төреклек, төрекчелек, киң төреклек фикерен таратырга, аңлатырга тели, мәшрутиятьле, госманлы дәүләтен төрекчелек фикерен таратыр өчен бер мәйдан итеп кенә карый, ул төрекчелек байрагын күтәрергә хәзерләнә. Ләкин мәшрутиятьле, госманлы дәүләтендә хаким милләт төрекләр булса да, Йосыф бәкнең ватаны алдында иткән хезмәтләре инде тәкъдир ителерлек булса да, хөкүмәт даирәләрендә бик күп аркадашлары булса да, аңарга төреклек фикерен аңлату бик авыр була. Күпчелек аны аңламыйлар, кайберләре аңарга дошманча "мәмләкәтне бүләргә тели" дип карыйлар, иң якын дустлары Йосыфның бу үзенчә "кылынгычлыгы" дип көлеп карыйлар. Йосыф ул вакытның куәтле Төркиясендә үзенең фикерен тарата торган бер мәҗмуга чыгарырга җитәрлек матди көч таба алмый, ул "Төрек дәрнәге" исемендә бер оешма корып карый, аны эшләтеп китә алмый. Төреклек өчен бер мәҗмуга чыгарырга тели, уйлый, акчасызлыктан вөҗүдкә чыгара алмый. Йосыф Идел-Ураллы булмаган булса иде, Йосыф 1903 тән алып 1908 гә кадәр Идел буенда бик күп эшләмәгән вә шуның аркасында зур хөрмәт казанмаган булса иде, бәлки, Йосыфка үлгәнчә бу мәҗмуганы чыгарырга имкян тумаган булыр иде. Бәлки, Йосыф Акчура да, бүгенге без күргән төрекчелек остазы Йосыф Акчура да булып өлгермәгән булыр иде. Иттифакый бер вакыйга әхвәлне үзгәртә, Оренбург миллионеры Мәхмүд бай Хөсәен вафат итә. Аның хаҗга дигән бәдәл акчасын алып Каргалының тәрәккыйпәрвәр имамы Хәйрулла хәзрәт Госман дигән кеше Истанбулга килә вә, мәрхүмнең рухына саваплары барып торсын өчен, берничә мең сумлык сәдака калдырырга теләүне Йосыфка сөйли, киңәш итә. Йосыф "Төрек йорды" мәҗмугасы фикерен аңлата . Вә акчаны шуңарга бирүне файдалылыгына ышандыра. Хәйрулла хәзрәт берничә мең тәңкә акча бирә. "Төрек йорды" чыга башлый. Йосыф үзенең гаясе - төреклекне таныту эшенә бил баглап, сызганып эшкә керешә ("Төрек йорды" 1910 елның ноябрендә чыга башлаган булырга кирәк). Бу мәҗмуга Йосыфның үзе, дусты, дошманы уйламаган төстә мәгърүф булып китә. Һичбер көтелмәгән рәвештә төрек яшьлегенә тәэсир итә. "Төрек йорды" бик тиз көндә Төркия яшьлегенең юлбашчысы булып өлгерә, аның тәэсире берлә төрек яшьлеге милли бер гәүдәләнүгә омтыла вә "Төрек учаклары" мәйданга килә. Таркау төрек дөньясын мәгънән берләштерү, төрлетөрле өлкәләрдә вә төрле сәяси, иҗтимагый хәлләрдә яшәгән төрек халкы харси берлеге аша милли берлегенә ирештерүнең идеологиясе эшләнә башлый. "Төрек йорды"ның тудыручысы, яшәтүчесе, шул харси төрек берлегенең эшчесе, мөгаллиме, байракдары булып таныла. "Төрек йорды"ның фикере Төркиядән читтә яшәгән төрек дөньясына да бик зур тәэсир итә, вә бу илләрдәге милләтчелек агымының зур бер өлеше "Төрек йорды"н үзенең идеология, юлбашчысы итеп кабул итә. +Әгәр Балкан сугышлары, аның артыннан килгән Дөнья сугышлары башланмаган булса иде яисә берәр ун ел соңрак калган булса иде, төрек харси берлеге бөтен төрек дөньясында - Русиядә, Иранда, Төркестанда, Чинда гәүдәләнеп өлгереп, бәйнелдаввәл бер милли оешма хәлен алып җитәчәк иде, дөнья сәясәтендә зур роль уйный торган бер куәт булып өлгерәчәк иде вә Дөнья сугышыннан төрек илләре хәзерге ягланлачак төстә чыкмаячаклар иде. Дөнья сугышы "Төрек йорды"ның укучысының зур күпчелеген сонгый рәвештә үзеннән аерып алса да, "Төрек йорды" бөтен сугыш вакытында яшәде. Ләкин иттифакчылар Истанбулга кереркермәс "Төрек йорды" вә "Төрек учаклары"н яптылар. Йосыф бәкне тәүкыйф иттеләр, "учак"лар рәисе Хәмдулла бәк Анатолига качты. Ләкин бу агымның тудырган милләтчелек, төркичелек фикере Мостафа Кәмал пашаның Төркияне бүлүдән саклап калыр өчен ачкан истикъляль сугышларында бик зур роль уйнады вә яңа Төркияне сәламәт истикъляль юлына алып чыгуда, яңа Төркияне төзүдә исәпсез-хисапсыз хезмәт итте. +Истикъляль сугышы елларында Анатолига Йосыф бәк тә, бик тиз качып барып, "Төрек йорды"н яңадан чыгара башлады вә яңа Төрек җөмһүриятенең корылышында зур мәгънәви көч булып катышты. Ләкин алга куелган гаясенең Төркиядәге кыйсеме тәмам булынганга, киң төрек дөньясы өчен, аны дәвам иттерергә яшь Төркиядә сәяси әхвәл мөсагадә итмәгәнгә, "Төрек йорды" вә аның баласы "Төрек учаклары" яши алмады. Йосыф бәк үзенең милли вазифасының зур бер өлешен үткән икәнлеген хис итеп, төрекчелекнең икенче сафында ачылган Мостафа Кәмал пашаның үзенең юлдашчылыгында дәвам итә торган төрек харсын төрекләштерү, госманлы телен төрекләштерү, дөньяга карашны төрекләштерү сафларында бил баглап эшкә кереште, ул тарих әнҗеманында әгъза вә рәис булды. Ул "Тел саклау"да әгъза булды, ул бу ике җәмгыятьнең дә гыйльми эшләрен алып баруда һичбер армый-талмый торган эшче булды. Шул милли вазифаларының башында булганы хәлдә вафат та итте. Йосыф бәккә үзенең төреклек омтылышын зур күләмдә күрергә насыйп булмаса да, ул аның үрнәген күреп үлде. Үзенең утыз-утыз биш ел эшләгән эшенең юкка китмәгәнен күреп, вөҗданы тынычлык эчендә вафат итте. Төрек хәрәкәтенең зурзур ташларын салышып вафат итте. Төрек милләтенең харси берләшүенең һәрбер адымына үзенең исемен язып китте. Истанбулда 11 мартта вафат итеп, 13 мартта күмелгән Йосыф Акчура бәк, үзеннән элек яшәгән төреклекнең төзүчеләре, коручылары, мәгънәви берлекне тудыручылары арасына кереп, Исмәгыйль бәкнең янында урын алып, эшне дәвам иттерүне фикердәшләренә васыять итеп, арабыздан китте. Шөбһә юк, аның исеме киң төрек дөньясында Исмәгыйль бәк исеме берлә бергә барачак вә бөтен төрек илләренең яңадан тууларында Тимер Казык йолдызы ролен үтәп китәчәк. Йосыф Акчура бәк бөтен төрек илләрендә уртак бер юлбашчы булып, төреклекнең уртак бер остазы булып хисап ителәчәк. +Сембер губернасының бер фабрикасында туган бер баланың бу кадәр киң төрек дөньясында бу дәрәҗәдә зур роль уйнавының сәбәбе нәрсә? +Киң төрек дөньясында чыккан бик күп милли хезмәтчеләр, шагыйрьләр, әдипләр, сәясиләр, зур пашалардан Йосыфның аермасы кайда? Ул ничек бу дәрәҗәгә иреште? +Иң беренчесе, Йосыфның алган төрекчелек кыйбласы тугры иде. Ул, шул юлдан язмаянча, гомер буе бер максатка хезмәт итте, юлыннан сапмады. Икенче, ул бу юлга хәзерләнеп, тәҗрибәләр үтеп кереште. Беренче рус ихтиляле аңарга зур бер мәктәп булды. Ул Русиядә төрек-татарларның уяну дәверләренә вә бик кызу төзелешү, алышыну чакларына очрады вә үзенең фикерләренең бик киң рәвештә тормышта сыналуга куелуына шаһит булды. Аның Аурупа мәгънәсендәге либерализм фикере, русларның либераллары берлә бергә эшләп була дигән игътикады 1905-1906 еллардагы Русия ихтилялендә бик тиз һавага очты һәм дә рус либералларының бик ахмак рәвештә төрек-татар милләтенең һичбер хакын та нымауларына бәрелеп очты. Реакция буларак Йосыфта милләтчелекне - төрек-татар милләтчелеген көчәйтте. Йосыфның зур катышы берлә эшләнеп, зур сәяси өмид берлә алып барырга тырышылган "Мөселман иттифакы", аның баласы "Мөселман фракциясе", ягъни халыкны берләштерүдә ябыштыручы куәт итеп, цемент итеп исламият кенә алынып та эшләнгән сәяси оешмасы көтелгән өмидне тутыра алмады. "Мөселман иттифакы" ни дә фикри юлбашчылык итә алды, ни дә тормышта бер роль уйный алды. Аның арка таянырга теләгән гыйльми сыйныфы, байрак сыйныфы үзенең милли вазифасын аңлаудан түбән булды. Билгакес, эшлекле сәүдәгәр, ярты зыялы тәрәккыйпәрвәр көчләребезне рәнҗетүгә генә сәбәп булды. Милли көчне парчалады. Вә аның эчендә мөтәгассыйб байларга таянып, шәхси мәнфәгатьләрне генә күздә тоткан типларның хөкем сөргәнен вә шул сәбәптән Исмәгыйль бәкнең үзен үзе шул хәрәкәттән читкә алуын Йосыф күзе берлә күрде. Вә бу фикернең дә төрек илләренең уянуында роле бик азлыгын сизеп, 1908 елны Төркия инкыйлабына кадәр боларга бәһа тәгъйин итеп куя алды. Нәтиҗәдә мәшрутиятьле Төркия туфрагына аяк басканда, Йосыф инде француз ихтиляленең матур либерализм фикереннән айныган, исламият нигезендә мөселманлык хәлифәсе ясауның вакыты кичеккәнен ачык күргән, дәүләтне алып бара беләчәк куәт - ялгыз милләтчелек дигән фикергә бик нык иман итеп өлгергән иде. Төрек милләте Истанбулда гына түгел, Анатолида гына түгел, Кавказ, Төркестан, Идел-Урал, Кырым, Себер, Иран, Шәркый Төркестанда... икәнлекне күреп, милләтчелекне фәнни рәвештә киң төрекчелек төсенә куеп өлгерткән иде вә гаясен шул таркау төрекләрне берләштерү дип сызып куеп өлгергән иде. Менә аның шул төрекчелеге, киң рәвештә төрекчелеге, Йосыфка киң төрек дөньясында хөрмәт казандырды вә аңарга ап-ачык бер төс бирде. +Йосыфның болай зур урын тотуында, хөрмәтле бер йир казануында икенче бер гамәл дә зур роль уйнады, ул да - Йосыфның эшлеклелеге. Йосыф фикер сөйләп, матур сүз таратып йөрүче бер кеше түгел иде. Ул үзенең ышанган фикеренә кулы берлә, теле берлә, каләме берлә эшләүче иде. Ул эшнең вагыннан, эресеннән тартынмый торган милли эшче иде. Ул көненә биш-алты сәгать мәктәптә дәрес бирә, аннан соң биш-алты сәгать язу өстәлендә язу яза. Аннары берничә сәгать кирәкле китаплар актарып комиссияләр, әнҗеманнар өчен материал хәзерли иде. Көнен эшли, төнен эшли торган фәүкылгадә вазифаишенас эшче иде, ул бөтен гомере буенча йә хәрбиядә, йә дарелфөнүндә мөдәррис иде. Һичбер вакыт дәресен калдырмый, ул мәбгус көенчә Мәҗлескә килми калмый, башкаларны көттерми, эшләнәчәк эшне башкалардан көтеп тормый, башкаларның ярым-йорты эшләгән эшләрен эш төсенә, башкаларның ачылып бетмәгән фикерләрен ачып бирә, ярдәм итә, юлбашчы була иде. Шуңарга күрә һәрвакыт эшкә чумган, баткан хәлдә иде. Аның эшлеклеген белеп, эш эшләүне сөймәенчә генә исем алуны сөючеләр аның бу хосусиятен бик оста иттереп сүи истигъмаль дә итәләр иде. Берсе, аркадаш дип, икенчесе, хуҗам дип, өченчесе, остаз дип, "бер шәй яздым, сезнең күздән кичермәңезне чок рәҗаи идәюрем" дип, язылачак нәрсәнең исеме вә берничә юлы язылган буш кәгазьләрне биреп йөдәтәләр иде. Йосыф аларга үзләре яза алмаган мәкаләләрне, мәгърузәләрне язып бирергә вә аңарга шул әфәнденең исемен куярга тиеш иде. Ул шуны берне түгел, унны, йөзне чыраен сытмаенча эшли иде. +Ул мәбгус булганга, Мәҗлесе мәбгусыннан үтәчәк бөтен низамнамәләрне алдан укый, моталәга итә, аларга тәсхих ясый, аларны аңлатырлык нотыклар хәзерли иде. Шул эшлеклеге һәм дә шәхси мәнфәгать өчен түгел, эш өчен эшлеклеге, аны үзенең яшәгән мохитендә дә кеше буе, кул сузымы югары итеп куя вә аны киң төрек дөньясында күренерлек пьедесталга утырта иде. +Болардан да мөһиме, Йосыф төрек дөньясында бик аз игътибар ителә торган, мохитендә бик аз очрый торган иҗтимагый әхлакка сахиб, садыйк кеше иде. Ул озын тормышында яшьлегенең бик авыр вакытларында, Габделхәмид дәверендә, Русиядә төрле сәяси тартышларны алып барганда да, соңгы дәверендә дә рәкыйбенә каршы, хәтта дошманына каршы да әхлаксыз бер хәрәкәт эшләмәгәндер. Ул үзенең куәтеннән файдаланып һәрвакыт золым ителгәнгә ярдәмгә килсә дә, үзенең дошманына каршы һичбер вакыт үзенең сәяси куәтен кулланмагандыр, һичбер кем хакында хөкүмәткә, фиркагә шикаятьтә булмагандыр. Ул, үзенең алып барган җәмгыятьләрендә, мәҗмугаларында, әнҗеманнарында эшнең иң авырын өстенә алырга разый булса да, имкяне булса, боларны мәгашсез эшләргә тырышкандыр, имкяне булмаса, мәгашнең иң азы берлә канәгатьләнгәндер. Фәкыйрь милләтнең милли эшчесе дә фәкыйрьлеккә канәгатьләнергә тиеш, дигән фикердә булгандыр вә моны үзенә татбикъ итәргә тырышкандыр. Йосыф үзенең хезмәт аркадашларына, үзенең фикер иптәшләренә кайвакытларны гасабыйлыктан, фәләннән килеп чыгып, трат-прат иткәләсә дә, ул һичбер вакыт вафасызлык итмәгәндер. Авырлыкка төшкән аркадашына, фикердәшенә һәрвакыт ярдәмгә килгәндер. Аның кайгыхәсрәте өчен һәрвакыт янгандыр, көйгәндер. Үзенең дәрәҗәсе күтәрелеп, иҗтимагый баскычның югары басмакларына менгән чакларында да үзеннән түбән баскычта калган иптәшләреннән, фикердәшләреннән һичбер вакыт йөз чөермәгән, югарыдан карап, аларга күңел рәнҗетә торган мөгамәләдә булынмагандыр. Йосыф шәхси тормышында да, җәмгыять эшендә дә, дустына каршы да, дошманына каршы да һәрвакыт намусча мөгамәлә иткәндер. Аның озын тормышында бу яктан бер тап, бер кер юктыр. Пылчыраклы, керле дөньяның әрчелмәгән урамнарыннан, тазартылмаган юлларыннан авырлы-җиңелле тормышны озын еллар өстерәп барганда да, Йосыф, тирә-юньнең пылчырагыннан үзен үзе саклый алып, үлгәндә дә тугандагы кеби ак-пакь көенчә Тәңренең каршына юнәлде. Һәм дә Тәңренең биргән көченең күләмендә бөтен милли бурычны тулы көенчә үтәп, бездән аерылды. Төрек милләтенә иксез-чиксез мәгънәви мирас калдырып вә бик күп йөзләр, меңнәрчә шәкертләр җитештереп китте. Фикер иптәшләренә, шәкертләренә, аңлы милләттәшләренә, аны хөрмәт иткәннәргә аның киң мәгънәдәге төрекчелеген вөҗүдкә чыгаруын васыять итеп китте. +Без төрекчеләрнең дә хәзер бурычы - аның газиз җанын тынычландырыр өчен, шул милли вазифаны булдырырга җигелү, шуны гәүдәләндерүгә бөтен көчне сарыф итү, шуның өстен табигый юлыннан алып барып, тизрәк егеткә ирештерергә тырышу. +Йосыф, тыныч бул! Уянган төрек милләте тарихына каршы, киләчәгенә каршы вазифаны үтәячәк. Синең идеалың - берләшкән төрек дөньясы - тиздән аякка басачак. +ШИҺАБЕТДИН ӘЛ-МӘРҖАНИ ХӘЗРӘТЛӘРЕ +Бу ел Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтенең тууына 120 ел тулды. Шул мөнәсәбәт белән милли матбугатыбыз Шиһаб хәзрәт Мәрҗанигә багышлап шактый мәкаләләр язды. Аның безнең Идел-Урал төрек-татарының уянуында уйнаган ролен күрсәтеп китәргә теләде. Үзенең бердәнбер калган, бик мәһабәтле, чалмалы рәсеме белән алдыбызга басып торучы Шиһаб хәзрәт Мәрҗани соң кем иде? Илебездә ун-унбиш меңгә саннары җиткән шундый ук меллалардан аның аермасы кайда? Аның тууын, бәйрәм булуын матәм көне итәрлек ул нинди эшләр кылды? Нинди мирас кылдырды? +Бу сөальләргә тулы җавап бирерлек Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең тууына 100 ел тулу мөнәсәбәте белән Казанда аның шәкертләре тарафыннан җиде йөз битлек зур китап нәшер ителгән иде. Вә шул китапта мәрхүмнең милли эшләребездәге вә дини сахәдәге хезмәтләре белән бергә тулы тәрҗемәи хәле дә язылган. Вә аның хакында хатирәләр дә кертелгән иде. Бу китап мөһаҗәрәткә чыга алдымы-юкмы, мәгълүм түгел. Мәрхүм Шиһаб хәзрәтнең тәрҗемәи хәле хакында тулы мәгълүмат алырга теләүчеләрне шул китапка мөрәҗәгать итәргә үтенеп, Шиһаб хәзрәтнең дәвере хакында гына үземнең хәтеремдә калганнар белән генә бүлешмәкче б улам. +Шиһаб хәзрәт Мәрҗани Бохараның иң тәгассыб дәверендә анда тәхсил итә. Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗанидә уйлау, мөхакәмә итү куәте бик зур булганга, ул Бохарада укыган чагында ук һәрбер мәсьәлә хакында "китап шулай әйткән" диеп кенә канәгатьләнми. Ул ник шулай әйткән? Моның сәбәбе нәрсә? Бу китапның әйткәне исламиятнең рухы белән оеша аламы? Бик, бик, бик күп үзенә сөальләр биреп, шуларга җаваплар эзләгән вә һәрбер дини мәсьәләне бик зур тикшерүләр ашасыннан үткәрергә тырышкан. Үзенең остазлары, сабакташлары белән шул нигездә бик күп моназаралар ясаган. Аның шулай һәрбер дини мәсьәләнең төбенә төшеп җитеп белергә теләве, бер тарафтан, үзен тиз шәрикләреннән югары күтәргән булса, икенче яктан, һәрнәрсәгә "китап әйтә" дип ышанучы тәнкыйтьчеләрнең кәефен бик бозган. Ул дәвердә Бохараның уку-укыту эшләренә остазыбыз мәрхүм шулай әйтә иде, фәлән галим фәлән китабында шулай дип әйткән, Монсыйф рәхмәтуллаһ галәйһи шулай дип әйтте төсендә коры тәкълидчелек ысулы хаким булганга, күпчелек Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең бу җентекләүчәнлегенә каршы булган. Мәрхүмнең шул инә белән кое казуында мөҗтәһидләр, остазлар, олуг галимнәргә хөрмәтсезлек ясау төсен бирергә теләү вә Шиһаб хәзрәтне төрле ят мәзһәблек белән гаепләүләргә кадәр барып җитә. Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең бу тикшерүчәнлеге иске заманның мөтәгасыйб меллаларында бик зур корал булган иҗтиһад коесы хәзер ябылган (ягъни Коръән, хәдистән үз башыңа уйлап төшенеп, хөкемнәр, фәтваләр чыгару) дигән сүзләренә барып бәрелеп, иҗтиһад ябылганмы, юкмы дигән ысулы фикъһенең бер мәсьәләсе яңадан җанлана. Шиһаб хәзрәт иҗтиһад ябылмаган дигән фикердә булып, шул дәгъвасын бик каты исбат итәргә тырыша. Бохарада ул вакытта ук аңа могътәзилә, шигый мәзһәбәлек дигән кушаматлар тагыла. Берәүне могътәзилә (ягъни тугры юлдан тайпылучы), шигый дип әйтү хәзерге көндә большевикта "милләтче", "тайпылучы" дигән кебек зур бер гаеп саналганга вә бу гөнаһлар төрмәләргә ябылыну гына түгел, дар агачына асарга да юл ачканга, Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең мондагы вазгыяте авырлашканнан-авырлаша. Шуның өстенә тагын яңа бер уңайсызлык килеп чыга. Ул вакытның төрек солтаны - солтан Габделмәҗид, русларның бөтен Төркестанны алып бетерергә кис тереп куюларын күреп, Бохара әмиренә мәсьәләне аңлатырга бер һәйәтне күндерә. Ул вакытта бик куәтле булган Төркиянең Төркестан [химая сенә] рәсми юл ачар өчен, бу һәйәт Бохара әмирлегенең төрек солтаннарын хәлифә итеп танып, мәсҗедләрдә солтаннар исеменә хотбә укуларын вә Бохара әмирлегенең сүздә генә булса да Төркиянең мохтар бер өлкәсе икәнен игълан итүләрен мәслихәт бирәләр. Бу план, бәлки, ул вакытларда русларның Төркестанга йирләшүләренә бик зур шөбһә белән караучы инглиз дәүләтенең киңәше белән дә эшләнгәндер. Ләкин Бохараның сараена, хосусән аның эшләренә хаким, дөньяның барышыннан җаһил голәмә сыйныфы Төркия хөкүмәтенең шул кардәшлек хәрәкәтенә Бохараны мөстәкыйль итү, әмирне тәхкыйрь итү төсен бирәләр. Рус хөкүмәтен ең агентларының коткысы белән килгән илче һәйәтен үтерүне таләп итәләр. Шиһабетдин әл-Мәрҗани, Төркестанның җәгърафи вазгыятен вә гаскәри хәлен күреп, Русиянең планнарына вакыйф булганга, Төркия һәйәтенең бу эшен зур дустлык, төреклек эше, мөселманлык сәясәте дип карый вә Төркия белән аңлашуның кирәклеген сөйләп аңлата. Ләкин Мәрҗани хәзрәтләренең дошманнары бу эшне Бохараның да, әмирнең дә дәрәҗәсен төшерер өчен, Бохара голәмәсенең дә хөрмәтен бетерер өчен эшләтелгән вак мәсьәлә төсен бирәләр вә бу "килмешәк нугай"ның "Бохараи Шәриф"не мыскыл итәргә теләвенә катгый чаралар алырга хөкүмәтне дәгъвәт итәләр. Шиһабетдин әл-Мәрҗанинең вә төрек һәйәтенең русның гаскәренең куәте зурлыгы хакында китергән дәлилләрен бердән җимерер өчен "Бохари мөхафүзәи билмәликяи" дигән бер җөмләне (ягъни "Бохараны фәрештәләр саклыйдыр") пәйгамбәр галәйһиссәламнең хәдисе кебек йөртәләр. Мең бәла белән Төркиянең һәйәте башын коткарып кайтып китә ала. Шиһабетдин әл-Мәрҗани Бохарадан качарга мәҗбүр була. Ул Сәмәрканд китапханәләрендә Сәмәркандның иң парлак вакытыны - Шаһрух Олугбәк дәверләрендәге голяматларның китапларын укып, гыйлемен күбәйтеп, күз карашын киңәйтеп, туган иле Казанга кайта (1849 ел). Ул дәвердә Казанның сәүдәгәр сыйныфы шактый куәтле була. Голәмә сыйныфы Бохараның тәкълидчелегенең шәкертләре булалар. Казанда сүзе үтә торган бай ул вакыт Озын Ибрай кушаматы белән танылган Ибраһим бай Юнысов була. Ул вакыттагы гадәт буенча, Бохарадан яңа кайткан дамелланы сынар өчен, аның гыйлемен белер өчен, Казан байлары берсе артлы берсе голәмәләр мәҗлесе ясыйлар вә, шуннан яңа дамелладан (Шиһабетдин әл-Мәрҗанидән) сүз соратып, моназаралар кылдыралар. Шул моназараларда өстен чыгуын күреп, йорты башкаларныкыннан зур булсын, аты башка байларныкыннан юртак булсын, сүзе башкаларныкыннан өстен булсын, дигән табигатьтән булган Озын Ибрай мулла да, башка муллалардан галим булсын, дип, Шиһаб хәзрәтне үз мәхәлләләренә имам-мөдәррис итеп ала. Вә аңарга мәдрәсә салдырып бирә. Шиһаб хәзрәт имам булып дәрес әйтергә тотына вә дәресләрен үзе дөрест дип тапкан тәнкыйть ысулында җентекләү юлында алып бара. Бик тиз аның шөһрәте таралып, мәдрәсәсенә йөзләп шәкерт тула вә шул ук нисбәттә аның дошманнары күбәя. Озын Ибрай, бай булгач, ни кылсаң да ярый, дигән бер байгура булганга, Шиһаб хәзрәткә сәдакага кызыгып йөри торган бер муллага кыла торган бөтен ваклыкларны кылдырмакчы була. Вә аны, минем мәдрәсәдә торсаң, минем мәхәлләмдә имам буласың, минем акчамны ашыйсың, дип, үзенә сәҗдә кылдырырга маташа. Шиһаб хәзрәт, Казан меллаларының байлар алдында хезмәтче кебек кылануларыннан хурланып, әһле гыйлемнең хөрмәте, дәрәҗәсен күтәрү вакыты җиткәнлеге фикерендә була. Ул вакытларда Казанда бик күп була торган мәҗлесләрдә голәмәләр табынын, көрпәләр җәеп, идәнгә ясау, байлар табынын, аяк бөкләп утыру уңайсыз дип, өстәл тирәсенә корулар гадәт була. Голә мәләрнең мәҗлескә алдан килеп, байларның килүен көтеп тору да гомуми бер хөкем хәленә кергән була. Кайсы бай никадәр озак көттерсә, шул бай иң шәбе саналганга, голәмәләр берничәшәр сәгать шул байгураларны көтеп торырга мәҗбүр булалар. Һәр эштә беренче булырга теләгән Озын Ибрай монда да иң көттерүче була. Шиһаб хәзрәт беренче мәҗлестә үк байларга корылган өстәл табынына барып утыра, хуҗаның: "Хәзрәт голәмәи табыны идәндә", - диюенә, "Байларның аяк астына тезләнеп утырырга, голәмәи байларның хезмәтчесеме?" - дип җавап бирә вә шул өйнең иң түр мәҗлесенә утыруны гадәткә кертә. Байларны көтәргә дә разый булмый: "Минем дәресем бар, минем мәхәллә хезмәтем бар. Ашыгыз булса, бирегез", - дип кысрыклый. Вакытында килмәгәннәрне көтмәүне гадәт иттерә. Дәрес вакытында һичбер мәҗлескә бармый. Боларның барысы да Казанның иске байларына, хосусән Озын Ибрайга бер дә охшамый. Ул Шиһаб хәзрәтне үзенең кәефенә баглы тотмак була. Вакытлы-вакытсыз аны ашка чакыра, мәдрәсәгә керә, дәресенә катыша, фәләнне укытма, фәләнне укыт, дип, үзе белмәгән эшләр белән Шиһаб хәзрәтнең башын катыра. Табигый, төрле надан меллалар да бик күп коткы тараталар. Шиһаб хәзрәт белән Озын Ибрайның арасы ачыла. Шиһаб хәзрәт Озын Ибрай салган мәдрәсәне бөтен шәкертләре белән ташлап чыга. Озын Ибрайның мәдрәсәсе буш кала. Мәрҗани үзенә хәзерге "Шиһаб хәзрәт мәдрәсәсе" дигән мәдрәсәне салып дәресен дә дәвам итә. Ләкин Озын Ибрай вә аның янындагы коткычылар бу эшкә көфрани нигъмәт төсен биреп, Озын Ибрайга үч алырга юл ачалар. Шиһаб хәзрәтне гаеплиләр. Губернатор-фәлән белән дустлыгыннан файдаланып, Озын Ибрай хәзрәтенең указын алдырта. Ләкин боларның берсе дә Шиһаб хәзрәтнең дәрәҗәсен дә төшерми, эшеннән дә туктата алмый. Ул һаман гыйльми хезмәтендә дәвам итә. Ләкин аның тирә-юнендә дидәи куди бер дә өзелми. Берсе, Шиһаб хәзрәт "шигый", ди, берсе "бәдмәзһәб", ди. Шиһаб хәзрәт, эт өрә, кәрван йөри, дип, мәдрәсәсеннән башка тарих белән дә мәшгуль була. Ул илебезнең тарихын язарга материал җыя. Тарихи йирләребез Болгар, Биләр хәрабәләренә сәяхәтләр ясый, иске китаплар, кулъязмалар җыя вә шул эштә Казан дарелфөнүне янындагы "Тарих җәмгыяте" әгъзалары мөстәшрикъләр белән танышу, аларның мәҗмугаларында Болгар тарихыннан мәкаләләр бирә башлый. Шул дәвердә төрек телендә, соңыннан бик зур хезмәт иткән нимес мөстәшригы Радлов Казанга мәгариф мәэмүре булып йирләшә. Ул Шиһаб хәзрәт белән бик тиз танышып китә вә аңардан Казан шивәсен өйрәнүдә бик күп ярдәм күрә. Казан төрек-татар уянуында шактый зур роль уйнаган Казан Учительский школасын Радловның ачуында да (Радлов - шул мәктәпне коручы һәм дә беренче мөдире) Шиһаб хәзрәтнең киңәше, фикере бик зур роль уйный. Шиһаб хәзрәт безнең гыйльми тормышыбызны үзгәртер өчен мәдрәсәләребез, мәктәпләребезне ислях итәргә вә Аурупаның фәннәрен укытырга кирәк, дип ышанганга, татар балаларына Учительский школа ачуны сөенеч белән каршы ала вә шул мәктәпкә милли-дини тәрбиясе җитешкән яшьләрне укытыр өчен, үзенең мәдрәсәсенең дәрдле шәкертләрен школага укытырга кертә. Үзе дә шул школага дин мөгаллиме булырга разый була. Идел буендагы мәгълүм мөгаллимләрдән Шакирҗан Таһири, Шиһабетдин Газиз (календарьчы), Фәсыйх Мөхетдин, Мәхмүдов - Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең шәкертләредер. Тормышының соңгы елларында мәдрәсәне тәмамән юлга куеп бетергәч, Шиһаб хәзрәт вакытының зур өлешен китаплар язарга сарыф итә. Аның төрле шәригать мәсьәләләре хакында язган бик күп китапларыннан башка "Вафийәт әл-әсляф" исемендә гарәпчә алты җилдлек, "Мөстафаделәхбар фи әхвале Казан вә Болгар" исемендә төрекчә тарих китаплары зур әсәрләреннәндер . "Вафийәт әл-әсляф"ның "Мөкаддимә"се генә басылгандыр. Зур өлеше революциягә кадәр басыла алмаганы хәлдә иде. Китапның асыл нөсхәсе революциягә кадәр ышанычлы йирләрдә дә саклана иде. Хәзер ни хәлдәдер, мәгълүм түгел. Шиһабетдин әл-Мәрҗани үзенең озын гыйльми тормышында безнең Идел буена ачык күзле, дингә тугры карый торган бик күп шәкертләр җитештерде. Үзенең рисаләләре, дәресләре, вәгазьләре белән безнең илебездә хаким булган дини тәгассыбны җимерергә зур сәбәпче булды. Аурупа фәннәрен мәктәп, мәдрәсәләребезгә кертүдә юлбашчы булды. Дөньяга карашыбызның үзгәрүендә, Идел буе төрек-татарның мәдәниләшүендә вә төрек-татарны мәдәни мөселман ясауда беренче баскычны атлаучы булды. Милли тарихыбызга бик зур хезмәт куеп, мәрхүм Исмәгыйль мирза Гаспралының мәктәпләребезне ислях, тормышыбызны җәмгыятьләштерү хәрәкәтенә киң зәмин хәзерләде. Исламиятнең һәртөрле мәдәни, мәгънәви алга китәргә һичбер каршы түгеллеген киң катлауга аңлатып, безнең яңа дәверебезнең башлаучысы эшен эшләде. Шиһаб хәзрәт Мәрҗани исламиятне тормышка вә дөньяга уйгын бер тәгълим икәнне өйрәтеп, тәрәккый программаларның беренче остазы булды. Үзеннән соң килә торган Галимҗан хәзрәт Баруди, Риза хәзрәт Фәхретдин, Бубилар кебек олуг галимнәребезгә шул юлда хезмәт итәргә мәйданны ачты. Безнең Идел-Урал төрек-татарның милли тормышының корылуы дин белән милләтнең бергәлеге, берләшеп кулга-кул тотынып баруы нигезендә булганга, Шиһаб хәзрәт безнең милли тормышыбызның дини нигезен дә ныгытты. Милли тормышның бер дивары өстенә үскән мүкләрдән, төрле йирдә ябышкан черек чүрәктән тазартты вә, шулай итеп, бүгенге көндә милләтебезне саклыйбыз дигән авыр ташыбызның зур бер өлешен эшләште, җиңеләйтте. Шуңарга Шиһаб хәзрәт, безнең милләтчелек ноктасыннан караганда, ул бер имам гына, бер мөдәррис кенә, бер дин галиме генә түгелдер. Ул - милләтебезне яңа нигезгә корышучы, милләтебезнең киләчәк җил-давылда саклануы өчен, аның тамырын тазартучы бер милли хезмәтчебездер, бер ил төзүчебездер. Шуның өчен без аның бу туган көнен бәйрәм итәбез. Шуның өчен Шиһаб хәзрәткә милләтебезне төзүчеләр, коручылар уртасында зур хөрмәтле урын бирәбез. Бүгенге көндә илебездә хөкем сөргән милли-дини сафыбыздагы авыр үр көннәрдә вә ерак Шәрыкта иң кирәкле миллидини эшләребезне эшләргә сарыф итәр өчен кирәкле кыйммәтле вакытларыбызны ахмак байгураларыбызны көйләргә, хәерхаһ итәргә мәҗбүр булуларыбыз белән, аның башына килгән шул мәгънәсез байгуралар белән тартышын чагыштырып, аның бу ахмакларны җиңеп чыгуыннан көч алабыз вә, бүгенге көнне бөтен аңлы милләтчеләребез белән бергәләп мәрхүмнең туган көнен бәйрәм иткәндә, аның милли эшенә комачаулаучы ахмаклар, җүләрләр, сатлыкларның һәрбер аңлы милләтче тарафыннан чиркану, рәнҗү белән хәтерләнүен күреп, безнең Ерак Шәрыкта милли эшебезне эшләүгә комачаулык эшләүче хаиннәрнең дә, милли кәрванның күбәячәгенә таяк тыгарга маташучы вак-төяк байгурачыларның да киләчәктә шул ук хис белән зикер ителәчәкләренә охшатып, мәрхүм Шиһаб хәзрәтнең рухына вә ярдәмчеләренең рухына дога кылабыз вә аларны милләт белән бергә, хәер белән зикер итәбез. +МӨФТИ РИЗАЭТДИН ХӘЗРӘТ +Мәҗмугабызның бу нөсхәләрен мәрхүм мөфтиебез Ризаэтдин хәзрәткә багышлап чыгарабыз. +Ризаэтдин хәзрәт үзенең илле еллык хезмәтен һәрвакыт ачык итеп алып барганга вә аның бик күп әсәрләре калганга, аның хакында туеп мәгълүмат бирү бер дә уңайсыз булмаска тиештер. Ләкин мөһаҗәрәтебезнең илебез берлә ачыктан-ачык мәдәни мөнәсәбәт йөртүенә большевик хөкүмәтенең манигъ булуы безнең бу мәдәни эшебезне тулы көенчә алып барырга киртә булып киләдер вә безне бары мөһаҗәрәттә табуы мөмкин булган мәрхүмнең әсәрләре, язулары вә мәктүбләре берлә генә кифаяләнергә мәҗбүр итәдер. Бу гайре табигыйлек, мәрхүм хәзрәтебезгә каршы булган милли вазифабызның ярты-йорты гына уты алынуына, шул бөек милли хезмәтчебезне бөтен зурлыгы, олуглыгы, киңлеге, тирәнлеге берлә милләтебез алдында тулы көенчә күрсәтә алмавыбызга сәбәп буладыр. Болар бөтен мөһаҗәрәтебез өчен уртак манигълар булып, "Милли юл"ның үз көче берлә генә аны үтеп китәрлек имкяне булмаганга, кирәк мәрхүм хәзрәтнең дустлары, кирәк милли кыйммәтләребезне тулы итеп күрәсе милләттәшләребез, шул мәҗбүри ноксаннарыбыз өчен безне гафу итәрлек дип өмид итәбез. +"Милли юл" кулында булган имкян, урталыкта булынган әхвәлнең мөсагадәсе даирәсендә бөтен мөһаҗәрәтебез өчен фарз кифая булган шул милли фарзны үтәргә, моның берлә бөтен мөһаҗәрәтебезне зур бер милли гөнаһтан коткарырга тырышты; ләкин эшләгән эшебез берлә Риза хәзрәт хакында аңлатыласы, белдереләсе, языласы нәрсәләр тәмамән тутырылды дигән фикердә түгелбез. Билгакес, кулыбыздагы материалның азлыгы, рәсми мәгълүматыбызның җитешмәслеге бик күп кирәкле нокталарның ачылмаенча калуына да сәбәп булды. Бәлкем, мәрхүм хакында кайбер мәгълүмат тулы көенчә бирелмәү берлә генә калмыйча, хаталар да кереп киткәндер. Боларны төзәтүләр, боларның ачык булмаганнарын ачык итеп язуларын киләчәккә калдырабыз вә мәкаләләребездә очраган хаталарны белгәннәрдән тасхих итүләрен үтенәбез. Эшебез зур бер милли вазифаны үтәү булганга, бөтен тасхихларны "Милли юл"ның киләчәк нөсхәләрендә нәшер итәргә тырышачакбыз. Фәкать бу тасхихлар, мәрхүм мөфти хәзрәтләребезнең тәрҗемәи хәле, эшләгән эшләренең тарихы, әсәрләренең язылышы, басылышы, якыннары вә әкърибалары, мохите тирәсендә булырга тиештер. Мәҗмугабызга иштиракъ иткән мөхәррирләрнең карашлары берлә моназара төсендә булмаска тиештер. +Мәрхүм мөфти Ризаэтдин хәзрәт безнең уяну дәверебезнең бик зур бер симасы булганга вә аның эшләгәнен яктырту, - сәяси фикерләр башкалыгына карамаенча, аның дәвердәшләренең уртак вазифаларыдыр. Бу олуг милли хезмәтчеләребезгә хөрмәтен, шул бөек вазифабызның җитдилеген игътибарда тотып, бөтен язучыларыбыздан вак-төяк шәхси капризларга бирелмәенчә, минем фәлән сүзем калмасын, минем фәлән җөмләмнең фәлән сүзе юл башыннан булсын, фәлән йирдә кечкенә өтере генә куелмасын, нокта төртелсен кеби вак-төяк шартлар берлә җитди эшне ваксытмауларын вә табигый көенчә генә уртак эшкә ярдәм итүләрен риҗа итәбез. +Кайбер матбагадагы җитешсезлекләр мәкаләләребезнең йирләштерелүендә үзебез теләгәнчә итеп идарә итәргә имкян бирмидер, мондый ноксаннарыбыз - милләтебезнең матди фәкыйрьлеге берлә баглы эшләрдер. Каләм тибрәтүчеләрнең шуларны игътибарга алып хәрәкәт итүләрен, мәрхүм Ризаэтдин хәзрәтнең үз йөзен үзе төсендә күрсәтергә, танышырга кирәкле булган нокталарына гына әһәмият биреп, вак-төяк җитешсезлекләребезне бармак аша карап мөгамәлә итүләрен риҗа итәбез. +* * * +Мәрхүм Риза хәзрәт - безнең Идел буе төркенең фикри хәрәкәтен, бер тарафтан, Курсавилар, Мәрҗаниләр, Габделкаюм Насыйрилар берлә, икенче яктан, Идел-Урал истикъляль агымы берлә баглаучы бер тарихи шәхсыятьтер. Аның кыйммәте безнең үткәнебезне белер өчен генә түгел, киләчәгебездәге барачак юлыбызны, кыйблабызны тәгъйин итәр өчен дә бик зурдыр. Риза хәзрәт мәрхүмнең истикъляль тарафдары булуы шәхсыятьне хөрмәтләндерә торган бер эш булса, аның шул сәяси истикъляльне таяндыра торган мәдәни истикълялебез өчен гомерен сарыф итүе, милли мәдәниятебезне ныгыту, тазарту өчен илле ел бер буйдан эшләве, шул истикъляльнең яшәве өчен кирәкле зәминне хәзерләү - һичбер язып бетермәслек бер милли хезмәттер. +Безнең Идел-Урал дәүләте төзүебез вә безнең Идел-Урал истикълялен вөҗүдкә чыгаруыбыз шартлары искедәге Кара тау мәмләкәте, хәзерге Албания мәмләкәтенең истикълялендәге шартларга тәмамән башкадыр. Идел-Урал мөстәкыйль милли дәүләт ясар өчен, аны үз башына яшәтә беләчәк матди вә мәгънәви вазгыяте тәэмин ителгән булырга тиештер. Идел-Уралда әллә ничә гасырлар зурзур төрек дәүләтләренең яшәве (хәзер Болгар, Алтын Урда, Казан, Әстерхан ханлыклары) - үзеннән-үзе монда мөстәкыйль бер дәүләт төзелешкә һәр бакымдан имкян зурлыгыны күрсәтә торган дәлилдер. Руслар алганның соңында дүрт йөз ел эчендә кылмаган җәберзолымлары берлә Идел-Урал төрек-татарының мәдәниятен җимерә алмадылар. Халыкның фикерендә үзен үзе тәмамән башка бер мәдәният баласы, башка бер халык итеп күрүен аз гына да киметә алмаулары - үзеннән-үзе Идел-Уралдан мөстәкыйль төрек мәдәниятенең яшәп килүенә аяклы дәлилдер. Мәрхүм мөфти Риза хәзрәт гомере буенча менә шул мәдәниятебезнең истикълялене сакларга тырышкандыр. Гомере буенча аның мәдәниятенең бүленмәгән бер өлеше булган мөселманчылыкны чертүдән саклар өчен, Идел буе мөселманының динчелегенә ябышкан ишанлык, мөтәгасыйблык кеби төрле-төрле паразитлардан пакьләргә тырышкандыр. Озын тарихлы милли мәдәниятебез үз эчендә генә кысылып калып, буылып китеп, һавасызлыктан корымасын, коргаксымасын өчен, ул безнең төрек мәдәниятенең төбен-тамырын саклап, аны Гареб мәдәнияте берлә ашлау кирәклегене аңлап, шуны билфигыль татбикъ итәргә керешкәндер. Шул эштә бик зур үрнәк булып, Аурупа мәдәниятенең кәләпүшле, калфаклы көенчә милләтебез эченә сугылуына сәбәпче булгандыр. Боларның икесе берлә дә милли мәдәниятебезне сипләп, аның үсүе, куәтене, аның җилгә-давылга каршы таянуы көчене ныгытырга хезмәт иткәндер. Моның берлә Риза хәзрәт безнең Идел-Урал дәүләтенең мөстәкыйль яшәве өчен кирәк булган иң зур гамәлләрдән берсе булган мәдәни истикълялебезне ныгыткан вә безнең киләчәк мөстәкыйль дәүләтебезнең төп баганаларын вакытзаманның какшатуыннан, рус-улакның җимерү-ватуыннан сакларлык хәлгә китерергә иҗтиһад иткәндер. Мәрхүм Риза хәзрәтнең хезмәте - ялгыз безнең өчен, Идел буе төреге өчен генә түгелдер, бөтен төрек илләренең сәламәтлеге, бөтен төрек кабиләләренең уртак мәдәниятләренең мөхафәзәсе өчен кирәкле булган бер хезмәттер. Бу юлда мәрхүм Риза хәзрәт - фикри төшенчәсе, эше берлә төрекче булган кеби, калдырган мирас ягыннан да уртак төрекчелекнең мәгънәвиятене яратучысы, сакчысыдыр. +Идел елгасы безнең төрек илләре берлә рус илене җәгърафи бүлүче бер чик кенә түгелдер. Идел елгасы - төрек мәдәнияте берлә рус мәдәниятен бер-берсеннән аера торган мәгънәви бер чиктер. Идел буе төреге үз илен, Идел-Уралны гына рус һөҗүменнән сак лау чы бер төрек-татар гаскәре генә түгелдер. Ул - уртак төрек мәдәниятен рус мәдәниятенең һөҗүменнән саклаучы, төрек мәдәниятенең сакчысыдыр. Казан, Әстерхан ханнары мөстәкыйль чакта, бөтен төрек илләре Төркестан, Кырым, Кавказ, Сибирия, Госманлы императорлыгы, русларның һөҗүменнән генә түгел, үзләренең милли мәдәниятләре дә тулы мәгънәсендә мөхафәзә астында булгандыр. Руслар төрекләрнең чикләре Идел елгасыны кичеп чыкканның соңында гына Сибирия, Кырым, Кавказ, Төркестан, Төркия мәмләкәтләренә һөҗүмгә күчкәннәр. Моннан соң гына бөтен төрек илләренең генә түгел, уртак төрек мәдәниятендә хәтәрле вазгыять сукканнардыр. Бөтен төрек илләренең сәяси истикъляльләре, төрек мәдәниятенең үзенең үзлегене тулы көенчә саклый белүе, гәнәдә Идел буе төрегенең сәяси истикълялене алуына, уртак төрек мәдәниятен Идел буе төрегенең кылычы берлә саклавына баглыдыр. Шуның өчен Риза хәзрәтнең Идел буе төрегенең мәдәниятен ныгытырга чалышуы - хатирәле урындагы бер кальганы ныгытырга тырышуы кеби бер эштер. Аның калдырган мәгънәви азыклары - киләчәк гаскәребезнең мәгънәви азыклары, киләчәк гаскәребезнең мәгънәви ачлык вә сусауны кандырыр өчен ясалган хәзерлекләредер. Дошманга каршы торганда мөкавәмәт итәр өчен бирелгән коралларыдыр. Менә шул ноктадан чыгып, мәрхүм мөфтиебез Риза хәзрәт - гомерендә бер мәртәбә дә дошманга каршы утлы корал кулланмаган булса да, руслар тарафыннан сугыш сафы башында шәһит ителгән мәрхүм мөфти Чәләби Җиһан кеби үк төрек милләтенең мөхтәрәм мөҗаһиддер. Безнең милли тормышыбызны коруда бик зур хезмәт иткән Исмәгыйль бәк Гаспралы, Йосыф Акчура, Каюм Насыйри кеби безнең милли йортыбызны корышучы, төзешүче милли мөһандисебездер. Мәрхүм Чәләби Җиһанның Истанбул дарелфөнүн талибәсе булып, фәсле булуы, Йосыф Акчураның Париж дарелфөнүн шәкерте булып, башында шапкасы булуы, Габделкаюм Насыйриның ил җимеше булып, башында камчат бүрек булуы, авыл мәдрәсәсендә генә тәхсил күргән Риза хәзрәтнең башында чалма булуы боларны бер-берсеннән аера торган нәрсәләр түгелдер. Боларның эчләре, рухлары, омтылышларының берлеге, кыйблаларының бер тарафталыгы боларны бер милли көч иткәндер, бер милли көч итеп, безгә таныткандыр. Киләчәк тарихыбызга да болар бер милли юлның юлчылары, бер милли кыйбланың имамнары булып, бер йорт төзүнең мөһандисләре булып, безнең милли тарихыбызга керәчәкләрдер вә безнең яшьлегебезгә үрнәк булып китәчәкләрдер. Боларның барысы да безнең киләчәгебездә милли газизләребез булып әвереләчәктер. +Мөфти Риза хәзрәтнең аермасы шунда, ул бу дәрәҗәгә монтазам мәктәп күрә алмаенча, үз тырышлыгы, үз казануы берлә генә ирешкәндер. Үз-үзен идарә итә белүе берлә генә дөньяның җилле, давыллы көннәрендә кызыл руслыкның иксез-чиксез вәхши золым-җәбере алдында башын югарыда тота алып, соңгы сулышына кадәр үзенең иман иткән милли сафы башында калгандыр. Бу мәдәни җәсарәте берлә чит халыкларны хәйрәткә калдырып, безнең Идел-Урал төркенең мәгънәви кыйммәтен тагын күтәргәндер. Төрек балаларында төрек горурыбызны охшап милли вазифасын тулы көенчә үтәгән милли каһарманыбыз булып рәхмәтенә кавышкандыр. \ No newline at end of file diff --git "a/ILLA/\320\232\320\260\320\264\321\213\320\270\314\206\321\200\320\276\320\262-\320\242\321\203\320\270\314\206 \322\227\321\213\321\200\320\273\320\260\321\200\321\213-2021.txt" "b/ILLA/\320\232\320\260\320\264\321\213\320\270\314\206\321\200\320\276\320\262-\320\242\321\203\320\270\314\206 \322\227\321\213\321\200\320\273\320\260\321\200\321\213-2021.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..b09ae84a676aa0c858ef1dd9907e84798beaf294 --- /dev/null +++ "b/ILLA/\320\232\320\260\320\264\321\213\320\270\314\206\321\200\320\276\320\262-\320\242\321\203\320\270\314\206 \322\227\321\213\321\200\320\273\320\260\321\200\321\213-2021.txt" @@ -0,0 +1,864 @@ +Илгиз Кадыйров +ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ТУЙ ҖЫРЛАРЫ + +Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе +Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты + +ISBN 978-5-93091-368-2 + +Бу китапта татар музыкасы һәм фольклоры белгече Илгиз Кадый ров тарафыннан 1968-1977 елларда Себер татарлары арасында җыел ган туй җырлары тупланды. Галим халыктан язып алган туй җыр ларын нотага төшергән, расшифровка ясаган, һәр җырның башкаручысын һәм язып алынган урынны күрсәткән. Китапка кергән туй җырларын ың кү бесе - онытыла барган әсәрләр. Галимнең максаты - бу җырларны яңа дан халыкка кайтару, милли моңга яңа сулыш өрү. Китап фольклор һәм музыка белгечләренә, музыка уку йортлары укытучыларына һәм укучы ларына, халык җырлары белән кызыксынучыларга адреслана. + +Илгиз абый Кадыйровны хезмәтләре аша белсәм дә, үзе белән Тубыл шәһәрендә узган "Искер җыен" фестивалендә 2019 ел ның август аенда гына таныштым. Бу китап турында хыял шушы очрашуда туды. +Илгиз абый "Искер җыен" фестивалендә Себер татарларының халык музыкасы турында чыгыш ясады, чыгышы аудиоязмалар белән аралашып барды, берничә онытылган көйне үзе дә башкарды. Үз эшен яраткан һәм белгән кеше һәрвакыт соклану уята. Илгиз абый да - гомере буе халык музыкасын өйрәнгән, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор секторында эшләгән дәверендә дистәләгән экспедицияләргә чыгып, Себердә яшәүче милләттәшләребезнең музыкаль мирасын туплаган, аларны нотага төшергән, яңадан халыкка кайтарган кеше. Халык музыкасы буенча белгечләр бик аз. Илгиз абый - бу өлкәдә соңгы могиканнарның берсе. +Узган гасырның 60 - 70 елларында ул Себергә елына берничә тапкыр, үзе генә дә, тормыш иптәше Миңлегөл апа белән дә, фольклорчы галим Фатих Урманчеев белән дә юл тота. Илгиз абый белән Миңлегөл апаның туй сәяхәте дә Себердә халык моңнарын барлап уза. +Галим һәр экспедициягә совет дәверендәге 14 - 15 килограммлы магнитофонны күтәреп чыга. Иң авыры әлеге магнитофонны аркага асып йөрү түгел, җырларны язып алырга маг нитофон тасмасы җитмәү була. Һәр җырны кат-кат тыңлап, аның чынлап та сирәк башкарылуын яки башка бер уникаль ягын истә тотып кына катушкаларга яздыралар. Галим бу турыда "Күпме җырны яздырырга мөмкинлек булмады бит", - дип уфтана. Илгиз Кадыйров язып алган җырларның күбесен бүген хәтерләү генә түгел, ишеткән кешеләр дә сирәк. Әлеге китапта шул экспедицияләр вакытында язып алынган туй җырлары урын алды. Халыкның җыр-моңын, аның да югалганнарын, онытыла барганнарын саклап калып, ярты гасырдан соң кире халыкка кайтаруы белән кыйммәтле бу китап. +Басмада урын алган җырларны икегә бүлеп карарга мөмкин, аларның беренче төркеме туй йолалары вакытында башкарылган. Мәсәлән, "Кияү типсәү" җырын нүгәрләр (кияү егетләре) кияүне урам буйлап кыз өенә озатканда башкарганнар. Кияү типсәү йоласы вакытында шушы тип дигән музыка уен коралына кушылып җырлаганнар. Җыр исеме дә шуннан алынган. Кызны кияү йортына озатканда - "Күч җыры", кияүне кыз янына керткәндә "Ишек бавы" җырларын башкарганнар. Бу җырлар да - хәзер йоласы белән бергә онытылуга дучар булганнардан. +Икенче төркем җырларны туй мәҗлесендә башкарганнар. Аларны мәҗлес җырлары буларак күмәкләп тә җырлаганар. "Әйтүкә" җыры кебек кара-каршы башкарыла торган җырлар да булган. Авылның оста җырчыларының үз репертуарлары булып, аерым җырларны туйларда алар гына да башкарган. +Галим халык җырларын яздырып кына калмый, ул Себер татарларының уникаль көйләрен - дастан-кыйсса һәм әкиятләр көйләрен дә язып ала. Әйе, ялгыш түгел, борынгы әкиятләр арасында проза белән шигъри өлешләре аралашып барган әсәрләр дә очрый. Мисалга Илгиз Кадыйров Новосибирск өлкәсенең Куйбышев районы Яркүл авылында Тәлига Тимгановадан язып алган "Мөлтәл" дигән җырлы әкиятне китерергә була. Кыйссаларга килсәк, Илгиз Кадыйров аларның көйләп башкарыла торган өлешләрен дә язып алып, нотага төшерә. Себер татарларының могамнары - төрле йолалар вакытында скрипкада башкарыла торган көйләр дә аның язмасында безнең көннәргә килеп җиткән. Мәсәлән, "Шайтан могам" көен хәзерге вакытта ишетеп белүчеләр аз очрый. Бу көйләр, башка төркемгә, башка жанрга карау сәбәпле, әлеге китапта урын алмады. Аларны да китап рәвешендә халыкка кайтару - чираттагы хыялыбыз. +Китапны чыгару идеясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелегенең хәер-фатихасы белән хыял булудан гамәлгә әйләнде. Илгиз Кадыйров озак еллардан соң яңадан Институт белән эшчәнлеген яңартып, үзенең архивын барлады, бу китап өчен материаллар әзерләде. Әлеге басманың фәнни редакторы буларак, Илгиз абыйга һәр җырның урынын барларга, халыкка җиткерү рәвешен табарга булыштым. Музыка белгече Найлә Хәбибулла кызы Нургаянова, заман таләпләренә туры китереп, һәр көйне компьютерда җыйды. Китап - шушы коллективның уртак фикердә, бер теләктә булуының күркәм нәтиҗәсе. +Бу басма - ярты гасыр элек язып алынган җыр мирасын халыкка кайтарган зур хезмәт, озак көтелгән хезмәт. Ул үз укучысын, үз җырчысын табар дип ышанабыз. +Мин - себер татарларының музыкаль-поэтик иҗатын җыючы. 1968-1977 елларда, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшләгән дәвердә, Омск, Төмән, Новосибирск, Томск һәм Кемерово өлкәләренә тугыз фәнни экспедициядә булып, миңа шул экспедицияләр вакытында 500 дән артык җыр һәм көйләр язып алу, аларны фән һәм халык өчен саклап калу бәхете насыйп булды. Бу - уникаль хәзинә. +Соңрак хезмәт юлымны башка өлкәдә дәвам итсәм дә, Себер татарларының җыр-моңнары мине гомерем буе озата барды, бу хәзинәгә кат-кат әйләнеп кайтып, радио-телевидение һәм газета- журналлар аша, фәнни конференцияләрдә чыгыш ясап, аны пропагандаларга һәм популярлаштырырга тырыштым. +Соңгы ярты гасырда фольклор җырлары онытылып, югалып бара, бүген халык музыкасын өйрәнүче галимнәргә дә аларны язып алу бәхете сирәк эләгә. Алар сакланып калган очракта да, информантлар аерым җырларны фрагментлар рәвешендә генә искә төшерә ала. Тукай әйткән "җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле" җыр ияләре бакыйлыкка күчтеләр. Аллаһыга шөкер, миңа соңгы могиканнардан Себер моңы реликтларын магнитофонга язып алып, бүген аларны Себердә яшәүче милләттәшләребезгә - Күчем ханның варисларына тапшыру насыйп булды. Информантлар арасында иң олы яшьтәгесе - 1882 елда туган Гафур бабай Шулаяков булды. Миңа җырлар яздырганда, Гафур бабайга 87 яшь иде (Кемерово өлкәсенең Юрга районы Кышлау авылы). +Мин - җыр-моңны халыктан җыючы, һәм кылган гамәлләремне укучыларга җиткерергә телим. Вакыт - бердәнбер хөкемдар. Яшьлегем һәм тәҗрибәсезлегем аркасында киткән төгәлсезлекләрем өчен ул миңа артык кырыс булмаса иде... +Олы хөрмәт күрсәтеп, Институт белән хезмәттәшлеккә чакырып, шушы китапны дөньяга чыгарган өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ким Мөгаллим улы Миңнуллинга, Институтның фән эшләре буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Ришат улы Хисамовка, филология фәннәре докторы, институтның халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Гамил кызы Закировага, институтның театр һәм музыка бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, педагогика фәннәре кандидаты Найлә Хәбибулла кызы Нургаяновага рәхмәтем зур. +Көнбатыш Себер татарлары Урта урман һәм Көнбатыш Себернең тайга полосалы көньяк өлешендә урнашып яшиләр. Аларның авыллары Иртыш, Тура, Тара, Умар (Обь) һәм Тубыл елгалары буена утырган. Гасырлар дәвамында бу елгалар калын урманнар һәм үтә алмаслык сазлыклар арасында урнашкан авыллар өчен бердәнбер аралашу юлы булып хезмәт иткән. +Татарлар, нигездә, авылларда һәм Төмән, Тубыл, Том, Тара, Бараба, Новосибирск, Омск һ.б. шәһәрләрдә көн күрәләр. Төмән һәм Тубыл татарлары Төмән өлкәсенең Байкалово, Велижан, Вагай, Дубровно, Тубыл, Төмән, Ялутор, Яркәү районнарында яшиләр. Тубыл, Иртыш, Тура, Тауда, Исәт, Пышма, Ачир, Наскы һәм Лайма елгалары буенда урнашкан авылларда аларның саннары азрак. Тара татарлары - Омск өлкәсенең Тара районында, Бараба татарлары исә Новосибирск өлкәсенең Бараба, Куйбышев, Чаны, Каргат, Кыштовка, Северный һ.б. районнарында, Ом елгасы һәм аның кушылдыкларында, Бараба даласында төпләнгәннәр. Том татарлары Томск шәһәре тирәсендә урнашканнар. +Галимнәр, археологик тикшеренүләргә таянып, элегрәк угрофиннар (Тубыл-Иртыш бассейны) һәм самодийлар (Том тирәсе) кабиләләре утырган бу крайның төркиләшү чоры безнең эраның ике меңенче еллары башында булган дип карыйлар һәм төрки элементның аеруча XIII гасырда монгол басып алу чорында көчәюен билгеләп үтәләр. Тарихчылар хәзерге Себер татарларының иң якын борынгы бабалары булып XII-XIII гасыр ларда Көнбатыш Себер түбәнлегеннән Иделнең түбәнге өлешенә кадәр җәелгән киң мәйданда яшәүче төрки телле кыпчак кабиләләре санала, дигән фикердә тора. XIII гасырда алар монголлар тарафыннан буйсындырыла һәм Чыңгыз хан империясе составына кертелә. Бу вакытта төрки белән монгол этник элементлары үзара аралаша башлый. Соңрак, әлеге территориягә башлыча төрки телле күчмә кабиләләр, шул исәптән Себер татарларының борынгы бабалары килеп утыра. +Көнбатыш Себер территориясе Монгол империясенең Җүчи (Җүҗи) Олысына кергән була. Соңрак олыс җирләрендә Төмән ханлыгы барлыкка килә. Аның башында җирле олысның "Тайбуга нәселе" аксөякләре, ә XVI йөзнең 60 нчы елларында Күчем хан тора. Себер ханлыгына шулай ук Көнбатыш Себер тайгасы һәм урман-даласының көньягы буйлап урнашкан татар олыслары да кушыла. Себер ханлыгы чикләре көнбатышта Урал тауларына җиткән, төньякта Тауда елгасы белән чикләнгән, көньякта Ишем далалары, ә көнчыгышта Бараба далаларына кадәр килеп терәлгән була. Ханлык шактый көчле булып, тиздән үзенә остяк, вогул һәм өлешчә башкорт волостьларын да буйсындыра. +Себер ханлыгының төп халкын Себер татарлары дип йөртелгән төрки телле кабиләләр тәшкил итә. Аларның күпмедер дәрәҗәдә казакълар, күчмә үзбәкләр һәм нугайлар белән дә кардәшлеге булган. +Инде Себер ханлыгы чорында ук феодоль мөнәсәбәтләр ыруглык җәмгыяте мөнәсәбәтләре, ә мәҗүсилек татар аристократиясе арасында тарала башлаган ислам дине белән аралаша. +Себер ханлыгы тарихы 1428-1598 елларга туры килә, дәүләтне саклап калу өчен барган озакка сузылган һәм авыр көрәш ханлыкның рус гаскәрләре тарафыннан басып алынуы белән тәмамлана. Явыз Иван тарафыннан Себер ханлыгын басып алу өчен җибәрелгән гаскәрнең башында юлбасар Ермак тора. Себернең соңгы ханы Күчем ил азатлыгы өчен нык тора, көчләр тигез булмый. Ермак үзе дә татарлар белән сугышта һәлак була, ләкин Себергә һөҗүм итү өчен, яңадан-яңа көчләр җибәрелеп тора. Соңгы бәрелеш 1598 елда була, Себер ханлыгы басып алына, Күчем хан җиңелә һәм ханлык территориясе Рус дәүләтенә кушыла. Күчем хан җиңелгәннән соң да, аның уллары һәм оныклары әле XVII гасырда да, калмаклар белән союзда булып, үзләренең элеккеге җирләрен кайтарып алырга тырышканнар. "Күчемчеләр"нең даими рәвештә куркыныч тудырып торуы аркасында Көнбатыш Себер халкында элеккеге бәйсезлек турында истәлек озак саклана, Себер ханлыгын яңадан торгызу өмете шактый дәвамлы була". Бу канлы сугыш фаҗигасы Себер татарларының хәтеренә уелып калып, риваятьләрендә, җырларында да бәян ителә. Хәзергә кадәр Күчем хан, аның сөекле хатыны Сүзге исемнәрен татарлар олы хөрмәт белән искә ала. +1586 елда Төмән, алдагы елда Тубыл, 1604 елда Томск шәһәр ләре салына. +Себернең Россиягә кушылуы турында сөйләгәндә дә без патша хакимиятенең җирле халыкны каты изүе һәм талавы, ил байлыгын ерткычларча эксплуатацияләве һәм теләсә-нинди каршылыкны рәхимсез бастыруы турында онытырга тиеш түгел. +Басып алучылар культура ягыннан татарларның үзләреннән өстен торуын күргәннәр. "...Беренчеләрдән булып килеп төпләнгән руслар татарларның чагыштырмача югары мәдәнияткә ирешүен күргәннәр. Ә Себер төркиләре күптән мәдәниятле булганнар инде". Бу вакытта Себер татарларының бер өлеше утрак тормышта, икенче өлеше - Бараба далаларында яшәүче татарлар XVIII гасырда күчмәләр булганнар. Татарлар икътисади үсеш ягыннан да башкалардан алга киткән. Далада, бигрәк тә Бараба даласында, хайваннар асраганнар. Руслар килгәнче үк игенчелек белән дә шөгыльләнгәннәр. Тиз өлгерә торган үсемлекләр - арпа, борай һәм солы чәчкәннәр. Игенчеләр даими бер урында яшәгән, ә кайберләре хайван асрау, балык тоту һәм җәнлек аулау белән шөгыльләнеп, күчмә тормыш алып барганнар. +В.П. Левашева "Себер йортының борынгы шәһәрләре турында" дигән мәкаләсендә, әлегә кадәр әүвәлге Себер ханлыгы территориясенә кергән җирләрдә төрле вакытларда үткәрелгән казылмалардан чыккан сөяк, тимер, бакыр, бакыр һәм тимер катнашмасы, көмеш, таш (ахак), балчыктан эшләнгән әйберләр җыелмасын җентекләп тикшереп, түбәндәге нәтиҗәгә килә: "Алар арасында игенчелек, хайван асрау, балыкчылык, металлургия, туку һәм тегү эшләре, тире иләү-эшкәртү кораллары бар. Хәрабәләрдә табылган эш кораллары белән беррәттән аучылык кораллары да булган. Бизәнү һәм башка тормышкөнкүреш әйберләре культура дәрәҗәсенең шактый югары булуы турында сөйлиләр". +"Күчем хан төшерелгәч (1582 ел), кайбер кабиләләр көнчыгышка китәләр... Хәзерге Тубылдан Көнчыгышта урнашкан Наскы, Лайма, Ачир һәм һәм башка елгалар тирәсенә соңрак саз татарлары дип аталган кабиләләр килеп урнаша". Аларның килеп чыгышы турында капма-каршы ике фикер бар. Мәсәлән, революциягә кадәр "тормыш-көнкүреше, тышкы кыяфәтләре, гореф-гадәтләре һәм холыкларына карап" саз татарлары остяклардан килеп чыккан дигән караш яшәп килде. Бу фикер тарафдарлары "алар мөселман булган өчен генә үзләрен татарлар дип атыйлар" дигән карашта тора. Галимә В.В. Храмова башка фикердә: "Бу төркемнең килеп чыгышы хантыларга бәйле дигән фараз яши, ләкин бу фикер җитди тикшерелүгә мохтаҗ... Саз татарлары үзләрен Күчем токымы дип саныйлар. Алар монда XVI гасыр ахырында Ермак заманында килгәннәр. Бу картларның кайбер тарихи риваятьләре (рассказы) белән дә раслана, җыйналган материаллар саз татарларының төрки халыклар группасына керүе турында сөйлиләр", - дип яза. +Себер татарларының сөйләм үзенчәлекләрен, этнографиясен һәм халык иҗатын өйрәнгән Д.Г. Тумашева, үзенең тикшеренүләренә таянып, "Күрәсең, алар (саз татарлары. - И.К.) - XVI гасырда Иртышның сул ягындагы сазлы районнарга качкан һәм өлешчә хантылар белән аралашкан татарларның токымы. Бу факттан тыш шушы төркемнең этник һәм тел үзенчәлегенә килгән компонентның булмавы һәм башка районнар белән аралашуның чикләнгәнлеге тәэсир иткән", дигән нәтиҗәгә килә. +Бу фикер халыкның истәлек-сөйләкләрендә, риваятьләрендә сакланган мәгълүмат белән дә аваздаш. Мәсәлән, риваятьтә Тубыл районының Ачир авылына Әстерхан якларыннан килеп чыккан Сәңгер белән Мәңгернең нигез салуы, аларның берсенең - татар, икенчесенең остяк кызына өйләнүе бәян ителә. Лайм тамак авылыннан Ш. Халиков (1901) сөйләгән риваятьтә исә хантылар турында сүз бара: имеш, бу авыл кешеләре Күчем һәм Ярмак сөннәткә утыртмагайлары дип куркудан сазга кереп качканнар. Янәсе, якынаючы дошманны күзәтү уңайлы булсын өчен, авыл Лаймы һәм Наскы елгалары кушылган җирдә салынган. +Хантылар белән аралашу һәм күп кенә гореф-гадәтләрнең бер халыктан икенчесенә күчүе турында түбәндәге факт та сөйли алыр иде: "Остякларда элек-электән киленнең егет әтисенә һәм олы абыйсына йөзен күрсәтмәү гадәте яшәп килә. Остякларга татарлардан калым бирү гадәте дә кергән. Ул җәнлек тиреләре белән түләнә". +Бараба - Көнбатыш Себер даласы. Бу далада берничә тозлы күл бар, арада иң зурысы - Чаны күле. Туфрак күп урында бата, һәм явым-төшем вакытында аралашуны бик читенләштерә. Мондагы татарларны руслар бараба дип йөрткәннәр. Барабалар XVII гасырдан даими утрак тормышта яшәгәннәр. Бирегә Себер төркиләренең тел үзенчәлекләрен өйрәнү максаты белән килгән В.В. Радловка картлар үзләренең ата-бабаларының алтайлар кебек мәҗүси корбаннар китерүләре һәм мөселманнар кебек киенмәүләре турында сөйләгәннәр. Халык төрки телдән тыш калмак телендә дә сөйләшкән һәм русларга да, калмыкларга да калым түләгән. +Галимнәр, барабаларның гаделлеген, сабырлыгын аларның иң уңай сыйфаты буларак күрсәтәләр. XVIII гасыр урталарында Себергә оештырылган академик экспедициядә катнашучы чит ил галиме Георги аларны яссы йөзле, бераз кысык күзле, зур колаклы һәм кара чәчле итеп сурәтли. Барабаларның җәйге авыллары ("Җәйләү") һәм кышкы авыллары ("Кышлау") булган. Өйләренең түшәмендә зур тишек тишелгән. Бу, беренчедән, яктылык төшү һәм төтен йөрү өчен эшләнсә, икенчедән, кыш көне, кар басып киткәндә, тышка чыгу урыны булып хезмәт иткән. +XVII гасыр урталарында барабалар ислам диненә күчсәләр дә, халык элеккеге мәҗүси гадәтләрен озак саклаган. Академик Бартольд әйтүенчә, алар бары XIX гасырда гына тулаем яңа дингә күчкәннәр. Барабаларда озак вакыт шаманлык хөкем сөргән, йолаларны башкаручы үз шаманнары булган. Бараба татарлары кешене соңгы юлга озатканда, кабергә теге дөньяда да файдалану өчен, кирәк-яраклар һәм савыт-сабалар да салганнар. Курганнарда табылган төрле бизәнү әйберләре һәм савытсабалар Себердә яшәүчеләрнең чагыштырмача югары культурасы турында сөйли. +Бараба татарларының курчакларга табыну йоласы турында швед инженеры Лоренец Лянгеның язмалары бар: "Кыш көне бу далада татар урдасы тора. Алар җәй көне Тара һәм башка кечкенә елга буйларына яшәргә китәләр. Алар мәҗүсиләр һәм фәкыйрьләр... Торакларын җирне казып эшлиләр, алар җирдән бер аршын калкып торалар, түбәләре салам белән ябылган. Эчендә кешегә охшатып агачтан эшләнгән кечкенә сыннар тоталар. Ул ярты терсәк озынлыгы кечкенә тартмаларга салына, төрле корамалардан тегелгән кием киертәләр. Барабалар бу идолны шайтан дип атыйлар. +Л. Лянге Тара һәм Тубыл шәһәрләре арасында мөселманнар яшәве турында яза: "Иртыш буенда бу шәһәрләр арасында мөселман татарлар гына яши. Алар бай кешеләр, ләкин аларның байлыгы акчада түгел, ә яхшы атларда, үгезләрдә, сыерларда һәм сарыкларда, акчаның әһәмияте бик аз. Учак янына өч-дүрт бозау бәйләнмәгән татар авылы сирәк очрый. Алар бозауларны сатмыйлар да, суймыйлар да, чөнки аларның сыерлары, бозауларын югалтса, саргаеп үләчәк, дигән ышанулары бар". +Том елгасы бассейнында шоорлар һәм том татарлары - яүштәләр - яши. Аларның тормышында игенчелек һәм хайван асраудан тыш җәяүле аучылык та зур урын тоткан. Том татарлары аерым союзларга берләшкәннәр. Аларның башында Тоян, Евага, Басандай Һәм Ашкеней атлы кенәзләр торган. Том татарлары риваятьләрендә бу союзлар арасында еш булып торган хәрби бәрелешләр турында сөйләнә. +А.П. Дульзон Том татарларының чат татарлары, яүштәләр һәм калмаклардан торуын яза. Яүштәләр Яүштә, чатлар Кызылкаш, Омайыл, Абытай авылларында (Томск өлкәсе Томск районы), калмаклар Кышлау һәм Эскәтем авылларында (Кемерово өлкәсе Юрга районы) яшиләр. +Академик В.В. Радлов фикеренчә, Себер татарлары җирле төрки кабиләләр белән миссионерлык һәм сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырып, ХV йөздә үк Себергә үтеп керә башлаган бохаралылар һәм Идел буе татарларының аралашуыннан барлыкка килгән. Ләкин алар үзара багланышлар, авыллар кушылу, күчүләр һәм башка төрле мөнәсәбәтләр аркасында бик күптәннән берләшеп, берегеп киткәннәр һәм тел, гореф-гадәт, киемсалымнары буенча да бер-берсеннән аерылмаслык дәрәҗәгә килгәннәр. Бохаралылар Явыз Иван Себерне буйсындырган заманда киләләр һәм Себер татарлары белән (русларга караганда) шактый алдан аралаша башлыйлар. Бохаралылар үзләренә хатыннарны, гадәттә, татарлар арасыннан алганнар... Мондый туганлык элемтәләре аларны Себер татарлары белән тагын да якынайткан. "Бохаралылардан да сәүдәгә хирыс халык юк ахрысы. Аларның кәрваннары бөтен Азия аша үтә... Бохаралыларны Себергә җәлеп итү максаты белән, алар килгән очракта, таможня пошлинасыннан азат итәргә... хөрмәт һәм дуслык күрсәтергә әмер бирелгән. Бу халыклар белән сәүдә итү өчен уңайлы урында утырган Тубыл, Төмән, Тара һәм соңрак Томск шәһәрләренә бохаралыларның зур сәүдә кәрваннары килеп кенә калмый, ә Олы һәм Кече Бохара халкы әлеге шәһәрләргә килеп төпләнә башлый". Академик В. Бартольд язуынча, бу якларга гарәп сәүдәгәрләре дә килә. Казакъстанның төньяк өлешенә һәм Чу елгасына гына үтеп кереп калмыйлар; Иртыш буйларында һәм Югары Енисейда да булалар. Себер ханлыгы Бохара аркылы Кытай белән дә сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган. Бохара сәүдәгәрләре Себер ханлыгы башкалаларының берсе булган Искергә (хәзерге Тубыл шәһәре янында урнашкан була) кәгазь һәм ефәк тукыма, фарфордан эшләнгән савыт-саба, кипкән җимеш һ.б. алып килә. +Бохаралылар уку-укыту, культура-агарту эшләре белән дә шөгыльләнә: җирле халык алардан күн эшләп чыгару, келәм сугу кебек һөнәрләрне үзләштерә. Н.М. Ядринцев бохаралыларның Себер татарлары тормышында тоткан ролен ассызыклап, "Тел буенча кардәш булган һәм аннан соң Себер татарлары арасында ислам дине таратучы, гыйлем кертүче һәм инородец кабиләләрен Урта Азия товарлары белән тәэмин итеп торучы бу бохаралыларның гамәле үткән заманнарда Себердәге инородец кабиләләр арасында гаять зур мәдәни әһәмияткә ия булды. Хәзерге бохаралылар исә элеккегеләренең бик кечкенә һәм кызганыч токымын гына тәшкил итәләр Һәм татарлардан инде берни белән дә аерылмыйлар", дип яза. +Себер татарлары формалашуда катнашкан өченче компонентны Казан, Самара, Сембер, Пенза Һәм башка губерналардан күчеп килгән татарлар хасил итә. Төрле өлкәләрдән килүләренә карамастан, Себердә аларның барысын да Казан татарлары дип атыйлар. Казан татарларының Себергә күченүләре ХV йөздә башланып, XX йөзләргәчә дәвам итә. Алар арасында кайчандыр сөрелеп шунда яшәп калганнары да һәм, Үзәк Россиядә җир җитешмәү сәбәпле, ирекле рәвештә күчеп утырганнары да бар. Татарларның Себергә күченүе Идел буендагы корылык һәм ачлык елларында көчәеп китә. Халык, ачлыктан качып, гаиләсе һәм нәсел-нәсәбе, кайвакыт авыллары белән Себергә күченә. XX гасыр башында Столыпин реформасы белән бәйле рәвештә крестьяннарны Себергә күчерү планлы төс ала, күп кенә татар авылларына шул вакытта нигез салына да инде. +Себергә (бигрәк тә аның көнбатыш өлешенә) күчеп утырган татарлар, күченүчеләр, нигездә, игенчелек белән шөгыльләнәләр. +Казан татарлары күченә башлау белән, Казан һәм Себер арасында бәйләнешләр тагын да ныгый. Казандагы бер капканың "Төмән капкасы" дип аталуы да араларның якынаюына ишарәли. Хакимлек итүче Казан һәм Себер ханнары йортлары арасында кыз алу, өйләнешү дә аларның якынаюына, туганлашуына ярдәм итә. Соңыннан руслар Кама буенча Уфага һәм дала буйлап Исәт елгасы башланган урынга бару юлын "иске Казан юлы" дип атыйлар. +Көнбатыш Себер татарлары татар халкының шактый зур этник төркемен тәшкил итсә дә, аларның музыка культурасы игътибардан читтә калып килде. Моңа, беренчедән, татарларның төп сәяси һәм мәдәни үзәге булган Казаннан бу төбәкнең ерак урнашуы сәбәп булса, икенчедән, музыкаль фольклорны, бигрәк тә Татарстаннан читтәге өлкәләрдә яшәүче татарларның көй-җырларын чын-чынлап фәнни нигездә җыйнау һәм тикшерү эшләре бары тик 1960 елларда гына юлга салынды. +Революциягә кадәрге чорда басылган хезмәтләрдә бу төбәкнең тарихын, этнографиясен, телен һәм фольклорын чагылдырган материаллар бик аз булып, аерым өзекләр рәвешендә генә очрый. Бары академик В.В. Радловның "Төрки кабиләләрнең халык әдәбияты үрнәкләре" хезмәте генә үзенең зур күләмле булуы белән аерылып тора һәм әлегә кадәр Себер татарларының телен һәм халык авыз иҗатын өйрәнү өчен тиңдәше булмаган чыганак булып хезмәт итә. Галим фольклор үрнәкләрен зур кыенлык белән туплаган. "Муллалар еш кына авыл халкына минем теләкне үтәмәскә киңәш итәләр иде. Шулай итеп, мин ни ишетергә туры килсә, шуны, хәтта җырларның һәм риваятьләрнең артык әһәмияте булмаган өзекләрен дә язып алырга мәҗбүр булдым", - дип яза ул китапка кереш сүздә. В.В. Радлов, беренче булып, Себер татарларының рухи-мәдәни байлыгын бөтен дөньяга ишеттерде. Шул ук вакытта галим борынгы көйләрнең хәзер инде бары тик ак сакаллы картлар хәтерендә генә сакланып калганлыгына борчылуын белдерә. Үзе ишеткән җырлар, халык җәүһәрләре көйләренең ноталарын кәгазьгә төшерә алмаган галим, якын киләчәктә аларның мәңгегә югалачагын яхшы аңлый. Төрки дөньяның рухи мирасына, халык иҗатына зур ихтирам белән караган бу кешенең борчуларын аңлау читен б улмас. +В.В. Радлов Себер татарлары иҗатын язып алганга йөз ел вакыт үтте, бу татарлар тормышында гаять зур социаль үзгәреш ләр булып узды. Әмма галим теркәгән күп кенә традицион фольклор үрнәкләре безнең көннәргәчә исән-сау һәм артык үзгәрешсез килеп җиткәннәр. Күрәсең, алар Радловка кадәр үк шактый озак актив яшәештә булган. +Себер татарларының җырлары турында беренчеләрдән булып язып чыккан автор И.Ю. дип үзенең инициалларын гына күрсәтә. Ул Себер татарларының тормыш-көнкүреше турында язу белән бергә, ничек җырлаулары турында да әйтеп үтә: "Шәригать законнары буенча музыка тыелса да, Себер татарлары кайвакыт, бигрәк тә юл йөргәндә, җыр сузуны гөнаһка санамый. Бер яктан алар хаклы да: аларның җырлавын берничек тә музыка өлкәсенә кертергә мөмкин түгел. Аһәңлелек законнары - аларга бөтенләй ят нәрсә. Татар җырламый, ә бары тик бара торган юлы кебек озын һәм бертөрле итеп суза бирә, һәм җыр аңа тулы ун чакрымга җитә. Ул киң кырлар, усал хатыны һәм көр аты турында җырлый. Аның җырында мәрхәмәтле әтисе белән аерылу һәм әсирлек ачысы турында ишетергә м өмкин". +"Тобольские губерские ведомости" журналында (1864 ел, 34-35 нче саннар) "Тубыл татарлары җырлары"н үзенең И.Х. дип күрсәткән галим бастырып чыгара. Аларны җыярга тубыл татары Нияз Урмаев булышкан. Галим 81 дүртьюллык җырны булдыра алган кадәр диалекталь үзенчәлекләрен саклап язып алган һәм аларның барысын да русчага тәрҗемә иткән. +Себер татарлары җырларын өйрәнү өчен шактый кыйммәтле чыганак булган бу хезмәт кереш өлештән башлана. Анда автор "Билгеле бер халыкның тормышын өйрәнү өчен, аның җырлары иң әһәмиятле кулланма була ала", дигән гаять әһәмиятле һәм замана рухына туры килә торган нәтиҗәдән чыгып эш итә. "Мәкаләдә фольклор күренешләрен демократик фольклористика яктылыгында фикерләргә тырышу сизелә. Халык авыз иҗаты әсәрләренең "хисләр тирәнлеге, эчтәлегенең байлыгы һәм төрлелеге" яшәү шартларына һәм шушы халык тормышының тарихи эчтәлегенә турыдан-туры бәйле итеп куела". +Шулай да, И.Х. Тубыл татарлары җырларының асылын ачып бирүдән шактый ерак булырга ошый. Югыйсә, югарыда әйтелгәннәрдән соң автор, көтмәгәндә: "Әгәр дә билгеле бер халыкның тормыш-көнкүреше вак һәм беркатлы... әгәр дә аны әйләндереп алган табигать фәкыйрь һәм бертөрле икән, бу очракта без җырларда хисләр тирәнлеген, эчтәлек байлыгын һәм төрлелеген юкка гына эзләп маташкан булыр идек", - дип нәтиҗә ясамас иде. Чагыштырмача аз санлы дүртьюллык җыр текстларына гына таянып, аларның эчтәлеген аңламыйча, җырларның көйләрен бөтенләй исәпкә алмыйча, борынгы төрки телле халык ларның берсе булган, бай һәм үзенчәлекле традицион фольклор үрнәкләрен саклап калган себер татарларының рухи культурасы турында мондый гаделсез хөкемгә килгән И.Х. "инородецлар" иҗатына югарыдан карап фикер йөртергә күнеккән замандашларыннан (мәсәлән, С.Г. Рыбаковтан) артык ерак китә алмаган, күрәсең. +Себер татарларның җыр иҗатына караган шактый тулы мәгъл үмат И.И. Авдеев һәм И.П. Стручкованың "Тубыл һәм Төмән татарлары" - дип исемләнгән мәкаләсендә китерелә. Алар Тубыл һәм Төмән татарлары фольклорының бай һәм күптөрле булуын, ләкин кызганычка каршы, әлегә кадәр өйрәнелмәвен күрсәтәләр. Себер татарларының халык иҗатын алар түбәндәге төрләргә (вид) бүләләр: 1) әкиятләр; 2) игенчеләр, аучылар (мәргәннәр), балыкчылар турында күпсанлы хикәятләр (рассказы); 3) җырлар, дүртьюллык җырлар; 4) татарларның ханты һәм мансиларга каршы сугышлары, кыю һәм батыр юлбашчылар, татарларның Ярмак казакларына каршы көрәше һ. б. турында былина эчтәлекле легендар җырлар һәм риваятьләр; 5) юмористик характердагы бию такмаклары (плясовые песни - скороговорки); 6) тарихи җырлар һәм бәетләр; 7) мәкальләр; 8) табышмаклар. +Себер татарларының музыкаль фольклор үрнәкләрен беренче булып шагыйрь Мөхәммәт Садри җыя. Ул 1940 елда Көнбатыш Себергә оештырылган фәнни экспедиция вакытында фонограф валикларына Омск һәм Новосибирск өлкәләрендә яшәүче татарлардан күп сандагы җырлар һәм көйләр язып ала (кызганычка каршы, бу язмалар әлегә табылмаган). Шагыйрь безгә Себер якларының "металлга, җәнлеккә, урманга, икмәккә, иткә, балыкка һәм башка бик күп табигый байлыкларга гына түгел, җырларга, бәетләргә, әкиятләргә дә чиксез бай икән"леген ача. Мөхәммәт Садри ул экспедиция турында болай дип яза: "Экспедиция Себер татарларының җыр һәм көйләрен эзләп табу, аларны язып алу белән генә чикләнмәде. Анда катнашкан Хәмит Ярми, С. Әмиров, В. Хаҗиев һәм мин һәркайсыбыз да үзебезнең бурычларыбызны яхшы белә идек. Х. Ярми белән Хаҗиев иптәшләр халыкның бигрәк тә әкиятләрен язып алу буенча, С. Әмиров Бараба, Тары, Усть-Ишем һәм гомумән Новосибирск, Омск өлкәсендәге татарларның тел үзенчәлекләрен өйрәнү буенча эшләделәр, ә мин халык көйләрен, җырларын өйрәндем. Шуның белән бергә без һәркайсыбыз үзебезгә йөкләтелгән эшкә генә ябышып ятмадык, җае чыкканда бер-беребезгә ярдәмләшә дә идек. Әйтик, Х. Ярми иптәш җырлар язып алса, мин үзем ишетергә туры килгән әкиятләрне яза бардым". +Соңрак композитор А.С. Ключарев бу язмаларны нотага сала һәм кырыктан артык җыр-көйне "Татар халык көйләре" җыентыгына туплый. +Бу очракта бер мәсьәләгә ачыклык кертеп китү урынлы булыр. А.С. Ключарев шагыйрь М. Садри яздырып алып кайткан фонограф валикларындагы язмаларны нотага салган, ләкин ул беркайчан да Көнбатыш Себердә экспедициядә булмаган. Ләкин шуңа карамастан, безнең көннәргә кадәр бу мәсьәләдә буталчыклык бар. Мәсәлән, музыка белгече Н. Мөштәриева Р. Ени кеевның сигез татар халык көен эченә алган "Карьят батыр" вокаль циклы турында кереш сүздә "Карьят батыр" җыры "композитор А.С. Ключарев тарафыннан 1940 елда Омск өлкәсендә язып алынган", - дип күрсәтә. Күрәсең, бу хәл А.С. Ключаревның "Татар халык көйләре" (1955) китабының "Төзүчедән" өлешендә М. Садри исеме телгә алынмаудан киләдер. Анда, хәтта экспедиция 1938 елда булды дип күрсәтелгән. Ә кайбер очракта Себер татарларының көйләре А.С. Ключарев музыкасы дип ялгыш күрсәтелә. Бу җырларның халык җәүһәрләре буларак саклануында аларны язып алган М. Садрига да, нотага салган А. Ключаревка да рәхмәтебез зур. Бу - ике зур шәхес нең эшчәнлеге нәтиҗәсе. +М. Садри Себер татарлары туплаган ядкярләр арасында инде гомумтатар музыка хәзинәсенең асылташлары булып киткән "Сәрвиназ", "Зәңгәр күз", "Карьят батыр", "Илчебага" җыр лары бар. Җыентыкның ахырында бу көйләрнең лад һәм жанр үзенчәлекләре турында кыскача аңлатма бирелә. +Күренекле татар фольклорчысы Х. Ярми "Татар халкының поэтик иҗаты" хезмәтендә башка этник төркемнәр белән бергә Себер татарларының да туй җырларына да туктала: "Октябрь революциясенә кадәрге чорларда Төмән тирәсендә Күренкүл (Күрәнкүл) авылында кияүне кыз янына кояш баегач, факеллар яндырып, урам буйлап коллектив җыр җырлап алып килү йоласы булган икән. Бу йола "Шәмчырак" дип аталган һәм аның үзенә махсус җыры да булган: +Шәмчыракның янганыннан +Янмаганы яхшырак; +Вафа ярның булганыннан +Булмаганы яхшырак... +Җырның соңгы өлеше кияүне каршы алуга багышланган. +Чәчмә чәчтем, суын эчтем, +Төбен аек белмәдем; +Каршы чыгып алыр идем, +Син килерен белмәдем... +Соңгы елларны Казан дәүләт университеты тарафыннан Томск һәм Новосибирск өлкәләрендә яшәүче татарларның тел үзенчәлекләрен өйрәнү максаты белән фәнни экспедицияләр оештырылды. Анда катнашучы М. Госманов бараба татарларының җырларын да язып ала һәм кайбер үрнәкләрне "Казан утлары" журналы укучыларына тәкъдим итә:3 "Ак бүрек", "Җирәнчәккәй атым", "Үрдәккәем", "Себергә күчкән мишәрләр җыры", һәм йола җыры "Яр-яр". Соңгы җырга бирелгән кереш сүз аеруча игътибарга лаек: "Элекке бараба кызлары кияүгә чыкканчы чәчләрен бер генә толым итеп үрә торган булганнар. Туй булып, никах укылгач, кәләшнең чәчен "никах тарагы белән тарап, ике толымга аерып үргәннәр һәм шул процедура үтәлгән вакытта җиңгәләр "Яр-яр" такмагын җырлаганнар. Кәләш тә җыр белән җавап кайтара торган булган". +М. Мәһдиев исә Себер татарларының телен өйрәнү белән беррәттән җирле колоритка - Томь, Объ, Өян елгалары исемнәренә бәйле җырлар белән кызыксынган. Алардан тыш "сюжетлы җырлар" да тапкан. Һәм автор мисал итеп "Городок көе" "Бандит көе", "Кыз елату", "Томск татарларының җырлары", "Акбалык авылы татарларының җырлары" һәм "Умар авылы татарларының җырлары"н китерә. +Себер татарлары музыкасына кагылышлы аерым мәсьәләләр не М. Нигъмәтҗанов хезмәтләрендә табарга мөмкин. Ул кайб ер жанрлар исламның суфилык сыйфатлары аркасында музыкаль тормыштан куылган вакытта XIX гасыр ахырына кадәр Себер татарларында героик эпосның сакланып калуын ассызыклый. "Кайбер үрнәкләрнең казакъ көйләре (напев) белән уртаклыгы сизелерлек дәрәҗәдә булса да, себер татарлары көйләре үзләренең нигезләре белән Казан татарларыныкына якын; пентатоника диатоника белән генә түгел, хроматизм белән дә үзара бәйләнештә булган көйләр очрый". +М. Нигъмәтҗанов (Себер татарларын атамаса да) татар халкының башка этник төркемнәре музыкасындагы бердәмлекне тикшерә һәм аны ул теләсә кайсы музыкаль культураның йөзен билгели торган төп билге - интонация-лад төзелешендә күрә. Сүз татарларның музыкаль фикерләү нигезе - пентатонизм турында бара. +Тикшеренүченең бер нәтиҗәсе безнең өчен аеруча әһәмиятле. Ул түбәндәгедән гыйбарәт: "Татарларның кайбер төркеме музыкасында төрле тарихи шартлар һәм башка сәбәпләр тудырган аерымлыклар бар. Алар турында сөйләгәндә без традицион фольклорны күздә тотабыз, XX гасыр башыннан башлап, аеруча совет чорында татарларның аерым төркемнәре музыкасында үзара якынаю һәм бер-берсенә үтеп керү башлана. Алдынгы урынны халык иҗатында да һәм профессиональ өлкәдә дә Казан татарлары культурасы алып тора". Бу мөһим нәтиҗәне тулысы белән Себер татарлары иҗатына карата да кулланып була. +Татар фольклористикасында беренче буларак тарихи җырларның мөстәкыйль жанр булып яшәвен исбат иткән бер мәкаләсендә Ф. Урманчеев бу жанрның "...нигездә, Себер, Көнь як Урал, бигрәк тә мишәр-татарлар иҗаты өчен характерлы..." икән леген ачыклый һәм тарихи җырларның теоретик билгеләмәсен бирә. +Автор В.В. Радловның Себер язмалары арасында "Кырамша", "Атолы батыр", "Ак бога" кебек төрле батырларга һәм мәргәннәргә багышланган кечкенә күләмле шигъри әсәрләр турында "борынгы эпик поэмаларның өзекләре, "калдыклары" булса кирәк" дигән кызыклы фикер әйтә. "Чөнки исемнәре белән генә түгел, форма үзенчәлекләре, образлары белән дә аларга якын торган зур күләмле әсәрләр башка төрки халыклар иҗатында да билгеле. Казакъ фольклорында зур күләмле мөстәкыйль эпик поэмалар формасында сакланган "Кобланды", "Камбар батыр" эпослары да В.В. Радлов заманнарында Себер татарларында аерым өзекләр формасында яшәгәннәр. Безнең көннәрдә язып алынган материаллардан исә "Тәвеш мәргән" яисә "Карьят батыр" җырларын күрсәтергә мөмкин. Бу әсәрләрнең тарихи нигезләре, сюжетлары турында сөйләве читен. Әлегә аларның шигъри стиле шактый үзенчәлекле. "Карьят батыр"да гомумтөрки, бигрәк тә казакъ һәм кыргыз эпосларының шигъри стиленә якынлык сизелә". +Автор бу ике җырның образлары "борынгы героик эпос образларының варислары ролен үти алалар, - дигән әһәмиятле нәтиҗәгә килә. "Мондый әсәрләрне тарихи җыр дип өзеп әйтү кыен булса да, аларны героик эпос белән тарихи җыр арасында торган шигъри бер форма, шигъри күпер дип карау, жанрның формалашу чорын ачыкларга ярдәм итә торган әсәрләр дип бәяләү дөрес булыр. Һәрхәлдә, тарихи җырларга нинди дә булса мөнәсәбәте булган, эчтәлеге һәм формасы белән халык тормышының моннан да борынгырак дәверләрен чагылдырган әсәрләр безгә билгеле түгел". +Ф. Урманчеев, нигездә, татар-мишәрләр иҗатында очраган качкыннар җырларына да туктала һәм аларның "халкыбызның тарихи җырлары арасында классик бер цикл тәшкил" иткәнлеген аныклый. Эчтәлеге Һәм формасы белән качкыннар җырына "шактый якын торган әсәрләрне татар халкының башка этник төркемнәре иҗатыннан да табып була. Шундыйлардан Себер татарларының бер этник төркеме булган бараба татарларында "Бәшир солдат", "Йомышчылар җыры" кебек әсәрләр билгеле". Автор бараба татарлары арасында әле бүген дә иң популяр "Әйтүкә" җырына да тукталып үтә. +Соңгы елларда Себер татарларының берничә җырын киң җәмәгатьчелеккә композитор Җ. Фәйзи алып чыкты. 1965 елда ул Төмән һәм Тубыл шәһәрләрендә булып, "Казан көе", "Күкрәнде көе", "Юрма көе", "Яңа Атъял көе", "Ярхәм көе", "Саз көе", "Сахралар" һәм "Усакайлар" җырларын язып алып "Халык җәүһәрләре" дип аталган җыентыгына урнаштыра (шуларның икесе - "Сахралар" һәм "Усакайлар" Татарстан радиосы аша да еш яңгырый), җырларга бераз әдәбиләштерелгән аңлатма да бирелгән. Шул аңлатманың берсенә тукталып үтмичә мөмкин түгел. +"Билгеле булганча, - дип яза Җ. Фәйзи, - Тубыл татарлары Казан музыка культурасыннан бик ерак торалар. Без аларга культура хезмәте бөтенләй күрсәтмибез диярлек. Казан тапшыруларын алар төрле техник сәбәпләр аркасында тыңлый алмыйлар. Шулай булгач; алар гадәттә иске традиция белән яшәргә мәҗбүрләр". +Дөрестән дә, Көнбатыш Себер татарлары Казаннан шактый ерак. Ләкин әле бу һич тә Казан музыка культурасыннан ерак дигән сүз түгел. Казан радиотапшырулары сирәк ишетелсә дә, Көнбатыш Себердә Уфа тапшыруларын күп тыңлыйлар, үз чиратында Уфа үзенең репертуарына татар музыкасын шактый күп кертә. +Көнбатыш Себернең биш өлкәсендә үткәрелгән экспедиция нәтиҗәләре шуны күрсәтә: бу өлкәләрдә зур кыенлыклар белән булса да татарча пластинкалар гаять күп таралган һәм алар һәр өйдә диярлек бар. Казанда чыккан яңа җырларның күбесе Себергә барып җитә. Эш радио тыңлауда гына түгел икән әле. Ә татар мәдәнияте үзәге булган Казанга бәйләнештә, аңа тартылуда. Бу бәйләнеш аеруча җыр-көйләрдә ачык күренә. Күрәсең, халыкның җыр репертуарында төп урынны озын көйләргә җырлана торган җырлар алып торганлыктан, биредә "Тәфтиләү", "Зиләйлүк", "Кара урман", "Уел" кебек борынгы җырларны бик яраталар. +Гомумтатар классикасы булып саналган җырлар белән беррәттән биредә бәетләр һәм мөнәҗәтләр киң таралган. Һәм, ниһаять, "Монда Идел буендагы шул ук җырлар, шул ук көйләр яңгырый". +Югарыда китерелгән мисаллар Җ. Фәйзи нәтиҗәсенең нигезсез һәм дәлилсез икәнлеген күрсәтәләр. Ул чынбарлыкка туры килми. +Җ. Фәйзинең "Халык җәүһәрләре" китабында яңадан бер бәхәс кузгата торган мисал бар. +Әлегә кадәр "Зәңгәр күз" җыры, фольклорчыларның бердәм фикере белән, Себер татарлары җырларының бер гүзәл үрнәге итеп таныла иде. Мәсәлән, фольклорчы И. Надиров аны шулай атый да. Һәм, безнеңчә, дөрес эшли. Чөнки җыр беренче мәртәбә фәнни учреждение хезмәткәре М. Садри тарафыннан 1940 елда Омск өлкәсендә Г. Мөхәммәтова җырлаганча язып алына. Татар халык музыкасы өлкәсендә зур белгеч А. Ключарев бу җырны бер дә шикләнмичә үз китабына урнаштыра. +Һәм көтмәгәндә, инде ничә еллар үткәннән соң, 1971 елны Җ. Фәйзи катгый рәвештә "Зәңгәр күз" җыры, - һичшиксез, Казан фольклоры, дип язып чыга. Җыр 1936 елда Казан шәһәрен дә яшәүче Исхак Камаловтан язып алынган икән. Ә 1940 елгы язманы Җ. Фәйзи шик астына ала. "Көйне җырлап карыйм. Бик күп үзгәрешләр һәм ялгышлар бар. Әлбәттә, бу - Ключарев хатасы түгел, җырлаучы шулай тапшырган. Аны да гаепләп булмый. Чөнки Омск өлкәсенә барып җиткәнче җырның шактый үзгәргән булуы да ихтимал". +Үзеннән-үзе урынлы сорау туа. Көйдә "бик күп үзгәрешләр һәм ялгышлар барлыгын Җ. Фәйзи ничек белә алган? Үзе язып алган нөсхә белән чагыштырып карапмы? Һәм ни өчен Җ. Фәйзи варианты идеаль төгәл булып, Омск варианты ялгыш булырга тиеш? Гомумән, әле моңа кадәр бер кайда да басылмаган, бары халык телендә генә яңгыраган җырга ярлык тагу дөрес булырмы? Күрәсез, берсе артыннан берсе сорау туа тора. +Димәк, Җ. Фәйзинең "һичшиксез" дигән сүзе үзе үк шик тудыра. Көйнең тууы турында сөйләгәндә дә ике вакыт күрсәтелә. Бер урында аның "утызынчы елның башында бик популяр булып киткән"леге, икенче урында бу көйне чыгаручы Исмәгыйльнең аны мәҗлестә җырлавы әйтелә: "Бу хәл 1935 елның язында була". Бу ике датаның кайсысы дөрес? Әгәр дә "бу хәл" 1935 елда икән, димәк, җыр 1930 елларның нәкъ тә уртасында туа ич! Күрәсез, монда логик эзлеклелек җитеп бетми. +Композитор Җ. Фәйзинең Себер татарлары җырларын язып алып бастыру һәм пропагандалау эше хуплауга лаек. Тик ул җырларның килеп чыгу вакытлары һәм кайсы төбәккә карау мәсьәләсенә киләчәктә ачыклык кертелергә тиеш. +Кайда яшәвенә карамастан татар халкының туй йолалары зур бәйрәм булып уза. Туйларга әзерлек берничә ай алдан башланып, тулы бер циклны хасил итә. Көнбатыш Себер татар авылларында шулай. Туйга кияү белән кәләшнең авылдашлары белән беррәттән еракта яшәүче туганнары һәм якыннары да чакырыла. +Кагыйдә буларак, кәләшне ерактанрак, чит авыллардан алырг а тырышалар, чөнки бер авыл кешеләре туганлык мөнәсәбә тендә булырга мөмкин. +Туй вакытында көндәлек мәшәкатьләр онытылып тора. Туй уздыру, аның бөтен йолаларын саклау, яңа туганлык мөнәсәбәтләр е урнаштыру кебек күңелле мәшәкатьләр башкаларын читкә этәрә. +Туй йолалары циклы килешү һәм фатиха бирүдән башлап, соңгы кунакларның китүе белән тәмамлана. Йола системасына кергән һәр гореф-гадәтнең, ишарәнең билгеле бер мәгънәсе бар, һәр гамәл зур хөрмәт белән башкарыла. +Көнбатыш Себер татарларында туй - күп гасыр дәвамында формалашкан "сценарий" буенча уйнала һәм һәрбер катнашучыга алдан ук билгеле бер роль бирелә торган музыкаль-д раматик театральләштерелгән тантана. Туйда һәр катна шу чы ның үз роле, рольгә бәйле рәвештә исеме (кияү, кәләш, кода, кодагый, кодача һ.б.) була. Биредә дә төп геройлар, яр дәмч е персонажлар бар. Бөтен тамашаларның башында торган, җыр чыларга һәм музыкантларга юнәлеш биргән төп режиссерны аерым билгеләп үтәргә кирәк, бу - туйларны алып баручы. +Күпсанлы музыкаль-этнографик күзәтүләр шуны күрсәтә: Көнбатыш Себер татарларының туенда җыр һәм музыкага зур урын бирелә. Туйга махсус җырчылар һәм музыкантлар чакырыла. Мондый традиция бүген дә дәвам итә. Скрипкачы һәм җырчы Имаметдин Сөләйманов (1908 елгы, 63 яшьтә. Төмән өлкәсенең Вагай районы Супра авылы. 1971 елгы экспедиция), җырчы Биктимер Абитов (1918 елгы, 50 яшьтә. Омск өлкәсенең Усть-Ишим районы Зур Тибенде авылы. 1968 елгы экспедиция), гармунчы һәм җырчы Кәримулла Хәбибул лин (1928 елгы, 40 яшьтә. Новосибирск өлкәсенең Чаны районы Кош күл авылы. 1968 елгы экспедиция), җырчы Вәй дә Нур галиева (1898 елгы, 70 яшьтә. Новосибирск өлкәсенең Чаны рай оны Тармакүл авылы. 1968 елгы экспедиция.), Җәмилә Таҗет динова (1906 елгы, 65 яшьтә, Төмән өлкәсенең Тубыл районы Лайм тамак авылы. 1971 елгы экспедиция) һәм башкаларның һәр туйда көтелгән кунак булуы - бу күренешкә ачык мисал. Җырчы ларга һәм музыкантларга туйда аеруча зур хөрмәт күрсәтергә омтылалар. Чөнки туйның музыка һәм җыр белән бәйле өлеше аларның осталыгына гына түгел, ә кәефенә дә бәйле була. +Күп кенә халыкларның милли музыка сәнгатендә кайбер традицион жанрлар интенсив бетә баруга карамастан, өлкән буын хәтерендә туй уенының җырлары яхшы сакланган. Алар шушы җырларны җырлап туй ясаган, өйләнгән, кияүгә чыккан, туй җырларының яхшы саклануы шушы вакыйгаларның күңелдә яшәве белән дә бәйле. +Себер татарларының җырларын дүрт зур төркемгә бүләргә мөмкин: +А - туй йолалары җырлары; +Б - кыз озату һәм аның белән хушлашу җырлары; +В - аерым кешеләрне зурлап һәм мактап башкарыла торган җырлар һәм кунакларны сыйлаган вакытта башкарыла торган җырлар; +Г - шаян театральләштерелгән җырлар. +Ритуал-йола җырлары туйның дүрт эпизодында мәҗбүри булган: +Аа - Кияүне кыз өенә озаткан вакытта "Кияү типсәү" башкарылган (Төмән, Тубыл һәм Саз ягы татарларында "Күц җыры"; "Кияү сүзе"); +Аб - Кияүне кыз йортының капкасында каршы алганда "Ишек бавы җыры"н башкаралар (Кемерово өлкәсендә калмаклардан язып алынды); +Ав - кияүне кәләш янына кертү, кыз бүлмәсенә озату җырлары "Ай әллерләп кияүне кергесү" һәм "Ялтир әйтү"; +Аг - Кызны кияү йортына озаткан вакытта башкарыла торган җырлар (Төмән, Бараба һәм Томск татарларында язып алынды). +Бу төркемнәрне карап китик. +Аа. Кияү егетен иптәшләре урам буйлап "Кияү типсәү" җырын җырлап кыз йортына озаталар. Аңа кадәр, шушы авылныкы булмаган очракта, кияү берәр танышында туктала. Кияү ошаса, кәләш аны урын җәеп көтә. Күңеле ятмаса, кәләш өеннән чыгып кача. Бу факт Себер татарларының үзләренә тормыш юлдашы сайлаганда ирекле булуларын күрсәтә. Кызларны мәҗбүр итеп кияүгә бирү сирәк күренеш булган. +Төмән өлкәсенең Ялутор районы Кактамак авылы халкы сөйләве буенча, озак еллар бергә яшәгән парлар, "Кияү типсәү" җырларын башкарып, үзләренең хисләрен сынаганнар, йоланы яңартып картны үзенең карчыгы янына озатканнар (мисалга № 2 җырны күрсәтергә мөмкин). +Ав тибындагы җыр Күләт авылында таралган була. Информант Халиков Хәйдәр (1889 елгы) сөйләвенчә, ул яшь чагында үзенең бик күп дусларын кәләш янына озатуда катнашкан: "Моны "Ялтир" әйтү диләр. Йегет кергән вакытта косык эләшәте. Җегетне көнтес алып кереп таныштырып алатылар. Ваклар җизнә дип килгәч, ул аларга косык өләшә. Кич белән "Ялтир" әйтеп, "Ай әллерләп" алып киләләр бичәгә. Туй пулып тораты. Егет белән кысга аерым чатыр коратылар. Кысны анда саклап утыртылар дуслары, җиңгәләре" (мәсәлән, № 5). +Шунысы игътибарга лаек: кияүне кәләш йортына озату җырын (ул төрле исемнәр белән мәгълүм, аны "Кийәү типсәү", "Күч җыры", "Кийәү сүсе" һ.б. дип атыйлар), "рәсми" озатуда катнашмасалар да, хатын-кызлар яхшы хәтерли һәм бик теләп җырлыйлар. Мәсәлән, Төмән өлкәсе Тубыл районы Лаймтамак авылында яшәүче Таҗетдинова Җәмилә Мамай кызы (1906 елгы) бу җырларны аеруча яхшы белә. Шушы ук авылда яшәүче Күчемова Һава Уразмөхәммәт кызы (1894 елгы) да "Кияү типсәү" җырларын хәтерли һәм безгә бу җырларны язып алырга бик теләп булышты. +Җырның "Кийяү типсәү" дигән варианты лирик җырларга якын. Ул катлаулы ритмик бизәкләргә бай, распевлар очрый. Беренче ике такт рус халкының "Уж ты сад, мой сад" җырының башын хәтерләтә. +Аа тибындагы җырлар бары Төмән өлкәсендә генә очрый. Башка төбәкләрдә аны белгән информантлар юк. Аның Көнбатыш Себер татарларының билгеле бер этник төркеменә генә каравы бик ихтимал. +Безнең күзәтүләр күпмедер дәрәҗәдә түбәндәге факт белән раслана. Х. Ярминең "Татар халкының поэтик иҗаты" дигән китабының йола җырларына багышланган бүлегендә Октябрь революциясенә кадәр Төмән өлкәсенең Кырынкүл авылында, кояш баеганнан соң, факеллар яктысында кияүне урам буйлап күмәк җыр белән кәләш янына озату йоласы бәян ителә. Бу йола "Шәмчырак" дип аталган һәм аның махсус җыры да булган: +Шәмчыракның янганыннан +Янмаганы яхшырак; +Вафа ярның булганыннан +Булмаганы яхшырак... +Чәчмә чәчтем, суын эчтем, +Төбен аек белмәдем; +Каршы чыгып алыр идем, +Син килерен белмәдем. +Аб тибындагы җыр Кемерово өлкәсендә яшәүче калмакларда таралган. Юрга районы Кышлау авылының иң өлкән кешесе Гафур бабай Шулаяков (1882 елгы) кыз йортының капкасы янында кияү каршы алганда башкарыла торган җырларны яшь чагыннан ук хәтерли. Бер яктан кәләшнең хатын-кыз туганнары - җиңгәләр, икенче яктан кияүнең дуслары - нүгәрләр каракаршы җырлаган бу җырны. +Җиңгәләр: +Саранланыр чак түгел, +Бир, кияү, комсызланма. +Акча бирми керетмәбез, +Тукта, сабырсызланма. +Акча бирми керетмәбез, +Бу бит җәннәт капкасы. +Егетләр: +Урамнардан үтәргә, +Коймаң биек сүтәргә. +Җырны озак җырлатмагыз, +Төннәр кыска көтәргә. +Пыяла шкаф эчләрендә +Пешкән алма тәгәри. +Оҗмахтагы хур егете +Булмас кияү кадәре. +Җырның тексты (беренче өч куплеты) Г. Тукайның "Ишек бавы" шигыре белән туры килә. Г. Тукай бу шигыренең җәяләр эчендә икенче исемен дә күрсәтә - "Кышкы туйда". Бу шигырьгә искәрмәсендә Г. Тукай түбәндәгеләрне яза: "Безнең Урал тарафында бер гадәт бар: кыз янына керәсе кияүне ишек төбендә балалар туктатып, акча сорыйлар. Балаларга акча бирмәсәләр, ишек ачылмыйдыр... Мин башка җирләрне белмим, безнең тарафларда шулай". +Г. Тукай бастырган җырның нота тексты булмаса да, бу шигъ ри текстларның бердәмлеген инкяр итеп булмый. +Ав тибындагы җырлар - туй йолаларының кульминациясе, кәләшне кияү йортына озатканда җырланалар. +Башка күп халыклардагы кебек үк Себер татарларында да кызлар белән яшь киленнәрне чәч толымнарына карап аерганнар. Кызлар бер толым үрсәләр, киленнәр ике толымлы булган. Татар туйларында кыз озатканда чәч үрү иң матур һәм моңсу йолаларның берсе саналган. Бу йола шул рәвешле башкарылган: кәләшен алырга кияү килгәннән соң, кызны озатырга җыелган хатыннар-җиңгәләр чаршау артында кәләшнең толымнарын тарап үрәләр. Бу йола вакытында бөтенесе елый. Чәч үрү йоласы вакытында талгын гына "Йар-йар" җырын җырлыйлар. Җырның моңсу көе кызның ата-ана йортындагы кайгысыз тормышы бетүен һәм чит учак янында килен кешенең авыр өлеше турында хәбәр итә. +Ат[а]инәңнен өйентәй - +Агац пикләү, йар-йар! +Йат кешенен өйентәй - +Тимер пикләү, йар-йар! +Туган йорт, авыл һәм яшьлек дуслары белән гомерлеккә аерылышу ничек кенә авыр булмасын, халык җырларында опти мизм, яхшы тормышка өмет өстенлек итә. Бигрәк тә туйларда халык рәхәтләнеп күңел ача. Ав тибындагы җырларда юмористик куплетларның күплеге шушы оптимизм, халыкның киләчәкк ә өмет баглавы белән бәйле. +Сигес түшәк, пиш йастык, +Ас пулмасын. йар-йар! +Цыгып караң кийәүне - +Тас пулмасын, йар-йар! +Бу җырлардагы шаян рухка казакъ язучысы Мохтар Ауэзов та игътибар итә: "Башка халыклардагы кебек үк, казакъ халкының туй җырлары үзләренең ритуаль-көнкүреш әһәмиятеннән тыш, тантанага җыелганнарның күңелен күтәрү өчен дә җырлана. Шуңа күрә аларның кайберләре, мәсәлән "Жар-жар" һәм "Бит-ачар" җырлары бер үк вакытта тантаналы да һәм шаян характерда да була". +"Яр-яр" җырының казакъ варианты турында сүз чыккач, аның кыпчак төрки телле халыклар төркемендә дә киң таралганлыгы турында әйтергә кирәк. Күрше казакъ халкында ул "Жар-жар" дип атала икән, таҗик һәм үзбәкләрдә - "Ер-ер", нугайларда "Хей-жар", каракалпакларда "Хау-жар", татарларда һәм төрекмәннәрдә "Яр-яр" дип исемләнә. +Җырның шигъри тексты Кормашиның "Кыйссаи бүз егет" дастанына да кертелгән. Безгә калса, бу очраклы күренеш түгел. Идел буе татарларында соңгы чорда бу җыр очрамаса да, дастан текстына керү аның кайчандыр популяр булуын күрсәтә. Археограф Миркасыйм Госманов "Яр-яр" җырының XVIII йөзгә караган текстын таба. Бу - җырның Идел буе татарларында да билгеле булуы турында сөйли. +Драматург М. Фәйзи тарафыннан "Кызыл йолдыз" пьесасына кертелгән "Яр-яр" куплетлары да, һичшиксез, татар халкының музыкаль-шигъри иҗатыннан алынган. +Бу җыр Башкортстандагы Ык буе татарларының йола поэзиясе үрнәге булып тора. Пьесада 1921-1923 елларда Башкортстанның бер татар авылында барган вакыйгалар тасвирлана. +Ав тибындагы җырларны ике төрле исем белән - "Яр-яр" һәм "Үләң таш" дип атыйлар. Җырның беренче исеме Бараба, Төмән, Омск, Тубыл татарларында, ә икенче исеме исә Саз ягы татарларында таралган була. Саз ягында яшәүче татарларга мондый исем каян килгән соң? Төмән өлкәсенең Тубыл районы Лаймтамак авылында информантларыбыз аның якынча мәгънәсен дә ача алмадылар. Д.Г. Тумашева "үләң" сүзенең мәгънәсен "җырлау" дип бирә (Омск өлкәсенең Тара районында язылган). Безнең фикеребезчә, "үләң" сүзе барыннан да элек туй җырына карый. Ике аналогияне китерәбез. Мәсәлән, элек уйгурларда (ягъни таранчыларда) туй җыры "үләң" дип аталган. Бу хакта Н. Пантусов хәбәр итә. Харәзем өлкәсе үзбәкләрендә туй җырлары - "йигит томони - киз томани" (егетләр төркеме - кызлар төркеме) диалоглары "улан" дип атала. Җыр исеменең икенче компоненты булган "таш" сүзенең эчтәлеген ачу, - мөгаен, киләчәк эше. +Җырның көй-интонациясе һәм лад төзелеше буенча Аг тибындагы җырлар күптөрле була. Мисалга Бараба вариантын алыйк (мәсәлән, № 16). +Тарак теше сынганда +Талгындырган, әнкәем; +Тарак җулыннан киттем, +Инде тынгыл, әнкәем. +Йон орчыгы сынганда +Үлектердең, әнкәем, +Үле җулы мән киттем, +Инде тынгыл, әнкәем. +Бу ике строфа Н. Исәнбәт 1940 елда Көнбатыш Себердә Бараба татарларыннан язып алган текст белән аваздаш: +Нәкый Исәнбәт бу поэтик юлларның борынгылыгын күрсәтеп: "Мондый алым (юл башы рифмаларының булуы. - И.К.) бик борынгы һәм тарихи заманнарга, андагы традицияләргә кайтып кала, чөнки элек безнең халык җырларыбызда да юл башы рифмасы булган, бу исә әлегә кадәр сакланган борынгы җырла рыбызда, бигрәк тә йола җырларында күренә", - дип яза. +Омск өлкәсенең Большеречье районының Үләнкүл авылы варианты аерым игътибарга лаек. Ул Аг тибындагы башка мелодияләрдә үзенең мелодик-интонацион һәм лад төзелеше белән аерылып тора. Шул ук вакытта башкаручының җырга шактый үзенчәлекле аңлатма бирүен дә әйтеп үтәргә кирәк. +Көйнең нигезен тулы булмаган октавалы амбитустагы җиде баскычлы табигый (натураль) минор тәшкил итә. VII баскычның аскы якта урнашканлыгын да онытырга ярамый. Тавыш рәтенең бу рәвешле төзелеше алты баскычлылык тойгысы тудыра, чөнки өске тетрахордта VII һәм VIII баскычлар җитми (мәсәлән, № 14). +Томск өлкәсендә теләмәгән кешегә көчләп кияүгә бирелгән кызлар җырлары бар (№ 17, 18, 19, 20). +Бараба татарларында кызны кияү йортына озатыр алдыннан җырланган махсус җырлар була. Шундый җырларның берсе - "Кыз озату җыры". Бу җырны Новосибирск өлкәсенең Чаны районы Кошкүл авылында яшәүче Мөхәммәтшин Аллаяр абый (1894 елгы) хәзер дә хәтерли. Аның сөйләве буенча, бу җырны кыз озату йоласында катнашкан теләсә кем, хәтта кәләш үзе дә җырларга мөмкин (кара: мисал № 21). +Имәнчә туга, көрәң ат, +Тартыпы чай салар кешем юк. +Газиз ләй башым эшкә төшкәч, +Йолыпы алыр кешем юк. +(Имән дуга, көрән ат, +Тартып салыр кешем юк, +Газиз лә башым эшкә төшкәч, +Йолып алыр кешем юк). +Томск өлкәсендә кыз озатканда башкарыла торган Яүштә җыры, бөтенләй башка төсмергә ия: ул пентаноникасы һәм көй борылышлары белән авыл көйләрен хәтерләтә (мәсәлән № 24). +Томск өлкәсенең Томск районы Кызылкаш авылында яшәүче чат татарларының кыз озату җырларын Мөхәммәт Мәһдиев язып алган. Ул бу җырларның башкарылуын түбәндәгечә бәян итә: "Кияүгә киткән кызны йортыннан озатасы көнне аларга егетләр-кызлар җыелалар. Гармун, скрипка уйныйлар. Кызлар бии. Егетләр белән кызлар күмәкләшеп кара-каршы җырлашалар. Ул җырларга җавап итеп, китәсе кыз да җырлый: +Агач башы күк тиен, +Атып алуы кыен. +Ятка бару берни түгел, +Ятка яравы кыен. +Шул җырдан соң барлык кызлар да сәкегә утырып елыйлар". +Моңсу лирик җыр китә торган кызны гына елатып калмый, барлык озатучыларның күзенә дә яшь китерә. +Мөхәммәт Мәһдиев бу җырны Кызылкаш авылында яшәүче Хаҗиәхмәт Аблиннан язып ала. Хаҗиәхмәт бабай йомшак лирик тенор тавышлы. Ул үзенчәлекле мәкам белән Коръән укый. Авыл халкы аны мулла буларак та ихтирам итә, халык җырларын башкаручы оста җырчы буларак та ярата. +Безнең урам киртләч-киртләч, +Киртләч бетәр яз җиткәч. +Ирләр кайта хезмәт иткәч, +Кызлар кайтмый бер киткәч. +Ак шарф та бәйләдең, +Күк шарф та бәйләдең. +Әткәң-әнкәң кулларында +Актык җәйләр җәйләдең. +Самавырны тиз кайната +Яшь каенның күмере. +Ата-анада кыз баланың +Унсигез ел гомере. +Көй "елый торган" интонацияләр белән сугарылган һәм шигъри эчтәлеге кызны, аның әти-әниләрен һәм дус кызларын тирән эмоциональ дулкынга көйләсә дә, җыр якты, оптимистик төсмерләрдән тора. +Биредә халыкның тормыш-көнкүреш драмасыннан үзенең эстетик идеалларын аерып чыгара алган нәфис таланты аеруча ачык күренә. +Себер татарларының традицион туй йоласы җырлары арасында кияү һәм кәләшнең туганнарын зурлауга багышланган мәҗлес җырлары аерым урын алып тора (№ 27, 28, 29). +Ак беләккәйеңне иңләп салып +Агыйделкәйләрне кичтеңме? +Буйларың ла зифа, йөзең нурлы, - +Сәм-сәм сукайларын эчтеңме? +Алдарак искәртелгәнчә, туй йолаларына караган "Яр-яр" җыры - күп төрки халыклар өчен уртак. Бу җыр - чын мәгънәсендә уникаль күренеш. Кайсы гына халыкта таралган вариантларны алып карасак та, барысының да диярлек строфа һәм шигырь структурасы охшаш, эчтәлеге белән дә вариантлар бер-берсенә якын. +Без язып алган күпсанлы вариантлар арасында ике вариант интонацион-лад үзенчәлекләре белән башкалардан аерылып тора. Алар үзбәк халкының "Ер-ер"ына бик якын. Бу көйләрне Себер якларына бохаралылар китергән дип фаразлана. +"Хан кызы" җырының ике язмасы да Себер экспедицияләренең кызыклы табышы булып тора. Филологлар билгеләвенчә, "Хан кызы" бәетләргә керә. Беренче тапкыр аны X. Бәдигый бастырып чыгара. Җырның бер кызыклы варианты Х. Ярми төзегән бәетләр җыентыгында бар. Татар халык бәетләре тарихы буенча язылган хезмәтендә Ф. Урманчеев: "Үзенең эчтәлеге һәм формасы буенча бу әсәр бәет жанрының башка үрнәкләреннән аерылып тора. Кайбер фольклорчылар "Хан кызы"н бәет дип түгел, җыр дип саныйлар. Бәлки, монда дөреслек тә бардыр", - дип яза. +Безнең экспедицион язмалар буенча, "Хан кызы" жанрын җыр буларак билгеләргә кирәк, ул туй вакытында башкарыла, ягъни "Туй уены җыры". Информантлар да җырның күбрәк туйда башкарылганын хәбәр итәләр. Туй тантанасының билгеле бер мизгелендә, кунакларның кәефен күтәрергә һәм туган йортыннан чыгып китүче кәләшнең авыр уйларын җиңеләйтергә кирәк булганда, шушы җырны башкару өчен махсус егет белән кыз булып киенгән ике кунак, кара-каршы "Хан кызы"н җырлап, гашыйкларның очрашуын уйныйлар. Җыр еш кына яшьләр кичәләрендә, аулак өйләрдә дә башкарыла. +Эчтәлеге белән "Хан кызы"на охшаган шигъри эчтәлекле әсәрләр башка халыкларда да да очрый. Н.Ф. Катанов, мәсәлән, хакаслардан түбәндәге җырны язып алган: +Ир кiзi тасхар, хан кызы ибде (Кияү егет урамда, ә кәләш, хан-кыз - юртада). +Ир кiзi: +Сыхтах, сыхтах, хан хысы! +Сазың корим, хан хыс! +Хыс: +Сазым корiп, ноо ними итчеңзiң +Сын чiбек корбезiң ме? +(Кияү: Чык, чык, хан кызы, Чәчең күрим, хан кызы! +Кыз: Чәчем күреп ни эшлисең, чын ефәк күрмәдеңме?) +Үзбәк халкында лирик җырның яшь егет һәм кыз арасындагы диалог формасы киң таралган: алар җыр ярдәмендә үзара шаяртып мәхәббәттә аңлашалар, еш кына үткен сүзлелектә һәм тапкырлыкта ярышалар. Шунысы иътибарга лаек, бу җырда безгә мәгълүм ике җыр - "Яр-яр" һәм "Хан кызы" җырлары сүзлә ре һәм эчтәлеге үзара кушылып киткән. +Йигит: +Сочингни узун дейдилар, +Сочи узун укам, ёр-ёр. +Узун соч укам, ёр-ёр. +Кўрсат сочингни мен бир кўрайин, +Жоним уками-ей, ёр-ёр. +Киз: +Сочимни кўриб нима киласиз +Сиз акажоним, ёр-ёр +Яна акажоним, ёр-ёр. +Бозордаги сочпапукни +Кўрмабмидингиз, ёр-ёр? +(Егет: Чәчеңне озын, диләр, сеңлем, кара чәчле сеңлем! +Күрсәт үзеңнең чәчләреңне, бер күрим! +Кыз: чәчемне күреп ни кыласың, яңа агам, кадерле агам? +Базарда сачпапук күрмәдеңме?) +Таҗик халкының җыр-диалогларына мөрәҗәгать итсәк, ул җырларда феодаль дәвердән сакланган образлар барлыгын күрәбез, яшь егет үзенең сөеклесенә "шаһым" дип мөрәҗәгать итә, ә үзен аның "колы" дип атый. +Югарыда бәян ителгәннәрдән "Хан кызы" әсәренең җыр жанрына каравы хакында нәтиҗә ясарга мөмкин. Экспедиция материаллары да моны раслый. Шуңа өстәп "Хан кызы" әсәренең Г. Тукайның "Җырлар дәфтәре" нә керүе дә бу әсәрнең җыр ларга каравын исбатлый. Ул исемлектә 28 текст булып, бер генә бәет тә очрамый. Димәк, Г. Тукай "Хан кызы"н бер дә шикләнми җыр жанрына керткән. +Татар халык иҗатында бу төр җыр-диалоглар бер мисал белән генә чикләнми. "Җизнәкәй", "Башмагым" һ.б. җырлар шундый ук диалоглардан тора, шул ук сюжетка корылган. Мәсә лән, Омск өлкәсенең Усть-Ишим районы Саургач авылында яшәүче ирле-хатынлы Сафия һәм Шәфыйк Разулевлар "Башмак" җырын туйда яки кунакта кунаклар алдында башкарган рәвештә барлык юмористик төсмерләр белән бергәләп башкаралар. Кемерово өлкәсендә яшәүче калмакларның яшьләр утырмаларында башкарыла торган киң таралган "И, былбылым" җырын да шул төргә кертеп була. Моннан тыш, җыр-д иалогларның берничә үрнәген "Татар халык җырлары" җыентыгында очратырга мөмкин. Җыентыкның авторы И. Надиров болай дип яза: "Бу форма бигрәк тә йола поэзиясенә, туй җырларына хас. Шулай ук ул көнкүреш, мәхәббәт җырлары арасында да очрый ("Башмагым", "Җизнәкәй", кайбер мәҗлес җырлары һ.б.)". Җырлар ТАССРның Куйбышев, Кама Тамагы районнарында, Мордовиядә, Пенза һәм Рязань өлкәләрендә язып алынган. Халык иҗатына кечкенә генә экскурс "Хан кызы" кебек җырларның күп булуын күрсәтә. +Ул чагында фольклорчыларның "Хан кызы"н бәетләргә кертүенә ничек карарга? Ф. Урманчеев язганча, "кайбер халыкларда шушы халыкның гына халык иҗатына хас милли төрләр билгеле. Әйтик, башкорт кобаирлары, Әстерхан татарларының хушавазлары, нугайлар, уйгурлар, үзбәкләр, азәрбайҗаннар һәм таҗикларның мокамы. Татар халык бәетләре менә шундый жанр төркеменә керә". Әгәр дә аналогик шигъри эчтәлекле әсәр берничә халыкның халык иҗатында очрый икән, ул вакытта ул милли-үзенчәлекле әсәр булып саналмый. Димәк, бездә "Хан кызы"н бәет дип түгел, җыр дип санау өчен нигез бар. +Көнбатыш Себер татарларының халык иҗаты арсеналында Көнчыгыш халыклары дастаннарының татар версияләре киң таралган, бу халыкларның үзара багланышларын күрсәтеп тора. Фольклор экспедицияләре вакытында "Таһир һәм Зөһрә", "Бүз егет", "Сәйфелмөлек" дастаннарын көйләре белән язып алу мөмкин булды. Мәсәлән, үзен төп бохаралы дип санаган Корманов Шәриф (1888 елгы) "Бүз егет" дастанын җиде вокаль фрагмент белән башкарды, алар арасында назым, "Яр-яр" җыры һәм бәетләр бар. +Шунысы да кызык, кайбер көйләр дастаннардан аерылып, мөстәкыйль яши башлаганнар. Алар озын җырлар формасында сакланып калганнар. +Себер татарларының күрше халыклар иҗаты белән үзара бәйләнешенең катлаулы үрелешендә аның башка этник төркемнәрнең, беренче чиратта Казан татарларының музыкальшигъри иҗаты белән багланышлары да төп урынны алып тора. Бу иҗади багланышларның барлыкка килүе Болгар һәм Казан ханлыгының ерак чорларына карый. Тагын да иртәрәк булырга да мөмкин. "Идел һәм Урал буенда төркиләшү процессын башлау өчен, Азов буеннан болгарларның килүе түгел, бәлки Көньяк Урал һәм Көнбатыш Себер далаларыннан III-ХV йөзләрдә - һуннар явы һәм VI-VII йөзләрдә Бөек төрки каганлык чорларында төрки телле кабиләләрнең күп тапкырлар бирегә килүе хәлиткеч роль уйнаган" дигән фикер бар. +Казан-татар музыка культурасының үтеп керүе (бигрәк тә аның лад формасы буларак пентатониклыгы) һәм Себер татарларының төрле этник төркемнәренең музыкаль-диалекталь фольклоры белән үзара бәйләнеш көй һәм интонацион яктан якынаюга китергән. Арада иң мөһиме - Казан ханлыгы чорыннан, ягъни ХV-XVI гасырлардан башлап татар мәдәниятенең һәм мәгърифәтчелекнең үтеп керүе. Бу процесс XIX-ХХ гасыр ларда бигрәк тә көчәйгән. "Икътисади һәм мәдәни үсешнең югарырак дәрәҗәсенә ия булган Идел буе татарлары Себер татарларының хуҗалык һәм көнкүреш тормышына һәм аларның телен формалаштыруга зур йогынты ясый. Себер формалашып килгән татар буржуазиясенең йогынтысы даирәсендә булып чыкты. Китап телендә алып барылган укытуны үстерүдә татарлар һәм бохаралылар төп роль уйнаган. Бу һәм башка факторлар Себердә татар халкын татар милләте белән бергә туплау һәм татар милли телен әдәби тел буларак кабул итү процессларын әзерләделәр, алар Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына тәмамланды". +Әмма әдәби телнең музыка теленә тәэсире шактый шартлы дип уйларга кирәк. Чөнки "халык җырчысы бары үзенең музыка телендә, ягъни халыкның музыкаль диалекты телендә генә фикер йөртә, һәм ул нәрсә генә тудырмасын, бу һәрвакыт әлеге музыкаль диалектка хас элементларның яңа кушылмасы нәтиҗәсе генә булачак". Безнең өчен бик кыйммәтле бер күренеш бар. "Музыка теле конкрет музыкаль диалект формасында халыкның әдәби аралашу чарасы булып, әлеге диалектның таралу радиусында гына яши. Бу яктан караганда, музыка теле сөйләм теленә караганда шактый консерватив күренеш, ул шул диалект эчендә аралашу өчен дә, башка, катлаулырак максатларга да хезмәт итә". +В. Гошовский билгеләп үткәнчә, "җырчыга халык телендә яшәгән көйләрдән тамырдан аерылып торган җыр тудыру, билгесез телдә сөйләшү кебек үк, мөмкин түгел". +Югарыда әйтелгәннәрнең барысы да, барыннан да элек, йола җырларының музыка теленә карый. Алар Көнбатыш Себер татарлары җыр арсеналының иң консерватив өлешен тәшкил итәләр. Милли-дифференциацияләнгән нигез салынган йола җырлары гасырлар буе саклана, ул нигез һәр халык музыкасына индивидуаль-кабатланмас яңгыраш бирә, бу аны башкалардан, хәтта тугандаш музыкаль культуралардан да җиңел аерырга мөмкинлек бирә. +Көнбатыш Себер татарларының безнең көннәргә килеп җиткән үзенчәлекле җыр иҗаты, нигездә, революциягә кадәр формалашкан. Заманча музыкаль фольклорга килсәк, ул гомумтатар җыр культурасы белән уртак. Татар композиторларының һәм үзешчән композиторларның иҗаты традицион җыр мирасын алга таба үстерүгә хезмәт итә (С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, С. Са дыйкова һ.б.). +Әмма безнең көннәрдә әле ялгыш нәтиҗәләрне очратып була, аларда җыр культураларының уртаклыгы һәм бердәмлеге инкяр ителә. Композитор Җ. Фәйзи дә, безнеңчә, шундый ялгыш фикергә килә: "Мәгълүм булганча, Тубыл татарлары Казан ның музыка культурасыннан бик ерак. Без аларга мәдәни тормышта ярдәм итмибез диярлек. Төрле техник сәбәпләр аркасында алар Казан радиосы тапшыруларын тыңлый алмыйлар. Димәк, иске традицияләр буенча яшәргә мәҗбүр булалар". Нәрсә гә нигезләнгән соң бу фикер? Күрәсең, композитор 1965 елда Төмән һәм Тубылда язып алынган сигез җырга нигезләнеп, шундый фикергә килгәндер. Сүз уңаеннан, бу җырлар музыка-интонация төзелеше белән Казан татарлары җырларына бик якын. Шуңа күрә мисалларның аз булуы һәм Себердә бик кыска вакыт аралыгында гына күзәтү җитди фараз өчен дә нигез була алмый. "Идел буе һәм Урал татарларының җыр һәм музыкаль иҗаты Казан төбәгендә, Уфа һәм Оренбург губерналарында таралган. Нигездә, Казан җырлары киң таралган". Бу мәсьәләдә Себер татарлары да чыгарылма түгел. Татарларның башка этник төркемнәрендәге кебек үк, монда да ХХ гасыр башыннан (бигрәк тә совет чорында) татарларның аерым этник төркемнәре музыкасының үзара якынаюы һәм бер-берсенә үтеп керүе күзәтелә, Казан татарлары мәдәнияте халык музыкасы җәһәтеннән дә, профессональ музыка ягыннан да анда әйдәп баручы ролен башкара. В.В. Храмова фикеренчә, Себер татарларының Казан культурасына якынлыгы хәзерге Себер татарлары бабаларының Казан татарлары белән якыннан аралашуыннан чыгып кына аңлатылмый, ә аларның икътисади һәм мәдәни багланышлары һәм Казан татарларының Себер татарлары яшәгән төбәкләргә күченүе белән дә тыгыз бәйләнгән. +Соңгы еллардагы кыр экспедицияләре материаллары бу нәтиҗәләрнең дөреслеген күрсәтә. Биредә Идел буйларында да яңгыраган шул ук җырлар яңгырый, шул ук көйләр ишетелә. Репертуарга алганда, җырчылар аларны Көнбатыш Себер локаль төркеме музыкасы үзенчәлекләре нигезендә үзгәртәләр. Бу барыннан да элек кайбер интонацион һәм метроритмик үзгәрешләргә кагыла. Даими рәвештә борынгы озын көйләрне дә ("Тәфтиләү", "Зиләйлүк", "Уел", "Карурман", "Мәдинәкәй" һ.б.), шул ук вакытта заманча татар халык җырларын да башкаралар (Уракчы кыз", "Арча", "Сарман", "Идел" һ.б.). +Көнбатыш Себер татарларының халык-җыр иҗатына мишәр ләрнең музыка иҗаты зур йогынты ясый. Мәсәлән, Бараба татарларының өлкән буыны хәтерендә борынгы "Йәдүг әр мулла җыры" сакланган. Мишәрләр Бараба якларына күчкән заманнар бәян ителгән бу җырның икенче исеме дә бар - "Бараба җиренә күчкәндә". Калмакларда (калмакларның тел үзенчәлекләре том сөйләшенә карый) мишәрләрдә киң таралган "Әбтелмән купис" бәет-җыры популяр. Ул - Себергә җибәрелгән сәүдәгәр турындагы әсәр. Кемерово өлкәсенең Юрга районы Кышлау авылында бу җырны башкаручылар сөйләгән легенда буенча, ялган акча ясаучы Әбтелмән купец нәкъ менә шушы якларга сөрелгән. +М. Нигъмәтҗанов китабында бирелгән язмалар белән чагыштырганда, без язып алган җыр тыйнак-кырыс һәм речитатив- мелодик яктан интонацион-мелодик һәм ритмик үзгә реш ләргә дучар булган. Әмма көйнең лад нигезе сакланган - до - ми-бемоль - фа - соль - си-бемоль. +Себер татарларында рус халык җырларының очравын да билгеләп үтәргә кирәк. Руслар арасында да, татарлар арасында да "Кирпичики" җыры киң таралган. Көнбатыш Себердә гражданнар сугышы чорындагы җырны аның көенә җырлыйлар. Ә "Степь да степь кругом" дигән мәгълүм җырның сүзләре татарчалаштырылган. Җырның көе исә ангемитоника ягына авышкан. +Татар халкының җыр тормышында "Сак-Сок" бәете зур урын алып тора. Һәр җырчы диярлек аны үз репертуарына ала. Күпсанлы экспедиция язмаларына караганда, курайда башкарылган бер көйне санамаганда, бәет "Хәзбулат батыр" җыры көенә башкарыла. Мондый хәл Көнбатыш Себердә генә күзәтелми икән. Мәсәлән, композитор Җ. Фәйзи Оренбург өлкәсендә "Сак-Сок" бәетенең әлеге көйгә башкарылуын искәртә. Свердловск өлкәсендә дә бәет нәкъ шул көй белән мәгълүм. +1940 елгы Себер экспедициясендә дә, 1968-1974 елларда узган экспедицияләрдә дә нәкъ менә Себер көйләре дип атарга мөмкин булган бию көйләре очрамады. Бу күренешкә 1940 елгы экспедиция вакытында М. Садри да игътибар итә. Ул болай дип яза: "Экспедициягә туктаган авылларда Себер татарларының бию көйләре белән дә кызыксындык. Шунысы гаҗәп иде: бию көйләренә Себер саранлык күрсәтте. Мин бары тик Ихсинер (Эбаргүл) авылында һәм Тубылда гына "Парашанка" дигән көй ишеттем. Яшьләр, авыл клубларында шул "Парашанка"га бииләр. Ул көйнең хәзер яңасы да чыккан, анысы "Совет Парашанкасы" дип атала иде". +Себер татарларында рус бию көйләреннән алынган "Чичек" ("Чижик"), "Помос" ("По мосту"), "Камарская" ("Камаринская"), "Русская парашанка" кебек көйләр бүген дә популяр, күрәсең, элегрәк тә шул көйләргә биегәннәрдер. Татар бию көйләре бик сирәк очрый. +Шул рәвешле, бик кызыклы хәл килеп чыга: Себер ареалы Казан-татар җыр культурасын кабул иткән, ә бию көйләренә игътибар бирмәгән. Сорау туа: бу күренеш нәрсә белән бәйле, сәбәбе нәрсәдә? Ике төрле фаразыбыз булса да, бу сорауга төгәл җавап бирү шактый кыен. +Беренчедән, бию, гәрчә ул вакытта йола кысаларында яшәсә дә, дифференциацияләнгән форма, хореографик сәнгать буларак, Себер татарларында соңрак барлыкка килгән дип уйларга мөмкин. +Икенчедән, ниндидер сәбәпләр белән бию көйләренең кысрыклап чыгарылуы һәм акрынлап онытылуы да бик мөмкин. Үз фаразларыбызны беркадәр раслау яки тикшерү өчен, без күрше халыкларда да аналогия эзләдек. Мәсәлән, А. Затаевич: "Кыргызларда (казакъларда. - И.К.) бию өчен көйләрнең бик аз булуын һәм төрле биюләрнең бөтенләй булмавын билгеләп үтәргә кирәк", - дип яза. М. Сабинина да шуны ук ассызык лый: "Мәгълүм ки, казакъ һәм кыргыз халык сәнгате тради ция се дә бию жанрлары музыкасын белми (бу сүзнең туры мәгънәсендә)" . Кенәз Костров та үз вакытында "Кызыл татарлары" дигән мәкаләсендә "Кызыл татарларының милли биюләре юк, алар күңел ачканда биюдән баш тартмыйлар, әмма бу бию аяк белән тыпырдап торуга гына кайтып кала", - дип язган була. +Себер татарларының җырлары беренче тапкыр татар халык музыкасын җыйган композитор А.С. Ключарев җыентыгында басылып чыга. Җыентыкка кертелгән материалларны күзәтү бүлегендә җырларның лад һәм жанр үзенчәлекләренә кыскача анализ ясала. А. Ключарев Себер татарлары музыкаль халык иҗатына хас үзенчәлекне нәрсәдә күрә соң? "Бер яктан, ул Идел татарлары музыкасына бик якын, икенче яктан, шактый гына өлеше пентатоник ладтан читләшкән. Бу пентатоник ладтан читләшү ир-атлар башкара торган мәҗлес, туй җырларында һәм бәетләрдә бигрәк тә ачык сизелә. Шунысы үзенчәлекле, мондый җырларны нәкъ менә ир-атлар башкара, шул ук вакытта хатын-кызлар, сирәк искәрмәләрдән тыш, пентатоник җырларны башкаруны өстен күрә", - дип яза ул. А.С. Ключарев Себер татарлары җырларының бетмәс-төкәнмәс интонацион төрлелегенә дә игътибар итә: "Монда төгәл пентатоникалы бик бай орнаментланган озын көйләр дә, эпик-лирик характердагы ме лизм нардан азат булган озын көйләр дә, киң интонацияле күңелле көйләр дә... Идел буе авыл көйләренә охшаган көйләр дә, һәм, ниһаять, диатоник интонацияле лирик җырлар, мәҗлес җырлары һәм бәетләр дә [очрый]...". +Себер татарларының халыкның традицион музыкаль фикерләвеннән читкә китүенең сәбәбе нәрсәдә соң? А. Ключарев мондый күренешне түбәндәгечә аңлата: "Күрәсең, күчмә тормыш шартлары буенча, ә соңыннан - алга киткән сәүдә алмашу шартларында, ир-атлар якындагы күршеләре - рус һәм казакъ белән киң аралашу һәм мәдәни элемтәдә тору мөмкинлегенә ия булган. Эпик эчтәлекле аучылык бәетләренең үзенчәлекле характеры да, һәм рус туй йолаларыннан кергән күренешләр дә шуның белән аңлатыла" . +Беренчедән, монда сүз пентатоникадан баш тарту турында түгел, ә киресенчә, якынаю турында барырга тиеш. Чөнки А. Ключарев үзе шунда ук болай дип яза: "Лирик-көнкүреш жанрлары үсү белән, Себер татарларының халык җырларының пентатон өлеше киң таралыш алды һәм, сүз уңаеннан әйткәндә, халык иҗатының чәчәк атуына һич тә комачауламады, аның сәнгать сыйфатларын киметмәде". Икенчедән, хатын-кызларның пентатоник җырларны башкаруы очраклы булырга мөмкин. Мондый җитди фикергә килер өчен А. Ключаревның мисаллары җитәрлек түгел (нибары 40 берәмлек тирәсе). Аны 19681974 елларда уздырылган экспедиция материаллары белән җиңел генә кире кагып була. Киресенчә, хатын-кызларның җыр репертуары күпкә бай һәм жанр ягыннан төрле. Мәсәлән, Д. Таҗетдинова, Х. Күчемова, С. Абтюкова, В. Нургалиева һ.б. гемитон һәм ангемитон интонацияләр табигый рәвештә үрелеп киткән шундый җырларны яхшы хәтерлиләр. Ир-атларга белән чагыштырганда киң аралашу мөмкинлеге чикләнгән хатынкызлар традицион фольклорны саклаучылар булып торалар. +Рус җырларының татар җыр репертуарына керүе турында без инде сөйләштек. Әмма мондый уйлап бетерелмәгән нәтиҗәләрнең җитди булмавын һәм тенденциозлыгын да истә тотарга кирәк. Ул экспедицияләрдә тупланган мәгълүматлар күзлегеннән дә җитди тикшерүгә дучар ителмәгән. Бу урында В.Г. Белинский сүзләрен китерү урынлы: "...Һәр халык башка халыклар белән багланышларда булганда, үзенә җитешмәгәнне ала, ә аларга җитешмәгәнне бирә". Себер татарларына килгәндә, аларның туй йолалары гаҗәеп күркәм, бай. "Яр-яр", "Кияү типсәү" кебек күп кенә туй җырлары да шул хакта сөйли. +Нәкъ менә 1940 елгы экспедиция вакытында туй җырлары аз язып алынган. Димәк, нәтиҗәне нигез дип санау дөрес түгел. Йола җырлары фольклорның иң борынгы катламнары дип таныла бит. Күп очракта алынмалар да бертөрле этник культуралар арасында гына мөмкин. Мәсәлән, гомумтөрки туй җыры "Яр-яр" кебек! +Өченчедән, киң характерлы көйләр якындагы күршеләргә - рус һәм казакъларга бәйләнештә карала. Мисалга казакъ халкының "Карьят батыр"ы китерелә. Билгеле булганча, "Казакъ җырларының мелодик төзелеше җиде тавышлы диатоник мажор һәм минор ладларга нигезләнгән, алар эчендә пентатоника элементлары зур урын алып тора һәм ул, асылда, барлык җыр жанрларының көендә өстенлек итә. Ләкин бары тик пентатон аваз рәте буенча гына нигезләнгән халык җырлары гаҗәеп сирәк күренеш..." +"Карьят батыр"ның көе тантаналы, салмак. Сәер яңгыраса да, аның авазлар рәте чиста пентатоникадан гыйбарәт. Шагыйрь М. Садриның Себердән җыеп кайткан язмаларын Казан музыка фольклоры кабинетында утырып нотага төшерүче яшь композитор һәм фольклорчы А. Ключаревка әлеге җыр-бәетләрнең бик тә үзгә яңгырашлы булып тоелуы бер дә гаҗәп түгел. Монда 1955 елда дөнья күргән җыентыкка кертелгән "Тәвеш мәргән", "Мәҗлес җыры", "Кәлмәт көе", "Ире авылы көе", "Суга баткан Гайшә бәете" һәм "Карьят батыр" турында сүз бара. +"Карьят батыр"ның көй төзелеше нигезендә яткан биш тавыш - пентатоника исә ике мөстәкыйль ангемитоник блокларның кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килә: (b - c' - d') + g (b' - f - d). Бу ике блокны g авазы ялгый. Ул бары тик бер генә мәртәбә яңгырый, ягъни "буфер" ролен үти. Бәлки ул - көйнең соңгы чорларга караган катламыдыр. Әгәр дә "буфер" авазы һәм берникадәр лирик распев булмаса да, җыр үзенең образлымәгънәви эчтәлеген югалтмас иде. Киресенчә, төгәл эпик эзгә кайтыр иде. +Югарыда әйтелгәннәрдән Себер татарларының традицион халык музыкасының музыкаль-стиль үзенчәлекләрен билгели торган интонацион-лад ясалышының иң борынгы формасы белән эш итүебез ачыклана. +Шул рәвешле, казакъ музыкасының көй-интонация һәм ладтон тәэсире турында сүз бара алмый. Монда йогынты түгел, ә гомумтөрки тамырлар һәм казакъ халкы белән күпгасырлык күршелек тудырган музыкаль тел уртаклыгы күзәтелә. Шуңа күрә "Карьят батыр" җырының Себер татарларының үзенчәлекле музыкаль фольклорына каравы шиксез. +Музыка жанрларына караган эпик башлангыч - күп халыкларга, бигрәк тә күчмәләргә хас күренеш. Ә инде аерымланган һәм далалы төс, ягъни гыйбарәнең эпик формасы, - гомумән, күп халыкларга, бигрәк тә дала күчмәләренә хас аеруча мөһим үзенчәлек. Утрак яшәү рәвеше чорына кергән халыкларда фольк лорның эпик формасы элеккеге хакимлеген югалта. +Себер татарларының үзенчәлекле музыкаль мирасы совет Татарстаны музыка культурасының бай хәзинәсенә керә. Ул татар совет композиторлары әсәрләрендә иҗади кулланыла. Күп кенә җырларны профессиональ җырчылар һәм музыкантлар үз репертуарына алды. +30 нчы еллар урталарында татар композиторларының халык музыкасына мөрәҗәгать иткән беренче тәҗрибәләре күренә башлый. Мәсәлән, Н. Җиһанов "Илчебага" шаян җырын фортепьянога кушылып җырлау өчен эшкәртә. Бу көйнең үзенчәлеген М. Нигъмәтҗанов билгеләп үтә: "Илче бага" җырын эшкәрткәндә, композитор фактур һәм гармоник чараларны шаян көйнең музыкаль эчтәлеген баетуга юнәлдерә. Көйнең лад ягыннан үсүе нигезендә композитор гармоник тулылыктан (бифункциональлектән) ачык функциональлеккә килә, тониканың көй-гармония ягыннан беркетә (кушымтада)" . +"Карьят батыр" җыры зур популярлык казанды. Ул А. Леман ның "Татар сюитасы"нда (1949 ел) файдаланылган, соңрак ирләр хоры өчен А.С. Ключарев тарафыннан эшкәртелгән (1960 ел). "Сәрвиназ" җыры А. Шәрәфиев тарафыннан кыллы квартет финалында файдаланыла. +Соңгы елларда Татарстан композиторлары себер татарларының җыр мирасына ешрак мөрәҗәгать итәләр. Мәсәлән, Р. Еникеев мәгълүм "Карьят батыр" җыры нигезендә тавыш һәм фортепьяно өчен вокаль цикл иҗат итте. Сигез халык җырыннан торган әлеге цикл татар вокал-эстрада музыкасы өлкәсендә зур казаныш булып тора. +Р. Еникеев - югары профессиональ әзерлекле яшь композиторларның берсе, ул халык җырларына гаять сак якын килә, нечкә тоемлый, шул ягы белән замандашларыннан сизелерлек аерылып тора. Стиль һәм характер буенча катлаулы фольклор материалын уку яңалыгы беренче чиратта аның фортепьяно партиясендә чагыла, анда хәзерге замандагы акустик һәм динамик алымнар оста кулланыла. Нәкъ менә "Кръят батыр" җырында композитор әлеге ареал җырларына хас булган музыкаль телнең эпик нигезен ачыклый алган. +Композиторның халык җырларын мондый уңышлы укуы нәрсә белән аңлатыла? Күрәсең, халык җырларына композитор иҗатының башлангыч чорында түгел, ә җыр жанрында һәм зур әсәрләрдә үзенең композиторлык стиле формалашкач мөрәҗәгать итүе беләндер. Шуңа күрә әлеге цикл бер композиторлык почеркының бербөтен һәм табигый дәвамы буларак кабул ителә. +1940 елда шагыйрь М. Садри беренче тапкыр Себер татарларының җырларын фонографка язып ала. Шул вакыттан Казан радиосында "Сәрвиназ", "Карьят батыр", "Эскәтерем", "Мәдинәкәй", "Илчебага", "Усакайлар", "Сәхрәләр" яңгырый башлый. Аларның кайберләре граммофон пластинкаларына язылган. +1. Кияү типсәү Күпрәтин үтәр-үтмәсе Күртем сәне, әй, күртем сәне; Ай, күп калык арасынта Сәүтем сәне, вай чаним-ай. Һавата пер йолтыс парый, Йарык йолтыс, әй, йарык йолтыс; Шул йолтыс йергәй төшсә, Пулар көнтес, вай чаним-ай. Һавада кыңгыл-кыңгыл Кас имәсмә, имәсмә? Ай, йегетне хур-сар кылган Кыс имәсмә, вай чаним-ай. +Күпердән үтәр-үтмәс +Күрдем сине, әй, күрдем сине. +Ай, күп халык арасында +Сөйдем сине, вай, җаным-ай. +2. Кийәү иңдерү Һавата кыңгыл-кыңгыл, Кас имәсмә, кас имәсмә? Ай, йегетне хур-зар кылган Кыс имәсмә, уай җаним-ай. Йел өрсә камыш башы Шәүшәрташыр, шәүшәрташыр. Кыс-улан кәткә йетсә, Кылгылташыр, уай җаним-ай. Суга салсаң, батмас Йанган күмер, йанган күмер. Ат менеп кусаң, йетмәс Үткән гумер, уай җаним-ай! +Һавада каңгыл-каңгыл, +Каз түгелме, каз түгелме? +Ай. егетне хур-зар кылган +Кыз түгелме, вай җаным-ай. Йел өрсә камыш башы Шәүшәрташыр, шәүшәрташыр. Кыс улан каткә йетсә, Кызгылташыр, уай җанымай. Һавата бер йолтыс бар, - Нәкип йолтыс, нәкип йолтыс; Шул йолтыс йергә төшсә, Булыр контыс, уай җаныма. Суга салсаң, батмас Йанган күмер, йанган күмер. Ат менеп кусаң, йетмәс, Үткән гумер, уай җанима. +4. Күч җыры Думраны ла чиртә лә чиртә Булдым бакшы, булдым бакшы; Ай, күп халыкның арасынта Булдым яхшы, ай җаным-ай. Дәрьяга салсаң, батмас Янган күмер, янган күмер. Ай, йатышлап кусаң җитмәс Үткән гомер, ай җаным-ай. +Думбраны ла чиртә, +Булдым бакшы, булдым бакшы. +Ай, күп халыкның арасында +Булдым яхшы, булдым яхшы. сенең Ялутор районы Исәт авылын гы, 67 яшьтә) җырлады. И. Кадыйров е. 1970 ел. 5. "Ай, әллер"ләп кийәүне кергесү +(Йалтыр-талалтир) +Ай, әллер, ай, әллер тип, +Тус әллер, тус әллер... +Кыслары беснене пигәбес... +Кыслары беснең пигәбес, +Көл йастыкка йатып сес; +Әй, әллер йар, әллер тус, +Әллер тус, әллер йар! +Әй! +Кыслар беснең пигәбес, +Көл йастыкка йатып сес; +Ай, әллер тус, әллер, +Кыслар беснең пигәбес, ди... енең Вагай районы Күләт авылында яшьтә) җырлады. И. Кадыйров һәм ага төшерүче И. Кадыйров. 1971 ел. ай бу җырлар турында болай дип сө "Әллер яр" - егетне кыз өенә озату җ әр. Йегет кергән вакытта косык өлә еп таныштырып алатылар. Ваклар җ өләшә. Кич белән "Ялтир әйтеп", "Ай Туй пулып тораты. Егет белән кысга а ы анда саклап утыратылар дуслары, айга 82 яшь. Шуңа карамастан, кулы чабарга йөри. Хәзер "Ялтыр-талалти ан. Яшь вакытта шушы җыр белә дергәндә нүгәр егете булып йөргән. ы Иртыш буенда урнашкан. Заманынд сөнннәткә утыртканда туй булган. а җыйганнар. Ул акча малайга һәм Әгәр дә биюче берәрсенең алдына кил еш булган. ш күренешне авторга 1963 елда Бакуда анциясендә азәрбайҗан туенда күре ктадан корылган махсус бию бинасын дән, биеп, акча җыйныйлар иде. 6. Кияү кергәндә җырланган җыр +Барасың син, барасың син, барасың, +Саласың куйныңа былбыл баласын. Тәминдар Сәгыйрь (1889-1975) җырлады. Магн +И. Кадыйров яздырды һәм нотага төшерде. +7. Ишек бавы җыры Җиңгәләр: +Саранланыр чак түгел, +Бир, кияү, комсызланма. +Акча бирми керетмәбез, +Тукта, сабырсызланма. +Бирсәң бир син күп безгә, +Без риза түгел азга. +Яудыр алтын-көмеш безгә, +Бакыр төрмә кәгазьгә. +- Синең җанашың булса, +. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . +Акча бирми керетмәбез, +Бу бит җәннәт капкасы. Егетләр: +Урамнардан үтәргә, +Коймаң биек сүтәргә. +Җырны озак җырлатмагыз, +Төннәр кыска көтәргә. +Пыяла шкаф эчләрендә +Пешкән алма тәгәри. +Оҗмахтагы хур егете +Булмас кияү кадәре. Кемерово өлкәсенең Юрга районы Кышл ур җырлады (1982 елгы, 87 яшьтә). Ма адыйров яздырды һәм нотага төшерде. +8. Үләң таш +Ат[а-]инәңнен өйентәй - +Агац пикләү, йар-йар! Йат кешенен өйентәй - Тимер пикләү, йар-йар! Ике йастык, пер түшәк, Ас пулмасын, йар-йар! Әнкәң пелән әткәңнеий Исеңә төшер, йар-йар! Кысыл-кысыл кураслар Комта пулыр, йар-йар! Кысыл питле йеңкәйләр. Туйта пулыр, йар-йар! +Ата-анаңның өендә +Агач бикләү, яр-яр! +Ят кешенең өендә - +Тимер бикләү, яр-яр! Кысыл-кысыл кураслары Комта пулыры, йар-йар! Кысыл питле йеңкәйләре Туйта пулыры, йар-йар! Кыс алмаган йегетләр Туйта пулыры, йар-йар! Сигес түшәк, пиш йастык, Ас пулмасын. йар-йар! Цыгып караң кийәүне - Тас пулмасын, йар-йар! Ат[а-]инәңнең өйентә - Агаң пикләү, йар-йар! Йат кешенең өйентә - Тимер пикләү, йар-йар! Шултыр-шултыр камышка Сыргам төште, йар-йар! Кыс алмаган йегеткә Күңлем төште, йар-йар! Кара сыер мөгесен Кайырмаңыс, йар-йар! Әнкәсеннин паласын Айырмаңыс, йар-йар! +Кызыл-кызыл әтәчләр +Комда булыр, яр-яр! +Кызыл битле җиңгәләр +Туйда булыр, яр-яр! +Кыз алмаган егетләр +Туйда булыр, яр-яр! Сыктама, балам, сыктама, Туйың булыр, йар-йар! Сыйыр б...ктан сылаган Өйең булыр, йар-йар! Ат[а-]инәңнең өйендә - Агач бикләү, йар-йар! Йат кешенең өйендә - Тимер бикләү, йар-йар! Ике йастык, бер түшәк - Аз булмасын, йар-йар! Чыгып карагыз кийәүне, - Таз булмасын, йар-йар! Кысыл-кысыл кураслар Комта булыр, йар-йар! Кыс алмаган йегетләр Туйта булыр, йар-йар! Кара сыйыр мөгесен Каермагыз, йар-йар! Әткәсендин баласын Айырмагыз, йар-йар! Чылтыр-чылтыр камышка Сыргам төште, йар-йар! Кыс алмаган йегеткә Күңлем төште, йар-йар! Түрт почмаклы өйемтә Урным калты, йар-йар! Түрт колаклый касанта Өлешем калты, йар-йар! +Кызыл-кызыл әтәчләр +Комда булыр, яр-яр! +Кыз алмаган егетләр +Туйда булыр, яр-яр! ң Ялутор районы Сәел авылы 1895 елгы, 75 яшьтә). Магн ды. Нотага төшерүче И. Кад +12. Йар-йар Кара сыйыр мейгесен Кайырмагыс, йар-йар! Анасыннан баласын Аермагыс, йар-йар! Килер-китәр йулыңа Киндер чәчтем, йар-йар! Киндер китән булганчы Килмән, атам, йар-йар! Ак төйенгә төйгәнем Алтынмите, йар-йар! Айлык йиргә саткалы Атаңмите, йар-йар! Пәйгамбәрнен бер кысын Али алты, йар-йар! Тастармаллык туй кылмак, Шуннан калты, йар-йар! Бер чиләк бузаңыс - Ас булмасын, йар-йар! Кийәү башын ачып багың, Тас булмасын, йар-йар! +Кара сыер мөгезен +Каермагыз, яр-яр! +Анасыннан баласын +Аермагыз, яр-яр! Усть-Ишим районы Зур Ти мал җырлады (1900 елгы, 68 ыйров һәм Ф. Урманчеев я в. 1968 ел. зны алып чыгып китәр ал р-йар!"ны җырлаганда елы +13. Йар-йар Кара сыйыр мөгесен Кайырмаңыс, йар-йар! Замана ахры җиткәнче Айрылмаңыс, йар-йар! Үнә күсе сынганта Улыктырган әнекәм; Үнә сынлы мин киттем, Инте тыңгыл, әнекәм! Килер-китер йулыңга Кинтер чәчтем, яр-яр! Инте кинтер пешкәнче Килеп китең, йар-йар! Чыбылтыгым эченә Чебен инәр, йар-йар. Чыбычык буйлы йәш йегет Йылып инәр, йар-йар! +Кара сыер мөгезен +Каермагыз, яр-яр! +Замана ахры җиткәнче +Аерылмагыз, яр-яр! Усть-Ишим районы Зур Тибен мал җырлады (1900 елгы, 68 яш ыйров һәм Ф. Урманчеев язд в. 1968 ел. +14. Йар-йар! Вый! Җемеҗем җан , җилвандин , Сәнең дәртең - гамендин. Диванамын, йар-йар! Йар хәләтен белмәгән, Калыр йарсыз, йар-йар! енең Большеречье районы Үләнкүл ав 3 елгы, 66 яшьтә) магнитофон тасма еев яздырды. Нотага төшерүче И. Ка +15. Йар-йар! +Шутыр-шутыр камышта +Сыргам төште, йар-йар! +Сынамаган йат йергә +Сеңлем төште, йар-йар. Түрт кулаклы касанта Өлешем калты, йар-йар! Түрт почмаклы өйемтә Урыным калты, йар-йар! +Шытыр-шытыр камышта +Алкам төште, яр-яр! +Сынамаган ят җиргә +Сеңлем төште, яр-яр. лкәсенең Чаны районы Кошкүл ав 894 елгы, 74 яшьтә)җырлады. Маг +яздырды һәм нотага төшерде. +16. Йар-йар +Чыбындыгым эчендә +Чыбын уйный, йар-йар! +Бесгә төшкән кийәүләр +Мулла мигән, йар-йар! +Кара сыйыр мөйесен +Кайырмагыс, йар-йар! +Ахрысаман йеткәнче +Айрылмагыс, йар-йар! +Чыбылдыгым эчендә +Чебен уйный, яр-яр! +Безгә төшкән кияүләр +Мулла микән, яр-яр! Агайрыкай башын утлай-утлай , Куй баладин симез бар микән? Күкрәккәйе дәртле, күз йәшьле, Кыз баладай моңлы бар микән! Әтекәем базарга барс[а]иде, Мыскал-мыскал йефәк алс[а]иде; Сөймәгән йарга биргәненче, - Таш бәйләп кәй суга салс[а]иде. +Сарут башын утлый-утлый, +Куй баладан симез бар микән? +Күкрәккәе дәртле, күзе яшьле, +Кыз баладай моңлы бар микән! 18. Көчләп бирелгән кыз җыры Әтекәмнең ай капкасы, Йарап типтем ай такытасыны. Саклатың, әткәй, вай сакылатың, Пирәсеңе нәү йерен тапматың. Әткәм базарга барс[а]йде, Мыскаллап куй йефәк алс[а]йде; Сөймәгән йарга биргәненчә, Таш бәйләп куй суга салс[а]йде. сенең Тубыл районы Арткавылда ( лгы, 38 яшьтә) җырлады. Магнит здырды һәм нотага төшерде. 1973 е - Яркәү районы Кызыл Яр авылы аннар. +тип булган Иләк формалы, шыңг кагалар. Сөннәт туйларында кагала +19. Рауты авылы кызы җыры Ырауты бүрән ай эчентә Үсеп тә генә килә йәш таллар. } 2 Йыракка җиргә китеп барам, - Йәшәмәсен авыл, йәшь бал[а]лар. } 2 Кулыма алган кул мылтыгым, Атылып куй китте бер гырга } 2 Сатып лай алган нәстәм түгел, Назланып куй тормам йырлауга. } 2 Ырауты бүрән тугай-тугай, Бөгелеп куй килгән тугатай. } 2 Үсем лә сөйгән йан кисәгем, - Йомарлаган алтын укатай. }2 Шөлдер да гна, шылдыр, ни шаулыйдыр,Су буйкайларының камышы. Сөймәгән лә йарга көчләп бирә,Йуктыр әти[и]нәмнең акылы! сенең Ялутор районы Рауты авылында Хал елгы, 58 яшьтә)җырлады. Магнитофон та здырды һәм нотага төшерде. 1970 ел. +21. Кыз озату җыры Имәнчә туга , көрәң ат, Тартыпы чай салар көчем йок. Касис ләй башым эшкә төшкәч, Йолыпы чай алыр кешем йок. Алтын чай вийәр, көмеш каш, Китеп лә барай газиз баш; Китсә лә китсен әй газиз баш, Исән-сау калсын карынташ. Алтын чай көмеш - байларда, Йомырча туйакы - тайларта. Тай тигәнләрем әй ат пулты, Үс туганларым йат пулты. ск өлкәсенең Чаны районы Кошкү р (1894 елгы, 74 яшьтә) җырлады ыйров яздырды һәм нотага төшер +22. Тамчы тама Тамчы тама, тамчы тама, Бөркән шәлең тамчий тамгыйнчы; Мин китәмен йыракы сәфәрләргә, Озатып кал күзең талгыйнчы. +Туй җырлары 81 23. Кыз елату җыры Ай, китәсең, китәсең лә, Атка авыр итәсең; Атка җиңел, сиңа авыр, Йат(ы) кулына китәсең. Безнең урам киртләч-киртләч, Киртләч бетәр кар киткәч. Ир бала кайта хезмәт иткәч Кыз бала кайтмый бер киткәч. Ал шарф та бәйләдең, Күк шарф та бәйләдең; Әткәң-әнкәң кулларында Актык җәйләр җәйләдең. Самавырны тиз кайната Йәш каенның күмере. Ат[а]анада кыз баланың Унсигез ел гомере. Киләсең лә, китәсең лә, Җиккән атың тирләтеп лә. Газиз бәбекәңне үстердең, Күкрәгеңдә тирбәтеп. Без илләрдин чыккан чакта Җилсез көндә җил-давыл ла. Бергә йәшәве (йәшәүләр) күңелле, Айырым йәшәве авыр. Агыйделнең буйларында Йырактан килгән күбек лә. Газиз бәбкәләре йөри Заклаттагы мал кебек. Кыр казлары бийек оча, Кайырылмый канаты ла. Сезнең кебек булса булыр Падишаның санаты. Кыр казлары бийек оча Урта җирендин өзелеп. Сезнең өчен бәбкәң йөри Эч бавыры өзелеп. +25. Кыз озату җыры Китәсең, туганым, ай китәсең, Атларга да авыр итәсең; Атларга да авыр, йатка җиңел, Әткәң-әнкәң ташлапы китәсең. Өстеңә лә кигән күлмәгеңне Керләнсә дә салып җуарсың; Әткәң берлән әнкәң исеңә төшсә, Аулак җиргә чыгыпы җыларсың. Һаваларда очкан ай аккошның Айакларый сарый ла балавыз шул. } 2 Сагынулар түгел, саргайырбыз, Кулыгызда үскән балагыз шул, Кулыгызда үскән балагыз. Өстеңәй кигән күлмәгеңне лә, Өстәлләргә салып кистеңме? +Чук-чук сайрый сабан тургайы, +Җалаң болай килми оңгайы. Буйың ла зифа, йөзең нурлы ла, Әплисуннар ашап үстеңме? +Чук-чук сайрый сабанда тургай, +Гомерләрне бирсен күп йылгай. Айагындагый итегең лә шул, Мәкәрҗәдән килгән олтаны. +Чук-чук сайрый сабанда тургай, +Җалаң болай килми оңгайы. Сез дускайларым исә булгач ук, Ник җалыныйм икән йатларга? +Чук-чук сайрый сабан тургайы, +Гомерне бирсен күп йылгай. Ак беләккәйеңне иңләп салып, Агыйделкәйләрне кичтеңме? Буйларың ла зифа, йөзең нурлы, - Сәм-сәм сукайларын эчтеңме? енең Ялутор районы Сәел авылында ады (1895 елгы, 75 яшьтә). Магнито дырды һәм нотага төшерде. 1970 ел. 29. Кодагыйларны сыйлау җыры Дуслар - алма, дуслар - хөрмә, Дуслар - курай җиләги. Ашыйык-әчәйек, уйныйык-көлейек, - Бетмәс дөнья кирәге! Ишекләрдин кердегез ти, Исәнләшә белдегез; Мәкенең ал сачкәсе кебек Күсемә күрендегез. Әйтәгез, тотыгыз, кодагыйлар, Чынайагың буш сайын; Шушындагы кодагыйлар - Очып барган кош сайын. сенең Ялутор районы Сәел авылында Бул лгы, 75 яшьтә) җырлады. Магнитофо здырды һәм нотага төшерде. 1970 ел. +30. Кодалар җыры Табакайда, табакайда аклар да борчак, Түкмәй генә чәчмәй дә тотыгыз; Безнең бәбекәләребез сезнең дә кулдай, Какмай гына, сукмай да тотыгыз. Сандугачлар кайларга ла сезләр барасыз, Бармыйсызмы безнеке илләргәй? Барсагыз ла безнең әле ай да илләргәй, Сәлам диегез безнең дә сөйгәнгә. Кара сыерларның әле и ләр каймагын Кайырып ашарга дай килдек без. Әнекәләренең и ләр бәпкәсен Аерып алырга дай килдек без. Кан кызы, ач ишегең, бән керәйем, Сәнең йөзең нурлы диләр, бән күрәйем. Бәнем йөзем күреп сиңа нидер файда, Сатучыда күрмәдеңме кызыл алма? Кан кызы, ач ишегең, бән керәйем, Синең буең зифа диләр, бән күрәйем. Бәнем буем күреп сиңа нидер файда, Су буенда күрмәдеңме буй-буй камыш? сенең Томск районы Яүштә авылында Ни лгы, 74 яшьтә) җырлады. Магнитофон здырды һәм нотага төшерде. 1969 ел. +32. Кан кызы Кан кысы, ац ишегең, мин герәйен, Пуең сифа тип әйтәләр, мин күрәйен! Агыйтелтә күрмәйсеңмә пуй-пуй гамыш? Агыйтелтә күрмәйсеңмә пуй-пуй гамыш? Кан кысы, ач ишегең, мин герәйен, Чәчең осын тип әйтәләр, мин гүрәйен! Сатучыта күрмәйсеңмә кара ленты? Сатучыта күрмәйсеңмә кара ленты? Кан кысы, ач ишегең, мин гүрәйен, Тешең ак-вак тип әйтәләр, мин гүрәйен! Сатучыта күрмәйсенмә вах-вах йенче? Сатучыта вак-вак йенче күрмәйсенмә? +33. Таһир - Зөһрә Кысыл алма айагың, Сафы көмештәй сөйәгең; Гәүһәре йакут беләгең, Күрәр күңлем буларма? Күп сар булган күргәли, Риса булган үлгәли; Таһир җаның килгәнтур, Гөлйөзеңне күргәли. Хан кызы: +Таһире затыңы пәримә, +Фирештәме, хурийма? +Бу йаралган җисемегес +Йәшел җәүһәр нурыйма? Таһир: +Мин Зөһрәнең йарыйман, +Кара зөлфи дариман; +Синең гүзәл хөснеңә +Хәйран булып карыйман. Хан кызы: +Синең өчен зар микән, +Сине сөйәр йар микән? +Бер хуп назар кыйл сана, +Зөһрә миндәй бар микән? Таһир: +Сәрви назым минем йук, +Хөснеңә һич сүзем йук; +Гакылым Зөһрә алгандар, +Сине күрер күзем юк. Хан кызы: +Мәгъсүманә һәр җирем, +Нәзек, зифа бу билем; +Ирнем шифа хәстәңә, +Дәрткә дәрман һәр җирем. Таһир: +Матур булсаң мең һазар, +Берен кыйлмам ихтияр; +Зөһрә белән вәгъдәм бар, +Һич сөймәс мән бүтән йар! +35. Сәйфелмөлек Кашың карай күсеңнең күклегенәй, Пуйың сифай пилеңнең нәслегенәй. әсе Тубыл районы Лаймтамак авылында Бә лгы, 71 яшьтә) һәм Хисаметдинова Хөсни (191 рладылар. Магнитофон тасмасына И. Кадыйр яздырды. ай - Кыскыркүл авылы кызы. Шул авылда җыр +ырышсак та, икенче куплетын җырчыларыб +35a. Сәйфелмөлек Яшел чарбан эчендә гөл йарадды, Мәне сайрап аны былбыл йаратты. } 2 Мәнең сайрамагыл гөл йар эчендә Сәнең сайрамагың дидар эчендә. Кара сачең төшәр микән йөзеңә, Сәлам әйтсәм, йитәр мигән үзеңәү. }2 Каш астында кара күзең сөзеләү, Сәне күрсәм, азиз җаным өзелә. } 2 Азиз җаным, җәмалыңни, гүзәлем, Сәне күрмәй нихәл итеп түзәрмен. } 2 Сәне сөйдем, кибеп калдым бәладән, Рәхим әйләгән икәнсең мөдәтәләгә. Бу сүзләрне китапта күргәнем бар, Хыял бәндәнең арыскы булды. Сәне янда яраддың, мәне анда яраддың. Арабызга мөхит дәрья яраддың. енең Усть-Ишим районы Эбаргүл авылында 2 елгы, 76 яшьтә) җырлады. Магнитофон йров һәм М. Кадыйрова яздырды. Нотага тө 968 ел. +35б. Сәйфелмөлек Йәшел сантык эцләрентә алтын кашык, Күсең берлән кашыңга булдым гашыйк. } 2 Күс өстентә кашың кара сөселмәс, Синең өчен газиз җаным өселмәс. } 2 Синең дәртең миңар дәрмәндан артык, Сиңар кол булганым солтантин артык. } 2 Бер илә кеше лайык булырмы, Очар кошкай адәм гашыйк булырмы? } 2 Очар кошлар очар китәр авадан, Канатың юк, калырсың мөтәәссиф. } 2 сенең Усть-Ишим районы Зур Тибенде авы мер җырлады (1918 елгы, 50 яшьтә). Магни +Кадыйров һәм Ф. Урманчеев яздырды. Нота ыйров. 1968 ел. +36. Бүз егет +Ташла, ирегәм, ташла, ирегәм, +Ташла ташылыйсын килсәй. +Мин синий шуныта ташларым, } +Тар каберләргә керсәм. +Бу балтамни чабып куйтым, +Талнын тамырларынай. +Ал гөлләр сибеп үстерең } +Минем каберләремә. Сандугачым сайрый-сайрый Канатын айрып тарый. Ай, туганым, шунысы кыйын, } Күсен моңайып карый. +Ташла, иркәм, ташла, иркәм, +Ташла ташлыйсың килсә. +Мин сине шунда ташлармын, +Тар каберләргә керсәм. ең Усть-Ишим районы Саургач авыл рлады (1905 елгы, 63 яшьтә). Магнито ов һәм Ф. Урманчеев яздырды. Нотаг 8 ел. +36a. Буз егет Ник янасың, яшь йөрәгем, Бу эшләр гади генә; Чөнки дуслар дус булалар, Ак бәхет килсә генә. Оныттыңмы Зарифәңне, Төштә күргән йарыңны? Әллә синең сөйгән йарың Башка берәүне сөйтеме? Мин сине көттем җиһанда, Буз егет китә[а]лмадың; Ничә тапкыр хат язсам да, Урныңнан кузгалмадың. Кыз: +Башмагымның башы башка, +Басмас идем мәрүәр ташка; +Мин алдандым башым яшькә, +Бирсәнә, егет, башмагымны. Егет: +Бер башмагым простой чуклы, +Бер башмагым яшел чуклы; +Әйтеп-сөйләп йөрмә юкны, +Мин алган юк башмагыңны. Кыз: +Атлас юрганнар ябыем, +Мамык мендәрләр салыем; +Үбеп-кочып йоклатырмын, +Бирсәнә егет башмагымны. Егет: +Мамык мендәрләр салсаң да, +Атлас юрганнар япсаң да, +Үбеп-кочып йоклатсаң да, +Мин алгам юк башмагыңны. Кыз: +Ат яхшысы ала була, +Алалары кола була; +Әткәм тойса бәлә була, +Бирсә лә, егет, башмагымны. 38. Кил утырыйк Кил утырыйкы, кил утырыйк Кил утырыйкы киретәгә шул; Кил утырыйкы, сөйеләшәйек, } Айырылырыбыз иртәгә. Мамык оча, мамык оча, Зәңгәрсу болытларга. Тукта әле, йанма йөрәгем, Бер-ике минутларга. Менәр идем, бигрәк бийек, Мәчет манаралары, ди. Ай, дусларым, алмаларым, Сандугач балалары. Усть-Ишим районы Зур Тибенде авылы (1921 елгы, 47 яшьтә) һәм Әбүсәгый тә) җырлады. Магнитофон тасмас анчеев яздырды. Нотага төшерүче И. +39. Кил, икәү утырыйк +Кил, икәү утырып җыр җырлайык, +Килешерләй микән көйебез? +Ник килешмәсен ай көйебез, +Сахраларда үскән буйыбыз. +Утырсаң, кунак ай урныңа, +Бал бирәмен ике кулыңа; +Яшь үлән булып үсәр идем +Бер басып ла киткән йулыңа. к өлкәсенең Большеречье районы Тусказан авылынд иф (1888 елгы, 81 яшьтә) җырлады. Магнитофон т дыйров һәм Ф. Урманчеев яздырды. Нотага төшерү 1969 ел. мәҗлесләрдә кунакларны сыйлаганда җырланган. +40. И, былбылым +(егет белән кыз җыры) Егет: +И, былбылым, куна торган +Талларың(ы)ны сын(ы)дырам (шул). +Был(ы)был итеп(е), барчагыз(ы)ны ) 2 кат +Күк(е)рәгемә кундырам. Кыз: +Карлыгандин каклар коеп, +Алма белән йөзләрмен (шул). +Сезне төешләремдә күргәч, +Таңнар аткач эзләрмен. Егет: +Эзләдең син, эзләдең син, +Эзләдең син саф күңел; +Эзләдең, таптың, югалттың, +Инде табылачак түгел. Кыз: +Алмагачтин алма төшеп +Тәгәри бөтен булып. +Һичкем сүзе арабызга +Кермәсен төтен булып. Егет: +Гөл бакчаларына кердем, +Бадиян түтәлләре. +Синнән башка һич берәү дә +Кирәкми бүтәннәре. Кыз: +Сандугач сайрый да әйтә: +Телләрем, талдың, диеп. +Алма д[а]әйтә, өзелеп төшкән +Агачым, калдың, диеп. Егет: +Сыз[ы]ла-сыз[ы]ла, сыз[ы]ла күңелем, +Сыз[ы]ла бер туктамыйча; +Сыз[ы]ла айлар, сыз[ы]ла йыллар, +Сыз[ы]ла төн йокламыйча. +Сыз[ы]лып-сыз[ы]лып син мехәббәт +Ялкының гөлләр яса; +Мәңге хәсрәт һәм караңгы +Төннәрне көннәр яса. Кыз: +Там-там йәшем, дәрья булсын, +Дөньяны су капласын; +Күкрәгемдә бер өмет бар, +Тик шул гына батмасын. ерово өлкәсенең Юрга районы Кышлау 1900 елгы, 69 яшьтә) җырлады. Магн йров яздырды һәм нотага төшерде. 196 мәҗлесләрдә, егет белән кыз булып, кун Үзенә күрә бер мини спектакль булган. +41. Хатынымны аердым +Якшәмбе көн сәгать унда +Хатынымны аердым, +Хатынымны аердым да +Ялгыз торырга булдым. +Ике чиләк кулга алып +Киттем суга су буйлап; Судин кайтып киләм инде Төрле-мерле уй уйлап. Суның яртысына җиткәч Аяк тайды - йыгылдым; Ике чиләк суым белән Баштин-аяк коендым. Өйгә кайтып керү белән Таптым ипәй кисәге; Ул да булса ис[е]мә төште Ипәй изү исәбе. Ике чиләк су алдым да Ипәй изә башладым; Изеп-изеп эш чыкмагач, Әвәли дә башладым. Икмәкләрем-мескеннәрем Алты сәгать ятканнар; Бер-берсенә ябышып, Шакыраеп катканнар. Ипәйләремне алам дип, Ике пычак сындырдым; Тимер көрәк алган идем, Көчкә генә куптардым. Тавыкларым-мескеннәрем Алты көн ач ятканнар; Сыйракларын күтәреп Шакырашып катканнар. Яңгыз тору читен икән, Алып кайттым хатынны; Әнә шуның белән инде Саттым яман атымны. +42. Сеңлесе әйтер тутасына Әй!.. Җилдертеп кәй килеп, ат бәйләдем, Сеңлесе әйтер тутасына: - Син түз, тутай, мин барыйм! - дип, Имәндин лә булсын ла казыгы. } 2 Димләмәс лә җиргә, ай, димлиләр, Сеңлесе әйтер тутасына: - Син түз, тутай, мин барыйм! - дип, Димләүчегә булсын языгы! Әй!.. Фәләнкәй лә тауның, әй, башында, Сеңлесе әйтер тутасына: - Син түз, тутай, мин барыйм! - дип. Нинди генә байларның карбызы. Ак беләккәйләрен ястык итеп, Сеңлесе әйтер тутасына: +- Син түз, тутай, мин барыйм! - дип. +Ята микән җаныем ялгызы. кәсенең Усть-Ишим районы Саургач авыл +(1897 елгы, 71 яшьтә) җырлады. Магнито ров һәм Ф. Урманчеев яздырды. Нотага тө 8 ел. +43. Борынгы җыр ("Түгәрәк өстәл") Түгәрәк лә өстәл лә, вай, түрт айак, Уртасыныта ла кытай ла и цынайак, Вай, уртасынта лау кытай лай цынайак; Цыйанаккай эцеләре бал та шикәр, Эцеп лә лә йебер лә, туганкай, бер айак. Калайып лау карлар гуй, ай йауса игән, Ай ат тубыккайлариндин булс[а]игән, Вай, ат тубыккайлариндин булс[а]игән, Булацаккай эшләре вай булс[а]игән, Көйеп йөрегән йегетнең буйыны сынс[а]игән, Көйеп лә лә йөргән йегетнең буйыны сын[а]игән. +Түгәрәк лә өстәл лә, вай, дүрт аяк, +Уртасында ла кытай ла и чынайак, +Вай, уртасында ла кытай ла чынайак; +Чынаяккай эчләре бал да шикәр, +Эчеп лә лә җибәр лә, туганкай, бер аяк. кәсенең Усть-Ишим районы Саургач авылында Шәри 05 елгы, 63 яшьтә) җырлады. Магнитофон тасма в һәм Ф. Урманчеев яздырды. Нотага төшерүче И. 8 ел. амак ягында иң борынгы һәм данлыклы туй-мә кларны кыстау өчен җырлаганнар. Зур Тибенде авы иктимер абый (1918 елгы) "Иске пасхуд" - "Иске бол ова Шаһидә апа (1921 елгы) "Түгәрәк өстәл" дип яз +44. Иске пасхуд (Иске болын) Иске лә пасхут әй тар булса, Әй куар итем төлке мал булса, Әй куар итем төлке лә мал булса. Ташламам, туганым, и ташламам, Гасис башкайларым сау булса, Гасис башкайларым сау булса. +Иске лә пасхут әй тар булса, +Әй куар идем төлке мал булса, +Әй куар идем төлке лә мал булса. +Ташламам, туганым, и ташламам, +Газиз башкайларым сау булса, +Газиз башкайларым сау булса. Күкләр күкерәйде, йәшнәйедей, Гүг атлары нигәйе кешнәйдү; Ай гуг атларның ийәләре Баш китәркәй эшләрне эшләйдү. Эчәйем микән, эчмим микән, Эчсәм исереп китмәм микән? Ай, бу нужаларымнан котылып, Качан рәхәт күрәрмен икән? +Күкләр күкерәде, яшьнәде, +Күк атлары нигә кешнәде; +Ай күк атларның ияләре +Баш китәрдәй эшләрне эшләде. Кара урманнарны чыккан чакта, Таянырга таяклар тапмадым. Алдым да лай каләм, яздым сәлам, Җибәрергә кешеләр тапмадым. Тәрәзә лә ачып мин карасам, Беләм печәннәрнең дә кипкәнен. Сез дә әйтмәсәгез, үзем беләм. Кайтыр вакытларның да җиткәнен. 47. Туй-мәҗлес җыры Күпердә башта ай күк чәчәк, Ашатасың килсә, ат йебәр. Мине тәләү тисәң, мине сөйсәң, Йәшел пичәт паскан кат йебәр. Карагай пашта вай карысам, Мәргән тә генә пулсаң, атып ал. Мине тәләү тисәң, мине сөйсәң, Йес илле биш сумкау сатып ал. Агыйтелкәйләрнең аръягынтау Йаңа та гына салган гүрничә; Ай, шул гүрничәләрнең эчендәү Кумыс кагып уйнай бер бичәй. +48. Мәҗлес җыры Җырлагызы, дусыларым, җырлагыз, Авызыгызны җомымагызы ла; Бергә чакта җырлап калыйк, Мәңге бергә булмабыз. сенең Түбән Тауда районы Балтан авы ырлады. Магнитофон тасмасына И. К төшерде. 1970 ел. ылы керәшеннәре бу җырны кунакратып башкаралар. Аның Себер тат керәшеннәрендә популяр булуы игът ң көе бик таралган, ул - күп кенә вари е. Бу җырның: Безнең газиз башларыбыз Әйләнеп кайтыр микән, - +мин кечкенәдән үк хәтерлим. Аны әб +885-1955) башкара иде (Татарстан рәзә авылы). Күренә ки, җырда сүз сол оның шулай булуына безне Ә. Абдуллин екрут җыры" Себер варианты белән лин бу турыда: "Җырның көе "Авыл кө иалистик сугыш елларында җыр "Гер улган", - дип яза. +49. Мәҗлес көе. Урам көе Сантугац пулсам, сисәрсес, Кайта сайраганымны ла; Осакламый ишетерсес Сагнып сайраганымны. Сантугачлар кайта сайрый, Имәнтәме, талтамы, ти. Минтәме күңлең, йаттама, Әйт дөресен, алтама. Уфага барышларым. Алтыйсың син, ташлыйсың син, } Бар синең танышларың. +Сандугач булсам, сизәрсең, +Кайда сайраганымны ла; +Озакламый ишетерсез +Сагынып сайраганымны. Агыйтел алларына ла, Тайанмыйм талларына. Син пагеремне алыштырмыйм Пы төнйа малларына. Агыйтел пуйлайсыңма ла, Манталин уйнайсыңма. Мин сине көн тә уйлайым, Син мине уйлайсыңма? Уфа тиләр, Уфа тиләр, Уфаны йанган тиләр; Ике йегет алты кыска Бер тигез калган тиләр. +Агыйдел алларына ла, +Таянмыйм талларына. +Син бәгъремне алыштырмыйм +Бу дөнья малларына. Ай-хай ла дигән ай тавышка Сары лай төлке кача лай камышка. Үлмәгәч бәндә лә үлми лә икән, Эчкәйләрей тулы лай сагышкай. Ат җибәрдем тирән лай йылгагай, Сер бирмийек фани ла дөньйага. Йөгергәли тутыйы кош; Сезе тутый кошы, без былбыл кош, Күрешетеке бите быйылы кыш. Китә казлар, китә казлар, Китә казлар Кавказга; Мин дә шуный уйлап йөрим, Шул казлардин калмаска. +Түгәрәк өстәл өсләрендә +Йөгергәли тутый кош; +Сез тутый кош, без былбыл кош, +Күрешәсе иде быел кыш. Баламишкинның пуентай } Акы палыклары уйынта, ай; Ак палыктай матур йарлар Йата йегет куйыныта. Аксак-туксак йегеп цыксак, } Пестә тә пар туратлар. Әвәлге йерегәннәрен } Ник оныткан пу картлар? Алларән кайта минең ти, } Көлләрем кайта минең; Уналты йәшемтә сөйгән } Йар гынам кайти минем? +Алларым кайда минем дә, +Гөлләрем кайда минем; +Уналты йәшемдә сөйгән +Яр гынам кайда минем. Мин кайыннар булсам идем, Кырылырда торсам идем; Их, мин аккайыннар булып, } Син болыт булып кунсаң! Сикереп мендем тәрәзкә лә, Гөл йафрагы кирәккә; Гөл йафрагы дару диләр, } Йарсып йанган йөрәккә. +55. Тусказан көе Бийек тауыга менегән чакыта Тайымас итеке булысаый[и]кәне лә. Дусылар белән утырыганда, } Таң атымасы киче булсыйкән. Эзләдем мин, табалмадым Күлмәгемнең ишләрен лә. Мин гомеремнең буйыларына } Онытал[ы]масамы нишләрмен? +Биек тауга менгән чакта +Таймас итек булса икән лә. +Дуслар белән утырганда, +Таң атмас кич булса икән. ең Большеречье районы Тусказан авылын ан (1927 елгы, 41 яшьтә) җырлады. Магн адыйров һәм Ф. Урманчеев яздырды. Нот ров. 1969 ел. +56. Шагыр авылы җыры +Кимим бүрекем булса да ла, +Йыламыйм күңелем тулса да; +Йылапы та нихәл итәсең, +Түзәм авыр булса да. +Кимим бүрегем булса да, +Еламыйм күңелем тулса да; +Елап та нихәл итәсең, +Түзәм авыр булса да. кәсенең Куйбышев районы Шагы 05 елгы, 67 яшьтә) җырлады. Ма в яздырды һәм нотага төшерде. +57. Городок көе Гарадукның тавы бийек, Без менәлмәбез әле. Бәлекеме рәхәт көнеләре булыр, Без күрәлмәбезм[е]әле. Сандугачның балаларын Тотсам үтермәс идем. Сез дусларның җаннарында Үлсәм д[ә] үкенмәс идем. +58. Бандит көе Бан(ы)дит(ы) көе, бан(ы)дит көе, Бандит(ы) көйләрен йаратам; Бандит(ы) көйләренә йырлап, Бары хәсерәтем таратам. Утырысам уйылый башлыйм ла, Уйласам йырлый башлыйм; Күп уйыланып йырламасам, Дивана була башлыйм. Уйыга калам, уйыга батам, Кулымда кош уйынатам; Күп уйыланып бере йырыласам, Күңелләрне йуатам. нең Томск районы Кызылкаш а елгы, 65 яшьтә) җырлады. Магни дырды һәм нотага төшерде. 1969 әшһүр "Идел" - "Су буйлап"ны хә цияләренә дә бик якын. Хаҗиәхмәт дит көе" бу якларда күптәннән җ ртәрәк. Җырның сүзләрен беренче дип яза: "Турысын гына әйткәндә, ушап калдым. Ничек инде ул - банд үзләрендә куркынычлы андый бер ң, гаҗәп. Бу көй аһәңгә шулкадәр б ксез-чиксез тайганың шаулавына С ак агымы кушыла. Бу җырны тың ыңлатып тайга юлларыннан сөрг +н, йөрәк сыкрануын ишетәсең. Лә птимизм белән сугарылган һәм, әг +ин тантаналы-драматик җыр ди 59. Карама туга, кара йурга Карама туга, кара йурга Йургалайтыр кибет алтынтау. Пуйы ла сифа пер матур кыс } Ирәкләйтер йегет алтынта. Карама туга, әй җиз колча Шыңгыртайтыр тартып йеккәнтәй. Аусы ла уймак, бите коймак, Сулкылтайтыр суырып үпкәнтә. Агыйтелләрнең аръйагынта Селәүсеннәр чыгар уйынгау; Селәүсен кебек матур йарлар } Качан керер песнен куйанга? Авата очкан ойа лачын, Ойасынта гөрли күгәрчен. Шул күгәрченнәр нигә гөрли, } Песнең кебек моңлый күрәсең. +Карама дуга, кара юрга +Юргалыйдыр кибет алдында. +Буе ла зифа бер матур кыз +Кыланадыр йегет алдында. кәсенең Чаны районы Кошкүл авылында я аяр абый (1894 елгы, 74 яшьтә) җырлады. М +И. Кадыйров яздырды һәм нотага төш +60. Борнагы көй Утыртым кәмәнең ай түренәйе, Каратамы ла йы суларның төбенәй; Су төпләрентә ләй иц кара йук, Аллам йасган эшләргә цара йук. +Утырдым көймәнең ай түренә, +Карадым ла суларның төбенә; +Су төпләрендә һич кара юк, +Аллам язган эшләргә чара юк. сенең Тубыл районы Лаймтамак авы ә (1906 елгы, 65 яшьтә) җырлады. Ма ыйров һәм М. Кадыйрова яздырды. Но 971 ел. +61. Борнагы көй Алтын биреп алыр итем, Алтыным йук кесәмтә. Шул матурны алыры пулсам, Әреманым йук үлсәм тә. Парахут килә пар пилән, Эце тулы мал пелән. Йалган тоньйаның рәхәте - Сөйеп алган йар пелән. Карай карлугачк[а] ышарсың, Карай камсуның кейгәц; Теләсә кешей ни тип әйтсен, Үсеңнең күңелең сөйгәц. +Алтын биреп алыр идем, +Алтыным юк кесәмдә. +Шул матурны алыр булсам, +Әрнүем юк үлсәм дә. +Кара карлыгачка охшыйсың, +Кара камзулың кигәч; +Теләсә кеше ни дип әйтсен, +Үзеңнең күңелең сөйгәч. Турчайный йектем тус белән әй, Йелтертем көсгей пос пеллән. Пәйшәмбеи акшам аш искицем, Утыртым матуры кыс белән. Мәскәүтин килгән куйанның, ай, Йулларын буран басмасын. Иртин ләй калган йәтим хатын, Хотаем Алламы йасмасын. Аппак лай аппак йомырткай, Ашар лау итем пешерәм. Алматай та куймам матурымны Ал белән кулга төшерәм. Турчайны җиктем дус белән әй, Җилдердем көзге боз белән. Пәнҗешәмбе акшам аш ашадым, Утырдым матур кыз белән. Тубыл районы Лаймтамак авылын елгы, 65 яшьтә) җырлады. Магни һәм М. Кадыйрова яздырды. Нотаг гы җыры. +63. Борынгы җыр Казандин дәй килгән ай укам ди, Тумыскийда безнеңе җук андый, Тумыскийда безнеңе җук андый. Байадиндәй бирле карап торам, Килешмийе калганы җирегез җуг әле, Килешми калганы җирегезе җуг әле. Судайе буенда гына ай багана, Башкайларын тулкын лай кагама, Башкайларын тулкын лай кагамай? Тамакларым да йе бик карылай, Үтеп китте бездин ләй замана, Үтеп китте биздин ләй замана. Челтерәп лә аккан ай суларның, Аскайлары дәрья лә булмасын, Аскайлары дәрья лә булмасын. Сөйәм генә дип лә әй әйтәсең, Сөйүләрең хәйлә лә булмасын, Сөйүләрең хәйлә лә булмасын. +Казаннан килгән ай укам ди, +Томскида безнең юк андый, +Томскида безнең юк андый. +Баядан бирле карап торам, +Килешми калган җирегез юк әле, +Килешми калганы җирегез юк әле. Аргы йакның урамын ла, Җил тустыра тусанын. Белмәй калтым, сизмәй калтым, Йәш гомремнең усганын. +Әйттерәләр, сиптерәләр, +Сүттерәләр төньйаны. Йырчы-йырчы тип әйтәсен, Йырчы йегет мин түгел; Күкрәк киереп җырлап бирсәм, Җырлаучыдан ким түгел. Тәрәчә тебем алмалы гөл, Үсә йаңгыр йауганга. Төн йокламый сәфәр кайттым, Чаныем егълап калганга. Чаныем бара кантурга ла, Сирай бишмәтен көйгән; Шушы урамта, сул кул якта, Бар ите минем сөйгән. +Аргы якның урамын ла, +Җил туздыра тузанын. +Белмәй калдым, сизмәй калдым, +Яшь гомеремнең узганын. +Әйттерәләр, сиптерәләр, +Сүттерәләр дөньяны. агай районы Таргачи авылында Адиш , 82 яшьтә). Магнитофон тасмасы рова язып алды. Нотага төшерүче е булуына карамастан, Ш. Адишев - һәм мәзәк кеше. Оста балыкчы. Көнг алыкка төшә. Бу як авылларының шев үзен белә башлаганнан бирле хәт артлар көе" композитор М. Мозаф зылган "Бәхет юлы" исемле хор сюи ил иткән "Казан турында җыр" көе кын. нында тирә-якта дан тоткан оста дагы риваятен китерәбез: лән Иянәк мәргән Ярмакка каршы б мак куган. Болар килеп туктадылар уй авылыннан булган. Иянәкне белмәе +агайда көттеләр. Кораблар ясаганн +киткәннәр. Вагай җирендә кырда Тә й-хай Ярмакның тимер шайыннан к ер мылтыгы булган". 65. Зәйнулла абый көе Келүсез йозак һәр киз ачылмас, Төкәнгән гомерем һәр киз озаймас. Муйныма таккан кайгу җепләрем, Текәнеп череп һәр киз өзелмәс. Бу гарип күң[е]лем ник кайгы баскан? Уйнасам-көлсәм, бер киз ачылмас. Ясин тәбәрәк һәр[ә]дәм телемдә, Синең сыйфатың һәр киз күңлемдә. Күңлем туйганчы күрмәгән идем, Нигә дип әҗәл килде лә сиңа? Хак Тәгаләмә йәрдәм йалварам, Кавыштырса иде җәннәттә безне. Торый күпмегә инде безләргә? Әҗәлгә бәндә чарасыз түзә. +Ясин-тәбәрәк һәр сулышымда телемдә, +Синең сыйфатың һәрвакыт күңелемдә. +66. Шәриф кодам җыры Сәйелкәй лә йарбаш бигрәк йәмле, Ак чатырлар корып җәйләргә, Ак чатырлар корып җәйләргә. Кайда гына барсаң дус-иш шайла, Төшеп ат кынаңыны бәйләргә. Карамык бечән - каты бечән, Нигәкәйләрне куй телгәл мигән. Мины куй ташлап барган ирең Хәтерләреңне белгәл мигән. Кара ла нукта, кара мыйыт, Әлләни атларнын буенынта. Минең сөйгән җанки йарым Әлләни дошман куенынта. +Кара ла нукта, кара бөят, +Әллә инде атларның муенында. +Минең сөйгән җанки җаным +Әллә инде дошман куенында. Ай йактылары бигрәке йакты, Җаныйым, сылуым, Бибийем, Улытырып ук мәрҗәнләр тезәгәй. Анадин матур сине туарсың, Җаныем, сылуым, Бибийем, Әй үзәккәйләремне өзәргәй. Талдин лай басма салар идем, Җаныем, сылуым Бибийем, Тал дамыркайлары ла турылмай. Сезнең лә күңел белмим ничек, Җаныем, сылуым, Бибийем, Безнең күңел сезләрдин сүрелми. Ишек алды ай буй такта, Җаныем, сылуым, Бибийем, Берсе ләү имән лә, берсе тал. Әтием шикәр, әнием бал, Җаныем, сылуым, Бибийем, Бал-шикәрдин татлырак сөйгән йар. +Ай яктылары бигрәк якты, +Җаныем, сылуым, Бибием, +Утырып мәрҗәннәр тезәргә. +Анадан матур син тугансың, +Җаныем, сылуым, Бибием, +Әй үзәккәйләремне өзәргә. өлкәсенең Чаны районы Тармакүл авы +елгы, 70 яшьтә) җырлады. Магнито здырды һәм нотага төшерде. 1968 ел. +69. Зәйнәбем Син - минем якты кояшым, Күз нурым, җәннәт хурым. +Ай, җаный, Зәйнәбем, +Үтә рәхәт җәйләрем шул, +Үтә рәхәт җәйләрем. Син - мәхәббәтле күңлемнең Сайрый торган былбылы. +Ай, җаный, Майтабым, +Хуш, исән бул, кайтамын. +Хуш исән бул, кайтамын. Кашларың да, күзләрең дә, Күзләрең, керфекләрең. +Ай, җаный, Зәйнәбем, +Үтә рәхәт җәйләрем шул, +Үтә рәхәт җәйләрем. Әллә мәрмәр, әллә мәрҗән Керфегең бөртекләрең? +Ай, җаный, Майтабым, +Хуш, исән бул, кайтамын шул, +Хуш, исән бул, кайтамын. Бөрлегән күк кызыл иренең - Бал микән, гәүһәр микән? +Ай, җаный, Зәйнәбем, +Үтә рәхәт җәйләрем шул, +Үтә рәхәт җәйләрем. Йолдыз кебек йалтыраган Тешләрең җәүһәр микән? +Ай, җаный, Майтабым, +Хуш, исән бул, кайтамын шул, +Хуш, исән бул, кайтамын. Җырлагыз дисәң, мин җырлайым, Берне генә түгел, икене. Трайрапам! Берне генә түгел, икене. Ай! Бер алманы бишкә бүләйек, Беребез өчен беребезе үләйек. өлкәсенең Чаный районы Кышкүл а (1928 елгы, 40 яшьтә) баянда уйнап ына И. Кадыйров яздырды һәм но +71. Кызлар шәл йаулыгы Бийек тауның, бийек тау башында Кем атлары җери көтүсез? Кеше та гынай белмәй, бән әйтмәймен, Эчкенәйем йана төтенсез. +Кызлар шәл йаулыгы айл[ы]икән, +Йегет сөйүләре хәйл[ә]икән. Шиновой калеса, киң тарошка, Мәйләгәчтин бигерәк әйләнә. +Кызлар шәл йаулыгы айл[ы]икән, +Йегет сөйүләре хәйл[ә]икән. Ниндәй телләр белән сән сүдердең, Сөйли алмай телем бәйләнә. +Кызлар шәл йаулыгы айл[ы]икән, +Йегет сөйүләре хәйл[ә]икән. Өстәл өсләрендә вәй куш алмай, Ашамас ла булсаң, башламай. Кешедә генә йарный син сукланма, Элекке сөйгән йарың ташламай. +Кызлар шәл йаулыгы айл[ы]икән, +Йегет сөйүләре хәйл[ә]икән. +Биек тауның, биек тау башында +Кем атлары йөри көтүсез? +Кеше генә белми, мин әйтмимен, +Эчкәйләрем яна төтенсез. +Кызлар шәл яулыгы ал икән, +Егет сөюләре хәйлә икән. +өлкәсенең Чаны районы Тармакүл авылын 8 елгы, 70 яшьтә) җырлады. Магнитофон яздырды һәм нотага төшерде. 1968 ел. +72. Мәкәрҗә Әй, дускайым, сиңа ниләр бирим, Мәкәрҗәдин килгән ләй малым йук. Йаннарымны җарып бирер идем, Җандин башка йәшәр лә хәлем йук. Башкайыңа кигән түбәтәйең, Укаларын салып кем уйган? Акылларың камил,буйың зифай, Исем шәрифләреңне кем куйган? +Әй, дускаем, сиңа ниләр бирим, +Мәкәрҗәдән килгән ләй малым юк. +Җаннарымны ярып бирер идем, +Җаннан башка яшәр лә хәлем юк. Йаланда гына җирдә бигрәк йәмле, Димен лә, Ак тирмәләр корып ла җәйләргә } 2 Кайда гына йөресәң, дус-иш кирәк, Димен лә, Йөгреп чыгып атыңны бәйләргә. } 2 Йаланда гына җирдә карап тордым, Димен лә, Йакты төнне айның ла батканын. } 2 Йокыларым качып, уйга батып Димен лә, Көтеп алдым таңнын атканын. } 2 Йаланда гына җирдә йалгыз тирәк, Димен лә, Йафракларын йарса да күрке бар. } 2 Кәһәрләрен салган йавыз тормыш, Димен лә, Рәхимнәрен салса да ирке бар. } 2 в Сәгыйрь (1889-1975 еллар) җырлады. Магн Кадыйров яздырды һәм нотага төшерде. +74. Агыйделкәй +Агыйделкәй ага-ага +Нигә тулмаган икән лә. +Кошларда - кул, бездә - канат +Нигә булмаган икән? +Ат җибәрдем кырлауга, +Кырлау башы кыртауга. +Сатып алган нәрсәм түгел, +Назланмыймын җырлауга. Асыл кошлар оцар, йонын койар, Аныны мамыкы йонын кем йыйар? Чынасалар укып, тәһлил әйтеп, Песнең сөйәкләрне кем йуар? Урамнарда алма, әй, саталар, Кызарып ла пешкән алманы. Әй, җаным, көннен кысуы, Авыр ислам динен посуы. Кайта гынай кайный аш-суыбыз, Агрый карапы пулдый пашыбыз. Мостафа ла мескен нихәл итсен, Айак-кулда богау шалтырый. +Асыл кошлар очар, йонын кояр, +Аның мамык йонын кем җыяр? +Җеназалар укып, тәһлил әйтеп, +Безнең сөякләрне кем юар? Йырла тисәгез йырлаем, перне түгел, икене; Йырламас итем икене - сез тусларым сөйкемле. +Их-ха-ха, трепака +Йырлап утыру висала. Әй тусларым, тусларым, Туслар - товарищларым; Сез туслардин айырылгач, Йалгыс үсем нишләрем. +Их-ха-ха, трепака +Йырлап утыру висала. Карурманның артларынтан Учлап каптым карлыган. Тагы шәбрәк йырлар идем, Тамагым пик карлыккан. +У-а-ха, у-а-ха, +Тамагым пик карлыккан. Сигереп ментем пер тайга, Парып кертем пер пайга; Пайның кысын алдап үптем Пер йарым такта чәйгә. +О-ах-ах-ах-ах-ах-а +Пер ярым такта чәйгә! Сикереп мендем бер тайга, Барып кердем бер байга; Байның кызын алдап үптем Бер ярым такта чәйгә. +О-ах-ах-ах-ах-ах-а +Бер ярым такта чәйгә! Гүгәл үрдәк күлегә лә чумар } Самай күл уртасынтай. Утырып-утырыпы йокылапы калам } Самай төн уртасынтай. Ускаминнен урамларыу Себермәсәң тә такыр; Ускаминтә лә парытыры кыслар Писәнмәсә тәй матур. Ускаминнен урамынтау } Чакырым саен пере тирәк. Йана тисәм - йалыгыны йукы, Йалыгынысыз йанау йөрәк. +Ускаминның урамында +Чакрым саен бер тирәк. +Яна дисәм - ялкыны юк, +Ялкынсыз яна йөрәк. ең Усть-Ишим районы Зур Тибе +елгы, 59 яшьтә) җырлады. Маг әм Ф. Урманчеев яздырды. Нота ла Хәсән улы кечкенә вакытта б ң беренче елларында үк комсо а орденнар һәм медальләр алган. га кадәр безгә белгән җырларын +78. Кысылйар бускут Кысылыйар бускут киң булса, Куайык төлге мал булса; Кысылйар ауыл эцләрентә Сәвәйек матуры йар булса. Кысылйар бускут киңе булмас, Бесе уйынаган йеретә сүсе булымас; Бесе уйнайык та, бес көләйеке, Фани төньйалары күп булымас. +Кызылъяр бускут киң булса, +Куыйык төлке мал булса; +Кызылъяр авыл эчләрендә +Сөйик матур яр булса. нең Тубыл районы Лаймтамак авылын 1894 йылгы, 76 яшьтә). Магнитофон М. Кадыйрова яздырды. Нотага төш +79. Сарын +Пара торгач, мән улытыртым +Алмалы түтәлеләрегә. Мәнге риса бәхил түгел, Карасаң бүтәннәрегә лә, Карасаң бүтәннәрегә. Йаңга алган машинамының Бинетләре бушаган. Кичә көнтес бер йар сөйтем, Сандугачка ошаган ла, Сандугачка ошаган. Аклы ситса күлмәгемне Кеймәгән булыр итем. Синең йаратмасын пелсәм, Сөймәгән пулар итем. Аклы ситса күлмәгемнең Түшенә манит төйтертем. Йугарыцларны сөйтертем, Түпән оцны көйтертем. +Бара торгач, мин утырдым +Алмалы түтәлләргә. +Мәңге риза бәхил түгел, +Карасаң бүтәннәргә лә, +Карасаң бүтәннәргә. ң Тубыл районы Лаймтамак авыл +яшь) җырлады. Магнитофон тас ыйрова яздырды. Нотага төшерүч +80. Эскәтерем Эскәтерем киң генә, Өстәл белән тиң генә. Минем сөйгән җаныкаем Җир йөзендә бер генә. Сандугачның балалары Бар да кунган тирәккә. Мәхәббәтең бигрәк каты, Кан төшерде йөрәккә. Ике аккош очып бара, Агыйделдә кышлавы. Җан бирүдән авыр икән Сөйгән ярның ташлавы. Ак кайынларга йазу йаздым, Иделдин аккан агым су. Әй, агачына түгел лә, тузына. Каләм лә алып хатлар йаздым, Иделдин аккан агым су, Әй, анасына түгел, кызына. Ат йахшыларын шундин беләм, Иделдин аккан агым су. Әй, кешнәй-кешнәй керәдер өйергә. Йар йахшыларын шундин беләм, Иделдин аккан агым су, Әй, тайанып ук торадыр бөйергә. +Ак каеннарга язу яздым, +Иделдән аккан агым су. +Әй, агачына түгел лә, тузына. +Каләм лә алып хатлар яздым, +Иделдән аккан агым су, +Әй, анасына түгел, кызына. Һавадин очкан күк чәүкә Кунар гына талын тапмайдыр. Йегетләр мескен нихәл итсен, Кайтар гына йулын тапмайдыр. Сикереп лә атка менәрмен, Эсәнчеләр бавын эсәрмен. Йазгыта кәүкүк чакырганди, Шул чагында ничек түзәрмен. Йанашкай йеккән ал[а]атым, Агыйдел буйларын буйлайдыр. Йанында йары булып торып Үзгә генә йарны уйлайдыр. Кайыннан бийек карагайның, Чаныкайым, өселәй үркейем. Аппак кайын алтта мелгейләй. Биш вакыт намас укый алматым, Чаныкайым, өселәй үркейем, Ни әйтербес Алланың карсынтай. +Каеннан биек карагайның, +Җаныкаем, өзелә үркәем . +Ап-ак каен алда күренә. Чуйын чүлмәк, аузи тар ла, Пешәр салдат ашлари ла; Кош-корт очып җитмәс җиргә, Китә салдат башлары ла. Таш казарма буйларына Мылтыгымны сөйәдем; Туган-үскән илләремә Кайчан кайтыр сөйәгем? Салдат итеп алдылар, Билемә каеш салдылар; Минем белән барган дуслар Җараусызга калдылар. Мин яратам куе урманнарны, Сикереп аккан суны яратам; Күкне кысыллатып көн батуын, Җәйге таң атуын яратам. Мин яратам кошлар сайраганны, Чишмә челтерәгәнне тыңларга; Мин яратам ялгыс кына калып, Баштан кицкәннәрне уйларга. Мин яратам Наскы елга буен, Шомырт чәчәк аткан вакытын; Мин яратам яшел болыннарын Печәннәре(й) үскән вакытын. Мин яратам юкә чабуларны, Юкә салуларны йылгата. Мин яратам печән чабышларны Ялан сагышлы күл ягата. Мин яратам палык тотуларны Тәпкинбаш елгата - Тумата;1 Мин яратам косык сугуларны Асла-асла косык ботакта. Мин яратам песнең сас якларны, Туып-үскән өчен сас якта; Мин яратам көсен саслыкларда Чия җыюларны саслыкта. Мин яратам көсен мылтык алып, Йерүләрне буйлап урманны; Төнлә урманнарда утлар ягып, Утка артын ятып йоклауны. ең Тубыл районы Тәпкинбаш авыл +яшьтә) җырлады. Магнитофон т дыйрова яздырды. Нотага төшер +ң үз җыры. Ул билгеле "Сания апа , клуб сәхнәләрендә, кунак-төшем ырны язып алу өчен, 8 чакрым чама зын тар көймәдә йөзеп үттек. +86. Шәрүк Шәрүкның башынтай кринкәй бүрек, Алмагачка кунган лай кош кебек. Туган ла җирем, үскән җирем, Йокыларда күргән төш кебек. +87. Бараба җиренә күчкәндә Бийек кенәй кырның әй башында Борлыгадыр богдай орлыгы. Карындаш тугандин әй айрылган, Әй-хайы гынай дөньяның хурлыги. Бараба ла җире әй мал җири, Беснең Сембер җири - ут җири. Ут җире дә булса китмәс идем, Бар да бер Ходайның тәкъдире. Утырдым чананың әй төбенәй, Дилбегәй генәмне кулыма алып. Өч мең чакрым җиргәй бән барамын Әҗәл генәемне кулыма алып. Өч бубаска йектем әй китәргә, Барабай иленәй китәргә. Туганнарым әйтми әй китәргәй, Белмәймен үк нихәл итәргәй. к өлкәсенең Чаны районы Кошкүл авы н (1889 елгы, 79 яшьтә) җырлады. Маг йров яздырды һәм нотага төшерде. 19 байның әйтүенә караганда, бу - Себерг . Йәдүгәр исемле мулла Сембердән бөт раба далаларына алып киткән. +88. Эскадрон Һавалардан күкерәп болытлар килә, Әллә яңгыр микән, бос микән. Яна йөрәгем, ярсый, урнын тапмый, } Әллә күмерләнгән ут микән. Аҗдаһалар күрәм төшләремдә, Өннәремдәй кайчан күрәм мин. Малга кызыгып анда чан саталар, Хәбәрләрен кемнәрдин ишетәм мин. Агиделкәй алкын, суы салкын, Ак үрдәкләр каршы (лау) йөсәалмый. Эцләремдәй тулган барчай кайгы, } Бер җырламый күңелем, ай түсәалмый. Агиделкәй алкын, дулкын-дулкын, Дулкыннарга каршый кем йөзәр. Ләгыйн мәхбүсләрнең кара хөрмәт, } Гасис илдин башкай кем түсәр. 164 Кадыйров И.Ш. Татар халкының туй җырлары: Себер ареалы +"Омск өлкәсендәге татарлар арасында төрле характердагы риваять һәм легендалар, әкиятләр, җырлар һәм бәетләр киң таралган. Себер татарларында халык иҗатының эпик яки лиро-эпик төрләре төп урын ала дигән фикер елдан-ел ныгый бара. Бу як татарлары фольклорында җыр поэзиясенең иң зур өлешен борынгы лирик озын һәм тарихи җырлар алып тора. Тарихи җырлардан "Эскадрон"ны күрсәтеп үтик. Ул Ишем-Тамак һәм Тәвриз районнарында иң популяр җырларның берсе. Әлеге җырның Себер татарлары арасында да бик күптәннән популяр булуы - фәнни яктан кызыклы күренеш. +Күрәсең, халыкның җыр репертуарында төп урынны озын көйләргә җырлана торган җырлар алып торганлыктан, биредә "Тәфтиләү", "Зиләйлүк", Кара урман", "Уел" кебек борынгы җырларны бик яраталар. Уен-бию җырлары һәм дүрт юллы кыска җырлар сирәк очрый. +Җыр татарлар арасында шактый киң таралган булырга тиеш. Мәсәлән, "Сүнгән йолдызлар" драмасында "Эскадрон" көенә җырлыйлар: +Төшләремдә күрәм аждаһалар, +Өннәремдә кайчан күрермен. +Малга кызыгып, анда җан саталар, +Хәбәрләрен кайдан белермен". +(кыска җырлар текстлары) Яңгыр явып җир тулмас, Асыл кош талга кунмас; Асыл коштай туганнарым Айрылгач, янда булмас. Яңгыр ява, яңгыр ява, Шомарлана бос була. Йегет сөйсә - үзе сөйсен. Кызлар сөйсә - назлана. Кисәм дә тар, салсам да тар, Ак сатин күлмәккәем. Сөйсәм - ерак,ташласам - җәл, Өзелә үзәккәем. Сарат алдым, сарат алдым, Сарат салкын алсын дип. Чит илләргә чыгып киттем, Башым гыйбрәт алсын дип. Бөгелмәле, сыгылмалы Тугалары бар әле. Кара кашлы, кара күзле Сөйгән ярым бар әле. Тәрәз төпкә ак кар яуган, Килмә, дустым, эс итеп; Син килерсең дуслар итеп, Дошман сөйләр сүс итеп. Җилләр исә, леп-леп итә Тәрәсәнең пәрдәсе. Ходай кушса кавышырбыз, Без дә Ходай бәндәсе. Аклы күлмәк - ак бит ул, Кесәсендә хат бит ул. Иске дуслар истин чыкмый, Яңа дуслар ят бит ул. Алма бирдем - алмадың, Тәңкә бирдем - сайладың. Түшең киереп йөри итең, Әллә кемгә барматың. Ал яулыкны күк яулыкка Әллә алыштырыйкмы? Күзне күзгә тилмерткәнче, Әллә кавыштырыйкмы? Алмалар ашыйм микән лә, Карбызлар башлыйм микән? Шушы янган йөрәгемне Өзгәләп ташлыйм микән? Кулымдагы балдагымның Исеме Зиннәт кенә. Минем сиңа кушылуым Дусларым димләп кенә. Парахотның күрсәң иде, Суларда әйләнгәнен. Чәчләремнең белсәм иде Кемнәргә бәйләнгәнен. Ай яктысы, ай яктысы, Яртысы кар яктысы. Сине уйлап үтәр инде Гомеремнең яртысы. Биек тауга менә дустым, Биек тауда - җил, давыл. Уртаклаш хәсрәткәемне, Ялгыз үземә авыр. Аръяктин берәү килә, Кәнфит ашыйсым килә. Агач башлары яшәрсә, Илемә кайтасы килә. Магынитның тәгәрмәчләре Ник сигез булмадыйкән? Бу дөньяның рәхәтләре Ник тигез булмадыйкән? Аклы ситсә күлмәк киеп, Сипарат әйләндерә. Бер сөям дип, бер сөймим дип, Башымны әйләндерә. Кыйбла яктин искән җилләр Бөгелдерә каенны. Нинди шатлыклар булса да Тараталмый кайгымны. Айкаламы күлегез, Чайкаламы күлегез? Кайсы йондыз турысында Тора торган илегез? Сандугачның мескенкәйнең Канатында йон да юк. Кеше рәхәт тормыш көтә, Безгә рәхәт көн дә юк. Челтәрле күпер өстендә Челтәрле яулык юдым. Чәчем - чылбыр, үзем - былбыл, Күп нужаларны күрдем. Агыйдел сулары ага Төрле якларга борылып. Нинди сәгатьләрдә тудың Дөньяга матур булып? Чәчем кыска - үрәлмим, Лентам кыска - бүләлмим. Ай белән кояшны күрәм, Дуслар, сезне күрәлмим. Стенада сәгать суга Мин әйләнеп кергәндә. Җаныем булса җәлләр иде Мин боегып йөргәндә. Стена көзгем ватылды, Җыймадым ватыкларын. Айрылсам да, үкенмимен, Чәчкәдәй вакытларым. Өстәлләрдә лимон суы, Мин эчсәм, эчәсеңмә? Карурманда Байкал күле, Мин төшсәм, төшәсеңмә? Тәрәзәдән ай күренә, Ай түгел - урак бит ул. Ашкындыра, җилкендерә, Яшь күңел - дурак бит ул! Читән үрәм, читән үрәм, Кил читән үрешергә; Безгә Ходай язган микән Бер күреп сөйләшергә? Кәләмбер белән бадиян Авыр тарта мизанга. Кәләмбер авыр мизанга, Ризык кайда - без анда. Ишегалдым талчыбык, Чәчеп үстергән кебек. ...................................... Кисеп өздергән кебек. Ач тәрәзәң, җиләк бирәм, Җиләктән кайтып киләм. Синең нурлы йөзләреңне Мин кайчан кайтып күрәм? Ач тәрәзәң, җиләк бирәм? Бөрлегәннәре белән. Йөрмәдем түгел, күп йөрдем, Бер дигәннәре белән. Байкал күле байтак бит ул, Ат белән әйләнсәң дә. Кимсетмәгез, ким булмамын, Кемнәргә бәйләнсәм дә. Московский аддалның Уң ягын ябынмадым. Бүтәннәргә ялынмадым, Сиңа да ялынмамын. Адиал микән, юрган микән Минем ябынганнарым. Дусларыма мәгълүм микән Минем сагынганнарым. Әнә килә афтамабил, Төягәннәр каенны. Мин дә сатып алмаганмын Үз башыма кайгымны. Муендагы шарыфыңны Урап-урап салгансың. Син анадин тумагансың, Чәчкә булып аткансың. Алларың булалмадым, Гөлләрең булалмадым; Ак җакаларыңа кунып, Гөлләрең булалмадым. Граммафонның тарилкәсе Әйләнеп уйнар инде. Уйсыз-моңсыз күңелләрем Гел сезне уйлар инде. Ике лимон, бер әфлисун Килә микән яшьнектә. Картайгачтын үкенерсең, - Күкрәтеп кал яшьлектә. Машиналар бик тиз йөри, Аның юллары - чуен. Көнләштергәннәргә - кызык, Көнләшкәннәргә - кыен. Агыйделнең аръягына Килгәннәр сәгатьчеләр. Мине синнән аерырга Кем булды сәбәпчеләр? Аклы ситсә күлмәккәем Агармый шул сабынсыз. Әллә шайтаннар җилкетте, Әллә үзем сабырсыз? Аклы ситсә күлмәккәем Шкапларда ак торсын. Уйла яным, уйла бәгърем, Уйламасаң онытырсың. Китәм инде, китәм инде, Алтынчы юллар белән; Бәйләсәләр дә тормамын Алтын чылбырлар белән. Иртән торып битем юдым Яшелле ләгәннәргә. Бер Ходаем кавыштырсын Үзем теләгәннәргә. Өстәлләрдә кара торсын, Кулларың яза торсын; Үзем барып сөйләшкәнче Хатларым бара торсын. Таянмагыз өстәлләргә, Фанерлары бөгелә. Сезгә хатлар язган чакта Күземнән яшь түгелә. Үзем җырлыйм, үзем җылыйм, Үзем җыям бөрлегән. Хәсрәт күлләрендә йөзәм, Үзем сабырга түзәм. Без утырган машинаның Көпчәкләре нумерлы. Я килермен, я юк инде, Белеп булмый гомерне. Бес утырган машинаның, Бинетләре бушаган. Алма алсу, чия кызыл, Син шуларга ошаган. Чын-чыныякларга чәйләр салдым, Эчмәс булсаң, бал салмас идең. Миндәгедәй хәсрәт синдә булса, Аягыңа баса алмас идең. Ишеккәй ачып, җимнәр сиптем Кагылдашып килгән казларга. Шул казлар белән сәлам әйттем Үзем белән үскән кызларга. +Алмагачның алмасын +Җыеп бетерә алмассың; +Әйттең бер сүз, калды хәтерем, +Инде таба алмассың. +Чәйләрнең тәмен җибәрә +Чебен белән кигәвен. +Ходай насыйп иткән булса, +Мин булырмын киявең. +Сандугачлар сутан-сутан, +Йөри суларга сусап. +Икебез ике илләрдә, +Ай, бер илләрдә булсак! +Байлар кия итек-читек, +Мин киямен күн итек; +Яңадан ярлар сөярмен, +Исең китмәле итеп. +Алмагачның алмасын +Кәрҗинкәмә тутырам. +Чәем дә, шикәрем дә бар, +Спакуйны утырам. +Төмән өлкәсенең Түбән Тауда районы Киндерле авылында Сабитова Бибинур (1894 елгы, 75 яшьтә) җырлады. Магнитофон тасмасына И. Кадыйров яздырды һәм нотага төшерде. 1970 ел. +Киндерле авылы фольклор үрнәкләре +Тошыкма, тошыканнан соң пошыкма (уйлап эшләргә кирәк; юлыкма, юлыксаң - үкенмә). +Сау булсаң - ирең сөяр, +Бай булсаң - туганың сөяр. +Ашама-эчмә, тышка чыкма көннәре. +Кәкере-бөкере кая барасың? +Яшел мудери сакларга. (Урак уру) +Олы киленнең башлыгы +Кече киленгә ярамый. +Кече киленнең башлыгы +Олы киленгә ярамый. (Мич юшкәсе) +Өйдә түгел, тышта түгел, +Чыпчык оясе. (Бусага) +Чытыр-мытыр арасында +Алтын таяк ташладым. (Киндер сугу) +Өй әйләнә йөгердем, +Ачкычым төшердем, +Ай күрде, кояш алды. (Иртәнге чык) +Илләр илендә шәһәр чирәмендә +12 мең каз уйный. (Гармун) Кыз: +Сандугач сайрый да әйтә: +"Телләрем, талдың", - диеп; +Алма да әйтә: "Өзелеп төшкән +Агачым калдың", - диеп. Егет: +Гөлбакчаларына кердем, +Бадиян түтәлләре. +Синнән башка һич берәү дә +Кирәкми бүтәннәре. +* * * +Томскийның парахотын +Күрмәдем күмелгәнен; +Күтәрелми күңелләрем, +Кыскадыр гомерләрем. +Гыйззелбанат яулыгың; +Уйнамыйсың да көлмисең, +Әллә юкмы саулыгың? Утырдым көймә түренә, Агып барам суның үренә. Сөйләгәннәр сөйләсеннәр, Кеше керми кеше гүренә. Казан ерак, Казан ерак, Казаннан Мәскәү ерак; Кайтыр идем, илем ерак, Кайтмасам яна йөрәк. Уфадан килүчеләр, Мамык шәл бәйләүчеләр. Яшь урынына кан тамса да, Юк безне жәлләүчеләр. Парахотта без барабыз, Төшеп сулар алабыз. Кая безгә рәхәт көннәр, Ут эчендә янабыз. +Көнбатыш Себер территориясендә яшәүче Бараба татарларында атаклы "Кузы Көрпәч һәм Баянсылу" дастаны, шулай ук "Асыл кош лар", "Агавын", "Кара да гына елан", "Кияү типсәү" кебек ис кит мәле җырлар белән беррәттән, Әйтүкә атлы җырчы егет исеме белән аталган тарихи җыр да бик кадерләп саклана. Тырыш һәм курку белмәс Әйтүкәнең (тулы исеме Әйтмөхәммәт) Фатыйма атлы сөйгән кызы була. Әйтүкә аны иркәләп Батыш дип йөртә. Фатый ма - бай кызы. Әйтүкә исә - ярлы карчык улы. Фатыйманың әтисе үз кызын бай егетенә бирергә тели. Әмма мәхәббәткә киртәләр юк... +Мин бу тарихи җырны 1968 елның сентябрь аенда Новосибирск өлкәсенең Чаны районы, Тармакүл авылында Вәй дә Нургалиева (1899 елгы), Нәкыя Ишмакова (1920 елгы), Белектә авылында Зәй түнә Хәсәновадан (1928 елгы) язып алдым. +Әйтүкәнең беренче җыры +И... Кызылгат дигәне ай җимешнең +Этче генә ташылы, тышы татылы. +Минем дә генә сөйгән шушы Батышның +Күңеле каты, теле татлы. +И... Йөгерә-йөгерә җитә алмыйм, +Тал-читәннәрдән үтә алымыйм. +Тал-читәннәрдән үтәр идем, +Сине лә ташлап китә алмыйм. +И... Суда ла йөзгән ай балыкны +Баласын әйтегез култан диеп. +Акча ла бирмәй ярны сөйгән +Әйтүкәне әйтегез солтан диеп. +И... Ябышкан буе ярлар микән, +Барып ла күргән барлар микән. +Ярны лай сөеп мәхрүм калган +Бу дөньялыккайларда барлар микән? +И... Ябышкан буе әй ком такыр, +Алтын ла акча булмас бакыр. +Сагындым лай, дуслар, бик сагындым, +Кайтып ла булмас илгә ахыры. +И... Утыр ла ялган, бутыр ла ялган, +Бу ялганлардин кемнәр үк калган. +Бу ялганнарда барлар микән +Сөйгәнен алып ла мәйре лә калган. +И... Ат бәйләгән кубаныкка, +Шәм бәйләгән туганыкка. +Карап кына торып исем китте +Алтын ыштоп укалы якалыкка. Зәйтүнә Хәсәновадан язып алынган өлеше +И... Буйны ла озын әй бус торына +Әллә нигә төрле бузнайтор ла. +Уйны ла йөрдем, кырны ла йөрдем, +Мөкәтдәр дә язмыштин узмайтор ла. +И... Әтерне лә тарытып укылар атытым +Кырда гына йөргән кийекләргә. +Газиз генә башны хурлар кыйлып +Дуып калыпсың кийекләргә. +И... Ябышкан буе ярлар мигән, +Борынчылар күргән барлар мигән. +Газиз генә башны хурлар кыйлган, +Җан сөйгән матур ярлар микән. +И... Иртә тә буран, кич тә буран, +Тармаклы буен алган ла сырау. +Шул җаныемны уйлай-уйлай +Сау гына башым булды ла сырхау. +Дастаннарга тиң мәхәббәт +Әйтүкә - дөрестән дә Тармакүл авылында туган кеше. Ләкин ул вакытта әле Тармакүл исеме бирелмәгән булган. Аның әнисе Карлыгацсылу исемле була. Бу ялгыз бер карчык улы Әйтүкә белән генә Тармакүл авылының Зур күле тирәсендә яши торган була. 1803 елларда туган булырга тиеш. Ятим калган Әйтүкә көтүче булып йөри. Бик матур йырлый торган була, курайда уйный торган була. Үсә, зур була. Үсеп җиткәч тә, шул ук көтүчелек хезмәтен күрә. Бер вакытларны кыш көне, бу вакытта инде мәчет салынып Тармакүл авылына, яшьләр шул тирәгә уйнарга цыга торган булалар. Айлы бер төнне мәчет янында ураза вакытында очрашалар болар Батыш белән. Беренче мәртәбә алар бер-берсенә кар бәрешеп уйныйлар. Менә шул вакытларда беренче аның яратуы. Болар бер-берсен яратышалар. Ләкин Батышның бай абзыйлары, әти-әнисе ярлы карчыкның улына кызларын бирергә риза булмыйлар. Алар аны Тамтау авылының Бауычат исемле баена ярәшәләр. Туй әйтелә, туй салалар. Килешәләр. Туй көтелә. Менә бу көннәрнең берсендә сөйгән кызы Батышны Әйтүкә урлап китә. Риза булалар. Биясе була. Менә болар Иртышка таба китәләр, казакъ якка китәләр. Юлда Иртышка җиткән вакытта боларның бияләре колынлый. Әйтүкә сизә торган була. Арттан куып килүләрен. Шуңа күрә аңа тизрәк китәргә кирәк. Ул колынны нишләтергә белми аптырый. Менә бу вакытта Батыш әйтә: "Без аны бугазлап калдырыйк", - ди. Әйтүкә бик нечкә күңелле кеше була. Ул бик жәлли хәзер генә менә дөньяга килгән колынны бугазлап калдырырга. "Арбага алып кына алып китик", - ди. Батыш: "Авырлыгы бар, куган-килгән вакытта безгә тизрәк китәргә кирәк", - дип, риза булмый. Менә шул вакытта Әйтүкә җырлый. +Аннан соң болар Иртышның аръягына чыкмыйча, Иртыш буйлап китәләр казакъ далаларына. Павлодарга җитмичә туктыйлар. Ниндидер бер ярсыман урын була. Күле дә юк, суы да юк, үзе ярга охшаган була. Менә шул тирәдә туктыйлар болар. Агачлар була бик матур тезелеп үскән. Боларга инде халык арасына барырга ярамый, чөнки болар, яшеренеп йөри торган кешеләр. Бу Батышны биредә калдыра, үзе якын-тирәдән казакъ авылларын эзләп китә. Барып бер казакъ баен таба. Шул казакъ баеның малын көтәргә ала. Ул шунда тагын көтүчелек хезмәтенә керешә. Биредә ул өч ел яши. Батыш бик уңган хозяйка булып чыга. Бакча да утырталар, карбыз да үстерәләр. Әйтүкә бирегә кое казый. Ул кое һаман да бар. Хәзер дә булырга тиеш. 1933 елларда әле аннан су алып эчә торган булганнар. Урыслар ул коены "Айтикин колодец" дип атыйлар. Билгеле, теге коры казакъ даласында бу коеның булуы юлаучыларга бик уңайлы булып китә. Соңыннан әнә шул Павлодарга үтә торган юлаучылар туктый торган булалар. Биредә болар өч ел гомер итәләр. Әйтүкә сагына. "Илгә кайтырга", - ди. Батыш кайтмаска итә. Әйтүкә: "Кайтыйк", - ди. Шулай иттереп болар бу якка таба килеп чыгалар. Ләкин ул Тармакүлгә дип килми. Бу тирәне күреп үтеп, әнисенең исәнлеген генә белеп, соңыннан икенче бер якка китәргә уйлаган. Ул шулай туры килми. Белекте авылында Кечек исемле кенәз була. Шул кенәзнең улы Раймбака көтмәгәндә генә боларны Белекте тирәсендә очырата. Атының башыннан тотып ала да, биредә Тармакүлгә алып килә инде. Аны бик күп эзләгән булалар, таба алмаган булганнар. Бласларга хәбәр ителгән була. Чөнки Әйтүкә - ул халык өчен бик хезмәт иткән кеше. Бу вакытларда әле, Әйтүкә биредә вакытта, барабалар түләүне бирә торган булганнар тоткан җәнлек тиресе белән. Натурадан түләтә торган була. Ә менә бу натурадан түләүне акчага күчерергә килә бер вакытны. Биредә инде халык үзенә җиңелрәк булган, өйрәнгән натурадан түләүне яклыйлар. Ә бласлар решать итәләр, обязательно шуңа күчәргә, дип. Шул шаукым чыккан вакытта Әйтүкә беренче булып сүз кузгата. Әйтүкә артыннан бөтенесе дә оешкан хәлдә моңа каршы чыгалар. Бу билгеле була бласларга. Бласлар моны халыкны оештыручы, котыртучы кеше иттереп күрсәтәләр, һәм аны төрмәгә дә алган булалар. Качып киткәнгә кадәрле. Ул Каинаский төрмәсендә утырган була. Суд та булмый, сорау да булмый. Озак вакытлар утыра. Менә шул утырган вакытында җир астыннан гына чыккан тәрәзәсе була, кичке вакыт шулай ул моңланып кына Әйтүкә җырлап утыра торган була. Менә аның җыр тавышын тагын да төрмә тирәсеннән үтеп бара торган, губернатор булгандыр, ишетә. Ул хатыны белән прогулкага чыккан була. Шул кешеләр аптырап туктыйлар бу тирәгә, "Бу нинди матур тавыш", дип. Аннан соң төрмә сакчысыннан: "Теге кешене күрсәтегез миңа, шул кешене", - ди. Шул кешенең янына әллә алып чыгалар моны. Шул вакытта бу әйтә. Хатыны сорый: "Без үтеп барганда җырлаган җырыгызны бер мәртәбә җырлап күрсәтегез әле", - ди. Бу инде хәзер аларга үзенең җырлаган җырын җырламый, ә тегеләргә карата чыгарып җырлый. Аннан теге кеше сорый: "Русчага әйләндереп хәзер миңа җырлап күрсәтә алмассызмы бу җырны", - ди. Русчага әйдәндереп җырлый. Аннан соң: "Чыгарыгыз бу кешене биредән", - ди. Шунда ук чыгартып калдыра. Менә шулай иттереп ул авылга кайтып килгән булган. +Хәзер бласлар белән дә әзрәк каршылыклары булган кеше икәнлеген белгәннән соң, байның алар ярәшелгән кызын алып киткәненнән соң, билгеле, материаллар күп кенә җыелган була. Менә хәзер моны инде законлаштырып, шул судить итәргә әзерләнеп торалар. +Алып киләләр бирегә. Батышны абзыйларына бирәләр. Әйтүкәне шул явып куялар. +Берничә көн көтәләр. Мулла казакъ арасына киткән була. Мулланың килүен көтәләр. Мулла килми. Биредә байларның моннан тизрәк үч аласылары килә. Җыелалар барлык байлар. Җыялар халыкны. Килеп җитә әнә шул Тандау авылыннан Бауычак бай. Биредә, мәчет алдында, суд ясарга үзләренчә җыеналар. Менә шунда решать итә байлар, аларның кыска була инде судлары: "Йөз камчы сугарга!" +Әйтүкә: "Мин элек шуннан алда сезгә әйтәсе сүзләремне әйтеп калыйм", - ди. Менә хәзерге бу мәчетне төзергә дип бүрә нәләре, агачлары хәзерләнеп өелеп куелган була. Шул бүрәнә ләрнең өстенә утырып ул үзенең җырларын җырлый. Халыкларның әйтүе буенча, ул вакыттагы аның җыры йөз утыз җыр була. Биредә аның мин кечкенә вакытта ишетә идем, сиксәнен белә дип. Ә хәзер инде алар бик азайган. +Җырларын җырлап бетерә ул. Кояш байый. Иртәдән башланган әйбер. Халык бирми аны суктырырга. Ә Батышны алып китәләр. Бауычак бай Тандау авылына. Менә ул анда сөргендә йөргән кебек йөри инде. Алып бара, сарыклар көтәргә куя. Сарыклар белән бергә яши торган була. +Батыш дигән бик матур түгәрәк күл бар хәзер анда. Шул күл тирәсендә көтә торган була ул сарыкларын. Ул бик матур була, бик оста биюче, бик оста җырчы була. +Күп еллар үтә. Әйтүкә Тармакүлдән китеп кала. Әйтүкә Тармакүлгә килгәндә шул 50 яшьләр тирәсенә җиткән кеше була инде. 1848 елларны Әйтүкә үлә. Әйтүкә үлеп өч ел булганнан соң, Батыш Тармакүлгә кайта. 1851 еллар була. +Бер вакытны минем әбиемә 12 яшьләр тирәсе була. "Дөрестән дә син Әйтүкәгә гашыйк булган идеңме", - дип сорый. "Яткан йөрәкне нишләп кузгаттың", - диеп җавап бирә Батыш, һич бернинди сүз әйтми. Кич яткан кеше төне буена күзенә йокы алмыйча иртәнге таңны шулай аттыра. +Әйтүкә үлә. Әйтүкәне күмгәнне Хөснетдин карт күрмәгән. Батыш озак еллар яши Әйтүкәдән соң. Картаеп үлә. Батыш үлгәннән соң, кабер казыган вакытта бер кабер килеп ачыла. Шул. "Хәзер инде күмәргә ярамый биредә, кабер ачылды". "Бу кемнең кабере булырга тиеш?" - дип киләләр муллага. Мулла барып күргәч, Әйтүкә кабере. "Чын гашыйк булганнар икән, ярар, бирегә үк күмәргә кирәк", - дип икесен алар бергә күмәләр. +Теге сораган вакытта Батыш болай әйтә: "Безне аерган Бауычак әллә кая китмәгән, кабере белән купкан. Каберенең өстенә бер үлән дә үсмәгән", - ди. +Әйтүкә +Җырның нотасы Вәйдә Нургалиева көйләвендә бирелә. +Нотага төшерүче һәм эшкәртүче Илгиз Кадыйров. Журнал өчен компьютерда Дания Арсланова җыйды. Бу мәкалә "Түгәрәк уен" журналында (2014, № 2) басылып чыкты. +Илгиз Кадыйровның Себер татарларының җыр-музыка сәнгатенә багышланган хезмәтләре +исемлеге +Илгиз Кадыйровның Себер татарларының җыр-музыка сәнгатенә... diff --git "a/ILLA/\320\234\320\234\320\234-\320\236\321\200\320\265\320\275\320\261\321\203\321\200\320\263-2021.txt" "b/ILLA/\320\234\320\234\320\234-\320\236\321\200\320\265\320\275\320\261\321\203\321\200\320\263-2021.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..f2fbe2ed4718fdf86fa7e7587dd76052cb6df8f5 --- /dev/null +++ "b/ILLA/\320\234\320\234\320\234-\320\236\321\200\320\265\320\275\320\261\321\203\321\200\320\263-2021.txt" @@ -0,0 +1,2650 @@ +Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән МИЛЛИ-МӘДӘНИ МИРАСЫБЫЗ +Оренбург өлкәсе татарлары +2 нче басма + +ISBN 978-5-93091-340-8 + +КЕРЕШ +Һәр төбәкнең табигать тә, анда яшәүче кешеләр дә, аларның ышанулары һәм дөньяга карашлары да йогынты ясый торган язмышы, йөзе, рухи үзәге-асылы бар. Шушы үзенчәлекне тоюаңлау өчен, әлеге төбәктә яшәү, һич булмаса, андагы тормышны өйрәнү һәм халык белән аралашу кирәк. Болар төбәкнең хәзерге хәл-халәтен күзалларга мөмкинлек бирә. +Үткән-тарих исә күпмедер күләмдә чыганакларда саклана; аларны археологик тикшеренүләр үткәреп тергезәләр; архив документларыннан һәм тарихи һәйкәлләрдән, ташъязмалардан эзлиләр. Археолог-галимнәр борынгы кешеләр турында мәгълүмат сакланган урыннарда разведка уздыра, казу эшләре оештыра һәм, табылдыкларга нигезләнеп, бик ерак тарих хакында төгәл мәгълүматлар китерә. Археологик тикшеренүләр вакытында эралар-чорлар да, шул заманнарда билгеле бер урында яшәгән кешеләрнең кайсы халыкка каравы, көнкүреше, һөнәрләре, нинди технологияләргә ия булуы, ышанулары да, күпмедер күләмдә зәвыгы, мәдәни казанышлары да ачыклана. Алар язма тарихи чыганаклар булмаган ерак заманнарны кабат күзалларга мөмкинлек тудыра, архив материаллары, документлар, эпиграфик һәйкәлләр һ.б. исә безгә якынрак чорлар хакында сөйли. +Алар да күрсәтә алмаган бик күп сәхифәләрне шәҗәрәләр һәм гаилә истәлекләре дә; төбәк кешеләре хәтерендә буыннан-буынга тапшырылып килгән мифлар һәм легендалар, җырлар һәм бәетләр дә; халыкның тел-сөйләм, әдәби фикерләү хасиятләре, көнкүреш һәм мәдәни үзенчәлекләре; матди һәм + +Әлеге китап "Милли-мәдәни мирасыбыз: фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән" сериясендә чыга торган басмаларның чираттагысы. "Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары" җыентыгы, исеменнән үк күренгәнчә, шушы өлкәдә көн күрүче милләттәшләребез мәдәниятен төрле юнәлештәге күзәтүләргә нигезләнгән. Китапка элеккеге һәм 2015 елгы экспедиция материаллары кертелде. +Россия Федерациясенең зур регионы булган Оренбург өлкәсе мәчет-мәдрәсәләре, алдынгы карашлы һәм гыйлемле кешеләре белән элек-электән дан тота. Сан ягыннан биредә татар халкы руслардан соң икенче урынны алып тора һәм бөтен өлкә буйлап төпләнеп яши. +Оренбург төбәгендә яшәүче татар халкының тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Аларның тырышлыгы белән Россия империясе һәм Урта Азия илләре арасында кәрван юлы ачыла - сәүдә эше алга китә. XVIII-XIX гасыр башында Оренбург төбәге үзенә күрә милли-мәдәни һәм рухи үзәк ролен үти, мәсәлән, Оренбургта мөселман Диния нәзарәте оештырыла. Татар милли культурасының чәчәк ату чоры XX гасыр башына туры килә: атаклы "Хөсәения" мәдрәсәсе эшли, "Вакыт", "Шура", "Карчыга" һ.б. татар газеталары һәм журналлары басыла башлый, татар театры һәм милли китапханә ачыла. Оренбург зур матбагачылык үзәгенә әверелә. +Оренбург өлкәсе татарлары - зыялы, югары мәдәниятле халык. Татарлар арасыннан бу төбәктән ике дистәдән артык Советлар Союзы Герое, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм Дан ордены кавалерлары, шулай ук галимнәр, язучылар һ.б. һөнәр ияләре чыккан. Оренбург - татар халкының легендар улы, геройшагыйребез М. Җәлилнең дә туган ягы. +Оренбург татарларының мәдәнияте белән Институт галимнәре электән үк кызыксынып киләләр. 1960 елда бу төбәккә махсус экспедиция оештырыла. Фольклор экспедициясе вакытында Х. Ярми, Х. Гатина, Х. Гарданов язып алган халык иҗаты әсәрләре Институт архивын баеталар. Аларга ярдәм иткән кешеләрнең исемнәре барысы да теркәлеп куелган. исторического проживания татар охвачены и изучены. Значит, эта работа должна продолжаться. +Если судить с научных позиций, то мы - единая татарская нация с древней и богатой историей, имеющая свой литературный язык, профессиональную литературу и искусство. В ХХ веке культура, просвещение и наука татарского народа достигли очень высокого уровня. В этом процессе незаменима роль татар, проживающих в разных регионах и представляющих различные этнографические группы. Ведь наша сила - в нашем единстве! +СӨЙЛИ ИКӘН ТАШЛАР ДА +Марсель Әхмәтҗанов +Эпитафик язмалар, ягъни кабер ташларына язылган хәбәрләр татар халкы тарихы өчен зур кыйммәткә ия. Алар бу җирдә безнең физик һәм рухи яшәвебезнең документлары. Аларга карап татар кешесенең мәдәниятен, динен, дөньяга карашын, нәселен, кем варисы булуын һәм аннан калган варисларны белә алабыз. +Оренбург төбәге тарихи ташбилгеләргә аеруча бай. Кабер ташлары өчен иң яхшы сыйфатлы материал Оренбург шәһәре янындагы Татар Каргалысы авылыннан ерак булмаган Йыланчык (Грибини) тавыннан алынганга күрәдер дә, биредә (бигрәк тә, Каргалыда) ташбилгеләр эшләүче осталар аз булмаган. Болардан без Ибраһим Мөхәммәд-Түләк углы Орынбурҗының XVIII йөз урталарыннан калган эшләрен күрсәтә алабыз. Шулай ук Каргалыда Исхак бине Габделкәрим, Хәйрулла Каргалый, Гыймадулла, Сакмар шәһәреннән Гали Габдрахман улы кебек осталар яшәгәнлеге билгеле. Каргалыда XIX гасырда моннан тыш та таш кисеп язучы осталар күп булгандыр, киләчәктә алар да ачыкланыр әле. XX гасырда да кабер ташлары язучы осталарның күп булуы шик тудырмый, чөнки Каргалыда гасыр башында сыйфатлы эшләнгән һәм язылган йөзләгән ташбилгеләр хәзергәчә сакланганнар. +Оренбург төбәген, нигездә, XVIII йөзнең икенче яртысында гына колониаль үзләштерү башлана. Ул дәвердә бу яктагы татар мәдәниятенә Казан, Касыйм якларындагы кебек көчле йогынты, басым булмаган. Шунлыктан бу төбәктә татар кабер ташлары сәнгате иркен үсеп китә алган. Ул ташбилгеләр Оренбург төбәгендә XX йөзнең беренче яртысында да әле матур, затлы күренәләр иде. Ул затлылыкның үзәге дип, әлбәттә, үзенең таш кисеп ясау сәнгате осталары булган Каргалыны әйтә алабыз. Башка бер халыкта да таш билгеләрне сәнгать дәрәҗәсенә күтәрүчеләр юк. +Оренбург шәһәре һәм татарның XVIII-XIX гасырларда зур мәдәни үзәге булган Каргалы бистә се галимнәребезне күптән тарихи яктан кызыксындырып кил гән урын. Белүебезчә, бирегә XIX гасыр ахырында Оренбургка нигез салучыларның каберләрен табу нияте белән берен челәрдән булып күренекле татар галиме Ризаэддин бине Фәх ретдин килеп киткән. Ул анда Каргалыда күмелгән Габделкәрим Балтай улы каберен дә өйрәнгән. Ләкин галимнең Габделкәрим турындагы язмаларында ялгышлыклар күренә. Ул ташбилгедәге текстны хата белән укыган. Моны без укыган текст белән чагыштырып карарга мөмкин. +Соңыннан Каргалы зираты ташбилгеләре белән Оренбургтан Мәдинә Рәхимкулова, Рәшит Искәндәров, Миркасыйм Госманов, Лерон Хәмидуллин һ.б. килеп танышып киткәннәр, алар, нигездә, Каргалыда Сәгыйдь Хәялин кабер ташын эзләгәннәр. Берән-сәрән ташларны карап, алар турында галимнәрнең материаллары чыккалады, ләкин аларны масштаблы итеп өйрәнүче булмады. Дөрес, минем андагы укыган текстларны күчереп алып, үз китапларына шыпырт кына бастырып чыгаручыларны дә бераз искә алып китү мөмкин. Тик гарәп язуының аеруча катлаулыларына фән кешесенең керүе лязем. +Без 2004-2006 елларның җәйләрендә Оренбург якларына барып, җирле химаячеләр Рәшит һәм Әнвәр Искәндәровлар ярдәме белән, каланың һәм Каргалы, Сакмар, Чебенле авылларының зиратларын өйрәнеп йөрдек, бик күп материал һәм фоторәсемнәр алып кайттык. Шулар арасыннан, Каргалыдагы иң катлаулы текст булган Хәдиҗә бикә дөрбәсендәге эпитафик текстны матбугатка чыгардык. Күпчелек ташбилгеләрнең текстлары гарәп графикасында язылган. Без аларны укып шул ук графикада күчереп тә алдык. Әмма, ата-бабалары турындагы мәгълүматны күбрәк кеше укый алсын иде дигән өмет белән, киң катлам укучыларга гарәп графикасыннан күчереп, татарчалаштырып, аңлатмалар һәм искәрмәләр белән бирергә булдык. +Оренбург өлкәсе Сакмар төбәге +Татар Каргалысы авылы зиратлары +1. Беренче зират +Каргалыдагы иң зур иске зират Оренбургтан килгәндә юлның уң ягында кала. Аның бер очыннан икенче очына кадәр чыгу өчен генә 40 минутлап вакыт кирәк. Аркылысын үтү өчен 20 минутлап вакыт уза. Зират Каргалы ягыннан биек, ташлардан салынган стена белән әйләндереп алынган, Оренбург ягыннан һәм кыр ягыннан стенаның биеклеге 70 - 80 см чамасы. Ике зиратта безнең тарафтан 27 ташбилге укылды. +1. "Мәрхүмә +Гайшә Сираҗетдин +хәлиләсе Мөхәммәдшәриф +кызы вафат 1919 +60 йәшендә" 2. "Әл-мәрхүмә-и әл-мәгъфурә-и Биби-Газизә бинте мелла Габдерәшид Хан Кирмани Нур Аллаһу тәгаля-и мәркадә 1850 сәнә майда" Искәрмә: ак известь таштан э енең түбәсендә "җан кошы" өч окыры бар. Үлчәмнәре: 3*7*12 с ). Язмалар гарәп язуының татар т да калкытып язылган. Ташбилгене 1*105 см. Мәрхүмнең чыгышы К ән икәнлеге күрсәтелә. 3. "Мәрхүмә Мәрьям Бану Ахмитова 1892 - 1923.IV" Искәрмә: ак известь таш, кири язылган, су чокыры юк. Ташбил : 12*31*85 см. 4. "Мәрхүмә Маһи Йахъйа кызы Галийева вафат 1920 нче сәнә 9 нчы ийүлдә 55 яшендә Гыймадулла сәнгате" +5. "Әр-раҗи гафур +әл-бари Мөхәммәдсадыйк +Мөхәммәдрәхим углы вафат 43 йәшендә +1852 [йылда] мартның +12 нче йәүмендә" +Искәрмә: ташбилге известь таштан эш +ләнгән, язмалары калкытып, тәгъликъ ысулын +да язылган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 13*27,5 +137 см. Аның түбәсендә "җан кошы" өчен с +җыелу чокыры ясалган, ти рән леге 2 см, диа +метры (чөн ки чокыр түгә рәк рәвешендә) 10 см. +6. "Әл-мәрхүм әл-мәгъфур +Нигъмәтулла Габид +улла углы 50 +йәшендә вафат +яздырды углы +4 нче сәнә" +Искәрмә: ташбилге ак известьтән кисе +эшләнгән. Язмалар тәгъликъ ысулында калкыты +язылган. Ташбилгенең очында "җан кошы" өче +су чокыры ясалган. Таш билгенең үлчәмнәре +14*27*85 см. 7. "Нур Аллай әл-мәркаде мәрхүм Хисаметдин Шәрәфетдин углы Корманайыф. +Ташбилгенең уң янында: +Риҗам улдур сиңа и бер дога кыйл +Ташбилгенең сул янында: +Килүрсең кабримә зинһар дога кыйл!" +Искәрмә: ташбилге ак известь таштан кисеп эшләнгән. Язмалар тәгъликъ ысулында калкытып язылган. Ташбил генең очында "җан кошы" өчен су чокыры бар, аның диаметры (түгәрәк) 8,5 см, тирән леге - 3 см. Ташбилгенең үл чәм нәре: 17,5*37*120 см. +8. "Әл-мәрхүм әл-мәгъфур +Рәхмәтулла Госман углы +вафат итди 68 йәшендә +1857 сәнә нуйәбердә +рухына Фатиха" +Искәрмә: ташбилге ак известь т малар тәгъликъ ысулында, кабартып яз "җан кошы" өчен ясалган су чокыры б 15*34*120 см. +9. "Мулла Әлмөхәммәд бине +Габдулла әл-Кирмани +дәлүнең 9" +10. "Әл-мәрхүм әл-мәгъфур +дамелла Йосыфшаһ +бине Гарәбшаһ +1802 сәнә" +Искәрмә: ташбилге ак известь таштан кисеп эшләнгән. Эпитафик текст тәгъликъ ысулында уеп язылган. Ташбилгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалмаган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 17*35*70 см. +11. "... фи ... +Мәхмүд бине Тимерхан +Кирмани 1215 сәнә" +Искәрмә: Текст ташбилгегә уеп язылган. Язмалар уеп тәгъликъ ысулында теркәлгәннәр. Ташбилгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалмаган. Мәрхүмнең үлгән вакыты һиҗри ел белән күрсәтелгән. Милади белән караганда бу дата 1800/1801 елларга туры килә. Ташбилгенең үлчәмнәре: 15*32*115 см. Мәрхүмнең ватаны Касыйм шәһәре булган. +12. "Көлли нәфсин даикатен әл-мәвет +Биби-Һәдийә +Биби-Гаишә +кызы +Һибәтулла +Дәүләтйаров +хәлали вафат +1921 сәнә +ийүл 15-е +55 йәшендә" +Ташбилгенең ике янында түбәндәге шигъри юллар ки терелгән: +1. Күб гомер бирмәк иде тол әмәл +Көтмәгәндә килде җитди бу әҗәл. +2. Үтди дәүрән, кичди сәйран бәни күр. +Бәни күр дә, гүр йарагын син дә күр! +13. "Көлли нөфсин даикател әлмәвет +Сөм әлинә торҗигун +имам-мөдәррис дамелла +Әбелмәһҗан мелла Гыйсмәтулла +әл-Котлымәти тәвәләде +вә әл-Кышкар тәгълимә-и +вә әл-Нөгәри сөм әл-Каргалый +тусна вә тәдрисә +68 йәшендә +(ташбилгенең икенче ягында) +Кятиб Хәйрулла +сәнә-и һиҗрийә +мөбарәкә 1330 +рамазан 18 +синтәбер 8" +Искәрмә: ташбилге ак известь таштан кисеп эшләнгән, алгы ягындагы төп текст тәгъликъ ысулында калкытып язылган. Арткы стенасына текст уеп язылган. Таш билгенең үлчәмнәре: 21,5*34* 144 см. Һиҗри 1330 ел, милади 1911 елга туры килә. +14. "Көлли нәфсин даикател әл-мәвәт +әл-мәтүфийә +Биби-Мөкәррәмә +Хәким бай карый кызы, +Имам Харис әл-Хәйдәри әһлийәсе 33 йәшендә 1911 сәнә 23 нче гыйнварда. (арткы стенасында) әл-мәрхүмин" Искәрмә: ташбилге ак известь ташта тәгъликъ ысулында калкытып язылган. А Ташбилгенең түбәсендә "җан кошы" өче ган, һәйкәлнең үлчәмнәре: 19*32*132 см рулла Каргалый останың эше дип бәяләрг 15. "Һәза әл-мәзар кол, әлмогыйзар Мәркадә әл-фазыйл әл-хәзир агънибә дамелла Әхмәди әш-шәһир балгыйлем вә әл хөкем рухыйн Әл-тәдбир лә мисле вәляде әл-мәрхүм лә фәна була назыйр (арткы стенасындагы язма) дамелла Нигъмәтулла вә әлкаһ әл-назыйр Нурулла Тәгалә-и мәркаде һимә вә җәгаль әл-җәннәт (Ташбилгенең бер янындагы язма) Илле алты йыл гомер сөрди, гүзәл Гыйш әйләди. Җан, мал, тән дин йулына әсмарләди" 16. "1187 Хәмәл бороҗында Бикчәнтәй Мөхәммәдкол углы кәнд фәрзәндләре Искәндәр вә Әбүбәкер бер көн вә бер сәгат эчендә фәнадин бакайа рихләт кыйлдыйлар. Өмид улдыр догада..." Искәрмә: вакыйгада 1773 елның ма +нда яшәп яткан Казан артындагы Түбә ике сәүдәгәр баласының Пугачевчыла елү вакыйгасы чагыла. Ташбилгедә "җан Тирәнлеге - 2 см, диаметры - 10 см. Т 3,7*140 см. Ташбилгене Каргалының а сы Габделкәрим бине Исхак язган. +2. Икенче зират 17. "Әл-мәрхүм, әл-мәгъфур хәзрәте ишан Һибәтулла бине Сәйедбаттал дарел бакайа рихләт әйләде 1867 йылында маһи шәүвәл 4ндә. 1283 тә (ташның икенче ягында) әл-мәгъфур әл-мәрхүм" 18. "Әл-мәрхүмә, әл-мәгъфүрә .......... Биби Мәхтүмә вафат җөмади әл-әвәл әвәлендә 1283 дә 53 йәшендә сәнә 1866 нчы ишан хәлаләсе" Искәрмә: Һибәтулла Салихов ташбилге нының вафат тарихы да язылган. Язмалар ында башкарылган. Ташбилгенең сакланыш 0*135 см. Ташбилгенең түбәсендә "җан кошы" килү о окыры да эшләнгән. Аның тирәнлеге - 3 см, а. 19. "Таҗетдин бине мулла Габделнәфигъ Нур Аллаһ Тәгалә-и Мәркад һа... 1801" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан +ысулында кабартып язылган. Ташбилгенең +су чокыры ясалмаган. Ташбилгенең үлчәмнә 20. "Әл мәгъфүрәт әл мәрхүмәтә Мәгълифә Илек кызы вафат улды" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан я нда "җан кошы" өчен су чокыры ясалмаг әре: 15*33*60 см. 21. "Әл-әхлак әл-бакый мәрхүм Хәлил бине Җәммәт Нур Аллаһ тәгалә-и йөз йәшендә 1845 сәнәдә кавәснең 15 ндә" 22. "Габдессәлам бине Йосыф" Искәрмә: ташбилге кабырчык токы ликъ ысулында уеп язылган. Ташбилген +су чокыры ясалмаган. Ташбилгенең үлчә 23. "Һазә мәркадел шәйех мулла Габделнәфигъ бине мулла Габдулла әл-Каргалый Нур Аллаһ тәгалә-и .......... Тарих минг дә йөздә сиксән тукызынчы йылда шәүвәл айының 1 нче көнендә дар фанадин дар бакайа нәкылъ итди, илли йитинчи йәшендә рәхим Аллаһ галәйһә рәхмәтә вә сәгатә" Искәрмә: ташбилге кабырчык токым +ысулында кабартып язылган. Ташбилге +су чокыры ясалган. Ташбилгенең үлчәм 24. "Әбүләйес Әбүлфәйез углының хәлале Шәмсекамал 1912 нче сәнә нуйәбер 20 сендә 85 йәшендә Айа ихвандин кардәш Айа вәляде фәрзандән гарибнең рухына Аллаһ укуб багышлаң Коръән!" 25. "Мөхәммәдсадыйк Габделҗәлил углы вафат 75 яшендә 3 нче апрель 1902 нче сәнә И карендашлар килүбән бәни күр бәни күрүб гүр йарагын сез дә күр" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан яс +ысулында калкытып язылган. Ташбилгенең +су чокыры ясалган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 26. "Гатаулла Таҗетдин углы Сәйедҗәгъфәроф 50 йәшендә 1899 йыл И кардәшләр кәлиб бәни күр бәни күрүб гүр йарагын син дә күр" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан +ысулында калкытып язылган. Ташбилгенең +су чокыры ясалган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 27. "Мәркаде мәрхүм Әхмәд ибне Габдерәшид әл-мәрхүм 38 йәшендә вафат улды, дәлү бороҗында, миладийә... Килеб кабремә зийарәт идән ихван Кыйла рухыма бер Фатиха, Ихсан" +3. Татар Каргалысындагы өченче зират +Дүнә зираты +(Материаллар 2005 елның 16 июль көннәрендә өйрәнелде) +Каргалыдагы татарларның казаклы төркемнәре 1870 еллардагы урыс-төрек сугышында катнашып кайткач Каргалы елгасының икенче ягында аерым бер бистә булып яши башлыйлар. Алар шул Дунай буйларында дан алып кайткач, торган бистәләрен дә истәлеккә Дунай (Дүнә) ягы дип атап йөргәннәр. Дүнә ягы зураеп, аның үзенең зираты да үсеп киткән. Әлеге зиратны 2005 елда беркадәр өйрәнеп аның материалларын да бу китапка кертүне кирәк дип саныйбыз. Дүнә зираты да бик зур мәйдан биләп тора, анда тарихыбыз өчен кирәкле сәхифәләр саклана. Биредә без 13 ташбилгене укып тасвирладык. +1. "Мәрхүмә Аюпова Рашида Гибадулла кызы, туган 1935 ел, вафат 21 апрель 2004 ел. Алланы(ң) рәхмәтен дә булсын" +Искәрмә: коеп ясалган ак таш. Үлчәмнәре: 13*29,5*140 см. "Җан кошы" өчен ясалган чокыр бар. +2. "Мәрхүм Аюпов Марат Фавис улы, туган 4 декабрь 1962 ел, вафат 15 июнь 2001 ел. Алланы[ң] рәхмәтендә булсын" +Искәрмә: койган ак таш, үлчәмнәре: 13,5*30*140 см, "җан кошы" хәтирәсе булган чокыры бар. +3. Ташбилгеләр куймыйча баш казыклары утыртылган каберләр дә күп бу зиратта. Металл, арматурадан ясалып буялган чардуганнар да күп күренә. Беренче зиратта чардуганнар күрмәгән идем. Чардуганнарның монда эченә керү өчен капкалары да бар. Биеклекләре - 135 - 140 см, иңе - 210 см, буе - 260 см. Чардуганнарның почмак багана башларына шарлар утыртылган. Чардуганнар, нигездә, көмеш, кара, зәңгәр, яшел төсләргә буялганнар. Инде ташландык хәлдәге, күгәреп беткән чардуганнарны да күрергә туры килде. Мәсәлән: "Рафиков Мухаммади Магдиевич. 1906-1979" - шундыйларның берсе. +4. Агач рәшәткәдән эшләнгән, зәңгәр төскә буялган бер чардуган. (Зиратта башка агач чардуганнар күренми, бары калын тактадан эшләнгән баш казыклары шактый күзгә ташлана). Чардуганның үлчәме: 70*155*263 см. +Зиратта ташлары тузган булса, алар янына яңаны эшләтеп кую кебек уңай күренешләр дә бар. +Ташбилгенең башында - тимпанда ярымай силуэты да бу Дүнә зиратында таралган икән. Анда язылган текст: +"Мәрхүм Мухамедъяров Абдурашит Юсуп улы +Туган 1918 ел 30 март +вафат 1993 ел 28 май +Алла рәхмәтендә булсын" +Искәрмә: ташбилгенең үлчәмнәре: 13,5*30*140 см. Ташбилгедә "җан кошы" хөрмәтенә кечкенә су чокыры да ясалган. +5. Агач тактадан куелган баш казыгы. +Өске очында ярымай силуэты ясалган. Текст: "Мухамедьяров Наил Семен углы туган 19... 22/VII; вафат 2005 03/V" +Искәрмә: үлчәмнәре: 4,5*29*117 см. Тактада чәчәк сурәте мотивы бар. +6. "Мәрхүм Исәнҗан Кинҗебай углы +Биреш, вафат 1910+6 йылда мизанда 26 йәшендә" +Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан ясалган. Текст тәгъликъ ысулында калкытып язылган. Ташбилгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалган. Үлчәме: 13*33*100 см. +Баш казыгы куелган кабер. Казыкның очы гөмбәз силуэтына ошатып эшләнгән. Баш казыклары күплеге күзгә ташлана, Әстерхан зиратларына охшашлык арта. Каберләр өстенә, баш һәм аяк очларына да баш казыклары утырту бу зиратта күп чагыла. Каргалының беренче зиратында мондый күренешләр юк. 7. "Мәрхүм Шәрәфетдин бине Шәмседдин Туктамышев, вафат 51 йәшендә 2 июльдә 1917 елдан" Искәрмә: язмалар йөзлектә калкытып, тәгъликъ ысулында, я рында уеп язылганнар. "Җан кошы"на су чокыры эшләнгән. Таш үлчәме: 14*30*90 см. 8. "Мәрхүм Мөхәммәдзариф Мөхәммәдәмин углы Фәйзуллин вафат 44 йәшендә 25 ийүндә 1917 нче йылда" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан ясалган. Йөзлектә кал +п тәгъликъ ысулында язылган, ян якларында уеп язылган. Таш енең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалган. Ташбилгене мнәре: 15,5*27*90 см. 9. "Мәрхүм Тимергали Әхмәди углы 22 йәшендә 1915 йылда 9 нчы майда" Искәрмә: тәгъликъ ысулында уеп язылган. 10. "Нурулла мәркадә Бохарлык Мирзашәриф Мирза Мокыймҗан углы Мөхәммәдъйаров вафат 87 яшендә" Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан ясалган. Текст тәгъ +ысулында калкытып язылган, дүрт якка да орнаментлар төше рел Таш билгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалган. Таш енең үлчәмнәре: 16,5*25*122 см. 11. "Нур Аллаһ мәркаде һәза Бохарлык Мирза Ширин җәмәгате Биби Сахибә Габдулла кызы 68 йәшендә 1905 йылда майда Йаздырды углы Мирза Мөхәммәд 1907 нче йылда рамазан шәриф 10 нында. Әл кабер баб көлли нас да... Әлмәвет кас көлли нас шарба" +12. "Нур Аллаһ мәркадә әл-мәрхүм имам +җамигъ Әйүб Ибраһим углы Ибраһимов +вафат 76 йәшдә 1917 йылда 25 ийун +числасы рухына дога. 9 нчы мәхәлләдә +35 йыл имам. +Дәвалау эшләре, тәрбийә, кулындан килгән гайрәтен ахыр гомренә кадәр милләт өчен хезмәт иткән" +Искәрмә: ташбилге кабырчык токымнан ясалган. Язмалар тәгъликъ ысулында калкытып язылганнар. Ташбилгенең очында "җан кошы" өчен су чокыры ясалган. Ташбилгенең үлчәмнәре: 19*36*145 см. +13. "Баширова Ризәләт Фуат кызы +1962.12.X11 - 2000.28.VI. +Басып торам тып-тын +Каберлектәмен мин +Уйлар кичәм +Алар үлемсезләр" +Искәрмә: догалар да, ай да юк, "җан кошы" өчен су чокыры да юк. +Кызганыч, XX гасыр безнең халкыбызның борынгы сәнгатен таптый, юкка чыгара башлады. Оренбургның үзендәге тарихи (XVIII йөзнең икенче яртысыннан башланган) булган зират өстенә дә (аны юк итеп, әлбәттә) тугыз катлы йортлар салганнар. Оренбург шәһәре кырыендагы XX йөз ахырында ачылган татар зиратын бетерергә җыеналар дигән хәбәрләр дә ишетергә туры килде. Булыр, төтене күренгәч, кайдадыр уты януы да гаҗәп түгел. Кешеләр рәхимсез булганда, ташлар да мәңгелек түгел икән шул... Шунлыктан, һәрбер татар зиратының тарихын сөйли торган ташбилгеләрне өйрәнеп калырга өлгерә алсак иде. +РӘДҮТ АВЫЛЫНЫҢ ТАШЪЯЗМА ИСТӘЛЕКЛӘРЕ +Венер Усманов +Рәдүт 1742 елда барлыкка килә һәм аңа, анда хезмәт итүче командир офицерга нисбәтле, "Никитинский редут" дигән исем-атама беркетелә. Ары таба, бу торак-ныгытма ишәеп, ике мәхәлләле авылга әверелә. +Аңлашыла ки, Рәдүт каберстанындагы сакланып калган борынгы ташъязмалар узган гасырлардагы мәдәни тормышны чагылдыручы кыйммәтле тарихи чыганаклар. Бире дә, барлыгы 28 кабер ташы исәпкә алынды. Теркәлгән иң әү вәлге таш 1822 елда язылган. Безнең тарафтан өйрәнелгән ташъязмаларның күпче леге XIX гасырның икенче яртысына һәм ХХ гасыр башына карый. Эш барышында танылган шәхесләрнең киң җәмә гатьчелеккә моңа кадәр билгесез булган кабер ташлары ачык ланды, мәсәлән: ахунд Габделҗәлил бине Мөкәй бине Капкын бине Чапкын (1731 - 1841), хаҗел-хәрәмәен Шаһмәхмәд бине Йосыф морза Тәфкилев (1767 - 1845), Шаһгали хәзрәт бине дамулла Шаһ-Әхмәд хаҗи (1812 - 1875), ШаһГыйльман бине мулла Шаһ-Мөхәммәд бине Шаһиәхмәд хаҗи (? - 1892), мөгаллим вә шагыйрь, Гобәйдулла бине Габдулла әл-Рәдүди (1885-1912) , хәлфә Габдрахман Габдессаттар углы Бикчәнтаев (1885 - 1914), мөэззин Кәлямулла имам Газыйшаһ углы Мөкәев (1834 - 1923), имам Габделгафур мулла Һуд углы (1856 - 1924), имам вә мөдәр рис Габделхак бине шәех Һибәтулла әл-Каргалый (? - 1924), хаҗи Шаһ-Сәлим бине Шаһ-Гали Тәфкилев (79 яшендә вафат). +Югарыда әйтеп үтелгән кайбер шәхесләр Ризаэддин Фәхретдинов хезмәтләрендә дә телгә алына. +Рәдүт авылы каберстанындагы ташлар төрле шәкелдә һәм би зәлештә ясалган, алар арасында сәнгать дәрәҗәсендә башкарылганнары да бар. Мондагы эпиграфик һәйкәлләрне барлыкка ки терүдә катнашкан авторларның саны уннан артык дип исәпләнә һәм алар турында мәгълүмат безгә (әлеге көнгә кадәр) төгәл билгеле түгел, шуңа күрә, хәзерге вакытта, без бу мәсьәләдә фәкать фаразлар белән генә эш итә алабыз. Бу төбәктә таш карьерлары булмау сәбәпле эпитафияләрнең күбесе Каргалы һәм Оренбург хаттатлары тарафыннан язылган (әмма ләкин бу Рәдүт авылында кятибләр булмаган дигән сүз түгел) дип кистереп әйтә алабыз (мәсәлән: кятиб Гобәйдулла бине Әхмәт бине Мәхмүд Исмәгыйлев (1862 - 1910), кятиб Сәйфеддин бине Хафизеддин әл-Каргалы һ.б.). "Таш язгучы" билгесез осталарның исемшәрифләрен, Каргалы һәм Оренбургта шул дәвердә яшәгән руханилар исемлегеннән эзләргә кирәктер. +Рәдүт авылында тикшеренү эшләребезне башкаруда зур ярдәм күрсәткән Маннур һәм Хаҗирә Абдулмәновлар гаиләсенә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. +№ 1. Ахунд Габделҗәлил хатыны Зөһрәгә куелган таш +(1822 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-мәрхүмәт әл-мәгъфурәт +2) ахунд Габделҗәлил Мөкәй у +3) глының хатыны Зөһрә Моса +4) л морза кызы вафат алтмыш +5) өч яшендә 1822 +6) үктәбер йолдызында +Ташъязманың авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасы, әлегә аның исем-шәрифләре ачыкланмаган, без аны бу мәкаләдә шартлы рәвештә "хаттат № 1" дип билгеләдек. +Якынча үлчәмнәре: 13*31*160 см. +№ 2. Бикҗан Меңләш бай кызына куелган таш (1829 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) һу әл-Хәййе әл-ләзи лә йәмүт +2) мәрхүмә мәгъфүрә +3) Бикҗан Меңләш бай кызы +4) зәүҗә морза Шаһ-Әхмәд Тәфкилүф 55 +5) яшендә маһ шәрифнең икенче көне хут +6) ның 25 нче көне 1829 сәнә бәне яздырды +7) кияве Габдеррәүф. +Ташъязманың авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасы, әлегә аның исем-шәрифләре безнең тарафтан ачыкланмаган, без аны бу мәкаләдә (шартлы рәвештә) "хаттат № 2" дип билгеләдек. +Якынча үлчәмнәре: 12*33*160 см. +№ 3. Хәлим-Җәүһәр Кылай кызына куелган таш (1832 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-мәрхүмәт әл-мәгъфурәт +2) Хәлим-Җәүһәр +3) бинте Кылай +4) хәлиләи +5) Ишмөхәммәд ва +6) фат 62 яшендә +7) каръяи Рәдүтдә +8) 1832 сәнәдә +9) гакрабда, рухына фатиха. +Аңлашыла ки, ташъязманың авторы - Каргалы яисә Оренбург остасы, әлегә аның исеме ачыкланмаган, без аны шартлы рәвештә "хаттат № 3" дип билгеләдек. +Якынча үлчәмнәре: 13*30*150 см. +№ 4. Бәлхия Нәзер кызына куелган таш (1833 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) мәрхүмә...* ...** +2) морза кызы вафат +3) 1833 сәнәдә * Бәлхия (?) ** Нәзер +Ташъязманың авторы мәгълүм түгел, шул ук Каргалы (яисә Оренбург) остасы язган дип уйланыла. +Якынча үлчәмнәре: 12*30*60 см. +№ 5. Ахунд Габделҗәлил Мөкәй углына куелган таш +(1841 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) мәркадь мәрхүм +2) ахунд Габделҗәлил +3) бине Мөкәй вафат +4) 110 яшендә +5) 1841 сәнә май. +Язу үзенчәлегенә карап: эпиграфик ядкярнең авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасы булгандыр дип әйтергә була, әлегә аның исем-шәрифләре ачыкланмаган, ул (шартлы рәвештә) бу мәкаләдә "хаттат № 4" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 8*33*65 см. № 6. Ишан, хаҗи Шаһиәхмәд Йосыф морза углына куелган +таш (1845 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-Хәллякъ +2) әл-Бакый оста +3) з әл-көлл хаҗи +4) әл-хәрәмәен +5) ишан әл-мәрхү +6) м хаҗи Шаһиәхмәд ибне +7) Йосыф морза +8) 1261 нче сәнәдә +9) маһ сәфәрнең +10) 18 нче йәүмендә +11) 88 яшендә +арткы һәм уң ягында (күпертмә язулы): ... (догалар язылган) +Сул ягында (күпертмә язулы): +1) хәер +2) дога +3) өмет +4) итеп +5) яз +6) дыр +7) гу +8) чы +9) ... +10) еддин +11) бине Нур +12) Мөхәммәд +Эпиграфик һәйкәлнең авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасыдыр, исем-шәрифләре әлегә ачыкланмаган, шартлы рәвеш тә "хаттат № 5" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 16*32*165 см. +№ 7. Ишхуҗа Ишмөхәммәд углына куелган таш (1867 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-мәрхүм әл-мәгъфүр +2) Ишхуҗа +3) бине Ишмөхәммәд +4) 72 яшендә +5) рухына фатиха +6) амин 1867 елда. +Ташъязманың авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасы, исем-шәрифләре ачыкланмаган, "хаттат № 6" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 8*30*75 см. +№ 8. Шаһгали хәзрәт Тәфкилевкә куелган таш (1875 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-мөтәвәффи +2) дамулла Шаһ(и) +3) Әхмәд ха +4) җи бала +5) сы Шаһгали +6) хәзрәт в +7) афат 63 +8) яшендә +9) 1875 +Арткы ягында (күпертмә язулы) авыр укылышлы текст. Каберташ "чалмалы" дүрткел сөтүн-багана рәвешендә ясалган. Калган ике як кабыргасында калкытып бизәк төшерелгән. +Якынча үлчәмнәре: 25*25*125 см. +№ 9. Шаһимәрдан Шаһиәхмәд хаҗи углына куелган таш +(1879 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) нәүвәрә Аллаһы мәркадь +2) әл-мәрхүм +3) Шаһимәрдан +4) Шаһиәхмәд +5) хаҗи углы +6) 78 яшендә +7) ... +Сул ягында (уйма язулы): 1879 сәнә +Шаһимәрдан Тәфкилевкә нисбәтле каберташ "хаттат № 4" тарафыннан язылган дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 9*27*100 см. +№ 10. Габделбакый Җангол углына куелган таш (1882 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-мәрхүм әл-мәгъфүр +2) Габделбакый +3) Җангол углы Тәналин +4) 1882 нче ел хут 7 ндә +Ташъязманың авторы - Каргалы (яисә Оренбург) кешесе, исем-фа милиясе ачыкланып бетмәгән, ул "хаттат № 7" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 9*28*120 см. +№ 11. Шаһ-Гыйльман Тәфкилевкә куелган таш (1892 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) Мәрхүм +2) Шаһ-Гыйльман +3) ибне мулла +4) Шаһ-Мөхәммәд +5) Тәфкилев 55 дә +6) Шаһиәхмәд хаҗи +7) нәбирәсе саратанда. +Уң ягында (күпертмә язулы): 1892 сәнәдә. +Ташъязманың авторы - Каргалы (яисә Оренбург) остасы, исем-шәрифләре ачыкланмаган, "хаттат № 8" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 20*30*160 см. +№ 12. Биби Шакирә Мөхәммәдҗан кызына куелган таш +(1894 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) Шәһре +2) Каргалының +3) мәшһүр Һибәтулла +4) ишан хәзрәт +5) хәлиләсе мулла +6) Мөхәммәдҗан кызы. +Арткы ягында (күпертмә язулы): +1) биби Шакирә +2) 62 дә маһ рәҗәб +3) 23 ндә 1894 сәнә +4) һиҗрия 1311. +Ташъязманың авторы имам вә мөдәррис Габделхак бине шәех Һибәтулла әл-Каргалый (?-1924) булуы ихтимал. +Якынча үлчәмнәре: 11*25*80 см. +№ 13. Биби Әминә Габбас кызына куелган таш (1896 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) мәрхүмә +2) биби Әминә +3) Габбас кызы +4) Шаһ-Гыйльман +5) хатыны 60 +6) яшендә 11 +7) нче августда +8) 1896 сәнәдә. +Бу эпитафия "хаттат № 8" тарафыннан язылганга охшаган. +Якынча үлчәмнәре: 11*30*140 см. +№ 14. Нәфисә Габдулла кызына куелган таш (1908 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) нәүвәрә Аллаһы +2) мәркадь әл-мәрхүмә Нәфисә бинте Габдулла хәлиләт Исхак ибне Исмәгыйль тәваффиәт фи сәнәи һ (һиҗри илән) 1326-1908... +Ташъязманың авторы "хаттат № 4" булган дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 8*38*65 см. № 15. Габделгази хатыны Мәхбүбәгә куелган таш (1909 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) сахиб һазә әл-мәркадь Рәдүд +2) карьясендә имам +3) Габдулла хәзрәт +4) Габделгази +5) углы Ишморадов +6) әнкәсе Мәхбүбә +7) мәдфүн 1909 +8) нче ел 25 нче февральдә... +Ташъязманың авторы Габдулла хәзрәт Ишморадов булуы ихтимал. +Якынча үлчәмнәре: 8*32*120 см. +№ 16. Госман Хөсәеновка куелган таш (1910 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) нәүвәрә Аллаһы мәркадь +2) Госман Гомәр +3) углы Хөсәенов +4) вафат 62 яшендә +5) 1910 нчы елда +6) 11 нче сентябрь +7) дога өмид итә +Ташъязманың авторы югарыда әйтеп үтелгән "хаттат № 4" дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 8*32*85 см. № 17. Мөгаллим Гобәйдулла Габдулла углына куелган таш +(1912 ел) +Алгы ягында (уйма язулы): +1) мөгаллим Гобәйдулла +2) бине Габдулла әр-Рәдүди +3) вафат 27 яшендә +4) ноябрь 28 ндә 1912 сәнә +5) үзенең нәзымләре +6) кешеләр шәб шәб атлаб үтерсезләр селкетеп йерне +7) онытмагыз берәү калмас бу йергә күмелми. +Уң ягында (уйма язулы): +кеше үлгәч аңа маллар гыяллар да кирәк булмас +гамәлләр изге халләр тик улыр кабер әһленә юлдаш +Сул ягында (уйма язулы): +биек шөһрәтле таулар бар җиһанда мәшһүр ирләрдәй +ләкин ирләр үлә таулар утырыб кала җирләрдәй +Арткы ягында (уйма язулы): +тәне чересә дә рухы саудыр әүвәл шаддыр йә әгълиядер +аның шадлануы әгъля вә би хакъ әмеренә багълиядер +кятиб Гобәйдулла мөэззин әл-Оренбурый +Якынча үлчәмнәре: 22*31*155 см. +№ 18. Габдрахман хәлфә Бикчәнтаевка куелган таш +(1914 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) мәрхүм +2) Габдрахман хәлфә +3) Габдессаттар углы +4) Бикчәнтаев +5) вафат 29 +6) яшендә. +Сул ягында (уйма язулы): 1914 елда +Ташъязманың авторы - Каргалы яисә Оренбург остасы, исем-шәрифләре ачыкланмаган, "хаттат № 9" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 18*40*120 см. +№ 19. Мөхәммәдкәрим Мөхәммәдләтыйф углына куелган +таш (1920 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) мәрхүм +2) Мөхәммәдкәрим +3) Мөхәммәдләтыйф +4) углы вафат +5) 60 яшендә +6) ...* сәнә майда * 1920 нче ел дип укырга кирәктер. +Арткы ягында (күпертмә язулы): +1) фи сәфәр... +2) 12 нче +3) фатиха +Ташъязманың авторы югарыда әйтеп үтелгән "хаттат № 8" булуы ихтимал. +Якынча үлчәмнәре: 11*30*120 см. +№ 20. Шәрәфеддин Килмөхәммәдовка куелган таш +(1922 ел) +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) Рәдүдле +2) мәрхүм +3) Шәрәфеддин +4) Садыйк углы +5) Килмөхәммәдов +6) 81 яшендә +7) 1922 нче ел +Ташъязманың авторы - Каргалы яисә Оренбург остасы, исем-шәрифләре ачыкланмаган, "хаттат № 10" дип билгеләнде. +Якынча үлчәмнәре: 10*32*155 см. № 21. Мөәззин Кәлямулла Мөкәевкә куелган таш (1923 ел) +Алгы ягында (уйма язулы): +1) көлли нәфсин заикател-мәүт +2) мөэззин Кәлямулла имам Газыймшаһ углы Мөкәев 69 яшен дә вафат 1923 сәнә 31 март шагбан 15. +Ташъязманың авторы билгеле түгел. +Якынча үлчәмнәре: 9*30*150 см. +№ 22. Имам Габделгафур мулла Һуд углына куелган таш +(1924 ел) +Алгы ягында (уйма язулы): +1) нәүвәрә Аллаһы мәркадь +2) имам Габделгафур +3) мулла Һуд углы +4) 1924 сәнәнең +5) февраль 12 ндә +6) 68 яшендә... +Ташъязма остасының исем-шәрифләре төгәл билгеле түгел. +Якынча үлчәмнәре: 7*26 - 30*95 см. +№ 23. Имам вә мөдәррис Габделхак Һибәтулла ишан +углына куелган таш (1924 ел) +Алгы ягында (уйма язулы): +1) мәрхүм +2) имам вә мөддәрис Габделхак бине шәех Һибәтулла әлКаргалый 1924 нче сәнә 1 нче гыйнуар (да) мәдфүн. +Ташъязма авторының исем-шәрифләре билгеле түгел. +Якынча үлчәмнәре: 11*30*115 см. +№ 24. Гобәйдулла Фәтхулла углына куелган таш +(ике өлешкә чатнап сынган). +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) нәүвәрә Аллаһы +2) мәркадь +3) Гобәйдулла +4) бине Фәтхулла +5) 65 яшендә +6) рухына +7) (фатиха...). +Ташъязманың авторы югарыда билгеләп үтелгән "хаттат № 7" дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 8*30*95 см. +№ 25. Биби Шакирә Җөмһүр кызына куелган таш +Алгы ягында (күпертмә язулы): +нәүвәрә Аллаһы мәркадиһа биби Шакирә Җөмһүр кызы Габдулла мөэззин хәляле 23 яшендә. +Ташъязманы Каргалы остасы кятиб Сәйфеддин бине Хафизеддин язгандыр дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 8*29*80 см. +№ 26. Әбүбәкер Хөсәеновкә куелган таш +Эпиграфик һәйкәл дүрт кырлы сөтүн-багана рәвешендә ясалган. +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) нәүвәрә Аллаһы мәркадиһә +2) Әбү-әл-бәкер +3) Гомәр углы Хәсәнов +4) 51 яшендә +5) ... +Ташъязманың авторы Каргалы остасы кятиб Сәйфеддин бине Хафизеддин дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 26*26*115 см. +№ 27. Хаҗи Шаһ-Сәлим Тәфкилевкә куелган таш +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) әл-мәрхүм әл-мәгъфүр +2) хаҗелхәрәмәен +3) Шаһ-Сәлим ибне +4) Шаһ-Гали Тәфкилев +5) вафат 79 +6) яшендә. +Эпиграфик һәйкәлнең авторы югарыда билгеләп үтелгән "хаттат № 9" булгандыр дип фараз ителә. +Якынча үлчәмнәре: 10*38*160 см. +№ 28. Мулла Габделхак кызы Садыйкага куелган таш +Алгы ягында (күпертмә язулы): +1) мәрхүмә +2) Садыйка мулла +3) Габделхак кызы +4) Мамина +5) (Батталова) +6) 27 яшендә +7) ... +* Һиббәтулла ишанның оныгы. +Эпиграфик һәйкәлнең авторы - югарыда билгеләп үтелгән "хаттат № 10" булгандыр дип фараз итәргә кирәк. +Якынча үлчәмнәре: 10*34*110 см. +ТЕЛЕН БЕЛГӘН - ТАРИХЫН ДА БЕЛЕР +Дария Рамазанова +Оренбург яклары миңа балачактан таныш кебек тоела. Күршебез Кәшшаф бабай җилкәсенә кечкенә, ләкин бик авыр сандыгын куеп, Оренбург якларына тегүчелек белән кәсеп итәргә чыгып китә иде. Гомумән, безнең авылда өязгә йөрү челәр шактый иде: Шәриб абзыйлар, Фазылҗан абзыйлар, Ислам абыйлар (кайсы тегүче, кайсы итек басучы) 1960 елларга кадәр өязгә йөрделәр. Өяз сүзе уезд сүзенең халык телендәге варианты. Хәзерге Татарстанның Кама аръягының көнчыгыш өлеше, көньяк Башкортстан, Оренбург яклары - Уфа өязе (Уфимский уезд) дип атала иде, соңга таба Оренбург губернасы оеша. Башкортстан татарларының тарихын өйрәнгәндә, архив материалларындагы кайбер фактларны ачыклау өчен, минем авылыбызның мөхтәрәм бабайларына мөрәҗәгать иткәнем булды. Мәсәлән, хәзерге Башкортстанның Баймак районы Юлук авылы кешеләре үзләренең бер үтенечләрендә (ХIХ йөз башы) безнең бабайларыбыз Арча даругасы Эзмә Пүкәле авылыннан килгәннәр дип күрсәтәләр. Мин авылыбызның исеме (Пүкәл) шулай икенче төрле аталып йөртелдеме икән дип баш ватканнан соң, әлеге өязгә йөрүче бабайларыбызга мөрәҗәгать иттем. Алар барысы да "безнең авыл документларда шулай аталып йөртелә иде, адресны Эзмә Пүкәле дип язмасак хат та бармый иде", дип аңлаттылар. Казан арты кәсепчеләребез шул рәвешле бөтен Урал буйларын, Оренбург далаларын иңләп-буйлап йөргәннәр, күрәсең. Идел буе һәм Оренбург далалары арасындагы бәйләнешләрнең ерак традицияләре хәзерге чоргача килеп җиткәннәр. Бу мәсьәләләр белән Көнбатыш Башкортстандагы татар сөйләшләрен, андагы татарларның тарихын өйрәнгәндә безгә архивларда (Мәскәү, Уфа, Пермь, Оренбург, Казан) шактый озак тикшеренүләр алып барырга туры килде (Рамазанова, 1984; 2001; 2002, 1996, 1998 һ.б.). +Халык күбәя, җирләр җитми башлагач Башкортстаннан көньякка таба күчеш башлана. Мәсәлән, Оса даругасы йомышлы татарлары (хәзерге байкыбаш сөйләше вәкилләре) Уфа өязе Ногай даругасы (хәзерге Кырмыскалы районы) җир ләренә күченәләр (РГАДА, ф. 248, тасв. 3, сакл. берәмл. 115, 647 б.), Казан, Ногай даругаларыннан хәзерге Стәрлетамак төбәгенә (РГАДА, ф. 452, тасв. 2, сакл. берәмл. 115, 62 б. һ.б.) күченәләр. Архивлардагы язма чыганаклар аларның Оренбург губернасы белән күрше төбәкләргә (хәзерге Стәрлебаш районы җирләренә) (Хәлекәй, Карагош һ.б. авыллар) күчүләре турында сөйли. Гомумән, Уфа өязеннән көньякка таба күчеш XVII гасыр азагында, XVIII гасыр башларында бик актив булган (РГАДА, 248, 452, 172 һ.б. фондлар). +Оренбург губернасын үзләштерүчеләрнең зур өлеше Уфа өязеннән көньякка таба, Идел буеннан көнчыгышка таба иркенрәк җирләр эзләп килгән һәм урнашкан татарлар булган. Крайда формалашкан сөйләшләрнең камышлы һәм стәрлетамак, минзәлә сөйләшләре белән аеруча зур уртаклык күрсәтүенә шул вакытта нигез салынган булырга тиеш. Планлы күчереп утыртуларга хәтле әлеге җирләрдә азмы-күпме абориген төрки халыклар да яшәгән булса кирәк. Биредә тагын нугай компонентының ролен дә онытырга ярамый. +Рус хөкүмәте тарафыннан, Урта Азия белән бәйләнешләрне үстерү, Россиянең көньякта һәм көнчыгыштагы чикләрен ныгыту максатларын күздә тотып, Орь елгасы буена башта Орск, ә 1735 елдан Оренбург шәһәренә нигез салына. Алга таба әлеге шәһәрне Самара аша Россия башкаласы белән тоташтыру күздә тотыла һәм ул юлга "Яңа Мәскәү юлы" (Новомосковская дорога) дигән исем бирелә. +Оренбург каласына иң башта татар сәүдәгәрләре чакырыла. Сәгыйть Хаялинга һәм аның белән бергә Казан губернасыннан намуслы, сату-алу итә алырдай, моның өчен матди мөмкинлекләре дә булган 200 татар гаиләсе күчереп утыртыла. Шулай итеп Сәет бистәсенә нигез салына. +1745 елгы халык саны алу материалларыннан күренгәнчә, Сәет бистәсенә (ул икенче төрле Каргала дип тә атала) Казан өязе Арча даругасыннан Муслюм Кусюмов сотнясына керә торган Мәмәт пустыше (Маметева пустышь) авылыннан Сеит (Сәет) Хаялин (ул Аид Хаялин улы була) һәм аның белән бергә Малые Сабы, Бубый, Тенекеево, Бурначи, Ст. Сабы, Адаево, Атлашево авылларыннан, Свияга (Зөя) өязе Яңа Тархан, Җөри даругасы Усюли, Алат даругасы Кумбыбаш, Ногай даругасы Старый Адам авылларыннан да күчүчеләр була (РГАДА, ф. 350, тасв. 3, сакл. берәмл. 2619). Шулай итеп, Сәет бистәсенә беренче башлап утыручыларның иң күбесе Арча даругасыннан, тагын Җөри һәм Алат даругаларыннан (Бу хәзерге Саба, Мамадыш, Кукмара, Дөбьяз районнарыннан дигән сүз) да булалар. +1743 - 1744 елларда Оренбургны Россиянең үзәге Мәскәү белән Казан аша тоташтырырга булалар. Бу юл "Большая Московская дорога" ("Зур Мәскәү юлы") дип атала башлый, поч та тракты оештырыла һәм ул трактта 20 - 30 чакрым ара калдырып авыллар утыртыла, алар ям куучыларның бистәләре дип аталалар һәм бушлай ям чабарга (почта йөретергә) тиеш булалар, рекрутлык йөкләмәсеннән азат ителәләр. +XVIII гасырның 50 нче елларында Мәскәү трактында 4720 кеше исәпләнә, шуларның яртысы татарлар була, Идел буеннан башка халыклар да катнаша (Материалы по истории Башкирской АССР. Т. IV, ч. I, М., 1956, 390 б.). Аларны "чемоданные татары" дип йөртә торган булганнар. Яңа Мәскәү тракты тирәләрен үзләштерүдә үзирекле, үз теләкләре белән килгән крестьяннар да катнаша. Оренбург өлкәсе дәүләт архивында (ГАОО) 138, 98 һәм башка фондларда төрле почмаклардан бу якларга күчеп килеп урнашучылар турында күп кенә материаллар саклана. +Оренбург төбәген үзләштерүдә нократ сөйләше вәкилләре дә катнашкан. Архив документларыннан күренгәнчә XVII йөз урталарында аларның бабалары хәзерге Әгерҗе, Актаныш төбәкләрендәге Ырыс, Салагыш, Мөшегә һ.б. авылларга нигез салалар (РГАДА, ф. 1173, тасв. 1, сакл. берәмл. 861, 23 б.). Экспедициядә йөргәндә әлеге авылларда аларның бабаларының карин татарлары булуы турындагы риваятьләр ишетергә туры килгән иде. Бу бәйләнешләр тел материаллары белән раслана. Соңга таба карин татарлары көньякка таба күчәләр. 1685 елгы документлардан күренгәнчә, Бөгелмә округы Утазы авылы кешеләре (Токтамышевлар), Бәләбәй округы Устюба авылыннан Дәүләтьяровлар (Сәгыйть Сараев һәм башкалар) үзләрен карин татарлары дип күрсәтәләр (РГАДА, ф. 1173, тасв. 1, сакл. берәмл. 642, 1, 2, 25, 74 б.; сакл. берәмл. 861, 1 б.), тагын да соңга таба аларның дәвамчылары Оренбург җирләрен үзләштерү кампаниясендә катнашулары билгеле һәм, Сәет бистәсендә халык артык күбәеп киткәч, алар Яшырган елгасы буйларына (Оренбург өлкәсенең төньяк чиге) күчереп утыртылалар. Гомумән, Оренбург җирләрен үзләштерүнең бай тарихы бар һәм бу тарихны өйрәнү дәвам ителергә тиеш. +Шулай итеп Оренбург өлкәсендә урнашып калган халыкларның этник составы Казан татарларыннан, типтәр ләрдән, мишәрләрдән торган, аларның чыгышы Казан һәм Уфа губер наларының төрле районнарыннан булган. +Социаль катламнардан түбәндәгеләр билгеле: типтәрләр, ялгызаклар, ясаклы татарлар, "чемоданные татары", йомышлы татарлар, тарханнар, башкортлар, нугайбәкләр, мещаннар, казакълар. +Шулай итеп, чагыштырмача иркенрәк булган хәзерге Оренбург җирләрен үзләштерүдә төньяктан үзирекле рәвештә күчеп килгән халыкларның да роле зур була. Моңа Оренбург өлкәсендәге сөйләшләрне өйрәнүче галимә З.Р. Садыйкова да игътибар итә . Тагын шунысын ассызыклап күрсәтергә кирәк, Уфа өязеннән килүчеләр төрле сословиеләргә караганнар: тархан, башкорт, типтәр һәм башкалар. Галимнәрнең архив документларына нигезләнеп язган тикшеренүләрендә бу сословиеләрнең саф татарча сөйләшүләре, рухи һәм материаль мәдәниятләре белән Казан татарларыннан аерылмаулары исбатлана. Шуңа күрә, биредә бу сословиеләргә карата кыскача мәгълүматлар китереп китү кирәк. +Тарханнар ясактан азат ителгән йомышлы катламны тәшкил иткәннәр. Казан ханлыгы чорында аларга тарханлык турында грамота бирелә торган булган. Алар Уфа өязенә кергәч тә тарханлыкларын саклаганнар. Ләкин башкорт җирләрендә үзенең хакимлеген көннән-көн ныгыта барган патша Россиясе өстенлекле хокукларны бетерә бара һәм, нәтиҗәдә, XVIII гасырда тарханнарның өстенлекләре, гәрчә әле җир мәсьәләсендә берникадәр роль уйнаса да, юкка чыгарыла. Халык арасында да тархан дип атау очраклары күзәтелә. +Башкортлар. Казан ханлыгы җимерелгәч, хәзерге Башкортстан җирләрендә яшәүче җирле халык, нинди милләттән булуына карамастан, башкортлар яки башкортлар-вотчинниклар дип атала башлыйлар. Казан өязенең көнчыгыш өлешендәге җир биләүчеләр Уфа ясагына (ул Казан ясагына караганда җиңелрәк була) күчкәч, шулай ук Башкирия халкы булып китәләр һәм аларга карата да башкорт дигән административ атама кулланыла башлый. Өстенлекле сословие булганга күрә, башка сословие вәкилләре дә башкорт сословиесенә күчәргә тырышканнар (бу турыда әдәбиятны кара: Рамазанова, 2002; Исхаков, 2002 һ.б.). Тархан атамасы кебек үк, башкорт сословиесе дә Оренбург өлкәсендә сирәк күзәтелә. +Типтәрләр Оренбург өлкәсендә шулай ук сирәк очрый. Күп да, нигездә, Уфа өязеннән күчеп килүчеләр белән бәйле булса кирәк. Көньяк Урал далаларында күчеп йөргән башкортларның җирләренә утыручы крестьяннарның припущенниклар дип аталулары мөмкин. Гомумән, бу җирләрдәге халыкларның тарихы җентекләп өйрәнелгән дип әйтеп булмый. +Типтәр дигән атама рәсми сословие мәгънәсендә XVIII йөз урталарында кулланыла башлый. Бу сүз фарсыча дәфтәр сүзенең халык телендә таралган варианты, аның тагын девтяр дигән варианты да архив документларында теркәлеп калган (РГАДА, ф. 1173, тасв. 1, сакл. берәмл. 1198, 3 б.). Бу атама тагын "тептярской ясак", "девтярской ясак", "окладной тептярской ясак" дип тә аталган мондый ясакны башкортлар, ясаклы татарлар түләгән. +Оренбург экспедициясе оештыру, яңа чикләрне сак лау линияләре төзү кебек әһәмиятле чаралар уздыру өчен, рус дәү ләтенә барлык ресурсларны да барлау, икътисади мөмкинлек ләрне исәпкә алу ихтыяҗы туа һәм хөкүмәт 1734 елның 31 мартында түбәндәге Указны чыгара: "всех припущенников края записывать и расправшивать, кто откуда и давно ль пришли и в подушный оклад положены ль...". Бу указ чыкканнан соң, типтәрләр аерым сословие буларак исәпкә алына башлыйлар һәм алар махсус ясак түләргә тиеш булалар. +Фәндә билгеле булганча, санап чыгылган сословиеләр ХIХ гасыр уртасыннан "башкиры из тептярей" дип атала башлыйлар. +Оренбург өлкәсендәге татар сөйләшләре +Сөйләшләрне өйрәнү тарихыннан. Татар диалектларын лингвистик география методы белән өйрәнү башлангач, Оренбург өлкәсен эченә алган квадратны яшь галимә З.Р. Садыйковага тапшыралар. Ул, күп санда экспедицияләр уздырып, бай материал туплауга ирешә. +Конкрет материалларны җентекләп анализлаганнан соң, З.Р. Садыйкова Оренбург өлкәсендә 3 сөйләш таралган икәнен ачыклый: каргалы, богрыслан (урта диалект) һәм шарлык (көнбатыш диалект), сөйләшләр эчендә урынчылыклар да аерып чыгара. Автор әлеге сөйләшләргә хас уникаль күренешләрне, оригиналь үзенчәлекләрне тасвирлап монография бастыра (1985) һәм аны кандидатлык диссертациясе итеп яклый (1986). Крайда таралган сөйләшләр татар халык сөйләшләренең 2 томлык атласында чагылыш таба. +Оренбург краендагы татар сөйләшләренең З.Р. Садыйкова тарафыннан язылган тасвирламасы "Татар халык сөйләшләре" дигән 2 томлык китапта да урын алды. +Соңгы елларда А.Я. Хөсәинова тарафыннан әлеге төбәктәге сөйләшләрнең лексик-семантик системасын анализлауга багышланган тикшеренү уздырылды һәм диссертация якланды (2015). Хезмәтнең ике зур яңалыгы бар иде. +Беренчедән, Оренбург краендагы сөйләшләрнең лексикасы система буларак тикшерелде һәм номинациянең үзенчәлекләре ягыннан сөйләшләрдәге оригиналь күренешләр ачылды. Ике диалектка караган сөйләшләрнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән күренешләр табылды, шушы төбәккә генә хас лексик берәмлекләр аерып чыгарылды. +Икенчедән, Оренбург краендагы сөйләшләр Идел буе татарларының чагыштырмача соңгырак (XVIII - ХIХ йөзләрдә) чорда күчеп килүләре нәтиҗәсендә формалашканнар, аларның элекке яшәү урыннарындагы ана сөйләшләр белән уртак үзенчәлекләре күзәтелә. Бу факторларны ачуда Институт тарафыннан төрле төбәкләргә комплекслы экспедицияләр оеш тыруның роле һәм әһәмияте зур булды. +Нәтиҗәдә, А.Я. Хөсәинова ана сөйләшләргә хас диалекталь лексиканың Оренбург краенда, ягъни яңа шартларда, төрле сөйләшләр белән үзара тыгыз контактта төрле характердагы үзгәрешләр кичерүен ачты. Мәсәлән: көнбатыш диалектка хас зәрә (таң) сүзе шарлык сөйләшендә тагын кен зәрәсе (көн яктысы) дигән синтаксик деривациягә дучар булган һәм яңа сүз ясалган. Баплы - уңган, булдыклы сүзе каргалы сөйләшендә баплану - иркәләнү мәгънәсен алган һ.б. +Автор һәр сөйләшнең үзенә генә хас булган лексемаларның да составын баета. +Биредә ана сөйләшкә хас диалектизмнар сак ланып килә: йорт - ишек алды, йабу - камыр ашлары пешерү, пикеш - чүлмәкнең бер төре, дәдәй - абзый, т'ут'ыш - түтәй һ.б. шарлык сөйләшендә, сәwәнәйле уйнау - өс киемен алыштырып танытмыйча йөрү, ушы - бу, такыйа - түбәтәй һ.б. каргалы сөйләшендә, битйаулык - сөлге, бәллү - бишек һ.б. богрыслан сөйләшендә һ.б. Шулай итеп татар диалектологиясендә беренче мәртәбә күчеп утыру нәтиҗәсендә барлыкка килгән сөйләшләргә махсус күзәтүләр уздырылды. +Бу юллар авторы үзе дә Оренбург өлкәсендә экспе дицияләрдә булып күзәтүләр уздырган иде (З.Р. Садыйкова белән 1964 елда, А.Я. Хөсәинова белән 2014 елда). Автор күрше сөйләшләрне (1978 елда Самара өлкәсендә 2 ай, 1968 - 1969 һәм 1971 - 1972 елларда Башкортстанның Бишбүләк, Бәләбәй, Стәрлебаш, Стәр ле тамак, Ишимбай, Күмертау, Мәләвез, Татарстанның Баулы районнарында 6,5 ай) экспедицияләр уздырып, җентекләп өй рәнгән иде. +Күрсәтелгән районнар Оренбург өлкәсе белән берлектә үзенчәлекле зур ареалны хасил итәләр, аларда урта һәм көнбатыш диалектларга карый торган авыллар аралашып утырганнар. +Сузыклар. Бәлки көнбатыш диалектның тәэсире белән дә бәйледер, сөйләшләрдә ачык а куллану активлык күрсәтә. +Билгеле булганча, а авазының татар сөйләшләрендә берничә варианты бар. Алар әле һаман да эксперименталь юл белән тикшерелмәгән хәлдә кала бирә. Мәсәлән, каргалы сөйләше вәкилләре арасында, нигездә Казан арты, Саба, Мамадыш төбәк ләреннән чыккан татарлар күпчелекне алып торалар. Мамадыш төбәгендә а авазы, әдәби тел белән чагыштырганда, көчле рәк иренләштерелә. Оренбург краенда бу көчле иренләшү сак ланмаган. +Көнбатыш диалектка хас ачык а шарлык сөйләшендә тот рыклы лык саклый. +Бу вариантларның барысын да З.Р. Садыйкова җентекләп күрсәтә. +Оренбург төбәге татар сөйләшләрендә иренсезләштерү тенденциясе о, ө ~ у, ү тәңгәллекләрендә дә актив күзәтелә. Мәсәлән, бер төркем сүзләрдә о ~ у ~ ы: шолай/шылай - әд. шулай, орлау/ырлау - урлау, йока/йыка/йука - йука (график. юка), йымарт/йомарт - йумарт (график. юмарт) һ.б. +Бу күренеш башка сөйләшләрдә сирәк күзәтелә торган мисалларда да чагыла: колҗаулык/кылҗаулык - кулъяулык, корка/ кырка - күркә һ.б. +Шарлык һәм богрыслан сөйләшләрендә: бөгөн/беген - бүген, көңөл/кеңел - күңел, төгөл/тегел - түгел һ.б. +Сүз уртасында б авазы алдында иренсезләштерү: чыбар/чобар - чуар, чыбалту/чобалту - чуалту, чыбан/чобан - чуан; шулай ук: ыңгай/оңгай - уңай һ.б. +Крайда о, ө һәм у/ү ирен авазларының үзара тәңгәл килүләре шактый актив күзәтелә: богаз ~ бугаз, топса ~ тупса - әд. бусага, коллану/куллану - куллану, молла ~ мулла, токмак ~ тукмак, нокта/нукта - недоуздок һ.б.; төбәкәй ~ түбәтәй, төбә ~ түбә, көзәтү ~ күзәтү һ.б. Каргалы сөйләшендә югарыда китерелгән формалар, нигездә, әдәби телдәгечә. +Бу күренешләр гомум төрки характердагы закончалыклар белән бәйле. +Көнбатыш диалекты йогынтысында формалашу а/ә авазларына ы/е авазларының тәңгәл килүенә китергән. +-ыр/-ер кушымчалы фигыль формаларында: сатырга/сатарга, сугыр/сугар, чыгыр/чыгар; үсәр/үсер, көләр/көлөр, тегәр/тегер һ.б. +Хәл фигыль формаларында: баргынчы/барганча - барганчы, күргенче/күргәнчә - күргәнче, аргынчык/аргынчак - арганчы, чыккынча/чыкканча - чыкканчы, бетергәнчә(к)/бетергенчә(к) - бетергәнче һ.б. +Кабатлаулы фигыльләрдә: баргыла - баргала, килгелә/килгәлә, йазгыла/йазгала һ.б. +Аерым сүзләрдә: йаңы - яңа, тотош/тоытыш/тытыш - тоташ, кылыну/кылану, кагыз/кийагыз/кагаз - кәгазь, сондок/сындык - сандык һ.б. +Бер төркем сүзләрдә ә ~ и, и ~ ә, э (е) ~ и тәңгәллекләре күзәтелә. Әйтергә кирәк, бу күренешнең системалылыгы табылмый һәм, күрәсең, ул ана сөйләшләргә (чүпрәле, мамадыш) хас традицион үзенчәлекләрнең тотрыклылыгы белән аңлатыла. Әлеге тәңгәллекләрнең мисаллары көнбатыш (нәк - ник, йәмерек - җимерек) һәм урта (кәбән - кибән, кәштә - киштә, мәләш - миләш) диалектларга хас мисалларда чагыла. +Аерым авылларда э ~ и тәңгәллеге очрый: энде - инде, эпи - ипи, эләк - җиләк һ.б. Шулай ук борынгы күренешләрнең берсе. +Оренбург төбәге татар сөйләшләрендә дә, гомумән Урал төбәге сөйләшләрендәге кебек, тамырдагы у/ү иренләшмә сузыкларны иренсезләштерү күренеше таралган: была - була, бысы - бусы, намыс - намус, былыша - булыша, быйак - бу як, быйау - буяу, Быгырыслан (< Богарыслан), хушбый - хушбуй һ.б. +Билгеле булганча, бу күренеш Урал алды татар сөйләш лә рендә тагын да дәвам итә: бийак < быйак < бу як, бийау - буяу, Сабан тийы - Сабан туе, сыw бийында - су буенда һ.б. +Оренбург сөйләш ләр ендә дә сузыклардагы ирен гармониясе, нигездә, саклана: тормыш, соло - солы, төлкө - төл ке һ.б. Тамырдагы ирен-ирен авазлары (о/ө) сакланса, алар ның тәэсире белән киләсе иҗекләрдә ы/е сузыклары иренләшә. +Әлеге сөйләшләргә хас ярым иренләшкән тамыр авазларның (оы/ыо, өе/еө) алдагы ы/е сузыкларына йогынтысы күзәтелми. Ассызыклап әйтергә кирәк, З.Р. Садыйкованың гаять җентекле тикшеренүләре киләчәктәге өйрәнүчеләр өчен төп кулланма ролен үтәячәк. +Билгеле булганча, төрки телләрдә сингармоник рәтләр (ачы/ әче, акрын/әкрен һ.б.) азмы-күпме кулланыла. Татар телендә дә мондый янәшәлекләр күзәтелә. Шулай да калын әйтелешле сүзләр урынына нечкә әйтелешле һәм, киресенчә, нечкә сүз ләрне калынайтуның мисаллар составы белән татар диалектлары аерылалар. Мәсәлән, шарлык сөйләшендә яки аның урынчылыкларына түбәндәге сүзләр калын вариантта әйтелә: кукай - кү кәй, йыгыру - йөгерү, кырка - күркә, кычык - көчек (әд. эт), сыл'ык - сөлек һ.б. Киресенчә: бәлчек - балчык, йәр - яр, фәйдә - файда, сәленү - салыну, кечерткән - кычыткан һ.б. +Түбәндәге сүзләр исә каргалы һәм богрыслан сөйләшендә, киресенчә, калынайтып әйтеләләр: сакы - сәке, мазак - мәзәк, табанак - тәбәнәк, шал - шәл, хаммасы - һәммәсе һ.б. Нечкә итеп әйтү: йәбешү - ябышу, чәк кенә - чак кына, көңгерт - коңгырт, шер - шыр (тоз), җән - җан һ.б. +Тикшерә торган сөйләшләрдә тагын сүз башында сузыклар өс тәлү (протеза: эчерек - черек, өтерү - төрү, эзерә - рус. зря һ.б.) яки төшү (йәңке - өяңке, йәреп йөри - ияреп, зат - озат һ.б.) күренешләрендә дә үзенчәлекле мисаллар күзәтелә. +Дифтонглар. Өй дифтонгы бер аваз итеп тә, иренсезләшеп тә әйтелә: өй > ү/ий, сүлә/сийлә - сөйлә, кү/кий - көй, күwәнтә/ көйәнтә - көянтә, үләнү/ийләнү - өйләнү һ.б. +Шарлык сөйләшенең кайбер авылларында ай, әй, уй, өй дифтонгларын бер авазга калдыру шактый системалы төс ала: ул'а - уйла, фад'а - файда, бар'әм - бәйрәм, кат'а - кайта, сал'ый - сайлый, мун' - муйын - муен, ал'әнә/әләнә - әйләнә һ.б. +Богрыслан сөйләшендә бер төркем сүзләрдә һәм туганлык атамаларында әдәби -ый/-и (й) урынына -ай/-әй дифтонглары тәңгәл килә: әпәй - ипи, песәй - песи, үгәй - үги, тәпәй - тәпи, әтәй - әти, әнәй - әни һ.б. +Каргалы сөйләшендә әдәби -ый/-ий урынына -ай/-әй әйтү чикле. +Тартыклар. Өлкәдәге урта диалект сөйләшләрендә тартык авазларның әйтелешендә әдәби телдән аерымлыклар юк. Шарлык сөйләшендә к, г авазларының әйтелеше көнбатыш диалекттагыча. Кайбер авылларда нечкә тартыклар әйтелә: кын'д'ык - кендек, т'ут'ыш - тутай, сил'ык - сөлек, йугат'ты, кыт'ыклау, Фат'их, Мус'а, Л'атифа һ.б. Нечкә тартык авазлар ике сузык арасындагы позициядә күзәтелә: баз'а - баҗа, наз'ум - тирес, Мус'а һ.б. +Тартыклар өлкәсендәге башка үзенчәлекләр төрле комбинатор үзгәрешләрне һәм позицион характердагы күренешләрне тәшкил итәләр. +Сөйләшләрдә борынгы төрки телгә хас әйтелешләр сакланып килә: керпек - керфек, тупрак - туфрак, йебәк/йепәк - ефәк, калпак - калфак, Патыйма - Фатыйма һ.б. +Алынмалардагы ф авазы да п авазына күчә: пурман - фурман, нәпсе - нәфес һ.б. Шулай да, ф авазының кулланылышы шактый актив: филтә/пилтә - фитиль, пирме/фир ме - ферма, ышкап/ышкаф - шкаф һ.б. +Кайбер сүзләрдә ф > п һәм п авазы үзе дә яңгыраулашырга мөмкин: пәлән > бәлән - фәлән, йебәк - ефәк һ.б. +Сөйләшләрдә м авазының кулланылышы белән бәйле түбәндәге тәңгәллекләр бар. +п ~ м: пич/мич, пичкә/мичкә; +м ~ б: мынан/менән - белән, малан/балан, мөре/бөре, чы мылдык/чыбылдык һ.б. +н ~ м: калын/калым, агын/агым, ынтылу/омтылу һ.б.; шарлык сөйләшендә нөгез/негез - мөгез. +м ~ н: тырмау - тырнау, җилем - җилен, үләм - үлән һ.б. +Бер төркем фонетик үзенчәлекләр яңгыраулаштыру-саңгыраулаштыру белән бәйле. +Мәсәлән, з ~ с: җиләз - җиләс, баскыз < баскыс/баскыз - әд. баскыч һ.б. +п ~ б: потак/пытак - әд. ботак, пот/пыт - бот, пөтөн - бөтен һ.б. +г ~ к: чугыну - чукыну, тыг(ы)рык - тыкырык, игенче - икенче, тугу - туку, шарлык: тугызан - әд. туксан, сигезән - сиксән һ.б. +Оренбург татар сөйләшләренә, нигездә, җ-ләштерү хас, ул й-ләштерү хас булган көнбатыш диалектка карый торган шарлык сөйләшендә дә күзәтелә, ләкин ул аффрикат аваз булып әйтелә: дҗир/йир - җир, дҗәй - җәй, дҗәйәү - җәяү, мәрҗен/ мәрдҗен һ.б. +Оренбург татар сөйләшләрендә тагын авазлар төшү, охшашлану-охшашсызлану, авазларның урыны алмашу (метатеза) һ.б. күп кенә күренешләр табыла. +Грамматик үзенчәлекләр. Оренбург өлкәсендәге татар сөйләшләре грамматик үзенчәлекләре белән әдәби телгә якын торалар, сүз төркемнәренә хас грамматик категорияләр, аларның ясалышы татар әдәби телендәгечә. +Исемнәрдә һәм алмашлыкларда икеләтелгән тартым кушымчасы куллану күзәтелә: аш урнысы - аш урыны, өй алдысы - өйалды, кайсысы - кайсы, берсесе - берсе һ.б. +Тартымлы исемнәрнең төшем килеше -ы/-е кушмчасы белән ясала: баламы - әд. баламны, йөрәгеме - йөрәгемне, суганыңы - суганыңны һ.б. +Татар теленең барлык сөйләшләрендәгечә, кеше исемнә ре кыскара һәм аларга и/ый, ич, ит һ.б. шундый иркәләү-кече рәй тү кушымчалары ялгана: Сәйфи - Сәйфетдин, Хайбыл - Хабибулла, Ибәт - Ибәтулла, Фәткыл - Фәтхулла, Фәйзүш - Фәйзулла, Калук - Хәлимулла, Йарук - Ярулла, Хамык - Хәм дия һ.б. +Зат алмашлыкларының юнәлеш килеше еш кына нечкә вариантта ясала: миңә - миңа, сиңә - сиңа. Каргалы сөйләшендә тагын мийә/мийа, сийә/сийа. Бу вариантлар дөбьяз, бәрәңге, Урал тирәсе татар сөйләшләрендә таралган. +Стәрлетамак сөйләше территориясе белән күрше районнарда, ягъни богрыслан сөйләшендә юнәлеш килеш икеләтелгән кушымчалар белән ясала: миңарга - миңа, сиңарга - сиңа. +Күрсәтү алмашлыкларының составы ягыннан Оренбург татар сөйләшләре күрше сөйләшләргә якын тора: мыни, маный, мынагынак - менә, шарлык сөйләшендә ана сөйләшләргә (Чүпрәле, Кузнецк һ.б.) хас формалар саклана: шандый/шонди - әд. шундый, шансы - шунысы, шалай - шулай һ.б. +Каргалы сөйләше ушы алмашлыгын куллану буенча татар теленең борынгылыкны саклый торган касыйм сөйләше белән уртаклык күрсәтә. +Мынау/мынаwы - менә ул, анау/анаwы - әнә ул алмашлыклары Урал төбәге, лаеш сөйләшләрендә дә бар. Бу формалар нугай этносы катнашлыгында формалашкан сөйләшләргә хас. +Юнәлеш килештә икеләтелгән кушымчалар куллану күрсәтү алмашлыкларында да күзәтелә: мынарга/мыңарга - моңа, тегенәрдән - тегеннән һ.б. +Нәрсә сорау алмашлыгының нәстә, нәстә(кәй), нийәстә, нийәр сә(кәй), нәмәрсә һ.б. вариантлары күзәтелә. +Калай - ничек, нинди: Калай матур өйләре - Өйләре нинди матур. Чийәләре эре калай - Чияләре нинди эре һ.б. +Шарлык сөйләшендә борынгы кар'ы алмашлыгы сакланып килә. Аның вариантлары көнбатыш диалектта киң таралган, бу яктан шарлык сөйләшенең бигрәк тә Пенза мишәрләре сөйләше белән уртаклыгы күренә. +Исемнәр һәм сыйфат сүз төркемнәренең ясалышы һәм кулланылышы татар әдәби телендәгечә. +Фигыльләр. Билгеле булганча, фигыль сүз төркеме үзенчәлекләргә иң бай категорияне тәшкил итә. +Кабатлаулы фигыльләр шарлык сөйләшендә көнбатыш диалекттагыча (баргакла, укыкла, сүләкли һ.б.), богрыслан һәм каргалы сөйләшләрендә урта диалекттагыча (баргала, укыштыр, сөйләштер) ясалалар. +Урал төбәге сөйләшләренә хас -ыңкыра/-еңкерә (эшнең ким яки артык дәрәҗәдә үтәлүен белдерә) формасы да актив кулланыла. +Хәзерге заман хикәя фигыльнең II зат берлек санда тарихи чыганак варианты саклана: барасын - әд. барасың, күрәсен - күрәсең, китәсен - китәсең һ.б. +Хәзерге заман хикәя фигыльнең III зат берлек саны -дыр/-дер, -тыр/-тер (< бор.-төрки торыр, себер диалектларында -ты/-те, мордва-каратай сөйләшендә -т) кушымчалары ала: Йогрып чып китәдер (китә) дә хатны өстәлгә выргытадыр (ыргыта) һ.б. +Киләчәк заман хикәя фигыльнең икенче зат күплеге -сыгыз/ -сегез кушымчасы белән ясала: куйарсыгыз - куярсыз, белерсегез - белерсез һ.б. Әлеге форма татар теленең үзәк (казан арты, бәрәңге, керәшен һ.б.) сөйләшләрендә дә, Урал төбәге (минзәлә, бөре һ.б.) сөйләшләрендә дә билгеле. +Оренбург өлкәсе татар сөйләшләрендә хәзерге заман хикәя фигыльнең аналитик формасы да бар: -а/-ып йат- - а/-еп йат-. Мәсәлән: Эшкә китеп бара йатам - Эшкә барам. Көтү кайтып йата - Көтү кайта. +Бу форма эшнең шушы моментта үтәлеп торуын белдерә. +Тикшерә торган сөйләшләрдә үткән заман формалары да та тар әдәби телендәгечә: -ты/-те; -ган/-гән; -ган иде/-гән иде. Мәсә лән: Мин монда туган, монда үстем. Ул үрәнгән иртә торырга. +Дәвамлы үткән заман әдәби телдәге кебек -а иде, -ыр иде, -адыр иде, -а торган иде аналитик формалар белән белдерелә; билгеле киләчәк заман -ыр/-ер, категорик киләчәк заман -ачак/ -әчәк кушымчалары белән формалашалар. +Сөйләшләрдә боерык фигыль, теләк фигыль формалары әдәби телдәгечә ясала. Шарлык сөйләшендә, богрыслан сөйләше территориясенең мишәрләр һәм урта диалект вәкилләре катнашлыгында формалашкан авылларда көнбатыш диалектка хас -ак кели, -гы кели һәм урта диалектка хас -асы килә формалары, сөйләшләрнең үзара тәэсир итешү шартларында, контаминацияләшкән вариантлар барлыкка килгән. +-асы кили: күрәсем кили - әд. күрәсем килә, ашасы киләми - ашыйсы килми. +-ма кел-; барма кели - барасы килә, укыма келим - укыйсым килә. +-ырга келә-: китәргә кели - китәсе килә, сатып алырга келисезме - сатып алмакчы буласызмы. +-ырга телә-: сүләргә тели - сөйлисе килә яки сөйләмәкче була. +-ырга ит-: чыгаргайтә - чыгарга тели яисә чыкмакчы була. +-мак бул-: ашыкмак була - ашыкмакчы була, үрәнмәк була - өйрәнергә тели яисә өйрәнмәкче була. +Урта диалект сөйләшләрендәге кебек үк, каргалы һәм богрыслан сөйләшләрендә дә -асы/-әсе, -малы/-мәле, -ышлы/-ешле формалары актив кулланыла һәм төрле мәгънә төсмерләрен белдерәләр: хәл фигыльләрнең дә (-а/-ә, -ып/-еп, -ганчы/-гәнче, -гач/-гәч һ.б.) Оренбург татар сөйләшләрендә төрле фонетик һәм семантик вариантлары табыла. +Затланышсыз фигыль формалары (-ырга/-ергә, -у/-ү) белән дә без тикшерә торган сөйләшләр ана сөйләшләргә якын торалар, күрше камышлы, минзәлә, стәрлетамак сөйләшләре белән дә зур уртаклык күрсәтәләр. +Китерелгән күзәтүләр турында З.Р. Садыйкованың хезмәтендә (1985) бай һәм әтрафлы анализ бирелгән. +Лексик үзенчәлекләр. Оренбург өлкәсен һәм күрше регионнарын үзләштерү тарихына багышланган хезмәтләрдән аң лашылганча, крайга төрле төбәкләрдән төрле этно-социаль төркемнәрдән булган татарлар күчеп килеп утырган, алар арасында катлаулы үзара тәэсир итешү процессы барган. Нәтиҗәдә төрле сөйләшләргә хас диалекталь күренешләр катнашлыгыннан торган диалекталь сүзләр системасы да формалашкан. +Туганлык атамалары ике системаны чагылдыра. +Урал төбәгенә хас вариантлар: әнә(й) - ана, әнәй - әни, мама, инәкәй - әникәй, әтә - ата, әтәй - әти, каргалы сөйләшендә әннә - әни, әттә - әти (икеләтелгән вариантлар - борынгы формалар, алар чуваш, карачай-балкар, бабатөрки чорындагы хеттлар телләрендә теркәлгән). +Йола, уен атамалары: билге бирү - якын туганнарны чакырып уздырган мәҗлес, шунда кодаларга кызны бирергә ризалык билгесе итеп сөлге бирәләр, аткылану - төркемнәргә бүленеп уйнау, урта чартау - алга таба сикереп-сикереп уйнау, титак лы - классиклы уен, зәрә йасау - сабантуй алдыннан йомырка җыю (чагышт.: мамадыш сөйләшендә зәрә итү - 1) тау башына чыгып йомырка тәгәрәтеп уйнау; 2) сабан туена йомырка җыйганда әйтелә торган такмакның беренче сүзләре: зәр-зәр-зәрәгә...). +Кеше белән бәйләнешле сүзләр. Әгъза атамалары, нигездә, әдәби: баш, кул һ.б., уч табаны - әд. уч төбе (чагышт.: аяк табаны, ягъни бу ике әгъзаның функциясе кайчандыр бертөрле булган), урта тийәк - урта бармак, айак бите - аяк башының өске ягы (чагышт.: чабата чырайы - минз., чабата бите - минз., камышлы, мамадыш һ.б.), дөбә кабыргасы - астагы кыска кабыргалар һ.б. +Зыңкар - авыру, чир, башка сөйләшләрдә билгеләнмәгән, гозер - зәгыйфьлек, кимчелек. Күргәнебезчә, әлеге алынмалар сөйләшләрнең специфик үзенчәлекләрен тәшкил итәләр, алар мәгънә функцияләре белән дә аерылалар, чагышт.: мам. гозер - үтенеч. +Шөкәтсез - ямьсез, чәм - хурлану, көнләшү, анкау - ахмак, комкүз - комсыз, кырку - коры (мам. кырку - озак кайнап ачкылт тәм кергән аш турында), әлекәй - аумакай, кеше сүзенә бирешә торган һ.б. +Хуҗалык эшләре һ.б.: кәртә - абзар, лай өй - саман өй, пикеш - чүлмәкнең бер төре, запраткы - шәл җебен эрләгәндә, эчкә кертеп калдырыла торган җеп, утар - мал ябу урыны һ.б. +Хайваннар дөньясы: оргач/ыргач - сарык (ана булганы), ала ат, бурлы ат, чал ат - ат төсләре, кырка - күркә, әнәч - тавык булачак чеби, казайак бака - күл бакасы, багара - кызылтүш, сырка - байбак, рака - кысла, пупуп - һөдһөд, бакашар - соры челән, хәүле - челәннең бер төре, чәкелдек - йомранның бер төре, сагаwык - укра һ.б. +Күргәнебезчә, бу лексик-тематик төркемдә үзенчәлекле, специфик диалекталь атамалар күп табыла. +Үсемлекләр дөньясы: кыр кишере - җонлы бәрәңге (бутень клубненосный), казчәй - сөтле билчән, сүwәрби/сийәрби (< рус. свербига) - ачы какы, йара үләне - бака яфрагы (мам. шулай ук), дүңгелди - песи борчагы, дурман - тиле бәрән орлыгы; карагай - нарат, чаган - өрәңге, бүтәкә - русча белоус, майран - дүләнә һ.б. +Кием-салым: хөрти - җиңсез камзол, wәл - мамык шәл, чарык - күн аяк киеме һ.б. +Аш-су: бөкөри - зур пирожок, чагышт.: кмшл. - шулай ук, паштик - пирог, самбуса - бөккән, чокорча - ачы камырдан творог белән пешерелгән пәрәмәч, көләчә - көлчә, кыйгыча - кош теленең бер төре, уралма/уратма - рулет, пичунка - көлдә пешкән бәрәңге, шеш - туй мәҗлесенең тәмам булуын белдереп бәлеш өстенә махсус утыртып куелган камыр кисәкләре һ.б. +Каргалы, богрыслан, шарлык сөйләшләре буенча тупланган бай фактик материаллар тугандаш телләрнең, аерым сөйләшләрнең үзара тәэсир итешүе закончалыклары, күчешләр нәтиҗәсендә барлыкка килгән сөйләшләрнең, ана сөйләшләр белән үзара мөнәсәбәте кебек, теоретик мәсьәләләрне тикшерү өчен әһәмиятле чыганак булачак. +Сөйләү үрнәкләре +Әңкәй бәгрем Әңкәй, бәгрем, өзлөп сагынам сине, Изге нурлар тулган йөзләрең. Белсәң ийе ничек күрәсем килә, Шәфкәт нуры тулган күзләрең. Күз алдымнан китми синең гәүдәң, Шундый ачык сыман күренә шул. Ә йөзөңнән, моңсу күзләреңнән Шундай матур нурлар сибелә шул. Озаккамы болай айырым йәшәү, Озаккамы сузылыр сагынулар. Гөмөр үткәнлеген сөйли-сөйли Тагын күпме сулар агырлар. Тиздән мин сине кочармын, Йәшле күзләреңдән үбәрмен. Йомшак сачләреңне сыйпый-сыйпый Кайттым, әнкәй бәгрем, дийәрмен. Күпме нечкә хисләр, изге уйлар, Нинди сизгер йөрәк аларда. Бала-бала дийеп көйә-көйә, Аналарның саче агара. Кайчан синең мәрхәмәтле кулың Сачләремнән йомшак сөйәрләр, Кайчан мине үпкән йомшак иреннәрең, Кайттыңмыни, балам, дийәрләр. Кичләремдә чак-чак күзем йомсам, Күз алдыма килеп басасың. Хыйалыма кереп ураласың, Ә уйансам миннән йугаласың. +Ана күңле И дусларым, шигыр йазам, Йокыларымдин уйанам, Матур кошларга карата. Күгәрчен кагынганга. Шигыр йазып уку минем Бу шигырләрне йазамын, Кайгыларымны тарата. Бәбекәйемне сагынганга. Тирәзәгә килеп кунды, Тугыз ай күтәреп йөрдөм, Йәшел түшле матур чыпчык. Йегермик ай сөт имездем, Балаларымдин айрылып калдым Суwыкларга туңдырмадым, Кереп халемне белүче йук. Сине үстергән анаң бит мин. Өй артында матур гөлләр Тугыз ай күтәреп җөрдөм, Сайрарсың шунда кунып. Тугач ак сөтөм имездем, Шулай гөмөр узар инде, Бу ни гәҗәп, бу ни хикмәт, Бер күрергә зар булып. Баладин катылык күрдем. И матур кош, миңа иптәш, Бала анага бик татлы, Сандугач, кил, җир кипкәч, Тугач бар җирләрен пакли, Безгә күрешүләр кайдинде, Бу ни гәҗәп, бу ни хикмәт, Җырак җирләргә киткәч. Ана күңлен бала тапмый. Ишегалдым карама, Алар үлсен дисәләр дә, Тукыран килеп чукый. Wакытсыз кермиләр гүргә. Балаларымдин айрылгач, Бу ни гәҗәп, бу ни хикмәт, Китә икән тәмле йоко. Ананы сөймиләр бер дә. И тукыран, түшең чобар, Догада утыра үзе, Канатың икән зәңгәр. Йәше белән тула күзе, Балаларың бергә булса, Бу ни гәҗәп, бу ни хикмәт, Шунда икән бөтөн йәмнәр. Бар да йалган ана сүзе. Исем китә тукыранга Ни сачсән, шуны урырсын, Коро агач чукыганга. Дигәннәр бит бороңголар. Җөрәкләремә җал була, Ана догасы мәкбүл дийеп, Шигыр йазып укысам да. Хәдис бардыр пигәмбәрдин. Менә тагы исем китә, Үлем ачылары күреп, Күгәрчен гөрләwинә. Балам, сине китердем мин. Шигыр йазмый ниләр йазыйм, Аwыр, кыйын чакларында, Җөрәкнең дөрләwинә. Балам, сине үстердем мин. Суwык, балам туңмасын дип, Гөлнөң кошо гөлгә куна, Өстөгөзгә җабар ыйым. Күңел кошо ирер бала. Балам ачка үлмәсен дип, Күрәсең, ходай көдрәте, Ыризыклар табар ыйым. Үсеп җиткәч кулдан ала. Атаң үлеп йәтим калгач, Бала булгач, җана бәгре, Көмәндә күтәреп йөрдөм. Китәрә йәшлекнең кәдрен, Бу ни гәҗәп, бу ни хикмәт, Сагыш белә тула садрым, Баладин катылык күрдем. Сабыр бирсен үзи алла. Үләргә халләрем җиткәч, Бала дийеп сүзем бетмәс, Халемни сорамый балам. Йөрәкнең кайгысы китмәс. Бала бәгре каты икән, Гакылы һәм һушың кермәс, Бәхиллек сорамый миндин. Сабыр бирсен үзи алла. Балам, дидем, балам, дидем, Бала гөмөрне уздырыр, Башымның гакылы бетти. Җөрәк майыңны сыздырыр. Балам бик шәфкәтсез булды, Ни шатлыктан да биздерер, Анага катылык итти. Сабыр бирсен үзи алла. Әйа балам, йөрәк парәм, Кызыл булмаса иде, Ики күзем дәхи карам, Сачелеп тормаса иде, Синең йөзең күрер өчөн, Бери әҗәл, бери фәркәт, Диwаналар булып парам. Бу ике булмаса иде. +ЕЛЛАР ҮТКӘН ХАЛЫК ЙОЛАСЫ +Оренбург сөйләшләрендә халык традицияләре +һәм фольклор (этнолингвистик аспектта) +Флера Баязитова +Оренбург өлкәсе Евразиянең үзәгендә, көнчыгыш белән көнбатыш кисешкән бөек ефәк юлы өстендә утырган. Әлеге өлкә төньяк-көнбатышта Татарстан, төньякта Башкортстан Респуб ликасы, төньяк-көнчыгышта Чиләбе өлкәсе белән, көнбатышта Самара, көньяк-көнбатышта Саратов өлкәләре белән, көн чы гышта һәм көньякта Казакъстан республикасы белән чикләнә. +Оренбург өлкәсе Россия Федерациясенең зур регионнарыннан санала. Биредә татар культурасының күренекле шәхесләре турында тарихи истәлекләр саклана. Мәсәлән, Шарлык районы Мостафа авылында герой-шагыйрь Муса Җәлил туып үскән. Авылда аның истәлегенә бик зур мемориаль-музей ачылган. Оренбург та Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар драма театры эшли. +Бу төбәкнең табигате бай һәм үзенчәлекле. Биредә дәвалау үзенчәлекләре белән танылган Соль-Илецк (Тозтүбә) тозлы күле бар. +Оренбург өлкәсе - күпмилләтле, биредә 126 милләт яши. Күп өлешен бөтен өлкә буйлап сибелгән татар халкы алып тора. Төбәктә 150 меңнән артык татар яши, барлыгы 88 татар һәм 63 катнаш авыллар бар. +Оренбург өлкәсендәге татар сөйләшләрен беренче булып Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдә бият һәм сәнгать институтының тел белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Зидә Рәшит кызы Садыйкова өйрәнде. +Зидә Садыйковага моңа кадәр беркем тарафыннан да өйрәнелмәгән Оренбург татарлары сөйләше кандидатлык диссертациясе темасы итеп бирелә. Ул Оренбург өлкәсендәге 70 ләп авылны монографик планда да, "Диалектологик атлас" төзү өчен дә лингвистик география методы белән өйрәнеп чыга. Озак еллар экспедицияләрдә йөреп, авыл халкы белән аралашып бик күп материаллар туплый. 1985 елда аның "Говоры оренбургских татар" дигән фәнни китабы басылып чыга. Әлеге хезмәт җәмәгатьчелек кулына кереп, әйбәт бәяләмә алгач, 1986 елда шул ук темага (кушымталар: 50 картадан торган атлас, шәл бәйләү үрнәкләре һ.б.) кандидатлык диссертациясен яклый. Аны да аспирантура курсы үтмичә, төп эшеннән аерылмыйча яза. Зидә Садыйкованың тикшеренүләре нәтиҗәсендә бу зур территориядә татар теленең ике диалекты (урта һәм мишәр) сөйләшләре таралган булуы ачыклана. +Оренбург өлкәсендә таралган җирле сөйләш үзенчәлекләре башка төрки телләр белән мөнәсәбәттә өйрәнелә. Мәсәлән, башка диалектларда күзәтелмичә, бары тик Урал һәм Сакмар буйларында яшәүче Оренбург татарлары сөйләшләрендә генә кулланыла торган -акай (-әкәй) формалы сыйфат фигыльнең күп кенә угыз һәм кыпчак телләрендә дә кулланылуы ачыклана. Бу борынгы сыйфат фигыль формасы Себердә таралган төрки телләрдә дә күзәтелә. Аннан тыш -акай формалы сыйфат фигыль (киләкәй кеше - килә торган кеше, пешерәкәй әби - пешерә торган әби) төрек, гагауз (-ка), якут (-аай, -маай), кыргыз, алтай, хакас, шор, тува, тофалар, чулым-татар (-гай, -кай, -багай, баай), кырым татарлары, каракалпак, карачай-балкар, караим (-гай), казах (-кай) телләрендә актив кулланыла. Болар барысы да җирле сөйләшләрне башка төрки телләр белән бәйли торган фәнни ачышлар булып тора. +Зидә Садыйкова үзенең тикшеренүләрендә лексик үзен чәлекләрне тематик яктан, башка төрки телләр белән чагыштырып өйрәнүгә дә зур өлеш кертә. Аның тарафыннан, беренче ләр дән булып, Оренбург өлкәсе өчен характерлы булган кәҗә мамыгын эшкәртү, шәл бәйләү терминологиясе, бизәк атамалары һ.б. фәнни әйләнешкә кертелә. +Халык традицияләрен саклау һәм үстерү, культура казанышларының синтезын булдыру, халыкларның дуслыгын ныгыту хәзерге заманның приоритетлы бурычы итеп куела. Төрле халыклар арасында икътисади һәм сәяси килешүләр белән генә түгел, рухи байлыклар белән дә уртаклашып яшәү сорала. +Бүгенге көндә туган телебез саегып бара дип саналган чорда халыкта сакланган һәр лексик берәмлек язылып, күтәре леп, текстлар, иллюстратив материаллар белән бергә киләчәк буыннарга тапшырып калдырылырга хаклы. Тематик төркемнәрне өй рә неп чыгу нәтиҗәсендә бик тә әһәмиятле борынгы катлам - сүзл әр һәм сүзтезмәләр, лексик-семантик "оялар", терминнар күтә релә. Алар исә тарихи лексикология, тарихи этнография һәм тарихи фольклор өчен дә бик зур хәзинә. Кадерен белгән кешеләр, рәхмәт әйтеп, тиешле урында файдаланырлар дип у йлыйбыз. +Гаилә йолалары. Туй +Йаучы +- Элек йаучы булып бер ир кеше килә иде. Бер балагын өскә күтәргән, берсен төшергән. Йаучы икәнен шуннан беләләр инде. Ул бер көн генә килми әле, кат-кат килә. Тегеләр риза булганчы килеп йөри. Җайлап сөйләшә. +Менә минем үземә бер атна йөрде йаучы. +"Мин бер зур йомыш белән килдем, кызыгызны сорарга килдем", - ди (Мостафа). +Сөлге бирү +- Кыз йагында риза булсалар, сөлге бирәләр. Сөлгене иңенә салып, кайтып китә инде йаучы. Көтеп торалар кайтканын ( Мостафа). +Башкода, башкодалый килү +Башкодалый киләләр йегетнең ата-анасы. Менә миңа килделәр. Әнийем атʹа: "Тизерәк мен пич башына". +Канʹана-канʹатага күренү йук кушылмича. +- Башкода килә. Йастык салалар. Түргә менеп утыра. Бер балагы күтәргән (Яңа Муса). +Киңәш +- Бер килгәндә генә бирмиләр ризалыкны. Агай-эне белән киңәш кирәк. Киңәшеп бирергә риза булалар (Яңа Муса). +Билге, билге бирү +- Кызның билгесен бирәләр. Билгегә пирчәткә, битсеберләр (сөлге), шарфлар бәйләгән, ак шәлләр, кулйаулык чиккән (Яңа Муса). +Билге күрсәтү +- Кийәү йортында билге күрсәтәләр (Яңа Муса). +Көн куйу +- Көн куйарга киңәшәләр. Касʹы көнне туй (Яңа Муса). +Кодалашып йөрү +- Йаучы килеп кызны килешкәч, кодалашу башлана. Кодалашып йөрү булды бездә. Сөлге алганнан соң кыз йагы да, йегет йагы да йакын туганнарын чакырышып, кодалашып йөрүне сөйләшкәннәр. Биш пармы, ун пармы йөрешә. Кара-каршы шулай чакырышалар. Бер көнне бер кодада, икенче көнне икенче кодада ашта буласың. Шулай иттереп бер йарты ай ашта йөрисең. Кодалашып йөргәндә йакшы атларга утырып урам әйләнгәннәр (Мостафа). +Кодаларга җырлау +Иртән торып тышка чыгам, +Йәшәрә суганнарым. +Йәшәргән суганнар кебек +Йәшәгез, туганнарым. +Аллар булганда гына, +Гөлләр булганда гына, +Күтәрелә күңелләрем +Бергә булганда гына (Мостафа). +Туй атлары +- Кыш көне бит туйлар. Чаналы атлар. Атлар бизәлгән. Битйаулыклар, кыңгыраулар элгән. "Җидешәр ат белән килгәннәр", - дип сөйләделәр (Мостафа). +Бирнә, бирнә тарату +Йаучы килеп кызны килешкәч, бирнә бирүне сөйләшәләр, бирнә тараталар. +Бирнә таwар: күлмәклек, шәл, шарыф, наски, бийәләй. +Менә кодагый йагында унсигез кеше була икән, мин унсигез кешегә бирәм таwар, күлмәклек таwар, шәл, шарыф, наски, бийәләй. Үзем бәйләгәнне бирәм (Мостафа). +Өшәнчек +- Өшәнчек белән килә йәш килен. Битҗаулыгы, тастымалы, өйгә эләргә чаршаwы була. +Күпертеп чиккән намазлыклар булды. +Күпертеп чиккән мендәрләр булды (Тукай). +Кул өшәнчеге: - Йәш килен үз кулы белән өләшә, бийәләй, шарыф, кулйаулык, йанчык. "Кул өшәнчеге өләшә", - диләр (Т укай). +Элү +- Килен төшә. Бийеменә сөлге элә, таwар элә. Сөлге чикмәгән бездә (Сарманай). +Өйгә элү +- Өйгә эләргә алып бара төшкән йортына. Тәрәзәсенә челтәр, караwат өсләренә йабарга. +Түр йурганы алып бара. +Ап-ак кийезен дә алып бара. +Кәштәгә (киштәгә) күтәреп куйу: +- Өй эченә кәштә куйып, йастыкларын, йурганнарын кәштәгә күтәреп куйа торганнар ыйы (Мостафа). +- Таwар фәрдә, тәрәзә фәрдә: - Дүрт тәрәзәлек таwар фәрдә алып бара. Тәрәзә фәрдә элә, таwар фәрдә элә. +- Чыбылдык, мендәр кабы (мендәр тышы): - Чыбылдык элә сәке кырыйына. Мендәр кабы алып бара. Мендәр кабы икене алып бара. Чигүле түгел, теккән генә (Рәдүт). +Ызба бизәү +Ызба бизәү - килен әйберләре белән өй бизәү. +- Кызның әйберләрен китереп, таwар китереп ызба бизиләр. +Битйаулыклар (сөлгеләр), мендәр каплары белән олы йакка да, бәләкәй йакка да чаршау эләләр (Рәдүт). +Кийәүлек, кийәүлек әзерләү +Кийәүлек - кияүгә бара торган кыз әзерләгән әйберләр: бирнә, өйгә элү, кием-салым һ.б. +- Кийәүлеккә дип әзерли кыз. Кийәүгә, кийәү йегетләренә, өйгә эләргә әзерли. +Өйгә кергәч тастымал бирә. +Наски, пирчәткә бирә кийәүгә, кийәү йегетләргә. +Пута: - Пута бәйлиләр кийәүгә. Утыз-кырык күздән, английский вязка белән бәйлиләр путаны. Кийәүгә бүләк. Кийәү биленә бәйли путаны (Рәдүт). +Билбугычлы күлмәк кийәүгә. Җылы ыштан, пирчәткә әзерли кыз. Кийәүгә күлмәк, йакалар кайулы (Мостафа). +Кызлар йаны +Кызлар йаны - туй алдыннан уздырыла торган мәҗлес. +- Кызлар йаны дип киләләр җыйылышып. Җырлыйлар, бийиләр, кереп чәйләр эчеп чыгалар. +Хәзер менә йегетләр дә килеп тула кызлар йанына (Каргалы). +Ишек баwы тоту, кийәү пәкесе +Кийәү йегете белән кийәү килә кыз өйенә. Шау-гөр килеп капканы биклиләр, ишек баwына басалар малайлар. +Кийәү туй көнне килә. Ишек баwы тотучылар була. Ишек төбендә торалар. +Кийәү ишек дөбердәтә. Аңа әйтәләр: +Сикереп төштем бакчага +Бастым бакыр акчага +Без апайны сатмыйбыз +Биш тин бакыр акчага. +Ишек баwы - бер сум, +Безнең апай - мең сум, +Пәкең булса - кисеп кер, +Пәкең булмаса - көтеп тор, +Акчаң булса - түләп кер. +Шуннан кийәү пәке бирә малайларга. Ишек баwын пәке белән кисеп керә була инде, йәнәсе (Сарманай). +Кийәү пәкесен чәкчәкигә кадый +- Чәкчәки чыгаралар. Өстенә әйбер йаккан. Аны бийи-бийи чыгаралар да ачалар. +Чәкчәки чыгаргач, кийәү пәке кадый чәкчәкигә. Ул пәкене кәйнешләр ала. +"Чәкчәки нык каты, пәкесе үтми", - диләр. +Ничә пәке кадый кийәү. Зур бүләк булган шул кийәү пәкесе (Кабан). +- Кийәү пәкене чәкчәкигә кадый. Ничә малайы бар, әллә ничә пәке кадый (Мостафа). +Чәкчәкигә пәкеләр кадый кийәү. Ничә пәке кадый? +Ничә ир малайы бар, шуның хәтле пәке кадый (Чишмә). +Бүлмәгә бару +Бүлмәгә бару - кияү белән кызның икесе кавышкан көнендә хәл белергә бару. +- Бүлмәгә бару булды. Бер киленне билгелиләр. Ул боларны карап, чәйләр эчертеп тора. Килен белән кийәү икесе генә утыралар. +Әшнәләрен чакыралар хәл белергә дип. Кем нәстә алып бара. Падарык бирәләр килен белән кийәүгә (Рәдүт). +Йәш килен токмачы, килен салмасы +- Йәш киленгә токмач җәйдертәләр дә аның токмачын берәү килеп йырта. Токмачын йыртсалар, йәш килен аны йаңадан басып җәйәргә тийеш була. +Токмач йырткан кешегә күчти (күчтәнәч) бирү: +- Кулйаулык булды инде күбесенчә, үзебез чигеп әзерләп куйдык. Токмачны йырткан кешегә күчти булды ул (Каргалы). +- Салма йәйдерәләр, кистереп карилар. Wакмы кисә (Яңа Муса). +Йәш киленгә су йулы күрсәтү +- Йәш киленгә су йулы күрсәтүләр булды элек. Миңа менә иремнең сеңлесе күрсәтте. Ике митыр тасма бирдем, йефәк тасма. Кызлар чәчләрен тасма белән үреп, бантиклап куйалар ыйы. +- Су ташу ул йәш киленнең зур эше булып торды инде. Иртүк, таң башыннан су ташып куйабыз. Сакмар суwына төшәбез иртүк, алтышар көйәнтә су алып кайтабыз (Каргалы). +- Килен төшерәләр. Ике бидыра, күwәнтә әзерләп торалар. +Су йулы күрсәткәнгә кайын сеңелләргә кулйаулык, пирчәткә бирә килен (Яңа Муса). +Тел йәшерү +- Тел йәшерү булган әwәле. Канʹата белән сүләми. Килен түр гә үтми, бусагадан атлап керми. Ишектән генә бирә чәйне (Яфар). +- Бийем-бийатадан узмадык. Алар кушканны гына эшләдек. +Бийатай белән әз генә сөйләшә килен (Чишмә). +Айакчылар +Айакчылар - туйда хезмәт күрсәтүчеләр, пешекчеләр һ.б. +- Айакчылар була туйда. Кем нәрсә булдыра, шуны пешереп китерә туйга. Алар табын әзерли, саwыт-сабаларны йуwалар, кунакларны карилар. +Туй беткәч инде хуҗа булган кеше айакчыларны чакырып үзләрен кунак итә, хөрмәтли, рәхмәт әйтә. +- Айакчылар ике йакта да була. Алар йардәм итүчеләр. Алардан башка туй булмый. +- Киленнәрне айакчы итеп куйалар. Менә күршеләрнең тәүге кызын биргәндә айакчы булдым. +Айакчы булган кеше җырлап та бирә туйда: +Әй, илаһи, илаһи, +Тагын бер кат илаһи. +Каwым-кабиләгез белән +Йаратамын, билләһи (Яфар). +Кулсебергеч +Кулсебергеч - кул сөрткеч; тастымал. +- Айакчыларның алйапкычына кулсебергеч кыстырган. +Ару кулсебергечләр тотып йөриләр айакчылар. +Кунакларга да кулсебергечләр куйалар алларына (Яфар). +Кодаларның пималарына (киез итекләренә) +сөйәк салу +- Туйда йәшләр, унөч-ундүрт йәшлекләр дә күп була. Алар са маwыр кайнатып, булышып йөриләр, айакчылар була инде алар да. +Шунда менә шайартып кодаларның пималарына сөйәк салалар ыйы. Кайсына казның ботын, кайсына канат салалар. +"Карале, минекенә ничек салганнар", - дип көлешәләр ийе (Мостафа). +Киңәш ашы +- Киңәш ашында киңәшәләр. Кем нәрсәне пешерә туйга. Киңәшкә җыйылып киңәшәләр (Мостафа). +Аш китерү +- Туйга аш китерәләр. Ун пар булса ун аш, унике пар булса унике аш килә. Ике күмәч, утызлап җәймә, ләwәшләр, пешкән пар казлар, чәкчәк, бәлешләр килә. Зур күмәчләр салалар кабартып. +Туйга чакырылган һәрбер кеше аш алып килә. Ит, бәлеш, күмәч (Мостафа). +"Менә йөз таба аш килде" дип сөйләгәннәр. +- Безнең Мостафада туйга җәймә, күмәч, ләwәш, катлама салалар. +Башта салма чыга, аш, ит белән бәрәңге. Казны турыйлар (Мостафа). +Ашларны күчтәнәч итеп бирү +- Туйда ашларны күп китерәләр. Ул ашларны туганнарына тараталар күчтәнәч итеп. Өйләренә алып китәләр. +Май ашы +- Май ашы әтелә. Хазер менә пәрәмәч әтәләр. +"Йакшы кабарган май ашлары", - әтәләр (Яфар). +Аш эчү +- Туйда аш эчәбез. Түгәрәк токмач салалар ашка (Чишмә). +Чәлпәк +Туйга кырык чәлпәк алып бара идек тәүдә. Күкәйгә генә камыр басып, аны йока гына итеп җәйә. Зур казанга салып, майда гына пешереп ала. +Сындырып куйалар чәлпәкне, дүрт кешегәме, ике кешегәме (Яфар). +Бәлеш +Бодай бәлеше пешерәбез. Бодайны төйәбез, аны сөткә салып зур казанда пешерәбез. Бодай тәмле булып пешә. Шул бодайны бәлеш эченә сала. Бәлешнең бөкесен алып май сибәләр. Бик тәмле була (Чишмә). +Катлама +- Катлама ул күмәч камырыннан. Җәйәбез дә пешереп алабыз. Берсе өстенә берсен куйып, майлап пичтә пешерәбез. Иң өстәге катламаны бизиләр ийе (Мостафа). +Пилмән +- Кичкелеккә пилмәнгә чакыралар кодаларны. Өч көн пилмән ашаталар. Өч көн мунча керә. +Кийәү пилмине +- Кийәү пилмине пешерәбез wак кына итеп. Ит күп, башмаклар суйабыз туйга (Яфар). +Кийәү пилмәне +- Кийәү пилмәне бик wак була. Бер агач кашык, шул кашыкка биш пилмән сыйа торган ыйы. +- Зур бабай дип йөртә торган ыйык әтәйнең дәдәсен. Менә аларның пилмәне бер кашыкка биш пилмән сыйа торган ыйы. Зур пилмән йасасалар "бака хәтле пилмән йасаганнар", - дип әйткәннәр. Пилмәннәр эре булса, ул гәйеп булган. Күп wахыт кирәк булса да, кич утырып зур-зур тәпәннәр тулы пилмән йасап катырып куйганнар туйга (Мостафа). +Әби кимагы +- Әби кимагы дип кийәү акча сала кимакка. Кийәү кимагы, дип күчтәнәч белән килә кийәү (Яфар). +Кыстыбый +- Кыстыбыйларын күп пешердек. Бәрәңге эчле кыстыбый пешерәбез (Яфар). +Кыйгача +- Кыйгачалар, күмәчләр куйылган табында чәй эчәбез (Чишмә). +Самбуса +- Бәрәңге самбусасы пешерәбез. Сөткә суды, тоз салып камыр басасы. Бәрәңгене айырып пешерәбез. Бәрәңге өстенә суган, ак май, тоз салып изәбез йакшы гына итеп. Камырны токмачка җәйгән кебек җәйәбез дә дүрт кырлы итеп, өстенә бәрәңге йагып пичтә пешереп алабыз (Сарманай). +Җәймә +- Безнең Сарманайда җәймәне күп пешерәләр кунакка да, туйларга да. Йарты литыр сөткә бер күкәй, тоз салып камыр басасың да шуны йегерме биш кисәккә бүләсең. Шул кисәкләрне нә зек кенә итеп җәйәсең дә йанып торган пичтә пешерәсең. Ул ут йалкынында бик тәмле булып пешә пичтә (Сарманай). +- Җәймәне дүрткә бөклиләр дә, шуңа каз итен урап, кодаларга бирәләр ийе. Табында шулай коданы сыйлыйлар ыйы (М остафа). +Чөче җәймә +- Безнең Йафарда чөче җәймә пешерәбез. Белен пешерәбез дә каймак белән шәкәр, ванилин салып крем йасап, шул белен өстенә канат белән сөртәбез. Кунакка чөче җәймә куйабыз сабан туйында. Нәзек йәймә пешерәләр туйларга күп итеп (Яфар). +Катлама +Чөчели катлама пешерәбез, ачыли катлама. +Ләwәш +- Туйларга ләwәшне үзем пешерәм. Дүрт таба ләwәшкә: 1 кг. сливочный маргарин, бер кг. шикәр, бер кг. он, бер л. сөт, ун күкәйдән камыр басам. +Шушы камырдан эченә йә чийә, йә күрәгә салып пешерәм (Каргалы). +Кош теле, лакша, чумар +- Кош теле, лакша дип күкәйгә генә басып майда пешерәбез. Кайсы кеше бал да сибә. +- Бер табак кош теле пешереп бара туйга. +Чумар - өзеп сала токмач камыры (Биктимер). +Тәңкә токмач, бәлеш +- Туйларда тәңкә токмач салып шулпа куйалар. Шулпадан соң бәлеш, каз ите белән (Каргалы). +- Кабак бәлешен өлешләп кисәләр (Чебенле). +Салма +- Камырны өзеп, салма салабыз (Чишмә). +Пашкит +- Пашкит салалар туйга алтышарны. Өстенә павидло йагып пешерә, бизәкләп. Шуны туйда ашаганнан соң бүлгәлиләр дә алып кайтып китәләр күчтәнәч итеп (Үрге Чебенле). +Шишара +- Әче камырны кабарталар да җәйеп, шакмаклап кисеп майда пешерә. Шул шишара була (Үрге Чебенле). +Төш өсте +- Әчегән күмәч камырын түгәрәкләп җәйеп, көлчә итеп пешерә. Шуның өстенә күкәй белән сөтне тугылап сөртә дә пичкә тыга. Икенче йагын әйләндереп пешерә дә каймак сөртә. Нык тәмле әйбер була (Үрге Чебенле). +Питырач, бәләкәй күмәч +Питырач - төче күмәч. +- Тары оныннан питырач пешерәбез казан төбендә. +Питырач - чөче камырдан була, хәйергә пешерәләр. +Эләннән дә питырач пешергәннәр тирмән тартып. +Бәләкәй күмәч - аны хәйер өчен пешерәләр. Питырач дип төчедән пешереп хәйер бирәләр (Яфар). +Чүрәк +Чүрәк - вак күмәч. +- Чүрәкләрне зур таба белән пешерәбез. Чүрәк өстенә җәймәләр куйабыз. +Чүрәкләрне урап пешерәбез. Ул wак күмәч була инде (Яфар). +- Коръән ашында күчтәнәчкә чүрәк тараталар, хәйерләр бирәләр. Чүрәк ул күмәч кебек wак кына була, табада кабара. Өстенә кукай сөртәләр, тмин сибәләр (Яңа Муса). +Баwырсак +- Баwырсакны эре итеп пешерәләр бездә. Күкәйгә генә басалар камырны (Сарманай). +- Кийәү йегете белән кийәү киләләр кичен. Алар килүгә кыз өйендә баwырсак пешереп әзерләп торалар. Ул баwырсак баллаган баwырсак булмый. Аны очраган бер кешегә тараталар кыз нә селләре. Шулай кийәү килгән көнне тараталар (Үрге Чебенле). +Баллы баwырсак +- Ә туйга инде баwырсакны баллап катыралар ыйы. +"Терсәк буйы булсын, бийек булсын, - дип, чүмәлә-чүмәлә баwырсак булды (Сарманай). +Кийәү ашы, чәкчәк, чәкчәги +- Кийәү ашына кыз йагыннан чәкчәги китерәләр. Шунда инде кийәүгә өс-баш, пирчәткә, шарыф, күлмәк тә килә. +Чәкчәги - йегетләр үзләре генә утырган мәҗлесне шулай әйтәләр. Кийәү ашыннан соң була ул. Кыз йагыннан бир гән кийем нәрне кийенеп утыра кийәү. Йегетләр күп булып җыйы лып утыралар. +- Чәкчәк мәҗлесе, диләр. Ул йегет йагында була. Кыз йагыннан чәкчәк пешереп җибәрәләр. +Чәкчәк, чәкчәги +- Чәкчәкне wak кына итеп кисеп пешерәләр. Туйларга пешергәндә бийек итеп пешерәләр: +"Терсәк бийеклеге булсын", - дип бийек чәкчәкләр пешереп куйалар (Сарманай). +- Чәкчәги - иң атаклы аш. Кыз йагыннан алып чыгалар икешәр патнус чәкчәги. +- Токмач кебек итеп кисеп пешерәләр. Бүләк салалар. Бер туйга җиде патнус чәкчәги. +Ләwәш +- Алма, чийә, кузгылдактан ләwәшләр пешерәләр туйга, кунакларга. +Тутырган таwык +- Таwык суйсалар, таwыкны тутырып пешерәләр ийе. Суйалар, әйбәтләп йуwалар, эчен чистарталар. Кайнарламыйлар. Тиресен итеннән айыралар да ике арага күкәй белән каймакны тугылап салалар, унар-унбишәр күкәй салалар. Бәйләп куйалар аны җеп белән. Ул бик зур булып, кабарып пешә матур булып. Безгә, балаларга, бүлеп бирәләр. Аwыл зур, бер өйдә бишәралтышар бала була иде. +- Таwыкны йолкыйбыз. Йыртырга йарамый. Тиресен куптарабыз итеннән. Түшен нәзек энә белән тегәбез. Бугазыннан тутырабыз күкәй белән сөтне, каймакны тугылап. Әзрәк тоз салып. Бәйләп куйабыз да сүрән генә утта пешерәбез. Әзрәк пешкәч энә белән төрткәләп эченнән һаwасын чыгарабыз. Йарылмасын дип (Кылчым). +Каз турау +- Казны табында турыйлар. Иң элек кийәү турый башлый. Шулай тийеш. Ул казны турарга инде бер гәйрәтле генә әбигә бирәләр. Майлары агып тора, бөтен кеше карап көтеп тора. Аны менә Гәлийәнең зурнәсе Мәхүп әби турый торган ыйы күбрәк. Берәү турый, берәү таратып тора. +Ә кодаларга каз итен җәймәгә төреп бирәләр ийе. Бер җәймәне дүрткә бөкләп, эченә каз ите салып бирәләр табында (М остафа). +Каз бүлү +- Бер казны кырыкка бүләләр ашта wак-wак кына итеп. Пар каз була туйда (Чишмә). +Кодагый күчтәнәче +- Кодагый алып килә пар каз, чикчәги (Рәдүт). +Кыстыбый +Кыстыбыйларны күп пешердек. Тары эчле кыстыбый. Бәрәңге эчле кыстыбый (Яфар). +Күмәч йабу +- Күмәч йаптык. "Күмәчем чыкты, чәй эчәргә керегез", - дип ча кырган күршеләрен (Яфар). +- Күмәч йапса, табагач, ухват, кучаркаларын алып тора күршедән. "Синеке чыксын, мин алырмын", диделәр. +Күмәч пиче бар, алты күмәч сыйа. Колмак белән пешерәбез күмәчне (Чишмә). +Йылы күмәч хәйере +Йылы күмәчне хәйергә күршеләргә кертергә тырышканнар әбиләребез. +"Йылы күмәч хәйере - корбан чалган белән бер булыр", - ди. (Кылчым). +Кырынды күмәч +Кырынды күмәч - күәсне кырып алган камырдан пешерелгән күмәч. +- Күмәч салганда кырынды күмәч салып хәйергә илтәләр ийе. Кырынды ул күәстә йабышып калган камырны кырып шуннан пешерелгән кечкенә күмәч. Бер әйберне дә әрәм итмәделәр элеккеләр. +Күмәч салган сайын әни шул күршеләргә һәркайсына кырынды күмәчен хәйер күмәче итеп биреп җибәрә торган ыйы. Шул кырынды күмәче, хәйер күмәчен төргән тастымал өстенә моннан шырпы да салып җибәрә торган ыйы. Шундый ырымы булган инде, күрәмсең. Шулай кешедән кәм йәшәмәдек (С арманай). +Үрә +- Пийала шиша белән бодайны йарабыз да үрә пешерәбез. Күрше әбине чакырабыз үрә ашарга (Султакай). +Өйрә +- Кул тирмәнендә тартабыз бодайны, бер учтай гына йарма була. Өйрә итеп аш эчәбез (Биктимер). +Тары төйү +- Тары төйәбез киледә. Ботка пешереп ашыйбыз (Биктимер). +Талкан, "талканы коры" +- Бодайны йуwасы да казанга салып пешерәсе. Пичкә табалар белән тыгасың. Ул пичтә кибә. Кул тирмәне белән йарасың. Пешергәндә суга май саласың. Шуны түгәрәкләп куйасың, балаларга бирәсең. +"Талканы коры" дигәнне ишеткәнең бармы. Талкан майны йарата ул. Кырыс, усалрак кешене дә әйтәләр бит "аның талканы коры" дип (Султакай). +Дурочмак +- Дурочмак пешерәбез ак эремчектән, өстенә күкәй сөртәбез (Каргалы). +Кәкүрткә +Кәкүрткә - бөккән. +- Ат кузгалагыннан кәкүрткә салалар табага әwәләп. Түгәрәкләп шикәр сибеп пешерәләр. Кәкүрткә итеп салдым, диләр (Кылчым). +Үсемлекләр, җиләк-җимешләр +- Җиләкне күп җыйдык. +Җир җиләге, кайын җиләге күп була бездә. +Менә быйыл корылык булды, йаңгырлар йаумады җәй буйына. +Быйыл җиләкләр темәләнгән дә кипкән, күдергән җи ләкләрне. +Үткән йыл кучалап җыйдылар җиләкне. Бер бидерә җиләк бер адым җирдән, күз ачып йомганчы тула бидерә (Яфар). +- Карлыган, йалан карлыганы, бөрлегән, миләш җыйдык, ка мырлык, гөлҗимеш җыйдык. Мәләш кагы койдык (Мостафа). +- Карагат кагы, алма кагы, миләш кагы койдык (Тукай). +- Шомырт күп була. Кара шомырт үсә. Кызыл шомырт үсә. +Шомыртны җыйып киптереп, кул тирмәнендә тарттык. Кышкылыкка бик шәп була. Кайнар суга болгатасың да шикәрләп куйасың табынга (Биктимер). +Чийә, майлы чийә ашадык. +- Йаланнан кыр чийәсе җыйып алып кайтабыз, салкын суда йуwабыз. +Сары майны кайнатып чийә өстенә койабыз. Ул инде бозылмый. Кышкысын әйбәт була (Кабан). +- Ашакайын ашаган үләннәрне. +Бибекә үләне, песәй үләне, кәҗә мөгезе, андыз җыйабыз. +Куйан тубылдыгы - төбендә бәрәңгесе була (Чишмә). +Ашый торган үләннәр дә күп үсә. +Кымызлык, сийәрби, кузгалак, йуwа, тау кыйары, балтырган ашадык. +Ашка турап ашый торган үләннәр халыкны ачлыктан саклап калдылар (Сарманай). +Камыш тукмагы була башында. +Ашый торган ыйык камыш (Сарманай). +Кырмалау тамыры була, кучаны була кырмалауның. Шуны ашадык. Ул әрекмән инде казанча (Султакай). +- Тубалдык үсеп чыга. Ак чәчкә ата. Бәрәңге тубылдыгы диләр. Ашадык (Сарманай). +Балтырган ашы, балтырганлы умач +- Май айында балтырган ашы пешереп эчәбез. Умач уwабыз күкәй белән, ашка салабыз. +Каймаклап, катыклар салып балтырган умачы ашыйбыз (Биктимер). +Алабута оныннан умач +- Алабута оныннан умач пешереп ашадык. Ул кап-кара умач инде, ашы да кап-кара була алабутаның. Ул кара орлыклы була алабута. +Катык катып ашадык. Катык салсаң, ашарга була ул алабута умачын (Сарманай). +Алабута питырачы +- Алабута оныннан питырачлар пешердек бик тырышып. Әзерәк сөт белән майың булса, әзрәк оның булса ул да ашарлык була. Алабута питырачын да күршеләр белән бүлешә торган булды. Халык бик тату, дус йәшәде (Чишмә). +Өшегән бәрәңге кимагы +- Йаз башын җирдән бәрәңге казырга чыга идек. Ул көздән калып кар астында кышлаган өшегән бәрәңге була инде. Шуны берәр бидыра казып, эзләп алып кайтабыз. Тапсак - куwанышабыз әле. +Шул казып алган чергән бәрәңгене чичтартып, кабыгын алып әрчеп түгәбез. Булса - он кушабыз, май салабыз, тоз салабыз. Пичкә йагып бәрәңге кимагы пешерәбез. Күрше-тирәне чәй эчәргә чакыра идек. Шул өшегән бәрәңгедән пешергән кимак белән гөрләшеп чәй эчә идек (Султакай). +- Йаз башын туңган бәрәңгене казып җийабыз. Аны киптерәбез дә кул тирмәнендә тартабыз. Оны булса он кушып кимагын пешерә (Яфар). +- Йылак кели башлый элекеләрне искә төшерсәң. +Җеназа +- Җеназада Наҗийә җыwа. Кайсы йортта мәйет, бөтен аwыл килә. Хайер илтәләр, төнәтергә киләләр. +Төне буйы, йорт тулы, ызба тулы кеше утыра. +Төнәтүчеләр төне буйы утыралар. Күрше-тирә төнәтү че ләрне чәй эчәргә чакыра. +Дисбе тартып утыралар әбиләр. Зиратка чакырмыйчы, үзләре белеп, ишетеп баралар. Саwаплы ул зиратка бару. +Мәйет озаткач, энә сабаклап өләшәләр. +Өчесе, җидесе, кырыгы була. Кырыгына хәтле йасин укилар (Яңа Муса). +Хатем ашы +- Хатем ашына иң алдан салма пешереп куйалар, ит куйалар, йәймә, баwырсак. +Ашка хатле коръән укилар, хайер тараталар бөтен халык. +"Әрwах өчен", "әрwахлар рухына". +Әрwахларны онытырга йарамый. Атна көн, йома көннәрне хайер тараталар. +Эчәкәй кешегә хайер бирергә йарамый. +Лә илаһа дигән сүзне +Укик китаплардан алып. +И, туганнар, амәл кылик, +Ахирәтне искә алып (Яңа Муса). +Даладагы серле ташлар +Утырткан таш +- Йафар аwылыннан йырак түгел бер таш бар. Ул кеше бийеклеге таш. Утырткан таш дип йөртәләр. Аны аударганнар машина белән төртеп. Шуннан соң менә үзләре аварийәгә очрап бә релеп үлделәр ул кешеләр. +Ул ташны кабат утыртып куйдылар. Ул таш элек коршаган урын булган диләр. Дин таратып йөргән кеше үлеп калган. Әнийемнең әнисе шылай сүли иде. Сезнең аwылда шынди таш бар, уратып куйыгыз ул ташны дип. Йәпәк кенә таш ул, кеше бийеклеге. +Аwылдан чыкканда тигез урында ул таш. Элеке зур иде, озын иде. Хәзер инде йиргә иңә. Дин таратып йөрүче булган диләр (Яфар). +Киле таш +- Аwыл кырында шундый зур таш, таудан чыгып тора. Ул ташка элекеләр исемнәрен йазганнар. Таш өстенә әзрәк чокырлар чокыганнар. +"Кошларга эчәргә су җыйылып торсын". Шуны Киле таш дип атаганнар (Яфар). +Утарташ +Утарташ - ул тау. Чишмәсе бар. Йаңгыр теләргә чыгабыз. +Утарташ - бийек тау. Шунда күл, бик тирән (Кабан). +Кыр җәнлекләре, йорт хайваннары +- Кылганны далалар булды бездә элек. Ап-ак чәчәк ата, чайкалып утыра далада кылганнар. +Кыр җәнлекләре күп бездә. +Кыр кәҗәләре, кыр куйаннары күп. +Куйанны төлкеләр ашый. +Кыр чучкалары, бурсыклар, бүреләр бар. +Кыр песәйе - рысь бар Чагыл тауда. +Бурсык аталар аучылар. +Бурсык итен үпкә аwыруыннан ашыйлар. Бурсык ул тамырлар белән туклана, җир тәме килә бурсык итеннән. Кайсы җирең аwыртса, шул җирен ашарга ди бурсыкның. +Пошилар да күп бездә. Пошиның бәбиләп йатканын күрдек. Ул йаман үкерә икән бәбиләгәндә. Усал була икән. +Поши ул мөгезе белән түки, имгәтә. +Бүреләр дә килә аwылга. +Менә Нурҗиһанны сарык тәкәсе түкәде. Шул сарык тәкәсен төннә бүре килеп алды. Сарай эченә төшкәннәр бүреләр. +"Мине түкәгән өчен бүре алды сарык тәкәсен", - диде. +- Менә күршеләр бүре баласын алып кайтканнар. Төннә шул бүре баласының анасы, ана бүре килеп, кыйыкчадан (түбәдән) төшеп, бөтен сарыкларны буwып киткән, үч алган баласы өчен. +Көзәннәр, әрләннәр, йомраннар күп. +- Көзәнне тиресе өчен тоталар. Ул сасы була, итен ашамыйлар. Капкан белән тоталар. Тиресе кыйбат була көзәннең. +- Әрләннәр таwыкларны буwалар (Яфар). +Йомран тоту +- Йомраннар элек бик күп булды. Сызгырып утыра ул йомран, ойасыннан чыга да. +Йомран тотарга чыгалар кар китә башлауга ук. +Йомранның ойасын табып, ойа тишегенә карлы су салалар. Тишек авызында берәү тора. Йомран шул тишегеннән атылып чыга. Чыккан көйенә эләктереп алалар waқ кына йомран балаларын. Кулны да тешли инде ул эләктергәндә. +Йомран ул көздән ойасына иген ташып, башаклар ташып куйган була. Кышлый шуны ашап симереп йата. Йазга чыкканда ул бик симез була. Тик ашап йаткан инде ойасында. Шул йомраннарны менә йаз көне тотып ашадык. Күп кеше йарата йомран итен. +Йаз көне без шулай шаwа-шаwа йомран ашадык. Таба тулы майы чыга пешергәндә. Кар әз генә ачыла тау башында, менә шул чагында тоталар йомранны, бик тәмле аның ите. Жареный таwык та андый тәмле булмый. +Йомран ите чөче була икән ул, чөчкелтрәк ул ашарга. +Алдан тозлап куйарга кирәк икән аны, йомран итен. +Шундый күп ашадык йомран итен. Тау башында тотабыз йомранны, кар китә башлаганда. +Тау башында шул чагында кичке уйын да була инде. Без балалар йалан айак йөгерешәбез (Сарманай). +Атлар утлап йөри +- Бүреле тау артында атлар утлап йөри. Бер йараткан атым бар ыйы, Зәрә исемле. Әти шуны аwызлыклап бирә дә атланып китәм. Атларны алып кайтып сарайга йабам. "Әти атларны йаптым" (Мостафа). +Рабучи атлар +- Рабучи атлар айырым тора. Аларга ашарга печән, салам, солы салабыз. +Чабыш атлары +- Чабыш атларын айырым ашатып торалар сабан туйларына. Атны йараткан кеше генә ат чабышына чыга ала (Яфар). +Кырыкмыш +- Кырыкмышларны күп карадым. Йигәргә йараганчы кырыкмыш була ул атлар. +Атның ике йәшлеге кырыкмыш дип атала. Сарайда тотабыз кырыкмышларны. Эрәнмәгәннәре тибеп җибәрә (Яфар). +Тай +- Тайлары үзләренә башка була. Аларны үзе бер кеше карый иде. +Башмак +Башмак - бер йәш тулган бозау була. Сугымнарга әйбәт була башлыклар. +Азбар +Азбар - әд. абзар. +Карды - ачык абзар. +- Азбарга кыш көне йабабыз, йәйгелеккә кардыга чыгарабыз (Яфар). +Өмәләр. Күмәк эшләр +Кийез басу +- Кийез басарга өмәгә чакыралар. Алты-җиде җыйылып барабыз. +Җон түшәүче +- Җонны аны тигез итеп түшәргә кирәк. Бер оста кешене җон түшәүче итеп куйалар кийез басканда. Бөтен аwылга йөртәләр оста итеп кийез түшәүчене. +Кийез түшәүче +- Кийез түшәүче дә бик белеп кенә түши кийезне. Иң башта чүперәк җәйеп куйа да шуның өстенә түши җонны. Җон өстенә җылы сулар сибәләр дә шуны әйләндерәләр. Бераздан ачалар, тагын су сибәләр, басалар. +Ике көчле кеше кирәк +- Ике көчле кешене кырыйга куйалар. Көчле кеше булмаса, кийез бүлтәйеп чыга. Шуңа көчле кешене кырыйга куйалар. +Уртадагылар +- Уртадагылар җырлый-җырлый тәгәрәтәләр кийезне. Ул керешә башлый. +Кийез басу - кыш көне +- Кийез басу ул кыш көне була бит. Шул кийезне кисәү агачларына элеп, мәкегә (бәкегә) чайкарга алып китәбез. +Бидерәләр (чиләкләр) белән өстенә су койабыз боз өстенә җәйеп. Кийезебез ап-ак була торган ыйы. +Кийез - тоташ ак җоннан була +- Бездә кийезне тоташ ак җоннан гына бастылар. Кыш көне басабыз бит күберәк. Боз өстенә җәйеп, мәкедән (бәкедән) су алып җуwабыз. Шулай өстенә су Койып торабыз. Күп кеше булгач аwыр эш түгел ул. Шап-шап иттереп әйләндерәбез, шапылдатып кагабыз да алып кайтып хуҗага тапшырабыз. +Кийез басучыларны сыйлау +- Хуҗа инде сыйлый кийез басучыларны. Итен, ашын пешерә хәл кадәренчә. Коймагын, кыстыбыйын пешерә. Итне шулпалап бирәләр. Бал куйалар (Мостафа). +Көзге йон +- Көзге йоннан кийез бастык, көзге йон кирәк. Йазгы йон керешми ул. +Йонны теттерәбез, түшибез +- Көзге йонны теттерәбез дә түшибез. Ләписең йонны, тигез булсын. Өстенә кан'ар су сибәсең. Ул тигезләнергә тийеш. Сирәк йиренә йон өстисең. +Чүперәкне өтөрәсең дә катат' итәсең. Йон керешкәнче тәгәрәтәсең. +Кийез безнең ак йоннан, ак кийез бастык. Кырыйына кара йон белән йазып куйасың исемеңне. +Урдыкка (сәкегә) кийез җәйү +- Түрдә урдык (сәке). Урдыкка да кийез җәйәбез. Урдык ул сәке була инде карича. Ак кийез бөтен ызбаны йактыртып тора, матур булып (Яңа Муса). +- Йоннарны кич утырып ийылып тетәләр. Идәнгә иске-москы чүперәкләр, чаршаулар җәйәләр дә йоннарны чүперәкләргә түшиләр. Йон өстенә су бөркиләр, йылымса су. Тагы урыйлар. Бераз баскач сүтәләр дә тагы су бөркиләр. Биш-алты катын әүмәләтәләр. Карилар, тигез генә барамы. Тигез булмаса, тигезлиләр. Шул күгә йәйеп кенә киптерәләр. Керләнсә, су буйында йуwалар. Ап-ак кийезләр була торган ыйы (Султакай). +Кийездән ойоклар кидек +- Кийез ойок ул пимадан да йылы була (Султакай). +Кийез басу +- Кийез бастым килен булып төшкәчтен. Көзге йонны теттерәләр. Сарык йоны көзге йон кирәк. Йазгы йон басылмый ул. +Шул йонны түшибез тигез иттереп. Өстән дә, астан да чүпе рәк белән каплыйбыз. Берничә кеше җыйнала. Урыйлар. Тигез барырга тийеш. Биш-алты кеше шушылай итеп басалар, тәгәрәтәләр. Көзге йон үзе керә бара, үзләнә, таралмый. Чүперәктән төшерәләр, сулыйлар да тагын басалар (Тукай). +Кийезне күп кулландык. +- Ак кийезне сәкегә җәйдек. Идәнгә дә ак кийез җәйдек. Элек өстәп дигән нәстәкәй булмады ул. +Кунакны да ак кийез җәйеп идәнгә утырттык, табын йа садык. +Үлгәч тә кешене ап-ак кийезгә урап зиратка илтәләр (Тукай). +Мамык өмәсе +- Мамык өмәсенә агай-эне, күрше-тирә ийыла. +Кәҗә тарагы: +- Кәҗә мамыгын тарап алалар. Мамык ул кыш башында ук күтәрелә, йамбарда күтәрелә. Шунда иң йакшы мамык була. Фиврал, март, апырилләргә калса, мамык кылы белән чыга. Кылын чүпләсе була мамыкның. Кәҗә тарагы була, кәҗә мамыгын тарарга йасалган була. +Мамыкны тетәсең. +Айалый идек элек (Султакай). +- Дыркынныйлар хазер энәле тарак белән. Бүген мынарда, иртәгә анарда. +Берәү дыркынный, берәү эрли орчык белән. +- Киләп йасыйлар. Берсе ката йепне орчык белән. +Шәл башлыйлар бәләргә. +Берәү кайма бәли, берәү урта бәли (Султакай). +Мамык айалау +Мамык айаларга кулалмаш +- Әниләребез мамык айалый иде. Менә сезгә барып мамык айаласак, алар да безгә килеп мамык айалыйлар иде. Шулай кулалмаш йасап мамык айаладык (Каргалы). +Дебет айалау +Дебет айаларга кулалмаш +- Дебет айаладык. +Айага тыгалар дебетне дә айалыйлар. +Бер көнне беребез дебетен, икенче көнне икенче кешенең дебетен айалау булды. Кулалмаш йасадылар (Каргалы). +Дебет тарак +- Дебет айаладык тарак белән. Дебет тарак белән дебет айаладык. +Хәзер шапылдык белән шапылдаталар. Дыралкы диләр шапылдыкны. +Дебет кыллау +- Дебетне кәҗәдән тарап алабыз да кыллыйбыз. Кылын чүплибез, йуwабыз, эрлибез (Каргалы). +Дебет өмәсе, шәл бәйләү +Дебет айалау +- Энәле айа була, йегермеләп камыт энәсе кебек. Дебет айалыйбыз. Айалаганда бер төйене, бер нәрсәкәйе дә калмый. +Бер-ике кеше айалап утыра, бер-ике кеше эрли. +- Дебет айаларга өмәгә йөрдек. +Кийезгәк дебетне теттерәләр. +Дебетнең түбере чыга, аны теттергәндә кала аламасы. +Шулай ташлакай түбере чыга айалаган дебетнең. Шул ташлакай түбердән дә бийәләй бәйләделәр, наски. Ул ташлакай инде, бәйләделәр әниләр (Кылчым). +- Үзем шапалатам (айалыйм) дебетне. Үзем эрлим, катлыйм, чиратам, бәйлим шал. Шал бәйләп, сатып көн күрдек. +- Эштән кайтабыз. Өмәгә әйтәләр дебеткә. Анда утырып, дебетне эрләп, катлап кайтабыз. Аннан хуҗа үзе бәйлиме, кешегә биреп бәйләтәме, шәл бәйли. +Мин өмәгә барсам, теге кеше дә миңа килә кулалмашка. Шулай кулалмаш йасап йөри торган ыйык. Бер-ике кеше айалап утыра, бер-ике кеше эрли (Кылчым). +Шәл сату, күчти алып кайту +- Бер-беребезгә шәлләр бәйләп йөрдек. Аны сатарга йөрдек Ырынбурга, Шарлыкка. Сатып кайткач куwанабыз. +- Күчти алып кайтабыз шәл сатып. Күчтисез кайту йук. Балалар көтеп тора. Кәнфит, алма алабыз балаларга (Сарманай). +Кулалмаш +Чит бәйләргә кулалмаш +Чит - ул шәлнең чите. Шәл чите бәйләдек бер-беребезгә кулалмашка барып. +Кайма бәйләргә кулалмаш +- Кайма - эшәлнең чите. Без, бала-чагалар, кешегә кайма бәйләдек. Үзебезгә кирәк-йаракка акча эшләдек. +Чәй эчереп җибәрә кулалмашта. +Күмәч пешкән, чәй кайнаган (Яңа Муса). +Җитен, киндер эшләре +Элән (< рус. лен) - җитен. +- Элән чәчәбез. Аны йолкыйбыз да суга салабыз. Илтеп йәйәбез. +Эләнне мунчага күтәреп киптерәбез дә талкы белән талкыйбыз. Киндер тугибыз. +Мошко (< мордва. киндер). - Мошко да чәчтеләр. Аны йерләп йеп йасадык, ойоклар бәләдек (Яфар). +Зилем әйләнү, зилем уйнау +Зилем әйләнү - яз көне су ташыганда җырлап, түгәрәк әйләнеп уйнаулар. +Шарлык районы Яңа Муса авылында: +- Күпер төбендә уйын өсте. Йаз башы су акканда төшәбез. Менә монда гына күпер. Шунда гармуннар белән төшәләр, каракаршы әйтешәбез. Кул белән тотынышып зилем әй ләнәбез. +Зилем-зилем зиләйлән, +Кашың кара, күзең кара, +Орчык кебек бер әйлән. +- Зилем уйныйлар, тауда йырлыйлар, тугайларда уйныйлар. +Зилем-зилем Зөбәйдә, +Калдырып китәргә жәллим, +Алып китәмен әйдә. +Зилем-зилем Зөбәйдә, +Зөбәйдәсе торып торсын, +Хөбәйбәсен үп әйдә. +Зилем-зилем-зиләләй, +Зилем дийәрсең әле. +Кайда минем wәгедәле +Йарым дийәрсең әле. +Исемнәре Хәлимә, +Әллә кайларда йөрисең, +Һич кермисең хәлемә. +Исемнәре Гөлсара, +Минем кайда икәнлекне +Сандугачлардан сора. +Исемнәре Нурый да, +Үзен әллә кемгә саный, +Тәмәкесен урый да. +Мостафа авылында язгы уеннар: +- Су киткәндә йар башында уйныйбыз. Тауга менәбез тау кипкәч, тугайларга да төшәбез су киткәндә. +"Сакмар буйлары" дип җырлап әйләнәбез. +Сакмар буйлары калдинде. +Сары чәчәк алдинде. +Сагынышып, саргайышып +Хат йазарга калдинде. +Сакмар буйында +Үсә алмагачлары. +Күңелле иттереп +Сайрый сандугачлары. +Ал алам сезнең өчен, +Гөл алам сезнең өчен. +Аккан дәрйәләргә төшеп +Йугалам сезнең өчен. +Их су алулары, +Суның болганулары. +Су алганда су төбенә +Төшеп йугалулары. +Алым дийәрсең әле, +Гөлем дийәрсең әле. +Кайда минем wәгедәле +Йарым дийәрсең әле. +Бийек тауга менгән чакта +Йулга тайак ташладым. +Гәйеп итмәгез иптәшләр, +Инде бии башладым. +Сакмар районы Үрге Чебенле авылы: +- Йаңгыз тирәк дигән җиргә су ташуны карарга барабыз. Сакмар су ташып ага, калын-калын бозлар буладырыйы. Без менә борын-борыннан әниләр җырын җырлыйбыз. +Туган аwылым Чебенлем, +Урамнарың киң синең. +Урамыңда матур кызлар, +Йәш йегетләр күп синең. +Тәрәзә төбем пар кына, +Үстерәм сыйпап кына. +Пар каендай без йәшәрбез, +Бик тату булсак кына. +Машинага утырмагыз, +Машина алып китә. +Алып китеп чит илләрдә +Башларны wайран итә. +Аллар булырсың әле, +Гөлләр булырсың әле. +Их, бер генә күрим дигән +Көннәрең булыр әле. +Сандугачлар басып сайрап +Сындырган гөлләремне. +Сынган гөлләргә ошатам +Айрылган көннәремне. +Әйдә, иркәм, барасыңмы, +Мин барам кар су wына. +Кар суларын эчеп торам +Йөрәгем йарсуwына. +Шарлык районы Сарманай авылы: +Төртмә җырлар +- Кич утырганда шәл бәйләп утырабыз. Йегетләр керсә, төртмә җырлар җырлыйбыз. Алар да безгә төртмә җыр җырлый. +Сакмар суwы буйларында +Тырактыр чирәм ача. +Төртмә җырлар җырлыйк әле, +Төртмә җыр күңел ача. +Ишек алдым ак балчык +Бата күрмә, атлап чык. +Син дә әллә кем түгел әле, +Тик әзерәк мактанчык. +Йугарычтан түбән очка +Тәгәрәп бара бер пичкә. +Әби кызың бик нечкә, +Түзәр микән бер кичкә. +Бийек тауларның башында +Күренә пәри шәһәре. +Хәзер кызларның мәһәре +Бер подаука бәрәңге. +Зөлхәбирә көлтә бирә +Эскерттән кибәнләргә. +Безнең дә исебез китми +Мин кем дип йөргәннәргә. +Айагыңның берсе озын, +Икенчесе кыскарак. +Икесе дә тигез булса, +Бийер идең остарак. +Шарлык районы Яңа Муса авылы: +Төртмә җырлар +- Йаз башында күпер төбендә җыйылабыз. Йегетләр белән кара-каршы төртмә җырлар җырлый идек, тотынышып зилем әйләнү дә булды. +Кара кәчтүм ак йака, +Кара кәчтүм ак йакага +Исебез китми пака. +Түтәл-түтәл кийарлар, +Борыныңны бик күтәрмә, +Чиләк элеп куйарлар. +Чийә чийәләнми ул, +Үзең ийәләндермәсәң, +Йатлар ийәләнми ул. +Чәпелдәтеп басыйым, +Синең кебек гармунчыны +Бәлчектән дә йасыйым. Көйәнтә сүзе белән төртмә җырлар күп җырлана иде: +Көйәнтәләрегезне, +Нигә алып килмәдегез +Сөйәркәләрегезне. +Көйәнтә буламыни, +Илдә илле, кырда кырык +Сөяркә буламыни. +Көйәнтәләребезне, +Без ийәртеп йөремибез +Сөйәркәләребезне. +Тимерләт көйәнтәңне, +Үзең бармаган җирләргә +Җибәрмә сөйәркәңне. +Агып килә йомычка, +Йырларыгыз беткән булса +Чакырыгыз пумичка. +Каргалы авылы җырлары +Безнең Каргалы аwылы +Түбәләре зәңгәр бит. +Йәмле Каргалы аwылын +Ташлап китүwе жәл бит. +Каргалының кызлары +Шәлләр бәйлиләр икән. +Йегетләре үткен икән, +Арттан калмыйлар икән. +Каргалының капкасы +Барысы да запорсыз. +Әллә сагынуларым җитте, +Әллә үзем сабырсыз. +Каз канатларын саныймын, +Тезелеп кагынганда +Тулган айларга карыймын, +Өзелеп сагынганда. +Кулымдагы йөзегем Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Сәкинә. Бийемәсә йалынмыйбыз, Тик утырсын сәкедә. Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Саҗидә Агым суда агар идем, Туктармын дип сай җирдә. Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Фелүрә. Аримбурга барып укы, Шунда булырсың түрә. Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Шәмсенур. Син минеке түгел хәзер, Үз күеңне үзең күр. Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Галимҗан. Гыйшык уты уртак булсын, Мин йанганда син дә йан. +Еллар үткән халык йоласы 137 +Зирекле авылы: Дәүләтшина Сәвия (69 яшьтә), Кәбирова Зәрә Зад ретдин кызы (97 яшьтә), Мәвликаева Шәмсеруй (85 яшьтә), Ямалетдинова Зөлфирә (67 яшьтә), Шахмуратова Тәзкирә (79 яшьтә). +Мостафа авылы: Сәгъдиева Мәйсәрә (82 яшьтә), Саягфарова Сәбилә (72 яшьтә), Гобәйдуллина Гөлнара (40 яшьтә), Сәгъдиева Флера (75 яшьтә), Фаткуллина Миңнегөл (74 яшьтә). +Александр районы +Султакай авылы: Дабаева Рәсимә (36 яшьтә), Асяева Наҗия (80 яшьтә), Агишева Галия (70 яшьтә), Исмәгыйлева Вәсилә (75 яшьтә), Сәфәрова Лена (61 яшьтә), Салихов Фуат (62 яшьтә), Агишев Фатыйх (75 яшьтә), Ибраһимова Мөнәвәрә (79 яшьтә), Мусаева Сания (80 яшьтә). +Тукай авылы: Мурзакаева Наилә, Мурзакаева Люция (77 яшьтә), Мурзакаев Әсгать (80 яшьтә), Даутова Руза, Даутов Мөхәммәтгаян (85 яшьтә). +Яфар авылы: Ишмөхәммәтова Дания (83 яшьтә), Дабаева Әлфинур (50 яшьтә), Яһүдина Рәшидә (66 яшьтә), Айукаева Сәрия (87 яшь тә), Асяева Рәмзия (90 яшьтә), Яфарова Саҗидә (88 яшьтә), Асяева Румия (56 яшьтә), Мифтахова Фәнүзә (52 яшьтә), Яһүдинә Гөлнур (48 яшьтә). +Сакмар районы +Каргалы авылы: Дәүләтьяров Ягъфәр, Хәйретдинова Флера (76 яшьтә), Ягъфарова Назира (54 яшьтә), Кывандыкова Наилә (75 яшьтә), Гафарова Мөнирә (79 яшьтә), Даутов Гирфан (85 яшьтә), Ягъфарова Гөлназ (92 яшьтә), Сафиуллина Илсия, Рәҗәпова Фидая (76 яшьтә), Халикова Гөлнур (77 яшьтә), Мөлекова Зәйтүнә (76 яшьтә), Мөлеков Габдерәүф (82 яшьтә), Улеева Розалия (80 яшьтә). +Үрге Чебенле авылы: Әбделмәннанова Наилә (44 яшьтә), Рәхмәтуллина Зөһрә (92 яшьтә), Кунафина Мәгъдәлинә, Искәндәрова Әлфия (75 яшьтә). +Сарыкташ районы +Кылчым авылы: Бакеева Нурҗиһан (75 яшьтә), Хәсәнова Гылара (74 яшьтә), Фазлыева Хәмдия (75 яшьтә), Гомәров Илсур (55 яшьтә), Гомәрова Зөһрә (86 яшьтә), Гомәров Шәрәфетдин (87 яшьтә), Фазлыева Рәшидә, Фазлыева Хәмдия (80 яшьтә). +Чишмә авылы: Рәхимова Хупйамал (80 яшьтә), Әбүбәкиева Мәүҗидә (88 яшьтә). +Кабан авылы: Кадыйрова Гөлия, Солтанхуҗина Алсу, Ишмө хәммәтова Гөлчирә (80 яшьтә), Ядеханова Фәрдәнә (77 яшьтә), Абдрашито Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары ва Рушания (50 яшьтә), Мөхәммәтова Нурия (87 яшьтә), Бәйрәмгулова Рәй хана (81 яшьтә), Алтынчурина Бүләк (55 яшьтә). +Биктимер авылы: Гомәрова Миңсылу (86 яшьтә), Гомәров Хөснетдин (86 яшьтә), Низаметдинова Зөһрә, Хәсәнова Бадима (64 яшьтә), Муллазыйанова Нәфисә (84 яшьтә). +Рәдүт (Никитино) авылы: Макаева Фәния (85 яшьтә), Сәйфетдинова Сәгыйдә (85 яшьтә), Макаева Саҗидә (80 яшьтә), Мәҗитова Фәния (55 яшьтә), Именкулов Марат (78 яшьтә), Мәвлиева Эльвира, Байгильдина Галия. +Әбләз: Әхмәрова Гөлнара (75 яшьтә), Вәлитова Гөлнара (44 яшьтә), Вәлитова Фирдәвес (85 яшьтә), Абдуллин Әхтәм (80 яшьтә), Абдуллина Фәйрүзә (78 яшьтә). +ӘДИП ИШНИЯЗ БИНЕ ШИРНИЯЗНЫҢ +ЯҢА ТАБЫЛГАН БИЛГЕСЕЗ ӘСӘРЛӘРЕ +Марсель Әхмәтҗанов +XVIII гасыр татар әдәбиятына мәгърифәтчелек фикерләре чәчкән Ишнияз бине Ширнияз Хәрәзми (1725 - 1791) тормышы һәм иҗаты хакында матбугатта язып чыккан идек инде. Ул үз дәверендә татар әдәбиятына инде халыктан шактый ераклаштырылган мәгърифәтчел сюжетлы әсәрләр белән яңа сулыш өрде. Мөселман дөньясында, төрки әдәбиятларда популяр булган Ләйлә-Мәҗнүн, Баязид Бистами, Мәхмүд Газнави, ИбраһимӘдһәм һ.б. популяр тарихи шәхесләр турында хикәяләрне яңартып җибәрүдә аның хезмәте зур. +Казанда Татарстан милли музеенда татар археографиясенең күренекле вәкиле Зәйнәп ханым Максудованың (1897-1980) шәхси архивында аның үзе исән чагында туплаган борынгы кулъязмалар коллекциясенең бер өлеше саклана. Алар арасында Таҗетдин Ялчыголның "Тарихнамәи-Болгар" сюжеты язылган, XIX гасыр башы фабрикалары су билгеләре булган 20*32 см зурлыктагы ике яшькелт кәгазь бар. Шушы мәгьлүм әсәргә ялганып, кара тушь белән бер "Хикәят" тә күчерелгән. Күчерүче әлеге хикәятне, Ишнияз бине Ширнияздан ишетеп яздым, ди. Ихтимал, ул күчерүче Таҗетдин бине Ялчыгол үзе булгандыр. Чөнки XVIII гасырның 70 нче елларыннан Оренбург Каргалысына Ишнияз хәзрәттә укырга татарның күп укымышлылары барганнар. +Бу хикәяттән күренгәнчә, Ишнияз хәзрәт Каргалы мәдрәсәсендә җирле, татар тарихына, сюжетларына кагылышлы әсәрләр дә иҗат иткәнгә охшый. Аның эчтәлеге Казан ханлыгы оешу дәверләренә караган легендар Соңкырый вәзир турындагы хикәядән гыйбарәт. +Хикәя оригиналда авыр телдә язылганлыктан, аны хәзерге укучыларга аңлаешлы итү теләгеннән чыгып, язылу стилен үзгәрт ми чә, телен җиңеләйтеп бирергә булдык. Бу хикәя - XVIII га сырның икенче яртысындагы милли татар хикәятләренең бер кызыклы, тапкыр тарихлы үрнәге. Ул Ишнияз бине Шир нияз ның иҗат мирасына яңа бер сәхифә булып тора. Аны безгә 1978 елда Зәйнәп Максудова телдән дә сөйләгән иде. Шулай ук аның бер тексты С.-Петербургта - Көнчыгышны өйрәнү институтының С.-Петербург филиалында сакланучы Ризаэддин бине Фәхретдин кулъязмалары арасында да барлыгын ачыклаган идек. +Хикәянең бер версиясендә Казан ханының Болгар хакименә куфи хәрефләре белән хат язганы, аны анда укый белүче кеше табылмыйча, Соңкырый вәзирнең укыганда хатны үз файдасына ярак лашырып укуы сөйләнә. +Хикәйәт +Кадими дәвердә кальга-и Казан мөселман вакытында ханның бер вәзире бар иде. Аны Сонкырый дирләр иде. Соңра бу Сонкырыйның башына бер четрекле эш бәйләнде. Ул бу эшдин качып Болгар каласына барды, дәрвиш кыяфәтенә кереп, ханның каршында хезмәт итәр иде. +Ахыры бер көн Казанның ханы вәзиренең анда икәнен белеп, Болгар ханына хат язды. Хатында болай димеш ки: +"Бу Казандин минем Сонкырый исемле вәзирем качкан иде. Аны хәстәрен күреп, тамгалап бәйләп кире үземә җибәрүеңне сорыйм". +Хат Болгар ханына килде. Бу хатны кем укыр, - дигәндә, Сонкырый вәзир, үзенең зирәклеге белән, аның үзенә зарар ките рү өчен язылганлыгын аңлап, шаһтан әдәп белән генә сорап алып, и, ханым, үзем укырмын, - диде. Аны алып шулай укыды кем: +"И, Болгари шаһы, бу "Коръән"нән "Бирсен каберең фәләнесе..." - дигән аять качкан, аны теркәп-бәйләп, безгә җибәрерсең", - дигән. +Хан моны ишетеп берничә фикерләргә төште. Ахыры, хәтеренә килде ки, аятьне теркәп-бәйләп җибәрергә кирәге. Аятьне хатка мәгьнәви бәйләнешен күчерү авырлык мөнәсәбә тен дәдер дип, аңа мәгьнәви тәфсир язып, мөһер сугып җибәрде. +Соңра бу хат Казан ханының кулына барып иреште. Хан хатны укып карап, хат эчтәлеге турында бер фикергә килеп әйтте: +"Ханның кулыннан алып, минем хатымны кем укыды? Мин болай язмаган идем бит", - дип сорады. +Аңа җавап биреп, хатны бик гадел бер дәрвиш укыды, - диделәр. +Соңра Казан ханы белде кем, бу дәрвиш аның вәзире икәнен. Ул аңа хат язды, кайт, гаебеңне гафу итәм, - дип, хатны сәлам кылып җибәрде. Вәзир шатлык, исәнлек белән, әүвәлгечә Казан ханы хезмәтендә вазифа үтәде. Ишнийаз бине Ширнийаз хәзрәтләреннән ишеткәнемчә. +Хикәйәт (оригиналы) +Кадими дәвердә кальга Казан мөселман вакытында ханның бер вәзире бар ирде. Буны Сонкырый дирләр иде. Соңра бу Сонкырыйның башыйна бер эш уграды. Бу эшдин качуб кальга-и Болгарә варды, дәрвиш сурәтинә керүб ханның хозурында хезмәт идәр ирде. Ахыры бер көн Казанныйң ханы бу вәзиринең анда ирдүкен белүб, бу Болгар ханына хат йазды. Хатыйнда димеш ки "Бу Казандин бәнем Сонырый исемле вәзирем качмышдур, аны кыйд-бәнд идүб кәнд үзүмә йибәрәсен", - дийү. Бу хат (Болгарга. - М.Ә.) хана килде. Бу хатны кем укыр дидүкдә, бу Сонкырый вәзири чәпәклик (зирәклек. - М.Ә.) илә кәндүлгә зарар йөкләмеш хат идүкене белүб, шаһдин әдәбәнә теләб әйдүб, - И, ханым, кәндим укыйурәлүм! Бу алуб шәйлә укыдый кем: "И, шаһ болгари, бу "Корьән"дин "бир синкабрең фәләнесе" дигән айәте качмыш. Аны кыйд бәнд идүб монда йибәрсен, - дийү, хан моны ишедүб берничә тәфәккерә варуб, ахыры хатеринә килде кем, бу айәтнең мәгани кыйд вә бәнд идүб йибәрмәк эстәдүке. Айәтнең мәгани мәгаляка вә тәфсир мәнзүбәтәседүр, - дийу, айәтнең мәгани тәфсиренә бәййан идүб, хата кичүрүб, миһер өзүб йибәрди. +Соңра бу хат Казан ханыныйң әлинә варуб ирешди. Хан укуб карайа, хат фикерә варуб әйде - "Кем укуды бәнем хатымны ханныйң әлендин алуб, - дийү, мин буилә йазмаган идем? Җаваб әйдиләр, - дәрвишрәк хадиме укуды, - дийү. +Соңра хан Казани белде кем, бу вәзиридүр. Хат йазды, - кайтсун, гөнаһын гафу кыйлдым, - дийү хатны сәлим кыйлды. У шадлыйк әйләб, хуш идүб әүвәлгүнчә вәзир улды. Самыйганә (ишетүче) хәзрәти Ишнийаз бине Ширнийази. +"Мөнәҗәте Ишнияз әфәнде" +Ишнияз бине Ширниязның тагын бер шигьри "Мөнәҗәте Ишнияз бине Ширнияз" исемле әсәре табылды. Аны без 1982 елда Татарстан Республикасы, Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында табылган кулъязмадан ачыкладык. Ул кулъ язма җыентык ТФАнең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә 39 коллекциядә № 7195 шифры белән саклана. Бу әсәр әлеге мәгърифәтченең поэтик әсәрләр язуына да дәлил булып хезмәт итә. "Мөнәҗәт" Ишнияз әфәнденең вәзен-рифмаларны, иҗекләр структурасын тоеп иҗат итүен күрсәтә. Шунысы кызык, автор әсәренең ахырында шигырь юлына үз исемен дә кушып җибәрә: +"Йөзи Нийази гасый, +Йыглаб түгелмәс йәши. +Кабул улсун догасый - +Иман улсун йулдашый!" Мөнәҗәте Ишнияз әфәнде +Йарлыкагый җибәрсен, +Сәндин үзгә кемем бар. +Җәлил Гаффар җибәрсен, +Синдин үзгә кемем бар. +Сагыйрь улды колагым, +Зәгыйфь улды күзләрем, +Тәсбих, тәһлил телдә йук, +Гайбәт, һава сүзләдим. +Зикре тәсбих әймәдим, +Тәгать-коллык кыйлмадым, +Үтди гомрем файдасыз - +Кәндү халем белмәдим. +Кеше, гайбәт сүзләдим, +Үз гаибими гизләдим, +Хакыйкать ни сүзләдим. +Гәр әҗәлдер бу кәлмәт, +Саум, салават һәм зәкят, +Фитыр, гошер вә иҗабәт, +Өстемездә чук калды. +Йил тик үтди бу хәййәт, +Шәриф тәндин җан очса, +Пәрваз кыйлып газиз җан, +Гөл тик йөзләр, хуш буйлар, +Сулыб калыр бел [тамыб]. +Җөмлә карендәш-туганлар, +Ушпу тәнни йугайлар, +Җиңсез тунлар кидереп, +Гүргә илтеб куйгайлар. +Мөнкир-Нөнкир килгәндә, +Сөәлләрне сорганда, +Җавабымны асан кыйл, +Мин, Раббикә, - дигәндә! +Гөнаһларым кичергүл, +Тәмугь утын өчөргел Фазлың берлә йа Кәрим, Сират күпрен кичүргил. [На]рың бездән ала күр, Гафулыйк сарый бара күр, Шул гаҗизлек көнендә - Рәхим-рәхмәт кыйла күр. Йөзи Нийази гасый, Йыглаб түгелмәс йәши. Кабул улсун догасый - Иман улсын йулдашы! +ОРЕНБУРГ ТАТАРЛАРЫНЫҢ ФОЛЬКЛОРЫ +Халык иҗаты үрнәкләре +Ильмир Ямалтдинов +Әлеге өлкә җирлегендә яшәүче халкыбызның фолькло ры, авыз иҗаты белән кызыксыну моннан нәкъ 55 ел элек башлана. Оренбургның татарлар яшәгән районнарына хәзер ге Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ның иң беренче фольклор экспедициясе 1960 елның май-июнь айларында атаклы фольклорчы галим, филология фәннәре докторы Хәмит Ярми җитәкчелегендә оештырыла. Экспедиция эшендә түбәндәге хезмәткәрләр катнаша: Х. Ярми, Х. Гатина һәм Х. Гарданов. Фольклорчылар ике төркемгә бүленеп барлыгы 7 районның 11 авылында булалар (Шарлык районының Мостафа, Сарманай, Яңа Муса авылларында, Александр районының Тукай, Султакай авылларында, Октябрь районының Биккол авылында, Сакмар районының Каргалы авылында, Сарыкташ районының Рәдүт, Әбләз авылларында, Тоз-түбә районының Линевка авылында, Илек районының Озерки авылында). Аларның экспедиция хисапларына күз салсак, түбәндәгеләрне күрәбез: барлыгы 36 әкият, 2530 кыска җыр, 32 сюжетлы җыр, 27 бәет, 215 мәкаль һәм табышмак, 12 халык уены, 64 мәзәк, 28 көй, 18 истәлек язып алынган. Шулай итеп, Институт хезмәткәрләре бер ай эчендә фән өчен бик кыйммәтле халык иҗаты материалларын туплап кайтканнар. +Һәм, ниһаять, 2015 елның июнь ахыры - июль башында әлеге төбәктәге татар авылларына яңадан комплекслы фәнни экспедиция оештырылды. Шарлык, Александр, Сакмар, Сарыкташ районнарында урнашкан ундүрт татар авылында булып, шәхсән мин үзем дә атна-ун көн эчендә өч йөздән артык берәмлек авыз иҗаты үрнәкләре алып кайттым. +Оренбург өлкәсендә яшәүче татарлар арасында сан ягыннан караганда, иң киң таралган авыз иҗаты жанрларыннан җырларны аерып чыгарырга була. Өч йөзгә якын җыр язып алынды. Аларның күбесе кыска җырлар. +Александр районы Султакай авылы музеенда 7 - 8 ел элек вафат булган Альбеков Рәшит Закир улы (1926 елгы) дәфтәреннән 224 татар халык җыры язып алынды. Әлеге дәфтәрдәге җырлар Рәшит абыйга истәлеккә моннан 74 ел элек, 1941 елның ок тябреннән алып 1942 елның маена кадәр, сигезенче сыйныф укучылары тарафыннан язылганнар. Мәсәлән, "Чит илләрдә" җыры: "1942 елда ФЗОда укыган вакытта язылды", - дип теркәлгән. Әлеге дәфтәрдә рус җырлары, русчадан татарчага тәрҗемә ителгән җырлар да бар. Дәфтәргә язучылар кыска җырларны төрле исемнәр астында теркәп куйганнар: "җырлар", "татарча җырлар", "көлке җырлар", "җыентык җырлар", "җырларым", "җырлар җыентыгы", "хат аша килгән җырлар", "төртмә җырлар". Ә менә Сакмар районы Татар Каргалысы авылыннан Кывандыкова Наилә Гыйният кызы (1940) безнең өчен махсус утыз җыр (ул белгән җырларның саны ике йөзгә тула икән) җырлап күрсәтте. +Автор җырлары да халык тарафыннан бик яратылып башкарыла. +Шарлык районы, Яңа Муса авылында Абдршин Марат Рузит улыннан (1962 елгы) татар халык көенә И. Юзиев иҗат иткән "Ике егет китә армиягә" җырының варианты язып алынды. Әлеге җыр халыклашкан. +Язгы ташкыннарда урсып аккан карда, +Икәү-икәү урам буйладык. +Берсе җырлый шашып, изүләрен ачып, +Икенчесе гармун уйнады. +Сау булыгыз, кызлар, сагынырсыз, кызлар, +Сагынырсыз әле без киткәч. +Сагынсагыз әгәр, без кайтканга кадәр +Шушы җырны отып җырларсыз. +Бозлар ага, кызлар, сизәсезме, кызлар, +Сизәсезме, җилләр искәнен. +Искән җилләр исәр, исегезгә төшәр, +Бездән сезгә сәлам шул булыр. +Озын көйләр татар-мишәр авылларында (Султакай, Тукай һ.б.) күбрәк сакланган, ләкин һәрбер авылда "Олы юлның тузаны", "Рәйхан", "Сарман буйларында" һ.б. җырларны очратырга була. +Татар эстрадасында да, халык арасында да популяр булган автор-композитор Рәис Ханнанов иҗат иткән "Килә ява, килә ява" җырының тарихы язып алынды. Бу җыр нәкъ Оренбург җирендә, Яфар - Сарыкташ арасында татар халык җырлары нигезендә туган булган. +Татар халкы - җырлы халык. Туйларда яисә төрле мәҗлесләрдә күңел ачкан вакытта да, авырлыклар килгәндә яисә туган ягыннан аерылып, моңсуланган чакта да, җыр кешенең юлдашы булган. Оренбург татарлары да гомер буе җырлап яши. Кунакларны каршы алу - озату традиция ләренә тугры калып, алар (аерым алганда, Шарлык районы Яңа Муса, Александр районы Яфар, Сарыкташ районы Никитино (Рәдүт) авыллары халкы) безне дә изге, матур теләкләр әйтеп, җыр белән озатты. +Ерак юлны якын итеп, +Хуш килдегез, туганнар. +Хуш килдегез, сау кайтыгыз, +Сау йөрегез, туганнар. +Җырлыйк әле, җырлыйк әле, +Җырламый тормыйк әле. +Җырласак шушы көйләргә, +Калыр сагынып сөйләргә. +Ияләр, җеннәр турындагы мифологик хикәятләр халык арасында борынгыдан сөйләнеп килгән, халык аларга ышанган, буыннан-буынга тапшырган. Бигрәк тә, татар халкында киң таралганы - атның ялын үрүче йорт анасыннан башлап, Оренбург төбәгендә генә була торган, аерым алганда, Тукай авылы тирәсендәге Пәрилекүл ягында төне буе басуда эшләүче механизаторларның таң атканда трактор тәрә зә ләрен шакучы, яисә Гыйниятуллина Гөлнур Абдулла кызының (1940 елгы) әтисенең яшь вакытында каршына тавык-чебешләр булып чыгучы, аннары Яфар авылы тирәсендәге сары күпер астыннан ак ат булып килеп чыгучы, яисә әби куаклары тирә сендәге адаштыручы җеннәр-шайтаннар турындагылар бар. +Оренбург төбәгендә барлык татар халкы өчен хас уеннар язып алынды. Түгәрәк уеннан башлап, "Лапталы", "Ал тирәк, күк тирәк" белән беррәттән, аулак өйләрдә традицион уйналып килгән "Наза", "Йөзек салыш", "Йолдыз санашлар" да бар. Әлеге кич утыруларда, шулай ук, "Почта куу", "Мунча кертү", "Күгәрчен туйдыру", "Ярма ярулы", "Үрдәккәем, чумасың", "Дуадак", "Тамчы, там", "Кристанцы", "Саңгырау телефон" кебек һ.б. уеннар аеруча яратып башкарылганнар. "Зилем" уены да булган, кич утыру уеннарын кайбер авылларда, гомумән "Зилем сугу" дип тә йөрткәннәр. +Берничә ел элек туксанынчы дистәләрен вакласалар да, малай вакытларында уйнаган уеннарын Сакмар районы Татар Каргалысы авылыннан Даутов Гыйрфан Гыйният улы (1930 елгы) һәм Сарыкташ районы Кылчым авылыннан Мөхәммәтев Гакип Сафиулла улы (1933 елгы) бүген дә бик яхшы хәтерлиләр. Г. Даутовтан "Ашыклы", "Чүрәкә" (өч төрле), "Түк-түк", "Туплы", "Мура", "Ходули", ә Г. Мөхәммәтевтән "Гәрәй алышлы", "Звезда", "Сака", "Ма" уеннары язып алынды. +Әкиятләргә килгәндә, 1960 елда язып алынган 36 әкият арасында "Әйдә, кызым, безгә" (Александр районы Тукай авылында Х. Сәлимовадан), "Аю белән өч кыз", "Әйдә, кызым, безгә", "Алтынбай" (Сакмар районы Каргалы авылында Х. Исмәгыйлевадан), "Песәй", "Сеңлесе кәҗә булган", "Аучы", "Карунбай", "Алпамша" (Октябрь районы Биккол авылында М.Гапсаттаровадан), "Кучер малае" (Александр районы Султакай авылында Р. Яһудиннан) кебек әсәрләр бар. 12 томлык "Татар халык иҗаты"ның әкият томнарында әлеге әкиятләрнең дүртесе ("Аю белән өч кыз", "Песәй", "Сеңлесе кәҗә булган", "Әйдә, кызым, безгә") басылып чыга, калганнары вариант буларак күрсәтелә, яисә архивта саклана. Быелгы экспедициядә бер генә тулы әкият тә язып алырга насыйп булмады. Ләкин Яфар авылында Асяев Бари исемле әкиятче булганлыгы ачыкланды һәм аның улы Ришат Асяевтан өзек-өзек булса да, әкият сюжетлары язып алдык. Чебешләр чыккан вакытка туры килү сәбәпле, Ришат Асяевның вакыты бик тар иде. Шуннан соң Л. Җамалетдиновның "Энҗе чәчтем, энҗе җыйдым..." мәкаләсендә бәян ителгән хәл искә төште. Ул 1976 елда Лениногорск районында гомер итүче Миңҗамал әбидән, аның чакыруы буенча, әкиятләр язып алыр өчен экспедиция планлаштыра һәм аңа янә бер хат килә. Ул хатта аңа чебиләр чыккан вакытта килмәскә кушыла, чөнки андый чакта әкият сөйләшергә вакыты булмаганлыгы әйтелә. Безнең белән дә шулайрак булып чыкты. Әмма ул хәлдән аермалы буларак, Яфар авылында кайчандыр әкиятче Бари бабай булганлыгын, хәзерге вакытта аның улы Ришат Асяевны очратасыбызны алдан белмәдек. Аның күңелендә әтисенә, аның әкиятләренә карата тирән, җылы хисләр саклана. Әтисенең әкият сөйләгәннәрен түбәндәгечә искә ала: "Аның бер әкияте айга сузыла. Ноябрь айларында сүли башлый, декабрьга бетә. Икенче елны бүтән әкият сүли. Нык озакка сузыла инде, бер-ике сәгать сүли, 15 - 16 яшьлекләр керә иде. Нәгыйм братишкалары белән керә иде, барыбыз да йоклап калабыз шунда. Шундый иде аның комически дә, трагически да, азагы әйбәт бетә. Көн дә кичен сүли иде. Озын әкият, аны озак сүләргә кирәк". +Балалар әкиятләрне яраталар. Ришат Бари улы да әтисенең әкиятләрен бик яраткан һәм, әкият сөйлә, дип йөдәткән. Шундый вакытларда әкиятче Бари бабай "котылу" яки шаяртып алу өчен улына алдавыч әкият, яисә үзенчәлекле бер әкияткә охшаган хәл, уйлап чыгарылган хикәят сөйләгән: +"Апкайткан әкият капчыгым тышта калган. Иртән торгач чыгам да: +- Кая теге капчык? - дим. +Әти: +- Әй, телке орлаган, - атя. +Әй, елыйм ышанып. +- Ник соң кертмәдең аны? +- Онытканмын, атя, атта - чанада. Төн эчендә телке орлаган әкиятне". +Әкиятче Бари бабайның улы Ришат Асяевның да күңелендә шул әкиятләр саклана. Ул аларны үзенең кыз-улларына да сөйли торган булган. Аларны күңел төпкелләреннән барлап балаларның балаларына сөйләргә кирәк. Буыннан-буынга тапшырыла барса, безнең халкыбызның авыз иҗаты, аерым алганда әкиятләре яшәр. Сөйләгәндә, һич югында, диктофонга яздырырга, яисә кәгазьгә төшерергә була. +1960 елгы экспедиция Яфар авылына да барып җиткән булса, безнең халык иҗаты фонды, шул исәптән әкиятләрнеке дә, тагы да баеган булыр иде. Бүгенге көндә Яфар авылында язып алынган материаллар шуны күрсәтте. Киләчәктә Яфар якларына янә бер экспедиция оештырылыр әле, бәлки. +Балалар фольклоры үрнәге буларак 3 алдавыч әкият, 2 әйтеш үрнәге, яңгыр теләү, берничә бишек җыры һ.б. язып алынды. Алдавыч әкиятләр чын әкият шикелле башланып китәләр һәм өчесе дә бер циклны тәшкил итәләр: +"Бабай әкият сүли иде: Борын-борын заман. Ү салган иде агачтан да таштан. Сөйлимме (яңа. - И.Я.) баштан. Аннан балалар әйтә: +- Сүлә-сүлә. +Аннан тагы тотына сүләргә. Борын-борын заманда булган ди, бер әби белән бабай. Аларның үләре булган мордадан. Хәзер сүлим уртадан. +Борын-борын заманда булган, ди, бер әби белән бабай. Аларның үләре булган казактан. Хәзер сүлим азактан. Шулай бәхетле генә яшәгәннәр, ди. +И шуның белән әкият беткән". +Әйтешләр дип балалар репертуарында диалог формасында төзелгән шигъри әсәрләр турында әйтәләр. Аларны капма-каршы ике кеше дә, бер генә бала да башкара ала. Бишек җырларыннан башка, әйтешләр һ.б. балу багу поэзиясе үрнәкләре Яфар авылында гына очрады. Аларны Рәшит Асяевнең әнисе Рәмзә әбидән (90 яшь) ишеттек. Ул оныкларын кулга алу белән шуларны әйтә торган булган. +Язып алган әйтешнең "Төлке-Төләйман", "Төлке-Төләнтәй", "Төлке-Төләмби", "Аксак Төлке" кебек басылган вариантлары билгеле. Без язып алган "Төлке-Төләнби" әйтешенең иң якын варианты 1977 елда Мордва АССРның Темников районы Тархан авылында 9 яшьлек Рәшит Яфаевтан язып алынган һәм 1993 елда басылган. +Оренбург төбәгендә "Йокла, балам, йом күзең" һәм "АллаһуАл ла һу" бишек җырлары киң таралган. Аларның берничә вариантын теркәдек. Яфар авылында Әлфия Альберт кызы Асяевадан (1969 елгы) үзенчәлекле көе белән бергә бишек җыры язып алынды. +Бу төбәктән мөнәҗәт һәм бәет жанрларына караган үрнәкләр дә алып кайтылды. Алар арасында татар халкында еш очрый торган "Раббым Алла, диде Муса", "Сиңа сыгынам, Рәсүл Аллам", "Сабыр итик", "Үлем бәете", "Рәсүлулла бәете" һ.б. бар. Шарлык районы Мостафа авылында Саягфарова Сәбилә Гайса кызыннан (1943 елгы) үзенчәлекле "Әлки-әлки әлләли, Әлхәм белмәс әлләзи" башламы булган мөнәҗәт язып алынды. Ул аны әнисеннән (әнисе үзенең әнисеннән) өйрәнгән булган. Оренбург төбәгендә "Лә иләһе иллә Аллаһы" мөнәҗәте киң таралган. Берничә вариантта язып алынды. +Сирәк булса да халыкта бәет чыгару традициясе яши әле. Шарлык районы Яңа Муса авылында Сафарова Зөмәрә Бәсим кызыннан (1946 елгы) "Наза бәете", Абдершина Раушан Бари кызыннан (1940 елгы) "Наил бәете", "Раушаным" бәетләре һ.б. язып алынды. +Йола фольклорына килгәндә, йолалар, гореф-гадәтләр турындагы мәгълуматларны җырлары, уеннары, махсус әйтелә торган сүзләре белән мөмкин кадәр бер күренеш буларак язып алырга тырыштык. +Шарлык районы Мостафа авылында Муса Җәлил, Сакмар районы Каргалы авылында Пугачев, Каргалы авылы яну турындагы сөйләкләр һәм Юрий Гагарин турындагы истәлек тә язылды. +Оренбург өлкәсе Шарлык, Александр, Сакмар, Сарыкташ районнарында яшәүче милләттәшләребездән язып алынган, халкыбызның буыннан-буынга, телдән-телгә күчеп килгән кайбер фольклор үрнәкләрен (язылып алыну тәртибендә тематик бүлекчәләргә урнаштырып) тәкъдим итәбез. +Мифологик хикәятләр (ияләр, җеннәр турында) +Картлар сөйли иде. Каравыл куышларында шунда печән өстендә. Җыелабыз малайлар. Анда куна яталар инде. Конюх була инде. Ул әкият эчендә йөзгән Мөдәрис абый дигән. Ул мәрхүм булды күптән түгел. Минем дус та иде. Төрле куркынычлы әкиятләр. Ул чын итеп сөйли иде, еланнар турында, әллә нинди, кеше буып үтерә, дип. +Йорт анасы дип сөйли иде Мөдәрис абый. Минем, ди, бер атны, ди, үрә, ди ялын һәрвакыт. Сүтәм - үрә. Яратканга, ди. Ничә мә ничә ел үрде, ди. +Убырларны сөйлиләр иде. Куркыта дип бала-чаганы. Урманга бармагыз - елан чагыр, убырлар бар дип. Убыр җен кебек, белмим. Вроде тунны кирегә кисәң шулай була дип. Шундый ошаган, ямьсез. Убыр куа - үтерә, үзенә алып китә. Урманда яши, өе бар. +Шарлык районы Яңа Муса авылында +Сәфәров Фатих Фәйзи улыннан (1944 елгы) +язып алынды +Бу якта Иске чокыр, Кәтәмин чокыры дигән - шушы тау ягы бит ине. Шүрәле чокыры бу якта, әнә Котыев турында. +Быел әллә 300 ел була диме безнең авылның салынганына. Авыл артмый, шүрәле каргаганга артмый, диләр. Инәйләр сөйли ине. Кыйнаганнар икән дип сөйлиләр ие. Шуңа күрә Шүрәле каргаган да. Мона соңыдан утырган авыллар арта, безнең авыл шуңа күрә 60 ка җитә дә кими, 60 ка җитә дә кими, 70 кә дә җиткәне юк. +Каршыда гына Түгәрәк тау, аның кырында имәннек дигән урман бар, Шакмай чокыры бар авылны чыккач. +Шарлык районы Зирекле авылында +Кәбирова Зәрә Заһретдин кызыннан (1932 елгы) +язып алынды +Менә элгәре, без школда укыганда безгә әтәләр ие. Школның бер класында ике пич ие. Шул пичтә җеннәр бар дип сүли иде. Школны карап техничка әби шулай ди торган иде. +Нәнәй (әни дидем инде мин аны, әни урынына калган) безнең завхоз да булды, пич тә якты. Шул чагында мин бара ием, бәләкәй чагым. Сызып-сызып куя иде теге пич яннарын. +- Җеннәр килә, балам, монда ятма. Акбур белә сыза, Аятелкөрси укый да шулай иттереп сыза. Без шунда ятабыз, акбур белән сызган круг эченә. Ә тегендә биишеп йөриләр ие, без бәләкәй иек. Акбурны мичтән ераграк, ята торган җиребезгә сыза. Парталар күчерә иек тә, шунда йоклый идек. Мәрхүмкәем, әни бит инде олы кеше. Йокламыйча бит иртә пич ягарга кирәк. Кирпич-тизәк белә ягырга ие. Кайчак соң кайтабыз аннан, кайчак иртә китәбез дә ятып торабыз. Пичкә ут куябыз да ятабыз. Ике пичкә. Ул кирпич (тизәк) кайчан узып бетә. Хәзер бала-ч ага школга килә укырга. Кайчан килгәч әле кирпичне тыгалар да бала-чага, төтен чыгара да, узмаган дип кайтып китәләр, исе бар дип, бала-чага шундый усаллар ие. +Җен чыннан булган. Фәзилә исемле әби ие. Постоянно әйтә ие Фәзилә әби мәрхүмкәем: +- Балам, читтәрәк йөрегез, менә шунда сызам да, аятелкөрси укыйм да, шунда ятыгыз. Укыгыз безнең арттан дип әби укыта иде. Укып шунда ята идек. +- Ана йөриләр, ана йөриләр, дип әйтә иде. +Александр районы Тукай авылында +Морзакаева Люция Саях кызыннан (1938 елгы) +язып алынды +"Пәрилекүл" - пәриләр булган. Әле дә җеннәр бар. Механизаторлар төнгелеккә эшләсә таң алдыннан тәрәзә суккан кебек дип куркалар. +Александр районы Тукай авылында +Вахитова Сәрия Самат кызыннан (1970 елгы) +язып алынды +Безнең элгәре әтиебез Гарифулла Хәтчәсе белән йөри торган булган. Әбиебез яратмаган. Аның бер баласы ятим, тынышмаслар дип. Әти әтә ие: шул Ягафар бабаңнарның проулыгыннан кайтканда вак чебеш ияртеп чыга тавык һәрвакыт дия иде. Юк җирдән чебеш-тавык килеп чыга. Аннан югала. Бу безнең өске урамнан. Фәрхәнә проулогы диләр иде ул урынны. Җеннәр булган, шуннан аннан йөрми башладым. Инәй: менә, Аллаһы Тәгалә риза түгел, дип әйтә иде дип сөйли иде әти. +Мин комсомолга тордым, пионер идем. Әбиебез яратмый бит инде. Шуннан, Алла юк, дип әбиебез белән спорлашып торам. Бермәлне берәү тәрәз суга: туктыйсыңмы юкмы, дип. Ник шуннан соң бер тавыш чыгарыйм. Әбиебез әйтте: Йорт иябез яратмады сине, Алланы яманлап сөйләгәнгә, дип. Йорт иясе шул абзар иясе инде ул. Ул белдерә. Менә сыер бозауласа шакый ие. Менә шундый ие элгәре. Хәзер юк. Ат тотаек без. Шуны үрә иде. Ялын матур-матур иттереп үреп куя иде, ә яратмаса, шыбыр суга төшә ие - тиргә бата ие. +Көтү чыкканда күкәй бирә иек. Бөтен авылдан 1 - 2 бидра җые ла. Хәер итеп бирелә: күкәй кебек исән сау тәгәрәп йөрсен маллар, дияләр ие. +Александр районы Тукай авылында +Гыйниятуллина Гөлнур Абдулла кызыннан (1940 елгы) +язып алынды +Җеннәр былган күп. Сары күпер бар анда җен былган бер атка әйләнеп чыга былган постоянно күпер астыннан. Ак ат булып и туктаткан. Например, барасың күрше авылга, урыс авылына, чыга былган, атлар бармыйлар. Аннан анда юлчылар төшеп чыбыркы шартлаталар, теге ат кире кача булган күпер астына кереп. Чыгып сүгенгәннәр наверно, потому что ничек куркытасың шул җенне. Әле чыкмый, әле ул күпер дә ишелде. Или бүтән ергә күчкәнме? +Әби куаклары бар. Анда җеннәр күп. Анда постоянно адяштыра любой кешене. Шунда янәсе әбиләр җирләнгәннәр. Ничектер әбиләр адяшеп үлгәннәрме шунда, әби куаклары дип йөртәләр анда җенне куакларны. Анда җәен дә адяшеп, кемнәр килмәсен, то теге якка китәләр, то кире китәләр. Шундый җир. +Александр районы Яфар авылында +Асяев Ришат Бари улыннан (1961 елгы) +язып алынды +Әбиләр сөйли торган ие. Пәри булган, җен булган анда. Булмаган әйберләрне бар иттереп. +Значит, бәләкәй вакытта ятасың бит, 3-4 бала күршегә кереп. Әби караулап ята, ул да шунда ята безнең белән бергә. Шул хәтеремдә торып калган бер әкияте: +Имеш, бер дию дип әйтә иде микән. Менә ятам, ди, тәрәзәдән, ди, боз каткан, ди, җәй көне. +Теге дию, ди, телен чыгарып теге бозны ялап торадыр ие, ди. +Без инде куркып (куркабыз. - И.Я.), бәләкәй бит инде. Шундый фурмыда сөйли торганнар ие. +Шуннан, әгәр дә китсәң, синең йә булмаса күзең сукыраеп кала, йә кулың кәкрәеп кала. +Сакмар районы Татар Каргалысы авылында +Даутов Гыйрфан Гыйният улыннан (1930 елгы) +язып алынды +Әбиләр сөйлидерие: +Эссе мунча, суык таш, +Чабына икән ике таз, - дип. +Шул ике таз - җен булган икән. Эссе мунча булган, ә ташы суык булган. +* * * +Минем әнинең әтисенең сараенда атлар, маллар булган. Нык зур ут чыкканчы бөтен авыл янганнан алда әби-бабайның маллары күп булган. Ике этажлы өй ул вакытта. Асты таш, өсте агач. Вич Каргалы яна. Аста таш сарайлар гына калган. Теге кухня, ә өстә вич янган бөтен 2 этажлы өй. Андый өй 1 генә Каргалыда калган. Ут килеп еткән дә туктап та калган. Нинди өй булган ул? Әле ул тора. Сельпо өе диләр. Анда сельпо булды. Шуннан бу әби-бабайлар вакытында әни сөйли болай дип: +Иртән чыксалар сарайга, атның ялы үрелгән, ди. +Шуннан балалар сорау бирә икән: +- Әти, ә нигә чәчләре үрелгән аларның? +- Аларны - атларны җеннәр ярата. Алар атның бугын ашый. Алар атларның чәчен үрә, дип әйтте, ди. +Сарайларда җеннәр булган. Ә элекке җеннәр - шайтаннар даже күренеп йөргән дип сөйлиләр. Ак төстә булган алар. Төннә караңгы, алар ак икән, озын. Ул кеше түгел, ә шәүлә кебек. Бабайлардан сорагач, минем бабай, әтинең әтисе, ә аны бит җеннәр үрә аларның ялларын. Иртәнчек чыксалар, атлар вич тиргә батып тора икән, тирләп. +Әй, шайтаннар, тагын атларны чапканнар ине. Әти тиргәнеп керәдерие, ди. +Әйтәләр ине шулай. Мәктәпкә барган вакытта минем бер туган сеңлемнең улы ул, мин әйтәм менә шушы ердә, ай алла, убыр, диләр ие. Шушы өй, тыкрык янында үткәндә. Убыр дип сөй ли идек. Ут күренә дип. Убыр бар, тыкрыктан йөгерә. Әйтә ләр ие соңга калып мунча кермәскә, караңгыда. Җен була имеш, дип. +Өйдә берүзең генә тормыйсың, өй анасы бар диләр. Тыныч булмаган өйләрдә була икән ине. Борынгы әбиләр әйтәләр ине. +Сакмар районы Татар Каргалысы авылында +Даутова Гөлҗиһан Әбдерәшит кызыннан (1926 елгы) +язып алынды +Риваятьләр-легендалар, сөйләкләр, +авыллар тарихыннан +Әтидән сорыйлар иде. Бу авылның датасын белмим, күптән инде. Муса дигән бер кеше елкы - атлар куып килгән. Башкирияме, Татария ягыннан микән, корылык булган, монда ашатырга килгән. Монда шундый таулар бар: ике ягы Тәңгре тау дибез - Ходай бирде, дигән сүз. Сарай кебек ике яктан каеннар каплаган. Бетте ул. Безнең монаннан ук урман тотына иде, бернәрсә калмады. Җир өчен. Шул Муса монда атларын керткән. Тәңребирде тау зиратның теге ягы. Аны белмиләр дә хәзер. +Илькульган бар. Анда сазлык кругом булган. Аның һаман тәрҗемәсен табалмыйлар. Минем әтидән килеп, Казаннан кайчандыр сорадылар. Илькульган - Елкы үлгән дип. Анда елкылар тоттылар, дип. Сазлыкка атлар батып үлгәннәр. Эсседәме, өркеп, таудан килеп төшеп, шунда батып үлгәннәр. Елкы үлгән - Илькулган дип исемен биргәннәр шул урынга. Хәзер анда авыл - рус авылы. Мусага 200 дән артыктыр инде, 220 ләрдер. +Аккош күле бар иде. Бетте алар кибеп. Аккошлар төшә иде. Күл юкка чыкты. Анда буа буалар иде ел саен, тегермән торды. +Бәбәй тавы - бәләкәй тау. Шунда ведролар белән су алып менеп укыганнар - теләгәннәр Алладан. Минем әти коммунист - бармаган инде анда. Төшүләренә яңгыр яуды, ни хикмәт, ди. +Минем нәнәй әйтә иде. Якуп исемле абыем, Ильяс исемле абыем булган. Якуп дигән абыем, менә, ферманы үткәч второй ферма бар, шунда илтеп салган избаны, Ильяс исемле абыем "Якут"ны (авыл исеме. - И.Я.) салган. Якут чыккан Тукайдан. Нәнәй Рәхмәтуллина Разия Юныс кызы 1883 елгы иде. Тукай борынгы авыл. Бездә 400 йорт, Якутта 60-80 генә. Тукайда чиш мә бар. Батакүл дибез. Белмим. Берәрсе батканмы? Мал фәлән батып шулай Батакүл дигәнбезме. Таулар - картыс тау дибез. +Александр районы Тукай авылында +Морзакаева Люция Саях кызыннан (1938 елгы) +язып алынды +Белмим ни өчен Тукай. Бүрлек елгасы, Картус тау - шунда бер таш утыра, биек таш. Ташның бер ягы кителеп алынган, шунда без йә ашарга, йә акча куеп китә идек менеп бала-чагалар белә. +Әби тавы - әбиләр туңып үлгән, без юк идек ул вакытта. Апрель аенда тирмәннән кайтышлый. Тирмән казанкада ие. Үзем дә барганым бар бәләкәй чакта. Уфалла арбасы бе лән кай тып барганда, адашып, биш әби туңып үлгән. Авылда җирләгәннәр. +Александр районы Тукай авылында +Гыйниятуллина Гөлнур Абдулла кызыннан (1940 елгы) +язып алынды +Җәгъфәр дигән кеше килгән булган. Урыс авыллары бит инде. Берәүдән: +- Куда едешь? - дип сораганнар. +- Яфару. +Шулай Яфар булып калган. Асяевлар Пенза ягыннан килг әнн әр 1790 елларда. Безнең авылыбыз элек Клат (Кулатка) дип аталган. Элеккеләр Яфарны белмиләр иде, дия иде әби. Әбиебез әйтә икән: +- Минем әтием, күп баласы булган, килгән Искедән. +Әби сораган: +- Нинди Искедән? +Иске Клаттан, дип җавап биргән әтисе. +Пугачев Каргалыда булган. Сакланган йорты бар. Кызыл ташт ан ясалган. Пугачевның штабы булган. Өлкәннәр шулай дип сөйли торганнар ие. +Сакмар районы Татар Каргалысы авылында +Даутов Гыйрфан Гыйният улыннан (1930 елгы) +язып алынды +Килгән ул (Пугачев). Бер көн йоклап киткән. +Каргалының беренче өен - крепость кебек салынган - кызыл таштан. Беренче кешеләр Хаялиннар. Шул иң беренче килеп шул өйне салып Хаялин, шул Каргалыга нигез салган. +240 семьяны вич таратканнар Кушкүлгә, Үрге Чебенне, Түбән Чебенне, Сакмар, Каргал, Башкирия ягына. +Шуннан Пугачев шул өйдә кич кунып киткән. Гаскәре белән. Восстание ясап йөргән кешеләре белән. +Безнең аклар-кызыллар сугышы көчле булган. Безнең авылда 72 кешене - безнең коммунистларны бер көндә атып үтереп аклар, братский могилада 72 коммунист ята. +Сакмар районы Татар Каргалысы авылында +Кывандыкова Наилә Гыйният кызыннан (1940 елгы) +язып алынды +Биятай мәрхүм сөйлидерие. Мин, ди, зияратта булганмын 3 яшемд ә дип сөйлидер ие. Зияратка менеп киткәнмен дип. Шуннан соң бием мәрхүмә сөйлидерие. Сакмар суына төшеп утырды халык, ди, киезләр вич шунда, ут төшә, ди. Күгәрченнәр очып килә дә өйне яндыра, очып килә дә өйне яндыра, ди. Шундый ут чыккан. Ике мәртәбә янган ул Каргалы безнең. +Берәүдән ут чыккан. Сагыз кайнатканнармы борында, шуннан соң күгәрченнәргә ут эләгә дә икән, күгәрченнәр өйгә килеп төшә икән. 1919 елны. 1919 елны минем зур абыем туган. Кулымда, ди, әни мәрхүмә сөйлидерие: бала, ди, и поднос, өй биек иде, ди, баскычтан шуның белән төшеп калдым, бер поднос чинаяк кына алып калдык дип, вич гөрләп янды. Менә 1919 елны янган исемә яңа төште. Күгәрчен ут чыккан ергә килеп куна да, оча да, икенче өйгә барып куна. Ут хәтәр ул. +Йолалар, гореф-гадәтләр, ышанулар +Мин кечкенә вакытта миңа "Карга боткасы"на дип зүрнәй күлмәк тегә торган иде. Яңа күлмәк киеп без күпер башына бара торган идек. Ә менә хәзер балалар белән шул "Карга боткасы"н үткәрәбез. Беренче көнне чыгабыз урамга, балалар кулларына кәрзиннәр тоталар, йортларга килеп җиткәндә инде: +"Өйдәме, түтәй? +Тизрәк бир күкәй. +Безгә бирсәң 3 күкәй, +Тавыгың салыр 100 күкәй. +Он кирәк, ярма кирәк, май кирәк, +Карга боткасына бар да кирәк. +Чыгар, түтәй, тизерәк! +- Рәхмәт, түтәй, синең кебек уңган түтәй бу дөньяда бик сирәк!" +Шундый такмаклар әйтеп. Бу сүзләр электән үк килә шушы фурмыда. Шулай итеп, балалар күкәй җыйнаганнар. Кечкенә чакта мин үземнең алай йөргәнемне белмим, тик зүрнәйгә ияреп, күпер башына карга боткасына барганым истә. Ботка ашаганым да истә түгел. Ну менә исемдә күпердә яшьләрнең (апайлар инде безнең ул вакытта) төрле кичке уеннар уйнаганнары исемдә. Ә карга боткасын кешеләр шулай итеп көтә торган иде. Ә хәзергесе вакытта без күкәй генә җыйнамыйбыз, безгә ярма да бирәләр, он да бирәләр. +Акча да бирәләр, кәнфитләр дә бирәләр. Кешеләр көтеп торып бирәләр. Кайбер апайлар пешереп апчыгалар, ашагыз балалар, дип. Ул көнне дә инде балалар өчен бәйрәм була, арыйлар инде ике урамны да йөреп чыкканчы. Икенче көнне инде, без элек клуб каршысында үткәрә торган идек, хәзер безнең реконструкциядән соң менә монда площадка бар - шунда борынгы тастымаллар эләбез, төрле шарлар эләбез, тасмалар эләбез. Аппаратураларны чыгарабыз, өстәлләр куябыз, шуннан соң скамейкалар куябыз, зуррак кешеләргә утырырга, ботка пешерәбез. Ботканы инде символически, казанны өч аякка утыртабыз, ә ботканы мәктәптә поварлар зур кастрюльләрдә пешерәләр. Пешерәләр дә, без шуларны апчыгабыз, шуннан соң кешеләргә. +Башта инде: +- Балалар, әйдәгез, учак ягыйк, казан асыйк, - дип казанны асабыз инде, шул арада әйдәгез җырлар җырлап алыйк, нинди җырлар өйрәндегез, нинди шигырьләр өйрәндегез. Яз турында, кошлар турында шигырьләр сөйлиләр. +Шуннан соң уеннар уйнап алабыз. Шуннан соң ботканың пешкәнен карыйсың: +- Пешкән ботка! +- Тәмле булган боткасы! +Ботка ашарга башта инде олы кешеләргә таратабыз. Ботка ашыйлар, утырып чәй эчәләр, аннан балалар өстәл янына шулай җыйнала. Шуннан уеннар китә инде. Алар ашаган вакытта концерт номерлары бара. Балалар төрле уеннар: капчык киеп тә йөгерәләр, күкәйне кашыкка салып та йөгерәләр. Төрле-төрле шулай иттереп уеннар үткәрәбез инде. Балалар көтәләр инде ел саен, кайчан карга боткасы үткәрәбез, дип. +1990 елларда туктап торды ул. Үткәрелмәде. Карга боткасы - апрель урталарына туры килә. Яз иртәрәк килсә - апрель башы, җир кипкәчтен, көн елынгач. +Нигә үткәрелә карга боткасы - балаларга аңлатабыз: бу менә борынгыдан килгән бәйрәм, кешеләр елыны, кояшны, кошлар алып килә дип уйлаганнар, шуңа күрә каргалар килгәчтен куанышып бәйрәм ясаганнар (көлә), ботка пешергәннәр, каргаларны сыйлаганнар. +Шарлык районы Мостафа авылында +Гобәйдуллина Нәфисә Фатыйх кызыннан (1959 елгы) +язып алынды +Элек туйлар шундый озакка бара торганые. Башта яучы бара. Аларны бер көндә бирми. Икенче көндә бирмиләр әле кызны, килешмиләр. Өченче көндә килешсәләр килешәләр, яучы барганнан соң. Аннан соң инде кызны килешкәч, егет ягы чакыра кызның әти-әниләрен, туган-тумачаларын чакыра да, туйга хәтле, шуннан соң инде кыз ягы чакыра. Шуннан кодалашу башлана. Бу ике як сөйләшкәннән соң. Шул чакырган вакытта, егет ягы, сөйләшәләр бирнә бирүне. Хатын-кызга элек материал инде, яулык, күлмәклек. Ир-ат затына - күлмәк, нәски, кулъяулык. Бирнәләрне туйда тараталар. Сүзгә остарак халыклар бирнә биргән вакытта инде: +- Кода сак бул, менә хатыныңа бирәбез, ни, японский шолк. Көлдертә-көлдертә бирнәләрне биреп чыгасың. Аннан кыз ягы егет ягына бирә инде шулай иттереп. Ә кызлар инде әзерләнә: тәрәзәсенә фәрдәсен, челтәрен алып бара, карават өсләренә ябарга юрганын, пар мендәрләрен, бөтенесен дә алып бара инде теге үзенең төшкән йортына. Килен булып хезмәт итә. Килен булып төшкәндә, киленне каршы алалар ашлар пешереп, табыннар тезеп. Егет ягыннан да, туган-тумачалары, яшьләр бергә җиналалар да, шунда күңелле итеп утырып, киленнәрнең кайсын су юлына аббаралар инде. Су юлы күрсәтәләр инде. Кайсыларына яулык бирә, кайсыларына бияләй бирә. Менә шулай иттереп су юлыннан йөреп кайталар инде. Киленне су юлы белән таныштыралар. Элек чишмә булган. Бер кеше чишмә юлына киез куеп туктаткан. +* * * +Сабан туе элегрәк булды. Маевка да булды. Но хәзер, нишләптер, тукталды бит. Әйбер җыйдылар. Атлар белә чыгалар да, зур таяк. Шуннан соң теге таякка әйберләрне бәйләп атның дугаларына бәйләп җыйнап чыга торганнарые да, шуннан соң инде Сабан туенда тарата торганнар ие кемгә нинди. Берәү җиңәме, җиңгәнгә нәрсә бирергә, шулай тарата торганнар ие. Жюрилар кебек халык утыра. Җыйнап йөргәндә үзебез чыгып карап тора торган иек. Менә хәзер карга боткасы ясыйлар болар. Матур иттереп гармуннар белә урамга чыгалар. Укучылар чыгалар. Шуннан соң инде карга боткасы дигәч күкәен чыгарабыз, кем акчасын бирә. Шуннан болар клуб каршында боткалар пешерәләр, шуннан бөтен халык җыйналабыз, барабыз шунда, шуннан безгә савытларга салып ботка пешереп бирәләр, күкәйләр пешереп, кәнфитләр, самавырлар куялар, аннан шунда үзләре вич җырлыйлар, яшьләр дә җырлый, кайсы гармун уйный, үзебез дә төшеп китеп биибез шунда уйныйбыз, бик күңелле була карга боткалары. +Туй йоласы. Килен төшә инде. Мин үземнең төшкәнемне сөйлим сезгә. Кияү килә безне алырга инде. Ат белән, пар атта. Баштан кияү генә килә. Кияү алучылары була аның янында. Кызны алырга килгәч, аларны йөртәләр, берничә ергә кертәләр кунакка, сыйлыйлар. Алар кергән ерләрендә - кияү, кыз пока өендә тора, кайсы ердә кунакта йөриләр алар, шуннан нәрсә булса да урлап алып чыгарга тиешләр. Кашык урлыйлар, әтәчләрне чыгып урлыйлар. Менә шушы килен алырга килгәндә инде. Менә шушы әйберләрне урлыйлар да күрсәтмиләр. Хуҗа инде тик йөри урлатмаска. Урлыйлар да, шуннан киләләр кызның йортына. Кыз инде әтиләре-әниләре белән саубуллаша, утырталар анда парлап та, ә тегеләр артта бер 3 чана пар атлар иде инде элек, әле инде атлар бетте. Менә шул вакытта тегеләр урлаган әйберләрен урамнан селкә-селкә, әтәчнең аягыннан тотып, килен төшкән йортка алып баралар инде шуларны. Шуннан инде, мәзәк өчен генә инде, аннан бит инде кирәк әйберләрен кайтаралар, кирәкмәгән әйберләре кызда кала инде. +Ябалар бит инде беренче көнне кияү белә кызны. Аннан аерым өй була инде аларга, кияү егет була, әлеге вакытта свидетель диләр инде, кыз ягыннан да була. Алар кыз белә кияүне калдырып китәләр дә, сәгать 4 тән (иртәнге) мунча әзер. Кияү белән кызны иң беренче мунчага ебәрәләр. Пока аларның йокылары туймаган, аларны илтәләр мунчага. Мунча яга инде кызның җиңгәсе (абыйсының хатыны или якын кешесе). Мунчада алар бу ягучыга ниндидер булса да подарка салып китәргә тиешләр, салып китәләр. Аннан соң килгән кодалар бар да ул мунчаны керәләр. Кияү мунчасы диләр иде. Кияү мунчасына барысы да подарка салалар. Элек шулай иде, хәзер кафе-барларда үткәрәләр. Мунчасы бар инде. +Кияү коймагы. Итсез коймак иде ул вакытларда. Аннан кияү пилмәне була иде бездә. Менә шундый гына (кечкенә) ваквак ясыйлар. Безнең заманда кызның чисталыгын күрсәтә иделәр, әле юк. Чыбылдык. Иң беренче кергәчтен кайна белә кайната килә инде. Карый постелен ачып, анда күренә инде. +Туйлар инде нык шәп була иде. Берәр атна. Например ничә кода булса, бара икән синең туеңа анда 5 пар кеше - 5 кода - 5 көн була. Һәрбер кодага 1 көн. 7 кода була икән - 7 көн. Мин үземә бер көн алам, иртән торуга мунча ягам, аш салам. Кияү мунчасы була. +Туй көнне кияү коймагы. Кызны алырга килә егет. Шуннан кыз ягындагы кешеләр коймак чыгаралар. Түгәрәк майланган коймак. Кияү анарга акча сала. Аннан ул ала да, аннан икенчесе килә. Анда бер генә коймак булмый - берничә була. Аның барсына да кияү акча сала. +Кияүгә пилмәнне вак кына ясыйлар иде. Матур була дип. Шундый бәләкәч кенә. +Киленне сорый булганнар инде. Например, лампыны куялар пузырьлы. Пузырьне себермичә генә, әгәр дә килен белекле булса, әйбәт булса, ул пузырьне алып себерергә тиеш. Шуны тикшерәләр. +Кайсыберсе, белеклесе, идән юа. Аннан соң камыр бастыралар киленнән. Карыйлар, киленнең куллары ничек анда: нык буялганмы камырга? Аннан соң баскан талинкасы шомамы? Камырлы түгелме? А ту бит чип-чиста итеп калдырасың баскан савытыңны. Шундый сынаулар инде. +Тегеләр коймак белән чыгалар. Болары күчтәнәч апкилә. Аларга: +Ничек килдегез сез безгә, +Батмаенча диңгезгә. +Кадерле кунак сез безгә, +Ни хөрмәт итик сезгә. +Кодага ерлап бирә: +Стаканның төпләрендә +А хәрефе бар әле. +А хәрефе күренер, +Әйләндереп карале. +Әйләндерер өчен эчеп бетерергә кирәк. Ике якта да шундый ерлар була иде. +Стаканың тулы түгел, +Ерлап тутырыйк әле. +Кодаларның күңеле булсын, +Ерлап утырыйк әле. +Атна буена туй ясап күп ерлар ерлана. Иртә таңнан мунча ягасың, мунчага бөтен кодалар килә. Аларга чәй эчерәсең. Аннан арада минем ягымнан берәү ашка чакыра, өйлә вакыты була инде ул. Аннан тагы кичкелеккә мин үземә алам, төне буена утырырга: +Әй, кодалар, сезнең өчен, +Укадан бау үрәмен. +Күкрәгемдә яным ничек, +Сезне шулай күрәмен. Аннан ул үзе теләгәнен ерлый, капма-каршы: +Эй, кодалар, кодалар, +Кодалар-кодачалар. +Сездә ничек, бездә шулай, +Уйнап күңел ачалар. +Аннан чыгаралар бутка. Анарга калакларны шулай төртептөртеп куйганнар. Төртәләр инде китәргә. Аннан соң чыга да, берәрсе стенага кага тыштан. Янәсә (янәсе. - И.Я.) дә, бу китү билгесе. +Шак-шок, ә стенаны кага инде, безгә китәргә вакыт етте, диеп инде. Вакытын белеп кага инде, теләсә кайчан түгел. Кодалар кодаларны кызык иттереп, кодалар киткәндә, арбага утыргач, кулларына кишер тоттыралар. Туйдан кайтканда кодалар берберсен сүләшеп кайталар, тикшереп туйны, бусы әйбәт булды, тегесеме начар булды, бу җитешмәде, йә арттырып җибәрдеме - шуларны тикшерергә урын калдырмас өчен кодаларга кишер тоттыра да кулына: +Янәсә, безне чәйнәп кайтканчы, кишер чәйнәп кайтыгыз! - дип. +Кияүне куенга кертү дә бар иде. Кияү килә дә кызның йортына ул була кияүне йортка кертү. Шунда урын карарга да керәләр агай-эне. Шунда акча салып та чыгалар. Кызның урынын карага керәләр янәсә дә. Беренче көнне кияү белән кызны җиңгәләре саклап тора. Аннан инде бар-югын чыгып сөйлиләр: тегеләй булды, болай дип. Хәлләрен коймак белән кереп беләләр. Шунда кияү коймак ашый. +Ишек бавы тоту да бар иде. Кыз янына керер алдыннан. Ишекне тоталар, кертмиләр кияүне. Әйтәләр: +Ишек бавы бер алтын, +Безнең апай мең алтын, дип. +Шуннан: +Без килмәдек, буш китәргә, +Килдек алып китәргә, дип, - инде кияү акча бирә. Акча биргәч кертәләр. +Элек баш кодагый килә торганнар ие. 2-3 мәртәбә. Башта болай гына килә. Монда ыштан балагын чыгарган берсен. Яучы килә, бер балагы чыккан. Янәсе дә яучы булып килгән. Шуннан белгәннәр инде, аның яучы булып торганын. +Килделәр. Безнең үләнергә булгач сәфәр ае булды. Сәфәр аенда янәсе туйлар уйнарга ярамый. Шуннан без 1 ай буена тордык өйләнешмичә, сәфәр ае беткәнне көтеп. Шундый тәртипле, бер-беребезне күрмәдек тә хәттә. +Александр районы Яфар авылында +Асяева Рәмзә Газиз кызыннан (1925 елгы) +язып алынды +Килешергә килделәр. Элек сөт сатар идек битун белән. Сөт сатып пич янында торам, бер карт кына бабай килеп керде дә ишеккә, менә шулай итеп торды да, мин пич янында елынып торам. Әни, мин әйтәм, бу нинди кеше ул, ул бит түшәмгә карый, ул чыгып киткәч инде. Ярар, белмәсәң дә ярар. +Мунчага чыктылар. Аның туганнары мунчада эшли икән. Әнә шул ике ятимне туры китерергә кирәк, дип сөйләшкәннәр мунчада, өйдә дә түгел, колхоз мунчасы элек бар ие бездә. Шуннан килде, "колак сөенчесе" дип атала. Теге яулык белә акча китерәләр бит. Килә дә керә икән, мин белмим вообще. Мин ул вакытта өйдә тормадым да. Колак сөенчесе килде, мәһәр килде. Мәһәр килгән дә, чанадан алдылар әхә-хә дип көләләр, мин бернәрсә дә белмим. Мәһәр килгәч: кызым, клубка чыгасыңмы әллә? Миңа элек чыгарга ярамый иде, хәзер ярады. Мин ничек тормышка чыкканны да аңламадым даже. +Сакмар районы Татар Каргалысы авылында +Назыйрова Мәдинә Габделхак кызыннан (1941 елгы) +язып алынды +Бәетләр +Наза бәете +Фатихның сеңлесе кибеттә сата иде. Аннан Казахстанга киттеләр. Ул анда үлде дә, анда күмделәр үзен. +Риза булыгыз, халкым, рәнҗетмәдем, +Кибетләрдә сату иткәндә. +Авылыма бер тутырып карадым, +Чит илләргә чыгып киткәндә. +Эшем яхшы иде, авылым - матур, +Ризыклар шулай аерды. +Киткән чакта нидер сизгән кебек, +Күңелләрем бик нык кайгырды. +Бер кыз бала таптым киләчәктә, +Сердәш булыр диеп үземә. +Икәү генә калгач, моңсу итеп, +Тутырып карый иде күземә. +Шулай моңсу итеп караганда, +Уйлый идем авыр көнемне. +Тормыш дулкыннары җил чыгарып, +Сындырдылар бәхет гөлемне. +Мин үлгәч тә, кайгырмагыз, +Язмышларны һичкем узалмый. +Күпме генә елап кайгырсаң да, +Кыска гомер артык озаймый. Хәзер минем сезгә теләгем шул, Кызымны бар диеп белегез. Тормышыгыз кушса, мөмкин булса, Килеп аның хәлен белегез. Руза кызым матур булып, Үземә ошап ул үсәр. Ятлар читләгән вакытта, Әңкәсе исенә төшәр. +Шарлык районы Яңа +Сәфәрова Зөмәрә Бәсим кызы И, Раушаным, Раушаным, Колагымда тавышың. Каберләрең калдырып киттем, Туган якка агышым. Бик зур шатлыгым булдың син, Мәрхүм абыеңнан соң. Әҗәлләр тартып иткәндер, Инде нишләтием соң? Башкаең өзелгән кебек, Бәгырьләрем өзелде. Шул чактагы кара кайгы Мәңгелек дип сизелде. Китмәс идем сине ташлап, Ризык бетте, күрәсең. Үлем-аерылу газаплары Маңгайдадыр, күрәсең. Кара-кашым, кара күзем, Төшермәдем теземнән. Чит туфракларда калсаң да, Чыгармамын исемнән. +Пар алмаларым калды шул, +Калды үзбәк җирендә. +Ходаем ярдәмнәрең бир, +Күчеп кайткан җиремдә. +Ах үземнең хәлләремне, +Кешеләргә сөйлим әле. +Эчемдәге моң-зарымны +Бәеттә көйлим әле. +Үстердем бит кочып-сөеп, +Үстердем шәфкать белән. +Ә хәзер яшим дөньяда, +Тик сезнең хәсрәт белән. +Балакаем, тыныч ят, син, +Нур уйнасын гүреңдә. +Тыныч ятып гүрләреңдә, +Бул син оҗмах түрендә. +Бу шул башы өзелгән кызына карата. Урта Азиядән кайткан апаның кызына. Ул инде малае үлгән була, шуның каберенә барырга, кызы да еткән була, шул машина астында кала. Берсенә барам дип, икенчесе дә үлә. Аннан монда эшләделәр, аннан киттеләр күчеп тагын Башкириягә. +Башкортстанда туып (бу апа инде) гаилә тормышын Үзбәкстанд а үткәргән, картлыгында Яңа Муса авылында яшәүче күр шем Фәндия апаның кызы Раушания истәлегенә (фаҗигале үлгән). +Шарлык районы Яңа Муса авылында +Абдершина Раушан Бари кызыннан (1940 елгы) +язып алынды +Наил бәете +(Тормыш иптәшем Наилгә багышлыйм) +Бисмилла диеп башлана +Изге корбан гаете. +Мин язамын, сез укыгыз, +Наилемнең бәете. Тарих мең дә тугыз йөздә, Туксан икенче елда. Мичкә эчендә вафат булды, 10 нчы ноябрьдә. Соңгы катлар чыгып китте, Иртәнге чәйне эчеп. Мин киттем дип, - шикле әйтте, Калдым эчләрем сизеп. Шикләнсәм дә, башыма килмәде, Күзенә тутырып карарга. Күбесе озатып кала идем, Чыгып ишек алларга. Навозлар ташырга киткәч, Кире әйләнеп кайтмадың. Оныгың белән күпме эзләп, Берничек тә тапмадык. Икенче көнне Ринат белән Икәүләшеп эзләдек. Күпме генә йөресәк тә, Күренмәде эзләрең. Луиза, Ринат, Илдус китте Торак йорттан карарга. Илдусның башына килгән Мичкәләрдән карарга. Шырпылар сызып карагач, Җизнәкәе күренгән. Абыем-җизнәм монда, диеп, Ишекләргә йөгергән. Илдус әйткәч, балакаем, Мичкәләргә үрләгән. Мичкә эчләрендә күргәч, Күңелләре сүрелгән. +(Шунда төшәләр, шунда төшеп рәтлиләр, ремонтлыйлар эчтә клапан, нәрсәдер мичкәнең, шуны ремонтларга төшкән, шунда ул аммиакка исергән, үзе генә булган, кеше булырга тиеш иде анда, хуҗаларның гаебе булган). +Арканнар белән бәйләп +Мичкәдән чыгарганнар. +Бу нинди хәлләр диеп, +Әдәмнәр караганнар. +Улым әйтә: ничек кенә +Кайтып әйтим әнекәемә. +Дөнья яктылыгы бетте +Газиз әтекәемә. +Алып кайтып өйгә куйгач, +Җаннарына иелдем. +Аның тыннары чыкмагач, +Күңелләрем сүрелде. +Алларың булалмадым, +Гөлләрең булалмадым. +Мичкәләрдә ян биргәндә +Ярдәмче булалмадым. +Маңгай битләреннән үптем, +Риза-бәхил бул диеп. +Изге догаларым кылдым, +Изге җаннан бул, диеп. +Сабырлыклар бир, Ходаем, +Минем йөрәкләремә. +Догаларым пәрдә булсын +Ахирәт көннәренә. +Балаларым белән бергә +Гел дә аны яраттык. +Койрыклар булганда +Кайгыларны бергә тараттык. Кеше балалары килгәч, Төрле сүзләр булды инде. Дөньялары шулай булгач, Аларны да кичер инде. Оныкларны бик яраттың, Изге күңелең белән, Ходай сине ярлыкасың Бакый иманың белән. Туганнарның һәрвакытта Хәлләрен белеп тордың, Бервакыт каршы килмичә, Сине озатып тордым. Барыбыз да сиңа риза, Бәхил булып калабыз. Оҗмахларны насыйп итсен Бер Ходаебыз - Аллабыз. Үкенеч булды шунысы - Эштән өйгә кайтмадың. Җаннар биреп ятканда Җылы урыныңда ятмадың. Инде нишлик, Ходаем, Кире кайтарып булмый, Караңгы гүрең якты булсын, Күңелләр шулай уйлый. Тормышыбыз булды гөл кебек, Гомеркәең булды төш кебек. Ике арабыз булды шундый йомшак, Татлы искән назлы җил кебек. (Бик яхшы яшәдек, бик матур) Исән кайтсын диеп озатып кала идем, Исән кайттыңмы, диеп каршылап, Бабакачым-әбекәчем дип гөрләшә идек, Арыган вакытларда сайрашып. Язмышлардан инде узмышлар юк, Шулай булгандыр шул гомерең, Әти-әни, мин, балалар фатихасын бирде, Тыныч булсын синең күңелең. Каткан кулларыңны турайтырга, Грелкалар куеп җылыттым, Җансыз гәүдәң, йөзләреңә карап, Ник болай булды икән, дип шаккаттым. Ачылмады синең йомган күзләр, Мәңгелеккә алар йомылган. Мичкә эчләренә менгән чакта, Үлем җиле сиңа кагылган. Бер кат башкаема да килмәде, Мичкә эчләрендә үләрең. Тик уйлана идем һәрвакытта, Атың (K700) калып, дөньядан китәрсең. Сау бул инде, җаным, риза-бәхилләр бул, Аз түкмәдең җирдә тозлы тир, Әхирәткә оҗмах ишекләрен Үз кулларың белән ачып кер. Исән чакта Әбҗәт догаларын Бик аз гына укымадың син. Машинага һәм дә К-700 ка Бисмилласыз утырмадың син. Шуның өчен соңгы юлга киткәч, Мин дә тыныч, син дә тыныч бул. Җансыз гәүдәң өйгә алып кергәч, Сөлгеләр дә яба алмадым. Тик шулай да, изге дога укып, Ак пәрдәләр сиңа капладым. Колхоз эше, дөнья малы дия-дия, Газраил тия яннарга. Исәнлекләр, тигезлекләр бирсен, Бездән калган балакайларга. Уфалардан кайткач, машинагызны Гаражларга кертеп куегыз. Дөньялыкта кабат күрешү юк, Каберләрем якын куегыз. Алларың булалмадым, Гөлләрең булалмадым. Төннәр буе җир сөргәндә, Яныңда булалмадым. Ниләр булды икән, ниләр генә булды, Синең әрнү йөрәккәеңә? Нигә ярдәм итәлмәдем икән Синең сынган беләккәеңә? (Элек аның аркасы - беләге сынган иде). Тәрәзәләрдән иртән карап калам, Абыемның үтеп киткәнен. Әле дә бәлки кайтып керерсең дип, Сине өзелеп көтә йөрәгем. Төймә тишекләре бик күп, бик күп, Төймә тишекләре бигерәк күп. Бер гүрләргә киткәч кайтып булмый, Аның инде ишекләре юк. Агыйделдән килгән ак параход, Томаннарга кереп юл алды. Исемең телләремдә тибрәнсә дә, Гәүдәң күз алдымнан югалды. Алмагачым чәчәк ата, Майның унбишләрендә. Мәңге сүнмәс булып калдың, Минем күңелләремдә. Гомерләр ике килми шул, Дөнья тик фани гына. Аның асылын аңламый Бары тик сабый гына. +Белдең кадерем, белдем кадерең, +Матур үтте көннәрем. +Кадерләребез белергә +Ярдәм итте диннәрем. +Я, Ходаем, үзең кичер мине, +Шундый моңнар инде язаем. +Сабыр итәм, ләкин өзелеп көтәм, +Күңел бит ул, нишли алаем. +Соңгы сәгать, минут, секундлары ян тәслим итүе үзе бе лән бер Ходайга гына мәгълүмдер. Күпме генә башлар ватсак та белә алмыйбыз, кире кайтара алмыйбыз, Ходаем аны изге яннарыңнан кыйл, рәхмәт фәрештәләрең кабул итсен. Ярдәмче бул, иман белә ярлыкагыл. Укыган-укыткан Коръән-догаларыбызның савабын аңа насыйп ит. Оҗмах белә ярлыка. Дөньяда булган гаеп-гөнаһларын үзең кичер, әхирәт көннәрдә оҗмахларда күрешүне насыйп ит. Балаларга, миңа, туганнарга исәнлек-сабырлык, ярдәмнәреңне үзең бир. Амин. +Шарлык районы Яңа Муса авылында +Абдершина Раушан Бари кызыннан (1940 елгы) +язып алынды +Рәсүлулла бәете +Рәсүлулла ятим үзе, +Ятимнәрдә - ике күзе. +Әгәр күрсә ятимнәрне, +Башын сыйпар иде үзе. +Рәсүлулла ятим булган, +Ятимнәрнең кадерен белгән. +Аларның башларын сыйпап, +Аларның хәлләрен сораган. +Васият кылдый ул безгә, +Ятимнәрне күрсәгез сез дә, +Бәним тик хәлләрен сорап, +Башларын сыйпагыз сез дә. Ятимнәрнең башын сыйпап, Сәдака бирсә бер кемсә, Кыямәт көнне Алланың, Дидарын күрер ул кемсә. Гәет көнне Рәсүлулла Урамнарга чыгып йөрде. Агач төбендә утырган Ятим баланы ул күрде. Агач төбендә утырган Бу ятимнең хәлен сорады. Атам да юк, анам да юк, Диеп ятим җавап бирде. Рәсүлулла әйтеп аңа Атаң булаем, бән сиңа. Ни сүзең бар, сөйлә миңа, Күзләремнән яшьләр ага. Шулай дигәч ятим әйтте: Бәнем тик балалар монда. Менеп йөриләр дөл-дөлгә, Шатланып йөриләр анда. Рәсүлулла дәюп сиңа, Дөл-дөл булаем бән сиңа. Ни сүзең бар, сөйлә миңа, Күзләремнән яшьләр ага. Шулай итеп, ятим бала Рәсүл аркасына менде. Рәсүлулла дөя булып Анда-монда йөгереп йөрде. Дөя кебек тамагыңны Дәеп айга сәлә аф-аф. Аны күреп сәхабалар Җыелдылар алар саф-саф. +Рәсүлулла, барыгыз сез, +Ясак алып килегез сез. +Ятим баланы кулымдан +Бәндән сатып алыгыз сез. +Үлем бәете Рәсүлулланың чыкмыйк юлындан, Кәүсәр шәрәбен эчәрбез кулындан. Рәсүлулланың сөннәтен тотаек, Сөннәтен тотып өммәт булаек. Үтенәм сездән дога кылуның, Җәннәт эчендә бергә булуны. Иманлы кеше бирер җавабын, Дәфтәрләренә язар савабын. Газраил килер, җанымны алыр, Кызыл йөзләрем саргаеп калыр. Якын дусларым юа башларлар, Киемнәремне алып ташларлар. Зифа буемнан үлчәү алыгыз, Юып паклагач кәфен салыгыз. Әлхәм белән башлыйм сүзләрем, Ядкяр булсын йомсам күзләрем. Әлхәм соңында янәбе Аллага Салават әйтик Рәсүлуллага. Сезгә, дусларым, актык сүзләрем, Догадин куймагыз, йомсам күзләрем. Әҗәл шәрәбем бер көн эчәрмен, Якты дөньядан бер көн китәрмен. Фани дөньядан югалыр исемем, Яхшылык белән искә төшермен. Күңелем үсмәде, кулым бармады, Хәсрәтле уйлар миннән китмәде. +Мөнәҗәтләр И, Ходаем, мин телимен дүрт нәрсә Берсе - иман, берсе - җәннәт, Берсе - нигъмәт, берсе - нур. И, дусларым, телим сезгә Бергә-бергә булуларны. Бәдән-җәннәт эчләрендә Бергә-бергә булуларны. Йөземнең аллары бетте, Күземнең нурлары бетте. Иман белән җаныбызны алсаң, Безгә шул дәүләтең җитте. +Шарлык районы Яңа М +Мангутова Луиза Әүхәди кызынн Инандым мин Алланың берлегенә, Бердер Аллаһым бәнем. Барлыгы үзеннәндер, Һичкемсәдән түгелдер. Үзлегендин булган ул, Бердер Аллаһым бәнем. Аллаһының барлыгына Әҗәл, ахыр юк аңа, Бетмәс дәхи... Бердер Аллаһым бәнем. Бар нәрсәне белгән ул, Күп нәрсәне күргән ул. Тавышын ишеткән ул, Бердер Аллаһым бәнем. Син һәр эшне теләгән, Һәр теләгәне булган, Теләмәсә булмаган, Бердер Аллаһым бәнем. Аллаһы ул теректер, Аңа үлмәк һич юктыр, Кешенең шиге юктыр, Бердер Аллаһым бәнем. Юктыр тиңдәшең сәнең, Бердер Аллаһым бәнем. +* * * Лә иләһе иллә Аллаһу, Күп әйтегез фәләкләр. Лә иләһе иллә Алласыз, Кабул булмас теләкләр. Лә иләһе иллә Аллаһу, Таулар-ташлар басалмас. Лә иләһе иллә Аллаһны Ерләр-күкләр кысалмас. Лә иләһе иллә Аллаһу, Гәрше кеше баскычы. Лә иләһе иллә Аллаһу - Сигез оҗмах баскычы. Лә иләһе иллә Аллаһның Карамагыз азына. Лә иләһе иллә Аллаһу - Мәңге бетмәс хазина. +Шарлык районы Я +Абдершина Раушан Бари кыз Лә иләһе, иллә Аллаһы Мөхәммәдеррәсүлулаһы. Хозур Ильяс. И, Ходаем, бер Ходаем, Теләгәнем дүрт теләк. Берсе - иман, берсе - җәннәт, Берсе - нигъмәт, берсе - нур. +И Ходаем, бер Ходаем, +Дидарыңны күрсәм иде. +Ходайның рәхмәте белән, +Оҗмахка керсәм иде. +Шарлык районы Зирекле авылынд +Кәбирова Зәрә Заһретдин кызыннан (1932 елгы +язып алынд +Инәй элеккеләрне әйтә торган иде. Инәйнең инәсе бик укымышлы кеше булган. Ул шуннан откан, мин инәйдән оттым, булган хәтлесен инде. +Бисмиллаһи рахмани рахим. +Әлки-әлки әлләли, +Әлхәм белмәс әлләзи. +Ата хакын белмәдең, +Күрше күңелен күрмәдең. +Тәндә яның су булдый, +Тәнең калдый курылып. +Яның чыктый суырылып, +Ак кәфенгә төрделәр, +Илтеп гүргә куйдылар. +Кырык адым җир киткәч, +Килеп җавап алдылар. +Җире каты, кабре тар, +Каты газаплары бар. +Утлы чукмарлары бар, +Гамәлеңне алып бар. +Тезең куйсаң - тезең ут, +Йөзең куйсаң - йөзең ут. +Эшең-тышың бар да ют, +Шунда намаз кыйлгайлар, +Намаз вакыт - 5 вакыт. +Куя күрмә бер вакыт, +Әгәр үлеп китәр булсаң, +Мөэмин уйларым бер сәгать. И, мөэминнәр, торыгыз, Мәчет-сарай йөрегез. Мәчет-сарай йөргәннәр Оча, калка баралар. Таму(г) сарай йөргәннәр, Аяк басар белмәссең. Лә иләһе иллә Аллаһ, Мөхәммәдеррәсүлуллаһ. Байның күзе малдан туймый, Ачның күзе аштан туймый. Минем күзем яшьтән туймый, Биш барулдый бәнем хәлем, Асларыңнан утлар чәчәр. Өсләреңнән туфрак басар, Яланчаяк микән тәтәр, Ятим-ятим димәгез, Ятим хак(ы)на тимәгез, Ятим хакы зур булыр, Ахирәттә хур булыр. Лә иләһе иллә Аллаһ, Мөхәммәдеррәсүлуллаһ. +* * * Янам инде, көям инде, Гасыйлардан булам инде. Сабырсызлык кылам инде, Сиңа сыгынам, Рәсүл Аллам. Бу дөньялар үтәр - китәр, Әхирәтлек килеп җитәр. Әхер бер көн алып китәр, Сиңа сыгынам, Рәсүл Аллам. Бу дөньяның вафасы юк, Кемебез ач, кемебез тук. Арабыздан догачы юк, Сиңа сыгынам, Рәсүл Аллам. +Мөнәҗәтем яза-яза +Каләм тоткан кулым тала. +Күземнән яшьләрем ага - +Сиңа сыгынам, Рәсүл Аллам. +Мөнәҗәтем сезгә булсын, +Дус-ишем дога кылсын. +Догалары кабул булсын - +Сиңа сыгынам, Рәсүл Аллам. +Хәсбун Аллаһу вә нигъмәл вәкил, +Нигъмәл мәүлә вә нигъмән нәсыйр. +Гуфранәкә раббнә вә +Иләйкәл мәсыйр. +Ходаем бирде миңа дәүләт, +Мәкәмем әйләди карбәт. +Иманнурый лә гөлҗәннәт, +Көюл кадыйр мәңә рәхмәт. +* * * Әгүзе билләһи минә шайтани раҗим Бисмилләһи рахмани рахим. Әҗәл ширбәтен бер көн эчәрмен Якты дөньядан бер көн күчәрмен Әҗәлем җитәр - тыннарым бетәр. Ясин укырга вакытлар җитәр, Укый алмамын, бетәр сулышым. Артымнан калсын дога кылучым. Газраил килер - җанымны алыр, Кызыл йөзләрем саргаеп калыр. Якты дөньяны ташлап китәрмен, Караңгы гүрдә нихәл итәрмен. Караңгы гүрдә калыр бу башым, Ак фәрештәләр булсын юлдашым. Кыен хәл икән гүргә керүе, Авыр хәл икән җанны бирүе. Зифа буемны үлчәп алырлар, Караңгы гүргә илтеп салырлар. Газиз тәнемне каты тотмагыз, Кире кайталмам, ашыктырмагыз. Ерак җирдән дуслар килгәннәр, Карап калсыннар якын күргәннәр. Йорттан чыкканда ашыгып чыкмагыз, Елашмагыз, зинһар чыдагыз. Тордым дөньяда бераз вакытлар, Салкын туфрактан безгә ястыклар. Бу ят җиргә кемнәр китергән, Безгә йортларны кемнәр җиткергән. Иптәш калмаган түшәк җәймәгән, Кәфен сырылган акбүз җәймәдән. Каберләремне киңрәк казыгыз, Ак таш утыртып исмем языгыз. Каберем өстенә чардак корыгыз, Агач утыртып нурландырыгыз. Яфраклар ярсын, кошлар сайрасын, Рухым шат булсын, догалар барсын. +Раббым Аллам, шөкер кылам +Раббым Аллам, шөкер кылам, +Исәнлек биргәнеңә. +Аякларым йөргәненә, +Күзләрем күргәненә. +Раббым Аллам, шөкер кылам, +Нигъмәтләр биргәнеңә. +Күктән яңгырлар яудырып, +Иген үстергәнеңә. +Раббым Аллам, шөкер кылам, +Якты көн биргәнеңә. +Аятьләрне укыр өчен +Зиһеннәр биргәнеңә. Раббым Аллам, шөкер кылам, Ак карлы кышларыңа. Җәйнең матур таңнарында Сайраган кошларыңа. Раббым Аллам, шөкер кылам, Ураза биргәнеңә. Бәндәләрнең гөнаһларын Ярлыкыйм, дигәнеңә. Раббым Аллам, шөкер кылам, Караңгы төннәреңә. Намазларны укыр өчен Ярдәмең биргәнеңә. Раббым Аллам, шөкер кылам, Иманга кайтканыма. Намаз укып, Коръән укып Тынычлык тапканыма. Раббым Аллам, шөкер кылам, Сабырлык биргәнеңә. Сабырлыкның савапларын Бирермен дигәнеңә. +* * * Сабыр итим, сабыр итим, Сабыр итми нихәл итим. Сабырлыкның морадына Ничек кенә барып җитим. Мөнәҗәтләр әйтик әле, Өйнең эче нур белә(н) тулсы Бу мәҗлесне ясаучыга Сигез оҗмах насыйп булсын. +Ике аккош, бер тутый кош +Оча кыйбла хутына. +Раббым Аллам, Кадир Мәүләм, +Салдың дөнья утына. +Шарлык районы Мостафа авылында +Фәтхуллина Миңлегөл Гали кызыннан (1941 елгы) +язып алынды +Нәнәй өйрәткән догаларым калган. Без 9 бала. Авыр торырга. Нәнәйләрдә тордым. Мине алды ул. Әйбер пешерә нәнәй, үзе мөнәҗәт әйтә: +Әр сәхәр вакытында бар иди эши, +Арпадин эрди, күзен агызды. +Гарәп чүлләрендә айзыл карани, +Гасасы бар иде аның билендә. +Камәре бар иде аның кулында. +Алланың сикрите аның телендә, +Гарәп чүлләрендә сән-сән солтани. +* * * +Лә иләһе иллә Аллага, +Күп әйтегез фәләкләр. +Лә иләһе иллә Алласыз +Кабул булмас теләкләр. +Лә иләһе иллә Алланың +Карамагыз азына. +Лә иләһе иллә Аллаһы +Мәңге бетмәс хазина. +Лә иләһе иллә Аллаһы +Гарше кеше пар кеше. +Лә иләһе иллә Аллаһы +Сигез оҗмах ачкычы. Кеше өчен иң әвәле намус дигән, Намусыңны сатып итмә, табыш дигән. Байлык өчен илен-көнен саткан кеше - Ике дөнья өчен дә ул явыз дигән. Икенче кыйммәтлесе гакыл дигән, Акылсыз да тәүфикъ ягы такыр дигән. Акылсыз да намуссыз да иман да юк, Ялганга ант итеп барып сатыр дигән. Өченче кыйммәтлесе әдәп дигән, Әдәп көчле мәхәббәткә сәбәп дигән. Әдәпсез дә бәхет тә юк, тәүфикъ та юк, Кеше исеме үзгәрүе гаҗәп дигән. Дүртенче кыйммәтлесе күңел дигән, Күңеле бозык кеше кеше түгел дигән. Бозыкларга җир өстеннән асты яхшы, Яшәмә дә җирдә, үлеп күмел дигән. Бишенче кыйммәтлесе сабыр дигән, Сабыр кеше зур бәхетләр табыр дигән. Бер дә юкка ачуланып дөнья бозу - Бер кайгыдан икенчегә салыр дигән. +Александр районы +Асяева Әлфия Альберт кызын +Лә иләһе иллә Алланы +Сез әйтегез һәрзаман. +Лә иләһе иллә Алладан +Аерылган кол бик яман. +Лә иләһе иллә Алланы +Күп әйтиек халыклар. +Лә иләһе иллә Аллаһы +Барча афәтләрдән саклар. Лә иләһе иллә Аллаһы Яннарга рәхәт бирә. Лә иләһе иллә Аллаһы - Барча эшне уң кыла. +Сакмар районы Тат +йпова Фирдәвес Абделгаз Лә иләһе иллә Алла, Яңартыгыз иманны. Лә иләһе иллә Аллаһу - Куар сездән шайтанны. Лә иләһе иллә Аллаһу - Тәһлил җәүһәреннәндер. Лә иләһе иллә Аллаһу - Иман кәлимәседер. Лә иләһе иллә Аллаһу, Иман бирсен бәндәгә. Лә иләһе иллә Аллаһу, Сират күперен кичәргә. Лә иләһе иллә Аллаһу - Һич бетмәс хәзинәдән. Лә иләһе иллә Аллаһу - Җимешен бирер Аллаһ. Лә иләһе иллә Аллаһ, Кайгысы килгәндә дә. Онытмагыз Аллаһыны Шатлыгын биргәндә дә. +Газиз Аллам, Кадир Аллам, +Миңа җәннәт булыр микән? +Сиңа җәннәт булса булыр, +Атаң-анаң разый булса. +Газиз Аллам, Кадир Аллам, +Миңа җәннәт булыр микән? +Сиңа җәннәт булса булыр, +Күршеләрең разый булса. +Сакмар районы Үрге Чебенле авылында +Кунафина Мәгъдәлинә Гайзулла кызыннан (1938 елгы) +язып алынды +Уеннар, аулак өйләр +Кич утырганда "Зилем" уйный идек. Кул эше эшләп утырабыз да. Егетләр килә, гармунчылар килә, "Зилем" көе - бию көйләре уйныйлар да, берәү төшә дә уртага икенче кешене ала, аннан ансы өченчене ала. Төрле ерлар анда: +Алларым диям сезне, +Гөлләрем диям сезне. +Ал гөлләрдән, былбыллардан +Артык күрәм мин сезне. +Аннан "исем кушышлый" уены. Утырасың да, рәттән тезелеп, колагына бер сүз атясең дә, дөрес ишетмәсә наказ бирәсең. +"Йөзек салышлый", "Саңгырау телефон" уйный идек. +"Саңгырау телефон". Тезеләбез дә мин монарга бер сүз атям. Бу ничек ишетте - икенче кешегә атя. Шуннан, круглап чыккач, беренче кешедән, соңгыданмы сорап, дөрес атся - бер нишләми, хатя атся - эшли. +"Дуадак", "Тамчы там" уйный идек. +"Дуадак" - ике рәт тезелә кешеләр. Берсе алга баса, сугалар - йөгереп тоталар. Бу артка баса, теге икенче кешегә баса. +"Ярма ярулы", "Үрдәккәем, чумасың" уйный идек. +Аулак өйләрдә (безнең заманда бит уенчыклар юк) кызларегетләр тезелеп утырабыз да, кулдан-кулга "тычкан салышлый" (күмер алабыз да күмер белән) уйный идек. Шуннан, кемдә күмер? - дип сорыйсың. Белмибез бит инде, әллә кемдә. Шуннан ул кеше уртага чыга бит ине. Аны чыгарабыз - тагын шулай уйнап китәбез. +"Наза"лы уйный идек. Тотына иек тә, астан бит ине кызларегетләр йөри ерлап: +Наза, Наза, +Наза кара пальтолы. +Кеше йәре кешеләргә +Буламени әйт әле, - дия идек. +Аннан: +Наза дигән кыз баланың +Бөрлегәне түгелгән. +Наза дигән кыз бала +Һич тә чыкмый күңелдән, - дип тә. +"Туплы" уйный иек, качышлы. Аннан качаек та, бер кеше эзләп таба ие. Таяк белә өй мөешенә сугасың: тук-тук, дип. Туктук беткәч качабыз, хәзер бер кеше эзли, таба. +Аннан "Черта"лы уйный идек. Черта сызаек та урамга шакмаклап мел белә ясыйек та, шунда пыяла ыргытабыз, читкә төшмәсә үзең уйныйсың да уйныйсың. Ыргытасың инде шул пыяланы да шул шакмак эченә, шуннан читкә төшсә ул кешене чыгарабыз да, икенче кеше уйный башлый. Шакмак берничә сызык ине - 5 - 6. +Шарлык районы Зирекле авылында +Кәбирова Зәрә Заһретдин кызыннан (1932 елгы) +язып алынды +Аннан соң бит инде шакмак-шакмак ясар иек та, акбур белә сызарыек та шакмак ясап. 8 була торган ие: 4 кә 4 ике ягыннан. Аннан эченә, шакмакның эченә, бер нәрсә ыргытасың да, шуны сызыкка тимәсен өчен аягың белә эшереп кертәсең. +Безнең заманда бичәкәй дә юк иде. Шырпыны мулина белә урар идек тә, шуңа күлмәк тегеп, шуны бичәкәй итеп уйнар идек. Шырпы кабы белә кирпеч сугам дип. Гел шундый ие. +Шарлык районы Мостафа авылында +Саягфәрова Сәбилә Гайсә кызыннан (1943 елгы) +язып алынды +Икешәр-өчәр күкәй алабыз, шуннан тары ярмасы, шуннан он, май, шулай алабыз да кемдә бер апай кешене белешәбез дә, теге апай кеше безгә иртәгә - карга боткасы дигән көнне, безгә иртәнчек коймакларын пешерә, әйберләрен әзерли: тары боткаларын ясый - боткалар ашыйбыз. Кызлар җинаулашып, булган яңа киемнәрне киеп күпергә китә торганыек. Күпергә барабыз да, анда уйныйбыз, көләбез, тыкрыкка чыга торганыек, "тәкәләр" уйный торганыек, уеннар шундый иде, "кристанцылар" итә торганыек. Шуннан соң кайтабыз да, теге өйгә җыйналабыз да хәзер кичкелеккә пилмән, шуннан соң пилмәнгә үзебезнең классташлар, күз күргән егетләребез килә торганыек инде. Шуннан алар гармуннар белә киләләр инде, уйныйбыз инде шунда күпме мөмкинчелегебез бар. Хуҗа безгә сүз әйтми, без уйныйбыз. Шуннан арып-талып өйләргә таралыша торганыек. Гармонис(т) булмаса, гармонис(т)ны эләктерү өчен өенә бара торганыек. Шуннан тегеңә әйтә торганыек: +И, дүдәме, дүдәме, +Гармунчыгыз өйдәме. +Өйдә булса, килсен әле, +Биетеп китсен әле. +Үпкәлибез-үпкәлибез, +Үпкәлибез, килмәсә. +Килмәсен дә, йөрмәсен дә, +Бию көен белмәсә. +Әтиләр-әниләр каядыр китсә шул җыела идек. Егетләр килә иде шунда. "Йөзек салышлый", "Күгәрчен ашату" диләр иде инде - сөйгән яры белән кемгә чыга анда, йөзек салган вакытта, ул сөйгән ярын мунчага алып төнне китә иде. Шул күгәрчен туйдыру. +"Качыш". Берәү саналмышлар нитеп тора. Аннан 10 га кадәр саныйлар. Эзләргә чыгам, дисең инде. Тегеләр качалар инде. Урынны билгелиләр инде. Килеп тукылдый шунда тапкан кеше. +"Ак тирәк, күк тирәк". +Теге як әйтә: Ак тирәк. +Бу як: Күк тирәк. +Тегеләр: Бездән сезгә кем кирәк? +Бу як: Сездән безгә кара кашлы, кара күзле Галия матур кыз кирәк! +Тотынганбыз. Тегеләрдән берәү килеп өзеп чыгарга тиеш. Өзәлсә, значит ул алып китә үз ягына, өзәлмәсә, шунда кала. +"Кем суктылый". Халык тезелгән. Берәү килә дә суга, барсы да во-во! дип басып торалар. Теге әйтергә тиеш. Белсә кем сукканын, кем суккан баса. +Александр районы Султакай авылында +Агишева Галия Мөхәммәтҗан кызыннан (1945 елгы) +язып алынды +Кич утыруга (аулак өйне шулай атаганнар) йөрдек. Абыйлар йөри, без әле бәләкәй. Безнең өй буш булгач, без пич башында, абыйлар менә шулай тезелешеп утыралар да, шуннан соң ни - йөзек салалар. Сала-сала, шуннан: кемгә чыккан икән? Ул чыга. Әһә, теге кешене наказать итәбез - нишләтәбез? +Күгәрчен туйдырырга! +Кызга чыкса: егет белә кыз чыга. Кыз күгәрчен туйдырып кайта янәсе. +Без пич башында утырабыз. Пич башы туп-тулы пайлак - корт. +Кич утыру. Укыган вакытта бу. Әтиләр җибәрми бит. Бер подружкама барабыз дип чыгып китәбез дә, кич утырырга керәбез. Үзебезнең егетләрне алып кердек, арттан йөрүчеләрне кертмәдек, хәзер шакыйлар-шакыйлар. Без тәрәзәләрне кордык инде чүпрәк белән, үзебезчә уйныйбыз инде. Анда "Зилем", "Тамчы" - шундыйларны уйныйбыз. +"Тамчы". Ике кеше басасың да, куллар белән чәбәкләшеп җырлап торасың: +Там, там, тамчы, там, +Тамуыңны яратам. +Тамчы тамган вакытларда +Уйланырга яратам. +Хәзер менә моннан берәү килә дә, чыга тегеннән. Хәзер кемнедер ала: егетнеме, кызнымы. +Хәзер кыз егетне ала да, икесе тора: +Алы сиңа, гөле миңа, +Яфырагын бүләрбез. +Төрлебез төрле илләрдә +Саргаешып үләрбез. +Анда нинди җыр җырласаң да бата. +Аннан "Зилем" уйныйбыз: +Зилем-зилем, Зөбәйдә, +Аллар үсә, гөлләр үсә, +Идел буе тугайда. +Биешә-биешә җырлыйбыз: +Ай янында якты йолдыз +Минем йолдызым гына. +Таң алдында ул да сүнә, +Калам ялгызым гына. +Хәзер теге кертмәгән малайлар директорны алып килделәр. Ә без эчтә. Хәзер нишләргә. Ядкәр абый - директор, "ач та, ач" - ди Фәриткә. Теге бичаракаем азбарда тишеге булган, шуннан безне чыгарып, кайтарып җибәрде. Ишекне ачты. Теге малайлар бит инде белә. Икенче көнне вич тезеп кәнсәләриягә кертте безне. Әтиләрне чакырта. Зинһар әтине генә чакыртма, Ядкәр абый, дибез. Яфалама, Ядкәр абый әтине. +"Палачлый". Менә, например, бүреккә язулар саласың да, шуннан аласың. Менә аның кызы миңа чыкты. Хәзер ул сатып алырга тиеш. Ремень белән сугалар. Пример, унны сугарга, диләр. Сугалар, түзә, түзмәсә - кыз теге егеттә кала, ә түзсә - теге аңарга була. +Егет белән кызны "Гөрләтү" бар иде. +Александр районы Тукай авылында +Гыйниятуллина Гөлнур Абдулла кызыннан (1940 елгы) +язып алынды +Кич утыру. Без нык кич утырдык аулак өйләрдә. Башта инде егетләр килгәләгәнче эш эшләп утыра идек. Анда кем нәрсә илиме, оек бәйлиме, нәрсә булса да инде. Аннан инде егетләр киләләр дә. +- Ярар, етте сезгә, Зилем сугыйк. +"Зилем" әйтә идек элек. Биибез, җырлыйбыз, йөзек салышлы уйныйбыз. Шуларны без "Зилем сугабыз" дип әйтә торган идек. +Элек мәхәббәт ерлары юк иде ул, советский ерлар ерлый идек күбесе. +И, су агулары, +Суның болганулары. +Үзебез чәчкән кырлар буйлап +Күңелле барулары. +Самолеттан карап бардым +Безнең чәчкән кырларны. +Шул кырларда дан казанган +Егетләрне-кызларны. +Колхоз төзелгәннән соң "төзелгән" җыр: +Трактор дигән машина +Килде безнең кырларга. +Эшче белән крестиан +Элемтәсе булганга. +Трактор да килер әле, +Безнең авылларга да. +Безнең башлар өйрәнде инде +Нинди авырларга да. +Зилем сукканда уен ерлары, матуррак кызлар чыкса: +Сипарат әйләндерә, +Круг уртасына чыкса, +Кругны ямьләндерә, - дип. +Аннан "Йөзек салышлый" уйныйбыз. Бер кеше йөзек салып йөри. Аннан инде кемдә йөзек - биергә, йә ерларга - шундый наказ бирә торган идек. +Йә әйтә: мин шул кызны алам. Аңа атялар: суктыр кулыңа. Биш мәртәбәме, алты мәртәбәме. Аннан инде икенчесе суга. Сукканнан соң кызны үзенә ала. Егетләр түзә инде - нишләсен. А то кызны алалмый. Аннан алар утыралар икәү бергә кыз белән. Синнән ала да тегенең белән барып утыра. +"Мунча" дигән дә бар иде, "мунчага" чыгарга. Егет белән кыз икәү чыгып керәләр шунда - ишек алдына. Әз генә, минут кына, кызык өчен: "Мунча да кереп чыктылар". +Кич утыра идек тә, кайтып та китми идек, егетләрдән курка идек. Кемдә утырган кешедә куна торган идек. Егетләр китә иде өйләренә. +Дояркалар юып куя +Сипарат казаннарын. +Булса булсын грамотный, +Сөймибез наданнарын. +Элек шулай ерлый идек. +Каршы ерлар бар иде. Төртмә-төртмә ерлар дип атя идек: +Кулымдагы йөзегемнең +Исемнәре Фәридә +Син дустымны ошатамын +Мунчадагы пәригә. +"Тамчы там" уйный идек: +Там, там, тамчы, там, +Тамуыңны яратам +Тамчы тамган вакытларда +Уйланырга яратам. +Иртән дә киләм дидең, +Кичен дә киләм дидең. +Одеколон, исле сабын +Алып килермен дидең. +Ай иртә кил, иртә кил, +Тәрәзәңне чиртә кил. +Чиртүләреңнән танырмын, +Каршы чыгып алырмын. +Там, там, тамчы, там, +Тамуыңны яратам. +Әз эшләргә, күп йокларга, +Тәмне ашарга яратам. +Яртышар сәгать биергә була бу көйгә. +Александр районы Яфар авылында +Асяева Рәмзә Газиз кызыннан (1925 елгы) +язып алынды +Бала вакытта кар эреп бетәр-бетмәс борын "Ашыклы" уйный торганыек. +Сарыкта, кәҗәдә ул була сөяк. Атта була, ансы зур була. Ашыкларны (шарнирлы җирдәге сөяк) тезеп куясың да, шул сөякләрне сараймы, өйме, коймамы - тезеп куясың да, арасы 10 см чамасы була. Ун-унбиш адыммы - зурлыгына карап, тегене үзеңдә тагы бер "ашык" бар бит инде, шул ашык белән тегеңәргә еллисең. Әгәр дә теге ашыкка тигезсәң - ул минеке - кесәгә. Әле мин аның белән генә туктамыйм. Значит миңа дополнительно тагын бирелә, тагын алсам - тагын мин. Зурлар безне, нарош килеп ала торганнар ие. Шуннан тегеләр күлләвекләр була бит инде эрегән кар суыннан, шунда теге ашыкларны ташыйлар да - шуны кереп аласың ялангач аяк. +Кыш көне булса "Чүрәкә" биетү була торгание. Кыш көне ине Сакмар суына төшеп, бозны тазартып, бозны инде тазартасың зеркальный булсын дип. Шуннан чүрәкә дип атала инде, русча веретено була бит ине. +Значит монауң хәтлек кенә биеклектә була (якынча 5 - 10 см), юанныгы була агачның ние (башы) киселгән була, ул очлана (бер башы), уртада бау нитергә (бәйләргә) канава. +Шунда баудан ясалган чыбыркы була, шул тегене урап нитәсең дә тартып ебәрәсең, бозда теге әйләнә бит ине (баудан ясалган чыбыркыны бау бәйли торган урынга - канауга бәй лисең). Тартасың, тарткач сүтелү ягына китә, шуннан теге әйләнә бит ине. Шуннан теге туктарга тиеш, ә син туктатмаска, тагы чыбыркы белән сугасың (туктаганчы). Шундый осталык кирәк. Теге тагын да биергә башлый, урап тормыйча гына сугасың - чирт терәсең дип әйтелә. Ансы бертөрле була торган ие. +Шуннан, шул чүрәкәнең очына кадак кагасың (очланган очына), чтоб эшләпәсе калганчы, казак кереп киткәнче и теге эшләпә күбрәк әйләнергә файда бирә. Шуннан икенче төрлесе була торган ие. "Атлы казак" дип атала торган ие. Ансы менә шундый чүрәкәнең тагын бу ягы да очлы була, ике ягы да очлана. Уртада тоже бау урыны. Ансы сугып ебәрсәләр, тоже шул ук чүрәкәдәге кебек. Бездән зуррак мастерлар инде тегеләр (олыраклар) чыбыркы белән еббәрә, теге вы-ың-ң-ң итеп тавыш белән очып барып, 5 метрлык тегендә килеп төшә дә, тегендә бии. Тегендә барып чыбыркы белән чиртәсең. Монсы кыш көне бит ине. +"Чана" шуышлы вакытта кая ине, самодельный теге ике тактаны ясаган бу башларын азрак түгәрәкләгән, өстенә куйган. Апак кар булып кайта идек бала вакытта бит ине. Сугыш вакыты булса да, ач булса да, бала кешесе белми бит ине. +Шуннан җәй көне "Түк-түк"ле уйный торган иек - качышлы. Түк-түк дип атала торган ие. Например 10 бала, ограничение юк, ике команда була да, теге командада бер кеше атаман була. Атаман дип атала. Шул син атаман, мин атаман - бирәләр бер таяк, астан берсе тотып ала, аннан икенчесе - очына кем беренче чыга. Шуннан теге кем беренче чыга, шул башлап ебәрә уенны. Шуннан син үзеңнең командада, мин үземнең командада. Отылган кеше командасыннан бер баланы ала да атаман, битләрен каплата да, шуннан җиңгән команданың балалары вич төрле якка качалар ине. Шуннан беткәчтен - бетте, дип кычкыра ине атаман. Шуннан теге торып калган кеше (чутлап торган кеше) теге ташкамы, тактамы (билгеләнгән урын) - нәрсә була шуңа түк-түк дип кычкыра, вроде эзләргә киләм дип. Шуннан эзләп йөри. Әгәр дә ул табалмаса, арада теге җиңгәннең командасы бит качты, теге эзләп йөргән кешенең әгәр дә тапмыйча йөри икән, җиңгәннең бер бала барып тоже шул ук тактагамы сугып кычкыра: түк-түк, значит "мин җиңдем" дигәнне аңлата. Тегендә тагы штрафной, наказание була. Җиңелгән команданың балалары эзләүчедән башка, карап торалар уйнаганнарын. +"Туп"лы уйный торган иек. Аны бәлки, хәр дә уйный торганнардыр. Пример 5 - 6 кеше җыйналабыз да, монда врата дип атала - ике таш куелган. Монда бер сакчы. Бу сакчы булган кеше монавың хәтле таяк (хәр городки диләр бит ансын да уйнадык - "Мура" дип атала торган ие) белән теге тупны чөеп ебәрә дә туп очып бара, ә тегендә калган бала-чага тегендә әзер торалар. Тупны кем тота, значит ул җиңгән була ине. +Шуннан "Ходули" - озын ике таяк - шул таякка аркылы аяк басарлык кына такта куела. Ул 2 метр примерно биклектә, 3 метрлы да була даже. Басасың да ике таякка таянадыр идек тә - ходулида йөрибез. Анда борыннар канап беткән вакытлар да булды, кул сызырыла, егыласың бит ине, сразу ничек басып йөри аласың. +Шуннан ярар, бу уеннар бетте. Без әкренләп зураябыз. Сугыш башланды бит ине. Ашарга такы-токы бит ине. Сыер тоттык постоянно, шул сыер аркасында катыгын оета, нитә дигәндәй, шуннан бәрәңге шәп үсә иде - 20 - 30 капчыкка кадәр була торгание. +Шуннан аулак өйгә кызлар әзерләнәләр. Бәрәңге пешерәләр дә теге төеп ботка ясыйлар. Шуннан арыш оны табалсалар әгәр, йә солы оны катыштырып шул яртыга-ярты камыр ясап, җәеп пешереп кыстыбый ясыйлар. Гармун була торган ие. +"Яратасыңмы-яратмыйсыңмы", "Йөзек салу" уеннары уйныйбыз. +"Яратасыңмы-яратмыйсыңмы" - бер алып баручы бар, кулында каеш. Шуны икегә букли дә, мин кулны сузып торам. Шуннан бу суга. Яндагы утырган кызга карап әйтә: +- Яратасыңмы аны? +- Яратам. +"Яратам" дигән саен суга. Монда (уч төбе) әчетә башлый. "Яратмыйм" димичә торып туктамый. Слабыйраклар әйтә: +- Юк, мин уйнамыйм, кирәкми, - дип. +Кул авырта башлый бит. +Яратмыйм булала. Ул бит ине аның яраткан кызы түгел. Просто туры килеп утырды теге, бер егет, бер кыз. Безнеңчә әйткәндә шулай итеп егетлеген күрсәтә кызлар алдында. +Шуннан соң "Күгәрчен ашату" уены. Шырпыны ала да, тегене сындыра урталайга, сындыра да шуннан авызга каба, очын чыгарып калдыра. Кыз шуны алырга тиеш, теге шырпыны. Килә дә тешнәп алырга тиеш. Мин шул вакытта аны үбәргә тырышырга тиеш. +Шуннан "пучта куу" бар ие. Анысында егет белән кыз тышка чыгасың да, урамда нишлисең - өйдәгеләр белми бит ине. Шуннан тегендә кергәчтен ну нишли - пучты кудыгызмы? дип сорыйлар иде халык. Әле кайчан килә пучтыгыз? (көлкеле итеп). +Сакмар районы Татар Каргалысы авылында +Даутов Гыйрфан Гыйният улыннан (1930 елгы) +язып алынды +Җырлар +Бакчаларга гөлләр чәчәсең дә, +Шытып чыгуларын көтәсең. +Дустың әгәр еракларга китсә, +Кайтуларын сагынып көтәсең. +Бакчаларга гөлләр чәчәсең дә, +Чәчәк атуларын көтәсең. +Дустың исеме сиңа якын булса, +Йөрәк уртасында йөртәсең. +Шарлык районы Яңа Муса +Сәфәрова Зөмәрә Бәсим кызыннан (1 +язы +Килен белән кияүгә җырлыйлар: +Син дә булдың кодагый, +Мин дә булдым кодагый. +Ике күрше арасында +Андый хәлләр булгалый. +Кушымта: +Әйтмә дә генә инде, +Сөйләмә генә инде. +Бу яшьләргә замананың +Иң матур чагы килде. +Сез дә яхшы күршеләр, +Без дә яхшы күршеләр. +Ике күрше бергә килә, +Әвеш-тәвеш итсеннәр. +Шарлык районы Яңа Муса +Абдршин Марат Рузит улыннан (1 +Кадырмаева Гөлзада Павловнадан +Алтынчурина Галимә Фаррах кызыннан (1 +һәм Абдршина Гөлгенә Наил кызыннан (1 +язы +Моны армиягә киткәндә дә җырлыйлар: Һавалардан очып килә Исеңдәме, киткән чакта Күгәрчен көтүләре. Кулларыңны биргәнең. Әле дә булса күз алдымда, Моңсу карап күзләремә Кул биреп китүләре. Көт, онытма, дигәнең. Инеш буе - сары чәчкә, Инеш буена төшмәсәң Өзәсең дә аласың. Күрмәгән булыр идем. Сары чәчкәләрне өзеп, Сары чәчкәләрне өзеп Үзең ялгыз каласың. Бирмәгән булыр идем. +И, дусларым, сезгә әйтәм, +Сары чәчкә өзмәгез. +Яраткан ярларыгызга +Сары чәчкә бирмәгез. +Шарлык районы Яңа Муса авылында +Абдршин Марат Рузит улыннан (1962 елгы), +Кадырмаева Гөлзада Павловнадан (50 яшь), +Алтынчурина Галимә Фаррах кызыннан (1964 елгы) +һәм Абдршина Гөлгенә Наил кызыннан (1963 елгы) +язып алынды Таулар биек, таулар биек, Болындагы чәчкәләрне Таулар биек менәргә. Таптамам, дигән идем. Баскыч кирәк, баскыч кирәк Туып үскән авылымны Шул тауларга менәргә. Ташламам, дигән идем. +Болындагы чәчкәләрне +Таптарга туры килде. +Туып үскән авылымны +Ташларга туры килде. +* * * +Казаннар килгәндә без "Хуш киләсез"не тегеннән ерлап керә идек. Чәчәкләр белән каршылый Эшләр әйбәт бара безнең, Безне иркен урманнар. Якларыбыз мул яклар. Ерак юлны якын итеп Күңелебез дә, түребез дә, Хуш киләсез, туганнар. Ачык сезгә, туганнар. Хуш киләсез, +Татар халкы иҗат иткән +хуш киләсез, +Җырлап бетмәс җырлар бар. Хуш киләсез, +Шул ерларны бергәләшеп +кунаклар. +Ерлыйк, әйдә, туганнар. +* * * Тәрәз ачып җимнәр сиптем, Эх, дуслар, әйдә бергә Килде ике күгәрчен. Уйнап ерлашик әле. Күрдем дә ике күгәрчен, Авылыбызның көй-моңнарын Килде сезне күрәсем. Бергәләп җырлыйк әле. +* * * Эх, дусларым, сезнең белән Уйсу җирдә дым була, Күтәрелде күңелләр. Дым бар җирдә су була. Күтәренке күңел белән Яшь чакларда уйна да көл, Үтсен безнең гомерләр. Картайгачтын соң була. +Шарлык районы Яңа Муса авылынд +Абдршин Марат Рузит улыннан (1962 елгы +язып алынд +Кич утырабыз инде. Үзебез кул эшләре эшлибез, шәл бәйлибез, йырлыйбыз: Гармунчыгыз өйдәме, Ялындыра, ялындыра, Бию көен беләме. Ялындыра, килми ул, Өйдә булса, килер иде, Килер иде, уйнар иде, Биетеп китер иде. Бию көен белми ул. +Ялынмыйбыз, ялынмыйбыз, +Ялынмыйбыз, килмәсә. +Килмәсен дә, йөрмәсен дә, +Бию көен белмәсә. +* * * Ак эшләпәм бар минем, Аклы ситса күлмәгеңнең Маңгаема тар минем. Җиң очында хаты бар. Нигә миңа башка ярлар, Хатын укып караган идем, Сөйгән ярым бар минем. Сөям, дигән сүзе бар. +Аклы ситса күлмәгемнең +Итәге тар, җиңе киң. +Ситсасын тапмадым, +Үземә пар яр бит син. +Әтинең хатта язган җыры: +Безнең госпиталь буенда +Сары төлке куалар. +Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, +Хуш булыгыз, туганнар. +Шарлык районы Яңа Муса ав +Әхмәтова Наилә Хәмзә кызыннан (193 +язып +Матур үтсен дисәң яшьлегеңне, +Дуслар булсын тирә яныңда. +Шулар арасыннан яшьлегеңнең +Бер юлдашы булсын тагын да. +Ул юлдаш та булсын, дус та булсын, +Күңлең төшкән чакта күтәрсен. +Сиңа төшкән шатлык-авырлыклар +Үзең белән бергә үткәрсен. +Менә шундый дуска ач сереңне, +Менә шундый дусны сөя бел. +Тормышыңны, гүзәл яшьлегеңне, +Менә шундый дуска гына бир. +Сезнең алсу йөзегездә +Һәрвакытта кояш, нур уйнасын, +Үпкәләү-көнләшү газаплары +Шат тормышның ямен җуймасын. +Туй җыры. +Алтын микән, көмеш микән, +Кесәсендә пәкесе. +Кара карлугач микән, сары сандугач микән, +Аны үстергән әнисе, - дип ерлый идек. +* * * +Безнең авылның капкасы +Ачык торсын, япмагыз. +Безнең газиз балаларны, +Җәтим, диеп какмагыз, - дип җырладылар әтиләр. +Без китәбез иртәгә +Шинель салып җилкәгә. +Без китмәс идек иртәгә, +Герман тия теңкәгә, - шулай дип тә ерладылар. +* * * +Киттеләр дә югалдылар, +Кайтырлар микән шулар, - дип ерлый иде инәй. +Шуннан җырлый иде: +Дустыкаем, син күрмәдең, +Басуның кибәннәрен. +Син кайтмасаң, мин күрмәсәм, +Артык бит үлгәннәрем. +* * * +Ак төтен яулык итеп болгап, +Авылым калды мине озатып ла, +Елгаларым-чишмәләрем калды, +Челтер-челтер көен уйнатып. +Болын тулы чәчәкләрем калды, +Сандугачым калды кагынып. +Камышларым калды башын иеп, +Туганнарым (балаларым) калды сагынып. +Юл читендә басып әнием калды, +Маңгаена куеп кулларын. +Хуш, исән бул, балам, рәхәт яшә, +Изге була күрсен, дип юлларың. +Шарлык районы Зирекле авылынд +Кәбирова Зәрә Заһретдин кызыннан (1932 елгы +язып алынд +Карлыгандай кара, ай, күзләрең лә, +Бөрлегәндәй йөзләрең. +Шикәрләрдән тәмле, ай, балдан татлы, +Сөям, дигән сүзләрең. +Кашың кара, кашың кара, +Кашларың кара синең. +Кара кашыңа карасам, +Йөрәгем яна минем. +Алма бакчасының юлы +Тәрәзәләргә туры. +Әллә сезгә бирде микән +Бөтен дөньяның нурын. +Шарлык районы Зирекле авылынд +Булатова Клара Заһретдин кызыннан (1940 елгы +язып алынд +Төртмә җырлар күп иде алар. Җырлый торганыек. Кристанцылар уйнаган вакытта. Артель-артель кызлар була. Шул олыраклар инде, без кечерәкләр керсәк, безне бик өнәп бетми торганнар ие. Төртмә җырлый торганыек. +Бер аягың озынрак, +Икенчесе кыскарак. +Ике аягың тигез булса, +Басар идең остарак, - дип биегән кешегә әйтә торганыек. +Күп ул җырлар, истә түгел. +Бие-бие, Гайфулла, +Биегән кеше бай була. +Биегән кеше бай булганчы, +Карт алаша тай була, - дип, биергә төшкәннәргә шулай әйтә торганыек. +Шарлык районы Моста +Фәтхуллина Миңлегөл Гали кызынна +Аклы ситца күлмәк алып +Яшелләрдән яка салдырам. +Исеңә төшкәндә бер укырсың дип, +Шул җырларны язып калдырам. +Ак иделкәй буен, ай, кичкәндә, +Бер ерладым микән ишкәндә. +Бер егласаң, туган, бер ерларсың, +Үткән гомер исеңә төшкәндә. +Матурдан да матур чәчәкләрне +Матурлыклары өчен өзәм мин. +Әле тормышым авыр булса да, +Киләчәкләр өчен түзәм мин. +Уфадан Мәскәүгә хәтле, +Тимер юллар күп микән? +Авыруларга давалар бар, +Кайгыларга юк микән? +Караны киеп туйдык без, +Кисеннәр кимәгәннәр. +Без сөеп ташлаганнарны +Сөйсеннәр сөймәгәннәр. +Күгәрченнәр күккә менә +Гөрләшеп, сүз серләшеп. +Йокыларымнан уянам +Сезнең белән сөйләшеп. +Сандугачның баласын +Тотып торың, дуласын. +Дошманыбызны сөйләгәнче +Элек үзен уйласын. +Җырлар яздым, туган, сиңа гына, +Альбомыңда урын табарсың. +Яшь чакларың исеңә төшсә, +Сагынганда алып карарсың. +* * * Язгы җилләр исә карлар катып Кепкаларың күтәр-күтәр, Салкын бирә кайнар күңелгә. Арасыннан җил үтәр. Иптәш, сиңа язам бу җырларны, Бу дөньялар үтәр-китәр, Булыр бәлки гомергә. Татулыкка ни җитәр. Карадан кара күлмәк тегеп, Беләзекне сынмый диләр, Кызыллардан яка салдырам. Кигәч кенә сынмасын. Яшь йөрәктән чыккан ерларымны Яшь йөрәкне янмый диләр, Истәлеккә язып калдырам. Нигә инде янмасын. Яланнарда матур чәчәк, Кулымдагы пирчаткамның Өзмә дустым үсеп утырсын. Китә инде күзләре. Сакла минем язган истәлекне, Ышанма ялган сүзләргә, Сагынганда алып укырсың. Бар да дошман сүзләре. Уфадан Мәскәүгә чаклы Алмагачлар арасында Юл буйлары чәчәкме. Шаулап үсәсең, илем. Суда балыклар ничаклы Җаннарымнан артык күргән Миндә хәсрәт шул чаклы. Якын дустым син минем. Поезд тауга менә икән, Һаваларда кошлар оча, Төтене кала икән. Кая баралар икән? Туган илләрдән чыкканда Дошманнар безне ишетеп Йөрәкләр яна икән. Утта яналар микән? Иртән торгач, битем югач, Яз көннәре җитә инде, Барып карыйм көзгегә Карлар да китә инде. Көзгеләрдә төсем күргәч, Безнең бергә көннәребез Искә алам сезне дә. Үтеп тә китә инде. Алмы матур үскәндә, Кара урманның эчендә Гөлме матур үскәндә. Ике аю чылбырда. Сагынам туган илемне, Синең кебек булмас инде, Әллә шунда үскәнгә. Сахрадагы былбыл да. Урманнарда кара елан, Минем чәчләрем сүтелми, Уралды беләгемә. Ефәк белән үрсәм дә. Синең кайгы штык булып Сине күргән кебек булам, Кадалды йөрәгемә. Кызыл чәчәк күрсәм дә. Карлыгачлар күккә менә Ак куянның баласын Иртән сәгать унбердә. Җибәр кырга, уйнасын. Бәгырькәем, гүзәлкәем, Дошман безне сөйләгәнче, Ник һич чыкмыйсың бер дә. Элек үзен уйласын. Базарлардан яулык алдым, Мин бу ерлар язамын, Ал белән яшелләрне. Бизәкле каләм белән. Нинди сүзләрем булса да, Язуымны тәмам итәм Мин синнән яшермәмен. Ялкынлы сәлам белән. +* * * +Ерлар язам, дустым, сиңа гына, +Сагынганда алып ерларсың. +Шул ерларым сиңа барып җитсә, +Бер утырып мине уйларсың. +Онытмамын, дустым, онытмамын, +Тормыш диңгезенә батсам да. +Тормыш дулкыннары синнән аерып, +Чит илләргә илтеп атса да. +Аклы кофта киям диеп, +Зәңгәр кофталар кимә. +Матур ярлар сөям диеп, +Кеше калдыгын сөймә. +Автомобиль килеп туктый +Магазин алларына. +Мин баралмасам яныңа, +Син килерсең яныма. Аклы кофта, кара юбка Килешә кичә кигәннәргә. Зифа буең әрәм була, Запаска сөйгәннәргә. Кара булсын, кара булсын, Кара булсын кигәнең. Ут эченнән тартып ала Торган булсын сөйгәнең. Түгәрәк шарлар ясадым Быел яуган карлардан. Тормыш аермасын икән, Җаның сөйгән ярлардан. Киләм, киләм, киләм, киләм, Ак иделләрне буйлап. Ак йөзем сары булды, Син дускаемны уйлап. Су сип, дустым, гөлләреңә, Чәчәк атып утырсың. Сагынып сиңа ерлар язам, Сагынганда укырсың. Сандугачлар басып сайрый Өй түбәсе - тактага. Син дустымны онытмамын Җаным чыккан чакта да. Сандугачлар җыелышып Су буенда сайрыйлар. Безнең дуслыкка көнләшеп, Дошманнар теш кайрыйлар. Кашларыңны, күзләреңне Күрәсем килә минем. Синең эчке серләреңне Беләсем килә минем. Аклы күлмәк кимә, дустым, Аклы күлмәк керләнә. Матурларны сөймә, дустым, Матур тәкәбберләнә. Мин синең белән таныштым, Шаярып көлү белән. Әлегә кадәр сөя килдем Яшерен сөю белән. Аклы ситца күлмәгемне Тектереп киям инде. Үз күңелемә ошаганың Мәңгегә сөям инде. Сөймиләр дошманнар, Хәтерләр калдыралар. Көнләшәләр, уфтаналар, Эчләрен яндыралар. Ак иделнең аръягында Сарымсак түтәлләре. Булырбыз икән мәңгегә, Кирәкми бүтәннәре. Кашың кара, кашың кара, Бәләкәйдән карамы. Минем яшь йөрәгем яна, Синеке дә янамы. Пияла ишек, җиз тупса, Ник ачыла җил юкта. Син бар чакта, сиңа каршы, Кемгә каршы, син юкта. +* * * Карлыгачкай олы, муены кара, Канат очларыннан кан тама. Аталардан калган һай яшь бала - Күкрәк көче белән мал таба. Кара ефәк яулыгымны Бәйлимен, юмасам да. Исләремнән чыгармыймын, Янымда булмасаң да. +* * * Биек таудан карап калдым Кошның очып киткәнен. Кош артыннан сәлам әйтәм, Белмим барып җиткәнен. Әйдә, дустым, барасыңмы, Лавкага сибирский. Синең кебек матур булып, Бакчада гөлләр үсми. Көлке җырлар Мондый күмер күмер мени, Яхшы каен күмере. Кыз саклаган карчыкларның Кыска булсын гомере. Безнең артның капкасын Кәҗә кереп ачмасын. Авызыңны бик зур ачма, Телең чыгып качмасын. Сездә чәчәләрме торма, Бездә чәчәләр торма. Тимер тырма теше кебек Миңа кадалып торма. Безнең артта ак балчык - Сикереп чыкма, атлап чык. Син дә миннән артык түгел, Син әзрәк мактанчык. Җыентык җырлар Сездә чәчәләрме кабак, Бездә чәчәләр кабак. Туган илдән чыгып киткәч Кайтып булмыйдыр кабат. Исә җилләр, исә җилләр, Исә җилләр файдасыз. Төнлә төшләремдә күрәм, Көндез әллә кайда сез. Алмачылар алма сата, Алмасы ничә тиен. Бер башыма ике кайгы, Мин берсен нишләтием. Алма чәчәк аткан чакта Бакчаларга кергәлә. Ак бәхетләр, рәхәт тормыш, Телим, дустым, сезләргә. Агач башларына мендем, Яфракларын санарга. Бу ерларны сезгә яздым, Мәңгелеккә сакларга. Алма бакчасында үзем, Гөл бакчасында күзем. Аерылган чакта онытма, Сиңа актыккы сүзем. Кызылмы күлмәккәем, Зәңгәрме бизәккәе. Бергә йөргән искә төшсә Өзелә үзәккәем. Стенада ике сәгать - Күтәрегез герләрен. Үлсәм дә сине алырмын, Тар булмаса гүрләрем. Безнең артта ике басма, Басып су алганым юк. Таң алдында бер кош сайрый, Елмаеп көлгәнем юк. Алтын алма авыр булмый, Авыр була бакыры. Нурлы йөзләреңне күрми Саргаермын ахыры. Ай белән кояш, Болыт араларында. Эх, бер сөйләшергә иде, Минут араларында. Агыйделнең аръягында Казлар килә кагынып. Кычкырып җырлап җибәрәм, Сез дусларны сагынып. Йөгереп чыктым урамга, Әйтер сүзем булганга. Әйтер идем сүземне, Сирәк күрәм үзеңне. Бигрәк матур үсә икән Бакчадагы алмабыз. Эх, иптәшкәй, хәзер инде, Бергә була алмабыз. Ап-ак кәгазь өсте чуарлана Юллар сыза очсыз каләмем. Еракларга китеп аерылгач, Шушы булыр соңгы сәләмем. Җырлар Уфа, дисең дә карыйсың, Уфа күренә мени. Аерылышып тору белән Күңел сүрелә мени. Кайсы диңгезләргә коя икән Чылтырап-чылтырап аккан агымсу? Бергә чакта, дускай, берни түгел, Аерылышкач була ямансу. Чит илләрдә Туган илләремдә йөрегәндә Сандугачлар кебек шатландым. Аерылышып киткәч чит илләргә Кайгы дәрьясына ташландым. Алды тәкъдир мине үз илемнән, Илтеп салды бигрәк еракка. Күзләремнән ага кан яшьләре, Сагыну уты кайный йөрәктә. Сап-сау башым минем авыру була Туган илкәемне уйласам. Янган йөрәгемә минем дару була Туган илемне сагынып җырласам. Чит илләрдә йөрим утлар йотып, Ямь табалмый бер дә дөньядан. Туган илкәемне күрсәт, диеп, Теләк телим газиз Алладан. Таң атканда торып теләк телим, Сәлам сөйлим таңның җиленә. Сәламемне җилләр илтәр димен Туган үскән матур илемә. Авыр тормыш мине адаштырды Суын эчкән матур җирләрдән. Туган илгә мине кавыштырсын Алсын мине ямьсез илләрдән. Җырлар Сандугачның балалары Яхшы шлея, яхшы камыт, Сайрый-сайрый ялт итә. Яхшы атларда гына. Чит илләрдә шунсы кыен - Иртән торсам ике күзем Бер күрергә зар итә. Сезнең якларда гына. Агыйделнең аръягында Яхшы шлея, яхшы камыт, Ай-һай дигән бер тавыш. Кайдан алдың бу атны. Миннән, дустым, сиңа теләк - Бик сагынып, бик саргаеп, Сөйгәнең белән кавыш. Сезгә яздым бу хатны. Кулымдагы йөзегемнең Кара урман эчләренә Исемнәре Миңнегөл. Төшә айның яктысы. Көннәреңдә мине сөйлә, Сезне уйлап үтә инде Төшләреңдә мине күр. Гомеремнең яртысы. Көмеш чалгы алыгыз, Эх, дусларым, таныйсызмы, Су буйларын чабыгыз. Латинский хатларны. Кая безнең бергәләшеп Сагынганда бер сөйләрсез Уйнап йөргән чагыбыз. Бергә йөргән чакларны. Идел буе тугай микән, Өстәлләрдә күп алма - Йөрергә уңай микән? Барысын да башлама. Аерылышу кыен икән, Яңа дуслар таптым диеп, Кемгә дә шулай микән? Искеләрен ташлама. Базарларга барсаң, дустым, Бакчаларга кереп утырам, Ал күгәрчен читлеген. Ал чәчәкләр кадыйм түшемә. Хат эченә язып җибәр Еракларга китеп аерылгач та, Хәлеңнең ничеклеген. Син төшәсең минем исемә. Сандугачлар очкан чакта Башларыма кепка киеп, Канатын кузгаталмый. Чәчләремне таратам. Сезне сагынып елаганда, Исемә алып хатлар язам, Һич кем дә юаталмый. Гадәтеңне яратам. Безнең артта түгәрәк күл, Күп иттереп җиләк җыйдым, Үрдәк йөзәрлек түгел. Бер учым да тулмады. Быел кошлар моңлы сайрый, Ничә ел бергә укысак та, Бер дә түзәрлек түгел. Бер көн хәтле булмады. Төртмә җырлар Әйдә, дустым, урманнарга, Кара бөрлегәннәргә. Бу җырларны без җырлыйбыз Ярын көннәгәннәргә. Ана аннан берәү килә, Аягына чүп кергән. Аягына чүп кермәгән, Төртмә җырлар төртелгән. Каен башында каргалар Сайраган була микән. Үзен үзе әллә кемгә Санаган була микән. Кулымдагы йөзегемнең Исемнәре Гөлбикташ. Юкка гына тавышыңны Күтәрмә әле, иптәш. Ак пирчаткы, күк пирчаткы Бәйләп тә бирәлмадым. Хәзер теләсәң дә булмас, Электән теләмәдем. Җырлыйк, дуслар, җырлыйк, дуслар, Янсын дошман йөрәге. Янсын дошманнар йөрәге, Шул кирәк бигерәге. Зур тәрәзә төпләренә Вазамны куйган идем. Тик торганнан бер эш булсын Дип кенә сөйгән идем. +Агыйдел сулары булсам +Болганып агар идем. +Яңгыр тамчылары булсам, +Алдыңа тамар идем. +Җырлыйк әле, гөрлик әле, +Барыбыз бергә чакта. +Бервакыт таралышырбыз +Төрлебез төрле якка. +Александр районы Тука +Морзакаева Люция Саях кызыннан +Уен җыры Рәткә тезелеп баса идек тә: +Мин матур, мин матур, +Миннән матур кайсыгыз? +Миннән матур булганыгыз +Чыгып алга басыгыз. Аннан бусы чыга инде. Аннан без тагы ерлыйбыз: +Безнең персидәтел чаба, +Легковойда - такырдан. +Ә сезнеке җәяү йөри, +Тарантасы ватылган. +* * * Кодаларга: +Синсез савытларым тулмый +Син-синнәр тутырсам да. +Синсез күңелләрем булмый, +Кайларда утырсам да. +Александр районы Тука +Гыйниятуллина Гөлнур Абдулла кызыннан +Шаулый урман, шаулый урман +Җилләр искәндә. +Сагындыра тугайлары, +Искә төшкәндә. +Сагындыра тугайлары, +Көмештәй салкын сулары, +Әллә инде шунда үскәнгә. +Сагындыра сызылып аткан +Алсу таңнары. +Әллә шул су буйларында +Яшь йөрәккә тәүге тапкыр +Саф мәхәббәт кабызган ялкын. +Александр районы Тукай авылында +Вахитова Сәрия Самат кызыннан (1970 елгы) +язып алынды Сугыштан кайткач, әти чирләп ятты, шунда шулай ерлый иде: +Агыйделнең аръягында +Ак кар ятулары бар. +Яшь йөрәгем эчләремдә +Хәсрәт катулары бар. +Агыйделләр күтәрә алмый +Бер мыскал тимерләрне. +Эзләсәң дә табып булмый, +Үткән яшь гомерләрне. +Озын көй +Мәдинәкәй дигән калаларга +Кич акшамсыз капкалар ябылмый. +Үткән гомер белән калган хәтер +Сатып алыйм дисәң дә табылмый. +Үтәсең лә, гомерем, ай, үтәсең, +Үтәсең лә, харап итәсең. +Үтүләрең генә берни түгел, +Картайтып ла харап итәсең. Бадъян гөлләр чәчәк атканда Сандугачлар канат какканда Ятлар яхшы тәмле аш капканда Үзләр кирәк чирләп ятканда Борынгы җырлар Иртәдәй генә торып тышка чыксам Сандугачлар кунган киртәгә. Әҗәл вакытларын белеп булмый - Әллә бүген, әллә иртәгә. +* * * Ак тулалар бигрәк матур була, Аркау бавы тигез эрләнсә. Үз дигәннәрең дә ятка әйләнә, Читкә йөреп күңеле керләнә. +Александр районы Я +Яһудина Роза Газиз кызын Алма бакчасына керсәм Алма тия йелкәмә. Үземә дә берәү генә, Сүз әйтмәгез иркәмә. Алма пешкән, өзелеп төшкән, Сандугачның башын тишкән. Матур кызлар сайлый-сайлый Чәчләремә ак төшкән. Сандугачым, син бәләкәй, Гөл арасына күмел. Уйлап та карамас идем, Сабый чакларым түгел. Гармунчының кулларында Төрле көйләр уйныйбыз. Сез алырлык, без барырлык Булсак кына уйныйбыз. +Минем дустым гармун уйный +Ике җиңен сызганып. +Гармун уйный, кулы тала - +Үләм инде кызганып. +Гармуннары, гармуннары, +Гармуннары, моңнары. +Тәрәзәне ишек итеп +Йөргәннәр ич моңары. +Агыйделнең аръягында +Сандал киеп уйнама. +Үзең ничек, мин дә шулай, +Ялыныр дип уйлама. +Балаклары, балаклары, +Балаклары киң түгел. +Бигрәк оста бии инде, +Артистлардан ким түгел. +Агыйделгә төшә яздым, +Тотмадың беләгемнән. +Тамыр җәйгән гөлләр кебек +Китмәдең йөрәгемнән. +Әби мескен яшь чагында +Биегән дә биегән. +Менә хәзер бии алмый +Подшипнигы эрегән. +Сакмар районы Татар Кар +Кывандыкова Наилә Гыйният кыз Элеккеге җыр бу: +Сакмар буенда туып үстек, +Сусаганда эчтек суларын. +Сакмар суы булды якын дуслар, +Аңа чәчтек барлык серләрен. +Утырдым да кәмә төпләренә, +Карадым да суның төбенә. +Башка язганнарны күрми бер чара юк, +Ходай кушканнарны күрми чара юк, - әнинең ерлаган еры бабай белән бергә утырып. +* * * +Ерак-ерак җирдән +Сәлам сиңа улыңнан. +Сирәк язасың дип, +Үпкәләмә, әнием. +Үпкәләргә син генә хаклысың. +Әнием, күз нурым, +Көт мине, кайтырмын. +Сарыкташ районы Кылчым авылында +Хәсәнова Гөлара Ногман кызыннан (1941 елгы) +язып алынды +Балалар фольклоры +Бакчадагы алмагач +Корый яңгыр яумагач. +Бакчалардан ни файда бар, +Алма пешеп тормагач, - дип яңгыр телибез үскәндә, шулай урамнарда телибез. Инәйләр өйрәтә ине безгә. +Шарлык районы Зирекле авылында +Кәбирова Зәрә Заһретдин кызыннан (1932 елгы) +язып алынды +- Төлке-төлке, Телән би, +Төнне ка-йа бара-сың? +- Әбиемә ба-ра-мын. +- Әбиең сиңа ни би-рә? +- Бер пешерем ит би-рә. +- Аны кая ку-йа-сың? +- Таш башына ку-йа-мын. - Таш башыннан эт а-лыр, Нәрсә белән ку-ар-сың? - Таяк белән ку-ар-мын. - Таяк каян а-лыр-сың? - Әрәмәдән а-лыр-мын. - Таягың сынса ниш-ләр-сең? - Балта белән ку-ар-мын. - Балта каян а-лыр-сың? - Кузничадан а-лыр-мын. - Кузничада тотарлар, Сакалыңны өтәрләр, Елкы мае сөртәрләр, Яулык белән капларлар, Яулыгыңны җил ачыр, Хатының яныңнан качыр. +* * * Басар ул, басар ул, Басар өчен туган ул. Безнең күңелләребезне Ачар өчен туган ул. Бас-бас, эзеңә, Күз тимәсен үзеңә. Фәрештәләр канат йәйсен, Синең баскан эзеңә. +* * * Әт итә, әт итә, Бармаклары чәрт итә. Кашы кара, буе зифа - Коеп куйган кәртинкә. +* * * Ары басма, бире бас, Идән ярыгына бас. Идән ярыгына басма, Әниең өстенә бас. +* * * Бас, бас, бас әле, Тактасы сынмас әле. Сынса, ялгарлар әле, Такта табарлар әле. +Александр район +Асяева Рәмзә Газиз кыз +Бишек җырлары Матур гына кызым син, Бәләкәчем минем син. Ай-кояшым, таң йолдызым, Бәләкәчем минем син. Минем кызым, минем җырым, Ай-кояшым, таң йолдызым, Бәләкәчем минем син. Кашың кыйгач кара, Күзең йомылып бара. Матур төшләр күрә-күрә Йокла, газиз балам син. Минем кызым, минем җырым, Матур төшләр күрә-күрә Йокла, газиз балам син. +Александр район +Асяева Әлфия Альберт кыз Аллаһу валлаһу, Кәҗәләрне тауга ку. Кәҗә тауны букласын, Минем улым йокласын. Лә иләһе иллә Аллаһу Мөхәммәдер рәсүлуллаһу. +Һу-һу Аллаһу, +Кәҗәләрне тауга ку. +Кәҗә чәчәк ашасын, +Минем кызым йокласын. +Сакмар районы Үр +Кунафина Мәгъдәлинә Гайзулла к +Халык сүзләре, әйтемнәр Кара тояк карында ятмас. +Александр районы +Фәтхуллина Венера Әхмәт к Түз, түз балам, түзгән түш ите ашаган. +* * * Ике бармак арасына ит үсми. +Александр рай +Гыйниятуллина Гөлнур Абдулла к +Чүркә үрми шуның күзенә, +Кеше керми кеше гүренә. +Александр ра +Асяев Ришат Бари Көл алабыннан он алабына төшкән. +Табышмаклар Утырышы мулла кебек, Сызгырышы шайтан кебек. +(самавыр) +* * * Ти, дисәң тими, Тимә, дисәң тия. +(ирен) +* * * Аягы да юк, кулы да юк, ә күлмәк кия. +(мендәр) +ЕРАК ЕЛЛАР КАЙТАВАЗЫ +Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә фәнни экспедицияләр вакытында төрле елларда тупланган бик күп фольклор, диалектологик, музыкаль һәм ар хеографик материаллар саклана. Институт галимнәренең Оренбург якларыннан язып алып кайткан кулъязмалары "З.Я. Әхмәров материаллары", "1960 елгы фольклор экспедицияләре материаллары" дигән папкаларга тупланган һәм аларның күбесен әкиятләр, җырлар, бәетләр, шигырьләр һ.б. тәшкил итә. Төп материаллар 1960 елда Оренбургның төрле авылларыннан Институт галимнәре Х. Ярми, Х. Гатина, И. Надиров, Х. Гарданов тарафыннан күчереп алып кайтылган. Әкият, бәет һәм җырларның күбесе Сакмар районының Каргалы, Октябрь районының Биккол, Шарлык районының Яңа Муса, Тоз-Түбә районының Линевка һ.б. авылларында язып алынган. Моннан тыш, фольклор материалларының шактый өлешен Зәкәрия Әхмәров язып тапшырган дәфтәрләр дә тәшкил итә. Мирасханәдә З. Әхмәровның 1953, 1954 елларда Хәмит Ярмигә язган хатлары һәм әлеге хатлар белән бергә җибәрелгән дәфтәрләре игътибарга лаек. Зәкәрия ага халкыбызның мирасын берәмтекләп туплап, авылларда олы кешеләрдән җыеп, даими рәвештә Казанга җибәреп торган кеше. Хатларның берсендә, мәсәлән, 2 сюжетлы җыр, 25 әйтем һәм мәкаль, 20 табышмак җибәрүе турында, икенчесендә - 1 бәет, 15 җыр, 3 әкият, 42 әйтем һәм мәкаль җибәрүе турында мәгълүмат бар. Әлеге язма байлык фольклорчылар, әдәбиятчылар өчен генә түгел, киң катлам укучылар өчен дә гаять кызыклы. +Галимнәребез Хәмит Ярми, Илбарис Надиров, Халидә Гатина җыйган һәм Зәкәрия Әхмәров туплаган халык авыз иҗаты әсәр ләре нең кайберләрен, сайлап алып, сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез. +Эльвира Сафина +Әкиятләр +Суык +Кышкы суык бик каты котырынып, зәһәрләнеп тора-тора да: "Тукта әле, ди, мин авыллар буенча йөреп, хайваннарны катырып килим әле", - ди. Чыгып китә, ди, бу урманнар, болыннар буена. +Бара-бара барып җиткән, ди, бу бер бүре янына. Бүре үзенең оясында йоклап ята икән. Суык дигәнең бу бүрегә бик каты ябышып караган, ләкин ул аны туңдыра алмаган. Шуннан соң киткән, ди, бу аю янына. Аю да үзенең өненә кереп, табанын суырып ята икән, суык турында уйлап та карамый икән, ди, бу. +Йөри-йөри торгач суык барып чыккан икән, ди, йомран янына. Йомран җәй көне үзенә бик җылы оя ясап алган да, шул оясына ташып тутырган ашлыгын ашап ята икән. Суык монда да берни эшли алмаган. +Шуннан соң суык тагын ныграк котырынып, зәһәрләнеп йөргән-йөргән дә, ди, "тукта әле, бу киек хайваннар арасында йөреп бернәрсә дә чыкмады, кешеләр тирәсенә барып карыйм, аларны туңдырып булмас микән", - дип уйлый. +Китә бу кешеләр арасына. Йөри торгач барып керә бер авылга. Авыл буйлап йөри бу. Кайсы гына өй янына бармасын, һәр кешенең өе бик җылы итеп салынган, тәрәзәләре җил-суык үтмәслек итеп бик яхшылап ябыштырылган, ә ишекләреннән керер иде, бөтен ишекләр дә киезләр, келәмнәр кагылып җылытылган. Кешеләр җәй буена тырышып эшләгән ризыкларын ашап, әнә шундый җылы өйләрендә рәхәтләнеп утыралар икән, ди. Суыкның моңа бик каты ачуы килгән. "Тукта әле, бу кешеләр урамга чыкмыйча булдыра алмаслар" дип саклап тора икән, ди. Шулай итеп йөри торгач төн үтеп, эш көне башланган икән, ди. Кешеләр урамнарга чыгып кайсы кая китә башлаганнар: берәүләре җәяү, икенчеләре атларга утырып чыгып китәләр икән. Суык урамда йөргән кешеләргә ташланган. Урамдагы кешеләрне бик туңдырыр иде дә бит, һәркем җылы тун, җылы бүрек, аякларына киез итекләр киеп, рәхәтләнеп йөри, ди. Шулай да суык үзенекен итмәкче - кешеләрне туңдырып үтермәкче була. Ләкин ни хәтле генә тырышса да булдыра алмый. +Шуннан соң суыкның бик каты ачуы чыга да, китә бу елга буена. "Балыклар янына барыйм әле, аларны туңдырып булмасмы?" ди. Бара. Гадәтенчә, тотына бу елга өсләрендә, күл буйларында буран уйнатырга. Су өсләре боз белән каплана. Суык һаман котырына - су өстендәге бозлар калынайганнан калыная баралар, ди, ә балыклар "эһ" тә итми боз астында йөзеп йөри бирәләр, ди. +Шулай итеп суык анда-монда сугылып йөри торгач, март килеп җитә, ә аннан соң апрель башлана. Апрель урталары җитү белән елгалардагы бозлар эри башлыйлар, ди. Суык бер эш тә чыгара алмыйча, шул бозлар белән бергә эреп агып китә, шуның белән әкият тә бетә, ди. +Сакмар районы Каргалы авылында 1960 елда +Хәят Исмәгыйловадан Х. Ярми язып алган. +Ул "65 яшьлек Хәят апа бала чактан ук фольклорны +яраткан һәм аның репертуары бик бай. Хәят ападан +без күп кенә әкиятләр һәм табышмаклар язып +алдык", - дип тә теркәп куйган +Язмыштан узмыш юк +Бер патшаның бер генә кызы булган, ди. Бик кадерләп кенә үстергән, ди, ул аны. Нинди генә патша улларыннан яучы килсә дә, тиңсенмичә, бирми икән, ди. +Ярар. Бер заманны патша сәйранга йөрергә чыга. Йөри торгач барып җитә бу бер карт янына. Карт язу яза да суга агыза, язу яза да суга агыза, ди. +- Бу нинди язу, - ди патша. +- Менә, кем кызы нинди кешегә кияүгә чыгуын язам, - ди. +- Алай булгач, әйт әле, - ди, - минем кызым кемгә чыгар икән, нинди патша улы алыр икән, - ди патша. +- Синең кызың үзегезнең бер хезмәтчегезгә чыгар, - ди. +- И, бабай, берәр яхшырак кешегә яз инде, - ди патша. +- Язмыштан узмыш юк, - ди карт. Ярар. Патша бик күңелсезләнеп өенә кайта да үзенең баш вәзире белән киңәш итә. Менә бер карт шулай-шулай дип әйтте, - ди. Вәзир әйтә: Ә син ул хезмәтчене бер йөк мал белән кояш чыгышы ягына сәү дәгә җибәр, ди. Анда барган кеше исән кайтмый. Сиңа бит бер йөк мал берни түгел, - ди. +Патша шулай итә дә, бер йөк мал белән теге хезмәтчене сәүдәгә җибәрә. Хезмәтче китә малны алып. Бара торгач, бер кечкенә генә өйгә барып җитә бу. Барып керсә, бер әби генә утыра икән. +- Кая барасың, улым, болай, - ди. +- Кояш чыгышына сәүдә итәргә барам, - ди. +- Ул кояш бик үкереп чыгар, ди. Анда адәм баласы чыдамас, ди. Син малыңны алып барсаң, бернәрсәң дә калмас, юкка чыгар, ди. Малыңны миңа калдырып кит, мин синең малыңны арттырып куярмын, - ди. - Үзең кояш чыкканны барып кара. Ул бик каты көйдереп чыгар, ничек тә чыда, - ди. +Хезмәтче бөтен малын карчыкка калдырып, үзе китә кояш чыгуын карарга. Барып җитә. Кояш чыгар вакыт җиткәч җил чыга каты гына, һич басып торып булмый, ди. Кояш нурлары тарала башлагач, җил басылып, көн матурланып китә. Егетнең йөзе дә үзгәрә, матурлана инде. +Ярар. Кайта бу әбигә. Бу кайтканда әби моның малын сатып, акчасын арттырып куйган була. Хезмәтче әбигә рәхмәтләр әйтеп, баеп өенә кайтып китә, ди. +Өйгә кайтып җиткәч патша сарае каршысында бер әйбәт кенә җиргә туктап тирмә кора да атын ашарга җибәрә. Патша күрә: моның рөхсәтеннән башка өе каршысына кемдер урнашкан. Бер вәзирен җибәрә патша: "Бар әле, кем ул анда минем рөхсәтемнән башка тирмә корган, белеп кил", - ди. Вәзир белеп килә дә әйтә: "Адәм карагысыз чибәр егет ул, малы да бик күп икән", - ди. Патша яңадан җибәрә вәзирен: "Барыгыз әле сорап килегез, ул минем кызымны кияүгә алмас микән", - ди. Вәзир кайтып әйтә: "Ярар, алырмын, дип әйтә", - ди. +Шуннан соң патша егетне чакырып сорый кем икәнлеген. Хезмәтче әйтә: "Мин сезнең хезмәтчегез, - ди. - Кызыгызны миңа бирәсегез килмичә сез мине үтерергә дип кояш чыгышына җибәрдегез, - ди. - Язмыштан узмыш юк - барыбер миңа бирдегез, - ди. +Сакмар районы Каргалы авылында +Хәят Исмәгыйловадан (65 яшь) +Х. Гатина язып алган. 1960 ел +Хөрхөр +(Җил арба) +Борын заманда Хөрхөр исемле кыз булган, ди. Аның җиде агасы булган, ди. Хөрхөр урамга уйнарга чыккач гел әйтәләр икән моңа "синең җиде агаң бар" дип. Кыз бер сорый инәсеннән, ике сорый, өч сорый "минем агаларым бармы" дип, инәсе бер дә әйтми, "юк" кына дип җавап бирә, ди. +Бер көнне шулай инәсе борчак куыра икән, кыз "үз кулың белән борчак алып бир әле", ди. Инәсе бабадан борчакны алыйм дигәндә генә кыз килә дә инәсенең кулын бабага басып тора. Инәсенең кулы пешә башлый. Шуннан соң гына инәсе "агаларың бар иде" дип әйтә. "Мин сине җибәрәсем килмәгәнгә генә әйтмәгән идем", ди. "Алай булгач, - ди кыз, - син миңа җил арба эшләтеп бир, мин агаларымны эзли чыгам", - ди. +Уллары юлга чыгып киткәндә әйтәләр инәләренә: "Без киткәч кыз тапсаң - өй кыегына көзге менгереп куй, ул тапсаң - ук менгереп куй" дип. +Боларның күршеләрендә усал гына бер карчык булган икән. Шул карчык боларның өй кыегында көзге торганны күрә дә ук белән алмаштырып куя. Бу кызның агалары кайталар икән дә өй кыегында ук торганны күреп "ә, энебез булган икән" дип китеп тә баралар икән, ди. +Ярар. Кызның инәсе җил арбаны ясатып бирә. Бер көчек, бер песәй, бер әтәч бирә дә, иптәшкә күрше кызын да чакыралар болар. Инәсе әйтә күрше кызына: "Минем кызымны какма, сукма, - ди, - бергәләп дус кына барыгыз", - ди. +Ярар. Утырып китәләр болар җил арбага, әй шәп баралар, ди, болар. Юлга чыкканда инәсе кызның тәненә язган була, агалары танысын дип: +Әй, җил арбам, җил арбам, +Җиде агага җитәек, +Җиде диңгез кичәек. +Мияула, песәем, мияула. +Тычкан килгәнне сизәек. +Өр, көчегем, өр, өр, өр, +Бүре килгәнне сизәек. +Кычкыр, әтәчем, кычкыр, +Таң атканны сизәек, - дип. +Болар бара-бара җитәләр бер су буена. Су буена җиткәч иптәш кызы әйтә моңа: "Әйдә, су керик", - ди. Су керәләр болар. Күрше кызы тиз генә судан чыга да Хөрхөрнең күлмәген кимәкче була. Хөрхөр үзе дә судан чыгып тәнен күрә дә: "Әй, кара әле, инәй нәрсә язган", - ди. Шуннан күрше кызы: "Я, мин тегеләй генә, күлмәгеңне алмыйм бит", - ди. Күрше кызының күңеле гел начарлыкта була инде, Хөрхөрнең күлмәкләрен киеп сеңелләре булып барасы килә, алдамакчы була инде. +Бара торгач тагын диңгезгә җитәләр болар. Диңгез янына җиткәч күрше кызы тагын, су керик, ди. Су кергәч күрше кызы тагын моның күлмәген кимәкче була. Шулай иткәч бу тагын: "Кара әле, инәй нәрсә язган", - ди. "Я, мин тегеләй генә, күлмәгеңне алмыйм бит", - ди, тагын күрше кызы. +Болар җиде диңгез кичкәнче су коеналар шулай. Соңгы мәртәбә коенганда инде кыз тәнендәге язу беткән була. Күрше кызы моның тәнендәге язу беткәнне күрә дә "хәзер моның абыйлары таный алмый инде", дип судан тиз генә чыга да тегенең күлмәген киеп, җил арбаның түренә кереп утыра. Ә Хөрхөрне арбаның алдына кучерга утырта бу. +Ярар. Барып керәләр болар абыйларына. Бик яхшы каршы алалар боларны. "Сеңлебез килгән икән, сеңлебез килгән" дип түрдәге кызны күтәреп алалар. Җиңгәләре дә хөрмәт итә инде. Ә үз сеңелләре бу хәлне күреп бер кырыйга китә дә җылый башлый. Моңардан агалары сорыйлар: +- Нигә җылый ул? - дип. +- Әй, ул күрше кызы, өйгә кайтасы килә торгандыр, бер дә исе гез китмәсен, - ди. Ә бу кыз һаман җылый икән, ашамый да башлый. +Бер вакытны "бар, ат эчереп кайт әле" дип моны су буена җибәрәләр. Болар бит инде белмичә үз сеңелләрен җибәрәләр. Кыз ат эчерергә барганда җырлый-җырлый бара икән, ди. +- Әй, канатым аткынам, күрдеңме минем әткәмне? - дип. Ә ат җавап бирә икән: +- Күрдем синең әнкәңне +Пыяла чарлак эчендә; +Ефәктән тастар чүплидер, +Хөрхөрем дип җылыйдыр, - дип. +Шулай итеп бер бара бу кыз ат эчерергә, ике бара. Өченче барганда су буенда озак тора бу. Агалары "нишләп озак тора икән бу" дип су буена төшсә, сеңлесе җырлап утырганны ишет ә дә аптырап кала. "Әй, сеңелем, без бит белмәдек, үзең дә әйтмәдең", - ди. Шуннан соң ат белән кайтканда кыз агасына сөйли инде ничек булганны. Хәзер агалары моны хөрмәтли башлыйлар инде, күрше кызын бөтенләй куып чыгарып җибәрә ләр, ди. +Шулай тыныч кына торганда җиңгәләре көнләшә башлыйлар моңардан. +Бер көнне җиңгәсе кызга әйтә: "Әйдә, урманга чәчәк җыярга чыгыйк", - ди. Шулай дип кызны алдап урманга алып китәләр дә болар адаштырып калдыралар. Өйгә кайткач "әллә кая китеп югалды" дип әйтәләр. Шулай дигәч, моның агалары урманга чыгып китәләр сеңелләрен эзләргә дип. Эзләгәндә такмак әйтәләр, ди: +И, Җанбикәч, Җанбикәч, +Өйдә микән Җанбикәч; +Өйдә дә юк Җанбикәч, +Кырда да юк Җанбикәч, - дип эзли торгач табалар болар сеңелләрен. Алып кайталар өйгә. Өйгә кайткач агалары җиңгәләренә әйткән, ди: "40 сырак (ат) кирәкме, 40 чана утын кирәкме" дип. "40 чана утын" дигәннәр болар. Шулай дигәч, 40 чана утын китереп җиңгәләренең өслә ренә өйгәннәр дә, ди, яндырып үтергәннәр, ди, начарлык эшлә гәннәре өчен. Ә үзләре әниләре янына кайтып киткәннәр, ди. +Әле дә булса шулай бергә-бергә шатланышып торалар, ди. +Октябрь районы Биккол авылында +80 яшьлек әкиятче Минҗамал Гапсаттаровадан +Х. Гатина язып алган. 1960 ел +Акыллы кыз +Ярлы гына бер кеше була. Аның бер кызы була. Бер вакытны картны патша чакырта. Карт курка, бармый. +- И әти, нигә бармыйсың, - ди кызы. +- Куркам, - ди атасы, - аның таганы асулы, килгән бер кешене астырып тора, мине дә астырыр, шуңа бармыйм, - ди. +- Астырмас, - ди кызы, - бар, - ди. Ул сиңа берничә сорау бирер, ди, шуларга җавап тапсаң, бер нишләтә алмас. Аның беренче соравы: йөгеректән-йөгерек, дөньяда ни йөгерек, дип сорар, - ди. - Ә син әйт, йөгеректән-йөгерек куян, аннан да йөгерек күңел дип әйтерсең, - ди. - Икенче соравы: катыданкаты ни каты, дип сорар. Син, катыдан-каты таш, аннан да каты баш, дип әйтерсең, - ди. - Өченче соравы: татлыдан-татлы ни татлы, дияр. Син, татлыдан-татлы бал, аннан да татлы җан татлы, дип әйт, - ди. - Шул җавап ларны әйтсәң, бер ни булмас. Шуның өчен чакыра ул сине, - ди. +Ярар, китә карт патшага. Курка-курка гына җавапларны әйтә. +- Бу җавапларны кем өйрәтте сиңа, әйтмәсәң мин сине астыртам, әнә таган корылган, - ди патша. +- Әй, кызым әйткән иде лә, - ди карт. +- Синең кызың бик күп белә икән, - ди. Бер агач сындырып алып керә, бер чирек кенә әйбер бирә дә, - шуннан миңа такыя сырсын, күлмәк тексен, - ди патша. +Карт җылый-җылый кайтып китә, "мынавы бер чирек әйбердән кеше әйбер тегә аламыни" дип. +Кызы күрә, атасы бик борчулы. +- Әти, ник ул кадәр борчыласың, ни булды, - ди. +- Менә шулай-шулай эшләп китерергә кушты, - ди. +- Бер дә курыкма, әти, - ди. - Менә син анарга шушы агачны илтеп бир дә, - ди, - шул агачтан миңа киндер суга торган станок ясап бирсен, - ди, - бүтән төрле агач кертмәсен, бер төрле генә булсын дип әйт, - ди кызы. +Патша кыз җибәргән агачны алып карый да: "Ай-һай, кызың күп белә икән, - ди, - Алай булгач мин анарга алты кәҗә тәкәсе җибәрәм, - ди, - таң атканчы шуларны бәтиләтсен, ди, бәтиләре оргач (ана) булсын", - ди. +Карт тагын җылый-җылый тәкәләрне алып кайтып китә. Кыз кәҗә бәтиләрен күрүгә шатлана башлый. +- Безгә бик яхшы булды әле бу, без аларны берәм-берәм суеп ашарбыз, - ди. +- Әй, сиңа көлке, патша шул тәкәләрне бәбиләтергә кушты бит, - ди. +- Бер дә кайгырма, әти, - ди, - рәте табылыр әле, - ди кызы. +Патша бер көн көтә боларны, ике көн көтә. Көтеп-көтеп килмәгәч, үзе китә. Кыз патшаның килгәнен күрә дә әтисенә әйтә: "Хәзер үк мунчага бар, патшага үзем җавап бирермен", - ди. Карт "патша мине алырга килә икән" дип йөгерә генә мунчага. +Патша килеп кергәндә кыз килегә тары салган да тары төеп тора. +- Үзең тары төясең, - ди, - килеңдә ничә бөртек тарың барлыгын беләсеңме, - ди патша. +- Әй, падишаһым-солтаным, - ди, - хәзер генә килеп кердең, сездән безгә хәтле ничә адым булды, шуны санадыңмы, - ди кыз. +- Санап атламадым шул, - ди патша. +- Мин дә тарыны санап салмадым шул, - ди кыз. +- Атаң кайда? - ди. +- Мунчага бәбәйләргә китте, - ди кыз. +- Әй ахмак, ир кеше бәбәйлиме инде, - ди. - Кәҗә тәкәләре кая соң, - ди. +- Бәй, карт кешегә синең йомышка йөргән өчен аяк җалы кирәкмимени, - ди кыз, - суеп ашадык, - ди. +Патша уйлый: "Тукта, - ди, - мин бу кызны яучы җибәреп үземә ала алмам микән", - ди. +Бердәнбер көнне патша яучы җибәрә кызга. Кыз риза була. Ә карт: "Бара күрмә, кызым, икебезне дә астырып үтерер", - ди. "Юк, - ди кыз, - мин барам, - ди. - Бармасам, икебезгә дә начар булыр", - ди. +Ярар, патша кызны алып китә. +Азмы-күпме бергә торгач, патша яланнарны карап кайтыйм дип чыгып китә. Чыкканда әйтә: "Миннән башка беркемгә дә хөкем итмә" дип. Патша чыгып китүгә кыз чардакка менә дә карап тора. Эшчеләр эшли: кайсы кибән куя, кайсы җыя, кайсы нишли шунда. Шунда ике кеше килделәр дә атларын тугарып җибәрделәр, үзләре печән чаба киттеләр. Ашарга кайтсалар, тегеләрнең атлары колынлаган, колын ике тәртә арасында ята, ә ат печән ашап йөри. Болар икесе дә колын янына килгәннәр дә аптырап карап тик торалар. Берсе әйтә: "Бәй, бия колынлаган бит", - ди. Икенчесе: "Бияме соң, колын тәртә арасында ята бит, минем арба колынлаган", - ди. Шулай спорлаша-спорлаша сугыша башлыйлар болар. Сугышып кара канга баталар болар. Аннан "болай булмый, әйдә хөкемгә патшага барыйк", - диләр. Китәләр болар патшага. +- Патша өйдәме? - ди берсе. +- Юк, - ди хатын. +- Кая китте соң? +- Тау башына тары чәчкән идек, шул тарыны көн дә күлдән чуртан чыгып чүпли, шуны куарга китте, - ди. +- Бәй, - дигән берсе, - тау башына чуртан чыгып ничек чүпли ул тарыны, - ди. +- Чүпли шул, - дигән хатын, - әле сез дә килдегез бит бия колынламаган, арба колынлаган дип. Кайчаннан бирле шуның өчен су гышасыз. Ничек инде арба колынласын, - ди. - Барыгыз кайтып китегез, - ди хатын. +- Әй, без ялгышканбыз икән, - дип кайтып китәләр болар. +Ярар, кайтып керә патша. Сорый: +- Хөкемгә килгән кеше булдымы, - ди. +- Килделәр, - ди, - печән чабучыларның биясе колынлаган, - ди. - Шуны белмичә арба колынлаганмы, бия колынлаганмы икән не белергә хөкемгә килгәннәр, - ди. - Безгә килгәндә сугышып канга батып беткәннәр, ничек хөкем итмисең инде, - ди. +- Син нәрсә дип әйттең соң, - ди. +- Менә тау башына тары чәчкән идек, шул тарыны күлдән чуртан чыгып чүпли, шуны куарга китте, дип әйттем, - ди хатыны. +- Әй, ди патша, - син миннән узып хөкем иткәнсең, - ди, - мин кайткач килерләр иде әле, - ди. +- Эш кешесен ничек көттереп торыйм инде, хөкем иттем дә җибәрдем, - ди. +- Юк, - ди, - безнең сөйләшкән сүз бар иде бит, миннән башка хөкем итмәскә дип, мин монарга риза түгел, бүгеннән аерылабыз, үзең теләгән әйбереңне ал да кит, - ди патша. +- Ярар, - ди хатыны, - бер атна вакыт бир, аннан китәрмен, - ди. +Хатын яхшы иттереп бал куя да бер көнне шулай әйтә: "Инде миңа китәр вакыт җитте, әйдә китәр алдыннан икәү бергә утырып чәй эчик", - ди. +Хатын эчерә патшаны, теге исереп тә китә. Хатын әйтә хезмәт челәргә: "Ат җигегез дә патшаны чыгарып салыгыз", - ди. Ат җигелгәч патшаны трантаска чыгарып салалар. Хатын үзе трантас алдына менеп утыра да алып китә патшаны. Әй ат белән йөриләр болар урам әйләнеп, әй йөриләр, чокырлы җирләрдән дә, чаптыралар гына, патшаны бөтенләй оныта бу. Шулай йөри торгач айнып патша сикереп тора да: +- Бәй, нишләп йөрибез без бу яланнарда, - ди. +- Сине үземә алып кайтып барам. Син бит, үзең теләгән әйберне ал да кит, дидең. Менә минем теләгән әйберем син, - ди, - сине алып китеп барам, - ди хатын. +- Их, - ди, - минем хатын үземнән акыллырак икән, миңа шундый хатын кирәк тә, әйдә, бор атыңны, өйгә кайтабыз, - ди. +Өйгә кайталар да болар яңадан яхшы гына тора башлыйлар. Килгән кешегә икесе дә хөкем итәләр, киңәш бирәләр. Хатын иренә караганда да тугры хөкем итә икән, ди. +Иренчәк +Бер Иренчәк булган, ди. Ул бернәрсәгә дә кыймылдамаган, "иренәм" дигән дә утырган. +Моның бөтен эше шул икән, көн дә бер балык тота икән дә, шуның белән туклана, бүтән бернәрсә дә эшләми икән, ди. +Патша кызы көн дә моның балыкка киткәнен күреп гел көлә икән "иренчәк китте балыкка" дип. +Патша кызының көлгәнен белеп, Иренчәкнең бик ачуы килә икән. "Әй, - ди, - бер Алланың боерыгы берлән, алтын чабак коерыгы белән патшаның кызы корсаклы булсын иде. Ул миннән көлә, мин аннан көлсәм иде", - ди икән Иренчәк. +Бер заманны патшаның кызы корсакка уза да бер ир бала таба. +Патша бик хурлана инде, кызы бала тапты бит. "Ничек булса да баланың атасын табарга кирәк", - ди. Эзлиләр-эзлиләр баланың атасын, һич таба алмыйлар. Теге бала йөри дә башлый бит инде. +Хәзер баланың атасын белү өчен бөтен халыкны мәйданга җыялар. Халык түгәрәкләнеп тора. +- Авылда килмәгән кеше калмадымы, - ди патша. +- Иренчәк кенә калды, - диләр. +Патша кызы: +- Кирәкми, йөртмәгез шуны, - ди. +- Юк, - ди патша, - алып килегез, - ди. - Бәлки шул булыр бала ның атасы, - ди. +Баланың кулына алма тоттыралар да мәйданга җибәрәләр. Бала алманы кемгә бәрсә, атасы шул була инде. Менә түгәрәк эчен дә йөри бала, берәүгә дә бәрми бит. Патша әйтә: "Алып килегез иренчәкне", - ди. Иренчәкне алырга баралар, "юк, мин бармыйм, иренәм", - ди. Патшага кайтып әйтәләр. "Барыгыз, - ди патша, - ат җигеп, мендәрләр салып барыгыз", - ди. Теге һаман: "юк, мин болай гына бармыйм, иренәм, - ди. - Патша йортыннан минем йортка хәтле көмештән күпер салдырсын. Селкенчәкле арбага алтын башлы, көмеш тояклы ат җигеп, патша үзе килсен алырга, - ди. - Шуннан соң мин барырмын", - ди. +Моның бит өстенә кияргә рәтле күлмәге дә юк инде, шундый алама киенгән була. +Хәзер патша мәйданга җыелган халыкны күпер эшләргә куша инде. Күперне эшләп бетергәч ат җигеп, патша үзе китә иренчәкне алырга. Көмеш күпер дә салынгач, селкенчәкле арба белән дә килгәч, риза була бу барырга. Алып китәләр Иренчәкне селкенчәкле арбага утыртып. Бара Иренчәк селкенчәкле арбада селкенә-селкенә. +Иренчәкне алып килеп бер алмагачы төбенә яткыралар, утырып торырга "иренәм" ди бит инде. Моның тамагы да ач бит әле. "Алма аша", - диләр. "Өзеп ашарга иренәм лә", - ди Иренчәк. Ул алмагачы төбенә килеп ятуга теге бала алма белән китереп тә бәрә монарга. Шуннан ары "менә безнең кияү" дип күтәреп алалар моны. Алып менәләр Иренчәкне патша кызы янына. Кыз: "Яныма китерә күрмәгез, дөньяда бар көлгәнем Иренчәк иде", - ди. +Ярар, яхшы иттереп киендерәләр моны, хәзер танырлык та түгел инде. Кыз янына алып керәләр. Кыз моны күрүгә гашыйк була, шул хәтле чибәр була егет. +Шулай итеп, ашарга иренгән егет, йөгереп кенә йөри башлый патша кызына өйләнгәч. +Моннан соң кызы да кешедән көлми башлаган, ди. +Октябрь районы Биккол авылында +Минҗамал Гапсаттаровадан +Х. Гатина язып алган. 1960 ел +Бәетләр +Беренче Герман сугышында +чыгарылган бәет +(1914-1916 еллар) +Әнекәем, без йөрибез ят җирләрдә +Ризыгыбыз чәчелгәндер күп илләргә; +Бәлки шәфкать булса булыр хактан безгә, +Хак тәгалә шаһларга сабырлык бирсен инде. Вафат булсак, кая безне кәфенләмәк Зират казып, кая безне хөрмәтләмәк; Җиназа укып кая безне дәфенләмәк Ничәбезне бер чокырга салдылар инде. Ах дәрига ниләр күрми башларыбыз, Гөнаһдан хали түгел эшләребез; Кан аралаш агадыр яшьләребез, Елга булып ага безнең каннарыбыз. Урман сазлык безнең йөргән җиребездә, Авыр мылтык, кылыч, патрон билебездә; Кайчан кайтып кавышабыз илебезгә, Хак тәгалә үзе кавыштырсын инде. Кич ятканда карыймын күк йөзенә, Ни күрермен, диямен үз-үземә. Йокласам сез күренәсез күземә, Кавышуны арзу күреп ятам инде. Без йөрибез солдатларны саф-саф саклап, Өстебездә шрапнельләр тора шартлап. Шул сәгатьтә атларыбыз китә яклап, Кыямәт көн булды мәллә, диям инде. Бисмилла дип ияр салдык атыбызга, Бер-беребезне язып салдык хатыбызга. Кайчан кайтып хезмәт итәм каршыгызда, Уйлап торсам, гакылымнан шашам инде. +1960 елда З. Әхмәров +дәфтә +Солдат бәете +Бисмилла дип башладым +Мөнәҗәтем башларын. +Иртә торып, битем юып, +Ашим солдат ашларын. +Алдым сәлам, яздым сәлам, +Туганнарым сезләргә. +Атна кичен, җомга көнне +Дога кылың безләргә. +Кайгы-хәсрәт белән чыктым +Туган үскән илемдин. +Картус иләп шинель киеп, +Каеш будым билемдин. +Йортымыздин чыккан чакта +Бер карадым каерылып, +Бәхил булыгыз, туганнарым, +Киттем сездән аерылып. +Приемдин кайткачтин +Кердем әнкәй янына; +Хезмәт дигән авыр хәсрәт +Авыр газиз башыма. +Бәет Почтовойда кәгазь читләре күп, Сәлам язар идем, каләм юк. Каләм булса, ай, кара юк, Хак тәгалә язгач, чара юк. Бу якларның җире түбән икән, Һәрбер җирдә яман балоты. Безнең йөрәкләрне бик көйдерде, Бу герман сугышының уты. Висла сулары бик зур судыр, Биек лә булып үсә камышы. Безнең йөрәкләрне чайкалдырды Герман тупларының тавышы. Кара саганларда пешерелә Безнең ашый торган ашыбыз. Кошлар да очып җитмәс җиргә Ахры китте безнең башыбыз. Безгә дә икмәкне салалар Әчемәгән чүпрә башы берлән. Иртәдәй торып атка менсәк, Бит юабыз канлы яшь берлән. Безнең дәй кылычлар бик үткер, Кыеп бара камыш кыягын. Бу якларның юлы таш юл икән, Бик бетерде атның тоягын. Бу сугышка килеп ике ат мендем, Икесе дә атның аксады. Алдин да, арттин туп аткачдин, Сөяк буынларым каушады. Безнең дә ашаган кашыклар Бал кашык кебек шул очлыдыр. Сезни лә, туганнар, сагындым, Сезнең яктан карга да очмыйдыр. Ай җактылары җактый була, Айның унбишләре җиткәндә. Безнең дә җаный җылап калды, Без сугышка чыгып киткәндә. Висла тауларының ай башында Тәгәрәп үк ятадыр ташлар. Бу сугышка килеп йөрмәс идек, Азрак бәхетле булса башлар. Донесение язган кәгазьләрне Ташыйдыр бит түрә атлары. Безнең дә ләй өсне явып алды Бу палянның кара бетләре. Агачлар яфрак койды Октябрьнең унбише җиткәч, Безнең әнкәй җылап калды, Без сугышка җыенып чыккач. Висла суларыннан чыгар идем, Висла суы акмый туктаса, Туган илләргәләй бер кайтырбыз, Бер Ходаем үзе сакласа. Аягыма кигән итегемнең, Ахры таррак булды кунычы. Бу сугышка дип атап чыккач, Китте безнең җаныбыз тынычы. Минди илә калган балаларга, Җаныкаем, берүк тимәгез, Исән булсак - бер кайтырбыз, Җаный безнең өчен көймәгез. ...дигән сары майны, Әнкәй, бән кайтмыйча башлама. Исән дә генә йөреп сау кайтсын дип, Хәер фатихаңдин ташлама. Миннәнләй калган казакины Сандыклардин алып элегез. Исән дә ләй йөреп кайталмасам, Әнкәй, бәхил була күрегез. Карагай ла дигән агачларның Яфрагы ла өчле буладыр. Монда йөргән җирдә вафат булсак, Яшь балалар жалкы каладыр. Ботка да лай кигән чалбарымның Ике тези сусарып тузды. Безнең ләй, дуслар, яшь гомерләр, Урыс хезмәтләрендә узды. Астыма менгән туры атның Ялы килми өчтин үрергә. Хак тәгалә безгә язды микән, Туган илне кайтып күрергә. Безгә дәй төнләр сирәк килә, Кичтин тыныч ук ятырга. Безгә Ходай язды микән Куанышып өйгә кайтырга. Һаваларда очкан тилгәндер, Канат очкайлары көйгәндер. Бүгендин өйгәләй кайтыр идем, Хак тәгалә ниләр дигәндер. Сахраларга чыгып ятар идем, Яшел үләннәргә буялам. Син дә ләй, җаныем, исемә төшсәң, Йокылардин елап уянам. Миндин калган бүркемне, Җаныем, чөйгә алтын элегез. Миндин калган балаларны, Җаныем, үзем кебек күрегез. Җыен китапларның арасында Сөеп укый идем Бакырган. Сез туганнарны уйлый-уйлый Аерыла яздым акылдан. Висла суларын без үткәчтен Күп гаскәрләрнең башын җуйдылар. Кырылып та яткан солдатларны Барын бергә җыеп куйдылар. Висла суларындин без чыккачтын. Күп гаскәрне шунда салдылар. Бәд германларны кудырам дип, Күп сабыйлар җәтим калдылар. Висла суларындин үткән чакта, Пантонный мостлардин үттеләр. Вислалардан чыгып йөгергәч Күп гаскәрнең канын түктеләр. Висла өстендәге күперләрне Германнар туплардин ваттылар. Күпер өстендә килгән солдатның Бик күбесе суга баттылар. Минем дә Әхмәрем елады, Әткәй син кая барасың? дип. Бәнем дә йөрәгем ут янды, Ахры мәхрүм каласыз дип. +1960 елда З. Әхмәров тапш +арасыннан алынды. Бәет периалистик сугышта катнашучы +дәфтәреннән (8/Х-53 ел) күче +Бәет +Бу бәетне язган чакта +Бик күп уйлап утырдым. +Каләм алып язган чакта, +Күземә яшьне тутырдым. +Кызыл флагны күтәргәч, +Эшләрне ташлап киттек. +Күз яшьләрен елга иттереп, +Илләрдин чыгып киттек. +Инде китәсеңмени, дип +Барда миннән сорыйлар. +Өйгә күрешим диеп керсәм, +Бар да кычкырып елыйлар. +Исән йөреп сау кайтар, дип +Күп Алладин теләдем. +Яшь балалар кала диеп +Бән борылып еладым. +Әнкәем бәгырькәем лә, +Китеп бара балагыз. +Агай-эне, туганнарым, +Сезләр бәхил булыгыз. Балаларның яшен күргәч, Бән бик артка каерылдым. Бигрәк кыен булып калды - Туганлардин аерылдым. Нәрсә - караны җыйнадым, Ике кулым сызганып, Эчем пошып ут тик янды, Балаларны кызганып. Бу җирләргә килдим мин, Ризыгым булганга. Бәхил бул, дип әйтәлмәдем, Күңелләрем тулганга. Без сугышка җыйналганда, Дошманнар куандылар. Әти, китәсең бит диеп, Балалар еладылар. Без илләрдән чыккан чакта, Азан әйтеп калдылар: Хак тәгалә шулай язгач, Сугышка дип алдылар. Без сугышка китәбез бит, Әнкәй, бәхил бул сана. Әнкәй, без фәкыйрьләреңә Хәер-дога кыйлсана. Безләр чыккан күнләрдә бит Каты булды җил-давыл. Без җыйналып чыккан чакт Елады бөтен авыл. +Мөнәҗәтләр +Мөнәҗәт Газиз балам, сине искә алып Яза башлыйм мөнәҗәт башларын. Чыгып киткәч ерак юлларга, Әйләнеп кайтмады башларың. Газиз бәбкәм, исемә төшкән чакта Һичбер ала алмыйм сулыш та, Яп-яшь кенә көйгә әрәм булып, Югалып калдың инде сугышта. Безгә мәгълүм түгел әй, бәпкәем, Синең анда ничек булганың; Әллә ятасыңдыр җир астында Балчык, туфракларга болганып. Тәкъдиреңдә язган язмыш булгач, Әҗәлләр бит килми күренеп. Синең зифа, газиз гәүдәләрең Җир астында калды күмелеп. Ничек кенә итеп түзә идек Туплар тетрәп аткан чагында, Белсәм иде, кемнәр булды икән, Газиз җаның биргән чагыңда. Күреп торгандыр дошман тупларының Һаваларда очып килгәнен, Без белмибез, җан бәгырем, синең Кай җиреңә өзеп тигәнен. Без белмәдек, бәбкәм, син анда Әллә яткансыңдыр кансырап, Хәлең белгән кешеләр булмады, Яткансыңдыр тилмереп су сорап. Әҗәл уклары кадалгандыр, Күрә алмадык синең йөзеңне, Дошманнарны куып йөргән чакта Харап иткәннәр бит үзеңне. Күреп торгансыңдыр, җан бәгырем, Ярылып киткән дошман тупларын, Мөмкин булса, барып тоткан булыр идем Сиңа тия торган укларын. Мөмкин булмагач, ата-аналар Чакырсаң да яныңа килмиләр, Ачынып торган ата-ана Ни булганын сиңа белмиләр. Дошман уклары килеп тигәч Тырышкандыр торып йөрергә. Сугыш сафларында син югалдың Калдык тилмереп сине күрергә. Йөргәнсеңдер сугыш сафларында Аяк-кулларыңны талдырып, Ихтыярсыз кердең җир астына Әткәй-әнкәеңне калдырып. Минут саен көтеп тора идек Бетә диеп герман сугышын, Сугыш бетүләрен көткән икән Синең инде актык сулышың. Өзеп тисен диеп явыз дошман Туры итеп тупны аталар. Әҗәл җитми, гомере бетми, Буталышып җирдә яталар. Улым армиягә китте Кырык икенче ел июньдә, Чыгып киткәч кайта алмады Туган-үскән иленә дә. Уйлый идек сине солдат булгач Өсләренә шинель кияр дип. Хатларыңны тилмереп яза идең Сезне бик күрәсем килә дип. Дошман кулларында үләрсең дип Уйламадык сабый чагында. Сугыш сафларына китеп югалдың Яшең егермедә чагында. Сине уйлап сулышым эчемә сыймагач Тәрәзәләремне ачамын, Карточкаларыңны кулга тотып Әрнүле йөрәгемне басамын. Кай җиреңә өзеп кадалды икән Әй, бәләкәем, шушы явыз ук, Синең өчен йөрәгем әрнүенә Бер минут та түзәр хәлем юк. Синең үлем хәбәреңне алдык Бер мең дә кырык бишенче елда, Әче хәсрәт, каты кайгы Калды инде мәңге күңелдә. Күптән инде, бәбкәм, синең хатың Почтальоннар безгә китерми, Никадәрле сагынып җыласам да Җылауларым сиңа ишетелми. Һаваларда очкан аккошларның Каурыйлары җиргә кадала, Сугыш сафларында үлеп калгач Газиз гәүдәләрең югала. Көндезендә уйлап йөримен дә, Төнлә төшләремә керәсең, Төшләремдә боек күрә идем, Кайта алмаска булган күрәсең. Минут саен уйлап йөргәнгәдер, Һәр төн төшләремә керәсең, Гәүдәләрең килә күз алдыма, Әнекәем, дип кулың бирәсең. Туп актарган туфрак асларында Калгансыңдыр, бәбкәм, күмелеп, Ярдәм сорап куллар сузгансыңдыр Үләм, дуслар, су бирегез дип... +Шарлык район +кулъязмадан (бәетнең актыгы +Х. Гатина күче +Солдат зары +Әнкәй, иртә торырсың, +Самаварың куярсың, +Газиз балам кайтсын диеп, +Хәер-дога кылырсың. +Казарманың эчендә +Урын җәйдем ятарга. +Ходай безгә кушар микән +Туган илгә кайтырга. +Казарманың буена +Бик күп үскән алмагач. +Алмагачы утка янсын, +Туган илең булмагач. +Таш казарма алларына +Бәйләп куйдым бер сары ат. +Ике кулым булса канат, +Тормас идем бер сәгать. +Сабый чакта бер төш күрдем, +Әрәмәлек эчендә. +Ул төшләрем килеп етте, +Егерме бер яшемдә. Агач башы аеры, Сандугачы сайрый. Җан тик күргән дусларымдин Бер Ходаем аерды. Машиналар барадыр, Эчендә ут янадыр. Артыма әйләнеп карасам, Туган илем каладыр. Ике дә аккош очып бара, Агыйделдә аларның кышлавы. Җан бирүдән яман икән Туган илне ташлавы. Бакчада гөлләр бетәрме, Арасыннан елләр үтәрме. Үзегезне күреп сүзләшмәгәч, Хатка язар сүзләр бетәрме. Карагайдай кара урманны Үтәр көннәр булырмы? Бу кайгылар башым дип Китәр көннәр булырмы? Күк күгәрчен гөрләсә, Җимнәр алып сибегез. Безнең әнкәйләр җыласа, Күреп үгет бирегез. Без барасы юлларда Агач башы теш кебек. Үз илемдә йөргәннәрем Йокымдагы төш кебек. Биек-биек бураларны Без булмагач кем бурар. Язгы сабан туйларында Без булмагач кем уйнар. Өстемдәге шинелемне Ничек киеп туздырыйм. Җыен кафер арасында Ничек гомер уздырыйм. Алмагачы ак була, Яфрагы вак була. Җыл тәүлеге унике ай, Бик сагынган чак була. +Мулла хакында Бу дөньяга хәйран калып Бән язамын мөнәҗәт. Ахырзаман муллаларын Бәян итмәгә хаҗәт. Мулла ашка җыяр булса, Җыя тышлы туннарны. Әллә нигә хөрмәт итми Фәкыйрь, мескен колларны. Муллаларның түрендә Тышлы туннар кигәннәр Хәзер алар хөрмәтле - Чуклы бүрек кигәннәр. Көз ... да гошер булса, Егет бирә атларын. Әллә нигә уйга алмай Фәкыйрь, мескен хәлләрен. Мәсчетләрдә вәгазь әйтә Агым су тик шаулатып; Халык гошер бирмәсә, Ала бирә даулатып. Корбан гаете ае җитсә Корбанны куй чалдыра. Фәкыйрьләрне, ятимнәрне Ашатмыйчы калдыра. +Үзенә якын туганнарын +Фәкыйрьлек тә хур тота. +Кирәк сүзне әйтер хәл юк, +Каргармын, дип куркыта. +Явыз дога кылган адәм +Булмас микән монафыйк. +Хәер илә дога кыйлса +Булыр иде муафыйк. +Бу хәлләрне күреп йөреп +Мин каламын хәйранга. +Хак тәгалә рәхмәте +Иман биргән биһрамга. +Муллаларга ник тиеш +Фәхерләнеп йөрергә; +Иблис ләгыйн кыссасы бар +Үзләре укый белергә. +Муллаларга ник тиеш +Гамәл илә мактану. +Бу дөньяга кемгә килгән +Оҗмахлы дип хаклану. +Туган илем Ки бисмилла дип башлаймын Мин мөнәҗәт. Теләюбән үзең дип Барча хаҗәт. Күрмәенчә түзеп булмый Һичбер сәгать. Хак тәгалә үзе ярдәм Бирсен имди. Туган илем искә төшсә Мин уйлаймын; Әткәй, әнкәй төшемә керсә Мин елаймын. Әй, Ходаем, кавыштыр, дип Мин теләймен; Хак тәгалә үзе ярдәм Бирсен имди. Туган илем кайда икән, белсәм иде, Туганнарым илә бергә йөрсәм иде. Үз илемдә газиз җаным бирсәм иде, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди. Кайтып күрсәм иде бән илемне, Һичкем белми минем мондагы хәлем. Васыл итәм сезгә, әнкәй, сәламемне, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди. Әгәр вафат булсам бән ышбу ердә, Һич кардәшем юктыр бит ышбу. И Ходаем кавыштырсын ахыр көн, Хак тәгалә үзе ярдәм бирсен имди. Язлы, көзле кошлар очар Энҗе кебек тезелеп. Сандугачлар сайраганда Әнкәй еглар өзелеп. Уральский диңгезенең Буй буйлары бик озак. Насыйп булса, без кайтырбыз, Булсын гомерләр озын. Солдат поход чыкканда Энчү кебек тезелә; Туганнарым исемә төшсә, Йөрәкләрем өзелә. Иртә торып тышка чыксам, Диңгез суы ялтырый. Поход чыгып киткән чакта Тәннәремез калтырый. Безләр киттек, сез калдыгыз Без йөрегән җирләрдә Гомер булса, без кайтырбыз, Туган-үскән илләргә. Безнең йөргән җирләрдә Кошлар сайрый тирәктә. Бу башта авыр хәлләр, Торыгыз, дуслар, теләктә. Безнең йөргән җирләрдә Комдин тузаннар туза. Хезмәт итү бигерәк авыр Гомерләр заегъ үтә. Хәсрәт утына төшкән Ирләр күптер дөньяда. Җиһанда күп михнәт чиккән Минем кебек дөньяда. +Шарлык районы Са +иске кулъязмадан күчере +Җырлар +"Йөрәк" +(Элегия) Ни булды соң сиңа, йөрәккәем, Нигә ашкынасың, шашасың, Һәр көн шулай ашкынасы булсаң Минем башкаемны ашарсың. Һич кайда да килми утырасым Һич кайда да килми йөрисем, Әллә бер-бер хәлләр булыр микән Нигә, йөрәккәем, әрнисең. Йөрәгемне ташлар идем, Ташлап булмый, өзеп алалмыйм, Башкайларым тыныч урын эзли, Ләкин илтеп суга салалмыйм. Салкын сулар алып эчеп карыйм, Ләкин йөрәккәем басылмый, Кеше уйный көлә, күңел ачып, Минем күңелләрем ачылмый. +Абдуллин районы Абдр +Мәрьям Фәтхулли +И. Надиров яз Озын көйләргә берничә җыр Ай казанкай кала сәхрә дала Күккә тиеп тора манара. Хуш-исән бул, дускай, аерылабыз, Бәлки күршә алмабыз тиз ара. Ак иделкәй алкын, суы салкын, Гизеп кенә булмый салларны. Беребез анда хәзер, беребез монда, Белеп кенә булмый хәлләрне. Ак иделкәйләрнең ар ягында, Ап ак чәчәк ята кар кебек. Сәхрәләргә чыгып тыңлап торам, Син дустымның тавышы бар кебек. Ак иделкәй суы дулкынлана Төньягыннан җилләр искәндә. Йөрәгемә ялкын ут кабына, Син дускаем искә төшкәндә. +Борынгы озын җырлар Алмалы да гөлләр алмалы, Бик зур шәһәр диләр Каргалы. Син җаныкаемны уйлый-уйлый, Йөзләремдә нурлар калмады. Көмештә генә чылбыр билдәндер, Көмешчеләр коеп биргәндер. Бер битләрең кояш, бер битең ай, Бер Ходаем сөеп биргәндер. Кистемдә генә йогач (агач), булды койгач, Эчләреннән чыкты ла сандугач. Оҗмахлардан чыккан хур кирәкми, Күз алкайларымда син булгач. Тәрәзәкәйләрдән караган, Якасына чылбыр кадаган. Кеше сүзләренә һич карамыйм, Үз күңелләремә яраган. Бадиян да белән кәләмфернең Күрсәң иде чәчәксийнанын Сәрби агачларның төпләрендә Сәрхүш булып яттым бән җиде ай. Гилми талип белән гилми дөхтәр Кавыштырсын иде бер Ходай. Ай яктыкайлары су кебек, Ай янында олы юл кебек. Мин сөямен сине җаным кебек, Җандин якын иманым кебек. Ай яктылары бигрәк якты, Шәмсидәләр кебек ник түгел. Вәссиярдә кәсир күп җиһанда Синең кебек зиһенле түгел. Тәрәзә төбем сигез гөл, Сигезесе дә аның кызыл гөл. Мине дә генә ташлап ятны сөйсәң, Саргаерсың сиксән сигез ел. Биек чардакларда торасың, Нечкә билләреңне йазасың, Нечкә билләреңне бора-бора Кемне генә кызыктырасың. Түгәрәккәй бакча эчендә Туксан җирдә тургай уйныйдыр, Тәкъдир-каминәре шулай язгач, Без теләүләр белән булмыйдыр. Шәмсекамәр им Ләйләбәдәр Һаваларда ... шул кадәр, Йосыф Зәләйханы ничек сөяр, Бән сәне сәвәмен шул кадәр. Әлкариларның (авылларның) мәрфугасында Балкыйдыр ла Шәмси нурлары. Синең дә кебек булса булыр, Сигезенче оҗмах хурлары. Кояшлар да чыгар ерактан, Алмагач ла дигән тирәктән, Кысма да, җаныем, ай, беләктән, Син китмисең минем йөрәктән. +Мәзәк - Эй, энем, теге үзәндә бүре күрмәдеңме? - Юк. - Аннан арырак теге тауда дамы? - Юк. - Әнә теге урманда да юкмы? - Юк. Нишләп бүрене бик сорыйсың, әллә син бүрече? - Юк. Бүредән куркучы. +Мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар 1. Алганга алты да аз, +Биргәнгә биш тә күп. 2. Эт өрер, кәрван йөрер. 3. Язга чыксам, сөяктән сарай салырмын дигән. +Җәйгә чыккач, оныткан. 4. Выж-выж курай тартасың, +Тал төбендә ятасың; +Бер осьмуха чәй белән +Форсить итеп ятасың. 5. Ачу алдан, акыл арттан. 6. Кулыннан эшен алсаң, +Авызыннан ашын аласың. 7. Ат бирсәң - узар, +Тун бирсәң - тузар. +Бер яхшылык бирсәң - +Барысыннан да узар. 8. Ике табан таймас. 9. Бер дидем берлек, +Ике дидем икмәк, +Өч дидем очмак, +Дүрт дидем дүртмәк, +Биш дидем бишмәт, +Алты дидем атмак, +Җиде дидем җитмәк, +Сигез дидем сикермәк, +Тугыз дидем тукмак, +Ун дидем уймак, +Кытыр-кытыр каймак. +10. Бәләкәй генә бөкре +Бөтен кырны бетерде. (Урак) +11. Бәләкәй генә ак тана, +Мөгезем бар, дип мактана. (Чәйгүн) +12. Бөтри башлы, мең күзле. (Уймак) +13. Өй түбәсеннән кайрак төште +Бөтен кешене кыра төште. (Ыкой) +14. Өйдә өйләймән, кырда курайман, +Суда сөләйман. (Себерке, курай, сөлек) +15. Чын кара таш ярчылыр, +Ярчыгы диңгез аркылы. (Таң ату) +16. Апан-апан, иске чапан, дүрт терәвеч, бер болгавыч, кәкре кубыз, якты йолдыз. (Дөя, ябуы, аяклары, койрыгы, өркәче, ике күзе). +Әйтемнәр +1. Һаваны җил боза, адәмне сүз боза. +2. Куян бала тапкан, куяр җирен тапмаган. +3. Үз кайгыңны үзең йот. +4. Кулдан кулга, аннан олы юлга. +5. Алла ташламаса, бүре ашамас. +6. Барына шөкер ит, югына сабыр ит. +7. Чыда, казак, атаман булырсың. 8. Капмасаң да май яхшы, бирмәсә дә бай яхшы. 9. Ярлының улы булганчы, байның колы бул. 10. Байның мәчесе дә куян тота. 11. Бай белән даулашма, түрә белән талашма. 12. Хатын алсаң - сайлап ал, аяк-кулын бәйләп ал. 13. Ир хакы - Тәңре хакы. 14. Атны сыйлап, хатынны кыйнап өйрәтәләр. 15. Кемгә война, кемгә файда. 16. Амәнәт җан саклый. 17. Кешене өмет (яки мәхәббәт) яшәтә. 18. Егетнең сүзе үлгәнче, үзе үлсен. 19. Кеше булган кешедә һәр кешенең эше бар. +Кеше булмаган кешедә кешенең ни эше бар? 20. Кунак китәм-китәм дип сыйлата, +Хәстә үләм-үләм дип елата. 21. Көндез әкият сөйләгәнне ак аю ашый, диләр. +Ерак еллар кайтавазы 357 Фольклор экспедициясе вакытында язып алынган материаллар (1960) һәм Зәкәрия Әхмәров туплаган халык иҗаты әсәрләре (1953-1954) Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә сакланалар (50 кол., 68 кол.) 358 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары 1953 елда Зәкәрия Әхмәров язып алып кайткан дәфтәрдән (50 кол., 1 сакл. бер.) +Ерак еллар кайтавазы 359 1953 елда Зәкәрия Әхмәров язып алып кайткан дәфтәрдән (50 кол., 1 сакл. бер.) 360 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары +Ерак еллар кайтавазы 361 1953 елда Зәкәрия Әхмәров күчереп алып кайткан әкиятләр дәфтәреннән 362 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары +Ерак еллар кайтавазы 363 1960 елгы экспедиция материаллары (68 кол., 57 сакл. бер.) 364 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары Х. Гарданов язып алып кайткан материаллар. 1960 ел (68 кол., 64-66 сакл. бер.) +Ерак еллар кайтавазы 365 Х. Гарданов язып алып кайткан материаллар. 1960 ел (68 кол., 64-66 сакл. бер.) 366 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары Х. Гатина язып алган фольклор материаллары. 1960 ел (68 кол., 45 сакл. бер.) +Ерак еллар кайтавазы 367 Х. Гатина язып алган фольклор материаллары. 1960 ел (68 кол., 45 сакл. бер.) 368 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары +Х. Гатина күчереп алган фольклор әсәрләре. 1960 ел (68 кол., 34 сакл. бер.) +Ерак еллар кайтавазы 369 И. Надиров язып алып кайткан материаллар. 1960 ел (68 кол., 46 сакл. бер.) 370 Милли-мәдәни мирасыбыз: Оренбург өлкәсе татарлары Абдуллин районы Абдрахман авылында язып алынган материаллар. 1960 ел +Ерак еллар кайтавазы 371 Абдуллин районы Абдрахман авылында язып алынган материаллар. 1960 ел Авторлар турында кыскача белешмә Миңнуллин Ким Мөгаллим улы - филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, ТР ФА Г. Иб ра һи мов исе мен дәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры. Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы* - филология фән нәре докторы, профессор, ТР ФА Г. Ибраһимов исемен дәге Тел, әдәбият һәм сән гать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фән ни хезмәткәре. Әхмәтова Айгөл Илфак кызы* - ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге хезмәткәре. Баязитова Флера Сәет кызы - филология фән нәре докторы, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдә бият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре. Галимова Эльмира Мөнир кызы - сәнгать фән нәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исе мен дәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге мөдире. Дәүләтшина Лилия Шамил кызы* - ТР ФА Г. Ибраһимов исемен дәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни нәшрият бүлеге мөдире. Мельникова Галина Владимировна* - ТР ФА Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдә бият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге аспиранты. Рамазанова Дария Бәйрәм кызы - филология фәннәре док торы, профессор, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сән гать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хез мәткәре. Усманов Венер Мөдәррис улы - ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре. Шкляева Людмила Михайловна - сәнгать фән нәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исе мен дәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге өлкән фән ни хезмәткәре. Ямалтдинов Ильмир Илдар улы - филология фән нәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдә бият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге мөдире. diff --git "a/ILLA/\320\234\320\234\320\234-\320\243\320\224\320\234\320\243\320\240\320\242\320\230\320\257 -2021.txt" "b/ILLA/\320\234\320\234\320\234-\320\243\320\224\320\234\320\243\320\240\320\242\320\230\320\257 -2021.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..c971f4abee94b179c660d0d18f92ac628a9bc524 --- /dev/null +++ "b/ILLA/\320\234\320\234\320\234-\320\243\320\224\320\234\320\243\320\240\320\242\320\230\320\257 -2021.txt" @@ -0,0 +1,2982 @@ +Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән МИЛЛИ-МӘДӘНИ МИРАСЫБЫЗ +Удмуртия татарлары +2 нче басма + +ISBN 978-5-93091-337-8 +"Фәнни экспедицияләр чираттагы китап Удмуртия без, алар ның көнкүреше, го бай мәгъ лүмат бирә. Бу җые төбәк нең тарихи шәхесләре ук анда төбәкнең халык ав ның кул эшлә ре, шәмаиллә Г. Ибраһимов исемен дәге Т нәренең тикшеренү-эзләнү рын табар һәм андагы язм ышанабыз. 978-5-93091-337-8 +КЕРЕШ + +Һәр төбәкнең табигать тә, анда яшәүче кешеләр дә, аларның ышанулары һәм дөньяга карашлары да йогынты ясый торган язмышы, йөзе, рухи үзәге-асылы бар. Шушы үзенчәлекне тою-аңлау өчен, әлеге төбәктә яшәү, һич булмаса, андагы тормышны өйрәнү һәм халык белән аралашу кирәк. Болар төбәкнең хәзерге хәлхаләтен күзалларга мөмкинлек бирә. +Үткән-тарих исә күпмедер күләмдә чыганакларда саклана; аларны археологик тикшеренүләр үткәреп тергезәләр; архив документларыннан һәм тарихи һәйкәлләрдән, ташъязмалардан эзлиләр. Археолог-галимнәр борынгы кешеләр турында мәгълүмат сакланган урыннарда разведка уздыра, казу эшләре оештыра һәм, табылдыкларга нигезләнеп, бик ерак тарих хакында төгәл мәгълүматлар китерә. Археологик тикшеренүләр вакытында эралар-чорлар да, шул заманнарда билгеле бер урында яшәгән кешеләрнең кайсы халыкка каравы, көнкүреше, һөнәрләре, нинди технологияләргә ия булуы, ышанулары да, күпмедер күләмдә зәвыгы, мәдәни казанышлары да ачыклана. Алар язма тарихи чыганаклар булмаган ерак заманнарны кабат күзалларга мөмкинлек тудыра, архив материаллары, документлар, эпиграфик һәйкәлләр һ.б. исә безгә якынрак чорлар хакында сөйли. +Алар да күрсәтә алмаган бик күп сәхифәләрне шәҗәрәләр һәм гаилә истәлекләре дә; төбәк кешеләре хәтерендә буыннан-буынга тапшырылып килгән мифлар һәм легендалар, җырлар һәм бәетләр дә; халыкның тел-сөйләм, әдәби фикерләү хасиятләре, көнкүреш һәм мәдәни үзенчәлекләре; матди һәм мәдәни кыйммәтләр дә үзендә саклый. Боларны күрә, аңлый, өйрәнә һәм аңлата белергә генә кирәк. Гаҗәеп күренеш: археологик һәм тарихи чыганакларда сакланмаган мәгълүматлар еш кына кешеләр хәтерендә, +* * * +Әлеге китап Удмуртия Республикасының Балезино, Глазов, Юкамен районнарында көн күрүче милләттәшләребезнең тормыш-көнкүрешен, мәдәниятен, халык авыз иҗатын, кулъязмаларын барлау-тикшерүгә багышлана. 2010 елгы статистик мәгълүматлар буенча, Удмуртиядә яшәүче татарлар саны 98 831 кеше тәшкил итә. +Тарихчылар күрсәтүенчә, Удмуртиядәге татар-нократ сөйләше вәкилләренең ерак бабалары Болгар дәүләте составында булган, алар төньяктагы халыклар белән мех һәм башка товарлар алышып сәүдә иткәннәр, төньякта үзләренең факторияләрен булдырганнар. Монгол яуларыннан соң Болгар дәүләте халкының тынычсыз көннәре башлана. Халык төньякка, көнбатышка, көнчыгышка күчеп китә башлый. Борынгы удмурт җирләренә дә аларның шулай килеп төпләнүләре ихтимал. +Удмуртиянең кайбер авылларында яшәүче татарлар биредәге удмуртлар һәм бисермәннәр белән аралашып көн иткәннәр. Фәнни әдәбиятта бисермәннәрне удмурт халкының бик үзенчәлекле бер +* * * +ҺӘР ТӨБӘКНЕҢ ҮЗ СЕРЕ +Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать ин ституты директоры, филология фәннәре докторы Ким Мөг алл им улы Миңнуллин, чыл ты ратып, Институт галим нә ре нең Удмур тия якларына экспе ди ция гә чыгу нияте барлыгын әйткәч, күңелгә җылылык иңде, якташларым өчен горурлык хисе уянды. Егерме елдан артык гомерем бу якларда үткәнгә генә туган хисл әр түгел ул. Халкыбызга Удмуртия татарлары турында инде күптәннән аваз саласы килә иде. +Һәр төбәктәге татарларның үз хасиятләре, серләре, тарихы бар. Халкыбызның тарихи мәркәзеннән еракта булуга карамастан, милләттәшләребез га сырлар буе рухи кыйблабызны югалтмыйча яшиләр икән, бу - бәян ителергә лаеклы мәгъ лүмат. Һәм ул киләчәктә дә без нең бербөтен милләт булып сак ланып калуыбызның нигез ташларын тәшкил итә. +Удмуртиядә бүген бик күп мил ләт вәкилләре көн күрә, шуларның 100 меңе чамасы - татарлар. Гадәттә, бүген, күркәм миллилек мохите үрнәге буларак, татар авыллары тормышын күрсә тәләр. Әйе, Чувашия Рес публикасы, Пермь крае, Ульяновск өлкәсе кебек төбәкләрдә татар авыллары бихисап күп бу лып, алар хәтта аерым татар районнары булып та оешкан. Бу очракта аларда милли тор мышның кайнап торуы аңла шыла да - үз өйләре, үз көйләре. Ә Удмуртия татарлары бу ка гый дәгә туры килеп бетми: би редәге милләттәшләребезнең бары 14 проценты гына авыл җирле гендә яши, ә 86 проценты шау-шулы шәһәр мохитендә, башка милләтләр арасында гомер ки черә. Шуңа да карамастан, Уд муртия татарларының телне, динне, гореф-гадәтләрне кадер ләп саклаулары, алардагы миллилек хисе бик күпләргә үрнәк итеп куярлык. Моның сере нидә соң? Бәлки бу серне чыгышлары белән Актаныш, Минзәлә як ларыннан булган Камбарка, Сарапул шәһәрләре +ТЕЛ, ГАДӘТ ВӘ ӘХЛАК АЛМАШЫП +Татар һәм удмурт тарихыннан уртак сәхифәләр +Марсель Әхмәтҗанов +Татар һәм удмурт халыкларының тарихи элемтәләре турындагы мәгълүматлар XIV гасырның соңгы чирегеннән күренә башлый. +Бу вакытларда әле татарлардан төньякта яшәүче удмурт һәм коми халыклары бер-берсеннән аерылган мөстәкыйль халыклар булып саналмаган, урыс халкы аларны зыряннар дип атаган. Зыряннар XIV гасырда Бөек Новгород феодалларына ярым бәйле рәвештә яшәп, аларга кыйммәтле җәнлек тиреләре белән ясак түләгәннәр. +XIV йөздә Бөек Новгородтагы урыс боярлары зыряннарны тәмам үзләренә тулы коллыкка төшерү чарасына керешәләр. Алар моңа мәҗүси зыряннарны көчләп чукындыру аркылы ирешергә булалар. Новгородлылар зыряннарга, пермякларга, югрыларга каршы кораллы көчләр җибәргән. Алар ярдәмендә Стефан Пермьский исемле миссионер Нократ һәм Идел якларында яшәүче зырян-пермякларның изге урыннарын, агачларын, йортларын җимереп, Чердыннан төньяктарак яшәгән җирле халыкларны христиан йолаларын үтәргә мәҗбүр иткән. 1383 елда, аларны ныклап христианлаштыру нияте белән, Пермьдә епархия үзәге оештырыла. Шуңа таянып, Стефан Пермьский зырян, пермяк кавемнәренең борынгы традицион ышануларын җимерү максатында кыргыйларча эш алып бара. Ләкин 1396 елда зырян, пермяк кавемнәре бу христианлык тарату оясын туздырып, епископ Стефанны үтереп ташлыйлар. Аларның баш күтәрүе Бөек Новгородтан җибәрелгән гаскәри көч белән генә бастырыла. Шул вакытта зырян һәм пермякларның бер өлеше, туган җирләрен ташлап, Алтын Урданың Болгар Олысына - татарлар, марилар (чирмешләр) янына килеп утыралар. Бу җирләр, нигездә, Чыпца елгасы буйла +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 31 ры, аларга яңа ватан булып китә. Чыпца елгасының Нократка койган тамагыннан ерак түгел Турна-кала исемле татар авылында 1323 елда куелган, бу җирләрнең Болгар Олысыныкы булуын раслаган язулы ташбилге дә сакланган. Турна-кала соңрак Болгар биләмәсендәге татар авылы булып китә. Бу ташбилгедән бер чакрым чамасы читтә, Нократ авылында, тагын 1504, 1522, 1555 елларда куелган татар-мөселман кабер ташлары сакланган. +Әлбәттә, хәзер Нократ җирләрендә яшәүче Болгар дәүләте кавеменнән булган бисермәннәр яки чувашлар XIV гасыр документларында да искә алыналар. Тик соңыннан чуваш этнонимы кулланылыштан төшеп калып, алар хәзер бисермәннәр яки почырманнар дип аталалар, инде бүгенге көндә, күбесе удмурт кавеме белән кушылып, югала бара торган милли азчылык вәкилләре булып яшиләр. Бисермәннәр арасында Касыймов, Апачев/Абашев кебек Нократтагы атаклы татар фамилияләренә күчеп киткәннәре дә бар. Кыскасы, бисермәннәр нигездә татар белән аралашып яшәгәннәр, татарлар аларны "йотмаганнар". Казан ханлыгы яулап алынган вакытларда йөзләгән татар авыллары яндырылган, җимерелгән, халкы үтерелгән яки әсир ителеп, коллыкка сатылган, чукындырудан баш тартканнарын, төрмәләрдә җәзалап үтергәннәр, нәтиҗәдә Казан тирәсендәге күпчелек авыллар урынында кара күмер генә калган. Исән калып котыла алган татарлар Нугай Урдасы биләмәләре булган Агыйдел, Дим, Сөн, Зәй буйларына качып китеп, шунда төпләнгәннәр. +Казан ханлыгының бушап калган җирләрен монастырьларга, алпавытларга, стрелецларга, урыс хакимиятенә хезмәткә күчкән татар морзаларына бүлеп бирә башлыйлар. Шулай ук Касыйм һәм Төмән татарларын, нугайларны, мордва, чуваш, мари, удмуртларны (арлар дип тә әйтәләр), соңрак әсир полякларны, литвалыларны, кырымлыларны, төрекләрне дә шул җирләрнең хуҗалары итеп утырталар. Ләкин бу халыкларның күбесе (мәсәлән, мордвалар, марилар) үзләренең әүвәлге ватаннарына качып киткән. +Татарстан җирләрендә төпләнеп калган удмуртларның, мариларның күбесе әле хәзер дә татарча яхшы сөйләшә белә. Шул ук вакытта ХХ йөзнең икенче яртысында бары Татарстанда гына удмурт, мари милли мәктәпләре эшләп килде. +Тарихта XIV гасырның соңгы чирегендә Пермь якларында яшәгән удмуртларның бабалары - зыряннар өчен епископ Стефан 32 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Пермьский, 24 хәрефле алфавит төзеп, зыряннар теленә христиан дине уку әсбапларын тәрҗемә иткән, дигән сүзләр булса да, алардан бер генә үрнәк тә калмаган. Борынгы зырян-пермякларның изге урыннарын җимергән, хурлаган кеше турында җирле халык бер хатирә дә сакламаган. +Киров өлкәсендә һәм Удмуртиядәге XIV, XVI гасыр борынгы болгар һәм татар ташъязмалары сакланган җирләрдән ерак түгел, Глазов төбәгендә борынгы төрки язулар белән бизәлгән көмеш савыт тоткасы табылу да төрки мәдәни ареалның чикләренә туры килә. +Удмуртларның татар мәдәнияте белән бәйле иң якты сәхифә ләре XIX йөзгә карый. Татарстан Республикасының Мамадыш төбәген дәге Чиялек (Никифиров) авылында туып үскән керәшен татары Борис Гаврилович Гаврилов (1847-1891) тарафыннан беренче удмурт әлифбасы төзеп бастырыла. Аның удмурт этнографиясенә багышланган зур күләмле "Поверья, обряды и обычаи вотяков Мамадышского уезда, Урясь-Учинского прихода" исемле хезмәте кыйммәтле бер фәнни-тарихи чыганак булып санала. +Борис Гаврилов 1873-1874 елларда, Казан һәм Вятка губерналарында яшәүче удмуртларның телләрен өйрәнү өчен, Казан епархиясеннән фатиха алып, удмурт халкының риваятьләре, сөйләкләре һәм йола тасвирларын туплап кайта. Удмурт һәм урыс теленә тәрҗемәләрдә алар 1880 елда нәшер ителә. Христиан китапларының берничәсен ул татарчадан удмурт теленә тәрҗемә итеп бас тыра. +Б. Гаврилов шул ук вакытта удмурт авылларында ачылган миссионер мәктәпләрендә укытучы булып та эшләгән. Мәсәлән, аның 1867 елда Ошма дигән удмурт авылына (Казан өязендә) укытучы итеп билгеләнүе мәгълүм. Ләкин бу заманда Татарстан җирендә Ушма (Ошма) дигән удмурт авылы юк, мәгълүматны язучыларда ялгышлык киткәнгә охшый. Б.Гаврилов 1885 елдан, ягъни гомеренең соңгы елларында, Татарстанның хәзерге Алабуга төбәгенә карый торган Үмәк дигән татар-урыс катнаш авылында рухани (поп) булып эшләгән. Ихтимал, бу авылда әлеге гыйлем иясенең кабере дә сакланып калгандыр әле. +Нократ татарлары тарихыннан Нократ елгасы буйларында яшәүче татарларның иң борынгы тарихлары Карабәк һәм аның нәселләреннән Касыймовлар, +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 33 Дәүләтьяровлар, Мөрсәлимовлар, Байкиевлар, Апачевлар, Янчуриннар, Хуҗасәетовлардан калган борынгы шәҗәрәләр һәм аларга урыс патшалары биргән ярлык-грамоталар аркылы шактый тулы чагыла. +Үкенечкә каршы, аларның нәселләренең XVIII-ХХ гасырларда бүгенге Удмуртия җөмһүрияте җирләрендәге таралышы, язмышлары турында татарлар үз куллары белән язган чыганаклар, тарихлар фәнни әйләнешкә әлегә кадәр бик сирәк керде. Бу өлкәдә Кистем авылында яшәүче яшь галим Илмир Касыймов төзегән шәҗәрәләр һәм җирле татар авыллары мәдәни тормышына караган язмалар аерым игътибарга лаек. +Ләкин менә тарихчы Габдулла Ушмавиның үткән гасырның 50 нче елларында Казан галимнәренә җибәрелгән күләмле генә язмалары билгесезлектә югалган. +1974 елның март айларында Габдулла ага, минем шәҗәрәләр белән кызыксынуымны ишетеп, үзенең Татар Парҗысы авылы тарихына багышланган кулъязмасын биргән иде. Ул чагында бу кулъязманы мин үземнең бер фәнни хезмәтемдә искә алып кына үттем, чөнки киң итеп файдалану өчен өстәмә язма чыганаклар җитми иде. Инде хәзер бай гына тарихи материал туплангач Габдулла Ушмави хезмәтенең дә тарихи кыйммәтен бәяләргә мөмкин булды. Кем соң ул Габдулла Ушмави? Ул хәзерге Татарстан җөмһүриятенең Мамадыш төбәгенә керә торган Түбән Ушма авылында 1890 елның 14 июлендә туган, 1988 елда Глазов шәһәрендә үлгән. Атасы Хәмид (1860-?) бине Муса (?-1885) бине Әмир бине Әмин бине Ресмәт әл-Ушмави, әл-Казани, әл-Болгари, шулай ук, Түбән Ушмада гомер иткәннәр. Хәмид Түбән Ушмада Һадиулла бине Әхмәд бине Йанкылыч әл-Ушмави мәдрәсәсендә укыган. +Габдулла Ушмави яхшы дини белем иясе, Уфада Хәсәнгата Габәши тарафыннан имтихан кылынып имам хатип һәм мөдәррислеккә указ алган. +1916 елда Герман сугышына җибәрелеп, анда яраланып кайта, укытучылар курсына йөреп, укыту эшенә керешә. Ләкин идеология өлкәсендәге буталчыклыктан туеп, урман эшенә күчә, 1948 елда пенсиягә чыга һәм Глазов шәһәренә барып урнаша. +Ул 1914 елдан бирле татар авыллары тарихлары буенча материаллар җыйнап Мамадыш, Ишки һ. б. авылларның (барысы - 14 авылның) тарихын язган. Бу тарихлардан аерым фрагментлар 34 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары аның "Түбән Ушма тарихы"на да килеп керә. Андагы мәгълүматлар буенча Идегәй би Түбән Ушма авылы тирәсендә тукталган, анда аның Габделкотдус (Котыш) исемле улы яшәгән. Бу мәгълүматлар тарихыбыз өчен кыйммәтлеләр. +Ә бу хезмәттә Габдулла Ушмавиның Татар Парҗысы авылы турындагы язмалары игътибар үзәгенә алынды. +Әлеге авторның нинди идеологик дәверләрдә яшәп, нинди басымнар кичереп язганы болай да мәгълүм. Мәсәлән, ул борынгы Нократ татарларында зур би булып торган Касыймов шәхесе турында бер сүз дә язмый, фәкать аның ХIХ гасыр ахырларында 7-8 буынлы шәҗәрәләр төзеп яшәгән нәселләре хакында гына мәгъ лүмат бирә. Фән өчен болар да бик әһәмиятле. +Габдулла Ушмави XVI-ХIХ гасырларда Нократ елгасы буйларында татар авылының нинди кыенлыклар кичереп яшәвен, үзенең диненә турылыклы булып калуын, татар-удмурт мөнәсәбәтләрен, мәгърифәт халәтен кызыклы итеп тасвирлый. Совет хөкүмәтенең ислам руханиларына карата аеруча шәфкатьсез мөнәсәбәттә булуын искә алсак, аның руханилар тормышы, мәчетләр эшчәнлеге турында дәшми калуының сәбәпләре бик ачык аңлашыла. +Туплаган кадәрле тарихи мәгълүматлары һәм нократ татарларының XVIII-ХIХ гасыр шәҗәрәләрен теркәп калдыруы гына да Габдулла Ушмавиның милли тарихыбыз өчен кыйммәтле эш башкаруына дәлил булып тора. +Инде хезмәтнең үзе белән якыннанрак танышыйк. "Башлангыч сүзе"ндә автор менә ниләр яза (мин аның стилен сакларга тырыштым. - М. Ә.): +"Дөньяда, ничек кенә булмасын, һәр нәрсәнең башлану тарихы булган шикелле, беткән нәрсәләрнең дә бетү, юкка чыгу тарихлары да буладыр. Тарихи хәлләрнең сүзләр вә эшләрнең дөньяга килеп чыгуына табигый рәвештә адәмнәр сәбәп буладыр. Шуның өчен тарих фәне алдагы көнгә, тормышка кирәк нәрсәләрне белү, өйрәнү өчен бик файдалы фәндер. +Менә безнең бабайлар кайдан килгәннәр икән, ниләр эшләп йөргәннәр икән, ничек торганнар икән, дип, күп гыйбрәт, акыл, белем, аң алырга мөмкинлек бирә торган фәндер. +Дөньяда күп шәһәр һәм авылларның тарихлары мәгълүм булса да, бер дә тарихлары мәгълүм булмаган, бик иске заманда ук була башлаган авыллар да бардыр. +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 35 +Тарихны, әлбәттә, ясап язып булмыйдыр, фәкать, булса, иске язмалардан карап, яки колакка бабайлардан ишетелеп калган сүзләргә карап, шул язмаларга, ишетелеп калган сүзләргә күршедәге шәһәр һәм авыл тарихларыннан дәлилләр эзләп языладыр, яки иске нәрсәләргә карап языладыр. +Татар Парҗы тарихы да менә шушы рәвештә җыелып, 1958 елда февральдә тәмам итеп, яңа хәреф белән яздым. 53 нче елда кыс карак рәвештә иске хәреф белән язып, Казанга, Академия Наукка җибәргән идем. +Т. Парҗыда торучы язучы Габдулла Хәмит улы Ушмави. +1958 ел, май. +Бу китапка язылган нәрсәләр +1. Т. Парҗының утырган урыны хакында +2. Т. Парҗыга беренче килеп утыручылар вә кайдан килүләре хакында +3. Парҗы дип ник аталган +4. Парҗы елгасы +5. Ни өчен күчеп килгәннәр вә кайчан килгәннәр +6. Парҗыга татарлар килүе +7. Татарлар килгәч, удмуртлар ни эшләгәннәр +8. Парҗы татарлары белән удмуртларның аерылышулары +9. Беренче укытучылар, 7 еллык мәктәп салыну +10. Бөтен колхозны электр белән яктырту +11. Укып һөнәр алган кешеләр +12. Нәсел шәҗәрәләре +13. Кече Парҗы тарихы +14. Кече Парҗы дип аталуы +15. Кече Парҗыга ник күчеп килгәннәр +16. Кече Парҗыда укып һөнәр алган кешеләр +17. Кече Парҗының нәсел шәҗәрәсе +Бу тарихны җыеп язучы Габдулла Хәмид углы Ушмавидыр. Төп чыгышым - Татарстанда; Мамадыш районы, Түбән Ушма авылында крестьян гаиләсендәдер тумышым. +Язучылар ел саен язу кагыйдәләрен үзгәртеп барулары сәбәпле, кагыйдәләрне хәтердә тотып бетереп булмыйдыр. Шуңа күрә ялгышларым күп булырга мөмкин.Укучылар гафу итәр, каләмнәре белән төзәтерләр. +Хәмитов Г. 1958 ел, май. 36 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Тат. Парҗы тарихы +. . . . . . . . . . . . +1. Т. Парҗы урыны. +Удмурт җөмһүриятендә, Глазов районында ст. Глазовтан 18 километр төшлек тарафында, иске заманда Казанга ат белән йөри торган юл өстендә, Парзи елгасына утыргандыр. +Беренче тапкыр Парҗыга кемнәр вә кайчан килгәннәр? +Парҗы авылына иң элек килүчеләр хакында менә шул хәбәр бар. +Атогородта (Бу авыл Отогурт дип атала. - Г. Ушмави искәрмәсе) Мария Николаевна дигән Баженова фамилияле бер карчык бар. Бу карчык 1885 елларда туган булып, шактый гына аңлы да уяу кешедер, күргән-ишеткән нәрсәләре хакында дәмсе белән сөйлидер. Ир кешесе дә укытучы булган икән. "Менә бу карчык болай сөйли", - дип, минем иптәшемнең атасы әйтә иде. +Парҗыга 1-й килеп утыручылар Адәм авылыннан булган, дип. Адәм авылы Чепса (Чыпца) елгасының уң ягында, Глазовтан ерак түгел бер авыл икән. Әле бу вакытта, "Адәм" авылыннан 1 нче кил гән вакытта удмурт халкы динсезләр булып, фәкать ата-бабадан калган гореф, гадәт, җола, келәүләр белән генә маташалар икән дип карчык сөйләгән иде. Карчык бу сүзләрне 1953-1954 елларда сөйләде. Тагы шул сүзләрне дә әйтте, ул вакытта, ягъни динсез вакытларында - ата-бабадан калган гадәт белән маташкан вакытларында басуларында келәү итә торган агачлыклары булган, җәй көннә рендә шул агачлыкка барып, хайваннар суеп, иске гадәт белән келәү иткәннәр икән, ягъни гыйбадәт кылганнар. Бу басулардагы иске вакытта халыкның келәү итә торган урыннарын "Кирәмәт" дип атап йөрткәннәр. Бу вакытта һәр авылның каберлеге дә үз басуларында булган. Удмурт халкы XVI-XVII гасырларда чукындырыл ып, христиан диненә кертелә башлагач, үлекләрен кайда чиркәү бар, анда илтеп күмәргә башлаганнар да, иске гадәт тә әкренләп беткән. +Парҗы дип ни өчен аталган? Парҗы авылы буласы урынга иң элек Адәмнәнме, йә башка җирдән булса да башлап килүче Парзи исемле кеше булырга кирәк, башлап килүченең исеме авылга исем булган, соңра авыл исеме белән елга да Парҗы елгасы дип аталып калган. +Парҗы елгасы +Бу елганы борын заманда Чибашур дип атап йөрткәннәр. Удмурт халкы Чибашур диләр икән, ягъни матур елга дигән сүз +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 37 буладыр (чибәр дигән сүз удмурт белән татар арасында уртак сүз булып, әз генә аерма белән татарлар "чибәр", арлар "чибер" диләр. - Г. У. искәрмәсе). +Чөнки тарих галимнәренә мәгълүм ки: һәрбер җиргә, суга, күлгә, урманга, шәһәргә, тауларга исем кушылмыйдыр, иң элек шул урыннарда кешеләр йөрмичә. Беренче тапкыр урыннарга кем булса да килеп йөрсә, йә килеп утырса, шул кешенең исеме, яки хайванның исеме исем булып каладыр, яки ул урынга якын шәһәр, яки тау исемнәре булып каладыр. Яки мәшһүррерәк исемнәр табылу сәбәпле, искерәк исемнәр онытылып та каладыр. +Удмуртлар авылларны күбрәк елга исеме белән атап калдырганнар. Хәзерге көндә "Верх. Парзи" дип языла торган авыл бик иске вакытта Чибашур дип йөртелгән. Йәгъни Парзи елгасының борынгы замандагы исеме белән атап йөрткәннәр. Адәм авылыннан Парзи исемле кеше Парҗыга килеп утыргач кына, Парҗы елгасы дип атала башлаган. Чибашур авылын елга башында булганга күрә генә Югары Парҗы дип яза башлаганнар, ягъни, Парҗы авылы утырган елга башындагы авыл, дигән сүз буладыр. Әле дә бу Югары Парҗыны удмуртлар үзләре генә сөйләгәндә Чибашур дип сөйлиләр. +Адәмнән ни өчен күчеп килгәннәр, +вә кайчан килгәннәр +Адәм авылыннан күчеп килүләренә сәбәп нәрсә икәне ачык мәгълүм булмаса да, бөтенләй билгесез дә түгел. +Чөнки дөньяда бик иске заманнардан ук шәһәрләрнең һәм авылларның күбәюенә сәбәп булган нәрсәләр адәмнәрнең тормышларына кимчелек китерә торган нәрсәләр чыгуыдыр. +Кешеләрнең искедән үк тора торган җирләрендә тормышка беренче зарар китерә торган нәрсә итеп җир искерүе, азаюы һәм урман юклыгы, яки ераклашуы саналган. Аның өчен кешеләр бик иске заманда җир белән урманны тормыш алып бара торган беренче нәрсә итеп санаганнар, хайван асраганнар, шуннан тормышка кирәк бар нәрсәне дә ясаганнар, аларга башка бер нәрсә дә кирәк булмаган. Уку, язу кирәк булмаган, тамгалар белән генә аны-моны санаган вакытларында шома таякларга киртекләр ясап хисаплаганнар. Шәһәрләргә барырга хаҗәт төшмәгән (әле мин кечкенә вакытта да таяк киртләп хисап алу, санау бар иде. Безнең авылда Гәрәй абзый яз көне хайван көтәргә алганда, өч таяк 38 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары тотып, йорт саен кереп, ничә хайваның бар, дип сорап, бер таякка сыер, икенче таякка сарык, өченчесенә кәзә (кәҗә - М.Ә.) санын алып йөри торган иде. 1900 елларда), чөнки алар бөтен тормышка кирәк нәрсәләрне үзләре ясаганнар. Тырышрак кешеләр бай булганнар. Баеракларга тагын яхшырак урын кирәк булганда Адәм авылыннан көчлерәкләре Парҗыга яхшырак җир эзләп килгәннәр булса кирәк. Менә шулай тыныч кына торганда, ни булса да бер сәбәп белән күчеп китеп, Парҗы авылын дөньяга китереп чыгарганнар... +Парҗы удмуртларының динсез булып, фәкать иске ата-бабаларыннан калган гореф-гадәт, җола, келәүләр белән генә маташканнары мәгълүм. Моның галәмәтләре: +1. Исемнәре ничек туры килсә, аның белән балаларын атаганнар. Мәсәлән: Парза, Ато, Килән, Ахикбай, Мешкән, Кибә шикелле исемнәр. +2. Христиан диненең исемнәре - Иван, Питр, Симен шикелле исемнәр - чукындырылгач кына кушыла башлаган. +Парҗыга татарлар килүе +Парҗыга татарлар килүе, кайдан килгәннәр, килүләренә нәрсә сәбәп булган вә кайчан килгәннәр. +Парҗыга татарларның кайдан килүләре хакында Парҗы картларының ата-бабаларыннан калган сүзләре вә хәбәрләренә караганда, Парҗыга беренче тапкыр татарлар килүе Кожя авылыннан икән. +Бу Кожя авылы борынгы Вятка губернасы, Глазов өязе (Удмурт җөмһүриятендә) Балезино станциясеннән ерак түгел Чепса (Чыпца) елгасының сул ягында урнашкан. Менә шушы авыл бик иске вакытта татар авылы булган икән. Татарларның бу авылдан күчеп китүләренә сәбәп - XVI гасырның соңгы яртысында Иван Грозный законы белән дингә кысу тынычсызлыгы. Кожядан берничә гаилә татар Парҗы авылына, удмуртлар янына урман арасына поплардан качып килеп утырганнар. +Адәм поселкасындагы удмуртлар килеп, Парҗы авылы ясап, XVI гасыр ахырында Кожядан татарлар килеп, удмурт белән татар катыш авыл булып калган. +Соңыннан бу Парҗыга башка урыннардан да берничә татар семьясы килеп утырган булырга кирәк. Нократтан һәм Әгерҗедән, Татарстаннан килгәнне әйтәләр. +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 39 +Парҗыга татарлар килгәч, удмуртларның яхшырак тормышлылары, татарларны яратмыйча, башка авылларга күчеп киткәләгәннәр. Мәсәлән, Парҗыдан Ото исемле кеше белән Килән исемле кеше Оть авылына китеп, Отогорд дигән авылны ясаганнар. Азикбай дигән кеше күчеп, Азикбай авылын ясаган вә башка иске авылларга барып кушылып утырганнар. Удмуртлар үзләре сөйлиләр, фәлән авыл да Парзидан күчеп киткән, төгән авыл да Парзидан күчеп киткән, диләр. +Глазов өязендә ст. Балезинога ерак түгел Чепса (Чыпца) елгасының уң ягында Ужа дигән удмурт авылына 1570-1580 елларда бик зур гына чиркәү салынып, анда дүрт миссионер поп килеп, шул тарафтагы удмуртларны, бер уңайдан, туры килгән мөселман татарларны да чукындыра башлаганнар. Менә шул заманнарда Кожя авылы мөселман татарларына да бу чукындыру афәте килеп баскан. Тормышлары тынычсызланган. Соңра Кожя татарлары бу тынычсызлыктан качып, кайсы кайда киткәннәр. Чөнки Кожя Ужадан ерак түгел. Берничә семья Парҗыга да килгәннәр. Кожядан күчә алмыйча калганнары, чукындырылып, керәшен булганнар да, бисермән дип аталып, удмуртлар белән катышып, бөтенләй йотылганнар, югалганнар да удмурт авылы булып калган. +Удмуртлар XVI гасырның ахырына кадәр язычник, ягъни динсез каүм (кавем. - М. Ә.) булганнар. Россия хөкүмәте удмуртларны христиан диненә кертергә башлаганда, беренче эшен менә шушы Ужа авылына чиркәү салдырып башлаган. +Бу хәбәрне Глазов шәһәрендә торучы Михаил исемле поп сөйләде. 1958 елда, июньдә. Хәзер мин 70 яшьтә, ди. Ул болай дип сөйли "Мин село Балезинода школьник вакытымда г. Вяткадан архейри (архиерей. - М. Ә.) килеп, шушы Ужа чиркәвенең башлануына 300 ел тулуына моливын (юбилей) ясаган иде. Димәк бу поп ул вакытта 10 яки 15 яшьләрдә булса, чиркәү башлануына 4 гасыр туларга якын буладыр". +Бисермән дигән сүз - удмуртлар мөселман дигән сүзне үзгәртеп бисермән дип, кайсылары бичерман дип, кайсылары почырман дип тә әйтәләр. Ягъни аларча "чукындырылган мөселман" дигән сүз буладыр. Удмуртлар татарларны "бигер" дип, кимсетергә теләгәндә әйтәләр. Болгар дигән сүз була, ягъни Шәһри Болгар кауменнән дигән сүз буладыр. Нитәки удмуртларны кимсетелгән урыннарда "ар" дип, "вотяк" дип тә әйтәләр иде. 40 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Кистем авылына да поплар килеп, дингә кыстап йөри башлаганнар. Кистем авылы зуррак та булып, татарлар поплардан курыкмыйча, дингә көчләүчеләрне кыйнап, кисеп җибәргәләгәннәр икән. Соңра кыйнаучылар базарларда, җыеннарда (ягъни кунак атналарына башка авылларга кунакка барган вакытларында): "Ну соң, иптәш, мин фәлән пупны кистем (ягъни кыйнадым)", - дип мактанганнар икән. Шуннан соң кунак итүче хуҗалар берсенә берсе, сезгә кайсы авыллар килде, бездә "кистем"нәр бар, диләр икән. "Кистем" дип мактанган сүзләре авылга исем булып калган. Һәм авыл исеме елгага да исем булган, - дип Урьякала авылының Талиб Рәхим углы Касыймов дигән карт сөйләгән иде. Бу карт 75 яшендә 1954 елда үлде. Укый-яза белә иде, ата-бабаларыннан ишеткән тарихи вакыйгаларны күп сөйли иде. +Уръякала авылының халкы, яртысы чукындырылып, бисермән булып калганнар. Мөселманнарны чукындыру кыенрак булган, чөнки алар динле, ә удмуртларны чукындыру асат (ансат. - М. Ә.) булган, динсез булганнары өчен. +Удм. Парзи авылыннан Герасим Александрович Жуйков дигән карт 1957 ел җәй көнендә үземә сөйләде. 1957 елда тимерчедә идек. Ул болай ди: "Безнең Парзяга татарлар килгәч, удмуртларның яхшылары китеп беткәннәр. Парзяда начарлары гына, бурлары (караклары. - М. Ә.) гына калган", - ди. Шулай дигәч, тимерче Егор бабай: "Үзебезне бигрәк тә бетердең ич", - диде. Егорга ул: "Карт бабайлар шулай әйтәләр иде", - дип җавап бирде. +Нәтиҗә: Парҗыдан күчеп китүләре дөрес икән. Бу карт ул чакта 70 яшьләрдә иде. Янә Григорий Андреевич Владыкин дигән карт сөйләде: "Безнең Филипп бабай Баләзинәдән килгән бабай. Килгәндә Парзыда удмуртлар 5 кенә гаилә булганнар. Әти Андри 1860 елда Парзыда туган". Димәк, удмуртлар XIX гасыр урталарында Парзыдан күчеп китми калганнары 5 семья гына калган икән. Григорий Андреевичка бабасы сөйләп калдырган. Авыл җыелышларында бер дә киңәшкә килми торган, киреләре генә калган икән. Бер дә киңәшкә килмәгәндә, татарлар удмуртларны кыйныйлар икән дә, соңыннан (киреләр. - М. Ә.) риза булалар икән. Бу сүзне татар картлары сөйлиләр. "Күп вакытларда килешеп, кунакларга йөрешеп, бәйрәмнәрне бергә ясый торган идек", - дип сөйлиләр. +Патша хөкүмәтенең дә күбрәк әһәмият биргән эше бөтен Россиядә халыкны христиан диненә кертү, чукындыру булган. Бигрәк +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 41 тә мөселманнарны чукындырырга тырышкан. ХIХ гасыр башларында патша хөкүмәте, хөкүмәткә кайбер файда яки зарар якларын күзәтеп, мөселманнарга тыштанрак кына булса да дингә иркенчелек биргән булып, кайсыбер урыннарга мәчетләр салырга рөхсәт итә башлаганнар. Кистем авылына да мәчет салынып, мөселманнар мәхәлләсе ачылгач, бу Парҗыдагы мөселманнар да Кистемгә ияр гәннәр. Парҗы удмуртлары, чукынып, чиркәүгә ияргәннәр... Шулай булса да Татарстанда соңгы елларда да чукынмаган удмуртлар күп иде әле. (Алар хәзерге Балтач, Кукмара районнарында сакланганнар.) +ХIХ гасырда Парҗы авылы да бик наданлыкта көн иткән. ХIХ гасыр урталарында Җөрек авылыннан (Киров өлкәсе, Малмыж районы авылы) Насыйбулла бине Гыйсмәтулла бине Фәй зулла дигән кеше Парҗыга укытучы булып килгән. Н. Фәйзул лин Парҗы татарларының дини эшләрен эшләгән. Бу вакытта уку-укы туга кирәкле әсбабларның, шартларның булмавы сәбәпле, Н. Фәй зуллин да зур эш эшли алмаган. +Парҗының татарлары да, удмуртлары да: "Безнең авылда ике генә адрес яза белүче кеше булган, башка язу белүче булмаган", - диләр. +1. Фәйзуллин Сафиулла дигән укытучы, Насыйбулланың улы. Бу кеше армиядә әзрәк өйрәнеп кайткан була. +2. Әюб Сәфәр углы Чәчәков дигән кешедер. Бу кеше Глазовта байлар хезмәтендә йөреп, почта хезмәтендә дә йөреп самоучка, бераз гына язу өйрәнгән булган. +XIX гасырда Парҗы халкының хайваннары күп булган. "Җәй көнендә хайваннарны басуга көтүчесез генә җибәрә идек", - дип сөйлиләр картлар. Басу өчкә бүленеп, араларында киртә тотылган. Бу киртәне йорт башыннан бүлеп тотканнар. Парҗы татарлары иген эшләре бетеп торган араларда, удмурт авылларында йөргәләп, алыш-биреш белән канәгатьләнгәннәр. "Удмуртлардан атлар, колыннар алып суеп, гел ит кенә ашап тора идек, - дип сөйлиләр. - Эш юк иде, акча табуы кыен иде, - диләр. - Өске киемнәр начар, алача штан, кыш көннәрендә бик читен була иде", - дип сөйлиләр. Соңгы елларда Парҗыга да Татарстаннан итек басучылар, китап сатучылар, көмешчеләр килеп йөри башлаганнар икән. +Чын бәдәви халык шикелле яшәп кенә торган Парҗы татарларында да мәдәният чаткысы беленә башлады. ХХ гасыр башларында Парҗыга яхшырак укытучылар килеп укыта башлаганнар. 42 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Татарларга бераз җан керә башлаган, хәрәкәтләнә башлаганнар. Ниһаять, Кистем безгә ерак, үзебезнең Парҗыга мәчет салырга кирәк, дип, патша хөкүмәтеннән рөхсәт сорый башлаганнар, ләкин хөкүмәт рөхсәт бирмәгән. Парҗы удмуртлары ислам диненә керерләр, дип, урыс хөкүмәте курыккан. +Парҗы татарлары белән удмуртларның аерылышулары +Дөньяда Татар Парҗысы һәм Удмурт Парҗысы дигән авылларның килеп чыгуы. Парҗы мөселманнары һаман да рөхсәт сорауларыннан туктамаганнар. Бу эш 1900-1902 елларда буладыр. +Ахырда 1903 елларда патша хөкүмәте, удмуртларны 1 яки 2 чакрым читкәрәк аерып утырту шарты белән, мәчет салырга рөхсәт бирәдер. Бу вакытта Парҗы удмуртлары 14 семья (174 душ) булганнар икән... +Менә шушы кешеләр Удмурт Парҗы авылын дөньяга китереп чыгарганнар, Парҗы авылындагы татарлардан аерылып. +Парҗыдан бер чакрым түбәнрәк Парҗы елгасы буена, сул ягына утырганнар, 1904-1905 елларда. Шул ук елда Парҗы авылы Татар Парҗысы дип аталып калган. +Миссионерлар өйрәтүе буенча патша хөкүмәте, татарлар удмуртларны күчерә алмаслар да, мәчет сала алмаслар, дип уйлаган. Күчерү расхуды татарлар өстеннән булган. Басуларында удмуртлар теләгән яхшы урыннан гына җир кисеп бирү шарты булган. Татарлар һич нәрсәгә карамыйча барча шартларга риза булып, удмуртларны күчерүгә, бер очтан мәчет тә сала башлаганнар. Башы булган һәр нәрсәнең аягы булган шикелле чукындыру мәдәниятенең дә актык көннәре җитә. 1905 ел килеп баса да, Русиядә хисапсыз еллардан бирле тулган чуаннар тишелә башлый. Кайдадыр эшчеләр тавышлана башлыйлар. 1906 елда мәчет салынган. +Хәзер яңа закун буенча удмуртларны күчермичә дә мәчет салырга рөхсәт ителә, диләр. Ләкин инде соң була, күчерелгән булалар. Менә патша хөкүмәте динне ничек саклаган. +1905 елдан соң Русиядә мәгариф (аң, белем, укыту) мәдәнияте башланадыр. Дин белән шөгыльләнү дә бер тәртипкә салынып китә. +Тат. Парҗыда халык 38 гаилә Касыймов фамилиясендә йөриләр, ләкин алар үзләре бер нәсел түгел, барысы сигезләп нәсел булалар. +Бу Касыймов фамилияләре ата-бабадан килсә дә, аларның бер нәсел булулары күрсәтелмидер. Чөнки бу Касыймов фамилиясендә +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 43 йөри торган алты авыл халкы язылалар: 1) Тат. Парҗы, 2) Кече Парҗы, 3) Падера, 4) Биктеш, 5) Кистем, 6) Калибыр (Ахмедеево). Менә бу авылларда Касыймовлардан башка фамилиядәге кешеләр бик аз гынадыр. Тат. Парҗыда Бузиковлар 5 гаилә, Фәйзуллиннар 2 гаилә, Абашев 1 гаилә, Рәхимов 1 гаиләдер (1958 ел). +Бу Касыймов фамилиясендә кайсы авылларда "бисермән"нәр бар, дип ишетеләдер. Минем уйлавымча, бу Касыймов фамил иясендә бу кадәр күп авыллардагы халыкның язылуы (булуы) шуннан калган булырга кирәк. Бик иске заманда бу кешеләрнең бабалары бер Касыймов фамилияле алпавыт яки "помещик"ның крестьяны булып, бай фамилиясе крестьяннарга да фамилия булган булыр һәм авылларына да исем булган булыр. Шул сәбәп белән төрле нәсел булсалар да бу фамилиядә булып калганнар. Моның шикелле факт (мисал)лар бик күптер, тарихчыларга мәгълүмдер. +Инде бу урында Тат. Парҗыдагы татарларның нәсел шәҗәрәләрен язамын, ләкин ир балалары гына. Ир балалары булмаганнар бетеп калалар". +Татар Парҗысы авылындагы Касыймовлар +нәселләренә мөнәсәбәтле шәҗәрәләр +Удмуртиядәге Глазов районы Татар Парҗысы авылындагы Касыймовлар нәсел шәҗәрәләрен җиде төркемгә берләштереп карарга мөмкин. Габдулла Ушмави аларның атаклы Карабәк нәселе булуларын күрсәтми, төрле очракларга бәйле рәвештә Касыймов фамилиясе алганнар, дип аңлата. +I төркем Касыймовлар +Ата-ана Тәртип Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме +саны тәртибе +I буын +1. Хәсән +II буын +2. Хөсәен 1 +III буын +3. Заһидулла 2 +4. Мөхәммәтҗан 2 +IV буын +5. Кәлимулла 3 44 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +АтаТәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны +тәрт +6. Әхмәтҗан 4 +7. Зәйнулла 4 +8. Нигъмәтулла 4 +V буын +9. Мәгъфүр 5 10. Равил 5 11. Рафиз 5 12. Матигулла 7 13. Летфулла 7 14. Мәнсур 7 +II төркем Касыймовлар +АтаТәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны +тәрт +I буын +1. Йоныс +II буын +2. Йосыф 1 +III буын +3. Гобәйдулла 2 +IV буын +4. Шәрәфетдин 3 +5. Сәйфулла 3 +V буын +6. Идрис 4 +7. Касыйм 4 +8. Һибәтулла 5 +VI буын +9. Габделфәрд 6 10. Габделхак 6 11. Нәҗип 6 12. Хикмәтулла 6 13. Рамазан 7 14. Гыйльфан 7 +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 45 +Ата-ана ртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны +тәртибе 15. Фәиз 8 16. Гәрәй 8 17. Гайсә 8 +VII буын 18. Фазылҗан 13 19. Шәрифҗан 13 20. Равил 13 21. Кәрим 14 22. Әнгам 14 23. Хәлил 14 24. Сәлим 14 25. Заһир 14 +VIII буын 26. Басыйр 17 27. Габделбәр 17 28. Габдулла 17 29. Сөнгатулла 17 30. Гыйниятулла 17 +III төркем Касыймовлар +Ата-ана ртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны +тәртибе +I буын 1. Гомәр +II буын 2. Шәми 1 +III буын 3. Госман 2 4. Галиулла 2 +IV буын 5. Локман 3 6. Әхмәт 3 7. Фазулла 3 8. Ясәви 4 46 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +АтаТәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны +тәрт +9. Әүхәди 4 +V буын 10. Зәйнулла 5 11. Габделхәй 6 12. Зариф 6 13. Зәки 7 14. Шәяхмәт 7 15. Габделәхәт 8 16. Гайнулла 9 17. Фәтхулла 9 +VI буын 18. Нәкыйп 10 19. Фатыйх 10 20. Равил 11 21. Гайнулла 12 22. Сәмигулла 12 23. Васыйл 16 24. Гыйниятулла 17 25. Шәйхулла 17 +VII буын 26. Ринат 22 27. Азат 22 +IV төркем Касыймовлар +АтаТәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны +тәрт +I буын +1. Рәхимулла +II буын +2. Һибәтулла 1 +III буын +3. Гыймадетдин 2 +4. Идрис 2 +5. Сәйфетдин 2 +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 47 +Ата-ана ртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны +тәртибе 6. Бәдретдин 2 +IV буын 7. Габделхак 3 8. Зәйнулла 3 9. Ясәви 4 10. Гыйльметдин 5 11. Лотфулла 6 12. Яхъя 6 +V буын 13. Габделфәрт 7 14. Лотфулла 7 15. Гайнулла 8 16. Габделкави 9 17. Габделбари 9 18. Нәкыйп 10 19. Нәҗип 10 20. Нурулла 10 21. Мәгъфүр 11 +VI буын 22. Габделбәр 13 23. Һади 16 24. Һабил 16 25. Рәшид 16 26. Рәфгат 17 27. Рафикъ 17 28. Равил 17 29. Фатих 18 30. Рашат 18 31. Фәрид 18 32. Якуб 18 33. Рифгат 19 34. Рафикъ 19 35. Мәлик 20 36. Заһир 20 37. Таһир 20 48 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +V төркем Касыймовлар +АтаТәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны +тәрт +I буын 1. Муса +II буын 2. Габделхаликъ 1 +III буын 3. Рамазан 2 4. Мирас 2 5. Мәсгуд 2 +IV буын 6. Шәмсетдин 3 7. Ясәви 3 8. Шәрәфетдин 3 9. Шәгъбән 3 10. Галим 4 +V буын 11. Галәүтдин 6 12. Миңнулла 6 13. Исмәгыйль 6 14. Садретдин 7 15. Габделхәй 8 16. Бәдретдин 9 17. Хатим 10 +VI буын 18. Варис 11 19. Вагыйз 11 20. Зәки 11 21. Рашид 13 22. Фәрид 13 23. Мөдәррис 14 24. Габделхак 14 25. Газимҗан 14 26. Камил 15 27. Нәҗиб 16 28. Радик 17 +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 49 +Ата-ана ртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны +тәртибе +VII буын 29. Равил 23 30. Рәшид 23 +VI төркем Касыймовлар +Ата-ана ртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны +тәртибе +I буын 1. Сәйфулла +II буын 2. Фәйзулла 1 3. Гобәйдулла 1 4. Гайшә 1 +III буын 5. Мәүлүд 2 6. Габделвахит 2 7. Заһидулла 3 8. Зәйнелбәшәр 3 9. Заһретдин 4 +IV буын 10. Фәхретдин 5 11. Габделкадыйр 6 12. Шәмсетдин 7 13. Габделхак 7 14. Габделбәр 8 +V буын 15. Галиулла 10 16. Гәрәй 11 17. Зәйнетдин 11 18. Хәмидулла 11 19. Минхан 12 20. Әхәт 13 21. Зиннәтулла 14 22. Мөэмин 14 50 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +VII төркем Касыймовлар +АтаТәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны +тәрт +I буын 1. Габделрәшит 2. Әбүбәкер +II буын 3. Кәрим 1 4. Сәгыйть 1 5. Мөстәкыйм 1 6. Ибраһим 1 7. Бәдретдин 2 8. Фәхретдин 2 9. Хисаметдин 2 +III буын 10. Ризван 3 11. Ногман 3 12. Вильдан 3 13. Гыйльман 3 14. Гыйльфан 3 15. Фазлыйәхмәт 4 16. Шәфгытдин 4 17. Нәҗметдин 4 18. Гали 4 19. Галим 5 20. Нәҗметдин 6 21. Шәрәфетдин 6 22. Исмәгыйль 8 23. Әсхәтулла 9 24. Вәлиулла 9 +IV буын 25. Гайнан 10 26. Ф.-Гайан 10 27. Һади 12 28. Ахунҗан 13 29. Сәлимҗан 13 30. Зәкиҗан 13 +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 51 +Ата-ана ртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны +тәртибе 31. Сафа 14 32. Хаҗиәхмәд 15 33. Әсгадулла 15 34. Идрис 16 35. Әхәт 16 36. Зиннәтулла 17 37. Харис 17 38. Гыйлаҗ 18 39. Шәриф 18 40. Сафьян 18 41. Нәгыйм 19 42. Хәлим 19 43. Гаязетдин 20 44. Ахунҗан 20 45. Шәмсетдин 21 46. Харис 22 47. Варис 22 48. Вагыйз 22 +V буын 49. Нурислам 25 50. Динислам 25 51. Хәлил 25 52. Рамил 26 53. Зәки 31 54. Рифгат 31 55. Яхъя 32 56. Габделхәй 32 57. Равил 32 58. Әкрам 34 59. Мөбарәк 34 60. Лотфулла 36 61. Нафил 36 62. Мансур 36 63. Фәрид 38 64. Әгъзам 41 52 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Ата-ана Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме +саны +тәртибе +65. Равил 41 +66. Ринат 41 +67. Хәмил 42 +68. Наил 42 +VI буын +69 Вил 60 +Татар Парҗысы авылындагы Бузиковлар нәселе шәҗәрәсе +Бу фамилиянең башында торучы баба, Татарстан Респуб лика сының Әтнә төбәгендә Иске Мәңгәр авылы янындагы XVI гасырның беренче яртысында куелган каберташка нигезләнеп, Бүзнак солтанга барып тоташа, дип фараз ителә. Бүзнак солтан Тугаш углы 1543 елда вафат булган. Касыймовлар шәҗәрәсе борынгыдан килгәнлеккә шөбһә булмагач, бу фамилиянең дә бабасы шулай борынгы абруйлы зат булырга тиеш. +I төркем +Ата-ана Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме +саны +тәртибе +I буын +1. Габид +2. Мостафа +II буын +3. Әхмәр 1 +4. Биктимер 2 +III буын +5. Сабит 3 +6. Исхак 4 +7. Йоныс 4 +8. Мәүлүд 4 +IV буын +9. Садыйк 5 +10. Хатим 6 +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 53 +Ата-ана ртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны +тәртибе 11. Камалетдин 7 +V буын 12. Хафиз 9 13. Габделбәр 9 14. Мөх.-гали 9 15. Фәтхулла 9 16. Әхәт 9 17. Лотфулла 9 18. Габдулла 9 19. Габдулла 10 20. Габделхак 10 21. Гыймадетдин 11 +VI буын 22. Хикмәт 19 23. Нурислам 20 24. Әмир 21 25. Мирза 21 +II төркем +Ата-ана ртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны +тәртибе +I буын 1. Габдулла +II буын 2. Фәтхулла 2 +III буын 3. Габид 2 +IV буын 4. Камалетдин 3 5. Шакир 3 +V буын 6. Сәлахетдин 5 +VI буын 7. Сәгыйть 6 54 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Ата-ана Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны +тәртибе +8. Лотфулла 6 +9. Равил 6 +VII буын +10. Равил 8 +Татар Парҗысы авылына якын күрше булган Кече Парҗы авылы татарларының нәсел шәҗәрәләре Габдулла Ушмави кулъязмасында урын алган. +Нәзир Мөэмин улының шәҗәрәсе +I нәсел +Ата-ана Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны +тәртибе +I буын +1. Мөэмин +II буын +2. Нәзир 1 +III буын +3. Бәшир 2 +4. Фәтхетдин 2 +5. Галиулла 2 +6. Әзһәр 2 +7. Әхтәм 2 +VI буын +8. Мөхәммәди 3 +9. Исмәгыйль 3 +10. Ибраһим 3 +11. Гыйльман 4 +12. Госман 4 +13. Шәфгытдин 5 +14. Габделҗәббар 5 +15. Мәкәй 6 +16. Рамазан 7 +17. Исмәгыйль 7 +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 55 +Ата-ана ртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны +тәртибе +V буын 18. Халид 8 19. Фәхретдин 8 20. Әүхәд 8 21. Камалетдин 9 22. Заһретдин 9 23. Бәдретдин 9 24. Шәмәрдән 10 25. Шаһиәхмәт 10 26. Йосыф 11 27. Ягъкуб 11 28. Солтан 12 29. Фәхретдин 13 30. Һашим 14 31. Габделхәй 14 32. Мөэмин 15 33. Сафа 16 34. Габдрахман 16 35. Әбрар 17 +VI буын 36. Габделфәрд 18 37. Равил 20 38. Рафиз 20 39. Рафаил 20 40. Әсгатулла 21 41. Зәки 21 42. Гайсә 22 43. Нурислам 23 44. Шәйхелислам 23 45. Нургаян 23 46. Әхәт 25 47. Варис 26 48. Исмәгыйль 26 49. Һади 27 50. Габделхак 28 56 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +АтаТәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны +тәрт 51. Наил 28 52. Гайса 29 53. Минхан 29 54. Мөдәррис 29 55. Рәхимҗан 30 56. Шәрифҗан 30 57. Таһир 30 58. Газимҗан 30 59. Нәҗип 31 60. Рафикъ 31 61. Риза 33 62. Равил 34 63. Яхъя 35 +VII буын 64. Касыйм 36 65. Камил 40 66. Һади 40 67. Нәкыйп 40 68. Азат 40 69. Рәшит 40 70. Таһир 42 71. Рафил 52 72. Рәшит 59 +II нәсел +Рәхим белән Мәмеш - бертуганнар, диләр +АтаТәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны +тәрт +I буын 1. ? +II буын 2. Рәхим 1 3. Шәмсетдин 1 +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 57 +Ата-ана ртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны +тәртибе +III буын 4. Фәтхулла 2 5. Һибәтулла 2 6. Хисмәтулла 3 7. Сәйфулла 3 8. Мөхәммәтҗан 3 +IV буын 9. Гобәйдулла 4 10. Шәрәфетдин 4 11. Сабит 4 12. Әхмәдулла 5 13. Сәгыйть 6 14. Сабит 6 15. Фәтхулла 7 16. Әхмәтҗан 8 +V буын 17. Сәгыйть 9 18. Идрис 10 19. Галиулла 10 20. Габделкаюм 11 21. Төхфәтулла 12 22. Гобәйдулла 12 23. Мөхәммәд 13 24. Рәфгат 13 25. Фатыйх 14 26. Садыйк 14 27. Хәниф 14 28. Мансур 15 29. Самигулла 16 +VI буын 30. Нәҗип 18 31. Һади 18 32. Нәкыйп 18 33. Гайнулла 19 34. Гыйниятулла 19 58 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Ата-ан Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны +тәртиб 35. Нигъмәтулла 19 36. Миннеш 20 37. Хәбибулла 21 38. Сәлахетдин 21 39. Газимҗан 21 40. Габделбәр 21 +VII буын 41. Рафаил 30 42. Риза 30 43. Нурислам 31 44. Равил 32 45. Нәҗип 33 46. Хаҗиәхмәт 33 47. Әхәт 33 48. Рафис 36 49. Васил 36 50. Муллаҗан 37 51. Нәҗип 37 52. Фәттах 38 53. Габделхәй 38 54. Имин 38 55. Шәкерт 38 56. Нигъмәт 38 57. Рәфгат 39 58. Рәхимҗан 39 59. Рәшит 39 +VIII буын 60. Кәрим 52 61. Сәлим 52 62. Кәбир 53 63. Хәлил 54 +III нәсел +Хисмәтулла хатыны Камиләгә ияреп килгән бала Гобәйдулла. +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 59 +Ата-ана Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны +тәртибе +I буын +1. Гобәйдулла +2. Габҗәлил +II буын +3. Сөнгатулла 1 +4. Әсгатулла 1 +5. Рәхимҗан 1 +Хисмәтулладан туганнар - Сәгыйть, Сабит; Сәгыйтьтән туган - Мөхәммәт һәм Рифгат. +IV нәсел +Ата-ана Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны +тәртибе +I буын +1. Габделхани +II буын +2. Төхфәтулла 1 +3. Гобәйдулла 1 +4. Вәлиулла 1 +III буын +5. Әлтаф 2 +6. Лотфулла 2 +7. Гыйльмулла 2 +8. Заһидулла 3 +9. Насыйбулла 3 +10. Кәлимулла 3 +11. Сафиулла 4 +12. Бәдретдин 4 +13. Ибраһим 4 +IV буын +14. Мансур 5 +15. Хикмәтулла 6 +16. Фәйзулла 6 60 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +АтаТәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны +тәрт 17. Нурулла 8 18. Сөнгатулла 9 19. Әсгатулла 9 20. Ихсан 10 21. Ибраһим 10 22. Фатыйх 10 23. Зиннәтулла 11 24. Закир 11 25. Гайнетдин 11 26. Зәйнетдин 11 27. Муллаҗан 13 +V буын 28. Һади 17 29. Рәфикъ 17 30. Мансур 18 31. Яхъя 18 32. Габделхәй 18 33. Равил 19 34. Әхәт 19 +V нәсел +Фәйзулла бине Шәмсетдин бине Габсәлам +АтаТәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны +тәрт +I буын +1. Габсәлам +II буын +2. Шәмсетдин 1 +III буын +3. Фәйзулла 2 +IV буын +4. Вәлиулла 3 +5. Муса +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 61 +Ата-ана Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны +тәртибе +V буын +6. Галиулла 4 +7. Хисмәтулла 5 +VI буын +8. Камалетдин 6 +9. Рамазан 6 10. Сибгатулла 7 11. Лотфулла 7 12. Һидиятулла 7 13. Сәмигулла 7 +VII буын 14. Сәет 8 15. Васил 8 16. Габделхак 8 17. Шамил 8 18. Харис 8 19. Бари 8 20. Ясәви 9 21. Нәҗип 9 22. Гыйбади 9 23. Рәшид 9 24. Габделхәви 10 25. Габделхәй 10 +VIII буын 26. Варис 20 27. Харис 20 28. Равил 24 29. Рафаил 24 +VI нәсел +Кече Парҗыда 6 нчы нәсел - Чистай өязеннән Чаллыбаш авылыннан килгән нәселдер. Бу нәсел Кече Парҗыга килгәч, фамилияләрен дә Касыймов, - дип яза башлаганнар. Үзләренең фамилияләре Шәмсетдинов икән. Газимҗанның анасы Мәликә, Дәүләтшадан аерылып, Татар Парҗысына килеп, Камалетдин 62 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Бузиковка никахланган, фамилиясен Бузиков дип яза башлаганнар. Шәмсетдинов Дәүләтшаның Яхъя дигән улы Касыймов булып, Газимҗан дигән улы Татар Парҗысында Бузиков булып йөриләр. +Ата-ана Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме +саны +тәртибе +I буын +1. Шәмсетдин +II буын +2. Дәүләтша 1 +III буын +3. Яхъя 2 +4. Газимҗан 2 +IV буын +5. Нургаян 3 +6. Һади 4 +7. Ягъкуб 4 +Искәрмә +Габдулла Ушмави китабына кергән татар шәҗәрәләре, Татарстаннан читтә, Киров өлкәсендә һәм Удмуртиядә яшәгән татар халкы вәкилләренең гомуммилли мәдәният кысалары эчендә әле ХХ гасырда да борынгы традицияләрне саклаганлыкларын күрсәтәләр. Аларның нәсел таблицаларында руслашу билгеләре Татарстандагы халык дәрәҗәсендә үк күзгә ташланмый. Аларда православие, католицизм тәэсирләре бик аз сизелә. +Габдулла Ушмави язмалары Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мира сүзәгендә 99 коллекциядә, 1 тасвир, 176 сан берәмлеге булып саклана. +Аерым сәбәпләр аркасында Габдулла Ушмави Касыймовлар нәселенең борынгы тарихларын күрсәтмәгән. Шәҗәрә текстының кайбер версияләре минем кайбер хезмәтләремдә дөнья күрделәр инде. +Бу вариант Касыймовларның 600 ел дәвамында яшәгән урыннарында нәселләре дәвам итүен күрсәтә һәм, Габдулла Ушмави +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 63 китабы белән берлектә, татар этник тарихы буенча кыйммәтле чыганак булып санала. +Карабәк нәселенең +Ильмир Касыймов тарафыннан эшләнгән шәҗәрәсе +(текст оригинал телендә бирелә) +Ата-ана Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны +тәртибе +I поколение +1. Гази Мансур +II поколение +2. Шаги Мансур 1 +III поколение +3. Газым бий (Казый) 2 +IV поколение +4. Касыйм (упомин. в 1551 г.) 3 +5. Ишамайка (умер бездетным) 3 +V поколение +6. Бажен бий 4 +VI поколение +7. Третьяк 6 +VII поколение +8. Шагум 7 +9. Семен 7 +VIII поколение +10. Маметали 8 +11. Маматкул (Из Карино переехал в Кестым) 8 +12. Байрамали 8 +13. Малик 9 +14. Нияз 9 +15. Юнус 9 +16. Зянбулат 9 +17. Валей 9 +18. Юсуп 9 +IX поколение +19. Мирас 10 +20. Мавлямберды (из Карино переехал в Кестым) 10 64 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +АтаТәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны +тәрт 21. Алмамет 10 22. Саиткул 11 23. Максют 13 24. Ибрашь 14 25. Назар 14 26. Якуп (Ибрашь, Назар, Якуп из Карино выехали в +д. Шашинскую Алатской дороги Казанского на +местничества) 14 27. Ишман (Из Карино переехал в д. Аднагулово +Уфимского наместничества) 17 28. Талмет 18 +X поколение 29. Багыш (Бавлюш, Мавлюш) 22 30. Курбанай 22 31. Исмай (из Карино переехал в Кестым) 23 32. Исмаил 28 33. Ефар 28 34. Миней 28 35. Муртаза 28 +(Все они выехали в Оренбург в 1749 году) +XI поколение 36. Филимон 29 37. Ягуда 29 38. Мусалям 29 39. Рамазан (1730-1792) 29 40. Ибрагим 30 41. Мавлюкай 30 +XII поколение 42. Салих 38 43. Зягфар 38 44. Саит 39 45. Сагит 39 46. Салих 39 47. Мустаким 39 48. Мухаммат (род. в 1753 г.) 40 +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 65 +Ата-ана ртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны +тәртибе 49. Губайдулла 42 50. Файзулла 42 51. Гали 42 +XIII поколение 52. Сабит 45 53. Габидулла 46 54. Ахмадулла 46 55. Хамит 47 56. Сабит 47 57. Губайдулла 49 58. Назыр 49 59. Амир 49 60. Баязид 49 +XIV поколение 61. Абдрахим 53 62. Абзялиль 58 63. Сайфулла 58 64. Хамидулла 60 65. Гибадулла 60 66. Тагир 60 67. Насыр 62 68. Забир 62 69. Назир 62 70. Губайдулла 62 +XV поколение 71. Бахаутдин 72 72. Тахаутдин 72 73. Сабир 73 74. Кабир 73 75. Курбангали 74 76. Ваккас 74 77. Халит 74 78. Габбас 74 +XVI поколение 79. Шакир 76 66 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +АтаТәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны +тәрт 80. Габдулла 76 81. Галим 78 82. Шамсутдин 78 83. Шарафутдин 78 84. Валиулла 79 85. Габдулхак 79 86. Газизулла 79 87. Юсуп 79 88. Набиулла 79 89. Галиулла 79 90. Губайдулла 79 91. Исмагил 80 92. Зайдулла 80 93. Сафиулла 80 94. Сайфулла 81 95. Идаят 81 96. Габдулла 81 97. Хафиз 83 98. Фатих 83 99. Гариф 83 +XVII поколение 100. Кадыр 84 101. Исмагил 86 102. Мухаммедзян 86 103. Мукмин 86 104. Ахмедзян 86 105. Лутфулла 87 106. Самигулла 90 107. Газизулла 90 108. Муса 90 109. Мустафа 90 110. Габдулла 90 111. Валиулла 93 112. Файзулла 95 113. Лутфулла 95 +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 67 +Ата-ана әртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны +тәртибе 114. Ибрагим 96 115. Мукмин 96 116. Шайхинур 96 117. Гайнулла 97 118. Зиннат 97 119. Мухамедзян 98 120. Камалтдин 98 121. Гусман 98 122. Мурас 98 123. Валиулла 98 124. Валиулла 100 125. Ахмед 102 126. Шаяхмет 103 127. Габдулхак 103 128. Ясави 103 +XVIII поколение 129. Закир 105 130. Шамиль 106 131. Равиль 106 132. Салим 111 133. Шамиль 111 134. Тахир 111 135. Минсара 114 136. Мастюра 114 137. Зухра 114 138. Ринат 114 139. Муса 114 140. Тахир 114 141. Лутфулла 115 142. Мансур 115 143. Эрнест 117 144. Радик 117 145. Рафаил 117 146. Рафис 117 147. Эдди 118 68 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Ата-а Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исем саны +тәрти 148. Рута 118 149. Гесс 118 150. Гим 118 151. Мелс 118 152. Габдулла 118 153. Чикис 118 154. Фатхулла 118 155. Раиса 118 156. Раида 118 157. Тахир 121 158. Ильмир 121 159. Насия 121 160. Гульзямал 122 161. Тавис 122 162. Мансур 122 163. Ильдар 123 164. Марат 123 165. Фатхулла 126 166. Габдулла 127 167. Мухамедзян 127 168. Муса 127 169. Нурислям 128 170. Нургали 128 171. Зиннатулла 129 172. Хазиахмед 131 173. Хузяахмед 131 174. Зиннатулла 131 +XIX поколение 175. Тахир 134 176. Анвар 138 177. Эльза 140 178. Ильмир 140 179. Гульнара 142 180. Гулия 143 181. Раиль 143 +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 69 +Ата-ана Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны +тәртибе 182. Лилия 144 183. Алсу 144 184. Руслан 145 185. Ильяс 145 186. Ильнур 148 187. Альберт 150 188. Рустам 151 189. Реваль 157 190. Ринат 157 191. Рашит 157 192. Рамис 158 193. Фанис 158 194. Раис 158 195. Ильяс 158 196. Маннур 163 197. Айнур 163 198. Альберт 165 199. Диля 166 200. Руслан 167 201. Гусман 174 202. Нурулла 174 +XX поколение 203. Рустам 192 204. Руслан 194 205. Васил 194 206. Сария 195 207. Мирия 195 208. Рамиль 196 209. Айнур 205 210. Марат 205 211. Ильнур 205 212. Зиннур 205 +Искәрмә +Шәҗәрә текстының бу версиясе Кистем авылында яшәүче Ильмир Касыймов тарафыннан Киров шәһәрендәге архив материаллары нигезендә 2006-2007 елларда төзелгән. 70 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Ильмир Касыймов бу шәҗәрәне "Родословная потомков арских князей - Касыймовых из рода Баяз, живущих в д. Кестым Балезинского района Удмуртской Республики" дип атаган. Аннан алынган күчермә компьютерда җыеп бастырылган һәм ул Казандагы Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә 99 колл., 1 тасвир. 406 санлы эш берәмлеге буларак саклана. +Бу текст Удмуртиядә яшәүче Гыйльман Касыймов төзегән шәҗәрәгә якын, ләкин аермалары да шактый. +Аларда Нократ татарларының Татарстанның хәзерге Әтнә төбәге Шашы һәм Оренбург ягындагы Каргалы, Тәтер-Арслан, Яшерган авылларына да килеп утырулары теркәлгән. +* * * +Карабәк нәселләре хәзерге Удмуртиянең төньяк-көнбатыш җирләренә XIV гасырның ахырында килеп утырган. Бу җирләр әле Алтын Урданың Болгар олысы биләмәләре булып, удмуртларның бабалары да ул вакытларда коми халыклары белән янәшә, төньякта яшәгәннәр. Карабәк яшәгән төп регионда марилар да килеп урнашканнар. Хәзерге вакытта Карабәк нәселләре Балезино, Глазов районнарындагы татар авылларында яшиләр. +Шулай ук Карабәк нәселеннән булган затлар Татарстанның Әгерҗе, Арча, Актаныш, Менделеев, Алабуга якларыннан Ижау шәһәренә дә күпләп килеп, төпләнеп калганнар. +Ризаэддин Фәхретдин архивыннан +Кара бик шәҗәрәсе +Ул олуг Сократ хәким нәселе. Әүвәл Сократ хәким, Искәндәр шаһ берлә мәңү суы эстәгәндә бергә ирмеш. Олуг бабамыз Гыйффәт Солтан, аның углы Габделгазиз солтан, аның углы Әлвар солтан, аның углы Бирде солтан, аның углы Габдерахман солтан, аның углы Баҗтан солтан Рум вилайәтеннән килеп, Йаекга, Сакмар тамагында күп рузгар иткәннәр. Баҗтан солтанның углы Балым бик, аның углы Калдар бик, аның углы Күкчә тархан, икенче Ханбар биктер, Ак Идел буенда Нәксадә рузгар иткәннәр. Кара бикнең углы Ханбар бик. Аның өч углы бар ирде: бере Нар бик, икенче Ишем солтан, өченче Кара бик. Килеп Өчпүләдә йорт иткәннәр. Ул Кара бик агаларына үңгесе тартып китеп, Калталы Иван - карт Иванга, сар +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 71 Иван Вачилийгә килеп, баш салып, андин соң ул олуг бабамыз Кара биккә падишаһымыз Калталы Иван Вачилий йарлыкаган Нократ йирен биргән. Ул Нократта һич мөселман юк ирмеш иде. Ул йирнең исеме шәрифе Нократ улсын дийү ат биргәннәр. Сократ хәкимнең ыруг-нәселләре ул йирдә мәкам идеке өчен падишаһдан биклек үтенеп йарлыкаш бабамыз Кара бикне падишаһ Калталы Иван йарлыкап Чүпче дигән суы буен башындин тамагына тигрү ары вә урысы берлән, татары вә чирмеше берлән крәстийәнгә биргән, ике яга йылгасы, торуг агачы берлә, ятыр кискәсе берлә, йөгерек камасы берлә, кондозы вә сусары, тиене берлә, киеге-кошы берлә, аю-бүресе берлә, балыгы-чабагы берлә бирептер. Ул йарлыкап биргән йарлыкашны бабамыз Бичура биккә тигрү вә ашаганлар... Кара бикнең фәриглары. +Ата-ана Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме +саны +тәртибе +ХI буын +1. Кара бик +XII буын +2. Пакачир морза 1 +3. Мөхәммәт бик 1 +4. Гали бик 1 +XIII буын +5. Алиш (баш) бик +6. Әлсуфый бик +XIV буын +7. Чуваш бик +8. Суфый солтан +9. Банша суфыйан +10. Сәйтәк бик +ХV буын +11. Бики бик +12. Урак морза +13. Йосыф бик +14. Шыгайыб бик +15. Җансәет 72 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +АтаТәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исе саны +тәрт +XVI буын 16. Пәйке морза 11 17. Дәүләтъяр морза 12 18. Айбулат морза 12 19. Айкилде морза 12 20. Йанкай бик 13 21. Азамат бик 14 22. Гали бик 14 23. Байсәет 15 +XVII буын 24. Дусмөхәммәт морза 16 25. Ишмөхәммәт морза 16 26. Йанкилде морза 19 27. Мәкәй бик 20 28. Җәнә(й)? бик 21 29. Айдар хафиз 21 30. Хуҗа бик 21 31. Хуҗасәед 23 +XVIII буын 32. Азлы морза 24 33. Ает морза 24 34. Йәрмәк морза 24 35. Илмәк морза 25 36. Килмәк морза 25 37. Салих морза 26 38. Ишмәт бик 27 39. Туймәт бик 27 40. Котлыш бик 28 41. Кишет бик 29 42. Туймәт 29 43. Корбан би 30 44. Коташ би 30 45. Килдийар би 31 46. Җан морза 31 47. Котлы би 31 +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 73 +Ата-ана ртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме аны +тәртибе 48. Байкилде би 31 49. Кодаяр би 31 +XIX буын 50. Сәет морза 32 51. Габдерахман морза 32 52. Мокай морза 33 53. Ибраһим морза 34 54. Исмәгыйль морза 34 55. Әҗкә морза 35 56. Ырыс морза 36 57. Колмак морза 36 58. Таһир морза 37 59. Туймәт морза 37 60. Дәүләтъяр морза 37 61. Рахманкол морза 37 62. Ибәле бик 39 63. Чирүви бик 39 64. Бикмәт бик 39 65. Мишүй бик 39 66. Баймәт 42 67. Бикчәнтәй бик 42 68. Дүскәй бик 42 69. Өркәч мулла 43 70. Бәйрәш 43 71. Биккенә 44 72. Табынчы бик 44 73. Мисин бик 44 74. Биктимер хафиз 45 75. Хәсән бик 45 76. Хөсәен бик 45 77. Котлы бик 46 78. Уразай 46 79. Бикмәт бик 46 80. Йөрмәк морза 49 81. Илмәк 49 74 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Ата-а Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исем саны +тәрти +XX буын 82. Мөэмин морза 50 83. Сөбханкол морза 51 84. Хәсән морза 52 85. Морат морза 53 86. Гали 54 87. Солтан 55 88. Давыт морза 56 89. Илимин морза 60 90. Габдерахман морза 61 91. Уразай би 66 92. Котлы би 66 93. Үрмәк морза 81 94. Мамай морза 81 +XXI буын 95. Нигъмәтулла 82 96. Туйкилде 82 97. Сөләйман морза 84 98. Рахманкол морза 85 99. Мостафа 86 100. Монасиб 86 101. Мостай морза 87 102. Исхак морза 88 103. Сөләйман морза 88 +XXII буын 104. Гобәйдулла 95 105. Рәхмәтулла 96 106. Муса 96 107. Габдессәләм 98 108. Хәнәфийә 98 109. Бакый 98 110. Мортаза 98 111. Корбангали 102 112. Баязит 102 113. Әбли морза 103 +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 75 +Ата-ана әртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны +тәртибе +XXIII буын 114. Зәйнулла 104 115. Йосыф 105 116. Йагкуб 105 117. Мөхәммәтҗан 105 118. Ислам 105 119. Исхак 105 120. Мостафа 106 121. Рәфыйк 106 122. Мөхәммәтгата 111 123. Габделкәрим 111 124. Габденасыйр 111 125. Әмир морза 111 126. Гыйбадулла 112 127. Ваһап 112 128. Нигъмәтулла 112 129. Гафур 113 130. Хаммат 113 131. Хәбибулла 113 +XXIV буын 132. Хужа Әхмәт 120 133. Әхмәтҗан 120 134. Мөхәммәтҗан 120 135. Шаһиәхмәт 120 136. Мөхәммәтсадыйк 120 137. Зиннәтулла 121 138. Искәндәр 121 139. Мөхәммәтзариф 124 140. Әхмәр морза 125 141. Дийар 129 142. Мозаффар 129 143. Әхмәт 129 144. Мохтәр 129 145. Вәли 131 146. Шаһи 131 76 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Ата-ана Тәртип +Буыннар тәртибе һәм шәхесләрнең исемнәре исеме саны +тәртибе +XXV буын 147. Гобәйдулла 133 148. Кәлимулла (туган 1871 нче мәсихияттән (Мила +ди ел исәбе буенча. - М. Ә.), Ижевск завутта) 133 149. Вәлиулла (туган 1873 нче елында, Сарапул өйәзе +Вәткә губирнасы) 133 150. Габделбәшир морза 140 151. Мостафа 142 152. Мәхмүт 143 153. Мәдийар 143 154. Галиәкбәр 144 +XXVI буын 155. Гали 150 156. Гайнулла 150 157. Габделхалик 150 158. Габделлатыйп 150 +XXVII буын 159. Нәҗметдин 155 160. Камалетдин 155 161. Хөснетдин 155 162. Җамалетдин 155 163. Таҗетдин 155 164. Илйас 157 165. Муса 157 166. Каһарман 157 167. Лотфи 158 +XXVIII буын +168 Таҗетдин 161 +Асылдан күчереп алдыкы 1895 нче мәсихийәттә нуйәбер 28 нче көнендә. +Искәрмәләр +Кара бик (Карабәк - М. Ә.) шәҗәрәсе татар халкының тарихында зур кыйммәткә ия документ. Аның ике дистәдән артык варианты бар. +Тел, гадәт вә әхлак алмашып 77 +Кара бик шәҗәрәсе татар кабиләләренең (угыз-кыпчакларның) XIV гасыр ахырында Кырым һәм Кавказ якларыннан Алтын Урданың Болгар олысына килеп утыру тарихын тасвирлый. +Болгар олысына урыс ушкуйниклары походлары бер-бер артлы кабатланып торып, Олысны хуҗалык ягыннан тәмам аяктан егалар. Болгар шәһәре халкы Сарай шәһәренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Шул сәбәпле күпсанлы татар кабиләләре Урта Идел һәм Урал буйларына ярдәмгә килеп, анда яшәп калалар. Алар җирле татарлар, болгарлар һәм аз санлы иштәкләр белән тәмам кушылып бетәләр. Бу процесс Көньяк Уралдан алып хәзерге Нократ һәм Идел буйларын колачлый. Урал һәм Идел буе татарлары этник тарихында бу иң әһәмиятле вакыйга була. Татар халкында бу дәвердән дистәләгән нәсел тарихлары сакланган. +Алтын Урда таркалган дәвердә Нократ буендагы татар бәкләре, Мәскәү кенәзлеге йогынтысына эләгеп, урыс хезмәтенә күчәләр. +Р. Фәхреддиннең Кара бик (Карабәк) шәҗәрәсе текстында әйтелгән "Сократ хәким нәселе" дигән тәгъбир Алтын Урдада таралган бер тарихи концепциянең эзе булып тора. Алтын Урда идарәчеләре арасында дәүләтнең башлангычын антик цивилизация белән бәйләү тенденциясе таралган. Анда хәтта Чыңгыз хан нәселен дә мөселман пәйгамбәрләре һәм Александр Македонский (Искәндәр Зөлкарнәйин) нәселенә илтеп ялгаганнар. +Шәҗәрәдә искә алынган топонимик һәм гидронимик атамалар (Сакмар, Нократ, Йаек (Урал), Ак Идел; Өчпүлә - Башкортстанда Дүртөйле районына караган Эчбүлә авылына туры килә) әлегә хәтле сакланалар. +Шәҗәрә тексты атаклы галим Ризаэддин бине Фәхретдин архивында сакланган (С.-Петербург шәһәрендәге Көнчыгышны өйрә нү институты архивы, 131 фонд, 1 тасвир, 5 эш берәмлеге). Әлеге текст беренче мәртәбә тарих фәннәре докторы Миркасыйм Госманов тарафыннан табылып, аңа тарихи анализ ясалган (Усманов М. А. Татарские исторические источники XVII-XVIII вв. - Казань, 1972. - Б. 181-187). +Текст архивтагы нөсхәдән алынды. +ХАЛЫК КҮҢЕЛЕНЕҢ РАУШАН КӨЗГЕСЕ +Айдар Гайнетдинов +Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институ тының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Удмуртия Республикасының татарлар яшәгән төбәкләрендә тупланган күп кенә фольклор, музыкаль, археографик, сәнгатькә караган материаллар саклана. Алар, нигездә, төрле елларда оештырылган фәнни экспедицияләр вакытында җыелганнар. +Удмуртиянең татар районнарына Институтның иң беренче фольклор экспедициясе 1956 елның июль-август айларында оештырыла. Аны Хәмит Ярми җитәкли, хезмәткәрләрдән Халидә Гатина, Хуҗиәхмәт Мәхмүтов, Шәех Зәбиров катнаша. +Галимнәр, ике төркемгә бүленеп, Глазов, Юкамен, Балезино районнарында булалар. Шул рәвешле, фән өчен кирәкле күп кенә материал туплыйлар. +Х. Ярми белән Х. Гатина Татар Парҗысы, Кистем, Паюра, Әхмәди авылларында булып, барлыгы 1232 кыска җыр, 4 сюжетлы җыр, 27 халык уены, 1 бәет, 16 табышмак һәм мәкаль язып алып кайталар. +Х. Мәхмүтов белән Ш. Зәбиров Дасис (Засеково), Иманай, Кече Вениш (Малый Вениж), Олы Палагай, Пүчинкә, Тегермән (Татарские Ключи), Татар Парҗысы, Кистем, Паюра авылларыннан барлыгы 2021 кыска җыр, 2 сюжетлы җыр, 61 халык уены, 3 бәет, 148 табышмак һәм мәкаль, 1 әкият, 4 авылның тарихын язып алалар. +1956 ел экспедициясе вакытында фольклор әсәрләрен барлап, язып алырга ярдәм иткән бер кеше дә онытылмаган, исемфамилияләре үзләре тәкъдим иткән текстлар янәшәсенә теркәлеп куелган, һәм алар Институтыбызның Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклана. +Халык күңеленең раушан көзгесе 79 +Удмуртиягә халык авыз иҗатын гына түгел, диалектологик материаллар җыю, ягъни бу төбәктә яшәүче татарларның сөйләш үзенчәлекләрен өйрәнү өчен телче галимәләребездән Ф. Баязитова, Д. Рамазанова, Т. Хәйретдинова да берничә тапкыр фәнни экспедициягә чыгалар. +Әмма 1956 елдан бирле фольклор материаллары һәм 2001 елдан бирле диалектологик материал җыю өчен Институтыбыздан Удмуртиягә баручы булмаган. Бу төбәктә археографик материал, ягъни борынгы кулъязма һәм сирәк китаплар җыю, гомумән, башкарылмаган. Анда бару да хәзер безнең өстебездә фарыз гамәл кебек тора иде. Шуны да әйтергә кирәк: Институтка директор итеп К. М. Миңнуллин билгеләнгәннән соң, фәнни экспедицияләргә аеруча нык игътибар бирелә башлады. Шул сәбәпле, халкыбызның рухи хәзинәсеннән яңа энҗеләр туплана бара. +Сәфәребезнең башы булган Балезино районы хакимияте безгә ва кытлыча яшәү һәм эшләү өчен бөтен уңайлыкларны тудырды. Шуңа күрә җирле җитәкчелеккә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. +Вакытны әрәм итмичә, без шул ук көнне Балезино авылында районның татар активистлары белән очрашып, алар белән бергәләп уйлашып, киңәшләшеп, йөрү маршрутларын билгеләдек. Активистлар арасыннан Кистем авылында яшәүче Илмир Касыймов белән Мирия Касыймова татар халкы өчен аеруча янып торучы, акыллы, белемле, ярдәмчел, кунакчыл яшьләр булып чыкты. И. Касыймов Кистем авылында имам-хатыйп икән, шул ук вакытта ул мәктәп музеен да җитәкли. Ул Казанда Татар дәүләт гуманитар институтын, шулай ук Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамлаган. Казанда бераз эшләгәч, үз төбәгендәге милләттәшләренә хезмәт итәр өчен, туган ягына кайта. Мирия Касыймова исә әлегә Глазов шәһәренең педагогика институтында укуын дәвам итә. Киләчәктә ул да, авылдашы Илмир Касыймов кебек, тарихчы булырга әзерләнә. +Икенче көнне районның Кистем авылына юл тоттык. Биредә Илмир Касыймов үзе җыйган археографик материаллар белән таныштырды, кайбер борынгы кулъязмаларны Институт архивына тапшырырга да ризалашты. Алар арасында догалыклар, багышлаулар, Коръән аятьләре, мөнәҗәтләр, дини риваять текстлары, хатлар һ. б. бар. Мөнәҗәтләргә килгәндә, бу төбәктә хәзер дә бик популяр булган Шәехбаба хакындагысы аеруча кызыклы. Шәехбаба турында мәгълүмат 2009 елда "Мәдинә" нәшрият йортында 80 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары чыккан "Ислам на Урале" дип аталган ислам энциклопедиясенә дә кертелгән. +Шәехбаба Дербент янындагы Маграка авылында туган. Аның бабасы Шәехкорбан милләте буенча төрек булган. Рус-төрек сугышыннан соң ятим калгач, Шәехкорбанны Шәехмәхмүд исемле бер кавказ кешесе үзенә уллыкка алган. Шәехбабаның ни рәвешле Дагыстан җирләреннән Удмуртия якларына килеп чыкканлыгы бик гади аңлатыла. Ул имам Шамил белән бергә рус гаскәренә каршы көрәшкән. Дербенттагы баш күтәрүдә катнашканы өчен аны кулга алалар һәм Пермь шәһәренә сөргенгә җибәрәләр. Соңыннан, Шәехбаба Казан губернасы, Свияжск өязе, Мулла иле авылына озатыла. Биредә ул, ишан Вәлиднең кызы Фатыймага өйләнеп, тормыш кора. Хатынының туганнары Кистем авылында яшәгәнлектән, бу авылга ул еш кунакка килгән. Шунда һәм якын-тирә авылларда ул ислам динен, төгәлрәк әйткәндә, суфыйчылык тәгълиматын тарату белән шөгыльләнгән. Шул сәбәпле, халык күңелендә Шәехбаба изге-әүлия кеше буларак истә калган. Ул үзе суфый булганлыктан, Кистем авылына суфыйчылык элементларын алып килгән. Авыл имамы сөйләвенчә, кайбер өлкән яшьтәге картлар, азан әйтелгәннән соң, баш бармакларын үбеп, мыекларын һәм кашларын сыпыралар. Янәсе, йөз нурлансын өчен. Кайбер мәҗлесләрдә әбиләр "Аллаһ" дип аяк тибеп утыралар. Бу рәвешле алар ишанга тапшырылалар икән. Шулай ук карчыклар түгәрәкләшеп утыралар, аннары, "уф" дип, аркаларына авалар, ягъни бу да ишанга тапшырылу була. +Шәехбабаның могҗизалары хакында авылда төрле риваятьләр йөри. Аларны безгә И.Касыймов сөйләде. Мәсәлән, бу әүлия тәһарәт алырга чыккач, юкка чыга торган булган. Җир сөргәндә, башка кешеләр кебек, ул да бер үгез белән чыккан. Басу янындагы агачлар арасыннан икенче үгез килеп чыгып, шул икесе белән җир эшкәрткән. Имам Шамил гаскәрендә сугышып йөргәндә, әсирлеккә төшкәч, "Аллаһ" дип өрә торган булган, шунда ук богаулары өзелгән имеш. +Шәехбаба өч яклы өй төзеп калдыра һәм әйтә: "Килер бер көн, монда минем өченче балам килер". Аның Фатыймадан ике улы гына булган. Чыннан да, Кавказ якларында аның өченче баласы табылып, бирегә килеп чыга. Көннәрнең берендә халыкны дин гә чакырырга дип сәфәргә чыкканда: "Мин бүтән кайтмам, Пермь шәһә рендә үләрмен, минем җәсәдемне зиратка алып кергәч, күгәрчен +Халык күңеленең раушан көзгесе 81 кайда кунар, шунда күмәрсез", дип әйтеп чыгып киткән. Шул рәвешле туганнары аны җирлиләр дә имеш. +Шәехбаба мөнәҗәте шактый күләмле әсәр булганлыктан, монда бер өзеген генә тәкъдим итәм: +"...Кечеклегдин бәне сәүдең, +Олуг булгач, җәза кыйлдың, +Кә безләргә сабак бирдең, +Шәриф кәгъбәм - Шәехбабам. +Бу дөньяның мәгашендин +Кыйлалмадым сиңа хезмәт. +Кә безләрдин бәхил булсаң, +Сиңа җәннәт, Шәехбабам. +Кә безләрдин бәхил булсаң, +Хәер-догаңны һәм кыйлсаң, +Ходаем һәм гата кыйлсун +Сиңа җәннәт, Шәехбабам. +Шәехбабам, синең йөзең +Күрә алмады бәнем күзем, +Синең булды гомерең озын, +Шәриф кәгъбәм - Шәехбабам. +Кә безләрдин тәмам улды, +Кә Газраил җанын алды. +Кә безләрне күрә алмады, +Бәхил булгыл, Шәехбабам..." +Мөнәҗәт ахырында "Язгучы Габдулла Кәчимов" дип язылган. Бу - күчереп язучының исеме булса кирәк. +Материаллар арасында гарәп графикасында язылган 7 хат та бар. Аларның берсе бик кызыклы, чөнки ул юморга бай кеше тарафыннан язылган. Хат авторы бер таныш абыстаена "Мәүлет" исемле китапны укырга биреп торуын сорап: "Шул үтенечемне кабул итсәң - бак, кабул итмәсәң - ерт, утка як", - дип яза. Хат ахырында түбәндәге шигъри юлларны да өсти: 82 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Бирүр микән, диб исәбләб. +Мәрхәмәтеңнән булыр иде, бирсәң". +Кистемдәге эзләнүебезне дәвам иткәннән соң, тагын ике хат табылды. Аның берсе латин графикасында Кызыл Армия сафларында хезмәт итүче Мәүлет исемле егет тарафыннан язылган. Яшь булуына карамастан, ул үзенең сагыну хисләрен төрле чагыштырулар кулланып, бик матур итеп тасвирлап яза белгән: +"...бу җәйге җәмле кенләрдә яшь кенә күңелем терлесен уйлап, ялгыз башым терлесен уйлап тырганда, сайри кышлар, былбыллар, иртә тау җилләре искәндә, туганларым, мыңлы су өстендә Финзалив дигән күлләрдә параходлар шулхәтле мыңлы кычкыралар, мин сакта тырганда, таң җилләре искәндә шул мыңлы таушларны тыңлим. Шул мыңлы гына таушларга яшь күңелем бик мыңайды да, алдым каләм, яздым сәлам дигәндәй..." +Хәзерге көндә шул рәвешле хисләргә бирелеп, армиядән хат язучы егетләр калмагандыр инде мөгаен. +Шулай ук Кистем авылы материаллары арасында кирилл хәрефләре белән язылган бер бәет тә килеп чыкты. Ул да, ярты гасыр элек үк язылганлыктан, игътибарга лаек. Текстыннан аңлашылганча, бер ир су коенырга киткән җиреннән фаҗигале рәвештә (суга батып) вафат була: +"Ходай кушкандыр шунда барырга, +Горный суында җанын алырга. +Суларга карыйм тәрәзә ачып, +Ходай кушкачын булмайдер качып". +Кистем электән үк бик дини авыл булганлыктан, биредә бик күп догалар табылды. Алар арасында ниндиләре генә юк: авырганда укыла торганнары, бөти кебек язылганнары, багышлаулар, сихер кайтару догалары һ. б. Шулардан бер дога эче буш калдырылып киселгән зур бер квадрат кәгазьдә язылган. Шуны чирләгән кешенең башыннан кидереп, бөтен тәне буйлап төшереп, аягыннан салдырсаң, шуннан соң кеше сихәтләнә, дип ышанганнар. Шулай ук мөһергә охшаш рәсем эченә язылган дога да кызыклы. Ул Мөхәммәд галәйһиссәламнең пәйгамбәрлек мөһере ясалган бер кәгазь кисәгеннән гыйбарәт. Әгәр аңа иртәнге тәһарәт белән карасаң - Аллаһы Тәгалә кичкә кадәр бәла-казалардан саклар, кичке тәһа рәт белән карасаң - иртәгә хәтле саклар, шунда үлеп китсәң - шәһидләрдән булыр, иман белән күчәр имеш. +Халык күңеленең раушан көзгесе 83 +Бу авылда гарәп телендә язылган ике борынгы кулъязма китап табылды. Аның берсе ата-анага яхшы мөгамәлә, икенчесе кәсеп итү хакында. +Монда басма китаплар да шактый очрады. Әмма аларның күбе се тулы түгел иде: йә башы юк, йә ахыры юк. Шуңа күрә андый китапларны без күп җыймадык. Беренчедән, аларда басылган әсәрләрнең тулы вариантлары Институт архивында шактый күп инде. Икенчедән, кешеләр үзләре ул китапларны өйләрендә кадерләп тотса, әби-бабалардан калган, татар халкы мирасына караган истәлекләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, сакчыл караш уята, димәк, бу менә дигән тәрбия чарасы булып та хезмәт итәргә мөмкин. Шул сәбәпле, борынгы басма Коръән китабын да хуҗаларында калдырдык. Бу изге китап һәр мөселман йортында сакланырга тиеш. Дасис авылындагы бер йортка кергәч, хуҗалары ХХ гасыр башында басылган Коръәнне алып китүләрен бик үтенгәч кенә, Институт архивына куярга ризалашып алырга туры килде. +Тагын бер басма китапны, ахыргы битләре булмаса да, архивыбызга алып китәргә булдык. Чөнки ул гарәп дин эшлеклесе һәм фәлсәфәчесе Имам Газалинең сирәк басмалардан саналган "Әййүһәл-вәләд" ("Әй, сабый") хезмәтенең 1883 елда басылган татарчага тәрҗемәсе. Безнең әби-бабаларыбыз шундый китаплардан үгетнәсыйхәтләр укып тәрбияләнгәннәр бит. +Бер Коръән китабының ахыргы ике битенә тап булдык. Анда китап иясе Закир (Мөхәммәдзакир), үз-үзенә нәсыйхәт биреп, түбәндәге тәрбияви сүзләр язып куйган: +"Әй, Закир, бигрәк әдәбсез син, элек инсаф ал, соңра гыйлемлек ал! Әдәбсез галим наданлардан ямандур. Әүвәл әдәб-инсафлы булурга үгрән, соңра гыйлемлек ал! Әдәбсез галим наданлардан ямандур". +Ике көн буе Кистем авылында эшләгәннән соң, Паюра авылына юл тоттык. Иң әүвәл авылның карт имамы, аксакалы Риза хәзрәт Интинтеев янына бардык, ул безгә әнисеннән калган догалар, Коръән сүрәләре язылган дәфтәр, миһер-шәриф, аятьләр язылган кулъязма битләр тапшырды. Авыл мәчетеннән дә бераз табышларыбыз булды. Алар арасында бер шәкерт дәфтәре аеруча кызыклы. Анда мәдрәсәдә укытылган төрле дини әсәрләр урын алган. Шулай да, шәкертләр арасында телдән-телгә сөйләнелеп йөри торган түбәндәге шаян шигъри юллар да язылып куелган, бәлки, аларны дәфтәр иясе үзе үк иҗат иткәндер: 84 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +"Бу китаб иясе +Кызыл чапан киясе, +Бик зур мулла буласы, +Хур кызларын кочасы". +Дәфтәрдәге язмалардан аңлашылганча, аны Шәмсетдин Шәрәфетдин улы 1898 елда Паюра мәдрәсәсендә укыганда язган. Башка битләрдә 1906, 1907 ел даталары тора. Бәлки, шәкерт бу еллар дәверендә мәдрәсәдә укыган булгандыр. +Тагын бер кыйммәтле табыш булып Габделбәр Ситдыйк улы Кәчимовның 1910 елда үз кулы белән язган дәфтәре саналырга хак лы. Анда догалар, дини әсәрләрдән тыш, бик күп мөнәҗәт ләр, шигырьләр урын алган. Шигырьләре Касыйм бине мулла Җәмалет дин Бикколовның балалар өчен язылган "Нәмунәи тәрәккый" кита быннан күчерелгән булса кирәк. Шулар арасында "Сука, йир, мужик" исемле шигырь бик үзенчәлекле: +"Сука йорт-йир салдырыр, +Яшь киленләр алдырыр, +Анбарларны тултырыр, +Кышка кибән калдырыр. +Сука илә йир казырмыз, +Йирдән алтун алурмыз, +Йирегезне сатмагыз, +Игүн сачмай калурмыз. +Йирдер безнең анамыз, +Куйнында аның торырмыз, +Анамызны саткан соң, +Ничүк адәм улырмыз. +Безнең барча атайлар, +Йир үстендә яшәгән, +Гакыллы адәм улурму +Анасун сатуб ашаган? +Йирдән чыгар ашымыз +Йирдә торур башымыз". +Бу шигырендә автор җирнең кадерен белергә, һичкайчан аны сат маска, сука белән җирне эшкәртеп иген үстерергә, кыскасы, авыл хуҗалыгына карата игътибарны арттырырга өнди. Шулай ук бу юлларны авылдагы йортларын, җирләрен сатып, шәһәргә кү че - неп китүчеләргә карата әйтелгән сүзләр дип тә аңларга була. Бүгенге көн өчен дә алар бик актуаль булып кала, әйтерсең боларны язучы безнең заманга атап язган. +Халык күңеленең раушан көзгесе 85 +Габделбәр Ситдыйк улы Кәчимовның авыл хуҗалыгы темасына караган шигырьләре байтак. Мәсәлән, сыер, ат, балык, арыш турында. Фәндә аларның күбесен бәетләргә кертеп карыйлар. +"Арыш бәете"ннән өзек: +"Әй, арышым, арышым! +Синдә бәнем табышым, +Синдән башка юкдыр бәнем +Бу дөньяда тормышым. +...Көмеш башак, җәүһәр бөртек, +Ука кеби саламың. +Бөтен дөньяны туйдырдың, +Сиңа булсун сәламем!" +Бу бәет "Татар халкы иҗаты" күптомлыгының "Бәетләр" томында да бирелгән, ләкин без язып алган вариант китаптагыдан бераз аерыла. +Рус-япон сугышы хәлләрен, анда катнашучыларның уй-киче решләрен тасвирлаган "Сугыш бәете" дә әлеге дәфтәрдә язылган. Аны Габделбәр Кәчимов үзе иҗат иткәнме, юкмы - монысы билгесез. Әмма бу әсәр татар халкы иҗатын тагын бер бәеткә баетты, чөнки моңа кадәр билгеле булган сугыш бәетләре арасында андый вариант юк. Бу - Удмуртиядә яшәүче татарлар күзлегеннән чыгып иҗат ителгән әсәр. Аны фәнни әйләнешкә кертү зарур. +Габделбәр Кәчимов дәфтәрендә мөнәҗәтләр дә шактый. Мәсәлән, кунак килгәндә, имтихан мәҗлесендә укыла торганнары, ахирәт хәлләрен тасвирлаганнары һ. б. бар. +Палеографик билгеләре буенча XVIII гасырга караган кулъязма китап та табышларның кыйммәтлесе булды. Анда иман нигез ләре, исламда мәҗбүри үтәлергә тиеш булган фарызлар хакында сөйл әнелә. +Паюра авылында табылган кулъязмалар арасыннан бик күп халык авыз иҗаты әсәрләре чыкты: мөнәҗәтләр, бәетләр, җырлар һ. б. +Туган як темасы, һәрвакыт диярлек, татар халкы иҗатында зур урын биләгән. Нинди генә жанрны алсаң да, анда шул тема чагылыш таба. Төрле сәбәпләр аркасында туган ягын калдырып, чит җирләргә китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең йөрәкләреннән күз яшьләре белән чыккан моңсу җырлары берәүне дә битараф калдырмый: 86 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Туган илләрем күреб туймадым, +Чит илгә яз (язылган) минем туфрагым". +Якты дөнья белән хушлашу, балалар һәм туганнар белән бәхилләшү рухында язылган бик кызганыч бәетләр табылды: +"...Өйдән чыкганда ашыктырмагыз, +Бик җылашмагыз, зинһар, чыдагыз! +Каберләремне киңрәк казыгыз, +Ак таш утыртыб исемем языгыз, +Чардуган корыб нурландырыгыз, +Агач утыртыб куандырыгыз! +Яфраклар ярса, кошлар сайраса, +Рухым шатланыр, догалар барса..." +Моңа охшаш тагын бер бәет табылды, ул кечкенә бер кызның үлем түшәгендә ятканда үзе тарафыннан сөйләнелә: +"Зифа буйларым үлчәб алырсыз, +Җуыб пакьлагач, кәфен салырсыз, +Хушландырырсыз зифа буйларым, +Якты дөньяда актык туйларым. +Тәнем юганда өстем ачмагыз, +Кәфенгә салгач, хушландырыгыз, +Тәнем киселгән, хаты (каты) тотмагыз, +Кире кайталмам, ашыктырмагыз!" +Удмуртиядә яшәүче татарлар электән үк дини булганлыктан, әлеге авылда бик күп мөнәҗәт дәфтәрләренә тап булдык. Аларда, нигездә, Мөхәммәд пәйгамбәр, ахирәт тормышы, изге гамәлләр кылырга өндәү хакында сөйләнелә. +Паюра авылында шулай ук 1906 елгы көндәлек дәфтәре табылды. Аның иясе үзе өчен мөһим булган вакыйгаларны теркәп барган. Кызганыч, ул үз исемен генә бер җирдә дә әйтеп узмаган, шуңа күрә бу дәфтәрдәге язмалар кемнеке булганлыгы ачыкланмыйча калды. +Авылда Коръән китабына зур игьтибар биргәннәр. Аны ХХ гасыр урталарыннан соң да күчереп язганнар. Шул рәвешле кү бәйткәннәр, һәр кеше үзендә булдырырга теләгән, хәтта совет хөкүмәте динне тыйган заманда да моны эшләргә курыкмаганнар. +Кулъязма китаплардан тыш, фотога алу юлы белән ясалган китаплар да табылды. Алар инде, билгеле, борынгы түгел. Ләкин бу күренеш татар халкының төрле юллар белән үз китапларын саклап калырга тырышулары хакында сөйли. +Халык күңеленең раушан көзгесе 87 +"Васыятьнамә", "Сабырлык хаты" исеме астында төрле мөрәҗ әгатьләр, дини өндәмәләр язылган кәгазь битләре күп очрады. +Җирле халык, дингә ышанган кебек үк, төрле ырымнарга да ышанган, аларны дин белән, ягъни төрле догалар белән катыштырып укыган, чөнки ырымнар электән үк татарлар тормышында мөһим урын тоткан. Табылган ырымнардан бер өзек китерәсе килә: +"...Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Иртә тордым илән белән, йөземне юдым бал белән, иртә тордым, казан астым, үдвә тәмле акрын яны ны казан кайнады. Ул фәләнне күрмәсә, шулай кайнасун, янсун! Язгы кыяшы эсселеге һәр баушым булса, кичүгә кәбдрә. Ул фәләнне күр мәсә, шулай кибсүн, корысын! +...Айлар айга әйләнсүн, көнләр көнгә әйләнсүн, баш-күзе миңа әйләнсүн, теле-сүзе миңа үтмәсүн, әйтер сүзе әтә алмасун, бирахмәтикә йә әрхәмәр-рахимин..." +Бу авылда "Нәсаих нафига", "Намаз хуҗасы", "Гыйбадәте исламия", "Әл-мөртәаб", "Хисаб кагыйдәләре", "Хисаб мәсьәләләре" исемле басма китаплар да табылды. +Археографик материал эзләү өчен, алга таба Татар Парҗысын сайладык. Исеменнән аңлашылганча, биредә татарлар яши, борынгы кулъязмалар да күптер, дип уйлаган идек. Һәм ялгышмаганбыз. Чыннан да, материал җитәрлек җыелды. Мәсәлән, ХХ йөз башына караган шәкерт дәфтәренә, иман нигезләренә өйрәткән сөаль-җавап китабына, төрле догаларга һ. б. га тап булдык. +Шулай ук анда кулга кергән табышлардан Палагай авылы кешеләренең тормыш-көнкүрешен яктырткан елъязма да кыйммәт ле са нала. Ул 1903-1904 елларны үз эченә алган. Елъязма да авыл кеше ләренең кайчан чәчүгә яки уракка чыкканнары, ул эшләренең кайчан төгәлләнгәне, ни кадәр уңыш җыелганы, шулай ук кайчан сабантуй уздырганнары, һава торышы нинди булганы һ. б. хакында тәфсилләп теркәлгән. Андагы язмалар күрсәткәнчә, элек сабантуйларны яз көне, апрель аенда уздырганнар. Мәсәлән, 1904 елда Тегермән, Тутай, авылларында 19 апрельдә дүшәмбе көн, Палагай авылында 21 апрельдә чәршәмбе көн, Кечкенә Палагай авылында 22 апрельдә кече атна көн (пәнҗешәмбе) үткәрелгән. 23 апрельдә инде сабан чәчәргә чыкканнар. +Татар Парҗысы авылында зиратка бару, мәет күмү мәсьәләләре хакында хәдисләр, мөселман галимнәре сүзләре китерелгән бер кулъязма бит табылды. Ул нинди дә булса берәр фикыһ буенча 88 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары китап ның бер фрагменты булса кирәк. Кәгазе һәм су билгеләре буенча XIX гасырга карый. +Авылда бик күп халык авыз иҗаты әсәрләре табылды: мөнә җәтләр, бәетләр, җырлар. Алар борынгы түгел, ХХ гасыр урталарыннан соң язылган, күбесе кирилл имлясында, тик шулай да фольклористика фәне өчен аларның әһәмияте бик зур. Хәзерге заманда татар халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю кыенлашканнан-кыенлаша бара. Шуңа күрә фольклор әсәрләрен язма чыганаклардан гына эзләргә кала. Табылган дәфтәрләрдә Татар Парҗысы авылы турындагы җырлар да очрый: +"Парҗы авылы урнашкан +Корзинка елгасында, +Рәхәтләнеп чәйләр эчик +Бу фани дөньясында. +Парҗы урамы бик ямьле, +Мәчете бик күңелле, +Кире кайтарып булмый бит +Үтеп киткән гомерне". +Шулай ук сыер савучылар хакында җырлар да кызыклы: +"Яшьлек елларыбыз үтте +Ферма юллары таптап, +Тыныч екы екламадык +Сәгать-минутын саклап. +Трактор да булдык без, +Машина да булдык без, +Ат урнына да җигелдек, +Барсына да түздек без. +Сыерларны сауган чакта +Тала иде беләкләр, +Тибеп ычкындыралар дип, +Тибә иде йөрәкләр". +Бәетләрдән "Әнинең бәете", "Җәмилә бәете", "Миңсылу бәете", "Гыйнәят бәете", "Миңшәкерт бәете", "Рәймә бәете", "Зәйнәп тәтәй бәете" һәм тагы дистәдән артык мөнәҗәт табылды. Боларны һәм югарыда телгә алынган җырларны Татар Парҗысы авылында яшәүче Бузикова Кәшифә Гайнан кызы иҗат иткән. Бу авторның китабын да бастырып чыгарганнар. +Басма китаплардан күренекле галим Җамал Вәлидинең 1918 елда басылган "Татар теленең кагыйдәләре" исемле китабын +Халык күңеленең раушан көзгесе 89 табып алып кайттык. Шулай ук 1858 елда чыккан атаклы "Мөхәммә дия" китабын, ахыргы битләре җуелса да, анда китап ияләре язган язмалар күп булганга, әһәмиятле табышлардан саналырга мөмкин. Ул китапны укыган һәр кеше үзе турында мәгълүмат калдырган. +Шуннан соң Уръякала (Гордино) авылында булдык. Монда, мөселман татарларыннан тыш, керәшен татарлары, удмуртлар, бисермәннәр дә яшәгән. Бүгенге көндә авыл буш диярлек инде, бик күп тузган тораклар, ташландык йортлар күзгә ташланып тора. Авылда мәктәп тә, мәчет тә, клуб та юк, фәкать бер кибет кенә бар, анысы да җимерек хәлдә диярлек. Авылның үзәк урамына бетон плитәләрдән юл җәелгән. Ул моннан ярты гасыр элек салынган булган, авыл халкы пычрак юллардан интекми. +9 июнь көнне Әхмәди авылында татар халкының иң яраткан бәйрәме - Сабантуй үткәрелде. Бәйрәмнән алган тәэсирләребез белән икенче көнне дә бу авылда эшләргә булдык. Биредә палеографик һәм су билгеләре буенча XVIII гасырга караган өч борынгы кулъязма китап табылды. +ХХ йөз башына караган ике кулъязма китап та бар. Аның берсе тарих һәм география буенча, икенчесе "Кырык хәдис" әсәре һәм ир-хатын мәсьәләләренә багышланган язмалардан гыйбарәт. +Болардан тыш, төрле догалар, багышлаулар табылды. Бу инде авыл халкының электән үк дини булганлыгын күрсәтә. +Шулай ук дәфтәргә күчерелгән Йәсин сүрәсе табылды. Ул үзе борынгы булмаса да, күчерелү рәвеше үзенчәлекле: гарәп сүзләре анда гарәпләрдә кабул ителгән формада түгел, бәлки ничек ишетелә, шул рәвешле язылганнар. +Ике китап тышлыгы табылды. Аның берсендә түбәндәге сүзләр язылган: +"Кешенең гаебе булса, көлмә, зинһар! ...Кешедән көлгән адәмнең улындаен һич эш килмәз". +"Гаҗәб хикмәт, гаҗәб халәт, назыр кыйлсаң бу дөньяга +Фәкыйрә игътибар юкдыр, әйләрләр гыйззәт байга. +Язгучы Хәлимә Хәмзина". +Әхмәди авылында түбәндәге басма китаплар табылды: "Рәһ бәрел-ислам", "Мөгаллимел-гыйбадәт", "Мохтасар тарих мөкад дәс", "Нәмунәи тәрәккый", "Гыйльме хәл" (намаз кыйсеме), Ризаэддин Фәхретдиннең "Әдәбе тәгълим", Зыя Камалиның "Фәлсәфәи гыйбадәт" хезмәтләре. 90 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Шунысын да әйтергә кирәк, бу авылда табылган борынгы кулъязма һәм сирәк китапларның күбесе, заманында, Габделхак Мәсгуд Юкиновныкы булган. +Әхмәдидән Иманай авылына юнәлдек. Бу авыл да яртылаш бушап калган инде, аны да бетү ягында дияргә мөмкин. Биредә архео график материал күп табылмаса да, шактый борынгы һәм кыйм мәтле китаплар кулыбызга килеп керде. Мәсәлән, палеографик билгеләре буенча XVIII гасырга караган кулъязма Коръән җыентыгы. Шулай ук кулъязмалардан XIX йөзгә караган шәкерт дәф тәре, хәдисләр китабы, гакыйдә мәсьәләләренә багышланган китап табу бәхетенә ирештек. +Иманай авылыннан чыгып киткәндә шундый хәбәр ишеттек: бу авылда яшәүче берәүнең борынгы кулъязмалары күп булган, ул аларны кая куярга белмәгәч, тартмасы белән зиратка илтеп күмгән. Шулай итеп, никадәр хәзинә, ягъни халкыбызның зур мирасы юкка чыккан. Әйтәсе килгән сүз: борынгы кулъязмаларны, иске китапларны зиратка күмү - ул бик начар гадәт, болай эшләргә һич тә ярамый. Һичьюгы мәчетләргә, музейларга тапшырырга кирәк. Чөнки без экспедицияләрдә йөргәндә, борынгы кулъязмалар, иске китаплар эзләп мәчетләргә кермичә калмыйбыз. Муллалар, гадәттә, безгә якты йөз күрсәтеп, аларны мирасханәбезгә бүләк итеп җибәрәләр. +Эшебезне дәвам итеп, Дасис авылына барып чыктык. Биредә борынгы язмаларны бик озак эзләргә туры килсә дә, тырышкан тапкан, ташка кадак каккан дигәндәй, берникадәр материал табу бәхетенә ирештек. Мисалга, гарәп телендә язылган борынгы ка сыйдәне китерергә мөмкин. Ул әле җентекләп өйрәнүне сорый. +Шулай ук бу авылда кызыклы гына ике хат табылуны да исә алып узарга кирәк. Аның берсен гражданнар сугышында катнашучы язган булса кирәк. Хатны Гайнеша исемле кеше 1917 елның 27 июлендә Киев шәһәрендә язган. Кызгыныч, хат бик начар сакланган, дымнан артык зыян күргән, шуңа күрә кайбер җөмләләрне генә укып була. Ул: "Бик зур сугышлар булды, Ходайның... белән сау-сәламәт калдым" дигән сүзләр яза. +Икенче хатны армия сафларында хезмәт итүче бер ир үзенең гаи ләсенә атап язган. Хат болай башланып китә: "Сезгә гыйззәтлү, бөкрәйүб, кәкрәйүб, кан-күз белән йулаб, зарланыб калган карчыгыма бик сагыныб, алкынлы-ялкынлы сәламләремне язам. ...Без кә +Халык күңеленең раушан көзгесе 91 Урал итәгендә Кама буен уралган таш-таулары арасында әче суук ларга чудаб хезмәт итүче карт әткәгездән бик сагынуб вә бик сар гайуб алкынлы-ялкынлы сәламләремне язам". Хатның икенче яртысы ертылып югалган, шуңа күрә хат авторының исемен, фамилиясен белеп булмый. +Басма китаплардан 1907 елда нәшер ителгән, ике томнан торган Коръән китабы табылды. Хуҗалары аны бик кадерләп саклаганнар. Шулай ук билгесез авторның шигырьләре һәм җырлары тупланган басма җыентыкка да юлыктык. Анда Г. Тукайга багышланган шигырьләр дә урын алган. Кызгыныч, җыентыкның шактый күп битләре югалган. Шулай булса да, аның һәр бите тарих өчен әһәмиятле. +Ниһаять, Палагай авылына да килеп җиттек. Бу авыл ике өлештән тора: Зур Палагай һәм Кечкенә Палагай. 70 нче елларда аларны бергә кушалар һәм зур бер авыл хасил була. Бу авылда палеографик һәм су билгеләре буенча XVIII гасырда, шулай ук ХХ йөзнең 80 нче елларында күчерелгән кулъязма Коръән таптык. Димәк, бу якларда Коръән күчерү традициясе әле ХХ гасыр ахырына хәтле дәвам иткән. +ХIХ йөз ахырына караган, берничә хезмәттән торган шәкерт дәфтәре дә табылды. Иман мәсьәләләрен үз эченә алган кулъязма китап та кыйммәтле табышлардан булды. Аны заманында Нурулла Гариф улы Абашев күчереп язган булган. Шулай ук кулдан язылган мәшһүр "Бәдәвам" китабы игътибарга лаек. Аны Мифтахетдин Абашев әл-Палагави күчереп язган. +Төрле авырулардан шифа табу өчен укыла торган догалар дәфтәре 1920 елда Шаһисолтан Гариф улы Абашев тарафыннан күчереп язылган. Шушы ук елда күчерелгән, шигъри юллар белән язылган "Мәгъшукнамә" әсәрен дә алып кайттык. +Догалар, багышлаулар язылган кәгазьләр бик күп булды. +Фольклор әсәрләреннән бер җыр дәфтәрен китерергә була. Анда шундый өзек бар: 92 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Бу дәфтәрдәге бөтен кыска җырларның үзенчәлеге шунда - алар барысы да сагыну хакында. +Табылган материаллар арасында Таифә Абашева (Лотфулла мулла кызы) язган мөнәҗәтләр, догалар шактый. Ул, үзе үлгәч, дәфтәрендәге догаларны укып, үзе рухына багышлавын үтенеп, түбәндә ге сүзләр язып калдырган: +"Бу дөньяда мәңге йөрмәс минем җисемем, +Һәм телләрдә мәңге йөрмәс минем исемем, +Әмма ләкин сез туганлар дәфтәренә +Язылуб калсун минем исемем. +Таифә Абашева". +Икенче бер җирдә Таифә Абашева 1979 елның 17 февралендә гарәп графикасында бик матур шигъри юллар язган (күчереп алган булуы да ихтимал): +"Яшәр идем тып-тыныч дөньяда михнәт булмаса, +Саф күңелемнең саф йиринә кайгы-хәсрәт тулмаса. +Дөньяны да сөяр идем, вафасызлык кылмаса, +Бизмәс идем дөньясындан кайгы-хәсрәт булмаса. +Һич уйламай яшәр идем, ай-вай, курку булмаса, +Үләр идем үлгәндә дә шад, үлгәч газаб булмаса". +Аның язмаларында, әйткәнебезчә, бик күп мөнәҗәтләр урын алган, аларда иман, ахирәт, үлем темасы бик калку бирелгән. Әсәрләрнең күбесен Таифә Абашева үзе иҗат иткән булуы да мөмкин. +Мөршидә Абашева тапшырган материаллар арасында тагын бер мөнәҗәтләр дәфтәре бар иде. Анда да шул ук ахирәт көненә әзерләнү, яхшы гамәлләр кылуга чакыру темалары урын алган. Мисал: +"Сәдәка бир ятимләргә, +Икенче бир фәкыйрьләргә, +Өченче бир галимләргә - +Ходаның сейгән колларыйна. +Сәдәканы бирегез +Үзегезнең сейгән малдан, +Кыямәт көн җәннәтләргә +Юмартлар керүр алдан". +Бу дәфтәрдә 41 ясинны багышлау догасы да китерелгән. Ул да бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Һәр укыган ясинны берәр дини шә хескә, яки төркемгә багышлыйсы икән, ә иң соңгы ясинны, ягъни 41 нчесен, укыган кеше үзенең вафат булган туганнарына +Халык күңеленең раушан көзгесе 93 багышлый. 39 нчы ясинны барча газизләргә, изгеләргә һәм "66 гаиб ирәнләргә, 72 пәһлеван-шәһидләргә" дип язылган. Мондый гыйбарәләрне башка багышлауларда очраткан юк иде әле. +Борынгы басма китаплар Палагай авылында шактый күп булып чыкты. Биредә яшәүче Абашева Мөршидә ике зур капчык борынгы китаплар тапшырды. Анда кырыктан артык берәмлек борынгы кулъязма битләр, кулъязма һәм басма китаплар булуы ачыкланды. +Әйе, басма китаплар күп табылды, дип әйтергә мөмкин, шулардан татар телендә язылганнары: "Бакырган китабы", "Ахырзаман китабы", "Әхтәри кәбир", "Кисекбаш китабы", "Фәрехнамә", "Рәхәти дел", "Йәнки тәфсир һәфтияккә тәфсир бәян", "Әл-иткан фи тәрҗемәти Коръән", "Кыйссасел-әнбия" һ. б.; гарәп телендә: "Фикыһ Кәйдани", "Бинаъ әл-ислам", "Мохтасар Кудури", "Тәнб иһ әл-гафилин", "Шәрхе гайнел-гыйлем", "Җамигъ әр-румуз" һ. б.; фар сы телендә: "Фарыз гайн", "Хәмде бихәд". +Басма газета-журналлар да шактый җыелды. Мәсәлән, "Дин вә мәгыйшәт" газетасының 1914 елгы саны, "Ислам мәҗәлләсе" журна лының 1926 елгы бер саны һ. б. +Палагай авылында барлыгы 7 кулъязма китап, 59 кулъязма бит, 8 кулъязма дәфтәр, 40 басма китап, 3 газета-журналга тап булдык. Бу бик зур күрсәткеч, әлбәттә. +Безгә Пүчинкә авылына да барырга киңәш иттеләр. Анда, янә се, бик күп борынгы кулъязмалар саклана икән. Инде көн кичкә таба авышса да, башка экспедиция әгъзаларыннан аерылып, мин шул авылга юл тоттым. Авылга килеп керүгә мәчете игътибарны җәлеп итте. Авыл имамы Надир хәзрәт Бузанаков, безне якты йөз белән кар шы алып, мәчеттә сакланучы борынгы кулъязмалар һәм сирәк ки таплар белән таныштырды. Имам аларның бер өлешен Институт архивына тапшырырга ризалашты. Үзенең дә мәчеттә бу материаллар белән китап музее оештырырга нияте булган икән. Казанда Институт архивында алар күбрәк файда китерер, дип уйлап бер дә ялгышмады хәзрәт, чөнки анда аларны Казан галимнәре тикшереп, өй рәнеп, шулар нигезендә күпме фәнни хезмәтләр язачаклар әле. +Пүчинкә авылында татарның традицион культурасына караган һәм безнең өчен әһәмияте зур булган кулъязма китаплар, текстлар барлыгы ачыкланды. Шуларның иң борынгысы һәм кадерлесе дип "Кыйссаи Йосыф" поэмасы язылган кулъязма китапны атарга мөмкин. Палеографик һәм су билгеләре буенча ул XIX йөз башына карый. 94 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Шулай ук биш хат табылды, шуларның берсе 1939 елда Кызыл армия сафларында хезмәт итүче Ш. Бузиков тарафыннан язылган. +Кыска җырлар да табылды. Менә шуларның берсе: +"Мөселманнар, ал яхшы, +Алдин кызыл гөл яхшы, +Алтун-көмеш чыкган җирдән +Туган-үскән йир яхшы". +Палеографик һәм су билгеләре буенча ХIХ гасырның икенче яртысына караган борынгы кулъязма китаплардан фал ачу хакында ике хезмәт табылды. Алардагы юрау системасы да бик кызыклы һәм үзенчәлекле. Беренче фал хәрефләргә бәйле, ягъни кеше берәр хәрефнең ниндие чыгуга карап, фал ачыла. Мәсәлән, әгәр "б" хәрефе булса, нәтиҗә түбәндәгечә була: +""Б" килсә, әй, фал иясе, белгел вә әгәһ улгыл, бу ният кем кылуб сән бу фалның яхшы килде, файда күргәй сән, һәр нә морадың булса, хасыл булгай. Падишаһ вә бикләрдин гыйнаять күргәй сән вә кинәлек кешиләрдин мәнфәгать күргәй сән. Әгәр сәфәрдин булса, юлда бераз хәвеф хәтәр бар, әмма соңы хәер булгай..." +Мәсәлән, "җ" хәрефе туры килсә, начар булырга тиеш икән: ""Җ" килсә, әй, фал иясе, белгел вә әгәһ улгыл, бу ният кем кылыб сән хәвеф эчендә улгай сән. Әгәр сәфәрдин булса, яман торур. Сабыр кыйлмак кирәк. Падишаһ вә бикләр кашыйга бармак хуш улмаз, күб зәхмәтләр күргәй..." +Икенчесе исә көн һәм сәгатьләр үзенчәлекләрен исәпкә алып ачыла торган фал. Әле ул җентекләп өйрәнүне сорый, чөнки бүгенге көнгә кадәр фалның мондый төрләре татар галимнәре тарафыннан һаман өйрәнелмәгән. Югарыда әйтелгән фал ачу китабын 1903 елның 19 октябрендә Мөхәммәдхәррас бине Әхмәдвәли язган. Китап ахырында ул үзенең һәм атасының исемен язып куйган. Шулай ук үзенә хәер-дога кылуларын сораган: +"Без фәкыйрьне, зинһар, хәер-догаңыздан мәхрүм итмәңез, һәр ничек булса да "догаил-гаиб лигаиб мөстәҗабә" дигән. Мин бәгъде Хак Сөбханә вә Тәгалә һәр каюмызга хәсән хатимә мияссәр әйләсүн! Әмин! Йә, мөҗибес-саилин! Дәхи, тарафәйндан мәхәббәт берлә бер матур кызга фатиха кыйлыгыз, зинһар, без фәкыйрьгә!" +Пүчинкә авылында бихисап күп халык авыз иҗаты әсәрләре: җырлар, бәетләр, мөнәҗәтләр, хикәятләр табылды. +Халык күңеленең раушан көзгесе 95 +Җырлардан түбәндәгеләрен бу китапны укучыларга да тәкъдим итәм: +"Әй, туганлар, туганлар, +Алар бездин туйганлар. +Алар бездин туймас иде, +Ашлы-сулы булганлар. +Алар бездин туймас иде, +Зур корсаклы булганлар". +Кайбер жырларда Казан шәһәре дә телгә алына: +"Казан каласын, таш, диләр, +Баруб күргән юк әле, +Анадан тугандан бирле +Рәхәт күргән юк әле. +Алмачылар алма сата +Казан калаларында, +Хатын алмый акыл керми +Ата балаларында". +Кызыклы материаллардан тагын "Бибигайшә бәете"н әйтеп узарга мөмкин. Ул "Татар халкы авыз иҗаты" күптомлыгының "Бәет ләр" томына кертелгән "Бибигайшә бәете"ннән аерылмый гына түгел, хәтта бөтенләй охшамаган. Бу бәет Пүчинкә авылында яшә гән Биби гайшә Борһанетдин кызы турында: +"Борһанетдин әткәйне чакырсаңчы тиз барып, +Бу Газраил күб йеридер бар кешедән җан алыб. +Аккош оча талпынуб, очуб бара җилкенүб, +Бибигайшә үлеб китде "әткәем" дип тилмерүб. +Пүчинкәдүр илләрем, калды йөргән йирләрем, +Әй, әнкәем, хәлүм начар, бик каты бит тирләдүм". +Тексттан аңлашылганча бу кызны ирексезләп бер карт муллага кияүгә бирәләр, соңыннан ул фаҗигале рәвештә үлеп китә. +"Бибигайшә бәете" язылган китапта Нократ хакында озын бер шигырь дә урын алган. Ул ХХ гасыр башында язылган. Аның кыскача эчтәлеге болай: Глазов өязеннән бер фәкыйрь кеше Нократ шәһәренә сәфәргә чыга, шунда ул Һади муллага керергә була. Мулла өйдә булмаса да, абыстае аны бик хөрмәтләп кунак итә. Аннан соң башка муллалар да бер-бер артлы бу кешене кунак итә башлыйлар. Муллалардан Һади, Сәлах, Таһир, Нәҗип, Әхмәдсиддыйк, Зариф, Гариф хәзрәтләрнең исемнәре телгә алына, аларга бераз 96 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары характеристика бирелә. Мөсафир нинди генә ризыклардан авыз итми, хәтта киткәндә үзенә бик күп итеп сәдака, бүләкләр биреп җи бәрәләр. Үзенең күргәннәрен бу фәкыйрь кеше юмор белән һәм төрле сәнгать чаралары ярдәмендә тасвирлап, шигъри юлларга сала. +Динмөхәммәд Нурмөхәммәд улы елъязмаларының табылуы безнең өчен куанычлы булды. Аларга аерым тукталасы килә. Әлег е елъязмаларда төрле хронологик материаллар очрый: һава хәл ләре, аерым кешеләрнең туу-үлү даталары, сезонлы хуҗалык эшләренә керешү, бәйрәмнәр һ. б. мәгълүматлар. Боларны язучы 1899 елның 10 февралендә туган. Елъязмаларда, 1940 елдан башлап, 1965 елга кадәрге чордагы вакыйгалар теркәлгән. Алар әле бик җентекләп өйрәнүне сорый. Анда Удмуртия төбәгендә кайсы елны ачлык булган, кайчан чәчүгә яки урып җыю эшләренә чыкканнар, сабантуйларны кайчан үткәргәннәр һ. б. мәгълүматларны белергә мөмкин. +Галим М. Әхмәтҗанов фикеренчә, мондый төр язулар дәүләтчелек сакланганда туган гадәт була. Ул Казан ханлыгы Явыз Иван тарафыннан яулап алынгач та дәвам иткән. Галимнең "Татар кулъязма китабы" исемле хезмәтендә язылганча, XVII гасырда татар хал кының, дине белән бергә, әдәбияты, фәне, теле, фольклоры да каты кысулар астында үскән. Казан алынганнан бирле туктаусыз милли-колониаль изү шартларында яшәү татарның күп кенә рухи казанышларының югалуына китергән. "Бары XVII гасырның соңгы чирегендә генә татар мәдәни тормышында яңарышка омтылыш бил геләре сизелә башлый. Шуның бер чагылышы булып елъязмалар алып баруга халыкның игътибары үсүе тора. Елъязмаларда XVII гасырга хәтле булган дәвер бик аз чагыла. XVIII гасырда елъязмаларда тар община, табигать һәм гаилә хроникалары күренә башлый. XIX гасырга кергәч, хроникаларда әлеге тема өстенлек ала. XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында яңадан иҗтимагый тормыш темасы өстенлек ала һәм фәнни ачышлар, сәүдәгә, техникага кагылышлы мәгълүматлар өстәлә", - дип яза Марсель ага. +Күргәнебезчә, елъязма язу традициясе әле ХХ гасыр урталарыннан соң да дәвам иткән. +Удмуртиядә ХIХ йөзнең икенче яртысына караган медицина һәм кә лям (фәлсәфә) буенча хезмәтләргә тап булу да, нур өстенә нур өстәде. +Археографик материаллар шактый туплану сәбәпле, барысын да бу мәкалә эчендә генә тасвирлап, сөйләп бетерү мөмкин түгел. +Халык күңеленең раушан көзгесе 97 Алар барысы да бик кадерләп саклана. Чөнки, беренчедән, алар татар халкының кыйммәтле мирасын тәшкил итә, икенчедән, бу материалларны җыю өчен институт хезмәткәрләре тарафыннан күп тырышлык куелган. Теләгән кешегә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә бу байлыкны килеп карау, танышу, өйрәнү мөмкинлеге бар. +Җыелган материаллар арасында, сирәк китаплар, борынгы кулъязмалардан тыш, әлегә кадәр билгеле булмаган әсәрләр дә шактый. Шулай ук алар аша кайбер борынгы әдипләрнең исемнәре ачыкланды. Димәк, бу экспедицияне, бик уңышлы булды, дип санарга тулы хакыбыз бар. +Безнең арада фольклор, археография, тел, сәнгатькә караган материалларны җыючылар да бар иде. Халык хәтерендә калган фольклор әсәрләрен, йолаларны, көйләрне, әлегәчә сакланган борынгы китапларны, төрле бизәкләр чигелгән тукымаларны һәм, гомумән, татар халкының мирасына караган һәр нәрсәне өйрәнергә тырыштык. Борынгы кабер ташларын табарга ярдәм итүчеләр дә булды. +Кыскасы, юлларыбыз һәрвакыт уңды, яхшы каршы алдылар, ә иң мөһиме, бик күп археографик хәзинә алып кайттык. Әле бу соңгы фәнни экспедиция түгел, бу төбәккә тагын барырбыз, дип өметләнеп калабыз. +Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институ тының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә әле тагын төрле кешеләр тарафыннан җибәрелгән фольклор материаллары да саклана. Галим нәр һәрвакыт газеталар, радио аша халыкка мөрәҗәгать итеп, үзләре белгән халык авыз иҗаты үрнәкләрен, борынгы кулъязмаларны һәм китапларны Институтка җибәрүләрен үтенәләр. Шул сәбәпле, илнең төрле почмакларыннан, нигездә хатлар аркылы, күп кенә материаллар килә. Алар арасында Удмуртиянең Вот кинск шәһә реннән җибәрелгәннәре дә бар. Ә инде безнең белән турыдантуры элемтәгә керә алмаучылар үзләрендә сакланган рухи хәзинәләрне Институтның Кремль территориясендә урнашкан Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә җибәрә яки китереп бирә ала. +ТЕЛ - МИЛЛӘТНЕҢ ҖАНЫ +(Татар теле урта диалектының нократ сөйләше) +Дария Рамазанова, +Миңнира Булатова +Татар теленең диалектологик атласын төзү барышында татар диалект теленең үзенчәлекләргә, борынгы күренешләргә бай булуы ачыкланды. "Татар халык сөйләшләре" (ул 2 китаптан тора) тупламасында 56 сөйләш тасвирланды. Тел - тарих көзгесе, дигән гыйбарә халыкның теле белән тарихы аерылгысыз бәйләнгәнне белдерә. Борынгылыкны аеруча яхшы саклаган кайбер сөйләшләр татар халкының теле, аның тарихи формалашуы турында гаять әһәмиятле булган фактларны үзләрендә саклап киләләр. Менә шундыйларның берсе - татар теле урта диалектының нократ сөйләше. Ул Киров өлкәсендә һәм Удмуртиядә Чыпца елгасы бассейнында таралган. +Шунысы әһәмиятле, нократ татарлары Идел буе татар теленә хас үзенчәлекләрне үз иткәннәр һәм теге яки бу күләмдә аларны сак лап киләләр. +Болгар дәүләте һәм аның дәвамчысы Алтын Урда чорларынд аг ы төр ки тел (В. Хаков, Җ. Вәлиди, Л. Җәләй кебек танылган галимнәр фи керенчә, ул тел хәзерге татар теленә бик якын булган) авазлар составы ягыннан, сузыкларның кулланылышы белән борынгы төрки телдән аз аерылган. Нократ сөйләше вәкилләренең бабалары шушы борынгы чорга хас телне үзләре белән алып китәләр. Башка телләр чолганышында, төп татар халкыннан аерылган хәлдә яшәү нә тиҗәсендә, әлеге борынгы телгә хас авазлар системасы алар ның телендә хәзергә кадәр сакланып килә. Идел буе төрки теле исә фонетик яктан шактый зур үзгәрешләр кичерә. Мәсәлән, +Тел - милләтнең җаны 99 а авазы иренләшү төсмере ала, о-ө, у-ү авазлары үзара алмашыну кичерәләр. Борынгы төрки телдәге о, ө авазлары урынына у, ү, ә у-ү урынына о, ө әйтелә башлый. Берничә генә генә мисал китерик. +борынгы: хәзерге: +кол - рука кол - раб +кул - раб кул - рука +көл - озеро көл - зола +күл - зола күл - озеро +Борынгы төрки телдә хәзерге э авазына охшаш аваз хәзерге татар телендә ә яки и авазына, ә борынгы и авазы хәзерге телдә е(э) авазына күчә: кэлiн - килен, бэрi - бире. +Шунысы игътибарга лаек: авазларның бу рәвешле күчеше Идел-Урал төбәгендәге төрки телләргә, ягъни татар һәм башкорт телләренә генә хас. +Әлбәттә, озак еллар буе барган мондый күчешләр төрле төбәкләрдә төрле дәрәҗәдә була. Мәсәлән, татар телендәге йүгерү, йүгән, йүткерү кебек очраклар, пермь сөйләшендәге оторау - утрау, төгөрик - түгәрәк, бөрлигән - бөрлегән, кәрәк - кирәк һ. б. Мишәр диалектындагы орлау - урлау, нә - ни, Урал төбәгендәге татар сөйләшләрендә кәбән - әд. кибән, кәштә - киштә, кәм - ким кебек күренешләр. О, ө - у, ү ике яклы күчешнең төрле сөйләшләр дә төрле дәрәҗәдә булуын күрсәтәләр. Сүз уңаеннан күрсәтеп үтик, татар телендә борынгы төрки авазлар системасы шактый тулы хәл дә сак ланып калган сөйләшләр дә бар. Мәсәлән, бараба диалектында (Новосибирск өлкәсе), том диалектының калмак сөйләшендә сузык аваз ларның башка төрки телләрдәге һәм борынгы төрки телдәге кебек кулланылышы сакланып килә. +Менә шушы күренешләрнең чагылышы буенча без өйрәнә торган нократ сөйләше дә үзенчәлекле урын алып тора. +Нократ сөйләшенең үзенчәлекле авазлар системасы татар те ленең авазлар системасын тарихи планда өйрәнү өчен бик әһәм иятле. Атаклы тюркологлар (В. В. Радлов, В. А. Богородицк ий, Җ. Җ. Вәлиди һ. б.) татар-башкорт сузыклар шкаласына гомум төрки аспекттагы тикшеренүләрендә игътибар иткәннәр. Сузык лар кичерә торган үзгәрешләр башка төрки телләрдә дә күзә телә. Мәсәлән, үзбәк телендә беренче иҗектәге а авазының көчле иренл әшүе билгеле, бу күренеш хәтта орфографиядә дә чагылыш тапкан: Фон < фан - фән, азәрбайҗан телендә, татар телендәге кебек, ә авазы кулланыла, әмма 100 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары ул әлегә язма телдә чагылыш тапмый, уйгур теленең авазлар системасы татар теленекенә бик якын һ. б. +Сүз башындагы а авазы урынына о сузыгын куллану себер татарларының тубыл-иртыш диалекты тевриз сөйләшендә шактый актив: ол'апкыч - алъяпкыч, от - ат, попай < пабай - бабай, ос - аз, обый - абый, Ойничамал - Гайниҗамал, опарам < аппарам - алып барам һ. б. Мондый күренеш эчкен сөйләшендә дә очрый. +Ләкин нократ сөйләшендә а авазы иренләшү төсмере булмаган ачык аваз, ягъни алар Идел буеннан күчеп киткәндә а авазы әле иренләшмәгән булган. Шуны да әйтик, борынгы чорда төп татар халкыннан аерымланып, изоляциядә формалашкан касыйм, пермь, керәшен сөйләшләрендә дә а авазы борынгы әйтелештә (ачык итеп әйтү) сакланып калган. +О, ө - у, ү авазларының ике яклы күчеше мәсьәләсенә килгәндә, бу үзенчәлек татар теленең архаик сөйләшләренең барысында да, нигездә, татар әдәби телендәгечә. Күрәсең, әлеге күчешләр элегрәк башланган. Чөнки борынгы төрки телдә үк бер үк сүзне о белән дә, у белән дә әйтү очраклары теркәлгән. +Нократ сөйләше э ~ и ~ ә ~ е күчешләренең стабильләшмәгәнлеге белән аерылып тора, дияргә мөмкин, тик шулай да әлеге сөйләштә и, э(е) авазларының кулланылышы, нигездә, борынгы төрки телдәгечә. +Шулай итеп, нократ сөйләше татар диалект системасында үзенчәлекле урын тота торган уникаль сөйләшләрнең берсе. Кызганычка каршы, ул югалуга бара. +Нократ сөйләшен өйрәнүнең бай тарихы бар. Аның турында мәгълүматлар фәндә урта диалект сөйләшләре арасында иң беренче билгеле була. +20 нче еллар азагында күренекле галим Җ. Вәлиди Нократ иленә диа лектологик экспедицияләр уздыра һәм нократ сөйләше турында тирән күзәтүләр, әһәмиятле мәгълүматлар язып калдыра. Алар "Труды общества изучения Татарстана" (1930, 135-144 б.) дигән жур налда "Наречие каринских и глазовских татар" исемле, бай эчтәлекле мәкалә булып басылып чыга. Л. Җәләйнең "Татар диалекто ло гиясе" дигән китабында да (Казан, 1947) нократ сөйләше турында материаллар, фәнни күзәтүләр китерелә. +Нократ сөйләше бик әтрафлы итеп, тиешле фәнни югарылыкта һәм бөтен тулылыгы белән күренекле телче Н. Б. Борһанова +Тел - милләтнең җаны 101 тарафыннан тасвирлана [Говор каринских и глазовских татар (Материалы по татарской диалектологии. Вып. 2. - Казань, 1962)]. Автор әлеге сөйләш турында кандидатлык диссертациясе яза һәм аны уңышлы яклый. +Әлеге сөйләш Ф. Й. Йосыпов, Ф. С. Баязитова, Т. Х. Хәйретдинов а, Д. Б. Рамазанова тарафыннан да өйрәнелгән, мәкаләләре басылган. Ф. С. Баязитова нократ якларына аеруча күп экспедицияләр уз дыра, сөйләшнең грамматик төзелеше, лексик системасы буенча бай материаллар туплый һәм "Нократ татарлары" дигән китап тупл ап чыгара. Ф. Й. Йосыпов та әлеге сөйләш турында фән өчен әһә миятле мәкалә бастыра. "Татар халык сөйләшләре" (Казан, 2008) дип аталган 2 китаптан торган хезмәтнең беренчесендә нократ сөйләше Ф. С. Баязитова тарафыннан тасвирланган. Түбәндә татар теле урта диалекты нократ сөйләшенең фонетик, грамматик, лексик үзенчәлекләре һәм аларның сөйләү үрнәкләрендә (материалларында) чагылышы бирелә. +Нократ сөйләшенең үзенчәлекләре +Инде әйтеп үтелгәнчә, нократ сөйләшенең сузык авазлар системасы татар теле сузыклары системасының формалашу тарихын өйрәнү өчен дә бик мөһим. Чыннан да, сөйләштә сузыклар кулланылышы катлаулы күренешләр системасын тәшкил итә. +Сузыклардан а авазының, телнең реликт (касыйм, керәшен, пермь, подберезье, мордва-каратай) сөйләшләрендәге кебек, иренләшү төсмере булмаган, ачык аваз булып әйтелүе Идел-Урал төрки (татар, башкорт) телләренең тарихын ачыклау өчен әһәмиятле булып тора: таш әд. таош, язылышта таш, салма - әд. саолма, язылышы салма, аwыл - авыл, калдыралар - калдыралар. +Қ, ғ авазларыннан соң беренче иҗектә килә торган а авазы ә ава зы булып әйтелә: гәлим - галим, Гәлийә - Галия, кәйа - кайа (язы лышы - кая), кара кычыткан - кычытканның бер төре. +Ә авазы, Н. Б. Борһанова билгеләп үткәнчә, ике вариантта күзәтелә. Беренче вариант татар әдәби телендәгечә киң әйтелешле. Ул, нигездә, гарәп-фарсы алынмаларында күзәтелә: кәбен - никах, кәгәз - кагазь, сәгәт - сәгать, сәләм - сәлам, шимбә, Сәлимә, Мәдинә, Нәҗибә, Гөлфирә, Әминә, Нәйлә - Наилә, Рәисә, кәйер - хәер, чилсәwит - сельсовет һ. б. +Шулай ук кайбер башка сүзләрдә: әбкуой - әбекәй, әнкуой - әнкәй, кәзә - кәҗә һ. б. 102 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Икенче вариант тар әйтелешле ә авазын тәшкил итә. Ул яңгырашы белән рус телендәге э авазына якын тора (биредә без дә аны э дип билгелибез), сүздә теләсә кайсы позициядә күзәтелә. Мәсә лән: бикэ - бикә, кэмэ - көймә, чэчкэ - чәчкә, килэлэр - киләләр, эшлэмэгэ < эшләмәгә - эшләргә, белэ - белә, эсти - истә, эке - ике, тэңкэ, йерилэр - йөриләр, билгелэрлэр - билгеләрләр, күкэйлэр - күкәйләр, исемэ - исемә, сүлэшэсең - сөйләшәсең һ. б. +Тар әйтелешле э авазы татар теленең көнбатыш диалекты сөйләш ләрендә әдәби и авазы урынында күзәтелә. Мәсәлән: эртә - иртә, кэрәк - кирәк, эрләр - ирләр, бәйремнэр - бәйрәмнәр. +Нократ сөйләшендә ә авазының тараюы тагын да көчәергә һәм ә и тәңгәллегенә әйләнергә мөмкин: безги - безгә, йиткези - җитк езә, бәйримги - бәйрәмгә, тенни < тенли - төнлә, ийдин-ийги - өй дән-өйгә, тэрэзлэрги - тәрәзәләргә һ. б. Бу күренеш чыгыш килешендә актив: бердин - бердән, синдин - синнән. +Материаллар шуны күрсәтә, ә авазының тараюы (ә > э, ә > и), нигездә, тар әйтелешле сузыклардан соң күзәтелә. Ә авазының тараюы ягыннан да нократ сөйләше пермь, касыйм сөйләшләре белән уртаклык күрсәтә. Мәсәлән, касыйм сөйләшендә: 'ири' - кирәк, 'иси - кисә, бели - белә. +Пермь сөйләшендә: күгерчин - күгәрчен, бөрлиген - бөрлегән, мелиш - миләш һ. б. +Ә авазының күчешләре нократ сөйләшендә еш кына әдәби әйтелеш белән чиратлаша. Бу, аеруча, Биктеш, Кистем, Уръякала, Паю ра, Татар Парҗысы, Әхмәди авылларында (ягъни, Глазов, Балезино районнарында) күзәтелә. Ә Нократ (Карино) авылында борынгы сузыклар системасына якын булу шактый ныклы системалылык саклый. Юкамен районында исә ә авазын әдәби телдәгечә куллану Н. Б. Борһанова өйрәнгән вакытта ук, ягъни 60 нчы еллар элек үк булган. +Ә авазының күчешләре и авазының тәңгәллекләре белән дә туры килә. Билгеле булганча, борынгы төрки телдәге и авазына хәзер ге татар телендә еш кына ә авазы, ә борынгы *э авазына и авазы туры килә, шуннан э ~ и ~ ә ~ э күчешләре килеп чыккан. Бу язмада әлеге күчешләрдән төрле тәңгәллекләр теркәлгән. Билгеле булганча, сөйләү телендә даими рәвештә теге яки бу үзгәрешләр булып тора. 50-60 ел эчендә дә шактый үзгәрешләр барлыкка килгән булырга мөмкин. +Тел - милләтнең җаны 103 +Сөйләштәге и авазы күбесенчә әдәби э(е) сузыгына тәңгәл килә: ит - әд. эт (собака), из - эз, ичэге - эчәге һ. б. +Н. Б. Борһанова, нократ сөйләшендә э(е) авызының киң һәм тар вариантлары бар, дип күрсәткән. Тар э(е) авазы әдәби е сузыгына туры килә: бер, эш, эз, беренче, үсеп, әле, иде, йәбеште - ябышты, тегесе, кеше, кем, үзебез һ. б. +Киң әйтелешле э (е) авазы: күбесенчә тамыр сүзләрдә, әдәби тел дәге и урынында күзәтелә бэр - бир, кэл - кил, кэт - кит. Күзәтүләрдән мәгълүм булганча, ә авазының тар варианты әлеге киң әй те лешле э (е) авазына тәңгәл килә: бэр - 1) бир, 2) бер; кэрэк - кирәк, кэлгэлэгэндә - килгәләгәндә һ. б. +Дифтонглар +Сөйләшкә хас иренсезләштерү өй дифтонгын куллануда да чагылыш таба. Бу сөйләшкә өй урынына ий дифтонгын яисә э(е) монофтонгын куллану хас: ий/өй - өй, тейәп < төйәп - төяп. +Шул ук вакытта өй > ү тәңгәллеге дә актив: сийәк/сүwәк - сөяк, кийәндә/күwәндә/күwәндә - көянтә, тиймә/түмә - төймә. +Билгеле булганча, өй > ий (сийләшә - сөйләшә, ий - өй, кийәнтә - көянтә һ. б.) күренеше урта диалект сөйләшләренә хас. Ул тагын көнбатыш һәм урта диалектлар вәкилләре катнашлыгында фор малашкан катнаш сөйләшләрдә дә күзәтелә. Мәсәлән, чистай, стәр летамак, волгоград сөйләшендә: ийалды - өйалды, үрэнер - өйрәнер. +Нократ сөйләше урта диалектның фигыль кушымчаларында, күрсәтү алмашлыкларында -ый/-ий дифтонгы урынына -ай/-әй дифтонгы кулланыла торган сөйләшләрнең (керәшен, минзәлә, касыйм, бөре, златоуст, тепекәй, кормантау һ. б.) берсен тәшкил итә: йылай - елый, бармай - бармый, андай - андый, мындай - мондый һ. б. +Дифтонглар өлкәсендә сөйләштә тагын бер уникаль күренеш бар: әдәби телдәге -ау/-әү дифтонгы, норлат, пермь сөйләшләрендәге кебек, тар вариантта әйтелә: шаршу/шаршоу - чаршау, бызоу/бызу - бозау, чылгоу/чылгу - чолгау, йәйәү/йәйү - җәйәү, языла җәяү, йалкулык - ялкаулык, ашу - ашау (Ашу йаса әле иткэ - эткә). +Шунысын күрсәтеп үтәргә кирәк, ау > у варианты чагыштырмача сирәгрәк очрый. 104 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Әдәби -у/-ү сузыклары урынына -ыу/-еү дифтонглары әйтелү очраклары бар: кеүренмәй - күренми, кеүтэрэ - күтәрә һ. б. +Сузыклар өлкәсендәге башка үзенчәлекләр +Нократ сөйләшендә палаталь гармониянең бозылу очраклары еш күзәтелә. Мәсәлән: элгаре - элгәре, экы - ике, тәбәгый - паштет, эшлэды - эшләде, йылайсин - елыйсың, казрәт - хәзрәт, куркэ - күркә, алйәпкыч - алъяпкыч. +Бу күренеш грамматик күрсәткечләр ялганганда еш күзәтелә: барыбез - барырбыз, ашарсин - ашарсың, син ук - син үк, сал кын генә - салкын гына, һ. б.; югарыда әбкуой - әбекәй, әнкуой - әникәй, Шамкуой - Шамилкәй кебек очракларны күрсәтеп үткән идек. +Палаталь гармониянең бозылу очраклары алынма сүзләрне үз ләштергәндә дә була: кургит (удм.) - тавык куначасы, мажес (удм.) - тырма, пубрик (рус. погреб) - кар базы, мәтыга - мотыга, мәтча - матча һ. б. +Сузык аваз тәңгәллекләре: +э ~ и: мэн - мин, чэтендә - читендә, чэтек/чәтек - читек, бэлчән - билчән, келим/килем - әд. киндер; +ы ~ а: кашыга - кашага; +ө ~ ү: көп - күп; +и ~ э(у): чилтәр - челтәр; +и ~ ү: тигел - түгел, изем - үзем; +и ~ у: мича < муча - мунча; мичак < муенчак; +э(е) ~ ү: беген/беөген - бүген; +о ~ у: зор - зур; +ө ~ а: мотор - матур; +у ~ а: мутор - матур, коштон - диал. куштан, көяз, Кузон - Казан, зурут - зурат; +у ~ ы: йодырук - йодрык; +ү ~ ә: сүндәрә - сәндерә; +и ~ ә: бирни - бирнә, сиксин - сиксән. +Алынмаларда: ырадийу - радио, колош - галош, кунсирт - концерт һ. б. +Сөйләштә арткы рәт сузыклар белән әйтелә торган аерым сүзләр нечкә әйтелергә мөмкин: йәбешә < йабыша - ябыша, күнәч - куныч, бәчкеч - баскыч. +Киресенчә, алгы рәт сузыклар белән әйтелә торган сүзләр калын әй телә. Бу күренеш Дасис (Засеково), Уръякала (Гордино) +Тел - милләтнең җаны 105 һ. б. авылларда, дөресрәге бисермән авылларында, шактый актив күзәтелә. Мәсәлән: алы - әле, сылгы - сөлге, аби - әби, быз гына - без генә, кышы - кеше, бызга - безгә, ылыкылар - элеккеләр, хайырлы сагат булсын, ыранйымагыз. Анийым айтыр иды, уналты кыз тут'у (ана чеби) бар дип. Чыгындар - чөгендер һ. б. +Мондый очракларда сингармонизм законы да бозылучан була: әйбатлап - әйбәтләп. +Сузыклар төшү: +Ы: лыс - ылыс, чәге - эчәге һ. б. +Сузыклар өстәлү: +Аст, өст, арт бәйлек сүзләрдә т авазы саклана: эстегә - өскә, астыга - аска һ. б. Сүз башында: энечкэ - нечкә. +Э(е) авазының киң варианты әдәби теледәге и авазына туры килә: эт - ит (мясо), энде - инде, эке - ике, семез - симез, керпеч - кирпеч, эл - ил, элек - иләк, нечә - ничә, этек - итек, эски - иске. +Сөйләшкә иренсезләштерү хас: тырдык - тордык, тырмыш - тормыш, келә - көлә, ызата - озата һ. б. +Шуның белән бергә, бер төркем сүзләр, киресенчә, иренләшкән вариантта әйтелә: кор - кыр (поле), кор төп - басуның ерак башы, коз - кыз, козом - кызым һ. б. +И ~ ә: пилмин - пилмән, тегермин - тегермән, пирәмәч - пәрә мәч һ. б. +У авазының әйтелеше һәм кулланышы, нигездә, әдәби телдәгечә, ягъни сүздә - беренче иҗектә, исем фигыль формасында икенче яки соңгы иҗектә дә кулланыла: тукта, куйа - куя, була, салу, калу, бару һ. б. +Шул ук вакытта, у авазын икенче яки өченче иҗектә куллану очраклары да бар: булумады - булмады, тулумады - тулмады, йыдырук - йодрык, кызамук - кызамык. Нократ сөйләше өчен үзен чәлекле күренешләрнең берсе сүз азагындагы ы урынына да у авазы куллану. Мәсәлән: сару - сары, кыру - коры, тулу - тулы һ. б. +Сорау кисәкчәсендә дә шул ук үзенчәлек күзәтелә: кырауму - кыраумы, даламу - даламы, карайму - карыймы һ. б. +Сүз азагында у ~ ы күренеше татар теленең бараба һәм том диалектларында да бар: тару - тары, олу - олы, кату - каты, табанну - табанлы һ. б. Бу диалектларда да авазларның борынгы төрки системасының хәзерге татар әдәби системага күчү процессы бара. +Нократ сөйләшендә борынгы дифтонгонид уо авазы сакланган. Ул кайбер сүзләрдә, иркәләү-кечерәйтү кушымчасында күзәтелә: 106 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары әбкуой - әбикәй, әнкуой - әнекәй; йуоwан < йуwан - юан, йуок < йук - юк һ. б. +Тартык авазлар системасы +Нократ сөйләше тартык авазлар һәм аларның артикуляциясе белән татар әдәби теленнән аерылмый. Үзенчәлекләр төрле комбинатор үзгәрешләргә, аваз тәңгәллекләренә кайтып кала. +Сөйләшкә тирән тел арты қ, ғ авазларын куллану хас: тырдык - тордык, кычыткан - кычыткан. +Глазов, Балезино, Юкамен районындагы авылларда тирән тел арты қ, ғ авазлары урынына тел арты к, г авазлары әйтелү очраклары бар: кай ки - диал. кайки - каядыр, чыгардылар - чыгардылар, (язылышы - чыгардылар). +Тирән тел арты қ авазы гарәп-фарсы алынмаларындагы х тартык авазы урынына да әйтелә: кәтлек - хәтле, акыры - ахры, Каҗи (Хаҗи) бабай, Миңнекан - Миңнехан, Кәмдийә - Хәмдия һ. б. +Кайбер очракларда сүз уртасындагы қ, ғ авазлары урынына аттракция әйтелә: Рә'мәт сезги (рәхмәт сезгә), бушлатыгыз йылы булды. Ә'мәр тигермэни - Әхмәр тегермәне, күлми' - күлмәк һ. б. +Нократ сөйләшенә, көнбатыш һәм себер татарлары диалектлары кебек үк, й-лаштыру хас: йәшел - яшел, йәйеү/йәйү - җәяү. +Шуның белән бергә, сүз башындагы й тартыгын җ элементы бе лән әйтү очраклары да күзәтелә. Мәсәлән: йҗиралмы < диал. җиралма - бәрәңге, җинаклап - җыйнап. +Мондый күренеш әдәби тел йогынтысы белән аңлатыла булса кирәк. +Алынмалардагы тәңгәллекләр дә, нигездә, урта диалект сөйләшләрендәгечә: +в > б: йәнбәлит - инвалид, +в > м: минек < веник - себерке (каен), +в > о: агус - август һ. б. +Аерым сүзләрдә күзәтелә торган тартык авазлар тәңгәллеге: +й ~ д: йетдом - детдом, +к ~ т: келәү - теләү, искалык - истәлек, +х ~ к: Орхийә - Оркыя, сәдәха - сәдака, +з ~ д: эзән - идән, казак - кадак, +ғ, г ~ қ, к: бәргем - беркем, багыт - вакыт, бетәгә - бүтәкә; сәтәгә - сәдәка, +Тел - милләтнең җаны 107 +ғ, г ~ һ: шәгәр - шәһәр, кәгәр - каһәр, +м ~ н: белем - белән, былым - болын, тетем - төтен, үләм - үлән. +Саңгырауларны яңгыраулаштыру: +г ~ к: бәргем - беркем, +б ~ п: бешү - пешү, бычкы - пычкы, +д ~ т: дегел - түгел, дастымал - тастымал, дагын - тагын, дары - тары, дабын - табын. +Касыйм, бәрәңге сөйләшләрендәге кебек, нократ сөйләшендә дә ң авазы урынына тел очы н тартыгы әйтелү шактый актив күзәтелә. Бу күренеш аеруча иялек килеше кушымчасында очрый: кэленнен - киленнең, анын - аның, йылнын - елның, әнинен - әнинең, арпанын - арпаның, каласын - каласың. +Кайбер сүзләрдә: аннамай - аңламый, мен - мең, йанак - йаңак (язылышы - яңак). +Кире ассимиляция очраклары күзәтелә: бачкыч/бәчкеч - баскыч; бел мәгәмбез - белмәгәнбез, шыршы - чыршы, шаршау - чаршау; Шәм шыйамал - Шәмсеҗамал. +т, т' ~ ч: т'аршау/т'аршоу - чаршау, тишмә - чишмә, т'ашка - чашка һ. б. +т һәм к/г авазлары урынына бугаз авазы әйтелү очраклары күзәтелә: у'мурт - удмурт, балы' - балык, йымша' - йомшак, за'лы - затлы. +Тартыклар өстәлү: +қ/к: кәтлек - хәтле, чырак - чыра, +г: миңга - миңа, ангар - аңа, сиңга - сиңа, җиңгел - җиңел, +б: бимә/бемә - өмә; +Авазлар төшү. Сүз башындагы позициядә й сонанты төшә: има < җыйма - җыярга; иштырдык - җыештырдык, өртү < йөртү (тагу); ибәрешкән < җибәргән - ычкынган, суwәсе < су ийәсе - су анасы. +н: белә - белән, күптә йук < күптән йук - күптән түгел, +л: у - ул, +р: биресенме - бирерсеңме, +н: мичак < минчак - муенчак, мича - муча, мичала - мунчала, +һ: әр кайсы - һәркайсы. +Тартыкларның редукцияләнүе һәм төшүе: +г > w: йыwартын < йугартын - югарыдан, 108 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +г > о: тее - теге, күрмэмбез < күрмәәмбез < күрмәгәнбез. +Метатеза: бәрйем - бәйрәм, кулып - клуб, әрйән - әйрән, кырйык - койрык, карйак - кайрак. +Сүз төркемнәре өлкәсендәге үзенчәлекләр +Исемнәр. Нократ сөйләшендә исемнәрнең иркәләү-кечерәйтү формасы куой кушымчасы белән ясала. Камкуой - Камилкәй, Шамкуой - Шамилкәй һ. б. Бу кушымча сингармоник законга буйсынмый. +Туганлык атамаларында -ч иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялгана: бабач - әтисенең, әнисенең бертуган олы ир туганы; апыч - абыкай (Мәүләт апыч анда эшли). +Тартымлы исемнәрнең юнәлеш килеше -га/-гә кушымчасы белән ясала: эстегә (өстенә) бушлат калдырдылар, бабамга - бабама һ. б. +Өстәмә тартым кушымчалары ялгану: Икесебез дә арыклар идек - Икебез дә ябык идек. +Чыгыш килеш кушымчалары тар һәм киң вариантларда әйтелә: киндердән/киндердин, синдән/синдин һ. б. +Тартышлы исемнәрнең чыгыш килешендә, әдәби телдән аермалы буларак, охшашлану күзәтелми: атларындан - әд. атларыннан, мындан - моннан, андан - аннан һ. б. +I зат тартым кушымчалы исемнәрнең иялек килешендә н авазы төшә: Әтийемең әнисе сийләгәләгән. - Әтиемнең әнисе сөйли иде. +Саннар +Кешене белдерә торган сүзләр, саннар белән ачыкланып килгәндә, күплек кушымчасы алалар: Тугыз балалар (бала) эчендә Бер без бәкытсез булдык (хал. җыры). Ике киленнәр (ике килен) б елэ тырдык, берги тырдык. Әнәйесе эки ыланнар (ике олан) белә калды. Әки малайлар анда. - Анда ике малай. Хәмидә аппакның ике туганнары (туганы) бар Казанда. +Аергыч ролендәге саннарга -сы/-се тартым кушымчасы ялгана: Берсе малайы (малайларының берсе) мим (минем) белән бер йылнын. Берсе малайым - калада, берсе козом - йанымда. +Моңа охшаш күренеш күрсәтү алмашлыклары өчен дә хас: Мынсы урамда әтәйләре тыра. - Бу урамда әтиләре тора. Ул тегесе аwылда тырайде. +Тел - милләтнең җаны 109 +Алмашлыклар +Зат алмашлыклары: мин/мэн, син/сэн, ыл/ул/у, без, сез, алар. +Нократ сөйләшендә I зат мин алмашлыгының иялек килеше минем, минең формаларында килә. +Иялек килешендә килгән минем алмашлыгы, кыскарып, мим формасында да әйтелә: Берсе малайы мим белән бер йылнын. - Малайларының берсе минем белән бер елгы. +Мин, син алмашлыклары юнәлеш килешендә миңә/мийә, сиңә/ сийа формасында әйтеләләр. Сиңә утырып йеремәгә насилка инде. - Сиңа утырып йөрү өчен носилка инде. Мийа элле йиде. - Миңа илле җиде (яшь). +Без зат алмашлыгы иялек килешендә безнең/безен вариантларында кулланыла: Безен әнки белән туган Хисаметтин бабайга пле мянница ул. +Күрсәтү алмашлыклары. Нократ сөйләшендә шул һәм аның нигезендә ясалган башка формалар кулланылмый: ул/у - 1) ул; 2) шул, алай - 1) алай, 2) шулай; андай - 1) андый, 2) шундый һ. б. Мәсәлән: Андай (шундый) тырмышта тырдык. Алай дип сүләдек (шулай дип сөйләдек). Ул ук арада без ди килдек. (Шул арада ук без дә килдек). Ул ук чакта арулама йәбештеләр өйне. У йакта уорман булганда (Ул якта урман булган). Менә башы бар. Ана кычыткан, йаман парлай (чага) ул. +Ана, мынау/мына, теге/тее/те, у/ул, бу һ. б.: Монау бармакка нәрсәдер чыкты. +Алмашлыкларның төрләнеше. +Чыгыш килешендәге күрсәтү алмашлыкларына -тын форманты ялгана: анан тын күренмәй. - Аннан күренми. Мынан тын йырак жуок. - Моннан ерак түгел. +Билгесезлек алмашлыклары. +Кай ки - каядыр: Малларны кай ки салдылар (куйдылар). Ни ки, чәй бэрде. - Ничектер, чәй бирде. +Кемсә - кемдер: Мужет кемсәләрнен чийә бардыр аwылда. +Ни кей бетергән булган - Ниндидер (вуз) бетергән булган. +Кергәчтен ка ки урнаштык - Кергәч, каядыр, шунда урнаштык. +Сорау алмашлыклары: нинди, касы, ни/нә/нәстә, ничә/нэчэ, кайа ки һ. б. Нинди йассы (киң) суларыбыз. 110 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Рәвешләр +Вакыт рәвешләре нократ сөйләшендә дә, нигездә, татар әдәби телендәгечә ясалалар: йәйен - җәен, кезне - көзен, кез кене - көз көне һ. б. +Шуның белән бергә, сөйләштә диалекталь вакыт рәвешләре дә бар. +Кошкосын - кышын: Кошкосын олымда тырам. +Кезне йәйү барма булмай. - Көзен җәяү барып булмый. +Тенен дә, кенен дә ийемдән сагынам. - Төнен дә, көнен дә өемне уйлыйм. +Йәй буйы ийдә тырмады ул. +Фигыльләр. Затланышлы формалар +Хәзерге заман хикәя фигыльнең кушымчасы киң вариантта, ягъни -ай/-әй дип әйтелә, зат кушымчалары I-II затларда зат алмашлыклары белән тәңгәл килә: +мин йылай-мин без йылай-без +син йылай-син сез йылай-сез +ул йылай алар йылай(лар) +Мәсәлән: Кычкырып йылаймин (елыйм). Сэн бэлэсэн - син беләсең. Кәрәксенмәйләр - кирәксенмиләр. Ынытамин ич - онытам бит; Йаз көне май айында инешкә тешеп ботка бешереп, кешеләргә айырып (бүлеп) ашатабыз. +Билгеле үткән заман сөйләмдә ике форма белән белдерелә. +1) Традицион форма -ганда/-гәндә кушымчасы белән ясала: Алар кичә кансирт салганда (куйдылар). Татарстаннан килгэндэ (кил де) кунаклар. Сания аппак үлгәндә (үлде). +2) -ды/-де формасы: Нә китирдэмдер инде, йанйаулыкмы. - Нәрсә дер китердем инде (бүләккә), кулъяулыкмы. Кийеүгә беренче кенне бәләкәй (мендәр) алып керетте. +Нократ сөйләшендә нәтиҗәле үткән заман (-ганмын, -гансың), күпчелек төрки телләрдәгечә, -ып/-еп кушымчасы белән ясала, -мин, -син, -без, -сез кушымчалары белән төрләнә. Адрисын йазмапмин (язмаганмын). Мин кебек картайыпсин, дип әнәй. - Минем кебек картайгансың, ди әни. +Бу форманың юклыгы -мап/-мәп кушымчасы белән ясала: Без курыкмапбыз - без курыкмаганбыз. +Тел - милләтнең җаны 111 +Сөйләштә әдәби -ган формасы да кулланыла. Бу әдәби тел йогынтысы белән аңлатыла булса кирәк. Мисаллар: Көп булгансыз ич инде. +III затта нәтиҗәле үткән заманның әдәби формасы кулланыла: Абычы (абыйсы) белэн экү (икәү) калганнар. +Күптән үткән заман, әдәби телдәгечә, -ган иде формасы белән белдерелә: Әнәй сүлэгэн иде - әни сөйләгән иде. +Шул ук вакытта әлеге мәгънә -ганда иде конструкциясе белән дә белдерелә: Бирелгәндә иде (бирелгән иде) зимилны участка. Беренче әбийебез Палагайдан (ав. ис.) иде, үлгәндә (үлгән) иде инде. +Дәвамлы үткән заман -ә иде формасы белән белдерелә: Май түгә ләр (сибәләр) иде, йәй әйбәт булсан, дип, сыйыр май беле ашаталар иде. Ботканы т'ашкаларга салып ашап утыра идек. +Бу форма, көнбатыш диалектындагы кебек, иң актив форма булып тора. +Кабатлаулы үткән заман, урта диалектның күпчелек сөйләшләренә хас булганча, -ыр иде формасы белән белдерелә: Зур-зур ипи күмәч салыр иде әни. Сарык тиредән ыйык кебек тегәрләр иде. +Сөйләштә аналитик үткән заман формаларының берсендә булган -адыр иде конструкциясен кулланылу очраклары күзәтелә: Качма (качарга) булдырган чакта туп уйнайдырыйык. +Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль әдәби телдәгечә ясала: Булышырсин - Булышырсың. Былар калырлар энды, папыкайым. - Болар калырлар инде, әтекәйем. Мэн иртәгә килермин. - Мин иртәгә килермен. +Мисаллардан күренгәнчә, зат кушымчалары үзләренең чыганак формаларын саклап киләләр. Шулай итеп, нократ сөйләше материаллары фәндә урнашкан I төр зат кушымчалары зат алмашлыкларыннан килеп чыкканнар, дигән фикернең чынбарлыкка туры килүен исбатлый. +Кабатлаулы үткән заман (әд. -а торган иде) нократ сөйләшендә -гала/-гәлә кушымчасы белән ясала: Зур әни дигәләде әнкуой. - Зур әни дип әйтә торган иде әнием. "Шушма" йыруwын бийатам йырлагалады иде. - "Шушма" җырын каенатам җырлый торган иде. Урман дан кергәләмәде ул. - Урманнан кайтып керми торган иде ул. Кул хузга йер биргэлэделәр. - Колхозга җир бирә торганнар иде. +Теләк фигыльләр. +Теләк наклонениесе әдәби телдәге -ыйм (әле), -ыйк (әле) кушымчасы белән ясала, тик сөйләшкә аның киң варианты хас: йәбе Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары шәйем әле - ябышыйм әле. Берне йырлайыг әле "Шушма" кийенә. - "Шушма" көенә берне җырлыйк әле. +Нократ сөйләше эчке теләкне белдерә торган -асы/-әсе + килфор масы белән дә татар әдәби теленнән аерылмый: Йаман сүлэсем килэ. - Бик сөйләшәсем килә. +Сөйләштә тагын мондый теләк формалары бар: +-асы+иде: Акрынырак кайтасыйы. Сабан туйны күрәсе иде. +Ният, ниятле теләк -ма + кели конструкциясе белән белдерелә: Мында тырма келәй. - Монда тормакчы була. +Урта диалект сөйләшләренә хас -ырга + итә конструкциясе дә күзәтелә: Ул кичне кайтмага ителдек (кайтмакчы булдык). +Эшнең үтәлү дәрәҗәсе нократ сөйләшендә дә, әдәби телдәге кебек, -гала/-гәлә, -гыла/-гелә кушымчалары белән ясала: Сабан йегермәгә баргаладым. - Сабантуйда йөгерү ярышына бара торган идем. Мин уйнагаладым. - Мин уйнаштырдым. Кузниста эшләгеләде (эшләштерде). +Билгеле булганча, әд. -ыштыр/-ештер кушымчасы структур яктан икегә бүленә: -ыш/-еш һәм -тыр/-тер. Хәзер инде бу кушымча катлаулы булып саналмый. Нократ сөйләшендә исә әлеге кушымчаның беренче элементы гына кулланыла: Караштым аwылга, кеүренмәде. - Караштырдым авылга (таба), күренмәде. Анда йырак йук (түгел), ийдәнтын караштым (өйдән караштыргаладым). Минем әби укыша иде (укыштыра иде). Бакчаныму багышасың килә. - Бакчаны күрәсең киләме? +Гомумән, нократ сөйләшендә -ыш/-еш кушымчасы еш кулланыла. Ләкин кайбер очракларда алар эшнең үтәлү дәрәҗәсен белдерми: Ибәрешкән (< җибәрешкән; - ычкынган) ул, менә башы бар. Тилевизырдан тыңнашам. Тилевизыр багышам (карыйм). Әнәй тегешеп тыра иде. +Нократ сөйләше - инфинитивның борынгы -мага/-мәгә формасын саклап килгән сөйләшләрнең берсе. Мәсәлән: Соңра эшлэмэгэ йәбеште Чилсавиттә. Порно йапмага кэрэк. - Төтенне ябарга кирәк. +-ма/-мә формасы да инфинитив буларак кулланыла: Ашама йок, эшки барабез. - Ашарга юк, эшкә барабыз. Ат туwарма булдырамин. - Ат туарырга булдырам. Има телибез. - Җыярга телибез. +Нократ сөйләшендә, урта диалект сөйләшләрендәге кебек, -асы/ -әсе формасы төрле мәгънә төсмерләре белдерә. +Тел - милләтнең җаны 113 +1) Инфинитив, максат: Сиңа кулыбка түләп керәсе (керергә). Зур пич йагасы (йагарга кирәк). Урасы ич кул белин. - Кул белән урырга бит. +2) Инфинитив, тиешлек: Нәзерне әйткәч, бирәсе була. Әгәр дә ки йасасы булса, йасап биребез. +3) Теләк, эчке теләк: Горотка барасым килмәй тырыга. +Хәл фигыльләр +-ып/-еп формасы: Бытканы анда (шунда) ук бешереб ашайлар. Нәзер әйтсә, әбиләрне китереп укыта иде, аwыртуларым бетсен, дип. +-ып/-еп формасының юклыгы -майчы/-мәйче, -мыйчан/-мичән кушымчалары белән ясала: Нәзерне әйткәч бирәсе була, бирмичән ыриза булмай. Кулып ачылмайчы тырды бит. +-ганчы/-гәнче формасы һәм аның вариантлары: Әбиләре бу кешем туганчы үлгәндә. - Әбиләре бу ирем туганчы үлгән иде. +-ганчы/-га кәдәр: Үскәнчегә кәдәр чапмайлар печинне. +-гач/-гәч: Нәзерне әйткәч бирәсе була. Кайткач та төш күрдем. +-гачтын/-гәчтен: Күмгәчтән йиралмалар үсеп китте. +-гачын/-гәчен: Миңнэре булгачын, Гелчирә иде, Миңнеҗамал, дип салдылар (куштылар). +-ганның соңгра: Кызны китергәннең соңгра мулла алып киләләр кәбин салмага (никах укытырга). +-мастан/-мәстән, -мастан элек (яки алда)/-мәстән элек (яки алда): Сугыш чыкмастан алда ийләнгән ул. +Теркәгечләр +Исә теркәгече модаль сүзләр, сорау алмашлыклары белән килгәндә төрле модаль мәгънәләр белдерә. Мәсәлән: Алай йересе исә, минең бер дә баш-акыл йук. - Шулай йөрисе булса, минем бер дә зиһенем юк. +-ды+исә: Уңайланмадисә, балничага барыбез. - Төзәлмәсә, хаста ханәгә барырбыз. +Исә теркәгечен кабатлап куллану очраклары күзәтелә: Бар исә алып, йуг исә табып, алай (шулай) тырмыш иттек. - Булса алып, булмаса юнәтеп, шулай тормыш иттек. Бар исә киде, йуг исә йук. - Булса киде, булмаса юк. 114 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Бәйлекләр +Бәйлекләрнең составы һәм функцияләре ягыннан, нократ сөйлә ше әдәби телдән, нигездә, аерылмый. Шулай да, кайбер үзенчәлекләр табыла. +Мәсәлән, өчен бәйлеге, сәбәпне түгел, бәлки максатны белдерә: Пийала эчен барма чыккан икән. - Банкаларга барырга чыккан икән. +Бели/белә - белән: Ат бели кутэрэлэр. - Бәрәңгене ат белән өяләр. +Сыңгра - соңыннан, соң: Укып чыкканнан сыңгра эшлэмэ йәбеште. - Укып чыкканнан соң эшли башлады. +Күләм-чама бәйлекләре: кәдәр - кадәр, тәкле/тэкле: Кичэ тэкле уйнай балалар. Астысына тәкле агып чыккан суwы. +Чагыштыру бәйлекләре сөйләштә, әдәби телдәге кебек, иялек килешен түгел, бәлки баш килешне башкаралар: Мин (минем) шикелле малайлар да йергәләделәр (йөрделәр). Син кебек бергем дә (дога) укучылар йук, диләр. Сез дә без кебег икән, без дә сез кебег икән (сөйләшү турында). Без кебеге эйеннән чыкмай. - Безнең кебеге өеннән чыкмый. +Диалекталь бәйлек сүзләр: сартын - турында, буенча. Мәсәлән: Морсәлим сартын сүләп бирер барсагыз. Бик л'акытлар (яхшылар), дин сартыннан да аңлата. +Модаль сүзләр +Нократ сөйләшендә түгел сүзе урынына йок(қ) лексемасы кулланыла. Мәсәлән: Кәйер эстәп (яшәдек), беркем ишана тырган йок (ышана торган түгел). Үги йок, үзенеке. - Үги түгел, үзенеке. Мулла йуг иде (түгел иде) ул, ну укымышлы кеше иде. Күптә йук (күптән түгел) йереп кайталар. +Шай/шәй - ахрысы: Үләм шәй инде, ди әнки. Белмәгәмбез шәй. Алай шай. - Шулай ахрысы. +Кисәкчәләр. -мы/-ме/-му/мү/-мый/-ми сорау кисәкчәсе җөмләдәге логик басым төшкән сүзгә ялгана: Ачмы йатма мында келәйсең. - Монда ач ятмакчы буласыңмы? Алгамы барабыз, арткамы калабыз. Туwыпбез инде дэ аларны белмэйми? Үзенәме чакырды? +Кирәк сүзе кэрэк/кәрәк/кирэк вариантларында әйтелә һәм фигыль кебек төрләнә. Мәсәлән: Кэрэксенмәйләр - кирәксенмиләр. +Тел - милләтнең җаны 115 +Синтаксик үзенчәлекләр +Компонентлары нисбәтлелек мөнәсәбәтендә булган исем-исем сүзтезмәләр грамматик күрсәткечсез формалашалар: аwыл калык - авыл халкы, әүлийә кәбер - әүлия кабере, Кырбан бәйрәм - Корбан бәйрәме, алар җанга (алар янына) барамин, Чүпче йылга - Чыпца елгасы. Тау биттә - тау битендә, Чима майлар эчертэлэр. - Көнбагыш майлары эчертәләр. +Шул ук типтагы сүзтезмәләрдә, киресенчә, икенче тартым кушымчасы ялганып килү очраклары бар: сет эстесе - сөт өсте, бидай ынысы - бодай оны, кайын утынысы - каен утыны һ. б. +Өстәмә тартым кушымчасы -ныкы/-неке кушымчалы сүзләргә дә ялгана: Безнекесе терек - безнеке исән (песи турында). +Нократ сөйләшендә -ныкы/-неке кушымчасының тарихи яктан тулы булган варианты әле дә кулланыла, тик анда иялек килеш кушымчасының ң авазы урынына н әйтелә: Безненкесе йоwалды - безнеке югалды. +-ныкы/-неке кушымчасы урынына -ның/-нең кушымчалы форма кулланылу: Йегерме бэшенче йылның мэн. - Мин 25 нче елныкы (туганмын). Гәлийә белә без бер йылның. +Мисаллардан күренгәнчә, икесе дә нисбәтлелекне белдерә торган формантларны алмаш куллану аеруча туган ел турында сөйләшкәндә күзәтелә. +Ияртүчесе фигыль булган сүзтезмәләрдә кайбер үзенчәлекләр бар, кайбер фигыльләр башка килешләрне башкаралар. +Сагыну - уйлау фигыле чыгыш килешен башкара: Усал ийемнән дә сагынамин. - Иске, начар өемне дә уйлыйм. +Аналитик төзелешле җөмләләр нократ сөйләшендә шактый актив күзәтелә. Мәсәлән: Кайа кәтле барамин, анда илтэмэн (капчыкны) - Кая кадәр бара алам, шунда хәтле (капчыкны да) илтәм. Кая йебәрделәр, анда (шунда) бардым. +Икеләнү, шөбһәләнүне белдерү өчен бул фигылен куллану: Ни кей бешергән дә булыр. - Берәр нәрсә пешергәндер. Күз теште акыры (ахыры). +Сөйләштә бу мәгънәне белдерү өчен күбесенчә -дыр/-дер кушымчасы кулланыла. +Нократ сөйләшенең лексик үзенчәлекләре +XX гасыр азагы һәм XXI гасыр башында лексикологик эзләнүләр өлкәсендә зур эшчәнлек күзәтелә. Татар теленең төп сүзлек 116 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары фонды формалашуын, татар лексикасын тематик һәм лексик-семан тик, семасиологик, тарихи генетик аспектларда өйрәнү буенча шактый зур эш башкарылды. Лексикологик тикшеренүләрнең дә халыкларның килеп чыгышы, аларның матди һәм рухи мәдә ни ятенең формалашуы мәсьәләләрен өйрәнү өчен бай һәм ышанычлы мате риал булуы ачыкланды. +Нократ сөйләшенең лексикасын өйрәнү шулай ук бик әһә миятле. Беренчедән, анда борынгы чорга бәйле сүзләр һәм формалар, Идел буе фин-угор халыклары белән уртак сүзләр яки формалар сак ланып килә. Мәсәлән: зорот - зурат, мутор - матур, Кузан - Казан һ. б. Бу сүзләр удмурт һәм чуваш телләрендә дә шулай ук әйтел әләр. +Икенчедән: бикэм, бикэчэм, җанагай терминнары сакланып килә ләр. Бикэм - иренең апасын, бикэчэм - иренең сеңлесен белд е рәләр. Татар халкында бу ике туганга карата махсус атамалар кулл ан ыла (тута, апа; каенсеңел). Күрәсең, нократлыларның бабалары күчеп киткәндә, туганлык атамалары системасы формалашып җит мәгән бул са кирәк, ә яңа чолганышта (мәсәлән, удмуртларда) ире нең олы һәм кече кыз туганнарын индивидуальләштерүнең башкарак закончалыклары яшәп килгән булырга мөмкин. Нәтиҗәдә, нок рат сөйләшендә бу атамаларның формалашуы татар теленең бер сөйл әшендә дә булмаган чара - грамматик күрсәткечләр (-м, -чем һ. б.) белән башкарылган. +Өченчедән, нократ сөйләшенә удмурт сүзләре үтеп кергән: нурды/норды - курпы, мәжес - тырма, машталау - печәнне өемнәргә салуның бер ысулы (тат. киштәләү), кучак - тәрәз төбе, коркапрум - өй туе, пут/пыт - алабута, зәлкә - сыерчык, козулы - парлы, җөпйукалау - җыю һ. б. +Дүртенчедән, нократ сөйләшендә кайбер реалияләрне атау өчен җирле сүзләр ясалган: ачкычбау - әд. хәситә, арапа (гарәфә) кен - бәйрәм алды көне; кизүлэмэгэ - аш-су тирәсендә, йортта эшләү, убраз - тәре, кучак тэмир - тәрәзә тоткасы һ. б. +Бишенчедән, бер төркем сүзләрнең мәгънәләре семантик күчеш кичергән: тастымал - табын, саламат - оннан пешерелгән ботка, бешем - пешерелгән ризык, йабыгу - сагыну. +Нократ сөйләшенең лексикасы буенча бай материалны Ф. С. Бая зитованың хезмәтләреннән һәм "Татар теленең зур диалектологик сүзлеген"нән табарга мөмкин. +Бу язмада сөйләшкә хас лексиканың кайбер тематик төркемнәренә аерым штрихлар гына тәкъдим ителә. +Тел - милләтнең җаны 117 +Туганлык атамалары +Күп гасырлар элек, төп татар халкыннан аерылып, башка телләр чолганышында формалашкан сөйләш буларак, нократ сөйләшендә туганлык атамалары өлкәсендә дә үзенчәлекле күренешләр табыла. +Кан туганлык атамалары: әнәй - әни, әтәй - әти, бабач - бабай (Галим бабач), аппак - әти яки әнинең өлкән кыз туганнары (Камилә аппак ийдә йок, Минсылу аппак киткәндә). +Апа/тәтәй - олы кыз туган, апа: Гәрифәттәй ийдәмү? +Әнинен удалаган (сынаган, төпләнеп үсеп китсә, ирем сугыштан исән кайтыр дип юраган) шыршысы. +Әбине туып-үскән авыллары исеме белән аеру гадәткә кергән: Пайура әби, Иманай әби һ. б. +Әтийемең әнисе арча (удмурт телендә) сийләшкәләгәннәр (сөйлә шә торган булганнар). +абзый/апач (абыи + -ч) Сания аппак үлгәндә (үлгән иде), +тепчек (бала), +энем, +майбыр - яратып эндәшү сүзе. +Гомуми туганлык нократ сөйләшендә түбәндәге сүзләр белән белдерелә: +туган-карындаш, туган, йәwер, нәсел-нәсәп һ. б.: Туган была (белән) туган күрешеп булмай. Нәсел-нәсәпне дә сырамапбез; +агыч < ага + -ч 1) бабайның яшьрәк ир туганы, 2) бабайга яратып эндәшү формасы; +бертуган төгел, туганның ыланнары. +Никах туганлыгы атамалары. Билгеле булганча, бу төркем атамалар кан туганлыгы атамалары нигезендә ясала. Тик алар никах туганлыгын гомуми рәвештә белдерә торган каен сүзе белән ачыкланып киләләр. +Каен компоненты күпчелек төрки телләргә хас, шул исәптән татар теле өчен дә. Әмма татар теленең урта диалектка керә торган күпчелек сөйләшләрендә никах туганлыгын белдерә торган гомуми төшенчә ролендә би/бий компоненты кулланыла (бийанай, бийатай һ. б.), ә каен атамасы соңрак, йомышлы татарлар теле (алар, нигездә, мишәрләрдән торган) һәм әдәби тел йогынтысы белән кер гән. Нократ сөйләше дә шушы бийсистемага караган. 118 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Әлеге система, нигездә, Идел-Урал төбәгендә таралган төркиләр - татар һәм башкорт теленә хас, чуваш телендә исә би системага хас кайбер атамалар (мәсәлән, И. Золотницкий сүзлегендә) булган булса кирәк, әмма хәзерге чуваш сүзлекләрендә алар күзәтелми ("Чувашча-русча сүзлек"). Күрәсең, туганлык атамаларына хас тотрыклылык сыйфаты кыпчаклар өчен характерлы булган каен системасының сакланып калуына китергән. +Ани/ан'и - иренең олы ир туганының хатыны. +Бикэм - иренең апасы, бикэч/бикэчэй - иренең сеңлесе. +Бийагай - иренең абыйсы. +Кайынанай - хатынының әнисе. +Кийәү/кийөү - кияү, балдыз - хатынның сеңлесе: Катыны үлгәчтен балдыз алган. +Ир/эр кеше - ире; апа - иренең апасы. +Зур җиңги - берничә җиңги булганда, иң олысына эндәшү сүзе. +Әби, бабай - әд. (хатынының әнисе һәм әтисе). +Кешене сурәтли/тасвирлый торган сүзләр: арык - ябык, арыгайу - ябыгу, ногыт үсү - зур гәүдәле булып үсү; башы китү - акылга зәгыйфьләнү (укымышлы кеше иде, саңыннан башы китте), ну гай - акылы җитмәү, томана (Без кебек нугайларга инде йарай), тотык - зәхмәт һ. б. +Соматизмнар: айакың ырчыгы - шайтан сөяге. Чагыштыр: шушы ук сүз пермь, норлат сөйләшләре өчен характерлы. Сома тизм нарның зур күпчелеге Казан арты сөйләшләре белән бертөсле. +Кешене тасвирлау: күзсез - сукыр, кылакай - чукрак, төп күзсез - тома сукыр. Төп күзсез иде тумыштан. Пәнбәмөт, айаклары кәкре иде, күзе дә сыңар иде. +Кычытканнау - бүре уы (кычыткан бизгәге) белән авыру. +Йорт һәм җиһазларны белдерә торган лексика составында, төрки сүзләрдән тыш, рус һәм удмурт алынмалары да күзәтелә. +Татар сүзләре: сирик - почмак, чүмпич - тимер пич (чүмпич ийдә йана, йылы), йугаргылы-түбәнгеле ий (чагыштыр: калмак сөйләшендә дә шулай ук), пәтери - чорма, сарай - өйалды, чулун - чолан, ий утырту - өй салу, урын-әйләнә - урын-җир, чүмәлә - гөнҗәлә, карлан - көянтә. +Рус алынмалары: булат - сәндерә (Булатка мендем дә йаттым), бырыс - матча, пут - мич төбе, әwен ий - әвен, гүлмич - идән асты. +Тел - милләтнең җаны 119 +Удмурт сүзләре: кучак - тәрәзә (Галим бабач әнде, ийе карангы, кучагы андый гына), пүкән - урындык, чидун - утлык, мушко - аркага асып йөри торган, үрелгән әрҗә сыман корзина һ. б. +Рухи мәдәният белән бәйле сүзләр: ыйалу - тел яшерү (Кешегә кеүренмэйбез, ыйалабыз), аулак утырма - аулагыйда җыелып утыру, аулагаш - аулагыйда пешерелгән ризык; Сабанту - Сабан туе, сабан чабышы - Сабан туйда ат чабышы; корбан чалу; коркапрум - өй туе һ. б. +Аш-су белән бәйле сүзләр бай гына төркемне тәшкил итәләр. Алар арасында йола ризыклары исемнәрен аерып күрсәтергә мөмкин: киймак - майлы табада, уртасын тишек итеп пешерелгән камыр ашы, чепчиги - чәкчәк, тәбәгый - кексны хәтерләткән, табада пешерелгән камыр ашы; эч чэрекле кабарчы - өчпочмаклы формада пешерелгән кош теле. +Көндәлек ашлардан нократ якларында иң беренче шангины атыйлар, беккән, пирашкилар һ. б.; пилмин тату - пилмән ясау, йумалдан - төчегә; үрә, пүрә - ярмалы аш. +Кием-салым атамалары: казаки йака/качтум йака - костюмныкы рәвешле яка, чэтек - читек, калфак - бәйләгән башлык, изү - муенга тага, күкрәккә киелә торган, тәңкәле бизәнү әйберсе, мичак - муенса (Гәрәбә мичакларым эч баш), йезек, тәңкәле йезек - йөзек, белэзэк - беләзек; чулпыны чәчүргечкә салалар, акытны (ахакны) салалар (куялар) иде мичакка (муенсага). +Мифик җан төрләре: өй әби, абзар әби, мича әби һ. б. - йорт иясе. Сүwәсе - су анасы, абзар байы - абзар иясе. +Үсемлекләр. Чыпчык йапрак - бака яфрагы (подорожник), кычыткан, кучкалак/кузкылак/кускылак - кузгалак, пут/пат - алабутаның бер төре, кәзәсакал - кәҗә сакалы, пастернак (кәзәсакал ул, тигезмәгез, аwыз чэтегез бызыла); әче какы, йөннө күшә - йонлы күшә (йоннө күшә, тебендә андый мол'о (бәрәңгесе бар); ак билчән/белчән, кара белчән/билчән; чимә - көнбагыш, кадаwыч - энә (гөл җимештә), кушман - ачы торма (шулай ук норлат сөйләшендә дә); йиралма - бәрәңге, йералма геле - юкә гөле; чимә май - көнбагыш мае; пешник < пестик - нарат үләне (хвощ полевой) һ. б. +Боро - виктория җиләге, камыр - боярышник, шаган агач йеләк - гөлҗимеш (җимеше), чык су - таң суы. +Хайваннар дөньясы: зәлкә - сыерчык, корбет - урман бете (клещ), куоскук - озынборын (комар). 120 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +НОКРАТ СӨЙЛӘШЕННӘН МАТЕРИАЛЛАР +Авыллар тарихыннан +Меөрсәлим бабай Каринодан (ав. ис.) килеп утырган. Метиковмы булган. Амиров Казандан килгән. Тайып Абашев Палагадан (ав. ис.) диләр иде. Мерсәлим сартын (турында) сүләп бирер барсагыз. Сәксән йәш булды, башы китә (акылы җиңеләя) диде аның. Мулла йуг (түгел) иде, ну укымышлы кеше иде. +Иманай, бик карт бабай. Шәфи исемне бабай кой күздән (кое авызыннан) тартыб алган. Әтийемең әнисе арча (удмурт телендә) сийләшкәләгәннәр (сөйләшә торган булганнар). Палагайда башта йалгыз абый тырган. Йыртнын урыннары калганда әле. Пал удмурт дигән сүз, агай - абый. Чишмә күз булганда, нарат чишмәсе, нарат астында чишмә күз. Шымырт, миләш анда күб ускәндә. Хәмидә аппакның ике туганнары бар Казанда. +Сөйләүче: Абашева Рәхилә Идрис кызы, 1927 елгы. +Юкамен районы Палагай авылы +Кушаматлар +Каку, Шикәр, Парҗы, Кара, Туркет, Пигамбәр, Чайан, Дуwэт, Эдак, Хазяин, Сәрмән, Чорт, Җәләл Апай, Кусоп, Кәкре һ. б. +Әйтеп яздыручы: Касыймова Гөлҗамал +Фаткулла кызы, 1940 елгы. Балезино районы Паюра авылы +Тормыш-көнкүреш +- Үләм шәй (ахры) инде, ди әнки. +- Wакытмы йитте инде сиңа? +- Йалгыз каласин. +- Элек чакта кич-иртә дә йырттагы эшкә йарый иде. Анданмын дан гына эшләсә дә булыша иде. Печәнгә барам, без кебекләргә чалгы инде, кеше йалласан кешеги түлэси була ич. +Сөйләүче: Абашева Рәхилә Идрис кызы, 1927 елгы. +Юкамен районы Палагай авылы +Бэшекти үскэндэ безен малайлар. Дүрт агачка кэндэр куйган да бэшэк булганда. Балага сусук (имезлек) бэрәдек мәрләгә әпәй салалар. Бер кулда бәбәйненке арканы (бавы), бер кулда мажиш (тырма), пэчин ийарга кор төпкә кэтэбез. Дастышал (яулык) да йуг иде башымга. Бэшеккә йә кайчы, йә пычак сала идек. Күз тисә, +Тел - милләтнең җаны 121 дастымаллар (чүпрәкләр, тузган әйберләр) тетемлән (яндырып) те тәс ли иделәр. Әм (им) булсын, әм булсын, күз тешкән бетсенкитсен, башка йыламасын, дип. +Арпаны да әмләйләр, арпа бетсен, кыйаш чыксын, әм-әм, арпа булшы чыкмасын, дип. +Мийа күземә йылан карак булды, күршедә имни тырган әби бар ийе, әмнәде дә бетте. Аны йә йыланнын кабыгы белән өшкерәләр. +Бүсер булса, акри-пакри, кырык агачнын тамыры кырый, бетсен- китсен, дип имләйләр. +Сөйләүче: Касыймова Наилә Лотфулла кызы, 1934 елгы. +Балезино районы Кистем авылы +Печән җыйганда +Инаг-инак (җыйнак итеп) эйеп калдыралар, сыңра астыга тайак ты гып атнын делбэгэсе белэн эләктереп алып баралар. Йукалап (җыеп) баралар чүмэлэгэ. +Зурутка (зуратка) печэн биреп беллэрем калмады. Туwыпбез ин де дэ аларны белмэйми? Машталай (тырмалый) идек мажиш (тыр ма) белә. Кэпсэ ки (кипсә) ала идек. Аркылы агачка чүмәлә пе чин тутырабыз, зурутка ийәбез печэнни. Нурды (удм. курпы) чапмага барабыз. +Сөйләүче: Касыймова Әкълимә Гыймран кызы. 1933 елгы. +Балезино районы Кистем авылы +Өмәләр +Нэрсэ эше бар, эшлэйлэр, чәамәга пешерәләр ондан, сэгез чирек аракы чыга. +Ий куйма йәбештеләр, фундамит йасаганда, бырыс (матча) китергәндә. Дүрт чирегенә (почмагына) укый укыма белгән кеше. Бемэ йасайлар иде. Ийгэ кергэндә тибикмэк ашата идек ыланнарга, мандырып, зур табага май салалар да, дабын (табын) ашасын. +Йабу бемә дә бар иде. +Сөйләүче: Габитова Әдия. +Балезино районы Кистем авылы +Туйлар +Козынны биресенме безен малайга, дип сүләшкәндә. Сүзләре килешкәнчә инде ийдәге әбиләр, бабалары хабар итәләр. Селгеләр, ниләр бүләк итәләр (килешкәч). 122 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Кәбен салгач куймак, беккән, тәбәгыйлар пешерәләр. +Сөйләүче: Абашева Рәхилә Идрис кызы, 1927 елгы. +Юкамен районы Палагай авылы +Кийәүгә чыкканда бер кенне кереттеләр, бәләкәй (мендәр) салып кереттеләр, чәй кайнатып. Бийатам да, бийемем дә йәшел печинне йәйеп кереттеләр. Тупсаны атлаганда, бачкычны менгәндә сарайга тек печэн, топсасын басасын микән, бәләкәй салалар. Әйдә гез, текле айакларыгыз белин, дип әйтә. Бал да, май да капты ралар. Апкереп қā ки урнаштык. Кэч кәбен салдылар мулланы чакырып. Кизүлеймен дә (аш-су әзерлим). Кәбен салганда пич арада тик тырдым. Эстемгә ал'апкыч та, йаулык та салдым. Әтәй ыриза булмай тыргандыр. Әле кейем китэрэлэр иде туйлар узгач. Кашыгалар, тартулар (бүләкләр) карындашыңа айырасың (бүләсең) инде селгеләр. Ни ки бирдемдер инде, йанйаулыкмы (кулъяулыкмы). +Бийатайдан ыйалып йердек, йегерме йыл тырдым, бийем белән утыз йыл тырдым. Иңгәйнең (җиңгинең) бәбәйен бактым. Ий (өй) урын бэреп чыгарды бийатам. Шанги (пәрәмәч), кабарчы (кош теле), беккэн, тәбәкмәк (табада пешкән затлы камыр ашы) бешереп, бесмела белән суйган эт бешерделәр. Безди башта чәй эчәләр, анан ары аш куйалар. +Безди ычысын (өчесен), йедесен, кырыгын, элле берен, йыл тәүлекне итәләр, хот' ничэ йыл ит! +Сөйләүче: Касыймова Зөләйха Хафиз кызы, 1934 елгы. +Балезино районы Кистем авылы +Йаңгызым идем. Шәкерт бийагайлар алмага тештеләр. Шундан кыда йасадык йак-йакта (кызны килешкәч, якын туганнар җыелып ясала торган кечкенә мәҗлес, ике якта да була). Зоры туй була. Печән йәйеп, байыңа (иреңә) тотолоноп керттелэр. Тырыга ийебез йуг иде. Әби, бабамга кайтып керепбез. Бер сөрэк (чүпрәк) бэрделэр. Бийем кеше әйдәгез, әйдәгез, диде, эстил әзер инде. Ул (шул) кеннүк (көнне үк) кәбен салдырдык (никах укыттык). +Башта парлыны кертәбез, аш-су кизүләйлэр. Андан симйәне, хуҗа ны чакырабыз. Мулла укый. Балдан чепчиги (чәкчәк), кыймак (клин дер рәвешле камыр ашы) майда пешкән, кабарчи (чәй +Тел - милләтнең җаны 123 токмачы) күкәйлэр мелэ була. Шанги упши аш ул, алдан шангины, сыңра беккенне пешерәсин кишырмы белэн. +Сөйләүче: Касыймова Гөлҗамал Фаткулла кызы, 1942 елгы. +Балезино районы Паюра авылы +Йолалар +Исем саласы (кушасы) ич малайга (балага), Нигматулла булган. +Үлгәч әйбатлап инаклап күмәбез. Хайырлы сагат булсын, ранҗымагыз. +Армийга киткәндә ын тыткаларсын инде, исән-сау кайтсын инде, дисен, ынны бырар аби кешегә бирасын, хайыр булсын, дисен. +Сөйләүче: Балтачева Таһира Нигъмәтҗан кызы, 1933 елгы. +Юкамен районы Дасис (Засеково) авылы +Киленне ишектән кертәләр дә битен йудырталар, суын гелбәчкә түктерәләр. +Сөйләүче: Абашева Миңсара Камалетдин кызы, 1930 елгы. +Юкамен районы Палагай авылы +Абзар әбиләргә, дип, йыл сыйын йасин укыта идек. +Эч малай заттык салдатка. Ынга йабышып (берәр җиргә киткән дә кулны онга тыгу, исән-сау әйләнеп кайтсын дип) салдатка ки тәр гә чыкканда. Исэн бырылып кайтты да йәшләр йукаланалар (җыелалар; удмурт сүзе). Эчең әчеткән (пошкан) сайын ни ки (нәрсә дә булса) йырлайсын ул. Бийешеп, дырлап (җырлап) йерүләр бар ийе. +Миңнәре булгачын, Гелчирә иде, Миңнеҗамал дип салганнар. +Сөйләүче: Әхмәтҗанова Мәдинә. +Балезино районы Кистем авылы +Сабан туе +Сабан чабу, дибез, ат чабышы. Сабан чабу, сабан йегерү, керәш була, кәнсирт салалар, шистка да менэлэр. +Аулагый булгалады, йырлашалар. +Бизәнү әйберләре, кием-салым. +Чулпы булганда. Мычак (муенса) муйныбызга салы йердек. Акы ты (ахагы) ай (ай рәвешле) була, уртасында. Без алты баш (к еше) идек, үстек, арттан-арттан (бер-бер артлы) үлделәр. 124 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Айагыма кима (кияргә) бырнарса да йук. Ылыкы чабата булган. Айакка куты (коты) кигән, туз айак кийымы ул. +Килем ырлыгыннан байрамда бышырганнар. Килемне талкыда теwәләр, ашаулык, чаршау, чыбылдык, урын әйләгәннәр. Wак-wак ситчыларны теккалайлар мутор (матур) булсын дип. Зийаклар тегалар, йефәк былган ул. Киндернеке потнор (озын кунычлы оекбаш) кигаладылар, нуски кыбык. Кымнын кочо (кемнең көче) ничек йита. +Кашамбир йаулык, зур шал', йефәк шал'. Кашпу, әл дә аны арлар кигаладылар. Касита кигаладылар алга, танкалар была. Мәрҗәм тү мә бусир (бисер), кызыл. Марҗам (мәрҗән) акут (ахак) бар, аниемен (әниемнең) дә бар иде. +Сөйләүче: Балтачева Таһира Нигъмәтҗан кызы, 1933 елгы. +Юкамен районы Дасис (Засеково) авылы +Әнием киндер суккалады, күлмәкләр. алйәпкечләр теккәләгәндә. Күлмәк буй (кыса) була, итәген йалгап тегәләр. Балайтәкле күлмәкләрем бар, менә элгече. Чабата үрү былган, бабач бар иде, мутор үргәләгәндә (үрә иде). +Нуски, бийәләй кигәләделәр, беләзеген мутор бәйләйләр, ыйыкнын күнәче (кунычы) мынан тын. Чабата, килемдән суккан ыштыр, айак башка чырмай. +Сарык тирене иләрләр иде әчетеп, тиредән ыйык кебек тегәрләр иде. +Сөйләүче: Абашева Рәхилә Идрис кызы. 1927 елгы. +Юкамен районы Палагай авылы +Йетендән эсте кийем йасайлар иды. Килемне йәйеп киптерәләр, теwәләр, йегерләйләр кабада, ырчык белэ экы (ике) катлыг итәбез. +Кәбен салганда кәбен кийем китэрэлэр. +Чабата кийәбез. Йүкэне йыртып алалар, чиктан (шөшле) белә керетеп-керетеп үрәбез. Бичерман чабата була. Ыштыр киндердин чылгыйбыз, арканнары (киндерәсе) эшкэн була, табанына печэн саласин. Айакка дагын ийыкбаш, кийез ката, кизитек, киндер ийек (оек), чүчинкә, кез кенне кулош кигәндә. +Башка йаулык бәйләгәндә, мамык шәл, кәшәмир йаулыклар була иды, бәйләгән шарыф салалар. +Балайтэкле күлми'лэр, әнәй тегешеп тыра иде, эчки күлми'лэр, йыклай тырган кулми'лэр. +Тел - милләтнең җаны 125 +Чулпы мийә бийем бәрде, бер пара, парасы белән. Сыргам бар парасы белән. Белэзек, йезек бар иде, тәңкәле йезегем. Кәситә булгылаган шай, без гемердә йуг иде. +Сөйләүче: Бузикова Таифа Гайнан кызы, 1929 елгы. +Глазов районы Татар Парҗысы авылы +Аш-су +Кыймак, күзикмәк була, кабарчы (кош теле, чәй токмачы), кыймак wак-wак. Зур-зур ипи күмәч салыр иде әни. Пирәмәч ачы камырдан була, эстегә йералма бытка йаккалаганда. Табагый анын зур булгалады. Чепчәгине Паюра, Әхмәди аwылларында да әй тә ләр. Кот' (< рус. хоть) ней да пышерми (< пешермә - пешерергә) була. +Безди дэ пилмин тыталар, аш шулпа йасыйлар йарма булса, йармалы аш. Балиш, кул'аш - итле бәрәңге, быккан (әд. бөккән), кал'агалы беккән - эченә шалкан тыгып пешергән бөккән. +Безди кушман (ачы торма) субырнысы (төнәтмә) булган. +Сөйләүчеләр: +Балтачева Зөһрә Гыйлемдар кызы, 1950 елгы; +Балтачева Таһира Нигъмәтҗан кызы, 1933 елгы. +Юкамен районы Дасис (Засеково) авылы +Кыймакны табада пич алнында апарадан гына әчетеп пешерәсин. +Изә идек тә, пичне тарткачтын ташка (кисәү агачы) белән, тәбәгине пешерә идек кабартып. +Сыра йасаганда чүпрә, песук кирэк, бузаны урыслар, квас, диләр. +Буткаларны пыруса (тары) белән бешерәләр. Бездә тәбикмәк пешерәбез, май белн майлап тәмне була. Сыңра белен йасайлар иде, шанги йиралма бели. Беккән ит бели бәрәңгедән, гүләш тә ит бели йиралмадан, бәлеш тә барыбер йиралма белэн, эт белэн. +Бәлеш йапкычын, бәлешненке кабыкларын йарата иде әнәйем. +Тәптәне (черек бәрәңге күмәчен) дэ элке тәмне диб ашаганда (ашадык). 126 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Солдатка озату +Сабий чакта бер теш күрдем, +Йәшел картуз башымда, +Шул тешләрем раска килде, +Унсигезенче йәшемдә. +Әнки, ашың бешәр булса, +Балаларың җыйылыр; +Бар да булып, мин булмасам, +Күзеңдин йәш кыйылыр. +Элек йырлап зата идек. Эртә затабызлар. Солдатка китүче иптәшләре белән күпергә тешәбез. Чепса ага. Шунда селге муйнысына салалар. Маратка тужы селге салып йебәрдем, ийгә калдырабыз, кем акча бири, кем селге бири. Булышалар, сәдәка утыртабыз эстилгэ, алар учлайлар аны. Бер бабач, алар киткәчен укыйлар. Йеде йасин да укытабыз, кайтсын, дип. Тәтәсе (апасы) агач астына калыб үлде. +Йер хуҗаларына, абзар хуҗаларына дип, тәсбих тартам. +Тешлек салдырып бэрдем, мин үзем ишанамын. Баш кастасы белән үлгэннэр элке. +Сөйләүче: Касыймова Гөлҗамал Фаткулла кызы, 1940 елгы. +Балезино районы Паюра авылы +Яңгыр боткасы +Кыйаш чык, кыйаш чык! +Майлы батка казанда, +Сетле кәҗә абзарда. +Әйтеп яздырды: Касыймов Рәиф Хәнәфи улы, 1962 елгы. +Балезино районы Әхмәди авылы +Кырбан чалу була иды йаз кене май айында. Инешкә тешеп, бытка бешереп, кешегә айырыб ашатайбыз. Корбанны йаз көн, йаңгырлар булсын, дип. Сарыг алалар, ашын пешерәләр. Май түгәләр иде, йәй әйбәт булсын, дип. Сийыр май беле ашаталар иде бытканы. Кем нәзер әйтсә, әбиләрне китереп укыта инде, аwыр туларым бетсен, дип. Кез кен каз чалалар иде, корга чыгаралар иде. Корбан чалуның урыны бар, шыршы йанда. Анда ук бешереп ашайлар иде, ысписиал'ный. Анда зур нарат үсә әл дә, Түбән аwылда. +Тел - милләтнең җаны 127 +Уеннар +Күпергә тешэ идек, кыруг уйнай идек үтә (бик). +Басару, басару +Басар эчен килгән у +Утырышалар иде. Таш йугатыб уйнайлар. Пилминнэр тыта (пил мән ясый) идек, кем эт (ит) кэтерэ, кем ын. +Кулымдагы йезегемнен +Исемнәре Гөлтуташ. +Гөл булсак айырылмас идек +Гөл тамырлары тоташ. +Кем таптаса, шулар йусын, +Кылубның эзәннәрен; +Былбыл кышларга ышасын, +Миндән калган йәрләрең. +Урманда утын чапканда, +Балтам йугалса иде. +Балталарым йугалганчы, +Башым йугалса иде. +Алай да үтә гомерләр, +Былай да үтә гомерләр. +Кычкырып йырлап җибәрсәң, +Күтэрели кеңелләр. +Катмалда исемә дә тешмәй ич, үтә йырлаймин. +Җырлап күрсәтүче: Касыймова Гөлҗамал Фаткулла кызы, 1942 елгы. +Балезино районы Паюра авылы +Бәеттән өзек 128 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Мифик җан ияләре турында +Анан тын йермәгез, су әбиләре (су анасы) кыркытмасын нар, дип әйтәләр иде. +Абзар әби күренмәй ич, ди. +Абзар бай йаратмаган, диләр. +Абзар әби йаратмаса йынын утай. - Абзар иясе яратмаса (терлекнең) йонын йолка. +Суwәсе (су иясе) әдәмне дә тарта суга. Чупа бабай (Чулпан ата) сарыкларның хуҗасы, Селәйман казларның, Зәңки бабай - ынтып мин. +Сөйләүче: Бузикова Таифә Гайнан кызы, 1929 елгы. +Глазов районы Татар Парҗысы авылы +Ышанулар +Ылыкылар (элеккеләр) белгән, үзенен теле бар ич аларнын, арпанын, бизгәкнен. Анын үзенен теле бар. Кызамук белэ чирләде, бер телен белгән абины кэтерделэр дә бик килеште. +Сөйләүче: Балтачева Таһира Нигъмәтҗан кызы. 1933 елгы. +Юкамен районы Дасис (Засеково) авылы +Абзар әби күренмәй ич ул. +Йаман эрәнҗеп (авырып) тырамын, күз белән эрәнҗимен. Өшкер гәләделәр. Ылык (элек) чакта әнийем йанына килгәләй иде ләр, башны үлчәгәләделәр. Алай (шулай) йерәсе исә, минең бер дә баш акыл йук (башым эшләми, зиһенем юк). +Сөйләүче: Абашева Рәхилә Идрис кызы, 1927 елгы. +Юкамен районы Палагай авылы +Абзар бай (иясе) йаратмаган, диләр. Бала аwыртса, карт керәшен әбине чакыра идек. +Ипине, пумаланы гелбәчтән алып чыгалар, әйдә безнен белә бергә, үпкәләшеп калма, диләр базар байына. +Мунча әби, мунча бабай була. Кергәндә мунчага сүләшеп керәсе, куркытырсыз, диләр. Сәдәка биргәннәр. +Бала китермә (тудырырга) әбиләр килә. Хайwан тудырганда да мулланы китерәләр иде. +Тел - милләтнең җаны 129 +Кемгә баш акылын бирә, кемгә эт акылын бирә. +Йәшеннәп йаңгыр йауганда ак шыршы астына кергәннәр. Бисмилла әйтеп култыг астыгызны сыйпаштырыгыз, дигәндә әбиләр. +Абзар әби, өй әби бар. Сийырыбызны абзар әби йаратмаган. Мил лек йасамайык, сатма бардык, алмадылар. Мича әбине дә сийлиләр, бисмилланы әйтеп кер, дип. +Сөйләүче: Абашева Миңсара Камалетдин кызы, 1930 елгы. +Юкамен районы Палагай авылы +Арпа чыккан күземэ. Әбиләр имнәйләр: им булсын, ийем булсын, ай да кайта, йыл да кайта, ай да кайтсын, йыл да кайтсын, бетсен, китсен, дип. +Сөйләүче: Бузикова Таифа Гайнан кызы, 1929 елгы. +Глазов районы Татар Парҗысы авылы +Шушма җыры 130 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Без әнкәйдин тугыз тудык, +Тугызыбыз да таралдык; +Тугыз балалар эчендә +Бер без бәкытсыз булдык. +Без андай малай түгел, +Без мындай малай түгел; +Кайа барсак та ки сийышабыз, +Күпчәргән (күгәргән) калай түгел. +Агыйделгә басма салдым, +Басмагыз, бегелмәсен; +Исегезгә тешермәдем, +Үзәгем эзелмәсен. +Җырлап күрсәтүче: Касыймова Наилә Лотфулла кызы, 1934 елгы. +Балезино районы Кистем авылы +Тормыш-көнкүреш. Гүрйә калада нукратлар Туктамыш канга бой биргэннэр. Аннан аларга Чипса буйларын биргэннэр. +Әwәле ачкыч бау (хәситә) камыт кебек кийеп, тэңкэлэр тагып. Бәрхәт камзул укалар белэн йасаганны, эзүләрен. Калпаклар терлетерле: кукушкасы түбәтәй кебегрәк, энҗеләр белән чиккән, йассы. Алдылык була, эзү дә диләр. Алдылык дип күкерәкне дә әйткәннәр, алдылыкта тәңкәләр дә була, ука белән чиккән. Терледән-терле догалар теккән бетү була. +Карчыга килгән киртэгэ, +Канатларын йәйгән китиргэ; +Бер йырлаймин, бер йылаймин, +Ич белмимен нихэл итиргэй. +Аwадан ичкан аккошның +Аwызындин тама балаwыз; +Безнең өчен кемнәр йылар, +Булса иде үз анайыбыз. +Күгәрчен күкәй салмасын, +Бала да чыгармасын. +Эризыгың чәчелсә дә +Туфрагың алынмасын. +Селге биргәндә акча салалар патнуска, йегерме сум салалар бер селгегә. Сурама кэлгэндә башка йелэн йабып тырасын. Алдым +Тел - милләтнең җаны 131 бирдем шушы булсын, wәгъдә бүләк шул булсын, дип бирэ селгене. Баш акчасын бирэлэр йегет йактан, кызны саттың була энде. Йыртысла (йорт сырасы) утыртып, кабарчы пешереп, бутка бутап кунак итәсин. Белемгә йергелэгэннэр йәш йегетлэр, кийөү йегетлэр. Атларга терле селгеләр асып, кулкуллар тагып кызга баралар, затып баручының йыртына белемгэ керэлэр. Тигэн кәрендәшләрең затып бара кызны күмә белин абысталар, йеңгэлэр. Атайлар да тагын элте реп кэтэләр, табикмәкләр кисэлэр. Кэлен кеше кыймак элтэ, бал, май, кийөү йагындагыларга. Бикэчәлэрем (каенсеңелләрем) бар элекке иремнең биг әйбәтләр. Абзыйларыннан калдык ылан да йук, алай да йараталар. Йәштин үк дустымнар идек, дустым булып йәшә дек. Энде картайдык, зур картайгас чәчләр дә картайа икэн. +Туганлык атамалары. Абыз йеңги, дип, олы киленгә кечерәкләр әйтәләр. Анйам бар иде минем Эләсил (< Ильяс иле - Карийно авылының бер өлеше) дигән тышта. Анамның абзыйының катынын анйам дигэлэдем, ә ул абзыйым мина бабача тийә. Әтинең абзыйы - бабача, энесе - абзый, апасы - апай, апасының ире - бабача, әтинең сеңлесе - абыс-тасы дигән сүз, анынкы эре - йезни. Әнинең абзыйы - бабач, бабачнынкы катыны - анйа дибез. Эрененке абзыйы мулла бийагай, катынына абыз йеңги дигэлэдек. Ир кешемненке энесе булса, мулла җанагай, катыны - кэлен. Ир кешемненке апасы туганым абыстай, бикэм дилэр (эндәшкәндә), ире - мулла бийагай, сеңлесе - туганым. Кайнананың, бездә бийанай ич, апасы - абыстай, йә абыз бикэ, ир кешесе - мулла бийагай. +Сөйләүче: Касыймова Тәкмилә. Киров өлкәсе +Яңа Слобода районы Нукрат (Карино) авылы. 1979 ел +Өмәләр +Каз биме (өмә) йасайлар инде, аны суйып, казларны йума тешэ идек. Сыңра йегерли идек, аны дагын йума тешэ идек кү перлэргэ. Йелле этеп кэптереп киндер суга идек. Казны йуга чын урам әйләнә идек, ат беле йери идек. Күтәреп дегел, кушуфка булды, чана дегел. Йегетләр дә керә үзеңнең тигән (туган). Тимә гән кеше килмәй ич ул. Ботка ашагач бийәйләр, йырлайлар. Ка натын кисеб алабыз. Кәләмен (каурыен) сызган кеше сыза, без йандырдык, безне рәнҗетмейләр иде эшлэтэп. Йоны да йе тэр лек булды. Алла казларны күп бирсен дип. Кәләм дибез, кой мак ларны майлайбыз. Канат белен эйдэн себерэбэз. Бу йыл каз ларыбыз сийырга (с уярга) 132 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары табылды аз. Йолыкма йеңел булсын дип гурласыннан өрәләр дә бәйләп салайдек. Шар инде ул, аны шартлаталар бала-чагалар. Пуйон (казның койрык астындагы май бизе өстенә үскән мамык) өреп төрле-төрле буйауларга буйап сала идек, мамыкланып матур булып тыра. Кайсы баланың күк рә генә тегеп куйа кабартып, буйап. Айак кийеменә дә куйабыз. +Глазов районы Паюра авылы. +1990 ел +Ырымнар +Куркылык койалар. Кургаш эретәсин, суга саласин. Нәрсәдән ку рыккан, шул тэшэ: итме, әтәсме. Йөрәк сабырчыклана. Кил котым, кил котым, энзе кебек тезелеп, йефәк кебек сузылып, дип әйтә син. Алла мөсалли галәм мөкәммәди йагалә али мөкәммәт. Безнең карчык анйыбыз бар иде, ул койа иде. Аның эр кешесе Даут бабач. +Су салучысы, су ташучысы була, ул йуган суны бер ару йергә түгэлир. Аны бүләкләсе була, сат астыларга түгәбез. Ике күwән тә китерэсин, бетмәй у, кала. Калганы мишалами нәрсәгә тотсаң да. Суның эсенә дастымал йабып нэ ки укышып кайтасин, сүлэш мис ин. +Күмгән чакта дускага салгач садака бирэлэр, дуска эстегә тастар йабалар, аны дүрт кеше тытып тырасы. Тәлил әйткәч ирләргә акча айыралар (бүләләр). Көр'ән укыган өчен дә айыралар. +Көзнөң көзө, мине чакыра. Тотыкка (бозыкка) ләктеме инде. Тотык дибез, тотылуга ләкте. Читкә кереп симәгез, ул тотык дийә иде әбкуй. Анда ташланган әйберләр була. Ә йулның уртасында бернэ дэ йук. +Балезино районы Кистем авылы. 1993 ел +Он тотмага кайттым, дип, әни садака күтир (дога кыл), дип кайтып китэ ул. Йулга чыкканда садака күтирибез инде без, изге йулларга, дип. Он салабыз инде, ул аны тота энде йулга чыкканда, ул онны бер карчыкка бирибез. +Глазов районы Паюра авылы. 1990 ел +Туй турында +Башта кыз ий йакта булды туй, сыңра ыл йакта. Орлаган кебек кенә алып киттеләр. Кызым кэткэчен ылым җамагат алды. Кызга ийгә кырмага, түшик, йурган, мәләкәй (мендәр) кәстәрлисең. Ылым тауфиклы. Әни, җамагат аламин, син дә аwыртасин, диде. Ки лен не +Тел - милләтнең җаны 133 кертәсин, печәнгә баскалап керә, йеңел айагы белән. Ки лэн не эшләмә аласин ич аны. Җиңгелеләр (кыңгыраулар) белән җыр ла шып җөрөйләр, беләбез инде, кыз урлаганнар, дип, карарга чыга быз. Күремчеләр (шаһит) була инды кыз йактан, йегет йактан да. Имеш, печән кебек йәшәреп торсын, дип, печән сибеп кертәләр татарлар килэнне. Арларны белмәйем, алар мәләкәй салалар шай. Бал ширбәте эчерәләр дустыгандан. Кыз гына эчэ, төпле булсын, дип эче рэлэрдер инде, элекке инде бу, элекке. Намаз укыталар. Намазлык өстендэ утырасың инде, беләсинме, йукмы. Йыртка чыгу энде безнекенчә ийеңнән чыккач, бөтэн (бүтән) ийгә кергэч йыртка чыгу була. Кыз энде шаршау артында утыра кийәwе белән, саклаб утыра. Алар почмакта утыралар. Йегетнең әтисе бара әйтергә, йанында бер кеше бара, кызыгызны алдык, дип. Йаучы - алдын килеп йөрү че. Кызыгызны сырама килдем, алай, алай (шулай) бирмисезме? Аталары әйтмә баргач, кызыгызны керттег инде, дип, кыз ның әнисе сөлге бирә. Иртәгесен икенче көнне үк туйга баралар, әзерләнгәнме, йукмы, эченче көнне йегет йакка киләләр. Кийемнәрне китергэч, әйберләрне элгәч, ийне кыруг эләләр иде әйберләр. Эстәл дә ашаулыклары була, кучакка (тәрәзәгә) үзләре читсыдан теккәндә (теккән) була иде, үзләренә йокларга чаршау эләләр. Йегет, йактан туй беткәч өчөнчө көнне кодага киләләр картлар, йәшләрнең туйлары бетте инде, картлар йерәй, таңда йегет йакка киләләр. Бирнә дип бөтен туйчыларга әйбер биреп чыгалар, әтиләре-әниләре бирә кыз йактан да, ыл йактан да. Читчымы, йаулыкмы, йакыннарына күлмикләр бирәләр. Кыз әнкәсе кодага килгәндә белем пешереп ки терәләр. Кийәүнең әңкәсе бәлиш пешереб илтә камырга тоткан, кийәү белем дип әйтәбез. Йетез булсын дип кийәүгә белем илтәбез. Кийәү бүлэге алып бара кийү, кемгә бырушка, гырибинка, кемгә мичак (муенса) та, карандаш та бала-чагага. Зурларга эстәл артында айыралар (тараталар). Килен (алып килә) ике мәләкәй (мендәр), зур йастык, йурган, палазы бармы дип сурыйлар иде, җә җәймәсе үзе сукканы. Эстәлгә иң беренче май тутыралар. Май ашаганда акча саласың, румкылар салмыйлар (куймыйлар) эды. Зур таз (поднос) тотып килә иде дә, аңа бүләген сала. Киленгә була ул бүләге. Аннан эстәлгә чәй ашауларын тутыралар, пирушки, кабарчы (кош теле) зур итеп пешерәсең, сындыргалап ашайсин. Менә сиңа кода (туй). 134 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Тырмышка чыкмас элек сеңелесе wафат булган. Мин апа әйттем бикэмне. Җиңги - тырмышка чыгып килгән килен чаклар (кечкенә) өчен җиңги, зурлар өчен килен. Уникенче җан булдым. Әтийем, ән кийем, мәрхүмәкәйләр, биг әйбәтләр иде. Әнә әнки ич инде ул бийем. Мулланур абый ир кешемнән (иремнән) зур ул. Ул башка тыра иде инде. Ул безгә көн алмаш килә иде. Нәwәл апаның әнисен абыстай әби әйткән мин, карчыг иде инде, абыстай әби мин эчен. Киленнең кизүләп (ашарга әзерләп) җергәнен бик җаратамын, аның хатлек җирдән суын китерә, чиләге тулайым (туп-тулы), суы да түгелми. Утырта, такта да, чүмеч тә тими. Мона мин балаларыма әйтәм, дым-дат (дөбер-шатыр) итмәгез, дим. Йаңыдан Зарт тин мәрхүм, Гемәребез, җанагайлар (иремнең энеләре) былар. Уҗыларым (иремнең сеңелләре) Гөлҗиһан, Маһинур, эй аллам, барсы да мәрхүм. Мин Мулланур абый белән сийләшмәдем, ул эр кешемнән ылы кеше ич. Әтки белән дә сийләшмәдем. Үтә (бер дә) сүләшмәдем. Минем әнийем әбилек ийе, баланы кабул итә, соңгысын баламны әнийем кабул итте. Балага чирлисен. Туа. Кен дек не кисә, баланы ала да йуа. Чүпрәккә төрә, үземне карый. Сыңгылыгын ала, йуа, иске трапкага төрә, чабатага куйды мәрхүмәкәй. Сыннан инде, бушагач, чабатаны йаңыдан тереп зират буйына, эченә түгел, кайда мәйетләрне күмәбез, күмә. Үземнекесе булмагас, белмим. +Сөйдәүче: Фәрхениса әби Сабрекова, 1910 елгы. +Глазов районы Дасис авылы. 1990 ел +Килде ул, бабай, ди, Гөлбикәне сырага килдем. Утын сапмаг илтәм. Бездә пис йагар инде ул. И ани козды (кызды) ис, йук-бар нәрсә аңгар коз бирмә келәгән ди, әтине туздыра гына. Аларнын бернәрсәләре йук, бер өйләре генә, ди. Алай иде. Сигез таwыклары бар иде, берсен никаг ашка салдылар. Без бит кич сийләшеп утырдык, бабай бирер, әби бик кызу, бирер микән. Мынын апасы чишмәдә кетеп тыра. Сындан сийләштек, алай гына булмый ул кешенекен патхутын табасы була, кешенең әле канатының астына ничек керәсе була. Әйдә, утын сапма дәшерсен. Үземне алып килде. Мында килдек. Әнки ашау алып килде, пирәмәчләр пешергән, беккән салган, чәйләр салган, мына былай чыкыр, чәйләр әзер. Сыгра, син, ди, килен бөген анда мунса йагарлар микән. Иртэгэ без сине кертмэгэ келибез. Йагарлар, дийәм. Йактылар, мунса кердек әниләр, апалар белән. Чәчем йаман кодра (бөдрә). Вынучка да +Тел - милләтнең җаны 135 миңга барган (охшаган), чәче кодра. Мин мунчадан кайткан wакытта мында сарай тептә сийләшеб утыралар. Бу кийемен беләнме син барасин. Ыризалашмага кердем өйгә, әни йокламаган. Йә, әни, әти, ыриза булыгыз, мин китэм, тыныч тырмышларыбыз булсын, дип. Йакшы тырма йазган булсын. Мындагы кебек үк ашау-эсү белән, мал белән тырсын, диб әйтеп теләк теләгез, дип әйтеп сыктым. Апам йылай, ул сирле иде, аркасына гурбун (бөкре) сыкканда иде, энем йылай, Мәймүнә килен дә йылай йаман, нисек тырмыш төзәрсен анда, диләр. Булыштылар, өй дә салдык, мунса йеткердек. Ике козлар тырдылар маллар карап. Мында килеп кердек, каршы алдылар. Комган тыткан, сөлге салган, битне йуwып кертәләр ис, алай безнең гәдәт. Капкадан кергән wакытта ун айакны атлап керәсе була. Кийэүдэн алдарак керергә тырышасы була. Анасы чыкты алай, икебез дә битләребезне йуабыз, ул су куйа безгә, сертендек, атлап кердек. Әңки әйтә, килен, килен, алда Гаптелхак узсын, син тырыбрак тыр, ә мийа әйткәннәр иде инде, син алдынырак кер, дип. Самаwырлар кайнаб утыра. Самуарыбыз өчәү, күмерле. Әле лампа белән сыра йагып утырдык, паласлар суккаладык, әле ике киләбем бар әле, бүрәнәгә затабыз, киндер суга торган ыстан бар. Чәй эчтек. Көн йакты булды. Гаптелхак мулла эчен барды. Әниләр менделәр, без пич йагып кизүләштек, ашлар пешергәләдек. Мулла килеп керде, никах салды (укыды). Нихак салган wакытта беркайда да бәйләгән калмасын, бар да сүтелеп тыра. Пич йанына барып терәлдем. Чәчләремне сүтеп терәлеп тырам. Пич алды йакта алай тырамын. Ни дийэм, сийә келке, мулла бар ич, дийэм. Хәзер алай йуг инде, ну никах салалар барыбер. Мулла бабай сырай, эриза булып алдыңмы, Сәлим кызы Гөлбикәне? Алдым. Сәлим кызы Гөлбикә, эриза булып бардыңмы Гаптелхакка? Бардым, дидем инде әкерен генә. Әни әрләй мине, эриза булып бардым, дидең дип. Кыдагый, ырышма, ырышма алай, чит итмәм, йакшы тытармын, ди әнки. Горобы (бөкресе) бар инде аныкы, сугышка йерешмәде ул. Алтын балдак кебек йегетләрем бар иде, сугышта калдылар. Әнинен ике быратлары калды. Безнең әнинен җиденче бала туды. Минем артыннан һаман йөри инде. Кайа син барма келәйсен, ди, әни әйтә, тырактыр эшләдем. Әти затына барсам тагы биш йыл тырасым бар. Алла кайсы йакшы, ансын бирсен. Онно тыталар (онга кул тидерәләр). Менә былай ипине селге белән тытканда була. Ул ипине йә бер исә тешләтәләр, йә бер исә тытынып кереп китәләр. Туйда 136 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары да алай, килен белән кийэүгә ипи тешлэтэлэр. Кайа булса, киткэндэ ын тыталар. Туй ике йаклы була. Баштук кыз эчен баралар, икенче көнне малайда. Анда туйга килгән кешеләр бар да килә туйга. Коз йактан бер иптәше була, дүртэү киләләр. Кем синең җан тартымлы иптәшең, аны алабыз бергә дип. Бийатай, бийем, диб әйттек. Элек мында ар, татар бергә булган, ар керәшеннәр киткән. Килен эчкә хәтле дә йөрөй, ике йыл дә йөрәй, эндәшмәй. Ике-өч йыл тыргач бийатаймы, бийемме алырга куша. Йаулыкны алганда киленнең башындан, йитте инде битенне ач, диләр, булса тәңкә бирә. Зурысы малайны тудырганчы бер кем белән дә силәшмисен. +Рухи дөнья, йолалар +Эштән кайттым, аwыртам тесле. Бәрәңгене төйгән, сөт өсте салып сыйыклаган, миңә әйтерләр иде алдан сиздермәгез, аwыр була, дип. Әни әбилек булып йергәләде, бала алып йергэлэде. Берсенеке гел баласы үлеп тырды, саттылар әнигә, әнинең балалары тырганда, ә бу Мәтлүфәнең балалары үлгәндә. Мәгридә әбү бу баланы сиңгә бирмәгә келимен, ал инде, ал әтә, коз, ике малай үлгәннәр инде. Алган әни. Хәмидә исеме кушкан, бала әнисе белән тырды. +Менә былай йилпуч була иде, Рәкиләнең баласы йаман йылаг иде, усал (начар) иде, начар (зәгыйфь) гына туды ул. Аны йилпүскә салып ипи салган пискә өч кат төртеб алдылар, име-йомы шул булсын, дип, йылагы бетсен, дип, шайтан басканы бетсен, дип. Мона йыклаганда эндәшмәгә дә булмый, аwыр була, эскә шайтан тешкән әйтәсен. +Аулаг өй дип, кунакка баргач әниләр, козлар киләләр, йегетләр дә киләләр, утырдылар сөйләшеп. Коз йегерләүче була, кайсынын мунсаларда йегерләп йергэлэделәр. Куптилка лампа белин күз бетереп утыргалаганбыз. Әле менә күптин йуг ич. +Салкын чишмәләргә барып +Атлар эчерсәң иде; +Иптәйшкәйем синен белэн +Гөмер кичерсән иде. +Кием-салым +Кызны биргәндә чулпысы дүрт булса, болар пара торыр, тигез гөмер итәр, диләр. Алар чылт-чалт, чылт-чалт эндәшерләр иде. Белэзеклэр булыр иде кашлы. Әнийнекен мин йуалттым песән сапкан +Тел - милләтнең җаны 137 сагында, өч бармак йассылык иде, йаман матыр иде. Кемеш, кашлы кызыл, зәнгәр йә бер исә йәшел, кызыл әбәзәтелни булгалады. Элэк терэ тырган йуг иде, былай гына кийэ, сала. Мин Зуринга эч бүрәнә (тукыган паласны үлчәү берәмлеге) киндер суктым, анын эчен дип, әни әрләде. Эч бүрәнә әнә бу паластан ызын була. +Алкам йук, менич (менә ич) йабылып бетте инде ачыклары (тишекләре), кылаг ачыклар йабылды, минең әле алтын алка да бар кашлы, элгечле. Тәңкә булганда (булган), Шамшинур җиңгинең бар иде тәңкәсе. Шылык-шылык, шөл-шөл итеп барыр иде артта су эчен барганда. Кош кене бик йерткэлэмэделэр, җәй көне йалангач барганда тагып йергеледеләр. Каситаны (хәситәне) бисерман йертэ, үз лэре урысча сөйләшә, үзләре урыс дине тыта. Бик йаман пыразник булса, касита кийэлэр. Илин дин, эйтэлэр, менә аларның паска йитә, касита кийэлэр. Кайсы айаклы чулпы тага иде, уртасында чулпы, сыгра (соңыннан) тәңкәләр тезгәндә, айак диләр. Кайсы эч айаклы була. +Бийатай, бийем диб эйттек, арча сийләшәләр иде. Ар, татар берги булган. Ар керәшеннәр киткэн. Бер йыл эндэшмэдем, бәйләргә йаулык бирэлэр иде, эчкә хәтле дә йерәй, ике йыл да. Бийатай, килен безнеке әллә күзсез, әллә ничек ди дә алалар йаулыкны. Болай бэйлэмэгэ ике-эч йыл тыргач бийатаймы, бийемме алырга куша йаулыкны. Сигбәт бабач (әтинең олы ир туганы) белэн бер-ике кен генә сөйләшмэдэм. Килгэндә, ийдән алып килэсин йаулыкны, бар булса, бирэлэр. Йаулыкны алганда киленнең башыннан, йитте инде битенне ач, диләр. Йабынмыйчы йерәсең. Зурысы малайны тудырганчы бер кем белән дә сөйләшмэдем. Күкрэк тегәрләр ийе. Ими элэпкече (алъяпкычы) инде аwырлы булгачтын, зурлар алдындан үткэлэделэр кулны аләпкыч астындан тытып. +Сөйләүче: Бикмансурова Гөлбикә Сәлах кызы, 1924 елгы. +Юкамен районы Пүчинкә авылы. 1992 ел +Сырамага бармадылар, урынтын керттеләр, сыңра әйтмәгә барды эр кешемнең атасы, җәмәгате белэн, кызлары бардылар, туганнары ике пар ат белән кэлештелэр, күлмәк бирәләр, сөлге. Бийатай йазулар алып килделәр, унҗиденченең мин. Кәбен салдылар (никах укыттылар). Китерә дә печән йәйәләр дә кертәләр. Битен йуалар ийе, комган бели су чыгардылар, бэтемне йудылар, сөлге бирде бийем, алай керттеләр. Монда электән кермә йеткәчтен бэтне 138 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары йудыралар. Андагы гадәте бетсен, монда йакшы гадәтләнсен дип. Керттеләр бэтемне йуып, чаршау артынга утырттылар. Аска бәләкәй (бәләкәй) салдылар, ул бәләкәй үзеңә була. И Алла, йеде йыл ийалдым (тел яшердем) әле мин. Кәбен салганчы иптәш кыз беле утырып тора, чыбылдык эстесе йабу, түгэрэк. Эчэнэ кэрэлэр. Эстил артына кешене чакырасин, мулла укый. Без бергэ утырдык сәкедә. Касы эңелчи (икенче) ир кертэлэр. Ризы булып аласыңмы? Аламин. Никах керә, чәч сүттеләр иде, йабынып утыра идек челтәр шәл белэн. Кәбен салган чакта гадиналарың (штан бавың) йебәргән булсын, ыштан баwын чиштерәләр, никах керсен, керми калмасын, дип, чәчне дә сүттерәләр иди. Кәбеңгә әйбир бирәләр, бер йаулык, бер шәл, бер күлмик, кәбен әйбир киленгә бирәләр. Бикэчем йаман усал иде, аның батинкасын салалар миңа кәбенгә. Кийәүгә кийәү күлмик бирәләр. Элек читек бирәләр. Киленне котлап бирәләр. Күреш еп әйбир бирәләр, менә күрешэсин, йаулыкны бирэлэр. Әтий емнең нәсел тамыры була, бийатай йагыннан килделәр, бар да бирәләр әйбир. Шэрбэт су эчерделәр эченә тәңкә салып, акчамы инде бертөрле көмешме салып, Чәйләттеләр, төрле-төрле ашаулар була. Минем бийатай качтырмады, әтийең булмагач, әти урынына күрәсең, диде, ийалдырмады. Нәкыйп бийагай белән тырдык, ийалдым. Башкаландык та әйтте, килен рәхмәт, инде битеңне ач, дүрт митер читсе бирде, очрашмай, сүләшмәй булмас, диде. Ийалып бер сүз әйтмәйсәң, бергә эшләйсәң. Алапкыч, йиңне озын тектерәләр ийе, беләкне дә күрмәссең. Бийатай әйтеп кайткач, кәбен салдылар, ул сүләшеп кайткан туй йасамага. Кыз йакка баралар туйга. Арт кода, ал кода була, туйдан сыңра. Ал кода кыз йакта, ал кода кийәүнең булма тийеш. Кийәү белем ашаталар кийәүгә, кызга. Ол йактан йак шы ыннан тәбәгый элтэлэр. Кызның байы (өлеше) бирәсин, каз, кемнең нийе бар. +* * * +Әнисе бар иды малайныкы. Кен белә белмәймин. Әнкайы сырама килде. Мин козны сырама килдем. Чәй пешереп, кечкенәрәк никаг ашы йасадылар. Мулла кеше укыды. Пич алды йагында булдым, сәкегә утырып тордым. Мына былай күлмәк бауларыгызны сүтегез диделәр миңа. Азрак кизүләдек. Тагын анда да чакырдылар. Азрак кичеккәч зур туйлар йасайлар аракылар были, эчешеп йырлайлар. Кода алай ук килә сырарга, бүләк биреп җибәрә, сылгы, диләр. Нинди исә дә йарай, сун айбатыракны биралар, намазлык +Тел - милләтнең җаны 139 та намаз укымага. Чыпчаги бал белин ничек булса йасайлар шай. Йасагалаганнар булыр. Мәәр кийем китерәләр, шәлләр, йаулыклар, күлмәкләр, байларның камзул була, билле булгалай иде. Кыйбатлы ситса, бәрхәт камзул булыр иде, җиңсез. Укалы камзул, сатин, атлас, әдрәс тә булган. Алы гына сутып ташлапмин ич ситсы алапкеч. +Глазов районы Дасис авылы. +1990 ел +Бизәнү әйберләре. Камзул кийэлэр иде эстэгэ. Элек wахытта мындый кийем йуг иде ич. Әдәп сакладылар, айакларга ойыклар кимәйче кермиләр. Әтийем, башыгызга йабыгыз, дийер ийе. Шәл йаба, йаулык йаба, йәй кен нечкә шәл. Челтәр була иде, кәшәмир була иде, йефәк тә була. Хәситә кийеп йергэлэгэннэр, тәңкәләр тагып. Бетү йазасин да мун'ыга тагасин, чәч артына. Тәңкә кемеш тин йасаган, уртасында каш мутордан (матур), йалтырап тора торган. Тәңкә тагып чыккалаганнар кутыртлап (көязләнеп). Чәчкап булганда тәңкәләрдин тезгэн. Күлмәкләрне чеметеп-чеметеп теккәндә, тасма тотканнар. Куштан булып йерелде ул азрак йәш wакытта. Ал'апкыч балайтәклесе була. Кимәле алйапкыч аллы-артлы була, баштин кийеп мондан түмэлип саласин. Эр кешем (ирем) куштан иде, алай да йарата иде мин теккәнне дә. +Легенда. Тау битендә чиркәү бар иде, аның артында татар зираты иде. Урайчиновның катыннары, зираттагы үлекләргә кор'ән укырга дип, безнең аwылга безгә киләләр иде. Урйа Калада мулла булып тырды Тайып бабай. Ул Биктэштэге (ав. ис.) кийәwенә Зин натуллага сүләп калдырган. Йунданы (ав. ис.) нигез салучылар Гурйа Каладан күчкән кешеләр. Йунданын кыйбыла йагына чыгалар, анда йерне баккалайлар. Чишмәсе дә бар, безгә килешә, диләр. Анда йуwынайык, намаз укыйык, аннан Йунда булып калган, йуwындык сүзенә бик килешә. Аларның мөсөлманнар икэнен зират та күрсэтэ. Йундада бичерманнар Урйа Каладан күчкән, анда татарча шүләшүчеләр дә бар иде, үлделәр инде кәзер. Гүрҗи дигән аwыл бар. Урйа Кала артында, тужы бисермән. Тукый мөсөлман аwыл, ул аwыл беткәндә (беткән), йук ул. 140 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия т +Яшь кызлар бәйете +Тел - милләтнең җаны 143 истем буйы, Кистем буйы, Кистем буйы гел нарат, йгә китсәм, йылап киләм туган илемә карап. әхетле булган кешеләр киләләр дә китәләр, езнең кебек бәхетсезләр мәңгелеккә түзәләр. Суга батып үлгән Гасанша Ибраим бәете 144 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия +Йыкы күрмәдем озын төн +Тәгәм җыймадым йакты +Белмим инде ниләр эшлә +Кулларым бармый берни +Ун көнгә хәтле су төптә й +Ун көннәрдән соң су өскә +Өскә калыккач, безгә әйт +Судан чыгаргач, күрсәтмә +Балалар сорый аны карар +Тәхәт тоталмый җылый а +Бабайлар килде аны илте +Йуып гәфеннән аны күмә +Бабайлар җылый балалар +Сабыр итегез, дийеп алар +Балалар моглы йәтим кал +Әтийебез, дийеп кемгә ка +Аның буйлары күз аллар +Әйткән сүзләре әл дә хәт +Кигән кийеме калды чүлә +Әйткән сүзләрен сагыны +Ничек соң инде әйтийем +Сабырын бирсен бер Ход +Юач мулла бәете +Тел - милләтнең җаны 147 +Телегезне һич урында сакланыгыз, +Олыларга йаман сүз какмайсыз. +Ходаһ җаныгызны бирсен сәләмәт, +Аманатдер-аманатдер - аманат. +Хатын-кызга будыр сүзебез, +Тубал тик булмасын сезнең күзегез. +Олылар алдин атламагайсыз, +Аларга сүз каршы сез йул тапмагайасыз. +Беләсез бит Кодай сәбәп әдәбен, +Әдәпле бул, әдәпле бул, әдәпле. +Касыймова Нәсимә Якуп кызыннан (1945 елгы) +күчереп алынды. +Балезино районы Кистем авылы +Утырганда (утырмада) шәлләр бәйли идек. Глазга (шәһ.ис.) илтеп сата идек, кемгэ дә булса заказ була иде. Эшсез торылмады, йәш тин үк эшлидек. Ул wакытта колхоз бик начар иде. Балаларга сөйләдем әле: ризыгы да йук чагы да булды. Соңра колхоз, ашлык уңды, аны тартмага барасың, мондан дүрт чакрым йәйәү арка га кийеп тегермэн тартма бардык та, бер дә тарталмадык. Ул wакытларда атлар бар иде колхозда. Бик күп читтэн ат белән тегермэн тарт мак килгэннэр. Безгә бер дә тегермен табылмады ич. Аннантын бардык алты чакрымдагы, тегермэн тарттык. Тегермэн кәдәр болыныннан күтереп бардык йэшел үлэн - анис дип әйтэбез. Анисны йыштырып ашадык. Ашлык тарттырып боламак ашамак йазсын инде, пэчэн ашап йөрмиг инде, дидек. Аллаһка дога кылабыз. Шылай йөр гэлэдэк. +Бер грамм да айак басарлык йернэ буш калдырмайлар иде - урак урдык. Соңра комбай йук иде, трактор берөү бар иде. Ул комбайны сәгәт 3 тә урак урабыз. Кем күбрәк урак уралар, шуңа күбрәк - 200 грамм бирәләр. Алай эшлэдэк, ни күрмэдек. +Сөйләүче: Бузикова Таифә Гайнан кызы. 1929 елгы. +Глазов районы Татар Парҗысы авылы +Минем үзем дә Казан йактагы тамырым. Менем бабай Казанд ан булган: бабайның бабайы - Чистайдан. Монда ике километр аwыл бар ийе. Ул аwылга мулла булып килгэн ийе әтисе. Әтисе Шәмсетдин булган, малайы - Дәүләтша булган. Ул Дәүләтша бабайның 148 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары малайы булган минем әти, Галимҗан исемле. Монда тордылар, мон да үлде инде. Менә алай булган. +Сөйләүче: Бузиков Ади Галимҗан улы. 1932 елгы. +Глазов районы Татар Парҗысы авылы +Җырлар +Йалгыз кайын үсми, диләр, +Йалгыз кайын күллэрдэ. +Йалгыз кайыннардан йалгыз +Мин бүгенгэ кэннэрдэ. +Түбән йакка төшкэн чакта +Таптым карның кәлләмен. +Кем айырылмый, шулар белми, +Айырылуның хэллэрен. +Әнә килә автомобиль, +Әнә килә каршыма. +Йулларыңа сачәк булып +Мин үсәрмен, таптама. +Агыйделгә төштең инде, +Төштең инде, йөз инде. +Син минеке түгел инде, +Өметеңне өз инде. +Ап-ак итеп кер йуган да +Коймага элеп куйганнар. +Сагынганда сэйлэшергэ +Йуг ич безнең туганнар. +Күрше әби сөйләде. Йегермэ йэдэ кешене сугышка озатканнар аwылдан. Чапай (кушаматы) Фаткулла йэдэ балалы булган. Аwылдан йырлап чыкканнар. Монау йыруны Фаткулла йырлаган, зыйарат йаныннан машинага утырып апкитәләр, барысы да. Сугышта беткән Фаткулла. Катыны йэдэ балаларын үстергэн, кеше иткэн. Фаткулла кулын селкеп шушы йулларны йырлады, ди, йаман кычкырып: +Тел - милләтнең җаны 149 +Без илләрдән чыккан чакта, +Күтәрелде бураннар. +Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, +Сау булыгыз, туганнар! +Сөйләүче: Касыймова Әминә Галим кызы. 1925 елгы. +Балезино районы Кистем авылы +Без үстек әнкәйнең биш бала, йеде тапкан, икесе үлгэннэр. Урта ча тормышта әни дә, әти дә эшләде. Тормыш йаман аwыр иде. +1936 йылда умбер йәш булдым. Заманнар аwыр: ипи йук, урожай булмады. Без умбер йәшлек балалар җыйылып киттек. Укуларны ташлап, Кировка йөрдик. Вагоннарга тутырып Бале зинога ки тереп, сельсоветта, больше барма, диделэр. Ә ашасы килә, Кировта тамак туйа. Безнең абый, 1923 йылгы, соңра эшлэмэгэ китте. +1941 йыл етте. Укуларга бер барабыз, бер бармайбыз. Сугыш башланды. Уналты тулмаган балаларны (безне - ун кешене) сельсоветтан чакырталар, бардык ике кыз, сигез малай. Шуннан, военный заводка озатабыз, диделәр. Грузовой машинага тутырып Ижевскига илттеләр, баракка 74 нче заводка. Ул баракка салдылар. 86 нчы цех 74 нче заводта эшләдек. Өч ай эшлэдек, ашама йук, йугаллтык әй берләребезне. Төп тел - арча да, урысча да белмибез, татарча гына беләбез. Өч ай йетте. Монда эшлэү, йәшэү аwыр иде, йабыгып беттек. Мондан качабыз, булдырмыйбыз, дидек <...> +Сөйләүче: Касыймова Әминә Галим кызы. 1925 елгы. +Балезино районы Кистем авылы +Шулай итеп сөйләү үрнәкләрендә (материалларында) күренгәнчә, Удмуртия Республикасындагы татарлар милләтебезгә хас гореф-гадәт, йолаларны ихтирам итеп, туган телдә аралашып гомер кичерәләр. +Татар диалектологиясендә бу төбәк татарларының сөйләше татар теле урта диалектының нократ сөйләше дип билгеләнә. Сөйл әшн ең фонетикасы, сүз төркемнәре һәм аларның грамматик кате го рияләре, лексик составы, нигездә, татар әдәби телендәгечә. Удмуртия җирлегендәге татарлар сөйләшендә борынгы һәм иске татар язма әдәби теленә хас булган үзенчәлекләр ныграк сакланып калган. +"ЧИШМӘ КҮЗЛӘР КҮП БЕЗДӘ" +Удмуртия татарлары сөйләше +Флера Баязитова +Удмуртия татарларының сөйләше фәнни әдәбиятта нократ сөйләше төркеменә керә. +Нократ сөйләше вәкилләре барлыгы кырыкка якын авылда - Нократ (Вятка) елгасының бер тармагы булган Чыпца елгасы бассейнында яшиләр. Шуның өчен аларны, кайбер очракта, Чыпца буе татарлары, дип, яки, нократ татарлары, дип тә атап йөртәләр. +Хәзерге административ бүленеш буенча бу территория Киров өлкәсенең Слобода районын, Удмуртия Республикасының Юкамен, Глазов, Балезино районнарын колачлый. +Тарих һәм археология материаллары күрсәткәнчә, Нократ татарлары яши торган җирләр борынгы чорда Болгар дәүләте составына кергән, ягъни татарларның борынгы бабаларының (болгарларның) авыллары монгол яуларына кадәр үк булган. Шуннан соңгы чорда исә болгарларның төньякка, борынгы удмурт җирләренә күчеп утырган булулары мөмкин. +Киров өлкәсенең Слобода районына караган Нократ (Карино) авылы элек бик зур булган, үзе берничә авылны (Олы ил яки Югары авыл, Түбән авыл, Ильясавыл) берләштергән. Югары авыл үзе дә Дәүләтьяр һәм Митюк авылларына, Түбән авыл исә Арслан, Абаш, Касыйм, Юач авылларына бүленгән булган. +Нократ буенда яшәүче татарларның икенче зур төркеме - Чыпца елгасының югары агымында, Удмуртиядәге авылларда яшиләр. Биредәге авыллар арасында иң зурысы - Кистем авылы, ул Балезино районына карый. Тарихи материаллардан күренгәнчә, Кистем авылының халкы, җир аз булу сәбәпле, Киров өлкәсендәге Нократ (Карино) авылыннан аерылып чыгып, әлеге урынга килеп утырган. Бу авылның +"Чишмә күзләр күп бездә" 151 сөйләше дә шул ук Нократ авылы сөйләшеннән аерылмый диярлек. Фәндә ул нократ-кистем сөйләше дигән исем астында да билгеле. +Удмуртиянең кайбер авылларында яшәүче татарлар биредәге удмуртлар һәм бисермәннәр белән аралашып көн иткәннәр. Бисермәннәрнең фамилияләре дә төрки-мөселманча: Бекмансуров, Бекмаметов, Балтачев, Касыймов, Абашев, Сабреков һ. б. Шуннан чыгып, элек алар мөселман булганнар, дигән нәтиҗәгә килүчеләр дә бар. XVII-XVIII гасырларда бисермәннәрнең бер өлеше христиан диненә кертелә. Шуннан соң бисермән-христианнар удмуртлар белән, ә бисермән-мөселманнар татарлар белән аралашып, берберсенә кушылып киткән булырга мөмкин. +Удмуртия Республикасында яшәүче татарларның бисермәннәр белән аралашуы аларның теленә дә йогынты ясамый калмаган. Мәсәлән, Удмуртиянең төньягындагы татар авылларыннан тел үзенчәлекләре һәм гореф-гадәтләре, йолалары ягыннан күрше бисермәннәр белән бик күп уртаклыклары булган бер төркем авыллар бүленеп чыга: Тегермән авыл (Тат. Ключ), Дасис (Засеково), Атабай (Богошур), Иманай, Пүчинкә, Биктәш, Уръякала (Гордино), Әхмәди (Ахмадеево), Татар Парҗысы, Палага (Палагай) һ. б. +Нократ сөйләшенең өйрәнелү тарихы +Нократ татарларының тел үзенчәлекләре фәнни яктан шактый тирән өйрәнелгән. Бу сөйләшне күренекле тел галимнәре Җ. Вәлиди, Л. Җәләй, Н. Борһанова, беренчеләрдән булып, язып, өйрән еп калдырганнар һәм ул хезмәтләр зур әһәмияткә ия. +Соңгы елларда да әлеге төркем татарларның тел үзенчәлекләрен, аларның бүгенге көндәге торышын һәм сакланышын, халыкның гореф-гадәт һәм йолаларын өйрәнү дәвам иттерелде, алар хакындагы мәкаләләр дөнья күрде, магнитофон тасмасына күп кенә тел байлыгы яздырып алынды +Нократ сөйләше урта диалектның бик кызыклы, борынгылыкны шактый яхшы саклаган бер сөйләше булып санала. Бу сөйләштә тарихның тирән катламнарын ачарга ярдәм итә торган фонетик, морфологик, лексик үзенчәлекләр, йолалар һәм гореф-гадәтләр сак ланып калган. Йолаларга, мифологиягә һәм ырымнарга караган сүзләрдә, кием-салым атамаларында, туганлык мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләрдә татар теленең казан арты, пермь татарлары, 152 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары керәшеннәр, касыйм татарлары сөйләшләре белән (шулай ук мишәр диалекты сөйләшләре белән дә) уртаклыклар күзәтелә. +Кызганычка каршы, нократ татарларының шундый бай, җирле үзенчәлекләрне нык саклаган һәм тарихи яктан гаять кызыклы сөйләше бүгенге көндә өлкән буын кешеләре сөйләшендә генә сакланган. Чөнки күпчелек татар авылларында туган тел, татар теле укытылмау, яисә аны тиешле югарылыкта алып бармау сәбәпле, балалар, гомумән, яшь буын туган телне аңлаудан һәм җирле телдә сөйләшүдән, аның үзенчәлекләрен тоюдан мәхрүм ителәләр. +Элек-электән казан татарлары белән тыгыз бәйләнештә яшәгән нократ татарлары соңгы чорларда нык ассимиляцияләнү, ягъни бүтән халыклар йогынтысында эреп югалу алдында торалар. +Нократ сөйләшенең грамматик үзенчәлекләре +Фонетик үзенчәлекләр +Сузыклар. Нократ сөйләшендә унике сузык аваз бар. Аларның сигезе (а, ә, и, ы, е, у, ү, е [э]) әдәби телдәге авазлар, ә калган дүртесе ( әˆ , у°, уө, оү) әдәби телдә кулланылмыйлар. +А авазы барлык очракта да, әдәби телдән аермалы буларак, ачык, иренләшмәгән аваз булып әйтелә: алма, бабач - әд. абзый, йанйаулык / йанйаулык - кулъяулыгы, башбата - кабер ташы һ. б. +А авазының ачык, иренләшмичә әйтелүе ягыннан нократ сөйләше татар теленең пермь, касыйм татарлары, казан арты - дөбъяз, керәшен татарлары сөйләшләре белән уртаклык күрсәтә. +Ә авазының нократ сөйләшендә ике варианты бар: әдәби телдәге кебек киң әйтелешле ә һәм тар әйтелешле .әˆ. +Әдәби телдәге кебек киң әйтелешле ә түбәндәге очракларда күзәтелә. +Аерым сүзләрдә: кәзә - әд. кәҗә, әнкуй - әнкәй, әбкуй - әбкәй, әткуй - әткәй, кәбен (салу) - никах уку һ. б. +Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынма сүзләрдә: кәгәз - әд. кәгазь; кәләм - каләм; сәгәт - сәгать; сәләм - сәлам; шимбә, нәкәс - бик һ. б. +Ялгызлык исемнәрендә: Эрәшидә, Нәфисә, Бәлхисә, Тәкмийә, Сәлимә, Мәдинә, Галийә, Гәйшә, Фәрдәнә һ. б. +Нократ сөйләшендә кулланыла торган тар әйтелешле әˆ артикуляцион һәм акустик яктан рус телендәге ачык э (эт дигән сүздәге кебек) авазына якын тора. +"Чишмә күзләр күп бездә" 153 +Тар әйтелешле ә ˆ авазы сүзләрдә төрле фонетик шартларда килергә мөмкин: ә ˆйбер - әд. әйбер, әә ˆˆйтә - әйтә, түмә ˆ - төймә, ип тәә ˆˆш лә ˆ р - иптәшләр, белмәә ˆˆделәр - белмәделәр, күмә ˆ - көймә, пәә ˆˆрәә ˆˆвез - пәрәвез. Мондый үзенчәлеге белән нократ сөйләше татар теленең Рязань өлкәсендә таралган касыйм сөйләшенә якын тора. +Кайбер очракларда әәˆˆ авазының тараю дәрәҗәсе бик көчле була һәм ул тар и сузыгын хәтерләтә: хәзер кери - әд. хәзер керә, ашама пеши - ашарга пешә, килилир - киләләр. +Шул ук күренеш чыгыш килеш кушымчасында да чагыла: сәгәттин артык - әд. сәгатьтән артык, читтин килделәр - читтән килделәр, синдин йабыгам - сине сагынам. +Әдәби телдәге киң ә авазы урынына тар әˆ авазын әйтеп сөйләү барлык авылларда да бер төсле түгел. Ул, нигездә, нократ урынчылыгында бик актив, ә кистем урынчылыгында әлеге күренеш тотрыклы түгел, ягъни бер үк сүз төрле кеше сөйләшендә ачык ә белән дә, тар әˆ белән дә әйтелергә мөмкин: тәрәзә/т әˆ р әˆ з әˆ , нәрсә/ н әˆ р с әˆ , сәләм/с әˆ л әˆ м һ. б. +И авазының нократ сөйләшендә ике варианты бар: озынрак әйтелә торган и һәм кыскарак әйтелә торган и. +Озын и сузыгы әдәби телдәге -өй, -ый дифтонглары урынында кулланыла торган -ий дифтонгында чагылыш таба: ий - әд. өй, сийләде - сөйләде, сийәк - сөйәк (граф. сөяк), ийләнә - өйләнә, ийрән - өйрән. Кыска и сузыгы түбәндәге очракларда кулланыла: +а) зат алмашлыкларында: мин, син; +ә) иде, икән ярдәмче фигыльләрендә һәм ич, дип, ки, исә сүзләрендә; +б) гарәп һәм фарсы телләреннән кергән сүзләрдә: Гиззәт, шимбә, сишәмбе, Бибиҗамал; +в) рус теленнән кергән сүзләрдә: Чипча - Чыпца (елга), лечебнича - лечебница, ударнича - ударница, гачинча - күчтәнәч; +г) чыгыш килеш кушымчаларында һәм фигыльләрнең зат кушымчаларында: синдин - әд. синнән, кешедин - кешедән, кайа барасин - кая барасың, суга утырыпмин ич - суга утырганмын ич; +д) тагын түбәндәге сүзләрдә: ит - әд. эт, ире - эре, инә - энә, ишаныч - ышаныч, ийат - ойат, иләк - җиләк. +Э (е) авазының нократ сөйләшендә шулай ук ике варианты бар: тар һәм киң әйтелешле очраклары. 154 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Тар әйтелешле э (е), гомумтатар сүзләрендәге кебек, тамыр һәм кушымчаларда, сүз башында һәм сүз ахырында килә ала: эшче, беренче, беттегесе (әд. барысы да) эш, элеш һ. б. +Тар әйтелешле э (е) әдәби телдәге ирен-ирен ө авазы урынына да кулланыла, ягъни күпчелек очракта ө - э (е): кен - әд. көн, тен - төн, сет - сөт, тетен - төтен, серен - сөрем, келешә - көлешә. +Киң әйтелешле э (е) авазы әдәби телдәге и авазы урынына кулланылырга мөмкин: экмәк - әд. икмәк, эт - ит, эке - ике, бэш - биш, кэлгән - килгән, эшек - ишек, керпеч - кирпеч, эзән - идән һ. б. +Шулай итеп, нократ сөйләшендә сузык и, э, е авазларының төрле вариантлары кулланыла һәм бу күренеш татар телендә сузыкларның эволюциясе һәм үсү юллары тарихы белән аңлатыла ала. +Ы - иренләшмәгән, арткы рәт, түбән күтәрелештәге кыска сузык. Сөйләштә бу аваз әдәби телдәге о авазы урынында да кулланыла: сыра - әд. сора, йымырка - йомырка, ызын - озын, ылы - олы, йызак, - йозак, былын - болын, йыкы - йокы. +Кайбер очракларда ирен-ирен у авазы да ы авазы белән алмаштырыла: ыл - ул, мынча - мунча. +Нократ сөйләшендә иренсезләшкән ы сузыгы урынына көчле иренләшкән о авазы әйтеп сөйләү очраклары да бар. Бу үзенчәлек күбесенчә тирән тел арты қ һәм тел арты к тартыклары булган сүзләр өчен хас: коз - әд. кыз, кош/кош - кыш, коз-коркон - кызкыркын, коп-козол - кып-кызыл һ. б. Көчле иренләшкән о авазы алынма сүзләрдә дә күзәтелә: л'ого (удм.) - тигәнәк, кот'ор (удм.) - тирә-як, әйләнә, копкозо (удм.) - чабата киндерәсе, токма (удм.) - юкка, бушка. +Ө - алгы рәт, югары күтәрелештәге ирен сузыгы, нократ сөйл әмендә сирәк кулланыла. Күпчелек очракта ул иренсезләшкән кыска е сузыгы белән алмаштырыла: элеш - әд. өлеш, кен-тен - көн-төн. +О - арткы рәт, түбән күтәрелештәге ирен сузыгы, сөйләштә ул күпчелек очракта иренсезләштерелә: бызылмай - әд. бозылмый, былай - болай, кыдача - кодача, ызак/ызак - озак, ыйык/ыйык - оек, сылы - солы, кыры/кыры - коры. +Кайбер очракларда о-ы, ө-е авазлары бер үк кеше сөйләшендә параллель кулланылырга да мөмкин: он/ын, ол/ыл, соло/ сылы, серен/сөрен - сөрем, төпле/тепле - бикле, көмөш/кемеш һ. б. +У - арткы рәт, югары күтәрелештәге ирен сузыгы. Нократ сөйләшендә аның тар һәм киң вариантлары бар. +"Чишмә күзләр күп бездә" 155 +Тар у авазы әйтелеше ягыннан әдәби телдәге у авазыннан аерылмый. Ләкин, әдәби телдән һәм татар теленең башка сөй ләшләреннән аермалы буларак, бу аваз сүзнең беренче иҗегендә генә түгел, алдагы иҗекләрдә дә һәм сүз ахырындагы ы сузыгы урынында да кулланылырга мөмкин: усал - әд. начар, дуйын - күп, уйнай - уйный, кыру кен - коры көн, сару - сары, бушайму - бушыймы, йыру - җыр, булумады - булмады, тулумады - тулмады. +У авазының киң әйтелешле варианты (у°) у һәм о авазлары урталыгында торган дифтонгоид характердагы аваз у° - иркәләүкечерәйтү кушымчасы булган -ку°й составында һәм -йу° күтәрелеш дифтонгында күзәтелә: әбку°й - әд. әбекәй, әнку°й - әнкәй, апку°й - апакай, Камку°й - Камилкәй, Шамку°й - Шамилкәй, Ыразку°й - Разинкәй, Мәдку°й - Мәдинәкәй, uy°waui - юаш, uy°waH - юан, йу°к - юк. +Ү - алгы рәт, югары күтәрелештәге ирен сузыгы. Нократ сөйләшендә ү сузыгының ике варианты бар: тар һәм киң әйтелешле ү. +Тар әйтелешле ү артикуляцион яктан әдәби телдәге ү авазыннан аерылмый: үчләй - әд. үлчи, түнгәк - түмгәк, чүпләшмә - сугу (ашлык сугу), кизүләмә - өй эшләрен эшләргә. +Ү авазының киң әйтелешле варианты (ү°) ү һәм ө авазлары урталыгында торган дифтонгоид характердагы аваз. Ул сүзләрдә р авазы алдыннан килә: үөрә - әд. үрә, үөрмәкүч - үрмәкүч, үөрзәк - үрдәк, куөрә - күрә. +Нократ сөйләшендә рус теленнән кергән э, е авазлары күзәтелми. Ул авазларга сөйләштә и авазы, ә басым астында килгәндә тар ә тәңгәл килә: иниргийе - энергия, икран - экран, личибнича - лечебница, иликтыр - электр, Чипча - Чыпца, нивиста - невеста, канфәт - конфета һ. б. +Рус теленнән кергән о сузыгы нократ сөйләшендә көчле иренләшкән дифтонгоид характердагы аваз - оу: оутчоут - отчет, woym - вот, коулхоуз - колхоз, коурым - корм, поулоужение - положение, моутоур - мотор. +Нократ сөйләшендәге мондый күренешне шул төбәктәге рус сөйләшенең йогынтысы дип карарга мөмкин. Чөнки рус теленең нократ сөйләшендә дә басымлы иҗек алдыннан килгән о авазы оу булып әйтелә: коурова, хоурошо, доумой. +Дифтонглар. Нократ сөйләшендә әдәби телдәге -өй дифтонгы иренсезләштерелеп -ий, э(е) булып әйтелә, ә кайбер очракларда 156 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары ү монофтонгы белән дә тәңгәлләшә: сийәк/сүwәк - сөйәк (граф. сөяк), ий/өй - өй, сийлә/сүлә - сөйлә, кийәндә/көwәндә/күwәндә - көйәнтә, ийрән/эwрән/үрән - өйрән, түмә/тиймә - төймә, сүкемсез/ сикемсез - сөйкемсез. +Сүз ахырындагы -ый/-ий дифтонгларына сөйләштә -ай/-әй дифтонглары тәңгәл килә: андай - андый, мындай - мондый, йылай - йылый (граф. елый), бармай - бармый, танымай - танымый, чыдай - чыдый, сийлай - сыйлый, печәй - песи. +-у°й төшерелмә дифтонгы исемнәрдәге иркәләү-кечерәйтү кушымчасында күзәтелә: әбку°й - әбекәй, әнку°й - әнкәй, Шамкуй - Шамилкәй. +Әдәби телдәге -ау дифтонгы сөйләштә тар -оу дифтонгы белән тәңгәлләшә: бызоу - бозау, кыроу - кырау, ашоу - ашау, чолгау - чолгау, кыңгыроу - кыңгырау. Мисаллардан күренгәнчә, -оу дифтонгы сөйләштә бары тик сүз ахырында гына килә ала. +Тартыклар. Нократ сөйләшендәге тартык авазлар, составы һәм артикуляциясе ягыннан, нигездә, әдәби телдәге авазлардан аерылмый. Монда мисал итеп юкамен һәм бисермән-керәшен урынчылыкларында тирән тел арты һәм тел арты тартыкларының параллель кулланылуын күрсәтеп үтәргә мөмкин, ягъни қ/к, қ/г, кат/ кат - әд. хат, Гали/Гали, камыр/камыр. Сөйләшкә түбәндәге аваз тәңгәллекләре хас: +м - н: белем - әд. белен, тетем - төтен, болом - болын; +н - м: серен - әд. сөрем; +б - п: бычҗы - әд. пычкы, бетү - пешү, бычак - пычак, бугрәп - рус. погреб; +д - т: дегел - әд. түгел, дастымал - тастымал, дагын - тагын, тары/дары - тары; +з - д: эзән - әд. идән, казак/казак - кадак, йаз (фарсы - йад) итү - искә алу, үрзәк - үрдәк; +қ/к, һ - ғ, г: бетәгә - әд. бүтәкә, багыт/багыт - wакыт (граф. вакыт), кургыту - куркыту, кәгәр - каһәр, шәгәр - шәһәр; +г - ң: йагадан/йагадан - йаңадан (граф. яңадан), өстөгә/эстегә - өстеңә: Эстегә калат кий. - Өстеңә халат ки; +н, м тартыкларына беткән сүзләр чыгыш килешендә килгәндә кушымчалардагы д тартыгы саклана: Уйындан - әд. уйыннан (граф. уеннан), к ийемдән - кийемнән (граф. киемнән), синдән - синнән, миндән - миннән, андан - аннан, урмандан - урманнан, боломдан - болыннан. +"Чишмә күзләр күп бездә" 157 +Нократ сөйләшендә тел уртасы й авазы бик актив кулланыла. Ул әдәби телдәге җ тартыгы урынына сүз һәм иҗекләрнең башында да, ахырында да килергә мөмкин: йиңгәй - әд. җиңги, йетен - җитен, йеде - җиде, йәйәү - җәйәү (граф. җәяү), мырйа - морҗа, йул - җул (граф. юл), йыру - җыру, йетмеш/йе'меш - җитмеш, йемеш - җимеш, йәйге - җәйге, йәймә - җәймә. +Гарәп һәм фарсы телләреннән кергән алынма сүзләрдә әдәби тел дәге кебек җ тартыгы саклана: җан, җомга/җомга, Җийанша - Җиһанша, җомак - оҗмах, йемеш - гөлҗимеш. +Удмурт теленнән кергән сүзләрнең дә кайберләрендә шулай ук җ тартыгы күзәтелә: пугриҗ - кыяр, кыҗылы - очкын, Парҗы - авыл исеме, Гурҗушур - авыл исеме. +Арткы рәт сузыклары белән янәшә килгәндә л тартыгының неч кәрүе түбәндәге сүзләрдә күзәтелә: шал' - әд. шәл; Гул'бикә - Гөлбикә, гул'бәч - гөлбәч (әд. идән асты), ыл'ык - элек, ыл'гыл'аганда - элгән, ыл'ыш - өлеш, Пал'ага - Палага (ав. исеме.). +Кайбер сүзләрдә әдәби телдәге ч тартыгы урынына нечкәртелгән т'(ти) кулланыла: тишмә - әд. чишмә, т'аршу/т'аршоу - чаршау, т'ашка - чашка, он т'апена (удм.) - он боламыгы. +Сүз һәм иҗек ахырында тирән тел арты қ тартыкларына аерым очракларда йомык аваз' (хәмзә) тәңгәл килү күренеше күзәтелә: йы'ла - әд. йокла, балы' - балык, би' йыра' - бик йырак (граф. ерак), суwы' тиде - суык тиде, чи'ләwе' - чикләвек. Сирәк очракларда йомык аваз' (хәмзә) тел алды д, т тартыкларын да алмаштыра: ира'лар - әд. ир-атлар, за'лы - затлы. +К - т: искалекка - әд. истәлеккә, келә - телә. +Д - к: дустәнәч - әд. күчтәнәч. +Аваз өстәлү, б: бемә/бимә - өмә; ы, ә: эрәкмәт/эрәхмәт - рәхмәт, ылампы - лампа, ышкап - шкаф, ыстанча - станция. +Аваз төшү. Сөйләштә г, й, н тартыкларының төшеп калу очраклары күзәтелә, г төшә: тее - әд. теге, теенди - тегенди, нии - нигә. +Й төшә: каа барасин? - кая барасың? +Н төшә: мича - мунча, мичала - мунчала. +Аерым очракларда сүзләрдә иҗекләр һәм берничә аваз төшеп калырга мөмкин: кычра - әд. кычкыра, кырыша - кычкырыша, эшелми - ишетелми. +Метатеза. Метатеза күренеше (ягъни авазларның һәм иҗекләрнең урыннарын алмаштырып сөйләү) түбәндәге бер төркем 158 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары сүзләр дә күзәтелә: әрйән - әд. әйрән, кырйык/кырйык - койрык, саумар/самырау - самовар, карйак/карйак - кайрак, үчләмә - үлчәргә, бәрйәм - бәйрәм. +Югарыда күрсәтелгән фонетик үзенчәлекләрдән тыш, нократ сөйләшендә тагын кайбер борынгы күренешләрнең саклануын да искәртеп китәргә кирәк. Мәсәлән, түбәндәге сүзләрдә: арткылы/ арткылы - аркылы, астылы-эстеле - аслы-өсле. Биредә т тартыгы саклану тарихи яктан борынгылыкның чагылышы дип карала. +Билгеле булганча, татар әдәби телендә у сузыгы сүзнең беренче иҗегендә генә кулланыла, ә нократ сөйләшендә кайбер сүзләрдә икенче иҗектә дә килергә мөмкин: булумады - булмады, тулумады - тулмады. +Морфологик үзенчәлекләр +Исемнәр. Нократ сөйләшендә иркәләү кушымчасы әдәби телдәге кебек -кай/-кәй итеп түгел, ә ку°й формасында әйтелә һәм сүзнең беренче иҗегенә кушыла: Камкуй - Камиләкәй, әтку°й - әткәй, әңку°й - әнкәй, җанкуй - җаныкай, Бибкуй - Бибкәй. +Исем, алмашлык, сыйфат һәм саннарга өченче затта икешәр зат тартым кушымчасы ялгап сөйләү үзенчәлекле: арыш ынысы - арыш оны, икесегез - икегез, барсыбызны - барыбызны, берсебез - беребез, өчесебез - өчебез, сет эстесе - сөт өсте. +Исем белән исем янәшә килеп ясалган сүзтезмәләр бу сөйләштә күп очракта кушымчасыз гына кулланылалар: сабан туй/сабан ту - сабан туе, печәй бала - песи баласы, йералма баз - бәрәңге базы, аwыл калык - авыл халкы, ылы йул кайын - олы юл каены, Казан кала - Казан каласы, Мазар тау - Мазар тавы, тау бит - тау бите, әүлийә кабер - әүлия кабере, корбан бәйрәм - корбан бәйрәме, аwыл йак эниш - авыл ягы инеше, Чүпче йылга - Чыпца елгасы һ. б.; Сабан ту тay биттә сабан тулар булгалады. - Сабан туе тау битендә сабан туйлары була иде; Чүпче йылга арйагында ГурийәКала аwылы. - Чыпца елгасы аръягында Уръякала авылы. +Иялек һәм төшем килешендәге исемнәр һәм алмашлыкларга -кысы/-кесе кушымчалары ялгап сөйләүне нократ сөйләшенең төп морфологик үзенчәлекләреннән берсе дип әйтергә мөмкин: безнекесе бакча - безнең бакча, кызымныкысы шал' - кызымның шәле, аныңкысы бар - аныкы бар, анынкысы йаwлык - аның яулыгы, синенкесе сабын - синең сабының, безненкесе йералма - безнең бәрәңге. +"Чишмә күзләр күп бездә" 159 +-ныкы(сы)/-ныңкы(сы) формасындагы тартым кушымчасы алган исемнәр һәм алмашлыклар, исемнәр алдыннан килгәндә, аергыч ролен үтиләр: минеңкесе кыз - әд. минем кыз, безнекесе аwыл - безнең авыл, күршенеке малай - күрше малае, аныңкысы йаwлык - аның яулыгы, безнеңкесе йералма - безнең бәрәңге, Казанныкы катын - Казан хатыны, аwылныкы кызлар - авыл кызлары. +Әдәби телдән аермалы буларак, сан һәм исем сүз төркемнәре янәшә килгәндә, исемнәргә күплек кушымчасы -лар/-ләр ялгана: Беш кешеләр тороп китте. - Биш кеше торып китте; Ике казлар бирдем. - Ике каз бирдем; Кош көн кызларга кәбен салгаладым. - Кыш көне өч кызга никах укыдым; Мин ике ирнең алты балаларын үстергәндә. - Мин ике ирнең алты баласын үстердем. +Алмашлыклар. Нократ сөйләшендә шул күрсәтү алмашлыгы кулланылмый, аның урынында ул, бу, алай, былай, андай (әд. шул, шушы, шулай, шушылай, шундый) алмашлыклары кулланыла. Мисаллар: Андай йил (әд. шундый җил), бер дә барма булмай. Ул ук кешеләр (шул ук кешеләр) барды бүген дә калага. Алай йылай абыстам (шундый елый апам). Ул ук йиргә (шул ук җиргә) килеп чыктык урманда. +Нократ сөйләшендә тагын түбәндәге алмашлыклар кулланылуын күрсәтеп китәргә мөмкин: беттегесе - әд. бөтенесе; кемки - кемдер; ники - нидер, нәрсәдер; кайки/кайки - кая да булса. +Мисаллар: Беттегесе безнең йәwер бу тирәдә; Кемкидә бардыр ул йырулар; Ники йазма таптыгыз шәт? Кемки әүлийә кабере бар безнең зиратта. +Затланышлы фигыль формалары +Фигыльләр. Хикәя фигыльләр. Нәтиҗәле үткән заман белдерү өчен, -ып/-еп формалы фигыльгә зат кушымчалары ялганып ясалган фигыль формалары актив кулланыла. Фигыльләрнең мондый формалары татар теленең мишәр диалектында һәм себер татарлары сөйләшләрендә күзәтелә. Ләкин биредә, башка сөйләшләрдән аермалы буларак, зат кушымчалары булып зат алмашлыгы үзе кабатланып килә. Мисаллар: Tee китапны мин ынытыпмин ич; Йыклап китеп мин, сез кайтканны сизмәпмин; Ызак, тырыпсыз икән Нухратта; Арыпсин инде, утыр чәй эчмә; Йаман шәп бешерепсин, ди, бийагай әйтә, йаман тәмле булган, ди. Син торган кеше булдырмапсин дә, ниги йәш килен кеше 160 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары булдырган, ди; Андай тәмле йыклап мин; Ничек чыдапбыз йәш килен чакта. +Төрләнеш үрнәге: мин барыпмин - мин барганмын, син барыпсын - син баргансың, ул барган, без барыпбыз - без барганбыз, сез барыпсыз - сез баргансыз, алар барган(нар). +Мисаллардан күренгәнчә, -ып формасы I һәм II затларда гына килә, III зат -ган формасы белән белдерелә: ул алган, алар алганнар. III затта үткән заманның -ып формасы белән ясалуы сирәк очракларда гына күзәтелә: Метик кенә йымырка салыптыр; Соңра күреп микән сон? Алай булып энде. +Нократ сөйләшендә -п формалы фигыльләр юклык кушымчасы да (-ап/-әп) алалар: Самwарны сулы куймапмин ич; Йәшмәпсез бит мине кунакка; Ашамапсин ич коймакны. +Юклык формасының I зат күплеген бармамбыз формасында (ике катлы зат кушымчасы белән) ясау да нократ сөйләшендә бик актив күренеш: Экәү йермәмбез инде сет эчен; Аларда ызак, утырмамбыз; Бик тиз кайтмамбыз, диде; Күп арчымамбыз борангыны. +Төрләнеш үрнәге: мин алмам, син алмассин - син алмассың, ул алмас; без алмамбыз - без алмабыз, сез алмассез - сез алмассыз, алар алмас(лар). +Күптән үткән заман формасы -гала/-гәлә, -кала/-кәлә кушымчалары ярдәмендә белдерелә: Ул кайткалады мени йәй кен; Чәчү гә чыкканчы булгалады сабан туй; Уналты йәштән кийәүгә биргәләделәр козларны; Эшчән козлар, кулбашлылар, дип, безгә йаучыга килгәләделәр; Мин үзем Биктәштән, бу авылга тормышка чыккаладым; Мин ул китапны укыгаладым. +Хикәя фигыльләрнең кабатлаулы үткән заман формасы сыйфат фигыльнең -ыр/-ар формасы һәм иде, ыйы ярдәмче фигыле бе лән ясала. Юклык (-маq) кушымчасы фигыль нигезенә, ә зат кушымчалары иде ярдәмче фигыленә һәм, күпчелек очракта, төп фигыль гә дә ялгана ала. Мисаллар: Кистемгә утырмага барыр идек тү wенчекләр белән; Йыгырлагач киндырны сугарсын иды, тукмакларсын иды, талкырсын иды тузан ычында; Сонгра куршыларынны чакырырсын иды; Сылгы бирырсын иды бул'акка; Чепчәгине майга салып пешерерсен иде. +Кабатлаулы үткән заманның -ыр/-р + -ыйы/иде формасын куллану ягыннан нократ сөйләше урта диалектның казан арты, бәрәңге, ке рәшен, минзәлә сөйләшләренә якын тора. +"Чишмә күзләр күп бездә" 161 +Хикәя фигыльләр өлкәсендәге диалекталь үзенчәлекләр зат кушымчаларының формалашуында да чагыла. Мәсәлән, I һәм II зат ларда хәзерге заман формалары: -мин, -без; -син, -сез: Казанч а сүләшмә булдырмыймын; Бармаймин, утка салсагыз да кайт маймин ди абыстам; Мича йагучыга селге саласин; Кайткач әйтә мин, абыстай, кийәwеңне күрдем, кулына тайак тоткан, димин; Бawыp турайсин, ит турайсин; Чәчүгә чыкканда чәчү йомыркасы пешерәмин, оланнарны ашатамин. Кучактан (тәрәзәдән) чыгамин да китәмин (чыгам да китәм). Сыйыр асыраймин (асырыйм). +Төрләнеш үрнәге: мин бармаймин - мин бармыйм, син бармайсин - син бармыйсың, ул бармай - ул бармый; без бармайбез - без бармыйбыз, сез бармайсез - сез бармыйсыз, алар бармайлар - алар бармыйлар. +Затланышсыз фигыль формалары +Инфинитив. Нократ сөйләшендә инфинитивның түбәндәге формалары бар. +-ма/-мә кушымчасы белән ясалган инфинитив. Ул форма сөйләштә актив кулланыла һәм үзенең мәгънәләре, функцияләре буенча әдәби телдәге төрле сүз төркемнәре урынында килә: +а) әдәби телдәге -ырга/-ергә формалы инфинитив: Мин сий ләшми йаратам; Алдашма биг оста; Туй багышма йердем; Чәй эчмә утыр; Чөгендер алма чыктым; Бийем тәбәгый бешермә чыкты. +б) -ма/-мә + тели формасы әдәби телдәге -ырга/-ергә + тели яки -макчы/-мәкче + булу формасына туры килә: Кемгә кат йазма телисин? Калага барма телим; Йегер йегерләмә телим. +в) -ма/-мә формасы йабышу (әд. башлау), булдыру, белү фигыльләре белән килгәндә -а, -ә/-ый, -и формалы хәл фигыль мәгънәсендә кулланыла: Абыстай йылама йабышты; Әйтмә булдырасинмы арча; Былыт келмә йабышты; Йуwышма йабышкан, cywы аз гына; Гурийә-Кала аwылына барып кайтма йулны белерсинме. +-ма/-мә формалары белән җөмләдә ия, тәмамлык һәм аергыч мәгънәләре дә белдерелергә мөмкин: Безгә укыма (уку) булмады энде. Бырын астыбызга йеткән печән чапма (печән чабу). Ашама (ашарга) йетте кәзер, чыгып китмә кызым. Алар анда йыру әйтмә (җырлаганны) тыңнашып тыралар. Бер тапкыр кырт чакты, суга сикермә (сикерергә) булдым. Безгә кумма (кунарга) керделәр. 162 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +-ма/-мә кушымчасы белән ясалган инфинитив урта диалектның тау ягы норлат һәм тау ягы керәшен сөйләшләре өчен характерлы. +-мага/-мәгә кушымчалы инфинитив әдәби телдәге төрле фигыль мәгънәләрендә кулланылырга мөмкин: +а) -ырга/-ергә формалы инфинитив мәгънәсендә: Урманга кит те утын чапмага; Бармага-кайтмага йакын; Кызым калага укымага барды; Әткуй урманга шымырт агач кетермәгә барды; Мин чирләмәгә йабыштым. - Мин чирли башладым; Ашама-эчмәгә чимийәгә йасадым; +б) -а/-ә, -ый/-и формалы хәл фигыль мәгънәсендә: Йаңгыр йawмaгa йабышты; Мин рәсем йасамага белмәйем; Печән чапмага булдырасынмы; Болом саламат (болында боламык) пешермәгә булдырмаймин хәзер; +в) -ып/-еп формалы хәл фигыль мәгънәсендә: Бу кучакны тәрәзәне ачмага булмай; Мында качилка белән чапмага булмай былымны. +-мага/-мәгә (бармага) кушымчалы инфинитив урта диа лектның характерлы морфологик үзенчәлеге санала. Бу форма урта диалектның касыйм, гәйнә, бәрәңге, казан арты-балтач сөйләш ләрендә дә актив кулланыла. Мамадыш һәм минзәлә сөйләшләрендә бу форма алмага фигыле белән генә очрый. +-асы/-әсе формалы инфинитив әдәби телдәге -ырга/-ергә формасы белән туры килә: Әллә сезне тыннашасы, әллә чыгып кизүләсе; Уттан бик таза сакланасы; Аш казанга су саласы; Миңа кәзер калага китәсе; Килынны кийашка каршы яктан кыртасы дип силәрләр иде; Алмаш кизү кизүләсе киленнәргә. Икмиген бешерәсе, шангийын бешерәсе, табикмәк бешерәсе. +Кунакка муча йагасы, пич каршында тәбик (тәбикмәк) пешерәсе. Чишмәкүзгә (чишмәгә) таудан гына төшәсе. Баланы тугач зак тотасы дегел, әби (йорт анасы) алыштыра аны. Ат саласы (исем кушасы) тиҙерәк. Эч кендән артык тотасы дегел. Колагына кычкырасы эч тапкыр атап. Кырдан кайтасы, тәкә суйасы, пуминкага барасы дип сөйләшәләр бичырманнар. Йегерләсе куб ийе элек. Казботка пешерәсе каз утаучыларга (каз йолкучыларга). +-асы/-әсе формасы иде һәм теләү сүзләре белән килгәндә көчле теләк мәгънәсе белдерелә: Укысы иде безгә ул китапны. - Укырга иде безгә ул китапны; Ыстанчага китәсе телим. - Станциягә китәргә телим. +"Чишмә күзләр күп бездә" 163 +-асы/-әсе формалы фигыльләр урта диалект сөйләшләренең барысында да диярлек табыла һәм бу үзенчәлек урта диалектның төп билгеләреннән берсе булып санала. +Сыйфат фигыль формалары, әдәби телдәге кебек үк, берничә төрле. +а) -ган/-гән, -кан/-кән формасы: Үрәнмәгән эш. - Өйрәнмәгән эш; Калган ашлыкны суwыртма йабыштык. - Калган ашлыкны суырта башладык; Быйыл укыган бик кәрәк. - Хәзер укыганнар бик кирәк. +б) Сөйләштә сыйфат фигыльләрнең -асы/-әсе формасы актив кулланыла. Ул биредә әдәби телдәге -ачак/-әчәк формасын да алыш тырып килә: Дүшәмбе кен туй буласы. Тәтә каладан беген кай тасы. Эштән кайтасы кешем бар. +в) -ыр/-ер/-р формалы сыйфат фигыль, нигездә, ике яшәр бала кебек сүзтезмәләр эчендә генә кулланыла: Эке йәшәр тай йегеп калага йердем. Алтмыш йәшәр карт инде мин. +-ыр/-ер формалы сыйфат фигыльләр борынгы чорда актив кулланылган булырга тиеш. Мәсәлән, XIV йөз әсәре "Кыйссаи Йосыф" поэмасында түбәндәге юллар бар: Газиз Йосыф унбер йәшәр иде. Шушы ук форма әйтемдә: Алты йәшәр йулдан кайтса, алтмыш йәшәр хәл белә килер. +г) -учы/-үче формалы сыйфат фигыль нократ сөйләшендә шактый актив кулланыла. Ул әдәби телдәге формадан аерылмый, ләк ин аерым очракларда мәгънәләре ягыннан кайбер үзенчәлекләр күзәтелә. Мисаллар: Иргә баручы кызның (бара торган кызның) арабасы wатылгалаган. Ипи kywac белән өйгә керүче (өйгә керә), диләр ийе өй әбине. Син кайчан кайтучы булырсин? Йаман сөйләшүче (сөйләшә торган) ийем мин. Чигешүче (чигүче) ийек бийемем дә, үзем дә. Өй саклаучы кала бит, гүчтинәч алып кайтасы. +Нократ сөйләшендә татар теленең башка диалектларында табылмаган -ганда формалы фигыльләр дә кулланыла: Ике улы сугышта йугалганда; Мында балалар кечкенәдәнтен арча (удмуртча) ирәйгәндә; Син аwыл кейләрен йырлаганда; Атны бик матурлаганда була туйга барганда; Минем әле чалгы да саплаганда йук; Учителләр идә йук кеткәндә; Мырйа ачык торганда; Шакмаклап сукканда була йулашаулык; Киленнең әйләнәсе тулганда (Килен юанайган, ягъни бала көтә). +-ган/-гән формалы фигыльләр урынына -ганда/-гәндә формаларын куллану нократ сөйләшенең төп үзенчәлекләреннән берсе булып тора. 164 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Хәл фигыльләр. Аларның актив кулланыла торган формалары түбәндәгеләр: +-гачын/-гәчен: Кода узгачын кыз белән кийәүне кунакка чакыралар; Туй йегетләр, туй кызлар кызны йәрәшкәчен, селге биргәчен дә туйны хәстәрләмә йабышалар; Кыз йак селге биргәчен, ол йак, башакча биргәләгән; Кар беткәчен дә сабан туйы булгалады; Poшпo (рождество) йеткәнен чана шугаладык; Каз буткаларны ашап бетергәчен уйнагаладылар. +-ганның сонгра, соңра, соңгра (барганның сонгра) формасы -гач/-гәч формалы хәл фигыль мәгънәсенә туры килә: Килен төшкәннең сонгра килен мича йагалар; Сөлге алма килгәннең соңра ол йактан кийем китерәләр; Бер ай ашатканның соңра каз кукай салма йабыша; Кийәү күрешмә кереп чыкканның соңгра, кайнана керә килен аwызландырмага; Килен салмасын йәйеп бетергәннең соңра бер сабый баладан йырттыралар. +Нократ сөйләшендә хәл фигыльләрнең -мастан/-мәстән, -мастан алда/-мәстән алда, -мастан элек/-мәстән элек формалары да еш кулланыла: Бай катын канатны үзе кулы белән бирми, кеше күрмәçтән бәреп калдыра канатны (ырым); Ат белән барганда кийәү аттан төшә капкага йитмистән алда; Пешеп йитмәстән алда йийып кайткаладылар кор бороны. +~ыш/~еш кушымчалы фигыльләр. Нократ сөйләшендә -ыш/-еш кушымчасы, еш кына, фигыльнең тамырына ялганып килә һәм бернинди мәгънә төсмере өстәми: Йуwышмага (кер чайкарга); Сагыз чәйнәшмәгә йарамай; Тегешмә (тегү тегә) беләм; Эзән (идән) йуwышам; Сайрашма (сөйләшергә) керделәр; Ул йәшләргә әйтәсин, көлешәләр, йукка әйтәсин, дилир, тыннашмайлар; Бейем иртүк тора да йамашып утыра, бәйләшеп утыра; Кучак астында (тәрәзә астында) тыннашып йөрибез чибитйада (яңа елда); Әни андай тегешүче булгалаган; Йәш киленга су өчен барасы, пичләр йагышасы була; Каз йуwышалар чишмә күздә. +Теркәгечләр. Нократ сөйләшендә кушма җөмләләрдә дә, гади җөмләләрдә дә ки теркәгече актив кулланыла һәм сөйләмгә төрле мәгънә төсмерләре өсти. +Кушма җөмләләрдә ки теркәгече иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара буларак килә һәм әдәби телдәге әгәр теркәгечен алыштыра. Шулай ук -са/-сә формалы шарт фигыль мәгънәсен дә өсти: Китап ки бар (булса); Искерсә ки (әгәр), таш та тишекләнә +"Чишмә күзләр күп бездә" 165 икән; Казан йакка барсаң ки, безне аңламаслар; Кайтмаса ки, бармаса ки, түwенчеген түнеп куйсын; Кийәү кергәндә алдан коз эндәшсә ки, козның сүзе өстен була, малай эндәшсә ки, малайның сүзе өстен була; Вирба (тал ботагы) белән суккаласа ки, оланның йылагы бетә. +Гади җөмләләрдә кулланылган ки теркәгече шулай ук сөйләмгә төрле мәгънә төсмерләре өсти: а) чамалау, билгесезлек мәгънәсен бирә һәм әдәби телдәге бугай, шикелле сүзләренә һәм -дыр/ -дер кушымчаларына туры килә: Каа (кая) китсен йанйаулыгың (кулъяулыгың), кучаг (тәрәзә) аска төште ки; Кем ки әби йырлап бездә; Нәселтамыр ни ки булса да китерә әйбер, тапийын кытлап; Кем ки бийи, сөлге айыралар (бүләк итәләр); Анда кем ки әүлийә үлгән инде. +б) сорау алмашлыклары белән килгәндә сөйләмгә билгесезлек төсмере өстәлә: Каа ки барасыңмы беген? Каа ки киткән булыр чебиләр; Ни ки йазма таптыгыз шәй; Ка ки аулаги булса керә идек. - Кайда да булса аулак өй булса керә идек. +в) шарт фигыльләр янәшәсендә килә һәм шарт мәгънәсен көчәйтә: Бала йыласа ки, артыш йандырып төснилэр; Ыҗан (эч авыр туы) булса ки, йылама йабыша ол-кыз; Үлсәң ки, йумага кирәк; Paштywaдa карт таwык тотса ки, картка китә; Кем булса да үлсә ки, койаш туганчы йумага су китерәләр; Катыннар үлсә ки, өче сендә катыннар була үлек ашында; Йаңгыр йаумаса ки, тәкбәр төше рәләр; Бәбәй йыласа ки, таңсу (таң суы) алдыралар. +Нократ сөйләшендә, әдәби телдән аермалы буларак, исә теркәгече дә бик еш кулланыла: Салкын су кирәк исә кертмә булдырырыңмы? Йаңгыр йауды исә, әйберләрне өйгә керт. - Яңгыр яуса, әйберләрне өйгә керт; Сабан туй исә күрше awыллap килә ийылып. - Сабан туе булса күрше авыллар җыелып килә; Иртэ тырдым исә, сине уйатам. Хатны биг усал йаздым, танырсыңмы исә? - Хатны бик начар яздым, танырсыңмы икән? Эр кешеләребез кәбен кийем бирә инде, күлмәг исә, йаулыг исә, читекләр исә. - Ир ягы кәбен киеме бирә, күлмәкме, яулыкмы, читекләрме; Каршыга кем килә исә, йомырка бирмә кушкаладылар кайwан куганда. - Каршыга кем дә булса килсә, хайваннарны көтүгә куганда йомырка бирергә кушалар; Йыл килешмәде исә, айак алыштырабыз, алыштырырга булса. +Исә теркәгече еш кына ки теркәгече белән янәшә килә ала: Ол (малай, ул) йактан кийем китерәләр исә ки, коз йактан да кийем 166 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары китергән; Коз йактан ун кеше бара исә ки, ун чепчеги (чәкчәк) йасап илтәләр; Дүрт кеше йуwалар исә ки, дастар башы тоталар; Кем туй итә исә ки, ул бүләк айыра (өләшә); Менә мин туй итәм исә ки, илле кеше килә исә ки, илле кешегә бүләк айыралар; Суга йакын кэлдик исә ки, киленне суга кертә идек тартып; Эче аwырта исә ки, йаман йылай ол-кыз. +Шай (< рус. чай) модаль сүзе фараз итүне белдерү өчен кулланыла: Унны шай бетергән (бетергәндер) ул; Мында күршегә генә чыккаладым, ызак тырдым шай; Уйлаганга шай йокыга кырмыйсын (талмыйсың); Шай акыл'тылатып (алҗытып) бетердем тәтәне; Кем ки килә шай, карылдым (тончыктым); Нухрат сөлге, дип әйтәләр, нухратлар шай аны сукканнар; Гыби (гөмбә) белән кукыли (бөккән) пешерәсин шай; Бәлеш кабык ашаганга шай, чәй күп эчтем йаман. +Максат мәгънәсе, әдәби телдән аермалы буларак, өчен/ычын бәйлеге белән белдерелә: Коз алучылар коз эчен баралар чиңгелеләр (кыңгыраулар) тагып; Бикәчәме су йулын күрсәтә, бидыра-күwәндә белән су эчен бара йәш килен; Килен иртә белән су ычын барса, ыланнарга садап айырыр иды; Лафкага икмәк эчен барасы; Салам эчен барганнар; Артыш өчөн без кырга барайык. +Нократ сөйләшендәге урынчылыкларга хас үзенчәлекләр +Тарихи сәбәпләр аркасында, татар халкының төп өлешеннән территориаль яктан аерымланып, удмуртлар һәм руслар арасында яшәп калганлыктан, нократ татарлары сөйләшендә (шулай ук аларның гореф-гадәтләрендә дә) җирле халыклар белән уртаклыклар барлыкка килгән. +Тел үзенчәлекләрен лингвистик география методы белән өйрәнү процессында, нократ сөйләшенә хас дүрт урынчылык булуы ачыкланды: +1) Нократ урынчылыгы. Ул Киров өлкәсе Слободской районындагы татар авылларын үз эченә ала; +2) Кистем урынчылыгы. Ул Чыпца елгасының югары агымындагы Кистем, Паюра (Падера), Биктәш, Әхмәди авылларын (Балезино районы) һәм Татар Парҗысы, Пүчинкә авылларын (Глазов районы) берләштерә. +3) Юкамен урынчылыгы. Ул Глазов (элеккеге Юкамен) районы татар-бисермән авылларыннан Дасис (Засеково), Тегермән авыл +"Чишмә күзләр күп бездә" 167 (Тат. Ключ), Атабай (Богошур), Иманай (Иманаево), Шәфидә (Шафеево) яшәүчеләргә хас. +4) Бисермән-керәшеннәр урынчылыгы, ул Бурча районы Яр (Ярово), Глазов районының Тегермән авыл (Тат. Ключ) һ. б. кайбер авылларда яшәүче бисермән-христианнар сөйләшенә карый. +Нократ һәм кистем урынчылыклары арасында аермалар зур түгел. Алар, берникадәр, фонетикада, морфологиядә, лексикада күзәтелә. +Сүз башында тел уртасы й авазы өстәлү нократ урынчылыгында аеруча актив: йертә - әд. иртә, йере - эре, йез - эз, йезгәләй - өзгәли, йертейпейе - иртәнге аш. Кистем урынчылыгында мондый әйтелеш сирәгрәк очрый. +Нократ урынчылыгында иркәләү кушымчасы әдәби телдәге кебек -кай/-кәй итеп түгел, ә ку°й формасында әйтелә һәм сүзнең соңгы иҗегендә кушыла: Камку°й - Камилкәй, Шамку°й - Шамилкәй, әтку°й - әткәй, әнку°й - әнкәй, җанку°й - җаныкай, Бибку°й - Бибкәй. +Нократ урынчылыгында, кистем урынчылыгы белән чагыштырганда, тел арты ҳ/х авазы системалы төстә кулланыла: хат, хәл, бәхет, нухрат. Ә кистем урынчылыгында ҳ/х - қ/к күренеше активрак: калык - әд. халык, көрмәт - хөрмәт, кәзер - хәзер, Шәйкулла - Шәйхулла, Рәкимҗан - Рәхимҗан. +-мастан формасындагы хәл фигыльләрнең актив кулланылуы ягыннан да нократ урынчылыгы берникадәр аерылып тора. Нократ урынчылыгында -мастан формасы: а) эш яки хәлнең сәбәбен, мак сатын белдерә ала: Баш аwыртмастан (авыртмаска) чәй эчәбез; Серен (сөрем, ис) тимәçтән мырйаны ачтым; Сыйырларны суга җибәрмәстән (җибәрмәс өчен), көтүчеләр алга киттеләр. +б) элек, алдан сүзләре белән килгәндә эш яки хәлнең вакытын белдерә, ягъни -ганчы формалы хәл фигыль урынында кулланыла: Ынытмастан элек (онытканчы) мынсын йаз. Коз алма баралар йертә таңнан, халык, урамга таралмаçтан элек (таралганчы). Кәбен булмаçтан алда (никах укытканчы, укытыр алдыннан) кыз ийендә тенге туй була. Казлар төшмәçтән элек (төшкәнче) ташыйбыз суны. Коз йактан кийаш байымаç элек (кояш баеганчы) чыгалар, кийаш байыгачын чыгармыйлар. Чәчүгә төшмәçтән элек (төшкәнче) сабан туй булгалады. +Зиратка кырык адым йитмис элек (җиткәнче) ойалып узайык. Печин чапма чыкмастан элекеләрдә (чыкканчы) әүлийә кабергә 168 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары корбан чалгаладылар. Күммәçтән алда (күмгәнче) үлек булган өйгә илтеп баралар ризыклар, андай гадәт. +"Татар теленең диалектологик атласы"нда чагылдырылган лексик материаллар буенча да нократ һәм кистем урынчылыклары берникадәр аерылалар. +нократ Кистем Әдәби +урынчылыгы урынчылыгы +морйа пич мич +мәләкәй бәләкәй мендәр +әрҗә сондок/сандык сандык +атланмай аталамай атланмай +алчүпрәк алйапкыч алъяпкыч +ачкыч бау кәсипә чабата киндерәсе +бабача бабач әтидән олы ир +кешегә эндәшү сүзе +аба/абый апыч олы ир туганына +эндәшү сүзе +утлык сызгыч шырпы +Юкамен урынчылыгы түбәндәге үзенчәлекләре белән берникадәр аерымлана: +ә, э сузыклары нократ сөйләше өчен характерлы булса да, бу урынчылыкта алар чагыштырмача сирәгрәк кулланылалар (мәсәлән, Бурча, Палагай, Уръякала авылларында): бикәчәй - әд. каен сеңел; бикәм - иренең апасы, бэләм/бэлим - беләм, бэш кешеләр - биш кеше. +Тирән тел арты (увуляр) қ, ғ, ҳ тартыклары бу сөйләштә кулланылмыйлар. Алар урынына, мишәр диалекты сөйләшләрендәге кебек, тел арты к, г, х тартыклары әйтелә: кар - кар, колончак - колончак (граф. колынчак), сагат - сәгәт (граф. сәгать), хат/кат - хат, Гали - Гәли (граф. Гали). Кайбер авылларда (мәсәлән, Палагай, Уръякала һ. б.) қ/к, ғ/г, ҳ/х күренеше күзәтелә: кыз/кыз, Гариф/Гариф, бого/бого - чиләк тоткасы. +Алгы рәт сузыкларын арткы рәт сузыклары белән алмаштырып сөйләү бу урынчылыкта системалы төстә күзәтелә: +a - ә: там - әд. тәм, айбыр - әйбер, мактап - мәктәп, тараз - тәрәзә, наста - нәстә (әд. нәрсә), айлана - әйләнә, байрам - бәйрәм; +"Чишмә күзләр күп бездә" 169 +ы - э(е): кым - әд. кем, ыл'ык - элек, тышым йук - тешем юк, кычкына - кечкенә, ындаш - эндәш, быркым - беркем, ычым йана - эчем яна, читын - читен, кыра - керә; +о - ө: йогормо оч - әд. йегерме өч (граф. егерме өч), котоп тор - көтеп тор, кон - көн, тон - төн, корпа - көрпә, комош - көмөш (граф. көмеш), coт - сөт; +у - у: кур - әд. күр, тубан - түбән, угыз - үгез, кукай - күкәй, курсата - күрсәтә, кумыр - күмер, куз - күз. +л һәм т тартыкларының нечкәрүе (палатальләшүе) башка урынчылыкларга караганда ешрак күзәтелә: Л'амига - Ләмига, ал'а кайда - әллә кайда, ыл'ык - элек, каз m'ymy - каз бәбкәсе, интернат - интернат. +Сирәк очракта: сыз'ык/соз'ок - сызык. +Аңкау гармониясенең бозылуы, ягъни сүзләрнең калынлынечкәле булып кулланылуы, шулай ук, башка урынчылыклар белән чагыштырганда, активрак: китыр - әд. китер, бишенче кын - бишенче көн, алерак кына - әлерәк кенә, ышым - эшем, тәмны - тәмне (әд. тәмле), мескенкайым - меçкенкәйем, пескайым - пескәйем (граф. пескәем). +Сүз башында й/җ икесе параллель кулланылырга мөмкин: йылы/җылы, йил/җил, йерәк/җөрәк/җорак - әд. йөрәк, йанагай/ җана гай (иренең энесе). +Сүз һәм иҗек ахырында н - ң күренеше актив: тыннаш - тыңна (әд. тыңла), тунам - туңам, монно - моңно (әд. моңлы), ун йак - уң як, безнен - безнең; Алтын алкаларым сынды, алырсын (әд. алырсың) микән алка. Булырсын микән үземә, калырсың микән йат ка [җыр]. +Хәл фигыльнең -мача/-манчы формалары кулланыла: кайткаламачы йергән - кайтмыйча йөргән, кинаманчы илтәм - кыйнамыйча илтәм. +-ып/-еп/-п формалы нәтиҗәле үткән заман бу урынчылыкның Палагай, Бурча, Уръякала авылларында гына очрый: Сүткәләпсин түwенне - әд. сүткәнсең икән төенне; Онотопмин ипине пистә - Онытканмын икән ипине пичтә; Усал масырупка алыпсыз. - Начар иттарткыч алгансыз. +Зат һәм күрсәтү алмашлыклары янында кебек, өчен, белән, төсле, шикелле бәйлекләре килгәндә иялек килеше кушымчасы ялганмый: без өчен - әд. безнең өчен, сез шикелле - сезнең 170 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары шикелле, мин кебек - минем кебек, бу кебек - моның кебек, бу белән - моның белән, мин кебек силәшүчән - минем кебек сөйләшүчән. +Зат алмашлыклары исемнәр белән янәшә килеп ясалган сүз тезмә ләрдә дә алмашлыкларга иялек килеше кушымчасы ялганмый: без аwыл - безнең авыл, сез йак - сезнең як, без ул белән киттек; сез без йаннан уздыгыз - сез безнең яннан уздыгыз, үзебез йак киләре (көйләре). +Инкарь итүне, кире кагуны белдергән түгел сүзе урынына юкамен урынчылыгында йук (юк) сүзе кулланыла: эссе йу'мы? - әд. эссе түгелме? Бер кым да тыныч йук - Бер кем дә тыныч түгел; Кибет ачы' йу'мы? - Кибет ачык түгелме? Толос аwыл Пүчинкәдән йырак йук, мындантын киткән. - Тылыс авылы Пүчинкәдән йырак түгел, моннан күченеп киткәннәр; Казан кышылар мында күп йук. - Казан кешеләре монда күп түгел. +Чыгыш килешендә -дан/-дән + -тын/-тен кушымчалары ялгану юкамен урынчылыгының характерлы үзенчәлеге: кечкенәдәнтен (кечкенәдән) арча ирәндек. Йырактантын (ерактан) айбат курам, йакындантын (якыннан) курмим инды. Казандантын (Казаннан) килгәннәр. Мәскәүдәнтен (Мәскәүдән) армийага китты малайым. Каладантын (каладан) кайтып киласинмы? Монантын (моннан) ничә чыкырым була Палагайга. Аннантын (аннан) йырак була кайтма. Мичадантын (мунчадан) йалан айак кайткан. Монантын (моннан кадәр) коткузы (удм. чабата киндерәсе) була чабатаның. +Юкамен урынчылыгының лексикада да берникадәр үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, "Татар теленең диалектологик атласы" материаллары буенча әлеге урынчылыкка түбәндәге диалекталь сүзләр хас: бәкәй - әд. бәрән, саулык - ана бәрән, кукай/күкәй - йомырка, киндрә - киндер, шылан агач - гөлҗимеш, тезкапкач - тез башы. Чыпца төбәгендәге башка урынчылыкларга исә боларга түбәндәге сүзләр туры килә: сарык бала, мие, йымырка/йоморка, шыган агач, тезтәбәч (Кистем), тез т'aшa. (Нократ) +Бисермән-керәшеннәр урынчылыгы күп яктан юкамен урынчылыгына якын. Бисермән-керәшеннәр урынчылыгында, и сузыгыннан кала алгы рәт сузыклары (ягъни нечкә сузыклар) юк: йта - әд. әйтә, айбыр - әйбер, корпа - көрпә, бутан - бүтән, токорма - төкермә, йорак - йөрәк. +"Чишмә күзләр күп бездә" 171 +Сүзләрдә авазлар гармониясе бозыла, ягъни сүзләр калынлынечкәле булып әйтеләләр: икы - әд. ике, җиды - җиде, балиш - бәлеш, сийына - сәйенә (граф. сөенә), абилар - әбиләр. +Нечкәртелгән л' тартыгы еш кулланыла: кыл' - әд. көл, ыл'ык - элек, был'а - белән, кул'мак - күлмәк, ул'ык - үлек, кил'ап - киләп, ыл'ган - элгән, мил'л'ык - миллек (әд. мунча себеркесе), ышл'амага - эшләргә, ал'апкыч - алйапкыч (граф. алъяпкыч), ыл'ыш - өлеш. +-йым/-йем кушымчасы белән тартымлы сүзләр ясалу күбрәк күзәтелә: кызыйым - әд. кызым; барангыйым - бәрәңгем; мичайым - мунчам; акчийын кайа - акчаң кая; барангы пичийымда (пичемдә) пыша; Фанийайымны кытам (көтәм). +Теләкне кыла/келә, телә, -ма кыла формалары белән белдерү: Бызныкы малай Ундри салма кылады исымны (Безнең малай исемне Андрей дип куштырырга теләде); Синга йебарымын дип клаган идым (Сиңа җибәрергә теләгән идем); Шанги пышырма кылады килыным (Киленем шәңгә пешерергә теләде). +Нократ сөйләшенең лексик үзенчәлекләре +Нократ сөйләшендә әдәби телдә булмаган бик күп сүзләр табыла. Аларның күпчелеге төрки-татар сүзләре, шулай ук башка телләрдән кергән алынма сүзләр дә байтак: +а) әдәби телдә булмаган сүзләр: беме - әд. өмә, быйыра - җилен: Кәзәләрнең быйыралары бызылган; Чипча йуwачта ( теге ягында) безнең былымнар; Йәwерләре (нәсел, токым, нәсел-ырулары) белән кулбашлы (кул эшенә оста) алар; Карчык кола кай (саңгырау), колагы эшитми; йанйаулык - кулъяулык: Йанйау лыгың ны (кулъяулыгыңны) алмапсын бит; Бездә сезгә йабыгыч (күңел сез) түгелме; Таш башбаталар (каберташлар) бар безнеке зиратта; йулашаулык - кеч-кенә, юлга алып йөрү өчен әзерләнгән ашъяулык; аш айыручы - аш бүлүче; бишек астылык - бишеккә салу өчен әзерләнгән кечкенә матрац; чәй табак - чәй тәлинкәсе; йорт ысла - өй сырасы һ. б.; +б) әдәби телдә булып та, мәгънәсе ягыннан аерыла торган сүзләр: тепле - әд. бикле: Чумаданың тепләгәнме (бикләгәнме)? Йалгыз тормага бик усал (читен); йабыгу - Сәгәте ай тик, айы йыл тик, ул кәдәрле синдин йабыктым (сагындым); Былай усал ашагачын, Нухраттан йалыгып (ябыгып) кетәрсин әле; Туктамайчы заман (бик тиз) барса, хәзер барып җитә. 172 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Алынма сүзләр. Рус теленнән кергән сүзләр, татар теленең башка сөйләшләрендәге кебек, фонетик яктан үзгәртелеп кабул ителгәннәр: ыстанча - рус. станция, ычтина - рус. стена, ылча - рус. улица, гүчнич - рус. гостинец, кузнич - рус. кузнец, путулук - рус. потолок, убит - рус. обед - төшке аш, кумбай - рус. комбайн, кучак - рус. косяк - тәрәзә, даступ - рус. заступ (тимер көрәк), бугур - рус. бугор, пубрик - рус. погреб. +Күп гасырлар буе удмуртлар белән аралашып яшәү нәтиҗәсендә бу сөйләштә удмурт теленнән кергән сүзләр дә күп. +Өй һәм хуҗалык әйберләре: пәтери - удм. патра, диал. петра (чорма); чиду°н - удм. пудо сюдон (утлык), кургит - удм. куреггид (җылы абзар), удм. пуйы - лампа куыгы, гөлбәч - удм. гүлбеч (идән асты), удм. мажес (кул тырмасы). +Үсемлек атамалары: пугриҗ - удм. огреч (кыяр), пу°т - удм. пот (алабута), гомо - удм. гумы (үлән), быры - удм. боры (җир җиләге), геби - удм. губи (гөмбә), нанай - удм. печин (эт эчәгесе), шырбыҙ (удм.) йафрак (бака яфрагы), кыйбуды (шайтан таягы). +Хайван һәм бөҗәк атамалары: удм. папа (күбәләк), кошо - удм. кочо (саескан), кара зәлкә - удм. зиллекей (сыерчык), чунәри/ чурә ни - удм. чонари (үрмәкүч), куҗылы - удм. кузъыли (кырмыска). +Биредәге авылларның топонимикасында татар һәм удмурт сүзләре белән ясалган күпсанлы географик атамалар таралган. Мәсәлән, кыр исемнәре: ачкон'ук, кат'кыз, суганбыр; чокырлар: гундырлут чокор, гондыр аджон, лепетешур, сорот, кондор һ. б.; урманнар: карйол урман, душко урман, йыбык урман һ. б. +Туганлык терминнарыннан гаиләдә эндәшү сүзләре: Бийем (кайна нам), самрау куйдым, чәй әзер. +Бикәчәм - иренең сеңлесе. Абыз бикәм - иренең апасы. Мулла бийагам - иренең абыйсы, мулла җанагай - иренең энесе. Бабач - абзый, әтисенең абзыйсы. Амма - бертуган апасы яки үзеннән олы хатын-кыз. Амыкуй - бертуган апасына эндәшү сүзе. Зур килен, урта килен, йәш килен - кайнана булган кеше киленнәренә шулай эндәшә. +Аш-сулар: кабарчы - йомыркага камыр басып, май эчендә пешерелгән күзикмәк. Колак кабарчы - кош теле формасындагы камыр ашы. Тәбәгый - төче камырдан пешерелгән баллы ашамлык. +"Чишмә күзләр күп бездә" 173 Йоморка сытасин, йемеш саласин, май саласин, писүк саласин, он саласин. Тәбәгый кабарып пешә инде. Бабай котлайлар без нен тәбә гый белән. Кабарып пешә, күзләреннән майлар чыгып тора. Минем бикәмем (иремнең апасы) бе лән бикә чәм (ире нең сеңле се) гомбагаш май, чима май йараталар тәбә гый пешермә. Чепчә ги, чепчәк - чәкчәк. Туй өстәл гә кыз китерә инде чепчәги. Шанги (рус.) - бәрәң ге пә рәмәче, т'an-т'an шанги - әче камырдан пешерелгән бә рәңге пә рәмәче, йумал шанги - төче камырдан пеше релгән бәрәңге пәрә мәче. Йил ләткән каз - каклаган каз. +Йола терминнары: атбакчы - ат багучы, ягъни туйда атларны карап саклап тору өчен куелган кеше, кучер: Атбакчыга зур селте бирилир, кайнананың энесе була атбакчы. Атбакчы атлар йанында торма тийеш була; Кызйәмшик - кыз + рус. ямщик - туйда кыз утырган көймәле атны тотып баручы: Кызйәмшик кыз алма барганда ат багып бара; Кызалдычы - кызны кияү йортына озата баручы: Алып китәләр кызны йырлашып кызалдычылар; Кийәүсакчы - кияү егете: Кийәүсакчы белән кийәү йәнәшә утырып боргаладылар; Кизүче - туйда аш-су әзерләүче, өстәл янында хезмәт күрсәтүче: Кизүчеләр күп булган туйда. +Акашка - язгы чәчү алдыннан кырга чыгып үткәрелә торган йола. Сабан чабучылар - сабан туенда катнашучылар. +ГАИЛӘ ЙОЛАЛАРЫ ҺӘМ ЙОЛА СҮЗЛӘРЕ +Туй итү, өйләнешү +Нократ татарларында өйләнешүләр күпчелек очракта, яучы җибәреп, ике гаилә арасында сөйләшеп, килешеп хәл ителгән. Шул ук вакытта, аерым очракларда, кызны көчләп кияүгә бирүләр дә, ата-ана ризалыгыннан башка гына урлап алулар яки ябыштырып чыгарулар да булгалаган. Бу соңгысы бигрәк тә бисермәннәр белән катнаш булган авыллар өчен хас күренеш санала. +Яучы килү, кыз ярәшү +Йаучы +Йаучы итеп егетнең берәр туган тиешле кешесен, яки авылда яучы булып танылган, шул эшне башкарып чыгардай тел остасын җибәрәләр. Яучы булып килгән кешегә, гаилә абруен саклау йөзеннән, беренче кат килүдә үк ризалык биреп бетермиләр. 174 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +- Йаучы килә, йаучылай. "Туктале, бикэмнәрем белән киңәш итийем", - ди әнийем. Бер сорау гына йитмәй, бэш кат, алты кат йөрделәр. "Йук, бирмамбыз али пычтик", - дилир. +Яучы дагы килә. Козның әти-әнисе сорай: "Тормошлары арумы", "Йарар, андай булгач бирәбез, нигә бирмимбез, биребез", - диләр. (Кистем) +- "Коз сорамага кэлдем. Тана кереп калган", - ди. "Безнең олыбыз бар, синең козың бар. Алар бергә танышканнар булыр", - ди. (Палагай) +- Сорама килеп алгалаганнар кызны. "Без кызыгызны сорама килдек". Кыз үзе йаратмаса да барасы була инде ата-ана биргәчен. +- Утыргач, сүлэшкэч әйтәләр: +"Безнеке үгезебез бар, сезнеке танагыз бар. Аларны бергэлэштерэсе", - дигәннәр. (Атабай) +Кыз бирү, туй итү көннәре +- Май айында биргаламаганнар козны. "Майатса итеп торор", - дигәннәр. Апырилдә, мартта актык айлар, начар айлар, дип биргаламаганнар. Ике коз булса, бер йорттан икесен берйулы бирмэгэ йарами, дигәннәр. +- Кече атнада туй йасама йарамай, шишәмбе йарамай. +Сәфәр ай - хәтәр ай, туй йасама йарамай. +Туйны йомгада, шәршәмбедә йасагаладыләр. (Биктәш) +Көн утырту +Көн утырту - туйның көнен билгеләү. +"Йә, көн утыртмага килербез әле ат белән". Көн утыртма киләләр. Ул көнгә туй дип. Килешеп китәләр. Бороңгылар селге бирде, намазлык. Рәхмәт әйтеп китәләр. Алдан көн утыртып китәләр, ул көнгә килерсез, белерсез үзегез, дип. (Нократ) +Сүзгә салу +Сүзгә салу - ике гаилә арасында сөйләшү-килешүләрне башлап җибәрү. +"Чишмә күзләр күп бездә" 175 +- Сүзгә салдылар, бирделәр. Туйы булды. Данлыклы кыз иде. Кем ки кәрендәш-ырулуы, алар килә сүзгә салма. Үзенең тигән кешеләрен китерә. Сүзгә салып киткәннәр дә соңра туйга килешкәннәр. +- Сүзгә салгачын, сөлге биргэчен, кызаш дип, ашка йермә йабыша. (Нократ) +- Сүзгә салгачын элек тәбәгый илтәләр иде коз йакка. Аны инде йегет йагы, кызлар илтеп баралар. Йул ашаулыкка түнәп илтәләр. (Татар Парҗысы) +Сүз куймага килү +Сүз куймага килү - вәгъдәләшергә килү. +- Сүз куймага килерсез, ди. Сөлге биргэлэгэннәр сүз куйганда. (Палагай) +Киңәш +Киңәш - туй алды мәҗлесе. Анда ике якның да туганнары, атаанасы була. +- Туйга дүрт-биш көн калганда чакыралар коз йакка киңәшкә. Качанга туй итәргә, ничә кызу алырга туйга. Нәкәс күп кызулар, йә ун кызу, йә унике кызу кунаклар була. (Нократ) +Кыз килешү +- Коз килышабыз дип, насылы-тамырын чакырып, козны килышып киталар, чай куйалар, аш. (Атабай) +- Килешмэгэ килгәч әткуйга күлмәк, әнкуйга күлмәк бирәсе була. Бүләкләр бирәсе була аларга. Козныкы урын әйләнәләрен биреп йибэрэсе була. (Нократ) +- Козны килештерәләр. "Сезнең танагыз бар, безнең үгез бар. Килештерик", - диләр. Кат-кат йөргәннәр кайсы. Коз килешәбез дип, нәселе-тамырын чакырып, козны килышып кайталар. (Уръякала) 176 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Тегермән авылы бисермәннәре сөйли: - Ыл'ык сырап йырайлар. Сонгра туй йасайлар. Ничек торорга, алдагысын кым был'а. Кулмак лар бирәләр. Абига да, бабамга да. Кызга пударык тутырасын инды. Ол'ык пударык бик йуг ич. Узы да был'майчы бара, ал'л'а тыра, ал'л'а йок. Ыл'ык туйда йаш килыннар утырмады. Кайа ки. Ана почмакта. Йанаша утыргаламадылар. Йа бытты шай. Туйда бутка, итләр, ашау, эчкы куп. Ыл'ык чай китыралар, чай ычыралар. Сонгра ашау. Кабарчы, пирамач, ит был'и быкканнар да куп. +Сөлге бирү +Сөлге бирү - кызны ярәшкәч, вәгъдә билгесе итеп, яучыга кызыл башлы сөлге биреп җибәрәләр. Сөлге бирү өчен иң уңышлы көн дип җомга көнне исәплиләр. Сөлге бирү - кызның язмышы хәл ителде, соңгы сүз әйтелде, дигән мәгънәне белдергән: +- "Йеңел көн - йомага көн. Йомага көнне сөлге алырга килерләр", - диләр. Ул туй башлау инде сөлге алу. Асалы кызыл башлы сөлге бирәләр. Нухрат сөлге дилир. Кыз белми дә кала, сөлге биреп йибэрэлэр. Кыз сорама килгән кешегә алай матурлап суккан сөл ге биргәләделәр. +- Әнийем әйтә: "Бар, - ди, - абыстаңны чакырып китер, сөлге бирәм, йаучы килде", ди. Бардым абыстамны чакырма. Абыстам мулла өйендә кизүлэй, корбан бәйрәмдә бу. "Әнийем сине чакырма йибэрде. Сөлге бирә әнийем", - димин, - "сине бирәләр", - димин. "Кемгә бирәләр, аның хатыны бар ич", - ди абыстам. "Бармаймин, утка салсагыз да бармаймин, кайтмаймин да өйгә", - ди абыстам. Абыстам бармаймин, кайтмаймин, дип әйтте. +"Ай, - ди әни, - менә хәзер кайтсын. Кайтмаса ки, бармаса ки, түwенчеген түнәсен дә чыгып китсен". Кызтерлеген инде түнәсен. Элек түwенчек дигән сүздән куркалар иде кызлар. (Нократ) +- Әби әйтте: "Син сөлгеңне бир, барыр. Бармай чарасы булмас. Аркан белән дә өстерәп илтербез", - ди. +"Чишмә күзләр күп бездә" 177 +Таки сөлге бирәләр. Аның хәдәре күз йәше түгә абыстам. Әни көн дә бакма барды. "Тышым җәймә булса да, эчем бекмә берә", - ди. +- Дагы кызданмы сорармин, ди әнийем. Үзем бирермин сөлге, ди. Барыр, ди. Бармаса, делбигэ белән бирермин, ди. Йаучы сөлгене селкетеп китә, кызны бирделәр, дип. +- Йегетнең анасы сөлге алма килгәндә падарыклар белән бара, кәнфитләр, коймаклар белән бара, бер секере икмәк белән бара. Арыш ондан пешерә. Секере икмәкне кызның анасына бирә. (Нократ) +- Дүрт кешеме, алты кешеме килә сөлге алмага. Коймаклар белән киләләр. Кабарчы утырта, сыйлайлар. Табакка салып сөлге бирәләр. Кызыл башлы озон сөлге бирәләр, кыз үзе суккан була. Аны китереп бирәләр табакка салып. Аңар акча салалар. +- Сөлгене табакка салып козның әнисе бирә. Сөлгене берне генә бир миләр. Әрбер килгән кешегә сөлге бирәләр, алар кызга тәңкә би рә ләр. Кыз тәңкәне дастымал белән тотып ала, буш кул белән алмый. (Кистем) +Ярәшелмичә кияүгә бару +Кызны яучыламыйча гына, ата-ана рөхсәтеннән башка гына өйләнешү очраклары түбәндәге сүзләр белән белдерелә: +Йөгереп китү +Йөгереп китү - ябышып, качып кияүгә чыгу. +- Кайсы козлар сорамыйча да йөгереп киткәләделәр. Андай йөгергән козлар йаман күп булгалады. (Паюра) +Йегертү, йөгертеп алу - ябыштырып чыгару. +Урынтын чыгу - качып чыгу. +Ырланып китү +Орлау, коз орлау, ырланып китү - кыз урлау, урланып китү. +- Мин ырланып киткән, миңа йаучы килмәде, сөлге бирмэдэм. Аналтладым мин ул әрни, йаратмас башладым. (Шәмәрдән) +- Чишмә күзгә төшкән җирдә орлагалаганнар козны. Эшчән коз, дип, эшлэмэгэ кеше кирәк, дип. (Пүчинкә) 178 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +- Урынтын чыгучылар да булган, ата-анага әйтмичә дә. ( Кис тем) +Кыз алу +- Коз алма баралар йэртэ таңнан, калык урамга таралмастан элек. Йэшлэр коз алма баралар. +- Җанагам коз алмаган йегет, бийагамдан кечесе. Кизүче йук, даwай кыз ал, дигән әтиләр. (Кистем) +- Зурсы улым катын алды, катын усал табылды. (Атабай) +Пыртуска керү +Пыртуска керү (< удм. пыртос) - йортка керү, кыз өенә килү. +- Пыртуска керүне элек тә мактамаганнар, әле дә мактамыйлар. Пыртуска керү кыз өйенә керү була. Кеше әйтә инде: "Йүнне булса, пыртуска кермәс иде", - диләр. (Биктәш) +- Пыртуска кергән ийе бер бичырман Кул'лубер аwылда. Пыртус кертте бу катын, икенче ирне. Беренче бабачы сугышта йугалган да. (Татар Парҗысы) +Әйтмә бару +Әйтмә бару, әйтмәгә бару - уллары кызның ата-аналары белән сөйләшмичә, алар рөхсәтеннән башка гына кыз алып кайтса, егетнең ата-аналары кыз өенә сөйләшергә, килешергә баралар. +- Әйтмә баралар козно йогортып алсалар. "Козогызны без керттек", - дип. Аларга сөлге биреп йибәрәләр әйтмә барган кешегә кем булса да. Без гумердә йогырып китү булды. Менә бийагамның кызы бу, чапмаган кыз йогортып алма келиләр. (Биктәш) +Никахлашу, дини йоланы үтәү +Өйләнешүне дини йола буенча никах укытып беркетәләр. Ул кәбен, кәбен салу дип әйтелә. Кәбен - фарсы теленнән кергән сүз. Татар халкының башка төркемнәрендә, мәсәлән, Пермь крае, Мари +"Чишмә күзләр күп бездә" 179 Республикасындагы Бәрәңге районы татарлары, керәшен татарлары сөйләшләрендә дә кәбен сүзе кулланыла. +Кәбен салу, кабын салу +Кәбен бу очракта, дини йола буенча никах укыту, дигәнне белдерә. +- Козны сүзгә салгачын кәбен салып биргәләгәннәр. Кәбен салма тырышалар туйда. Кәбен салган тошка кеше йокалайлар. Сездә алай йу'ми? (Палагай) +- Кабын салганда бийым-бийатага кулмак бирә. Кабын салма картларны чакырасин, муллаларны чакырасин кабын салма. +- Кабын салганда, кабын салмас ыл'ык, йаулык йабалар абилар, айбат йаулык. +- Кызны орлап ала. Кыз йарата, ата-ана йаратмай. Чэттә кәбен салалар, абзи-йеңгәләрне китереп кәбен салма тырышалар. Кәбен салганын кийәү белән кыз ана ийенә киләләр. (Пүчинкә) +- Кәбен саласы көнне йезнэйне күрдем. Бүрәнә өстенә утыра, кулына тайак тоткан, башына малахай бүрек кигән. Моно ничек йезнэй дип әйтмә кирәк. Кычкырып йылап кайтам. Кайткач әйтәмин, абыстай, кийэwеңне күрдем, кулына тайак тоткан, димин. Абыс тай дагы йылама йабыша. Кәбен салдылар, туй булды. Хакимйан абам кәбен салды, тумарак кеше ул безги. (Нократ) +Кәбенле булу - кияүле булу. +- Кош кон кәбенле булдым, йеде бала китердем. (Палагай) +Никах, никах салу +Никах - гарәп теленнән кергән сүз, дини йола буенча никах укытып өйләнешү. +- Никах укыганда пич арасыннан гына килеп караштым. Минеке кийәү кайсы була икән, дип. Әбекуй, әтекуй алай әрләделәр үземне. (Нократ) 180 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +- Малай арны алса, никах салдырмага була. Коз арга барса, никах салдырмага йарамый. (Биктәш) +Туй мунчасы +Никах көне алдыннан кыз ягында да, егет ягында да мунча кереп аруланалар. +Кәбен мича +Кәбен мича - кәбен укытыр алдыннан ягып әзерләнгән мунча. +- Кәбен мичаны тегел-тигез кеше йага, аталы-аналы кеше йага. Кәбен мичада кызның чәчләрен тарап үрәләр. Тегел-тигез кеше тарап үрә. (Шәмәрдән) +- Йэшлэр-кызлар ийылып кызның актык көнен уйнайлар. Ул көнне йегет тә, кыз да үз ийлэрендә кәбен мичага керәләр. (Нократ) +- Танда туй дигәндә мичага кергэлэдек дустымым белән. Серен тиде, айындым сәйәт эчтә. Эссе су арындыра башны, кирэг эссе су серен тигәндә. Эссе су түгәсе башына, бармак чыдай торган эссе су. Кара мича тетем чыгып йана ич, төннеген, ишеген ачасы ич. +- Козны бүген илтилир ич инде, сонгра анда кәбен салдыралар. Төнлә үк мича йагалар. Кеше күргәләгәнче кийәү белән кыз мича кереп чыгалар. (Шәмәрдән) +Кэлин мича +Кэлин мича - кияү йортына килен төшкән көнне ягыла, анда егет белән кыз бергә юыналар. +- Кыз белән кийэүне уйатып йибэрэлэр иртүк мичага. Кэлин мича йагалар. Менә үземнең мучайым бар, башуwарлык йасап куйдым кэлин мичага. Ат корйок чаклы чәче. (Тегермән ав.) +"Чишмә күзләр күп бездә" 181 +- Кэлин кертүче кеше кэлин керткән көнне мича йага, кэлин мича дип, кич йиткэч. Мучадан чыгучыларга йумал белен тәбик түккелэйбез. (Татар Парҗысы) +Кийәү мунча +Кийәү мунча - кияү хөрмәтенә ягылган мунча. +- Кийәү кермә килгәндә кийәү мунча йагалар иде. Ак киндер җәйәләр иде мунча сарайга, мунча киндер дип әйткәләделәр. Кийәү мунча йаккан өчен сабын йә ойок булгалады мунча йагучыга. Мунча кучак төпкә салып, калдырырлар ыйы. +Мича йагучы +Мича йагучы - яшь килен мунчасын ягу өчен махсус билгеләнеп куелган кеше. Кияү булган кеше мунча ягучыга дип бүләк калдырырга тиеш була. +- Мича йагучыга селге саласын. Килен белән кийәү мичага барса, сөлге белән сабын салып калдыра мича йагучыга мича сарайда калдыра. (Падера) +- Кабын салгач, килын былан малай киталар кабын мича кырмага. Сакы астына салып калдыралар ойок йә сабын. Алар, мича йаккан ычын, дип салалар. (Дасис) +- Кызлар мича йаккалаганнар кийәү белән киленгә. Мича йагучыга бүләк салып калдыргалаганнар мичасына, сабынмы, сөлгеме. Ни ки әзерәк бүләк. +Мунчага барганда ырымлау: +- Мичага иң элек үзең барма, кийәwең барсын. Кийәү өстенә син барып керәсе була. Син кийәү өстенә барып керсәң, гумерең буйы кийэүне йиңеп торасың, дигән сүз була. (Атабай) +Туйда катнашучылар +Туйларда кызның һәм егетнең әти-әниләре, ягъни кодакодагыйлар төп игътибар үзәгендә булалар. Болардан башка, туйларда һәртөрле хезмәт күрсәтүчеләр һәм туй кунаклары да күп була. Алар ның һәркайсының үз вазифалары һәм атамалары бар. 182 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Кода, оло кода +Кода, оло кода - кызның һәм кияүнең аталары. Кодагый - кызның һәм кияүнең әниләре. Кодача - кияү һәм килен ягындагы яшь кыз туганнары. +- Аты була инде кайсысының бэш, кайсысының ун була. Чаналарында эчәр-дүртәр кеше була. Кодагыйларны, кодачаларны алдан кертәләр каршы алып. Кечкенә йа'лар арттан керәләр. Кеше күп җыйылган була. Кодачалар-кодалар эч эстэл булалар. Ашагач-эчкәч җырлый башлыйлар, бии башлыйлар, герли башлыйлар. Кыз-ка тын кайсысы бийешмэгэ чыга. Икенче ийдә була бийешүләр (Бурча) +- Менә йералма утыртып беткәчтен дә туй буласы бар. Кем ки әби йырлап бездә: +Ишегалдымда миләшем, Бисмилласыз капмагыз. Кызыбыз сезнең кулларда, Кодачалар, какмагыз. (Уръякала) +Атбакчы +Атбакчы - ат багучы, туйда атларны карап, саклап тору өчен куелган кеше, кучер. +- Кийэүгэ пар ат йигэлэр дә пар селте элэлэр атларга. Капка теп тә туктай. Кейэүне каршы алма чыгалар. Эшиктэн керәләр. Атбак чы атлар йанында торма тийеш була, күми йанында тора. Чәй эчмэ дә кергезмилэр атбакчыны. Атбакчыга зур селте бирилэр. Атның башына элеп йибирилир. Кайнананың энесе була атбакчы. Атлар ның арабаларын аналтлап кайтты кайсы туйдан, атбакчы карамады, дилир. (Нократ) +Козйәмшик +Козйәмшик, кызйәмшик, йәмшик - туйда яшь килен утырган көймәле атны тотып баручы, кучер. +- Кызйәмшик кыз алма барганда ат багып бара. Аңар зур селге бирилир. +- Козйәмшик козны китыра, ангар быр сыл'гы биралар. +- Йакын кешесен йәмшиг итеп элти, эки кызйәмшик була. "Атбашка дип экисини ди сөлге сала. +"Чишмә күзләр күп бездә" 183 +"Ай, йакшы селге салган ич атбашка", - дилир. Атны йәмшик тота, коз утырган атны. Элек wахытта кошлокта туй итилир ийе, эш беткәч кенә. (Нократ) +Күми птич +Күми птич - яшь килен алырга барганда көймәгә кечкенә кыз белән малайны утырталар. Аларны "күми птич" дип әйтәләр. +- Күми птич дип ыл йактан кызны алып китмә килгәндә кечкенә балаларны утыртып килилэр күмигэ. Бер ыл, бер кызны утырталар. Алар га бирнә айыралар йанйаулыклар айыралар. +- Ол йактан китерә бер ол, бер кыз. "Күми птич булдың", - дип аларны чеметкәлиләр. Алай йоласы. (Нократ) +Кимә төп, күми төп +Кимә төп - кыз ягыннан туйга килгән яшь кыз яки малай. +- Кимә төп итеп җибәргәләделәр мине Кул'л'убергә, Әхмәди аwылга бардык. Баргачтын ук тасма бирделәр чәч үрмә. Йаман күп кийәү йегетләр җыйылдылар. Апама камыр басырга биргәләделәр. Ыклаwык китереп бирделәр камыр җәймәгә. Токмач басмага остайы апам. Зур итеп җәйде, ул камырны бикәчәйе килеп йыртып куйды. Анга сөлгө бирәсе була икән. +Кул'л'убер йегетләр әйттерәләр дә сиптерәләр генә. +Минем башымда ак челтәр шәл ийе. Бер йегет алай йырлагалады: +Берәү-икәү-өчәү-дүртәү +Бишәү-алтау-унике. +Ак челтәр шәлле кодача +Синеке түгел, минеке. +Алай ойалып, йатсынып утырдым туйда. (Кистем) +Күми төп - кызны кияү йортына озатып, аның белән бергә туй көймәсенә утырып килүчеләр. +- Ат белән килгәндә коз йанында затып килә инде ике коз. Аларны "күми төп" диләр. Кайсы берне китерә, кайсы икене. Күми төпл әр козның ашаулык-сөлгелэрен эләләр, эстинэгэ тәршу элэләр. (Нократ) 184 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Күмә артчылар, күмә артычылар, күмигэ йабышып килүче ләр - кызны кияү йортына озатып баручы туганнары, дуслары. Алар үзләре бер атка утырып, кыз утырган туй көймәсе артыннан киләләр. +- Күмигэ кыз йанга ике мәләкәй куйалар, икенче атка кызның әрҗә-таз салган була. Ул атка утырып барганнарны күмә артычылар диләр. Күмә ишегалдына кергэчен күмә артчылар дә килеп йетэ. (Нократ) +- Күмә артычылар булгалады. Күмә артыннан бара кыз йак тагылар ол йакка. Күмә артычыларны, күмигэ йабышып килү челәрне табаклыкка кертеп утырталар. Монда дагын хөрмәт лиләр аларны. (Нократ) +Кыз озатучылар +Кыз озатучылар - кызны озатып башка авылга туйга килүчеләр. +- Кызны алып китилир. Кызны озатып тагын ул аwылга барасы була артыннан. Иптәшләре озатып бара. Кыз озатучылар була инде. +- Кызны затып килүчеләр йегетләрне белемгә чакыралар. Белем бетерәләр дә белемгә чакыралар. (Кистем) +Урын җәйүче +- Урын җәйүчегә әйбер бири, селге. Нәстәгә кәле йитә. Тегелтигез кешегә урын йәйдерәләр. +- Кызлар талашалар урын җаймага. "Мин җайам, йук, мин", - дигэлэделэр. Пирбуй кич йоклагач, кил'ын урын астына йаулыкмы, сабынмы салып калдыра. (Шәмәрдән) +Кызалдычы +Кызалдычы, кыз алдыннан баручы - кызны кияү йортына алып киткәндә, кыз утырган көймә алдындагы атка утырып, кызны озата баручы иптәш кызлары, туганнары. +- Алып китәләр кызны йырлашып кызалдычылар, йакын кешеләре, сеңелләре, абысталары. Кызалдычыларга өй сайын бидыра белән ысла чыгаралар, йорт ысла. Кызалдычының өйе сайын йорт ысла белән сыйлай. +"Чишмә күзләр күп бездә" 185 +- Кызның йакыннары, кардәш-кабиләләреннән йәwереннэн кызалдычылар булып бара күмәдә. Алар белемгә чакыра кызларны. (Нократ) +- Күми әстени чаршауны йабаләр. Коз йанына утыра йакын туганнары. Коз алдычылар дилир аларны. Коз алдычылар парлы булсыннар. Коз белән сәгиз була. (Нократ) +Кийәү йегетләр +- Кийәү йегетләрне бийетеп сөлге айыралар ыйы туйда. +Мин кийәүгә чыгам исә, кийәү йегетләр килә. Аларга муйыннарына сөлге элдереп, унмы анда, унбишме була, бийештереп бирилир. Алай иде без кийәүгә баргалаганда. Аннан соңра калган кешеләргә айыралар сөлге. +Муйыннарына элдереп, бийештереп бирилир йегетләргә. Кийәү йегетләр, ул сөлгене муйыннарына элеп, кереп-чыгып йөриләр туйда. (Татар Парҗысы) +Кийәүсакчы, йансакчы +Кийэүсакчы, йансакчы - кияү егете. +- Кийэүсакчы белән кийәү йәнәшә утырып баргаладылар. Ат капка төптә туктый. Кийэүне каршы алма чыгалар. Кийэүсакчы рөх сәт сорый, кермә буламы, дип. +- Йансакчы дип тә әйтәләр аны, кийэүсакчыны. Йансакчы саклап тора, кийәүнең кыз белән сөйләшеп чыкканын саклап тора. Келәт тептэ тора йансакчы инде, кийәүсакчы тора. (Шәмәрдән) +- Кийәүсакчыга бирәләр комган, сөлге, күлмәг-ыштан. Аны ырлайлар туйда. Ырласалар ки йолыб ала кийәүсакчы. Йегетен дә саклый, комганын да саклый. (Бурча) +Сандык сакчы +Сандык сакчы, әрҗә сакчы - кияү йортына килен төшкәндә, кызның сандыгын илтә баручы кеше. +- Кыз артыннан сандык салалар. Аның өстенә утыралар йәш йегетләр. Аларны "сандык сакчы" диләр. Дүрт йегет булса, сандыкны бирмәйлэр, акча бирмэйенче. Сандыкта киленнең коймагы, бал-майы, кийемнэре була. Андай әйберләре була. (Нократ) 186 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +- Кызның сандыгы була. Сандыкны йәмшик саклап алып килә. Сандык өстенә утырып килгән кеше саклай. Акча бирмийенче сандыкны бирмей. +- Күмә артыннан дагын бер ат белән әрҗәне илтәләр малайлар. Кыз тәршу астында утыра келәттә. Киленнең айаг астысына әрҗәсен салалар. Әрҗәне келәткә кертеп салалар әрҗә сакчылардан алып. Алар әрҗәне бирмэйенче торалар малайлар. Йанйаулыклар бирә ләр әрҗә сакчыларга. (Шәмәрдән) +Кэзүче +Кэзүче - туйда аш-су әзерләүче, өстәл янында хезмәт күрсәтүче, өй эшләрен башкаручы. +- Кэзүчелэр күп булган туйда. Кешенең алдысына куйма кэрэк. (Иманай) +- Tawыk тутыралар иде йоморка белән. Таwыклар зур-зур булалар иде тутыргачын, пешергэчен. Аны кискели. Пычагын сала таwык йанга. Кэзүче кеше кискели тавыкны. Чепчеги сала иде, кабарчы коймак. Аг ашау инде. Калганы кара он белән бешерэ иде. Эт белән бәлиш бешерәләр иде табада. Бөккәне ике була. +- Туй беткэчен кэзүче йywa эзэн. Ком кертә, шатыр-шотыр ышкып йywa. Алдан пакач су белән ышкып йywa да, сонгра ару су белән йywa эзэнен. Йаман сары, мутур була иде. Өй сирәктә үрмә кәчләр, чүрэнилэр калмасын дип, путулукларны дә йywa кул йетсә. Эзэн сарай йywa да кизүче, дагын кайтып китә. (Паюра) +Туй йегетләр, туй кызлар +Туй йегетләр, туй кызлар - туйда катнашучы егетләр һәм кызлар. +- Туй йегетләр, туй кызлар булгалады туйда. Алар кызны йәрәшкәчен, селге биргәчен дә туйны хәстәрләмә йабышалар. Туй +"Чишмә күзләр күп бездә" 187 йегетләр туй алашаны кийендермэ йабыша. Туй кызлар кызашка йөрмә йабыша. (Нократ) +Туй багышма баручылар +Туй багышма баручылар - туй булган йортка карарга килүчеләр, күршеләр, авыл халкы. +- Туй багышма баручылар өй тулы, сарай тулы була, урам тулы халык була. Беген туй, ди, багышма барабыз, ди. +Туй багышма андай куп халык ийыла. Йәйге кенне ишегалдына килә халык. +- Зур шәлен йабына, камзул кийэ. Туй багышма барырсың иде йаман күп. Туй багышмага дип әллә кайларга баралар. (Дасис) +Туй кунаклары +- Кәрендәш-ыруигын йәwер-тамырын, күрше-карасын, катын алмаган йәшләрне, йәмәгәтсезләрне чакыра. Йәш-үлэн керә. Йырлашма-бийешмә йабыша. (Уръякала) +Туй сыйлаучылар +Туй сыйлаучылар - туйда кунакларны хөрмәтләп, карап, сыйлап йөрүчеләр. +- Туй сыйлаучылар йырлайлар: +Кайан килдегез сез безгә +Батмайынчы диңгезгә. +Кадерле кунак сез безгә +Ни хөрмәт итик сезгә. +Бийек тауларның башында +Угол'ни колашалар. +Уйнагыз да, йырлагыз да +Кадерле кодачалар, - дип сыйлыйбыз кодачаларны. Алар йырлай: +И илдек без, илдек без +Идел кичеп килдек без. +Идел кичеп, сулар эчеп, +Күрешер өчен килдек без. (Әхмәди) 188 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Кызны кияү йортына алып китү. +Туй атлары, туй көймәсе +Кызны кияү йортына өсте ябулы арбага, көймәгә утыртып алып китә торган булганнар. Нократ сөйләшендә аны күми, күмә дип әйтәләр. +Күми, күмә +Күми, күмә - көймә, өсте ябулы арба, чана. +- Кәбен салгачын кызны алма киләләр ыл йактан, күми белән киләләр. Тәршу коралар күмигә, кызны кертеп утырталар, икенче атта әрҗәсе була. +- Уналты йәштән кийәүгә биргэлэделэр. Әнийемне биргәннәр, уналты йәштән. Дастымалдан мын'улар йасап уйнагаладык. Күмидэн башын тыккан да әнийем: "Мынуларымны китерегез", - дигән. "Кукука китер" дигән. Күмидэн кычкырган алай, балайа-йым йәш булгалаган алай. +- Күмигэ менгәндә эки мәләкәй куйалар. Анда басып күмигэ кересин. (Шәмәрдән) +Туй алаша, туй атлары +- Туй алашага туй йегетләр селгеләр элгелэгэндэ. +- Туй атларын парлап йиккэлэделәр. Туры ат, кара атларны икесен пара йиккэлэделәр. Йанйаулыклар асып. Атлар күп булгалады. Атың йук - канатың йук, дигәләделәр. +Атларны бизәү: +- Бер арбага, бер чанага ике ат җигәләр, чиккән йаулыклар элгән дә була. Зур туй булса, биш-ун ат була. Чиңгелелэр салып киләләр атларга. Пара атлар йигэлэр. Ике йәмшик була. Атның эшлийәлэре йалтырап тора. Селге куйа дуга башына. Коңгыраулар тагалар. Атлар сикереп кенә тора коңгырау талкышына. +"Чишмә күзләр күп бездә" 189 +- Күбрәк парлы атлар йигэлэр, җыңгырлар салып. Дуга җиңгеле белән киләләр. Дугаларны матурлаганда алай җиңгелеләр салып. (Иманай) +- Козны алучылар коз эчен баралар инде, чиңгелелэр салып баралар. Аты була кайсысының биш, кайсысының ун була. Касим бабача, Дәүләт бабача ат җигеп биргәләделәр. Безнең Нухратта ике ылча Касимовлар, теге ылча Арслановлар, бу йагында Абашевлар, йугары аwыл Деветьяровлар. Атлар урамнарны кутыртлап чабалар, коз алучылар күми белән киләләр. (Нократ) +Коз алмага килү +- Коз йактан койаш байымас элек чыгалар, койаш байыгач чыгармилар. Ол йактан койаш байыгач кына китәләр, кунып кайталар. +- Коз алмага бара кош көн атлар белән. Элек wакытта кошлокта туй итәләр ийе. Эш беткәч кенә. Атларны кийендереп күми белән коз алма баралар йертә таңнан. Халык урамга таралмастан элек. +- Кәрендәш-ырулары ийылышып килилир кызны алмага. Музиканнар, гармуннар белән йаман күп атлар белән килилир, кода итилир. +- Ике ат йанаша, берсе алда, алай йигеп барырлар ыйы атларны. Җиңгелеләр белән, сөлгеләр салып. Йаман йәмле булгалады. +Чанага матур бәләкәйләр салып, матур йурганнар йабынып баргаладылар туйларга кош көн. (Атабай) +- Пара ат җигеп, пара җиңгелеләр элеп туйлар килә. Капка төбенә чыгып каршы алайык, багыша йык. +Йабу өстөнә менеп баскалап туй багышалар. +- Җиңгелеләр тагып пар атлар белән баралар. Барып капка төбенә туктайлар да җырлап торалар. +- Кодачалар, кодагиларны алдан кертәләр. Коз әзерләнә, кийенә. Ничек сын булыр җырлары: 190 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Тартма-тартма бала-игыз И килдек без, килдек без, +Бал эчәргә без килдек. Идел буйлап килдек без. +Кара шәлне йалтыратып Идел буйлап сулар эчеп +Коз алмага без килдек. Коз алмага килдек без. (Әхмәди) +Килен төшергәндә ырымнар, йолалар +Атны койаш йагына әйләндерәләр +- Күми ишегалдыннан чыкканда атны өч кат туктаттыргаладылар. Атны койаш йакка таба әйләндереп, койаш ничек әйләнә, алай әйләндереп алып киткәләделәр койаш йакка. (Нократ) +- Кил'ынны кийашка каршы кыртасы дип силашалар иды. Атны бик матурлаганда булган туйга барганда. Шелийә чуклы-чуклы булыр иды, чыбарлаганда. Кыңгыраулар булыр иды дугада. Гармушка былан барганнар коз китырмага. (Дасис) +- Алып китилир кызны. Күми белин китилир. Койаш чыгышка әйләндереп кертәләр атларны. +Арба, чана wатылмасын +- Араба waтылca, араба чүләре чыкса әйтәләр: +"Ай, тормошлары тормош булмас", - дилир. Атны эч кат тарттыргаладылар козны алып киткинди. Туры барсын ат, чыгымламасын. Капкадан чыкканда ук эч кат тарттыргаладылар. Сыразы алып китмиләр. (Нократ) +Яшь киленне көймәдән төшерү +Мәләкәй өстенә төшерәләр +- Атны керткәндә күми белән кайтып керәләр ол йакка. Әрҗәне алалар. Әрҗә эстенэ эки мәләкәй куйалар. Мәләкәй эстенэ басып тешә килен. (Нократ) +Уң йакка төшә. +- Кыз утырган күмә ол йак ишегалдына кергэчен әрҗәне алып куйалар. Әрҗә эстенэ кызның эке мәләкәйен куйалар, аның эстенэ буйалмасын эчен печин салалар. Кыз уң йакка тешә. (Нократ) +"Чишмә күзләр күп бездә" 191 +Киленне кияү йортына кертү +Печин сибү +Печин сиби - печән сибеп бара. +- Кэлин кергәндә бер кеше кэлин алдыннан печин сиби: +"Хайчуанлы, тywapлы йорт-җирле, бай торсоннар", - дип. +Экинчи кеше комган белән су сибеп йөри. Алдыннан печин сиби, артыннан су сиби. Кергич инде бәләкәйгә утырталар киленне, агач сәкегә түргә. Дога кылалар. (Пүчинкә) +- Киленне печин сибеп керттеләр, ишек алдыннан йабышып өйгә кадәр печән сибеп керттеләр киленнәрне элек. Килен алдыннан сибеп баралар печән. +- Кылуптантын мине алып керде кийәwем. Тәтәйе чыккан капка төбөнә печән җәйеп. Кермим мин әйтәм капкадан. Тәтәйе әйтә: "Бәхытенне киметәсин, бәхытенне киметәсин". Алай керттеләр, печән сибеп. +- Печин чәчеп керәләр киленнең айак эзенә. Әллә нигә печән си беп керәләр ийе. Кертәләр дә бәләкәйгә утырталар киленне. (Уръякала) +Киленнең битен йудыру +- Каршы чыгалар. Капкадан кергәч, сарай ишек төбендә битен йywapгa комган алып чыгалар. +- Битен йуган суны баскыч астына түгәләр: +"Бу йортта гумер итсен", - дип. Мин йудым битне дә сарай тепкә түктем суны. +Комган белә бит йумага чыгаралар. Cywын әллә кая түгәләр, алдашмага белмәйем. +- Чанадан төшү белән бийем каршы чыкты комган белән, сөлге белән. Битне-кулны йуwып, битне сөртеп кердем. +"Битеңне кулдастымалга сертмә, җантартымсыз буласың кешегә", - дидилэр. (Тегермән авылы) +- Табак тоталар. Комган алып чыгалар. Битен йуwып кертәләр. +"Уң айагың белән атлап кер", - диләр. +"Йылаган күз йәше белән кермәсен", - дилир. 192 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +- Кергәч тә бит йуган суын гөлбәчкә кертеп түктеләр: +"Бу йортта хуҗа булып торсон" - дип. +- Битен йудырталар, cywын куйкы астына түгәләр. Битен йудырта. Агач шәйкә, битен йумага: +"Урында булсын, китмәсен", - ди. Кем каршы алма чыга, алай киленнең битен йудыртып кертә. (Пүчинкә) +Араларына кеше кермәсен +- Киленне кертә, килен артыннан малай керә. Араларына кеше кермәсен. +Киленне бәләкәйгә (мендәргә) утырту +- Киленне кертәләр дә сәке өстөнә бәләкәйгә утырталар. Киленне зурлап бәләкәй өстөге утырталар иде йәш киленне. (Шәмәрдән) +Бийем (каенана) йаулык йаба +- Киленне кече йакка кертәләр, мәләкәй өстенә утырталар. Ул мендәр анарга була. Бийеме киленгә йаулык йаба. "Йакшы торыйк, тынычлап торыйк", - дип. (Кистем) +Киленнең урын-җирләрен кертү +- Кызның ике мендәр, бер йастык, йурганы, комганы, тубалын салалар. Урын әйләнәсен кертеп салалар келәткә, келәте булмаса каршы ийгә. Тегел-тигез кешегә урын йәйдерәләр, ул аннан соңра уйата да, аларны мичага йибәрәләр. (Палагай) +Киленне келәткә кертү +- Кэлинне кош көн булса да келәткә кертә. Әрҗәсен кертәләр кэлиннең. Ул әрҗә йанында басып торма тийеш була айакка. +- Келәттә йилэн йабынып тора кэлин. Әрҗә йанында тора. Эки көн туй булса, эки кен әрҗә йанында тора. Мәләкәйләре, йурганнары тора анда. Ни сартын алай тора йәш килен? Бабалардан калган. +- Без балалар идек әле дә. Кэлин келәттә йабынып тора йилә нен. Әрҗәсе йанына китереп салдылар кэлинне. Без сорайбыз кой мак. Кэлин үзе белән китерә. Бер йиңгәсе алчүперәген бәйли, коймакны сала. Балаларга коймак айыргалый. (Нократ) +"Чишмә күзләр күп бездә" 193 +Кийәүне келәткә кертү +- Кийәүсакчы кертә инде кийәүне келәткә. Кайсы алдан эндәшә: "Исәнмесез, нихәл?" - дип, сүзе өстен була. Коз эндәшсә ки, козның сүзе өстен була. Малай эндәшсә ки, малайның сүзе өстен була. +- Келәткә керткэлэделэр киленнәрне. Абыстай келәттә тора. Көн дәше үлә туй көнне. Кийәү кергән инде. "Тәкмилә, Зари үлде ич", - ди. "Үзең дә җәһәннәмгә олак", - дип әйткән абыстам. "Тәкмилә, алай дип әйтмә, мин сине гөлләр кебек тотармын", - ди икән кийәү. Туй көнендә, ди абыстам, әллә бакчадан гына китим микин өйгә, ди икән. Әни микән кыйнар инде, ди икән абыстам. Алай итеп абыстам калды. Таки тордо ич. Йеде йылдан бер кыз тапты абыстам. Оланны йараткалады карты. (Нократ) +Яшь киленне аwызландыру +Кыз аwызландыру +Кыз авызландыру, аwызлыкландыру - кияү йортына аяк басып кергәч, яшь киленгә баллы су яки бал каптыру. +- Кайнанасы келәткә тешә кабарчы, ширбәт белән кыз аwызландырмага. Кэлин аwызландырма керә кайнанасы. Кабарчы чәй табакка сала, чәйнүктә шәрбэт, йумал су. +"Йортлы-җирле, ыризыклы бул", - дип кабарчыны сындырып каптыра. Ширбәт су, йумал суны каптыра эч мәртәбә. +Йумал суның калдыгын инде йәшлэргэ бирә. Йәшлэр эчэ калганын. +"Безгә дә йоксын, без дэ йакшы торыйк, тынычлап торыйк", - дип. +Бийем булучысы киленгә йемеш cywы эчерә килен кергәчен, ашызландыра. +"Тәүфикле, бәхетле булып гомер итегез, озын гомерле булыгыз", - дип, тәүфик теләрләр иде. (Кистем) +Тел ачтыру - яшь киленне сөйләштерү йоласы. Шул йола башкарылганнан соң, килен кеше үзенең кайнанасы белән ачылып сөйләшеп китә, ә кайнатасы, бийагасы (иренең агасы) белән сөйләшми, тел яшерә. 194 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +- Кэлин төшкәннең икенче көнендә кэлинне тел ачтыру була. Бийанай тәбәгый пешерә дә "кабарганмы?" - дип сорый. Кэлин "кабарган", - дип әйтсә, анда сүләшеп китә. +- Кэлин тешкәйнең сонгра кэлин мича йагалар. Мичага кердег инде кэч, тәбәгый салган пичкә. Бийем мине пич алдына илтте, пичне ачты ди: +"Кэлин, тәбәгый кабарганмы?" - диде. "Кабарган", - дидем. Башы ма йаулык салды. "Кэлин сүлэш", - дип башына шал' сала кэлин нең. +- Мине дә бийем кеше ачтырды. "Менә алйапкыч булыр", - диде. Алйапкычлык ситсы булды. Мин аңа тел ачтым, табакимак пешердем, чәй эчтек. (Татар Парҗысы) +Яшь киленнең кияү өендә үзен тотышы +Ойалу +Ойалу - яшь килен кайнатасы һәм киявенең ир туганнары белән әдәп саклау йөзеннән сөйләшми, алар алдында аяк өсте тора. +- Бийагадан, бийатадан ойала, сөйләшми. Бийата сөйли, кэлин тыңлашып тора. Җанагасы белән сөйләшә. Бийатасы, бийагасы кергәчен айакка тора. Ылчага чыкса, зур кәшәмбир шал' йабына. +- Килен бийатай белән сөйләшмәгән, ашашмаган, кийенеп йөргән. (Әхмәди) +- Бийаталы-киленле алай печингэ йердек. Бит йапканда, сүл эшмэдек. +- Әрҗәне келәткә кертеп салалар кэлин йанына. Әрҗә йанында торасин инде ойалып. Ойалган көйө торасин, беркемгә дә күренмәйсин. Йилэн йабынып бөркәнеп торасин. Чәй эчмэ генә кертеп чыгаралар өйгә. Әрҗә йанында кэлин эки кен тора, кен озон. Тәршу артында тора. Кошкон булса да тора. Өйгә кермә йарамай, ойалып торма тийеш була. (Нократ) +- Кэлин битен күрсәтмәде бийана-бийатага. Картлар йулда очраса, арты белән боролып ойалышып кала торган ыйы картлардан. Элек йаман әдәпле ийе калык. +"Чишмә күзләр күп бездә" 195 +- Бийем белән сөйләшә, бийәтәй белән - йук. Бийагай белән сөй ләшми, җанагай белән сөйләшә. "Ата - беләк, ана - йөрәк", - дигәннәр әwәле. Бийем белән сүләшә, бабам кышылар белин сүләш мәделэр, ашйакта аша, дилар. (Атабай) +- Зурларга эндәшмиләр. Әбиләр белән сөйләшәләр, бабам кешеләрдән качып йөриләр киленнәр. +"Бабам керә икән", - дип әйтеп, айакка тороп баса икән киленнәр. Бийата кешегә телен ачмады, аның алдында кычырып сөйләшү булмады без белдектә. (Атабай) +- Битләрен күрсәтмәделәр. Бабаларны, ололарны зурлатып, ойалып йөргәләделәр, качып йөрделәр. +- Башны, битне йабып ойалып йөрдөм. Ирдән зур ир-атларга йөзне күрсәтү йуг ыйы. +И су буйына төшеп йырлай торган ыйым. Байым төшкән артымнан. "Иртәгә үк битеңне ач, кемнән ойаласин, кычырып йырларсин", - дигәләде. +- Йалангач айак идәнгә баскаламадылар, айакларын, балтырларын күрсәткәләмәделәр. "Риза булырсинмы, ойогымны саласы идем", - дип рөхсәт сорап салдым, бикәмдән рөхсәт сорадым. "Сал, сал, ни ки салмассин", - ди. Кәзерге калык аны тыннашмай. +Шал' бәйләп битен күрсәтмәй йөрделәр киленнәр. Күршекарада йәш йегетләр булса, килен сөйләшмәде, бийага белән сөйләш мәде. (Уръякала) +- Ойалып, качып йөрдем кийәү йактан тийә торган кешеләрдән. Бөтенесеннән ойалып, качып йөрдем үземнән зур кешеләрдән. Озак йөрдек ойалып. Элек тәртипле булгалады киленнәр. Хәзер карт йаклар да йуг ич инде. +- Почмакка барып ашай иделәр киленнәр. Шал' йабынып. Бийата белән, бийага белән сөйләшкәләмәделәр киленнәр. Җанага белән сөйләшкәләдек. Почмакта ашагаладык. +Бийагайым белән сөйләшкәләмәдем. Бийемем белән шанги бетерешә, бөккән бетерешә идек. +- Бийагадан ойалма кушкан. Ойалма кушкач, ойаласы була. (Татар Парҗысы) 196 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Туйдан соң яшь киленнең +үз әти-әнисе йортына кунакка баруы +Айкасына бару +Айкасына бару, кече атнага бару - яшь киленнең, үз әти-әнисе чакыргач кына, үзенең туган йортына кунакка килүен шулай әйтә ләр. Яшь килен янына аның иптәш кызларын, туганнарын да чакыралар. +- Кода узгачын кыз белән кийэүне кунакка чакыралар. Айкасына кунакка бара кийәү белән кыз. Ат белән барганда кийәү аттан тешә капкага йитмистэн алда. Атны туктаталар ылча башына. Кыз үзе генә ойалып керә. Арттан кийәү керә. +"Рөхсәт бармы мыңа кермэгэ?" Кийәү инде рөхсәт сорап кына керә капкадан. +- Кече атнага барганда тәбәгый алып бара кэлин үзенең айкасына. Тәбәгый алып бара, бәлеш белән кайта. Ул бәлешне ашама ку наклар чакыра. (Нократ) +Кече атна затма - кызны ата-ана йортыннан озатып җибәрү мәҗ лесе. +- Кече атнага бикәчәләре белән бара кыз. Кече атна затма дагын кунаклар чакыралар. Коз инде йабыгып кайта анасындан, атасындан. Барсындан да йабыгам ди, әнийемдэн дә, әтийемдэн дә, ди. Электән үк дустымнар иде, сырларыңны бергә сүлисең, сүтәсең сырларыңны. (Нократ) +Яшь киленгә су юлы күрсәтү +Су йулын бикәчәме - кияүнең сеңлесе күрсәтә. +- Бикәчәме су йулын күрсәтә. Бидыра, күwәндә белән су эчен бара йәш килен. Сабын айыра, йанйаулык айыра бикәчәме. Йәш килен сәдәп өләшә балаларга. Су китерттергәннәр, кийәнтә эстени әйбер салгалаганнар. (Шәмәрдән) +- Мин унйеде йәштә чыктым кийеүгә. Су эчен тештем. Чиккән бычма'лы бурдушай шал' йабынып. Буш бидыра, кийәнтә төшерә +"Чишмә күзләр күп бездә" 197 безнең йаман шәп. Ани тешкэн, бабачның катны, берсе күрше катны. "Кем йибэрде сине су эчен?" +Берсе су тутырып бирде, берсе йилкэмэ салды. Чишмә күзләр күп бездә, аллыл йак чишмәгә баргаладык. +Су буйлары, су буйлары Сулар ага, сулар ага, +Су буйлары гел нарат. Сулар ага болганып. +Суга барсам йылап кайтам Шул суларда битем йудым +Су агымына карап. Йалгыз башым моңланып. +Ынылды инде җырулар. Без Ыҗбык cywы дибез, чишмә күз йегрә. Шумпыл-шумпыл су ага. Йәйәүле йермегә л'аба йасайлар энишкэ. Мына бидыраларымны йудым, шабалкам калган, шабалкам эчен кайтам ийгә. (Әхмәди) +Көйәнтә өстенә бүләк салу +- Йәш килен су өчен бара иртә белән. Йәш киленгә көйәнтә өстөгә бүләк салалар. +- Су өчен барма чыктым да мин качма келим инде. И, килен кача, дип минем арттан йүгереп чыктылар инде. +- Киленне су өчен йибәрәләр чишмә күзгә. Аның суын котлап, су китергән өчөн дип, көйәнтә өстөгә йаулык салалар. Ситсылай да салалар кайсы кешеләр. Су көйәнтә өстөгә салалар иде алай. Су өчөн баргач, йәш киленнең айагын чылатырлар ыйы. +- Барып төшкән көнне кунак итәләр киленне, су өчен генә барып кайта, суын гына китереп куйа. Бүтән эш кушкаламадылар. Күп эшләтсәң, имеш, аның йыл буйына да эше бетми. (Кистем) +Садап айыру +Садап айыру - сәдәп өләшү. +- Кил'ын ирта былан су эчен баргач, ыланнарга садап айырыр иды. Кыз баласы су йулын курсата. Капка тыбына чыккач та, балаларга садап айырып бирып йибарды килын, садап биргалады. 198 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +- Садап бирмаса, айагына су тугалар иды. +"Тукма, тукма, садап бирәм", - диләр. +- Килын су ычын тыша дип, артыннан йугырып тышалар иды. Чишмабыз зур, айбат иды. (Атабай) +Килен хезмәте +Кизүләмә чыгу +Кизүләмә чыгу - өй эшләрен эшли башлау. +- Кизүләмә йабыша икенче көнне. Алчүперәкләр бәйләп ки зүлей. Эки кат йабына башына. Безнең утыз ике баш чимийәбез ийе. +"Әйдә, килен, үрәнәсе", - ди бийеме. Ашамага аныклана, сыйыр саума, кашыг-айаклар йума йабыша. "Беребез карый, беребез сабый", - ди, - "үрәнәсе", - ди. "Йергән этнең йоно шыма", - дигәннәр усал бийемнәр. +- Кизү кизүлэсе кэлингэ. Ипи пешерә дә камыры кала. Аны әwәли чепчеги кебек. Чумар аш, ди. Борчак белән пешерә. +- Кәлиннән чай парлаттыралар, ашаулар өстәлгә салдыралар. Ашамалар әзерли. Кызыл ашаулык кертеп җәйә килен, кызыл селтеләр элеп куйа. Ойалып йөри инде кэлин. Түбән ийдә, аш ийдә тор галады кэлин, йугар ийгә самрау мендереп бирә. +- Туй беткәч, кэлин кизүлэмэ чыга тешкән ийендэ. Кизүлэмэ чыкканда бер селге элэ, ашаулык, дастымал куйа, чәй сала, сетестесе җыйа, эзэн себерә. Пирбуй ук чәй салдыралар чәйнеккә. Чәй парлайсин. Кизүигенең башы андай була. Койаш тугачка калсаң, бейемнэр сине бешерэ. Эртэ тора идек. Менә Гөлсемкуйыма кушар идем сүләмә, ул кизүләмәгә оста йәштән үк. (Шәмәрдән) +Кизү салу +Кизү салу, алмаш кизү кизүләү - бер йортта берничә килен булганда, үзара килешеп, өй эшләрен чиратлап башкару. +- Алмаш кизү кизүлэсе киленнәргә. Икмиген бешерэсе, шангийын бешерэсе, кизүкгеңә кили икән, тәбикмәк бешерэсе. +"Чишмә күзләр күп бездә" 199 +- Кизүнең танда икмикки, шангига дип оннар илип куйган йәш килен. Экинчи көнендә казан асты, аш йеткерде, ак бодай ононнан кабарчы пешерде. +- Ике кеше йал итә, берсе кизүлэй. Алмаш кизү кизүлэй. Өч килен, икесе йегерләп утыргалаганнар, берсе кизүләде. +- Алмаш кизү кизүләйлэр. Алдан зур кэлин кизүлэй. Танда икенче кэлин, өченче көнне өченче кэлин. Мичасын да алмаш йага кэлиннэр, й'мә'не дә алмаш пешерәләр. (Иманай) +Камыр басу, токмач җәйү +- Камыр басарга кушалар. "Ипиле торсон" - дип, токмач җәйәргә кушалар. Токмачны сакласы була. Йыртмага булдырса, бер селге бирәсе була, кәрикә токмач кистем мин. +- Кизүләмәгән киленне йаратмайлар. "Йаман йалкау минем киленем", - дип сүләмә йабышалар. (Паюра) +Пич йагу: +- Пички киптермә бәрәләр иде итекләрен дә, чабаталарын да. Ирти торосин килен кеше, пичтин итеген, чабатасин аласин. Кем йоклай, аның итеген урнысына илтеп куйасин. Алай илтеп саласы була. Киленнәр алай эшләгәләделәр. +Бийагайның катынын йиңги дип әйтәйем. Алданрак мин торайым, йәш килен. Битләремне йукгып, пич йагайым. Чәй кайнагач торалар ыйы. +Ипи басу: +- Сәкеләре бийек, кашн'асы бийек, ипи пешермә булдырмаймин. Ипи басмага бийемем өйрәтте. Су сала иде, он сала иде. Болай күтәр дә куас читендән тагы бас, дип әйтә иде. Ипи бешермә өйрәтте бийемем. +- Ипи чылата торган кашн'а булгалады. +Ипи калак белән камыр чылатасин да йабасин. (Уръякала) +Пичкә ипи салу +- Пич йагып, күмерен тәртешкә белән тартып, пумулу белән пу мулулайсин иде. Пудка салып пешергәләдек ипине. Ипи секерене пуд өстөгә салып пешергәләдек. Ипине әшәләйбез дә ашаулыкка салабыз. Анда сунгра ипи көрәккә салып, пуд өстөгә салып 200 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары пешерәбез ипи секерене. Пички салган wакытта ашаулыктан күтәреп ипи көрәккә салгаладык. Сигезәр ипи секере пудка тутыргаладык. (Уръякала) +Көлчә пешерү +- Таба белән көлчә пешергәләдек ипи камырдан. Пич каршында пешереп, катыкка манып ашайлар да китәләр. (Атабай) +Тәбик пешерү +Тәбик пешерү - коймак пешерү. +- Зур пич йаккачтын пич каршында тәбик пешермәгә кушалар ыйы йәш киленнәргә. Ул табагач өстөгә тәбик пешергән өчен йә бер кийем ойок, йә бер йаулык салалар иде килен котлап. Бийем кеше сала иде. Бийемем биргән йаулык дип әйткәләделәр киленнәр. (Кистем) +Эзэн себерү +Эзэн себерү - идән себерү. +- Даwай эзэнне себер, диләр. Эзэнне себермә йабыштым, бар да тетәләр генә чүбемне. Дагын себеремин, дагын тетәләр чүбемне. Аларга дагын йанйаулыклар бирэсин, акчалай бирэсин. +Бездә идән сыбыртмаганнар. "Сыбырышып торор" - ди. (Нократ) +Айакта тору +Айакта тору - аяк өсте торып хезмәт күрсәтү, олыларны ихтирам итү. +- Унсигез йыл айакта тордом кайната-кайнана алдында. Утырып ашасы тегел, айактантын тордолар киленнәр. Чәй сала чәйнеккә, суга бара, ашама кертә. Кәзәңкеле өй була иде. Кәзәңкә йакта ашай-эчэ идең. +- Йәш киленнәр камзул кийеп, шәл йабып йөргән печин чапканда. Суга барасы, пичләр йагышасы, идэн-йалдысын себерәсе була. Хайwаннарын эчерэсе-ашатасы була. Бийеме булса, бийемен йаман бага. Ту'та, утын кертеп пичне йагайым да керәйем, аги пичне йагасы, аши пичне йагасы. Без ундүрт җан булыпбыз бер идә. +"Чишмә күзләр күп бездә" 201 +- Мин дүрт ирләр эстенэ бардым. Бийатай, бийагай бар. Миңа сөйлэшмэгә өрөхсәт йук. Бийем-бийатайның урынын йәйгәләделэр, йигаладылар. Асалаган селгеләр булгалады, андайларны элгэлэде. +- Йугарылы-түбәнтеле өй иде. Кэлин йугары өйгә самавырны мен дереп бирә. Кэлин кашык-айаклар йywa, камыр баса. Чимийә күп булгачтын казанда пешерәсе була ашны, агач аштабакта аш булган, ашамасы утырта. +- Түбән өйдә аш пешерәләр, чәй кайнаталар. Ашама утыргачтын бийем белән бийатага ашама мендерәләр йугаргы өйгә. Киленнәр алай ашама пешергәләделәр кизүләп. +- Йугарылы-түбәнтеле өйләр булгалады. Бийемнәр йугаргы өйдә булса ки, киленнәр мендереп бирәләр самаwырны. Урыннарын йәйеп бирә, урыннарын иштыра килен бийем-бийатаның. +Шәңгә йасайлар, шоморттан бөккән, балан бәлеше, ит бәлеше, кабак бәлеше салалар. Йәш-үлән аны йасама булдырмый инде. +- Кайнатам-кайнанам белән тордок. Җанагаларым бар иде. Берсе унбер йәшәр иде. Бикэчэй бар иде. Бик тywap2 күп иде. Бик йырактан су ташыгаладык ич бидыра белән. Менә кер уамин да, ашимин да йатамин. Көлсу белән кер уwасин, энишкә төшеп китәсин. +- Пул кэндэрлэр йәйгэлэмэдек эзэнгэ, эзэнне көн дэ йугаладык. Йәш киленгә суга барасы, пичләр йагышасы, идән-йалдысын себерәсе була, хайwаннарны эчерэсе-ашатасы. Мына идән йуwып алырмын, дип калган ийым иртән ук тороп. Йомага белән шишәмбе кен йарамый кер йywapгa. Йул чыкмага йарый. Пигамбәр йулга чыккан кен ул. (Биктәш) +Яшь киленнәрнең гаиләдә эндәшү сүзләре +Гаиләдә тынычлык, татулык саклау йөзеннән, килен булып төшкәннең беренче көннәреннән үк, яшь килен үзен тыйнак, түбәнчелекле итеп тота һәм һәркемгә борынгыдан килгән эндәшү сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Нократ татарларында төрки халыкларга хас булган бикә, абыз кебек олылау, титул сүзләре туганлык мөнәсәбәтен белдерә торган сүзләр булып киткәннәр. 202 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Бийем - килен кеше үзенең кайнанасына шулай эндәшә: Бийем, самрау куйдым, чәй әзер. Абыз бикәм - иренең апасы. Бикәчәм, туга ным - иренең сеңлесе. Мулла бийагам - иренең абыйсы. Мул ла җанагай - иренең энесе. Абыз йинги, туганым йинги - ире нең өлкән абыйсының хатыны. Абыстай, абыз тутай - бертуган апасы. Бабач - абзый, әтисенең абзыйсы, зур яшьтәге кешеләр. Ани - абзыйсының хатыны. Амма - бертуган апасы яки үзеннән олы хатын-кызга эндәшү сүзе. Амыкуй, диләр бик йараткан абыс тасына. Апыч - абый. Тәтә, түтәй - апа. Аппак - апа. Кәмлә аппак килә. Зур анам - бер кеше ике катын алса, элке катынны зур ана дип әйттеләр. Кэлин-кэлиндэш (Кэлин-кэлиндэшнең башы сыймай, ә көндәшләр сыйалар, диб әйтәләр иде). Зур килен, урта килен, йәш килен - кайнана булган кеше киленнәренә шулай эндәшә. +Мәгълүмат бирүчеләр исемлеге +ТӘГӘРИ КИТТЕ ЙОМГАГЫМ +Илсөяр Закирова +Бу "йомгак" быел да безне яңа юлларга, яңа сәфәргә алып китте. Без дигәнем - Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре - фольклорчылар, диалектологлар, гамәли сәнгать һәм музыка белгеч ләре, археографлар. Экспедициягә чыккан фольклорчылар халык авыз иҗаты материалларын - риваять-легенда, әкиятләрне, мә каль-әй тем нәр, мөнәҗәт-бәетләрне, җыр текстларын, йола фольк лорына кара ган үрнәкләрне, мифологик хикәятләр һәм ышануларны язып ала; музыка белгечләре халкыбызның җыр-моңын, мөнә җәт-бәетләрнең көен, Коръән сүрәләренең мәкамен яздыра, музыка коралларын өйрәнә, халык талантларын барлый; диалектологлар аерым бер төбәктә яшәүче халыкның тел үзенчәлекләрен өй рәнә. Археографлар борынгы һәм кулъязма китапларны барлый, каберташ язмаларын укый. Халкыбызның милли киемнәрен, ювелир сәнгатен, кул эшләре үрнәкләрен, тимерче, балта осталарының эш ләрен гамәли сәнгать белгечләре өйрәнә. Галимнәр халыкның үткәнен, бүгенгесен барлый, һәрбер табылган материал фото- һәм видеоязмаларга, диктофон язмаларына теркәлә, белгечләр тарафыннан өйрәнелә, анализлана. Ахыргы максат - аларны китап рәве шендә яңадан халыкка кайтару. +Удмуртиядә татар авыллары шактый. Ижевскиның (Ижауның) үзендә дә татарлар тупланып яшиләр. +Эшебезне биредәге иң зур татар авылы Кистемдә башлап җибәрдек. Кистем авылында хәзерге вакытта 300 дән артык хуҗалык бар, аларда 805 кеше яши. Ул элек-электән бу якта яшәүче татарларны берләштереп торган рухи мәркәз ролен уйнаган. Мәсәлән, инкыйлабка кадәр Глазов байлары үзләренең рухи ватаннары дип +Тәгәри китте йомгагым 205 Кистемне санаганнар. Үзләрен бары Кистемдә җирләргә васыять иткәннәр. Халык хәтере Кистем зиратында җирләнгән беренче кеше нең - Сандугач абыстайның да исемен онытмый. +Авылның, дөресрәге урамнарның урнашуы да шактый үзенчәлекле. Урамнар төркемләнеп урнашкан 2 шәр, 3 әр йорттан гыйбарәт. Бу аерым бер нәсел-ыруның бергәләшеп урнашуы белән аңла тыла икән. +Кистем халкы үзләренең килеп чыгышын Нократ ягы белән бәйли. "Безнең бабаларыбыз Нократтан килгәннәр", - дип сөйлиләр. Беренче килеп утыручылар Баяз Пинекеләр булган. "Пи" ыру яки токымны аңлата, үзе аерым нәселләргә бүленә. Кистем халкы ике "Пи"дән башланган. Икесенең дә фамилияләре - Касыймовлар. Информантлардан материал туплый башлагач, бөтен кешенең Касыймов фамилияле булуын үзебез дә күрдек. Башка авылларда да әлеге фамилия еш очрый. Ул теге яки бу кешенең, еш кына тулаем авылның да Кистемнән килеп урнашуына бер дәлил булып чыкты. Кистемдә мәгълүматлы информантлар, кызыклы шәхесләр белән таныштык. Безне авылның мулласы Илмир Касыймов каршы алды. Төбәк тарихын яхшы белү өстенә, ул безгә авыл халкы белән аралашырга да ярдәм итте. +Кистемнең икенче бер күркәм гаиләсе - Ринат абый һәм Светлана апа белән аларның кызлары Мирия таныштырды. Мирия дә тарихчы. Беренче соравыбыз исеме турында. Бу матур яңгырашлы, әмма бер дә ишетелмәгән исемне кем тапкан, дип сорыйбыз. Әби се кушкан исем икән. Яңгырашлы гына түгел, мәгънәле дә булс ын, дип, кызга Миһрия исеме биргән. Миһрия исеме - миһер ди гән фар сы сүзеннән. Берничә мәгънәсе бар - шәфкать, дуслык, мәхәб бәт һәм кояш. Миһрияне телгә җайлырак яңгырашлы Мирия алыштырган. +Мириянең туган як тарихын өйрәнүе очраклы түгел. Авыл музеен аның әбисе Касыймова Хания Ибраһим кызы ачып җибәр гән булган. Мирия Удмуртия татарларына XX йөз башларына кадәр үк килеп җиткән суфыйчылык юнәлешен өйрәнә. Фәнни конф еренц ияләрдә-симпозиумнарда чыгыш ясый. Кыз спортның да тарих белән бәйле төрен сайлаган, ул - укчы. +Мириянең әтисе Ринат абый белән әнисе Светлана апа сәнгать кешеләре, авылның Мәдәният сараенда эшлиләр. Икенче кызлары Сәрия дә музыка өлкәсен сайлаган, Глазов педагогика институтының музыка факультетында белем ала. 206 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Авылның кунак каршылау йолалары белән шушы ике гаиләнең йортында "таныштык". Илмирның әти-әнисе, хатыны Зөһрә, Светлана апа белән Ринат абый безне иң кадерле кунаклары итеп каршы алды. Кистем авылының гасырлар дәвамында формалашкан кунак каршылау, кунак сыйлау традициясе бар. Озын өстәл тирәли, ир ләр - бер якка, хатын-кызлар икенче якка тезелеп утыралар. Табын га башта кабарчы, табиг, чәкчәк кебек камыр ашлары, җиләкҗимеш кай натмалары, конфет, бал кебек татлы ризыклар белән чәй чыгаралар. Балан, ирга бәлеше куела. (Һәрбер йортның бакчасында балан үсә. Балан бәлеше еш пешерелә биредә). Һәм, шуны да әйтеп китәсе килә, эчлеге арыш оны белән баланны мичтә пешереп әзерләнгән "дөрес" балан бәлеше бу. Чәйдән соң табынга аш чыга. Олы табак белән чыгарылган ашны табынчы бүлә. Аштан соң куелган ит янына өстәлгә бәлеш китерәләр. +Бу якларда авыллар арасында кунакка йөрү, кунаклашу вакытлары бар. Кардәш-ыруны мал суйган көнне кунакка "ит ашарга" чакыралар. +Кистем халкының теле әдәби телдән шактый үзенчәлекле. Иң бе ренче аерма изафә бәйләнешләрдә күренә. Мәсәлән: каз өмәсе түгел, каз өмә, каен агачы - каен агач. Лексикада да аермалыклар бар: Су иясе - Су әси. Удмурт теленнән кергән сүзләр дә очрый: күбәләк - җан папа (папа - удмуртларда, бөҗәк дигән сүз). +Экспедициябезне Паюра (Падера) авылында дәвам иттек. Паюра Кистемнән күчкән авыл икән. Авылның табигате бик матур, бормаланып аккан елгасы бар. Тәрәзәдән урманнары, таулары, болыннары күренеп тора. Урамнар киң, чиста, йортлар зур, төзек. Авыл халкы матур яши. Паюраның бер бизәге - "Очрашу" ансамбле. Өлкән апа-әбиләр ансамбльгә берләшеп, халыкның җыр-моңнарын саклап калу, киләчәк буыннарга җиткерү өчен зур эш башкаралар. Алар татар халык җырлары, үз төбәкләренең җырлы биюләре белән, тамашачыларның мәхәббәтен яулаганнар. Тормыштан ямь табып, күңелле итеп яши белә ансамбльдә катнашучылар. Конкурсларда призлы урыннар да алып кайталар икән. +Балезино районында урнашкан өченче авыл - Гордино. Авылның татарча исеме Уръякала (Гурья Кала дип тә атыйлар, ә арлар Гурья Кар диләр). Удмурт телендә кар сүзе крепость, кальга, каланы аңлата. Ә авыл исеменә кала сүзе килеп керү аның борынгылыгын исбатлаучы бер дәлил. Тарихчылар да әлеге авылда борынгы +Тәгәри китте йомгагым 207 кала эзләре саклануын язалар. Авылның тирә-ягында берничә иске зират бар. Авыл эчендә урнашкан каберне, Уръякала халкы гына түгел, бөтен тирә-як авыллар "Әүлия кабере" дип саный. Әлеге кабер янында дога укыйлар, сәдака бирәләр, корбан аенда корбан чалалар. Аның болгар чорына каравы, болгар кешесенеке булуы турында легендалар сөйли. Тарихи китапларда да әлеге кабер турында мәгъ лүмат бар икән. 1323 елда вафат булган болгар кызы Йәхәм ис тә легенә куелган кабер ташы шулай ук күп риваятьләргә кергән. Хәзер ге вакытта ул Ижау шәһәрендәге музейда ябык фондта сак лана, диделәр. Бу таш әлеге җирләрдә яшәүче халыкның Болгар дәү лә тенә мөнәсәбәтле булуы белән дә изгелеккә дәгъва кыла ала кебек. +Уръякала авылында татарлар белән арлар аралашып яши, катнаш гаиләләр күп. Авыл кешеләре ике телне дә туган теле дип саный, икесен дә яхшы белә. Халык нигездә ислам динендә булса да, кайбер христиан бәйрәмнәре дә билгеләп үтелә. Мәсәлән, Рошпода (Рождествода) Уръякалага якын-тирә авыллардан кунаклар җыела икән. Әхмәди, Паюра, Биктәш халкы Уръякалага кунакка җыелу вакытын нәкъ шушы бәйрәмгә көйли. +Уръякала табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан. Халык та табигатьтән аерылмаган. Әмма бу да авылны саклап кала алмаган. Буш-ятим өйләр бик күп. Анда, нигездә, өлкәннәр гомер кичерә. Буш йортларның тәрәзәләрендә челтәрләре әле дә эленеп тора, тәрәзә төпләренә ясалма гөлләр утыртканнар, өстәлләрендәге чәйнек-чынаякларына кадәр күренә. Хуҗасы бер-ике сәгатькә, йомыш белән генә чыккан диярсең... +Әхмәди авылына бирегә беренчеләрдән булып күчеп килгән Әхмәди бабайның исемен биргәннәр. Авыл XIX йөз башында Кистемнән күчеп килгән. Хәзергә кадәр бу ике авыл арасында туганлык мө нәсәбәтләре саклана, дус-туганнар кунакка йөрешә. Кунакка баручыларны "Шулпа ашатсалар - өч көн, ботка ашатсалар - җиде көн кунарсың", - дип озатканнар. Әхмәди авылы мулласы Раиф әфән де бу гыйбарәнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлата. Халык элекэлек тән мал асрап яшәгән. Ит гаиләнең көндәлек төп ризыгы саналган. Ә ярма, бигрәк тә дөге ярмасы, тансык ризык, кунак ризыгы булган. Читтән китерелгән бу ярманы һәр кеше ала да алмаган. Шуңа күрә ботканы, затлы сый буларак, кадерле кунаклар өчен генә пешергәннәр. 208 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +10 июньдә Әхмәди авылында Сабан туе бәйрәме булды. Көне буе килеп-килеп коеп яуган яңгыр да куркытмады Сабан туе кунакларын. Яңгыр яуганда ышыкланып торган халык, кояш чыгуга мәйданга ашыкты. Сабан туе матур, оешкан төстә узды. Ул чын халык бәйрәме иде. Һәр кеше бәйрәмнең үзәгендә кайнады: җырлады, биеде, аркан тартышты. Сабан туе ат ярышы, ягъни "Сабан чабу" белән башланды. Ул арада мәйдан сәхнәсендә авылның һәм районның талантлы яшьләре, балалар концерт башлады. Аларны өлкәннәр алыштырды. Атлар килгәннән соң, биек колгага менү ярышы башланды. Капчык белән сугышу, аркан тарту кебек ярышларда да авыл халкы да, килгән кунаклар да теләп катнашты. Һәр ярышны балалар башлап җибәрә, аларны үсмерләр, үсмерләрне хатын-кызлар алыштыра. Иң соңыннан ир-егетләр көч сынаша. Шул рәвешле бер кеше дә читтә калмый. Һәр ярыш җиңүчеләрнең дәртле биюе белән тәмамлана. Аларга җиңелүчеләр кушыла. Мәйдан эчендәге халык дәррәү кубып биеп ала. Яңа ярыш башланып китә. Сабан чабу, дип, ат чабышын да, Сабан туенда йөгерүне дә атыйлар икән. Балалар, хатын-кызлар, ир-егетләр төркемләшеп йөге рәләр. Йөгереп килеп җиткән бер төркемне икенчесе алыштыра. Ямь-яшел болын өстеннән элдерткән балаларга әти-әниләре көч өсти. Затлы туфлиларын салып калдырып йөгергән чибәр хатынкыз ларны мәйдан аеруча алкышлый. +Көрәшне 4-5 яшьлек "егетләр" башлап җибәрә. Иншаллаһ, 15-20 елдан алар менә дигән көрәшчеләр дә булырлар әле. +Сабан туеның тагын бер үзенчәлеге - "Сабан боткасы" пешереп бөтен кешене сыйлау иде. Сабан туена бөтен халыкка җитәрлек ботка пешерү - Әхмәди авылының электән килгән йоласы икән. Урман буенда унлап казан асып, ир-егетләр сабан боткасы пешерә. Шунда ук күмер самавырларында чәй кайный. +Сабан боткасы белән сыйланган халык яңа көч-дәрман белән мәйданга ашыкты. Кичкә кадәр дәвам иткән Сабан туе кешеләрнең рухын сафландыра, көч-дәрт бирә, ел буена җыелган тискәре уйларын тарата, күңелләрен пакьләндерә. Халык уңай энергия ала. +14 июньдә тагын бер зур бәйрәм - Ижау шәһәрендә яңа мәчет ачу тантанасы булды. Шәһәрдә яшәүче татарлар белән аралашу да милләттәшләребезнең рухи дөньясын, тормыш-көнкүрешен, яшәү рәвешләрен яхшырак белергә ярдәм итте. Халык бердәм яши. Мал, байлык артыннан куып, рухи ихтияҗларын онытмыйлар. Булга +Тәгәри китте йомгагым 209 ныннан ямь табып, шөкерана кылып көн итә биредәге милләт тәшләребез. +Удмуртия Республикасында яшәүче милләттәшләребезнең фольклор үрнәкләре дә кызыклы һәм гыйбрәтле. +I. МИФОЛОГИК ОБРАЗЛАР ТУРЫНДАГЫ ЫШАНУЛАР +Хозыр Ильяс +"Юлга чыкканда, Хозыр Ильяс, мине исән-сау йөртеп китер, дип сорыйлар". +Касыймова Нәҗибә Госман кызы (1930 елгы). +Кистем +"Бер заман Әсма апайның сарыклары югалган. Бу урам буенча эзләп йөри икән. Бер заман артыннан ак киемле бер карт килеп чыккан. "Ни өчен елыйсың, кызым?" - дип сораган. Бу әйтә. "Кызым, елама", - ди карт. - "Бар, - ди, - урамга кер. Шул урамда, абзарда синең сарыкларың", - ди. Бу шул сүзләрне әйтә дә югала. Хозыр Ильяс ак киемле, ак чапанлы була. Ул ярдәм сораган кешегә, Аллаһыга ышанган кешегә күренә. Гайбәтчеләрне, начар кешеләрне яратмый". +* * * +"Яхшы атлар, кошевкалар белән чабышып йөри икән ул. Төнлә атларда чабыша. Төнге 12 дә. Бар аны күргән кешеләр". +Касыймова Хәят Ибраһим кызы (1924 елгы). +Балезино +Акшам бабай +"Кояш батканнан алып, кояш чыкканчы вакыт - Акшам бабай вакыты. Бу вакыт - вакыт арасы. Кояш баегач тәрәзәдән карарга ярамый. Акшам бабай күзне алырга, куркытырга мөмкин. Акшам бабай удмуртларда да бар. Ул да Акшам дип атала. Удмуртлар аны үтә күренмәле итеп күз алдына китерә. Ул аларда "ак" образ". +* * * +"Кистемнең фермалар артында Кара күл һәм Әүлия чишмәсе булган. Анда бер ия булган. Бу ияне Акшам бабай дип тә уйлыйлар. 210 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Ул кешеләрне адаштыра яки кулыннан тотып Кара күлгә өстери, ди, батырыр өчен". +Касыймова Мирия Ринат кызы (1990 елгы). +Кистем +"Кич балаларны Акшам бабай белән куркыталар. Акшам бабай алып китә, дип. Кич суга барырга ярамый. Су керергә, межага керергә ярамый. Вакыт араларының тыюлары күп". +Касыймова Светлана Казбек кызы (1963 елгы). +Кистем +"Эңгер-меңгердә тәрәзәдән карамагыз, урамга чыкмагыз, куркырсыз, диләр иде әбиләр". +Митякова Мәдинә Габдулла кызы (1950 елгы). +Иманай +Зәнки бабай +"Сәдака китергәндә Зәнки бабай, Су газизләре, йер (җир) газизләрен искә алып дога кылалар. Элек алар күренеп йөргәннәр. Хайваннарны көтүгә чыгаргач, Зәнки бабайга атап дога кылыр өчен, сәдака бирәләр. Хайваннар әйбәт йөрсен өчен". +Касыймова Нәҗибә Госман кызы (1930 елгы). +Кистем +"Һәрбер хайван исән-имин йөрсен өчен сәдака бирәләр: +Ат өчен - Елкы бабайга, +Сыер - Зәнки бабайга, +Сарык - Чупа бабайга, +Каз - Сөләйман бабайга". +Бузикова Фәйрүзә Гайнан кызы (1936 елгы). +Татар Парҗысы +Су иясе +"Суәси - ягъни су анасы бар, дип сөйлиләр. Ул кешене суга тарта. Обедта - сәгать 12 дә коенырга ярамый. Бу вакытта су коенсаң, суәси тарта, дип әйтәләр. Суәси чишмәгә бассаң да тота. Тотса, укыйлар, карчыклар укый, ташланалар". +Тәгәри китте йомгагым 211 +"Чуан чыкса, су газизләренә сәдака кирәк". +* * * +"Төш түрдә - көндезге 12 дә суга төшәргә ярамый, коенырга да, кер юарга да, су алырга да ярамый. Суәси алып китәр, диләр". +Касыймова Светлана Казбек кызы (1963 елгы). +Кистем +"Суны болгатма, ярамый. Суны болгатсаң, суәсинең йорты бозыла". +Касыймова Алсу Муса кызы (1981 елгы). +Кистем +Су бай. "Бер күренде миңа. Яман зур балык булып сикерде. Чум гач су өстенә яман кара сачы чәчелде, чәче су өстенә җәелде дә, су караңгыланды". +Тютина Нәкыя Нотфулла кызы (1935 елгы). +Уръякала +"Су әби бар ул. Суга тартып төшерә кешеләрне". +Митякова Мәдинә Габдулла кызы (1950 елгы). +Иманай +Урман иясе +"Элек анда урман булган. Хәзер юк. Әбиләр, урман иясе яшәгән, дип сөйлиләр. Ул адаштыра. Кеше урманда йөргәндә бик тиз караңгылана. Юл юкка чыга. Бөтен якта агачлар үсә. Кеше кая барырга белми. Андый вакытта аңа мөрәҗәгать итәргә кирәк: "Мине адаштырма", - дип. Киемнең эчен тышка алмаштырып кияләр. Урман иясен үзен күрмиләр. Ул атналар буе йөртә. Кеше аңсыз кайтырга мөмкин". +Касыймова Мирия Ринат кызы (1990 елгы). +Кистем +"Урман бабай адаштыра ул. Якты җирдә дә адаштыра, хайваннарны да тота, җибәрми. Укытасы була. Кеше адашса, абызлар тырыштыра, чыгаралар". 212 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Өй иясе. Йорт иясе +"Яңа өй салгач, әбине күчерәләр. Мич тарта торган помело белән күчерәләр. Яки, яңа өйгә аерылып чыкканда, үзләре белән песи алып чыгалар. "Песи белән бергә торсак, тату тораек, син дә безнең белән бергә тор", - диләр". +* * * +"Иске йортларны, ташландык йортларны җимерә ләр. Аларда Өй әбиләре кала. Бу әбиләрне балчык-җир белән күмәләр, урнаштыралар. Әгәр әби не урнаштырмаган җирдән берәр әйбер алсаң, яныңдагы кешегә "әйдә, киттек!" - дип әйтсәң, Өй әби үзен чакыралар дип белеп, арттан килә икән. Әби кайткач, өйдәгеләр йоклый алмый. Савыт-саба чылтырый, ишекләр ачыла-ябыла, аяк тавышлары, сөйләшкән тавышлар ишетелә. Андый вакытта яңа килгән Өй әбине: "Әйдә барабыз, торган урыныңа", - дип, илтеп урнаштыралар. Бер өйдә ике Өй әбие сыешмый, ызгышалар". +Касыймова Сания Габдулхак кызы (1959 елгы). +Кистем +"Йорт салгач, тартмага утыртып идән астына кертеп салалар Өй әбисен. Бер йортны сүтеп, аның урынына икенчесен салса, Өй әбине китерергә кирәкми. Ике Өй әбие кыйнашалар, ди". +* * * +"Бала еласа, Өй әби алыштырган, диләр. Догалар укыйлар". +Касыймова Алсу Муса кызы (1981 елгы). +Кистем +Азбар иясе (Абзар иясе) +"Азбар иясен бабамның әтисе күргән. Азбар иясе ат өстендә утырган, ди. Ак киемле, ак сакаллы, ак мыеклы, кечкенә буйлы. Атның ялын үреп утырган. Атны Азбар иясе яратмаса, ат тирләп чыга, ябыга. Яратса, чәчен үрә икән". +Касыймова Фәнзилә Нурулла кызы (1962 елгы). +Кистем +Азбар бай. "Хайваннарны беренче азбарга керткәндә әйтәләр: "Син дә яратып тот, мин дә яратып китердем", - дип". +Тәгәри китте йомгагым 213 +II. ИМ-ТОМ, МАГИЯ, БАЛА БАГУ БЕЛӘН БӘЙЛЕ ЫШАНУЛАР +"Балаларны артыш яндырып, аның төтене белән төсниләр (төтәслиләр): +Ай да кайта, +Көн дә кайта, +Кояш та кайта, +Балам ... да кайт". +* * * +"Артыш агачын яндырып, өйне чистарталар. Төтене белән өйне әйләндереп чыгасың". +* * * +"Тәнгә чуан чыкса, су газизләренә сәдака бирергә кирәк". +* * * +"Курыкканнан кургаш коялар. Курыккан кешене матча астына яки бусагага утырталар. Нәрсәдән авырганы чыга". +Касыймова Светлана Казбек кызы (1963 елгы). +Кистем +* * * +Күз тиюне түбәндәгечә имлиләр: "Бу балага яман күз төшкән. Ул күз төшүләре, яман күзләре, авырулары бетсен. 214 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +"Тота, диләр, ул вакытта да әйтәләр: кырык агачның тамыры ничек корыган, бу авырту да шулай корысын, диләр". +Касыймова Сания Габдулхак кызы (1959 елгы). +Кистем +"Өй әби балаларны алыштырмасын, дип, бала янына пычак салалар. Бала бик еласа, Өй әби алыштырган, диләр. Догалар укыйлар. Мунчада баланың киемен дә калдырырга ярамый". +Касыймова Фәнзилә Нурулла кызы (1962 елгы). +Кистем +"Баланы алыштырып китмәсен, дип, аның исеме алдыннан "миң" сүзе кушалар. Мәсәлән: Миңлеайгөл, Миңлеилдар". +* * * +"Яңа туган баланы мунчага әби йөртә. Балага исеме белән дәшәргә ярамый. Балага: "Аю балам, куян балам", - дип дәшәләр". +"Яшен яшьнәгәндә култык асларын, тез асларын сыпырырга кирәк. "Бисмилла" укырга". +Касыймова Светлана Казбек кызы (1963 елгы). +Кистем +"Яшен бәргән урынны кара сыерның сөте белән сүндерәләр. Кара сыер сөте белән әйләндереп алырга кирәк". +* * * +"Адаштыра торган җирдә киемнең, яулыкның тискәре ягын кияргә кирәк. Аннары чыгара". +* * * +"Боз яуса, мичтән ипи ала торган көрәкне чыгарып бәрәләр". +Касыймова Хәят Ибраһим кызы (1924 елгы). +Балезино +"Чүп әни" йоласы +"Бу йола Уръякалада бар. Бала бик елак булса, алдан күрше белән сөйләшеп куялар. Ишек төбенә чүп өеп куялар. Бала +Тәгәри китте йомгагым 215 ны шул чүп өстенә чыгарып салалар. Алдан сөйләшеп куйган күрше хатын шул вакытта килеп керә дә: "И, бу кемнең баласы икән? Исеме ничек икән? Исеме фәлән булсын", - дип, үзе исем бирә. Кире шул өйгә кертеп бирә. Бу хатын Чүп әни була. Әнисе кебек була". +* * * +"Бала еласа, белгән кешеләр баланың чүпрәген (пеленкасын) алган, аны идән астына, мич астына куеп калдырган. Әгәр бала чүпрәге икенче көнгә кузгалган булса, балага җен тигән, диләр. Куз галмаса, тимәгән була. Алмаштырган булса, баланы идән астына алып төшеп, җен баласын биреп, үз баласын алып менә". +* * * +"Тота торган җирләр була. Андый җиргә тоз, акча илтеп ташлыйлар. Бу "ташлану" дип атала. Болай дип әйтәләр: +Име-томы шул булсын, +Бүтән миннән көтмәгез, +Шуңа риза булыгыз". +* * * +""Чобан" дисәң - "чыгам" дип тора, "сыткыч" дисәң - бетә". +* * * +"Бәби еласа, мәче койрыгын суырырга биргәннәр". +Касыймов Илмир Харис улы (1979 елгы). +Кистем +"Великий четверг капкаларга артыш агач тутырабыз. Дошман, авырулар кермәсен, дип". +Тютина Раида Леонидовна (1961 елгы). +Уръякала +"Артыш - шайтан кертми өйгә. Аны ишек өстенә кыстырасың". 216 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +III. РИВАЯТЬ-ЛЕГЕНДАЛАР, СӨЙЛӘКЛӘР +Кистем тарихы +"Безнең бабалар Нократтан килгәннәр. Беренче килгән Корбангали бабам булган. Улы - Сәфиулла бабам булган. Башта Уҗага килгәннәр. Анда базар булган. Базарлы-чиркәүле зур авыл булган. Уҗа - Балезино авылы ул. Соңыннан су эзләп килгәннәр дә, монда килеп урнашканнар. Урман чабып урнашканнар". +Касыймова Нәҗибә Госман кызы (1930 елгы). +Кистем +"Кистем" исеменең килеп чыгуын берничә төрле аңлаталар. +"Берничә ир-ат агач чапканда бер ар кешесе сораган: "Авы лыгызның исеме ничек?" Берсе агач чапканда, агач кискәнен әйтеп: "Кистем", дип кычкырган. Теге ар кешесе авылның исемен Кистем дип аңлаган. +Икенче мәгънәсен удмурт теле белән бәйләп аңлаталар. Удмуртча ул куяннар яши торган җирне аңлата. +Кистем - чик дигән сүз. Болгар җиренең чиге дип аңларга була. +Авылда Иске Казан юлы дигән урын бар. Анда 1870 елларда зур хәзинә дә табылган. +Кистем аша Сибирский тракт та узган. Бу юлдан Екатерина II үткән, дип тә сөйлиләр. Бу юл хәзер юк. Әмма анда бик адаштыра". +Касыймова Мирия Ринат кызы (1990 елгы). +Кистем +Ат караклары +"Бу якта бик хәйләкәр ат караклары яшәгән. Бабайлар атны алып киткәннәр. Арттан полиция килгән. Полиция караклар артыннан килеп керсә, ат беркайда да юк. Бөтен җирне тентеп эзләгәннәр. Өйдә ирләр чәй эчеп утыра. Атны бәйләп полатька (сәндерәгә) менгереп салганнар. Полиция анда дип уйлый да алмаган. Атны, алып кайтканда, чабата киертеп кайтканнар. Юкә чабата булгач эт тә ат исен сизми. Бабам шулай сөйли иде". +Зур адәмнәр - алыплар турында +"Минем Шәмсия әби бар иде. Ул безгә сөйли иде. Элекке заманда Уръякала артындамы, Гординодамы шунда, озын-озын адәмнәр +Тәгәри китте йомгагым 217 булган. Великаннар ягъни. Зур-зур ташларны Чепца (елга) аркылы ыргытканнар. Аларны "зур адәмнәр" дип атаганнар. Алардан халык бик курыккан. Газиз бабай да сөйләгән иде. Акбур ташыганда, казыганда сөякләр тапканнар. Берцовый сөяк үзе 2 метр булган. Бригадир күмдергән. Каргышы, җене тияр, дигән. Күмгәннәр инде. Бер кешегә дә сүләмәгез, дигән. Үләр алдыннан сөйләгәннәр. Ул сөякләрне тапкан кешеләр бөтенесе авырган". +* * * +"Уръякала-тауда зур адәмнәр яшәгән. 2,5-3 метрлы булганнар. Алар икесе Чепцаның ике ягында торып, бер-берсенә туп белән бәрешеп уйнаганнар". +Касыймова Хәят Ибраһим кызы (1924 елгы). +Балезино +Җеннәр турында +"Берәү Уръякалада Рошпо (Рождество) вакытта туры килгән. Машина белән бара икән. Бер заман машина туктый. Бер нәрсә эшләп тә булмый. Бармый машина. Бер заман атлар килә. Тройкалар җигелгән. Җырлашып, кыңгыраулар белән киләләр. Җил-давыл булып үтеп китәләр дә юкка чыгалар. Алар киткәч, җил дә бетә. Машина да кузгалып китә". +Касыймов Ренат Габдулла улы (1964 елгы). +Кистем +* * * +"Кара күл булган. Хәзер ул кипте инде. Элек Чепца аккан түбәнгә. Кара күл белән җир астыннан кушылган булганнар. Ул күл зур түгел. 2-3 метр диаметрлы булган. Куаклык эчендә, кырыенда чирәм селкенеп торган. Анда керергә кушмыйлар. Әти әйтә иде, кич алтыда ул күлдә прилив була, дип. Суы күтәрелә торган булган. +Әти бервакыт судан озын муенлы бер баш чыкканын күргән. Кәл тә башына охшаган бу баш бер яктан икенче якка караган да, кире чумган. Бу 30 нчы елларда була. Соңрак күрмәгәннәр". +"Ферма ягында элек зур сугыш булган. Анда хәзер дә уклар табалар. Ул җирдән юлдан үткәндә, Кистем ягына үткәч тә, кире якка үткәч тә, туктап пычак белән юлны кискәннәр (пычак белән юлга 218 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары аркылы сызганнар), арттан килмәсеннәр, дип. Граница билге ләгәннәр. Ул 7 нче кулон дигән җир, 7 нче күпер". +Касыймова Илсөя Хәкимҗан кызы (1938 елгы). +Кистем +"Авылга керә торган юл буенда наратлар үсә. Ул наратларны авылның яшь егетләре утырткан. 1941 елны сугышка киткәндә әйтк әннәр: "Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, бу наратларны саклагыз", - дигәннәр. Ничә егет икәнен дә хәтерләмиләр. Ул вакытта нарат утырткан егет ләрнең берсе дә кайтмаган. Наратлар егерме өч, берсе аерымрак үсә". +Касыймов Илмир Харис улы (1979 елгы). +Кистем +"Иманай авылына кергәндә юл буенда кабер кала. Бер бабай булган. Аның бер кешесе дә булмаган. Бик салкында үлсәм, якын гына җирләгез, еракка зиратка илтмәгез, дигән. Юл буена җирләгәннәр. Ул, мине зиратта бер кем дә искә алмас, монда юлдан үтүчеләр дога кылып үтәрләр, дигән. Исеме Аслый бабай булган диләр. Аны юлчы дип тә сөйлиләр". +ҖЫРЛЫ ТӨБӘК +Удмуртия татарларының халык иҗаты +Ленар Җамалетдинов +Без, әлбәттә, "халык телендә элек әкиятләр күп булган" дибез. Әмма халык авыз иҗатындагы бу әсәрләр һәр җирдә дә булмаган шул. Әнә бит, Удмуртия Республикасында 1956 елда эшләгән экспедициядә 11 авылда булып, нибары бер әкият алып кайткан! Бу бит моннан 56 ел элек! Әйе, әкият дигән хәзинә ул - төбәге-төбәге белән генә. Әйтик, Татарстанда әкиятле як дип Теләче, Апас, Буа төбәкләре санала. Шул ук вакытта әкиятсез төбәкләр дә бар. +Әмма шулай да узган гасырның 60 нчы еллар азагында Удмуртиянең Воткинск шәһәреннән Рәйханә Назарова дигән ханым Татарстан Язучылар союзына "Алтын кош" дип исемләнгән озын гына бер әкият язып җибәрә... +Әлеге әкият шагыйрь Рәшит Гәрәй кулына килеп кергән. Чөнки текстның азагында карандаш белән "Укыдым. Р. Гәрәй" дигән тамга бар, күрәсең, әкият язылган дәфтәр авторга кире кайтарылган. +Рәйханә ханым бу юлы үзенең әкиятен ул вакыттагы Тел, әдәбият һәм тарих институтына җибәрә. Аның хатында мондый юллар бар: "Бу әкиятне кечкенә чагымда тыңласам да, бик яратып искә аламын. Мин бик күп китаплар укыдым, төрле милләтләрнең әкиятләрен. Бу әкиятемне бер китапта да очратмадым. Мин аны баш каларның да белүен телим. Әгәр яраклы дип тапсагыз, китапка кер түегезне үтенәм". +Хатның язылу датасы күрсәтелмәгән, әмма бу язышу 1968 елда булгандыр мөгаен, чөнки дәфтәр төрелгән соры кәгазьдә, ул чорда Институтның гыйльми сәркәтибе булып эшләгән И. Надировның "4.01.69" диелгән култамгасы бар. 220 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Әкияткә бәйле тагын ике сорау туа. Бу сорауларга инде Рәйханә ханым хатларыннан җавап таба алмабыз. Институттан әкият язылган дәфтәрен алу турында хәбәр ителгәч, Рәйханә ханым рухланып, тагын бер әкият язып җибәргән. Монысын ул "Бер тәпәч" дип атаган. Ихтимал, аңарда әкиятләр әле тагын да булгандыр. Әмма информант әлеге әкиятләрнең кайда, кайчан һәм нинди шартларда кем тарафыннан сөйләнгәнен хәбәр итмәгән. Шуның өстенә Рәйханә ханым үзенең җирле кешеме, булмаса, кайсы төбәктән икәнен дә әйтмә гән, бары тик "Воткинск шәһәрендә 1939 елдан башлап яшим" ди гән җөмләсе генә бар. Әкият Удмуртиядән килгән икән, без аны бу җыентыкка кертергә булдык. Исемен исә үзгәртергә туры килде. Сәбә бе - "Алтын кош" исемле әкиятнең булуында түгел, бәлки бу исем нең информант бәян иткән эчтәлекне иңләмәвендә. Шуңа күрә аңа "Сабыр сеңел" дигән исем куелды. +Сабыр сеңел +Берничә йөз еллар элек бер кечкенә шәһәрдә өч улы һәм кече кызы белән бер карт яши. Кече кыз була шулкадәр чибәр: йөзе кояш кебек нурлы, алтын кашлы һәм алтын чәчле була. Бу бабайның тагы була бер яраткан алтын кошы һәм алмачуар айгыры. Бабайның хәле көннән-көн авырая, куллары хәлсезләнә, сөйләше загыйфьләнә. Көн дә көтә алсу таңнарның атканын һәм гомеренең актык минутлары җит кәнен. +Көннәрнең берендә бабай өч улын да янына чакыра. +- Улларым, - ди, - минем сезнең белән саубуллашу көннәрем килеп җитте. Сау булыгыз, рәхәт яшәгез, әмма минем васыятемне үтәгез, - ди. - Улларым, васыятем шул: сеңлегезне һәм алтын кошны, алмачуар айгырымны күзегезнең карасы күк саклагыз. Кешеләрдән сеңлегезне көлдертмәгез һәм алтын кошны, алмачуар айгырымны ерткыч куллардан саклагыз, - ди. +Уллары аталарының васыятен үтәргә вәгъдә бирәләр. +Кояш алсу чаткыларын җир йөзенә сибеп, әкрен генә батканда, кошларның да моңлы сайрау тавышлары тынганда, бабайның гомере өзелә. +Аталары үлгәч, өч улы күз яше түгәләр. Иркәләнеп кенә үсә торган чагында кече кызына бу кайгы бигрәк тә авыр була. Алтын кош та сайрамый, алмачуар айгыр да хуҗасын көтеп кешнәми. Алар да сизә кайгылы көннең килгәнен. +Җырлы төбәк 221 +Аталарын күмгәч, бик авыр була. Хуҗалык белән эш итү кече се ңелләренә тапшырыла. +Өч туган, өч ир бала аучылык белән шөгыльләнәләр һәм шуның файдасы белән көн күрәләр. Ауга чыкканда өч абыйсы да күбрәк ау тотсалар, кече сеңелләренә күбрәк бүләк алырга вәгъдә бирәләр. Аларның көннәре шулай итеп үтә. Көннән-көн аулары арта, сеңелләренең бәхетле булуына шатланалар. Сеңелләренә алар нинди генә бүләкләр алмыйлар. Күлмәкләре дисәң, күлмәкләре шундый, патша-падиша кызлары гына кия торган күлмәкләр, аягында төр ле матур башмаклар, муенында җем-җем иткән йолдызлар күк төймәләр... Һәммәсенең чуты-чамасы булмый. Кошның да азрак кайгысы басыла төшә, сайрый башлый. Ул да шатлана. Абыйлары сеңелләрен бик хөрмәтлиләр, шулкадәр яраталар. Алмачуар айгыр да көчле тавышы белән кешни башлый. +Бөтен йорт эшләрен башкару сеңелләренә авыр икәнен исләреннән чыгармадылар. Сеңелләренең эшен җиңеләйтү өчен, өчесе дә өйләнергә уйладылар. Көннәрнең берендә өчесе дә бер көнне өйләренә өч килен алып кайталар. +Өч киленнең дә каен сеңелләренең шулкадәр чибәр булуына исләре китеп, һәммәсенең дә күңелендә көнчеллек туа. Өйләнсәләр дә, абыйлары сеңелләрен һичкайчан онытмыйлар, элекке шикелле бүләкләр вәгъдә итеп, аның белән исәпләшеп, юлга, ауга чыгалар. Сеңелләре исә һәрвакыт юл кирәкләрен хәзерләп, абыйларын озатып кала. +Аудан кайткач, яхшы бүләкләрне аңа, сеңлесенә бирәләр. +Кызның җиңгәләре күңелендә көнчелек көннән-көн көчәя. Әмма берсе дә иренә бу уйны әйтергә курка, әйтмичә әрниләр. +Ел тулганда, өч килен бер көнне өчесе өч ир бала таба. Балалары аталары шикелле чибәр булалар. Шулай да, каенсеңелләре кебек булырга ерак инде. +Балалары булса да, сеңелләрен ярату кимеми, элеккечә зурлыйлар, шәфкать итәләр абыйлары. +Көннәрдән бер көнне өч хатын бергә җыйналып киңәш итәләр: ничек итеп ирләрен сеңелләреннән читләштерергә. Үзләрен яратырга мәҗбүр итәргә. Күп уйлаганнан соң, бер фикергә киләләр: алтын кошны үтерергә дә "сеңелегез үтерде" дип әйтергә. +Бу көнне аучыларга ау бер дә бәхет китерми. Сеңелләренә биргән вәгъдә дә үтәлми. 222 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Ирләренең каршысына өч хатын да елап чыгалар: +- Менә сезнең сеңелегезнең яхшылыгы бүген башланды. Алтын кошны үтерде ул, - диләр. +Абыйларының: "Нигә үтердең?" - дигән сорауларына "Мин үтер мәдем, абыйларым", - дип әйтергә булдыра алмый. Шулай итеп, сеңелләре абыйлары алдында хыянәтче, кош үтерүче булып кала. Абыйларын, элеккечә, юлга барын да әзерләп озата, шат күңел белән каршы ала. Күңелендә авыр тойгы булса да, абыйларына әйтми, күңелендә яшереп тота. Абыйлары элеккечә бүләкләр алып кайталар, алтын кошны үтерүче булса да, сеңелләрен элеккечә яраталар. +Кызның җиңгәләре тагы нык көнләшәләр. Алтын кошны үтереп тә, абыйларының кызга ачуланмауларына бик ачулары килә. +Көннәрнең берендә кызның абыйлары атсыз гына ауга чыгалар. Алмачуар айгыр, нидер буласын сизгән кебек, хуҗалары артыннан шулкадәр барырга теләсә дә, бикләп, утарда калдыралар. Хатыннар атның өйдә калуына шатланалар һәм, бүген үк атны үтереп, сеңелләреннән котылырга телиләр. +Ирләре күпме юл үткәндер, хатыннары уйлаган начар уйларын башкара башлыйлар. Атка ашарга биргәндә агу салып ашаталар да, бик нык итеп, утарны бикләп куялар. +Ат агулы ашамлыкны ашаганнан соң никадәр ярдәмгә чакырса да, ярдәмгә беркем дә килә алмый. Шулай итеп, ат үлә. +Хуҗалары көн буе күпме тырышсалар да, бер җәнлек тә аулый алмыйлар. +Кояш байый, төн җитә. Шулай итеп, болар урманда кунарга мәҗбүр булалар. Бик кәефсезләнәләр бүген, ни өчендер, сеңел ләренең бәхете юклыгына. Бер бүләксез ничек кайтып керергә өйгә. +Авыр булса да иртән үк өйгә кайталар. Каршыларына өчесенең дә хатыны елап чыга. +- Менә сезнең сөйкемле, чибәр сеңлегез нәрсәдер эшләтеп айгырны үтерде, - диләр. +Абыйларына "мин үтермәдем, кадерле абыйларым", дип тагы әйтә алмый кыз. Үз кулы белән эшләмәгән гаепне үз өстенә ала. +Абыйлары бу хәлгә дә ачуланып сүз әйтергә булдыра алмыйлар. Әтиләренең васыятен онытмыйлар. Алтын кошсыз да, алмачуар айгырсыз да яшәргә булалар. Сеңелләреннән башка, бәхетле булып яши алмауларына ышаналар. +Җырлы төбәк 223 +Абыйлары сеңелләренә бер авыр сүз дә әйтмәүләренә кызның җиңгәләре елан шикелле зәһәрле агуларын чәчәләр. Ни генә эшләтеп булса да, бу каенсеңелләреннән котылу юлын уйлыйлар. +Кошның үлеме дә, атның үлеме дә, күп вакытлар үткәч, онытыла төшә. Көзге көннәр җитә. Җәнлеккә аучылык өчен иң бай вакыт бу. Бер көн үтә, ике көн үтә, өченче көндә бер табышсыз кайтырга мәҗбүр булалар. Үзләренең йөрәкләре әрни. Нәрсәгә әрнегәнен белмиләр. Өч көн йөреп тә, бер җәнлек тә аулый алмый кайтуларына дип уйлыйлар. +Ерактан ук күрәләр, өчесенең дә хатыны капка алдында басып торганын. Ничек тә кызны бу йорттан юк итү өчен күп планнар корганнан соң, үзләренең газиз булган балаларын үтереп, капка алдында, кулларына үле балаларын тотып ирләрен каршы алалар. Бу хәл кызның өч абыйсының да ачуын кабарта. Һәркайсы үз улын шулкадәр ярата иде, өйдә вакытта улын иркәләп, сөеп вакытын үткәрә иде. +Олы абыйсы энеләренә әйтә: +- Туганнар, бу хәлне минем йөрәгем кичерә алмый, - ди. Алтын кошны да үтерде, алмачуар атны да үтерде, сөекле улларыбызны да үтерде. Сеңлебез сөекле һәм чибәр булса да, әткәбезнең васыяте булса да, без аңа җәза бирергә хаклыбыз, - ди. +Кызның җиңгәләре дә елый-елый җәза бирүләрен сорыйлар: +- Без сезнең сеңлегез белән бергә яши алмыйбыз, кая булса да куегыз, - диләр. - Кадерле улларыбызны үтерде, алтын кошны да, атны да. Ул, озакламый безнең өчебезне дә үтерер. - диләр. +Олы абыйсы сеңлесен чакырып ала да: +- Кадерле сеңлем, нигә син андый җинаять эшләдең? - дип сорау бирә. - Нинди гаепләре бар иде безнең кечкенә улларыбызның, нигә син аларны үтердең? - дип сораса да, бер җавап та ишетә алмады. - Шулай булгач, кадерле сеңлем, мин, синең олы абыең буларак, сиңа үзем җәза бирәм, - диде. +Сеңлесе һаман да эндәшмәде, башын гына иде. +Абыйсы атка утыртып алып чыгып китә сеңлесен зур урманга. Күп юллар үткәч, түгәрәк кенә күл буенда бер алма агачы үсеп утыра. Алмалары пешеп, җиргә төшәрдәй булып торалар. Атны туктатып, сеңлесенең арбадан төшүен сорый. Аннары сеңлесенә кычкыра: +- Үрел дә әнә шул алманы ал, - ди. 224 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Сеңлесе алмага үрелгәч, абыйсы тиз генә кылычын ала да ике кулын чабып өзә. Сеңлесе һушсыз булып егыла. Агач яфраклары белән сеңлесен каплый да өенә кайтып китә бу. +Кыз күпме вакытлар яткандыр, белми. Мылтык тавышына сискәнеп, сикереп торырга уйлый. Ә куллары торырга ярдәм итми. Нәрсәләр булганын: әтисен, алтын кошны, алмачуар айгырны, балаларның үлемен, барысын да күңеленнән күз алдына китерә. Бер гаепсезгә абыйсы аның ике кулын да чабып өзде ич, үксепүк сеп ачы кайнар күз яше белән елый. Көмештәй яшь тамчылары чәчәк ләрне чылата. +Ерак түгел бер каен янында аучы басып тора. Кызга күзе төшә. Кызның нурлы йөзе бөтен күл буен балкытып, яктыртып тора, нәкъ иртәнге кояшның алсу нурыдай. Аучы әкрен генә атлап, кызның каршысына килеп баса, һәм, кулларының юклыгын күргәч, йөрәге әрнеп куя. Аучы сорый, аның нигә шулай кулсыз калганын, кемнәр ерткычларча кулын чабып өзгәнен. Кыз барын да сөйләп бирә, бер гаепсезгә абыйсы кулып чабып өзгәнен. Өч җиңгәсенең бөтен гаепләрен үз өстенә алып, алар күрәсе җәзаны үзе алганын. +Аучы егет сорый: +- Син миңа гомерлек иптәш булырга телисеңме? - ди. +Кыз нәрсә дип җәвап бирергә дә белми. +- Мин бит сиңа иптәш булырлык тиң түгел. Мин бит, кулларым булмагач, бер нәрсә белән дә ярдәм итә алмаячакмын. - ди. +- Синең миңа бер эш белән дә ярдәм итүең кирәкми, бары синең нур лы йөзең белән үзең генә кирәк, - ди. +Бик үтенгәч аучы егет, кыз каршы килә алмый. Шулай итеп, егет кызны алып кайта өенә. +Аучы егетнең анасы гына була, башка беркеме дә булмый, туганнары да. Анасына бар хәлне яхшылап сөйләп бирә бу. Куллары булмаган кызны алып кайтуына хәтере калса да, дөньяда бу кыз кебек чибәр кыз булмавына ышана һәм риза була гомерлеккә килен итәргә. +Бу кыз аучы егет белән яши башлагач та, тормышлары яхшыра башлый. Егетнең авы көннән-көн бик күп файда китерә. Егет тә, кыз да, аналары да шулкадәр шатланалар... +Шулай матур гына яшәгәндә, егетне хөкүмәт аучылыгына алып, ерак юлга озаталар. Вакытын тутырып кайтырга өч ай кала, кыз үзе шикелле, алтын чәчле, алтын кашлы, зәңгәр күктән аерып алмаслык зәң гәр күзле, ап-ак йөзле бер ир бала таба. +Җырлы төбәк 225 +Аучы егетнең анасы шулкадәр шатлана. Ничек итеп бу шатлыкны улына хәбәр итүне кайгырта башлый. Ул вакытта хатлар хәзерге шикелле тимер юлларда поезд белән йөрми. Егетнең анасы, бер картны яллап, хат язып, улына шатлыклы хәбәрне җибәрә, ат белән. +Көн кичегә, караңгылана төшә. Бу карт кечкенә генә шәһәрдә кунарга була. Бер иске генә ярым җимерек йорт янына туктап хуҗа хатыннардан, төн кундырып чыгаруларын сорый. Хуҗалар риза була. +Ашагач-эчкәч сорыйлар моңардан кая барганын. Бабай барын да сөйләп бирә. Аучы егетнең урманнан ике кулы киселгән, алтын чәчле, алтын кашлы, якты кояш кебек нурлы йөзле бер кызны өенә алып кайтуын. Әнисенең рөхсәте белән бу кызга өйләнүен. "Егет еракта ауда булу сәбәпле, менә мин аңа хат илтәм, - ди. - Чибәр кызның үзе кебек чибәр улы туды", - ди. +Бабай йокыга киткәч тә, хуҗа хатыннар киңәш итәргә җый налалар. "Бабайның сүзе буенча, бу кызның каенсеңлебез булуына һич шик юк" - диләр. +Болар бабайның кесәсеннән хатны алып укыйлар. Егетнең анасы яза: "Улым, безнең өйгә икенче нурлы кояш туды: анасыннан да чибәр ир бала. Улым, тизрәк кайт", - дигән. +Бу хатны ертып ташлыйлар да, икенче хат язалар: "Улым! Ир бала туды, урмандагы ерткыч хайван шикелле, олы күзләре баканыкы кебек, карарга да куркыныч, ни эшләтим инде". +Бабай бу хатны илтеп тапшыра. Аучы егет укый да: +- Бу хатны кем язды? - дип сорый. +- Әниең язды, тизрәк сиңа тапшырырга җибәрде, - ди бабай. +Хатка язган сүзләрнең дөресме-түгелме икәнен сорамый, "анаң язды" дигәч, ышана. +Каршы хат яза улы: "Әни, ничек булса да, ни туса да, түз инде, кайткач мин үзем хәл итәрмен, кызны да, баланы да бер нәрсә дә эшләтмә, яшәсеннәр", - дип. +Бабай кайтканда тагы кызның шул ук җиңгәләренә кереп, төнне аларда йоклап уздыра. +Кызның җиңгәләре, бабай йоклагач, тиз генә хатны алып укыйлар да тагы җавап язалар: "Әни, миңа кулсыз хатын кирәк түгел, бу хатны алу белән, аны баласы белән бергә чыгарып җибәр", - дип язалар да, кире конвертына салып, ябыштырып куялар. +Кыз белән анасы, түземсезлек белән яхшы хәбәр көткәндә, бабай шушы хатны алып кайтып тоттыра. Анасы ачып укый башлый, 226 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары кычкырып. Улының һәрбер сүзе, үткен пычак булып йөрәгенә кадала. Кыз, абыйларына сүз әйтә алмаган күк, моңа каршы бер сүз әйтә алмый. +- Әни, ярый, мин китәм чыгып, рәхәт яшәгез, - ди, - булмаган бәхетемне якты дөньяның күпме юлларын таптап эзләсәм дә таба алмамын. Әйе, әнием, минем кулларым юк, мин беркемгә дә кирәкле һәм яраклы кеше түгелмен. Яшәгән көннәрем өчен һәм күрсәткән хөрмәтләреңә зур рәхмәт. Әнием, бәгърем, баланы гына яхшылап төреп бир инде, - ди. +Анасы бик матур итеп төреп бирә дә, икесенең дә алма кебек алсу битләреннән үбеп, озатып кала. Кыз беләкләре белән баласын кочаклап, авылдан-авылга, урманнан-урманга йөреп, нәрсә туры килс ә шуның белән тукланып, кайда төн җитсә шунда йоклап, гомерен үткәрә. Бала, шулай яшәүгә карамастан, көн үсә, төн үсә, ныгый. +Кызу көннәрнең берендә моның баласы су эчәргә сорый. Су тирән була, тирә-якта беркем күренми, елганың ярлары биек, кыяланып тора. Бик интегеп төшсә дә су буена, балага ничек су эчерүнең чарасын таба алмый. Бик күп азаплангач, беләкләре белән тотып, баланың башын суга ия. Баланы кире күтәрим дигәндә, кулларының көче җитми, баланы суга төшереп җибәрә. Ярдәм сорагандай, як-ягына карый. Караса, биек ярның башында бер карчык басып тора. Кычкыра: "Ике кулыңны да суга тыгып, тартып ал баланы", - ди. +Ике кулының юклыгын да уйлап тормастан, балага кулын суза. Судан баласын тартып ала да, кулының бармаклары беләкләренә ялганганын күреп, шатлыгыннан, һушын югалта яза. Азрак вакыт үткәч, аңына килеп, бармаклары белән баланың чәчләрен сыйпап сөя, кысып кочаклый. "Улым, син минем кадерлем, син суга төшеп, мине ике куллы иттең ич, - ди. - Үзең дә котылдың, гомер буе интегергә калган әниеңне куллы, бармаклы иттердең". +Карчыкның сүзе, колак эчендә яңгырагандай була яңадан. Әмма тау башында инде карчык күренми, рәхмәт әйтергә кеше дә юк. Карчык күренде дә, юк та булды. +Күп вакыт та үтмәстән, аучы егет, чибәр хатыны һәм әнисен сагынып, өенә кайта. Ашыга-ашыга өенә керсә, өйдә бер әнисе елап утыра. +- Улым! Нигә син шундый начарлык ясадың? Нигә хатыныңны, балаң белән куарга куштың? - дип, үксеп елый. +Җырлы төбәк 227 +Аучы егет аңламый тора. +- Әни! - ди. - Мин бит сиңа "ерткыч хайван кебек булып туса да, мин кайтканчы тот, бер нәрсә дә эшләмә, бер кая да чыгарма! - дип яздым, - ди. +Анасы бу сүзләрне ишеткәч, артына егылып китә язды. +- Улым! Мин бит сиңа яздым: "Анасыннан да чибәр, якты кояштай йөзле, алтын чәчле, алтын кашлы, зәңгәр күктән дә зәңгәррәк күзле улың туды. Улым, тизрәк күрергә кайт", - дип язган идем. Бу нинди намуссызлык, хат илтүче үзе укый-яза белми. Бу хат безнең дошманыбыз кулына кергәндер. Мескен кадерле киленемне, кече улымны шулай куып чыгарырга мәҗбүр итүче дошман кем икән ул, улым? - диде. +Аучы егет, күп уйлап тормый, мылтыгын иңсәсенә аса да, эзләргә һәм табарга ант биреп, әнисе белән саубуллашып, юлга чыга. +Көн артыннан көннәр үтә, төн артыннан төннәр үтә, айлар үтә. Һаман да табу ышанычын югалтмый бу, эзләвен дәвам итә. Очраган һәрбер юлчыдан сорый. Беркем дә күрмәгән ике кулы булмаган ананы. "Куллы ананы күргәнебез бар, кулсыз ананы күргәнебез юк", - диләр. +Менә яланга туктый бу. Су эчәсе килә моның, сусый. Якында чишмә юк микән, дип, эзләп китә. +Ерак түгел чылтырап аккан бәләкәй генә чишмәгә килеп җитә бу. Ятып учы белән су эчә дә шушы чишмә буенда ял итеп, йоклап алмакчы була. Күзен йомып өлгерми, әкрен генә чыбыкларның сын ганын ишетә. Күзен ачса, чишмәгә баласын кулына тоткан ана якынлашып килә. Телсез кала бу, бер сүз әйтә алмый. Күзен бер йома, бер ача, күңеле ышанмый да: каршында, улын күтәреп, хатыны басып тора. Уйлый: минем хатынымның бит куллары юк иде, моның ике кулы да бар. +Шул вакытта уе белән башы чуалганда, ана аучы егетнең муенына ташлана. +- Син ничек монда? Безне эзләсәң, без - синең каршыңда. Мин - синең хатының, менә синең улың, - дип, улын атасының кулына тоттыра. +Атасы улын ничек кенә иркәләргә дә белми, коча, үбә. +Улы инде үскән була. Кулына карый хатынының, ике кулы да, бармаклары да чын, табигый бармаклар. Шатлыгы йөрәгенә сыймый, ничек сорарга белми. 228 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Хатын иренең бу уен аңлап ала да үзе сөйли башлый: +- Син минем кулларым, бармакларым ялганганга көенәсеңме, әллә шатланасыңмы? - ди. - Курыкма, кулларым да, бармакларым да үземнекеләр. Бәлки син бу кулларымны кисмәссең һәм бер кемгә дә кисәргә рөхсәт итмәссең бит? +- Син сөйлә миңа ачыктан-ачык, ничек куллы булганыңны? Бәлки мин бу хәлне, сезне төшемдә генә күрәмдер, - ди. +- Юк, төшең түгел, чын дөреслектә, без синең белән бергәбез. Тыңла, сөйлим барын да ничек булганын, - дип, барын да сөйләп бирә. +Шулай утырганда алтын кояш, нурлы чаткыларын соңгы тапкыр җир йөзенә сибеп, байый. Кояшка тиң булган, кояш кебек көләч йөзле ана баласы белән кечкенә болында кала. Караңгы төшә, җемҗем итеп, йолдызлар һәм якты ай калка. +Чылтырап аккан чишмә буенда өчесе төн уздыралар. Таң пәрдәсе ачылгач, яктыра башлагач, йокыларыннан уянып кошлар сайрый башлагач, өйләренә кайтырга чыгалар. +Өйләренә кайтып кергәч, аналарының шатлыгын каләм белән язып, тел белән сөйләп аңлатырлык булмый. +Шатланып матур гына гомер иткәндә, хатын сорый иренең абыйларына алып баруын. Әйтә: "Мин аларны бик сагындым, бик күрәсем килә", - ди. +Сеңлесенең кулып чабып өзгән көннән үк абыйларының тормышлары авырая башлый. Аучылыклары бер дә бәхет китерми, көн нән-көн фәкыйрьлеккә, юклыкка чумалар. Аучылыктан башка бер һөнәр дә белмиләр. Атасыннан калган йортның да почмаклары җи мерелә башлый. +Көннәрдән бер көнне, көн кичеккәч, юлчылар кунарга сорыйлар киленнәрдән. Киленнәр өчесе дә риза булалар. Ирләре өйдә булмый, ауда була. Юлчылар өйгә кергәч, киленнәр бу яшь, чибәр анага һәм аның баласына сокланып карыйлар. Алар берничек тә ышанмыйлар каенсеңелләре булуына, төсе шулкадәр ошаса да. Үлгән сеңелләре терелергә тиеш түгел, ике кулын да кисеп өзгәч, ул ничек яшәсен, ди. Ә бу апаның ике кулы да бар. Дөньяда була инде охшаш кешеләр, дип, күңелләрен юаталар. +Озак та үтми кызның абыйлары кайта. Ябыкканнар шулкадәр, күлмәкләре ерткаланган, хәлсезләр. Әгәр юлда очрасалар, кыз үзенең абыйларын берничек тә танымас иде, үтеп киткән булыр +Җырлы төбәк 229 иде. Өй ләренә кайтып кергәч, таныды инде. "Абыйларым сез минем", - дип кычкырып, кочаклыйсы килсә дә, тавышы чыкмый, тамак тө бендә тукталып кала. Йөрәге ярсый, елыйсы килә, шулай да сиздерми, түзә. +Абыйлары: "Кунаклар бар икән, исәнмесез", - дип, исәнлә шәләр. Күзләре бу апа белән балага текәлә, сеңелләренә шулкадәр ох ша талар. Сеңлебез дип әйтергә кыймыйлар, чөнки бу апаның кул лары исән. Шулай да шикләнәләр, сеңлебез түгелме икән, дип, кү ңел ләреннән һәркайсы үз-үзенә сорау бирә. Кичке аш әзер була. Кунакларны да ашарга утырталар. Аш артыннан чәй әзерлиләр. +Чәй эчеп, өстәл җыйналгач, сүзгә күчәләр. Кызның иң олы абыйсы әйтә: +- Сөйләгез, - ди, - тормышыгызда ниләр булганын. Көннә регезнең ничек үткәнен. +Кыз әйтә: +- Мин сөйлим, әмма мин сөйләгәндә, минем сүзләремне "дөрес түгел" дип әйтүче булса, шуның өчен аңа үлем җәзасы бирергә риза булсагыз гына сөйлим, - ди. +Бар да риза булалар. Кыз сөйли башлый: +- Булган, ди, бер шәһәрдә өч ир туган һәм аларның бер сеңелләре. Абыйлары өйләнә. Бу кызның җиңгәләре абыйларының үз сеңелләрен яратуына бик көнләшәләр. Көннәрдән бер көнне абыйлары сеңелләреннән үч алсын өчен, өч җиңгәсе бер булып, алтын кошларын үтерергә булалар һәм үтерәләр. +"Үтерәләр" сүзен ишетү белән, өч килен дә бер тавыштан кычкыралар, "дөрес түгел, ялган" дип. +- Ярый, монысы ялган булсын сезнеңчә, дәвам итәм, - ди, - аларның бер алмачуар айгырлары да була. Абыйлары, сеңелләренә алтын кошны үтереп тә сүз әйтмәгәч, өч җиңгәсе, тагын бер булып, агу эчереп, айгырны үтерәләр. +Сеңелләре әйтеп өлгерми, өч җиңгәсе, беравыздан, тагын кычкыралар, "дөрес түгел", дип. Абыйлары бер сүз дә дәшмиләр, нәрсә әйтергә дә белмиләр. +- Туганнар нигә алай тавышланасыз, сүзне бетерергә рөхсәт итегез, - дип, сүзен дәвам итә сеңелләре. - Җиңгәләре алтын кошны үтереп тә, атны үтереп тә, абыйлары сеңлесенә бер сүз дә әйтмәгәнгә, бер җәза да бирмәгәнгә йөрәкләре ярсый. Актык чиктә, үз лә реннән туган балаларын үтереп булса да, каенсеңелләреннән 230 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары котылырга телиләр. Һәм өчесе дә, балаларын үтереп, каенсеңелләреннән котылу дәрәҗәсенә җитәләр. +- Бу сүзләрең синең бар да ялган! Ялган! - дип кычкыралар. +- Абыйларым, мин сезнең сеңлегез, мин исән. Абыем-бәгърем, син минем кулларымны чабып өздең, боларның зәһәрле-ачулы сүз ләренә ышанып. Табигать миңа куллар бирде, мине кызганды. Абыем, мин сине кичерәм, гафу итәм. Мин сезнең каршыгызда гаеп ле түгел, һәм беркайчан да гаепле булмадым һәм булмам да. Сез гаепле түгелсез, сезнең дә йөрәгегез саф. Җиңгәләрем генә, ни өчендер, яратмадылар, күрә алмадылар. +Өч абыйсы да сеңлесен кочаклап үбәләр, тормышка чыгуы, бала сының тууы һәм шулкадәр матур булып үсүе белән тәбриклиләр. +Кызның җиңгәләренә үз җинаятьләре өчен җәза алыр көн җитә. +Аучы егет аптырашта кала, ни уйларга да белми. Хатыны булса да, башыннан үткән бу хәлләрне ул аңа сөйләмәде. Йөрәгендә яшереп саклады. +Инде менә алтын кошны, алмачуар айгырны, үзләренең сөекле балаларын кызганмыйча, якты дөньядан җир астына озатырга намусы җиткән аналарга һәммәсе белән дә саубуллашу сәгате җитте. Алар ирләреннән һәм каенсеңелләреннән гафу итүләрен күпме генә үтенсәләр дә, берсе дә риза булмый. +Өч туган ир һәм сеңелләре үзенең ире - аучы егет белән, шулай ук сөекле уллары белән бәхетле булып яши башлыйлар. +Удмуртия Республикасының Воткинск шәһәреннән +Рәйханә Назарова язып җибәргән, 1968 ел. +Удмуртия татарларында фольклорыбызның башка жанрларын үз иткән кешеләр шактый булган. Мәсәлән, алда телгә алынган экспедиция вакытында Балезино районының Кистем авылында яшәүче Маһинур Касыймова (40 яшь) 181 кыска җыр яздырган, шул ук авыл кызы Мәдинә Касыймова (20 яшь) 114 җыр тәкъдим иткән. Шушы ук нәселдән Саимә (23 яшь), Фатыйма (18 яшь) һәркайсы 80 шәр җыр яздырган. Гомумән алганда, галимнәр Кистем авылыннан 594 дүртьюллык җыр алып китә. Паюра (Падера) һәм Әхмәди авылларында тупланган җырларны да кушсаң, бер Балезино районында гына да 1260 дүртьюллык җыр тупланган, ә Удмуртия буенча бу жанр әсәрләре, алдарак әйткәнебезчә, 3634 данә тәшкил итә. +Җырлы төбәк 231 +Халык лирикасының тагын бер популяр төре - уен җырлары, аларның бер өлешен бию такмаклары дип атарга да мөмкин. Бу җыр лар яшьләрнең кичке уеннары вакытында язып алынганнар. Алар шактый - 88 данә тупланган. Биредә шуларның берничәсе белән танышып узыйк. +Бииләр, бииләр Сатин күлмәк киң кирәк, Алмагачы утыртканнар Сөйгән ярың тиң кирәк; Карурман читләренә; Сөйгән ярларың тиң булгач, Алсу алма суы тамган, Бу дөньяда ни кирәк? Җаныем, битләреңә. +Кушымта: Кушымта. +Бииләр, бииләр, +Бию көен белмиләр. Егет булса шундый булсын - Ике күзе ут булсын. Ике күзе ут булмаса, Бар булганчы юк булсын. Юкамен районы Пүчинкә авылында +Х. Гатина язып алган. 1956 ел +Кушымта. +Бас эзенә генә Килсен болыт, яусын яңгыр, Беләзекләрем бөгелми, Китсен болын буйлата. Беләгем бөгелсә дә. Сезнең белән дус булулар Аерылырга туры килде, Китсен гомер буйлата. Үзәгем өзелсә дә. +Кушымта: Кушымта. +Бас эзенә генә, +Кара күзенә генә, +Карасаң күзенә генә - +Булыр үземә генә. Карлыганнар алыр идем - Юкамен районы Максут Тия ул тешләремә. (М. Венеж) авылында Сары сандугачлар булып, Маһинур Абашевадан (22 яшь) +Х. Мәхмүтов һәм М. Зәбиров Керәсең төшләремә. +язып алган. 1956 ел +Кушымта. +Басар, басар... 232 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары Су буена төшкәнем юк - Сәгать суга унбергә Үсә микән гөлләрем. Телефон белән бергә. Үссә дә үсә гөлләрем, Син дә телә, мин дә телим Үтә яшь гомерләрем. Икәү булуны бергә. +Кушымта. Кушымта. +Юкамен районы Максут (М. Венеж) авылында +Маһинур Абашевадан (22 яшь) +Х. Мәхмүтов һәм М. Зәбиров язып алган. 1956 ел +Алдарак әйткәнебезчә, Удмуртиядә эшләгән экспедиция материаллары арасында сан ягыннан иң күләмлесе - кыска җырлар. Гадәттә, "Агыйделнең аръягында...", "Аклы ситса күлмәгемне...", "Иртән торып, тышка чыксам..." һ. б. шундый трафарет фразалар белән башлана торган дүртьюллыклар аеруча күп була. Биредә дә бу үзенчәлек саклана. +Без, әлеге кыска җырларда кеше исемнәре кулланылышын күрсәтү йөзеннән, "Кулымдагы йөзегемнең исемнәре..." дип башланган җырларны сайлап алдык. Язып алучылар: Х. Ярми, Х. Гатина, Х. Мәхмүтов, М. Зәбиров. +Удмуртиядә тупланган кыска җырларның бу төркемендә кеше исемнәренең кайсылары кулланылган соң? Кызыксынучылар өчен аларны бер урында тезеп күрсәтү артык булмастыр кебек. Алар түбән дәгеләр (берничә җырда кулланылган исемнәр курсив белән бирелә): ир-ат исемнәре - Азат, Барый, Габделхак, Габделхәй, Габдулла, Газизулла, Газыймҗан, Гайнан, Гафур, Гыйльми, Зиннәт, Иб рай, Идрис, Илгизәр, Имани, Исмәгыйль, Йолсым, Кабул, Кәбир, Ман сур, Миннехан, Миркасыйм, Мөбарәк, Мөхәммәт, Мөхәррәм, Нур гали, Нургата, Нургаян, Нурислам, Нуркадыйр, Нурулла, Пи гам бәр, Рәҗәп, Рәсим, Сабирҗан, Сафуан, Сәет, Такташ, Тәл гат, Хаҗи, Харис, Хисами, Шәйхелислам, Шәйхенур, Шәйхулла, Ярулла, Яхъя; хатын-кыз исемнәре - Асия, Асыл, Балдыз, Бибисара, Вәкилә, Газия, Гөлбаян, Гөлҗамал, Гөлзадә, Гөлзәйнәп, Гөлкәй, Гөл сем, Гөлсинә, Гөлтуташ, Зәйнәп, Зөбәйдә, Кадерле, Маһинур, Мәдинә, Мәрфуга, Мәрьям, Мәүдүдә, Мәүзүдә, Мәүлидә, Минниса, Минхәят, Мөнәвәрә, +Җырлы төбәк 233 Мөршидә, Наҗия, Нурзадә, Нәсимә, Нәфисә. Өммегөлсем, Рауза, Рәисә, Рәкыя, Рәмзия, Рәшидә, Рузалия, Сандугач, Саҗидә, Сәлимә, Тәскирә, Фариза, Фатыйма, Фәйрүзә, Фәта нәт, Хәдичә, Хәлимә. +Кеше исемнәре кулланылган җырлар тупланмасы белән махсус эш итмәсәң, беренче карашка җырларда хатын-кыз исемнәре ир-ат исемнәренә караганда күпкә артык булып тоела. Әмма чынбар лыкта алай түгел икән. Удмуртия Республикасында яшәүче милл әтт әшләребез даирәсендә тупланган материаллар күрсәткәнчә, "ку лымдагы йөзегемнең исемнәре" дип башланган җырларда фай даланылган кеше исемнәре фондында ир-ат һәм хатын-кыз исем нәре тигез. Түбәндә урнаштырылган 126 кыска җырда ир-ат исем нәре 47 данә булса, хатын-кыз исемнәре ("балдыз"ны исәпкә алмаганда) 48 данә. +Кайбер исемнәр берничә җырда кулланылган. Биредә китер елгән әлеге кыска җырлар арасында бер үк исем (кеше исеме) кулланылган берничә текст очрый икән (мәсәлән, Мәрьям, Нәфисә һ. б.), димәк, алар (ошбу текстлар) - төрле җырлар. Төрле булганга күрә, бу исемнәр кулланылган җырларның барысы да бирегә кертелде. Ә сүзгә-сүз тәңгәл килгән текстлар, гәрчә алар төрле авылларда язып алынган булсалар да, биредә бары бер урында гына (бер данәдә генә) күрсәтелде. +Бер үк исем кулланылган җырларның эчтәлеге исә төрле булырга да мөмкин: әйтик, берсе мәхәббәт җыры булса, икенчесе тормыш-көнкүреш темасына багышланган булуы ихтимал (мәсәлән, Нур гата). Алай гына да түгел, төрле авыл материалында бер үк исем ярдәмендә, хәтта бер үк мәсьәләгә карата, капма-каршы фикер дә белдерелергә мөмкин (мәсәлән, Пигамбәр). Менә шундый очракларда инде, бер үк исем кабатлануга карамастан, әлеге җырлар бу тупламга икесе дә урнаштырылды. Кызыксынган укучылар, аларны эзләп табып, таныша алалар. +Халык үзенең шатлык-куанычларын, кайгы-хәсрәтләрен, шулай ук әрнүле хәлләрен җыры аша да белдерә. Җырда әйтеләсе фикернең соңгы сүзенә рифма итеп кеше исемен файдалану үзе бер традициягә әверелгән. Ә бу исемнәр исә җырчының йөзегенә "язылган". "Кулымдагы йөзегемнең исемнәре..." дип башланган җыр лар кешенең нинди генә рухи халәтен чагылдырмый: анда аның тор мыш тәҗрибәсе, киләчәккә өмет-хыяллары, якын кешесенә изге теләкләре, сөеклесен сагынуы, аны мактавы, аңа соклануы, аерылышу сагышы, урынлы киңәшләре, үтенече, таләбе, ә кайвакыт 234 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары кайгы-хәсрәте, ачынуы, хәтта өметсезлеккә бирелүе, әмма кыенлыкларны җиңәргә омтылуы, сабыр итүе һ. б., һ. б. сурәтләнә. +"Кулымдагы йөзегем"ә исем куйганда исә 8-7 үлчәмендәге җыр өчен кешенең исеме өч иҗекле булырга тиеш. Бу очракта ул үз урынына бик җайлы "кереп утыра". Ә тиешле исем ике иҗекле генә булса, нишләргә? Моның да юлын тапкан халык. Әгәр исем сузык авазга башланса, җырлаганда ул аны өч иҗекле итә: Яхъя = "Исемнәре Я-хы-я", яисә Ибрай = "Исемнәре И-бы-рай". +Әгәр ике иҗекле исем тартык авазга тәмамланса? Бу очракта җырчы ритм мәнфәгатендә кеше исеменә тартым кушымчасын өсти. Мәсәлән: "Исемнәре Тәлгатем". +Кыенлыктан чыгуның тагын бер кулай ысулы барлыгы ачыкланды: "Исеме матур - Кәбир", - дип тә җырлый икән халык. Бу очракта хәтта җырның мантыйк ягы да "рәтләнә" (йөзек берәү генә ич, ә "исем нәре" сүзе күплек санда), ягъни җөмлә грамматик яктан да тө зекләнә. +Хәер, ике иҗекле исемнәр белән бәйле "ритм кризисыннан" чыгуның башка ысулларына да тап булдык без. Халык кыенлыктан котылуның башка юлларын да белә икән. Менә алар: "Исеме Рәҗәп түгел", "Исеме Хаҗи иде", "Исеме Гөлсем дисең", "Исемен Сәет куштым" (һ. б. дип куярга да мөмкиндер). +Әйдәгез, кыска җырларның шушы үзенчәлекле төркеме белән якыннан танышыйк әле. +Кыска җырлар +ҮТКӘННӘРГӘ КАЙТУ +1956 елгы экспедиция көндәлегеннән +Хуҗиәхмәт Мәхмүтов +Без 7 нче вагонда, 33, 34 нче урыннар. Вагондашлар бар да йоклый. Ара-тирә Шәехнең йокы аралаш канәгать мырлавы ишетелә. Кичә бик нык арылган, минем дә йокы килә. Ләкин йокламыйм. +Үткәннәргә кайту 353 +Җай гына селкенә вагон, +Тәгәрмәчләр бара шаулап. +Йомылалар арган күзләр, +Йомылалар йокы даулап. +Ләкин күңел риза түгел +Күзләрнең бу таләбенә. +Валлаһи, бу юл йөргәндә +Йокы килү бәла генә. +Яктыра. Шәмәрдән, Кукмара, Вятские Поляны станцияләрен үтәбез. Ниһаять, Вятка елгасы күренде. Аның аша салынган озын тимер күпердән чыгабыз. Вятка суы, ничектер, соры, болганчык ши келле. Ахры, яңгыр яугангадыр, юкса, безнең Мамадыш янында ул зәп-зәңгәр булып ялтырап тора. +Хәзер йокларга да була. Әле генә Шәех йоклап төшкән, хәтта суынырга да өлгермәгән урынга менеп ятам... +...Йокы туйды. Тамакны да туйдырдык. Әгерҗе дә артта калды. Менә Ижевск. Вокзалы бик иркен һәм матур. Дөрес, вокзал тирәсен дә бер катлы агач өйләр генә күренә. Ләкин Ижевск бик зур, матур шәһәр икән. Без аны, поезд кузгалып киткәч, вагон тәрәзә сеннән карап бардык. +Кичен сәг. 10 яртылар тирәсендә Глазовка килеп җиттек. Гостиница вокзал янында гына икән. Кундык... +28 июль, 1956 ел. Без Глазовта. Бик зур һәм матур шәһәр. Бертуктаусыз автобуслар йөреп тора. Күп кенә яңа йортлар төзелә. Дөресен әйтергә кирәк, минем мондый зур район үзәге күргәнем юк иде. +Райисполкомда булдык. Документларны рәтләдек, Хәмит абыйларга хат калдырдык. Эш бетте. +Такси белән Юкаменск район үзәгенә килдек. Райисполком председателе урынбасары ип. Сабриков белән таныштык. Ул бик ачык абый, татар, Ижевскида туып үскән. Аның белән бергәләп, якынча гына үзебез йөрисе маршрутны билгеләдек. Ул берсекөнгә Засековога бара икән, безне дә үзе белән алырга булды... +Юкаменск районында татар авыллары 19-20, аларда райондагы барлык халыкның 29%ы яши. Юкаменскиның үзендә татар мәктәбе юк. +Китап кибетенә кереп чыктык. Кибетче апа татар китапларына сорау аз булудан зарлана. Башлыча, дәреслекләр һәм балалар өчен язылган китаплар сатыла икән. 354 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +30 июль, 1956 ел. Райисполком машинасы белән Дасиска (Засековога) барырга чыккан идек, ләкин, юл пычрак булу сәбәпле, Иманай авылы аша үтәргә туры килде. Хәзер шуннан ат белән Засековога китәбез. +Дасис (Засеково), Иманай, Норык (Верх. Дасис) - өчесе бергә "Үрнәк" колхозына берләшәләр. Авыл советы председателе - Ибраһимова Таифә Ибраһимовна, секретарь - Сабриков Хәбир Ситдыйкович, колхоз председателе - Абашев Зиннәт Зәйнуллович, библиотека мөдире - Балтачева Антонина Афанасьевна. +Авылда җидееллык мәктәп. Директоры - Сусаева Ольга Григорьевна. Клуб юк. Хәзерге вакытта өйдә: укытучы Абашева Заһирә Мифтаховна. +Кирәкле кешеләр: +1. Балтачев Маннаф Сәгыйтович, 1872 елгы. Правлениедән сул якта, 4-йорт. +2. Балтачев Ханнан Галләмович, 1888 елгы. Вундыр урамы. +3. Әмиров Шәкүр Идрисович, 1899 елгы, правление артындагы тыкрыктан өченче йорт, сулда. Бәет булырга мөмкин. +Авыл электрлаштырылган һәм радиолаштырылган. +31 июль, 1956 ел. Дасис (Засеково). Кичә авыл активы белән танышкач, Маннаф бабайларга квартирга урнаштырдылар. Семьяда өчәү: бабай (күзләре күрми), аның килене Гаҗилә апа (начар ишетә) һәм малае Таһир. +Бабай үзе бик боевой егет күренә. Көр күңелле, күп сөйләшә, азгын анекдотлар сөйләргә әвәслеге зур. Апа да бик ачык хатын. Бире дә халык, ничектер, сузып сөйләшә. "Контургамы бара-сың-ң-ң?" һ. б. +"Ырга-ергә" кушымчасына беткән фигыль формасы "мага-мәгә" белән йөртелә. "Т" авазы күп вакыт "к"гә күчә. "Бик" рәвеше "яман" сүзе белән алышынган; "яман усал", "укымага келәми", "яман озын" һ. б. +Кичә кичтән радиоузелга кызларны җыеп, алар белән сөйләштек. Җыр дәфтәрләре һәм үзләре белгән җырларны язып китерергә вәгъдә биргәннәр иде, бүген иртән без торганчы 3-4 истәлек дәфтәре калдырып чыкканнар. +Бүген, иң элек, Галия апаларга төштек. Ул 1895 елда Казан губернасының Күкчә авылында туган. 1921 елгы ачлык вакытында +Үткәннәргә кайту 355 тегүче абыйсына ияреп бу якларга килгән һәм тормышка чыгып калган. Туган якларын бик сагына. Үзе ачык, үткен, сүзгә оста хатын. 80 ләп җыр һәм берничә әйтем яздырды. +Төштән соң Ханнан исемле картка кереп чыктык. Авыл тарихы турында кайбер нәрсәләр сөйләде. Мондагы картлар арасында әкият ише әйберләр сөйләү хас түгел ахры. +Кич белән кызларның истәлек дәфтәреннән шактый җыр яздык. Почтада эшләүче Хәйретдин абый керде, аның белән райондагы татар авыллары турында гәпләшеп утырдык. +Биредә күңелсез түгел. Халык ачык. Казанга бик хөрмәт белән карыйлар. Казаннан радиотапшыруларны тыңларга "яман" яраталар. +Без хәзер Шәех, мин һәм Заһирә апа (укытучы) авыл советында утырабыз. Җирле вакыт белән 22 сәгать (Мәскәү вакытыннан бер сәгатькә алда йөри). Инде караңгы төште. Бүген көн матур гына иде. Җилле булса да, һава аяз торды. Хәзер салкынайтты. Урамнарда бер кеше дә күренми. Бүген кич кызлар җырлар язып китерергә булганнар иде, әлегә тавыш-тыннары юк. +Безне кичә Иманайдан ат белән китергән егет - Басыйр, удмурт теле турында сүз чыккач, мондый вакыйга сөйләде. Бер удмурт базарга он сатырга бара икән. Басыйр юл буенда гына печән чаба. Моңа он кирәк. Удмурт белән сатулаша башлый бу. Соңыннан ниндидер бәягә килешәләр. Удмуртча чалгы "литовка" икән, Басыйр ялгыш удмуртка печән арасыннан "литовка"ны алып чыгыйм, диясе урында, "винтовка"ны дип ычкындырган. Шуннан ул печән арасына кереп кенә киткән, давай удмурт атын кыйный-кыйный чаптырырга! +Галия апа кызык кына бер җыр әйтеп куйды. Имештер, бер бай уракчыларына аш ашаткач, чәй эчермәгән. Уракчылар эшкә киткәндә тәрәзә турыннан болай җырлап үткәннәр: +Безнең авыл зур авыл, +Капка саен каравыл, +Аш артыннан чәй эчмәгәч, +Нигә кирәк самавыр. +Ярый. Язуны шушында туктатып торам. Кызлар җыела башлады. +Кызлар (Мәдинә, Людмила, Сания) берничә уен җырлары язганнар. Алар хәзер үзләре бер өстәл янына утырып җырлар язалар. +1 август, 1956 ел. 356 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Талда яфрак, бездә сагыну, +Сездә нинди хәлләр бар? Бу җырны Мәдинә исемле кыз яздырды. Без бүген җәяүләп кенә Иманай авылына килдек. Әлегә укытучылар күренми. Закир бабай калага киткән. +Биктаева Мәдинә Габделгазизовна, 1940 елда туган, 9 кл. белемле, комсомолка. +Рәхимә (укытучы) берничә җыр дәфтәре китерде. Алардан сайлап бераз җырлар күчердек. +Дасиска кайттык. Документларны оформить иттек. Ат белештек. Иртәгә Максутка (М.Венежга) китәбез. +Кайткач Маннаф бабай белән сөйләшеп утырдым. Бабай бик горур, көнче. Ханнан бабай авыл тарихын синнән күбрәк белә, дигәч, тиресеннән чыгардай булды. "Врет он, вот и вче", яисә "ул миннән ишеткәнне генә сөйли" дип, Ханнанның "дәрәҗәсен" төшерергә тырыша. Элек Маннаф бабайны "Ата каз" дип йөрткәннәр. +Бу авылда өйләр бик зур итеп салынган. Урманлык булу тәэсиредер. +Сарыкларның, кәҗәләрнең муе нына кечкенә кыңгыраулар та галар. Кичә кич көтү кайтканда шакк аттым. Кәҗәләр кычкыра, сар ыкл ар кычкыра, көтүчеләр кычк ыра, бала-чагалар кычкыра, өстәв енә берьюлы 100 дән артык кыңг ы рау шалтырый, тузан. Чын пәри туе иде. +Маннаф бабай кыңгырау та +гуны болай аңлата: "Имеш, элек +пастух булмаган. Мал урман +эче нә кереп киткәч, кыңгырау +авазы бе лән барып тапканнар". +Дасис (Засеково) авылы, карт +ларның (Ханнан бабай, Ман +наф бабай һ. б.) сөйләве буенча, +чит тән күчеп утырган. Бу хәл +Екатерина II заманында булса +кирәк. Татарларны көч ләп чу +кындыра башлагач, Малмыж +өязе нең Балтач авылы кеше +ләре башта Вятка губер на +камен районы, Дасис (Засеково) авылы. сының Слобод ской өязе нә, Дун +. Мәхмүтов Балтачева Гаҗиләдән ырлар яза ды дигән авылга, аннан би ре гә +Үткәннәргә кайту 357 күчеп утырганнар. Бу тирә ләрдә кап-кара урман булган. Имештер, элек бу якларга 4 өй генә күчеп килгән... "Безнең бабам әйткәләде, монда 15 өй вакытын беләм, дип", - ди Ханнан бабай. +Маннаф бабай әйтүенчә, Балтачтан килүчеләргә Дундыда җир килешмәгән. Күчеп килүчеләрнең берсе - Маннаф бабай ның бабасының бабасы Мисял булган. Җир бүлеп йөрүче межовой урыс, бу күчеп килгән кешеләр белән бергә, чишмә-күзгә килеп чыккан. Кулында балтасы икән, чапкан бу агачка: "Менә сезгә межа, я засек здесь", - дип. Шуннан Засеково киткән, ди. +Авылдагы бөтен кеше диярлек Балтачев фамилияле. Бу Балтач дигән авылдан күчкәнгә икән. +Элекке вакытларда ук бу якларга Казаннан тегүчеләр, башка һөнәрчеләр килеп йөргәннәр. Аларның кайберләре монда торып ук калганнар. Тимер юл Глазовка 55 еллар элек килеп җиткән, ә аңа кадәр болар Казанга бару өчен Каравыл дигән җиргә чыга торган булганнар. Аннан Казанский тракт үткән, тракт буенча подводалар белән Казанга йөргәннәр. +Хәзерге вакытта Иманайдан ерак та түгел Җуам исемле керәшен авылы бар. Ул авылда элек татарлар булган. Екатерина II аларны көчләп чукындырган. Шул чакта бу авылдан Иманай атлы берәү качып киткән. Ул вакытта монда бик куе урманлык булган. "Инде 10 чакырым киттем, хәзер 10 ат белән кусалар да тота алмаслар, котылдым, денемне ташламадым", - дигән Иманай. Ул урман эчендә үзе генә 3 ел качып яткан. Шуннан бу урынга башкалар да күчеп утырган. Авылга Иманай исеме бирелгән. +Дасис (Засеково) авылында язылды: +402 җыр, халык уеннары - 7, бәет - 1, мәкаль-табышмак - 15, әкият - 1. +Иманай авылы - 50 җыр, 1 халык уены. +2 август, 1956 ел. Иртән көчле яңгыр ява башлады. Сәгать 9 ларда, яңгыр туктала төшкәч, ат белән Максут (Малый Венеж) авылына киттек. Юлда бик күңелле булды: урман арасыннан, Убыть елгасы буеннан бардык. Килеп җитәрәк яңгыр ява башлады. Чыландык. Правлениедә кеше күп иде, ләкин председатель Юкаменга киткән. +Газимҗан абыйларга урнаштык. Ике улы бар (Мөдәррис һәм Мөкаддис). Бик ачык кешеләр. +Бер-ике сәгать ял иттек. Хәзер правление тирәсенә чыгабыз. 358 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Максут (М. Венеж) Бадера авыл советына керә. 60 хуҗалык. "Красная звезда" колхозы. +Колхоз председателе - Гобәев Галибай Дәүләтбаевич. +Парторг - Васильев Виталий Николаевич. +Авыл советы председателе - Абашев Габдулла Ахметзянович. +Завклуб - Арсланов Наил Габделбариевич. +Абашева Һәҗәр Шәймулловна - бухгалтер. +Авылда башлангыч мәктәп. +Әмиров Гата Габделхакович - укытучы, хәзер авылда. +Яшьләр арасыннан җырга оста кешеләр: +1. Абашева Маһинур Габдулхаковна. +2. Абашева Рауза. +3. Абашева Хөсния Каюмовна. +4. Имаметдинова Зәкия Габдрәшитовна. +Олылардан: +1. Абашев Камали Голдышин (җырлар, клуб янындарак). +2. Абашев Сәхәветдин Гыймаевич. +3. Абашев Шәйдулла Хисамович, гармонист, үткәнне белә. +4. Абашев Хөрмәт. +5. Абашев Каюм. +Шәйдулла бабай янында булдык. Максут авылы Палагай авылыннан күчеп утырган. Беренче күчеп килүчеләр Максут һәм Кыйл мит исемле кешеләр булган. Хәзер авылның бер өлешен Максут нәселе, бер өлешен Кыйлмит нәселе дип йөртәләр. Палагай үзе Нократтан күчкән булса кирәк. +3 август, 1956 ел. Максут. Ак дәфтәргә 85 җыр күчердем. Камалетдин бабайдан 16 җыр язып алдым. +Аннан чыккач урам буйлап төшеп барганда, бер өйнең тәрәзәсеннән берничә хатын-кыз күренде. Миңа күрсәтеп нидер сөйлә шәләр. Тәрәзәгә барам. "Нәрсә дисез?" - дип сорыйм. Ниндидер җыр турында әйтәләр. "Аллага тапшырып" кереп киттем. "Үзе гез чакырып керттегез, җыр җырламасагыз, чыкмыйм", - дим. Көлешәләр. Өй түрендә сәке. Сәке янында өстәл. Өстәл артында 45-50 яшьләр тирәсендәге 3 апа һәм 1 абый утыра. "Ерактан колагым ишетми", - дигән булып араларына ук кереп утырдым. Үзебезнең эшне әйттем, "Татар халык иҗаты" китабын чыгарып күрсәттем, Камалетдин бабайның бер-ике "хикмәтле" җырын укып җибәрдем. Арадан Хәят исемле бер апа, артык назландырмыйча гына, җырлар +Үткәннәргә кайту 359 әйтеп торырга кереште. Сөйләшәбез, көлешәбез, шулай итә-итә 32 җыр булды. +Квартирга кайттым, күңел күтәренке генә иде, өстәвенә, бабай ның олы улы Мөдәрриснең яшь ярымлык малае Рәсим көлдереп үтерә язды. Күз алдына китерегез: яшел чирәм үскән киң ишегалды. Ишегалды уртасындарак ике бүрәнә. Бүрәнә өстендә тормыштан һәм үзләреннән бик канәгать ике егет утыра. Алары - Шәех белән мин. Көннең кояшлы, җылы, җиләс булуын да өстәргә кирәк. +Бездән ерак та түгел, кулына ипи сыныгы тотып, башына яулык бәйләсә дә, малайлар сафына керүче кечкенә генә бер бала басып тора. Нәни генә аякларын як-якка җәйгән, ипи тоткан уң кулы бераз арткарак киткән, сул кулын "ау бул" дип безгә селки, дөресрәге 360 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары без "ау бул", "ау бул" дип утырабыз, ул кулын селки. Елмаюлы йөзе, борын тирәсе бик үк чиста булмауга да карамастан, айның ундүртенче кичәсе кебек балкый. +Бу күренеш озакка барыр идеме, белмим, әмма якында гына чирәм чүпләп йөрүче, түшеннән җоннары йолкынган бер ак тавыкка малай кулындагы ипи сыныгы шактый кызыктыргыч тоелды бугай, ул башта сак, аннан шактый кыю адымнар белән малайга якынлаша башлады. Кара аксак тавык та аңа иярде һәм, "аксак күп йөрер" дигән мәкальнең дөреслеген тагын бер кат раслап, малай кулындагы ипигә беренче булып килеп җитте. Аның чукуы көчсезрәк булдымы, малай ныграк тоткан идеме - ипи кисәге ычкынмады. Кара тавыкның икенче һөҗүменә ак тавык та өлгерде. Ике тавыкның берьюлы чукуыннан малай артка егыла язды. Ипи кара тавыкка эләкте. Муенын алга сузып, канатларын җәеп йөгереп караса да, аксак аяклар сынаттылар, башка тавыклар аны куып җитеп, зур батырлык күрсәтеп алган табышын талап алдылар. Бу минутта малайчыкның йөзендә елмаю урынына курку, гаҗәпләнү, ачыну билгеләре чыккан иде. Мин бер генә кино, цирк яки театр да болай көлүемне хәтерләмим. Шәех турында әйтеп тә торасы юк. Ул, го мумән, көләргә бик сәләт егет. Бу минутларда аның бүрәнә өстенә ятып, бөтен зур гәүдәсе белән селкенә-селкенә, куллары белән әле башын тотып, әле йөзен каплап һәм шул ук вакытта "их-их", "кых-кых" кебегрәк авазлар чыгарып көлүен күргән кеше, һичшиксез, бу егет нормаль ук түгел, дип уйлаган булыр иде. Мин, билгеле, алай уйламадым... +Кич белән клубка бардык. Шәех күп кенә уен җырлары язды. +4 август, 1956 ел. Колхоз идарәсенә барып документларны рәтләдек. Хәмит абыйларга хат яздым. +Төштән соң урманга бардык. Андагы кура җиләге - исәпсезсансыз, тамып-тамып торалар. Шәех башта утырган җирдән ашарга дип йөри иде, соңыннан ятып ашарга кереште. Урманда адаштык. И, йөрибез, йөрибез - юк. Мин бик биек агачка да менеп карадым. Җирдән бер 3-4 м күтәрелдем - берни күренми. Менүем бушка китмәсен дип, Шәехтән фотога төшерергә сорадым. Ләкин рәтле чыгачагына бер генә тамчы да ышанмыйм, бик теләр-теләмәс кенә төшерде. Хәер, аны гәепләп булмый. Урман уртасында адашып калган кеше, һәрхәлдә, фото турында уйламый. Җитмәсә, кайтып җитәргә вакыт. Кич белән кантурга керәсе бар. +Үткәннәргә кайту 361 +Менә бервакыт урман эчендә шылтыр-шылтыр, челтер-челтер кыңгырау авазлары ишетелә башлады. Көтү! Шәехнең йөзе яктырды. Аяклары тибеш-тибеш атлый башладылар. Аның артыннан җитү өчен миңа ул әйләнеп үткән чокырларны сикереп кенә чыгарга туры килә. Бер сикергәндә расческам төшеп калган. Әйбәт иде, эх!.. +Көтүчеләр удмурт малайлары булып чыкты. Сиздермәскә тырышып, юлны сораштык. Ләкин Шәех һаман тыныч түгел. Фотога төшер, дигәч, үз күзем белән авылны күрим әле элек, ди. +Кайтып җиттек. Все в порядке! +5 август, 1956 ел. Палагайга килдек. Зур Палагай авылы, "Трактор" колхозы, 91 хуҗалык, җидееллык мәктәп, сельпо, детдом (50-60 бала). +Авыл советы председателе - Абашев Нәкыйп Зиннәтович. +Колхоз председателе - Абашев Малик Мөхәммәтясәвиевич. +Сельпо председателе - Абашев Гыйлаҗетдин Сәлахетдинович. +Детдом директоры - Шнякина Надежда Макаровна. +Мәктәп директоры - Кутуева Разия Нәҗиповна. +Абашев Габделхәй Хуҗиәхмәтович, татар теле һәм әдәбият укыта. +1. Абашев Хисаметдин Низаметдинович, скрипач, бездән 3 өй аша. +2. Абашев Солтангәрәй Мөхәммәдиевич, үткәнне сорарга. +3. Абашев Лотфулла Әхмәтшевич. Юкамен башында. +Авылда радиоузел һәм электричество бар. Радист - Абашев Талип Дамиевич. +Мәхмүдә апаларга квартирга кердек. Аннан Хисаметдин абыйга бардык. 56 яшьтә, яшь ярымнан сукыр калган, скрипкада оста уйный. Аңардан 46 җыр язып алдым. Иртәгә тагын кереп чыгарга, фотога төшерергә кирәк булыр. +Хәзер кичке сәгать 9 (Казанда - 8). Мин өйдә, ачык тәрәзә янында утырам. Шундый рәхәт җил исә... Кәеф яхшы. Ак дәфтәргә 50 гә якын җыр күчердем. Шәех журналлар караштырып утыра. Йөзе болытлырак. Нигә икән? Ә-ә! Өстәлдә кәҗә сөте бар, безгә дигән. Ул кәҗә сөте яратмый. "Апа, бу сөтеңнең берәр чокырын сыер сөте белән алыштырып кайт әле", - дим. Апа риза була. "Кирәкмәс, юк" кебек сүзләр әйтсә дә, Шәех тә бу тәкъдимгә бик риза. Ул хәзер күңелле сызгыргалый. +Сөт эчкәч, клубка, яшьләр янына чыгабыз. 362 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Хисаметдин абый вакыт-вакыт үз уенына үзе кушылып җырлап җибәрә. Аның тавышы әллә ни матур түгел, әмма чиста: +"Кара гына урман, караңгы төн..." +...Бүген тагын Лотфулла абыйларга барып утырдым. 10 лап җыр яздым. Бик кунакчыл кешеләр булып чыктылар. Чәй эчеп, иркенләп сөйләшеп утырдык. Ул авыл тарихын әллә ни әйтә алмады алуын. +Зур Палагай авылы Нократ ягыннан күчеп утырган булса кирәк. Сәбәп һаман шул - Екатерина II көчләп руслаштыра башлагач. Авылдан ерак түгел "Иске йорт" дип аталган урын бар. Имештер, шунда, иң элек, өч улы белән Янбулат исемле кеше килеп утырган. Иске йорт янында кечкенәрәк кенә тау бар, ул Янбулат тавы дип йөртелә. Янбулатның бер улы Абаш исемле икән. Шуннан Абашев дигән фамилия киткән. Максуттагы кебек үк, бу авылда да күпчелек кешеләр Абашевлар. +Үткәннәргә кайту 363 +...Зур Палагай авылы янында ук, су аша гына, Кече Палагай авылы бар. Бу авылга башта, Лотфулла абый әйтүенчә, Палаг дигән кеше килгән. Кече Палагайдан кешеләр Зур Палагайга күчкәннәр. +Кичә кичтән, көтмәгәндә генә, безгә бер абый килеп керде. Ул район юл бүлегендә эшләүче Нәкыйп исемле кеше булып чыкты. Бераз "кәккән" иде, шуңа һәрбер сүзен чистая монета итеп кабул итәргә ярамый. Гәрчә изге ният белән сөйләсә дә!.. +Имештер, "Иске йорт"тан, чукындыра башлагач, бөтен кеше качып беткән. Бары бер генә хатын чукынырга риза булган. Аңа чукындырганда Пелагея дип исем биргәннәр. Пелагеядән Палагай килеп чыккан. +Бу якларда һәр кеше бер сүзне әйтә: "Без кара халык". Элек, 1917 нче елга кадәр монда, имештер, русча грамоталы бердәнбер шәкерт булган. 19 нчы гасырларда гына, имештер, бирегә беренче самовар килеп чыккан. Аны Мәкәрҗәдән бер бай алып кайткан. Кайткач, башта авыл кешеләре самоварның утлыгына су, су саласы җиренә ут салып азапланганнар икән. Биредә озак вакытлар чыра яндыру булган. Беренче керосин лампасы кайткач, аны карарга бөтен авыл җыелган. +Нәкыйп абый бу нәрсәләрне бик бутап, ләкин ялкынланып сөй ләде. Әйтерсең, ул аларның барысын да үз күзе белән күргән. Аннан "әйдә, клубка чыгабыз" дип йөдәтә башлады. Анда менгәндә дә әллә нинди хыял-фантазияләр белән тәңкәгә тиде. Имештер, ул, клубка менгәч, яшьләргә үзе аңлата, һәркем үзе белгән җырны яза да почта ящигына (!) сала. Почтальонны алдан кисәтеп куябыз. Почта ящигында бер кочак җыр була! Аны бергәләп разбирать итәбез! У-у-у, эшләр гөрләячәк! Иртәгә председательдән ат алып, "Иске йорт"ка, Янбулат тауларына барабыз!.. И "кәккән баш", нәр сәләр эшләргә генә сәләтле түгел ул! Клубка менгәч 42 яшьлек абые быз 22 яшьлек егеткә әйләндемени! Бик үк хуш булмаган тавыш белән җырлый, бии... +Кичә кич авыл советына берничә кызны җыеп сөйләшкән идем, Шәех бүген аларны фотога төшерде. +7 август, 1956 ел. Бүген, колхозның "Маяк" исемле айгырын җигеп, Пүчинкәгә китерделәр. Колхоз председателе ип. Касыймов бик боевой, эшлекле кеше. Молодец! Хотя аның бер кулы юк. +Сабира апаларга квартирга кердек. Карты Ибәтулла исемле. Бу юлларны аларга кергәч яздым. 364 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +8 август, 1956 ел. Пүчинкә, Юкамен районы. "Большевик" колхозы; Ежово авыл советына карый. Авылда 7-8 елдан бирле радио һәм элек тричество бар. Җидееллык мәктәп. Зур гына медпункт. Уку өе. Клуб. +Колхоз председателе - Касыймов Насыйх Вәлиевич. Авыл советы председателе - Есинеев Әхмәдулла Нигъмәтуллович. Клуб мөдире - Арсланова Мәрзия Гатаулловна. +Мәктәп директоры - Гатауллин Мирзаян, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. +Кичә кич мунча кергән идек, бик яхшылап йокладык. Иртән коедан су алып юынып йөргәндә өйдән Ибәтулла бабайның тавышы ишетелә: +- Айдагез, ашамага керегез, ашамага-эчмагә... +- Апа, сабын алып кайтыгыз әле. Ике кисәк алсагыз да ярый. +- Икенеме алыйм?.. +Биредә "китте" диясе урынга "барды" дип сөйләшәләр: +- Апа, бабай кая китте? +- Казларны кумага алып барды. +...Мехәматхан абый өйдә юк. Калага барган. +Иртә белән өйдә утыра идем, тышта Шәехнең көлгәне ишетелә. Көлүнең көчле яңгыравына карап, гәүдәсенең селкенү дәрәҗәсен билгеләгәч (ә Шәехнең гәүдәсен селкетмичә көлгәнен һичкайчан күрмәссез!), ниндидер бер кызык вакыйга булганын төшендем. Гәүдә баштан алып билгә кадәр селкенә иде. +- Менә җүләр, кых-ких-ках-ха, - бу Шәех. Ул өйгә керә. +- Нәрсә булды? +- Мине әтәч талады. Кых-ких-ках-ха-хах! Менә җүләр! Кых... +Ибәтулла бабай да эшнең нәрсәдә икәнен аңлап ала һәм картларча көчсез, ләкин шул ук вакытта бу яктагыча калын итеп "Хы-ха-хе" кебегрәк авазлар ярдәмендә көлеп туйгач, үзенең һәр минут ярым саен әйтә торган "ый, Аллам"ын әйтә дә, әтәчнең балаларны чүкергә бик әвәс булуын куанып сөйли. +Әтәч Шәех өйгә керергә теләгәндә башта ишек төбенә килеп биеп торган да, аннан чукымага ябышкан икән. Ый, Аллам! +9 август, 1956 ел. Бүген көн бик күңелсез, җил, салкын, вак кына яңгыр сибәли. Иртә белән Рәисә Таушова дигән кыз җырлар дәфтәре һәм, үзе язып, җырлар китерде. +Үткәннәргә кайту 365 +Без ашап утырганда, бик ачуланып, бабай кайтып керде. Ничек ачуланмасын: апа казларны әле өйдән чыгармаган да, ә бабай инде сазга (болынга) төшеп, казлар ничек йөри икән дип, аларны эзләп азапланган!.. +- Кафыр, бөтен казларыңны бәреп үтерермен! +- Бәреп үтерсәң, итен үзең үк ашамага келәрсең ич! +Мондый "тимер логика" каршында гаҗиз калган бабай казларга әле генә чыгарган "үлем җәзасын" саз буена "сөрген" белән алыштырды һәм бераздан, каурый канатларны куа-куа, шул тарафка юл алды. +...Канцеляриягә барып, райисполкомга хәбәр иттек - үзебезнең кайдалыкны. Тиздән Хәмит абыйлар Глазовка килеп җитәргә тиеш. +Мәктәпкә кердек. Хәтимә Касыймова исемле укытучы кыз белән таныштык. Ул хәзер безгә җырлар язып утыра. Әти-әнисе Глаз ов районының Татар Парҗысы авылында яши. Безнең ул авылда буласыбызны белгәч, "квартирга безгә керерсез" дип, вәгъдә алып куйды. "Әтием Галәветдин мәкальгә оста" дип тә "кызыктырды". +Авыл кызлары: +1. Әкълимә Шәетовна Есинеева. +2. Рәисә Әгъләмовна Таушева. +3. Рәшидә Әхәтовна Есинеева һ. б. +Кызлар барысы да җырлар язып китерделәр. Молодцы! +Иртәгә Тегермән авылына китәргә исәп. Бу районда, күп дигәндә, 3-4 көнлек эш калды. +Юкамен районындагы татар авыллары: +1. Дасис (Засеково) - булдык. +2. Мөрсәлим (Норык, В. Дасис). +3. Иманайда булдык. +4. Максут (Малый Венеж) - булдык. +5. Кишур. +6. Яңа юл (Тутаево). +7-8. Зур Палагай - булдык. Кече Палагай. Икесе бер авыл диярлек. +9. Пүчинкә - булдык. +10. Тегермән (Тат. Ключи) - булдык. +11. Байгазы (Мамлей) - 10-15 йорт. +12. Мостай - кечкенә, татар һәм бисермән. +13. Атабай (Рахматово). 366 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +14. Мулла авыл (Муллино) - кечкенә. +15. Шафи авылы. +16. В. Пажма } +- татарлар берничә генә йорт. +17. Н. Пажма +18. Югары Кушупи } +19. Түбән Кушупи - кечкенә авыллар. +Районда ике җидееллык мәктәптә (Зур Палагай һәм Пүчинкә) татар теле һәм әдәбияты укытыла. Татар язучыларының портретлары, татар теле буенча таблицалар юк. Татарча дәреслекләр соңга калып кайта (Зур Палагай укытучысы Абашев Габделхай Хуҗиәхмәт улы сөйләвеннән). +10 август, 1956 ел. Бүген иртән Тегермән авылына килдек (рус ча - Тат. Ключи). +Дәрәҗә бар! - Колхоз председателе үзе тарантас башына кучерга утырып алып кайтты. +Квартирга Галиулла исемле кешеләргә урнаштык. Арсланов Галиулла, 55 яшьтә. Искечә укымышлы. Бик күп китаплары, үзе язып алган җырлары бар. +Галиулла абыйдагы "Җир байлыгы" исемле китапта табышмак, мәкальләр күп. +Пүчинкә белән Тегермән икесе дә бер колхоз составында. "Боль шевик" колхозы. Ежово авыл советына карый. Начальство Пүчин кәдәге кебек үк. +Авылда 82 хуҗалык, башлангыч мәктәп, радиоузел, электростанция. +Халыкның 8-10 проценты бисермәннәр. +Колхоз идарәсендә утырабыз. Җирле вакыт - 6 сәг. 45 мин. Беркем дә юк. Җыен кирәк кешеләр районга китеп беткән. +Тегермән бу районда соңгы авыл. 10-12 августта эшләсәк, 13 ендә Глазовка китәргә була. Ләкин Хәмит абыйлар соңлады. 15 көннән сезнең янга җитәрбез, дигәннәр иде - бүген аерылышканга нәкъ 15 көн тулды. Әле алар Глазовка да килмәгәннәр. Алда 18 эш көне. Әгәр хәбәр килмәсә, 14 августта Глазовка китәбез. Хәзер берәр көннән мондагы һәр көн - бушка узган көн булачак. +11 август, 1956 ел. Тегермән авылы, иртән канцеляриягә килеп, завклуб Нафыйк абый белән сөйләштем. Җырга оста кызлар: +1. Арсланова Әсма Ногмановна. +2. Арсланова Фәүзия Бәдретдиновна. +Үткәннәргә кайту 367 +3. Арсланова Мәрьям Йосыповна. +4. Арсланова Таифә Гыйләҗевна. +5. Арсланова Фәүзия Габделбәровна. +6. Таушева Лима Нәфыйковна. +Иртәгә Глазовка китәбез. Тегермәндә телефон эшләми. +Юкамен районында эш бетте. +Халык сүзләре +1. Суйган да куйган; бер тамчы су төсле. +2. Тукмак тисә, тик торыр. +3. Авызына йөзек яшергән. +4. Уклау йоткан. +5. Ялан-ялан майлы бутка булмый. +6. Капкан саен калҗа булмый. +7. Карама көленә утыртты. +8. Гүр тишегенә кергән. +9. Майламыйча тәгәрмәч әйләнми. +10. Башы-аягы бер казан. +11. Пычагы майда йөзә. +12. Койрыгы пешкән мәче төсле. +13. Җил уңаена кабык сөямә. +14. Аның әтәче кубыз уйный. +15. Дуга белән печән чаба. +16. Кыйланышы кырга сыймый. +17. Кысыр хатыннан бала таптырма. +18. Ияк биетү (ашау). +19. Аның мәчесе дә куян тота. +20. Тере саескан очыра. +Биредә килеш кушымчаларын төшереп тә сөйләшәләр. Кичә безгә бер апа кергән иде. Абыйга "Без өчен булса, самавыр куеп йөрмә", - ди. +Яшьләр арасында мондый түгәрәк уены да бар: +Әйдә, әйдә мин белән, +Әйдә, әйдә мин белән, +Әйдә, әйдә мин белән дә, +Яхшы сүзләрең белән. +"Түгел" ярдәмче сүзе урынына "юк" кулланыла. Мәсәлән, "Биредә суык түгел" диясе урынга "Биредә суык юк" диләр. +Бүген Шәех, Пүчинкәгә барып, документларны рәтләп кайтты. Мин әле генә правлениедән ат белешеп төштем. 368 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Иртәгә юлга! Хуш, Тегермән! Хуш, Юкамен! +Мондый решение өчен Хәмит абый мине асармы-кисәрме, әллә рәх мәт әйтерме - бар да булуы мөмкин. Ләкин мин үземчә дөрес эшлим. +Хәзер настроение чемоданное. Әйберләр әзерләнгән. Эш бет кән. Кич белән клубка чыгып керәсе булыр. Кичә Шәех үзе генә чыккан иде, кызларны бик мактап кайтты. Берәрсенә күзе төшкән ахры. "Бүген мин дә чыгам әле" дигәч, "чыкмасаң да ярый" дип тора. +Язуны шушы төштә туктатып торырга кирәк. Кызыклар булса, соңыннан искә төшерермен әле. +СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы оештырган фольклор экспедициясенең икенче отряды 29 июльдән алып 13 августка кадәр Юкамен районында булды. Барысы 15 көн. +Отряд түбәндәге маршрут буенча хәрәкәт итте: +1. Казан - Глазов (УАССР). +2. Глазов - Юкамен (43 км, 2 кич). +3. Юкамен - Дасис (Засеково) (15 км, с. 30/VII - по 1/ VIII). +4. Дасис (Засеково) - Иманай (3 км, с 1/ VIII - по 2/ VIII). +5. Иманай - Максут (М. Венеж) (9 км, с 2/ VIII - по 5/ VIII). +6. Максут (М. Венеж) - Олы Палагай (12 км, с 5/ VIII - по 7/ VIII). +7. Олы Палагай - Пүчинкә (5 км, с 7/ VIII - по 10/ VIII). +8. Пүчинкә - Тегермән (Тат.Ключи) (3 км, с 10/ VIII - по 3/ VIII). +9. Тегермән (Тат.Ключи) - Олы Палагай - Глазов. +Барысы 6 авыл, 14 эш көне. +Юкамен районында җыелган материаллар: +1. Җырлар - 1115. +2. Халык уеннары - 54. +3. Әкият - 1. +4. Бәет - 3. +5. Табышмак, мәкаль - 139. +6. Авыл тарихы - 6. +Биредәге бисермәннәр (удмурт керәшеннәре) кайчандыр татарлардан килеп чыкканнар, дигән караш бар. Аларда хәзер христиан һәм мөселман диннәрен бергә тотуны очратырга була. +Юкамен районында Пүчинкә дигән татар авылы һәм Сидоровка дигән рус-бисермән авылы бар. Һәр ике авылда Есинеев дигән фамилия күп. +Үткәннәргә кайту 369 +Пүчинкә авыл советы председателе Әхмәдулла Есинеевка 1938 елда 110 яшьлек бер бисермән карчыгы сөйләгән. Бу карчык әле 3 яшьлек сабый вакытта аның бабасының атасы Пүчинкә авылында мөәзин булган. Фамилиясе Есинеев. "Ул вакытта чукынырга телә мәгән татарларга тоз сатмаганнар. Шуннан соң бу мөәзин авылдан 12 мужикны ияртеп Учалыга киткән, 12 подвода белән. Ярар, болар тоз төяп кайтып барганда, бер поселокта камап ала боларны жандармерия. - "Сез татарлар бит?!" - "Ие!" - "Контрабанда белән заниматься итәсез, хәзер акт төзибез!" Мужиклар бик куркуга төшәләр. Мөәзинне сөйләшергә җибәрәләр. Мөәзин жандармнарга ялына башлый. "А вот что, милый человек, принимайте христианс кую религию, - диләр аңа, - акт та төземәбез, тоз да үзегезгә булыр". Мөәзин хитриться итергә кели. Мужикларга бара да әйтә: менә шулайшулай дип әйтәләр, алдалыйк боларны. Тыштан риза булган кебек торыгыз, ә эчтән һәрвакыт "Алла, Алла" диегез. Чукын ган булырбыз да, бетәр. Авыл ерак, берәү дә белмәс. Чукыналар поп янына барып. И кайталар болар, шатлана-шатлана. Алдаладык урысларны, дип. Ул арада алар кайтып җиткәнче әллә кайчан хәбәр итеп куйганнар икән: "Менә андый-андый авылның могометаннары рус религиясен кабул иттеләр, чиркәүгә йөрергә заставить итегез", - дип. Боларны урядниклар, полицейскилар көтеп тора икән. Халыкка да беленә бит инде. Халык күтәрелеп килә боларга: кем сәнәк тоткан, кем гер тоткан. Мужиклар безгә "мөәзин кушты" диләр. Шуннан мөәзинне яндырмага келиләр, урядниклар гына аерып кала. Бу әлеге мужиклар Пүчинкәдә калырга куркалар, 3 чакрымдагы Сидоровка исемле рус авылына күчәләр. Сидоровкада хәзер руслар белән бергә Есинеев фамилияле бисермәннәр, ә Пүчинкәдә Есинеев фамилияле татарлар бар". +13 август, 1956 ел. Тегермән авылы, Юкамен районы. Бүген иртүк Глазовка китәргә тиеш идек, ләкин көн бик ямьсез, яңгыр ява. Һава ачылу белән немедленно юлга! Хәзергә, тик утырганчы, ак дәфтәргә җырлар күчерә торырга кирәк. Яңгыр түгел, таш яуса да, өйләдән соң китәбез. +Обедтан соң ат белән Олы Палагай авылына килдек. Юл шундый пычрак. Алгы ике тәгәрмәч балчыкны пулемет күк сиптереп кенә тора. Авылга килеп җиткәнче сап-сары саз булып беттек. Ярый әле плащлар яхшы! +Палагайда Юкаменск - Глазов маршрутында йөрүче таксига утырып Глазовка киттек. Ул таксидагы халык - энә төртер урын 370 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары юк. Бераз баргач, машинаның бензины бетте. Юл тау астына иде, бер-ике егет, төшеп, таксины бераз этеп бардык. Шул ходка ул 200-300 метрлар барды. Аннан соң бер мотоциклисттан ике банка бензин алып, юлны дәвам иттек. Ул бензин бетүгә бер машина очрады. Инде эшләр рәтләнде, дип кенә торганда, машина тагын туктады. Алда күпер, ә күпернең бер башы җимерелеп төшкән икән. Ул җимерелгән урынга такталар тезеп, мең бәла белән машинаны чыгардык. +Ниһаять, без Глазовта, гостиницада. Ишек төбендә бер абый белән бер апа тора. Тукта, тукта! Ир кешенең өстендә безнең академия плащы бит!.. Әйе, болар Хәмит абый белән Халидә апа булып чыкты. Алар әле яңа гына Нократтан килеп төшкәннәр. +Гостиницада урнаштык. Хәмит абый обстановканы бераз аңлый башлады. Ул башта безне күргәч, бик аптырап, ризасызланып киткән иде. +Кич белән соң гына шәһәрне карап йөрдек. Ресторанга кереп чыктык... һәм кайтып йокладык. +14 август, 1956 ел. Глазов. Иртән торгач парикмахерская һәм ашханәдә булдык. Аннан Халидә апа белән Шәех бер җырчы апага, без Хәмит абый белән райисполкомга киттек. +Райисполком председателе - Ворончихин. +Секретарь - Миронов Василий Петрович. +Райисполкомда секретарь белән озак кына сөйләшеп утырдык. Глазов аша тимер юл өчен, как будто, Глазов һәм Малмыж купецлары арасында бәхәс булган: тимер юл кайдан үтәргә тиеш? Глазов ашамы, әллә Малмыж ашамы? Глазов купецлары җиңеп чыккан. +Маршрутный листка печать бастырдым. Ләкин бүген Тат. Парҗыга китеп булмас. +Без хәзер гостиницада, үзебезнең бүлмәдә (№ 8). Хәмит абый һәм Шәех йоклый. Әле генә магнитофон эзләп радиоузелга звонить иттем. Хәзер шул ук мәсьәлә буенча Дворец культуры белән сөйләшәм. +Кич белән Зәки Дәүләт дигән кешеләргә барып кайттык. +15 август, 1956 ел. Глазов. Гостиница. Кичә райисполком секретаре Миронов машина вәгъдә иткән иде, нигәдер, килми әле. Көтәкөтә ялыгып беттек. Хәмит абый мондый бер такмак та чыгарып куйды: +Үткәннәргә кайту 371 +Бу Миронның машинасы +Килми бит, понимаешь". +Бу машина, чыннан да, килмәде, дөресрәге ул килергә тиеш иде, без көтеп тормадык. Таксига утырып, Татар Парҗысы авылына килдек. Район үзәгеннән 18 км. Авыл матур гына. Квартирга Хәтимәләргә кердек. "Первомай" колхозы Татар Парҗысы, Кече Парҗы һәм Удмурт Парҗысы авылларын берләштерә. +Авыл советы председателе - Касыймов Муллаҗан Ибраһимович. +Колхоз председателе - Касыймов Фәттәхетдин Сәлахетдинович. +Библиотека мөдире - Лошкина Люд-мила. +Җидееллык мәктәп директоры - Ушаков Анатолий Петрович. +Рәхимов Нургаяз Харисович - татар теле-әдәбияты укыта. +Завклуб - Касыймов Зәки Сафа улы. +Авылда 65 йорт. Медпунктта 2 кеше эшли. +Кече Парҗы авылы; 46 йорт. +Касыймов Сәгыйть Хисмәтович - истәлекләр. +Касыймов Кәлимулла Гобаевич - авыл тарихы. +"Балык, кап, кап! Яр башында +Касыймова Әдия Әхмәтовна, бәет. ялтырап ят!" +16 август, 1956 ел. Татар Парҗысы Уңнан: Х. Мәхмүтов, Х. Ярми, +Х. Гатина. Балезино районы, авылы. Бүген иртән торгач, күрше +Татар Парҗысы авылы тирәсе авылга - Кече Парҗыга бардык. Сәгыйть абый да, Кәлимулла абый да калага "барган". Кәлимулла абыйның кызлары өйдә иде. Наҗия һәм Нәсимә - игезәк кызлар. 1929 елда туганнар. Наҗия Глазовта, кияүгә чыккан. +Алардан 15 ләп җыр яздым. +17 август, 1956 ел. Татар Парҗысы. Бүген иртәрәк тордык. Автомашина белән Глазовка кайттык. Райисполкомга кереп чыктык һәм такси белән Балезино районының Кистем авылына килдек. +Кистем авылы, Киров исемендәге миллионер колхоз, Балезинодан 7 км. 372 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Колхозда 4 кырчылык һәм 1 терлекчелек бригадасы бар. +230 хуҗалык, җидееллык мәктәп, балалар йорты, больница (медпункт), клуб, библиотека. +Җитәкчелек: авыл советы председателе - Касыймов Шәрә фетдин, колхоз председателе - Касыймов Вәлиулла. Мәктәп директоры - Касыймов Насыйбулла. +Татар теле һәм әдәбияты укытучысы - Тимербулатова Суфия. +Библиотекага кергәч, күңелгә рәхәт булып китте: Стенада М. Гафури, Ш. Камал, Г. Камал, К. Насыйри, Һ. Такташ портретлары эленеп тора. +Библиотекада 812 татарча китап бар. +Без керү белән клубка яшьләр кереп тулды. Чиста киенгән чибәр-чибәр егетләр, кызлар. Бик ачык, үткен күренәләр. +Клуб мөдире Әминә Касыймовага үзебезнең максатны аңлатам. Яшьләр "Ялантау кешеләре"нең икенче китабын бик көтәләр. Берсе Хәмит абыйдан сорап та куйды: +- Ә шулай да белмисезме, Камил җиңеп кайтамы анда? +Библиотекага "Совет Татарстаны", "Татарстан яшьләре", "Совет әдәбияты", "Чаян" һәм "Агитатор блокноты" килә. Яшьләр татар китапларын бик яратып укыйлар. Мин Әминәгә библиотека укучыларыннан берәрсенең карточкасын бирүен сорадым. Ул сайламыйча гына 2 карточканы (формулярны. - Ред.) алып бирде: +1) Касыймова Мәрзия Газыймовна, 7 кл. белемле. Менә аның быел укыган китаплары: +1. К. Нәҗми - "Весенние ветры". +2. Ш. Камал - "Сайланма әсәрләр". +3. Г. Камал - "Сайланма әсәрләр". +4. "Үсү юлы" - 8 нче китап. +5. Г. Гобәй - "Замана балалары". +6. М. Әмир - "Ялантау кешеләре". +7. Р. Саттаров - "Яшьлек дәрте". +8. М. Әмир - "Сайланма әсәрләр". +9. К. Нәҗми - "Якты сукмак". +10. М. Гафури - "Кара йөзләр". +11. Н. Исәнбәт - "Хуҗа Насретдин". +2) Касыймов Нурулла Мәүлүтович, VII класста укый. Ул укып чыккан китаплар: +1. К. Нәҗми - "Язгы җилләр". +Үткәннәргә кайту 373 +2. П. Неруда - "Уянсын икән урман кисүче". +3. "Кызым, сиңа әйтәм" (""Чаян" көтепханәсе"). +4. М. Бубеннов - "Ак каен". +5. М. Әмир - "Ялантау кешеләре". +6. Г. Хуҗи - "Идел хикәясе". +7. Г. Бәширов - "Безнең заман". +Кич белән клубка чыктык. Күп кенә кызлар җыелган иде, аларны изба-читальняга чакырып бик күп җырлар яздык. Биредә кызлар (Зөләйха, Мәдинә, Фатыйма һ. б.) бик акыллы, культуралы күренә. Зөләйхадан бер дигән артистка чыгар иде. +18 август, 1956 ел. Бүген председатель, "Победа"сы белән, Бале зинога алып барды. Райисполкомга һәм райкомга кереп чыктык. Тиз генә кибетләргә барып килдем. Аннан авылга кайттык. Авыл советы председателе белән таныштык. Хәзер сәгать 12 тула. Библиотекага барып, бераз эшләп кайтырга кирәк. +1. Касыймов Равил Лотфуллович, 1931 елгы (җырлый да, гармунчы да). +2. Касыймов Муллаҗан Мөхәммәтҗанович (оста уйнаса кирәк). +3. Касыймов Азат Зәйнуллович, гармунчы. +1. Ситдыйкова Галия Зиннәтулловна, җырчы, детдомда тәрбияче. +2. Касыймов Нотфулла Хафизович, 1929 елгы, скрипач. +3. Касыймов Газимҗан. +Бүген кич клубта булдык. Зур якта - танец, уку залында репетиция бара. Авыл яшьләре А. Фәттәхованың "Далада" исемле пьеса сын куярга әзерләнә. Китап артыннан барганда сөйләшүләрендә бернинди кытыршылык сизелми. Димәк, әдәбият күбрәк укыганда яшьләр чиста гына сөйләшә алалар. +Көндез кайбер "маҗаралар" булып алды. Өйдә кандала күп, йок лап булмый. Монда әле иске нәрсәләр куелган тагын бер бүл мә бар. Квартир апасы Гөлҗиһаннан бу бүлмәне юдырттык. Ул моңа риза ук түгел, әйберләрен кымшатасы килмичә "мыжлап" (Хәмит абый термины) йөрмәсенме! Бүлмәнең уртасында ук Нух пәйгамбәр заманыннан калган тәрәзәләр тора. Мин, Хәмит абый һәм Шәех шул тәрәзәләрне почмакка күчереп азапланганда Шәех аягы белән ялгыш бер шешәне аударды. Моны кухня ягында йокымсырап ятучы Гөлҗиһан ишеткән. Менә ул килеп керде бервакыт. Керде дә, Хәмит абый белән Шәехне эткәли, тәрәзәләрне үзе күчерә башлады. "Кергән чакта "борчымабыз" дигән идегез, апты ратып бетердегез 374 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары инде", - дип "мыжлый". Аннан кызып китте Хәмит абый... Шул чакта, ярый әле, ат белән салам китерделәр. Аны бүлмәгә ташыдык. Урыннарны бик әйбәтләп җәйдек. Кандалалар безнең бу "бөек күченеш"не сизми калдылар. Төнлә тыныч йокладык. +19 август, 1956 ел. Бүген иртә белән мәктәпкә барып утырдык. 45 җыр күчердем. Бөтен көн җыр язу белән үтте, беркая да бармадым. Бертуктаусыз яңгыр ява. Кич белән клубка да чыгып булмады. +Бу көннәрдә колакка чалынган тел үзенчәлекләре: +- Яшь-үлән халык - яшьләр. +- Шелеп - йомычка. +- Тавыш итәсез - тавышланасыз. +- Алла, күп әйттем шәй? +- Ярар эчкә - ярый, ярар. +- Оныткаладым - оныттым. +"Өй" дифтонгы урынына "и" килә (силәгән идем). +- И куйдык - өй күтәрдек. +- Пьеса салдык - пьеса куйдык, уйнадык. +- Беттеге - бөтенесе. +- Мин дә мэкән әллә берне яздырып калдырыйм? (җыр турында) +- Ничек үрәндек, алай булды. +20 август, 1956 ел. Кистем. Бүген көн бераз матурланырга исәпләп тора. Күк йөзен, тоташтан дип әйтерлек, болыт капласа да, атналар буе җир йөзен күрә алмыйча тилмергән кояш болытлар арасындагы ертыклыктан җиргә карап елмая. Дөрес, аяк асты бик пычрак. Без Шәех белән урам аша үткәндә сазга чумып беттек. Хәзер мәктәпкә килдек. Укытучылар бар да җыелган иде, инде алар таралыштылар дияргә була. "Учительская"да утырып бераз эшләп алырга кирәк. +Байтак җырлар күчердем. Исәп-хисапларны бераз тәртипкә китердем. +Хәмит абый берсекөнгә Молотовка китәргә тиеш, ә без Падера, Биктәш, Әхмәди авылларында булачакбыз. Алда 7 эш көне бар әле. 28 августта Казанга кайтырга чыгабыз. +Быел экспедиция артык күңелле булмады. Сәбәбе - көннәр ямьсез, материал аз очрый. Казанга кайтасы килә. +Үткәннәргә кайту 375 +Өйләдән соң фатир хуҗасы Гөлҗиһан ападан җырлар яздым. Бу хатын үзе, беркатлырак күренсә дә, бик күп җырлар белә икән. Арада гаҗәп яхшылары бар. +21 август, 1956 ел. Бүген, иртән торгач, правлениега барып Хәмит абыйның лекция укыячагы турында белдерү яздырдым һәм сельпо председателеннән шикәргә язу алып кайттым. +Аннан Шәех белән Уръякала (Гордино) авылына барып кайттык. +Чыпца елгасы бик матур. Киңлеге 15-20 метрлар. Ә тирәнлеге - 3-5 метр чамасы, диләр. Безне агач аяклы паромщик көймә белән икенче якка чыгарып куйды. Көн матур гына булуга да карамастан, аяк асты бик +Ямьле Чыпца буйлары. былчырак. Мең бәла белән Шәех Зәбиров (уңда) һәм Х. Мәхмүтов конторага (үзләре "теплушка" ди ләр) килеп җиттек. +Уръякала авылы "Коммунар" колхозына керә икән. Правление 3 чакрымдагы Подгорная дигән авылда. Председателе - Русских Веньямин Анисимович. Бу авылда колхоз председателе урынбасары - Тютин Габдулла Камалетдинович. +Авылда 96 йорт. 60 лабында - татарлар, калганында - удмурт һәм бисермәннәр яши. Башлангыч мәктәп (татар телендә) эшли. +Безгә кирәкле кешеләр юк бугай. Ике картны әйттеләр әйтүен: +1. Тютин Гыйльметдин Галләмович, 70 яшендә . +2. Гафуров Сафиулла. Хәмит абыйның Мулла пи (малае) Сапи дип исе китә торган кешесе. Ул кеше Мулла пи генә түгел, элек үзе дә мулла булган ахры. +Авыл халкы бар да эштә. Без Гыйльметдин бабайларга килгән идек, ул өйдә юк. Хәзер бакча башындагы чирәмлектә аны көтеп ятабыз. Мин көндәлек язам, Шәех йоклый. +Бабайга тагын бер кереп чыгабыз да, өйдә булмаса, юл өстендә теге мулла пигә сугылып, Кистемгә кайтып китәбез. Тор, Шәех! +Кистемгә кайттык. Кич белән Хәмит абый "Герой-шагыйрь Муса Җәлил" дигән темага лекция укыды. 376 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +22 август, 1956 ел. Бүген иртән сәг. 5 тә торып конторага бардым. Документларны рәтләдем, ат белештем. Бүген Хәмит абый Молотовка китә. Халидә апа минем отрядка күчә. +Шәех белән бергә (икебез генә) 238 км юл үттек. +Көндез сәг. 12 дә ат белән юлга чыгып киттек. Балезинога барып җиткәнче көн бик матур торды. Берничә мәртәбә туктап фотога төштек. +Хәмит абый Балезинода төшеп калды. Станцияне чыгып кына җиткән идек, яңгыр яварга тотынды. Без барабыз, безнең өстән болыт бара. Коя гына инде; сәгать ярымнар шул яңгыр астында бардык. +Падера авылына килдек. Колхоз идарәсенә тукталдык. +Кистемнән безне бик яхшы айгыр җигеп китерделәр, бөтен халыкның күзе шунда. +- Бу үзегезнең атмы? - дип сорыйлар. Бер-икесенә "үзебезнеке" дип тә ычкындырдым. +"О-о-о!", - диләр. +Квартирга контора янына гына урнаштык. Семья составы: Фариза апа, кызы Фатыйма, киленнәре Фәридә, Фәридәнең кызчыгы Әлфия. Квартир чиста, иркен, җылы. +Без урнашып бераз торгач, Халидә апа кайтып җитте. Ул Балезинода Хәмит абыйны озата калган иде. +Фатыйма бик җитез кыз булып чыкты. Әллә кай арада әллә +кемнәрдән җыр дәфтәрләре табып +кайткан. Очып йөри диярсең. Үз исеме +кергән җырдагы шикелле: +Кулымдагы йөзегемнең +Исемнәре Фатыйма; +Бир сәнә, кош, канатыңны, +Бер әйләнеп кайтыйм ла! +Фатыйманың мондый ихласлыгына +күңеле булган Шәех аны һәм иптәш кызын +татарча киемнәрдән фотога да төшерде. +Кичтән яңгыр яуды. Клубка чыгып +йөрмәдек, бераз җырлар күчереп утыр +дык та, йокладык. +23 август, 1956 ел. Иртән торгач, Фатыйма (уңда) иптәш кызы җырлар күчердек. Төштән соң мәктәпкә +Үткәннәргә кайту 377 барып эшләдек. Нигәдер, бу арада көндәлек язасы килмәде. +25 август, 1956 ел. Кичә кичтән ятканга, бик иртә уяндым. Правлениегә кергән идем, әле председатель кил мә гән. Анда бераз утырдым да өйгә чыктым. Председатель килгәч, мине чакыртырга булдылар. +Падера авылы, "Первое мая" колхозы. +120 хуҗалык. +Чигү чигә, челтәр бәйли Падера гүзәлләре, +Җидееллык мәктәп. Тиздән алар егетләрнең үзәген өзәр әле Директор - Касыймов Иб раһим Лотфулла улы. Зав клуб - Насыйпов Габделбәр Ишморат улы. +Файзуллин Лотфулла Исмәгыйлович, карт. +Инсентеев Ахунҗан - колхозда бухгалтер. +Касыймов Зиннәтулла - колхоз председателе. +Әхмәди авылына килдек. Ат белән Локман абый китерде. "Йолдыз" колхозы, 64 хуҗалык. Башлангыч мәктәп. +Травмпункт. Клуб (Касыймов Абдрахман). +Колхоз председателе - Фәйзуллина Нәҗибә Лотфулловна. +Бухгалтер (партоешма секретаре) - Касыймов Ахунҗан Шаһбанович. +Сөйләшәсе кешеләр: +1. Касыймов Ярулла +2. Касыймов Габдулла +3. Тютин Нәҗметдин. +27 август, 1956. Бүген Әхмәдидә соңгы көн. Юлга әзерләнәбез. Бөтен киемнәрне юып-чистартып, рюкзакларны тәртипкә китереп куйдык. Колхоз белән исәп-хисапларны рәтләдем. +28 август, 1956 ел. Бүген колхоз машинасы икмәк төяп Балезинога бара икән - аның белән сәгать 8 гә район үзәгенә килдек. +Без хәзер станциядә - вокзалның көтү бүлмәсендә утырабыз. Шәех белән яңа гына ашханәгә барып килдек. Ул, әнә, диванда чырайларын сытып бик кәефсез генә утыра. Поезд килергә әле 7 сәгать вакыт бар шул! Әгәр билетлар ала алсам, минем, отряд җитәкчесе буларак, вазыйфаларым бетә. 378 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Мең бәла белән плацкарт вагонга 3 билет алдым! Халык бик күп иде - командировкада йөрүчеләре дә байтак. Милиционер: "Командировочные, в живую очередь!" - дип, безнең халыкны кыса башлагач, начальник станции янына кердем. Ул удостове рение читенә резолюция салды. Аннан инде милиционер белән исәпләшеп тормадым. Бик күп энергия салып булса да, кассага үттем һәм билетлар алдым. +Вагонда чып-чыннан да кыямәт иде. Ике урынны безгә кадәр кереп өлгергән кешеләрдән бушаттырдык, әмма Шәех урынына бик усал хатын менеп яткан. Баласы бар каһәрнең! Төшми - и шабаш. Шуннан Шәехне үз урыныма яткырдым да, рус әйтмешли, бодрствовать итә башладым. Утырырга урын юк, аяк өсте барам... +Бер өч сәгать шулай азаплангач, Шәехне уятам: Давай, - мин әйтәм, - тор. Берәр сәгатьтән берничә плацкарт бушый, үзеңә урын алып кал, - дим. Аннан урынга менеп ятам һәм йоклыйм. +Иртә белән вагон бераз бушаган иде. Шәех тә урнашкан. Алар Халидә апа белән әле йоклыйлар. Кайтабыз. Казан һаман якынлаша. +ТАРИХЫН ҮЗЕБЕЗ ЯЗАБЫЗ, +КИЛӘЧӘГЕН ҮЗЕБЕЗ ТӨЗИБЕЗ +Удмуртия Республикасында яшәүче милләттәшләребезнең +үткәне һәм бүгенге проблемалары турындагы язмаларны +Ижауда чыга торган "Яңарыш" газетасы да даими биреп +барырга омтыла. Форсаттан файдаланып, шул газета +дан да берничә авторның язмасын тәкъдим итәбез. Алар +ны Ижау шәһәрендәге Татар иҗтимагый үзәге идарәсе +әгъзасы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәсилә ха +ным Хәкимова туплап җибәрде. +Удмуртия Республикасында яшәүче милләтләр арасында татарлар сан ягыннан өченче урынны тәшкил итә. Бүгенге көндә Республикада 100 меңгә якын татар яши, дип исәпләнсә, шуның 70 меңе Ижауда гомер итә. +Күп гасырлар элек Ижау шәһәре урнашкан жирләр Алтын Урданыкы булган, аннары - Казан ханлыгына кергән. Аннан соң хәзерге Удмуртия җирләре барысы да татар морзасы Яушев кул астында була. 1720 елларда Яушевлар бу җирләрне Россиянең дәүләт эшчесе генерал-майор Тәвкилевка саталар. +1760 елда Ижауда тимер кою заводы, ә 1807 елда корал заводы да төзелә. Татарлар, башка халыклар белән беррәттән, Иж заводына нигез салуда, аның үсешенә, Ижауның шәһәр буларак төзелүенә дә бик зур өлеш керткәннәр. Алар арасында табиблар, корал осталары, сәүдәгәрләр, эшмәкәрләр дә булганы билгеле. Завод эшләренә халыкны, хәрби хезмәткә җибәргән сыман, мәҗбүри алганнар, татарлар иң күбе Әгерҗе, Иж-Бубый, Иж-Бәйки авылларыннан килгәннәр. Иж заводы хәрби гарнизонының иң беренче табибы да Габделкафи исемле татар кешесе булган. Корал заводы эшчеләре арасындагы Габдиковлар нәселе әнә шул исемгә бәйле. Бу нәсел башлануга инде 200 елдан артык. 380 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Ижауда татарларны аек һәм намуслы эшчеләр булганнары өчен хөрмәт иткәннәр. Татар эшчеләре авырлыктан курыкмаганнар, кайда көч, чыдамлылык кирәк - шул эшкә барып тотынганнар, тырышлыклары белән дан тотканнар. Тимер заводының да, корал заводының да төрле цехларында эшләгәннәр, аларның күпләре кафтанчы исеменә лаек булган. Бу исем Иж корал заводында иң югары бәя булып саналган. Бәширов дигән эшче, мәсәлән, революциягә кадәр - кафтанчы, Советлар вакытында шул ук корал заводында Хезмәт Герое исемен яулый. Заводта эшләүче татарлар йодрык сугышларында (кулачные бои) иң көчлеләрдән саналганнар. Колчакның Ижау дивизиясендә мөселман батальоны оештырганнар. +XVII гасырда татарларга Ижауның иң начар, бернинди дә уңай лыклары булмаган, язын һәм көзен су баса торган сазлык лы жирләрендә генә яшәргә рөхсәт ителгән. Бик тиз арада татарлар бу сазлы җирләрне экзотик әкияткә әверелдерә торган булганнар. Ижауда татарлар, беренчеләрдән булып, яшелчә үстерә башлыйлар, җиләк-җимеш, татлы ашамлык кибетләре ачалар, ә йортларын агачтан сырлап эшләнгән, буялган бизәкләр белән матурлый беләләр. Тышкы бизәкләрдә европалылар күзенә ят булган яшел һәм зәңгәр төсләргә өстенлек бирәләр, алар арасына аз күләмдә сары, ак һәм кызыл төсләрне кушып җибәргәннәр. Татар мәктәпләре салу, аларны китаплар, дәреслекләр белән тәэмин итү, укытучыларга эш хакын түләүне дә Ижаудагы татар эшмәкәрләре тулысынча үз өсләренә алганнар. Ижауда татар бистәсен, зират урынында тимер кою заводының яңа цехларын төзүдә дә татарлар актив эшлиләр. Мәчет салып куялар, беркадәр вакыттан соң аны сүтеп, икенче урынга күчереп төзиләр. +Халык исәбен алу нәтижәсе буенча, Ижауда, 1887 елда 570 татар яшәгән. Туган якны өйрәнүче Гата ага Кутузов (1907-1997) гомере буена Ижау татарларының тарихын өйрәнгән. Аның гаҗәеп зур эше - Иж заводының, татар бистәсенең 1917 елга кадәр булган карта-схемасы. Бу карта-схемада татар бистәсенең бөтен урамнары, һәрбер йорты, һәр йорт хуҗасының исеме, ул йортта яшәгән кешеләрнең нинди эш белән шөгыльләнгәннәрен аңлаткан билге тора: чүкеч билгесе икән - димәк, бу йорт хуҗасы корыч кою заводында эшләгән, бизмән-үлчәү булса - сатучы икәнлеген аңлаткан, икмәк - ипи пешерүче, ат башы рәсеме - ат сатучы, фотоаппарат - фотограф һ. б. Бу карта-схеманы төзү өчен Гата ага хәзерге татар +Тарихын үзебез язабыз, киләчәген үзебез төзибез 381 бистәсен күп еллар дәвамында өйрәнгән, бик күп кешеләр белән очрашып, җентекләп материал туплаган. Моннан тыш, Гата ага ре во люциягә кадәрге Ижауда яшәгән татарларның иң таныл ган нарының (Габдиков, Бәширов, Гатиятуллин, Фәйзуллин, Кәри мов, Ханов кебекләрнең) шәҗәрәләрен (утызга якын) төзегән. +Резедә Әхмәтвәлиева, +УР Кузебай Герд исемендәге +Милли музейның фәнни хезмәткәре +* * * +1970 елларның уртасына кадәр - Зур һәм Кече Палагай авыллары булган. Хәзер дә еш кына Зур Палагайда яшәүчеләр кечесен "Аръяк Палагай" диләр. Дөрестән дә, бу ике авыл әле дә булса үз урыннарында утыра, тик документлар буенча алар бер авыл - Палагай, дип язылалар. Палагай авылын һәм Юкәмен төбәгендә урнашкан авылларның күпчелеген нигезләүчеләр, галимнәр язуы буенча, "бисермән" исеме белән аталган төрки яки удмурт телле этник төркем (таифә) булган. XVII-XVIII гасырларда Чүпче (Чыпца) елгасы буенда яшәгән бисермәннәрне, арларны (алар барысы да ул вакытта мәҗүсилектә булганнар) һәм татарларны чукындыру башланган. Чукындырылган бисермәннәр ар теленә күчәргә мәҗбүр булганнар: чукындырылмаганнары үзләрен "татар" дип атаганнар. Соңгыларының авылларында мәчетләр төзелгән. Мәсәлән, архив документлары буенча Палагайда 1797 елда мәчет булганы мәгълүм. +Рус галиме П. Н. Лупповның "Документы по истории Удмуртии XV-XVII вв. - Ижевск. 1958" китабында Чүпче (Чыпца) удмуртлары, татарлары, чувашлары (бисермәннәре) арасында 1615, 1629, 1646, 1662 һәм 1678 елларда үткәрелгән халык исәбен алу мәгълүматлары бирелгән. +Убыть елгасы буена беренче күченүләр 1646 елда булган (док. № 59, 240 бит). Хәзерге Глазов төбәгендә Югары, Урта, Түбән Убыть авыллары булган, Югары һәм Урта Убыть авыллары бүгенге көнгә кадәр сакланып калганнар. Хәзер алар ар телле авыллар. Шул ук документларда "Убыть елгасында ике буш хуҗалык Ивановскаяда, бер буш хуҗалык Кунасевскаяда язылган, һәм шушы хужалар, 17 ел элек, каралтыларын ташлап, Казан өязенә киткәннәр". (Бәлкем, шул авылларда торучы гаиләләр татар телле кешеләр булгандыр, югыйсә алар Казан өязенә китәргә мәҗбүр булмаслар иде). 382 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +60 нчы документта ("Приставные дворы в Каринской и Верхочепецкой волости у удмуртов и бесермян по переписи ... 1662 г.". Луппов П. Н. 1958. - 251 бит) Убытьтан югарырак яңа пүчинкә күрсәтелгән. +П. Н. Луппов бу документның искәрмәсендә, "өстәп куелган" хуҗалыкларны (приставные дворы), искесеннән аерылып чыгып, шул ук авылда яңа үзләштерелгән җирдә салынган (на выселках, починках) крестьян хуҗалыклары, дип аңлата. +1678 елны (16 елдан соң) күчереп язучылар Михаил Воейков һәм Федор Прокофьев Убыть елгасы буенда Җанбулатко Бекбулат улы Бединов хуҗалыгын күрсәтәләр (док. № 61, 288 бит). Аның оныклары - Абаш балалары (Абашевы дети) "Ешмеметко, Ермеметко өйләнгәннәр, Зямаметкога 20 яшь; Дахтубайко Тубач улына 15, Бегенкога 13, Шахмаметкога 10 яшь", диелгән. +Мөгаен, бу пүчинкә Бединовныкы булган (беренче хисапта Бедаков дип язылган булса да, бу бер үк кеше булырга тиеш, чөнки күчереп язучылар исемнәрне ишетелгәнчә генә язганнар). +Шулай ук Бединов гаиләсенең яшәү урыннары да алышынган булса кирәк. Ике язманы чагыштырганда, 1678 елда Абашко һәм Тюбачко күренмиләр, балалары гына эләккән. Күрәсең, Бединов үз урынын ике мәртәбә алыштыра: бер улы үлгәч - бер мәртәбә, тагын бер мәртәбә икенче улы вафат булгач. +Ә 1678 елны Убыть елгасының 3-4 чакрым югары юнәлешендә Тутаев пүчинкәсе үсеп чыга, андагы 5 хуҗалыкта 22 ир-ат яшәве язылган була. +Өлкәннәр сөйләвенчә, Палагай авылының беренче урыны "Ала баш" аймагында (аймак = урочище) булган. Соңыннан, Нарат чишмәсеннән югарырак урманны чистарткач, Җанбулат үзенең пүчинкәсен шунда күчерә. Аның тегермән буасы әле дә сакланган. Әле 1940 елларның азагында картлар безгә, анда бер пар ташлы тегермән булган, дип сөйлиләр иде. Шуның янындагы нарат урманы үскән тауны бүген дә "Җанбулат тавы" дип йөртәләр. +Каюм Габид улы Абашевның (1865-1949) оныгы Мәлик Садретдин улы, Нарат чишмә белән Җанбулат тау арасында үскән нарат урманының югары башында татар зираты бар, дип сөйләде, ул аймакны аңар Каюм бабае күрсәтеп калдырган. Димәк, ул Бединовның икенче пүчинкә урыны булган. Ләкин Җанбулат үзенең гаиләсе белән, нигәдер, башка урынга күчәргә мәҗбүр булган. Бәлкем, На +Тарихын үзебез язабыз, киләчәген үзебез төзибез 383 рат чишмә суын борынгы кешеләр "начар су" дип санаганнардыр, чөнки авылдашларым Нарат чишмә суын хәзер дә бик эчмиләр. Бу суны эчсәң, чиргә сабышасың, дип куркалар. +Җанбулатның яңа авыл урыны "Поршай" аймагына якын урнашкан булган. +Риваятьләр буенча, Поршай аймагында чишмә суы азайгач, авыл дашлар Убыть елгасының сул ягында бик көчле чишмә янында яңа урын табалар. Бу яңа авылны нигезләүче Палаг (Малаг дип тә әйтәләр) исемле бер чибәр һәм кыю, ай йөзле кыз булган, диләр. Һәм яңа авылны шул кыз исеме белән "Палагай" дип атаганнар имеш... +Палагайның төп халкының күбесе Абашевлар (1811 елгы хисап алулар буенча Палагай булачак урында бер гаилә Касыймовлар да яшәгән булган, авылда аларның токымнары бар). Димәк, Палаг шушы авылга нигез салучы Абашевларның бер баласы булырга тиеш. 1794 елгы архив документында шундый юллар бар: "Губайдулла Касимов из д. Кестымской (по состоянию на 23 июня 1794 года), у него жена Тутья Баязитова, дочь 22 лет, ...из деревни Палагинской". Димәк, 1794 елда ук пүчинкәнең исемен "Палагинская" дип язганнар. (Бу мәгьлүматлар Глазов пединституты доценты Д. Г. Касыймовадан алынган). +Удмурт галимнәренең фикере буенча бисермәннәр ар телле төркем булганнар (Атаманов. 1988, с. 17-18). Ә татар галимнәре бисермәннәрне "татар-төрек телле таифә" дип саныйлар. Удмурт галимнәренең фикерен дөрес дип алсак, Палагай авылының исеме (этнотопонимы) менә болай килеп чыккан дип әйтергә була: бу топонимны икегә бүлик: беренче өлеше "Пал" - удмуртча берничә мәгънә аңлата, берсе - "як" (сторона) дигән сүзне яисә нәрсәнең булса да яртысын ("палкышно" - тол хатын, "палпиосмурт" - тол ир кеше) белдерә. Икенче яртысы - "агай", "абый = абзый", ягъни өлкән туган мәгънәсендә. Кыска гына бер хикәяткә игътибар итик: Замаметко Абаш улы әле генә ерак юллардан кайтып, Ермеметко абыеннан Тубач улы Дахтубайко абзые турында кызыксына. Зямаметко ар телендә аңардан: "Починкае, пал агае доры мыниз" ... ("Пүчинкәгә тол абзые янына ... китте"), дигән җавап ишетә. Вакытлар узгач, бу әңгәмәдә яңгыраган "Пал агай" сүзләре бергә кушылып, яңа пүчинкәнең исеме булып калуы да ихтимал. 384 Милли-мәдәни мирасыбыз: Удмуртия татарлары +Менә инде ике гасырдан артык минем туган авылым Палагай үз исемен (топонимын) югалтмый. Хәзерге заманда Палагайны "саф татар авылы" дип әйтүе кыенрак, чөнки бирегә бисермән, удмурт, рус, украин һәм башка милләтләр дә килеп төпләнеп яшиләр. +Азат Галиев +* * * +Байсар авылында 12 ел дәвамында "Каз канаты" ансамбле эшләп килгән. Өлкәннәр белән беррәттән, анда яшьләр, балалар да йөргән. Үзешчән артистлар үз чыгышлары белән Татарстан авылларына да чыга торган булганнар. Концертлар гына түгел, спектакльләр дә куйганнар алар. Әмма ул таркалган. Сәбәбе - яшьләрнең, эш эзләп, шәһәр гә китүе. "Бүгенге көндә безнең авылда мәктәп яшендәге ике генә бала калды. Шулай да без бирешмибез. Кайчандыр ансамбльгә йөр гән үзешчән артистларыбыз белән бәйрәм-кичәләр оештырабыз. Авылда күбрәк өлкән яшьтәгеләр яши. Максатыбыз - булдыра алган кадәр үз сәнгатебезне, мәдәниятебезне саклап калу", - ди Кыяс райо ны ның мәдәни үзәге рәисе Мәсхүдә Бәхтиева. +Халкыбыз тарихын барлау максатыннан өч ел элек клуб каршында музей эшли башлаган. Авыл халкы тарихны чагылдыручы төрле экспонатлар алып киләләр. Иң түрдә самавыр, үз заманындагы пластинкалары белән патефон, әбиләребез чорында кулланылган сандык тора. Шулай ук халкыбызның милли киемнәре дә музейга куелган. Мәсхүдә ханым палас туку станогында эшләп тә күрсәтте. Авылга беренче килеп төпләнгән гаилә, басудагы чәчү һәм урыпҗыю вакытларын сурәтләгән фоторәсемнәр тупланган альбом да кадер ле бер тарихи эскпонат булып тора. +Тауҗамал - Кыяс районында бердәнбер мәчетле авыл. Изге йорт 2001 елны ачылган. Авылда ике йөзгә якын халык исәпләнә. Клуб мөдире Тәнзилә Илалетдинова: "Халык бездә тату яши, йолаларыбызга тугры кала. Һәр бәйрәмне татар телендә уздырабыз. Концертларга кеше бик теләп йөри, яраталар, мактыйлар", - ди. +Биредә шулай ук халкыбызның зур бәйрәмнәре, гореф-гадәтләр е сак ланып килә. Байсар һәм Мүшек авыллары белән дә дуслыклары, элем тәләре нык икән. Корбан гаетен, Өлкәннәр көнен дә өч авыл халкы бергәләп уздырган. Мондый дуслыкка, әлбәттә, сокланмый мөм кин түгел. +Эльвира Хуҗина +Авторлар турында кыскача белешмә Миңнуллин Ким Мөгаллим улы - филология фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры. Шәрипов Ирек Илдус улы - Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры. Әхмәтҗанов Марсель Ибраһим улы* - филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге баш фәнни хезмәткәре. Баязитова Флера Сәет кызы - филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре. Булатова Миңнира Рәхим кызы - филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикология һәм диалектология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре. Гайнетдинов Айдар Марсель улы* - филология фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре. Җамалетдинов Ленар Шәйхи улы* - филология фәннәре кандидаты. Закирова Илсөяр Гамил кызы - филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре. Каюмова Эльмира Ринат кызы* - сәнгать фәннәре кандидаты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының театр һәм музыка бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре. Мәхмүтов Хуҗиәхмәт Шаһиәхмәт улы* - филология фәннәре докторы, профессор, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре. Нуртдинова Дания Рамил кызы* - Казан (Идел буе) Федераль универститеты Филология һәм сәнгать институты студенты. Рамазанова Дария Бәйрәм кызы - филология фәннәре докто ры, профессор, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать инсти тутының лексикология һәм диалектология бүлеге баш фәнни хез мәткәре. Фаррахова Илүсә Рәсим кызы* - ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты. Шкляева Людмила Михайловна - сәнгать фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре. diff --git "a/ILLA/\320\235\320\260\320\264\321\213\321\200\321\210\320\270\320\275\320\260-2018.txt" "b/ILLA/\320\235\320\260\320\264\321\213\321\200\321\210\320\270\320\275\320\260-2018.txt" index 56c6f28b2fcee79373fa6997b6da6d508f393729..4318db6bc0812088ced5e07ed67d38fd86b2539e 100644 --- "a/ILLA/\320\235\320\260\320\264\321\213\321\200\321\210\320\270\320\275\320\260-2018.txt" +++ "b/ILLA/\320\235\320\260\320\264\321\213\321\200\321\210\320\270\320\275\320\260-2018.txt" @@ -46,7 +46,7 @@ Әлбәттә, без югарыда карап үткән сатирик поэмалар камиллектән ерак. Бу, иң беренче чиратта, иҗтимагый яңгырашлы сатираның татар әдәбиятында әле туып кына килүе, чор рухының, нигездә, романтик һәм модернистик әсәрләр язылуга этәргеч бирүе белән аңлатыла. Шундый шартларда сатирик иҗатта үз көчен бөтен тулылыгында ачкан Г. Тукай һәм Ш. Бабич әсәрләре югарыдагы үрнәкләр арасында камиллекләре, сәнгатьчә эшләнешләренең тирәнлеге, үтемлелеге белән аерылып торалар. Г. Тукай иҗатын өйрәнү һәм бәяләүнең бер гасырлык бай, катлаулы, вакыты белән каршылыклы тарихы бар. Аның кыйммәтле лирикасы матур әдәбиятның, әдәбият тарихы һәм әдәби тәнкыйтьнең үсеш юлын, дәрәҗәсен билгели торган ориентир, бизмән булып торды, дип яза Т. Гыйлаҗев, шагыйрь иҗатының әһәмиятен билгеләп. ХХ йөз татар сүз сәнгатен, чыннан да, Тукай шәхесеннән башка күз алдына китереп булмый. Әдипнең реалистик сүз сәнгатен, аерым алганда, сатираны үстерүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Билгеле булганча, реалистик сәнгать халыкчанлыкка йөз тоту белән аерылып тора. Г. Тукай иҗатының да төп сыйфатлары: халыкчанлык, халыкчылык, миллилек. Шагыйрь әсәрләренең әлеге үзенчәлеген үз чорында ук Җ. Вә лиди, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый кебек әдипләр дә игътибар итә. Хәзерге чор тикшеренүчеләре тарафыннан да бу фикер алга сөрелә. Г. Толымбай, Г. Гали, Х. Госман, Г. Халит кебек галимнәр фикерен дәвам итеп, Й. Нигъмәтуллина Г. Тукай иҗатында милли стиле формалашуының да алшарты итеп шигъриятенең халык авыз иҗатына якынлыгын күрсәтә. Сатирик поэма үрнәге булган "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" (1908) әсәре дә халык иҗаты һәм дини мифология традицияләрен дәвам итә. Бу әсәрне өйрәнү өлкәсендә күп кенә галимнәр тарафыннан хезмәт куйган. Без, әлеге поэманы һәр яклап анализлау максатын куймастан, бары тик аның сатирик әдәбиятны үстерүгә керткән өлешен ачыклауны гына бурыч итеп алдык. XIII йөз шигъри ядкәрләреннән саналган "Кисекбаш китабы"на назыйрә рәвешендә язылган әсәрдә фантастик сюжет чор белән параллель үткәрергә, авторга татар тормышындагы аерым бер катлау кешеләрен тәнкыйть утына тотарга мөмкинлек бирә. Моңа персонажларның прототиплары булу, шул рәвешле, әсәрнең реаль җирлеккә нигезләнүе дә ярдәм итә. -Билгеле булганча, сатира үзенең сурәтләү объектын модельләштерә, образны югары дәрәҗәдә шартлы итеп тасвирлый һәм әлеге максатка реаль контурларны бозу, арттыру, гипербола, гротеск алымнары ярдәмендә ирешә. Сатирикның идеалы антиидеал аркылы чагыла. "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" әсәрендә Кисекбаш образы авторның антиидеалы буларак сурәтләнә, шул ук вакытта ул "Печән базары" әһелләре өчен идеал, үрнәк булып аңлашыла. Әлеге образны тудыруда Г. Тукай гротеск, гипербола алымнарын куллана. Кисекбашка хас сыйфатларны бер-бер артлы санап китү, арттыра бару, күпертеп сурәтләү татар җәмгыятендә хөкем сөргән кимчелекле якларны тәнкыйтьләргә мөмкинлек бирә. Р. Ганиева фикеренә нигезләнсәк, Карахмәт, Кисекбаш, Дию, Камчылы ишан һ. б. образларның бер җыелма образ - "Печән базары" образының - төрле вариацияләре булуы ачыклана. Чыннан да, Кисекбашка бирелгән характеристиканы (Чөнки бер мең тәгассыб бу мидә. / Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар, / Бу мидә мең пот сыраның пары бар. / Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон, / "Минбеләмлек" дәгъвасы - бер мең вагон. / "Иске - изге" фикре бардыр ун келәт, / "Һәр җәдит - кяфер" - егерме склад...)1 татар дөньясындагы иске карашлы, фанатик, милләтне артка сөйрәүче кешеләр катлавына карата кулланып булыр иде. "Печән базары" төшенчәсе астында тупланган сәүдәгәрләр, шәкертләр, байлар, иске карашлы руханилар Тукай тарафыннан кискен тәнкыйтьләнә. Яшәешкә бәя бирүдә ирония юлын сайлап, шагыйрь татар милләтенә "ат кәмите" атамасы белән бәя бирә: милләт кайгысын уйлап, алгарыш идеяләрен тормышка ашырасы урында, халыкның көлке-кәмит, алдау, наданлык, искелек белән гомер кичерүе турындагы фикер әсәрне иңләп үтә. Шул рәвешле, әсәрнең типиклаштыру, гомумиләштерүгә йөз тотуы аның тәнкыйди реализмга каравын дәлилли. Поэмада көлке тудыру алымнарының мул кулланылуы күренеп тора һәм сатирик көлү артында зур проблемалар яшеренүе ачыклана. +Билгеле булганча, сатира үзенең сурәтләү объектын модельләштерә, образны югары дәрәҗәдә шартлы итеп тасвирлый һәм әлеге максатка реаль контурларны бозу, арттыру, гипербола, гротеск алымнары ярдәмендә ирешә. Сатирикның идеалы антиидеал аркылы чагыла. "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" әсәрендә Кисекбаш образы авторның антиидеалы буларак сурәтләнә, шул ук вакытта ул "Печән базары" әһелләре өчен идеал, үрнәк булып аңлашыла. Әлеге образны тудыруда Г. Тукай гротеск, гипербола алымнарын куллана. Кисекбашка хас сыйфатларны бер-бер артлы санап китү, арттыра бару, күпертеп сурәтләү татар җәмгыятендә хөкем сөргән кимчелекле якларны тәнкыйтьләргә мөмкинлек бирә. Р. Ганиева фикеренә нигезләнсәк, Карахмәт, Кисекбаш, Дию, Камчылы ишан һ. б. образларның бер җыелма образ - "Печән базары" образының - төрле вариацияләре булуы ачыклана. Чыннан да, Кисекбашка бирелгән характеристиканы (Чөнки бер мең тәгассыб бу мидә. / Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар, / Бу мидә мең пот сыраның пары бар. / Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон, / "Минбеләмлек" дәгъвасы - бер мең вагон. / "Иске - изге" фикре бардыр ун келәт, / "Һәр җәдит - кяфер" - егерме склад...) татар дөньясындагы иске карашлы, фанатик, милләтне артка сөйрәүче кешеләр катлавына карата кулланып булыр иде. "Печән базары" төшенчәсе астында тупланган сәүдәгәрләр, шәкертләр, байлар, иске карашлы руханилар Тукай тарафыннан кискен тәнкыйтьләнә. Яшәешкә бәя бирүдә ирония юлын сайлап, шагыйрь татар милләтенә "ат кәмите" атамасы белән бәя бирә: милләт кайгысын уйлап, алгарыш идеяләрен тормышка ашырасы урында, халыкның көлке-кәмит, алдау, наданлык, искелек белән гомер кичерүе турындагы фикер әсәрне иңләп үтә. Шул рәвешле, әсәрнең типиклаштыру, гомумиләштерүгә йөз тотуы аның тәнкыйди реализмга каравын дәлилли. Поэмада көлке тудыру алымнарының мул кулланылуы күренеп тора һәм сатирик көлү артында зур проблемалар яшеренүе ачыклана. Татар әдәбият белемендә Шәехзадә Бабичны Г. Тукай идеяләрен дәвам итүче шагыйрь дип бәялиләр. Н. Хисамов бу турыда болай дип яза: "Тукай һәм аны төсмерләтеп торган шагыйрьләр көчле мәктәп тудырганнар. Ул мәктәпне дәвам итүче иң күренекле талант Ш. Бабич иде. Тукай талантының ике сыйфаты да - лирика һәм сатира-юмор аңарда үзенең лаеклы дәвамчысын таба". Чыннан да, 19151917 еллар аралыгында иҗатының яңа юнәлешен ачкан әдип, Тукай кебек, сатира өлкәсендә олы казанышларга ирешә. Т. Галиуллин сүзләре белән әйтсәк, Ш. Бабич сатираны илаһи бер көч дип саный, табигый сәләте белән шул төргә тартыла. "Кандала" (1916) әсәре дә шагыйрьнең әлеге юнәлештәге эзләнүләренең нәтиҗәсе булып тора. Автор үзе аны баллада дип атаса да, Р. Ганиева, Д. Заһидуллина кебек галимнәр фикеренә таянып, без аның жанрын сатирик поэма дип билгеләү ягында торабыз. Әлеге галимнәр тарафыннан әсәрнең, романтик һәм реалистик сурәт мөмкинлекләреннән үсеп, шартлылыкка мөрәҗәгать итеп язылуын да искәртәләр. Бу, чыннан да, шулай: поэма кандаланы символик образ буларак уйнатуга нигезләнә, әмма ХХ йөз башында төрле агымнарның бер-берсенә керешеп яшәве һәм шигърияттә сатираның, нигездә, тәнкыйди реализм кысаларында кулланылуы безгә бу әсәрне дә югарыда тикшерелгән поэмалар янәшәсендә карарга мөмкинлек бирә. М. Гайнетдинов "Кандала" поэмасының, Тукайның "Печән базары" әсәре йогынтысында язылып, конкрет тарихи чорның кимчелекле якларын фаш итүен билгели. Поэманың вакыйгалар катламы көлке итеп уйланылган хәл турында бәян итә: йоклаган Адәмнең канын эчәргә кандала килә һәм, егылып төшеп, корсагын яра. Кандалага күз теләктәшлек белдерә, ә кул исә аңа дошман буларак сурәтләнә. Кандаланың аллегорик-символик образ буларак уйланылуы әсәрне төрлечә аңларга мөмкинлек тудыра. Шунысы ачык: поэма Беренче бөтендөнья сугышы барган вакытта иҗат ителгән. Шулай булгач, биредә иҗтимагый аһәң эзләү максатка ярашлы, автор үзе үк әсәрнең шул рәвешле интерпретацияләнү мөмкинлегенә ишарә ясый: Кып-кызыл кан белән болганган идән, / Тиңләшерлек булган ул Балкан белән. Әлеге юллардан чор вакыйгалары белән әсәрдә сурәтләнгән хәлләр арасында параллель үткәрелүе ачык күзаллана, "кандала йөзендә Бабич сугыш уты кабызучыларның җыелма образын тудыра", поэмада "ил елау" мотивы кулланылу бу фикерне төгәлләштерә. Д. Заһидуллина билгеләвенчә, әсәр кан коючыларның язмышы кандала язмышы кебек төгәлләнәчәк, дигән фикер үткәрә. Р. Бикбаев күз образының илдәге канкойгыч сәясәткә битараф консерватив карашлы интеллигенция, руханиларны чагылдыруын билгели. Илдә барган куркыныч хәлләргә күз йому, халык язмышыннан читләшү аяныч нәтиҗәләргә китерә. @@ -80,7 +80,7 @@ Романтик әдәбият матурлык категориясе белән эш итә, бу исә әдәбиятның эстетик функциясе белән турыдан-туры бәйле. А. Мәхмүтов ХХ йөз башы татар сүз сәнгатендә әлеге категориянең җәмгыятьнең матурлыгы, кешенең камиллеге, табигать гүзәллеге һәм сәнгатьтә торгызылган матурлык рәвешендә чагылуын билгели. Әлеге чорда язылган романтик поэмаларның күбесе исә үткәндә калган матурлык турында уйланулар белән сугарылган. Еш кына әдипләр тарафыннан матурлыкның кешеләр кулы белән юкка чыгарылуы хакындагы идея үстерелә. Аларның күбесендә кыз образы матурлык символы буларак гәүдәләнеш таба. Мәсәлән, Мәннаф Минһаҗның фольклор мотивларын эшкәртеп иҗат иткән "Сырдәрья буенда" (1916) поэмасы, явыз үги ананың үги кызын коллыкка сатуы, кызның хур лык лы яшәештән үлемне өстенрәк күрүе турындагы вакыйгаларны сурәтләп, юкка чыгарылган гүзәллек хакынкаралган "Башкорт кызы Маһинур" поэмасының үзәгендә дә әлеге идея ята. Ф. Бурнаш иҗатында бу юнәлеш аеруча калку күренә. Шундыйлардан әдипнең "Дулкыннар арасында" (1916) дип исемләнгән поэмасы романтизм канатына караган әсәрләре арасында аерым урын алып тора. Әлеге әсәр яшь егетнең табигать стихиясе һәм үз-үзе (бер мизгелгә күңеленә чарасызлык иңдергән икеләнү, шөбһәләре) белән көрәшен романтик яссылыкта тасвирлый. Яшәешне тәэмин итүче төп көч буларак, табигатьтә мәңгелек көрәш баруы турындагы фикер поэмада диңгез символы аркылы ачыла: Дулкынлана диңгез, чайкала ул, / Әллә нинди ямьсез төс биреп. / Исә җилләр, һаман ыжгыралар, / Диңгез өсләренә көч биреп. / Тәңре каргап, нәләт төшкән төсле, / Җирдә ямь юк - йоклый, булдыксыз. / Күккә баксаң, фәләк беткән төсле, / Ул да нурсыз, айсыз, йолдызсыз. / Уйнап кына болыт сөрелгәндә, / Айдан көмеш нурлар таркала. / Тау-тау булып килгән дулкыннар да / Шаулый, ак күбекләр чайкала. / Каплый тагы болыт ай нурларын, / Караңгы төн каулый яктысын. / Тагы шаулый диңгез, шаулый дулкын, / Тагы суга көчсез яр читен. Әлеге символ - егетнең табигать белән көрәшен күрсәтергә ярдәм иткән хәлдә, аның үз күңелендә кайнаган уй-хисләр тирәнлеген җиткерү чарасы да. Бу уйлар бәхетен эзләп алга барган шәхес кичерешләре белән бәйле: егет үз максатына ирешү юлының үлемгә китерәчәген дә аңлый, әмма аның күңелендәге хисләр өермәсе шулкадәр көчле, мәхәббәте шул дәрәҗәдә олы ки, ул сөйгәне белән очрашу хакына барысына да әзер. Шул рәвешле, романтик әсәр сюжетында ялкынлы мәхәббәт көрәш идеяләре белән янудан алып юкка чыгу ноктасына кадәр үстерелә, герой гамәлләренең төп мотивына әверелә. Бер караганда - тыныч, икенче караганда инде караңгылык белән көрәшкә ташланучы диңгез сыман, егет тә билгесезлек утында яна. Герой кичерешләренә фон булу белән беррәттән, диңгез образының башка мәгънәви функциясе дә бар: әлеге образ аркылы ХХ йөз башы рус әдәбияты өчен хас булган тенденциянең татар сүз сәнгатендә чагылышы хакында сүз алып бару мөмкинлеге туа, ул - яшәеш мәгънәсен эзләү белән бәйле. Рус галимәсе Н. Мокина билгеләвенчә, ХХ йөз башы рус шигърияте яңа мәгънәдә кулланыла башлаган традицион төшенчәләр белән характерлана. Диңгез образы шундыйлардан. Галимә тәкъдим иткән аспекттан чыгып тикшергәндә, диңгез һәм кеше гомере (гомумән, яшәешнең) параллель кулланылуы ачыкланыр. Татар әдәбиятында да әлеге образның суфичылык идеяләре белән бәйле үз традицияләре бар. В. Брагинский фикеренчә, суфичыл традицияләрдә диңгез (океан), гадәттә, илаһи Асылны (Яшәешне) символлаштыра. Д. Заһидуллина билгеләвенчә, бу укылышта җир тормышының, кеше язмышының Алла һәм Яшәеш каршында кечкенә, көчсез, ихтыярсыз булуы ассызыклана. Шул рәвешле, әлеге әсәрдә егетнең диңгез буйлап йөзүе кеше яшәешенең билгесезлеге, аерым бер тышкы факторларга бәйле икәнлеген белдерә. Димәк, бу поэмада романтик әдәбият өчен хас булган юл мотивы диңгездә йөзү модификациясе төсендә чагылыш таба. Юл үткәннән киләчәккә юнәлгән, ул романтик рухтагы өмет, ышаныч белән сугарылган. Ретроспекция алымы һәм эчке монолог ярдәмендә автор геройның үткән юлы хакында сөйли: егет күп тапкырлар үлем белән күзгә-күз очрашкан, әмма аны һәрвакыт ниндидер бер очраклылык коткарып калган. Шул рәвешле, максатына юл тотучы шәхес һәртөрле авырлыкларны җиңеп чыга ала, язмыш киләчәккә ышанучыларга хәерхаклы, дигән фикер әсәрне иңләп үтә. Әлеге идеяне җиткерүдә Хозыр образы төп рольне уйный. Бу образ татар әдәбиятында Акыллы карт архетибының бер модификациясе итеп карала. Билгеле булганча, дөнья мәдәнияте үсешенең башлангыч этабында бик охшаш булган, кабатланучы образлар бар. Үсешләренең соңгырак этапларында, үзләрендә беренчел образның билгеләрен саклаган хәлдә, алар әдәбият һәм фольклорда төрлечә трансформацияләнә. Әлеге төшенчә швейцарияле психолог К. Юнг тарафыннан кертелә. Ул кешенең аң төпкелен өйрәнә һәм коллектив аң төпкелендә архаик тәҗрибә берәмлекләре саклануын билгели, ягъни коллектив аң төпкеле кешелекнең үткәне турындагы архетипик хәтерне саклый. Архетип, эчтәлексез форма буларак, һәрвакыт нинди дә булса тәҗрибә белән кушылып, аңлы рәвештә эшкәртелүгә дучар ителә һәм бары тик шуннан соң гына рухи эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә кулланыла башлый. Шул рәвешле, милли архетипик образлар барлыкка килә. Архетипларның нигезе борынгы мифларда саклана. Мифлар аркылы алар әдәбиятка да үтеп керә. К. Юнг тарафыннан түбәндәге архетиплар аерып чыгарыла: анима (ир кеше психикасында хатын-кыз башлангычы булу); анимус (хатын-кыз психикасында ир-ат башлангычы); күләгә (психиканың, шәхеснең караңгы, үзе танырга, күрсәтергә теләмәгән якларын белдерә); шәхсилек (индивидуаль башлангычка ия, яшәештә үз урынын табарга мөмкинлеге булган кеше); бала; бөек Ана; акыл иясе, карт архетиплары. -Урта гасыр төрки әдәбиятында, шул исәптән татар әдәбиятында да, карт архетибының бер варианты Хозыр-Ильяс образы аша реальләшә. Ул кешеләргә юл күрсәтүче, ярдәм итүче, җәза бирүче мәңгелек юлчы буларак тасвирлана. Әдәбият галимнәре аның әдәби әсәрдә өч вазифа башкара алуын күрсәтәләр: сакраль (җәза бирүче, коткаручы, юл күрсәтүче), иҗтимагый (тормыш һәм рухи тәҗрибәне саклаучы, үлеләр белән тереләр арасында арадашчы, алдан күрүче, шаман), әдәби (милли йолаларны саклаучы, философ, изге һәм дөньяви төшенчәләр, явызлык һәм яхшылык арасында арадашчы)2. +Урта гасыр төрки әдәбиятында, шул исәптән татар әдәбиятында да, карт архетибының бер варианты Хозыр-Ильяс образы аша реальләшә. Ул кешеләргә юл күрсәтүче, ярдәм итүче, җәза бирүче мәңгелек юлчы буларак тасвирлана. Әдәбият галимнәре аның әдәби әсәрдә өч вазифа башкара алуын күрсәтәләр: сакраль (җәза бирүче, коткаручы, юл күрсәтүче), иҗтимагый (тормыш һәм рухи тәҗрибәне саклаучы, үлеләр белән тереләр арасында арадашчы, алдан күрүче, шаман), әдәби (милли йолаларны саклаучы, философ, изге һәм дөньяви төшенчәләр, явызлык һәм яхшылык арасында арадашчы). "Дулкыннар арасында" поэмасында исә юлдан тайпылган, сайлау алдында калган романтик герой, Хозыр белән очрашудан соң, үзенә көч ала, рухи ныклыкка ия була. Шул рәвешле, бу поэмада карт архетибы белән тәңгәл килгән мифологик образ традицион сакраль вазифа үти: ул билгесезлектә калган егеткә матди (көймә) һәм рухи (үз-үзеңә ышаныч һәм киләчәккә өмет) ярдәм бирә, юл күрсәтә, коткара. Әсәрнең төп идеясе дә Хозыр монологы аша җиткерелә: Юлыңда бул, кулда көч барында, / Алга бар, тик кара алдыңы. Романтик геройның алга барыр юлы матурлыкка омтылу булып аңлашыла. Хан кызына булган мәхәббәте егеткә авыр лыкларны җиңәргә ярдәм итә. Матурлык символы буларак ачылган Хан кызы образы үткәндә калган гүзәллек турындагы уйлануларга этәрә. Кайчандыр бәхет-сәгадәттә гомер кичергән кыз, әтисенең тәхетен югалтуыннан куркуы аркасында, читкә сөрелә, шайтан коллыгына ташлана. Тормыш ямен югалткан егет тә читтә гомер кичерә. Димәк, кемнәрнеңдер үз мәнфәгатьләрен өстен куюы сәбәпле, җирдә матурлык юкка чыга, гүзәллекне тоеп, аңа омтылып яшәүчеләр исә мәңгелек газапка дучар ителә. Шул рәвешл е, поэмада бүгенге һәм киләчәк үткәнгә каршы куела, романтик әдәбиятка хас булганча, үткән - бүгенге дихатомиясе үзәк урынны алып тора. Үткәндә калган матурлык хакында сызланулы уйланулар ямьсез бүгенге аша өметсез киләчәккә юнәлтелә. Әлеге фикер әсәрнең соңгы юлларында аерым калкытыла: Өзелә таң җилләре... Җылый, сыкрый, / Искәртәләр моңнар, зарларын. / Иренеп кенә диңгез җавап бирә, / Сугып ташлый биек ярларын. Бу юллар, диңгезгә ташланып, шайтан коллыгыннан котылырга тырышкан егет белән кызның язмышы аяныч тәмамланачагына, димәк, җиргә матурлыкның әле тиз генә иңә алмаячагына ишарәли. @@ -219,7 +219,7 @@ Шулай итеп, ХХ йөз башы татар сүз сәнгатендә мифологик образларга мөрәҗәгать иткән күпсанлы поэмалар языла. Мифологик шәхесләр ике төр әсәрләрдә кулланыла: романтик әсәрләрдә - билгеле бер фикер үткәрү өчен кертелгән образлар сыйфатында, символик иҗатта - төп төшенчә, семиотик билге буларак. Нигездә, авторлар ислам мифологиясе белән бәйле образларны үз әсәрләренең сурәтләү объекты итәләр, ә инде Г. Сөнгати, И. Шаммаси, А. Җәгъфәр кебек шагыйрьләр төрки-татар ышануларыннан ук килгән Су анасы, Убыр, Өрәк кебек образларны да сурәтлиләр. Галимнәр билгеләвенчә, мифның әдәбиятта чагылышы, бер яктан, традицион мифологик образ һәм сюжетлар белән "уен" рәвешен алса, икенче яктан, авторның яшәешне күзаллавына бәйле төстә мифның үзгәртеп корылуы һәм яңа мифологик реальлекнең тууы рәвешендә бара. Бу яңа реальлек үзендә борынгы миф, борынгы аң-фикерләүнең томанлы хәрәкәте турында "истәлек"ләрне саклый. Беренче очракта сурәтләнгән вакыйгалар һәм персонажлар үзләренең индивидуальлеген югалталар һәм борынгы мифларда кабул ителгән яшәеш, алдан билгеле схеманың мәңге кабатлана торган бер варианты буларак кына яши башлыйлар. Икенчесендә язучы үзенең әсәрендә үзе урнаштырган кагыйдәләр буенча корылган уйланма чынбарлык тудыра. Без мифологик образлар бирелеше ноктасыннан тикшергән символик әсәрләрнең барысы да икенче юнәлешкә нигезләнеп иҗат ителгән. Аларда дини һәм мәҗүси мифлар белән бәйле образлар автор тәкъдим иткән структурага буйсындырыла, әдипләр үткәргән идея-фикерләргә мөнәсәбәтле кулланыла. Мифологик шәхесләрне сурәтләгән әсәрләр, нигездә, кешелек яшәешенә, кеше күңеленә бәя бирү йөзеннән иҗат ителгән, бу образлар күп очракта явызлык, авырлык, ямьсезлек символлары булып төгәлләшә. Фәнни хезмәтләрдән күренгәнчә, гомумбилгеле мифлар һәм легендалар яңа мәдәни- тарихи контекстта заманлаштыруга дучар ителә һәм халыкның милли психологиясе таләпләренә яраклаштырыла. Әлеге процесста миф хронотобы белән укучы яшәгән чор арасында чикләр җуела. Төгәлләнмәгән бүгенге һәм ябык, тотрыклы кыйммәтләре формалашкан үткәннең берлеге дөньяның вакыт ягыннан катлаулы (милли яки гомумкешелек) моделен барлыкка китерә. Гадәттә, контекстта бу вакыт киләчәккә таба омтылган була. Без югарыда карап киткән әсәрләрдә дә әлеге үзенчәлек ачык чагылыш таба. Гомумбилгеле мифларга мөрәҗәгать итеп, татар шагыйрьләре чор белән кисешү ноктасын табалар, мифологик геройларны заманга хас булган сыйфатлар белән баеталар. -Татар әдәбияты тарихында символизмның башкачарак йогынтысы да күзгә ташлана: кайбер әсәрләрдә аерым бер күренеш кенә символ булып калмый, ә тулаем бер миф, риваять символ булып санала. Еракта калган вакытка мөрәҗәгать итеп, аны хәзерге заман белән кисештерү аркылы мәңгелек охшашлыклар һәм символлар туа. Татар әдәбиятында билгеле булган Айсылу, Зөһрә кыз, Сөембикә, Алтынчәч, Чыңгыз, Идегәй, Чура батыр, Сатыш һ.б. тарихи-м ифологик шәхесләр әсәрләр үзәгенә куела һәм нәкъ менә халыкны үз артыннан ияртерлек яңа идеал - нәби кебек гәүдәләндерелә. Н. Думавиның "Шәрык даһие" (1915) поэмасы шушы тенденциягә нигезләнеп иҗат ителгән. Поэманың үзәгендә Чыңгыз образы тора. Автор аны әкият каһарманнарына тартым итеп сурәтләгән (ул гадәттән тыш акыллы, көчле: Таш маңгае, күкрәк тимер, күзләре зур, / Йөзендә балкый аның котлы нур. / Дәрт бөтен, гайрәт алмаз, корычтан кул, / Кем белән алышса да белмидер хур) әлеге шәхес, әсәрдәге үзәк төшенчә ролен алып, символ дәрәҗәсенә күтәрелә һәм акыл белән көчне гәүдәләндерә башлый. Поэманың башында ук сурәтләнгән хан туу вакыйгасы табигать стихияләренең дә аңа буйсынуын аның, алдында баш июен җиткерә һәм Чыңгыз турындагы мифны Ницше өйрәтүләре белән бәйләп куя. Д. Заһидуллина хезмәтендә "Ницшеның "гадәттән тыш кеше" хакындагы тәгълиматы төрлечә шәрехләнә, ләкин бер аңланылыш варианты - илаһи кеше кебек интерпретацияләү мөселманнарның дини-суфичыл тәгълимат буенча таныш камил инсан концепциясенә аваздаш була", диелә. Рус символистлары, философ-идеалистлары тарафыннан да "гадәттән тыш кеше" әхлакый идеал кебек күзаллана. А. Белый билгеләвенчә, Ницше өйрәтүләре Европа цивилизациясе күрмәгән яңа дари, яңа Кеше образын тудыра. Бу ярыммифик шәхес рус символистларын, модернистларын шул ягы белән җәлеп итә дә: "сверхчеловек" кешедәге яшәү һәм иҗат көчен берләштергән, символлаштырган рухи идеал, үрнәк тип булып кабул ителә. Әлеге поэмадагы Чыңгыз да - дөньяга шаһ булырга килгән, кояш белән сөйләшергә хокуклы зат, гадәттән тыш кеше, ярымилаһи зат (богочеловек)6. Бу фикер әсәрдәге тагын бер шартлы образ - кояш символы ярдәмендә ачыклана. Кояшка табыну, үзеңне кояш баласы итеп тою тенденциясе ХХ гасыр башы рус шигъриятендә һәм фәлсәфәсендә дә очрый. Әдәбиятта әлеге образның хак ыйк атьне белдергән традицион мәгънәсе билгеле. Шул ук вакытта рус әдәбиятында аның ирек мәгънәсен җиткерүе дә мәгъл үм. "Шәрык даһие" поэмасында әлеге символга власть, хакимлек төсмере дә өстәлә, һәм ул Чыңгыз образын ачуга ярдәм итә. Беренчедән, кояш Чыңгызның бөеклегенә ишарә итсә, икенчедән, аның яшәү максатын ачыклый: акыл ярдәмендә яшәеш асылына төшенү. Шул рәвешле, Чыңг ызның илаһилыгы ассызыклана, чиксез хакимият иясе булуы ачыклана. Гомумән, поэма дәвамында Чыңгыз бары тик кояш белән генә аралаша, әмма, автор фикеренчә, беркемнең дә хакимлеге мәңгелек һәм чиксез түгел: Дөнья зур, фәкать, Чыңгыз, мин дә анда / Падишаһлык кыла алмыймын бер заманда. / Күрәмсең, алмаш-тилмәш хөкем итәм / Бер анда, җир аст ында, бер монда. Кояш җиһанның төрле тарафын чираттан яктырткан кебек, Чыңгыз да бөтен дөнья белән идарә итә алмый. Автор идеясе дә шушы фикерне үстерә: абсолют хакимияткә омтылу кешелек кыйммәтләрен җуюга китерә. +Татар әдәбияты тарихында символизмның башкачарак йогынтысы да күзгә ташлана: кайбер әсәрләрдә аерым бер күренеш кенә символ булып калмый, ә тулаем бер миф, риваять символ булып санала. Еракта калган вакытка мөрәҗәгать итеп, аны хәзерге заман белән кисештерү аркылы мәңгелек охшашлыклар һәм символлар туа. Татар әдәбиятында билгеле булган Айсылу, Зөһрә кыз, Сөембикә, Алтынчәч, Чыңгыз, Идегәй, Чура батыр, Сатыш һ.б. тарихи-м ифологик шәхесләр әсәрләр үзәгенә куела һәм нәкъ менә халыкны үз артыннан ияртерлек яңа идеал - нәби кебек гәүдәләндерелә. Н. Думавиның "Шәрык даһие" (1915) поэмасы шушы тенденциягә нигезләнеп иҗат ителгән. Поэманың үзәгендә Чыңгыз образы тора. Автор аны әкият каһарманнарына тартым итеп сурәтләгән (ул гадәттән тыш акыллы, көчле: Таш маңгае, күкрәк тимер, күзләре зур, / Йөзендә балкый аның котлы нур. / Дәрт бөтен, гайрәт алмаз, корычтан кул, / Кем белән алышса да белмидер хур) әлеге шәхес, әсәрдәге үзәк төшенчә ролен алып, символ дәрәҗәсенә күтәрелә һәм акыл белән көчне гәүдәләндерә башлый. Поэманың башында ук сурәтләнгән хан туу вакыйгасы табигать стихияләренең дә аңа буйсынуын аның, алдында баш июен җиткерә һәм Чыңгыз турындагы мифны Ницше өйрәтүләре белән бәйләп куя. Д. Заһидуллина хезмәтендә "Ницшеның "гадәттән тыш кеше" хакындагы тәгълиматы төрлечә шәрехләнә, ләкин бер аңланылыш варианты - илаһи кеше кебек интерпретацияләү мөселманнарның дини-суфичыл тәгълимат буенча таныш камил инсан концепциясенә аваздаш була", диелә. Рус символистлары, философ-идеалистлары тарафыннан да "гадәттән тыш кеше" әхлакый идеал кебек күзаллана. А. Белый билгеләвенчә, Ницше өйрәтүләре Европа цивилизациясе күрмәгән яңа дари, яңа Кеше образын тудыра. Бу ярыммифик шәхес рус символистларын, модернистларын шул ягы белән җәлеп итә дә: "сверхчеловек" кешедәге яшәү һәм иҗат көчен берләштергән, символлаштырган рухи идеал, үрнәк тип булып кабул ителә. Әлеге поэмадагы Чыңгыз да - дөньяга шаһ булырга килгән, кояш белән сөйләшергә хокуклы зат, гадәттән тыш кеше, ярымилаһи зат (богочеловек). Бу фикер әсәрдәге тагын бер шартлы образ - кояш символы ярдәмендә ачыклана. Кояшка табыну, үзеңне кояш баласы итеп тою тенденциясе ХХ гасыр башы рус шигъриятендә һәм фәлсәфәсендә дә очрый. Әдәбиятта әлеге образның хак ыйк атьне белдергән традицион мәгънәсе билгеле. Шул ук вакытта рус әдәбиятында аның ирек мәгънәсен җиткерүе дә мәгъл үм. "Шәрык даһие" поэмасында әлеге символга власть, хакимлек төсмере дә өстәлә, һәм ул Чыңгыз образын ачуга ярдәм итә. Беренчедән, кояш Чыңгызның бөеклегенә ишарә итсә, икенчедән, аның яшәү максатын ачыклый: акыл ярдәмендә яшәеш асылына төшенү. Шул рәвешле, Чыңг ызның илаһилыгы ассызыклана, чиксез хакимият иясе булуы ачыклана. Гомумән, поэма дәвамында Чыңгыз бары тик кояш белән генә аралаша, әмма, автор фикеренчә, беркемнең дә хакимлеге мәңгелек һәм чиксез түгел: Дөнья зур, фәкать, Чыңгыз, мин дә анда / Падишаһлык кыла алмыймын бер заманда. / Күрәмсең, алмаш-тилмәш хөкем итәм / Бер анда, җир аст ында, бер монда. Кояш җиһанның төрле тарафын чираттан яктырткан кебек, Чыңгыз да бөтен дөнья белән идарә итә алмый. Автор идеясе дә шушы фикерне үстерә: абсолют хакимияткә омтылу кешелек кыйммәтләрен җуюга китерә. Күренгәнчә, Чыңгыз образын сурәтләүдә ялгызлык категориясе алгы планга чыгарыла: ул башкалардан аерып куела, алай гына да түгел, Чыңгыз үзе ялгызлыкка омтыла. Фәлсәфи фикерләүдә ялгызлык төшенчәсе әһәмиятле категорияләрдән санала, әдәбиятка аның ирек белән бәйле модификациясе үтеп керә: лирик герой рухи тырышлык нәтиҗәсендә ялгызлыкка ирешә, һәм ул иреккә, рухи яңарышка ирешү белән тәңгәл куела. "Шәрык даһие" поэмасы да герой ялгызлыгын рухи азатлык, көч белән турыдан-туры бәйләп карый, шул ук вакытта бу фикер әкиятләрдән килгән мотивлар белән дә ныгытыла: Чыңгыз берүзе Горбәт, Ачлык ба тыр лар белән көрәшкә чыга һәм аларны җиңә. Димәк, Н. Думавиның әлеге әсәре, символизм иҗат агымының йогынтысын тойган хәлдә иҗат ителеп, әкияти мотивлар белән баетыла һәм тирән эчтәлекле фәлсәфи әсәргә әверелә. Гомумән, ХХ йөз башы татар сүз сәнгатендә зур урын алып торган символизм лиро-эпикада үзенчәлекле чагылыш таба. Турыдан-туры символик характерда булган үрнәкләр сирәк очраса да, аерым образларны, мифларны, риваятьләрне, тарихи образларны символ дәрәҗәсендә сурәтләү поэмаларны милли яшәеш, чор, җәмгыять, халык турындагы уйлануларны җиткерү мәйданына әверелдерә. 2.2. ХХ йөз башы татар поэмаларында сызлану фәлсәфәсе diff --git "a/ILLA/\320\242\320\260\321\202\320\260\321\200 \320\274\320\260\321\202\320\261\321\203\320\263\320\260\321\202\321\213\320\275\320\264\320\260 \320\242\320\236\321\200\320\272\320\265\321\201\321\202\320\260\320\275.txt" "b/ILLA/\320\242\320\260\321\202\320\260\321\200 \320\274\320\260\321\202\320\261\321\203\320\263\320\260\321\202\321\213\320\275\320\264\320\260 \320\242\320\236\321\200\320\272\320\265\321\201\321\202\320\260\320\275.txt" index eba66f9bfa70fe603bf189140a306725161d8e36..180e619071c6ebfb6d1763cc9506eaa82dfc1f8d 100644 --- "a/ILLA/\320\242\320\260\321\202\320\260\321\200 \320\274\320\260\321\202\320\261\321\203\320\263\320\260\321\202\321\213\320\275\320\264\320\260 \320\242\320\236\321\200\320\272\320\265\321\201\321\202\320\260\320\275.txt" +++ "b/ILLA/\320\242\320\260\321\202\320\260\321\200 \320\274\320\260\321\202\320\261\321\203\320\263\320\260\321\202\321\213\320\275\320\264\320\260 \320\242\320\236\321\200\320\272\320\265\321\201\321\202\320\260\320\275.txt" @@ -105,7 +105,7 @@ XIX гасырда Урта Азия җирләре Россия империя Гомумән, Төркестан вилаятендәге мөселманнар мосафирпәрвәрләрдер. Шуның өчен номерларга төшәргә ихтыяҗ да юк һәм мөселман номерлары да юктыр. Шәкертләрдән бу биналар хакында тиешле мәгълүмат ала белерләр. Тиз китәрлек кемсәләр әшьяларны чәйханәләргә куйсалар да, бондагы мөселманнар инабәтле халыклар, югалу хәвефе юктыр. * * * Моннан 4-5 гасырлар мөкаддәм Сибирия илә Азия Шәрыктә вә Азия вастыда, хәтта Һиндстанда шактый сәясәт роле уйнаткан Төркестан вилаяте бөтен-бөтенә забыт итеп, төрк ханлыгы тәшкил итеп, пайтәхете булган Сәмәрканд шәһәрене абад итәрәк, бөтен Аурупага нәмунә улырлык бөек гыймарәтләр калдырган Чыңгыз хан нәселеннән монгол ыругына мәнсүб тарихи мәшһүр Аланку Хатыннан (кояш нуры илә) дөньяга килеп, күп каннар түгеп йөрдекеннән соң, Төркестанны забыт итеп, пайтәхете Сәмәрканд шәһәрендә хөкүмәт иттеке вакыт хозурында күп голәма, мәшаих вә мөәррихләр йыгып, бөтен дөньяга малик улыр максаты илә чин (хытай) мәмләкәте өстенә ике йөз мең гаскәр илә йөргәндә бу фани дөнья хануманнарга да вафа кылмай бер дакыйка әман вирмәй әҗәл якасыннан тотып, ушал 2 нче рәсемдәге гыймарәтнең астына салып, бер уч туфрак илә канәгатьләндергән Фирганә вилаятендә утрар дигән мәүзугда 807 тарихы һиҗридә вафат тапкан Аксак Тимер яки Әмир Тимер курганның кабере (Гур-Әмир димәклә мәшһүрдер). Бу гыймарәтне кәндисе сәламәт вакыт - милади 1404 вә 807 һиҗридә эшләтеп тәмам иткән. -Ошбу гыймарәтнең эчендә тугыз кемсәнең кабере вардыр. Аксак Тимернең шәехе вә имамы вә бер углы вә гайреләр. Бу гыймарәт ике катлы улып, өске катта рәшәткә эчендә бәһале нәфис ташларга хатты күфи илә дөньяга килүләре вә вафат улулары язылмышдыр. Асыл каберләре (нәгышләре)13 аскы катта (подвалда) улып, бонда мәрмәр ташларына язулар язылган. Хуҗа мөҗавирләр бу ташлардагы язуларның күбесене кәгазьгә алып, эстәгән кемсәләргә саталар. Аурупа сәйяхләре килгәч, рәсемнәрене вә шул копияләрне алып китәләр икән. +Ошбу гыймарәтнең эчендә тугыз кемсәнең кабере вардыр. Аксак Тимернең шәехе вә имамы вә бер углы вә гайреләр. Бу гыймарәт ике катлы улып, өске катта рәшәткә эчендә бәһале нәфис ташларга хатты күфи илә дөньяга килүләре вә вафат улулары язылмышдыр. Асыл каберләре (нәгышләре) аскы катта (подвалда) улып, бонда мәрмәр ташларына язулар язылган. Хуҗа мөҗавирләр бу ташлардагы язуларның күбесене кәгазьгә алып, эстәгән кемсәләргә саталар. Аурупа сәйяхләре килгәч, рәсемнәрене вә шул копияләрне алып китәләр икән. Бу биналарның күбесе Испаниядәге (Әндалүс) шәһәрләрдә гарәп мөһәндисләренең биналары тарызында эшләнгән. Гыймарәтләрнең икенче вә тышкы диварлары көзге пыяласы кеби ялтырап, нәкышләре дә гүзәл, буяулары да төрле-төрле рәңдә булып, хәзерендә һәм бүген буялган кеби ялтырап тормактадыр. Төркестанда улан мәктәп вә мәдрәсәләр, заһирән моназарәләре гүзәл улса да, батыйнән хәзерендә мәгънәви файдалар югалып, схоластика баткагына әйләнгән. Шул иске гыймарәтләрдәге мәдрәсәләрдә хөҗрәләре, вәкыфлары күп улса да, вәкыфлары югалып бетеп, хөҗрәләре базарларда сатлык мал булып калмыштыр. Бәгъзе мәдрәсәдә 50-60 хөҗрәләре булып, шул хөҗрәләрне байлар сатып алып китәләр, янә милекләнәләр, имеш. Хаҗәт улмаса, гайре кешегә һәм сатарлар икән. Бондый бидгать вә шәрган мәмнүгъ кәсеп Бохара Шәриф мәктәп- мәдрәсәләрендә гореф вә гадәт дәрәҗәсенә ирешкән, бичара шәкертләргә хөҗрәләрне иҗарәгә бирәләр икән. Иштә, Төркестан вилаятендәге асаре кадимәгә мәнсүб (археологический) гыймарәтләр мөселманнарның игътибарсызлыгыннан хәрабә йөз тотып, тәмамән мөнкариз улырга карибдер. Болгар, Казан шәһәрләрендәге гыймарәтләр, иске асарләр тузып, югалып беттеләр. Шимди ядкяр уларак мөселманнарга хосусан, төрк әүляденә калган бармак илә күстәрерлек тарихи гыймарәтләр тиз көннән мәхү улып, дөньяга бер дә килмәгән милләт кеби калачак дәгелме?!.. "Общество археологии, истории и этнографии" дигән җәмгыятьләр бар. Бонлар иске гыймарәтләргә бик дикъкать кылып, тәгъмир итәргә иҗтиһад итәләр, иске шәйләрне йыгышдырып, музаханәләргә куялар, төрле милләт вә таифәләрнең тарихларыны табып язарга хосуси мөхәррир (сотрудник)лары бар. Мәсәлән, Казандагы бу җәмгыятьнең хезмәтене мисал өчен язамыз: "Протокол ревизии Болгарских развалин, произведенной 16-го мая 1902 года". Ахырында бу комиссия күп йирләрне төзәтерлек дия доклад биргәннәр. Австралиядә, Сидней шәһәрендә: Австралийско-Азиатское Антропологическое общество. Вә гайреләр. @@ -196,7 +196,7 @@ XI гасырдан соңра гарәпләрдән истикъляль ин Төркестанда, ошбу заманга кадәр, аз чук истикълялиятне саклап килгән кечкенә генә ислам хөкүмәтләренең бере Хива, дигәре Бохара ханлыгыдыр. Бохара, бәрәкәтле бер мәмләкәт улып, сәкәнәсе ике миллион ярым кадәрдер. Утыз мең микъдарында булыр-булмас яһүди вә чингянә кавемнәреннән башкасы - кяффәтән әһле исламдыр. Бохараның шималь вә шәрык тарафлары - Төркестан мөселманнары, җәнүб тарафы - Әфганстан мөселманнары вә Русия - төрекмәннәр, гарәп тарафы Хива мәмләкәте исламиясе илә мәхдүддер. Чин вә Һиндстан һәм Иран илә Багдад мөселманнары да Бохараның ерак түгел күршеләреннән диярлектән. Бохарада лисан рәсми фарсыча улып, мәхкәмә язулары, дәфтәр вә забытнамәләр, тәзкирәләр фарсыча язылыр. Шәһәрдәгеләр фарсыча сөйләшерләр. Гомуми лисан исә үзбәкчә (чыгатайча)дыр. -Бохара әмире кәндисе үзбәк һәм дә үзбәкләр, таҗиклар санынча ике микъдар зиядә булса да, таҗики тел рәсми лисан уларак кабул ителмештер. Бу исә тарихларда күрелдекенә бинаи шәрык төркиләренең (шу җөмләдән Төркестан төркләре беренче урында) фарсы имлясенә тәкълидләреннән тәдриҗи уларак мәйданга чыкмыштыр ки, бөек төрк милләтенең тәфрикъсына сәбәп бер бәлаи газыймдыр. (1)9. +Бохара әмире кәндисе үзбәк һәм дә үзбәкләр, таҗиклар санынча ике микъдар зиядә булса да, таҗики тел рәсми лисан уларак кабул ителмештер. Бу исә тарихларда күрелдекенә бинаи шәрык төркиләренең (шу җөмләдән Төркестан төркләре беренче урында) фарсы имлясенә тәкълидләреннән тәдриҗи уларак мәйданга чыкмыштыр ки, бөек төрк милләтенең тәфрикъсына сәбәп бер бәлаи газыймдыр. (1). Бохарада әһле гомумият үзрәсене әл-мәзһәб улып, каумият җәһәтеннән: үзбәк, таҗик, төрекмән, гарәп, ирани, кыргыз, каракалпак, әфгани кыйсемнәренә аерылырлар. Мәзһәб вә игътикад, гореф вә гадәт бабларында, никах вә талак кеби шәйләрдә бер-береннән аермалары юктыр. Ялгыз гарәп, кыргыз таифәләренең башкалардан сач туйлары кеби исрафатка иртикяб итмәүдә генә фиркалары булса булыр. Бохара мәмләкәте, бу көндә дахилән әмир Габделәхәд хан хәзрәтләре тарафыннан "билистикълял" идарә ителмәктәдер. Хөкем эшләрене, гаскәрне, шәригать юлларыны карар, мәмләкәт эшләрене йөртер өчен, чиновниклар әмир тарафыннан ярлык виреләрәк насыйп ителерләр. Бохара мәэмүрләрене рус чиновниклары илә чагыштырып бәян итмәк вә анларның ләкабләре илә яд итеп күрсәтмәк бик читендер. Бер җәһәттән Бохара мәэмүрләре - рус чиновникларының 4-5 сенең хидмәдләрене әда итәр кеби күренерләр. Дигәр җәһәттән мәгълүмат, әһлият, кифаятләрендә билкөллия мөбаиндерләр . Русиядә хариҗия вә малия назыйре булмак өчен бик күп шартлы вә каидлар вардыр, әмма Бохарада боның өчен әүвәлдә падшаһлык хезмәтендә булган яланаяк булган бер сартның, үзеннән гали уланларә кушаматлар ясап, сыйлаулар биреп, дәрәҗә үстермәке кифаядер. Русиядә дахлия вә гадлия нәзыйре һәм прокурор булмак өчен, яхшы гына гыйлем вә мәгърифәт сахибе улмак лязимдер, әмма Бохарада үзләре ысулынча иске хашияләрне хәтме кәррәдә улан бер мөдәррис шу мәнасибләрә әһлиятле хисап ителер. Кушбиге, иң бөек министр дәрәҗәсендә булып, шул ук хариҗия һәм малия министрларының хезмәтләрене дә әда итәр. Боңа хәзинә могайян такса илә жалование бирелмәс, бәлки үзеннән түбән дәрәҗә хакимнәрнең фокарадан җыйган пулларының бер микъдары боның кисәи тамганасына агар. @@ -456,7 +456,7 @@ XI гасырдан соңра гарәпләрдән истикъляль ин Әүвәл заманда бу тарафның галимнәре Иран халкыны кол итмәк вә кол итеп сатмак дөрест, бәлки лязем дәрәҗәдә идекене белдереп, фәтвалар чыгарганнар. Шәригать исеменнән булган бондый фәтвалар әүвәлдә ярым вәхши хәлендә яшәгән бу тараф адәмнәре өчен зур бер эш вә ышанычлы "ярдәм" булып китмеш. Бинаән галәйһи, Хива илә Иран арасында "адәм сәүдәсе" башланган, хәтта Ираннан адәмнәрне көтү-көтү куалап, куй кеби әйдәп килгәләгәннәр. Беркадәр кансызлыкта шөһрәт кәсеп иткән халыкларда хәзерге көндә Мәрвә тарафларында яшәмәктә улан "тәкә" таифәсе булган. Ираннан әсир алынып та, тәкәләр тарафыннан кол ителеп сатылган адәмнәрдән хәзердә дә берничә ак сакаллы адәмнәрне күрдек вә башларына килгән хәсрәтле хәлләрене еглый-еглый сөйләгәннәрене ишетеп, һәм тәэсирләндек. Мәзкүр колларга йирле халыклар бик начар күз илә караганнар, хәтта анлар илә өлфәт итмәк, анларга кыз биреп кыз алмак кеби эшләр һич булмаган вә анлар илә бер мөнәсәбәт дә пәйда кылмаганнар. Хәтта вафатларының җәсәдләрене үз каберстанларына куйдырмаганнар, бәлки аерым мәкъбарәгә күмдергәннәр. Шул вакытларда бонларга "догма" дия исем виргәннәр. Бу коллар исә үзләренә җенестәш уланлар вә бергә әсир-кол буларак килгәннәр илә тәзвиҗ итмешләр вә соңга таба күбәеп китмешләр. -Мәзкүр коллар бер-ике буын искергәч, ягъни бер-ике ата үзгәргәч, кол идекләре онытылып, йирле халыкка тәмсил иткәч, бонларга "сарт" дия исем виргәннәр ("сатлык" кәлимәсеннән)3. Күп хәвадис вә вәкугат һәм таяныклы сүзләрнең шәһадәтләренә күрә, безләр "сарт" сүзе хакындагы ошбу фикернең дөрест идегенә ышанамыз. +Мәзкүр коллар бер-ике буын искергәч, ягъни бер-ике ата үзгәргәч, кол идекләре онытылып, йирле халыкка тәмсил иткәч, бонларга "сарт" дия исем виргәннәр ("сатлык" кәлимәсеннән). Күп хәвадис вә вәкугат һәм таяныклы сүзләрнең шәһадәтләренә күрә, безләр "сарт" сүзе хакындагы ошбу фикернең дөрест идегенә ышанамыз. Ләкин руслар килеп, Хива һәм гомум Төркестан тарафы руслар кулына төшкәннән соңра, бу әүвәлдә хосусый булган "сарт" кәлимәсе гам булып китмештер. Фәкать шунысы вар ки, әүвәлдә бу "сарт" ләкабене күтәрмәгән вә әүвәлдә үзләре тарафыннан яман күрелгән адәмнәргә үзләре кушкан исем-ләкаб, кайтадан үзләренә вирелдегеннән эчләре пошуы вә авырсынып, хәмиятләре кузгалып китүе бәлки, шул ноктадан булса ихтимал, карибдер! "САРТ" ТӘХКЫЙРЬ СҮЗМЕ? Төркестанлы үзбәк карендәшләремездән берничә кеше дәфгаларча "Шура" һәм "Вакыт" сәхифәләренә мөрәҗәгать итеп, үзләренең сарт исемләнүләренә протест итәләр. Сарт - милләт исеме түгел, бәлки дошманнар тарафыннан бирелгән тәхкыйрь ләкабдер, безне эчке Русия мөселманнары "сарт" димәсеннәр, "үзбәк" яки "төрк" дисеннәр, диләр. diff --git "a/ILLA/\320\242\320\260\321\202\320\260\321\200 \321\202\320\265\320\273\320\265-2021.txt" "b/ILLA/\320\242\320\260\321\202\320\260\321\200 \321\202\320\265\320\273\320\265-2021.txt" index bf349d1017eda1e0424dc5d5707a2da6262f054f..156ff4de6871130f7f7f703dde50f4b1010e777f 100644 --- "a/ILLA/\320\242\320\260\321\202\320\260\321\200 \321\202\320\265\320\273\320\265-2021.txt" +++ "b/ILLA/\320\242\320\260\321\202\320\260\321\200 \321\202\320\265\320\273\320\265-2021.txt" @@ -13,7 +13,7 @@ Тарихында бер дә тапсыз көзге без... - дигән юллар бүген дә актуаль яңгырый. 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясендә 5 миллион 319 мең 877 татар кешесе яши. Татарлар Россиядә яшәүчеләрнең 3,7 % ын тәшкил итә. 1989 һәм 2002 еллардагы халык санын исәпкә алу барышында, татарлар 5,52 миллион кешедән 5,53 миллионга арткан булса, 2002 һәм 2010 елларда халык санын алу аралыгында 244 мең кешегә кимегән. Россия Федерациясендәге татарларның төп өлеше Татар стан Республикасында яши (барлыгы 2 012 571 кеше, рес пуб лика халкының гомуми саныннан 53,2 %). -Россия Федерациясенең түбәндәге субъектларында татарлар аеруча күп: Башкортстан Республикасы (1 009 295), Чиләбе өлкәсе (180 913), Ульяновск өлкәсе (155 873), Оренбург өлкәсе (151 482), Мәскәү шәһәре (149 043), Свердловск өлкәсе (143 803), Самара өлкәсе (126124), Пермь крае (115544), Ханты-Манси автономияле округы - Югра (108 899), Төмән өлкәсе (102 587), Удмуртия Республикасы (98 831), Пенза өлкәсе (86 431), Әстерхан өлкәсе (60 523), Мәскәү өлкәсе (56 202), Саратов өлкәсе (52 884), Түбән Новгород өлкәсе (44 103), Мордовия Республикасы (43 392), Кырым Республикасы (42 254), Омск өлкәсе (41 870), Кемерово өлкәсе (40 229), Марий Эл Республикасы (38 357), Киров өлкәсе (36 457), Красноярск крае (34 828), Чувашия Республикасы (34 214), Санкт-Петербург шәһәре (30 857), Ямал-Ненец автономияле округы (28 509), Краснодар крае (24 840), Волгоград өлкәсе (24 557), Новосибирск өлкәсе (24 158), Иркутск өлкәсе (22 882), Томск өлкәсе (17 029), Курган өлкәсе (17 017), Ростов өлкәсе (13 948), Ставрополь крае (11 795), Коми Республикасы (10 779), Приморье крае (10 640) һ.б.2 +Россия Федерациясенең түбәндәге субъектларында татарлар аеруча күп: Башкортстан Республикасы (1 009 295), Чиләбе өлкәсе (180 913), Ульяновск өлкәсе (155 873), Оренбург өлкәсе (151 482), Мәскәү шәһәре (149 043), Свердловск өлкәсе (143 803), Самара өлкәсе (126124), Пермь крае (115544), Ханты-Манси автономияле округы - Югра (108 899), Төмән өлкәсе (102 587), Удмуртия Республикасы (98 831), Пенза өлкәсе (86 431), Әстерхан өлкәсе (60 523), Мәскәү өлкәсе (56 202), Саратов өлкәсе (52 884), Түбән Новгород өлкәсе (44 103), Мордовия Республикасы (43 392), Кырым Республикасы (42 254), Омск өлкәсе (41 870), Кемерово өлкәсе (40 229), Марий Эл Республикасы (38 357), Киров өлкәсе (36 457), Красноярск крае (34 828), Чувашия Республикасы (34 214), Санкт-Петербург шәһәре (30 857), Ямал-Ненец автономияле округы (28 509), Краснодар крае (24 840), Волгоград өлкәсе (24 557), Новосибирск өлкәсе (24 158), Иркутск өлкәсе (22 882), Томск өлкәсе (17 029), Курган өлкәсе (17 017), Ростов өлкәсе (13 948), Ставрополь крае (11 795), Коми Республикасы (10 779), Приморье крае (10 640) һ.б. Мәгълүм булганча, һәр халыкның яшәү асылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, гомумән, рухи-м әдәни хәзинәсен күп гасырлар буена үзенә туплаган төп байлык - ул аның теле. Бүгенге көндә тел проблемасы дөнья күләмендә иң мөһим мәсьәләләрдән исәпләнә. Берләшкән Милләтләр Оешмасы глобальләшү шартларында күп кенә телләрнең югалуына һәрвакыт борчылуын белдереп килә. БМОның Генераль Ассамблеясы 2019 елны Халыкара асаба халыклар телләре елы дип игълан итеп, андый телләрнең 5 - 6 мең калуын белдерде. ЮНЕСКОның рәсми чыганаклары буенча, дөньяда 6700 тел барлыгы әйтелә. Иң зур тел каталогларының берсе булган Ethnologue мәгълүматлары буенча, дөньядагы телләрнең якынча 41 % ына югалу куркынычы яный. Кытай, инглиз, һинд, испан, рус һәм гарәп телләре исә иң таралган телләр булып исәпләнә. @@ -115,7 +115,7 @@ XVIII-XIX гасырларда публицистик стиль тәмам ны Әлеге киңлекләрдә таралган татар теле өч диалектка - урта (казан татарлары), көнбатыш (мишәр) һәм көнчыгыш (себер татарлары) диалектларга бүленә. Татар шивәләрен төркемләү омтылышы беренче мәртәбә 1881 елда А.Г. Бессонов тарафыннан ясала. Бүгенге көндә яшәп килгән классификациянең нигезен Җ. Вәлиди, Л. Җәләй фикерләре тәшкил итә. Татар диалектларын, сөйләшләрен лингво-географик юл белән өйрәнү һәм "Татар теле диалектологик атласы"н төзү сөйләшләр һәм диалектларның гамәлдәге классификацияләренә мөһим өстәмәләр һәм аныклыклар кертү мөмкинлеге тудырды. Татар теленең төп диалекты булып саналган урта диалект (казан татарлары диалекты) шактый зур территориядә, башлыча Татарстан һәм Башкортстан республикаларында, аларга якын булган төбәкләрдә - Чиләбе, Курган һәм Оренбург өлкәләрендә таралган күпсанлы сөйләшләрне үз эченә ала. Тарихи яктан алар болгар бабаларыбызның дәвамчылары булып торалар. Болгарлар исә үз чиратында төрле төрки (угыз, кыпчак) кабиләләрнең көчле Болгар дәүләте составында берләшүе нәтиҗәсендә формалашканнар. Урта диалект сөйләшләре системасының катлаулы булуы байтак кына тарихи сәбәпләргә бәйле: Идел буе болгарларының җирле кыпчак кабиләләре тарафыннан ассимиляцияләнүе, күрше фин- угор, төрки, славян халыклары белән үзара тәэсир итешеп яшәү ләре, бу халыкларның татарлар тарафыннан өлешчә ассимиля цияләнүе, бер өлеш татарларның дини изоляцияләнүе, территориаль яктан аерым этник төркемнәрнең төп массадан ерак урнашуы, соңгы вакытта көнбатыш диалект йогынтысының көчәюе һ.б. -Урта диалектка түбәндәге сөйләшләр керә: казан арты сөйләшләре төркеме (дөбьяз, мамадыш, лаеш, балтач - Татарстан), бәрәңге сөйләше (Марий Эл), тау ягы сөйләшләре төркеме (норлат - Татарстан, Чувашия; кама тамагы, тархан - Татарстан), керәшен сөйләшләре төркеме (казан арты керәшеннәре сөйләше - Татарстан; түбән кама керәшеннәре сөйләше - Татарстан, Башкортстан; нагайбәк сөйләше - Чиләбе өлкәсе), минзәлә (Татарстан, Башкортстан), бөре (Башкортстан), касыйм (Рязань өлкәсе), бастан (Рязань өлкәсе), нократ (Удмуртия, Киров өлкәсе), пермь (Пермь крае), златоуст (Башкортстан), красно уфим (Урал федераль округы) эчкен (Курган өлкәсе), каргалы, богырыслан (Оренбург), камышлы (Самара өлкәсе), әстерхан (Әстерхан, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае), татар-каракалпаклар (Волгоград, Саратов өлкәләре), турбаслы, тепекәй, учалы, сафакүл, кормантау (Баш кортстан)1. Бу сөйләшләр зур территорияләргә таралуга карамастан, аларның төп үзенчәлекләре уртак. Урта диалект сөйләшләренең зур күпчелеге әдәби телгә аеруча якын тора. +Урта диалектка түбәндәге сөйләшләр керә: казан арты сөйләшләре төркеме (дөбьяз, мамадыш, лаеш, балтач - Татарстан), бәрәңге сөйләше (Марий Эл), тау ягы сөйләшләре төркеме (норлат - Татарстан, Чувашия; кама тамагы, тархан - Татарстан), керәшен сөйләшләре төркеме (казан арты керәшеннәре сөйләше - Татарстан; түбән кама керәшеннәре сөйләше - Татарстан, Башкортстан; нагайбәк сөйләше - Чиләбе өлкәсе), минзәлә (Татарстан, Башкортстан), бөре (Башкортстан), касыйм (Рязань өлкәсе), бастан (Рязань өлкәсе), нократ (Удмуртия, Киров өлкәсе), пермь (Пермь крае), златоуст (Башкортстан), красно уфим (Урал федераль округы) эчкен (Курган өлкәсе), каргалы, богырыслан (Оренбург), камышлы (Самара өлкәсе), әстерхан (Әстерхан, Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае), татар-каракалпаклар (Волгоград, Саратов өлкәләре), турбаслы, тепекәй, учалы, сафакүл, кормантау (Баш кортстан). Бу сөйләшләр зур территорияләргә таралуга карамастан, аларның төп үзенчәлекләре уртак. Урта диалект сөйләшләренең зур күпчелеге әдәби телгә аеруча якын тора. Көнбатыш диалект вәкилләренең бер өлеше, ягъни мишәрләр исә, болгарлар Урта Идел, Түбән Кама туфракларына күчеп килгәнче үк, әлеге җирләрдә Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында акрынлап якын-тирә төбәкләргә үтеп кергән кыпчакларның варислары булып саналалар. Мишәр диалекты терминын беренче тапкыр Л. Җәләй үзенең "Татар телендә диалектлар" (1938) дип аталган фәнни хезмәтендә куллана. Система буларак, диалект Л. Мәхмүтова тарафыннан тасв ирлана. Көнбатыш диалектның таралышын күрсәткән диалектологик карталарның системалы җыелмасы Урта Идел һәм Урал буе татар халкы сөйләшләре атласында урын ала. Көнбатыш диалект ике зур сөйләшләр төркеменә бүленә: чылаштыручы һәм цылаштыручы сөйләшләр. Бу сөйләшләр телнең барлык өлкәләрендә дә бер-берсенә бик якын. Цылаштыручылар төркеменә - сергач (Түбән Новгород өлкәсе), чүпрәле (Татарстан һәм Чувашия), байкыбаш (Башк ортстан) сөйләшләре; чылаштыручылар төркеменә исә темников, ләмбрә (Мордовия), кузнецк (Пенза өлкәсе), хвалын, мәләкәс, карсун (Ульяновск өлкәсе), тау ягы керәшеннәре, чистай керәшеннәре (Татарстан), стәрлетамак (Башкортстан), шарлык (Оренбург өлкәсе), куршин (Тамбов өлкәсе), волгоград (Әстерхан һәм Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае) сөйләшләре керә. Кама аръягында формалашкан чистай сөйләше катнаш характерда, сөйләш вәкилләре сөй ләмдә ике үзенчәлекне дә параллель кулланалар. Көнбатыш диа лект ның барлык сөйләшләренә дә хас гомуми үзенчәлекләр бар. Болардан тыш, әлеге төркемгә Әҗе (рус. Азеево; Рязань өлкәсе), Сыркыды (Сургодь; Мордовия), Күршә (Татарщино; Тамбов өлкәсе), Тархан (Тархань; Тамбов өлкәсе), Искил (Татарский Лундан; Мордовия) кебек аерым-аерым утырып калган авыллар керә. Бу авыллар Цна һәм Мокша елгалары бассейнында, Кадом өязендә, ягъни татар халкының мишәр этник төркеменнән булган вәкилләре элек яшәгән борынгы территориядә урнашканнар. Урта диалектның касыйм һәм бастан сөйләшләре белән бергә нугай теле йогынтысына дучар булганга күрә, аларда уртак күренешләр барлыкка килгән. Шуңа күрә күрсәтелгән авылларның сөйләше татар теленең төньяк-көнбатыш зонасын хасил итә. @@ -184,7 +184,7 @@ XVIII-XIX гасырларда публицистик стиль тәмам ны Татар телендә фин-угор телләреннән кергән алынмалар да шактый: пилмән, бүкән, миләш, морж, поши, килька, салака, пихта, камбала һ.б. Татар телендә саны һәм активлыгы белән аерылып торган гарәп һәм фарсы сүзләре дә күп. Бу алынмалар Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителгәннән соң, сәүдә, дини, сәяси, мәдәни һәм әдәби бәйләнешләр аша тагын да күбрәк үтеп кергәннәр. Баштан ук һәм бүгенге көндә лингвистик яктан төрле үзгәрешләргә дучар булганнар. Аларны үзләштерү - гасырлар дәвамында барган процесс. Татар һәм рус халыкларының бабалары - төркиләр һәм славяннарның борын-борыннан күршеләр булып аралашып яшәүләре төрки халыкларның Көнчыгыш Европага килү вакыты белән бәйле. -Татар теленә рус алынмалары керү вакытын шартлы рәвештә берничә дәвергә бүлеп карарга мөмкин: I дәвер (IX-XVI йөзләр); II дәвер (Казан ханлыгы яулап алынудан XVIII гасыр азагына кадәр); III дәвер (XVIII гасыр - XIX гасырның икенче яртысы); IV дәвер (XIX гасыр азагы - Октябрь инкыйлабына кад әр); V дәвер (Октябрь инкыйлабыннан соң - ХХ гасырның икенче яртысы), VI дәвер (ХХ гасыр азагы - бүгенге көнгә кадәр)2. +Татар теленә рус алынмалары керү вакытын шартлы рәвештә берничә дәвергә бүлеп карарга мөмкин: I дәвер (IX-XVI йөзләр); II дәвер (Казан ханлыгы яулап алынудан XVIII гасыр азагына кадәр); III дәвер (XVIII гасыр - XIX гасырның икенче яртысы); IV дәвер (XIX гасыр азагы - Октябрь инкыйлабына кад әр); V дәвер (Октябрь инкыйлабыннан соң - ХХ гасырның икенче яртысы), VI дәвер (ХХ гасыр азагы - бүгенге көнгә кадәр). Кулланылыш сферасы ягыннан татар теленең сүзлек составы берничә төркемгә аерыла. Гомумхалык теле сүзләре иң зур урынны алып тора. Болар - барлык кешеләр өчен дә аңлаешлы, иң кирәкле сүзләр. Бу төр лексика милли әдәби телнең үзәге санала, гомумкулланылыш лексикасы барлык стильләрдә һәм телнең төрле катламнарында иркен кулланыла. Икенче бер төркемне билгеле бер иҗтимагый катлам, коллектив, территория белән чикләнгән кешеләр куллана торган сүзләр тәшкил итә. Мондый сүзләргә диалекталь лексика, һөнәрчелек лексикасы, арго һәм жаргон сүзләр керә. Телнең билгеле бер төбәктә генә таралган төрен диалект, җирле сөйләш дип атыйлар. Шул төбәккә генә хас, гомумхалык теленә кермәгән сүзләрне диалекталь лексикага кертеп карыйлар. Диалекталь сүзләр территориаль яктан чикләнгән булалар. Татар теле өч диалектка бүленә: урта диалект, көнбатыш диалект, көнчыгыш диалект. diff --git "a/ILLA/\320\245\320\260\320\275\320\267\320\260\321\204\320\260\321\200\320\276\320\262-2022_merged.txt" "b/ILLA/\320\245\320\260\320\275\320\267\320\260\321\204\320\260\321\200\320\276\320\262-2022_merged.txt" index 4e0a45b888431d83990594ef5628976c034958ad..57aa2960349983384a7862c3a9e598648308c889 100644 --- "a/ILLA/\320\245\320\260\320\275\320\267\320\260\321\204\320\260\321\200\320\276\320\262-2022_merged.txt" +++ "b/ILLA/\320\245\320\260\320\275\320\267\320\260\321\204\320\260\321\200\320\276\320\262-2022_merged.txt" @@ -4,7 +4,7 @@ КЕРЕШ Татарстанның Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Дәүләт гербы идеясе авторы, филология фәннәре докторы Назыйм Габдрахман улы Ханзафаров исеме киң җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Ул, гомерен татар әдәбият белеме фәненә багышлаган тирән белемле галим, тынгысыз җәмәгать эшлеклесе, милләтпәрвәр кеше буларак, үзгәртеп коруларның башында ук Ш. Мәрҗани җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнаша: татар гимназияләрен ачып йөрүчеләрнең алгы сафында була, милли традицияләрне, гореф- гадәтләрне, йола-бәйрәмнәрне торгызуны, тарихи-архитектура һәйкәлләренең тарихын ачыклап, аларның сакланышын, киләчәген кайгыртып йөри. Халыкның тарихи мирасына таянып, "Сөембикә" либреттосын иҗат итүе дә үткәннең гыйбрәтле сәхифәләрен кайтару максатында була. Н. Ханзафаров Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, тарих институтында аспирантурада укый. Ул 1975 елда татар әдәбияты белгечлеге буенча филология фәннәре кандидаты ("Нәкый Исәнбәт драматургиясе"), 1996 елда филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә ("Татарская комедия (истоки и развитие)") ирешә. Әлеге тикшеренүләрнең нәтиҗәсе буларак дөнья күргән "Нәкый Исәнбәт драматургиясе (жанр, конфликт һәм герой проблемалары)" (1982), "Татарская комедия (истоки и развитие)" (1996) монографияләре әдәбият фәне казанышы буларак бәяләнә. Казандагы Сөембикә манарасы һәм Болгардагы Кара Пулатны өйрәнүгә, Татарстан гербын эшләү тарихына багышланган "Символы Татарстана: мифы и реальность" (2001) хезмәтендә ул тарихчы, археолог, фольклорчы буларак ачыла. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында "Татар әдәбияты тарихы"ның алты томлыгын (1984 - 2001) әзерләгәндә, Н. Ханзафаров - күзәтү һәм монографик мәкаләләр авторы, җаваплы редактор урынбасары, редколлегия әгъзасы. Галим М. Җәлил, Г. Камал, Ф. Бурнаш кебек классикларыбызның күптомлык ларын бастырып чыгаруда зур хезмәт куя. -Н. Ханзафаровның әдәбият белеме өлкәсендәге җитди табышачышлары татар драматургиясе, театр сәнгате тарихы белән бәйле. Югарыда аталган монографияләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә сәхнә әдәбияты тарихын XIX гасыр ахырыннан алып ХХI гасыр башына кадәр өйрәнеп, аның формалашу алшартларын, жанр һәм жанр формалары системасын барлый, аерым әдипләр эшчәнлегенә тулы һәм җентекле бәя бирә. Аеруча "Татар әдәбияты тарихы"ның 4 - 6 томнарындагы XX гасыр башы һәм 1920 - 1960 еллар драматургиясенә бәйле бүлекләрдә әлеге төрнең мәйданга килгәннән алып бүгенге көнгә кадәрге үсеш-үзгәреш тенденцияләре, традиция-яңачалыклар, классик һәм бүгенге көн авторларының табышлары һ. б. җентекле һәм фәнни нигезгә салынып тикшерелә. Г. Камал, М. Фәйзи, К. Тинчурин, Н. Исәнбәт, Т. Гыйззәт кебек драматурглар иҗатын, әдәби-эстетик эзләнүләрен, стиль үзенчәлекләрен иҗтимагый-сәяси тормыш һәм рус, дөнья әдәбияты казанышлары яссылыгында бәяли. Гомумән, әлеге хезмәтләр фәнни-теоретик һәм фактик чыганакларның байлыгы, әдәби материалны, төрле чорларны киң планда һәм тирәнлектә иңләп алуы белән аерылып тора. +Н. Ханзафаровның әдәбият белеме өлкәсендәге җитди табышачышлары татар драматургиясе, театр сәнгате тарихы белән бәйле. Югарыда аталган монографияләрендә, күпсанлы мәкаләләрендә сәхнә әдәбияты тарихын XIX гасыр ахырыннан алып ХХI гасыр башына кадәр өйрәнеп, аның формалашу алшартларын, жанр һәм жанр формалары системасын барлый, аерым әдипләр эшчәнлегенә тулы һәм җентекле бәя бирә. Аеруча "Татар әдәбияты тарихы"ның 4 - 6 томнарындагы XX гасыр башы һәм 1920 - 1960 еллар драматургиясенә бәйле бүлекләрдә әлеге төрнең мәйданга килгәннән алып бүгенге көнгә кадәрге үсеш-үзгәреш тенденцияләре, традиция-яңачалыклар, классик һәм бүгенге көн авторларының табышлары һ.б. җентекле һәм фәнни нигезгә салынып тикшерелә. Г. Камал, М. Фәйзи, К. Тинчурин, Н. Исәнбәт, Т. Гыйззәт кебек драматурглар иҗатын, әдәби-эстетик эзләнүләрен, стиль үзенчәлекләрен иҗтимагый-сәяси тормыш һәм рус, дөнья әдәбияты казанышлары яссылыгында бәяли. Гомумән, әлеге хезмәтләр фәнни-теоретик һәм фактик чыганакларның байлыгы, әдәби материалны, төрле чорларны киң планда һәм тирәнлектә иңләп алуы белән аерылып тора. * * * Бу җыентык ярты гасырдан артык гомерен татар гуманитар фәне өлкәсенә багышлаган Н. Ханзафаровның 85 яшьлек юбилее уңаеннан чыгарыла. Китап өч бүлектән тора. Беренче бүлектә галимнең 1980 еллардан алып бүгенге көнгә кадәр төрле җыентыкларда, фәнни басмаларда, журналларда дөнья күргән күзәтү характерындагы мәкаләләре бирелә. Алар XX-XXI гасыр башы татар сәхнә әдәбияты тарихының үзенчәлекле сәхифәләрен эзлекле күзалларга ярдәм итә. Икенче бүлектә төрле чорларда яшәгән драматургларның әдәби-эстетик карашларын, сәнгати эзләнүләрен, аерым әсәрләрендәге табышларны чагылдырган язмалар тупланган. Әлеге мәкаләләр драматургиядә үз мәктәбен булдырган яисә аның үсеш-үзгәрешенә зур йогынты ясаган әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлын, әдәби иҗатта традицияләр һәм яңачалык мөнәсәбәтен тулырак ачарга, аңларга мөмкинлек бирә. Өченче бүлектә Н. Ханзафаровның күпкырлы фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлегенә караган язмалар урын ала. Аларда галим үзенчәлекле шәхес һәм татар гуманитар фәне үсешенә җитди өлеш керткән талантлы галим буларак бәяләнә. ДРАМАТУРГИЯ ТАРИХЫННАН СӘХИФӘЛӘР @@ -42,11 +42,11 @@ XX гасыр башында татар белем бирү системасын Борынгы Һиндстан әдәбиятында мәсәл жанры әхлак-тәрбия әсәрләре жанры "шастра"дан башланган. Гуманизм, рационализм һәм золымга каршы көрәш идеяләре белән сугарылган бу әсәрләр бөтен дөньяга таралган. III-IV гасырларда иҗат ителгән әлеге мәсәлләр биш китапка тупланган ("Панчатантра"), VI гасыр уртасында фарсы теленә тәрҗемә ителгән. Ул башта Сүриядә, аннары гарәп илләрендә гарәп телендә чыга. Аларда "Кәлилә вә Димнә" дип исемләнгән бу тупланма дөнья халыкларының 60 телендә басыла. Ул татарлар арасында да бик популяр була. Казан татарлары арасында әлеге мәсәлләр XVI гасырда тарала. XIX гасырда аларны татар мәгърифәтчеләре кабат бастыра. XX гасыр башы татар демократлары да бу әсәрләрне үз итә. Г. Тукай алар буенча "Ике күгәрчен", "Карт арыслан" әсәрләрен яза. Реакция һәм цензура бик көчәйгән елларда мәсәл теле көрәшү мөмкинлеге бирә. Гомумән, мәсәлләр сюжетларның социаль эчтәлеген көчәйтү, фикерне үткенәйтү, конфликтны тирәнәйтү, контраст һәм ачык образлылыкка ирешү максатында бик отышлы мөмкинлек бирә. Алар нәтиҗәдә әдәбиятның, шул исәптән драматургиянең дә, тагын да нечкәртелгән һәм оригиналь аллегорик, символик образлар белән баюына китерде, иронияле "тел төбен" камилләштерде. -Мәсәл һәм драматик уен. Борынгы халык театрларының репертуарын нәкъ менә шушы жанр әсәрләре тәшкил иткән. Болгар-татарларда да бу шулай булган. Аларның күршесе көнчыгыш славяннар турында В. Е. Гусев болай яза: "Иң гади һәм бик борынгы драматик уеннар, барлык көнчыгыш славяннар хайваннар яшәешендәге кайбер конфликтлы ситуацияләрне символик рәвештә сурәтләгәннәр ("Тилгән һәм чебиләр", "Бүреләр һәм сарыклар", "Казлар һәм бүре") яки җәнлекләрнең, кошларның бәлаләрен һәм авыруларын уйнап күрсәткәннәр ("Куянкай", "Чыпчык", "Бытбылдык", "Кеш", "Болан"). Соңрак мондый уеннарның сюжетлары аллегорик мәгънә ала, кешеләр мөнәсәбәтләренә күчерелә яисә кешенең иҗтимагый һәм гаилә тормышыннан алына. Аларда ирләр белән хатын-кызлар мөнәсәбәте күрсәтелә, алпавытларның, купецларның, чиновникларның, чиркәү руханиларының һ. б. үз-үзләрен тотышлары сатирик сурәтләнә". -Мондый мәсәлләргә хайваннар турындагы әкиятләр якын тора. Алар төрле социаль катламнар арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыралар, күп очракларда сатирик эчтәлекле булалар. Боларда да аллегория алымнары белән кешеләрнең тискәре сыйфатлары фаш ителә ("Шаһ-Әтәч", "Борчак гаскәр", "Аю", "Төлке" һ. б.). Мондый әсәрләрдә юмор, ирония өстенлек итә. -Татар драматургиясендә мифологик затлар, әкияти образлар җитди фикер әйтүдә, хөрлек даулауда отышлы сәнгати вазифа башкаралар (шүрәлеләр, бичура, фәрештә, су кызы, өрәк, убырлы карчык, сәвәләй, дию һ. б.). Болар да, нигездә, төрле әкияти чыганаклардан. Зур сәхнәләргә менгәнче алар - балалар уеннары, урам-мәйдан тамашалары персонажлары. +Мәсәл һәм драматик уен. Борынгы халык театрларының репертуарын нәкъ менә шушы жанр әсәрләре тәшкил иткән. Болгар-татарларда да бу шулай булган. Аларның күршесе көнчыгыш славяннар турында В. Е. Гусев болай яза: "Иң гади һәм бик борынгы драматик уеннар, барлык көнчыгыш славяннар хайваннар яшәешендәге кайбер конфликтлы ситуацияләрне символик рәвештә сурәтләгәннәр ("Тилгән һәм чебиләр", "Бүреләр һәм сарыклар", "Казлар һәм бүре") яки җәнлекләрнең, кошларның бәлаләрен һәм авыруларын уйнап күрсәткәннәр ("Куянкай", "Чыпчык", "Бытбылдык", "Кеш", "Болан"). Соңрак мондый уеннарның сюжетлары аллегорик мәгънә ала, кешеләр мөнәсәбәтләренә күчерелә яисә кешенең иҗтимагый һәм гаилә тормышыннан алына. Аларда ирләр белән хатын-кызлар мөнәсәбәте күрсәтелә, алпавытларның, купецларның, чиновникларның, чиркәү руханиларының һ.б. үз-үзләрен тотышлары сатирик сурәтләнә". +Мондый мәсәлләргә хайваннар турындагы әкиятләр якын тора. Алар төрле социаль катламнар арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыралар, күп очракларда сатирик эчтәлекле булалар. Боларда да аллегория алымнары белән кешеләрнең тискәре сыйфатлары фаш ителә ("Шаһ-Әтәч", "Борчак гаскәр", "Аю", "Төлке" һ.б.). Мондый әсәрләрдә юмор, ирония өстенлек итә. +Татар драматургиясендә мифологик затлар, әкияти образлар җитди фикер әйтүдә, хөрлек даулауда отышлы сәнгати вазифа башкаралар (шүрәлеләр, бичура, фәрештә, су кызы, өрәк, убырлы карчык, сәвәләй, дию һ.б.). Болар да, нигездә, төрле әкияти чыганаклардан. Зур сәхнәләргә менгәнче алар - балалар уеннары, урам-мәйдан тамашалары персонажлары. Октябрьгә кадәрге чорда бик популяр булган көнкүреш комедияләренә көнкүреш әкиятләре аваздаш. Алар "бөтен әкиятләрнең 46 процентын тәшкил итәләр. Социаль тормыш һәм көнкүреш конфликтларына нигезләнгән бу әкиятләр реаль чынбарлыкка аеруча якын торалар". -Шуңа мәгърифәтчелек драматургиясе белән алар арасында идеяэстетик һәм поэтик уртаклыклар бик күп. Тик алар, заман үзгәрә баруына карап, яңа төсмерләр ала. Шул чор әдәбияты кебек, бу әкиятләр белән сугарылган. "Мондый әкиятләр арасында зирәк кешеләр, турылыклы һәм турылыксыз хатыннар, байлар һәм хезмәтчеләр, муллалар, оста караклар һәм башкалар турындагы әсәрләр бар... Көнкүреш әкиятләрен дүрт төркемгә бүләргә була: вәгазьчел, авантюрачыл, сатирик, юмористик". Л. Җамалетдинов язганча, бу вәгазьчел әкиятләрнең морале күзгә бәрелеп тора. Мондый әкиятләр ялган һәм дөреслек, акыллы киңәшләр, зирәк җаваплар, васыятьләр һ. б. турында. Алар арасында кайбер хикәяләр дә (притча) бар. Авантюрачыл әкиятләр, нигездә, яла ягылган хатыннар, турылыклы хатыннар, оста караклар һәм талаучылар турында. Көнкүреш әкиятләренең күпчелеге сатирик һәм юмористик әсәрләр төркеменә керә. Сатирик әкиятләрдә аерым түрәләр һәм руханилар фаш ителә. Аларда хезмәт иясе җиңүгә ирешә, ул акылы һәм тапкырлыгы белән өстен тора. Мондый сюжетлар акылсыз җен турындагы әкиятләргә дә хас. Сатирик һәм юмористик әкиятләрдә ялкаулык, җенси хыянәт, куркаклык, мактану, саранлык, ахмаклык кебек сыйфатлар кире кагыла. Мондый әкиятләр арасында булмас әкиятләр (сказки-небылицы) аерылып торалар. +Шуңа мәгърифәтчелек драматургиясе белән алар арасында идеяэстетик һәм поэтик уртаклыклар бик күп. Тик алар, заман үзгәрә баруына карап, яңа төсмерләр ала. Шул чор әдәбияты кебек, бу әкиятләр белән сугарылган. "Мондый әкиятләр арасында зирәк кешеләр, турылыклы һәм турылыксыз хатыннар, байлар һәм хезмәтчеләр, муллалар, оста караклар һәм башкалар турындагы әсәрләр бар... Көнкүреш әкиятләрен дүрт төркемгә бүләргә була: вәгазьчел, авантюрачыл, сатирик, юмористик". Л. Җамалетдинов язганча, бу вәгазьчел әкиятләрнең морале күзгә бәрелеп тора. Мондый әкиятләр ялган һәм дөреслек, акыллы киңәшләр, зирәк җаваплар, васыятьләр һ.б. турында. Алар арасында кайбер хикәяләр дә (притча) бар. Авантюрачыл әкиятләр, нигездә, яла ягылган хатыннар, турылыклы хатыннар, оста караклар һәм талаучылар турында. Көнкүреш әкиятләренең күпчелеге сатирик һәм юмористик әсәрләр төркеменә керә. Сатирик әкиятләрдә аерым түрәләр һәм руханилар фаш ителә. Аларда хезмәт иясе җиңүгә ирешә, ул акылы һәм тапкырлыгы белән өстен тора. Мондый сюжетлар акылсыз җен турындагы әкиятләргә дә хас. Сатирик һәм юмористик әкиятләрдә ялкаулык, җенси хыянәт, куркаклык, мактану, саранлык, ахмаклык кебек сыйфатлар кире кагыла. Мондый әкиятләр арасында булмас әкиятләр (сказки-небылицы) аерылып торалар. Күренә ки, бик күп төсмерле көнкүреш әкиятләре белән татар мәгъ рифәтчелек драматургиясе арасында идея-тематика, поэтика, метод, жанр ягыннан "туганлык" бәхәс уятмый. Проза гына түгел, сәхнә әдәбияты да халыкчан әкиятләрне үзенең таянычы иткән. Безнеңчә, беренче карашка мәгънәсез шаяру кебек ишетелгән булмас-әкият бик борынгы "серле монологларга" барып тоташа. Алар камнарның, шаманнарның, өшкерүче осталарның мәҗүси аллалар белән аралашуына, сихерчеләрнең һәм сихер кайтаручыларның махсус сүзтезмәләренә дә бәйле. Заманнар узгач, алар элекке вазифаларын һәм мәгънәләрен югалталар, тел осталары мәзәкләрендә, әкиятләрендә пародиягә тартым "булмаган һәм булмас" сюжетлар булып ишетеләләр, халыкның яңа иҗат җимешләре белән баетылып торалар. Йола, ритуал мондый "монологларны" махсус киемдә, тиешле әйберләрне файдаланып, хәрәкәтләр белән, карап торучылар алдында, ак яки кара көчләр белән бәйләнешкә керүче "тылсымлы кеше образында" башкаруны таләп иткән. Димәк, биредә театрның төп сыйфатлары һәм үзенчәлекләре канунлашкан. Моны борынгы йола-ритуал театры, "бер актер театры" дип аңларга була. Бу билгеләр "булмас-әкият" сөйләүчегә дә хас. "Булмас-әкият"ләрнең генә түгел, гомумән әкиятләрнең мәгълүм дәрәҗәдә архетиплары булган йомак һәм калып фольклор жанры үзенчәлекләре дә югарыда әйтелгән фикерләрне раслый. Лингвист галимнәр язганча, татар, башкорт, чуваш, мари, удмурт телләрендә йомак, йумак, җомак, юмах, юмок сүзләре әкият, табышмак, булмамыш, уңайсыз, көлкегә калу, көлке, җайсыз дигәнне аңлата. Гомумтөрки йумак, җомак, ымак, нумах, монголча домал сүзләре легенда, бәет, хикәят, әкият, тәмсил (притча), табышмак дигәнне белдерә... Алар борынгы гомумтөрки йом сүзеннән барлыкка килгән, мәгънә - легенда, авыру кеше җанының теге дөньядагы маҗаралары турында шаман хикәяте. @@ -56,13 +56,13 @@ XX гасыр башында татар белем бирү системасын Бу фольклор жанры да, чал тарих тирәнлекләрендә туып, үзенең тамаша-театр сыйфатларын ныгыта һәм ачыклый барып, аңа гына хас сүз сәнгатен (драматургиясен) булдырып, актерларның ялгыз һәм парлы уены хәленә килә, профессиональ эстрада сәхнәсенә менә. Моны Г. Камалның парлы конферансье өчен махсус язылган "Аҗак белән Куҗак", "Корфетдин белән Төрфетдин", "Хатыйп белән Латыйп" әсәрләре дә раслый. Фольклор нигезендә туган татар сәхнә миниатюралары Көнчыгыш халыкларының шундый ук әсәрләренә якын торалар. Бу - сәнгатьнең төрле халыкларда бер үк закончалыклар буенча тууы, яшәве генә түгел, бәлки мәдәни якынлык, үзара йогынты күренеше дә. XIX гасыр уртасында Каһирәдә булган сәяхәтче һәм драматург Жерар де Нерваль андагы сәхнә әсәре турында болай яза: "Карагез"ны дини бәйрәмнәр вакытында гына күрсәтәләр. Ул - тирән мәгънәле символларга бай легенда... Монысы зур булмаган комик күренешләр, аны ирләр уйный. Алар бездә уйналган, табышмакларга корылган тамашаларны хәтерләтәләр". Башка халыклардагыча, татар халык театрының һәм драматургиясенең ерак тамырлары фольклорның мәзәк жанры белән бәйләнешле, алар анекдотларга да якын. "Халык комедиясенең турыдан-туры бер чыганагы дип анекдотлар тибындагы диалогларны санарга мөмкин. Алар әкияти сюжетлар буларак билгеле: "Бөлгән барин", "Яхшы, әмма начар", "Беркатлы кеше һәм көлүче" ("Разоренный барин", "Хорошо, да худо", "Простак и насмешник"). Рус тормышы һәм халык көнкүреше җирлегендә табигый барлыкка килгән халык комедиясе сатирик үзенчәлеге белән аерылып торган". -Мондый театраль мәзәкләр, жанр төзүче фактор буларак, зур тәҗрибә туплаган татар драматургиясендә дә яши (Н. Исәнбәт, Д. Аппакова, М. Әмир һ. б.). Н. Исәнбәтнең халык мәзәкләре нигезендә язылган "Хуҗа Насретдин" (1939) классик әсәре төрле чорлар сәхнәләрен бизи. К. Тинчурин "Хикмәтле доклад" пьесасын "комедиямәзәк" дип атый. Башка язучыларда да болай билгеләү очрый. +Мондый театраль мәзәкләр, жанр төзүче фактор буларак, зур тәҗрибә туплаган татар драматургиясендә дә яши (Н. Исәнбәт, Д. Аппакова, М. Әмир һ.б.). Н. Исәнбәтнең халык мәзәкләре нигезендә язылган "Хуҗа Насретдин" (1939) классик әсәре төрле чорлар сәхнәләрен бизи. К. Тинчурин "Хикмәтле доклад" пьесасын "комедиямәзәк" дип атый. Башка язучыларда да болай билгеләү очрый. Ш. Галиев мәзәк - миниатюр спектакль ул, дип яза. Чыннан да, аның мәзәкләр китабындагы Котбетдин белән Сәйфетдин, Хуҗа Насретдинны хәтерләтеп, "спектакльдәге" төп геройлардай күңел сәхнәсендә яшиләр. Котбетдин кебек мәзәкчеләре күп булса да, Хуҗа исеме белән бәйле сюжетлар һәм Насретдин образы татарларга төрекләрдән керә. 1827 елда Симферополь гимназиясендә татар балалары классы ачыла. илчесенә мөрәҗәгать итә, татар балаларына укыту өчен китаплар сорый. Җибәрелгән әсәрләр арасында "Ләтаифе Хуҗа Насретдин" дигән кулъязма да була. Аны, балаларга ярамый дип тоткарласалар да, тора-бара ул да укучыларга барып җитә, ә 1845 елда Казанда басылып чыга. Шулай итеп, яңа пьесалар гына түгел, мәзәк рәвешендәге хөр фикер дә Төркия аша керә. Ул Р. Әмирханов кебек мәзәк осталарының әсәрләренә көч бирә, милли хуҗа образын формалаштыра. * * * -Драматургиягә мөнәсәбәтле әкиятләрнең кайбер төркемнәре әдәбият жанрларына якын. Шундыйлардан хикәят һәм хикәяте-фиттәмсил жанрларын күрсәтергә мөмкин. Элекке заманнарда әкиятнең хикәят дип аталуы да аларның "тугандаш" булуын раслый, гарәпчә хикәят - хикәя, повесть. Димәк, татар сәхнә әдәбияты формалашуда Урта гасырларның катлаулы жанрлы әсәрләр өлеше булган хикәятләр һәм хикәяте-фит-тәмсилләр дә җитди роль уйнаган ("Тутыйнамә", "Мәҗмугыл-хикәят" һ. б.). Аларның көнкүреш хикәясе, мәхәббәт тарихы, әкият, мәсәл, мәзәк һ. б. сыйфатлары сәхнә өчен дә киң иҗат мөмкинлекләре ачкан. Көнчыгышның мондый хикәятләре Көнбатыш сәхнәләрен дә бизи. Мәсәлән, "Принцесса Турандот" ("Хан кызы Турандык") - шуларның берсе. +Драматургиягә мөнәсәбәтле әкиятләрнең кайбер төркемнәре әдәбият жанрларына якын. Шундыйлардан хикәят һәм хикәяте-фиттәмсил жанрларын күрсәтергә мөмкин. Элекке заманнарда әкиятнең хикәят дип аталуы да аларның "тугандаш" булуын раслый, гарәпчә хикәят - хикәя, повесть. Димәк, татар сәхнә әдәбияты формалашуда Урта гасырларның катлаулы жанрлы әсәрләр өлеше булган хикәятләр һәм хикәяте-фит-тәмсилләр дә җитди роль уйнаган ("Тутыйнамә", "Мәҗмугыл-хикәят" һ.б.). Аларның көнкүреш хикәясе, мәхәббәт тарихы, әкият, мәсәл, мәзәк һ.б. сыйфатлары сәхнә өчен дә киң иҗат мөмкинлекләре ачкан. Көнчыгышның мондый хикәятләре Көнбатыш сәхнәләрен дә бизи. Мәсәлән, "Принцесса Турандот" ("Хан кызы Турандык") - шуларның берсе. Сәхнә әсәрләренең хикәяте-фит-тәмсилләр белән тарихи бәйләнешен XX гасыр башында "кызык тәмсил" терминының "комедия" урынында кулланылуы раслый. "Йолдыз" газетасындагы бер хәбәрдә Бакуда грузиннар һәм мөселманнар кичәсе булу, анда грузин телендә һәм төрки телдә спектакльләр уйналу турында языла. Солтан-Мәҗид Ганиевнең "Торсынгали" дигән "кызык тәмсиле уйналмыш" дип әйтелә. -Урта гасырлар язма әсәрләре белән XX гасыр башы татар драматургиясенең җитди бәйләнешен башка бик күп дәлилләр дә раслый. Мәсәлән, Г. Камал пьесаларында гаять оста сурәтләнгән яучы карчык образлары "Кыйссасел-әнбия" (Рабгузи), "Мәҗмугыл-хикәят", "Бәхтиярнамә", "Тутыйнамә" һ. б. әсәрләрдә традицион персонажлар буларак сурәтләнәләр. +Урта гасырлар язма әсәрләре белән XX гасыр башы татар драматургиясенең җитди бәйләнешен башка бик күп дәлилләр дә раслый. Мәсәлән, Г. Камал пьесаларында гаять оста сурәтләнгән яучы карчык образлары "Кыйссасел-әнбия" (Рабгузи), "Мәҗмугыл-хикәят", "Бәхтиярнамә", "Тутыйнамә" һ.б. әсәрләрдә традицион персонажлар буларак сурәтләнәләр. * * * Көнчыгыш мәдәнияте һәм әдәбияты белән гасырлар дәвамында багланышлар татар драматургиясенә, сәхнә сәнгатенә бик кыйммәтле әхлакый байлык та, үзенчәлекле романтик-поэтик яңгыраш та, гуманистик идеяләр дә, хөр фикерләр дә, тарихи-легендар сюжетлар да алып килде... Сүз "Мәҗмугыл-хикәят", "Тутыйнамә", "Мең дә бер кичә", "Бүз егет", "Таһир белән Зөһрә" кебек әсәрләр турында бара. Аларда күп кенә трагик, драматик һәм юмористик сәхнә күренешләре бар. Идеаллаштырылган геройлар, фидакяр гашыйклар, җыр, музыка, шигъри сүз, бию осталары әлеге чыганакларны чын мәгънәсендә театр өчен дә бай мирас итә. Шуңа "Бүз егет", "Таһир белән Зөһрә" поэмалары 20 нче еллар башында сәхнә әсәре итеп язылалар. Алар рухында башка пьесалар иҗат ителә. Бу аһәң М. Фәйзи драматургиясендә бик ачык сизелә. Болар, нигездә, ислам илләренең Урта гасырлар казанышлары җимешләре иде. XIX гасырда Көнбатышка йөз тоту башланып, ул көннән- көн өстенлек ала барды. @@ -77,7 +77,7 @@ XX гасыр башында татар белем бирү системасын Г. Коләхмәтовның бөтен изелгәннәрне азат итү идеяләре белән сугарылган драмалары Давыт, Гали, Мөхәммәт кебек яңа шәхесләрне, көрәшче геройларны мәйданга чыгарды. Алар да Көнчыгыш тарихына, мифологиясенә нигезләнеп иҗат ителгәннәр иде. Әмма мондый хөр фикер әсәрләренә карата цензура һәрвакыт кырыс булды. Беренче карашка гаҗәп булып күренсә дә, "пролетариат язучысы" Г. Коләхмәтов драмалары да пәйгамбәрләр тарихына бәйләнешле. Сүз документаль җирлекле тарихи "Әбүҗаһил" драмасы турында гына бармый. Үзәк геройларга пәйгамбәрләр исемнәре бирелү белән дә чикләнми ул якынлык (Давыт, Гали, Мөхәммәт). Бу геройлар яңа тәгъгазаплар, алар кичергән ялгызлык һәм рухи өзгәләнү юлын үтәләр. Шуңа әлеге пьесалар татар сәхнә әдәбияты тарихында идея-тематик яктан да, сәнгатьчә җитди эшләнешләре белән дә аерылып торалар. Шуңа хөр фикерле бу драмалар цензура тарафыннан кире кагылалар. Жанрлар буенча төркемләгәндә, беренче татар драмаларының тарихи вакыйгаларга, шәхесләргә, "Кыйссасел-әнбия"гә мөнәсәбәтле тармагы ачыклана. Бәетләргә якыннары шәхси драма яисә фаҗига рәвешен алсалар, пәйгамбәрләр турындагылары тарихи драма хасил итәләр. Биредә Кол Галинең "Кыйссаи-Йосыф"ы буенча язылган сәхнә әсәрләрен искә алу урынлы. Пәйгамбәрләр турында сәхнә тамашалары төркиләрдә XVI гасырда ук булган, ул татар драма тарихына да ачыклык кертә. Сүз азәрбайҗан-татар сәхнә багланышлары турында бара. -Әстерханда чыккан "Идел" газетасында (1910, 14 май) "татар театры" дигән төшенчә 1873 елдан бирле яшәп килә дип языла. Мәкалә авторы фикеренчә, "татар театры" XVI гасырда барлыкка килгән, моңа дәрвишләрнең җырлары дәлил. Бу дәрвиш-шагыйрьләрнең репертуары имам Хөсәенне җәзалау турындагы бәетләрдән гыйбарәт булган. Дәрвишләр генә түгел, XVI гасырда Иранда "Мари ханнарның" үз труппалары шигырь-җыр рәвешендәге диалоглар белән мәчетләрдә, базарларда чыгышлар ясаганнар, имам Хөсәен һәм аның балаларының кызганыч язмышын бәян итеп, алар бөтен Иранда, Кавказ артында танылганнар. Шуннан соң труппа үзенең спектакльләрен (шәбиһ) күп шәһәрләрдә һәм авылларда күрсәтә. Бу тамашалар төрки халыкларда да шул ук термин (шәбиһ) белән атала. Мәсәлән, азәрбайҗан галимнәре язганча, "Урта гасыр Азәрбайҗанында хәлифәлек өчен көрәш тарихы белән бәйле дини (мистериальные) тамашалар ("шәбиһ") булган". +Әстерханда чыккан "Идел" газетасында (1910, 14 май) "татар театры" дигән төшенчә 1873 елдан бирле яшәп килә дип языла. Мәкалә авторы фикеренчә, "татар театры" XVI гасырда барлыкка килгән, моңа дәрвишләрнең җырлары дәлил. Бу дәрвиш-шагыйрьләрнең репертуары имам Хөсәенне җәзалау турындагы бәетләрдән гыйбарәт булган. Дәрвишләр генә түгел, XVI гасырда Иранда "Мари ханнарның" үз труппалары шигырь-җыр рәвешендәге диалоглар белән мәчетләрдә, базарларда чыгышлар ясаганнар, имам Хөсәен һәм аның балаларының кызганыч язмышын бәян итеп, алар бөтен Иранда, Кавказ артында танылганнар. Шуннан соң труппа үзенең спектакльләрен (шәбиһ) күп шәһәрләрдә һәм авылларда күрсәтә. Бу тамашалар төрки халыкларда да шул ук термин (шәбиһ.б.лән атала. Мәсәлән, азәрбайҗан галимнәре язганча, "Урта гасыр Азәрбайҗанында хәлифәлек өчен көрәш тарихы белән бәйле дини (мистериальные) тамашалар ("шәбиһ") булган". Борынгы сәхнә сәнгатебезнең тарихын язу ягыннан караганда да, хәзерге татар драма һәм трагедия жанрларының традицияләре нинди чыганаклардан килүен ачыклау өчен дә әлеге багланышларның әһәмияте зур. Биредә "шәбиһ" дигән театр термины "ачкыч" булып тора. Ул бездә нык үзгәреп, "шамакай" (клоун, артист) сүзендә сакланып калган, әмма Иран, Кавказ белән бәйләнешле театр термины булуын югалтмаган. Фарсы-рус сүзлекләрендә болай языла: "шәбаһәт - подобие, сходство, аналогия; шәбиһ - религозная драма, мистерия; шәбиһ кәсара дәравардән - исполнять, играть роль кого-либо (в драме), подражать кому-либо; шәбиһхан - исполнитель роли в религиозной драме, мистерии; шәбиһгәрдан - режиссер, распорядитель в религиозной драме, мистерии". Димәк, Кавказ, Идел-Урал төркиләренең Көнчыгышның фарсы телле халыклары белән гасырлар дәвамында икътисади һәм мәдәни багланышлары сәхнә сәнгате уртаклыкларында да чагылыш таба. Төрек-азәрбайҗан-татар мәдәни мирасы, сәхнә дуслыклары турында сүз барганда, әрмән халкы өлешен искә алмый мөмкин түгел. Әрмән язуы һәм басма китабы юбилейлары белән котлап, И. Гаспринский 1913 елда ("Привет армянскому народу" дигән мәкаләсендә) болай яза: "...Зур булмаган халык, үзеңә күрше һәм аралашып яшәгән халыклар мәдәнияте файдасына син күп хезмәт иттең... Госманлы матбагасы, китап эше, педагогикасы, театры һәм музыкасы сиңа бик күп бурычлы". @@ -96,37 +96,37 @@ XX гасыр башында татар белем бирү системасын 1831 елда вафат булган ишан Җәгъфәр бине Габид Әс-Сәфәри турында Ш. Мәрҗани болай яза: "Тумышы белән Уфа ягының Сәфәр исемле авылыннан. Үсеп җиткәч, Бохарага китеп, аннан Кабулга барып, ишан Фәезхан бине Хазырхан янында укып-тәрбияләнеп, иленә кайткан. "Уфа өязе Җәгъфәр ишан" исеме белән танылган. Үзлегенн ән могҗизалар чыгара алуы, гадәти булмаган эшләргә осталыгы, төр ле кыяфәтләргә керә алуы белән таныла һәм мәшһүр була. Мелла Җәгъфәр еш кына, танбур һәм башка уен кораллары алып, иярченнәрен үзенә юлдаш итеп, Казан өязләрендә, Уфа тирәләрендә байларга һәм башка үзен кабул итүчеләргә кереп кунак булып йөри торган була". Мондый "артист җанлы" имамнарның берсе - Таһир бине Сөбхан әл-Бәтраксый әл-Микърый турында Ш. Мәрҗани болай яза: "Тумышы белән Сембер өлкәсе Кормыш өязенең Бәтракс карьясеннән... Малмыж өязенең Адай карьясендә имам, хатыйп була һәм Коръәнне дөрес һәм күрмичә уку дәресләре бирә. Озак гомер сөреп, күбәүләргә остаз булды һәм 1864 елда... Адай карьясендә вафат булды. Гадәттән тыш матур тавышлы, киң күкрәкле, озын буйлы кеше иде. Һәртөрле мәкамнәр белән укытты. Кайберсен "Хәрәмин көе", кайберсен "Коддыс Шәриф көе", кайберсен "Мисыр көе" дит атап, үзе дә төрле көйләр чыгара һәм шул көйләр белән укый иде. Әлеге көйләрдән максат җыр-м узыка калыбына салу, матур тавыш белән җиренә җиткереп уку иде... Укыганын ишеткәч, һушым китеп, зиһенем таралып китә иде. Үзе: "...Ахырда Багдади хаҗидан гыйлем эстәдем. Хаҗи Багдади минем укуымны хуш күреп укыта иде", - дип сөйли иде". Биредә мелла Таһир бине Сөбхан әл-Бәтраксыйның остазы Багдади хаҗи булу, аның әлеге музыкаль "вариацияләрне хуш күреп укытуы аерым игътибарга лаек. Исеменнән күренгәнчә, ул тумышы һәм тәрбиясе ягыннан Багдад шәһәренә бәйле кеше дияргә нигез бар, күрсәтелгән көй-мәкамнәр дә шул турыда сөйли. Димәк, Иран "шәбиһләренә" хас музыкаль импровизация иреге көйләрнең "матур тавыш" булып, тыңлаучы-тамашачының "зиһенен тарату" сыйфаты аларның эстетик көче, сәнгати функциясе дип бәяләнә ала. Боларның татар руханилары эшчәнлегендә яклау табуы, иҗади үстерелүе, галим Ш. Мәрҗани тарафыннан хуплануы бездә Көнчыгышның дини эчтәлекле сүз-көйләре, тамашачы һәм башкаручы багланышын тудырып, сәнгать буларак та яшәвен күрсәтә. -Мондый артистлык дәгъвалары аеруча Көнчыгышның Каһирә, Истанбул кебек мәдәният үзәкләрендә тәрбияләнгән, белем алган татар интеллигенциясе һәм прогрессив дин әһелләре вәкилләренә хас. Алар татар профессиональ театрына нигез салуда зур эш башкардылар. Шулардан мәгърифәтче Мотыйгулла һәм Камил Төхфәтуллиннар, язучы, журналист Фатыйх Кәрими, Истанбул университетын тәмамлаган театр тәнкыйтьчесе Г. Кәрам, шагыйрь Дәрдемәнд һ. б. исемнәрен атау бу катламның нинди шәхесләрне берләштерүен күрсәтә. +Мондый артистлык дәгъвалары аеруча Көнчыгышның Каһирә, Истанбул кебек мәдәният үзәкләрендә тәрбияләнгән, белем алган татар интеллигенциясе һәм прогрессив дин әһелләре вәкилләренә хас. Алар татар профессиональ театрына нигез салуда зур эш башкардылар. Шулардан мәгърифәтче Мотыйгулла һәм Камил Төхфәтуллиннар, язучы, журналист Фатыйх Кәрими, Истанбул университетын тәмамлаган театр тәнкыйтьчесе Г. Кәрам, шагыйрь Дәрдемәнд һ.б. исемнәрен атау бу катламның нинди шәхесләрне берләштерүен күрсәтә. Көнчыгышның әлеге мәдәни үзәкләре белән шундый җитди һәм эзлекле бәйләнешләр күзәтелүнең тарихи сәбәпләре бар. Бердән, ислам цивилизациясе хәятендә яшәү һәм төрки халыкларның якынлыгы, икенчедән, хөр фикергә, шәхес ирегенә мәгълүм заманда чагыштырмача түзем мөнәсәбәт булу бу үзәкләрне Россиянең төрки халыклары өчен дә рухи-мәдәни таяныч итә. Риза Фәхретдиннең, болгарлар һәрнәрсәдә иранлыларга охшарга омтылганнар, дип язуы да моны раслый. Чыннан да, бу якларда халык бәйрәмнәре һәм дини бәйрәм йолалары тулы саклану, Истанбул, Каһирә кебек шәһәрләргә Европа театр культурасы (француз, итальян) иртәрәк үтеп керү сәбәпле, анда XIX гасырда ук шәхес иҗатына, театр тамашаларына заманча юл ачыла. Милли, дини кысу шартларында яшәгән татарлар өчен бу кадәре дә "саф һавадай" кадерле була. Шуңа Г. Камал төрекчәдән тәрҗемә иткән пьесалар арасында да Көнбатыш классиклары әсәрләрен очратабыз. Көнчыгышта бик күп тантаналарның аерылгысыз өлеше - театр. Сәяхәтче Жерар де Нерваль Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен бәйрәм иткәндә Каһирәдә "даганнар коралар, уеннар оештыралар, "Карагезның" төрле тамашалары - курчаклар яки кытай күләгәләр театры ярдәмендә тагын ике көн барачак бу ярминкә күңел ачуларын тәмамлыйлар... Бу бәйрәм "Мәүлид ән-Нәби" дип атала" дип яза. Боларны үзе күргән Жерар де Нерваль гаҗәпләнә: бу курчаклар, медаль һәм байраклардагы хайван сурәтләре, солтан корабын алтын бөркет белән бизәкләү кебек нәрсәләрне мөселман шәригате ничек рөхсәт итүен аңлау авыр, ди. Аны Каһирәдә хаҗиларның өйләрен кеше сурәтләре ясап буяулары да җәлеп итә. Мондый "аномалия" күренешләрен язганнан соң, ул нигезле нәтиҗә ясый: "Ни генә булмасын, җанлы нәрсәләрнең сурәтләре ислам тарала башлаган чорда гына юк ителгәннәр, ул вакытта алардан потлар дип шикләнгәннәр. Бүгенге көндә төрекләрнең дини түземлеген Атмәйдан мәйданы уртасындагы һәйкәл бик ачык раслап тора. Ул Сәлим солтан мәчете каршында, һәйкәлнең нигезен Византия барельефлары бизи; анда алтмыштан артык сурәт тулысынча сакланган". Күренә ки, ислам дине театрга киртә булып торган, дигән традицион фикер тәнкыйтькә мохтаҗ. Биредә аерым шәхесләрнең чикләнгән карашлары, дин исеменнән эш итүләре турында сүз барырга мөмкин. Курчак театрлары, мәсхәрәбазлар уеннары, йола уеннары, балаларның курчак уеннары гасырлар дәвамында яшәп килү татар халкының театр ча фикерләү тәҗрибәсе бай һәм борынгы мираслы дияргә мөмкинлек бирә. Моны, башка дәлилләр белән бергә, Г. Исхакый әсәрләрендәге күренешләр дә раслый. XVIII гасырда татар байларының "Курчак туйлары" уздырулары турында Г. Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз" әсәрендә болай языла: "Акыртынлап кунаклар тарала башлады. Кунаклар арасыннан: "Байлык ни эшләтә! Курчак туена никадәр расход!! Ике яктан кырык мең, кеше үз кызын биргәндә дә алай расход тота алмый, ай, байлык яхшы нәрсә соң", - дигән сүзләр ишетелә иде. ... Сез: "Бу эшләр ни өчен? Ник курчак туена кырык мең?! Бу эштән кемгә файда булды? Әллә гомум милләткә бер-бер файда бармы? Ник болай иткәннәр?" - диярсез. Мин тагы: "Бу туй курчак туе иде, чыккан расход кырык мең иде"дән башка җавап белмим. "Кырык мең!! Кырык мең!! Бер файдасыз кырык мең!!" - дисезме? Без элгәре үзебезгә кәеф килердәй җирләрдән кырык меңнәрне кызганмый идек (Бу туй үзе зур дәлил)". -Татар әдәбияты һәм театры үзенчәлекләре турында сүз барганда, галимнәр аларга музыкальлек, шигърилек сыйфатлары хас булуын да ассызыклыйлар. Бу күренеш милли традицияләргә, гасырлар дәвамында Көнчыгыш мәдәнияте йогынтысында яшәүгә бәйле. Этнографик уен-тамашалар гына түгел, догаларның, "Кыйссаи Йосыф", "Таһир-Зөһрә" кебек әсәрләрнең, бәетләрнең ("Сак-Сок" һ. б.), мөнәҗәтләрнең көйле-музыкалы булулары мондый хисләргә якын сәхнә әсәрләрен дә көйле-моңлы иткән. Моны Урта гасыр чичәннәр сәнгате, хан сарайларына якын җырчы-музыкантлар, Көнчыгыш "шәбиһләре" әлеге традицияләрне ныгытканнар, аларга үз аһәңнәрен өстәгәннәр. Шуңа күрә элекке дәверләрдә сәхнә сәнгатебез, сәхнә әдәбиятыбыз башка жанрларны, сәнгать төрләрен берләштереп, алар эчендә аерымланмый яшәп килгән дияргә нигез бар. Ул аның универсаль функцияле һәм синкретик формада булуы турында сөйли. Хәзерге көндә, XXI гасыр да, "Кыйссаи Йосыф" буенча Р. Харисның балет либреттосы язуы, "Сак-Сок" нигезендә Р. Батулланың сәхнә әсәре иҗат итүе (композитор М. Шәмсетдинова белән) мондый халык җәүһәрләренең сәнгати көче, театраль тылсымы турында сөйли. +Татар әдәбияты һәм театры үзенчәлекләре турында сүз барганда, галимнәр аларга музыкальлек, шигърилек сыйфатлары хас булуын да ассызыклыйлар. Бу күренеш милли традицияләргә, гасырлар дәвамында Көнчыгыш мәдәнияте йогынтысында яшәүгә бәйле. Этнографик уен-тамашалар гына түгел, догаларның, "Кыйссаи Йосыф", "Таһир-Зөһрә" кебек әсәрләрнең, бәетләрнең ("Сак-Сок" һ.б.), мөнәҗәтләрнең көйле-музыкалы булулары мондый хисләргә якын сәхнә әсәрләрен дә көйле-моңлы иткән. Моны Урта гасыр чичәннәр сәнгате, хан сарайларына якын җырчы-музыкантлар, Көнчыгыш "шәбиһләре" әлеге традицияләрне ныгытканнар, аларга үз аһәңнәрен өстәгәннәр. Шуңа күрә элекке дәверләрдә сәхнә сәнгатебез, сәхнә әдәбиятыбыз башка жанрларны, сәнгать төрләрен берләштереп, алар эчендә аерымланмый яшәп килгән дияргә нигез бар. Ул аның универсаль функцияле һәм синкретик формада булуы турында сөйли. Хәзерге көндә, XXI гасыр да, "Кыйссаи Йосыф" буенча Р. Харисның балет либреттосы язуы, "Сак-Сок" нигезендә Р. Батулланың сәхнә әсәре иҗат итүе (композитор М. Шәмсетдинова белән) мондый халык җәүһәрләренең сәнгати көче, театраль тылсымы турында сөйли. Татар халык музыка кораллары тарихын тикшерүче галимнәр язганча, "археографик, археологик, фольклористик чыганаклар инструменталь сәнгатьнең тирән тамырлары булуын һәм аның үсеше традицион икәнлеген раслыйлар". Драматургиябезнең күңелле җыр-музыка традицияләре, нигездә, халык бәйрәмнәреннән килә. Сабантуй, җыен, аулак өй, каз өмәсе, тула өмәсе, эрләү өмәсе, киндер сугу өмәсе, уеннар - җыр-музыка, оста сүз, бию, мәзәк, ярыш урыннары да. Биредә яшьләр үзләренең талантларын ачканнар. Үзләре башкаручы да, тамашачы да булганнар. Сәхнә әдәбиятыбыз халыкның җыр-музыка традицияләренә якынлыгын бу өлкәдә актив кулланышта булган терминнар системасы да раслый. Үткән заманның чичән, телмәрче (сүз остасы), бахши (остазрежиссер), шамакай (артист- клоун), мәсхарәбаз (комедиант), кәмитче (комедиант), аю биетүче атамалары моңа дәлил. Көнчыгышның бай мирасын үз иткән милли хәят, табигый, XX гасыр башы татар сәхнә әсәрләренең поэтикасына һәм эстетикасына үз төсмерен биргән. Этнографик, фольклор чыганакларга якын "Авыл бәйрәме", "Галиябану" пьесалары (М. Фәйзи) - моңа ачык дәлил. Бу күренеш 20 нче елларда "Хафизәләм-иркәм" (Г. Камал), "Казан сөлгесе" (К. Тинчурин) кебек әсәрләрдә дәвам итә. XX гасыр башы татар драматургиясе -Татар әдәбиятында драматургия поэзия һәм проза жанрына караганда бераз соңрак формалаша. Аның барлыкка килүе һәм үсешендә фольклористик, этнографик чыганаклар, әдәби мирастагы театральдраматик элементлар, төрки халыкларның уртак сәхнә-тамаша күренешл әре, Көнчыгыш һәм рус-Европа драматургиясе, театры йогынтысы һ. б. зур роль уйный. +Татар әдәбиятында драматургия поэзия һәм проза жанрына караганда бераз соңрак формалаша. Аның барлыкка килүе һәм үсешендә фольклористик, этнографик чыганаклар, әдәби мирастагы театральдраматик элементлар, төрки халыкларның уртак сәхнә-тамаша күренешл әре, Көнчыгыш һәм рус-Европа драматургиясе, театры йогынтысы һ.б. зур роль уйный. Бездә драматургиянең мөстәкыйль әдәби төр булып формалашуы исә байтак дәрәҗәдә татар театрын тудыру ихтыяҗы белән бәйләнгән иде. Мәгълүм ки, татарларда театрга йөрү теләге XIX гасырдан көчәеп китә. Әлбәттә, бу төр сәнгать белән танышуны алар рус театрыннан башлыйлар. Мәсәлән, М. С. Рыбушкин ул вакытта татарлар "театрны бик теләп яклаучылар булып киттеләр", - дип яза. Шул нигездә татарларда рус драматургиясенә дә игътибар арта. "Тәрҗеман" газетасы 1893 елда Сембер губернасында Мөхәм мәт Акчурин тарафыннан Н. В. Гогольнең "Өйләнү" комедиясе тәрҗемә ителүен хәбәр итә. ХIХ гасыр ахырында һәм ХХ гасыр башында А. С. Пушкин, М. Ю. Лермонтов әсәрләре белән бергә, Н. В. Гогольнең "Ревизор" (1902), "Өйләнү" (1903) пьесаларының татарчага тәрҗемәләре басылып чыга. Цензура, Н. В. Гоголь драматургиясен татарларга "белдерү" кирәк түгел, дип каршы торса да, бөек сатирикның төрки дөньяга юлын яба алмый. Татар зыялылары үз тамашачыларына нинди әсәрләр кирәк булуын яхшы аңлыйлар иде. Әле 1892 елда ук татарларга профессиональ театр кирәклеге турында язганда И. Гаспринский милли драматургиянең нинди булырга тиешлеген искәртә. "Тәрҗеман" газетасында Д. Фонвизин иҗаты белән таныштырып, ул татар драматургларын "фонвизинча көләргә" өнди, татарлар өчен андый көлү бик урынлы һәм вакытлы булачак дип ассызыклый. Үз милли театрлары булмау сәбәпле, татар яшьләре үзешчән театр ларның рус телендәге спектакльләрендә катнашалар. 1897 елда Казан татар укытучылар мәктәбе студентларына Н. В. Гогольнең "Реви зор", "Өйләнү" комедияләрен куярга рөхсәт ителә. 1899 елда бу студентлар тарафыннан "Не все коту масляница", "Старый математик", "Вицмундир" пьесалары куела. Татар мәгърифәтчеләренең тормышка тәнкыйди карашлары ныгый бару драматургиядә дә комедия жанры яралуга китерә, "Хәсәт баба" (1893), "Комедия Чистайда" (1895) пьесалары иҗат ителә. Әдәби багланышлар ягыннан караганда, "Комедия Чистайда" әсәренең (авторы билгесез) немец теленнән русчага тәрҗемә ителгән "О, время" дигән комедиянең сюжет-композиция төзелешен файдаланып язылуы игътибарга лаек. -Драматургиянең тематика, жанр ягыннан төрлеләнә баруына тәрҗемә әсәрләренең күпләп таралуы да ярдәм итә. ХХ гасыр башында рус драматургиясеннән Н. В. Гогольнең "Женитьба" ("Өйләнү". Д. Гобәйди тәрҗемәсендә, 1905), А. Н. Островскийның "В чужом пиру похмелье" ("Наданлык илә галимлек". И. Б. Кудашев-Ашказарский, 1905), "Бедность не порок" ("Хуҗа һәм приказчик". Г. Богданов, 1907), "В поисках жениха" ("Кияү эзләү, яхуд игълан бәласе". В. Әхмә дуллин, 1907), "Нежданный дорогой гость" ("Көтелмәгән кадерле кунак". Г. Кәрам, 1907). "Потерянная жена" ("Югалган хатын". Г. Богданов, 1909), Ф. В. Рутковскийның "Ревнивый муж" ("Көнче ир". Г. Бог данов, 1910), "Проделки женщин" ("Хатыннар эше". В. Апана ев, 1910), "Письмо запутало" ("Хат болгатты". Г. Хәсәни, 1907), И. И. Мясницкийның "Маленькая война" ("Мәхәббәт өчен сугыш". Г. Мо насыйпов, 1914), "Беглецы" ("Качкыннар". В. Мортазин, 1913), В. Бо рисевскийның "Тайная встреча" ("Аулакта күрешү". Г. Кә рам, 1913), В. Соловьевның "На пороге к делу" ("Әдәпсезләр арасында хиҗапсыз кыз". Д. Гобәйди, 1915) һ. б. пьесалар тәрҗемә ителә. +Драматургиянең тематика, жанр ягыннан төрлеләнә баруына тәрҗемә әсәрләренең күпләп таралуы да ярдәм итә. ХХ гасыр башында рус драматургиясеннән Н. В. Гогольнең "Женитьба" ("Өйләнү". Д. Гобәйди тәрҗемәсендә, 1905), А. Н. Островскийның "В чужом пиру похмелье" ("Наданлык илә галимлек". И. Б. Кудашев-Ашказарский, 1905), "Бедность не порок" ("Хуҗа һәм приказчик". Г. Богданов, 1907), "В поисках жениха" ("Кияү эзләү, яхуд игълан бәласе". В. Әхмә дуллин, 1907), "Нежданный дорогой гость" ("Көтелмәгән кадерле кунак". Г. Кәрам, 1907). "Потерянная жена" ("Югалган хатын". Г. Богданов, 1909), Ф. В. Рутковскийның "Ревнивый муж" ("Көнче ир". Г. Бог данов, 1910), "Проделки женщин" ("Хатыннар эше". В. Апана ев, 1910), "Письмо запутало" ("Хат болгатты". Г. Хәсәни, 1907), И. И. Мясницкийның "Маленькая война" ("Мәхәббәт өчен сугыш". Г. Мо насыйпов, 1914), "Беглецы" ("Качкыннар". В. Мортазин, 1913), В. Бо рисевскийның "Тайная встреча" ("Аулакта күрешү". Г. Кә рам, 1913), В. Соловьевның "На пороге к делу" ("Әдәпсезләр арасында хиҗапсыз кыз". Д. Гобәйди, 1915) һ.б. пьесалар тәрҗемә ителә. Яңа заман татар драматургиясенә нигез салган башлангыч чор әсәрләре фәндә, нигездә, мәгърифәтчелек иҗат методына караган пьесалар буларак бәяләнелсәләр дә, асылда жанр, идея-проблематика, образлар системасы ягыннан үзгәрә баручан тезмә хасил итәләр. Бу тезмәне шартлы рәвештә өч төркемгә бүлергә мөмкин. Беренче төркемгә Г. Ильяси һәм Ф. Халиди пьесалары йөзендә дидактикгыйбрәти характердагы мәгърифәтчелек әсәрләре керә. Шулардан Габдрахман Ильясиның (1856 - 1895) "Бичара кыз" драмасы (1887) беренче татар сәхнә әсәре буларак тарихка кергән. Ул заманына хас мәгърифәтчел проблематикага багышланган. К. Насыйриның фикердәше, үзлегеннән рус әдәбияты белән танышкан, рус театрларына йөреп, күп кенә спектакльләр караган Г. Ильяси үз әсәрендә шәхес азатлыгы мәсьәләсен күтәрә. Аның шул ук елда басылган "Яшь кыз вә хатыннарга һәдия" дигән китапчыгы да әлеге пьесаның идея эчтәлегенә аваздаш. "Бичара кыз"ның сюжеты иске гореф-гадәтләр буенча кыз бирү тарихын яктыртуга нигезләнә. Әсәр үзәгендә язмышы хәл ителгәндә ата-ана сүзеннән чыгарга мәҗбүр булган, башка чарасы калмаган Маһитап тора. Аның образы ярдәмендә автор, мәгърифәтчеләр программасында мөһим урын тоткан хатын-кыз һәм шәхес азатлыгы мәсьәләсен хәл итәргә алына. Башка персонажлар шушы геройга мөнәсәбәттә сурәтләнә. Мисал өчен, әтисе Биктимер белән әнисе Фәрихә, нигездә, аның иреген санга сукмый кияүгә бирергә теләүчеләр, ягъни иске карашлы кешеләр булып таныла. Мәгърифәтчел караштан чыгып сурәтләнгән укымышлы, әхлаклы, кешелекле Җанбай бичара кызны коткаручы, бәхетле итүче, аның сөеклесе итеп күрсәтелә. Аның капма-каршысы булган исерек, тупас Җантимер исә кыз тормышын зиндан итә. Шуңа аны Җанбай палач дип атый. Әсәр ахырында мәгърифәтчел идея тантана итә. Үз чорының мөһим мәсьәләсен күтәрүе сәбәпле, "Бичара кыз" дөнья күрү белән җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итә, төрле фикерләр уята. Бу әсәр белән танышу тәэсирендә үз чорының күренекле мәгърифәтчесе Фатих Халиди (1850 - 1923) бер елдан "Рәдде бичара кыз" дигән пьесасын яза (1888). Анда да авторның мәгърифәтчелек карашларын яктыртуга басым ясала. Шул ук вакытта бу ике әсәрдә авторларның мәгърифәтчел идеалларга мөнәсәбәтенең төрлечәрәк чагылуы да күренә. Әгәр "Бичара кыз"дагы Маһитап үз бәхете турында үзе кайгыртырга тиешлеген аңлавы һәм шуңа омтыла башлавы белән автор идеалына әверелсә, Ф. Халиди герое Хәлимә үзенең табигый матурлыгы белән идеал затка әйләнә. Һәр ике әсәрдә дә автор идеалы байлык белән чагыштырып карала һәм беренчесе икенчесеннән өстен чыга. "Бичара кыз"да Маһитап байлык артыннан куган һәм шунлыктан кызын бай, әмма надан һәм аңгыра Җантимергә кияүгә бирергә карар кылган әтисе Биктимерне җиңеп чыга һәм аң-белемле булуы белән күңелен яулаган Җанбай белән кавышуга ирешә. Ә "Рәдде бичара кыз"да байлык артыннан куып, автор идеалы булган Хәлимәдән баш тартканы өчен, Закир җәзага тартыла, ягъни аның язмышы фаҗигалы төгәлләнә. Кыз исә аның табигый матурлыгын байлыктан өстен куйган бай улы Әптем белән кавыша. Әйтергә кирәк, бу әсәрдә матурлык идеалы Кол Галидән килә торган традициягә нигезләнеп яктыртыла. Мәгълүм ки, "Кыйссан Йосыф" поэмасында, Йосыф матурлыгының башкаларга тәэсирен ачыклау өчен, Зөләйха егетне Мисыр хатыннары мәҗлесендә катнаштыра. Мәҗлес халкы Йосыфның гүзәллегенә таң кала. "Рәдде бичара кыз"да да Әптемнең әнисе Әлифәбикә, Хәлимә белән танышу өчен, кызлар мәҗлесе үткәрә. Ф. Халиди үзенең байлыкка мөнәсәбәтен иҗатында алга таба да чагылдыра. Әмма ХХ гасыр башында татар дөньясында хасил булган үзгәрешләр йогынтысында автор әлеге мәсьәләгә башкачарак карауга күчә. Аның "Морат Сәлимов" (1905), "Мәхрүсә ханым" (1906), "Саран, надан Теллә бай хикәяте" (1906), "Залим ачлык, яхуд испанияле Сәет Яхья бәянында" (1906) кебек пьесалары инде "Рәдде бичара кыз" драмасы фәлсәфәсе чикләреннән күпмедер чыгалар, байлар һәм байлык мәсьәләсен башкачарак та аңлата башлыйлар. Аларда гыйлем һәм байлык мәсьәләләре үзәккә куелып, автор беренчесенең икенчесеннән өстенлеген ачуга басым ясый. Мәсәлән, "Морат Сәлимов" драмасында Якуп байның улы Сабир, наданлыгы аркасында, байлыгы белән масаеп яшәгәне өчен, автор тарафыннан җәзага тартыла, ягъни Әюп бай кызы Нураниягә өйләнә алмау кайгысыннан эчеп, суга батып үлә. Ә менә түбән катлаудан чыккан Морат Сәлимов Парижда укып, профессор дәрәҗәсенә күтәрелә. Әлбәттә, Сәлимов бу уңышына автор хыялы ярдәмендә ирешә, чөнки шул юл белән мәгърифәтче әдип үзенең шәхес идеалын чагылдыра. -Г. Ильяси, Ф. Халиди пьесаларында күтәрелә башлаган темалар алга таба башка драматурглар иҗатында яктыртылуын дәвам итәләр. Мәсәлән, мәхәббәте өчен көрәшүче хатын-кыз образы ХХ гасыр башында Г. Исхакыйның "Алдым-бирдем", "Зөләйха", С. Рәмиевнең "Яшә, Зөбәйдә, яшим мин", М. Фәйзинең "Галиябану" һ. б. пьесаларда чагылыш тапты. Татар хатын-кызларының аяныч язмышлары исә Г. Исхакыйның "Өч хатын берлән тормыш", Ш. Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә", Г. Камалның "Уйнаш", "Дәҗҗал", И.Богдановның "Помада мәсьәләсе", "Адашкан хатын", "Фатыйма белән Зөләйха" кебек пьесаларында башка проблемалар белән дә бәйләнештә яктыртыла. +Г. Ильяси, Ф. Халиди пьесаларында күтәрелә башлаган темалар алга таба башка драматурглар иҗатында яктыртылуын дәвам итәләр. Мәсәлән, мәхәббәте өчен көрәшүче хатын-кыз образы ХХ гасыр башында Г. Исхакыйның "Алдым-бирдем", "Зөләйха", С. Рәмиевнең "Яшә, Зөбәйдә, яшим мин", М. Фәйзинең "Галиябану" һ.б. пьесаларда чагылыш тапты. Татар хатын-кызларының аяныч язмышлары исә Г. Исхакыйның "Өч хатын берлән тормыш", Ш. Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә", Г. Камалның "Уйнаш", "Дәҗҗал", И.Богдановның "Помада мәсьәләсе", "Адашкан хатын", "Фатыйма белән Зөләйха" кебек пьесаларында башка проблемалар белән дә бәйләнештә яктыртыла. Ф. Халиди пьесаларындагы татар байлары темасы Г. Камалның "Бә хетсез егет", "Бүләк өчен", "Банкрот", "Безнең шәһәрнең серләре", Ф. Әмирханның "Яшьләр", "Тигезсезләр", К. Тинчуринның "Соң гы сәлам" пьесаларында шактый тирән һәм күпьяклы чагылыш тапты. ХIХ гасыр ахыры драматургиясендә игътибар ителә башлаган милли мәгариф, бигрәк тә бу өлкәдә реформа кирәклеге Г. Исхакыйның "Мөгаллим", "Мөгаллимә", С. Рәмиевнең "Низамлы мәдрәсә", К. Тинчуринның "Беренче чәчәкләр" пьесаларында яктыртыла. Драматургиядә традицияләрне шул рәвешле дәвам итү һәм үстерү жанрлар өлкәсендә күзәтелә. Моңа мисал итеп комедия жанрын алырга мөмкин. Мәгълүм ки, бездә бу жанрга караган беренче әсәр - "Комедия Чистайда" немецчадан тәрҗемәсе Екатерина II гә нисбәт ителгән "О, время" исемле русча пьесаны файдаланып языла һәм 1895 елда басылып чыга. Г. Ильяси һәм Ф. Халиди пьесаларындагы кебек биредә дә үзәк геройлар Хәйрибикә белән Мәрфуга образлары аша автор үзенең байлыкка һәм табигый матурлыкка мөнәсәбәтен чагылдыра. Беренче образда байлык алдында табыну, шул нигездә Хәйрибикәдә хасил булган саранлык һәм мәрхәмәтсезлек фаш ителсә, икенчесендә исә кызның табигый матурлыгы байлыктан өстен куела һәм Мәрфуганың шушы хакыйкатьне аңлаган Ибраһим белән кавышуы сурәтләнә. Әсәр авторның мәгърифәтчел идеалын чагылдырган финал белән төгәлләнә. Анда тормыштагы кайбер әхлаксызлык күренешләре мәгърифәтчеләрчә тәнкыйть ителә. Ачыграк әйткәндә, әсәрдә Хәйрибикәнең саранлыгы ачыла. Алга таба татар драматургиясендә комедия жанрына 1905 елгы революциядән соң игътибар көчәя. Бу жанрга башлап Г. Камал мөрәҗәгать итә һәм "Беренче театр" (1908), "Бүләк өчен" (1909), "Банкрот" (1911) пьесаларын яза. Болар белән бер үк вакытта диярлек Г. Исхакыйның "Кыямәт" (1909) һәм "Җәмгыять" (1909) комедияләре дөнья күрә. Алар янына тагын С. Рәмиевнең "Низамлы мәдрәсә" (1908), И. Богдановның "Помада мәсьәләсе" (1908), Ф. СәйфиКазанлының "Безнең заман" (1909), К. Бәкернең "Чөн-тамь, яхуд Татар мәдрәсәсендә атнакич" (1909) комедияләре өстәлә. Унынчы еллардан татар дөньясында барган үзгәрешләр, бигрәк тә милли үзаңның кабаттан көчәюе драматургиядә шул ук комедия жанрына караган әсәрләрдә ачыграк сизелә. Милли үзаң игътибарны халык гореф-гадәтләрен төрле хорафатлардан, әхлакый бозыклыклардан, "аурупалашу" алып килгән эчү-тарту кебек "ирекләрдән" арындыруга юнәлдерә. Мондый омтылыш милли мәдәни-әхлакый кыйммәтләргә игътибар артуга да китерә. Шул нигездә драматургиядә этнографизм һәм халыкчанлык сыйфатлары көчәя. Бу тенденцияне Г. Камалның "Безнең шәһәрнең серләре" (1911), "Банкрот" (1912), "Каениш" (1913), "Өйләнәм! Ник өйләндем?" (1916), "Яшьләр алдатмыйлар" (1912), "Бизәнү" (1912), Г. Рәхимнең "Дача кайгысы" (1914), Г. Кариевның "Артист" (1914), Г. Мангушевның "Мөхәррир" (1914), Ш. Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә" (1915), К. Тинчуринның "Назлы кияү" (1915) комедияләрендә ачыграк күрергә мөмкин. -1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре татар драма тургия сенең комедия жанрында да җитди үзгәрешләргә, бигрәк тә сыйнфый каршылыкларны алгы планга куюга китерә. Моңа Г. Мангушевның "Бәхет эзләүчеләр" (1918), Г. Рәхимнең "Җанвар" (1918) һ. б. комедияләр дәлил була ала. +1917 елгы Февраль һәм Октябрь революцияләре татар драма тургия сенең комедия жанрында да җитди үзгәрешләргә, бигрәк тә сыйнфый каршылыкларны алгы планга куюга китерә. Моңа Г. Мангушевның "Бәхет эзләүчеләр" (1918), Г. Рәхимнең "Җанвар" (1918) һ.б. комедияләр дәлил була ала. ХХ гасыр башы татар драматургиясендә Г. Камал иҗаты әйдәп баручыларның берсе була һәм ул татар сәхнә әдәбиятының әлеге еллардагы үсеш тенденцияләрен ачык чагылдыра. Беренче чиратта, ул яңа тарихи шартларда татар мәгърифәтчелегенең мөһим традицияләрен дәвам итте һәм үстерде. -Г. Камалның беренче драмалары ("Бәхетсез егет", "Кызганыч бала", "Өч бәдбәхет" һ. б.) милләтне әхлакый бозыклыктан арындыру, кешеләрне матди һәм җенси нәфес колы булудан коткару, гаилә һәм мәктәп-мәдрәсә тәрбиясен камилләштерү, ислам цивилизациясе казанышларын, милли гореф-гадәтләрне саклау, алга киткән халыклардан үрнәк алу кебек мәгърифәтчелек темаларын яктырталар. +Г. Камалның беренче драмалары ("Бәхетсез егет", "Кызганыч бала", "Өч бәдбәхет" һ.б.) милләтне әхлакый бозыклыктан арындыру, кешеләрне матди һәм җенси нәфес колы булудан коткару, гаилә һәм мәктәп-мәдрәсә тәрбиясен камилләштерү, ислам цивилизациясе казанышларын, милли гореф-гадәтләрне саклау, алга киткән халыклардан үрнәк алу кебек мәгърифәтчелек темаларын яктырталар. Мәгълүм ки, 1905 ел вакыйгалары татарларда да милли үзаңны үстерү белән бәйле рәвештә әдәбиятта милләт яшәешенә тәнкыйтьчел карашны көчәйтә. Шул нигездә Г. Камал иҗатында да сатирик башлангыч үсә. "Азат", "Азат халык" газеталарында һәм "Яшен" журналында тәнкыйтьчел мәкаләләр бастыру белән бергә, шундый ук тенденция аның драматургиясендә дә күзәтелә. Биредә аның сатира осталары Г. Тукай һәм Ф. Әмирхан белән дуслыгы, Г. Исхакый йогынтысы да билгеле бер роль уйный. Нәтиҗәдә әдип бездә комедия жанрының "Беренче театр", "Бүләк өчен", "Банкрот" кебек тәүге классик үрнәкләрен иҗат итә. Г. Камал комедияләре чын халыкчан көлү рухы белән сугарылганнар. Шул ук вакытта Г. Камалның көлүе шактый үзенчәлекле. Бер яктан, ирек, хөрлек рухы белән тулы халыкчан, карнавалча көлү көлүченең үзенә дә юнәлгән була. Икенче яктан, бары тик инкяр итүгә йөз тоткан әдип көлү объекты булган күренешне үзеннән кискен аерып куя. Н. В. Гоголь көлүен хәтерләткән Г. Камал комедияләрендә әлеге ике төрле көлүнең синтезы күзәтелә. Әдип пьесаларында халыкчан, бәйрәмчә көлүнең бай алымнарын кулланучы чын сатирикны бик ачык күрәбез. Әйтергә кирәк, көлү Г. Камалның драмаларында да урын ала. Шунлыктан Й. Г. Нигъмәтуллина: "Г. Камал драмалары традицион жанр билгеләмәләренә туры килеп бетмиләр. Аларның күбесен гаиләкөнкүреш комедияләре дияргә мөмкин. Драма дип аталган пьесалар, асылда, чын драма булып чыкмыйлар", - дип язды. @@ -135,16 +135,16 @@ XX гасыр башы татар драматургиясе Мәдәни яңарыш, милли театрның тарихи урыны, сәхнә осталарының тормышы һәм фидакяр эшчәнлеге турында бу елларда башка әсәрләрдә дә җитди сүз бара. Бу яктан башлап Г. Камалның "Безнең шәһәрнең серләре", Г. Кариевның "Артист", Ш. Камалның "Хаҗи әфәнде өйләнә" комедияләрен күрсәтеп була. Әлеге теманы соңыннан Н. Исәнбәт "Гөлҗамал" драмасында (1944) тарихи-документаль җирлектә яктырта һәм анда С. Гыйззәтуллина белән аның фидакяр сәхнә дусларының мәһабәт образларын тудыра. Г. Камал, татар байлары темасын яктыртуын дәвам итеп, алга таба әсәрләрендә аның яңарак якларын ачыклый. Мисал өчен, иҗатының йөзек кашы булган "Банкрот" комедиясендәге ялган банкрот Сираҗетдин образында ул эшләмичә - бай, укымыйча - галим булырга теләүче татар алыпсатарын гәүдәләндерә. Сираҗетдин үзе кебекләр арасында яши: аферист-сәүдәгәрнең "талану", "акылдан язу", "савыгу" тарихында искечә яшәүче надан татар байлары тормышы, аларның эшчәнлеге рус капитал дөньясы белән бәйләнештә ачыла. Әсәрдә сатира объекты булып әлеге тип персонажларның имансызлык, әхлакый түбәнлек, намуссызлык кебек сыйфатлары тора. Әмма биредә авторның Сираҗетдин кебек сәүдәгәрләрне көчле сатира утына алуын аның гомумән сәүдәгәрлекне һәм капиталны кире кагуы дип аңлау дөрес булмас иде. Мәгълүм ки, совет чоры тәнкыйтендә әлеге мәсьәлә шул рәвешлерәк бәяләнде. Сираҗетдин шикеллеләрне фаш итү белән бергә драматург яңа заман таләпләре рухында эш итүче һәм милли рухлы сәүдәгәрләрне яклап чыга, чөнки андый малтабарлар үз байлыклары белән милли-мәдәни үсештә актив катнашалар иде. Мәгърифәтчеләр идеалы булып торган шундый сәүдәгәр тибын Г. Камал үзенең "Безнең шәһәрнең серләре" комедиясендә (1911) тудыра. Андагы Себер бае - заманча фикерләүче, акыллы, әхлаклы, намуслы, мәдәниятле кеше. Бер үк вакытта ул - заманча эш итүче эшкуар да. -Әлеге комедия тагын татар шәһәр тормышын киң колачлап яктыртуы белән дә игътибарны җәлеп итә. Анда вакыйгалар "Хәйрия җәмгыяте" залында, ресторанда, клубта, базарда, әдәбият кичәсендә һ. б. җирләрдә бара. Шуларны сурәтләү дәвамында автор милли яңарыш өчен көрәшнең еш кына кадими фанатизм, мәдәни наданлык, әхлакый түбәнлек, икейөзлелек, эчү-тартуга бирелү, нәфес колы булу кебек күренешләр белән очрашуын күрсәтә. Җәдитчелек идеяләрен яклап язылган бу әсәрдә, табигый, әлеге күренешләр кадимчеләрнең сатира утына алына. +Әлеге комедия тагын татар шәһәр тормышын киң колачлап яктыртуы белән дә игътибарны җәлеп итә. Анда вакыйгалар "Хәйрия җәмгыяте" залында, ресторанда, клубта, базарда, әдәбият кичәсендә һ.б. җирләрдә бара. Шуларны сурәтләү дәвамында автор милли яңарыш өчен көрәшнең еш кына кадими фанатизм, мәдәни наданлык, әхлакый түбәнлек, икейөзлелек, эчү-тартуга бирелү, нәфес колы булу кебек күренешләр белән очрашуын күрсәтә. Җәдитчелек идеяләрен яклап язылган бу әсәрдә, табигый, әлеге күренешләр кадимчеләрнең сатира утына алына. Г. Камал комедияләре идея-проблематика ягыннан гына түгел, жанр-стиль табигате буенча да яңарышка йөз тота. Мисал өчен, аларда моңа кадәрге көнкүреш сатирик комедияләренең традицион сыйфатлары шактый үзгәрә. Драматург сатирик образның тормышчанлыгын, мөстәкыйльлеген сакларга омтыла. Мәгълүм булганча, үз комедияләрендә автор, тамашачыны ышандыру теләге белән, комик алымнарның бик гадиләрен генә куллана, гайре табигый арттырулардан тыелып тора, образның тормышчан пропорциясен саклый. Шул ук вакытта әлеге әсәрләрдә көчле ирониянең юлдашы булган гиперболалар да урын ала. -Г. Камалның халык эстетикасына һәм халык көлү культурасына турылыклы булуы аның пьесаларының ныклы фольклористикэтнографик нигезен тәшкил итә. Аеруча көнкүреш пьесаларында ул халык җырларын, мәкальләрен, әйтемнәрен, бәетләрен, ырымнарын, йолаларын, мәхәббәт хатларының традицион формаларын һ. б. уңышлы файдалана. Мондый үзенчәлекләр аның совет чоры драматургиясендә дә күзәтелә. Шундый халыкчан әсәрләренең берсе - "Хафизәләм-иркәм" (1921 - 1922). Әйтергә кирәк, Г. Камал пьесаларына хас мондый сыйфатлар аның кайбер замандашлары иҗатында да күзәтелә. Мәсәлән, М. Фәйзи дә фольклор һәм этнографик детальләрне үзенең "Яшьләр алдатмыйлар", "Авыл бәйрәме", "Галиябану" кебек пьесаларында актив файдалана. -Татар халык эстетикасы исламның фәлсәфи, әхлакый, социаль, мәдәни һ. б. казанышлары белән дә сугарылган булуы сәбәпле, Г. Камал иҗатында соңгыларының да йогынтысы шактый сизелә. Мәсәлән, заманның бозыклыкларын фаш иткәндә ул имансызлык, риялык, хәрәм, нәфес, хыянәт кебек төшенчәләр турында сүз алып бара, ислам дине категорияләренә дә таяна. Бер үк вакытта Г. Камал үз әсәрләрендә дини-мифологик мотивларны, ышануларны һәм йолаларны оста файдалана. Алар аңа татар кешесенең рухи дөньясын, социаль психологиясен нечкәләп ачуда ярдәм итәләр. Әдип пьесаларында хатын- кыз образларының сурәтләнешен моңа мисал итеп алырга мөмкин. +Г. Камалның халык эстетикасына һәм халык көлү культурасына турылыклы булуы аның пьесаларының ныклы фольклористикэтнографик нигезен тәшкил итә. Аеруча көнкүреш пьесаларында ул халык җырларын, мәкальләрен, әйтемнәрен, бәетләрен, ырымнарын, йолаларын, мәхәббәт хатларының традицион формаларын һ.б. уңышлы файдалана. Мондый үзенчәлекләр аның совет чоры драматургиясендә дә күзәтелә. Шундый халыкчан әсәрләренең берсе - "Хафизәләм-иркәм" (1921 - 1922). Әйтергә кирәк, Г. Камал пьесаларына хас мондый сыйфатлар аның кайбер замандашлары иҗатында да күзәтелә. Мәсәлән, М. Фәйзи дә фольклор һәм этнографик детальләрне үзенең "Яшьләр алдатмыйлар", "Авыл бәйрәме", "Галиябану" кебек пьесаларында актив файдалана. +Татар халык эстетикасы исламның фәлсәфи, әхлакый, социаль, мәдәни һ.б. казанышлары белән дә сугарылган булуы сәбәпле, Г. Камал иҗатында соңгыларының да йогынтысы шактый сизелә. Мәсәлән, заманның бозыклыкларын фаш иткәндә ул имансызлык, риялык, хәрәм, нәфес, хыянәт кебек төшенчәләр турында сүз алып бара, ислам дине категорияләренә дә таяна. Бер үк вакытта Г. Камал үз әсәрләрендә дини-мифологик мотивларны, ышануларны һәм йолаларны оста файдалана. Алар аңа татар кешесенең рухи дөньясын, социаль психологиясен нечкәләп ачуда ярдәм итәләр. Әдип пьесаларында хатын- кыз образларының сурәтләнешен моңа мисал итеп алырга мөмкин. Драматургия өлкәсендә зур гына тәҗрибә туплаган Г. Камал башка драматурглар иҗаты белән дә актив кызыксына, аларга үз бәясен биреп килә. Мәсәлән, И. Богдановның "Помада мәсьәләсе" комедиясенә рецензиясендә ул әлеге әсәрне болай бәяли: "Бу комедиядә, кеше көлдерү өчен диеп, һичбер урынсыз көлке сүз язылмаган. Ләкин комедиядә тасвир ителгән кыяфәтләрнең һәрберсенең табигать вә кыйланышлары һәм, шул кыйланышлары өстенә, үзләренең үзләренә бик зур хөсне заннары (яхшы уй, фикер) илә сөйләгән сүзләре һәм гарыз кыйлган (әйтү, белдерү) фикерләре хакыйкатән (чынлыкта) көленечтер". Әлеге фикердән күренгәнчә, Г. Камал рецензиясендә пьесаның реалистик характерда булуына басым ясый һәм әсәрнең уңышын да, барыннан да элек, шунда күрә. Үз иҗатын да реализм юнәлешендә үстерә барып, Г. Камал аның милли эчтәлеген гәүдәләндерүдә халык көлү культурасы, теленең бай сәнгати сурәтләү мөмкинлекләреннән актив файдалана һәм шул нигездә ХХ гасыр башы татар әдәби хәрәкәтенең алгы сафына чыга. Г. Камалның чордашы булган Г. Исхакый да (1878 - 1954) яңа заман татар драматургиясе формалашуга һәм аны үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Милләт яшәешен кискен һәм кыю үзгәртү тарафдары булган Г. Исхакый, сәхнә әсәрләрендә дә сәясәтче-публицист булып кала. Аның пьесалары "Ике йөз елдан соң инкыйраз" дигән программ характердагы әсәре идеяләрен яктыртуга хезмәт итәләр. Андагы программ тезисларның берсе алга таба милләтне кемнәр җитәкләргә тиешлеге, ягъни "халык һәм җитәкче" мәсьәләсе белән бәйләнгән. Мәгълүм ки, Г. Коләхмәтов драматургиясендә дә "гавам һәм җитәкче", "гавам һәм пәйгамбәр" проблемасы үзәккә куела. ХХ гасыр башында, яңа сәяси партияләр канат җәйгәндә, милләт яңа үсеш юлы сайлаганда, яңа идеологияләр мәйдан даулаганда, әлеге проблеманың алгы сызыкка чыгуы табигый күренеш иде. Мондый проблеманы үзәккә кую илдә хакимиятне үзгәртү өчен алып барылган сәяси көрәшкә аваздаш булып чыга. Шуңа хөр фикер тарафдарларын, фидакяр бунтарьларны эзәрлекләү ХХ гасыр башында аеруча көчәя һәм мәрхәмәтсез төс ала. 1905 ел революциясе чорында азмы-күпме сүрелеп торганнан соң, реакция башлангач, ул яңадан дәвам итә. -Әлеге шартларда Г. Коләхмәтов төрмә салкынын татый, Г. Камал судка бирелә, "Сәйяр" труппасы даими күзәтелә, Иж-Бубый мәдрәсәсе укытучылары хөкемгә тартыла, Х. Ямашев серле үлә, Г. Исхакый зинданга ябыла һ. б. Әмма көрәш дәвам итә. Социалист-революционерлар (эсерлар) партиясе әгъзасы Г. Исхакый, 1907 - 1913 елларда зинданда һәм сөргендә иҗтимагый-сәяси чыныгу алып, проза әсәрләрендә дә, пьесаларында да заман алга куйган мөһим мәсьәләләрне яктырта. Дөрес, аларның кайберләре үз чорында сәхнәгә менми калалар, соңрак куелалар. Мәсәлән, патша хөкүмәтенең көчләп чукындыру сәясәтен фаш иткән "Зөләйха" трагедиясе дә, татар яшьләренең революция хәрәкәтендә катнашуларын чагылдырган "Тартышу" драмасы да цензура тозакларын үтә алмый. +Әлеге шартларда Г. Коләхмәтов төрмә салкынын татый, Г. Камал судка бирелә, "Сәйяр" труппасы даими күзәтелә, Иж-Бубый мәдрәсәсе укытучылары хөкемгә тартыла, Х. Ямашев серле үлә, Г. Исхакый зинданга ябыла һ.б. Әмма көрәш дәвам итә. Социалист-революционерлар (эсерлар) партиясе әгъзасы Г. Исхакый, 1907 - 1913 елларда зинданда һәм сөргендә иҗтимагый-сәяси чыныгу алып, проза әсәрләрендә дә, пьесаларында да заман алга куйган мөһим мәсьәләләрне яктырта. Дөрес, аларның кайберләре үз чорында сәхнәгә менми калалар, соңрак куелалар. Мәсәлән, патша хөкүмәтенең көчләп чукындыру сәясәтен фаш иткән "Зөләйха" трагедиясе дә, татар яшьләренең революция хәрәкәтендә катнашуларын чагылдырган "Тартышу" драмасы да цензура тозакларын үтә алмый. Архангельдан ике йөз чакрымдагы Пинега шәһәрендә сөргендә булганда да Г. Исхакый милли театр һәм драматургия үсешен кайгырта. Моны аның С. Рәмиев, Г. Коләхмәтов пьесаларына язган уңай рецензияләре дә раслый. Алар әдипнең хөрлек идеяләренә, бунтарь рухлы сәхнә әсәрләренә өстенлек бирүен дә күрсәтәләр. 1908 елда сөргеннән Петербургка качып килгәч, Г. Исхакый "Кыямәт" (1909) һәм "Җәмгыять" (1909) комедияләрен, "Мөгаллимә" (1913) драмаларын яза. Башкалада эзәрлекләү башлангач, Төркиягә китә. Анда проза әсәрләре белән бергә, атаклы "Зөләйха" (1911) драмасын да иҗат итә. Бер үк вакытта иҗтимагый-сәяси карашлары үсеше белән бәйле рәвештә, Г. Исхакый үз иҗатында, шул исәптән драматургия өлкәсендә дә, билгеле бер дәрәҗәдә эволюция кичерә. Бу өлкәдәге иҗатын "Өч хатын берлә тормыш" драмасы (1900) һәм "Ике гашыйк" комедиясе (1901) кебек мәгърифәтчел идеяләрне яктырткан әсәрләрдән башлап, ул алга таба "Мөгаллим" (1906), "Алдымбирдем" (1907), "Тартышу" (1908) драмаларында милләт яшәешенең шул чор белән бәйләнешле мөһим иҗтимагый-социаль мәсьәләләренә йөз тота. " Мөгаллим " белән " Алдым-бирдем"дә алар, нигездә, җәдитчелек программасы рухында хәл ителсә, "Тартышу"да исә татар яшьләренең руслар белән бергә революция өчен көрәшкә, яңа идеяләргә тартылулары да чагыла. "Халык һәм җитәкче" проблемасы ягыннан караганда, "Мөгаллим", "Кыямәт", "Җәмгыять" пьесалары аерым игътибарга лаек. Әлеге әсәрләрнең дә цензор В. Смирнов тарафыннан тоткарлануының төп сәбәбе - аларда татар дөньясындагы торгынлыкны кире кагып, яңарышка омтылуны чагылдыру белән бәйләнгән иде. Әйтергә кирәк, Г. Исхакый пьесаларында чагылыш тапкан мондый идеяләр башка драматургларның да игътибарын җәлеп итә. Мәсәлән, "Мөгаллим" драмасында яктыртылган милли яшәешне яшьләр тарафыннан яңарту идеясе тагын Г. Коләхмәтовның "Яшь гомер" һәм "Ике фикер", К. Тинчуринның "Беренче чәчәкләр", Ф. Әмирханның "Яшьләр" пьесаларында да урын ала. Г. Исхакыйның "Мөгаллим" драмасына игътибар итсәк, әсәрнең үзәк герое Салих, яшь мөгаллим буларак, авылга килә, җәдитчеләрчә халыкның "күзен ачарга" алына. Әмма авылның иске карашлы кешеләре, һәркайсы үзләренчә интектереп, егетнең белемгә булган омтлышын сүндерәләр, хыялларын җимерәләр. Нәтиҗәдә, Салих та, идеалларын югалтып, гадәти тар карашлы кешегә әверелә бара. Әсәр ахырында аны бу хәлдән шәһәрдән килгән мәдрәсә дусты Фазыл коткара. Әлеге әсәрдәге Салихка каршы торган искелек тарафдарларын Г. Исхакый "Кыямәт" сатирик комедиясендә әсәр үзәгенә алып һәм үткен фарс алымнары белән сурәтли. Комедиядә аның тискәре геройларының чын йөзен ачу чарасы булып Әхмәтнең "серле" йомыркасы тора. Ул Шаһияздан бай гаиләсен генә түгел, бөтен мәхәллә халкын зур борчуга сала. Йомырка кабыгына язылган "Ходай хәбәрен" уку һәм аңлату өчен шул тирәдәге барлык акыл ияләре, бик белемле саналган руханилар җыела. Үзләренең зур белгеч булуларын күрсәтү мөмкинлеге туудан файдаланып, алар бик теләп "акыл саталар". Чынлыкта әлеге "халык җитәкчеләре" үзләренең аек акылдан ерак догмалар, фанатизм һәм хорафат коллары, әхлакый яктан бозык булуларын күрсәтәләр. Әдип мондый социаль катлам кешеләренең милләт җитәкчеләре булуын анахронизм һәм көлке дип саный. @@ -180,50 +180,50 @@ XX гасыр башы татар драматургиясе М. Фәйзинең әлеге драмалардан аерылып торган "Асылъяр"ында геройлар итеп узган заман кешеләре сайлана. Яшүсмерләр Ләлә белән Шәрәфнең мөгамәләсенә, мәхәббәтенә, дуслыгына максималистик, романтик, илаһи сыйфатлар хас. Дөрес, М. Фәйзи дә мәхәббәт, гаилә мәсьәләсен "ярлы һәм бай" яссылыгында ала, заман сәясәтенә хас социаль чыгыш ягын ассызыклый. Ләкин милли бердәмлеккә ирешү, якынлашу, туганлашу юлында мәхәббәтне бөек көч дип саный. Әдип кешелек кыйммәтләрен, милләтнең кадерле гореф-гадәтләрен, күп гасырлар дәвамында туплаган акылын, зирәклеген, иманын алгы планга чыгара, шулар ярдәмендә бәхеткә ирешү, җәмгыятьне үзгәртү мөмкин дип белдерә. Бу еллар пьесалары арасында Г. Исхакыйның "Дулкын эчендә" (1920), "Ике ут арасында" (1920) драмалары, "Җан Баевич" (1923) комедиясе аерым урын алып тора. "Г. Исхакыйның мөһаҗирлектә язган пьесалары сәнгатьчә эшләнеш ягыннан XX йөз башы драматургиябез традицияләрен дәвам иттерә. Ә менә идея-тематик яктан алар яңа традицияләргә нигез сала, жанр төрләре ноктасыннан да кайбер яңалыклар алып килә. Боларның нигезендә татар милләте язмышына кагылышлы, совет драматургиясе куя да, хәл итә дә алмаган мәсьәләләр ята". 1920 еллар татар драматургиясе, революция каршылыкларын чагылдырган әдәбият буларак, бай һәм чуар. Әсәрләрне идея-тематик, сәнгати үзенчәлек, камиллек сыйфатларына карап төркемләсәк, авторларның кайсы юнәлешләрдә ничек эш итүләрен төсмерләргә була. -Канлы көрәш көннәрен кешелексез, аяусыз бәрелеш рәвешендә тасвирлаган драмаларда туганлык, мәхәббәт проблемалары да үзәккә куела. Аларда революцион аскетизм идеяләренең ислам әхлагына каршы булуы, берәүләрнең икенчеләрне изүе, үтерүе чагылыш таба: Г. Ф. Сәйфи-Ниязбаевның 1905 ел вакыйгаларына караган "Беренче таң" (1917 -1918), Ш. Госмановның Февраль революциясе алдында булган вакыйгаларны колачлаган "Беренче адым", "Бай кызы" (1922), Ш. Мәх мүднең "Гаскәр" (1925) һ. б. әсәрләре шундыйлардан. -Бу заман сәхнә әсәрләре арасында гади агитплакат рәвешендәге пьесалар да күп: Г. Баембитов, "Асылган" (1924); Р. Алмай, "Париж коммунасы" (1925); Ә. Гомәров, "Көннәр көнендә" (1925); Г. Бакиров, "Беренче җиңү" (1928); Г. Галиев, "Буталчык көннәрдә" (1925); Ш. Мостай, "Хәҗәйкә" (1926); М. Гафури, "Кызыл йолдыз" (1925); С. Гыйният, "Җиһан апа" (1928); Г. Дәмин, "Авыл серләре" (1928); "Кооператор хәйләсе", (1928); Ә. Мәҗитов, "Яңа тормышка" (1925); "Бәйрәм алдыннан", (1927); "Пар чиләк", (1928); Р. Ишморат, "Ун ел тулганда" (1927); "Пожар", (1929); Ә. Камал, "Биш меңле Гайнетдин" (1928); Г. Минский, "Яңа кешеләр" (1928); Ф. Хөсни, "Усаллар" (1929); А. Таһиров, "Кияү һәм кәләш" (1924), "Уеннан уймак" (1924), "Күчү чорында" (1926); М. Фәйзи, "Коммунага" (1924), "Кызыл йолдыз" (1923); В. Уразай, "Серле салаш" (1925); Г. Чыгтай, "Ачлык корбаннары" (1926) һ. б. +Канлы көрәш көннәрен кешелексез, аяусыз бәрелеш рәвешендә тасвирлаган драмаларда туганлык, мәхәббәт проблемалары да үзәккә куела. Аларда революцион аскетизм идеяләренең ислам әхлагына каршы булуы, берәүләрнең икенчеләрне изүе, үтерүе чагылыш таба: Г. Ф. Сәйфи-Ниязбаевның 1905 ел вакыйгаларына караган "Беренче таң" (1917 -1918), Ш. Госмановның Февраль революциясе алдында булган вакыйгаларны колачлаган "Беренче адым", "Бай кызы" (1922), Ш. Мәх мүднең "Гаскәр" (1925) һ.б. әсәрләре шундыйлардан. +Бу заман сәхнә әсәрләре арасында гади агитплакат рәвешендәге пьесалар да күп: Г. Баембитов, "Асылган" (1924); Р. Алмай, "Париж коммунасы" (1925); Ә. Гомәров, "Көннәр көнендә" (1925); Г. Бакиров, "Беренче җиңү" (1928); Г. Галиев, "Буталчык көннәрдә" (1925); Ш. Мостай, "Хәҗәйкә" (1926); М. Гафури, "Кызыл йолдыз" (1925); С. Гыйният, "Җиһан апа" (1928); Г. Дәмин, "Авыл серләре" (1928); "Кооператор хәйләсе", (1928); Ә. Мәҗитов, "Яңа тормышка" (1925); "Бәйрәм алдыннан", (1927); "Пар чиләк", (1928); Р. Ишморат, "Ун ел тулганда" (1927); "Пожар", (1929); Ә. Камал, "Биш меңле Гайнетдин" (1928); Г. Минский, "Яңа кешеләр" (1928); Ф. Хөсни, "Усаллар" (1929); А. Таһиров, "Кияү һәм кәләш" (1924), "Уеннан уймак" (1924), "Күчү чорында" (1926); М. Фәйзи, "Коммунага" (1924), "Кызыл йолдыз" (1923); В. Уразай, "Серле салаш" (1925); Г. Чыгтай, "Ачлык корбаннары" (1926) һ.б. Азатлык хыяллары, милли аң уяну халык тарихына, мәдәниятенә игътибарны көчәйтә, этнографик һәм музыкаль әсәрләр ишәюгә китерә: К. Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" (1925), "Казан сөлгесе" (1923), "Зәңгәр шәл" (1926), Г. Кутуйның "Балдызкай" (1923), М. Фәйзинең "Ак калфак" (1922), Т. Гыйззәтнең "Наёмщик" (1925), Г. Камалның "Хафизәләм-иркәм" (1922) әсәрләре шушы сыйфатлары белән иҗади аңны, башка әдәби төрләрне үзгәртүгә тәэсир ясый. Татар драматургиясенең милли традицияләре шушы юнәлештә саклана. Замана каршылыклы булуга карамастан, татар сәхнә сәнгате жанр төрлелегенә, киң колачлы милли әсәрләргә омтыла. Музыкаль драмаларның дәвамы рәвешендә беренче татар операсы "Сания" (1925) иҗат ителә (С. Габәши, Г. Әлмөхәммәдов, Ю. Виноградов музыкасы). Шул ук авторлар 1927 елда "Эшче" операсын (М. Гафури либреттосы) язалар. 1930 елларда туачак татар операларына алар ышанычлы нигез була. -Татар халкының үз дәүләтчелеге, яңача яшәү өчен гасырларга сузылган көрәше һәм, ниһаять, Татарстан Автономияле Республикасы төзелү бу турыдагы тарихи һәм тарихи-документаль чыганаклар нигезендә әсәрләр язу ихтыяҗын үстерә. Сталин репрессияләре көчәя барган, "байлар" сыйныф буларак бетерелүгә хөкем ителгән заманда әлеге әсәрләр, халыкның көрәш тарихын, батырлыгын, михнәтләрен, өметләрен, идеалларын искә төшереп, милли аңны ныгытуда мөһим эш башкаралар. Моның мисаллары: К. Тинчуринның "Ил" (1927), Ф. Бурнашның "Авыл яшьләре" (1929), "Олы юл белән" (1929), Т. Гыйззәтнең "Наёмщик", "Талир тәңкә" (1922), "Кызыл карчыга" (1928), М. Галәүнең "Пугач явы" (1926), Г. Кутуйның "Казан" (1927), "Тәхет йә мәхәббәт" (1927), Н. Галимовның "Казан өчен көрәш" (1927), А. Таһировның "Ач һәм ялангачлар" (1924), "Тәхетләргә ләгънәт" (1924), Г. Чыгтайның "Ачлык корбаннары" (1926) һ. б. әсәрләр. -Сыйнфый көрәшне көннән-көн кискенләштерү сәясәте көчәя бару сәбәпле, 1920 елларның икенче яртысында илдә гомуми шикләнү, дошман эзләү, ясалма конфликтлар киң колач ала, канлы золымга әверелә. Тормыш агышы да, тарих та шул кануннарга буйсындырыла. Табигый, тоталитар системадагы әдәбият та болардан сизелерлек читләшә алмый. Мондый шартларда язылган сәхнә әсәрләре шуны раслый: Һ. Такташның "Күмелгән кораллар" (1927), "Камил" (1930), Ш. Камалның "Ут" (1928), "Козгыннар оясында" (1929), Ф. Сәйфи-Казанлының "Закуан мулла шәҗәрәсе" (1929), Г. Кутуйның "Җавап" (1929), Р. Ишморатның "Данлы чор" (1930), "Пожар" (1929), Ф. Хөснинең "Усаллар" (1929), Г. Дәминнең "Авыл серләре" (1928), "Кооператор хәйләсе" (1928) һ. б. әсәрләрдә заман проблемалары, дошман эзләү мотивлары төрле дәрәҗәдә күрсәтелә. +Татар халкының үз дәүләтчелеге, яңача яшәү өчен гасырларга сузылган көрәше һәм, ниһаять, Татарстан Автономияле Республикасы төзелү бу турыдагы тарихи һәм тарихи-документаль чыганаклар нигезендә әсәрләр язу ихтыяҗын үстерә. Сталин репрессияләре көчәя барган, "байлар" сыйныф буларак бетерелүгә хөкем ителгән заманда әлеге әсәрләр, халыкның көрәш тарихын, батырлыгын, михнәтләрен, өметләрен, идеалларын искә төшереп, милли аңны ныгытуда мөһим эш башкаралар. Моның мисаллары: К. Тинчуринның "Ил" (1927), Ф. Бурнашның "Авыл яшьләре" (1929), "Олы юл белән" (1929), Т. Гыйззәтнең "Наёмщик", "Талир тәңкә" (1922), "Кызыл карчыга" (1928), М. Галәүнең "Пугач явы" (1926), Г. Кутуйның "Казан" (1927), "Тәхет йә мәхәббәт" (1927), Н. Галимовның "Казан өчен көрәш" (1927), А. Таһировның "Ач һәм ялангачлар" (1924), "Тәхетләргә ләгънәт" (1924), Г. Чыгтайның "Ачлык корбаннары" (1926) һ.б. әсәрләр. +Сыйнфый көрәшне көннән-көн кискенләштерү сәясәте көчәя бару сәбәпле, 1920 елларның икенче яртысында илдә гомуми шикләнү, дошман эзләү, ясалма конфликтлар киң колач ала, канлы золымга әверелә. Тормыш агышы да, тарих та шул кануннарга буйсындырыла. Табигый, тоталитар системадагы әдәбият та болардан сизелерлек читләшә алмый. Мондый шартларда язылган сәхнә әсәрләре шуны раслый: Һ. Такташның "Күмелгән кораллар" (1927), "Камил" (1930), Ш. Камалның "Ут" (1928), "Козгыннар оясында" (1929), Ф. Сәйфи-Казанлының "Закуан мулла шәҗәрәсе" (1929), Г. Кутуйның "Җавап" (1929), Р. Ишморатның "Данлы чор" (1930), "Пожар" (1929), Ф. Хөснинең "Усаллар" (1929), Г. Дәминнең "Авыл серләре" (1928), "Кооператор хәйләсе" (1928) һ.б. әсәрләрдә заман проблемалары, дошман эзләү мотивлары төрле дәрәҗәдә күрсәтелә. Яңа заманның коммунистик идеологиясен, аның лексиконын, лозунгларын үз мәнфәгатьләре, карьералары өчен файдаланучы икейөзле активистлар, хуҗалар, дәүләт хезмәткәрләре, "бозык" коммунистлар, бушкуык иҗатчылар катлавын фаш иткән әсәрләр 1920 еллар драматургиясенең сәламәт агымын хасил итте. Андый пьесалар авторлары, тоталитар режим репрессияләре шартларында фидакяр шәхесләр буларак, хаклыкны бәян иттеләр. Моның ачык мисаллары итеп М. Галәүнең "Салам торханнар" (1926), Н. Исәнбәтнең "Культур Шәңгәрәй" (1925), "Пикүләй Шәрәфи" (1927), "Портфель" (1929), К. Әмиринең "Печән базары" (1925), "Казан кызы" (1925), К. Тинчуринның "Хикмәтле доклад" (1928), Ф. Бурнашның "Илһам" (1928) пьесаларын китерергә була. Күренә ки, 1920 еллар драматургиясе, гомумән алганда, тоталитаризм елларының агитация һәм пропаганда максатларына йөз белән борыла. Г. Нигъмәтинең "Граҗданнар сугышы елларында безнең (...) әдәбият беренче нәүбәттә агитациягә хезмәт итте, һәм язучыларыбыз да үзләрен, аңлапмы-аңламыйчамы, агитатор итеп хис кылдылар" дигән сүзләре чор әдәбиятына бик дөрес бәя булып яңгырый. Акрынлап, драматургия тормышның табигый агышын чагылдырудан нык читләшә. Яңа заманның хакимлек итүче идеологиясе язучыга үз таләпләрен куя. Мондый шартларда революциягә кадәр тарихи әһәмиятле пьесалар язган талантлы драматурглар кискен торгынлыкка килеп керәләр. Г. Камал, М. Фәйзи, К. Тинчурин, Ш. Камал кебек язучыларның әлеге елларда иҗат ителгән пьесалары нәкъ менә шул турыда сөйли. Мондый мөнәсәбәт әдәби мираска да кагыла. Бу хәлне, мәсәлән, Ф. Әмирхан язмышында ачык күрергә мөмкин. Классик язучы "Октябрь инкыйлабыннан соң очар канатлары каерылган тау бөркетенә охшап калды. (...) Татар театры репертуарыннан Ф. Әмирхан ның пьесалары чыгарып ташланды. Матбугат идарәләре аңа аркан борылды". Заман тәнкыйте, шул елларның актуаль дип саналган темаларына язылган агитацион юнәлешле пьесаларга өстенлек биреп, драматургиянең бөтен эчтәлеген, пафосын үзгәртүгә зур өлеш кертә. Тәнкыйтьнең вульгар социологик эчтәлек алуы һәм ачыктан-ачык террор рәвешендә эш итүе аяныч нәтиҗәләргә китерә. "Партия юлыннан" баручы байтак драматургларыбыз халыкның "якты киләчәге"н сыйнфый көрәшләр нәтиҗәсе итеп күрәләр, күпчелек пьесаларда "яңа җәмгыять төзүче геройлар"ны алгы планга чыгаралар. Бу юнәлештә үтемле җанр формалары барлыкка килә. Агитпьесалар, сатирик комедияләр белән бергә, тарихи-революцион драма, музыкаль драмалар туа. Бу әсәрләрнең күпчелегендә "элекке"не инкяр итү, "яңа"ны раслау идеясе үзәккә алына. Әлеге төп максатка төрле жанрларда төрлечә ирешелә. -Революциягә кадәр үк милли-азатлык көрәшендә чыныгу алган бер төркем талантлы драматурглар яңа шартларда да мәсьәләгә үз карашларын белдерергә омтылалар. Бу яктан Н. Исәнбәтнең 1920 еллар драматургиясе аерым игътибарга лаек. Аның "Һиҗрәт" (1923), "Культур Шәңгәрәй", "Пикүләй Шәрәфи", "Портфель" комедияләрендә чорның кимчелекле күренешләре кискен сатира коралы белән фаш ителә. Гаделсезлек юлына авышкан революцион хәрәкәт үзенең хакыйкатьне даулау мәгънәсен югалта, аның йогынтысындагы шәхесләрне трагикомик ситуациягә куя. Шундый халәт Н. Исәнбәтнең "Һиҗ рәт" комедиясендә тасвирлана. Команда-административ методларга күчү, традицияләрне, мирасны инкяр итү нинди мәгънәсезлекләр, көлке хәлләр китереп чыгаруын ачкан пьесаларда "кызылланып", үз мәнфәгатьләрен канәгатьләндереп калырга омтылган типлар калкып чыга. Тәнкыйть моның өчен драматургның үзен ут астына ала: "Нәкый Исәнбәт совет төзелешендәге уңышларны һәм уңай типларны күрә алмый. (...) Ул "Культур Шәңгәрәй", "Пикүләй Шәрәфи" һ. б. әсәрләрендә дә шул ук моментларны бирде, совет кешеләреннән көлде", - дип язды Г. Гозәеров, "Портфель"не бәяләгәндә. -Татар драматургиясе 1917 елдан соң да үзенең революциягә кадәрге гуманистик казанышларына таянып үсәргә омтылышлар ясый. "Легендаларга нигезләнгән" пьесалар дип йөртелгән әсәрләр, асылда, Көнчыгыш романтизмы традицияләрен дәвам итәләр. Тарихи драматургиябезнең бер тармагы буларак та әдәбиятта аларның үз урыннары бар ("Таһир-Зөһрә", "Бүз егет", "Туктамыш хан", "Сөембикә" һ. б.). +Революциягә кадәр үк милли-азатлык көрәшендә чыныгу алган бер төркем талантлы драматурглар яңа шартларда да мәсьәләгә үз карашларын белдерергә омтылалар. Бу яктан Н. Исәнбәтнең 1920 еллар драматургиясе аерым игътибарга лаек. Аның "Һиҗрәт" (1923), "Культур Шәңгәрәй", "Пикүләй Шәрәфи", "Портфель" комедияләрендә чорның кимчелекле күренешләре кискен сатира коралы белән фаш ителә. Гаделсезлек юлына авышкан революцион хәрәкәт үзенең хакыйкатьне даулау мәгънәсен югалта, аның йогынтысындагы шәхесләрне трагикомик ситуациягә куя. Шундый халәт Н. Исәнбәтнең "Һиҗ рәт" комедиясендә тасвирлана. Команда-административ методларга күчү, традицияләрне, мирасны инкяр итү нинди мәгънәсезлекләр, көлке хәлләр китереп чыгаруын ачкан пьесаларда "кызылланып", үз мәнфәгатьләрен канәгатьләндереп калырга омтылган типлар калкып чыга. Тәнкыйть моның өчен драматургның үзен ут астына ала: "Нәкый Исәнбәт совет төзелешендәге уңышларны һәм уңай типларны күрә алмый. (...) Ул "Культур Шәңгәрәй", "Пикүләй Шәрәфи" һ.б. әсәрләрендә дә шул ук моментларны бирде, совет кешеләреннән көлде", - дип язды Г. Гозәеров, "Портфель"не бәяләгәндә. +Татар драматургиясе 1917 елдан соң да үзенең революциягә кадәрге гуманистик казанышларына таянып үсәргә омтылышлар ясый. "Легендаларга нигезләнгән" пьесалар дип йөртелгән әсәрләр, асылда, Көнчыгыш романтизмы традицияләрен дәвам итәләр. Тарихи драматургиябезнең бер тармагы буларак та әдәбиятта аларның үз урыннары бар ("Таһир-Зөһрә", "Бүз егет", "Туктамыш хан", "Сөембикә" һ.б.). Романтик драматургиянең дини-мифологик образлылыкка корылган тармагы киң фәлсәфи фикерләрне иңләүгә зур мөмкинлекләр бирә. Мондый әсәрләр төркемендә шигырь белән язылган "Җир уллары трагедиясе" (Һ. Такташ, 1921), "Зар" (К. Тинчурин, 1923) аерым урын алып торалар. Сыйнфый аерманы килешмәс каршылыкка әверелдерү сәясәте табигый агышындагы тормышны газаплы драматик күренешләр дөньясына әйләндерә. Әлбәттә, бу драматизм көрәш вакыйгалары эчендә яшәүче революционерлар һәм алар тирәлегендәге кешеләр язмышына аеруча хас. Шуңа әлеге проблема революция көндәлеген бәян иткән драматургиянең үзәгендә урын ала. Ф. Бурнашның "Шәмсия" (1922), Ш. Госмановның "Бай кызы" драмаларында бу мәсьәлә психологик планда анализлана. 1930 еллар тарихка тоталитар системаның үзенчәлекле этабы, сыйнфый көрәшнең тагын да киңәйгән, тирәнәйгән чоры булып кереп кала. Сыйнфый көрәшне нигезләү фәлсәфәсе төрле сәнгати чаралар аша халыкка җиткерелә. Әлеге идеологиягә буйсындырылган мәдәни тормышның бер өлеше буларак, театр һәм драматургия дә заманның шул үзенчәлекләрен чагылдырдылар. Моны пьесаларның идея-тематикалары, эзлекле проблематикалары, театрларның репертуарлары раслап тора. -Беренче чиратта тарихи-революцион эчтәлекле пьесаларга җитди игътибар бирелә: В. Вәлиев-Сульва, "О-два" (1931); Ф. Бурнаш, "Лачыннар" (пьеса - 1932, либретто - 1935), "Кара пәрдә" (1934), "Таң" (1936); Ш. Госманов, "Кичеккән фәрман" (1932); Т. Гыйззәт, "Бишбүләк" (1932); Н. Исәнбәт, "Болак арты республикасы" (1939) һ. б. Аларда революцион вакыйгалар романтик алымнар белән артык күтәренке рухта тасвирлана. Геройлар, тарихи шәхесләр шундый яңгырашта бирелсәләр дә, пьесалар заман тәнкыйтендә югары бәяләнмиләр. Сәбәбе, бердән, романтизмны өнәмәү, аны "идеализм" дип санау, "вак буржуаз-индивидуалистик романтизм позициясе" дип карау булса, икенчедән, реаль тарихтан читләшү, чынбарлыкны бозмыйча чагылдыру тәҗрибәсе җитмәү, моның өчен иҗтимагый-сәяси, идеологик шартлар кырыс булу дип күрсәтелә ала. +Беренче чиратта тарихи-революцион эчтәлекле пьесаларга җитди игътибар бирелә: В. Вәлиев-Сульва, "О-два" (1931); Ф. Бурнаш, "Лачыннар" (пьеса - 1932, либретто - 1935), "Кара пәрдә" (1934), "Таң" (1936); Ш. Госманов, "Кичеккән фәрман" (1932); Т. Гыйззәт, "Бишбүләк" (1932); Н. Исәнбәт, "Болак арты республикасы" (1939) һ.б. Аларда революцион вакыйгалар романтик алымнар белән артык күтәренке рухта тасвирлана. Геройлар, тарихи шәхесләр шундый яңгырашта бирелсәләр дә, пьесалар заман тәнкыйтендә югары бәяләнмиләр. Сәбәбе, бердән, романтизмны өнәмәү, аны "идеализм" дип санау, "вак буржуаз-индивидуалистик романтизм позициясе" дип карау булса, икенчедән, реаль тарихтан читләшү, чынбарлыкны бозмыйча чагылдыру тәҗрибәсе җитмәү, моның өчен иҗтимагый-сәяси, идеологик шартлар кырыс булу дип күрсәтелә ала. Шулай да андый пьесалар тарихи һәм тарихи-документаль җирлекл е әсәрләр иҗат итү тәҗрибәсе туплау һәм тарих сабагы булу ягыннан әһәмиятле иделәр. Ф. Бурнаш, шагыйрь буларак, "Лачыннар" драмасында Урта Азиядәге революцион көрәш вакыйгаларын романтик поэма яңгырашында бәян итә, идеаллаштырылган легендар геройларын лачыннарга тиңли. Әсәрдәге күтәренке рух аны опера либреттосы итеп эшләргә табигый мөмкинлекләр бирә. Әдипнең "Таң" әсәрендә дә ак чехлар белән көрәш, революция романтикасы белән "куертылып", тарихи-документаль җирлектә сурәтләнә. Ш. Госмановның "Кичеккән фәрман" сәяси-публицистик пьесасында (автор аны тарихи драма буларак иҗат итә) көрәшче- җитәкче образы үзәктә тора. Харис Садыйков (прототибы - Зәки Вәлиди), революциядә актив катнашкан дәүләт эшлеклесе буларак, халыктан аерылган, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы, сәяси карашларын үзгәртеп торучы шәхес итеп тасвирлана. Аның якын көрәштәшләре дә (мәсәлән, Мәсгут) шул рухта сурәтләнәләр. Автор, социалистик революцияне зарури санап, Харисларның драматик хәлдә, "тарих чүплегендә" булу сәбәпләрен аларның үзләренә кайтарып калдыра, иҗтимагый- сәяси чынбарлыкны мәҗбүри кабул итү карарларын соңарган, "кичеккән фәрман" дип бәяли. Милли республикалар төзү тарихы Н. Исәнбәтнең "Болак арты республикасы" комедиясендә дә заманча чагылыш таба. Биредә әлеге "республика"ның көлке дәрәҗәдә кечкенә һәм мәнфәгати тар булуы ассызыклана. Сәяси памфлет рәвешендә язылган бу әсәрдә төрле социаль катлау вәкилләре, милли оешмалар Идел-Урал штаты төзү проектына үз мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Әмма халыкның әйдәманнары үзара каршылыкларга, таркаулыкка кереп батканнар, уңай нәтиҗәгә ирешә алмыйлар. Автор моны сәяси наданлык, шәхси мәнфәгатьләр, мин-минлек, иллюзияләргә бирелү кебек күренешләр мисалында анализлый, үткен ирония чаралары белән тасвирлый. Т. Гыйззәт "Бишбүләк" музыкаль драмасында бер авылның революцион даулы көннәрдәге яшәешен тергезә, гади кешеләрнең кискен борылыш чорындагы уй-хисләрен, каршылыкларын, өмет-ышанычларын, җыр-моңнарын тамашачыга җиткерә. Революция тарихын чагылдырган әсәрләрендә татар драматурглары тарихи шәхесләр образларын иҗат итәргә дә омтылыш ясыйлар, тик схематик тасвирлаудан ерак китә алмыйлар. Сүз В. ВәлиевСульваның "О-два" әсәрендәге Ворошилов, Блюхер; Н. Исәнбәтнең басылмаган "Октябрь" пьесасындагы Ленин эшчәнлеге; Р. Ишморат белән Фәтхуллинның "Ялкынлы яшьлек" әсәрендәге студент В. Ульянов (Ленин) образлары хакында бара. -Әлеге әсәрләргә халык тарихын киң планда тасвирлаган, колониаль Россия шартларындагы тормышны сурәтләгән, яшәешне "элек һәм хәзер" рәвешендә чагыштыру вазифасын башкарган пьесалар якын торалар. Алар арасында тарихи мәгълүмат биреп, халыкның милли үзаңын уяту, тарихи шәхесләрне күз алдына бастыру ягыннан әһәмиятле әсәрләр дә бар иде: Т. Гыйззәтнең "Чаткылар" (1934), "Ташкыннар" (1937); Н. Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" (1935); Г. Камалның "Өч тормыш" (1933); Ш. Камалның "Козгыннар оясында" (1930); Ф. Митрофановның 1918 - 1919 еллар керәшеннәр тормышыннан алып язылган "Кирилла бабай" (1931); Һ. Такташның "Камил" (1930); Ә. Фәйзинең "Качкын" (1936, либретто), "Тукай" (1938), "Тукай Җаекта" (1938), "Пугачёв Казанда" (1940); М. Җәлилнең "Алтынчәч" (1939, либретто); М. Әблиевнең "Шәмсекамәр" (1937) һ. б. +Әлеге әсәрләргә халык тарихын киң планда тасвирлаган, колониаль Россия шартларындагы тормышны сурәтләгән, яшәешне "элек һәм хәзер" рәвешендә чагыштыру вазифасын башкарган пьесалар якын торалар. Алар арасында тарихи мәгълүмат биреп, халыкның милли үзаңын уяту, тарихи шәхесләрне күз алдына бастыру ягыннан әһәмиятле әсәрләр дә бар иде: Т. Гыйззәтнең "Чаткылар" (1934), "Ташкыннар" (1937); Н. Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" (1935); Г. Камалның "Өч тормыш" (1933); Ш. Камалның "Козгыннар оясында" (1930); Ф. Митрофановның 1918 - 1919 еллар керәшеннәр тормышыннан алып язылган "Кирилла бабай" (1931); Һ. Такташның "Камил" (1930); Ә. Фәйзинең "Качкын" (1936, либретто), "Тукай" (1938), "Тукай Җаекта" (1938), "Пугачёв Казанда" (1940); М. Җәлилнең "Алтынчәч" (1939, либретто); М. Әблиевнең "Шәмсекамәр" (1937) һ.б. Мондый әсәрләрнең бер төркеме шактый тормышчан, үткен сюжетлы, кискен конфликтлы булулары белән еллар дәвамында татар театрлары репертуарын бизәп тордылар. Әлбәттә, заман таләп иткәнчә, аларда да сыйнфый көрәшне куерту, татарларның революциягә килү юлын ассызыклап тасвирлау сизелә. Психологик анализга салкын караш тормышчан, тирән кичерешле характерлар тууга тоткарлык ясый. Бу елларда психологизмны "буржуаз биологизм" дип санап, аны төрле рәвештә читкә кагу, "икеләнмәс" геройларга өстенлек бирү көчле булды. Бу юнәлештәге әсәрләрнең авторлары күренекле шәхес, фидакяр көрәшче, гуманист, патриот, изелгән халыкны, хезмәт ияләрен яклаучы образын иҗат итүгә басым ясыйлар. Драматургия татар халкының Октябрь революциясенә авырлыклар аша килү юлын, сыйнфый көрәшләрдә, илне социалистик үзгәртеп коруда катнашуын эзлекле чагылдырырга омтыла. Мондый сыйфатлар аеруча Т. Гыйззәтнең "Ташкыннар" драмасына хас. Аның үзәк герое Биктимер - авыл агае, 1930 елларның идеологик кануннары нигезендә эталон, үрнәк, камил социаль тип буларак иҗат ителгән персонаж. Шул сәбәпле, күп этнографик детальләр, вакыйгалар тормышчан булса да, сюжет агышы алдан ук билгеләнгән юнәлештә бара. Шуңа күрә "Ташкыннар"ны татар крестьяннарының чын тарихын чагылдырган пьеса буларак бәяләү дөрес булмас иде. Аерым бер очракларда татар драматурглары, социалистик революция идеяләре кысаларында калган хәлдә, гомумкешелек идеалларын күтәрәләр, гуманистик фикерләр яңгыраталар. Н. Исәнбәтнең "Спартак" трагедиясе моңа ачык мисал булып тора. Әсәрдә милли хис, туганлык, патриотлык турындагы фикерләр сыйныфлар сугышына һәм Европада баш калкыткан фашизмга каршы юнәлтелгән. Менә шундый гуманистик идеяләргә нигезләнгән әсәрнең финалы да чын азатлык өчен көрәш омтылышлары белән тәмамлана. Спартак: "Җирдә коллык бетми торып, адәм балалары өчен ирекле сөешү юк!.. Хокук, дәрәҗә, власть, мәхәббәт... Бар да товар! Юк! Минем юлым дөрес... мин ышанам хәзер! Җиңеп чыкканчы сугыш! Кире кайту юк!". -Бу елларда иҗат ителгән тарихи трагедияләрнең тагын берсе - Н. Исәнбәтнең "Идегәй" (1938 - 1941) әсәре. Ул тарихка һәм чыганак дастанга турылыклы рухта иҗат ителә. Герой кыю хәрби җитәкче, зирәк дәүләт эшлеклесе, драматик язмышлы ата, ил азатлыгы һәм иминлеге өчен көрәшүче фидакяр патриот буларак хәтердә кала. Заман "тәнкыйтьчеләре" әдипкә Идегәйне "хезмәт иясе вәкиле" итеп сурәтләргә тәкъдим итәләр. Алай тарихилык бозылачак дип, Н. Исәнбәт хакыйкать һәм сәнгати ирек гармониясен саклый: әлеге принципларны бозмаслык дәрәҗәдә генә эпоста булмаган "хезмәт ияләрен" әсәргә кертә (Янбулат, сукачы Килмәт, Чулпан һ. б.). -Халык тарихына игътибар көчәю драматургиядә тормышкөнкүреш, гореф-гадәт, тел-сөйләм һәм башка шундый якларга файдалы булды, этнографик сыйфатлар куәт алды. Боларга мисал итеп Т. Гыйззәтнең "Кыю кызлар" (1938), Н. Исәнбәтнең "Хуҗа Нас ретдин" (1939), "Түләк" (1939) һ. б. әсәрләрне китерергә мөмкин. -1930 еллар татар драматургиясе либретто жанры үсеше белән үзен чәлекле. Бу казаныш Татар дәүләт опера һәм балет театры эшли башлау, аның әдәби бүлек мөдире М. Җәлилнең оештыру хезмәтләре белән дә бәйле. Нәтиҗәдә милли музыкаль драматургия классик дәрәҗәгә күтәрелә. Бу юнәлештә М. Җәлил, Ф. Бурнаш, Ә. Фәйзи, Т. Гыйззәт аеруча күп эшлиләр. К. Нәҗминең "Разия" (1936), Ә. Фәйзинең "Сафа" (1939), "Шүрәле" (1938, балет либреттосы), "Зөлхәбирә" (1940), "Качкын" (1937), М. Җәлилнең "Алтын чәч" (1939), "Илдар" (1940), Т. Гыйззәтнең "Наёмщик" (1939), "Баш магым" (1941), З. Сафинның "Батраклар" (1938), М. Максудның "Кара йөзләр" (1938), Ә. Камалның "Туй" (1938), К. Гыйльмановның "Канлы көннәрдә" (1939), Ә. Ерикәйнең "Галиябану" (1939), "Шомырт чәчәк атканда" (1940), Х. Вахитның "Туганнар" (1939), К. Әмиринең "Салкын чишмә" (1939), Г. Кутуйның "Бәхет" (1940), Г. Сәетовның "Карәхмәт" (1940) һ. б. әсәрләр Татар опера һәм балет театрын төрле дәрәҗәдә җәлеп итәләр. -Заманның рәсми идеологиясе таләп иткәнчә, күп кенә әсәрләр колхозлашу темасына мөнәсәбәтле языла. Алар арасында колхоздагы бәхетле тормышны турыдан-туры тасвирлаган, күмәк хезмәткә мәдхия рәвешендә "заказ" буенча иҗат ителгән агитацион пьесалар зур урын алып тора (Ф. Бурнаш, "Хат" (1934); Т. Гыйззәт, "Мактаулы заман" (1935); Р. Ишморат, "Данлы чор" (1930); Ә. Камал, "Ике көч" (1931); Ә. Таһиров, "Үрнәк" (1931); К. Тинчурин "Кандыр буе" (1931) һ. б.). -Әлеге пьесаларга аваздаш, әмма колхозга каршы көчләрне, "кире картларны" тасвирлаган сәхнә әсәрләре аерым төркем хасил итәләр. Т. Гыйззәтнең "Бөек борылыш" (1930), "Көрәш" (1935), "Акбаш вакыйгасы" (1932); Ф. Бурнашның "Ялгыз Ярулла" (1939); Р. Ильясның "Әндәр карт" (1934); Г. Насрыйның "Ялкау Бикмөхәм мәт" (1932) һ. б. пьесаларда күмәкләштерү алымнарының реаль чагылышын да, халыкның аңа мөнәсәбәтен дә шактый ачык күрергә була. +Бу елларда иҗат ителгән тарихи трагедияләрнең тагын берсе - Н. Исәнбәтнең "Идегәй" (1938 - 1941) әсәре. Ул тарихка һәм чыганак дастанга турылыклы рухта иҗат ителә. Герой кыю хәрби җитәкче, зирәк дәүләт эшлеклесе, драматик язмышлы ата, ил азатлыгы һәм иминлеге өчен көрәшүче фидакяр патриот буларак хәтердә кала. Заман "тәнкыйтьчеләре" әдипкә Идегәйне "хезмәт иясе вәкиле" итеп сурәтләргә тәкъдим итәләр. Алай тарихилык бозылачак дип, Н. Исәнбәт хакыйкать һәм сәнгати ирек гармониясен саклый: әлеге принципларны бозмаслык дәрәҗәдә генә эпоста булмаган "хезмәт ияләрен" әсәргә кертә (Янбулат, сукачы Килмәт, Чулпан һ.б.). +Халык тарихына игътибар көчәю драматургиядә тормышкөнкүреш, гореф-гадәт, тел-сөйләм һәм башка шундый якларга файдалы булды, этнографик сыйфатлар куәт алды. Боларга мисал итеп Т. Гыйззәтнең "Кыю кызлар" (1938), Н. Исәнбәтнең "Хуҗа Нас ретдин" (1939), "Түләк" (1939) һ.б. әсәрләрне китерергә мөмкин. +1930 еллар татар драматургиясе либретто жанры үсеше белән үзен чәлекле. Бу казаныш Татар дәүләт опера һәм балет театры эшли башлау, аның әдәби бүлек мөдире М. Җәлилнең оештыру хезмәтләре белән дә бәйле. Нәтиҗәдә милли музыкаль драматургия классик дәрәҗәгә күтәрелә. Бу юнәлештә М. Җәлил, Ф. Бурнаш, Ә. Фәйзи, Т. Гыйззәт аеруча күп эшлиләр. К. Нәҗминең "Разия" (1936), Ә. Фәйзинең "Сафа" (1939), "Шүрәле" (1938, балет либреттосы), "Зөлхәбирә" (1940), "Качкын" (1937), М. Җәлилнең "Алтын чәч" (1939), "Илдар" (1940), Т. Гыйззәтнең "Наёмщик" (1939), "Баш магым" (1941), З. Сафинның "Батраклар" (1938), М. Максудның "Кара йөзләр" (1938), Ә. Камалның "Туй" (1938), К. Гыйльмановның "Канлы көннәрдә" (1939), Ә. Ерикәйнең "Галиябану" (1939), "Шомырт чәчәк атканда" (1940), Х. Вахитның "Туганнар" (1939), К. Әмиринең "Салкын чишмә" (1939), Г. Кутуйның "Бәхет" (1940), Г. Сәетовның "Карәхмәт" (1940) һ.б. әсәрләр Татар опера һәм балет театрын төрле дәрәҗәдә җәлеп итәләр. +Заманның рәсми идеологиясе таләп иткәнчә, күп кенә әсәрләр колхозлашу темасына мөнәсәбәтле языла. Алар арасында колхоздагы бәхетле тормышны турыдан-туры тасвирлаган, күмәк хезмәткә мәдхия рәвешендә "заказ" буенча иҗат ителгән агитацион пьесалар зур урын алып тора (Ф. Бурнаш, "Хат" (1934); Т. Гыйззәт, "Мактаулы заман" (1935); Р. Ишморат, "Данлы чор" (1930); Ә. Камал, "Ике көч" (1931); Ә. Таһиров, "Үрнәк" (1931); К. Тинчурин "Кандыр буе" (1931) һ.б.). +Әлеге пьесаларга аваздаш, әмма колхозга каршы көчләрне, "кире картларны" тасвирлаган сәхнә әсәрләре аерым төркем хасил итәләр. Т. Гыйззәтнең "Бөек борылыш" (1930), "Көрәш" (1935), "Акбаш вакыйгасы" (1932); Ф. Бурнашның "Ялгыз Ярулла" (1939); Р. Ильясның "Әндәр карт" (1934); Г. Насрыйның "Ялкау Бикмөхәм мәт" (1932) һ.б. пьесаларда күмәкләштерү алымнарының реаль чагылышын да, халыкның аңа мөнәсәбәтен дә шактый ачык күрергә була. Трагедия һәм комедия жанрларында әдәбият тарихында югары урын алырлык әсәрләр языла. Дөрес, сирәк туган мондый әсәрләр - шул заман конфликтларын чагылдырган пьесалар түгел. Хронологик яктан вакыйгалар башка чорларга карасалар да, алар да сәхнәгә тиз генә үтә алмыйлар, төрле каршылыкларга очрыйлар. Сүз Н. Исәнбәтнең "Спартак", "Идегәй" трагедияләре һәм "Хуҗа Насретдин" комедиясе турында бара. Мәсәлән, халык мәзәкләре нигезендә язылган "Хуҗа Насретдин"гә, үзәккә тарихи вакыйгалар, тарихи шәхес (Әмир Тимер) алына дип, "тарихи чынлык, дөреслек" таләпләрен тагу омтылышлары була . "Идегәй" башта күтәреп алынса да, соңыннан күп елларга тыела. "Спартак" та бәхәсләр уята, татар театрлары күтәрә алмас тарихи трагедия булып чыга. Комедияләрдә ясалма "комиклык" афәте күзгә ташлана. Репрессияләр көчәю, сатирик жанрларда язарга кыюлыгы җиткән бик күпләрнең әдәбият мәйданыннан чыгарылуы, көлү сәнгатенә карата нигезсез таләпләр кую, сатирикларны коточкыч гаепләүләр комедиографиянең зәгыйфьләнүенә китерә. Әдәбиятта бай төсмерле көлү традицияләре югалып кала, жанр ярлылана. Драматургия, бигрәк тә заман темаларына караган комедиография, көлүен декларатив, агитацион кысалар белән чикләргә мәҗбүр була. Тик фольклор мотивларына нигезләнеп язылган аерым әсәрләр генә (Н. Исәнбәт, "Хуҗа Насретдин") мондый афәтләргә бирешмәскә омтыла. Ясалмалылык, күпертүләр күп кенә пьесаларның идея-эстетик яктан йомшаклыгына, җанр тоныклыгына китерде. Жанры анык булмаган пьесалар рәтенә Г. Насрыйның "Делегат" (1936), "Путёвка" (1938), "Ялкау Бикмөхәммәт" (1932); С. Шәкүровның "Орденлы Касыйм" (1936); А. Әхмәтнең "Күршеләр" (1933); И. Салаховның "Ярату" (1935); Ф. Сәйфи-Казанлының "Зәңгәр алан" (1933), "Зөбәрҗәт" (1936); К. Тинчуринның "Ударниклар бәйрәме" (1933); Т. Гыйззәтнең "Бөек борылыш" (1930), "Көрәш" (1931), "Фамилиясез тимерче" (1933) әсәрләрен кертергә була. -Шартлар авыр булуга карамастан, комедиографиядә эзләнүләр тукталмый. Әйтик, Ә. Фәйзинең "Төтен", "Түрәкәй" кебек сатирик пьесалары - заман темасына язылган шактый кыю әсәрләр. М. Җәлил дә бу жанрда "Кешеләр" (1934 - 1935)1 пьесасын иҗат итә. Колхоз мал-мөлкәтен урлаучыларны фаш итүдә традицион калыплар сизелсә дә, комедия театральлеге, отышлы интригалары белән аерылып тора. +Шартлар авыр булуга карамастан, комедиографиядә эзләнүләр тукталмый. Әйтик, Ә. Фәйзинең "Төтен", "Түрәкәй" кебек сатирик пьесалары - заман темасына язылган шактый кыю әсәрләр. М. Җәлил дә бу жанрда "Кешеләр" (1934 - 1935) пьесасын иҗат итә. Колхоз мал-мөлкәтен урлаучыларны фаш итүдә традицион калыплар сизелсә дә, комедия театральлеге, отышлы интригалары белән аерылып тора. Ил тормышындагы болганчык хәлләр, битлек алыштырулар Ш. Камал сатирасында да чагылып калды. Аның "Алтынчы башня" ("Шик", 1933) сатирик комедиясе аерым игътибарга лаек. Кую өчен "уңайсыз" булу сәбәпле, ул сәхнә күрми, басылмый да. Тик 1959 елда гына "Совет әдәбияты" журналында (№ 2) аның ике пәрдәсе дөнья күрә. Бу чор сәхнә әсәрләре арасында эшчеләр тормышын чагылдырган пьесалар булу табигый иде. Илне социалистик рухта икътисади үзгәртеп кору, индустрияләштерү, яңа типтагы белгечләр, инженерлар булдыру максатлары, иске "кадрларның", "ышанычсыз" интеллигентларның даими читкә кагылуы бу тематиканы гаять үткен һәм актуаль итте. Ш. Камалның "Козгыннар оясында" (1930), "Таулар" (1932), "Томан арты" ("Габбас Галин", 1934), Ф. Сәйфи-Казанлының "Зөбәрҗәт" (1936), Ә. Фәйзинең "Төтен" (1930), Х. Җәмилнең "Гудок" (1931), Ф. Бурнашның "Кара касса" (1931), "Тукучы Әсма" (1932), Г. Иделленең "Дәүләт Бәдриев" (1933) әсәрләре шундыйлар. Уйдырма конфликтлы булуларына карамастан, бу юнәлештәге сәхнә әсәрләре заман һәм герой концепцияләрен бербөтен итеп күзаллау, аны сәнгати чагылдыру ягыннан әдипләр һәм театр әһелләре өчен җитди тәҗрибә мәктәбе иде. Драматурглар иҗтимагый кискен шартларда шәхеснең күңел дөньясын, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен, милли гореф-гадәтләр үзгәрешен, дини-әхлакый традицияләр югалуын һәм башка шундый яңалыкларны заманча анализларга омтылдылар, чор сулышын түкми-чәчми җиткерү сәнгатен үзләштерделәр. -Күп кенә пьесаларда дини тәгълиматны инкяр итү, элекке мәдрәсәләрне каралтып күрсәтү чагылыш таба (Т. Гыйззәтнең "Кыю кызлар", Н. Исәнбәтнең "Болак арты республикасы", Ш. Камалның "Алтынчы башня" комедиясе һ. б.). Ә. Фәйзинең "Сафа" (1939) драматик поэмасындагы Әюп хәзрәт Гражданнар сугышы елларындагы реакцион рухани буларак тасвирлана. Н. Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" драмасындагы гашыйклар фаҗигасы, татарларга хас күренеш булмаса да, дини әхлак кануннарына бәйләп аңлатыла. Т. Гыйззәтнең "Наёмщик" (1939) драмасында өч хатынлы Имангол мулла морзаларга ялагайланучы, әхлакый түбән зат итеп сурәтләнә. +Күп кенә пьесаларда дини тәгълиматны инкяр итү, элекке мәдрәсәләрне каралтып күрсәтү чагылыш таба (Т. Гыйззәтнең "Кыю кызлар", Н. Исәнбәтнең "Болак арты республикасы", Ш. Камалның "Алтынчы башня" комедиясе һ.б.). Ә. Фәйзинең "Сафа" (1939) драматик поэмасындагы Әюп хәзрәт Гражданнар сугышы елларындагы реакцион рухани буларак тасвирлана. Н. Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу" драмасындагы гашыйклар фаҗигасы, татарларга хас күренеш булмаса да, дини әхлак кануннарына бәйләп аңлатыла. Т. Гыйззәтнең "Наёмщик" (1939) драмасында өч хатынлы Имангол мулла морзаларга ялагайланучы, әхлакый түбән зат итеп сурәтләнә. 1930 еллар татар драматургиясе Ватанны саклау темасының киңлеге белән дә үзенчәлекле. Героик-патриотик эчтәлекле әсәрләрдә антифашистик тема халыкны көрәшкә әзерләү, интернациональ рухта тәрбияләү, гуманистик кануннарны ныгыту, пролетариат бердәмлегенә чакыру, социалистик революция идеалларына дан җырлау рәвешендә ачылды. Р. Ишморатның "Ил өчен" (1936), "Ил" (1938), Т. Гыйззәтнең "Таймасовлар" (1939), М. Җәлилнең "Илдар" (1940), М. Әблиевнең "Лейтенант" (1941), Г. Насрыйның "Ил чигендә" (1941) пьесалары, чор һәм хәрби вакыйгалар җиңелчә тасвирлануга карамастан, шәхесне әнә шул рухта тәрбияләү вазифасын башкардылар, бу юнәлештә башлангыч тәҗрибә булдылар. Аларның агитплакатка тартым үзенчәлекләре илдәге идеологик һәм сәяси халәт белән бәйле иде. 1940 елда драматургия һәм театрларның репертуары сыйфатын үстерү максаты белән Татарстан Язучылар берлеге каршында драматургия буенча махсус комиссия (Т. Гыйззәт, М. Җәлил, Ф. Бурнаш, Н. Исәнбәт, Р. Ишморат, Ә. Камал, Х. Садри) төзелә. Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын үткәрүгә әзерлек уңае белән иҗади эш активлаша. 1941 елның март аенда "Алтынчәч" операсына багышланган иҗади конференция, татар драматургиясе турында зур киңәшмә үткәрелә. -Европада көчәя барган фашистик афәткә каршы көрәш проблемасы драматургиядә дә көннән-көн җитди төс ала. Г. Насрыйның "Ил чигендә", С. Батталның "Сынау", А. Әхмәтнең "Шикле кеше" (1939), Г. Халикъ-Садриның "Партизаннар" (1940) кебек уяулык, пролетар интернационализмга тугрылык, патриотик көрәшкә әзер булу мәсьәләләренә багышланган пьесалар иҗат ителә. Бу темага игътибар арту балалар сәхнәсе өчен язылган әсәрләрдә дә сизелә (Г. Гобәй. "Өч бөркет", 1941; А. Алиш. "Кечкенә тоткын", 1941 һ. б.). Бала образы еш кына фәлсәфи мәгънә ала: ул - кешелекнең киләчәге, яшәү символы. Язучылар интернационализм, гуманизм мәсьәләләрен үзәккә куялар, әдәбияттагы революцион традицияләрне дәвам итәләр. +Европада көчәя барган фашистик афәткә каршы көрәш проблемасы драматургиядә дә көннән-көн җитди төс ала. Г. Насрыйның "Ил чигендә", С. Батталның "Сынау", А. Әхмәтнең "Шикле кеше" (1939), Г. Халикъ-Садриның "Партизаннар" (1940) кебек уяулык, пролетар интернационализмга тугрылык, патриотик көрәшкә әзер булу мәсьәләләренә багышланган пьесалар иҗат ителә. Бу темага игътибар арту балалар сәхнәсе өчен язылган әсәрләрдә дә сизелә (Г. Гобәй. "Өч бөркет", 1941; А. Алиш. "Кечкенә тоткын", 1941 һ.б.). Бала образы еш кына фәлсәфи мәгънә ала: ул - кешелекнең киләчәге, яшәү символы. Язучылар интернационализм, гуманизм мәсьәләләрен үзәккә куялар, әдәбияттагы революцион традицияләрне дәвам итәләр. Сугыш елларында татар драматургиясенең тематик-проблематик колачын заман таләбе билгели. Үзәккә совет халкының илбасарларга каршы бердәм көрәше куелып, социалистик гуманизм, фашизмга нәф рәт, Ватан азатлыгы, халыкның җиңелмәс көче, батыр уллары һәм кызларының героик сыйфатлары, саф мәхәббәт, фидакяр хезмәт кебек мәсьәләләрне яктыртуга игътибар юнәлтелә. Дәһшәтле сугыш хакыйкатен, фронт чынбарлыгын чагылдыруда сәхнә әдәбияты берничә этап үтә. -Сугышның башлангыч чорында язылган пьесалар, нигездә, совет кешесенең героизмын, батырлыгын, тырышлыгын, фидакярлеген романтик рухта һәм поэтик яңгырашта бирүләре белән үзенчәлекле (Т. Гыйззәт. "Төнге сигнал"; М. Әмир. "Партизан Иван"; Н. Исәнбәт. "Мәрьям"; Р. Ишморат. "Ватан кызлары"; Г. Насрый. "Таныш кешеләр", "Патриотлар семьясы")1. Героик эчтәлекле әсәрләрнең поэтик күтәренкелеге, лиризмы ватандашларның оптимистик рухына, җиңүгә ышанычына, матур киләчәккә зур өмет белән яшәвенә нигезләнә. Р. Ишморатның "Кайту" (1942), М. Әмирнең "Миңлекамал" (1944) пьесалары, К. Нәҗминең "Фәридә" (1944) драматик поэмасы кебек әсәрләр бу яктан иң характерлы үрнәкләр булып торалар. +Сугышның башлангыч чорында язылган пьесалар, нигездә, совет кешесенең героизмын, батырлыгын, тырышлыгын, фидакярлеген романтик рухта һәм поэтик яңгырашта бирүләре белән үзенчәлекле (Т. Гыйззәт. "Төнге сигнал"; М. Әмир. "Партизан Иван"; Н. Исәнбәт. "Мәрьям"; Р. Ишморат. "Ватан кызлары"; Г. Насрый. "Таныш кешеләр", "Патриотлар семьясы"). Героик эчтәлекле әсәрләрнең поэтик күтәренкелеге, лиризмы ватандашларның оптимистик рухына, җиңүгә ышанычына, матур киләчәккә зур өмет белән яшәвенә нигезләнә. Р. Ишморатның "Кайту" (1942), М. Әмирнең "Миңлекамал" (1944) пьесалары, К. Нәҗминең "Фәридә" (1944) драматик поэмасы кебек әсәрләр бу яктан иң характерлы үрнәкләр булып торалар. Мәсәлән, фронт тормышы уңышлы ачылган "Шакир Шигаев" (1944) пьесасында Ф. Кәримнең үзәк герое - разведка офицеры Шакир Шигаев. Пьесаны композицион яктан бер максат - күпер шартлату бурычы бәйләп тора. Бу приказны үтәү җанны кызганмауны таләп итә. Үзәк герой җитди сынау кичерә. Драматик конфликт шәхеснең рухи дөнья сына күчә: кешенең мораль бөеклеге романтик яссылыкта раслана. Тыл тормышын чагылдырган сәхнә әсәрләре дә психологик анализ тирәнлеген таләп итә. Р. Ишморат "Кайту" пьесасында, сугыш кырында теткәләнеп исән калган гарип фронтовик йөрәген һәм аның якыннарының рухи дөньясын реалистик ачып, җитди уңышка иреште. Психологик кичерешләре аша отышлы бирелгән төп геройларның берсе - колхоз председателе Мөршидә. Саф күңелле, югары әхлаклы бу кешене сугыш елларының зур авырлыклары сыный. Менә ире Хәмитнең үлүе турында хәбәр килә. Күп тә үтми, гайбәт намусына кагыла: имеш, ул авыл Советы председателе Ильяс белән чуала. Бу хәл, халык арасында Мөршидәнең дәрәҗәсен төшереп, эшен катлауландырса да, аны олы максатларыннан аера алмый. Авыр елларны батырларча үткәндә Мөршидәнең ышанычлы таянычы - авылдашлары. Нәкъ менә шул авылдашлары һәм Мөршидәнең күңел җылысы гарип хәлдә башкаларга җан көеге булганчы юк булуым артык дип уйлаган фронтовик Хәмитне дә кабат тормышка, хезмәткә кайтара, өмет уята. М. Әмирнең "Миңлекамал" драмасы әлеге мәсьәләләрне тагын да тулырак ачуы белән әдәбият һәм театр тарихында күренекле урын алды. Асыл ир-егетләрен фронтка озаткан колхоз авылының авыр еллары. Хуҗалыкның барлык көчләрен бер максатка тупларлык җитәкче юклыгыннан күңеле әрнегән Миңлекамал, авылдашлары киңәше белән, үзен бу эшкә куюларын сорап, райком секретаре Гыйльмановка килә. Үз язмышын ил язмышы белән бер иткән мондый хатын-кыз образында М. Әмир халыкның рухи көчен, оптимистик табигатен, дошманнарны җиңүгә ышанычын тормышчан, кыю ача. "Мирсәй Әмир иптәшнең "Миңлекамал" драмасы Татар дәүләт академия театрының 1944 елгы репертуарына колач җәеп килеп керде. Ул хәзер сәхнәдә уңыш белән бара,тамашачыларның җылы карашына очрый. Меңләгән хезмәт ияләре аны дулкынланып карыйлар, андагы дөреслекне һәм авторның кыюлыгын күреп канәгатьләнәләр", - дип яза Г. Кашшаф әсәр сәхнәдә уйналган елларда. Драманың нәкъ менә шундый сыйфатлары татар драматургиясенең бу этаптагы мөһим казанышлары турында сөйли. Әсәрдә шул көнгә хас типик вакыйгалар, ситуацияләр бирелүне, сугыш чоры атмосферасы бөркелеп торуны, шактый тулы эшләнгән характерлар булуны тәнкыйть аеруча югары бәяли. @@ -262,7 +262,7 @@ XX гасыр башы татар драматургиясе Драматургияне үстерүдә "Правда" газетасында басылган (1952 ел, 7 апрель) "Драматургиянең артта калуын бетерергә" дигән редакцион мәкалә зур роль уйный. Анда әйтелгән фикерләрне татар язучылары хуплап каршылыйлар. Н. Исәнбәтнең шул уңай белән басылган мәкаләсендә, мәсәлән, уңай геройдан көчле характер ясау өчен, аны турыдан-туры конфликтка кертергә кирәк дип күрсәтелә. Бу үзгәрешләр драматургия үсешенә яңа көч бирә. Комедия жанры поэтикасында күзгә күренерлек яңарыш пәйда була. Н. Исәнбәтнең "Зифа" (1954), М. Әмирнең "Минем хатын" (1955) комедияләре, Г. Насрыйның "Яшел эшләпә" (1957) водевиле көлүнең көчен тоеп язылган әһәмиятле пьесалар буларак мәйданга киләләр. Ш. Хөсәеновның "Чулпан" (1956) драмасы, Р. Ишморатның "Үлмәс җыр" (1955) героик драмасы, Н. Исәнбәтнең "Муса Җәлил" (1955) трагедиясе, "Әбүгалисина" (1959) драматик поэмасы да шушы елларда иҗат ителә. X. Вахитның "Самат" (1958) һәм "Җиһангир" (1959) опера либреттолары, "Кисекбаш" (1958) балет либреттосы да әлеге яңарыш дулкынында туа. Ш. Хөсәеновның "Профессор кияве" (1953) драматургиягә яңа иҗат көчләре килүен хәбәр итә. "Темасы белән яңа, алган проблемасы белән актуаль булган бу комедияне тамашачы яратып" каршылый. Сәхнәгә замандаш геройлар менү, күпләрне борчыган мәсьәләләр кузгатылу, ниһаять, сүзнең тәмен белеп эш итүче автор каләме белән язылу аны гаять популяр итә. Замандашларның әхлак йөзен мәхәббәт һәм гаилә мөнәсәбәтләрендә күрергә омтылу Ш. Хөсәеновның "Чулпан" (1956) драмасында да көчле. -50 нче еллар уртасында драматургиядә сәнгатьчә гомумиләштерү, типиклаштыру проблемасы кискенләшә. Характерны үткенрәк ачу теләге белән эш иткәндә, күп авторлар геройның очраклы сыйфатларын кабартуга бирелеп китәләр, тормышчанлыктан читләшәләр. Шуңа күрә пьесаларның финалы еш кына ясалма хәл ителә. Драматургик конфликтлар да, асылда, берничә схемага кайтып кала: яшьләргә игътибарсызлык, новаторлык башлангычларына каршы килү һ. б. +50 нче еллар уртасында драматургиядә сәнгатьчә гомумиләштерү, типиклаштыру проблемасы кискенләшә. Характерны үткенрәк ачу теләге белән эш иткәндә, күп авторлар геройның очраклы сыйфатларын кабартуга бирелеп китәләр, тормышчанлыктан читләшәләр. Шуңа күрә пьесаларның финалы еш кына ясалма хәл ителә. Драматургик конфликтлар да, асылда, берничә схемага кайтып кала: яшьләргә игътибарсызлык, новаторлык башлангычларына каршы килү һ.б. Конфликт схемасы гына түгел, сюжет һәм темаларның да бертөрлерәк булуын драматурглар үзләре дә тәнкыйтьләп чыгалар: "Зифа"да инде шактый уңышлы хәл кылынган теманы художество ягыннан түбәнрәк һәм көчсезрәк итеп кабатлау нигә кирәк?" Н. Исәнбәт комедиясе хакында М. Әмир әнә шулай дип яза. Аныңча, Ю. Әминевнең "Язылмаган законнар" (1950), М. Хәсәновның "Нурихан" (1955) пьесалары идея эчтәлекләре, драматик сюжетлары ягыннан бер-берсен кабатлыйлар. 50 нче елларда кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре, аеруча кыска комедияләр активлаша, алар газета-журналларда, үзешчәннәр өчен чыгарылган махсус китапларда еш очрый. Ә. Камал, М. Әмир, Ю. Әминевнең бер пәрдәле пьеса китаплары, А. Әхмәтнең "Җамали карт", Г. Зәйнашеваның "Көйсез кияү" (1956), Р. Ишморатованың "Ялтырау", "Сөю билгесе" (1958), Т. Закировның "Мәгәрич" (1959), "Өйләнгәнне өйләндерү" (1960) комедияләре һәм комик күренешләре бу жанр өлкәсендә нәтиҗәле эш җәелү турында сөйли. Ә. Фәйзи, Х. Вахит кебек язучыларның нечкә көлүле скетчлары да бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплауга китерә (Ә. Фәйзи. "Каен себеркесе" (1958); Х. Вахит. "Яшерен эзләр" (1958)). Кече жанрдагы активлык һәм күзгә күренерлек казанышлар тәнкыйть игътибарыннан да читтә калмый (И. Нуруллин. "Кече жанрда зур эчтәлек", 1960). Конфликтсызлыктан арына бару жанрлар аныклануга да йогынты ясый. Жанр ягыннан бертөрлелек, төссезлек күренешләреннән котылу юнәлешендә киеренке эзләнүләр дәвам итә. Комедия жанрының, мәсәлән, көнкүреш комедиясе, лирик комедия, музыкаль комедия, сатирик комедия төсмерләре ачыклана төшә. Элек лирик комедияләр арасында югалыбрак калган водевиль тулы хокук алып мәйданга чыга. Моның ачык мисалы итеп, Г. Насрыйның өч пәрдәле "Яшел эшләпә" водевилен күрсәтергә мөмкин. @@ -271,7 +271,7 @@ XX гасыр башы татар драматургиясе Сугыштан соңгы елларда комедия жанры өлкәсендә аеруча актив эшләгән Г. Насрый иҗатында да моны ачык күреп була. "Күңел дәфтәре" лирик комедиясе (1949), "Директор Тарханов" ("Без капчыкта ятмый", "Дөрес сүзгә җавап юк") комедиясе, "Алтын көз" ("Идел буенда", 1950) музыкаль комедиясе, "Өлгер кыз" комедиясе, "Кушнарат" (1952) лирик комедиясе, "Кушамат" (1955), "Кызыклы вакыйга" (1956) комедияләре, "Фәрештә" (1958), "Талантның үлүе" (1959, кулъязма) кебек фаҗигалы комедияләр язылу талантлы драматургның әлеге жанрның барлык төрләрендә диярлек киң эшчәнлеге турында сөйли. Әмма аның иҗатына да "конфликтсызлык" шаукымы кагыла. "Ул бер урындарак таптана, кабатлана, конфликт һәм характерлар эзләүгә җиңелчәрәк килә, сюжетны очраклы вакыйгаларга, аңлашылмаучылыкка, вак интригага кора. Авызы пешкән өреп кабар дигәндәй, күп кенә әсәрләре әлеге "теориядән" чыгып тәнкыйть ителгәч, ул ирексездән әнә шундый алымнарга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була". Традицион рухта булуына карамастан, бу чорның көнкүреш комедиясе карьеризм, бюрократизм, ришвәтчелек, формализм, әхлакый түбәнлек, рухи бушлык кебек күренешләрне беренче планга куеп эш итә. Дөрес, мондый темалар еш кына мещанлык проблемасына ияреп килә, аерым үсеш алмый. Моңа типик мисаллар итеп "отуга корылган никах" турындагы пьесаларны күрсәтергә мөмкин: Р. Ишморатова "Бай кияү", Ш. Хөсәенов "Профессор кияве", "Бирнәле кыз" (1954). Мәктәп-тәрбия темасына иҗат ителгән "Директор хатыны" (Р. Иш моратова), "Минем хатын" (М. Әмир, 1955), "Бирнәле кыз" (Ш. Хөсәе нов, 1954), "Шайтан таягы" (Р. Ишморат, 1954) кебек комедияләрдә әхлакый проблемаларга игътибар көчле. Мәсәлән, Р. Ишморат ның "Шайтан таягы" комедиясе шәхеснең әхлакый түбәнлеккә төшүен аның гуманистик халык традицияләреннән аерылуы белән аңлата, әхлакый сыйфатлар, нигездә, гаилә тәрбиясе һәм ата-ана үрнәге белән бәйле дип раслый. Заманның бу проблемасын М. Әмирнең "Минем хатын", Ш. Хөсәеновның "Бирнәле кыз" пьесаларында да күрергә була. -Шул рухтагы әдәби тенденцияләр "кече жанрлар"да да урын ала. Күп кенә скетчлар, интермедияләр, сатирик миниатюралар һәм бер пәрдәле комедияләр бу елларда өстенлек алган нәсыйхәтчелек төсмерле. Дөрес, алар арасында чын мәгънәсендә көлке табигатьле әсәрләр дә бар. Мәсәлән, "Гадәт буенча" (Р. Ишморатова, 1958), "Каракның бүреге яна" (Ю. Әминев, 1956), "Кушамат" (Г. Насрый, 1957), "Чуен багана" (Ш. Рәкыйпов, 1959) һ. б. комедияләр сатирик эстрада алымнары ярдәмендә үз вазифасын намус белән башкармаган түрәләрне фаш итәләр. +Шул рухтагы әдәби тенденцияләр "кече жанрлар"да да урын ала. Күп кенә скетчлар, интермедияләр, сатирик миниатюралар һәм бер пәрдәле комедияләр бу елларда өстенлек алган нәсыйхәтчелек төсмерле. Дөрес, алар арасында чын мәгънәсендә көлке табигатьле әсәрләр дә бар. Мәсәлән, "Гадәт буенча" (Р. Ишморатова, 1958), "Каракның бүреге яна" (Ю. Әминев, 1956), "Кушамат" (Г. Насрый, 1957), "Чуен багана" (Ш. Рәкыйпов, 1959) һ.б. комедияләр сатирик эстрада алымнары ярдәмендә үз вазифасын намус белән башкармаган түрәләрне фаш итәләр. Комедияләрдә детектив сюжетлар файдаланырга омтылу да конфликтларны яңарту теләге белән бәйле иде. Штамплардан котылу, интриганы көчәйтү юнәлешендә дә, жанр үсешендә дә бу яңа бер адым булды. Драма жанры да күзгә күренерлек үзгәрешләр кичерә. Кеше күңеленә тирәнрәк үтү, тормышчан конфликтлар эзләү, табигый ситуац ияләр нигезендә туган киеренке халәтләрне ачу, геройлар язмышындагы драматизмны ватандашларның югары әхлак сыйфатларына нисбәтән аңлату - бу чор драматургиясенең мөһим проблемалары булып тора. "Профессор Саматов" (М. Әмир), "Якын дус" (Р. Ишморат), "Гүзәл" (Н. Исәнбәт), "Үрнәк адымнар" (Т. Гыйззәт), "Гөлсинә" (Р. Ишморат), "Кадерле минутлар" (Г. Насрый), "Еллар һәм юллар" (Ф. Хөсни) кебек пьесаларда әлеге проблемалар азмы-күпме хәл ителә. Драма үткән юл, аның йомшак һәм көчле яклары бу әсәрләрдә ачык күренә: конфликтсызлыктан тормышчан конфликтларга, ясалма хәлләрдән табигый ситуацияләргә, берьяклылыктан күпьяклылыкка, штамптан оригинальлеккә, психологик тирәнлеккә, жанр аныклыгына - драманың үсү тенденциясе әнә шул юнәлештә бара. 50 нче елларда героик темага уңышлы гына сәхнә әсәрләре языла. Р. Ишморатның "Үлмәс җыр" героик драмасы, Н. Исәнбәтнең "Муса Җәлил" трагедиясе мәйданга чыга. Дәһшәтле конфликт, фәлсәфи проблема, героик образлар бу пьесаларны монументаль итә. Жанр ягыннан аерылып торганга, алар татар драматургиясенең героик жанрлар канатын киңәйтеп җибәрәләр. Шулай итеп, сугыштан соңгы унбиш елда татар совет драматургиясе тыныч елларга хас темаларны яктыртуда, хезмәт кешесе образын иҗат итүдә тормышка якынаеп, чынлык, хаклык, тормышчанлык эзли. Жанр төрлелеге, психологизмның тирәнәюе, тарихилык, тормышчанлык өчен көрәш бу еллар татар драматургиясенең төп үсеш тенденциясен билгели. "Сәхнәгә - заман геройларын!" дигән лозунг белән татар театры һәм драматургиясе үзенең яңа этабына керә. Вакыт иләге - вак иләк... @@ -306,12 +306,12 @@ XX гасыр башы татар драматургиясе Барый. Син, әти, бик кызык кына кеше. Сиңа анысы да ярамый, монысы да килешми. Белмим инде, нишләргә тели торгансыңдыр? Котбетдин. Йорт-җирләрне, мал-туарларны сатып бетерик тә аннан заводка". Шулай итеп, автор тарафыннан комик персонаж буларак тәкъдим ителгән Котбетдин, асылда, драматик халәттәге шәхес булып чыга, ул - колхозлаштыру еллары фаҗигаларын үз тормышында татыган кеше. Ул - җирнең хуҗасы, шуңа күрә хуҗасызлыкны җене сөйми. -Т. Гыйззәтнең элек читкә кагып киленгән бу әсәре тагын бер яктан әһәмияткә ия: ул - татар драматургиясендә колхозлаштыру елларында хайваннарны кыру вакыйгалары турындагы бердәнбер әсәр. Мондый аяныч хәлләр, әлбәттә, музыкаль комедия жанрын тугел, ә бәлки халык драмасы жанрын сорап тора. Чөнки "коллективлаштыру һәм кулакларны бетерү крестьяннарны рәхимсез көчләү һәм чамадан тыш тизләтү шартларында үткәрелде, күп кешеләрнең үлеменә китерде. Коллективлаштыру һәм кулакларны бетерү вакытында авыл хуҗалыгының җитештерү көчләреннән бик мөһим элементлары нык җимерелде (мал-туарның яртысы суелды һ. б.)1. +Т. Гыйззәтнең элек читкә кагып киленгән бу әсәре тагын бер яктан әһәмияткә ия: ул - татар драматургиясендә колхозлаштыру елларында хайваннарны кыру вакыйгалары турындагы бердәнбер әсәр. Мондый аяныч хәлләр, әлбәттә, музыкаль комедия жанрын тугел, ә бәлки халык драмасы жанрын сорап тора. Чөнки "коллективлаштыру һәм кулакларны бетерү крестьяннарны рәхимсез көчләү һәм чамадан тыш тизләтү шартларында үткәрелде, күп кешеләрнең үлеменә китерде. Коллективлаштыру һәм кулакларны бетерү вакытында авыл хуҗалыгының җитештерү көчләреннән бик мөһим элементлары нык җимерелде (мал-туарның яртысы суелды һ.б.). Шул рәвештә, заманның актуаль проблемалары турында язганда чын драмалардан, чын комедияләрдән читләшү (дөресрәге, читләшергә мәҗбүр булу), җиңелчә комедияләргә һәм жанры анык булмаган "пьеса"ларга йөз тоту жанр нигезләренең шактый ул деформацияләнүенә, эчтәлек белән форма дисгармониясенә, реалистик принциплар бозылуга китерде. Чынбарлыкның комедиячел конфликтларыннан, драматик хәлләреннән читләшү күп кенә авторларны ясалмалыкка китерде, конфликтлар очраклы вакыйгалардан эзләнде, табигать стихиясе белән көрәш, уйдырма дошманлык һәм корткычлык кебек нәрсәләр алгы планга чыкты. Ялган конфликтлылык чире әнә шулай таралды. Бу хәлләрне тәнкыйть күрмәде дип булмый. Әмма тәнкыйть еш кына "патриотик" аклануга барып төртелде. Моның ачык мисалы - "Мактаулы заман" (Т. Гыйззәт, 1935) пьесасы уңае белән кузгалган дискуссия. Г. Камал исемендәге театрда бу пьесаны тикшерү үткәрелә. Режиссерлар коллегиясе әгьзалары һәм күренекле актерлар әсәрне камилләштерү юнәлешендә байтак тәкъдимнәр кертәләр: "Бу бит сыер, үгезләр турында язылган", - диләр. Ул еллар драматургиясендәге һәм театрындагы иң характерлы зәгыйфьлекләрне ассызыклап, "бер кабыргалы геройлар"ны кире кагып, Әхмәт Фәйзи болай дип яза: "Сәхнәдә сыйнфый көрәшне күрсәтү бездә күп вакыт "сыйнфый көрәшне" уйнау булып чыга. Бер якта - "бик яхшы коммунистлар, ударниклар, намуслы инженер". Алар шундый "яхшы", хәтта... тәмәке дә тартмыйлар. Икенче якта - вредитель, лодырь һ б. Алар шундый явызлар, аларның эшләмәгән бозыклыгы юк. Вредитель явыз планын эшкә ашырырга тели, лодырь аңа булыша. Ә шулвакыт тамаша залында тамашачы дигән халык утыра. Ул алдан ук вредительнең бу явыз планы ачыласын, ударникларның "ура" кычкыруы белән пәрдә төшәсен белеп, рәхәт кенә авызын ачып исни. Ә театр тәнкыйтьчесе? Спектакльдән эстетик тәм алу бер якта торсын, ул, спектакльдән элеп алып, бәйләнеп китәрлек берәр "гайре диалектик" момент эзләп, шуны табалмый йөдәп, тирләп утыра. Чөнки аның элекке стандарт рецепты бөтенләе белән театр тарафыннан үтәлгән. Мәсәлән, ячейка секретареның роле кая монда? Ә комсомол секретаре? Ә завком? Профинплан чагылганмы? Ударниклар күрсәтелгәнме? Ә пионер оешмасы кая? Һәммәсе дә бар. Театр үз геройларын тәнкыйтьче рецепты буенча формаль урнаштыруда кулыннан килгәннең бөтенесен эшләгән. Агымдагы кампанияләр турында берәр сүз белән генә булса да кагылып киткән. Көннең "кадагына суга торган" спектакль! Ләкин монда театр тәнкыйтьчесе, драматург һәм театр онытып калдырган бер тәнкыйтьче бар. Ул үзе сүзсез, ләкин усал. Ул үзе простой, беркатлы, ләкин аны менә бу "геройларга" ышандыруы кыен. Ул ышанмый. Аның тәнкыйте - ул уенның иң "патетик" җирендә авызын ачып исни. Аның тәнкыйте - ул пәрдә төшәр-төшмәс ашыга-ашыга вешалкага йөгерә. Бу тәнкыйтьче - тамашачы". -Шартлар әнә шундый авыр булуга карамастан, 30 нчы еллар комедиографиясендә эзләнүләр туктамый. Аны Ә. Фәйзи, Н. Исәнбәт, М. Әмир, М. Җәлил, Ш. Камал, Ф. Бурнаш, Г. Насрый һ. б. язучыларның кайбер пьесалары раслый. Әйтик, Ә. Фәйзинең "Төтен", "Түрәкәй" кебек сатирик пьесалары заман темасына язылган шактый кыю әсәрләр булып саналырга хаклы. +Шартлар әнә шундый авыр булуга карамастан, 30 нчы еллар комедиографиясендә эзләнүләр туктамый. Аны Ә. Фәйзи, Н. Исәнбәт, М. Әмир, М. Җәлил, Ш. Камал, Ф. Бурнаш, Г. Насрый һ.б. язучыларның кайбер пьесалары раслый. Әйтик, Ә. Фәйзинең "Төтен", "Түрәкәй" кебек сатирик пьесалары заман темасына язылган шактый кыю әсәрләр булып саналырга хаклы. М. Җәлил дә бу жанрда "Кешеләр" (1934 - 1935) пьесасын иҗат итә. Колхоз мал-мөлкәтен урлаучыларны фаш итүдә традицион калыплар сизелсә дә, бу комедиядә театральлек отышлы интригалары белән аерылып тора. Ил тормышындагы болганчык хәлләр, битлек алыштырулар, үткен көлү Ш. Камал сатирасында да чагылып алды. Аның "Алтынчы башня" (1933) дигән сатирик комедиясе аерым игътибарга лаек. Кую өчен "уңайсыз" булу сәбәпле, ул сәхнә күрми кала. Хәтта ул елларда басылмый да. Тик 1959 елда гына "Совет әдәбияты" журналында (№ 2) аның ике пәрдәсе дөнья күрә. Бу комедиянең "Шик" дигән икенче исеме дә бар. Конфликт картлар белән яшьләрне, элеккеләр (Гитарин, Миков, Шумский) белән яңа кадрларны каршы кую рәвешендә алынса да, бу комедия революция идеалларыннан ерак торучы, түрә булырга омтылучы, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып йөрүче, совет аппаратларына кереп оялаган типларга үткен пародия булып яңгырый. Ә мондый көлү ул еллар комедиографиясендә сирәк очрый иде. @@ -425,7 +425,7 @@ XX гасыр башы татар драматургиясе Җирдә - сугыш. Бөтен җиһан тетри - күкри, Дәһшәт, үлем - без барасы юл өстендә... Узды Тиран дәһшәт салып... Шулай укмы -Кешелекнең киләчәге кыл өстендә?!1 +Кешелекнең киләчәге кыл өстендә?! Геройның ныклыгы ил-җирнең, газиз ананың, халыкның бөек рухи көченә, матур традицияләренә нигезләнгән. Татар шагыйренең тоткынлык газаплары тарих өчен яңалык түгел. Тираннар тарафыннан шундый язмышларга дучар ителгән бөек шәхесләр азмы? Шуңа драматургның пьесада доктор Фауст образына урын бирүе - бик табигый хәл. Трагедиягә актив персонаж буларак кертелгән Мефистофель дә татар язучысы әсәренең образлар системасы гармониясенә килешеп тора. Бөтендөнья әдәбиятында мәшһүр образ булу белән бергә, ул татар халык эстетикасында да традицион "аздыручы, юлдан яздыручы шайтан"ны нык хәтерләтә. Мефистофель вәсвәсәсе - димәк, беренче карашка, чит әдәбият мотивы булып күренсә дә, асылда күп халыклар рухи мирасына уртак нәрсә. Шулай итеп, чынбарлыкта төрле халыклар сәнгатендәге традицион образларның үзара керешеп яшәве, рухи аваздашлыгы, интернациональ табигатьле булуы әлеге мисалда тагын бер мәртәбә раслана: "Гомернең алты сәгате" трагедиясенең поэтик үзенчәлекләре, легендачыл хасиятләре, халыкчан традицияләре турында уйланулар ирексездән Һ. Такташның "Җир уллары трагедиясе"н искә төшерә. Биредә, бердән, Идея, Һабил, Кабил һәм башка образларның традицион җирлеге, аларга аваздашлык, параллельлек, икенчедән, халык традицияләренең төрле заман шагыйрьләре әсәрләрендә кабатланып, яңа шартларда яңача дәвам иттерелүләре аерым игътибарга лаек. Сүз И. Юзеев әсәрәләренең Һ. Такташ поэзиясенә аваздашлыгы турында бара. Димәк, И. Юзеев шигъри трагедияләренең уңыш казануы аларда халыкчан традицияләрнең индивидуаль поэтик традицияләр рәвешендә яшәвенә, үстерелүенә дә нык бәйле. @@ -523,8 +523,8 @@ XXI гасыр татар драматургиясендә яңа докумен ИҖАТ ПОРТРЕТЛАРЫ, СӘНГАТИ ЭЗЛӘНҮЛӘР Гаяз Исхакыйның татар театры һәм драматургиясендәге урыны -Г. Исхакый мирасы "ябык" елларда аның күпкырлы иҗаты һәм фидакяр көрәше, театр һәм әдәбият дөньясындагы урыны гадел бәяләнүдән ерак булды. Хәлбуки, Октябрь революциясенә кадәрге елларда ук аңа замандашларыннан бик күп зурлау сүзләре әйтелгән. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Г. Ибраһимов, С. Рәмиев, Г. Кәрам, Җ. Вәлиди, Ш. Әхмәдиев, Ф. Сәйфи-Казанлы һ. б. аның әсәрләрен, эшчәнлеген югары бәялиләр. Аның турында М. Горький да язып чыга. -Әмма шуннан соңгы елларда аның исеме телгә алынмый диярлек. Тик 80 нче еллар ахырында гына аның иҗатын өйрәнү яңарып китте. И. Нуруллин, Л. Гайнанова, Һ. Мәхмүдов, А. Әхмәдуллин, И. Илялова, Ф. Мусин, Р. Ганиева, М. Хәсәнов, Ә. Сәхапов һ. б. мәкаләләрендә әлеге эш дәвам ителде. Соңга таба моңа башкалар да кушылды, күренекле галимнәребез җитәкчелегендә аспирантлар бу эшкә алына башлады. +Г. Исхакый мирасы "ябык" елларда аның күпкырлы иҗаты һәм фидакяр көрәше, театр һәм әдәбият дөньясындагы урыны гадел бәяләнүдән ерак булды. Хәлбуки, Октябрь революциясенә кадәрге елларда ук аңа замандашларыннан бик күп зурлау сүзләре әйтелгән. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Камал, Г. Ибраһимов, С. Рәмиев, Г. Кәрам, Җ. Вәлиди, Ш. Әхмәдиев, Ф. Сәйфи-Казанлы һ.б. аның әсәрләрен, эшчәнлеген югары бәялиләр. Аның турында М. Горький да язып чыга. +Әмма шуннан соңгы елларда аның исеме телгә алынмый диярлек. Тик 80 нче еллар ахырында гына аның иҗатын өйрәнү яңарып китте. И. Нуруллин, Л. Гайнанова, Һ. Мәхмүдов, А. Әхмәдуллин, И. Илялова, Ф. Мусин, Р. Ганиева, М. Хәсәнов, Ә. Сәхапов һ.б. мәкаләләрендә әлеге эш дәвам ителде. Соңга таба моңа башкалар да кушылды, күренекле галимнәребез җитәкчелегендә аспирантлар бу эшкә алына башлады. Бүген инде Г. Исхакый иҗатын өйрәнүнең кайбер нәтиҗәләре турында да сүз алып барырга мөмкин. Шундый нәтиҗәләрнең берсе - Г. Исхакыйның татар театры һәм драматургиясе тарихындагы урыны тагын да ачыклана төшү, бүгенге таләпләр нигезендә төпле бәя алу. Аларны түбәндәгечә атап китәргә мөмкин: Профессиональ татар театрының Уфада Г. Исхакыйның "Өч хатын белән тормыш" (1900) драмасы белән башлануын рәсми тану. Уфа яшьләре 1906 елның 21 апрелендә Приказчиклар клубында Г. Исхакыйның ул чорда бик шаулаган әсәрен - "Өч хатын белән тормыш" драмасын куялар. Ул татар театры тарихында беренче рәсми спектакль була. Г. Исхакый пьесалары яңача тормыш өчен көрәшкә өндәүчән, революцион ялкынлы булулары белән драматургиябезне, театрыбызны яңа югарылыкка күтәрделәр. Моны бигрәк тә "Тартышу", "Зөләйха" пьесалары турында әйтергә мөмкин. Шуңа күрә аның мондый пьесалары патша цензурасы тарафыннан рәхимсез эзәрлекләнделәр, кыскартылдылар, тоткарландылар. Шуңа да карамастан, театр труппалары репертуарларында алар яңалыклы, үткен фикерле пьесалар буларак урын алдылар. Алар татар театрының дәрәҗәсен, иҗтимагый ролен күтәрделәр, артистларның сәхнә осталыгы үсүгә зур йогынты ясадылар. Чөнки алар, "революцион рухлы", үткен идеяле булу белән бергә, яңа геройлар, үзенчәлекле характерлар, тирән психологик кичерешләр алып килделәр. Жанрлар ягыннан да яңалыклы булдылар: комедия- сатира, драма, трагедияләрнең матур үрнәкләре булып танылдылар. @@ -545,7 +545,7 @@ XXI гасыр татар драматургиясендә яңа докумен Мәгърифәтчелек карашлары тәэсирендә тәрбияләнгән Г. Камал иҗат юлын башлаганда милләткә хезмәт итү, аның аң-белем дәрәҗәсен күтәрүне төп максаты итеп саный. Мәдрәсәләрдә укыган әсәрләр генә аны канәгатьләндерми. Ул кат-кат укыган сәхнә әсәрләре дә бик аз була. Алар Г. Ильясиның "Бичара кыз", Ф. Халидинең "Рәдде бичара кыз", русчадан үзгәртеп эшләнгән "Комедия Чистайда", төрекчәдән тәрҗемә "Хөсәед баба" пьесалары белән чикләнә диярлек. Сәхнә әсәрләре язылса, аларны куючы театр сөючеләр табылыр, дигән уй белән Г. Камал үзе пьесалар язарга алына. Беренче әсәрен - алты пәрдәле "Бәхетсез егет" драмасын (1898) шәкерт Г. Камал башта Миргаяз Иманаевка укыта. Остазы бу әсәрне Петербургка цензура комитетына җибәрә, аны басарга рөхсәт алына. Озакламый Г. Камал төрек язучысы Нәмык Кәмалның 1873 елда язылган һәм Истанбулда куелган "Зәваллы чуҗык" дигән пьесасын "Кызганыч бала" дигән исем астында татарчалаштыра. Заманы өчен бу пьеса татар тамашачысына аңлаешлы, тәрбияви, файдалы булып чыга. Ул романтик һәм сентименталь яңгырашы белән дә театр сөючеләрне җәлеп итә, күп еллар сәхнәдә уйнала. Истәлекләргә караганда, 1904 елда "Кызганыч бала"ны сәхнәдә куйганда Мулланур Вахитов һәм Фатих Әмирхан да катнашалар. Ф. Әмирхан Гата ролен башкара. Беренче уңышлы тәҗрибәләре яшь драматургны канатландырып җибәрә. "Өч бәдбәхет" дигән өч пәрдәле драма да язып, ул 1900 елда әлеге өч пьесасын аерым китап итеп бастырып чыгара. Беренче әсәре белән Г. Камал татар сәхнә әдәбияты телен халыкның сөйләү теленә якынайтуда кыю эш башкара, бу өлкәдә башлап җибәрүче була. Яшь драматургның әдәби телне халыклаштыру өлкәсендәге мондый эшчәнлеге алга таба фәндә дә уңай бәяләнде: "Г. Камал - татар әдәби телен үстерүдә иң зур практик эш күрсәткән язучыларның берсе. Каюм Насыйрилар тарафыннан башланган татар телендә язу лозунгысын иң башлап тормышка ашырырга керешүче һәм революциягә кадәрге чорда шул юлда иң күп эшләүче язучы - һичшиксез, Г. Камал" - дип язды, мәсәлән, М. Гали. -Халыкчанлыкка йөз тоту тагын драматургның халык иҗатына мөнәсәбәтендә дә чагыла: "Г. Камалның драма һәм комедияләрендә күптөрле фольклор текстлары: җырлар, такмаклар, бәетләр, мәкаль һәм әйтемнәр, ырымнар, им-томнар, җыр һәм традицион сурәтләр кулланып язылган мәхәббәт хатлары һ. б. очрый... Фольклор элементларын ул, тышкы эффект, бизәк өчен түгел, бәлки әсәрнең эчтәлеге, тасвирлана торган тормыш материалы соравы буенча, тик анда да чама белән файдалана. Авыл яшьләре тормышыннан мәхәббәт темасына язылган "Хафизәләм, иркәм" пьесасында без фольклорның халыктагы җанлы яшәешен гәүдәләндергән бик күп эпизодлар табабыз. Кемне дә булса мактап яисә мыскыллап җыр яки бәет чыгару, егетләр, кызлар җыелган урында бер-береңә төрттереп кара-каршы җырлаулар, такмак әйтеп биюләр, туй йоласына бәйле фольклор әсәрләре - болар барысы да пьесаның сюжетына бик табигый үрелеп баралар". Фольклор кыйммәтләрен шушы рәвешле файдалану әлеге әсәрләрнең фәндә "карнавалча фикерләү" дип атала торган сыйфатын да тудыра. +Халыкчанлыкка йөз тоту тагын драматургның халык иҗатына мөнәсәбәтендә дә чагыла: "Г. Камалның драма һәм комедияләрендә күптөрле фольклор текстлары: җырлар, такмаклар, бәетләр, мәкаль һәм әйтемнәр, ырымнар, им-томнар, җыр һәм традицион сурәтләр кулланып язылган мәхәббәт хатлары һ.б. очрый... Фольклор элементларын ул, тышкы эффект, бизәк өчен түгел, бәлки әсәрнең эчтәлеге, тасвирлана торган тормыш материалы соравы буенча, тик анда да чама белән файдалана. Авыл яшьләре тормышыннан мәхәббәт темасына язылган "Хафизәләм, иркәм" пьесасында без фольклорның халыктагы җанлы яшәешен гәүдәләндергән бик күп эпизодлар табабыз. Кемне дә булса мактап яисә мыскыллап җыр яки бәет чыгару, егетләр, кызлар җыелган урында бер-береңә төрттереп кара-каршы җырлаулар, такмак әйтеп биюләр, туй йоласына бәйле фольклор әсәрләре - болар барысы да пьесаның сюжетына бик табигый үрелеп баралар". Фольклор кыйммәтләрен шушы рәвешле файдалану әлеге әсәрләрнең фәндә "карнавалча фикерләү" дип атала торган сыйфатын да тудыра. Г. Камал драматургиясенең проблематикасына килгәндә, исемнәреннән үк күренгәнчә, аның беренче әсәрләре бәхетле булу юлларын эзләү, бәхетсезлек сәбәпләрен ачыклау белән бәйләнгән. Шул ук вакытта бу мәсьәләләрне хәл итүдә ул билгеле бер эволюция дә кичерә. Бу хәл башлап, аерым алганда, "Бәхетсез егет" пьесасы тарихында чагыла. Әсәрнең беренче варианты мәгърифәтчелек рухында языла һәм аның сюжеты бер гаиләдәге күңелсез хәлләргә корыла. Кәрим бай белән Җәмиләнең улы Закир, яман юлга кереп, әти- әнисен кайгыга сала, үзен харап итә. Ул, әхлак кануннары белән санашмыйча, түбәнгә тәгәри: өенә кайтмаган чаклары була, эчүгә бирелә, Гайни исемле тәрбиясез кызга алданып, Уфага китә. Үзенең хисләрендә бутала - Гайнине яратам, аңа өйләнәм, дип йөри. Гайнинең "яратуы" озакка бармый, егетнең акчасы беткәч, аны читкә кага. Кәефе җимерелгән, акчасы беткән, таянычы, өмете калмаган Закир җинаять юлына чыга - әтисенең танышы Сәгыйть Сабитов өенә кереп, алтынын, мең ярым сум акчасын урлый. Егетнең фаҗигалы юлы дәвам итә. Тормышы җимерелүнең сәбәбе Гайнинең хыянәте дип аңлап, аны атып үтрә. Бераздан Закирның караклыгы да ачылып, аның эзенә төшәләр. Бу хәлдән чыгу юлын таба алмыйча, Закир үзен дә атып үтерә. Яшь Камал Закирның һәлак булу сәбәбен аның үзеннән күрә. Пьесаның эчтәлеге дә, аңа бирелгән "Соңгы сүз" дә ("Ихтар") шуны раслый. Гомумән, мәгърифәтчеләргә хас булганча, әхлак тәрбиясе мәсьәләсен үзәккә куйган бу әсәрдә әдәбият-сәнгать тә шундый тәрбия чарасы итеп карала. Нигездә, автор рупоры булып торган Әхмәт, мәсәлән, театрның файдасы турында болай ди: "... Анда никадәр гыйбрәтләр бар: начар юлда йөргән кешеләр ниндәй эшләргә очраганын һәм дөньяда ниндәй хурлыкларга төшкәннәрен күз алдында күрсәтәләр". "Бәхетсез егет"нең беренче вариантыннан соң язылган "Өч бәдбәхет" драмасында да яшь Камал мәгърифәтчеләргә хас мәсьәләне күтәрә. Әсәрдә замандашларының әхлакый яшәешендәге күңелсез күренешләргә йөз тотыла. Ачыграк әйтсәк, биредә автор әхлакый бозыклыкның, нәфес колына әверелүнең нәрсәгә китерүен ача. Драманың үзәк геройлары, нәфесләрен тыя алмыйча, бәлагә таралар. Сәүдәгәр хатыны Сәрвиҗамал бу фаҗигалы тарихның үзәгендә тора. @@ -557,7 +557,7 @@ XXI гасыр татар драматургиясендә яңа докумен "Азат" һәм "Азат халык" газеталары социаль-демократик юнәлеш ле булулары белән аерылып торалар. "Азат халык" газетасында (1906 ел, 3-12 саннар) "Социал-демократлар нәрсәгә өйрәтәләр?" дигән мәкалә басылу да шул турыда сөйли. Цензура да бу газетаны социаль- демократик эчтәлекле дип бәяли, полиция аны күзәтү астына ала, эзәрлекли. "Урал" газетасы тарафыннан чыгарылган "Безнең якында булдырырга теләгән нәрсәләребез һәм төп максатыбыз" дигән брошюраны "Мәгариф" китап кибетеннән тараткан өчен исә 1907 елда Г. Камал судка бирелә. Ул эш 1913 елда гына, Романовлар династиясенең 300 еллык юбилее уңае белән ябыла. Эзәрлекләүләр, матди кыенлыклар аркасында, "Азат халык" газетасы 1906 елда "Йолдыз" газетасы (редакторы Һади Максуди) белән кушыла. Бу газета редакциясендә эшли башлагач, Г. Камал иҗаты яңа яктан ачылып китә - ул сатирик характердагы фельетоннарын бастыра башлый. Г. Камал публицистикасы 1907 елдан яңа тема-проблемаларга байый. Сәяси темалардан аңарда Думага сайлаулар һәм Дума депутатлары мәсьәләсе зур гына урын алып тора. "Бу ел Думага кемнәрне сайлаячакмыз?", "Думага сайлау нәтиҗәләре", "Депутатлар озату. Петербург юлында", "Ике Дума", "Мөфти вә депутатлар", "Думаны истикъбаль" дигән язмалар татар халкының хокукларын, мәнфәгатьләрен кайгырту, сайлаучыларның сәяси аңын күтәрү максаты белән язылганнар. Бер үк вакытта аларда байларның милли мәсьәләдә чикләнгәнлеге, шәхси файда кайгыртулары фаш ителә. -Ил тормышында зур тарихи борылыш вакытында сатирик жанрлар активлашуы мәгълүм. Юмор һәм сатира осталары буларак, Г. Тукай белән Г. Камал бу юнәлештә бергә эшләү уена киләләр. Бу теләкләрен тормышка ашыру өчен, 1908 елда "Яшен" журналын чыгара башлыйлар. Аның редакциясе Г. Камал квартирасында була. Матди як авыр булу сәбәпле, журналның чыгаручысы да, язучысы да, рәссамы да Г. Камал үзе була. Ул төннәр буе карикатуралар ясый, язмаларны редакцияли. "Яшен" журналы 1908 елның 3 августыннан 1909 елның 24 июненә кадәр чыга. Үз чыгымнарын каплый алмаганлыктан, журнал ябыла. Г. Тукай, Г. Камал алга таба үзләренең сатирик әсәрләрен башка басмаларда чыгаралар.1908 елдан сатирик язмаларының күбесен Г. Камал "Яшенче" имзасы белән бастыра, үзенең "Яшен" журналы авторы булуын ассызыклый. +Ил тормышында зур тарихи борылыш вакытында сатирик жанрлар активлашуы мәгълүм. Юмор һәм сатира осталары буларак, Г. Тукай белән Г. Камал бу юнәлештә бергә эшләү уена киләләр. Бу теләкләрен тормышка ашыру өчен, 1908 елда "Яшен" журналын чыгара башлыйлар. Аның редакциясе Г. Камал квартирасында була. Матди як авыр булу сәбәпле, журналның чыгаручысы да, язучысы да, рәссамы да Г. Камал үзе була. Ул төннәр буе карикатуралар ясый, язмаларны редакцияли. "Яшен" журналы 1908 елның 3 августыннан 1909 елның 24 июненә кадәр чыга. Үз чыгымнарын каплый алмаганлыктан, журнал ябыла. Г. Тукай, Г. Камал алга таба үзләренең сатирик әсәрләрен башка басмаларда чыгаралар. 1908 елдан сатирик язмаларының күбесен Г. Камал "Яшенче" имзасы белән бастыра, үзенең "Яшен" журналы авторы булуын ассызыклый. Бу елларда Г. Камалның әдәбият һәм театр тәнкыйтенә караган мәкаләләре киң урын ала башлый. "Татарча театр" (А. Н. Островскийның "Галимнәр илә наданнар", А. П. Чеховның "Хирургия" пьесаларының куелышы турында ("Йолдыз", 1907, 15 июль)), "Яңа әсәрләр" (Ф. Кәриминең "Мирза кызы Фатыйма", Әхмәтгәрәй Хәсәнинең "Хат болгатты" әсәрләре турында ("Йолдыз", 1907, 5 октябрь)), "Габдулла Тукаев шигырьләре" ("Йолдыз", 1907, 5 декабрь) мәкаләләре шуңа дәлил. Г. Камал татар сәхнә әдәбиятын рус һәм Европа драматургиясе югарылыгында күрергә тели һәм шундый максат белән күп кенә әсәрләрне үзе тәрҗемә итә. Бу өлкәдәге эшчәнлегенә күпмедер нәтиҗә ясап, Г. Камал 1931 елның 31 июлендә язган автобиографиясендә болай дип белдерә: "1898 елдан башлап хәзергә кадәр 20 оригинал әсәрләр язып, шул вакыт эчендә йөздән артык театр әсәрләре тәрҗемә иттем". Журналистлык эшчәнлегендә "Истанбул мәктүбләре" дигән мәкаләләр циклы аерым бер әһәмиятле урын тота. Алар әдип "Йолдыз"да эшләгәндә, хәбәрче булып Төркиягә баргач языла, газетаның 1912 ел, декабрь - 1913 ел, гыйнвар саннарында басыла. Автор бу язмаларында Төркиядәге сәяси, мәдәни тормышны яктырта. Еллар тыныч булмау сәбәпле, Г. Камал бик теләсә дә, Төркия театрларында була алмый. Шулай да татар театрына файдасы булыр дип, сәхнә әсәрләре басылган китаплар алып кайта. @@ -622,7 +622,7 @@ XXI гасыр татар драматургиясендә яңа докумен Г. Камалның совет хакимияте елларында язылган пьесалары аның сатирик шигырьләрендәге форма һәм эчтәлек үзенчәлекләрен нык хәтерләтә. Алар да - нигездә, агитацион сәяси сатира үрнәкләре. Биредә дә әдип сыйнфый принципиаль, социаль тенденциоз, революцион оптимист булып алга баса. Ул яңа заман үзгәрешләренә, социалистик революция казанышларына соклана, үткәнгә ачы көлеп карый, совет иленең һәртөрле дошманнарын үтергеч сатира объекты итеп ала. Аның шундый әсәрләреннән берсе - "Тәкый гаҗәб яки Ахыры заман". Ике бүлектән торган бу сатирик комедия "элек һәм хәзер" дигән принципка нигезләнеп иҗат ителгән дияргә мөмкин. Шунысы үзенчәлекле: ул принцип Г. Камалның "Өч тормыш" пьесасындагы кебек традицион "элек нинди идек, хәзер нинди булдык" рәвешендә түгел. Драматург биредә "монысы - элекке каралык, монысы - хәзерге кимчелек" дигән рухта фикер йөртә. Бу яңачарак һәм кыю сүз әйтү, "саташкан" заманга таш ату иде. Драматургик конфликт ягыннан "Тәкый гаҗәб яки Ахыры заман" пьесасы персонажлаштырылмаган конфликтлы сатирик комедияләр төркеменә керә, ягъни Н. В. Гогольнең "Ревизор"ындагы көлке типлар дөньясын сурәтли. Биредә барлык персонажлар да "тискәреләр" рәтендә торалар. Беренче карашка, пьесаның ике бүлеге ике әсәрдәй. Чынлыкта ике бүлек бер эчке бөтенлеккә ия. Бу бөтенлек әсәрнең яңгырашын бермә-бер арттыра. Уртак тема, идея, форма әсәрне бербөтен итә. Г. Нигъмәти сүзләре белән әйткәндә, әсәр "шарж-обозрение" характерында. Драматург үткән заман реакция көчләрен яңа заман реакция көчлә ре белән бер сафка куя, замана хәлләрен бәяләгәндә үткәндәге елларга экскурс ясый. "Өч тормыш" пьесасындагы (1933) шундый ук алымны искә төшерсәк, моның үзенә бер закончалык икәне ачыклана. Татарлар гасырлар буе көткән, өмет иткән азатлыкны күрергә теләде ул. -Пьесаның беренче бүлеге мулла, мөрит, мәзин, карый, бай, фәхешханә тотучы фахишәләрнең бозыклыкларын фаш итә. Вәгазь укып изге булып йөргән кешеләрнең, "дәрәҗәле" зыялыларыың һәм аларга иярүчеләрнең түбәнлекләре, көлке хәле, оят эшләре, икейөзлелекләре фәхешханә күренешендә бөтен тулылыгы белән ачыла. Драматург һәр ике бүлектә персонажларның күбесенә ялгызлык исеме бирми. Катнашучыларны беренче бүлектә мулла, мужик, гармунчы, юан бай, мөрит һ. б. дип кенә атый. Икенче бүлектә: мулла, мөрит, раввин, кәшиш, ишан, поп, инженер, генерал, шагыйрь, адвокат, интеллигент, буржуй һ. б. дип, советларга каршы типларны сәхнәгә чыгара. Ике бүлектә ике вакыйга-сюжет. Шуңа карамастан, стиль берлеге бу бүлекләрне берләштерә. +Пьесаның беренче бүлеге мулла, мөрит, мәзин, карый, бай, фәхешханә тотучы фахишәләрнең бозыклыкларын фаш итә. Вәгазь укып изге булып йөргән кешеләрнең, "дәрәҗәле" зыялыларыың һәм аларга иярүчеләрнең түбәнлекләре, көлке хәле, оят эшләре, икейөзлелекләре фәхешханә күренешендә бөтен тулылыгы белән ачыла. Драматург һәр ике бүлектә персонажларның күбесенә ялгызлык исеме бирми. Катнашучыларны беренче бүлектә мулла, мужик, гармунчы, юан бай, мөрит һ.б. дип кенә атый. Икенче бүлектә: мулла, мөрит, раввин, кәшиш, ишан, поп, инженер, генерал, шагыйрь, адвокат, интеллигент, буржуй һ.б. дип, советларга каршы типларны сәхнәгә чыгара. Ике бүлектә ике вакыйга-сюжет. Шуңа карамастан, стиль берлеге бу бүлекләрне берләштерә. Г. Камалның "Могҗиза" комедиясе дә (1933) һәм эчтәлек һәм форма җәһәтеннән "Тәкый гаҗәб яки Ахыры заман"га якын. Монысында драматург яңа заман "могҗизаларын" олылый, искедән калган гореф-гадәтләрдән, хорафатларга ышанулардан ачы көлә. Заман рухы шуны таләп итә иде. Гомумән, Г. Камалның совет чоры драматургиясе сыйнфый принципиаль, социаль булу белән характерлана. Бу сыйфатлар заманның идеологик басымы белән бәйле иде. "Хафизәләм иркәм", "Өч тормыш" кебек пьесалар нәкъ менә шул яклары белән аерылып торалар. "Хафизәләм иркәм" комедиясе - Г. Камалның Октябрь революциясеннән соң халык тормышындагы тирән үзгәрешләрне чагылдырырга омтылып язган беренче зур пьесасы. Әсәр сәнгати эшләнеше ягыннан М. Фәйзинең "Галиябану" драмасын хәтерләтә. "Хафизәләм иркәм" дә - "Галиябану" кебек үтә музыкаль әсәр. Пьесада, шул заман идеалларына туры китереп, яңа тормыш шартларындагы бәхетле мәхәббәт тарихы ачыла. Анда авыл хәяте, яшьләрнең мәхәббәте, заманның сыйнфый каршылыклары тыгыз бәйләнештә бирелә. Әсәр элек изелгәннәрнең җиңү пафосы белән сугарылган. Галиябану белән Хәлил хыялында яшәгән якты көнне Хафизә белән Хафиз үз язмышларында күрәләр. Дөрес, аларга да гаделлеккә көрәшеп ирешергә туры килә. Исмәг ыйльчә эш итүче сыйнфый дошман - Кәрим корган "тозакларны" аларның җимереп үтүе комедиянең төп сюжет сызыгын тәшкил итә. Г. Камалның революциядән соңгы күпкырлы иҗаты, гомумән алганда, татар әдәбият дөньясында бу чордагы зур үзгәрешләрнең бер чагылышы булып тора. Беренче рус революциясеннән халкына азатлык өмет иткән Г. Камал Октябрьгә дә азатлык теләкләре белән килде, үзенең каләме белән шул бөек максатка ирешү өчен көрәште. Заман айкалышындагы югалтулар, алданулар аны да читтә калдырмады, әмма ул беркайчан да үзенең кешелек һәм язучылык намусына тап төшермәде. @@ -683,7 +683,7 @@ XXI гасыр татар драматургиясендә яңа докумен Мирхәйдәр 8 - 9 яшеннән абыстайга йөреп һәм өйдә абый, апалары ярдәмендә укырга-язарга өйрәнә. 1902 - 1904 елларда Орскидагы Габдулла хәзрәт Мәгазый мәдрәсәсендә белем ала. Аннан соң Оренбургтагы атаклы "Хөсәения" мәдрәсәсендә укый. Шул елларда матур әдәбият белән кызыксына башлый. К. Насыйри әсәрләре белән таныша, төрки һәм фарсы телендә язылган китаплар укый, Г. Тукай, М. Гафури шигъриятенең көчле йогынтысында кулына каләм ала. Еллар үткән саен Г. Тукай иҗатына хөрмәте үсә, тирәнәя бара. Татар милли гореф-гадәтләренә, йолаларына нигезләнеп, Мирхәйдәр үзенең "Татар туе" исемле беренче пьесасын иҗат итә. Шушы ук елларда Оренбургтагы "Чүкеч" журналында һәм Казандагы "Әлислах" газетасында аның мәдрәсә тормышына багышланган берничә мәкаләсе дә басыла. Мирхәйдәр, тумыштан булган йөрәк авыруы аркасында, "Хөсәения" мәдрәсәсен тәмамлый алмый. Ул кышларын Орскида, җәйләрен Күкшел һәм Җүнәй авылларында яши. Үзлегеннән белем алуын, әдәбиятны тирәнрәк өйрәнүен дәвам итә. Орскида яшәгән вакытларда татар яшьләренең мәдәни-иҗтимагый хәрәкәтендә актив катнаша, һәвәскәр драма труппасы оештыручыларның берсе була. -1912 - 1916 еллар арасында М. Фәйзи башта Орск шәһәрендә бертуган абыйсы Мортаза ачкан мануфактура кибетендә кассир, соңыннан шул төбәктәге татар авылларында китапханәче булып эшли. Хезмәттән тыш вакытын үзенең белемен күтәрүгә һәм иҗатка багышлый. Татар халкының милли бәйрәмнәрен, туй йолаларын һ. б. өйрәнә, татар һәм башкорт халыклары авыз иҗаты әсәрләрен җыя, анализлый, сәхнә өчен пьесалар яза. +1912 - 1916 еллар арасында М. Фәйзи башта Орск шәһәрендә бертуган абыйсы Мортаза ачкан мануфактура кибетендә кассир, соңыннан шул төбәктәге татар авылларында китапханәче булып эшли. Хезмәттән тыш вакытын үзенең белемен күтәрүгә һәм иҗатка багышлый. Татар халкының милли бәйрәмнәрен, туй йолаларын һ.б. өйрәнә, татар һәм башкорт халыклары авыз иҗаты әсәрләрен җыя, анализлый, сәхнә өчен пьесалар яза. 1917 елгы большевиклар революциясеннән соң М. Фәйзи иҗат активлыгын киметмәскә тырыша. 1919 - 1921 елларда Башкортстандагы Юлык, Тимәс авылларында, Уфа шәһәрендә төрле вакытлы хезмәт вазифалары башкара. Күңеленә ятышлы эшкә урнашу теләге белән 1923 елда Казанга килә. Монда да тормыш җиңел булмый. Ул берникадәр вакыт Казанның Үзәк Шәрык китапханәсендә балалар бүлеге җитәкчесе булып эшли. Сәламәтлеге начараю сәбәпле, 1924 елда туган якларына әйләнеп кайта. Гомеренең соңгы елларын М. Фәйзи Туба руднигы бистәсендә һәм Баймак шәһәрендә уздыра. 1928 елның 9 июлендә Баймакта вафат була. Башка күп кенә татар әдипләре кебек, М. Фәйзи дә Россия тарихындагы кискен борылышны - Октябрь революциясен зур өметләр белән кабул итә. @@ -758,7 +758,7 @@ XXI гасыр татар драматургиясендә яңа докумен "Йосыф белән Зөләйха", "Тутый кош" (1918) комедияләренең һәм Октябрьдән соңгы хикәяләренең гомуми рухы һәм стиле К. Тинчуринның пролетариат идеологиясенә якыная баруын раслыйлар. Революцион үзгәреш чорында, сыйныфлар каршылыгы аеруча кискен торган елларда иҗат ителү бу сатирик комедияләрнең сәнгатьчә эшләнешендә чагылыш таба. Аеруча сыйнфый кискенләштерү, социаль якны ассызыклау билгеләре күзгә ташлана. Мондый куертылу пьесалар 1935 елда басмага әзерләнүдән, шул вакытның үзенчәлекле концепцияләре йогынтысыннан булу да ихтимал. Пьесаларда сыйнфый тенденциозлык кайбер очракларда ялангачланып китү, бер яктан, әдәбиятның шул еллардагы агитацион вазифасына, үсеш үзенчәлегенә бәйле булса, икенче яктан, 30 нчы елларның ясалма таләпләренә барып тоташа. Әмма әсәрләрдә тасвирланган чор картинасында философ- драматург күреп алган каршылыклар да чагылыш таба. "Сакла, шартламасын!" комедиясендә байлар һәм ярлылар тормышы янәшә куела. Әсәр детектив сюжетка корылган. Драматик хәрәкәт каракларның "маҗаралы" эшләре, аларны "тоту тырышлыклары" рәвешендә үстерелә. Азып-тузып йөрүче бай улларына - Шәрифҗан, Садрый, Сәләхетдингә - акча кирәк. Акча Шакирҗан байда - Шәрифҗанның әтисендә. Дуслары белән килешеп, улы әтисен талый. Байның "йөрәген ярыр өчен" "ясалма бомба" кулланыла. Әлеге комик вакыйгалар, нигездә, татар байларының әхлагын, тормышын заман идеологиясе таләп иткән яссылыкта тәнкыйтьләү өчен кулланыла. Әсәр К. Тинчурин драматургиясенә хас театральлек, җиңеллек, күчемлелек, хәрәкәтчәнлек, җанлылык сыйфатларына ия, асылда, водевиль стиленә якын тора. Бер үк вакытта анда ХХ гасыр башы татар драматургиясе традицияләренең дәвамын күрмәү мөмкин түгел. -"Американ"ның сатирик типлары да - К. Тинчурин драматургиясендә элегрәк күренгән сыйныфлар вәкилләре: Муса - "электәге җәмәгать хадиме", Шәехмирза - "элекке адвокат", Сәлимгәрәй - "электәге полиция чиновнигы" һ. б. Алар революциягә кадәр дә татар халкының чын мәнфәгатьләреннән читтә торучы, үзләре өчен генә пошынучылар булсалар, яңа шартларда үткән тормыш тәртипләрен кире кайтарырга омтылулары көлке тудыра. Драматург революцион үзгәрешләргә дошманнарча караган бер катлауны, спекулянтларны һәм мещаннарны сатира объекты итеп сайлый. +"Американ"ның сатирик типлары да - К. Тинчурин драматургиясендә элегрәк күренгән сыйныфлар вәкилләре: Муса - "электәге җәмәгать хадиме", Шәехмирза - "элекке адвокат", Сәлимгәрәй - "электәге полиция чиновнигы" һ.б. Алар революциягә кадәр дә татар халкының чын мәнфәгатьләреннән читтә торучы, үзләре өчен генә пошынучылар булсалар, яңа шартларда үткән тормыш тәртипләрен кире кайтарырга омтылулары көлке тудыра. Драматург революцион үзгәрешләргә дошманнарча караган бер катлауны, спекулянтларны һәм мещаннарны сатира объекты итеп сайлый. Сатирик конфликтның икенче ягында яңа заман яшьләре: студентлар Апуш, Касыйм, Искәндәр, Самат, Зәйнәп, Нурия. Шулар ярдәмендә үткен интригалы сюжет барлыкка килә. Тарих түгәрәге оештырган студентлар, кыйммәтле тарихи документларны "заграницага валютага сатудан" коткарып, спекулянт байдан алып, яңадан халыкка кайтару өчен хәйлә коралар: Америкадан "килгән татар галиме"нә бу мещаннарның мөнәсәбәте нинди буласын белеп, студент Искәндәрне "американ" итәләр, "зур кеше ясап чыгаралар". Комедиянең поэтикасында Н. В. Гогольнең "Ревизор"ындагы ситуация тәэсире дә сизелә. Әмма К. Тинчурин әсәре татар тормышының конкрет бер тарихын, үзенчәлекле якларын чагылдыруы, типик милли характерлары белән аннан нык аерыла, оригиналь татар сатирик комедиясе буларак дөньяга килә. Муса бай, Америкадан яшь галим килгән дип, аның белән күрешүгә ныклап әзерләнә: өйләнмәгән "татар профессоры"на кызы Дилбәрне биреп, Америкага "бабай булып" бару турында хыяллана. Габдуллаҗан да, кызы Мәйсәрәне кияүгә биреп, Америка "тауарлары" хисабына баю турында уйлый. Драматург байларның "милли" булып кылануының һәр очракта спекулятив, тышкы бизәк, ясалма икәнлеген детальләштереп ассызыклый. Фарс алымнарында иҗат ителгән тәкәббер "американ" да табигый комик халәттә. Америкалы Булат Сон булып алган Искәндәр татарча сөйли. Форма, тышкы кыяфәт - бөек, илаһи. Асыл сыйфат, эчтәлек - буш, мескен. Драматургның яңа заманның яшь геройларын да комик каршылыклы, көлке табигатьле итеп сурәтләве әсәрне башкача уку мөмкинлеген калдыра. Бу бигрәк тә Н. В. Гогольчә хәл ителгән финалда аермачык: тарихи документларны, ярлыкларны эләктерү максатына ирешкән "американ" - Искәндәр юкка чыга. Ул да гамәлләре өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга өлгереп җитмәгән. Комедия сатирик типларның һәммәсен үзенчә фаш итә. "Американ"да билгеләнгән иҗтимагый-сәяси мотивлар "Җилкәнсезләр" (1926) комедиясендә (драматург үзе аның жанрын трагикомедия дип билгели) тагын да тирәнрәк һәм киңрәк ачыла. Бу әсәрдә дә "элеккеләр", әдипкә күптән таныш сатирик типлар үзәккә куела. Зыялы Батырхан, бай сәүдәгәр Нуретдин, генерал Носов, нэпман Зәйнетдин, спекулянт Фәттах, кара бай Мисбах хаҗи, Хәрби Шура вәкиле Сәхипгәрәй, зур бай Наум Пахомыч, мәхәллә имамы Хәзрәт һәм башка характерлар чор әдәбиятына куелган таләпләр яктылыгында иҗат ителәләр. @@ -821,7 +821,7 @@ XXI гасыр татар драматургиясендә яңа докумен "Котбетдин өнендә һәм төшендә" (1914) хикәясендә дә сатирик алымнар көчлерәк. Үз матди мәнфәгатьләрен күздә тотып, Котбетдин иҗтимагый эш-хәрәкәткә катнашып китә. Аның тиз арада үзен күрсәтәсе, җиңел генә исем-ат казанасы килә. Моңа җәнҗаллар оештырып ирешү юлын сайлый. Котбетдин төрле катлау кешеләр җыйналган җыелышларга аларга охшарлык итеп киенеп йөри, бик кискен темалар күтәрә. Мәсәлән, дини җәмәгатьчелек алдында җомга көнне бәйрәм итүгә каршы чыгыш ясап, сәхнәдән куыла. Әдипнең үтергеч көлүе Котбетдинне теләсә кайсы заманда, теләсә кайсы җәмгыятьтә очрый торган бушкуык тибы итеп ясап чыгара. Матур тормыш, бәхет турында хыялланып та, шуңа иҗтимагый-икътисади, тарихи сәбәпләр, белем җитмәү, тормыш авырлыгы аркасында ирешә алмаган мондый геройлар К. Тинчуринның башка хикәяләрендә дә еш очрый. "Дачалар мөбарәк булсын" (1915) хикәясендә байларча дачаларда яшәргә хыялланган Фәтхерахманның, шушы вакыйганы билгеләп үтәргә зурлап кунаклар чакырып, җәйлек акчасыннан колак кагуы, "Юбилей" (1915) хикәясендә талымсыз Камәретдиннең "юбилей авыруы" тарихы җылы юмор белән, "яшь аралаш" сызланып көлү аша тасвирлана. Әлеге геройларның барысын бер сыйфат - матуррак, баерак яшәү теләге берләштерә. Бу теләкнең самими күзаллануы, чынбарлык белән тәңгәл килмәве көлке тудыра. Мондый геройлар ХХ гасыр башы татар прозасында Ф. Әмирхан, Г. Гобәйдуллин, Г. Рәхим хикәяләрендә дә тәкъдим ителеп, ахыр чиктә татар әдәбиятында җылы көлүгә сәбәп булган саф милли характерлар тудыруга да, аянычлы күренешләрне милләт хәле белән бәйләп сызлануга да юл ача. К. Тинчурин прозада да тәҗрибәләр ясый, каләмен төрле юнәлешләрдә сыный. Беренче бөтендөнья сугышының фаҗигасын, сугыш кырында улы Шакирҗанның үле гәүдәсенә тап булган сугышчы Хәкимҗанның кичерешләрен, аннары аның үлемен тасвирлаган реалистик "Хәкимҗан агай" (1916) хикәясе шушы фаҗиганың тирәнлеге белән тетрәндерә. Фәлсәфи-психологик характердагы романтик "Искәндәр" (1915) хикәясе сугышның аерым кешеләрне генә түгел, бәлки мәхәббәтне, өметне, яшәүне, бәхетне үтерүен, юкка чыгаруын эмоциональ үтемле, тетрәндергеч экспрессив тасвирлый. Мондый хикәяләрдә Урта гасырлар Шәрык әдәбиятындагыча тирән мәхәббәт тә, чиктән тыш көчәйтелгән аерылу газабы да, кичерешләрнең үзгәрешен табигать белән янәшә куеп тасвирлау - психологик параллелизм да, символлаштыру да отышлы кулланыла. -Әдипнең 1935 - 1937 елларда язылган "Мәрҗәннәр" циклы бер повесть һәм сигез хикәя-новелланы берләштерә. Бу тезмәдә ХХ гасыр башы татар шәкертләре, мәдрәсә тормышы, Казанның атаклы Печән базары, Хәсәновлар фабрикасындагы эшчеләрнең көнитеше, Мәкәрҗә ярминкәсе һ. б. күренешләр "К. Тинчурин каләменә хас осталык белән сурәтләнәләр". Беренче мәрҗән Сөләйманның авылдан чыгып китүе белән башлана, 1905, 1917 еллар вакыйгаларын кичеп, тугызынчы мәрҗән-повесть геройның, Гражданнар сугышы чорында икеләнүләр, адашулар аша узып, социалистик идеяләрне кабул итүе, Совет иленә хезмәт итә башлавы белән тәмамлана. Төп герой белән бергә укучы да татар җәмгыятенең төрле катлауларына үтеп керә, милли проблемалар белән очраша. Нәтиҗәдә ХХ гасыр башы татар җәмгыятенең бөтен лек ле рәсеме хасил була. Үткен юмористик-сатирик хикәяләү, халыкчан афоризмнарны иркен файдалану әсәрләрнең укылышын тәэмин итә. "Мәрҗәннәр" - автобиографик нигезле әсәр. Новеллаларны Сөләйман шәкерт образы берләштерә, аның прототибы - язучы үзе. Әсәр булып узган вакыйгаларны эпик тирәнлектә тагын бер кат искә төшерү, анализлау, нәтиҗәләр белән уртаклашу булып аңлашыла. Татар прозасы өчен эчтәлек тирәнлеге, революция һәм татар зыялылары проблемасының бизәмичә-яшермичә куелышы белән дә, форма ягыннан да яңа бер күренеш хасил итә. +Әдипнең 1935 - 1937 елларда язылган "Мәрҗәннәр" циклы бер повесть һәм сигез хикәя-новелланы берләштерә. Бу тезмәдә ХХ гасыр башы татар шәкертләре, мәдрәсә тормышы, Казанның атаклы Печән базары, Хәсәновлар фабрикасындагы эшчеләрнең көнитеше, Мәкәрҗә ярминкәсе һ.б. күренешләр "К. Тинчурин каләменә хас осталык белән сурәтләнәләр". Беренче мәрҗән Сөләйманның авылдан чыгып китүе белән башлана, 1905, 1917 еллар вакыйгаларын кичеп, тугызынчы мәрҗән-повесть геройның, Гражданнар сугышы чорында икеләнүләр, адашулар аша узып, социалистик идеяләрне кабул итүе, Совет иленә хезмәт итә башлавы белән тәмамлана. Төп герой белән бергә укучы да татар җәмгыятенең төрле катлауларына үтеп керә, милли проблемалар белән очраша. Нәтиҗәдә ХХ гасыр башы татар җәмгыятенең бөтен лек ле рәсеме хасил була. Үткен юмористик-сатирик хикәяләү, халыкчан афоризмнарны иркен файдалану әсәрләрнең укылышын тәэмин итә. "Мәрҗәннәр" - автобиографик нигезле әсәр. Новеллаларны Сөләйман шәкерт образы берләштерә, аның прототибы - язучы үзе. Әсәр булып узган вакыйгаларны эпик тирәнлектә тагын бер кат искә төшерү, анализлау, нәтиҗәләр белән уртаклашу булып аңлашыла. Татар прозасы өчен эчтәлек тирәнлеге, революция һәм татар зыялылары проблемасының бизәмичә-яшермичә куелышы белән дә, форма ягыннан да яңа бер күренеш хасил итә. Шулай итеп, К. Тинчурин татар әдәбиятының кискен борылыш елларында иҗат итеп, аны классик драмалар, сатирик комедияләр, мелодрамалар, хикәяләр белән баетты. Яңа театр һәм драматургия бинасын коруда, яңа сәнгатьнең төп принципларын иҗат итүдә ул юл ярып баручыларның берсе булды. Заманның иң актуаль социаль проблемаларын кузгатуы, чын патриотлык һәм гражданлык хисләрен олылавы, азатлык, хаклык һәм бөек кешелек идеалларын байрак итеп күтәрүе, батырлыкка, мәхәббәткә, сафлыкка дан җырлавы белән аның әсәрләре чын мәгънәсендә халыкчан һәм гуманистик сыйфатлы. Мондый әсәрләрнең мәгънәләре еллар үткән саен тирәнрәк ачыла бара һәм бу факт Кәрим Тинчуринның рухи замандашыбыз булуын раслый. Ил белән бергә (Н. Исәнбәт) @@ -835,15 +835,15 @@ XXI гасыр татар драматургиясендә яңа докумен Җырла утлы җырларыңны! Алга атла, бул рәван! Үп туганыңны кочаклап! -Эшче куллар - бертуган!1 +Эшче куллар - бертуган! ("Инкыйлаб", 1917) Н. Исәнбәтнең Октябрьгә кадәр язган беренче шигырьләрендә үк тигезсезлекне тәнкыйтьләү көчле. Шагыйрь гаделлеккә сусап, якты тормышка чыгу юлын эзли. Бу сыйфат яшь шагыйрьнең "Шул кайната каннарымны" (1912) шигырендә үзен аеруча сиздерә: Фәкыйрь эшли, тирен түгә, Таба акча, байга бирә. Байның тамагын туйдыра, - -Шул кайната каннарымны!1 -Н. Исәнбәтнең башлангыч иҗатына хас бер бик әһәмиятле сыйфат - мәгърифәтчелек традицияләренең көчле булуы. Аң-белем тарату, һөнәр үзләштерү, әхлак яхшырту мотивларына нигезләнгән шигырьләр анда киң урын алып тора. Совет дәүләтенең беренче елларында Н. Исәнбәт революцион яңарыш, социаль үзгәреш, рухи, сыйнфый, милли азатлык идеяләрен яклап, яңа заман поэзиясенә нигез салучылар сафында иҗат итә. "Яшь шагыйрьгә" (1918), "Колчак фетнәләре" (1919), "Коммуна тимерлегендә" (1920), "Пролетариат килә", "Пролетариат анты" (1922), "Фән-белем гасыры килә" (1923) һ. б. шигырьләрен яза. Аның "Коммуна тимерлегендә" дигән дәртле хезмәт маршы ул елларда күп шагыйрьләрнең уртак сүзе булып яңгырый. -Н. Исәнбәт поэзиясе үзенең халыкчанлыгы, халык иҗаты поэтикасына якынлыгы белән аерылып тора. Моны аның җырлары да раслый. Җыр жанрында ул - иң күп эшләгән авторларның берсе. "Сусылу" (1916), "Тугай җыры" (1922), "Су анасы җыры" (1922), "Эңгер җыры" (1922), "Уракчы кыз" (1922), "Син сазыңны уйнадың" (1925), "Туган ил турында җыр" (1949), "Сабан туе" (1954), "Ай былбылым" (1956), "Бормалы су" (1956), "Көймә килә" (1956), "Парашютчы кызлар җыры" (1959), "Яшьлегем" (1959) һ. б. аның тарафыннан иҗат ителеп, байтагы халык җырлары булып санала. Н. Исәнбәт - киң колачлы поэмалар авторы да. Революциягә кадәр иҗат иткән беренче поэмаларында саф мәхәббәт, табигый матурлык, җан җылысы эзләү темалары романтик, экспрессив дулкыннарда ачыла. "Бозылган вәгъдә" (1913), "Качкын" (1915), "Табигать кочагында" (1916), "Укытучы кыз" (1916), "Сукбай" (1916) поэмаларын нәкъ менә шундый уртак сыйфатлар берләштерә. Язучы поэма жанрына озак еллар турылыклы булып кала. Аның "Эшче Хафиз" (1929), "Контрабандистлар" (1931), "Днепрострой" (1933), "Нужа бабай" (1949) поэмалары әнә шуны исбатлый. Аларга поэтик яңгыраш һәм үзенчәлекле фикер йөртү хас. +Шул кайната каннарымны! +Н. Исәнбәтнең башлангыч иҗатына хас бер бик әһәмиятле сыйфат - мәгърифәтчелек традицияләренең көчле булуы. Аң-белем тарату, һөнәр үзләштерү, әхлак яхшырту мотивларына нигезләнгән шигырьләр анда киң урын алып тора. Совет дәүләтенең беренче елларында Н. Исәнбәт революцион яңарыш, социаль үзгәреш, рухи, сыйнфый, милли азатлык идеяләрен яклап, яңа заман поэзиясенә нигез салучылар сафында иҗат итә. "Яшь шагыйрьгә" (1918), "Колчак фетнәләре" (1919), "Коммуна тимерлегендә" (1920), "Пролетариат килә", "Пролетариат анты" (1922), "Фән-белем гасыры килә" (1923) һ.б. шигырьләрен яза. Аның "Коммуна тимерлегендә" дигән дәртле хезмәт маршы ул елларда күп шагыйрьләрнең уртак сүзе булып яңгырый. +Н. Исәнбәт поэзиясе үзенең халыкчанлыгы, халык иҗаты поэтикасына якынлыгы белән аерылып тора. Моны аның җырлары да раслый. Җыр жанрында ул - иң күп эшләгән авторларның берсе. "Сусылу" (1916), "Тугай җыры" (1922), "Су анасы җыры" (1922), "Эңгер җыры" (1922), "Уракчы кыз" (1922), "Син сазыңны уйнадың" (1925), "Туган ил турында җыр" (1949), "Сабан туе" (1954), "Ай былбылым" (1956), "Бормалы су" (1956), "Көймә килә" (1956), "Парашютчы кызлар җыры" (1959), "Яшьлегем" (1959) һ.б. аның тарафыннан иҗат ителеп, байтагы халык җырлары булып санала. Н. Исәнбәт - киң колачлы поэмалар авторы да. Революциягә кадәр иҗат иткән беренче поэмаларында саф мәхәббәт, табигый матурлык, җан җылысы эзләү темалары романтик, экспрессив дулкыннарда ачыла. "Бозылган вәгъдә" (1913), "Качкын" (1915), "Табигать кочагында" (1916), "Укытучы кыз" (1916), "Сукбай" (1916) поэмаларын нәкъ менә шундый уртак сыйфатлар берләштерә. Язучы поэма жанрына озак еллар турылыклы булып кала. Аның "Эшче Хафиз" (1929), "Контрабандистлар" (1931), "Днепрострой" (1933), "Нужа бабай" (1949) поэмалары әнә шуны исбатлый. Аларга поэтик яңгыраш һәм үзенчәлекле фикер йөртү хас. Н. Исәнбәтнең "Урнаш" (1912) исемле беренче пьесасы реаль вакыйгалар эзеннән инсценировка рәвешендә иҗат ителә. Г. Камалның "Бәхетсез егет"е йогынтысында дөньяга килгән бу әсәр "урлама, ялганлама, бүтәннәрне начар эшкә өйрәтмә" дигән фикерне куәтли. 1914 елда язылган "Әмирхан хәзрәт" пьесасы Беренче бөтендөнья сугышы алдыннан илдәге катлаулы социаль-сәяси хәлнең бер яссылыгын - халыкның дин боерыгыннан чыга баруын, кайбер руханиларның үз эшләрен ташлап китүләрен, рухи кризисларын чагылдыра. "Әмирхан хәзрәт" пьесасындагы мотивлар Н. Исәнбәтнең "Сират", "Һиҗрәт" әсәрләрендә дәвам итә. "Сират" (1919) трагедиясендә рухи ирек, гуманизм темасы беренче планга куела. Шәхес азатлыгы проблемасы биредә революцион көрәш, социаль яңарыш мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнештә чишелә. Үзәк персонаж - Хәзрәтне дини догмага, язмышка сукырларча буйсыну, аек акыл белән яшәмәү һәлакәткә алып килә. Пьеса Октябрь революциясе вакыйгалары белән тәмамлана. Әмма Хәзрәт социалистик яңарышны аңлый алырлык түгел. Аныңча, бу көннәр - замана ахыры. Сират күпере аша үтү көне килеп җиткән. Зур гөнаһлары булу аны тетрәндерә һәм ул акылдан шаша. "Сират"ның соңгы картиналары 1925 елда сәхнәдә революцион агитплакат рәвешендә күрсәтелгән. Революциядән соң Н. Исәнбәт җитди социаль конфликтлы комедияләр иҗат итә. "Һиҗрәт" (1923) комедиясе белән ул чын комедиограф булып таныла. Ул анда искелек корбаны булган, фанатикларча дингә ябышып яткан, ихтыяр көченнән бөтенләй мәхрүм Гайнетдин мулла образын күрсәтә. Матбугат битләрендә әсәр: "Типларның дөрес алынуына караганда, "Һиҗрәт" пролетариат сәхнәсендә репертуарда беренче урынны алырлык әсәр..." - дип бәяләнә. @@ -851,7 +851,7 @@ XXI гасыр татар драматургиясендә яңа докумен 20 нче еллардагы сыйнфый көрәш, социалистик җәмгыять төзүдәге кыенлыклар, пролетариат культурасы турындагы фикерләр "Культур Шәңгәрәй", "Пикүләй Шәрәфи", "Портфель" комедияләренең, үзәгендә тора. Драматург нэп чорында җанланып киткән сорыкортларны, спекулянтларны һәм алар белән бергәләп эш итүче шәхесләрне рәхимсез көлү объекты итеп ала. "Портфель"нең комик ситуациясе "Ревизор"ныкына охшаш. Ләкин Н. Исәнбәт кабатлау юлыннан бармый, җирле материалны бик яхшы белеп, үзенчәлекле яңа әсәр иҗат итә. Моны татар совет драматургиясенең яңа әдәби формалар эзләү чорында рус классик әдәбиятына уңышлы мөрәҗәгать итү мисалы дияргә була. Драматург Камышлау авылындагы нэпманнар өере эченә "прокурор" китереп төшерә. Элек швейцар булып эшләгәндә төрлесен күреп шактый шомарган, эчеп, эшеннән куылган бу "вышибал" аферист хәленнән килгәнчә прокурор ролен "башкара", үзенең тар шәхси мәнфәгатен канәгатьләндереп йөри. Шулчак нэпманнарның яман эшләре ачыла. Сатирик образларга нигезләнгән бу әсәрдә уңай типлар да юк түгел. Нэпманнарны яшен кебек куркытып торучы Зариф, комсорг Әүхәди һәм алар артыннан баручы комсомоллар яңалык өчен көрәшүче реаль көч буларак гәүдәләнәләр. Бөтен уңышлы һәм кимчелекле якларын исәпкә алганда, "Культур Шәңгәрәй", "Пикүләй Шәрәфи", "Портфель" сатирик комедияләре идея-тематик яңалыклары, яңа типик образлары белән 20 нче еллар сугышчан сатирасының уңай традицияләрен үстерүгә хезмәт итә. -30 нчы елларда Н. Исәнбәт иҗаты халык авыз иҗатына якынаюы белән характерлы. 1930 елда Казанга күчеп килгәч, И. Исәнбәт "Спартак" (1932), "Биби тормышка чыга" (1934), "Миркәй белән Айсылу" (1935), "Сирень чәчәк атканда" (1936 - 1937), "Хуҗа Насретдин" (1939), "Болак арты республикасы" (1939) һ. б. әсәрләрен иҗат итә. Ләкин 1928 - 1930 елларда РАПП һәм ТАПП оешмалары җитәкчеләре яклаган ялгыш әдәби эстетик принциплар, аларның авырлыгы Н. Исәнбәт иҗатында сизелерлек эз калдыра. 30 нчы еллар ахырына кадәр аның әсәрләре сәхнәдә бик сирәк күренә. +30 нчы елларда Н. Исәнбәт иҗаты халык авыз иҗатына якынаюы белән характерлы. 1930 елда Казанга күчеп килгәч, И. Исәнбәт "Спартак" (1932), "Биби тормышка чыга" (1934), "Миркәй белән Айсылу" (1935), "Сирень чәчәк атканда" (1936 - 1937), "Хуҗа Насретдин" (1939), "Болак арты республикасы" (1939) һ.б. әсәрләрен иҗат итә. Ләкин 1928 - 1930 елларда РАПП һәм ТАПП оешмалары җитәкчеләре яклаган ялгыш әдәби эстетик принциплар, аларның авырлыгы Н. Исәнбәт иҗатында сизелерлек эз калдыра. 30 нчы еллар ахырына кадәр аның әсәрләре сәхнәдә бик сирәк күренә. Ниһаять, 1939 елда язылган "Хуҗа Насретдин" комедиясе белән Н. Исәнбәт иҗатында яңа дәвер башлана. Бу әсәр кабат-кабат сәхнәләрдә куела, җаваплы гастрольләрдә һәм декадаларда югары бәяләнә. Татар халык иҗатын мул һәм оста файдалану Н. Исәнбәт драматургиясен идея-эстетик яктан яңа бер баскычка күтәрә. Фольклордан башка аның иҗатын күз алдына китерү дә кыен. Ул халык иҗатын күп еллар дәвамында җыйнау һәм фәнни өйрәнүе белән татар язучылары арасында аерым урын били. Өч томлык "Татар халык мәкальләре" өчен аңа Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелү дә әнә шуны раслый. Халык иҗатына, халык эстетикасына мөнәсәбәтен Н. Исәнбәт болай аңлата: "Язучы булгач, халыкның рухын белергә кирәк. Халыкның рухи байлыгы нидән гыйбарәт соң? Аның тормыш һәм гадәтләре, күңел таләпләре, табигате, акылы-фигыле нинди һәм ул аларны нинди чаралар белән тәгъбир итә - боларны якыннан һәм чыннан белми сизми торып, мин шул халыкның язучысы булуымның мәгънәсен аңламыйм. Шуның өчен дә мин аның тел байлыгы, авыз иҗаты беләң танышырга, шулар аша халкымның рухи байлыгын, дөньяга караш һәм ышануларын, эчке дөньясын белергә материал эзләү өстендә эшләдем". Н. Исәнбәт әсәрләрендә фольклор табигый яши. Драматург фольклор аша тарихи чынбарлыкны күзалларга омтыла, халык эстетикасын, уй-фикерләрен үз карашлары аша үткәреп, дөньяга халык күзе белән карый, вакыйгаларга тарихи конкрет бәя бирә. @@ -893,7 +893,7 @@ XXI гасыр татар драматургиясендә яңа докумен 1. Н. Исәнбәт образлары (артистлар эше) - портретлар түгел, алар (скульптуралар) күләмле, күпне үз эченә алучан образлар. Тирән эчтәлекле булганга, алар артистлар өчен авыр. Чөнки бу образларның шул тирәнлегенә, эченә керү кирәк. Бу образларның еш кына про то тип лары бар. Артистка шуларны белү кирәк. Алар - фото түгел, ә күләмле образ югарылыгына күтәрелгән типлар. Бу авторның уңышы. Әлеге образларны прототиплар итеп уйнау, әлбәттә, ярамый. Тормышта булганны типик образлар югарылыгына күтәрү - Н. Исәнбәт театрының мөһим бер сыйфаты. 2. Н. Исәнбәтнең үз "иҗат теле" бар. Һәр образның үз теле бар. Минемчә, Н. Исәнбәт тормышта үзе дә еш кына образга кереп сөйли. Бу хәл аның иҗаты белән дә бәйле булса кирәк. 3. Н. Исәнбәт образларының фикерне җиткерү ысуллары үзенчәлек ле. Образларның теле аларның рухи якларын бик үзенчәлекле ача. Бу яктан бер кызык факт: "Болак арты республикасы"н куйганда, репетиция вакытында Р. Ишморат миңа: "Нәрсә син Болак арты республикасы теле белән сөйлисең", ди. Уйламаганмын да, әсәр теле миңа да сеңгән икән. -4. Н. Исәнбәт образлары ("Һиҗрәт", "Болак арты республикасы", "Хуҗа Насретдин", "Мулланур Вахитов", "Муса Җәлил", "Зифа" һ. б. әсәрләрендә) бик милли характерлы, чын мәгънәсендә халыкчан. Моны аерым алып өйрәнү кирәк. Чөнки еллар үткән саен безнең театр ларда элеккене уйнау авыр булачак. +4. Н. Исәнбәт образлары ("Һиҗрәт", "Болак арты республикасы", "Хуҗа Насретдин", "Мулланур Вахитов", "Муса Җәлил", "Зифа" һ.б. әсәрләрендә) бик милли характерлы, чын мәгънәсендә халыкчан. Моны аерым алып өйрәнү кирәк. Чөнки еллар үткән саен безнең театр ларда элеккене уйнау авыр булачак. 5. Н. Исәнбәт әсәрләре халык тарихыннан аерылгысыз. Алар киләчәктә дә сәхнәдә булачак. Бу яктан да аның иҗаты үзенчәлеккә, әһәмияткә ия". Н. Исәнбәт - 20 нче елларда ук татар һәм башкорт театрлары проблемалары турында җитди мәкаләләр, рецензияләр язган әдип. Аның "Театр кризисы" (1924), "Хәзердән үк нинди чаралар күрергә кирәк" (1924), "Сәхнә тирәсендә" (1924) кебек мәкаләләре мөһим оештыру мәсьәләләренә карасалар, "Таһир-Зөһрә" (1921, 1923), "Иблис" (1923), "Галиябану" (1923), "Урал суы буенда" (1923), "Йосыф-Зөләйха" (1923), "Отелло" (1923), "Хан кызы Турандот" (1923), "Придансыз кыз" (1924), "Гамлет" (1924) рецензияләре спектакльләр куелышы, актерлар уены, сәхнә бизәлеше һәм башка шундый сәнгати якларны нечкәләп анализлауга багышланганнар. Әдип тугандаш башкорт халкы театрына да киңәшләрен җиткерә. "Салават" (1923), "Иникәй белән Юлдыкай" (1924) кебек рецензияләре моны ачык раслыйлар. Н. Исәнбәт тарихи темаларга караган спектакльләрне бәяләгәндә 20 нче елларда ук реалистик, интернационалистик таләпләр нигезендә эш итә. Ул азатлык көрәше идеяләрен алга куя. Мәсәлән, "Салават" турындагы рецензиясендә болай яза: "Бу әсәрдәге Салаватның гомуми изелгән милләтләр белән уртак эш коруы бик аз, яки бер дә юк. Әгәр монда, урыс сәхнә әдәбиятындагы Пугач һәм Стенька Разиннар кебегрәк итеп, гомуми азатлык булганда гына милләтләр бәхетле булачагын күздә тотып хәрәкәт итүе күрсәтелсә, тарихи Салават тагын да киңрәк, тагын да мәһабәтрәк чыккан булыр иде. Без әсәрне матбугат мәйданына чыкканчы яңадан бер мәртәбә каралыр һәм бу нокталарга да игътибар ителер дип уйлыйбыз". @@ -902,17 +902,17 @@ XXI гасыр татар драматургиясендә яңа докумен Аңлаштык, Һ. Такташ белән дуслаштык, аның янына бардым. Язган нәрсәм бар ул турыда, басылмаган гына. Һ. Такташ турында күп яза алам. Х. Туфан белән дә дуслаштык, аңлаштык. Минем нинди эшләр белән шөгыльләнүемне күрде". 30 нчы елларда, мәрхәмәтсез эзәрлекләнүенә карамастан, Н. Исәнбәт "Спартак" (1932), "Идегәй" (1939) кебек тарихи трагедияләр яза. Хәтта "Хуҗа Насретдин" (1939) комедиясен дә тарихи вакыйгалар белән (Җиһангир, Әмир Тимер яулары) көчәйтә. Әмма әлеге трагедияләр заман афәтләре күперләрен үтә алмыйлар. "Спартак" турында Р. Ишморат белән Ә. Еники болай сөйлиләр (Әңгәмә. 5 февраль, 1985): Риза Ишморат: "Нәкый Исәнбәт белән 70 ел бергә. Еллар авыр булса да, ул олы, хөрмәтле кеше булып кала алды. Ул берүзе - академия. Драматургиядә иң матур эз калдырган комедияне Нәкый Исәнбәт язды. Безнеке кебек "Хуҗа Насретдин" беркая юк. Ул - алтын комедия, җәүһәр. Кызганыч, аның "Спартак" трагедиясе куелмый калды, ул татар трагедияләренең иң әйбәте дип бәяләнер иде. Спартак өчен актер, режиссер юк әле". -Әмирхан Еники: "Иң элек бер истәлек. 1933 елда "Спартак"ны Академия театрында укыганны хәтерлим. Тыңлаучылар арасында К. Нәҗми, Ш. Усманов һ. б. бар. Унбишләп кеше. Укылып бетте, кешеләр телсез калдылар, бик көчле тәэсир итте ул. Бердән, бик әйбәт әсәр, икенчедән, бу - әле генә гаепләнгән Нәкый Исәнбәт әсәре. Бәйләнер урын юк. Сөйләделәр ык-мык, кыен хәлгә калдылар, әмма әсәрне кире кага алмадылар. Мин шунда болай дигән идем: +Әмирхан Еники: "Иң элек бер истәлек. 1933 елда "Спартак"ны Академия театрында укыганны хәтерлим. Тыңлаучылар арасында К. Нәҗми, Ш. Усманов һ.б. бар. Унбишләп кеше. Укылып бетте, кешеләр телсез калдылар, бик көчле тәэсир итте ул. Бердән, бик әйбәт әсәр, икенчедән, бу - әле генә гаепләнгән Нәкый Исәнбәт әсәре. Бәйләнер урын юк. Сөйләделәр ык-мык, кыен хәлгә калдылар, әмма әсәрне кире кага алмадылар. Мин шунда болай дигән идем: "Җирдән бәреп чыккан чишмәне нинди таш белән бастырып куйсаң да, ул барыбер юл табып бәреп чыга. Чын талант та шулай". Нәкый Исәнбәт: "Әйе, хәтерлим, шулай әйттең". Риза Ишморат: "Синең шул сүзең өчен миңа "строгий выговор" бирделәр (Р. Ишморат театрның художество җитәкчесе була. - Н. Х.). Нәкыйнең шул әсәрен барып алган өчен, партиядән дә чыгардылар". Н. Исәнбәт драматургиясендә тарихи драмалар, тарихи-биографик пьесалар киң урын алып торалар. Шуңа аның иҗатын татар халкының сәхнәдәге тарихы дип тә бәяли алабыз. Әдипнең мондый әсәрләренең кискен идеологик каршылыкларга очраулары гаҗәп түгел. Чөнки ул заманнарда халыкның чын тарихы турында азмы-күпме сөйләү дә тыела иде. Әмма Н. Исәнбәт, галим һәм тарихчы әдип буларак, уйдырма тарих "тегермәненнән" ерак булуны намус таләбе дип саный. Тоталитар режим шартларында да бу таләпне башкаларның исләренә төшерә. Театр һәм әдәбият әһелләре җыелышында ул болай дип чыгыш ясый (1976 елның 17 мае): "Доклад, чыгышлар кызыклы. Бездә трагедияләр бармы, нинди, ничек булырга тиеш, диделәр. Бу кызыклы. Докладчы 13 - 15 трагедия әсәрен атады. Менә бу әһәмиятле факт. Татар халкы өчен бу жанр характерлы түгелме дигән сорау аңлашылды. Мәсәлән, Норвегиядә Ибсен булган. Иле артта калса да, ул Англиягә каршы көрәштә бөек әсәрләрен тудырган. Иске Россиядә дә халыклар төрлечә яшәгән. Татар халкында (поэтикада. - Н. Х.) трагедиягә омтылу - бу дикъкатькә лаек күренеш, безгә хас әйбер. Татарстанга да шул элекке традицияләр күчмиме? Татар халкы тормышы трагик язмышлы бит. Искә алыгыз, монголлар, хәзәрләр... Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры да трагик язмышлы. -Мин, ачык әйтик, халыкның шул хроникаль трагик язмышын язу турында уйланган идем. Әйтик, Сөембикә, М. Вахитов һ. б. - фаҗигалы язмышлар. Казан гел сугыш зонасында. +Мин, ачык әйтик, халыкның шул хроникаль трагик язмышын язу турында уйланган идем. Әйтик, Сөембикә, М. Вахитов һ.б. - фаҗигалы язмышлар. Казан гел сугыш зонасында. Бу "Миркәй белән Айсылу" да бар. М. Гафурига да хас. Салават күтәрелешләре, - бөтенесе Казан белән бәйле. Менә монда трагик хәлне бик күп күрәбез. Социалистик революциядән көткән өметләр, ышанулар, язучылар әхвале, республика төзүләр трагик хәлләр белән бәйле. Мин татар театрын ың бу юлдагы уңышларын яклауны дөрес дип саныйм". Күренә ки, Н. Исәнбәт театрының бик күп мөһим сыйфатлары әле аталмаган, фәнни анализланмаган икән. Биредә аның шундый кайбер үзенчәлекләрен ассызыклап була. Башлап бу мирасның халыкчан табигатьле һәм тоталитар режимга оппозицион мөнәсәбәттә булуы күзгә ташлана. Шуңа аңа җитди идеологик гаепләүләр тагыла. Ул - халык тарихының елъязмасы, күренекле шәхәсләребезнең драматик образлары чагылышы. -Сәнгати-эстетик эшләнеше ягыннан бу театр гаять бай һәм күпбизәкле. Аның жанр төсмерләре сәхнә осталарына киң мөмкинлекләр ача. Ул шигъриятле һәм музыкаль ("Сират", "Түләк белән Сусылу", "Идегәй", "Әбүгалисина", "Мырауҗан маҗаралары" һ. б.). Ул фантастик образларга, мәгънәләргә бик бай ("Кырлай егете", "Җиде кыз әкияте" һ. б.). Бу театр фәлсәфәсе, милли булу белән бергә, чын мәгънәдә интернациональ табигатьле. +Сәнгати-эстетик эшләнеше ягыннан бу театр гаять бай һәм күпбизәкле. Аның жанр төсмерләре сәхнә осталарына киң мөмкинлекләр ача. Ул шигъриятле һәм музыкаль ("Сират", "Түләк белән Сусылу", "Идегәй", "Әбүгалисина", "Мырауҗан маҗаралары" һ.б.). Ул фантастик образларга, мәгънәләргә бик бай ("Кырлай егете", "Җиде кыз әкияте" һ.б.). Бу театр фәлсәфәсе, милли булу белән бергә, чын мәгънәдә интернациональ табигатьле. XX гасыр мәдәнияте һәм татар театры: Халыкара-гамәли конференция материаллары. Казан, 2007. Б. 60-64. Шәриф Хөсәенов @@ -945,7 +945,7 @@ XX гасыр мәдәнияте һәм татар театры: Халыкар Халыкның "ялган тотылыр, дөрес котылыр" дигән әйтеменә турылыклы рәвештә, драматург әсәр финалын хәйләкәрләрнең көлкеле оттырулары, җиңелүләре белән тәмамлый. Әлеге бетем, бердән, заманның рәсми идеологиясе басымы нәтиҗәсе булса, икенчедән, язучының теләге, өмете иде. Асылда, мондый хәлләр - яшәешнең бетмәс чирләре. Ш. Хөсәенов иҗатында шәһәр яшьләре, аеруча студентлар дөньясы һәм укымышлы кешеләр яшәеше киң урын алып тора. Әдипнең бу социаль катламга даими игътибары әлеге тирәлектә иҗтимагыймәдәни үзгәреш күренешләре, яңарыш сулышы җитди һәм тирән булудан килә. Аның "Чулпан" драмасында да нәкъ менә шундый кешеләр кичерешләре сәнгати анализлана. Автор ассызыклаганча, ул "интеллигент яшьләр тормышыннан" драматик күренешләр рәвешендә язылган. Әсәрдә тирән кичерешле, сөйкемле, әмма йомшак табигатьле Чулпан образы үзәктә тора. Кайчандыр аңа "мәңге сүнмәс Чулпаным" дип табынган Вилданга "Чын мәхәббәт китапларда гына була микәнни?" дип әйтүе - бу шәхеснең төпле фикерле, намуслы, турылыклы кеше булуына ишарә. Вилдан - киресенчә, "шома егет". Аны "бер генә нәрсә борчый: диссертация". Аның фәлсәфәсе - "заманалар үзгәрәләр, алар белән без дә үзгәрәбез". -Әлеге әсәрдә Ш. Хөсәенов "Профессор кияве", "Бирнәле кыз" пьесаларында да раслаган кешенең дәрәҗәсе "дипломына" карап билгеләнми, дигән карашны куәтли. Вилдан да: "Син үзең гаепле, Чулпан. Мин сине яратам. Институт бетергәч, аспирантурага керерсең, диссертация якларсың, кыскасы, минем идеалларымны аңлаучы юлдашым булырсың дип көттем",1- дип, кызны читкә кага. +Әлеге әсәрдә Ш. Хөсәенов "Профессор кияве", "Бирнәле кыз" пьесаларында да раслаган кешенең дәрәҗәсе "дипломына" карап билгеләнми, дигән карашны куәтли. Вилдан да: "Син үзең гаепле, Чулпан. Мин сине яратам. Институт бетергәч, аспирантурага керерсең, диссертация якларсың, кыскасы, минем идеалларымны аңлаучы юлдашым булырсың дип көттем",- дип, кызны читкә кага. Шулай итеп, драматург тоталитар режимның шәхесләрне, милли әхлакый кыйммәтләрне нинди рәвештә, кая таба үзгәртүен тасвирлый. Әсәрләренең объектив рәвештә шундый җитди проблемаларга кагылышлы булулары аларның шул катлаулы замандагы яңалыкларын, иҗтимагый әһәмиятен билгели. Һәртөрле әхлакый түбәнлекләрдән тартынмаучан Вилдан, Чулпанның авыр хәлдә калуыннан файдаланып, гаилә дөньясын җимерүгә ирешә. Имеш, ул аның анасын (Фатыйманы) үзе уйлап тапкан дару белән үлемнән коткарачак. Имеш, Чулпанны "дөньядагы барлык хатыннардан чибәррәк" итәргә тели, шуңа бриллиант кашлы алка бүләк итә. Болар барысы да алдау булып чыга. Вилдан Чулпанны, мотоциклга утыртып, авария ясап, туачак баласыннан да мәхрүм итә. Асылда, бу ерткычлык заманның әхлакый бозыклыклары белән бәйле иде. Вилдан кебек кешеләргә имансызлык, икейөзлелек, диплом, партбилет, "блат", ришвәт-бүләк кебек нәрсәләр, вөҗдан, оят, намус, вәгъдә төшенчәләрен таптап, ерткыч бүредәй яшәү мөмкинлеге бирә иде. Нәкъ менә мондый шартларда яшәүгә каршы булган яшь Зөбәйдә ("Зөбәйдә - адәм баласы"), миһербансыз балалары янына килеп төшкән авыру Ана образларын ("Әни килде") иҗат итүгә Ш. Хөсәенов "Чулпан", "Егерме ел үткәч" (1962) драмалары аша килде. Ш. Хөсәеновның 1960 еллар иҗаты, заманның идеологик таләпләре үзгәрү сәбәпле, тормыш чынбарлыгына тагын да якыная. Аның "Егерме ел үткәч" (1962) драмасы һәм "Туган көнең котлы булсын, Кадрия!" (1965) киносценарие нәкъ менә шуны раслыйлар. Әдип драматургиясендә жанрлар формасы да үзгәрә. 1950 елларның ялыктыргыч, күп сүзле пьесалары калыпларыннан читләшә барып, ул гамәл һәм хис хәрәкәтенә корылган күренешләр дөньясын тасвирлауны иҗат максаты итә. Аның кино, телевизион спектакль киңлегенә омтылуы да татар драматургиясен яңа алымнар белән баету теләгенә бәйле. Бу юнәлештә алга таба "Безнең подъезд төбендә", "Генеральная уборка" әсәрләре язылып, аларның телеспектакль буларак куелуы әлегә яңалыкл арның киләчәк өчен дә отышлы булуы турында сөйли. @@ -1050,7 +1050,7 @@ XX гасыр мәдәнияте һәм татар театры: Халыкар "Басмачларга каршы сугышта" татарча сөйләшергә өйрәнгән Зимин Зарифның туган телендә әңгәмә кора. Ясалма шик-шөбһәләрне кире кагып, әлеге солдатның гади җир кешесе булуы ачыклана: "Урман хуҗалыгындагы бригадада эшләдем мин, кыскасы, урман ка рау чы булып инде". Биредә язучының "табигый кеше" концепциясе дә эзлекле чагылыш таба, дөньяны "чистарту" символикасы да урын ала. Ихлас, зирәк табигатьле Зариф ялганнан, яладан ерак тора. "Сев рюгинга суктым, җавап бирергә әзер", - ди. "Хәбәрче" булудан да читләшә: "Минемчә, без барыбыз да - сез үзегез сайлап алган кешеләр. Безнең арада паникерлар да, партиягә тел-теш тигезүчеләр дә юк". Шулай да, олы җанлы, халык җырларын җырлаучы Зариф "хыянәтче" дип нахакка гаепләнү ачысын татый. Сәбәбе - Карелия урманында ялгызы, хискә бирелеп, "Кара урман"ны җырлап җибәрү. Моны фин "кукушкасы" ишетеп, хәйран кала. Аның өчен дә бу җырмоң - газиз халкының җан авазы, ул да - татар, Финляндия татары. Шуңа ул, милләттәше янына сиздерми килеп җитсә дә, җырчыга атмый. Зариф та, кулында коралы булмау сәбәпле, аны үтерә алмый. Фин солдаты татарча сөйли башлагач, ул тәмам телсез кала. Аңлашу, сорашу нәтиҗәсендә ике илнең ике сугышчысы дошманлыктан арына. Алар нәсел-нәсәп ягыннан тугандаш булып чыга. "Безнең якка чык", дип өндәү-чакырулар нәтиҗәсез кала - аларның һәркайсының үз иле бар! Сугыш мәхшәрендә әлеге фин солдаты әсир ителә. Аның исеме Зыятдин. Милләттәше белән дустанә булган өчен Зариф та кулга алына. Имеш, бергәләшеп "эш иткәннәр", серле коралны кулга төшерү операциясендә күзәтүчеләр булганнар. Кешене "винтик" дип санап, туганлык багланышларын таптап, милли хисләрне юк итеп, туган телдән биздерү, ялган тарих яздырып, ил халкын куркытып тоту тоталитар режимның төп сыйфаты иде. Зариф белән Зыятдинның "табигый кеше" сыйфатлары, тойгылары, әхлагы - Зимин кебекләр өчен ят, шикле, җинаятькә тиң нәрсәләр. Алар мондый табигый мөнәсәбәтләрне, аңласа да, кабул итәргә теләми. Бу халәт әлеге ике татар "эшен" озак еллар онытмау тарихында да чагыла. -СССРны таркалуга китергән төп сәяси гамәлләр - милләтләрне бетерүгә, "интернациональләштерүгә", сыйныфларсыз җәмгыять төзүгә йөз тоту һ. б., елдан-ел халыкның күңелен кайтара барып, үзләренең астыртын һәм утопик асыл сыйфатларын ачтылар. Иллюзор һәм ялган идеаллардан күпләр XX гасырның соңгы 10 - 15 елында гына айныды. Бу халәт әлеге әсәрдә дә чагылыш таба. Минемчә, аның атамасына да ("Күке") шул мәгънә салынган. Зарифның нәсел кушаматы ("күке"), имеш, әтисенең ("бала акыллы әтисе") кечкенә чагында урманда, алдагыч күке тавышына (иллюзиягә) ышанып, күкене күрәм дип китеп, адашу вакыйгасы белән бәйле. "Телсез Күке" дип аталган Зыятдин (фин "кукушкасы") атмаган, алдамаган өчен, Зариф тарафыннан "телсез", гаепсез дип бәяләнә. Бу уңайдан Зыятдин сөйләгән Скандинавия халыклары риваяте аерым игътибарга лаек. Ул "күке һәм бала" тарихына аваздаш. "Имеш, бер үсмер егет һавада очкан бер шундый гүзәл кошны күреп таң кала... Егет башын өскә күтәреп бара да бара. Кош бервакыт туктап сайрый да тагын куе урманның эченәрәк очып керә... Инде бик озак баргач, кош югарырак очып китә һәм күздән югала. Ә үсмер егет адаша һәм кире кайтыр юлны тапмый...". Моның мәгъ нәсе бит болай: чит гүзәллеккә омтылып, үзеңне югалтуың ихтимал, адашып, үзеңнең асылыңа кайта алмавың ихтимал. Әсәрнең шундый жанр "ачкычында" язылуы аны халык драмасы һәм драмаантиутопия дип атарга мөмкинлек бирә. +СССРны таркалуга китергән төп сәяси гамәлләр - милләтләрне бетерүгә, "интернациональләштерүгә", сыйныфларсыз җәмгыять төзүгә йөз тоту һ.б., елдан-ел халыкның күңелен кайтара барып, үзләренең астыртын һәм утопик асыл сыйфатларын ачтылар. Иллюзор һәм ялган идеаллардан күпләр XX гасырның соңгы 10 - 15 елында гына айныды. Бу халәт әлеге әсәрдә дә чагылыш таба. Минемчә, аның атамасына да ("Күке") шул мәгънә салынган. Зарифның нәсел кушаматы ("күке"), имеш, әтисенең ("бала акыллы әтисе") кечкенә чагында урманда, алдагыч күке тавышына (иллюзиягә) ышанып, күкене күрәм дип китеп, адашу вакыйгасы белән бәйле. "Телсез Күке" дип аталган Зыятдин (фин "кукушкасы") атмаган, алдамаган өчен, Зариф тарафыннан "телсез", гаепсез дип бәяләнә. Бу уңайдан Зыятдин сөйләгән Скандинавия халыклары риваяте аерым игътибарга лаек. Ул "күке һәм бала" тарихына аваздаш. "Имеш, бер үсмер егет һавада очкан бер шундый гүзәл кошны күреп таң кала... Егет башын өскә күтәреп бара да бара. Кош бервакыт туктап сайрый да тагын куе урманның эченәрәк очып керә... Инде бик озак баргач, кош югарырак очып китә һәм күздән югала. Ә үсмер егет адаша һәм кире кайтыр юлны тапмый...". Моның мәгъ нәсе бит болай: чит гүзәллеккә омтылып, үзеңне югалтуың ихтимал, адашып, үзеңнең асылыңа кайта алмавың ихтимал. Әсәрнең шундый жанр "ачкычында" язылуы аны халык драмасы һәм драмаантиутопия дип атарга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, гади кешегә дә, солдатка да төрле илләрдә төрле мөнәсәбәт яши. Тоталитар режимлы СССРда Зимин кебекләр чыннан да теләсә нинди вазгыятьтә гаделлекне "аңлата беләләр". Зариф белән Зыятдинның туганлашу гамәлләре, җырлашып утырулары заманча бәяләнә. Зарифны, шпион дип исбатлый алмасалар да, 10 елга хөкем итәләр. Ул лагерьдан штрафбатка китеп, сугышларда зур батырлыклар күрсәтә, туган авылына әйләнеп кайта. Анда Кәшифәгә өйләнеп, картлык көннәренә җитә. Әмма күңел тынычлыгына ирешә алмый. Аны, бердән, "хыянәтче" дигән гаепләү һәм Зыятдин язмышы борчыса, икенчедән, махсус күзәтүләрнең дәвам итүе бимазалый. Ничек кенә булмасын, көчле рухлы Зариф гаделлек өчен көрәшүен туктатмый. Күренә ки, З. Хәкимнең бөтен иҗаты халык язмышы турындагы уй-хисләр, проблемалар белән сугарылган. Ул милләтнең үткәнен, бүгенгесен, киләчәген йөрәк аша кичереп, "Ни булды сиңа, газиз халкым?!" дип ачынып бәян итә. Төрле жанрларда бердәй талантлы эш итүе аны сатирик роман, сатирик повесть, хикәяләр, төрле жанрдагы пьесалар авторы итеп танытты. Кыю сүзгә, җитди драматургиягә сусаган театрлар аның әсәрләрен көтеп ала. ӘЙДӘ, ХАЛЫККА ХЕЗМӘТКӘ! @@ -1076,10 +1076,10 @@ XX гасыр мәдәнияте һәм татар театры: Халыкар Н. Ханзафаров Н. Исәнбәтнең беренче чор иҗатын тикшергәндә, аның мәгьрифәтчелек позицияләрендә торуына басым ясый ("Урнаш", 1912; "Әмирхан хәзрәт", 1914). Моны автор төпле анализ белән дәлилли. Н. Ханзафаров шулай ук яшь Н. Исәнбәтнең поэзия өлкәсендәге эшчәнлегенә дә игътибар итә. Н. Ханзафаров Н. Исәнбәтнең драматургиясендә аң-белем бирү һәм дини фанатизмны инкяр итү рухындагы пье саларыннан соң социаль темаларга күчүен билгеләп үтә һәм аның сәбәпләрен ачыклый. Н. Исәнбәт революциянең беренче елларында үзенең яшь каләмдәшләре кебек үк революцион романтизм рухындагы шигырьләрен иҗат итә. Н. Исәнбәт - комедиограф буларак та татар драматургиясендә тирән эз калдырган кеше. Аның иҗатындагы фольклор мотивлары әсәрләрен халык арасында гаять популяр иттеләр. -Н. Ханзафаров драматургның "Мәрьям", "Түләк", "Гөлҗамал", "Мулланур Вахитов" һ. б. әсәрләренә җентекләп туктала. +Н. Ханзафаров драматургның "Мәрьям", "Түләк", "Гөлҗамал", "Мулланур Вахитов" һ.б. әсәрләренә җентекләп туктала. Н. Исәнбәт әсәрләренә объектив анализ ясау - монографиянең бик уңай үзенчәлекләреннән берсе. "Татарская комедия" хезмәтендә автор драматургиянең аерым өстенлекләрен һәм этапларын карау белән генә чикләнми. Аның максаты - комедия жанрын комплекслы өйрәнү. Бары тик шулай иткәндә генә, аның закончалыкларын, агымнарын һәм үсеш үзенчәлекләрен ачыклап була. Чынлап та, монография татар комедиясе турында күпьяклы мәгълүматлар бирә, укучыны аның теорияс е белән таныштыра. -Китап берничә бүлектән тора. Аларның һәрберсендә жанрның теге яки бу аспекты тикшерелә. Мәсәлән, беренче бүлеге "Комедиянең чыганаклары, барлыкка килүе һәм формалашуы" дип атала. Автор бу жанрның килеп чыгышын борынгы заманнарда барлыкка килгән карнаваллар, йола тамашалары, цирк кәмитләре һ. б. белән аңлата. +Китап берничә бүлектән тора. Аларның һәрберсендә жанрның теге яки бу аспекты тикшерелә. Мәсәлән, беренче бүлеге "Комедиянең чыганаклары, барлыкка килүе һәм формалашуы" дип атала. Автор бу жанрның килеп чыгышын борынгы заманнарда барлыкка килгән карнаваллар, йола тамашалары, цирк кәмитләре һ.б. белән аңлата. Автор ерак тарихларга мөрәҗәгать итеп, халыкның театрлаштырылган фикерләвен инде М. Кашгариның "Диване лөгатет төрк" хезмәтендә үк таба. Мәсәлән, анда сынландырылган Кыш һәм Җәйнең диалог-дискуссиясе китерелә. "Котадгу билиг" авторы Йосыф Баласагуни да шул ук алымнан файдаланган икән. Бер үк вакытта Н. Ханзафаров Исмәгыйль Гаспралының театр сәнгатен үстерүдәге актив эшчәнлеген билгеләп үтә. Татар профессиональ театры барлыкка килгәч, аны оештыручылар К. Гоцци, Шиллер, Мольер, А. Островский иҗатларына мөрәҗәгать иткәннәр. @@ -1089,7 +1089,7 @@ XX гасыр мәдәнияте һәм татар театры: Халыкар Комедия чыганаклары турында хезмәттә бик күп дәлилләр китерелә. Татар комедиясе формалашуда рус һәм Көнбатыш әдәбияты зур роль уйнаган. Автор фикеренчә, бу рус язучылары әсәрләрен интенсив рәвештә тәрҗемә итүгә бәйләнгән. Н. Ханзафаров шулай ук татар комедиясенең бай жанр палитралы булуын билгеләп үтә. Мәсәлән, "Сәйяр" труппасы репертуарында водевильләр, социаль-көнкүреш комедияләре, үткен сатирик, гротеск пьесалар булган. Н. Ханзафаров революциягә кадәрге татар драматургиясендә комедия жанрын үстерүдә Г. Камал, Г. Исхакый керткән өлешкә зур бәя бирә. Аларның комедияләре театр репертуарында үзәк урынны алып тордыл ар, демократик тенденцияләрнең үсешенә тәэсир ясадылар. -Китапта шулай ук узган гасырның 20 нче елларында комедия язмышы турында да сүз бара. Көлү һәм революция мөнәсәбәтләре нинди булган соң? Автор менә шушы аспектка туктала. Н. Ханзафаров ул чордагы театр концепцияләрен тикшерә, аерым алганда, К. Тинчуринның революциядән соңгы концепциясенә игътибар итә. Автор фикеренчә, бу елларда алгы планга пародия чыга, ягъни элекке кыйммәтләрне инкяр итү төп темаларның берсенә әйләнә. Моны К. Тинчуринның "Казан сөлгесе", Ф. Әмирханның "Фәтхулла хәзрәт", Н. Исәнбәтнең "Печән базары" һ. б. әсәрләрдә күзәтергә мөмкин. +Китапта шулай ук узган гасырның 20 нче елларында комедия язмышы турында да сүз бара. Көлү һәм революция мөнәсәбәтләре нинди булган соң? Автор менә шушы аспектка туктала. Н. Ханзафаров ул чордагы театр концепцияләрен тикшерә, аерым алганда, К. Тинчуринның революциядән соңгы концепциясенә игътибар итә. Автор фикеренчә, бу елларда алгы планга пародия чыга, ягъни элекке кыйммәтләрне инкяр итү төп темаларның берсенә әйләнә. Моны К. Тинчуринның "Казан сөлгесе", Ф. Әмирханның "Фәтхулла хәзрәт", Н. Исәнбәтнең "Печән базары" һ.б. әсәрләрдә күзәтергә мөмкин. Н. Ханзафаров шулай ук узган гасырның 30 нчы елларында комедиянең торышын да анализлый. Бу елларда комедия үзенең сугышчан сыйфатларын югалта. Комедиячел көлү урынына табигый булмаган хахылдау килә. Заман темасына язылмаган комедияләр үзләрен иркенрәк хис итәләр. Мәсәлән, Н. Исәнбәтнең "Хуҗа Насретдин" комедиясе. Н. Ханзафаров узган гасырның 50 - 60 - 70 - 80 - 90 нчы елларында комедия жанрында булган тенденцияләргә анализ ясый. Соңгы дәвердә илдә политик ситуация үзгәрү репертуарга да үзенең сизелерлек йогынтысын ясады. Н. Ханзафаровның "Татарская комедия" дип аталган бу китабын кыю рәвештә "татар комедиясе энциклопедиясе" дип атарга була. @@ -1110,7 +1110,7 @@ XX гасыр мәдәнияте һәм татар театры: Халыкар - Минем, ди Назыйм әфәнде, Мөнкир-Нәкир алдында хур булып, аларның иң алдынгы сөальләренә дә җавап бирә алмаган әлеге мәхлук хәлендә каласым килми. Минем гөманымча, һәр бәндә дөньяга нинди дә булса гамәл кылу, вазифа үтәү өчен килә. Тәкъдир һәркемгә берәр махсус бурыч тәгаен кыла. Югыйсә, җиһанда яшәүнең һичнинди мәгънәсе калмый. Менә мин дә үземнең төп бурычымны халкыбыз мәнфәгате өчен кадәри хәл көрәшүдә күрәм. Бәлки шул дәрт белән китеп тә барырмын... Назыйм әфәнденең, бер төркем фикердәшләре белән берлектә, 1980 еллар азагы - 1990 еллар башында җөмһүриятебез мәркәзендә татар гимназияләре ачу юлындагы эшчәнлеген мин, һич кенә дә икеләнмичә, каһарманлык дип бәяләр идем. Монда бернинди дә күпертү юк. Бу җәһәттән ул шулкадәр колачлы эш башкарды ки, хәтта моннан гайре бернинди кылган фигыле булмаган тәкъдирдә дә, милли тарихыбыз сәхифәләрендә түрдән урын алырга лаеклы шәхесләрнең берсе булыр иде. -Мин шуларны анык хәтерлим: Мәрҗани җәмгыятенең (гимназияләр ачу, аларга директорлар билгеләү, уку-укыту буенча мөдирләр тәгаен кылу һ. б.) мәгариф комиссиясе рәисе буларак, Назыйм әфәнде ялның ни икәнен онытып, баштанаяк эшкә чумды. Изге башлангычка аяк чалучылар көтелгәннән артык булып чыкты. Ул шәһәр мәгариф бүлекләре мөдирләре, андагы эреле-ваклы чиновниклар дисеңме, мәктәп директорлары, карагруһ "халык" депутатлары, манкорт татарлар, надан бушбугазлар, "интернационалистлар" дисеңме - барысы да биләүдән яңа төшеп килүче өч бөртек милли гимназиягә өерләре белән ябырылдылар. Берәүләр, чырайларына елмаю чыгарган булып, бу "җинаятьтән"тән ваз кичәргә өндәде, икенчеләр, "минем мәетем аркылы гына", дип, йодрыгы белән өстәл төйде, өченчеләр, карагруһлар туплап, үтерү, кыйнау һәм погром белән янады, забастовка һәм "протест митинглары" оештырды... +Мин шуларны анык хәтерлим: Мәрҗани җәмгыятенең (гимназияләр ачу, аларга директорлар билгеләү, уку-укыту буенча мөдирләр тәгаен кылу һ.б.) мәгариф комиссиясе рәисе буларак, Назыйм әфәнде ялның ни икәнен онытып, баштанаяк эшкә чумды. Изге башлангычка аяк чалучылар көтелгәннән артык булып чыкты. Ул шәһәр мәгариф бүлекләре мөдирләре, андагы эреле-ваклы чиновниклар дисеңме, мәктәп директорлары, карагруһ "халык" депутатлары, манкорт татарлар, надан бушбугазлар, "интернационалистлар" дисеңме - барысы да биләүдән яңа төшеп килүче өч бөртек милли гимназиягә өерләре белән ябырылдылар. Берәүләр, чырайларына елмаю чыгарган булып, бу "җинаятьтән"тән ваз кичәргә өндәде, икенчеләр, "минем мәетем аркылы гына", дип, йодрыгы белән өстәл төйде, өченчеләр, карагруһлар туплап, үтерү, кыйнау һәм погром белән янады, забастовка һәм "протест митинглары" оештырды... Шул чакта Назыйм әфәнденең сабырлыгына, тактына, ситуа цияне кискенләштермичә, эшне аңлату, килешү нигезендә алып бару осталыгына хәйран калдым. Ул янартау гөрелтесен хәтерләткән бихисап җыелышларда, утырышларда чыгышлар ясады, ата-аналар белән тыгыз элемтәгә керде, Министрлар Советы, Татарстан Мәгариф министрлыгы, шәһәр район мәгариф бүлекләре белән даими бәйләнешкә кереп, туктаусыз эш алып барды, көндәлек матбугатта мәгариф өлкәсендәге иң өлгергән, четерекле һәм элек тыелган мәсьәләләр буенча мәкаләләр бастырды, милли мәгърифәт үсешен кыйбла иткән фикердәшләренә төпле киңәшләр, юнәлеш биреп торды, Татар мәгариф ассоциациясен оештырганда, башлап йөрүчеләрнең берсе булды, Казан "Мәгариф" комитетында актив эшләде. Ул Казанда гына түгел, Яшел Үзән, Алабуга шәһәрләрендә дө беренче татар гимназияләрен булдыру эшендә оештыру ярдәмчесе иде. Кыскасы, милли мәктәп өчен арысландай көрәшүче, бил бирмәүче батыр булды. Хәзер дә бу эштә күз-колак ул. Бу өлкәдә ярдәм эзләүчеләр аны эзләп табалар. Ул вакытларда мин дә балаларымны милли мәктәпләрдә укытырга хыялланып, аны ничек оештырырга, гамәлгә куярга дип янып йөрүчеләрдән идем. Мондый мәктәпне оештыра алсак, аны "ничек дип атарга соң" уе күпләребезгә тынгы бирмәде. Назыйм әфәнде белән бу хакта аеруча күп уйлаштык. "Татар мәктәбе" һәм бигрәк тә "мәдрәсә" дип атарга ярамый - болардан безнең халык биздерелгән. "Лицей", "колледж" дигәннәре татарча түгел. "Гимназия" дигәне дә татарчадан ерак ерагын, әмма аның милләтебезнең үткәненә беркадәр мөнәсәбәте бар. Һәрхәлдә революциягәчә Казанда Фатиха Аитованың татар кызлары гимназиясе эшләве, ә зыялыларның аны ир балалар өчен дә ачарга тырышып йөрүләре тәгаен билгеле. Мәсьәләнең тарихыннан яхшы ук хәбәрдарлыгым сәбәпле, мин "гимназия" идеясенең барыннан да кулайрак булуына басым ясадым. Әлеге фикер Назыйм әфәндедә тулаем яклау тапты һәм аны тормышка ашыру эшенә ул гадәтенчә илһамланып кереп китте. "Гимназия"нең дәрәҗәсе дә бар, яңа эчтәлеге булыр, халык күнәр, дидек. Аннары, уртача укучы татар балаларын урнаштыру мәсьәләсе килеп туасын фәһемләп, мәктәп-гимназия формасына да мөрәҗәгать итәргә карар кылдык. Гимназиядә мәктәп программасы белән укыту гамәлгә керсен, яхшы укый торганнары шушында ук гимназия сыйныфларына күчерелер, дидек. Мәкаләбез каһарманының бу өлкәдәге эш колачы ифрат зур булды. Озакламый әлеге система урыс мәктәпләре өчен дә нигез итеп алынды. Шунысы да бар, безнең арада "шулай итәргә кирәк, болай эшләргә кирәк", дип өйрәтүче һәм акыл бирүчеләр аз түгел, мәгәр үзләре, конкрет эшкә килгәндә, аркылыны буйга да алып салмыйлар. Назыйм Ханзафаров исә - буш куык очыручыларга кулын селтәп, эшне гамәли яссылыкта алып баручылардан. Аның шигаре: "Күп сүз - юк сүз". diff --git "a/ILLA/\320\245\320\260\321\200\321\200\320\260\321\201\320\276\320\262\320\260-2018.txt" "b/ILLA/\320\245\320\260\321\200\321\200\320\260\321\201\320\276\320\262\320\260-2018.txt" index edf26b349bd6a03ab631756148db0c117d349ec6..4f6c0eb0a007d4b9d03e2d0ab2b429d40f30bce7 100644 --- "a/ILLA/\320\245\320\260\321\200\321\200\320\260\321\201\320\276\320\262\320\260-2018.txt" +++ "b/ILLA/\320\245\320\260\321\200\321\200\320\260\321\201\320\276\320\262\320\260-2018.txt" @@ -503,7 +503,7 @@ ISBNны, тираж санын тасвирламага кую соңгырак - сөйләү, сурәтләү (хикәяләү - повествование); - чагыштыру, резюме ясау, гомумиләштерү (билгеләмә, аңлатма); - нигезләү, дәлилләү, кире кагу, фаш итү (аргументлаштыру, фикерләү - аргументация, рассуждение); -- өндәү-илһамландыру, үтенү, әмер бирү (инструктаж)1. +- өндәү-илһамландыру, үтенү, әмер бирү (инструктаж). Н.С. Валгина тәкъдим иткән төркемләнеш теге яки бу өлкәгә, жанрга караган хезмәтләрдә өстенлек алучы язу алымнары турында нәтиҗәләр ясау мөмкинлеге бирә. В.В. Одинцов сөйләмнең функциональ-мәгънәви типларын текст структурасының логикасына буйсындырып төркемли һәм түбәндәге таблица рәвешендә тәкъдим итә: билгеләмә нәтиҗә сыйфатлама хәбәр итү @@ -1043,7 +1043,7 @@ ISBNны, тираж санын тасвирламага кую соңгырак Капма-каршы мәгънәдә торучы сүзләр логика фәнендә бер-берсен сыйдыра алмаган һәм юкка чыгарган төшенчәләр дип санала. Мәсәлән, ак - ак түгел, яхшы - яхшы түгел, биек - биек түгел. Кайберәүләр карашынча, имеш, шунлыктан аларга икенче төшенчәләр бирелгән (кара, начар, тәбәнәк...). Бу - әлбәттә, сүзләр ясалышын гадиләштереп күзаллау. Әдәби әсәрләрдә кире кагучы сүзләрне капма- каршы мәгънәдәге сүзләргә алмаштыру кабатланулардан коткара, лексик кырны киңәйтеп һәм баетып җибәрә, шунлыктан редакторларның мөһим төзәтү чарасы булып тора. В.И. Максимов редакциясендәге дәреслектә антонимнарның структур яссылыктагы бүленеше дә күрсәтелә: - төрле тамырлы антонимнарга (батыр - куркак, тиз - акрын); -- бер тамырлы антонимнарга (фаразлы - фаразсыз, сөтле - сөтсез)1. +- бер тамырлы антонимнарга (фаразлы - фаразсыз, сөтле - сөтсез). Югарыдагы мисаллардан күргәнебезчә, мәгънә эчтәлеге кушымчалар ярдәмендә үзгәртелә. Алынма бердәй тамырлы антонимнар арасында башка конструкциядәгеләре дә очрый: нахак - бинахак. Галимнәр төрле тамырлы антонимнарны - лексик, ә бердәй тамырлыларын грамматик антонимнар дип атый. Редакцияләү барышында антонимнарның текстта башкарган вазифасы, мәгънә эчтәлеге, яңгырашы, кайсы телгә каравы, бер тамырлыларының сөйләмнең гомуми яңгырашына нинди тәэсир ясавы һәм башка яклары исәпкә алына. Әдәби әсәрләрдәге лексемаларны алмаштыру, моның өчен антонимнар байлыгыннан файдалану пассивлаша башлаган сүзләребезне онытылудан сакларга булыша, фи - кер не эзлекле һәм тәэсирле итә, текстка укучы игътибарын да көчәйтеп җибәрә. Әйтик, автор болай язган булсын ди: Нәгый мә түти базардан мул сөтле сыер кайтыр дип көткән иде, Габдрахман абзый капкадан мөгезсез җан иясен җитәкләп килеп керде. Күрәбез ки, җөмләдә сыерның продукциялелеге тышкы кыяфәт билгесенә каршы куелган. Болай эшләргә ярамый. Текстны шушы рәвешчә үзгәртергә мөмкин: Нәгыймә түти базардан чиләкләп сөт бирәчәк сыер кайтыр дип көткән иде, Габдрахман абзый капкадан чокырлап эчерәчәген (яисә: эчерәчәк җан иясен) җитәкләп килеп керде. Шушы ук текстны редакцияләгәндә, синонимнарга да мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Нәгыймә түти базардан мүкләк кайтыр дип һич көтмәгән иде, Габдрахман абзый мөгезсез сыер җи т әкләп килеп керде. diff --git "a/ILLA/\320\245\320\260\321\200\321\200\320\260\321\201\320\276\320\262\320\260_\320\240-2017.txt" "b/ILLA/\320\245\320\260\321\200\321\200\320\260\321\201\320\276\320\262\320\260_\320\240-2017.txt" index 8564159f849dcae9d6974fb5ecbb92e4721b89ed..c7acea123454643897875c570d8be82c58ba1381 100644 --- "a/ILLA/\320\245\320\260\321\200\321\200\320\260\321\201\320\276\320\262\320\260_\320\240-2017.txt" +++ "b/ILLA/\320\245\320\260\321\200\321\200\320\260\321\201\320\276\320\262\320\260_\320\240-2017.txt" @@ -123,7 +123,7 @@ Димәк ки, әдәби тәнкыйтьнең иҗтимагый бурычы әдәбият үз алдына куйган максатлар белән билгеләнә, сәяси катаклизмнар чорында аның шул төр функциясе тагын да үстерелә. Бу исә, үз чиратында, фәнни-әдәби хезмәтләрнең публицистик аһәңнәрне мулданрак алуына, киң публикага юнәлтелгән булуына китерә. Татар укучысында милли юнәлгәнлекле тәнкыйтькә ихтыяҗ зур. Аның алдынгы катламы әдәби тәнкыйтьнең максатчан рәвештә халыкта миллилекнең һәр ягына уңай мөнәсәбәттәге әдәбиятка зәвык тәрбияләвенә, шулар аша аның эстетик һәм милли аңының үсүенә өметләнә. Алай гына да түгел, рухи бозыклык чәчәк аткан, аңа каршы торучы чараларның көчен югалта барган чорда әдәбият саф әхлак сагында торучы утлы, үткен һәм үтемле, тәэсирле сүз булып кала. Әдәби тәнкыйть эчендә милли-иҗтимагый мәсьәләләр күтәрүнең озын тарихы бар. Дидро, Лессинг, Толстой, Белинский һәм башкалар кечкенә рецензияләр язу белән генә канәгатьләнмәгәннәр, нигездә, проблемалы очерклар, күләмле аналитик мәкаләләр бастырганнар; әдәбият үсеше милли барыштан, халык яшәешеннән бервакытта да аерып каралмаган. Фәннәр бик нык үсеп киткән, үзара аерымлана барган чорда гына бары тик әдәбиятның, нинди дә булса каләм иясенең үсешен күздә тоткан, аны иҗтимагый җирлектән аерып алган саф фәнни мәкаләләр иҗат ителә башлый. -Узган чордан әдәби тәнкыйть мәкаләләрен, китапларын, теоретик хезмәтләрне барласак, без аларның атамаларының ук иҗтимагый-сәяси яңгырашлылыгын күрербез: "Литература и революция" (Л. Троцкий, 1923)1; "Октябрьская революция и творческие принципы социалистической литературы" (М. Храпченко), "О партийности критики" (Ю. Кузьменко), "Народное и национальное" (Г. Ломидзе)2; "Советская литература в борьбе за коммунизм" (Г. Марков)3 һәм һ.б. Инкыйлабтан соң дөнья күргән кайбер әдәби тәнкыйди басмалар да шул хакта сөйли: "Литература и марксизм" (1928—1931), "Книга и пролетарская революция" (1932—1940). +Узган чордан әдәби тәнкыйть мәкаләләрен, китапларын, теоретик хезмәтләрне барласак, без аларның атамаларының ук иҗтимагый-сәяси яңгырашлылыгын күрербез: "Литература и революция" (Л. Троцкий, 1923); "Октябрьская революция и творческие принципы социалистической литературы" (М. Храпченко), "О партийности критики" (Ю. Кузьменко), "Народное и национальное" (Г. Ломидзе); "Советская литература в борьбе за коммунизм" (Г. Марков) һәм һ.б. Инкыйлабтан соң дөнья күргән кайбер әдәби тәнкыйди басмалар да шул хакта сөйли: "Литература и марксизм" (1928—1931), "Книга и пролетарская революция" (1932—1940). Тәнкыйтьнең, әдәбиятның, аңлы яисә аңсыз рәвештә, теге яки бу төркемнәргә, партиягә, иҗтимагый-сәяси системаларга, идеологиягә хезмәт итүе бәхәссез. Шуны аңлаган коммунистлар, башкаларга караганда да ныграк, аның белән һәрдаим күзәтчелек итәргә омтыла. Тәнкыйтьченең гуманистик идеяләрне, шуларны уздырган әдәбиятны алга сөрүе гражданлык бурычы дип карала. 1932 елда М. Горький бөтен халык исеменнән Көнбатыш әдипләргә: "Мәдәният осталары, сез кем белән барасыз?" - дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Еллар узгач, шушы сорауга Е. Стояновская түбәндәгечә җавап бирә: "Аларның, Бөек Октябрь җиңүеннән башлап, эре социаль тетрәнүләргә, дәвернең аеруча мөһим вакыйгаларына һәм проблемаларына кайтаваз рәвешендә туган публицистикасы фрагментларыннан сүз рәссамының заман чынбарлыгы белән турыдан-туры аралашуының нәтиҗәләрен үзенә бер төрле күзәтү оеша. ...Узган һәм бүгенге көннәр рәссамының гражданлык темпераменты, гражданлык намусы бу сорауга җавап бирә. Эстафета иртәгесе көнгә тапшырыла" Е. Стояновская фикеренчә, дөньяның мәдәният осталары тарихи аренада тынычлыкны, гуманизмны, социаль алгарышны яклап көрәшергә тиеш. Шунысын да искә алыйк: борынгырак чорларда фәлсәфииҗтимагый хезмәтләр дә әдәби иҗат дәрәҗәсендә каралган, үз вакытында бәяләр алган, аларның эчтәлегенә мөнәсәбәттә генә түгел, әдәби-публицистик яңгырашы, стиле хакында да бәхәсләр барган. Мәсәлән, Ник. Михайловский киң публикага юнәлтелгән мәкаләләрендә җитешсезлекләр күргән Бердяевка каршы "Литература и жизнь" исемле хезмәт яза. Әлеге статьядан вакытлы матбугатта басылган әсәрләрнең стиленә бәйле кайбер юлларны китерик: @@ -1034,7 +1034,7 @@ XIX гасыр ахырына кадәр интеллектуаль мөмкин Журналист үз мәкаләчегендә һич югы "Мостай Кәрим әсәрләре рус теленә тәрҗемәдә" дип әйтсә дә, бу сораулар алга таба да дәвам итмәс иде. Әле бит укучыда, әллә шигырьләрнең русчасын шагыйрь үзе язган микән, дигән сорау да туарга мөмкин. Киңәшләребезне кабул итмәгәндә, "... күп кенә әсәрләре рус телендә тәкъдим ителә" дип язу - сүзләрнең урынын алмаштыру отышлы булыр. Соңгы җөмләне дә катнашты яисә чыгыш ясады хәбәре белән тәмамлау матуррак. Бердән, алдагы җөмләдән Татарстаннан вәкилләр катнашканлык аңлашылды инде, исем-фамилияләрне атау шуны тәгаенләштерә, ә менә кемнәрнең чыгыш ясавын ассызыклау, чыннан да, кирәк. Газета-журналлардагы "Хәбәрләр" рубрикасында күләмлерәк җөмләләр кулланылу ярый дип санала. Аларда һәр яңа хәбәр бер-и ке кыска җөмлә белән җиткерелсә яисә озыннары кечерәкләре белән чиратлашса отышлы дип фикер йөртү дә киң таралган. Кайберәүләр, радио аша әйтелгән яңалыклар кыска булырга, ике юл озынлыгыннан артмаска тиеш, югыйсә аңлау кыенлаша, ди. Соңгы елларда интернет челтәрен яулап алган кайбер агентлыклар, шул исәптән Татар-информ да, белгәнебезчә, нигездә, кыска күләмле хәбәрләр белән эш итә. Ул җиткергән мәгълүматлар эчендә әдәби барышка караганнары да еш очрый. Әлбәттә, журналист булып эшләмәгән һөнәри тәнкыйтьче, әйтик, электрон газеталарга, басма органнарга юллаган "хәбәре"ндә бер-ике җөмлә белән генә чикләнми. Әдәби барыштагы яңалыкларны репортаж рәвешендә дә җит керергә мөмкин. Репортажны төрлечә классификациялиләр. Аны төркемләп булмый яисә барысын да информатив төр дип кенә карарга кирәк дигән карашлар да бар, шулай да галимнәрнең күпчелеге репортажны тематикасына һәм предметына бәйле рәвештә бүлүне яклый. Бу ноктадан караганда, аның вакыйгалысы, проблемалысы, танып-белдертүчесе бар. Кайберәүләр әлеге жанрны вакыйгалы, махсус, тикшерүле, шәрехләүче формаларга бүлә. Вакыйгалы (событийный) репортажда тасвирланган күренеш ләрнең тышкы ягын гына түгел, эчке асылын да ачарга кирәк, дип белдерсәләр, махсус (специальный) репортажда актуаль темалар яктыртылганны, теге яки бу эш-хәлнең нәтиҗәләре сөйләнүне ассызыклыйлар. Репортаж-тикшерү (-расследование) дигәндә, теге яки бу проблеманы тирәнтен ачу максатыннан, күпсанлы чыганаклар белән эш итүне күздә тоталар. Репортаж-шәрех (-комментарий) исә - вакыйганы детальле өйрәнү ул, дип әйтәләр. -Тагын бер бүленешне - М.Н. Ким тәкъдим иткән классификацияне карап узыйк: 1) аналитик (проблемалы), 2) танып белүле-тематик (төркемнәре: махсус, тикшерүче, шәрехле)1. Репортажның проблемалы - аналитик төркемен информатив төргә түгел, ә аналитик ояга кертергә киңәш итүчеләр дә бар. Хакыйкатькә якын караш кебек тоелса да, шунда ук күңелгә теләсә кайсы репортажның төп бурычы теге яки бу вакыйганы анализлау түгел, беренче чиратта, аның хакында хәбәр җиткерү икәнлеге турындагы билгеләмәләр килә. +Тагын бер бүленешне - М.Н. Ким тәкъдим иткән классификацияне карап узыйк: 1) аналитик (проблемалы), 2) танып белүле-тематик (төркемнәре: махсус, тикшерүче, шәрехле). Репортажның проблемалы - аналитик төркемен информатив төргә түгел, ә аналитик ояга кертергә киңәш итүчеләр дә бар. Хакыйкатькә якын караш кебек тоелса да, шунда ук күңелгә теләсә кайсы репортажның төп бурычы теге яки бу вакыйганы анализлау түгел, беренче чиратта, аның хакында хәбәр җиткерү икәнлеге турындагы билгеләмәләр килә. Л.М. Майданова, коммуникатив максатлардан чыгып, репортажны ике төркемгә аерырга һәм мәгълүмати, һәм аналитик репортажлар барлыгын танырга чакыра. Әлеге карашны яклаучы галимнәр фикеренчә, аналитик репортаж хәбәр сыйфатларын башкарак югарылыкта чагылдыра. Репортаж термины журналистикага инглиз теленнән кергән (report) һәм ирештерү, җиткерү мәгънәсен аңлата. Нәкъ шул мәгънәсе аның информацион ояга кертелергә тиешлеген күрсәтеп тора да. Репортаж авторы укучы я тыңлаучы игътибарын хәбәр иткән вакыйгадагы аерым детальләргә юнәлтергә тырыша. Әдәби барышка кагылышлы репортажда информация сәнгати-публицистик кабыкта бирелә. Гомумән алганда, репортажны синтетик төр дип саныйлар. шәрехләр (комментарий) еш кулланыла. Аларның барысын уртак текст эченә урнаштыру зур осталык таләп итә. Авторга бу очракта төп тема, мөһим проблемаларны үзәккә куя алу, кирәкле фактларның күз уңыннан ычкындырылмавы, әңгәмә элементлары кергәндә, катнашучыларны отышлы сайлап алу, фикерләрен бер проблема тирәсенә юнәлтү булыша. diff --git "a/ILLA/\320\245\321\203\320\262\320\260\320\270\314\206\320\264\320\260-2017.txt" "b/ILLA/\320\245\321\203\320\262\320\260\320\270\314\206\320\264\320\260-2017.txt" index 2b7c7c15d9f6460aedb3bb37a44b94a6ecac3e88..a1657b8f724e65d7d18056f4d30afcba8865758d 100644 --- "a/ILLA/\320\245\321\203\320\262\320\260\320\270\314\206\320\264\320\260-2017.txt" +++ "b/ILLA/\320\245\321\203\320\262\320\260\320\270\314\206\320\264\320\260-2017.txt" @@ -142,7 +142,7 @@ XIX гасырда һәм XX йөз башларында халкыбызның Хикәяте елан бинамаз хакында Иштеңнәр, ших Хәсән Басри заманы Төшепдер Басрә эчрә бер еланы. Куеп иртә, күрер пирү җәвани, Ятыр базарда бер мар кәлани. Гаҗәп мар газыймдыр ул - бәһәйбәт, Аның астыда калмыш рәхтү нигъмәт. Ки йитмеш мең дөкәни басмыш ул мар, Тәмам астыда калмыш рәхте базар. Булып фөрйады гауга сәви базар , Тамашага йийгылып халык бисйар, Һәммә куркып, ки безне ул йотар дип, Бу Басра шәһрене вәйран итәр дип. Диделәр бәгъзегә, сабыр итәли, Зарар тигмәй нәчек ташлап китәли. Баралың имде егълап шәйхемезга, Алар бер рәхим кылгай хәлемезга. Ки йигълап кәлде, егълап гаму-хассы, Кылып шихы Хәсәнга илтимасы. Диделәр: - И халаикъ пишәвасе, Ирерсән җөмләмезнең раһнамәсе. Керепдер шәһәремезгә кичә бер мар, Җиһанда булмагай андаг олуг мар. Ки йитмеш мең дөкән астыда калмыш, Тәмам рәхәт базарымыз бозылмыш. Бу мар йир өстедин килмәде булгай, Мәгәр күкдин йибәрмеш Халикы Хәй. Белепмез, ул имәсдер аждаһаи, Хода безгә йибәргән бер бәлаи. Бу сүзне ишетеп шихе замана, Сәр базарга булды һәп рәванә. Килүбән күрделәр мар кәлани , Чыкарыр һәр тарафка ул зөбани. Диде: - И җанвар, кем, бизаман сән, Сәбәп нидер бу шәһәр эчрә кереп сән? Телен һәр ян чыкарып сүзләй алмас, Аның айган сүзен ших белә алмас. Ушал дәм илкедин куйды гасаны, Мөбарәк буйныга салды риданы. Догага ших торды илекен ачып, Һәммә: - Амин,- диделәр, ишге ачып. Диде: - И падишаһ, Хәййе Әкбәр, Сәнең хөкмеңдә ирер хошек һәм тәр. Фәсыйх тел берлә еланга сүзләшәин - Ни сәбәпдин кәлеп икән, беләин. Еланга бирде Хак ул дәм фасыйх тел, Диде: - И ших, мән әйтәен, ишеткел. Мәне белгел - фәрештәи Газапмын, Екылдым ошбу йиргә, бул сәбәпмен. Бар ирмеш көн чыкарда бер вилаять, Аларга сал, диде Тәңре, һәлакәт. Һәлак итмәккә анда барыр ирдем, Бу йиргә нагәһан төште гизәрем. Чыкып торган икән бер бинамази, Ходанә тәрәс бәдү җорме сази. Миңа тикте аның шомы булып тир, Канатым сынды, монда төштем, и пир. Дога әйләң, канат булсын абадан, Китәр ирдем бу йирдән базы тәйран. Догага кул күтәрде шихе гали, Булып су күз яше берлән сакали. Диде: - И падишаһ, пакы бәздан, Бу җанвар канатын әйлә абадан. Төзәтте Хак канатыны ушал хәл, Очып китте елан андин орып бал. Тәгаҗептә калып ил, булды хәйран, Ушал дәм ил күзедин булды пәнһан. Белеңнәр бинамаз әһлене афәт, Мәләккә тиксә кем, андин кәсафәт. Якын барма аның алдыга, зинһар, Кәсафәт тигмәй андин бикәбәр. Пәйгамбәрдин кылыпдырлар риваять, Бу сүзләрне һәммә сәхиб сәгадәт. Булып өч ун , диделәр, руза ае, Ул айдыр барчага дәүләт һомае. Ирер әүвәлге уны - рәхмәт, и мәрд, Икенчесе - мәгърифәт, и сәхиб дәрт. Өченчесе ирер гатикъ минән-нар. Моның дик әйделәр Солтаны-Әбрар. Кеше кем, руза ае руза тотса, Үзен бишвакыт намаз эчрә яд итсә, Ни кылган җормыны Тәңре кичергәй, Аңа кәүсәр шәрабедин ичергәй. Ходаем, вәгъдә кылды рузы Мәхшәр Һәммә мөэмин колыга, и бөрадәр. Намазу-руза әҗрегә таң ла, Ирер кем, дидарым фирдүсе әгъла. Сийам аенда өч көн руза тотса, Булып хуш хәл, хәрәм - әүвәл кәм ирсә. Ки өч мең ачка аш биргән савабы Булыр ул бәндәгә йәүмел-Хисабы. Йитмеш мең ирне бер нигүгәр Тәмамын рузаны кылдырса ифтар, Ки маһы руза тәмамын руза тотан Табар аның савабын, и нәгүҗан. Ки руза рәхмәтедин түрт гөруһ ул, Булырлар бинасыйп, сән белгел, и дил. Аларның әүвәле ирер чагыр хар, Икенче, вәлидинне кылган азар. Өченче, ирер аның зинакәр, Янә дүртенче ирер диле азар. Кыямәт көн Рәсүле һәр ду галәм Җыелганда, диделәр, җенү-адәм, Булыбән руза даран бер бүлек саф, Бары булгучы җәннәт лә мөшәррәф. Зәмрәддин бирер бәгъзега чатыр, Бирер бәгъзега дөрре-якут әхмәр. Аның зөбанлыгына гакыл йитмәс, Олуглыгын Ходадин үзгә белмәс. Бирер хурдин янә йитмеш мең, Булыңлар руза даран хасыйлә гамь. Тәравих укыса һәр кем руза ае, Бирер һәрбер рәкугъга бер сарае. Олуглыгы ирер мең елчалык юл, Тәравих укыңыз, и халык, бел. Аларның ойкусыдыр- тагать, и яр, Аларның хамушы- тәсбихдер, и яр. Теләсә руза даран вакты ифтар, Иҗабәт булгучы һәр максуды бар. Кеше аййамы бәйзи руза тотса, Табар мондаг савабы ул кем ирсә. Тәмам гомрен кичергән дик чу руза, Улыр, зинһары, шик кылма бу сүзә. Пәйгамбәр әйделәр: - Зинһар өч эшне Кылып заигъ йибармәң язу-кышны. Үзеңез лә белән, и бәндәи раһ, Алып баргайсыз аны гүргә һәмраһ. Бере ул - битаһарәт ятмаңызлар, Бере - аййамы бәйз руза тотыңнар. Намаз нәфел укың зинһару-зинһар! Моның дик әйделәр Солтаны-Әбрар. Һәр айның өч көнедә руза тотса, Табар мондаг савабы ул кем ирсә. Тотып руза тәмам гомрене ул мәрд Кичергән дик булыр, и сәхибе дәрт. Рәсүлуллаһ диде: - Айның уныда Вә йа утыз көненең бер көнедә, Тотарлар руза, кем, әйләп шәттаби , Татар йитмеш пәйгамбәрнең саваби. Янә табгучы йитмеш ел гыйбәдәт Савабыны ушал сәхиб сәгадәт. Бәраәт кичә йөз рәкәгать намазы Укыса, ун рәкагать ошбу хәле, Ки бер юл "Фатиха", ун "Сурәи-Ихлас", Шуның дик укыса һиммәт кылып нас, Хода сады сал җормыны кичергәй, Аңа җәннәт шәрабедин ичергәй. Маһ Зөлхиҗәдә та ун көн, и кавем, Тотың ихлас илә бирийа сәвем. Йәбәр ун мең мәләикнең савабы Ходавәндем аңа йәүмел-Хисабы. Ятимнәр бышыны маһ Гашурада Сылап хуш хәл кылса ул ирадә, Аның җисмендә та анча мүй улгай, Савап әгъмалыга шунча бетелгәй. Мөхәррәм айда кем руза тотса, Аны ифтар кылдырса кем ирсә, Ки гүя өммәте Әхмәдне , и яр, Тәмамыны җыеп кылдырды ифтар. Янә булгай аңа мондаг савабы, Кыямәт көн кичәр ул бихисабы. Ходайа, рузы кыл яхшы гамәлдин, Намазу-руза, ки җәддү-җәһәддин. Мәнем дик һичкем ирсә булмасын сост, Һәммә бәндәгә биргел һиммәте гост. Мөхәммәд Мостафага кемдер өммәт, Аларга әйлә тәүфыйкың кирамәт. Ганимәт, бел, хаятеңне, ҺӨВӘЙДА, Сәңа дубара булмас гомер пәида. Җиһанга килмәкеңдер бер мөрәттип, Китәрсен, килмәгәйсен кире кайтып. Ки гыйбрәт ал барып сәви гуристан, Ни яхшылар-яманнар булды йексан. Ятыпдыр кочубән хәкке мәзәлләт, Алардин булса гакылың, ал нәсыйхәт. Хаяте адәми бер дәмле сәгать, Алыр улың бу сәгать ичрә тагать, Кадәм илгәри куйган ул чә алды, Кине кылган үзен - хәсрәттә калды. Гаҗәп дөнья - хәсрәтханәдер, бел, Тәмам хәсрәт белән үтте тәмам ил. Ки бихәсрәт кеше дөньяда булмас, Кыямәт кайгысыдин кемсә белмәс. Кыямәт түшәседин кылган адәм, Аларда булмагай һич хәсрәтү-гамь. Кичерсә кем ки гомрене ба гафләт, Ни булгай мондин артык дагу-хәсрәт. Коръәне-Шәриф укымакның әҗерләре бәянендә Риваять әйләделәр Ибне-Габбас, Рәсүле галәминдин бәһтари тас. Ачып Мөсхафне һәр никү-сәгадәт, Ки кылса йөз аять Коръән тәлавәт,Диде: - Дөньяда бардыр канча ашйа, Һәммә анлар санынча Хак тәгалә Бирер ул бәндәгә шунча савабы - Ачык булгай аңа җәннәтне бабы. Тәлавәт әйләсә һәркайсы инсан , Возу әйләп, алып илкегә Коръән, Савап һәр хәрфегә бөнйад булгай, Кыямәт көн ушал кәс шат булгай. Догасы булгай әлбәттә иҗабәт, Кылың, и бәндәләр, Коръән тәлават. Ушал Коръән аны рузы Кыямәт Һәммә илдин борын әйләр шәфагать. Кылыр ул бәндәне дузахдин азат, Ходаем, җөмлә колны әйләгел шат! Зә бәгъдә ба мәдад һәркайсы инсан Укыса сүрәи "Йә-син" ушал ан, Таба ун мең савабы хәтме Коръән, Шәһит улгай ушал көн, бирсә ул җан. Кеше "Йә-син" укуны вирд кылса, Үлер вактына якын ул кем ирсә, Аның ун мең мәләк алдыга килгәй, Гөнаһын Хак тәгаләдин үтенгәй. Алыр җаныны һәм ул колның асан, Кылыңнар, и бөрадәр, вирде Коръән. Хода кылгай нида рузы Кыямәт: - Кылып сән, и колым, Коръән тәлавәт,Дигәй: - Ачтым даре җәннәт, күреңнәр, Каю җәннәтне хаһларсыз, кереңнәр. Моның дик Хак тәгалә әмер кылгай, Алар һәм хуҗасыдин разый булгай. Тәһарәт иткәне һәр бәндәи раһ, Укыса "Фатиха" у кол: "Һуаллаһ!" Ки туксан мең савап аңа йиткәй, Янә хәрфегә йөз мең җормы киткәй. Биһиштедә йөз сарай бөнйад кылгай, Ушал колыны Ходаем шат кылгай. Унике мәртәбә һәр бәндәи-хас Ятарда укыса "Сурәи-Ихлас", Качан үлсә, үзен җәннәттә күргәй, Һәмишә гыйшрәт вә рәхәттә булгай. Ки һәрвакыт уйганып, әйләп тәһарәт, Кубыбән урныдин, тартып рийазат, Идәр ки, йә суык судин кылып бим, Ушал дәм ултырып кылса тәйәммим, Укыса ун мөрәттип "Сурәи-Ихлас", Савабы хәтме Коръән тапкай ул нас. Тәнедә калмагай зәррә гөнаһы, Укың "Ихлас" пәгәһ һәм бигәһи. Каю мәрд углыны мәктәпкә бирсә, Барып, бер мәртәбә "Бисмиллаһ!" дисә, Ушал дәмдә ата берлә анасын Ходаем рәхмәт иткәй икеләсен. Алар булгай тәмуг утыдин азат, Кылың инсаф, сез, и адәми зат. Укыса һәр кешенең углы Коръән, Табар ун мең савабы хәтме Коръән. Кеше, кем, мең мөрәттип хаҗга барса, Янә өч мең кешене сире кылса, Вә һәм бирсә мең ялангача тун, Янә мең мәдрәсә салмакдин әфзун, Тәкый йөз мең дирәхте зәбзе кылса, Боларның барчасын ләли кылса, Укыса һәр кешенең углы Коръән - Савабыдыр болардин артык, и җан. Бирепдерсән һәммә мөэмингә фәрзәнд, Аларга биргел инсаф, и Ходавәнд. Алар фәрзәндәсен Коръән укытсын, Моның дик күп саваплары да тапсын. Ата-анасыга тәүфыйк гата кыл, Аларга һәм даре җәннәтне ва кыл. -Хикәяте Гайсә галәйһис-сәлам Ки бер көн ирде Гайсә ибне Мәрьям Гүристанига бардылар ушал дәм. Гүристанны күребән сәяр кылды, Үлекләргә догаи хәер кылды. Барып бер көнҗидә торды Мәсихә, Тәфәккүс кылды һәр кабергә ул ша. Чыка бер кабердин йите төрле аваз, Гаҗәп мәрде мөгаззәптер, гөнаһсаз.8 Кәһа ит дик улар, кәһа харь дик, Кәһа фөрйад итәр, кәү вә шотур дик. Гәһ айгыр дик кычкырыр, гәһ мисле хынзир, Газабыдин аның тетрәр кара йир. Һәммә әһле каберләр дил пәришан, Аның нәлашидин җөмлә хәзинан. Күреп Гайсә аны, хәйрана калды, Ки бер сәгать торып, ивигә янды. Ушал көн үтеп ирде баз таң ла, Зыяратә кәлеп ирде Мәсихә. Ушал гүргә бакып кылды тамаша, Булыпдыр асмандин нур пәйда. Тотык әйләп сәмадин йиргә ул нур, Ягар ул кабергә манендә ягьмур. Килә торган мәләикләргә сан юк, Аңа хезмәткә килерләргә чук-чук. Күреп бул вакыйгаларны сәрапа, Бәян итте барын каумега Гайсә. Диде кауме: - Дога әйләң, терелсен, Соралык хәлене, ул безгә әйтсен. Догага кул күтәрделәр Мәсихә, Диде: - И Кадира, Пәрвардигәрә, Газабы ошбу гүрнең иде бисйар, Төнә-көн әйләр ирде налә вә зар. Күрәрмен ошбу көнне нә фәләккә - Хисабы юк торыр килгән мәләккә? Кылыптыр сән бу көн гүрене пор нур, Төнә-көнге газабын әйләюптер. Моның дик әйде һәм кылды мөнәҗәт: - Сәбәп нидер, айа и Казыел-Хаҗәт. Заман үтмәй ушал гүр, кем, ярылды, Аның ичендәге үлек терелде. Кубып гүрдин, сәлам әйде ушал мәрд, "Галәйкем!"- диде аңа Гайсә мөҗәррәд. Диде Гайсә: - Ирерсән кемгә өммәт, Күрәр ирдең төнә-көн сәхте-михнәт? Бу көн нидән газабың китте, и яр, Сәбәп нидер, бу сүзне әйлә изһар? Ушал мәрд әйде ул дәм: - И Мәсихә, Бәян әйләй, ишет хәлем сәрапа. Мән ирдем фасыйкы бисйаре-җаһил, Кылыр ирдем гөнаһларыны хасил. Гөнаһымдин чикеп катигъ газаби, Кичә-көндез иде хәлем хараби. Булыптыр һәфте-сал үлгәнгә, и яр, Калып ирде тугып угыл бәңа яр. Йитеп йитегә яше ул җәкәрбәнд, Күреп аны анасы булды хөршәнд. Аны мәктәпкә илтептер анасы, Мөгаллим алдыдадыр икеләсе. Ки "Бисмиллаһ" дигәч ул никү-фәрзәнд, Бу дәүләтне мәңа бирде Ходавәнд. Дога әйләң улай булмай гасыйдан, Янә җан ачыгыны күрмәй, и җан. Дога кылды ки Гайсә ибне Мәрьям, Ки ул бичара кайтып үлде ул дәм. Укымактыр - ду галәм абыруе, Димәдеме сәңа кыл җөстү-җуе. Хәдисү-мәсьәлә һәм гыльме Коръән - Болардыр гыйлемдин, бел, и мөселман. Намаз-руза кылмак - гыйлеме диндер, Моны белмәс кеше Таң ла хәзиндер. Кылып китте олуглар күп нәсыйхәт, Дәригасында юк фәһмү-фәрәсат. Нәсыйхәтне ишетеп чүшә алмай, Йөрепдер сән китәргә түшә алмай. Бу көн бу эш булыр, Таң ла фәлән эш, Бу ал берлән үтәдер язу һәм кыш. Йөрепсән нәфсе илә әүварә зар, Хәятеңнең тәмамы үтте бикәр. +Хикәяте Гайсә галәйһис-сәлам Ки бер көн ирде Гайсә ибне Мәрьям Гүристанига бардылар ушал дәм. Гүристанны күребән сәяр кылды, Үлекләргә догаи хәер кылды. Барып бер көнҗидә торды Мәсихә, Тәфәккүс кылды һәр кабергә ул ша. Чыка бер кабердин йите төрле аваз, Гаҗәп мәрде мөгаззәптер, гөнаһсаз. Кәһа ит дик улар, кәһа харь дик, Кәһа фөрйад итәр, кәү вә шотур дик. Гәһ айгыр дик кычкырыр, гәһ мисле хынзир, Газабыдин аның тетрәр кара йир. Һәммә әһле каберләр дил пәришан, Аның нәлашидин җөмлә хәзинан. Күреп Гайсә аны, хәйрана калды, Ки бер сәгать торып, ивигә янды. Ушал көн үтеп ирде баз таң ла, Зыяратә кәлеп ирде Мәсихә. Ушал гүргә бакып кылды тамаша, Булыпдыр асмандин нур пәйда. Тотык әйләп сәмадин йиргә ул нур, Ягар ул кабергә манендә ягьмур. Килә торган мәләикләргә сан юк, Аңа хезмәткә килерләргә чук-чук. Күреп бул вакыйгаларны сәрапа, Бәян итте барын каумега Гайсә. Диде кауме: - Дога әйләң, терелсен, Соралык хәлене, ул безгә әйтсен. Догага кул күтәрделәр Мәсихә, Диде: - И Кадира, Пәрвардигәрә, Газабы ошбу гүрнең иде бисйар, Төнә-көн әйләр ирде налә вә зар. Күрәрмен ошбу көнне нә фәләккә - Хисабы юк торыр килгән мәләккә? Кылыптыр сән бу көн гүрене пор нур, Төнә-көнге газабын әйләюптер. Моның дик әйде һәм кылды мөнәҗәт: - Сәбәп нидер, айа и Казыел-Хаҗәт. Заман үтмәй ушал гүр, кем, ярылды, Аның ичендәге үлек терелде. Кубып гүрдин, сәлам әйде ушал мәрд, "Галәйкем!"- диде аңа Гайсә мөҗәррәд. Диде Гайсә: - Ирерсән кемгә өммәт, Күрәр ирдең төнә-көн сәхте-михнәт? Бу көн нидән газабың китте, и яр, Сәбәп нидер, бу сүзне әйлә изһар? Ушал мәрд әйде ул дәм: - И Мәсихә, Бәян әйләй, ишет хәлем сәрапа. Мән ирдем фасыйкы бисйаре-җаһил, Кылыр ирдем гөнаһларыны хасил. Гөнаһымдин чикеп катигъ газаби, Кичә-көндез иде хәлем хараби. Булыптыр һәфте-сал үлгәнгә, и яр, Калып ирде тугып угыл бәңа яр. Йитеп йитегә яше ул җәкәрбәнд, Күреп аны анасы булды хөршәнд. Аны мәктәпкә илтептер анасы, Мөгаллим алдыдадыр икеләсе. Ки "Бисмиллаһ" дигәч ул никү-фәрзәнд, Бу дәүләтне мәңа бирде Ходавәнд. Дога әйләң улай булмай гасыйдан, Янә җан ачыгыны күрмәй, и җан. Дога кылды ки Гайсә ибне Мәрьям, Ки ул бичара кайтып үлде ул дәм. Укымактыр - ду галәм абыруе, Димәдеме сәңа кыл җөстү-җуе. Хәдисү-мәсьәлә һәм гыльме Коръән - Болардыр гыйлемдин, бел, и мөселман. Намаз-руза кылмак - гыйлеме диндер, Моны белмәс кеше Таң ла хәзиндер. Кылып китте олуглар күп нәсыйхәт, Дәригасында юк фәһмү-фәрәсат. Нәсыйхәтне ишетеп чүшә алмай, Йөрепдер сән китәргә түшә алмай. Бу көн бу эш булыр, Таң ла фәлән эш, Бу ал берлән үтәдер язу һәм кыш. Йөрепсән нәфсе илә әүварә зар, Хәятеңнең тәмамы үтте бикәр. Кыйссаи кари вә гани вә газый вә хаҗи Риваять әйләде Әбу-Һәрирә, Разаллаһы ганһе, коддәссәриррә. Ишеттем бән Мөхәммәд Мостафадин Бу сүзене пишваи әнбиядин. Кыямәт булса ул көн карилардин : - Кылып сез ни гамәл?- дип соргай алардин. Дигәйләр: - Кадира, Пәрвардигәрә, Ниһан серләр сәңадыр әшкәра. Сәнең хөшнүдлыгың өчен дәвамәт Кылыпмыз төнү-көн Коръән тәлавәт. Хода әйгай аларга: - И даруггүй, Сүзеңезнең чыны юк йәксәре мүй. Мәнемчөн кылдыңыз качан тәлавәт? Укыдыңлар табай дип илдә гыйззәт! Ки андин соң ганиләрне кәтергәй, Алардин һәм савап хәйре сорагай. - Кылып сезләр,- дигәй,- кайсы гамәлдин, Төнү-көн әйләеп җәһдү-җәддин? Алар әйгай ушал дәм: - И Илаһи, Ирерсән җөмләнең пәштү-пәнаһы, Кылыпмыз халисаллаһы сәхавәт, Сәнең хөшнүдлыгың өчен дәвамәт. Аңа әйгай Хода: - Сүз әймә ялган, Качан кылдың мәнем юлымда ихсан? Табай дип халкы-илдин исмү-ат , Бу яңлыг кылмадыңмы илгә хәйран? Ки андин соң китергәй газыйларны: - Кылып сезләр, дигәй, кайсы гамәлне? Алар әйгай: - Кәримә, Падишаһа, Ирерсән Халику-Хәййү-Тәваба, Сәнең хөшнүдлыгың өчен кылып харб, Йөредек кәфер илегә тигереп зарб. Ходаем әйгай: - И ялганчы адәм, Бу әйгай сүзләреңнең сыйдкыдыр кәм. Качан халис кылыптыр сән газаи, Табай, дидең, качан мәндин ризаи? Мәне итсен, дидең, ил хуб баһадур, Атым булсын, дидең, ил ичрә мәшһүр. Ки андин соң китергәй хаҗиларны, Алардин һәм сорар яхшы гамәлне. Дигәй: - Чәндан ушал дөньяда йөрдең, Ни эш әйләп мәнем алдымга кәлдең? Алар әйгай: - Айа Халлакы-галәм, Сәнең хөкемеңдәдер гәр ду галәм, Тәвафы Кәгъбәтуллаһ кылдык, Суык-әсигъ җәфаи раһы күрдек. Хода әйгай: - Димә ялган бу эшне, Йөредеңнәр кичереп язу-кышны. Мәне әйтсен, дидеңнәр, халык - хаҗи, Ки тапсын гыйззәтем, дидең, рәваҗи. Булың, и бәндәләр, имде Ходатәрс, Кылып булмас ушал көндә Ходабәхс. Булыр һәр кәредә колның хатасы, Ходаның күп торыр лотфу-гатасы. Гамәлләрне кылыңнар яхшы ихлас,Дигәй: - Шайәд Ходаем бәндәи-хас. Ходавәндә тәмам гасый колыга Биреп тәүфыйк, ки салгыл яхшы юлга. Риваять кылды бу сүзне Җабир - Пәйгамбәрдин, ул - хәйрел-кәбир. Диде: - Сордым бу сүзне Рәсүлдин, Ду галәм сәиде пакизә диндин. Дидем мән, йа Рәсүлуллаһ, кайсы әгъмал Җиһанда яхшыдыр, кылсам ушал хәл? Алар әйде: - Гамәлнең яхшысы ул - Намазын үтәсә вактында һәр кол. Янә әйде: - Ата берлә анасын Кылып хөшнүд, даим тапса ризасын. Моның дик яхшы әгъмал булмагай һич, Риза кыл вәлидинне иртә вә кич. Тәкый әйде: - Кеше кем, иртә купса, Ата берлә ана күңлене алса, Хода һәркөндә йитмеш нәзре рәхмәт Салыр аңа,- диде,- Бәхре-шәфагать. Кеше һәмсайесене хөшнүд кылмас, Ата-ана хезмәтене зуд кылмас. Алар йөз мең гокубәткә гирифтар Булыр,- дип әйделәр Солтаны-Әбрар. Янә булгучыдыр дузах мәкәне, Котылмыш һәр гиз андин җисмү-җаны. Айа, и адәм углы-кызлары сез, Ата-ана разый әйләгәйсез. Белең һәр бәндә, мөэмин кылса тагать, Бу дөнья малыга кылса сәхавәт, Ата берлә анасы разый булмас - Ходавәндем аны макбулы кылмас. Ки бер көн бер кем ирсә Мостафадин Сөаль итде, килеп ул ба сафадин: - Булыптыр вәлидем һәм сәхте на хуш, Аларның башларын алып бәһ агуш, Аларга дәмдәм һәм мән су бирермен, Ничә көннәр бу хезмәтне кылырмын. Хакы миндә аларның калмагай дип, Мөбадә разый мәндин булгай дип. Диде пәйгамбәр - Бәхре-шәфагать: - Моның дик әйләсәң сады сал хезмәт, Әда булмас торыр ундин бересе, Аларның ризасы - Тәңре ризасы. Күрәр һәр кем ата берлә анасын, Табар ул көн савап Мәккә тавафын. Ата берлә ананың ун хакы бар,Диде фәрзандыга Солтаны-Әбрар.Тәгамь биргәй алар кем, калсалар ач, Ләбас биргәй алар - булса ялангач. Аларга кичә-көндез хедмәт иткәй, Әгәр кычкырсалар, алдыга йиткәй. Намазда булсалар - һәм тиз баргай, Кая барса, алар лә бергә баргай. Ата-анасыны дилшад кылгай, Догаи-хәер берлә яд кылгай. Пәйгамбәр кылдылар мондаг нәсыйхәт, Кабул идең моны, и әһле-өммәт. Янә фәрзәндеңез булса рәсидә, Салып, зинһар, ятмаң бер урыныда. - Ата берлә анада өч хакы бар,Диде,- фәрзәнденең,- Солтаны-Әбрар.Бере улдыр ки, яхшы исем куйгай, Бере улдыр - сабак укырга биргәй. Бере улдыр - качан ки балигъ улса, Аны өйләндерә, гәр кадир улса. Хикәяте Галкумә Әнәс бине Малик әйләп риваять, Кылыпдыр һәм алар мондаг хикәят: - Ишетеңнәр, Рәсүлуллаһ заманы Бар ирде бер егет, кем, нүв бәһари. Кылыр ирде намазы биниһаять, Ходаның каһредин куркып бигаять. Гаҗәеп нүв җәвани парсайи, Аты Галкумә ирде, хуш рәсаи. Ки бер көн ул җәван мәрд булды наһуш, Гәһи һушыда булды, гәһ биһуш. Хатыны кәлде пәйгамбәр кашыга, Булып һул пәйе та сәр күз яшега. Диде егълап: - Айа Солтаны-Әбрар, Булыптыр Галкумә күп сәхте бимар. Йитептер һәм янә хәле вирер җан, Йибарең бер кеше та әйтсен иман. Пәйгамбәр әйде: - Йа Гомәр вә Солтан, Икәү барып укыңнар аңа иман. Ул икесе барып әйтделәр иман, Аңа үгрәтделәр чәндин вә чәндан. Янып хәзрәт кашыга кәлде бунлар: - Теле иманга килмәйдер,- диделәр. Рәсүлулаһ диде: - Имде барыңнар, Ата-анасыны чарлап килеңнәр! Барып, ата-анасын чарладылар, Рәсүлуллаһ кашыга килде анлар. Анасыга диделәр: - И зәгыйфә, Сәңа биргәй Хода җәннәт вазыйфа. Кил, имде сән бу углыңдин риза бул, Гөнаһындин кичебән, ашена бул. Алар еглап диде: - Солтаны-Әбрар, Бирептер углымыз күп безгә азар, Хода бизаренә без бизар андин, Кичеп ике җиһанда углымыздин. Диделәр: - Безнең мондаг углымыз юк, Моның дик һич угыл тотканымыз юк! - Риза бул, - диделәр та иртәдин кич, Риза булмай углыдин алар һич. Рәсүлуллаһ диделәр: - Йа Билали, Утын җәмгыйт,- диделәр,- ошбу хәли. Тотып Галкумәне - утка салалың, Җәзасын ошбу дөньяда бирәлең! Анасы әйде, кем: - Утка салырга Риза ирмәсмез - аны яндырырга! Диделәр әнбияләрнең хатиме, Сачибан агзыдин дөррейәтиме: - Җәзасыдыр аның, кем, утка салмак, Газабы Ахирәт мондин катигърак. Ата-анасыны кем разый кылмас, Ходаем ул колыдин разый ирмәс. Вә һәм үз хәленә куймай анасын, Кәтерде углының кылган җәзасын. Анасы әйде: - Булыңнар гүаһи, Ризамын, кылса углым һәр гөнаһи. Ходаның хакы - пәйгамбәр хакыда, Һәммә торган сәхабәләр хакыда. Кылыптыр һәр гөнаһ углым - кичердем, Күңелдин кинәсене бән очырдым. Рәсүлуллаһның күңеле шат булды, Билалны ул заманы фөрйад кылды. Диделәр: - Имде баргыл, әйгыл иман Дигел, булсын гөнаһындин пошиман. Бәсөргать бардылар ул дәм Билали, Йитәр-йитмәсдә сәхабәләр һилалы, Җавап үзегә-үзе әйде иман, Кылубән хәтме "Йә-син", бирде ул җан. Сәхабәләр җыелып килде дәр хәл, Йуып, үтәп намазын, күмде фил-хәл. Янә әйде Рәсүлуллаһы ник мәнзар, Сачып ширин ләбедин дөррү-гәүһәр: - Ата-анасыга кем кылса хезмәт, Аны илтәр,- диде,- иман сәламәт! @@ -168,14 +168,14 @@ XIX гасырда һәм XX йөз башларында халкыбызның Аларга әйде ул шихе замана: - Ишетеңнәр сүземе янә-янә. Бу башларны колагыга ших үткән, -Нәсыйхәтне колагы үзрә тоткан. Болар мәңа якын - Хакга якындыр, Бары рузы Кыямәт бихәзиндер. Хәтәрләрдин үтәр булгай сәламәт, Хода биргәй барыга хуру-җәннәт. Ушал башларга ки ших үтмәгәндер, Нәсыйхәтне колакга тотмагандыр. Алар мәндин ерак һәм Хакга айраг, Кыямәт көн булырлар хәсрәтү-даг. Алар булгай сәзаваре җәһәннәм, Җәһәннәмдә күрәрләр йөз төмән гамь. Нәсыйхәт фил-мәсәл чөн аһәниндыр, Колакга алмаган Таң ла хәзиндер. Нәсыйхәт мәрдәләрне мәрд әйләр Вә ли намәрдәләрне мордә әйләр. Аларга кыл, нәсыйхәт булса андәк, Белер аны надан кәтәх зарбе кәлтәк. Алыр дана нәсыйхәтне бәһре кәйф, Корыг тамга нәсыйхәт әйләмәк хәйф. Әзәлдә булса кем бигакыл вә надан, Нәсыйхәт әйләсәң, булыр гөризан. Нәсыйхәтне ишетмәс мәрде җәһил - Кара ташка нәсыйхәтдин нә хасил. Нәсыйхәт кылды мең ел каумега Нух, Аларга бабы дин булмады мәфтүх. Рәсүлүллаһ ирер кем - һадие халкъ, Алар кылган ирер көфр ишеген галкъ. Тофиледин аның Халлакы мәгъбүд, Зәминү-асманыны кылды мәүҗүд. Зәваль таба харе җөмлә җаны бар, Яратылды тофиле Шаһы Әбрар. Ләһәб берлә Әбу-Талип ике пир - Ушандак ир сүзе итмәде тәэсир. Әзәлдә кемне кылса Тәңре гөмраһ, Барының сүзләредер һич юк әшбаһ. Ки йөз мең тәрбияләрне кылырсыз, Дирхәде бид бирмәс мәйвә һәр гиз. Риваять әйләде Әбу-Һәрирә, Ризаллаһ ганһе, коддәссәриррә. Килеп беркөн Рәсүле-галәминдин, Ушал дәм сәиде Мәүләе диндин. Мәдинә халкының җөмлә зәнани, Сорадылар Рәсүлдин ул замани. Диделәр: - Ир хакы бездә ни микъдар? Бәян әйләң, айа Солтаны-Әбрар! Аларга әйде ул Шаһы шөҗагать, Сачепдер агзыдин дәрьяи-рәхмәт. - Ирене риза кылмаса каю зән, Керер,- дип әйделәр,- дузахга ул зән. Әгәр акса иренең борныдин кан, Теле берлән яласа зән ушал ан, Әда булмас моның дик кылса хезмәт, Белен, ундин бере, и әһле-өммәт. Диделәр кем, каю хатын саба-йүм, Ирендин бииҗазәт тотсалар сәвм. Иренең булмаса аңа ризасы, Кабул булмас аның тоткан рузасы. Каю хатын ирене разый кылса, Аның алдыда дадәк дик йөгерсә, Булыр андаг хатынның урны җәннәт, Күрәр җәннәт эчендә анча рәхәт. Хатыныга куеп гаеп ире орса, Арага кермәңез, үлгәнчә орса. Әгәр хатын иредин һәр нәмәрсә Иҗазәтсез гидага хәер кылса, Савабы иргә булгай мәръәбикәр, Булыр биргәнедин артык гөнаһкәр. Сорагсыз иредин һәр йиргә барса, Ата-анасының өегә барса, Чыгып барса иредин бииҗазәт, Мәләикләр итәрләр аңа ләгънәт. Ки сездәен хатыннар рузы-Мәхшәр Намаздин соргай әүвәл,- дип пәйгамбәр,Ки андин соң сорар ирде хакыдин, Чу һәргиз кылмаңыз кәре шәкыйдин. Намаз әйләп кылың ихласы тагать, Тотып руза, кылың Хакга гыйбадәт. Зина әйләп кешегә бакмаңызлар, Үзеңезне тәмугга якмаңызлар. Ходаның рәхмәтендин әйләң өмид, Шайәд иткәй Ходаем сезне җаумид. Бу дөньяда кем, зинһару-зинһар, Риза кылсын ирене һәр хатыннар. Замана хатыны, сезгә нәсыйхәт: Иреңезне кылыңлар яхшы гыйззәт. Кылып разый, ирегездин кичеп хак, Йөзеңез булгучы Мәхшәрдә рәүнак. Пимбәр дәүредә бар ирде бер зән, Нәчә көндин кинә улды ушал зән. Анасы ул хатынның төш күрепдер, Кызының башыда утлар яныпдыр. Булыпдыр һәм аның агзы тулы кан, Кулы зынҗыры атәш илә пәйман. Еланнар имчәгегә чормашыпдыр, Ана күреп кызы хәлен сорапдыр. Кызы әйде: - И гамьхарә анам сән, Ишеткел хәлү-дәртем әйтәим мән. Бу ут үзрә көядер, и ана, баш, Кылыр ирдем иремнең серене фаш. Аның өчен башыма ут якарлар, Салып утка, башымны яндырарлар. Салыптыр илкемә утлыг сәласел, Моның серене әйтәем, анам, бел. Айа ана, иремдин мән бирөхсә Бирер ирдем кешегә һәр нәмәрсә. Кулым зынҗыры утлыг берлә баглыг, Аның өчен газабымдыр нә чаклыг? Аякымда нитәй утлыг кәшан бар, Ишет, әйтәй, ана,- дип егълады зар. Иремдин бииҗазә кичә вә күй Барыр ирдем газага булса йә туй. Еланнар чормашыпдыр имчәкемгә, Чакып, зәһрен салыпдыр күкрәгемгә. Иремдин бииҗазә барыр ирдем, Алып һәркем баласын имзер ирдем. Аның өчен чагадыр синеме мар, Газабы марыдин йиңел ирер нар. Айа, мадәр, ирер агзым тула кан, Сүгеп сүзләп идем иремне фәрман. Шуның өчен агзымдыр тулы хун, Газабым бу тарика булды әфзун. Җәкәрбәндем, анам, ултырма, баргыл, Пәйгамбәргә бәнем хәлемне әйгыл. Алар ирер шәфагать хаһе өммәт, Гөнаһымны тәлап кылгай шәфагать. Диде ирсә, анасы булды бидар , Башын йиргә орып күп егълады зар. Йөгреп килде Хәзрәтенең кашыга, Булып һүвел пай та сәр күз йәшыга. Ушал дәм диде: - И Шаһы-җиһаным, Фида булсын сәңа бу малу-җаным. Кызын төштә күргәнне кылды тәкърир, Бәян әйләп у тәэзйе, бирде тәхрир. Ушалы дәмдә Рәсүл ба мәлахәт Йибәрделәр ирегә кәсе-бәсөргать. Барып, чарлап ирен килтерделәр тиз, Рәсүлуллаһ аңа кылды шөкре риз. Ирегә кылдылар чәндан нәсыйхәт, Тәмәллук әйләбән Дәрьяи-рәхмәт. Диделәр: - Хатыныңдин разый булгыл, Безнең өчен годавәнен кичергел. Ире әйде: - Айа Солтаны-Галәм, Ирерсез сәрвәре әүлады адәм. Башыңыздин булаен мәне тәсдикъ, Мәңа күп кылмаңыз имде тәмәллук. Мәнем хәлем харап иткәй ушал зән, Хода бизәр вә сез бизәре аннан. Мәнем һәргиз аның дик хатыным юк, Аның дик хатын аслан күргәнем юк. Янә кылды тәмәллук аңа бисйар: - Гөнаһыны кичер,- дип Шаһи-Әбрар.Ходаның берлегенең хөрмәтедин, Җәмигы әнбияләр хөрмәтедин. Кил имде, сән хатыныңдин риза бул, Мәнем өчен годавәндин җөда бул. Моның дик әйделәр Солтаны-Әбрар, Ире бичара булып кичте начар. Икәвене Ходаем рәхмәт әйтте, Ушал дәмдә карибе җәннәт итте. Янә кичәсе төш күрде анасы, Кызын җәннәттә күрде чөн анасы. Янә хурлар белән әйләп фәрагать, Булып аңа мөйәссәр бәхтү-дәүләт. Анасыга диде: - Зинһару-зинһар, Мәнем хәлемне айгыл һәр хатын бар. Алар мәндин ишетеп гыйбрәт алсын, Бәсәд, зинһар, ирене разый кылсын. Анасы ул дәм ойкыдин уянды, Кызының хәлене күреп куанды. Янә әйде ушал Солтаны-Әбрар, Хатыннарның иредә биш хакы бар. Бере улдыр - аңа иману-сәлам Ки үгрәткәй, диделәр, и никү-нам. Янә икенче - тәртибе тәһарәт Һәм үгрәткәй аңа гослү-җәнабәт. Намаз үгрәткәй, ул зән булса гамми, Табып биргәй хәләлү пакъ тәгами. Аның гайбене белмәй, и никү-нам, Янә кылмаң ки на мәшругы дөшнам.5 Хәләллек берлә булса ир вә хатын, Савабыдыр аның ун меңдин әфзун. Ходаем, рәхмәт әйләп икесене, Бирер Мәхшәрдә уңдин намәсене. Хыянәтсез кае ихлас булан зән - Йөрсә даимән ир әмере белән. Бу хатыннарга һич сүз килмәгәй раст, Кылыр һәркөндә шүвһәрне дәрхаст. Замана хатынының яхшысы аз, Җиһан хали имәсдер булса һәм шаз. Илаһи, җөмлә колга биргел инсаф, Яман эшдин аларны әйләгел саф. -Хикәят. Чагыр эчмәкнең зарарлары бәянендә Кылыптыр хәзрәте Сәлман риваять, Пәйгамбәрдин ушал - Кәне-мәлахәт. Ки беркөн хәзрәте Сәлман риваять, Сачеп ширин ләбедин гәүһәри пакь, Диделәр: - Бер гөруһ җәннәткә кермәс, Аларга нигъмәте-җәннәт бирелмәс. Алар дик адәмидин Тәңре бизәр, Мәләикләр, нәбиләр - барча бизәр. Чагыр эчмәклекдин һәм сатардин, Ата берлә ананы агр-итәрдин. Дилү-җаның белән гәр тәүбә кылсаң, Бу гәрдар бәндеңдин имде янсаң, Ки шаять рәхмәт әйләп Хак тәгалә, Гата кылгай сәңа фирдүсе-әгъла. Янә әйде Рәсүл ба шәрафәт Сәхабәләрга ул - Бәхре шәфагать. Кешене һәр нәмәрсә мәсте кылса, Хәрам ирмеш аны һәркайсы белсә. Пәшигмәст дөкәнендә булса һәм хам, Хәрам белгел аны и хас, и гамь. Сәхабәләр диде: - И Шаһи-Галәм, Бәян әйләң, алардыр кайсы адәм? Рәсүле-галәмин әйде ушал хәл, Мөбарәк ләбләредин түктеләр бал. - Чагыр эчеп янә саткучыларны, Ата-анасын агырткучыларны. Болар күрмәс,- диделәр,- рәва җәннәт, Рәсүле Хак шәфагать, Хаһе-өммәт. Нәчә көнлек үтәр дөньяда, и яр, Чагыр эчеп вәлидине кылмаң азар. Ата-анасыны кем агыртыпдыр, Ходаның рәхмәтендин бинасыйптыр. Аларның атыны бел, и бөрадәр, Йийгәй мару-чаяннар рузы-Мәхшәр. Аның сасылыгындин халкы Мәхшәр Чыдай алмае аһу-аһ итәрләр. Кешенең эше булса чагыр хар, Ата-анасыны һәм кылса азар. Аңа кыз бирмәңез, зинһару-зинһар, Аның дик адәмидин Тәңре бизәр. Янә әйде ушал Һәмразы мәхбүб: - Зәбур, Форканда күрдем,- диде,- мәктүп, Янә Инҗил вә Тәүрат эчрә, и яр, Бетеклек,- диделәр Солтаны-Әбрар. - Форушында-хорушында,- диде Хәзрәт,Ата-анасыны агыриткән өммәт, Алар һәргиз биһишт дидары күрмәс, Аларга нигъмәте җәннәт бирелмәс. Хәрамлыгыга һич юктыр гөманы, Хәләл дигән кешенең юк иманы. Мәңа әйде,- диде,- Җәбраил раһбәр, Бетеклек ләүхедә күрдем, диделәр. Чагыр эчир Фиргавен вә Нәмруд, Янә Шедад илә Шәйтаны-Мәрбуд. Гөнаһыдыр болар берлә бәрабәр, Болар Таң ла бары дузахга керәр. Тәкый әйде Рәсүле сәрвәре дин: - Ишеттем,- диделәр,- мән Җәбраилдән. Бу сүзгә кылмаңыз шик вә гөмани, Алар китте җиһандин биимани. Ходадин булмаса һәркемне биме, Ичәр Таң ла алар хун илә риме. Тәгамедер аларның зәһре-Заккум, Кылыр атәш дузахыны мөттәгум. Чагыр эчеп гыйбадәт кылса мәрдүм, Савабыдин булыр әлбәттә мәхрүм. Ходайа, җөмләгә тәүбә насыйп ит, Биреп инсаф, тагатькә карип ит. Хәбәрдә әйделәр ошбу сөхнедин , Ишетеп мән бер пире көһнедин. Барырда хәзрәте Гайсә, бинагәһ Юлыкты бер гүристанига ул шаһ. Доганы кылдылар Гайсә мөҗәррәд, Гүристан әһлега ул мәрде ба дәрд. Күрәр бер кабердин, кем чыкар дуд, Ушал гүрнең кашыга бардылар зуд. Эчедер туп-тулыг аның доханга, Чыкар дуды дәмадәме асманга. Кылыр ул кабер иясе налә вә зур, Булыпдыр ике кулы гаркаи нар. Бу серне күрде Гайсә ибне Мәрьям, Илик ачып дога кылдылар ул дәм. Диде: - И Халикы хәййе тәванә, Беләй бу серне кылгып мәңа әфша. Ушал дәмдә һатифдин кәлде бер сәвт: - Моңа әйтсен бу серне, сорагыл, мит. Янә кылды дога Гайсә ибне Мәрьям, Диде: - И падишаһы җөмләи галәм. Бу хаҗәтемне имде сән рәва кыл , Яңадин бу үлеккә җан гата кыл. Аның берлә терелсен, сүзләшәин, Нәчек сердер, мәңа әйтсен, беләин. Янә кодрәт белән Тәңре тәгалә, Заман үтмәй үлекне кылды әхйа. Ярылды гүр, күтәрде бул үлек баш, Сәлам бирде Мәсихайә түгеп яшь. Сәлам әйтеп, сәламенә ушал шаһ, Ки андин сордылар ул Һадийе-раһ: - Ничек адәм булырсән?- диде ул дәм,Бу яңлыг тартадырсән михнәтү-гамь. Әйтер идең,- диде,- халкы җиһанга, Гүрең нидин тулыпдыр бу доханга? Көяр ике кулың нары-харикъга, Кылып сән хедмәт бәдәнән-фәрикъга. Бу сүздин яшь акызып егълады зар, Диде ул: - И айа, Солтаны-Әбрар. Мән ирдем халкы ара мәшһүр заһид, Мөрәттип җан идем лалаи габид. Кичә каим идем, көндездә - саим, Кылыр ирдем нәсыйхәт илгә даим. Бар ирде бер егет һәмсайе булган, Моңа хедмәт кылып булгандыр, и җан! Өемдин өегә рузынча куйдым, Тәгамьгә аңа андин бирер идем. Бирер ирдем ушал рузанәдин аш, Тәмәке тартыр ирде мәрдедүн кәс. Газап әйләп мәңа Тәңре тәгалә, Ушал атәш төтене кылды һәмра. Яман искә бөрадәр бирмә яры, Әгәр чәндигә булса сәһле кәре. Дәвамәт әйләсәң бу эшкә вафир, Булыр җормы кәбирә, и мөсафир. Газизләрдин ишеттем, "Кәнзел-Әбрар" Китабында, диделәр, ошбу сүз бар. Ушал көн булса, диделәр, Кыямәт, Мөселманнар күрәрләр руи-җәннәт. "Сөббухел-Коддүс" атлыг бер мәкән бар, Кунак иве Ходаемның ушал дар. Һәммә мөэмин колыны анда чарлап , Бирер әнгамьнәре йөз мең агырап. Күтәреп пәрдәне Тәңре тәгалә, Җамалын күрсәтер анда бер әгъла. Тәмам күшке арага дүде-пәйда Булып, күрмәс җамалы Хак тәгалә. Җамалы Алаһдин мәхрүм булмаг - Булырмы мондин артык хәсрәте-даг. Кылырыда барчаи максуд, и шам, Нә хәсрәттер илкедин төшсә ашам, Моның дик әйделәр мәрде хирәдмәнд, Кылып чындин дәлилләр әйләде пәнд. Риваять әйләделәр Ибне-Габбас, Рәсүле-галәминдин беһтари нас.12 Рәсүлуллаһ ирер галәмга һади, Кылыр өммәтләрен Мәхшәрдә шади. Диде: - Егъласа һәр гөмраһы өммәт, Күңелгә килтереп вә һәм Кыямәт, Аның җае,- диде,- җәннәттә булгай, Һәмишә гыйшрәтү-рәхәттә булгай. Янә әйде ушал Солтаны-гадил : - Барыр,- диде,- тәмугга бер гөруһ ил. Бересе - падишаһы залим улгай, Икенчесе - тәкәббер галим улгай. Ике мөэмин орышып бер-беренә, Гадавәтлек кылубән тотса кинә, Булыр хаҗи тәмугга,- диде Әхмәт, Моның дик диделәр Солтаны-сәрмәнд. Янә әйде ду галәм пишәвасе, Тәмаме халкы-галәмнең сәрасе. Диде: - Өч таифәнең урыны - җәннәт, Ки анларга йагар бараны рәхмәт. Бересе - ба гамәл мөллайе дана, Береседер - шәһидләр булса әгъла. Бересе заһиди кем, бирибадыр, Аның туфрагы күзгә тутыядыр. Барыр җәннәткә бер бүлек халаикъ,Бәшарәт бирделәр Солтаны-Садыйк.Кешенең заһирыда гаеп булса, Вәләкин батыйныда раст булса. Туны ертык булыр, кәфше - ямаглыг, Янә ачлыкны тартыр ул ни чаклыг. Фәкыйрь мескен белә булгучы һәмдәм, Үзен чубид тоткае ул кеше кем. Бу таифә халаикъларны Таң ла Булыр мәртәбәсе барыдин әгъла. Аларның җаены, белгел, биһиштә, Тамашагәһ булгай фәүкы-гарешдә. Ходага кол Мөхәммәд өммәте сән, Кыямәт көн өмиде шәфкате сән. Үзе гайбеңне бу көн сән үзең бел, Сәнең булгай морадың Таң ла хасил. Диделәр: - Һәр кешедә булса идрәк, Дәвамат холкыны тотса кирәк пакь. Нәсыйхәт ишетеп, и гафил адәм, Үзеңне әйләгел һәр шәйедин кәм. Кешенең гайбе булса, көлмә, зинһар, Сәнең гайбеңә һәм көлгүчеләр бар. Хода бигайп ирер, бел, и мөселман, Булыр мәхлукында күп гаебү-ноксан. Тәкәббер әйләмәк кәрдаре бәдшом , Тәкәббердин Газазил булды мәрҗум. Калил тотты үзене җөмләдин Хакь. Ки андин булды пәйда нигъмәте пакь. Бөләнди тотты үзен тирәк һәмишә, Башыдин китмәй аның аләт тишә. ҺӨВӘЙДА, чөн дирәхте ба сәмәр бул, Һәмишә сәрнигүн дүр аз кәбәр бул. Дирәхте кәч булыр булса, йабе бар, Җәзасын тәбәр берлә бирер нар. Шаҗар шахы булыр хам, булса пәр юк - Булыр ул багбанга күп сөенчек. Җөда булгай ушал дәм нәзде сарраф Сәрә берлә бәҗек, и мәрде дил саф. Имәс мәгълүм каю зәрдер, каю кум, Булыр сәнең мәхәк алдыга мәгълүм. +Нәсыйхәтне колагы үзрә тоткан. Болар мәңа якын - Хакга якындыр, Бары рузы Кыямәт бихәзиндер. Хәтәрләрдин үтәр булгай сәламәт, Хода биргәй барыга хуру-җәннәт. Ушал башларга ки ших үтмәгәндер, Нәсыйхәтне колакга тотмагандыр. Алар мәндин ерак һәм Хакга айраг, Кыямәт көн булырлар хәсрәтү-даг. Алар булгай сәзаваре җәһәннәм, Җәһәннәмдә күрәрләр йөз төмән гамь. Нәсыйхәт фил-мәсәл чөн аһәниндыр, Колакга алмаган Таң ла хәзиндер. Нәсыйхәт мәрдәләрне мәрд әйләр Вә ли намәрдәләрне мордә әйләр. Аларга кыл, нәсыйхәт булса андәк, Белер аны надан кәтәх зарбе кәлтәк. Алыр дана нәсыйхәтне бәһре кәйф, Корыг тамга нәсыйхәт әйләмәк хәйф. Әзәлдә булса кем бигакыл вә надан, Нәсыйхәт әйләсәң, булыр гөризан. Нәсыйхәтне ишетмәс мәрде җәһил - Кара ташка нәсыйхәтдин нә хасил. Нәсыйхәт кылды мең ел каумега Нух, Аларга бабы дин булмады мәфтүх. Рәсүлүллаһ ирер кем - һадие халкъ, Алар кылган ирер көфр ишеген галкъ. Тофиледин аның Халлакы мәгъбүд, Зәминү-асманыны кылды мәүҗүд. Зәваль таба харе җөмлә җаны бар, Яратылды тофиле Шаһы Әбрар. Ләһәб берлә Әбу-Талип ике пир - Ушандак ир сүзе итмәде тәэсир. Әзәлдә кемне кылса Тәңре гөмраһ, Барының сүзләредер һич юк әшбаһ. Ки йөз мең тәрбияләрне кылырсыз, Дирхәде бид бирмәс мәйвә һәр гиз. Риваять әйләде Әбу-Һәрирә, Ризаллаһ ганһе, коддәссәриррә. Килеп беркөн Рәсүле-галәминдин, Ушал дәм сәиде Мәүләе диндин. Мәдинә халкының җөмлә зәнани, Сорадылар Рәсүлдин ул замани. Диделәр: - Ир хакы бездә ни микъдар? Бәян әйләң, айа Солтаны-Әбрар! Аларга әйде ул Шаһы шөҗагать, Сачепдер агзыдин дәрьяи-рәхмәт. - Ирене риза кылмаса каю зән, Керер,- дип әйделәр,- дузахга ул зән. Әгәр акса иренең борныдин кан, Теле берлән яласа зән ушал ан, Әда булмас моның дик кылса хезмәт, Белен, ундин бере, и әһле-өммәт. Диделәр кем, каю хатын саба-йүм, Ирендин бииҗазәт тотсалар сәвм. Иренең булмаса аңа ризасы, Кабул булмас аның тоткан рузасы. Каю хатын ирене разый кылса, Аның алдыда дадәк дик йөгерсә, Булыр андаг хатынның урны җәннәт, Күрәр җәннәт эчендә анча рәхәт. Хатыныга куеп гаеп ире орса, Арага кермәңез, үлгәнчә орса. Әгәр хатын иредин һәр нәмәрсә Иҗазәтсез гидага хәер кылса, Савабы иргә булгай мәръәбикәр, Булыр биргәнедин артык гөнаһкәр. Сорагсыз иредин һәр йиргә барса, Ата-анасының өегә барса, Чыгып барса иредин бииҗазәт, Мәләикләр итәрләр аңа ләгънәт. Ки сездәен хатыннар рузы-Мәхшәр Намаздин соргай әүвәл,- дип пәйгамбәр,Ки андин соң сорар ирде хакыдин, Чу һәргиз кылмаңыз кәре шәкыйдин. Намаз әйләп кылың ихласы тагать, Тотып руза, кылың Хакга гыйбадәт. Зина әйләп кешегә бакмаңызлар, Үзеңезне тәмугга якмаңызлар. Ходаның рәхмәтендин әйләң өмид, Шайәд иткәй Ходаем сезне җаумид. Бу дөньяда кем, зинһару-зинһар, Риза кылсын ирене һәр хатыннар. Замана хатыны, сезгә нәсыйхәт: Иреңезне кылыңлар яхшы гыйззәт. Кылып разый, ирегездин кичеп хак, Йөзеңез булгучы Мәхшәрдә рәүнак. Пимбәр дәүредә бар ирде бер зән, Нәчә көндин кинә улды ушал зән. Анасы ул хатынның төш күрепдер, Кызының башыда утлар яныпдыр. Булыпдыр һәм аның агзы тулы кан, Кулы зынҗыры атәш илә пәйман. Еланнар имчәгегә чормашыпдыр, Ана күреп кызы хәлен сорапдыр. Кызы әйде: - И гамьхарә анам сән, Ишеткел хәлү-дәртем әйтәим мән. Бу ут үзрә көядер, и ана, баш, Кылыр ирдем иремнең серене фаш. Аның өчен башыма ут якарлар, Салып утка, башымны яндырарлар. Салыптыр илкемә утлыг сәласел, Моның серене әйтәем, анам, бел. Айа ана, иремдин мән бирөхсә Бирер ирдем кешегә һәр нәмәрсә. Кулым зынҗыры утлыг берлә баглыг, Аның өчен газабымдыр нә чаклыг? Аякымда нитәй утлыг кәшан бар, Ишет, әйтәй, ана,- дип егълады зар. Иремдин бииҗазә кичә вә күй Барыр ирдем газага булса йә туй. Еланнар чормашыпдыр имчәкемгә, Чакып, зәһрен салыпдыр күкрәгемгә. Иремдин бииҗазә барыр ирдем, Алып һәркем баласын имзер ирдем. Аның өчен чагадыр синеме мар, Газабы марыдин йиңел ирер нар. Айа, мадәр, ирер агзым тула кан, Сүгеп сүзләп идем иремне фәрман. Шуның өчен агзымдыр тулы хун, Газабым бу тарика булды әфзун. Җәкәрбәндем, анам, ултырма, баргыл, Пәйгамбәргә бәнем хәлемне әйгыл. Алар ирер шәфагать хаһе өммәт, Гөнаһымны тәлап кылгай шәфагать. Диде ирсә, анасы булды бидар , Башын йиргә орып күп егълады зар. Йөгреп килде Хәзрәтенең кашыга, Булып һүвел пай та сәр күз йәшыга. Ушал дәм диде: - И Шаһы-җиһаным, Фида булсын сәңа бу малу-җаным. Кызын төштә күргәнне кылды тәкърир, Бәян әйләп у тәэзйе, бирде тәхрир. Ушалы дәмдә Рәсүл ба мәлахәт Йибәрделәр ирегә кәсе-бәсөргать. Барып, чарлап ирен килтерделәр тиз, Рәсүлуллаһ аңа кылды шөкре риз. Ирегә кылдылар чәндан нәсыйхәт, Тәмәллук әйләбән Дәрьяи-рәхмәт. Диделәр: - Хатыныңдин разый булгыл, Безнең өчен годавәнен кичергел. Ире әйде: - Айа Солтаны-Галәм, Ирерсез сәрвәре әүлады адәм. Башыңыздин булаен мәне тәсдикъ, Мәңа күп кылмаңыз имде тәмәллук. Мәнем хәлем харап иткәй ушал зән, Хода бизәр вә сез бизәре аннан. Мәнем һәргиз аның дик хатыным юк, Аның дик хатын аслан күргәнем юк. Янә кылды тәмәллук аңа бисйар: - Гөнаһыны кичер,- дип Шаһи-Әбрар.Ходаның берлегенең хөрмәтедин, Җәмигы әнбияләр хөрмәтедин. Кил имде, сән хатыныңдин риза бул, Мәнем өчен годавәндин җөда бул. Моның дик әйделәр Солтаны-Әбрар, Ире бичара булып кичте начар. Икәвене Ходаем рәхмәт әйтте, Ушал дәмдә карибе җәннәт итте. Янә кичәсе төш күрде анасы, Кызын җәннәттә күрде чөн анасы. Янә хурлар белән әйләп фәрагать, Булып аңа мөйәссәр бәхтү-дәүләт. Анасыга диде: - Зинһару-зинһар, Мәнем хәлемне айгыл һәр хатын бар. Алар мәндин ишетеп гыйбрәт алсын, Бәсәд, зинһар, ирене разый кылсын. Анасы ул дәм ойкыдин уянды, Кызының хәлене күреп куанды. Янә әйде ушал Солтаны-Әбрар, Хатыннарның иредә биш хакы бар. Бере улдыр - аңа иману-сәлам Ки үгрәткәй, диделәр, и никү-нам. Янә икенче - тәртибе тәһарәт Һәм үгрәткәй аңа гослү-җәнабәт. Намаз үгрәткәй, ул зән булса гамми, Табып биргәй хәләлү пакъ тәгами. Аның гайбене белмәй, и никү-нам, Янә кылмаң ки на мәшругы дөшнам. Хәләллек берлә булса ир вә хатын, Савабыдыр аның ун меңдин әфзун. Ходаем, рәхмәт әйләп икесене, Бирер Мәхшәрдә уңдин намәсене. Хыянәтсез кае ихлас булан зән - Йөрсә даимән ир әмере белән. Бу хатыннарга һич сүз килмәгәй раст, Кылыр һәркөндә шүвһәрне дәрхаст. Замана хатынының яхшысы аз, Җиһан хали имәсдер булса һәм шаз. Илаһи, җөмлә колга биргел инсаф, Яман эшдин аларны әйләгел саф. +Хикәят. Чагыр эчмәкнең зарарлары бәянендә Кылыптыр хәзрәте Сәлман риваять, Пәйгамбәрдин ушал - Кәне-мәлахәт. Ки беркөн хәзрәте Сәлман риваять, Сачеп ширин ләбедин гәүһәри пакь, Диделәр: - Бер гөруһ җәннәткә кермәс, Аларга нигъмәте-җәннәт бирелмәс. Алар дик адәмидин Тәңре бизәр, Мәләикләр, нәбиләр - барча бизәр. Чагыр эчмәклекдин һәм сатардин, Ата берлә ананы агр-итәрдин. Дилү-җаның белән гәр тәүбә кылсаң, Бу гәрдар бәндеңдин имде янсаң, Ки шаять рәхмәт әйләп Хак тәгалә, Гата кылгай сәңа фирдүсе-әгъла. Янә әйде Рәсүл ба шәрафәт Сәхабәләрга ул - Бәхре шәфагать. Кешене һәр нәмәрсә мәсте кылса, Хәрам ирмеш аны һәркайсы белсә. Пәшигмәст дөкәнендә булса һәм хам, Хәрам белгел аны и хас, и гамь. Сәхабәләр диде: - И Шаһи-Галәм, Бәян әйләң, алардыр кайсы адәм? Рәсүле-галәмин әйде ушал хәл, Мөбарәк ләбләредин түктеләр бал. - Чагыр эчеп янә саткучыларны, Ата-анасын агырткучыларны. Болар күрмәс,- диделәр,- рәва җәннәт, Рәсүле Хак шәфагать, Хаһе-өммәт. Нәчә көнлек үтәр дөньяда, и яр, Чагыр эчеп вәлидине кылмаң азар. Ата-анасыны кем агыртыпдыр, Ходаның рәхмәтендин бинасыйптыр. Аларның атыны бел, и бөрадәр, Йийгәй мару-чаяннар рузы-Мәхшәр. Аның сасылыгындин халкы Мәхшәр Чыдай алмае аһу-аһ итәрләр. Кешенең эше булса чагыр хар, Ата-анасыны һәм кылса азар. Аңа кыз бирмәңез, зинһару-зинһар, Аның дик адәмидин Тәңре бизәр. Янә әйде ушал Һәмразы мәхбүб: - Зәбур, Форканда күрдем,- диде,- мәктүп, Янә Инҗил вә Тәүрат эчрә, и яр, Бетеклек,- диделәр Солтаны-Әбрар. - Форушында-хорушында,- диде Хәзрәт,Ата-анасыны агыриткән өммәт, Алар һәргиз биһишт дидары күрмәс, Аларга нигъмәте җәннәт бирелмәс. Хәрамлыгыга һич юктыр гөманы, Хәләл дигән кешенең юк иманы. Мәңа әйде,- диде,- Җәбраил раһбәр, Бетеклек ләүхедә күрдем, диделәр. Чагыр эчир Фиргавен вә Нәмруд, Янә Шедад илә Шәйтаны-Мәрбуд. Гөнаһыдыр болар берлә бәрабәр, Болар Таң ла бары дузахга керәр. Тәкый әйде Рәсүле сәрвәре дин: - Ишеттем,- диделәр,- мән Җәбраилдән. Бу сүзгә кылмаңыз шик вә гөмани, Алар китте җиһандин биимани. Ходадин булмаса һәркемне биме, Ичәр Таң ла алар хун илә риме. Тәгамедер аларның зәһре-Заккум, Кылыр атәш дузахыны мөттәгум. Чагыр эчеп гыйбадәт кылса мәрдүм, Савабыдин булыр әлбәттә мәхрүм. Ходайа, җөмләгә тәүбә насыйп ит, Биреп инсаф, тагатькә карип ит. Хәбәрдә әйделәр ошбу сөхнедин , Ишетеп мән бер пире көһнедин. Барырда хәзрәте Гайсә, бинагәһ Юлыкты бер гүристанига ул шаһ. Доганы кылдылар Гайсә мөҗәррәд, Гүристан әһлега ул мәрде ба дәрд. Күрәр бер кабердин, кем чыкар дуд, Ушал гүрнең кашыга бардылар зуд. Эчедер туп-тулыг аның доханга, Чыкар дуды дәмадәме асманга. Кылыр ул кабер иясе налә вә зур, Булыпдыр ике кулы гаркаи нар. Бу серне күрде Гайсә ибне Мәрьям, Илик ачып дога кылдылар ул дәм. Диде: - И Халикы хәййе тәванә, Беләй бу серне кылгып мәңа әфша. Ушал дәмдә һатифдин кәлде бер сәвт: - Моңа әйтсен бу серне, сорагыл, мит. Янә кылды дога Гайсә ибне Мәрьям, Диде: - И падишаһы җөмләи галәм. Бу хаҗәтемне имде сән рәва кыл , Яңадин бу үлеккә җан гата кыл. Аның берлә терелсен, сүзләшәин, Нәчек сердер, мәңа әйтсен, беләин. Янә кодрәт белән Тәңре тәгалә, Заман үтмәй үлекне кылды әхйа. Ярылды гүр, күтәрде бул үлек баш, Сәлам бирде Мәсихайә түгеп яшь. Сәлам әйтеп, сәламенә ушал шаһ, Ки андин сордылар ул Һадийе-раһ: - Ничек адәм булырсән?- диде ул дәм,Бу яңлыг тартадырсән михнәтү-гамь. Әйтер идең,- диде,- халкы җиһанга, Гүрең нидин тулыпдыр бу доханга? Көяр ике кулың нары-харикъга, Кылып сән хедмәт бәдәнән-фәрикъга. Бу сүздин яшь акызып егълады зар, Диде ул: - И айа, Солтаны-Әбрар. Мән ирдем халкы ара мәшһүр заһид, Мөрәттип җан идем лалаи габид. Кичә каим идем, көндездә - саим, Кылыр ирдем нәсыйхәт илгә даим. Бар ирде бер егет һәмсайе булган, Моңа хедмәт кылып булгандыр, и җан! Өемдин өегә рузынча куйдым, Тәгамьгә аңа андин бирер идем. Бирер ирдем ушал рузанәдин аш, Тәмәке тартыр ирде мәрдедүн кәс. Газап әйләп мәңа Тәңре тәгалә, Ушал атәш төтене кылды һәмра. Яман искә бөрадәр бирмә яры, Әгәр чәндигә булса сәһле кәре. Дәвамәт әйләсәң бу эшкә вафир, Булыр җормы кәбирә, и мөсафир. Газизләрдин ишеттем, "Кәнзел-Әбрар" Китабында, диделәр, ошбу сүз бар. Ушал көн булса, диделәр, Кыямәт, Мөселманнар күрәрләр руи-җәннәт. "Сөббухел-Коддүс" атлыг бер мәкән бар, Кунак иве Ходаемның ушал дар. Һәммә мөэмин колыны анда чарлап , Бирер әнгамьнәре йөз мең агырап. Күтәреп пәрдәне Тәңре тәгалә, Җамалын күрсәтер анда бер әгъла. Тәмам күшке арага дүде-пәйда Булып, күрмәс җамалы Хак тәгалә. Җамалы Алаһдин мәхрүм булмаг - Булырмы мондин артык хәсрәте-даг. Кылырыда барчаи максуд, и шам, Нә хәсрәттер илкедин төшсә ашам, Моның дик әйделәр мәрде хирәдмәнд, Кылып чындин дәлилләр әйләде пәнд. Риваять әйләделәр Ибне-Габбас, Рәсүле-галәминдин беһтари нас. Рәсүлуллаһ ирер галәмга һади, Кылыр өммәтләрен Мәхшәрдә шади. Диде: - Егъласа һәр гөмраһы өммәт, Күңелгә килтереп вә һәм Кыямәт, Аның җае,- диде,- җәннәттә булгай, Һәмишә гыйшрәтү-рәхәттә булгай. Янә әйде ушал Солтаны-гадил : - Барыр,- диде,- тәмугга бер гөруһ ил. Бересе - падишаһы залим улгай, Икенчесе - тәкәббер галим улгай. Ике мөэмин орышып бер-беренә, Гадавәтлек кылубән тотса кинә, Булыр хаҗи тәмугга,- диде Әхмәт, Моның дик диделәр Солтаны-сәрмәнд. Янә әйде ду галәм пишәвасе, Тәмаме халкы-галәмнең сәрасе. Диде: - Өч таифәнең урыны - җәннәт, Ки анларга йагар бараны рәхмәт. Бересе - ба гамәл мөллайе дана, Береседер - шәһидләр булса әгъла. Бересе заһиди кем, бирибадыр, Аның туфрагы күзгә тутыядыр. Барыр җәннәткә бер бүлек халаикъ,Бәшарәт бирделәр Солтаны-Садыйк.Кешенең заһирыда гаеп булса, Вәләкин батыйныда раст булса. Туны ертык булыр, кәфше - ямаглыг, Янә ачлыкны тартыр ул ни чаклыг. Фәкыйрь мескен белә булгучы һәмдәм, Үзен чубид тоткае ул кеше кем. Бу таифә халаикъларны Таң ла Булыр мәртәбәсе барыдин әгъла. Аларның җаены, белгел, биһиштә, Тамашагәһ булгай фәүкы-гарешдә. Ходага кол Мөхәммәд өммәте сән, Кыямәт көн өмиде шәфкате сән. Үзе гайбеңне бу көн сән үзең бел, Сәнең булгай морадың Таң ла хасил. Диделәр: - Һәр кешедә булса идрәк, Дәвамат холкыны тотса кирәк пакь. Нәсыйхәт ишетеп, и гафил адәм, Үзеңне әйләгел һәр шәйедин кәм. Кешенең гайбе булса, көлмә, зинһар, Сәнең гайбеңә һәм көлгүчеләр бар. Хода бигайп ирер, бел, и мөселман, Булыр мәхлукында күп гаебү-ноксан. Тәкәббер әйләмәк кәрдаре бәдшом , Тәкәббердин Газазил булды мәрҗум. Калил тотты үзене җөмләдин Хакь. Ки андин булды пәйда нигъмәте пакь. Бөләнди тотты үзен тирәк һәмишә, Башыдин китмәй аның аләт тишә. ҺӨВӘЙДА, чөн дирәхте ба сәмәр бул, Һәмишә сәрнигүн дүр аз кәбәр бул. Дирәхте кәч булыр булса, йабе бар, Җәзасын тәбәр берлә бирер нар. Шаҗар шахы булыр хам, булса пәр юк - Булыр ул багбанга күп сөенчек. Җөда булгай ушал дәм нәзде сарраф Сәрә берлә бәҗек, и мәрде дил саф. Имәс мәгълүм каю зәрдер, каю кум, Булыр сәнең мәхәк алдыга мәгълүм. Риваять. Ялганчылар бәянендә Риваять әйләде Әбу-Һәрирә Ризаллаһы ганһе, коддәссәриррә. Диде: - Сордым Рәсүл Җөзъе-вәкилдин, Залаләтләрга Һадийе сәбилдин. Дидем: - Һәр бәндә мөэмин әйсә ялган, Нәчек булгай мөкәфәте ул инсан. Алардин диделәр, Солтаны-Әбрар: - Һәммә кәррүбиййүн булгучы бизәр. Янә Мигъраҗ төне Солтаны-Мәгъсум Диделәр: - Бер гөруһ адәмне күрдем. Аларның сурәте манендә туңгыз, Булып дорыр тәмамысы кара йөз. Телен йилкәсегә тартып торарлар, Ки утлыг камчылар берлән орарлар. Диде: - Сордым ушал дәм Җәбраилдин,Бу торганнар каюдыр, кайсы илдин? Диде Җәбраил ул дәм: - И Мөхәммәд, Ирерсез җөмлә галәмга сәрмәнд. Боларның барчасы ялганчылардыр, Янә ялган гүаһлык биргүчеләрдер. Үзең фазлың белән кылмасаң асан , Ходавәндә, сүземез барча ялган. Мөселманлык калыбдыр мәхсе исме, Калыбдыр халкъ-ара тәкълиде рәхме. Дәрин вакты-заман, вә Аллаһы әгъләм, Халаикълар ичендә расткүй кәм,Диде пәйгамбәр Ахыры замана,Мөнафикъларда бардыр өч нишана. Бере улдыр - аңа куйсаң әманәт, Әманәткә кылыр даим хыянәт. Икенчесе - кылыр вәгъдәгә хилаф, Өченче - даимән сүзләгәе лаф. Диделәр: - Базы сәрәһең Кыямәт, Булыр,- дип,- ник бәхтәдә өч галамәт. Ки әүвәл - булмагай юлдаш явызга, Янә ялган сүз алмагай агызга. Өченчесе - булыр вәҗһесе хәндан, Ирер ошбу нишаны никү-бәхтан. Янә әйде Халаикъ-Әүвәлине , Тәмамы әнбияләрнең никине, Диде кем: - Тәүбә кылса алты эшне, Мәшәкатьсез алыр хуру-биһиштне. Бересе - кылмаса ул сүзне лафын, Икенче - кылмаса вәгъдә хилафын. Өченче - кылмаса аслан хыянәт, Янә дүртенче - ул кылмаса гайбәт. Бишенчесе - зинадин кылмаса ул, Ки алтынчы - вәлидин агритмәсә ул. Булыр,- диде Рәсүле ба кирамәт,Ки аның урыны әлбәттә җәннәт. Гамәлнең яхшысы, зинһар, и йар,Диде,- аз сүзләмәк,- Солтаны-Әбрар. Тын әйтер ки: -Кәм сүзләгел, и тел, Булыр йөз мең гөнаһлар сәндә хасил. Күрәрмен ике галәмдә бәлане, Сәнең өчен чикәрмен күп изаны! Янә кәм сүзләгел,- дип әйде Гомәр, Ки күп сүздин булыр пәйда, белең, шәр. Кеше күп сүзләсә, тартыр изаны, Ишетер халкъ-ара күп на сәзаны. Мөгазь бине Җәбәлдер нәзде Хәзрәт , Барып ирде ушал Кәне-сәгадәт. Васыять кылды Хәзрәт, сүзлә, дип, кәм, Телеңне халкъ-ара кыл, дип, мәхкәм. Кәраман-Кәтибин атлыг фәрештә Булыр телнең гөнаһыны нәвештә. Кыямәт көн бирер илкенгә аны, Телеңнең җормы бу дип, и фәлани. Кәраман-Кәтибин әйгай ушал дәм: - Нигә күп сүзләдеңнәр, гафил адәм? Колагыңны, ҺӨВӘЙДА, имде кәр кыл, Янә күп сүзләмәклекдин хәзәр кыл. Сәңа күп сүзләмәклекдин нә фаид? Булыр, күп сүзләсәң, гайбәткә фаид. Зарар булыр сәңа күп сүздә, зинһар, Йитәр күп сүзләсәң илдин сәңа гарь. Риваять фи бәяне гайбәт Риваять кылды Әбу-Һәрирә, Раззаллаһү ганһе, коддәссәриррә. Диде: - Сордым Ходаның илчеседин, Кыямәт дәштенең юлбашчысыдин, Дидем, гайбәт каюдыр, и Шаһин-шаһ? Җавап әйде мәңа ул һадие раһ: - Кешенең гайбене йөзегә әйтсә, Чигәр булса иза ул кем ирсә - Булыр гайбәт,- диде Солтаны Афак, Моның җормы зинадин һәм бәтәррак. Бу сүзгә кылмаңыз шик вә гөман һәм, Намазу-руза булгучы бәрһәм. Каю гайбәт сүз әйтсә ул замана, Кубып киткел, кылып бер эш бәһанә. Булыр гайбәт - кәнендәгә кәбирә, Ишеткәнгә булыр җормы сәгыйрә. Ишетмәклек аны кәре-зыяндыр, Янә бөһтан ки гайбәтдин ямандыр. Береседер аның, и мәзһәбе киң, Анасыны зина кыглан белән тиң. Рәсүлуллаһ диде: - Кем кылса гайбәт, Булыр Мәхшәрдә мәхрүм шәфагать. Янә әйде Ходаемның Хәбибе - Гөнаһының дадыга хазикъ табибы: Бирер Мәхшәр көнне бәгъзе колыга Аның, кем, намәсене уң кулыга. Укып күрсә ушал бәндә китабын, Табыптыр заһиду-габид савабын. Дигәй ул бәндә: - И Пәрвардигәрем, Мәнем юк ирде мондаг яхшы кәрем. Үзеңдин булды охшар бу гыйнаять, Кылып сән Сәхибе җәүдү-сәхавәт. Ходаемдин нида килгәй ушал хәл, Дигәй: - И бәндә, таптың яхшы әгъмал. Сәне һәркайсы гайбәт әйләр ирде, Аның кылган савабы сәңа булды. Янә Мәхшәр көне бәгъзе колыга Бирер намәсене һәм сул кулыга. Укып белсә ушал дәм дәфтәрене, Хәҗаләтдин салыр ир ки сәрене. Нә руза, нә намаз, нә хәйре-тагать - Күрәр: намәсе ичрә юк гыйбадәт. Дигәйләр: - Кадира, Пәрвардигарә, Мәнем серем сәңадыр ашекәра. Кичә каим идем, көндездә - саим, Кылыр ирдем сәхавәт илгә даим. Бирер идем фәкыйрь-мескенгә җамә , Минем намәм имәс килгән бу намә. Нида килгәй Ходаемдин ушал хәл, Дигәй: - И бәндә, кылдың яхшы әгъмал. Мәшәкать тартар ирдең иртә вә кич, Кылып гайбәт - баруны әйләдең һич. Булыр шәрмәндә, башыны кылыр пәст, Нә сүд әйләргә, үтсә кәре аздәст. -Риваять фи бәяне зина Кылыпдарлар янә Габбас риваять, Ки бу сүзне ушал сәхиб сәгадәт. Диделәр: - Беркөн гүристан эчрә үттем, Рәсүлуллаһ белән һәмраһ, ишеттем. Сөаль иттем Рәсүле-галәминдин, Хәбибе Хак шаһы руйы зәминдин. Бу гүрләрнең газабын сәхет күрдем, Нәчек адәм икән бәдбәхет - күрдем. Ушал дәм шәрхе кылдылар пәйгамбәр, Сачып ширин ләбедин дөрре-гәүһәр. Алар әйде: - Бере - сүд алгучыдыр, Бере - дөньяда гайбәт кылгучыдыр. Зина берлән беренең гомре үткән, Ичеп буза бере - Хакны оныткан. "Гакаид нәзмы"дә мондаг риваять Булыптыр, белгел, и никү-сәгадәт. Диделәр: - Булса ул көн рузы-Мәхшәр, Күтәргәндә халаикъ кабредин сәр, Зина кылган хатын берлә риҗәлне Салырлар буенына зынҗыру-голне. Риҗәлнең буйныга зани нисаны, Куярлар мендереп ул көне аны. "Хакаикъ" нам китап ичрә бу сүз бар, Ишеткел, әйтәен, и никү-кәрдар. Мәләк тартканда ул сәгать сурыны, Бәреп чыкганда ил гүрлек гүрене, Буяңлыг булмагай, шәрмәндәлек һич, Зиначы, гакыл исәң, булмагыл һич. Зина - ризкыңа әйләр күп зинаны, Зиначы бапмас гомре җәвидани. Зина ике күзеңне хирә әйләр, Зина раушан күңелне тирә әйләр. Зина күтәһ кылыр сүзләр телеңне, Зина әйләр хәҗил халка илеңне. Зина кәре ил эчрә булса гәр фаш, Күмеп билдин, орарлар аңа ил таш. Зина кылган әгәр булса мөҗәррәд. Орарлар шәргы берлән аңа йөз хәд. Зина әйләп кулын багласа инсан, Ушал дидә үлеп китмәк нә яман. Зина рисва кылыр ике җиһанда, Зинагәр йөрмәгәй раһе-амандә. Бу эшләрдин кеше, кем, тәүбә кылмас, Алар аслан биһишт дидары күрмәс. Ки беркөн бәндәлекне шәех Басрый Бәҗай килтерделәр Солтаны-гасри, Үтеп ирде нәчә мөддәт, ничә ел, Хәсәннең кызыдин сорды килеп ил. Сорадылар ки: - Сезгә бу рәвешне Кем үгрәтте, моның дик холкы-хушны? Кызы әйде: - Анамыздин белепмез, Атамыз тәгълимен яхшы алыпмыз. Хикәят кылдылар ул дәм зәгыйфә, Диде: - Әйтәй, ишетең бу ләтыйфә, Барып ирдем атам алдыга рузы, Атамның бар ирде бер хубы кәнизе. Аның кулында бар ирде тимер ших, Тәнур эчигә салган торфә әсигъ. Бер энем бар иде бихәдде-зыядә, Аның хөснегә ирде ил пәяда. Атам-анам бигаяте дуст тотарды, Дилү-җаны белән аны сөярде. Ушал ших төште данәнең кулыдин - Энемнең буйныга бә ләма сәлкдин. Куеп ул җан, бә Хаккы тәслим кылды. Кәниз бичара хәүфедин екылды. Атам әйде ки: - Хәүф итмә, йа данә, Сәне азат кылдым инде ләлә. Кәнизәк ул заман азат булды, Аның күңле бигаять шат булды. Булыр яхшы холык ошбу рәвештә, Зыян кылмас аңа һәркайсы эштә. Зыян кылма зыян кылганга, зинһар, Будыр яхшы холык, белгел, айа яр! Җавап әйде сөале илгә кыз зуд, Халаикълар ушал дәм булды хөшнүд. Ходадин куркмаса һәркайсы инсан, Дисә булмас аны һәргиз мөселман. Диде пәйгамбәре ахырзаманә: - Мөселманлыкта бардыр өч нишанә. Бере - килгән бәлага сабыр кылгай, Икенчесе - казага разый булгай. Өченчесе - шакир Хак нигъмәтега, Аны лаек, дигел, бәндә атыга. Моның дик адәмига Хак тәгалә Гата кылгай аңа фирдүсе-әгъла. Берәү бар ирде пәйгамбәр заманы, Бер углы бар иде - зиба җәвани. Ата-угыл намазы ба җәмәгать - Укыр ирде рәсүл илә дәвамәт. Ки бер көн ул кешенең углы үлде, Яка ертып мөсыйбәт түнде китте. Аның кем, хәтере булды мөшәүвеш, Тулып углыга - булды күңеле риш. Пәришанлык белән егълап ушал кәс , Намазга нәчә көннәр улды килмәс. Карар ул кешене һәр көн пәйгамбәр, Күрер: намаз саф бә саф аз пай та сәр. Сәхабәләргә әйде ул замани: - Намазга нә өчен килмәс фәлани? Сәхабәләр диде: - Углы үлептер, Аның күңле никү-гамькин булыптыр. Бу сүзне ишетеп Шаһы замана, Аның өе сари булды рәванә. Сәхабәләр белән барып пәйгамбәр, Ушал кәс өегә Солтаны-Әбрар. Аны чарлап кашыга, күп нәсыйхәт Кылып ирде аңа Бәхре-шәфагать: - Ки углың үлгәнгә, и бөрадәр, Нигә хөшнүд булмас сән?- диделәр. Кыямәт көн терелсә җөмләи җан, Кылыр фәрзәндеңезгә Тәңре фәрман: - Биһишт җәвидан эчрә кереңнәр, Йөреп, яхшы фирагатьләр кылыңнар. Дигәй фәрзәндеңез Пәрвардигәрә : - Рәхимә мөгъфирәтлек Бер вә Бара, Ата берлә анадин элгәри без, Биһишт җәвиданга кермәгәйбез! Алар та күрмәенчә руи-җәннәт, Хәрам ирер аларсыз безгә, раст! Рәсүлдин ишетеп бу сүзне ул кәс, Ушал сәгать яшене әйләде пәс. Диделәр: - Пәс кылыр кем күз яшене, Ходаем рәхмәт әйләр өч кешене. Ата берлән анасыны ушал дәм, Янә рәхмәт кылыр фәрзәндене һәм. Бу сүзгә кылса һәркем игътикады, Аңа бөстан ирер һәркайсы вады. Рәсүлуллаһ сүзене һәркаю нас, Ишетеп, җаны берлә кылса ихлас, Догасыны аның әйләр иҗабәт, Гата кылгай Ходаем хуру-җәннәт. Пәйгамбәрнең бар ирде бер угылы, Аты Ибраһим ирде нәү-нәһали. Аның хөсне иде Йосыфы-Сани - Табып ирде шәкәрдин катрә аби. Сәпәһри хөсән бер чәнди камәр вар, Тулыг айлап иде, бер маһы рухсар. Үлем гарәт кылыр җөмлә җиһанны, Кеше куймас, ни яхшы, ни яманны. Ки беркөн ул кадде сәрви рәвани Тигеп баде-әҗәл, кылды хозани. Әҗәл тигы белән сәрви сәнувбәр Килде, йирдә ятты сәрви нәвебәр. Рәсүлуллаһ, күреп, булды җәкәр хун, Акызып күзләредин әшк көлли көн. Хозан булды ушал дәм гончәи баг, Кеше юктыр үлемдин булмаган даг. Пәйгамбәрга диделәр җөмлә әсхаб: - Нә дип күздин түгәрсез әшке хунаб? Ки бездин мәнигъ кылыпсыз егълавыны, Үзеңез нигә егъларсыз, Нәгини? Ки безгә егъламакга бирмәеп раһ, Үзеңез нигә егъларсыз, айа Шаһ? Пәйгамбәр әйде: - Бәли, егъламак бар, Вә ли пәст егълаңыз, и җөмлә-әбрар. Будыр, зинһар, сезләргә нәсыйхәт, Ниһан егълагай сез, и әһле өммәт. Нәһан егълап ки күзедин түксә абы, Табар әһле сабырының савабы. Гомәр кылды ничә еллар гыйбадәт, Ходаның каһредин куркып бигаять. Рийазат тартыбән ул булды бимар, Ки бер көн килделәр Солтаны-Әбрар, - Айа Гомәр,- диделәр,- канча мөддәт Булыптыр тартасыз монча мәшәкать. Бу дөнья кәрегә мәшгуль имәссез, Озын төннәрдә ятып оемассыз? Гомәр әйде: - Айа Солтаны-Әбрар, Әгәре мән булмас һәр кичә бидар. Кичә-көндез Ходадин куркубән Гомәр Тирәк яфрагы тик тетрәр иделәр. Ираннар бу тарика зиндигәни Кылып үтте җиһандин, и фәлани. Бә тәртип без очып холүв, и бидуд, Булырмыз хабе гафләт берлә набуд. Бигадәт хун җәкәр локма тәгами Йийдылар вәһми берлә собхү-шәми.12 Бирепдер мән һәмишә нәфсемә рай, Мәнем дик гасыйларның хәлегә вай. Кичердем бәчәлекне бази берлән, Ата берлә ана игъзазы берлән. Егетлекне кичердем мәсте-мәгърур, Нә пәрваи Кыямәт бәнде, нә гүр. Карип мән, юк бисме җисмемдә куәт, Белә алмасмын качан кылгым гыйбадәт. Башым йиткәндә дивары ләхеткә, Гыйбадәт кылмадым дирмен Әхәдкә? Кылырмын анда әнгүштем гөзидә. Түгәрмен дип Кыямәт абе-дидә. ҺӨВӘЙДА, кылмасаң дил лә гыйбадәт, Нә иләр кем - эш үткән соң нәдамәт. +Риваять фи бәяне зина Кылыпдарлар янә Габбас риваять, Ки бу сүзне ушал сәхиб сәгадәт. Диделәр: - Беркөн гүристан эчрә үттем, Рәсүлуллаһ белән һәмраһ, ишеттем. Сөаль иттем Рәсүле-галәминдин, Хәбибе Хак шаһы руйы зәминдин. Бу гүрләрнең газабын сәхет күрдем, Нәчек адәм икән бәдбәхет - күрдем. Ушал дәм шәрхе кылдылар пәйгамбәр, Сачып ширин ләбедин дөрре-гәүһәр. Алар әйде: - Бере - сүд алгучыдыр, Бере - дөньяда гайбәт кылгучыдыр. Зина берлән беренең гомре үткән, Ичеп буза бере - Хакны оныткан. "Гакаид нәзмы"дә мондаг риваять Булыптыр, белгел, и никү-сәгадәт. Диделәр: - Булса ул көн рузы-Мәхшәр, Күтәргәндә халаикъ кабредин сәр, Зина кылган хатын берлә риҗәлне Салырлар буенына зынҗыру-голне. Риҗәлнең буйныга зани нисаны, Куярлар мендереп ул көне аны. "Хакаикъ" нам китап ичрә бу сүз бар, Ишеткел, әйтәен, и никү-кәрдар. Мәләк тартканда ул сәгать сурыны, Бәреп чыкганда ил гүрлек гүрене, Буяңлыг булмагай, шәрмәндәлек һич, Зиначы, гакыл исәң, булмагыл һич. Зина - ризкыңа әйләр күп зинаны, Зиначы бапмас гомре җәвидани. Зина ике күзеңне хирә әйләр, Зина раушан күңелне тирә әйләр. Зина күтәһ кылыр сүзләр телеңне, Зина әйләр хәҗил халка илеңне. Зина кәре ил эчрә булса гәр фаш, Күмеп билдин, орарлар аңа ил таш. Зина кылган әгәр булса мөҗәррәд. Орарлар шәргы берлән аңа йөз хәд. Зина әйләп кулын багласа инсан, Ушал дидә үлеп китмәк нә яман. Зина рисва кылыр ике җиһанда, Зинагәр йөрмәгәй раһе-амандә. Бу эшләрдин кеше, кем, тәүбә кылмас, Алар аслан биһишт дидары күрмәс. Ки беркөн бәндәлекне шәех Басрый Бәҗай килтерделәр Солтаны-гасри, Үтеп ирде нәчә мөддәт, ничә ел, Хәсәннең кызыдин сорды килеп ил. Сорадылар ки: - Сезгә бу рәвешне Кем үгрәтте, моның дик холкы-хушны? Кызы әйде: - Анамыздин белепмез, Атамыз тәгълимен яхшы алыпмыз. Хикәят кылдылар ул дәм зәгыйфә, Диде: - Әйтәй, ишетең бу ләтыйфә, Барып ирдем атам алдыга рузы, Атамның бар ирде бер хубы кәнизе. Аның кулында бар ирде тимер ших, Тәнур эчигә салган торфә әсигъ. Бер энем бар иде бихәдде-зыядә, Аның хөснегә ирде ил пәяда. Атам-анам бигаяте дуст тотарды, Дилү-җаны белән аны сөярде. Ушал ших төште данәнең кулыдин - Энемнең буйныга бә ләма сәлкдин. Куеп ул җан, бә Хаккы тәслим кылды. Кәниз бичара хәүфедин екылды. Атам әйде ки: - Хәүф итмә, йа данә, Сәне азат кылдым инде ләлә. Кәнизәк ул заман азат булды, Аның күңле бигаять шат булды. Булыр яхшы холык ошбу рәвештә, Зыян кылмас аңа һәркайсы эштә. Зыян кылма зыян кылганга, зинһар, Будыр яхшы холык, белгел, айа яр! Җавап әйде сөале илгә кыз зуд, Халаикълар ушал дәм булды хөшнүд. Ходадин куркмаса һәркайсы инсан, Дисә булмас аны һәргиз мөселман. Диде пәйгамбәре ахырзаманә: - Мөселманлыкта бардыр өч нишанә. Бере - килгән бәлага сабыр кылгай, Икенчесе - казага разый булгай. Өченчесе - шакир Хак нигъмәтега, Аны лаек, дигел, бәндә атыга. Моның дик адәмига Хак тәгалә Гата кылгай аңа фирдүсе-әгъла. Берәү бар ирде пәйгамбәр заманы, Бер углы бар иде - зиба җәвани. Ата-угыл намазы ба җәмәгать - Укыр ирде рәсүл илә дәвамәт. Ки бер көн ул кешенең углы үлде, Яка ертып мөсыйбәт түнде китте. Аның кем, хәтере булды мөшәүвеш, Тулып углыга - булды күңеле риш. Пәришанлык белән егълап ушал кәс , Намазга нәчә көннәр улды килмәс. Карар ул кешене һәр көн пәйгамбәр, Күрер: намаз саф бә саф аз пай та сәр. Сәхабәләргә әйде ул замани: - Намазга нә өчен килмәс фәлани? Сәхабәләр диде: - Углы үлептер, Аның күңле никү-гамькин булыптыр. Бу сүзне ишетеп Шаһы замана, Аның өе сари булды рәванә. Сәхабәләр белән барып пәйгамбәр, Ушал кәс өегә Солтаны-Әбрар. Аны чарлап кашыга, күп нәсыйхәт Кылып ирде аңа Бәхре-шәфагать: - Ки углың үлгәнгә, и бөрадәр, Нигә хөшнүд булмас сән?- диделәр. Кыямәт көн терелсә җөмләи җан, Кылыр фәрзәндеңезгә Тәңре фәрман: - Биһишт җәвидан эчрә кереңнәр, Йөреп, яхшы фирагатьләр кылыңнар. Дигәй фәрзәндеңез Пәрвардигәрә : - Рәхимә мөгъфирәтлек Бер вә Бара, Ата берлә анадин элгәри без, Биһишт җәвиданга кермәгәйбез! Алар та күрмәенчә руи-җәннәт, Хәрам ирер аларсыз безгә, раст! Рәсүлдин ишетеп бу сүзне ул кәс, Ушал сәгать яшене әйләде пәс. Диделәр: - Пәс кылыр кем күз яшене, Ходаем рәхмәт әйләр өч кешене. Ата берлән анасыны ушал дәм, Янә рәхмәт кылыр фәрзәндене һәм. Бу сүзгә кылса һәркем игътикады, Аңа бөстан ирер һәркайсы вады. Рәсүлуллаһ сүзене һәркаю нас, Ишетеп, җаны берлә кылса ихлас, Догасыны аның әйләр иҗабәт, Гата кылгай Ходаем хуру-җәннәт. Пәйгамбәрнең бар ирде бер угылы, Аты Ибраһим ирде нәү-нәһали. Аның хөсне иде Йосыфы-Сани - Табып ирде шәкәрдин катрә аби. Сәпәһри хөсән бер чәнди камәр вар, Тулыг айлап иде, бер маһы рухсар. Үлем гарәт кылыр җөмлә җиһанны, Кеше куймас, ни яхшы, ни яманны. Ки беркөн ул кадде сәрви рәвани Тигеп баде-әҗәл, кылды хозани. Әҗәл тигы белән сәрви сәнувбәр Килде, йирдә ятты сәрви нәвебәр. Рәсүлуллаһ, күреп, булды җәкәр хун, Акызып күзләредин әшк көлли көн. Хозан булды ушал дәм гончәи баг, Кеше юктыр үлемдин булмаган даг. Пәйгамбәрга диделәр җөмлә әсхаб: - Нә дип күздин түгәрсез әшке хунаб? Ки бездин мәнигъ кылыпсыз егълавыны, Үзеңез нигә егъларсыз, Нәгини? Ки безгә егъламакга бирмәеп раһ, Үзеңез нигә егъларсыз, айа Шаһ? Пәйгамбәр әйде: - Бәли, егъламак бар, Вә ли пәст егълаңыз, и җөмлә-әбрар. Будыр, зинһар, сезләргә нәсыйхәт, Ниһан егълагай сез, и әһле өммәт. Нәһан егълап ки күзедин түксә абы, Табар әһле сабырының савабы. Гомәр кылды ничә еллар гыйбадәт, Ходаның каһредин куркып бигаять. Рийазат тартыбән ул булды бимар, Ки бер көн килделәр Солтаны-Әбрар, - Айа Гомәр,- диделәр,- канча мөддәт Булыптыр тартасыз монча мәшәкать. Бу дөнья кәрегә мәшгуль имәссез, Озын төннәрдә ятып оемассыз? Гомәр әйде: - Айа Солтаны-Әбрар, Әгәре мән булмас һәр кичә бидар. Кичә-көндез Ходадин куркубән Гомәр Тирәк яфрагы тик тетрәр иделәр. Ираннар бу тарика зиндигәни Кылып үтте җиһандин, и фәлани. Бә тәртип без очып холүв, и бидуд, Булырмыз хабе гафләт берлә набуд. Бигадәт хун җәкәр локма тәгами Йийдылар вәһми берлә собхү-шәми. Бирепдер мән һәмишә нәфсемә рай, Мәнем дик гасыйларның хәлегә вай. Кичердем бәчәлекне бази берлән, Ата берлә ана игъзазы берлән. Егетлекне кичердем мәсте-мәгърур, Нә пәрваи Кыямәт бәнде, нә гүр. Карип мән, юк бисме җисмемдә куәт, Белә алмасмын качан кылгым гыйбадәт. Башым йиткәндә дивары ләхеткә, Гыйбадәт кылмадым дирмен Әхәдкә? Кылырмын анда әнгүштем гөзидә. Түгәрмен дип Кыямәт абе-дидә. ҺӨВӘЙДА, кылмасаң дил лә гыйбадәт, Нә иләр кем - эш үткән соң нәдамәт. Хикәяте Мәсрук Берәү бар ирде пәйгамбәр заманы, Аты Мәсрук иде, илгә гайани. Кичә-көндез кылыр ирде гыйбадәт, Ходадин куркар иде ул бигаять. Бер углы бар иде, бисйары дәрвиш, Ходаның гыйшкы берлән ирде дил риш. Анасы һәркачан торса намазә, Кылып тагать Ходайа бинияза. Торар ирде атасы аркасыда, Акызып жалә яңлыг абе-дидә. Әлем тартып бигаять егълар ирде, Тирәк яфрагы яңлыг тетрәр ирде. Анасы әйде беркөн: - И җәкәрбәнд, Ирерсән рәштәи җанымга пәйвәнд. Тәгаҗҗеп кыладыр мән сәңа бисйар, Мәшәкать тартадыр сән егълаен зар. Сәнең өчен Хода, и нуры-дидә, Кылыпмыдыр тәмугны Афәридә? Рийазат тартадырсән зари егълап, Кичә-көндез намазу-руза әйләп. Бу дөнья кәрега мәшгуль имәс сән, Дәхи локмәи-тәгамь бигамь йиймас сән. Айа углым, сәнең өчен Ходавәнд Кылыпмыдыр тәмугны, и җәкәрбәнд? Бу сүзне ишетеп углы ушал дәм Күзен яшен коеп чөн абы-Зәмзәм, Нәчек кем: - Дәрд юк, бидәрде анам сән, Мәнем бу хәле дәрдем белмәгән сән. Бу дөнья кәрәне өлгери тотсам, Кәрәк - рузы Кыямәтне онытсам! Айа җаным-анам, ул көн мән үлсәм, Барып ялгыз караңгы гүрдә булсам, Салыр өстемгә ил бисйары туфраг, Ятырмын ялгызын ул гүрдә кем - даг. Мәнем һәмраһым улгай гәҗүмү-мар, Нәчек хәлем кичәр?- дип егълады зар. - Айа мадәр , ике мәләк бәһәйбәт , Кереп кылса сөаль анлар ба шиддәт. Алар кылса мәңа каһре гыйтаби, Нәчек биргем сөалега җаваби? Сират күпреге ирер мең елчалык юл, Булырмын андин үтмәк кем, нәчек кыл. Мәләк тартканда Сур би әмре Сөбхан, Ушал руза терелгәндә һәммә җан, Гарасат Кыямәткә ушалы дәм Җыелганда тәмамы халкы галәм, Ике илкемгел бирүбән дәфтәремне, Сорарлар зәррәчә хәйрү-шәрреме. Буе нийзә кәлеп хуры шид табан, Торар башымда чөн бәркыдыр хәшан. Нәчек хәлем кичәр дип аһы ул көн?Күзедин әйләде чөн абы бирун. Бу көннәрне сагынырмын дәвамәт, Нәчек дөньяда йөргем ба фәрагать? Әгәр мән тартмасам монда мәшәкать, Кыямәттә күрәрмен рәнҗү-михнәт! Бу сүзләрне диеп углы егълады, Ушал дәм җаны бә Хак тәслим кылды. Анан һиммәт, анан хәүфе Кыямәт, Анан мәрд, анан сәхибе-сәгадәт. Ираннар кылды мондаг бәндәлекне, Мәнем дик кем кылыр шәрмәндәлекне? Мәнем дик гасый кол дөньяда булмас, Кыямәт вәһмедин күңелемгә килмәс. Үземе ягъни үлмәсдәй белермен, Күңелгә килгән эшләрне кылырмын. Кылырмын, и ҺӨВӘЙДА, йөз мең әсем, Вәләйкин сәндә юктыр зәррәчә сим. -Хикәяте Сафуан Бар ирде бер кем ирсә, ады - Сафуан, Кылып ирде гыйбадәт ба диле-җан. Ки һәр көн ирде ул ир кем, бәһиммәт, Чалып һиммәт корын билгә ба шиддәт. Кылыпдыр вәгъдә: - Мондаг на терек мән, Нәчә көннәр җиһанда йөргелек мән. Ятып йиргә, башым ястыкга аслан Куеп ятмам,- диде ул мәрде данә. Тәмам мондаг ул гомерен кичерде, Аның гомрегә бары ахыр үлде. Бәнагәһ булды ул Сафуан рәнҗер, Ки мәризе бара-бара әйләде зур. - Кылыпмын вәгъдә,- дип ул сәхибе-дәрт,Башымны йиргә куймам,- диде ул мәрд. Бу һиммәт берлә ахыр үлде Сафуан, Таянып бурайага бирде ул җан. Аны гыйззәт кылып ил таза юды, Җыелып ил җеназасын укыды. Халаикълар кылып фөрйаде-әфган, Күтәреп бардылар сәви гүристан. Алып гүргә куярда мәрде-талип, Халаикълар күзедин булды гаиб. Ушал дәм ил барысы булды хәйран, - Ничек булды?,- диделәр җөмлә яран.10 Нида килде ки һәтифдин ушал хәл: - Булырсыз, и халаикъ, сез нигә лал? Кылып ирде моның дик вәгъдә Сафуан, Башымны йиргә куймам дип ушал ан. Аңа һәм Хак тәгалә кылды вәгъдә, Сән үлсәң, и бөләнд һиммәтле бәндә. Сәне ятгурмагаймын зиры-габрә. Бирермен дип фәләкнең өстедә җа. Кылыпдыр вәгъдәсега Хак вафаны, Биһиште җәвидан кылды гатаны. Анан һиммәт, анан тагать, анан мәрд, Анан гыйшкы-мәхәббәт сәхибе дәрд. Күтәребән коругъ наме фәләни, Юк ирер миндә һич ирлек нишаны. Төшепдер күп, яман һиммәт, сәңа, пәст, Ала алмасмын дираз - максудны дәст. Сәнең вәгъдәң имәс ике, ирер бер, Сыгармы бер кыныга ике шәмшир. ҺӨВӘЙДА, кылмас эшне алма бикәр , Дәм ормагыл - кулыңдин килмәсә кәр. +Хикәяте Сафуан Бар ирде бер кем ирсә, ады - Сафуан, Кылып ирде гыйбадәт ба диле-җан. Ки һәр көн ирде ул ир кем, бәһиммәт, Чалып һиммәт корын билгә ба шиддәт. Кылыпдыр вәгъдә: - Мондаг на терек мән, Нәчә көннәр җиһанда йөргелек мән. Ятып йиргә, башым ястыкга аслан Куеп ятмам,- диде ул мәрде данә. Тәмам мондаг ул гомерен кичерде, Аның гомрегә бары ахыр үлде. Бәнагәһ булды ул Сафуан рәнҗер, Ки мәризе бара-бара әйләде зур. - Кылыпмын вәгъдә,- дип ул сәхибе-дәрт,Башымны йиргә куймам,- диде ул мәрд. Бу һиммәт берлә ахыр үлде Сафуан, Таянып бурайага бирде ул җан. Аны гыйззәт кылып ил таза юды, Җыелып ил җеназасын укыды. Халаикълар кылып фөрйаде-әфган, Күтәреп бардылар сәви гүристан. Алып гүргә куярда мәрде-талип, Халаикълар күзедин булды гаиб. Ушал дәм ил барысы булды хәйран, - Ничек булды?,- диделәр җөмлә яран. Нида килде ки һәтифдин ушал хәл: - Булырсыз, и халаикъ, сез нигә лал? Кылып ирде моның дик вәгъдә Сафуан, Башымны йиргә куймам дип ушал ан. Аңа һәм Хак тәгалә кылды вәгъдә, Сән үлсәң, и бөләнд һиммәтле бәндә. Сәне ятгурмагаймын зиры-габрә. Бирермен дип фәләкнең өстедә җа. Кылыпдыр вәгъдәсега Хак вафаны, Биһиште җәвидан кылды гатаны. Анан һиммәт, анан тагать, анан мәрд, Анан гыйшкы-мәхәббәт сәхибе дәрд. Күтәребән коругъ наме фәләни, Юк ирер миндә һич ирлек нишаны. Төшепдер күп, яман һиммәт, сәңа, пәст, Ала алмасмын дираз - максудны дәст. Сәнең вәгъдәң имәс ике, ирер бер, Сыгармы бер кыныга ике шәмшир. ҺӨВӘЙДА, кылмас эшне алма бикәр , Дәм ормагыл - кулыңдин килмәсә кәр. Хикәяте Шәбанә хатын Бар ирде бер хатын, аты Шәбанә, Зәре кәнҗе бар ирде ханә-ханә. Ки Басрә шәһәредә ирде ушал зән, Вилаять халкыга ирде мөгаййән. Хуш аваз шагыйрәдәй илгә мәшһүр, Китеп ирде аның авазасы дур. Уен һәнгәме за руз та шобанә, Алып барыр ирде ил һәр кайанә. Бигаять шагыйрәдәй торфә, бишәрм, Кылыр иде уен һәнгәмене гәрм. Эчеп буза-шәраб ул нәчә мөддәт, Зина берлә үтеп гомре ду аст. Аның кем, йөз кәнизәге бар ирде, Зина берлә һәммәсе дәркәр ирде. Басрада бар ирде бер мәрде-галим, Кылыр ирде нәсыйхәт илгә даим. Ушал галим ки, беркөн пәнд укыды, Аның алдыга күп адәм җыелды. Ишетелде Шәбанәга бер аваз, Боерды бер кәнизгә ул гөнаһсаз: - Чыкып күргел,- диде,- бер өн киләдер! Бу ил ичрә нәчек гауга буладыр? Барып күрде кәниз: бер галим нәгъз, Халаикълар җыелмыш, әйтәдер вәгъз. Аның вәгъзен ишетеп булды дәргүш, Кәнизәк булды ул дәм мәсте-биһуш. Чыкарды баз берәүне аңа фил-хәл, Ишетеп вәгъзе ул дәм булды дәр-лал. Кәнизләре берәм-берәм барысы Йибәрде, килмәде йөздән бересе. Үзе, әл-кыйсса, бер кыйммәт бәһа тун Киеп, ул дәм өедин булды бирун. Чигеп сөрмә, күзегә куйды газә, Күренде ул халаикъларга тазә. Киеп ул кафтаны дибаи кәмха , Килер бер назәнин торфә дилхаһ. Ки ул мәгарәгә килде куеп кәм, Заманы вәгъз ишетеп улды арам. Ушал дәм бирде аңа хәлене ру, Акызып күз яшене кылды чөн җу. Килеп торды ки ул галим кашыга, Булып һувле пай тәэсир күз яшега. Сөаль итде ки: - И мәрде хирәдмәнд, Кабул кылгаймы тәүбәмне Ходавәнд? Дилү-җан белән гәр тәүбә кылсам, Яман юлга йөрүдин имде янсам. Диде галим: - Зәгыйфә, сән белерсән, Дилү-җаның белән тәүбә кылырсән. Әгәр кылсаң гөнаһ мисле Шәбанә, Кичәр җормыңны Халлакы Йәкәнә. Ходаның рәхмәте күпдер, имәс аз, Кадәм элгәре куйгыл, янмагыл баз. Гаеплек колга - Саттарел-гайубдер, Гөнаһлык колга - Гаффарел-зонубдер. Ишетеп ошбу сүзне, егълады зар, Ушал гасый вә шәрмәндә гөнаһкәр. - Шәбанә ирермен,- дип ушал хәл Үзене йиргә орып булды бихәл. Салып иңегә бер иске гобайы, Кереп бер җайга, улды ул ниһани. Кичә-көндез кылып тагать-гыйбадәт, Кичерде гомрене тартып рийазат. Билегә чалды һиммәт путасындин, Җөда булды халаикъ бөтәсендин. Кәнизләрене барын дилшад кылды, Ходаның юлыда азад кылды. Күңледин ташлады дөнья хозурын, Кичерде тагать әйләп бакый гомрен. Хикәяте мәрде-фәкыйрь. Бар ирде бер кем ирсә пары сайи, Ки мәрде салих ирде, хуш рисайи. Кылыр ирде ки бисйары тагать, Халаикъ ичрә ирде би бизагать. Вә ли дөньялыкыдин һич юк ирде, Гайалы- күп, ач вә ялангач ирде. Ки беркөн хатыны әйләп азани, Орышып аңа бирде насазани: - Мән имде сәңа хатын булмагаймын, Сәнең берлә ки халвәт кылмагаймын. Сәне ир әйләмәм, аукатем үтсен, Сәнең дик булса ир, ир аты очсын. Мәнем җанымга сән күп әйләдең кәр, Бу җанымнан булыпмын имде бизәр. Сәне дип мәңа күп көлфәтләр үтте, Җәфасындин пычак сөңәккә йитте. Сүгеп сүзләп ирене күп орышты, Ире башыга бихәд кайгы төште. Гыйлаҗын белмәде бичара дәрвиш, Хатыныдин чигеп бисйары-тәшвиш. Бу дөнья - сөфлә йиредер, айа йар, Тәмамы яхшылар дөньядадыр харь. Хатыныдин качып өч көне йөрде, Берәүгә барды да мөздүре булды. Ушал мөздүргә кылган кем ирсә Белеп бирмәде моңа һич нәмәрсә. Мәңа мөздәмне бир диргә оялды, Булып көн кич, өегә коры янды. Якасыдин хатыны базы алды, Кара көнне ире башыга салды. Диде: - И шәрме юк шәрмәндә дәрвиш, Бу өч көндин бире кылды каю эш? Ки өч көндин бире кайда йөредең, Ни эш әйләп мәнем алдымга килдең? Булып күтәһ, зыян, бичара дәрвиш, Янә китте чыкып ул мәрде дилриш. Барып бер җайга кылды тәһарәт, Фәрү киткенчә көн кылды гыйбадәт. Укып хөфтәнне ул өегә кәлде, Хатынының янә ачыгы кәлде: - Китеп иртә янә хөфтәнгә кәлдең, Нә эш әйләп мәнем алдымга кәлдең? Диде куркып аңа бичара дәрвиш: - Ки юксыллык белән булган җәкәр риш. Барып бер җайга мөздүр булдым, Ки та хөфтән кәчә кәрне кылдым. Мән аңа әйтмәдем бир дип хакымны, Нә белсен ул мәнем бару-юкымны! Диде: - Өч көнгәчә мөздүр булгыл, Ки андин соң килеп мөздеңне алгыл! Аңа әйде хатыны: - Иртә баргыл, Ушал ирдән сорап мөздеңне алгыл. Бу көн һәр ни табып килсәң - килерсән, Бу көндин арыга үзең белерсән. Колагыңга бу көн алгыл сүземне, Юк ирсә, мән талак кылгым үземне. Янә, әл-кыйсса, ул бичара дәрвиш Хатыныдин булып бисйары дилриш. Чыгып кәтте янә ул көн алып баш, Акызып күз яшене кан аралаш. Йөреп ул көн кичәләп нә тәшнә, Гыйбадәт әйләде эш, кем, бә кәснә. Килер булды өегә базы ул мәрд, Гыйлаҗын белмәде ул сәхибе дәрд: "Янә бикәре барсам ул зәгыйфә, Мәне куалар өемдин тибә-тибә!" Күңледә күп хыялы пишә кылды, Нәчек баргым дибан әндишә кылды. "Алып барсам,- диде,- бу хөлтадә таш, Аның ичрә нә барын кылмаеп фаш. Аны күрсә мәңа ул булгучы гәрм , Ачып күргенчә шаяд сүзләгәй нәрм. Ушал дәм тултырып бер хөлтага таш Алып кәлде, кылып үзегә юлдаш. Кичә берлән килеп өегә керде, Гайалы әһле һәм ойкуда ирде. Хатыныны ушал дәм кылды бидар, Аңа бу хөлтаны кылды нәмудар. Аны күреп хатыны булды хөррәм, Алып ястыкыга куйды ушал дәм. Сәхәр кубып бу хөлтаны ачыпдыр, Күрәр: иче тәмамы сөрхы зәмбур. Диде бу кем: - Мәңа дошман икәндер, Мәне чактыргали килде икәндер. Орышып ирене куалап йибәрде, Таң атканда янә хөлтага - күрде. Күрәр, динар торыр ул тулаенчы, Хатын күңлегә төшеп күп сөенче. - Атаңны,- диде углыга,- табып кил, Тәүфыйксызгә юлыда әйлә тәгъҗил. Атасы алдыга барып сөенеп, Аны чарлап алып кәлде йөгереп. Хатынны күрәр, кем, шаду-хандан, Нәчек хөррәмир дип булды хәйран: - Нәчек булды моның күңле мөлаим - Салыр ирде мәңа гауганы даим? Хатыны әйде: - И бичара дәрвиш, Нәчек җаным кешегә әйләдең иш? Сәңа бирде бу туланычә динар, Мәңа айгыл сәбәбен аның, и йар? Бу хөлта ичрә мәрварид барысы, Гаҗәп кыйммәт бәһадер һәр бересе. Диде ире: - Ничә көн бәндәләрдин Эш әйләп, тапмадым бер пүл алардин. Ике көн әйләдем Тәңрегә хезмәт, Кылыбани зар-зар егълап гыйбадәт. Ишеткел, самига, ошбу хикәят, Барымызга йитәр булса фәрасәт. Хикәят Ибраһим бине Әдһәм рәхмәтуллаһ галәйһи Бар ирде Бәлх иленең падишаһы, Ушал икълим үзә ирде сипәһы. Мөселман падишаһы ба гадәләт, Табып ирде ригаятьләр фәрагать. Иде хөкме рәванә бәхрү-имваҗ, Алыр иде Хытай вә Һиндүдин баҗ. Гайалыдин бар ирде кызы зиба , Угыл-кыздин юк ирде гайре аслан. Җамалындин пәри рәшкилтәр ирде, Шөгагыдин аның көн тартылырды. Аның назы гөлги чөн хуры-гайни, Сүзе ширбәт чу гүя әнгүбини. Йөзедин бөркаг алса - маһы пикәр, Караңгыны кылыр ирде мөнәүвәр. Җамал васфыны әйтсәм - төкәнмәс, Ки бетсәм - кәгазь вә дәфтәргә сыгмас. Кылып ул рагънә беркөне вафаты, Үлмәгә тапмагай һәркем нәҗаты. Хозан булды ушал дәм гончәи баг, Кеше юктыр үлемдин булмаган даг. Җиһанда гәр фәкыйрь, гәрчәи солтан, Ки үлгән соң булыр җае гүристан. Килеп госаллары кем, тазә юды, Әкәбирләр җеназасын укыды. Ләхеткә куйдылар укып намазны, Аңа җай иттеләр зире-зәминне. Куеп йир куйныгә бер гәүһәр пакь, Халаикъ кайттылар - тартып аңа хакь. Вар ирде вакытыда бер гүрбани, Аты Әдһәм иде, ул - яхшы җәвани. Кичә булса, гизәр ирде гүристан, Аңа кем, гадәт иде йайу-зимистан. Йөреп ирде гизеп беркөн мәзари, Чыкар бер кабердин фөрйаду-зари. Кылыр күп наләи ва-вайләта ул: "Мәни алгыл!"- дибан әйләр нида ул. Диде Әдһәм: - Бу бәндә күп гөнаһкәр Ирер мондаг газап илә гирифтар. Аның алдыга мән имде бараин, Нәчек адәм икән, хәлен сораин! Барып торды ушал гүрнең кашыга, Колак салды аның күп налашега. - Ни эш кылдың? - диде,- И бәндәи зар , Булып сән бу газап берлә гирифтар? Кыз әйде: - Мән газап ичрә имәсмен, Сүземне сәңа мән ялган димәсмен. Мәни белгел, бу гүр ичрә терелдем, Рәки-сәктә марызыдин язылдым. Диде: - Сән тормагыл, гүремне ачгыл, Мәне тизрәк, ачып, гүрдин чыкаргыл. Каде синә иде гүрнең гомикы, Чыкарды казыбән, калмады хаке. Ләбәннәрне алып, кылды кәшадә, Шәтабан купты гүрдин шаһе-задә. - Ерак торгыл,- диде,- и адәм зад, Чыкармын ялгызын бу гүрдин азад. Кәфенгә чормалып сәрви гөләндәм, Чыкалмады нәчә катлә куеп кәм. Диде: - Мәрде салих, имде килгел, Кулым ушлап мәне гүрдин чыкаргыл! Янә Әдһәм аның алдыга кәлде, Кулын ушлап аны гүрдин чыкарды. Кыз әйде: - Сән мәне өеңә илтгел, Димә - ялган, бу сүземе раст белгел. Аның иве якын иде бәгүристан , Алып барды сөенеп ба дилү-җан. Кыз әйде: - Тормагыл, игнә вә расиман Алып килгел мәңа әйләп шәтабан. Кәфенемне үземгә тун печәин, Тегеп, күңләкләҗек әйләп кийәин. Ки игнә берлә йеп кәлтерде Әдһәм, Кәфенне тун тегеп киде ушал дәм. Йәнә әйде: - Барып мулланы кәлтер, Мәне имде үзеңә гакде кылдыр. Барып, мулланы Әдһәм алды кәлде, Укып ушал дәм гарде кылды. Бер Аллаһга сыгынгыл иртә вә кич, Ки һәр кәредә булмас иртә вә кич. Әзәлдә бар икән тәкъдире Аллаһ - Фәкыйрьгә җефет булды дохтари шаһ. Гата кылды ушал елда Ходавәнд - Аларга бер угыл фәрзәнде-дилбәнд. Аңа Ибраһим ат куйды атасы, Күреп хушы хәл булды һәм анасы. Ки йите яшегә йитте шаһзадә, Аның хөснегә иде ил пәйадә. Алып барды аны мәктәпкә Әдһәм, Ходага шөкер әйләп булды хөррәм. Булып ирде ки һузе-җомга азад, Гайаллар берлә уйнар ирде шаһ зад. Бар иде бер зәгыйфә дайә булган, Ки Ибраһим анасыны имезгән. Барып ирде ки ул көн сәви хәммам, Килер ирде янып андин диларам. Күрәр бер бәчә нәүбәре нәһалә, Күзе уйнап торыр мисле газалә. Карады сәнчийәләп аның йөзегә, Ки охшар шаһның ул үлгән кызыга. Кочаклап, йөзене үпте инакә Кылае дип җанны аңа күләгә. Аның күңлегә углан мәһре төште, Ки гүя җисмегә бер ут ябышты. Бу угланны алып өегә барды, Пүлү-нан аңа күп биреп йибәрде. Тәкый, әл-кыйсса , һәр көн ул зәгыйфә Бирер ирде кылып пүл, нан вазыйфа. Бу хәл илә үтеп ирде нәчә көн, Инакәдин хатыннар алды мәзмүн. Ки көнләп урдә хатыннар барысыҖыелып килделәр шабү-карисы. - Айа ханым, безем бер сүземез бар, Колак салың, кылаин сезгә изһар. Ки Әдһәм гүрбани берлән инакә Булыпдыр бу, күңел биреп бәнакә. Аның углыны сөеп, ул дилү-җан Бирер һәр көндә аңа пүл белән нан. Ишетеп ошбу сүзне, кәлде каһре, Йөзедин ул заман түгелде зәһре. Диде ханым: - Бу үгә имде баргыл, Инакәне алып алдымга килгел. Ушал дәм бу хатын барды йөгереп, Инакәне алып кәлде сөенеп. Килеп ултырды ханымның кашыда, Тәвазуг әйләп андик хәзрәтедә. Диде ханым: - Мәнем сүзем ишеткел, Колак салгыл, моны күңелдә тотгыл. Йар ирмеш Әдһәм атлигъ монда гүрбан , Аның углыга бирмешсән пүлү-нан. Диде: - Ары бирермән пүл белән нан, Сүземдә юк торыр бер зәррә ялган. Ушал зиба углыны күрсәңез сез, Нә ирмеш пүл, аңа сез җан бирерсез? Йөзе ирер кызыл гөл тазәсе тик, Хозан булган гөлең әндазәсе тик. Аның тәмам буены мән күрепмен, Сәнең үлгән кызыңа бәнгиз диепмен, Сәбәп будыр - аңа пүл, нан бирермен, Мәхәббәт берлә һәм сөеп бирермен. Бу сүзгә һәм ханымның мәһре төште, Йөрәгегә мәгәр бәр ут япышты. Укып бу бәетне ханым, пикәбар, Кызы ядыга төшеп егълады зар: - Каю назек сәдәфнең гәүһәредер, Каюны үзрә ягъган шәкәредер. Каю гайде ай тугмыш гайдиләй аны, Каю аһу йибарде юллай аны? Ятып, ичкә утып яндырды янә, Мәхәббәт куйды аңа гаибанә. Инакәгә диде: - Кәлтер, күрәин, Җамалыны күреп мән һәм туяин. Йөгреп барды угланыга инакә, Алып килеп, кылыр җанын күләгә. Бу угланны кызыга охшатып ул Бер аһ орды, җаныны какшатып ул. Диде: - Үлгән кызым имде кавышты!Алып, егълап аны бәгърега кочты. Йөзен йөзегә куеп сөйде аны: - Будыр үлгән кызым, бәгърем нишаны! Йийдырды назы-нигъмәтләр агырлап, Карап ултырды та кәткенчә таңылап. Билегә коршады зәрдин кәмәрләр, Башыга куйдырып таҗы гәүһәрләр. Кылып ингамьнәре, аты сәрапа, Йибарде өегә әйләп тәвана. Диде ханым: - Нәчек булгай анасы, Мәнем кызымга охшайдыр баласы? Анасын кәлтереңнәр, бән күрәли, Аны тәхкыйклаен хәлен сорали. Каю бәркәрдин кылмышы пәридә , Каю гөлшәне кылмышдыр чәридә. Ки аһәви хатындыр йә хатаи, Аны эзләп сорали, кайсы җайи? Ничә өй кызларын аңа йибәрде, Ки Әдһәмнең бары өегә килде: - Сәне ханым теләйдер, и зәгыйфә, Аңа баргыл, бирер булгай вазыйфа. Диде: - Алар - шаһ ирер, без - гидамыз, Нәчек хезмәтләрегә без рәвамыз. Нидер булгай гида шаһның катыда - Барып тормак аларның сохбәтедә. Гидага сохбәте шаһ нисте лаек! Булырмы загъ белән былбыл муафикъ? Тәвазуглар илә күп гозер кылды, Үзенең кем, кәефен әйтә бирде. Бу кызлар килебән ханумга әйде: - Бара алмасмын диде, күп гозер кылды. Диде ханым: - Аның гозре булыптыр, Белең: тазә киемнәр анда юктыр. Аның иңендәдер кем, көһәнә мәлбүс , Аның өчен кыладыр безгә намус. Йәнә яхшы сәрапалар йибарде, Алып кызлар, аның алдыга кәлде. Аларга баз кылды гозере бисйар: - Бара алмасмын,- диде,- андәк эшем бар! Барырга юк йарагым бу заманы, Бирең бернәчә көн мәңа әманы. Диде өй кызлары: - Мондаг димәгел, Куп имде, һәрзи сүз күп сүзләмәгел. Качан ханым сүзедин кайтардымыз, Сәнең иркеңә куймай илтәдермез. Киемнәр киенеп ул маһе парә, Гыйлаҗын тапмаен булды сәварә. Барубән төште дәүләт ханәсега, Күренде шәмгы кем, пәрванәсега. Кеше кем, расте нигүкәр булгай - Аңа бәхет-сәгадәт яры булгай. Күрең кем, садикъ ирде дохтари шаһ, Аңа булды сәгадәт бәхте һәмраһ. Анасы - йөзедин бөркагны алды, Ушал дәм аһ дип фөрйад кылды: - Мөселманнар, өнемме йә төшемме, Мәнем очкән чырагым, ялкыныммы? Имәсме мөнисем, дилбәнде җаным? Имәсме бу хаяте җәвиданым? Кызы әйде: - Сәнең үлгән кызыңмын, Йите елдан бире сүзләр сүзеңмен! Ушал дәме Шамга барды хәбәрче, Алырга шаһидин ингамь сөенче. Ишетеп шаһ кавиде бу хәбәрне, Сөенчегә биреп таҗу-кәмәрне. Сөенеп җан белән атланды-чапты, Терелгән җаныны өендә тапты. Нә күргәнен-кичергәнен кызыдин Сорап, тәхкыйклап әүкатты сүзедин. Анасы алдыда әүвәлдин ахыр Терелгән сүзләрене кылды тәхрир. Ки Әдһәмгә моның ачыгы кәлде, Муен тамырлары һәрьян терелде. Бире килеп, куеп ултырды ул шаһ: - Терелгәнен мәңа кылмайдыр агәһ. Кыз әйде: - И олуглар падишаһы, Белең, Әдһәмдә юктыр һич гөнаһы. Бу эшләре үзем кылдым үземгә, Хода тәкъдире әймеш ата безгә. Ләхет ичрә терелдем мән ушал руз, Кичә берлән иде, юк ирде көндүз. Килеп Әдһәм, бәнем гүремне ачты, Кубып ирдем гүремдин - кайта качты? Чыкарга җәһәт кылдым анча чәндан, Чыкалмадым, тәнемдин китте дәрман. Дидем: "И мәрде салих, имде кәлгел, Кулым ушлап мәне гүрдин чыкаргыл?!." Бу сүз берлән мәнем алдымга кәлде, Кулым ушлап, мәне гүрдин чыкарды. Фикер кылдым, анам алдыга барсам, Борынгы дик янә тәхтемгә менсәм, Ата күрмәс мәне Әдһәмгә лаек, Кылыр дип сәрзәнеш безне халаикъ. Кыямәт көн булырмын дип гөнаһкәр, Гөнаһкәрләр эше булгучы дишвар. Ки илкемгә бирүбән дәфтәремне, Сорар ла зәррәчә хәйру-шәрремне. Бирермен дип ушал көн нә җавабы, Мәңа булганда ул йәүмел-хисабы. Ходаның хасты безгә булган икәндер - Мәне тәкъдир аңа кылган икәндер. Атасыга бу сүзе мәгъкуль кәлде, Газап сөкраныдин саглыкта янды. Тәкый Әдһәмне углыны кәтерде, Аларга мөлкенең барыны бирде. Качан кем, шаһның булды вафаты, Ки Ибраһимгә калды мәмләкәте. Бу Ибраһим аты галәмгә тулды, Зә мәшрикы та мәгърипкә йәйелде. Нәчә ел кылды анда падишаһлык, Тәмамы шәһрене кылды әманлык. Харис ирде шөкәр итмәккә солтан, Ки бер көн ауга чыкды шаһы-хубан. Йөрер ирде ау аулап, вакты гизләп, Куландин йә киекдин булса эзләп. Еракыдин шаһ күрде бер куланы, Менеп ирде ки шаһ әсбе-дәвани. Кулан качты, аны каулады шаһ зад, Явык йитте, нигәвер ирде чөн бад. Колакыга сәдаи кәлде нагәһ, Диде: - И гафил адәм, булгыл агәһ! Үлем килмәстән элгәре уянгыл, Дилү-җаның белән Тәңрегә янгыл. Кулан кайтып янә уң ла йөзене, Ки Ибраһимгә әйде бу сүзене: - Сәне ауга яратдымы Ходавәнд Вә йә үлмәгәмедер, и хирәдмәнд? Бу сүз аңа әсәр кылды ушал дәм, Янып өегә төште шаһы-галәм. Ушал көн тынмады, егълады бисйар, Тәгамь татмай, су эчмәй кылды күп зар. Кичәсе тәхте үзрә ятып ирде, Үзене гамь белән уйгатып ирде. Бу ирде гадәте һәм кичә солтан, Бирер ирде атыга нисфы шәб нан. Ки һәр төндин бу кичә иртә торды, Атыга нан салып, тәхт үзрә ирде. Күрәр кем, бер кеше тамда йөридер, Аягы шәрвәсе дәм-дәм киләдер. Бу чакта: - Нә кеше сән?- диде солтан,Нә эш әйләп йөрәсен тамда, и җан? Диде: - Сарбан ирермен, тивә эзләп, Йөрермән ул тивәмне монда күзләп. Бу сүз берлә тәбәссүм кылды солтан, Диде: - Күптер җиһанда мәрде-надан. Нә ахмак кеше сән ошбу җиһанда? Тивә тамга чыкармы һич заманда? Тивәңне эзләсәң, баргыл бәйабан, Тивә тамда нита, и мәрде надан? Ул ир әйде ки: - Ахмак сән ирерсән, Ки Ибраһим дәюбән аңланып сән. Менеп тәхт үзрә, йийып назу-нигъмәт, Кылып сән бәндәлек үзеңә дәгъвәт. Ләбасыңдыр сәнең сәйфе сакалат, Болар берлән теләсән зәүкы-халәт, Гаҗәпме сарбанлыкы дәгъвә кылсам, Гаҗәпме там башында тивә сорсам? Бу сүзне ишетеп фөрйады кылды, Үзене тәхтедин ташлап екылды. Йөреп, нәгърә орды анда фил-хәл, Гәһи хәледә булды, гәһи бихәл. Бу сердин булмады һичкем хәбәрдар, Нә ханым, нә нәүкәр вә нә бик, нә сәрдар. Ки солтан өч кичә-көндез йөреде, Сөрек куйлар, сөрек елкыны күрде. - Бу мал кемнең?- дибан ул куйчылардин Сорады һәм тәкый елкычылардин. Ки: - Ибраһим дигән шаһи-заман бар, Аның малы ирер, белгел, айа яр. Сөрек-сөрек йәнә куйларга йитте: - Болар кемнең?- дибан чупанга әйтте. - Шаһымызның аты - Ибраһим Әдһәм, Аның куйларыдыр, бел, и мөкәррәм. Диде: - Бармы йәнә элгәрендә куй? Диде чупан: - Юк ирер, и никү-руй. Диде солтан: - Сәне азат кылдым, Бу куйларның тәмамын сәңа бирдем. Йәнә сән чикмәнеңне мәңа биргел, Мәнем атлас туным иңеңә кигел! Күреп чубан бу тунны - разый булды, Палас тунны биреп, атлас тун алды. Күрең, Хак юлыда ләззәтне тапты, Ки атлас туныны чикмәнгә сатты. Диде солтан: - Айа чупан, сән имде Бәне күрдеңме, диңгә - күрмәдем ди. Бу халәт берлә солтан юлга керде, Аңа Шәйтан ләгыйньнең иче көйде. Килеп солтанга әйде: - Сән азырсән, Бу хәл берлә йөреп кайда барырсән? Тивәнең юкдыр менәргә зады раһың, Бара алмас, кабаргай анда паең. Аңа солтан диде: - Имде барырмән, Тәвәккәлне кылыпмын йә үлермән. Һәммә барса булып иштер сер арә, Бәйагъ бармакыны кылдым ихтыярә. Алып азык һәммә ил тотсалар раһ, Мән алмасмын - "Тәвәккәлтү галәллаһ!" Йәнә һәрбер кадәмдә ике рәкәгать Намаз әйләп барып - кылгым гыйбадәт. Өч эшне үземгә нәзер итепмен, Тәвәккәл дамәнен мәхкәм тотыпмын. Ләгыйнь Шәйтан бу һиммәтне күреп, тиз Көеп уртанды андин, янды нәүмиз. Бу рафтар илә шаһ түрт елчә калды, Ләгыйнь Шәйтан йәнә беркөнне кәлде. Диде: - И шаһ, тәвәккәл дога кылдың, Нигә айтан сүзеңдин имде яндың? Дир ирдең, мән бәйабан алмасам тай, Күңелдә булмагай җөзе Халикъ Хәй. Кани әйгай сүзеңдә торганың шаһ - Бара дорсын булып кәрванга һәмраһ? Табылган нан - боларда гәр сәнә булсаң, Су биргәйләр сәңа һәм тәшнә булсаң. Бу ирмәсдер тәвәккәл,- диде Шәйтан, Бу сүздин орды шаһ йөзен бәйабан. Йөреде өч кичә-көндез йиймай нан, Су эчмәй тәшнә булды, кәтде дәрман. Китеп хәле, егылды, калды падин, Өмид өзде җиһаны бибәкадин. Күрең, фәрманы Хакны, и бөрадәр, Ки бер әгъраби пакизәи гәүһәр. Бәйабанда ятыпдыр мәсте биһуш, Нәчә аваз кылды, тапмады һуш. Биралмады җавап, әгъраби белде: Моның хәле дигәр, күңле бозылды. Шөкер шәрип белән кылган тәгаме Бар ирде үзе берлән собхү-шәме. Алып бер парә, шаһ агзыга салды, Үтеп ирде заман, хәлегә кәлде. Күзен ачып күрәр: бер бәндәи хас Торыпдыр - шәфкать илә әйләп ихлас. Ходага шөкер кылды анда бисйар, Булып үз хәледин андик хәбәрдар. Кылыр ирде тәбәссем анда солтан, Ходаның кодрәтенә бадилу-җан. Гарәп әйде: - Мәгәр диванадыр сән, Бу халәткә йитеп, нидин көлерсән? - Мәне дивана белмәң,- диде солтан,Моның өчен көлепмән,- диде,- и җан, Кеше кем, игътикад әйләп күңлендә, Тәвәккәл кылса Хакга җану-дилдә, @@ -196,10 +196,10 @@ XIX гасырда һәм XX йөз башларында халкыбызның Ушал дәм шаһ кылды күп мөнәҗәт, Диде: - И падишаһ, Казыел-Хаҗәт! Кылаймын хастә, җаным аңа корбан, -Мәңа ул бәндәне кылган намәйан. Тәнү-җаным аның булсын фидасы , Күземгә сөрмә булсын хаке-пасы. Янә килде ки һатифдин нидае: - Атыдыр - Рабига, бел, Басра - җае! Белеп солтан бу сүзне, юлга керде, Барыбан, Рабига хатынны күрде. Алар һәм һәр кадәмдә ике рәкәгать Намаз әйләп килер ирде бинәүбәт. Булыр ирде ки һәр мәнзәлдә түрт йөз Рәкәгать намаз, бел, и җәкәр сүз. Качан кем булды ирсә рузы-ихрам, Һәммә ил баглады ихрамы ба тәмам. Булыпдыр хәйзи-вакыйг Рабигадин, Кин калды ушал дәм кафиләдин. Ушал дәм Тәңрегә кылды мөнәҗәт, Диде: - И Халикы арду-сәмават. Сәнең хөшнүдлыгың өчен кәлепмен, Бу дәрткә мөбтәлалар дәртен булыпмын. Диде: - Мәңа Ходайа, сабыр биргел Вә ямандин бу дәрдеңне күтәргел! Дир ирде: - Калмады,- дип,- мәндә тәкать, Ушал сәгатьтәдер кем, тапты сихәт. Юк ирде госел итәргә анда абы, Кылай дип пакь үзен, әйләп шитабы, Йөрер ирде йөгереп суны эзләп, Сусыз калган киекдик дәште күзләп. Юлыкты дәштедә чаһы-мәгари, Алырга дәлве юкдыр абы-паки. Салып күңләкене, сачбагын алды, Кылып дәлве рәсән, чаһ ичрә салды. Су алды тартып андин тула күңләк, Кылып госел, таһарәт булды дилпакь. Бер эт бар ирде йөргән анда сусап, Йөгереп йөргән ирде тапмаен аб. Ушал эткә килеп ирде су бирде, Ичеп су андин, үз хәлегә кәтте. Дога әйләп диде эт: - Йә Илаһи, Һәммә дәрмандәнең сәнсен пәнаһы, Бу бәндәңнең бу көн нә максуды бар, Рәва кылгыл, айа Данайы-әсрар.15 Иҗабәт булды ул этнең догасы, Мөйәссәр булды ул дәм мөддәгасы. Ушал дәм купты, күңләгене киде, Аның алдыга Кәгъбә каршы кәлде. Аңа бер илтифат кылмады ул һич, Янып бер кыйра күзен салмады һич. Чырагы кәрван дик барыр ирде, Башындин Кәгъбә чөн пәрванә булды. Әйде: - Илкеңдә гаса чүбе бипуст, Айагын куймас ирде - яды, бидуст. Билен баглап, ираннар дик орып йир, Барыр Турга нәчек Муса пәйгамбир. Алар дик барыр ирде Рабига һәм, Ходаның ядыдин үзгә йиймай гамь. Ушалы дәм шаһ хаҗиларны башлап, Йитеп кәлде вә һәм күзене яшьләп. Барып солтан, аның алдыда торды, Диде: - И Рабига, бәхтең нә булды? Сәнең алдыңга кәлде, Рабига бихаст, Нигә бакмассән аңа карап раст? Диде ки Рабига: - Бәхетең сәнеңдер, Бу сүзне мәңа андаг айганыңдыр? Мәңа Кәгъбә килепдер бимәшәкать, Мәшәкатьсез йимешедә юк ләззәт. Табылса бимәшәкать һәр нәмәрсә, Аның кадрене белмәсдер кем ирсә. Сорады базы солтан Рабигадин: - Мәңа айгыл,- диде,- бу вакыйгадин, Ки мән һәрбер кадәмдә ике рәкәгать Укыр ирдем намаз, и никү-һиммәт! Мәнем һәрбер кадәмдә ике рәкәгать Намаз укып кылыр ирдем гыйбадәт. Вәликин сәңа Кәгъбә каршы кәлде, Мәңа килмәс вә йа хикмәт нә ирде? Диде кем Рабига: - Солтан, ишеткел, Мәңа итәй бу серне раст белгел. Йөреп иркән ушал дәштедә бер сәк, Сусап яткан икән, үлмәгән, бишәк. Эчеп мәндин ки, ул сирап булды, Килеп, үз хәлегә дәрийап булды. Бичара сәк догаи бәңа кылды, Мәнем алдымга Кәгъбә каршы кәлде. Тәмамы хаҗилар хаҗ кылды, янды, Үзе солтан бу Кәгъбә үзрә калды. Мең алтын бирде бер бай, диде: - И шаһ, Моны кылгыл үзеңә түшәи-раһ. Диде шаһ: - Биргәнең мең ирде динар, Нәгү бирдең барын саилгә, и йар? Диде ул сәртәраш:3 - И мәрде-дәрвиш, Мең алтын Хак юлыда булагай биш. Бу сүзне алды шаһзадә үзегә, Орып бернәчә мөшт ул дәм йөзегә. Ушал дәм нәгърәи мәстанә орды, Бу йанлыг зари егълап әйтер ирде. Диде: - Аһ, белмәдем, Пәрвардигәрем, Кабул кылгыл мәнем фөрйады-зарым. Хата кылдым, йиңелдем, белмәдем мән, Йәман сүзне бәнагәһ сүзләдем мән. Мәнем ишем җиһанда зар икәндер, Ки биталигъ кешегә гөл - тигәндер. Йөреп Кәгъбә ара язу-бәһар ул, Һәзим кәшакене кылды ихтыяр ул. Ки һәркөн па бәрәһнә тауга барып, Килер ирде утын алып күтәреп. Сатар ирде өч ярмакыга аны, Алыр ирде барыга ашу-наны. Бирер ирде аны дәрвишләрега. Ходаның гыйшкыда дилришләрега. Йәтим-толларга ярымын бирерде, Ки андин соңра өйгә килтерерде. Торыр ирде озын төн зари егълап, Ниязын бинияза гарзә әйләп: - Берәве шаһлыкыны ташлап, Ахирәтне ихтыяр итте, Берәве дөньяны бик хушлап, Гокъбә юлыдин фирар итте. Берәүләр гаклы көл берлән Ходаның юлыга керде, Берәүләр гаклы җиз берлән Бу җиһан кәрен бәрар итте. Күрең бу зире чәрхе ләҗвәрди Кәһа әсигъ киләдер, гәһе сәрди. Бу мескин адәминең башына, бел, Нә эшләр киләдер, ай вә һәм ел. Гәһи шаһлар кыладыр бинәвалык, Гәһи әйләр гидалар падишаһлык. Гәһи байлар йөрер бер пүлга мохтаҗ, Табар мал һәзаване, кәһа коллаҗ. Гәһи фәрбиһ булырсән, кәһа лагарь, Җиһанга игътимад итмә, бөрадәр. Ки та үлгәнчә кылгыл хезмәте Хак, Терелеккә ышанмак - кәре ахмак. За Адәме та бәнух 9, та бу индәм Кәлеп кәтте җиһанга монча адәм. Бере дөньяда бакый калмады һич, Белеп инсаф, тагать кыл иртә вә кич. Дәрбәяне зәйел-хәйаи әмират солтан Ибраһим бине Әдһәм рәхмәтуллаһу тәгалә Чу солтан Бәлехдин чыкмасдин әүвәл Хатыны кадыда бар ирде хәмәл. Ки Зөлхәйа иде намы, зәгыйфә, Ләтафәтлек гаҗәп назек зарифә. Ки бер көн Зөлхәйа вәзгыйтте хәмәл , Угыл тугды, йөзе мисле кызыл гөл. Аңа бикләр Мөхәммәд куйдылар нам, Анасының ки күңле тапты рам. Качан ки углы булды рәсаи, Анасы тик Хода тәрсе парсаи. Ки беркөн шәбе гаед булып ирде, Анасы берлә күшке өстедә ирде. Халаикълар бары гүрле гүригә Чыраг илтеп, куеп ирде өегә. Анасындин сорады: - Халкы-илләр Чыраглар нә өчен анда якарлар? Диде углыга ул дәмдә анасы: - Ки үлгән булса һәркемнең атасы, Чыраг илтеп, гүре үзрә якарлар, Дога әйләп, бары иркә китәрләр. Анасыга диде ул шаһы хубан, Күзе яшен акызып булды гирйан: - Атамның гүре кайдадыр, бараин, Кешеләр дик чыраг илтеп якаин! Анасы әйде: - И фәрзәнде-дилбәнд , Ирерсән рәштәи җанымга пәйвәнд. Атаңның гүре, бел ки, монда юктыр, Ки бер кичә тәрке - гаиб булыптыр. Ул ирнең гадәте бул ирде, и җан, Бирер ирде атыга нәсфы шәбнан. Ки бер кичә торып ул мәрде талиб, Атыга нан биребән булды гаиб. Диде: - И анам, андин бире һич, Хәбәрен алмадыңмы иртә вә кич? Анасы әйде кем: - И җаны мадәр, Бәнем сүземгә имде әйлә бавәр. Атаң ирде бу илнең падишаһы, Нәчә икълим үзә ирде сипәһы. Аның кем, малу-мөлке ирде бихәд, Вәләйкин бик Хода тәрс ирде ул мәрд. Иде ул падишаһи ба гадәләт, Аның барында шат ирде рәгыйать. Аңа гышкы-мәхәббәт килде галиб, Ки бер төндә терекләй булды гаиб.16 Ишетеп мән аны - Мәккәдә бар ул, Һәзм кешелекне кылмыш ихтыяр ул. Ки һәр көн па бәрәһнә тауга барып - Килер, ирмеш, бер арка утын алып. Сатар, ирмеш ки, өч бармакга аны, Алыр, ирмеш, берегә ашу-наны. Бирер, ирмеш, берен дәрвишләрега, Ходаның гыйшкыда дилришләрега. Янә калганны алып барыр, ирмеш, Ятим вә бивәләрга бирер, ирмеш. Бу сүзне углыга әйде анасы, Моныдик сүзләшерде икеләсе. Китеп ул дәмдә углының карары, Кылып күз яшене күксегә җари. Диде: - Дәстүр биргел, мәни бараин, Атамның йөзене күреп киләин. Анасы әйде: - И фәрзәнде ширин, Мәнем күңлем янә сән кылма гамькин. Атаң һиҗредә бәгърем ирде бирйан, Күзен яше иде чөн әбре-нисан. Мәңа сән һәм җөдалык кылгың охшар, Мәне фөркать утыга салгың охшар. Сәнең һиҗреңне мән күрмәй үләрмен, Фирак уты белән таким көярмен. Укыды бул газәлне анда егълап, Һиҗре уты илән бәгърене даглап. -Газәл Нә хәсрәттер ярдин айрылып биханиман булмак, Хыялымда юк ирде ярдин мондаг җөда булмак. Җөдалык утыга көймәк качан күңлемдә бар иде, Ходаның эшләрега бәндәсе дидер риза булмак. Бәси катигъ диделәр дустларым һәуле Кыямәтне, Кыямәт ул икәндер - миһербанидин җөда булмак. Һәммә ил әйтәдер, дузах утыдин катигъ ут юктыр, Та катигъ ут икән - дустдин тәрке улмай җөда улмак. Диде углы: - Айа мөшфикъ анам сән, Белермен, сән мәңа күп миһербан сән. Мәнем сүземне имде йирдә куйма, Бу гамькин хәтерене имде бозма. Мәңа дәстүр бир имде сән, бараин, Атамның йөзене күреп киләин. Диде ирсә, анасы булды мәйлан , Диде: - Баргыл бу шарт илә, айа җан, Хода тотса сәне юлда әмани, Атаң алдыга барсаң ул замани, Түрене ихтыяр итмә, айа җан, Бер-ике көндин артык торма, и җан. Мәнем юктыр фирак утыга табым, Сәне күрмәй корымас күздә абым. Атаң куйган ирер бәгърем үзә даг, Янә сән куймагыл даг өстенә даг. Ике-өч көндин артык торма, и җан, Әҗәл йитсә, мәңа ул көн, айа җан. Үлеп китсәм йөзеңне күрмәй, и җан, Калыр бәгъремдә йөз мең дагы арман. Тула әйде сүзен углыга бисйар, Айагыга төшеп күп еглады зар. Ике-өч көн торып, юл задын итте, Сәфәр бармакның истигъдадын итте. Чыкар хәлдә анасыдин сорады: - Атамдыр Мәккәдә, йә җае - вади. Насыйп булса, мән ул җайга барырмын, Атамны мән нәчек анда танырмын? Анасы әйде: - Гәр Мәккәгә барсаң, Кереп ул шәһәргә, бер йирдә булсаң, Ки андин соң утын базарыга бар, Карап бер, янә булгайсән хәбәрдар. Озын буйлык, кызыл йөзлек, сийә риш, Ширин сүзлек кәлер бер мәрде-дәрвиш. Йөрер сәрпа бәрәһнә, иңедә - шәл, Телендә зикрү-тәсбих даимел-хәл. Намаз укыр дүкәнә һәр кадәмдә, Ходага шөкр идебән дәмидәмдә. Качан кем сән атаң алдыга барсаң, Мөлакать әйләю әхвәле сорсаң, Әгәр сорса бәнем әхвәле дәрдем, Бәйан кылгайсән анда руйы-зәрдем. Анам, дигел, бу халәтгә йитепдер, Торырга куәте-пайы китептер, Ки "Ибраһим" дисә һәр собхе-шәми - Чыкар агзындин ул дәм дәрде-аһи. Вилаятьне тотар буйы кәбабы, Дигәй бер-берегә пирү-шәбаби. Бу Зөлхәйаны, дирләр, дәрде-дагы - Ятар бәгъредә һиҗранның чырагы.2 Аның бәгърене ортар нары-һиҗран. Кибаб исе киләдер, буе-бөрйан.6 Аңа айгыл сәлам, зинһару-зинһар, Мәне бичарадин бисйару-бисйар. Анасы күп васыятьләрне кылды, Бу сүзләрне бала күңлегә салды. Торып шаһзадә ул дәм сорды рөхсәт, Анасы егълаю бирде иҗазәт. Видаг әйләп ушал дәм юлга керде, Анасы егълаю урынында калды. Укыды бу газәлне ул дәм анасы, Күренмәс булгынча углының карасы. -Газәл Аһ мәне дәрдү-бәлага мөбтәла кылган фирак, Тәхтү-бәхтемне бозып, ахыр гида кылган фирак. Гәүһәр кыйммәт бәһа ирдем нәсәбе-базарыда, Сондырып кадәмне нәйләй кем, бәһа кылган фирак. Былбылы ширин нәвадик мәскәнем ирде чәмән , Җәгазьдик вәйранәләр эчрә аза кылган фирак. Мән зәгыйфь бичараны кем, даимән фирак уты белән Көйдереп хәкестәр мәне зиры пай кылган фирак. Тависы хөррәм әйләдем мән тутыйларга һәмнәшин, Вай, нитәй кем, заг-загынга ашнәи кылган фирак. Киеке хөррәмдик йөрешем даимән күмсар иде, Аһ бу чубин кафәстә мөбтәла кылган фирак. Гөлчәһр ирдем, йөзем гөлшәндәге гөлләр ара, Бивәлек утыга рәңгем кәһроба кылган фирак. Нәчә көн йөреп юл, рәнҗе күрде, Бинагәһ Мәккәнең шәһрега керде. Барып кылды ки бер йирдә карар ул, Йөреп ирде ки төн-көн ач вә зар ул. Утын базарыга барып, булып зар, Торыр ирде карап бу дил-зарәфкәр.19 Анасы айган ирдәк кәлмәде һич, Карап торды, күренмәс иртәдин-кич. Булып битакать ул, китте карары, Орып бер сәхт аһы, кылды зари. Ходага ялбарубән кылды фөрйад, Ушал дәм бу газәлне әйләде йад. -Газәл Вә аһ мәне йөз мең бәлаләрга дучар иткән үлем, Ихтыярымны алып, биихтыяр иткән үлем, Бул гариплык дәштедә әүварә сәргәрдан булып, Кузы алдырган киек дик интизар иткән үлем. Мән кызыл гөл дик чәмән шәһредә бер солтан идем, Хару-хас йәңлыг аяк астыда хара иткән үлем. Кемгә егълап барып әйтәин дәрдемне мән? Шаһ идем мән, имде гидае хаксар иткән үлем. Ерак йирдин килебән, канда сән, җаным атам, Күргел имде хастәкәрем интизар иткән үлем. Кәсебан аһ нәхле вәзендәлекне, Бәҗай кәлтерде охшар бәндәлекне. Зимстаны-бәһардин бул йөредем, Суык-иссигъ җәфаи раһе күрдем. Бу мескен адәминең башыга, бел, Нә эшләр киләдер һәм ае, һәм ел. Килеп ирдем җамалыңа өмидвар. Күрә алмай калдым охшар бер дидар. Сәне эзләп, атам, монда кәлепмен, Җамалыңдин нәтай мәхрүм калыпмын! Бу сүзене әйтеп кем, егълады зар, Гариплек дәрде имде әйләде кәр. Кайан барай, нитәй дип булды биһуш, Калып сүзләр сүзедин, булды хамуш. Кешегә сүзләмәй хатәрдер дәрвишан, Торыр ирде, булып бисйары-гирйан. Күрәр кем, бер кем ирсә булды пәйда, Килер һу дип яланбаш вә ялан па. Кара шәл иңедә бер чәндәсе бар, Кылыр һәрбер кадәмдә сәҗдә дубар. Кәлимәи-таййибә агзындадыр бәс , Ходаның зикредин үзгә сүз имәс. Анам әйгай кеше ошбу нишанлык - Ир килгүче, буе - мәһрибанлык. Күзегә яшь алыбән зар егълады, Торыр ирде диле әфкәре егълап. Килеп солтан, диде бу сүзне агаз: - Алыңнар,- дип,- утынны!- кылды аваз, - Хәләл утын алып кәлдем, алыңнар, Хәләл пүллык кеше булса, килеңнәр! Ушал дәм бер кеше алдыга кәлде, Ки өч ярмак биреп, утынны алды. Ки бер ярмак биреп дәрвишләрега, Алып ирде тәгамь дилришләрега. Йәнә бер тәңләсен толларга бирде, Ятимнәргә бересен хәер кылды. Бозык диван өегә килеп ирде, Ходаның зикре берлән торып ирде. Атасы алдыга шаһзадә барды, Сәлам биреп, тәвазуг берлә торды. - Галәйкем, - диде солтан, күзе төште, Кубып, бу җәван берлә күреште. Баласыны кочаклап егълады шаһ, Бу сердин булды солтан ул дәм агәһ. Тарикы-имтихан берлә сорады: - Нә йирлек сән?- диде.- Кайсы бәләди? Мәни бичарага хуп охшаерсән, Айа углан,- диде,- кайдин килерсән? Диде углы: - Айа и бәндәи хас, Кылыпдырлар һәммә ил сезгә ихлас. Мәнем һәм берничә гарзе сүзем бар, Ишетең, әйтәим, и никү-кәрдар. Диде солтан: - Дигел һәр ни сүзең бар! Егет ул дәмдә үксеп егълады зар. Диде: - Мән Бәлхе фәрзәнде булырмын, Газизең җәкәре бәнде булырмын. Бу сүзегә тәкабул иде солтан: - Булырмән Бәлхе иледин мән һәм, и җан! Йәнә әйде ки: - Кемнең углыдыр сән? Атаң кемдер? Кайу диндин булырсән? Бу сүзене ишетеп биһуш булды, Замандин соң йәнә һушыга кәлде. - Мән ирермән аның дик иргә угыл, Ул ирмәс Хакдин үзгә берлә мәшгуль. Вилаять мөлкене, тәхтене ташлап, Фәкыйрьлек милкен алган - Хакны хушлап. Хәрир тунны кара чикмәнгә саткан, Ки Зөлхәйа хатыныны тол иткән, Гайалыга ятимлек дагы куйган, Бу Мәккә шәһредә утынчы булган, Ушал солтанның углы мән улырмын, Атамны күргәли монда килепмен. Бу сүзене иштеп китте карары, Кочаклап углыны, күп кылды зари. - Ерак йирдин кәлепсән, никү-фәрзәнд, Ачып, арып, айа җаным, җәкәр бәнд.7 Тәмам күргәннәрен бер-бер сорады, Әкәбирләр, һәммә шәһри-бәләди: - Гарип-мескен анаң бармы сәламәт? Нәчә еллар чигеп толлыкта михнәт? Диде углы: - Анам хәле булыктыр - Бу толлык дагы берлә кан йөзептер. Якын бел: аһ берлә гарше көйсә - Ки Ибраһим дибан бер аһ орса. Чыкар, аһ дисә, уты дик төтене, Аның бәгърега юк, дирләр, бөтене. Төтен булгай вилаять - җәнк алды , Бу Зөлхәйаны, дирләр, дагы-дәрде. Бу сүзне ишетеп солтан екылды, Замандин соң йәнә хәлегә кәлде. Ушал дәм кәлде һатифдин бер аваз, Диде: - Ибраһим, углыңга булып баз, Бәне кылдың фәрамуш имде, белгел, Мәне сөйгел вә йа углыңны сөйгел. Ишетеп бу ниданы, булды биһуш, Ичендә зикре-халәт әйләде җуш. - Сәне дип тәхтү-бәхтемне кичепмен, Ки бән вәхдәт шәрабене эчепмен. Кичепмен имде углымдин Ходага, Мәңа сәнсен, Кәримлек, раһнамәйа. Хода әмре белән Газраил йитте, Ушал дәм углының җаныны алды. Нида кәлде янә һатифдин ул хәл: - Юып күмгел,- диде,- углыңны дәрхәл. Ходаның кыйсмәтега рази булды, Гариплыкы өчен күңле бозылды. - Айа углым, җәкәр бәндем , колыным, Гариплыктә сәңа килгән бу үлем, Бәне эзләп килеп үлгән гарибем, Егетлек хиссасыдин бинасыйбым. Атасының хозурын күрмәй үлгән - Морады-максудына йитмәй үлгән. Төмән мең хәсрәте армандә калган, Кәмалыга йитешмәй нәү екылган. Сәне имде Ходага тапшырыпмын, Ходаның хөкмега рази булыпмын. Анаңдыр, мөнтәзир, юлга карап зари, Сәне килгән дибан ул зар әфкәри. Вафатыңдин анаң ахыр ишеткәй, Сәнең дәртеңне әйтә-әйтә үлгәй. Бу сүзне әйтебән күп егълады зар, Якасын канга болгап чәшме хунбар. Моның дик егълап углын йиргә куйды, "Әләйһү раҗигун" ул дәм укыды. Ушал дәмдә ингизе фөрйад кылды, Укыбан бу газәлене яд кылды. +Мәңа ул бәндәне кылган намәйан. Тәнү-җаным аның булсын фидасы , Күземгә сөрмә булсын хаке-пасы. Янә килде ки һатифдин нидае: - Атыдыр - Рабига, бел, Басра - җае! Белеп солтан бу сүзне, юлга керде, Барыбан, Рабига хатынны күрде. Алар һәм һәр кадәмдә ике рәкәгать Намаз әйләп килер ирде бинәүбәт. Булыр ирде ки һәр мәнзәлдә түрт йөз Рәкәгать намаз, бел, и җәкәр сүз. Качан кем булды ирсә рузы-ихрам, Һәммә ил баглады ихрамы ба тәмам. Булыпдыр хәйзи-вакыйг Рабигадин, Кин калды ушал дәм кафиләдин. Ушал дәм Тәңрегә кылды мөнәҗәт, Диде: - И Халикы арду-сәмават. Сәнең хөшнүдлыгың өчен кәлепмен, Бу дәрткә мөбтәлалар дәртен булыпмын. Диде: - Мәңа Ходайа, сабыр биргел Вә ямандин бу дәрдеңне күтәргел! Дир ирде: - Калмады,- дип,- мәндә тәкать, Ушал сәгатьтәдер кем, тапты сихәт. Юк ирде госел итәргә анда абы, Кылай дип пакь үзен, әйләп шитабы, Йөрер ирде йөгереп суны эзләп, Сусыз калган киекдик дәште күзләп. Юлыкты дәштедә чаһы-мәгари, Алырга дәлве юкдыр абы-паки. Салып күңләкене, сачбагын алды, Кылып дәлве рәсән, чаһ ичрә салды. Су алды тартып андин тула күңләк, Кылып госел, таһарәт булды дилпакь. Бер эт бар ирде йөргән анда сусап, Йөгереп йөргән ирде тапмаен аб. Ушал эткә килеп ирде су бирде, Ичеп су андин, үз хәлегә кәтте. Дога әйләп диде эт: - Йә Илаһи, Һәммә дәрмандәнең сәнсен пәнаһы, Бу бәндәңнең бу көн нә максуды бар, Рәва кылгыл, айа Данайы-әсрар. Иҗабәт булды ул этнең догасы, Мөйәссәр булды ул дәм мөддәгасы. Ушал дәм купты, күңләгене киде, Аның алдыга Кәгъбә каршы кәлде. Аңа бер илтифат кылмады ул һич, Янып бер кыйра күзен салмады һич. Чырагы кәрван дик барыр ирде, Башындин Кәгъбә чөн пәрванә булды. Әйде: - Илкеңдә гаса чүбе бипуст, Айагын куймас ирде - яды, бидуст. Билен баглап, ираннар дик орып йир, Барыр Турга нәчек Муса пәйгамбир. Алар дик барыр ирде Рабига һәм, Ходаның ядыдин үзгә йиймай гамь. Ушалы дәм шаһ хаҗиларны башлап, Йитеп кәлде вә һәм күзене яшьләп. Барып солтан, аның алдыда торды, Диде: - И Рабига, бәхтең нә булды? Сәнең алдыңга кәлде, Рабига бихаст, Нигә бакмассән аңа карап раст? Диде ки Рабига: - Бәхетең сәнеңдер, Бу сүзне мәңа андаг айганыңдыр? Мәңа Кәгъбә килепдер бимәшәкать, Мәшәкатьсез йимешедә юк ләззәт. Табылса бимәшәкать һәр нәмәрсә, Аның кадрене белмәсдер кем ирсә. Сорады базы солтан Рабигадин: - Мәңа айгыл,- диде,- бу вакыйгадин, Ки мән һәрбер кадәмдә ике рәкәгать Укыр ирдем намаз, и никү-һиммәт! Мәнем һәрбер кадәмдә ике рәкәгать Намаз укып кылыр ирдем гыйбадәт. Вәликин сәңа Кәгъбә каршы кәлде, Мәңа килмәс вә йа хикмәт нә ирде? Диде кем Рабига: - Солтан, ишеткел, Мәңа итәй бу серне раст белгел. Йөреп иркән ушал дәштедә бер сәк, Сусап яткан икән, үлмәгән, бишәк. Эчеп мәндин ки, ул сирап булды, Килеп, үз хәлегә дәрийап булды. Бичара сәк догаи бәңа кылды, Мәнем алдымга Кәгъбә каршы кәлде. Тәмамы хаҗилар хаҗ кылды, янды, Үзе солтан бу Кәгъбә үзрә калды. Мең алтын бирде бер бай, диде: - И шаһ, Моны кылгыл үзеңә түшәи-раһ. Диде шаһ: - Биргәнең мең ирде динар, Нәгү бирдең барын саилгә, и йар? Диде ул сәртәраш:3 - И мәрде-дәрвиш, Мең алтын Хак юлыда булагай биш. Бу сүзне алды шаһзадә үзегә, Орып бернәчә мөшт ул дәм йөзегә. Ушал дәм нәгърәи мәстанә орды, Бу йанлыг зари егълап әйтер ирде. Диде: - Аһ, белмәдем, Пәрвардигәрем, Кабул кылгыл мәнем фөрйады-зарым. Хата кылдым, йиңелдем, белмәдем мән, Йәман сүзне бәнагәһ сүзләдем мән. Мәнем ишем җиһанда зар икәндер, Ки биталигъ кешегә гөл - тигәндер. Йөреп Кәгъбә ара язу-бәһар ул, Һәзим кәшакене кылды ихтыяр ул. Ки һәркөн па бәрәһнә тауга барып, Килер ирде утын алып күтәреп. Сатар ирде өч ярмакыга аны, Алыр ирде барыга ашу-наны. Бирер ирде аны дәрвишләрега. Ходаның гыйшкыда дилришләрега. Йәтим-толларга ярымын бирерде, Ки андин соңра өйгә килтерерде. Торыр ирде озын төн зари егълап, Ниязын бинияза гарзә әйләп: - Берәве шаһлыкыны ташлап, Ахирәтне ихтыяр итте, Берәве дөньяны бик хушлап, Гокъбә юлыдин фирар итте. Берәүләр гаклы көл берлән Ходаның юлыга керде, Берәүләр гаклы җиз берлән Бу җиһан кәрен бәрар итте. Күрең бу зире чәрхе ләҗвәрди Кәһа әсигъ киләдер, гәһе сәрди. Бу мескин адәминең башына, бел, Нә эшләр киләдер, ай вә һәм ел. Гәһи шаһлар кыладыр бинәвалык, Гәһи әйләр гидалар падишаһлык. Гәһи байлар йөрер бер пүлга мохтаҗ, Табар мал һәзаване, кәһа коллаҗ. Гәһи фәрбиһ булырсән, кәһа лагарь, Җиһанга игътимад итмә, бөрадәр. Ки та үлгәнчә кылгыл хезмәте Хак, Терелеккә ышанмак - кәре ахмак. За Адәме та бәнух 9, та бу индәм Кәлеп кәтте җиһанга монча адәм. Бере дөньяда бакый калмады һич, Белеп инсаф, тагать кыл иртә вә кич. Дәрбәяне зәйел-хәйаи әмират солтан Ибраһим бине Әдһәм рәхмәтуллаһу тәгалә Чу солтан Бәлехдин чыкмасдин әүвәл Хатыны кадыда бар ирде хәмәл. Ки Зөлхәйа иде намы, зәгыйфә, Ләтафәтлек гаҗәп назек зарифә. Ки бер көн Зөлхәйа вәзгыйтте хәмәл , Угыл тугды, йөзе мисле кызыл гөл. Аңа бикләр Мөхәммәд куйдылар нам, Анасының ки күңле тапты рам. Качан ки углы булды рәсаи, Анасы тик Хода тәрсе парсаи. Ки беркөн шәбе гаед булып ирде, Анасы берлә күшке өстедә ирде. Халаикълар бары гүрле гүригә Чыраг илтеп, куеп ирде өегә. Анасындин сорады: - Халкы-илләр Чыраглар нә өчен анда якарлар? Диде углыга ул дәмдә анасы: - Ки үлгән булса һәркемнең атасы, Чыраг илтеп, гүре үзрә якарлар, Дога әйләп, бары иркә китәрләр. Анасыга диде ул шаһы хубан, Күзе яшен акызып булды гирйан: - Атамның гүре кайдадыр, бараин, Кешеләр дик чыраг илтеп якаин! Анасы әйде: - И фәрзәнде-дилбәнд , Ирерсән рәштәи җанымга пәйвәнд. Атаңның гүре, бел ки, монда юктыр, Ки бер кичә тәрке - гаиб булыптыр. Ул ирнең гадәте бул ирде, и җан, Бирер ирде атыга нәсфы шәбнан. Ки бер кичә торып ул мәрде талиб, Атыга нан биребән булды гаиб. Диде: - И анам, андин бире һич, Хәбәрен алмадыңмы иртә вә кич? Анасы әйде кем: - И җаны мадәр, Бәнем сүземгә имде әйлә бавәр. Атаң ирде бу илнең падишаһы, Нәчә икълим үзә ирде сипәһы. Аның кем, малу-мөлке ирде бихәд, Вәләйкин бик Хода тәрс ирде ул мәрд. Иде ул падишаһи ба гадәләт, Аның барында шат ирде рәгыйать. Аңа гышкы-мәхәббәт килде галиб, Ки бер төндә терекләй булды гаиб. Ишетеп мән аны - Мәккәдә бар ул, Һәзм кешелекне кылмыш ихтыяр ул. Ки һәр көн па бәрәһнә тауга барып - Килер, ирмеш, бер арка утын алып. Сатар, ирмеш ки, өч бармакга аны, Алыр, ирмеш, берегә ашу-наны. Бирер, ирмеш, берен дәрвишләрега, Ходаның гыйшкыда дилришләрега. Янә калганны алып барыр, ирмеш, Ятим вә бивәләрга бирер, ирмеш. Бу сүзне углыга әйде анасы, Моныдик сүзләшерде икеләсе. Китеп ул дәмдә углының карары, Кылып күз яшене күксегә җари. Диде: - Дәстүр биргел, мәни бараин, Атамның йөзене күреп киләин. Анасы әйде: - И фәрзәнде ширин, Мәнем күңлем янә сән кылма гамькин. Атаң һиҗредә бәгърем ирде бирйан, Күзен яше иде чөн әбре-нисан. Мәңа сән һәм җөдалык кылгың охшар, Мәне фөркать утыга салгың охшар. Сәнең һиҗреңне мән күрмәй үләрмен, Фирак уты белән таким көярмен. Укыды бул газәлне анда егълап, Һиҗре уты илән бәгърене даглап. +Газәл Нә хәсрәттер ярдин айрылып биханиман булмак, Хыялымда юк ирде ярдин мондаг җөда булмак. Җөдалык утыга көймәк качан күңлемдә бар иде, Ходаның эшләрега бәндәсе дидер риза булмак. Бәси катигъ диделәр дустларым һәуле Кыямәтне, Кыямәт ул икәндер - миһербанидин җөда булмак. Һәммә ил әйтәдер, дузах утыдин катигъ ут юктыр, Та катигъ ут икән - дустдин тәрке улмай җөда улмак. Диде углы: - Айа мөшфикъ анам сән, Белермен, сән мәңа күп миһербан сән. Мәнем сүземне имде йирдә куйма, Бу гамькин хәтерене имде бозма. Мәңа дәстүр бир имде сән, бараин, Атамның йөзене күреп киләин. Диде ирсә, анасы булды мәйлан , Диде: - Баргыл бу шарт илә, айа җан, Хода тотса сәне юлда әмани, Атаң алдыга барсаң ул замани, Түрене ихтыяр итмә, айа җан, Бер-ике көндин артык торма, и җан. Мәнем юктыр фирак утыга табым, Сәне күрмәй корымас күздә абым. Атаң куйган ирер бәгърем үзә даг, Янә сән куймагыл даг өстенә даг. Ике-өч көндин артык торма, и җан, Әҗәл йитсә, мәңа ул көн, айа җан. Үлеп китсәм йөзеңне күрмәй, и җан, Калыр бәгъремдә йөз мең дагы арман. Тула әйде сүзен углыга бисйар, Айагыга төшеп күп еглады зар. Ике-өч көн торып, юл задын итте, Сәфәр бармакның истигъдадын итте. Чыкар хәлдә анасыдин сорады: - Атамдыр Мәккәдә, йә җае - вади. Насыйп булса, мән ул җайга барырмын, Атамны мән нәчек анда танырмын? Анасы әйде: - Гәр Мәккәгә барсаң, Кереп ул шәһәргә, бер йирдә булсаң, Ки андин соң утын базарыга бар, Карап бер, янә булгайсән хәбәрдар. Озын буйлык, кызыл йөзлек, сийә риш, Ширин сүзлек кәлер бер мәрде-дәрвиш. Йөрер сәрпа бәрәһнә, иңедә - шәл, Телендә зикрү-тәсбих даимел-хәл. Намаз укыр дүкәнә һәр кадәмдә, Ходага шөкр идебән дәмидәмдә. Качан кем сән атаң алдыга барсаң, Мөлакать әйләю әхвәле сорсаң, Әгәр сорса бәнем әхвәле дәрдем, Бәйан кылгайсән анда руйы-зәрдем. Анам, дигел, бу халәтгә йитепдер, Торырга куәте-пайы китептер, Ки "Ибраһим" дисә һәр собхе-шәми - Чыкар агзындин ул дәм дәрде-аһи. Вилаятьне тотар буйы кәбабы, Дигәй бер-берегә пирү-шәбаби. Бу Зөлхәйаны, дирләр, дәрде-дагы - Ятар бәгъредә һиҗранның чырагы. Аның бәгърене ортар нары-һиҗран. Кибаб исе киләдер, буе-бөрйан. Аңа айгыл сәлам, зинһару-зинһар, Мәне бичарадин бисйару-бисйар. Анасы күп васыятьләрне кылды, Бу сүзләрне бала күңлегә салды. Торып шаһзадә ул дәм сорды рөхсәт, Анасы егълаю бирде иҗазәт. Видаг әйләп ушал дәм юлга керде, Анасы егълаю урынында калды. Укыды бу газәлне ул дәм анасы, Күренмәс булгынча углының карасы. +Газәл Аһ мәне дәрдү-бәлага мөбтәла кылган фирак, Тәхтү-бәхтемне бозып, ахыр гида кылган фирак. Гәүһәр кыйммәт бәһа ирдем нәсәбе-базарыда, Сондырып кадәмне нәйләй кем, бәһа кылган фирак. Былбылы ширин нәвадик мәскәнем ирде чәмән , Җәгазьдик вәйранәләр эчрә аза кылган фирак. Мән зәгыйфь бичараны кем, даимән фирак уты белән Көйдереп хәкестәр мәне зиры пай кылган фирак. Тависы хөррәм әйләдем мән тутыйларга һәмнәшин, Вай, нитәй кем, заг-загынга ашнәи кылган фирак. Киеке хөррәмдик йөрешем даимән күмсар иде, Аһ бу чубин кафәстә мөбтәла кылган фирак. Гөлчәһр ирдем, йөзем гөлшәндәге гөлләр ара, Бивәлек утыга рәңгем кәһроба кылган фирак. Нәчә көн йөреп юл, рәнҗе күрде, Бинагәһ Мәккәнең шәһрега керде. Барып кылды ки бер йирдә карар ул, Йөреп ирде ки төн-көн ач вә зар ул. Утын базарыга барып, булып зар, Торыр ирде карап бу дил-зарәфкәр. Анасы айган ирдәк кәлмәде һич, Карап торды, күренмәс иртәдин-кич. Булып битакать ул, китте карары, Орып бер сәхт аһы, кылды зари. Ходага ялбарубән кылды фөрйад, Ушал дәм бу газәлне әйләде йад. +Газәл Вә аһ мәне йөз мең бәлаләрга дучар иткән үлем, Ихтыярымны алып, биихтыяр иткән үлем, Бул гариплык дәштедә әүварә сәргәрдан булып, Кузы алдырган киек дик интизар иткән үлем. Мән кызыл гөл дик чәмән шәһредә бер солтан идем, Хару-хас йәңлыг аяк астыда хара иткән үлем. Кемгә егълап барып әйтәин дәрдемне мән? Шаһ идем мән, имде гидае хаксар иткән үлем. Ерак йирдин килебән, канда сән, җаным атам, Күргел имде хастәкәрем интизар иткән үлем. Кәсебан аһ нәхле вәзендәлекне, Бәҗай кәлтерде охшар бәндәлекне. Зимстаны-бәһардин бул йөредем, Суык-иссигъ җәфаи раһе күрдем. Бу мескен адәминең башыга, бел, Нә эшләр киләдер һәм ае, һәм ел. Килеп ирдем җамалыңа өмидвар. Күрә алмай калдым охшар бер дидар. Сәне эзләп, атам, монда кәлепмен, Җамалыңдин нәтай мәхрүм калыпмын! Бу сүзене әйтеп кем, егълады зар, Гариплек дәрде имде әйләде кәр. Кайан барай, нитәй дип булды биһуш, Калып сүзләр сүзедин, булды хамуш. Кешегә сүзләмәй хатәрдер дәрвишан, Торыр ирде, булып бисйары-гирйан. Күрәр кем, бер кем ирсә булды пәйда, Килер һу дип яланбаш вә ялан па. Кара шәл иңедә бер чәндәсе бар, Кылыр һәрбер кадәмдә сәҗдә дубар. Кәлимәи-таййибә агзындадыр бәс , Ходаның зикредин үзгә сүз имәс. Анам әйгай кеше ошбу нишанлык - Ир килгүче, буе - мәһрибанлык. Күзегә яшь алыбән зар егълады, Торыр ирде диле әфкәре егълап. Килеп солтан, диде бу сүзне агаз: - Алыңнар,- дип,- утынны!- кылды аваз, - Хәләл утын алып кәлдем, алыңнар, Хәләл пүллык кеше булса, килеңнәр! Ушал дәм бер кеше алдыга кәлде, Ки өч ярмак биреп, утынны алды. Ки бер ярмак биреп дәрвишләрега, Алып ирде тәгамь дилришләрега. Йәнә бер тәңләсен толларга бирде, Ятимнәргә бересен хәер кылды. Бозык диван өегә килеп ирде, Ходаның зикре берлән торып ирде. Атасы алдыга шаһзадә барды, Сәлам биреп, тәвазуг берлә торды. - Галәйкем, - диде солтан, күзе төште, Кубып, бу җәван берлә күреште. Баласыны кочаклап егълады шаһ, Бу сердин булды солтан ул дәм агәһ. Тарикы-имтихан берлә сорады: - Нә йирлек сән?- диде.- Кайсы бәләди? Мәни бичарага хуп охшаерсән, Айа углан,- диде,- кайдин килерсән? Диде углы: - Айа и бәндәи хас, Кылыпдырлар һәммә ил сезгә ихлас. Мәнем һәм берничә гарзе сүзем бар, Ишетең, әйтәим, и никү-кәрдар. Диде солтан: - Дигел һәр ни сүзең бар! Егет ул дәмдә үксеп егълады зар. Диде: - Мән Бәлхе фәрзәнде булырмын, Газизең җәкәре бәнде булырмын. Бу сүзегә тәкабул иде солтан: - Булырмән Бәлхе иледин мән һәм, и җан! Йәнә әйде ки: - Кемнең углыдыр сән? Атаң кемдер? Кайу диндин булырсән? Бу сүзене ишетеп биһуш булды, Замандин соң йәнә һушыга кәлде. - Мән ирермән аның дик иргә угыл, Ул ирмәс Хакдин үзгә берлә мәшгуль. Вилаять мөлкене, тәхтене ташлап, Фәкыйрьлек милкен алган - Хакны хушлап. Хәрир тунны кара чикмәнгә саткан, Ки Зөлхәйа хатыныны тол иткән, Гайалыга ятимлек дагы куйган, Бу Мәккә шәһредә утынчы булган, Ушал солтанның углы мән улырмын, Атамны күргәли монда килепмен. Бу сүзене иштеп китте карары, Кочаклап углыны, күп кылды зари. - Ерак йирдин кәлепсән, никү-фәрзәнд, Ачып, арып, айа җаным, җәкәр бәнд. Тәмам күргәннәрен бер-бер сорады, Әкәбирләр, һәммә шәһри-бәләди: - Гарип-мескен анаң бармы сәламәт? Нәчә еллар чигеп толлыкта михнәт? Диде углы: - Анам хәле булыктыр - Бу толлык дагы берлә кан йөзептер. Якын бел: аһ берлә гарше көйсә - Ки Ибраһим дибан бер аһ орса. Чыкар, аһ дисә, уты дик төтене, Аның бәгърега юк, дирләр, бөтене. Төтен булгай вилаять - җәнк алды , Бу Зөлхәйаны, дирләр, дагы-дәрде. Бу сүзне ишетеп солтан екылды, Замандин соң йәнә хәлегә кәлде. Ушал дәм кәлде һатифдин бер аваз, Диде: - Ибраһим, углыңга булып баз, Бәне кылдың фәрамуш имде, белгел, Мәне сөйгел вә йа углыңны сөйгел. Ишетеп бу ниданы, булды биһуш, Ичендә зикре-халәт әйләде җуш. - Сәне дип тәхтү-бәхтемне кичепмен, Ки бән вәхдәт шәрабене эчепмен. Кичепмен имде углымдин Ходага, Мәңа сәнсен, Кәримлек, раһнамәйа. Хода әмре белән Газраил йитте, Ушал дәм углының җаныны алды. Нида кәлде янә һатифдин ул хәл: - Юып күмгел,- диде,- углыңны дәрхәл. Ходаның кыйсмәтега рази булды, Гариплыкы өчен күңле бозылды. - Айа углым, җәкәр бәндем , колыным, Гариплыктә сәңа килгән бу үлем, Бәне эзләп килеп үлгән гарибем, Егетлек хиссасыдин бинасыйбым. Атасының хозурын күрмәй үлгән - Морады-максудына йитмәй үлгән. Төмән мең хәсрәте армандә калган, Кәмалыга йитешмәй нәү екылган. Сәне имде Ходага тапшырыпмын, Ходаның хөкмега рази булыпмын. Анаңдыр, мөнтәзир, юлга карап зари, Сәне килгән дибан ул зар әфкәри. Вафатыңдин анаң ахыр ишеткәй, Сәнең дәртеңне әйтә-әйтә үлгәй. Бу сүзне әйтебән күп егълады зар, Якасын канга болгап чәшме хунбар. Моның дик егълап углын йиргә куйды, "Әләйһү раҗигун" ул дәм укыды. Ушал дәмдә ингизе фөрйад кылды, Укыбан бу газәлене яд кылды. Газәл Имде эзләп тапмагаймын, канда сән, җаным, балам? Күргәли кәлдең йөземне, маһи тәбаным, балам! Ул Кыямәт дәштедә күрсәм сәнең буең-йөзең, Бозгучы Мәхшәрне анда аһы-әфганым, балам. Бу үлем хакыдыр кем, бу нәчә көймәклек нәдер? Вакты йитмәй хозан булган гөлестаным, балам, Йөрәгемнең куәте китте, нитай дәртем белән? Сүзлүгенчә калмады бер зәррә дәрманым, балам. Үлгенчә итсәм, әда булмас, сәнең дәртеңне мән, И төкәнмәс йөрәгемдин хәсрәте-кәнем, балам. Бер мәсәл бардыр кадимдин: яхшыга булгай зәваль, И җәван, биназыйр мөэмине-мөселманым, балам. Һәрзаман ядымга төшсәң, кычкырырмын ваһ диеп, Йитмәгәй имде сәңа фөрйады-әфганым, балам. Йир йөзене нәү-бәһар итте димәңнәр ләлазар, Катрә-катрә йиргә тамган күздәге каным, балам. Әйтәдерләр бәгъзеләр бу гамьне сән инде оныт, Булмагай һәргиз онытып бу даг-һиҗраным, балам. Белмәс ирдем ванәһдәк мән бу гариплек дәрдене, Имде гамь башыма йитте, белдем, и җаным, балам. * * * Йөрәгемнең куәте, күзем-раушаным, җаным, балам, Җаным, өем зиннәте һәр кичә миһманым, балам. И балам, мән кайсы йиреңне әйтепләр егълаем, Бинишан намы юк калган ханә вәйраным, балам. Насыйбым кадрем ушанды, нә кылай, и дустларым? Зиннәтем һәм хөрмәтем алдыда солтаным, балам. И сәнең дәртең белән үлсәм-котылсам дәртедин, Көйдерер гүрдә кәфенне аһ вә сүзаным, балам. Калмады сабры карарым, һәммәсе кем, улды так, Налашедин налаш итте бәйтел-әхзаным, балам. Бәндәмен, бичарамын, килмәс кулымдин һич гыйлаҗ. Имде юк сабыр әйләмәкдин үзгә сәрманым, балам. - Мөхәммәд өммәте сез бәндәи хас, Мәнем сүземгә имде әйләң ихлас. Мәнем егълаганым углымга ирмәс, Кеше гамь чикмәгенчә гамьне белмәс. Гариплеге өчен күңлем туладыр, Аның хәлега күп рәхим киләдер. Диде: - Һәркем гариплек берлә булса, Гарипләргә кеше күз яше кылса, Пәйгамбәрнең гариплегын кылып яд, Хода кылгай аны дузахдин азат. Бу сүзне әйде солтан, юлга керде, Күзенең яше күксегә түгелде. Өмид өздем ки шаһлыкдин, Илаһым, Зәну-фәрзәнд ятим кылдым, Илаһым. Әгәр мең парә кылсалар бу юлда, Качан сәндин күңел өзгем, Илаһым. Кабис тагына барып ул заманда, Нәчә еллар гыйбадәт кылды анда. Ки һәр айда тәвафы Кәгъбә әйләп, Китәр ирде өегә базы егълап. Ки беркөн барды шаһи гали һиммәт, Бу дары бибәкадин кылды рихләт. Ул ир Ахирәт өегә куелды, "Аләйһү раҗигун" ул дәм укылды. Газәл Үттеләр бу дөньядин күп дилхаһлар, Калмады дөньяда бакый гидалар һәм шаһлар. Хәсрәтә, и дустларым, залим үлемең золмындин, Бу кара йир астыга керде бары руйы-маһлар. Нагәһан алса якаңдин, куймагай дәм оргали, Һич әсигъ кылмас сәңа, кылсаң фөгане вә аһлар. Гакыл ирсәң, кыл гыйбадәт, бирмә дөньяга күңел, Бирде дөньяга күңлене гаклы кәме, гүтаһлар. Дөнья - хасрәт ханә ирер, и ҺӨВӘЙДА, дөньядин Йөз мең хәсрәт илә үттеләр нәчә дин һәмраһлар. Бар ирде шаһның бер хубы-мөриде, Ки бер төн истихарә эчрә шаһны күрде. Диде солтанга кем: - Хәлең нә улды, Ләхед ичрә кыйлу-калең нә улды? Диде: - Мәндин Хода хөшнүде булды, Мәнем хәлем бу көн бибуде булды. Ходаем мәңа кылды күп гыйнаять , Ки аслан күрмәдем рәнҗү-мәшәкать. Ки Бабел-Шәмсе атлыг бирде маэва, Олуглыгы ирер чөн Гарше-Әгъла. Йәнә күп вәгъдә кылды Хәйе-Әкбәр, Җамалын күрсәтәй дип Рузы-Мәхшәр. @@ -208,5 +208,5 @@ XIX гасырда һәм XX йөз башларында халкыбызның Бер талибел-гыйлем кыйссасы Кылыр равилар ошбу риваять, Хәбәрдә килтереп мондаг хикәят: Бар ирде бер хани талибел-гыйлем, Бигаять парсайы-торфә, хуш гыйлем. Таләп әйләп укырны - юлга керде, Нәчә көннәр йөреп, юл рәнҗе күрде. Йөреп, әл-кыйсса, бер шәһрегә барды, Нәчә көннәр ушал шәһре-ичрә йөрде. Бу талипны дәхи сормады һичкем, Моның муллалыгын белмәде һичкем. Ничә көннәр йөреде ләб бә тәшнә, Тәгамь тапмады, бигаять булды кәснә. Йөреп ирде ки беркөн зари егълап, Гариплык утыга бәгърене даглап. Ушал дәм бер җәһүди булды пәйда, Диде: - И нәве җәван, кадре-гана, Сезә нә булды, күп кайгы йийасыз, Нәчек кәриш белән егълап торасыз? Җәһүдкә бирде ул мондаг җавабы, Аның һәрбер сүзегә рай-саваби. Диде: - Мәни Шам халкыдин булырмын, Кылаймын дип гыйлем, тәхсил кылыпмын. Нәчә көндер татымасмын тәгами, Мәне сормас кешенең хассу-гаме. Аның өчен булыр хәтрем пәришан, Торыпдырмын булып бу йирдә хәйран. Җәһүд әйде: - Мәңа бериште-һизум Күтәреп кәлтерреп бирсәң бичарүм, Бирәй булай тәгаме сәңа вафир! Нә әйтсен аңа бичара мосафир? Ушал дәм зары-зар егълап Ходага, Утын алмак өчен барды далага. Утын алып ирде күтәреп, Торып ирде аны җаззарга салып. Рәсүле сәрвәре фәрзәнде адәм Йитеп кәлде аның алдыга ул дәм. Мөбарәк күзләре төште гарипкә, Ушал мулла мосафир мөзтарипкә. Ки андин сордылар Солтаны-Әбрар: - Нә булды сезгә,- дип әйде,- Айа йар? Ушал мулла вә бичара мосафир Диде: - Мән, йа Рәсүллуллаһ, мосафир! Диде: - Мәни Шам халкыдин булырмын, Нәчә көннәр гариплыкта йөрермен. - Нә эшкә кәлдеңез?- дип әйде хәзрәт,Гариплек шәһредә тартып мәшәкать? Диде талип ки: - И Солтаны-Гадел, Килеп ирдем кылай дип гыйльме хасил. Рәсүллуллаһ диделәр: - И гарип яр, Төреп сезне мөһимгә ошбу базар? Ушал бичара талип әйде ул дәм: - Белең сез, Сәрвәре-әүладе-адәм, Нәчә көннәр бу шәһәр эчрә йөрдем, Юк ирде һич танышым, кәснә булдым. Торып ирдем тәбә дивардә егълап, Гариплык утыга бәгъремне даглап. Ушал дәм бер җәһүд алдыга кәлде: "Нә җан?"- дип мәнем хәлемне сорды. Булып сән, диде, нә гамьгә гирифтар, Калып сән бу тәбә диварыда зар. Мән аңа хәле-зарым гарзә кылдым, Гариплык кәснәлекдин аңа әйдем. Җәһүд әйде мәңа: - Сахрага барып, Алып килсәң мәңа утын күтәреп, Сәне мән ашу-нанга туйгызаен, Йәнә бернәчә йармак һәм бираин. Утынны, йа Рәсүл, мән кәлтерепмен, Торыпмын ошбу йирдә бу сәбәптен, Пәйгамбәргә биреп мондаг җавабы, Күзендин катрә-катрә түкте абы. Рәсүле галәмин һәм булды гирйан, Бу йаранга йөрәге булды бөрйан. Гарип булмай гарип хәлен белерме? Җәфа тарткан кеше заигъ булырмы? Зира ки үзләре тарткан гариплек, Гариплык шәһредә күп мөзтариплык. Диделәр: - И гарип, бичара мескен, Заманы әйләңез бу йирдә тәскин. Утынны, сез торың, мән күтәрәин, Җәһүднең ишегегә тигерәин. Пәйгамбәр урныдин дәр-хәле торды, Мөбарәк аркасын утынга орды. Күтәрмәгә утынны касде кылды, Ушал дәм Җәбраил алдыга килде. Диделәр: - И Рәсүле һәр ду галәм , Ирерсез Сәрвәре-әүладе-адәм. Куең утынны сез, мән күтәрәин, Җәһүднең өегә алып бараин! Рәсүлуллаһ ушал дәм Җәбраилга Моның дик әйделәр пийке-Әминга: - Бер очын сез тотыңыз, Пике-раһбәр, Бер очын мән тотам,- диде пәйгамбәр. Күтәреп бардылар ике бөрадәр. Җәһүднең өегә тигерде анлар. Җәһүд ивдин чыкып, хәзрәтне күрде, Диде: - И Мостафа, сезгә нә булды? Нә өчен керделәр утын күтәреп? Сәбәп нидер, торырсыз монда килеп? Аңа әйде нәбииләр пишвасе, Ду галәм халкының күзе тутйасы. Мөбарәк агзыдин кылды шәкәр риз, Җәһүдкә бу тарика сүзләде сүз: - Кылыпсыз әмре бер яран гарипкә, Гариплек шәһредә бер мөзтарипкә. Мәңа бер пөште һизум күтәреп кил, Бирәй дип сән тәгамь вә һәм йәнә пүл. Савабы талип гыйлемне тапмай дип Алып кәлдем сәңа утын күтәреп. Аңа ошбу тарика сүзне әйтте, Җәһүд ул дәмдә катигы аһ орды. Диде: - И Раһнамәи һәр ду галәм, Ирерсез Сәрвәре-әүладе-адәм. Ки безнең динемез садыйк имәстер, Дине Исламга һәм лаек имәстер. Нәчә көннәр кылып ирдем хатаны, Йәнә иттем бу җанга күп җәфаны. Бу көн сез Сәйидел-инсаны вәл-җан, Кылың кем, мәңа имде гарзе иман. Җәһүдкә Мостафа гарзе итте иман, Кәлимә килтереп булды мөселман. Кылып анлар талипкә андаг гыйззәт, Рәсүле-Хак шәфагать хаһе өммәт. Беләдер кадре-зәрне әһле зәргәр, Нә белсен ул мәкәс кем, кадре шөкер? Белер кадре гыйлемне мәрде-галим! Нә белсен галим кадрен мәрде-залим? Шәрафәт фазлыдин мулланы, и җан, Җәһүд булды мөселман, тапты иман. Диделәр: "Кем кылыр мулланы гыйззәт, Мәне гыйззәт кылыр,- дип әйде Хәзрәт,Мәне гыйззәт кылыр һәркайсы адәм, Ки гүя кылды Тәңрене Мөкәррәм. Мәне гыйззәт кылыр һәр, нийке-әхтар Аңа кылгым шәфагать рузы-Мәхшәр. Мәне гыйззәт кылыр һәркайсы өммәт, Ки гүя кылды ул Тәңрене гыйззәт. Кылыр һәр бәндә кем, Тәңрене гыйззәт, Аңа биргәй Ходаем хуру-җәннәт. Кылыр һәркем ки, мулланы хәкарәт, Мәне кылды хәкарәт",- диде Хәзрәт. Хикәяте Хәзрәт Гайсә галәйһис-сәлам Хәбәрдә кәлде: Гайсә ибне Мәрйәм Гүристанга бардылар ушалы дәм. Тамаша әйләйән һәркайсы гүри, Йөреп ирде кылып кәшфе-кобури. Күрерләр бер кешене кабер эчендә, Тәненең ярымы гаркъ нур эчендә. Ярымы ирер нар эчендә сузан, Күреп Гайсә бу серне - булды хәйран. Догага тордылар күздин түгеп яшь, Диде: - Йа Раб, бу серне кыл мәңа фаш? Нида кәлде: - Үлекнең үзедин сор, Сәңа әйтсен, бу серне сәхибе гүр. Йәнә ачты догага кул Мәсихә, Үлек бер дәм эчендә булды ихйа. Гүредин ул кеше башын күтәрде, Сәлам әйтеп, тәвазуг берлә торды. Диде Гайсә: - Ирерсәң кемгә өммәт? Көяр җисмең ярымы - сәхте-михнәт! Нидин ярым тәнеңдер гаркаи-нур, Җавап әйләп бу серне әйлә мәшһүр! Диде ул кемсә: - И Гайсә, ишетгел, Бу серне әйтәин, күңлеңдә тотгыл. Ки бер көн бер галим кәлде көемгә, Сәлам биреп кереп кәлде өемгә. Аны күреп, ярым җисмем күтәрдем, "Галәик" дип аның сәламен алдым. Йарым җисмем аңа торды кәмаһы, Түгелеп калмады йиргә гөнаһы. Сәбәп будыр, Ходаем кылды рәхмәт, Газабы-сәхтедин булды сәламәт. Тәнемнең ярымы тормады, калды, Түгелмәде гөнаһым, безгә калды. Чигәр ярым тәнем катигъ газабы, Сәбәп будыр, ирер хәлем харабы. Бу сүзне аңлагыл, и мәрде-дәрвиш, Ки йапан комнарыдин җормымын биш. Күреп мулланы һәркем үрә торгай, Хәзан яфрагы дәк җормы түгелгәй. Торып, бер галиме кем кылса хөрмәт, Ходаем шайәд иткәй аңа рәхмәт. Гыйнаять кылса Тәңре, һич гаҗәп юк, Ходаның рәхмәте күп, бисәбәп юк! ҺӨВӘЙДА, сән сүзеңне мохтасар кыл, Билеңне баглагыл, газьме сәфәр кыл. Бу дөньядин үзеңне кылгыл азат, Кичә-көндез китәргә әйләгел зад. Килептер сән җиһан пөрре-җәфага, Бу көн сәүдәңне кыл, йөрмә хатага. Җиһаны халкы ирер бер кәрвани, Булыр пәсү-пише юлга рәвани. Әман бирмәс үлем һәр зи нәфәсне, Кылырсын нә күңел берлә һәвәсне? Үзеңне гокъбә юлыга йавыткыл , Күңелне ошбу дөньядин савыткыл. Бу дөнья чөнки хәсрәтханә ирер, Ки бихәсрәт кеше дивана ирер. Әгәр мең яшәсәң - бердер тереклек, Үләрсән гакыйбәт, и хуб белеклек. Кани Карун сыйфат дөньяны куган, Ки дөньяда талашып каны түккән? Кани бу дөньяда мәнмен дигәннәр, Җиһан милке мәнем дип сыймаганнар? Зә Адәм тә бәнух салих та баин дәм - Килеп китте җиһанга бик күп адәм. Бу дөньяга күңел бирмә, бөрадәр, Һәммә кәре ирер вәйраны-әбтәр. Әгәр мең сүзләсә сүз, аслы бу сүз - Нә хаҗәт сүзләмәккә сүзне утыз! Намазу-руза кылгыл, и мөселман, Куеп фигъле-бәдеңне, әйлә ихсан. Ходаның әмрене тот бадилү-җан , Мөнаһидин үзеңне кыл гөризан. Бу сүз берлә әда булды төмән сүз, Ки аслы сүз будыр, и мәрде дилсүз. Мөнәҗәт биҗәнабин -Казыел-хаҗәт Халика, җувр әйләдем үз җаныма, Куймадым тагать тәгамен ханима, Һәр нә эш кылдым, бары булды рийа, Игътимадым юк гамәл кылганыма. Халика, түктем гыйбадәт җамыны, Пөхтә кыл бәндәңне, хәле хамене, Сән кәрәмлек падишаһсән, мән - гида, Әйләгел хуру-косур ингамине. Халика, килдем сәңа әйләп өмид, Даргәһеңдин кылмагыл сән на өмид, Гәрчә бәндәң монда булса русийаһ, Лотфы әйләп, анда кыл вәҗһем сәфид. Халика, сәндин теләрмен күп мәдәт Һәм теректә, җан чыкарда, йа Әхәд! Сән әгәр хәлемга хами булмасаң, Азгырыр юлдин мәне Шәйтане-бәд. Халика, күп әйләдем фәску-фоҗур, Нә җавап биргем торыр йәүмен-Нөшур? Күп гөнаһ кылдым дибан өзмәм өмид, Чөнки Саттарел-гайуб сән һәм Гафур.13 Халика, кылса сөаль Мөнкир-Нәкир, Һәйбәтендин таглар булгае хәрир, Бәндәи-гаҗиз ирермен, и Илаһ, Раббым Аллаһны тәлимгә җари бир. Халика, даим мәңа биргел әман, Ике җиһан падишаһ сән, миһербан! Таң ла тартканда тәразуга гамәл, Кыл савапны гөнаһымдин һәм гиран. Халика, ике күземе пөраб кыл, Кичәләр та собхыдәм бихаб кыл, Тезгә төшкәндә сусап Мәхшәрдә тел, Хәүзе-Кәүсәрдин биреп, сирап кыл. Халика, хийф үтте мәндин салу-маһ, Һәр нә эш кылдым, бары булды гөнаһ, Таң ла рисвай кылмагыл ил алдыда, Кул-аягым сүзләшеп бирсә гүаһ. Халика, даимән бигамь әйләгел, Үлгенчә зикреңә һәмдәм әйләгел, Нә бәла кәлсә, үзеңдин рази мән, Монда гамькин, анда бигамь әйләгел. Халика, лотфы-гыйнаять әйләгел, Җөмлә мөэминнәргә рәхмәт әйләгел, Таң ла Сиратдин сәламәт үткәреп, Җәннәтел-мавә кирамәт әйләгел. Халика, хийф үтте мәндин маһу-сал. Төне-көн фикре-хыялым булды мал, Таң ла мәндин алсалар бер-бер хисап, Аһ, белмәсмен, нә булгае анда хәл. Халика, ике җиһан гамь-хаһы сән, Барчаның раззакы Бер вә Бар сән, Кем әнгиз торса, әйләгел йиргә орып, Кылгучы пәстене әнгиз Каһһәр сән. Халика, күп әйләдем җорму-хата, Мәңа сәндин күп торыр лотфу-гата, Бу ҺӨВӘЙДА гарибинең хәлене Кылмагыл сән нәфсе бәдкә мөбтала! +Казыел-хаҗәт Халика, җувр әйләдем үз җаныма, Куймадым тагать тәгамен ханима, Һәр нә эш кылдым, бары булды рийа, Игътимадым юк гамәл кылганыма. Халика, түктем гыйбадәт җамыны, Пөхтә кыл бәндәңне, хәле хамене, Сән кәрәмлек падишаһсән, мән - гида, Әйләгел хуру-косур ингамине. Халика, килдем сәңа әйләп өмид, Даргәһеңдин кылмагыл сән на өмид, Гәрчә бәндәң монда булса русийаһ, Лотфы әйләп, анда кыл вәҗһем сәфид. Халика, сәндин теләрмен күп мәдәт Һәм теректә, җан чыкарда, йа Әхәд! Сән әгәр хәлемга хами булмасаң, Азгырыр юлдин мәне Шәйтане-бәд. Халика, күп әйләдем фәску-фоҗур, Нә җавап биргем торыр йәүмен-Нөшур? Күп гөнаһ кылдым дибан өзмәм өмид, Чөнки Саттарел-гайуб сән һәм Гафур. Халика, кылса сөаль Мөнкир-Нәкир, Һәйбәтендин таглар булгае хәрир, Бәндәи-гаҗиз ирермен, и Илаһ, Раббым Аллаһны тәлимгә җари бир. Халика, даим мәңа биргел әман, Ике җиһан падишаһ сән, миһербан! Таң ла тартканда тәразуга гамәл, Кыл савапны гөнаһымдин һәм гиран. Халика, ике күземе пөраб кыл, Кичәләр та собхыдәм бихаб кыл, Тезгә төшкәндә сусап Мәхшәрдә тел, Хәүзе-Кәүсәрдин биреп, сирап кыл. Халика, хийф үтте мәндин салу-маһ, Һәр нә эш кылдым, бары булды гөнаһ, Таң ла рисвай кылмагыл ил алдыда, Кул-аягым сүзләшеп бирсә гүаһ. Халика, даимән бигамь әйләгел, Үлгенчә зикреңә һәмдәм әйләгел, Нә бәла кәлсә, үзеңдин рази мән, Монда гамькин, анда бигамь әйләгел. Халика, лотфы-гыйнаять әйләгел, Җөмлә мөэминнәргә рәхмәт әйләгел, Таң ла Сиратдин сәламәт үткәреп, Җәннәтел-мавә кирамәт әйләгел. Халика, хийф үтте мәндин маһу-сал. Төне-көн фикре-хыялым булды мал, Таң ла мәндин алсалар бер-бер хисап, Аһ, белмәсмен, нә булгае анда хәл. Халика, ике җиһан гамь-хаһы сән, Барчаның раззакы Бер вә Бар сән, Кем әнгиз торса, әйләгел йиргә орып, Кылгучы пәстене әнгиз Каһһәр сән. Халика, күп әйләдем җорму-хата, Мәңа сәндин күп торыр лотфу-гата, Бу ҺӨВӘЙДА гарибинең хәлене Кылмагыл сән нәфсе бәдкә мөбтала! Тәмам. diff --git "a/ILLA/\320\250\320\260\320\272\321\203\321\200\320\276\320\262\320\260-\323\230\320\264\323\231\320\261\320\270 \323\231\321\201\323\231\321\200\320\263\323\231 \320\273\320\270\320\275\320\263\320\262\320\270\321\201\321\202\320\270\320\272 \320\260\320\275\320\260\320\273\320\270\320\267.txt" "b/ILLA/\320\250\320\260\320\272\321\203\321\200\320\276\320\262\320\260-\323\230\320\264\323\231\320\261\320\270 \323\231\321\201\323\231\321\200\320\263\323\231 \320\273\320\270\320\275\320\263\320\262\320\270\321\201\321\202\320\270\320\272 \320\260\320\275\320\260\320\273\320\270\320\267.txt" index 6132285b92eaf94e136ffe307b100a0b41d4189b..a23d550b9560306a85ab97acedd405e0f4411bc7 100644 --- "a/ILLA/\320\250\320\260\320\272\321\203\321\200\320\276\320\262\320\260-\323\230\320\264\323\231\320\261\320\270 \323\231\321\201\323\231\321\200\320\263\323\231 \320\273\320\270\320\275\320\263\320\262\320\270\321\201\321\202\320\270\320\272 \320\260\320\275\320\260\320\273\320\270\320\267.txt" +++ "b/ILLA/\320\250\320\260\320\272\321\203\321\200\320\276\320\262\320\260-\323\230\320\264\323\231\320\261\320\270 \323\231\321\201\323\231\321\200\320\263\323\231 \320\273\320\270\320\275\320\263\320\262\320\270\321\201\321\202\320\270\320\272 \320\260\320\275\320\260\320\273\320\270\320\267.txt" @@ -664,7 +664,7 @@ III бүлек Мин үземне чын солдат итеп әнә шул очрашуда тойдым. Сугышчан гомеремнең исәбе шул очрашудан башланды. Малайның җансыз гәүдәсе, ап-ак чәче, төпсез, тонык күз карашы... Алар мине дүрт еллык фронт гомеремдә тотам да артымнан калмый озатып йөрделәр. Бик авыр чакларда да, үлем тырнагыннан котылып булмас кебек тоелганда да, күз алдыма әнә шул малай килә иде. Ул миңа: "Әле бит синең чәчең дә агармаган, ник бирешәсең?" ди кебек... Ялгызым өч фашист әзмәвере каршына барган чаклар булды, тәнемдә йодрык кадәрле снаряд ярчыгы була торып, ике чакрым шуышып үткән вакытлар бар иде, фашист аткан гранатаны каска белән томалап, окоп төбенә капландым... Теге вакытта күргән ак чәчле малай миңа һәрвакытта афәт-бәлаләрдән исән-имин котылырга булышып торды. Кая ул, менә бүген синең белән исән-имин сөйләшеп утырыр идеммени?! Хәзер каршыма килеп чыкса, менә шушы орденнарымны эһ тә итми аңа тагып куяр идем... -...Әллә нинди булды ул көн. Шушы хатирәләреннән бушанган фронтовик карт кабат, тыйнак кына елмаеп, моңсуланды, басынкыланды, уйчан ланды... Миңа да бик авыр иде. Үзе дә сизмәстән, очраклы рәвештә генә юлы ма тап булган бу абзый миңа "яшәү мәгънәсе", "иманлылык" төшенчәләрен үз эченә алган һәм алдагы гомеремдә мең мәртәбәләр ярдәмгә киләчәк рухи ныклык, ихтыяр көче биреп киткән иде...1 +...Әллә нинди булды ул көн. Шушы хатирәләреннән бушанган фронтовик карт кабат, тыйнак кына елмаеп, моңсуланды, басынкыланды, уйчан ланды... Миңа да бик авыр иде. Үзе дә сизмәстән, очраклы рәвештә генә юлы ма тап булган бу абзый миңа "яшәү мәгънәсе", "иманлылык" төшенчәләрен үз эченә алган һәм алдагы гомеремдә мең мәртәбәләр ярдәмгә киләчәк рухи ныклык, ихтыяр көче биреп киткән иде... 1. Гомуми күзәтү Лингвистик анализ өчен шушы әсәргә тукталуыбызның берничә сәбәбе бар: - текст ике гасыр чигендә язылган, ә аның авторы - әле дә иҗат итүче әдип, шуңа күрә бу әсәр үрнәгендә хәзерге татар әдәбиятының торышы турында билгеле бер күзаллау тудырырга була; diff --git "a/ILLA/\320\257\321\205\320\270\320\275-2018.txt" "b/ILLA/\320\257\321\205\320\270\320\275-2018.txt" index 049200eb25349b84e020d8f3858323ebd8f3b0b1..26b7da8cb9ea70dec4d000d3b6d4cca2f03396d1 100644 --- "a/ILLA/\320\257\321\205\320\270\320\275-2018.txt" +++ "b/ILLA/\320\257\321\205\320\270\320\275-2018.txt" @@ -2461,7 +2461,7 @@ XII - Сөалемне тапсаңызлар - котылдыңыз, юк ирсә - тотылдыңыз!- тип әйде. Андин соң кыз сөальга мәшгуль булды. Дәнешмәндләр мөттәхәбәр булдылар. Кыз, хөкем кылдырып, җавап бирмәгәннәрне дарга асып үлтерә башлады. -Анда хәзрәте-гали бу хәдисне укыдылар: "Каләэн-нәби саллаллаһу галәйһи вәсәлләм: "Мин гарифи нәфсиһи, фәкать гарифи Раббиһа!9", "Һәркем үз хәлене белмәсә - һәлак булыр!", - тиделәр. +Анда хәзрәте-гали бу хәдисне укыдылар: "Каләэн-нәби саллаллаһу галәйһи вәсәлләм: "Мин гарифи нәфсиһи, фәкать гарифи Раббиһа!", "Һәркем үз хәлене белмәсә - һәлак булыр!", - тиделәр. Андин соң нечә ел, нечә мөтдәтдин соң бу авазә Төркестан вилаятега төшде ирсә, вәләкин Төркестанда бер фәкыйһ бар иде. Аты аның "Габделхәлим" дирләр ирде. Бу авазәне ишетде. Рум шәһәрега килде. Мәликәгә хәбәр йитде: - Төркестаннан бер дәнешмәнд килепдер, - тиделәр ирсә, Мәликә хәбәрләп әйде: diff --git a/QU/2016-01.txt b/QU/2016-01.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..ce9362eafa9b3d37a648c31f1a7111f3ad821996 --- /dev/null +++ b/QU/2016-01.txt @@ -0,0 +1,1956 @@ +Баш мөхәррир сүзе +ӘДӘБИЯТ ЕЛЫ ДӘВАМ ИТӘ... +Яңа еллар мөбарәк булсын, мөхтәрәм милләттәшләр! +"Вакыт агышын тоеп була, тыеп булмый", дигән гыйбарә бар. Күңел белән һәрчак тоеп торган, безнең белән янәшәдә кебек булган вакыт безгә кагылмыйча гына, көнне төнгә алыштырып каядыр күченә бугай... Без үз кирлегебездә, үз оябызда калабызмы? Вакыт белән янәшә торсак, әлбәттә, ул безне узып каядыр китә дә китә инде... Әгәр кешелек, бар киһан вакытның эчендә, ул аннан аерылгысыз дип исәпләсәк, без үзебез 365 мәртәбә көн белән төн алышынган арада вакыт арбасына утырып әллә кайларга күченәбез булып чыга. Бу күчеш вакытында кемдер туа, үсеп китлегә, кемдер тәмам өлкәнәеп бу киһанны, димәк, вакытның үзен ташлап китә... Вакыт тудыручы да, вафат итүче дә түгелме? Мондый олуг кодрәткә Бер Хак үзе генә ия диелә изге китапларда... Шуңа күрә дә Вакытны зурлап-олылап Галикәнап Вакыт дип әйтү дә шагыйрьләр әйткән сүз генә түгелдер... Хәтта: "Вакыт - Илаһының үзе", - дип бәяләүче акыл ияләре дә бар икән... Тәүбә, тәүбә... +Кояш — Күкнең, галәмнең сәгате дигән йомры сүз әйтүче дә булды... "Кояш дүрт ярым миллиард елдан соң сүнәчәк", — диде беркөн эфирдан бер акылсыз акыл иясе... Каян белгән, ничек исәпләп чыгарган диген?.. Йөреп торган сәгать туктамый калмый... Аны тагын көйләп кибәрәләр... +Көн уртасы, туктап калды сәгатем, +Юк иде лә кинәт туктау гадәте... +Соңга калдым килер, барыр юлымда, +Шул сәгатем туктап калу сәбәпле... +Сәгатькә ни, аның һичкем каршында +Юк бирәсе йә аласы әкәте... +Без генә ул баш күтәрми көн-төнен +Үтибез һаман кемнеңдер хакәтен. +Вакытны кертермен димә тәртәгә, +Китсә дә күпкә акылың, сәләтең. +Йөреп китте тагын дивар сәгатем, +Туктап калыр беркөн гомер сәгатем. +Үз арбасына безне утырткан ел уктай очып киттеме, ярсулы дәрьядай агып үттеме? Көтмәгәндә, уйламаганда Кир шарының биш кыйтгасында берсеннән-берсе куркыныч бәла-казалар, кир тетрәү, сунамилар, дистәләрчә бүтән табигый факигаләр белән бергә Адәм балалары бер-берсенең каннарын да койдылар. Шәһәрләрен, йорт-кирләрен кимереп кир белән тигезләделәр, яндырып көл иттеләр... Дистәләрчә, йөзләрчә меңнәр туган туфрагыннан, нигезеннән киселеп, качып, күз күрмәгән газаплы сәфәрләргә чыгып һәлак булдылар. Урта диңгез ярын тутырып урнашкан өч дистәгә якын дәүләтнең берсендә генә булса да үтереш-кан кою булмый калды микән? Йа, Хода, Хак Динебезнең бишеге булган изгедән-изге кирләрдә күктән утлы үлем ташлары явып торды... Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланганга 70 ел үткән бер дәвердә кабат Кир шарын дерелдәтә бомбалар шартлавы. Бомбалары нинди әле... Илебез сугышта өч дистә миллион Ватандашыбызны югалтты. Без — яудан аяксыз, кулсыз кайткан әткәйләрнең малайлары, оныклары, торыннары сугышның ни икәнен беләбез, тоябыз... Сугышта гаеплеләрне эзлиләр. Сугыштан соң 70 ел дәвамында эзләделәр... Баксаң, елганың ике яры булган кебек, конфликтларның сәбәпләре дә берәү генә түгелдер... Әмма ике яктан да бер гаепсез халык кырыла... Кем гаебе, гөнаһлары өчен? Боларны белеп торган Бөек Күк шушы вәхшилек, акылсызлык, имансызлыкны күреп, әле дә туктатып куймады үзенең сәгатен... Күкләр адәм балаларына тагын да мөмкинлек бирә тәүбә итәргә, тәүбә итәргә.... Иманга килеп, Бер Аллаһыга сыенырга... +Узган ел - әдәбият елы булып билгеләнгән безнең мәмләкәтебез өчен дә зур сынаулар елы булды... Әдәбияты, мәдәнияте, тарихы орышлар-түнтәрелешләр, искене кимереп яңаны төзүләре, йодрык белән ирешелгәнне елъязмалаган дәверләрдәге каләм кодрәтен кайтарып буламы икән?.. Алай дисәң, ул чор дәверләрдә дә гуманлылык бөтенләй суеп ташланмаган, яндырып көлгә әверелеп бетмәгән икән бит... Ярылып авышкан, әмма сутлап киткән бер сау тамырдан ишелми калган ярны хәтерләткән бүгенге әдәбиятыбызны савыктырырга омтылу кысыр теләк - утопия гына түгелдер, шәт... Һәрхәлдә без, милли әдәбиятыбыз, сәнгатебезнең бүгенге хәлен өметсез димибез... Аның хакыйкый хәле шул бер тамырга тартылып ишелми калган яр кебек булса да... Тамыры нинди, тамыры!!! Меңнәрчә еллык катламнардан сут алып исән калган юан тамыр ич ул!.. +Әдәбият елы әдипләр өчен - әдәби икат; галимнәр өчен - шул икатны меңьеллык үрнәкләре мыскалына салып, үлчәп барлау, нәтикәләр чыгару, алгы көннәрен фаразлау; әдәби журналлар, милли матбугат өчен - үз авторларын, үз укучыларын барлау, аларның даирәләрен күбәйтү, ишәйтү белән үтте... Әдәбият елы башка еллардан берьягы белән дә аерылмады... дип бәя бирүчеләрнең фикеренә аяк терәп каршы килергә кыенмыйм... Әдәбият елы әдәбиятчылар өчен генә түгел ләса... Шул бер ел эчендә һәркем, һәр оешма, һәр район-шәһәр үзе өчен нинди максатлар билгеләде дә, шуңа ирешү өчен үзе нинди гамәлләр кылды? +Без, "Казан утлары" журналы редакциясе, үз алдыбызга иң беренче нәүбәттә әдәби журналыбызның авторлары һәм укучылары даирәсен барлау, аларны ишәйтүне максат итеп куйдык. Моның өчен республикабыз һәм күрше төбәкләрдәге 18 район авылларында, шәһәрләрендә очрашулар үткәрдек... Бу гамәлләребезне тормышка ашыруда республикабызның Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары белән тыгыз элемтәдә булдык... Бу уңайдан шушы ике министрлыкның карамагындагы кирле оешмалар, мәктәпләр, китапханәләр, театрлар белән элемтәләребезнең тагын да ныгып калуын әйтәсе килә. +Аеруча Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе, шәһәрнең педагогика институты, Алабуга педагогика институты, Әлмәтнең муниципаль институты, Чаллы, Минзәлә, Арча педколледжларында журналыбыз авторлары, галимнәр катнашында үткәргән чараларда меңнәрчә яшьләребез милли әдәбиятыбыз белән чын-чынлап танышты. +Чаллы, Актаныш, Минзәлә, Сарман, Буа гимназияләрендә биш йөздән артык яшь икатчы белән үткәргән мастер-классларда, Арча педколледжында өр-яңа проект - "Әдәбият дәресен язучы үткәрә" дигән чараларда катнаштык. +Минзәлә, Буа, Әлмәт шәһәрләренең драмтеатры, Чаллы шәһәренең Энергетиклар сараенда "Казан утлары" редакциясе көннәре безне куйган максатларыбызга якынайтты дип беләбез... Чувашстанның Шыгырдан авылы, Марий Элның Бәрәңге районнарындагы гимназияләрдәге очрашулар да укучыларыбызның даирәсен киңәйтер, дигән өметтә калабыз. +Әдәбият елында икатчыларыбызның активлыгы бермә-бер артты дисәк, хакыйкатькә хилафлык килмәстер... Узган елда гына да журналыбызда 4 роман, 26 повесть, 16 әдәби тәнкыйть мәкаләсе, әдәбият-сәнгатькә кагылышлы 8 очерк басылып чыкты. 45 шагыйрь үзләренең икат үрнәкләрен журнал укучыларына тәкъдим итте. Журналыбыз әдәбият галимнәре, тарихчылар, сәясәтчеләр өчен трибуна буларак та хезмәт итте. Әдәбият елы әдәби икат белән үтте, шөкер! +Алдагы ел Рәсәй күләмендә кино елы, республикабызда табигый сулыкларны - экологияне саклау елы буларак билгеләнде. Елларның билгеләнеше, багланышы шартлы гына. Табигатьне саклау, эчкән суларыбыз, сулаган һавабыз, ашаган ризыкларыбызның чисталыгы, пакьлеге, хәләллеге безнең милли, гаиләләребез традицияләренә бик тә ятышлы. Шул традицияләрне югалтмау өчен дә әдәбият, сәнгать кирәк шул... Милли кино сәнгатебезне тернәкләндерү, иң әүвәле милли әдәбиятыбызга нигезләнгән икәнен аңлый башларбыз, шәт... +Безнең өчен инде аяк баскан елыбыз ул — Кәлил елы, Тукай елы да... Бөек Тукаебызның тууына 130 ел тулу әдәбият елының быел да дәвам итәчәгенә нигез булып тора. Тукаебызның олуг юбилеена галимнәребез бөек шагыйребезнең 6 томлык тулы Академик басмасын әзерләп, Тукай энциклопедиясен төзеп каршылыйлар... Журналыбыз исә Тукай турында роман, төп герое Тукайның әнисе Бибимәмдүдә булган повесть, Тукай һәм аның чордашларына багышланган очерклар, драма әсәрләре, шигырьләрне мулдан бастырып чыгарырга бүгеннән үк әзер. Агымдагы елда республикабыз язучыларының чираттагы корылтае узачак... Ничек инде ул тагы да әдәбият елы булмасын ди... +Рәсәйдә икат берлекләренең киләчәге әлегәчә хәл ителмичә кала. Төп мәсьәлә — икатчының — булсын әдәбиятчы, рәссам, көйләр язучы — социаль статусы хокукый яктан билгеләнмәгән. Советлар чорында бер идеологиягә буйсындырылган бөтен рухи дөнья (диннәр исәпкә алынмый) дәүләтнең түбә астына кереп, хаклы рәвештә дәүләт заказларын үтәүче, икади эшчәнлеге күптөрле социаль яклаулар белән гарантияләнгән, күпсанлы оешмалар, берлекләр, институтлар бар иде... Бүген икатчыга, бигрәк тә каләм әһелләренең хезмәтенә шөгыль, хобби дигән караш яши. Соңгы ике дистә ел дәвамында хаксызга яклаучысыз калган икатчыларны эшкуарлар, товар китештерүчеләр итеп кенә бәяләү гумансызлыкның бер чагылышыдыр. +Ил буенча шундый вазгыять, шундый "уен кагыйдәләре" гамәлгә куелганда, иң зур югалтуларга милли әдәбиятлар, милли мәдәниятләр дучар булачагы һәркемгә ачык... Милли иҗатчыларның яңа буыннарын милли мәктәпләребез, урта һәм югары уку йортларында гына укытып, тәрбияләп буласы да исбатлауны таләп итми... Ана телебез уку-укыту теле, фән теле буларак та үз позицияләрен елдан-ел югалта барган, глобализация дигән афәтле бер чорда барлык иҗат институтларын милли мәктәпләребезнең эшчәнлегенә бәйләү хәзер кайчандагыга караганда да зарур. Хөкүмәтебез, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан милли мәктәпләр һәм рус сыйныфларында укыту өчен яңа дәреслекләр төзүне без соңгы елларда мәгариф өлкәсендә башкарылган иң саллы эш дип бәялибез... Укыту-тәрбия эшләрендә милли гимназияләр буларак оешкан мәгариф учакларында нәтиҗәләрнең бермәбер югары икәнен һәр очрашуда күреп инанабыз. Шушы эшләр дәүләт телләрен үстерү буенча Республика программасы кысаларында иҗат оешмаларын, аерым иҗатчыларны тагын да активрак җәлеп итеп алып барылсын иде... Әлеге программа буенча ел саен билгеләнә торган грантларның иҗат берлекләре, әдәби журналлар өчен аерым квоталарын булдыру да бик зарур хәзер. +Республикабыз язучылары үзләренең корылтае алдыннан милли әдәбиятыбызның үсеш процессын һәрьяклап тикшерү, ил һәм дөнья күләмендә әдәби багланышларны булдыру, яшь алмашны барлау, Бөтендөнья әдәби мохитенә керү, әдәби тәрҗемә, иҗатчыларның хезмәтенә түләү кебек мәсьәләләрне дә күтәреп чыгарлар дип көтәбез. Моның өчен "Казан утлары" һәм барлык әдәби матбугат чаралары үзләренең ишекләрен киң ачып куячак... +Яңа елга аяк басар алдыннан табигатьтәге үзгәрешләр, гадәттәгедән җылы һава торышы барыбызны да гаҗәпкә калдырды... Хәтта бөреләр ачылды, үләннәр, гөмбәләр борын төртүе күзәтелде... Кинәттән килгән суык аларны һәлак итәр инде... Шулай да җәмгыятьтәге, аерым илләр-дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрдәге җылылык-"оттепель"не бөтен кешелек зарыгып көтә бит... Ул көннәр-атналарны вакыт галиҗәнапләре тизрәк алып килсен иде... Яки вакыт безне шунда туры илтсен иде. Ходай икаттан аермасын! Амин! +Илфак ИБРАҺИМОВ +Гамьле әңгәмә +МӘҢГЕЛЕК ЯШЬ КАЛА +Моннан ярты гасыр чамасы элек Татарстанның кап +уртасында, Кама елгасы ярында, бер ягыннан бер ягы күренеп +торган кечкенә шәһәрдә, бөтен ил комсомол яшьләрен чакырып, +XX гасырның иң колачлы төзелеше — Кама автомобиль заводы +һәм шәһәрен төзү турында карар кабул ителә. 70-80 нче +елларда биредә кәелдерелгән төзелеш эшләренең масштабын +күз алдына китерү дә кыен хәзер. КамАЗ төзелеше үзенә +дистәләгән, йөзләгән каләм ияләрен дә туплады. Аларның +күбесе турыдан-туры эшче, төзүче буларак та хезмәт +куйды. Чаллы-КамАЗ төзелешендә катнашкан һәр төзүче +— икатчы, һәр икатчы төзүче иде. +Күптән түгел Чаллы Язучылар оешмасы төзелүгә 35 +ел тулды. Шул уңайдан "Казан утлары" журналының баш +мөхәррире Илфак Ибраһимов Чаллы шәһәре башлыгы Наил Гамбәр улы Мәһдиев белән әңгәмә корды. +— Наил Гамбәрович, Чаллы язучылар оешмасына — 35 ел. КамАЗ төзелеше булмаса, язучылар оешмасы да, дистәләрчә фәнни-эзләнү институтлары да, югары уку йортлары да булмас иде бит. Сез — республикада комсомол-яшьләр эшләренең күренекле активисты, бу көннәрне күргән, бу вакыйгаларда турыдан-туры катнашкан кеше. Санаулы еллар, айлар, көннәр эчендә дөньяның икътисади картасына калын хәрефләр белән язылачак Чаллы, КамАЗ төзелеше Сезнең хәтерегездә ничек сакланып калган? +— Без еш кына: "КамАЗ — безнең терәгебез!" — дибез. Бу чыннан да шулай. Безнең бөтен тормышыбыз автогигант белән бәйләнгән. Беренчедән, КамАЗ — безнең дә, бөтен илнең дә горурлыгы. Чаллыда КамАЗ төзү турында карар кабул ителгәннән башлап Татарстан үсеш өчен менә дигән мөмкинлеккә ия булды. 70-80 нче елларда илнең бөтен халкы бер булып автозавод һәм яңа шәһәр төзеде. Ул елларда "КамАЗ" дигән сүз сихри мәгънәгә ия иде. Төзелеш чорында Чаллыда иң алдынгы технологияләр кулланышка керде, заводка заманча яңа станоклар куелды. Бу — безнең тарих. Тарихны белергә, яратырга, аның белән горурланырга кирәк. Үз территориясендә мондый завод булу белән теләсә кайсы шәһәр, теләсә кайсы республика горурланыр иде. +Сиксәненче еллар башында комсомол оешмаларында эшләүчеләрнең һәркайсы КамАЗга бәйле иде... КамАЗның беренче, икенче чиратларын сафка бастыру партия, комсомолның чираттагы съездларына йөкләнә иде. Татарстанның бөтен районнарыннан яшьләрне комсомол юлламалары белән эшкә кибәрү иң каваплы бурыч иде. Шулай ук Чаллы-КамАЗ төзелешендә нефтьчеләр үрнәгендә вахта методы белән 2-3 айга эшкә юллама бирүләр дә, комсомол яшьләрнең атна саен диярлек меңнәрчә, дистә меңнәрчә кеше катнашындагы өмәләрен оештыру да хәтердә нык уелып калды. +Шәһәрне, КамАЗны төзү бөтен халык тарафыннан башкарылды... Бу инде Кеше ресурсының, кешеләрдәге патриотизм кичерешләренең, гомумән, кеше факторының чагыштыргысыз үрнәге иде. Боларны язучыларыбыз да, кинематографлар да кайтакайта үз икатларында яктыртыр дип уйлыйм. +— Россия дәүләтенең автомобиль башкаласы булган Чаллы каласының бүгенге "социаль паспортын", аның "икади портретын" журнал укучыларыбызга күрсәтеп карыйк әле... Бу бәлки мөмкин дә түгелдер... Хәтта статистик мәгълүматлар гына да дистәләгән томнарга кыелыр иде... КамАЗ һәм шәһәр тормышы... Шәһәребез "Яшьләр шәһәре" дип аталса да, анда инде 3-4 буын барлыкка килде... Шәһәрне дәүләт тимерчелеге итеп түгел, ә яшәү-көн итү сыйфаты, дәрәкәсе югары булган кала итү өчен бүген ниләр эшләнә? Соңгы елларда башланган кризислар парадының тукталырга уйлаганы да юк бугай... Инде санкцияләр дә өстәмә мәшәкатьләр тудырадыр? +— Кризисларга килгәндә, алар булган һәм булачак. Шунысын искәртергә кирәк: шәһәр тарихыннан күренгәнчә, Чаллы һәр кризистан зур чыныгу ала: яңа предприятиеләр, китештерүнең яңа тармаклары барлыкка килә. Кагыйдә буларак, шәһәребез һәр кризистан ныгып чыга. Хәзерге чорда да шәһәрдә яңа проектлар тормышка ашырыла. Мәсәлән, казылык эшләнмәләре китештерү һәм ит эшкәртү предприятиесе — "Камский" АПКда инвестицияләр суммасы 6 миллиардтан артып китә. "ТЕМПО" металлургия заводында — биш миллиардтан артыграк. Без аны шушы елда ачачакбыз. "Кама Кристалл Технолоджи" каваплылыгы чикләнгән кәмгыяте үсешен дәвам итә. Суыткычлар китештерүче Haier Кытай компаниясе 2016 елның апрелендә беренче продукциясен эшләп чыгара башлаячак. 2015 елда КИП "Мастер" өстәмә 127 мең квадрат метр мәйданга ия булды. Автомобиль тематикасы белән бәйле булмаган предприятиеләр дә ачылды: әйтик, нефть промышленносте өчен фильтрлар, һәм башка производстволар. КИП "Мастер"ның мәйданын 1 миллион квадрат метрга кадәр киткерү максатында эш алып барабыз. "Развитие" промпаркында 20 резидентның дүртесе төзелә башлады. Бу ел башында анда мебель производствосы һәм башкалар барлыкка киләчәк. "Чаллы" дигән шәхси парк эшли. +КамАЗга килгәндә, 2016 елда — 31100 йөк машинасы, 2017 елда — 40200 машина кыелыр дип фаразлана. +Авыр икътисади шартларда КамАЗда яңа продукт барлыкка килде — йөк машиналарының ике яңа моделе — КамАЗ-65206 һәм КамАЗ-65207 — китештерелә башлады. Яңа шартларда аларга ихтыяк туды. +Стратегик үсеш турында сүз кузгатканда, КамАЗда автомобильләрне роботлаштыру буенча эш алып барылуы хакында әйтергә мөмкин. 2020 еллар тирәсендә бу өлкәне киң кулланышка кертү күздә тотыла. +Чаллыда икътисадны диверсификацияләү, ягъни күптармаклы итү өчен дә шактый эш алып барыла. +КФУның Чаллы институты белгечләре, шәһәр башкарма комитеты белән берлектә, 2015 елның 14 апреленнән Чаллының үсеш стратегиясе проектын тирәнтен өйрәнү эшен кәелдереп кибәрделәр. Әлеге эшнең төп максаты — тотрыклы икътисади үсеш нигезендә, хәзерге һәм киләчәк буын шәһәрдәшләребезнең яшәү сыйфатын тәэмин итү һәм Чаллы предприятиеләрендә көндәшлек сәләтен үстерү. Киләчәк икътисадының нигезен кеше капиталы тәшкил итә. Менә шушы капиталны үстерү — безнең иң төп максатыбыз. +Шушы максаттан чыгып, моношәһәр булган Чаллыны 2015-2018 елларда модернизацияләүнең Комплекслы инвестицион планы тормышка ашырыла башлады. Әлеге план эре һәм кече бизнес өлкәсендә төрле инвестицион программаларны тормышка ашыруны, 7000 нән артык яңа эш урыны булдыруны да күздә тота. +Әйе, бүген шәһәребез һәм автозавод өчен бер дә киңел чор түгел. Тик без боларның вакытлыча авырлыклар гына икәнен яхшы аңлыйбыз. Авырлыклар теләсә кайсы гаиләдә, һәр кеше тормышында, һәр шәһәрдә була инде ул. Кризисны барыбер киңеп чыгачакбыз. Чөнки безнең Чаллыда кыю, нык рухлы, авырлыклар алдында баш ими торган кешеләр яши. Яшьләребез дә шундый булып үсә. +Калабызда яшьләр һәрчак төп көч булды һәм булачак. Чаллыда яшьлек дәрте ташып тора. Ул КамАЗ төзелгән елларда да шулай булган, хәзер дә шулай. Яшь буынның үсеше өчен шактый күп программа һәм проектлар эшләп килә. Алар мәдәният өлкәсен дә, спортны да, фәнне дә, информацион технологияләрне дә, бизнесны да үз эченә ала. +— Узган 2015 ел Россиядә әдәбият елы буларак та, Чаллы язучылар оешмасы юбилеена бәйле рәвештә дә, без Чаллы һәм Тукай районында бик күп чаралар үткәрдек... Аеруча республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәрнең мәгариф идарәсе белән бергә яшь талантларны барлау, аларның икатын үстерүгә юнәлтелгән максатчан чаралар уздырдык. Мондый активлык, мөгаен, КамАЗ төзелеше барган чорларда нәкъ шулай булгандыр. Шунысы куанычлы: шәһәрдә рухи, мәдәни мохит бар. Язучылар оешмасы яшь талантлар белән тулылана тора... Бу мәсьәләдә шәһәр башлыгының үзенең уй-фикерләрен беләсебез килә... Милли әдәбият, милли матбугат белән шәхсән танышып бара аласызмы? Әлеге мөһим эш юнәлешенең алгарышы өчен нинди чаралар күрү кирәк дип саныйсыз? +Без — дәүләттәге бөтен яшәеш бер идеологиягә караган чорны хәтерлибез. Бүген идеологиясез дәверме? Бүген журналистлар, язучыларның элекке дәрәкәдәге актив эшчәнлегенә ихтыяк бармы? Кәмгыятьтәге кинаятьчелек, бозыклык, наркомания, социаль апатия һ.б. анык идеология булмаудан, рухи сүлпәнлектән түгелме? Бүген матбугат, әдәбият нинди позициядә булырга тиеш? +— Әдәбият, матбугат — кәмгыятьнең көзгесе... Безнең милли әдәбиятыбыз — ул булганны яктыртып баручы да, нинди булырга тиешлекне яктыртучы-мәгърифәтче дә булды... Шәрыкта шундый гыйбарә бар: "Киләсе ел турында алдан уйласаң — орлык чәч. Унъеллык турында алдан уйласаң — агач утырт. Гасыр турында алдан уйласаң — кеше тәрбиялә". +Чаллыда яшәгән һәр кеше шәһәрне ихластан яратсын, аның язмышына карата каваплылык хисе тойсын өчен, шәһәр китәкчесеннән гомуми проблемаларны хәл итү белән бергә, яшь буында патриотизм һәм гражданлык хисе формалаштыру мәсьәләләренең дә асылына төшү таләп ителә. Патриотизмны да, гражданлыкны да мәкбүри тагып булмый. Бу сыйфатларны формалаштыру өчен һәркайда системалы эш алып бару зарур: балалар бакчасы — мәктәп — югары уку йорты — эшче яшьләр. Эш барышында төп игътибар яшьләрнең иктимагый, социаль активлыкларын үстерүгә юнәлтелергә тиеш. Мисал өчен, "Семь Я" программасын гына алыйк. Федераль конкурсларда киңү яуларга өлгергән "Семь Я" программасы шәһәрдә уңышлы гына тормышка ашырыла. Аның нигезенә салынган идея түбәндәгедән гыйбарәт: бала гаиләсенең тарихы турында никадәр иртәрәк белсә, үз тормышын да аңлырак рәвештә төзиячәк һәм үз нәсел тарихын шул рәвешле дәвам итәчәк. Бу урында инде алты ел дәвамында ата-аналар өчен "Әтиләр советы" эшләп килүен; учреждениеләрдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Россия һәм Татарстан тарихы турында, дәүләт һәм республика символикалары, Бөек Ватан сугышы хакында дәресләр алып барылуын әйтеп үтәргә кирәк. +Ачылган көненнән бирле, 37 ел дәвамында, 1 нче номерлы Постта оештырылып килә торган Хәтер Вахтасы — балалар өчен үзе бер китди мәктәп. Ел дәвамында меңгә якын укучы әлеге Постта сакта тора. +Толерантлык кыйммәтләрен ныгыту, балалар һәм өлкәннәрнең милли оешмалары арасында элемтәне үстерү максатыннан оештырылган "Бердәмлек" шәһәр программасы да уңышлы эшләп килә. Әлеге программа ярдәмендә һәр бала, үз халкының мәдәнияте белән танышып, этник тамырлары турында мәгълүмат ала, шуңа бәйле рәвештә, кәмгыятьтә үз урыны барлыгы турында фикер йөртергә дә өйрәнә. +Бүгенге идеологиянең төп чагылышы шунда, минемчә. Әдәбият, матбугат заман кешесенең үзаңына тәэсир итә... Милли әдәбиятыбыз, матбугатыбыз, әйткәнемчә, һәрчак мәгърифәтче дә булды, Тукайның үзе кебек! +— Әйдәгез әле, моннан 35-40 еллар элек булган чорга әйләнеп кайтыйк. Булачак шәһәр, завод корылмалары урынында, болытларга терәлеп, йөзләрчә төзелеш краны бөтерелә, дүрт тарафта машиналар, тракторлар каядыр чаба, экскаваторлар кир актара, кешеләр каядыр ашыга... Сменадан соң яшьләр "пятачок"ларга кыела. Шунда ук алар алдында һәм тулай торакларда Мәскәүдән, Ленинградтан, Казаннан, союздаш республикалардан, дуслык илләреннән килгән журналистлар, язучылар, кырчылар, артистлар чыгыш ясый... Үзәк, республика газеталарында репортажлар, әдәби очерклар, поэмалар, повестьлар басылып тора. Радио, телевидение каналлары Чаллы, КамАЗ белән тулган. +— Әйе, КамАЗ Чаллыны бар дөньяга танытты. Шушы бөек төзелеш бик күп талантларны Чаллыга кыйды. Ул елларда Чаллы һәм КамАЗ газета-журнал битләреннән төшмәде, бу тема әдәбиятта киң урын алды. "Орфей" һәм "Ләйсән" әдәби берләшмәләре талантлы яшьләрне, Чаллының икади көчләрен бергә туплауга зур этәргеч бирде. 1980 елда Чаллыда Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешты. Аның башында торучылар язучылар Эдуард Касыймов, Разил Вәлиев, Николай Алешков иде. Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге татар әдәбиятына бик күп исемнәр бирде: Кадыйр Сибгатуллин, Ямаш Игәнәй, Рахмай Хисмәтуллин, Газиз Кашапов, Нәкип Мадьяров, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Вахит Имамов, Факил Сафин һәм башкалар. Өлкән язучыларыбыз юлыннан бүген яшьләр атлый. Иң сөенечлесе — Чаллы мәктәпләрендә укучы балалар икатка тартыла. +"Көмеш кыңгырау" газетасын укыган саен, күңел сөенә. Балалар мәкаләләр, шигырь һәм хикәя язалар, төрле икади бәйгеләрдә катнашалар. Алардагы фикер тирәнлеге шаккатыра. "Мәйдан" һәм "Аргамак" журналларында да яңа исемнәр еш күренә. Шәһәрдә милли һәм икади рухны булдыруга "Күңел" радиосы зур өлеш кертә. Бу радио 1997 елдан бирле эшли, халкыбызның күңелен күрә. Тәүлек дәвамында радиодан татарча кырлар тапшырыла, язучылар, талантлы шәхесләр белән очрашулар үткәрелә. Моннан тыш "Күңел" радиосы гомумшәһәр бәйрәмнәре оештыра, төрле акцияләр үткәрә. 2015 елда Чаллының 85 еллыгына багышлап мәйданда үткәрелгән зур концертны да "Күңел" оештырды. +Балаларның икади сәләтен үстерүгә, аларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә мәгариф идарәсенең өстәмә белем бирү оешмалары нык ярдәм итә. Аларда 37 программа эшли, "Туган ягым — яшел бишек", "Моңлы курай", "Содружество", "Татар малае", "Мин татарча сөйләшәм" программалары бик популяр. Яшьләр үзәкләрендә шулай ук милли юнәлештә эшләүче программалар бар. КВНның татар лигасы командалары саны елдан-ел арта, аларның сәхнә программалары да икади яктан камилләшә бара. +Чаллыда үткәрелә торган барлык чаралар да телләрне саклауга, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга багышлана. "Сабан туе гүзәле" бәйгесен генә алыйк. Анда катнашу өчен кызлар ел буе әзерләнә, чөнки конкурс шартлары буенча аларның татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белүе мәкбүри. Сәхнәгә халык алдына чыккач, буй-сыныңны гына түгел, талантыңны да күрсәтергә кирәк. +Узган ел әдәбият елы уңаеннан Чаллыда бик күп әдәби кичәләр, очрашулар үткәрелде. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 35 ел тулуны билгеләп үтү үзе бер зур бәйрәм чарасына әйләнде. +— Әлбәттә, без Сезгә, Чаллыда яшәүче барча милләттәшләребезне генә түгел, ә бөтен татар икади кәмәгатьчелеген борчыган соравыбызны бирмичә калалмыйбыз... Шәһәребезнең милли театр бинасы кайчан булыр? Сез Бөгелмәдә башлык булып эшләгәндә, шәһәрнең рус драмтеатры бинасына заманча реконструкция үткәреп, ниһаять, Бөгелмәне театрлы шәһәр иттегез... Чаллыдагы яңа театр бинасының да төзелешен нәкъ менә Сез хәл итәрсез, шәт? КамАЗ төзүчеләре яңа театрга лаек лабаса? +— Рөстәм Нургалиевич белән очрашканда, без Чаллыда театр төзү мәсьәләсе хакында сөйләшәбез. Ул ситуацияне аңлый, бу хакта үз фикерләре бар. Иртәме, соңмы, әлеге фикерләр тормышка ашар дип уйлыйм. Шәһәрдә 15 нче микрорайонда 1,4 гектар кир театр бинасы өчен резервта тора. Яхшы театрның проекты 600-700 миллион сум дип бәяләнә. Минем инде театр төзүдә тәкрибәм бар. Бөгелмәдә мэр булып эшләгәндә, мин президент Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә шәһәргә рус драма театры кирәклеген раслап күрсәтә алдым. Бөгелмә театры бинасына йөз елдан артык иде. Анда СССРның халык артисты Алексей Баталов үзенең эшчәнлеген башлап кибәргән, ул Бөгелмәдә әнисе белән бергә эвакуациядә яшәгән. Беренче фразасы да Бөгелмә сәхнәсендә яңгыраган: "Кушать подано!" Театрга Баталов исемен бирергә иде дигәч, Минтимер Шәрипович минем бу тәкъдимемне кабул итте. Шуннан соң Алексей Владимировичка шалтыратып, аның белән сөйләштем. "Мине аңламаслар бит. Исән чагында, ничек инде..." — диде ул, тиз генә ризалашмыйча. Мин шунда ук Минтимер Шәрипович алдында ничек акланырмын дип уйлап куйдым, Баталов белән сөйләшә алмагансың, дип гаепләве бар иде... Шулай дигәч, Баталов Бөгелмәгә килде. Театрга керүгә, беренче эш итеп, сәхнәне үпте дә елап кибәрде. Соңыннан мин үзем ВГИКка аның сиксән яшьлек бәйрәменә бардым, анда танылган актёрлар, режиссёр Марлен Хуциев белән таныштым. Чыгыш ясаганда: "Бөгелмә — Баталовның туган шәһәре, чөнки ул актёр буларак тормышка юлламаны нәкъ менә шунда алган", — диюемә, Марлен Хуциев, ярымшаяртып: "Әйе шул, барып, театрны тагын үзенә сатып алды", — дигән иде... +Әлбәттә, ярты миллион халкы булган шәһәрдә лаеклы рус драмтеатры да, татарныкы да юк. Концерт залы, стационар цирк, картиналар галереясы кирәк. Чаллы мондый мөмкинлекләргә ия булган өлкә шәһәрләренең берсеннән дә ким түгел. +— Традиция буларак бирелә торган соңгы соравыбыз. Сәнәгать үзәге буларак корылган шәһәребезнең киләчәктә яшәешен ничек күзаллыйсыз? Ул киләчәктә дә, Татарстанның үзәгендә урнашып, миллилеген куймаган, халкы эшле һәм ашлы, рухи үсеше, алгарышы булган яшьләр шәһәре булып калырмы? +— Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан Чаллының барлык территориаль вал продукты күләмендә кече һәм урта эшмәкәрлек өлешен 50%ка кадәр киткерү бурычы куелган иде. Чаллы — бөтен өлкәдә дә алга атлый торган, үсештә булган шәһәр. Әйткәнемчә, күп кенә куәтле проектлар инде тормышка ашырылды. Катлаулы икътисади шартларда һәр шәһәрдәшебезне уңайлы яшәү шартлары белән тәэмин итү өчен тагын бик зур эшләр таләп ителә. Бу максаттан чыгып, Чаллыда социаль-икътисади үсеш территорияләре барлыкка китерү, моношәһәрләрне модернизацияләү программасына кергән инвестицион проектларны тормышка ашыру өчен, актив эш алып барыла. Бу урында торак фондларында сыйфатлы капиталь ремонт ясауны, кәяүле һәм автомобиль юлларын ремонтлауны да әйтеп узарга була. Әйтик, 2015 елда Чаллыда унбиш чакрым тротуар төзелде. +Чаллыда кыска вакыт аралыгында бик күп төзелешләр сафка басты. Мәсәлән, шәһәрдә ел саен 300 мең квадрат метрдан артык торак йорт төзелә. Бүгенге көндә Чаллыда 75 мәктәп, 118 балалар бакчасы, 15 өстәмә белем бирү учреждениесе, 23 югары һәм урта уку йорты эшләп килә. 6 меңнән артык бала балалар бакчасына электрон чиратта тора. Киләчәктә бу чиратны киметү күздә тотыла, моның өчен тагын 18 бакча төзү кирәк. Гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучылар өчен исә тагын 7 яңа мәктәп төзү таләп ителә. Шәһәрнең тагын бер үзенчәлегенә тукталмый мөмкин түгел — 70-80 нче елларда күз ачып йомган арада диярлек төзелгән шәһәр шундый ук темпта "картая", йортлар, юллар, социаль-мәдәни объектлар таушала. Аларның барчасына да ремонт таләп ителә. Ел саен 140тан артык йортны ремонтлыйбыз, Президент программасы нигезендә 30 елдан артык куллануда булган 26 мәктәпне ремонтладык, быел 8 мәктәпне төзекләндерәчәкбез. Соңгы елларда төп проспектларны яңарттык. Салынган көненнән бирле китди ремонт күрмәгән юллар нык таушалган иде. Чулман проспекты, төзелеш индустриясе базасы юлларын төзекләндерү — алдагы максатларыбызның берсе. Балалар-яшүсмерләр клубларын, спорт мәктәпләрен, мәдәният үзәкләрен, шифаханә һәм хастаханәләрне дә ремонтлыйбыз. Чиратта — балалар бакчалары. Боларның барысы да китди матди чыгымнар таләп итә. Шәһәр бюджеты чикле. Аның 70%ка якын өлеше хезмәт хакын түләүгә тотыла. Без актив рәвештә федераль максатчан программаларда, республика программаларында катнашабыз, булган бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмаска тырышабыз. +Мин үзем Чаллының егерме елдан соң да, илле елдан соң да лидер булып калачагына инанам. Бу мәсьәләдә икеләнергә кирәкми. КамАЗ да эшләп торачак, мин КамАЗга да, аның командасына да ышанам. Чаллыны, дистә еллар узгач та, лаеклы яшәү шартларына ия автомобиль төзүчеләр шәһәре итеп күзаллыйм. Шәһәр халкының саны 650 меңгә кадәр китәр дип уйлыйм. Бүгенге көндә 524 мең кеше яши, дибез икән, бу — шартлы сан. Әйтик, менә хәзер Яшьлек проспекты төгәлләнүгә, аның артында шәхси секторлар башлана, анда яшәүчеләр Тукай районында теркәлгән. Димәк, әлеге хукалыкларны шәһәрдән урам гына аерып тора. Шул рәвешле, тора-бара шәһәрнең чикләре дә үзгәрергә мөмкин. +Узган ел Татарстанда парк һәм скверларны төзекләндерү юнәлешендә бик зур эшләр башланды. Чаллыда да ял урыннары булдыруга зур игътибар бирелде, бу эш алга таба да дәвам итәчәк — шәһәрнең Азатлык мәйданында, Гренада паркында, ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял паркында матур үзәкләр барлыкка килергә тиеш. Быелгы ел ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан Идел һәм Чулман сусаклагычлары елы дип игълан ителде. Чаллыда Мәләкәс, Чулман, Чаллы елгалары яр буйларын төзекләндерүгә китди игътибар бирергә кирәк булачак. Ниятләгән эшләрнең барысын да тормышка ашырырбыз дип уйлыйм. +— Тулы кавапларыгыз өчен зур рәхмәт Сезгә. +Әңгәмәдәш — Илфак ИБРАҺИМОВ. +Сәгыйдулла +Хафизов +ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ +БӘЯН +Кайда савап, кайда гөнаһ? +Крәстиән ялан-кырлардан, басулардан йөге-йөге суктырган ашлыгын, бәрәңге, чөгендерен ташый торган матур бер әбиләр чуагы көнендә Дөм-дөм авылы урамнарына, өермә киледәй, һич гадәти булмаган хәбәр бәреп керде: +— Ишеттегезме, халык... Идарә бинасын саталар икән! +Сату-алуга бәйле елгыр, чуар адәмнәр төркеме колхоз идарәсе йортының хакы, кайчан аукционга куеласы турында гәп башлап кибәрсә, үз килкәсендә гомер буе колхозчы исемен күтәреп йөргәннәр, йә исләре-акыллары китеп бот чапты, йә кисәк кара кайгыга батты: +— Китче, ялган сүздер бу! Кәнсәләр авыл милке бит, кем саттырсын ди аны?! +— Башта фермалардагы малларны тараттылар, суйдылар, барлык автопаркны спекулянтка бирделәр, инде правлениегә чират киткәнме? Болай булгач, тәмам беткән икән калхуз. Сугышта әйткәнчә, последний бастион да кулдан киткән... +— Адәм көлкесе инде бу, кәмәгать, идарә ызбасын саталар, имеш! Ичмасам, берәр авыл хакәтенә тотсыннар иде аны. Хәер, тәмәке белән ысланган, орышакырышлар сеңгән диварны кем сатып алыр икән? +— Иллә дөрес әйтәсең, кордаш, ызба ясап буламы правлениедән? Нигезмазары кенле-шайтанлы бит аның... +— Ә тыштан ничава күренә үзе, әрмән, грузин алырга да может. Алар акчалы, бердәм халык. Тик, уйлап торам әле, яга, кылыта башласаң, газ, электрына түләп бетерерлек түгел. Киһазлыйм дисәң, бүлмәләренә мебель-мазар да киткезеп булмас. Чегән өере төпләнсә генә инде. +— Вәт, абзыкаем, правлениене чегәннәр сатып алсын дисеңме? Авыл Сәгыйдулла ХАФИЗОВ (1945) - язучы һәм әдәби тәнкыйтьче, филология фәннәре кандидаты; Татарстан Язучылар берлегенең Ќ.Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты; "Гомерем фасыллары" исемле китап һәм әдәби журналларда басылган күпсанлы проза әсәрләре авторы; БР Язучылар берлеге әгъзасы. БРның Кушнаренко районы Тәрәбирде авылында яши. уртасында табор тотарга кыенасызмы? Һәй, адәм көлкесе!.. Күр, кая барып китәргә кыенабыз без, абзыкайлар, бу базар тормышы белән! +Чынлап та, әрсез, талымсыз һәм мән белмәгән базар заманында Дөм-дөм халкына сәер гамәл күрергә язды. Тирә-юньдә вакмы-эреме, баймы-ярлымы әллә нинди крәстиән хукалыклары яшәп килә. Авыл хукалыгы кооперативы, агропром, каваплылыгы чикләнгән оешма, фермер хукалыгы дисеңме... Тик ничек кенә аталсалар да, аларның күбесе элекке колхоз варислары булып көн кичерә һәм боларның "штаб"лары да, крәстиән гадәтенчә, "ата йорты"нда төпләнгән. Авыл уртасындагы күзләр күнеккән бинада ут яна, учак ягыла, моркасыннан төтен чыга икән, күңелгә дә киңел, димәк, хукалык яши, игеннәр үстерелә, маллар асрала. Карт-коры да хәле мөшкелләнсә, өйрәнелгән сукмактан идарәгә юл тота, утын, салам китерүгә, бакчасын сөреп бирүләренә өметләнә. +Аһ, ни үкенеч, Дөм-дөмдә исә адәмдәге шул ут, шул хисне дә яшәтә алмаслык мескен бер хәлгә тарыдылар. Әмма, әйтергә кирәк, үз вакытында әлеге авылда берәү дә "Ленин юлы" колхозының гомере үзен тудырган вакыт — ХХ гасыр белән чикләнер дип шикләнмәде. Бабасы кулак Галәү нигезен саклап яшәгән Сәүбан теленә дә йокмады бу шөбһә. Юк, юк, күмхук хакында көфер уй каян башка килсен? Әле тарих мең дә тугыз йөз сиксәненче елга аяк баскач та, "Ленин юлы" миллионер хукалыклар рәтенә күтәрелгәч, октябрь азагында бугай, авыл клубында галәмәт зур, купшы уңыш бәйрәмен уздырдылар. Шунда әле яңа гына елтыр "Алтын йолдыз"ны күкрәгенә тагып, түш кесәсенә Социалистик Хезмәт Герое таныклыгын салып куйган рәис Шәкүр Яушев кызыл трибунага күтәрелеп, ярты сәгать чамасы колхоз казанышларын санады да, кибәнне һәйбәт итеп очлап куйгандай, куаныч белән әйтеп салды: "Без, иптәшләравылдашлар, тагын берничә дистә елдан, әйтте диярсез, "Ленин юлы" колхозы белән коммунизмга да барып чыгарбыз"... +Хукалык башлыгы артыннан шулай ук ялкынланып чыгыш ясаган партком секретаре Рәүф Шакиров та колхозның тарихи үткәнен баскычлап-баскычлап күрсәтеп, Ленин юлы белән олы казанышларга ирешәчәген раслаган иде. "Ильич сызган юлдан тайпылмыйча барырга да барырга!" — диде ул. Һәм секретарьның авылдашлары аңында әлеге юлны берәр ничек сынландырасы килдеме, әллә инде обком вәкиле каршында үз фиркасын ватанпәрвәр итеп күрсәтергә теләдеме ул, колхоз идарәсе каршында Ленинга һәйкәл куярга кирәк, дигән эшлекле тәкъдим ясады. +Әйткән сүз — аткан ук. Партоешма һәм колхоз идарәсе карары белән Мәскәүдән скульптор чакырдылар. Һәм сиксән бернең кәй башында ук чәчкәләр белән бизәлгән мәйданчыкта Ильичның мәһабәт сыны торып басты. Идарә йортына эш яисә йомыш белән килгән һәркемне китди карашына эләктереп сәламләде һәм чыкканда кулын таң ату, кояш чыгу ягына юнәлтеп озатты бу сын. +Ленин кулы флюгер угы түгел, килдә, давылда кыйбласын үзгәртеп, төрле тарафларга боргаланмый ул, чөнки сын-гәүдә гранит ташка утыртылган, кат-кат корыч арматура белән урап, цемент белән катырылган. Кул һаман бер тарафка изәвен белә... Менә шуннан соң шөбһәләнеп, икеләнеп кара инде син ил белән барасы юл — кыйбла хакында. Моңа һәр туар көне кая барып эшлим, кемгә ялланып гаиләмне туйдырыйм, дигән гамь белән тулган Сәүбан кебекләрнең башы гына түгел, зиннәтле калаларда яшәүче аксөяк профессорларның да акыл-зиһене китмәс. +Хәер, бу хакта ят сер — кәлимә ишетергә сусаган адәмгә әллә кая барып йөрисе дә булмагандыр. Шул ук Дөм-дөмнең ырым-сихер, багу-күрәзәлек эшләрендә даны чыккан Хашия карт-корының, аеруча биләмче әби-чәбиләрнең ис-һушын алып, бер сөйләгән, имеш: +— Сез ул карачкы Ленинның гел таңга, кояшка изәвенә инанасызмы? Башыгыз чуер таш белән тулган булса, коммуннар сүзен чынга алыгыз соң. Үз күзегез белән карап-шәйләп тә ялганны тотып була ласа. Кәйге мәлдә таң Барыйлар ызбасының кыегы өстендә сызылса, кыш фасылында ул тәмам икенче якка борыла да, иренеп кенә Гайникамал ызбасы өстеннән ата. Шуны күзәткәнегез булса, әйтегез миңа, таң да, кояш та гел бер урында калкамы? Юк! Ә Ленин кулы белән һаман бер ноктага изи. Шулай булмыйни, һәм маңгай күзе ябык аның, һәм каны, рухы юк, күрсәткән кыйбласы да ялган, өндәгәне шайтан таңы булып чыга... +Безнең халык, дигән Хашия, гомер бакый карачкыларга, сын-сурәткә табынмаган. Аллаһ каршында бу гадәт зур гөнаһ саналган. Авыл уртасына таш Ленинны бастырып кую — монафыйк гамәл. Аллаһы Тәгалә моның өчен кеше башларына әллә нинди бәлаләр салыр әле... +Китәкчеләр, активлар арасында бу хорафат иясенең сүзләрен колакка элүчеләр табылдымы икән? Юктыр, шәт. Кеше үз башына кайгы, афәт төшкәндә генә шикләнә, төрлесен юрый башлый бит. Әлегә "Ленин юлы" колхозының эшләре дә һәрчак гәзитләрдә макталып, телевизор аша күрсәтелеп, үтә дә ырамлы барды. Дөм-дөм халкы — игенчесе, терлекчесе — биргәненә шөкерана кылып, күкрәгенә терәп ипи кисте, хезмәтем белән ил-көнне ныгытам дип уйлап, эшенә ашыкты... +Хашиянең һәйкәл турында әйткән сүзләрен азау ярган гайбәтчеләр дә оныта башлаган иде инде. +II +Дөм-дөмгә зур каза, Козгын тавыннан авыл өстенә томырылган яшен болыты сыман, һич көтмәгәндә һәм кинәттән килеп төште. Сыер фермасында ут чыгып, янгынны сүндергәндә, колхоз рәисе Шәкүр Яушев һәлак булды. Бу Дөм-дөм халкы өчен генә түгел, барлык Чардаклы районы өчен әрнүле югалту иде. Матәм хисе белән өлкә матбугатында да хәбәрләр язылды. "Көмһүрият яшьләре" гәзитенең танылган журналисты Фәнис Шәвәли язган "Факига" очеркы кулдан-кулга йөрде. Аның хәлне нечкәләп өйрәнеп һәм дулкынланып тасвирлаган язмасында герой рәиснең үлеме хакында түбәндәгеләр хәбәр ителгән иде. +"Килле-буранлы февраль төнендә Дөм-дөм авылында ут сүнә. Төпкелдәге сала кешеләре өчен бу — еш кабатланып торган күңелсез хәл. Кабынырмыюкмы дип, дүрт-биш сәгать көтә-көтә көтек булгач, каравылчы Шәрифкан карт каралты-кура тирәсендә йөртә торган керосин фонаренә ут элдерә дә фермага юнәлә. Сыерлар бозаулап ятмыймы? Абзарда маллар тыныч булып, хәвеф-хәтәр күренмәгәч, карт чыгу ягына юнәлә. Тик бозлы капка алдында ул таеп егыла. Кулындагы лампа киргә очып төшеп, тирә-юньгә керосин һәм ялкын чәчелә. Малчылар, иртән таратыр өчен, монда печән керткән булганнар. Ут, сөяккә ташланган эт сыман, әлеге кипкән үләнгә сикерә. Ә карт тиз ара аягына басса да, аптырап кала, огнетушитель артыннан ихатага чапсаң, ут азып китәр, дигәндер, мөгаен. Ул елан кебек тегендә-монда сузылган ялкын телләрен таптарга, печән өемен тузгытырга тотына. Ә азгын утка шул гына кирәк. Түгелгән керосин, коры печән белән азыкланып, һаман кәелә, көчәя генә бара..." +Көмләдән, журналист ут чыгу сәбәбен ачыклап, ифрат урынлы, дөрес сүзләр әйткән икән: "Минем сөрән саласым килә: ут куркынычы янап торган терлекчелек фермаларына, товар складларына, кәмәгать биналарына каравылчы итеп бәлтерәйгән картларны, янгын белән көрәшергә әзерлексез кешеләрне беркетүдән кайчан туктарбыз икән без? Нәрсә соң бу? Экономияләүме, халык милкенә төкереп караумы, әллә шәхси ваемсызлыкмы? Гомергә балта остасы булып эшләгән Шәрифкан картны хәтәр постка куеп, ферма мөдире Рәшит Тангатаровның үтә кавапсызлык күрсәткәнлеге бик ачык". +Гәзиттәге язма алга таба ут һәлакәтен түбәндәгечә күз алдына бастыра: "Бу төндә савучы Дания Шәйдуллина буаз сыеры Дашкага күз-колак булырга теләп, терлекчеләр өендә кунарга калган була. Ул тәрәзәдә чагылган ут шәүләсен күреп, урыннан сикереп тора. Фермада янгын чыгуын аңлый һәм иң тәүге шөгыле итеп телефоннан колхоз рәисенә шалтырата. +— Әү, сеңлем, Яушев тыңлый. +— Шәкүр абый... Сыер фермасында янгын... Янгын! Тизрәк килегез, Шәкүр абый! +— Аңладым. Хәзер пожарникларны күтәрәм... Каравылчы кайда, тыштамы? Ут сүндерәбез дип, тегендә-монда чапмагыз. Сезнең төп эш — сыерларны абзардан чыгару. Капкаларны ике яктан да ачыгыз, сыерларны кәртәдән ычкындырыгыз. Хәзер һәр секунд кадерле, әйткәнне үтәгез, Дания сеңлем! +Шәкүр абыйсы белән сөйләшү комсомолка Дания Шәйдуллинаның уйларына ачыклык, йөрәгенә куәт кертә. Ул тиз арада каралты капкаларын ача, сыерларны бәйдән ычкындырырга керешә һәм уттан-төтеннән куркып кыргый авазлар чыгарып мөгрәгән, илергән сыерлар берәм-берәм карлы ихатага, иреккә ыргылалар. Менә янгын сүндерү машинасында председатель үзе дә килеп төшә. Фермага кулларына чиләк, көрәк тоткан ирләр чабып керә. Ут бу чакта инде бик хәтәр рәвеш алган була. Каралтының бер ягын тулысынча иңләп алып, өскә, кыекка үрли ул. Шатыр-шотыр килеп шиферлар ватыла, аның кисәкләре, очкын сибеп, вырлап тирә-юньгә чәчелә. Дәһшәтле ут тамашасы котларны алса да, кешеләр помпа-насосларны, су шлангларын сөйрәп, көйләп, су сибәргә әзерләнәләр, чиләкләр тотып, мичкәләр тирәсендә бөтерелә башлыйлар. +Менә шулчак каралтының икенче башыннан бөтерелеп ургып-ургып чыккан төтен агымы белән бергә бер шәүә пәйда була: +— Һәй, монда... Монда килегез! — Шәрифкан абзый яна... Монда... Ярдәмгә килегез! Балта, лом кирәк! +Бу — Дания Шәйдуллина була. Комсомолка тагын нидер әйтергә кыена, әмма тончыга-тончыга йөткереп, киргә, кар өстенә сыгылып төшә... Шәкүр Яушев каралты эчендәге маллар язмышы турында борчылып, үзе үк йөгерә-атлый каралтының бу тарафына килгән була. Ыгы-зыгы, акырышкан-кычкырышкан бу чын мәхшәр мәлендә Даниянең төтенгә тончыккан тавышын аңардан башка тагын кемнәр ишетте икән? Ишетеп колакларын торгызучы булса да: "Бар, ут эченә кереп шуны, шуны эшлә!" — дип боера алмый председатель. Чөнки хәвеф эченә ташлану — һәрчак кешенең үз эше, шәхси акылы, йөрәге белән кабул иткән нияте ул. Һәм моңа һәркем бара да алмый. Батырлык юлына басар өчен, аерым хисле, аерым йөрәкле кеше булып китлегү шарт. Ә батырлык үзе — кайнар секундлар тезмәсендә эшләнә торган шөгыль". +Фәнис Шәвәли, күренеп тора, рәиснең тормышын тәфсилләп өйрәнеп, аның нинди кеше булуын, эчке дөньясын ачык күзаллаган. Образ-сурәт тудыру ягыннан аның каләменә көнләшергә дә мөмкин: +"Шәкүр абый секундлар эчендә үз хәленә төшенә. Даниянең өндәүчакыруына кавапсыз кала алмый иде ул. Моңа аның хакы юк. Ул бик яшьли, мыек кына чыгып килә торган солдат булып, Бөек Ватан сугышында катнашты, үлем күзенә карап, атакаларга барды... Ул — хәтеренә мәңге уелып калган хәл — яшь ата, бала мәхәббәтен татыган кеше хәлендә үз гомерен куркыныч астына куеп, Ык елгасы чоңгылына бата башлаган күрше малаен коткарды. Ул, байтак гамьсез ирләр эштән качып күләгәдә яткан чакта, башта бригадир, аннары председатель камытын киеп, "колхоз" дигән баржаны сөйрәде... +Төтенгә тончыккан, киемнәре пыскый башлаган савучы Дания, председательне күргәнме-юкмы, әмма Шәкүр юлыннан кире борыла яисә кеше артына поса алмый иде инде. Парткомда, райкомда гына тикшермиләр, вөкдан үзе дә һаман сынап тора, күрәсең: "Син, Шәкүр Марат углы, урынга үрләп, кешелегеңне, намусыңны куймадыңмы?" янәсе... +Председатель кулына лом эләктерә, брезент чикмәнен төймәли, чөкесен башына ныклап бөрки дә төтен ургыган капкага юнәлә: "Һәй, мине югалтмагыз, эчкә керәм!" Аның артыннан тагын берничә шәүлә каралты эченә кереп югала. Бераздан, куркыныч ерткычтан котлары очып чапкан киек-кәнлекләр сыман, сыртлары көйгән сыерлар, тыннары капланган кешеләр карлы-бозлы ихатага атылалар. Кинәт кемнеңдер йөрәксенеп сөрән салуы һаваны айкый: +— Председатель... председатель чыкмый калды, егетләр! Барыгыз, чыгарыгыз Шәкүрне! +Янә башларына ни туры килсә, шуны бөркәнеп, аждаһаныкы кебек куркыныч абзар авызына өч-дүрт кеше кереп китә. Утлы, кан көйдергеч күпмедер секундлар үтә һәм, ниһаять, шәүләләр буыла-йөткерә, аллы-артлы ике гәүдә сөйрәп чыгалар. Аларның берсе — кисәү сыман чаткылар чәчеп, эче төтен бөркегәне — каравылчы Шәрифкан карт, ә икенчесе — кар өстенә сузып салгач та сулышы киселеп, йөрәге туктаганы Шәкүр рәис иде... +"Орденлы фронтовик, Социалистик Хезмәт Герое Шәкүр Яушевны соңгы юлга озату йоласында мин дә катнаштым, — журналист язмасын үзенең тетрәнүле хисләре белән тәмамлый. — Мәрхүмнең хезмәттәшләре, авылдашлары, район китәкчеләренең "Ленин юлы" колхозы узаманы хакындагы сүзләрен ишетеп, күзләргә яшьләр тыгыла. Әмма мин еламадым. Елап, без бүгенге дошманыбыз Газраилне генә сөендерәбез бит. Мин бугаздагы төерне йотып, блокнотыма герой рәис турында горурлану, соклану сүзләрен тезәм. Безнең яшьләр, чын коммунист Шәкүр абый кебек, батырлыкны яшәү максаты, гомер бизәге итеп санасыннар. Әйе, шикләнмим, Шәкүр абый ялкынлы йөрәге белән мәңге безнең күңелләрдә яшәр!" +Фәнис Шәвәлинең яшьләрчә ялкынлану белән язылган "Факига" очеркын радио аша яңгыратып, республика халкында Дөм-дөмдәге Шәкүр Яушевның якты истәлеген тирән сеңдереп калдырдылар. +III +Матәм әчесеннән аз-маз арынгач та, идарәгә башлык табып кую үткен мәсьәлә булып калыкты. Авыл халкы да, партия-совет активы да хукалыкка китәкче итеп мәрхүм кебек гаярь Дөм-дөм кешесе куелуын теләде. "Үзеңнеке үз итә, читнеке читкә тибә", диештеләр. Игътибар үзәгенә колхоз экономисты Рәмзил Сәгъдиев белән кошчылык фермасы мөдире Зәйтүнә Кәримова куелды. Аеруча соңгысының исемен еш төрләндерә башладылар. Кырык яшьләр тирәсендәге бу мөлаем хатын авыл хукалыгы институтын тәмамлаган, эш кешеләре белән уртак тел таба, кыелыш-мазарларда да бик төпле, урынлы сүзләр сөйли. Шуның өстенә ул өлкәнең Югары Советында депутат та, димәк, өстә дә абруе бар Зәйтүнә Хәниф кызының. Колхоз дилбегәсен үз кулына алырга каршы түгел бугай гаярь хатын... +Әмма Чардаклы райкомы Дөм-дөмнәрне йомшак кәеп катыга утыртты. Әлеге кандидатларның һәр икесен ансат кына читкә тибәреп, район фиркачылары председатель урындыгына үз кешесен куйды. Бу жонглёрлык, күз буу хакимият коридорында әллә нинди уен-интригаларны күргән партоешма сәркатибе Рәүф Шакировны да гакәпкә калдырды. Вәт замана!.. Чынлап та, ил-көндә чәбәлчек, сөремле, алдаткыч вакыт булды бу. Бер-бер артлы югары хакимнәр алмашынып торды. Үзенә "Ильич!" дип кенә эндәшүләрен яраткан, олпат гәүдәле, ачык йөзле һәм, күкрәк тулы алтын-медальләрен чылтыратып, олысына да, кечесенә дә күңел тынычлыгы сирпегән Брежнев бабайның үлемен ил кыек башларына, капка баганаларына матәм байраклары элеп, авыр траур көннәре кичергән иде. Тәхеткә аның варисы Черненко утырып, ел чамасы хакимлек итә алды микән, дөньялыкны ташлап, ул да бакыйлыкка китеп барды. Моннан соң озак еллар КГБ челтәрендә эшләгән Андропов, остазы Тимер Феликс кебек тәртип-низам урнаштырам дип, киң сызганып, югары кәнәфигә менеп утырган иде, тик нишләптер моның да кикриге бик тиз шиңде, гүр иясе булды... Дөм-дөмдә авыл коммунистлары илдәге сәяси вакыйгаларга карата утырыш үткәргәндә, әче телле пилорамчы Габбас әйтеп салды: "Ходай Тәгалә янында вакансия бар микән соң? Шулай ашкынып, бер-бер артлы теге дөньяга китеп бармасалар..." +Эче бик кытыкланып куйса да, Рәүф рәсми бүлмәдә дәшмәүне килештермәде: +— Йә, йә, энем, авызыңны чамалап ач! +Ә чынын әйткәндә, кайгылы хушлашу телмәрләрен һәм сагышлы матәм көйләрен тыңлап яшәү барысын да туйдырган иде инде. СССРның сәяси сәхнәсендә яшь ир Михаил Горбачёвның күренүе болытлы көннәр тезмәсеннән соң ялтырап кояш чыгу сыман тоелды. Әйе, моңа үлем-китем кагыла дип куркасы түгел, бу ифрат яшь, шулай да сүзгә бик маһир, идеяләргә бай. Илнең үткәне һәм киләчәге хакында колачлы, кыю фикерләр йөртә... Матбугат генсекның чыгыш, өндәмәләре белән тулды. Радио-телевидение аша көне-төне аның речьлары яңгырап торды. Илгә генә сыймады кегәрле Горбачёв, хатыны Рәисәне култыклап, диңгез артларына да сәяхәт тотты. Ширмалар артына кереп, мәшһүр президентлар, корольләр, руханилар белән дә серләште... Менә бу куәтле мәмләкәткә хас патша ичмасам! +Бездә үзен чын түрә, башлык итеп тойган кеше реформалар ясамыйча түзәме соң? Тарихта эзеңне уярга, исем-шәрифләреңне язып калдырырга кирәк! Совет кешесенең колагына бөтенләй ят булган демократия, плюрализм, хөр фикерлелек, ачыклык һәм билгелелек кебек сүзләрне яңгыратып, Горбачёв илне үзгәртеп корырга чакырды. Аның "үзгәртүне үзеңнән башла!" лозунгы күпләрне тәшвишкә салган кебек, Рәүф Шакировны да чиксез аптыратты. Нәрсә соң бу, дип үзалдына уйланды ул, яңача яшәргә кыенган кеше, бина астына нигез корган ташчы кебек, барысын да өр-яңадан башларга тиеш була микән соң? Үткән тәкрибә, яшәү гадәтләре тәмам яраксызга әйләнәме? Маркс та, Ленин, Сталин да бөек тәгълиматлары белән демократия заманы өчен искергән буламы? Үзен комбайнчы, халык арасыннан чыккан китәкче һәм Ленин варисы дип тәкрарласа да, астыртын гына нинди юлга, кай тарафка өнди соң бу Кремль хукасы? Билгеле, колхоздагы фирка узаманы чынлап торып шөбһәләнсә дә, мондый катлаулы сорауга анык кавап таба алмый иде. +Ә илдәге тоташ яңарту-үзгәртү шаукымы төпкелдәге авылларда да сизелми калмады. Китәкчелектә алмашынулар башланды. Һәм Рәүф тә үз колхозларына рәис сайлап кую мәсьәләсен иң башлап Чардаклы райкомына яңа куелган лидер Эдуард Дашкин белән хәл итәргә тиеш булды. +— Әйдәгез, узыгыз! — Фирка кабинеты хукасына хас булмаганча ачык елмаю һәм нәзакәтле мөнәсәбәт белән каршылады Рәүфне Эдуард. — Нәрсә, чәй телисезме, кофемы? +Бер-берсенә күз атып, чәшке бушатканда, кунак хәлендәге кеше Дашкинның кием-салымы да үзенчәлекле булуына игътибар итте. Зәңгәр джинсы куртка, тез башы агарган киндер чалбар... Аягында саргылт хәтфә туфли... Гастрольгә килгән театр артисты диярсең... Кәй көне дә саллы кәчтүн, калын табанлы ботинка киеп, галстугын ныгытып бәйләгән һәм гел тирләп-сөртенеп торган Кукушкин янында бу йомышчы малай гына... Элекке беренче гөрелдәп чыккан тавышы, өстәлгә еш йодрыкланып төшкән йонлач куллары белән генә түгел, киеме белән дә үтә олпат, дәрәкәле булып күренергә тырыша иде. +Яңа башлык "Ленин юлы" колхозы вәкилен игътибар белән тыңлады һәм дустанә төстә Рәүфнең аркасыннан какты: +— Менә-менә! Мондый мөһим мәсьәләдә инициатива халыкның үзеннән, урыннан чыгарга тиеш. Бик хуп, сездән ике кандидатура тәкъдим ителә, димәк. Ә без берне, үзебезнекен куярбыз. Халык кайсын кирәк дип таба, шунысын сайлар. Сайлау альтернативалы булырга тиеш. Сез, иптәш Шакиров, бик дөрес һәм заманча фикерлисез... +Бу анык сөйләшүдән соң колхоз рәисен тәгаенләү буенча гадәттәге эшләр башланды. Кандидатураларны аерым-аерым райкомга чакырып, тәфсилле әңгәмәләр ясадылар. Председательне сайлап кую өчен клубка халык кыелды һәм, ниһаять, дәгъвачылар берәм-берәм трибуна артына басып, үз шәхесләре, колхоз китәкчесе буларак башкарасы эш-ниятләре турында сүз алырга тиеш булдылар. +Тик ни гакәп! Сәхнәгә күтәрелгән урта яшьләрдәге, спортчыларга хас таза, нык бәдәнле ир — Рәмзил Сәгъдиев оялчан бала төсле кулларын бер кушырып, бер аралап торды да һич көтмәгән сүзләр әйтеп ташлады: +— Ни... иптәшләр, авылдашлар, мин уйладым-уйладым да, ни бит әле... Самоотвод бирергә булдым... +Һәм ул залдан ишетелгән "Ник?.. Ризалашмауның сәбәбе нидә?.. Үгездәй тазасың, ник эшләмисең?" кебек сорауларга да кавап тотмады, ашыгып сәхнәдән төшеп ычкынды. +Зәйтүнә Кәримованы зал алкышлап каршылады. Тик башка чакларда чатнап торган хатынны бүген танып булмады, чырае караңгы, төксе, сүзләре дә илке-салкы: +— Иптәшләр, гафу итегез, кичерегез, эш-мәшәкатьләрем күп, депутатмын, гаиләм дә ишле. Мин председательлекне тарта алмам инде! Соң авылда ирләр күп бит, ирләрдән куегыз! Ягез, ачуланмагыз миңа! +Шулай итеп, зал күпме генә тавышланмасын, һич көтмәгәндә, сайлар өчен бердәнбер кеше торып калды. Бу, аңлашылганча, Эдуард Дашкин алып килгән зат — райкомда инде байтак еллар өченче секретарь вазифасын башкарган Фердинанд Исхаков иде. Халык бу озын буйлы, сыек гәүдәле, калын күзлеге аша кешегә чекерәеп, текәлеп караучан фирка вәкилен танып, умарта күчедәй гөжли башлады: +— Безгә юкны бушка аударучылар кирәкми, үзебездә дә китәрлек! +— Колхозга башлык итеп кәгазь кешесен түгел, эшләр адәмне куегыз! +— Булдыклы булса, үзегездән артмас иде әле. +— Бу — кирәкми! Рәисне үзебездән сайлыйбыз... +Зал һәрьяктан әче репликалар белән әлеге кандидатка карата ризасызлыгын күрсәткәч, тыныч кына сүз сорап, трибуна янына беренче үзе килеп басты. +— Әйтәсен әйтеп бетердегезме? Эчегездә төер-фәлән калмадымы? Инде мине тыңлагыз, кәмәгать! Менә сез, — диде ул, алгы рәткә утырып, еш-еш кычкырган какча хатын ягына кулы белән төртеп, — әйе, сез, колхозга кәгазь кешесен түгел, эшләр адәмне куегыз, дип кычкырдыгыз. Уйлап әйтәсезме моны? Кәгазьдән, ягъни китаптан, фәннән башка, бүтән өлкәләрдәге кебек, авыл хукалыгында да уңышка ирешеп буламы? Без атом-төш, кибернетика, космос заманында яшибез. Кырчылыкта булсын, терлекчелектә булсын, шулай ук, кошчылыкта... Сезнең Зәйтүнә ханым моны бик яхшы белә... Фән-техника казанышларыннан башка алга китеп булмый. Буразнада ятып, тирестә аунап кына Америка, Европа илләре белән ярыша алмыйбыз. Бүгенге китәкчелектә грамоталы, киң карашлы кешеләр кирәк. Ә без тәкъдим иткән иптәш нәкъ әнә шундый, хөрмәтле ханым! +Һәм ул янә бер кат бармак төрткән хатынга карап торды. Тегесе бу караштан куырылып куйды һәм үзе дә сизмичә, кычкырып ук әйтте: +— Әйе, дөрес! Мин фәнгә каршы түгел... Мин бит чынлап торып эшли торган кеше булсын дип кенә әйтәм... +— Эшләр! — дип, шөбһәгә урын калдырмаска теләгәндәй, кулы белән һаваны кисте секретарь. Һәм ул президиум артында утырган Фердинандка карап кисәк кычкырып сорау бирде. — Эшләрсезме, иптәш Исхаков? +Тегесе елт итеп торып басты, хәрбиләрчә костюмын төзәтеп-тартып куйды һәм чатнатып кавабын да бирде: +— Мин — партия солдаты. Партия кая кирәк тапса, көчемне жәлләмичә шунда эшлим! +Халык айкала-чайкала, бөгелә-сыгыла көлде. Кайдандыр арткы рәтләрдән бер хатын-кыз: "Солдат кына булып калганчы, генералга үрләсәң, үзем үк кайнар кочакка алыр идем, иптәшкәем!" — дип кычкырган иде, көлеш, утка май сипкән кебек, янә көчәеп китте. Залдагы киеренкелек, кул белән сыпыргандай, кисәк юкка чыкты. +Кешеләр тынычлангач, Дашкин янә сөйләп китте: +— Иптәшләр, гәзитләр укып, радио-телевидение тапшыруларын тыңлапкүзәтеп барасыздыр, партия киләчәккә ачык курс билгеләде. Ил локомотивын яңа рельсларга куярга кирәк безгә. Китәкчебез Михаил Сергеевич демократия, билгелелек, ачыклык, плюрализм төшенчәләрен атап, киләчәк юлның да нинди булырга тиешлеген ачык төшендерә. Халыкның үзенә иктиһад бирү, мөһим мәсьәләләрне бергәләп тикшерү, бер-береңнең фикерен хөрмәтләү, кешеләрне тигез итеп күрү кебек таләпләрне партия бүгенге тормыш каршына куя. Югыйсә, яшерен-батырын түгел, кулакларны кысрыклау, хәтта юк итү, дин кешеләрен мыскыллау, сәүдәгәрләрне, буржуазия калдыклары дип, төрмәләргә утырту фактлары да булды. Партия хәзер мондый гамәлләрдән читләшә һәм шул эшне башкаручылар белән араны өзә. Без һәр кешене хөрмәтләү, аңа ирек бирү, иктиһад итү мөмкинлекләрен тудыру ягында торабыз. Китәкчелектә камчы уйнатулар бетәргә тиеш! +Кыскасы шул: хөрмәтле иптәшләр, без сезгә тәкъдим иткән Исхаков хәзерге партия линиясен ифрат шәп аңлый, ул сезне дөрес юлдан китәкләр! +Президиумда утырган Рәүф авылдашларының күз-карашларыннан, сулышларыннан сизеп тора, зал өстендә рәис сайлап кую гаме тоныкланды. Монда район түрәсенең сөйләвенә соклану, киләчәк тормыш яме белән юану тойгылары өскәрәк калка. Нәтикәсе алдан ук ачык, билгеле инде сайлауның, төтен кибәреп, Дашкин киңәчәк. Чынлап та, күпчелек тавыш белән "Ленин юлы" колхозчылары үзләренә башлык итеп Фердинанд Исхаковны сайлап куйдылар. Тыштан сиздермәскә тырышса да, кыелыш карарына иң көенгәне һәм гарьләнгәне парторг үзе булды. Алданды... Кәкре каенга ничек оста, шәп терәделәр аны! Беренче, Исхаковны сайлау таләпләре үтәлсен дип, сан-исәп өчен генә тәкъдим итә кебек тоелган иде. Белә бит Рәүф ул үтереп мактаган кешене. Кәгазьдәге сәясәт эчендә яшәп, акылы тәмам томаланган булуын, зур түрәләргә юбилей, бәйрәм кичәләрендә речь тотар, докладлар сөйләр өчен текстлар язып бирергә генә маһир икәнен белә ләса. Өлкәдә арттан этүчесе бар аның, шуның аркасында гына райком штатына эләгеп тора бит ул... Хәер, чукынсын, торса, урынында һаман мүкләнгәнче утырсын иде шулай. Тик нишләп аның колхозга башлык булып килүенә юл куйды соң партия секретаре? Аның бит үзенә Фердинанд белән бергә эшлисе бар. Их син — түнгән баш, куян йөрәк! +Шакиров, район вәкилләрен озаткач та, эңгер-меңгер дип тормады, Зәйтүнәнең өенә юнәлде. +— Ни хәл бу, Зәйтүнә Хәнифовна, — диде ул, шактый ярсып. — Сез бит безне пычаксыз суйдыгыз! +Чәчәкле халатын киеп, кухнясында савыт-саба шалтыратып торган хатын акланмады: +— Гаепле мин, Рәүф, гаепле... Тик син райкомга каршы баруның нәрсә икәнен беләсең. Дашкин миңа моны янә бик яхшы аңлатты. Ишетмәгәннәремне ишеттем мин өстән сыйпап, астан кисә торган тәти кешедән. Һаман күңел болгана! Миңа зал каршында самоотвод бирүдән башка чара калмады. Аңлавымча, Рәмзил белән дә шундый хәл килеп чыкты шикелле, Рәүф... +— Иштегез ишәк чумарын! — Рәүф фиркадәшләрен гаептән йолырга теләми иде. — Йә, хәзер Исхаков белән нишләрбез инде? Бу Шәкүр абый кебек колхоз өчен кан атмас, мыегын да селкетмәс. Әнә, кайбер күршеләр муеннарыннан бурычка батканнар. Без дә шул хәлгә төшсәк нишләрбез? Горбачёвта колхоз кайгысы юк. Бар белгәне пере-строй-ка! Ул мәрәкәләре белән кая китереп терәр безне? +— Рәүф, эчәсеңме? — диде Зәйтүнә кисәк. — Бераз тынычланырсың, ичмасам. +— Булса, салып бир! Йөрәк янганчы, хәмер янсын! +Бала-чага урын-кир әзерләп әвәрә килә иде. Рәүф, авыл мужикларынча, кырлы стаканны аяк өсте генә түңкәрде дә, хукабикәгә рәхмәт әйтеп, чыгу ягына атлады. +Аяклары өенә тартмады. Тәмәкесен кабызды, үзе дә сизмичә, басу юлына чыкты, балачактан ук ияләшкән калкулыкка юнәлде. Хәзер караңгы, ә көн яктысында монда дөнья уч төбендәге сыман. Күзләр манзараны күреп туймый, ә бар һава үпкәгә агыла кебек, рәхәт... Хәер, төн булса да, кырга яз сулышы таралган. Ара-тирә боз элпәсе аша укым төсмерләнә... Рәүфне һаман кыелыш хәлләре, гарьчел тойгылар эзәрлекләде. Кисәк ул Дашкиннан тәмам күңеле кайтып, элек һич татымаганча хисләнеп, тансыклап, Кукушкинны хәтерләде. Өстеңә ничек кенә дәһшәт булып ябырылмасын яисә үз дигәнен үтәтергә омтылмасын, ул барыбер сиңа аңлаешлы, ачык кеше булып кала иде. Әйткәнен эшләде, вәгъдәсендә торды Леонид Харитоныч. Бүгенге Беренче кебек халык алдында комедия корып, хезмәттәшләрен хурлыкка калдыру да аңа тәмам ят булды. Китди мәсьәләләрне хәл иткәндә, төлке Дашкин сыман, әллә нинди эз бутаулар ясап, чынлыктан читләшмәде, халык, коллектив фикеренә отыры каршы чыгарга базнат итмәде элеккеге Беренче. Ә яңасы — демократ! Үзгәртеп кору күбәләге! +Кызганыч, реалист Кукушкин буыны кысрыкланып сәяси мәйданнан китә, тамырсыз-йөгәнсез маргинал демократлар өере иктимагый аренага ыргыла. Зәйтүнә әйтмешли, өстән сыйпап, астан кисүче, йомшак кәеп катыга утыртучы адәмнәр гамәлдә ниләр башкарыр? +Март таңының офыкка карандаш белән генә сызган кебек зәгыйфь кызыллыгын "Ленин юлы" колхозының фирка китәкчесе әнә шундый олы шик-шөбһәләр белән каршылады. Аның өйгә юлы үзәк урамнан, Ленин һәйкәле яныннан үтә иде. Нишләптер ул баганадагы ут яктысыннан хасил булган шәүләгә басарга көрьәт итмичә туктап калды. Кентекләп сынның үзен күзәтергә кереште. Мәһабәт гәүдә кул изәгән тарафка күтәрелеп караса, аһ итте: +— Ильич, син кай тарафка өндисең? Таң бит бөтенләй башка яктан сызыла... +Скульптураны кәй көнендә урнаштырганнар иде шул. Башларында кибәк булганмы? Хашия карчык әйткәнчә, кәй һәм кыш фасылларында таң тарафы төрле якларга күчеп, Ленин кулы бик хаталана икән. Шайтан таңы ясый дигәнме? Кинәт Рәүфнең миен уй кисеп үтте: Ильич күрсәткән юл — кыйбла анык булмагач, бездә ил корабының юнәлешен бутаучы-үзгәртүче ялган узаманнар табыла, иман тотмаган һәм таянырга яраксыз иярченнәр килеп чыга. +Иярчен дигәннән, син үзең кем соң, диде эчке тавыш. Элекке, революция елларындагы аскет түгелсең. "Ватан өчен, Туган ил өчен!" — дип башларын сугышта салган коммунистларга да охшамагансың. Бу гамәлләреңнән күренеп тора. Ферма янганда, син дә шунда идең, ник утка син түгел, ә Шәкүр абыең керде? Китди, хәтәр хәлләр килеп чыкса, үз-үзеңне саклау әмәлләре эзлисең, каваплылыкны, кае чыкса, кешегә аударасың, Рәүф. Таны шуны! Фиркада эшләвең дә иман өчен түгел, акча хакына бит. Вазифа! Әйе, вакланды, зәгыйфьләнде хәзер большевик-коммунистлар, дип нәтикә ясап куйды башбирмәс эчке тавыш. +Тик, диде ул, моңа аерым коммунистлар гына гаепле түгел. Моңа партия үзе гаепле, чөнки үз әгъзаларыннан аерым каста ясады: хакимияткә утыртты, китәкче, түрәләр итте, кешеләр өстеннән хөкем итүче судья да, кан алучы палач та булды сезнең фирка. Ә власть кешене боза бит ул, аның рухын тарката, Рәүф. Туры әйткәнгә ачуланма, халык сезнең өерне тычкан тотмаган ата мәчеләр итеп күрә... +Ниһаять, Рәүф Шакиров үзен байтактан борча кебек талаган сорауга шулай көтмәгәндә кавап тапты. Күрәзәлеге дә, теләсә кайсы багучыныкына караганда да, дөрескә чыкты. +IV +...Фердинанд Исхаков Шәкүрнең кисеп ташлаган тырнагына да тормады. Эш кешеләренең вакытын алып, туктаусыз мораль укыды. Гәзитләргә карандаш белән сызып-сызып кыйган тезмәләрне туплап, кешеләргә акыл өйрәтте... Аның иртәнге сүзе кичкә ярамады, гамәле башлаган эшне чуалтты. Ә торабара таңнан эреле-ваклы китәкчеләр кыела торган идарә нарядына килүдән дә туктап, хезмәт көнен планлаштыруны бөтенләй дә ярдәмчесе Хариска тапшырды. Түрә, янәсе! Аның каравы, кесәсендәге мөһерен бик еш финанс кәгазьләренә чәпәп, колхоз акчасын үзенчә тотарга өйрәнде. Челән кебек адәмдә бик тиз корсак бүртеп чыкты. Үзенә Чардаклыда ике катлы коттедж салу, "иномарка" алу хәлләренә дә күз йомдылар. Партия утырышларында берничә кат тәнкыйтьләделәр дә үзен. Дашкин әмеренә буйсынып, председатель колхоз миллионнарын районның тишек-тошыкларын каплауга, хәерчелеккә төшкән хукалыкларны өстерәүгә сарыф итә башлады бит. Кавабы да әзер икән: партия берәү меңнәр өчен, меңнәр берәү өчен, дип үзара ярдәмләшеп яши, янәсе. Беренче каршында демагог рәисне, аның лозунгын фаш итеп кара?! Дашкин үзенекен кыерсытырга бирми. Атканың бумеранг булып үз башыңа гына кайтачак... +Туксанынчы еллар азагында Ык буйларына берничә ел корылык килде. Кырлар, басулар, ташлаткан сыер сыман, кысыр булды. "Ленин юлы"нда элекке булдыклылык, оешканлыкка таянып, халыкка өләшерлек ашлык, терлекләргә фураж кыеп алсалар, сыерлар өчен кыш чыгарлык печән, салам туплау үтә кыен мәсьәләгә әйләнде. Нишләргә? Һәм бер иртәдә, нарядка килеп, Исхаков әйтеп салмасынмы: +— Иптәшләр, көзгә без сыер фермасын бетерәбез. Илдә иткә кытлык, сатып акчасын банкка салырбыз, ә язын нәселле сыерлар кайтартып, ферманы яңартырбыз. Әйбәт идея бит бу. Шулай без берьюлы ике куян атабыз, иптәшләр! +Утырыштагылар шактый вакыт эндәшми тордылар. +— Фердинанд Әгъзамыч, сез бу сүзегезне уйлап әйттегезме? — диде парторг. — Күрше өлкәләрдән салам ташучылар бар. Безгә дә шул мөмкинлекне карарга иде! +— Уйланасы уйланган, Шакиров. Мин Дашкин белән киңәшләштем, хуплый, — рәис калын күзлеге аша Рәүфкә чекерәеп бакты. +— Ә, шулаймыни? Сөйләштегезмени, хәл иттегезмени? — дип үртәде аны парторг. +— Сез, абзыйлар, нәселле сыерның күпмерәк торганын беләсезме соң? — Хәбәрдән йөзе кызарып чыккан ферма мөдире Харис сикереп үк торды һәм үзе үк әйтеп тә салды: — Машина бәясе! Каян табарбыз шул сумманы? +Фердинанд каушамады: +— Без районга ярдәм иттек бит. Алар да булышмый калмас. Моңа иптәш Дашкин ышандырды мине. Юкка хафаланасыз, тәүлегенә һәркайсы берәр пот сөт бирә торган сыерлар фермасын яңарту — реаль күренеш, иптәшләр. Хәзерге китәкчелек тормышка йөз белән тора. Курыкмыйк! +Икенче көнне иртән идарәгә савучылар төркеме килеп тавыш куптарды. Сүзне сул бите янгын вакытында көйгән Дания башлады. +— Шәкүр абый, сыерларны саклыйм, дип утка керде. Син бетерәсеңме малларны? Үгез үлсә ит, арба ватылса утынмы сиңа? — дип, ул утлы күзләре белән Фердинандка кадалды. — Сүзебез шундый: берәр сыерга тотынып карагыз, бөтенебез эштән туктаячак! +Менә шуннан китте, китте... Сыер дуласа, аттан яман, дигәндәй, савучы хатыннар куптарган бола — рәис белән колхозчылар бәрелешен "Ленин юлы" идарәчеләренең күргәннәре юк иде. +Менә шул көнне үк парторгка райкомга барып, рәисне төшерү мәсьәләсен куярга һәм авылда кыелыш ясарга кирәк булгандыр, әмма көрьәт итмәде Шакиров. Исхаковны Дашкинның яклаячагы көн кебек ачык иде... Берничә көннән өстән, республиканың хөкүмәт башлыгы Сарбаевтан да, корылык сәбәпле, хәлсез хукалыкларның эре малларын пычак аша үткәрергә кирәк, дигән күрсәтмә килде... +Әлеге елда Чардаклы районы хөкүмәткә ит тапшыру планын ике тапкырга арттырып үтәп, беренче секретарь Эдуард Дашкин данга күмелде, ә "Ленин юлы" колхозчылары ярык тагарак алдында торып калды. Ферманы яңарту турында сүз дә юк. Колхоз кассасында килләр исә. Ә Дашкинның, кыш узмас борын, Чардаклыдан эзе суынды. Шундый булдыклы фирка вәкилен төпкелдә тоталармы соң? Аны министрлыкка эшкә алдылар. Бетте, кем әйтмешли, эре мөгезле терлек. Сыер фермасының хукалыкта никадәр мөһим акча чыганагы булуына тик шул вакытта төшенделәр. Айлык хезмәт хакын өләшү, машиналарга ягулык-май сатып алу сөтлебикәләр исәбенә булган икән... Хезмәтләре өчен акча түләмәгәч, халык колхоздан кача башлады. Ирләр Туктагулдагы нефть промыселенә агылды, хатын-кыз исә Чупайда ачылган кирпеч заводына юл тотты... +Берничә елдан колхоз тәмам бурычка батып, банкротлыкка төште. Борис Ельцин заманында мондый хәлгә тарыган хукалыкларның язмышы билгеле инде. Яэкүк һәм Мәэкүк өргән кебек, авылга кыямәт килде. Багучы Хашия карчык дөрес юраган шул. Туктаусыз бәлаләр яуды, факигаләр килде авыл үзәгенә басып, үзе дә белми, каядыр, нәрсәгәдер кешеләрне өндәп кул изәгән Ленинлы Дөм-дөмгә. +...Көзнең болытлар эленеп торган сүрән бер көнендә, октябрьнең алтысында, Рәүф Шакиров, соңгы елларда шактый бирешеп, башын чал чәчләр каплаган чандыр ир, кулына киңелчә киндер букча алды да, авыл читендәге зиратка юнәлде. +Бүген Шәкүрнең туган көне... Моны онытып яисә бутап буламы соң? Нәкъ 23 ел элек иде бу. Яушевны Хезмәт Героена тәкъдим итү өчен документлар әзерләнгәндә, партком секретаре председательнең туу көнен ачыклады. "Әйдәле, Шәкүр абый, клубта кичә ясап, туган көнеңне үткәрик. Илле яшь бит!" +— Яле, кычытмаганны кашыма! — диде гадәтенчә кырыс итеп рәис. — Әллә ничаклы расхуд була, аннары кешеләр тегене-моны сөйли башлый... Теләге булган килсен, тавык суйдырырмын да, берәр чәркә төшереп, бәйрәм ясарбыз соң. +— Алайса, өйдә чиләнгәнче, юньле адәмнәр кебек пикникка чыгыйк. Нәрсә, эш беткән диярлек, идарәгә ял бирерсең. Райондагы кайбер абзыйларны чакыру да зыян итмәс. Карале, Шәкүр кычкырышырга гына түгел, сый-хөрмәт күрсәтергә дә бик әвәс икән, дисеннәр... +— Әйдә, алай бик теләгең булса, яланда оештыр соң берәр нәрсә, — дип рәис кулын селтәде. +Ык буендагы аулак аланда менә дигән мәклес үткәрделәр. Авылның мәртәбәле кешеләрен, эреле-ваклы китәкчеләрен әйткән дә юк, райүзәктән дә төялешеп килделәр бит. Хәтта Беренче үзе дә хозурланып, зур чәчәкле кулъяулыгын кулына тотып сөртенә-сөртенә, рәиснең туган көн бәйрәмендә катнашты. Кукушкинның юбилярны татар телендә котлавына хәйран калдылар. +Көн әбиләр чуагына хас кояшлы, кылы булды. Кайберәүләр хәтта елгада коенып та алдылар. Табын ресторанныкыннан һич ким булмады. Сырасын, кымызын, хәмерен дә ящик-ящик китергәннәр иде... +Бәйрәм итеп әй кинәнде эш башында торган кавем! Шәкүрнең чәркә тотып мәклес алдында ниләр сөйләвен дә бик ачык хәтерли әле зиратка атлаган чал ир. +— Иптәшләр, котлыйсыз — рәхмәт! Исәнлек телисез — янә дә сезгә рәхмәт! Исәнлек-саулык председатель кешегә бик тә кирәк шул. Эше тавык чүпләп бетермәле түгел бит аның. Ту тегесе, ту монысы килеп чыга. Шулай да мине көндәлек мәшәкатькә батып, тома сукыр хәлгә төшкән бәндә дип тә уйламагыз. Мин бик еш авылыбызны уйлыйм. Үсә, матурая бит, егетләр, Дөм-дөм! Әле кайчан гына салам башлы ызбалар, читән йортлар иде бездә. Ә хәзер һәркемдә бишпочмаклы, калай башлы зиннәтле өй, уты гөлт иткән. Ә тиздән, Ходай язса, газын-суын үткәрербез, урамнарга асфальт кәярбез. Яшьләр авылда "ду" тузып эшләр, күңел ачар, гөрләр әле безнең Дөм-дөм! Әйдәгез, матур тормыш, имин киләчәгебез хакына тотып куйыйк әле, егетләр! +...Рәүф кара гранит ташына мәрхүмнең исем-шәрифләре алтын хәрефләр белән язылган чардуган каршына килеп чүгәләде. +— Исәнме, Шәкүр абый, туган көнең белән! — Кисәк үз акылы үз теленә хәйран калды. "Шәкүр абый!" диде бит. Югыйсә, күптән инде үзе мәрхүм яшеннән узган ласа. Бабай булып бара. Зиратта исәннәр вакыты көчсез, юрист әйтмешли, статуссыз була, күрәсең. Узган вакыт дилбегәсен әрвахлар үз кулларыннан ычкындырмый кана... +Ул, шулай уйлана-уйлана пакет эчендә казынып, кулына стакан алды. — Синең исәнлеккә, Шәкүр абый! Герой рәис хөрмәтенә! — Һәм ул стаканын каплап, тозлы кыяр кабып куйды. — Мәрхүм белән күрешүгә килүнең йоласы шундый, гаеп итмә! Хәзер татары ни, урысы ни — толерантлар бит. Мөфти мәчеттә урысча вәгазь укый, поплар, колбасаны боздылар дип, елкы итенә ябырыла... Хәер, бу шайтан суын тотмасаң да, гомер буе "Ата коммун" кушаматын йөрткәч, барыбер мине суфыйлар рәтенә куймаслар. Бер башлагач, гөнаһ фәрештәсе, әйдә, дәфтәрен азакка чаклы тутырсын инде. Әйе, савап кыям дип, кайберәүләр сыман кан атмадым шул. Бу гөнаһлы дөньяда изге булам дисәң, урманда качып яшәргә кирәк. Ә кеше белән эшләгәндә, адәмнәр башыннан йөргәндә, кайда савап, кайда гөнаһ, шайтан үзе дә аермас... Синең анда, Шәкүр абый, хәлләр ничектер, ә мин турысын әйтәм, окмах дип юанмыйм. Зөбанилар утка тотып, акырта-бакырта чистартмый булмаслар. Ә барыбер дә мәхшәр коесыннан бер котылып, эх, шул окмахны күрсәм иде, дигән теләк бар, Шәкүр абый! — Рәүф тәмәке кабызды. Төтен суыра-суыра, сүзен дәвам итте. — Хәзер син миңа: "Йә, сөйләп кибәр, комиссар, колхоздагы хәлләр ничек анда?!" диярсең. Әйе, сөйләрмен. Тик, Шәкүр абый, мин байтактан комиссар түгел инде. Парткомнарны күптән туздырдылар бит. Син белмәгән Ельцин коммунистлар фиркасының Рәсәйдәге хакимлеген закон белән үк тыйды. Гакәпме? Ә без синең белән райком ишекләрен ачып кергәндә, ләхәүләләр укый идек... +Алай... Парторг булмагач, кем инде син хәзер, барыбер гади бер колхозчыга әйләнмәгәнсең бит? дип сорарсың инде, Шәкүр абый. Юк, мин бу әверелештән һич оялмас идем. Тик колхоз да тәмам бетте бит, таралды. Хас тузгытылган күч булдык!.. Умарта күче, дим. Моны әйтергә дә оят. Тик син корган, төзегәннән бернәрсә калмады хәзер. Кешеләр дә таралды. Дөм-дөм буп-буш. Нигездә калганы кулы нәрсәгә ята, нинди һөнәр белә, шуның белән тамак туйдыра. Әй, сиңа киңел, син һаман герой! Дөм-дөмнең соңгы могиканы булып каласың, Шәкүр абый. Ә без... без кемнәр? +Рәүф янә иелеп букчасында әвәрә килеп алды, хәмерле стаканын күтәрде. +— Әй, Шәкүр абый, син колхоз дип кан аттың. Утка кердең. Гафу ит безне, саклый алмадык шул син корган, төзегәннәрне. Оятсыз, затсыз сатлык кешеләр кулына күчте колхоз кыйган байлык. Инде кичер, кичерә күр, Шәкүр абый, безнең ваемсызлыкны! Горбачёв та, Ельцин да түгел, шулай ук Дашкин, Фердинанд та түгел, тик үз ваемсызлыгыбыз белән һәлакәткә китердек, таркаттык илне. Безгә хезмәт кешесе өчен дип кан койган буыннар каршында оят, Шәкүр абый, беләсеңме шуны!.. +Чал ир стаканын кисәк эчеп куйды да эчтән сулкылдап күзләрен каплады... Элекке "Ленин юлы" колхозының соңгы могиканы Шәкүр Яушевның чардуганы каршында менә шулай нечкәреп күңел бушатты ул. +Ә Дөм-дөмдә, пыскып булса да, тормыш дәвам итә әле. +Бигрәк тә көтү кергәндә, мал-туарны барлаганда, әби-чәбиләр, бабайлар капка алдындагы эскәмияләргә утырышып гәп сатканда, авыл канлана. Тик элек күбрәк кеше тикшергән, килен-малайлардан зарланган булсалар, хәзер боларның телләрендә гел югары сәясәт хәлләре: +— Бу миңле-тамгалы патшаны әйтәм, пристрое белән адәм мәсхәрәсенә төшерде бит безне. Нинди зур, шәп мәмләкәт идек. Хәзер дөнья хәерчесенә әйләндек тә куйдык. +— Аны бит, ахирәтләр, хатыны Рәисә бик каты котырткан икән. Әмирикләр менә болай яшиләр, инглиз белән француз менә шулай шәп итеп тора. Немец тә һәйбәт көн күрә. Без дә тотыйк та шуларга ияреп яшәргә тотыныйк, дип иркәйгә тукыган икән. +— Хатын сүзенә карап йөрсәң, төпсез коега төшкәнеңне дә сизмәссең... +— Коесын белмим, ә базга төште инде, Фәйзерахман кордаш. Шул Горбачёвны әйтәм, туган көне булган икән. Мәскәүдә үзенә сәлам бирүче түрә дә табылмаган. Англиягә үк качкан ди. +— Ельцинны да халык бик каргый... +— Каргамыйча соң, кодагый. Мин капитализм корам, миңа калхузлар кирәкми, миңа фермерлар кирәк, дип бар дөньябызны болгатты. +— Туктагыз әле, әбиләр! Ник таякны гел бер якка гына бөгәсез? Калхузлар әллә күпме крестияннең башына китте. Кулак, имеш! Болганса да, әле беркемне казаматка бикләгәннәре юк, Ходайга шөкер. Кир бар, ирек бар. Тот та син дә фермер бул! Ялкау бездә хәзер халык. Бөтен хикмәт шунда гына. +— Хикмәт монда гына түгел, Галимкан. Бездәге дөнья — куласа ул, әйләнә дә китереп бер баса! Моннан соң Ходай хакимнәргә акыл, халыкка сабырлык бирсен инде. Намазга басып шуны гына сорарга кала безгә. +— Карагыз әле, теге сатыла торган кәнсәләрне алмаганнармы әле? Һаман да хука чыкмыймы үзенә? Кемнең генә һиммәте китәр шуңа, байтак сумма торадыр ул. +Яшерен агент +Арбитраж управляющие Равил Галләмов иртән Чардаклы район хакимиятендәге офисына эшкә килгәч, Галина сәркатип, сөенче алган кебек, әйтеп салды: +— Равил Фазлыевич, бүген безнең эштә түгәрәк дата, юбилей. Менә меңенче аукционга карточка тутырып ятам. +— Шулай укмыни? — дип ихлас гакәпләнде управляющий. Димәк, биш еллап эшләү дәверендә чүкече белән өстәлгә суга-суга, "сатылды!" дип сөрән салып, кешеләр кулына мең әйбер озаткан ул. +Түзмәде, үз-үзен үртәп куйды: "Торгашлыкка якын барасы кеше түгел идең югыйсә..." +Галләмов бу шөгыльгә кадәр Чардаклы райкомында оештыру бүлеген китәкләгән иде. Чандыр, теремек, хәтта ашын да аягүрә генә капкаларга гадәтләнгән бу яшь ир фирка оешмасы башкарасы әллә нинди шөгыль, чараларны да маһир нәкышчы кебек күңел салып, әсбәтләп үткәрде. Үзен бу тынгысыз һәм чәбәлчекле эшнең остасы итеп танытты, күпләргә әшнә булып китте. Тик көннәрдән бер көн Кремльдән килгән указ белән райкомнар һәм парткомнар эше туктатылгач, Галләмов бер шөгыльсез торып калды. +Ай үтте, ике. Өч ай... Сәлам бирүче дә юк. Нишләргә? Хезмәт биржасына барып чиратка басарга хурланды, мәктәпкә кайтып, электәге укыту-тәрбия вазифасына тотынырга аягы тартмады. Монда янә үзе дә аңлый алмаслык әллә нинди күңел киртәләре бар иде. Урамдагы тегендә-монда эленгән белдерүләргә, игъланнарга күз атып һәм кеше гәпләренә колак салгалап йөргән мәлдә, аның өендә бер иртә телефон шалтырады: +— Алло, иптәш Галләмов, — диде үтә нәзакәтле хатын-кыз тавышы. — Министрлыктан борчыйбыз. Безнең шалтыратуның максаты шундый: эшкә урнаша алмаган булсагыз, без сезне кастингта катнашырга чакырабыз. +— Кайда, кайда? — диде ир. +— Кастинг! Ишеткәнегез юкмыни? Сайлап алу, конкурс мәгънәсендә... Кыскасы, иптәш Галләмов, эш урыны проблемасы булса, министрлыкка килегез. Көмһүрият хөкүмәте бинасы, 419 кабинет. +Бу ягымлы өндә ниндидер ымсындыргыч нәрсә бар иде. Галләмов таң белән торып машинасын иярләде дә башкалага юл тотты. Менә үзәк хакимият бинасы... Әнә теге хатын әйткән бүлмә... Саллы ишек. Аны ачкач, колагына бәрелгән ягымлы тавышны да бик тиз абайлап алды — кичә шалтыраткан ханымныкы: +— Иптәш Галләмовмы? Бик яхшы! Утырып, берничә минут көтегез! +Затлы кабинет ишеге каршында була торганча, ул каушау кичерде. Мәгәр уйфикерләрен кепкә тезеп өлгерә алмады, аны керергә өндәделәр. Тик бусаганы атлап үткәч, үз күзләренә үзе ышанмады — каршында Эдуард Дашкин балкып тора: +— Йә, нихәл иске дус. Чардаклы бичурасы! Иске дус ике яңа дустан яхшырак, диләрме? Менә үзеңне юксындым да эшкә кәлеп итәргә булдым. Әгәренки каршы килмәсәң? +Чардаклыда май кояшы сыман вакытлыча гына балкып алган Беренче һаман кор телле, кешегә чырае ачык, аралашу маһиры икән. Түрәмен дип кәперәймәгән бу... Тик чигәсенә мул булып кырау төшкән дә киемендә рәсми пөхтәлек кенә арткан. +— Эдуард абый, молодец Сез! Мәркәзгә килеп, нинди кабинетка утыргансыз! +— Кабинет яулар өчен фантазия кирәк, Равил дус. Фантазия плюс тәвәккәллек! Шул нәрсәләрең булса, ишекләр ачыла ул. Сүздән, болар бармы синдә, дустыкаем? Шул хакта сөйләшергә телим дә бит мин синең белән. +Һәм Дашкин яңа икътисад шартларына яраклашып, республикада арбитраж управляющийлар корпусын формалаштыру бурычы куелуын, шул эшкә, сыналган кадр буларак, Галләмовны да димләвен әйтте. Азак ничек диде әле Дашкин: "Карл Маркс яңа эчтәлек һәрчак яңа форма таләп итә дип раслый. Ә безнең күчеш заманы кешеләре исә яңа эчтәлекне иске формага салу мөмкинлеген дә дәлилләргә тиеш. Һәм тәвәккәл затлар шулай итә дә, иптәш орготдел! Яхшы кадр — алтын бәясе!" +Дашкинның яңа эш хакында тәкъдиме Чардаклының статуслы эшсезе өчен күктән ишелеп төшкән бәхет кебек булды. Башкалада өч айлык курс үткәч, Галләмов кулына агач чүкеч тоттырдылар һәм менә шуннан бирле ул банкрот хукалыкларның мал-мөлкәтен аукционга чыгарып сатып ята. Арбитраж управляющие әлеге тәти чүкече белән шапылдатып өстәлгә суга икән, димәк, барысы да дөрес һәм законлы. Әмма Равил үзе дә таный, Рәсәй тормышына туксанынчы еллар башында иңгән һөнәр ияләрен газраилга тиңләүчеләр дә байтак булды. Халык милкен үзләштерү, эшсезлек, фәкыйрьлек, гаиләләр таркалу кебек социаль афәтләрне нәкъ әлеге эшем кешеләре китереп чыгарды. Тормышта барысы да Кремль түрәләре кәгазьдә язганча булмады шул. Сүз дә юк, хәлсез предприятиеләрдә арбитраж управляющийлары идарәсен урнаштырып, аларны банкротлыктан коткарасы, инде бу хәл кулдан килмәсә, һич югы аларда эшләгәннәргә тиярен бирәсе иде дә бит, акча исен сизеп, кырыңда козгыннар сыман кәкре куллы башлыклар, эшкуарлар, килкуарлар бөтерелә башласа, чүкечеңне үзең теләгәнчә сугып булмый шул. Өстәлдәге Фемида ханымга карап көрсенеп куярга гына кала: "И Ходай, кыек гамәлләрдән арала. Дөнья малы — дуңгыз каны... Тәмуг утларына ташлап, заяга харап итмә гафил бәндәңне!" +— Равил Фазлыевич, кәгазьләр әзер. — Галина начальнигының өстәленә папка китереп куйды. +Бүген "Ленин юлы" колхозының соңгы мөлкәтләре сатуга куела икән. Ике зур ягулык багы, киһазлары белән бер кыр кухнясы, тәгәрмәчләрдәге будка һәм таш правление бинасы... +— Галя, меңенче аукцион, дип сөенче алдың алуын, тик сатлыгың ташка үлчим бит. Кеше каршына чыгарга да оят! +— Әйе шул, Равил Фазлыевич, ә бит үзләре миллионер колхоз булган. Ә хәзер сөяк-санак кына торып калган... +"Ленин юлы" колхозының мөшкел хәлләре мәгълүм булгач, арбитраж управляющие үзе дә нәкъ шулай уйлады бит. Миллионер колхозның мөлкәте зурдандыр, сатып хәл-әхвәлләрен рәтләп булмасмы, янәсе. Тот капчыгыңны! Сыер фермалары бишбылтыр юкка чыккан, тавыкларны, сарыкларны кетәклек, каралты-куралары белән фермер Штельманга сатканнар. Машина-трактор паркы да 23 техника берәмлеге тимер-томыр хакынча һаман шул Штельман милкенә әверелгән. Хәтта миллионнарга төшеп төзеткән өр-яңа тегермәнен дә колхоз тавыклар көләрлек арзан бәягә шул ук фермерга саткан. "Бирдемалдым" кәгазьләре дөрес, теркәү палатасы мөһерләре белән расланган... Галләмовка гакәпләнергә генә калды. Кайсы яктандыр, билгесез, әмма арада теләсә кемне төп башына утыртырлык маклер бар. Кем бу? Колхозны очлап чыккан председатель Фердинанд Исхаковмы, фермер Штельманмы, әллә соң боларның артларына ышыкланып эш итүче "яшерен агент" бармы? +II +Аукционны башларга вакыт киткән иде. Тиешле әсбапларны, документларны күтәреп утырышлар залына юнәлделәр. Монда байтак кына халык кыйналып, үзара гәп сатып яталар. +— Хәерле иртә, хөрмәтле эшкуарлар! — дип залны сәламләде Галләмов һәм, кәһәт кенә өстәл артына урнашып, эшкә керешүләрен белдерде. +— Банкрот хукалыклар милке арасында зуррак суммадагы лот — Дөмдөм авылы үзәгендәге правление бинасы. Өч заттан заявка бар, взнослары кертелгән. Тагын сатулашырга теләүчеләр булса, рәхим итегез, каршылык юк, — управляющий кулына чүкечен алды. — Хөрмәтле эшкуарлар, әлеге таш бинаның башлангыч бәясе 300 мең. Киттек! 300 мең — бер, 300 мең — ике... +— 320 мең! — дип тавыш бирде көрәктәй кара сакаллы, кызыл йөзле урыс агае алдагы рәттән, аягына басып. Галләмов аны белә, корсагы да бүртеп чыкса, чын купец буласы... Чардаклыда аракы кибете тота. Дөм-дөмдәге бинаны складка әйләндерергә нияте бар. Тегендә ящик куярга да урын юк, урлыйлар, дип зарланды. +— 320 мең — бер, 320 мең — ике... — Управляющийны бүлеп, залда тагын кул күтәрелде: +— 330 мең! +Тавыш иясе — озын буйлы, бик ыспай кыяфәтле яшь ир. Шәһәрдән килгән бу. Сатыласы йорттан кәйге резиденция әтмәлләргә кыена. Тик, әйтүенчә, ихатасы бәләкәйрәк икән. Бакча, бейсбол суга торган яшел үләнле кишәрлек, бассейн булырга тиеш, ди. +— 330 мең — бер, 330 мең — ике, 330 мең... +— 335 мең! — диде кибет хукасы. +— 350 мең! — Ыспай ир шулай ук әлегә үз ниятендә нык торуын раслады. +Ә өченче дәгъвачы кая соң, ник тавыш бирми, дип уйлап алды шул ара управляющий. Бу Бишкурай авылыннан ишек, тәрәзә бизнесы белән шөгыльләнүче Габдуллин иде. Дөм-дөмдә әлеге бинаны киһазлап, мастерской ачарга кыенган иде бит. Аукционда катнашырга теләп, взнос акчасын да кертте. Киреләде микәнни? Авылда ул ниятләгән мастерской эшләп китсә, халыкка да әйбәтрәк булыр иде, дип уйлап Галләмов чын-чынлап эшкуар һөнәрчене юксынды. Мөгаен, акча юнәтә алмагандыр, бахыр. +— 350 мең — бер, 350 мең — ике, 350 мең... — Управляющий әйтәсе сүзен әйтеп, чүкече белән сугарга кыенган иде инде. Кинәт аның күтәрелгән кулын яңгыравыклы хатын-кыз тавышы туктатты. +— 360 мең! +Барысы да үтә кызыксынып, арткы рәттән күтәрелеп түргә табан атлаган озын кара плащлы хатынга текәлде. Гәүдәсе шактый тулы, хәрәкәтләре салмак булса да, башын чөеп, түшен киереп тотуыннан аның үз кадерен үзе белеп яшәүче зат икәнен чамаларга була иде. "Каян бу асыл кош, кем булыр?" — дип уйлап алды Равил. Шулай да югалып, онытылып китмәде, үз эшен белде: +— 360 мең — бер, 360 мең — ике... +— 370 мең! — дип ярып салды ыспай ир янә. +— 400 мең! — Аягөсте торып үз суммасын атаган әлеге хатын тавышында да ике сөйләргә урын калдырмаслык ныклы үкәтлек бар иде. Моңа инде берәү дә каршы килергә базнат итмәс кебек. Һөнәри тоем-сизенү белән управляющий да әлеге санны күтәренке тавышта яңгыратты: +— 400 мең — бер, 400 мең — ике, 400 мең — өч. Сатылды! — Бер үк вакытта чүкеч тә шапылдап өстәлгә төште. — Шулай итеп, Дөм-дөм авылындагы правление бинасы 400 меңгә үз хукасын тапты, әфәнделәр. Ярты сәгатьлек тәнәфес! +Галләмов сәүдә бәйгесендә өстен чыккан ханымны үз яннарына, өстәлгә чакырып алды. "Яңа милкегез белән котлыйм сезне! — диде ул, дулкынланудан йөзе кызарып чыккан хатынга карап. — Исәп-хисапны секретарем белән ясарсыз, минем исә сезгә берничә соравым бар. Кайда яшисез? Нинди кәсеп кешесе? Күчемсез милек нинди максатта алынды?" +— Кайда яшисез, дип... Мин мондагы инде. Дөм-дөмнеке. Мәрзия Сәгъдиева булам, — хатын үз сандыгын ачарга бик ашыкмады. — Менә кичә соң гына правлениене сатасыгызны белгәч, булган акчаны кыештырдым да сезгә чаптым. Гаиләм ифрат зур, йорт кирәк!.. Әтием шәһәрдә фатирын саткан иде. Нәрсәгә безгә өч бүлмә, ди... Туганнарым да күп, һәркайсы күтәреште. Биргәч, алдым инде, акчаны әйтәм. Бурычлы үлми, диләр бит. Түләрмен әле! +— Үзегез нинди эштә соң, Мәрзия ханым? +Хатын сөяленә баскан кебек, йөзен кыерып, карашын аска төшерде. Аннары кисәк нәүмизләнеп яшькелт күзләрен Галләмовка текәде. Күрәсең, бу матур хатында ниндидер эчке гасабилану бар. +— Авылда яшәгәч, кем буласың? Колхозчы инде. Бригадир кушканны башкардык. И, ул колхоз тиеннәренә генә калсаң, башың хәерчелектән чыкмас. Дөрес тә. Хәзер әнә капчык тотып саилчы буласы гына калды... Ярый үзебез тырыштык инде. Сөт-май сатасың, күкәй... Иткә дип мал асрыйсың. Ал-ял күрми. Сатып кыясың инде шулай... +Ниһаять, Галләмов хатын вәсвәсәсенә ачык төшенде. Дәүләт кешесе булгач, акча чыганагын тикшерә дип курка. Күпләрдә калка торган шик бу. Сәвиттән калган чир. Бер аяк базар иркенә, акча, мал кыю нәфесенә басса, икенчесе кыек гамәлен кешегә фаш булыр дип шикләнеп, итәк-киңне бик кыеп эш итү заманында кала. Бу Мәрзия Сәгъдиева Равилны прокурор дип беләме соң? Аукцион үткәрүчегә бик кирәк инде сезнең акча чишмәсен тикшерү... Кыйгансың — молодец! Үзеңә кирәген сатып алгансың — игелеген күр! +— Мәрзия ханым, анкета өчен генә бирелгән сораулар иде, борчылмагыз, — диде ул үзалдына үртәлеп һәм тәмәке тартырга дип коридорга юнәлде. Шулай да Галләмов — кеше бит, күңелендә сорау торып калды. Кем соң бу? Ире бардыр бит. Ник бер сүз әйтмәде? Каракның бүреге яна дигән сыман, нишләп үрсәләнде соң бу чибәр хатын? +Кичен эшләрен төгәлләп, аукцион документларын папкага теркәгәндә, управляющий Галинага кәгазь сузды: +— Мә әле, сеңлем, кампитердән карале, кем булды соң бу Сәгъдиева? +Секретарьнең бармаклары клавиатурада уйнап алды: +— Сезне нәрсә кызыксындыра, Равил Фазлыевич? +— Ире бармы? Булса, кем, кайда эшли? +— Бар, менә күрсәтелгән: Рәмзил Сәгъдиев, 1959 елда туган. Эш урыны — "Ленин юлы" колхозының экономисты... +— Булды, рәхмәт, Галина, кирәген белдем. +Моннан соң арбитраж управляющие Равил Галләмовка "Ленин юлы" колхозы милкен сатуда маклерлык гамәлләре күрсәткән "яшерен агент"ның кем булуы ап-ачык иде инде. Шунысы да бәхәссез: маклерлык хезмәте өчен икътисад белгече Сәгъдиевка аз түләмәгәннәр, хатыны Мәрзия кызыл акчаларны пачкалап тоткан бит. +Төнге кунак +Иртәгесен Мәрзия йорт эшләреннән арынды да балаларын ияртеп идарә бинасына, юк ла... хәзер инде аның законлы милкенә әйләнгән өенә килде. Калай түбәле, кызыл кирпечтән салынган биниһая зур бу йорт аныкы, Мәрзиянеке бит! Эчке хис кесәсеннән ачкыч чыгарып, ишекне ачкан чакта, ут өстендәге сөт кебек ташып чыкты. Ул ире белән кычкырышса кычкырышты, әмма барыбер үз дигәнен итте, сатып алды бит уена кергән йортны. Хәзер инде хыялындагыча чәмләп чукларга, бизәргә генә кала. Элекке алпавытлар, морзалар ызбасы кебек булсын! Иң башта ихатасы белән күңелләрне яулар Мәрзия корган кәннәт. Капкадан кергәч тә, өй бусагасына чаклы кызыл кирпечтән тезгән кыйнак юл булыр. Аның ике ягына да гөлләр утыртырлар. Аллея астра, георгин, роза, лилия кебек эре, төрле төсләрдәге чәчәкләр белән балкыр. Шуннан сул якка таба крыжовник, карлыган, кура киләге куаклары рәт-рәт булып тезелеп китәр. Ә уңъяк суган, кыяр, кишер, помидор кебек яшелчә түтәлләре белән тулыр. Арырак теплица куярга да исәбе бар Мәрзиянең. Ихатада сыер, сарыкка түгел, тавыкларга да урын булмаячак. Туйды хукабикә тояклар белән изеп сазлыкка әйләнгән маллы йорттан. Күпме чистартсаң, юсаң да, балалар галош элеп бер-ике әйләнеп керсә, бусагаңа гына түгел, өеңә дә катламы белән саз утыра. Баласы бала, мәчесе, көчеге дә паласыңа чүмәшеп яисә караватка ук менеп, тәпиләрендәге мәтене коя бит, валлаһи... Шул саз, пычрак белән алыша-алыша да диванага әйләнерсең. Юк, китәр, таш йортта суы, туалеты эчтә булыр Мәрзиянең! +Тышы шулай ялт итеп торыр бу йортның. Ә эче? Иң элек урам ягына караган өч тәрәзәле, хисапчылар утырган бүлмәне дивар белән аерып кибет эшләрләр. Иргә дә, хатынга да гадел кәсеп булыр бу. Тик Сания магазинындагы сыман ипи, кәнфит, прәннек, шикәр кебек тәм-том сатмаслар. Юк, көндәшлек кирәкми! Хукалык товарлары куярлар монда, югыйсә буяу, лак, кер порошогы артыннан да 25 чакрымдагы райүзәккә машина куалар. Мәрзия үз кибетендә хатын-кыз почмагы да ясар. Иннек-кершән, ислемайлар, шампуньнарның төрләре шәһәр кибетләренекеннән һич тә ким булмас, язган булса. +Тагын нәрсә? Өйләренә керү өчен, һичшиксез, аерым ишек уярга кирәк. Әнә кырый тәрәзә моңа бик кулай. Рамы барыбер какшаган. Ә... тәрәзә дигәннән, барысын да еврога алмаштырырга кирәк. Бүген үк Бишкурайга барып, Габдуллинга заказ бирергә онытмаска иде. Әй, Габделкаюм шатланыр инде. Аңа нихәтле эш монда! +Тәрәзә дә, бүлмә дә ифрат күп, һава иркен. Инде балалар да берсе өстенә берсе өелеп ятмаслар, Аллаһы боерса. Каенанасына да аерым бүлмә кебек нәрсә әтмәлләргә кирәк. Югыйсә, намазын да тыныч кына укый алмый, бахыр, Фәрһаты белән Ләйләсе йә намазлыгына килеп ауный, йә кочагына сикерә. Намаз дип тормый, назлап сөеп куя инде каенанасы. +— Әй, оланнар, килегез әле монда, — дип кычкырды Мәрзия, төрлесе төрле якка йөгерешеп, сикерешеп яткан балаларына яратып карап. — Килегез, кил! Ягез, бергәләп карыйк, кайда кухня, кайда зал булыр? Кайда йокларбыз, кайда дәресләр әзерләрбез? Ягез, сайлашыгыз! Әйдәгез! +Һәм Мәрзия йөз-биттә бер-берсенә шактый охшаш булсалар да, яшьтәге аерымлыклар аркасында буй ягыннан кайсы колга, кайсы кәрлә булып күренгән бәгырь кисәкләрен китәкләп, идарәне бүләргә кереп китте... +Кичен табынны кыеп, савыт-сабаны урнаштыргач, Мәрзия диванга ире янына килеп елышты. +— Әтисе, без бит бүген кыйнаулашып ызба карарга бардык. Үзегезгә ошаган бүлмәне сайлап алыгыз, дигән идем, кызлар кассирныкын яратты. Малайлар безгә бухгалтерныкын бирерсез, диләр. Утырышлар залын кухня итәрбез, мөгаен. Иркен булыр, тышка да якын. Ә председатель утырган төштә зур зал, кунак бүлмәсе булыр. Кояш анда көнозын — бер ягы кыйблага карый, икенче яктан шәфәкъ тора. Матур булып бакча күренә... Ә үзебезнең йокы бүлмәсе кайда булыр, каным? Сиңа парторг бүлмәсе ошамасмы? +— Миңа берсе дә ошамый. Әйттем бит, — диде Рәмзил, элекке тискәрелеген күрсәтеп. — Андагы ызгыш-талашлардан гарык булган идем, инде шунда барып яшәргәме? Үз нигезебездә ызба салып кергән булыр идек әле. Тактың башка бәла! +— Рәмзил, мин сиңа ничә санап күрсәттем бит. Хакы өчләтә арзан, урыны матур бу йортның. Менә күрерсең, ишек-тәрәзәләрен алмаштырырбыз, ремонт ясарбыз да карап туймаслык булыр. Син ызба сала башласаң, өч-дүрт ел төзелеш мәшәкатеннән, чокыр-чакырдан арынасы түгел, йортта мәхшәр куба! Ә монысы бер-ике айдан әзер була, Ходай язса! Мин уйладым, Чардаклыдан малярлар бригадасын чакырабыз, слесарьлар китерәбез. Рәмзил, бәлки үзең дә кылылык батарейларын урнаштырырга керешерсең. Кешегә түләгәнче, дим... +Хатын беркавым иренә сынап карап торды, тегесе янә сыртын кабартмагач, күптән эчен пошырып торган нәрсәне тәвәккәлләп әйтеп салырга булды: +— Рәмзил, Штельманың белән араны өзәрсең, бәлки? Иртә-кич йөрергә, унлап чакрым бит. Бензинга күпме китә? Аннары иң яхшысы — вакытында туктавың хәерле... Кан тыныч булыр. Сергеевкага озаткан саен, энәләр өтә мине. Монда кибет ачып кибәрербез, яшәргә китәр әле. Рәмзил, ә? +— Акча яратасыңмы, каным? — дип ир Мәрзиягә очкынлы карашын текәде. — Яратасың. Һай, яратасың! Инде мәхәббәтең хакына түзәсең ул энәләргә. Штельман белән бер мичәүгә кигелдем мин хәзер. Минем башкача сәмән эшләү чарам юк. Аңладыңмы? — Һәм Рәмзил тавышын янә күтәрә төшеп әйтеп салды. — Йорт мәрәкәсен үзең башладың, үзең очла, яме? Ә мине тынычлыкта калдыр! +— Очлармын шул!.. Тик акчаны кая куйдың дип үзәккә генә үтмә, яме? — дип үз чиратында кайнарлык белән кавап кайтарды Мәрзия. +Алгы яктан муенына дисбе элгән Һәдия карчык килеп чыкты: +— Рәмзил, нәрсә тавыш куптарасың? Ни бүлешә алмыйсыз? Балаларны куркытасыз бит. +Улы эндәшмәде. +— Юк, әни, борчылма! Һаман шул өй мазасы инде, — диде килен кеше. +— Тарткалашмагыз! Бер сүздә булырга кирәк. Әле менә балаларны тыңлап тордым. Әй сөенәләр, кечкенәләренә кадәр бытылдый. Ызба аларга бик ошаган. Юк-бар сөйләп күңелләрен төшермәгез. Өй яме сезнең кулда. +Һәдия карчык бераз тын торды да үзен борчыганны әйтеп салды: +— Әле менә шуны уйлап торам. Мәрзия килен, ул таш Ленинны да сезгә саттылармы соң? Мөселман йортына килешерме икән ул? Нишләтерсез үзен дим?.. +— Башка кайгың булмаса, Ленин хакында көяләнмә әле, әни! — диде малае. +— Әни, без калай койма куярбыз, Ленин урамда калыр, — дип тынычландырды каенанасын килен. +Гаиләдәге әлеге сөйләшүләрдән соң Мәрзия үзе сатып алган бинаны ызба итеп тергезер өчен икеләтә-өчләтә кегәр белән эшкә кереште. +Бу заманда акчаң мул булса, әллә нәрсәләр ясарга, нинди генә юк әйберне дә табарга була. Ходайга шөкер, тегене-моны кайтарырга дип кешегә ялынасы да түгел, үзе руль артына утыра да ялт итеп китереп тә куя Мәрзия ремонтка кирәкле нәрсәләрен. Баштарак бу авыл хатынына ярамаган тагын, дип берничә яллаган урыс эшчесе "тяп-ляпка" эшли башлаган иде, хукабикә бураннар туздырды. Осталар шундук майлаган кебек булдылар. Һәркайсының артыннан "бишле" куярлык! +Ниһаять, барысы да Мәрзия теләгәнчә эшләнде. Ызба эчтән дә, тыштан да ялт итте. Декабрь урталарында мамык-мамык ак кар явып торды, йорт күл уртасындагы аккошка охшап калды. Үткән-сүткән түзмәде, эчкә дә кереп күз салды. Тәмәке төтене, кәгазь-каләм исе белән ысланган стеналары ышкылып каешланган һәм идән сайгаклары какшап бирчәйгән кәнсәләр дә шундый күркәм кыяфәткә керә алыр икән, дип шаккатып чыктылар. +Мәрзия күченүне дә озакка сузмады. Яңа елны Сәгъдиевлар яңа мебель белән киһазланган һәм балалар чыр-чуыннан, олыларның бәйрәм белән үзара котлашуларыннан яңгырап торган өйдә каршыладылар. Инде боларга матур итеп, Һәдия әби әйткәнчә, шөкерана кылып яшәргә генә калды. +II +...Күмәч кебек түм-түгәрәк, әле бер телеме дә киселмәгән ел иртәсе. Рәмзил торып ихатага чыккан. Әллә эшкә барырга кыена, әллә иске ихаталарындагы мал-туарны барып карарга тели... Сәер, ак тынлык. Ул томанга да манчылган бугай. Дөнья үзенә патша булган яңа Вакытның киргә басуын, аяк атлап китүен көтәме? +Чү, нәрсәдер гөрс итте. Ул да булмый, каршына дәү бер шәүлә килеп басты. Ләхәүлә... Пьедесталыннан төшкән Ленин бит бу! +— Исәнмесез... Владимир Ильич! Яңа ел белән! — дип сихерләнеп кул сузды Рәмзил. Әмма Ленин сәламне алмады, ашыгып сул кулын чалбар кесәсенә тыкты, ә уңын пинжәк эченә яшерде: +— Тәк, тәк, Сәгъдиев... әфәнде, диик инде. Халык милкен үзләштереп, күчемсез милек ясадың, димәк. Капитал туплыйсың, шулаймы? Йә, йә, аңышмаганга салышма! Сүз колхоз кәнсәләре турында бара. +Рәмзил ярасына саксыз кагылган кеше кебек чыраен чытты. Авылда акча үзләштерү хакында теләсә кем, авызына килгән теләсә нәрсә әйтсен, лып итеп утыртырлык кавап табар иде, әмма революция юлбашчысыннан кисәк әче сүз ишетү, үзенә таба гаеп атылу ирне исәнгерәтеп куйды: +— Сез нәрсә, Ильич? Ниткән әфәнде мин? Кем капитал туплый?.. +Тик Ленин Рәмзилнең ык-мык килүен исәпкә дә алмады, телмәр тоткандагыча кулын селкеп, кайнарланып сөйләп китте. +— Факт, Сәгъдиев, бер сез генә түгел, бүгенге Рәсәйдә йөзләр, меңнәр, юк, хәтта миллионнар жуликларга әверелеп, оятсыз рәвештә кәмәгать милкен үзләштерә, пролетар революция казанышларын юкка чыгара, шул нигездә илдә капитализмны реставрацияләү бара. Хезмәт кешеләре өчен һәлакәтле сәяси ситуациядә иң ачуны китергәне — эшчеләр һәм крестьяннар сыйныфының деградацияләнүе. Уйларга да куркыныч, дөнья капитализмы янавы түгел, милли буржуазиянең көчәюе түгел, бүгенге Рәсәй иминлегенә, кем дип уйлыйсыз, люмпен пролетариат яный. Әйе, әйе, люмпен пролетариат! Элек без аның кабахәтлеген, дошманга сатылуын даими фаш итсәк тә, бу кадәр кимергеч көчен, аркага пычак кадау мөмкинлеген искә алмаганбыз. Әйт, Сәгъдиев! Каян килеп чыктыгыз сез? Һәм нинди юллар белән сез урта сыйныф дип тәкъдир иткән социаль катлам тәшкил иттегез? Бу сорау хәзер мине чиксез уйландыра. Безнең большевистик тәгълиматта социализм чорындагы эшче-крәстиәннең социаль һәм рухи таркалу мөмкинлекләренә аз гына да шик тотылмаган иде бит. Чынлап, Сәгъдиев, бабаң — революционер, атаң — коммунист, анаң — яңа тормыш төзү активисткасы, ә кайдан керде синең эчкә буржуазия корты? Әйт миңа шуны! +Ленинның үзенә төбәлгән нәфрәтле карашыннан Рәмзил тәмам коелып төште. +— Иптәш Ленин... Владимир Ильич... безне өстән котырттылар бит. Үзгәртәбез, яңартабыз, диделәр. Тирә-юньдә шулкадәрле афёралы, шухырмухыр эшләр эшләнде, мин генә читтә калалмадым инде. Приватизациягә катнаштым шул. Минем бит гаиләм бар, ишле: хатын, әнкәй һәм биш бала! +— Шулай укмыни? — Ленин кисәк күзгә күренеп үзгәрде. Күзләренә мәрхәмәт, шәфкать чаткылары бөркеп чыкты. — Хуплыйм, Сәгъдиев! Демографик хәлне яхшыртуга актив өлеш кертәсез, димәк. Аннары, күзәтүемчә, син акчаңны паразит элементлар сыман азып-тузып йөрүгә түкмисең шикелле. Һәрчак айнык, тәртипле күренәсең. +— Әйе, әйе, бар тапканны өйгә кайтарам инде, Ильич, хатынга бирәм, — дип Рәмзил яктырып китте. — Аннары үзләштерә дию дә гайбәт бит. Саткан-алган, түләгән-кыйган һәрнәрсә кәгазьдә, мөһер белән беркетелгән. Документлар кулда, һичкем гаеп тагалмас! +— Йә, сафсата корма, Сәгъдиев, беләбез, сездәге базар икътисады — тик күз буяу, халыкны алдау. Ул тулысынча байлар, маклерлар һәм аферистлар кесәсен калынайтуга корылган. Баегыз, капитал туплагыз! Ничек кыясыз, алымнары, юллары мөһим түгел. Шулаймы, Сәгъдиев? Тик бел, сезнең кая борсаң, шунда килеп чыга торган законнардан тыш пролетар вөкдан хөкеме бар әле. Бәлки ул безгә кагылмый, диярсез. Намусны сату — кешелегеңне юкка чыгару ул, эшкуар. Әйт, бармы, калганмы синдә вөкдан, Сәгъдиев? +Йөрәге авырттырып чәнчеп куюдан Рәмзил кинәт күзләрен ачты. Тончыгудан котылган кеше кебек еш-еш һава сулады. Кайда ул? Өнме, төшме күргәне? Аның башы чатный иде. Кичә яңа ел төнен каршылап ныграк төшерелгән. Бусы хак. Яңа өйгә күченеп килүләрен дә хәтерләде ир. Хатыны аңа түшәкне элекке партком бүлмәсендәге диванга кәйгән иде шул. Ленин белән төшләнүе дивардан, һавадан булды микәнни? Йә Алла, ничек бугаздан алды бит, сыйнфый дошманы диярсең... +Карурманда кызыл алмалар... +Фәкыйрь балачак галәмәте булдымы бу, әллә табигатендә тәм-томга тартылу көчле идеме, Рәмзил сабый чагыннан ук алма турында хыялланды. Учны тутырган зур, кызыл, сусыл алма күрүгә үк, авызына сулар килә иде малайның. Тәмен көн дә татый, диярсең. Мә, тот! Нәфес котырткан алмалар "Әлифба", "Букварь" битләрендә тәгәрәшеп ятты. Рәсем дәресләрендә, өйдә бар ясаганы алма булды. Олылар сөйләгән окмахны да татлы алмалары белән адәмне әсәрләткән бакча дип күзаллады ул. Тик кулына берәү дә нәфесен котырткан алманы тоттырмады аның. Тәнәфестә яисә тегендә-монда бар кимергәне кытырмачка әйләнгән ипи кыерчыгы булды... Шуны хәтерләпме, Рәмзил ата кеше булгач, балаларын алмадан өзмәде. "Ашагыз, балакайлар, алмада витамин бик күп!" Чынында бәхетле, китеш дөньялы балачак Рәмзил күңелендә кулдагы кызыл, сусыл алма белән төсмерләнә. Учларыннан алма өзелмәсен Сәгъдиев сабыйларының! +Әмма алма хакында кысыр уйлардан, үкенечләрдән генә тормады Рәмзилнең малай чагы. Каты бакыр чәче кебек холкы да үкәт, таш тишеп чыгарлык иде. Хәзер инде хәтерләргә дә оят, дүртенчедәме, бишенчедәме укыганда, яман гадәткә күнекте ул. Дәресләре төштән соң башлана иде. Тавыклар сәхнәдәге артистлар сыман берәм-берәм кетәклеккә менеп кырлап төшкәч, малай качып кына шунда үрләп, кулына ике йомырка эләктерә һәм аларны чалбар кесәсенә салып мәктәпкә юнәлә. Индук Закир бабайның алма бакчасы тыкрык янәшәсендә генә. Моннан һәрчак башларны әйләндерә торган кимеш исләре аңкый. Кәй уртасында да, көз дәвамында да биек читән белән тотылган бакчада берсе артыннан берсе алмалар өлгереп тора... +Малай букчасын тотып, урыс капкалы пөхтә, кыйнак йортка килеп керә. Киндер алъяпкыч бәйләп, такта ышкылап яткан яисә балта чабып, агач юнган киңел сөякле Закир карт каршыласа, юл уңа дип исәплә. +— Һай, күрми торам, безнең шәкерт килгән икән бит! Алма кирәкме? Бик мәслихәт, алма ашасаң, баш эшли ул. Мәсьәләне ансат чишәрсең, иншаны яхшылап язарсың, — дип сөйләнә-сөйләнә, карт малайның башыннан сыйпап үтә, сарайга әйди һәм алдына кәрзине белән алма куя. — Эреләрен, кызылларын сайлап ал, улым! +Инде кәй межинында да киез-катасын сөйрәп йөргән Мәхрүзәттәйгә эләксәң, беттең, алмасы да тамакка гына төелә: +— Тагын күкәй урладыңмы? Әниең белсә, үтерә бит. Сине дә, мине дә үтерә... +— Мәхрүзәттәй, башка килмәм, соңгысы, бир инде алмаңны? +— Алма да бетте. Әле менәтерәк кенә чуваш хатыны алып китте. Чиләге белән... +Хәзер инде ике кесәдән ике ап-ак күкәйне чыгарып, чегәндәй кара чутырлы карчыкка сузар чак. Ул ялт итеп алып, аларны итәктәге кесәләренә шудырып куя һәм ишек артына кереп, кулларына ике муртайган алма тотып чыга. Башка баш... Алма ашыйм дип алданганчы, күкәйләрне тишеп эчүең шәбрәк булыр иде дә бит... И бу нәфес! Кетәклектәге кыек гамәле фаш ителеп, әнисенең тал чабыгы алып берничә рәт аркага сыдыруы да алма нәфесенә кавап рәвешендә булды... +Әйе, ишеткәне бар, нәфес тәмугка кертә. Тик нәфессез яшәп тә булмый. Кешене бит тамак йөртә... Кыекмы, турымы — адәм йөрәгенә гамь өсти нәфес — тамак. Әнисе белән "Уфалла" арбасын сөйрәп урманга менә башлагач, Рәмзил дөньяның бу нечкәлекләренә дә акрынлап төшенә барды. Әйтәсе юк, бер яктан, хурланды инде үзе кебек малайлар төрледән-төрле мотоциклларга атланып яисә руль артына кәпрәеп утырып "Жигули"ларда килдергәндә. Инде арбага кигелгән "Ябага тай", күзләп йөргән кызларына очраса, кир тишегенә үк кереп китәрдәй булды. Әмма икенче яктан "Уфалла" Рәмзилне табигать баласы итте, әнисенә ифрат якынайтты, тормыш арбасын да үз чамасын белеп тартырга өйрәтте. +Үлән кабарып, яшел хәтфә өстендә чәчәкләр күренә башлагач, Һәдиянең телендә гел печән хәстәре була: "Улым, әйдәле, бер кочак булса да печән чабып төшик әле. Кышын бит аның бөртеген дә табалмыйсың". Ана чалгысын килкәгә сала, малай арбаны тарта да юлланалар шулай урман эченә. Тик боларга зәрдә, каз тәпие, әрекмән, яран гөле сыман, күләгәдә үскән көпшәк үләннәр ярамый. Кипкәч, болардан кепселләр генә торып кала бит. Һәдиягә кояш астында сутланган, ефәк кебек сыгылмалы, тыгыз сабаклы, купшы үрмәле һәм ак, сары, зәңгәр чәчкәләреннән хуш исләр бөркелгән аклан үләне кирәк. Кышын хукабикә әлеге печәнне лапас башыннан алып төшәр дә өйдә сикерешеп, чабышып йөргән бәрәннәр, бәтиләр алдына элеп куяр: "Ашагыз, нәниләрем, сезгә кәнфит инде бу!" Бозаулагач, печән, тансык сый итеп, сыер алдына да төшерелә. "Әни, туйралык үләне "мүкләк" өчен дә кәнфитме?" "Юк, улым, ул безгә шифалы каймак-сөт булып кайтыр". +Ананың уенда әнә шулай затлы урман печәне шәүләләнә. Ә малай һаман әлеге дә баягы алма турында хыяллана. Әй, әкияттәге сеңлесен эзләүче Ваня кебек очратсын иде ул юлында купшы алмагачны: "Әй Иван, татып кара минем алмамны! Тәмләсәң, әйтәм сеңлең кая булганны..." Берәрсен бисмилла әйтеп кабу гына түгел, арбасы белән үк төяп китәр иде Рәмзил купшы алмагач кимешен... Ә Ваня аны татып карарга да теләмәгән була, вакыты юк, янәсе... +Чынлап та, алмагачның урыны урман бит. Чикләвек, шомырт, балан үсә ләса! Ник монда үсмәсен ул? Индук Закирның читән бакчасын гына үз итеп кәелергә димәгән ич иркә алмагачка! +Урман эченә ераграк киткән саен, Рәмзил эзләгәнен табуына ныграк өметләнә төшә. "Улым, кайук киттең? Борылыйк, адашырбыз..." "Әнә бит алда яктылык, әни. Аклан түгелме? Барыйк әле!" +Дөрестән дә, беркөнне алар урман эченә шундый ерак кереп киттеләр ки, тәмам ят, зур ачыклыкка килеп чыктылар. "Әни, күр әле, монда үлән хөррияте!" "Күрәм, улым, монда арбабыз кынысыннан тулыр!" Ана уңышка сөенеп, чалгысын селтәргә керешә, ә малай арбаны калдырып, тирә-юньне күзләргә тотына. Монда аңа кеше кулы каккан казыклар очрый... Ишелгән читән дә чалымлана. Берәрсе бакча ясаган булганмы соң? Һәм менә атлый торгач, малай үз күзләренә үзе ышанмады... Алдында алмалары белән балкып алмагач тора иде. Малай шундук берсенә үрелде. Зур, кызыл, сусыл... Тәме Закир картның кәй межинында ук өлгерә торган алмасы кебек! +Рәмзил ау хисенә бирелгән кәнлек кебек елдамланып, якын-тирәне айкарга кереште. Тәлгәшләрен аскан карлыган куаклары, кызыл кимешләр авырлыгыннан иелеп төшкән кура киләкләре өстенә килеп чыкты. Әһә, менә янә бер алмагач... Тик монысы әллә картлыктан, әллә кышкы суыктан чирләп корый башлаган... Малай зифа буйлы миләш ышыгында янә бер алмагачка тап булды. Монысы да тырышып-тырышып кимешен өлгертеп ята бит, канкай... Тапты, тапты бит алмалыкны! +— Әни, тизрәк кил, алмалар бар! +— Китче, карурманда нинди алма ди? Печәне дә китәр безгә! +— Әни, алдамыйм ла, валлаһи, алма! Карлыган, куриләк тә бар. +Улы чакырган төшкә, ниһаять, әнисе дә килеп китә: +— Сөбханалла! Чынлап та, алма пешә икән бит!.. Карале, кара, карлыган, куриләк тә китешеп килә... Окмах бакчасымы соң бу, улыкаем? +Һәдия, шулай ук сихерләнеп, таң калып, карашын тирә-юньгә йөгертә, агачларга, куакларга үрелеп кимешләр татый. +Арбага печән төяп бастырыклап куйгач, алар киргә утырып, Ходай биргән нигъмәтләр белән сыйландылар. Ана шунда хисләнеп әйтеп куйды: "Әй, улым, син булмасаң, нишләр идем икән мин?" "Ничек инде ул син булгач, мин булмаска тиеш, ди, әни?" Рәмзил шунда эченнән генә янә уйлап та алды: "Кайчагында бу олылар бигрәк тә юк нәрсәләр сөйли инде". +Үткәннәрне хәтерләп, Сәгъдиев үзендәге янә бер сыйфатны ачыклады. Сер тота белә икән... Югыйсә, үзләренең яшерен акланына барып, печән белән бергә янчык-янчык алма, чиләге белән карлыган, кура киләге алып кайтканны күрше үрдәк Әнәсе сизгән булган: +— Рәмзил, алма уйдыгыңны безгә дә күрсәт әле! — диде ул, урам малайлары туп тибәргә кыелгач. — Сыйланасы килә бит. Закир карт урлатмый. Сезнекен Ходай биргән, бүлешү тиеш! Әйдә, кәяү интегәсе түгел, мотоциклга атланабыз да килдерәбез! +Малайлар кыршавындагы Рәмзил аптырап калды. Әнисе күрше Гамбәрия түти белән сөенечен уртаклашты микәнни соң? Хәзер аның малае Әнәс шуңа бакылдап ятамы? Бак... Бак... Сертотмас Үрдәкне алып барсаң, акланнан саранча явы үткән кебек булыр... +— Юк! — диде ул. — Ниткән уйдык? Карурманда ничек алма пешсен ди? Әни Бишкурайдан ярты капчык онга алмашты карлыган, алманы. Ә печәнне юлда чаптык. Шарлык үзәнендә печән каерылып үскән. Ышанмасаң, мотоциклыңа атланып, килдереп кенә карап кайт, Әнәс! +Ышандылар. Ышану тозагына төшмичә, кая китсеннәр әзергә бәзер урам гуклары! Карурман уртасындагы татлы алманы Ходай аерым яраткан бәндәләренә генә бирә бит ул. Моны әтрәк-әләм белән бүлешү язык та булыр иде әле. +II +Ходайның рәхмәте, язмыш юлындагы бәхетле уйдыкларга Рәмзил кавырсыны ныгыгач та берничә рәт тап булды бит. +Мәктәптә укыганда, малай көндәлек мәшәкатьләргә чумып, алдагы язмышы, һөнәре хакында ваемсыз йөргән иде, өлгергәнлек аттестатын кулына алгач, кинәт аптырап калды. Алда нишләргә, кая барырга? Әнисенең аһ-ваһлары, бәргәләнүләре аның күңел вәсвәсәсен тагын да көчәйтә генә төште. Таянычлары юк, анысы дөрес. Шәһәрдә торып институтта укырга кулларыннан килмәс, акча кирәк. Унны бетердем, берәр ак эш бирегез, дип идарәгә барыр идең, аттестатлы яшьләр белән буа буарлык хәзер... Рәмзилгә үзен солдатка кибәрүләрен көтәргә генә калды. Ярар, яхшы итеп хезмәт итәрмен дә әфисәрлеккә үрләрмен, дип, анда да үз-үзен тынычландырды егет кисәге. +Малаеның хәсрәте башына төштеме, әллә ил хастасы эләктеме, Һәдия ана бер иртән үзен бик авыр хис итте. "Эшкә барма, ят, дәвалан, әни", — дип аның урынына Рәмзил тавык фермасына эшкә китте. Элек тә берничә кат анасын алмаштыргалаган иде ул, шөгыльне белә. Киңнәрен сызганды да әтәч, тавык халкын ашатырга тотынды. Эш арасында шаярышып алырга тиңдәшләре Әнисә, Халисә бар, онытылып китте шулай. +Бу көнне кошчылык фермасын карарга председатель килгән икән. Чиләк, соскы тотып кызлар белән көлешеп-шаярышып эшләп йөргән бакыр чәчле сөйкемле егеткә карап, Шәкүр сорап куя: "Бу кем?" Аннары председатель Рәмзил янына килеп сөйләшеп тә алды. Башта шаяртты: +— Күз тимәсен, кулларың эшкә ятып тора, үскәнем. Әллә соң фермада каласыңмы? Матур кызлар бар, өйләнерсең, мөдир итәрбез. Ә кем, Сәгъдиев? +— Мин һич каршы түгел, Шәкүр абый! +— Ә чынлап сөйләшсәк, киләчәгең хакында нәрсә уйлыйсың соң, энем? +— Әллә ни уйлап булмый шул, Шәкүр абый. Әни чирли, мөмкинлекләр чикле. Повестка килсә, солдатка китәргә дип торам... Кайгырасы юк, ашау — байдан, үлем — Ходайдан... Дөнья күрермен! Сез әле сугышларда да йөргәнсез, Шәкүр абый. +Председатель дәшмәде, аяк очына карап бер моңаеп, бер елмаеп, шомбайланып торган егеткә бераз күз атып торды да китеп барды. +Кичен Рәмзил әнисенә нәкъ рәис белән очрашуы хакында сөйләп кенә тора иде, идарә йомышчысы Хәллә тәрәзә какты: +— Әй, Һәдия, сине Шәкүр чакыра. Малаең белән... Тиз бар! +Һәдия улы янәшәсендә пошаманга төшеп барды: +— Эшкә чыкмавымны яратмады микәнни... Әллә соң син берәр ярамаган сүз әйттеңме үзенә... Кара аны, әрепләшә күрмә! Тыңлап кына тор... Үзем сөйләшермен персидәтел белән... +Тик юкка көенгән ана. Шәкүр аларны бик якты йөз белән каршылады. Һәдиядән хәл-әхвәлләр белешкәч, әйтеп салды: +— Сәгъдиева, егетне колхоз стипендиаты итеп институтка кибәрсәм, нәрсә диярсең? Безгә экономист бик кирәк бит... +Бу кичтә ана бәреп чыккан куанычыннан бар чирен онытты, ә малай рухы белән кинәт бер башка үсеп китте. Ул, Рәмзил Сәгъдиев, башкаладагы финансэкономика институты студенты булачак! Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына... Ана белән ул карурманда кызарып пешкән алмаларга юлыгып та шулай шатланышкан иделәр бит. +Алмалы уйдыкны Рәмзил студент булгач та онытмады. Тик каникулда тамак нәфесеннән бигрәк бирегә балачак эзләрен сагынып килде ул. Калада Дөмдөмне ай-һай нык кирседе бит! Әйтерсең, авыл белән кендеге береккән. Шуның аша гүя тып-тын итеп йөрәккә сагыну-сагыш кәррәсе тибеп тора. Уйламаган иде Рәмзил үзен кыз-кыркын кебек нечкә күңелле зат дип... +Менә ул таныш акланга аяк басты. Алмагачлар быел да кимеш бирәме икән? Кайберсе ял итә ди бит... +Тик Рәмзил иртә өлгерә торганы, кәйгесе янына килеп чыкса, хәйран калды. Монда нидер көйли-көйли берсе алма кыеп маташа. Тавыш ягымлы, килешкилбәт ятышлы, кулда тырыс — әкияттәге үги кыз түгелме соң бу? +— Кем биредә минем рөхсәтемнән башка минем алмаларымны кыеп ята? Ә! — Егет тавышына урман хукасы — аюга хас куркыныч төсмерләр өстәргә тырышты. +Чынлап та, аркасы белән торган яшүсмер кыз алмагачка үрелгән кулын ялт итеп аска шудырды, башын борды да курыккан боланныкы кебек зур елтыр күзләрен Рәмзилгә текәде: +— Фу, котым ботыма төште... Көт, һәй, курыкты ди берәү. Бар, бар, юлыңда бул, алпан-тилпән! Бу — безнең бакча. Әти утырткан, мин — хука! Белдеңме? +— Атаң кем атлы синең? Былтыр түгелме? — Һаман баягы тавышы белән сөрәнләде егет, юри шагыйрьгә сылтау ясап. +— Кит, Шүрәле! Әллә кешечә сөйләшә дә белмисеңме син, и урман сарыгы? +Кызның авызыннан шулай Тукай сүзләре бөркеп чыкты. Сүздә көчле бу! Таптап узачак... +Рәмзил шуны уйлап дәшмәде. Чынлап та, гәпне үзгәртергә вакыт иде. Ул үзендә кызның яшькелт карашын тоеп, алмагач янына килде, үрелеп алма алды да шартлатып тешләде. +— Хәйран тәмле! Бу агачка син сулар сиптеңме? Кырлап үстердеңме, чибәркәй? +Рәмзил үз-үзенә, теленә шаккатты, аңарда ниндидер әверелеш башланган кебек. Өрфия япмадай кара тутлы, яшькелт күзле сылу кызыкай бөтен барлыгы белән аны сихерли, башын әйләндерә бит. Тик сихергә каршы сихер бар. Теләсә нинди кыз тискәрелеген аны мактау киңә. Гөнаһсыз мәдхия, асыл башны түбән идереп, серле күзләрне керфекләр астына качарга мәкбүр итә... Егет мактавы, назы белән көчле. +— Бу алмагачны үзеңдәге гүзәллекне арттыру өчен үстерәсеңме, дим... Алмасында матурлык суы бармы, алиһәкәй? Әйт әле, әгәр фирма сере булмаса? +Кыз чынлап оялып, эндәшми торды. Ниһаять, телгә килде: +— Кем син? Нишләп ялгызың йөрисең? +— Син дә бит әтряд белән түгелсең? +Һәм алар шулай сөйләшеп, бер-берсе белән танышып киттеләр. Кызның исеме Мәрзия икән, якындагы Бишкурай авылыннан велосипедка атланып килгән. Чынлап та, бакчаны монда атасы Киһангир урман каравылчысы булып торганда утырткан булган. Кызның балачагы урманда үткән, Бишкурай мәктәбендә дүртенче класска чаклы укыган. Үзен Кордон кызы дип атап йөрткәннәр. Шуннан соң инде алар Зирекле леспромхозына күчеп киткәннәр. Әмма Мәрзия Бишкурайдагы апасына кунакка килгән саен Кордонга менә икән. Кендек каны тамган кир бит, тарта... +Менә шулай күренмәс кепләр егет белән кызны, карурман акланына тартып китереп, бер-берсе белән таныштыра, аннары мәхәббәт утларында яндыра һәм ахыр чиктә кавыштырып та куя. +III +Институтны төгәлләп, экономист дипломы белән колхозларында эшли башлаганда, Сәгъдиев өйләнмәгән иде әле. Аның өчен үтә кызык, мавыктыргыч хезмәт еллары булды бу. Укыганда бокс белән шөгыльләнеп, вузара ярышларда призлы урыннар алган иде. Авылда да йодрык күнегүләрен ташламады. Эш урынында башта кешеләрне төз гәүдәсе, көчле куллары һәм аек карашы белән кәлеп итте. Аннары егет үзен көчле икътисад белгече итеп танытты. Дипломын Рәмзил "Авыл хукалыгында рентабельлекне тәэмин итү чаралары" темасына эшләгән иде. Яклаганда китәкчесен дә, үзен дә үтереп мактадылар. Хәтта әлеге тема белән аспирантурага димләүчеләр дә булды. Тик әлеге дә баягы ялгыз әнисен уйлады, матди мөмкинлекләрнең укуын дәвам итеп, диссертация өстендә эшләүгә шарт тудыра алмаячагына төшенде. Шәкүр абыйсы аның колхозга кайтуын да дүрт күз белән көтә бит. Шәһәрдә калса, рәисне алдау булыр иде. Сәгъдиев фәнни идеяләрне гамәлдә сынарга, кулдан килгәнчә үстерергә карар итте. Атап әйткәндә, колхозда рентабельле икътисад элементларын кулланырга, һич югы бу хукалык итү алымын аерым тармакларда сынап карарга теләде ул. Бу ниятен рәискә әйткәч, тегесе каршы килмәде. Тик моны берәр ничек рәсмиләштерергә, правление утырышындамы яисә кыелыштамы карар кабул итәргә кирәк булыр, диде. Экономист мәсьәләне куяр өчен колхозчылар кыелышын хуп күрде. +Менә халык белән шыгрым тулы клуб залында аңа да сүз бирделәр: +— Хәзер колхоз эшчәнлегенә нәрсә китми? Техника бар, эшкәртү кораллары китәрлек. Эшче кулларга да кытлык әлләни зур түгел. Һәрхәлдә, безнең Дөм-дөмнең ферма, кырларында читтән килеп эшләүчеләргә хакәт юк. Бездә уңганнар ифрат күп. Ә шулай да, иптәшләр, әлләни алга китә алмыйбыз. Ник? +Халык Рәмзил сүз башлагач та тынып калган иде. Нәкъ экономист тарафыннан әлеге сорау куелгач, һәрчак үзен белдекле итеп күрсәтәсе килгән тракторчы Шәһит урыныннан кычкырды: +— Энем, син белгәнне без күптән киптереп элгән. Акча юк! Колхоз — гомерлек хәерче! +— Ә акча ник юк? — дип элдереп алып китте сәхнәдәге яшь белгеч. — Сез шул турыда уйланасызмы, иптәшләр? Мәсьәләгә төшенү өчен, экономиканы аңларга, экономик белемнәрне үстерергә кирәк безгә. Менә колхозны күтәрүнең төп чарасы кайда? +Һәм әлеге проблемалы халәтне кыелыш алдына куеп, Сәгъдиев рентабельле хукалык алып бару, аны колхозның аерым тармакларында сынап карау кирәклеге турында сөйләде. Яшь экономистның хукалыктагы әрәм-шәрәм итүләргә кагылышлы сүзләре күпләргә энә булып кадалды: +— Ашлык, сөт-ит, күкәй, балның үзкыйммәте, боларны китештерүгә киткән чыгымнар белән исәпләнә. Ә бездә сакчыллык, исәп-хисап бармы? Менә Шәһит абзый беркөн тракторын ремонтлый. Эшен бетергәч, ярты чиләк солярка агызып алды да, кулларын юа бу. Әйтәм, моның литры 25 сум тора бит. Чиләктә кимендә 3 литр. 75 сум акчаны килгә очырасың түгелме син, абзый? Менә шунда нәрсә дип кавап кайтардың син? "Әй, энем, колхоз өч литр соляркага калганмы? — дип көлдең. — Син, әнә, исәпле булсаң, читкә аккан меңнәрне сана!" — имеш. +Юк, иптәшләр, ялгыш сүз бу. Акчаны экономист түгел, китештерүче санарга тиеш. Күпме ягулык тотыла, күпме электр энергиясе яна, нихәтле эшче көче сарыф ителә — болар иң элек сезне сакчыллыкка, исәп-хисапка этәргән нәрсәләр булырга тиеш, Шәһит абый. +"Кыпыр" кушаматлы тискәре тракторчы сүзен бирмәскә тырышты: +— Ну, син әйткән өч литрны сакладым, ди. Шуннан нәрсә? Аннан миңа ни файда, энем. Предсидәтел, бухгалтерга акча кирәк кәнишне... +— Юк, рентабельле, хозрасчётлы тармак буларак эшләгәндә, әлеге 75 сум сезнеке, Шәһит абый. Аны ничек телисез, шулай тота аласыз. Моны премиягә өстәргә мөмкин, моны үзеңә яңа трактор, сабан алыр өчен копилкага куярга була. Кыскасы, сүзем шул: мин сезгә тәкъдим иткән икътисад чарасы хезмәт кешесен китештерү үзәгенә куя, каваплылыгын арттыра һәм, билгеле, материаль стимулын да күтәрә. Мин быелгы хукалык елында Хәнәфи Габдуллин китәкчелек иткән умартачылык тармагын, Зәйтүнә апаның тавык фермасын, шулай ук Габделхак Арслановның кырчылык бригадасын хозрасчётлы звенолар итеп оештырырга, алар белән шул хакта договорлар төзергә тәкъдим итәм. Нәтикәләрен күрик. Тәкрибә акланса, тулаем колхоз белән рентабельле хукалык булып яшәүгә йөз тотарбыз. Алла боерса, диләрме, халык? +Кыелыш шау-гөр килде. Күбесенең йөзендә кинәнү, сөенү чаткылары күреп, Шәкүр рәис канәгатьләнеп уйлап куйды: "Дөрес сайлаганмын... Бу егет, һичшиксез, колхозга яңа сулыш өрер". +Сәгъдиев үз идеяләренең матур нәтикәләр бирәсенә шикләнмәде. Әмма кул кушырып көтәргә, "алма пеш, авызыма төш!" дип ятарга да ярамый иде. Иртәнге нарядларда катнашып, кәгазь-документларга бәйле эшләрен башкаргач та, ул терлекчеләр, механизаторлар, кыр-басуларда эшләүчеләр янына чыгып китте. Аның "Иж" мотоциклы әле тегендә, әле монда тырылдады. Һәркайда ул кешеләр белән сөйләшеп, эшне яңача оештыру мөмкинлекләрен күрсәтте, киңәш бирде, тәкъдимнәр ясады. Аның сүзләренә колак салдылар. Чөнки ул парторг Рәүф яисә агроном Хөснулла сыман даим-даим кәмәгать милке, колхоз кереме дип авыз чайкамый һәм боларны ишәйтү хакында сару кайнатып вәгазь-нәсыйхәт тә укымый, ә эшкә булган мөнәсәбәтне аны башкаручының үз, шәхси мәнфәгатеннән чыгып карарга омтыла иде. Үзенә тапшырылган теге яки бу шөгыльне күпме вакытта һәм ничек башкарганда кеше хезмәт хакыннан ота? Элекке колхоз милкенә карата булган битараф мөнәсәбәт урынына хукаларча карашта торып эшләсә, аның матди хәле ничек яхшырачак? Кайбер китәкчеләргә үтә вак меркантиль булып тоелган әлеге мәсьәләләрне Рәмзил һәркайсына үтә китдилек белән аңлатты, хезмәт кешесенең күңеленә үтеп керде, рухында борылыш ясады. +Әлбәттә, колхоздагы аерым гамьсезләр белән кырыс булды, каты да сөйләште яшь экономист. Тик монда да йодрык төймәде, урамга ишетерлек итеп акырмады ул. Боксчы буларак, нокаутка көтелмәгән яктан сугып утыртса, хезмәт таләпләрен бозучыны да акча, кесә ягыннан торып тәүбәгә китерде. Айгыр Зәйнулла хакында техника паркындагылар ай буе сөйләделәр. Штурвал артында да шешәсен ташламаган комбайнчы ярты көн буена сынык иләк белән арыш суктырган. Белмәсләр, күрмәсләр дип уйлаган инде бу сәрхуш. Әмма токка кайткан центнерлар исәбеннән чыгып, Рәмзил шиккә кала. Чөнки Кәркәле кырындагы арышны контроль суктыру гектардан 27 центнерны күрсәткән була. Ә Зәйнулла, өч-дүрт сәгать эшләп, бункерыннан тик бер машиналык бөртек бушаткан. Китмәсә, шофёр Вагыйз да шикне көчәйтеп әйтеп сала: "Кешеләр инде өч-дүрт рейс ясадылар, ә мин көчкә берне кайтардым. Больше, Рәмзил энем, куймагыз шул Зәйнулла комбайнына. Гаиләм ач кала!" +Сәгъдиев шундук мотоциклына атланып, Зәйнулла эшләгән кырга юнәлә. Иң элек сугылган саламны карый. Төптә катлам булып бөртек ята... Комбайн артыннан сузылган көпчәкләр юлы да арыш белән капланган. Хәл ачык, бөртек бункерга төшми, киргә агыла. Үз артыннан эшен тикшергән экономистны күреп, Зәйнулла айнып китә. Ялына башлый: +— И энекәем, зинһар, эшне зурга кибәрмә. Хатамны таныйм. Инде асла болай эшләмәм, энем. Йома күр, без бит карендәшләр! +Дөресен әйткәндә, эчкән Зәйнулла мәрәкәсе бер-ике көн сөйләнер дә онытылыр иде. Әмма ул кешеләр күңеленә кәкәсе белән түгел, мәзәге белән кереп калды: "Йома күр, энем, без бит карендәшләр..." Эшен эштер-өштер башкарган кеше Дөм-дөмдә юри дә, чын да әлеге гыйбарәне әйтеп хәлен киңеләйтте. Авылда мәзәк кадерен беләләр бит: "Ярар, йом инде, абзый, карендәшеңне ая!" +Юк, Сәгъдиев күрә торып эшләнгән кинаятьне йоммады. Комиссия хукалыкка килгән зыянны ачыклады, эш башкаручыга штраф суммасы билгеләнде һәм Зәйнулланы яңадан комбайн штурвалына мендермәделәр. Әчесен әче, тик "колхоз — диңгез, без — парахуд..." дип йөргәннәргә шәп сабак булды бу! +Әйтәсе юк, эш арасында кыелышып тәмәке кабызучыларга үрләтерлек мәзәкләр байтак кыелды. Бер Айгыр Зәйнулланы гына түгел, күпләрне төрләндерделәр авылда яшь экономистка бәйләп. Әнә, Шыпырт Мәгъсүм уңган, комбайны сәгать кебек, текелдәп эшли. 15-20 минут саен бункер бушата "Шыпырт". Урак кызгач, бу ашарга да төшми башлаган икән. Бердән, сакчыл. Кухарка Зәмзәмия калкасыз ашына да 30 тәңкәне язып куя. Икенчедән, вакытны ашауга әрәм итми бит. Хатыныннан түгелмәсен өчен дип ботка-мазар китертә дә штурвалында баскан килеш тамак ялгап куя бит бу. Беркөн карабодай боткасы белән йодрык шае котлетны сыпырып куйгач, кәеф күтәрелеп киткән Мәгъсүмнең, хатынны капшый башлаган. Гадәтенчә шыпырт кына тегендә дә үрелә, монда да үрелә икән ир. Гөлфара, бахыр, ахыр түзмәгән: "Туктат инде комбайныңны, Мәгъсүм, егылып төшәбез бит. Бункерыңның хакын әйт, үзем түлим". Менә сиңа тагын бер көләмәч әзер: "Бункерыңның хакын әйт, үзем түлим..." +Кыскасы, табындагы бәлешкә мул гына өре сибеп, бик кай бутап кибәрде Рәмзил экономист. Халык эшкә тәм табып, кызык табып йөри башлады. Дәррәү тотынган эшнең нәтикәсе билгеле инде. Аерым хукалык итү исәбенә эшләп, колхоздагы һәр тармак рентабельле булып әверелде. Һәркемнең хезмәт хакы күпкә күтәрелде. Колхоз да күзгә күренеп хәлләнеп китте. Өч-дүрт елдан "Ленин юлы", әле кайчан гына уртадагылар исәбендә йөреп, югары түрәләр күзенә чалынмаган хукалык, миллионер колхозлар рәтенә сикереп чыкты... Мондый сөенечле хәлдә уңышларның каймагы, билгеле, иң элек китәкчеләргә эләгә. Колхоз парторгы Рәүф Шакировны съезд делегаты ясап Мәскәүгә, Кремльгә озаттылар. Брежнев үзе үк булдыклы фиркачене котлап кулын кыскан икән. Ә хукалык башлыгы Шәкүр Яушев, белүебезчә, нәкъ шул елларда каһарман хезмәт герое булып күтәрелде. Саный китсәң, күп инде ул башкала һәм район бүләгенә лаек булган бригадирлар, комбайнчылар, тракторчылар, савучылар... Тик сорау туа: яшь экономист Рәмзил Сәгъдиев уңыш бәйрәмендә күкрәгенә нәрсә такты, кесәсенә ниләр салды соң? Урыс әйтмешли — шиш! Нәчәлникләр, ударниклар елмаешып бүләк алганда, тол Һәдия малаена залда утырып доклад тыңларга һәм кул чабарга гына калды... +Кимсенү хисен эчкә йотарга да мөмкин иде. Әмма кәй азагында өйләнешеп, клубтагы уңыш бәйрәменә култыклашып килгән Мәрзия ярага тоз салды: +— Сиңа бернәрсә дә бирмәделәрмени, Рәмзил? Колхоз эше дип көн-төн чаптың. Туганнарың, дусларың белән әчелешле булдың. Инде эшләвеңә дә ничә ел... Вәт калхуз — жуликлар оясы! +Чыннан да, нинди хәл булды соң бу? Эшне күрмәделәр дисәң, идарә утырышларында Шәкүр абыйсы экономисттан һәрчак канәгать булып, ә кайчак мактап ук сөйләде. Рәүф парторгның да белгечкә дәгъвасы юк иде шикелле. Хәер, күрешкән чакларда бик ашыгып кул да сузмады ул. Берчак Шакиров белән район киңәшмәсенә барганнар иде. Әнисенең, ызба искерә, улым, безгә яңа өй турында уйларга вакыт, дигәнен истә тотып, Сәгъдиев юлда киңәш сорамакчы булды. Янәсе, председательгә кереп, квартир хакында сүз кузгатса, килешерме, Рәүф абый? "Әллә тагын, — диде парторг кырку гына, — сорарга була инде ул. Тик ызба бик китди мәсьәлә бит... Ничә ел эшлисең соң әле? Ызба минем дә өр-яңа түгел инде. Түзәбез инде шулай. Ил гаме белән яшәргә кирәк. Тормышлар яхшырса, булыр яңа фатир, көтик, энекәш!" +Парторгның өзек-төтек сүзләрен тыңлап, егет чәнчеп кенә, коммунизм киткәнен көтәргәме, абзый, дип сорарга кыенган иде, ярар, шөкер, телен тыеп калды. Әмма эчтән яхшы аңлады, парторгта аңа карата әшнәлек юк. Фирка башлыгы булып шулай кыланамы, әллә үзенә, нәселгә эчтә берәр чәнчү бармы? +Бухгалтер Шаһбаз белән кайчак тегене-моны серләшеп алалар иде. Озын буйлы, ачык йөзле һәм түгәрәк кенә корсак үстереп килгән яшь ир Рәмзилне бик үз итә, дуслыкка тартыла. Сүз арасында Рәмзил парторг мөгамәләсеннән зарланган иде, Шаһбаз шундук аның күзен ачты: +— Әй, иптәшкәем, син шул бездәге сарай интригалары белән бер дә кызыксынмыйсың. Рәүф абзаң нишләп сине якын итсен? Апасының кияүдән аерылып Дөм-дөмгә кайткан кызын экономист итеп куярга йөрде. Тегенең техникумнан финансист дипломы бар. Районда мәсьәләне почти хәл иткәннәр. Тик син кайтып, ашка таракан булып төштең... Без сине укыттык, син эшкә урнашырга тиеш! Аңладыңмы хәлләрне? — Аулакта тәмәке көйрәтә-көйрәтә, сүзчән ир акрын-акрын егеткә идарәдәге пәрдәләрне күтәрә-ача килде. — Безнең абзый эшләтергә генә әвәс бит ул. Давай да давай аңа. Син баштан ук менә шуны яхшы бел, Рәмзил туган! Ничек яшисең син, кайда, ничек торасың. Зарплаттан ризамы син — болардан аның бер хәбәре хынкымый. Шуңа Яушев кабинетына кереп үз зарыңны әйтергә кирәк. Һәм курыкмыйча сорарга, белдеңме шуны! +Ә бездә калкаларны парторг өләшә. Менә ул кешене күтәрү-төшерү остасы ичмасам! Бәйрәмдә докладны ул ясый, бүләкләнүчеләр исемлеген шул адәм төзи. Премия аласы кешеләрне дә парторг язып бирә. Бездә теге кара кардинал дигәннәре шул инде — парторг Рәүф Шакиров... Кәнишне, сөйләвен матур сөйли, телмәрне шома тота парторг. Ну ул да кеше бит, Рәүфнең дә үз тугантумачасы, дус-ише бар. Куштаннар да китәрлек. Менә шуннан уйлап кара инде: син, төшкә дә, тешкә дә кергән бүләккә кемнәр эләгә? Кыскасы, сүзем шул: Рәмзил туган, кеше арасында исем чыксын, дисәң, йә бүләк-мазарга нәфес тотсаң, ешрак парторг күзенә чалын, аның тирәсендә матур сүзләрне күбрәк сөйлә син. Син Рәүфнең буена карама, з-у-ур кеше ул. Мәскәү Кремлендәге съезд делегаты! +Гайре табигый хәл булды бу. Көзен чебешләрне санап, уңышларга сөенер вакытта Сәгъдиевнең күңеле кителде. Эшкә кисәк суынып калды. Кеше күңеле чынлап та пыяла икән бит... +IV +Алга таба, әллә битарафлык басты, әллә үз идеяләренә ышанычы какшады экономистның, эшләр гел кирегә китеп торды. Агроном Хөснулла, өстән куштылар бит, дип колхоз складларын әллә нинди гербицидлар, пестицидлар белән тутырды. Хаклары таш булып килкәдә утыра... Съезд делегаты Рәүф Шакиров дәүләткә ике ашлык озату планын үтәргә вәгъдә биреп кайткан. Ә Сәгъдиев йөкләмә үтәгәннән калган бөртекне фуражга калдырырга исәп тоткан иде. Инде хәзер фермага дәүләттән биш бәясенә комбикорма дигән чүп-чар азык сатып алырга тиешләр. Сөтнең литры да биш мәртәбә кыйммәтләнә дигән сүз инде бу. Хәзер көт сыер фермасыннан рентабельлекне! Әле тәмәке тартканда Шаһбаз, рәис, сүзен үтәп, ниндидер район фондына гакәп зур суммада акча күчерүен әйтеп салды: "Күкрәккә медаль таккач, карыша алмый, күрәмсең, абзыкай..." +Рәмзилнең күз терәп торган соңгы таянычы да, көзге агач сыман, кинәт укасын койды... +Юк, дип уйлады Сәгъдиев, тәмам рухы төшеп, колхоз рентабельлек өчен көрәш урыны булалмый. Чөнки аның белән чын хука түгел, ә фирка һәм функция, вазифа башкаручылар идарә итә. Колхоз диңгезендә, Рәмзил уйлаганча, килкуарлар түгел, болар — парахуд. Анда болар теләгәнчә йөзә, теләгәнчә төпкәчә болгата... Шулай булгач, икътисад кануннары, рентабельлек, табыш турында хыялланма инде син, иптәш экономист! Формасы ул түгел. Юләр, иләк белән су ташырга теләгәнсең бит син... +Тора-бара "Ленин юлы" муенсыз Фердинанд Исхаков кулына күчеп, эшләр бөтенләй кирегә тәгәри башлагач, Рәмзил яшьлектәге омтылышларын төш итеп кенә тоя башлады. Әллә булган шундый хәлләр, әллә юк... Хәзер икътисад рисаләләре язучылар үзләре дә иктимагый тормышны камилләштерергә чакырудан бигрәк, кешеләрне кан асрау, яшәп калу юлларына өйрәтәләр. Рәмзил хәзер бала чагындагы сыман үзендә янә алма нәфесе уянуын тойды. Карурмандагы кебек үзе өчен генә алма уйдыгы табудан элеккечә сөенеч кичерә башлады. Кешеләргә белгертмичә генә тапканын өенә ташыды, балалар учында һәрчак алма булуын күреп, күңеле сөенде, каны тынычланды. Чын бәхет, иминлекнең күз явын алырдай кызыл алма аша төсмерләнүенә тагын бер кат инанды Рәмзил. Кыскасы, башы-аягы белән гаилә мәнфәгатьләрен кайгыртуга чумды хәзер Сәгъдиев. Шулай булмый, югары трибуналардан, радио, матбугат чараларыннан гел колакка тукып торалар бит. Кешене саклау, имин итүнең төп чарасы, ышанычлы кальгаң — синең йортың, янәсе. Сатасын сатып, акча, милек тупла! Кеше бәясе капитал микъдары белән үлчәнә хәзер. Милке барның күрке бар! +Тукта, тукта! Ник тиктомалдан фәлсәфәгә чумды әле ир дигәнең? Ә... ә, вөкдан тавыш бирә икән. Хәзер аңышты, Рәмзилнең үз тормышы хакында уйланулары пьедесталдан төшкән Ленин белән күзгә-күз карашып сөйләшүдән соң астыртын рәвештә барган. "Сез күралмаган люмпен пролетариат шулай хасил булды, Ильич!" — дип кавабы да әзерләнгән ләбаса! Вөкдан дигән нәрсә, димәк, бар әле Сәгъдиевтә. Юлбашчы юкка шикләнгән. Нәкъ намус уяну аркасында үзендәге алма нәфесе хакында үкенечле уйларга да чумган әле ул. Бала чагында, ярар, олылар үстергәнгә сузылды, әнисенең тавык күкәйләрен сатып алма ашады. Ә инде хәзер балигъ ирнең бар тапканын хәләл дип буламы соң? Хәрам кәсептән аралап, чыбык белән ярганнарын көтәме инде, исәр? +Инде аңа, үзенә алмагач утыртып, зур, кызыл, сусыл алмаларны гавамга өләшер вакыт киткән. Заман ничек кенә болганмасын, ир өстендә һаман йорт салу, бала үстерү, агач утырту бурычы үзгәрмичә кала бит. Менә кайда ул вөкдан аклыгын яшәткән искермәс һәм күгәрмәс чын хакыйкать! +Өйгә хәрам кермәсен +Мәрзия элекке партком бүлмәсен тәки үзләренә ятак итте. Монда аулак, иртәнге кояш та бимазаламый, янәсе. Иркен агач карават, шифоньер, өстәл урнаштырып, артлы урындыклар тезгәч, аңа ямь керде. Рәмзилнең диварга китап шкафын беркетеп, яраткан әдәби әсәрләрен, кирәкле журналларын да тезеп чыгарга теләге бар иде дә, хатыны өнәмәде. Йокы бүлмәсенең аурасына бәет, кыйссалар начар йогынты ясый, имеш. Каян сүзен тапкан? Һава дисә ни булыр. Менә әле хатыны тыныч йокы теләде дә балалар янына китте. Кечкенәләре Фәрһатның көе китеп тора, суык тидергән, төнен ана малайны саклап чыгар, мөгаен... +— Сәгъдиев! — дигән шикелле булды берәү. +— Әү! +Һәм Рәмзил алдына, Хоттабыч карт сыман киңелчә томан белән өретелеп, тып итеп... Ленин килеп басты. Тик аңышмады хука, әллә ишектән керде бу, әллә тәрәзәдән... +— Курыктыңмы, Сәгъдиев? — Камзуллы кәчтүннән, галстуктан һәм башына кепка элгән Ленин, үзенең чынлыгына ышандырырга теләгәндәй, бераз сүзсез калып, кәртинкәдәге кебек елмаеп торды. — Үзең эндәштең бит, мин килдем. Тик люмпен пролетариат хакында уйлаганыңны янә искә төшер әле. Ул Совет строенда ничек килеп чыкты, дидең? +Рәмзил хәлгә тиз аңышты. +— Мине колхоз люмпеннар хәленә төшерде, Ильич. Сезнең колхоз — икътисад кануннарына яраклашмаган хукалык итү формасы. Феодал байга барщина түләү! Хан заманыннан калган ысулны ничек кулланышка керттегез? +— Сафсата сатма, Сәгъдиев! Мин колхоз дигән нәрсәне белмим. Аны миннән соңгылар корды. Дәгъваңны шуларга әдрислә! +— Социализмга нигез салучылар Ленин-Сталин түгел идемени, Ильич? +— Зинһар, мине Сталин белән янәшә төрләндермәгез! Минем съездга хат язуымны оныттыгызмыни? Генсек, ил башлыгы итеп Сталинны куярга ярамый, дидем. Тупаслыгы, дорфалыгы белән ул миңа ошамады. Ә авылдагы коллекив эшләү формасына килгәндә, мәкаләләремдә ачык язылган бит. Рәсәйдә Европага тартым кооперация хукалыклары оештыруга, крестьяннарның цивилизацияле берләшүенә 100 елдан соң гына керешергә кирәк, дидем... Мәкалә һәм речьләремдә бу фикер узган гасырның егерменче еллар башында әйтелде. Ә хәзер бер гасыр кичеп, тагын әлеге вакытка якынлашабыз. Димәк, минем өйрәтмәләр буенча эш иткәндә, нәкъ менә хәзер коллективлаштыру кампаниясен башлап кибәрергә вакыт. Ә сез, Сәгъдиев, колхозларны инде кабергә күмдегез. Исәбегез — кулаклар үрчетү. Ә аларның вакыты узган гасырда иде. Бездә, Сәгъдиев, субъектив рәвештә, беләме-белмиме, хатамы-дөресме, вакытка тыкшыну көчле. Рәсәйне сабырсызлык бетерә. Бик тиз кампания корырга, югарыга рапорт бирергә! Менә бу — каһәр суккан Рәсәй стиле. +— Моның белән килешәм, юлбашчы! Тик Сезнең юлга төшәр өчен, яңадан Октябрь революциясе ясарга кирәк. Ә бу мөмкин түгел, бер суга ике рәт кереп булмый! Аннары халык та инкыйлабтан ачы сабак алган. Шөпшә оясын күпме туздырма, күч аны янә нәкъ үзенчә кора: кемдер бал кыя, кемдер сорыкорт булып нектар суырып ята... +Кыскасы, Ильич, тәгълиматыгыз өйрәткәнчә, милләтне аерым социаль төркемнәр ясап, сыйнфый сугышка тарту һич тә файдага түгел. Халык бу дошманлашу шартларында якты киләчәккә өметен өзә... +— Гафу итегез, нинди халык, мәсәлән? — дип төпченә калды Ленин. +— Татар халкы! Сезгә үз милләтем сүзен киткерәм, юлбашчы. +— Сез нинди партиядән? +— Мин партиясез һәм миңа бернинди партиядә тору да кирәкми. Мин — мәче сыман үкәт, беркемгә дә баш бирмим, үз яшәү законым бар. +— Алайса, халык исеменнән сөйләмәгез, күгәрченем. Без бу халыкка, татар хезмәт ияләренә, автономияле дәүләт төзеп, милли мәнфәгатьләрен үстерү мөмкинлекләрен бирдек. Туган телдә укыту, матбугатны үстерү, китап басу, мәдәният учакларын ачу минем тарафтан махсус декретлар белән эшләнде. Татарлар большевикларга мәңге рәхмәтле булырга тиешләр, Сәгъдиев! +— Большевиклар бирде, Мидхәт Шакиров ише коммунистлар алды, Владимир Жириновский кебек шовинистлар юкка да чыгарды. Чөнки сез вәгъдә иткән хокукларның нигезе моңа юл ачты. Йә, әйтегез әле, Халык комиссарлары Советы рәисе, иптәш Ленин, эчтәлеге соцалистик, ә формасы белән милли булган культура төзү... Нәрсә бу? Үзегез әйтмешли, сафсата! Сез бит марксист, базис нинди булса, өскорма шуңа ярашлы итеп корыла. Сез төзергә ниятләгән урыс социализмы, урыс коммунизмы нишләп милли өскормалар рухы белән сугарылсын да көндәш милләтләрне үстерсен ди? Хәер, якты, бәхетле киләчәктә илдә бер генә халык, бер генә тел, бары бер культура калырга тиеш дигән сүзләрегез акка кара белән дә язылды түгелме? Димәк, үзегез бирәсез, үзегез үк юкка да чыгарасыз, иптәш Ленин. Әйттем исә — кайттым, әйеме? +Ильич кепкасын салып, башын кашып торды: +— Коммунизмга чаклы гасырлар үтүе мәгълүм бит. Ул — ерак киләчәк! Милләтләр берләшүен тарихи канун итеп танырга кирәк. +— Әмма Рәсәйдә сез әйткән сабырсызлык тантана итә бит, Ильич! Никита Хрущёв дигән генсек сезнең фирканең XXII съезд трибунасыннан торып коммунизмны сиксәненче елларда ук корып бетерәбез, кулланышта рус телен генә калдырабыз, дип сөрән салды. Аның коммунизм юлы, беләсезме, күпме иде? Чирек гасыр! Шәхсән мин, татар буларак, үземнең һәм, милләт буларак, халкымның инкыйразга дучар булуын һич теләмим, хөрмәтлебез! Татар, урыс кебек үк, кирдә яшәргә хаклы милләт ул. Тик сез башлаган вак милләтләрне ассимиляцияләү сәясәте, турысын әйтик, астыртын хупланган рәсми сәясәт, Рәсәйдә элек гөрләп торган татар төбәкләрен корытып, юкка чыгарды. Менә бу безнең факига сезнең намуста, иптәш Ленин! Халык сездән алданмаса, бүген мондый кызганыч хәлгә төшмәс иде. +Революция юлбашчысы, корт чаккан кебек, урындыктан сикереп торды, кулларын бутарга кереште: +— Ялган бу! Демагогия! Миңа хәзер нинди генә гаепләр ташламыйлар. Ә мине халык ярата, миңа һаман сәкдә кылалар... Мин — пролетариатның мәңгелек юлбашчысы, юксылларны яклаучы. Ә сез — буржуазия ялчылары, черек интеллигенция... Берчакта да сездән акыллы сүз чыкмады... Вакыт килер, сатылганнар революциянең иң кырыс законнары нигезендә кәза алыр! +Шундый әрләү сүзләре кычкыра-кычкыра, Ленин урынында орчык кебек бөтерелде дә кисәк юкка чыкты. +Шунысы кызык: Рәмзил бу тамашада үзендә бер курку, шүрләү әсәре тоймады. Гакәпләнмәде дә хәтта. Ильич белән сөйләшкәннәрен бераз исләп торды да гырлап йокыга ук талды... +II +Ә менә иртән уянгач, Рәмзил таң калды. Төш булдымы соң, әллә өнме бу?.. Бер үк вакытта пошаманга да төште ир. Бу Ленин Рәмзилне эзәрлекли башлады микәнни? Ә нәрсә, һәйкәле йорт каршында гына. Хуканың түшәге исә партком кабинетында. Мәрзия әйтмешли, бүлмә аурасына революция юлбашчысы, фирка башлыгы зәхмәте сеңсә, ни әйтерсең? Мондый диварлар эчендә ничә ел Ленин язганны сөйләделәр, дога итеп ятладылар, колакка тукыдылар бит... Йә Хода, тарыган инде, болай булса, Рәмзил яман хәлгә. Инде ничек котылырга соң бу зәхмәттән? +Көндез Сергеевкага барып эшкә бирелсә дә, күңеленең бер читендә махмырга охшаш халәт хөкем сөрде ирнең. Уйларында өйдән читләште. Кайчандыр Рәүф Шакиров хука булган бүлмә чит-ят тоелды аңа. Ниндидер кен, албастыга охшап, эчтә һаман да кепкасын башына элеп, Ленин йөри, тиргәнә сыман... +Кичен кызы Ләйләне күтәреп әнисе янына керде. Бинаның сулъяк янбызында чәй кайнатып, савыт-саба тота торган кыйнак кына бер бүлмәчек бар иде. Монда хәзер Һәдия апа кереп намаз укый. Черем иткәләп ала. Кыскасы, аның почмагы бу. Мәрзия, каенанасы теләген үтәп, диварга бизәкләп язылган зур шамаил элде. Кара тукымага алтын сурәт белән төшерелгән кәгъбәтулла кыйбла ягына урнаштырылган. Мондагы дивар артка чигеп, бүлмә тәмам зурайган кебек. Дәү агач сандык өстендә әнисенең мамык шәленә сузылып, аклы-каралы Мөштәр йоклап ята. Мәче халкы тыныч урынны сайлый белә инде ул... Ләйлә песине уятырга дип кулларын сузган иде, әтисе тотып калды: "Тукта, кызым, Мөштәр аудан гына кайткан бит әле. Ул бәү-бәү итсен, аннары уйнарсыз, яме?" +— Әни, төннәрен әйбәт йоклыйсыңмы? Төшләнмисеңме, дим? +Караватка утырган Һәдия көмешләнгән чәчләрен яулык астына кыстыргалап калкынып алды: +— Ходайга шөкер, йокы тыныч, улым. Теге ызбада мәшәкать күп иде бит. Төннәрен дә уйлап чыга идем, капка, ишек яхшы япканмы, сарык, чебеш имин торамы? Монда миңа инде хәсрәт бетте, Аллага шөкер! +— Аның каравы мин төшләнәм, әни. Әллә нинди һич уйламаган нәрсәләр килеп керә. +— Булыр ул, булыр, улым. Үзем дә шикләнәм Ленинлы йорттан. Кисме булгач, аның өне дә бардыр шул. Кулдан дисбе төшми, телдә дога... Йортка иман иңдерергә кирәк, улым. Коръән укыту, киде азан әйттерү фарыз мондый чакта. +Әлеге сөйләшүдән соң Сәгъдиевләр шимбә көнне, мәклес кыеп, Коръән укытырга булдылар. Бишкурайдагы Илдар хәзрәтнең тирә-юньдә абруе зур икән, Мәрзия, Коръән укырга шуны чакырыйк, диде. Рәмзил ят йортның ишеген шакыгач, үз алдында чалма-чапанлы һәм аягына гатырша мае аңкып торган һәйбәт читек кигән олпат кеше күрергә кыенган иде. Дин әһеле электән шулай аңга сеңгән. Әмма Илдар хәзрәт дигәннәре Рәмзилдән дә яшьрәк бер иркәй булып чыкты. Башында ак төрек кәләпүше, өстендә урыс свитеры һәм тез башлары агарып, тәненә сыланып торган джинсы ыштан... "Хәзерге муллалар да Аурупа стиленә күчкәннәр икән", дип уйлап куйды Рәмзил. +Киемнәре кебек, эчтән дә шома, киңел сөякле булып чыкты Илдар хәзрәт. +— Коръән укыргамы? Була ул, кем... Рәмзил әфәнде, — һәм кулындагы яшел барсеткадан блокнотын чыгарып, язуларына күз йөгертеп алгач, сәгатен дә әйтте. — Төп-төгәл өчкә киләм. Тик чакырган кунакларыгыз табынга кыелган булсыннар, Рәмзил әфәнде! +Нәкъ күрсәтелгән вакытка электән күргән кыяфәте белән капка алдына килеп басты мулла әфәнде. Тик төшкән машинасы иллә купшы иде. Елкылдап торган кара "Тойота Камри"! Бала-чаганың кул ягуларыннан курка күрәмсең, өйгә кергәч тә, ул Рәмзилнең өлкән малае Эльмирның колагына нидер пышылдап, машинасын каравылларга озатты. +Элек колхоз рәисе хука булган якты, иркен бүлмәдә дистәдән артык кунак тезелешеп кай гына әңгәмә корып тора иде. +— Ягез, кәмәгать, мәклесебезне башлыйк, — дип, мулла үзе өчен әзерләнгән өстәл башындагы урынга килеп кунаклады. — Сез, хука әфәнде, минем белән янәшә утырыгыз. +Һәм алдына ачык Коръән китабын куйган Илдар хәзрәт яшьләрчә дәртле, яңгыравыклы һәм көйле мәкам белән башлап та кибәрде: +— Әгүзе билләһи минәш шәйтанир раким... +Дөресен әйтергә кирәк, Мәрзия сузган чигүле бәрхет кәләпүшне башына киеп, кай гына мулла янәшәсендә утырса да, Рәмзил дини мәклесләрдә сирәк була, Коръән сүрәләрен дә өчме-дүртме рәт кенә тыңлавы. Әмма сизә: магнит кыры кебек кешене биләп ала торган серле көч, тылсым бар ят лөгать белән көйләп һәм бөек затка эндәшеп-ялварып укылган Ислам догаларында. Калын, көр һәм тук кеше тавышы белән масаю да, күкләргә барып ирешерлек итеп сузып көйләү дә, яисә күмәкләп кырлап, Тәңренең игътибарын кәлеп итәргә теләү дә юк монда. Бишек янындагы ана баласын уйлап, аңа төбәп ниләр көйләсә, Коръән Хафиз дә, бөек Аллаһның үзен ишетүенә өметләнеп, Аңа серен сөйли, сыена, курку катыш ярлыкау сорый... Тик бу ялгызак авазы гына түгел, эчтән аңа бар мәклес кушыла. Дөнья йөген һәркем аерым-аерым тартып, үзенә язганын кичерсә дә, ахирәттә, Аллаһ каршында, барча мөэмин-мөселман Мөхәммәд өммәтенә әверелә. Тик Коръән укылганда үзеңнекен уйла, бөтен кальбең белән Аллаһыга сыен, өлешеңә төшкәннәрне барла, ихластан теләкләреңне әйт, ә гөнаһың булса, тәүбә итеп, кичерүен сора син. Каның сафланганын, тормышың ямьләнгәнен сизәсең икән, ышан, гомум дога аша синең эндәшне дә ишеткән Ходай һәм үзеңә атап рәхим, шәфкатен юллаган... +Әнисе биш вакыт намаз укып, уразаны калдырмыйча һәм гошерен биреп, шәригатьчә яшәгән мөслимә булгач, бу хакыйкатьләр аның газиз малае Рәмзил өчен дә сер түгел. Дөрес, ул мулла көйләгән байтак сүзләрне аңламавы, гафиллеге өчен кайчак оялып та куя. Тик акылы ирешеп бетмәгәннәрне хыялы тулыландыра. Коръән сүрәләре тыңлап, хискә чумып, күз алдында сурәтле киһан ачылып китә аның. Балачактан ук бездәге салават күперендәге сыман киде төстәге нурларга чумган, шифалы кәүсәр чишмәләре атылган һәм, билгеле инде, татлы кимешләр белән тулган ямьле сәхра дип күзаллады ул аны. Тик хәзер монда үзе белән бергә яшәп, инде бакыйлыкка күчкән мәрхүмнәр белән ешрак очраша. Әнә газиз атаң, балачак дустың Рөстәм, ә тегесе бик якын кыз туганың... Исеме ничек иде әле... Рәйсәме?.. Чәчәк авыруыннан киселгән сабыйны жәлләп ничек елаган иде малай... Монда хәтергә уелган тагын әллә күпме йөзләр күзгә чалынып китә. Һәркайсына яратып сүз катасы иде: "Ничек яшисез, туганкайлар, кыен түгелме?" — дип сорыйсы иде. Ләкин ни гакәп, боларны син бик ачык күрсәң, төсмерләсәң дә, үлгәннәр сине абайламый. Юк, әнә догада әрвахларның рухына багышлап теләкләр теләнә. Үз исемнәрен ишеткәч, һәркайсы берәм-берәм кисәк канлана, мәрмәр йөзләренә шатлык, сөенеч нурлары бөркеп чыга. Рәмзил өчен дога исәннәр белән мәрхүмнәр арасын тоташтыручы серле кәлимә дә икән ул. Югыйсә, зираттагыларны кайчан хәтерләп, күңел йомшартыр иде дөнья куган кир кешесе. +Тәмуг утлары, мәхшәр коелары белән күзалланып, ифрат куркыта да догадагы бу киһан. Ул кешегә сират күперен кичәсен дә искәртә. Савапларың күп булса, рәхим ит, кич-үт син кылдан нечкә бу күперне! Әмма гөнаһларың басып, тәмугка тәгәрисең икән, үзең гаепле. Хәзер инде тәмуг утларына ташлап, синең канны чистартырга, сафландырырга гына кала! Син дөньялыкта мин хука дип, мәзлүмнәрне кыерсытып, тамак, нәфес колы булып гөнаһлар кыеп йөргән булсаң, хәзер — шәфкатьсез зобанилар әсире. "Әйдә, фәрештә, мәхшәр коесының миченә утын күбрәк як, монда янә бер тәмуг кисәве өстәлде..." — диярләр. +Ничектер кәй мәлендә кыр-ялан карап йөргәндә, Рәүф Шакиров белән теге дөнья хакында сөйләшеп киттеләр. Ураза көннәре, байтак колхозчы, бигрәк тә хатын-кыз, киленнәр ягы ачтан исәңгерәп йөри, сусаудан интегә. Мондый чакта кем эшләсен, күләгәгә кача... +— Йөри инде халык юк-барга ышанып. Ленин дөрес әйткән ул: "Религия — опиум для народа!" Дин — әфьюн, наркотик... +— Рәүф абый, сез теге дөньяга бөтенләй дә ышанмыйсызмыни? — дип сорап куйды Рәмзил. +— Хи, акыллы кеше ничек ышансын ди ул окмах-тәмугка?! Яһүдләр Талмуды окмах монда ул, кирдә, ди. Шуңа да бу кавем кояш астында яшәргә кайлашкан. Ә безнең халык көн-төн намаз укып, ураза тотып, хәерче булып кала. +— Рәүф абый, Аллаһны уйлап, аңа сәкдә кылу әллә кайчаннан, картлар әйтмешли, әлмисактан ук килә. Һәм Ходайга бер-ике диндар гына түгел, меңнәр, миллионнар ышана. Сез әйткән Талмудта да теге дөньяга инану бар. Менә син шуны әйт! Бар кешелек әфьюн суыра микәнни соң? Иман ялган булса, барыбер фаш ителми калмас иде. Әмма бөек рухны бер дәһри дә, аек материалист та инкарь итәлмәде әле. Дөнья бит кисемнән генә тормый, рух көче, үзегез еш әйткәнчә, куәтлерәк тә әле. Димәк, Илаһи затның яшәвен, аның өстенлеген тану бу! +Рәүф бәхәстә катлаулы фәлсәфәгә кереп тормады: +— И энем, наркотик, хәмер куллансаң, аны ташлап буламы? Бу хакта син, иң яхшысы, берәр алкоголик белән серләш! Әйтелгән ич, дин — әфьюн! +— Бәлки нәкъ материалистлар кешене наркоман, алкаш ясыйдыр, иптәш парторг? +Гәптән соң да Рәмзил, Рәүф коммунист-материалист сыман, үлгәч синнән тузан да калмый, дип күңел тәрәзәсенә аркылы-торкылы такта кадаклауның да, Аллаһыга ышануның, ягъни теге дөньяда яшәүгә өмет итүнең дә психик нечкәлекләре турында байтак уйланды. Рәүф инкаре кешене чын-чынлап хайван ясый, юлсыз-канунсыз итә, чөнки барлыгын инкарь итеп, вөкданга төкерә ул. Аның өчен тән, нәфес кенә бар... Ә рухка ышану аның күңел дөньясын баета, кеше буларак камилләштерә, сафландыра. Аллаһ каршында ул үз-үзен әхлакый тәртипкә китерә. Адәмне бит өмет, иман яшәтә. +Вөкдан иреге сайланышында Сәгъдиев икеләнмичә, соңгы идеяви ноктада басып торуын аңлады. Бүгенге мәклестә ул гафиллеге өчен бераз кыенсынса да, бөтенләй ят кеше түгел инде... +III +Ниһаять, Илдар хәзрәт укыйсын укып, сәдакаларын алгач: +— Бу өйгә, аның хукаларына Ходай Тәгалә тынычлык һәм иминлек бирсен! Һәрбарчагызга тазалык-саулык, бәхет, иман байлыгы юлдаш булсын! — дип битен сыпырды. +— Илдар хәзрәт! — диде күрше Саимә карчык. — Мин кызыма калага барырга кыенам. Мосафир кешегә рамазан аенда ураза тотмый калу дөрес буламы икән?Шуны әйтегез әле. +— Минем дә уразага кагылышлы соравым бар, кәмәгать, — дип, югары оч Габделбәр дә тавыш бирде. +Әмма мулла урыныннан кузгалган, әйберләрен кыештырып китәргә дә әзерләнә иде инде. +— Кәмәгать, өлгәшә алмыйм, Яушевларга исем туена барасым бар. Болай да вәгъдәмне боздым... Киттем, киттем. — Һәм ул сөйләнә-сөйләнә, кабаланып кунак бүлмәсеннән чыгып югалды. +Мулланың үз соравына илтифатсыз калуын өнәмәгән Саимә карчык әйтми түзмәде: +— Яшьрәк шул, аңлап бетерми... +Сәвит органнарында байтак еллар эшләп, төрле вазифалар башкарган үткен сүзле Факиһә исә тартынып тормады: +— Укуын укыган, әмма Аллаһ күңеленә сеңеп бетмәгән әле моның. Кәсеп белән шөгыльләнә. +Табында уңайсыз тынлык урнашты. Кайбер кунаклар кузгалыша башлады. +— Туктагыз әле! — диде Һәдия карчык. — Мәшәкатьле вакыт түгел, утырыйк! Тагын бер кат чәйләп алырбыз. Йә, Мәгъфүрәттәй, мөнәкәтләреңне көйләп кибәр әле. Күптән тыңлаган юк. +Тулы гәүдәле, зәңгәр күзле һәм йөз күркәмлеген куймаган карчык һич кыстатып тормады: +— Һәдия әйткәч, үтәми булмас, тамакны язып алыйк, булмаса. +Ул киңелчә генә тамагын кырды һәм аның гакәеп көчле, үтә сагышлы күкрәк тавышы бүлмәне иңләп алды: +Бу дөньялар безгә фани, +Фани дөнья безне алдый. +Һичбер кемсә бармый калмый +Ки Ходайның хозурына... +Мәгъфүрәттәй берничә ахирәтенә карап көйли-көйли кул изәде, һәм алар бергәләп алып киттеләр: +Әй, Илаһым, пәйгамбәрем, +Шәфәгать кылгыл безләргә, +Аерылмагыл тугры юлдин... +Мөнәкәтче янә көчле мәкаме белән ялгыз сузды: +Кабер кайгылары каты, +Авыр булыр анда яту. +Кара гүрнең ишеге юк, +Мөмкин түгел кабат кайту. +Һәм аны янә ахирәтләре күтәреп алды: +Әй, Илаһым, пәйгамбәрем, +Шәфәгать кылгыл безләргә, +Аерылмагыл тугры юлдин... +Кухня тарафыннан Мәрзия йөгереп чыгып, коридорда басып торган Рәмзилгә килеп бәрелде: +— Каным, телевизорны ача төш! Бигрәк матур кырлыйлар. Кемнәр соң анда? +— Күзеңне ача төшеп, залга кара. Кунакларың концерт бирә ләса! +Әй Ходаем, насыйп итмә +Тәмугыңның газапларын. +Кыямәт көн насыйп итсен +Безгә кәүсәр шәрабларын. +Әй, Илаһым, пәйгамбәрем, +Шәфәгать кылгыл безләргә, +Аерылмагыл тугры юлдин... +Мәрзия яшьләнгән күзләрен сөртеп алды да иренә пышылдады: +— Буранлы әбиләре дип колакны тондыралар. Безнекеләрне сәхнәгә күтәрсәң, бар дөнья шаккатыр иде! +Мәклестән Һәдия ана да бик канәгать булып калды, мәгәр күңелендә күптән биктә торганын да улына әйтми түзмәде: "Рәмзил балакай, инде өйгә хәрам кермәсен, хәләл ризыклар гына кайтсын. Тәүбә бозу — Ходай каршындагы иң зур гөнаһ". +Сәгъдиев үз түшәгендә сабый сыман изрәп йоклады. Әллә кунак көйләп арыган иде, әллә чынлап та, өйдә Коръән укыту рухи һаваны яхшырта алды, мәгәр кан тынычлыгына ирешү әмәлен табу ирне тулаем тынычландырып кибәрде. +(Ахыры киләсе санда)ВахитИмамов +СӨЛӘЙМАН СОЛТАН +ТАРИХИ РОМАН +Бу шыгый Такмасып шаһ, валлаһи да, чи яра шикелле кәфа булды инде. Аны бер тапкыр Явыз Сәлим туздырып кайткан иде, аннан соң Сөләйман үзе дә ике мәртәбә дала-сәхрәләр буенча аны чүл бүресе урынына куып йөртте. Үзе генә чакта сөнни мәзһәбендә булган бар халыкны изә-кәзалый да, төрек солтаннары аның киренә аяк басуга ук, пайтәхете булган Тәбриз каласын калдырып, йә Хәзәр диңгезе аръягындагы үзбәкләр канаты астына, йә Баһдад ягына чыгып кача. Ком бураннарын ера-ера, күләгә артыннан чабулап йөрүләр тиз туйдыра. Әмма төрек гаскәрләре кире борылдымы, Такмасып шаһ янә үзенең оясына кайтып керә дә, күк йөзендәге айга карап чәңгелдәүче котырган эт шикелле, Истанбул ягына борылып өрә башлый. +Сөләйман яңадан-яңа гаскәр кумый торгач, әнә, тагын Тәбризгә әйләнеп кайткан да, киртә башына менгән әтәч урынына шәрран яра инде. +— Сөләйман калдырып киткән шәехләрне дарга асып куйдым, үзе яңадан килергә көрьәт итсә, аның үзен дә асам! +Шулай бүрәнә аша бүре куып кына ятса, Сөләйман әлләни кайгырмас та иде. Юк, каһәрең, Такмасыпның явызлыгы турындагы хәбәрләр агылып кына тора. +— Такмасып шаһ испаннарның Карл-Карлос корольләре белән сүз беркеткән. Шулар хәзер ике яклап Фәләстинне синең кулдан тартып алырга кыеналар икән. +Сөләйманның чигәләре ут капкандай яна, тагын нәүкәрләрне ияргә күтәрергә туры киләчәк бит. Һәм менә шундый — кылны кырыкка ярырдай мәхшәрдә солтан сарае бусагасында ике яңа чапкын. +— Йөз илле мең көферле гаскәр белән Мәскәүдәге Явыз Иван-кайсар Казан өстенә яу сәфәре куган! +— Казан ханлыгына зур һәлакәт яный! Безне коткар, зинһар! +— Шул гына китмәгән иде тагын! Ни бирән урыслар туя белмәде, ни Казанныкылар үз-үзләрен якларга өйрәнмәде, — дип сүгенә-сүгенә, Сөләйман чапкыннарны янына чакырттырды. +Чапкынның берсе — Кырымнан, икенчесе Казаннан ук килеп киткән. Дәүләтгәрәй хан үзенең карт бер төмәнбашын кибәргән, ә Казанныкылар Зәйнәш морзаны гына илче итеп озатканнар икән. Киемнәре бүре талагандай теткәләнеп беткән морзага Сөләйман солтан теше сызлаган вакыттагы шикелле йөзен чытып кына төбәлсә дә, ачуын таш йоткандай басып сорау бирде. +— Сез ул урыслар белән ничәмә-ничә еллар буе чиләнәсез инде, нишләп шуларны эт талаган сыман куа белмисез соң? Ахыры. Башы 2015 елның 10-12нче саннарда. +— Без көчсез шул, солтан галикәнапләре, яугирләр нык китми. Кырыпсебереп кыйган кырык меңлек чирү белән Иванның йөз дә илле мең кайдагына ничек каршы торыйк? +Казан чапкыны бер аягы белән идәнгә тезләнгән, күзләрендә өметсезлек, хәсрәт. Әгәр аны дар агачына озатсаң, ул шуңа да ризалашыр сыман. +— Бәләкәч Үтәмешгәрәй белән аның әнкәсе Сөембикәне былтыр урысларга үз кулларыгыз белән кол урынына биреп кибәрүегезне ишеткәч, сезнең кебегәнлеккә хәйран калган идем, — диде Сөләйман, башын усал чайкап. — Ә хәзер кем генә хан яисә бәйләрбәк булып тора соң инде ул сезнең Казан каласында? +— Хакитарханнан Ямгурчы ханның улы Ядегәрне хан итеп чакырдык. Үзебездә тәхеткә күтәрергә Чыңгыз нәселеннән булган шаһзадәләр юк бит, — дип аклангандай итте Зәйнәш морза. +— Ул Ядегәр бик яшь түгелме соң? +— Егермедә. +— Алай булгач, ул Казанны саклый алыр микән, ай-һай, — дип Сөләйман янә баш чайкаган булды, ә күңелен "Ядегәр ише малай-шалай гына Алтын Урда дәүләтен дә, элеккеге Дәште-Кыпчак мәмләкәтен дә кабат аягына бастыра алмый инде", дигән уй кылытып узды. +Зәйнәш морза исә "башка чара юк бит, нишлик инде", дигәндәй иңбашларын сикертергә генә мәкбүр иде. +— Ә ул Иван каян гына йөз илле мең кайдаклы чирү кыя алган? Әле ун ел элек кенә мин Вүлдәмир илә Мәскәү калаларына Кырым татарлары белән бергә үземнең киявем Рөстәм пашаны да куган идем, урыслар ул вакытта хәтта йөз мең кадәре дә кайдак туплый алмады, ә кенәзләре исә үзенең мәркәзен дә ташлап качты. +— Бүген Иван кул астында килгән ул йөз илле мең кайдакның илле меңе үзебезнекеләр, безнең сатлыклар шул, — дип Зәйнәш морза башын түбән игәч, Сөләйман хәтта тәхетеннән сикереп үк торды. +— Н-н-нич-чек үз-үзегезнекеләр? +— Илле меңе — Касыйм ханлыгыннан Шаһгали ияртеп килгән хыянәтче татар. Шаһгали үзе — өч тапкыр килеп тә, Казанныкылар үзен хан итеп танымаганга күрә урыс ягына сатылган бер хәсис кан. Өстәвенә, тагын берьюлы китмеш алты морзабыз да Мәскәү падишаһы янына качып китте. Син ярдәм кулы сузмасаң... +— Тукта, тукта! — дип кычкырып бүлдерде аны солтан. — Соң, илле меңгә киткән сатлык каннарыгыз хасыйл булган икән, сез үзегезнең башны үзегез ашый торган халык икәнсез бит! Менә, мине ташлап, китмеш алты түгел, бер морза да, сыңар бәк тә качмый. Ә сез нишләп шушы чаклы череп беткәнсез соң? Андый чирле халыкны чит-ят кулы белән генә коткарып йә яклап буламыни? Үземнең төрек яугирләрен ни хакына дип ияргә күтәрим дә, кем хакына дип кенә кәһәннәм артындагы яуга куыйм соң мин? +Зәйнәш морза кәллад балтасын көтеп торучы кол шикелле башын һаманһаман түбәнгә таба игәч, Сөләйман акланасы килеп дәвам итте. +— Китмәсә, Казанны яклап ике мең чакрымга куардай гаскәре дә калдымыни аның? Илле меңлек бер чирүем, әнә, Такмасып шаһка каршы яуда йөри. Икенче яклап Фәләстингә нәсаралар кайсары Карл кереп килә, аңа каршы янә олы чирү туплап кибәрәсе. Үземне хәлиф дип атыйлар-атавын да, иллә мәгәр егерме бер вилаятькә киткән мәмләкәттә яшәүче илле миллион мөселманны яклап калу минем өстемдә бит. Миндәге илле миллион мөселман белән Казандагы бер миллион татарны бер үк бизмән тәлинкәләренә куеп булмый. Өстәвенә, үз кадерен үзе белмәгән халыкны ничек кенә саклап калу мөмкин? +Солтанны пәйгамбәргә тиң күрәләр, аны бүлдерергә көрьәт итүче юк. Ә ул, әлбәттә, кае чыккач, утлы табада биетүне мәгъкуль күрә инде. +— Мәскәүдә илчелек тотабыз, акчага ялланган шымчыларны санап бетергесез. Шулар аша белешеп торабыз бит, сан ягыннан урыслар татарларга караганда ике тапкырдан да артык түгел. Аларның бирән теш казнасын шартлатып сындыру өчен сезгә биш татар ханлыгын бер йодрык итеп тупларга гына кирәк. Тик ни галәмәт, сез бер-берегезнең башын ашамыйча яши белмисез шул, шаклар катам. Әле Хакитархандагы Ямгурчы Кырымдагы Дәүләтгәрәй кул астындагы кала-салаларны талап кайта, әле нугайлар йә Себер, йә Казан ханлыгындагы кәйләүләрне печә-печә үзенеке итә. Алай гынамы соң? Сездә бер чир купты. Бер ханлык эчендә, ике бертуган шаһзадә арасында низаг-талаш килеп чыкты исә, үзен кыерсытылган дип санаучы як Мәскәү каласына, нәсара кенәзе ышыгына кача. Казан ханлыгын гел күзәтеп торам, Габделлатыйф, Илһам, Мөхәммәтәмин, Шаһгали, Кангали — һәммәсе дә, пайтәхеттәге морзалар бармак янаган саен Мәскәү тарафына качып, урыс кенәзенең килән итәген дә, тегесе боерса, пычрак чабатасының табанын да үпте. Хакитарханнан Дәрвишгали, Кырымнан Шаһингәрәй шаһзадәләр дә шулай Иван чабатасын барып яладылар. Нишләп яклау эзләп миңа килми алар, ни кишеремә дип урыс кенәзләре астына барып сыеналар, аңлый алганым юк. Дуңгыз ите, урыс аракысы, чәчби марка, уйнаш-зина, тоташы белән угърылык — барча шушы хәрәм гамәл сезгә кадерлерәк, муафыйк микәнни соң? Ни өчен дип бүген минем тәхетем янына килеп киткәнсездер, нишләп менә хәзер генә төрек солтаны исегезгә төште — монысы да миңа дөм-караңгы. +Сөләйманның тавышында кырыс аһәңнәр көчәя генә барды. +— Китмеш дәрья һәм китмеш дала аръягындагы Казаныгызга төрек чирүен куып интектерә алмыйм. Сез, татарлар, анда үзегез дә китәрлек. Менә Кырым татарлары сезне яклашырга барсын. Әнә, Хакитархандагы, Нугай далаларындагы, ахыр чиктә Таш Билбау артындагы Себер татарларын чакырып китерегез. Биш ханлыкка чәчелгән татар бердәм йодрык булып туплана белә икән, сезне көфер Иван гына түгел, барча нәсара чирүе саранча көтүе сыман ябырылса да, мәңге киңә алмас! +Беркадәр уйланып утыргач, Сөләйман Кырымнан килгән төмәнбаш ягына да бер-бер артлы фәрманнарын атты. +— Кайтуга ук Дәүләтгәрәйгә тапшыр. Мин сезнең гомер-гомергә Хакитархан ханнары белән пычакка-пычак килеп ятуыгызны беләм. Ул кырымлылар кулында булган барча нугайларны, Хакитархан татарларын иреккә чыгарсын да, Йосыф морза белән Ямгурчы ханга кайтарып бирсен. Аннары шул ук Дәүләтгәрәй аша Йосыф мирза белән Ямгурчы ханга да фәрман кибәрегез. Мин аларның һәркайсыннан бер йодрык булып берләшүләрен, бер ата угылларыдай яши башлауларын таләп итәм. Шунсыз сезне күрше бирән урыс көтүдәге сарыклар урынына берәм-берәм ашап бетерәчәк. Бердәмләшеп күрше бугазына ябышырга өйрәнмисез икән, сез бүре тәгаменә һәм тезләнгән хәлдә гомер кичерергә дучар ителгән колчуралар гына булып калачаксыз. +Сөләйманның Зәйнәш морзага төбәлгән соңгы хөкем карары туп утыдай усал яңгырады: +— Ахыр чиктә сез Мәскәү ягына качкан китмеш алты сатлык морзагызны суеп котылыгыз. Аннары Иван әләме астына баскан илле мең Шаһгали соранын кырып бетерегез. Шушы яман шештән котылмыйча, сезгә азатлык кояшы елмаячак түгел! +Сөләйман Такмасып шаһка каршы яңа яуга баш вәзир Рөстәм пашаны гаскәрбашы итеп озаткан иде дә, "кадерле кияүкәе", "талак" сүзеннән соң әйләнеп кайткан юньсез килен сыман, хурлыкларга калды. +— Диярбакыр каласы янындагы беренче яуга керүгә үк янычарлар фетнә күтәрделәр. Алар минем әләм астында сугышудан баш тарта, фәкать улың Мостафаны гына үзләренең сәрдәрләре урынына таләп итә, — дигән сылтау белән акланды ул үзе. +Әмма Рөстәм яшереп калдырган иң төп серне төмәнбашлар итеп озатылган бәкләр чиште. +— Рөстәм паша янычарларны туплар чылбыры тезелгән таш кыялар өстенә ташлады бит. Такмасып шаһның нәкъ шул урында безне көтүен дә, дошман ике йөз туптан тоташ ут ачасын да баштук белеп торды. Янычарлар әүвәл аннан кирмән диварларын тупка тотуын таләп иткән иде, Рөстәм паша аларның гозеренә колак салып-мазар санлашмады. Ә аның фәрманына буйсынып һөкүмгә томырылгач, янычарларның ярты гаскәре камыш сабагыдай кырылып кына бетте. +— Әһ, шәхсән үзем бармагач, юк инде ул! Үзем яуга чыккан чакта гына киңү килә безгә! — дип күкрәкләрен төя-төя шапырынды солтан. — Болай булгач, шәхсән үзем яуга барам инде, үзем барам! +Ләкин Сөләйман шул көнне үк Мостафа янына чапкын юлларга да онытмады. +— Инде дүрт малай атасы булды түгелме соң? Хатын-кыз итәге астына качып яшәү китәр, янычарлар янына төмәнбашы булып яуга очсын! +Ә Сөләйманның кабат Тәбриз ягына кыенуын белеп алуга ук Хүррәм янә кайнап торган казан эченә чумган кебек булды. Чыңгызханны, әнә, ауга чыккан кирендә дә ияреннән егылып хасталангач үлеп киткән, диләр. Ә Сөләйман күңел ачарга түгел, яуга чыкмакчы бит. Яше дә аз түгел, алай-болай булып, әгәр китеп барса? Сөләйман канын тәслим кыла калса, тәхеткә юл ачык, иртәгә үк аңа Гөлбаһар еланның малае Мостафа паша менеп утырачак. Эче-башы үч вә мәкер белән тулы Мостафаның әле яу сәфәрендә вакытта ук Сөләйманны йә канкыяр юллап, йә агулап юк итүе мөмкин. Каен табып, үзе үк хәнкәрен туган атасының йөрәгенә батырып алырга да күп сорамас. Ә инде тәхетне эләктердеме, ул Хүррәмнең балаларын суеп чыкмый калмый. Шулар артыннан Хүррәмнең үзенә дә кабер, кабер, кабер! +Хүррәм ярсый-ярсый солтанның тәхет залына бәреп керде. +— Син нишләп Мостафа угылыңны үз канатың астына алырга булдың әле, каным? Мин синең киңү яуламыйча кайтмасыңны беләм. Ә Мостафа яныңда булдымы, киңү дан-шөһрәтен аның белән урталай бүлешергә туры киләчәк бит, — дип әүвәл эчендәге агуын күрсәтмичә, ипле башлады ул. +— Мин инде утыз елдан артык гомер буе киңелүне белмим, "Шәүкәтле" дигән кушаматны да тиктомалдан гына такмадылар, — дип Сөләйманның һаман болытлар өстендә йөзүен күргәч кенә, Хүррәм солтанбикә төп һөкүмгә күчте. +— Шәүкәтлесен-шәүкәтле син, каным. Иллә мәгәр тәхетең астына яман учак ягуларын гына һич тоемламыйсың. Синең сөекле Мостафаң үзеңә баз казый, газиз атасын әле исән чагында ук тәхетеннән чәнчелдереп төшерергә йөри. Син болытлар өстендә фәрештә шикелле очынганга күрә аяк астыңда янгын кубуын күрергә теләмисең. +Сөләйманның йөзе әсәренде, хәтта аның чалмасына беркетелгән якут ташның да төсе-затлылыгы тоныкланды сыман. Хүррәм кашларын борыны өстенә өеп, карашына очкын куша икән, Сөләйман аның күзләренә төбәлеп карый алмый. Хүррәм ярсыган чакта аның күзләре солтанны йә кайнар учакка салгандай, йә диварга кадаклап куйгандай була. Ни генә уйламасын, Хүррәм аны үтәли күреп тора һәм яндыра сыман. Шуңа күрә аның карашыннан качып, читкә төбәлеп сөйләшү хәерлерәк. +— Нинди янгын, ниткән учак тагын? Сөйлә, солтанбикә. +Хүррәм киң очыннан саргылт кәгазь кисәге чыгарып, Сөләйманга сузды. +— Венадагы Фердинандның хатыныннан ашыгыч хат алдым. Минем сүзләремә ышанмасаң, мадьяр илчеләрен чакырт та шулар укып бирсен. +— Ничек инде үз хатыныма үзем ышанмыйм, ди? — дип Сөләйман кул селтәгәч, Хүррәм хатны алып, киң эченә йомды. +— Биш-алты ел элек Фердинанд өстенә соңгы яу белән баруларың хәтереңдәме, каным? — Сөләйман сүзсез генә ияк кагып куйгач, Хүррәм дәвам итте. — Шул вакытта Трансильваниядәге Яношның да синең канатың астына тота-каба килеп китүен сөйләп шапырынган идең. Имеш, Янош — синең вассалың да, ул тәхеттә ясак бәрабәренә генә утырып тора икән, янәмәсе. Әмма Истанбулга кайтып кергәч, үзең ачыкладың. Ул Яношка французлар короле Франциско акча юллаган, ә теге курчагы шул ришвәтне аклау өчен генә синең канат астына килеп киткән. Боларның һәммәсе турында да сиңа Франциско сараена кибәрелгән шымчыларың кайтып хәбәр итте, шулар исеңдәме? +Сөләйманның күзләре чалмасына кадәр менеп киткән кебек булды, ул, гомумән, балавыздан катырып ясалган сынга охшап калган иде. +— Ә Франциско әле шул чакта ук курчак Янош белән астыртын солых төзеп куйган икән инде, — дип зәһәрләнә-зәһәрләнә дәвам итте Хүррәм. — Алар тәхеттән сине чәнчелдереп, урыныңа Мостафаны утыртмакчы булган. Нинди хикмәттәндер син ул мадьяр явына Мостафаны чакырмыйча калдың. Ә Мостафаң янәшәңдә йөрсә, Янош курчак яллап кибәргән катыйллар шул яу сәфәре вакытында ук синең каныңны кыярга тиеш булган. Син күкләргә чөеп, паша дәрәкәсе биреп үсендергән Мостафа француз короле Франциско белән дә, монафыйк Янош белән дә күптән бәйләнештә. Син үзеңә үлем куркынычы янавын да исәпләп тормыйча, катыйл Мостафаны үз канатың астына, үз куышың эченә чакырасың. +Сөләйман уртларын чәйнәп утырды, каш астыннан төбәлгән карашы елан теленә охшап ялтырады. +— Мостафаң да, әнә, йоклап ятмый, янычарларның һәммәсен дә үз ягына сатып алган инде. Рөстәм киявеңне булдыксызлыкта гаепләүләре — фәкать сылтау гына. Франциско казнасында байлык Кара диңгез чаклы. Янычарларның яртысын үз ягына сатып алу аңа берни тормый. Ә ул сатлыкканнарның Мостафа синең чатырыңда пәйда булуга ук солтан галикәнапләрен, син кояшкаемны әрәм итеп куюлары мөмкин. Нишләп син үзең генә берни күрмисең дә, нигә сакланмыйсың, каным, солтанкаем?! +Ван күле буендагы Иске Кала кирмәненә килеп киткәнче үк Сөләйман ике якка ике чапкын куды. +— Киңүләре белән шөһрәт алган Мостафа паша Иске Кала янындагы солтан чатырына килеп китсен! +— Маниссадан Мостафаның барча угылын кыеп китерегез!.. +Ван күле тирәсе — кәннәт бакчасыдай гүзәл почмак. Сөләйман ыстан корып куйганнан соң махсус урап чыкты. Кул сузымында гына Арарат таулары. Аның түбәсендә мәңге эремәс карлар, ап-ак дөнья. Араратның өркәчләрен шәйләү дә бик читен, тауга терәлеп диярлек аккош каурыйлары шикелле ак болытлар йөзә. Ул болытлар, Арарат түбәләре Ван суында кайтарылып уйный. Күлнең читендәге сулар зәңгәрсу йә яшькелт төстә сыман, ә уртасы әнә шул болытлар чагылганга күрә яп-якты, ак. Күлнең чите күзгә күренми дә, ул тауның итәкләренә барып тоташа күк. +Ә иске кирмән дигәннәре, ай-һай, биек! Арарат тавыннан бер як читтә, тип-тигез үзәнлек уртасындагы мәрмәр кыя өстендә утыра ул. Мәрмәр кыяны ниндидер пәһлеван тауның түбәсеннән куптарып алган да шушы үзәнлеккә төшереп куйган сыман. Кирмәннең өч ягы, иелеп карасаң, бүрегең йә чалмаң төшеп югалырдай төпсез кое. Ул өч яктагы кыяларның биеклеге ике йөз аршин бардыр. Дүртенче яктан кирмәнне борынгы бабайлар төзегән таш диварлар һәм дәү мәчетләр чаклы ташлар бикләп куйган. Кирмәннең түбәсендә таш манара һәм таш сарайлар тезелешеп киткән. Ничә кабат урап чыксаң да, һични аңламассың. Таш манараларны ике мең еллар чамасы элек үк төзеп куйганнар, шул дәвердән бирле кирмәнне әле теге як, әле бу як дошман үз кулына төшергән. Ләкин алар ике йөз аршинлы мәрмәр кыялар өстенә ничек итеп менә алганнар соң? Мондый кыялар очына киткерердәй баскыч корып та, күк йөзеннән аркан төшереп тә булмый, мәгәр ничек, ничек итеп бу кирмәнгә бәреп керә алганнар? +Кирмән эченә ун меңләгән яугир яшереп булмый, аның гарнизонын да әкияттәге Гали батыр, Алып батырлардан кыймаганнар бит инде. Ләкин дошман кулына бирелергә теләмәгәнгә күрә Арарат тавыннан шушы кирмән уртасына чаклы кир астыннан балчык торбалар сузып калдырганнар. Таудан килгән сулар кирмән уртасында чишмә кебек һәрчак бәреп торган, дошман никадәрле генә эзләмәсен, балчык торбаларны мәңге таба алмаган. Яу корбансыз булмый, ә камалыш тотучылар шәһидләр өчен кыя эчендә махсус каберлек тә ясап куйганнар бит. Ул мәгарәгә тап-тар сукмак та юк, кирмән сакчылары корбаннарны кыя өстеннән мәгарә авызына баулар белән генә төшергәннәр икән. Шуңа күрә бер генә дошман да шәһидләрнең кәсәдләрен мәсхәрә кыла алмаган. Никадәрле үкәтлек һәм фидаилык булган безнең бабайларда! Рухларына шәүкәтлелек, шөһрәт һәм дан яусын!.. +Сөләйман үзенең ефәк чатырларын менә шушы кыя-кирмән белән янәшәдә, үзәнлек уртасына корып куйган иде. Такмасып шаһ Халеб каласы тирәсендә йөри, Диярбакырга тиз генә кайтып китмәячәк, дигән хәбәр килде. Солтан башы белән Сөләйман ниндидер карачура бәкләр, төмәнбашлар белән яуга керә алмый, Такмасып шаһның шәхсән үзен дөмбәсләргә кирәк. Арттан бүре кумый, Мостафа соранны да шушы үзәнлектә каршылау отышлырак... +Бу көннәр эчендә Мостафа үзе дә Ван ярына киткән иде инде. Янычарларның дистәләгән меңбашлары аны Иске Каладан йөз чакрымнар алда көтеп алды. Йөзләре хәвефле һәм ярсу. Алга кузгалуга, Мостафаны тимер бокра итеп урадылар. Янычарлар үз ыстаннарын солтан чатырларыннан читтә корып куйган. Аңа кайтып керүгә үк меңбашлар, тәүге булып, үзләре сүз кузгатты. +— Солтан галикәнапләре табан астына кыздырылган без кадаган сыман бии-бии сине көтеп тора. Янында иң тугры сәрдәре кыяфәтендә Рөстәм бөтерелә. Ул мәкерле канның синең өчен шөһрәткә юл ачып торуына бик нык шикләнәбез. Рөстәм Такмасыпка каршы яуда киңелеп, үзенә мәңге юып алалмастай хурлык кыйды инде. Хәзер аның мәкерле тозак корып, синнән котылырга кай эзләве мөмкин. +— Минем Рөстәм паша белән пычакка-пычак килгәнем, хәтта аны юньләп күргәнем дә юк. Уртак казан асып карамагач, мал бүлешергә, типкәләшергә дә сәбәп юк шикелле, — дип Мостафаның киңел генә кул селтәвен күргәч, тагын тотындылар. +— Ай-һай, Мостафа паша, бигрәк беркатлы син! Без аңа буйсынудан гомумән баш тарттык, ә синең әләмең астында киңү артыннан яңа киңү яулап бирәчәкбез. Кайнар шулпадан теле пешкән кунак күршесенең ашына тоз вә борыч тутырмый каламы соң?! +— Юк, борадәрләрем, Рөстәм пашадан бигрәк анда минем атай бар бит. Аның мине кәзага тарттыру өчен Рөстәм пашага юл куеп торуына һич ышанмыйм. Мине кәзага тарттырырдай һичбер сәбәп тә юк. Ахыр чиктә, солтан галикәнапләренең күзенә барып күренмичә дә ярамый бит, — дип Мостафа чигенмәгәч, тынычланган кебек булдылар аннары. +Ул арада шымчылары барча серне хәбәр иткән бугай, солтан тарафыннан өстәмә чапкын да килеп китте. +— Солтан галикәнапләре Мостафа пашаны янә үзенең чатырына дәшә. +— Шаһзадә өчен солтан янәшәсендә аерым бер чатыр корылганмы? — дип сорады Мостафа. +— Юк, солтан галикәнапләренең чатыры болай да бик иркен, — дигән кавап ишетелгәч кенә Мостафаның йөзенә беренче мәртәбә хәвеф чаткылары кунган кебек булды. +Янычарларның меңбашлары да тирән хафаланды. Берсен-берсе бүлеп шөбһә ташладылар. +— Аяк та атлыйсы булма, солтанның сине тозак корып каршылавы мөмкин. +— Сарай уенын солтан оештырмый, мәкерле тозакны ялагай яраннар кора торган була. +Мостафа уйга чумды. Атасы Сөләйманның нинди дә булса яман сырхаудан кәфа күргәне юк, аңа үлем куркынычы янап тормый, тәхет язмышы өчен янарга-көяргә бик-бик иртә. Аннары Мостафаның тәхеткә ниндидер дәгъва белдергәне яисә атасы турында яман сүз әйткәне дә юк бит әле. Ә мәмләкәткә һәм солтанга хыянәт турында әйтеп тору да артык. Атасы аны пайтәхеттән мең чакрымдагы Кызыл диңгез ярына юллап карады бит, ә Мостафа, чит-ят ышыгына качардай мең сәбәп булса да, хыянәт турында уйларга да көрьәт итә алмады. Шулай булгач, атасы аны кайсы адымы өчен генә гаепли алсын да, ул үзенең "шаһзадә" дип олыланган улын нинди кәзага тарттырсын ди инде? +— Мин куркак кан түгел, янычарлар күләгәсенә качып ята алмыйм. Мин һичшиксез барам, — дип үз карарын белдерде Мостафа. +Дусларының үкенечле карашларын тойгач, тагын да катгыйрак тавыш белән әмерләрен бирде. +— Ак төстәге айгырымны тотып иярләгез. Атаема шуны бүләк итәм. Чин сәүдәгәрләре калдырып киткән уналты эргәле ефәк чатыр — минем олавымда. Атай мәклесеннән соң кирәк булуы бар, аны әзерләгез. +Мостафа бил каешына алтын кынлы кылычын тага башлагач, меңбашларның берсе барыбер дә кыю пышылдады. +— Мин үземнең янычарларыма әмер биреп куям. Сиңа хәвеф туса, без күз ачып йомганчы килеп китәчәкбез. +— Кирәкми! — дип гыжылдады Мостафа, усал итеп. — Моны белеп алса, солтан безгә фетнә кузгатуда гаеп ташлаячак. Янычарлар гомере белән уйнап булмый, тын гына көт. Ышан, мине солтан кәзага тартырдай һичбер гаебем юк... +Сөләйман чатыр тәрәзәсеннән күзәтеп һәм хәтта сокланып та торды. Ап-ак айгыр өстендә солтан ыстанына килеп кергән Мостафа кыяфәте белән үк матур, гаярь иде. Киң очлары, якалары, итәкләре алтын белән укаланган килән. Баш түбәсендә якут ташын кемелдәтеп торган бәрхет чалма. Билдә алтын кынлы ятаган, айгыр муенында алтын тәңкәләр чигелгән затлы тезген. +Кайдак солтан чатырына якыная башлагач, кансакчылар атның йөгәненнән усал каптырдылар. Мостафа сорау да биреп тормыйча ияреннән төште. Ул инде чатыр авызына таба атлый ук башлаган иде дә, әзмәвердәй зәнки сакчылар аның юлын бүлде. +— Солтан галикәнапләре сине төп чатырда түгел, янкормада көтә. +Аптыраудан башын чайкаса да, Мостафа вәкарь адым белән төп чатырга терәлеп торган кечерәк чатыр авызына төбәп китте. Ике чатыр арасына үтә күренмәле пәрдә корып куелган, Сөләйман барысын да шуның аша күзәтеп тора иде. +Мостафа чатыр эченә аяк басуга ук эчкә кертеп яшерелгән кансакчылар ике яклап аның өстенә кисәк ябырылды. Гомер буе аксөяк булса да, Мостафа үтә сизгер һәм гайрәтле икән. Ул үзенә сөлектәй ябышкан зәнкиләрне песи балалары урынына читкә сибеп атты. Күз ачып йомганчы кыныннан ятаганын суырып чыгарды да бер зәнкинең муенына чапты. Ятаганын икенче кабат күтәреп өлгермәде, ишек ышыгына качып торган зәнки аның иңбашына сөңге белән орды. Ыңгырашып киргә тезләнгән Мостафа өстенә тагын эт көтүе сыман килеп ябыштылар. Менә, зәнкиләр башлыгы шаһзадәне тезләре астына сузып салды, аннары аның күзләре ике чатыр арасына корылган пәрдә тарафына таба күтәрелде. Мизгел артыннан мизгел үтеп китте, ниһаять, пәрдә артында яулык килфердәде. Икенче мизгелдә инде Мостафаның муенын ефәк бау кисәге чорнап алган һәм ул шаһзадәне зәһәр елан сыман буа иде... +Сөләйман Тәбризне тагын, инде дүртенче мәртәбә яулап алды. Ә Такмасып Тәбризне бертуктаусыз югалтып торучы кебегән шаһ данын күтәреп йөрүдән тәмам туйган, ахры, ул пайтәхетне хәзер Казвин каласына күчереп куйган икән. Һаман мин-минлеген куймаган куркак шаһны үзенең үк колларыннан ишәк урынына сөйрәтеп китертмәкче булып, Сөләйман гаскәрен тагын алга куды. Төрек төмәннәре Кашан белән Кум калаларын, Исфахан тирәсен кимерепсытып узды. Кызып киткән ермак алайлар Каф тау татарларының Нахичевань, әрмәннәрнең Ираван каласын, гөркиләрнең иң тәүге ватаны булып исәпләнгән Имерети төбәген тез астына салды. Умырткасы сындырылган Такмасып шаһның хәзер инде Сөләйман каршына тезгә чүккән илчеләрне куудан башка чарасы юк иде. +— Каф тауларын, Гыйрак кирен, Анатолия буйларын — барысын да синең кулга бирәм. Каф тавыннан шәрыкка сузылган далаларны гына минем вилаятьләрем итеп калдыр, Сәфәви нәселе төзегән мәмләкәтне берүк харап итмә?.. +Тау өркәчләре һәм сәхралар буйлап йә ияр өстендә, йә көймәле арбаларда дыңгырдаудан гарык булган алтмыш яшьлек солтан кебегән шаһ белән солых төзеде дә, шәрык ягыннан гайрәт чигеп, караб борынын Урта диңгез аша пайтәхеткә борды. +Солтанның үзеннән алда аның күләгәсе, шәүләләре кайтып ирешә шул. Мостафа кәсәде артыннан юлга чыккан Баязит Мостафаның да, аның артыннан ук харап булган малайларының да һичбер эзен табуга ирешмәде һәм, канатлары сынган аккоштан бигрәк өрәк кыяфәтендә, әллә ничә айлардан соң гына кайтып керде. Сөләйман солтан турында хәбәр ишетелми, ә Баязитның бар бәгырен-канын ут шикелле талаган кайгыга түзәрлек куәте юк иде. Йөрәген үз учына йомарлап тоткандай яртылаш бөгелде дә, кайгысын уртаклашырга дип, Киһангир энекәше янына чыгып китте. +Киһангир Мостафа абзыйсының һәлакәте хакында, билгеле ки, һични ишетмәгән, ул Разиясыннан карашларын да аера алмыйча, күгәрчендәй гөргөр килеп йөри. Баязитның бер табун ат тояклары астында калып иске табак кебек изелгән йөзен күргәч кенә, ул әүвәл тораташтай катып төбәлде, аннары абыйсының каршысына килеп, тезләренә чүкте. +— Абыйкаем, каным, абыйкаем! Ниләр булды сиңа? +Киһангирның йөзе онга баткан кебек агаруын шәйләп, Баязит сер бирмәскә тырышты. +— Юк, миңа берни дә булмады. Миңа булмады ла, — дип авыз эченнән генә мәгънәсез сүз болгатты, әмма үзен коткарырдай салам кисәген эзләп таба алмады. +— Күреп торам, сине әллә нинди кайгы күмеп киткән. Миннән яшерәсең. Зинһар, әйт. Нишләттеләр сине, абыкаем? +Киһангирның ике күзеннән дә яшь тамчылары бәреп чыккан, ул үзенең көчсезлегеннән гарьләнеп елый сыман. Баязит шуннан ары инде түзә алмады. +— Мостафа... Мостафабыз вафат, — дип ике генә сүзне сытып чыгарды ул. +Ә Киһангир шуны ишетүгә үк балаларын куйган ана бүре авазлары белән кабат киргә чүкте. +— Ничек?.. Ничек итеп?.. Мостафабыз... Мостафа абыкаем... +— Сөләйман солтан... безнең атаебыз... аны ефәк бау кисәге белән... буып үтерттергән... Аннан балаларын... барысын, дүртесен дә... +Киһангир үкереп елый-елый кирдә тәгәрәде, Баязит белән Разия аны озак вакыт буе тыя алмадылар. Инде йоклап киткән шикелле тынып калгач, түшәк өстенә салып, ихатага чыгып утырганнар иде, ишек аша шылт иткән дә тавыш ишетмәгәч, кабат бүлмә эченә уктай атылдылар. +Соңардылар, Киһангир түшәмдәге бишек бокрасына асылынырга өлгергән иде инде. +Хүррәмнең агач корты шикелле көн-төн кимерүләренә түзеп тора алмады, Сөләйман көннәрдән бер көнне кычкыра-кычкыра фәрман яздырттырды. +— Олуг угланыбыз Мостафа яу сәфәрендә шәһид булу сәбәпле, солтанбикәдән туган Сәлим улыбызны бердәнбер шаһзадә һәм минем алмашчым, дип игълан итәм. +Фәрманны иртәгесен диван утырышында укыдылар, ә бер атна узуга Топкапены аяз күктә яшен яшьнәгәндәй көтелмәгән хәбәр ут шикелле яндырыпайкап чыкты. +— Баязит паша, Истанбулны ташлап, Конья каласына чыгып качкан. Анда аны элек Мостафа кул астында яуга йөргән янычарлар алае көтеп торган, Баязит шулар белән солтан галикәнапләренә каршы фетнә кузгаткан, ди. +— Бер төмән, бер төмән нәүкәрне ияргә күтәрегез! — дип үкерде акылыннан шашкан сыман котырынган солтан. — Янычарлар алаен кырып бетерсеннәр, миңа Баязитны тере килеш тотып китерегез! Элегрәк мин әле дошман каршында да "солтанны ташлап качкан сыңар хыянәтче дә юк", дип шапырына идем, ә сатлык кан үземнең сараемда күсе төсле посып яткан икән. Үз угылым, дип яклап тору бетте. Дар агачы көтә ул соранны, дар агачы!.. +Баязитны яклап, аның әләме астына тезелгән биш йөз янычар Алып батыр нәселеннән түгел, ун мең кайдак ташкынына каршы тора алмадылар. Яудан исән калган ике йөз чамасы дусларын ияртеп, Баязит Басра каласы ягына чыгып качты. +— Сатлык канның башы өчен илле мең дукат түлим, йөз мең түлим, ул соранны гына тотып китерегез! — дип фәрманнар ташлады Сөләйман, яраланган арысландай яман котырынып. +Дистәләгән яңа ялагайлар ияргә сикерделәр, дистәләгән меңбашлары, чаптарларын яндырып ега-ега, күләгәләр куды, әмма Баязитның эзенә төшә алмадылар. +Ә бер кичтә Сөләйман сараена кайтса, Хүррәм солтанбикә түшәгендә уттай янып ята. +— Бәгырькәем, каным, нишләдең син? — дип Сөләйман, аның каршына тезләнеп, башын орды. +— Минем күкрәгемдә ниндидер кеп өзелде, һава сулый алмыйм, — диде Хүррәм көч-хәл белән генә. Байтак көттереп яткач, тагын өстәп куйды. — Баязитны барыбер дә эзләт. Башка падишаһлар чатырына барып ышык тапса, син аннан бик тиз генә котылачак түгел. Үзең әйтмешли, өнгә качкан бүре баланы күп таба. Яман шештән тамырыннан йолкып савыгалар... +Хүррәм үзе түшәктән куба алмады. Сөләйман: "Киһангирның газәлләр багышлый торган гыйшкы булган икән", — дигән хәбәр ирештергәч, Хүррәм кырнак Разияны янына китерттерде. Ул бер генә сүз катмыйча да, күләгәдәй йөри. Хүррәм чакырттымы, түшәкләрен ипли, кайнар чәй китерә дә, шәүлә сыман, тавыш-тынсыз гына янә юкка чыга. Шулай, икесе ике бүлмәдә, ялгыз интегәләр. +Хүррәм һаман гел бертөрле төшләр күрә сыман. Тик төшме соң ул, әллә хәтере шулай сәер яңарамы — һич тә аңлый алмый. Әмма күзләрен йомдымы, китмеш дәрья, китмеш кыялар аркылы, ак болытлар өстендә йөзә-йөзә, туган ягына очкан кебек була. +Аның туган ягы да кабатланмас, гүзәл, үзгә бит ул! Барысы да истә. Аларның шәһәрчеге Карпат тауларының йөрәгенә кереп оялаган сыман. Тауның өркәчләре бер урында биек нарат очына кунган бөркетне хәтерләтә, икенче якта бала-чага кыеп уйный торган вак-вак кына таш өеме төсле. Карпат итәкләре — очына карасаң башың әйләнердәй пәһлеван кипарисларга, йөзьяшәр наратка, чал сакаллы картлар кыяфәтен алган карагай агачларына бик бай түгел, аның каравы, чегән итәгедәй катлы-катлы булып тезелгән баскычларында зирек, чаган, элмә, шомырт, сәрби куаклары санап бетергесез. Шулай да, Карпат тауларының иң зур мактанычы мәгарәдер, бәлки. +Хүррәм хатирәләр диңгезендә бишеккә салган сабый кебек тирбәлә башлады, күз алдына иңнәренә борчаклы ак күлмәк, аякларына ап-ак оекбашлар өстеннән йомшак кәвеш кигән, вак кына толымнарын як-якка туздырган бер кыз килеп басты. Әле сигез-тугыз гына яшьләрдәдер, әмма матур үзе. Менә ул, куак ботакларын аралап, зур ташлар астындагы бер авыздан соп-соры төстәге мәгарә эченә кереп бара. Мәгарәләр шомлы, кайчак дәһшәт бөрки, тик аларның да каны бар шикелле. Әнә, имчәк кебек сузылып төшкән таш очларыннан мәгарә идәненә, тып-тып килеп, күз яшьләре тама. Юк, күз яшьләре түгел, боз-кар тамчылары. Ул тамчылар мәгарә түшәмнәренә, таш ярыкларына оя корган бәп-бәләкәй генә кошларны да, ябалакбашлар, канатлы тычканнарны да һич куркытмый, тегеләр, пыр-пыр килеп, бер-берсе белән узыша-узыша, һаман оча бирә. Мәгарә эчләрендә эреле-ваклы күлләр, санап бетергесез елгыр ерганак бар. Кайбер урыннарда аларның ярларына утырган тоз ташлары әле болан мөгезедәй тармакланып, әле ярма чүпләргә кыелган тавык чебиләре шикелле таралышып беткән. Ул тоз кантарларының чирәм кетердәтеп йөрүче нәп-нәни бәрәннәрне, таш ярыкларыннан калкып чыккан чәчкәләрне хәтерләтүче сыннары да шактый. Табигатьнең аның үз уены, тын да алмый аңлый белү кирәк. Ә ул мәгарәләрнең очын-кырыен ерып чыккысыз бит. Бабайлар: "Бездәгедәй мәгарәләр башка бер кирдә дә юк. Карпат астындагы тау куышларының озынлыгы кайвакытта йөз чакрымга китә", — дип юкка мактанмыйдыр. Борчаклы ак күлмәк кигән бәпбәләкәй кызның елый-елый мәгарә авызын эзләп йөрүләре әле дә хәтерендә. Аны күршеләре генә табып чыгардылар, икенче көнне ул янә тау куышына качты. Мәгарәләр салкын, тик алар да кабатланмас, серле, тылсымлы шул... +— Разия, Разия! — дип эндәшкән тавышны ишетүгә, кырнак кызый, болан кебек сикергәләп, солтанбикә бүлмәсенә очты. Хукабикәсенә һични булмаган шикелле, әмма учак кебек кабынган, әсәренгән үзе. +— Син кайсы яктан? — дип Хүррәм көтелмәгән сорау белән каршы алды аны. — Сине кайсы яктан коллыкка китерделәр? +— Ә мин белмим. Кайсы яктан китерүләрен дә, әти-әниемнең кемнәр икәнлеген дә — берни белмим, — дигән сүрән генә кавап ишетелгәч, башкача төпченмәде. +— Минем сорашасым килгән иде. Сезнең якларда да тау куышлары, серле мәгарәләр бар микән, дип. Бездә алар бик күп, шулар сагындыра. +Разия шәүлә сыман сүзсез басып торды. Аннан гына, песи кебек йомшак кына басып, урыныннан купты. +— Хәзер, мин сезгә чәй яңартып кертәм. +Разия күз алдыннан югалгач, Хүррәм үзалдына сәер пышылдады. +— Әти-әниеңне дә белмим, дисең үзең. Ә халыкта төрле гайбәт йөри. Разия — Мостафаның кырнак Саниядан туган кызы, ул аны кыз булганы өчен баласы дип танымаган, имеш. Хәтта, бер тилесе "Разия — Сөләйманнан туган", дигән хыйлаф сүз чыгарган. И-и Яраббем, Сания атлы кисәү агачы ничек итеп Сөләйман түшәгенә үтә алсын инде?.. +Ә Разия үз бүлмәсенә атылып чыгуга ук караңгы бүлмәдәге чолан эченә чумды. Аның Юнаннар урамындагы сихерче карчыктан алып кайткан төнәтмәсе кайда? Теге карчык аны "анчар суын, исе килмәсен дип, бөтнек белән бергә оетып ясадым, берүк сак бул", дип кисәтә-кисәтә, бик яшертен генә биргән иде. Шуны солтанбикәнең касәсенә тамызырга кирәк. Гөнаһ — гөнаһысын. Ләкин Ибраһим, Мостафа, газиз Киһангирның муеннарына берәм-берәм элмәк ташлатканда солтанбикә үзе гөнаһ яки шәфкать хакында уйлап тормады бит. Фани дөньяга күчкәч, әрвахлар барысы да — сират күперендә. Солтанбикә дә күчсен, бер гөнаһсыз булса, фәрештәләр коткарырлар әле... +Сөләйман бер иртәдә хәл белергә кергәч, Хүррәм аны пыяладай күзләр белән каршылады. Кызган таба кебек сәхрә уртасында япа-ялгыз калган дөя баласыдай үкереп, солтан шундук тезләренә чүкте. Сабый бала сыман үкси-үкси озак елады ул. Тупса ягында яңгыраган тавыш кына аны киһанга кайтаргандай итте. +— Кырнак Разия да канын тәслим кылган. Анчар агуын бер тустаган тутырып эчкән, диләр. Солтанбикәсенә нык бирелгән иде. Аның вафатын күтәрә алмагандыр инде, бахыркаем... +Караңгы төшкәндә котыб ягыннан хәбәр китерделәр. +— Синең кан дошманың, бар киһанны нәсаралар каһанлыгына әйләндерү турында хыялланган король Карл вафат. +Юк, Сөләйман монысын да гүя ишетмәде. +Кәза төмәнендәге башкисәр кайдаклар фетнәчеләрне елан балалары төсле төрле якка таралышып куды, тик Баязит пашаның эзенә төшә алмадылар. Сөләйман төмәнбашны дар агачына астырды, аның урынына дүрт-биш сәрдәр куды, ахыр чиктә пайтәхеткә соңгы хәбәр кайтты. +— Баязит Сөләйман солтанның кан дошманы Такмасып шаһ канаты астына чыгып качкан. Шыгыйларның шаһы хәзер гаскәр туплый, ул Баязитны солтан тәхетенә кайтарып утырту турында хыяллана икән. +Сөләйман хәбәр алуга ук шаһ янына чапкын озаттырды. +— Йә Баязитны миңа кайтарып бирәсең, йә ике йөз мең яугир күтәрәм дә Казвин дигән яңа пайтәхетеңнән дә көл калдырып китәм. Солых төзик, дип син тез чүккән идең, иң беренче булып, янә үзең бозма. Баязитның башы өчен никадәрле алтын сорыйсың, шуны әйтеп, миңа кавап кибәр. +— Дүрт йөз мең кадәрле алтын тәңкә, шул күләмнән кимгә риза түгел, — дигән кавап алгач, Сөләйман казначыны янына чакырттырды. +— Миңа һәр вилаятьнең елына утыз мең дукат кына алтын озатып торуын яттан белә бит ул, мәгәр кай табылгач, зуррак калка эләктерергә хыяллана инде. Бирәне тыгылсын соң, ярар, озат. Казна иртәгә дә тулыланмый калмас, ә мәмләкәт ниргәсендә чери башлаган бүрәнәне алып ташламыйча булмый. Шунсыз барча дивар череп авачак бит... +Берничә ай көткәннән соң гына Баязитны зынкырларга төреп кайтардылар. Сатлык кан булса да, солтан малае бит, күп кешеләр алдында гомерен кыйсаң, дошман сөенәчәк. Улы Мостафаны үзе карап торып үтерткәне өчен дә үкенеп бетә алмый. Юк, бу юлы үзе бармаячак. Хүррәм-мәрхүмә кияве Рөстәмне бик ярата иде. Халык алдында бер ул гына әүлия булып йөрмәсен әле, аның да берзаманны солтан тәхетенә дәгъва итә башлавы бар. Аның да кулы канга буялсын, халык йөз чөерер. Сөләйман әнә шундый уйлар белән Рөстәм бәйне куды, ә тегесе алдан ук бәрхет чатыр кордырттырып куеп, Баязитның юлына каршы чыкты. Зынкырларга уралып, коры сөяккә калып бетсә дә, һаман горур үзе, кизнәсеннән ярлыкау сорау турында хәтта уйламый да. +— Син үзеңне нинди кәза көтеп торуын чамаладыңмы соң? — дип эндәшкән Рөстәмгә күзләреннән ут чәчеп, ыржаеп тик тора. +— Чамаладым, барысын да беләм. Канкыярларыңа, әйдә, әмер ташла. +— Ә юк, — диде Рөстәм шул чагында. — Бик тиз, киңел генә бәхилләшмә әле. Әүвәл үз угылларыңның әкәлләрен күзәт, сиңа — соңгы чират. +Шул минутта ук чатыр эченнән Баязитның дүрт малаен сөйрәп чыгардылар. Катыйллар аларның муеннарына ефәк бау ташлады. Рөстәм һич югы болары булса да елый, ялына башлар, дип көткән иде, тик малайлар тарафыннан шылт иткән дә тавыш ишетелмәде. Корбаннарның тәне тартылып тынган бер мизгелдә генә чатыр эчендә елак аваз сузган бер сабыйның тавышы яңгырады. Әсәренгән Рөстәм бизгәк тоткан сыман калтыранды, сүзләре дә тонык, көчсез чыкты. +— Кем ул анда? Тагын нинди тавыш? +— Төпчек малай. Ике генә айлык. Баязит чыгып качканнан соң туды. +— Чыгарыгыз, монда чыгарыгыз! — дип үкерде Рөстәм. +Бала күтәргән сакчы пәйда булуга, чүл бүреседәй ташланып, ул биләүдәге сабыйны әүвәл үз кулларына тартып алды, аннары янында торган катыйл учына ташлады. +— Берсе дә исән калырга тиеш түгел! Сатлык канның кирдә орлык калдырырга хокукы юк! Йә, тизрәк бул! +— Газраил син, Газраил! — дип кычкырды Баязит, котырынып-ярсып, тик аңа башкача авыз ачарга ирек бирмәделәр. +Пәһлевандай яугир, муенына еландай чорналган баулардан арына алмыйча, кир өстенә ауды. +Истанбул өстенә караңгылык күптән ятты инде. Адәм балалары хәзер түшәкләрдә, юрган асларында ауныйлардыр. Тик Сөләйман гына тәхет залында, ул йокы бүлмәсенә аяк атлый алмый. Өч катлы салдырып караса да, ястыклары каты, түшәгенең һичбер кылысы юк. Вәзирләр, сәрдәрләр, әллә нинди кинаяләр ташлап, аның янәшәсенә япь-яшь карияләр, чибәр кызлар ташымакчы була. Сөләйманның һичбер чәчби турында ишетәсе килми, ә башка бер хатынның солтан түшәгенә сузылып ятуларын күз алдына да китерә алмый. Әллә ничек кенә сихерләде Хүррәм, дистә еллар элек сихерләде. Вафатына да ничәмә айлар узды, ә үзе һаман һәрбер ташта, үлән-чәчкәләрдә тере булып, көләч булып, янәшәдә яши. +Сарай тынды, ихатада аяк тавышлары, өзәңге, ияр, кылыч чыңлаулары, сакчылар гөжләве — берсе дә ишетелми. Менә, хәзер сикереп торачак та Сөләйман элеккечә газиз туфрак өстенә, Хүррәм төрбәсе янына юнәләчәк инде. Солтан ул төрбәне Хүррәм вафатының кырыгынчы көнендә үк, үз исемендәге — Сөләймания мәчетенең арткы бакчасында төзеттереп куйды. Түбәләре — алтын, ишекләре — алтын йөгертелгән, ә ташларын юнаннарның Эллада төбәгеннән китереп киткерделәр. Андый таш белән Парфенон сараен, Зевс залын гына бизәгәннәр, диләр. Гаеп итмәсеннәр, Хүррәм аның өчен Зевстан да, Афродита белән уйдырмалар алиһәсе булган Елена атлы чибәрдән дә якын. Ул төрбә астында тик Хүррәмгә генә кылы, иркен булсын, Хүррәм аңа үпкә сакламасын... +Менә, бүген дә барып китте һәм сөекле төрбәсе каршына килеп тезләнде ул. +— Тагын килеп киттем, син көттеңме, Хүррәм? Беләм, көткәнсеңдер. Яуга йөрү өчен олыгайдым, хәзер күбрәк мин Рөстәмне куам. Дөрес, куандырмый. Беләсең лә инде, мин үзем бармасам, киңү яуламыйлар. Ә шулай да, безгә теш ыржайткан дошманнарның казналарын сындырырга кирәк. Шуңа тын да алмый һаман сугышабыз. Әйе, син булмагач, киңәш бирүче юк. Бөтен мәмләкәтне бер ялгызым сөйрим. Истанбулның барча урамына су кертеп бетердем, Алтын Мөгез култыгы аша күпер сузарга тотындым. Тагынмы? Тагын, менә, Топкапеда фонтанлы һәм бакчалы яңа сарай төземәкче булам. Аңа барча мәмләкәттән иң сирәк гөлләрне һәм иң-иң матур чәчәкле куакларны гына китерттерәм. Түбәсен пыяла белән яптырам да шуның өстеннән тау елгасыдай кайный-кайный агачак инеш кибәрттерәм. Бик сәер, дисеңме? Юк ла, сәер түгел, аңа барча кеше тора-бара барыбер ияләшә, аның каравы, ул киһанда бердәнбер булачак бит. Пайтәхетне яңартуны тәмамладым бугай, шуңа Синан мигъмарны Кырымга озаттырдым. Син болгар иле белән София каласын өр-яңадан төзедең бит әле. Кырым ханлыгы да минем вилаятем, әйдә, яңартсыннар... +Сөләйман кыйналып ташланган бичара шикелле, аякларын көч-хәл белән сөйрәп, сараена кайтты. Аның ике төн рәттән бер үк бүлмәгә йокларга кергәне юк. Сарай вәзире, курчактай теркелди-теркелди атлап, икенче каттагы яңа бер бүлмәгә юл күрсәтеп барды. Ишекне сак кына ачып бүлмә тупсасын узган гына иде, гакәпләнүдән яшен суккан агач төсле бөгәрләнеп катты. +Солтан түшәгендә яшь карияләр шикелле бизәнгән-ясанган, күкрәкләренботларын яртылаш ачып куйган элекке хатыны — Гөлсем көтеп ята. Керфеккашларына чаклы сөрмә тарткан, бит очларын, иннек ягып, алсулатып куйган. Менә сиңа яшь килен, адәм тәганәсе! Ничек үтеп кергән ул йокы бүлмәсенә, кайсы гына хәерсезе моны Сөләйманның ятагына салган? +— Син нишләп ятасың монда, картаеп беткән сыер аламасы? Ни йөрәгең белән монда кердең? Үзем сине буып үтергәнче, сикереп тор да күз алдымнан югал! +Гөлсем кайнар су белән пешекләнгәндәй чыгып йөгергәч тә, Сөләйман барыбер тыелып кала алмады. +— Вәзир, вәзир! — дип кычкырды ул, итәгенә янгын капкан сыман. +Бусагада вәзир белән сакчылары пәйда булуга ук һаман яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып фәрман бирде. +— Бу чәчбине таң атканчы буып үтерегез! Ул карачкы турында моннан ары ишетәсе булмыйм! +Истанбулың мөселман дөньясының төп күчәре, төп диңгезе булгач, аңа хәбәрләр дә, чапкын-кайдаклар да язгы инеш-ерганаклар шикелле агылып кына тора. +Әнә, Кырымдагы Дәүләтгәрәй гап-гади хат кына түгел, шуңа кушып, тоткын чаклы тоткын юллаган бит. Анысы да кем бит әле аның? Кичә генә Хакитархан такын киеп йөргән Дәрвиш-Гали! +Дәүләтгәрәйнең хат кәгазенә күз йөгертеп чыгуга ук, Сөләйман солтан үз янына кичәге хан аламасын ашыгыч чакырттырды. Юк, кыяфәте белән үк хан түгел инде бу. Өстендә урыс кенәзләренең иңеннән төшкән кафтан. Аякларында шулар ук калыплап биргән дагалы күн итек. Чәчләренә чаклы, урысларга охшатып, түбәтәй шикелле түм-түгәрәк итеп кистергән бит, адәм тәганәсе! +— Мин Дәүләтгәрәйнең хатын кат-кат укып бактым. Синең элек Мәскәүдә, урыс тәлинкәсен ялап яшәгәнеңне дә, Хакитарханга кенәз Иван китереп утыртканны да беләм. Мәгәр менә хәзер синең үз авызыңнан ишетәсем килә. Ничек итеп иман алыштырдың да, Хакитархан мәмләкәтен ни рәвешле сатып кибәрдең син? +Ыкы-мыкы килеп Дәрвиш күп сөйләде, алдый торгач буталып һәм, хәтта, туктаусыз күз яшьләренә дә батып бетте. Аны тыңлый-тыңлый, Сөләйман солтан һәр көмләне үз бизмәненә салып бәяләде, кай очракта кеп очларын таба алмый тәмам гакизләнде. +Әле ярты гасыр элек кенә ярты кыйтгага кәелгән Алтын Урда атлы иксезчиксез мәмләкәтне үз кулында биетеп тота, Кырымыннан, Казан, Мәскәү, Кияү-кала, Себереннән, Каф тау олысыннан кәрван-кәрван ясак кыя иде, кай арада шулай вакланган да нишләгән бу татар? Әтисе Касыймны тәхетеннән кугач, менә шушы йолкыш Дәрвишгали дә, хәтта соңрак Казан ханлыгына килеп утырган Ядегәр дә бер дә Сөләйман солтан тарафына түгел, чит-ят диндә һәм ата дошман булган урыс кенәзләре алдына барып тезләнгән бит. Яңа хукаларына ярау өчен һәм тегеләре боларга майлырак бер калка ташласын дип, шулар гаскәрендә яубаш булып, үз туганнары, газиз ватаннары өстенә дә кылыч күтәреп йөргәннәр бит хәтта. +Ярар, шулай, эт шикелле тугры булганнары өчен, Иван бу касус йолкышларны тәхет түренә дә китереп утыртты, ди. Казанга — Шаһгалине, Хакитархан дигән ерак бер калага — шушы чын Дәрвишне. Ләкин икесе дә, кулдан кисеп ташланган тырнак шикелле, барыбер дә үз ватаннары, үз туганнарының каннарына үтеп керә алмаганнар. Борчаклары пешмәгән, тәннәре һәм каннары ялганмаган. Ватандашлары боларны черек бүкән урынына су читенә этеп чыгарганнар. Чөнки черек бит болар, тоташы белән черек! Шуңа күрә һичбер төрле орлык яки алмаш калдыра алмаганнар. Болардагы череклек бөтен илгә йоккан, илне череткәннәр. Хәзер, менә, Казан дәүләте дә, Хакитархан да юк. Бар кыйтганы, барча күршеләрне дер селкетеп тоткан Алтын Урда мәмләкәтенең эзе дә калмады бит. Ай-һай, Сөләйман өчен дә сөенеч микән соң бу? Киһан бит ул — орыш кыры, туктаусыз алыш сыман. Бүген кемдер киргә егыла йә тезләнә икән, аның өстенә дошман калкып чыга. Әгәр шул киңүче, арслан йә үгез шикелле көрәеп, инде синең өстеңә килеп ябырылса? Аһ, бу бизмәндә оттырмаска иде бит, һичбер дошманны да азындырмаска, үз вакытында баш түбәсенә сугып миңгерәтергә һәм юк итәргә иде!.. +Дәрвишгали, йолкыш, һаман сөйли, быдыр-быдыр килә. Аның сүзләре вакытывакыты белән Сөләйманның да колагына килеп керә сыман. Ә эчтә ут. +Казан артыннан Хакитархан ханлыгы да урыс кенәзләренең итек астына сузылып ятканнан соң кичә генә урыс ялчысы булып йөргән Нугай Урдасына да чират киткән икән. Әүвәл анда Исмәгыйль мирза бертуган абыйсы Йосыфны суеп үтергән, ә ул катыйлның канын Йосыф-мәрхүмнең улы Юныс кыеп аткан. Юнысын хәзер, үзләре чиратында, Исмәгыйль-катыйлның уллары эзәрлекли, Сарайчык каласын тоту, мәмләкәтне саклау турында уйлап та караучы юк, ди. Йосыф-мәрхүмнең кызы Сөембикә турында "Шаһгали сатлыкканга көчләп кияүгә биргәннәр", дигән хәбәр килгән иде, ике-өч ел чамасы узуга, ул мәликә дә саргаюдан үлеп киткән икән. Сөембикәнең Үтәмеш атлы улын урыс кенәзләре көчләп чукындырган. Йосыф морзаның Сөембикәдән кечерәк улы Әкрам Казан ханлыгын кабат торгызырга тырышып яу йөргәндә канын тәслим кылган. Хакитарханда хан булып утырган Ямгурчы, Казан каласы эчендә берничә ай буена хаким исәпләнгән Ядегәр, заманында тәхет даулап йөргән Мөхәммәд, Сәхиб, Сафа, Бүләк, Сәгадәтгәрәйләр — һәммәсе дә сагынып сөйләргә вә искә төшерергә генә калды. Бүген үзләре дә юк, мәмләкәтләрен дә кил туздырды инде. Таркалды, коргаксыды, юкка чыгып бетте кир селкетеп яшәгән бөек татар. +Хәер, алай дисәң, Кырымдагы Дәүләтгәрәй хан, түл туплаган гаярь үгез сыман, торып-торып аваз бирә әле. Әнә, үзенең Дәрвишгалигә кушып кибәргән юллама хатында солтан хәтле солтан галикәнапләренә нинди тәкәббер рәвештә киная ташлаган бит! +"Синең татарларга ярдәм кулы сузмасыңны беләм. Бер аранга ике үгез сыймый, дигәннәре, тәгаен дә, шулдыр. Әмма үзем Казан ханлыгының урыс астына сузылып ятуы белән ризалаша алмыйм. Син кире кагып фәрман юлласаң да, мин, барыбер, Мәскәү өстенә зур яу белән барам. Ул Иван атлы явыздан Казанны безнең кул астына кире кайтаруны таләп итәчәкмен. Ул тыңламый икән, бөтен мәмләкәтен яндырып көл итмичә, кире кайтасым юк!" +— Әйдә, әйдә, үгез белән сөзешергә алын да башыңны яр инде, — дип үзалдына пышылдады солтан. Бераз гына вакыт тын алып, уйланып утырды да, йөзьяшәр имәннәр мәгърурлыгы белән өстәп куйды. +— Юк, татарга йөгән йә дилбегә дигәннәрен берүк бирмә икән! Ияргә мен дисә, туган аталарын да танырга теләмичә, харап эре булып кыйланалар. Үзләренә-үзләре харап инде болар, валлаһидыр, харап!.. +Сөләйман солтан кансакчыларына борылып фәрман бирде. +— Бу дәрвишнең, бүкән өстенә ташлап, башын чаптырыгыз!.. +Ике-өч айдан соң Кырымнан хәбәр кайтты. +— Үзенең улларын һәм йөз егерме мең кайдаклы гаскәр ияртеп барса да, Дәүләтгәрәй һични кыра алмаган. Дөрес, Рәзән олысына кереп, бик нык талаганнар, меңәрләгән ясир кыеп өлгергәннәр. Мәгәр Явыз Иван Үзи дәрьясына Песәй елгасы кушылган кирдә яңа кирмән төзеп куюга ук, Дәүләтгәрәй, койрыгын кысып, үзенең Кырымына кире борылган, ди. +— Әткәй! Французлар кәрләләрдән торган цирк кибәргәннәр. Аларның колгага менүчеләре, бауда йөгерүчеләре, сорнайчылар, көрәшчеләр, хәтта кәмитчеләренә чаклы — барысы да орчык буе гына адәмнәр, ди. Көннәр буе сараеңнан чыкмый утырасың. Халыкның синең хакта хаста булып ята, мәмләкәт белән идарә итәрлек куәте калмагандыр, дип уйлый башлавы бар. Әйдә, синең белән бергә барып карыйк, — дип кызы Мәһруй кереп ялынгач, Сөләйман пайтәхет урамнарына чыгып ялтырады. +Кәрлә кәмитчеләр уенын караудан гына тәгәрәп төшмәсә дә, шуннан үзенә сабак алып калды. Әһә, коллар күзенә төтен кибәрү өчен, әледән-әле алар каршына чыгып ялтырау отышлырак икән. Шуның хакына гына ул Истанбул мәйданнарында биюче малайларга, Вена каласыннан китерелгән биш йөз кырчылар хорына, пәһлеваннар бәйгесенә күз ату өчен чыгып йөргән булды. Анысы да туйдыргач, Топкапе вәзирен чакыртып, хәйлә корды. +— Мин Мәхмүт солтан капкасыннан чыккан саен туптан атып хәбәр бирәсез бит. Шуны ишеткәч, базарларда хәмер сатучылар, шарлатаннар, чегән караклары, таракан урынына, шундук базга поса. Син моннан ары көнсаен туплардан ике мәртәбә аттыра торган бул әле. Солтан тагын иснәнергә чыкты, тынгы бирми, дип итәк-киңне кыеп йөрергә күнексеннәр... +Кызы Мәһруй һаман бирешергә теләмәде, ахры, Сөләйманның тәхет залындагы почмагына йә киде-сигез яшьлек малайлар хорын, йә ун-унике яшьлек көйчеләрне кертә башладылар. Солтан эндәшмәгәч, азынуның чиген оныттылар. Скрипка, думбра, курай тоткан шул ук көйче малайлар беркөнне мунчага, Сөләйман юынып утырган чакта килеп кергән. Көйләрне матур, моңлы итеп сыздыралар алай сыздыруын, әмма берсенең генә дә билдә ыштаны юк. +— Коралларын кыеп мичкә ташла! — дип кычкырды Сөләйман яндагы вәзиренә. — Ә бу малайларны моннан ары гел күрәсе булмыйм!.. +Мәһруй гына һич тынмаган икән, төксе генә елмаеп, янә кергән. Түзә алмагач, Сөләйман катибларына таба күз ташлады. +— Фәрман әмәлләгез. Рөстәм киявем баш вәзир дә, сәргаскәр дә түгел!.. +Бер атнадан Сөләйман өчен бик тә сирәк була торган сөенечле хәбәр китерделәр. +— Вена каласында тагын бер дошманың, таксыз король Фердинанд канын тәслим кылган. Тәхеткә хәзер аның Максимилиан атлы улы менгән икән. +Юк, бу юлы да Сөләйманның йөзендә елмаю чаткылары һаман чагылмады. +Төнлә Хүррәм төрбәсе янына барып утыргач, Сөләйман тагын тирән уйга калды. +Ялгызлык — хәтта солтан галикәнапләре өчен дә сихәт өсти торган, ләззәтле халәт түгел. Хүррәмне юксынудан, аның белән сөйләшеп йөрүләрдән котылып та, онытылып та булмый. Аны алыштырырдай фәрештәне, алиһәне, киңәшчене, илһамчыны, сөяркәне — берсен дә Сөләйман күпме генә эзләсә дә таба алмаячак. Хүррәм канашның хәтта рухы да кояш кебек сүнми яктырта бит. Сөләйман сарайга гына түгел, мәгарә эченә, кое төбенә төшеп качса да, аның яктысыннан, кылысыннан котылачак түгел. +Ә югыйсә, Сөләйман китмешне дә тутырып узды инде. Шуның кырык биш елы — солтан тәхетендә. Ул — унынчы солтан, мәмләкәт тарихында тәхетне аның чаклы озак еллар буе үз кулында тоткан башка такдарлар юк. Хәер, кыен кара гавам, надан көнчеләр, дошманнар һәм синең чәнчелеп төшүеңне көтеп йөрүчеләр генә солтаннарның тормышын балда-майда, киде кат болытлар өстендә йөзү, дип уйлап хаталана. Мондый олы йөкне тартуның никадәрле газаплы икәнен солтан үзе белә дә, Ходай Тәгалә генә гел күзәтеп тора. +Сөләйманга Аллаһ каршында кызарырдай яки Хак Тәгаләнең аны кәһәннәм табасына бастырырдай гөнаһы юк сыман. Бабасы Баязит Икенче белән әтисе Сәлим аңа төрек кирләреннән тыш тагын унбер-унике вилаять калдырып киткән иде, Сөләйман аларның санын егерме бергә киткерде. Вилаять яки сәндкак, еракъяк, дип әйтү генә ансат, ә алар — элек Эллада, Мисыр, Гыйрак, Шам, Алжир, Тунис, Триполи, Кырым, Судан дип аталган олы-олы илләр, мавр, эфиоп, азәри, әрмән, гөрки, болгар, мадьяр, югослав, албан, серб, хорват, валах һәм тагын әллә нинди халыклар төзегән аерым мәмләкәтләр. Урта диңгездәге барча утрау — аның атаулары. Бүген аларның һәммәсе дә Сөләйман кул астында, элеккеге төрек солтаннарының бу кадәрле байлыкка ия булганы юк. Аңа бер генә солтан рухы яки туачак оныклар да кебегән, ялкау, пошмас, куркак булуда гаеп ташлый алмый. Халык аңа әле үзе исән чагында ук "Кануни", "Шәүкәтле" дигән югары атларны бер нигезсез көе, тиктомалдан гына такмагандыр. Язган икән, булдыралар икән, инде улы Сәлим яисә оныклары да шундый ук дан яулап карасыннар. Сөләйман үзеннән бигрәк мәмләкәтне һәм төрек халкын бөек тә, шәүкәтле һәм шөһрәтле дә итте. Сөләйман дәүләте — билен бөгә-бөгә хәер сорашып йөрүче сәүче дә, кемдер бармак янаганга тезгә чүгә торган ялчы-кол да түгел. Ходайга мең шөкер, төрек бүген бар мөселман дөньясын үз кулында тота, аның киһандагы теләсә кайсы нәсара кайсарын тезгә чүктерерлек куәте-гайрәте бар. +Бервакыт Хүррәм ничек дип канатланып, янып, йөгерә-йөгерә кергән иде әле? +— Карале, кара, хукакаем минем, бер шаирь синең хакта ничек матур язган! "Киһанның барча почмагыннан билен бөгеп килгән илчеләр өчен Шәүкәтле Сөләйман солтан галикәнапләренең итәк очына бит орырга дип чиратка басу да сәгадәт вә бәхет саналадыр". Итәк очын үбүне бәхет, димәгән бит, ә шуның өчен чиратка эләгүне дә олы бәхет, дигән. Әй, алтыным, әй, шөһрәтлем минем!.. +Юк, ул шагыйрь чаманы нык бозып күпертмәгән, шыттырмаган алай. Французлар, австриялеләр, фарсылар, мадьярлар юллаган илчеләрне искә алу да артык. Аларның гына хакимнәре түгел, хәтта инглизләр кайсары Генрих Өченче дә, "төрек мәмләкәтенең эчке тәртипләрен өйрәнергә рөхсәтең бир", дип ялварып, "мәңгелек томаннар ватаны" дигән сихерле атавыннан китмеш диңгез аша никадәрле илчесен куган иде ләбаса. Мәмләкәтең даны шундый атауга да барып киткән икән, солтанга да шөһрәт. Тик менә алмашчылар ул төзегән йортны исән-имин һәм шәүкәтле хәлдә саклый алырлармы? Тәхетне көчсез, умырткасыз, карак, надан хаким үз кулына алса, Сөләйманны да сагынырлар, юксынырлар әле. +Сөләйман чамалый, ул әүлия яки фәрештә дә, пәйгамбәр дә түгел. Ибраһим, Мостафа, Киһангир, Баязит кебек якыннарын харап иткән өчен, мөгаен, аны сират күпере башында кулларына гөрзи тоткан Нәнкир яки Мөнкир көтеп торыр. Сөләйман ил дигән үтә кадерле һәм газиз өйнең ниргәләрен какшатырга ирек куя алмады. Хаталандымы? Ай-һай. Ярар, ул барысына да төкереп кенә карап, барча улларын да исән калдырган булса? Соң, Сөләйман үзе китеп баруга ук, Мостафа — Сәлим энекәшен, Сәлим — Ибраһимны, ә Ибраһим Баязитның гомерен барыбер дә кыеп бетерәчәк иде. Бер уйласаң, Сөләйман киләчәктә уллары ясаячак гөнаһларны да үз өстенә алды, мөгаен, шулар хакына утлы табаларда биергә туры килер. Язмыштан узмыш юктыр, кәза икән, кәза. +Ә менә болай, күктән Әкәл төшкәнне көтеп яту бер дә рәхәт түгел. Китмеш тулды, бүген-иртәгә түшәккә егылуы, чирли башлавы бар. Аннары ул түшәк өстендә бер йотым суга да тилмереп ятучы мескен хәленә калсынмыни инде? Аның әтисе Явыз Сәлим атасы Баязитның канын кыйган, диләр. Сөләйманның улы Сәлим, бәлки, аңа агу да каптырмастыр. Гәрчә, анысы өчен дә өздереп әйтүләр бик-бик шикле. Ләкин хәтта тап-таза көенчә сарай буенча өрәк кебек йөрүнең дә һичбер хакәте юк. Зиһене төзек булган адәм баласы, әнә, кыргый кошлар йә хайваннар төсле, башкаларга ризык булмас өчен, кызганыч хаста хәленә калмау өчен, якыннар һәм халык хәтеренә сәламәт, төзек, сөйкемле көенчә кереп калу өчен — читкә качып, чит-ят күзенә күренмичә генә хушлашырга тиештер ул анысы. Менә шулай — горур, газиз, матур булып китә белү хәер. +Тик кенә яткан ташны мүк баса, ди, читкә китеп югалырга кирәк. Әнә, австриялеләр, мадьярлар өстенә Сөләйман алты тапкыр барды, тик Вена каласын да, Фердинанд корольне дә тез астына сузып сала алмады. Яуда үлү — шөһрәт. Сүнәр алдыннан ут та дөрләп ала. Кәсәдеңне якыннарың яки дошманнарың кыргый канвар сыман калкаларга өзгәләп бетергәнче, яуга, яуга кузгалырга кирәк! +Нәүрүз бәйрәменә туры китереп, Сөләйман диван кыйды. Тормыш — дәрья бит ул, хәтта солтаннан да сорашып тормыйча, үз көенә ага. Берничә бәйләрбәк вафат булган яки сырхау икән, алар урынына гаярьлекләре ташып торган яшь егетләр килгән. Яңа баш вәзирне сирәк кеше генә күреп белә, Мәхмүт Сакаллыны шәйләп, хәтәр шомландылар. Сәбәбе дә китди. Мәхмүт элек дарга менгән Пәри Рәистән чак-чак кына кайтыш. Бөтен йөзен куе сакал баскан, ике күзе төймәдәй ялтырый да колаклары гына тырпаешып тора. Аның хәтта сөйләшкән чагында да авызын күреп булмый. Сөләйман да аны бик кәпрәйтмәс иде, Мәхмүт Сакаллы Вена ягыннан шул, малай чагында әсирлеккә төшкән бер югослав. Аның турында "кайчагында ул үзүзен Сокол, Соколович, дип олылый һәм юата да", диләр. Ярар, юатсын соң. Иң мөһиме, ул туган ягындагы юлларны шәп белә, аның бөтен кыйммәтлеге шунда. +— Яңа яу сәфәре игълан итәм, — дип Сөләйман сүз башлагач, һичкем каушамады. Ярты киһанга кәелгән каһанлыкның кайсыдыр почмагында корал зеңгелдәтеп алу — гөнаһ гадәт түгел. +— Сәргаскәр итеп баш вәзир Мәхмүтне билгелим, тик аның янәшәсендә үзем дә барачакмын, — дигәч, сагайдылар. +Солтан яуга йөрүләрдән бизгән иде ләса. Кыяфәткә дә нык бирешкән, картайган бит инде. Чәче, сакалы, хәтта кашлары да ап-ак. Буйга да ярты карыш чамасы түбән чүккән сыман. Бабай, һичбер шиксез, бабай. Мондый яшьтәгеләр, гадәттә, намазлык өстеннән аерылмый. Сөләйман ияр өстенә менә алыр микән? +— Австриялеләр белән мадьярлар тәхетенә Максимилиан атлы малайны утыртканнар. Ә ул безгә ясак түләүдән баш тартмакчы икән. Кигәвеннәр сыман читтә дулап кына бер үгезнең дә мөгезен сындырып булмый. Без Максимилиан атлы шул мәнсезне иман вә сөннәткә утыртып кайтачакбыз. +Беренче май иртәсендә юлга кузгалганда Сөләйманның һичбер ярдәмчесез көе ияр өстенә сикереп атлануын күргәч, бәкләр генә түгел, гап-гади сыбай белән кайдакларның да һәммәсе, гакәпләнүдән шаккатып, баш чайкады. +— Һәй, тау башына туктап тын алырга утырган ак болытлар шикелле сабырлана белми бу һаман! — дип әүвәл соклануларын яшерә алмадылар. +— Ярар, аптырашмагыз, Чыңгызхан да бу яшендә иярдән төшмәгән, ә бер гарәп әмире йөз яшендә дә гаскәрбашы булып йөргән әле, — дигән хәбәр таралганнан соң гына күпчелеге тыныч, иркен сулагандай булды... +Сәфәрнең беренче өлешен, гадәттәгечә, киңел һәм тиз үттеләр. Белградка барып төртелгәннәр генә иде, нәкъ элеккеге сәфәрләрдәге шикелле үк, тагын чиләкләп коя-коя, күк йөзен бертуктаусыз яңгыр каплап китте. Сөләйман, кызулыгы белән, чатырын Дунайга якын кордырттырган. Ярларыннан чыгып котырынган елга солтанның алтын манаралар белән бизәкләнгән күчмә йортын кырмыска оясыдай юып алып китте. +— Нинди Ходай каргаган төбәк булды соң бу! — дип сүгенде Сөләйман, килән итәкләренә ябышырга өлгергән яфрак белән үлән калдыкларын куллары белән сыпыра-сыпыра. — Әллә бу төбәкне нәсараларның үз Алласы яклый микәнни соң? Киденче мәртәбә килүем бит инде, тик бер тапкыр да суга төшкән тавык хәленә калмый кайтып киткәнем юк. +Сөләйман баш вәзир чатырына күченеп оя корырга мәкбүр булды, тик яңгыр һич кенә дә туктарга кыенмады. Туктаусыз дымлылык билсез итте бугай, солтанны көймәле арба эченә күчерделәр. Әле ярый, дошман күзе бу тирәгә китми. Буда каласына кадәр сузылган барча кирләр — Сөләйман вилаяте, аның белән солтан куйган бәйләрбәге Касыйм идарә итә. Дошман тоткарламый, шунысы да юаныч хәзергә. +Семлин кирмәне каршындагы кырга чатыр корып куйгач, Сөләйман янына байтак еллар элек вафат булган Янош аркадашның улы Иоанн Сигизмунд килеп киткән. Егермесе дә тулмаган егет кенә әле, ә тавышын бөереннән чыгарып таләп итә. +— Максимилиан бернинди дә король була алмый! Син ул бушкуыкның хәтта атасына да так кидермәдең. Андый бәхетне синең кулдан минем атам гына күрде. Атасы Фердинандны король дип танымагансың икән, бу бушкуыкның да король дәрәкәсен йөртергә хокукы юк! Мин — законлы король Яношның малае, такга да тик мин генә лаек! +— Әйе, син хаклы, — дип ризалашырга мәкбүр булды солтан. Ә үзе тәхетне кулларында тота белмәгән бу кебегән нәсел дәвамчысын чатырдан пычрак, сасы себерке белән куып чыгарырга да әзер иде. Ләкин алда кансыз яулар көтә, Максимилианны киргә тезләндерә торган уенчыкны култык астында тоту отышлырак. +— Әйе, такга лаеклы син, тик... тик ул такны Максимилиан кулыннан талап аласы бар әле. Син дә шуңа булыш. +Семлин каласыннан Сегитвар кирмәненә төбәп юлга чыккач, Мәхмүт Сакаллы чыбыркы уйнаткан сыман гел-гел куалады. +— Алда — дошман кире, инде монда ук шымчыларның мыжлап торуы бар. Дошманга "солтан галикәнапләре картайган һәм хәлсез", дип сөенергә ирек куеп булмый, юлда кияү егетедәй тиз йөрергә кирәк. +Ике көнлек араны бер тәүлек эчендә уза-уза ашыкканнар иде, ак күбеккә баткан чапкын китергән хәбәрне ишеткәч, баш түбәләренә балта түтәсе белән суккан кебек булды. +— Сегитвар кирмәнен хорватлар үз кулына эләктергән. Алар төрек бәге Госман белән аның улы Миргазизне дарга асып куйган. Сегитвар гарнизоны белән хәзер Никола Зринья дигән хорват китәкчелек итә. +— Ул Зеринкәнең үзен бүген үк, хәзер үк дар агачына асып үтерегез! — дип үкерде Сөләйман, үз-үзен белештерми. — Сегитвар — Буда вилаятенең бер аймагы гына. Сегитвар белән мәрхүм Госман гына түгел, Будадагы Касыйм паша да китәкчелек итә. Сегитварның хорватлар кулына эләгүе өчен ул гаепле. Ул йоклаган. Аерым бер алай юллагыз да ул кебегән Касыймны да дарга астырыгыз! +Сөләйман ут шикелле кызышып түшәккә аугач кына Мәхмүт Сакаллы мыскаллап һәм карышлап, һәрбер сүзен үлчи-үлчи сүз башлады. +— Зриньяны дарга астырып куйсаң, бу хактагы хәбәр Вена белән ике арадагы барча кирмәннәргә барып ирешәчәк. Барыбер үлем көтеп торуын абайлагач, бер генә кирмән башлыгының да үзе теләп бирелмәве, ак әләм дә ташламавы мөмкин. Аннары ул Будадагы Касыйм пашаны астырырга фәрман юллап та, бик ашыктың бугай. Безнең үз эчебездәге башбаштаклыкны вә кебегәнлекне күреп, дошман сөенәчәк. Безнең хурлыкка калу — дошманга көч өсти, аны камалышта бирелмәскә генә этәрәчәк. +— Син хаклы бугай шул, — диде Сөләйман, байтак уйлап торгач. — Яңа чапкыннарны ияргә күтәр инде, теге фәрманнарны туктатырга кирәк. +Соңардылар, Сөләйман юллаган тәүге фәрман турында Сегитвар эчендәгеләр дә ишетеп өлгергәннәр. Зринья диварлар өстенә йөзәрләгән туплар тезеп куйды, кирмән корыч бокра белән ураткандай булды. Төрекләр аны камалышка алып, төрле яктан өзлексез утка тота башлады. Әллә дарылар дым суырып өлгергән, әллә эрерәк тупларыннан ут ачарга шүрләгәннәр инде, кирмәнгә сизелерлек зыян китерә алмадылар. Дивар өстенә тезелгән туплардан да төрек яугирләре өстенә туктаусыз ут яуды. +Мондый атыш бәйгесе ун көн буе дәвам итеп тә һичбер төрле нәтикәгә ирешмәгәч, Сөләйман кирмәнгә арадашчы илче кибәрттерде. +— Зеринкәгә тапшыр, капкаларны ачса, мин аны хорватлар вилаятенә бәйләрбәге итеп куячакмын. +Ак әләмен кулларына йомарлаган илче башын иеп кайтты. +— Мин солтанның үз вәгъдәсен ничек итеп үтәгәнен күптән беләм инде. Ул Вена янәшәсендәге Гюнс кирмәнен атналар буена яклаган Николай Юрисичны да, ялган вәгъдә белән кул күтәртеп, дарга асып куйды. Ә мин дарга асылганчы, яу кырында, кулга кылыч тотып һәлак булуны өстен күрәм. +— Алга, алга, диварлар өстенә! — дип Сөләйман ярсып кычкыргач, яңа бер көч белән һөкүмгә ташландылар. +Баш өстеннән сызгырып очкан ядрәләр шавына түзә алмыйча, Сөләйман солтан үзенең бәрхет чатырына чумды. Аның көндәлек алып бара торган матур гадәте бар. Шома күн тышлы шул дәфтәрен алып, соңгы битен ачты да сәйләндәй тезелгән гарәп хәрефләре белән тиз-тиз язып куйды: +"Мең дә биш йөз алтмыш алтынчы санәнең көз башланган бишенче кичәседер..." +— Солтан галикәнапләре, солтан галикәнапләре, киңү яуладык без! Зриньяны яу кырында турап ташладылар, безнекеләр кирмән капкалары аша бәреп керде! — дип кычкыра-кычкыра чатыр эченә иңгән баш вәзиргә кавап сүзе әйтүче табылмады. +Сөләйман Кануни, Шәүкәтле Сөләйман, кулына каләм тоткан көенчә, мәңгелеккә күчкән иде инде. +Чаллы, 2014. +ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 35 ел +ИКАТ УТЫ ДӨРЛӘП ЯНА +Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге оешуга 35 ел дисәк тә, аның тарихы 1980 елның гыйнвар аена кадәр, күп еллар элек башланган. 1963 елда, совнархозлар бетерелеп, Чаллы кабат республика буйсынуындагы шәһәргә әверелә. Моңарчы берничә ел туктап торган "Знамя коммунизма" — "Коммунизм байрагы" газетасы 1 апрельдән яңадан чыга башлый. Беренче көннәрдән үк укучы балалардан да, күңелен икат уты тынгысызлап торган өлкәннәрдән дә редакциягә шигырьләр, проза әсәрләре килә башлый һәм ул шактыйга кыела. Әмма, газетада әдәби хезмәткәр штаты булмаганлыктан, алар белән танышырга, тиешле кимәлдә эшкәртеп газетага тәкъдим итәргә кеше юк булып чыга. Кулъязмалар кыела тора, билгеле, аларның кайберләре басыла, тик бу эшне тиешле юнәлешкә салмыйча да булмый. Октябрь аенда редакция үтенечен искә алып, Татарстан Язучылар берлеге Чаллыга Зәки Нурины кибәрә. Өлкән әдип кулъязмаларны иренми карап чыга, өметле каләм ияләрен чакырып, һәркайсы белән аерым сөйләшә. Озакламый, Казан педагогия институтын тәмамлап, районга Хәниф Хөснуллин кайтып төшә. Кесәсендә Татарстан Язучылар берлеге биргән юллама — анда яшь шагыйрьнең Чаллы төбәгендә әдәби берләшмә белән китәкчелек итәчәге хакында язылган... 1964 елда редакция каршында инде әдәби берләшмә оеша һәм аңа "Чулпан" дип исем кушалар. Берләшмәнең актив әгъзалары Разил Вәлиев, Мөдәррис Әгъләмов, Фәннур Сафин була. Разил Вәлиев белән Мөдәррис Әгъләмовка, еллар үткәч, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе, "Татарстанның халык шагыйре" исеме бирелде. +Чаллыда яңа төзелешләр башлангач, иң беренче булып шәһәргә язучы Равил Вәлиев килә. Ул ГЭС төзелешендә оештырылган "Энергетик" газетасы мөхәррире итеп билгеләнә. КамАЗ төзелеше башлануга, шәһәргә Хәниф Хөснуллин (Минзәләдә эшли башлаган була), Мәхмүт Газизов килә. Фаяз Дунайның бунтарь тавышы яңгырый башлый. Эдуард Касыймов романнары илкүләм танылу ала. Тәлгат Галиуллин, Наип Лаисов ныклап әдәби һәм фәнни эшкә керешә. Мөдәррис Әгъләмов Чаллы халык театрында режиссёр ярдәмчесе вазифасын башкара. Шагыйрьләр Шәүкәт Гаделша, Ямаш Игәнәй, Әлфия Ситдыйковалар һәм тагын башкаларны да төзелеш үзенә чакырып китерә. Айдар Хәлим 1971 елда Уфадан килеп, КамАЗ төзелеше хакында очерклар яза. Минзәләдә шофёрлыкка укучы Факил Сафин 1971 елның ноябрь аеннан 1972 елның мартына кадәр ЗИЛ-164 машинасында Курья пристаненнан Чаллыга азык-төлек ташый. Чаллыга Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Салих Баттал, Нәби Дәүли, Габдрахман Әпсәләмов, Шәйхи Маннур, Равил Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим, Рөстәм Мингалим һәм башка бик күп әдипләр килеп кенә торалар. Шушы чорда исеме күпләргә таныш "Ләйсән" әдәби берләшмәсе оеша, ул бүген дә эшен дәвам итә. Китәкчесе — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина. +Шагыйрь Сибгат Хәким 1971 елда болай дип язды: "Бездә милли горурлык хисен тар аңлыйлар. Милли чикләнгәнлек белән бәйлиләр. Мәсәлән, шушы КамАЗны утыз-кырык милләт төзесә дә, ул бит минем кирдә, нигезенә урынны минем халкым бирә һәм башлап ул эшкә керешә, бөтен авырлыгын үз өстенә ала". +Китмешенче еллар уртасыннан башлап Чаллыда СССР Язучылар берлеге әгъзалары туплана башлый. Чаллының әдәби мохитенә иң нык тәэсир иткән кешеләрнең берсе, әлбәттә, шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин булды. Ул Чаллыга 1978 елда килә. Газиз Кашапов, Нәкип Мадьяров, Рәшит Бәшәр, Мансур Сафин, Альберт Сафин, Вахит Имамов, Әнвәр Шәрипов, Рафис Сәлимканов, Әхмәт Дусайлы, Данис Хәйруллин, Факил Сафин, Мирһади Разов, Фирүзә Камалетдинова, Ирек Диндаров, Шамил Шәйдуллин яңадан-яңа әсәрләр язалар, китаплары чыгып тора. +1980 елда, Чаллы язучыларының туктаусыз тынгысызлап торуы аркасында, шәһәр китәкчесе Рәис Беляев булышлыгы һәм ул чактагы Татарстан Язучылар берлеге рәисе Гариф Ахунов ярдәме белән Чаллы Язучылар оешмасы төзелә. +Чаллы Язучылар оешмасының беренче рәисе күренекле прозаик Эдуард Касыймов иде. Аннан соң оешма белән Разил Вәлиев (оешманың ныклап эшли башлавы ул китәкчелек иткән 1981-1984 елларга туры килә дә инде), Ризван Хәмид, Газиз Кашапов, Ямаш Игәнәй, Рахмай Хисмәтуллин, Вахит Имамов китәкчелек итте. +Чаллыга килгәч, КамАЗ заводында эшләмәгән каләм иясе сирәктер. Равил Вәли — бригадир, Альберт Сафин, Рәшит Бәшәр, Вахит Имамов — диспетчерлар, Факил Сафин баш конвейерда гади автомобиль кыючы эшчедән участок башлыгы дәрәкәсенә күтәрелә. СССР автомобиль промышленносте министрлыгы бәйгесе киңүчесе, КамАЗның мактау тактасына кертелә. Ирек Диндаров агрегат заводында халык контроле бүлеген, Мансур Сафин гражданнар оборонасын китәкли. Мирһади Разов та беренче чыныгуны КамАЗда ала. Әлфия Ситдыйкова 20 ел дәвамында автомобильләр кыю заводында дизель төягечен йөртә, Сирень Якупова чирек гасыр КамАЗда эшләде, талантлы шагыйрь Айрат Суфиянов әле бүген дә двигательләр заводында сынаучы вазифасын башкара. +Туксанынчы еллар башында Чаллыга Айдар Хәлим килеп, "Аргамак" журналына нигез салды, иң саллы әсәрләре безнең калада язылды дисәм дә хата булмас. Фәүзия Бәйрәмованың да тормышы Чаллы белән бәйле. Монда ул берсеннән-берсе саллы китапларын язды. "Кырык сырт", "Күчем хан", "Батыршаһ", "Ана" һ.б. китапларын укучылар йотлыгып укыйлар. Шушы чорда Рахман Шәфигуллин, Рубис Зарипов, Зөләйха Минһакева, Рәзинә Мөхияр, Рәис Гыймадиев, Вера Хәмидуллина, Равил Сабыр, Булат Сәләхов, Галиәхмәт Шаһи, Хәмит Латыйпов актив икат эшенә керешәләр. +Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге талантлы яшьләр белән тулылана тора. Соңгы елларда безгә Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, Амур Фәләх, "Белла" халыкара премия лауреаты Лилия Гыйбадуллина, хәзерге көндә "Мәйдан" журналының баш мөхәррире Фидаил Мәкитовлар килеп кушылды. +Чаллыда яшәүче язучыларыбыз бүген дә актив икат итә. Аларга илһамлы гомер телим. +Факил САФИН, +Татарстан Язучылар берлегенең +Чаллы бүлеге китәкчесе +Айдар +Хәлим +ИСЕМСЕЗ МАЛАЙ +ХИКӘЯ +Печән өсте кызып кына килә. +Халыкның бер учма үлән артыннан бугазга-бугаз килеп, дөнья кызырып йөрүдән башка чарасы калмаган мәл иде. +Хәтердә: без бу юлы атлы-арбалы идек. Ничек? Мөмкин эшме бу? Колхоз колы булган ятимә хатынга, аның ун яшьтән узмаган улы — малай актыгына, каян килгән ат дигән дүрт аяклы бәрәкәт? Сугыштан соңгы елларда, аеруча уттай печән өстендә, бригадирдан кигүле ат алуга ирешеп, үз хукалыгың өчен урманга утынга-печәнгә бару — бу хыялның иң югары тантанасы иде бит! Сәбәпләрен ачыклап тормыйк. Моңа бер роман да китмәс. Аннан, бу вакыйгаларга алтмыш елдан артык гомер үткән. Сурәтләп киткерү мөмкинме? Шунысы хак: без — колхоз дигән күмәк хукалык хәерчеләре, бу юлы, инәй әйтмешли, аның "атлы хәерчеләре" идек. +Халыкны үләнле урман-акланнарга кертмичә, бер яктан, урман каравылчылары кыерсыткан, икенче яктан, малын, бигрәк тә шул мур кыргыры сарык малын елдан-ел арттыра барып, колхоз кыскан. Сарыкның пычактай үткер, утлы телләре кая ди сутлы үлән, тау битләүләрендәге челек-кармавыгын гына түгел, еланнарын да калдырмыйча чәйнәп йоткан, кара кир таптау-табыр, соры туфрак-тузанга әйләнгән шушы кызу көннәрдә без инәй белән "Карагайлыклар" дигән урман эчләрендә үтмәс чалгыларыбыз белән тегендә бер, монда бер селтәнеп, сәнәккә эләрлек тә үлән тапмагач, ахыр чиктә, өметебезне өзеп, "Әнәч Кулы"ның калын урманнарын икегә ярган тирән чокыр башына килеп туктаган идек. +Ул елларны яланнарда чебен-черки ифрат та күп була торган иде. Көннәр корылыгыннан булса кирәк, бу елны алар аеруча үрчегән иде. Кигәвеннәр безне уратып алып, выж да выж дулыйлар, тегеннән дә, моннан да атылып чыгып, атыбызның тиресен тере килеш туныйлар, корсак асты, янбашлары, бот буйларына кунып, гыж-гыж китереп канын суыралар, ә мин исә, үзем дә черки болыты эчендә йөзгән хәлдә, үзебезне сырмап алган кигәвеннәрне, әлләни уңышка ирешмәсәм дә, эре яфраклы имән ботагы белән шап-шоп китереп, атыбыздан куарга, аның тирәсендә, як-ягына чыгып, туктаусыз өтәләнергә мәкбүр идем. Әгәр яңгырлырак елларны чабарга дигән печәне чагыштырмача Айдар ХӘЛИМ (1942) — шагыйрь, публицист, прозаик; "Гомеремнең ун көне", "Өч аяклы ат", "Татар моңы", "Хунвейбин" һ.б. китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Чаллыда яши. очраштырып, кигәвен-черки дигәне күзгә кереп бармаган булса, быелгысын кигәвен-черкие күп булып, печән дигәне ифрат та накыс иде. +— Кә, капкалап алыйк, улым, — диде инәй. +Ашау күңелле хәбәр иде. Ашарга дигәндә син миңа гына куш!.. +— Атны тугарыйммы? +— Тугармыйча булмас. Ат иңсәсен бушка арытмыйк. Табылганча селтәнгән булырбыз да... Колынын да караштырып кил. Күренми... +— Лабылыкка чумгандыр ул, — дим. Үзем колынны чакыра да башлыйм. — Гөл-гөл!.. Гөл-гөл!.. +Биябезнең Якты Маңгай дигән колыны бар. Тугач та, ике айлык чагында, аның чәлтере аша йөкле арба үткән. Әмма Ходайның рәхмәте белән ул төзәлгән, тез астындагы тәгәрмәч изгән төше сеңерле бокра булып гарип калган. Шуңа күрә ул, башка колыннар шикелле, анасының бер алдына, бер артына чыгып чабауйнаклый алмый, ләштер-лөштер килеп арттанрак өстерәлергә мәкбүр. Бу яктан караганда, безнең кайбер гадәтләр капма-каршы: мин гел инәйнең алдыннан чабарга яратсам, Якты Маңгай инәсенең артыннан теркелдәргә ярата. Шуңа да чем-кара Чегән Бия аны күзеннән беразга гына язлыктырса да, шундук борчыла, пошкыра, фырылдый башлый. Якты Маңгай исемен колынга мин бирдем. Инәсенә охшап, шомырт кара гөл-гөлнең маңгаенда яп-якты кашкасы булганга. Ә менә үзем, башкаларга матур исемнәр бирергә яратсам да, исемем белән атаганнарын яратмыйм. Исемсез мин. Минем әтәй дә сугышта исемсез югалган. Хәтерлибез бит. Югалтмаганбыз. Ил исемсез югалткан дип, без югалтмыйбыз, онытмыйбыз. Инәй дә мине югалтмый. "Улым", ди. Дус малайларга килсәк, алар, шартыннан чыгып, төрлесе төрлечә эндәшә. "Әй, Ташкүмер!" Чөнки минем кашларым, чәчләрем ташкүмер кебек чәтрәң кара. "Әй, Ташмаңгай!" Чөнки минем маңгаем таш кебек нык. "Әй, Тимер-тән!" Чөнки минем тәнем тимер кебек чыдам. +Якты Маңгай бу юлы да инәсеннән читтә иде. Әмма аның арбабыздан астарак, каядыр яфрак куерымына чумган хәлдә, тояклары белән черегән ботаксатак сындырганы ишетелә иде. Мин бу яшемдә кул арасына кереп, чалгы тота, ат кигә-тугара белә башлаган идем инде. Буем тәбәнәк булу сәбәпле, иң читене атка камыт кидерү иде. Биямне тугарып, тышаулап, иркенгә кибәрергә маташкан арада Якты Маңгай да урман лабылыгыннан яктырып килеп чыкты һәм лачтыр-лочтыр китереп, тастай эре чикләвек яфракларына актан-ак сөтен агыза-агыза, инәсенең имчәкләрен талкый-талкый имә башлады. Мин урап килгәндә, инәй кикеле ашъяулыгын сүткән, аннан өч кыярны, бер түтәрәм кара ипине, чәйле тимер чәйнүкне чыгарып, табын уртасына олы байлык итеп тезеп куйган иде. Аларны күрү белән, ашказанымны кузгатып, авызыма сулар килде. Ул ашъяулык эчендәге икенче бер кечкенә төргәкне сүтте, чүпрәк эченнән йөзе чар-беләү күрмичә картайган пычак чыгарды һәм, арба янына килеп, аны тәгәрмәч коршавы тимерендә чаж-чож китереп чарлый башлады: +— Кайчан үсеп китәрсең икән? Кыяр теләрлек тә үткен пычагыбыз юк!.. +— Бир, үзем үткерлим!.. +— Әлегә үс. Үткерең юк. Үскәч. +— Үткерләнми үсеп буламыни? +— Күп сөйләнмә. Үсәрсең, нибуч. +Кинәт кенә каяндыр уянып чыккан кил исеп куйды. Яфрак куерымнары бүлкәләнеп тетрәнгәндәй итте. Шундук офыклар яшәрә башлагандай күренде. Кирдә-күктә сәер һәм сирәк мизгел урнашты: һавада яңгыр исе тарала, әмма күк күкрәми, күк йөзе яшенсез айкала-чайкала, әмма яңгыр яшеле белән сугарыла бара иде. Ярты гәүдәсе белән чикләвек куакларына чумган биябез, черкичебенне сызгырта-сызгырта койрыгы белән кугалап, авызына эләккәндә — эре кыяклы үлән, башаклы сарут, эләкмәгәндә, юкә туйрасының аш табагыдай яссы яфракларын шартлатып өзеп, кетер-кетер китерә, шуның белән тирә-юньгә гүя борынгы заманнардан әйләнеп кайткан күчмән тормышны хәтергә төшергәндәй итә иде. Якты Маңгай, гадәттәгечә, күренми, әмма вакыт-вакыт каяндыр ач кыңгырау шикелле зеңгелдәп кешнәп алганы ишетелә... +Ниһаять, без дә табынга утырыштык. +— Кыярларны нигә өчне алдың, инәй? Берсе миңа, икесе сиңамы? +— Берсе сиңа, берсе миңа, өченчесе кемгә? Әйт. +— Белмим. +— Атаңа. Кайтса, нишләр идең? +— Кайтмый торсын әле. Үзебезгә дә ашарга китми. +— Һи-и-и, ни сөйлисең, бушавыз?! +Инәйнең йөзенә алсулык йөгерә. Гарьлегеннән нишләргә белми, ашъяулыктан валчыклар чүпли башлый. Авыр тынлык урнаша. +— Инәй, мин ятиммени? +— Нигә? +— Ятим, диләр бит. Кем була ул ятим? +— Ата-анасыз бала. Үзең ничек уйлыйсың, син ятимме? +— Түгел. Ата-анасы булып та, бала ятим була аламы? +— Була ала. +— Ә мин ятим булмаммы? +— Булмассың. +— Кайчан? +— Мине тыңласаң... +Тагын тынлык урнаша. Инәй сулкылдый. Әллә елый инде? Колагындагы көмеш алкасы калтыранып ала. +— Нигә алай дисең? — ди ул, миңа туры карамыйча. +— Мин белгән аталы кешеләрнең аталары балаларын кыйный. Мине беркем дә кыйнамый. Шулай бит, инәй? +Ул инде елый гына түгел, яшь аралаш көлә. +Бу минем атасыннан өч көнлек булып калып, анасының куенында ятимлекне сизмичә, ун яшькә китеп барган малай актыгының Ата Рухы турындагы пролетар фәлсәфәсе була иде инде. +Менә инәй ике кыярның очларын кыркып ала, урталайга яра, аннан урталайга ярылганнарны тагын да урталай итеп дүрткә яра, аларга тоз сипкәләгәндәй итә һәм табынга куя. +— Кабыкларын арчымыйм, — ди. — Кыярның ашы кабыгы астында... +Мин күрәм, кыярларның да эчке дөньясы бар икән. Ул йолдызлар белән шыгрым тулган күк гөмбәзе кебек сихри тәртиптә, сак кына, вак кына, ак кына тешләр белән шыплап тулган. Тешләре әллә үзләре шундый, әллә тупас пычак телүдән, ничектер елаган сымак күренә. Ихластан да, гүя йокылары туймыйча уятылгач, мышык-мышык елаган сабыйлар иде алар... +— Аша. — Инәй алдыма кыяр турамнары куйды. Аннан үзенең ап-ак тешләре белән "хыррыс!" дигән кебек авазлар чыгарып, кыярны умырып тешләде һәм минем алдыма ике телем кара ипи этәрде. — Берсе фурмыга, берсе курмыга... +— Әллә нәрсә сөйлисең, — дидем. — Нинди фурмы, нинди курмы ди? +— Курыкма, икесен дә аша, — дип көлеп кибәрде инәй. — Сөйлим микәнни? Биемем... картинәң искә төште дә... Сиңа ике түгел, дүрт телем дә чәп итәргә китмәс. Ит кундырасыз бит. +— Ә картинәй нәрсә? Курмы-фурмы дип сине ашаудан тыйдымыни? +— Юк, тыймаган ла... Ашаткан гына. Шул ук вакытта тыйган да. Борынгыларның никадәр каты тәртипле, таләпчән булганлыкларына таң калып әйтүем. Биемем мине, кичә генә килен булып төшкән кыз баланы, саранлыктан түгел, азыкның фурмыга дигәненнән курмыга дигәнен аерырга... чаманы белергә... сакчыл булырга... исраф итмәскә өйрәткән булган икән... +— Сөйлә инде! — дидем мин, бер телем ипине кыяр белән азык шүрлегемә менгезеп тә куйган кегет. — Фурмы-курмы!.. Ха-ха!.. Ник сузасың, сөйлә!.. +Туйра лабылыгына инде тәмам кереп чумган кара бия миңа теләктәшлек күрсәткәндәй пошкырып куйды. +— Бу кадәр дә атаңа охшарсың икән!.. Көтә бел әзрәк!.. Шулай, туебыздан соң, биатам, киявем белән... синең атаң була инде... беренче тапкыр бер гаилә булып иртәнге чәйне эчәргә утыргач, бианам миңа, кичә генә төшкән килене алдына, ике телем ипи кисеп куйды да: +— Бел, киленчәгем, — диде китди кыяфәт белән, күзләрендә дәһшәт уйнатып. — Берсе фурмыга, икенчесе курмыга... +Мин, бу сүзләрне беренче тапкыр ишеткән киленчәк, нишләргә дә белми аптырап калдым. Кулыма алган телемем төшеп киткәндәй булды. Кагылып та карамадым... +— Аша, аша, — ди бианам. — Ашаган — ярышка төшкән, ашамаган — ашка пешкән... Мин әйткәнгә карама. Мин шундый туры сүзле ул. Синең дә шундый булуыңны телим. — Үзе биатама, атаңа карый. Атаң мыек астыннан гына елмая. Яклап, мин әлегә яңа кеше булган чит өйдә, киявем бер сүз әйтсә, ичмасам!.. +Соңыннан атаңнан белештем: фурмы дигәне исем өчен, кагылырга ярамаганы, курмы дигәне ашарга яраганы, үз өлешең, хәләлең булганы икән... +Атның пошкырганы ишетелә. Аны кигәвеннәр талый. Пошкырып түзә. Безне черкиләр талый, әмма без бу юлы черкиләр талауга куанган кебек, кашынакашына шырык-шырык көлешеп түзә идек... +— Менә атаңны да... үземә дигән курмымны... ирем-хәләлемне... бу сугыш, нәгъләт, мәңге кайтмас фурмы иттерде дә гүргә кертте... Ә бит без аны фрунтка синең белән икәү озаттык. Сиңа ике генә ай иде. Абдуллин дигән стансадан. Фрунтка китә торган ишалун каршында, син төрелгән корама юрганны ачкалап, йөзеңә текәлде дә: "Улым, көт мине, ярармы? — дигән булды... — Әниеңне сакла, беркемгә дә бирмә!.." 1942 елның кышындагы бу очрашу синең атаң белән беренче һәм соңгы очрашуың булган икән, илаһым!.. Хәтерлисеңдер бит? +— Хәтерлим, әлбәттә! — дигән булдым. — Мин аның афтаматын да тотып карадым. +— Алдашма. Ул чакта афтаматсыз иде әле. Вишмишуклы гына иде... +— Бәй, үзең сораганга гына әйтәм. Аның белән ул синең дә соңгы очрашуың булды мәллә? — дидем мин, аны-моны уйламыйча. +Инәйгә нәрсәдер булды. Аның гәүдәсе "Ек!" итеп тартылып куйды. Ул, яшьләрен күрсәтмәс өчен, башын читкә борды. Бераздан, дымлы күзләрен челт-челт йомып: +— Атаң әфисәр иде, — диде. +— Кем була ул әфисәр дигәннәре? +— Әфисәр дигәннәре... Хәрби нәчәнник инде шунда. Башкаларны сугышка күтәрә торган кеше. +— Ә-ә-ә... Алай икән. +Безнең табыныбызда әле өченче кыярыбыз калган иде. Атаңның өлеше дип аны инәй миңа бирде. Әмма мин аның яртысын әтәй өлеше итеп инәйнең үзенә суздым. Ул аны алмаска маташты. +— Яланда ашарга яраткан ике нәрсәм бар: төче кыяр белән кара ипи һәм әйрән белән кара ипи... +— Кара ипи, дисең. Ак ипиең бармыни? Булса, миңа бир. +— Юк шул. Ак ипине зур укыганнан соң ашарсың. Сыерсыз калгач, әйрән дә юк. Сөткә булса да бер-ике кәкә, сарык малы юнәтмичә булмас... +Без балчык көрәгәдән алмашлап мәтрүшкә чәе эчтек. Ул озак каплаулы торганга күрә карая төшкән иде. Мин байларча кикереп кибәрдем. Нигә кикермәскә? Әлхәм-шөкер, килкәм чокыр, өстем бөтен, тамагым тук иде минем. Инәй бисмилласында табындагы икмәк валчыкларын нәзек кенә бармаклары белән чүпләштереп, тел очына салды, кыркылган кыяр очларын һәм калган валчык очтыкларын кошлар өлеше дип үлән арасына сипте. Ашаганнан соң ятып, корсактагы ризыкны бераз сеңдерәсе бар иде дә, черкиләр бимазасыннан котылу мөмкин булмагач, без чалгыларыбызны алып, агачлар арасыннан чабылмый калган сыек урман үләне, кәрешкә-мәрешкәләрне селтәштерә башладык. +Акланнар "Лесничество" дигән урман хукалыгы өчен чабылып беткән, кибән-эскертләре коелган иде. Урман эчендәге күләгә үләне исә чынлап та ачуны китерер дәрәкәдә сыек, сирәк сакал сыман килбәзәк, су кебек ашсыз иде. Кояшсыз кирдә мантый алмыйча, буе озын, биле йомшак булып үскән кыяклы һәм яфраклы үлән, абага һәм дала камгагы белән аралашып уралган кәрешкә, урман борчагы бездән арттагы пакуста күпереп-кабарып калсалар да, аларның, кипкәч, сәнәк очына эләрлек булып кына калачагы көн кебек ачык иде. Чалгы йөзе үтеп кергәндә, кара кузаклары шартлап ачылган килбәзәк урман борчагына бушка селтәнә-селтәнә, мин арый да башлаган идем. Булмаган үләнгә чалгы янап торуның мәгънәсе юк иде. Чүкү турында әйтеп тә тормыйм. Ә шулай да миңа, Гайнетдин абзыйлар кебек, чүкеч очына төкерә-төкерә, яхшы итеп чалгы чүкергә өйрәнергә кирәк. Әлегә минем беләгем, күзем тиз арый. Чалгының кашына түгел, башына кундыра башлыйм. Күпмедер шулай, кымтып маташканнан соң, без уч төбедәй акланга килеп чыктык. Әй, инәйнең шатланганын күрсәгез! Камыштай башаклы, юан сабаклы урман саруты, каты сабаклы, мүккә охшаган тыгыз үрмә үлән — бу урманчы күзеннән ничек сакланып калган?! Аллаһы Тәгалә аны безләргә бирәсе килеп, юлыбызга чыгарып куйганмы? Без инәй белән рәттән төшеп, акланны пеләш баш кебек такырайтып, төбеннән-тамырыннан кырдырып чыктык. "Ярты фурман булыр моннан, — диде күңеле килеп инәй. — Урман араларында сукалаганнарын да кертеп, бәлки берәр фурман да чыгар, әйеме?" +Көн кичкә авыша башлаган иде. Үземнән зур чалгы белән әвәрә килеп, уч төпләрем кызган, чалгы тоткасына ышкылган кирләре төерләнеп кабарган иде. +— Кайтыйк, булмаса, — диде инәй. — Ак күңел үләр, йөзе көләр, дигәннәр. Безгә дә, ак күңелгә, бәхет көлде бит әле. Бар, атыңны кик. +Инәй миңа "атыңны" диде. "Кик!" диде. Димәк, ат минеке! Мин — ир-ат!.. Мин ат кигү, кайту шатлыгыннан чалгымны күтәреп, арба янына йөгердем. Урман эчендә шатыр-шотыр килеп яфраклар өзгән, кигәвеннәрдән котылырга тырышып, фыр-фыр килгән биябезне эзләп табып, арба янына алып килдем. +— Гөл-гөл-гөл! — дип кычкырдым, кайдадар ботаклар сындырган колынны чакырып, — Гөл-гөл-гөл!.. +Озак та үтми, урманның куе яшел рәшәсен ертып, Якты Маңгайның кара борыны күренде һәм ул шул кара борынын инәсенең имчәкләренә төртеп, аларны беренче мәртәбә күргәндәй, илһамланып һәм дәртләнеп, сөт тамчыларын яфракларга чәчрәтә-чәчрәтә тагын имә башлады. +Тик бәла: әйткәнемчә, аякларымны терәп, кәкә майларымны чыгарып, чөелдереген тартсам, мин хәтта камыт кысаларын да кыса алам, ә менә атның ачы тир исләре белән ярсып аңкыган бөятле шул авыр камытының үзен генә ат муенына кидерә алмыйм — буй бәласе зыян итә иде. Ярдәмгә инәйне чакырырга уйлаган идем, эчемдәге ниндидер тавыш кисәтте: ир-ат башың белән оят түгелме? Нәрсә, ул камытны арба үрәчәсенә басып кидерә алмыйсыңмыни?! Чынлап та! Мондый уй ничек элегрәк башыма килмәгән? +Һәм мин шулай эшләдем дә. Үрәчәгә сикереп мендем. Камыт шап итеп биямнең күкрәгенә төште дә утырды. Бу гамәлдән соң гүя мин үзем дә бер башка үскән идем. +— Инәй, атны киктем!.. +— Менә бит минем улым... нинди үскән! Гүәрдин!.. Атасы кайтса, танымый да торыр иде!.. +Һаман шул кайтса да кайтса!.. +Яшь кәкә тиресеннән тегелгән, инде хәзер үлән сөте буялып яшелләнгән чүәкләре белән чабылган үлән камылын шырт-шырт изеп, инәй урманнан килеп тә чыкты. Ул бәхетле, йөзе нурлы иде. Ул без утырып ашаганда табынга әйләнгән кирдә яткан чәйнекне, ашъяулыкка төрде, хатын-кыз төене белән өстән уратып төйнәде һәм төенчекне арба үрәчәсенә бәйләде. +— Буш арбада буш савыт шалтыраганын яратмыйм. Үрәчәнең эчен булса да үлән белән тутырыйк, улым, — диде ул. — Буш килеш авылга керергә оят. Бу атлы булып алган хәерчеләр акылларыннан ычкынган икән, диярләр... +Буш арбада чүлмәкләр кебек чикылдап авылга керүебезне күз алдыма китереп, мин кызарып куйдым. Һәм кабарган кулларымның, төерләнгән учларымның авыртуына, суланып әрнүләренә карамастан, юк кына төштә дә үлән-мазар табарга тырышып, агач төпләреннән учма-учма үлән кыркып кыйнаштыра, арбада яткан сәнәгебезне алып, үрәчә эченә салгалаштыра башладым. Бу эшкә инәй дә кушылгач, без күпмедер вакыттан арбаның эчен тутырып, кеше каршында хурланмаслык итеп печән кыйнаштыра алдык. +Инәй дә талчыккан, алкыган иде. Кояш туты көйдергән йөзендәге борчылу һәм дөнья мәшәкате аңа ничектер инәйләргә генә хас аерым бер мөлаемлык өсти. Чәчләре уртасыннан ак юл калдырып, яшьләрчә очыртып бәйләнгән яулыгы эченә яшерелгән толымнарының очларында ике көмеш тәңкәсе бар. Аларның икесендә дә бер үк Микулай патша башы. Иелгәндә-ниткәндә генә зеңләп ала. Инәй аларны акча теләп сайрый, ди. +— Бер дә күңелем тыныч түгел, улым, — диде ул, миңа борылып. — "Әнәч Кулы" өстендә кичә буташтырган үләннәребез исән-сау микән? Мин шуларга күз салып, шул тапкырдан турыга чишмә янына төшәрмен. Син дә тапканынча тагын бераз селтәштер дә, озын-озак сузмыйча, шунда кил. Атыңны авызлыкларга онытма. Дулап китмәсен, мәтри. Монда бик текә кир, тыюлык турмызыңны салып төш... +Һәм ул чалгысын йөктәге печән астына тыгып, кәһәт адымнар белән китеп тә барды. Мин бер югалып торып, бер әнкәсе янына калкып чыгып, исенә төшкән саен инәсенең имчәген талкыган колыныннан аерып, атымны бераз алга тарттырдым да яңа кишәрлектән үлән кымтый башладым. Бисмиллаһ әйтсәң, юк кирдән дә мал табыла, дигәндәй, учмалап-учмалап үлән дә табылды. Ярты сәгать чамасы үттеме-юкмы, инде мин кузгалырга вакыттыр дип торганда гына, кинәт кояш сүнде, кир йөзе кисәк караңгыланды да куйды. Бу моңа кадәр мин һичкайчан күрмәгән, шундый куе, тотып карарлык кара зәңгәр караңгылык иде ки, миннән берничә адымда гына торган нәрсәләр дә ниндидер хыялый рәвеш алып оедылар һәм куркыныч кыяфәттә катып калдылар. Кинәт бар галәмне тустаган төбеннән тетрәтеп, офыкларга кадәр чайкалтып күк күкрәде. Күк гөмбәзен ут кайчылары белән телеп яшен яшьнәде, тагын күкрәде, тагын яшьнәде. Черки-кигәвен явы тынды-онытылды, алар тәмам югалган да иделәр кебек. Инде атым кигәвенсез дә бимазалана башлады. Мин, әллә дилбегәсе белән берәр кәүсәгә бәйләп куеп, үзем арба астына кереп торыйм микән дип тә уйладым. Юк! Кайтыр юлга чыгарга кирәк. Иртәрәк төшкән булсам, инәйне шунда чишмә янында көтеп торырмын! +Шулчак басып торган барлык нәрсәне егардай булып көчле кил исте, агач кәүсәләре чайкалып, очлары бөтерелде, гарасат миңа, тәмам аударырга теләгәндәй, шундый дәһшәт белән килеп бәрелде ки, арба астына кереп чумганымны сизми дә калдым. Мизгел! Тавык күкәе кадәр боз рашкысы белән бергә котырып һәм дуамалланып, актарылып һәм ярсып, яңгыр ява башлады. Бу коен иде. Кирдән югары дөнья карасу куе зәңгәр төстә, кирнең өсте ап-ак боз белән капланып та алды. Мәзәк итеп, утырган уңайдан, берәр тустаган булыр, боз да кыйдым. Ниһаять, боз туктап, ишелеп яуган яңгыр белән алышынды. Миңа арба астында рәхәт, өстем-башым коры иде. Инәй күз алдыма килеп баскач, куркып киттем: тал кебек зифа, бер кат күлмәкчән инәем-инәкәем бу кадәр котырып яуган яңгырда нәрсәләр генә эшли икән?! Лычма су булгандыр инде!.. Аның өчен өшегән тәнем бала йоны белән капланды. Мин — атлы, ул — атсыз?! Әгәр ятим калсам?! Юк, миңа ятим калырга ярамый!.. Атадан ятим — бер хәл, анадан да ятим?! Арба астына ничек атылып кергән булсам, аның астыннан атылып чыкканымны сизми дә калдым. Биямне авызлыкладым, арба өстенә бер омтылышта сикереп мендем һәм кулымдагы чикләвек чыбыгы белән атыма сыдырдым: +— На-а-а!.. +Ялт-йолт килеп утлары уйнаклаган, дөбер-шатыр килеп әле булса күкрәгән күктән чиләкләп койган коен дәрьясын кичеп, атым текәдән-текә юлга төште һәм арбаның үз авырлыгы тәэсирендә түбән таба ыргып чаба башлар халәттә юыртырга тотынды. "Әнәч Кулы"ның юлы бу тирәдә ихластан да бик текә түбән иде. Ат кызулыгын арттыра барганда, минем арбам төбендә яткан тыюлык чаукамны тәгәрмәчкә турмыз итеп тыгарга онытуым искә төште. Болай да салкын яңгырда аркама салкын тир бәрде. Куркышымнан тәнемә тагын каз йоны калыккандыр, мөгаен. Әмма соң иде инде. Атым дулап китсә, тыя алырмынмы дигән уйда, тәкрибә өчен генә дилбегәсен шакарып тарттым. Тимер авызлыктан ертылырдай булып авызы каерылган кара биям, кечкенә малай тарафыннан мондый кансызлыкны көтмәгән кара биям, бригадтагы атлар арасында иң акыллылардан булган кара биям, юлның иң кискен текәсендә барган каеннан туктап диярлек, үрә басты һәм колынын чакыргандый кешнәп кибәрде: +— Ио-һо-һо-һо!.. +Куанычымнан авызым колакка китте. Атым миңа буйсына иде. Ә колыныбыз кая?! Тагын торып калдымы? Инәсе кешнәп Якты Маңгайны чакыра иде бит!.. +— Гөлгөлең озакламый куып китәр!.. — дип тынычландырырга тырыштым мин биямне. — Борчылма, гадәтен беләсең... +Быел кәй башында бер колынны бүре ерткалаганнан соң, ат караучылар колыннарны яланга кибәрүне тыйганнар иде. Әле ничек колынны үзебез белән алырга рөхсәт иттеләр. Дилбегәләрне бераз йомшартып, атымны үз уңаена кибәрдем. Минем тәнемдә, йөгемдә, алдымда һәм артымда бер генә дә чыланмаган урыным калмаган иде. Мондагы урманнар юан кәүсәле ак каеннардан торса да, чокырда тагын да караңгырак, яңгыр тагын да дәһшәтлерәк иде. Мин инде чишмә янына якынлашып килә идем. Түз, инәкәем, түз, хәзер килеп китәм!.. +— Ио-һо-һо-һо!.. +Кара бия колынын чакырып, тагын да кешнәде. Якты Маңгай һаман да юк иде. Мине яңа курку басты. +Менә алдымда яңгыр томанын ерып, "Әнәч Кулы" чишмәсенең кечкенә түгәрәк акланы күренде. Атымны уңгарак бордым. Кайчандыр кирне сука белән сөреп, агач үсентеләре утыртылган акланның түмгәләкләрендә тәгәрмәчләрем белән тыркылдыйтыркылдый, әйтелгән урынга килеп тә киттем. Әмма инәй юк иде. Арбамнан төшеп, аны эзләгәндәй итеп, алга-артка йөгергәләдем. Яңгыр бераз басылган, әмма әле һаман да ипле генә ява иде. Әгәр биглыйлар, халык сөйләвенчә, сугыштан соңгы елларда да урманнарда качып яткан дибирсантлар, минем инәкәемне урлап алып китсәләр? Ятим калсам? Әгәр пркарурлар, нигә аның берүзен кибәрдең, дип миннән сорау ала башласалар? Ни әйтермен? Тукта, инәкәемнең исеме ничек иде соң әле? Мин, исемсез малай, инәкәемнең исемен әллә чынлап белмим, әллә куркышымнан оныткан идем. Әтәем кайтса, ни дип кавап бирермен? Мин бит аны Абдуллинда фрунтка озатканда инәкәемне сакларга, беркемгә бирмәскә ант иткән булганмын?! Табылса, беренче эш итеп аның үзеннән исемен сораячакмын... +— Ин-нә-ә-әй!.. +Ак каен карурманнарында минем авазым кайтаваз булып кына кайтарылды. +Хәзер күз алдымда инәкәем көлми дә, елмаймый да, ул елый иде. Аның көн туты, кояш челләсе яткан йөзендә миңа булган үпкә сагышланган иде. Инде аңа кушылып мин үзем дә елый идем. +— Ин-нә-ә-әй!.. +Ул һаман юк иде. Кеше куркышының иң куркыныч өлеше — шом. Шом килмичә торып, кешенең куркуы әле курку түгел. Бу юлы минем тәнемә һәм каныма-кальбемә нәкъ шундый шом — иң якын, иң кадерле нәрсәмне югалту куркынычы иңгән иде. Инде минем белән бергә табигать тә — шыбыр суга баткан үләннәр дә, чәчкәләр дә, агач кәүсәләренең кайрысы, ботаклары, ботакларының яфраклары буйлап аккан яңгыр сулары шомга төшеп елый иде. Мин үксү катыш йотлыгып янә кычкырдым: +— Ин-һә-һә-һә-әй!.. +Ул юк иде. Якты Маңгай да юк иде. Тукта, әгәр теге пркарурлар миннән исемемне, атамның исемен сораса?! Мин кичергән шомнан инәйнең генә түгел, инде үземнең дә, әтәйнең дә исемен оныткан идем. Мин исемсез малай идем. Калтыранып куйдым. Гүя кылынырга теләп, үзем дә сизмәстән, йодрыгым белән арба үрәчәсенә суктым. Биям сискәнеп алды. Кулымның авыртуын да сизмәдем, бәлки ул шул мизгелдә сынып ялганган да булгандыр. Өметемне югалтып, башымны үрәчәгә салдым. Нишләргә? Кинәт тыныч, чак ишетелерлек тавыш белән кемдер пышылдагандай итте: +— Ни булды, улым? Ник кычкырасың алай? +Нинди тавыш? Кем? Карасам, алдымда шәм кебек төз гәүдәсе энәсеннән кебенә кадәр чыланган, яшькелт вак чәчкәле күлмәге зифа тәненә сыланган, көннең туты, кояш челләсенең мәшәкате йөзенә сагыну булып яткан инәминәкәем — минем кир йөзендәге иң матур, иң кадерле, иң акыллы, иң миһербанлы кешем басып тора иде. +Яңгыр туктаган икән. +Мин колын кебек аңа барып сыендым. Инәкәй юеш, әмма кылыкай иде. Тәнемдәге каз йоннары шундук юк булды. Мин ятим түгел идем. Кара бия дә кинәт кенә нәзберек итеп пошкырып куйды. Карасам, Якты Маңгаем да безне куып киткән һәм талпына-талпына, актан ак сөт тамчылары белән яшел үләннәрне агартып, инәсен талкый башлаган икән... +Мин колагыма кадәр китеп елмайдым. Менә һәркемне тигез балкытып кояш та чыкты. Ул кояш яп-яңа кояш иде. Табигать күз яшьләре аша елмайды. Инде яланнан кайтасы да килми иде. +Көчле коенда туфрактан боламыкка әйләнгән сыек балчыкны тәгәрмәчләребездән тирә-яка чәптерә-чәптерә, без кайтыр якка юлга чыктык. +— Инәй, синең исемең ничек? +— Нигә ул сиңа? +— Югалтмас өчен. +— Югалтмадың бит. Кирәк нәрсә исемсез дә табыла... — Ул чәчүргечләрендәге чулпыларына кадәр зеңгелдәтеп көлде. — Үскәч белерсең әле!.. +Колыны белән табышкан биябезнең адымнары ырамлы иде. Аның да алда сөекле баласын — бердәнбер Якты Маңгаен туйганчы имезәсе, ялларыннан ялап тарыйсы, күзләренә күзен куеп карыйсы — баласына ярыйсы бар иде шул. +Айгөл +Әхмәтгалиева +УЛ ЮГАЛМАДЫ +ХИКӘЯ +Ул бу юлы да китмәскә дип кайтты. Бу юлы да ирнең аякларына егыла-егыла гафу сорады, "бүтән беркайчан да... тамчы да..." дип антлар эчте. Чираттагы тукран тәүбәсе икәнен бик яхшы аңласа да, ир аны кумады. Кем белә, бәлки аның күңелендә бу юлы да тагын кечкенә генә булса да өмет уты яктырып алгандыр. Малай исә сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Үзәк өзгеч дәрәкәдә якын да һәм шул ук дәрәкәдә чит тә булган әнисенең кабат ишек бусагасында пәйда булуы инде гадәти тоелган тормыш агышын башыннан аягына кадәр үзгәртәчәген сабый йөрәге белән тоемлап, үзалдына кыерылып куйды. Әнисе кочагын кәеп янына якынлашкач та, аңа каршы томырылмады, сыеныр почмак эзләгәндәй, як-ягына каранды. +— Улыкаем, мин кайттым бит! Бөтенләйгә кайттым... Йә, чәчеңнән булса да сыйпыйм инде. +Малай баскан урыныннан кымшанмады. Элекке чак булса, айлар буе югалып йөргән әнисенең өйгә кайтуын зур бер сөенеч дип кабул итәр, аның итәгенә сарылып, шатлыгыннан үрле-кырлы сикерер иде. Әмма соңгы елларда малай вакытыннан иртә олыгайды: ул инде ваемсыз нарасый бала түгел, йөзенә күпне күргән аксакаллар уйчанлыгы иңгән, куелмый торган сагыш сөреме ягылган иде. +Ана кешенең баласына сузылган куллары яралы кош канатыдай салынып төште. Малай диван почмагындагы мәктәп сумкасын эләктереп, кырт борылды да өйдән чыгып китте. +— Нәрсә, миңа каршы котыртып бетердеңме? - Хатынның тавышы нигәдер карлыгып чыкты. +— Ул инде бәләкәй бала түгел, барысын да үзе аңлый... - Тәмәкене беркайчан да өй эчендә тартмаган ир газ плитәсе янындагы шырпы кабына үрелде. Бераздан, бар игътибарын алкаланып чыккан тәмәке төтененә юнәлтеп, бик озак шунда текәлеп торды. Ирен читләренә ачы бер көлемсерәү таралды. - Сукыр бер тиенең дә калмадымы? Шуңа кайттыңмы? +Хатынның каш-керфекләре дерелдәп куйды. Кавап кайтармады. Стенага беркетелгән көзгедән, тәүге кат күргән шикелле, үзенең төс-кыяфәтен күзәтте. Кайчандыр каралы-сарылы эзләр итеп буятылган чәче, соңгы арада бөтенләй тарак Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА - язучы-прозаик; "Болытта киләк үсә", "Синең өчен яшим", "Мин гашыйк булдым" исемле китаплар авторы. М.Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты. Чаллыда яши. күрмәгәндәй, укмашып бөдрәләнгән. Кыска киңле соры күлмәге тәмам искереп, сизри үк башлаган икән - бил каешы булырга тиеш урында көе дә сүтелеп киткән. Күз төпләренә вак-вак буразна булып кыерчыклар сибелгән, алар күгелкем-кызылсу төскә кереп, хатынны шактый картайтып күрсәтә иде. Ә бит аңа... Хатын янә дертләп китте. Утыз биш яшь кенә тулып өлгерде ләбаса. Күз карашы көзгедән арырак, стенага беркетелгән сурәткә йөгерде. Билгә тиклем төшкән толымнарга күмелеп утырган бәхетле парның да күзләреннән елмаю качкан күк тоелды. +...Малай ишекне ачып кергәндә, дәреснең башланган гына мәле иде. Укытучы аның борын астыннан гына исәнләшеп, соңгы партага чүмәшүенә шелтәле карап алды, әмма, ни гакәп, кисәтү ясамады. Малай, сумкасыннан дәфтәр-каләм чыгарып, алдына куйды. Ярты гәүдәсе белән партага сузылып яткан күршесе ярымуяу, ярымйокылы кыяфәттә, сәлам биргәндәй, баш какты. Малай аңа көлемсерәп тә, кызганып та карап куйды - иптәшенең дүрт көн буе көтү көтеп, тәмам арып-талып мәктәпкә килгәнен белә иде. Укытучының дөньядагы төрле диннәр турында сөйләгәне үзенең дә колагына чалыныпчалынып кына китте - уйлары анда, өйдә иде... +Бермәлне сыйныфның гөж килеп нидер сөйләшүе аны аңга китерде. Быел гына мәктәпкә килгән яшь укытучы үзе белгән кадәренчә дин тәгълиматы, окмах һәм тәмуг турында аңлата икән. Күршесе дә гәүдәсен турайтып утырды. +— Апа, окмахта сыерлар, сарыклар бар микән ул? - Уе белән әле дә булса көтү көтеп йөргән баланың соравы бик тә ихлас яңгырады. Аның сүзләрен ишетеп, сыйныф дәррәү килеп көлешеп алды, укытучы гына сагаеп калды. Сорауны уенга борырга тырышып: +— Бардыр инде, булмый калмас, - дию белән чикләнде. +Әлеге кавап сорау бирүчегә ошап бетмәде. Ул: +— Әй, анда да көтү көтеп кәфаланасы була икән, - диде дә янә парта өстенә сузылып ятты. +Малай үзенең инде шактый кыскарган, көйләре сыпылып чыккан күлмәк киңенә текәлеп торды-торды да терсәге белән дык итеп күршесенә төртте. Аңа үзенең серен, яңалыгын кем белән дә булса бүлешү кирәк иде. "Минем әни кайтты", - дип пышылдады ул, күршесенең колагына иелә төшеп. Тегесе күзләрен ачты да, бер дә исе китмичә: "Әй, тагын китәр әле", - диде, янә керфекләрен төшерде. Малайның күзләренә кинәт кенә яшь тыгылды. Китмәсә, сөйләшеп утыруларыннанмы, әллә баягы беркатлы сорауданмы ачуы чыккан укытучы аларга кисәтү ясады. Күршесе, башын күтәреп: "Апа, ә аның әнисе кайткан!" - дип кычкырып әйтеп куйды. +— Әниләр кайтырга тиеш инде ул. - Моның нәкъ менә шулай булырга тиешлегенә катгый инанган кыяфәттә, укытучы, үз сүзен раслап, ияк какты. +Баягы сатлык яшь тамчылары кайнарланып, инде бит очларын пешерә башлады. Малай аларны йодрыгы белән сөртеп алды да кисәк кенә урыныннан кузгалды, ишеккә атылды. Ишек катына киткәч, бар дөньясына рәнкү һәм нәфрәт тулы күзләрен мөлдерәтеп, укытучыга борылды: +— Әниләр эчмәскә тиеш!.. +Малайның куллары Карлыгачның елкылдап яткан ялын бертуктаусыз сыпырды да сыпырды. Ат, аның халәтен аңлагандай һәм шул халәтне киңеләйтер өчен берни дә эшли алмавына үзен гаепле санагандай, башын иеп тора бирде. Сабантуйлар, чабышлар алдыннан, малай, гадәттә, орчык кебек бөтерелеп, бер атлыйсын ике сикереп яки бөтенләй очып йөри торган иде. Бүген исә аның иңсәләрен күтәрә алмас йөк баскан диярсең... +— Минем әни кайтты, Карлыгач. +Ат: "Бик әйбәт булган", дигән шикелле, башын беркадәр күтәрде дә үзенә елышкан малайга борылды. +— Тагын башланыр инде... +Әлбәттә, "башланыр" дигән бу нибары бер сүзгә ана кешенең, кешелеген югалтып, аракы шешәсенә үрелүе, ямьсезләнеп, котсызланып, атналар буе эчеп ятуы, аннан каядыр китеп югалуы, башка хатыннар һәм ирләр арасыннан үзенә иптәшләр табып типтереп яшәп алуы, айлар узганнан соң гына берни булмагандай кайтып керүе, өйдәге мәхшәр, ата кешенең чарасызлыгы һәм малайның суырылып-бөрешеп калуы сыйганлыгын Карлыгач белми иде. Белсә дә, адәм баласының, әни дигән затның, кырык кылын өзеп тапкан нарасыен да, сөеп кавышкан тиң ярын да онытып, шушы кадәр түбәнлеккә тәгәрәү сәбәпләрен һич кенә дә аңлый алмас иде ул. Ат: "Мин нишли алам?" дигән сыман, акыллы күзләрен тутырып, малайга карады. +Малайның ябык гәүдәсенә, мәктәпкә атна буе киеп йөри торгач, шактый керләнә төшкән яшькелт күлмәгенә, табаны куба башлаган иске чүәгенә, коңгырт керпе чәчләренә, мәзәк тә, сөйкемле дә булып тырпаеп торган колакларына, томраеп та, һәрчак сагаеп та карый торган зур кара күзләренә бетмәс-төкәнмәс моң яшеренгән иде. +— Әле дә син бар, Карлыгач. Бүтәннәр көлә, минем белән сөйләшәселәре килми... +"Колын чагымда мин дә сине сәеррәк дип саный идем. Адәм балалары белән түгел, минем белән сөйләшергә ярата идең..." +— Кылы! - Малай кулын ат ялы астына яшерде. - Син шундый кылы, Карлыгач! +"Кылы эзләп минем янга килергә тиеш түгел бит син, дустым... Кыш көне дә, абзарга кереп утыра идең дә туңган бармакларыңны минем ялым астына куеп кылыта идең..." +— Ул тагын китәр микән, Карлыгач? +Малай болай дип аргамактан түгел, үзеннән сорады. +Өйдә давыл алдыннан була торган тынлык хөкем сөрә иде. Әни кеше, инде тәкате корып, иреннәре кибеп яргаланса да, әлегә үзен тезгендә тота: эш белән онытылырга теләвеме - бау тутырып бөтен урын-кир кәймәләрен, тәрәзә пәрдәләрен юып киптерде. Түшәм-кашагадан башлап, көнозын өй юды. Бакчага чыгып, ире һәм улы белән бәрәңге утыртты. Сүзләр бер-берсенә ялганмады. "Күзәнәк шәп үргән". "Ак ягы белән төшмәсен". "Бакчага тирес чәчелмәде" кебек өзек-өзек көмләләрдән артмады. +Малай әтисе һәм әнисе казыган чокырларга бәрәңге яркасы ташлап барган шәйгә, әлеге могкизага үз гомерендә беренче кат кына тап булгандай, дөньяның серлелеге, әкәмәтлеге турында уйланды: күр инде, кыл урталай киселгән, яраланган, инде кибеп-сулып барган ярты бәрәңгедән шаулап-күкрәп яшел сабаклар чыксын, йодрык кадәрле әллә ничә бәрәңге пәйда булсын... Нинди көч, нинди кодрәт бар соң бу киһанда киселгәнне - ялгарлык, үлгәнне - терелтерлек? Малай кинәт үз уеннан үзе сискәнеп китте. Кулындагы ярты ярка бәрәңгене кат-кат әйләндереп карады. Карчыклар йөзедәй кыерчыкланып, бөрешеп калган ягыннан вак-вак үрентеләр кибәргән, кискән ягы карала башлаган уч яссуы кадәр бәрәңгедән, ике-өч ай узуга, чиләк-чиләк яңа уңыш кыеп алу, чыннан да могкизага тиң тоелды. "Һы... кызык..." +— Кәһәтрәк ыргыт әле. Көрәк буш тора бит. +Көрәген киргә батырып, шуның сабына таянган әтисе эндәшә икән. Алдан казып барган әнисе инде байтак ара атлаган. Малай исә, үз уйларына чумып, вазифасын бөтенләй оныткан. Ул, соңгы араларда тартылыбрак киткәнгәме, биленнән гел төшеп интектергән кыска чалбарын күтәреп, кереш буеннан икеөч кат әйләндереп куйды да, чиләк төбендәге дүрт-биш бәрәңгене урыннан гына буразнага ыргыткач, сукмакта утырган капчык янына юнәлде. Аның авызын ачып, чиләккә ике куллап бәрәңге тутырды. Кавырсыны да катып өлгермәгән гәүдәсен бер якка авыштыра төшеп, зур чиләкне казылган кир янына китереп куйды. Кулга түгәрәк бәрәңге эләккәндә рәхәт, тотасың да ерактан ыргытасың. Ә болай... Ак ягы белән күккә күз текәп яткан кисәкне иелеп әйләндерергә туры килә. "Алай тизрәк чыга бит", ди әтисе. +Былтыр... бәрәңге утыртканда әнисе юк иде, икәүләп кенә мәшәләнделәр. Күзәнәкне дә икәүләп алдылар. Әнисе "ә" дигәнче башкара торган эшне икәүләп ярты көнгә суздылар. Әтисе, күзләре ике яркага да тигезрәк эләксен дип, кулына тоткан һәр бәрәңгене кырык кат әйләндергәләде. Малай исә, әтисе күрмәгән арада, артык зур булмаганнарын йомры килеш кенә капчыкка аткарырга тырышты. Әтисе күзәнәк тулы капчыкларны килкәсенә күтәреп, сукмакка тезеп чыкты, малай, гадәттәгечә, аларның бавын чишеп, төбе тутыга башлаган чиләккә бушатты. Ул чакта да, артык кәелеп сөйләшми генә, икәүләп бер бакча бәрәңге утырттылар. Хәтерендә: малайга коточкыч авыр иде. Юк, үзе чиләктән әз генә калку булып, шул чиләкне өстерәп йөрү түгел, өйдәге бербөтеннең кимерелүен тану, әнисез тормышның караңгылыгын аңлау авыр иде. Май кояшының мәрхәмәтле нуры күпме генә иркәләргә тырышмасын, малайның кабыргалары беленеп торган как аркасына да, ирнең керләнә төшкән кыска киңле күлмәге астында бәргәләнеп тибенгән йөрәгенә дә кылы үрләмәде. +Бүген башкачарак. Ата кешенең ике каш арасына иртәрәк сарылган буразналарында туфрак катыш тир тамчылары кемелди. Күзләрендә исә... сүрән генә булса да яктылык шәйләнә кебек. Әллә малайга гына шулай тоелдымы? Хәер, үз күңелендә дә ниндидер аңлашылмаган хисләр өермәсе: яулыгын кашларына төшереп, арттан чөеп бәйләгән, кара трикосын тез буена кадәр бөкләп менгергән, озын футболкасының итәген исә кендек тирәсеннән төйнәп куйган әнисенә яшертен генә күз ташлаган саен, ул өермә отыры көчәя, әле давылга, әле буранга, әле дуамалланып яуган яңгырга әйләнә. Күңеле шулай дулый, шулай елый малайның: давыл булып, яңгыр булып... Әнә бит, нинди яшь, нинди сылу аның әнисе... янәшәдә чагында, эчмәгән чагында. Ул шундый газиз, шундый үз, шундый якын һәм... шундый ерак. Малай, керфекләренә яшь бөялүдән куркып, күзләрен челт-мелт йомып, болытларга текәлде. Болытлар ак иде, бөдрә иде, гөнаһсыз һәм гамьсез иде. Элекке чак булса, малай барысын-барысын онытып, әнисенә барып сарылыр иде, йомры башын аның бил буена терәп, рәхәтләнеп елап та алыр иде. Ә хәзер... Йодрык кадәрле генә йөрәгенең бозга әйләнеп баруы түгелме?.. Чөнки белә: бу - алдавыч матурлык һәм алдавыч тынлык. Теге чакта, үзләренең яшелчә бакчасындагы иске кар базы авызына карап телсез калган мизгелдә, ул балачагын бөтенләйгә куйды. Капка төбендәге чирәмдә уйнаган кирләреннән туп койма аша бакчага очып төшмәсә... Аның артыннан малай да койма аша гына бакчага сикермәсә... Чия куаклары артындагы иске базның капкачы ачык калып, тупны эзләгән малай тап шунда килеп чыкмаса... Малайның күзләре ул мәлдә аптыраудан түгел, куркудан чытырдап йомылды. Баздан аңа буш шешәләр ыржаеп карап тора иде. Пычрак иде, котсыз иде, бик күп иде алар. Аларда әнисенең атналар буе шеше кайтмаган нурсыз йөзе дә, әтисенең караңгылык иңгән күзләре дә, малайның кимсенү һәм әрнү яшеренгән яралы йөрәге дә чагыла иде. Малай калтыранып кына керфекләрен күтәрде. Янә баз авызына төбәлде. Бу хәтле шешәнең хәмерен кыеп түксәң, шушы баз мөлдерәмә булыр иде. Күз алдына ямьсез күренеш килеп басты: әнисе баз кырыена сузылып яткан да, чәч-башын тузгытып, йотлыгып-йотлыгып аракы чөмерә... Малайның күңеле болганып китте, укшымас өчен тирән итеп сулыш алды, аякларын сузып, чия куагы астына чүмәште. Кинәт сулкылдап елап кибәрде. Урам яктан аны эзләп кычкырулары, сызгырулары ишетелде. Малай урыныннан кузгалмады. Үксепүксеп, сулкылдап-сулкылдап, башын тезләренә салып, елады да елады ул. +— Әйтмәм дигән идем... Кичә Карлыгачны сорап килделәр. +Малай дертләп китте. Теге чактагы чия куагы төбеннән бәрәңге бакчасына кайтып төште. Әтисе башын күтәрми генә әллә үзалдына сөйләнә, әллә әнисенә, әллә аңа дәшә икән. +— Тагын кем? - Малайның йөрәге өзелеп киткәндәй булды. Тирә-якта гына түгел, район сабантуйларында алдынгылыкны бирмәгән аргамакка күпләрнең күзе кыза, башкорт ягыннан да, Ижау каласыннан да сорап килүчеләр байтак булды. Канын бирергә әзер, тик колын чагыннан ук күз карасы кебек кадерләп үстергән, бөтен эч-серен уртаклашып килгән Карлыгачка гына кагылмасыннар. +— Күрше хукалыктан, рәисе. "Күпме сорасагыз да бирәм, сатыгыз", ди. +— Үзләренә булсын акчалары! +— Әй, улым... - Ата кеше артык сүз әйтмәде. Аның көрсенүе "акча дигәнең безгә дә комачауламас иде" дигәндәй яңгырады. +— Гел шул ат дип инде... Акча булса, үзе юа торган кер машинасы алып кайтыр идең... - Буразна башына чыгып киткән әни кеше дә сүзгә кушыласы итте. +Аңа дигән кавап һәр икесенең тел очында йомарланып калды. "Мин өйдә юкта ярты хакына сатып кибәрер өченме?" - Ирнең йөрәк түрен шушы уй телеп үтте. Малайның исә күз алдына күршеләрнеке кебек, үзе ап-ак, уртасында пыяла ишеге булган кер машинасы килеп басты. Юыласы керне шунда тутырып куялар да төймәсенә генә басалар. Бераздан инде юылып, сыгылып, кибеп диярлек өлгергән керне ишегалдындагы бауга элеп, килләтеп кенә алалар... Тик малай хыялындагы кер машинасы нигәдер теге иске базга ботарлап ыргытылган иде... +— Малай риза түгел, дидем. - Әтисенең баягы сүзен дәвам итүе икән. - Башта тасма телләнеп маташкан иде, яңадан яный ук башлады. Кулларында влач дигәч тә, бигрәк азындылар. Авызлары ни әйткәнне колаклары ишетми. +— Тоттырам ди мин аларга Карлыгачның койрыгын! - Әтисенең сүзләрендә калкан күреп, малай батыраеп китте. - Әти, быел район Сабан туенда безнең Карлыгач беренчелекне бирмәячәк, мин әйтте диярсең... +Әтисенең мыек очына тыенкы гына горурлык йөгерде. +Давыл озак көттермәде. Караңгы төшкәндә генә бакчада эшне төгәлләп, ишегалдында юынып алдылар, өйгә кереп, арыган кыяфәттә идәнгә сузылып яттылар. Әни кеше исә, аш бүлмәсендә кил-кил басып, табада йомырка кыздырып алды, кәбестә белән кишерне уып, салат әзерләп куйды, ул арада күңелле сызгырып, чәй дә кайнап чыкты. Өчәүләп өстәл артына утырдылар да тел тибрәтеп сүз катмый гына табага үрелделәр. Әни кешенең нигәдер кыбырсынуы йөзенә чыккан иде, ир бу кыбырсынуның нигә, ни өчен икәнен бик яхшы аңлаганга, авыр сулады, зәңгәрсу каймалы ак чынаяктагы чәен болгатырга тотынды. Малайның колагына кашык чыңы түгел, әнисенең юхаланып та, ялварып та, үтенеп тә, ыңгырашып та дәшкән тавышы гына ишетелде: +— Авыр эштән соң... Бәләкәй генә... Хәл алыр өчен генә... Артыгы кирәкми... Сорамыйм... - дигән өзек-өзек сүзләр, ачык ярага тоз сипкәндәй, малайның тәнен калтырап куярга мәкбүр итте. Ул кулындагы кашыгын өстәлгә ташлап, олы якка чыгып китте. Әтисенең дә чынаягын шап итеп куюы булды бугай. +— Авызыңны яп! Ант иткән була бит әле... бөкрене кабер генә төзәтә шул... +— Минем эчем яна... менә бер генә йотым булса... +— Чәеңне эч! +— Тамагымнан үтми... әйтәм бит, эчем яна... +— Иртәгә үк булнискә алып барам, бәйләп булса да алып китәм мин сине. +— Барам ди... Сиңа ышансаң, психбольницага да илтеп тыгарсың... Бер йотым дим бит, бер генә... +Аш бүлмәсендәге тавыштан качарга теләп, малай кулы белән колакларын томалады, алай да әтисе белән әнисенең авызыннан яңгыраган ямьсез сүзләр колак пәрдәсен ертып керде. Алар кычкырышу гына түгел, бер-берсенә эт булып өрә иде кебек: һау-һау, һау-һау... Малай тешләрен кысып, йодрыкларын йомарлап, диванга менеп утырды. Өзгәләнеп тә, ачыргаланып та һаулаган эт тавышы байтак ишетелеп торды, аннары тынгандай булды. Аш бүлмәсе ягыннан янә өзек-өзек авазлар ишетелде: +— Син мине кызгана да белмисең бит ичмаса! +— Кызганганга күрә шушы хәлгә төшеп беттек. Әллә кайчан чи каеш белән тотып ярасы калган. +Сузып-сузып эт улаган тавыш яңгырады, бераздан аны чинау алыштырды... Малай чәчрәнләп диваннан төште: ишегалдында Актүш өзгәләнә ләбаса! Ишекне шәрран ачык калдырып, баскычка атылып чыкты, утны яндырды, аякларына кәлүш тә элеп тормастан, ишегалдына томырылды. Малай яхшы белә: күрше-тирә керсә, чирәмдә наратлыктан төшкән керпе йөргәләсә, Актүш ялкау гына, иренчәкләнеп кенә, мин хукаларны кисәтергә тиеш шул, дигән кебек, кыенсынып кына өрә. Ә бу юлы... Малай аптырап урам яктагы капкага карады. Ул ябык, келәсе төшерелгән, тавыш-мазар ишетелми иде. Малай эт оясы янына килде. Актүш, кылы эзләп сыенгандай, бар гәүдәсе белән ояга терәлеп яткан иде. Кемгәдер рәнкегән кыяфәттә башын күтәреп малайга текәлде дә шул мизгелдә башы салынып та төште. Өнсез калган малай бер - Актүшкә, бер - аның тәлинкәсе янында яткан казылык кисәкләренә карады, аннары кисәк кенә өйгә йөгерде. +— Әт-ти-и-и! Актүшне агулаганнар! +Өйдәге гауга шул мизгелдә өзелде. Әтисе дә майкачан килеш йөгереп чыкты, тик ул эт оясы янына түгел, ат абзарына таба атылды, тиз генә утны кабызды. Малайның йөрәген икенче кат шом басты: "Карлыгач!" +Абзарның ишегенә кагылмаганнар - бакча яклап арткы такталарын кубара башлаганнар, мөгаен, эттән инде котылдык, дип уйлаганнардыр. Актүш соңгы көчен кыеп хәбәр салмаса, Карлыгачны йә харап итәргә, йә урлап чыгарга да өлгергән булырлар иде. Малай шушы коточкыч уйдан тетрәнеп китте, гәүдәсен тыелгысыз бер калтырау биләп алды, бизгәк тотамыни, ул калтырау бөтен тәненә таралды, тешләре тешкә бәрелеп, шык-шык килә башлады. Әтисе Карлыгач тирәсендә булашып, улының үз-үзен кочаклап дерелдәвен тиз генә искәрмәде, ат тирәли әйләнгәләп, үзалдына кемнедер сүгә бирде: "Вәт кабих, ә, берәрсенә акча төрткән дә монда кибәргән инде бу..." Шулай дип берничә тапкыр кабатлады да, малайның бер аваз-өн салмавына аптырапмы, башын күтәреп, аңа карады. +— Улым! +Сүрән ут яктысында малайның ак күбек тибеп чыккан, күгәргән иреннәрен, калайланган күзләрен, калтыр-колтыр килгән гәүдәсен күреп, ата кешенең коты очты. Ат кайгысы мизгел эчендә онытылды, ир, ук кебек томырылып, улы янына атылды, тәненә ябышып калган тораташ кулларын кубарырга тырышып, бар көченә аны селкетергә тотынды. +— Син нәрсә, улым, курыктыңмыни? Тимәгәннәр, Карлыгач исән-сау, менә бит... Улым, улым дим, тынычлан әле... +Малай сүз дәшәрлек хәлдә түгел, ул әле дә булса көзге ачы килдә туңып калтыранган яфрак кебек, дер-дер килә иде. Әтисе үзе дә шашынган кыяфәттә аны кәһәт кенә күтәреп алды, абына-сөртенә өйгә йөгерде. +Бу вакытта әни кеше, бер йотым су эзләп тилмергән юха елан шикелле, бөтен шкафларның астын-өскә китереп, үзенә хәмер юллый иде. Ир, ишекне аягы белән генә тибеп ачты да малайны диванга кертеп салды, аннан берни аңышмыйча үзенә борылган хатынны чәченнән эләктереп алды: +— Син гаепле, син аны шушы хәлгә китереп киткердең, нервысын бозып бетердең... Фельдшерга чап, бала үлә! +Әни кешенең күзе зураеп ачылды, ул, чәче тартылып авыртуданмы, малайның сәер йөзен күрепме, аһылдаган аваз чыгарды. Ишеккә ташланмады, гакиз кыяфәттә улы өстенә иелде. +— Нәрсә булды, нишләде? Улым! +— Нишләде, нишләде... Бала үлә дим! - Ата кеше гасабиланып кычкыра бирде. +Малай шул мәлдә керфекләрен күтәрде, әнисенең үзенә иелгән йөзен, куркудан киерелеп ачылган күзләрен күреп алды. Тәненең калтыравы кимегән иде, бу карашны күргәч, бөтенләй тынычланып калды. Нинди генә булса да, ул аның әнисе, бердәнбер, канга бик якын да, ерак та әнисе иде шул... +— Нәрсә каккан казыктай торасың? Фельдшерны алып кил! Шуннан соң чыгып ычкынсаң да була! Бөтенләйгә! Бусагага аяк басма! Аракы күленә төшеп йөзсәң дә, бер сүзем юк... Ант эчкән була бит... Улым гына исән-сау булсын... Икебез ничек тә кан асрарбыз. Син генә аның канын бимазалап, күзгә күренеп йөрмә башка... - Малайның халәтеннән коты алынган әтисе инде үзе дерелди башлаган иде, бик озак тынычлана алмыйча, ишекле-түрле йөренә бирде. Нәрсәгә тотынырга, ни кылырга белмәде, малайның кытыгын китереп, әле улының аяк табанын тотып карады, әле кул беләзеген эләктереп, тамыр тибешен тикшерде. Әнисе исә башта улының кан качкан йөзенә селкенми дә текәлеп торды, аннан корт чагып аңына килгәндәй сискәнеп китте, тиз генә сөлге юешләп, тир бәреп чыккан маңгайга япты, тагын аш бүлмәсенә торып чапты, касә төбендә калган бал өстенә чәй агызды. Касәне малай янына алып чыккач, бер кулы белән аның башын күтәрә төште дә, кылы, йомшак, назлы итеп: +— Син безне куркытма әле, улым! - диде, чәйне аның иреннәренә якын китерде. Малайга рәхәт иде. Тәненә кисәк иңгән киңеллектән битәр, аны кайгыртучы, аның өчен борылучы әнисенең янәшәдә икәнлеген тою рәхәт иде. Бу рәхәтлекнең бик кыска гомерле, вакытлыча икәнен аңлау гына бәгырен кимерә, ашый иде. Малай күгәреп каткан иреннәрен ачар-ачмас, үзенә сузылган касәдән ике-өч йотым чәй уртлады. Моны күреп, әтисенең йөзенә беркадәр яктылык кунды. Ул малайның аяк очына килеп утырды. Үзе бертуктаусыз аның нәзек аякларын сыпырды, үзе, инде бу юлы тыныч тавыш белән, ана кешегә эндәште: +— Кит син, зинһар, бөтенләйгә кит. Малайны авыруга сабыштырып туктыйсың алайса. Кайтмаска дип кит, кәһәннәм читенә китеп олак. Безне генә тынычлыкта калдыр... +Әнисе эндәшмәде. Касәне кулына тоткан килеш, карашын төн пәрдәсе сырып килгән тәрәзәгә төбәде. Малайның күңеле янә урыныннан купты. Аның башланып кына килгән тормышы тоташ югалтулардан гына торыр микәнни? Аргамакның китез аякларына кызыккан бәндәләр аны Карлыгачсыз калдырырга маташалар, нәни йомгак чагыннан ук ишегалды чирәмендә тәгәрәп үскән Актүшне дә югалтты, хәзер менә әнисе... шулай ук бөтенләйгә китеп югалырмы?.. Бөтенләйгә, мәңгегә... Болай, ул төссез-нурсыз кыяфәттә чыгып югалганда, аның янәшәдә булуына караганда булмавы мең артык тоелса да, иртәме-соңмы әйләнеп кайтасын, берара бөтен тирә-якны тынычлык, ниндидер сәер яктылык, кылылык, газ мичендә пешкән ипи исе, бау тутырып юылган кер исе биләп алачагын белү күңелнең бер почмагын юатып, тынычландырып тора иде. Әтисенең дә сабыр савыты тулгандыр шул, түземлекнең дә бер чиге буладыр... Малай үзе генә ишетерлек итеп аһылдап сулыш алды. Күз алдыннан көндез бәрәңге утыртып йөргән мизгеле, кулындагы кисек яркага шаккатып карап торган мәле сызылып үтте. Шул могкизага - киселгәнне ялгарга, өр-яңадан яшәү көче бирергә кодрәте киткән зат аның әнисен генә терелтә аладыр бит. Бу үтенечне кемнәргә, ничекләр киткерергә, ни рәвешле ялварып сорарга соң? Артыгы кирәкми, бар булганыннан да баш тартырга әзер малай - тик әтисе белән әнисе гел балкып-елмаеп яшәсен, өйләрендә татулык булсын, әнисе эчмәсен, эчмәсен, эчмәсен һәм... беркайчан да китеп югалмасын... Шушы теләге тормышка ашсын өчен әллә нинди алыш-бирешкә дә әзер булыр иде ул. Укытучысы аны дәрес саен: "Йөзеңдә нур юк, авыз ачып кавап бирә белмисең, беркем белән дуслашмыйсың",— дип әрли. Сөйләшер иде, авылның бөтен балачагасы белән дуслашыр иде, укытучыга да елмаеп кына торыр иде. Әнисе, әнисе генә беркайчан да... эчмәсен иде... ташлап китмәсен иде... Хәтта каннан артык күргән Карлыгачын да... Башына килгән бу уйдан малай тагын баягы кебек дертләп китте... Карлыгачын да рәхимле берәүнең кулларына тапшырырга риза булыр иде ул... Керфекләрне ачыттырып, пешереп, иреннәренә кадәр кап-кайнар тамчылар тәгәрәште... Карлыгач... Малайның бердәнбер сөйләшер сердәше, тугры дусты. Сабантуйларда икенче, өченче урыннарны яулап, өйгә алып кайткан суыткыч, тузан суырткыч, телевизор, келәмнәр - барысы да Карлыгач бүләге. Әнисе аракыга алмашкан юрганнар, чәй чынаяклары, радиоалгычлар да Карлыгачныкы иде... Кер юу машинасы, ди әнисе, үзе юа торган, ди... +— Быел Карлыгач беренче булачак, әти. Кер юу машинасы апкайтабыз әнигә... +Малайның кинәт кенә шулай дип куюын ишеткәч, саташа дип уйладылар, ахры - әтисе белән әнисе ялт борылып бер-берсенә караштылар. Әнисе, сөлгене идәнгә ташлап, кулын малайның маңгаена куйды. Кайнар тоелмагач, бераз тынычланып, улының кыл кебек каты чәченнән сыйпады. Әллә кайчан онытылган татлы да, әрнүле дә бер хис малайның йөрәген телеп үтте. +— Безне генә ташлама, улым, барырсың, Сабантуйга да барырсың, беренче дә булырсың... +— Мин сиңа... үзе юа торган... кер машинасы... Тик син дә безне ташлама, әни. Эчмә генә, әни... - Малайның күзләре йомык иде. Керфекләр пәрдәсе аша да ул әтисенең авыр көрсенеп тәрәзәгә таба борылганын, әнисенең, башын иеп, артсыз урындыкка барып утырганын аермачык күрде. +* * * +Ат чабышы башланыр алдыннан, Сабантуй мәйданындагы халык төркемтөркем булып тау астындагы үзәнлеккә агылды. Берәүләр тау битен, икенчеләр каенлык тирәсен сырып алды. Кемдер үләнгә кырын ятып урнашты, кемдер, бәйрәм киемнәре тапланмасын өчен, үлән өстенә олы кәймә йә кәгазь кәеп утыруны хуп күрде. Көн кояшның үзе кебек көлеп торгач, район Сабан туена күрше-тирә авыллардан гына түгел, әллә кайлардан әллә кемнәр кыелган иде. Тик кайдаклар өчен кан атучылар арасында әллә кемнәр, әллә кемнәр, әллә кемнәр булса да, малайның әтисе белән әнисе юк иде. "Бармагыз!" - диде малай. Кистереп әйтте, каршы килмәслек итеп әйтте. Гакәп, әтисе дә, әнисе дә артык сорау бирмәделәр. Карлыгачны, елдагыча, колхозның хукалык атлары, юртаклары белән бергә, йөк машинасының калын такталар белән әйләндереп алынган әркәсенә менгергәч, малай кабинага, шофёр агай янына чүмәште. Урыннарыннан кымшанмыйча, тагын нидер көткәндәй басып калган әтисе белән әнисенә кул изәде дә, карашын алардан аерып, башын икенче якка борды. +— Быел да киңеп кайтыргамы исәп? - Чигә чәчләренә мул булып чал йөгергән күрше агай, мыек чолгыйларына кадәр балкытып, йөзен тутырып елмайды. - Маладис син, пар-рин, ма-ла-дис! Беркемгә дә сер бирмисең, әй... Авыл гөж килә, Карлыгачны кем урларга кыенганын авыз тутырып сөйли. Атаң гына... "Каракны күзем белән күрмәдем", дип, киресенә катып тора. Шулай, өстәгеләрдән курку канга сеңгән инде безнең... Иң өстәгедән куркуны гына белмиләр... +Малай, агайның ни әйтергә теләгәнен аңлап ук бетермәсә дә, бик батыр кыяфәттә борынын чөйде: +— Мин дә курыкмыйм, ул карак прсидән дә, өстәгеләрдән дә курыкмыйм. Карлыгачны алам да Киләктау чокырына качам да китәм, берәү дә табалмый аннан! Карлыгачка тиеп кенә карасыннар!.. +Тигән очракта нишләргә кыенганын анык белми иде, шуңа да малай кинәт кенә тынып калды. Агай да тиз генә эндәшмәде. Юл чатында уңнан килүче машиналарны үткәреп торды да машинаны сулга борды. +— Сабантуйлар синең кебек малайларныкы инде ул, әйе... - Агай мәзәк кенә итеп борынын кыерды. - Мин үзем көрәшә торган идем, билсез калганчы тырыштым. - Аның йөзенә бик тә сагышлы, үкенечле, сагынулы өрфия пәрдә сарылды. - Иртәгә Сабантуй дигән кичне әби янына тезләнеп, намазга хәтле укый торган идем. Укыйм да и сорыйм Ходайдан, и сорыйм... Сорыйм дип, әби әйткәннәрне кычкырып кабатлап барам инде: "Илаһым, кодрәтле Аллаһы Тәгаләм, үзең көч бир, үзең зиһен бир, үзең киңүләр насыйп ит"... Әбинең "бу балага" дигән сүзләрен дә төшереп калдырмыйча кабатлап утырганмын икән, әби, башымнан сыйпый-сыйпый, рәхәтләнеп кеткелди торган иде... "Һәр адәм баласы адашып йөри-йөри дә, иртәме-соңмы, барыбер Аллаһка кайта. Фанилыкта ук кайтырга тиеш, иманга килергә тиеш", ди торган иде әби. Авырлык килгәндә генә искә төшерәбез шул... +Малай канланып китте. Юл читенә тезелгән нәзек каеннарның үзләренә таба йөгерүләренә шаккатып төбәлгән киреннән шофёр ягына борылып ук утырды. Агайның соңгы сүзләре зиһененә барып китмәде, үз борчуы борчу иде: +— Киңә идеңме? +— Киңә идем. Билемә сөлге салган мәлдә дә эчемнән генә Ходайга ялварып алам да, пар-рин, әйләндереп кенә барам көндәшләрне... +— Һы... - Малай беразга аптырап калды. Ул кемнән, ничек, ни рәвешле ялварып сорарга кирәклеген белми иде. +Санаулы минутлар тиз үтә, ә менә көтеп торганда сәгать телләрен тотып күчерердәй буласың - вакыт дигәнең урынында катып калган сыман тоела. Чиста токымлы чабышкыларны быел нишләптер иң азакта ярыштырасы иттеләр. Әле хукалык атлары йөгереп үтәсе бар, ярышка кергән кигүле атларны, берсе дуамалланып китеп, арбасын әйләндереп каплагач, өр-яңадан ярыштырырга булдылар; юртаклар да чират көтеп тилмерә... Малай, күкрәк читлегеннән чәчрәп чыгарга кыенган йөрәген ничек тыярга белмичә, Карлыгачның муеныннан кочып, аның тирәсендә бөтерелеп йөри-йөри, тәмам тинтерәп бетте. Колакларын томалап бәйләгән яулыгы, артык дулкынлануданмы, манма суга әйләнгән иде - бер сүтеп, бер кыя торгач, ул да кибеп өлгерде. Ә уйлары... уйлары чәбәләнүдән туктамады... Юлда килгәндә агайның әйткән сүзләре аны тәмам әсәрләндергән иде. Малай, атының ялын сыйпый-сыйпый: "Тырыш инде, Карлыгачкаем, без быел икенче дә, өченче дә түгел, беренче килергә тиеш", - дип кабатлаган мәлендә, кисәк кенә сискәнеп китте. "Ходайдан сорадым", дидеме шофёр агай?.. Малай, үзе дә сизмәстән, иреннәрен ачар-ачмас тибрәндереп: "Илаһым, Карлыгач беренче килсә иде, әнигә үзе юа торган кер машинасы алып кайтсак иде", дип тәкрарларга кереште. Кабатлаган шәйгә кинәт бу теләкнең чынга ашасына шулкадәр ышаныч пәйда булды, ул теләк белән бергә ни өчендер күз алмасын кап-кайнар яшь элпәсе каплады, тора-бара әлеге элпә тозлы тамчы булып бит очына тәгәрәде. Малай ул яшьләрне тыя алмады, йөзен атның кайнар муенына терәп, үзалдына һаман бер үк сүзләрне пышылдый бирде. Әйтерсең, яшәешнең бөтен әһәмияте бүген Карлыгачның чабышта беренче килүенә һәм нәкъ менә кер машинасы белән бүләкләнүенә генә кайтып калган - малайның бар вөкүден шушы теләк кенә биләп алган иде. Күз алдыннан, хыялый бер сурәт рәвешендә, Карлыгачның иң алдан ыргылып, финиш сызыгы аша үтүе күренеп китте, малай ул сызыкны гына түгел, кир белән күкнең бербөтенгә әверелеп, офык читендә очрашкан мәлен дә күреп алды... +Ярышларны игълан итүченең микрофоны әле кыштырдап, әле тотлыгып, әле кирәгеннән артык сызгырып куйды, сүзләре кил иркенә таралды. Тау битенә сибелгән халык, сүз берләшкәндәй, бертавыштан: "Ишетелми!!!" дип сөрән салды. Ул арада микрофонны көйләделәр: "Иптәшләр, хәзер колхоз югыртаклары ярышка чыга, аннан чиста токымлы атларны кертәбез", - дигән хәбәр аермачык яңгырады. Нәкъ шулай - югыртаклар, диде микрофон хукасы, юртаклар димәде. "Чиста токымлылар чабышында егерме бер ат катнашачак, үзебезнең район кирлегеннән дә, күрше районнардан, күрше республикалардан да килүчеләр бар. Киңүчеләргә бүләкләр саллы, спонсорларга рәхмәт әйтеп, аларның исемнәрен санап китик..." Калган сүзләр малайның колагына эленмәде. Чөнки ул үзен сәер бер халәт биләп алганны тойды. "Һы..." дип үзе яратканча кабатлап куйды. Гакәп, йөрәгенең тыпырчынуы тына төште, гәүдәсенә ниндидер тынычлык таралды. Әле генә бәгырен өзеп теләгән теләге шул мизгелдә үк нишләптер кисәк кенә кечерәеп, томанланып калды. Әгәр... әгәр... теләгәннәр, сораганнар чынга аша икән... Күз яшьләрен беркемнән яшермичә, беркемнән оялмыйча, кыенсынмыйча, ялына-ялвара, инәлә-инәлә башка теләкне ирештерергә кирәк бит: әнисе... эчмәсен, эчмәсен, эчмәсен һәм... һәрчак янәшәдә булсын. Әнисез өй - кояшы урланган көн, йолдызлары сүнгән төн, сусыз кипкән гөл, утсыз учак. Әнисез тормыш - тоташ моң, тоташ сагыш, тоташ караңгылык. Анда елмаюга урын юк. Анда яктылыкка урын юк. Анда - сарылык белән өртелгән сагыш кына хакимлек итә. Әти кеше ялгызы гына үрләтергә маташкан учакның кылысы туңган бармак очларын да кылыта алмый шул. Ә бит әни кеше бар, ул исән, ул тере, ул бар, бар, бар! "Әни беркайчан да эчмәсен иде... Ходай, Илаһым... Кодрәтле Аллаһы Тәгалә..." Малай ашыга-ашыга шулай дип кабатлады. Әйе, ул чыннан да ашыга, алай гына да түгел, ашкына, кабалана иде. Гүя, менә хәзер, шушы минутта - канының тәмам тулышкан мәлендә сорап өлгермәсә, теләгенең бар мәгънәсе куелып төшәчәк... "Безне беркайчан да ташлап китмәсен иде..." Баягы кайнар тамчылар янә күзгә килеп сарылды, нәзек-нәзек гөрләвек булып, ирен читләренә кадәр сузылып төште. "Беренче килүем дә кирәкми, үзе юа торган кер машинасы да кирәкми... Әни генә... эчмәсен иде!" Малай иңсәләрен дерелдәтеп, ихтыярсыз үксеп кибәрде, тик, ни гакәп, бу юлы башын ат муенына яшермәде, кемнедер эзләгәндәй, яшь пәрдәсе каплаган күзләре белән әле күккә, әле киргә, әле кул сузымы арада кәйрәп яткан елгага, әле зәңгәр офыкка төбәлде. +— Мәйданга чиста токымлы атларны кертәбез! - Тау итәкләрен, үзәнлекне иңләп, микрофоннан кат-кат яңгыраган сүзләр малайның аңына соңлап кына барып китте. Үзенең кайдалыгын, нишләргә тиешлеген әле генә аңлагандай, ялт итеп Карлыгачына борылды. Сабантуй да, ат чабышы да, киңү дәрте дә кинәт кенә әллә кая китеп югалган, бөтенләй әһәмиятсезгә әйләнеп калган иде. Барсам бардым, бармасам юк дигәндәй генә атлап, инде тезелеп маташкан аргамаклар янына Карлыгачны әйдәкләде. Хәер, малайдан аермалы буларак, Карлыгач баскан урынында биеп-ыргылып тора, хукасының көтмәгәндә әллә нишләп болай сүлпәнләнеп калуына гакәпсенеп, муенын каерып, борыла да карый, борыла да карый. Малай елмаерга итте, уч төбе белән атның корсагын сыйпап куйды. Көндәшләре арасында элгәре елларда күренгәннәре дә, бөтенләй чит-ятлары да бар иде - аларга битараф кына күз ташлады. Гомумән, аның бар булмышын сәер бер битарафлык били башлаган иде. Ат, шуны сизеп, пошынып-пошкырып куйды, "нишләвең бу синең, уян әле, дустым" дигән шикелле, малайның тезген бавы тоткан кулына борыны белән орынып алды. +Түгәрәк эчендә әрле-бирле йөренгән ак кепкалы ир-егетләр, мәйданга кәелгән комны тигезләп чыккач, кайсы кая таралышты, бәйге башланырга санаулы минутлар гына калган иде. +..."Әни, син эчмә! Әни, син эчмә! Әни, китмә! Китмә!" Малай баягы халәтеннән айнымаган иде. Уктай томырылган Карлыгачның һәр адымына шушы теләк кушылып бара диярсең. Малай ярыш турында түгел, әле дә булса әнисе турында уйланды. Үкчәләре белән атның корсагына бәреп-бәреп алганда да күңеленнән ярсып-ярсып шулай дип кабатлады. Күз алдыннан берәм-берәм ат тояклары ялтырап үтте; башкалардан шактый калышып барганын малай гүя тау битеннән торып кына күзәтә иде, акылы белән барысын да аңласа да, канын үзенә буйсындыра алмады. Аның алдында бары тик әнисенең сыны гына шәйләнә иде... Менә әнисе - шундый көләч, шундый ягымлы, шундый кылы әнисе - малайны алдына утыртып сөя, "тиздән сиңа кыз бәби алып кайтып бирәбез, аның яклаучысы, саклаучысы булырсың, улым", дип, чәч бөдрәләре белән малайның муенын кытыклап, чуп-чуп итеп битеннән үбә. Малай аның юанаеп киткән корсагына оялып кына карап куя. Өйдә өчесенең дә сөйләшкән сүзе тиздән кайтып китәргә тиешле курчак кебек кыз бәби турында гына. Ә ул кайтмады. Аны алырга дип киткән көләч әнисе сулып-суырылып, канатлары каерылган кош кыяфәтендә кайтып керде. Әти кешенең дә йөзеннән нур качты. Әнисе мендәренә сарылып бик еш елый торганга әйләнде. Хәл белергә кергән күрше хатыннары белән аш бүлмәсендә башта елашып, аннан көлешеп утыра башладылар. Малай башта шомраеп калса да, кулына тәмле кәнфит йә прәннек тоттырып урамга озаткач, сабыйлык гамьсезлеге белән, барысын да оныта иде. Шул рәвешле айлар, айларга ялганып еллар үтте, ул айлар-еллар исә малайны күпкә иртә олыгайтты - ул әниле һәм әнисезгә бүленгән капма-каршы ике дөньяда яши башлаганын аңлады... +Малай кинәт кенә уйларыннан арынып китте. Колак төбендә сызгырган кил тавышына кушылып, әнисенең: "Син безне куркытма әле, улым!" — дигән сүзләре яңгырады. Шулай диде бит әнисе, аның өчен борчылып, кайгырып әйтте. Аның әнисе! Яратып әйтте!.. Малай кинәт кенә тезген бавын калгытып кибәрде. Карлыгачка көч өстәргә теләгәндәй генә, камчысы белән селтәнеп алды, аяклары белән атның сыртына бәргәләде. Ат та, "күптән шулай кирәк иде", дигәндәй, алга ыргылды, менә ул башта бер, аннан икенче, өченче, дүртенче атны узды, беркадәр ара калдырып, йөзеп кенә барган күгелкем аргамакны куып тотарга да күп калмады. Тау итәгенә сибелгән халык гөж килә иде; кычкырган, сызгырган, улаган, чыелдаган тавышлар арасыннан тагын: "Син безне куркытма әле, улым",— дигән кайгыртучан, кылы сүзләр ишетелгән кебек тоелды. Малай тыелгысыз дәрт белән: "Һә-ә-әй!"— дип сузып, янә тезгенне калгытты... +Малайның кечкенә йөрәге бөтен шатлыкны берьюлы күтәрергә әзер түгел иде. Ул шул мәлдә үзенең бөтенләй дә куана белмәвен аңлап, тагын да кыерылыбрак, бөрешебрәк калды. Югыйсә, кырлый-кырлый, бии-бии бөтерелергә генә кирәк бит: Карлыгачның беренче килүе, бүләкнең нәкъ менә кер машинасы булуы (үзе юа торган!) могкизаның да могкизасы иде! Ул гына да түгел, "бармагыз!" дип кистереп әйтүенә карамастан, әти-әнисенең парлап Сабантуйга килүе, ат чабышын кан атып күзәтеп утыруы үзе бер шатлык икән бит! Әнисенең ап-айнык булуы... Монысы, чыннан да, нәзек иңнәр генә күтәрә алырлык куаныч түгел иде... +— Маладис, егет икәнсең, улым! Тәки үз дигәнеңне иттең, ә... - Әти кешенең тавышында таулар горурлыгы яңгырады. - Без дә түзмәдек менә... +— Шушымы әле ул безнең киребеткән егет? - Сүзне бүлеп, малайның колак төбендә бераз карлыкканрак төче тавыш яңгырады. Малай ялт кына артына борылды. Көн кызу булуга карамастан, озын киңле ак күлмәк кигән, муенына көлсу төстәге галстук таккан түгәрәк корсаклы ир заты, күмәч кебек кабарыбрак торган кул аркасын чалбарына сөрткәләгән булып кылангач, күрешергә сузылды. Әтисенең шул мизгелдә караңгыланып киткән йөзен күргәч үк, малай бу кешенең кемлеген чамалады. Ялгышмаган икән. +— Шәп, шәп... Атыңны әйтәм. Бәлки синең белән килешеп булыр, ә? - Күмәч куллы ир, төче телләнеп, малайның колагына иелде. - Алайса, атаң белән анаң киреләренә катканнар, синең сүзне өстен чыгармакчылар... Сатасыңмы миңа Карлыгачны? Үз бәяңне әйт. Күпме булса да түлим. Акчасына иң крутой компьютер да, планшет та, телефон да алаласың. Бүтәннәр арасында иң шәбе синеке булачак! Әле-е-е! Аннан соң да, беләсеңме, әллә нәрсәләр алырга китәчәк! Нәрсә, килешәбезме? +Малай күзен тутырып башта әтисенә, аннан әнисенә текәлде. Чәчен баш түбәсенә тәгәрмәч итеп кыйнап куйган, күзләрен кара күзлек астына яшергән әнисе малай янына килеп, кулыннан китәкләде. Теге адәмнең кырыйда барлыгын бөтенләй күрмәгән сыман: +— Кузгалыйк, улым, - диде кылы тавыш белән. +— Ярлы тәкәбберләр! - Күмәч кулның тешен кысып әйткән мыскыллы сүзләре гүя үзенең ике катлы иягенә сыланып калды - учы белән ияк астын кат-кат сыпырып, ир заты шулай дип кабатлады. - Карар-бызззз... +Аның бал корты кебек бызылдап торуына исе китепме, малай, әнисеннән кулын ычкындырып атлаган шәйгә, муены каерылганчы әллә ничә тапкыр артына борылып карады. Күмәч кул мыскыллы караш белән алар артыннан текәлеп калган иде. +...Күкрәк киереп утырган таулар тезмәсе ягыннан сулышны иркәләп талгын кил исте. Үзе белән сусыл үлән, күкчәчәк, кир киләге исе генә түгел, иркенлек, хөрлек исе дә алып килә иде кил. Карлыгач, ялкау гына үлән чемченгән киреннән, башын күтәреп, таулар ягына текәлде. Чабышка әзерләнгәндәй, бер урында биеп алгандай итте. Аннан, гәүдәсен кылтык кызлар урынына уйнаклатып, тыелгысыз дәрт белән шул тарафка томырылды. Тик бераздан, болай ыргылуның файдасыз икәнен искәртеп, аягына бәйләнгән аркан тартылып куйды. Ат, кан ачысы белән иһаһайлап, әле бер, әле икенче якка ташланды, тик ничек кенә ашкынмасын, каты кул белән бәйләнгән тышауны өзү мөмкин түгел иде. Якындагы таш юлдан бертуктамый агылган машина тавышы һәм төтен исенә күмелеп, тагын яңа көн башланды. Карлыгач нәүмиз кыяфәттә башын иде. Ул үзенә-үзе хука түгел иде шул. Адәм балалары кебек үк, ул да күзгә күренгән һәм күренмәгән арканнар белән тышауланып куелган иде. Эх, бәйдән ычкынасы иде дә таш юл читендә болын исеме күтәреп яткан шушы биләмәдән мөмкин кадәр ераккарак китеп югаласы иде. Кешеләрнең саташулы дөньясыннан, күз яшьләреннән азат булган башка дөньяга... +— Карлыгач, ул тагын эчкән! Ул тагын эчкән! +Яшь дустының күзләренә яшеренгән бетмәс моң бу юлы ниндидер сын рәвешендә күз алмасында катып калган иде. +— Безнең киңүне юган, имеш... Әз генә, имеш... Әз генә дигәне тагын атна буена китәчәк... 110000 ннччее ббиитт:: ччоорр,, ммиилллләәтт,, ввааззггыыяяттьь +ӘДӘБИЯТ МИЛЛӘТНЕҢ +ӘХЛАКЫЙ ЙӨЗЕН БИЛГЕЛИ +Россиядә Әдәбият елы дигән, Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дигән исем бирелгән 2015 ел төгәлләнде. Киләсе елга нинди генә исем бирелсә дә, безнең өчен ул Муса Кәлил белән Габдулла Тукайның олы юбилейлары елы булачак. Әдәбият, әдипләр, әдәби тормыш игътибардан читтә калмаячак дип уйларга кирәк. Ләкин ил китәкчеләре безне дөньяда икътисади кризис колач кәя, Россиягә икътисади блокада белән яныйлар, каешларны кысыбрак буарга туры киләчәк дип кисәтәләр. +Әдәбиятка килгәндә исә без әле Татарстанда әдәби окмахта яшибез дияр идем мин. Күпме әдәби басма чыгып тора, китапларыбыз дәүләт нәшриятында дөнья күрә, аларның 85 проценты турыдан-туры китапханәләргә кибәрелә. Язучыларның үз йортлары, әдәби кичәләр үткәрер өчен үз клублары, ул кичәләрне һәм һәртөрле әдәби чараларны, укучылар белән очрашуларны оештырыр өчен 23 кешелек аппарат коллективы, автомашиналарыбыз бар. Пенсия яшендәге язучыларга ай саен пенсияләренә өстәп субсидияләр бирелә. Дөрес, болар узган коммунизм чорындагы дәрәкәдә түгел түгелен. Булганына шөкер итәргә кирәк, диясе килә. Язучыларга карата шундый хәерхаһлы мөнәсәбәт, дөресен генә әйткәндә, Россиядә бары тик бездә генә калып бара. Мәскәүдә бүгенге көндә язучыларның 11 оешмасы бар. Алар барысы да дәүләттән бер тиен акча алмыйча, кыелган взнос хисабына көн күрәләр. +Ләкин, шөкер, киһанда әдәбиятка, язучыларга уңай карашта торган мәмләкәтләр дә бар. Соңгы елларда миңа элеккеге союздаш республикалар булган берничә илгә барырга туры килде һәм, икейөзләнмичә әйтәм, "их, бездә дә шулай булсын иде!" дигән көнләшү белән кайттым мин алардан. Азәрбайкан һәм Казакъстан Язучылар берлекләре совет заманындагыча гөрләп эшләп ята. Кабарда-Балкар, Ингушетия, Чечен республикаларында да язучыларга ихтирам зур. Ә күптән түгел генә Дагыстанда булып, анда әдәбиятка мөнәсәбәтне күреп, исем китеп кайттым. Һәр авылда бер милләт яшәп яткан, авар, даргин, кумык, лезгин, лак, табасаран, урыс кебек киде төп милләтле бу республиканың Язучылар берлегендә шушы милләтләр буенча секцияләр эшли. Махачкалада Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда бердәнбердер, Поэзия театры ачылган. Дагыстан Язучылар берлеге рәисе Мөхәммәт Әхмәтовның алтмыш яшьлек юбилей кичәсен республиканың Башлыгы Рамазан Абдулатыйпов үзе алып барды! Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләреннән, Мәскәүдән кунаклар бар иде. Махачкаланың А.С.Пушкин исемендәге Рус драма театры халык белән шыгрым тулы иде. Мин аннан бездә дә киләсе елда һич югы Муса Кәлил белән Габдулла Тукайның юбилейлары әнә шулай дәүләт китәкчеләре катнашында, иң югары кимәлдә үткәрелсен иде дигән хыяллар белән кайттым. Туган милләтеңнең киләчәген кайгыртканда, халыкның әхлакый йөзен билгели торган матур әдәбиятка, аның бөек вәкилләренә әнә шундый мөнәсәбәт булганда гына ул милләтнең, ул халыкның киләчәге булачак. +Рафис КОРБАН +"Безнең киңү... Финиш сызыгына беренче килү түгел, үз-үзеңне киңү күпкә авыррактыр, мөгаен..." +— Әти аны бу юлы үзе куа... Өйдән бөтенләйгә кит син, ди... +"Йодрык кадәрле йөрәгеңдә таулар күкрәгенә сыймас авырлык икәнен аңлыйм, дустым. Ничекләр ярдәм итим соң?" +— Минем яшисем килми, Карлыгач... +"Юк, юк, юк!!! Синең башыңда мондый коточкыч уйлар булырга тиеш түгел! Түгел!" +Өйалды ишеген ачып керүгә, малайның борынына яшь карлыган яфрагы исе килеп бәрелде. Димәк, әнисе аш бүлмәсендә, яфраклар кушып, тәмле итеп чәй пешерә. Димәк, ул айнык... Беркадәр гакәп иде: кичә кич шактый күңелле күренгән әнисенең болай тиз аякка басуы гайре табигый хәл кебек тоелды. Малай, шым гына басып, түр бүлмәгә үтте, яшел төстәге тар диван башында ятимләнеп утырган кечкенә мендәр астына кулын шудырды - кесә телефоны шунда иде. Иртән, өйдәге шомлы тынлыктан әллә туеп, әллә куркып, өстенә ни эләксә, шуны киеп мыштым гына чыгып киткәндә, телефонын алырга оныткан иде. Карлыгачка су эчереп кайткач, буш чиләкне койма башына элеп куйды да телефонын эләктереп бакча артындагы куышына чуму нияте белән өйгә керде. Аяк очына гына басып чыгып барганда, әнисенең борын астыннан гына үзалдына көйләгәнен ишетеп, шып туктап калды. +...Ак биләүләрдә биләгән - +Бәхете булсын димәгән... +Көчле булмаса да, йомшак кына, моңлы гына иде әнисенең тавышы. Кыры гына малайга аңлашылып бетмәде. Кыр артыннан ук әнисенең әкрен генә үксегәне ишетелде дә, малай, кулын олыларча селтәп, ашыга-кабалана чыгып китте. Әнисенең чираттагы бәйрәм атнасы башланачагы көн кебек ачык иде. +Ишегалдына чыгуга, бакчаның тәбәнәк коймасы өстеннән үрелеп, нигә, ни өчен икәнен дә аңламастан, балан куагының бер ботагын сындырып алды. Шул мәлдә уң колагын әчеттереп, нидер тешләде. Малай, колакның әрнүенә түзә алмыйча, йөзен кыерып куйды, шап итеп колагына сукты. Әллә бал корты, әллә шөпшә булды инде - аяк астына тәгәрәде. Шул мәлдә урам яктагы капка биге шалтырап ачылды, әтисенең бик ашыгып атлап керүе, агарып каткан сәер йөзе күренде. Малайның елардай булып колагын угалап торуын күргәч, аның янына ашыкты. +— Корт чакты бугай ла... - Исе китмәгән кебек әйтергә тырышса да, малайның тавышы калтырап чыкты. +Әтисе күзен кыса төшеп аның янына иелде, болай да уттай янган, кабартмага әверелгән колакны чеметтереп, кортның угын алды. +— Салкын куеп торырга иде дә... - Аннан, көмләнең азагын әйтергә микән, әйтмәскә микән дип уйланып тордымы, бертын сүзсез калды. Кисәк кенә малайны кочып күкрәгенә кысты, уфтанып куйды. - Улым... тик син, ни... артык борчылма гына, яме... Нишлисең, безгә язганы безгә була инде... +Малай, кашын сораулы кыерып, әтисенә күтәрелеп карады. Әтисенең какча яңагы буйлап яшь тамчысы тәгәри иде. +— Ни бит әле... - Әтисе күзләрен яшереп, читкә борылды. - Анда... Карлыгачны... машина бәргән... +Малай кисәк кенә әтисеннән читкә тайпылды, күзләре киерелеп ачылды, аның да йөзе мизгел эчендә агарынып китте. Ышанасы килмәде. Әле яңа гына Карлыгачы яныннан кайтып керде бит! +— Аптыраган инде... Әллә арканын өзеп, юлга үзе барып кергән, әллә берәрсе махсус эшләгән... - Әтисенең тавышы каяндыр ерактан гына ишетелде. +Малай, аякларының киргә тиюен-тимәвен дә искәрмәстән, авыл читендәге болынлыкка - Карлыгач янына томырылды. +Юк! Тормыш дигәннәре тоташ югалтулардан гына торырга тиеш түгел... Ул еламый, юк, еламый... Күзләрен генә түгел, күңелен дә коточкыч бушлык биләп алган иде. Нәрсәдер чытырдап өзелде. Кап-караңгы төндә нәни генә булса да яктылык кемелдәтеп утырган бердәнбер шәм сүнде диярсең... Янәшәсендә кан сердәше, дусты, кылытыр кан иясе - Карлыгачы гына бар иде, инде аны да бөтенләйгә югалтты. Үзенең шушы олы киһанда япа-ялгыз калуын уйлап, малай калтыранып куйды. Төнге салкын, кыска киңле юка күлмәге аша бөтен тәненә үрмәләп, куырып алды. Үз-үзен кочаклап утырудан гына әллә ни кылына алмады. Элек, кышкы кичләрдә, өйдәге мәхшәрдән качып, абзарда утырганда, туңган кулларын ял астына куеп кылытырга Карлыгач бар иде. Ә хәзер... ике тау арасындагы киң чокырда, аяк асты тутырып кәрешкә, кир киләге үскән төпкелдә төн уртасында әле тезләрен, әле терсәкләрен кочаклап утырган мәлдә аның кан ярасын бүлешер беркеме дә юк. +Якында гына, камышлар тирәсендә өзми-куймый бакалар чурлый иде. Куе булып үскән үлән арасыннан шыштырдап әллә йомран, әллә төлке баласы үтеп китте. Малай аның ике утлы төймә булып ялтыраган күзләрен генә күреп калды. Курыкмады. Аңа барыбер иде. Кемнән дә булса ярдәм сорарга, еларга, таяныч эзләргә теләмәде - мине барыбер беркем дә ишетми дигән уйдан күңелен соры бер битарафлык урап алган иде. +Шәрә беләкләрен черки талап интектергәндә уңлы-суллы селтәнеп утыра торгач, үлән арасына авып, йоклап китүен үзе дә сизми калды. Илаһи көй ишетелгән мизгелдә генә сискәнеп уянып китте ул. Кәйге төннең бер саплам караңгылыгы әллә ни арада китеп югалган, таң атып килә иде. Тау битендәге каенлыкта, гакәеп бер кырны көйгә салгандай, берсен-берсе уздырып сайраган кош тавышларында илаһи моң ишетелде. Ул моң зекер әйтеп утырган яфраклардан, чык тамчысы эчкән үләннәрдән, алсу юрган ябынган болытлардан агыла иде. +"Эх!" Малайның эхелдәп куюына әнисе турындагы караңгы уйлары һәм кан әрнүе сыеп беткән иде. Кичә, Карлыгачны машина әркәсендә алып киткәннәрен карап калган мизгелдә, бу югалтуның мәңгелек икәнен сабый йөрәге белән аңлап килеште ул. Гакәп - югалу һәм югалту шулкадәр табигый һәм киңел булып тоелды. Үзе дә югалырга булды. Беркемгә әйтмичә, бөтенләйгә. Чөнки ул беркемгә дә кирәкми, аның кан авазын беркем дә ишетми. Китәсең дә югаласың. Тик кая, ничек итеп? - Аяклары малайны кайчандыр әтисе белән печән чабып алырга туктаган, матурлыгына, серлелегенә шаккаткан Киләктау буена алып килде. +Киде төн уртасында черем итеп алган арада ул төшендә Карлыгачның мөлдерәп торган акыллы күзләрен дә, әнисенең әле елмайган, әле ямьсезләнгән йөзен дә күреп алды. Сабантуй көнне күз яшьләре белән ялына-ялвара теләгән теләге уеннан тагын сызылып үтте. "Әни эчмәсен иде... ташлап китмәсен иде..." Тик шул кичне әнисеннән аңкыган аракы исе әлеге теләк-өметне мең кисәккә телгәләп, аяк астына түшәде шул. +Бер урында селкенмичә яту малайның тәнен тәмам оеткан иде - аягын кымшатуга, табан астын мең энә белән чәнчеп алдылармыни! Табанын уауа торып утырды. Тамагы ачкан икән - үтереп-үтереп ашыйсы килеп китте. Тик ул шушында утырырга карар иткән иде. Кайчанга кадәр, кемне көтеп, ни өмет итеп - монысын үзе дә белми, ләкин өйгә бүтән беркайчан да әйләнеп кайтмаска дигән карары әлегә нык иде. Үлән сабагын теш арасына кыстырып, тагын сузылып ятты. Күзләрен бер ачты, бер йомды. Колак төбендә меңләгән черки гөжелди иде, малай ул тавышның төштәме, өндәме икәнен аерырга маташты, тик бар гәүдәсен хәлсезлек, сәер халәт чолгап алды да ул төпсез караңгылыкка төшеп югалды. +Караңгылык - яктылык, ямьсезлек - матурлык, төш һәм өн... Табигатьтә тоташ парлылык, капма-каршылык... Әгәр шулай икән, югалту белән янәшә табыш та булырга тиеш тә соң. Ә ул табыш бер генә төсмердә була ала: әнисе... әнисе... Саташулы-уяулы бу уй да төштә генә сызылып үтте, ахры. Малай хәтта үзенең йөзенә терәлеп диярлек иелгән әнисенең күзләрен аермачык күрде. Үзенең сөяктән генә торган иңбашларында әнисенең кулларын тойгандай булды. "Улым, улым!" дигән куркынган тавышы да яңгырагандай тоелды. Малай рәхәт елмайды. Төше татлы, гакәеп дәрәкәдә татлы иде - уянырга, шул бәхетле мизгеленнән бүленергә теләмәде. +— Улым, улым! +Тавыш төштән түгел, янәшәдәге чынбарлыктан килә иде. Әнисенең эндәшкәненә кушылып, әтисе дә нидер әйтте. Менә аның көчле куллары малайны күтәреп алды. Малай үзенең кирдән аерыла баруын сизеп, куркынган кыяфәт белән керфекләрен күтәрде. Әтисенең нур качкан йөзен, әнисенең күп елаудан кызарып беткән күзләрен күреп, ни булганын, үзенең кайдалыгын аңышмыйча аптырап китте. "Карлыгач... Карлыгач өчен елыйлар". Кайда соң әле алар? Киләктау түгелме соң? Кешеләр дә кыелган. Ни булган соң? +Малай гәүдәсен кыерды. Әтисе тезләренә чүкте, малайны кабат киргә яткырды, кытыршы кулы белән битеннән сөеп куйды. +— Улым, син безне ишетәсеңме? +— Улым, безне ташлап, кая китеп югалдың син? +Монысы - әнисе икән. Елый-елый малайның беләген сыпыра. Кызык, малай аларны ташлап китеп югалдымы? Киресенчә, әнисе бит... Гел-гел аларны ташлап, каядыр югала... +— Без сине бөтен авыл белән төн буе эзләдек, улым. Ярый әле күрше агай Киләктауны исенә төшерде... Айкамаган кир калмаган иде бит. Ә син монда төш уртасына кадәр йокы симертеп ятасың икән... - Шаяртырга тырышса да, әтисенең күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы иде. +— Кичер мине, улым... Кичер! Мин бүтән беркайчан да сине ташлап китмим. Беркайчан да! Беркайчан да китеп югалмыйм, улым, бәгърем! Югалтулар, ай, авыр, белә идем бит югыйсә, белә идем... Эчмим мин, ышан, улым, эчмим! Йә Ходаем, син мине ишеттең: ул исән, ул табылды! Кичер, Ходаем, кичер мине! Ялгышларымны кичереп, бер Үзеңә табынып яшәргә көч бир! Сынауларың булды - кан иңгән бер баламнан аерып сынадың. Әйе, сыгылып төштем мин, авырлыклар алдында шунда ук тез чүктем. Тураеп басарга, өметне югалтмаска үзең көч бир! Бербөртек баламнан, күз нурымнан, кан кимешемнән аерма берүк! Йә Раббым... Ишет берүк! +Әнисенең инәлеп елый-елый шулай дип кабатлавына малай янә керфекләрен тибрәтте. Кирдә теләгән теләкләрне ишетүче барлыгына тагын бер кат инанырга теләп, ул күзләрен тутырып, кемнедер эзләгәндәй, әле күккә, әле киргә, әле кул сузымы арада тибрәлеп утырган ак каеннарга, әле зәңгәр офыкка төбәлде. +Марс +Яһудин +МИҢ +ХИКӘЯ +Көзнең вак иләктән үткән яңгыры пышан-пышан соңгы яфраклар белән сөйләшә. Әйтерсең, кәй буе сөйләшеп туймаганнар. Хәер, яшеннәр яшьнәп, күкләр күкрәп торганда, сөйләшүнең рәте-чираты буламы соң? Аның каравы менә хәзер... Сүзләрне ашыкмый гына берсе артыннан берсен тезеп... Беләсе иде, нәрсә турында икән әңгәмә. +Мич янындагы эскәмия өстендә, яңгыр шавына оепмы, карчыгының орчык моңына изрәпме, карт утыра. Аның үрә башлаган кәрзине, әнә тәгәрәп китәм, менә төшеп югалам дигәндәй, урманга алып барып адаштырылган песи баласы сыман югалып калган кыяфәттә, тезендә ята. Карт, карчыгы әйтмешли, "хыялланып" утыра: "Орчык бөтерелә. Аңа кеп чорнала. Вакыйгалар дисбесен күчәренә урый-урый, дөнья да шулай әйләнә микән? Шулайдыр. Кайчан гына әле бу карчык та бит учак өстендә биюче ялкынга бирмәс кыз булгандыр..." +Шулчак тәрәзә пыяласына лып итеп нәрсәдер килеп бәрелде. Картның күзләреннән томан пәрдәсе юылып төшкәндәй булды. Ул, "бу ни бу?" дигән сораулы караш белән, тәрәзәгә таба борылды. Һәм анда пыялага ябышкан сары яфракны күрде. "Күшеккән йөрәк. Кем йөрәге икән?" - дип уйлап куйды һәрнәрсәдән фәлсәфә эзләүче карт. Ул тәрәзә яңагына килеп таянды: "Ә алмагачлар яшел әле. Кылы як үсемлекләре шул алар, кыш якынлашуын сизәрдәй күзәнәкләре юк". Шушы көнгә кадәр яшеренеп торган бер алма дөп итеп юеш чирәмгә төште. +- Карчык, кил әле! Күр! - диде карт, галәми бер ачыш ясагандай кинәнеп. +Карчыгы, шуны гына көткән шикелле, карышмый-нитми генә орчыгын сәке өстенә куйды да аякларын яза башлады. Идәнгә төшеп басты. Ял итеп алырга бер сәбәп булды әле, дип куанса да, үзе, эштән аерганнарына ризасызлык белдергән кебек: "Нәрсә булды тагын?" — дип сөйләнә-сөйләнә карты янына килде. +- Кара! - диде карт, алмагачка таба күрсәтеп. +- Нәрсә? Алма төшкәнме? +- Юк ла! Алмагач ботагында, күрәсеңме? Әнә, яфраклар астында. +- Ә, теге чәчәкне әйтәсеңме? Кичә үк күрдем инде мин аны. +- Шуннан, бер дә гакәп түгелмени соң бу сиңа? Марс ЯҺУДИН (1950) — язучы, журналист; "Тормыш бу", "Казлар очар су күреп", "Еллар аша", "Сиртмәле кое" һәм башка китаплар авторы. Чаллы шәһәрендә яши. +- Гакәп? Аяныч, диң. Алмасы булмый бит инде аның. +- Алмасы? Аяныч? Андый уйлар башыма да кереп чыкмады. +- Нәрсәләр уйлыйсың соң бу чәчәккә карап? Мине алып килгәнеңә инде икенче көз, бер ачылып сөйләшкәнебез юк. +Шулай диде дә үзенең әле суынып та өлгермәгән мендәре өстенә барып утырды. Карт та, эскәмия янына килеп, кәрзинен кулына алды. Ләкин икесенең берсе дә, нәрсәдер көткәндәй, эшләрен дәвам итәргә ашыкмады. +- Яшь чагымда мин вилсәпиттә йөрергә һәвәс идем, - дип башлады карт, - яланнарга, елга буйларына чыгып китә идем дә аулак сукмаклар, агач аралары буйлап әкрен генә йөри идем. Һәм хыяллар уяна, йөрәк тулпар аттай чаба башлый иде. Юлымда, имеш, күз явын алырдай алиһә очрый. Ул миңа шунда ук, бер карауда гашыйк була. Мин аны вилсәпитемә утыртам да алып китәм. Китәбез... Кая? Анысын кем белгән. Ике мөсафир — барабыз, барабыз. Кыйтгалар, дәрьялар, дәверләр артта кала... +Бервакыт шулай, печән өсте иде, әлеге дә баягы вилсәпиттә урманга, үзебезнең печәнлеккә китеп барам. Әти белән энем кунып калганнар иде, минем ашамлык алып килгәнне көтәләр. Киләс, аяз иртә. Арыш басулары, тау битендәге кылганнар моңсу гына дулкынланып утыра. Менә кечкенә инеш. Туктап, су эчеп алдым. Инеш буе агачлыгыннан чыгуга текә генә үр. Бу үрне мин, гадәттә, вилсәпитне китәкләп менәм. Ләкин бүген... Агачлыктан чыктым гына... үргә менеп баручы бер кызны күрдем. Зур гына сумкасы да бар, бөгелә-сыгыла атлый. Мин ничек вилсәпитемә атланганымны да, ни арада кызны куып киткәнемне дә инде хәтерләмим. Әллә нәрсә дип шаяртып кына сәлам биргән булдым. Кыз дәшми генә карап куйды, керфекләрен аска төшерде. Таныш кыз түгел иде, мин аның кая баруын сорадым. Дәшми. "Кызылташкамы?" дигәч кенә "әйе" дигәндәй баш иеп куйды... Ә, карчык, син бит Кызылташтан. Синең авылдаш булып чыга инде бу кыз. +Озак кына үгетли торгач, сумкасын алып рульгә элүгә ирештем. Дәшми генә барабыз. Мин кызның арыш басуы шикелле дулкын-дулкын чәченә, шушы иртә кебек саф бит алмаларына, аякларына сылашып интектерүче күлмәк итәкләренә күз сирпеп-сирпеп алам. Алда тагын бер калкулык иде, анысын да менгәч, кызны вилсәпиткә утырырга үгетли башладым. Транспорт булганда нигә кәяү барабыз, имеш. Мине бит печәнлектә көтәләр, кояш та инде ярыйсы гына кыздыра башлады. Ә кыз, телгә килеп, беренче сүзен әйтте, "юк", диде. Һәм утырмады. Мин инде кызны авыр сумкасы белән калдырып та китә алмыйм. Кыз да бик ошый, аерылып китәсе килми. Барабыз шулай. Бара торгач, Чия тавы янына да киттек. Син ул тауны беләсең инде. Ял итеп алмыйбызмы, мин әйтәм. Вилсәпитне агачка терәдем дә, "әйдә, чия ашап төшик", дим. Кыз "юк" дигән мәгънәдә башын йөртеп алды. "Алайса шушында күләгәдә генә утырып тор, мин хәзер киләм", - дидем дә тау башына менеп киттем. Кыргый чия куакларын ера-ера, чия эзләп йөрим. Бер дә күренми. Чүгәләп, астан карый башлагач кына берне таптым, икене... Менә уч та тулды, таудан төшә башладым. Карасам, агач янында кыз да юк, сумкасы да юк. Йөгердем тау астына таба. Рульне бер кул белән генә тотып (икенче кулда чия бит), бар көчемә педальгә бастым. Эһ дигәнче кызны куып та киттем. Вилсәпитне юл кырыена ыргыттым да учымдагы чияләрне аңа суздым. Кыз кире какмады. Мин киңел сулап куйдым. Аның кыймый гына һәрбер чияне учымнан алуын, чия шикелле үк иреннәре белән, үпкәндәге кебек суырып кабуын ымсынып карап тордым. Чираттагы чияне алганда, аның бармагы әз генә минем учыма кагылып китте. О-о, моннан да зур ләззәтне минем кичергәнем юк иде әле. Кыз башка алмады. "Алып бетер инде", дип кыстап карасам да, "юк", диде. Калган өч чияне үзем кабып куйдым да, елмаеп, кызга карадым. Аның сул як яңагына бер тамчы чия суты кунган иде. "Кая әле, битеңә сут чәчрәгән", - дип, аңа якынлаштым. Каян шулкадәр кыюлык килгәндер, иңбашларыннан кысып кочтым да сут кунган яңагын... үбеп тә алдым. Кыз шунда ук читкә тайпылды. Сумкасын алды һәм китеп тә барды. +Мин, үземне гаепле санапмы, урынымнан кузгала алмый торам. Менә борылыштан, тузан болыты күтәреп, урмандагы кәйләүгә баручы сөт машинасы күренде. Кыз янына киткәч, туктады һәм аны утыртып та китте... Шул булды минем беренче мәхәббәтем. Башкача мин ул кызны очратмадым, эзләсәм дә таба алмадым. Исемен дә сорамаганмын ичмасам... +- Күзлегеңне ки әле, - диде шунда карчык. - Күземә әллә нәрсә булды, чүп кердеме. +Карт, торып, өстәлдән күзлеген алды. Карчыгы янына килде. Карчык, "менә бу күздә" дип, сул күзен күрсәтте. Карт, карчыгының йөзенә иелү белән, июль кояшы астында көеп янган дала өстендә кинәт күк күкрәгәндәге шикелле, өнсез калды. Карчыкның сул як яңагында, кыерчыклар өрфиясе артында, чия суты сыман гына кызарып миң шәйләнә иде... +Яңгыр пышан-пышан яфраклар белән серләшә. Яфраклар астына поскан чәчәк елмая кебек. Ә керфекләрендә, энке бөртекләрен хәтерләтеп, тамчылар ялтырый. Кайтаваз +ТЕАТРГА ТАРИХИ ТЕМА КИРӘКМЕ? +"Казан утлары" журналының 2015 елгы 11нче санында басылган "түгәрәк өстәл"не зур кызыксыну белән кат-кат укып чыктым. Минемчә, журнал бик кирәкле теманы күтәргән. Галимнәребезнең милләт язмышы өчен чын күңелдән борчылулары миңа нык тәэсир итте. Дөресен әйткәндә, бу темага язарга күптән кыкрап йөри идем. +1970 еллар башында курчак театрында Нурихан Фәттахның "Энкеле үрдәк" дип аталган пьесасы куелды. Балалар өчен язылган бу әкиятне русчага тәркемә итеп тә күрсәттеләр, районнарда йөреп тә байтак вакыт репертуардан төшми уйналды ул әсәр. Пьесаның язылу тарихын Р.Батулла берничә мәртәбә сөйләде, язып та чыкты, шуңа кабатлап тормыйм. Ни генә булмасын, мондый уңыш авторга уңай тәэсир итте, икатына этәргеч булды. Озак та үтми, Н.Фәттах "Кол Гали" дип аталган тарихи трагедия язды, аны академия театры 1975 елда сәхнәгә чыгарды (режиссёры - М.Сәлимканов). Спектакль зур уңыш казанды, аны Мәскәү, Уфа, Фрунзе шәһәрләрендә күрсәттеләр, газета-журналларда күпсанлы рецензияләр, интервьюлар, актёрларның фотолары басылды - кыскасы шау-гөр килгән, тынгысыз, шатлыклы еллар... "Бераз вакыттан соң Фәттахның кытыршы холкы аны тагын үз йортына бикләп куйды", - дип яза Батулла Нурихан турындагы истәлекләрендә. Кытыршы холкы гына түгел, ул, күрәсең, бәйрәмнәр, мактаулар күпкәрәк киткәнлеген аңлагандыр, аны "яңадан эшкә чумды" дисәк, дөресрәк булыр. Нәкъ шул елларда аның дистәләгән мәкаләләре, рецензияләре, юмористик хикәя һәм повестьлары өстенә "яшь хикәячеләр клубы" рубрикасын алып баруы, проза турында уйланып язулары һәм "Сызгыра торган уклар" дип аталган зур күләмле роман язуларын әйтсәк, авторның үз өендә бикләнеп тик кенә утырмаганлыгы ачыклана кебек. +Китмешенче еллар азагында Нурихан, тарихи чыганакларга таянып, "Сармат кызы Сәринә" дип аталган трагедия икат итә. Безнең эрага кадәр яшәгән болгарларның борынгы ата-бабалары сарматлар тормышы, аларның факигаләре тасвирлана бу әсәрдә. Сәринә образын ул гүзәл артисткабыз Алсу Гайнуллинаны истә тотып яза; трагедияне академия театрына тәкъдим итә. Пьеса озак кына баш режиссёр Марсель Сәлимканов папкасында ятканнан соң, 1980 елның 18 мартында коллектив алдында уку һәм фикер алышу булды. Мин анда әйтелгән һәр сүзне язып барырга тырыштым. Әлеге язмага, үземнең һәм Нуриханның көндәлекләрендә теркәлеп калган сүзләргә таянып, шул чорда булган карашлар белән укучыны да таныштырырга көрьәт итәм, чөнки "түгәрәк өстәл"дә "тарихи темага пьесалар кирәк" дигән фикер үткәрелә. +Пьесаны Равил Шәрәфиев 2 сәгать ярым, тәнәфес тә ясамыйча укып чыкты. Шуннан фикер алышу башланды. +Беренче сүзне театрның өлкән артисткасы Рәшидә ханым Киһаншина әйтте. (Бу урында һәм алга таба сөйләүче ничек сөйләгән, шулай үзгәртмичә, әз генә кыскартып язылды. - Р.Ф.) +Әсәр жанр ягыннан дөрес бирелгән, образлар төгәл, һәркайсының үз характеры бар, рольләр үз урынында. Әсәрдә кызыл кеп булып намуслы булу, туган кирне саклау, мәхәббәткә тугрылыклы булу төшенчәләре ята. Мин бу әсәрне театр репертуарына алу ягында. +Равил Шәрәфиев: +Кеше авызыннан аңлау читенрәк. Мин пьесаны өч мәртәбә укып чыктым. Әсәр бик озын һәм шактый катлаулы. Бик ерак чор тасвирланса да, күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә дә актуаль - сүз илләр язмышы турында бара. Бүгенге көндә дә халыкара киеренкелек, сугыш. Трагедия жанры бик төгәл - финалда Сәринә үз-үзен һәлакәткә дучар итә. Ул чордагы яман йолаларны Сәринә бетерергә тели, ягъни дошманны үтереп, аның башын алып кайтса гына, кыз үзенә ир сайлый ала. Сәринә, менә шушы йола бетерелсә генә, үзенең амага (ыру башы) итеп сайлануына ризалыгын бирәчәген әйтә. Монда спектакль өчен тиешле саналган киеренке моментлар, кискен борылышлар китәрлек. Ни генә булмасын - мин бу спектакльдә уйнар идем. +Наил Дунаев: +Без "Кол Гали"не рәхәтләнеп уйнадык, репетицияләргә атлыгып йөрдек. Дәртле, икади еллар булды ул еллар безнең өчен. Автор бу әсәрендә дә зур проблемалар күтәрә. Илне саклау, кан коюга каршы булу, гуманизм - бу темалар беркайчан да актуальлеген югалтмый. Только пьеса бигрәк озын, катлаулы. Минемчә, ул бераз кыскарса, кыйнакланса, мешать итмәс иде. Географик урыннар да күбрәк. "Кол Гали"нең адресы бар иде, шуңа ул безгә якын иде. Бу сарматлар бигрәк ераклар икән. Тарихны белмәү дә комачаулый. Инде без дә аңлап бетермәгәч, тамашачы ничек кабул итәр аны? +Һидият Солтанов: +Миңа сарматларның географик һәм вакыт ягыннан ераклыгы әлләни тәэсир итмәде, киресенчә, бу әсәр бүгенге политик киеренкелеккә кавап кебек яңгырады. Ул кызның поступоклары безне уяулыкка өйрәтә. Трагедиянең төп фикере - чын халык язмышын кайгырту. Һәр образның үз холкы бар, пьесаның теле бай, финал трагедия законнарына туры килә. Беренче картинадан ук конфликт башлана, бу инде тамашачыны булачак событиеләргә әзерләп куя. Кызларның сугышчанлыгы, батырлыгы ышандыра. Ватан сугышында аз булдымыни батыр, фидакарь, патриот кызлар? Ни генә булмасын, бераз кыскарткач, шомарткач, әсәрне берсүзсез сәхнәгә менгерергә кирәк. +Әзһәр Хөсәенов (театр директоры): +Без тарихи әйберләргә игътибар итмибез түгел. Нурихан абый - зур проблемаларны курыкмыйча күтәрә торган серьезный автор. Мин пьесаны бик дулкынланып тыңладым, һәр образны үземчә күз алдына китереп утырдым. Монда бөтен коллектив катнашырдай массовый күренешләр дә бар һәм алар кием-салым әзерләү ягыннан зур чыгымнар да сорамый шикелле (көлешү, шаян репликалар. - Р.Ф.). +Без пьесаны куярга алынабыз икән, эш барышында автор белән режиссёр килешеп эшләсәләр, әйтелгән кимчелекләр бетәр дип уйлыйм. +Хәлим Кәләл: +Мин әсәрне икенче бүлеккә киткәч кенә аңлый башладым (тагын көлешеп алдылар. - Р.Ф.). Героиня чит кабиләгә, чит ил кешесенә ияреп китте. Сарматны югалтты, үз илен онытты. Мондый хәл бүгенге көндә дә актуаль. Әнисе, бер хәбәр дә булмагач, кызын эзләп китте, аның "күзен ачты", үзе һәлак булды. Ышандыра, тетрәндерә. Мондый спектакльне карап бетермичә, тамашачы ташлап чыгып китмәячәк... әйбәт уйнасак. +Әдәби бүлек мөдире Зөмәрә ханым: +Әсәрне үзем, аерым укыдым. Менә икенче мәртәбә тыңладым. Миндә: "Сугыш котылгысыз!" - дигән кебегрәк тәэсир калды. Бөтенесе талаша, яу чаба, нишләптер дуслык кулы сузган ыру юк. Сармат илендә дә үзара каршылык. Бесконечный сугыш. Сәринә кровожадная. Йола буенча кияүгә чыгар өчен, бер баш та китә бит. Танай качты, Сәринәнең бер таянычы да юк. Ил тотарлык ирләр кая соң? +Әзһәр Шакиров: +Нурихан абыйны без бик хөрмәт итәбез. Мин дә үз фикеремне әйтим инде. Миңа калса, пьеса бик озын. Мәсәлән, Филеб, Анналар, скульптура ясаулар төп темадан читләштерә, төп образларга мешать итә. Азакка таба әсәр йомшара, арыта башлый. Ышандырмаган урыннарны яңадан эшләргә, камилләштерергә кирәк дип уйлыйм. +Баш режиссёр Марсель Сәлимканов: +Бүгенге көндә үзебезнең авторлардан трагедияләр сирәк килә, без тәркемә әйберләре куярга мәкбүрбез. Безнең өчен Нурихан Фәттах - кыйммәтле автор, без аннан бер сүз белән отмахнуться итә алмыйбыз. Трагедиядә - бик борынгы атабабаларыбыз тарихы. Безнең янда автор үзе утыра. Ул сарматларның кем икәнен, кайда, кайчан яшәгәннәрен безгә аңлатты. Тамашачыга кем аңлатыр? Кем була инде бу сармат дигәннәре? "Минем ниндидер сарматларга ни катнашым бар?" - димәсме. Ну ярар, ансын кыскача программага да язып куеп булыр. Пьесада натурализм бар. Ул Барак дигән егетнең башын күрсәтмичә генә аңлатып булмасмы? Әзһәр дөрес әйтә, ул скульптуралар ясау моментлары, Баспур иле, Сатир патшалар, гдето бөтенләй икенче якка алып китәләр, основной темадан отвлекают. Танайның биографиясен өч мәртәбә кабатлау да артык. Трагедияне шәхси мәхәббәт белән тәмамлау ахырны йомшарта. Гомумән алганда, әсәр укыла, укучыны "кибәрми", значит, зрительне дә ялыктырмас. Менә шул без әйткән недостатокларны автор исендә тотса һәм эшләү, сәхнәгә кую, әзерләү процессында үзгәртүләргә каршы булмаса, куябыз без "Сармат кызы"н. +Фикер алышу тәмам булгач, Н.Фәттах бөтен артистларга, тәнкыйть сүзләре, гомумән, фикер киткергән иптәшләргә рәхмәт әйтте, кимчелекләрне бетерергә, әсәрне яңабаштан эшләп кыскартырга ризалыгын белдерде. +Бу язманы әзерләгәндә, мин "Сармат кызы Сәринә"нең барлык вариантларын яңадан карап, укып чыктым. Тулысынча ул 7 мәртәбә эшләнгән, кайбер бүлекләре нык үзгәргән. Академия театрында булган фикер алышудан соң, нык кыскартылып, 1986 елда Әлмәт театрына тәкъдим ителгән. Миңа калса, Сәринәнең Баспур патшадагы язмышы, әнисе белән очрашу-сөйләшүләре, үз кулы белән Сатир патша улы Филебны үтереп, далага качып китү моментлары тетрәндерә, чөнки Филеб, Сәринәне яратуына карамастан, сүзендә тормый. +Академия театры әсәрне куймады. +2002 елда чыккан 5 томлыкта пьесаның азагы Сәринәнең үзен-үзе үтерүе белән түгел, шуңа ишарә рәвешендә тәмамлана, трагедия драмага әйләнә. Нурихан бу әсәрен 1977 елдан башлап 1986 елга кадәр 9 ел язган. Ул аны яратып, бирелеп эшләде, сәхнәдә күрергә хыялланды - насыйп булмады. +Казанда гына да энергияләре ташып торган, талантлы режиссёрларыбыз бар, үзләре укытып актёрлар әзерлиләр. +Йә булмаса: "Теләгәндә бу драманы сәхнәгә менгерерләр иде", - дип тә тәмамларга була. +Руфинә ФӘТТАХОВА +ҮЗ ТАРИХЫН БЕЛМӘГӘННЕҢ КИЛӘЧӘГЕ ЮК +Журналның 11нче санында басылган "Без тарихта эзлеме?" дигән "түгәрәк өстәл"не бик кызыксынып укып чыктым. Анда авторларның: "Без язган тарихи әсәрләр белән режиссёрлар кызыксынмый, театрлар безнең пьесалар буенча спектакльләр куймый", — дигән фикерләре белән танышкач, бу темага кагылышлы кайбер уйларымны киткермәкче булам. +Әлбәттә, редакция күтәргән мәсьәләне бик кызыклы һәм кирәкле дип саныйм, алай гына да түгел, мондый әңгәмәләр, журнал редакциясе белән чикләнмичә, күпсанлы тамашачыларга, милләтебезнең тарихы, халкыбызның киләчәге белән кызыксынучыларга киткерү максатыннан, бәлки, телевидение аша да үткәрелсә яхшы булыр иде. +Беренче чиратта, бу әңгәмәдә мине иң кызыксындырганы — тарих үзе түгел, ә тарихи чынбарлыкны сәнгати фаразлау. +Миңа калса, икатта тарихка кагылышлы проблемалар берьяклы гына була алмый. Тарихи шәхесләр, тарихи вакыйгалар турында язганда, иң беренче — без нәрсә әйтмәкче булабыз? Икенчесе — ни өчен без моны әйтергә телибез, дигән сорауларны ачыкларга тиешбез. +Безнең драматургиядә ике төрле тарихи пьесалар турында сүз алып барырга була. Беренчесе — борынгы әкиятләргә, бәетләргә, легендаларга, мифларга таянып язылган пьесалар. Әкиятләрдән башласак, алар да бит безнең тарихыбыз. Кызык кына күренеш килеп чыга. Даими рәвештә, өч-дүрт ел саен, дөньяга "Кәкә белән Сарык" әкияте буенча язылган яңа пьеса туа. Аларның кайсын гына алма, бер үк персонажлар, бер үк вакыйгалар. Авторлар Габдулла Тукай әкиятен әвештәвеш китереп, сюжетын алдын артка куеп әвәлиләр дә, яңа әсәр икат иттек дип, горурланып йөриләр. Укыйсың да аптырап каласың — Тукай күпме авторларны ашаткан, күпме драматургларга Кәкә белән Сарык мөнәсәбәтләрендә икади эзләнүләргә азык биргән. Ләкин бер әйбер онытылып бара. Бу сюжетка йөз ел бит инде. Без ХХI гасырда яшибез. Дөнья, кешеләр, технологияләр үзгәрде, прогресс алга китте. Компьютер, интернет заманасында яшибез. Нәни балалар хәзер "Дюймовочка", "Серая шейка" әкиятләрен карамый. Аларны башка персонажлар кызыксындыра: Рабокар полли, фиксиклар, лунтиклар. Әлбәттә, милли кәкәбез белән милли сарыгыбыз да кирәк. Ләкин без аларны Тукайныкы итеп калдырыйк инде. Үзебез яңа персонажлар, башка, заманча сюжет уйлап чыгарыйк. +Инде бәетләргә, легендаларга таянып язылган пьесаларны алсак, күңеллерәк күренеш күзәтәбез. Минемчә, аларның иң уңышлы үрнәкләре итеп Таки Гыйззәтнең "Киде кыз" бәетенә нигезләнеп язган "Кыю кызлар" комедиясен һәм Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның "Зәңгәр шәл" исемле татар халык кырына таянып язган шул ук исемдәге пьесасын атап була. "Зәңгәр шәл"гә килгәндә, ике бөек автор татар театр сәнгатендә "музыкаль драма" дигән яңа жанр тудыра. +Мондый пьесалар тарихи дөреслеккә, тарихи вакыйгаларга бәйләнмәгән. Аларның нигезендә халыкның шаянлыгы, уен-кырлары, типажлары, горефгадәтләре, ягъни фольклор һәм этнография ята. Автор тарафыннан уйлап чыгарылган булсалар да, алар безне ышандыра, үзләренә кәлеп итә. Ул пьесалар буенча куелган спектакльләрне караганда, безнең күңелләребез нечкәрә, каныбызга кылы керә, йөзләребездән елмаю төшми. Алар бездә борынгы әби-бабаларыбызга булган мәхәббәт хисләрен, буыннан-буынга күчеп, хәтеребездә сакланып килә торган рухыбызга бәйле истәлекләрне уята. Шуңа күрә алар безнең өчен кадерле, якын. +Мәскәүдән килгән театр белгечләре "Зәңгәр" шәл" кебек әсәрләрне күреп тәнкыйть сүзләре әйтсәләр дә, кайсы гына татар кешесе бу спектакльләрне карарга каршы килер икән. Алар да безнең тарихыбыз бит. +Инде тарихи шәхесләргә, тарихи вакыйгаларга килсәк, аларны сурәтләү — шактый катлаулы әйбер. Бу эш зур белем һәм фидакарь хезмәт таләп итә. Тарихи чынбарлыкны язар өчен рәсми чыганаклар кирәк. Ә без үз тарихыбызны яхшы беләбезме соң? Тарих битләребезнең күп өлеше томан эчендә, ә бер өлеше югалган, юкка чыккан бит. Күп шәхесләребезнең тормыш юлын, кылган эшләрен могкиза белән сакланып калган аерым-аерым документлар, халык хәтерендә сакланган дастаннар аша гына беләбез. Шул мәгълүматларга гына таянып, Болгар, Алтын Урда, Олуг Мөхәммәд, Казан ханлыгы чорлары, күпсанлы ханнарыбыз-ханбикәләребез турында пьеса яки роман языла икән, нинди тарихи дөреслек турында сүз алып барырга була?! +Конкрет вакыйганың төгәл датасын эзләү эшен галимнәргә, тарихчыларга калдырыйк. Икат кешесен ул хәлләрнең чыганагы, рухы, вакыйгаларның мотивациясе кызыксындырырга һәм ул укучыларга, тамашачыларга адәм баласының кылган эшләре нинди нәтикәгә китергәнен күрсәтергә тиеш. +Әйтик, "Идегәй" дастаны бар. Юныс Сафиуллин аның буенча бик әйбәт инсценировка ясаган иде. Марсель Сәлимканов шактый көч куеп шуны сәхнәләштерде. Спектакль үз яңгырашын тапты. Күп еллар театр сәхнәсендә уйналды, тамашачы яратып карады, ләкин төп сорау ачыкланмыйча калды. Нәкый ага Исәнбәт тарафыннан барлап эшкәртелгән бөек дастаныбыз герое, атаклы театр сәхнәләштереп күрсәткән данлыклы Идегәйнең бөеклеге нәрсәдә соң? Ни өчен без аның фикердәшләре, теләктәшләре булырга тиеш? Нинди бөек эшләр кылган ул? Олуг Мөхәммәдкә ярдәм иткәнме? Алтын Урданы китәкләп, дәүләт буларак саклап калганмы? Әллә Аксак Тимерне китертеп, Алтын Урданы кимертүгә сәбәпче булганмы? +Марсель Хәкимович репетиция вакытында галимнәрне чакыртып, аларның фикерләрен дә тыңладык, ләкин сорауга кавап табылмады. Бу мисалны тарихыбызның күп яклары ачыкланмаган булуы турындагы сүзгә ияреп әйтүем. +Проблема тарихи дөреслекне язу-язмауда түгел, миңа калса, тарихи әсәр язган автор шул чор аша, үткән вакыйгалар аша бүгенге көн проблемаларын күтәрергә, бүгенге көн белән бәйләнеш табып, аналогияләр китерергә тиеш. Тарихи шәхеснең биографиясен хронология буенча сурәтләргә түгел, ә шәхеснең кылган эшләрен, һәр кәмгыятьтә, һәр чорда да булган һәм бүген дә көн үзәгендә торган проблемаларны, вакыйгаларны анализлау кирәк. Сорауга кавап бирү белән мавыкмаска, дөрес кавапны бер Ходай Тәгалә үзе белә. Икат кешесе проблеманы күреп, аның ни өчен шулай булганын анализлап, тамашачыларны һәм укучыларны уйландырырга тиеш. +Адәм баласы әүлия түгел. Аңа хаталар да, ялгышлар да хас. Бигрәк тә зур шәхесләрнең хаталары тарихта зур роль уйный. Һәр бөек шәхеснең язмышы нигезендә көрәш ята. Власть өчен көрәш. Ул көрәшне сәясәт аша алып баралар. Белгәнебезчә, сәясәт бик пычрак эш, үзебез дә күреп торабыз, сәясәтчеләр үзләре дә күңелләре йомшарган саен шуны әйтә. Власть өчен барган көрәштә нинди генә кинаятьләр эшләнми, нинди генә язмышлар кимерелми. Күпме кеше рәнкетелә. Нинди генә шәхесләрнең намуслары тапталмый! Ул сәясәт, көрәш дәүләт өчен, милләт хакына эшләнәдер, ләкин алар барысы да кәмгыять һәм аерым кешеләр язмышыннан тирән кәрәхәт калдырып үтәләр. Бу күренеш Шекспир заманында да булган, бүгенге чорда да чәчәк атканын күреп торабыз. +Драматургиянең нигезендә сүз түгел, профессиональ телдә әйтсәк, "действие, поступки, события" дигән төшенчәләр ята. Шуларга анализ ясала. Мәсәлән, "Яңа татар пьесасы" конкурсына килгән күп кенә пьеса авторлары, әсәргә тирән фикер салам дип, пьесаны сүз боткасына әйләндерәләр. Вакыйгалар сәхнәдә уйналмый, аларны персонажлар бер-берсенә сөйләп, пьесаны чәчмә әсәргә әверелдерә. +Мин үзем бик кызыксынып, Алтын Урда варисы булган Казан ханлыгының үз дәүләтен саклый алмау сәбәпләрен анализлаган әсәр карар идем. Ни өчен милләтебез язмышы шулкадәр факигале? Дәүләт кимерелүнең сәбәбе нәрсәдә? Ханнарыбызның булдыксызлыгы аркасындамы, әллә бәкләребез-морзаларыбыз сатлык булгангамы? Казанны дошман алганда, башка төбәк халкы битараф калгангамы? Ни өчен ил өстенә килгән яу алдында татар халкы берләшә алмаган? Сөембикәне милләтебез символы дибез дә бит, ни өчен соң ул символны сабый баласы белән дәүләт карары буенча дошманга биреп кибәргәннәр. Тарихчылар, галимнәр бу сорауларга кавапны белә торганнардыр. Ә мин гади кеше — "обыватель". Мине бу сораулар борчый һәм әлеге темаларга бәйле сыйфатлы әсәрләр укыйсым, спектакльләр карыйсым килә. +Дөрес, бүгенге көндә тарихи темага бәйле пьесалар языла, алар театр сәхнәләрендә ара-тирә куела. Ләкин ул әсәрләр белән якыннан танышкач, каһарманнарыбыз язмышына, тормышына, кылган эшләренә күз салсаң, күп очракта аптырап каласың. Алар ниндидер трафарет, шаблон буенча язылган диярсең. Сурәтләнгән шәхесләребез матур да, йомшак та, ап-ак та. Гел изге эш эшләп йөргән әүлияләрне хәтерләтәләр. Ул әсәрләрдә хан тирмәсенә рөхсәтсез теләсә нинди чапкын, теләсә нинди юлчы-дәрвиш керә дә, авторга кирәк булган мәгълүмат бирә. Әйтерсең лә хан тирмәсен беркем сакламый, бүгенге көн теле белән әйтсәк, бернинди "служба безопасности" юк икән. Менә шул вак элементлардан зур ялган уйдырма килеп чыга. Театр сәнгатендә "сценическая условность" дигән төшенчә бар. Ул икади фантазиягә юл бирә, ләкин төче уйдырмага урын калдырмый. +Шулай да татар әдәбиятында (һәрхәлдә, мин укыган әсәрләр арасында) мине ышандырган, уйланырга мәкбүр иткән ике тарихи әсәрне атар идем. Ул — Мәхмүт Галәүнең "Мөһакирләр" һәм Нурихан Фәттахның "Әтил суы ака торур" романнары. +Бу ике автор, тарихи дөреслекне саклап, хронология, тарихи төгәллеккә ябышмаган. Ләкин аларның әсәрләрендә халкыбызның этнографиясе, көрәше, сәясәте, бабаларыбызның тормышы, мөнәсәбәтләре, ихтыяклары югары дәрәкәдә күрсәтелә. Андагы проблемалар язучыларның зур талантлары аша сугарылып, безне шул чорны тоярга, анализларга, үткән вакыйгалардан сабак алырга ярдәм итә. Бүгенге көн белән чагыштырып, ниндидер ачышларга, нәтикәләргә китерә. +Тарих үзе дә, аның икатта, сәнгатьтә, гомумән, мәдәнияттә тоткан урыны күп сораулар тудыра. Бу темага күп сөйләшеп бәхәсләшергә була. Уртак фикергә килү авырдыр, чөнки һәрбер галимнең, икат кешесенең аңа үз карашы, концепциясе бар. Бәхәсләшергә, эзләнергә, икатта якты эз калдырыр өчен, бөтен дөнья классик драматургиясен өйрәнеп, профессиональ белемеңне үстереп, яңа үрләргә күтәрелергә кирәк. Теге яки бу режиссёр мин язган әсәрне куймый дип зарланырга түгел, ә үз дөреслегеңне, тарихны үзеңә генә хас булган ракурстан күреп, фикереңнең яңалыгы белән, әйткән сүзеңнең кыюлыгы белән дәлиллә. Борынгы бабаларыбызның бөеклеген күрсәтеп, кылган хаталарын анализлап, шуннан сабак алып, киләчәктә дә милләтебезне саклап калыр өчен, кыйган тәкрибәбезне балаларыбызоныкларыбызга: "Без тарихта эзлебез", — дип васыять итеп калдырыр өчен икат итәргә, яңадан-яңа әсәрләр тудырырга кирәк. +Әйбәт пьесадан баш тарткан режиссёрны күргәнем юк әле минем. +Илдар ХӘЙРУЛЛИН, +Татарстанның халык, +Россиянең атказанган артисты +ЯЗМЫШКА МӘДХИЯ +ХӘНӘФИ БӘДИГЫЙГА 75 ЯШЬ +Язучыларның әдәбиятка килүләре төрлечә, үзенчә булган шикелле, танылулары, укучы күңелендә, кәмәгатьчелек күгендә ялтырап алулары да төрлечә була. Әлбәттә, икади рух канына сеңгән кеше барыбер каләмен ташламаячак. +Хәнәфи Бәдигый дигән шагыйрь, галим-педагог, журналист-публицист менә шундыйлардан. Әдипнең эзләнүләре турында, баксаң, Ә.Гадел, Ш.Маннапов, Н.Акмал, Г.Садә, Ә.Гаффар, М.Әхмәтканов, Ш.Әхмәдулла, Ә.Мәхмүдов кебек дүрт дистә чамасы төрле буын вә зыялы каләм ияләре уңай фикерләрен әйтеп калдырганнар, һәркайсы үзенчә бәясен биргән. Миңа, шәхсән, аның шигырьләрен күңелемне салып укуга ике вакыйга этәргеч бирде. Иң әүвәл Х.Бәдигый икатына югары бәясе белән, күптән түгел арабыздан киткән сатирик, димәк, бер шәйгә дә үзе тотып карамыйча ышанмый торган Фәнзаман Баттал таң калдырды. Кемнеңдер концертында урыннарыбыз янәшә туры килде. Сәхнәдән Хәнәфи сүзләренә кыр яңгырагач, иптәш әйтеп куйды: "Тәлгат, кем, бу егетнең шигырьләрен игътибар беләнрәк укып кара әле, анда бер буш строфа, көмлә, мәгънәсез чагыштыру тапмассың!" Яхшы кыр тәэсирендә әйтелсәләр дә, бу фикер мине уйландырды. +Икенчедән, аның 2013 елда "Мәдәни комга"да баш мәкалә буларак бирелгән, Тукайның туган көненә багышланган "Халык улы, халык шагыйре" дигән мәкаләсе сокландырды. Озак еллар дәвамында бөек шагыйребезнең икатын өйрәнгән кеше буларак, өздереп әйтә алам: мәкалә Тукайны белеп, аңлап, яратып, берәүне дә кабатламыйча, мисалларны нәзберек сайлап алып язылган. +"Хәнәфи Бәдигый — Тукайның якташы, — дип яза Люция Рахманкулова. Кечкенәдән ул Тукайга якын булуын үзенчә тоеп үскәндер. Кайчандыр, күп еллар элек, әти-әнисенең кечкенә Габдулла яшәгән йортта торулары, шул турыдагы хатирәләр шагыйрь булып китәргә этәргәндер". Икаты турында сүз алдарак булыр, мәгәр бу сүзләрдәге дөреслекне инкяр итүе кыен. +Х.Бәдигыйны мин Муса Кәлил икатының тел-өслүб үзенчәлекләренә багышланган тикшеренүләре, яңа гасырның беренче елында дөнья күргән тәнкыйть мәкаләләрен, күзәтүләрен, уйлануларын эченә алган "Абага чәчәге" (2001; шигырь кыентыгына бирәсе исемне "әрәм" иткән) мәкмугасы буенча белә идем. Хәтерне арткарак чигереп, аның үз туган районы Арча вилаятендә укытучы, ун елга якын урта мәктәп директоры, Казан дәүләт педагогия институтында доцент, декан ярдәмчесе, консерватория доценты, Вахит ага Хаковның шәкерте, милли университетны оештыручыларның һәм китәкчеләренең берсе булуын, үз тәкрибәсенә таянып язылган һәм Татарстан китап нәшриятында 100 мең тираж белән басылып (икенче нуле "ялгыш" өстәлмәде микән дип, кат-кат тикшердем), тиз арада таралып беткән "Уроки татарского языка: самоучитель" (1993); рус мәктәпләренең VI сыйныфында укучы татар балалары өчен Татарстан Республикасы Халык мәгарифе министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән 63 мең тиражлы, авторлыкта "Туган тел" (1993) һ.б. дәреслекләрен дә искә алып китәргә тиешбез. +Кайсы шагыйребез шундый бай биографиясе белән мактана ала? Г.Кашшаф, Р.Мостафиннар бакыйлыкка күчкәч, М.Кәлил мирасын, бигрәк тә аның шигырь төзелешен, сурәтле фикерләү үзенчәлекләрен тәфсилле өйрәнүче, аңа тугрылыклы Хәнәфи Бәдигый калды. Ул Кәлил шигъриятен гомуми өйрәнми, ә беренче чиратта, аның тел-өслүб осталыгын ачу максаты белән яши. "Мәдәни комга" (25 сентябрь, 2015) гәзитендә басылган "Кәлил икатында су образы" мәкаләсе — шуның ачык мисалы. +Хәзерге татар поэзиясендә Хәнәфи Бәдигый дигән шагыйрьнең рухи дөньясы нидән гыйбарәт? Кул астымда "Күңел ялкыны", "Яшел чирәм" китаплары булса да, соңгысын — "Тормыш фасыллары" дип аталган, 302 биттән торган шактый калын кыентыгын аркылыга-буйга укып чыктым. Яшәү фәлсәфәсен иман, Алла, Коръән тәгълиматына таянып үстергән, табигать күркен, кәнлекләр дөньясын, олы шәхесләребезне нәкышле яктылык белән сурәтләгән затлы шигырьләре олы тарихлы әдәбиятыбызның йөзенә кызыллык китермиләр. Иң мөһиме: Хәнәфинең яшәешнең йөрәк тибешен тоюдан килгән шигъри рухы, әйләнә-тирәнең матурлыгын, тереклек дөньясын аңлавы, чеметеп алуга маһир юмор сәләте бар. (Мөгаен, шул сыйфаты белән Ф.Батталны да вәйран иткәндер Бәдигый.) +"Тормыш фасыллары"на тупланган шигырьләр тематик байлыгы, жанр төрлелеге, форма һәм эчтәлекнең камиллеге ягыннан гына түгел, китди анализлы кереш сүзе, бер эчтәлеккә туплап бирелгән фәлсәфи фикерләре белән дә игътибарны кәлеп итә һәм алар аның икатын шактый тулы итеп күзалларга мөмкинлек бирә. +Хәнәфи Бәдигыйның шигырь-поэмалары актуаль поэзия үрнәкләре дип бәяләнергә лаеклы. Моның шулай икәнлеген аның дистә еллар дәвамында "Казан утлары", "Чаян", "Мәгариф" һ.б. журналларда, "Мәдәни комга", "Шәһри Казан", "Ватаным Татарстан", "Сабантуй", "Мәгърифәт" һ.б. газеталарда әледән-әле, кайберләрендә исә еш кына беренче биттә басылып чыгуы ачык күрсәтә. Әлеге уңайдан шунысын да әйтергә кирәк: Г.Тукайга, М.Кәлилгә, Киңү, Республика, Белем көннәренә, Сабантуйга, Яңа елга багышлап язылган мондый актуаль шигырьләрне танылган шагыйрьләр икатыннан да табып булмый. Шуның белән бергә теге яки бу китди вакыйга уңаеннан бирелгән шигъри сәхифәләрдә еш кына Хәнәфи Бәдигыйның шигъри юллары эпиграф итеп китерелүе дә шул хакта сөйли. Аның шигърият дөньясына иртәрәк һәм кинәт килеп кермәве хезмәт һәм икат юлында гыйльми-педагогик эшчәнлекнең өстенлек алуы белән дә бәйледер. +Ошбу хакта Хәнәфи Бәдигыйның поэтик икатына бәя биреп, шагыйрь Нияз Акмал бик ачык итеп язган: "Чын шигърияттә лирик герой һәм шагыйрь язмышының тәңгәллеге булган очракта гына (лирик героймы ул, сатирик әсәрме — барыбер!) шигырь үз көченә ия була ала. Бу яктан алганда да Хәнәфи Бәдигый үз-үзенә тугры кала. Аның мәхәббәт лирикасында да, сатирик әсәрләрендә дә үз сүзе, кичерешләре, әрнү-рәнкүләре, шатлану-өметләнүләре бербөтен булып күзаллана. Лирик герое һәрвакыт бер үк затны — Хәнәфи Бәдигый дигән шагыйрьне хәтерләтә. Хәтерләтә генә түгел: "Менә бит мин, таныйсызмы мине?" — дип әйткән кебек тоела". +Хәнәфи Бәдигыйның шигърият мәйданына килеп керүенең үзенчәлеген танылган тарихчы-галим Марсель Әхмәтканов ачык итеп аңлатып биргән: "Шагыйрь Хәнәфи Бәдигый икатының нәкъ менә 90нчы еллар башында аеруча активлашып китүе игътибарны кәлеп итә. Әлбәттә, моның ныклы кирлеге бар. +Беренчедән, ул коеп куйган, фәкать үз зәвыгын гына күздә тотып икат итүче шагыйрьләрдән түгел. Шуның белән бергә — галим-педагог, әдәби тәнкыйтьче, публицист һәм журналист буларак та милли-азатлык хәрәкәтенең үзәгендә кайнаган лидерларның берсе, милләтпәрвәр. +Шуңа күрә аның шигърияте дә, беренче чиратта — китлеккән, актив гражданлык, патриотик хисләр белән сугарылган шигърият. Әлеге әсәрләрнең идея-эстетик әһәмияте, тема-эчтәлегенең актуальлеге, тел-стиль һәм шигъри бизәкләрнең камиллеге, эчтәлек белән форманың тәңгәл килеп, чын сәнгать әсәре булып формалашуында чагыла. Аларда халкыбыз, телебез, дәүләтчелегебез язмышы калку булып гәүдәләнә". +Чыннан да, халыкчан шигъриятне, шундый шагыйрьләрне халык үзе, чор, кәмгыятьтә барган мөһим вакыйгалар тудыра. Моның шулай икәнлеген татар шигъриятеннән генә түгел, дөнья әдәбияты тарихыннан да бик күп мисаллар китереп расларга булыр иде. +Әйе, 90нчы елларда гасырлар дәвамында кимсетелеп яшәгән халкыбызның чикләнгән булса да бәйсезлек, мөстәкыйльлек яулап алуы нәтикәсендә тарихииктимагый яшәешебездә, әдәбият, мәдәният, сәнгать дөньябызда, һәм поэзиядә милли азатлыкка таба борылыш әһәмиятле үзгәрешләр алып килде. Әмма моны тиз арада кабул итәргә икатчыларның байтагы әзер түгел иде: элекке, ияләнгән, күнегелгән сюжет-схемалар, идеяләр һәм шуларга яраклашкан нәкыш-бизәкләр яңа чорда төссезләнеп, үтмәсләнеп калды. Милли азатлык байрагының килфердәү дулкынын сәнгать дөньясында, шул исәптән шигърияттә дә чагылдырырга кирәк иде. Бу кәһәттән чыгып караганда, Хәнәфи Бәдигый шигърият мәйданына әнә шул яңа чорны алкышларга, шуны тормышка ашыру өчен көрәшергә әзер булган шагыйрьләрнең берсе буларак килеп керде. Шул чорда ул Г.Тукайның атаклы "Китмибез!" шигыренә ияреп, шуңа аваздаш булган "Көтмибез!" дигән шигырен халыкка ирештерде. Бу, бер яктан, Г.Тукай күтәргән милли-азатлык байрагын тагын да югарырак күтәреп, алга барырга өндәү булса, икенче яктан, шул ук бүгенге карагруһчыларны фаш итү дә иде: "Кайберәүләр безне булмас эшкә тәклиф итәләр: / Ирек даулап йөрмәгез сез, үзе килер, көт! — диләр. / Көтмибез без, көтә-көтә узды китмеш ел гомер. / Кәкә артыннан печәннең йөргәне юктыр гомер!" — дигән юллар белән башланган ул шигырь бүгенге Россиядә дә шул ук "хокуклар"ның саклануын, кысучыларның һәм талаучыларның тагын да көчәюен сатирик планда, Тукайча фаш итеп биргән. +"Саумы, шагыйрь!", "Татар язы", "Сыену" кебек шигырьләрендә ул Тукайны татарның илһамчысы, сыену урыны, үксез канына юаныч эзләп: "Сафланырга килә... Бөек шагыйрь, пәйгамбәре — Тукай янына!" — дип яза, тантаналы төстә рухланып. "Апрель, апрель инде: / Йомшак киле, чирәм исе белән / Тәмам алгысыта күңелне. / Апрель китсә, татар әллә нишли: / Үзе шигырь көйли, / Үзе моңсу, үзе күңелле" ("Сыену"). +Хәнәфи Бәдигыйның шигърияткә килергә ашыкмавының бер сәбәбенең сере аның "Көзге чәчәкләр" циклындагы юлларында ачыла кебек: "Яшьлегемдә көзге чәчәкләргә / Багышланган кырлар язмадым. / Кара көзне мактау заманында / Алдашырга никтер базмадым". +Бу юлларның нәрсә турында булуын тарихны белүчеләр чамалыйдыр. Бабаларын кулак дип, большевиклар хакимияте куштаннарының бөтен йорт-кирләрен, мал-туарларын талап алып бетергәнен, "кулак калдыгы", "контр", "бабаңнар эзеннән барасыңмы?" дигән дәһшәтле сүзләрне кечкенәдән ишетеп-белеп, фәкыйрь тормышта үскәнгә язылган ул. +"Тормыш фасыллары" исемле әлеге шигырьләр, кырлар, поэмалар һәм фәлсәфи фикерләр туплап бирелгән китап "Мәхәббәт фасыллары", "Туган як тугайлары", "Язмыш бураннары", "Язгы кичләрдә" (кырлар), "Балачак хыяллары", "Гримсыз тамаша" (юмор-сатира) һәм "Фәлсәфи фикерләр" дигән эчтәлек һәм тематик, идеяэстетик яктан максатчан һәм эзлекле итеп төзелгән бербөтенне хасил итә. +"Тормыш фасылларына сәфәр" исемле кереш сүзендә шагыйрь, филология фәннәре докторы Әмир Мәхмүдов Хәнәфи Бәдигый икатына карата: "Х.Бәдигыйның шигырьләре төзек: уңышлы табылган рифмалары төп фикерне төгәл, образлы итеп күзалларга ярдәм итә. Тел-әдәбият галиме буларак, ана телебезнең бөтен нечкәлекләрен тоеп, белеп яза. Аның сурәтләү алымнары да үзенчәлекле: ул антитеза, метафораларга еш мөрәкәгать итә, эпитетлардан оста файдалана, юмор-сатирада гипербола, гротеск алымнарын уңышлы куллана, әсәрләрендә синестезия — поэтик сиземләү дә урын ала, рәссамлык сыйфатлары да сизелеп-сизелеп куя: аерма шунда гына: ул табигать күренешләрен шигъри бизәкләр белән кәгазъгә төшерә", — дип, шактый төпле бәя бирә. +"Һәр китапның үзәген тәшкил иткән әсәрләр була. "Тормыш фасыллары"нда "Яшәешкә мәдхия" шигыре — шундый әсәрләрнең берсе. Шигырьдә шактый катлаулы иктимагый мәсьәләләр күтәрелә. Шагыйрь Аллаһы Тәгаләгә, туган киргә, халкыбызга, газиз әткәй-әнкәйләренә, мәхәббәткә дан кырлау рәвешендә язылган бу шигыре белән бүген онытылыбрак торган мәдхия жанрын да канландырып кибәрә кебек", — дип яза автор, әлеге шигырьнең эчтәлеген ачып. +Чыннан да: "Мин рәхмәтле тормыш фасылларын / Бергә кичкән газиз халкыма. / Яшәешкә башын игән йөрәк / Рәхмәт хисе белән талпына", — дигән шигъри юлларны заманча алдынгы, киң карашлы, зур фикерле, кайнар йөрәкле чын шагыйрь генә яза аладыр, мөгаен. +Шул уңайдан аның Яңа елга багышлап язган шигырьләреннән берничә юл китерү урынлы булыр: "Өмет тулы мөлдерәмә күзләр / Тулган ай күк балкый бу кичтә ("Яңа ел мизгеле"); "Хуш киләсең, и Яңа ел! / Көтәбез, беләсеңдер! / Син үзең дә киргә безне / Яратып киләсеңдер! ("Исәнме, Яңа ел!"); "Алып кил син ап-ак, чиста, саф көннәрне, / Бир син безгә татлы, рәхәт, тын төннәрне!" ("Хуш киләсең!"). +Оптимистик рухлы, якты уй-теләкләр белән сугарылган әлеге шигырь юллары көйгә салынган кыр кебек киңел укыла, хәтергә сеңеп кала. Ритм-рифмасының, тел-стиленең камиллеге, форма белән эчтәлекнең тәңгәллеге дә зур әһәмияткә ия булуы ачыла бу юлларда. +Табигать күренешләрен канландырып, илаһилаштырып тасвирлау, гомумән, аның икатына хас үзенчәлекләрнең берсе: "Салкын кышның бураннарын мактап, / Ямьле язга китеп барышлый, / Истәлеккә керсез йөрәгемнең / Дәртле кырын сиңа багышлыйм" ("Кышка мәдхия"). +Хәнәфи Бәдигый шигъриятенә Г.Тукай, М.Кәлил икатларының йогынтысы нык сизелә. Бөек Тукайга һәм каһарман-шагыйрь Муса Кәлилгә багышлап язган шигырьләре, поэмалары аның икатында күренекле урын алып тора. Патриот-шагыйрь Муса Кәлил икатын исә 35 ел дәвамында фәнни нигездә өйрәнеп язылган күпсанлы гыйльми хезмәтләре белән бергә, аңа багышланган "Дала бөркете" поэмасы — герой-шагыйрь мирасына керткән зур өлеше. "Саумы, шагыйрь! / Язның алтын фаэтоны / Кабат очраштырды бергә! / Сөйгән халкың канатланып килгән / Сине тагын бер күрергә!" ("Саумы, шагыйрь!"); "Пар атларда килгән Тукай кебек, / Син дә ашкынгансың Казанга. / Татар тартып китергәндер сине / Зур тормышта кайнар казанга!" ("Дала бөркете"). +Билгеле, үз күзәтүләренә, үз шигъри табышларына нигезләнгән моң-кичерешләре генә шагыйрьнең икат йөзен аеруча ачык чагылдыра һәм алар аның икатының үзәген тәшкил итә. "Көзге чәчәкләрнең так яфрагы / Кәй кылысын көтә юксынып. / Яз гөледәй кете өсләрендә / Күбәләкләр уйный ымсынып" ("Көзге чәчәкләр"); "Урман чишмәсеннән килә, суың — көмеш, / Авылыбызны ямьләндереп, йөгер, инеш!" ("Йөгер, инеш!"). +Әлеге юллардан күренгәнчә, Х.Бәдигый икаты билгеле бер темага багышланган әсәрләрдә дә ритм-рифма байлыгы, шигырь төзелеше һәм эчтәлек ягыннан тәңгәл килеп үрелүе белән дә игътибарны кәлеп итә. +"Язмыш бураннары" бүлегендәге "Әнкәйләргә бүләккә", "Төш", "Кепсәдәге урак", "Тукранбашлар", "Сөрелмәгән булсаң", "Онытылган дисбе", "Үткән көннәр", "Кызыл яр", "Мөмкин түгел", "Өермә" һ.б. шигырьләрендә лирик герой һәм кеше язмышы төсләр һәм образлар аша кабатланмас рәвештә, гаять дулкынландыргыч итеп сурәтләнә. Бу шигырьләр бер-берсен тулыландырып килеп, яшәешкә мәдхия кебек яңгырыйлар. "Мин бу таныш чәчәкләрнең телен / Белмим, никтер аңлый алмадым. / Беркөн әнкәм каберендә күргәч, / Тукранбашлар серен аңладым" ("Тукранбашлар"). +Бу тирән сагышлы тою-сиземләүле экзистенциаль юллар Х.Туфанның "Ромашкалар"ын хәтерләтеп куя. Әйе, теләсә-кайсы шагыйрь икатында, телисеңме-юкмы, әдәби традицияләр йогынтысын сизми калмыйсың. Бер караганда, ул бик табигый дә булып тоела: димәк, дөньяны поэтик тасвирлауда аерымлык кына түгел, гомумилек тә хас дигән фәлсәфи нәтикә ясарга туры килә. Кешене кир шарына алып килгән глобаль проблема турында да ул үзенчә, гади дә, ышандырырлык итеп тә яза белә. +"Сөрелмәгән булсаң, Адәм, / Аллаһның кәннәтеннән, / Мәңге азат булыр идек / Бу дөнья михнәтеннән" (Сөрелмәгән булсаң"); "Ак кәсәден аның озатканда, / Кил елады ятып, юл буйлап. / Дисбе төймәләре сыктый-сыктый, / Минем кулдан акты ни уйлап?" ("Онытылган дисбе"); "Иделдә кил, / Кызыл ярда торам, / Йөрәгемне юа ак дулкын. / Тынгы эзләп кенә килгән идем, / Зилзиләгә килеп юлыктым" ("Кызыл яр") кебек юлларда шәхси һәм гомуми характердагы тирән кичерешләр, бер яктан караганда, таныш образлар булып тоелса да, дулкынландыргыч итеп, яңача тасвирлана. +"Яз-кәйләрнең назлы хушбуй исе / Дәртле дулкын булып агыла. / Көзге чәчәкләрдә яшәешнең / Тирән фәлсәфәсе чагыла". "Көзге чәчәкләр" циклындагы әлеге һәм: "Матурлыкның тиңсез алиһәсе — / Галикәнап көзге чәчәк — сез!"; "Минем күңелем никтер сине эзләп, / Көзге чәчәкләргә тартыла" дигән, гомумән, матурлык, мәхәббәт турында, кан-тән, акыл берлегендә туган шигырьләр. Биредә так-яфраклар шавы иң татлы хисләрне яшереп, пышылдап сөйләшкән кызлар серен дә "ачкан" кебек күңелгә уелалар. +Хәнәфи Бәдигый икатында юмор һәм сатира аеруча зур урын алып тора дигән идек. Әлеге китапка тупланган 250 дән артык поэтик әсәрнең өчтән бере чамасы һәм 80 ләп фәлсәфи фикернең юмор-сатирага корылган булуы шул хакта сөйли. Әле моңа аның егерме ел дәвамында "Чаян" журналында 100 дән артык юморсатира әсәре басылуы да килеп өстәлә. Аның бу юнәлештәге уңышлы икатына каләмдәшләре дә игътибар иткән. Бу хакта Шамил Маннапов болай дигән: "Соңгы елларда матбугатта, бигрәк тә "Чаян" журналында шигырьләре еш күренә торган бер исем игътибарымны кәлеп итте: Хәнәфи Бәдигый. +Хәлбуки, бездә публицистик, лирик шигырьләр язучы шагыйрьләр шактый, ә менә сатира-юмор өлкәсендә икат итүчеләр алай ук түгел. Бармак белән генә санарлык алар. Хәнәфи Бәдигый, лирик-публицистик шигырьләр белән бергә, сатирик, юмористик әсәрләр дә яза. Һәм, әйтергә кирәк, зур осталык белән, жанр таләпләрен белеп, халыкның "Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә" дигән мәкаленә туры килерлек итеп яза". +Әлеге фикерләр байтак каләмдәшләренең язмаларында чагыла. Фирдәвес Зариф: "Хәнәфи Бәдигый шигъриятенең икенче бер кыйммәте шунда: ул сатира-юмор остасы да. Бу яктан аны Г.Тукай, М.Кәлил, Ә.Исхак, Г.Афзал, Ш.Галиев һ.б. традицияләрен уңышлы дәвам итүчеләрнең берсе дип әйтергә кирәк", — дип тулыландыра аларны. +"Булса икән юлы татарның / Башы шикелле такыр. / Юк шул, түмгәк тә сикәлтә, / Кутырдай чокыр-чакыр. / Югыйсә алтыннан асфальт / Түшәп йөри алырлык. / Нәфсе тулмас чокыр. Түгел / Тигезләп юл салырлык" ("Татар башы"). Бу шигырь иктимагый халәтебезне бөтен тулылыгы белән ачып бирә һәм ул бераз Г.Тукайның "Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш"ын хәтерләтеп куя. Шунысын да әйтик: Х.Бәдигыйның "Фәлсәфи фикерләр"ендәге көмләләре дә юмор-сатира, сарказм белән үрелгән. Кайберләрен генә мисал итеп китерик: "Китәкченең осталыгы чебеннән фил ясаганда аеруча ачык күренә". "Оста китәкче һәртөрле башлангычны туктатырга янгын сүндерүче кебек үк һәрвакыт әзер була". "Акыллы булып күренү өчен ахмаклык кирәк". "Ялган никадәр татлы булса, авызда калган тәме шулкадәр ачы була". "Ялганнан авыз итмичә, чынның тәмен тоеп булмый". "Өстәгеләр искергән кануннарны гамәлдән чыгарып ташламыйлар, алардан менә дигән яңаларын ясыйлар". +"Тормыш фасыллары"ында Хәнәфи Бәдигый үзен күзәтүчән, сизгер, кече күңелле балалар шагыйре итеп тә таныта. Балаларга багышлап язган өч-дүрт дистә чамасы лирик һәм юмористик шигырь-поэмалары, балладалары балалар психологиясен бик яхшы белеп, аларның якты уй-теләкләрен, омтылышларын заманча матур, актуаль итеп тасвирлап биргән. Хәер, аның башта данлыклы Арча педагогия училищесында укып, яшьтән укытучы хезмәтен сайлап (хезмәт юлын математика һәм кыр укытучысы буларак башлап кибәрә), шуңа тугрылыклы булып, ярты гасыр чамасы мәктәптә, аннан соң фән юлына кереп, югары уку йортларында мөгаллимпедагог, доцент, профессор, декан ярдәмчесе, уку-укыту эшләре буенча проректор вазифаларын башкаруы моңа китәрлек дәрәкәдә ныклы нигез булып тора. +"Шунсы рәхәт: чынга аша / Балачак хыяллары. / Тик нигә кире кайтасы / Килә башлый аннары. / Без кешене хөрмәтлибез / Һөнәре өчен түгел, / Кеше булган кешеләргә / Тартыла безнең күңел!" — дигән юллар һәркемне дә ныклап уйландырырлык. +Хәнәфи Бәдигый, байтак еллар дәвамында Казан дәүләт консерваториясе укытучысы буларак, үзенең шигырьләренә ике дистәдән артык көй икат иткән автор да. "Язгы кичләрдә" дигән бүлектә аның шул кырлары тупланган. Аларның күпчелеге консерваториядә үзе укыткан талантлы яшь башкаручылары тарафыннан төрле сәхнәләрдә һәм Татарстан радиосы аша да күп тапкырлар яңгырап, тыңлаучыларның һәм тамашачыларның ихтирамын казанды. +Каләмдәшләренең әлеге китапка тупланган ике дистә чамасы бәяләмәләре Хәнәфи Бәдигыйның киң колачлы, тирән фикерле, кайнар хисле һәм заманча актуаль шагыйрь булуын раслый. +Даһилыкка дәгъва итми. Әлбәттә, камиллекнең чиге юк. Аның да, һәр шагыйрьдәге кебек, төрле дәрәкәдәге шигырьләре бар. Гомуми шатлыкны сурәтләгән яисә сәясиикътисади хәлләргә кагылган кайбер шигырьләрендә кичереш рухын көчлерәк итеп тоясы килү хисе кала. Әлеге уңайдан шунысын да әйтик: мөхәррир Фирүзә Фәтхетдинованың китапны әзерләүдә таләпчән булуы да күренә. +Бу мәкаләне язуның хикмәте шунда: кырык елдан артык актив әдәби-гыйльми, педагогик, журналистик икат эшчәнлеге белән шөгыльләнеп, күп хезмәтләр язып, әсәрләр икат итеп, китаплары чыгуга карамастан, аның бу хезмәтләренә тиешле һәм лаеклы бәя бирелмәгән. Хикмәт нәрсәдә соң? Бәлки, бәя бирүчеләр аның икатын белми дә, укымый да торгандыр әле дигән уй килә. +М.Кәлилнең тел-өслүб үзенчәлекләрен өйрәнүгә гомерен багышлаган, "Дала бөркете" поэмасын, проза әсәрләрен, каләмдәшләре турында дистәләрчә фәннипублицистик мәкалә язган, күпсанлы докладлар сөйләгән, докторлык диссертациясе әзер галим Кәлил исемен йөртүче бүләккә дә иң лаеклы шәхес. +Вакыт шәрифләре безнең аңыбыздан тыш һәм аңа бәйсез рәвештә яши. Ул, ахыр чиктә, барысын да үз урынына куя. Иманым камил: хәзерге татар шигъриятендә әлегәчә үзенә тиешле бәясен алмаган, намуслы һәм тормышның, замандашларының йөрәк тибешен тоеп, икат белән яшәүче Хәнәфи Бәдигый эзләнүләре үз бәясен алыр. +Тәлгат ГАЛИУЛЛИН, +филология фәннәре докторы +ЧАЛЛЫ ШАГЫЙРЬЛӘРЕНЕҢ +ИКАТ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ +Чаллы төбәге шагыйрьләре икатын махсус тикшерү бу кирлектә шигъриятнең зур үсеш алуын күрсәтә. Шагыйрьләр күп, шигъри барыш татар әдәбияты тарихында үз урыннарын алган Айдар Хәлим, Факил Сафин кебек шагыйрьләрне дә, студент вакытыннан ук поэзиягә алып килгән яңалыгы белән сискәндергән Лилия Гыйбадуллина кебек яшьләрне дә, шигърият серләрен акрынлап ача-ача осталыкка ирешә килгән бик күп икатчыларны да берләштерә. Яшьләр, студентлар, мәктәп балалары да икатка тартыла. Күрәсең, бу процессның активлыгына Чаллыда татарча газета-журналлар нәшер ителү уңай йогынты ясый торгандыр. +Төбәк шигъриятендә күренеп-аерылып торган 30лап икатчының һәрберсе хакында фикер әйтү мөмкин булмас. Моннан тыш, соңгы айларда мин төбәкнең кайбер шагыйрьләре икаты, аерым алганда, Факил Сафин, Лилия Гыйбадуллиналар шигърияте хакында махсус язмалар әзерләдем. Алар матбугатта тәкъдим ителер дип уйлыйм. Шуңа күрә дә әдәби барышта үзенчәлекле урынга дәгъва итүче, шактый актив берничә икатчының шигъриятен күзәтү, үзенчәлекләрен билгеләү максаты куям. +Чаллы язучылары, шагыйрьләренең икаты хакында миңа 2006 елны чыгыш әзерләргә туры килгән иде. Анда, Чаллы төбәге яшь шагыйрьләре икатын гомумиләштереп бәяләп, тискәре мәгънәдә традиционлык хакында сүз башлаган идем. Чөнки шигъри канлы татар халкында шигырь язучылар күп. Ләкин чын шагыйрь булу өчен үз юлыңны, үз стилеңне табу сорала. +Бу яктан, Сирень Якупованың "Кар юлы" кыентыгы (Казан: Татар.кит.нәшр., 2014, 223 б.) шагыйрәнең, чыннан да, татар шигъриятендә үз урынын тапканлыгы хакында сөйли. Романтизм икат юнәлешендә язылган шигырьләрдә камил булмаган дөнья һәм андагы гаделсезлеккә, усаллыкка шагыйрь күңеленең, кешедәге изге омтылышларның каршы куелуы ике төрле дөнья моделен тәшкил итә. Тормышка, яшәеш кануннарына сызланып (экзистенциаль), сагышлы, хәтта әрнүле бәя барыбер яктылык, гармония ноктасына килеп төгәлләнә. Моңа шагыйрә лирик геройны идеаллаштыру аша ирешә. Бер үк вакытта лирик геройны шәхсиләштерү, үз "мин"енә якынайту күзәтелә. Сирень Якупованың лирик герое - үз күңеленең төрлелеген, тирәнлеген, яктылыгын сөйләүче, күрсәтүче, бернинди чикләүләр, сер пәрдәләре белән капламыйча, күңел тәрәзәләрен ачкан кеше булып аңлашыла. Ләкин бу шәхсиләштерү аның икатын гадиләштерми, икат чын шигърият мәйданында кала. Моның сере нидә соң? Бу икатта еш очрый торган алымнар нинди? +Күңел халәтен укучыга киткерү өчен, шагыйрә ниндидер таныш картина, таныла торган детальләр сайлый. Аннары шул сурәтне лирик герой язмышына, кичерешенә янәшә куя. "Үткән чакта" шигырендә - арба тарткан ат, "Соң булса да..." - әче миләш, "Алтын яфрак өеменең..." - үз-үзе белән качышлы уйнаучы песи баласы, "Нинди төз буй!.." - мәһабәт нарат, "Даруханә саен..." - тукранбаш эзләү һ.б. Тормышта таныла торган рәсем, әйбер, эш-хәрәкәт күңел халәтенең аллегорик образына әверелә. Һәм шигырь эчендә автор аны сиздерми генә "мин"енә күчереп куя, нәтикә ясый. Мәсәлән, "Алтын яфрак..." шигырендә песи баласының уенын күргән лирик герой болай ди: "Кирән песи - минем күңел, / Бу көз гомер көземме? / Алтын яфрак-елларымны / Кыштырдатам үземме? / Уйнаган булып кыланам. / Уйланам..." Текстларның соңгы юлларында китерелгән нәтикә күпләр теләгенә, кичерешенә аваздаш булып чыга, гомумиләшә. Классик шигырьгә хас алым: кичереш-хисләрнең башкаларныкы белән уртаклыгы текстларның укылышын тәэмин итә. +Тагын бер мисал - "Үткән чакта" шигырендә гомер арбасын тартып чапкан Вакыт, шул юл буйлап коелып калган кыйммәтләр: балачак, яшьлек, сөйгән яр, хыяллар һ.б., шуларны югалтып аһ оручы, яшьлеге узган лирик геройга гына түгел, һәркемгә аңлаешлы. Аның күңелендәге теләк: "Калмый миннән ярты адым да, / Юк ла инде, күпкә алдымнан, / Ак нур чәчеп тере ялыннан, / Өмет колынкаем атласын!" - шунда ук укучыныкына әверелә. Һәр шигырьдә диярлек шагыйрә укучыны ниндидер яңалык, шаккатыргыч образлар яки детальләр ярдәмендә түгел, бәлки таныш кичерешләрне тергезеп кәлеп итә. Гадилекнең самимилеге - бу икатның көчле ягы. Әйтик, "Тәгәрисем килә карга ятып" шигырендә лирик герой, канын ачып: "Эт белән бер..." Минем хакта түгел! / Шуны исбатлап үтте бөтен гомер", - дигәндә дә, аннары дөньяның буранына йөрәк кылысын каршы куеп: "Йөрәгемнән өмет бавы сузам, / Тотыныгыз, и кешеләр!" - дип эндәшкәндә дә ышандыра. Гаять халыкчан сурәткә нигезләнеп, милләт хәле турында сөйләгәндә дә ("Даруханә саен керә киләм...", "Пәрдәләрен кайлап тартып куйган..."), шәхси сәхифәләрне искә төшереп, "Бүген минем күңел керпе инде..." дип белдергәндә дә шагыйрә самими һәм якын тоела. +Шагыйрә икатында гакәпләндергән шигырьләрнең күбесе икат темасына язылган. "Кышын - яңгыр, язын - кар", "Дога", "Үз телемдә сүз әйтимче...", "Йомарланып кереп ятты күңел...", "Бураннарын кышның яратканнар..." - тормыш мәгънәсен, үзенең язмышын икатта күргән лирик герой образы тудыра. +Тагын бер көчле як - шигырь техникасы. Шагыйрә, аеруча, интонацион шигырь мөмкинлекләрен нәтикәле файдалана. Телгә алынган "Үткән чакта" шигыре - моңа матур мисал. Шулай да Сирень Якупова классик силлабик шигырь формасына ешрак мөрәкәгать итә. Үз формасы да бар: шагыйрә һәр строфада икекләр саны тигез булган вәзенгә өстенлек бирә. Аның фикер сөрешенә, сүз-сөйләм агышына 10/10 формасы килешә, гаять матур әсәрләр туа. Әйтик, "Дәшәр инде, дәшәр бу офыклар..." шигыре: "Дәшәр инде, дәшәр бу офыклар, / Әллә ниләр вәгъдә итәр таңнар, / Йолдызлары, аһ, ул йолдызлары, / Юл күрсәтеп, гел еракка тамар. / Йөгерерсең килне уза-уза, / Китәм диеп, киде алданырсың, / Дигән иде әни... / Инде мин дим - / Кызым түгел ләкин тыңлаучысы". +Буыннар арасындагы бәйләнеш, кешенең гел өмет белән яшәвен, ләкин теләгәненә ирешә алмавын сөйләгән бу тексттагы якты үкенечне шушы үлчәм тәэмин итә. 9/9 ("Хыялым артыннан йөгердем"), 12/12 ("И түбәннән агылалар бу болытлар", "Язгы кояш") үлчәмнәренә язылган шигырьләре бар. Кече формалардан, 10/10/10лы, ааа тибында рифмалаша торган силлабик кыска шигырь ("Типтереп тә кирдә яшәп куйган...") еш очрый. +Китапта альбом шигыре булып калырга тиешле, мәгънә ягыннан уйланып бетмәгән текстлар да ("Елама, күзләрең буялган", "Шигырь итеп язасымны...", "Егылдым кышкы сукмакта", "И тапсам иде икән, дим..."), инде тапталган фикер кабатлаучылары ("Балалар уенын күзәткәндә", "Су буенда", "Илһамлы мизгел", "Танымыйм", "Кипкән әрем саклыйм өйдә", "И көтәбез ул бәхетне", "Яшьлек") да шактый. Гражданлык лирикасында урынсыз чагыштырулар бар. Әйтик, халык язмышын бәйдәге эт ("Эт язмышы") яки буар елан авызына кереп баручы куян ("Берәм-берәм буар елан йота") белән чагыштыру - югары поэзия эше түгел. "Талларга кунып сайрый кош..." кебек текстлар да очрый. Ләкин, гомумән алганда, С.Якупованың шигырьләр кыентыгын төбәк әдәбиятының гына түгел, татар әдәбиятының уңышы дип бәяләргә мөмкин. +Әлфия Ситдыйкованың соңгы елларда проза өлкәсендә матур-матур әсәрләре дөнья күрде. Ике ел рәттән шигырь кыентыклары бастырып чыгаруы исә тиз, киңел язуы турында сөйлидер, мөгаен. Дөрес, кыентыклар сыйфат ягыннан берберсеннән шактый аерыла. Беренче кыентыкта ("Утлы кимеш". - Казан: Татар. кит.нәшр., 2011. 143 б.) "өйрәнчек" шигырьләр күбрәк кебек тәэсир кала. Монда хатын-кыз шигъриятенең тематик байлыгы чагылыш тапкан. +Бер елдан соң дөнья күргән икенче кыентык "Тансык бәхет" (Казан: Татар.кит. нәшр., 2012. 222 б.) яңалыгы белән дә, шигъри табышлары белән дә игътибарны күбрәк кәлеп итә. Әйтик, "Туган чакта һәркем көчсез сабый...", "Кан сакчысы иттем йөрәгемне...", "Йөрәкләрдә шигырь уты яна...", "Ничәмә кат янган утка кердем..." кебек сәхнәләрдән укый торган, кешенең ныклыгы, икатның көче белән горурланып язылган патриотик шигырьләр дә, кеше язмышы, яшәеш фәлсәфәсе матур чагылыш тапкан әсәрләр дә ("Ак җилкән", "Хәтер елгасында, әнкәй, каткат...", "Иксез-чиксез зәңгәр киңлек..." һ.б.), саф мәхәббәт шигырьләре дә бар. Алар традицион кимәлдә, техник яктан камил эшләнгән, ләкин бу шигырьләрне яңалыгы белән гакәпләндерә дип бәяләү дөрес булмас иде. Еш кына хисләрнең сәбәбен әйтеп, ачыклап бетермәү күзәтелә. Лирик герой да - романтик, ярата белгән, дөньяга шагыйрь күзе белән караучы, туган кирен яратучы, ләкин анда шушы сыйфатлардан тыш ниндидер шәхси, үзенчәлекле сызыкларны күрү мөмкин түгел. Әйтерсең, Әлфия хис-кичерешен сөйләп бара, ләкин тулысынча канын ачып бетерергә шикләнә - шуңа күрә моны гомумиләштереп, образлы бәяләми. Дөрес, хисләрне детальләштереп, кентекләп сөйләп бару гаять тәэсирле, ул күңелнең төрле мизгелләрен, кеше уй-эмоцияләренең тирәнлеген, байлыгын күрсәтә. Шигырьләр укыла. Ләкин яңалыгы белән сискәндереп хәтергә кереп урнашырлык шигъри юллар күп дип әйтмәс идем. Бәлки, шуңадыр да, яңалык ягыннан гражданлык лирикасына караган шигырьләр шәхси, интим, мәхәббәт хисләрен белдергән шигырьләргә караганда көчлерәк бу икатта. +Гадәттә, олы шагыйрьләр икаты дөньяга караш концепциясенең үзенчәлеге һәм шуны чагылдырырлык әдәби алымнарның яңалыгы белән гакәпләндерә, аларның беркемне дә кабатламый торган стиль үзенчәлеге шуңа бәйле була. Әлфия икатының камилләшү юлы танылырлык үз шәхси образларын, дөньяга шәхси карашны белдерерлек шигырь техникасы алымнарын табуда, күрәсең. +Күп кенә шигырьләр эшләнеп бетмәгән, фикер формалашып китмәгән дигән тәэсир калдыра ("Мин хисләрдән яралганмын...", "Кир сулышы, чор сулышы"). Традиционлык гел бер силлабик формага өстенлек бирүдә дә, таныла торган рифмалар белән эш итүдә дә аермачык. "Тавышы-агышы", "канымны-данымны", "тирәгемә-йөрәгемә", "алда-ялга" кебек рифмаларны үзгәртәсе килә башлый. Халык кырларын хәтерләткән вәзен, төзек булса да, шигъри орлыкка чәчәк булып ачылырга ирек бирми, укучыга образны-күренешне уйлап бетерергә мөмкинлек калдырмый. Әйтик, "Сөләйман балдагы" шигырендә мәхәббәтнең юкка чыгуы әйтеп бетерелгән, шушы күренешне укучыга хыялында төзеп карарга, үз язмышына үлчәп чагыштырырга мөмкинлек калмаган. +Әлфия һәм Сирень шигъриятеннән аермалы буларак, Айрат Суфиянов икатында төзеклек, ритм-рифма һәм сүзләр сайлау, гомумиләштерә алу ягыннан осталык китенкерәми. Мәсәлән, "Кылычлы кил" кыентыгын ачып кибәргән беренче шигырь - гаять тәэсирле, кайгы хисен чиктән тыш зурайтып сурәтләгән текстта "Абый киткән көндә" дигән төгәлләштерүне - башка, гомумирәк фраза белән алыштырасы килә. Чөнки дөнья кайгысы дәрәкәсендә сурәтләнгән хис шәхси рамкаларда кала алмый, ул ил өчен корбан булган яшьләрнең гомере иртә өзелүдән хис сәбәбе ясауны сорый. "Таң туып килә, бите алланып..." дигән, яшәүнең матурлыгын күрә-аңлый белү сәләте белән сокландырган шигырьдә, әйтик, беренче строфадагы "гыйффәтле" сүзе урынсыз тоела. Яки "Каршылык" шигырендәге соңгы строфа тулы текст белән бәйләнештә түгел, ул логик яктан да хаталы булып чыккан. Тәэсирле текст кешенең каршылыклы тормышы, холкы турында сөйли, ләкин соңгы юллардагы "тиңсез бөеклек" шушы сурәттә артык булып чыккан. "Туган телнең киләчәген уйлап..." шигырендә исә беренче тезмәләр: "Туган телнең киләчәген уйлап, / Көлдән тудым кабат", - шулай ук урынсыз тоела: чөнки текстта кабат тел мәсьәләсенә дә, мифологик феникс образына да әйләнеп кайтылмый, канәгатьсезлекнең, экзистенциаль чарасызлыкның сәбәбе дә тормыштагы явызлык, битарафлык булып чыга. Ләкин боларны тел югалу белән бәйләргә бернинди ачкыч та юк. +Шигырьләрдә логик, фактик, хисси төгәлсезлекләр шактый еш очрый. "Гасырларга багып тыңлап торам / Яңа сулыш биргән һәр язны, / Татар өчен мәңгелектән килгән / Мәхәббәткә тугры авазны", - кебек юллар белән, мәхәббәтнең милләте юк бит, дип, бәхәсләшәсе килә. Кайчак татар шигъриятендәге мәгълүм юлларга иярү интертекстуальлек түгел, бәлки күчерү төсен ала ("Улыма", "Кайтыйк әле, улым, авылга бер..."). Йә булмаса: "Мәхәббәтем белән мәрхәмәтем / Бергә кушылганда, / Таң калырлык аклык, сафлык туа / Күкрәп минем канда", - кебек юллар ышандырмый, мәрхәмәт һәрчак кеше күңелендә яшәргә тиеш бит, дип искәртәсе килә башлый. "Инде үстем, бәхетнең дә / Иртәсе сары икән. / Сорап та тормый йөрәкне / Моң-сагыш сара икән" кебек тапталган һәм рифмасы уңышсыз строфалар да юк түгел. "Әйтерсең лә минем каным / Ярсызлыкны коча балачактагыча" кебек, ритм-рифма өчен генә, мәгънәсенә карамыйча, сүзләр сайлау да бар. +Шуның белән бергә, кыентык Айрат Суфияновның шигъри таланты, потенциалы зур икәнлекне күрсәтеп, дәлилләп тора. Аның шигырьләрендә фәлсәфи фикер тирән, ул кешелекне дә, милләтне дә колачлап ала, шушы фонда "лирик мин - кеше" дәрәкәсендә төгәлләштерүләр дә ясый. Әйтик, уңышлы шигырьләрдән "Хәтерсез кан да юк, тел дә юк..."та бер-берсен дәвам итеп килгән: бүгенге һәм киләчәк - үткәнне истә тотуга бәйләнгән; милләтне бердәмлеккә хәтер илтә; хәтер, югарыга күтәреп, аңны үзгәртә - кебек фәлсәфи һәм иктимагый фикерләр табигый рәвештә лирик герой халәтенә ялгана: "Бу кырым дөньяга яралды, / Канатым кояшка тигәндә". +Әлеге юлларда лирик геройның күңел омтылышы гына түгел, шигъри сүзнең тылсымлы көченә ишарә дә бар. Нәтикәдә, шигырьдә хәтернең кеше өчен, сәнгать өчен, милләт өчен һәм кешелек өчен әһәмияте бербөтенгә әверелә. +Шагыйрь бик гади, үтемле итеп зур категорияләр хакында сөйли белә. Менә "Сыгылмады, бөгелмәде..." шигыре: "Сыгылмады, бөгелмәде, / Баш имәде һичкайчан. / Теләделәр дошманнары: / "Сынсын иде, ичмасам". / Яраклашып шуышмады, / Сабыр булды, түземле. / Көенегез дошманнары, / Сынмады ул, өзелде. / Өзелсә дә, күңел күзе / Калды ачылган килеш. / Бераз гына көлемсерәп, / Бераз ачынган килеш". +Бик гади генә кем икәне төгәлләштерелмәгән зат хакында сөйләүче лирик герой нык булыгыз дип үгет тә бирми, горур яшәргә дә чакырмый, ләкин үрнәк-идеалны күз алдына китереп бастыра. +Айрат шигырьләрендә ир-ат шигъриятендә сирәк очрый торган дәрәкәдә күңел халәтен, кичерешләр күчешен детальләп сурәтли алу сокландыра. "Умырзая"да өметнең чиксез көчен тасвирлау, "Сөенәсем килде" кебек көчле шигырьдә күңелдәге омтылышлар хәрәкәтен тергезү, икейөзлелек кебек сыйфатның тормыштагы урынын детальләп-барлап язылган "Күргәнем бар чәчәк астыннан да..." кебек текстлар да татар әдәбияты барышында үзенә лаек югары урынны алырлык. +Рәзинә Мөхияр икатын яхшы мәгънәсендә хатын-кыз шигърияте дип бәяләргә кирәк. Хатын-кыз хисләре, көндәлек халәт, якты омтылышлар, борчу-гамьнәр аның үзәгендә тора. Шуның белән бергә, сүзләр сайлау осталыгы, эчке рифма мөмкинлекләреннән иркен файдалану, охшаш яңгырашлы сүзләрдән көй-музыка тудыра алу да игътибарга лаек. Күңелендә тормышка соклану, кешеләргә ышаныч һәм мәрхәмәт тулы лирик герой - лирик мин шәхсилек белән фәлсәфилек үремтәсендә. Әйтик, "Шәм кабызыйм" шигырендә һәр кешенең башкалар юлын яктыртучы булу сәләте күренеп китә: "Шәм кабызыйм, / Кара төндә / Ялкыннары / Таралсыннар / Тирә-якка, / Адашканга / Юл күрсәтеп". +Ләкин бу шигърияттә һәм фикер, һәм образлылык кәһәтеннән традиционлык шулкадәр көчле, авторның үз алымнарын, үз язу стилен аерып чыгару авыр. Менә ике кыска шигырь: "Без, татарлар, тарихта эзлебез, / Гасырлардан килә үз йөзебез, / Кешелеккә бар әйтер сүзебез". Яки: "Уемның бер очы күктә, / Икенчесе әле кирдә... / Уйланасы уйлар күп тә". +Матур яңгыраш, сүзләрнең аһәңле сайланышы укылышны тәэмин итсә дә, фикер һәм образлылык дәрәкәсендә кабатлану күзәтелә. +Тагын бер автор - Данис Хәйруллин шигъриятенә дә аерым тукталасым килә. Катлаулы образлар тудырырга омтылыш көчле бу икатта. Эчке рифмалар да моңа матур гына килеп ялгана - димәк, зәвык, тоем бар. Ләкин аерым бер очракларда әлеге катлаулы сурәтне күз алдына китереп булмый: "Әсир иттең, керфекләрең ача-ача, / Эзләп киттем, эзләреңә баса-баса", - дигәндә, матур рифмалашкан аһәңле тезмәләрдәге керфекләрне озаклап ачу процессын күз алдына китерү авыр булып чыга. Яки: "Саумы, туташ, керфек асларында / Яшьлек кыйпылчыгы, күзләр - шул! / Кыйпылчыкка калган көзгеләр без, / Көзгеләрдә калган көзләр шул", - строфасындагы катлаулы сурәт бербөтен образ ясамый. +Шул ук вакытта, шагыйрь текстларындагы нечкә ирония һәм үзирония күренеше үзенчәлекле, бу яктан, шигырьләр Гамил Афзал икатын да хәтерләтә. Әйтик, "Безнең кыр" шигырендәге "кайнап торган" дөньяга бәя милләткә бәягә әверелә: "Кайнап тора әле Казаныбыз, / Алсалар да каймакларын кыеп..." Яки: "Алда әле артта калган көннәр", - кебек сурәтләрдә нечкә ирония, татар менталитетына юнәлтелгән үзирония - шагыйрьнең осталыгы билгесе, дия алабыз. +Фикер төгәллеге, образның камиллеге бигрәк тә дүртьюллыкларда күзәтелә. Гомумән, Данис Хәйруллин кыска шигырьләрдә көчлерәк. Кайбер текстлар үзләре мөстәкыйль дүртьюллыкларга бүленә кебек тәэсир дә туа ("Бер карасаң...", "Дөнья", "Алмаш" һ.б.). Дүртьюллыкларда экзистенциаль көлү дә урын таба: "Кае чыкса, айга улар бүре булып, / Йә кагыныр әтәч кебек эре булып. / Битлеген ач! - / Бер чарасыз калыр, бәгырь, / Кипкән яфрак астындагы бөре булып". +Кеше фәлсәфәсе шулкадәр төгәл һәм камил сурәтләнгән, лирик геройның сызланып көлүе аны гомумиләштереп, тәэсир көчен тагын да арттыра. +Аерым бер очракларда сатира тормыш-кәмгыятькә бәя бирә. Шагыйрьнең көлү алымнары халыкчан, төгәл, сатира белән юмор янәшә килеп, көлүне кылыта, йомшарта: "Моңсу идем. / Келтер-келтер көлеп куйдың, / Көлүеңне киптерергә элеп куйдым... / Кичер мине, дөньялыктан / Туймадым мин, / Дөньябызга хука булмак туйдан туйдым!" +Шул рәвешле, Чаллы төбәге шигърияте турында сөйләгәндә, төбәктә икатлары яшьләр өчен кайсыдыр сыйфатлары белән осталык мәктәбе булырлык шагыйрьләр барлыкны күрсәтергә кирәк. Урта буын шагыйрьләр арасында татар әдәбияты барышын үз шигъри икатлары белән баеткан, үзгәртүгә өлеш керткән каләм ияләре бер төркем булып күзаллана. "Мәйданчык"та һәм "Көмеш кыңгырау"да бүген әдәби сыналу уза торган яшүсмерләр дә шушы дулкынга килеп кушылыр, милли әдәбиятыбызны баетуга, камилләштерүгә катнашыр дигән өмет бар. +Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, +филология фәннәре докторы +КИТАП КИШТӘСЕНДӘ НИЛӘР БАР?.. +Чаллы төбәгенең икат көчләрен гүзәл Чулман буендагы Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләренә төрлесе-төрле елларда төрле язмышлар белән килеп урнашкан, хисләрен, фикерләрен образлы итеп башкаларга киткерергә Аллаһы Тәгаләдән сәләт бирелгән язучылар тәшкил итә. Төрлесе төрле яктан булсалар да, төбәк язучыларының бер уртаклыгы бар. Аларның һәрберсе — авылда туып-үсеп, халык тәкрибәсен, хыялын, зиһенен, тапкырлыгын, уй-фәлсәфәсен, хикмәтле сүзен, ягымлы телен канына сеңдереп үскән талант иясе. +Факил Сафин — татар әдәбиятында шагыйрь буларак та, прозаик буларак та мәртәбәле урын тоткан, танылган әдип. Аның "Соңгы көз", "Гөлкиһан", "Биек тауның башларында", "Саташып аткан таң", "Шәүлә" һ.б. чәчмә төрдәге әсәрләре тематикпроблематик яңгырашы белән дә, фәлсәфи һәм психологик тирәнлеге, үзенчәлекле герой-характерлар, укучыга эстетик тәэсир итүнең күп төрле алымнары белән дә милли прозабызның зур уңышы булып тора. Әдип татар әдәбияты үзенең иң борынгы чоры күтәргән темаларга, кеше гомеренә, шәхесенә, хокукына игътибарлылык, гаделлек, сабырлык, игелеклелек, шәфкатьлелек идеяләренә, мотивларга тугрылык саклый, яшәешнең, иң беренче чиратта, гомумкешелек кирлегенә, менә шушы берберсенә кагылышлы фәлсәфи-эстетик кыйммәтләренә барып тоташуын аңлап икат итә. Күптән түгел генә дөнья күргән "Былбыл оясы" повестенда ул тагын бер кат нәкъ шушы кыйблага йөз тотуын дәлилли. Әсәрнең төп сюжет сызыгы тормышчан вакыйгаларга нигезләнгән. Әсәр эчтәлеге киң яңгырашлы. Монда язучының дөньяны аңлавының тагын да тирәнәя, икат мөмкинлекләренең куәтләнә баруы күренә. Автор намус, тугрылык, каваплылык, вөкдан сафлыгы кебек гомумкешелек кыйммәтләрне раслау белән бергә, безнең милләткә кагылышлы туган тел, милли сәнгатьнең үтә мөһим мәсьәләләрен күтәрә, тирән фәлсәфи гомумиләштерүләр ясый. Автор табигать һәм кеше мөнәсәбәтләренә кагылышлы яңача фәлсәфи карашларын да белдерә. Әсәрдә кәмгыять һәм кеше, кеше белән кеше мөнәсәбәтләре бер-берсенә бик нык үрелгән, язмышларының бер-берсенә бәйләнгән булуы ассызыклана. +Әсәрнең төп герое Хәсән — КамАЗ эшчесе. Бернинди хөсетлек, көнчелек хисләренә урын бирмәгән саф күңелле бу ир иң яраткан кешесенең хыянәтенә тарырмын дип һич кенә дә уйлап карамый. Әмма эшеннән очраклы рәвештә генә өенә сугылган ир хатыны Нәфисәне икенче берәү белән чамадан узган оятсыз халәттә күрә. Гаилә таркала. Хәсәннән башка яши белмәгән һәм яши дә алмаган хатын, берничә елдан, гафу үтенеп, иренә кабаттан кайта. Инде бер тапкыр аның яшьлек хатасын гафу иткән ире бу олы хыянәтне дә кичерә. Әсәрнең шушы рәвешле чишелеше укучы күңелендә, бигрәк тә хыянәт ачысын үзе кичергән укучыда ризасызлык та уятыр сыман. Әмма монда автор икат процессының мөһим кануннарыннан берсе булган характер мантыйгыннан чыгып эш итә. Кеше холкындагы каршылыкларны тормышчан итеп сурәтли, холык мантыйгын эзлекле, бөтенлекле итеп күрсәтә. Матур итеп кырлаучы Нәфисә — хис кешесе, Хәсән исә әсәрнең буеннан-буена акыл һәм бурыч кешесе итеп сурәтләнә. Ул тормышларының болайга борылуында хатынын гына гаепләми, үзенең ялгышларын — сөйкемле, сөекле, кыр яратучы хатынының күңеленә ачкыч табалмаганын да таный. Рухи ныклык, акыл һәм хис бөтенлегенә ия шәхес буларак, герой укучы күңелендә хөрмәт хисе уята. +Төп һәм ярдәмче сюжет сызыкларын, әсәр дөньясын бер фикер берләштерә: барлык каршылыкларны киңә, кара фикерләргә юл калдырмый торган мәхәббәт хисләрен сакларга кирәк. Монда ир белән хатын мөнәсәбәте генә күздә тотылмый, әлбәттә. Кызганычка, гафу итә белү, кичерү психологиясе күрсәткәнчә, мондый игелекле гамәлне кылырга бик азлар гына сәләтле була. Моның өчен Ф.Сафинның үзәк герое кебек көчле, үтә олы канлы булу кирәк. +Әгәр проза әсәренең авторы шагыйрь дә икән, аның чәчмә әсәрләрендә дә лирик нәфислек үзен ачык сиздерә. Бу әсәрдә дә кеше хисләре, психологиясе үтә нечкә төсмерләр белән бирелә. Ф.Сафин әсәрләренә хас тагын бер үзенчәлек — ул тирәндә яткан киная-подтекст, образларны метафорик итеп сурәтләү. Бу әсәрдә чамасын белеп кенә метафоралаштырылган образлар кешенең яшәешенә хас проблемаларны тирәнәйтергә мөмкинлек бирә. Билгеле булганча, әдәби әсәр әле ул тарихи вакыйгаларны, мөһим хәлләрне тарихта калдыра торган артефакт та булып тора. КамАЗ тормышы белән бәйле хәлләр һәм 90нчы еллардагы миллисәяси көрәш вакыйгалары сурәтләнгән күренешләрдән шул чор сулышы бөркелә. Әсәреннән әсәренә тормыштагы матурлыкны һәм мәрхәмәтлелекне төп тема итеп күтәрүче Факил Сафин укучыларына менә шундый мәгънәле повесть бүләк итте. +Милли мәсьәләләр — һәр халык өчен мәңгелек. "Кире уртак, дибез, эше, таңы... Ә шулай да һәр кавемнең аерым-аерым каберстаны". Айдар Хәлимнең беренче карашка исеме укучы өчен шактый сәер яңгыраган "Хунвэйбин" романы хакында сүзне шагыйрь Р.Фәйзуллинның менә шушы юллары белән башлыйсы килә. Чөнки бу әсәр — милләтнең асыл үзенчәлеге, үткәне, хәзергесе һәм киләчәге турында. Әлеге титаник хезмәтне әдәбият белеменә Лев Толстой кертеп кибәргән фокус термины белән бәяләргә була. Бераз үзгәртеп, язучының икат фокусы дияргә дә була. А.Хәлимнең "Өч аяклы ат" повесте, "Татар вакыты" романы, "Кылганнар чәчкә атканда", "Трофей ашъяулык", "Кырлар вакыт", "Берлинга хат", "Казыктагы тальян", "Кара кышта", "Эңгер", "Авылдаш", "Ыгды-быгды чокыры", "Паравыз кычкыртты", "Әкчин" хикәя-новеллалары, йөзләгән публицистик һәм әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә, чыгышларында яңгыраган тематикпроблематик, әхлакый-этик, эстетик фикерләре, күзәтүләре, әйтерсең, күпсанлы нурлар белән тоташтырылып, бер үзәккә кыела да, алар бер фокуста очраша һәм көчле, кодрәтле энергияләре белән күпкырлы бербөтен тудыра. +Бу романга тәнкыйть игътибар итми калмады. Матбугатта "күләме белән генә түгел, күтәрелгән проблемаларның тирәнлеге, колачы белән татар әдәбияты тарихында тиңдәше булмаган роман", "чын мәгънәсендәге милли әсәр" дигән фикерләр яңгырады. Әсәрнең жанрын анык кына билгеләп булмый. Монда Айдар Хәлимгә хас публицистика да, фәлсәфилек тә, шагыйрьлек тә, сатира да, юмор да — барысы да урын алган. Әсәрнең композициясе, аның катламнары, фикри-гамәли генезисы төп герой итеп бирелгән Иркен образына килеп тоташа, вакыйга-хәлләр аның катнашында бара. Иркен — татар әдәбиятындагы традицияләрне дәвам иткән, әмма масштаблыгы ягыннан моңарчы татар әдәбиятында әлегә урын алмаган герой. Ерак тамырлары белән татар киреннән булып, Америкада яшәп ятучы һәм монда Америка татарларыннан делегат рәвешендә катнашу өчен татар конгрессына килгән кеше. Шушы кыенда катнашам дип кенә килгән булса да, аның сәфәре, көтелмәгән факига сәбәпле, бер елга сузыла. Автор героен милли тарихи вакыйгаларның шаһите итә, Татарстан буйлап авылларны, шәһәрләрне барлата. Бу очрашуларның һәрберсе кабатланмас сюжеты, проблемасы, төенләнеш һәм чишелеш структурасы булган роман эчендәге микроманны хәтерләтә. Иркен Сәлахи күргән хәлләр чаң сугарлык. Ул, беренче көннән үк, татар милләтенә ят булырга тиеш күренешләр белән очраша башлый. Әсәрнең безнең шәһәр укучылары өчен тагын бер кызыклы ягы бар. Вакыйгалар күбрәк Чаллы шәһәрендә бара. Иркеннең күзәтүләре алда анализланган, телгә алынган проблемалар белән бәйле. Яшәешнең төп мәгънәсе — үзенчәлек. Ул бөтенләй диярлек юкка чыккан. Чөнки буйсыну булган кирдә ирек юк, ирек булмаса, үзенчәлек тә юк. Милләтне коткарырга кирәк. Әмма нинди юл белән? Дөньяны күп күргән, Кытайда гына түгел, мондагы кирле хунвэйбиннар галәмәтләренә дә шаһит булган Иркен (әлбәттә инде, автор): "Иман, эчке рухны ныгыту", — белән дип кавап бирә. Иман ул — мәхәббәт. Аллаһы Тәгалә бар иткән кешене ярату, кеше өчен Аллаһы Тәгалә биргән гүзәллекне, кирдәге матурлыкны ярату, аның байлыкларын исраф итмәү, саклау, кешеләр арасында булырга тиешле намус, әхлак, вөкдан, тәүфыйк, инсаф, әманәт, самимилек, шәфкать, мәрхәмәт кебек сыйфатларны, төшенчәләрне, кыеп әйткәндә, Аллаһы Тәгалә күрсәткән тәртипне олылау, үз итү. Әдип куйган бурыч — татар милләтен кир йөзенең тәрәккыят арбасыннан төшереп калдырмау. "Әдәби "мин" белән янәшә милләт кичерешләре, ватан язмышы, иман хөкеме һәм туган тел мәсьәләләре тоташ бер агым булып сурәтләнеп бара. Катламнарның иң тирәнендә милли горурлыгын югалтмаган, иманын сатмаган шәхес кенә төшенә алырлык пласт. +Тәнкыйтьче галим Т.Галиуллин бер хезмәтендә Айдар Хәлимгә: "Гражданлык пафосын затлы сүзгә төрә белүче әдип", — дип бәя биргән иде. Әлеге фикер әсәрнең композицион корылышы белән дә, сөйләмнең төрле формалары — автор хикәяләве, персонажлар телендәге төгәллек, индивидуальләштерә белү осталыгы, лирик чигенешләрдәге нәфислек һәм башка бик күп үзенчәлекләр белән дәлилләнә. Форсаттан файдаланып, бер фикерне анык итеп киткерәсе килә. Ф.Бәйрәмова, А.Хәлим, Ф.Сафин һәм башка әдипләрнең икаты никадәр дәрәкәдә тирән милли хисләр белән сугарылса, аларда шул ук дәрәкәдә, көчтә гомумкешелек идеяләре яңгырый. Үзенең милләтен яраткан кеше башка милләтләрнең дә хәлен аңлый. Айдар Хәлимнең икатында да, шул исәптән "Хунвэйбин" романында да кешене милләтенә карап түгел, бәлки иманына, ярдәмчел сыйфатларына карап бәяләү урын алган. +Фәүзия Бәйрәмова — милләт язмышы темасына аеруча еш мөрәкәгать итүе, шушы юнәлештә гражданлык хисенең көчлелеге белән аерылып торучы язучы. Дөрес, аның әсәрләре милли идея, тематик куәт, колачлы фикерләү сыйфатлары белән генә түгел, эстетик тәэсир итү кәһәтеннән дә әһәмиятле. "Болын", "Канатсыз акчарлаклар", "Соңгы намаз" әсәрләрен сәнгатьчә камиллек ягыннан әдәби тәнкыйть югары бәяләде. +Соңгы бишьеллыкта дөнья күргән әсәрләрнең берсе "Күчем хан" — тарихи роман. Автор бу әсәрнең беренче битеннән үк укучысы белән аерылгысыз элемтә урнаштыра, мавыктырып алып китә. +Әсәрдә себер татарларының XVI гасырда бәйсезлек өчен алып барган көрәше бәян ителә. Казан да, Әстерхан да инде киткән. Конкрет тарихи теманы яктыртса да, тарихи әсәр сәнгатьчә тематиканың онтологик (булмыш) һәм антропологик аспектларын читләтеп үтә алмый. Әсәрдә себер татарларының яшәешендә мөһим урын тоткан табигать, тормыш һәм үлем кебек табигый, тотрыклы башлангычлар, хезмәт белән бәйле шөгыльләр, һөнәрчелек, кәсеп, бәйрәм эпизодлары күрсәтелә. Һәр кеше — киһанның тигезлеккә, хокукка, бәхеткә омтылган баласы. Әмма адәм баласын вәхшилек, явызлык сагалап тора. Илне опричнина белән канга батыру өстәвенә, патша һәм дәүләт башлыклары яңа кирләрне яулап, биләмәләрен киңәйтергә ниятли. Аларны Себер кирләренең байлыгы кызыктыра. Моның өчен бәйсез дәүләт булган Себер ханлыгын юк итәргә, юл өстеннән себер татарларын алып ташларга кирәк. 1582 елда бәйсез дәүләткә каршы игълан ителмәгән, озак елларга сузылган урыс-татар сугышы башлана. Автор тарихи роман жанры өчен чагыштырмача кыйнак булган әсәрендә чор конфликтын тулы күрсәтергә тырыша. Сугышның төп сәбәбе — яңа кирләр, байлык. Әмма башка сәбәпләре дә бар. Себердән канэчкеч байларга каршы көрәшү өчен корал һәм иң куркынычы — яңа дин килә. Автор чорга, теге яки бу милләткә хас психологияне бик төгәл бирә. Н.Фәттах, М.Хәбибуллин, В.Имамов һ.б. тарихчы әдипләрнең романнарыннан аермалы буларак, бу әсәрдә шәхси тормыш, мәхәббәт макараларына урын бирелмәгән диярлек. Күчем ханның яраткан бикәсенә карата сөю, якыннары өчен каваплылык хисләре саран гына итеп, зур булмаган күренешләр белән сурәтләнә. Авторның мавыктыру көче башка нияткә юнәлтелә. Язучы Себернең соңгы илбашы Күчем ханны ихлас горурлык хисләре уята торган шәхес буларак сурәтләүне, дин, милләт һәм дәүләт өчен көрәшнең символы итүне, милләткә үрнәк күрсәтүне максат итә. Ф.Бәйрәмованың үткән белән бүгенгене бәйләп сурәтләгән бу әсәре бабаларыбызның иң авыр шартларда күрсәткән рухи ныклыгына дан кырлый. Милләт йөрәгенә тагын курку салынган, татар халкының киләчәге отыры тагын да томанлы, авыр, шөбһәле булачагы аңлашылган, мәртәбәле бер шагыйребез әйткәндәй, "еллар узган саен, гамь арта" гына барган заманда бу әсәрнең идея-эстетик кыйммәте менә шуннан гыйбарәт. +Сер түгел, әсәрләргә бәя биргәндә, тәнкыйтьчеләрнең хатын-кыз язучылар турында еш кына "алар моң-зар, мәхәббәт шатлыгы, сөю сагышы кебек тема-проблемалар, мотивлардан уза алмый. Гәрчә алар мөһим, изге төшенчә булып торса да, идея-тематика киңлеге, масштаблылык китми", дигән фикерләрне ишетәбез. Шушы уңайдан "Айгөл Әхмәтгалиеваның соңгы бишьеллыкта дөнья күргән, "Синең өчен яшим" (2011) һәм "Мин гашыйк булдым" (2014) кыентыкларында урын алган хикәя һәм повестьларын укып карагыз һәм аның тематик-проблематик төрлелек, идея-эстетик куәт ягыннан ир-егетләрне бәйгегә чакыра алырлык талантлы язучы булуын күрерсез" диясе килә. +Беренче кыентык "Бәллүр богау" повесте белән башланып китә. Бик кызыксынып укыла торган бу әсәрдә театр тарихы бәян ителә. Әлеге тарих гомере буе театрда артистка булып эшләгән Фаягөлнең хатирәләре аша яктыртыла. Алар шәхес культы, сугыш афәтләре вакыйгалары белән үрелеп бирелә. Автор ике заманны чагыштыра. Икесендә дә хаклык һәм ялган бергә буталган. Элек тә, хәзерге чорда да намуслы, үз сүзен туры әйтә белгән кешеләргә яшәргә авыр... Шушы ук кыентыкта авторның дистәгә якын хикәясе дә урын алган. Язучы аларда әлеге кечкенә жанрның идеятематик, типиклаштыру ягыннан зур мөмкинлекләрен, эстетик кегәрен күрсәтә. +Оныкларының бүгенге мохиттә имансыз булып үсәсен алдан чамалаган, әмма укымышлы, "мин беләмлек"ле ул-киленнәреннән, кыз-кияүләреннән куркып, алар күңеленә иман орлыклары сала алмаган Сания карчыкның нәтикәдә нәкъ менә шушы имансыз оныкларның берсе тарафыннан үтерелү вакыйгасы бәян ителгән "Балам — багалмам", авылдагы гүрнәчәдәй йортын ташлап, акча эшләү максаты белән шәһәргә килгән, нәфесен тыялмыйча, ялгыш бер адым ясап, түбәнгә тәгәрәгән, ахырда йортсыз-кирсез бомжга әверелгән ирнең авылга кайту вакыйгасы сурәтләнгән "Кем ул?" хикәяләренең идеясе "ни чәчсәң — шуны урырсың" дигән мәкальгә аваздаш яңгырый. +Кыентыкта язучының "Төсле моң" хикәясе дә урын алган. Безнең карашка, бу хикәя — А.Әхмәтгалиева икатында сәнгать кәүһәре итеп эшләнгән әсәрләрнең берсе. Нурислам гомере буе беренче мәхәббәте белән очрашуга өмет итә. Бу очрашудан яшәү дигән татлы сүзнең мәгънәсе ачыкланыр һәм, ниһаять, чын-чынлап яңа тормыш башланыр сыман тоела аңа. Автор хикәяләү башында "Авылдашларыма багышлыйм" дип искәртә. Йолдызлардан сирпелгән серле яктылыкта коенып утырган авыл урамы, Нурислам белән бергә картайган карт таллар арасында нәзек чылбыр булып агып яткан инеш образларын автор үтә нәфис итеп сурәтли, һәр сурәтләнгән детальгә үзе теләгән мәгънәне бирү, туган авылына, якташларына олы мәхәббәтен белдерү өчен, ул сүзләрнең үтә төгәл, иң ягымлыларын гына сайлый. +"Мин гашыйк булдым" (ТКН) кыентыгы яшүсмерләр өчен повесть һәм хикәяләр дип тәкъдим ителә. Язучы һәр чорда яшүсмерләр дәверендә була торган, шул ук вакытта нәкъ бүгенге заманга хас гыйбрәтле хәлләрне үтә оста тотып ала, сюжет коруда да маһирлык күрсәтә, ата-анага, балаларга, туган киргә карата булырга тиешле мәхәббәт, сакчыл мөнәсәбәт, каваплылык хисләрен үзәккә куя. Әгәр һәрберебез яхшы гамәлләр генә кылып, башкаларга үрнәк күрсәтсәк, кәмгыять күпкә сафланыр иде. Күп хикәяләр менә шундый идеяне чагылдыра. +"Кыргый", "Кичер мине, әти" хикәяләре дә шушы фикерләрне куәтли. "Кичер мине, әти" хикәясендә кәйләрен печәнлектә, кышларын салкын мунчада кунып йөргән, мәктәпкә иң беренче килеп, өй эшләрен башкарырга шунда гына тынычлык таба торган; бар булган яхшылыкларын эчү дигән яман гадәт күмеп китә торган әтисе турында иншага ни язарга белми аптыраган малай образы күңелне тетрәндерерлек итеп сурәтләнә. +Язучы рухи яктан бай геройларны үз итә. Малайлары-кызлары сәнгать мәктәпләрендә укый, спорт мәктәпләрендә шөгыльләнә. Канада хоккейчысы Кросбины беләләр, Селена Гомес, Джастин Бибер кырларын тыңлыйлар. Ренуар, Пикассо, Матисс, Бетховен кебек дөньякүләм танылган бөек икатчыларның әсәрләре белән кызыксыналар. +Аның яшүсмер геройлары — бүгенге кәмгыять кимешләре. Аларның кызыксыну даирәләре дә, таләпләре дә башкачарак. Көнкүрештәге әйберләр дөньясына килсәк, йокы урыннары сәке, келәт, печәнлек түгел, очрашу урыннары да күл буйлары, таллыклар, яшь наратлар янында түгел — супермаркетлар, суши-бар, пиццерия, интернет-кафе; мәгълүмат чыганаклары да глобус-карталар гына түгел, "Вконтакте", "Одноклассники" сайтлары. Табигый ки, аларның сүзлеге дә, аларча әйтсәк, сленг та башка. Тәкрибәле булсалар да, байтак язучылар бүгенге яшүсмерләр дөньясына А.Әхмәтгалиева кебек кыю рәвештә керә алмый. (Берничә ел элек "Казан утлары" оештырган "Хикәя турында сөйләшү"дә тәнкыйтьче-галимә Рифә Рахман нәкъ шушы кыенлыклар турында чыгыш ясаган иде.) А.Әхмәтгалиева әсәрләренең һәрберсендә тирән белемен, яшүсмерләр дөньясындагы яңалыклардан хәбәрдарлыгын күрсәтә. Язучы пейзажны нәфис итеп сурәтли белә, табигать матурлыгын гына чагылдырып калмый, бәлки геройларның кичереш, аң хәрәкәтен тирәнәйтергә, образның үзәген тоярга да ярдәм итә. +А.Әхмәтгалиева икатына кешенең үз-үзен аңларга омтылуын күрсәтү, аны психологик нечкәлек белән сурәтләү хас. Шушы уңайдан "Минем әтинең кызы" повесте аерым игътибарга лаек. Әсәрдә бүгенге чынбарлыкта көннән-көн арта барган, балалар психикасына тискәре йогынты ясый торган күренеш — гаиләдә ир белән хатынның аерылышу проблемасы калку куелган. Сыңар канатлы гаиләдә яшәгән өчен яшүсмер кыз Гөлнара әнисен дә, әтисен дә, бабасын да, әбисен дә гаепли. "Нибары бер талпыну, бәхетне кулга төшерергә дә, кыеп төшерергә дә нибары бер адым китә". Ни кызганыч, күпләребез менә шушы адымны ясый алмый шул. +Татар әдәбиятын укытучыларга сыйныфтан тыш уку өчен әсәрләр сайлау зур проблема булып тора. Яңадан-яңа китаплар басылса да, аларны теге яки бу сәбәп белән, әйтик, әсәрнең күләм ягыннан зур булуы һәм бер сәгатькә генә исәпләнгән дәрестә бөтенлекле анализлау мөмкинлеге булмау, яисә күтәрелгән проблеманың катлаулы булып, укучыларның яшь үзенчәлегенә туры килмәве; яшерен-батырын түгел, язучыларның соңгы елларда кенси мөнәсәбәтләрне үтә дә ачык, тәмләп сурәтләүгә йөз тотуы һ.б. сәбәпләр аркасында күбесен укучыларга тәкъдим итеп булмый. Бу яктан караганда, Айгөл Әхмәтгалиеваның повесть һәм хикәяләре — класстан тыш уку дәресләренә менә дигән әсәрләр. "Мәңгелекнең бер кыйпылчыгын тәшкил иткән гомер юлын яктылыкка омтылып кына, тирә-якка нур чәчеп кенә кичәсе иде", — дип яза автор һәм әсәрләрен шул теләккә ярашлы итеп икат итә. +Сирень Якупова — китап укучыларга нечкә тоемлы шагыйрә буларак танылып өлгергән икатчы. Ул үзенең каләмен хикәя жанрында да сынап карый. Аның хикәяләре, нигездә, кеше холкында өстенлек алырга тиешле күркәм сыйфатларны баету рухында язылган һәм аларда кеше матурлыгы мәсьәләсе күтәрелә. Сюжет вакыйгаларында хатын-кызның ана буларак фидакарьлеге, нәфис йөрәгенең куәте чагылыш таба. Автор кеше күңеленең сере, мәхәббәт яралары, факигаләре кебек, тормыштагы гап-гади әйберләрдән дә яңа яклар таба белүе белән күңелгә кереп кала. Аңлашыла ки, хәтта сюжет итеп бик гади генә вакыйга алынса да, һәр хикәядә аның башламы, конфликт үсеше, бетеме булырга тиеш. Менә шул яктан караганда, Сирень Якупова — 2-3 битлек, чагыштырмача кыйнак әсәрләрдә теге яки бу геройның эчке каршылыгыннан тыш, аның кичерешләренең тышкы сәбәпләре дә булуын күрсәтә белүче, берочтан тормыш турындагы фәлсәфи уйларын да сиздерүче хикәя остасы. Монда әлеге дә баягы аның, шагыйрә буларак, фикерләрне тыгыз, кыйнак туплый белүе дә ярдәмгә киләдер, мөгаен. "Аты юкның" хикәясендә дә инде байтак әсәрләрдә урын алган Сабантуй күренешенең бер мизгеле — ат чабышы сурәте бирелә. Хикәянең "төше" шунда: бу ярышта бердәнбер ат катнаша. Бүтән атлар юк, димәк, аларны әзерләүче ирләр дә юк. Атлар кебек, чын ирләр дә сирәк. Менә шул рәвешле бер күренеш — халык, тулы бер милләт проблемасына әйләнә. "Ир-атсыз гаиләдә, илдә үскәннәр кызганыч", — ди автор. +Автор чагыштыру, янәшәлек алымнары белән оста эш итә. Төсләр поэтикасын эшкә кигә, халык авыз икаты әсәрләреннән урынлы һәм үтемле файдалана белә. "Канның ялангач чагы" хикәясе ялангач калган агачлар белән кешенең үтә гадәти булмаган чакта чагылып китә торган асылын янәшә сурәтләүдән башлана. Төп сюжет сызыгын беренче карашка үзенчәлекле тоелган вакыйга тәшкил итә. Хатын каты авырудан интегүче ирен яшьлек эзләре белән бәйле урын — урман белән хушлашырга алып килә. Ир исә бөтенләй башка ниятен тормышка ашырырга тели. Ул, чит ирләргә калдырып китәргә теләмичә, унсигез ел бергә гомер иткән хатынын, өч бала анасын, атып үтерергә ниятли. Катлаулы адәм баласының чын йөзен, асылын, үзәген танып белер өчен аның канының, күңеленең шәрә калган мәлен, әйтик, бу хикәядә сурәтләнгәнчә, үлем якынлашканда үзен ничек тотуын күрергә кирәктер... "Туй алдыннан", "Син хаклы", "Өстәгеләрдән дә өстә" хикәяләре авторның фәлсәфи уйланулары белән сугарылган. "Туй алдыннан" хикәясендә гадәти генә вакыйга сурәтләнә. Сакидә әби үзенә күлмәккә дип тегүче хатынга тукыма алып килгән була. Әмма бу уеннан кире кайтып, тегүчегә кабаттан килә. Әлеге аллы-гөлле тукымадан оныкларыма Сабан туена күлмәк тектерергә ниятләдем, ди. Чыгарылыш кичәсенә әзерләнгән кызның, яшьлекнең үзе кебек нәфис, матур күлмәге урындык аркасында эленеп тора. Автор монда янәшәлек алымын эшкә кигә. Кеше үз гомерендә өч дәверне кичә: балачак, яшьлек һәм картлык. Һәр дәвернең үз туе. Берсе яшьлек туена әзерләнә, оныкларга күлмәк юнәлтеп йөргән әби үзе соңгы туена әзерләнә. +С.Якупованың байтак хикәяләрендә авыл баласы образы, аның кичерешләре, балаларын ялгыз тәрбияләүче аналарның фидакарьлеге чагылыш таба. "Нос, яки Балачакның бер кышы" хикәясе дә шушы дулкында язылган әсәрләрдән. +Тормышта күп очракта хаксызлык хөкем сөрә. Кулында көч булганнар, өстә торганнар көч-терәкләре булмаганнарны кыерсыта. Әмма бөтен өстәгеләрдән дә өстә һәм өстен булган рәхимле вә изгелекле Аллаһы Тәгалә бар. Кешене иң өметсез чакта да шушы уй сафландырырга тиеш. Сюжеты да, композициясе дә үзенчәлекле "Өстәгеләрдән дә өстә" хикәясенең идеясе шул рәвешле яңгырый. С.Якупова менә шундый фәлсәфи эчтәлекле, моңлы, халык икаты белән бәйләнеше зур булган хикәяләре белән сөендерә. +Лира Ибраһим-Вәлиди китап укучыларга "Кимчәчәк" дип исемләнгән хикәяләр тупламын тәкъдим иткән иде. Кыентыкка сүз башы язган Рәшит Бәшәр аның хикәяләрен "шигъри аһәңгә ия әсәрләр" дип бәяли. Бик хак сүзләр. Чыннан да, аның әсәрләрен лирик проза дип бәяләргә тулы нигез бар. Моңа өстәп тагын Лира ИбраһимВәлиди прозасына лирик-фәлсәфи, фәлсәфи-психологик дигән бәяләмәләр дә туры килә. Әсәрләрнең сюжетларына кете сурәтлелек хас, чишелешләре дә үзенчәлекле. Хикәяләрдә урын алган вакыйгалары да, сурәтләү аһәңе дә уйланулар дөньясына алып кереп китә. Кеше — үтә каршылыклы шәхес. Яшәешкә аяк баскан һәр кешенең "кулларында нәни генә ике пакь төенчек. Берсендә — пәрәнкәсенә капланып, тыйнак кына иманы елый, ә икенчесендә чиксез наз, ләззәтләр вәгъдә иткән күзләрен мөлдерәтеп нәфсесе елмая". "Яңгыр кызы" хикәясендә әнә шундый фәлсәфи уйлар белән өртелгән вакыйга урын алган. "Кем сез?" хикәясендә тиздән бакыйлыкка күчәчәген белгән ирнең күңеле бу фани дөньяда соңгы тамчы сөю таләп итә. "Буш савыт" әсәрендәге Тәүфикъ та үзе яраткан кеше белән яшәргә талпынып карый. Әмма ире өчен кан-фәрман белән тартышкан хатыныннан ычкына алмый, көче китми. "Тәүфикъ дигән савыт бар, ә эчендә үзе юк иде". Сөю-сөелү, мәхәббәт белән яшәгәндә генә тормышның мәгънәсе барлыгы идеясен автор менә шулай көпләп куя. +...Бушлык, чарасызлык. Кирдә һәрнәрсәнең үз кануны бар. Кануннарга буйсынмаган кеше генә ирекле була ала. Шул кануннарга буйсыну өчен күпме кагыйдәләр уйлап чыгарылган: оят, намус, вөкдан, иман кагыйдәләре. Ә барысы да бер нәрсә өчен — күктән төшкән кешене кирнеке итәр өчен, аны яраттырыр өчен. Башкача мөмкин түгел. Башбаштаклык булса, кирдә гомумән тормыш булмаячак. "Табышмак" хикәясендә менә шундый каршылыклы фәлсәфә чагылыш тапкан. +Лира Ибраһим-Вәлидинең хикәяләрендә геройларның һәрберсе — гыйбрәтле язмышлы адәм баласы, һәрберсе үз хәтере, моңы, сагышы белән яши. Кайберләре бик тә кызыклы һәм үзенчәлекле, тирән һәм яңа булулары белән аерылып тора. Кешене мәрхәмәтлелеккә өндәү белән сугарылган яшәешнең кануннары катгый. Кешеләр хакында берьяклы гына фикер йөртергә кирәкми. Дөньяда без хөкем итүче түгел, ә хөкем ителүче. "Кеше булырга хакы бар" хикәясендә тасвирланган Зөһрәнең дә, күп гөнаһлар, кинаятьләр кылса да, бу дөньяда үзен кеше итеп санарга хакы бар... Язучы кабатлау, каймалы кабатлау, кабатлап көчәйтү алымнарыннан оста файдалана. Әлеге синтаксик конструкцияләр, стилистик фигуралар әсәрләрне фәлсәфи эчтәлек белән баета, теманы тирәнәйтә. Боларга өстәп, Лира Ибраһим-Вәлиди икатына ягымлы аһәңле тел, халык авыз икатыннан икади файдалана белү дә хас. +"Үз белгәне турында яза". Бу сүзләр — укучылар игътибарына "Йозак", "Капкын" кебек кыентыклар тәкъдим иткән Рахман Шәфигуллин турында. "Капкын" китабына кереш сүз язган күренекле тәнкыйтьче Айдар Хәлим аның төп үзенчәлекләреннән берсен әнә шулай төгәл бәяләмә белән билгели. +Рахман Шәфигуллин — бик яшьли катлаулы тормыш эченә кереп китеп, әдәбият мәйданына зур тормыш мәктәбе узып килгән язучы. Әсәрләре балачакның, яшьлекнең аерылмас истәлекләрен яңарту рухында икат ителгән. Байтак персонажлары — реаль тормыш нигезләре булган геройлар, кайберләрендә — танылган, татар халкы күңелендә сакланган шәхесләр. Автор үз буыны кичергән михнәтле елларның авырлыгын, катлаулылыгын, шул ук вакытта кылысын да, дәртен дә сиздерә. Тырыш, хезмәт сөючән, сәләтле, максатка омтылучан, шул ук вакытта хаксызлыкка үзенчә каршылык күрсәткән, аңа каршы көрәшкән яшүсмер, аннан ир-егет булган татар баласының образы соклану, горурлану хисләре уята. +Язучы кыю рәвештә дөньякүләм хәлләрне, илнең иктимагый-сәяси тормышына кагылышлы проблемаларны күтәрә. Автор кичерешләре, гаять шәхси тоелганнары да иктимагый-социаль призмалар күзлегеннән үткәрелә. Кешегә Аллаһы Тәгалә биргән талант, иманың нык, ниятең саф булмаса, һәр очракта да бәхеткә илтми. Ният, омтылыш изге булырга тиеш. "Йозак", "Кабахәт" әсәрләрендә сурәтләнгән геройларның язмышы нәкъ менә шушы фикерне ныгытырга ярдәм итә. +"Утлы дулкын" әсәрендә сугыш чорында татар авылында табибә булып эшләгән һәм зур сынауда кешеләрнең каргышын алмыйча, намусына хилафлык китермичә якты дөньядан киткән эстон хатыны Хилди образы яратып сурәтләнә. Гаилә башлыгы Кальюга кагылышлы эпизодлар бик кызыксынып укыла, укучыда Эстониянең СССРга кушылу тарихы, яңа хакимияттә туган каршылыклар, чор психологиясе турында бөтенлекле караш тудыра. +Тормыш юлында төрледән-төрле милләт вәкилләре (рус, эстон, украин, коми, удмурт, мари һ.б) белән аралашкан язучы теге яки бу милләткә хас психологияне күрсәтә белә. Аның әсәрләрендә халыклар дуслыгын яклау идеясе үзәк мотивларның берсе булып тора. "Язгы чакырылыш" әсәренең герое Дамир сапёр хезмәтендә яшьлек мәхәббәтен эзләп Каек шәһәренә килеп чыга. Әсәрдә герой күзлегеннән Казакъстан белән Татарстан республикасы чагыштырыла. Дамир кайчандыр татар мөгаллимнәре укырга-язарга өйрәткән халыкның хәзер үз илендә хука булып, рухи яктан да, матди яктан да чәчәк атуына соклану хисләре кичерсә, икенче яктан, аның татарларның үз мохитен саклауга, рухи яктан үсешенә шартлар булмауга йөрәге әрни, күңеле рәнки. +Рахман Шәфигуллинның бала чагына, яшьлегенә туры килгән еллар турында гына түгел, узган гасыр азагында илнең таркалуы һәм 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш чоры хакында да, бүгенгебез турында да әйтер сүзе бар. "Хәтер сандыгыннан ядкарьләр" дип исемләнеп, публицистик әсәрләр тупланып бирелгән өлештә узган гасырның 70-90 нчы елларындагы, Чаллы белән бәйле вакыйгалар, шул чор мохите, халыкның милли хәтеренә кереп калган шәхес образлары бирелә. +Кешеләр өчен иңдерелгән изге китапларның һәрберсендә Аллаһы Тәгаләнең иң яратмаган сыйфатлары — тәкәбберлек, үз-үзеңне башкалардан өстен кую, масаю булуы искәртелә. Кир йөзендәге илләр тарихында иң зур кинаятьләр, шул исәптән шәхес культы дигән афәт тә шушындый сыйфатларга ия кешеләр тарафыннан кылына. Язучы Амур Фәләх "Зимагур" әсәрендә гыйбрәтле образлар, вакыйгалар белән безнең ил тормышындагы катлаулы иктимагый-сәяси хәлләрнең менә шушы яссылыгын бәян итә. Күтәрелгән теманың инде байтак әсәрләрдә сурәтләнүенә карамастан, бу повестьта вакыйгаларның сюжет чылбыры да, геройлары да үзенчәлекле итеп бирелә. Вакыйга-хәлләр утызынчы еллар уртасы, Ватан сугышы һәм аннан соңгы берничә елда бара. Автор мәсьәләләрне шактый киң колач белән күтәрә. Үзенең идеологиясен бәхәссез хакыйкать дип белдергән партия "кешеләрне кыру — хаклык" дигән өндәвен кәмгыять аңына сеңдерә. Үз чиратында, мәкерле һәм төсен бик тиз алмаштыра белгән хөсетле адәмнәр бу хәл-әхвәлләрдән үз максатларында бик оста файдалана башлый. Әсәрнең герое Харис та, кызын үзенә бирмәгән өчен, аерым хукалык булып яшәүче балыкчы авылдашыннан үч ала. Аның турында органнарга язылган шикаять хатка кул куя. Авыл советы председателе булу өчен үзенә мөнәсәбәттә һәрчак хәерхаһлы колхоз рәисен дә дошман итеп органнарга хәбәр итә. Автор героеның психологиясен оста ача. Ярату хисләренә каршы усаллык кылу сәламәт акыллы кеше өчен киңел эш түгел, кешене вөкдан бимазалый. Әмма Харис күңелендә алардан өстенрәк икенче бер әйбер — үз холкы, аның явыз табигате өстенлек ала. +"Бәхет пилмәне" әсәре дә — кешелексез сәясәтне фаш итү дулкынында язылган әсәр. Авторның "Сукбай", "Өмет" хикәяләре исә заманның үткен проблемаларын күтәрә. Безнең һәрберебез — Аллаһы Тәгаләнең бер мәхлугы. Үзебезне нинди язмыш, сынау көткәнен беребез дә белми. Шуңа күрә һәркем бәхетсезлеккә дучар булганнарны аңларга, аларга мәрхәмәтле булырга тиеш. Амур Фәлах вакыйгаларның, геройлар кылган гамәлләрнең сәбәп-нәтикә бәйләнешләрен, артык катлауландырмыйча, тормышчан, шул ук вакытта образлы, күңелгә уелып калырлык психологик тирәнлек белән күрсәтә белә. +"Алай түгел, болай ул". Илдар Хәйруллинның юмористик хикәяләре тупланган кыентыкка шундый халыкчан исем бирелгән. Хикәяләр төрле тема һәм проблемаларны күтәрә: "Үз кеше" — эчүчелек, "Туган көн бүләге", "Әфлисун кабыгы" — көнчелек чире белән интегү, "Түбә" — урлашып табылган байлык белән мактану, "Гасыр романы" — белем ягы чамалы булып та, башкаларны өйрәтергә ярату, "Чарасы табылды" — гайбәт, "Тынычлану" — саранлык, "Яраткан бәйрәм" — караклык кебек темаларны яктырта. Хикәяләрдә сәләте, таланты булмаса да, зурга дәгъва итүчеләр, масаерга яратучылар, мактанчык, әрсез, әләкче, ялагай, куштан бәндәләр, гаиләдәге тупас мөнәсәбәтләр, тәмсез теллелек, куркаклык кебек күренешләр көлке объекты итеп алына. Автор берочтан шундый әхлакый гариплекләр өчен кирлек тудырган кәмгыятьне дә фаш итә. Ул кыентыгына "Алай түгел, болай ул" дип исем бирсә дә, "алай булма, болай бул" дип акыл өйрәтми. Мыек астыннан гына көлә дә нәтикә ясауны укучысына калдыра. Илдар Хәйруллинның бер үзенчәлеге — ул мәзәк вакыйгаларны үтә кыйнак итеп сурәтли белә. Аның көлкеле мохит тудыра белү остасы булуы һәр хикәясендә чагылыш тапкан. Уңай формада әйткән булып, киресен күздә тотып көлүгә нигезләнгән ирония, шул пафоска корылган эчке монолог алымын, персонажның үз-үзен фаш итү алымнарын кулланырга ярата. "Түзәргә кирәк", "Кайт, энекәш!", "Саташу", "Укы, энем" хикәяләре шушы алым белән язылган. +Байтак кешедә үзе татыганнарны, күргән-белгәннәрне, күңелгә тынгылык бирми башлаган бер дәвердә, аларны сөйләп бирәсе килү теләге уяна. Әмма һәркем дә бу эшкә тотына алмый. "Хәтер кеше белән бергә үлә. Үлмәсен дисәң, кәгазьгә теркәп калдырырга кирәк". "Тугрылык" кыентыгындагы кереш сүзендә Рубис Зарипов проза әсәрләренә тотынуының бер сәбәбен Ф.Латыйфи язып калдырган әлеге фикергә якын итеп аңлата. Рубис Зарипов, безгә билгеле кайбер авторлар, шул исәптән "Иртеш таңнары" китабы авторы Якуб Зәнкиев кебек үк, укучысына күпне вәгъдә итмичә генә, үзе өчен дан-шөһрәт дәгъваламыйча, замандашлары кичергән, үзе күргән, үз килкәсендә татыган тормышны бәян итә. Аның әсәрләренең геройлары — ачлы-туклы яшәсәләр дә, түбәнлеккә төшмичә, тырышлык, үкәтлек, хезмәт сөючәнлек белән авырлыкларны киңгән кешеләр. Рубис Зарипов аларның үзенчәлекле, гыйбрәтле язмышларын сурәтләп, бүгенге буынга үрнәк күрсәтә. Автор яшьләрнең эчү, наркомания, кинаять юлына басуын, кайберәүләрнең, кәмгыятьнең кыйбласызлыгын сылтау итеп, аларны аклавын хупламый. "Тормышка беренче адымнар" әсәрендә туган яктан бик еракка, Вологда якларында тайгага урман кисәргә киткән ике авыл малаен да һәрдаим кимсетүләр сагалап тора, моңа милли түбәнсетүләр өстәлә. Әмма егетләр карак, рецидивист оясы булган бу яклардан бозылмыйча, намус белән хәләл акча эшләп кайталар. +Рубис Зарипов төбәкнең мәдәни тормышына, милли мәсьәләләргә багышланган язмалары белән дә үзен тынгысыз каләм иясе итеп күрсәтә. +Сүзне йомгаклап әйтсәк, Чаллы төбәгендә гүзәллекне тоя, сәяси-иктимагый вазгыятьне аңлый белгән, чынбарлыкны, рухи дөньяны үзләренчә күрү һәм чагылдыру сәләтенә ия әдипләр яши һәм икат итә. Икатларын тагын да ныклабрак тикшерсәк, аларның төрле агым-стильләрдә, юнәлешләрдә, жанрларда: реализмның традицион агымнары саналган тәнкыйди, мәгърифәтчелек агымнарында, шулай ук проблемаларны кир кешесе образы белән бәйләп ача торган авыл реализмы, магик реализм, психологик реализм, сентиментализм, символны үзәк итеп күтәргән әдәби агымнар, экзистенциаль фәлсәфә белән сугарылган агымнарда икат ителүен дә күрер идек. Айгөл Әхмәтгалиеваның психологизм һәм затлы сүз, Сирень Якупованың моңлы һәм сагышлы лиризм, Лира Ибраһим-Вәлидинең фәлсәфи психологизм, Рубис Зариповның шәхси тәкрибә, Рахман Шәфигуллинның моңлы сагыш, Амур Фәләхның кан сизгерлеге, рухи дөньяга игътибарлылык, Илдар Хәйруллинның нечкә юмор белән өртелгән; Фәүзия Бәйрәмованың һәм Айдар Хәлимнең бүгенге белән тарихны тоташтыручы, гражданлык пафосы, милли хисләр белән сугарылган, колачлы иктимагый-сәяси, тарихи фикерләр урын алган, Факил Сафинның кешеләр язмышын, акылын олы итеп, шагыйрьләрчә оста чагылдырган, киная һәм метафорик алымнарга бай булган әсәрләре укучыларның игътибарын көтә. +Лилия ХӨСНЕТДИНОВА, +филология фәннәре кандидаты +ШИГЪРИЯТТӘ СИРИН СТИЛЕ +Моңа кадәр шагыйрь Сирин Батыршинның (1896-1969) икаты бөтенләй диярлек өйрәнелмәде. Әмма узган гасыр татар поэзиясендә аның да күренекле генә урыны бар. Шагыйрь әдәбиятта "Сирин" дигән псевдоним белән танылды, 20-30 нчы елларда үзенә генә хас шигъри стильне барлыкка китерде. +Әдәбиятка Сирин 1920 еллар башында икат иткән әсәрләре, яшьлек ялкыны, көчле революцион пафос белән язылган шигырьләре белән килеп керә. Күп кенә башка шагыйрьләр кебек ул да Октябрь инкыйлабын шатланып каршы ала, ленинизм идеяләренең киңәчәгенә, золым-газаплар белән тулган тормышның яхшыруына өметләнә. Бу яктан Сирин Г.Камалга охшаш: Г.Камал инкыйлабны таң ату белән чагыштырган булса ("Таң" шигыре, 1918), Сирин исә аны кояш чыгуга тиңли. "Октябрь нурлары" (1920) шигырендә Сирин совет властен ярлы кешеләрне ашатучыэчертүче, киендерүче, аңа чын хокук бирүче итеп сурәтләде. Үзенең шатлыгын ул: +Укытты да, өйрәтте дә, +Атам кебек бу кояш! +Еласам, күз яшем сөртте, +Анам кебек бу кояш! - дип тасвирлады. Монда әле ул традицион дүртьюллыклар белән язды. +Гражданнар сугышы темасына багышланган "Кызылармеец хаты" (1919), "Сәлам сезгә, кызыл бөркетләр!" (1920), "Кызыл гаскәргә" (1922), "Сикерт атың! (Кавалерия маршы)" (1925), "Атлы шлемнар" (1927), "Кызылармеец атлар" (1928) шигырьләре дә шул ук киләчәк тормышка тирән ышаныч, оптимистик пафос белән сугарылган. +1920 елларда Сириннең "Сикерт атың! (Кавалерия маршы)" әсәре бик популяр була. Шагыйрь аны кайта-кайта эшләгән: аның ике варианты бар. "Атлы шлемнар" дип аталганында (1927) автор шигырьнең эчке ритмына гаять зур әһәмият бирә: ат тоякларының тавышларын хәтерләтерлек сүзләр генә куллана. Аны укыганда урам ташларына басып, тигез рәтләр булып килгән атлар гаскәре күз алдына килә: +Әй, командир! +Бир команда: +Киңү якын! +Киңү якын! +Тып-тып басып, +Ат уйнатып, +Сикерт атың! +Сикерт атың! +1923 елда Сирин Казанда Татар рабфагына укырга керә. Икади яшьләр белән таныша, әдәби икатка китдирәк карый башлый. Рабфакта уку елларында (1923-1925) Сириннең иктимагый-сәяси һәм әдәби-эстетик карашлары билгеле бер дәрәкәдә үсеш-үзгәреш кичерә. Бу елларда икат ителгән "Еласыннар... Мин еламыйм!" (1923), "Бер шәехнең идеалистик логикасы" (1925), "Тынычлык кошлары" (1926) әсәрләрендә атеизм темасы күтәрелә. "Тынычлык кошлары"ндагы түбәндәге өзек, ул елларда халык арасына таралып, хәтта көйләп сөйләнеп тә йөртелгән: +Алласы да калмасын, +Мулласы да чалмасын +алып ташласын! +Безнең кебек тир түгеп, +Безнең кебек бил бөгеп, +эшләп ашасын! +1925 елда рабфакны тәмамлагач, Сирин бер ел Бөгелмәдә, "Якты юл" газетасында эшләп ала. Әмма инде әдәбият-сәнгать дөньясының, икади атмосфераның бары Казанда гына икәнлегенә төшенеп алган яшь шагыйрьнең күңеле Казанга тарта һәм ул, 1926 елның көзендә Казанга килеп, Көнчыгыш дәүләт педагогия институтына укырга керә. Монда ул үзе теләгән икади мохиткә эләгә: Һ.Такташ, Г.Кутуй, Х.Туфан, Ә.Исхак һ.б.лар белән таныша, бөтен барлыгы белән белем алуга, икат эшенә бирелә. Студент елларын (1926-1930) Сириннең тормышында да, икатында да яңа бер этап итеп карарга, аның тормышта да, поэзиядә дә үз-үзен, үз язу стилен эзләү, эзләнү чоры дип атарга кирәк. +Студент буларак, Сирин бик тырышып укый. Үзенең истәлекләрендә ул: "Мин, утырган тавык кебек, һәр кичне дәресләр өстендә утырам. Атнага бер мәртәбә әдәбият түгәрәге була, анда катнашам. Анда Такташ, Кутуй, Нур Баян, Демьян Фәтхи һәрвакыт булалар иде... Язарга бер дә вакыт булмаса да, ара-тирә мин дә язгалап куя идем", — дип искә ала. +Билгеле булганча, 1920 елларда Казанда икади яшьләрнең төрле әдәби күмәк һәм оешмалары барлыкка килә. "Егерменче елларның беренче яртысында әдәби түгәрәкләр активлашып китә... Болар арасында бигрәк тә "Октябрь" күмәгенең роле зур булды... "Октябрь" күмәге татар совет язучыларын бер оешмага туплауда шактый эш башкара... 1924 елда "Октябрь" күмәге членнарының бер өлеше Г.Кутуй һәм Г.Толымбай китәкчелегендә "Сулф" ("Сул фронт") исемле яңа күмәк төзиләр һәм "Октябрь"дән аерылып чыгалар". +Сирин дә "Сулф" күмәгенә керә. Бу турыда шагыйрь Әхмәт Исхакның истәлеге бар. Ул анда Сирин белән 1923 елда ук танышканлыгын әйтә. "Тора-бара дуслашып киттек, — дип яза ул. — Бер-беребезгә шигырьләребезне укыштык. Киңәшләштек, бәхәсләштек, театр-киноларга бергә йөрдек. Ул вакытларда икат яшьләре арасында киң таралган яңалык эзләү килләренә бирелеп, "футуризм" дигән чирне йоктырып, "Сулф" ("Сул фронт") дигән төркемгә иярдек". +Бу елларда барлык татар шагыйрьләре, шул исәптән Сирин аралашып яшәгән Такташ, Кутуй, К.Нәкми һ.б.лар да поэзиядә үз урыннарын табарга омтылып, төрле экспериментлар үткәрәләр. Мәсәлән, Такташның "Тилеләр", "Янар таулар", Кутуйның "Көн — кадак", "Карт пычкычы", К.Нәкминең "Еллар гына юып бетермәс", "Кабыргасы белән тора" һ.б. әсәрләре. Сирин дә 1927-1928 елларда шигырьләренең формасы белән мавыгып ала. Мәсәлән, "Көнлиләр" (1927) шигыре: +Ай белән кояш, +Икәү берләшеп, +Бәгърем нурларын +Урлап качтылар... +Урлап качтылар, +Ерак чаптылар, +Илне яндырып, +Уйнап яттылар... +Күренә ки, автор биредә катлаулы образлар белән мавыгып, әсәрнең эчтәлеген икенче планда калдырган. 1928 елда икат ителгән "Безнең кайгылар" шигырендә дә шуңа охшаш хәл. Анда да Сирин, сүзләрнең бертөрле яңгырашы белән мавыгып, аларны тезеп төшә һәм әсәрнең эчтәлеген күздән ычкындыра. Аның бу әсәрләре матбугатта шул ук елларда тәнкыйть ителделәр. Ярый әле шагыйрьнең мондый мавыгулары озакка бармады. "Октябрь" һәм "Сулф" күмәкләре озын гомерле булмаган кебек, бер-ике елдан Сирин дә үзенең бу мавыгуларыннан арынды. +Яшьлек ялкыны дөрләп торган, киләчәккә зур өмет баглаган Сирин, әлбәттә, милли әдәбият чикләрендә генә калырга теләми, классик рус поэзиясен, бөтендөнья поэзиясен өйрәнә. Башка шагыйрьләр кебек үк, ул да бу елларда Маяковский икаты белән мавыга, шигырьләрен аның әсәрләре кебек итеп язарга омтыла. Нәтикәдә, Сирин икатының тематикасы киңәя, каләме чарлана, шагыйрьнең үз-үзенә ышанычы арта. Аның 1928 елда Маяковскийга ияреп "Идәнгә төкермәгез!", аннан тагын "Кытай кыры (Кытай шагыйре Ши-Кингтан)", 1929 елда "Гейне фикере", 1933 елда "Алтын металл (Шекспирдан)", "Гакәпләнү (Әбел Галә әл-Мәгарридән)", "Лермонтовтан хат", Пьер Беранжедан алып "Син бит Гөлсем түгелсең", "Аучылар" әсәрләрен, 1934 елда "Пушкиннан бер өзек", Есениннан алып "Зәңгәр кичтә", "Алсу кофта, зәңгәр күзләр" кебек шигырьләр икат итүе Сириннең бөтендөнья поэзиясен дә китди өйрәнгәнлеген күрсәтеп торалар. +1928 елда Сиринне яңа гына оешкан ТАППка әгъза итеп алалар. Нәкъ менә студент еллары һәм шуннан соңгы биш-алты ел (1928-1935) — Сириннең иң актив икат иткән, көчле трибун шагыйрь булып танылган чоры. +Сириннең бу чордагы эзләнүләре башлыча поэзиядә үз язу стилен, үз шигъри формасын эзләүдә, эчтәлек белән форманың берлегенә ирешергә тырышуда күренә. Ул, Маяковскийдан үрнәк алып, шигырьләрен зур аудиториядә укуны күздә тотып, татар шигыренең трибунлык сыйфатына басым ясап икат итәргә тырыша. Әсәрләрнең сәнгатьлелегенә ирешүдә ул бер алымны — һәр сүзне аерып алып, аның тирән мәгънәсен ачып салып, аларны бер-бер артлы юлдан-юлга тезеп бару алымын куллана. Бу исә автордан шигырьнең эчке ритмын нечкә тоемлап, ачык яңгырашлы сүзләр һәм рифмалар сайлап язуны таләп итә. Беренче шигырьләреннән үк Сирин шушы юнәлештә тәкрибәләр ясый башлый. Без моны аның "Энәләр" (1922), "Тегүче кыз" (1925) әсәрләрендә күрәбез. +Шушы алым белән Сирин 1927 елда үзенең иң күренекле әсәрләренең берсен — "Язгы тамчылар" шигырен яза. Монда ул бер яктан охшаш яңгырашлы сүзләрне сайлап, тамчылар тавышын чагылдырырга омтылса, икенче яктан әсәрнең эчтәлегенә дә тирән мәгънә сала: +Там, +Там, +Тамчы, там, +Тамуыңны яратам. +Тамчы-тамчы +Кырларыңны +Ак кәгазьгә таратам. +Язгы тамган +Тамчыларның +Музыкасын тыңладым. +Шуңар +Тамчыланып +Тамды +Күңелемдәге уйларым. +Шагыйрь язгы тамчыларның поэтик матурлыгын гына кырлап калмый, ә бу күренешне кәмгыять тормышы белән дә бәйли һәм шуның белән әсәрнең иктимагый ролен дә көчәйтүгә ирешә: +Там, +Там, +Тамчы, там, +Бергә тамыйк ичмасам! +Мин дә тамчыланып тамыйм, +Көрәшләрдә аксын кан! +Әсәр басылып чыгу белән бик тиз халык арасына таралган һәм халык, аны яратып, аңа көй дә язган. Шул көй безнең көннәргә кадәр килеп киткән — ул көй әле бүген дә балалар бакчаларында, музыка дәресләрендә нәниләрне биеткән вакытта уйналып килә. +Бу алымны Сирин күпчелек шигырьләрендә куллана. 1929 елда шушы алым белән ул үзенең иң күренекле, программ әсәрләренең берсен — "Минем трагедиям" шигырен икат итә. Бу — фәлсәфи әсәр. Сирин шагыйрь шәхесенең, шагыйрь икатының, поэзиянең шул чор кәмгыятендәге урыны, вазифасы, роле турында уйлана. Үзенең поэтик икатын ул болай сурәтли: +Бу минем +уйларым, +Бу минем +йөрәгем тибүе. +Бу минем +канымның +тәнемнән +Кәгазьгә +кыр булып +килүе. +Һәм Сирин үз икатының кәмгыятьтә нинди урын алып торуын ачыкларга омтыла: +Ни өчен, +Ни өчен мин болай +Ак кәгазь өстендә +кан коям? +Каләмнән +тамдырып +канымны, +Үземне +вакытсыз +ник суям? +Шуннан соңгы фикер сөрешен болай дәвам итә: "Мин ни өчен язам? Шөһрәт кирәкме? Кирәкми. Мин үлгәч, шөһрәт нәрсәгә? Ул түгел, ул түгел, ул түгел, иң мөһим мәсьәлә!". Авторның идеалы — яктылыкка омтылу. Һәм ул үзенә якты тормыш өчен көрәш юлын сайлап ала: үз-үзеңә сокланып, масаеп, буш куык булып утыруга каршы чыга. +Ни булыр иде соң, +мин, Сирин, +гөлсирин булып, гел +бизәнсәм? +Яз саен +яшәреп, +Таң саен +зәп-зәңгәр +чәчкәдә утырсам... +Юк, +каным жәл түгел, +коелсын чәчкәм дә. +Каләмнән +тамдырып +канымны, +кәгазьгә чәчәм дә, +Кыр итеп +Тезәм мин. +Беләм мин: +корбансыз +киңү юк, +Авырлык күрмичә, +рәхәтләр күрү юк. +Автор әсәрне киләчәккә оптимистик хисләр белән тәмамлый: +Яшисе килә, +күп яшисе. +Көләсе килә, +күп көләсе. +Киләсе көннәрнең +Көлгәнен +Күрәсе килә. +Их, +Күрәсе, +Күрәсе, +Күрәсе!.. +Шулай итеп, 1930 елларда татар поэзиясендә башка беркемнекенә дә охшамаган "Сирин стиле" дигән күренеш барлыкка килә. Бу Такташ стиле дә, Хәсән Туфан стиле дә түгел иде. "Сирин стиле" бер яктан хыялның көчле булуы, тирән эмоция, лиризм һәм революцион романтика белән сугарылган булса, икенче яктан, яңгыравыклы ритмы, халыкның гади, йөгерек, матур, музыкаль телен файдалануы белән үзенчәлекле иде. Сирин музыкаль яңгырашлы сүзләр белән төрле халәт-хәрәкәтләрне күз алдына китереп бастыра. Шулай итеп, шигырьдә музыкальлек өстенлек ала, аңарда төрле тавышлар яңгыраган төсле, тәэсирле итеп бирелә, шул ук вакытта автор шигырьнең эчтәлегенә дә тирән мәгънә сала белә: һәр әсәренең киң иктимагый яңгырашы турында да кайгырта. Поэтик идея белән публицистик фикерләүне бербөтен итеп алып барырга омтыла. "Сирин стиле"нең барлыкка килүенә авторның үз чордашлары Һ.Такташ, Г.Кутуй, Х.Туфан һ.б. шагыйрьләр белән аралашып, очрашып-фикерләшеп икат итүе дә йогынты ясагандыр, әлбәттә. +Аеруча Такташны якын күрә Сирин. Алар икесе дә бунтарь канлы. Бер-берсе белән якын дус булганнар һәм ярыша-ярыша икат иткәннәр. Казанның иң зур залларындагы әдәби кичәләрдә икесе дә яңгыратып шигырь укыган, яшьләрнең, студент кызларның иң яраткан шагыйрьләренә әверелгән. Рифгать Батыршин үзенең истәлекләрендә инде 1951 елларда Казан авыл хукалыгы институтында немец теле укытучысы, өлкән яшьтәге Алмаева Фатыйманың Сирин турында әйткән түбәндәге сүзләрен китерә: "Без, студент кызлар, Сирин, Такташ, Кутуй нинди клубларда чыгыш ясыйлар, шунда чаба торган идек. Шигырьне бигрәк шәп сөйлиләр иде". +Ә Сириннең тууына 100 ел тулу уңае белән язган "Эз сызып атылган йолдыз" мәкаләсендә Ямаш Игәнәй: "Заманында сәхнәләрдә Һади Такташ белән ялкынлы шигырьләрен укып йөргән шагыйрь бит ул. Татар шигъриятендә яңалык ачучы", — дип яза һәм Сириннең үз сүзләрен китерә: "Сәхнәнең бер ягыннан Такташ, икенче ягыннан мин килеп чыга идем. Укып кибәрәбез шигырьне, зал ни эшләргә белми, сихерләнә, илаһи шаукымга тоташ уралып, тылсымлы-серле халәтнең иң югары ноктасында бөтерелә", — дип сөйләгән иде ул бер очрашу вакытында". +"Шагыйрь белән очрашулар" дигән истәлегендә язучы Локман Бадыйкшан да үзенең 1959 елның 19 декабрендә Казанда Сирин белән очрашуы турында яза. Тукай клубындагы бер кичәдән соң Локман ага Сиринне үзенә кунакка чакыра. Такси белән Бишбалтага барганда, Сирин Иделгә карап болай ди: "Йөрәгемнән бер дә китмәде Идел. Тормышымның иң авыр минутларында аның шифалы суларында йөзгәннәремне, яшьлек елларында яр буйларында дустым Һади Такташ белән бәхәскә кереп гәпләшкәннәремне исемә төшереп алдым әле". +Шунысы кызыклы: мондый дуслык аларның икатларында да чагылыш таба. Такташ белән Сирин әсәрләре арасында байтак кына охшашлык-аваздашлык табарга мөмкин. Бер үк темага яки бер үк мотивка икесе ике төрле әсәр язганнар, әйтерсең, бер-берсе белән ярышып икат иткәннәр. Юкка гына язучы Р.Мостафин Сиринне "Такташның көндәше" дип атамый бит. Мәсәлән, Октябрьнең ун еллыгына Такташ үзенең "Үпкәлим" шигырен, ә Сирин "Урам уртасында" әсәрен багышлый; шул ук 1927 елда Такташ кызыл кавалеристларга багышлап "Атлы сугышчыга", ә Сирин "Атлы шлемнар" шигырен яза. Мондый аваздашлык хәтта Такташ үлеменнән соң да дәвам итә. Кызларның кыска күлмәк киеп йөрүләренә Такташ "Кырым сиңа булсын" (1927), ә Сирин "Бала итәкле озын күлмәкләр" (1933) шигырен, кар явудан этәрелеп китеп Такташ "Ак чәчәкләр" (1929), ә Сирин "Кышкы чәчәкләр" (1933), халыкара күләмдә тыныч тормыш турында Такташ "Лорд Чемберленга СССР крестьяны Һади Такташтан кавап нотасы" шигырен (1927), ә Сирин "Халыкара сугышка каршы Конгресста Сириннең сөйләгән беренче рече" поэмасын (1933) икат иткәннәр. +1929 елда педагогия институтын тәмамлагач, Сирин бер ел Казанның М.Вахитов исемендәге мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта; бер үк вакытта, ТАПП тарафыннан билгеләнеп, Казан тегү фабрикасында яшь каләм тибрәтүчеләрнең әдәби түгәрәгенә китәкчелек итә. 1930 елда аны Татиздатның авыл хукалыгы бүлегенә редактор итеп эшкә чакыралар. Анда ул 1935 елның августына, кулга алынганга кадәр эшли. +1930-1935 елларда Сирин икаты киң колач белән кәелеп китә, үзенең иң югары ноктасына китә. Ул татар халкының иң көчле, иң үзенчәлекле, иң популяр шагыйрьләренең берсенә әверелә. Бу елларда ул үзенең иң камил һәм популяр әсәрләрен икат итә; аларда шул заманның актуаль мәсьәләләре күтәрелә. Мәсәлән, аның иң популяр, зур күләмле "Булмый! Булмый!" шигыре (1930) шул елларның иң көнүзәк мәсьәләсе — авыл хукалыгын коллективлаштыруга багышланган. Әсәр нигезенә "Машиналы күмәк тормыш төзеп кибәр!" дигән төп идея салынган. Шушы фикерне автор укучы күңеленә антитеза алымы ярдәмендә киткерә: бер якта — "милек, минлек", ягъни хосусый милекчелеккә нигезләнгән иске тормыш; икенче якта — "машиналы күмәк тормыш", ягъни иктимагый милеккә нигезләнгән яңа кәмгыять, яңа тормыш. Күмәк тормышның никадәр өстен, никадәр файдалы икәнлеге турындагы фикерне шагыйрь авыл кешесе аңына барып китә алырлык гади сүз-алымнар ярдәмендә бирә. Бу — авторның гади крестьян белән шигъри телдә сөйләшүе булып чыккан. Әсәр яз көнендә килгәргечтә орлык килгәрүне тасвирлау белән башланып китә: +Ашлыгыңны килгәрәмсең, +Килгәр, +Килгәр. +Тормышыңның +Чүп-чарларын +Килгә +Кибәр. +Бертугандай +Бергә эшлик, +Бергә яшик, +Машиналы +Күмәк тормыш +Төзеп кибәр. +Аерым-аерым +Матур тормыш +Булмый! Булмый! +Ялгыз-ялгыз +Матур тормыш +Булмый! Булмый! +"Ашлыгыңны килгәрәмсең, килгәр, килгәр" сүзләрен Сирин рефрен итеп куллана һәм һәр кулланган саен алар әсәрнең иктимагый мәгънәсен тирәнәйтә баралар: +Ашлыгыңны килгәрәмсең, +Килгәр, +Килгәр! +Милек, минлекләрне очыр, +Килгә +Кибәр! +Әсәрдә ялгыз хукалыкның коралы булган сукага күмәк тормыштагы машина каршы куела: +Машинасыз тормыш авыр, юк иптәшең, +Майламаган тормышыңның тәгәрмәчен! +Якын итеп кенә матур бер сүз әйтим: +Сукалы карт тормышыңны суксын яшен! +Иске тормыш +Үлә, +Үлә, +Үлеп бетә. +Яңа тормыш +Көлә, +Көлә, +Килеп китә. +Машиналар +Шаулый-шаулый, +Кырлый-кырлый, +Бергә-бергә +Эшләшергә +Безне көтә. +Коммунистлар партиясенең XVI съезды карарларын халыкка йөреп аңлату темасына багышланган "Күп тарат!" (1930), Татарстан автономияле республикасының 10 еллыгына багышланган "Татарстан" (1930) шигырьләре дә шушы ук форма һәм стиль белән язылганнар. +"Килә"ләр" шигыре дә (1930) — Сириннең иң популяр, халыкның иң яраткан әсәрләренең берсе. Тормышта үзенең нинди теләк-омтылышлары булса, шагыйрь шуларның барысын да "килә" дип санап чыга. Әсәр чын мәгънәсендә ритмик һәм музыкальлек ягыннан нәфис эшләнгән. Менә әсәрдән бер өзек: +Килләр булып +Исәсем, +Гөлләр булып +Үсәсем, +Чәч булып +Бәйләнәсем, +Тәгәрмәч булып +Әйләнәсем килә. +Тагын килә +Бу "килә"ләр, +Килә, +Килә, +Күп килә, +Аңлап китәлмим +Үзем дә +Бу "килә"ләр +Ник килә? +"Сирин стиле" әдәбиятта үзенә тиешле урынны киңел генә яулап ала алмый. Шагыйрьнең үзенә бер төрле яңа форма белән икат итүен кайбер тәнкыйтьчеләр кабул итеп бетермиләр, аны "формализм"да, футуризмда гаеплиләр. Мәсәлән, әдипнең "Тамчылар" шигырьләр кыентыгына язган кереш мәкаләдә З.Гали Сиринне пассивлыкта һәм формализмда гаепли. "Совет әдәбияты" журналында (1933, №12) Сириннең "Кышкы чәчәкләр" шигыре басылгач, журналның 1934 ел 1-2 нче санында Гомәр Гали белән Нур Баян да аны тәнкыйтьләп чыгалар. +Сирин кәмгыятьтәге гаделсезлек, аның тамыры турында уйлана. Еллар буе совет кәмгыятенең патриоты булып та, үзен һаман гаепләүләре, эзәрлекләп торуларының сәбәбен ачыкларга тели. Һәм әкренләп моның сәбәбенә дә төшенә: тышкы яктан кызыл лозунглар белән төреп-бизәп алынган совет системасының эчендә мәкерлелек, алдашу, кыерсыту, байлык бүлешү ятканлыгын һәм үзенең шул система эчендә яшәргә мәкбүр булуын аңлап ала. Шагыйрьнең хөрлек, ирек сөюче бунтарь каны мондый икейөзлелеккә, мәкерлелеккә каршы нәфрәт белән тула: гаделсезлеккә каршы көрәш ача. Һәм Сирин икатында борылыш башлана: аның каләме астыннан бер-бер артлы совет системасының чын йөзен фаш итә торган әсәрләр туа башлый. Нәтикәдә, Сириннең 1932-1935 еллар икатындагы төп мотивларның берсе булып, кәмгыятьтәге гаделсезлекләрне, икейөзлелекне тәнкыйтьләү, ачы сатира барлыкка килә. Ул, эзоп теленә мөрәкәгать итеп, тискәре күренешләрне мәсәл жанры аша камчылый: "Кәкә белән сарык" (1931), "Сатучы һәм сатып алучы" (1932), "Карга белән саескан" (1934), "Ишәк белән куян" (1935) һ.б. әсәрләр. "Ана" поэмасы (1934), "Күтәрик бокалларны!" (1934), "Паганини" (1935) шигырьләре дә совет системасына ачы сатира белән сугарылган. Сирин хәтта Сталинның үзенә дә эпиграмма язган. "Серең ач, Сирин!.." дигән мәкаләсендә Булат Солтанбәков, ОГПУ архивындагы материалларга таянып, бер шымчының түбәндәге хәбәрен искә алып китә: 1935 елның февралендә Сирин Һади Атласи фатирында үзенең башка әсәрләре белән беррәттән Сталинга язган эпиграммасын да укыган. Эпиграмма тексты безгә килеп китмәгән, әмма Б.Солтанбәков, сорау алу материалларына таянып, аның эчтәлеген китерә. Анда "Сандугачым, һәр кырыңда син Сталинны мактап кырла. Шул чакта сине күреп алырлар һәм сиңа "СССРның атказанган сандугачы" исеме бирерләр" дигән сүзләр булган. Бу инде, әлбәттә, репрессияләр чорында Сириннең башка сыймаслык кыюлыгы, утны турыдан-туры үзенә юнәлтүе булган. +Сиринне 1935 елның 22 августында кулга алалар һәм 1936 елның февралендә биш елга Сиблагка сөрәләр. Сөргеннән ул 1940 ел ахырында гына кайта. 1941 елда, бераз хәл алгач, үз теләге белән Ватан сугышына, фронтка китә. Яраланып кайткач, колхозда эшли. Соңыннан "Ватан сугышында күрсәткән батырлыклар өчен" һәм "Сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт өчен" медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң авылда умартачы булып эшли. Татарстан АССР Югары Суды Президиумының 1957 елның 13 июнь карары белән реабилитацияләнә. +Әдәби мохиттә Сириннең икаты сөргеннән соң туктап кала, дигән фикер урнашкан. Ләкин ул алай түгел: сөргеннән кайткач та шагыйрь икатын дәвам иткән, 1940-1969 елларда барлыгы 90нан артык шигырь һәм берничә әкият язган. Әмма шунысы хак: сөргеннән соң ул инде 1930 елларда үзе барлыкка китергән "Сирин стиле"нә әйләнеп кайтмый, ә традицион дүртьюллыклар белән икат итә. Чөнки кәмгыятьтәге вазгыять тә инде үзгәргән була: революцион күкрәнүләр заманы узган, тормыш салмакланган һәм андый шигырьләргә ихтыяк да инде беткән була. Ә аның 1930 елларда нигезләгән "Сирин стиле" татар шигърияте тарихында кабатланмас, үзенчәлекле бер күренеш булып калды. +Шагыйрь Сирин озак һәм каты авырудан соң 1969 елның 23 ноябрендә Акбуада вафат була һәм шул бистәдәге татар зиратына кирләнә. +Әнвәр ШӘРИПОВ, +филология фәннәре докторы +ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР +Кояш чыгышында татар эзләре... +Ерак Көнчыгыш... +Тын океан ярларыннан кыпчак далаларына кадәр таралып яткан татар кирләре... Заманында Төрки каганатлар составында булган, Чыңгыз ханга ант биргән, кытаен да, японын да, кореялысын да күргән бөек Татар Иле... Ерып чыкмаслык Уссури урманнары, түбәләре күккә ашкан Хинган-Сихотэ-Али таулары, төпсез Ханка-Нур күлләре, Амур, Уссури, Бикин-Самарга елгалары, шуларны чорнап алган диңгезокеаннары белән ул бездән бик ерак та кебек, әмма татарларның Ана-Ватаны буларак, гаять якын да... Бүген бу борынгы татар төбәгендә Хабаровск, Амур, Сахалин өлкәләре, Приморье крае урнашкан, алар Кытай, Корея дәүләтләре белән чиктәш, Япония дә диңгез аша кул сузымында гына, Монголия дә ерак түгел... +Әйе, күпчелек галимнәр татар тарихын нәкъ менә Ерак Көнчыгыштан башлыйлар, татарлар үзләре дә: "Безнең борынгы бабаларыбыз атларга атланып, кояш чыгышы тарафыннан Идел-Урал буйларына килгәннәр", — дип әйтергә яраталар. Әйе, бу сүзләрдә дөреслек бар, әмма ул заманнарда, Төрки каганатлар, Чыңгыз хан чорында кояш чыгышыннан башлап кояш батышына кадәр барлык кирләр дә татарлар кулында булган, ягъни, биредә төрки халыклар гомер бакый яшәгән. Төрки сүзен дә шартлы рәвештә генә әйттем, чөнки VI гасырга кадәр мондый атама булмаган, борынгы тарихчылар бу кирләрнең төп хукасы, идарәчеләре итеп татарларны таныганнар һәм империянең халкы да "татарлар", дип аталган. Совет чорында тарих фәнендә "татар" атамасын "төрки", "монгол-татар" белән алмаштыра башладылар, хәзер исә "монгол" сүзе генә торып калды. Ни гакәп, урыс тарихчылары гына түгел, рәсми татар тарихчылары да шушы юлдан киттеләр, шулай итеп, борынгы татарларның 2 мең ел буе яулаган казанышларын, илкирләрен, дәүләтләрен киңел генә монголларга биреп куйдылар. Һәрхәлдә, монголлар элек тә, хәзер дә бу тарихны күтәрерлек халык булмасалар да... +Бүгенге көндә Ерак Көнчыгыштагы борынгы тарихны төбәк галимнәре өйрәнә, шул ук вакытта Кытай, Корея, Япония тарихчылары да зур кызыксыну күрсәтә. Тик нигәдер татар тарихчылары гына бу процесстан читтә калганнар, алар теориядә безнең тамырларның биредән икәнлеген язгаласалар да, практикада төбәктә төркитатар күзлегеннән бернинди эзләнүләр алып барылмый, аралашу юк, мирасыбызга дәгъва кылу юк. Шунлыктан чыгыпмы, әллә башка яшерен сәбәпләр беләнме, Ерак Көнчыгыштагы борынгы тарихта татарларга урын юк, аны төрле кабиләләр арасында бүлгәләп бетергәннәр, бу мәсьәләдә урысы-кытае-кореялысы бер сүздә. Биредә кыелышып борынгы Бохай дәүләтен (698-926), мохэ, чжурчжэни, кидан кабиләләрен өйрәнәләр, әмма аларның барысының да төрки-татарлар кулында булганлыгын гына әйтергә "оныталар". +Югыйсә, хәзер дә Сахалин утравының көньягында татар-монгол шәһәрләренең хәрабәләре табыла, шулай ук Амур тамагында да XIII-XIV гасыр татар шәһәрлекләре бар. Мин Приморье краеның музейларында төрки балбалларны да, һун бабаларыбызның сугыш коралларын да, Алтын Урда чоры табылдыкларын да очраттым, әмма аларны биредә төрки-татарлар белән бәйләп өйрәнмиләр, ә бохай, мохэ, кирле тунгусманчжур кабиләләре белән генә бәйлиләр. Кир-су атамаларында да төрки-татар сүзләре шактый, әйтик, хәзерге Дальнереченск шәһәре элек "ИМАН", дип аталган, Партизанск — "СУЧАН" булган, ә төбәкнең иң зур күле хәзер дә "ХАНКА" (Хан күле) дип атала... Әмма биредәге рус галимнәре бу атамаларның барысын да кытайлар белән бәйлиләр, төбәкнең төрки-татар чоры бөтенләй өйрәнелмәгән. Югыйсә, совет чорының кайбер тарихчылары бу төбәктәге мәдәни ядкәрләрнең төрки кабиләләрнеке булуын әйтеп калдырганнар бит! "Чтобы понять историко-культурное значение этих памятников древнего искусства Сибири и Дальнего Востока, нужно представить конкретную историческую ситуацию того времени, когда оставившим их тюркским племенам принадлежала руководящая роль в истории степного мира Азии и отчасти Европы. От Хингана и до Дуная простиралась в I тысячелетии н.э. кочевья тюркских племен..." — дип язган алар. (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое Приморья и Приамурья. — Владивосток, 1973, стр.320.) +Әмма бүген Себердәге һәм Ерак Көнчыгыштагы борынгы тарих бөтенләй башкача бәяләнә, анда төрки-татарларга урын юк. Шуңа күрә дә минем 2012 елның май аенда Приморье краена килеп, Владивосток, Уссурийск шәһәрләрендә тарихчылар белән очрашуларым, биредәге борынгы татар тарихы белән кызыксынуым аларда гакәпләнү уятты. Моннан тыш әле мин тагы Находка, Артем, Партизан шәһәрләрендә дә булдым, өлкә архивларында, музейларда, китапханәләрдә төбәкнең борынгы тарихын өйрәндем, бөтен кирдә татарлар белән очраштым. Татарстанга кайткач, матбугатта болар турында берничә язмам дөнья күрде, 2012 елның июнь ахырында Владивостокка тагы очарга туры килде, шул елның сентябрендә ай буе диярлек Сахалин утравында татар тарихын өйрәндем, бу турыда 2014 елда "Сахалин утравы һәм татарлар" дип аталган китап бастырып чыгардым. Кыскасы, Ерак Көнчыгышта татар тарихын өйрәнүем берничә ел буе барды һәм ул әле хәзер дә дәвам итә, Хабаровск, Амур өлкәләренә барырга да теләгем бар. Алай да, Приморье краена булган сәяхәтем турында күләмлерәк тарихи хезмәт язарга булдым һәм хәзер аны укучыларга тәкъдим итәм. Алдан ук шуны әйтеп куясым килә: бу язма — татар тарихы белән кызыксынучылар өчен, чөнки анда борынгы чорларга, дәүләтләргә, аерым тарихи шәхесләргә бәя биреләчәк, ә ул барлык кеше өчен дә кызыклы түгел. Әмма бу язманы укучылар борынгы тарихыбыз, Ерак Көнчыгыштагы асыл тамырларыбыз турында бик күп яңа мәгълүмат ала алырлар иде... +Шулай итеп — Ерак Көнчыгыш, Приморье крае... +Самолёт белән Мәскәүдән 8 сәгать очасы, ара — 9 мең чакрым, Казаннан Мәскәүгә кадәр юлны да салсаң — 10 мең километр... Бу — бик ерак ара, поезд белән атна буе килергә кирәк, ә теге елларда атлы татарлар бу юлны айлар, еллар буе үткәннәр... Төбәкнең 80 процентын таулар алып тора, алар куе урманнар белән капланган. Бу урман-тауларда юлбарыс һәм капланнар, аюлар һәм боланнар көн күрә, женьшень, бадан, манчжур чикләвеге, эрбет кебек сирәк үсемлекләр үсә... Күлләрендә лотослар чәчәк ата, елга-диңгезләрендә затлы балыклар йөзә... Әлбәттә, мондый бай төбәк беркайчан да кешесез тормаган, биредә татарлар да, кытайлар да хука булган, хәзер исә бу кирләр урыслар кулында. Хәер, алар да биредә 1860 елда Россия империясе белән Кытай арасында килешү төзелгәннән соң гына яши башлыйлар, шушы вакыттан бу төбәк Россия карамагына күчә. +"2 ноября 1860 года между Российской и Китайской империями был подписан Пекинский договор, окончательно определивший их общую границу на участке между Амуром и побережьем Японского моря, — дип яза кирле тарихчылар. — началось освоение русскими людьми далекой юго-восточной окраины России". (Уссурийск. 1866-2011. — Владивосток, 2011, стр.6.) +Күрәсез, урысларның Ерак Көнчыгышта нибары 150 еллык тарихлары бар, ә татарларның — кимендә 1500 еллык... Зур тарих, чын тарих моны белә һәм хәтерендә саклый. Шуңа күрә Тын океаннан Урал-Каек тауларына кадәр ара, Котыптан кыпчак далаларына кадәр кирләр бөтен дөнья тарафыннан Татар Иле буларак танылган һәм "БӨЕК ТАТАРИЯ", дип аталган. Шуңа күрә әле ХIХ гасырда да урыс географик карталарында Ерак Көнчыгышны "ВОСТОЧНАЯ ТАТАРИЯ", дип күрсәткәннәр, аның башка исеме булмаган. +"Название Татария произошло от слова "татары", собирательного имени, которым обозначали в XIII-XVI веках группы родов монгольского и тюркского происхождения, входивших в эти века в государство Чингизхана и его преемников, — дип яза тарихчылар. — На русских картах, составленных после включения татарских ханств в состав Российской империи, название Татария в европейской части и в Сибири обычно отсутствует и лишь на Дальнем Востоке выделяется Восточная Татария, охватывающая Приморье, Монголию и Северную Маньчжурию (карта И.К.Кириллова, 1734 г.). Татарией называется Приамурье и Приморье на карте Сахалинского моря, составленной Головиным В.М. и Рикордом П.И. в 1811-1813 гг. (Головин, 1972)". (С.Д.Гальцев-Безюк. Топонимический словарь Сахалинской области. — Южно-Сахалинск, 1992, стр.132.) +Әйе, нәкъ шулай — әле ХIХ гасырда да бу төбәк "Татария" дип аталган. Шуңа карамастан, бүгенге рус тарихчылары төбәкнең узганын бары тик Кытай белән генә бәйлиләр, мең елларга сузылган бөек татар тарихын әйләнеп үтәргә тырышалар. Әмма ул чорларда Кытай үзе дә төрки-татарлар кул астында булуын искә төшерергә кирәк! Кытай гасырлар буе үзенең төньяк күршеләренә зур салымнар түләп торырга мәкбүр була, хәрби контрубиция бирә. +"...как немногочисленные (особенно в сравнении с многолюдными оседлыми империями) и дикие (в общекультурном плане) кочевники не только раз за разом завоевали оседлые страны, но и устанавливали над ними довольно прочное господство, — дип яза татар краеведлары. — Например, с 221 г. до н.э., когда в Китае возникла первая централизованная империя, до настоящего времени из 2232 лет кочевники прямо правили Северным Китаем более 820 лет, причём из них в течение 430 лет власть их распространялась на весь Китай. (К.А.Аблязов. Историческая судьба татар. От племени к нации. Том I. — Саратов, 2012, стр.49.) +Авторның күчмәннәргә карата биргән кыргый (варвар) бәяләмәсе белән килешмәсәк тә, аларның Кытай белән мең елга якын идарә итүләрен ачыклавын дөрес дип табабыз. Әйе, күчмә төрки-татарлар бу кирләрдә гасырлар буе яшәгәннәр һәм хакимлек иткәннәр икән, һәм алардан рухи һәм матди мирас та калырга тиеш кебек. Әйе, Ерак Көнчыгышта, шул исәптән, Приморье краенда да төрки-татарлардан калган күп ядкәрләр бар, әмма алар барысы да башка халыкларныкы булып өйрәнелә. Әйткәнемчә, биредәге борынгы тарих Бохай дәүләте, мохэ-чжурчжэни-кидан кабиләләренә бүлеп бирелгән, кытай белән кореялыларга да аз-маз өлеш чыгарылган. Ярар, без дә хәзер бу кабиләләр тарихына якынрак килеп, аларның кемлекләрен ачыкларга тырышыйк. Хезмәтебезнең бу өлешендә кавапны төбәк тарихын өйрәнүчеләрнең китапларына таянып эзләрбез, чөнки алар да төрки-татар факторын әйләнеп уза алмаганнар, читләтеп булса да аны танырга мәкбүр булганнар. +"...Всё это привело к консолидации мохэсцев и созданию в середине VII в. крупного объединения с централизованной властью у сумо мохэ, названного в тюркских эпитафиях "боклийским каганатом", — дип яза кирле тарихчылар. — ...Так как в то время ряд племён мохэ был в зависимости от Тюркского каганата, Да Уи нужно было обеспечить невмешательство тюрок в его деятельности по расширению территории Бохая". (Российский Дальний Восток в древности и средневековье. — Владивосток, 2005, стр.440, 454.) +Безнең өчен бу өзектә берничә мөһим мәгълүмат бар: мохэ кабиләләренең Төрки каганатлар кул астында булуы һәм Бохай дәүләтенең төрки чыганакларда "боклийский каганат" дип аталуы. Әйе, Сары диңгездән Кара диңгезгә кадәр барлык кирләр һәм барлык кабиләләр ул заманнарда Төрки-татар каганатлары һәм дәүләтләре кул астында булган. Ерак Көнчыгыштагы Бохай каганатына да идарәче-башлыкны төрки-татар каһаннары билгеләгән. "...С этой целью он (Да Уи) направил вместе с хэйшуй мохэ посольство в каганат с просьбой назначить в Бохай тюркского тутуня", — дип яза тарихчылар. (Российский Дальний Восток..., стр.454.) Ягъни, Ерак Көнчыгыштагы Бохай дәүләте белән Төрки каганат билгеләгән тутун-татан-татар идарә иткән. +Икенче мөһим мәгълүмат — Бохай дәүләтенең төрки ядкәрләрдә — кабер ташларында "Бокли каганаты" дип искә алынуы. Биредә сүз VIII гасырда Күктүркләр дәүләте белән идарә иткән данлыклы Билге каһан һәм аның энесе Күлтәгингә куелган һәйкәлташка рун хәрефләре белән чокып язылган текст турында бара, бу комплекс-стелла бүгенге көндә Монголиядә саклана. +Алгы яктан, кояш чыгышыннан, +Бөкли даласының ыруг берләшмәсеннән, +табгач, тибет, авар, румлы, кыргыз, өч курыкан, +утыз татар, кытан, татабларда +Түрк халкының бөтенесе шулай диде: +Дәүләтле халык идем, +кайда инде дәүләтем? +Кем дәүләте өчен хәзер тырышам, диде. +Каганлы халык идем, +кайда каганым? +Нинди каганга хезмәтемне, көчемне бирәм, диде. +Төрки-татар дәүләтләренең бу тирәдәге бөтен кабиләләргә, шул исәптән мохэләргә дә тәэсире искиткеч көчле булган, моны совет чоры тарихчылары да танырга мәкбүр. "Не менее глубокое влияние на ход социально-экономического развития мохэ имели их связи с соседней Центральной Азией и Сибирью, конкретно с тюрками, — дип яза алар. — Об этом следует сказать подробнее, поскольку в лице тюрков мохэ имели союзников в борьбе против агрессии империи Тан". (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое..., стр.319.) +Әйе, төрки-татар каһаннары Ерак Көнчыгыштагы Бөкли ыруглары һәм кирләре белән дә идарә иткәннәр, әмма бүгенге тарихчылар Бохай дәүләтен һәм анда яшәгән кабиләләрне төрки-татарлар белән бәйләп өйрәнмиләр. Бу төбәктән табылган табылдыкларны да төрки мирас дип түгел, төрле мифик кабиләләрнеке итеп күрсәтәләр. Әйтик, Уссурийск шәһәренең ял паркында мин бик борынгы заманнардан калган мәрмәр ташбаканы күрдем. Ул тоташ граниттан кисеп ясалган, авырлыгы 10 тонна икән. Шәһәр музее буклетында бу ташбака XII гасыр табылдыгы, дип күрсәтелгән, әмма бу дөрес булып чыкмады. Уссурийск шәһәрендә әлеге чорларны өйрәнә торган рус галимнәре белән махсус очрашып, аларга да үземнең сорауларымны бирдем. Алар ташбаканы XIII гасыр ядкәре, диделәр, ягъни, бу татар-монгол чорына туры килә. Яшь галим-археологларның сөйләвенчә, Уссурийск урынында элек борынгы шәһәр булган, ул Суйпин дип аталган, шәһәрнең ике кремле булган. Галимнәрнең язуынча, XIII гасырда, ягъни биредә Чыңгыз хан нәселе хука булган вакытта, Приморье краенда кырык борынгы шәһәр исәпләнгән, Ерак Көнчыгыш буенча бу сан йөз илледән артык. Әмма әлеге мирасны, бу борынгы тарихны беркем дә төрки-татарлар белән бәйләми. Алар баштанаяк шул Бохай дәүләтенә, чжурчжэни кабиләләренә кереп батканнар, шул тарафка гына юллар сузылган, тарихка башка күз белән карый алмыйлар кебек. Мин Уссурийскидагы урыс галимнәреннән: "Биредә Төрки Каганатлар һәм Татар-монгол чорыннан калган табылдыклар очрыймы соң?" — дип сорадым. Алар моны өлешчә булса да танырга мәкбүр булдылар, уңай кавап бирделәр. Әйтик, кытай чыганакларында бу кирләрдән рун язулы чүлмәк ватыклары табылуы хәбәр ителгән, шулай ук Төрки каганатлар чорыннан бил каешлары һәм аеллар да табылган. +Уссурийск паркында кәйрәп яткан теге мәрмәр ташбака да Төрки каганатлар ядкәре булып чыкты бит! Ягъни бу ташбака кимендә VII-VIII гасырларда ясалган булырга тиеш һәм ул төрки-татар каһаннарының каберләре янына, гыйбадәтханәләргә куела торган булган. Бу турыда "Татар энциклопедия сүзлеге"ндә төгәл мәгълүмат бар: "Күлтәгингә куелган һәйкәлташ, борынгы төрки эпиграфик истәлек. Хәзерге Монголия территориясендә Күлтәгин һәм аның агасы Билге каганга куелган. Борынгы гыйбадәтханәгә килү юлында, аерым төрбәдә, мәрмәр ташбака өстенә урнаштырылган дүртпочмаклы озынча зур таш", — диелгән анда. (Татар энциклопедик сүзлеге. — Казан, 2002, 376 бит.) Чыннан да, Уссурийскида мин күргән мәрмәр ташбака өстендә дә аркылыга буеннан-буена зур ярык бар, ул шушы кабер ташы-стелланы утырту өчен булып чыкты. Ташбаканың өстендә геометрик бизәкләр дә бар, аның мәгънәсен галимнәр өйрәнергә һәм әйтергә тиеш. Кызганычка каршы, безнең төркитатар тарихчылары бу тарихи мирасны өйрәнеп, үз сүзләрен әйтмәде әле. +Уссурийски шәһәре турында язганда, мин бу тарихи мирасларга тагы әйләнеп кайтырмын әле, ә хәзер тагы Ерак Көнчыгышның төрки-татар чорларына тукталасым килә. Заманында Татар дәрьясы дип аталган Тын океан ярларыннан башланган, Евразиянең бөтен урман-тауларын, елга-күлләрен, дистәләгән ыруг-кавемнәрне колачлаган һәм шуларның барысына да хука булган бу Төрки каганатлары, чыннан да, дөньяда тиңе булмаган Татар империясеннән саналган. Шуңа күрә киһангир Чыңгыз ханның да нәкъ шушы төбәктән, шушы кирлектән, шушы халыктан үсеп чыгуы бер дә гакәп түгел. +"Тюркский историограф VIII в., повествуя о державе своих предков и завоеваниях первых каганов, пишет: "Вперёд (т.е. на восток) вплоть до Кадырканской черни, назад (т.е. на запад) вплоть до Железных ворот они расселили свой народ". Кадырканская чернь — это горы Большого Хингана, а Железные ворота — проход Бузгала в горах Байсунтау, по дороге из Самарканда в Балх, в 90 км к югу от Шахрисяба. В момент своей наибольшей территориальной экспансии (576 г.) Тюркский каганат простирался от Маньчжурии до Боспора Кимерийского (Керченского пролива), от верховьев Енисея до верховьев Амударьи. Таким образом, тюркские каганы стали создателями первой евразийской империи, политическое и культурное наследие которой оказало существенное влияние на историю Средней Азии и Юго-Восточной Европы". (История Татар. Том I. Народы степной Евразии в древности. — Казань, 2002, стр.230.) +Бу — рәсми билгеләмә, һәм аның авторы — Санкт-Петербург галиме Сергей Кляшторный. Һәм бу билгеләмә тарих һәм заман тарафыннан да куелган, Күлтәгин белән Билге каган кабер ташларына мәңгелеккә уеп язылган... +Алга — Кадыркан иңкүлегенә кадәр, +артка — Тимер Капыга кадәр +алар үз халкын урнаштырдылар. +Ике арадагы үксез күк түрк халкын китәкләп, +алар менә шулай тәхеткә утырдылар. +Башлыларның башын идерделәр, +Тезлеләрне чүктерделәр... +Инде бу төрки-татарлар кул астында булган кирле кабиләләргә дә бераз бәя биреп үтик. Биредә алгы планга су-мо мохэ, чжурчжэни, кидан, манчжур-тунгус кабиләләре чыга, чин-мачин-кореялылар да бар. Әйткәнебезчә, Бохай-Бөкли каганаты бик нык алга киткән, шәһәрләрдән торган дәүләт булган. Шуңа күрә, тарихчылар бу төбәкне "иң борынгы мәдәни төбәк", дип атыйлар. Кайбер галимнәрнең язуынча, Бохай дәүләтенә нигез салган мохэ кабиләләре белән татан-татарлар бер тамырдан булган, аларның нәселләре Да (Та) дип аталган, бу исә татарның кыскартылган, кытайча варианты. +"В степях Монголии и Забайкалья по Онону издавна кочевали скотоводческие племена татань или татар, — дип яза тарихчылар. — В "Цзинь-го-чжи" о их происхождении говорится, что они были потомками мохэсцев и жили у гор Иньшань. Татань делились в танское время и после на две группы. Жившие поблизости к Китаю назывались образованными, отдалённые от Китая, назывались дикими". (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое Приморья и Приамурья. — Владивосток, 1973, стр.376.) +Совет чорында язылган бу китаптан без төрки-татарлар һәм аларның кирле халыклар белән кардәшлеге турында шактый дөрес мәгълүмат ала алдык. Соңгы елларда чыккан китапларда, фәнни хезмәтләрдә бу бердәмлек һәм үзара йогынты турында сүз юк инде. Ә бит бу борынгы мохэ кабиләләрендә бөтен яктан төркилек ярылып ята — алар ат ярата, ат ите-сөте белән туклана, аларда юлбарыс культы була, сугыш кораллары төркитатарларныкы, каберлекләрендә дә төркичә күмү күренә. Тирә-юньдә алар иң көчле халык санала, мохэләр тимер эшен белгәннәр, төбәктә беренчеләрдән булып, тимердән сугыш кораллары ясаганнар. Алар шулай ук кир эшкәртеп, ашлык чәчкәннәр, мал тотканнар, аучылык белән шөгыльләнгәннәр. Мохэләрдә шулай ук ат өстендә туп уйнау да бик популяр булган, бу үзе үк төркиләрнең кәкә өчен тарткалашларын хәтерләтә. Мохэләрнең Сихотэ-Али-Хинган кыя тауларына ясап калдырган рәсемнәреннән күренгәнчә, алар ат өстендә, далача киенгән хәлдә сурәтләнгән. Моңа совет чоры рус тарихчылары да игътибар иткән, әмма алар бу тәңгәллекне "төрки-монголлар (татарлар) белән тыгыз бәйләнеш нәтикәсе", дип караганнар. +"В тесные взаимоотношеня с тюрками были вовлечены и тунгусы, мохэские племена, обитавшие на Амуре и в Маньчжурии, — дип яза тарихчылар. — Здесь они вплотную соприкасались с тюркскими племенами, предками тюрко-язычных народов Сибири и Центральной Азии. И не только соприкасались, но вместе с ними принимали участие и в политической жизни того времени, развёртывавшейся от Желтого моря до Аму-Дарьи, Днепра и Дуная". (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.322.) +Бохай-Бөкли дәүләтенең 5 башкаласы булуы билгеле, без өйрәнә торган Приморье краенда аларның Шуайбин өлкәсе булган. Әйткәнебезчә, хәзерге Уссурийск шәһәре урынында Бохай дәүләтенең Суйпин-Кайюан калалары булган, хәзерге Партизан районында Шайга шәһәрлеге урнашкан. Мохэлар белемле халык саналган, алар кытай китапларын да укыганнар, кайбер галимнәр әйтүенчә, аларның үз язулары да булган, әмма күпчелек төрки рун язмасын файдаланган, чөнки ул дәүләт теле исәпләнгән. +"Вместе с тем, тесные культурные, политические и экономические связи бохайцев с тюркскими степными племенами обусловили и знакомство с ещё одним, третьим видом письменности: тюркским руническим письмом", дип яза бу турыда тарихчылар. (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далекое прошлое..., стр.349.) +Тарихтан билгеле булганча, Ерак Көнчыгышта төрки-татарларның тәэсире ул заманнарда да бик көчле булган, бу мәдәни йогынты гасырлар буе дәвам иткән, хәтта кирле халыкларның бүгенге тормыш-көнкүрешенә дә күчкән. Бүгенге көндә дә Тын океан буенда яшәүче аз санлы кирле халыклар, Сахалин утравында яшәүче нивх, уилта, эвенклар, нанайлар төрки-татар-монголлардан калган чиккән киләннәр, чиккән читекләр һәм итекләр, милли баш киемнәре кияләр. +"Соответственно сказанному, С.В.Иванов полагает, что "из района Верхнего Приамурья, где древние тунгусы соприкасались с тюрками, а позже с монголами, указанные подвески вместе с поясом постепенно проникали к народам Нижнего Приамурья — предкам нанайцев, ульчей и нивхов. И дальше он пишет: "Рассмотренный материал приводит к заключению, что тюрко-монгольскому компоненту в культуре народов Амура принадлежала большая роль, чем это можно было предполагать прежде, и что влияние на них культуры кочевых скотоводческих племён началось за несколько столетий до образования Монгольского государства, по-видимому, ещё в период киданской имперниии Ляо, а может быть, и ранее". (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.326.) +Төрки каганатлар көчсезләнү белән, Ерак Көнчыгышта да кабиләләр арасында ыгы-зыгы, тарткалашлар башлана, хакимияттә бер халык икенчесен алыштыра, яңа дәүләтләр барлыкка килә. IX гасырда, 926 елда Бохай дәүләте киданнар тарафыннан юк ителә, алай да, Манчжурия һәм хәзерге Уссурийск тирәсендә бохайларның мөстәкыйль биләмәләре кала әле. XI гасырда киданнарның дә дәүләте какшый башлый, аларга алмашка чжурчжэннәр килә. Болар да мохэ кабиләсеннән — нюйчженьнәр була, димәк, төрки-татар тамырлы, дигән сүз. Алар мохэ кабиләләре башлаган эшне дәвам итәләр — дәүләтне, аның икътисадын яңадан торгызалар. Тарихта Цзинь империясе — Алтын империя, дип аталган бу биләмәләрдә гаять сугышчан рухлы кабиләләр яшәгән, алар иген иккәннәр, мәктәпләр тотканнар, китаплар язганнар, кирмән-калалар салганнар. Тарихчыларның язуынча, чжурчжэннәрнең диннәре шаманлык булган, анда борынгы төрки элементлар да бар. Без югарыда телгә алган ташбаканы да кайбер тарихчылар шушы чор ядкәре буларак өйрәнә. Аларның язуынча, хәзер Уссурийски паркында яткан мәрмәр ташбака XII гасырда, чжурчжэннәр патшасы Эсыкуй хөрмәтенә, аның каберенә куелган булган. +Чжурчжэннәрнең Цзинь империясе 118 ел гына яши, ул татар-монголлар белән барган 30 еллык канкойгыч сугышта юкка чыга. Бу сугыш та Ерак Көнчыгышта яшәүче төрки-татар-монгол-кытай кабиләләренең дөнья белән идарә итү, хакимлек өчен тиңсез орышлары булып тора, киһан күләмендәге бу орышта Чыңгыз хан киңеп чыга, татарлар кояш чыгышы тарафыннан бөтен дөньяга таралалар... +"В 1210 году начался конфликт монголов с чжурчжэнями, — дип яза тарихчылар. — Инициатором конфликта выступил Чингиз. Он превый бросил вызов чжурчжэням". (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.377.) +Әмма аңа кадәр сугышчан чжурчжэннәр һәр өч ел саен татар кирләрен талап, татар балаларын урлап, үзләрендә коллыкта тота торган булганнар. "С цзиньцами у монголов были старые счёты, — дип яза тарихчылар. — (Император) Улу (1161-1189) ...приказал своим войскам раз в три года отправляться на север, чтобы истреблять и грабить татарские кочевья. Это называлось набором и истреблением рабов. "Поныне ещё в Китае все помнят, — писал Мэн-хун, — что за двадцать лет перед этим, в Шаньдуне и Хэ-бее в каждом доме были рабы — татарские девочки и мальчики — все захваченные в плен войсками... Татары ежегодно платили дань чжурчжэням, а те принимали ее за границей, не допуская татар в пределы Цзиньского государства. "Татары убежали в Шамо, и мщение проникло в их кости и мозг". (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.377.) +Яшь, гайрәтле Чыңгыз хан монгол-татарларның бу хурлыкларына нокта куярга була, әмма ул үзе бу киңүне күрми, 1227 елда үлә, мәңгелек дошманнары булган чжурчжэннәрне тар-мар итүне васыять итеп әйтеп калдыра. Әмма әле ике арада сугыш моннан соң да ун елга якын дәвам итә һәм татар-монголларның киңүе белән тәмамлана. Шунысы гакәп: урыс тарихчылары татар-монголларның бу киңүләрен бары тик кара төсләр белән генә тасвирлыйлар, дөнья беткән кебек итеп язалар, шушы хәлләрдән соң алар өчен Ерак Көнчыгышның борынгы тарихы туктый. +"Дальнейшая история Приморья и соседних с ним районов нашего Дальнего Востока мало известно, — дип яза алар. — В географии юаньской династии вместо цветущих городов и поселений упоминаются преимущественно развалины бохайских, ляоских (киданских) и цзиньских (чжурчжэнских) городов. Монгольским императорам, начиная с Хубилая, пришлось снова создавать населённые пункты в опустошенных ранее областях..." (А.П.Окладников, А.П.Деревянко. Далёкое прошлое..., стр.416.) +Әйе, урыс тарихчылары гасырлар буе татар-монголларны бары тик кимерүчеләр, булганны юкка чыгаручылар итеп кенә күрсәтте. Югыйсә, шул ук Ерак Көнчыгышта, Амур буйларында татар-монголларның йөз илледән артык шәһәрлек урыннары, кирмән-калалары булган бит, әмма аларны өйрәнүче юк. Ерак Көнчыгыш тарихында XIII гасырдан XIX гасырга кадәр бушлык, ул өйрәнелмәгән, чөнки ул урысныкы түгел, ә татар тарихы. Төрки каганлыклар да, Бохай-Бөкли дәүләтләре дә, аларда яшәгән күптөрле кабиләләре дә, төрле чорларда бу төбәк белән идарә иткән төркитатар-монгол-кытайлары да — алар Зур Татар Тарихының бер өлеше... Әйткәнемчә, урыс тарихы биредә 1860 елдан гына башлана... +Боларны укыган кешедә табигый бер сорау туар — Ерак Көнчыгыштагы ул бөек татарлар кая киткәннәр соң, нигә тарихта юк булганнар? Кытай дәүләте көчәя башлау белән, татарларның бер өлеше шушы милләт составына күчәргә мәкбүр була, кытайлаша, бер өлеше, төрки-татарлыгын саклап калу өчен, үз кардәшләре янына — Себер, Идел-Урал төркиләре янына күчә. Бүгенге көндә бу татарларның да зур бер өлеше инде урыс милләте составына күчкән, урыслашкан, бер өлеше генә, кояш чыгышыннан алып килгән якты нурны, бөек рухны, тарихи хәтерне саклап, Идел-Уралда һәм Себердә яшәвен дәвам итә... +Алда — кояш чыгышына кадәр, +Уңда — көн уртасына кадәр, +Артта — көн батышына кадәр, +Сулда — төн уртасына кадәр +Яшәүче бар халык миңа буйсына, +Аларның тормышын мин кайга салдым. +Төркинең бәкләре һәм халкы, сүземне тыңлагыз! +Кабиләләрне ничек берләштерергә кирәклеген әйтеп, +Мин монда ташка чокып яздым. +Ялгышу нәтикәсендә таркалачагыгызны әйтеп тә, +Мин монда чокып яздым. +...Түрк халкының бөтенесе шулай диде: +Дәүләтле халык идем, +кайда инде дәүләтем? +Кем дәүләте өчен хәзер тырышам, диде. +Каганлы халык идем, +кайда каганым? +Нинди каганга хезмәтемне, көчемне бирәм, диде. +Күлтәгин һәм Билге каганнарның кабер ташларындагы мең еллык бу сүзләр төрки-татар халкына бүген дә кисәтү, үгет-нәсихәт булып яңгырый... +Уссурийск — иң борынгы кала +Владивостоктан йөз чакрым ераклыкта, төньяк тарафта урнашкан Уссурийск шәһәре бу төбәктә иң борынгылардан санала. Дөрес, аңа урыслар тарафыннан нигез нибары 1866 елда гына салына, һәм ул вакытта авыл Никольское, дип атала. Әмма бу урында бик борынгы шәһәрләр булганлыгы билгеле, аны Суйпин, дип тә, Суйфун, дип тә, Кайюан, Шуайбин, дип тә атыйлар, анда моннан меңнәрчә еллар элек борынгы төркиләр, кирле халыклар, татар-монголлар, кытайлар яшәгән. Шәһәр атамасының Уссурийски елгасына бернинди дә катнашы юк, ул моннан 150 чакрымнар ераклыкта, патша замынында бу төбәк шулай дип аталгач, калага да шул исемне биргәннәр. 1935-1957 елга кадәр шәһәр Ворошилов исемен йөрткән, аннан тагы Уссурийскига әйләнгән. Ә XVIII гасыр Европа карталарында бу урындагы шәһәр хәрабәләре Фурдан, дип күрсәтелгән булган. +Уссурийск — Приморье краеның икенче зур шәһәре, анда 166 мең кеше яши, вакыты-вакыты белән аны төбәкнең башкаласы итү турында да сүзләр булып ала. Әмма ул диңгездән шактый ерак, төбәкнең төньягына таба, Хан күленнән ерак булмаган иңкүлектә, сопка-таулар арасында урнашкан. Шәһәр халкының күпчелеге урыслар — алар 90 процент, аннан кореялылар һәм украиннар — алар өчәр процент тирәсе, ә инде калган милләтләр — азәриләр, әрмәннәр, татарлар, такик-үзбәкләр, кавказлылар — барысы бергә дүрт процент тирәсе. Патша заманында бу бистәгә украиннар күпләп күчеп килгән булган, шуңа күрә алар хәзер дә шактый. Монда әле кытайлар исәпкә алынмаган, чөнки алар теркәлмәгән, әмма бик күп. Уссурийски шәһәрендә бөтен ресторан-кафелар, базарлар диярлек шушы кытайлар кулында, аларның биредә бик зур сәүдә базалары бар, ул гектарларга сузылган һәм бөтен Себер шуннан кытай товарын ташый. Шуны да әйтергә кирәк: Кытай биредән кул сузымында гына, машина белән 2-3 сәгатьлек юл, төбәк халкы анда визасыз керепчыгып йөри, хәтта теш дәваларга да Кытайга барып кайталар. Уссурийскида бик зур тимер юл үзәге барлыгын да әйтеп үтәргә кирәк, дөнья белән элемтә шуның аша бара, ул Владивосток белән Хабаровски аша Мәскәүне тоташтыра, биредән турыдан-туры Кытайга һәм Төньяк Кореяга да тимер юл сузылган. +Уссурийски тирәсендә төбәкнең иң уңдырышлы авыл хукалыгы биләмәләре икәнлеген дә әйтергә кирәк. Ерак Көнчыгышта иң күп соя мае биредә китештерелә һәм читкә дә чыгарыла, шикәр белән дә шул ук хәл. Биредә шулай ук игенчелек, терлекчелек, аучылык та киң колач алган, бөтен Приморье краен болар ашата, дисәк тә дөрес булыр. Шәһәрдә эре промышленность, машина төзелеше дә бар, югары уку йортлары, аларның филиаллары шактый, музейлар, театрлар, гыйбадәтханәләр дә бар. Уссурийскины өлешчә хәрбиләр шәһәре, дисәң дә була, чик буе булгач, биредә һәрвакыт күпләп гаскәриләр торган, ул хәзер дә шулай. Ә гражданнар сугышы елларында Уссурийскида Колчак гаскәрләре белән бергә Америка дивизияләре дә, япон полклары да торган... +Бу тирәләрдә төбәкнең иң матур табигать тыюлыклары-заповедниклар, әйткәнемчә, диңгездәй зур Хан күле дә Уссурийскидан ерак түгел. Бу күлнең төньяк өлеше Кытай территориясенә керә, калганы — Россиянеке. Хан күле Ерак Көнчыгышта иң зур күл икән, аңа 24 елга коя, нибары берәү агып чыга. Бары тик монда гына төньяк лотослары үсә, оча торган һәм агачта да яши алган балыклар бар икән... Япон режиссёры Акира Куросава биредә "Дерсу Узала" фильмын төшергән, заманында күренекле галимнәр һәм сәяхәтчеләр Пржевальский һәм Арсеньев төбәктә тикшерү эшләре алып барганнар. Әлбәттә, урман-тауларында юлбарыслар яшәгән, "алтын тамыр" женьшеньнәр үскән Уссури төбәге табигый тыюлык булып санала. Биредә шулай ук тау үсемлекләре дендрарие, аюлар питомнигы, Ерак Көнчыгышның астрофизик обсерваториясе дә урнашкан. +Уссурийски шәһәрендә мин берничә көн булдым, анда яшәүче милләттәшләрем белән очраштым, музейларда, мәчет-гыйбадәтханәләрдә булдым, тарихи урыннарны өйрәндем, кирле тарихчылар белән әңгәмәләр алып бардым. Әйткәнемчә, моннан мең еллар элек төрки-татарлар бу урында шәһәрләр салып, дәүләтләр төзеп яшәгәннәр, алар төрки каганатлар составында да булганнар, Бохай дәүләтендә дә яшәгәннәр, ә инде 1234 елда бу борынгы кала Чыңгыз хан варислары кулына күчкән. +"Итак, что же было на месте нынешнего города Уссурийского в древние времена? — дип яза тарихчылар. — Это стало ясным по мере накопления сведений из древнейшей истории этих земель. Еще до VIII века, когда юг нынешнего Приморья вошёл в состав государства Бохай, в долине Суйфун обитало племя шуайбинь. Позднее возникла область Бохайского королевства с таким же названием. Именно к бохайскому периоду относится время возникновения Южно-Уссурийского городища". (Уссурийск. 1866-2011. — Владивосток, 2011, стр.19.) +Кирле тарихчылар бу урында Шуайбин каласы булган, дип язалар, биредә шул исемдәге кабиләләр яшәгән, аларның гыйбадәтханәләре, кремль-кирмәннәре, хакимият сарайлары булган, бу халык ат яраткан, тирә-юньгә ат һәм тоз саткан. Инде югарыда язганыбызча, бу төбәк тә башта киданнар кулына, аннан чжурчжэннәргә күчә, аларның юлбашчылары Эсыкуй да биредә яшәгән, дигән тарихи мәгълүматлар бар, Уссурийски уртасындагы мәрмәр ташбака да аның хөрмәтенә куелган булган, диләр. +"Из государственной летописи Золотой империи (Цзинь) известно, что именно сюда переселились чжурчжени во главе со своим вождём Ваньян Чжуном (Эсыкуем). По мнению историка и археолога В.Е.Ларичева, одна из уссурийских черепах была посвящена памяти именно князя Эсыкуя из правящего рода Ваньян, умершего в 1148 году". (Уссурийск..., стр.20.) +Менә без хәзер Уссурийски шәһәренең ял паркында, шул ташбака янында басып торабыз... Без, дигәнем — Уссурийски шәһәрендә татар-башкорт милли оешмасы китәкчеләре Әхтәм һәм Роза Хәсбиуллиннар һәм Владивосток шәһәреннән килгән милләттәшебез Риф Хәсәнов. Ун тонналы бу мәрмәр ташбака элек башкарак урында булган, аның сыңарын Хабаровскига алып киткәннәр, монысын бирегә күчергәннәр. Биредән ерак түгел борынгы халыкларның кирмән-кремле булган, анда аларның гыйбадәтханәләре дә урнашкан, юлбашчыларының каберлекләре дә шунда булган. Әйткәнемчә, бу ташбакаларның сыртында такта-стелла урнаштырылган булган, анда борынгы юлбашчылар турында мәгълүмат бирелгән. Ә мәетләргә килгәндә, 1872 елда кытайлар килеп, аларны казып алып киткәннәр. Ташбакалардан тыш та әле бу урында моннан йөз ел элек төрле тарихи ядкәрләр булган, алары инде урысларның өй нигезләренә, таш корылмаларына "күчкән". Бу турыда рус галимнәре үзләре үк менә нәрсә язып калдырганнар: +"В 1881 году путешествующий по Уссурийскому краю действительный член ИРГО И.С.Поляков отмечал: "К сожалению, оставшиеся памятники в виде человеческих статуй, разного рода орнаментов, каменных глыб с надписями теперь недоступны для наблюдателей; большая часть из них ушли на фундаменты воздвигнутого здесь ныне русского поселения, это казармы для двух стоящих здесь батальонов, а также громадные и красивые ряды домов, построенные добровольными русскими колонистами или переселенцами. Я видел только двух сделанных из камня черепах громадных размеров: они остались на месте только потому, что их было невозможно стащить с места при малом количестве людей..." (Уссурийск..., стр.14-15.) +Уссурийски каласы һәм аның тирә-юнендә әле моннан йөз ел элек кенә борынгы халыкларның шәһәр хәрабәләрен күрергә мөмкин була, алар үзләренең зурлыклары һәм табылдыклары белән тарихчыларны таң калдыралар. Шушы шәһәрдә укытучы булып эшләгән краевед А.З.Фёдоров 1911-1916 елларда Уссурийски янында казу эшләре алып бара һәм археологик истәлекләрнең нибары 5 проценты гына сакланып калуын яза. Әмма шул калган кадәресе дә аны шаккатыра, ул борынгы шәһәрнең бөтен яктан да зур әһәмияткә ия булуын әйтә: +"Во время одной из экскурсии по окрестностям Никольска-Уссурийского на правом берегу р.Раздольной у кирпичного завода Никлевича я наткнулся на огромное нагорное городище, — дип яза Фёдоров. — Валы мощными линиями обрисовывали его контуры и, следуя за всеми особенностями рельефа, кольцом охватывали склон горы. Я был изумлён развернувшейся передо мной картиной. Ходячая фраза о том, что Уссурийский край — край молодой, ещё совершенно нетронутый ничьей культурой, не соответствует истине..." (Уссурийск..., стр.19.) +Әйткәнемчә, бу борынгы тарих, мең еллык шәһәрлекләр барысы да мохэчуржчжэн мирасы буларак кына өйрәнелә, ә төбәкнең 1234 елдан соң чоры бөтенләй яктыртылмый, имеш, татар-монголлардан берни калмаган. Әлбәттә, һич кенә дә алай булалмый, чөнки татар-монголлардан бөтен дөньяда шәһәрлек урыннары, кирмән-крепостьлар калган, аларны галимнәр һаман өйрәнәләр, ә биредә генә берни калмаган икән! Уссурийски шәһәрендә мин бу сорауларымны урыс тарихчыларына да бирдем. Владивостоктан килгән археолог Александр Мезенцев һәм тарихчы Юрий Никитин биредә тикшерү эшләре алып баралар икән, алар белән махсус очрашу уздырдык, анда кирле тарихчы Андрей Коваленко һәм башкалар да катнашты. Аларның әйтүенчә, кирле тарих инде шактый яхшы өйрәнелгән, кытай чыганаклары да мәсьәләгә ачыклык керткән. Әмма кытайлар һәм кореялылар бу төбәктәге борынгы тарихны үзләренеке итеп күрсәтү өчен бик нык тырышалар икән, бу хәл рус тарихчыларын да сагайткан. Шулай, Россиядә борынгы тарихны татарларга бирмәс өчен әллә нинди мифик милләтләр уйлап таптылар да, хәзер аның белән нишләргә дә белмиләр, ә кытайлар алардан сорап та тормаячак, алар инде монда. +"Ни өчен бу борынгы тарихка төрки-татар күзлегеннән карамыйсыз?" дигән сорауны да бирдем мин аларга. "Материал китәрлек түгел", дип кавап бирде рус тарихчылары. Материал бар, ул аяк астында аунап ята, бу борынгы шәһәрлекләрнең күбесе төркитатар-монголлар чорында төзелә, дәүләт-империяләре гөрләп чәчәк ата... Алай да, рус тарихчылары бу яктагы борынгы халыкның, шул исәптән, бохайлыларның да монгол телле булуларын таныдылар, әмма "татар телле" дип әйтүдән тыелып калдылар. +Мин ташбака турында да сорадым, ул кайсы халыкның, кайсы чорның мирасы, дидем. Кавап төрлечә булды — XII яки XIII гасыр, унөченче гасырның да, имеш, 1230 елы. Безнең уебызча, бу даталар да борынгы мирасның татарларныкы булуын яшерү өчен әйтелә, чөнки 1234 елдан бөтен Ерак Көнчыгыш татар-монголлар кулына күчә. Хәзерге Уссурийски урынындагы Суйпин-Фурдан шәһәренең әле 1635 елга кадәр — манчжурлар килеп яулап алганчы яшәгәне билгеле, әмма ул чор өйрәнелмәгән. Алай да, галимнәрнең әйтүенчә, бу тирәләрдә борынгы рун язулы чүлмәк ватыклары да, татар яугирләренең каеш аеллары да, татар-монгол чорының башка ядкәрләре дә табылган, боларга әле Владивосток турында язганда да тукталырбыз. +Шәһәрнең төбәк тарихын өйрәнү музеенда да булдык, ул элеккеге чиркәү мәктәбе урнашкан кечкенә генә таш бина булып чыкты. Ни гакәп, шундый борынгы шәһәрдә музей нибары 1999 елда гына ачылган, 1916-1917 елларда ул сүздә генә калган. Музей әллә ни бай түгел, биредәге борынгы шәһәрлекләрдән табылган ядкәрләр Владивостокка, Хабаровскига һәм башка шәһәрләргә таратылган, МәскәүПетербург музейларында да урын алган. Музей каршында меңьеллык таш ядрәләр, таш тегермәннәр тәгәрәп ята, алар бу тирәдәге тау-сопкалардан кыелган. Эчтә исә һаман шул Бохай дәүләте, мохэләр, киданнар, чжурчжэннәр... Монда төркитатарның үзе дә, эзе дә юк, аны эзләп йөрүдән мәгънә дә юк, "татар", дигәч, сиңа күктән төшкән кешегә караган кебек карыйлар... +Ә кореецлар бу төбәкне "яулап алуны" мәдәни яктан башлаганнар — Уссурийск уртасында корееялы бер шәхси эшмәкәр ике катлы "Корея мәдәният үзәге" төзеп куйган, андагы заманча музей-залларны мин Владивостокта да күрмәдем. Алардагы кореялыча һәм русча экспонатлардан күренгәнчә, бу кирләр заманында кореецларныкы булган икән... Кытай да шулай дип яза, бөтен Ерак Көнчыгышны кытай кирләре, дип, географик карталар бастырып чыгаралар. Уссурийск янындагы бер тау-сопка башына Будда сынын менгереп куйганнар, ягъни, бу — чин-мачин, корея кирләре, дип, беренче казыкны какканнар инде. Ә татарларның биредә утырып эшләргә офислары да юк, халык, нәрсә булса да, Арча татарлары өенә кыела... +Фәүзия БӘЙРӘМОВА +Ахыры киләсе санда +Тукай һәм татар әдәбияты +ТУКАЙ СУЛАГАН СУЛЫШ +Китапны кулга алгач, бер тын белән укып чыктым, дип мактанабыз. Дусларыбыз хакында, без аның белән бер сулышка сулыйбыз, дибез. Бу аңлашып һәм бер үк тормыш принциплары белән яшәүне, бер уй-фикерләр белән януны күрсәтә. Шул ук вакытта, кеше кем беләндер бердәй тын алса да, һәрвакыт уникум булып кала. +Әдәбиятта да шулай. Аның белән бергә атлаган каләм ияләре бар. Ирешкәненнән артка калганнары да юк түгел. Димәк, берәүләре заман әдәбиятының сулышын тотып алган, икенчеләре, бәлки, аны кабул итмәгән, бәлки, чордаш каләмдәшләре белән аякка-аяк бара алмый. Шагыйрьне ахыргача аңлау өчен дә, аның сулышын, каләме тибрәнешен тоярга кирәк. Кемнедер тыңларга, йөрәгең аныңча тибәргә, әмма башка дулкыннарда тын алырга да була. +Чорыбызның танылган шагыйре Равил Фәйзуллин Ибраһим ага Нуруллин белән бер әңгәмәсендә: "Алыйк бөтен халыкка аңлашыла дип танылган Тукайны гына: кем күпме һәм нәрсә аңлый бит! Һәммә кеше бертигез һәм бертөслерәк аңласа, Тукай турында йөзләгән тикшерүчеләрнең хезмәтләре дә кирәк булмас иде!" — ди. +Тукай һәм Фәйзуллин. Никадәр бер-берсенә якын алар? Никадәр бер-берсеннән ерак? Ике арада остаз һәм шәкертлек мөнәсәбәте тоемланамы? Шагыйрьләрнең охшашлыгы, икатларының традициялелеге һәм яңалыгы турында яза башладыңмы, үз-үзең белән бәхәскә керәсең. Инанган фикереңә йөз дәлил китергәндә, шунда ук унлап каршы дәлил күңелеңә килә. Эзләнергә тотынсаң, саннары арта бара... Шунысы гына хак шикелле: чын шагыйрьләр каләм сырлаган бизәкләр төрлелеге белән бер-берсеннән никадәр ерак торса, милләт гамен аңлау, киләчәкне күзаллау, узган чорларны объектив бәяләү һәм каләм көче, табигый талант зурлыгы белән бер-берсенә шулкадәр якындыр. +Буыннар арасындагы бәйләнешләр турында әдәби тәнкыйть тә, андагы фикерләрне гомумиләштергән, бер эзгә салган, баеткан әдәбият тарихы да күп язды. Теге яки бу каләм иясенең остазларын эзләү, нинди әдәби алымнар, кемнәрдән килгән сәнгати чаралар белән эш итүен барлау бүгенге галимнәр өчен дә хас. Теге яки бу бәйләнешләрне инкарь итүчеләр дә, раслап-яклап чыгучылар да асылда әдәбиятның өзлексез бер агым икәнлеген таный. Димәк, һәр шагыйрь нинди дә булса кепләр ярдәмендә үзеннән алда язган һәр каләм иясе белән билгеле бер дәрәкәдәге бәйләнештә. +Киң кәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар башында ук новатор шагыйрь буларак танылса да, Равил Фәйзуллин шигъриятен дә татар әдәбияты, шул исәптән Тукай традицияләреннән читтә карап булмый. Аерым әсәр эчендә һәм тулы икатта эчтәлек байлыгына, идеялелеккә, фикер ассоциациясенә, аз сүздә күп мәгънә киткерүдә омтылыш Тукайга да, Равил Фәйзуллинга да хас. Поэзияне үсешкә китерерлек үзенчәлекле язу, кыю икат итеп, әсәрләре һәм шәхесләре тирәсендә төрле бәхәсләр тудыру, бөтенроссия мәйданында һәм аннан читтә дә танылу, ачык гражданлык позициясе, актив эшчәнлек, популярлык кебек сыйфатлар да аларны үзара охшата. +Шунысын да әйтеп узыйк: каләм ияләренең һәркайсына актив икат итү чорында татар әдәбият белемендә игътибар зур була, әсәрләрен бәяләп, бихисап мәкаләләр басыла. Р.Фәйзуллин һәм алтмышынчы елларның башка яшь шагыйрьләре зур әдәби мәйданда тәүге сүзләрен әйткәндә, татар вакытлы матбугатында әдәбиятта Г.Тукай һәм М.Кәлил традицияләре хакында бәхәс чиктән тыш куера. "Социалистик Татарстан" газетасы моның өчен махсус рубрика да булдыра. Р.Фәйзуллин һәм классик шагыйрьләр, шул исәптән Тукай шигърияте арасында уртаклык һәм аерымлыклар турында уйланулар бүгенгәчә бара. Галимнәрнең күпчелеге гаять тә үзенчәлекле язуларына карамастан, ике икат арасында бәйләнешләр барлыгын, аларның әдәбиятыбызның чишмә башына ук барып тоташуын кире какмый. +Тукайның да, Р.Фәйзуллинның да язганнарын чордашларының гомумән тормышка, дөньяга, тар тирәлектәге һәм киң мәйдандагы иктимагый-сәяси чынбарлыкка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый йөзен, эзләнүләрен, гамәлләрен ачу актуаль һәм кызыклы итә. Тукай шигърияте, гомумән алганда, гади халыкка ни дәрәкәдә якын һәм аңлаешлы булмасын, шактый өлеше интеллектуаль укучыга адреслана яисә аның әсәрләрен белемле, актив тормыш белән яшәгән милләттәшләре тагын да тирәнрәк аңлый, чор һәм тарих белән бәйләп, асмәгънәләр рәвешендә әйтелгән фикерләрен дә таба, икатны мотивлаштырган прототипларны, аларның эш-гамәлләрен билгели ала. +Р.Фәйзуллин турында язганда, "нечкә тоем, тирән уй, фәлсәфи фикер, гражданлык пафосы" дигән гыйбарәләр кулланалар, аларны шулай ук Тукай икатына карата да әйтеп булыр иде. Классигыбыз ХХ гасыр башы татар поэзиясен формалар белән баетуга зур көч куя, әмма ул традицион калыпларның үз мөмкинлекләрен эшкә кигә, яңа чор материалы белән үрә. Р.Фәйзуллинның әдәбияттагы уңышларын яңа формаларда яңа эчтәлек чагылдыру дип таныйлар, әмма бу очракта шигъриятебездә узган гасырга калыплашкан, популярлашкан, ныгыган калыплар турында сүз бармый. Дөрес, әлеге формаларның, шагыйрьнең язу алымнарының да бик борынгыдан килгән тамырлары бар. Икатының башлангыч чорында сөйләм интонациясенә, ирекле формаларга өстенлек бирсә дә, Р.Фәйзуллин каләме китмешенче еллардан әдәбиятыбызда сыналган, ныгыган, халык зәвыгына якын булган һәм Тукай кебек корифейлар татарның поэтик фикерләвенә яраклы тапкан поэтик формаларны куллануга таба борыла. +Р.Фәйзуллинның "Паласны кем кагар?" (1980), "Якты моң" (1983), "Сәгать белән Сәгыйт" (1989), "Газиз китабы" (2004) исемле шигъри кыентыкларында чагылыш тапкан шигырьләре инде чын мәгънәсендә Тукайлардан килгән балалар әдәбияты традицияләрен алга таба үстерә. Р.Фәйзуллин "Балалар матбугаты һәм без" язмасында, "зур һәм бөек язучыларның икатлары һәрвакыт диярлек балалар дөньясыннан аерылгысыз", дигәндә, Тукайны да мисалга китерә. Ул шулай ук, остазларының берсе булган Тукай кебек, көндәлек матбугатта әдәбият-сәнгатьне, иктимагый-сәяси тормышны яктырткан әдәби-публицистик язмалар да бастыра, аларда Тукай, аның икаты, татар әдәбиятындагы урыны, һәр татар каләм иясенә тәэсире турында эссеуйланулар да яза. "Үлемсезлек символы (Ул — мөнбәр тәрәзәбез)" мәкаләсен шагыйрь "без яшәгән гасырның башыннан ахырына кадәр /.../ халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен?" дигән сорау куеп башлый һәм "аның икат чоры гакәеп дәвергә — халкыбызның гасыр башындагы олуг күтәрелеш-ренессанс чорына туры килә. Халык бөеклегенең рухи маякларын төгәл ачыклау, барлау заманы ул. Аннан соңрак дәвер буыннары рухи биеклекне тану, бәяләү буенча тагын да зирәгрәк булдылар — Тукайны бөек итеп танып, аны киләчәккә илттеләр. Ни генә димик, бу очракта бөеклекнең төп сәбәпчесе, әлбәттә, Тукай үзе, гакәеп икаты, XX йөз башында Россия киңлекләрендә шагыйрьләрдән бердәнбер диярлек уникаль шәхес бит ул", — дип кавап бирә. 1968 елны язган "Бердәнбер юл түгел тормышта" шигырендә исә Тукай исемен халык өчен яшәгән, үлгән һәм шуның белән мәңгелеккә күңелендә калган Кәрим, Кутуй, Кәлилләр янәшәсендә атый. +"...Булдым һич тә онытылмас кеше"дә Р.Фәйзуллин әдәбияттагы хәрәкәтне "Тукайга кадәргесе, Тукайдан соңгы чордагысы" дип әйтүгә игътибар итә, димәк, Тукай — үлчәм биеклеге, берәмлеге, иктимагый тормышта һәм әдәби хәрәкәттә "маяк шәхес". Бу язмада Тукайга кагылышлы күп фикерләр чагылыш таба, автор бигрәк тә шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә төрле өлкәләрдә башкарылган эшләргә тәфсилле туктала. Ул үзе дә Тукайны популярлаштыруга, бигрәк тә Тукай фәнен үстерүгә зур өлеш кертә, укучыга әледән-әле шагыйрь образының әдәбиятта һәм сәнгатьтә чагылышы хакында фикерләр ирештерүнең юлларын таба ("Горурлыгыбыз", "Әле без һаман да замандаш", "Ихтирам тудыра"). Мәсәлән, аның "Бар шундый бер Батулла" исемле киң яссылыктагы язмасы Тукай хакындагы "Сират күпере" спектакленә театраль рецензия рәвешендә башланып китә. Ул кайбер әңгәмәләрендә ("Аңлаешлы" һәм "аңлаешсыз" шигырьләр, яки поэзиянең гражданлык йөзе"), каләмдәшләре хакында язмаларда ("Салмак уйлы хәким шагыйрь", "Тукайлар, Бабичлар юлыннан", "Нечкә хисле, батыр йөрәкле", "Заманга иш икат"), шигърияткә күзәтүләрендә ("Үр артында яңа үрләр") Тукай, аның язу стиле, традицияләре, әсәрләрен тәркемә итү, икатны бәяләү һәм башка проблемаларга туктала. Публицист Равил Фәйзуллин әдәбият-сәнгатькә кагылышлы язмаларында Тукай фикерләренә еш таяна. Әйтик, сүз сәнгатебезнең язмышын кайгырткан "Китап гасыры китәрме?" мәкаләсендә Тукайның түбәндәге сүзләрен искә төшереп уза: "Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары бер дә булмаган төсле кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады... Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да алмады (...), алар сәламәт әле, алар яңгырый әле". +Шигърияте, публицистикасы никадәр зур, тематик бай булмасын, Р.Фәйзуллин Тукайга табынудан, аны татар шигъриятенең биеклеге дип танудан туктамый, әле бик күпләр икатын татар традицияләреннән бер читтә кала дип санаганда да, үзенең остазлары арасында Кол Галине, Акмулланы, Кандалыйны, Тукайны һәм башкаларны атый, димәк, шагыйрь үзен классикларыбызның варисы саный ("Верю в силу слова"). Шул ук вакытта Р.Фәйзуллинда Тукай белән шигъри телдә аңлашулар, интертекстуаль диалоглар бик аз ("Әни ишетми калган кыр", "Сәйдәш" (15 бүлекчә. Сискәнү) һ.б.), булганнары исә ике шагыйрь икаты арасында тыгыз бәйләнешне күрсәтеп тора. Р.Фәйзуллин, Тукайга ничек килүен дә күрсәткәндәй, дүртьюллыкларының берсендә: "Йолдыз, Кояшларны күрми торып, / Ничек белмәк кирәк бу Айны! / Мин Пушкинның торган кирен күреп, / Бөеклеген тойдым Тукайның", - дип яза. +Р.Фәйзуллинның киңкатлам укучыга Тукай турында иң билгеле әсәрләре — "Яздан аерып булмый Тукайны" һәм "Тукайларны уйлап" шигырьләре. Ул аларда шагыйрь язмышы, аның физик үлеме һәм рухи мәңгелеге, моның шарт-сәбәпләре, талантларны кадерләү кирәклеге, халык өчен яшәгән зур шәхесләр, бу очракта Тукай алдында баш ия. Апрель — туган тел, шигърият, Тукайлы булу бәйрәме, кайчан да бер гаделлек киңәчәгенә ышанулар, өметләр яңарган ай. Халкыбызның бу көннәрдәге хисләре турында "Яздан аерып булмый Тукайны" әсәрендә шагыйрь болай ди: "Апрель. / Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр, / Яшәрүләр биргән бу айны? / Яздан, гаделлектән, киләчәктән / Мөмкин түгел аеру Тукайны!" +Р.Фәйзуллин "Шигырьләр һәм поэмалар" китабы өчен 1978 елда Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләгенә лаек була. Минемчә, бу — әдәби кәмәгатьчелекнең ике шагыйрь арасында сизелерлек кепләр барлыгын тануы да. +Равил Фәйзуллин исемен телгә алганда, никадәрле генә киңкырлы эшчәнлек алып бармасын, күз алдына, беренче чиратта, проблеманы төптән алып чишкән публицист та, парламентлардан торып чыгыш ясаган кәмәгать эшлеклесе дә килми, сүзен киләчәк гасырларгача уйдырып әйткән шагыйрь торып баса. Тукайны да иң тәүдә Шагыйрь буларак олылыклыйбыз. Чын шагыйрьләр белән һәрвакыт шулай. Алар барлык жанрларга бердәй хезмәт итәргә мөмкин, әмма халык күңеленә Шагыйрь образы ныграк урнаша, якынрак була. Шуңа булса кирәк, кайвакыт прозаик, журналист, драматург буларак югары мәртәбәгә ирешкәннәр дә үзен шигырь мәйданында да танытырга тырыша, кайвакыт хаксызрак рәвештә дә шагыйрьлек даны даулый. Моның икенче бер сәбәбе дә бар. Алдагы гасырларда бигрәк тә Көнчыгышта, беренче чиратта, шагыйрь олылыкланды, шагыйрь югары чөелде, чын мәгънәсендә сүз сәнгатенең такы булган шигърият алдында баш иелде. Шагыйрьләргә булган бүгенге мөнәсәбәт шанлы шигъриятебезгә булган мөнәсәбәтнең кайтавазы кебегрәк тә. +Татар әдәбияты турында сүз алып барганда, аның чишмә башында шагыйрь Кол Гали торуын да онытмаска кирәк. Алдагы чорлардан яңа бер талантны "казып чыгарсалар да", ул, һичшиксез, шагыйрь булыр иде. Шагыйрьләргә түбәнчелекле мөнәсәбәт Кандалый, Акмулла, Тукай, Такташ кебекләрнең дә халыкка кылган игелекле хезмәте белән булдырыла. Без Шагыйрьгә мөнәсәбәтне шулар рухына, гомумән, Сүзгә мөнәсәбәт кебегрәк тә кабул итәргә күнеккән. Бу аңлашыла да, һәр яңа чор тудырган талантның элгәреләр белән бәйләнеше бар, чөнки ул өзелмәс чылбырның чираттагы бер буыны булып тора. Ул чылбырда асылташлар да, гадирәк төймәләр дә юк түгелдер. Нәкъ дисбедәге кебек... Тукайлар кемелдәп торган шигъри дисбедә Равил Фәйзуллин исемле якутташ та бар. +Рифә РАХМАН +МИНЗӘЛӘМ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ +САБИР ӨМЕТБАЕВ ИСЕМЕНДӘГЕ +МИНЗӘЛӘ ТАТАР ДӘҮЛӘТ ДРАМА ТЕАТРЫНА 80 ЕЛ +Булды микән, димен, безнең яшьлек, +Күккә-болытларга карасам... +Болытлар да ул чак кызгылт-кара иде... +Кайсыннандыр тамса күз яше, +Янәшәсе койды кара кан. +Эшләп узганлыгын уйлап яшьлегемнең +Горурланам кайчак, эзем танып, +Узган юлларыма карасам. +Әлеге шигъри юлларның авторы бармы, булса — кем ул, шигырь дип язганмы, купшы сүзләр тезмәсе генәме бу — аларны кайда укыганымны да, ишеткәнемне дә хәтерләмим — әллә күңелемдә генә яңгырыйлармы — тәгаен әйтә алмыйм. Әмма узган гомерем турында уйланып утырганда: "Булдымы икән безнең яшьлек?" — дигән сорау куела да, яшәгән елларымнан, узган юлларымнан кавап эзли башлыйм. "Картлыгы килгәннең яшьлеге булу табигый", — дип, үз-үземне тынычландырам да кулыма каләм алам, алдыма ак кәгазь салам. +Әйе, безнең дә яшьлегебез булды. Үлем, кан коюларны, хәбәрсез югалуларны күп ишетүдән кайнар күз яшьләре коеп кына узмады ул. Без, Ватан сугышы чоры балаларына, кайгы-хәсрәтне, михнәт-газапларны, өлкәннәр белән уртаклашып, авыр кичерсәк тә, башка дөньялар барлыгын хәтерләткән мизгелләр дә, бәхетле яшәү булачагына өмет уянган чаклар да була иде. Бигрәк тә авылыбызга спектакльләр белән чын театрлар килгәндә. +Минзәлә театры килү — авыл халкы өчен олы бәйрәм булыр иде. +18 яшендә Киевне коткару сугышында һәлак булган абыем 1942 елда (17 яшендә) күпмедер вакыт (2-3 ай чамасыдыр) Илеш-Дүртөйле колхоз-совхоз театрларында эшләп алган. (Артистлары фронтка алынгач, ир затлар китмәгән сәбәптәндер.) Нинди рольләр башкаруын да, нәрсәләр эшләвен дә әнкәй үзе күреп белми иде. (Фаразлавы буенча, баянчы вазифаларын башкарган булуы ихтимал.) Әмма, мәрхүм абый турында сүз чыкканда (чыкмаса — чыгарып): "Һәр эшкә оста абыегыз кебек", — дип аны зурлап, изгеләштереп сөйләр иде. +Сүзем абыйның "артистлыгы" турында түгел, ә безнең йортның театрлар килгәндә кунакханәгә әверелүе хакында. +Авылыбызга нинди генә концерт бригадасы яисә драма коллективы килмәсен — алар әнкәбез өчен абыйның иптәшләре — артистлар иде. Елның кай вакыты, нинди генә көн булмасын — артистлар өчен безнең ишек ачык, булганы белән табын әзер. Әгәр клуб мөдире онытыпмы, башка берәр сәбәптәнме, фатирга безгә кермәсәләр, әнкәй аларны үзе барып алыр, килмәсәләр, сый әзерләп, чәйгә чакырыр иде. +Әлбәттә, әнкәйнең бу йомшаклыгы безгә спектакль-концертны бушлай карату мөмкинлеге өчен генә түгел, ә мәрхүм артист улының эшен дәвам итүчеләргә хөрмәте зур булганнан. (Ирле-хатынлы бер "театр" бригадасының, әнкәйнең шундый йомшаклыгыннан файдаланып, кышкы салкында 10 көн кунак булып ятуы истә.) +Минзәлә театры килеп, чын артистлар белән очрашуымны үзем дә яхшы хәтерлим. +Урак өсте иде. 1946 елның августы булгандыр. Әткәй белән мин сыерыбызны кигеп, печәнгә киткән идек. Кайтуыбызга артистлар безгә "фатир төшкән". Кич белән Мольерның "Ирексездән табиб" әсәре буенча спектакль буласы икән. Миңа 11 яшь кенә булганлыктан, "Мольер" сүзен дә, "табиб" сүзен дә аңламыйм, әнкәйдән сорыйм. Нәрсәне аңлатуын малайлардан алда беләсе килә. Әнкәйнең кавабы хәтердә: +— Табиб дигәне — врач булса, ирексездән дигәне төрмәдер инде, ә менә "мольер" дигәне берәр чир-сырхау түгелме икән? Чирсез кирдә врач булмас бит? +...Авыл кирендә спектакльләр сәгатькә карап түгел, көтү кайтып, хукалыкта эшләр тәмамлануга, халык кыелуга, колхоз рәисе кайчан килүгә карап башлана. +Клубка артистлар бер сәгатькә алданрак барасы булгач, әнкәй кичке ашка иртәрәк чакырды: +— Артист апайларыгыз мәшкә куырды. Бәрәңгене шуңа кушып ашагыз да чәйне бәрәңге төрмәсе белән эчәрсез, — диде. +— Мәшкә түгел — гөмбә, гөмбәнең дә иң шәбе — ак гөмбә, бәрәңге төрмәсе түгел, ә бәрәңге бөккәне, — дип әнкәйне төзәтте тышта яшеренеп тәмәке тарткан апай. +— Бездә аны кыйган да, ашаган да кеше юк, Хәдичә... Сездән соң гына кыя башламасалар... (Хәдичә апаны беренче күрүем.) Ә төрмәне бөккән диючегә кушылмыйм. Аның бәрәңгесе бөгелми бит, камыры бөгелеп, бәрәңгесе шуңа төрелә. Шулай булгач, төрмә дөрес була... +Уенын-чынын берләштереп, ашагач-эчкәч, артистлар — клубка, ә мин яңа ризыклар, яңа сүзләр белүем белән мактанырга күрше малайларга юнәләм. Барып керсәм, алардагы артист абый балык чистартып утыра. Гел бер иш зурлыктагы кызыл канатлар! +— Менә бу кара малай, Базы елгасында балык юк, дип алдамакчы булган иде дә, мин аңа ышанмадым. Томалап пешерергә ике кило булыр бит? — диде миңа карап бу артист абый. Ә мин, аның соравына кавап бирү урынына, үзем сорадым: +— Каян эләктеләр болар? +— Судан! +— Кайсы судан? +— Юеш, сыек судан. +— Күпер астындамы андый су? +— Балыкчыдан да, сунарчыдан да: "Уңышың кайдан?" — дип сорамыйлар, энем. Алар дөресен әйтмәячәк. Ә мин әйтәм. Чөнки без иртәгә Базытамакка күчеп китәбез. Балыкка дип әллә кая барып йөрмәгез, тегермәнегезнең бурасы свайлар өстенә салынган — бура астына идән ярыгыннан "порх оны" коела, шуңа балык ияләшә. Көтү белән барып өркетмәгез, анда балыкның төрлесе. +"Гөмбә", "бөккән", "порх оны" кебек яңа сүзләр генә түгел, яңа дөнья ачтылар безгә ул кич Минзәлә театры артистлары. Хисләр муллыгыннан спектакльнең эчтәлеген аңлар хәлдә түгел идек без — авыл малайлары. Киемнәре дә, чәчләре дә без көндез, яктыда күргәнчә, ягъни кешеләрчә түгел, исемнәре дә, сөйләшүләре дә... башка. +...Икенче көнне, үгез киккән арбаларга төяп, Базытамакка илткәндә, барлык артистларның игътибары арбада ятып барган бабайда булды: аның тавышы таныш та кебек, ә кыяфәте... коточкыч шешенке... (Соңыннан аңлашылганча, ул балыкчы Мөхит Кичубаев исемле артист булып чыкты.) Клубка барганда, аны Мәсәбих абыйларның умарта корты сарып, тәненең ачык урыннарын корт чаккан, бакча артындагы күлгә чумып кына үлемнән калган. Шулай да, муеныннан, битеннән 28 корт угы табылу аның кыяфәтен танымаслык үзгәрткән. Сүзләре шешне кайтару өчен нинди дару эчү тиешлек турында, спектакльне өзмәү турында барды. +Кемдер берсе: "Париксыз гына уйнарсың, юкка борчылма!" — дигәч, икенче берсе: "Баш сызлый дип — парик, тән шеште дип кием кими уйнасак, Мольердан ни кала?" — диде. (Болары Гомәр Калинин белән Мөхәррәм Зәйнуллин дигән артистлар булганлыгын үзем шул артистлар белән эшли башлагач кына белдем.) +Әлеге мөхтәрәм артистларны искә алганда, алар алып килеп авыл халкына күрсәткән спектакльләрне искә төшереп, әле хәзер дә сүзсез калам һәм рәхмәт белән баш иям. +Ә.Фәйзинең "Акчарлаклар" спектакленнән бер күренеш. 1946 ел. +1946 елдан 1956 елга кадәрле арада авылыбызга килеп куелган спектакльләр Минзәлә театрының батырлыгы, артистларының фидакарьлеге турында сөйли: "Васса Железнова", "Аршин мал алан", "Өйләнү", "Гаепсездән гаеплеләр", "Йөз миллионга елмаю", "Мәкер һәм мәхәббәт", "Фамилияләрен әйтмичә", "Сәвил", "Бирнәсез кыз" — болары башка телләрдән тәркемә ителгән әсәрләр буенча куелган спектакльләр генә; арада татар язучыларының пьесалары буенча куелган спектакльләр күпме! Шул спектакльләр, аларда уйнаган артистлар йогынтысында бездә — авыл малайларында театр сәнгатенә мәхәббәт уянгандыр дип әйтәбез икән, бу ихластан. +...Минзәлә театры турында хатирәмне язарга алынуым театрның моңа кадәр, миңа кадәр язылган тарихын тулыландыру максатында түгел. Дания Гыймранованың китабында театрның оешу, китлегү, сугыш һәм сугыштан соңгы тернәкләнү чорлары да, шул чакларда театрда икат итеп, куелмас эз калдырганнарга кагылышлы истәлек материаллары да, мөмкин кадәр тулы язылганлыктан, хәтер сандыгымда сакланган кайбер артистлар шәхесенә кагылышлы аерым эпизодларга гына тукталырмын. Үземә ярдәмгә, мин тукталган шәхесләрне күреп белгән, әле бүген дә аларны сагынып искә алучыларның язганнарына да мөрәкәгать итәрмен. +Аннары бер кызыклы фактның бу язмама каләм алырга этәрүен әйтеп узу артык булмас. +Минзәлә театрын оештыру әмеренә 1935 елның 15 июлендә кул куела. Бу — театрның туган көне. +Минем дә туган көнем 1935 елның 15 июле. Без — яшьтәшләр. Бу исә мине театрга якынайта да, бурычлы да итә. +...Минзәлә театрында эшләү чорым бүген мизгел генә булып тоелса да (сигез ай), анда күргән-белгәннәрем, алган тормыш сабакларым икади эш белән узган озын-озак гомерем юлында гыйбрәт, чагыштыру маяклары булдылар. +...Сәнгать кешеләре, аерым алганда, артистлар турында, аларның теге яки бу спектакльдә рольне ничек башкаруы хакында, ягъни артистның һөнәри камиллегенә бәһа мөһере баскан мәкаләләр күп языла. Алар, кагыйдә буларак, бер калыпта сугыла, "балчыгы" гына үзгә була. Артист урынына рольне машина яки робот башкарса да, шундый ук "кирпечләр" сугылыр иде, ягъни, мәкаләләренең эчтәлеге "ошады"-"ошамады"га кайтып калыр иде. Икат әһеленең шәхси сыйфатларына кагылмыйча, аның һөнәри башкару осталыгына гына игътибар һәм бәһа бирү тенденциясе бездә киң таралган алым. Кеше һөнәр иясе генә түгел бит, иң элек ул — шәхес! +Шәхес булган кеше өчен язмышындагы теләсә нинди очракта да кешелеген югалтмау мөһим... Һөнәри осталык күз-колакка тиз чалына. Күп халыкларны үз сәнгате белән яулап алган талантлары аша беләбез. Алар — кыр, бию осталары, рәссамнар, музыкантлар һәм башка төр һөнәр ияләре. Алар — данлыклылар, дәрәкәлеләр, исемлеләр... Ә нинди кешеләр? Белмибез. +Кеше буларак, әйтик, ир кеше — ирлек бурычларын үтәгәнме ул? Үтәмәсә, нигә үтәмәгән? Пүчтәк сорау түгел бу. +Әллә шул кырлавын яисә биюен генә белгәнме? Осталык — яшәүгә кайлашуның бер төре генә ул. Ир икән, ул осталыгына өстәп, хатын алырга, нәселен калдырырга, өй салырга, агач утыртырга, ягъни, кешенең иң табигый бурычларын үтәп кенә бу фани дөньядан бакыйлыкка күчәргә тиеш. Ярый, әйдә, өй генә түгел — сарайлар салдырсын, агач кына түгел — урман утыртсын, утраулар калдырсын, ди. Нәселе калмаса, ул ир — ир түгел, сабын куыгыдай кабартылган, ниндидер һөнәргә өйрәтелгән канлы машина гына булып чыга түгелме? +Хатыннарның — хатыннар белән, ирләрнең ирләргә өйләнеп, "зәңгәрләнеп", кенес алыштырып яшәүләре — кешелекнең бозыклыгы. Бозыкны үрчетмиләр. Нәкескә басмыйлар, ә күмәләр. Кешеләрне дә күмәләр. Данга, чәчәкләргә, дәрәкәгә. Болар — кешенең кешегә һөнәр иясе дип кенә каравыннан. +Дөньяны һәлакәттән матурлык коткарыр, дисәләр дә, даһи шәхесләр тудырган сәнгать әсәрләре генә дөньяны матурлый һәм озын гомерле итә. +Озын гомерле кайбер сәнгать әсәрләре сокландырса да, күп чакта бәхәсләр тудыра, кайберләре шиккә дә сала... Чөнки аның икатчысы, оста булса да, кешелеге шикле. +Язачагым, шиксез, чын кешеләр белән очрашуларым турында. +...Урта мәктәпне медальгә тәмамлап та, медале миңа тәтемәү сәбәпле, институтка керә алмый калганлыктан, елны бушка уздырмас өчен район агитбригадасында гармунчы-артист булып йөргәндә, Актаныш районының Аеш авылында Минзәлә колхоз-совхоз театры артистлары тарафыннан А.Островскийның "Бирнәсез кыз" әсәре буенча спектакль күрсәтеләчәген белеп алдым... Язмыш бүләге ич бу! +...Безнең бригада ул кич Аештан 10 чакрымнар ераклыктагы Ябалак — Илеш авылы клубында чыгыш ясарга тиеш иде. Нишләргә? Ничек-ничек итәргә? Әгәр мин "Бирнәсез кыз"ны карарга китсәм, үз төркемемә хыянәт итеп, "бирнәсез калам", китмичә, концертта катнашырга калсам, хыялларыма, сугышта үлгән артист абыем васыятьләренә, ниятләремә хыянәт итәм... +...Ике хыянәттән беренчесен сайладым — "Бирнәсез кыз"га китәргә булдым. +...1955 елның соңгы аеның соңгы атнасы. Алла каргаган буранлы салкын көннәр. (Мондый көннәрне безнең әнкәй "урыс өеннән дә чыкмаслык", дия иде.) +Аеш авылына кәяү барырлык түгел. Чит колхоздан ат сорап алырлык "рәтем" дә, абруем да юк. +Без концерт куясы клубның мөдире булып эшләүче авылдаш яшьтәшем Радик Сәгадиев (СССРда беренче булып йөрәгенә ясалма клапан куйдырган кеше) ярдәмгә килде: бер "ярты" исәбенә конюхтан ат киктерүгә иреште. Шулай итеп, минем өчен Радик та авыл клубы тамашачыларына хыянәт итте: концерт буласы кичне клубны (постын!) ташлап китте. +Соңыннан, Мәскәү шифаханәсендә очрашкач, әйтте: шуннан соң аны эшеннән чыгарганнар. Ясалма клапан белән сигез ел яшәде.) +"Тәвәккәл — таш ярган", — диләр. "Ярабыз", болай булгач, барабыз! Аешка китәр алдыннан фатирга бергә төшеп йөргән иптәшкә кая һәм нигә китүемне әйтергә көч табуымны батырлыгымнан санамыйм: программаны үзгәртеп төзергә вакыт китәрлек иде. Спектакльгә өлгерә алырбызмы? Атны кусак та, кумасак та, тизлеген арттыра алмый: юлны буран күмдергән, киле дә безгә каршы исә. +...Сөн елгасына киткәндә, караңгы да төште; боз өстендә юл югалып, ат хәтеренә генә ышанырга калды... +...Күпме барганбыздыр — алда авыл утлары кемелдәде. "Өлгерәбез!" дип сөенештек. Тик иртәрәк шатланганбыз — утлар Аешныкы түгел, ә Кәзкәй авылыныкы булып чыкты. +Радикның бу якларда йөргәне юк икән, юлларны да күреп белми. (Атның Кәзкәй аша Актанышка барганы булган.) +...Безгә тагы 10 чакрымнар кире якка көрт ерырга кирәк булды... +"Бирнәсез кыз" яртысына якынлашканда, Аеш клубына аяк бастык. Ишек төбендә — контроль (соңыннан дустыма әйләнәчәк рәссам Кәшфи Камалетдинов) "тәнәфестә керерсез" дип бик текә торса да, нигә килүебезне әйткәч, үз яныннан узмый гына карарга рөхсәт итте. Без бәхетле идек. +...Спектакльдән соң миңа инде күптән фатирына кайтып яткан администратор Рәкыйп Шәймөхәммәтовны күрергә һәм Минзәлә театрына эшкә алыну-алынмауны хәл итәргә кирәк иде. Мәсьәләне ничек чишү нечкәлекләренә тукталып тормыйм. Ул чакларда кесә телефоннары юклыкны хәтерләгән кеше күз алдына китерер — Рәкыйп абый әйтүеннән шул аңлашылды: базага кайтып, Сабир Өметбаевка күренмичә, мәсьәләне чишелгәнгә санап булмый икән... +— Ниятең ныклы икән, бер атнадан Минзәләдә булабыз. Квартплатасыз, суточныйсыз, зарплатасыз да эшләргә риза булсаң, иярәсең, — диде ул. +- Ни эшләргә тиеш булам соң мин? +- Нинди эш килеп чыга — шуны... +- Сәхнәдәме? +- Безнең бар эшебез сәхнәдә, энем! +Сәхнәдә эшлисе булгач, ризалашмый кая барыйм? +...Шул Аеш төненнән соң минем өчен макаралы яңа тормыш башланды. Кинәт кенә, хыялыма ирешеп, Минзәлә "артисты" булгач, Аештан соң күрше Илеш районының Исәнбай авылында беренче тукталыш. Аннары район үзәге Югары Яркәйдә, Күктау, Исәммәт авылларында иде. Узган атнада гына шушы авылларда "артистлыгымны" күрсәтеп киткән рядовой солдат кинәт генерал булгандай кабул иттеләр мине. Ишек төбендә "Бирнәсез кыз"га килүчеләрнең билетларын ертып торуымны генерал булуга тиңләүчеләр кемнәр һәм күпме булгандыр, чынбарлыкта солдат булыр өчен дә әле миңа күп тоз ашарга кирәклекне үзем дә күз алдыма китермәгәнмен. Хәерле булсын... кирегә юл ябык. +...Колхозларда күпмедер күләмдә шикәр комы бирә башлаганнар иде. Миңа өлеш тиеш булмаса да, бүлгәндә исемлеккә кертеп, өлеш чыгаралар. +Сатуда юк нәрсәне табуны администратор Рәкыйп абый Шәймөхәммәтов үзенең зур киңүенә тиңли иде. +Тиңләсен! Шикәрен генә тапсын! Безнең өчен ипине шикәр комына манып чәй эчү — "швед өстәле" иде. +...Башкортстаннан Актаныш районы Байсар авылына күченү өчен олаулар көтәбез. Безне илтергә тиешлеләре әйтелгән вакытка түгел, буран туктагач кына килделәр. Исәммәт белән Байсар арасы 20 чакрым булыр. Ничә олау килергә тиеш булып, ничәсе килүен әйтә алмыйм, әмма безгә әйберләрне генә чанага салып, үзебез кәяү барырга, диделәр. "Үзебез" дигән сүз яшьләргә генә кагыла булып чыкты. Кыймылдадык. Тау төшкәндә чана артына басарга рөхсәт итәләр... Ә урманда, юлсыз араларда... тәпи-тәпи... +...Театр дөньясында һич кенә дә гафу ителмәс очракларның иң кәттәсе — билгеләнгән спектакльнең өзелүе. Андый "ЧП"лар сирәк булса да, булгалый икән. Әмма театр аркасында түгел, күбрәк транспортка бәйле рәвештә. "Быел исә, ни хикмәттер, погода хыянәт итә, явым-төшем күп. Көне-төне кар ява. "Кемдер Аллага тел тидергәндер", — дип фаразлый "атеист" артистлар, атлар артыннан атлый-атлый. +...Байсарга авыл өйләрендә утлар сүнгәч кенә барып кителде, спектакль куелмады, план янды, без "сүндек", барыбыз бергә салкын клуб сәхнәсендә кунасыбызны әйттеләр. +Театрларда кабул ителгән тәртип шундый: гастроль бригадалары ирле-хатынлы гаиләләрдән төзелә. +Минзәлә театрының иң абруйлы артисткасы Хәдичә апа Сәлимова — театрның баш режиссёры Сабир ага Өметбаевның хатыны. Ә режиссёрлар, кагыйдә буларак, гастрольләргә чыкмый, базада икенче бригада белән яңа спектакль әзерләп кала. +...Шунлыктан күп чакта Хәдичә апа фатирга ялгызы гына төшә. Әбүәп АвзаловБәхия Вәлиева, Мөхәррәм Зәйнуллин-Нәзифә Гайнетдинова, Мөхит КичүбаевРабига Шакирова, Шамил Сабиров-Мәбрурә Рәхмәтуллина, Габдулла ШәрифкановНурия Гыйззәтуллина — аерылмас парлар. Бу исемлекне яшьрәк парлар белән дә дәвам итәргә булыр иде. Кыскасы, берсе артист булса — икенчесе башка һөнәр иясе булганнар да, театр арбасына кигелеп, йөкне бергә тарта — сәнгатькә хезмәт итәләр. (Әйтик, Рәкыйп абыйның хатыны артистка Киһан Сәлимова булса, Гомәр Калининның хатыны администратор, Әнвәр Фәсхетдиновның кәмәгате медицина хезмәткәре һ.б.) +Андый гаиләләр бүгенге театрларда да бар һәм бу парлар һәр театрның нигез ниргәләреннән санала. +Югарыда китерелгән парлылар исемлеген язуымның сәбәбе — Байсар клубында куначагыбыз хәл ителгәч, 48 яшьлек Хәдичә апаның: "Әхтәм дигән егетегез минем аркамны кылытып ятса гына клубта кунарга риза", — дип сөрән салуы исемә төшүдән. Аяз көнне күк күкрәдемени!!! Барысы да мине үгетли, "Ризалаш, Хәдичә апа папируз гына тарта, сиңа да "Беломорканал" тарттырыр", — диләр. Көләләрме, шаярталармы, чынлыйлармы — белмим. Аптырыйм, аңламыйм, үртәләм, хурланам, кызарам, бүртенәм, әмма дәшмим. "Дәшмәү — ризалык билгесе", — ди Әнвәр Фәсхетдинов. +Нәсимә апа Киһаншинаның "сыңары" Киһангир ага Киһаншин, кабыныркабынмас учакка "кәрәчин" сибеп, сүзне икенчегә бормакчы: +— Хәчтәй, сезнең арканы кылытырга лаек егет түгел ул; труппага кушылуын юдырмавы сәбәпле, бураннар туктамый, спектаклебез өзелеп, юлыбыз уңмый башлады... Әүвәл өзекне ялгасын, шуннан соң карарбыз... кемнең аркасына нәрсә китмәвен!.. +...Тәмам буталдым: нинди өзекне, ничек ялгарга?... Шул сорауларга кавап таба алмый, чи утын тутырылган калай мичне кабызырга маташам: башымны күтәреп карарга хурланам да, куркам да. Бермәл учагым янып киткәч, әкәткә акча биреп торучы булса, "өзек ялгау" кинаясен гамәлгә ашырырга ризалыгымны белдерергә дип башымны күтәрсәм, барысы да урын хәстәрләп ятканнар, кемгә генә дәшсәм дә, уятуым өчен гафу үтенергә кирәк булачак кебек тоелды. +...Яшьлекнең иң авыр үтәлүче гамәле, мөгаен, хатаңны танып, гафу үтенә алмаудыр. Аннары уеннан — чынны, чыннан уенны аермау. Минзәләлеләргә кушылган беренче көннәремдә уеннан чынны аера белмәүдән "интегүләрем" хәтердә. Байсардан Пучыга күченгәндә дә, Пучыдан Аюга күчкәндә дә (тракторыбыз ватылып), Матвеевка дигән рус авылында кунарга мәкбүр булуыбызда да мине "гаепләделәр". Янәсе, әүлия кебек апайның аркасын кылытудан баш тарткан, шуның "кәсәфәтен" күрәбез икән... +Минзәләгә 31 декабрь төнендә кайтып киттек. +"База" дигәннәре Башкарма комитет урнашкан бинаның аскы катындагы бер бүлмә икән. Фанердан бүленгән почмакта дирекциясе. +Декорацияләрне бушатуга, барысы да өйләренә чапты. Сабир абыйны көтеп, Хәдичә апа гына калды. +- Син ни көтәсең, улым? — ди бу миңа. +- Минем барыр урыным юк. Шушында кунам да иртәгә фатир эзләрмен. +- Монда кундырмаячаклар сине. Үзебезгә алып кайтам. Сабир абыең килсен дә... бергә кайтырбыз. +...Кәшфи Камалетдинов, рәссам буларак, атып-сатып кына ташлаган декорация детальләрен, реквизит-бутафория нәрсәләрен урнаштырып, кыйнаштырып тоткарланган иде — Хәдичә апа аны чакырып китерде дә: +- Кәшфи, менә бу малайны урнаштырырга кирәк бит, парин... Үземә алып кайтырмын дигән идем дә, Сабир абыең һаман килми... Берәр нәрсә булгандыр, мөгаен... Син, бар, илт юньлерәк танышыңа, шәһәр үзеңнеке, тыңларлар. "Бер кичкә — кер мичкә!" диләр. +...Кәшфи мине үзләренә алып кайтты, анда пилмән белән сыйладылар. Мунча кертеп, каз мамыклы түшәк кәйгән урында йоклаттылар. Икенче көнне, ягъни яңа 1956 елның 1 гыйнварында мин талонга икмәк сатыла торган "Хлебный магазин" янәшәсендәге фатирга урнаштым. Кәримовларга. +...Минзәләгә килеп урнашкач та күргән-белгәннәрем күктән киргә төшереп күзләремне ачса да, күңелемне төшереп, дәртемне сүндерә алмады. +Үземне белә башлаганнан алып, Минзәлә театрының авылыбызга килеп куйган барлык спектакльләрен карап барган, һәр артисткасын фәрештәгә, ир артистларын пәйгамбәрләргә тиңләгән авыл малаеның "Исполком подвалында" (базада) ишеткәннәре фәрештә-пәйгамбәрләрнең дә шатлана, кайгыра, мактана, хурлана, әрләшә, елый, көлә торган кир кешеләре икәнен күрсәтте. Аларга да акча китми икән, ашау-эчү кирәк икән. Итек-читекләрен яңарту, торыр урыннарын ремонтлау кирәк икән... Барысы да гап-гади кеше омтылышлары, кеше уйлары, кеше теләкләре, кеше өметләре... +Шушы гап-гади кешеләр Гольдони, Шиллер, Мольер, Островский, Гоголь, Камал, Тинчурин, Әминов, Каффарлы персонажларына әверелеп, авыл халкына могкизалар күрсәтә, кайгы-хәсрәтләрен оныттыралар, бәхетле мизгелләр бүләк итәләр икән. +Театрның эченнән карап аны аңлау — артист хезмәтенең үтә дә каваплы икат булуына инануда һәм профессиямне сайлауда бик кирәкле шәй булгандыр дип уйлыйм. +Исемнәре аталган кемне генә алсак та, алар — биографияле, тарихлы кешеләр. Заман үлчәвенә салып караганда, алар, бәлкем, герой да түгелләрдер. Ләкин һәркайсы — кеше булуына тап төшермичә бу дөньядан ак йөз белән киткән олы шәхесләр. Шәрифканов Габдулла, Зәйнуллин Мөхәррәм, Гыйззәтуллина Нурия, Калинин Гомәр, Кичубаев Мөхит, Шакирова Рабига, Яһудин Нур, Гайнетдинова Нәзифә, Сәлимова Киһан, Авзалов Әбүәп, Вәлиева Бәһия, Фәсхетдинов Әнвәр, Нигъмәтканова Мөнәвәрә (исән-сау), Киһаншина Нәсимә (исән-сау), Киһаншин Киһангир, Киһаншин Әхмәдиша, Киһаншина Роза, Вәлиев Рәшит, Мәрдеханов Рәшит, Рәхмәтуллина Мәбрурә, Сабиров Шамил, Гарифуллина Мөслимә (исән-сау), Камалетдинов Кәшфи — һәркайсының язмышы аерым китаплык вакыйгаларга бай. Аларның һәркайсы турында мавыгып укырлык әсәрләр язарга булыр иде. +...Әмма бу язмада Минзәлә театрының Атасы һәм Анасы дип аталырга лаек, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты Сабир Өметбаевка, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Хәдичә Сәлимовага, ягъни театрга нигез салучыларга һәм аларның кайбер юлдашлары белән эстафета калдырган яшь буын артистларыннан Анатолий Богатырёвка тукталырбыз. +Хәдичә апа Сәлимова... +Ул — Свердловск өлкәсендәге Лысьва шәһәрендә туып-үскән, шунда педагогия техникумында мөгаллимә һөнәрен үзләштергән; белгечлеге буенча дүрт ел эшләгәч, "театр кене" кагылып, Казанга килгән; тагын дүрт ел театр техникумында укып, Академия театры труппасына алынган "фанатичка". +Нәфига Арапова, Гөлсем Болгарская, Нәгыймә Такдарова, Шакир Шамильский, Кәрим Тинчуриннарның һәркайсына үз булып, ияләшеп беткәч кенә, Минзәлә колхоз-совхоз театрын оештырырга ире Сабир Өметбаев белән Чистайга китә ул. Батырлык димәсәк тә, шуңа тиң адым бу. +Миңа Хәдичә апа катнашкан спектакльләрдән "Гаепсездән гаеплеләр"дә Кручининаны, "Бирнәсез кыз"да Огудалованы, "Васса Железнова"да Вассаны, "Мәкер һәм мәхәббәт"тә Леди Микфордны, "Балан куаклыгы"нда Ковшикны, "Язылмаган законнар"да Майлыбикә образларын авыл сәхнәсендә күрү насыйп булды. (Әлбәттә, күбесен малай чакта. Ә үзем режиссёр булгач, "Кара бүре"дән өзекне исә кино тасмасына төшердек. Ул телевидение фондында саклана.) +Кем турында гына фикер йөртсәк тә, аның эшләреннән тыш үзеңә мөнәсәбәтеннән — мөгамәләсеннән чыгасың, шуларга таянасың. +Татарстанның атказанган артисты Мөнәвәрә Нигъмәтканова истәлекләреннән: +"Хәдичә апа Сәлимованың талант иясе булуы турында күп язылды. Кыскача +гына аның, кеше буларак, +холкы-фигыле турында +хәтеремдә эз калдырганы +шул: талантлы икәнен +бик яхшы тоеп, үзен баш +калардан өстен куебрак +яшәсә дә, икатташларына +кимсетеп карау түбән +легенә төшмәде ул. Шул +ук вакытта мин аның +кешеләргә ярдәм иткәнен +дә хәтерләмим. Бәлки мин +генә күрмәгәнмендер? +Әмма көчле ихтыярлы +кеше иде ул. Талантлы +булуын белеп яшәгән +шәхесләр киңүләргә тиз +Н.Гогольнең "Өйләнү" спектакленнән. Сулдан уңга: күнегәләр, киңелүне та +М.Нигъмәтканова, М.Кичубаев, Ә.Авзалов. нымыйлар. Әмма Хәди +чә апа киңүләре белән шапырынмады, сирәк-мирәк киңелгән чакларында аны танырлык көч тапты. Бу — чын, олы талант ияләренә, көчлеләргә генә хас сыйфат бит! +"Ана йөрәге" (С.Кайтов әсәре) дигән спектакльдә Наилә роле икебезгә бирелсә дә, репетицияләрдә Хәдичә апа үзе генә үтә, миңа үтәргә бирми иде. Ә Казанга гастрольләргә килгәч, миңа шул рольне уйнарга туры килде. Уенымны тамашачылар да, тәнкыйтьчеләр дә ошаттылар, мактаулар да булды, хәтта диплом тапшырдылар. Наилә роле миндә генә калды, аны миңа, риза булып, Хәдичә апа үзе тапшырды. Бу аның киңелүе түгел, ә үзен киңүе иде. Аңа йомшак күңелле персонажлар бармый иде, тәнкыйтьчеләр дә шулай диделәр, ул аларга каршы килеп сүз әйтмәде. Ваклана белми иде ул, эрелеген югалтмас иде. +Аның белән фатирларга бергә төшәргә туры килгәләде. Әйберләрен күтәрми — кешегә куша, хукабикәләр белән дә дорфарак сөйләшә, әмер бирергә ярата. Икенче тапкыр килгәндә, Хәдичә апа белән булса, фатирга кертмиләр иде. Шунысы игътибарга лаек: фатирлардан икенче авылга күчеп киткәндә, хукалардан гафу үтенеп, үзендә булган күчтәнәчләре белән уртаклашып (чәйдер, шикәр-карамельдер кебек нәрсәләр), рәхмәтләр әйтеп китәр иде. +Бер кешедә ике холык: кырыс һәм мәрхәмәтле, усал һәм ягымлы, саран һәм юмарт. Бәлки миңа гына шулай тоелгандыр? Ничек булса да, ул үзен яраттыра иде. Ярата идек без аны". +Хәдичә апаны театрның һәр артисты, һәр хезмәткәре "эчендәге — тышында" булганы өчен, яратудан элек, кыен хәлдә калдырмаска тырыша иде... +Минзәлә театрында бик аз вакыт эшләсәм дә, Хәдичә апаның минем киләчәгемне планлаштыруга йогынтысы әһәмиятле роль уйнады: ул миңа бер урынга берегеп "катмаска" кирәклекне төшендерде, укырга китү зарурлыгына ышандырды. Мәскәүдә татар студиясендә уку өчен студентлар кыю буенча конкурс булачагын, шуңа игълан чыгачагын әйтте. (ВТО әгъзасы бит!) Нинди каналлар буенча белгәндер — шул игълан басылган газета ертыгын миңа "Хәдичә ападан бүләк" дип китереп бирделәр. Бу безнең бригаданың "Ни чәчсәң — шуны урырсың" дигән пьеса буенча спектакльгә репетицияләр вакытында иде. +Баш рольдә уйнаучы өлкән актриса роленең сүзләрен белми, бутала, башкаларны да бутый, игътибарсыз. Режиссёр Сабир абый да, катнашучы артистлар да минем хатын ролендә уйнаучы бу артистканы түгел, ә сүзләрне белгән, режиссёр кушканча уйнарга тырышкан Әхтәмне "сүгәләр", "бәйләнәләр", юктан хата табалар, хатынны ничек яратырга кирәклеге турында вәгазь укыйлар; кыскасы, мине өйрәтүдән мәзәк чыгаралар. Хурлансам, кимсенсәм дә, үземне яклап сүз ката алмыйм. Хатыным ролендә уйнаучы, гаепле булса да, сүз әйтми, мине дә якламый, дәшмичә, кызарыпбүртенеп утыра исемен атамыйм, оныклары бар). Ахырда түземем китми: "Йә — хатыным ролендә уйнаучыны алыштырыгыз, йә миннән рольне алып, башкага бирегез. Шулай эшләмәсәгез, "артистлыктан чыгарыгыз", дигән гариза язып бирәм дә, авылыма кайтып китәм", — дидем бер сулышта. Сабир абый сабыр гына көлде дә: +— Синең әле артистлыкка кабул ителгәнең дә юк, энем. Син сынау шарты белән эшләүче монтажник идең. Бүген сынауны уздым дип бел. Өмет бар, Өметбай сүзе шушы: приказ чыгарып, бүгеннән артист штатына күчерерләр, — диде дә, тәнәфескә тукталдык. Сабир абыйны парткыелышка дәштеләр... +...Мин шатланырга да, кайгырырга да, гомумән, үземне ничек тотарга да белмәдем. Үземне Аештан баеш артист булдым, дип йөри идем бит! +Репетицияләрдән соң (фатир хукасыннан әкәткә акча алып) бер шешә кызыл шәрабка "атландым" да, кыюлыгым кыеп, Сабир абый фатирына күзгә-күз карап сөйләшергә киттем. "Өмет бар" дигән Өметбай сүзенең мәгънәсе ни булуны ачыкларга кирәк иде... +Тик... Сабир абый өйдә булмады. Хәдичә апа кер уа иде. Мин килеп кергәч, гакәпләнеп карап торды да түргә узарга кушты. Ә кулымдагы "бомба"ны күргәч: +— Сабир абыеңны сыйларга килдеңме? — диде. Мин: +— Икегезне дә, — дидем. +— Ник аны сыйламакчы булдың әле кинәт? +— "Артист итәбез", диде бит. +— Үзең теләмәсәң, ул сине артист итә алмый. +— Телим шул. +— Теләгәч, укырга кит! Монда хәзер торгынлык. Катып калачаксың. +— Ул миңа "өмет бар", диде бит... +— Өметбайның әйтә торган гадәти сүзе. Шул сүзе өчен сал әнә шул кружкага тутырып... +...Ык-мык итеп торуыма Хәдичә апа үртәлде булса кирәк, кулымнан шешәне үзенә алды да, бөкесен ачып, ике кружкага шәраб салды. +— Тот, әйдә... вакыт бара... +— Сабир абыйны көтмичәме? +— Сабир абыең бүген кайтмаячак. +— Ник? Кайда куна соң ул? +— "Скорая помощь"та кунар инде... +— Ә моны... нишләтергә соң? +— Абзарга кергән малны кире чыгару юк, — диде дә шешәдә калган эчемлекне юынтык сулы чиләккә агызды. +— Нигә алай иттегез инде? +— Аның урыны шунда, энем. +— Миңа нишләргә соң хәзер? +— Кайтып ролеңне өйрән... Штатка кабул ителү әле артист булу түгел. Эшне сыеклыктан башлавың хата. Хатадан башлаган бата. +— Батсалар да эчәләр бит... +— Өметсезләр эчә. Ә сиңа "өметле", дигән... Өметбай. Ышанмыйсыңмыни? +— Ышанамдыр сыман... кебек... шикелле... +— "Дыр" белән "бугай"га таянып, гайбәт тыңлап йөрмә. Кайтып ролеңне өйрән... +— Сабир абыйны алып киткән "скорый"ны табасы иде, сөйләшәсе иде... +— "Скорый" кирәклесен үзе таба ул, эзләмә син аны. +...Шунда мин Хәдичә апаның күзләре яшьле булуын күрдем. Бер сүз әйтми чыгып китү уңайсыз булганга гына: +— Нинди чир белән авырый соң ул? — дигән булдым. +...Хәдичә апа кабат керләрен юарга тотынды. Алар Сабир абыйның безгә таныш күлмәкләре иде. +— Аның чире әнә шул "Скорая помощь" йоктырган чир. Күрәсеңме: сары күлмәктә кызыл помада? Азгынлык дип атала бу. +— Аңламыйм да, күрмим дә... +— Сиңа кирәге дә юк. Хуш! +...Хәдичә апа белән булган бу очрашу миндә сорау арты сораулар гына тудырды. Шуларның кайберләренә генә булса да кавап тапмасам, тынычлана алмам төсле тоелганга, тагы "база"га киттем. Анда каравылчы гына йокымсырап утыра иде. +— "Скорый", дисеңме? Ха! +— Сабир абыйны шунда, диделәр. +— Хәдичә апа гәстрүлләрдә йөргән чакта ияләштергән мәгъшукасын "скорый пумыч", диләр. Башыңа мәшәкать кирәк булса, адресларын өйрәтәм. Түлке мин әйткәнне әйтмәссең... +— Кирәкми, өйрәтмә! +— Кирәкмәсә — эләкми! Син сорамадың, мин әйтмәдем. Чөнки беркем, берни белми. Бәладән башаяк. Кеше сүзе кеше үтерә... +...Менә нәрсәдә икән хикмәт! Сабир абыйның "авыруын" театрның һәр әгъзасы шулай авыр кичерә икән. Белсәләр дә әйтмиләр, әйтсәләр дә ишеттерми генә, күрми генә. +— Шулай да, ул "скорый пумыч"ны биздереп булмыймы? +— Партсобраниеләрдә дә тикшерделәр, күрәсең, мәхәббәттер. Бер генә чара кала: ампутация опухоли. +— Ничек? +— Аны театрдан китәргә мәкбүр итеп. +— Артисткамыни ул? +— Бөтен Минзәлә белгәнне, син генә белмәгәнгә салышма, яшь иптәш. Хатының булып уйнарга әзерләнә түгелме соң үзе? Кара аны, Алла сакланганны саклар, ди, сиздермә. Әнә ич, приказда шулай күрсәтелгән... +...Ул вакытта гакәпләнүем Сабир абыйның да гади кеше инстинктларыннан мәхрүм түгеллеген белүемнән генә булса, хәзер исә театр коллективының остазлары абруе өчен ничек көрәшүләрен аңлап, бөтен ваклыклары белән күз алдыма китерүдән. +Репетицияләр вакытында миңа бәйләнүләр "улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла" булган икән! +..."Скорая помощь" яңа сезонда башка шәһәргә күчеп китә һәм театр бүген аның исемен дә оныткан. +...Шунысы тагы да гакәбрәк: Хәдичә апа Сабир абыйның хыянәтенә хыянәт дип карамаган. Ә узгынчы бер авыру, терелер дип караган. Дуламаган, тузынмаган. Бу аның горурлыгы юклыктан түгел, ә күңеле киңлектән, олы сәнгать өчен, чын икат өчен тәкәбберлектән горурлыкны өстен куя белүдән. +...Узгынчы бу авыруыннан терелгәч, шәхес культы фаш ителүгә, беренчеләрдән булып, Сабир абый Тинчуринның "Зәңгәр шәл"ен куя. +1956 елның язы. Бөтен театр дөньясы тернәкләнгән яңа чор башлана. Ул "кепшеклек чоры" дип атала. Кәй буе театр шул "Зәңгәр шәл" спектакле белән гастрольләрдә йөрде. Хәдичә апа ишанның беренче хатыны ролендә, мин шәкерт ролен башкардык. Сабир абый тагын өендә ялгызы калды... Август ахырында мин Мәскәүгә киттем... Шуннан соң Минзәлә театры белән бәйләнешләр өзелде... Сабир абыйга икенче "скорая помощь" ияләшә. Анысы инде үтерә торган "помощь" була. 1967 елда Академия театрының "Әни килде" спектакле белән кәйге гастрольләрдә йөрибез. Авылларда уйныйбыз да Әлмәткә кайтып кунабыз. +...Беркөн көндезен, вакыт табып, мунчага барырга булдык. (Иптәшем Николай Дунаев иде бугай...) +...Эссе көн. Мунчада бездән башка бер генә кеше утыра. Бер аягын калай таздагы суга тыккан, икенчесен, эскәмиягә куеп, үткен пәке белән аны туный, ягъни кисә. Кызыксынып, карамакчы булып, үзен-үзе кисүченең янына бардык. Аяк табанында була торган гадәттәге үкчә сөялен генә кисү түгел иде бу — бөтен табанын туный абзый. ...Безнең аптырап карап торуыбызны күрде дә башын күтәрде карт... Һәм мин шунда, таеп, чак егылмый калдым. +— Нәрсәдән курыктыгыз? — ди абзый. +— Курку түгел бу, Сабир абый, сезнең белән күрешмәкче булган идем. Исәнмесез, саумысез?.. +— Саулыгына чыдарга булыр иде, сөял йөдәтә... вәгаләйкемәссәлам... күңелдәге сөялдән шулай котылып булса икән... Сезнең гастрольләрдә икәнегезне беләм, спектаклегезне карадым... +— Нигә сәхнә артына кермәдегез? +— Мин хәзер элекке мин түгел шул, күренеп, сүз куертасым килмәде. Кичерерсез дип беләм. +— Хәдичә апа да карадымы спектакльне? +— Хәдичә апагыз Минзәләдә, мин икенче хатын белән... монда... +...Сүз бетте, кир упты... Ике як та сүзне ничек дәвам итәргә белми интегә. +Сабир абый: Кунакка чакырыр идем — хатын авырый. Кунакчыл да түгел. Үзем дә... күрәсез... +Мин: Үзегез гостиницага килегез! Очрашуны билгеләп үтәрбез, узган-күргәннәр турында сөйләшербез. +Сабир абый: Шул узганнар турында гына сөйләшмәсәк, минем киләчәгем дә, хәзерге хәлем дә кеше кызыгырлык түгел. +Мин: Бу очрашу үзе кызык, үзе кадерле! +Сабир абый: Шатлык китергән очрашу гына кадерле була, онытылмаслык булып истә кала... 1944 елның иртә килгән язы иде... Без — 1 нче Украина фронты сугышчылары... Кем инициативасы белән булгандыр, безгә татар артистлары концерт куярга килә, диделәр... Тере артистларны күрәсе килүемне сөйләмәсәм дә аңларсыз... Әмма, кемне очратуымны әйткәч, тагы егылып китмәгез: сәхнәдә баянчы Рокыя Ибраһимова! Ул бит минем белән театр труппасын оештыруда күп көч куйган беренче музыкант! Менә бу инде чын очрашу, бәхетле очрашу, истәлекле очрашу иде... Хәзер мин очрашулардан качам, мунчага да кеше аз вакыттарак килергә тырышам. +Мин: Нигә шулай, ничек шулай булып чыкты соң тормышыгыз? +Бу сораудан соң Сабир абый коенып-юынып килде, озак кына уйланып утырды, безгә дә утырырга кушты. +— "На ногах правды нет", ди урыс. ...Кама Тамагы районы малае булсам да, мин урыс арасында эшләп, урыс белән дус булып, урыста укып һөнәр үзләштердем. +1934 елда Мәскәүдән Казанга кайткач, Хәдичә белән кушылдык, гаилә кордык, улыбыз туды. Күрелде инде... Бары — бергә, югы — уртак булды. Мин рус классикасыннан Толстойга табынган кеше... Гомерем буе, шушы даһи кебек, гаилә ныклыгы өчен көрәшеп, ныклы гаиләләргә мәдхия кырладым. Спектакльләремдә, билгеле. +— "Язылмаган законнар" белән "Сәвил"не мин дә күрдем... уйнадым да. +— Барысында да булмаса да, күбесендә гаиләсен таркатуда гаепленең сәбәпләрен күрсәтергә тырыштым... Ә менә үз гаиләмә игътибарым китмәгән... +— Ягъни? +— Толстой — гаиләсен ташлап киткән Король Лирның поступогын кабул итә алмый. "Ничек инде, шундый титан акыл иясе, Лирдан гаилә таркаттыра?"— дип, Шекспирны сүгә. Ә бит гомеренең ахырында даһи Толстой үзе, бар мөлкәтен балаларына бүлгәләп, гаиләсеннән китеп, тимер юл станциясендә үлә... Моны, заочно булса да, Шекспир даһиенең киңүе, диләр. Минем очракта киңүче юк. Ә... киңелүчеләр һәммәбез... +Мин: Сезнең кебекләр дөньяда бик күп, Сабир абый, үзегезне киңелгәнгә санамагыз... "Көрәш дәвам итә!" — диегез. +Сабир абый: Ялгышым да, язмышым да шушыдыр. Зинһар, сөйләтмәгез. Хәдичә апагызны очратсагыз, миннән сәлам әйтегез. Егет ул. Егет булып калсын... Бигайбә... +...Шуннан артык сүз әйттерә алмадык Сабир абыйдан. +Сүз әйтмәсә дә, Минзәләдән китүен, аерылышуын авыр кичергәнлеге кыяфәтенә чыккан иде... +...Шуннан соң мин аны очратмадым. Әмма абруйлы исеме, икади алымнары һәрчак күңелемдә булды. +Татарстанның атказанган артисты Мөнәвәрә Нигъмәтканова сөйләгәннәрдән: +"Минем бөтен икади гомерем Сабир абый белән бергә узды. Минзәлә театрында 22 ел, Әлмәт шәһәрендә гомеренең соңгы елларына кадәр. Әлмәт театрына 1973 елда, Сабир абыйдан соң күчеп килдем мин. Очрашкач: "Нигә дип килдең монда, хәзер үк Минзәләгә кайтып кит, син бит Хәдичә урынына каласы артист", — дип кычкырды миңа. +Бик озак аңа күренмәскә тырышып йөрдем. Бермәл Горький исемендәге клубка чакырта бу мине. +— Нигә кайтмыйсың? +— Ә сез нигә кайтмыйсыз? Сез анда мондагыдан кирәгрәк ич. +— Мин кайта алмыйм. +— Нигә? +— Белмим. +— Ә мин беләм: безнең Минзәләдә ашыйсы ризыгыбыз, эчәсе суларыбыз беткән. Кунак булып кына кайта алабыз. Икатчы булып түгел. Анда хәзер башка мохит. +— Мин икатсыз мохитне, мәхәббәтсез яшәүне белмим. +Сабир абыйга хатын-кыз назы булмады. Гомере буе наз эзләде ул, хатын кылылыгын тоймады, йомшак сүзләр ишетмәде, сагынып көтеп алуларны күрмәде. (Бердәнбер уллары Ринат та әти-әни дип өзелеп тормады. Берчак Әлмәткә килгән ул, Сабир абыйны гаепләгән, аның яшь хатыны белән ызгышкан. Ә Сабир абый үлгәч, килеп, кайбер әйберләрен, китапларын алып киткән. Шуннан соңгы язмышын белмим.) Әлмәттә Сабир абый үзен иркен тотып, язучылар белән аралашып, артистлар белән дустанә яшәсә дә, өзгәләнгән чаклары еш була иде. Чөнки яшь хатыны — Илчкәсе — театр халкын дошман күрә, алардан көнләшә, читләштерергә тырыша иде. +Миңа "Мөнәвәрә", димәде, "әнә, Минзәләң килде, сөйләшегез, ул килсә, мине онытасың", — дип, чәй эчәргә кереп бикләнә иде. Сабир абый рәхәтләнеп, көлә дә: +— Картайган саен күләрләнә. Синең Мөдәррисеңне дә артистлар бик ярата, көнләшеп ямьсезләнә күрмә, Хәдичә апаңнан үрнәк ал, — ди иде. +Минем гастрольләрдән кайтуымны көтеп ала, күрешүгә "ярый әле Минзәләгә кайтып китмәдең", дип кочаклый иде. Күңеле мөлдерәмә тулган, аны бушатыр сердәш кирәк. Сәгатьләр буе сөйләшеп утырыр идек. Кулыннан теләсә нинди эш килә торган, фикер иясе, һәрьяклап көчле шәхеснең күңеле йомшак, теле ягымлы, холкы кешелекле иде". +Татарстанның халык артисты Илүсә Бәдриева сөйләгәннәрдән: +"Бик әйбәт кенә, чын икади дәрт белән эшли иде әле Сабир абыебыз. Бердәнбер көнне... ("Көнне түгел — төнне", ди иде Хәдичә апа сөйләгәндә.) Әйе, төн белән, кеше йоклагач, фатир ишеген шакыйлар боларның... Шакучысы театрның сәхнә эшчесе була. Белгән кеше, ягъни, үз кеше... Ачалар... ул Сабир абыйның урамга чыгуын сорый, үзе керми. Урамга чыгып, күпмедер вакыттан соң әйләнеп керсә, Сабир абыйның йөзеннән кан качкан, калтырана. Сүзен әйталмый тора икән. Йөрәк чирле иде бит, мәрхүм... Хәдичә апа, куркып: "Әллә берәрсе үлгәнме?" — дип сорый. Сабир абый: "Әлегә үлмәгән, пожалуй, үземә үләргә туры килер, синең өчен", — ди. Хәдичә апа: "Шаяртма!" — ди. Сабир абый: "Тагы теге килгән, беркая да китмим, ди. Нишлим?" "Теге" дигәне Сабир абый белән Мәскәү театрында бергә эшләгән Гали Ильясовның сеңлесе икән. "Берәр эш табып, почмак табып урнаштыру синең өстә кала", дип хат язып калдырган икән абыйсы. Гали Ильясов үлгәч тә, бер килгән булган бу хатын. Әлеге дә баягы — шайтан таягы дигәндәй, Хәдичә апа гастрольдә чакта килгән... Аларына туктап торасы юк. Сабир абый тәвәккәл холыклы, йомшак күңелле ир кеше буларак, ирлеген күрсәткәндер бу мохтак хатынга. Төнлә ишек шакытып чыгартучы шул булып, гаиләне таркатучы мәкерле һөкүм шуннан була. +— Әгәр кабул итмәсәң, мин синең күз алдыңда үләргә мәкбүр булам, — ди, агу күрсәтә. — Нишлим? Нишлибез, Хәдичә, әйт киңәшең! +Сабир абый Хәдичә апага кабат-кабат, һаман саен "нишлибез?" ди икән, ишектән аерылмыйча. +— Нишлисең, "Скорая помощь"ны буш кибәрмәссең бит", — ди дә Хәдичә апа, кайчы алып, идәнгә кәйгән келәмне урталай кисә, бер мендәрне шуңа төрә дә: "Бар, көттермә, "ложный вызов" була күрмәсен, тик алданма, сак бул!" — дип 45 ел яшәгән ирен, бирнә биреп, озата ул. Шуннан соң Сабир абый фатирда торып театрда бераз эшләде әле. Еш-еш авырый башлады... "Скорая помощь" дигәне дару биреп торырга репетицияләргә ияреп йөрде. Әмма Сабир ага Өметбаевның рухы, дәрте, кулы сизелми иде инде ул чор хезмәтләрендә. Шуннан ул Әлмәткә күчеп китәргә мәкбүр була... Андагы тормышлары безгә караңгы. +— Күчүне януга тиң, диләр бит... +— Әйе, Сабир абый янып үлде, көеп үлде... Хәдичә апа аннан алдарак вафат булды. Ике оныгын, бердәнбер улын һәм гомер иткән ирен югалту хәсрәте алып китте аны. +...Үлем хастасы белән егылгач, сакларга килгән Фәнисәгә әйткән: "Авыруымны Сабирга хәбәр итеп белдермәгез, "скораясыннан" котылгач, кайта ул..." Кайтты Сабир абый, диваналана башлаган "аптечка"сын да иярткән иде... Хәдичә апаны күмгәндә бик елады... Озакламый Сабир абыйның үзен дә кирләшергә барды театрның аңа тирән хөрмәтле варис-артистлары... ...Бүген Минзәлә колхоз-совхоз театры оештыручысы, озак еллар директоры һәм баш режиссёры хөрмәтенә "Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры" дип атала. Остаз исемендәге премия булдырылган. ...Көчле характерлы, үзенчәлекле рольләр икат итеп, шушы театрда бөтен гомере буе эшләгән артисткаларны бүләкләргә Хәдичә Сәлимова премиясе дә булдырылса, нур өстенә нур булыр иде. Ул аңа лаек шәхес. Бүгенге театр китәкчеләренең бу адымга тәвәккәллеге дә, көче дә китәрлек. Сабир абый әйткәндәй, "өмет бар" Өметбаев театрында! Аерылышуларына да карамастан, Хәдичә апа да, Сабир абый да шәхси мөгамәләнең эшкә комачаулавына юл куймыйлар... Әйтерсең лә берни булмаган! Һәрвакыттагыча, дустанә сөйләшү, хәл белешү, киңәшләшү... "Хәдичә апа Сабир абый турында гайбәткә юл куймаса, Сабир абый исә Хәдичә апага хөрмәтендә һәрчак рыцарь булып калды", — ди Татарстанның халык артисткасы Илүсә Бәдриева. Башкалар бердәм рәвештә аңа кушыла. Әйе... аларның бер-берләренә мөнәсәбәте уникаль дә, сокланырлык ихлас та булуы бәхәссез. Әгәр алар тормышыннан үрнәк алып, пьеса язучы булса, аның буенча куелган спектакль, шиксез, театр репертуарында озак сакланыр һәм сокландырыр иде. ...Язмамда бу ике фидакарьнең шәхси тормышларында озаграк "казынуым" өчен аларның рухлары алдында гафу үтенеп, башымны иям, кичерегез, ...хатирәләрем дога булып ирешсә иде, дим. Бергәлектә дә, аерылышкач та шәхесләреннән түбән төшмәгәннәр алар, ирешкән биеклекләрендә калып, шул биеклектә яшиләр, яшәрләр, яшәсеннәр! +Тукталып китүне вәгъдә иткән өченче шәхесем — Минзәлә театрында артист һәм директор булып эшләгән Анатолий Богатырёв — Татарстанның атказанган артисты. Ни өчен кинәт шундый сикереш ясыйм? — дигән сорауга кавабым: чөнки Богатырёв Анатолий — Роберт Шәймәрдановка кадәр театрда иң озак директор булып эшләгән артист (13 ел). Аннары ул табигате белән Сабир ага Өметбаевка охшаш башлап йөрүче — инициатор: Чаллы театрын оештыруда да, Түбән Кама театрын ачуда да ул башлап йөрде. Ул чаң сукты. +(Ул театрларның берсе Богатырёв исеме белән йөртелсә, гаделлеккә мәдхия булыр иде дә, әмма ләкин андый шәхесләрнең "дустан күп дошманы", диләр. Минзәләдә Хәдичә апа Сәлимованы, Әлмәттә Сабир ага Өметбаевны дини-милли йолаларны тиешенчә үтәп, кадерләп кирләүне оештыручы керәшен милләттәшебез Анатолий Степанович Богатырёв булуы да; имчәк баласы Терезаны ятим, ирен тол калдырып хатыны Әлфиянең кинәттән, Казандагы гастрольләре вакытында үлеп китүе дә; мине Минзәләгә чакырып, Гогольнең "Өйләнү" әсәре буенча спектакль куйдыруы да; үзенең кинәт кенә үлеп китүе дә — барысы-барысы хатирәләремдә аңа аерым тукталуга этәрде дисәм, башка фидаилар рухы рәнкемәс. +Минем аның белән беренче очрашуым 1962 елның кәендә Бөгелмә шәһәрендә булды. Щепкинчыларның Академия театры составында беренче гастрольләре иде. Кунакханәдә яшәп, авыл клубларында уйныйбыз. Бер көнне Бөгелмә театры бинасында Минзәлә театры спектакль күрсәтә икән дигән хәбәр ишетелде. Аны күрәсебез килсә дә, карау мөмкинлегебез юк — кич ерак авылда үзебезнең гастроль спектаклебез. ("Көзге ачы килләрдә" түгел идеме икән?) +Үзем эшләп киткән театр артистлары белән күрешеп булса да калырга дип, иртән иртүк үзәктәге кунакханәгә барсам, алар инде йөк машинасына төялгәннәр, күчеп китәргә кемнедер көткән чаклары. +— Исәнмесез, — дип сәлам бирдем, сәламемне алучы булмады. Һәркайсы утырып барыр өчен үз урынын кайлау белән мәшгуль иде. Бер бөдрә чәчле чибәр егет машинадан сикереп төште дә, "Исәнме, Әхтәм абый", дип кулын сузды, "Толя", диде. +— Мин сине танымыйм, син кем буласың соң? — дидем. +— Әйттем ич: Анатолий Богатырёв... Степаныч! +— Директормы әллә? — дидем, үзем дә сизмәстән. +Рәхәтләнеп, чын күңелдән көлде бу бөдрә чәчле егет. +— Нигә көләсез? Исемегездән чыгып кына соравым иде. Сездә Чемодуров, Улубашевлар эшләүне беләм. +— Соң сездә дә Николай Дунаев, Вера Минкина эшли — директор түгелләр ич! Мин дә гади керәшен малае, артист булып йөрим. Ә сине диплом спектаклегездән хәтерлим. +Күңелем күтәрелеп, телем ачылып китүгә сәбәп булды аның мине тануы. +— Шушы танышуны ныгытып, шампан белән каплап куйыйк... Элекке таныш артистлар очраса дип алып килгән идем; танышлар юк, бер дус табылды. +Шофёр кабинасына кереп, бутылканы көч-хәл белән ачып, шәрабына чылансак та, аны нәрсәгәдер салып эчкәндәй иткәч, Толяның әйткәне әле дә колагымда: "Башы булды, бакасы Минзәләдә очрашкач". +Еш булмаса да, очрашуларыбызны бәйрәмгә әверелдерә иде Толя. +Хәер, мин аның күңелсез йөргәнен, боеккан чагын хәтерләмим. Андагы ташып торган оптимизм башкаларга да киңел күчә иде. Толяда, гомумән, шат булып кылану дигән нәрсә юк, чөнки ул шатлыкның үзе иде. +Ничәнче елны икәнен хәтерләмим — тунга тире иләтергә Актанышка барырга туры килде. Самолётка билет булмагач, автобуста кайтырга булдым. Башта Минзәләгә, аннан Чаллы аша Казан автобусына утырырга кирәк булачак иде. Бу турыда телефон аша Анатолийга белгерткәч, ул эшен ташлап, үз машинасында мине Бигеш аэропортына илтеп, самолётка утыртканчы ташлап китмәде. Бигрәк тә кешелекле, тугрылыклы, ярдәмчел, вәгъдәле кеше иде, мәрхүм. +1985 елда спектакль көнне бушка уздырмас өчен расписаниедә иртә белән дә, кич тә репетицияләр куелгач, ниһаять, бер якшәмбедә артистлар соравы буенча ял бирелә. Бакчалары барлар шунда юнәлсә, Анатолий Степанович мине Байлар дигән авылга балык тотарга алып китте. Таныш балыкчы көймәсендә күпме утырсак та, бер балык та капмады. Минем күзем калкавычта булса, Анатолий бер ярга караса, ике тапкыр сәгатенә карый: +— Сәгатькә карап балык капмый, урынны алыштырырга кирәк, — дидем. +— Балык кабармы, башкамы — урын алыштыру вакыты китте, әйдә, утрауга чыгабыз — кый кармакларың. +— Учак кабызырга коры-сары кыярга кушты да бу, үзе авыл ягына, яр буендагы машинасына таба ишеп китте. +— Кая барасың? — дигәч, "шырпы онытылган" дигәнен генә ишеттем. Ул вакытта кесә телефоны юк, эчә торган су алып кил, дип кычкырырга уңайсыз. Кем инде су уртасында су сорый!.. Өсне салып кызынырга чебен-черки йөдәтә. +Ник ризалашып килүемә үкенеп, бөрлегән тапмаммы дип, йөри-йөри утрауның теге ягына барып чыкканмын. Берчак: "Робинзон! Чык, әйдә — Пятница килде!" — дип кычкыра бу. +Чыксам, чынлап та мин күрмәгән ике ир басып тора. +— Таныш бул — сельпо председателе белән колхоз рәисе. +Исемнәре хәтердә калмаса да, алып килгән сыйлары атна буе утрауда яшәсәк тә бетәрлек түгел иде. Горбачёв указының иң котырган чагы булганлыктан, гөнаһлы мәклесләр качып-посып, яшерен-пошырын оештырыла иде бит. Анатолий да, ике рәис тә "рульдәбез" дип хәмергә тимиләр, кыздырып алып килгән кәен балыгы белән чөгәле "уха"ны гына ухылдаталар. Мин дә: "Сез эчмәгәч, мин дә эчмим", — дип характер күрсәтмәкче булган идем — болар миңа аз-маз ярдәм итәргә булдылар... +Ничек кайтып китүебезне хәтерләмим. Уянып китсәм, кыйнак кына нарат өй сәкесендә ятам. Бу — Анатолийның үз бакчасындагы йорты икән. Дача! +— Тор, уха пеште! — ди бу. +— Тегеләр кая? — дим мин. +— Алар син йомшаруга кайтып киттеләр, ә мин дачамны күрсәтергә сине монда алып килдем. Тор, кара: минем кое — республикада иң тирән кое. +— Туктале, ничек сезне ГАИ тотмады? +— Без бит стаканнарга су салып кына... +Анатолий кунак сыйларга ярата иде. Аның фәлсәфәсендә кеше — дөньяга килгән икән — ул кунакка килгән. +Татарстанның халык артисты Илүсә Бәдриева истәлекләреннән: +"1957 ел көзендә Алабуга культура-агарту мәктәбе студентлары Алабуга районы Атиаз дигән авылга бәрәңге алырга килеп төштек. Авыл бер генә урамлы, матур гына инеш буендагы тау буенча сузылган, табигате белән соклангыч иде. Кичке уеннар оештырабыз. Уеннарның барлык төрендә дә иң актив кечкенә бер малай күзгә ташланды. Бик матур, һәр кыланышы килешеп торган бу егетне авыл кешеләре, сөеп, Толик дип кенә йөртәләр иде. Укулар башлангач, шимбә кичләрендә әлеге дә баягы матур малай иң актив катнашучы! Театр дәресләрендә, егетләргә кытлык булу сәбәпле, "Толик"ны группа кызлары этюд, театраль өзекләр әзерләгәндә коткаручыбыз дип, беркемнән дә кыерсыттырмаска тырышабыз. Спорт ярышларында да катнаша ул. Чаңгы ярышында шәһәр беренчелеге аныкы. +Кәмәгать эшләре белән мавыгып, укуга вакыты да китмәгәндер инде. 45 чакрым ераклыктагы авылына чаңгы белән кайтып китеп, кышкы буранда аякларын өшетеп, больницага кергәч, театр дәресләрен алып баручы укытучыбыз спектакльне өзгән өчен "2"ле билгесе чыгарды чирегенә. Ләкин ул бөтен авырлыкларны да уйнап кына уздыра, тормыш аның өчен ал да гөл. +Спорт белән шөгыльләнү, бию дәресләре файдасыдыр, мәктәпне тәмамлаганда, ул кинәт кенә үсеп китте. +Театрга эшкә без өчәү килгән идек. Шәһәр халкы иң беренче аны күреп алды, чөнки бию кичәләре, концерт-тамашалар аның активлыгы белән уза. Беренче роле Х.Вахитның "Беренче мәхәббәт" әсәре буенча куелган спектакльдә Тәлгат роле булды. Халык аның бу хезмәтен бик яратып кабул итте, аны шул көннән Тәлгат дип кенә йөрттеләр. Театр коллективына да бик ансат кереп китте. Балыкчы өлкән артистлар белән ул да балыкка бара, кармаклары юк, кемнең кармагына балык капканын карап тора да, яр буен яңгыратып: "Мөхит абый, капты, капты, кил инде тизрәк", — диеп кычкыруга, балык, куркып, ычкынып китә икән. Балыкчылар: "Башка безнең белән йөрмә, алып бармыйбыз", — диеп ачулансалар да, икенче көнне тагын үзен ияртеп балыкка китәләр иде. +Энергиясе ташып торган егетне бригадабызның китәкчесе итеп чыгаралар. Артистларны фатирга урныштыру аның өстендә. Шулай бервакыт, "костюмнар әзерлисең бар", диеп, хатыны Әлфияне төшереп калдыра да башка артистларны урнаштырырга китә бу. Таратып бетергәч, үз фатирларына кайта. Өйдә кечкенә малай гына. Мич арасындагы сәкегә ял итәргә ята. Уянып китсә, кич киткән, клубка китәргә кирәк. "Апа, Әлфия кайтмадымыни әле?" — дип сорауга, апа: "Синең Әлфияң кайдадыр, минеке кайтты", — диеп, үз кызын күрсәтә. Үзләренең фатиры диеп, икенче өйгә кереп йоклаган икән. Шулай итеп, башка вакытта килгәндә дә аларның үз туганнары кебек барып керә торган йортлары булды ул өй. Театрның икади тормышында, финанс туплау, репертуар сайлау, спектакль тудыру эшләрендә бик ихлас катнашучы иде ул. Театр репертуарында халык күңелен яулаган "Һәйкәл" (Ә.Баян), "Соңгы төн" (И Юзеев), "Гарасат" (Г Сабитов), "Мин — солдат хатыны" (Анкилов), "Упкын читендә" (А Дударев) һ.б. бик күп спектакльләрнең уңышында Анатолийның хезмәте зур булды. Аның белән гастрольләрнең узганы да сизелми кала иде. Кешеләргә эчкерсез мөнәсәбәте, авырлык алдында югалып калмавы, ихлас ярдәме коллективның ышанычын яулады. +Дусларына бервакытта да хыянәт итми, гомере буена дусларыннан аерылмый, аларны онытмый торган кешеләр бик күп булмый, ә ул шундый иде. Яшьли үлеп киткән хатыны Әлфия белән тормышлары да күпләр сокланырлык, үрнәк алырлык иде, диеп ихлас әйтә алам. Алар бер-берсен күз карашларыннан аңлыйлар, кадерлиләр, саклыйлар, яраталар, күпләр өчен иң авыр вакытларында юатучылары, аңлаучылары, ярдәмчеләре булдылар. Аларның 10 кв.метр бүлмәләрендә матур истәлекләр калдырган бәйрәмнәр, кичәләр мәңге онытылырлык түгел. Яшьтәшләре генә түгел, Әлмәттән килгән Сабир абый Өметбаев та, Башкортстаннан Нәкип Әсәнбаев та, Казаннан Хәким ага Сәлимканов кебек шәхесләр белән театрга аяк баскан яшь көчләрдән Н.Нәкмиев, К.Вәлиев, Д.Кузаева, Ә.Хөсәеновлар һ.б. Анатолийның кадерле кунаклары иде. +60 нчы еллар башында авылдан-авылга трактор, ат чаналарында йөри идек. Кышкы салкыннарда 30-40 чакрым юл бик озак, көн буе узыла. Матур истәлек булып күңелдә калган шул мизгелләрнең бер сәбәпчесе — Анатолий. Туңыпкалтырап утыручыларны чанадан сөйрәп төшереп, ат-трактор чанасы артыннан йөгерергә мәкбүр итә дә, без тирләп-пешеп бетәбез. Бервакыт бер яшь кызыбыз толып чабуларына буталып егылып калды, ә трактор бара да бара. Юлда кечкенә авыл очрады. Анатолий авыл китәкчеләренә кереп хәлне сөйләгәч, ат бирәләр. Хәлдән тайган кызыбызны ат белән алып кайтты. +Урман эченнән узган юлга ике яктан кар сарган чыршылар асылынган. Безнең чаналар метродан баруны хәтерләтә. Алдагы атта яки трактор чанасы алдында утырган Анатолий чыршы ботакларына кагылып ала, безнең өскә кар ишелеп төшә. Китә чыр-чу, көлеш, барыбыз да хәрәкәткә киләбез, кылынабыз. +Спектакль бетүгә, Толя залга төшеп китә, скамейкаларны кыеп, яшьләр белән кичке уен өчен урын әзерли башлый, тамашачылар да, артистлар төркеме дә таңга чаклы күңел ачабыз, яңа кырлар өйрәтәбез, шигырьләр сөйлибез, биибез. Монда да юлбашчыбыз Анатолий. +Ат ярата иде ул. Авылларда атка атланып чабып хозурлана иде. Бервакыт, аттан егылып, оча сөяген сындырды ул. Хәтта операциягә дә ятарга туры килде аңа. Ләкин эшкә зыян китермәде. +Гастрольләрдә көндез клубта концерт, тематик кичәләр оештыра идек. Зур колхозларның кече бригадаларында көндез спектакль яки концерт куябыз. Сара Садыйкова икатына багышланган концерт белән кечкенә авылларда бушлай чыгышлар бик матур хатирә булып истә калган. Бригаданың "Яшен" дигән кечкенә күләмле көндәлек һәм гастроль нәтикәләре турында зур күләмле гәкит чыгару да Анатолий активлыгы белән оештырыла иде. Ихласлыгы, оештыру сәләте, кешелекле булуы, авыр вакытларда югалып калмавы, кыенлыкны киңүне үз өстенә ала белүе, кешеләрне ихтирам итүе — менә шул асыл сыйфатлары аны коллективыбызның ышанычлы кешесе итеп тануга китергәндер һәм халык арасында танылган театрыбызның китәкчесе — директоры итеп сайлаткандыр. Китәкчелек чорында, нинди генә вакытта да, кешеләрне рәнкетерлек сүзләр әйтмәде, кешелекле булды. Ярдәмчел, тырыш, сәнгатьне яратучы, сәхнәгә тугрылык саклаган матур кеше булып калды. +Менә шундый матур истәлекләр калсын иде барыбыздан да. Иртә, бик иртә киттеләр ирле-хатынлы Богатырёвлар, ләкин мәңге онытылмаслык истәлекхатирәләре гомер буена күңелләрне кылыта. Зур эшләр эшләп, яшьлекләре, тормышлары белән зур хезмәткә мәдхия яңгыратып киттеләр. Андыйларны онытмыйлар! +Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина истәлекләреннән: +"Без бала вакыттан Минзәлә театры спектакльләрен карап үстек. Сәнгатькә мәхәббәтне алар тәрбияләде. +Авылга "Тайга йолдызы" (Ш.Шаһгали әсәре) белән килеп төштеләр болар. Салкын кыш, артистлар йөк машинасы өстендә, ә кабинадан биләүдәге бала күтәргән япь-яшь ханым төште. Аны бик буйчан ир каршылады. Бу парны безнең Нурлыһода әбекәйләргә фатирга урнаштырдылар. Әбекәй кич спектакльгә бара алмады, артистларның баласын карап калды. +Шулай итеп, авылга килү белән бу пар гел әбиемнәрдә туктала торган булды, күчтәнәчләр алып киләләр. Без аларны мунча ягып, табын корып каршы алабыз. Анатолий Богатырёв белән Әлфия Мусиналар иде болар. Ә кечкенә сабый — 2 айлык кызлары Тереза иде. +Еллар узгач, 1979 елда Минзәлә театрына артистка булып килгәндә, гаризамны А.С.Богатырёв исеменә язып эшкә урнаштым. Ыспай егет еллар үтү белән төсен югалтмаган, дулкынланып торган чәчләренә бераз чал кунган, килешле сакал-мыек киткергән мөлаем китәкче иде инде. +Театр традицияләрен саклауга зур өлеш керткән китәкче иде ул. Олыны олы итә белә, кечене кече итә. Дуслары ышанычлы, сыналган. Үзен һәрчак саклап, күтәреп алырга әзер торган тугрылыклы дуслар — үзе кебек. +Бик игътибарлы, кешегә каты бәрелмәс, кешелек горурлыгына кагылмыйча гына әрли дә, мактый да белә иде Анатолий Степанович. Субботниклар модада чаклар бит. Эшлибез, колхозга печән әзерләшергә дә йөрибез, театрны да юабыз — эчен дә, тышкы кызыл кирпечләрен дә. Ул шунда ук "пирожковый команда" оештыра. Ашау-сыйлану белән тәмамланыр иде бу субботниклар. Акчасын каян алгандыр. Акча дигәннән, яшьләргә һәрчак акчаң бармы, булмаса, "мә, булгач түләрсең", дип акча биреп тора иде. Бу аның күңеленә нык уелып калган бер вакыйга белән бәйле булгандыр дип уйлыйм. "Хатыным Әлфия үлгәч, кирләдек, мәшәкатьләрен уздырдык. Кызым Тереза белән икебез ике ятим. Бер тиен акча юк. Кая барып сугылырга, егылырга белми йөргәндә, коллектив акча кыеп бирде. 30 сум акча бик күп ул чор өчен. Кичкә үзем белән эшләүче хезмәттәшем керде. Иртәнгә кесәдәге акчадан килләр искән. Чарасызлыктан утырып еладым. Шул хәлдән соң акчасыз кешене кызганам. Ә минем акчаны урлаган ир мәрхүм инде, урыны кәннәттә булсын", — дип сөйләгәне булды аның. +Чын артист иде ул. А.Дударевның "Упкын читендә" драмасында (1983 ел) Красовскийны уйный. Мин — Алина, иреннән качып киткән бичара хатын, ул мине эзләп таба. Богатырёв — Красовский сәхнәгә килеп керә — янып, дәрте ташып торган яшь чибәр ир, ул күренүгә, залдан ниндидер дулкын уза, тамашачы бертавыштан "ох" итә. Мин, нәзек кенә, кечкенә генә Алинаны үзенең көрәк куллары, олы гәүдәсе белән ботарлап, күтәреп алып өстәлгә атып бәрә. Ул куркыныч, менә хәзер бәреп үтерә кебек тоела, куркудан мин куырылып китәм. Ә сәхнә артына чыккач: "Сеңлем, берәр кирең авыртмадымы? Катырак тотсам, гафу ит", — ди. +Ә Лек Вәлиевнең "Париж егете Әлфәнис" комедиясендә (1986 ел) Мыгырдык картны уйный. Нәкъ авыл гадәтләрен, гаилә тәртибен саклап килүче, этләргә ачуланып йөрүче авыл карты. Тамашачы бик ярата иде аның уйнавын. Сөйләшкәндә тавышын төрле тоннарга күчереп, бер югары, бер түбән тавыш белән сөйли, ул көлгәндә үзе селкенә, аңа ияреп бөтен тирә-як селкенә кебек. Кешелек сыйфатлары сокландыргыч иде! +Театр хезмәткәренең баласы яки артистлар гаилә корса, ул анда тамада. Бик күңелле туйлар уздырды ул театрда, юбилейлар. Гастрольгә чыгасың, бу тынгысыз зат, иртүк бөтен яшьләрне уятып, үзе артыннан йөгерергә алып чыгып китә. Зур шәһәрләргә барсаң, кырынган-киенгән, барыбыз кыенганны авызын ерып көтеп тора да музейларга алып китә, культпоходлар, очрашулар оештыра, әллә нинди шөгыльләр табар иде. Райкомнан эт итеп сүгеп кайтарырлар, ә ул берни сиздерми авызын ерып кайтып керер иде. Артистларны "эттән алып, эткә салып" ачуланганын, билләһи, хәтерләмим. "Нәрсә, Ябалак?" — дия иде, бик ачуын китерсәң. +Аннары керәшен кырларын бик матур итеп башкару осталыгы бар иде аның. Түбән Кама шәһәренә күчеп, анда театр ачып эшли башлагач, 60 яшьлек юбилее алдыннан 2002 елда 8 март көнне Рөстәм Галиев белән театрга — Минзәләгә килделәр. Чакыру билетлары белән. Бөтен хатын-кызларга тюльпаннар күтәреп килгән Степаныч! Биредән киткәненә байтак ел, ләкин ул безнең белән гел кызыксынып, театрны үзенеке итеп яшәде. "Күзләремә операция ясаттым әле, хрусталикларын алыштырдылар. Үлгәч тә менә болай итеп күзәтеп ятачакмын", — +Театрның 50 еллыгы уңаеннан телетапшыруга чакырылган +кунаклар һәм театр коллективы. 1985 ел. дип шырык-шырык көлә, үзе күзләрен кыскан. Аның юбилеена директорыбыз Роберт Шәйхуллович Илүсә Бәдриева, Рөстәм Муллин һәм мине кибәрде. Спектакльдән өзекләр дә алып бардык. Без Түбән Камага килеп кергәндә, Богатырёвның кан басымы бик югары күтәрелеп, ашыгыч ярдәм табиблары уратып алган иде үзен. Ярты сәгать үттеме-юкмы, кояш кебек балкып килеп тә керде безнең янга. Илүсә Бәдриева белән уйнаган өзекләре бүген дә күз алдында. Яшьлегенә кайткан иде ул. Соклангыч иде. +Театр юбилейлары өчен янып йөрүләрен, артистлар өчен торак артыннан чабуларын, транспорт булдыруларын язганнардыр, кабатлап тормыйм. +Чын мәгънәсендә үрнәк китәкче, кешелекле, намуслы, чиста күңелле кеше иде. Эчендә ни кайнаганын беркемгә сиздермәгән, акырып-бакырып кеше канын биздермәгән тәрбияле ир-егет, ике бала атасы иде ул. +Аны театр коллективы белән барып кирләсәк тә, Анатолий Степанович безнең арада калды. Үзе янып, яратып уйнаган сәхнәсендә аның рухы яши. Хезмәттәшләре, тамашачысы, Минзәлә халкы күңелендә дә матур бер моңсу хатирә ул". +Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор-кырчы Мәсгуть Имашев хатирәсе: +"Бер шәһәрдә яки бер авылда бергә яшәргә насыйп булмады Анатолий белән. Шуңа күрәдер һәр очрашуыбыз хәтергә уелып калырлык күңелле була иде. +Алтмышынчы елларда мин Әлмәт музыка училищесында директор булып эшлим, Анатолий Минзәлә театрына артист булып килгән. Шушы театр мине Һава Сафинаның "Кыр дәвам итә" дигән пьесасы буенча куелган спектакльгә музыка язарга чакырды. Анатолий белән шул вакытта таныштык. Ачык йөзле, риясыз-хәйләсез булгангадыр, аралаша торгач, без Анатолий белән дуслашып киттек. Бераздан мине эшкә Казанга күчерделәр, Анатолий Степанович Минзәлә театрында директор булды. +...Бервакыт ул мине Рабит Батулла әсәре буенча куелган "Кайрылмасын канатың" дигән спектакльнең музыкаль бизәлешен эшләргә чакырды. +Премьерага пьеса авторы белән без дә бардык. Спектакльне халык бик яратып кабул итте. Тамашаның урта бер кирендә мәктәптә укучы кыз бала, әтисе белән әнисенең аралары пытырылуын (бозылуын) сизеп, аларны аерылмаска өндәп, бик моңлы бер кыр кырлый — бу вакытта театрның шыгрым тулы залында кулына кулъяулыгын алмаган кеше калмагандыр. Мин үзем дә тыела алмадым... +...Театр гастрольгә китте... Ижау шәһәреннән кайткач, Анатолий белән Казанда очраштык. "На "Ура" үтте гастрольләребез, спектакльнең теге кыз кырлаган моментына килеп киткәч, дворец директорын, мәдәният идарәсе китәкчеләрен — урыс кешеләрен — әкрен генә залга алып керәм. Бөтен зал мышык-мышык килә, һәркемнең кулында кулъяулык. Урыслар спектакльдән шаккатып чыгалар, малай. "Татарлар бигрәк нечкә күңелле икән", дип сокланалар", — дип сөйләде ул. +Анатолий белән бәйле тагын бер тетрәндергеч (минем өчен) хәлне сөйләми булдыра алмыйм. +...Көннәрдән бер көнне телефонда Анатолий тавышы: "Сәлам, дустым, мин Казанда, күрешеп китәсем килә". Мин әйтәм: "Килеп китмәгәнсең, кая ашыгасың, безгә кил", — дим. "Мин военкоматтан шалтыратам, бер-ике сәгатьтән безне Чернобыльгә озаталар", — ди бу. "Хәзер киләм, көт", — дидем дә чыгып чаптым. Военкоматта дежур торучы подполковник Анатолийга бер сәгатькә чыгып керергә рөхсәт итте. Без туп-туры военкомат янындагы курчак театрына кереп киттек. Театр директорлары бер-беребезне яхшы беләбез (бу вакытта мин опера театры директоры), директор кабинетында чәй эчеп, туйганчы хәл-әхвәлләрне сөйләшеп утырдык. Анатолий яшь чагында армиядә, химия гаскәрләрендә хезмәт иткән булган. Аның хәрби һөнәре, Чернобыль атом станциясе шартлагач, иң кирәкле һөнәр икән. Авырлык турында сөйләшмәдек. Ут эченә китеп баручы дустымның хәлен, ни уйлаганын мин сүзсез дә аңлыйм. Йөрәгемне "мәчеләр" тырный, ләкин берни хәл итеп булмый. Военкомат капкасы төбендә каты кысышып, кочаклашып аерылыштык. +...Минем сөенечкә, барлык туганнарының, дусларының сөенеченә Анатолиебез исән-сау кайтты. +Шуннан соң ул Түбән Кама шәһәренә күчте, анда театр оештырды, аның директоры булды, соңрак мәдәният һәм техника йорты директоры булып эшләде. +Кайда гына эшләсә дә, Анатолий Степанович эшен яратып, канын-тәнен аямыйча, бирелеп эшләде. +Дуслары күп иде аның, чөнки дусны дус итә белүче, шәфкатьле, ачык күңелле кеше иде ул. Безгә аның белән Казанда да, Минзәләдә дә,,Түбән Камада да, Мәскәүдә дә (бер айлык семинарларда), өйдә дә, аның дачасында да, театрларда да еш очрашырга туры килде — кырларга, шаян сүз әйтеп көләргә (тавышы көчле иде), үз кулы белән мул өстәл оештырырга ярата иде. Күпсанлы туганнары, дуслары катнашында гөрләп үткән юбилей кичәләре хәтеремдә онытылмас бәйрәм булып сакланалар. Тормышымда шушындый "егет" кеше белән дус булып, кырлашып яшәвемә мин бик бәхетле. Ашыгып китте дустым. Урыны кәннәттә булсын". +Анатолий Степанович Богатырёв турында истәлекләре белән шагыйрь Мансур Шиһапов та уртаклашырга теләгән иде. Кызганычка каршы, каты авырудан соң кулына каләм тота алмый икән. Телефоннан сөйләшкәндә, Түбән Кама шәһәрендә өр-яңа театр ачу макараларын бик образлы телдә тасвирлагач, театрның бүген Анатолий Богатырёв исемендә булырга тиешлеген дәлилләде ул, ә чынбарлыкта бүген ул ачкан, ул оештырган театрда мәрхүмнең исемен телгә алу да "гаеп" саналуга нәфрәтләнүен сиздерде. +Язмамны "Минзәләм йолдызлыгы" дип атасам да, йолдызлыктагы өч йолдызга гына тукталдым. Театрда йолдызлар күп була. Шулардан хатирәләре белән уртаклашкан Рәзилә Муллина белән Илүсә Бәдриевага тукталмасам, гөнаһлы булырмын. +Рәзилә... Бәхетле язмышлы артист ул. Минзәлә районының Татар Мөшеге авылында балта остасы Мирхәт абзый белән клубта эшләгән Фәгыйлә апай гаиләсендә туган беренче бала. Кечкенәдән артистлар уенын күреп, аларның кеше күңеленә тәэсир итү көчен тоеп үсә ул. +Мәктәптә уку елларында ук үзешчән сәнгать түгәрәкләрендә актив катнаша, смотрларда "киңүче" исеменә лаек була. Шулай да артистка булырга кыенмый. Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлагач, өч ел режиссёр булып халык театрында эшли. Ниһаять, артистлык тылсымы аны киңә. Менә инде ничәнче ел ул Минзәлә театрының төп артисткасы. Ире Рөстәм Муллин белән театрның иң якты йолдызлары. Уйнаган рольләрен санаганда, аларның төрлелеге актрисаның профессиональ колачы, амплуа әсирлегеннән котылганлыгы турында сөйли. Ул — шәхес. +Күп спектакльләрдә баш рольләрне башкарса да, Рәзиләдә "йолдызлык" авыруы юк. +— Һәр талантлы артист сәхнә йолдызы була алмаган кебек, йолдыз булганнарның да һәркайсы артист дигән сүз түгел, — ди ул, проблемага профессиональ яктан карап, — үзенең уңышсызлыкларын бүтәннәргә яисә язмышка сылтаган артист беркайчан да алардан котыла алмый. Кемдер үз эшеннән үзе канәгатьлек таба, кемдер үз масаюына сылтау табып юана. Минем юанычым да, куанычым да — театрыбызга кирәк булуымны тоеп эшләү. +Театрга гына түгел, тамашачыга кирәк син, Рәзилә Мирхәтовна, халыкка, милләткә кирәк. Хезмәттәшләре аның икади биографиясеннән бер кызыклы хәлне хәтерлиләр: спектакль тәмам, зал алкышларга күмелә, сәхнәгә тамашачылардан букетлар тапшыру башлана. +Чәчәк букеты алмаган артист калмый. Бер Рәзиләне генә күрүче юк. Чөнки Рәзилә әхлаксыз, азгын хатын ролен башкарган. Тамашачы аның артистка булуын онытып, бозык хатын дип кабул иткән, аны гафу итмәвен чәчәк бирмәү аша белдергән. Бу бит мәдхия! +Шушы очрак Рәзилә өчен "артист нинди булырга тиеш?" дигән сорауга кавап буларак еш исенә төшә икән: иң мөһиме чәчәк букеты түгел, ә тамашачыда туган фикерләр букеты! +Кемдер үзенең хәтеренә таянып, хатирәләрен язарга утырса, кемдер хәтерсезлеген эшкә кигә: нәрсәнедер күрмәскә, белмәскә тырыша. +Рәзиләнең фикер колачы сыйдырган күп артистлар турында матур-матур истәлекләре бар. Анатолий Богатырёв турында хатирәләрен сорап мөрәкәгать иткәч, ул миңа калын дәфтәр тутырып, мәрхүм 20 артист турында кызыклы мәгълүматлар язып кибәргән. Мин аңа, шул юнәлештә язуын дәвам итеп, альбом яки хатирәләр китабы чыгарырга киңәш иттем. Ышанам: киң күңелле кеше буларак, киңәшләргә "колак салачак" ул, һәм без әле ачылмаган йолдызлар ачачакбыз. +Илүсә Бәдриева... +Минзәлә театрында мин куйган өч спектакльдә дә катнашты ул. Мәрхүм ире Фәиз Бәдриев тә киң колачлы икатчы. Өлгергән сәхнә остасы, талантлы музыкант булгач, уллары Булат алар эшен дәвам итеп, Минзәлә театрының баш режиссёры вазифаларын үтәүче дәрәкәсенә күтәрелгән. "Бәдриевләр йолдызлыгы" турында сүз алып барырга, династия дияргә буладыр, — дигәч, Илүсә ханым: "Юк, юк! Династия турында түгел, үзебез турында да бары тик Сабир абый белән Хәдичә апаны күреп белгән хезмәттәшләре, Толяның курсташы буларак кына... телгә алсагыз. бик киткән. +— Сәхнә тормышы белән гаиләдәге хәлләр — икесе ике дөнья. Сез безнең өчен әйбәт артистлар гына түгел, үрнәк гаилә буларак та кызыклы... +— Анысы өчен дә без Сабир абыйга бурычлы. +— Ничек? +— Сабир абый тәкъдиме белән, ул димләп, ул кодалап өйләнешкән парлар һәркайсы ныклы, какшамас гаилә кордылар, үрнәк булырлык матур яшәделәр. Фәиз белән минем дә никахым Сабир абый катнашында булды... Без театрга эшкә урнашканда, фатир сорау, фатир алуны уйга да китереп булмый иде. Ничәнче ел булгандыр, Чистайдагы рус театрын Минзәләгә күчерәләр. Аларга хөкүмәт фатир бирдерә. Ләкин театр яшәве өчен, фатирга өстәп, тамашачың булуы мөһим. Театр мантый алмый, тарала. Рус артистларыннан бушаган фатирларга мохтак яшь татар артистларын урнаштыру башлана. "Кемне — кайда, кем белән?" — дигән сорауга Сабир абыйның үз кавабы. Безне Фәиз белән бер фатирга урнаштыралар. Бер фатирдан — бер казанга, бер казаннан — бер кесәгә күчтек, кесәдән караватыбыз уртаклашты. Без генә түгел, Сабир абыйга Роза апа белән Әхмәдиша абый да, Нәсимә апа белән Киһангир абый да, тагын башкалар да бурычлы. +— Фатир кысынкылыгы каннарны якынайткан булып чыга түгелме? +— Фатирга кадәр ондыр, ярмадыр салган капчыклар берлеген узасын онытмыйк. +— Ягъни, нинди "капчыклар берлеге"? +— Яшерен-батырын түгел, сугыштан соңгы елларда да әле театрлар "подножный корм"да яшәде. Ягъни, гастрольләр вакытында колхозлардан алып кайткан ондыр, ярмадыр запасларына таяна идек. +Башкортстанның Бакалы районына гастрольләр вакытында карабодай ярмасы бирәләр. Аны Минзәләгә кайткач кына бүлешергә булалар. Әхмәдиша абыйның ярма салырга капчыгы юк икән. Соңыннан алу шарты белән үз өлешен Роза апага салдыра ул. +Уртак ярмадан уртак ботка пешә. Шул ботканы алар гомер буе бергәләп ашадылар, зарланмадылар. Гомер буе тамаклары тук, өсләре бөтен, гаиләләре ныклы булды. Сабир абый сайлаган парларның һәркайсы үрнәк гаилә корды. +— Сабир абыйның корган төп гаиләсе — ул төзегән театр. Аның васыятьләренә тугры калып, яңа заман тамашачысына яңа спектакльләр тәкъдим итә алса, театрда Сабир абый рухы яши дигән сүз. +Кошларга очар өчен канатлар гына түгел, һава да кирәк булган кебек, театрның яшәве өчен аңа артистлар гына түгел, үз тамашачысы булу да мөһим. +Театрның тормыштагы ролен дә, аның нинди булырга тиешлеген дә шул үз тамашачысы гына әйтә, үз тамашачысы гына бәһали,аның үсү юлын билгели. +Бүген Минзәлә театры Сабир Өметбаев исемендә яши икән, аның бер канатын икади көчләре тәшкил итсә, икенче канаты, шиксез, мирасны кабул итеп, эстафетаны киләчәк көннәргә илтүче китәкчеләредер. +Табигатьтә хәзергә кадәр билгеле 88 йолдызлык бар. Ачылмаганнарының саны чиксез күп. Без — кешеләр күктәге йолдызлыклардан Андромеда, Игезәкләр, Аю, Үлчәү, Сукояр йолдызлыклары турында гына ишетеп, сөйләшүләребездә телгә алгалыйбыз. Алардагы йолдызлар санын да, кайчан һәм ничек барлыкка килеп, ни өчен, ни исәбенә, ник яшәүләрен дә белү ихтималы юк. (Кирәге дә юк.) Саннары да, гомерләре дә миллиардлар белән генә саналып, үзгәрешсез һаман үз урыннарында яши, кала бирәләр алар. Ә кирдәге шартлы йолдызлыклар исә кеше гамәлләренә генә нигезләнеп, кеше язмышларына бәйле. Язмышлар исә (яшәү шартларына бәйлелектән) үзгәрүчән дә, башка язмышларга тәэсир итеп, аларны үзгәртүчән дә булалар. Аларның хәтерләрдә күпме гомерләр саклану ихтималы мирасның кемнәр кулында булуына бәйлелеге дә сер түгел. +Шул яктан караганда, Минзәлә театры бик бәхетле. Чөнки театрны мирас буларак кабул итеп алган хәзерге вариста, Сабир ага Өметбаевтагы кебек, ихласлык, үз эшенә бирелгәнлек һәм коллективына ышаныч бик көчле. Иң мөһиме: театр коллективының аңа ышанычы шиксез һәм вак-төяк очраклыкларга бәйле түгел. +Уртак ышанычка нигезләнгән шушы тандемга чирек гасыр тулып килсә дә, театрның бүгенге артистлары, бергә узган елларны түгел — ә коллективта һаман булып торган уңай үзгәрешләрне санап, директорлары адресына мәдхия генә юллыйлар, аны йолдызлыкны ачучы астрономга тиңлиләр. Без дә аларга кушылабыз һәм калын китап язганда да сыеп бетмәс гамәлләр кылган шанлы театр директоры Роберт Шәйхуллович Шәймәрданов белән якыннанрак таныштыру "артык сөяк" булмас дип уйлыйбыз. +1989 елда мәдәният институтын тәмамлаган булдыклы егетне Мәдәният министрлыгына эшкә чакыралар. Өч ел эшләү дәверендә үзенең тәвәккәл һәм инициативаларга юмарт булуын күрсәтергә өлгергән һөнәрманны яшәү белән үлем арасында көн итүче, хукалары алышыну "чехардасыннан" арып, финанс кытлыгыннан чыгу юлын югалткан Минзәлә театрына директор итеп билгелиләр. +Театрның бинасы иске һәм кимерек. Бүлеп бирелгән акчаның кая очканын белерлек түгел. "Реставрациягә китте", дип отчёт бирсәләр дә, эшләгән бер эш тә күренми. Халыкта да, артистлар арасында да гел бер сүз йөри: "Чаллыга күчерәләр икән". Гел күчеп эшләргә тиешле театрның нибары бер искергән автобусы бар. +Артистларның күзләрендә өметсезлек, кулларында каядыр күчеп китү өчен тутырылган чемоданнары белән гариза. Нинди кадр кирәк дисәң — ул юк. Чакырыр өчен фатиры булмау, эш хаклары түбәнлеге Робертны бик кыен хәлдә калдырса да, куркытмый, ә кыю адымнар ясарга этәрә. Ул, иң элек, театрның мондый хәлгә төшүенең сәбәпләрен ачыклый. Булдыксыз, театрны үз кесәләренә эшләтеп, сәнгать турында уйламаучы әрәмтамак — прилипаллардан коткару "операциясенә" керешә ул. Аңа коллективның сакланып калуын теләгән намуслы артистлар булыша. (Бер "операция" процессына мин дә шаһит булдым.) +Нәтикә буларак, изге теләкләргә һәм намуска таянып эш итүче директор театрның бетүгә юнәлгән юлын булсынга, үссенгә юнәлтүгә ирешә. Аның яшьлек энергиясе, үкәтлеге нәрсәләр кирәген белеп, шуңа өстәгеләрне ышандыра алуы нәтикәсендә, бер ел эшләү дәверендә ул театрга 5 яңа машина, музыкаль үзәк, радио һәм яктырту аппаратуралары, столяр станогы алдыруга ирешә, театр бинасын ремонтлау эше канлана. Бу эшләрне могкизага тиңлиләр. +Хукалык эшләрен канландырган яшь китәкче театрның икади йөзен — имиджын үзгәртүгә дә күп көч куя һәм үзгәртә. Бүген Себердә дә, Урта Азиядә дә, Петербург, Мәскәү шәһәрләрендә дә көтеп алалар икән, бу, һичшиксез, директоры Роберт Шәйхуллович булган Минзәлә театрының тамашачы зәвыкларына кавап бирерлек профессиональ югарылыкта булуы нәтикәсе. +Хәзерге көндә театрга эшкә алынган артистлар өчен торак проблемасы юк. Кадрлар мәсьәләсендә дә "кытлык кырык чакрымга качкан..." +Роберт Шәйхулловичны китәкче буларак та, кеше буларак та бизәгән төп сыйфатларыннан берсе һәм иң мөһиме — эшкә күңел биреп эшләгән һәркемгә хәерхаһ булуындадыр. Ул кешегә ышана да, ышандыра да белә. Сүзен гамәл белән ныгытуы — аның абруй нигезе. +Театрга нигез салган, авырлык килгән елларда театрны саклап калуда үзләрен аямыйча эш күрсәткән шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү юнәлешендә дә риясыз эшли ул. +Театрга Сабир Өметбаев исеме бирелү дә, Сабир Өметбаев исемендәге премия булдыру да Роберт Шәйхуллович тырышлыгы белән гамәлгә ашырылган үсеш баскычларыннан. Ә театр бинасы, карап туймаслык гүзәл сарай буларак, эченә керсәң, чыгасың килмәс уңай. Инде менә театрның 80 еллыгы уңаеннан Сабир Өметбаев һәм Хәдичә Сәлимоваларның фотоларын сорап шалтыраткач, театр директорының безгә биргән кавабы аерым игътибарга лаек: +— Һичшиксез, Хәдичә апа да, Сабир абый да, Анатолий Богатырёв та Минзәлә театры йолдызларыннан. Ләкин йолдызлыкта йолдызлар күп була бит. Аларның барсының да әлегә исеме булмаска да мөмкин. Ә кайберләре, әлегә балкымасалар да, кемелдиләр генә. Димәк, киләчәктә аларның да балкулары бик ихтимал. (Йолдызлар караңгыда балкый!) Без сездән йолдызлыктагы башка йолдызларны да яктырткан язмаларыгызны көтеп калабыз. Сезнең эш йолдызлар ачу булса, безнең эш йолдызлар балкысын өчен шартлар тудыру. +Минзәлә йолдызлыгының "Казык йолдызы" Роберт Шәймәрдановка театр артистлары гына түгел, күпсанлы тамашачыларның да рәхмәтле булуына шикләнмибез. +Яши, яшәсен Өметбаев исемендәге театр! +Әхтәм ЗАРИПОВ +БӘХЕТ ТУКТАЛЫШЫ +ХИКӘЯ +Бүген ай нигәдер бик моңсу булып калыкты. Күк йөзендә үзенә урын тарсынгандай, сүрән генә елмаеп, болыт читенә сыенды. Аның йөзенә озаклап карап торсаң, менә-менә елап кибәрер шикелле тоела иде. Авыл өстенә таралган нурлары да башка кичләрдәге кебек түгел, нишләптер бик тонык күренә. +Авыл халкы йокларга иртә ята, күп кенә тәрәзәләрдә ут сүнгән. Кызлы өйләрдә генә серле яктылык балкый, вакыт-вакыт пәрдә читләре тибрәлеп куя. +Кичке тынлыкны бозып, урамнан машина узганы ишетелде. Дилбәрнең йөрәге дертләп китте. Көн буе, әнисе фермадан кайтканчы өйне кыештырып, тәмле-тәмле ризыклар пешереп, тәмам арыган иде, машина тавышын ишеткәч, аякларын идәнгә тидерер-тидермәс кенә очып, үз бүлмәсенә чыкты, утны сүндереп, тәрәзәгә күз салды. Ни гакәп, капка төбендә беркем күренмәде. Югыйсә, Азатның машинасы иде бит, аның гөрелдәгән тавышын Дилбәр әллә каян таный. "Тыкрык буена туктагандыр әле". Шулай дип үзен юатты да кич чыгарга әзерләнә башлады. Өстенә үзе яраткан зәңгәр күлмәген киде, кылы кофтасын беләгенә салды, чәчләрен килкәсенә тузгытып төшерде дә, әтисе белән әнисе янына чыгып: +— Мин клубка киттем, — дип, аларга тыныч йокы теләде. +— Тәртипле генә йөр берүк. Төн уртасына калма, кызым, син кайтып ятканчы барыбер күзгә йокы керми, — дип, Маһинур апа кызына көндәгечә үгет-нәсихәт биреп калды. +Өй ишегеннән чыгып барган Дилбәр кире борылды, телефонын оныткан иде. Кулына алуга, хат килгәнен белдертеп, телефон зеңгелдәп куйды. Азат язган икән. Елмаю кунарга өлгергән иреннән шул мизгелдә алсулык качты. "Бүген килә алмыйм". Әлеге сүзләрне укыгач, Дилбәрнең йөзенә борчылу таралды. Ике ел буе очрашып йөргән Азат соңгы араларда кыздан читләшә башлаган иде. Шулай да күзенә карап алай дип әйткәне юк үзенең. +Инде кич чыгып торыргамы-юкмы дип икеләнгәннән соң, Дилбәрнең аяклары урамга атлады. Һава киләсләнгән, күктәге йолдызлар кем-кем килеп торалар, тулып өлгермәгән ай да баягы моңсулыгын онытып, елмаерга тотынган. Дилбәр тиз генә дусты Язиләгә шалтыратып алды: клубка бергә барырга сөйләштеләр. Юл буе серләшә-серләшә атлап, клубка якынайгач, баскыч төбендә торган сары чәчле, кыска итәкле таныш булмаган кызны күреп, икесе дә адымнарын әкренәйтте. +— Ә-ә, теге очка кайткан шәһәр кызы Иркә бу, — диде Язилә, белдекле кыяфәттә. +Дилбәр күк йөзенә күтәрелеп карады. Гакәп, ни арада каяндыр соры болытлар килеп чыккан да тирә-якка кунакларга китешкән, югыйсә чакыручы булмады... Әле яңа гына галәмнең барлык йолдызларын санап була иде, ә хәзер берсе дә күренми. Шулай уйланган мәлдә Дилбәрнең күзе клуб читенә килеп туктаган машинага төште. Сары чәчле кыз оча-канатлана шул якка йөгерде. Машинадан кап-кара юка күн куртка кигән берәү чыкты да, ишекне ачып, кунак кызын алга утыртты, ачык тавыш белән нидер сөйләнде. Караңгыда күзне алдау мөмкин булса да, колакны алдап булмый иде — әлеге тавышның иясе Азат иде... +Кинәт Дилбәрнең гәүдәсе калтыранып куйды, сулыш алуы ешайды. Төшме бу, өнме?! Шулкадәр газиз, якын, яраткан кешесе аңа хыянәт итә түгелме соң?! Тамак төбендәге төер һава суларга ирек бирмәде. Яңаклары кайнарланып янарга тотынды. Мөлдерәмә тулы күзләреннән дә кайнар тамчылар тәгәрәде. +Шул кичтән бирле Дилбәр өчен кояш сүнгәндәй тоелды. Моннан да ачы, моннан да яман берни була алмас кебек иде. Аны оныттылар, аны башкага алыштырдылар, ул дөньясында бер бәхетсез хәзер. Шушындый уйлардан башы авырта башлады, кулыннан эш төште. Бу кайгыдан да авыр бернәрсә юк шикелле иде, күзләреннән елмаю югалды. +Беркөнне иңсәсенә көянтә-чиләк асып, башын иеп кенә чишмәгә барган киреннән көтелмәгән күренешкә тап булды. Берничә өй аша гына яшәүче күршеләрнең ак ромашкалар төшкән яшел капкасы чыңлап ачылды да аннан гарипләр арбасына утырган япь-яшь кыз бала күренде. Колясканы этеп чыккан хатынны таный Дилбәр, Наилә апасы ул, шәһәрдә яши, ата-анасы янына гаиләсе белән кайтып тора. Ә менә бу кызны беренче тапкыр күрүе. Курчак кебек сылу кызның... ике кулы да, ике аягы да юк иде. Дилбәр үз аякларының да йомшап калуын сизде. Буш чиләкләре иңсәсен басты, йөзе ташка әверелде. Ә гарип кыз исә, йөзендә кылы нур балкытып, аңа елмаеп карады, баш кагып исәнләшкәндәй итте. Кызның күзләрендә шулкадәр яктылык, тормышка мәхәббәт балкый иде. +Үзенең ни рәвешле чишмәдән әйләнеп кайтуын Дилбәр юньле-рәтле хәтерләми дә. Суын өйалдына кертеп бушатуга, әнисе янына атылды. +— Наилә апаңның кызын әйтәсеңдер... — Әнисенең йөзенә борчулы уй таралды. — Дөнья әллә нинди кайгылар белән сыный шул кешене. Олы кызы шушылай булып тугач, больницада ташлап калдырган, дигәннәр иде. Ана йөрәге шул гөнаһны да, шул хәсрәтне ничек күтәреп яшәгәндер... Менә, быел детдомнан эзләп тапкан, үзләренә алып кайткан бит кызын. Дәү әнисе сөйләп тора иде, ул баланың карандашны авызына кабып ясаган рәсемнәрен күрсәң, шаклар катасың, ди. Тормышка чытырдап ябышкан, шундый ачык йөзле бала, һәркемгә елмаеп эндәшә, мин дә күреп калдым. Без йөргән булабыз монда, юк борчуны да зурга санап, чырайны чытып, башны иеп. +Дилбәргә кинәт үзе өчен бик тә оят булып китте. Соң, ул да менә ничә атна инде башын иеп йөри, Азат белән дуслыклары өзелүдән дә начар берни була алмас дип кайгыра. Әйтерсең, бар дөнья Азатка терәлеп калган. +Тормыш алда, аңа дигән насыйп яр да табылыр әле. Әнә бит, шулай дип елмайгандай, күктә кояш көлә. Аның яктысы һәм кылылыгы Дилбәрнең күзләренә дә кереп тулды. Сиңа дигән бәхет тукталышының кайда икәнен кем ачык белә? Ул тукталышны эзләп йөргән булабыз, ә ул һәрберебезнең янәшәсендә — кан түренә иңгән тормышны ярату хисендә икән бит! +Кыз башын күтәрде, дөньяның матурлыгын шушы мизгелдә генә күргәндәй, әле кояшка, әле күршеләр капкасына кабат-кабат борылып карады. +Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, +Чаллы шәһәре М.Вахитов исемендәге +2нче гимназиянең 10 Б сыйныфы укучысы \ No newline at end of file diff --git a/QU/2016-02.txt b/QU/2016-02.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..20ab705f1df95a4aec277d3962886affebe85f3d --- /dev/null +++ b/QU/2016-02.txt @@ -0,0 +1,1983 @@ + +Рөстәм +Вәлиев +ДӨНЬЯ ГАМЕ +РОМАН +Беренче бүлек +Дала буйлап атлаучы дәрвиш юлының азагына якынлашты, әмма шәһәргә кадәр чакрым чамасы калгач, читкә тайпылды да төн кунар өчен борынгы калкулык итәген каплаган куе куаклыкны сайлады. +Кала чигендә сакта торучыларның үзара сүз алышуы, якында гына төнгелеккә туктаган көтүчеләрнең тәмләп гәпләшүләре, алар яккан учактан чәчрәгән алсукызыл чаткылар, тигез җир буйлап аккан елга суының ташларга бәрелеп чәчрәве, биектә-биектә йолдызларның җем-җем килүе, хуш исләргә күмелгән җылы, уңайлы караңгы урыннарда җанварларның мәхәббәт уеннары... кирнең бар почмагында һәрвакыттагыча тормыш дәвам итә һәм болар дәрвишнең күңелендә үткәннән калган кайтавазларны — хатирәләрне кузгатты. Әмма бу үткәннәр аның шәхси тәкъдиренә кагылмый, алар аның озын-озак сәяхәтләрендә онытылган, эреп юкка чыккан кебек иде. +Тәүге тапкыр ул монда йөз егерме җиде ел элек булган иде. Ул вакытта ныгытма диварлар белән уратып алынган агач һәм балчык өйләр Җаек шәһәрчеге дип атала иде. Калкып торган тузанлы мәйданда дар агачының тырпаеп калган терәкләренә симез-юан чучкалар ялкау гына ышкынып тора; идарә ишеге төбендә почык борыны кубалакланган яшь кенә солдат зарыгудан нишләргә белми таптана. Мәйдан читендәрәк күбенгән гөмбәзле чиркәү тора, аның капкасыннан таза гәүдәле казаклар ниндидер каралҗым авыр әйбер өстерәп чыгарды. Бу каралҗым авыр нәрсә танавына кан катыш тузанга баткан боҗра киертелгән көрән аю түшкәсе булып чыкты. Дәрвиш әлеге вакыйганың каладан чыгу юлында очраткан сергач татарлары белән бәйле булуына төшенде. Чиркәүдән тыелган аралыктагы тамашалары көенечле тәмамланган, күрәмсең. +Кала тыныч кына көн күрә кебек, тик анда дары исе аңкый, үтереш, курку-дәһшәт хөкем сөрә иде. Бер ел узгач, Емельян казакның үч алу оясына әйләндергәнен оныттырыр өчен, каланың исемен Уральскига алыштырдылар. +...Озын юл үтеп йончыган дәрвиш йокысыз төннән соң тәмам алҗыды. Черем итәргә дип ятып, иртән йоклап калганын да сизмәде. Ул калага кергәндә, ыгы-зыгы башланган иде инде. Бераздан, шау-шу тына төшкәч, дәрвишкә мөәзиннең өзек-төтек сүзләре генә килеп иреште. +Кала читендәге балчык белән сыланган алачыклар кояшның кайнар ташкынына сабыр гына түзеп утыра. Тал чыбыгыннан үрелгән читәннәр җиргә таба авышкан һәм, иртәнге буталыш, ыгы-зыгыны күреп калыгыз дигәндәй, тишек-тошыклар киерелеп ачылган. Хуҗабикәләрнең карлыккан тавыш белән кычкыргалап алуы, бала-чаганың шатланып чинавы, тавыклар кытаклавы, этләрнең ырылдавы — болар бар да дөньяны аркылы-торкылы гизгән күп төрле гавам-кавемне очраткан дәрвишкә бик тә аңлаешлы иде. Корыклары авышкан кыек капка төбендә әнисенең кәлүшен өстерәгән җиде яшьләр чамасындагы кыз басып тора. Ул саргылтым көчекне ике кулы белән күкрәгенә кыскан. Йокысыннан айнып җитмәгәнгәме, караңгы чырайлы, әмма матур кыз баланың дәрвишкә исе китмәде. Көчек никадәр генә шәп, тере булмасын, кызның кулларында ул ниндидер фәкыйрьлек тамгасы булып күренә. Бичара кызның төс-кыяфәтендә аерылышу галәмәтен сизеп алды ул. Шәһәр исә балкый, шау-гөр килә, тузан болытлары оча һәм бер мәлгә күк йөзе күз алдында төсен җуеп ала. +Бер мизгелгә шәһәрнең чик-сызыклары югалды, дәрвиш һушыннан язгандай булды, аннары ул киң һәм бушап калган үзәк урамны, ялтырап торган ике көпчәктә барган хатын-кызны күрде. Тик дәрвишнең исе китмәде, аңа охшаш машинаны Истанбулда күргәне бар иде. Танылган шымчы Абдул Хәмид, эңгер-меңгер төшкәч, яр буйлап йөреп кайтырга ярата иде. Шулай бервакыт артыгын куып, ул Истанбул бугазына чумды. Башта, бөке кебек, судан түгәрәк фәс калкып чыкты, аның артыннан шымчының күгелҗем баш түбәсе күренде. Дәрвиш тыныч кына аңа үзенең кәкре башлы таягын сузды һәм булдыксыз йөртүчене ярга тартып алды. Тегесе исә, бугазыннан аккан тозлы суга тончыгатончыга, әшәке итеп сүгенде. Дәрвишнең суга манчылган тар җилкәгә таягы белән бер сыптырып алырга теләге булса да тыелып калды: чөнки бу адәм ниндидер сәүдәгәр яисә министр ише генә түгел, танылган шымчы иде. +...Кара-кучкыл йөзле хатын кояшка чагылган күзен кыскалап ала; озын күлмәгенең чәчәкле итәге җил белән күтәрелеп китә, аннары тулы төз аякларына килеп урала. Аның артыннан, кызганыч тавыш белән чинап, йонлач эт чаба. Һәм бу яшь, сәламәт, карап торышка бик бәхетле күренгән хатын-кызда да дәрвиш ниндидер аерылышу сагышы тойды. +— Иншаллаһ, — дип куйды ул, аңсыз рәвештә, — бар да синең иркеңдә, Аллаһым. +Ул мәйданга карап торган өй-кибетләр рәтеннән атлады. Аларның өске катлары яшәү өчен бүрәнәдән салынган, аскы каты — таштан, тәрәзәләренә тимердән рәшәткәләр куелган, таштан эшләнгән болдыр өстенә алтакта эленгән. Кибетләр рәтеннән соң олы урам Татар бистәсенә илтә. Яшел түбәле йортларның тәрәзәләрендә матур-матур пәрдәләр күзне иркәли, биек капкалары сырлап эшләнгән агач баганаларга утыртылган. Нәфис манараларда, акшарланган диварларда кызгылт төс уйный. Монда өч мәчет булып, барысы да агачтан, алар карар күзгә Болгар һәм Казан мәчетләренең борынгы күчермәләрен хәтерләтә кебек, аларның тузаннары хәзер, җитез җилгә ияреп, Азия киңлекләренә оча. +Бистә буйлап эссе һавада намазга чакырып азан тавышы таралды. "Ләилләһи-ил-аллаһ!" — дип, дәрвиш адымын кызулатты. Әгәр шәһәрдә булмаса, намаз вакыты җитүгә, шул урында гына тезләнер иде. Әмма монда бер урамның казак балалары икенчесенә каршы сугыш игълан иткән: берсен-берсе узып ташлар, кулдан эшләнгән уклар оча, утлы шартлаткычлар гөрселди, балаларга хас чыр-чу күтәрелгән иде. +Якындагы мәчеткә кереп гыйбадәт кылганнан соң, дәрвиш, яшеллеккә төренгән ишегалдыннан тузанлы тыкрыкка чыкты. Аның яныннан гына шәкертләр йөгереп узды. Каядыр ашыгалар, күрәмсең. Бәлкем, берәрсе мәрхүм булгандыр да шунда чабалардыр. Мәет озату да — эш, кәсеп. Монысы, ябык, иске, таланып беткән киемлесе, мөгаен, бай, хәлле сабакташына самавыр куярга йөгерәдер. Ә бәлки ниндидер сәүдәгәр белән Мәкәрҗәгә ярминкәгә барырга килешкәндер, анда ул трактирга идән юучы яисә базар мәйданын себерүче булып яллана ала һәм бер айдан ничәдер сум белән кайтып төшә. +Дәрвиш, бер малайны дәшеп туктатты да аннан ябык кына, басынкы, юаш Габдулла исемле шәкерт турында сорашты. +— Сез, мөгаен, Габдулла әфәнде турында сорыйсыздыр? — Шәкертнең аксыл күперенке битендә шаян-шук чаткылар күренеп алды. — Гыйбадәттә булмады ул. Үзенең хөҗрәсендә тәмәке тартып утырадыр әле. — Аннары җитди итеп: — Әйе-әйе, аңа хөҗрә бирделәр! Гомәр хәлфә хаҗ сәфәрендә булганда, кечерәк сыйныфларга дәрес тә бирде әле. Ул анда кара такта куйды, аңа акбур белән язды. Аннары аңа акбур кеше сөякләреннән ясалган, дип аңлаткач, туктады. +Шәкерт сикерә-сикерә чабып китте, дәрвиш чаттан уңга — "Мотыйгия" мәдрәсәсенә таба борылды. Элегрәк тә ул монда туктала иде, шунда бала чактан ятим калган яшь мәхдүм белән дуслашып китте. Алар әле бервакыт җәй буе икәүләп сәяхәт тә кылдылар. +Мәдрәсәнең капка төбендә туктап, ул як-ягына каранды, дөресрәге, нәрсәдер аны борылып карарга мәҗбүр итте. Юл аша нәкъ каршыда, тимер-томыр сата торган кибет янында, Истанбул бугазындагы хезмәттәшенә ике тамчы су кебек охшаш шымчы эсседә кагаеп тора иде. Дәрвиш, аны белмәгән кеше, тынычлык саклаучы дип уйлыйдыр дип көлемсерәде. +— Барысы да Аллаһ иркендә, — дип мыгырданды дәрвиш һәм капкадагы боҗраны борды. Ишегалдында салкынча, күләгә төшкән. Ботаклары җиргә иелгән сәрви куаклары арасыннан сары ком сибелгән сукмак күренде. Сукмакта сикереп уйнашкан чәперчекләр, карт якынлашкач, тыныч кына читкәрәк авыштылар. Җәйге ачык корылма кырыендагы яшел үләндә җирән мәче сузылган. Корылма тәрәзәләренә эчке яктан алача эленгән, ишектә әкрен генә киндер тукыма җилферди. Япманы ачып бер үсмер малай чыкты, күлмәгенең итәге чалбарга кыстырылмаган, йөзе озынча, саргылт, ябык, карап торышка ук йомшак чәче коңгырт сары. Дәрвишне күрүгә, ул кулына тоткан түбәтәен башына чәпәде һәм шатланып, шул ук вакытта оялып, картның каршына килеп басты, күрешергә дип ике кулын сузды. +— Миңа сине гыйбадәттә булмады дип әйттеләр, — диде дәрвиш, күрешкәч. — Бәлки авырыйсыңдыр? +— Мин гыйбадәтне ялгызым гына кылырга яратам, — дип җавап кайтарды үсмер, авырганын, хәзерге вакытта үзен тагын да начаррак хис иткәнен сиздерәсе килмәде. Быел яз унсигез яшен тутырса да, дәрвиш белән соңгы очрашудан соң әллә ни үзгәрмәве, һаман да ябык, кыска буйлы булып калуы өчен уңайсызланды. +— Рәхим итегез, суфый бабай, — диде ул ягымлы итеп һәм авыр киндер пәрдәне ачты. +Карт эчкә үтте. Сары буявы кыршылып беткән идәнгә утырып, халат кесәсеннән дисбе чыгарды. Бармаклары хөрмәнекенә охшаган озынча каракучкыл төшләрне берәм-берәм күчерә башлады. +— Мин самавыр куям, — диде егет. — Безгә беркем комачауламый, бар да ялга таралышты. — Ул елмайды да йөгереп ишегалдына чыгып китте. Күп тә үтми әйләнеп керде, аякларын чалыштырып, карттан бераз читтәрәк утырды. Дәрвишнең күзе ярымйомык, бармаклары исә дисбе төшләрен чак-чак кына кыймылдата. +Җәйге корылмага үтеп кергән агач күмеренең исе шулкадәр тансык, тәмле, аңа чәчәкләр, кояшта җылынган яфраклар, Габдулла яңа гына ачкан калай савыттагы чәйнең хуш исе өстәлеп, башны әйләндерә. Егет тиз генә чыгып, самавырны алып керде һәм идәнгә бастырды. Самавыр рәшәткәсе аша җемелдәгән күмернең кызыл төсе идәнгә күчте. Габдулла чәй пешерде, аннары киндер капчыкның төбендә калган тозлы эремчектән катырылган кечкенә йомарламнар белән җәлпәк төче көлчәләрне өстәлгә бушатты. +— Шикәрем генә бетте. — Ул касәгә чәй агызып карт алдына куйды. — Өченче елым инде үземне үзем туйдырам, суфый бабай. Балык тотам, бай балаларына укырга булышам. Өйдән-өйгә йөреп Коръән укыйм. Җеназага йөрмим, ярминкәләрне дә яратмыйм. +— Ник? +— Йөрмим. Безнең гореф-гадәт, йолалар кырыс, күз яшьләре кабул ителми, хатын-кызлар кайгыдан сынсалар да сиздермәскә тырыша, ир-атларны таштан яралган диярсең... +— Газап-михнәт турында кычкырып йөрмиләр, — дип, үгет-нәсихәт бирде карт. +— Шулайдыр, мөгаен. Елый алмаган кешеләрдән көнләшәм мин. Әмма үзем күз яшьләремне тыя алмыйм... Белмим, бәлки мин йомшак, көчсездер. Утын кисәргә китүем хәерлерәктер. +— Ай-һай, синең турында артык горур, диләр. Алай ихатадан ихатага йөрмәссең. Син бит мәхдүм баласы, мулла оныгы, сезнең нәселнең җиде буыны мулла булган. +— Мине дөрестән дә тәкәббер, һавалы, диләр. Ләкин ул алай түгел, суфый бабай!.. +Карт, кулын сузып, учын үсмернең ябык иңенә куйды. +— Улым, — диде ул, ачы көлемсерәп, — дөньяда хыялланудан да яхшы нәрсә юк. Әмма ул бик азларга гына бирелә. Көнкүрештә кайнашу күңелне вагайта; байлык һәм танылу бала кулындагы уенчык кебек, аны төшереп югалтырга мөмкин. Безнең тәнебез туфрактан барлыкка килгән һәм туфракка әйләнәчәк. Шагыйрь болай дигән: +Тәүге сулыш алган мизгелдән +Ашыга җан югалу көненә. +Мәгарри бит бу! Фәкыйрь дәрвиш ул юлларны каян белә? +— Дөресен әйтегез, сез дөньялыкта танылган һәм гыйлем иясе кеше идегезме? +— Мин чүп җыючыдан да ярлырак идем, — дип җавап бирде карт. — Хәзер байлыгымны алтын белән чагыштырмыйм. Менә синең белән китәрбез дә, борынгы китапларның зирәклеге сәүдәгәрнең сатып алучы белән сүз көрәштерүеннән әйбәтрәк икәненә төшенерсең. +— Китәргә? — дип кабатлап сорады егет. — Тыныч кына дога кылыргамы? Әмма безнең гомер башкалар өчен бәхет түгелмени? +— Юк, улым, рухны аңлау өчен, ирекле булырга кирәк. +— Рух никадәрле хакыйкатькә күтәрелергә мөмкин соң? +— Хакыйкать шунда: дөнья тәртипкә салынган һәм анда сәбәпләр нәтиҗә белән бәйләнгән, галәм галәм белән тоташа, гамәлдәге кайбер нәрсәләр башкаларына әверелә. Галәмнең шаккатыргыч гаҗәеп яклары бетмәс-төкәнмәс, аның очы-кырые юк. +— Әмма дөньяда яманлыклар да күп. +— Дөньяда бар да: яманлык та, яхшылык та җитәрлек. Боҗраның кара төрткесенә төртелсәң, шуны бел: кайдадыр югары урында син кичергәннең капма-каршысы бар. Җир тышча белән капланган һәм менә нәкъ ул вакыйгалар һәм күренешләр белән боҗра буенча идарә итә. Югарыга менеп җитә дә егылып төшә, сиңа алмашка исә Искәндәрме анда, Әфләтунмы — башка берәү баса. Бар да боҗра буенча хәрәкәт итә, бары тик адәм гомере генә ук кебек турыга китә... Улым, теге рәхәт, бәхетле җәеңне онытмадыңмы? +— Юк, исемдә. +Алар җәй буе каладан калага, авылдан авылга йөрделәр, казакълар көтүләре белән җәйләгән далалар буйлап бардылар, төннәрен карт аңа үзенең озын гомер юлында күргәннәре һәм ишеткәннәре турында сөйләде. Онытылмас җәй булды ул! +Ул арада егет тәгәрмәчләр шыгырдавын, ат пошкыруын ишетеп алды, менә ат тоягы белән капкага типте. Габдулла тиз генә урыныннан торды да чаршауны ачып тышка карады һәм атның акрын гына кешнәвен аермачык ишетте. +Ул ишегалдына йөгереп чыкты һәм Камил мөгаллимне күрде. Тегесе исә кулындагы камчысы белән сукмак тирәли үскән куакларга җай гына селтәнгәләп килә иде. +— Хөрмәтле шәкерт әфәнде, — диде ул күңелле генә, — сез гадәттәгечә йокы симертәсездер инде... шундый көндә! +— Акрын, минем кунагым бар. +— Кем инде ул? +— Суфый бабай. +— И-и! — Ул, ачы миләш капкандай, йөзен чытты һәм җәйге корылмага атлады. Дәрвиш алдында исә ул бик сөенгән кыяфәт чыгарды, бар кагыйдәсенә туры китереп, иелеп сәлам бирде. +Карт исә гади генә: "Исәнме", — дип җавап кайтарды. Элек-электән аңарда Камил кебек имәндәй таза, көяз адәмнәргә карата яшерен нәфрәт сакланып калган. Янып торган йөзе, кыйгачланып күтәрелгән каш, туры зур борын — мондый кыяфәт җиңү яулаган сугышчыныкын хәтерләтә. Киемен күр — ничек фырт киенгән: буйлы һолланд күлмәге, тар балаклы чалбар, штиблет, башында юка бәрхет кәләпүш. Керә-керешкә ул кыбырсый башлады, Габдуллага: калдырсана бу карт сукбайны дигән ишарәләр ясады. Габдулла әле кашын җыерып, әле көлемсерәп дигәндәй, савыт-сабаны җыештырды, аннары картка юлдан соң хөҗрәсендә ял итәргә тәкъдим итте. Әмма карт кире какты: монда — саф һавада рәхәтрәк иде. +Тояк тавышы, тәгәрмәчләр шыгырдавы куе тузан эчендә йотылды. Җил, тирләгән атның селәгәен эләктереп, читкә ыргыта. +— Киттек елгага, — диде Камил. — Бердәнбер котылу юлы — чишенү дә суга чуму. +Алар, тузан эчендә утырган балчык өйләрне узып, таллык белән капланган сөзәк кичүгә таба көтү сукмагы буйлап киттеләр. Ап-ак каз мамыгы өстеннән агым буйлап өскә күтәрелделәр һәм кырыйларын куе әрәмәлек уратып алган эре бөртекле алтынсыман комлыкка килеп җиттеләр. +Атны туарып, кыяк үлән үскән тирәгә тышауладылар. Камил шунда ук чишенергә тотынды: штиблет, күлмәк, кәләпүш комга очты. Егеткә егерме ике яшь булса да, малайлыгы чыгып бетмәгән, әмма ул үз-үзен кулда тота белә: ни әйтсәң дә — тирә-якта дан тоткан мәдрәсәнең танылган остазы — ахун улы! Үзе исә Каһирәдәге Әл-Әзһәрне тәмамлап, әтисенең мәдрәсәсендә белем бирә. Өстәвенә озын хикәяләр яза һәм үзенең нәшриятын булдыру турында хыяллана. +— Ант әгәр, син әле белмисеңдер дә, ишетмәгәнсеңдер дә?! — диде Камил. — Шәрифов завод хуҗасы Ибнеәминовка язу ташлаган, диләр. Анда шул вакытка шул урынга мең сум куегыз дип язылган, имеш. +— Шәрифовка аның хәтле акча нәрсәгә? +— Көч белән тартып алу, инкыйлаб өчендер дип беләм. Синең шул дәрвишнең әкиятләреннән башка берәр нәрсә турында ишеткәнең бармы соң? Башкалада, көньяк заводларда ниләр майтаралар! — диде Камил, үз сүзләренә үзе соклангандай. — Сеңлем Диләфрүз исә шәфкать туташы булып язылган!.. +— Маньчжуриягәме? +— Халык йортында лазарет ачалар. Бу турыда да колагыңа чалынмадымы? Порт-Артурны камап алу турында да? +— Алайса тиздән җиңү дип кычкырырга да ярый. Шул ук Шәрифов... сугышка китәм дип ни әтәчләнде, — Габдулла көлде. — Бу инкыйлабчы ничек итеп тормышны башкача төзү турында хыяллана икән соң, ул бит безнең бер катлау кешесе икенчесенә каршы бармый дип фараз кыла? +Камил беркадәр каушап калды: +— Чыннан да, аның фикере каршылыклы. Ләкин бергәлек безне күп кенә бәлаләрдән саклап калды, шулай бит. +— Хәзер нәрсәне бәла-каза дип әйтергә дә белмәссең. Безнең кешелек дөньясы картайды, анда элеккеге гадәтләр канунлы санала, кануннар шулай ук искерә. Без үткәнне саклыйбыз, дибез, үзебез бүген яшәгән искелекне яклыйбыз. Безнең искелек дөньясы киләчәктән курка. +— Гафу, син киләчәкне ничек күзаллыйсың? +— Минем алдан күрү сәләтем юк, — дип, кыенсынгандай, җавап кайтарды ул. — Тик мин үземнең ни теләвемне беләм... Балтыйк буйларын күреп, маҗарлар җырын тыңлап, Балбәк каласының ташларын тотып карар идем... халыклар арасында уртаклык бармы-юкмы икәнен аңлыйсым килә. Гарәпләрдә шундый мәкаль бар: "Инҗир агачы икенче инҗир агачыннан күреп, җимеш бирергә өйрәнә". Хәтерлисеңме? +Камил көлде: +— Шул ук гарәпләр: "Хөрмә пальмасына текәлеп карама, ул чит-ятлар белән сөйләшми", — дип тә әйтә. +— Без, мөгаен, мәкальләр буенча эш йөртәбездер. Шуңа үз-үзебезгә бикләнгәнбез. +— Без бит гореф-гадәтне, йолаларыбыз, мәдәниятебезне яратабыз... +— Һәм бу турыда ничек дәртләнеп әйтәбез! Тик хәзер ярату хакында андый ягымлы сүзләр белән сөйли алмыйбыз, чөнки ярату дигәнебез ачы бит. Шәрифов... Әйсәнә, кирәге бер тиен! Үзең нишләргә җыенасың — китаплар язаргамы, балаларга белем бирергәме? Әллә инде инкыйлабчы булырсыңмы? +— Барысын да колачлар идем! — диде Камил. — "Бәхетле Мәрьям" Петербургта басылачак — әйтергә онытканмын. +— Нәрсә диим, тәбрик итәм. +Камил, чынлап та, үзенең бар нәрсәгә көче җитә дип саныйдыр, ахрысы. Дөньяда ниләрдер майтарыла, нәрсәдер какшый һәм җимерелә, яңа катламнар күтәрелә, элеккеге бернигә ярамый дип, яшәп килгән тәртипләрне үзгәртергә йөргән ниндидер яңа кешеләр килеп чыга. Камил, бәлки, шундыйларның берседер? +Тик нигә, татар әдәбиятында болай да аз урын алмаган мелодрамалар язып матавыкланганчы, шуларның барысы турында тәфсилләп язмаска? Аның әсәрләренең тормыш-яшәеш белән, хәтта үзенеке белән дә бәйләнеше бик аз. Әтисе сәүдәгәр кызына өйләнергә тәкъдим иткәч, ай-һай, ничек күтәрелеп бәрелгән иде! Әмма барыбер өйләнде, бер елдан соң шатланып, зур өметләр белән Истанбулга укырга китте, аннары Каһирәдә дәвам итте. Өенә әйләнеп кайткач, сабыр, күндәм хатынының эшләренә комачау ясамавына тагын бер кат инанды. Ул әтисенең мәдрәсәсендә мөдәррис булып урнашты, "Мантыйк", "Мөселман кануны", "Коръән тәфсире"н укый, иҗат итә, Фламмарионны көйләп сөйли. Төннәрен исә чорма тәрәзәсеннән, күзәтү торбасы аша галәмдәге яктырткычларны күзәтергә ярата. Башка шөгыльләре кебек үк, астрономия белән кызыксынуы аны тәмам йөгәненнән ычкындырды... Күңеле түземсезләнеп нидер көтә, көч-куәте ташып тора, ул иртәләрен манарага менеп, намазга чакырып азан әйтә, аның җырлап торган яшь, дәртле тавышы Мәгъмурия тыкрыклары өстеннән әйләнә. +Күңеле төшенке вакытларны ул чамасыз авыр үткәрә. Көчле ярсуы өметсезлек, курку һәм ышанмау хисләре белән алмашына. Менә хәзер дә Габдулланың яңа хәбәрләргә тотнаклы мөгамәләсе аның кәефен бозды. +— Ярар, ташла хикәяне, — диде ул, күңелсезләнеп. — Беләм, ул сиңа ошамый... Аннары: әйдә, атны коендырабыз, — дип, кара тирәклеккә таба йөгерде һәм бурлының тышавын салдырды. +Атны коендырдылар, үзләре дә туйганчы йөзделәр дә кайтырга җыендылар. Камил бурлыга җиңел генә камыт кидерде, дирбиясен төзәтте, мичәүкәләрен тарттырды, шул арада үзенең шәкертен өйрәтергә дә онытмады: +— Син, Габдулла, ул дәрвишләрең белән азрак аралашырга тырыш. Синең шикеллеләрнең башын әйләндерү өчен алар шундый томан очыралар. Көлмә, зинһар, мин үзем шәхсән юк-бар сүз, сафсатадан тәмам гарык. +Ярымчүлле бу якларга идарәчеләр элек-электән үзләренә кирәкмәс адәмнәрне сөргәннәр; төрле фетнәчеләр мондагы җирле халык янына сыену урыны эзләп качкан. Җирлеләр арасында бигрәк тә поп, муллалар, дәрвишләр, качкын солдатлар һәм сөргендәгеләр аерым хөрмәттә булган. Сәләмә киемгә төренгән кайсыбер маҗарачы ярылган киң тәресе белән чукындыруы була, ыжгырып торган казак шунда ук, күзләрен яшьләндереп: "Фатихаңны бир, атакай", — дип сорый башлый. Мөселманнар яшәгән җирлекләрдә дәрвишләргә зур хөрмәт белән карыйлар, тик алар арасында да төрлеләре очрый. Әмма суфый бабайны ошатты Габдулла. Аңа калса, карт үзенең күңелендә халык алдында үтәлмәгәннең ачы юшкынын һәм ниндидер котылгысыз хакыйкатькә ышанычын йөртә... +...Кайтыр юлны сүзсез үттеләр. Зур Михайловскоега җиткәч, Камил: +— Әйдә безгә, кичке ашны бергәләп ашарбыз, — диде. — Әти син килгәнне ярата. +Габдулла башын чайкады. +Әмма ахырдан бармавына үкенде. Мотыйгулла хәзрәт Габдулланы әле малай чагында ук иркәләп куенына сыендырды, аңа үзенең китапханәсеннән Хафиз, Мәгарри, Сәгъди китапларын бирде, шигырь төзелешен — гарузны өйрәтте һәм өенә җыелган яшьләргә аны акыллы, китап сөюче буларак тәкъдим итте. Юк-барларга ышанудан ерак торган Мотыйгулла хәзрәт балаларын заман рухында тәрбия кылды: кызлары укымышлы, музыкаль белемле, калада исеме танылганнар арасында хөрмәт белән телгә алыналар. Олы кызы Галия — җырчы, артистка булу теләге белән яна, дөрес, башка җәмгыятьтә булса, хыялы тормышка да ашкан булыр иде. Диләфрүз әле бик яшь, ул һәр нәрсәдә яңалык кына эзли, киләчәкне гел алсу төстә генә күреп куана, сөенә. +Элеккеге нигезләр какшап, үзгәрешләр булачагы турында күп сөйлиләр, хатын-кыз иреге турында да сүзләр күп йөри; абыйсы бу вакыйгаларның уртасында кайный; якын кешеләренең җәмгыятьтәге эшчәнлеге, әйтерсең, бары аның өчен, алда көткән гаҗәеп матур киләчәк өчен. Аның балаларча тәэсирле самими теләкләре абыйсына яктылык сирпи кебек, Габдулла да Камилне ничектер үзенчә якын күрде. Әмма аларның өйләрендә сирәк була иде. +Йөреп кайтканнан соң, ул хөҗрәсенә керде, иске киез җәелгән тар агач сәкегә сузылды һәм, тәнендә рәхәт оеганлык тоеп, күзен йомды. +Йокылы-уяу изрәп ятканда, колагына: "Әниемне алып китмәгез, әниемне алып китмәгез!.." — дигән тавыш керде. Озын киндер күлмәкле, чәче кырып алынган, яланаяклы малай — бу үзе иде. Димәк, Габдулла үзен күрә, үзенең карлыккан, үзәк өзгеч тавышын ишетә. +Ир-атлар әнисенең гәүдәсен яшел чатыр капланган җеназага сала. Ул алар артыннан калмаска тырышып, кар өстеннән яланаяк йөгерә. Ир-атлар кызукызу атлый, ул алар артыннан җитә алмый туктап кала, аяк астындагы карның салкынлыгы тәнгә үрмәли, коры суык тамакны ярып эчкә үтә. Карлыккан тавышы белән сулкылдап, ул кире борыла... +Әнисен мәчеткә алып киләләр, мулла дога укый, иелеп, кулын чатыр кырыеннан йөртеп чыга һәм: "Яхшы кеше идеме?" — дип сорый. Аның артында торган ир-атлар беравыздан: "Яхшы кеше иде", — дип җавап кайтара. Аннары җеназаны мәчеттән алып чыгалар. Кабер казучылар, зираттагы көпшәк карны таптап, сукмак салган. Кызгылт балчык өеме янында яңа казылган кабер авызы ыржаеп тора. +Тизрәк уянырга кирәк, һәм ул күзен ачты. Саташумы бу? Искә төшерүме? Әнисен ул яхшы хәтерли. Малайга яшь тулганда дөнья куйган әтисе дә истә кебек. Икенче кат кияүгә чыкканда әнисе калдырып торган карчык та хәтерендә, Кушлавычтагы крәстиян гаиләсе дә, аннары Кырлайдагы асрамага алган гаиләсе дә күз алдында. Инде Газизә апасы алдырганчы тәрбияләнгән һөнәрче ир белән хатынны бик яхшы хәтерли. +Унөч яшендә ул үзен күп истәлекләр белән бәйле озын гомер юлы узган кеше кебек тойды. +...Ул урыныннан күтәрелде, торакта үзенең почмагын аерып торган чаршауны кырыйга тартты, сәкеләр арасыннан барып тәрәзәне ачты. Тышта эңгер-меңгер куерып килә, елга өстеннән искән кичке дала җиле су исенә әрем һәм чабыр исләрен ияртеп китерде. Бакчадан ишетелгән тавышлардан дәрвишнекен аерса да, икенчесенең кем икәнен тәгаенли алмады. Аннары таныды: элеккеге сабакташы Хикмәт икән. Кышын ул, мәдрәсәдән китеп, Шәпинең төрле ашамлыклар сата торган кибетенә урнашты, чана тартып бистәләрдә, якын-тирә авылларда китап белән сәүдә итте. Барлык кибетләрдә дә китап саталар иде. Өстәвенә, Хикмәт әлифба әзерләү белән дә мәшгуль булды. Агач шакмаклар ясый, аларга хәрефләр ябыштыра һәм менә — әлифба әзер. +Аның мәдрәсәдән китәр исәбе юк иде, әмма ярдәм итәр кешесе булмады, башка төрле өстәмә акча эшләү юлын исә таба алмады. Үткенрәк шәкертләр җеназаларда эшләп алды, ярминкәләргә йөрде, далага китеп, казакъ балаларына сабак укытты. Иптәшләре әйткәнчә, Хикмәт — сарык бәрәне, аның кулыннан мондый эшләр килмәде. Кибеттә ул ач булмады, өс-башы бөтен иде, әмма мәктәпне бик сагынды һәм аз гына буш вакыты килеп чыгуга, шунда йөгерде. +Габдулла тәрәзәне яба төште һәм әкрен генә, өйгә терәп салынган ачык корылмага чыкты. Тамагы кипкән иде. Тәбәнәк өстәлдәге тар муенлы чүлмәктән рәхәтләнеп су эчте. Аннары тамагы нык ачыкканын абайлады. Тартасы килү теләге туды. Шулай бервакыт ул үзе өчен ачыш ясаган иде: тәмәке тарту ачлыкны баса икән. Әүвәл баш әйләнә, тамак төбен яндыра, озак та үтми, ашыйсы килми башлый. Ул, борылып, хөҗрәгә керде, сандыгын ачып, тәмәке алды да кабаттан җәйге корылмага чыкты. Баскычның соңгы басмасына утыргач, тәмәкесен учына яшереп тарта башлады. +Камил белән барасы, кичке ашны шунда ашыйсы булган, дип үкенде ул. Хәзрәт аны ярата, үз күрә, рәхәтләнеп сөйләшеп утырган булырлар иде. Тик йортта хатын-кызлар да бар бит әле?.. Алар өчен ул ярлы шәкерт, гап-гади бер малай. Ипи-тозлы, кунакчыл шат йорт гадилек һәм һавалылыкны бергә сыйдырган. Анда аяныч мин-минлек хөкем сөрә һәм хуҗалар башка бай йортларда ничек, үзләрендә шундый мохитне булдырырга тырышканнар... +Аяк тавышлары ишетелде. Дәрвиш белән Хикмәт бакчадан чыкты. +— Хәлең ничек, улым? — дип сорады карт. +— Рәхмәт, сәламәтмен. — Габдулла эченнән генә картның китүен теләде. +Карт китте. Нәрсәдәндер кыенсынган Хикмәт көлемсерәп сүз башлады: +— Тыңлале, Апуш, мәхәббәт бар иҗатчылар тарафыннан да ихтирам ителә. Төн — гашыйклар өчен оҗмах, диләр. +— Дөрес, — диде Габдулла, елмаеп. — Шигырь яздың, ахры? +— Булдыра алсам иде!.. Апуш, бакчадагы чатырга, әйтик, тыйнак кына бер кеше... әйтик, бер кыз килсә, ни әйтерсең? Сүз бирәм, бераз гына утырабыз да китәбез. Ян капкадан керербез дә шыпырт кына шуннан чыгып сызарбыз, ә? +— Бар, алып кил үзеңнең тыйнак кызыңны, — диде Габдулла. — Тик шуны бел: күрше ишегалдындагы Гомәр хәлфә бик соң ята. +Ул суган суфыеның көлкеле вәгазьләре турында кайчандыр Диләфрүз сөйләгән иде. +— Ха-ха-ха, — дип көлгән иде Диләфрүз, — ул карт азгынга әйтегез әле, үзенең асравын тынычлыкта калдырсын! +Диләфрүз исенә төшкәч, аны сагыш биләп алды. +Асрау... исеме ничек иде әле? Матур кыз иде бугай. Бәлки Хикмәт белән очрашуга ул килгәндер, агачлар арасыннан ишетелгән тыенкы гына көлү авазы аныкыдыр? +Җәй ахырында шәкертләр мәдрәсәгә әйләнеп кайта. Олырак яшьтәге азгыннар һәм чит кеше хатыннарын ауларга яратучылар ниләр генә сөйләми?! Җирәнгеч тоелса да, озын караңгы кичләрдә шуларны тыңлагач, бу күңелсез, сәер ялыктыргыч төннәр җиңелрәк үтә. Йолдызларның берсе артыннан икенчесе атылганын күрәсең дә, күңелеңә тынычлык иңә: фәрештәләр йокламый, алар җиденче кат күккә күтәрелергә маташкан иблисләргә таш ата. Сине гөнаһлардан саклаучы фәрештәң дә уяу — менә йомшак кына җил уң яңагыңнан сыйпап китә. Бу ул — синең фәрештәң, гөнаһтан саклый. Егет кулы белән йөзен каплый һәм аның кайнарлыгын тоя. Юк, юк, үзеннән олырак сабакташлары эшләгәннәрне ул беркайчан да кабатламаячак!.. +Бистәнең иң кырыендагы алачыкта Фатыйма яши. Бу алачык ирекле мәхәббәт атавы, анда ике гөнаһлы болытка әверелеп йөзә. Фатыйма яныннан шәкертләр өзелми. Мәет юып алган тиеннәрен учларына кысып, алар алачыкка йөгерә, әйтерсең, тормыш йолаларын үтәргә ашыгалар — гөнаһны, яшәүнең бөтен тәмен тоймакчы булалар. Хәлдән таеп йокыга киткәч, төшләренә хур кызлары, оҗмах алмалары, Сират күперен кичү керә. Кайберләре, җәһәннәмгә егылып төшүләрен күреп, куркудан кычкырып уяна: андыйларны сәлперәйгән тиреле, әмма җылы һәм тере хатын-кыз кулы тынычландыра. +Фатыйманың сандыгында ниләр генә юк: киптерелгән яшькелт коңгызлар, үлән, тамырлар дисеңме. Ирләренең ирлек куәтен арттырып, шул дәрттән балага узарга теләгән яшь киленнәр яшертен генә аннан үләннәр ташый. Никтер аның ул үлән-тамырлары үзенә ярдәм итми, ул да, югыйсә, бала телидер? Ләкин юк, имеш-мимешләр аңа каргыш төшкән, ди. Аны иблисләрнең берсе — Һарутмы, Марутмы хатынлыкка алган, имеш... +Габдулла җиңелчә борчулы киеренкелек белән агачлар арасына күз йөртеп тыңланды: кызның көлү тавышы ишетелмәсме, ачык төстәге күлмәге чагылып китмәсме? Ул тирән сулыш алды һәм, башын артка ташлап, күккә карады. Биектә-биектә, ай яктысында әле аксылланып, әле икенче төскә кереп алмашынган дала елгасы кебек, Киек Каз Юлы күренә. Зәңгәр очкыннар белән ялкынланып, Зур Эт йолдызлыгының иң якты йолдызы балкый. +Егет урыныннан торды һәм, тәмәке тартырга теләп, үзенең хөҗрәсенә юнәлде. Ул, кунагын борчымаска теләп, тавышсыз гына кергән иде. Әмма карт анда юк иде. Габдулла аны җәйге корылмада да тапмады. Бичара карт үпкәләп киткән, ахры. Хәерле юл сиңа, дәрвиш! Ул аның юлда булуына шикләнмәде. Аңа, сәфәрчегә, кич ни, төн ни: төнге җанварлар аның күңелен сөендерә, усал сәяхәтче өчен ул табыш түгел... "Үзе белән өндәде бит мине", — дип дулкынланып уйлады егет. Җиңелчә үкенү хисен сагыш алмаштырды. Бер җәйне, ай-һай, ничек әйбәт үткәргәннәр иде алар! +Егет, ялын төрләндерер өчен, дәрвишкә ияргән иде, җае чыкса, казакъ балаларын укытырга да өметләнде. Әмма бу бичара, хәлсез картта ниндидер серлелек яшеренгән иде кебек. Нәкъ менә ул гомернең очсыз-кырыйсыз булуын, һәркемгә карата шәфкатьле, миһербанлы булырга кирәклекне, хакыйкатьне ярату — ышану хисләрен үзендә туплаган иде шикелле. Аның белән бер көндә елны әйләнеп чыгарга була, бер елы исә — вакытка тиң. Менә шушы тоемлау аны бәхетсез карт белән очрашуга этәрде микән, бәхетсез дип... бәлки ул үзен бәхетле сизәдер, чөнки чарасызлык дигән төшенчәне белми, ахмак, тормышка ашмаслык булсын — шулай да өмет өмет инде ул. +Ничәдер көн узгач (ул исәбен алып бармады), читләрен тирәкләр, чәнечкеле куаклар урап алган "кыргый урман" эчендәге кечерәк кенә аланда төн кунарга тукталдылар. +Иртән алар бала елаган тавыш ишетеп, гаҗәпкә калды: бу урыннарда кеше яшәми, сирәк-мирәк утарлар бар, алары да яр буйларына урнашкан, монда бит хәтта елга да юк. Бәлки төлке балаларыдыр? Әмма дөрес ишеткәннәр: бала елый! +Тармакланып үскән кәкре кәүсәле кыргыз каены янында көймәле арба күренде. Аның тирәсендә кемнәрдер кайнаша. Болар якынлашуга, ачы тавыш таралды: +— Якын килмә! Тукта, дим, тукта! — Кечкенә буйлы арык гәүдәле ир-ат, җиңел коралын алып, аларга төбәде. — Якын килмә, атам! +— Бу башсыз тидерә алмас, анысы, — диде Дәрвиш. — Әмма ату тавышы балаларын куркытырга мөмкин. Күр бичараларны, аналарына ничек сарылганнар. +Әни кеше ул арада ике зуррак кызын калдырды да итәгенә тагылган кечкенәсе белән иренә таба атлады: +— Тукта, Мамадыш. Күрмисеңмени, болар киң күңелле мосафирлар, мөселманнар. Безгә начарлык кылмаслар. — Аннары сәфәрчеләргә карап: — Курыкмагыз, килегез монда, — диде. +Арбага баулар белән ныгытып бәйләнгән сандык янында, чүпрәк-чапрак арасында алганны-салганны белми бер ир бала елап ята. Арбада малай белән сандыктан кала берни юк. Балага дүрт яшьләр тирәсе булыр. +— Улыбыз авырып китте, — диде хатын һәм арба янына килеп, ирексездән чүпрәкләрне ачкалап куйды, юлчылар бичара малайны күрсеннәр, янәсе. — Елый да елый... нишләргә дә белгән юк! +Дәрвиш, хатынны тыныч кына читкәрәк этеп, арба янына килде. Кечкенә буйлы ир-ат та коралын үзеннән калдырмый каршысына килеп басты. Коралы агачтан икән, кирәге-ние чыга калса, куркыту өчен ярар дигәндер, күрәмсең. Күсәк тотса, ышанычлырак булыр иде. +Көлемсерәгән дәрвиш чүпрәк-чапрак арасыннан малайны аралап алды. Аны бер кулы белән ныгытып тотып, икенчесе белән чүпрәкләрне җиргә ташлады һәм шулар өстенә малайның авыртудан бөгәрләнгән арык гәүдәсен салды. Аннары үзенең юл капчыгыннан пыяла савыт чыгарды, аның майланган чүпрәген салдырып, савытка бармагы белән манып алды һәм шифалы дару белән малайның шәрә корсагын уарга тотынды. Бала кычкыруын дәвам итсә дә, тавышы үзгәрде. +— Зарар юк, — дип мыгырданды дәрвиш. — Койрык маеның шифасы тими калганы булмады моңарчы. Кайнаган су әзерлә! — дип боерды ул хатынга. +Учактагы күмер сүнеп бетмәгән икән, хатын ташлаган коры ботак-чатак шундук янып китте. +Су кайнап чыккач, хатын аны калай савытка салып картка сузды. +— Хәзер яшел чәй эчерәбез дә йокларга салабыз, — дип сөйләнде ул. — Уянгач, менә моны бирерсең... — Хатынга тозлы эремчектән ясалган коры корт йомарламы сузды. — Иншалла, — диде ул, малайның сирәк кара чәчле башы тирәли кулын йөртеп. — Чәчен алырга кирәк. Калага кайткач, малайны сөннәткә утыртыгыз. +Хуҗа инде арба тирәли мәш килә, бауларны тарттырып бәйләде, аннары арбага чәйнек, казан, өчаякны алып салды да кулына чыбыркысын тотты. +— Сиңа әйтәм! — диде ул, тавышын күтәреп. — Акрын кыймылдыйсыз. Барып җитәсе бар. +— Кая юл тоттыгыз? — дип сорады дәрвиш. +— Ә-ә, сихерче, — картны әле генә күреп алгандай гаҗәпләнгән чырай чыгарды ир-ат. — Уһу, сихерче Мидхәтне савыктырган, кара нинди тылсымчы! — Ул картны әрли, әмма үзе канәгать, бары аңа түли алмавы өчен генә гарьләнә иде бугай. — Йә! — дип кычкырды да чыбыркысын шартлатты. +Хатын йоклап киткән улын кулына күтәрде һәм чирәмнән авыл юлына төште. Аның артыннан ат кузгалды, арба кырыеннан хуҗа, арттан җитәкләшеп кызлар атлады. Юлга чыккач, хатын кырыйга тайпылып, арбаны уздырып җибәрде дә кызлары белән бергә китте. +Озак бардылар. Кояш кичкә таба да сүрелмәде. Шул вакыт эчендә юлда бер тере җанны очратмадылар. +Малай әнисенең кулында йоклавын дәвам итте, кызлар боек кына бер аяктан атлады, барысы да, авызларына су йоткан сыман, үз алларына карап барды да барды. +Ниһаять, ат туктады һәм хуҗа, ачуы килеп, чыбыркысы белән аяк астындагы тузанны туздырды. +— Ат арды, — диде хатын. +— Ничек арган, ничек арган? — дип кычкырды ир-ат. — Нәрсә суган сатасың! +— Ат арган, — дип кабатлады хатын. — Азрак ял иттер. +Ул арада малай уянды һәм ашарга сорап еламсырый башлады. Әнисе, карт кушканча, аның кулына корт кисәген тоттырды. Малай авызын чапылдатты, хатын аны чирәмгә утыртты да үзе куак артына китте. +Ир кисәге кабаланмый гына атны туарды, аның башыннан сыйпап, үзенең бер дә юкка дуамаллавы өчен гафу сорагандай итте. +— Гафу итегез, Мамадыш абзый, — диде Габдулла. — Сезнең исемегезне әйтәм... Мамадыш бит авыл атамасы. Сез әллә шул яктанмы? +Тегесе дәшмәде. +— Әйе, — дип раслады куак артыннан килеп чыккан хатыны. — Без Мамадыш авылыннан. Иремнең исеме — Фатих. +— Нәрсә ялганлыйсың! — дип ярсыды Фатих-Мамадыш. — Минем борынгы бабамны Мамадыш дип атаганнар, мин дә Мамадыш! Авыл юк, барысын да үтерделәр, бөтенесен җир йотты! Шуңа безнең җир кеше сөякләреннән генә тора. Күптән инде, бик күптән! Ул теш арасыннан кысып чыгарып әйтте. Бу минутларда шул чакларны кабат башыннан кичерде бугай. +— Аллаһы Тәгаләнең болгарларга ачуы килеп, аларны Котлыгъ Тимергә тотып биргән. Өч көн эчендә Котлыгъ Тимер Болгар каласының көлен күккә очырган, исән калган халыкны, башка монда эзләре булмасын дип, куып таратырга боерган. Җанбакты карт, үз буыны белән Җанбакты авылын торгызган. Тәтеш карт нәселе Идел елгасы янына килеп чыккан һәм Тәтеш авылына нигез салган. Мамадыш карт Нократ елгасы янында тукталган һәм Мамадыш авылы аякка баскан. Кемнәрдер Уралның көньягында тамыр җибәргән, кайсылары диңгез буйларын сайлаган, гомумән, дөньяның төрле ягына таралышканнар. Мамадыш карт вафат булгач, аның исемен аннан соң килгән буынга кушмадылар, чөнки аның хөрмәтенә авылыбыз Мамадыш дип аталды... Хәзер авыл юк. Телисезме, юкмы, мин — Мамадыш! Эзләп тапсыннар мине. Кайда мин?! Тапсыннар да үтерсеннәр, сөякләремне акбурга әйләнгән җиргә илтсеннәр. +— Әти, әти, — дип чакырды улы, — әти, син бит үрдәк атам, дидең. Үрдәк ите ашатырмын, дидең... +— Ә-ә, улым, — әти кешенең тавышы үз көенә кайтты. — Һәр нәрсәнең үз чираты. Үрдәген дә атарбыз, ашын да пешерербез, аннары юлыбызны дәвам итәрбез. — Ул, сөйләнә-сөйләнә, атны агачка бәйләде. — Бик йончыгансың, азрак суын. Түз, картлач, Аллаһ безгә түзем булырга кушкан. +Балаларны йоклаткач, хатын учак янына елышты. Мамадыш кырын ятты, төргән тәмәкесен тарта-тарта, үзалдына сөйләнде: +— Көчсез, аңгыра җанварларны эш берләштерә һәм бергәләп тормышны җигелеп тарталар! Без аларның бернинди максатлары да юк дип уйлыйбыз, ю-ю-к... Һәр бөҗәк үзенә билгеләнгәнне үти, хезмәттәге үз өлешен башкара. Үзе өчен генә түгел, үзе ишеләр төркеме өчен дә тырыша. Әйе, үзе ишеләр өчен, — дип кабатлады ул уйчан гына. — Ничек тырышып кәрәзләрне ширбәт белән тутыралар, бергәләп килешеп үзләренә торак төзиләр. Ә без... кайнашкан булабыз, рәнҗетәбез, якыннарыбызның сыерларын тартып алабыз, берберебезне пеше чыбык белән суктырабыз, җәзалыйбыз... +— Гаҗәпләнмәгез, — диде хатыны соңыннан. — Ул шулар хакында сөйләнергә ярата. Авылдашлары гел аның янына сырышты. Дөнья мәшәкатьләрен хәл иткәндә, ул беренчеләрдән булып ябышты, башкаларны да өйрәтте, аларның искелеккә ябышып ятуларын гаепләде, ярлы тормышта яшәүләре өчен орышты. Мулла да аның белән сөйләшеп карады, башкалар исправник чакырту белән дә янады, әмма мондый сүзләр сөйләвеннән тыя алмагач, кулларын селтәделәр: янәсе, вәгазе өчен акча сорамый... +Төн уртасы якынлашты, балалар күптән тирән йокыда. Дәрвиш тә чапанына төренеп, баш астына капчыгын кыстырды да учак тирәсенә чүмәште. Мамадыш утырган көе генә йокымсырый. Менә ул сискәнеп уянды да хатынына кыска гына: +— Киттек, — диде. +Хатын, ишетмәгәндәй, чыбык-чабык алып учакка ташлады. Ялкын телләре аның озынча ябык йөзен, керфекләренә ябышкан күз яшен яктыртты. +— Киттек, — дип кабатлады ир-ат һәм итек очы белән аяк астында яткан чапанын читкә тибеп, сикереп торды. +Хатын да аягына басты, чапанны кулына алды да күндәм генә куак артына атлады. Мамадыш та, борын астыннан мыгырдап, аның артыннан иярде: әллә хатынын сүгүе, әллә үз-үзен юатуы — белмәссең. Икесе бергә караңгылыкка китеп югалды. Габдулла чапанын җәеп ятты һәм шунда ук йокыга талды. Иртән ул суыктан калтырап уянганда, Мамадыш арба янында утыра иде, коралын тез арасына кыстырып, сабыннан тоткан. Шул көе ул соңгы кеше уянганчы утырды. Дәрвиш, торып, инеш буена төште, менгәч намазга оеды. Аның артыннан хатын уянды, ул арада малайның тавышы ишетелде. Әнисе инештә аның бит-кулларын юдырып менде. +Алар юлга кузгалганда, тирә-як куе томан эчендә иде. Әмма тургайлар үләннәргә тияр-тимәс очкалап, иртәнге җырларын сузды. Ярты сәгать тирәсе узуга, томан таралды, алларында бар кайнарлыгы белән дала җәелде, тургайлар да, канатларын каккалап, югары күтәрелде. Даланы эңгер-меңгер каплаганчы, эссе кояш астында бардылар да бардылар. +Мамадыш ул кичтә чәен эчте дә арба янына күченде һәм гадәттәгечә коралын очлы тезләре арасына кыстырып, сабына ныгытып кулы белән ябышты. +Хатыны ире янында булмагач, үзен иркенрәк хис итте һәм юлчылар белән дә теләбрәк сөйләште: +— Ирем кызып китсә, беркадәр бутап җибәрә. Мамадыш авылы, әлбәттә, үз урынында тора. Кая китсен инде ул? Соң анда бит халык яши, мең еллар инде. Мамадыш карт исә аның борынгы бабасы булуына ышанырга кирәктер, аларның нәселе бик борынгы. Мамадыш ыруыннан ул ялгызы гына калды. Бәлкем, Аллаһы Тәгалә безнең улыбызны тартып алмас әле. Алса, тагын бирер.Кая баруыбызны беләсегез киләме? Себергә кузгалдык. Анда җир күп, теләгән кадәр алып була, диләр. Туган җирне ташлавы бик авыр булды, әмма башка түзәр чамабыз калмады. Җиребез начар безнең. Мамадыш әйтә: артык күп кеше җирләнгәннән, ди. Исәннәре атсыз-тунсыз дигәндәй, көчхәлгә очын-очка ялгап бара. Сабан бетүгә, җан башына салына торган салым өчен акча эшләргә таралалар. Кемдер балта эшләренә китә, кемдер Иделдә йөкче булып яллана, кайсы мич салу эшен белә, икенче берсе итек баса. Аты булганнарның язга таба аты аяксыз кала, хәтта үзенең җир кисәген дә эшкәртә алмый. Минекенең аты юк иде, шуңа бар гомерен читтә эшләп уздырды. Баштарак, өйләнешкәч, менә бер-бер артлы малайлар туар, имана җире артыр, ат алырбыз, эшләр уңайга китәр дип өметләнде. Әмма Аллаһның насыйбы безне читләтеп үтте, берсе артыннан икенчесе кызлар алып кайттык. Мамадышның күңеле төште. Үзенең имана җирен һәр елны уртакка эшләүчегә бирә дә, балтасы белән өтергесен кыстырып, чыгып югала. Уртакка эшләүче имана җире өчен сыерга азыклата бер капчык тары бирә дә шуның белән вәссәлам... баштарак утарларда, бай күршеләрдә батрак булып ялланды, аннары инде балта эшләренә тотынды. +Без алай байлардан көнләшмәдек, гаиләсе ишле ярлыларга кызыктык. Аңлыйсыздыр, әгәр гаилә башлыгының ике-өч өйләнгән улы булып, бар да бергә тормыш тартсалар — картлар җәй буе үз хуҗалыкларын алып бара, яшьләр алпавытларда көнлекләп эшли: күз алдыңа китер — өч-дүрт сум. Кайсы ир-атлар төрле эшләргә китә, хатын-кызлар өйдә киндер, җитен талкый, йон эрли, киндер баса. Шулай итеп өс-баш, аяк киемлек кырыпсебереп җыялар. +— Безгә әле... барасы да барасы! — Ир дилбегәне какты да атны куе чытырманлыклар аша юлга әйдәде. Арба артыннан хатын, аннары бер-берсен җитәкләгән кызлар теркелдәде. +Каршыга арбалылар очрый башлады. Зур тәгәрмәчләр, алагаем үгезләр, чайкалып барган зур-зур камытлар. Арбаларда — утарга күптән түгел күченеп килгән кешеләр. +— Бәлки сезгә ул кадәр еракка барып йөрмәскәдер, — диде Габдулла, — бәлки Костанайның калдау җирләрендә тукталыргадыр? +Мамадыш җавап бирмәде, әмма бераздан үзенекен әйтте: +— Адәмнәр йөриләр, йөриләр... һәркем үзенә язганны яшәп бетерергә тырыша. Минем бабай, адәм баласы хәрәкәттә булырга тиеш, ди торган иде. Ни өчен халык яши? Аның җирен, ризыгын тартып алалар, аның динен кысалар, ул исә яши. Нигәме? Чөнки ул хәрәкәт итә. Хәрәкәттә бәрәкәт — бабам сүзләре бу... +Офыкны алсу томан каплады, аннары ай калыкты һәм кылганнар өстенә көмешсыман үтә күренмәле яктылык сибелде. Алар бардылар да бардылар. Буаларда бакаларның кичке тамашасы башланды, сазлыкларда күлбогалар ауга чыкты. +— Тр-рр, тукта, бурлы. Сез, Алла бәндәләре — дәрвишләр, сихерчеләр сез, сихерчеләр, — дип сөйләнә-сөйләнә, ир-ат арбадагы сандыкны тотып торган бауларны чишеп атты. Күлмәк астыннан бауга тагылган ачкыч чыгарды һәм йозакны ачты. — Карагыз, менә ул минем машинам! Ул ниндидер торбалар, почмаклыклар, пружина, болтлар тартып чыгарды. Болардан тыш тәгәрмәчләр, май савытлары, хәтта примус та бар иде. — Күрдегезме? Нефть белән эшли. Шәп, көчле машина. Хет урман кис, хет бакчага су сиптер. Тегермәнгә дә урнаштырырга була — ашлык тартасың. Менә шундый машина, — диде дә тиз генә барын да тутырып, сандыкны йозакка бикләп тә куйды. Аннары бау белән ныгытып бәйләде. — Шәп туфраклы җиргә барып ирешкәч, сөрәчәкбез, орлык чәчәрбез, яшелчә дә утыртырбыз. Машинаны әйбәтләп майлармын да яшереп торырмын. — Аның ябык йөзе үлгән кәлтәнең кипкән тиресе сыман җыерылды, күзе исә төнге ерткыч күзенә охшап калды, әмма яхшылап карасаң, анда өмет катыш шашкын бер очкынны шәйләргә була. Бичара Мамадыш сандыкта машина түгел, ниндидер тимер кисәкләре белән примус кына икәнен дә аермый, ахры. Үз авылына әйләнеп кайтса, хәерлерәк булыр иде дә... +Ул кичтә Габдулла һәм дәрвиш иртән үз юллары белән китәргә сөйләштеләр. Киткәндә, Габдулла шулай да хатын белән сөйләшеп карарга булды. +— Күрмисез мәллә, ирегез акылдан язган. +Хатын ышанмыйча башын селкеде. +— Соң, аңлашыла бит инде, кем белән сөйләшсә дә! +— Мин дәме? — диде хатын. — Аның белән кая барганымны белмәгәч,— димәк, минем дә башым киткән дигән сүз! Балага узуым да акылдан шашумы, Аллаһ монысында безгә малай җибәрәчәк. +Ул акылсыз, әмма яшәргә омтыла, шушы хәерче, авыр, гадел булмаган тормышта уллары булуын тели икән, монысы — акыллылыктыр, шәт. Йөдәгән, интеккән бу адәм җәннәт рәхәте өметләнми, тормышның дәвам итүен тели. Үзләренә бәхет язмаган икән, бу теләкнең улларында дәвам итәсенә ышана... +Үсмер егет шунда Мамадышның үз күңеленә онытылмаслык булып кереп урнашуын сизде. +Габдулла төне буе төшендә коры, эссе далада адашып йөрүен, ниндидер алсу томанга төренгән күлләрнең ялтыравын күреп, саташып ятты. +Аны Газизәнең каененесе — юаш, беркатлы Тәхәви уятты. Ул Габдуллага апасыннан язу тапшырды, хөрмәт күрсәтеп, тастымалга төрелгән фарфор тәлинкәдәге кайнар пәрәмәчләрне бирде дә чыгып йөгерде. +Тәлинкәнең төбенә коңгырт төстәге хәрефләр белән дога сүзләре язылган иде. Габдулла, көлемсерәп, тәлинкәне битенә якын китерде: борынына көйгән сөт исе бәрелде. Сөйкемле сөяк Газизә мәхәллә мулласының хатыны янына барып йөри иде, тегесе тәлинкә өстенә дога укып кына калмаган — язып та биргән! Әмма пәрәмәчләрдән дә шифалырак тагын ни бар икән соң? Тик башта апасының хатын укыр. +"Безнең өчен хөрмәтле, зирәк, укымышлы энебез! Синең авыруың хакында ишетеп, без бик борчылдык һәм тынычлыгыбызны югалттык. Әниебезнең: "Бала югалту ачысын күрсәтмә, Ходаем", — дип әйткәнен хәтерлим. Хәзер менә мин бәхетсезегез дә, якыннарымны югалту кайгысын бирмә дип, Аллаһ Тәгаләдән сорыйм. +Якты чыраем, син дип сулаган һәр сулышым кайнар утка тиң. Синең яныңа йөгереп бара алсам, ярдәм итәр, юатыр, тамагыңа ашатыр идем! Габдрахман абзаң, Аллаһ аңа гомер бирсен, эшләре белән шулкадәр мәшгуль ки, бер минут буш вакыты да юк, синең хәлеңне белеп кайтсын дип тә әйтә алмыйм. +Кадерле энебез, акыллыбыз, күземнең нуры, хәлең аз гына җиңеләйсә, шунда ук килеп җит, апаң сине һәрчак сөенеп каршы алыр, кайнар күкрәгенә кочар. Кил, энем, кил! +Аллаһ сине авырту-сырхаудан сакласын, бер-беребезне күрү, ярату бәхетеннән аермасын. Сине хөрмәт итүче, өзелеп яратучы апаң бу хатны күз яшьләренә манып язды, миһербанлы фәрештә сүзләремне сиңа җиткерсен". +Ул укып тәмамлаганда, үзенең дә күзеннән яшьләре тыелгысыз булып акты. Күңелен җиңелчә җылы сагыш биләп алды, рәхәт иде аңа! Туганкаем! Гомерләре аерым-ялгыз, чит-ят кешеләрдә узды, бары дүрт кенә ел Газизә тутасының бәхетле рәхәт йортында бергә яшәлде. +Әй ул якыннарың янәшәңдә булган иртәләрнең күркәмлеге! Менә тутасы уяна, уфылдап ала, кыштыр-кыштыр итеп киенә, менә авыз эченнән генә сөйләнеп самавыр куя. Аннары апасы уяна, аны күрер өчен ятагыңда чак кына борылу да җитә. +"Хәерле иртә, энем! Белсәң иде, мин бүген шундый төш күрдем, сиңа гына сөйлим, тик барысын да түгел, кызыклы урыннарын гына!" +Газизә тутасының өендә бик рәхәт иде, кече Газизә апасының да монда яшәве — ямь өстенә ямь иде. Хәзер ул йорт, апасы киткәнгә, чит-ят тоела. Бәлки, Газизә апасы Габдрахман приказчикны яратып та чыккандыр, әмма аның яшенә дүрт елны өстәү нигә кирәк булды икән? Менә шуның өчен Габдулла өлкән Газизә апасын да, аның ирен дә (әйтерсең, моңа ул гаепле кичерә алмады. +Җаекка, сәүдәгәр Галиәсгар гаиләсенә алып килгәндә, аңа ун яшь иде. Әтисенең сеңлесе Газизә тутасы Галиәсгарга кияүгә чыккан була, кече Газизә, тәрбиягә алынып, аларда яши. +Халык арасында йөргән сүзләргә караганда, Галиәсгарның эше гел уңучан, әмма аның мул, иркен тормышы турындагысын арттыралар, чөнки аңа нинди авырлыклар белән ирешкәнен ул үзе генә белә. Аның әтисе крәстиян, Казан арты авылыннан, комлы туфраклы җирдән. Һава торышы — тотрыксыз, мондагы шикелле кансыз, рәхимсез хакимнәр башка беркайда юктыр. Әнисе дөньяга унөч бала китерә, шуларның икесе — ул һәм бер кыз туганы гына исән кала. "Чыннан да, көчлеләр генә исән каладыр, күрәмсең, — диде әтисе Галиәсгарга. — Сине бит ач-ялангач әниең ызанда тудырды. Ике көннән эшкә чыкты, чәчкән җирне чапканчы, аннан әйләнеп кайтканчы синең җаның чыккандыр инде дип уйлыйсың. Әмма син, үксеп елаудан зәңгәрләнгән сабый, исән ятасың". +Галиәсгар нык, таза булып үсеп килә. Әтисе үсмер улы белән бәхет эзләп китә: базарлар буйлап тегермән ташы сыман авыр гәүдәсен өстерәп, кайракчы булып йөри, Бакуда нефть тармакларында эшли, трактирларда идән юа, Әстерхан базарларында да кайнаша. Ниһаять, Әй буендагы Златоуст урманнарына барып җитеп, дегет куа башлыйлар, бу эш табышлы булып чыга. Җаекка килгәндә, кесәләрендә аз-маз маялары була, шуңа йорт-кибет алалар һәм сәүдә эшен башлап җибәрәләр. Галиәсгар үз якларының оста куллары чиккән яулыклар, сөлгеләр, кәләпүшләр ташыды. Дала кешеләрен җәлеп итә торган мондый эшләнмәләрне соңрак приказчиклары күпләп-күпләп кайтарды. Аларга алмашка казакълардан йон алып, авылларга җибәрделәр, андагы оста куллар төрледәнтөрле бизәкле шәлләр, кофталар, бияләйләр, шарфлар бәйләде. Үләренә ике атна кала, карт өчен иң куанычлы вакыйга булды: аны, ниһаять, гильдия дәрәҗәсенә яздылар. Әмма улының Кушлавыч мулласы кызына өйләнүен көтеп җиткерә алмады. Галиәсгар үз теләге һәм кызның ризалыгы белән гаилә корды, моның өчен гомере буе үзенең сәүдәгәр булуына рәхмәтле иде. Бары тик гаярь сәүдәгәр генә калалар һәм салалар буйлап йөри һәм үзенә тиң ярны таба ала! +Кыз белән беренче тапкыр күрештергәндә, ни гаҗәп: тәүдә жәлләү хисе баш калкытты. Нечкә буй-сынын озын-атлас күлмәк каплаган, күндәм генә салынып торган ябык беләгенә беләзек кигән, озынча аксыл йөзенә энҗе белән чигелгән калфагы килешеп тора. Коеп куйган ханбикә инде! +Хатыны белән Җаекка килеп төшкәч, кала аңа кызыксыз булып күренде. Хезмәтчеләр арбадагы йөкне бушатканда, алар кунак бүлмәсенең тәрәзәсе янында басып тордылар. Чокыр-чакырлы юл һәм таш җәяүлеләр юлы, тузанга баткан әрекмәннәр, соры, көйгән сәрви куаклары. Аларның йорты янында йөргән чучкалар капканың кирпечтән төзелгән багана төпләрен казымакчы булып актарына. +— Әй, кем бар анда, куыгыз әле шул хайваннарны! — дип кычкырды ул, һәм хезмәтче шунда ук әмерне үтәргә йөгерде. +Ул карашы белән залны айкап чыкты. Моңарчы аның горурлыгы булган зур агач кисмәкләрдәге бүлмә гөлләре дә ялган ялтыравык кебек тоелды. +Язын хезмәтче ишегалдында чәчәк түтәлләре ясады һәм хуҗасы Ырымбурдан алып кайткан орлыкларны чәчте. Май ахырында беренче үсентеләр күренде, җәй башында хуш исле гөлләр — соргылт шәмәхә шеббуйлар чәчәк атты, люпин белән лилияләр дә бөреләнде. Галиәсгар сөенеченнән елмайды. Ураза вакыты, кояш чыкканнан соң, авызга бер валчык, бер тамчы су алмыйсың, тән җиңеләя, тамырларда кан йөреше иркенәя, үзеңне тере, сәламәт сизәсең. Йә Аллам, нинди матур көннәр, аннан да бигрәк төннәре!.. +Ураза тәмамланды, һәм җәй дә үтеп китте. Кылы әбиләр чуагы башланды. Газизәнең дә көмәне сизелерлек түгәрәкләнде, әмма ул тәненә ятып торган муслин, атлас күлмәкләренә сыя һәм шуның белән төз-зифа күренә иде. Галиәсгар, түземсезләнеп, бәхеткә күмелер көнен көтә, нәкъ үзе кебек таза, нык, гомерле улы туар дип өметләнә. Әмма хатыны җиде айдан җитлекмәгән елак чирләшкә кыз бала тудырды. Хатынын хөрмәт иткән Галиәсгар хәтта шушы хәлсез җан иясендә дә ниндидер нәфислек, нәзакәтлелек, дөресен әйткәндә, аксөяклек күрде. Вакыт узган саен, күңелгә әкренләп шом керде: туташ, сүз дә юк, бик әйбәт — пианолада уйнар, матур-матур киемнәрдән йөрер, әмма аңа малай кирәк. Матурлыкка матур булмаса да ярар, әмма сала малайлары кебек нык, таза булып тусын, көчле, ушлы, эшен дәвам итүче булсын иде. Ул кичләрен зур буш ишегалдында торган тарантасның канатына утыра да, йолдызлар сибелгән күккә карап, калтыранган тавышы белән авыз эченнән генә догалар укый. Аннары, язмышыннан зарланып алгач, өйгә керә һәм дулкынланып, ашыгып йокы бүлмәсенә уза. Тәрәзәдән сузылып кергән ай яктысында тагын да пакьләнеп күренгән ике нечкә беләк муенына уралуга, бар дөньясын оныта. +Ул барыбер Аллаһның гаделлегенә һәм үзенең бәхетенә ышанды. Һәм, ниһаять, көннәрдән бер көнне, чираттагы юл-сәфәреннән әйләнеп кайткан Галиәсгар каршына, тыны-көне бетеп, бала караучы йөгереп чыкты: +— Сөенче, әфәндем, улыгыз туды! +Алты яшьләренә кадәр улы башка малайлар кебек үк — кирәк кадәрле кире, үзсүзле дә, кирәк кадәрле назлы, ягымлы да булды, бүлмәләр, ишегалды буйлап йөгереп йөрде, әрекмәннәр арасына качкан чебиләрне пырхылдатты, әнисе исә, кыртлый тавык кебек кыткылдап, аның артыннан йөрүдән бушамады. Аннары алар хатынының бертуганының кызы кече Газизәне алып килделәр һәм малайны карауны аңа тапшырдылар. Шулай да өлкән Газизә кызга бик ышанып бетмәде, улын күз уңыннан ычкындырмаска тырышты. Бервакыт улы ике кулын җәеп торган әнисе янына йөгереп килде дә, абынып, аның күпереп торган итәгенә егылды. Улын күкрәгенә кыскан ана ирен чакырды. +— Тыңлале, йөрәге ничек сикерә, — дип сак кына улын аңа бирде. +Галиәсгар малаен кочаклап, күкрәгенә кысты һәм күкрәгенең сул ягы тоташ бер күтәрелеп, бер төшеп торуын сизде. +— Мин аны Амри әфәндегә алып бардым, — диде хатыны, дөньядагы бар чирләрне яхшы белүче француз табибының исемен дөрес атамыйча. +— Һәм... нәрсә диде инде ул? +— Тумыштан, йөрәк авырулы, — диде. +Галиәсгар бит очлары янып торган нык, таза табиб әфәндене күз алдына китерде, маклер Алчинның хатыны шактый вакыт бала тудыра алмаудан дәваланып йөргәнен исенә төшерде, ахырдан хатын табибның үзенә охшаган малай тапты. +Соңрак, кара айгырга атланып далага чапканда һәм кыйшайган ялгыз кабер янында озаклап уйланып утырганда, башына төрле уйлар килде. Әгәр гаеп үзендә икән, ул да хатынын дәваланырга җибәрер иде, улы коеп куйган месье булса булсын иде шунда, әмма ул Галиәсгарның мирасчысы саналыр иде. Тик гаеп нәфис хатынында, дип фикер йөртте ул. +Кызы белән улы бер елда үлеп киткәч, Галиәсгарга дөнья беткәндәй тоелды. Аны күп нәрсәләргә ирештергән көчле рухы чатнады. +— Ходаем, хет кече Газизә малай булмаган шунда! — дип ычкындырды ул бервакыт, сызланып. — Үз улым кебек яратыр, мирасчым иткән булыр идем! +Кайгыны хатын-кызларга хас сабырлык белән кичергән өлкән Газизә йомшак кына әйтә куйды: +— Газизәнең энесе Кырлайда чит-ятлар арасында интегә, чын мәхдүм — укый да, яза да белә, гаҗәеп акыллы, диләр. +— Газизә, сөеклем... Әйдә, кичекмәстән Кырлайга кеше җибәрик! Алып килсен малайны! +Күңел ышанмый, Казаннан унсигез көн буе суыкта чанада килделәр микәнни? Дөрес, Габдулланы эзләп табып, озатуны оештырырга тиешле Бәдри абзый аңа яңа бишмәт, яңа киез итек, бүрек сатып алды, һәм малайны кырык тартмачы Алты-биш Сапыйга ышанып тапшырды, аның хатыны исә юлда аңа кыска тун кидерде. Хатын үзе толыпка төренде һәм тыгызлап тутырылган кабык сандыкны барлады, өстәвенә бичара Алты-биш Сапыйны ниндидер гаепләре өчен әрләп алырга онытмады. Кеше ышанмаслык хәл, ир — баш, хатын— муен, диләр, монда хатынның теле телгә йокмый! +Озын юл күз камаштыргыч карлары, печән эченә күмүгә карамастан, сызлап авырткан аяклары һәм кырык тартмачының туйдыргыч мыгырданулары белән истә калды. Атлы юлчылар куна торган ханәләргә тукталганда, аягына баскач, малайның башы әйләнде, төннәрен йоклаганда үзен сикәлтәле юллардан баргандай сизде. +Ниһаять, Җаекка килеп җиттеләр, менә урам, кирпеч терәкле, өсте озынча түгәрәкләп ясалган, түбәсе калай белән ябылган капка. Менә тутасы һәм апасы белән түр якка керәләр, каршыларына күпереп торган мыеклы зур гәүдәле абзый килде. Ул туктап, тәмәкесен суыра-суыра, малайга күзен төбәде. Аның карашында малай үзен күргәндәй булды: нечкә муен, бәрхет кәләпүш кигән киң маңгайлы түгәрәк баш, өстендә кыек якалы күлмәк белән жиңсез өс киеме, аягында калын йон оекбаш. Оялса да, башын күтәреп, ачык итеп, зурларча: +— Әссәламегаләйкүм! Иминлек сезгә! — диде. +Ул апасы белән бер бүлмәдә йоклады. Идәндә дә, сәкедә дә түгел, лак белән ялтыратылган аркалы агач караватта! Борынына иләнгән сарык тиресе, сөт яисә пешкән бәрәңге исе түгел, апасының кием-салымыннан сизелер-сизелмәс аңкыган ислемай аңкуы килеп керә, аңа кар өстенә салып чистартылган палас, агартылган чиста диварлар, буялган идән, түшәм, ишекләр исе килеп кушыла. +Апасы Габдулланы ятакка салып, юрганын ян-яктан кыстырып куя һәм аның кырыена утыра да әкиятләр сөйли. Каһарманнары исә көн дә бер үк — матур, кыю патша уллары. Алар турында сөйләгәндә, апасының сулышына гүя ут каба, әйтерсең, ул үз шаһзадәсенең каршына йөгерә... +Иртән уянгач, апасы көлә-көлә аны йолыккалый һәм аның борынына гаҗәеп якын, әнисенең җылы исе бәрелгәндәй тоела. Яңа гына уянган апасының йөзе алланып, шешенкерәп киткән. Габдулла учы белән аның яңакларына кагыла, апасының чәчләре аның битенә ишелеп төшә. Габдулла аның күзеннән, йә булмаса күпереп торган колак йомшагыннан әнисенең чалымнарын тапмакчы була. Галиәсгар абзасы апасына яңа алкалар вәгъдә итте. Бәлки, аның приказчигы Габдрахмандыр... Ул Газизәгә өйләнергә тели бит. +Өйдәге өлкәннәр, хәтта асрау карчык, ишегалды себерүчегә кадәр апасына карата аерым карашта. Габдулла бу ягымлылык астында үзе өчен ниндидер сагыш яшеренгәнен сиземли: бу бит — кыз белән ягымлы итеп саубуллашу лабаса! +Малайны ачы котылгысызлык интектерә һәм беркөнне түзми, читләтеп сүз башлый: +— Газизә апа, үзеңнең балаларыңны да... шулай бик, бик яратырсыңмы? +— Әлбәттә! — дип җавап бирә апасы, алдын-артын уйлап тормый, — сине яраткан кебек бик-бик яратырмын! +Габдулла, көч-хәл белән сулышын тыеп: +— Ә аны? — дип сорады. +— Аны дигәнең кем инде ул? +— Приказчикны инде. +— Алай димә, Апуш. Шуны бел: кечкенәләргә аның кадәр күп сорау бирергә ярамый. +— Ярар, бирмәм, — дип килешә малай. — Уйлармын гына. Анысы беркемгә дә тыелмый. +Апасы дәшми. Йөзен уй, сагыш баса, ул энесеннән юату сүзләре көтә шикелле, әмма малай тынып калган. Аның апасына булган мәхәббәте шундый көчле, башка берәү дә аны Апуш кадәр ярата алмас. +...Пәлтәсе җиңел, барыбер туңмый, чөнки ул тиредән тегелгән, куян бүрек, шарф. Киез итекләре ак, яңа, шуңа авырдан бөгелә. Аның мондый итекне кайчандыр Кырлайга килгән исправникта гына күргәне бар иде. Шарфны исә авылда, тамагына салкын тимәсен дип, мөәзин Гали генә бәйли иде. Карлыккан тамак белән намазга чакырсынмыни? +Малай ишегалды уртасында басып тора. Ак көрт яртылаш күмгән биек койма башында ачы тавышлы саесканнар нидер бүлешә. Малай тирәсендә, сөенечле ырылдап, эте сикергәли. Урамнан чана табаннарының шыгырдавы, атларның пошкыруы, малайларның чыр-чуы ишетелә. Тик аның урамга чыгасы килми. Малайлар таныш булмаганнарга карата рәхимсез кылана. Юк, ул алардан шүрләми, карга төртеп егуларыннан да, хәтта сугуларыннан да курыкмый. Әмма яшьтәшләреннән көчсезрәк булуын сизә, ояла ул. Ярар, аның каравы, берсе дә, үскәч, аның кебек мулла булып, халык алдында вәгазь сөйли алмас әле. +Менә кече капка ачылды, аннан чана тартып Газизә тутасы килеп керде. +— Апуш, абзаң сиңа чана бирде. +— Рәхмәт. +Таудан шуарга ярата иде ул. Аларның тал чыбыгыннан үргән кәрҗин сыман нәрсәләре бар иде, җәен ул тавык утырту өчен хезмәт итә. Асрамага алган атасы аның ян-якларын җылы тирес белән сылады, тирес суынгач су сипте, каткач, тагын сипте. Бозлы чана таудан шуып та күрсәтә иде! Аның төбе ясмык кебек кабарынкы булганга, таудан төшкәндә ул әйләнә-тулгана да бөтереп алып китә. Берчак шулай боз чанасы ычкынып китте дә бәкегә чумды. Үзе дә чак кына чуммый калды. +Төшке ашка кайткан абзасы малайның чана янында басып торганын күрде. +— Йә ничек, бүләгем ошадымы? +— Рәхмәт! +— Нигә шумыйсың? Тауга бар. Авылда шуганың булгандыр бит? Әллә чанаң юк идеме? +— Бар иде, — дип җавап бирде малай. — Боз чанасы. +— Ә-ә! — дип шаркылдады Галиәсгар. — Сыер бугы белән сыланган! Һәм таудан аска в-ы-ы-ж, шулаймы? Әллә малайлардан шүрлисеңме? +— Курыкмыйм. — Ул туңган иде, шуңа иреннәре дерелдәде. +Галиәсгар, шаяртып: +— Менә чанаңны урам себерүчегә бирермен әле! — диде. +— Мә, бир. +Чанасын ишегалдында калдырып, ул урамга чыкты. Анда никрутлар бәйрәм итә иде. Шөлдерләр тагылган, парлап, өчәрләп җигелгән атларның чаналарына бәйрәмдә генә кия торган туннарын җилбәгәй җибәреп, суыктан һәм исерткечтән кызарган чырайлы егетләр төялгән, алар бар көчләренә акыралар иде. +Шунда берәүләренең чаналары ауды, атлар мичәү бауларына буталды. Бер әзмәвер урам уртасында тезләнде. Йөзе кызарган, күзе яшьле. +— Галиҗәнап патша гаскәре саф-фына каб-бул ителде... +Аңа рәхәт, шул ук вакытта ачы да, сагышлы да. Ул күңелле көйгә сузып җибәрде: +Казынька-казачок, +Казак, миленький дружок... +Кызларга да күңелле. Берсе — киң кәшемир шәлгә төренгәне — кулындагы яулыгын болгап җыр башлады: +Не я тебя поила. +Не я тебя кормила. +На ножки поставила, +Уважать заставила, +Коротеньки ножки, +Сафьянны сапожки. +Үзләреннән соң ниндидер әшәке куркыныч сөрем калдырып, алар китеп барды. Шул исне сулап, казакъ балалары чабып узды. +Алар, кибәннән печән йолкый торган озын саплы тимер ыргак күтәреп, ике малайны куа бара. Малайлар яланбаш, берсе — аксыл, икенчесе — каракучкыл. Бер кул белән бүрекләрен кысып тотканнар, икенчесендә бозланып каткан ат "алмасы". Габдулла янына җиткәч: +— Нәрсә каттың? Арт сабагыңны укыталар бит!.. — дип кычкырдылар. +Габдулла үзе дә сизмәстән аларга иярде. +— Эләктер мужикны, бир кирәген! +— Мә! — аксылы шаркылдап көлде. Борылып, ат "алмасын" төзәп атты. +Алдан йөгергән казакъ малае лап итеп килеп төште, сүгенә-сүгенә артта калды. +— Шул кирәк сиңа! Кая? Әнә капка... +Чалшайган тәбәнәк капка янына киткәннәр иде, шулвакыт майга баткан кыска мамык сырмалы егет чыкты. +— Һайт! — дип кычкырып, юри генә казакъ балалары артыннан чапкан булды. Аксыл йөзле малай тамагын ертып акырды: +— Сине тотабыз... тотабыз дим бит! +Габдулла кузгалмады. Кара-кучкыл бүреген киде: +— Мин дә чапмыйм. — Аксылына кычкырды: — Санька, кирәкми! +Санька борылып килде, көлә-көлә, малайларга бүреге белән селтәнде: +— Котыгыз ботыгызга төштеме? Безне куркыта алмассың, Минька безнең белән бит! Кирәк булса, Минька өчен бөтен депо күтәрелә. — Кызуы басылмаган малай, бүреген киеп, шаяртып, кара-кучкылына бәйләнергә тотынды: — Син нишләп чапмадың, Ицик, ә? (Без аны үзебезчәләп Ицхак дип тә йөртәбез). +— Исемә төште, бүген шимбә икән бит. Әгәр, мәсәлән, пәнҗешәмбе... +— Их син, яңгырдан соң пәнҗешәмбе ниемә?! Ишеттегезме, нәрсә дип кычкырды Клыков? Мужикны тукма, ди. Ицик, син яһүдме? +— Яһүд, — дип килеште Ицик көлеп кенә. — Белсеннәр, минем абзый Ырымбурда казна раввины. +— Казнаныкы! Казаклар алар синең абзаңнан да казнапырак. +Габдуллага малайлар белән очрашу, таныш булмаган чит тормышны күрү ошады. Чит, әмма шул ук вакытта чит үк тә түгел, чөнки чынында аның асылы нәкъ синеке кебек, хәзергә кадәр үз тормышыңны беркемнекенә охшамаган, бердәнбер дип саныйсың, башкасын уеңа да алмыйсың. +Ицхак бик шаян малай. Ул мәрхүм әтисе кебек приказчик булырга тели. Көндезен ул кибеттә сәүдә итәр, кичке аш вакытында бер чәркә акны каплап куяр иде. Көн саен! Тагын бер хыялы бар — өйләнү. +Ул: +— Сез минем әнинең җырлаганын тыңласагыз! Ул, мин өйләнергә ризалашкач, шундый сөенде, — диде. +Сима апа буяучы, тукымалар манарга бары ярлы-ябагай гына йөри, шуңа каланың фәкыйрьләре генә Сима апаның кайгысын белә: аның ике өлкән улы да буйдак иде. +— Бар кайгым — алар буйдак! — дип өметсезлеккә төшә буяучы хатын. — Ни өченме? Әйтәм: Яша сөргендә, Мотяны исә тиздән сөрәчәкләр. Белмисезме? Әйтәм: Мотя да студент. +Ицхак студент булмаячак, унөче тулуга өйләнәчәк. Кияү егете! Урамга уйнарга чыкса да, артыннан анасы йөгереп килеп, пәлтә төймәләрен төймәли, һич югы, башында шәп утырса да, бүреген рәтләштергәндәй итә. +Авылда чакта Габдулланың тимераяк турында ишеткәне дә юк иде, монда Галиәсгар абзасы чын, эләктергечле, "Нурмис" дип аталганын алып бирде. Әмма ул дуслары кебек тимер табанга беркетелгән агач кискәдә шуды. Аны малайларга Саньканың абыйсы Дмитрий ясап биргән иде. Алар берсен-берсе куа-куа, җәяүлеләр сукмагында да, юлда да шудылар, туры килгәндә, извозчик чаналарына ябышып та бардылар. Эңгер-меңгер куергач, шәһәр бакчасына китәләр. Анда казакъ оркестры, газ фонарьлары, шугалакта бөтерелгән гимназистлар, приказчиклар, яшь корнетлар — атлы гаскәр офицерлары һәм түрәләр, шулай ук туташлар... Бу бәхетлеләр буфетларда кайнар чәй эчә, тәмтомнан авыз итә. Әмма извозчик чаналарына тагылып йөрүләр юк... +Авылдан хәбәр килде: Галиәсгарның ерак туганы вафат булган, малае белән кызы ятим калган икән. Ул балаларны үз тәрбиясенә алырга булды һәм башта приказчик Габдрахманны җибәрде. Галиәсгар яңа кибет торгызып маташа иде, банк акча бирүне тоткарлады. Абзасы, дулкынланып, банкны ашыктырды, ахырда, акчаны көтеп тормастан, приказчигы артыннан үзе дә китте. +Балаларны алып килделәр. Казанда Галиәсгар аларны баштанаяк киендерде. Яңа өс-башлары кайтыр юлда бераз таушалды таушалуын, барыбер фәкыйрьлекләре йөзләренә чыккан ятимнәрнең арык, килбәтсез гәүдәләрендә бу киемнәр кешечә күренә иде. Кыз, чыркылдап көлә-көлә, өстендәге күлмәген тарткалады һәм бармагын төкерекләп тузанлы сандалиен сөртергә тотынды. Малай сеңлесенә кычкырды, ул да булмады, шапылдатып, ябык арт санына сукты. +Алар килгән көннән өйдә тәртипсезлек башланды. Бала караучының идән паласларының бөгәрләнгән читләрен төзәтә-төзәтә җаны чыкты, артларыннан өзелгән фикус яфракларын җыярга, пычранган җиһазлар, тәрәзә пыялаларын сөртергә чак-чак өлгерде. Кыз ишегалдындагы иске чүпрәкләрне җыеп, курчакларын теләнчеләр итеп киендерде. Мөхәммәтгали сеңлесенә, "теләнчеләр"е белән бергә, чыбык ашатты. Хуҗа бу шау-шуга ике генә көн түзә алды. Инде малай актыгы шкафтагы графинга үрелеп, шактый гына чүмереп куйгач һәм исерек мужик булып кылана башлагач, өчесен бергә хезмәтчеләр яши торган аскы катка күчерергә кушты. +Газизә тутасы кайтарып сорады: +— Габдулланы дамы? +— Әйе, әйе, — дип кычкырды ул. — Габдулланы да. +Бүлмәләреннән куып чыгарылган балаларның хәлен белергә дип, ул аскы катка төште. Кызыксынып һәм бераз җирәнеп, Мөхәммәтгалинең ашавын күзәтте: малай кашыгы белән итне алдына тартып китерә, аннары кулы белән алып авызына тутыра, үзе чапылдатып чәйни, йотмаган килеш инде икенче кисәккә үрелә. +— Ай-һай, ашауга таза син! — дип гаҗәпләнде абзасы. Мөгаен, туймас тамакны, өстәвенә үтә әрсез, хәйләкәр малайны сыендыруына ул сөенгәндер: андыйлар — өметле! +Мөхәммәтгали, нәрсәнең нәрсә икәнен аңлагандай, бик теләп йомышларга чапты, хуҗа киткәндә, арба тирәсендә булашты, кайтканда, капканы ачып каршы алды: "Исән-имин кайттыңмы, абзам? Юл биштәрләрен алып куйыйм. Хәзер Гыймадига әйтәм, атның тире кипсен, алайса йә иртәрәк эчертер, надан!" +Шаккатарсың: шуның кадәрле оятсызлык, үз-үзенә ышану кайдан килде икән бу малайга?! +— Галиәсгар абзый үлгәч, мин сәүдәгәр булам, — ди ул, дәртләнеп. — Аннан да уздырачакмын. Ул сатып алучылар шундый ахмаклар! Әйтик, менә миннән итек сатып алалар, ди. Итекне тартмага салам, тасма белән бәйлим һәм ялгыш кына идәнгә төшереп җибәрәм. Идәннән икенче тартманы алам — менә, рәхим итегез, дим. Анысында итекләрнең начары. Шулай итеп, яхшылары үземдә кала. — Аннары ул кинәт кенә сорап куя. — Син бу әкиятне беләсеңме? Егетләр һәм кызлар бер карчыкның аулак өенә җыела. Егетләр анда җырлый-кырлый кызларның итәк астына үрелә. Шуннан кызлар болай ди: кем мунча миченнән таш алып килә, шул безнең янда куна кала. Бер егет тәвәккәлләп китә. Мунчага керә. Ташка сузылуга, кемдер кулыннан эләктереп тә ала, мине хатынлыкка ал, югыйсә үләчәксең, ди... Юкка тыңламыйсың син, теге егет баеп китә һәм бай хатынлы да була. +— Бай түгел, мәрхәмәтле. Ул кызны җеннән коткарган. +— Әйе инде, аннары баеган. +— Син төннәрен нигә дип мунчага барасың? Байыйсың килепме? +— Барам. Тамчы да курыкмыйм. Торбадан тавыш та ишеттем инде: "Бум-бум, иң начар атны иярлә!" Каян аласың инде андыйны? Галиәсгар абзыйның атлары җен кебек! — Ул үз ялганыннан канәгать калып көлсә дә, мунчага йөрүеннән туктамады, чыннан да, ниндидер могҗизага ышана иде, ахры. +Соңрак ул зират юлын таптый башлады. Тимер ыргак белән иске төрбәләрне төрткәләп чыкты: хәзинә эзләде. +— Нәрсә аптырыйсың? — диде ул ышаныч белән, — бар да шулай баеган: хәзинә табалар да байыйлар. Әнә Галиәсгар абзый калага килгәндә фәкыйрь булган. Зиратта төн кунганда, ниндидер тавышлар ишеткән: анда юлбасарлар алтыннарын кая яшерергә дип сүз куеша икән. Юлбасарлар киткәч, ул алтынны алган да сәүдәгәр булып киткән. +Газизә туталары көненә әллә ничә мәртәбә сандык актара: авыр атласларны, бизәкле урын-җирне, бүрекләрне, энҗе җеп белән чигелгән сәхтиян башмакларны җилләтә. "Боларның барысын да апасы тизрәк китсен өчен корбан итәләр. Кияүдән бүләкләр килә торды: бал һәм май, баллы саргылт чәкчәк, тагын башмаклар, тагын бүрекләр... Алар боларның барысын да кызны үз йортларына кызыктырып китерү өчен корбан итә. Ашамлык, кием-салым, парчалар исеннән бик озак, авыртуы күкрәген кысканчы йөткерә торган булды, — ул күз яшьләрен тыя алмады. +Өй тирәсендә йөрүче хәерчеләр көннән-көн арта барды: бәлки туй бүген булыр, дигәндәй капка төбен сакладылар. Әмма әлегә сатыш-алыш кына бара. Кызык, сәүдә барган җирдә һәрвакыт хәерчеләр күп була. Бу бай, сәүдә гөрләп барган калада алар бик күп — үткеннәр, тамаклары тук, бер-берсе белән ярышалар. Байлар ашап бетерә алмаганны хәерчеләр юк итә. Изге бәйрәмнәрдә байлар йортында алар өчен махсус өстәл әзерлиләр. Шул вакыттагы кыргый күренешкә карап шаккатмалы: иске-москылар оча, авызлар чапылдый, акырубакыру бөтен йортны күмә. Фәкыйрьләр — фәкыйрьләр инде, алар балчык өйләрдә яши. Киемнәрендә ямау өстендә ямау, терлек сую, сабын кайнату, күн эшкәртү урыннарында шулар эшли. Әмма болар — үзенчәлекле катлау, аерым токым. Хәерчелек — алар өчен мәртәбәгә тиң. Алар арасында да үз байлары һәм хәерчеләре, үз каһарманнары һәм бәхетсезләре бар. Габдулла алар арасында үзенең танышларын һәм якыннарының йөзен күргәндәй булды. Бер яшь фәкыйрьдә ул аермачык Габдрахман приказчикны күрде, араларында берсе Галиәсгар абзасын хәтерләтә, мәхәллә мулласы, көн аралаш мәдрәсәгә килеп китүче полиция кешесенә охшаганнары да бар. +Ул арада туй көне якынлашты. Хезмәтчеләр диварларны агартты, тәрәзәләр юды, паласларны какты, чигүле сөлгеләр элде; киңәйтеп куелган өстәлләрне ялгар өчен ишегалдында такталар кисте; пешекчеләр чормадагы ысланган, какланган азыкларны барлады, базларга кибетләрдән сарык түшкәләре ташыды. +— Аһ-уһ , өлгерә алмыйм! — Бер борчылды, бер куанды өлкән Газизә, ул арада кече Газизә белән Уманская ханым кәләш өчен тегелгән киемнәрне киеп, үлчәп карарга да вакыт тапты. Юлында Габдулланы очратып, апасы гаҗәпләнде: "Бу синмени?" — дип игътибарсыз гына баш түбәсеннән үпте дә алгарак киткән тутасы артыннан йөгерде. +Ниһаять, ул көн килде: озаклап, төркем-төркем булып кунаклар җыелды. Малайның башы әйләнде, күз алдыннан чебеннәр очты. Иртәдән авызына бер валчык капмаса да, ризык исенә күңеле болганды. Ул, мөгаен, үзенең ач икәнен дә сизмәгәндер. Кунаклар арасында шәкертләрне, сабакташларын күрде, алар мәхәллә мулласы белән ахунны озата килгәннәр иде. Габдулла уйлап-нитеп тормый гына шәкертләргә килеп кушылды һәм алар белән бергә өйгә керде. +— Аһ, түбәтәең кайда? — Тутасының шатлыклы тавышы ишетелде. — Ничек инде кунаклар алдында яланбаш йөрисең!.. Ул аңсыз рәвештә чалбар кесәсенә салынган түбәтәен алып киде. +Тантана башланды: бохара халаты киеп алган мәхәллә мулласы (башка вакытларда ул кыек якалы күлмәген киеп, ишегалдында чалгы белән чәчәклек тирәләрен чаба, түтәлләрдә казына) әкрен, мәгънәле тавыш белән, ике шаһитның кәләш бүлмәсенә кереп, кыз үз теләге белән кияүгә чыгамы-юкмы икәнен сорарга кушты. Завод хуҗасы Ибнеәминов белән тегермән хуҗасы Мортазов урыннарыннан торды. Әйләнеп килгәч, алар беравыздан: "Әйе, кыз үз теләге белән кияүгә чыга", — дип тапшырды. Алдыйлар алар, дип уйлады малай, алдыйлар! +Туйда кәләшнең вәли-вәкиле булган Галиәсгар абзый, һәр сүзен өзеп әйтеп, Газизәнең тормышка чыгуына ризалыгын бирде. Шул ук сүзләрне кияүнең вәли-вәкиле Мәүлетов та җиткерде. +— Аллаһы рәхим-шәфкате белән тәрбия кылынган, аның мәрхәмәте белән шундый бәхетле вакытка китереп җиткерелгән Аллаһы балалары бергә кушылалар... +Һәм, ниһаять, амин! Малайның күз алдында очкан чебеннәр мыж килеп торган йомгакка әверелде. +Муллаларның һәркайсы Коръәннән сүрә әйтте, яшерен көндәшлек аларны дулкынланырга мәҗбүр итәдер — тавышлары калтырабрак чыкты. Һәм барысының да, кунакларның да күңелләре чистарынып калган кебек тоелды. Зур-зур кисәкләр белән бал-май керттеләр, һәм һәркем калак очы белән генә тәм-томнан авыз итте: янәсе, ризык аз күләмдә дә җитә, җаның догалар һәм якыннарыңны ярату белән дә туена. +Хуҗалар бүләкләр өләште. Көмеш акча Габдуллага да эләкте. "Миңа аның өчен түләделәр", дигән уй кичте башыннан. Уч төбе тирләп чыкты, акча шуып, тавышсыз гына паласка тәгәрәде. Ашлар чыгарылды, аннары ширбәт бирелде. Кунаклар аз гына әчкелтем бал эчте. Бу эчемлектән ниндидер үзенчәлекле пальма исе килә. Кунакларның йөзе ачылды, тартынулары бетеп, үзара матур гына гәпләшеп утыра башладылар. Күренеп тора: бар да канәгать, бар да шат. Кияүгә үз теләгем белән чыгам дип, үз авызы белән әйтте бит! +Аның тизрәк апасын күрәсе, кочагына сыенып: "Мин сиңа бүләк әзерләдем", — дип, диңгез кабырчыгын сузасы килде. Ул аны колагына куяр һәм диңгез шавын тыңлар. Бәлки Кушлавычта үскән каеннарның кыштырдавын ишетер. Ул канәгать елмайды. Ниһаять, күңелен басып торган канәгатьсезлек акрын гына артка чигенде. +Шәкертләр белән бергә бушаган савытларны ташыгач, ул кунак бүлмәсенә бүтән әйләнеп кермәде. Ишегалдына чыкты, кечкенә капканы ачты. Монда, лапас, ат сарае, печәнлек. Габдулла текә баскычтан тезмәгә менде һәм яңа гына алып кайтылган хуш исле печән өстенә ауды. Аста ат тибенә, пошкыралар, кешнәп-кешнәп куялар. Бу — айгыр — Буран тешләшәдер. Таш җәелгән юлда тояк тавышлары ишетелә, ярлылар, чинашып, көпчәк астына эләкмәс өчен, читкә чаба... +...Ул уянды. Караңгы төшкән, салкынча һавадан тәне куырылып килде. Аста ат тавышлары ишетелми. Мөгаен, хезмәтче аларны эчертергә, берочтан коендырып та алырга дип, елгага алып киткәндер. +— Апуш, Апу-у-уш, син кайда, улым? +— Мин монда! — Малайның күзенә яшь тыгылды. — Мин монда, тутам... +Өлкән Газизә аның өстендәге үлән чүпләрен кагып төшерде, аннары киемнәрен алыштырырга җибәрде: "Тиз бул!" +Ул үзе дә ашыгырга кирәклеген аңлый иде: менә-менә, дуслары белән кияү килеп җитәргә тиеш. Килеп җитәр һәм Газизә апасын алып та китәр. Хәзер инде терсәкне тешләп булмый, бердәнбер энесе буларак, аңа үзен тиешенчә тотарга гына кала. +Кияүне бик күңелле итеп, шау-гөр килеп каршы алырлар, атны туарып, арбасын читкә куярлар: бар, янәсе, алып кит кәләшне! Уяу бул, кияү, саранлашма — бүләкләр бир, диярләр. Аннары кәләшнең ишек төбендә аның энесе, Габдулла, кияүне бүләген биргәнче кертми торачак. Дөрес, ишек төбенә, гадәттә, кечкенә малайларны бастыралар, аңа инде унөч тула, әмма әлегә малайга ун яшьтән артыкны биреп булмый. Ни гаҗәп, күңеленә мондый уй килгәч, хәтта кәефе күтәрелеп китте. +Хәзергә Габдулла, кулы белән кирпеч терәккә таянып, атларны кертмәс өчен, капка янында басып тора... Их, атларны йөгәненнән эләктерә алса иде ул! Аны шатлыклы дуамаллык биләп алды. +— Киләләр, киләләр! +Малай ыжгырып чапкан атның тәртә башыннан читкә сикереп өлгерде һәм шул ук мизгелдә аркалыкка чытырдатып тотынды. Бераз ияреп барды да читкә очты. +— Таптадылар, бетерделәр малайны! +— Ник андый бәләкәйләрне кулыгыздан җибәрәсез? Баланы күз уңында тотар кеше юкмыни соң?.. +Аягына сикереп басканын күреп, аның турында шунда ук оныттылар да. Дуслары янәшәсендә атлаган кияү, шаяра-көлә, җыелган төркемне иңбашы белән төрткәләп, ике яклап тезелгән кешеләр арасыннан үтте. Малай, этенеп-төртенеп, тиз генә кәләш ишеге төбенә килеп басты. Ул бар көченә ишек тоткасына ябышты. Менә кияүне күрде, ике дусты аның як-ягыннан килә иде. +— Алтыннан да, көмештән дә кыйбатрак!.. — дип ярсып кычкырды ул, кияүнең йөзенә бәреп. +Приказчик аның кесәсенә монпаси салды. +— Алтыннан да, көмештән дә кыйбатрак... минем апам... +Приказчик аның кулына ялтырап торган җылы акча сонды. Әмма ул акчаны төшереп җибәрде. +"Мин аны кертмим!" +Кияү малайның кулларын авырттырып кысып, ишек тоткасыннан ычкындырды. +Малай печәнлеккә йөгерде, тузанлы, чәнечкеле печәнгә йөзе белән капланып, үкси башлады. Апасын алып китүләрен ул күрмәде. +Иске китапта, безнең хәтер — хәерле эшләрне туплаучы, диелгән. Алай булгач, хәтердә калганнар бар да яхшы булып чыгамы? +Чаршау белән ябылган бөркү, караңгы почмакта уйланып яткан Габдулла әлеге хәлләрне кабат хәтереннән уздырды һәм догалар укыды да догалар укыды, аннары елады... +Көзге базарга өлгерергә дип ашыккан сәүдәгәрләр дә ярминкәдән кайтты. Зур Михайловское буйлап берөзлексез арбаларның авыр шыгырдавы ишетелеп торды — балык, ашлык, яшелчә, күн китерәләр иде. Сатучылар тауар саклый торган урыннардан кыштан ук әйтеп куйган йөкләрне: утын, шәмнәр, гильзадары, лампалар, аяк киеме һәм башкаларны чыгарырга ашыкты. Казакълар Төркестан буйлап сарыклар, атлар һәм дөяләр куып китерде, тамак төбе белән кычкырдылар, арба тәгәрмәчләре шыгырдады, даланың арык этләре көтүчеләр яныннан теркелдәде, алар артларыннан өреп калган йорт этләренә борылып та карамады. +Ярминкәдән дә татурак эш төре юк. Элекке вакытларда ярминкә вакытларында хәтта бер-берсен дошман күргәннәр дә килешә торган була. Хәзер дә тыныч кына сәүдә итәләр. Хәер, хәзер тауар кыйммәтләнде, моңарчы телдә йөргән хурлау, тиргәү сүзләренә яңалары: "япошка", "самурай", бөтенләй ишетелмәгән "кацамура" дигәннәре өстәлде. Рәтләр арасыннан кечкенә гимназистларын ияртеп, өрфия челтәргә төрелгән ханымнар йөри, алар яралы һәм авыру солдатлар файдасына акча җыя. Җирле халык авызында шиккә төрелгән сораулар: "Ни өчен Порт-Артурны саклау генерал Стессельгә тапшырылган? Нигә динне таркатучылар иконаны бүләк итеп йөри, генерал Куропаткин ул иконаны кабул итеп алганмы? Ул динне таркатучылар Толстой янына килеп, Беловодьега илтә торган юлны сорашканнармы?" +Шәкертләр ялдан килде. Кемнәрдер туган йортында кунак булган, кемнәрдер ярминкәләрдә хезмәт күрсәткән, кемнәрдер далада мөгаллимлек иткән, кайберләре Гурьевта — балыкчылыкта эшләгән. +"Гайния" мәдрәсәсеннән Габдулланың танышлары Миңлебай белән Сираҗи килде. Алар ике ай Эрбеттә ярминкәдә булганнар: тәэсирләре чиксез күп, акча да эшләгәннәр, әле Сираҗи гыйшык утында янарга да өлгергән. Әмма ул бу турыда, бернинди кызыгы юк дип, сөйләргә теләмәде; Миңлебай исә һәр көнне кичен Сакаев әфәнде ресторанында гармунда уйнаган һәм җырлаган. +— Тик мин акчаны синнән әзрәк эшләдем, — Миңлебайның бит очлары кызарды. — Ярар, хәерле булсын... Апуш, үземне бәхетле дисәм дә ярыйдыр — мин чыннан да җырладым! +— Бик яхшы, — диде Габдулла, — тик мөгаллимнәр янында телеңне тешлә. Ярар, безнең Сираҗи ни кырды анда? +— Трактирда идән юдым, — дип җавап кайтарды Сираҗи. — Башлап җибәрү өчен начар түгел... — Ул хәйләкәр генә елмайды һәм аның дөресен сөйләве булдымы, әллә шаяртуымы — аңлашылмады. — Хәзер дә берәр эш табасы иде. Кирәксә, армия өчен азык-төлек сатучы була алам. Аңынчы, сугыш бетеп куймаса, ягулык өчен тизәк сатсаң да ярый. Хәзер тизәкнең дә бәясе бар. +— Ай-һай, хыялларың! +— Алайса әйтегез, мәдрәсәдән китсәм, ни белән шөгыльләним? +Мәдрәсәдән китәргәме, әллә һич югы мәхәллә мулласы булырга да риза дисәң, тагын алты-җиде елга калыргамы? Бу уй соңгы ел, ел ярымда аларның башыннан чыкмады. Китәргә була, ләкин кая? Сираҗидан приказчик чыгарга мөмкин яисә тора-бара атасының сәүдәсе мирас булып калыр. Әмма хәзерге вакытта сәүдә эше дә дөньяви белем таләп итә, юкка гына акчалы кешеләр иске мәгарифтә үзгәрешләр үткәрүне таләп итмиләрдер... Урыс-татар мәктәбендә укысаң, кимсетүләргә әзер тор: анда синең культураңны түбәнсетәләр, атабабаң динен хурлыйлар. +Миңлебайга нишләргә? Аның артист буласы килә. Бу әле яңалык, кыю, әмма куркыныч омтылыш, чөнки элгәреләр бары көйләп дога укуны гына кабул итә. Сәүдәгәрләр клубының сәхнәсенә чыгып бас соң — минутында чыгарып ташларлар, әле өстеңә ташлар да ыргытырлар, ботарланган тәнеңне зиратка иңдерергә дә рөхсәт бирмәячәкләр. Аңамы соң артист булырга: ни акчасы, ни сүзе үтә торган туган-тумачасы юк, Камил булып ул да, күпме байлыгы, таныш-белешләре була торып, үзенең артистлыкка булган теләген догалар көйләп баса. +...Кечкенәләр Габулланы үз янына чакырды, әкият сөйләвен үтенгәннәр иде, әмма ул җавап бирмәде. Өлкәнрәк шәкертләр әбәт ашы пешерергә дәште. Әбәттә катнашу, димәк, уртак казанга бер кисәк ит салырга дигән сүз, аның исә күптәннән ит күргәне юк. +— Кара, бөтенләй онытканмын! — дип кычкырып җибәрде Миңлебай. — Мин бит сиңа бүләк алып кайттым. — Һәм сөенеченнән балкып, киндер сумкасыннан китап чыгарды. +Каюм Насыйриның "Фәвакиһел-җөласә фил-әдәбият" әсәре иде. +Габдулла уңайсызланды: +— Мин укыдым аны... әмма үземдә дә шундый китап булыр дип төшемә дә кермәгән иде. +— Киләчәктә алыш-биреш ясарбыз. Менә тагын... Пушкин. +— Рәхмәт! Габдулла бакчага үзе генә китте. Ул Пушкин китабын үзе белән алды. Юл уңаенда битләрен актаргалап, таныш һәм үзе өчен яңа булган шигырьләргә күз салды. Кызганыч, китапта "Руслан һәм Людмила" юк икән. +Менә агач рәшәле бакча. Агачтан ясалган гади капка, аулак сукмаклары куе үлән белән капланган. Пушкин бакчасы. Габдуллага унөч яшь иде, апрель аенда рус сыйныфында дәрес бирүче Әхмәтша учитель аларны шагыйрьнең йөз еллык юбилее уңаеннан шушы бакчага алып килгән иде. Ул үзенең каушавын, куллары дерелдәвен, яшь үсентеләрнең яфраклары лепердәвен, шагыйрьнең шигырьләрен куанып, авыз эченнән кабатлавын бүгенгедәй хәтерли. "Для вас, души моей царицы, красавицы, для вас одних..." Шундый искиткеч матур юлларны яза алган шагыйрьнең тормышы нинди булды икән, кемне яраткан ул, аның үзен кемнәр сөйде икән? "Я вас любил так искренно, так нежно, как дай вам бог любимой быть другим!" — дип язу аның өчен сөенечме, әллә авыр булдымы икән? +Каеннарның ак кәүсәләре ак төтенсыман күккә күтәрелгән, алардан өзелгән яфраклар сары келәм булып сукмакларга түшәлгән. Өрәңгеләр кызгылт-сары төскә манылган яфракларын коярга ашыкмый әле, алар сагышлы елмаеп бакча күрке булып утыралар. +Габдулла тимгелле кызгылт-көрән зур яфракны кулына алды бит арасына кыстырды. +Рәхимле, мәрхәмәтле Аллабыз, кешеләргә ыгы-зыгы, мәшәкатьләр кирәк микән? Яшә, күр — урман үзенең кызгылт-сары киемен сала... — гомер буе карап туймаслык, шушы гади генә рәсем тудырган уйлардан арына алмыйсың. +Шулчак Габдулла шәкертләрнең ачулы тавышын ишетте: +— Төрек, төрек! +— Ул мөнафыйклар белән шәраб эчә... +— Әй, фәс, кызыл кикрик! +Кала гәзите мөхәррире Ядринцев белән Истанбул талибе Әмрулла урам аша кыйгачлап ашханәдән чыгып киләләр иде. Төрек егете калага узган ел килеп чыкты һәм Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсенә сыенды, җәйне казакъ далаларында үткәрде. Һәм менә әйләнеп кайткан, күрәмсең. +Габдулла, бакчадан йөгереп чыгып, шук малайларны куркытты, тегеләре кайсы кая табан ялтыратты. +— Кара, башкисәрләр, — дип кычкырып калды ул артларыннан. +Әмрулла Габдулланы кочаклады. Ядринцев икесен бергә кочар өчен кулын җилкәләренә салды. Кайсыдыр бер кечкенә шәкерт, гайрәтләнеп, якынрак килеп кычкырды: +— Этләр! Өченче сүрәне оныткансыз! Аның аятендә кяферләр белән дуслашу тыела диелгән! +— Мин сине! — Габдулла бер-ике сикерде дә малайны эләктереп алды. — Әйбәтләп тыңла! — Өченче сүрәнең аятендә болай диелгән: "Мәшрикъ тә, мәгъриб тә Аллаһныкы. Кайда гына булсагыз да, йөзегезне Аллаһ кыйбласына борыгыз". +Көлешеп куйдылар да, ул малайны җибәрде. +Габдулла Әмрулла дустының бик нык борчылганын сизде. Йөзе кара наяннар!.. Әмма сәбәбе бөтенләй башкада икән. Терлек белән сәүдә итүче Мулакай байның бик чибәр кызы Фәризә кышны калада чыга. Кызны карт бик иркәли, мәгәр иреген дә әллә ни кысмый икән. Яшьләр каладагыларның йортларында, матди ярдәм күрсәтү җыелышларында очрашканнар, урамда да сөйләшкәләп йөргәннәр. Язын кыз атасының күчеп яшәү урынына киткән. Әмрулла да аның артыннан калмаган. Мулакай кунакны шатланып каршы алган, мактаган да әле: "Минем иркә кызымның туена өлгерүең ничек әйбәт булды!" — дигән. Чыннан да, кияүләре килеп, кызны Тургай далаларына алып киткән. +Ядринцев Габдуллага төрек егете белән бәйле хәлләрне сөйләп чыкты, битендәге яшь тамчысын сыпырып төшерде. Һәм иптәшен юатырга тырышты: +— Һәрвакыт, аңлыйсыңмы, һәрвакыт кешенең шәхси кичерешләре халкының тәртипләренә буйсына — менә шундый мәгънәсез һәм ахмак бөтендөнья кануны. +Әмрулла дәшмәде, бары авыр сулап кына куйды. +— Шайтан белсен! — Ядринцев сүзен дәвам итте. — Кыз туарга да өлгерми, аңа инде кияү дә табып куялар... сәер йола, әмма инде теләк буенча канунга әйләнгән, әхлак кагыйдәсе булган, һәм шушы тәртип хәзер шәхесне түбәнсетү өчен хезмәт итә... +Шулвакыт бакча өстендә зур кәгазь очыргыч күренде, ул әйләнде-тулганды да карагач ботагына эләгеп калды. Малайлар, чыр-чу килеп, бакчага чабышып керде. Ядринцев сикереп торып малайларга булышырга ашыкты, аның артыннан Әмрулла да йөгерде. Балалар белән бергә, кычкырыша-акырыша, очыргычны ботаклар әсирлегеннән азат итәргә маташтылар. Габдулла, елмаеп, аларның мәш килгәннәрен күзәтте. +Дөнья явыз һәм мәрхәмәтле. Аның гореф-гадәтләре күптәнге һәм мактаулы дисәк тә, алар да яман була ала. Тик кайчан яман буласын белә генә алмыйсың. +Габдулла нәни шәкерт турында уйлады. Ул әйбәт малай, әкиятләр тыңларга ярата, күзендә ихласлык һәм хаклык ярылып ята. Ә бүген... нинди явызлык сирпелде аннан! Бер калада, бер урамда яшәп яткан Ядринцев — аңа чит-ят. Әмрулла, аның белән бер диндә, телләре дә бер үк диярлек — ул да ят. Әгәр Аллаһ кушса, кайчан да булса бу малай дөнья гизәр һәм күпләгән кешене, күпләгән язмышны күрер; диңгезләр кичәр һәм анда да күп төрле халык яшәгәнен белер, аларга хас уртаклыкны тота алыр. Яки инде кибет ачар да гомере буе күрше тыкрыктан ары китә алмас. +Ядринцев малайны агач ботагына күтәреп утыртты, икәүләшеп мәш килделәр, Әмрулла шул арада икенче яктан үрмәләп, очыргычны ычкындырды. Аннары бергәләп буталып беткән җепләрне сүттеләр, озын мунчала койрыкны төзәттеләр. Җибәреп карадылар — очыргыч очып та китте, Әмрулла, башын күтәреп, көлә-көлә, кәгазь кош артыннан йөгерде. Их, кайгыларны онытып булсын иде ул! Һәм, дәрвиш әйтмешли, тормыш боҗра буенча китәр... +"Әмрулла калада озак тоткарланмас", дип уйлады ул эчке сагыш белән. Бу дуслык аның өчен язмыш бүләгенә тиң иде. Истанбул талибы шагыйрь иде, яшь төрекләрнең җитәкчеләре Кәмал бәй белән Зыя пашаны ул үзенең укытучы-остазлары итеп санады. Габдулла аның авызыннан беренче тапкыр халык җырлары кебек гади, Хуҗа Насретдинның мәзәкләре кебек үткен һәм ачы шигырьләр ишетте. Парижда Кәмал бәй тарафыннан нигез салынган журнал чыгаруны аның варислары дәвам итә, һәм Әмрулла зур горурлык белән хәзергә анда басылган бердәнбер шигырен Габдуллага күрсәтте. Журнал яшерен рәвештә Истанбулга китерелеп, яшьләр арасында таратыла. Париждан ике чемоданга тутырып Кәмал бәйнең фетнәчел журналын алып чыкканда, Әмрулланы поездда кулга алалар, ул ярты ел төрмәдә утыра, аннары илдән кача... Хәзер кая бара? Каһирәгәдер. Ул анда яшь төрекләр партиясенә нигез салган Мостафа пашаның кызы Назлы ханым белән очрашачак... Ә бәлки Иранга китешедер. Анда зур вакыйгалар куерып килә. +Әмрулла белән алар бүтән беркайчан күрешә алмас... +Калага зимагур, сукбай һәм шагыйрь Мирхәйдәр Чулпаный килеп чыкты. Ул атланып килгән карт алашасын беренче очраган ир кешегә сатып та җибәрде. +Кайчандыр Мирхәйдәр Чулпаный Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсен тәмамлаган, Бозаулык станциясе янындагы бер авылда мөгаллимлек иткән, әмма аны хөр фикерле булуы аркасында куганнар. Шуннан бирле даими сыеныр урыны юк. Һәр җәйне ул Җаек каласына кагылып чыга һәм бер-ике атна мәдрәсәдә яши. Мотыйгулла хәзрәт үзенең элекке укучысына карата мәрхәмәтле иде. Узган килүендә Габдулланы да шагыйрь белән ул таныштырды. Егет белән Чулпаный күптәнге танышлар кебек очрашты. +— Нәрсә, энекәш, кала бакчасына барып, туташлар карыйк мәллә, — диде, — әллә Байбурин әфәнденең ресторанына сугылыйкмы? — Без синең белән мөселманнар һәм үз динебездәгеләр өчен тырышырга тиешбез. Һәрхәлдә, тәңкә ярым — милләтебез файдасына булсын. +Ул салырга да каршы түгел иде бугай, әмма яшь егет янында шәраб соратырга кыймады. Ул бу хактагы вакыйгаларны ярата, шигырьләр дә белә иде. +Шәраб, син шәп, шәригать кушмаса да, +Йә, дәртләндер күңелне, хушласана; +Син ачы да, тыелган да, шулай да +Тыелырга сыеңнан бармы чара?! +Чулпаныйның шигырьләре артык бормалы-сырмалы, аның югары өслүбтә язуы мыскыллап көләр өчен сылтау булып торды. Әмма егеткә аның шигырьләре ошый иде. Барысына төшенмәсә дә, ул дулкынланып укый һәм үзе дә бормалапсырмалап тантаналы өслүб белән язарга тырыша. Чулпаный шигырьләрен сәнгатьле укымый, теле кызыксыну кузгатса да, шагыйрьнең фәлсәфәсен артык зур киеренкелек белән игътибарга алу аркасында егетне йончыта. Аның каравы тын сулы Чаган елгасы буенда көйләп утыру рәхәт иде. +Иртән томан, кич тә томан, +Томан баскан җирләрне... +— Ярабби, күпме шигырь укыганым бар, — диде Чулпаный, — әмма дөмкараңгы томан турында моңарчы бер сүз очратканым булмады. Безнең яшәү дә шундый томанда саташкан кебек. Кайчакларда мин, бәетләрне бары безнең халык кына чыгарадыр дип, беркатлы уйларга биреләм. Ах, шайтан кушканмы: "Мин дусларым янына тулы турсык белән әйләнеп кайттым. Ялган да бәхет китерә икән, дип көлдек". Моны Кордованың зәңгәр күге астында Газәли язган. Сигезенче гасыр, мул сый мәҗлесе. Ну, энекәш, томан... томан! +Чулпаный җир дә сөрми, фабрикада да эшләми, әмма аның кыяфәте берөзлексез хезмәт иткән кешенеке кебек, соңгы вакытларда егет нәкъ шундый кешеләргә тартыла иде. Алар арган чырайлы, өсләрендә сәләмә кием, ашаулары да тыйнак, тормышлары гади, акыллы һәм сагышлы күзләренең талчыгуы аларны сукачы яки машинистка тиңли. Тормыш шартларының начар булуыннан газаплануны күңелләрендәге горурлык тыеп тора, алар барыннан канәгать. +Ашар ризыкларын алар көнлекләп эшләп таба. Әмрулла, мәсәлән, дәресләр бирә, гәзиткә яза, Чулпаный да нәкъ шулай эшли; Ядринцевның да эше көнлекләп. Кайчакларда Габдулла дәрвишне дә алар рәтенә куйды. Тик дәрвиш, кешеләр арасында сирәк күренгән изге рух кебек, кешеләр дә аның барлыгына бик үк ышанмый. Болары, әкиятләрдә әйтелгәнчә, яшәгән ди , булган ди. Әйе, алар яшиләр, таш юллардан йөриләр, үз басуларын сөрәләр, кайгы килгәндә елыйлар һәм иртә вафат булалар... +Атнага бер тапкыр мәдрәсәгә полицейский килеп чыга. Киң күкрәкле, тупас кына бу адәмнең саргылт мыегы нечкә итеп бөтерелгән. Үзен әллә кемгә санаганын раслап, оятсызлыгы йөзенә чыккан. Әмма ихласлыгы да җитәрлек. +Уку вакытында ул сыйныфларга кереп йөри, мышнап, авыр сулап: "Уф, шабыр тиргә баттым", — дип мыгырдана. Аннары ишек төбенә баса да, күзләрен кыскалап, көнбагыш яра башлый. Бервакыт ул гадәттәгедән озаграк торды. Камил Париж коммунасы турында сөйли иде. Укытуда ул каралмаган, әмма Камил кайбер чигенешләр ясарга база иде. Ул хисләнеп сөйләде, хәлиткеч мизгелгә җиткәч, онытылып китте — тактадагы картаны йолкып алып, күрсәткеч таягы белән төртеп тиште дә сыйныф буйлап йөртеп чыкты: күрегез, урам җыенына чыгучылар ничек барганнар, янәсе. Чак кына полицейскийның өстенә менмәде. Шунда ук туктап калды һәм агарынып катты. +Баштагы минутта тегесе дә каушап калды. Аннары исенә килеп, көлемсерәде дә тынычлана төште. +— Кара син аны... коммуния, ди, имансыз! Бу сөннәтлеләр бүлмәдә утыралар, үзләре калфакларын да салмаганнар. +Аның тупаслыгы укучылар һәм укытучыны рәнҗетмәде, киресенчә, алар җиңел сулап куйдылар: шөкер, бу томананың башына калфакка бәйләнүдән башкасы барып җитмәгән икән. +Полицейский килүен дәвам итте, теге вакыйга да онытылган кебек булды. Әмма көннәрдән бер көнне мәдрәсәгә могтәбәр кыяфәтле әфәнде кереп, үзен мәгариф министрлыгы инспекторы дип таныштырды. Мотыйгулла хәзрәтне чакырып алдылар, аның каушавы йөзенә чыккан, хөкүмәт түрәсе киләчәге турында остазны алдан искәртмәгәннәр икән. Шуңа хәтере калган. Инспектор, картка ара-тирә күз ташлап, күбрәк Камилгә мөрәҗәгать итте, тегесе чыраен чытып, җиңелчә кабарынып утыра иде. +— Хөкүмәт оешмасына, — инспектор тар учы белән каядыр югарыга изәде, күрәмсең, кайсысы икәнен әйтергә теләмәде, — сезгә билгеледер, шикаять керде. — "Шикаять" сүзен ул чиркангандай теш арасыннан кысып чыгарды. +— Гафу итегез, — диде Камил тыныч кына, — ни өчен ул безгә билгеле булырга тиеш? +— И Ходаем, — инспектор көлде. — Демонстрациячеләр ничек йөргәнне күрсәткәннән соң, үзегез дә белергә тиеш идегез... Аннары ачулы тавыш белән: — Ялган, сафсата! — диде. — Ул кансызлар гимназия бусагасын атлап карасын... +Ниһаять, тавышын үзгәртеп, дусларча сөйләшүгә күчте. +— Хөкүмәт тирәсендә сезнең мәктәпләрегез турында сүз бара. Төгәлрәге, мәдрәсәне кем күзәтүгә алырга тиешлеге хакында. Әлбәттә, мәгариф министрлыгы үз кулына алса, иң дөресе шул булыр иде. Әмма мәктәпләрне башка шәһәрнекеләр өчен тыю фикере дә бар. +Мотыйгулла хәзрәт тыныч кына сүз башлады: +— Әгәр инспектор әфәнде рөхсәт итсә... +— Әлбәттә. +— Безнең бер елъязмада хөрмәткә ия морзаның патша белән әңгәмәсе бар. Ул патшага: "Моңарчы беркем дә бертөрле агачлардан гына урман үстерә алмаган", — дигән, имеш. Урман төрле агачлардан тора, инспектор әфәнде. +— Әйе, әйе, сезне аңлыйм. — Инспектор елмаеп башын селкеде. — Мин дә искә төшерим әле: Дарий патша вакытында фарсыларда буйсындырылган халыкның һәрберсе үзенең хокукларын ни барысы еллык ясак түләве һәм гаскәри бурычына бәйле хәлдә генә саклаган. Күп халыклы идарәчегә үзенең хезмәтчеләре арасында төрле раса һәм төрле теллеләрне күрү рәхәт кенә булган. Ул хәтта бер үк төрле фикер йөртүче, бертөрле милләттән генә торган дәүләт төзүне күз алдына да китермәгән. Хәер, тарихны калдырып торыйк, — диде ул, елмаеп. Урыныннан торды да, чаларган кашын җыерып, нәрсә турындадыр исенә төшерде. — Шулай да министрлык сезне үз канаты астына алыр дип уйлыйм. Икмәктер, сезгә һич тә куркасы юк. Сез, хөрмәтле кешеләр, хакимнәргә каршы фетнә таратмассыз бит? +— Министрлык үз мәктәпләрен акча белән тәэмин итә, — диде Камил. +— Ә безнең мәктәпләр попечительләр җәмгыятенең хәеренә көн күрә. Бәлки министрлык безне дә тәэмин итәр? +— Һм-м... сугыш, әфәнделәр. +Аннары ул кискен хәрәкәт белән хуҗаларга иелде дә матәмдәге кебек башын түбән иеп, әмма тигез һәм нык адымнар белән чыгу юлына борылды. +Инспектор килеп киткәннән соң, Камил үзен бик сәер тотты. Соңрак кына бар да аңлашылды. Кала гәҗитендә Уральск өлкәсе хәрби губернаторының хәбәре басылды. Камил әфәнде М.Төхфәтуллиннан, рөхсәт кәгазе буенча, Җаек каласында чит кала кешеләре өчен төзелгән хастаханәдә түләүсез ятак тоту өчен Уральск төбәге мөселманнарыннан җыелган ике йөз сум кырык тиен акча алган икән... +— Кайчан өлгердең? — дип аптырады Габдулла. +— Бер айда җыйдым! Ышанасыңмы? Башкалар бер елда да җыя алмас иде. — Камил мактанса да, уңайсызлануы йөзенә чыккан иде. — Хәйрия эше, карават — дин кардәшләр өчен. Син әллә шуның кызыгын табасыңмы? +Габдулла көлемсерәде генә: +— Дин кардәшләр өчен бер ятак кына аз. Үткән атнада гына Борханкүлдә алты крәстиян яраланган. Хастаханәгә хәер-сәдака бирүчедән җыялар, сакчыларга түләргә дигәндә, акча табыла. +— Шулай, өязләрдә авыл полицейскийлары булдырганнар. Крәстияннар баш күтәрә. Адәм актыкларының тез буыннары калтырый, куркуларыннан теләсә кемне эләктерергә торалар. Безнең арттан да күзәтәләр, бел шуны! Әнә Гомәр хәлфә әле үк: хакимнәр сезнең яңа алымнарыгызны да күреп алырлар, дип кычкыра. Монафыйк, әләкче! Минем турыда ышанычсыз дигән имешмимешләр тарата. +Кияүгә җыенганда, апасы, Апушны чит кешеләр янында калдырмыйм, дигән иде. Мескен, аның үзенә дә ире йортында рәхәт түгел. Приказчик, гаилә башы буларак, менә дигән булып чыкты, әмма бик саран, үзенең кибете дигәндә, туган-тумача өчен дә комсызга әйләнә. +Апасы Габдулланы сирәк килгәне өчен битәрли, елап та ала, энесенең борчылуын күреп, ашыга-ашыга акланып та өлгерә. +— Син начар дип уйлама, өебез ашлы-сулы. Үзем дә тук, балалар да, Алла боерса, аякка басарлар. +Габдулланың тутасы йортыннан китеп, берүзе яши башлавына дүрт ел. Ул ярлы, әмма үзен ятим итеп тоймый. Һәм бары хәзер генә, бу елларны мөстәкыйль яшәп, үз язмышына нидер янавын аңлады. Бу — ятимлек иде, изге дәрәҗә йөрткән җиде буын нәселенең ятиме. Әлеге яктылыкның чагылышын ул һәрдаим күңеленнән генә сизә килде: әйләнә-тирәдәгеләр аның белән хөрмәтләп сөйләшә, бүләкләр бирә, гөнаһларын киметү өчен мәхдүмнең догаларына ышыклана. +Аның күңеле чиста, саф, шул ук вакытта Изге Коръәнне укып чыккан бу кечкенә мәхдүм шундый беркатлы! Аларның авылында киез итек басу остаханәсенең хуҗасы Галимҗан бар иде, бар кеше диярлек аңа ярарга тырышты, берчак малай шушы адәмнең күрешергә дип үзенә сузган кулын алмады. +— Юк, юк! — дип кабатлады ачуыннан һәм чиркануыннан агарынган малай. — Үзен кызыл аракы белән пычраткан адәмгә кул бирергә ярамый! +Итекче бик һавалы, шәһәр эшкуарлары кебек байлыгы белән шапырына. Якташларына арты белән борылган бу тәкәббер итекчегә карап малай тагын өстәде: +— Тәкъвалыкны кабул итмәүче һәрбер тәкәббер йөрәккә хурлык өстенә хурлыктыр, — диде. +Һәрвакыт бердәм булып яшәгән крәстияннар аның бу сүзләрен ишетеп, ничек куандылар. +Аны ихластан яраттылар, әмма бу узгынчы ярату, чөнки ул бер кешегә генә төбәлгән ярату түгел иде. Андый мәхәббәт эченә мәкер яшеренә. Күпме ятимнәрнең күзен буды ул, юлыннан яздырды, күпмеләре, алданып, соңыннан эшлексез һәм теләнчеләргә әйләнделәр. Аллаһ аны коткарды! +Әмрулла юлга җыенды. Иртәгә китәсе дигән көнне Габдулла аның белән төн уртасына кадәр сөйләшеп утырды. Шәкертләр инде күптән тирән йокыда, караңгы коридорда Гомәр хәлфәнең генә, башмакларын чаштырдатып, әрле-бирле йөренгәне ишетелә. Бик теләсә дә, ул пышылдап кына гәпләшкән яшьләрнең ни турында сөйләшкәнен ишетә алмас иде. Вакыт-вакыт бер-ике сүз алышалар да тынып калалар һәм сүз сөрешен хәтерләрендә дәвам итәләр. Шулай итеп, Әмрулланың беренче тапкыр калага килеп чыгуын хәтерләрендә яңарттылар: башта аны хәтта Багдад хәлифәсенең нәселеннән диючеләр дә булды, тик аннары, егет белән полиция идарәсе кызыксынгач, аны талиб дип атый башладылар — тар карашлы бәндәләр шуннан да әшәке сүз таба алмады. Гомәр хәлфә мөфтигә һәм бер үк вакытта жандарм полковнигына әләк язып торуны үзенең бурычы дип санады. Бу ирекле шымчының хәбәрләреннән нидер белү өчен, полковник аннан: "Соң, төрек нәрсә дип әйткән?" — дип сорый. "Сүзләре әллә ни куркыныч түгел, — ди хәлфә, — әмма хәрәкәтләре куркыныч! Бакчада бер кыз белән йөргәндә, ул аны үбәргә маташты!" +Егетләр шаркылдап көлеп җибәрделәр һәм шунда ук тынып та калдылар: башмак чаштырдавы алар ишеге төбендә туктап калды. Бер-берсенә карашып алгач, түзмәделәр, тагын пырхылдаштылар. Алдагы көнне Гомәр хәлфә төрек егетеннән изге урыннарны уравын һәм шулай итеп хәлфә файдасына Хаҗ сәфәре кылуын сораган. Хәлфәнең Мәккәдә булганы бар, әмма фабрикант Мортаза Гобәйдуллин килешүе буенча хаҗ кылганга, аның савабы байга гына эләкте. Хәзер исә Гомәр хәлфә үзен шундый рәхәткә лаек дип тапты. +— Нәрсә дип җавап бирдең инде? — дип сорады Габдулла. +— Үтенечен үтәргә вәгъдә бирдем. Әйдә, мине изге урыннарга китә дип уйласын, мин бөтенләй икенче тарафка юнәләм. +Сүзсез калдылар. Инде аерылырга да вакыттыр, әмма Габдулла кабат сүз башлады: +— Без очраклы рәвештә очраштык, бәлки башка күрешергә дә язмас. Шуны бел: үземнең башка ватандашларыма караганда сине яхшырак аңлыйм. Синең белән сөйләшкәндә яисә менә Ядринцев белән гәпләшкәндә, халыкларның берләшү вакыты якынлашканын тоям. Әмма сине мактау дип кабул итмә, үзем аннан газап күргән кеше, мин бит сизәм... без шулкадәр үз-үзебезгә бикләнгәнбез, наданлыкка батканбыз, юк-барларга ышанабыз, томаналар... +— Миңа сезнең халык ошый, — дип, Әмрулла аның сүзен бүлдерде. — Ярлы, җәберләнгән, әмма туган илегезгә карата ярату хисе сездә без — төрекләргә караганда да көчлерәк! Без мөселманнарның бердәмлеге турында хыялланып, иң гадиен һәм иң беренчесен — туган илгә мәхәббәт хисен оныттык. Юкка гына акыл иясе Намикъ Кәмал бәй үз драмасында нәкъ шул турыда язмаган. Һичшиксез, Төркия — "авыру кеше", һәм авыруны — мин әйтте диярсең! — авыруны анатолий крәстияннары коткарачак. Бары тик анатолияләр генә үз күге, үз икмәге, үз җырлары белән халыкка сәламәт һәм намуслы сулыш өрәчәк... +Сарай мәйданы каршында булган атышлар турында сөйләделәр, дистәләгән кеше үтерелгән, яраланган хатын-кызлар һәм балалар кар өстендә ятып калган. Нинди дә булса хәвефне күз алдына да китермичә, халык үзенең патшасы янына килгән, ул озаклаган, шул арада канэчкеч жандармнар ут ачкан. Бәла-каза күрүчеләрне жәлләделәр, патша үзе дә гаепсезгә коелган кан өчен газапланадыр, диделәр. +Патшаның мөрәҗәгате дә зарланулы иде: "Неисповедому Промыслу Божию благоугодно было посетить Отечество Наше тяжкими испытаниями..." +Габдулла халык арасында йөргән имеш-мимешләрнең вакыйгаларны бозып күрсәтүен сизде, болар бар да беркатлы, ялган. Әмма чынында ниләр булганын аңлап җиткермәде. Ул югалып калды, моңа үз акылы җитәрлек түгел. Мотыйгулла хәзрәтнең әрнүле һәм пәйгамбәрләр тынычлыгы белән әйткән сүзләренә дикъкать белән колак салды: +— Мин нәрсә буласын беләм. Күптән түгел генә тотрыклы булып күренгән нәрсәдән көл өеме генә калыр. Тик мин безнең белән, әлегә үзләренеке арасындагы фикер каршылыклары турында хәбәре булмаган халкыбыз белән ни булырын әйтә алмыйм. +Аның әйткәннәре аңлаешсыз һәм күңелгә тәэсир итми. Коръән дә дөнья бетүе турында телгә ала, әмма бу берәүне дә куркытмый бит? Камил бу турыда ни уйлый икән? Сәясәтче һәм көрәшче Шәрифовның фикере ничек икән? +— Минем сүзләремне хәтерлисеңме? — диде Камил. — Тигезлек турындагы бар сүзләр канкоешка китерәчәк. Берничә мылтыктан берничә ату белән ризасызлар шундук юк ителә... Ай-һай, куркыныч тынлык башланачак хәзер! +Әмма тынлык башланмады. Февраль аенда ук Җаекка берсеннән-берсе котчыкмалы хәбәрләр килеп ишетелде: Гельсингфорста сенат прокурорын үтергәннәр... Мәскәү генерал-губернаторы бөек кенәз Сергей Александровичның җанын кыйганнар... Одесса полицмейстерына һөҗүм иткәннәр... Эшчеләр башкалаларда: Томскида, Казанда, Сарытауда баш күтәргән. Бу зур тизлектә килеп ирешкән имеш-мимешләргә кала кешеләренең әллә ни исе китмәде. Әмма каланың үзендәге вакыйгалар хәйран калдырырлыклары иде. +Алпавытлар калага килеп, хөкүмәт оешмаларын камап алды һәм баш күтәргән крәстияннарны бастырырга казаклар җибәрүен таләп итте. Казакларның хакимият тарафыннан оештырылган махсус отрядлары бар җиргә дә өлгерә алмады, февраль бураннарында батып, өшеп, йокысызлыктан йөзләре каралып, йончыган арык атларда калага кайтып төштеләр... +Камил башта бик нык курыккан иде, хәзер акрынлап үз халәтенә кайтып килә, ниндидер өметләндерерлек хәбәрләр отып алырга тырыша. +Габдуллага, мөгаен, бер генә юл каладыр: мәхәллә мулласы булу, мәктәп ачып, крәстиян балаларына сабак өйрәтү. Өйрәтергә? Әмма ул үзе гыйбадәтләрне калдыра, ураза тотмый, җыеп әйткәндә, адым саен гөнаһ ясый. Аны тәкәббер, диләр. Әйтерсең, башкаларга түбәнсетеп карый. Алар аның күбрәк үзен түбәнсеткәнен белмиләр шул. Дөрес, өйләнүне дә, Хикмәтнең яисә Саша Гладышевның эшен дә, хәтта Камилнең мәшәкатьләрен дә үзе өчен бик мөһим һәм кирәкле санамады. Бәлки шуңа аны тәкәббер дип әйтәләрдер? +Нәрсә белә ул, алда ни күрә? +Сабый чагында бөтен дөньясында ул берүзе калды, һәм аны базарга алып килгән крәстиян: "Асрамага бала бирәм, кем ала?" — дип кычкырды. Шунда ук җавап кайтарган кешесе дә табылды. Менә хәзер: "Кем мине зур кешелек дөньясына ала? Аның бар белемнәре, кануннары, матурлык һәм максатчан төшенчәләре белән берләштерә?" — дип аваз салсам, берәрсе табылыр иде микән? Бу зур кешелек дөньясы белән элемтәдә булмау, аның акыл ияләрен һәм шагыйрьләрен, дин белгечләрен белмәү, — димәк, ятимлек алга таба да дәвам итә дигән сүз. Тормышымны үзгәртергә кирәк", — дип уйлады ул. Әмма ничек, нәрсәдән башларга? Кем белән? +Кышның калган көннәрен Габдулла ялгызлыкта үткәрде. Дәресләргә дә әллә ни исе китмәде, Камил белән дә ара-тирә — тәнәфесләрдә генә күрешкәләде, ул да дәресләрен әллә нигә бер генә укытты, һаман каядыр китте, оешмалар буйлап йөрде. Ниһаять, апрельнең шау-гөр килеп торган бер көнендә, кичкә табан, ашыгып кына тулай торакка керде, тиз генә хөҗрәнең чаршавын сыдырды да Габдуллага ташланды: +— Безнең үз гәзитебез булачак... һәм, бәлки, журнал да. Мин бәхетле! Син? Киттек тизрәк, киттек, бүген төн безнеке... Мин инде булачак хезмәткәрләрнең исемлеген дә төзедем, син — беренче. +Алар апрельнең карлы, саф һавалы төнендә бик озак сөйләшеп йөрделәр, чып-чын басылган гәзит аларның тормышын искитмәле үзгәртер иде, диештеләр. Камил узган елның буеннан-буена төрле хөкүмәт оешмалары буйлап йөреп карады, ләкин бар да уңышсыз тәмамланды, ахыр чиктә башкалага үтенеч юллады. Анда да кире кактылар. Мең тугыз йөз бишенче елның башында кабат Петербургка язды. Камилнең якыннары аның ниятен хәвефле, хәтта куркыныч дип санадылар: зур түрәләр аны фетнәче дип санарга мөмкиннәр иде. Менә шушы көннәрдә генә җавап килде, бу юлы да томалап куелган дип аңларга була иде. Камил сизенде: монысында эш пешәргә тора, чөнки җавапта, гәзит чыгару өчен аерым ышанычлар кирәк: хуҗасының маллы-мөлкәтле, матди нигезе булуы кирәк. Шартлар үтәлгән очракта, бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырга мөмкин, диелгән иде. Ул киңәш-табыш итәр өчен Ядринцев янына китә. +Ул исә болай дигән: +— "Уралец"ны типографиясе белән бергә сатып алыгыз да иясе булыгыз! +— Нәрсә, хуҗасы сатармы? +— Баш-аягы белән! Шулар белән бергә мине дә сатарга мөмкин, мин төкерәм аңа. Китәм мин. Ник дәшмисез? Киңәшем өчен рәхмәт әйтегез! Киттек, башкалага китүем хөрмәтенә бераз гына тотып куйыйк. +Ядринцев белән бер шешә шампан шәрабен бушатып, аның эчпошыргыч сүзләрен тыңлап арганнан соң, Камил Габдулла янына ашыкты. +Димәк, эш типографияне сатып алуга терәлде. Тик Камилнең акчасы юк. Бөтенләй юк. Ләкин акчаны ул атасыннан алыр, туган-тумачадан сорап торыр, хатынының бирнәсен акчага әйләндерер. Ахыр чиктә танышларыннан бурычка алыр. Тик менә аңа сырышкан дуслары гына кайсы кая таралышып бетте: берсе шау-шулы вакыйгалар тынганчы дип, әтисенең утарына ычкынды; икенчесе сәүдә мәйданында аякка басарга маташа; шайтан алгыры, инкыйлабчы Шәрифов махмырдан бушамый... +Типографияне сатып алганчы ук, Камил, Ырымбур нашире Кәрими белән эшчеләрен өйрәтү мәсьәләсендә килешеп куйган; Габдулла Ырымбурга типография эшенә төшенү өчен китәргә тиеш булачак. Казаннан хәрефләр белән җиһазлар җибәрергә вәгъдә иткәннәр. Ул арада акча да табылды: җитмәгәнен, һич көтмәгәндә, зур мануфактура ширкәте башлыгы Мортаза Гобәйдуллин биреп торды. Камил каушады: "Күктән бәхет яуса, юләр дә уңа", — дип шаярткан булып маташты. +Габдулла тормышындагы бу үзгәрешләргә эчтән генә үзен әзерләде: алда торган сәфәр дә, аннары нәшриятта эшләячәге дә аның мәдрәсәгә башка әйләнеп кайтмавын белдерә иде инде. Ул әзерләнеп беткәч кенә, Камил кинәт игътибарсыз гына: +— Без Ырымбурга сәфәрне чигереп торырбыздыр, мөгаен. Хәзер типография үзебезнеке, мондагы хәреф җыючылардан эшкә өйрәнерсең, — диде. +Сәфәргә акча юк дип дөресен әйтсә дә була иде. Югыйсә, соңгы тиененә кадәр типография өчен тотылуы каланың бар кешесенә мәгълүм. +Габдулланың бүген бернинди эше юк иде. Апрельнең соңгы көннәре. Урамда җәй башындагы кебек җылы, тымызык һава. Ул Казан мәйданындагы ашханәгә сыра эчәргә керде. Кеше юк диярлек, ябышкак буш өстәлләрне чебен сырып алган, тузанлы тәрәзәләрдә кояш нурлары калтыранып күренә. Пинжәгенең җиңен терсәгенә кадәр кайтарып куйган, кулына стакан тоткан яланбашлы бер адәм буфетчы белән аңлашырга маташа. Менә ул стаканын бушатты да, җиңелчә биеп, залның уртасына чыкты һәм бер мескен җан бирер алдыннан соңгы тапкыр дәртләнеп калгандай, тыпырдый башлады. Шушы кешенең Ядринцев икәнен таныгач, Габдулланың күзе шар булды. +— Исәнме, егет, — дип дәште аңа мөхәррир һәм янына килеп утырды. — Мин, дустым, китәм... Китәм! — дип кабатлады сагышлы тавыш. — Сез, мутлар, уңдырышлы җирләрдә яшисез! Акыллым, сездә, татарларда, сагыш, моң мондый... урысларда нинди, беләсезме? Әйдәгез, сарматларны искә алыйк әле... +Бераздан мәгънәсез сүзләр сөйли башлады, тагын стаканын тутырды һәм шунда ук бушатып та куйды. Тик кайсыдыр бер мизгелдә айнып киткәндәй, егеткә текәлде: +— Истәлеккә берәр нәрсәмне алыгыз, — дип пиджагын селкеде һәм аннан бөгәрләнеп беткән сары тышлы китапчык төште. — Менә моны булса да, ә?.. Истәлеккә. +Габдулла ризалашып, китапчыкны кесәсенә тыкты һәм китәргә ашыкты. Урамга чыккач, аны кызганудан кире кабакка борылмакчы итте, тик кермәде... мөхәррир артык исерек иде шул. Вакыйгалар зур тормышның чагылышы кебек тоелса да, Габдулла, чынында минем гомер күптән башланды инде, дип уйлады. Башланды, чөнки котылгысызлык көтелә бит — әле алда күп нәрсәләр көтәдер — үзенә якын кешеләрне табар да, югалтыр да. Яшьлектә ул турыда әллә ни уйлап тормыйсың һәм үкенеп тә өлгермисең... Хәзер Ядринцев ничек жәл! +Хөҗрәсенә кергәч, ул китапчыкның тышын укыды: "Царь-голод. Экономические очерки". Димәк, истәлеккә... Мәңгегә... +Куе караңгылыкның дымлы чирәмендә тычкан уты уйный һәм төн күгәрчене черелди, караңгылык һуштан яздырырлык гаҗәеп хуш исләр белән җавап кайтара. +Кечкенә бүлмәгә җан өреп азапланган шәм яктысында кинәт аны ниндидер тәкатьсезлек шаукымы биләп алды... Ул сәкедән сикереп торды, калтырыйкалтырый өстенә киенде һәм ишегалдына йөгереп чыкты, койма аша сикереп төште һәм акрын гына шаулап торган төнге урам буйлап мәйданга таба атлады. +Әле генә күз алдына килгән нәрсә хыял түгел, ул кыз да (тагын кем булсын?) нәкъ шундый ук хисләр кичереп, мәйданның каршы ягыннан йөгереп киләдер, һәм Офицерлар йорты янында алар очрашыр. Кызны көттермәскә теләп, ул йөгерде, аннан алдарак килеп өлгерүенә куанды. Менә ул йорт... Иртәгесен ул бу йортка күзен күтәреп карый алмады, әйтерсең, өйнең икенче каты, авыр аркалар тезмәсе, астагы кибет, капка өстендәге яшел алтакта да аның төнге маҗараларын беләләрдер төсле тоелыр... +Ә бүген... Ул тыныч зур бинаның почмагында, йолдыз атылган саен сискәнеп, һәрбер кыштырдауны, чагылып киткән һәр шәүләне күз уңыннан ычкындырмый басып тора. +Караңгы төшкәч эш сәгате башлана торган бер бичара кыз, аның янына килеп, кунып чыгарга тәкъдим итте. Ул кызга күзләрен тутырып карады, ләкин дәшмәде. +— Бәхетсез егет, — диде төнге күбәләк, аны танып. — Син, мөгаен, акылыңнан язгансыңдыр. +Көндез ничектер ул велосипедта барган Диләфрүзне күрде, велосипедының кыңгыравы кинәт өндәге кебек җырлап куйды: "Аллаһ мәхәббәтләре дәвам иткәннәрне үтерми". Чынлап та, бик, бик чибәр бит ул! Төннәрен исә мәхәббәткә багышланган шигырьләрен язганда, ул гүзәл Хөснибануны күз уңында тотты: кыз үзенең кулын сорап килүчеләргә чишәргә җиде табышмак биреп озата, шаһзадәләрнең иң гаярьләре исә таулар һәм чүлләр аша гаҗәеп нәрсәләр, гыйфритлар белән көрәшергә китәләр дә эзсез-нисез югалалар. +Аның Диләфрүз белән сүз алышканы булды. +— Ишеткәнегез бармы, шагыйрь Дәрдемәнд үз акчасына ятимнәр йорты тота. Үзе дә бәләкәчләрне тәрбияләү белән мәшгуль. Ул шундый бай! Минем көчем бер кызны тәрбия кылырга гына җитәрлек. Габдулла, мин беркайчан да кияүгә чыкмыйм, бар гомеремне фәкыйрь ятимнәргә багышлыйм. Мәктәп ачармын, үзем белгәннәрне өйрәтермен. +— Сөйкемле, матур... +Ул бу сүзләрне ишетмәгәнгә сабышты һәм яңгыравыклы тавышы белән дәвам итте: +— Без үзешчәннәр спектакле әзерлибез. Сез нигә бер дә катнашмыйсыз? Без сезгә менә дигән роль табар идек. +— Гыйфритнеме? Әллә аннан да коточарлыгынмы? Бәлки хәйләкәр приказчикныдыр? — уңайсызланып шаяртты Габдулла һәм велосипедның ялтыраган рулен сыйпап куйды. +— Сезгә велосипед ошый мәллә, нигә үзегезгә сатып алмыйсыз? Шәп машина, шулай бит? +— Әйе. +...Кызның кулы орынган һәрнәрсә шулай матур күренә. Менә алар тарафыннан алынган ятимә кыз; Диләфрүз аңа матур күлмәкләр киертә һәм алар икесе йөрергә чыгалар. Аның тирәсендә бар нәрсә балкый: идарәчеләр кирәк-ярагын җыеп ярминкә рәтләре арасыннан үткәндә дә, шәфкать туташы булып гади ак халаттан сырхауханәгә барганда да, шул гади халатның аңа ничек килешеп торганын күрсәң! +Ул үзе дә чибәр икәнен сизә, очынып алулары да бик килешле. Әйләнәтирәдәгеләрнең дә япь-яшь кызның башкаларга бәхет өләшкәнен күреп, күңелләре нечкәрер... Ятимәне юындырырлар, корсак тифыннан дәваларлар, матур күлмәк кидереп аның янына китерерләр. Диләфрүз үзе тиф белән авыручылар ята торган хастаханәгә барыр, авыру кызга әкиятләр сөйләр, юындырыр, күкрәгенә кысып җылытыр! Матур күренеш түгел, тик нәкъ менә шундый кайгырту күп мәртәбәгә әйбәтрәк... +Юк, көн коточкыч узды. Төнлә, бәхетле Габдулла, башкаларның шигырьләрен уйлап ятты. +Ул апаларында кунды. Габдулланы чәй белән сыйлаганда, ул серле-иркә карашын энесеннән алмады. +— Мин сине эзли чыгасы идем инде. Син, чынлап та, белмисең, ахры... +Мөхәммәтгали кибет белән арасын өзеп, балта осталарына кушылган һәм алар, бер бай терлекче белән эш белешеп, далага киткән икән. +— Шуннан нәрсә? +— Бәлки сине дә алырлар. Акча эшләр идең. — Апасы бераз туктап торды. — Мөхәммәтгали өйләнергә җыена. +Ул бичара хатынны гаҗәпкә калдырып шаркылдады: +— Юк, мин нәрсәгә барыйм? Мин бит өйләнергә җыенмыйм. +— Син һәрвакыт апаңны ахмак санап көләсең! +Типографиядә, хәреф җыючылар урнашкан идән астына төшеп килгәндә, бер егет белән бәрелештеләр, егет юл биреп йөгереп менеп китмәкче иде, әмма кинәт туктап калды: +— Габдулла? +— Сашка! +— Көтеп тор, мин хәзер. +Май исләре аңкып торган караңгы томан эчендә, гадәти булмаган подвал, тимер кәрәзләр белән чуарланып беткән өстәлләр, машиналар, әле күтәрелеп, әле төшеп торган рәшәткәле җилләткечләр. Шундый машиналарның берсендә иде Ицхак. Озакламый Сашка Гладышев та килеп җитте, оста күренде, ул кешене Камил хөрмәт белән Андрей Савельевич дип тәкъдим итте. +Төш вакыты җиткәч, егетләр каршыдагы ашханәгә җыендылар, Габдулла да, Камилне мастер белән калдырып, аларга иярде. +Сөенеп күзәтте ул балачак дусларын, вакытның, төс-кыяфәтне үзгәртсә дә, холыкны элеккечә калдырганын күреп гаҗәпләнде. Габдуллага алар зур малайлар кебек тоелды. +— Аның өйләнүенә икенче ел инде, — диде Сашка, өстәл яныннан кузгалып. — Ицхак үзенең җилкә чокырын күрә алмаган кебек, хатын чырае күрәсе кеше түгел иде, ярый әле Җаекка Флейшманнар килде. Аларның күп тә түгел, аз да түгел — нәкъ унике кызы бар. Ицхак иң өлкәнен алмакчы иде, аңа: кечесен ал, аның да синең кебек әле сөт эчә торган вакыты, дигәннәр. +— Такылдык син! — дип калын тавышы белән көлде Ицхак. — Цехка кайтырга вакыт, ә ул тузга язмаган әкиятләр сөйләп утыра. +Икенче көнне, дәресләр тәмамлануга, Габдулла типографиягә йөгерде. Һәм һәр көнне билгеләнгән сәгатькә килеп җитә торган булды. Хәреф җыю эшен ошатты ул, шулай ук егетләрне дә. Очрашкан саен, уен-көлкеле балачактан соң бик күп сулар акканына төшенде. +Әмма элекке гадәт буенча шаяру, уен-көлкеләр бары беренче көннәрдә генә булды... Унике сәгатьлек эш көне, ипи табу кайгысы, сәламәтлекләре өчен борчылу һәм курку — авыру килеш син хуҗаңа кирәкмисең, — болар бар да яшьләрне кыюсыз-усал һәм кызып китүчәнгә әйләндерде. Жәлләгән саен алар алдында үзеңне гаепле сизгәндәй ояласың. +"Дөньяда бер падишаһ бар ки, ул падишаһ гаять шәфкатьсездер, аның исеме — Ачлыктыр..." — Габдулла очраклы рәвештә генә Ядринцевтан кулына төшкән "Ачлык-Падишаһ" турындагы китапның битләрен беренче кичтә үк актарып чыкты, аннары кайбер сүзләрнең, мәсәлән, тауар алмашу, өстәмә кыйммәт, көндәшлекнең мәгънәсенә төшенергә теләп, җентекләп укыды: башына, әгәр бу китапчыкны тәрҗемә итүче табылса, үзләренең нәшриятында бастырырга да булыр иде, дигән уй килде. Менә хәзер Канбәкнең фаҗигале үлеме турында уйлап утырганда, китапның баштагы бүлекләре исенә төште, аларны яттан белә икән һәм эченнән генә татарчага тәрҗемә кылды. "Менә бит, үзем үк тәрҗемә итәм, — дип уйлады Габдулла. — Мөгаен, хәзерге вакытта минем өчен эшли алырдай бердәнбер нәрсә — шулдыр". +Әмма тормыш тәгәрмәчләре бернигә карамый әйләнә дә әйләнә. Полицейский да кабат мәдрәсәгә керә һәм үзенең оятсызлыгын күрсәтә башлады. Жандармнар завод тирәләрендә иснәнделәр, ат арбаларына барган көйгә сикереп менеп юлчыларны тентеделәр: янәсе, пар тегермәненнән каеш урлаган каракларны эзлиләр. Ибнеәминов фетнәдә шикләнгәннәрнең барысын да рәхимсез рәвештә куды һәм алар урынына яңаларны алды... Урамда хәсрәте йөзенә чыккан исерек Шәрифовны күргәннәр. Ул сәүдәгәр малаен тукмап яныннан куган һәм яңадан ярдәм күрсәтү оешмалары эше башлау ниятеннән ваз кичкән. +Җаек елгасы артында, мещаннар җыелып ял итәргә, чәй эчәргә яраткан Хан урманлыгында, яшерен җыелыш үткәрергә карар кылынды. Алдагы көндә Габдулла Хикмәт белән күреште һәм алар анда көндез очрашырга булдылар. Шуңа иртән бик кабаланмады — тынлыкта әйбәт языла иде. +Көтмәгәндә Камил килеп керде. Дуамал, дип уйлады Габдулла, иртә таңнан урынында тора алмый бит... +— Урамдагы хәлне күрсәң иде! Каланың олысы-кечесе Зур Михайловскоега агыла. +— Нәрсә, анда аю биетәләр мәллә? +— Шулай булса иде! — дип көрсенде Камил. +Ул нәрсәнедер әйтеп бетерми. Әмма озак түзә алмады, сөйли үк башлады. Мотыйгулла хәзрәт янына жандарм килгән һәм шәкертләр фетнәчеләр янына йөгермәсен дип, күзәтергә киңәш биргән. Типография хуҗасы Камилне дә кисәткәннәр. Камилнең күңеле төшкән, урам тулы казаклар, ди. Типографиядәгеләр, билгеле, өйләрендә утырмаслар, җавабын миннән таләп итәрләр, ди. Кибетчеләр дә чыш-пыш килә ди, әгәр эшчеләре баш күтәрә-нитә калса, тәртип урнаштырачакбыз, дип яныйлар ди... +Алар ишегалдыннан чыккач та шау-шу, буталыш, кыштырдау, кычкырыш эчендә калдылар. Камзуллы һәм энҗе белән чигелгән түбәтәйле берәү: +— Сүз дә юк, тыныч каршылык күрсәтү кирәк. Әмма безгә, мөселманнарга, аны аерым үткәрү зарур, — ди. +Почмакта басып торган городовой авызын зур ачып иснәде дә каты итеп тешләрен шыгырдатты. Камзуллы әфәнде шунда ук пышылдауга күчте. Һәр тарафтан фикер агылды: +— Халык гаепли — һәм Аллаһ нәтиҗә чыгара. +— Халык түгел, хулиганнар өере. +— Динне үзгәртүче... +— Минемчә, карт какшаган. +Тавышлар: +— Ислам аркасында гына гарәпләр тугызынчы... +— Хәзер егерменче гасыр, әфәнде. +— Милләт эчендәге фикер башкалыгы аны бетерәчәк... +— Аллаһы табигатьтән аерылгысыз... +Кызлар гимназиясенә якынлашкан саен, халык төркеме бәйләнчекләнә барды. +— Әфәнделәр! Мин әйтәм, әйдә, хакимнәр өере тантана итсен! Мин бәдрәф чистартучы булып китәм һәм аларга җирәнеп караячакмын! +— Шайтаныма олак! +— Ахырын алдан уйлабрак куй... +— Көчкә каршы көч!.. +— Явызлык тирән катлаулы!.. +— Укымышлы монарх... +— Ха-ха, фәлсәфәче жандарм! +Габдулла килүгә Камилне күздән югалтты һәм Хикмәтне очратып булмасмы дип, тәвәккәлләп төркем эченә кысылды. Тегесе үзе Габдулланы эзләп тапты һәм кулыннан эләктереп, җәяүлеләр сукмагына алып чыкты. +— Мин сиңа гимназия янында җыеласыбызны әйтергә онытканмын. +— Шул кадәрле халык җыелыр дип көтмәгән идек. Моргулис монда сөйләргә киңәш итмәде: килмешәкләр артык күп. Акылдан язган Котбыйга, күр, полицейскийлар бармак белән дә чиртмәде. +Халык төркеме өстендә, атынгалап, язу күтәрелде: "Яшәсен Беренче май — хезмәт бәйрәме!" +Шәкертләр, тәмәке көйрәтә-көйрәтә, ханымнарның ялангач кулларына карап рәхәтләнде. Полицейский, үзен тырыш һәм ышанычлы күрсәтергә теләп, әдәпле генә, арган һәм исе китмәгән кыяфәт белән, гавам эченә кереп кысылды. Төркем кырыена елышкан сумса сатучыны ипле генә куды: +— Ярамый, ханым, ярамый. Сату өчен махсус бүлеп куелган урын бар. +Гавам никтер ышанычсыз, тавыш-гаугалы иде, үзеннән-үзе кузгалып та китте. Алдан — язу күтәргәннәр, алар артыннан механика заводы эшчеләре, күнчеләр, депоныкылар, типографиянекеләр атлады. +Елгага җитәрәк, алдан баручылар адымнарын акрынайтты. Менә беренче рәттәгеләр күпергә керде. Арттан килгәннәргә туктап, бераз көтеп торырга туры килде. Күпернең ике ягында да полицейскийлар һәм Котбый җитәкчелегендәге дистәләп сәүдәгәр тезелгән. Котбый яшәреп киткәндәй булган — бите түгәрәкләнгән, җыерчыклары язылган, башында сарык тиресеннән тегелгән, түбәсе тәбәнәк бүрек, өстендә озын чабулы казаки. +Эшчеләрне алар дәшми-тынмый гына үткәреп җибәрделәр, әмма калган кешеләр якынлашкач, Котбый кулы белән селтәнде: +— Әй-әй, мөселманнар күперне чыгарга тиеш түгел. Бу — күпер. Сират күпере, йә тәмугка егылып төшәрсез, ха-ха-ха! +Кайберләре, чынлап та, читкә тайпылды. +— Дөрес, эссе бүген... өйдә утырсагыз яхшырак. +Тантанага чакырылгандай киенгән вице-губернатор Шидловский кара айгырга атланып килде. +— Әфәнделәр... анагызны! +Котбый вице-губернаторның ботына шапылдатты һәм атны өркетеп кычкырды: +— Безнең бөек әбинең сәрдары дөрес әйтә! Әби патшабикәнең кочагына сыеныгыз! +Караңгы чырайлы Шәрифов туп-туры Котбыйга таба ыргылды. Тегесе читкә каерып өлгерде: +— Адашкан ул! Борыл, әле соң түгел. Төпсез чокырга төшәрсең, үзеңне сакла! +Шәрифов Шидловскийга таба борылды: +— Оят, вице-губернатор әфәнде! Котбыйны сары йорттан махсус чыгармадыгызмы икән, дигән уй туа. Үзегезне елгага тотып атмасын. +Шидловский тыныч иде: +— Ул кемне күпердән ыргытырга кирәген бик яхшы белә! Тик сезнең хакта гына никтер ялгышкан. +— Кабахәтләр, адәм актыклары, — дип мыгырданды Шәрифов, — фиргавеннәр, шымчылар, талаучылар!.. +Елганың икенче ягында казакълар даладан терлекләрен куып азаплана иде. Каршылык күрсәтүчеләр сафы шактый алга китеп, инде урманлыкка борылып маташа, күпернең бу ягында калганнарга куе тузан болыты якынлашты. Тагын Котбый тавышы таралды: +— Әй, муллалар, сарыкларыгызны саклагыз! Бу сезнең яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтаручы мәхәллә кешеләре. Мин сезнең әбиегез белән тагын меңне җибәрәм... аралашмагыз, аерылыгыз... әй, ротмистр, тотыгыз!.. +Октябрь уртасы. Урамда пычрак, салкын, соры күңелсезлек. Әмма кала, бәйрәм алды сыман шау-гөр килә: гражданлык иреге бирәчәк патша манифесты турында кем нәрсә ишеткән, шуны сөйли. Барысы шатлык, өмет, әйбәт яңалыктан рәхәтлек кичерә. Листовкалар бу вакыйганы хәтта инкыйлабның җиңүе дип атады. +Октябрь ахырында Камил Казаннан хәрефләр алып кайткан. Гәзитнең чыгуына санаулы гына көннәр калды. Канәгать елмаеп тәмәкесен көйрәтте. Аннары Казандагы хәлләрне бәян итте. +— Патша манифестка кул куйган. Номердан чыктым да Вознесенскийга киттем — андагы халык! Университет ишеге төбендә полиция җыелган. Халыкны тыеп булмый, бинага бәреп керделәр. Мин урам җыелышына эләгә алмадым, тыныч кына үтте, диделәр. Халык таралыша башлагач, казаклар өстенә шартлаткыч ыргытканнар. Ахырдан җайдаклар, төрлесе төрле якка сибелеп, ут ачканнар!.. +— Ничек инде, манифест бар бит? +— Инкыйлабчылар өчен бу алдагы көрәшнең бер адымы гына ди... Шул ук көнне социал-демократлар комитеты полицияне коралсызландырырга чакырган ди. Шаккатырсың: комитет Шәһәр коммунасы оештырырга карар бирә, биш йөз кешедән торган халык милициясе төзи... +— Ә безнең монда, әйтерсең, изге бәйрәм! Ибнеәминов сөенеченнән Обыденков ресторанында сый-хөрмәт өләшкән. Нәбиулла бер дигән күңел ачу йорты ачкан. +— Их, дусларым, — дип әйтеп куйды Камил. — Ниләр генә эшләнсә дә, бар да яхшыга кебек. Әйе, мин бит иң кызыгын әйтми калганмын. Шушы көннәрдә килеп җитәргә тиешле хәреф җыючыбыз Сафи фиргавеннәрне бик тырышып коралсызландырган икән. Артларыннан куа килмәсеннәр өчен, үзләрен баштанаяк чишендереп калдырганнар ди! Күз алдына китерә аласызмы? +Кич белән Камил, Габдулла, Сираҗи һәм Миңлебай извозчик яллап Мәгъмуриягә киттеләр. Бакча урындыклары сыман киң, култыксалы баскычтан керүгә, күңелле көй — "Әпипә" ишетелде. Тәбәнәк түбәле каракүл бүрек кигән, йомшак итекле, эре сөякле егетләр аларны хөрмәт күрсәтеп залга озатты. Зур шәмдәлләрдән келәм өстенә, ялтыратылган өстәл һәм кәнәфиләргә, фужер һәм шешәләргә яктылык сибелә. +— Әһә, Җаекның бар чәчәге монда җыелган, — дип мыгырданды Камил. — Манифест байларга күңел ачуны бурыч итеп куйган диярсең. Чыннан да, каланың барлык зур түрәләре монда: сәүдә фирмасы башлыгы Мортаза әфәнде, тегермән, май җитештерү, сабын кайнату заводы хуҗалары, банк хуҗасы Цфасман, әхлак турында зур китап язган элекке укытучы. +Нәбиулла мөхәррир белән аның дусларын үзе каршы алып, өстәл янына озатты. Күрше өстәлдә Ибнеәминов утыра иде. Күнче аларга болай гына, элеккеге танышлары санап башын селкеде һәм кечкенә генә арык гәүдәсенә киң күлмәк кигән бер адәм белән әңгәмәсен дәвам итте. +— Сез озак яткан нинди тауарлар турында сөйлисез, Михаил Аронович! — дип кызды Ибнеәминов. — Бик беләсегез килсә, без заказны әле җитештерелмәгән тауарга алабыз. Аз җитештерәбез — елга нибарысы унсигез мең тире. Илле, йөз мең җитештерү — менә минем ният нинди! +Иркен күлмәкле адәм, башны катырма дигәндәй, кулын селтәде. Ибнеәминов йомшак кына итеп аның күлмәк якасыннан тотты. +— Мин тире иләү һәм юдыру барабаны куйдырырга телим, табыштан кергән акчаның бер өлешен шул эшкә кертергә исәп. Әмма калганы өчен бурычка алырга туры килә... +Банк хуҗасы дәшмәде, башын чайкавын дәвам итте. +— Шомарту һәм тетү машинасы, гашпильләр... пар белән җылыту, Михаил Аронович, хөрмәтлем, кредит кирәк! Күп сорыйм, әйе, әмма мин вакытында кайтарам бит. Шуның кадәрле чимал барында заводны киңәйтмәү — гөнаһ... +— Баш фетнәчеләр сезнең предприятиедә бит, Закир Галеич. +— Абау, сез ни сөйлисез?! Патша конституция вәгъдә итә, анда ачык күрсәтелер... Безгә бу конституцияне көтеп алырга гына! +Сул яктагы өстәлдән юан адәмнең — пар тегермәне хуҗасының мескен тавышы ишетелде: +— Минем өч йөз тәңкәлек ике тегермән каешын урладылар. Полиция каланың астын өскә китерде, аларны ашату-эчертүгә генә дә байтак акча китте. Азатлык килгәч, ни булыр, ә? Бөлгенлеккә төшү? Юк, син полицейский икәнсең инде — үз эшеңне бел! +Ибнеәминов белән банк хуҗасы торды, өске катка кәрт уенына җыендылар, ахры. Өстәлләр арасыннан узганда, күнче Камилгә иелде: +— Гәзитегез чыгу белән тәбрик итәм, Камил әфәнде. Реклама буенча, чур, мин — беренче! +Ул да булмады, сәхнәгә ресторан хуҗасы Нәбиулла күтәрелде. +— Җәмәгать! Сезне сәламләргә һәм күп җәфалар чиккән милләтебезнең хокукларын яклау юлында күрсәткән зур тырышлыгыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Безнең сөенечебезгә, безнең җиңүебезгә фатиха биреп, дога кылыйк... Бүгенге көннән безнең, мөселманнарның, Ауропаныкыннан һич калышмаган йортыбыз бар. Ура, җәмәгать! +— Афәрин, данлы Нәбиулла! Афәрин, милләт уллары! Шампан китерегез... Аллаһ хөрмәтенә, патшабыз һәм тәхет варисы хөрмәтенә! Бөек Болгар истәлегенә!.. +Өске каттагы бүлмәләргә тар келәм җәелгән ике бормалы баскыч алып менә. Берсеннән Ибнеәминов белән Цфасман кәрт уйнарга күтәрелде. Икенчесендә кеше күренми, бәлки анда — атлас пәрдә артында, чарлакка менә торган тар юл бардыр? Ул да булмады, пәрдәне теге яктан ачып җибәрделәр. Тавышлар ишетелде һәм залдагылар эчкече Котдус белән ярымшәрә бер хатынның җитәкләшеп төшкәнен күрделәр. Хатынны ярым өстерәп, ул залны кисеп чыкты һәм, чак кына чибәркәен екмыйча, сәхнәгә күтәрелде. +— Н-нотык сөйләргә телим! — дип кычкырды Котдус, чибәркәе белән бергә чайкала-чайкала. — Мөселман туганнар, яңа заман килде, кызыл аракыдан көлмәгез, ул безнең яшәешебезгә ләззәт бирә. Минем инде шәхсән, башка "рөхсәт ителми", "оят", "яхшы түгел", дигән сүзләрне ишетәсем килми. Бүгеннән башлап без хатын-кызларыбыз белән диндар мөселман фәхешханәсендә сөешә башлаячакбыз... +Ул хәлдән таеп, аягында басып тора алмаган исерек кызны ычкындырды, тегесе башта еламсыраган тавыш белән чиелдап җибәрде, аннары хахылдарга тотынды. Котдусның муенындагы шарфын йолкып алып, үзенең шәрә түшенә чорнап куйды да идәнгә җәелеп утырды. +— Уйнагыз! — дип боерды Котдус музыкантларга. +Аннан соң менә нинди хәлләр булды: сәхнәгә Шәрифов йөгереп чыкты, элекке сырхавының якасыннан эләктерде дә сәхнәдән этеп төшерде; аңа комачау ясаган кызны аягы белән этеп җибәрде. Аның кулында кәгазьме әллә фарформы — кар йомарламына охшаган нәрсә агарып китте. Залдан ахылдаган тавышлар ишетелде: +— Шартлаткыч! +— Каһәр суксын сезне! — дип кычкырды Шәрифов. — Базарчылар, алдакчылар!.. Көлегезне күккә!.. — Ул кулындагы әйберне залга ташлады. Нәрсәдер дөбердәде, аннары уенчык шапылдаган тавышлар чыгарып шартлады. +Әмма ыгы-зыгының чиге булмады. Залдагыларның кайсы өстәл астына качты, кайсы, урындыкларны аудара-түнтәрә, башын алып чапты, кайсы өстәл өстенә сикереп менеп урындык белән шәмдәлләрне кыра башлады. Сакчылар табибка ташланмакчы иде, әмма куркып читкә сикерделәр: табибның кулында пистолет көпшәсе күренеп тора иде. Шәмдәлләргә өч тапкыр аткач, Шәрифов иңбашы белән тәрәзәгә бәрде, чылтырап пыяла коелды, һәм ул урамга сикерде. Тиздән анда полиция атларының тояк тавышы ишетелде, арба тәгәрмәчләре дөбердәде, тик тынычлыкны бозучы качарга өлгерде, ахры. +Хәзер полицейскийлар ишек төбенә басты һәм күз карашлары белән залны айкады. Тынгы белмәгән Нәбиулла сәхнәгә менеп кычкырды: +— Әфәнделәр, сез яңа гына, сүрелә барган инкыйлабның соңгы авазларын ишеттегез. Тынлык! Сезгә кечкенә генә серемне ачам: бу — бүгенге кичке тамашага махсус кертелгән иде, әйе-е! Хөрмәтле кунакларыбызның теләге булса, без бу зарарсыз шартлауларны-утларны һәр кич кабатлый алабыз. +Агарынган йөзләренә махсус елмаю чыгарган официантлар тәрәзә ватыкларын тиз генә җыеп алды, ауган өстәл-урындыкларны утыртты. Килүчеләр тагын үз урыннарына урнашты. +Ватык тәрәзә аша иркенләп кереп чыккан җил җанланып киткән тавышларны тирә-якка таратты: +— Курыкканга куш күренә, хе-хе! +— Шәп уйланылган! Безнең нервлар гына... +— Менә аларның инкыйлаблары шушы инде. Кызлар, кызлар!.. +Бормалы баскычтан кызлар төште. +Әлегә кадәр тын утырган Камил тотлыга-тотлыга сүз башлады: +— Без чыннан да ф-фәхеш-ханәгә эләккәнбез, әфәнделәр! Нәбиулла кеше күзеннән яшергән генә, к-ка-бахәт! — Ул сүгенә белми, бу сүзләрне әйткәндә, аның ирене балаларныкы кебек турсайды. +Исәп-хисап ясаткач, алар урамга чыктылар. Полиция атлары кайсы кая таралышкан. +— Зарар юк, зарар юк, — дип мыгырданды авыз эченнән Габдулла һәм гасабиланып көлде, — бар да бик әйбәт, гаҗәпләнәсе юк. Тик нигә монда музыка китергәннәр соң? +— Без үз көйләребезне тагын кайда ишетә алабыз соң?! — дип җавап бирде Миңлебай. — Бәлки театрдадыр? Әллә тамаша-кәмиттәме? Юк, әфәнделәр, үз көйләрегезне фәхешханәләрдә тыңлагыз һәм шуңа канәгать булыгыз. +Ул кичтә дә, аннан алдагыларында да Габдулланың башыннан, үзен оятсыз рәвештә алдадылар, дигән фикер китмәде. Андый оятсызлыкны ул хәтта сәүдәгәрләрдән дә көтмәгән иде. Манифест, ирек... һәм Нәбиулла милли фәхешханә ача! "Кая китте цензура?! Коллык, тарлык, ким-хурлык?.." Моны ул язды... бер генә атна элек. +Тормыш аны кабат алдады. Әле бер атна элек кенә аңа үзенең иң яхшы фикерләре белән тәңгәл килә торган ниндидер кирәкле, менә дигән хакыйкать ачылган сыман иде. Ни өчен без алданабыз? Без хакыйкатьне хәер, сәдака кебек, ниндидер манифест кебек көтәбез, ни өчен үзебез эзләмибез? +Тулай торакка ул йокларга гына кайтты. Кирәкле әйбергә дип тиз генә базга төшеп менгән кебек, бу караңгы чокырда бераз күз йомып ала да кар тутырган караңгы урамнан типографиягә — керосин исле җылы сөрем эченә йөгерә. +Хәреф кассасы өстендә лампаның саргылт телләре уйный. Ул хәрефләрне ала, шул арада алар аның бармакларында җылынырга да өлгерә, аларны тезеп куя һәм кеше учындагы тармакланып киткән юлларга охшаган язылу рәвеше ясала. Сүзгә сүз кушылып, ул да кеше язмышы турында сөйли. "Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?.. Бәс, безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән... Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик, гәзитә мәрвәхәләре (веерлары) илә йомшак җил истерик һәм авызына иттихад вә иттифакъ сулары салыйк; җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын..." +Ул башын күтәрде, бер елмайды, бер моңсуланды. Казан "Бәянелхак"ы тарафдарлары усал мәкалә белән фикерләрен белдерми калмаслар. Күптән түгел ул бер сәүдәгәр турында үткен фельетон бастырган иде: сәүдәгәр чалмасын урап җан-фәрманга мәчеткә чаба һәм көч-хәл белән... бурычка бирүчеләрдән кереп качарга өлгерә. Алдакчы Сәйдәшев, Мәскәү сәүдәгәрләреннән акча алып, үзен бөлгенлеккә төшкән дип хәбәр иткән. Тик ул гәзитнең нашире булуга, кредиторлар шунда ук аның теге бурычларын кичерәләр, өстәвенә теләсә нинди акчалата ярдәм вәгъдә итәләр. Чыннан да, шайтанны мәчет коткарды! +Гәзит эше Габдулланың тын алырлык вакытын да калдырмады: йә заводка барды, йә сәүдә клубына йөгерде, йә ятимнәр йортын урап кайтты, йә идарәчеләр оешмасының китапханәсе бусагасын таптады, йә конторага кереп төн уртасына кадәр гәзит өчен материаллар барлады. Хатларның исәбе-хисабы юк: идарәче оешмалар; акча капчыкларының юмартлыгы; җәмгыятьтә хатынкызның урыны турында күләмле трактатлар, кызлар өчен гимназияләр ачылу; милләт турында күз алдына китергесез күп шигырь, рекламалар. Кайберләре хәтта фельетончылар өчен азык та була иде. Әйтик, сабынчы Хисаметдиннең фирмасы "Исмәгыйль Гаспралы" дигән хушбуй һәм сабын чыгара икән. Бакчасарайда яшәп яткан кенәз үз исеме белән сәүдә иткәннәрен белә иде микән? Тагын бер йомры башлысы: "Сабын шәригатьчә җитештерелде", — дип бизәргә тәкъдим итә, шуннан соң башка төрлесен алып та тормаячаклар, ди. +Габдулла хәзер апасы янына ешрак һәм җаны теләгән вакытта бара иде. Апасы энесенең киеменә гаҗәпләнде. Җәйдән бирле ул күлмәген чалбар өстенә чыгарып, башына, урыс осталары сыман, картуз киеп йөрде. +— Син нигә мондый киемнән йөрисең? Алланы бар дип белмәгән бер урыс бае гына шулай киенгән, диләр. +— Кием тек кием. +— Әле сине тарта да, диләр? +— Әйе, — дигән җавабы белән апасын шаккатырды ул. +— Өйдә генә тартырсың. Әйе, әйе! Төтенен гөлләремә өр, юкса аларда ниндидер корткычлар барлыкка килде. +Габдулла елмаеп, кесәсеннән портсигарын чыгарды һәм тәмәке кабызды. +— Камил әфәнделәрнең өендә кунаклар җыелгач тарталардыр, шунда өйрәнгәнсең, мөгаен, — диде апасы. +— Шулай бугай. — Кунаклар тартамы-юкмы икәнен ул тәгаен генә хәтерләмәде. Аннары аңа барыбер дә иде. +— Син заманча, бай йортларда буласың. Хәзрәт үзе сине мактап сөйли, диләр. Акыллы, бай кызга өйләнергә насыйп булсын... +— Миңа бу яулыгыңны бүләк ит әле, — диде ул, нәсыйхәтне ишетмәгәндәй. +— Яулык? Монымы? — Апасы кырыйлары чигелгән батист яулыкны кулына йомарлады. — Нәрсәгә ул сиңа? Мә, ал. +Ул сүзсез генә яулыкны алды да күкрәк кесәсенә яшерде. Аннары үзалдына аптырап калды: нәрсә булды аңа? Нәрсәгә? Нигә дип апасын серле кыланулар белән уңайсыз хәлгә куя, аңа үз мәшәкатьләре дә җиткән. Көндәлек ыгызыгылардан арынып ял итәргә иде аңа. +— Әйдә, Газизә апа, төшке ашны ресторанда ашыйбыз. Яки чана шуабыз? +Газизә көрсенеп кашларын җыерды. +— Минем белән шаярма. Ирем бар... — Бите буйлап күз яше тәгәрәде. Әмма бик тиз исенә килде: — Син бернинди начарлыкка да бирешә күрмә! Безгә борчу салма. Мин уйлыйм... син андый түгелдер, дим... Сәер сөйләшәсең, кыланмышларың сәер. Барысы да, Габдулла акыллы, укымышлы, дип торганда... Сиңа бит безнең яшәү рәвешебез дә ошамый. Байлыкка да исең китми. +Ул дәшмәде. Мөгаен, ул беренче мәртәбә, хәзергә кадәр кешеләрне бергә бәйләп торган һәм ияләнелгән тормыш рәвешенең аларны аерырга мөмкинлеген сизде. Бу бик гади — билбау белән буып күлмәгеңне, башыңа картузыңны киясең дә ирештерәсең: менә сезгә, төкерәм мин сезнең ахмак тыюларыгызга, мин ирекле, ничек телим, шулай эшлим! Һәм шулай эшлә... Әмма аның чит-ят буласы килмәде. +— Ярый, — диде ул, үзен гаепле сизеп, — китәргә вакыт. — Аздан гына апасының туган җанлылыгыннан, сагыштан, билгесезлектән үксеп җибәрмәде. +Ул үзенең арганлыгын сизде. Алай да, алҗуын җиңеп, төнлә мәкаләләрне төзәтте. Аннары Камил керде, сөйләшеп утырып, таң аттырдылар. Иртән — укырга. "Болай мин озак түзә алмам, — дип уйлады ул, — укуны ташларга кирәк. Миңа нәрсәгә ул? Мулла буласым килми, авылда болай да укыта алам..." +Фикерегезне языгыз да фикергә фикер ялгагыз; +Фикерләшеп хәлебезне, "Фикер"гә язып елагыз. +Гәзитнең беренче саннарын әзерләгәндә, ул күп язды, әмма шактыйларын ертып та ыргытты. Менә бу юллар кабат әйләнеп кайтты. +Матур салкын көннәр торды, тиз караңгыланды, извозчикларның чана табаннары да чиелдап шуды. Зур Михайловскоеда бер-бер артлы фонарьлар кабынды. Чаналарга яшь нәфис чыршылар төягәннәр. Яңа ел җитә. Мартынов кибетендә чыршы уенчыклары белән котлау рәсемнәре исәпсез күп, кибетнең ишеге көне-төне ябылмый. Яңа ел! Ул йөрешен тизләтергә тырышкандай, кулларын селти-селти атлады. +Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде; +Кем соң безне мескен итеп тоткында тоткан иде? +Ашханә яныннан узганда, өзелеп ашыйсы килгәнен сизде, әмма үзен тыеп калды. Чәен катырак итеп ясар да эшкә утырыр. Шулай да үз хөҗрәсе булу әйбәт. Фәкыйрь, әмма үзенеке. Гәзит өчен язмаларны Камил өендә дә әзерләгәне бар, әмма ул анда ничектер тартына. Типографиядә тавыш, һавасы тынчу һәм сасы, аннары эшчеләр белән сөйләшми булдыра алмыйсың. Ул мәдрәсәдән китүне кичектереп торырга булды. +Төнне Габдулла йокысыз үткәрде, иртә аңа рәхимсез кебек күренде. Һәм үз күзләренә үзе ышанмый кәгазь битләрдәге дәһшәтле сүзләрне укыды. +Син Хәттаб хәзрәт бул да бар потларны таптап бетер, — +Кәгъбә Мәнаттан, Лат вә Гоззадан пакь булып калсын. +Дөнья халкы эшләре боларга тапшырылган; +Табигый, бу санәмнәр туры юлда йөрмиләр. +Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән; +Син рәхмәтең белән бөекләрне түбәннәрдән аер. +Бүген кыямәт: дөреслек кояшы тотылды; +Айлар ярылды, акыллар гаугадан шашып калды. +Ул үзен авыру, хәлсез итеп хис итте, бер тамчы көче, киләчәккә бер тамчы ышанычы калмады. +"Мин иманлы малай түгел идемме, — дип уйлады ул, — минме Аллаһы Тәгаләнең сүзен югары куймадым, минме ышанмадым? Мин кире кайтам! Мин рухымны саклыйм, рухны саклау — акыл көчен, һәм ирекне, һәм тугры хис-тойгыларны саклау бит. Ялганны, явызлыкны, гаделсезлекне кире кактым дип бик өметләнәм". +Тынычлангач, ул эссе капкан урамнар буйлап йөрде. Тузанлы, кояшлы матавыкта Нәфисәнең йөзе чагылып китте дә болыт белән кушылгандай яки кояш нурларында эрегәндәй юкка чыкты. Ул эзсез-нисез югалды — аннары тын гына, тузан белән йотылган көй ишетелде, кыз каядыр якында гынадыр кебек тоелды, әмма күзгә генә күренмәде. +Бервакыт Габдулла аны өнендә дә очратты һәм юл аша каршысына йөгерде. +— Нәфисә! +Кыз читкә тайпылды... Ул шунда гына аның өстенә чапан кигәнен һәм яулык чите белән йөзен каплавын күрде. Кыз куркып һәм күңелсез генә күзен аска төшерде: +— Калдырыгыз, китегез... ничек оят түгел! — диде. +— Бу мин бит, Нәфисә. Сине урларга җыенмыйм. +Ул дәшмәде, япмасы иңеннән шуышты, әмма кыз киемнең якасына чытырдатып ябышкан иде. +— Мин берәүдән дә курыкмыйм, — диде кыз, иренен тешләп. — Курыкмыйм, тик сез нигә... ничек оят түгел. — Соңгы сүзләрен ул уйламый, ятлаган кебек кенә әйтте, үзе дә, мөгаен, ни әйткәнен сизмәгәндер. +— Соң мин бит... — дип мыгырданды югалып калган Габдулла, тик кыз ул арада йөгереп китеп барган иде инде. +Иртәгесен тагын: +— Ник шаяртасыз сез? Бу бит оят. +Үзенең озата барырга уйлаганын турыдан әйтмәс өчен: +— Мин сезгә барырга җыенган идем, — дип алдады. — Әйдә, бергә киттек. +— Ярар, — дип килеште кыз. — Сез мине озата да алыр идегез... әгәр теләсәгез, тик алар бит сезнең минем абыем икәненә ышанмаслар. Хәер, монда сезне күпләр белә бит. +— Кемнәр инде — алар? — дип сорады Габдулла, бераз аңышып. +— Базарчылар! Минем мадамнан чыгуымны күрүгә көлешә башлыйлар, төрле сүзләр кычкыралар. Ничек оят! +Балчык өйләр арасыннан бара башлагач, ул чапанын салып, киндер сумкасына тыгып куйды. Яулыгын да башыннан йолкып, кулына йомарлады. +— Эссе. Сез әти янынамы? Ул бит эштә. +Габдулла аларда кичкә кадәр булды, сүзсез, шыпырт кына, сихерләнгәндәй аның озынча матур йөзенә, килешле иңбашларына, арзанлы беләзек кигән нәфис кулларына карап сәкедә утыра бирде. Кыз аны сизмәде дә, өйдәге көндәлек эшләрен башкарды, ара-тирә әнисе белән сүз алышты. Бала-чагаларның ыгызыгы килүенә дә исе китмәде. Узышлый гына аларның берәрсен кулына ала. Тегесе, Нәфисә аның дөньяга китергән әнисемени, шунда ук тынып кала. Ана тынгылыгын кайбер кызлар тышкы кыяфәтнең яки холыкның нәселдән килгән сыйфатыннан алалар. Бәлки барлык кызлар да шулайдыр... +Сәрби тутасы үзенең тәрбиягә алган кызын бик ярата, хәтта мадамга бик нәфис эш — чигүче һөнәренә өйрәнергә дә бирде. Әгәр тутасына кызны, мәсәлән, кибеттә сату итәргә яки скрипкада уйнарга, яисә мәктәпкә укырга бирергә кирәк, дисәләр, бик гаҗәпләнер иде. "Нигә?!" дип сорар иде. Мин кызымның бәхетле булуын телим, тормышта нәрсә дә булса белсен, дим, тик әйтегез, сез өйрәткән һөнәрләр аңа нәрсәгә? Аннан башка бәби таба алмасмы? Яки балаларына һәм аларның атасына начаррак пешерерме? Яисә кер уа, сыер сава, тавыкларга җим сала алмасмы? Әллә кияве аның өчен, укымышлы дип, мәһәрне күбрәк бирерме? Юк? Шулай булгач, ник сөйләп торырга? +Менә Юныс абзый кайтты, кыз аңа чиста күлмәк белән ыштан, сабын, сөлге тоттырды. Габдулла аңа ияреп су буена төште һәм юлда Нәфисә белән очрашуның мәзәк килеп чыгуы хакында сөйләде. Юныс абзый борчылып башын чайкады. +— Әйе, сөмсере коелган чагы әле аның. Мадам янына төренеп барырга ояла, күлмәкчән, ачык бит белән барса... ну, мыскыллыйлар, кыйнау белән куркыталар. Хет мадамга җибәрмә! +— Сез нәрсә? Үзе ничек тели, шулай барсын. Менә мин дә билбау буып, картуздан йөрим. Миңа да янадылар, төкердем мин аларга. +— Син аны үзең белән чагыштырма, ул бит кыз бала. Тукта, син аңа бер нәрсә дә әйтмәдеңме? +— Юк. +— Аллага шөкер. +Ике көн Габдулла аның каршына чыкмады, өченче көнне түзмәде, базар мәйданы кырыенда көтеп алды. +— Мин бит сиңа килмә, дидем. — Әмма аның күңеле шат, сумкасын селеккәләп тора. — Йә... мине кич утырмага чакыра аласыз. Валлаһи, килермен! +— Яратмыйм мин ул утырмаларны. +— Ни өчен? — кыз чын-чынлап гаҗәпләнде. +— Яратмыйм... юри кыланганнары өчен. +Нәфисә нидер уйлагандай тын калды. +— Үтенәм сездән, башка мине урамда каршы алмагыз, — диде ул. — Өйгә ешрак килсәгез әйбәтрәк булыр, яме? +— Ярар, — диде Габдулла, тукталып. +Кыз йөгереп китеп барды. +Берничә көн ул тузанлы эссе урамда томанда йөргән кебек йөрде, әмма сагышы басылмады. +Ул Нәфисәнең каршына башка чыкмады, әмма очраклы рәвештә генә күрүгә иреште. Анда да сүз катмады. +Нәфисәне дә әбиләренең язмышы көтә. Чөнки бу тормыш кырыс кагыйдәләре, дине, әхлак төшенчәләре белән кызны курчак ясаган иде. Юныс абзый бергә эшләгән иптәшләре-эшчеләрнең хокуклары турында сүз барганда, акыллы, кыю, улларына да егетләрнең намусы һәм дәрәҗәсе нинди булырга тиешлеген төшендерә ала, әмма үзе берни эшли алмый иде. Эштәге коллык турында белә, әмма аның күңел коллыгы турында белүе икеле. +Кеше шулкадәр көчсез була ала дип моңарчы уена да китергәне юк иде. Кешене нәрсә коткара ала соң, аның балаларын, бердәнбер кызын? Картның зирәклегеме? Әллә Мамадышның акылсызлыгымы? Шәрифовның инкыйлабчылыгымы? Үзләренең гәзитеме? Аның шигырьләреме? +Ул, җавап табарга теләгәндәй, кырга юнәлде. Меңьеллык курганнары белән иксез-чиксез сармат кыры, аксыл кылганнары, шат елмаюлы кояшы һәм гамьсез җилләре аңа җавап бирде кебек. Әмма дөньяның кайсы телендә икән соң аларның җаваплары? +Иртәләрен нык суытты, усал җил сукмаклардагы тузанны бер урыннан икенчесенә күчереп йөри. Быел кар төшкәнче үк салкыннар башланды. +Күкшегән чандыр гәүдәсен җилгә каршы ия төшеп, Габдулла иртәләрен Төхфәтуллиннар йортына бара. Ике катлы, манарага охшаш чормалы бу йортка күптән ягыла, аның күпертмә бизәкле түшәмнәреннән, сары кандилләреннән, анда куелган күз явын алырлык ялтыравык керосин лампаларыннан җылылык бөркелә. Җылы диварлар, келәм каплаган җылы идән. +Габдулланың өстендә йон тукымадан тегелгән пәлтә, кыш өчен салкын булса да, ноябрь өчен ярап тора, тәбәнәк түбәле каракүл бүрек, читекләренә киертелгән кәлүшләрне әле яңарак кына сатып алды. Аларның лакланган ялтыравыгы җанында җиңелчә генә кимсенү катыш канәгатьлелек хисе тудыра. Кәлүшен ул Мотыйгулла хәзрәтнеке янында салып калдырды. Яңалык дипме, бу каеш аяк киеменә иске күннекенә караганда өстенлек бирелде. +Алар — кызлар һәм Камилнең хатыны, кунактан качмый, киресенчә, Габдулла килгәч, үч иткәндәй, аның чишенеп, ябык тавык түшкәседәй салкыннан зәңгәрләнгән кулы белән пәлтәсен элеп куйган чагында килеп чыгалар. +Диләфрүз аның телен ачмакчы була, ә ул исә башын күтәрми, мышныймышный язуын белә. +— "Гайния" шәкертләренең кәчтүмегез өчен сезне кыйнарга теләүләре дөресме? Карагруһчылар шундый алар!.. Йөзен капламаган хатын-кызларны мыскыл итәргә дә мөмкиннәр. +— Сез йөзегезне ачмагыз, — дип мыгырданды Габдулла ачулы тавыш белән. +— Ник? +— Шәкертләрне акылдан яздырмас өчен. +— Әһә, безнең шагыйрь мактау сүзләре дә әйтә белә! Сезнең мәхәббәт турында шигырьләрегез бармы? Әллә сез, крәстиян күлмәге кигән хөрмәтле карт кебек, мәхәббәткә шелтә белән карыйсызмы? +Камил сеңлесен йомшак кына бүлдерде: +— Диләфрүз, акыллым, без бит эшлибез. +— Киттем, киттем... +Олы апасы Галия сеңлесенә сүзсез генә, мәсхәрәле түбәнчелек белән карады. Ул, гомумән, бүлмәгә бик сирәк керә, әңгәмәдәшенең сорауларына басынкы гына җавап бирә, инде көлеп җибәрсә, көмеш кыңгыраулар чыңлаган күк тоела. Алар Миңлебай белән дуслар, бергәләп куйган спектакльләрдә уйный да, җырлый да. Кызларга түзеп була әле, әмма Камилнең хатыны үзен шундый итеп тота, әйтерсең аның дәрәҗәле ире һичкемгә билгеле булмаган адәм белән аралаша. Аның Габдуллага карата хөрмәте үзенең ефәк итәге кебек коры һәм кыштырдык. +Камилнең анасы әле көчендә, яшьләр кебек яулыгын артка чөеп бәйли, һәм бүлмәләр буйлап нык, каты басып йөри. Тавышы, өйдә күрсәтмәләр биргәндә, боерулы чыңлап тора. Аның хакимчәнлеген балалары гына түгел, юк-юкта ире дә сизгәләп куя. +Бу йортта электәгечә иң хөрмәтле кеше — карт, аның беренче укытучысы. Ул, озын тормыш юлы узып, акыл туплаган, әмма әлегә кадәр аның күңеленә ялкаулык һәм битарафлык үтеп кермәгән. Җәмгыятьтә аны мәктәпләргә үзгәртүләр кертүчеләр тарафдары буларак беләләр. Һәртөрле яңалыкларга каршы чыккан кадимчеләр аны күралмый һәм аның өстеннән полицмейстерга әләкләр яза. Жандармнар аның мәдрәсәсенә тикмәгә генә йөрми. +Гәзит турында сөйләшкәндә, ул яшьләрне аңлавын, хәтта эшнең нечкәлекләренә төшенүен яшерми. Трипольдән, Тифлистан, Петербургтан алдырган гәзитләр белән танышып бара, җирле "Уралец"ны укыганда, чыраен чыта: күпме сафсата, авторлар арасында кемнәр генә юк, гәзит андый эзлексез була алмый. Сезгә, ди ул Камил белән Габдуллага, төп юнәлешне ачыкларга һәм тайпылмыйча барырга кирәк. Яңалыкны яклаучыларга терәк булырга һәм кадимчеләргә кискен каршылык күрсәтергә кирәк, гәзит бәхәс урынына әйләнергә тиеш, әгәр ул юк икән, димәк, гәзит тә юк. Әнә карагыз, китап базарын күпме юк-бар басмалар басып алды: елдам сәүдәгәрләр Мәвәраэннәһер, Мәдинә һәм Бохарадан ташып тутырган багу, төш юрау китаплары дисеңме, "ярамый, кабул ителмәгән, яхшы түгел..." кебек сүзләр белән шыплап тулган үз-үзеңне тоту, әхлак кагыйдәләре турындагы җыентыклары дисеңме — исәбехисабы юк. +Яшьләр белән сөйләшкәннән соң, ул үзенең бүлмәсенә кереп китә дә шунда югала. Кайчакта Мотыйгулла хәзрәт үз янына Габдулланы чакырып ала. Габдулла, сөенеп, йон оекбашлары белән йомшак кына басып карт бүлмәсенә йөгерә. +Кайвакытларда өйдә картның барлыгы бөтенләй сизелми. Аның каравы яшьләр шау-гөр килә, музыка яңгырый, йортның зур бүлмәләреннән кызыпкызып сөйләшкән тавышлар ишетелеп тора. Татар гаиләләре өчен мондый иркенлек, карашлар иреге, алдын-артын уйлап тормый бәхәскә керүләр бик сирәк күренеш. Ләкин бу җыелулар шундый купшы уза, күлмәкләр һәм ислемай-хушбуйлар аеруча тантана белән күрсәтелә, гаҗәеп аш-сулы була — хәтта сизелерлек ясалма да килеп чыга. Мул тормышлы булып күренү, сүз дә юк, бик яхшы, ләкин иркен тормышлы өйнең гадилеге кача. +Диләфрүз һаман да үзенең буш сүзләре белән Габдулланың башын катыра: +— Кем соң сез? Менә, мәсәлән, Шәрифов — эсер. Мортаза әфәнде либераллар партиясендә. Әмма хәзер ул икенче партиядә — кадетларда диме. Әллә сез яшерен социал-демократмы? — Ул күзен кыскалап шаяртып-үртәп алды. +— Мөгаен, шулайдыр, — дип ризасыз җавап кайтарды Габдулла. +— Ай-һай! Аннан соң, байый-нитә калсагыз, кадет булачаксызмы? Сезне ураза тотмый, диләр, шул дөресме? +— Дөрес. +— Нигә? +Аның ачуы килде. Кызның анда ни эше бар икән соң? Аны бит бер Диләфрүз генә түгел, күпләр кызыксынып күзәтә һәм аннан нидер көтәләр икән. Менә, янәсе, укуын тәмамлар, дәрәҗә алыр һәм үз катлавы кочагына кайтыр. Мохтаҗлыктан арынуына куаныр, ирекле, фикерле булуын онытыр, башкалар кебек, ягъни ниндидер эшсез кеше булып исәпләнгән кырык мең мулланың берсе булыр... Мохтаҗлыктан арынуны үзенең хөрлегенә алмаштырыр дип уйлыйлар микән алар? +Ул Төхфәтуллиннар гаиләсенә баруын сирәкләтте һәм көчен типографиядәге эшенә сарыф итте. Миңлебай белән Сираҗиның мәдрәсәдән китү фикере көннән-көн катгыйланды. Габдулла да риза, тик сыеныр урын эзләү эшен тоткарлар дип уйлаганга гына ашыкмый иде. Камил типографияне үз йортына якынрак җиргә — сәүдә банкының идән астына күчерде, бәлки аңа да бер чолан табылыр. Ләкин монда тагын да кысанрак булып чыкты. Шулай да, төн уртасына кадәр утырганнан соң, конторада куна калды. +Типография эшчеләрен ул тупас гадилекләре, буйсынмас булулары, гыйсъянча сөйләшүләре өчен үз итте. Кайвакыт Винклер эшханәсе, депо эшчеләре белән кыска гына яшертен очрашулар булып ала. Аннары алар куеннарына нидер кыстырып, тиз арада юкка чыга. Алар артыннан, таштан коелган казаклар мыекларын кабартып, таш кылычларын чыңлатып карап калган кебек тоела. Таштан ясалган арысланнар мәңгелек йокыда. Нәшрият рәссамы Калентьев банк ишегалдындагы тирән сөзәк чокырда әрле-бирле йөренә һәм менә-менә өстән ташлар тәгәрәмәсен дигәндәй муенын җилкәсенә батыра. +— Кабахәтләр, — дип мыгырдады ул, таштан коелган казакка тибеп, һәм нәфрәтеннән агарынды. Бу сыннарны ул округ казак суды әйтүе буенча керү юлына кую өчен эшләгән иде — ләкин соңгы мизгелдә генә сынны яраксызга чыгардылар. Башта, Калентьев әле калыбын күз алдына китергәндә, кабарып торган бүрекләр, калын таш мыеклар, кылычлар аермачык күренмәде. Сыннар ничектер кызыклы иде: алар таш та, шул ук вакытта җанлы да тоелды, аларда сер, билге, илаһилыкка ишарә бар иде. Ләкин аның кулыннан үткәч, казаклар бу серлелекне югалттылар. +Типография эшчеләре дөрестән дә куркыныч сөйләшүләр алып бара — һәм хәзер инде ерактагы вакыйгалар турында түгел: үз хәлләреннән кәефләре кырыла. Типография хуҗасына эш хакын арттыру, эш көнен кыскарту, елга бер тапкыр ике атналык ял бирү турында таләпләр куярга җыеналар. Таләпнең текстын төзеделәр, хуҗага болай гына тапшырыргамы, әллә эш ташлап бирергәме дип фикер алыштылар. Кыюраклары депо һәм Винклер эшханәсе эшчеләре белән берләшеп, баш күтәрүне хуплады. Кайбер куркаграклары Габдуллага өметләнделәр: бәлки ул хуҗа белән бер-ике сүз алышыр да мәсьәлә шундук уңай хәл ителер? +Габдулла риза булган иде. Ләкин Камил дөрт итеп кабынды: +— Син... син бит миңа килгәндә, сигез тәңкә ала идең, хәзер — егермене. Мин һәрвакыт хезмәт хакыңны күтәрә килдем. +Габдулла үзенең элек хәреф җыючы гына, хәзер өстәвенә конторчы да, таратучы да, хезмәткәр дә булуы турында әйтергә теле кычытса да дәшми калды. +— Гафу ит, — диде ул, тыелып, — мин үзем турында әйтмим. Эшчеләр тәүлеккә уникешәр сәгать кургаш тузаны йотып, караңгыда күзләре сукырая, хезмәт хаклары — тиеннәр генә. +— Бәлки алар эш ташларга җыеналардыр? — Камил тамак төбе белән акырды. — Әй, чәнчелеп китсеннәрсәнә! — диде ул ахырдан. — Төкерә алар безнең хезмәткә, милләт өчен тырышуымны аңлыймыни алар? Тукта, ә син... анда, типографиядә, берәр сүз таратмадыңмы? +Габдулла сүзсез генә борылды да чыгып китте. +Берничә көн сөйләшмәделәр. Бу киеренке тынлык бик авыр узды. Өченчеме, дүртенчеме көндә Камил үзе Габдулла янына килеп, аны конторага чакырды. +— Сөйләшәсе бар. +— Кичә "Уралец" редакциясендә тентү булган, — ишек ябылыр-ябылмас ашыгып сүз башлады Камил. — Бүген, типография хуҗасы буларак, мине чакыртып алдылар. +— Эш нәрсәдә соң? +— Баш мәкаләдә мөхәррир исеменнән: сайлаулар турындагы яңа кагыйдәнамә ярты халыкны — хатын-кызларны, егерме бишкә кадәрле яшьләрне тавыш бирү хокукыннан мәхрүм итә... — дип язылган. Хәер, үзең дә беләсең. Әйе, тагын өстәвенә большевиклардан өземтәләр китергән: эшче депутатлар Советына — Вакытлы хөкүмәт нигез әзерләгән. +— Аржановмы? Аннан андый кыюлыкны көтмәгән идем. Сиңа нәрсә диделәр? +— Миңамы... Типографияңдә листовкалар басыла дип әйттеләр. — Ул Габдулланың күзенә текәлде. +Габдулла да күзен читкә бормыйча җавап бирде: +— Бу турыда берни белмим. +Камил җиңел сулап куйды: күрәсең, ул да хәбәрдар түгел. +— Алай да калада социал-демократлар оешмасы бар, кайбер эшчеләрем алар белән бәйләнештә. Бу турыда миңа пристав читләтеп әйтеп куйды. Сиздерде! Димәк, әлегә берәүне дә эләктермәгән. Мин үз эшчеләремне тотып тапшыра алмыйм бит инде! Ләкин мин... үз артымда ниләр эшләнгәнен белергә тиеш. +— Пристав өркетергә генә теләгәндер, дөрестән дә, бернинди дәлил юк бит. +— Алла кушсын! Тик казанлылар... алар күпне күргән, халыкка коткы таратмасмы? Хәер, Ходай язганын күрербез. "Уралец"ны, мөгаен, ябарлар. Яңа басма артыннан йөрергә кирәк. Минем уйлавымча, урыс гәзите ачсак ансатрак, кала кешеләре миңа ярдәм итәр. Менә авыртмаган башка тимер тарак... Мин бит Думага кандидатурамны куярга уйлаган идем. +— Думага? Чынлап әйтәсеңме? +— Күз алдыңа китер, әгәр депутат булсам... дәрәҗә, абруй. Аннары юкбар полицейскийлар эшемә борын тыга алмас иде. Ләкин хәзергә бу турыда хыялланып та булмый. +Аннары... вакыйгалар күз иярмәс тизлек белән дәвам итте. "Уралец"ны ябып та өлгермәделәр, Камил шунда ук "Уральский дневник" дигән яңа исемдәге гәзит ачарга гариза язды. Чуалышлар чоры булган 1905 елда ул типография сатып алды һәм аңа рөхсәт тә бирделәр. Ләкин хәзерге хакимият аңардан туу турында таныклык таләп итте: канун буенча наширлек хокукы егерме бише тулганнарга гына рөхсәт ителә. Камилгә яңарак кына егерме өч тулды. Сафсата! Туучы, өйләнүче, үлүчеләрне теркәү әтисе кулында... Өч көннән Камилгә кирәкле кәгазь әзер булды. Хәзер ул "Уральский дневник"ны чыгара һәм сайлау кампаниясендә катнаша ала. +Гәзит инде басылды, сайлау алды җыелышларында да катнашты, шатлыктан күктә йөзеп йөргәндә, кинәт судка чакыру килде. Аның өстеннән әләк бар. "Тик кем, кем?" — дип ачыкларга тырышты кызу канлы Камил. Хәер, әләкчене белүдән ни файда? Моңарчы һәрвакыт эшләре уң барганда, кемнеңдер әшәке әләге барысын да җимерсен әле. Ә бит бу дөньяда барыбер бөтен нәрсә сатылган, алынган. Тормыш юл куешып килешүләрдән генә тора. Юк, ул бирешергә тиеш түгел! +Озакка сузылган салкыннардан соң, ниһаять, беренче кар явып, каланы аклыкка күмде. Көзге усал җил карларны таратып уйный. +Табигатьтә күптән көтелгән үзгәрешләр кешегә сәер һәм көчле тәэсир итә. Моңарчы үтәлми килгән эшләрне шатланып, сөенеп башкарганыңны сизми дә каласың. Алар белән дә шулай булды; карга баткан Миңлебай килеп керде һәм катгый рәвештә, бүген үк кунакханәгә урнашу турында хәбәр итте: үзеңә сыендырдың, инде хуш, мәдрәсә! +— Нигә бүген, хәзер үк? — дип гаҗәпләнсә дә Габдулла, үзе дә шул минутта ук вак-төякләрен җыеп кунакханәгәме, башка җиргәме китәргә әзер иде инде. +— Бүгенме? Нигәме? — дип кабатлады Миңлебай, елмаеп. — Кар ява, рәхәт... нәрсәдер булды миңа. Сираҗи да шул халәттә. Әйдә, бер — ике! +Җыендылар да киттеләр. Кибетләр яныннан, кар каплаган киң мәйдан кырыйлатып, күптән түгел ачылган "Казан" кунакханәсенә атладылар. Якты матур көн, күзләр сөенеч белән тулы; салкын саф һава күкрәкләрне ярып керә. Әнә малайлар зур сары этне чанага җикмәкче булып кайнаша. Эт бауларны чуалтып качты. Малайлар дәррәү эт артыннан ташланды. Ерактан бозы зәңгәрләнеп күренгән елга яры шау-гөр килә. Яшьләр, җыйнаулашып, тау шуа. Чаналарга төялеп выжлап төшеп китәләр, кайберләре утын чаналарында җилдерә... Диләфрүз дә, мөгаен, андадыр — көяз гимназистлар, ялагай приказчиклар, каникулга кайткан юнкерлар янындадыр. Кала бакчасында бозны кырган тавыш ишетелә — шугалакны чистарталар. Кичен ул итәкләр, бүрекләр, кокардалар белән чуарланыр. +"Казан" кунакханәсе кыегындагы киң алтакта ерактан ук балкып тора. Себерүче шома тротуарны тазарта. Кар көртләре буйлап зәңгәрсу очкыннар сибелә. +Итекләрендәге карны себерке белән сыпыргалагач, аларның гайрәте сүнде, кинәт кенә эчләренә шом йөгерде: яле ычкыныгыз моннан, диярләр кебек тоелды. +Ләкин хезмәткәр үзе ишекләрне ачып, аларны төче елмаеп эчкә чакырды: +— Рәхим итегез, әфәнделәр! Исән-имин килеп җитүегез белән. +Кунакларга хезмәт итү тәүлеккә илле тиеннән бер ярым сумга кадәр икән. Айлык түләү — ун тәңкә. Төшке аш кызыксындырса, рәхим итегез, ике төрле ризык — утыз биш тиен. Иртән һәм кичен чәй кертерләр. Яхшы, Габдулла айлыкны алдан түләп куяр — ун тәңкә. Тагын ун тәңкәсе ашауга кала. +Хезмәт күрсәтүче егетләрне өске катка алып менде. Сираҗи белән Миңлебай икесенә бер номер алды, Габдулла ялгызы гына урнашты. +— Монда әйбәт, тыныч, — диде хезмәт күрсәтүче. — Гыйнварда Гурьевтан извозчиклар килә... Ну, бераз шаулап бәйрәм итеп алырлар, аннары тагын тынычлык урнаша. +Габдулла аны тыңлап тормады, үзенә бирелгән номерны күздән кичерде. Иң мөһиме — өстәле бар икән, аны тәрәзә янынарак күчерәсе булыр. Хөҗрәсеннән китапларын, киштәләрне алып килер — бар да булыр. Кунар урыны, эшләр эше бар. Номерда рәхәт, бик җылы. +Чишенеп тә тормыйча, ул ике бүлмә аша урнашкан иптәшләре янына ашыкты. Сираҗи белән Миңлебай, хәлдән таеп, ялкауланып ята. Төшке ашка кадәр ятакта аунап, кичен бәлки йөреп керербез, диештеләр. +— Ярар, калыгыз алайса. Мин киттем, бераз йөреп керәм. +Габдулла урамга чыкты һәм бернинди максатсыз Зур Михайловское урамына юнәлде. Көн искиткеч! +Чанасына кырын ятып, Мортаза Гобәйдуллин узып китте. Өстендә кеш якалы иркен тун, кулында төлке каймалы тире бияләй, ак фетр итекләрен чана кырыена терәгән. Нечкә-сыгылмалы муенын сузып, ат кызуламакчы була. +Мәйданда яткан ап-ак кардан күз чагыла, шат чырайлы сәүдәгәрләр тамакларын кырып кала... Әнә зинданнан качкын солдатларны алып киләләр. Алар тирәсендә казак хатыннары кайнаша, тоткыннарның кулына күмәч, акча сонмакчы булалар. +Почмактагы чәчтарашханәдән, хуш ис аңкытып, мөселманнар өчен яңа күңел ачу йорты ачкан Нәбиулла чыкты. Бүтәннәргә охшамаган, кызыклы шәхес! Аны каланың бер генә тәкъва кешесе дә мактарга җөрьәт итмәс иде, әмма һәрберсе эченнән генә, ир-ат үткен икән — теләсә кайсы эш аңа уңыш китерә, дияр. Нәбиулла мыек астыннан гына көлә, ул хәйләкәр, халыкның үзе турында ни уйлаганын тоя. +Көтмәгәндә, Габдулла Нәфисәне күреп алды! Зәңгәр җирлеккә кечкенә тимгелләр төшерелгән пәлтәдән, кабарып торган шәл бөркәнгән, бәйләнгән ак йон бияләй кигән кыз җиңел адымнар белән бара, янәшәсендә чәчкәле киң шәлгә уранган Сәрби түти. +Габдулла, елмаеп, хатын-кызларга баш иде һәм үтеп китмәкче иде, ләкин Сәрби тутасы туктады. +— Исәнме, күгәрченкәем, исәнме?! Без менә мадам яныннан. Ай-һай рәхәт икән кар өстеннән атлаулары. Нәфисәне каршы алырга бара башлаганнан бирле үземне әйбәт хис итәм. — Серне ачканын аңлап, бер генә минутка телен тешләде. Көлеп җибәрде дә сүзен дәвам итте. — Әйе, нишлисең. Бичара кыз баланы һәркем җәберли ала. Ләкин!.. — ул кулындагы таякны селкеде. +Габдулла да көлде, аның кызын мыскылларга җыенган базарчының баш очында таякның ничек уйнаганын күргәндәй булды. +— Юныс абзыйның хәле ничек? +— Килмисең, килмисең безгә! Юныс абзаң ютәлли, үпкәсе гыжлый, иске самавыр кебек. Син килеп чык, Нәфисәнең чигүләрен карарсың. Аңа инде азмаз үтенеч белдерә башладылар, мадам мактап туя алмый. Әй, урамда егетләр белән сөйләшеп тору килешми дә инде, тик без озакка түгел. +Нәфисәнең нур чәчеп торган оялчан-бәхетле йөзе чак кына өскә чөелгән, ул сүзгә катнашмый, әмма дерелдәп куйган озын керфекләре, ирененең сизелерсизелмәс хәрәкәте — аның барысын да ишетүе хакында сөйли. Гаҗәп, ул үзенең тәрбиягә алган ата-анасы һәм аларның балаларына бөтенләй охшамаган. Тегеләр кызу канлы, башкисәрләр — ул тыйнак, озын, бәхетле, сихри йокыда сыман. +Сәрби тутасы белән Нәфисә китте, Габдулла алар артыннан бик озак карап торды, куып тотасы, кыз белән кар атыш уйныйсы, рәхәтләнеп шаярасы-көләсе һәм аны тауга чакырасы килде. Ләкин ул урыныннан кузгалмады. +Дәвамы киләсе санда +Рус теленнән Рөстәм ГАЛИУЛЛИН тәркемәсе. Сәгыйдулла Хафизов +ТУЗГЫТЫЛГАН КҮЧ +БӘЯН +Кичерегез, якташлар! +Фермер... Рәмзил экономистның Сергеевка фермеры булып китүе әллә ничек, соңгы вакытта кергән саташулы төше кебек, ипсез килеп чыкты инде ул. Замана чуалса, үз кочагына эләктергән ташу сыман, кая илтеп ташлаячагын, нишләтәсен дә белмәссең... Арттан коммунизм коручы Ленин эзәрлекли, алда елгыр базарчы Абрам тора. Әйтәсе юк, шомлы, хәтәр мәл... Бу яһүд Чардаклы якларына колхоз-совхозлар таралып, фермер дигән эшкуарлар пәйда була башлагач килеп чыкты. Сергеевкадагы "Гигант" совхозы районда банкротлык дигән яман хәлнең беренче корбаны иде. Әлеге яһүд, ничек әтмәлләгәндер, кулына ике мең гектар кирне эләктерде, сыер фермасы каралтыларын сатып алды. Тик фермер дигәнең, ил түрәләре, район китәкчеләре көткәнчә, киң сызганып иген үстерергә, сөт китештерергә керешмәде. Абрам нигъмәтләр тезгәнче, табын өстәлендәге ашъяулыгың саргаер! Ул һаман да кызык тамашалардан туймаган бала сымак, аукцион утырышларына йөрде. Эшкуарлар белән бәяләрдә ярышты, нәрсәдер алды, нәрсәдер үзе дә сатты... Арбитраж управляющие Равил янәшәсендә бу яһүд бөтенләй үз кеше булып китте. +Менә ул аукционда сатулашып, арзан хакка "Авангард" колхозының тегермәнен кулга төшерә. Сатар өчен он яисә үзенең терлекләренә фураж тарттырырга кыена инде Абрам дип уйлыйсың. Алайса, нәрсәгә тегермән? Көт, тегермәнне көйләде ди сиңа! Менә ул барсеткасын тотып, милек хукасы сыйфатында Чәтрәнгә килеп төшә. Кибет янында нәрсәгәдер өметләнеп махмырдан интеккән ирләр кыелган. "Әй, мажыклар, баш төзәтәсегез, акча эшлисегез киләме? Эш бар!" Абрамны шундук урап алалар. Эш хакында сөйләшеп, шартларына күнәләр. Һәм шул ук көнне "Авангард" тегермәнен нигезенә кадәр сүтеп кыю чарасына керешә баш төзәткән ир-ат кавеме. Эшкә өндәү, чакыру кирәкми. Йөз кирпеч кубарып куйсаң — йөз сум! Тимер, кадактан араланган тактаның кубометры — 200 тәңкә! Чүкеч, балтаңны ешрак кизәнеп эшлә генә! +Әмма Абрамның күзен аеруча кызыктырганы — түшәм плитәләре. Боларга зерә кытлык! Ызба, сарай, коттедж салырга керешкән яңа урыслар, яңа татарлар, юньчел башкорт, чувашлар элеккечә кирпеч дивар өстенә матча тартсыннармыни? Такта түшәм хәзер музей экспонаты. Бетон плитә кирәк. Тик алыпсатарлар сәүдә итә торган нәрсә түгел бу. Абрам кран белән төшерткән Ахыры. Башы узган санда. плитәләр каршына чират тезелә. Яһүд барсеткасына кызыл тәңкәләр ява... Кирпечтән, такта, борыстан да баш тарткан кеше юк. Кайсыдыр ООО чыгарган кызыл кирпечкә карарлык түгел — кителгән, ярылган, ә бәясе сару кайнатырлык, бер данәсе 12 сум тора. Абрам исә элекке замандагы сыйфат чүкече чәпәлгән кирпечне 5 тәңкәгә озата. Нарат, чыршыдан торган кызгылт такта да эшкә ярарлык, бәясе бөтенләй пүчтәк, нигә алмаска? +Менә шулай сәүдә итеп Абрам табыш кыя, кесә калынайта. Һәм билгеле, бер нәфес кузгалгач, ул һаман зуррак корылмалар сатып ала. Колхоз амбарлары, дәүләт элеваторы, ферма комплекслары сүтеп сата. Аукцион лотлары Абрам кесәсенә күпме табыш китерде икән? Моны кем исәпләсен. Аукцион — фокус, күз буяу. Чынлыкта, барысы да сатучы һәм алучы гына белгән сумма күләмендә чутлана бит. Яшь хөкүмәт, кара базар корып, үзенә таянырлык варислар — уллар, кызлар үстерергә өметләнде. Абрам, күрәмсең, үзен нәкъ әнә шуларның берсе итеп тойган да инде. +Яһүд фермер "Ленин юлы" колхозына да килеп, рәис, экономист белән бер "шухыр-мухыр"да кул сугышып "мәгәрич" капкач, исерә башлаган Фердинанд әллә көлеп, әлә хурланып әйтеп куйды: +— Син бит козгын, дускай! Ачулан-ачуланма, әйтәм, үләксә козгыны! Элекке заман булса, беләсеңме, мин кем?.. Сиңа өтермәнгә путёвка язасы кеше! Ятар идең сәндерәдә ниләр кылуыңа үкенеп... Ә хәзер син — фермер, эшкуар, Ельцин әйткәнчә, кәмгыятьнең алгы сафында безне китәкләп баручы кеше! +Әмма яһүд моның сүзләренә һич кимсенмәде, хәтта председатель әйткәннән канәгатьлек табып, елмаеп куйды: +— Исхаков әфәнде, козгын булса ни, акчадан ис килми бит! Алганда бер дә борын кыермыйсыз үзегез. +Эчтән ни рәвешледер, әмма тыштан, чынлап та, үтә сабыр, пошмас бәндә бу яһүд. Зур коңгырт күзле. Юкка-барга ярсып яисә көлеп бәбәгеннән чаткылар чәчмәс. Иң мөһиме — дөньяны ничек бар, шулай күрү. Ә көлү, ярсу булса да астыртын, тик үз күңелең өчен бугай. Хәйлә шулай ук яһүд күзенә бәреп чыкмас. Киресенчә, карашында нарасыйлык галәмәте, нарасыйлык бөркелә... Абрамны бизәгән нәрсәләр — акыл, китдилек, иктиһадлык... Нәкъ шундый алчак сыйфатлары белән Чардаклыдагы түрә һәм эшем кешеләрен үзенә биләп алган Абрам Штельман берчак аулакта туры китереп, Рәмзил каршына килеп басты: +— Миннән акча, синнән эшне оештыру. Компаньон булып, ферманы рәткә кертик әле, хөрмәтле Сәгъдиев! +Нишләсен Рәмзил? Колхоз тарала... Бала-чагасын төяп, карт анасын ташлап авылдан чыгып китә алмый ул. Эшне дәвам итүнең, мөгаен, бердәнбер юлыдыр бу. Тәкъдимне кабул итте, фермерга әйләнде күмәк хукалык белгече Сәгъдиев... +II +Дүшәмбе иртән эшкә килгәч, конторада сәркатип, хисапчы, оештыручы вазифаларын башкарган Зәнфирә сүзсез генә Рәмзил кулына кәгазь сузды. +"Таң" фермер хукалыгы башлыклары А.Ш.Штельман һәм Р.Ш.Сәгъдиевны 15 гыйнвар сәгать 11гә Чардаклы район хакимиятендә үтәчәк киңәшмәгә чакырабыз. Оештыру комитеты". +Киңәшмә дигәннәре кофе, кәнфит белән сыйлар өчен генә үткәрелмәс, берәр буза куптарырга кыеналар бугай дип уйлап алды фермер. Ихластыр, "Ленин юлы" колхозы икътисадчысы вазифасын үтәүдән туктап, "Таң" фермер хукалыгына Абрам Штельман компаньоны булып күчкәч, ул район хакимияте тарафларына илтәсе юлны оныта да башлаган иде. Күңеленә янә без фәкыйрьләр район башлыкларына нәрсәгә кирәктек икән дигән шөбһәле шик өстәлде. Анасы әйтмешли, ахыры хәерле булсын, заманага һич ышаныч юк... +Абрам әле комга кичендә генә гаиләсенә, Пермь каласына кайтып киткән иде. Барысы хакында да Рәмзил фермернең үзенә генә баш ватарга калды. +Иртәгесен билгеләнгән сәгатькә хакимият бинасына килгәч, Рәмзил элекке хезмәттәшләрен, дус-ишләрен, эреле-ваклы район китәкчеләрен очратты. Күренеп тора, монда эшкуарлар, район активы кыелып ята. Ләкин нәрсә турында сөйләшәчәкләр, бу хакта анык кына сүз әйтүче табылмады. +Ниһаять, зал аркылы сәхнә кебек күтәрмәгә түрәләр төркеме үтте. Алдагысын, кара туткыллы сөйкемле ир уртасын шәйләп кемдер пышылдады: "Халиков, Президент аппаратыннан..." Аның артыннан башын ия-ия сәламләп атлаучы кешене танырга тылмач кирәкмәде. Бу Эдуард Дашкин — Чардаклыда эшләп, авыл хукалыгы министрлыгына үрләтелгән үз кеше. Район хакимияте башлыгы Иван Касаткин залга, халык каршына чыккан саен, уңга-сулга башын чөеп төче елмая һәм аренадагы көндәшен нокаутка утырткан мәшһүр боксчы кебек кулларын өскә күтәрә иде. Әмма бүген ул гакәп төксе күренде. Аның артыннан атлаган замнар, помнар да эшем кешеләренә хас уйнак чырай белән балкымадылар. "Югарыда берәр үлем-китем юктыр бит", дип борчылып уйлап алды Рәмзил. +Китәкчеләр дәрәкәләре буенча тезелешеп өстәл артына утырышкач, Касаткин трибуна артына килеп басты: +— Хөрмәтле агропром китәкчеләре, хезмәткәрләр! Безнең Чардаклы районы — ашлык үстерү һәм терлекчелек продуктларыннан сөт, ит, май китештерү буенча махсуслашкан төбәк. Бу ике юнәлеш тә безнең өчен бик тә әһәмиятле. Бүген без сезне чакырып, проблемалар хакында сөйләшергә кыенабыз, — һәм ул кесәсеннән кәгазь чыгарды да районда нинди авыл хукалыгы фермалары, предприятиеләр барлыгын, кайсы хукалыкта эшләрнең әйбәт оештырылуын укып китте. Тик гадәти докладтагы кебек, эшләүчеләр исемлеген әйтеп, гектарлар, центнерлар күләмен санаса да, хакимият башлыгы нишләптер тирләп чыкты, кулъяулыгын чыгарып еш-еш сөртенә башлады. Инде ул сүзеннән туктап, махмырдагы сымак калтыранып, алдындагы суны эчә башлагач, Дашкин торып басты: +— Иван Харитонович, без бит сездән доклад укуны сорамадык. Ник үзегезне кәфалыйсыз? +Һәм әлеге репликадан соң зал хәлгә аңышты бугай. Үзара гәпләшүчеләр, пыш-пыш килеп сөйләшүчеләр дә тынып калды. +— Утырыгыз әле, Касаткин... — һәм тегесе чөгендер кебек кызарынып урынына утыргач, Дашкин аңа карап болай диде. — Кәгазьдә сезнең барысы да яхшы, ал да гөл, теләсәң ела, теләсәң көл, Иван Харитонович. Әмма без министрлыкка озатылган сезнең реаль цифрлар аркылы бик яхшы аңлыйбыз. Бу районда элекке колхоз-совхозлар бөтенләй таркалган, ә фермер хукалыклары йә зәгыйфьләр һәм бик аз санлы, йә, исәпкә бар — санга юк дигәндәй, бөтенләй дә азык-төлек продукциясе китештерү белән шөгыльләнмиләр. Уйларга да куркыныч, 55 мең сөренте кире булган районда тик 30 мең гектарда гына ашлык чәчелгән. Ни хәл бу, Касаткин? Иң элек менә шул мәсьәләне ачыклыйк без! Яисә сез авыл хукалыгы белән бөтенләй дә шөгыльләнмисезме? Берәр яңа бизнеска исәп тотасызмы? Сезнең хакимияттә башлык булып утыруыгызга киләсе елда икенче срок тула. Без һәм монда кыелган халык сездән шул сорауга кавап көтәбез, хөрмәтле Иван Харитонович! +— Әллә кайчан сорарга кирәк иде, — дип залдан кычкырды берәү. — Сез утырткан кеше бит бу! +Шулвакыт Халиков урыныннан торып басты: +— Иптәшләр, әфәнделәр! — Тавышы сабыр иде. — Мәсьәләнең үтә кискен, катлаулы икәне күренеп тора. Тик урыныбызда торып кычкырмыйбыз. Моның өчен трибуна бар. Чыгышларны протоколлаштырырга кирәк. Иван Харитонович, оештырыгыз! — Һәм ул залга күз йөгертеп чыккач, өстәп куйды. — Йәгез, кемнән башлыйбыз? +Залда байтак вакыт тынлык хөкем сөрде. Тик күпләр сизә, тоя, бу давыл алдыннан була торган хәтәр торыш, бераздан монда мәхшәр кубачак... Әмма кырмыска оясына башлап таяк тыгарга кемнең йөрәге китәр? Башкаладан килгәннәр килә дә китә, ә син әләкләп кая барырсың... Сәбәп тик шунда. +Ниһаять, сул дивар ягыннан озын гәүдәле, сакал-мыекка чумган утыз биш яшьләр чамасындагы ир уртага чыкты, һаман тавыш-тынсыз гына атлап трибунага күтәрелде. +— Мин — Сәүбан Батыршин, Дөм-дөм фермеры, иптәш Халиков, — диде ул, нишләптер президент кешесенә башын борып. — Бездә "бәтрәк" дип кешегә әйтелә торган сүз бар. Ну, алдын-артын уйламыйча йөрәксенеп утка сикерә торган адәм инде бу. Кушаматым нәкъ шул "Бәтрәк" минем. "Бәтрәк Сәүбан"! Касаткин шайкасы тәмам бетерсә бетерер, әмма сезгә үз башымнан кичкәнне сөйлим, иптәш Халиков! +Мин 1996 елда 300 гектар кир алдым. Яшелчәгә ихтыяк зур дип, яртысына бәрәңге утырттым, калган мәйдан кәбестәгә, азык чөгендеренә китте. Бәрәңге бик уңды. Тик дәүләткә озатып булмый, хәтта спирт заводына да алмыйлар. Сезнең белән договор юк, диләр. Касаткинга бардым: "Иван Харитоныч, шундый-шундый хәл, ярдәм итегез сатарга?" Гөнаһ аласым килми, нәрсә дисә, шуны әйтәм: "Мин базарга чыгып сиңа бәрәңге сатыйммы? Син хука — син реализуй!" Сатып булмады, бәрәңгедән зыян гына күрдем мин. +Икенче елны үткән эштән сабак алып, 300 гектар бодай чәчтем. Яхшы, элиталы сорт! Алдан элеватор белән договор да төзеп куйдым. Уңды бодай, гектарыннан 35 центнер чыкты. Тик янә проблема калыкты. Элеваторны банкрот ясадылар. Тагын Касаткинга керәм: "Иван Харитоныч, транспорт белән ярдәм итегез!" Ә хаким кеше нәрсә ди: "Миндә синең бодайны ташырга автомобильләр колоннасы юк!" Элиталы бодай фуражга, мужикларга көмешкә ясарга китте. Һаман миңа файда юк. Инде хәзер ашлык чәчәргә куркам. +Сәүбан туктап калды. Артык таралып сөйләвен аңлады шикелле. Шуңа хукаларның берәр ым ясавын көтте бугай. +— Сөйләгез, фермер, сезне игътибар белән тыңлыйбыз, — диде Халиков. +— Өченче елда мин нишләргә дә аптырыйм бит. Шикәр чөгендеренә керешәсе иде, кыярга комбайн юк. Һаман Касаткинга барам, тагын кемгә керәсең? "Иван Харитоныч, льготалы кредит алырга ярдәм итегез, зинһар, чөгендер комбайны алыр идем!" Ә ул папкасында казынып миңа яңалык әйтә: "Син, Батыршин, техникадан үзеңә табыш алу өчен генә файдаланасың икән. "Газель"ең белән халыкка утын ташыйсың, синең "Беларусь" нефтьчеләргә чокыр казый. Син авыл хукалыгы продукциясе китештерү белән бөтенләй шөгыльләнмисең икән. Мондый кешегә льготалы кредит бирмибез без". Нишлисең, тора-бара бурычларымны түләр өчен йортны саттым, үзем хәзер булган техниканы саклап яланда будкада яшәп торам. Ә хатын баланы алып әнисенә яшәргә китте. Менә шулай минем фермерлык хәлләре, хөрмәтле вәкил. Йә, әйтегез, алда ничек яшәргә миңа?.. Будкага кереп асылыныргамы, әллә барысына төкереп шәһәргә эш эзләп китәргәме? +Сәүбан, билгеле, кавап көтеп тормады, янә тавышсыз-тынсыз гына сул дивар ягындагы урынына юнәлде. +Аның каравы зал, умарта күчедәй, гөжләргә тотынды. Берничә урыннан кешеләр күтәрелеп трибунага табан атлады. Алдарак килеп баскан кирән ир кабаланып кычкырды: +— Языгыз, мин Иске Шырданнан Микуш булам. Микуш Ермолаев! Алдагы фермер бик дөрес әйтте. Касаткиннан безгә бер ярдәм юк. Эшкә таяк кына тыга ул. Мин дә игенчелеккә тотынып караган идем башта. Колактан убыткага гына чумдым. Налуг кыярга гына мастер Касаткин администрациясе. Бир дә бир! Фермер бездә үзе савым сыеры. Мин дуңгыз асрап кына кан саклап киләм. Анда да хөкүмәткә озатып түгел, халыкка үз белдегем белән сатып... Менә без шулай яшибез, олы түрәләр. Тик президентка барып китсен! Тагын искечә барса, без барыбыз да аяк сузарбыз... Булды, мин әйттем! +Ермолаев китүгә, сүзгә чират көткән юан ир трибуна артына килеп басты: +— Поляков, Шемәктән. Миндә йөз баштан арткан сыер фермасы. Зарланмас идем, файда күрәм. Сөтне киңел сатам, юл өстендә булгач. Бөре каласында даими клиентларым бар. Тик кан тыныч түгел. Халык фермерны яратмый, кырдагысын, йорттагысын урлашу көчле. Басуларга мал да кертәләр. Былтыр егерме гектар борчакны авыл көтүе таптагач, акт төзергә дип милициягә бардым. Начальникка гозерне әйттем. Барсуков кымшанмады да: "Мондый вак-төяк белән шөгыльләнү безнең вазифа түгел. Касаткинның безгә сүзе бар ди бу: "Фермерлар халык белән мөнәсәбәтне үзләре кайласын, сез тыгылмагыз!" Башта суд, аннары сәнәкләргә ябышып кан кою китәр, янәсе. Мин хәзер куркып торам инде, утарга ут төртеп китмәсәләр ярый. Мин сорар идем, Халиков әфәнде, бездә соң фермер милке закон белән якланмыймыни? +Менә шулай башкаладан килгән түрәләр каршында зар түгү капчык авызы кебек чишелеп акты, акты... Рәмзил фермер крестьян катламында шундый көчле аһ-зар бардыр, дип башына да китермәгән иде. Фермеры фермер, әмма Касаткин адресына әллә нинди көтелмәгән яклардан да дәгъвалар яуды бит. Трибунага күтәрелгән бер Чардаклы хатыны хакимгә карап, ай-һай, каты сүзләр яудырды: +— Сез иркәйләр, Касаткин безнең турыда кайгыртмый, дип кылыйсыз. Нишләп Иван Харитоныч сезне кайгыртсын? Аның бит үз бизнесы бар. Кияве милициядә башлык, туганы банк китәкчесе, улы заправка хукасы, кызы универмаг директоры аның. Менә шуннан уйлагыз инде хәзер, ничек арзанга гына бензин, солярка кайтарырга да, биш бәясенә халыкка сатарга? Үтемле товарны читтән кайтарып ничек универмаг прилавкаларына шуларны матур итеп тезәргә? Банктан ничек итеп яшертен генә кулга акча төшерү юлларын табарга? Касаткиннарга өсте-өстенә иномаркалар, күзнең явын алырдай коттеджлар, дачалар күктән төшәләр, дисезме? Болар бит барысы да безнең хакимнең башын көне-төне катырган идеяләр. Ул шулай гаиләсен баету бизнесы белән шөгыльләнә. Аның сезнең турыда уйларга һич вакыты юк, иркәйләр. Аңлыйсызмы шуны? +— Болай булгач, аңладык инде. — Эдуард Дашкин салмак кына урыныннан күтәрелде. — Кәмәгать, сезнең сөйләгәннәрне Касаткин һәм аның администрациясе ничек кабул иткәндер, әйтүе кыен, әмма алар минем йөрәккә кадалды. Мин бит монда эшләгән кеше. Иван Харитоныч яшь иде әле ул чакта. Матур иде, һәр яктан килешле иде. Вуз бетергән, агроном. Берничә ел эшләгәч, "Гигант" совхозына директор итеп күтәрдек. Ә үзем сездән киткәндә, аны район башлыгы итеп куярга тәкъдим керттем. Һәм менә нәтикәләр... Алар иң башлап минем йөрәккә суга, билгеле. +Эдуард Дашкин авыр итеп көрсенеп куйды. +— Иптәшләр, безгә хәлне төзәтү өчен, иң башлап хаталарны табарга кирәк. Хукалыкны, икътисадны көрчеккә терәгән сәбәпләр күчеш заманында ифрат күп. Ашыгычлык, төпкә төшеп уйланмау бар. Фиркаләр сугышы булган. Ә шулай да мин үземә килгәндә, иң зур ялгышымны кадрлар сәясәтендә күрәм. Бер иптәшне бик каваплы постка куйганда, фәлсәфә корып әйткән дә идем. Иске формага яңа эчтәлек салырга мөмкин. Марксизм белән безнең заман бәхәскә чыга, янәсе. Аныклап әйткәндә, әлеге иптәш ысланган компартия функционеры иде. Ә хәзер аны базар икътисады өлкәсендәге бик каваплы постка куярга кыенабыз. Әйдә, хөрмәтлем, яңа якларың, бүгенге тормыш таләп иткән сыйфатларың белән күрсәт хәзер үзеңне! Маркс, Ленинны оныт, Гайдар, Чубайсны тыңла! +Менә минем хата кайда? Методологиядә! Формасы иске булгач, эчтәлеге дә иске инде аның. Сәвит кануннарын яшәү принцибы иткән чиновник демократия заманында хөрлек, тигезлек, иктиһад иреге рыцаре булып китә алмый. Киресенчә, ул коллективка зыян гына сала. Тыя, чикли, киртә кора. Мондый кеше яңа заманны үзенеке итеп, яшәү һәм көрәш максаты рәвешендә аңлый да, тоя да алмый. Шуңа ул рухланудан, идеалдан мәхрүм. Нәтикәдә үз кабыгына бикләнеп, шәхси рәхәте өчен генә яшәгән адәм актыгы килеп чыга аңардан... Кул кулны юа, илне коррупция баса... +Яңа замана үз баласына таянып кына күтәрелә икән ул, егетләр! Төшендегезме, яңа эчтәлекне яңа формага гына салып була. Чардаклыда кадрларны сайлаганда, аеруча китәкчеләрне куйганда хаталар байтак булган шул минем. Болар өчен кичерегез мине, якташлар! +Ул кешеләргә карап чал башын иде... Трибунадагылар да, залдагылар да байтакка тынып, үз эчләренә йомылып, уйланып тордылар. Рәмзил дә сискәнеп куйды. Берәү үз вазифасына төкереп, урлашып кенәз булып яшәп ята, ә икенчесе аның өчен йөз кызарта, гафу сорый. Каваплылыктан азат берәр гамәл бармы дөньяда? Хәер, безнең олы түрәләр халык алдында крокодил яшен түгә беләләр. Нишләсен? Алдан ук, үзегез куйган кеше, дип кычкырдылар бит. Ничектер Касаткин шайкасыннан араланырга кирәк ласа... Иске форма, яңа эчтәлек, имеш, буталган... Фердинандның асылын Дашкиннан да шәбрәк белүче булмагандыр. Әмма өстән йонлач куллы түрә ым каккач, ул, Рәмзил, Зәйтүнәне читкә тибәреп, әлеге бәндәне миллионер колхозга рәис ясап утыртты. Һич фәлсәфә сатмады. Сүзе нык иде: "Энекәш, Исхаков урыны бу! Арага кысылып безнең белән дошманлашма. Яшьсең әле, кае чыккач, сине дә читкә какмаслар..." Кыскасы, шалишь, абзый, бу очсыз яшьләрең Рәмзил өчен түгел синең... +— Ярый, иптәшләр, сөйләшү эчкерсез булды, — диде ниһаять Халиков, аягына басып. — Башкалага кайткач, барысын да түкми-чәчми президентка киткерәчәкбез. Ә ул үз чиратында Чардаклы районындагы проблемаларга битараф кала алмас, анык чаралар күрер, дип ышанам... Шуның белән бүгенге киңәшмәбезне ябык дип саныйм. +III +Актив кыелышы ябылуга, халык теле ачылып китте. Райүзәктә, карьяларда иң мөһим яңалык булып югарыдан олы түрәләр килеп, Касаткинны кавапка тарттырырга кыенулары турында хәбәрләр йөрде. Кемдер район тормышында алмашынулар башланасын сизеп шатланды, ә кайсылары кара кайгыга төште. Иван Харитоныч кәнәфидән очса, аларның да югалтыр нәрсәләре байтак бит... Рәмзил Чардаклы тормышында күптән инде, әле башланган февраль бураннары кебек, тузынуны күрмәгән иде. Әйдә, шауласыннар, тузынсыннар. Үз холкына тугры калып, Сәгъдиев күләгәгә, ышыкка посарга, хукалык эшләре белән ныграк шөгыльләнергә ниятләде. Штельман әйткәнчә, "Таң" фермасын күтәрергә бик вакыт, әнә бит, югарыдагы китәкчелек тә, ниһаять, авыл хукалыгындагы күрсәткечләр белән ныклап кызыксына башлаган... +Төшлектә кантурга кереп, "Яңа таң" исемле район гәзитен кулына алгач, Сәгъдиевнең күзенә чекерәеп торган рәсми хәбәр килеп бәрелде: "Чардаклы муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасына агымдагы елның 5 февраленнән 10 февральгә кадәр сәгать 9дан 18 сәгатькә кадәр хакимият бинасында конкурста катнашучылардан документлар кабул итә. +Конкурс комиссиясе утырышы агымдагы елның 20 февралендә сәгать 11дә хакимият бинасында була. Конкурс үткәрү агымдагы елның 28 февралендә хакимият бинасында сәгать 11гә билгеләнә". +Болай булгач, процесс башланды, дип уйлап куйды Рәмзил, элекке зур түрәнең яраткан гыйбарәсен хәтерләп. Инде Касаткин өере куыла, үчлеләрдә гайрәт арта, үзгәрешләр башланасы ачык... +Ул янә гәзит битеннән кабаланып күз йөгертте. Әһә, бар икән... Менә ул конкурста катнашу өчен кирәкле документлар тезмәсе. Гариза, паспорт, аттестат, диплом, хәрби билет, хезмәт кенәгәсе... Болар аңарда бар, билгеле. Автобиографиясен дә язар, рәсемгә дә төшәр. Әһә, шуннан салым инспекциясенә, авыл советына, юк ла, хакимиятенә кереп белешмәләр алырга кирәк икән. Врачлардан да, абитуриент вакыттагы кебек, имзалар кыясы бар. "Кая укырга керергә кыенасыз, хөрмәтлем, яшегез бара түгелме?" "Юк, — дияр Сәгъдиев, — укырга һичкайчан соң түгел. Заочно юридик институтка керергә исәп..." Һәм белешмәләрне кыеп конкурс комиссиясенә тапшыргач, анкета тутырасы гына кала... +Әллә соң, диде ниһаять Рәмзил үзалдына, бәхетне сынап караргамы? Эдуард Дашкин яныңа килеп, син, Сәгъдиев, мин көткән яңа заман баласы икән, әйдә, кастингта катнаш, энекәш, дип әйтмәс. Көт! Һаман да район башлыгы постына үз мохитеннән һәм файдасы тиярлек кандидат табып китерер. Ә син Штельман утарында, аның канатына сыенып, биргәнеңә шөкер, ярхәмбикаллаһ, дип ятарсыңмы? Шулай мәхлук, куркак бәндәме соң син... Балачакта ук төшкә кергән алма уйдыгы табуыңны оныттыңмы, Рәмзил? Кайчандыр боксчы булып, көндәшләреңне нокаутка утыртуыңны да хәтерләмисеңме инде хәзер? Әллә Дашкин, Шакиров кебек затсыз фиркачылардан сугылып, тормышка үпкәләдеңме, көрәштән киттеңме? Ә монда Касаткин әтәч булып кагынып йөргән. Яшь, матур, һәр яктан килешле, янәсе. Күрегез, көч кемдә? Рингка чыгып көч сынашсалар, маңгаена берне генә тондырып, артына чүктерәсе адәм бит, югыйсә... Чәчең бакыр, холкың батыр ласа синең, Рәмзил. Колхозны миллионер иттең, димәк, башың да бар. Нигә әтрәк-әләмнәргә юл биреп ятасың син? Ә бервакыт алмагач үстереп, кешеләргә алма өләшергә ниятләвеңне оныттыңмы, ир уртасы кеше?! Ә бит еллар уза, халык синнән йөз чөергәнче, уйлаганыңны эшләргә кирәк! +Рәмзил гәзиттә Чардаклы район хакимияте вазифасына конкурс игълан итүләрен күргәч, үзендә шундый йөрәк кагу, аңышмаган бер ашкыну сизде. Бәйге күргән чаптар диярсең. Әйтерсең, янә сабан туйлары килеп киткән... +Тамгалы инсан +— Сәгъдиев! +Рәмзил бу кырку, рәсми эндәшкә күнеккән инде. Балачакта таләпчән укытучы, хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә — әрсез командир, эштәге тупас башлык шулай үзенә чакырып алды. Тик өннәрдә буталмады, тавыш бирүчене бик тиз төсмерләп алды: +— Әү, Владимир Ильич, әйдәгез, түрдән узыгыз! +Ленинның кием-салымы үткән очрашудагы кебек үк. Тик йөзендә генә үзгәреш, конгырт күзләрендә үчегү, шелтә чаткылары ныграк ялтырый: +— Түргә чакырасың чакыруын... Тик, Сәгъдиев, синең кунакчыллыгыңа ышанмыйм. Мине хәтта куасың. Әйе, әйе, миңа юл биклисең син. Мулла чакырып өеңне өшкертәсең, ниндидер хәтәр оран кычкырттың... Сиңа тагын, Сәгъдиев, феодаль язучы Гогольнең исерек чиркәү шәкертеннән үрнәк алырга кирәк булган. Ул бит сихерче хатыннан үзен сызык белән урап араланырга кыена. Сиңа да ятагыңны акбур белән тамгалап, мулладан өшкертеп, миннән котылу чарасын күрергә кирәк булгандыр. Ә болай крепостең бернигә яраксыз, төрттең исә ишелә! +— Сез, иптәш Ленин, дивар, кальгалар кимерергә оста инде! +— Мин сиңа таң калам, Сәгъдиев! — Кунак ачуланып ук кычкырды. — Егерме беренче гасыр кешесе үзең, вуз бетерү хакында дипломың да бар. Ә мине ниндидер кен-шайтан, явыз өрәк итеп күрәсең. Бәлки синең өчен албастымындыр? Аңламыйм, валлаһи аңламыйм, нәрсә бу — томаналыкмы яисә сәяси наданлыкмы? +— Владимир Ильич, туктагыз әле, аңлатыгыз. Кем соң сез? — диде Рәмзил, сабырлык сакларга тырышып. +— Сорарга оялмыйсың икән, әйтим, мин пролетариат юлбашчысы, юксылларны яклаучы, үлемсез кеше — Ленин. Ягъни коммунистик әхлак сагында торучы Рух! +— Владимир Ильич, ялгыш ишетмимме? Рух! Сез бит үзегезне Алласыз дип, материалист дип, күпме тәкрарладыгыз һәм менә ишетмәсәң — ишет! Большевиклар, белүемчә, тик материаль дөньяны таный. Димәк, сез үзегезне рух дип атасагыз, алар Ленинны инкарь итәчәк. Юк безнең фиркадә андый коллаборационист юлбашчы, диячәкләр... Сез минем янга рух булып киләсез икән, минем дә Ленин итеп танымаска хакым бар сезне. Йә аның белән саташу бу, йә сез берәр алдакчы, сихер белән яшәгән караңгы зат... +— Рух яшәешен томаналар күзаллый алмый, — диде Ленин. — Сиңа, энекәш, матур әдәбиятны күбрәк укырга булган. Һади Такташ минем турыда ничек дөрес әйтте. +Ул үлмәде, +Кир шары өстендә Ленин +Шәүләсе көн-төн йөри; +Уң кулында канлы байрак, +Сул белән +Куркыныч елларны алга өстери. +Ул, кояш нуры кебек нурлар сибеп, +Төрмәләр, подвал, заводларга керә, +Йә коточкыч байрагын тоткан килеш +Ул кинәт килеп чыга зур +Парламентлар өстенә! +Бу юлларны Ильич хисләнеп, илһамланып яңгыратты. Аның үз шәүләсеннән үзе бик канәгать икәнлеге күренеп тора. +— Йә ничек, шәпме? +— Шәп! — диде ирексездән Рәмзил... Тик аның соклануы шагыйрь каләменнән бигрәк Ленин хәтеренә юнәлгән иде. Тугызынчыдамы, унынчыдамы Мөслиха апалары ятлатты бит "Гасырлар һәм минутлар" поэмасындагы әлеге юлларны. Тик хәзер исендә өзек-төтек тасвирлар гына торып калган. Рәмзил каршында чынлап та даһи Ленин тора бугай шул... +— Монда Владимир Маяковскийны да искә төшереп үтәргә кирәк. Нәрсә дигән бу шагыйрь? "Ленин — тереләрдән дә терерәк кеше!" Менә шулай, энекәш, яшим мин! Яшим һәм пролетар гаделлек, сыйнфый әхлак сагында торып көрәш алып барам, — диде чакырылмаган кунак тантана белән. +Һәм әлеге сүзләрдән соң ул кисәк Рәмзил каршына килеп басты, китди, хәтта ниндидер бораулы карашын аңа текәде. Иргә авыр булып китте. Еш-еш сулады, ниндидер сүзләр әйтергә кыенды, әмма башы таш кебек каткан иде... +— Инде хәзер сиңа килик, эшкуар, — диде Ленин һәм кулларын кесәсенә тыгып йөренергә кереште. +— Тагын миңа нинди гаепләр тагарга кыенасыз, Владимир Ильич! — дип ниһаять телен әйләндереп сорый алды ир.— Люмпен, дип ачуландыгыз, колхозны таратуда гаепләдегез, нахак бәлаләр тагучы кеше итеп тә орыштыгыз мине. Йә, тагын нәрсәдә минем гөнаһ? +— Син властька омтыласың. Хаким булырга телисең. +— Моның нәрсәсе начар соң? — дип ихлас аптырады Рәмзил. +— Без кызыл директорларны, халык комиссарларын, сәвит рәисләрен үзебез дә күтәргән кеше. Тик большевиклар заманында китәкчелек урынына кемне кую мәсьәләсен халык хәл итте. Менә, әйт әле, синең кандидатураны берәр кыелышта тикшерделәрме?.. Парткомның тәкъдиме бармы? Шунысы да бик мөһим: сиңа нинди характеристика бирелә?.. Уңай сыйфатларың нинди, тискәреләре дә бардыр, беләбез, бәндә хатадан хали түгел. Боларның барысы да халыкка мәгълүм булырга тиеш бит, ә, Сәгъдиев? +Юлбашчы, фикер кебен эләктереп алырга теләгәндәй, кызу-кызу идән буйлап йөренеп алды һәм янә Рәмзил каршына килеп басты: +— Сезнең Сибгат Хәким атлы шагыйрьнең бик гыйбрәтле юллары бар. Зур эшләргә чакырып ил дәшсә, "Күңелем Ленин белән сөйләшә", ди ул. +Казан әле, Казан уянмаган, +Яфрак белән яфрак серләшә. +Йөрим таңда Ленин урамында - +Күңелем Ленин белән сөйләшә. +Шулай дигән бит шагыйрь, дөрес хәтерләдемме, Сәгъдиев? +— Дөрес! — дип көпләде аны Рәмзил. — Сез безнең милли сүзгә гакәп игътибарлы булгансыз, Ильич. Әллә кемнәрне укыгансыз! +— Ихлас сүзне без нинди телдә дә олыладык һәм олылыйбыз. Партия эшендә мөһим винтик ул. Сизәсеңме, юлбашчы белән халык, хезмәт кешеләренең берлеген ифрат дөрес тотып алган безнең фирка шагыйре. Китди эш, вазифага керешер алдыннан Ленин белән сөйләшергә, хәтта канны ачып серләшергә үк кирәк шул. Рухың белән әзерме син, нинди ният-планнарың бар һәм иң мөһиме: эшче-крестьян тормышын яхшыртуга нинди анык өлеш кертергә кыенасың син, Сәгъдиев? Хакимнән үрнәк ал! +Югыйсә тота да, урамнан кереп берәү Чардаклы халкына түрә булырга кыена. Юк, мин моңа отыры каршы. Халыктан качып башкарылган эшнең нәтикәсен алдан ук әйтә алам мин сиңа... — Ильич бер кулы белән бөеренә таянып, икенчесе белән селтәнә башлады. — Ифрат начар! Педагогик шкала буенча бәяләгәндә — икеле... Коррупция, урлашу, алдашу, икътисад торгынлыгы һәм халык хәерчелеге — менә болар синең власть белән идарә итү кимешләре, Сәгъдиев. Юк, болай гына да түгел, сине үзләренчә биетеп, сигезаяк булып бар каныңны суыргач, синнән югарыдагы хакимнәр кәсадеңне йә урамга тибеп ыргыта, йә төрмәгә илтеп тыга... Аңладыңмы, эшкуар? +— Киңәшегезне ачык әйтмәсәгез дә, тел төбегезне сиздем, юлбашчы. Сез минем идарә эшчәнлегенә тотынуыма каршы. Янәсе, халыктан аерылам, бүре законы белән яшәүче түрәләр, буржуазия мохитенә тыгылып, үземә һәлакәт әзерлим. Шулаймы, юлбашчы? +— Нәкъ шулай, — диде Ленин, йөзенә канәгатьлелек хисе чыгарып. — Бездәге һәр кеше сыйныф психологиясенә тугры калырга тиеш! Шунсыз без таралабыз. +Рәмзил үзен читлек каршына куып китерелгән кәнлек хәлендә тойды. Йә аучы коралыннан өркеп тоткынга әверелә, йә үзе аучыга ташланып, иреккә ыргыла... Бу киеренке халәтне ул бер кат татыды инде. Эдуард Дашкин рәис постына кандидат булган Сәгъдиевны аучы китезлеге белән ятьмәгә эләктерде. Ул чакта яшь иде, тәкъдим ителгән рәислек башын ташка бәреп омтылган нәрсәсе түгел иде, аннан ваз кичү бәрабәренә иреккә ычкынды. Ә хәзерге ятьмә күпкә куркыныч, мәл дә хәтәр. "Аучы"га кискен борылып өстенә ыргымаса, ул, Рәмзил Сәгъдиев, мәңге читлек колы, мәхлук булып калачак. Фиркачеләр өчен ул "ак чәүкә", асылы белән ят, номенклатура кешесе була алмый. Юлбашчының сыйныф психологиясе дигәне коллык психологиясе бит ул... Тап, Рәмзил, мәкерле богаудан котылу юлын ват, кимер өстеңә ыргытылган мәкерле ятьмәне. Рәсәй тормышында торгынлык сазлыгын хасил иткән демократик централизм, вертикаль идарә системасын номенклатура иләге яшәткәнен аңладың бит син. Димәк, бу киртәне дә юлдан алып ташларга кирәк! Чын хөррият үз эчеңдәге инкыйлаб аркасында гына яулана бит ул, Рәмзил! +— Ильич, сез ник һаман халык та халык дип авыз суын корытасыз соң? Гавам сезнең өчен шешәгә бөке генә түгелмени?! Хакәте чыкса, кулда, кирәкмәс булса, куылуда: "Кәмәгать, өчтән артык кыелмагыз, таралыгыз, тарал! Ләчтит сатмагыз, эш эшләргә кирәк!" Һәм сезнең өчен тагын халыкның йөгәнле булуы яхшы. Тезгенне кай тарафка тартсаң, ул шунда барсын! Бер аякка басып, кырлап атласын: "Смело, товарищи в ногу, духом окрепнем в борьбе..." Менә кайда ул юлбашчыны сихәтли торган гавам. Шулаймы? Ә син дулкынланып торган халык диңгезе өстендә ялкынланып телмәр тотасың, мәйданга кырку лозунглар ыргытасың. Тегене долой, моны долой... Яшәсен революцион халык! Массаларның канына, уй-фикерләренә иблис Мефистофель кебек син хука. Юлбашчыга тагын моннан да зуррак ләззәт бармы, ә, Ильич? +— Син, Сәгъдиев, каян беләсең боларны? — дип үтә гакәпләнде Ленин. — Әллә нәселдә большевик бармы? +— Мин, Ильич, сезнең 1918 елда фиркадәшләрегезгә сөйләгән речегез белән дә таныш: "Эшче-крәстияннарны шундый итеп тәрбияләргә кирәк ки, алар үзләренең дәүләтен дошманнардан саклар өчен һич икеләнүсез башларын салырлык булсыннар!" Монысы да дөресме? +— Ул вакытта бит картага совет властеның язмышы, яшәү-яшәмәве куелган иде. Аны тоташ шәһитлек кенә коткарды. Әйе, ил азатлыгы өчен юксылларны һәлак булырга өндәдек без. +— Алай... Сездән күреп варисларыгыз корбан бирү, шәһитлеккә бару, стахановчылыкка чакыруны, биргәнгә канәгать булырга, ягъни каешларны буарга өндәүне совет властеның бөтен яшәү дәверенә суздылар. Дәүләт дигән Яэкүк-Мәэкүк һаман авызын ачып, бир дә бир, дип яшәде. Ә сезнең, Ильич, данлыклы фиркагез халыкка үзе нәрсә бирде соң? Аның социаль тормыш хәлен, мәгыйшәтен күтәрерлек ниләр эшләде? +— Ничек, сезнең тирәдә безнең гүзәл социаль программаны белмиләрме? Бу коммунизм — кирдә окмах ясау, һәркемне бәхетле итү! — дип сайрар кош кебек канатланды кунак. — Ул безнең иң бөек идеал! +— Әй, Ильич, югарыдан бөек тә бөек, дип туктаусыз колакларга тукыгач, сезне безнең халык чынлап та бөек итеп санады. Тик, зинһар, сез үзегезнең даһилыкны тумаган атка йөгән кидерү белән бәйләмәгез әле! +— Кызыксынырга рөхсәт ит, нинди сәбәп аркасында син миңа шундый гаеп ташлыйсың инде? — "Кунак" күзләрен кыса төшеп янә әңгәмәдәшенә текәлде. +— Ачык түгелмени? Бердән, бу кысыр вәгъдәләр өләшү халык каршында килкуарлык галәмәте, икенчедән, шәкертләрегезгә бик начар үрнәк. Инглиз язучысы Герберт Уэлс сезне исән чакта ук "Кремль хыялчысы" дип атады. Сезнең фирка дөрестән дә хыял артына ышыкланып замана мәшәкатьләреннән, биргән вәгъдәләреннән качкан саламторханнарны тудырды. Биш-алты елга кәнәфигә утырган һәр түрә дистәләрчә елларга сузылган программа төзеп, хакимлеген сакларга, ил башында торырга күнекте. Һәм халык та туктаусыз вәгъдәләр иллюзиясендә яши... Менә сезнең гүзәл коммунизм программасының, бөек идеалның безнең башка төшкән әче кимешләре кайда, хөрмәтле Ленин? +— Бу сезнең субъектив бәя, Сәгъдиев, йә, шуннан нәрсә? +— Шуннан шул, юлбашчы, сез мине сердәш булырга өндәдегез. Тик мин ахирәтегез булалмыйм. Сез сүздә һаман атмаган таң белән юанасыз, эшкә ашмаслык идеяләр белән яшисез. Вәгъдәләрегез дә һаман киләчәк өчен. Ә тәхетнең үзегезгә патшалык, окмах рәхәте бирүен исләп, аны кулдан ычкындырмыйсыз сез... Һәмишә юлбашчы булып каласыгыз килә. Мин шәхсән бүгенге көн белән яшим. Үзем өчен, якын-тирәмдәге кешеләр өчен мөһим булган бурычларны билгеләп, аларны кичекмәстән хәл итү ягында торам... +— Ялгышасың, — дип Рәмзилнең сүзен өзде Ленин. — Ил, халык, кәмгыять каршындагы бурычларны, Сәгъдиев, партия съездлары, юлбашчылар билгели. Ә массалар аларны гамәлгә кертү өчен көрәшә. Мохит әгъзасы, винтик булгач, сезгә дә кагыла бу, хөрмәтлем! +Юк, юлбашчы Рәмзилне үз ятьмәсеннән ычкындырырга теләми. Кепләрне, үрмәкүч сыман, һаман ныграк үрә, гәүдәне тыгызрак урый бара. Ленин бит бу! Инде аяк, куллар тыңламый, сулыш та киселә... Нишләргә, ничек ычкынырга соң бу ятьмәдән? +Рәмзил күзләре белән текәлеп, кымшанмыйча каршында басып торган "төнге кунакка" карап бар куәтенә кычкырды: +— Китегез моннан, югалыгыз! +Хатыны Мәрзиянең, иңнәреннән тотып селкә-селкә, куркып эндәшүеннән Сәгъдиев уянып китте: +— Рәмзил... Рәмзил, ник кычкырасың, кемне куасың? +— Каһәр суккан, "кунак" тагын килде... Янә бастырылдым бит. Ничек котылырга? — дип тәшвишләнеп уйланды ир. +II +Иртән торгач, Рәмзилнең төнге кунак хакында кичерешләргә чумарга вакыты булмады. Бүген конкурс комиссиясенә документлар тапшыруның соңгы көне. Анкета сорауларына кавапларны Зәнфирәдән бастырып алырга һәм бар кәгазьләрне барлап хакимияткә илтергә кирәк иде. Ашык-пошык кына капкалады да, машинасын кабызып, Сергеевкага юнәлде. Ильич юкка борчыла, урамнан кергән һәр кеше район хакимиятенә башлык була алмый. Анкета аерым-аерым каваплар тезмәсе кебек булып күренсә дә, асылда ул район башлыгына дәгъва иткән кешедән киң күләмле социаль үсеш программасы таләп итә икән. Идея бирү бер хәл. Аны экономик яктан нигезләргә дә кирәк бит әле. Гамәлгә ашыру юлларын күрсәтергә Рәмзилнең исәп-хисап белән мавыгып тулы бер көне үтте. Бигрәк тә райүзәкнең социаль-экономик үсешенә бәйле сораулар конкрет чаралар күрүне көтә икән. Чардаклыда, һичшиксез, ташландык хәлгә килгән элеваторны тергезеп худка кибәрергә кирәк. Шулай ук сөт заводын реконструкцияләү беренче бурыч. Колбаса китештерү турында да кичекмәстән эш башлау мөһим. Югыйсә, үзләре казылык, тутырма сыман тәм-том ясап сату урынына, каладан сыйфатсыз ризык ташыйлар. Тире, мех эшкәртү цехы да булсын Чардаклыда. Боларның барысын сафка бастыру өчен дәүләттән кредит алырга булыр. Рәмзил якынча исәпләп, әлеге предприятиеләрнең күпме файда китерәсен һәм бурычларны кайтаруга күпме вакыт китәсен дә чамалап куйды. Комиссия кызыксына икән, экономист буларак ул Чардаклының үсеш программасын шартлатып дәлилләп бирәчәк. +Авыллар икътисадын, үстерү мөмкинлеген ул аеруча яхшы күзаллый. Терлекчелек, игенчелек өлкәсендә үзе күптән уйлап куйган чараларны да ныклы исәп-хисап белән нигезләп программасына кертте. Дөрес, авылда мәдәниятне күтәрүгә карата планнары сыеграк. Әмма күренеп тора, кеше яшәгән кирдә яхшы клуб, бай китапханә, киһазланган спорт залы булырга тиеш. Боларның да кәгазьдә генә калмаслыгына ышана булачак хаким. Планнары хуплана икән, Сәгъдиев команда төзеп, кем әйтмешли, киң сызганып эшкә керешергә әзер. +Чардаклыга документларын тапшырырга килгәч, көндәшләре кемнәр, конкурс комиссиясе нинди абзый, әфәнделәрдән тора — олы вазифага дәгъвачы болар белән юри генә дә кызыксынмады, язмышын үзе төзегән программага тапшырып эшенә кайтып китте. +— Булды, бирдем, хәзер инде көтәргә генә калды, каным, — диде ул Мәрзиягә. Тегесе исә ире куптарган мәрәкәгә тырнак очы кадәр дә өмет багламады. +— Көт, көт син, Юлий Цезарь! Утыртасы кешеләре әллә кайчан билгеледер әле. Йөрисең кеше көлдереп... Теге вакытта да, нихәл, председатель, дип күзеңне ачырмадылар. Әй, сабак алмаса да алмас икән кеше... +Өйдә Рәмзил янә Ленин турында саташулы уйларына әйләнеп кайтуын сизми дә калды. Телевизордан яңалыкларны күзәтә иде, Владимир Мединский атлы Дума депутатына ияреп, бертөркем сәясәтче, эшкуар һәм студентлар Ленин мавзолее янәшәсендә пикет оештырганнар икән. Кулларында плакатлар: "Владимир Ульяновны кир куенына тапшырырга вакыт!.." "Ленин — явыз рух..." "Рәсәйдәге бәлаләрдә Мавзолей өрәге гаепле". +Үзәк гәзитләрдә әледән-әле мәкаләләр басылып, Октябрь инкыйлабы юлбашчысын әнисе Мария Александровна янына кайтарып кирләргә дигән тәкъдимнәр элек тә ясала иде. Әмма Рәсәй коммунистлар фиркасе башлыклары монда үзләренә һөкүм, кимсетү тоеп, юлбашчыны төрбәдән чыгаруга кырку каршы төштеләр. Инде менә Ленин күптән мәет булса да, фиркаләр сугышын китереп чыгара. Әйтергә кирәк, мылтыксыз, кылычсыз сугыш. +Баксаң, Рәмзил дә юлбашчы белән яу корып ята түгелме соң? Әле менә түзмәде, аңа ярсып, "Китегез! Югалыгыз!" дип кычкырды, өеннән куды. Тик менә өнендә аптырый. Чын Ленин белән төшкә кереп аптыраткан юлбашчы арасында нинди уртаклык бар? "Сәгъдиев!" дип ничәнче кат килә бит. Һаман да ирдән гаепләр таба, алдагы гамәлне юрап куркыта, искәртә. Әллә кайчангы заман кешесе булса да, Рәмзилне үз артыннан ияртергә ниятли. Нинди баш китмәслек хәл соң бу? Нәрсә кирәк булган Ленинга Дөм-дөмдәге Сәгъдиевтан? +Әлеге мистик күренешне аңлар өчен, аңа берәр укымышлы зат белән сөйләшеп карарга иде. Ләкин кем бу һәм кайдан табасың аны? Хәлбуки, Рәмзил күңеленнән бу мәрәкәнең үзе өчен әһәмиятле икәнен тоя. Зур эшкә дәшеп алсалар, алдагысы ачык булырга тиеш. "Кунак"ның юрау, куркытулары чынлап та урынлы икән, көрәшкә әзер торсын, йодрыгын төйнәп куйсын ул. Рәмзил өчен рух беренче бит, аннары гына эш-гамәл... +Башта ул хезмәттәше Абрамның үзе белән булган хәлләргә карата мөнәсәбәтен белергә кирәк тапты. Яһүд ике көн элек утарга кайтты. Гаиләсендә кунак булып тазарган бу, шәпләнгән. Күренеп тора, кегәр дә туплаган. Мөгаен, Чардаклы киңлекләрендә тагын нинди эшләр майтарырга дип план да төзегәндер. Ә хәзер, кар баскан февраль мизгелендә, ул бик бирелеп терлек-туарны карады, эшләүчеләр белән озаклап сөйләште. +Штельман Чардаклыдагы яңгыравыклы киңәшмә хакында ишеткән икән. "Безне искә алучы булдымы анда?" — дип искәрмәстән Рәмзилгә дә сүз катты. +— Касаткин доклад кебек нәрсә сөйли башлагач, иң элек "Таң" фермасын телгә алды, Абрам Шаламович. Терлекчелектән зур керем алдылар, диде. Кыскасы, тагын берничә көмлә әйтеп, сезләрне мактады башлык. +— Шулай булырга тиеш ул. Без синең белән, брат, эшләп күрсәтербез әле! — диде яһүд, мыек-сакаллы йөзен балкытып. +Сәгъдиев та эчтән сөенеп куйды. Югыйсә, хакимияткә документлар тапшыру хакында ишетмәдеме икән, дип шөбһәләнеп тә торган иде. +Штельман тагын бозаулар каралтысында, атлар абзарында булып, малларның көрлеге, ашата торган азыклары белән кызыксынгач, икәүләшеп кантурдагы аулак бүлмәгә кереп утырдылар. +— Ярар, иптәшкәем, миңа мәшәкать калдырмагансың, хатын янында тагын торсам да булган икән әле, — диде ул, Рәмзилнең килкәсеннән кагып. — Йә, сөйләп кибәр, өйдә ничек, әниең, бала-чагалар, хәләл кефет ни хәлдә? +— Рәхмәт, Абрам Шаламович. Тик үзем белән бик кызык хәлләр туып тора әле. Төнлә янга Ленин килә башлады, кәмит инде бер... +— Ленин?! — Абрам шаккатты. — Ничек? Прямы өеңә киләме? +Һәм Рәмзил ярым китди, ярым көлке итеп элекке идарә бинасында яши башлагач күргән матавыкларны сөйләп бирде. Үз өендәге хәлләрне кешегә беренче кат чыгара. Яһүд шаркылдап көләр яисә, тапкансың борчылыр нәрсә, дип кул селтәр сыман тоелган иде. Юк, хәлне китди кабул итә Абрам: +— Партком диварларыннан үтеп, сине тиктомалдан эзәрлекләми инде бабай. Йә сине бик ярата, йә дошман син аңа. Әмма аңламыйм, Путин, Медведев та түгелсең, Зюганов партиясендә дә тормыйсың, нәрсәң белән тарттың син аны, фермер? +— Өй каршында Ленин һәйкәле тора... +Абрам кисәк шаркылдап көлеп кибәрде: +— Бәлки бабай шуннан сикереп сиңа килеп керә торгандыр. Ну, туган, сенсация! Үзәктәге журналистлар белеп алса, матбугат шаулар. Ленинны мавзолейдан чыгарту өчен Мединскийга янә бер факт бит бу. Янәсе, Ленин өрәге фермерга яшәргә худ бирми! +Тынычлангач, алар дөньядагы хикмәтле күренешләр, төрле башка сыймас хәлләр турында байтак сөйләшеп тордылар. +— Күзгә күренмәс нәрсәләрне шәйли, аңлый торган Нострадамус, Ванга кебек затлар бар инде ул, — диде Абрам. — Безнең яһүдтән дә Вольф Мессинг исемле бик шөһрәтле күрәзәче чыккан. Гитлерның үлемен өч-дүрт ел алдан юраган бу. Сугышка кадәр Сталин аны үзенә шәхси багучы ясап тоткан, байтак мәгълүмат алган, диләр... Мессинг исән-сау булса, янына барыр идек тә бит, булмый шул. Хәер, экстрасенсларга кытлык юк хәзер, эзләргә кирәк, Рәмзил дус... +Сәгъдиев, билгеле, Кашпировский, Алан Чумак кебек зәңгәр экраннарда ара-тирә күзгә чалынып киткән мәшһүр экстрасенсларны эзләп ерак юлга кузгала алмый иде. Ул бу серле эшне авылдашы Хашия карчыктан башларга булды. Шөкер, сиксәненче еллар азагында ук Дөм-дөм үзәгенә бастырылган таш Ленинның таңга күрсәтү өндәвеннән кысурлык тапкан багучы исән әле. Авыл кырыендагы агач ызбада малае, килене белән яшәп ята. Карап торуга гапгади әби, чәчләре чал, бите, кулы кыерчыклы, мәгәр күзләре карчыганыкына охшаш. Текәлсә, әллә ничек хәл китеп куя... +Хашия карчык Рәмзилнең чәй, кәнфит һәм башка тәм-том белән тулган төргәкне өстәлгә куюын күзәтте, гозерен тыңлады да кырт кисте: +— Юк, улкаем, Ленинга минем кодрәт китми. Монда йолдызлар белән эш итүче кирәк. Син Үзи карчыкка бар! Аксубай төбәгеннән табарсың аны. Үлмәгәндер әле кортка. Үлсә дә, кен-шайтан, иблис-гыйфритне авызлыклаучылар монда бихисап. Сихерчеләр, албастылар, әллә нинди урман ияләре турында да иң кызыклы китапларны шул яклардан яздылар. Сәхибе Нәбирә Гыйматдинова бугай. Аны да күрерсең, бар, улым, шунда юнәл син! +Башына килгәнне, бер ниятләгәнне эшли инде Рәмзил. Абрам белән сөйләште, гаиләсе белән саубуллашты да юлга чыкты. Бәхеткә, көн аяз, юллар ипле. Ялгызы калып, эч пошуга юл куймады ул. Кул күтәргәнен утыртты, хак-фәлән сузсалар да алмады. Гел сорашты: "Сездә икътисад ничек, мәгыйшәттә яңалык бармы, кардәш?" Шулай Чаллы далаларын үтте, Чулман кичте, Әлмәт, Чирмешән урманнарын узды. Һәм утырткан юлдашларын тыңлый торгач, аңлады. Мондагы халык байтакка көйле һәм ипле яши башлаган икән. Кырларны кысыр калдырудан туктаганнар, фермерлар көч алган, крәстиән табыш тәмен тоеп, киңне терсәккә кадәр үк сызганып эшләргә керешкән. "Аллага шөкер, безне хөкүмәт зерә дә кайгырта хәзер, — диде Кәлимәттә утырып Кәминкәсендә төшеп калган сүзчән бер мишәр карты. — Хәлләр хөртләнсә, бушка фураж да өләшәләр, чәчәргә орлык та бирәләр. Бездә халыкның эшкә күңеле үсеп китте, олан". +Бик яхшы, дип канәгатьләнеп уйлап куйды Рәмзил, халык бер тарафта күтәрелсә, икенче кирләргә дә уңай үрнәк ясый. Хәятне ил белән яхшыртырга вакыт инде... +III +Карурман төпкеленә урнашкан Үзи авылына юлчы караңгы төшеп, йолдызлар кабынгач килеп керде. Төнлә кемне борчыйсың? Кайнар чәе белән итле салкын кабартмасын ашап алды да, машинасында урын кайлап йокларга кыенды. Салкынайтса, моторын кабызып чатырын кылытыр... +Карчык өендә утлар балкый иде әле. Көтмәгәндә капкадан яшүсмер чыкты һәм Рәмзилнең тәрәзәсенә чиертте: +— Абый, ник һаман кермисез, әби көтә! +"Килгәнемне белгәнме?!" Иркен, нурлы, кылы ызбага гакәпсенеп килеп кергәч, фәрештә кебек актан киенгән әби каршылады. Чәче дә ак, йөзе дә сурәттәге сыман илһамлы һәм ап-ак аның. Тик күзләре генә зәңгәр... Бу күктән, йолдыздан иңгәндер... Мондый алиһә затка яшь, гомер дигән нәрсәләр дә кагыла алмыйдыр, дип уйлап, Рәмзил югалып калды. Үзен эчтән дә, тыштан да килешсез, тупас итеп тойды. Китмәсә, әбинең чиста келәменә шыксыз итеге белән кереп баскан бит. "Гафу итегез!" дип тиз ара аны салып бусага төбенә куйды. +— Ерактан килдеңме, улым? +— Ык буеннан, әби. +— Хашия кортка ни хәлдә әле анда? +— Әйбәт, сиңа сәлам күндерде! +— Рәхмәт, кайткач, минем сәламемне дә ирештер үзенә... Ул миңа "Үзи карчык" дигәндер, ә син миңа Акъәби дип дәшәрсең, улыкаем... Чөнки өнәгәнем аклык, пакьлек минем. Каргыш эшләү, бозым кую көтмә миннән... +Багучы сөйләнә-сөйләнә кунакны түгәрәк өстәле артына утыртты, ара-тирә аңа китди итеп, хәтта ничектер сынап караш ташлап алгалады: +— Йә, мосафир, гозерең нинди? +Рәмзил карчык каршында алдан сайлап куйган сүзләрен тезде. Әмма багучының исе дә китмәде: +— Ленин тырнагына эләккәннәр син генә түгел. Котылу эзләп килүчеләр дә байтак. Ленинның кем икәнен беләбез. Менә син үзең кем, углан? Адәм низаг сәбәбен кешедән генә эзләмәсен, үзенә дә карасын ул... +Багучы каяндыр кулына алтынмы, бакырмы — билгесез, мәгәр шомарып беткән тәңкә алды, аны Рәмзилнең сул кул чугына китереп йөртә башлады һәм карашын күзләренә текәде. Ир куырылып куйды, бөтен барлыгы белән урыныннан купканын, зәңгәрлеккә йотылганын тойды. Галәмдә әллә йөзә, әллә тик асылынып тора. Тән авырлыгы да юк. Баш кайгысы да... Рәхәт! Рәмзил зәңгәр бушлыкта байтак онытылып торды. Ниһаять, кул чугыннан шома тәңкә алынды, күзләр кабак астына яшеренде... Ир янә өстәл артындагы урындыкка салышкан бәдәнен тойды. Башына "Наркоз кайта..." дигән уй йөгерде. Хет ярый, тәнендә операция артындагы сымак сызлау әсәре сизелми... +Акъәби күзләрен ачты. +— Улым, син үзең дә тамгалы инсан бит! Хәяткә мәгънә белән туа торганнарның берсе. Талигың якты синең. Гадәттә, синең асылдагы кеше үзен яуда, гарасатлы чакларда калкыта. Син Марс йогынтысы астында тугансың. Көчле, тәвәккәл, кыю, омтылышлы... Ә тынычта сиңа юл яру кыен. Күрәм, бик еш затсыз, әдәпсез адәмнәр каршында югалып каласың. Вөкдан хөкеменә баш бирәсең. Йә, хәтерлә әле, бала чагыңда, балигъ булгач, үзеңнең юлыңа каршы төшкәннәргә көрәш ачтыңмы? Эшеңдә хезмәттәшләрең белән бәрелешеп, дан, дәрәкә артыннан куасыңмы? Юк, болар синең асылга хас түгел. Һәм менә шул болгавыр мәгыйшәттә синең токым үзен куя, сына, ямьсез гадәтләргә дә бирелә. Гарьчел, үпкәчел кешегә әверелә әлеге токым. Синең гомердә дә шул төшенкелек дәвере булып узган. Тик син югалмагансың, куелмагансың, үз асылыңны саклагансың. Аллаһка сыену саклап калган сине, улым. Янәшәңдә иманлы кеше бар. Кем икәнен беләсеңдер? +Иншалла, алда сине зур, колачлы эшләр көтә. Сине танып алачаклар, күтәрәчәкләр. Тирәңә эшлекле кешеләр кыела синең. Яклау да, ярдәм дә өмет итүчеләр күп булачак. Аларның өметен аклау сиңа янә югарырак үрләр яуларга булышлык итәр. +Әйткәнемчә, син тамгалы инсан. Яшәү мәгънәң дә ачыкланган — эш узаманы булу... Әмма тамгалылардан синең үзеңә дә саклану кирәк. Чөнки аларда көнчеллек, хөсетлек галәмәте көчле. Күтәрелгәч, аяк чалучылар, үзләренә баш идерергә теләүчеләр артачак. Яшәү мәгънәңне, асылыңны саклыйм дисәң, сиңа һәмишә ныклап көрәшергә туры киләчәк, улым. +Акъәби тынып калды. +Рәмзил үз йолдызлыгыннан иңгән фаразга артык гакәпләнмәде. Багучы аның маңгаена язылганны укыды сыман. Барысы дөрес. Абрам әйтмешли, шулай булырга тиеш! Ул бит абруйлы күрәзәче каршында утыра. Тик әбекәй Ленин турында ник һаман бер сүз дә әйтми? Рәмзил бит төнге зәхмәтләрдән котылу әмәлен табарга дип килде... +— Инде, улым, Ленинга килик, — диде Акъәби, аның уйларын укыган сыман. — Владимир Ульянов та киргә мәгънә белән килгән тамгалы инсан, әмма ул үзе төзегән фирка денсез шәкертләр гаебе белән авыр язмышка дучар ителде. Үлгәч, мәрхүм кирләнмәде, тәне һаман сыкрап Мәскәүдә, төрбәдә ята аның. Бәдән кирдә торгач, кан да аны ташлап үз юлыннан китә алмый. Безгә янәш дөнья кануны шундый. Димәк, Киһан, күк капкасы бикле аның өчен. Менә бер гасырга якын Ленин каны тынычлык тапмыйча һаман безнең хәяттә бәргәләнә. Тик кан үлә, юкка чыга алмый. Аңа монда яшәү әмәлен табарга кирәк. Ленин шул нигездә рух булып калка, элекке кыяфәтләре белән хәзерге кешеләр канына сыенырга омтыла... Инде синең хәл аңлашыла бугай, улым, Ленин төннәрен синең янга шулай еш кунаклаган икән, димәк, теләге синең канга үрмәләү аның... Сизәсеңдер, сәбәбе ачык, әйттем, син үзең дә тамгалы инсан. Уртак нәрсәләр байтак. Сине яулау аның үзе өчен дә мәртәбәдер. Владимир Ильич көрәш кешесе бит! Күрәм, синең аның белән чәкәләшү көчле... +Инде ничек котылырга сиңа Лениннан? Менә бу инде чын мәсьәлә... Йокы бүлмәңә, өеңә шәмаилләр эләргә була. Ишек, тәрәзәләр өстенә кашага сыман итеп... Төннәрен үз яныңа мәче ияләштерү дә файда бирер. Өрәк, рух бу кан иясеннән ифрат шүрли... Әтәчтән дә куркалар. Тик күреп торам, сиңа бу эшләр ошап бетми. Янәш дөньябызны сафландыруның иң анык юлы Ленин бәдәнен киргә тапшыру, гыйсъянчыл канны гарешкә озату да бит, беләсең, улым, бу фарыз эшне гамәлгә ашыру зур сәясәт белән бәйле. Синең белән мин генә хәл итәлмибез. Әмма бик омтылсагыз, үз тирәгездән озата аласыз чакырылмаган кунакны. +— Ничек, әбекәй? — Рәмзил авыз ачып сораганын сизми дә калды. +— Ничекме? — Акъәби бераз елмаеп, сорауны хуплавын белдерде. — Узаман буласың килсә, бу хакта ныклап уйланырга шул. Яшәүне кәеф-сафа кору, байлык туплау чарасы итеп кенә санамаска, игелекле гамьне арттыра төшәргә кирәк. Үзеңә канун яса: тирә-юньдә рәнкетелгән, кыерсытылган кешеләр калмасын. Бер-берегезгә ярдәм итү, рәхим-шәфкать күрсәтү фарыз гамәлгә әверелсен. Бел, кешеләр мәгыйшәткә карата аһ-зарларын онытса, юлбашчыга да үз тирәгездә канатланып йөрер сәбәпләр куела. Чөнки Ленин юксыллар канында тамырланган рух бит. Аны фәкыйрьләр рәнкеше яшәтә. Китеш, имин тормышлы кешенең гыйсъян юлбашчыга нинди хакәте төшсен? Канга батышып инкыйлаб ясауны, хәятне тар-мар китерүне нишләп өнәсен үз тамагын үзе туйдырырга күнеккән кеше. Ә тормышны көйләүнең тыныч юллары бик күп бит. Нигә балтага ябышырга? Менә шулай, улым, гыйсъян каннан арынуның иң ышанычлы юлы мәгыйшәтегезне бергәләп яхшырту, үз хәятегезгә үзегез хука булу! +— Гап-гади, әмма чынлап та иң ышанычлы юл бит бу, әбекәй! — дип балаларча сөенде ак күрәзәче каршында утырган олпат ир. +— Яшәүнең нигезе гадилектә. Борынгыдан расланган хакыйкатьләрдә. Кешеләр аны катлауландырып тик үзләренә бәла ясыйлар... Ярар, улым, мин күргәнемне сиңа киткердем. Зирәк инсансың, канга вакыт көнгә-төнгә бүленми. Шулай ук әкият белән чынлык арасына дивар куелмаган. Өне дә, төне дә бер үк канга. Инсан һәмишә камилләшү, сафлану юлында булырга тиеш. Уңышлар, казанышлар юлдаш булсын үзеңә! +Хукалар кәйгән ястыкта йоклап, иртән коймаклы-каймаклы чәйләр эчеп һәм Акъәби белән янә дә дөнья хәлләре турында сөйләшеп, Рәмзил Үзидән бик канәгать булып китте. Үзендә киңеллек, иркенлек тойды, киләчәгенә карата ышаныч артты. Югыйсә, төштәге Ленин алдагысына һич өметләндермәде бит. Нәрсә ди әле? "Башлык булсаң бул, имеш. Аннары буржуйлар каныңны эчәрләр дә урамга чыгарып ыргытырлар". Гел куркытты да өркетте. Аны тыңласаң, чынлап та бу тормышка тәмам ят-чит адәм булырсың. Сәясәтчеләр әйтмешли, читән артына, оппозициягә басарга гына кала. "Совет заманында халык эшли иде, заводлар, фабрикалар гөрләде. Без фәлән хәтле самолёт ясадык, тракторкомбайн чыгардык. Кырларда хәзерге демократлар кебек билчән, алабута үстермәдек, әллә ничә миллион центнер ашлык кыеп алдык... +Безнең Рәсәй коммунистлар партиясе, даһи Ленин нигез салган социализмны тергезү өчен көрәшә. Завод-фабрика — эшчеләргә, кир — крестьяннарга! Безнең лозунг: табигать байлыкларын гадел итеп халыкка кайтарырга! Яшәсен компартия! Яшәсен хезмәт халкы! Алга, иптәшләр!" +Инде тәмам искереп, саруны кайнаткан шул телмәрне тыңлап, Рәмзил Сәгъдиевка да рухи читлектә яшәп ятарга туры килер иде. Аллага шөкер, арыначак ул төнге кунактан. Инде Чардаклы кирен дә рухи сафландыру, чистарту әмәлләрен күрергә кирәк булыр. Хакимият башлыгы булып сайланмаса да, моның өчен башкача юллар табар Рәмзил. Районда күтәрелеп килүче фермер бит әле ул. Тик өметне өзмәскә, югалып калмаска гына кирәк. Рәхмәт, Акъәби, Ак рух! Син ир-егеткә көрәшер өчен дөлдөл ат, зөлфикар кылыч бирдең... +Кәмит утыргычында +Хукалык эшләре белән тоткарланып эңгер-меңгергә калса, Рәмзилнең сыер фермасына сугыла торган гадәте бар: +— Әй, Дөм-дөм карлыгачы, эшләрең түгәрәкләнәме, әйдә кайтабыз! +Бу вакытта Дания сыерларын сауган, Иван дәдә һәм Матрёна түти белән малларны төнгелеккә калдыру хәстәрен күреп йөри. +— Ай рәхмәт, авылдаш! +Һәм ул берничә минуттан инде машина эченә кереп кунаклый. Тегесенмонысын сөйләп ала һәм Рәмзилнең матур итеп уйнатылган милли көйләренә колак салып, уйга чума. Кеше белән аралашканда еш елмая торган көрән күзләргә хәзер сагыш элпәсе куна кебек... +Рәмзил фермер булып килгәч, үзе тәвәккәлләп Свердловск өлкәсеннән ун баш нәселле сыер сатып алды. Бестужев токымлы, елкылдап торган йонлы, төз һәм шома бәдәнле сөйкемле сөтлебикәләр болар. Яхшы ашыйлар, тазалыклары шәп, сөтләре ифрат куе. Рәмзил фермерга савучы табарга кирәк иде. Әмма Сергеевка маркалары бу авыр эшкә бик атлыгып тормыйлар, тегесенә ялынды, монысына гозерләде, акчаны да мулдан вәгъдә итте. Тик юк эшкә алынучы, хет чиләк тотып үзең сау. Нәкъ шул чакта Дөм-дөмнән Дания килеп чыкты: +— Рәмзил, авылдаш, сиңа доярка кирәк икән... Эшкә мине алчы, бик авыр вакытым, хәлгә кер! Аннары берәр кае чыккач сөйләрмен әле күргәннәремне. Үзе бер гыйбрәтле кыйсса ул. +Алмыймы соң! Бишкуллап эшкә алдылар Данияне. Сыерлар тәрбияләү эшендә осталыгы зур, сөт савып медальләр алган кеше. Хатын-кыз буларак үз-үзен тотышы да күркәм. +Тик бераз пошаманга төшергән нәрсә генә бар — йөреп эшләргә бит. Яз, көз сазга батып атларга калса, ничек түзәр Дания? +— Кайгырма, Рәмзил, өйдә зарыгып көтүче сабыйлар миннән әле тумаган. Абый-киңги өчен Дания әллә бар, әллә юк. Аллага шөкер, берьялгызым, кайда да кай табармын. Иң дөресе, эшләп китим әле, аннары күз күрер. +Шул көннән башлап "Ленин юлы" колхозының мактаулы сыер савучысы "Таң" фермасының ачык йөзле, уңган эшчесе булып китте. Мәрзия генә иргә берчак вакчылланып сөйләнде: +— Синең ул Данияңне Себердән, иреннән качып кайткан хатын дип гайбәтенә төшәләр икән... Мәтри, тол дип тирәсендә мәче сыман күзеңне бик уйнатып йөрмә! +Әмма кеше хакында киңел уйларга ярыймы соң? +Авыл, авыл, дибез... Кичекмәстән хәлен ныгытырга, үстерергә чакыручылар күп. Икмәк давай, сөт-ит давай, дип хөкүмәт бабай да һәркөн аваз сала. Мәдәният халкы өчен дә сала кирәк. Янәсе, милләт киләчәге аның кулында... Ләкин авыл иң тәүдә аның кешеләре белән бәйле бит. Димәк, бөтен китдилеге белән крәстиән хакында анык кайгыртыр чак киткән. Мәрзия әйткәнчә, кешегә тибеп үтәргә ярыймы соң? Хәлен ачыкларга кирәк, ник каргышлы язмыш төшкән аңа? +Ә бит ата-бабадан ук беләбез. Гакәп катлаулы нәрсә бу язмыш дигәнең. Мөгаен, магнит угы кебек сизгер очлыгы бардыр аның. Аз гына уңга кылтайса, бар эшләрең көйле бара, фортуна дигән нәрсәкәй үзе үк кочагыңа атыла синең. Кулларыңны колачлырак итеп кәй дә эләккәнен ычкындырмау каен гына кара! Инде язмыш очлыгы сулга авыша икән, өметеңне өз, күпме тырышма, бар нәрсәң кире тәгәрәячәк. Мондый чакта тәвә кошы сыман башыңны комга тык та көтеп ят, бәлки очлык уңга кылтаер... +Бер хезмәт урынында эшләп, якыннан аралаша башлагач, Рәмзил ачык тойды: тормышының иң хәлиткеч мәлләрендә Даниянең язмыш очлыгы гел кире якка авышып торган. +Ул бала чагында Дөм-дөмдәге тиңдәшләреннән берни белән дә аерылып тормады. Алар кебек үк инеш буендагы йомшак каз үләнендә аунап бәпкәләр саклады. Кәй челләсендә кояшка арка куеп бәрәңге, чөгендер утады. Көзен исә олылар янәшәсендә кинәнә-кинәнә бакча, кыр, урман кимешләре кыйды. Хәл алырга утыргач, ул да яшьтәшләре сыман ач тамакка йөгергән кара ипи тәмен тойды. Салкын чишмә суларыннан ләззәт тапты. Иртән торгач, якты кояшка сөенеп бакты ул. Болын сукмагына төшсә, кырлый-кырлый чәчәкләр кыйды, утырып алардан такыялар үрде. Шуларны башына кигәч, үзен гүзәллек алиһәсе итеп тоеп сөенде. +Табигатьтә үз кеше булса да, мәктәпкә бик ияләшеп китәлмәде Дания. Мәгәр хәрефләрне, саннарны яратты, аларны такыя үргән сыман матур итеп тезүдән сөенеч тапты. Китаптагы көмләләрне кычкырып, мәгънәләрен тоеп укуның үзендә дә белем алу дигән гамәлгә дәрт уятуын тойды кызчык. Әмма мәктәп, белем учагы булып саналса да, харап четерекле дөнья икән... +Бигрәк тә Дания күңелендә сабак ятлату урыны булып калды ул. Озын буйлы, әче тавышлы химия укытучысы Рузия Камилевна формулалар ятлатты. Якыннан һәрчак тәмәке исе аңкыткан базык Баскак Харисович даталар, исемнәр сорап тинтерәтте. Хәтерең тишек икән, хет укуыңны ташла! Ә рус теленнән ятларга да ятларга инде. Тик тере сүзләр, гыйбарәләр түгел. Исем нәрсә ул? Сан нәрсә ул? Фигыль нәрсә ул? Көмлә нәрсә? Син укытучы Лилия Рәүфовнага бер фигыль әйтеп күрсәтмәсәң күрсәтмә, әмма дәреслектә фигыль хакында кара хәрефләр белән язылган абзацны ятла! Бастырып сораса да, такта янына дәшеп чыгарса да, кагыйдәне шартлатып әйт! +Әдәбият дәресләренә йөри башлагач, Дания әдәби әсәрләрдәге гыйбрәтле һәм мавыктыргыч вакыйгалар, соклангыч яисә күңел кайтаргыч герой, персонажлар белән танышыр, сөю, мәхәббәт тойгылары, әхлак турында кызыклы сабаклар бирелер дип өметләнгән иде. Ул кечкенәдән үк әкиятләр, хикәяләр укырга бик яратты. Мәктәп китапханәсендә эшләүче Наилә апасы кызның бик еш китап алмаштыруына аптырап берчак сорап та куйды: "Син соң укыйсыңмы, Дания, әллә рәсемнәрен генә карыйсыңмы?" Китапханәче үз шиген үзе сынады. Укучылар белән конференция үткәргәндә, әлеге "китап кимерүчегә" доклад ясарга кушты. Яшькә, гәүдәгә әле бәләкәй генә, әмма ничек матур һәм фәһемле итеп әсәр хакында сөйли, уйлый белә икән ул... Тик, кызганыч, Наилә эшкә читтән килгән иде, кияүгә чыгып, Дөм-дөмнән китеп тә барды. +Дания әдәбият укытучысы Зөлфия Хановнаны да Наилә апасы сыман үзе өчен якын кеше, сердәш итеп күрергә теләгән иде. Әмма, чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, ирләр сыман таза, нык, Дөм-дөмдәгеләр әйтмешли, томат гәүдәле укытучы хисси сүзгә бик саран булды. Дәресләрдә күбрәк ятлаган шигырьләрне сөйләтте. Күрәмсең, бу аның яраткан шөгыле: "Гарифуллин, син үткәндә Муса Кәлилнең "Алман илендә" шигырен белмәгән идең. Чык тактага, сөйлә". Колгадай укучы әлке-сөлке сөйрәлеп такта каршына чыгып баса: "Муса Кәлил. "Алман илендә"... Синме соң бу — бөек Маркс иле..." Менә шуннан Заһит инде төртелеп кала. Шигырьнең хәтерендә калган юлларын яңгыратканчы хәтсез вакыт үтә. Булдыксыз Заһит үзе, чынлап та, дошман кулындагы кол, тоткын яисә әбисенең кыйнап елатылган иркә оныгы кебек булып кала. Тик Зөлфия Хановна өчен Заһит әллә бар, әллә юк... Журнал тутыра яисә дәфтәр тикшерә ул: "Йә, йә, шуннан нәрсә, Гарифуллин?" +Шулай дипме сине белә идем... +Бетховен белән шашынган чагымда... +Уф, мондый дәрестә утырганчы, саф һавада тырай тибүең яхшырак, дип уйлап куя Дания. Гёте диясе урында укучы Бетховен дип ыңгыраша бит... Тагын нинди хикмәтләр чыгарыр? +Шигырь ятлау бурычын үтәүдән тыш, Зөлфия Хановна дәресләрдә үтелә торган һәр язучының тормыш һәм икат юлы буенча зур карта төзетә. Кайда туган, нинди авыл, калаларда булган? Һәм кайчан үлгән? Барлыгы ул күпме әсәр язган? "Йәле, Шәйдуллина, синең картада ничә пункт?" Боларны да укучылар үзләренең биш бармагы шикелле итеп белергә тиеш булдылар. Татар әдәбиятын да башка предметлар кебек үк фән итеп күрсәтергә теләдеме икәнни соң мөгаллимә? Тик Дөм-дөмдәге балаларга нигә икән мондый гыйльми фәһем? Иң мөһиме әсәрләрне өйрәнү, зәвык тәрбияләү һәм кызыктырып әдәби китаплар укыту түгелме соң? +II +Китмәсә, күрәчәккә каршы дигәндәй, Зөлфия Хановна Данияләрнең күршесе иде. Моның бакчасы да, әллә ничә сутыйга кәелеп-сузылып, кызның тәрәзә төбенә үк килеп терәлә. Менә Зөлфия Хановна өмә кыеп бәрәңге утырта, менә чәчәккә күмелә башлаган түтәлләрне өяргә чыга. Тик кешеләрчә кәтмән тотып эшләми бу, каяндыр киңелчә сука табып алган. Ире Хәнәфине мичәүгә кигә дә үзе сукачы булып китә Зөлфия апаң: +— Әйдә, бахбай, туры бар, буразна бозма... на-на-на! +Тәрәзәдән Дания үзләренә таба мышный-мышный сука сөйрәүче кызгылт йөзле Хәнәфине һәм сабантуй көрәшчесе кебек кулларын гайрәт белән аерып сука тоткан Зөлфия Хановнаны бик яхшы күреп тора. Дәрестәге сүрән укытучыдан бер әсәр калмаган. Көдрә чәчләр тузгып йөзгә сибелгән. Биттә бөрчек-бөрчек тир. Гәүдә пружин сиртмә шае тартылган. Куллар юлдагы кантарларга эләгеп, йә теге якка, йә бу якка авышкан суканы нык тотып, турыга ярдырып бара. "Һәй, Зөлфия Хановна, сука тоту сезгә ничек килешә икән!" дип шәрран ярып кычкырасы да иде Даниягә, ярамый шул — тартар теленнән табар... +Бәрәңгесен кыештырып алгач та, Зөлфия Хановна бакчага бәпкәләрен чыгарып кибәрә. Йоннары аксыл төскә иңеп, каз кыяфәтенә керә башлаган 40 кан иясе хәзер ихатага гына сыймый, боларга иркенлек кирәк. Казлар бакчага хука булып, каңгылдашып, канатларын кәеп бер баштан икенче башка чабышалар. Али бабаның 40 башкисәре диярсең! +Мәктәптән кайткач, Дания тәрәзә каршындагы өстәл артына утырып өй эшләрен карый. Менә ике кулына ике чиләк тотып, бакчага Зөлфия Хановна килеп чыга. Тәти ападан килләр искән. Шакмаклы ирләр күлмәгенең киңнәре терсәккә чаклы сызганылган. Аякта резина итек. Юан арт шәрифләрен шыксыз ыштан каплаган... Ул чиләкләрен берәм-берәм тагаракка аудара: "Гули, гули, гули!" Колхоз шофёры Хәнәфинең әркә ярыкларына, итек эчләренә, фуфайка кесәләренә тутырып ташыган бодае тәмледер, туклыклыдыр... Казлар кара кирдә, көзге кояш кылысына изрәп йоклыйлар әле. Әмма сакчы уяу: "Кыйгак, кыйгак! Әй халык, торың! Ашарга китерделәр". Мизгел эчендә бакчаны шаушу, хәрәкәт басып ала: "Кыйгак, кыйгак! Безгә сыйлану хак!" +Даниядә сабак әзерләү гаме сүнә, аның да шул шау-шуга, хәрәкәткә кушылып китәсе килә. Әйдәле, ул казларны инешкә алып төшсен! +— Зөлфия Хановна! — ди ул, ачык тәрәзәдән кычкырып. — Казларыгыз суга тилмерәдер, инешкә төшереп коендырыйммы үзләрен? +Хукабикә кызга шикчел караш ташлый: +— Яланда, суда таралмаслармы соң? Киек-канварлар тимәсме? +— Юк ла! Казларыгыз кайда әйдәсәм, шунда барыр. +Ризалык бирелгәч, Дания казларны урамга әйди. Кызык бу инкубаторда чыккан бәпкәләр. Боргаланмыйлар-сыргаланмыйлар, чакырсаң, шундук артыңнан иярәләр. Ашаткан, эчерткән яисә тегендә-монда әйдәгән һәр кеше боларга әни дә, әти дә була, күрәмсең. +— Әйдәгез, очабыз! Кем-кемне уза! — дип кычкыра кыз, урамга чыккач. Ә алда болын, аннары камышлы инеш. Аяклар, чынлап та, кытыкланып, сөенеп йөрүгә күчә. Колакларда кил уйный. Лап-лап килеп, стройдагы солдатлар сыман, казлар да чабыша. Хәтта кайсылары очарга ук кыена. "Һәй-һәй, гулигули, га-га-га! Әнә шулай, әнә шулай!" +Ниһаять, яшелле-аклы йолкыш казлар йөгереп-очып килеп инешкә ыргыла. Су өсте ярминкә кебек болгана, кайный башлый. Кайсы чума, кайсы кагына, кайсылары тырышып-тырышып туфракта ятып каралган томшыгын, муенын юарга керешә. Боларның сөенечен, рәхәт мизгелен Дания дә үз итә, сикергәләп "пикниктагыларны" тамаша кылып йөри. +Кич булып, үз йортларына кайтып кергәч, кызны әнисе берничә рәт тиргәп тә ташлады: +— Каз көтүчесе! Нишләп шулай дөньяңны оныттың? Безнең эшне кем эшләр? +Кырпак кар явып, киргә чәнчүле салкынлык иңгән бер иртәдә күршеләр бакчасында ыгы-зыгы, шау-шу купты. Дания тәрәзәдән үрелеп карады. Кечкенә тар утарга ябылып, дөнья бетереп каңгылдашкан казлар төркеменнән кызлар, хатыннар алакайларны, акканатларны тоталар, аякларын бәйлиләр, ә фуфайка кигән Зөлфия Хановна тактага тезләнгән дә зур пычак тотып каз суеп маташа. Кыз сихерләнгәнмени, күзләрен дә алалмый. Итек белән басып киргә кысрыкланган каз, яшәүгә хакы барлыгын белдереп, илереп кычкырып кибәрде: "Кыйгак-кыйгак!" ...Ак муеннан кызыл фонтан бәреп чыкты. Дания тик шулчак кына куллары белән күзен каплый алды: +— Әни! +— Әү, кызым, нәрсә булды? — дип куркып тавыш бирде почмак яктан анасы. +— Зөлфия апа каз суя... Ничек кызганмый мескеннәрне? Хатын-кыз башы белән... Укытучы бит ул, әни! +Сулкылдап күз яшьләре түккән кызы янына кереп, әнисе тәрәзәгә бер генә күз сирпеде һәм барысын да аңлап алды: +— Елама, кызым! Абыең белән бүгеннән үк урыннарыгызны алмашырсыз. Бу тәрәзә зыянлы сиңа. +Әмма сизгер ана кызын ирдәүкә укытучы ихатасыннан читләштерсә дә, аның дәресләреннән берничек тә аралый алмый иде. Һәм тиздән укучы белән мөгаллимә арасында һич көтелмәгән бәрелеш, низаг килеп чыкты. +Хәсән Туфан икатын үткәндә, Зөлфия Хановна һәрвакыттагыча шигырь ятларга бирде. "Киек казлар"ны Дания күптән белә. Моңа көй дә язганнар. Башкортстан эфирын яңгыратып бик еш кырлыйлар аны. Мәдәния Акчурина бу шагыйрьнең "Агыла да болыт агыла" кырын яңгыратып бәгырьләрне телә. Хәтерен янә бер кат яңартып, шигырьне сәнгатьчә уку, класста яңгырату мөмкинлекләрен барлады да беренчеләрдән булып тактага чыкты. Үз телләрендә кырлашып, каңгылдашып китеп барган кошлар кәрванына Дания тоткындагы сагышлы шагыйрь күзләре белән карады: +Безнең дә бит шулар сыман +Киткән еллар бар иде; +Кыйгак-кыйгак, илем ерак, +Дигән чорлар бар иде. +Иптәшләренең күзләреннән күреп тора, укуы тәэсирле. Аның казлар булып берничә рәт кыйгылдавы эчтән елау, сыкрау да булып тоелды. Сыйныф беркавым тынып, сагышланып торды. Тик укытучы нишләптер Даниягә ым ясамады. "Утыр!" диде ул, ниһаять. +Менә шулвакыт Данияне ниндидер тискәрелек, үзе дә аңышмаган гыйсъянлык биләп алды. Әле укытучы булып казлар хакында шагыйранә сүзләргә мөнәсәбәт белдерергә тиешле кеше кайчан гына пычрак итек белән ак канатлар өстенә басып, илертеп каз суйды бит... Шагыйрь кебек ирек тәме, матурлык яме турында сөйләп, укучылар алдында рухи алиһә булып басасы зат эшеме соң бу? Ничек берәр сүз әйтми түзәргә була? +— Ник утырмыйсың, Шәйдуллина? Укыдың, эшең бетте, башкаларны да тыңларга ирек бир! — диде укытучы, шактый тупас итеп. Күрәмсең, аңарда да ниндидер эчке уйлану бар. +— Мин казлар хакында Хәсән Туфанның тагын берничә юлын сөйләп китәм, — диде укучы һәм сыйныфташларына карап, юри ашыкмыйча, аерым сүзләрне кабартып әйтеп куйды: +Ята кырда ике ак канат... +Алар күккә +Килкенми инде: +Төлке тагын иснәнә килне, +Мыегындагы каннарны ялап... +Ята кирдә +Ике ак канат... +— Аңламадым. Нәрсә булды инде бу, Шәйдуллина? +— Шигырь... Хәсән Туфанныкы! Шул шагыйрьне өйрәнеп ятабыз бит. +— Ә төлке нигә? +— Төлке — аллегория, апа! Төлке кебек, гөнаһсыз, горур кошларны ашаучылар бездә дә китәрлек! +Зөлфия Хановна кисәк урыныннан сикереп торды, ачуланып, ярсып, кызга бармак янап алды: +— Ә-ә, Шәйдуллина, син әнә кая сыптырасың? Укытучыга кизәнүме бу? Әйе, беләсез, казлар үстердем. Үстергәч, суялар инде аларны. Каз гомере — бер кәй. Әйт, йорт казларын сугым малы ясаудан нинди гаеп табасың син, Айболит? +— Дания — Айболит... Айболит... — дип хихылдашты укытучының алгы партадагы куштаннары Сәмига белән Вәрисә. +— Апа, мин Айболит булсам, сез кем буласыз соң? — Гакәп, Даниядә бер каушау, курку әсәре күренмәде. — Айболит докторның дәваланырга килгән киек, канварларын туктаусыз Варвара кыерсытып тора түгелме? Ә һөнәрегез сезгә явыз Варвара булырга кушмый бит. Укытучы — яхшы тәртипкә, матурлыкка чакыра торган кеше ул. +— Китте, Шәйдуллина! Инде укытучыны өйрәтергә керештеңме? Бүген дәфтәреңне тикшердем, әллә күпме хата. Нечкәлек белән катылык билгесен аера белмисең. Надан! Мин сине грамотага өйрәтәм! — дип нык итеп өстәлгә сукты мөгаллимә. +Сыйныф тәмам тынып калды. Үсмер егетләр, үсмер кызлар кисәк китдиләнеп, бер укытучыга, бер укучыга карап, хәтәр бәрелешнең нәтикәсен көттеләр. +— Сезнең пычак тотып казлар суйганыгызны күргәч, үзегезне укытучы итеп тоя алмыйм, Зөлфия Хановна, — диде Дания. +— Тоймасаң, класстан чыгып кит! — дип кычкырды ярсыган мөгаллимә. +— Рәхәтләнеп! +Һәм Дания урынына да барып тормады, ашыгып ишеккә юнәлде. Ни гакәп! Шулара унберенче сыйныфның барлык унбиш укучысы, егет һәм кызы, кайсы сумкасын эләктереп, кайсы буш кулын селтәп, Дания артыннан томырылды... +— Туктагыз! Кем рөхсәт бирде сезгә, әле дәрес бетмәде, урыннарыгызга кайтыгыз! — дип яшелле-күкле тавыш белән күкрәде Зөлфия Хановна. +Әмма аны берәү дә тыңламый иде инде... +Шагыйрь, язучылар дөньясы, матурлык, гаделлек белән хисләнү — үзенә бер хәят. Ә маллар тотып, казлар асрап, корсак шәрифләре кушканча яшәү — икенче хәят. Билгеле, әлеге ике хәятне уйларда гына булса да бергә тоташтырып уртак нокталар табарга, килештерүләр ясарга тиешле әдәбият мөгаллименә зирәгрәк, шомарак булырга кирәк иде дә бит. Дөм-дөм мәктәбенә каян табып куясың андыйны? Һәм безнең заманда китап кимереп, шигырь белән хисләнеп, чәчкәләр белән бакча тутырып яшәүче зыялылар бармы соң, калдылармы әле? Димәк, хыялый Дания һәм аңа ияргән сыйныф бунты — чебеннең дулап тәрәзә ватарга кыенуы кебек тик көлке бер гамәл. +Гыйсъянчы кызның аттестаты мөһим предметлардан уртачага гына тартты. Иң көлкесе шул: тел-әдәбияттан Шәйдуллинаның аттестат билгеләре "өч"ле булды. Дания шаһәдәтнамәсен әнисенә нәселдән мирас булып килгән агач сандык төбенә атты да, дөньясына төкереп, фермага сыер саварга китте. Чынлап та, үпкәләрлек тә шул, ничә ел укып, мәктәп аның сәләтен, нинди һөнәргә маһирлыгын да ача алмады. Укытучылардан башка да "Айболит" була иде бит ул. +Терлекчелек бинасында төнлә ут чыгып, колхоз рәисе Шәкүр Яушев янып үлгәндә, Дания Шәйдуллинаның савымчы булып эшли башлавына ярты ел гына тулган иде әле... +Ачык йөзле, булдыклы, малларга шәфкатьле кыз тиз арада яхшы хезмәт күрсәткечләре яулады. Аны эшендә яраттылар, дуслары, ахирәтләре артты. Сул бит алмасы утта шактый пешсә дә, үзенә ошаган кияү табудан да өметен өзмәде Дания. +III +Әмма язмыш очлыгы һәмишә каһәрле кире тарафта тора икән шул. Корылык еллар килеп, ферма сыерлары иткә озатылды. Аңа эшсезлек янады. Китмәсә, ул бунт күтәргән төркем алдына басып, колхоз рәисе Фердинанд Исхаковка бозлы-тозлы сүзләр ыргыткан иде. Инде тагын гыйсъянлык әкерен күрде. Эшсез калган савымчыларны колхоздагы башка тармакларга, урыннарга куйганда, аны искәргән кеше дә табылмады Дөм-дөмдә. Әллә бар, әллә юк Дания! +Ямьле кәй башында, халык сабантуйлар үткәргән мәлдә, Себердән авылга кунакка кайткан Данисны күрү Даниядә кинәт яшерен өмет уятты. Исемнәрендә дә янәшәлек, парлашу бар бит: Данис — Дания! +Аны беренче күргәч, эчтән "аһ!" итте. Бу бит Америка киноларындагы мафия, карак-угры өеренә яшен булып ташлана торган Стивен Сигал! Шул, шул — суйган да каплаган. Таза, олпат гәүдәле, йөзе дә кәенке. Йөреше дә нәкъ шуныкы — алпан-тилпән, йодрык төйнәүле, караш үткен... Моны Дания белән янәшә күрсәләр, Шәвәли директор, Фердинанд рәис калтырап төшәр. Ә Зөлфия Хановна хакында әйтәсе дә юк... +"Йәгез, — дияр Данис, тегеләргә усал итеп күз сирпеп. — Сез минем Данияне туктаусыз кәберләгәнсез икән, хәзер үк аның аягына егылып гафу үтенегез. Юкса..." "Ярар, Данис, кичерик инде, кешедәге шеш, кан йөрәккә төшә бит", — дип кыз тегеләрне яклый башлагач, болардан шундук килләр исәр... +Башта Данис ягы, дөресрәге, аның озын буйлы, какча гәүдәле әнисе Мөзәянә бертуганы Макшия аркылы кызга ым ясады. +Дания һәр иртән кулына капчык, урак тотып туйралыкка үләнгә юнәлә. Печән төнгелеккә, сыерга ашатыр өчен. Беркөнне аңа, бәләкәй арбасын сөйрәп, йорт аша күрше Макшия дә иярде. Аптыраган иде кыз, берәдәк кәкәсе хакында нишләп көяләнә әле бу? Инде янәшәсенә басып үлән кырка-кырка, Себердән кайткан кунаклары хакында сөйләнә башлагач, аңлады: Макшия аңа кармак сала... +Хәер, хатын сүзчән кимпер булса да, әллә каян урап-сарып тормады, турыдан ярды: +— Хәлләреңне күреп торабыз, Дания. Әлегә әниең Сания исән, Аллага шөкер. Бала чагыңдагы кебек син һаман анаң канаты астындасың. Инде дөньяныкын белеп булмый, китеп барса, абый белән киңгигә син бит — ашка төшкән таракан. Үзеңә учак тергезергә самай вакыт, сеңлем. Яшең дә хәттин ашкан, инде сазаган кыз хәленә төшүдән курык! Дөнья ямьсезе шул. Әле менә кыюлык итсәң, бик кайлы урын чыгып тора. Әйдә, минем кунак Данис белән бер сөйләшеп карале син, Дания сеңлем! +Кыз башта шактый гарьләнде: +— Макшия түти, син мине кияүгә димлисеңме? Үземә ошаганны үзем тапмам дисеңме? +— И сеңлем, нигә чәпчисең? Борынгыда егет-кызны димче кавыштырган. Бик матур яшәп киткәннәр. Иншалла, Данис бик күркәм егет, дөнья күргән, тормыш итү рәвешен белә, малы бихисап. Мондыйны күпләр эзләп-эзләп тә таба алмыйлар. Ә сиңа Ходай юлыңа чыгарып куйган инде. +Даниянең башына келт итеп уй йөгерде: "Язмышны сынап караргамы?" +— Макшия апа, иртәгә уннан Чардаклыга кыенам. Вакыты булса, Данис алып барсын соң... +Иртән ул киенеп-ясанып интекте. Үзенә бик килешеп торган киңел кызыл кофтасы бар иде, көзгегә карагач, аны салып атты. "Эсседә кофта кияләрме?" Аннары күлмәк сайлый алмый иза чикте. Берсе озын, берсе кыска, таман булса, киңе кәйгә бармый — озын. Инде аягына туфлиләр киеп, чыгарга кыенгач, киредән керде. Үкчәлесендә торна кебек озыная, табанлысында авыл киленнәре кебек бер шыксызга әйләнә... Ахыр чиктә вәсвәсәсенә төшенде, күңелендә тарткалаш бара икән бит аның: "Әйдә, ясан, бизән! Курчак кебек булсаң, бәлки әле кунак егетенә дә ошарсың. Әй, күләр, базарга сатарга куялар бит сине. Ат сайлаган сыман, авызыңны ачып тешеңне дә санарга онытмасыннар. Югыйсә, азак дәгъва белдерүчеләр табылыр... Әй, Дания, нинди көнгә калгансың бит син, кызыкай!" +Кыскасы, киңел булмады булачак кәләшкә урамга чыгып, Макшияләр каршында торган ак "иномарка"га утырып юлга кузгалу. Кешенекен күзәтергә генә кызык икән, ә үз башыңа төшсә, әллә нәрсәләр уйландыра хатын-кыз өлешенә төшкән өлеш. +Даниянең Даниска тормышка чыгарга ризалык бирүен белгәч тә, аналы-уллы Сәйфуллиннар эшне бик тиз тотты. Макшия өендә никах укылды. Гореф-гадәт кушу буенча як-яклар бүләк биреште. Туган-тумача мул сый өстәлләре әзерләп ашка йөртте. Өч-дүрт көн үзен Чардаклы Сабан туенда куела торган кәмит утыргычында кебек хис итте Дания. Эчтә, чаршау артында кемнәрдер чабышып чыгырны әйләндерә, ә син утыргычлардагы кешеләр белән бергә кил булып очасың, йөрәккә янә тиле дәрман, шаукым өстәп берничәсе тальян гармун уйната, дөпелдәтеп барабан суга һәм ритм уңаена туры китереп, кайсыдыр әче итеп сызгырып куя... +Дүртенче көндә Дөм-дөм белән саубуллашып, озын Себер юлына сәфәр чыккач кына кәмит тәгәрмәченнән, шау-шудан, ыгы-зыгыдан араланды һәм, ниһаять, Сургут шәһәрендәге зур ихата эченә үтеп, ике катлы таш пулат эченә кереп утыргач, ул бөтенләй дә әллә нинди шомлы тынлык чолганышында торып калды. +— Әнкәй, киленеңә йортны күрсәт. Мин эттәй арыдым, бер-ике сәгать бассейнда ятармын, — диде Данис һәм сөлге, тагын нәрсәләрдер күтәренеп өйнең икенче тарафына китеп югалды. +Әмма Мөзәянә малаеның әмеренә карап Даниягә бүлмәләр ишеген ачарга ашыкмады: "Әйдә, килен, без чәйләп алыйк!" — дип кухняга китәкләде. +— Дөм-дөмне калдырып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән тундрага килү әкәл белән очрашуга тиң булды. Мәгыйшәт авырлыгы өстенә, һай, сагындырды үзебезнең як! Чыдаша алмый елаган чаклар да күп булды инде. Аннары акрынлап күнегелде үзе, — дип чәй эчкәндә кайнә үз тормышын сөйләп алды. +Дания аның тел төбен яхшы аңлый: сиңа да монда яшәп китүләре киңел булмас, киленкәй... +Дөм-дөм кызы Себердәге катлаулы шартларга, күңел сагышларына түзәргә әзер иде. Сургутта да берәр төрле эшкә керермен дип уйлады. Тик Данис кына кәләшенең ниятен ишетергә дә теләмәде: +— Монда, каный, сыер саумыйлар. Бәрәңге дә икмиләр. Бу — газ, нефть төбәге. Йә, шуңа яраклы нинди һөнәрең бар? Һич югы исәп-хисап ясый беләсеңме? Документың булса, базар юк, иртәгә үк берәр офиска эшкә кертәм... +Болай булгач, Сәйфуллиннар өчен кем соң ул? Өй хезмәтчесеме, канлы курчакмы? Бигрәк тә Данис аптыратты кәләшне. Кайткач та алыштырып куйдылармыни? Юньләп сөйләшми дә, "әнкәй, киленең!" дип, аны гел туп кебек күреп, Мөзәянә ягына ыргыта. Әйтерсең, Дөм-дөмнән аны Данис түгел, ә Мөзәянә карчык ярәштереп килгән. Эшкә иртүк чыгып китә, төн урталарында гына кайтып керә. Кайнар ашка, ачык йөзгә дә кавапсыз. Монда әлләни күрәзәлек кирәкми, хатын буларак Данис күңеленә керә алмады инде болай булгач Дания... Сигал кыяфәтен хәтерләтсә дә, ул аңа һич тә яклаучы түгел. Киресенчә, алпан-тилпән, туры караш белән килеп үзеңне таптап китәр бу. Аяк белән таптамаса, теле, сүзе белән таптар хәләлең... +Мөзәянә карчык киленнең боек карашын әллә тоя, әллә юк, һаман колак төбенә килеп гел искәртеп, өйрәтеп кенә тора. Янәсе, Данис таба ашын бик ярата, бигрәк тә кыздырылган сөләйман балыгы, чөгә өчен кан ата. Бәрәңгенең духовкада кургаш кәгазьгә төреп пешерелгәнен өни икән... Янәсе, Данис эчке киемен дә һәркөн яңартырга өйрәнгән. Һәр иртән майкаыштанын, оекларын йокы бүлмәсенә тезеп куярга онытмасын килен. Тагын менә шундый эчпошыргыч нәрсәләр турында такылдап Даниянең бәгыренә төшә бу: +— Миңа әлләни күп калмагандыр инде. Үзеңә учакка ут элдерер вакыт китеп килә. Зиһен кыярга кирәк. Ир ничә яшьтә булса да, сабый кебек бит ул. Тәрбияләгәнне, көйләгәнне ярата. Көлдергән дә хатын, бөлдергән дә хатын... Син, килен, безнең халыкның шул әйткәнен дә онытма. Эшкуары да, килкуары да хатын тәрбиясеннән килә дигән сүз бит инде бу! +Дания шул вәгазьләрне ишетмәс өчен булса да, кибеткә, базарга азык-төлек алырга чыгып китәр иде. Әмма Сәйфуллиннарга ашамлык-эчемлекне машинада яшь бер грузин егете ташый. +Дөнья йөзе, кешеләр чырае күрмичә Дания ярты елдан артык яшәде. Инде Себер ягы булса да, көннәрнең язга авышканы беленә. Һавалар йомшарды, кояштан көндез кылылык сирпелә. Дөм-дөмдә хәзер әнисенең гөлләре купшы яфрак яргандыр, чәчәккә төймәләнгәндер, мөгаен... +Дания, күпме вакыт ир белән яшәгән хатын, беркөнне ихтыярсыздан уйлап куйды: нишләп авырга калмый әле ул? Һәм бервакыт ир түшәгеннән соңлап кына башын калкыткач, ул, хурласа-хурлар, дип тәвәккәлләп, шиген әйтеп салды. "Әллә соң врачка, табибка күренергәме?" — дип тә өстәде. +Данис карават янында нәүмизләнеп басып торган кәләшенә шактый вакыт сынап карап торды. Башта гадәтенчә уратып көлде: +— Синең белән, каный, бу хакта договор бармы әле безнең? Яисә килешүдә каядыр берәр пункт ясап әйтелдеме шундый сүз? Юк шикелле. Мин булдыра алганча мал табам. Китеш тормышта яшәр өчен шартлар тудырам. Азып-тузып йөрмим. Сиңа бит миннән нәкъ шулар кирәк иде. Яшә! Ризасыңдыр бит? +Чынлап та, Дания булачак иргә карата күңеленнән шундыйрак таләпләрне кабартып куйган иде бит. Тегесен әйтү кыз кеше өчен оятсызлык та булып күренер иде әле. Ә хәзер... +— Данис, ир хатыны бала табып үстермәскә тиешмени? Бу бит гайре табигый хәл... +Менә шул сораудан соң Данис, авыртудан бөгелеп төшкән кеше сыман, кисәк сыкрап ыңгырашты: +— Мин кайбер малайлар кебек бакча артында гына хезмәт итмәдем шул, каный. Океан киңлекләрендә кайбер ирлек функциясеннән колак кагарга да туры килде. Сәбәбен аңлыйсыңдыр? Хәер, рәсми сүзләр әзер: "Атом реакторы... штатта каралмаган ситуация. Исән калуыгыз өчен командованиегә рәхмәтле булыгыз, матрос-радист Сәйфуллин. Су асты көймәсен вакытында күтәрдек!" +Менә шуннан соң кәләш югалып калды: +"Хатын-кыз — тормыш гөле ул. Ул гөл иртәме-соңмы, бөреләнергә, чәчәк атарга тиеш! Аның чәчәге — бәбәй. Бу нәфис зат берчак гавам каршында ак биләүгә төргән чәчәк — бәбәе белән балкымый икән, аның дөньяга килүендә дә бер мәгънә юк". +Каны өзгәләнгән нәрсәләр хакында эшкуар ирбаш белән дә, акча, мал гаме белән ысланган каенана белән дә сөйләшү урынсыз, хәтта зыянлы ук иде. Ходай сакласын, өй тоткыны ясап, өстеңнән бикләп тә куярлар... Ул эчтән генә ният кылды, әзерләнде. Һәм апрель башында, нәкъ алдар көндә бугай, Данис берничә тәүлеккә Төмән ягына командировкага чыгып киткәч, ныгытып киенде һәм чемоданын тотып өйдән кузгалды ул. Төрмәнеке кебек тимер челтәрле тәрәзәләрнең берсеннән Мөзәянә карчык бәргәләнеп нәрсәдер кычкырып калды. Үз гаебең белән үз-үзеңә ясаган хата өчен кешеләрдән кичерү сорар урын юк... Дания, югалткан нәрсәләре байтак булса да, башын туры тотып, ирек, хак, мәгънәле тормыш юлына юнәлде... +Рәмзил юлдашының Себердә күргәннәрен тыңлап, чынлап торып әсәрләнде: "Карале, безнең Дөм-дөм кызының башыннан да шундый макаралы нәрсәләр үтәр икән?" Әмма тагын да гакәбрәге Дания Рәмзил кулына калын дәфтәр тоттыргач булды. "Нәрсә бу?" — дип машинаны туктатып сорады ул. +— Сумкамда йөрде. Сиңа бирәсемә ышандым. Кыйсса бу! Укып карале... Син бит үзең дә сәхнәләрдән торып шигырьләр сөйләдең. Икәү уйлашыйк, нишләтергә моны? +Рәмзил, үтә кызыксынып, күн тышлы кулъязманы актарды. Кыйсса дигәне исеме белән үк кәлеп итте аны: "Хыялый кыз"... +— Үзеңне тасвирладың мәллә? +— Шулайрак бугай шул... +Рәмзил авылдашын үз йортлары алдында төшереп калдыргач, уйлап куйды. Кулыннан килә торган эш булса, әлбәттә, ярдәм итәчәк ул бу алчак хатынга. +Келәмгә бастырмакчылар... +Рәмзил берничә көн Дания язган кыйсса тәэсирендә йөрде. Эштән кайткач та, документлар карыйсым бар, дип гаиләсеннән араланып укырга керешкән иде, кулъязма аны биләп алды. Башта Даниянең яза белүенә сөенде. Төзек көмләләр, шигъри гыйбарәләр, тәэсирле күренешләр аша Вәсилә дигән канлы герой алга басты. Исеме башка булса да, Рәмзил моны барыбер Дания бу, дип укыды. +Вәсилә бар булмышы, күргән-кичергәннәре белән ачык, прототип кем, дип баш ватасы да юк — Дания! Ә менә Вәсил дигәне кем соң? Вәсил—Вәсилә... Бер-берсен яратышсалар, байтак вакыт чын гашыйклар булып йөрсәләр дә, боларга бергә булырга язмаган шул. Әсәрдән зур сагыш хисләре бәрелә, каләм иясенең йөрәгендә куелмас сыкрау бар... Чынлап та, кем икән соң бу Вәсил? Хыял белән тудырылган кешеме, әллә чынлап та Дөм-дөмдә бармы шундый егет? Гашыйк каннарны бер-берсеннән аерган сәбәп тә кыйссада бик тормышчан итеп күрсәтелгән бит. Вәсилә берчакны әдәбият укытучысы Вариса Шәңгәрәевна белән сүзгә килешә. Укучыны класс белән яклап чыгалар. Мәктәптә чынлап торып зур "ЧП" була... Менә шуннан соң Вәсилә белән Вәсил арасы өзелә дә инде. Никме? Чөнки Вәсил — инде мәктәпне тәмамлап, колхозда төзелеш бригадасында эшләп йөргән никрут егет, Вариса Шәңгәрәевнаның бертуган энесе икән. Укытучы низагтан соң үз укучысы Вәсилә хакында аңа ниләр генә сөйләми. Имеш, ул ниндидер бер аңлашылмаслык зат: кыргый, астыртын, кәнкал куптарырга әвәс... Имеш, өлкән кешеләргә карата аның бер хөрмәт, ихтирамы юк... Син шуның белән тормыш корырга кыенасыңмы, энекәш? Акылыңа кил, Вәсилә белән бәйләнсәң, мәңге иминлек, бәхет дигән нәрсә күрмәссең!.. +Вәсил йөргән кызыннан күңеле кайтып, армиягә китеп бара. Хәтта кыз кырына саубуллашырга да килми. Солдатның хәрби хезмәттән кайтуын инде башка бер чәчби көтеп тора... +Рәмзил кинолар, спектакльләр карап, әсәрләр укып, әллә нинди мәхәббәт факигаләрен белә иде. Әмма үзе үскән авылда яшьтәшләре дип әйтерлек гашыйкларның нахак сүз аркасында аймылыш булуын белү аның йөрәген ихлас сыкратты. Кем соң бу Вәсил? +Серне, әлбәттә, Дания генә чишә ала иде. Берара вакыт табып Рәмзил фермага сугылды. Савучы хатын бик бирелеп шешәдән яшь бозауларны имезеп, сөт белән сыйлап тора иде. Рәмзилне күргәч, аның йөзенә шатлык бәреп чыкты: +— Нәрсә, укый алдыңмы? +— Ихластыр, йөрәккә үтәрлек әйбер язгансың! +— Чынлапмы, Рәмзил? +— Моны мин Чардаклыдагы Гардановка бирермен. Өлкә гәзитенең безнең зонадагы собкоры ул. Үзе дә яза, язучы халкы белән әшнәлеге дә зур... Тик син миңа әйт әле, Дания. Вәсил кем ул? Миңа аны чын кеше буларак белү бик мөһим. +— Син, аны әйтсәм, безне ярәштерергә кыенмыйсыңдыр бит? +— Карарбыз! +Хатын үзенең шаярып, көлеп әйткән сүзләренә китди кавап алгач, кисәк уйланып калды. +— Сер итеп тотарсыңмы соң? +— Вәгъдә! +— Сәүбан, — диде Дания шыпырт кына. Һәм беркадәр кызарынып түбән карап торгач, өстәп куйды. — Батыршин... +— Укытучы Зөлфия Хановна Сәүбанның апасы идемени? Бертуган укмы? +— Әйе, алар туганнар! +Менә, ниһаять, Дания кыйссасындагы һәр персонаж Дөм-дөмдә чын урынын, вакыйгаларда чагылышын тапты... Сәүбан! Караңгы чырайлы, төксе, зарлы Сәүбан фермерны белмиме соң Рәмзил, белә, әлбәттә... Касаткинны урыныннан төшергән кыелышта бу ир үзенең йөрәкле булуы белән күңелгә уелды. Әмма малай чакта да "Бәтрәк" кушаматы, кырку холкы аша Сәүбан яшүсмерләр төркемендә үзен бик еш искәртте. Романтик табигатьле Дания бу чуар йөрәктә нәрсә тапты икән соң? Хәер, хыялый кызларга нәкъ шул баш бирмәс, "бәтрәк" егетләр пар түгелме? Сөйләүләренчә, Батыршалар нәселе Дөм-дөмдә аерым бер кавем булган бит... +II +...Сәүбан гадәтенчә салкын будкасында уянып китсә дә, бу иртәдә күңелендә киңеллек тойды: Касаткин шайкасын туздырдылар бит! Шөкер, кеше артына посмады, беренче ташны боларга үзе томырды. Юкка "бәтрәк" кушаматы йөртми икән. Инде Ходай кушып, Чардаклыга юньле башлык килсен иде. Бу хукалык елында ныклап аякка басарга бик вакыт инде Сәүбан фермерга. +Юрган астыннан чыкмыйча, ир тагын шуны уйлап ятты. Кичә эңгер иңгәндә туктаусыз сул кашы тартты аның. Кемдер искә төшерә, күрешүгә инде бу. Тик кайсысы сагына, ашкына икән соң? Чардаклыда әнисе янында яткан хатынымы? Юк, Мәснуганың ике ятып, төшенә дә бер кермәс. Йортны залогка салып, урамда торып калгач, дошманга ук әйләнде ир. Бәлки малае Артурдыр? Буранлы февральнең егерме кидесендә туды ул. Мәхшәр көндә чын бәйрәм булды бу... Бераз иртәрәк булса да, барып, малайны туган көне белән котлау зыян итмәс иде. Хатын белән ачуланыштык дип кенә балаңа кул селтәү егетлек түгел. Сәүбан, шулай уйлагач, бүген үк Чардаклыга барып гаиләсен күрергә карар итте. +Машина дигәнең атна чамасы кар әсирлегендә ята. Сәүбан чит тәгәрмәчләргә исәп тотып, асфальт юлга чыкты. Әле һаман караңгы. Китмәсә, куе томан да бар. Ниһаять, шактый вакыт аякны аякка бәреп торгач, юлда автобуска охшаш бер нәрсә күренде. Тик нишләптер уты да юк... Ир кабаланып кулын күтәрде, "зинһар, утырт!" дигәндәй, еш-еш изәргә кереште. +Ходайның рәхмәте, машина шактый зур тизлек белән килсә дә, нәкъ юлчы каршында шыгырдап туктады. Шундук ишек ачылды. Һәм Сәүбан да ашыгып автобус эченә томырылды. Эчтә кылы, урындыкларда кешеләр шәйләнә. Әһә, арткы якта буш урын да бар икән. Сәүбан пассажирларга бәрелмәскә тырышып шунда юнәлде. Бер мизгел утыргычта рәхәтләнеп оеп барды, аякларына кылы төште. Тик сәерсенеп игътибар итте: гадәттә өерелеп сөйләшеп бара торган юлчы халкы монда мәет чыккан өйдәге кебек тынып калган, әнә, һәркайсы үзалдына нәрсәдер чутлап-исәпләп барган кебек... +— Абзый кеше, каян киләсез? — дип сорады Сәүбан янәшәдәге карттан. +— Ерактан. +— Кая барасыз соң? +— Еракка. +Ир әлеге тапкыр сүзләрдән көләргә кыенган иде, абзый дигәне исә алда утырган кешегә китди итеп кычкырды: +— Хан энекәш, дөрес утырттыгызмы моны, чит-ят кавем заты түгелме соң бу? +Хан — урта буйлы, Дөм-дөмнәрчә әйткәндә, кып итеп торган кышкы, кылы кием кигән кеше, урыныннан торды да, кочагын кәеп, көлеп, Сәүбан ягына атлады: +— Улым, һаман безне танымыйсыңмы? Мин юри сүз әйтми торам әле. Батыршиннар бит без! +Сәүбан кинәт урыныннан сикереп торды, ис-акылын кыя алмыйча каршыга атлады: +— Әти, чынлап синме бу? +— Мин, Сәүбан улыкаем, мин! +Чынлап та, тавышы шул, күзләре, йөзе шул — әтисенеке! Сәүбанны ничә кат көчле кулларына күтәреп чөйгән, иркәләгән, сөйгән, ягымлы сүзләр әйткән кадерле кеше бит бу! Өстәвенә, борынына таныш ис килеп бәрелде. +— Әти! — дип улы ата кешегә килеп сарылды. +— Таныды нәселне, таныды! — диештеләр төрле яктан. Шуннан автобустагылар уянып киткәндәй булды. Сәүбанны исеме белән төрләндереп шатлыклы, сөенечле сөйләшүләр, Дөм-дөмчә шаяру, үртәшүләр башланды. Ә берәү Сәүбанның бөеренә дә йомшак кына төртте. Себерчә нык итеп киенгән бу. Башында йонлач малахай, өстендә соры аю тиресеннән тегелгән кыска тун... Бу киемдә юлчыга эссе түгелме икән? +— Нихәл, онык? Мине танымассың инде. Галәү бабаң мин... Лашман тартучы зэк. +— Ә, әтинең әтисе! — Онык үзе эчтән уйлап куйды: "Бабай яшьли китеп барган шул. Кырыкны да бирмәссең". Сәүбан хисләнеп бабасының кулларын кысты, яратып, ирләрчә килкәсенә сукты. — Синең турыда күп сөйләделәр, Галәү бабай, бик уңган-булгансың, булдыклы... Ә кулак дип гайбәтеңә төшүчеләргә мин ышанмадым... +— Дөрес иткәнсең, улым! Башыңны күтәрсәң, тигезләргә теләп кизәнүчеләр күп инде бездә: "Мирныкын ашый, күмәк эшкә таяк тыга... Кинаятьче ясап, кандала кебек сытарга кирәк үзен!" Йә, хәзер ничек соң? Дөньяларны әйтәм. Крәстианга һаман иркенлек юкмы, худ бирмиләрме? +— И, Галәү бабай, дөньяның асты-өскә килде. Ил тузгый. Кулаклар хаклы булган дип, хәзер сезне сагынучылар бар, Галәү бабай... +Ләкин нәкъ шул чакта каяндыр урта рәтләрдән өлкән яшьтәге, мамык шәлле, нәзакәтле кортка тавыш бирде. Башкалар рәтеннән болар да тынып калдылар. +— Миңнехан, Сәүбаным киде буын Батырша бабайга бик тарткан, дип мактанган идең. Карыйк әле, расмы шул сүзең? Йә, яндырыгыз әле утны. Батырша, бас әле онык белән янәшә! +Сәүбанның уң ягына шәп камчат бүрек, тун кигән мәһабәт карт килеп басты. Буйлары бертигез, тик карт корсак шәрифләре белән күпкә мулрак, олпатрак күренде... Мәгәр шуңа карамастан, автобустагылар "аһ" итте: "Батырша нәселе үз сөяген саклый белә!" Һәм теге карчык янә бастырып сөйләп китте: +— Чынлап та, күзләр берүк, авыз-ияк тирәсе дә бик охшаш... Борыннар да үрдәкнеке сыман кәенке боларның. Башлар да килкәгә шыплап утыртылган. Муенга карунлык... Бәрәкалла, суйган да каплаган Батырша икән шул бу олан... +— Батырша сөяген мактыйсыз да мактыйсыз. Сәйфулланың затлы нәсел каныннан башка әллә кайчан төс-килбәт, кот куйган булыр идегез әле, бәтрәкләр, — дип якыннан аваз салды чәтердәп торган әче тавышлы кимпер. Һәм ул чепи көрән күзләрен елтыратып Сәүбанга текәлеп торды: +— Бигрәк ябыксың, улыкаем. Сакал-мыек та баскан үзеңне. Тәмам мукшы побына ук охшап калгансың. Мөселман өммәтеннән икәнеңне, шәт, онытмагансың бит, балам? Киемең дә шактый өтек... Хатының бардыр лабаса? Әллә соң авырлымы, карый алмыймы үзеңне? Бала күтәргәндә, күзгә ак-кара күренми, ирдән дә укшыта... +Ир нәсел анасы каршында алдашырга кыенган иде, мәгәр теле тыңламады, башкача әйләнде: +— Хатын белән ачуланыштык әле. Әниләрендә бала белән ята... +— Кит, олан! — дип кычкырды алгы яктан бик кырыс чырайлы мужик. — Синең хатын бер генәме? Икәү түгелме? Син шул көйсез хатын көен көйләп ятасыңмы, кем, Сәүбан. Мәсхәрә! Ялынма, монысына шартлатып "талак" әйт, ишегеңне яп та башкасын алып кайт! Беткәнме ирне санлаган кимпер? +Карчык бу тавыш иясен әллә тыңлый, әллә юк, Сәүбанга үзенекен тукыды: +— Әллә, улым, бик юньсез нәсел белән бәйләнештеңме соң? Анасына карап кызын коч дигәнне искә алмадыңмы? Кәләшне нәселгә карап сайларга кирәк бит аны... Әтрәк-әләмнән Ходай үзе сакласын! +Башкаларны сабыр гына тыңлап торган Батырша, ниһаять, көрәктәй кулын Сәүбанның килкәсенә салды: +— Син, олан, муеныңа хатын атландырып нәселне хурлама! "Ир — баш, хатын — муен" дигәнне оныттыңмы? Гаиләңдә ата-баба кануннарын саклый белергә кирәк! Бәлки мәгыйшәтең үзеңне хука итеп тоярга ирек бирмидер, олан? Әйт әле, кирең ничә десятина? Камыт кидерерлек атларың күпме? Саудыра торган сыерың, башмак, бозауларың бардыр бит? Тавык, чебеш, каз-үрдәк хакында сорап та тормыйм... Амбары тулы ашлык, йорты тулы мал булса гына, ирнең сүзен мир тыңлый, шуны бел! Югыйсә, мин кем дип шыр күкрәккә йодрык каксаң, мәсхәрәгә генә төшәрсең... +— Син, Батырша, гел акыл сатасың, һәркемне өйрәтәсең инде, — дип янәшәдән тагын бер нәсел тарафдары күтәрелде. — Амбар тулы ашлык, йорт тулы мал, имеш. Ә алар әфсен-төфсен белән сиңа күктән төшәме? Хезмәт итәргә, тир түгәргә кирәк! Ә бәлки безнең олан кирдә эшләү тәмен, рәтен куйгандыр? Зимагур түгелме ул? +Браматлыкка төшмәгәнме? Сорыйк әле без аңардан. Сабан артына төшеп, туфрак исен тоеп, бу байлык минеке бит, дип кинәнә-кинәнә кир күтәргәне бар микән аның? Яз мәлендә кара кырда күгәрчен томшыгы кебек күгелкем шытымнар дәррәү күтәрелеп үсеп китүенә сөенә беләме икән безнең онык? Яисә тир түгеп өлгерткән ашлыкны кыюдан тәм, ямь табамы ул? Шулардан башка ир-ат крәстиән дигән игелекле кешегә әверелә алмый бит. Әйт, Сәүбан олан, Батыршалар нәселе алдында син үзеңне һәйбәт крәстиән саныйсыңмы, әллә күз генә буявыңмы? Булмышың ялган булса, үзеңә бәхет тәтемәве көн кебек ачык бит... Йә әйт, кем син? +Сәүбан бу сорауга ни дип кавап бирергә дә белмичә аптырап калды. Чынлап та, кем соң ул? Автобустагыларның үзенә текәлгән карашы астында ул тәмам коелып күпме басып торган булыр иде, кисәк "дилбегәче" тавышы барысын да айнытып кибәрде: +— Олан, сиңа төшәргә вакыт! +Баягы әрсез кырыс чырайлы мужик хахылдады: +— Абзыйлар, әллә соң үзебез белән алып китәбезме моны? Ятмасын анда нәсел йөзен каралтып. +— Авызыңнан кил алсын, Әгъләметдин! Нәсел каны барыбер үзенекен итәр әле. Асылына кайтыр безнең онык, — дип аны бүлде басынкы кортка. Ә аннары Сәүбанга карап эндәште. — Бар, улым, төш! Юкса, чынлап та алып китәр үзеңне исәр Батырша кавеме. Яшьсең әле, безнең янга килергә өлгерерсең. Бар, үз юлыңда бул!.. +Сәүбан менгәндәге сыман ашыгып киргә ыргылды. Юлга аяк басуга, тәне куырылып, калтыранып куйды. Шайтан арбасыннан төштеме соң?.. Ә юл дөрестән дә буш, бары көрпәк кар бураны тузына... Хәер, чынлап та автобуска утырдымы, юлда булдымы соң әле ул? Күргәннәре дә саташу, күз алдану гына түгелдер бит? Сәүбан башын күтәреп тирә-юньгә күз ташланды. Ләхәүлә! Томан аша алдында Чардаклы кәйрәп ята иде. Димәк, ул чынлап та Батыршаның нәсел арбасына утырып сәфәр кылган. Каш-күз тартышына да төшенде: менә кемнәр аны очрашып сөйләшүгә дәшкән икән... Оланны келәмгә бастырмакчылар... +III +Сәүбан тиз-тиз атлап, хәтта шомлы тойгылардан котылырга теләгәндәй йөгереп, авыл ягына юнәлде. Ләкин ниләр булса да булган, ышанасыңмыюкмы син, акыл, ә хисләр чын икән бит: "Бетереп, хурлап ташладылар! — дип, нәсел ирләренә рәнкеде ул. — Аларга рәхәт, анда ирләр, игенчеләр сүзе канун, ә монда?" +Нишләптер шул мизгелдә аның күз алдына кырыс чырайлы Зөлфия апасы килеп басты. Әнә ул балаларга ничә тапкыр үткәреп, инде ятлау хәленә килгән яраткан дәресен бирә: "Бөек күчеш чоры шагыйренең "Киһан апа" поэмасында бик кызыклы психологик кичереш тасвирланган, укучылар. Шәңгәрәй белән Киһан колхозга кергәч, яңа тормыш хукалары, коллектив, удар эшләвен күреп, хатынны бригадир итеп күтәрәләр. Көнчел, тар күңелле ир кайгыга бата: "Ир рядовой, имеш... Кыр эшендә хатын командир!" Шул уйлары белән Шәңгәрәй иске тормыш кешесе булуын күрсәтә. Ир — баш, хатын — муен булырга тиеш, янәсе. Ә бит аңа хатынының күтәрелүе өчен сөенергә кирәк! Әйе, Бөек Октябрь революциясе, социалистик хезмәт рухы хатын-кызларга ирек бирде, үсү мөмкинлекләрен ачты. Кыр эшендә генә түгел, хатын-кыз хәзер һәр өлкәдә командир, укучылар!" +Элек, яшүсмер чакта, әлеге дәрес туган апасының сабагы булып истә калса, хәзер, Батырша нәселе белән очрашкач, Сәүбанны Зөлфиянең әлеге телмәрне үзләренең шәкәрәсендәге хатын-кыз заты булып сөйләве сискәндерде. Уйларга да куркыныч бит, кулак дип Себердә һәлак ителгән Галәүнең оныгы Зөлфия, мөгаллимә булып, крәстиән Батыршаның кирдәге эзен суыта. Ул кайдадыр әби патша заманында яшәмичә, укытучы әйткән бәхетле чорга туры килсә, һичшиксез, Шәңгәрәй кебекләр сыман башын иеп бер таякчык хакына колхозга бил бөгәргә тиеш иде. Ә коммуннар әмеренә буйсынып, малыннан ваз кичми икән, аны Галәү кебек кулак ясап Себердә череткән булулары хак. Тегеләймеболаймы хисап, фараз бер — бетә авылда Батырша кебек крәстиән. Югала салада чын хука. Менә бит ничек! Күчеш елларының мәкерле хакиме ир белән хатынны гына бер-берсенә каршы куймый, ә нәсел кепләрен дә өзеп, оныкны бабасына каршы котырта. Онык дигәнең хәтерсез булса, бигрәк тә... +Ә Зөлфия Хановна сөенгәнчә, хатыннар командир булдымы соң Рәсәйдә? Юк, командир — хаким! Коры мәдхияләр белән юмалап, күкрәкләренә медальләр тагып, ул колхозчы хатын-кызлардан хезмәт ударниклары ясады. +Хәтта күмхужлар белән Нәфисәләр, Миңлекамаллар, Наташалар, хатынша ирләр идарә итте. Тик болар нинди хука? Хаким үзенең бар мөридләрен кибәреп, затсыз төстә авылларны талады, иген үстергән, мал үрчеткән кешене хәерче хәленә төшерде. Менә сиңа бу чын командир! Хәер, командир гынамы соң? Юк, генералиссимус! Барлык чорлар һәм бөтен халыкларның бөек юлбашчысы Иосиф Виссарионович Сталин бу! — дип үзалдына усал итеп көлеп куйды Сәүбан. +Батырша нәселен тыңлады Сәүбан, тик нәселдәшләр колагына үз заманының афәтләрен илтеп киткерә алмады, томана. Ә бит Батыршалар югалгач, авыллар корый, электәге яхшы гадәтләр бетә... Шулай булмаса, Зөлфия канлы пычак тотып, итеге белән басып каз суяр идеме? Мондый хатын бишек кырларын көйләп сабый тирбәтерме? Ирне гаилә башы итеп берәр таныячакмы бу зат? Көт! Күреп тора бит, апасы күптән инде кизнәсе Хәнәфи муенына менеп атланган... Дөрес, укытучы булгач, урамда халык арасында, укучылар каршында ул рәхим-шәфкать, мәрхәмәт хакында матур сүзләр яудырырга сәләтле. Әмма аның үз гамәлендә боларны көтеп син көтек булырсың. Дания аңа сез укытучы булырга лаеклы түгел, дип бик дөрес әйткән ласа! Хәзер Сәүбанга көн кебек ачык... апасының Даниягә карата яудырган ләгънәтләре нахак бит, нахак! Ә ул, ахмак, туган апасына ышанды. Аннары кәнфит дип агу капты. Һаман да нәсел башы хаклы. Анасына карап кызын кочарга кирәк булган да бит, ашыкты шул, күзләп, исәпләп тормады Сәүбан. Кызлар тирәсендә дә "бәтрәк" булды инде йөгәнсез Мәкнүн. +Ә арбада иң йөрәкне яралаганы — нәселдәшләрнең "Кем син?" дип каныгулары булды. "Хәерче фермер мин", дип үз-үзенә үчегеп әйтергә теле кычытты кычытуын, ярый, тешләп калды үзен... Нишләргә, ничек аякка басарга соң Сәүбанга? Ничек итеп Батырша бабасына кыяфәте белән генә түгел, ә эше, гамәле белән дә охшаш икәнен дәлилләсен ул? Йә Хода, ярдәм ит син иргә нәсел каршында ниятләгән изге морадына ирешергә! +Сәүбан буран кебек күңел өермәләрен ерып, таныш йортка килеп керде. Ишек ачылуга, керүчегә таба башларын борган хатыны Мәснуга да, аның әнисе Мәгъфирә дә, кыяфәтләренә карап, һич тә сөенеп кочар затлар түгел иде шул. Хәтта Мәснуганың йөзен кисәк кара болыт каплагандай ук тоелды: +— Әйттек бит сиңа, нишләп монда килеп йөрисең, күз көеге? +— Бәй, каный, мин синең хәләл түгелмени? Чәй куй, өстәл көйлә! Малайны котларга килдем. Туган көне китеп килә ласа! +Сәүбан Мәснуганың ай-ваена, чырай сытуларына карамастан, итеген салды, курткасын чөйгә элде. +— Йә, әби, ни хәлләр бар? — дип, кияү әби кешегә кылы караш ташлады. +Ул ара эчке яктан тып-тып килеп Артур йөгереп чыкты. Сәүбан аны шундук кочагына алды. +— Йә, мин кем? +Сабый күзләрен зур итеп ачып аңа карап торды: +— Әти! Дырн-дырнда эшлисең. +— Молоток, улым, — дип ихлас сөенде ата. — Йә әле, Артур, күчтәнәч сиңа. Менә алма! Менә түттүт — машина! +Ул алып килгән әйберләрен берәм-берәм Артур алдына тезә башлады. Малай машинаны алгач, идән буйлап тәгәрәтеп куйды: +— Бу машина миндә бар. +— Әниең бирдеме? +— Юк. +— Кем бирде соң, улым? +— Абый! +Боларның сөйләшенә колак салгалап үтеп-сүтеп йөргән Мәснуга туктап калды. +— Нишләп абый булсын... Мин алып кайттым бит! +Малай кисәк канланып китте. Үз сүзен итәргә теләү галәмәтеме бу, әллә әнисенә үз дәгъвасы бармы, әйтеп салды: +— Абый инде! Ул бездә ашады, аннары әнә шунда йокларга да ятты. Хырхыр йоклый... Әти, мин яратмыйм аны. +— Болай булгач, аңлашылды инде, — дип, Сәүбан өздереп хатынына карап алды. — Монда тик ятмыйсың инде, Мәснук, шулаймы? Хет малайны зөфаф кичәңнән аралар идең. Нинди затсызлык соң бу? +Ир әлеге сүзләрдән соң хатыны гадәтенчә корт чаккан сыман бәргәләнер, әллә нинди ямьсез сүзләр кычкырыр дип көткән иде. Ләкин Мәснуга тыныч һәм сабыр калды: +— Ярар, барыбер әйтергә туры килер иде инде. Мин синең белән аерылышырга булдым. Әни дә шуны тели. Өметне өздек без синнән. +Ни гакәп! Иргә дә әлеге сүзләр аяз көндә яшен яшьнәү кебек һич тә көтелмәгәнчә булып тоелмады. Ничектер гап-гади хәбәр ишетү сыман... Тик ничә еллар сиңа үз, якын булып тоелган көрән күзләрдән, күпме үбешкән сусыл татлы иреннәрдән читләшүне тою кинәт Сәүбанны сагышка батырды. Бугазына да нәрсәдер килеп тыгылган кебек... +— А-лай! +— Нәрсә алай? — дип сорады хатыны, иргә күзе белән чәнчеп. Күрәмсең, икесенә дә мәгънәле сүзләр эзләүнең кирәге калмаган. Каннарда йозак... +Сәүбан шуны аңлап дәшмәде. Сүзсез генә малаеның башыннан сыйпап үтте, элгечтән курткасын алып киде, иелмичә генә аякларын итекләренә тыкты да кычкырды: +— Әбекәй, кил монда! +Чаршау артындагы Мәгъфирә шундук аның алдына килеп басты. Ир күреп тора, шулай ук әсәрләнгән бу, күзләре әйле-шәйле йөгерешә... +— Әби, кызыңның сүзләрен ишеттеңме? Инде хәзер мин әйткәнне тыңла, Мәснугага да ирештер. Ир башыннан йөрмәсен кызың. Мин аңа үзем "талак" кычкырам: талак, талак, талак! Булдымы? Эшең бетте, кодагый! Шул минуттан кызыңны аерганмын дип исәплә! +— Тукта, тукта... Кем, Сәүбан! Нинди кыргыйлык бу? Хәзер болай аерылмыйлар... Арагызны судлашып өзегез. Балага алимент кем түли? Бүлешәсе әйберләрегез бар... — Мәгъфирә ярсып акыл чәчә башлаган иде, Сәүбан аны тиз туктатты: +— Болары, Иван әйтмешли, в рабочем порядке эшләнер, тёщакаем. Гуд бай! +Һәм Сәүбан ишекне ябып урамга ташланды. Хет көл, хет ела! Менә ул хатынын да аерып куйды. Әй, дөнья, буялган йонга! Ә бәлки дөрестер дә бу... Яңача яшим дисәң, иң элек үзеңне, канны ятьмәдән, ышанычсыз кепләрдән араларга кирәк ласа. +Ул кинәт күңелендә иркенлек, ашкынулы омтылышлар елдырамы тоеп, февральнең соңгы бураны эченә кереп китте. "Бәтрәк" ир һич тә ялгыз түгел. Аның артында киләчәк адымнарына көч-куәт биргән Батырша нәселе тора бит. Тик ата-баба каршына кызганыч хәлдә һәм үкенечләр белән түгел, ә "Менә мин, сезнең варис, күрегез!" дип күкрәк киереп басасы иде. +Соңгы очрашу +Ниһаять, календарьдә 28 февраль, быелгы кышның соңгы көне. Сәгъдиев өчен үтә мөһим сәгатьләр килеп китте, конкурс комиссиясе аның кандидатурасына карата нинди карар чыгарыр? Дөресен әйткәндә, Чардаклы хакимият бинасына әйтелгән сәгатьтә килеп, көндәшләрен күргәч, Рәмзилнең кинәт кенә өмете суынды. Район башлыгы булырга өметләнгән дүрт кешенең дүртесе дә коеп куйган түрәләр иде. Чардаклыда милиция начальнигы булып торган майор Геннадий Васюхин, кызгылт чырайлы, чигә чәчләре агарган ир, каешыннан бүртеп чыккан саллы корсагы белән нәкъ менә хаким кәнәфие өчен яратылган кебек. Бу элке-сәлке йөргән ярдәмчеләренә үткен зәңгәр күзләрен бер генә тишеп карар, тегеләр шундук тыз-быз йөгерә башлар. Ә райондагы бар каракугры моңардан шүрләп, кичекмәстән эз яздырыр... +Чардаклы көллиятенең директор урынбасары Галина Надеждина, киресенчә, ябык, төз гәүдәле, тик моны алтын кысалы, матур күзлеге, сары бөдрә чәчләре бизи. Эшлекле гүзәл затның коеп куйган үрнәге бит бу! Һәм ул, һичшиксез, сүз остасыдыр. Әлбәттә, шулай. Тәрбия эшләрен оештыручы педагог булып эшләгәч, әллә нинди зур-зур чаралар үткәреп, моның тел дә чарланган, кыюлык та хәттин ашкан инде. +Профсоюзлар эшендә пеләше кебек шомарган Әдһәм Нәкмиевне дә Рәмзил байтактан белә. Бу да сүз эзләп кесәсенә керми. Зур залларда очрашулар ясап, халык белән эшләргә күнеккән. Хакимият башлыгы булып утырса, Әдһәмнең чәчәк атасы алда әле. Кием-салымның инәдән-кептән чыкканын гына кияр, йөреш парадтагы әфисәрнеке сыман булыр, кеше белән мөгамәләсе дә күпләр өчен этикет үрнәгенә әйләнер. Мондый эшем кешесе түрәлек шартын китерә белә инде ул. +Агропром вәкиле Зиннур Акбирдин кыяфәт, нәзакәтлелек ягыннан боларның берсенә дә охшамаган. Буе ике метрга якын, таза, кырыс ирдән дала киле аңкый. Күк күзләрендә рәшә уйный сыман. Бер карасаң, нурлы иртә кебек, тыныч, ягымлы, ә икенче мизгелдә ул күкрәве, яшеннәре белән барысын тетрәтә. Юлдан чыгып барган Чардаклы идарәчеләренә, азгын ришвәтчеләргә бәлки нәкъ шундый иманнарын укыта торган усал түрә кирәктер дә... +Сәгъдиев әлеге дәгъвачылар рәтендә үз-үзенә читтән карап бәя бирергә тырышса да, искитәрлек әллә нәрсә тапмады. Дөрес, буй-сын бар. Әмма ул зыялылык белән дә балкымый, ихтыярлы чырай иясе булып та күзгә ташланмый. Ә ораторлык сыйфаты ташка үлчим: кырда йөреп, фермаларда көн үткәреп ничек тел шомартсын? Билләһи, боларны алданрак күрсә, ул кастингта катнашам, дип авыз да ачмас иде. Мәрзиягә янә белексез ирдән көләргә кай чыга инде... +Конкурста катнашучыларны кабинетка чакырып алдылар. Комиссия әгъзалары озын өстәлнең бер ягына, дәгъвачылар икенче якка урнашты. Мәклестә шулай ук көмһүрият Президенты аппаратыннан Халиков, үзәкнең өч каваплы хезмәткәре һәм районның бер төркем каваплы кешеләре катнаша иде. +— Ягез, әфәнделәр, эшне башлап кибәрик, — дип, какча гәүдәле, ап-ак чәчле карт аякка басты. Кулына кәгазь тоткан конкурс комиссиясе рәисе тантаналы тавыш белән протокол өчен кирәкле сүзләрне сипте. Чардаклы муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасына кемнәр гариза биргән, алар каршына нинди таләпләр куелган һәм бу таләпләргә кайсы дәгъвачы ныграк кавап бирә... Шуннан соң сүз конкурсантларга тапшырылды. Үзенең программасына нигезләнеп, һәркайсы дулкынланып, мавыгып төбәкне икътисади яктан күтәрү, халык тормышын яхшырту юлларын күрсәтте. Ниятләре дә, билгеләнгән чаралары да әйбәт, заманча. Тик менә проектның финанс ягына килгәч, чыгышларда да бертөрлелек һәм сүрелү галәмәте сизелде. Районны күтәрү өчен халыкка киң сызганып эшләргә, чиновникларга кирәкмәгән чыгымнарны кыскартырга, аның каравы урындагы налогларны күбрәк кыярга. Һәм, билгеле, банктан льготалы кредит алырга. Ә Надеждина хәтта Рәсәй Президентына хат язып, төбәктәге хәлнең мөшкеллеген аңлатырга һәм федераль ярдәм фондыннан акча алырга ниятләвен әйтте. Кемдер арттан "тот капчыгыңны" дип пышылдады. +Сәгъдиев чыгышында бөтен нәрсәне иңләп, колачлап алырга омтылмады. Ул бер генә сорау куйды: "Менә бездә икмәк элеваторы банкротлыкка төшеп ташландык хәлдә тора. Әгәр үз көчебез белән ремонтлап ходка кибәрсәк, ул район икътисадында нинди роль уйнаячак?" Шул мәсьәлә турында уйланган һәр сүзе, китергән саннары ифрат нигезле, ышандыргыч булды. Аның: "Элеваторны тиз арада аякка бастыруга юнәлгән эшчәнлекне башка хукалык өлкәләрендә, объектларда да кыю куллансак, аякка басарбыз, Иншалла!" — дигән йомгаклау сүзен залдагылар алкышлап каршылады. "Бу иптәш мәсьәләнең төбенә карый белә... Экономист шул!" дигән сүзләр ишетелде. Ниһаять, мәгълүм утырышта чал рәис иң мөһим, иң дулкынландыргыч карарны укыды: "Конкурс комиссиясе Чардаклы муниципаль район хакимияте постына иң уңышлы кандидат итеп "Таң" крәстиән хукалыгы фермеры Сәгъдиев Рәмзил Шаммасовичны тәкъдим итә..." Рәмзил аңышмый торды: һаман төннәрдә була торган хыялыйлык галәмәте генә түгелме? Мәгәр әлеге сүзләрдән соң бүлмәдәгеләр бер булып Рәмзилгә төбәлделәр. Билгеле, бу хәлдә аңа утырып тору килешми иде. Ул торып басты, як-ягына борылып кешеләрне сәламләде, сөенечен тыя алмыйча елмайды. Шулай көтмәгәндә аңа яңа вазифа — районга башлык булу бурычы йөкләнде. +Икенче көнне Чардаклы муниципаль район Советы депутатларының чираттагы сессиясендә аны рәсми рәвештә бу постка раслап та куйдылар. Халиков район хакимият башлыгын беренчеләрдән булып котлап болай диде: +— Сез, Рәмзил Шаммасович, тәкрибәле икътисадчы буларак, районның үсеш мөмкинлекләрен ифрат дөрес күзаллыйсыз. Бик ачык, конкрет эш программагыз бар. Инде без хәзер сездән аны гамәлгә кертүегезне көтәбез. +Югары китәкче Сәгъдиевнең гаиләсе, яшәү урыны белән дә кентекләп кызыксынды: +— Рәмзил Шаммасович, сер түгел, безнең дә башлардан кичкән нәрсә, югары постка ияләшү киңел түгел. Бу кәһәттән асылыбызда аерым психологик киртәләр байтак. Шуңа күрә яңача яшәүгә кыю тотынырга кирәк. Мин сезгә Дөм-дөмдә озак калырга киңәш итмим. Гаиләгез белән тиз ара күченергә тырышыгыз. Фатир мәсьәләсендә проблема юк. Кыскасы, шәхси тормышны көйләү — сезнең беренче номерлы мәсьәлә, Сәгъдиев. +Чынлап та, бик урынлы киңәш булды бу. Югыйсә, Рәмзил үзе Чардаклыда ялгызы гына яшәп торырга исәпләгән иде. Янәсе, эшкә вакытын да күбрәк бирер, иреклерәк тә булыр... Ә баксаң, район башлыгы вазифасына тотыну иң элек тылны ныгыту икән. Чынлап та, кунак-төшем каршылар өчен өең булмаса, эшеңә озатып, каршыларга хәләл кефетең аяк өсте тормаса, кием-салымыңны карамаса, син нинди хаким инде? Кунакханәдә гомер кичергән гастролёр яисә килешү буенча эш башкарган бизнес, шабаш кешесе син. Халыкта да мондыйга ни хөрмәт, ни ихтирам юк... Шулай уйлап, Рәмзил гаиләсен кичекмәстән Чардаклыга күчерергә кирәк дигән уйга килде. +Бу хәбәрне балалар ура кычкырып каршылады. +Һәдия ана кисәк сагышка батты. Ә хатыны Мәрзия тискәреләнеп аяк терәде, әллә нинди уйламаган катлаулы мәсьәләләр китереп чыгарды. "Бу өйне рәткә китереп күпме акча түктек. Аны кем сатып алыр? Ә ташласак, хаким йорты, дип тормас Дөм-дөм халкы, идәненә, түшәменә кадәр сүтеп үзенә ташыр". +Менә бит ничек! Зур-зур ашкынулар белән янәшә әллә нинди шөкәтсез тормыш ваклыклары тора икән. Аңа Сергеевкадагы фермерлыгы белән дә араны өзәргә кирәк иде. Рәмзил утарга хакимият башлыгы рәвешендә әйләнеп кайткач, Абрам аңа рәнкү, үпкә белдерер дип көткән иде. Янәсе, шундый зур эшне качып-посып кылгач, син миңа нинди компаньон? Юк! Туганы кебек якын күреп, аның сөенечен уртаклашты. Сөйләнә-сөйләнә чәй кайнатты. Янәсе, Рәмзилнең булдыклы егет икәнен ул әллә кайчан таныган, үзенә хезмәттәш итеп алган. Менә олы нәчәльник булгач, Рәмзил Сәгъдиев та Абрам фермерны онытмас, аңа гел иске дус итеп, ярдәм кулын сузар... +Штельман белән сөйләшеп байтак вакыт узды. Кичен гадәтенчә машинасы белән Дания эшләгән сыерлар фермасына сугылды: "Әй, Дөм-дөм карлыгачы, әйдә, кайтабыз!" +Әмма савучы хатын үзе генә чыкмады. Аның янәшәсендә Сәүбанны күреп, Рәмзил ифрат гакәпләнде: "Вәсилә үзенең Вәсилен тапкан бит. Менә бу — бәхетле чишелеш!" +Ә Дания белән Сәүбан исә Рәмзилнең тормышындагы әверелешкә шаккатканнар. Шаккатырсың шул, гап-гади фермер район түрәсенә әйләнсен әле! Боларның гакәпләнүләре дә, балаларча сөенүләре дә йөзләренә, күзләренә бәреп чыккан. +Машинада кайтканда, Рәмзил арткы утыргычта бер-берсенә сыенышып утырган парга көзге аша еш-еш күз салды. Һәм уйланды: "Әгәр Дөм-дөмдәге өйне боларга калдырса, бүләк ясап бирсә..." +Сәгъдиевның киләп сарып торырга вакыты юк иде. Бу хакта анык рәвештә хатыны Мәрзия белән сөйләште. Аның белән Чардаклыга барып яшәячәк йортын карады ир. Үзе канәгать калды, иң мөһиме — аны хатынның ошатуы кирәк иде. Йорт, Ходайга шөкер, Мәрзиядә яхшы тәэсир тудырды. Хәтта күченеп килү көнен дә ачыкладылар. +Һәм менә өч көн үткәч, Чардаклыдан кайтышлый, Сәгъдиев янә Даниянең эш урынына сугылды. Хатынны сөендергән иң беренче хәбәре шул булды: "Гарданов "Хыялый кыз"ны укыган. Тәэсирләре әйбәт. Эшкәртеп, башкала журналына басарга бирәчәк". +Ә Дөм-дөмгә китеп, Данияне турыларына төшереп калдырганда, Рәмзил аңа тагын бер шатлык өстәде: +— Иртәгә эштән соң, киделәр тирәсендә Сәүбаның белән безгә кил. Кара аны, онытма, чәй көйләп көтәбез! +Иртәгесен Сәгъдиев үзе эштән беркадәр кичегеп кайтты: "Яңа эштә сәгать теле карап тора торган түгел, гафу итегез, кунаклар", — дип матур итеп киенгән Дания һәм Сәүбан белән күреште. +Гөрләшеп чәй эчтеләр. Һәрвакыттагыча Мәрзиянең коймак, бәлешләре уңган. Сәүбан, бахыр, башта тартыныбрак торган иде. Мәрзиянең: "Аша, Сәүбан, аша, сиңа салкын будкаңда болар бик тансыктыр", — дип аерым фатиха бирүен ишеткәч, тары коймагын урды гына. Ашка амин тоткач, Дания савыт-саба юышам дип, кухняга китте. Рәмзил шулара кунакның кылларын тартып карады: +— Ничек соң, киләчәккә нинди исәпләр, Сәүбан кордаш? Яланда ялгыз яшәү туйдыргандыр... +— Әй, Рәмзил, Дания белән бүгеннән бергә яшәп китәр идек тә, хуты юк бит. Ни шалаш, ни алачык коралмыйм. +— Ә болай ике арагыз ныкмы соң? Вакытлы мавыгу гына түгелме?.. +— Юк, Рәмзил, без икебез дә сират күперен кичеп, янә табыштык. Инде Ходай безгә гаилә корырга язгандыр. +Байтак шулай эчкерсез сөйләшеп торгач, хатыннар кунак залына чыктылар. Мөһим сүз әйткәндә, Рәмзилнең аякка баса торган гадәте бар. Әйтәсе уен да, тыңлыйсы кешене дә зурлау галәмәте инде бу. Менә ул торып басты: +— Дуслар, без Мәрзия белән сөйләштек, киңәшләштек тә бер тәкъдим ясарга булдык. Дания, Сәүбан, кавышу уенда торасыз икән, яшьлектә сезнең яратышканыгыз мәгълүм. Язмыш сынауларын үтеп, менә янә бер-берегезгә тартыласыз. Китапка язарлык кыйсса шул бу. Вәсил-Вәсилә мәхәббәте, иншалла, басылып чыгар. Һәм без Мәрзия белән китап геройларының гына түгел, сезнең дә бик бәхетле булуыгызны телибез, Сәүбан! Шуның өчен киткәндә сезгә менә бу йортның ачкычын тапшырырга булдык. Яшәгез матур итеп, берсеннән-берсе чибәр кызлар, малайлар үстереп. Сезнең нәсел Дөм-дөмнең чын хукасы булып күтәрелсен. Килештекме? +Һәм ул Сәүбан каршына барып ирнең иңенә сугып алды. Даниянең кулына кагылды. Тик болар һәр икесе, ни әйтергә дә белми, аптырашып, тынып калдылар. Дөм-дөм кешеләре кайгы-хәсрәткә ифрат тиз ышансалар да, шатлык-сөенечкә, алдар көн хәбәре сыман, шикләнеп карыйлар шул, күнекмәгәннәр... +— Карале, — дип кычкырды Мәрзия. — Минем ирне район башлыгы ясап юкка сайламаганнар икән бит. Май сандугачы диярсең! Ничек килешле сайрый. Маладис, Сәгъдиев! Ә йортны чынлап сезгә калдырабыз, Дания. Тик, Сәүбан, кара аны, тракторыңны ихатага кертеп минем чәчәкләремне, гөлләремне харап итмә! Килеп, каныңны алырмын, белдеңме? +Менә шуннан соң ни көләргә, ни еларга белмәде бу пар. Тик Дания бу кадерле кичтә бер нәрсәне бик яхшы аңлады. Аның язмыш очлыгы, ниһаять, уңга борылган... Кәмит утыргычыннан исән-имин төште, котылды микәнни ул? +II +Өйдәге әйберләрнең кәмгысын төйнисен төйнәп, тутырасын тутырып, Сәгъдиевлар мартның ялга каршы төнен Дөм-дөмдә уздырдылар. Ир сәгатьләрен йокылы-уяулы үткәрде, Ильич, мөгаен, күрешүгә килми калмас... Чынлап та, күзләрен йомган гына иде, ул таныш бәрхет тавышны ишетте: +— Сәгъдиев! +— Владимир Ильич, түрдән узыгыз! Күптән күренмәдегез. Безгә сугылырга вакыт тапмадыгызмы? +Хука инде төшенеп килә. Кунак үзен эш, хәрәкәт кешесе итеп күзаллаганны ярата: +— Миңа һәрчак вакыт китми, Сәгъдиев, янә ике фронтта көрәш алып барырга туры килде. Бер яктан, кабахәт эсерлар туктаусыз яла яга. Имеш, УльяновЛенин халык комиссарлары Советы рәисе булып эшләгәндә, Николай патшаны аттырган. Оятсызлык шул дәрәкәгә китә ки, янәсе, мин аны гаиләсе белән теге дөньяга озаттырганмын... Яисә болар тагын тузга язмаслык гайбәт уйлап чыгаралар. Мин Герман империалистлары белән яшерен килешү төзегәнмен дә, тегеләрдән миллионлап марка алып, Рәсәйдә революция ясатканмын. Бу — нинди ахмаклык! Революцияне экспорт юлы белән ясарга буламы? Моңа Гоголь персонажы Малиновның фантазиясе дә китмәс. +Икенче яклап, Сәгъдиев, коммунистик хәрәкәттә уң оппортунизм чәчәк ата. Уйлап кара, гамәлдә шундый төшенчәләр йөри: Рәсәй Федерациясе коммунистлары, Кытай коммунистлары, Куба коммунистлары... Ә кая коммунистик интернационал? "Бөтен дөнья пролетариаты, берләшегез!" лозунгы кая? Бу берлек, әлеге өндәү мондагыларга кирәкми. Чөнки оппортунистлар күптән эшче-крәстиан мәнфәгатен базарга чыгарып саткан. Аларга тик Дәүләт Думасында урын яуларга да Кремль сыеннан өлеш алырга гына кирәк... Әмма шуңа карамастан, минем исем белән туктаусыз авыз чайкыйлар үзләре. +— Әйе, хөрмәтле Ленин, сезгә һаман тынгылык юк бугай шул... +— Дөресен әйткәндә, үзем дә арыдым... +— Кеше өчен бик табигый тойгы бу, Ильич. Инсан ничаклы даһи булмасын, рухка әверелә алмый ул. Хәер, моңа хакәт тә юк. Киһанда чын рух бар инде. Бу илаһи зат — Аллаһ! Кеше үлгәч, бәдәне кирләнергә, ә каны гарешкә очарга тиеш... Киргә тапшырылмаган бәдән канын исә күк тә алмый, туфрак та кабул итми аны, адашкан, бәргәләнгән һәм имгәтелгән кош хәлендә кала бу бәхетсез кан, Владимир Ильич... +Ильич кисәк сагаеп калды, күзләрен кысып Рәмзилгә текәлде: +— Кем әйтте сиңа моны... Каян белдең? +— Канун бар шундый, Ильич! +Юлбашчының шеше тулган бугай, ачылып китте: +— Мин әллә нинди михнәтләр чигеп, кеше затын бәхетле итәр өчен көрәштем, Сәгъдиев. Ә адәмнәр үзләре кансыз, бәгырьсез икән. Сөягең кипкәнче, тирең корыганчы үзләренә хезмәткә кигәләр. Соңлап кына акыл иреште шул. Эксплуатациянең мондый затсыз төре дә булган, каһәрең. Мавзолейда катырып күргәзмә ясаулары Ленинны мумия хәленә китереп тә эксплуатацияләү түгелмени? +— Сез, хөрмәтле Ленин, тарихта тиңе булмаган патша кыяфәтендә дөнья тарихына кердегез. Азатлык, тигезлек, бәхет идеяләре белән рухландырып, хезмәт халкын гадел көрәшкә күтәрдегез. Аннары эшче-крәстиан мәмләкәте төзеп, уйлаганнарыгызны гамәлгә ашыру юлына керештегез. Мин казый түгел, моңа бәя бирмим. Ләкин башкарган байтак эшләрегез белән кешелек хәтерендә, намуслы йөрәкләрдә мәңгегә урын алдыгыз. Инде сезгә хәзер ял, тынычлык кирәк, Владимир Ильич! Һәм кеше буларак, якты матур хатирәләр белән генә халык хәтерендә калыгыз сез! +— Әйе, Сәгъдиев, гасыр буена пьедесталга басып кул сузып өндәүләр дә мине туйдырды. Талды минем беләк, рәхәтләнеп кулларны кушырасы килә! Кушырырга да сабый кебек изрәп йокыга талырга... Шәп бит! +— Алай булса, Владимир Ильич, мин сезнең белән кешеләрчә хушлашыр идем. Без инде янәдән очрашыр инсаннар түгел бугай. Мин иртәгәдән бу ятакны ташлыйм. +— Кая китәсез, Сәгъдиев? +— Теләгәнемә ирештем, Ильич. Зур юлга чыгам. +— Тәк, тәк... Ә йортың? Аны нишләтәсең? +— Рәнкетелгәннәргә бирәм. Аларның мәгыйшәте түгәрәкләнсә, сезгә дә борчылыр урын калмас, Ильич! Янәшәңдәге кеше бәхетен кайгырту һәрбер инсан өчен төп канун түгелмени, хөрмәтле юлбашчы? +"Кунак" уйланып калды. "Әйе", дип тә көпләмәде, "юк" дип тә кулы белән гадәтенчә һава кисмәде. Ә шактый көрчектә торып әйткән сүзләре белән ул Рәмзилне тәмам шаккатырды: +— Минем тәгълимат сыйныф, кавемгә юнәлгән, Сәгъдиев. Без, большевиклар, Рәсәйдәге генә түгел, ә дөньядагы эшче-крәстиан бәхете өчен көрәшәбез. Ә аерым индивид, зат мәгыйшәте безне кызыксындырмый. Хәтта кирәксә, инде бер әйткәнемчә, эшче-крәстиан мәнфәгатьләре өчен шәхеснең корбан булуын хуплыйбыз да. Нишлисең? Революцион көрәш таләбе шундый. Кыскасы, бәхетле индивид — безнең көрәш максаты түгел, пардон, Сәгъдиев! Күрәм, әлегә бу тирәдә миңа эш калмый. Димәк, китүем хәерле. Мин зарлыларга, юксылларга кирәк! +— Кабере булмагач, моның бөкресе тураймый инде, — диде хукадагы эчке тавыш. +Төнге кунак әллә ишекне ачып чыкты, әллә әфсен-төфсен хикмәте белән аның аша гына үтте, ул бүлмәдән шым гына югалды. Өрәк-кунакны иң шүрләткән, өркеткән нәрсә шәмаил да түгел, мәче, әтәч тә түгел, ә фикри көрчек икән, дип уйлап кисәк үзе өчен ачыш ясады Рәмзил. Аерым кешене, зарлыны социаль яктан имин-аман итмичә, бөтен бер сыйныфны ничек бәхетле ясамак кирәк?.. Ә ул бөтендөнья пролетариаты хакында кайгырта, боларга коммунизм төзеп бирергә кыена, имеш... Бу бит көрчек! Күкне күккә асып куярга теләү белән бер! Мондый тузга язмаслык глобаль проект белән йөргән юлбашчыга Чардаклыдагы прагмат Рәмзил хаким янәшәсендә урын табылмый, билгеле. Хуш, "Төнге кунак!" +Март азагында бертөркем эшче Чардаклы муниципаль район хакимияте башлыгы Рәмзил Сәгъдиев әмере белән Дөм-дөмдәге В.И.Ленин һәйкәлен пьедесталдан ычкындырып, башкаладагы тарих музейларының берсенә илтеп тапшырды. Сын бик үзенчәлекле итеп коелганга, аны экспонат итеп куячаклар. +...Шигъриятле Ык буйларына чын-чынлап яз килде. Рәмзил Сәгъдиев район хакиме сыйфатында тәүге елын эшли башлаганга, язның мул сулы булып килүен теләгән иде. Булды! Елгалар да ярдан әллә кайларга кәелеп ташыды, ләйсән яңгырлар да чиләкләп койды. Инде берәр атнадан игенчеләр дәррәү кузгалып чәчүгә төшәр. Шулай ашлык өчен зур көрәш башланып китәр. Болын, яланнарны яшеллек каплауга, көтүче чыбыркылары шартлар, терлекләр сусыл үләнгә ябырылыр. Сөт күбәер, артым ишәер... Кир уяну, кошлар кыры, мәрхәмәтле кыйбла килләре кешеләрне дәртләндерми каламы соң? Мәгәр хезмәт шавы быел көчлерәк яңгырар, эшләр дә яхшырак оештырылыр һәм бу үзгәрешләр хезмәт халкы йөрәгендә киләчәк көннәрнең муллык-иминлек белән туасына зуррак ышаныч уятыр... Шулай булсын, Чардаклы төбәгендәге мәгыйшәт нәкъ аның яшь башлыгы Рәмзил Сәгъдиев теләгәнчә уң барсын! Хәзер бездә, ышангансыздыр шәт, ак теләкле инсаннар заманы башланды бит. +— Хуш, юлбашчы, сау бул, Бакый Әрвах! 110000 ннччее ббиитт:: ччоорр,, ммиилллләәтт,, ввааззггыыяяттьь +СӘЛАМӘТ ТӘНДӘ... СӘЛӘМӘ РУХ? +Әдәбият елын исән-сау гына озатып кибәрү куанычыннан айнып киләбез сыман инде. Төрле сүзләр ишеттек: бәгъзеләр ялтыравыклы көннәрне учка себереп алып, "менә бит!" дип киһанга сөрән салудан тәм тапты — сер түгел; шулай да, андый берән-сәрәннәргә диванага карагандай карап, артка бер күз ташлаганнан соң тозлап-борычлап төкеренүчеләр бу юлы да, гадәттәгечә, күбрәк булды, билгеле. Мин исә, яшермим, ел күркәм үтте дигән фикердә. Телевидениедән, матбугаттан, зур мөнбәрләрдән торымнан-торымга "Әдәбият!", "Тукай!" сүзләре ишетелеп торды, кәмәгатьчелек, күлмәге эченә ата кырмыска йөгергәндәй, беркадәр хәрәкәтләнеп-борчылып алгалады... Башкалар... Шуннан да артыгын дәгъва итәргә кирәк идеме икән? Әдәбият кебек гигант тармакны тезенә бастырып терәү куяр өчен генә дә күп вакыт, бик күп вакыт, ә иң мөһиме — бик күп тырышлык кирәк ләбаса. +Әдәбият бүген ни тере, ни үле хәлдә, дисәм, беркемне дә сискәндермәм. Алга таба вакыйгалар үсеш-үзгәрешенең ике гадидән-гади юлы бар. Беренчесе — әдәбиятның исән калуы. Ләкин моның өчен аңа яхшы инвестицияләр кирәк. +Татарстаныбызда Универсиада, Су төрләре буенча чемпионат уздыру өчен күпме спорт корылмалары төзелде. Аларның күпмесе үзен аклады? Үзгәләре кайчан аклап бетерәчәк? Шәхсән миндә, вариант рәвешендә, "һичкайчан" дигән кавап та бар. Өстәвенә, байтакларының яңгыр дими, кар дими төзелгәнен дә күрдек бит. Димәк, хакы каплаганчы ук бу корылмаларның кимерелеп төшүе дә ихтимал? Алла сакласын! Спорт яхшы нәрсә, әлбәттә. Кирәкле, игътибарга лаек нәрсә. Без бит киләчәк буыннарның сәламәтлеге турында борчылабыз! Ә әдәбият? Аның дәвамнарны тәрбияләүдә роле кимрәкме әллә? Юк. Һәрхәлдә, спорттан һич кенә дә ким түгел. Вәләкин, спорт бәдәнне савыктырса, әдәбият рухны савыктыра. Ә рухи яктан без бигүк сау түгел кебек әле. Безнең мәктәп укучылары арасында бер-берсен канга батырып кыйный, ветеран картларны мәсхәрә итә, укытучыларын атып үтерә, әти-әниләрен суя торганнары да бар... +Әдәбият үзен аклаячакмы? Һичшиксез. Бүген үк эшкә керешеп, хәреф танырлык балаларны әдәби әсәрләр үрнәгендә үстерергә-үсендерергә алынсак, унбиш елдан ошбу гамәлнең күркәм кимешләреннән авыз итүебез бәхәссез. +Әдәбиятны кәмгыять өчен гаять файдалы итәр өчен бездә, Татарстанда, бөтен мөмкинлекләр бар югыйсә: бай тарихлы, ныклы нигезле — бренд! — газета-журналларыбыз (кайберләре хәтта Октябрь түнтәрелешенә кадәр ачылырга өлгергән), үзенең иң яхшы традицияләренә тугры калган һәм бүгенгәчә үтә сыйфатлы продукция чыгара торган нәшриятыбыз, өлкәннәр арасында да, яшьләр арасында да осталарча язучы каләм ияләребез... Аларның энергиясен дөрес юлга юнәлтәсе генә ләбаса! Инвестиция генә кирәк! Бусы әдәбият исән булсын дисәк, әлбәттә. Инде кан тәслим кылсын дисәк, моның өчен әллә ни тырышырга кирәк түгел. Шушылай дәвам итик кенә... +Рүзәл МӨХӘММӘТША +Рәфкать +Шаһиев +КИТМӘ, ӘТИ! +ХИКӘЯ +Берәүләрнең әтиләре яраланып кулсыз-аяксыз, берәүләрнеке исә тәненә дошманнан бер шырпы да тидерми кайтты. Кемнәрнекедер күз күрмәгән, колак ишетмәгән кирләрдә батырларча һәлак булды, хәбәрсез югалды. Ә Мәүлетнең әтисе... Мәүлетнеке дә югалды. Югалды да табылды. Табылды да тагын югалды... +* * * +Иртәрәк киленде бугай. Ашлама төялгән баржа күренми иде әле. Мәүлет машинасының рулен ике кулы белән кочаклап, башын шунда салды һәм пристаньда кайнашучыларны тыныч кына күзәтә башлады. Андагы халык ыгызыгы килә иде: берәүләр кемнәрнедер каршы ала, икенчеләре озата. Күз күреме китмәслек булып кәелгән Идел өсте дә буш тормый. Зур-зур теплоходлар, метеорлар, кечкенә катерлар Казан ягыннан да, Ульян ягыннан да килә тора. Кояш нурларында ялтыраган Идел өстенә ак күбек дулкыннар тарала. +Эчке бер рәхәтлек кичереп пристань тормышын күзәтеп утырган Мәүлетне йокы баса башлады. Идел өстендә биегән кояш керфекләрне аска тарта. Колхоз эшеннән соң төне буе Гөлкиһаны белән печән кайтарып бик нык алкыган тәне, кояш кылысына эләккән балавыз кебек, эреп бара иде. +— Юк, болай булмый. Бит-кулларны салкын суда чылатып, буыннарны язып менәргә кирәк, — дип, Мәүлет кабинасыннан сикереп төште дә Иделгә юнәлде. +Бая оеп утырганда сизми дә калган: пристаньга зур гына теплоход килеп туктаган икән. Саллы гына агайлар, көяз ханымнар, чибәр кызлар кай гына гәпләшеп, Идел яры өстендә иркенләп, таралып урнашкан Тәтешне күзәтәләр иде. Болгар ханнарының эзен саклаган, язларын ап-ак чия, алмагач чәчәкләренә чумган, ә бүген бөтен Идел өстенә алма исе таратып, яр өстендә горур гына утырган борынгы шәһәр бик матур иде. Тәтеш — кем өчендер Иделдән килгән су, ләм, бака ефәге исләренә кадәр якын туган як, ә кемнәргәдер узып барышлый гына тукталып торган иске бер шәһәр. Шуңа да берәүләре, теплоходтан төшеп, өйгә, туган йортка дип, биек агач баскычтан шәһәргә күтәрелә. Калганнары исә Ульян каласына таба юл ала. +Киткән ике кызы белән Ульянга юл тотучы шәп гәүдәле, ипләп кенә олыгаеп килүче ирнең, Тәтеш күренүгә, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып тибәргә тотынды. Чәчләренә вакытыннан алда кырау төшкән, алып гәүдәле, шәмдәй таза бу ирнең елыйсы килә иде. Аның канында дөрләгән утны теплоходтагылар күрсә, янудан куркып, теплоходта бер кеше дә калмас иде, шәт. Рәфкать ШАҺИЕВ (1968) - язучы, галим, филология фәннәре кандидаты. "Атамалар - тарих ачкычы" (2004), "Ризаэддин Фәхреддин. Тормыш юлы, икади мирасы" (2009), "Нефть төбәге микротопонимнары сүзлеге" (2010); "Музей заллары буйлап. Р.Фәхреддин эзләреннән" (2014) кебек китаплар авторы. Әлмәттә яши. +Мәүлет читкәрәк китте, дулкыннар иркәләп шомарткан ташларга басты. Уч тутырып салкынча су алды, кулларын, битен юды. Башы сафланып, тәне киңеләеп китте. Керфекләргә ябышкан йокының әсәре дә калмады. Ул тураеп, кояшка чагылган күзләрен кыса төшеп, Идел аръягына карап тора башлады. Шулвакыт нигәдер Мәүлетнең колак яфраклары кызышып куйды. Яннан берәүнең үтәли тишәрдәй булып карап торуын бөтен күзәнәге белән сизде. Ул теплоходка таба борылган иде, палубадан: +— Исәнмесез, егет! Сезне бер генә минутка мөмкинме? Кайсы яклардан, кайсы авылдан буласыз? — диде теге шәп гәүдәле ир. +— Сез миңамы? — диде Мәүлет, башын күтәреп. Армиядә хезмәт итүен санамаганда, Тәтештән ары китмәгән Мәүлет өчен "сез" дип дәшүләре мәзәгрәк тоелды. +— Мондый дәү теплоходта йөзеп йөргән абзый безнең кечкенә авылны белер микән сон?! Берлек дигән авылдан булам мин, абзый кеше, — диде ул, тагын да турая төшеп. +"Берлек" сүзен ишетүгә, әлеге мәһабәт гәүдәле ирнең өстенә салкын су койгандай булды. Бугаз төене бер күтәрелде, бер төште. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты. Йөрәге бугазына киткән кебек тоелды. Әйе, акыл кайчак ялгышып куйса да, күңел дигәнең ялгышырга тиеш түгел. Бу яшь ирне күрүгә, аның йөрәге юкка гына чәбәләнә башламагандыр. Әкият дигәнең юктан бар булмаган бит инде. Дөньяда могкиза булмый дип кем әйтер? Юлга кузгалганда ук ниндидер бер могкизага өметләнеп чыкты бит ул. Бу могкиза — Иделдә бит-кулларын чылатып, горур гына басып торган Мәүлет. Чыннан да, Идел буендагы ташларда бу агайның яшьлеге — Мәүлет басып тора иде. +Теплоход әкрен генә пристаньнан кузгала башлады. +Сугышларны кичкән ир үзен кулга алырлык көч тапты. Һәм, тыныч булырга тырышып: +— Ә син Берлекнең кем малае буласын? — Ир үзенең "сез"дән "син"гә күчкәнен сизми дә калды. +— Гомә-р малае-е-ы, — дип кычкырды Мәүлет, суза төшеп, нигә алай дип әйткәнен үзе дә аңламыйча. Югыйсә, гаиләсе — бер көтү баласы, хатыны белән ике йорт аша гына яшәп ятучы Гомәрнең аларга бер катнашы да юк иде. +— Ю-ук, син Гомәр малае түге-е-л, син мине-е-м улым! Ишетәсеңме-е, син минем улы-ым. Минем улым — Мәүле-е-т си-и-и-н! +Бая "Берлек" дигәнне ишеткәч, палубада басып торган ир нинди халәттә булса, "улым" дигән сүз хәзер Мәүлетне шул халәткә салды. Ул бермәлгә тораташтай катып калды. Ничек инде аның улы? Аның әтисе сугышта хәбәрсез югалды бит. Бары бер хаты килде. Китте дә югалды... +Ир теплоход ерагайганчы тизрәк әйтеп калыйм дип ашыга иде. +— Иртәгә без шушы вакытта яңадан Тәтеш аша узабыз. Әниең белән Сөембикәне дә алып кил. Аларны да алып кил, улым! +Әкрәм Идел ярында басып торган бу яшь ирнең үз малае булуына каян шулкадәр ышангандыр, үзе дә аңламады. Тик шәмдәй төз, горур бу ирнең үз улы Мәүлет булуында аның энә очы кадәр дә шиге юк иде. Шуңа да ул бер шикләнмичә, "син минем улым", диде. +Ашлама төялгән баржа кайчан килде, машинага кемнәр, ничек төяделәр — Мәүлет аңышмый да калды. Колхозга кайтып киткәнен, складка бушатканын — берсен дә хәтерләми. Барысы да гипнозланган кебек эшләнде. +Кемнән чыккандыр, ник шулай атап йөртә башлаганнардыр, колхозның машина-трактор паркын "әтрәт" дип йөртәләр алар. Мәүлет машинасын әтрәткә түгел, тизрәк өйләренә куды. Аның йөрәге күкрәгеннән чыгардай булып сикерә, күңелендә әйтеп-аңлатып булмый торган хисләр актарыла иде. +Капка төбенә килеп туктагач та Мәүлет тиз генә машинасыннан төшәргә ашыкмады. Пристаньда урап алган хисләр давылы тынмаган иде әле. Машинасыннан төшеп басса, ул давыл аяктан егар төсле тоелды. +Йөрәге чәбәләнүдән бераз туктагач, машинасыннан төшәргә дип Мәүлет ишеккә тотынды. Аннан яңадан урынына утырды. Утырды гына түгел, бөтенләй сеңеп калды. Өйдәгеләргә бу хәбәрне ничек итеп әйтергә соң? Нәрсә дияргә? "Мин сугышта хәбәрсез югалган әтине күрдем", дияргәме? Әнисе нәрсә әйтер, нишләр? Аларның бит әле кешенеке төсле генә түгел, әтиләре кыңгыраулы булды. Шушы минутка кадәр Мәүлет бу хакта бөтенләй уйламаган икән бит. +* * * +Озак, бик озак көтте Мәүлет бу көнне. Әтисе сугышка чыгып киткән көннән бирле көтә башлаган иде. Көтмәгән бер көне дә булмады аның. Ничек көтмисең, әти бит ул. Егерме киде ел буена көтте. Тик әтисе белән очрашуны бер тапкыр да болай итеп күз алдына китермәде Мәүлет. +Малай чакта авылдагы апаларның, яшьтәшләренең сөйләүләреннән, үсә төшкәч, кинолардан күреп, ул әтисен аркасына юл капчыгы аскан, башына кызыл йолдызы янып торган пилотка кигән, күн итекләрдән; яшькелт соры гимнастёркасына медальләр тагып кайтып килер дип хыяллана иде. Өйләренә — алар янына кайтыр дип. Шушы кадәр дә өметләнеп көтүгә ничек кайтмаска мөмкин ди. Инде ике улы үсеп килә. Үзе әтисенең сугышка киткәндәге яшен узды. Тик һаман да шул балачак хыялындагыча итеп көтә иде ул әтисен. +Мәүлетләр бер урамлы Берлек дигән авылның Килдеш очындагы иң беренче йортында яшиләр. Сугышка әтисе, авылдагы башка абзыйлар белән, ат арбасына утырып, шул юлдан китте. Шуңамы, әтисе башка бер яктан да түгел, ә менә нәкъ Килдеш юлыннан кайтып килер кебек. Шул Килдеш юлына каерылып карый-карый муеннары авыртып бетә иде аның. Малай чакта бакча утаганда да, буыннары азрак ныгып, әнисенә ияреп чокыр буенда печән чапканда да шул гадәт калды. Өйдә бердәнбер ир-ат буларак, Мәүлет кечкенәдән төнгелеккә капка бикләргә дә үзе чыга. Биген төшергәнче, башта капканы ачып, Килдеш юлына бер күз сала торганга әйләнде малай. Әтисен көтә-көтә буй киткерде, егет, ир булды. Әле кичә генә дә капка бикләргә чыккач, Килдеш юлына озак кына карап торган иде... Бүгенге көнгә кадәр шулай булды. +Мәүлет капкадан кергәндә, әнисе Рәйханә абзар ягыннан кочагы белән вактөяк утын күтәреп килә иде. Әнисен ишегалдында ук күргәч, Мәүлет каушап калды. Өйалды ишеге төбендә кара-каршы очрашкач та, ул ишек ачып, ни әнисен уздырмады, ни кочагындагы утынын алмады. Елау катыш көлгән кебегрәк итеп: +— Әни, мин әтине күрдем, — диде. +Ишегалдын бер мизгелгә тынлык тутырды. Мәүлетнең чигә тамырлары тартышты. Йөрәгенең дөп-дөп типкәне үзенә ишетелде. Рәйханәнең кочагындагы утыннары шапылдап кулыннан төшеп киттеләр дә, чолан тактасына сөяп куйган тагаракка бәрелеп, күк гөлдерәгән тавыш чыгардылар. Үзе исә, чолан ишегенә сөялгән килеш, әкрен генә баскычка чүкте. +— Әй Алла, балам, нәрсә булды монда? Нишлисез? — дип, тавышка өйдән Гөлкиһан йөгереп чыкты. +— Мин әтине күрдем, — диде Мәүлет, ни көләргә, ни еларга белмичә. +— Кит моннан, хайван. Кем шулай шаяра инде, — диде Гөлкиһан, иренең сүзләрен чынга алмыйча. +— Чынлап инде. Ниткән шаяру булсын, — дип, Мәүлет баскычта хәле китеп утыручы әнисе янына чүгәләде. — Пристаньда күрдем мин аны. +Мәүлет кечкенә бала кебек дөньясын онытып, әтисен ничек итеп күрүен, нинди сөйләшү булуын бәйнә-бәйнә тезеп биргәч, килен белән каенана аптырап бер-берсенә карашып алдылар. +Алар шулай телсез калып утырганда, өйдән кызган таба, май исе чыга башлады. +— Гөлкиһан, чукынчык, нәрсә терәлеп каттың. Чәлпәгең янамы әллә? — дип, Рәйханә кычкырып кибәрде. Мәүлет белән Гөлкиһан икесе дә дерт итеп киттеләр. +— Ай Аллам, учакта табам калган бит, — дип, Гөлкиһан тиз генә күздән юк булды. Ана белән бала сүзсез генә баскычта утырып калды. +Эссе көн акрын гына сүрәнләнеп килә иде. Кылна буеннан искән талгын кил Юкау чувашлары чапкан печән исен ишегалдына ташый. Көн буе кояш кылысында кызынган кычытканнар, иркен тын алып, башларын күтәргәннәр. Өлгереп килүче алма, чия исләре белән кушылган кипкән печән, кычыткан исләре баскычта утырган Мәүлет һәм Рәйханәнең иләсләнгән канына куе бер һава дулкыны булып сеңә иде. Алар икесе дә әйтеп аңлата алмастай халәттә иделәр. Мәүлет үзен нәкъ әтисен сугышка озаткандагы кебек хис итте. Ул көнне дә шулай, әнисе Мәүлет белән Сөембикәне ике ягына кысып, дөньясын онытып, шактый вакыт хәле китеп торды. Утыра торгач, аның бөтен эчен калтырау биләп алды. Ул, көзге салкында әнисез калган сарык бәрәне кебек, торып-торып дерелдәп куйды. Әтисен озаткач та нәкъ шулай булган иде. +— Әни, ул бит Сөембикәне дә алып килергә кушты, нишләрбез икән, — диде Мәүлет балалар кебек беркатлылык белән, әнисенә таба башын борып. +— Кызыл Тархан кәһәннәмдә түгел, өч кенә чакрым. Бар, хәзер барып әйтеп кайт. Иртәгә әзерләнеп торсын, барышлый кереп алырбыз, — диде Рәйханә әкрен генә. +— Китегез моннан, юләрме әллә сез? Кем инде шул кешене күрәм дип бара, — диде Гөлкиһан ачык ишектән. +— Шәкерт кызыннан сораганнар ди нишләргә икәнен, — дип, Рәйханә урыныннан торды. +— Барабыз, өчебез дә барабыз. Күрәсе киләдер, бала бит. Ничек кенә булса да ата бит... Мин дә күрермен, Алла боерса, — дип, үзалдына сөйләнгәндәй әйтеп куйды. Бу сүзләр әллә кайдан, төптән кан газабы белән сузылып, суырылып чыкты. Аларда рәнкү дә, ачу катыш үртәлү дә, сагыш та бар иде. Суга кушкан сөтне аерып алу мөмкин булмаган кебек, Рәйханә канында кайнаган кичерешләрне дә аерып тәртипкә салырлык түгел иде. +Тик Рәйханә озак кебеп тормады, үзен тиз кулга алды. Ниндидер бер ачык карар кабул иткәне аның йөзенә чыкты. +— Бар, хәзер Сөембикәләргә барып әйтеп кайт. Син аннан кайткач ашарбыз, — диде дә ишек тоткасына үрелде. Әнисе кузгалуга, Мәүлет урыныннан торып басты. Тагын бер калтыранып куйды да, алыптай олы гәүдәсен төз тотып, машинасына чыгып утырды. +Ишек тоткасына тотынгач, әни кеше борылып улына карады. Шәмдәй төз, нык гәүдәсе белән Мәүлет Әкрәмнең коеп куйган яшь чагы иде. +Икенче көнне, билгеләнгән вакыттан ярты сәгать чамасы иртәрәк барып китәрлек итеп, Мәүлет, әнисе белән Сөембикәне утыртып, пристаньга китте. Юлда беркем сөйләшмәде. Һәркайсы үз уена чумып барды. Сөйләшер сүзләре юклыктан түгел, ә саксыз сүз чыгып, төне буе өйгән хыял дөньясы кимерелеп төшәр кебек тоелды аларга. Тын гына бару алар өчен үзе бер кәрәхәтле рәхәт иде. Пристаньга килеп киткәч тә, авыз ачып сүз дәшүче булмады. Хисләре — эчләренә, үзләре кабинага көчкә сыеп килделәр дә, машинаны башкаларга комачауламаслык итеп читкәрәк туктатуга, өчесе дә машинадан чыктылар. Берәү дә авыз ачып сүз катмады. Сөембикә, сүзсез генә килеп, әнисенең таратып япкан яулыгы астыннан чыккан чәчләрен рәтләп, яулык астына тыгып куйды. +Бүген пристаньда халык та әллә ни күп түгел. Халыкның азрак булуы әйбәт әле, кеше-кара үтеп-сүтеп йөргәндә, сөйләшеп тә булмас иде, дип уйлап куйды Рәйханә. Ул канына урын тапмаса да, кадакланган кебек, күбрәк бер урында тора, иңнәренә авыр йөк асканнар диярсең. Кисәк килгән хәбәр шулай авыр булды бугай... +Ә Сөембикәнең куанычтан йөзләре балкый. Кешегә сиздерергә кыенсынса да, эчтән бәреп торган куанычны яшереп торырлык түгел. Һич кенә дә бер урында гына тора алмый. Аның һәр очраганга елмаясы килә. Шул ук вакытта күңелдә ниндидер курку да бар, чөнки Сөембикә әтисенең нинди икәнен дә хәтерләми бит. +Яхшы ат кебек горур башын югары чөеп, Мәүлет кичә әтисе белән сөйләшкән киргә китте. Дулкыннар ышкып шомарткан, ялтыраткан таш өстенә басса, әтисен алып киткән теге теплоход тизрәк килер төсле тоелды бугай аңа. Акыл утырткан ике бала атасы бит юкса, ә бүген үзен малайлар кебек хис итә. Ул карашын Ульян ягына юнәлтте. Идел өсте үтүкләнгән кебек тип-тигез, чипчиста. Бүген дулкыннар да, талгын кил дә шадралатмый Идел өстен. Аның яшькелт-зәңгәр төсе ерагая барган саен, аксылланып офыкта күк белән тоташа һәм чиксезлек хасил итә. Чиксезлек — билгесезлек... +* * * +Теге көнне дә шулай көткән иде Рәйханә, озак итеп, бөтен сабырын эченә кыеп көткән иде Әкрәмнең эштән кайтканын. Ире кайтканда, инде балалар күптән йоклаган. Өйдә тын, кылы. Балаларның мыш-мыш тын алып йоклаганнары ишетелеп тора. Тик Рәйханә генә, лампасын кыса төшеп, каз канатлары, тәпиләре салып пешергән умач ашын бөтенләй суынып бетмәсен дип, учак көлен буталап, утын көйрәтеп торды. Андый чакта бит ул күңелгә бер генә дә яхшы уй килми. Инде әллә ниләр уйлап бетердем генә дигәндә, "дыңк" итеп өй ишеге ачылып китте дә, Әкрәмнән дә ашыгыбрак, башлап өйгә салкын керде. Ноябрь салкыны, "кыенсынып", ишек төбендә таралмыйча бераз торганнан соң, акрынлап түргә узды. +— Ай Аллам, бигрәк озакладың бүген, — диде Рәйханә, иренә аш бүлә-бүлә. — Мәүлет, сине көтеп, әле яңа йоклап китте. +Әкрәм ашыкмый гына чишенде. Рәйханәнең әйткәненә ни көпләп, ни каршы килеп кавап кайтармады. Хатыны комганнан кылы су салып торганда да дәшмәде. Бит-кулларын сөрткәч, түр якка кереп, балаларына озак кына карап торды. Аннан башларыннан сыйпап, өсләренә юрганнарын яхшылап япты да чыгып ашарга утырды. +— Берәр хәл булмагандыр бит эштә? — диде Рәйханә, Әкрәмнең дәшми утыруына аптырап. +— Рәйханә, мин синнән аерылам. Синнән сыер исе килә, — диде Әкрәм, ашын ашап бетергәч. Һәм ашыкмый гына торып киенде дә, тыныч булырга тырышып, өйдән чыгып китте. +Рәйханә, аякларының хәле китеп, мичкә сөялде, бераздан әкрен генә идәнгә чүкте. Башта еламады. Бераздан күкле-яшелле тавышлар чыгарып ыңгырашты да дөньясын онытып үксеп кибәрде. Елап арыгач, тиле кеше төсле үзен-үзе белештермичә, шашып көләргә тотынды. Тавышка Сөембикә уянып, куркып елап кибәрде. +— Шушы сабыйларым хакына сабырлык бир, Ходай, — дип, Рәйханә көчкә генә торды да, сөйрәлеп, балалары янына кереп ятты. +Әкрәм яшь киленне әтисенең энесе Зөфәр абыйларына төшерде. Төшерде дип, никах укыттылар да кичтән әзрәк мәклес кебек нәрсә ясадылар. Урамда чәпәк-чәпәк кепшек кар ява. Әйтерсең, табигать көзнең елак, пычрак көнен әз генә булса да агартырга, яктыртырга тырыша. +Ир бирмәк — кан бирмәк, дип белми әйтмәгәннәр шул. Рәйханә иренең бу хыянәтенә бик әрнеде. Үзен никадәр генә кулга алырга тырышса да, ире дүрт-биш йорт аша гына, яшь хатын алып, туй үткәреп ятканда, түземе бетте. Кечкенә Мәүлетен киендерде дә, йөгерә-атлый, яшь килен төшкән өйгә китте. Ул барып киткәндә, ир-атлар ишегалдында тәмәке тартып торалар иде. Шатлыктан авызын кыя алмаган "яшь кияү" бик мавыгып нәрсәдер сөйли. Рәйханә, ирен күргәч, бермәлгә туктап калды: +— Улым, бар, әнә әтиең сине көтеп тора, — дип, әкрен генә аркасыннан этеп кибәрде. Үзе аяк астындагы пычракны да, кара чәчләренә сыланган юеш карны да тоймыйча өенә йөгерде. Бите буйлап тәгәрәгән яшьләре ирен читен көйдереп алды. +Буш өйдә елап утырган кызын күргәч, Рәйханәнең каны бөтенләй чайпалып түгелде. Баласын кысып-кысып кочаклаган килеш: +— Шушы балаларым хакына телемне каргыштан саклый күр, — диде. Әнисенең кылы куенын сизүгә, бала елаудан туктаса да, канының өшүенә — кылы, йөрәк әрнүенә дәва таба алмады Рәйханә. +Әнисе этеп кибәргәч, Мәүлет Зөфәр бабаларына йөгерде. Ишегалды тулы кыелып торган ир-атларны күреп, малай куркып калды. Күзенә төшкән бүреген күтәребрәк куйды да, бишмәт киңенә борынын сөрткәч, килкапкага асылынып, ирләр арасыннан әтисен эзли башлады. Әнә ич аның әтисе — иң матуры, иң әйбәте. +— Әти, мин монда. Күрәсеңме? — диде Мәүлет, һаман саен күзенә төшеп интектергән бүреген югары этеп. +Ишегалдындагы сөйләшү-көлешү шып тукталды. Әкрәм улын көтмәгән иде, нәрсә дияргә дә белмичә аптырап калды. +— Кер, улым, кер. Нишләп анда гына торасың, — диде Зөфәр бабасы. +Мәүлет, йөгереп килеп, әтисенең аягыннан кочаклап алды. Әкрәм дә, иелә төшеп, көрәктәй зур куллары белән улының ябык иңбашыннан кочып, үзенә таба тартты. Малай үзенең бөтен тәне белән әтисе аягының калтыранып куйганын тойды. Үзе дә дерелдәп: +— Әти, әллә син дә өшисеңме, — диде һәм күтәрелеп әтисенә карады. Әкрәм дә карашын аска, малаена юнәлтте. Малай, гөнаһсыз күзләрен зур итеп ачып, әтисенә карап тора иде. Әкрәм бугазына тыгылган төенне авырлык белән йотып кибәрде дә, "әйе" дигән ишарә ясап, башын селкеп куйды. Үзеннән ниндидер әчкелтем ят ис килсә дә, әтисе белән шулай басып тору рәхәт иде малайга. +Ирләр азга гына тукталып алдылар да, берни булмагандай, сүзләрен дәвам иттеләр. Шулвакыт ишек ачылып, өйдән Зәйнәп тавышы ишетелде. +— Тарта-тарта өзеп чыгармагыз инде. Әйдәгез, сезне көтәбез. +Ирләр тәмәкеләрен тиз-тиз генә суыргаладылар да, аяк астына салып таптагач, өйгә кереп киттеләр. Әкрәм, нишләргә белмичә, иелеп, кирдән бер йомарлам кар алды да эреп суы чыкканчы учына кысты. Аннан: +— Улым, — диде. Бераз дәшми торганнан соң, янәдән: — Улым, мә шәкәр, — дип, Мәүлеткә карамый гына, учындагы кар йомарламын сузды. +Зәйнәп, ишектән башын гына тыгып: +— Нәрсә һаман керми торасың? Сине генә көтәбез бит инде, — диде. Әйтерсең, Әкрәм янында Мәүлет бөтенләй юк. +— Бар, кер. Хәзер мин дә керәм, утырыша торыгыз, — диде Әкрәм, Зәйнәпкә борылмый гына. +Мәүлет, күзенә төшеп интектергән бүреген кулына салып тотты да, күзләрен зур ачып, әтисе биргән кар йомарламына гакәпләнеп карап торды. +— Әти, шәкәр түгел бит бу, — диде малай, авызын ерып. Әтисен шаярта дип уйлады. — Шәкәр мондый буламыни? +— Шәкәр, шәкәр, улым. Бар, өйгә кайт инде. Әниең югалтыр үзеңне. Шәкәр ул, вакыты белән, шундый да булгалый шул, улым, — диде дә, ашыга-ашыга, кунаклар янына кереп китте. +— Кит, анаңны саткан нәрсә. Хайван икәнсең. Бала бит ул, — дип, Зөфәр ачудан төкереп куйды. +Мәүлетнең "әти, әйдә өйгә кайтыйк инде", дигәнен Әкрәм ишетмәде. Малаеның тавышы шапылдап ябылган ишеккә кысылып калды. +— Бар, улым, әниең янына. Әниеңнән яза күрмә, — дип, Зөфәр Мәүлетнең аркасыннан сыйпады да өйләренә таба йөгергән малайның артыннан озак кына карап торды. +— И-и-и бала, бала. Рәхәт булуын булмас инде дә, Алла ташламасын. Алла ташламаса — бүре ашамас. Дуңгызны коңгыз итеп булмый шул. Ни әйтеп тә тыңламады бит. Менә сиңа мә-ә-ә. Ирләр алдана торган заман килде. Ахырзаман инде бу, — дип авыр көрсенеп, абзарга таба атлады. +Мәүлет мыш-мыш килеп өйләренә кергәндә, әнисе мич төбенә тәгәрәткән бәрәңгеләрне агач коштабакка алып маташа иде. +— Улым, шул гомер нишләп тордың анда? Туңып беттеңме? — диде Рәйханә почмак яктан. — Әтиеңне күрдеңме соң? +— Күрдем. Әйдә өйгә кайтыйк дигән идем дә, ишетмәде, Зөфәр бабайларга кереп китте, — диде Мәүлет, бишмәте белән бүреген сандык өстенә генә ташлап. +Рәйханә кабыклы бәрәңге өстенә су бөркеп, киндер тастымал каплады да өстәлгә китереп куйды. Самавыр инде күптән пар бөркеп, тулы гаиләнең өстәл янына кыелганын көтеп, моңсу гына кырлап утыра иде. +— Әйдә, улым, утыр. Илдә чыпчык үлми, ничек тә түзәрбез, Алла бирсә, — дип, кечкенә Сөембикәне алдына алып, өстәл артына утырды. "Түз, Рәйханә. Синең бит ике балаң бар", диде ул үз-үзенә һәм саркып кан чыкканчы иреннәрен тешләде. +Икенче көнне Әкрәм Зәйнәпне өйләренә алып кайтты. Кичкә инде бер өй икегә бүленгән иде. Рәйханә күршедәге чуваш авылы Юкаудан ике оста чакыртып, түр як өйнең бер тәрәзәсен ишек итте дә язмышы белән килешеп яши башлады. Көндәшкә дә сер бирмәде, иренә дә елап бармады. Үзен кызганучыларга ачуы килсә дә, дәшми сабыр итте. Гайбәтчеләр тәмләп аларны чәйнәгәндә дә, йөрәген учына кысып түзде. "Ил авызын томаларга илле ыштан да китми", дигән сүзне элеккеләр белми әйтмәгәндер дип, сер бирмәскә тырышты. Шуңа, сүз куып, кеше сүзен дөресләп йөрүне кирәк санамады Рәйханә. +Авыл сөйләде. Рәхәт итеп, тәмләп. Тик озак түгел. Бер урамлы авылда барысы да апачык, уч төбендәге кебек күренеп тора. Бар да күренгәч, кызыгы тиз бетә. Кандагысы гына күренә торган түгел. Авызыңны биктә тота белсәң, әтәч булып кычкырмый. Ә Рәйханә тота белә. Ул бит әни белән түгел, киңги белән үскән кыз. +— Әни, бер кыр кырлап күрсәтимме? — диде Мәүлет, беркөнне әнисе эштән кайтып капкадан керүгә. Һәм Рәйханәнең, кырла, дигәнен дә көтеп тормыйча, такмаклап та китте. +Кара каз да ап-ак була, +Кылналарда коенгач. +Безнең әти кайтыр әле, +Зәйнәбеннән туенгач. +Рәйханә тиз генә алъяпкыч итәге белән улының авызын каплады. Үзе якягына каранып, улына иелде: +— Балам, бүтән кырлый күрмә бу кырны, ярыймы. Әшәке кыр бу, — диде дә, улына күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, кысып кочаклаган килеш берара кибәрми торды. +— Кайсысы өйрәтте, улым, бу әшәке кырны? — диде ул, тураеп як-ягына күз салгач. +— Өйрәтмәде, үзем чыгардым. Кислата Сәгыйдә апа, әтиең Зәйнәбеннән туенгач кайтыр әле, ди бит. Шуңа тизрәк кайтсын дип кырладым инде мин. Ә ул кайчан Зәйнәбеннән туена, әни? Кайта бит ул, әйеме? Әни, ә син ник елыйсың? +— Еламыйм, улым, еламыйм. Күзгә чүп эләкте, шуны гына сөрттем. Әйдә, өйгә керик, ашыйсың да килеп беткәндер. Син бүтән кырлама, улым, бу кырны, яме, — диде Рәйханә тагын бер кат. Аннан, Сөембикә кайда соң әле, дип сөйләнә-сөйләнә, малае артыннан өенә кереп китте. +Балалар шул. Сөембикәсе барысын аңлап бетермәсә дә, әтиләренең үзләре белән булмавын Мәүлет бик авыр кичерде. Бигрәк тә кичләрен. Йокларга яткач, әтисе аяклары белән кыстырып ята иде аны. Ә ул әтисенең колак яфрагын тоткан килеш оеп йоклап китә торган иде. Рәйханә әтиләре хакында сөйләмәде, ләкин авылда "яхшы күңелле" кешеләр аз түгел. Аңламаган нәрсәләрен малайга алар әйтеп кайтара тордылар. Андыйларга Мәүлет кавап кайтара алмаса да, Рәйханә сер бирмәде. +Бер тапкыр Нәүбәһар абыстай белән чәчүлек орлык чистартып кайталар иде. Сүз иярә сүз чыгып, Нәүбәһар абыстай: +— И-и-и жәллим дә үзеңне, Рәйханә, — дип сүз башлаган иде, Рәйханә, ике сөйләргә урын калдырмаслык итеп: +— Мине жәлләргә кирәкми, Нәүбәһар абыстай. Дүрт саным сәламәт, балаларым исән-сау, Аллага шөкер. Кеше ирен тартып алмадым. Ходаем шушы көнемнән аермасын. Күңелләргә күрә Ходай көнне бирә ул. Менә Зәйнәпне жәлләсеннәр. Мин аларның икесенең берсен дә каргамыйм, ә менә балаларымның яше тотар. Зәйнәп шуңардан курыксын, — диде, улының теге көнне кырлаган кырын исенә төшереп. Әйтүен генә шулай дип әйтте Рәйханә. Төннәр буе ялгызы мендәр тешләп елаганда, Ходайдан ничек сабырлыклар сораганын үзе генә белә. Вакытвакыт көндәшенең чәченә барып ябышудан үзен чак кына тыеп кала иде. +Шулай да беркөнне түзеп кала алмады, сабыр савыты тулып ташыды. Рәйханә эштән кайтып кергәндә, Зәйнәп төз лапас астында кырлый-кырлый сыер савып утыра иде. Чыжылдап чиләккә сузылган сөт тавышы белән Рәйханәнең капкадан кергәнен абайламый калды. +— Иремне алдың, инде балаларымның ризыгына кул сузасыңмы, — диде дә сыер савып утырган Зәйнәпнең артына "лырт" иттереп типте. Сыер, күшәвеннән туктамый гына, читкә тайпылды, сөтле чиләк исә, елак тавыш чыгарып, утынлыкка тәгәрәде. Кипкән сыер "беленнәр"ен ак сөт кәймәсе каплады. Зәйнәп, кәһәт кенә сикереп торды да, бер сүз дә әйтмичә, карак мәче кебек бакча ягына йөгерде. Курыкканы йөзенә чыккан иде аның. +Рәйханә, хәле китеп, аркасы белән абзар капкасына сөялде. Башындагы яулыгын сыпырып төшереп, куллары белән битен каплады. "Тәүбә, тәүбә... әстәгъфирулла", дип пышылдады иреннәре. Ике хатын сугышса, мәңге кәннәт чырае күрмәс, ди торган иде мәрхүмә әбисе. Ходаем, үзең сабырлык бир... Ул Зәйнәпкә карата башка кул да озайтмады, телен дә теш артына кысты. Тизәккә тисәң, исе чыга. Ник кирәк?! Шулай да бәрәңге боламыгы булмады: балаларын да, үзен дә якларга, сакларга көч тапты. +— Әкрәм бит сыер исен яратмый. Син инде бүтән сыер тирәсендә буталма, Зәйнәп, — диде дә, Рәйханә битенә төшкән чәчләрен тыны белән өреп, куллары белән сыпырып кибәрде. Һәм, башын арткарак чөеп, горур гына өенә кереп китте. +Сугышка китәргә повестканы Әкрәмгә авыл советына чакыртып бирделәр. Уч төбе кадәр кәгазь кисәгенә ул озак карап торды. Юк, бу теге көнге бер йомарлам кар гына түгел. Учларны өтсә дә, кысып-изеп, улыңа тоттырып булмый шул. Әйе, болай булырга тиеш түгел иде. Барысы да шулай чәлпәрәмә килер микәнни? Үлә калса, кара кәгазьне кемгә бирерләр икән дә, исән-сау кайту насыйп булса, үзе беренче кем ишеген кагар икән? Баштагы уйлар агышын акыл белән генә куып тотарлык түгел иде. "Ярар, әле бүгенгесен кайгыртырга кирәк", — дип уйлады Әкрәм һәм повесткасын тоткан килеш турыдан Рәйханә янына керергә булды. +Бер өйне ике иткәннән соң, Әкрәмнең бу бусаганы беренче атлап керүе иде. Керде дә, чит кеше кебек, ишек төбендә туктап калды. Чит кеше кебек... Үз идеме, чит идеме бу йорт аның өчен, әллә үзе мондагылар өчен чит идеме? Керүгә, ул үзен ничектер кечерәеп калгандай тойды. Рәйханә, ишеккә арты белән торып, сандыгыннан нидер карый иде, аның кергәнен ишетмәде. Әнисе янында буталган кечкенә Сөембикә ишек тавышына ялт итеп башын борды. Сабый, сүзсез калып, әтисенә төбәлде. +— Кил, кызым, кил. Кочаклыйм әле үзеңне, — дип пышылдады Әкрәм, кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатып. Тавышка сискәнеп, Рәйханә башын күтәрде. Бала, йөгереп барып, әтисен муеныннан кочаклап алды. Әкрәм, кызын күтәреп, кытыршы яңагын баласының йомшак битләренә тидерде. Сабыеның татлы исеннән аның башлары әйләнеп китте. Рәйханәнең дә шул киң килкәләргә барып кагыласы, иренең кочагына сыенасы килсә дә түзде. Бугазында биеп торган төенне йотып кибәрде дә, сандык өстенә япкан паласны тигезләп, кай гына шунда утырды. Калтыранганын күрсәтмәс өчен, кулларын алъяпкычы астына яшерде. Ул арада, тавыкларга бутарга дип ат колагы сыдырырга киткән киреннән Мәүлет кайтып керде. Ишек төбендәге бу күренешне күреп, бертын аптырап карап торды да, чиләген ташлап,"әти!" дип Әкрәмнең биленнән кочаклап алды. Әкрәм, Сөембикәне кулыннан ычкындырмыйча, икенче кулы белән Мәүлетне күтәрде. +Рәйханә сүзсез генә, сандык өстенә утырган килеш, ике баласын кочаклап торган Әкрәмне күзәтте. "Ирләр аулый белсә дә, ямау ямый белми икән", дип уйлады ул көндәше хакында. Чөнки Әкрәмнең бер тез башындагы ямавы акаеп, күзгә төртелеп тора иде. Ә икенчесе сизелми дә. Анысын Рәйханә ямаган иде... Ул вакытта соң кем белгән. +— Рәйханә, иртәгә мин дә китәм инде... сугышка... — диде Әкрәм, балаларын идәнгә бастыргач. — Мин саубуллашырга дип кергән идем. +Аның тавышы калтырап китте. "Китәм" дигән сүзне ишеткәч, Мәүлет: "Әти, китмә! Әти, китмә!" — дип елап, яңадан Әкрәмгә барып ябышты. Абыйсының елый-елый кычкырганын күргәч, Сөембикә йөгереп килеп әнисенә сыенды. Үзе, каш астыннан сөзеп кенә, әтисенә карап тора башлады. Офыкка кереп бара торган кояшның ян тәрәзәдән якты эз ясап сузылган соңгы нурлары, мунчалалап юган сап-сары идән ярыкларына эләгеп өзелгән булса да, өй эченә сүрән яктылык бирә иде. +— Хәерлегә булсын, — диде Рәйханә, урыныннан кузгалып. — Кае кайсызрак булды дөньяның. Хәерлегә генә була күрсен... Сугыш аера шул кешене. Безнеке кешечә булмады инде. Бәлки сугыш безне кушып куяр... Исән йөреп, сау кайт. Хозыр Ильяс юлдашың булсын. +Әкрәм ничек шыпырт кына кергән булса, шулай тын гына чыгып китте. Тик башы гына тагын да түбән иелә төшкән иде. Мәүлет, олы кешеләр кебек, әтисенә ияреп урамга кадәр озата чыкты. Рәйханә баскан киреннән кузгалмады. Агасы күз яшьләре күптән беткән, күңеле каткан иде инде. Сөембикә исә, әнисенә күтәрергә кушып, алъяпкыч итәген тарткалады да тарткалады. +Балаларын иртәрәк йокларга салды да, Рәйханә төне буе керфек какмый Әкрәмгә йон оекбаш бәйләде. Офыкта таң яктысы сизелгәндә, оекбашын бетереп, икесен бер пар ясап, бәйләп тә куйды. Ул арада ачык тәрәзәдән ат пошкырган, ирләр сөйләшкән тавышлар ишетелә башлады. Рәйханә, балаларының башларыннан сыйпап: +— Улым, торасызмы? Әтиеңнәр китә бит. Әйдә, озатырга чыгыйк, — дип, Мәүлетне уятты. Малай, соңга калган кебек, сикереп торды да, "тор инде, тор, әти китә бит", дип, Сөембикәне селеккәли башлады. Сеңлесе тормагач, "и-и-и, сине көтсәң", дип, әнисеннән дә алда урамга чыгып йөгерде. Сөембикә йокыдан торасы килмичә еларга тотынды. Рәйханә кызын күкрәгенә кысып күтәрде дә, төне буе күз нурын түгеп бәйләгән оекбашын алъяпкыч кесәсенә генә тыгып, урамга чыкты. +Халык шактый кыелган. Арада кемдер мәзәк сөйләп шаяртмакчы да булып азаплана. Берәүләре гармунга кушылып кырлый. Рәйханә чыкканда, Мәүлет әтисенә сыенып басып тора, ә Зәйнәп, ай да тулмаган баласын кочаклап, елыйелый, Әкрәмгә нидер сөйли иде. Рәйханәне күргәч, Зәйнәп тә, башкалар да читкәрәк киттеләр. +— Исән-сау әйләнеп кайтырга язсын сиңа, Әкрәм. Кылы аягыңда тузсын, — дип, Рәйханә ап-ак оекбашларны Әкрәмгә бирде дә, әллә үзенең кул кылысы аңа күчсен дип, әллә аныкын үзендә сакларга тырышып, озак кына кулларын иренең учларыннан алмый торды. +— Рәхмәт. Син мине кичерә күр инде, Рәйханә. Булдыра алсаң, кичер, зинһар, — дип пышылдады Әкрәм. +— Мин күптән кичердем инде, сине Ходай кичерсен, — диде Рәйханә, башкалар да ишетелерлек итеп. +— Әйдәгез, су буе сузылмыйк. Вакытына барып китәргә кирәк, — диде Зиннәтулла һәм атларны кузгатты. Хатын-кызлар мышык-мышык елаша башлады. Балалар әниләренә сырышты. Рәйханә, кызын күтәргән килеш Мәүлетне кочаклап, тынып калды. Яшьләре, кайнар эз ясап, бите буйлап сузылды да сузылды. Атлар кузгалды. Инде шактый кир киткәннәр иде, "Әти, китмә! Әти, китмә!" — дип, Мәүлет атлар артыннан йөгермәкче булып алга омтылды. Тик аяк башы каткан балчыкка эләгеп, йөзе белән юл тузанына егылды. Рәйханә улын торгызды, күлмәк итәге белән битен сөртте дә балаларын тагын да катырак үзенә кыса төште. +— Хәерле булсын, — диде ул. — Хәерлегә була күрсен. Исән йөрсен. Исәннәр кайчан да булса бер кайта ул. +* * * +Менә чиксез Идел кочагында, кечкенә генә бер нокта шикелле, күптән көтелгән теплоход пәйда булды. Сөембикә сабыррак булырга тырышып, йөгерәатлый абыйсы янына китте. Аларның икесенә дә теплоход бик акрын йөзгәндәй тоелды. Тыннары белән тартып алырдай булып, теплоходка текәлделәр. Рәйханә баскан киреннән кузгалмады. Теплоходның сузып-сузып кычкырткан тавышы ишетелде. Ул якынайганнан-якыная барды. Тукта, ул бит инде пристаньга таба борыла башларга тиеш... Юк, борылмады да, туктамады да теплоход. Өч пар күз мөлдерәп, ымсынып, теплоходка төбәлгән иде. Теплоход сузып кына бер кычкыртты да юлын дәвам итте. +Әллә ялгызлыктан, әллә явызлыктан Рәйханәнең юка иреннәре кысылып куйды. Болай да какча гәүдәсе тагын да кечерәеп калгандай булды. Ул еламады, елый алмады. Шул гомергә нинди яшь калсын. Йөрәге генә имән чөй белән аркасына кадаклап куйгандай әрнеп авырта иде. "Хәерле булсын, — дип пышылдады чәйни-чәйни каны качкан иреннәр, — хәерлегә генә була күрсен". Сөембикә, гарьләнүен эченә яшереп, яшь элпәсе каплаган күзләрен пристаньдагы кешеләргә күрсәтергә кыенсынып, әнисен кочып алды да, башын аның ябык иңнәренә салып елап кибәрде. +Мәүлет исә бер сүз дә дәшмәде, дөресрәге, дәшә алмады. Бугазына таш булып төер утырды. Күзләре ерагая барган теплоходны озатты, ә иреннәре: "Әти, китмә! Әти, китмә!" — дип пышылдый иде. +Мәүлет көчле куллары белән икесен бергә кочагына алды. Алар теге юлы да шулай өчәү басып калганнар иде. Тик ул вакытта әниләре кочаклаган иде аларны. +Теплоход, "хуш!" дип сузып кына соңгы тапкыр кычкыртты да бөтенләй күздән югалды. Чиксезлектә-билгесезлектә... Фатих Әмирханның тууына 130 ел +"ВАКЫТ, ӘФӘНДЕЛӘР, ВАКЫТ!" +ХХ гасыр башы татар әдәбиятының иң мәшһүр классикларыннан Фатих Әмирханның икади мирасы мәктәптә укыган еллардан алып барыбызга да мәгълүм. Аның турында "Әдипләребез" дигән икетомлыкның беренче китабында да (2009, төзүчеләре: Р.Даутов, Р.Рахмани) шактый әтрафлы белешмә бирелгән; икаты, элеккеге елларда нәшер ителгән берничә сайланма әсәрләр тупланмасыннан тыш (әлегә соңгысы булган дүрт томлык 1984-1989 елларда чыга), һәртөрле хрестоматия китапларында чагылдырылган. Әсәрләренең чагыштырмача яңа кыелмасы 2002 елда дөнья күргән иде кебек (төзүчеләре: Д.Ф.Заһидуллина һ.б.). Шунысын искәртү кирәк: әле соңгы дип саналган дүрт томлыкта да, һәммәбезгә билгеле сәбәпләр аркасында, Ф.Әмирханның байтак кына әсәрләре, бигрәк тә публицистикасы һәм әдәби тәнкыйте (әйтик, Г.Исхакый икатына кагылышлысы) керми калган. Икади мирасына замандашларыбыз исеменнән лаеклы бәя биргән М.Гайнуллин, И.Нуруллин, М.Мәһдиев, Н.Вәлиев, Р.Әмирхан, Р.Ганиева, Р.Гайнанов, Т.Галиуллин, Д.Заһидуллина, Т.Гыйләкев һ.б. галимнәрне рәхмәт хисе белән телгә алырга тиешбездер. Турысын әйткәндә, әдипнең икатына багышланган аерым хезмәтләр, мәкаләләр берән-сәрән күзгә чалынгаласа да, соңгы елларда шәхесе, тормыш юлына кагылышлы яңа сүз әйтелгәне юк шикелле әле. Икаты уңаеннан да, алда телгә алынган авторларның хезмәтләреннән тыш, төрле чыгышларда өзек-төтек фикерләр генә чагылып китә. Шуңа да, юбилей мөнәсәбәте белән, бу олуг затны хөрмәтләп искә алу фарыз гамәл булса кирәк. Мин, аңлашыла ки, әлеге күпкырлы, киң колачлы икатны иңләп, аның танылган галимнәребез күзеннән читтә әлегәчә калган якларын шушы кыска гына мәкаләдә ачып бирүгә дәгъва итмим. +Күренекле язучы, драматург, тәнкыйтьче, журналист һәм кәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Әмирханов), билгеле булганча, Казанның Яңа бистәсендә Зариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башта шундагы мәхәллә мәктәбендә, аннары заманы өчен алдынгы саналган "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә белем ала. Бу елларда ул дөньяви фәннәрне һәм шәрекъ әдәбиятын да өйрәнә, мәдрәсә каршындагы рус классларында укый. Булачак әдип беренче икат күнегүләрен дә шунда ала, "Мөхәммәдия"дәге шәкертләр хәрәкәтенә аваздаш кулъязма газета-журналлар чыгаруда ул башлап йөри. Шәкертләр хәрәкәте көтелгән нәтикәне бирмәгәч, алар 70ләп шәриктәше белән мәдрәсәне ташлап чыга. Казан университеты студенты С.Гассарның аңа рус теле һәм әдәбияты, математикадан дәресләр бирүе билгеле. Революцион даирәгә тап булып, бер үк вакытта яңа заман сулышын тоя, сәяси сабаклар ала. Листовкалар тәркемә итүдә, аларны бастыруда һәм таратуда катнашса да, бәлки, аңардан Тукай шикелле революцион-демократ ясарга кирәк түгелдер?! Әлбәттә, кайбер галимнәребез Ф.Әмирханны Октябрь инкыйлабын хуплап каршы алган, дип язалар, ихтимал, бу хаклыкка якындыр?! Аның иктимагый-сәяси карашлары формалашуга бигрәк тә Самарадагы, Петербургтагы һәм Мәскәүдәге махсус курсларда белем эстәү зур йогынты ясый. Шул чорда (мәсәлән, Каек каласында нәшер ителә торган "Әлгасрел-кәдид" журналында) яшь каләм иясенең беренче басма әсәрләре дә күренә башлый. +ХХ гасыр башында икат мәйданына килеп, халыкта киң танылу алган әдипләребезгә хас булганча, Ф.Әмирхан мәгърифәтчелек, балалар әдәбиятына хезмәт итүгә күп көч куя. Икат эшчәнлегенең дә чын мәгънәсендә 1907 елда Мәскәүдә басыла башлаган "Тәрбиятел-әтфаль" ("Балалар тәрбиясе") исемле беренче татар балалар журналында башлануын искә төшерик. Ул анда яшь буынның дөньяга карашын киңәйтә торган берничә фәнни-популяр мәкалә һәм әкиятне әдәби тәркемә итеп бастыра. Халык арасында киң танылу алган журналның, кызганыч, нибары биш саны гына чыгып кала. +"Тәрбиятел-әтфаль" басылудан туктагач, Ф.Әмирхан Казанга кайта һәм әдәбипублицистик эшчәнлеген тагын да киңрәк кәелдереп кибәрә. Әмма нәкъ шул чорда аның сәламәтлегенә зур зарар килә - яшь егетне паралич суга, һәм шуннан соң ул үз аягы белән йөри алмас хәлдә кала. +Бу урында, үзенә күрә бер лирик чигенеш ясап, әдипнең әле "Тәрбиятеләтфаль"дә үк башланган икади эшчәнлеген дәвам итүен, Октябрь инкыйлабына кадәр сабыйлар өчен "Ул үксез бала шул", "Нәкип", "Балалар атавы" һ.б. хикәяләр язуын да әйтергә кирәк. Бу әсәрләрендә ул сабыйлар күңелен аңлап, аларга "канат куючы" каләм иясе буларак таныла. Балалар өчен нәшер ителә торган "Ак юл" журналы белән икади хезмәттәшлеге дә шул изге эшнең дәвамы була. +1907 елда Казанда "Әл-ислах" газетасы чыга башлагач, Ф.Әмирхан әлеге басманы да өлешчә милли мәгариф, балаларны заманча тәрбияләү эшләренә хезмәт иттерүгә юнәлтә. Шунысы да бар, Ф.Әмирхан кадими-иске мәдрәсә, белем бирү системасын тәнкыйтьләп кенә калмый, бу хәлдән чыгу юлларын да эзләшә, үзенчә киңәшләр бирә. "Татарның тормышын аслыннан сүтеп төзәтергә кирәк!.. Тәрбия вә гыйлемханәләребезне тамырыннан яңартып корырга кирәк!.. Иске мәдрәсәләрне, милләтебезнең яшь гомерләрен... моннан соң да һәлак итеп тормасыннар өчен..., кир йөзеннән юк итәргә вакыт! Менә газетабызның мәсләге", - дип, алда торган бурычларны бик кискен куя ул. +Фатих Әмирхан "Әл-ислах" газетасының каваплы секретаре генә дип саналса да, чынлыкта аның рухи-мәгънәви китәкчесе була, һәм шунда аның беренче оригиналь әсәре - татар тормышындагы феодаль тәртипләрне, артта калуны тәнкыйть утында көйдереп, милли алгарыш, тәрәккыят идеалларын алга сөргән "Гарәфә кич төшемдә" исемле хикәясе дөнья күрә. Бу - әдәбиятыбызга яңача фикерләүче яшь әдип килүнең тәүге хәбәре була. Әлеге чорда ул "Картайдым", "Танымаганлыктан таныштык" кебек мәгълүм хикәяләрен, "Яшьләр" драмасын, "Фәтхулла хәзрәт" дигән атаклы сатирик хикәясен икат итә. "Картайдым" хикәясен әдәбият белгечләре, мәсәлән, Г.Исхакыйның "Тормышмы бу?", Г.Ибраһимовның "Уты сүнгән кәһәннәм" әсәрләре белән аваздаш дип табалар. Мөгаен, бу фикергә кушылмый да булмыйдыр. +Гомумән, "Әл-ислах" газетасында эшләү Ф.Әмирханның икатына зур этәргеч ясый: алда әйтелгәнчә, ул бу дәвердә татар әдәбиятының хәзинәсенә керерлек байтак әсәрләрен икат итә, төрле иктимагый-сәяси, мәдәни, милли мәгариф мәсьәләләрен күтәргән мәкаләләрен бастыра һәм биредә яшь әдип якын фикердәше, мәсләктәше булырлык Г.Тукай белән якыннан таныша. +"Әл-ислах" газетасы ябылганнан соң, ул Г.Тукай, Г.Камал исеменә бәйле "Ялт-йолт" журналы белән актив хезмәттәшлек итә. 1912 елдан 1918 елга кадәр "Кояш" газетасы идарәсендә каваплы сәркатип вазифасын башкара. Бу басма турында танылган китап белгече һәм матбугат тарихчысы Исмәгыйль Рәми: "Көндәлек милли-демократик гәзитә. Татар матбугатында күтәрелгән мәсьәләләр буенча, башкаларга иярмәстән, үз карашын әйтә, шуны яклый торган гәзитә булып танылды... Гәзитә, нигездә, Фатих Әмирхан мөхәррирлегендә чыкты... Нашире - китапчы Кәримевләр иде..." - дип яза. Үз вакытында Ф.Әмирхан "урта юлдан баручы, сак" "Йолдыз" (редакторы - Һади Максуди), Әстерханда чыга башлап, берара Сәгыйть Рәмиев секретарьлык иткән "Идел" газеталары, асылда хәзерге "Казан утлары"ның юл башы булган, беренче саны Тукайның мәшһүр "Без бишенче елны уяндык таң белән..." дигән юллары белән ачылган "Аң" журналында да (редакторы - Әхмәтгәрәй Хәсәни) әдәби һәм публицистик әсәрләрен бастыра. +Революциягә кадәр Ф.Әмирхан үзен язучы буларак таныткан, милли тормышыбызны әтрафлы чагылдырган, үзәктә хатын-кыз язмышы торучы "Хәят" повестен, исеме үк тирән мәгънәгә ия булган (кызганыч, тәмамланмый калган) "Урталыкта" романын, "Тигезсезләр" драмасын, иске карашлы дин әһелен сурәтләгән "Хәзрәт үгетләргә килде", шәкерт мохитендә яшәгән хыялый "Габделбасыйр гыйшкы", чәй-шикәр тирәсендә чуалучы "Сәмигулла абзый", риваятьләргә, мифларга нигезләнгән, романтик рухлы "Сөембикә", "Картада оттырылган Зөлхәбирә", "Ай өстендәге Зөһрә кыз", шулай ук "Кадерле минутлар" һ.б. мәшһүр хикәяләрен яза, көндәлек матбугатта үткен сүзле публицист һәм таләпчән әдәби тәнкыйтьче икәнлеген раслый. Әдипнең "Фәтхулла хәзрәт" кебек хәзерге мәктәп дәреслекләренә кергән әсәрен 1922 елда сәхнә әсәре итеп эшләве һәм әлеге пьесаның шул ук елда тамашачылар хөкеменә чыгарылуы билгеле. Аңлашылганча, бу әсәрләрнең күбесе хәзерге укучыга да яхшы таныш, шуңа күрә алар турында сүз озайтып торуның хакәте юктыр. +Октябрь инкыйлабыннан соң да Ф.Әмирхан икат эшчәнлеген сүндерми, иктимагый-сәяси һәм мәдәни тормышта актив катнаша, совет чорының газетажурналлары - "Эш", "Кызыл Армия", "Татарстан хәбәрләре", "Татарстан" газеталары, "Шәрекъ кызы", "Безнең юл" журналлары белән языша, төрле кыелышларда чыгыш ясый, яңа хөкүмәтнең карарларын тәркемә итү һәм редакцияләүдә хезмәт куя. Иктимагый эшчәнлек тә комачаулык иткәндер, - бу чордан аның хәзерге укучыга таныш әсәрләре күп түгел: "Чәчәкләр китерегез миңа" исемле нәсере, "Шәфигулла агай" дигән сатирик хикәясе генә аеруча киң танылган. +Совет хакимияте елларында, "Тәрбиятел-әтфаль"ләрдән килүче эшчәнлеген дәвам итеп, Ф.Әмирхан Татарстанның яңа мәгарифен үстерү өлкәсендә үзеннән зур өлеш кертә. Ул милли мәгариф алдында торган бурычлар һәм аларны хәл итү юлларын күрсәтеп тирән эчтәлекле мәкаләләр яза. 20нче елларда үзе дә Казан театр техникумында татар әдәбияты укытып, сәхнә өчен милли белгечләр әзерләүдә турыдан-туры катнаша, "беренче баскыч эш мәктәпләре"нең беренче һәм икенче класслары өчен тәкрибәле мәгариф хезмәткәре Г.Рафыйков белән уртак "Ана теле" дәреслекләре төзеп бастыра. Аның терминнар төзү комиссиясендәге, сүзлекләр һәм яңа дәвер мәктәпләре өчен укыту программалары төзү өлкәсендәге эшчәнлеге дә билгеле. +Р.Гайнанов һәм Р.Әмирхан хезмәтләрендә Ф.Әмирханның мәгариф системасын яңарту өчен никадәр күп көч салганлыгы ачык күренә. Мәсәлән, "Милләткә хезмәт итүче китапчы һәм педагог" дигән реплика рәвешендәге мәкаләсендә мәктәп дәреслекләрен күмәч урынына әвәләп торучы сәләтсез, принципсыз, тар карашлы кайбер замандашларыннан ул үзенең кабатланмас "Әмирхан көлүе" белән көлә. Гомумән, мәктәп өчен дәреслек төзүгә ул, Тукай кебек үк, гаять мөһим һәм каваплы бер эш итеп карый. Мәктәп балаларын кечкенәдән киңел кабул ителешле, иң яхшы кыска әдәби әсәрләр аша тәрбияләү кирәклеген күрсәтеп, Ф.Әмирхан: "Бу мәсьәләнең никадәр әһәмиятле икәнен беләсебез килсә, Толстой шикелле бөтен галәмнең зур әдипләреннән хисап ителгән затларның ... кыска-кыска хикәяләр язуга гомер сарыф иткәнлеген күз алдыбызга китерү китәдер. Вакыт, әфәнделәр, вакыт! Искеләрне яңалар белән алыштырырга вакыт!" - дип яза. Аның бу сүзләре әле дә әһәмиятен югалтмаган. +Шунысы кызганыч: әдәбият тарихыннан "тукран төкреге" хәтле дә хәбәре булмаган кемсәләргә заманында Г.Тукай, Г.Исхакыйларга бәя бирү генә түгел, үз икаты белән гасыр башын яктырткан, яңа чор татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе Фатих Әмирхан исеме һични дә сөйләми, күрәсең. Чөнки юбилейлары килеп киткән саен, ул икенче бөек затыбыз Габдулла Тукай күләгәсендә кала килә. ("Казан утлары" журналы гына әлеге олуг шәхесне - Ф.Әмирханны, юбилейлары уңае белән булса да, игътибар үзәгеннән төшерми, рәхмәт яусын.) +Тукай белән Ф.Әмирханның эчкерсез икади һәм шәхси дуслыгы турында инде байтак язылды. Гәрчә бу ике зур әдипнең үзара мөнәсәбәтләрен тасвирлауда әдәби әкиятләр күбрәк булуына карамастан (кодачасы - минем якташым, яшь туташ Зәйтүнә белән Тукайны таныштыру һәм кавыштырырга омтылу, аларның бәхетсез мәхәббәт тарихы үзе ни тора!), халкыбызның сөеклесе Тукай шәхесе һәм аның исеме белән тыгыз бәйләнгәнгә күрә генә дә түгел, алда әйтелгәнчә, Ф.Әмирхан үз икаты белән әдәбиятыбызның йөзек кашы булганга, берәүнең дә татарның ике бөек улын бер-берсенә каршы куясы килми, әлбәттә. Мин шулай ук, бу эш белән кичә һәм бүген кем шөгыльләнгәнен яки шөгыльләнергә тиешлеген яхшы ук белгәнгә күрә, әлегә ул хакта дәшми торам... Фатих Әмирхан кояшын андый болытлар каплый алмас. Мин шуңа ышанам. +Мөдәррис ВӘЛИЕВ +Муса Кәлилнең тууына 110 ел +ИКЕ ОЧРАШУ +Бу көннәрдә мин кулыма Муса Кәлилнең шигырьләрен аламмы яисә аның турындагы истәлекләрне укыйммы, ничек кенә булмасын, һәр юлы мин аның белән бергә үткәргән ике кичәне хәтеремә төшермичә калмыйм. +Аның берсе 1923 елның көзге айларында булды. +...Казанда татар студентларының чәй һәм сый белән оештырылган бер кичәсендә мине яңа ачылган татар рабфагының бер укучысы белән таныштырдылар. Өстенә кара сатин күлмәк киеп, билен киң ремень белән буган, күрер күзгә яшүсмер малайны хәтерләткән кара чәчле, үткен кара күзле егет, миңа кулын биреп, исемен авыз эченнән генә әйтте. Тирә-якта яшьләр шаулашалар-гөрләшәләр иде — егетнең исемен ишетми калдым, кайтарып сорамадым, дөресе, кызыксынмадым. Чөнки егет үзенең төсе-бите, киемсалымы, барыннан да бигрәк, үзен тотышы белән күзгә ташланырлык түгел иде. Әйләнәтирәдәге башка егетләрнең күбесе — йә завод-фабрикалардан килгән, йә гражданнар сугышы фронтларын үткән, утны-суны кичкән егетләр. Моны аларның кием-салымнары, кояшта, яңгырда уңган, беренче төсен күптән югалткан, урыны-урыны белән ямалып та өлгергән гимнастёркалары, чалбарлары, күпне күргән хәрби ботинкалары сөйләп тора. Аннан алар игътибарны кәлеп итәрлек шау-шулы, тынгысыз егетләр иде. +Яңа танышым тыйнак, оялчан иде, ахры. Табын янында да, соңыннан залда, уеннар барганда да тавышын чыгармады, үзен күрсәтмәде. Кичәдә бар идеме, юк идеме — аны сизмиләр, күрмиләр иде шикелле. Шулай да, "римский папа" уены башланып, егетләрне, кызларны зал уртасына чыгарып, төрле "кәзалар" бирергә керешкәч, аңа да чират китте. Уенны алып баручы — аның белән бергә укучы кызларның берсе булса кирәк — кара күзле егетне зал уртасына чакырды да, уйнаучыларга карап, сорады: +— Нинди "кәза" бирәбез моңа? +Берничә кеше беравыздан кычкырды: +— Шигырен укысын, шигырен! +"Шигырен укысын?.. Кем булуы мөмкин моның?.." — дип уйладым мин. Чөнки Казандагы, бигрәк тә студентлар арасындагы яшь шагыйрьләрнең барысын да диярлек күреп белә идем. Әмма бу егетне, дөресрәге, үсмер малайны беркайда күргәнем һәм очратканым булмады. Шуңа күрә бу студентның чыгышын бик кызыксынып көтә башладым. +Егет, бераз уңайсызланып, аска карап, оялгандай басып торды. Мин аны шулай бераз басып торыр да, бер сүз дә әйтмичә, "кәзасын" үтәмичә, кешеләр арасына кереп югалыр һәм иптәшләрчә гомуми көлүгә сәбәпче булыр дип көткән идем. Ләкин алай булып чыкмады. Егет сынын турайтты, ике кулы белән каешын рәтләп, күлмәк итәген тарткалап куйды, башын күтәрде... Минут та үтмәде, кара тутлы яшүсмер егет, билгесез шагыйрь шау-шулы залны үз кулына алды, ихтыярына буйсындырды. Бу минутта хәтта иң шау-шулы егетләр белән чыркылдавык кызлар да тынып калдылар. +Шагыйрь ниндидер бер сылу кызның мәхәббәте турында сөйли иде. Төн уртасы, авыл кырыендагы салам түбәле ярлы йорт. Капка төбендә, караңгыда, кешеләрдән качып, бер яшь кыз белән бер яшь егет басып тора. Кыз күз яшьләрен коя. Чөнки ул сөйгән егете, канкисәге белән саубуллаша. Егет еракка, халык бәхете өчен, азатлык өчен каты сугышлар барган якка кан эченә китә. Китмичә ярамый. Аны анда ил чакыра, намусы чакыра... Аерылышу авыр, читен, йөрәкләрне телгәли... +Хәзер мин күп еллардан соң, бу шигырьнең эчтәлеген тулысынча хәтерләмим, әмма аның безне, сугышчыларны, фронтларны күргән, аерылышу дигән ачы шәрабның тамчысын да калдырмыйча эчкән егетләрне, уйланырга, тынып калырга мәкбүр итүен бүгенгедәй хәтерлим. Шигырен укучы егет тә күңеленнән шундый ук хисләрне кичерәдер иде кебек: йөзе алсуланган, кара күзләре чаткыланып яна, ә үзе каны-тәне белән шигырь рухына бирелгән... +Шигырь укылып бетте. Зал кул чабарга, яшь шагыйрьне алкышларга кереште. Егет, оялып булса кирәк, иптәшләре арасына кереп югалды. +— Кем бу? — дип сорадым мин күршемнән. +— Муса Кәлил, — диде ул. +Мусаның шигырьләрен газеталарда, яңа гына чыга башлаган әдәби журналларда укыганым булса да, моңа чаклы үзен күргәнем юк иде. Мин аны, поэтик талантына, үсеп, күтәрелеп килүенә һәм шигырьләренең киң катлау укучыларның игътибарын кәлеп итә башлавына карап, зур гәүдәле, таза бер егет итеп күз алдына китерә идем. Ә ул менә нинди икән! Тәбәнәк буйлы, кыйнак гәүдәле үсмер егет. +Соңыннан миңа Муса белән күп мәртәбәләр очрашырга, Мәскәүдә бер үк елларны университетның бер үк факультетында укырга, бер үк әдәби оешмада торырга, аннары утызынчы еллар ахырында Татарстан Язучылар берлеге идарәсенә сайланып, аның белән бергә эшләргә дә туры килде. Шуңа карамастан, Мусаны мин нигәдер күп очракта беренче һәм соңгы тапкыр очрашуларым белән күз алдыма китерәм. +Соңгы тапкыр очрашуым да хәтеремдә яхшы сакланган. +1942 ел. Гыйнвар. Каты салкын көннәр. Муса, Минзәләдәге хәрби политик курсларны тәмамлап, берничә көнгә Казанга, гаиләсе, иптәшләре янына кунакка кайтты. Бераз ябыккан, яңаклары суырылып кергән булса да, шинель киеп, билен каеш белән каты итеп бугач, чыныгып, тазарып киткән, хәтта буйга да үскән шикелле тоелды. Йөзе дә салкын килләр белән киселгән, янган. Бу да аңа ниндидер батырлык төсе бирә иде. +Мусаның кунакка кайту хәбәре язучылар, артистлар, композиторлар арасында бик тиз таралып өлгерде. +Без, Казаннан Мәскәүгә, ГлавПУРККА карамагына, аннан фронтка китәчәген белеп, аның хөрмәтенә үзебезчә озату кичәсе оештырырга булдык. Берникадәр акча кыеп, мәклесне авыр сугыш вакыты мөмкинлек биргәнчә, хәлебездән килгәнчә, сый белән, хөрмәт белән үткәрергә кыендык. Мәклесебезгә кайбер композиторлар да, артистлар да катнашырга теләкләре барлыгын белдерде. +Шагыйрь иртәгә чыгып китәсе дигән кичне язучыларның Г.Тукай исемендәге клубына кыелдык. Халык көтелгәннән артык килде: язучылар, артистлар, композиторлар һәм нәшрият китәкчеләре... Кунакларыбыз да китәрлек. Иң зур кунак, билгеле, Муса. Ул — мәклес түрендә. Аның белән янәшә урындыкларда рус язучыларыннан Алексей Сурков, Владимир Бахметьев, Италия язучысы, коммунист Джованни Джерманетто һәм башкалар утыралар. +А.Сурков хәрби киемнән. Ике шпалалы — димәк, батальон комиссары. Яңа гына фронттан килгән. Аның хатыны, балалары Татарстанда, эвакуациядә. Шулар янына кайткан булса кирәк. +В.Бахметьев, Д.Джерманетто һәм башкалар октябрь урталарыннан бирле Казанда яшиләр. Алар да эвакуация белән килгәннәр. +Татар язучыларыннан Нур Баян белән Риза Ишморат та хәрби киемле. Н.Баян Казандагы частьларның берсендә хезмәт итә. Политрук Р.Ишморат әле фронтка китмәгән, элеккеге Каргопольский казармада яши, танк училищесында эшли. Озакламыйча алар да фронтка, ут эченә китәчәкләр. +Клуб салкын. Өске киемнәрне салырлык түгел. Тәрәзәләр бәсле, калын пәрдәләр белән томаланган, караңгылатылган. Түшәмдәге анда-санда калган лампочкалар да тонык булып, саргылт нур сибеп яналар. Әмма аның каравы сугыш еллары өчен табыныбыз шактый мул: һәр кеше саен 200 грамм кара ипи, аның өстендә 30 грамм чамасы ак май, чөгендердән, бәрәңгедән ясалган винегрет, бер кисәк селёдка һәм ике "борынга" бер "кечкенә" эчемлек. Аларны, һәр ике кеше каршына берне утыртып, өстәл буйлап тезеп куйганнар. +Кичәнең ничек ачылуын, ничек дәвам итүен язып тормыйм. Бер караганда, ул гадәттәге дуслар кичәсе иде. Аерылышып, бер-берләрен озак күрми торганнан соң, дуслар очрашканнар, сөйләшәләр, көлешәләр... һәм шундук аерылышырга әзер торалар. Көннәр авыр, ел дәһшәтле. Дусларның моннан соң, кем белә, бәлки, беркайчан да очрашмаулары, болай кыелышып, сөйләшеп утыра алмаулары да мөмкин. Бик мөмкин. +Икенче караганда, шагыйрьнең отчёт кичәсе дә иде бу. Муса үзенең Кызыл Армиядә үткәргән алты ай эчендә нәрсәләр эшләвен, ничек укуын, нинди хәрби юл үтүен сөйләде һәм безгә яңа шигырьләрен укыды. Хәер, бу кичәдә икмәккә, хәтта майсыз винегретка зур мохтаклык булса да, шигырьгә мохтаклык сизелмәде. Шигъри сый мул иде. Чөнки монда шагыйрьләрнең атаклылары кыелган: М.Кәлил, Г.Кутуй, Н.Баян, А.Сурков, Д.Джерманетто һ.б. Мондый плеяданы шуннан соң Тукай клубының күргәне булдымы икән? +Шәрабе китәрлек булмаса да, тостлары күп булды. Ул елларда дуслар буш бокаллар белән дә тост күтәрә беләләр иде. Тостларның иң зурысы, әһәмиятлесе, билгеле, Муса хөрмәтенә багышланды. Аңа мактау сүзләре дә аз яумады. +Мин Шәриф Камал белән Гадел Кутуй арасында утырам. Бокалларыбыз бушамаган иде әле. Без, аларны кулыбызда тотып, кешеләрне, урындыкларны аралап, Муса янына бардык, аның белән чәкешеп, тост күтәрергә уйладык. Муса урыныннан торды, чәкештек, ләкин бокалны иреннәренә тидермәде. +— Бер үтенечем бар, Шәриф абзый, — диде. +— Нинди үтенеч? +— Иптәшләргә әйтегез әле: зинһар, урынсыз мактамасыннар. +Шәриф ага бик аз сүзле кеше иде. Ул аңа тел белән түгел, ә елмаю белән генә кавап бирде: "Нишли алам соң мин? Мактыйлар икән, димәк, мактарлык эшләрең бар", — дип әйтергә теләде шикелле ул үзенең елмаюы белән. +Чыннан да, бу кичәдә мактаулар Мусаны боектырды шикелле. Ул, кайберәүләр сөйләгәндә, күтәрелеп карарга уңайсызланып, башын түбән иеп утыра башлады. +Күп еллар үткәч, мин Мусаның бу кичә турында М.Максудка язган хатын укыдым һәм аның ул кичәдәге мактауларны күтәрә алмавын тагын бер кат күз алдыма китердем. "Мине бераз артыграк мактадылар, — дип яза ул хатында. — Шуңа күрә миңа уңайсыз булды. Ә болай бик яхшы. Мондый игътибар һәм хөрмәткә мин бик дулкынландым". +Без бокалларыбызны явыз дошманны киңү өчен һәм дусларыбызның сугыштан исән-сау әйләнеп кайтуы өчен күтәрдек. +Урыннарыбызга кайтып утырдык. Ш.Камал тик шунда гына Муса үтенече турында үзенең фикерен әйтте: +— Талантлы егет. Мактарлык. +Бу очрашуыбыз соңгысы булды. Шуннан соң миңа Муса белән дә, Нур Баян белән дә очрашырга насыйп булмады. +...Еллар уза, сулар ага тора, еллар белән бергә син дә киләчәккә барасың, утлар, сулар кичәсең, чәчләрең агара, картаясың, әмма күңел картаймый. Ул, онытылмаслык хатирәләрне бик кадерләп саклап, үзе белән бергә киләчәк елларга алып бара. Минем күңелемдәге бу хатирәләр дә — киләчәккә бара торган хатирәләр. +Афзал ШАМОВ +1966 ел +БЕР ФОТОРӘСЕМ ТАРИХЫ +Бу — Муса Кәлилнең Казанга килгәч беренче төшкән рәсеме. Уңда — шагыйрьнең татрабфактагы сабакташы, кәмәгать эшләрен бергә башкарган яшьлек дусты Нәгыймә Насыйрова. Язучы Афзал Шамовның архивында шундый рәсемнәр ике данә иде: шагыйрь берсен — А.Шамовка, ә икенчесен Гадилә Насыйровага бүләк иткән. Рәсемнең артында Муса кулы белән болай дип язылган: "Парлы дуслар. Бәхетле көннәрнең бер хатирәсе. Казан, 1923 ел, декабрьнең 23e". Муса Кәлил имзасы. +Икенче рәсем Афзал Шамов хатынының сеңлесе Нәгыймә Насыйровага бүләк ителгән, аның артында мондый сүзләр бар: +"Шулай +Мәңге ил багында бергә +Яшәрбез эш кирендә, ямьле кәйдә, +Кара эчле явызлар шунда безгә +Карап, тик үртәлеп үлсеннәр, әйдә!!! +Муса Кәлил. +23 декабрь, 1923 ел, Казан". +М.Кәлил Нәгыймә Насыйровага бер шигырь ("Сайланма әсәрләре". I том. 500 бит) багышлаган: +Ил чәчәгенә +Эшче кызының альбомына +Илдә туып үскән бер кыз +Син, Нәгыймә! +Күктә янып торган йолдыз +Син әле дә. +Кир йөзенә нурың чәчеп шатланасың, +Мактанасың, шаян диңгез, +Үз ягыңда. +Юләр яшьлек ямен котлап тилерәсең, +Шаярасың, көләсең дә көлдерәсең, +Ут икәнсең, ут икәнсең, бигрәк инде, +Бер карауда сөйдерәсең, көйдерәсең. +Ә өченче томның 472нче битендә шундый хат басылган: +Нәгыймә Насыйровага +15 февраль, 1928 ел, Мәскәү. +Нәгыймә! +Сәлам. Сине Мәскәүдә сагыналар. Озак кунак булдың. Кайт инде. Без монда тетеп укып ятабыз. Зачётлар якынлаша. Колак артын кашый башладык. Син ул турыда бер дә кайгырмыйсыңмыни? Укуның иң кызу вакытында әллә кайда кунак булып йөрисең! Килгәндә Казан яңалыкларын, Казандагы дуслардан хатлар, сәламнәр төяп алып кил. Татрабфакка кереп чыксаң, минем Зәйнәп, Хәдичә дигән сеңелләрдән хәбәрләр алып кил. Боларның барысыннан да бигрәк менә бу йомышны үтә. Бер дә уйламаган-көтмәгәннән кинәт кенә сиңа шундый ашыгыч хат язарга мәкбүр иткән сәбәп тә менә шул йомыш: мин 25 нче елны ук бер шигырьләр дәфтәремне югалткан идем. Өч ел буена эзләп, кайгырып, янып, таба алмый һәм кайдалыгын белә алмый аптырадым. Бүген Шамов миңа шул турыда сөйләде. Һәм шул дәфтәрнең синдә булганлыгын әйтте. Син, зинһар, шуны үзең белән алып кил әле. Онытма, алып кил! Ышанам. Әле хәзергә хуш. +Сәлам белән, Муса Кәлил. +Әлфия ШАМОВА +МУСА КӘЛИЛ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ +ПОЭТИК ЛИНГВИСТИКАСЫ +Герой-шагыйрь Муса Кәлил икаты турында меңнәрчә язмалар, фәнни хезмәтләр, әдәби әсәрләр дөнья күргән, кинофильмнар төшерелгән. Шулай булгач, аның икаты һәм тормыш юлы китәрлек дәрәкәдә өйрәнелгән, әйтәсе сүз әйтелгән, яңалыкка, ачышларга урын калмагандыр дигән нәтикә ясарга да була кебек. +Әмма шагыйрьнең "Моабит дәфтәрләре" шигырьләренең тел-стилен өйрәнеп, кандидатлык диссертациясен яклаган, 35 ел дәвамында тулаем икатын тикшереп, докторлык диссертациясен әзерләгән, 50дән артык фәнни-публицистик хезмәт язган, әдәби әсәрләр икат иткән кәлилче-галим буларак, шуны әйтә алам: әле безгә Муса Кәлил икатын заман белән бәйләп кайта-кайта, кабат-кабат өйрәнергә, энциклопедиясен дә төзергә кирәк. +Әлеге әдәби, фәнни-публицистик мәкалә Муса Кәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана һәм анда, моңа кадәр язылган хезмәтләрдән аермалы буларак, шагыйрь икатын атаклы "Моабит дәфтәрләре" шигырьләре аша гына түгел, ә бәлки тулаем поэзиясенең тел-стиль үзенчәлекләрендә гәүдәләнеше белән бәйләнештә тасвирлауга игътибар ителә. +Данлы юл башы +Муса Кәлил кечкенәдән шигырьләр яза башлый. Әле аларны барлап-табып алып өйрәнәсе бар. Хәзерге вакытта безгә аның кече яшьтә — 1918 елның декабрендә юллы дәфтәр битенә язган "Ятим бала" исемле шигыре генә мәгълүм. Шул шигырендә үк кечкенә Кәлил ятим баланы һәлакәткә дучар иткән байларны, муллаларны фаш итеп, ятим баланы чын күңеленнән кызганып яза. +1919 елның сентябрь аенда аның "Кечкенә Кәлил" имзасы белән Төркестан фронты Сәяси идарәсе органы булган "Кызыл йолдыз" газетасының беренче битендә "Бәхет!" исемле шигыре басылып чыга. Бу — каләм тибрәтә башлаган яшь шагыйрьнең матбугатта дөнья күргән тәүге шигыре. Беренче шигыре булса да, шунысы гакәп: ул А.С.Пушкинның "Евгений Онегин" дигән мәшһүр шигъри романындагы, әдәбият теориясендә "Онегин строфасы" дигән атама белән мәгълүм 14 юллык шигъри строфа формасында язылган. Әлегә кадәр татар шигъриятендә моңа охшаш 12 юллык тезем Г.Тукайның рус балалар шагыйре Н.Поздняковтан файдаланып икат ителгән, "Йолдыз" гәкитенең 1909 елның 3 октябрь санында басылган "Китап" шигырендә генә була. Ул мондый юллар белән башлана: +Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса, +Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә, +Кәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны +Куялмыйча канга кылы һичбер төшкә; +Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш, +Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, +Күзләремдә кибеп тә китмәгән булса +Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь... +Алдагы өч строфада шарт фигыль формалары кулланылмый. "Шул вакытта мин кулыма китап алам, / Аның изге сәхифәләрен актарам", — дигән юллар белән башланып, соңгы юлларга кадәр нәтикә ясау дәвам итә. +Муса Кәлилнең "Бәхет!" шигыренең 10 юлы да үзара рифмалашкан шарт фигыль формаларыннан гына тора: +Кулыма мин кызыл кылычны алсам, +Шулай шуннан кызыл фронтка барсам, +Олуг бер дәрт белән сафка атылсам, +Кулымны уртага — дошманга салсам, +Бөтен куәт белән шунда сугышсам, +Киңелми мин һаман да алга барсам, +Менә шунда берәр пуля очса-килсә, +Килеп ул күкрәгемне бишкә киссә, +Үлем кулы килеп басса — егылсам, +Каным күккә — гарешкә очса-китсә, - +Менә шунда бәхетле мин, бәхет — шул, +Минемчөн зур олуг шан, зур бәхет ул. +Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка, +Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл — үл! +Нинди максатчан, реалистик-романтик һәм шул ук вакытта нинди күтәренке революцион-патриотик пафос белән сугарылган шигырь! Бу юлларны 13 яшьлек үсмер язган дип уйларлык та түгел хәтта! Кызыл сәяси патриотик агитацияне үзенең реалистик-романтик дәртле омтылышы аша нинди ялкынлы сүзләр белән тасвирлап биргән! Тикмәгә генә фронт сәяси газетасының беренче битендә урнаштырылмаган инде ул! +Бу — пропаганда-агитация максатыннан язылган "кызыл" шигырь генә дә түгел. Әйтерсең, яшь шагыйрь шушы юллар аша үзенең киләчәк тормышын, икат һәм көрәш юлын ныклы итеп алдан билгеләп куйган. +Муса Кәлилнең көрәшче-шагыйрь буларак формалашуын һәм поэтик икатын бербөтен итеп күз алдына китерү максатыннан, аның әлеге шигырен анализлауга китди игътибар бирергә туры килә. +Киләчәктә үзенең икат кредосына әйләнәчәк бу шигырьнең хикмәте тирәндәрәк ята икән әле! "Онегин строфалары"н рус әдәбиятында М.Ю.Лермонтовтан башка шагыйрьләр кулланмаган дип әйтерлек. Мондый дүрт юллы строфалар ныклы бер үлчәмдә — икешәр икекле абаб, аабб, абба, ягъни аралаш, янәшә һәм тулы рифмалы — рус поэзиясендә ямб дип атала торган, ике икекле, басымы икенче икеккә төшә торган шигъри калыпка салып язылган. (А.С.Пушкинның атаклы: "Пора, пора, роги трубят..." дип башланган шигыре шуның классик үрнәге булып санала.) Алар, гадәттә, дүрт баскычлы сюжет-композициягә корылган була: беренче строфада тема бәян ителә, икенчесендә ул үстерелә, өченче дүртьюллыкта сюжет кульминациягә күтәрелә, соңгы ике юлында исә, лирик-фәлсәфи яисә кинаяле шаян, яки иронияле һ.б. төрле, гомумән, афористик нәтикә ясала. ("Евгений Онегин"да шаян, иронияле нәтикә төре күп.) +"Евгений Онегин"дагы 500 шигъри строфа нәкъ менә шул кыса-калып үлчәмендә язылган да инде. 13 яшьлек шагыйрь бәхет төшенчәсен азатлык көрәшенә бәйләп, халык бәхете өчен көрәштә корбан булуны зур, данлы эш дип, ышанычлы рәвештә, сәнгатьле һәм үтемле итеп тасвирлап бирә алган. Шигырь, беренче чиратта, шуның белән игътибарны кәлеп итә: анда фикер дә, шул теләк-максатны гәүдәләндерүче сүзләр дә, ачык, аңлаешлы рәвештә, нык инанып, укучыны да шуңа ышандырырлык итеп, шул чорга хас пафосны тагын да көчәйтеп, кискенләштереп әйтелгән. Эпитет-сыйфатлаулар, сынландырулар тезем рәвешендә, нигездә, шул "Онегин строфасы"на охшаш, әмма рифмалары бөтенләй башкача: шигырьнең 10 юлы да шарт фигыльләрдән генә торган а... a10 формалы (алсам, барсам, атылсам, салсам, сугышсам, барсам, очса-килсә, бишкә киссә, егылсам, очса-китсә). +Соңгы строфасы да ааба формалы, үзенчәлекле рифмага корылган. Күренгәнчә, ул фигыль формалары вакыйгаларны киеренкеләндереп, сугышчыларның канын кыздырырлык, дәрт-гайрәт, көрәш ялкыны кабызырлык итеп сайлап алынган. +Шигырьнең сюжет-композициясе "Онегин строфасы"н төгәл кабатламаса да, аның фабуласы шулай ук дүрт баскычлы: беренче дүртьюллыкта тема ачыла, икенчесендә — тагын да үстерелә, өченчесендә — кульминациягә күтәрелә, шул мәгълүм строфадан аермалы буларак, ул ике юлдан гына гыйбарәт, ләкин аның каравы, нәтикә өлеше дүрт юлдан тора: баштагы ике юлда нәтикә ясала, соңгы ике юлда исә шигарь буларак кабул итәрдәй сугышчан өндәү — чакыру ("Шулай, эшчем, кораллан, бар сугышка, / Юлыңнан кайтма син, кирәк егыл — үл!") белән тәмамлана. +Шигырьнең лексикасы да сугышчан рухны күтәрерлек, максатчан кулланылган: "кылыч", "фронт", "саф", "дәрт", "дошман", "пуля", "күкрәк", "гареш", "бәхет", "эшче", "юл" һ.б. шигырьнең гомуми эчтәлеген, эмоциональлеген күзалларга мөмкинлек бирә, мотивлашкан поэтик лексикасы исә эчтәлекнең доминанта-үзәк идеясен хасил итә. Шушы лексик катлам тирәсендәге гомумкулланыштагы нейтральбитараф сүзләр дә шигырьдәге идея-эстетик максатка хезмәт итә башлый һәм алар битараф лексик берәмлектән яңа төсмерләр белән баетылган эмоциональ-тәэсирле сүзләргә әйләнә. +Үз чиратында, мотивлашкан сүзләр нигезендә метафоралар һ.б. төрле троплар — тасвирлау-сынландыру чаралары барлыкка килә: кызыл кылыч, кызыл фронт, олуг дәрт, бөтен куәт белән, олуг шан һ.б. +Алдагы юлларда күрсәтелгән теләк формасында рифмалашкан шарт фигыль формалары шигырьнең эчке динамикасын, яңгырашын, киеренке эчке хәрәкәтен, уй-фикерне, хис-тойгыны көчәйтә һәм аларның үзара тыгыз бәйләнешен барлыкка китерә. +Әлбәттә, Кәлилнең "Бәхет!" шигырен тышкы яктан "Онегин строфасы"на тиңләү белән генә чикләнеп калу берьяклырак караш булып тоелыр иде. Чөнки бу очракта татар халык авыз икатында һәм язма әдәбиятта мәгълүм урын тоткан синтаксик фигураны — теземне яки, икенче төрле әйткәндә, периодны да искә алырга кирәк була. Теземнең классик үрнәге итеп, гадәттә, Г.Тукайның бая искә алган "Китап" шигырен мисалга китерәләр. Дөрес, шагыйрь аны рус балалар шагыйре Н.Поздняковның "Книга" исемле шигыреннән файдаланып язган һәм шигырьнең астына "аз гына русчадан" дип, искәртеп тә куйган һәм ул, күренгәнчә, тоташ теземнән тормый, аның беренче ике строфасы гына теземгә нигезләнгән. +Гадәттә, әдәбият галимнәре тезем-периодны көттерү паузасы белән аерылган ике интонацияле (күтәрелү һәм төшү) бер көмлә дип тә күрсәтәләр. Периодның икенче өлеше эчтәлеге белән йомгаклау, нәтикә, вакыт, максат, шартлылык һ.б. белдерү рәвешендә — төрлечә булырга мөмкин. +Г.Тукайның шул 12 юллык "Китап" шигыре — теземнең шушы билгеләренә өлешчә туры килгән мисал. Әлеге уңайдан шунысын да әйтергә кирәк: "Онегин строфасы"ндагы шигырь юллары 9ар икекле, "Китап" шигыре — 12шәр икекле, "Бәхет!" шигыре исә 11 икекле. +Ихтимал, "Кечкенә Кәлил" әлеге шигырь үрнәкләре белән таныш булгандыр, әмма, ничек кенә булмасын, ул аларның берсен дә кабатламаган. Кәлилнең тезем белән язылган башка шигырьләре дә бар. Мәсәлән, 12 юллык "Үземә" шигыре шулай ук теземгә нигезләнгән, ләкин ул 6 строфалы, тоташ а...а рифмалы, аның сюжеткомпозициясе, фабуласы, ритм-рифмасы, икекләр саны да бөтенләй башкача. Анда ачыктан-ачык көрәшкә өндәү булмаса да, ул аның шул тормыш эчендә тынгы белми янып яшәвен күрсәтә. +Әлбәттә, Кәлилнең беренче шигырьләренең теле әле шактый кытыршы. Аларда шул чорның эчке каршылыклары, тирән шәхси һәм социаль кичерешләрдән бигрәк, башлыча, вакыйгалар һәм аларның тышкы ягы сурәтләнә һәм әлеге шигырьләрдә шул чорның идол-символына әйләнгән "кызыл" эпитет-сыйфатлауның кирәгеннән артык кулланылуы күзгә бәрелеп тора. Ул эчтәлектә генә түгел, әсәрләренең исемнәрендә дә киң кулланыла башлый. Һәрхәлдә, аның 13 шигыре шул төсне белдерүче сүз белән ясалган: 1918-1921 еллардагы башлангыч икатында: "Кызыл әләмгә", "Кызыл таң нурлары", "Кызыл каһарман", "Кызыл гаскәр", "Кызыл юл", "Кызыл бәйрәм", "Кызыл юл белән"; 1921-1923 елларда — "Кызыл көч"; 1930-1932дә — "Кызыл галстуклы Урал"; 1933-1935тә: "Кызыл очкыч кыры", "Мәңге сүнмәс кызыл байрак"; 1936-1937дә — "Кызыл йолдыз". +Күренә ки, шагыйрь алдагы икатында, тормышның асылын тирәнрәк аңлый башлап булса кирәк, ул символ-төс куллануын әкренләп киметә барган. Ниһаять, "кызыл" эпитеты, "соңгы могикан" кебек, "Кызыл ромашка" шигырендә, хәтта "Моабит дәфтәрләре"нә кадәр килеп китә. +Икатында кызыл төс куллану турында сүз кузгатылгач, хронологияне бераз үзгәртеп, бу үзенчәлеге хакында әйтеп үтәргә туры килә: соңга таба аның 526 тезмә әсәре исемендә ал, күк, зәңгәр, кирән төсләр килеп керә: "Ал чәчәкләр" (1938-1941), "Зәңгәр күл" (язылу вакыты билгесез; 30нчы еллар булуы ихтимал), "Күк юрга" (1934), "Кирән кашка" (1938). Фронт лирикасында һәм "Моабит дәфтәрләре"ндәге "Кызыл ромашка"дан башка "төсле" шигырь исемнәре башкача очрамый. Әмма шигырьләрендә бу төсләрдән башкалары да шактый киң кулланылган. +Шагыйрь икатында төсләрнең табигатен, аларның үсеш-үзгәреш эволюциясен бөтен икаты буенча үтәли анализлап чыкканда, шактый кызыклы күзәтүләр ясарга була. Хәер, гомумән, язучы, шагыйрь икатында сүз куллану үзенчәлеген, аның лингвистик поэтикасын нәкъ менә шушы алым белән эш иткәндә генә дөрес һәм тулы итеп күз алдына китерергә мөмкин. +М.Кәлилнең шигырь эчтәлегендә төсләр куллануы — еш очрый торган күренеш. Хәзер шуларга игътибар итик. Бу үзенчәлекне беренче шигыреннән алып соңгысына кадәр күзәтү шагыйрьнең төсләр куллану эволюциясен дә, поэтик фикерләвенең үсеш-үзгәрешен дә күзалларга мөмкинлек бирә. +Мәсәлән, 1918-1920 елларда "кызыл", көчәйткеч кисәкчәле "кып-кызыл" эпитетлары аеруча актив кулланылган, кайберләре төрле шигырьләрдә берничәшәр тапкыр кабатлана (аларның саны кәяләр эчендә күрсәтелә). Кызыл кан, кызыл әләм (2) — "Хакыйкать"; кып-кызыл күк, кып-кызыл байрак (2) — "Тартыш"; кызыл кылыч, кызыл фронт (2) — "Бәхет!"; кызыл әләм, кызыл бәйрәм (2) — "Ирек бәйрәмендә"; кызыл кылыч, кызыл әләм, кызыл яу (3) — "Ирек шәме нурын сачкәндә"; кызыл ялкын, кып-кызыл байрак, кызыл нур (3) — "Октябрь бәйрәме"; кызыл саф, кызыл таң (2) — "Ил тәбриге"; кызыл кан, кызыл таң нурлары, кызыл әләм (3) — "Халык идеалы"; кызыл кылыч (1) — "Ил батыры авызыннан" һ.б. +Шул рәвешчә, ул елларда язылган 33 әсәрнең 18ендә "кызыл" сүзе белән ясалган 50гә якын эпитет һәм метафора кулланылган, ягъни һәр шигырьдә уртача өчәр тапкыр "кызыл" сүзе очрый. Нигездә, алар 19 исемне ачыклап килә: әләм (8), байрак (4), кылыч (5), яу (6), юл (4), гаскәр (4), таң (4), бәйрәм (3), саф (2), каһарман (2); болары берәр тапкыр очрый: кан, фронт, күк, ялкын, нур, болын, йөрәк, тасма, мәйдан. Нәкъ менә шулар, нигездә, ул әсәрләрнең идея-эстетик юнәлешен билгеләүче төп лейтмотив сүзләр булып тора. Игътибар итсәк, аларда хәтта табигать күренешләре дә кызыл төстә. +Шунысы кызыклы: М.Кәлилнең алдагы елларда икат ителгән әсәрләрендә кызыл төс кими бара. Мәсәлән, 1921-1923 елларда язылган 55 әсәрнең 10сында — бер дистә чамасы; 1924-1926 елларда — 20 шигырьнең нибары өчесендә берничә тапкыр гына очрый; 1927-1929 елларда — 34 шигырьнең икесендә генә фәкать ике тапкыр "кызыл" сүзе кулланылган. +Әмма 1930-1942 елларда икат ителгән 114 әсәрнең 21ендә тагын шул төс активлашып китә (40тан артык). Әлбәттә, бу күрнеш шул чорда илдә барган чамасыз хәтәр сәясәт белән үрелгәндер дигән фикер тудыра. +"Моабит дәфтәрләре"ндә исә 94 шигырьнең бары тик бишесендә генә бер дистә чамасы шул сүз очрый: куе кызыл төстә — "Яулык"; кан шикелле кып-кызыл, кызыл чук, кызыл ромашка, кызыл күлмәк — "Кызыл ромашка"; кызыл күзле — "Хөкем алдыннан"; кызыл гөл — "Соңгы үпкә"; кызыл тасма — "Вәхшәт"; кызыл кәбестә — "Күршеләр". +Нәтикә ясасак, Муса Кәлил икат иткән 530 поэтик әсәрнең һәр киденчесендә, ягъни 75ләп шигырендә 125 чамасы "кызыл" эпитеты кулланылган. Бераз алга китеп әйткәндә, партия хакимлек иткән совет чорында патриот-шагыйрь Муса Кәлилне, беренче чиратта, кызыл символга, интернационалистка әйләндерүнең реаль кирлеге, нигезе, чыннан да, бик нык булган икән шул. +Төсләр генә түгел, ачыкланучы исемнәрнең нинди булуы да шигырьләрнең төп эчтәлеген билгеләүче чара булып хезмәт итә. Кызыл төс белән ачыкланучы 50гә якын исем сүз берничә тапкыр кабатланып килә. Алар арасында, билгеле, күпчелекне хәрби темага караган сүзләр алып тора. Мәсәлән, "байрак", "әләм", "флаг", "комач" кебек синоним исемнәр әлеге "ачкыч" сүзләрнең "байрагы" формасында 20гә якын әсәрендә кабатлана. Шулай ук бер дистә чамасы әсәрендә кулланылган мәгънәдәш "яу", "гаскәр", "ялкын", "армия", "очкын", "шәүлә", "нур" кебек сүзләр дә шул чор идеологиясен, вакыйгаларны, күренешләрне тасвирлауда, лингвистик поэтиканың үтемле чарасы буларак, зур роль уйный. +Шунысы да игътибарны кәлеп итә: "кызыл" сүзе белән ясалган 70ләп сүзтезмәнең барысы да дип әйтерлек революцион-патриотик стильдәге әсәрләрдә, ягъни уңай эмоциональ төсмер белән кулланылган. Фәкать "Хөкем алдыннан" дигән шигырьдәге "кызыл күзле" эпитеты фашистларга карата әйтелгән, ә "кызыл кәбестә" дигәне "Күршеләр" шигырендә юмор чарасы булып хезмәт итә. +Шагыйрьнең алдагы икатында кызыл төс, бер яктан, кими барса, икенче яктан, анда башка төсләр дә килеп кушыла. Мәсәлән, 20нче еллардагы икатында ук кызыл төс белән бергә якты, ак, ап-ак, ал, алсу төсләр дә еш очрый, ягъни ул дөньяны, әйләнә-тирә тормышны кызыл төс аша гына түгел, башка төрле төсләр ярдәмендә дә сурәтләп гәүдәләндергән. +Муса Кәлил, зур, талантлы шагыйрь буларак, тормышны, дөньяны оста рәссамнар кебек, бөтен тулылыгы, матурлыгы белән тасвирлап бирә алган. Аның икатында ак-кара йә булмаса ак-кызыл кебек капма-каршы төсләр генә түгел, бәлки калейдоскоптагы кебек, бик күп төрле төсләр һәм аларның төрле төсмерләре дә киң кулланылган. Мәсәлән, акбүз, кирән, зөбәркәт, энке, кәүһәр, яхуд, алтын, көмеш кебек төсләрне белдерүче сүзләр халык авыз икатында да киң файдаланыла. Болар шагыйрьнең алдагы икатында торган саен ешрак кулланыла башлый. Дөрес, кайбер төсләр соңрак килеп керә. Мәсәлән, зәңгәр төс "Студент көндәлегеннән" исемле шигырендә — 1927 елда, яшел төс исә тагын да соңрак — "Зәйтүнәгә" дигән шигырендә 1935 елда гына очрый. +1918-1921 еллардагы икатында, кызыл төстән башка төсләргә күчүне тоташтырган сыман, "якты" эпитеты киң кулланыла башлый һәм ул да, кими барса да, "Моабит дәфтәрләре"нә кадәр килеп китә. Шуларның кайберләрен мисал итеп китерергә мөмкин. Якты нур — "Ирек шәме нурын сачкәндә!!!"; якты таң — "Кызыл әләмгә", "Ил тәбриге", "Халык идеалы"; якты йолдыз — "Ил тәбриге"; якты юл — "Алданма"; якты күк — "Кызыл гаскәр". 1921-1923 елларда: якты илдә — "Күк йөзендә"; якты кәй — "Боз ага"; якты юл — "Үземә"; 1924-1926 елларда: якты сер — "Эш карты"; якты кояш — "Көн дә кояш"; 1936-1937дә: якты, алсу йөзле — "Арыш кырында"; якты күзләр — "Ул үскәндә"; 1941-1942дә: якты бәхет, якты нур — "Чулпанга"; "Моабит дәфтәрләре"ндә: кир йөзе якты — "Соңгы кыр"; якты өмит, якты гомер — "Яңа ел теләкләре". +Шагыйрьнең буяу кунасы төсләргә бай. Якты төс белән бергә ак, ап-ак, ал, алсу төсләр дә икатының буеннан-буена кулланыла. Күзаллау өчен аларның кайберләрен санап күрсәтергә була: ак теләк, ак йөрәк, ак юл, ак көч, ак бәхет, ак бәйрәм, ак каен, ап-ак кар, ап-ак кәгазь, ак болытлар, ак мамык мендәр һ.б. +Ал, алсу төсләр дә ак төс кебек, бер яктан, романтик рухтагы күтәренке пафос, халыкчан, милли традицияләр белән үрелгән метафорик, символик образлар тудыру чарасы булса, икенче яктан, еш кына идеологик ярлыкка әйләнгән кызыл төсне алмаштырып, тормышны табигый, халыкчан йә булмаса романтик рухта тасвирлау чарасына әвереләләр. Бу аеруча "Моабит дәфтәрләре"нә кергән әсәрләрдә ачык чагыла. +Кәлил патриотизмы +Әлбәттә, без Муса Кәлилне хаклы рәвештә патриот-шагыйрь, герой-шагыйрь, каһарман-шагыйрь дип искә алабыз, "патриот" сүзен исә аеруча еш кулланабыз. +Шагыйрьнең патриотлыгы, геройларча һәлак булуы һәркайсыбызга да яхшы мәгълүм. Ә менә патриотизм аның икатында ни рәвешле чагыла соң, дигән сорауның әлегә кадәр анык кына итеп куелганы юк иде. Әлеге язмада шул сорауга кавап бирү дә күздә тотыла. +Иң элек "патриот" сүзенең мәгънәсен ачыклаудан башлау максатка ярашлы булыр дип уйлыйбыз. +"Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"ндә (11 т. — 506 б.) бу сүзгә мондый аңлатма бирелә. "Патриот — үзенең туган кирен, халкын, илен, ватанын сөюче, шулар өчен һәртөрле корбаннарга да әзер булган кеше". "Патриотизм — патриотларга хас булган күренеш (эш, теләк, хис); үз иленә, халкына мәхәббәт". +Муса Кәлил патриотизмы турында сөйләгәндә, гадәттә, аны "Моабит дәфтәрләре" белән бәйләп кенә кулланалар. Әлбәттә, "Моабит дәфтәрләре" шагыйрь патриотизмының иң югары күтәрелеше, ягъни аның кульминацион ноктасы булып торуы бәхәссез. +Әмма Муса Кәлилнең туган иленә, халкына, туган киренә карата ялкынлы патриотик хисләре, әгәр аның кирлеге, нигезе булмаса, кинәт кенә "Моабит дәфтәрләре"ндә шул дәрәкәдә дөрләп кабынып китә алмас иде. Шуңа күрә моны тулырак итеп күзаллау өчен, шагыйрьнең Бөек Ватан сугышына кадәрге икатына, хәтта ки иң беренче шигырьләренә мөрәкәгать итәргә кирәк була, чөнки аның тулаем икаты туган ил, туган кир, халык бәхете, аның азатлыгы өчен көрәш темасы белән аерылгысыз бербөтенне хасил итә. +"Бәхет!" шигыреннән күренгәнчә, Кәлилнең патриотик хис-тойгылары кече яшьтән үк һәм ышанычлы рәвештә формалаша башлый. Шунысы да игътибарны кәлеп итә: матбугатта басылмаган, әмма "Бәхет!" шигыреннән алдарак, 1918 елда язылган "Хакыйкать" исемле шигырендә "ил" сүзе, 1919 елның февралендә язылган "Тартыш" шигырендә "кир", "ил", "халык", шул ук елның маенда язылган "Тилгән" шигырендә "кир" сүзләре бар. 12-13 яшьлек үсмер бала бу сүзләрне аңлап, урынлы кулланган. +Шуннан соң — 1919-1920 елларда "ил", "кир", "халык" сүзләре шигырьләренең исемнәрендә үк кулланыла башлый: "Ил халкына!" (1919, октябрь), "Ил тәбриге" (1919, ноябрь), "Ил корбаннары" (1919, ноябрь), "Ил батыры авызыннан" (1920, гыйнвар), "Ил ирке өчен" (1920, кәй). Билгеле, болар буш сүз генә булмый, аларның эчтәлеге шул шигырьләрендә бик яхшы аңлашыла. +Алдагы икатында бу сүзләр даими рәвештә кулланыла башлый, ә инде "Ил тәбриге" шигырендә беренче тапкыр "халкым" дип мөрәкәгать итә. +М.Кәлил икатында патриотик лексика 20нче еллардан соң да шактый актив рәвештә кулланыла һәм ул илдә барган үзгәрешләрне чагылдырып, яңа мәгънәләр, яңа төсмерләр, эпитет-сыйфатлаулар, сынландырулар, чагыштырулар, метафоралар белән үрелеп бирелә башлый. Бу бигрәк тә ил сүзенең кулланылышында аеруча ачык чагыла: ил көне — "Хатирә" (1922); ил бәхете, эш иле — "Пар күгәрчен (1922, июнь); ил такы — "Яңа никах белән" (1922, июнь); күтәрел ил — "Бер парча" (1922); ил шатлыгы — "Йөрәктән" (1923); ил бәхете — "Дусларым" (1937, ноябрь). +1923 елның 17 мартында Кызыл һава флоты мөнәсәбәте белән язылган "Күк йөзендә" шигырендә шагыйрь беренче тапкыр "туган ил" сүзтезмәсен куллана: "Тагын бергә туган илгә очарбыз, / Көләч йөзле туганнарны күрергә". +Шуннан соң ул аның "Дусларым" (1937, ноябрь) һәм "Гөлләрем" (1938, гыйнвар) шигырьләрендә кулланыла. +"Ил" сүзе белән бергә шагыйрь икатында "кир" сүзе һәм аны тагын да ачыклабрак "урман", "болын", "кыр", "басу" һ.б. да киң кулланыла. "Туган кирем" сүзтезмәсе исә аның икатында беренче тапкыр "Парашютчы кыры" (1938, гыйнвар) шигырендә очрый. +Патриотик лексиканың аеруча тәэсирлесе — "Ватаным" сүзе Муса Кәлил икатына 1938 елда язган "Ана" шигырендә беренче тапкыр килеп керә: "Мин ант итәм: дошман кулын сузса / Безнең илгә, безнең иреккә, / Туган анам — сөйгән Ватаныма / Тырнагын да аның тидертмәм". +Шул рәвешчә, Муса Кәлилнең патриотизмы турында сөйләгәндә, иң элек аның Бөек Ватан сугышына кадәрге икатына күз салу кирәк. +Шагыйрьнең патриотк хисләре фронт лирикасында яңа көч белән, яңача яңгыраш ала: андагы 38 шигырьнең 35ендә патриотик хисләрне белдерүче "ил", "туган ил", "туган кир", "Ватан", "халык" кебек сүзләр төрле формаларда 90 тапкырдан артык кулланыла, ягъни һәр шигырьдә уртача икешәр-өчәр тапкыр очрый дигән сүз. Үз чиратында, алар шагыйрь икатының туган иленә, Ватанына, туган киренә һәм халкына карата булган мәхәббәт хисенең ни дәрәкәдә көчле булуын ачык күрсәтә. Бу сүзләр һәр шигырьнең үзәген хасил итә һәм әсәрләренең тел-стилен, лексикасын, сөйләм төзелешен, идея-эстетик юнәлешен билгели. Шагыйрьнең патриотик тойгылары әлеге сүзләрне ачыклап, көчәйтеп яңгырата торган һәм һәркемнең күңеленә балачактан таныш, якын "урман", "болын", "басу", "инеш", "чишмә", "тау" кебек сүзләр белән үрелә. +Шул уңайдан фронт лирикасына караган әлеге шигырьләрдә (1941-1942) патриотик лексик берәмлекләрнең, бер өлешен генә булса да, ничек итеп кулланылуын күрсәтү урынлы булыр, чөнки фәнни әйләнешкә бу беренче тапкыр кертелә. Шигырьләр китаптагы тәртиптә китерелә һәм ул лексик катламга караган сүзләр тексттан аерып алып түгел, аңлаешлы булсын өчен, башка сүзләр белән контекстта бирелә. +"Дошманга каршы" шигырендә: күп илләрне, азат халкым, киребезне көл итәргә, кол итәргә азат халыкны, ил чигеннән, без илебездә, халкыбызның ачы нәфрәте, безнең илдә"; "Соңгы көрәшкә": ил чигенә, күтәрел, ил; тезел сафка, халык; илне сакларга; "Тупчы анты": совет халкының, халыктан утлы төкерек; "Очрашу": илебезне яндырмакчы; "Әйдә, кырым": илне сөйгән йөрәк тибешем, туган ил өчен, шат илемдә, илем капкасын, багышларга Ватан сугышына, илнең данлы хезмәт тавышын; "Чулпанга": бүләк иткән иде илебез, дошман вата илебезне, саклармын йөрәк каным белән илемне, үз илемдә; "Хуш, акыллым": илемне һәм сине сөюемне, тормышымны бирсәм ил өчен; "Дуска истәлек": бөек Ватан өчен, илнең күзе бездә, без ант иттек илдән киткән чакта һ.б. +Муса Кәлилнең фронт лирикасында туган иленә, киренә, халкына карата булган мәхәббәте, патриотик хисләре әлеге сүзләрнең кулланылышында аеруча калку булып гәүдәләнә: "ил" сүзенең — 60, "туган илем" — 6, "халкым" — 12, "кир" сүзенең 16 тапкыр кабатлануы шуның ачык мисалы булып тора. Бу сүзләрне патриотик лексик катлам дип исәпләсәк, аларның гомуми саны 94кә китә. Димәк, шагыйрь фронт лирикасына караган 38 шигырьнең 35ендә, ягъни һәр шигырендә ике яки өч шундый сүз кулланган. Бу, әлбәттә, очраклы хәл түгел, ә бәлки фронт лирикасына кадәрге икатындагы патриотик теманың дәвамы, аның тагын да көчлерәк булып яңгыравын күрсәтә. Тик аерма шунда: әгәр башлангыч икатында әлеге сүзләр нигездә инкыйлаб казанышына, большевиклар хакимиятенә мәдхия кырлауга багышланган саф патриотик хисләрне чагылдырса, фронт лирикасында алар бер үк вакытта фашизмга капма-каршы куелып, фашистларга карата нәфрәт хисләре белән үрелеп гәүдәләндерелә. Шуның белән бергә, патриотизм хисләре, шул төп лексик берәмлекләрдән тыш, "урман", "болын", "кыр", "басу", "тау", "инеш", "чишмә" кебек сүзләргә кушылып, шагыйрьнең туган илгә, туган киргә булган мәхәббәт хисләрен дә, шул ук вакытта фашистларга карата нәфрәт хисләрен, кирәнү, чиркану тойгыларын тасвирлау чарасы да булып хезмәт итәләр. +Шул рәвешчә, Муса Кәлилнең туган иленә, Ватанына, үз халкына, туган киренә карата кайнар мәхәббәте белән сугарылган патриотик хисләре "Моабит дәфтәрләре"нә кадәр — башлангыч икатыннан, нигездә 20нче еллардан башлап, фронт лирикасында, ягъни Бөек Ватан сугышында яраланып, фашистлар кулына әсирлеккә эләккәнче, китәрлек дәрәкәдә көчле формалашкан була. +Билгеле, "Моабит дәфтәрләре"ндә тоткынлыкта булган шагыйрьнең мәхәббәт һәм нәфрәт хисләре, иктимагый-сәяси, гомумкешелек югарылыгыннан торып, яңа көч белән, яңа дулкында — әрнү-газапларга, сагыну-юксынуларга һәм күз яшьләре аша елмаюларга үрелеп тасвирлана. +Муса Кәлилнең патриотик хисләре, алда әйтелгән төп патриотик лексик катлам сүзләреннән тыш, югары патетик шигъри һәм язма сөйләм стиленә хас югары стиль, китап сүзләре аша да көчәйтелә. Мәсәлән, хәят — тормыш ("Имән"), гали — бөек ("Сандугач һәм чишмә"), хозур — матур ("Яңа ел теләкләре"), өмит — өмет, теләк; бәгырь ("Ышанма", "Ана бәйрәме"), дәрья ("Тик булса иде ирек"), мәгърур ("Каска", "Сандугач һәм чишмә", "Урман"), баглану ("Аерылу") һ.б. +Шагыйрьнең башлангыч икаты һәм фронт лирикасындагы кебек турыдантуры патриотик лексикага караган сүзләрен шулай ук "Моабит дәфтәрләре" шигырьләренең бер өлешендә генә булса да күрсәтеп бирү кызыклы, дәлилле китди нәтикәләр ясарга да мөмкинлек тудырыр. +"Хат": дошманны илдән куып; "Кичер, илем!": кичер мине, илем; илемне сөюемне, ышан, илем, илгә керсез мәхәббәт; "Ирек": якын илемне, илсез — мин үксез; "Тик булса иде ирек": туган илем, туган кирем; "Сандугач һәм чишмә": ил дошманы, ил батыры, илгә саф мәхәббәт, ул сөя Ватанын, ул улы хөр илнең һ.б. +Билгеле, Муса Кәлилнең туган иленә, туган киренә, халкына карата ялкынлы патриотик хисләре, тирән кичерешләре фәкать шушы лексик катлам белән генә чикләнми; ул туган илнең, туган кирнең канга кадерле кешеләре, урман-болыннары, инеш-чишмәләре, таулары, ай-кояшлары, йолдызлары, таңнары, кошлары, акбүз атлары һ.б. бик күп сүз-образлар, символлар, сурәтләү-тасвирлау чаралары белән көчәйтелә. +Муса Кәлилнең Бөек Ватан сугышы чоры икаты өчен сөйләм һәм язма телебезнең бөтен байлыгын, нечкәлеген тоеп, сүзләрне, тәгъбирләрне, канатлы әйтемнәрне, сурәтләү-тасвирлау чараларын, көмләләрне, ритм-рифманы һ.б. бик төгәл, урынлы куллану хас. Шагыйрьнең шигъри куәте телебезнең сүзлек хәзинәсеннән уңышлы, максатчан файдалану да, сәнгатьчә сурәтләү чараларын, поэтик алымнарны стильләргә бәйләп оста һәм икади куллануда да чагыла. +Гадәттән тыш шартларда икат ителгән "Моабит дәфтәрләре"нең югары идеяэстетик эчтәлеге, сәнгатьчә эшләнеше, образлы сөйләм теле шагыйрьнең алдагы икаты кирлегендә үсеп чыккан. Без моны аның патриотик лексик катламны, шулар белән үрелгән сүзлек хәзинәбезне зур осталык белән файдалануында күрдек. +Шуның белән бергә шагыйрьнең патриотик хисләре туган ил төшенчәсен белдерүче "өй", "йорт" сүзләре белән дә бирелгән. "Кайталмады өйгә зур улым, / Сугышып үлде, бәгърем, күз нурым". ("Ана бәйрәме"). "Кызы өчен, туган йорты өчен / Ул алдында булды көрәшнең". ("Сөю"). +Фашистларга карата нәфрәтләнеп сөйләгәндә, шагыйрь шул ук сүзне икенче төрле мәгънәдә куллана: "Сүз китәрме сөйләп аңлатырга / Бу йорттагы вәхшәт, коллыкны". ("Серле йомгак"). +Аларның иле турында сөйләгәндә, "оя" сүзен файдалана: "Без дошманны илдән куып, / Оясын көл итми торып, / Өйгә кайтачак түгел". ("Хат"). +Муса Кәлилнең патриотик хисләрен чагылдыручы югары патетик шигъри сөйләм аһәңе язма һәм сөйләм стиленә хас ай, кояш, таң, чишмә, гөлчәчәк, сандугач, карлыгач, яулык, күлмәк кебек дөнья поэзиясе өчен традицион символлар, романтик рухын саклаган хәлдә, аның әсәрләрендә тугрылык, батырлык, кыюлык төшенчәләре белән яңартыла: "Яулык шаһит: сине һәм илемне / Йөрәк каным белән сакладым". ("Яулык") +Үлемсез кырлар каһарманы +Билгеле, әгәр без Муса Кәлилне үлемсез кырлар каһарманы буларак бәяләмәсәк, күрсәтмәсәк, язмабыз тулы булмас иде. +Икаты кыр белән үрелмәгән шагыйрь сирәктер. Ә менә иң киң танылган кыр шагыйре кем дигәндә, һичшиксез, без Муса Кәлил исемен әйтер идек. Чыннан да: "Кырларым, сез шытып йөрәгемдә, / Ил кырында чәчәк атыгыз! / Күпме булса сездә көч һәм ялкын, / Шулкадәрле кирдә хаккыгыз!" — дигән саф, кайнар хисләргә уралган мондый илаһи юлларны үлемсез кырлары, тиңдәшсез көрәше белән дөнья халкын таң калдырган татар халкының бөек шагыйре Муса Кәлил генә яза алган. +Ошбу юлларны икат иткән шагыйрь үзе дә, гүя кырдан яралгандай, бар яшәве дә кыр дулкынына уралып узгандай тоела. +Муса Кәлил икатының кыр-музыка сәнгатебез белән үрелеп үсүе очраклы хәл түгел, әлбәттә. Замандашларының искә алуына караганда, Кәлил кече яшьтән үк такмак әйтергә, шигырь язарга гына түгел, рәсем ясарга да, кырларга да яраткан, мандолинада уйный белгән, балалар белән спектакльләр оештырып, шунда үзе дә катнашкан, сәхнәдә уйнау өчен "Бибкәй кыз", "Каз канаты" исемле пьсалар да язган. Шунысын да искә алып әйтергә кирәк: Кәлил дә, Тукай кебек, шигырьләрен кыр көйләп язарга яраткан. Бу — халкыбызның элек-электән көйләп уку традицияләре белән дә бәйләнгән. Аның үзе уйлап чыгарган: "Көш-көш, тилгән, / Йөрмә гел түбән, / Үрдәк аулаудан / Өмет өз, тилгән!" ("Тилгән") дигән такмакларыннан берсе халык авыз икатына нигезләнгән. Әмма гап-гади генә булып күренгән шул такмакны да ул ритм, рифма, ритмикага туры китереп, фольклор нигезендә икади эшкәртеп язган. Такмакларының кыр белән үрелүе алдагы икатына да йогынты ясый: шул нигездә ул авыл көйләренә туры китереп, яңа эчтәлекле кыр текстлары язган. Кыр сәнгатендәге мондый үзгәрешләр ХХ гасырның 20нче еллары өчен, гомумән, типик күренеш була. +Муса Кәлил икатының кыр сәнгате белән бик тыгыз үрелгәнлеге "кыр" сүзенең икатында бик күп тапкырлар кулланылуында да ачык чагыла: шушы сүз 43 шигыренең исемендә (14e — кәяләр эчендә), 130 шигырендә 200 мәртәбә файдаланылган. Шуның белән бергә "көй", "моң", "марш" сүзләре дә байтак санда очрый. Шунысы да игътибарны кәлеп итә: бу сүзләр, башка сүзләр белән янәшә килеп, шул чорга туры килгән бик күп яңа мәгънәләр белән баетылган. Шуларның беркадәр өлешен мисал итеп китерик: безнең кыр, көрәш кыры, иркен кыр, икмәк кыры, сөю кыры, киңү кыры, яңа кыр, яшьлек кыры, дәртле кыр, котлау кыры, үлмәс кыр, ил кыры, изге Ватан кыры, бәхетле шат кыр, машиналар кыры, күмәк кыр, шат кырлар, онытылмас кыр, көчле кыр, батыр көрәш кыры, ялкынлы кыр, нәни батырлар кыры, "Моабит дәфтәрләре"ндә: нәфрәт һәм мәхәббәт кыры, соңгы көрәш кыры һ.б. +Күренә ки, "кыр" сүзенең шушындый яңа төшенчәләрен уйлап табу үзе генә дә Муса Кәлилнең әдәби телебезне, тормышны бик яхшы белүен, зур талант иясе, новатор шагыйрь булуын күрсәтә; аларның күбесе аның тарафыннан беренче тапкыр кулланылган. Кырның мондый мәгънәләре бүгенге көндә кулланырга да бик кулай. Моның өстенә ул аны уннарча тапкыр "кырлый-кырлый" дип, парлы сүз итеп тә файдаланган. Бу үзе генә дә шагыйрьнең әдәби телебезнең эчке мөмкинлекләрен тулы көченә куллана белү осталыгы үрнәге булып тора. Бер генә шагыйрь икатында да бу сүз шул дәрәкәдә актив кулланылмаган. Шуның белән бергә бу сүз кыр текстын гына түгел, көй-моң, шатлык, яшьлек, мәхәббәт, хезмәтне; фронт лирикасында һәм "Моабит дәфтәрләре"ндә исә көрәш, батырлык, кыюлык, киңү, Ватанга тугрылык символын да гәүдәләндергән. +Муса Кәлил шигырьләренә беренчеләрдән булып композитор Латыйп Хәмиди көй яза башлый һәм шул нигездә аларның ныклы икади дуслыгы барлыкка килә. Соңрак М.Кәлилнең балалар өчен язган шигырьләренә Кәүдәт Фәйзи бер дистә тирәсе көй икат итә һәм алар шул елларда еш яңгырый. Шундыйлардан аның "Маэмай", "Күке", "Әтәч", "Чишмә", "Карак песи", "Беренче вальс", "Шмидт бабай", "Кызыма", "Сәгать", "Парашютсыз курчак" исемле кырларын күрсәтергә була. +Муса Кәлил сүзләренә Ф.Яруллин ("Маэмай"), З.Хәбибуллин ("Бишек кыры"), М.Мозаффаров ("Чишмә"), А.Вәлиуллин ("Октябрь кырлары"), И.Якупов ("Карак песи") һ.б. да балалар өчен кырлар яза. +Муса Кәлилнең аерым шигырьләренә хәтта берничә композитор көй икат иткән. Мәсәлән, "Октябрь кырлары"на — Л.Хәмиди, А.Вәлиуллин; "Сәгать" шигыренә — Ќ.Фәйзи, Ф.Әхмәтов, "Маэмай" шигыренә — Ф.Яруллин, Ќ.Фәйзи; "Карак песи"гә — Ќ.Фәйзи, И.Якупов һ.б. Бу мисаллар М.Кәлилнең ул елларда бик популяр шагыйрь булуын күрсәтә. +М.Кәлилнең балаларга гына түгел, өлкәннәргә атап язган шигырьләренә дә Ф.Яруллин ("Колхоз кызына"), Н.Киһанов ("Колхоз иртәсе", "Кырым булсын бүләгем"), Ќ.Фәйзи ("Дулкыннар", "Кырларда, суларда", "Күк юрга", "Диңгезче кыры"), М.Мозаффаров ("Киләк кыйганда", "Хат ташучы кыры", "Парашютчы кыры", "Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы?"), З.Хәбибуллин ("Күк юрга"), Р.Яхин ("Күк юрга", "Дулкыннар"), Ф.Әхмәтов ("Чишмә кыры", "Карашларың"), Ә.Бакиров ("Чишмә кыры"), И.Шәмсетдинов ("Килсәнә"), Х.Вәлиуллин ("Комсомолларга", "Урман"), Л.Хәмиди ("Син дулкыннар тавышын тыңладыңмы?"), Э.Бичурин ("Карашларың") һ.б. композиторлар ике дистәдән артык (кайберләре берничәшәр) көй икат итә. +Герой-шагыйрьнең "Моабит дәфтәрләре" шигырьләренә шулай ук байтак композиторлар көйләр, музыкаль әсәрләр икат итә. Мәсәлән: С.Сәйдәшев ("Кырларым"), Н.Киһанов ("Ышанма!", "Кичер, илем!", "Батырлык турында", "Төрмәдә төш", "Хат", "Юллар", "Алман илендә"), М.Яруллин ("Сандугач һәм чишмә", "Бөрлегән"), М.Мозаффаров ("Карлыгач булса идем", "Тик булса иде ирек"), Р.Яхин ("Тик булса иде ирек", "Соңгы кыр", "Үткәндә кичергән", "Яулык", "Тау елгасы"), И.Шәмсетдинов ("Ана кыры"), Р.Еникеев ("Яулык"), Х.Вәлиуллин ("Урман"), М.Латыйпов ("Урман"), Ю.Виноградов ("Кыз кыры"), И.Якупов ("Күршеләр", "Кыз теләге") һ.б. +"Кырларым" — ул шагыйрьнең бөтен икат һәм көрәш юлында якты маяк. Аның үлемсез кырларының — көчле һәм ялкынлы кайнар сүзләренең кирдә яшәү хакы бик зур булуын тормыш үзе раслады: шигырьләре дистәләрчә телләргә тәркемә ителеп, бөтен дөньяга таралды. +Әйе, каһарман шагыйрьнең "Кырларым" кебек бөек, үлемсез әсәр икат итүе очраклы хәл түгел. Аның чишмә башы тирәндә ята. Ул Кәлилнең халкыбызның кыр сәнгатен үстерү өлкәсендәге гаять нәтикәле эшчәнлеге белән дә бәйле. Шагыйрь икатының кыр сәнгате белән багланышы турында байтак язылды һәм бу хакта махсус хезмәтләр дә бар. Мәсәлән, Йолдыз Исәнбәтнең "Муса Джалиль и татарская музыка" (Казан, 1977) исемле китабын, Ким Миңнуллинның шул хакта байтак мәгълүмат бирелгән "Һәр чорның үз кыры" (Казан, 2003) дигән зур хезмәтен һ.б. күрсәтергә була. +Әйткәнебезчә, М.Кәлилнең икаты, бер яктан, кыр икаты белән бик тыгыз бәйләнсә, икенче яктан, шигырьләрендә "кыр" сүзенең яңа символикага — мәхәббәт, батырлык, көрәш, Туган илгә тугрылык, киңү, үлемсезлек символына әверелү эволюциясе дә гаять үзенчәлекле булып гәүдәләнә. +Шагыйрь икатында кыр, киңүгә әйдәүче конкрет образ буларак, Бөек Ватан сугышы башлангач язылган "Әйдә, кырым" шигырендә бик ачык булып гәүдәләнә: "Әйдә, кырым, / батыр киңү дәртен / Алып керик ялкын эченә. / Мин калмасам кирдә, / син калырсың / Һәйкәл булып үлмәс эшемә". +"Ышанма" шигырендә кыр үлемсезлек символына әверелә: "Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас, / Ялкынлы кыр тулы күңелне. / "Үлем" диеп әйтеп буламы соң / Киңеп үлгән мондый үлемне?" +Ә инде: "Кыр өйрәтте мине хөр яшәргә / Һәм үләргә кыю ир булып. / Гомрем минем моңлы бер кыр иде, / Үлемем дә яңгырар кыр булып", — дигән юллары үзләре үк каһарман шагыйрь икатының үлемсез һәйкәле булып тора. +Шул рәвешчә, Муса Кәлилнең патриот-шагыйрьлеге икатының буеннанбуена туган иленә, туган киренә, үзенең халкына карата булган ялкынлы мәхәббәт хисләрен чагылдырган сүзләрне, төрле сурәтләү чаралары белән тыгыз итеп үреп, бик еш куллануында шулай ук аеруча ачык һәм калку гәүдәләнә. +Муса Кәлил икатында юмор +Шагыйрьнең сугышка кадәрге икатында юмор күзгә бәрелеп тормый. Әмма фронт лирикасына караган "Минзәлә истәлеге" (Дусларча шаяру) дигән шигырендә исә ул үзен юмор хисенә гаять бай шагыйрь итеп таныта: "Хуш, Минзәлә, / синдә кунак булдым / Бик аз гына, үтеп барышлый; / Шуңар күрә нәни шаярулы / Бу кырымны сиңа багышлыйм. / Исән калсын миннән урамнарың, / Урам баскан карың, бозларың. / Бер лейтенант күрсә, акылыннан / Шаша торган иркә кызларың", — дигән юллар белән башланган бу шигырьдә төрле юмор алымнары мул, иркен кулланылган. +Ихтимал, зур, китди эшләр башкарганга, үз икатына карата бик таләпчән булганга, алдагы елларда юмор-сатира әсәрләре язарга вакыты да, кае да туры килмәгәндер дип уйларга мөмкин. Әмма үткен телле юмор остасы буларак, ул "Моабит дәфтәрләре"ндә генә тулысынча ачыла. Әлеге шигырьләр арасында, санап чыксак, шаян, юмористик шигырьләр шактый күп. "Ишек төбендә", "Хәдичә", "Томаулы гыйшык", "Гашыйк һәм сыер", "Сәгать", "Иркәм", "Бәла", "Бөрлегән", "Тозлы балык", "Борча", "Күршеләр", "Табут", "Бала йокысы" — әнә шундыйлар. Идея-эстетик эчтәлеге, сюжет-композициясе ягыннан аларның һәркайсы үзенчәлекле. Анда шаян миниатюралар да ("Тозлы балык", "Бәла"), баллада характерындагы сюжетлы шигырьләр ("Хәдичә", "Гашыйк һәм сыер", "Томаулы гыйшык", "Табут") дә бар. +Баш өстендә палач балтасы торган хәлдә, шаян шигырьләр икат итә алуы шагыйрьнең искиткеч рухи ныклыгын, зур батырлыгын күрсәтә. Тоткынлыкта, гадәттән тыш авыр шартларда юмор хисенең калкып чыгуы укучыда һәм аның икатын өйрәнүчеләрдә хаклы рәвештә зур кызыксыну уята. +З.Мәкитов, мәсәлән, шагыйрьнең бу халәтен, "беренчедән, кайгы-хәсрәтне киңүе, тоткынлыкта да фашизмга каршы көрәшеп була икән, дигән фикергә килүе, икенчедән, үзенең язганнарын бербөтен итеп туплау ышанычы һәм дәрте рухландырган", дип күрсәтә (З.Мәкитов. — Сугышчан поэзия. — Казан: Татар.кит. нәшр. — 1975. — 273-274 б.). +Ә.Мәхмүдов сүзләре белән әйтсәк, "шагыйрьнең юморы, иң беренче чиратта, тормыш тантанасын раслый, совет кешесе рухының киңелмәслегенә ода булып яңгырый" (А.Махмудов. Эстетический идеал в творчестве Мусы Джалиля. — Казань: Татар.кн.изд-во. — 1980. — 58 б.). +Шунысы үзенчәлекле: Моабит шигырьләренең күпчелегендә, юмористик әсәрләренең барысында да тыныч тормыш вакыйгалары сурәтләнә. +Сүз әдәби әсәрнең беренчел һәм төп элементы булганга, М.Кәлилнең юмористик шигырьләре турында сөйләгәндә дә, игътибар тел-стиль, образлы тасвирлау чараларын анализлауга юнәлдерелә. Бу чаралар төрле көлкеле вакыйгаларны, герой һәм образларның мәзәк хәлләрен сәнгатьчә сурәтләргә ярдәм итә. +Шул уңайдан, нәрсә ул көлке, юмор, мәзәк һәм алар бер-берсеннән аерыламы дигән урынлы сорау да туа. Мәгълүм булганча, көлке — беркатлы, дусларча шелтә; юмор исә соклангыч, теләктәшле, кызыклы (мәзәк) һәм шул ук вакытта тупас, зәвыксыз да булырга мөмкин. +М.Кәлилдә юмор (һәм көлке) шаян, беркатлы, теләктәшле, кызыклы, дусларча ягымлы һәм эчкерсез кылы булуы белән характерлы. Юмор аша аның интеллектуаль яктан югары дәрәкәдә зыялы, тәрбияле, белемле, укымышлы шәхес булуы аңлашыла. Ул үзенең шигырьләрендә тормыштагы мәзәк хәлләрдән, үзенә таныш кешеләрнең һәм лирик геройның аерым кимчелекләреннән, аларны төзәтү максатыннан чыгып, дусларча елмаеп көлә. +Ә беркатлы көлү кешеләрнең эшнең асылын аңламыйча, һәрнәрсәгә беркатлы карашларыннан килеп чыга. +Билгеле, тапкыр, үткен һәм көлкеле сүзләрдән башка юмористик әсәр була алмый. М.Кәлил икатында андый сүзләр күбесенчә әдәби тел нормасында булмаган лексик катламнар (гади һәм кирле-диалекталь сөйләм, искергән, китап, шаярту сүзләре, төрле алынмалар һ.б.) куллану, сүз уйнату, сүзләрнең эчтәлеге белән форма арасында бәйләнеш бозылу нәтикәсендә барлыкка килә, ягъни юмористик шигырь язу өчен, зиһен, тапкырлык кына түгел, телне, аның мөкинлекләрен бик яхшы белергә кирәк. Шуңа күрә юмор-сатира әсәре язу теләсә кемгә киңел генә бирелми. +М.Кәлилнең юмористик шигырьләрендә гади һәм кирле сөйләм, китап, күчерелмә мәгънәле, алынма сүзләр күп һәм алар еш кына үзгәртеп, ягъни икади эшкәртеп кулланыла. Мәсәлән, "Минзәлә истәлеге" шигырендә "чарка" (савыт), "апара" (камыр башы), "мәл" (вакыт), "мут" (хәйләкәр), "чуалу" (ярамаган эшкә алыну), "эленке-салынкы" кебек гади сөйләм сүзләре; "тәмаман" (тәмам), "мәгъшука" (сөйгән яр) — искергән сүзләр; "ипле" (уңайлы), "бутка" (ботка — буталчыклану), "тузыну" (дуамаллану), "сырыша" (сыена), "посу" (яшеренү) — күчерелмә мәгънәле сүзләр; "кубарь" (бөтерчек), "клуб", "мода", "танг"о, "конюшнә", "барышня", "процент", "артист", "кассир" кебек алынма сүзләр; "ләктем" (эләктем), "тин" (тиен), "сырлы-мырлы", "симәнкә", "эләүкә", "сувсызпарсыз" кебек сүзлекләргә теркәлмәгән сүзләр дә бар. Мәсәлән: "Исән калсын "клуб" дип аталган / Ягылмаган "конюшнәләрең". / Зиләйлүккә "танго" бии торган / Сырлы-мырлы барышняларың". +Сүз уйнату ярдәмендә гомумкулланыштагы гадәти сүзләргә дә шагыйрь көтелмәгән үткен, шаян мәгънә сала: "Ник елмайдың, каш сикертеп, / Яратмагач, йөрмәгәч? / Ник ашаттың тозлы балык, / Соңыннан су бирмәгәч?" ("Тозлы балык") +"Томаулы гыйшык" шигырендәге "чир" сүзенең кулланылышы да үзенчәлекле. Гади сөйләмгә караган бу сүзнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе бар: 1) авыру яки кешедәге берәр кире сыйфат, начар гадәт һәм 2) ярату, гашыйк булу. Биредә шагыйрь аның ике мәгънәсен дә янәшә куя. Шулай итеп, "чир" сүзенең юмористик хасияте барлыкка килә: "Мин күрмәдем артык мәгъшукамны, / Томау бетте, гыйшкым онтылды. / Көчле булды дару егет күңеле / Ике чирдән бергә котылды". +Юмор тонын көчәйтү максатында шагыйрь мәгънәдәш сүзләрдән дә файдалана. Мәсәлән: "Иркәм белән икебез, / Пар алмадай битебез. / Чөкердәшеп, гөрләшеп, / Утырабыз серләшеп". ("Сәгать") +Уңай мәгънәле сүзләрне берәр тискәре сүзгә каршы кую да юмор рухын бирә: "Киткән чакта кайсын озатасың / Назлап, сыйпап, мактап, иркәләп. / Ә кайберсен куып чыгарасың, / Якасыннан тотып типкәләп". ("Сыра залында") +Монда "назлап", "сыйпап", "мактап", "иркәләп" дигән сүзләр "типкәләп" сүзенә кискен каршы куела. Синоним сүзләрне градация рәвешендә куллану да юмористик максатка хезмәт итә. +"Бетте бакчам, кырылды, / Һич чара юк каһәргә. / Охшап калды түтәлләр / Бомбаланган шәһәргә". ("Күршеләр"). Биредә "бетте", "кырылды" сүзләре — әнә шундыйлар. +М.Кәлил икатында "кыза", "тузына", "яратмагач-йөрмәгәч", "әйбәт", "акыллы", "юклыгы", "кытлыгы" кебек синоним сүзләр дә шундый функция үти. +Билгеле, аерым сүзләр генә әсәрнең тулаем юмористик рухта булуын тәэмин итә алмый; аны әсәрнең төрле стилистик чараларының бердәмлеге генә билгели. Мәсәлән: "Беләм, кызлар, сезне куркытмыйдыр/ Ирен өчен буяу юклыгы. / Беләм, беләм, сезне куркытадыр / Минзәләдә кияү кытлыгы". ("Минзәлә истәлеге"). Бу юлларның шаян тоны синонимнар (юклыгы, кытлыгы), антонимик мәгънәле сүзләр (куркыта — куркытмый), кабатлаулар (беләм, беләм), антитеза кебек чараларның үзара тыгыз бердәмлегенә нигезләнгән. +Шагыйрьнең юмористик шигырьләрендә кулланылган "зәңгәр күз", "яшь матур", "мәгъшукам", "иркәм", "бер генәм", "каным", "матурым", "акыллым", "канкай" кебек синоним сүзләрнең үзәге — "сөйгән кыз" белән мәгънәдәш. +"Мәхәббәт" сүзе дә зур гына синонимик оя төзи (гыйшкым, мескен гыйшкым, минем гыйшкым, томаулы гыйшык, чир, су һ.б.). Биредәге "томаулы гыйшык", "чир", "су" сүзләре, шулай ук "дару — агу", "ләззәт — михнәт", "елау — көлү" кебек капма-каршы мәгънәле сүзләр дә аның әсәрләрендә юмор чарасы функциясен үти. "Икенче көн ни күрәм? — / Бер елыйм да, бер көләм. / Урам тулы хатын-кыз, / Бар да ертык юбкадан. ("Хәдичә") +Рәвеш сүзләрнең кабатлануы да сөйләмгә юмористик тон бирә. Мәсәлән: чакчак килеп өлгердем, учлап-учлап май сөрттем, үрле-кырлы сикертә ("Иркәм"), ярсый-ярсый бардым ("Томаулы гыйшык") һ.б. +Кабатлаулы һәм парлы сыйфатлар ярдәмендә шагыйрь көнкүрештәге гади генә әйберләрне дә юмор объектына әверелдерүгә ирешә: сусыз-парсыз мунчада, баскычбаскыч коры эләүкә, эленеп-салынып торган пәрәвез ("Минзәлә истәлеге") һ.б. +Аның әсәрләрендә, юмористик тасвирлау чаралары буларак, чагыштырулар да зур роль уйный. Алар көтелмәгәнлеге һәм эш-хәлне, процессны көлкеле итеп сурәтләү белән үзенчәлекле. Мәсәлән: кубарь (бөтерчек) төсле башың биеп торгач ("Сыра залында"), мескен гыйшкым кызган куык төсле шартлады, гашыйкларча авыр сулыйм дисәм ("Томаулы гыйшык"), болан төсле чабып кайттым ("Иркәм"), абау ямьсез сугуы, чирәү кага диярсең, утырган күк сәнәккә ("Сәгать") һ.б. +Юмор тонын бирүдә шагыйрь эпитетлардан да киң файдалана: өметсез кәкә, мамык кул ("Күршеләр"), ипле урын, калын мичкә, яшел күзле мәшһүр шадра шагыйрь ("Сыра залында") һ.б. +М.Кәлил шигырьләрендә төрле образлар да көлке чарасы булып хезмәт итә: томау, гыйшык (абстракт образлар), сыер, кәкә, бүре, борча, болан (аллегорик образлар), сәгать, кызыл кәбестә (предмет-образлар). +Нәтикә ясап әйткәндә, халыкның тапкыр, шаян рухын чагылдыручы, үткен, кор телдә язылган шигырьләре М.Кәлилнең чын мәгънәсендә юмор остасы булуы турында сөйли. +Данлы юл дәвамы +Бөек Ватан сугышына кадәр үк шагыйрь, журналист, кәмәгать эшлеклесе буларак халык арасында һәм ил күләмендә киң танылган Муса Кәлилнең таланты "Моабит дәфтәрләре"ндә бөтен тулылыгы белән ачылды. Йөрәк кайнарлыгын кушып икат ителгән ул шигырьләргә китмеш елдан артык вакыт узып барса да, алар бүген дә безне тирәнтен дулкынландыра, рухыбызны ныгыта, туган киребезгә, халкыбызга, туган телебезгә карата булган хисләребезгә кайнарлык өсти, кешеләр, халыклар арасында дуслыкка, бердәмлеккә, татулыкка өнди һәм шул ук вакытта кешелекнең иң явыз дошманы булган фашизмга, ул нинди генә битлек кисә дә, тирән нәфрәт, кирәнү хисләрен уята һәм һәрвакыт уяу булырга кирәклеген искәртеп тора. +Бөек Ватан сугышына кадәрге икатына нигезләнеп үскән фронт лирикасында һәм атаклы "Моабит дәфтәрләре" әсәрләрендәге шигъри сөйләм стиле нәкъ менә Муса Кәлил икаты өчен генә хас. Мәсәлән, аның туган киребезгә, халкыбызга карата булган кайнар мәхәббәт хисләре белән сугарылган югары патетик аһәңдә икат ителгән әсәрләре һәм үзара шактый якын торган мәхәббәт лирикасы татар әдәби телебезнең матурлыкны, нәфислекне, нечкә хис-тойгыларны зәвыклы, затлы рәвештә белдерә алырдай гомумкулланыштагы һәм егәрле китап сүзләребезне, эпитет, метафора, чагыштыру, антитеза, эндәш сүзләр кебек тасвирлау-сурәтләү чараларын үзара ятышлы, килешле итеп, максатчан куллана белү югарылыгы белән аерылып тора. Икатындагы мондый шигырьләре сыйфаты белән генә түгел, сан ягыннан да өстенлекне алып тора. +Дошманга, фашизмга карата нәфрәт белдергән патетик фаш итү стиле исә шул хисләрне бөтен барлыгы белән ачып салырдай әдәби тел һәм гади сөйләм сүзләре, образлы тасвирлау чаралары, ритм, рифма, көмлә һәм сөйләм төзелеше белән үзенчәлекле. +Герой-шагыйрь Муса Кәлил һәм аның тугрылыклы көрәштәшләре узган юлдан, аларның эзләре буенча йөреп, эзләп табасы документлар бик күп әле. Боларга шагыйрьнең тагын ике дәфтәре, Оренбург чоры шигырьләре, 825нче батальон документлары, "Курмашев һәм башка 10" эше, Гиббельс карамагындагы "Винета" радио-студиясе, Розенбергның "Идел-татар легионы" архивы материаллары, "Идел-Урал" гәкитенең һәм "Татар әдәбияты" альманахының табылмаган саннары һәм башкалар керә. Бу эзләр буенча йөреп, яңа мәгълүматлар табу — бүгенге һәм киләчәк буыннар эше. +Хәнәфи БӘДИГЫЙ, +кәлилче-галим, шагыйрь +КҮҢЕЛЕНДӘ ГАЛӘМ ЧИКСЕЗЛЕГЕ... +СОЛТАН ШӘМСИГӘ 70 ЯШЬ +Галәм дип авыз ачуга, күз алдына әллә нинди космос киңлекләре, шул киңлекләрне гизүче каһарманнар — космонавтлар килгәндәй була. Тик бу урында сүзебез галәм геройлары хакында түгел, ә үзебезнең яныбызда яшәүче гап-гади адәм баласы, кир кешесе — татар язучысы Солтан Шәмси һәм аның икат дөньясы турында барыр. Гап-гади дисәк тә, ул, күпләребездән аермалы буларак, кирдәге, әйләнә-тирәбездәге көндәлек көнкүреш мәшәкатьләреннән тыш олы хыяллар, бай омтылышлар белән яши, һәркайсыбызны кеше иткән Табигатьнең бөеклеге, безне бар итеп, яшәеш могкизасын танып белергә өйрәткән илаһи Рухның яшерен серләрен тоеп, ныклап уйланып яшәргә чакыра. +Бер әңгәмә вакытында үзе ихлас кына итеп, "гомерем буе гел сибелеп яшәдем мин", дигәч, гакәпкә калган идем — ничек алай була инде ул? Без аны үтә дә кыйнак, максатчан, төгәллекне яратучан, һәр эшен киренә киткермичә туктый белми торган зат дип белә идек... Баксаң, "сибелү" дигәне дә болары белән яраша икән ләбаса!.. Соңрак "сибелү"нең хикмәте аңлашыла төште: аны тормышның күптөрле, кызыклы, гыйбрәтле, яшертен яклары, Ходай бүләк иткән кеше гомеренең асыл мәгънәсе, каныбызның серлелеге, яшәешнең мәңгелеге, Галәм чиксезлеге кебек нәрсәләрнең һәркайсы кызыксындыра, бердәй мавыктыра икән — бу кызыксыну, мавыгулар әледән-әле берсе-берсен алмаштырып тора — һәм болар эзсез-нәтикәсез калмый: яңадан-яңа мәкаләләр, эсселар, хикәя-новеллалар, китаплар туа. Шулай бер икатчы әсәрләрен укып, күп мәгълүмат алырга, сорауларга кавап эзләшергә, ә кайберләренә әтрафлы кавапларны табарга да була. Берәүләргә Солтан Шәмси — заман прозаигы, икенчеләргә балаларның яраткан язучысы булып күренер, өченчеләре аның төп шөгыле — милли тарих сәхифәләрен актару икән дип уйлар, кайберәүләрнең игътибарын әдипнең дини, фәлсәфи карашлар белән бәйләнешле эзотерик язмалары кәлеп итәр. Иң әһәмиятлесе: һәр очракта да, берберсеннән читтәрәк торучы бу өлкәләрнең һәркайсында автор тиешле югарылыкта кала — профессионалларча эш итүче мәгърифәтче булып кала. +Әдипнең халкыбызның ерак тарихына булган мөнәсәбәтенә генә игътибар итик: "Низаглы йортта" (1984) исемле китабын язганда — Алтын Урда тарихына кагылышлы фактларны ул күп төрле чыганаклардан (тарихчы-галимнәрдән С.Соловьёв, Н.Карамзин, В.Ключевский, В.Бартольд, Н.Рерих, Л.Гумилёв, Р.Фәхретдин һ.б.) мәсьәләнең тәмам төбенә төшеп өйрәнә, анда кызыклы һәм макаралы хәлләр шулкадәр күп — авторның романнар язарга яратучы каләмдәшләренең берсе бу муллыкка сокланып: "Мин бу материалдан кимендә дүрт-биш роман икат иткән булыр идем", — дигән, имеш. Солтан Шәмсинең әлеге өлкәдәге эзләнүләре, билгеле бер дәрәкәдә, атаклы тарихчы Лев Гумилёв эшчәнлеген хәтерләткәндәй була. Ул да бит матур әдәбият, тарихи бәяннар авторы түгел иде, әмма аның күзәтүләре, эзләнү нәтикәләре, тапканнары, әллә кем әйтмешли, дөнья бәһасенә тиң. +Солтан Шәмси әдәбиятның төрле өлкәләрендә бердәй осталык белән эшли алучы буларак танылса да, күбрәк тарих катламнарын актарырга ярата, кирәк очракта, ул хәзерге тарихчыларыбызның теләсә кайсысы белән аяк терәп сөйләшә ала — аны үзе өйрәнгән өлкәләрнең энциклопедик белгече дип тә санап булыр иде. Алтын Урда дәүләтенең XIII-XIV гасырлардагы тарихын эченә алган "Низаглы йортта" китабында драматик хәлләр, вакыйгалар бөтен борылышлары, нечкәлекләре, факигаләре белән тасвирланган. Аксак Тимер, Туктамыш, Үзбәк ханнар, Мамай, Идегәй мирзалар тормышы, алар чапкан яулар, кырылышлар, киңүләр, киңелүләр турындагы язмаларны мавыгып, кызыксынып укыйсың. "Алтын Урда дәүләтенең таркалу чорыннан сәхифәләр" рәвешендә тыйнак кына тәкъдим ителгән бу әсәрне тарихилык һәм әдәбилек кәһәтеннән бик уңышлы тәкрибә дип санарга кирәк. Тарих фәннәре докторы Равил Әмирхан: "Солтан Шәмси эшчәнлегенең төп кыйбласы — милли тарихыбызның чуалып каткан төеннәрен сәнгать ысулы белән реаль чынбарлык, документаль кирлектә чишүдән гыйбарәт, — дип язды. — "Низаглы йортта" китабы — С.Шәмсинең соңгы еллардагы икат эзләнүләренең китлеккән кимеше сыйфатында кабул ителә". Соңгы вакытта Солтан Шәмси Казан ханлыгы чорын кентекләп өйрәнүгә кереште — бу очракта да хикмәтле бер әсәр тудырачагы шик уятмый. +Тарих өлкәсендәге эшчәнлеген генә дә әдәбиятыбызның зур казанышы дип билгеләргә булыр иде — тик тарихи тема белән генә аның кызыксынганнары чикләнми: моннан тыш ул әлегә күпләргә мәгълүм булмаган Галәм, Галактика серләренә кагыла, үзебезнең әйләнә-тирәбездәге тормыш вакыйгалары, замандашларыбыз турында да матур-матур бәяннар, балаларга махсус багышлап язылган әсәрләр дә икат итә. Кайлардан, нинди юллардан, нинди каршылыкларны киңеп килгән соң бүген хөрмәт казанган бу әдип? Шуларга күз салып үтик әле. +Солтан Шәмси (Шәмсетдинов Солтан Сәлах улы) 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасының Биектау (элекке Дөбьяз) районы Суыксу авылында туа, әмма ул анда өч кенә ел яши. Балачак еллары һәм үсмер чагы шул төбәкнең Юртыш авылында уза. Анда кидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казандагы һөнәр училищесында укый, токарь һөнәрен үзләштерә. 1962 елда тормыш юллары аны Мәскәү каласына китерә, башкала заводларында токарь, слесарь-инструментчы булып эшли, хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый. Соңыннан, гаскәри хезмәтен (1967-1969) тутырып кайткач, Мәскәү басмаханәләренең берсендә полиграфист һөнәрен үзләштерә. 1971 елда С.Шәмси Казан университетына укырга керү нияте белән Казанга күчеп кайта, берникадәр вакыт Казанның Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинатында — китап басучы, аннан "Урак-чүкеч" заводында слесарь булып эшли. Бер үк вакытта университетның татар филологиясе факультетына керү өчен әзерлек курсларында укый. Әмма аңа Казан университетында укырга насыйп булмый. Әле Мәскәүдә кичке мәктәптә укыган чакта ук әдәбият белән мавыгып китеп, беренче хикәяләрен язган С.Шәмси 1972-1977 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала, институтны тәмамлап кайткач, 1977-1985 елларда "Казан утлары" журналының проза бүлегендә мөхәррир булып эшли. Соңрак ул "Идел", "Татарстан" журналларында, Татарстан китап нәшриятында каваплы вазифалар башкара. 2000-2005 елларда — Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында татарча текст мөхәррирләре төркемен китәкли, беркадәр вакыт әлеге эшеннән читләшеп торса да, тиз арада аны яңадан институтка чакырып алалар — биредәге актив икат эшчәнлеге 2012 ел уртасына кадәр дәвам итә. +Әдәби икат юлын ул тәркемәләрдән башлый, икат эшен ике юнәлештә алып бара — татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәркемә итә. 1986-1987 елларда С.Шәмси атаклы классик язучы Галимкан Ибраһимовның "Кызыл чәчәкләр" повестен һәм дистәдән артык хикәясен рус теленә тәркемә итә. Шулай ук аның тәркемәсендә С.Антонов, С.Воронин, Н.Думбадзе, С.Данилов, Г.Матевосян, А.Мифтахетдинов, Р.Мирхәйдәров кебек әдипләрнең әсәрләре татар укучысына үз ана телебездә барып ирешә. +Солтан Шәмсинең матур әдәбияттагы мөстәкыйль эшчәнлеге 1984 елда башлана: беренче хикәяләре тупланган "Көмеш чылбыр" исемле кыентыгы Татарстан китап нәшриятында басылып чыга. Андагы әсәрләр үзләренең матур теле, геройларның эчке халәтләрен тасвирлаганда, авторның нечкә психологик бизәкләр таба белүе белән каләмдәшләренең игътибарын кәлеп итте һәм С.Шәмси 1985 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителде. Аннан соң да язучы проза өлкәсендә актив эшләде: озакламый аның "Кәяүле буран" (1988), "Ут хәйләсе" (1994), "Еллар эзе" (1996) исемле хикәя, повесть, әкият жанрларын үз эченә алган китаплары дөнья күрде. Композиция ягыннан кыйнак, матур әдәби телдә язылган, тыгыз фикерле бу китапларны укучылар бик кылы кабул иттеләр, ә "Еллар эзе" дигәне — Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге, ә "Сөт калыр, Ватан китәр" (2011) китабы Абдулла Алиш исемендәге бүләкләргә лаек булды. Матур әдәбият өлкәсе — әдип икатының бик әһәмиятле тармагы, һәм, әйтергә кирәк, әлегә әдәби кәмәгатьчелек тарафыннан бик аз яисә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, тиешле бәя бирелмәгән килеш кала. Гәрчә бу әсәрләр бүгенге татар прозасы өлкәсендә эшләүчеләрнекеннән һич тә ким түгел дип беләбез. Алга табарак, әдипнең шушы юнәлештәге эшчәнлегенә мәкаләбездә ныграк игътибар белән күз салырбыз. +Күпләр бу авторны тарихи темалар буенча эзләнүче, популяр китаплар ярдәмендә бай милли тарихыбызның әһәмиятле дәверләрен ачып салып, халыкка киткерүче мөхтәрәм зат дип беләләр. Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы Мәхмүт Әхмәтканов, С.Шәмсинең тарихи эзләнүләрен югары бәяләп, болай дип язды: "...милли тарихыбызны тирәнтен белгән язучының игътибарын Идел Болгарстанында Ислам дине кабул ителү вакыйгасы үзенә тарта һәм ул, Әхмәд ибне-Фазланның мәгълүм язмаларын яңабаштан хикәяләп чыгып, аның әдәбиләштерелгән вариантын әзерли ("Путешествие Ибн-Фадлана на реку Итиль и принятие в Булгарии ислама" (1992)). Нәтикәдә, моңарчы тар даирәдә генә билгеле булган кыйммәтле чыганак 50 мең тираж белән басылып чыгып, милләттәшләребезнең яратып укыла торган китабына әверелә. 1999 елда аның татарча һәм русча эшләнгән, зур форматлы, сурәтле басмасы да дөнья күрә ("Ибне Фазлан сәяхәте. — Путешествие ИбнФадлана"). +1996 елны Солтан Шәмси Ризаэддин Фәхреддиннең "Алтын Урда ханнары" исемле мәгълүм хезмәтен рус теленә тәркемә итә һәм, бер тышлык эченә татарча һәм русча текстларны урнаштырып, аларны тарихи рәсемнәр белән бизәп, икетелле китап рәвешендә бастырып чыгара. "Язучы С.Шәмсинең икат юлына тулаем караш ташласаң, — дип язды арабыздан киткән язучы М.Әхмәтканов, — аның гомер буе халкыбыз тарихы белән тирән кызыксынып, даими рәвештә шул хакта сүз әйтергә омтылып яшәвенә игътибар итмичә калу мөмкин түгел. Аның әдәбият өлкәсендә башкарган һәр эше милли тарих белән бәйләнгән — Кубрат ханның Бөек Болгар дәүләтен төзүеме ("Кубрат" пьесасы), Идел Болгарстанында Ислам дине кабул ителүме ("Ибне Фазлан сәяхәте"), Казан ханлыгына багышланган язмалармы, Алтын Урда дәүләтендә барган ватандашлар сугышымы ("Низаглы йортта"), "Болгармы?", "Татармы?" бәхәсенә катнашып, китди сүз әйтүеме — әдипнең һәр язган әсәре халкыбызның тарихи язмышы турында китди уйлануга әверелә". +2006 елда Солтан Шәмси, үзенең моңа кадәр икат иткәннәренә йомгак ясагандай, укучыларга исеме дә, эчтәлеге дә сәеррәк тоелган "Күк капусы ачылса..." дигән фәлсәфи китап бастырып чыгарды. Икенче карашка, бәлки бик сәер дә түгелдер — чөнки халкыбызда "күк капусы ачылганда, изге теләкләр телә, бар теләгәнең дә кабул булыр" дигән гыйбарә бар. Әлеге әйтем үзе генә дә гавамның игътибарын бу әсәргә тартырга тиеш иде, һәм ул шулай булды да: укучылардан килгән кылы хатлар шул турыда сөйли. Әмма әдәби кәмәгатьчелек китапны күрмәмешкә салышты — хәзер тәгаен генә әйтүе кыен: әллә диннәр белән бәйләнешле фикерләрнең артык кыю куелышы куркытты, әллә инде бу каты чикләвеккә бөтенләй теше үтмәде. Ничек кенә булмасын, инде менә ничә еллар олы матбугатта бу турыда сүз әйтелгәне юк диярлек — аңлаешсыз бер сәер тынлык хөкем сөрә. Ә бит, ныклабрак уйлап карасаң, бу китап әдәбиятыбызда моңарчы булмаган өр-яңа теманы ача. Анда тупланган материалларда сүз Коръән һәм Библиядәге серләр, Кыямәт көне, Планетабызның яшәеш цикллары турында бара. Өченче меңьеллыкка аяк баскан адәми зат алдына куелган рухи үсеш мәсьәләләре хакында бәян ителә. Бәлки бу китапны күрмәмешкә салышуның сәбәбе шуңа бәйледер. Тәнкыйтьчеләрнең, әдәбият белгечләренең бу хакта сүз әйтергә әзерлеге китмидер? Кыскасы, әлеге басманы әдипнең дөньяга карашларының квинтэссенциясе, ягъни икат йөзен шактый тулы ача торган тупланмасы дип кабул итәргә мөмкин. +Әлеге китапка урнаштырылган материаллар жанр һәм язылышлары, төзелешләре, хәтта эчтәлекләре ягыннан да бер-берсенә бигүк охшамаган кебек тоелсалар да, дөресендә аларны авторның дөньяга карашлары системасы, тәмам калыплашып өлгергән фәлсәфәсе, яшәешкә, кеше канының үлемсезлегенә карата нык утырып киткән мөнәсәбәтен үзенә бәйләп тора. Иксез-чиксез Галәмдә, Галактикадагы кисемнәр, йолдызлар, планеталарның ниндидер яшерен, әмма кодрәтле кануннарга буйсындырылган хәрәкәте, Табигать-анабызның бөек рухына табынып, шуларны аңларга тырышып яшәргә чакыру, Күктәге Иерархиянең Планетабызны, кешелек дөньясын даими күзәтеп, аны кайгыртып яшәве турындагы язмаларның "Күк капусы ачылса..." әсәрендәгечәләре татар әдәбиятында моңарчы күренгәне юк иде шикелле. Кайбер бүлекләрнең исемнәренә генә күз төшереп үтик: "Үзгәрешләр һәм Бөек күчеш", "Диннәр ни сөйли?", "Хисап көне", "Адәмне кем коткарыр?", "Раббыбыз сәяхәте", "Коръән хикмәтләре: бер аятьнең сере" ...һәм тагын бик күп кызыклы материаллар. Алар арасында тәркемә ителгәннәре дә бар. Мәсәлән, Елена Рерихның "Өч ачкыч"ы һәм Эльза Баркерның "Мәрхүмнән иңгән хатлар" исемле язмалары... Боларның һәркайсы озак еллар буена фәкать бер яссылыкта, бер юнәлештә генә уйларга күндерелгән туң миләребезне уятып яисә кузгатып кибәрә. +Кешелек дөньясының яралтылуы, аның төрле этаплар аша үтеп үзгәрүе, иске һәм яңа Гаһед, кешелеккә Хисап көне якынлашуы турындагы фикерләр төрле мифлар, риваятьләр, борынгы Майя язмалары, дини китаплар — Библия һәм Коръәндә язылганнар белән янәшә куеп, кентекләп анализлана. Бу эзотерик язмаларда замандашларыбыз өчен гаять кыйммәтле һәм кызыклы мәгълүматлар тулып ята. Галактикадагы 26 мең еллык цикл хикмәтләре, кешелек дөньясының бишенчесе тәмамланып, алтынчысына керүе, адәми затларның тәннәренә урнаштырылган, галәмдәге төрле дөньялардан мәгълүмат алуны тәэмин итә торган чакралар турындагы фикерләр затлы, зыялы укучыларның берсен дә битараф калдырмас, дип ышанабыз. Гомумән, "Күк капусы ачылса..." әсәрен хәзерге мәдәниятебез даирәсендә тиңе булмаган күренеш дип бәяләсәк тә ялгышмабыз. +Китаптагы күп кенә тезислар укучыларыбыз өчен зур ачышлар тезмәсе булып тоелыр, бәлки кайберәүләр үзләрен күптәннән борчып, уйландырып торган сорауларына дәлилле һәм өметләндерерлек каваплар да таба алыр. Әлбәттә, китаптагы беренче юллар ук укучының галәм серләре белән кызыксынуын көчәйтеп кибәрәчәк. Мәсәлән: "Әйе, кешелек дөньясы беркайчан да берьялгызы яшәмәгән, үзенең барлыкка килү көненнән үк аның Олуг Остазлары, Илаһи Тәрбиячеләре булган һәм Алар бүгенге көндә дә шушы изге вазифаны башкару белән мәшгуль. Бу затлар хәзер дә кешенең һәм планетабызның эволюциясен күзәтеп торалар... Галәмдәге дустанә цивилизацияләр күптән инде безнең ниһаять уянуыбызны, алар белән бер сафка басуыбызны түземсезлек белән көтә. Әмма һәрнәрсәнең бер чиге була. Шуңа күрә без, кешеләр, язмышыбызны куркыныч астына куеп яшәгәнче, мөмкин кадәр тизрәк рухи үсеш юлына басарга тиешбез. Күкләрдән иңгән кисәтүләргә колак салырга теләмәгән, һаман элеккечә яши биргән, киләчәктә дә тормыш шулай барыр дип уйлаган кешеләр үзләренә нинди аяныч язмыш әзерләүләрен аңлыйлар микән?" +Шул рәвешчә, автор кешелек дөньясының дөрес юлдан читләшүе зур һәлакәтләргә китерергә мөмкин, дип кисәтә. Галимнәрнең күзәтүләре раслаганча, бүген кешелек дөньясы галәм, галактика хәрәкәтенең үсеш цикллары тәмамланып кисешкән, кискен үзгәрешләр баскычына алып менүче мизгелне кичерә икән. Хәзер Кир-Кояш системасы үзе шунда кергән Плеядалар йолдызлыгы эчендәге 26 мең еллык эволюция циклын тәмамларга тора. Ә бу циклның үзен 12 дәвергә бүлеп карыйлар. Бу икешәр мең ел дәвам итә торган дәвер дә бүгенге көннәрдә тәмамланды — безнең планетабыз Балык йолдызлыгыннан Сукояр йолдызлыгына килеп чыкты — ә без өченче меңьеллыгыбызга килеп кердек. +Башланып киткән Сукояр йолдызлыгы дәверендә планетабызга килә торган нурланышлар шартлы рәвештә Церемониаль Тәртип энергияләре дип атала. Алар кирдәге цивилизациянең йөзен тамырдан үзгәртеп корачак һәм аның яңа формаларын барлыкка китерәчәк икән. Тормышыбызның зур тизлек белән үзгәрә баруы нәкъ шул хакта сөйли, һәм иң мөһиме — Сукояр йолдызлыгы дәверендә кешелек дөньясына Йокыдан уяну һәм Берләшү мөмкинлеге ачылачак, адәми затның киңәйгән аңы галәм киңлекләренә чыгачак. +Әнә шулай, күпләребезгә әлегә бигүк аңлашылып китми торган эзотерик күренеш-хәрәкәтләр һәммәбезгә һәм дә бездән соң бу якты дөньяга килүчеләргә турыдан-туры кагылышлы икән бит!.. Рухи үсеш кануннарын белмәү, барысын да матди як хәл итә дип уйлау аянычлы нәтикәләргә китерә. Коммунистик идеология нигезендә "Материя — беренчел, аң-рух — икенчел" дигән принцип ятты, моның тискәре нәтикәләре — күз алдыбызда. Ә Киһанда бит барысы да киресенчә, — ди китапның авторы. — Анда аң-рух һәрвакыт беренчел, материя исә икенчел. Раббыбыз аңында Галәм идеясе барлыкка килмичә, ул төзелә алмый. +"Күк капусы ачылса..." китабында нык дәлилләп, әнә шул караш үткәрелә. Көнкүрештә дә шулай бит. Кешенең илаһи зат булып яралтылып та, бүгенге көнне күп асыл сыйфатларын югалтуы, бозыклыкка батуы байлыкка табынуыннан килә түгелме соң? +Солтан Шәмсинең китабында турыдан-туры күчереп урнаштырылган язмалар да бар. Алар бу хезмәтнең идеясе-рухына аваздаш һәм кыйммәтен тагын да арттыра төшә. "Мәрхүмнән иңгән хатлар", "Парацельс китабы", Елена Рерихның "Өч ачкыч" исемле язмалары — шундыйлардан. Күпләребезгә адәм ышанмаслык булып тоелып та, кайберәүләргә, бигрәк тә "күктә ни булмас, дисең — очсыз-кырыйсыз күк бит ул" кебек шигъри юллар белән рухланып гомер итүчеләргә кеше канының мәңгелеге яисә бер тәннән икенчесенә күчеп урнашу сәләте (реинкарнация), теге дөньядан әледән-әле иңә торган хәбәрләр турындагы язмалар өметләнеп яшәүче күңелләргә өстәмә ким, оптимистик кан азыгы булып хезмәт итәр. +Болардан тыш китапка "Алтын Урдада ватандашлар көрәше" исемле зур тарихи хезмәт, бүгенге тормыш хәлләрен бөтен үткенлегендә чагылдырган, кыю рухлы публицистик мәкаләләр ("Яшәү даирәң киңме, ана телем?", "Исемең мәгърур, кемнәр кушкан?") һәм нәкъ бүгенге заман рухында язылган дүрт хикәя-новелла ("Каты чикләвек", "Табигатьнең газиз баласы", "Синеке булыр", "Соңгы юаныч") урнаштырылган. Тулаем алганда, "Күк капусы ачылса..." китабы битләрен ачса, зирәк һәм кызыксынучан, эзләнүчән рухлы укучы аннан үзенә, зиһененә күп нәрсә алыр иде. Ә гомумән, әлеге хезмәтне бүгенге әдәбиятыбызның олы казанышы, күңелләргә рух һәм кан азыгы бирердәй, аңнарыбызны киңәйтердәй кыйммәтле китап дип санап була. +"Күк капусы ачылса" китабына тупланган язмалар аша әдип икатының нигезен тәшкил итүче принципларны билгеләргә була. Иң башта яшәешнең бары тик үзара аңлашу, татулык, мәрхәмәтлелек шартларында гына мөмкин икәнлеге ассызыклана. Бөек рухи көчләр, кешелек дөньясы тәрбиячеләре, табигать-ана, галәмгә, кешелеккә иң уңайлы шартлар тудырган Затлар турында сүз алып бара автор, һәм менә без — адәм балалары шул могкизаның бөеклеген күреп, аңлап, кадерен белеп яши беләбезме, әллә һәрдаим үзебезнең кылган гамәлләребез, гөнаһлы кыланышларыбыз белән шул изгелекләрдән читләшә барабызмы? Әдип шул сорауларга кавап эзли — ә ул кавап тик уңай гына булырга тиеш. Бу очракта сүз югарыда исеме телгә алынган китап турында гына бармый. Әдипнең бөтен тормышы, яшәеше, көн итүе һәм, әлбәттә, күпкырлы икаты әнә шул турыда сөйли. Биредә А.П.Чеховның "...кешедә һәрнәрсә гүзәл булырга тиеш..." дигән мәгълүм гыйбарәсе дә искә төшә. Солтан Шәмси белән очрашкан һәр зыялы бу шәхеснең әңгәмәдәшенә карата үтә дә игътибарлы булуын, аеруча тактлы теләктәш мөнәсәбәтен, карашы, сүзе белән, сине рәнкетмичә генә, үз фикерләрен куя, яклый, үткәрә белүе кебек характер сыйфатларына битараф калмагандыр. +Әлбәттә, барысының да төбендә яшәешнең матур, тигез, гармонияле мөнәсәбәтләргә нигезләнгән булуы һәм шуны аңлау, саклауның зарурилыгы ята. Боларны югалту зур, хәтта төзәтә алмаслык факигаләргә алып килә. Бөек Алтын Урда дәүләтенең XIII-XIV гасырлардагы котылгысыз һәлакәтенең төп сәбәбе — хакимлек, власть өчен ызгыш-талаш, элеккеге акыллырак хакимдәрләр урнаштырган гармонияле мөнәсәбәтләрнең күрәләтә бозылуында, юкка чыгуында. Моның шулай икәнлеге "Низаглы йортта" әсәрендә китди тарихи фактлар ярдәмендә исбат ителә. Һәм иң гакәбе — бөтенләй башка жанрдагы — балаларга атап язылган "Ут хәйләсе" исемле әкияттә дә матурлыкны, дуслыкны, тату мөнәсәбәтләрне саклый белмәгәндә, бөтен кир шарын ут ялмап алып, бар табигатьне юк итәчәге турындагы кисәтү нәниләрнең үз телләрендә аңлаешлы итеп бик әйбәт ачып салынган. +Ә хәзер әдипнең икат эшчәнлегенең тагын бер ягына — заман прозасы юнәлешендәге эшчәнлегенә күз салыйк. Узган гасырның сиксәненче елларында әдипнең бер-бер артлы өч проза китабы ("Көмеш чылбыр", "Кәяүле буран", "Ут хәйләсе") дөнья күрүе хакында инде алдарак әйткән идек. Аннан соң да шушы юнәлештәге эшләр уңышлы дәвам иттерелде: "Еллар эзе" (1996) һәм "Күк капусы ачылса..." (2006) кыентыкларында С.Шәмси безне яңа хикәяләре һәм язмалары белән таныштырды. Әмма әдәбият белгече Равил Рахмани бик дөрес билгеләп үткәнчә, "авторның бу китаплары күпсанлы һәм берникадәр чуар сыйфатлы әдәби продукция ташкыны эчендә укучы күзенә бик үк ташланмый калды, алар киң кәмәгатьчелек тарафыннан тиешле бәяләрен алып киткермәде кебек. Хәлбуки, язучының байтак кына хикәяләре өлгергән, югары сәнгать әсәре буларак, бүгенге әдәбиятыбызның уңышы итеп каралырга тиешләр иде сыман. Һәрхәлдә, автор үзен нечкә психологик хикәя остасы итеп күрсәтә алды, ...без аларда соң чиккәчә китеп тартылган киеренке халәт үсешен, тетрәндерә дә, уйландыра да торган күп төрле характер-образлар белән очрашабыз". +Әйтелгәннәр белән килешеп, әдипнең чәчмә әсәрләренең битләрен ачып карыйк. Нинди жанрда булуларына карап, авторның язу стиле даими үзгәрә тора. Прозасының матур үрнәкләре белән таныша башлаганда, "боларны бит күренекле әдип-тарихчы язган" дигән уй бөтенләй башка да керми. Тик беренче карашка гына шулай тоела. Эш шунда ки — әдип бу юлы башка, кечкенәрәк модельләргә күчә: бүгенге чор, заман чынбарлыгын чагылдырган хикәяләренең бик күбесендә олы, катлаулы тормыш юлы узган, аның ачысын-төчесен татыган мөхтәрәм затлар, шәхесләр гәүдәләнә — "Балконда" хикәясендәге фронтовик Кадыйр, "Соңгы юаныч"тагы бакчачы карт, "Табигатьнең газиз баласы" хикәясендәге Гаффә карчык — әнә шундыйлардан. Кентекләбрәк карасаң, аларның башларыннан узган тормыш вакыйгаларының һәркайсы — үзе тарихның бер нәни кыйпылчыгы, һәм болар турында сөйләгәндә дә автор китди һәм аңлаешлы аналитик икат принцибыннан читләшмәскә тырыша. +Солтан Шәмсинең күпчелек герой-персонажлары — тәрбияле, итагатьле, тәртипле кешеләр — заманыбызның ихтирамга лаеклы мөхтәбәр затлары — аларның күбесендә авторның үзенә хас характер сыйфатлары, карашлары, омтылышлары аермачык гәүдәләнә. Әдип үзе дә аны яхшы аңлардай теләктәш укучысына йөз тота сыман. Хикәяләр һәм бәяннарда без әнә шундыйлар арасында яшибез — бер сүз белән әйткәндә, бу — позитив дөнья. Шулай да тәрбиянең һәм тормышка карашларның төрлечәрәк булуы сәбәпле, тигез кирдә дә кыенлыклар, каршылыклар аяк астыннан килеп чыгучан була. Бу хәл бигрәк тә гаилә оешу һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләргә карый. Әмма болытлар баш өстендә никадәр генә куермасын, автор аларның вакытлыча гына булуына өметләнә, ә инде юллар котылгысыз рәвештә бер-берсеннән аерылганда, әле башка сукмакларның да барлыгы, әле яңа шанслар, мөмкинлекләр булачагы турында да искәртелә ("Якты утрау", "Нихәл, дустым?", "Сагыну" һ.б. хикәяләрдә). +Әдипнең төп икат кредоларының берсе — яшәешкә, тормышка, матурлыкка — шуларны һәркайсыбызга мулдан бүләк иткән Табигать-анабызга һәм аның әйләнә-тирәбездәге һәртөрле чагылышларына тирән рәхмәт һәм ихтирам хисләре белән сокланып гомер итү. Адәм баласының гомере, тормышы, гаиләсендәге мөнәсәбәтләр турында фикер йөрткәндә дә, автор процесс яки күренешкә фәлсәфи планда якынлаша, һәрнәрсәнең төбенә төшеп тикшерүче буларак бәя бирә. "Якты утрау" хикәясендә әлеге вазифа әсәрнең баш герое Гомәргә йөкләтелә. Менә аның табигать һәм кеше тормышының янәшәлеген чагылдырган кайбер уйлары: +"Гаилә тормышы кызык икән ул, — дип уйлый иде Гомәр. — Ул нәкъ һава торышы, ел фасыллары, табигатьтәге үзгәрешләр кебек алышынып тора, болытлы көннәрдән соң кояш чыга, ул, ниндидер законнарга буйсынып, гел тирбәлә: бер өскә күтәрелә, бер аска төшә. Кайвакытларны ул: "Безнең гаилә генә шулаймы, әллә кеше психикасы кебек сизгер системалар өчен гомуми закончалыкмы бу?" дип тә куя". Әнә шул рәвешчә, хикәядә гаилә тигезлеге, гармониясе мәсьәләләре кузгатыла. Геолог Гомәр белән хатыны Сания арасындагы аңлашылмаучылыкны озакламый туачак бәбиләре алып ташлый: аның туачагын көткән Гомәр "хәзер үзен яшел оазиска, якты утрауга юлыккандай хис итте. Тату яшәгән гаилә дә — шул ук коткаручы утрау — яшел оазис кебек бит, дип уйлады ул. Кеше анда хәл алырга, яраларын дәваларга, яңа эшләр һәм көрәшләр өчен көч тупларга әйләнеп кайта". +Менә шулай гаилә татулыгын, кеше бәхетен табигать байлыгы белән янәшә куеп чагыштыру һич тә очраклы түгел — бу янәшәлек С.Шәмси прозасында гел дәвам итәчәк, әле тагын күп тапкырлар безгә очраячак. Тик кайбер шикләр дә туарга мөмкин: иң куркынычы — бу төштә авторны фикерне образга "төреп киткермәү" яисә фикернең "ялангач" калып, образга әйләнеп, "эреп бетмәве" сагалап тора. Әмма автор үзе моны яхшы аңлый һәм андый очраклылыктан да читләшергә тырыша. "Соңгы юаныч" исемле хикәясе — шуның бик матур мисалы. Бакчачы карт күңелендәге сафлану халәте кечкенә генә тормыш детальләре, штрихлары аша шактый матур гәүдәләнә — көзге моңсу табигать фонындагы авыр уйлар башкалары — өметлерәкләре белән алмашына. Бу карт, хатыны авырып, үлеп киткәч, үзен кая куярга белми — хәзер аның бердәнбер сыену ноктасы — юанычы булып бакчасы — дачасы кала. Бердәнберенең шушы бакча дия-дия казынып, үлемен тизләткәнен дә аңлый ул. Төпле бер карарга килеп, олы кызының ай-ваена карамастан, карт, бакчада вак-төяк яшелчә үстерүдән ваз кичәргә була — суыктан корыган алмагачларын кисеп, мул итеп үлән чәчеп, бакчаны да, үз-үзен дә тынычлыкта калдыра. Чапкан үләннән шалаш ясап куя да шунда яши башлый. Хикәянең финалында көтелмәгән сюжет борылышы бар: "печәнне кемгә, күпмегә сатар икән бу карт", дип көтеп торган бакча күршеләре һәм, әлбәттә, укучылар, бераз гакәпкә дә кала: "үзең, кирәксә, кереп алырсың", дип, бер танышына калдырып китә. Сюжетның үзәгендәге печән характердагы кискен үзгәрешне күрсәтер өчен файдаланылган әдәби деталь икәнлегенә укучы тиз төшенә. +Бу әсәрдә дөнья артыннан куып, вак-төяк мал тупларга азапланып, борчылып яшәүнең үтә мәгънәсезлеге, болардан арынганда гына кан тынычлыгына ирешеп була дигән фикер ярылып ята. Әсәрләре нинди генә жанрда булып, кайсы гына темага карамасын, һәр очракта авторның ныклы позициясе, утырып киткән карашлары, мәсьәләгә конкрет мөнәсәбәте ачык сизелеп тора. Хикәяләрдәге һәртөрле сюжет, сурәтләү алымнары әдипнең укучысына әйтергә теләгән уй-фикер һәм тойгыларын киткерүнең чаралары булып хезмәт итә. Төп фикер һәм аның образлы сурәте әсәрнең нигезен һәм, шуннан чыгып, уңышын тәэмин иткәнлеген яхшы беләбез. Ә вакыйгалар, аерым сурәтләү чаралары — тышкы билгеләр, калып булып кына тоела. Тик менә шул тышкы билгеләр, вакыйгалар, сурәтләр тезмәсенә фикеридеяне салганда, сүз художнигына аеруча сак эш итү, укучы белән автор арасындагы элемтә кепләренең ныклыгы, чәбәләнмәве һәм һәркайсыннан үзара теләктәшлек сорала. Бер караганда, Солтан Шәмси үз әсәрләрендә, бигрәк тә хикәяләрендә, персонажлар яисә геройлар тормышының тик бер читен генә ачып күрсәтү, күзгә бәрелеп тормаган вакыйгаларны сурәтләү белән чикләнә кебек. Әсәрдән макаралы хәлләр, кискен борылышлар өмет итүчеләр әлеге алымнан бигүк канәгать тә булмастыр. Аның каравы, тормышның асыл мәгънәсе турында уйланырга, нечкә күңел халәтләрен, тирән чоңгылларын сабыр гына күзәтергә, аларны үз хәлләре, яшәешләре белән чагыштырып, кайбер нәтикәләр ясарга күнеккән укучылар өчен бу типтагы әсәрләр кыйммәтле хәзинә булып тоелыр. +Кеше күңеленең байлыгы, аның нечкәлеге, аз гына тупас кагылганда да, тиз яраланучан булуы, үзара мөнәсәбәтләрдә аеруча сак эш итә белү зарурлыгы кебек мәсьәләләр һәм фикерләр татар прозасында күптәннән үткәрелеп килә. Шуның матур һәм гыйбрәтле мисалларын без үз вакытында Фатих Әмирхан, Шәриф Камал, Галимкан Ибраһимов, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники кебек бөек әдипләр әсәрләрендә байтак очраттык. Солтан Шәмси прозасында шушы бәрәкәтле психологизм юнәлеше бик уңышлы дәвам иттерелә. Бу психологик сызык үзеннәнүзе мөнәсәбәтләр гармониясе, күңел кылылыгының табигыйлеген аңлау, бүтәннәргә, бигрәк тә язмыш килләре тарафыннан кагылган-сугылганнарга, вакытында ярдәм кулы суза белү сәләте кебек нәрсәләргә килеп тоташа. Хикәяләрендәге күпчелек геройларга мондый сыйфатлар тумыштан салынган. Боларның барчасы автор шәхесенең үзеннән килә дип әйтергә тулы нигез бар. Жанр кануннары буенча, әлбәттә, мондый кешелекле мөнәсәбәтләр укучыга күп очракларда персонажларның эш-хәрәкәтләре, гамәлләре һәм сүзләре аша киткерелә. +Табигатьнең мәрхәмәтле кочагында сау-сәламәт килеш әйләнә-тирәлекнең матурлыгын тоеп яшәү — үзе генә дә зур бәхет. Ә инде гүзәл сөйгәне белән тиз арада очрашуның кадерле минутларын көтеп торган ир-ат заты моны аеруча ләззәтләнеп тоя ("Сагыну"): "Болын өстендә яткырып куелган кувшинга охшаш болыт асылынган. Аннан тамчылар тамар да Әлфияне чылатыр сыман. Хафиз шул бердәнбер ак болыттан күзен алмый утырды. Тәненең бөтен күзәнәкләренә кояшның шифалы, тансык нурын сеңдереп, бу мәлне күңелен камап алган тынлыкка һәм шул ук вакытта минут саен ныгый барган ышанычка гакәпләнеп куйды: бу тынлык, әлеге күңелгә иңгән ышаныч — бәхет үзе түгел микән?.. Утыра торгач, ул бире таба килүче Әлфияне күреп алды. Шул вакытта артта рельслар гүли башлады. Электричка якынлашып килә иде... Болын өстеннән, үләннәрне киңел тибрәтеп, кил узды. Хафиз аның йомшак канатын тоя, күзләрен йомар-йоммас утыра бирде. Бераздан ул үзендә әйтеп бетермәслек киңеллек сизде. Бу минутта инде ул салмак адымнар белән аңа таба килүче Әлфиянең гомерлек, алыштыргысыз дус булачагына ышанган иде..." +Күренеп тора: бу кечкенә, әмма герой өчен бик тә әһәмиятле тормыш мизгеле нәкъ үз төсләрендә кемелди. Мондый күренешләрнең авторын, бәлки тәнкыйтьчеләребез тарафыннан еш кына урынлы-урынсыз кулланыла торган термин — "импрессионизм вәкиле" яисә "импрессионист" дип тә атап була торгандыр. Чөнки мондый агымга хас, нечкәләп сурәтләнгән хисси сурәтле күренешләрне С.Шәмси әсәрләреннән бик күп табып була. Бу кәһәттән авторны югары хәзерлекле эстет дисәң дә ярыйдыр. Ул үзенең икатында һәрдаим нәфислек, нәзакәтлелек, гүзәллек тарафдары булып кала. Менә тагын бер мисал: "Хафиз, китаптан аерылып, өстәлдәге розага борылды. Кара өстәл, кара сызыклар төшкән ак ваза, аңа утыртылган ялгыз роза — зәвык белән берләштерелгән бу өч әйбер берсе-берсен тулыландырып, бүлмәгә ямь өстиләр иде... Хафизның күңеле күтәрелеп китте..." ("Сагыну"). +Геройлары белән бергәләп, автор укучыны да тормыш мизгелләренең кадерен белеп, табигатьнең сулышын тоеп, андагы тереклекнең бихисап рәвешләрдәге чагылышларын, үсемлек, кош-корт, бөкәкләре дөньясын күреп, аңлап яшәргә чакыра сыман. Әдип карашларын һәм икатын иңләп алган төп тема — тормышны, тереклекне, гомумән, яшәешне сөю, олылау мотивлары аның язганнарының барчасын сугарып тора. Моңа авторның гаять тирән, хәтта энциклопедик гыйлемгә ия булуы, дөньяны, аның тарихи хәрәкәтен фәлсәфи киңлегендә һәм бөтенлегендә күзаллый белүе дә ярдәм итә шикелле. Икенчедән, авторның бай мәгълүматны кызыклы, аңлаешлы һәм тәэсирле әдәби калыпларга салып, беренче көмләләре белән үк укучыны кызыксындырып, үз артыннан ияртергә сәләтле шәхес икәнлеген дә истән чыгармыйк. Игътибарлы укучысы алдына ул кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең нечкәлекләрен генә түгел, хәтта Галәмдәге хәрәкәтнең акыл китмәстәй булып тоелган яшерен серләренең кайбер якларын да ачып сала. Боларның барысы да Табигать-анага хас кодрәт һәм материаль дөньяның камиллеген тәэмин итүче Илаһи көчләрдән килә — алар мәхәббәтле, гармонияле тормышның чыганагы дигән фикерне аңлауга һәм олылауга кайтып кала. Әлбәттә, мондый фикерләр һәм дөньяга карашларның тирәнлеге үзләреннән-үзләре тумаган — игътибарлы укучы аларның күбесенең ислам тәгълиматыннан килгәнен, Коръәни Кәримнең үзендәге аятьләр белән аваздаш икәнлеген тиз шәйли аладыр. Шул тәгълимат белән сугарылган тарихыбызның бай классик әдәбиятыбызда чагылган рәвеше, сурәтләре булып тагын бер чыганак күңелгә килеп ирешә. Моның матур мисалы — атаклы Дәрдемәнднең шигъри юллары: "Ни газизрәк — бу Ватанмы? Аһ, туган каумем газиз! Ул мөкатдәс кан белән ул изге сөткә ни китәр!.. Сөт калыр, Ватан китәр! Сөт калыр, Ватан китәр!" +"Бу сүзләрдә нинди тирән мәгънәләр ята, — ди Солтан Шәмси. — Чыннан да, тарих барышында бик күп кавемнәр, халыклар төрле сәбәпләр аркасында төрле тарафларга күченеп, туган кирләрен, ватаннарын ташлап китәргә мәкбүр булганнар, шул исәптән татар халкы да. Шуңа да карамастан, алар яңа кирләрдә дә үзләре булып кала белгәннәр. Ягъни туган телне, гореф-гадәтне, атабабадан калган йолаларны — кыскасы, халыкның йөзен тәшкил итә торган күп сыйфатларны саклап калуга ирешкәннәр. Бу үзенчәлек төрки бабаларыбызга да хас, бихисап гасырлар, меңнәрчә еллар үтсә дә, алар төрки кавем булып калганнар. Шагыйрь бу сыйфатны иң изге һәм газиз әйбергә — Ана сөтенә тиңли, Ватан китсә дә, сөт калыр, халык үз йөзен югалтмас, чит йогынтыларга бирелеп, башка халыклар арасында эреп югалмас, йотылмас, ди. Бабаларыбыз үткән юлны күздән кичергәндә, мин дә безнең өчен төп нәтикә, иң зур гыйбрәт әлеге "сөт"не саклап калудыр дип уйлыйм". +Кешелек язмышы өчен борчылып яшәү, башкалар хәсрәтен үз күңелеңә якын итеп кичерә белү хакәтеннән караганда, С.Шәмси икаты рус әдипләреннән А.П.Чехов икатына якынрак тора дип уйлыйбыз. Бу хәл әйләнә-тирәдәгеләргә үтә дә игътибарлы, итагатьле мөнәсәбәттә, экономияле, бәрәкәтле язу стилендә дә сизелә. Ә инде кешенең кемлеген, чын кешелек сыйфатларын ача торган гаделлек, намуслылык, мәхәббәт һәм бәхет кебек олы категорияләр яссылыгына куеп карасаң, бу ике икатчы язганнардан байтак кына уртаклыклар табып булыр иде. Әлбәттә, әлеге урында сүз ниндидер иярү яисә кабатлау турында бармый. Шулай да татар әдәбиятчысының әдәбият белемендә кабул ителгән "Чехов мәктәбе" дигән төшенчәгә тартым яисә аваздаш икәнлеген исбат итү артык кыен булмастыр. Тик әлегә без бу хезмәтебездә алдыбызга ул күзәтүебезне исбатлауны максат итеп куймадык. +Солтан Шәмсинең иң матур хикәяләренең берсе — "Әбиләр чуагы" (2013). Аның жанрын ул "тәэссорат" дип билгеләгән. Әдәбият фәнендә мондый язмаларны "эссе" дип атау гадәткә кергән. Дөресендә исә бу атамалар үзара каршылыкка керми. Иң әһәмиятлесе: "Әбиләр чуагы"нда авторның кеше, гражданин, замандаш һәм художник буларак тормыш агышына, яшәешкә мөнәсәбәте бик ачык итеп әсәрнең зур булмаган мәйданына туплап бирелгән. Эчтәлеге бик гади һәм һәркайсыбызга аңлаешлы: шәһәр ыгы-зыгысыннан, чирләреннән алкыган герой (аның автор үзе икәнлеге бик киңел аңлашыла) көзнең матур көннәрендә авылга кайта — тормыш мәшәкатьләреннән вакытлыча арынып, кан рәхәте кичерә: "Монда бернәрсә дә сиңа басым ясамый, мәкбүрият юк, син табигый яшәү кочагында, үз-үзеңә хука, әбиләр чуагының гакәеп манзарасы күзләрең, һәр күзәнәгең аша каныңа үтеп керә, күңелең ниндидер тантана, аңлатып булмый торган илаһи хис белән тула. Үзең дә сизмәстән, шагыйрьгә әйләнәсең, табигатьнең көзге матурлыгы каныңда нечкә көй булып сузыла". +Хикәянең төп өлешен геройның, көндез авыл читенә чыгып, кәяүләп Шүрәле яры дип аталган үзәнлек буенда йөргәндә һәм кичен авыл өстендәге йолдызларга карап торганда, күңелендә туган уйлар тәшкил итә. Менә ул кайчандыр гөрләп эшләп торган һәм бүген инде хәрабәләре һәм коесы гына калган иске шырпы заводы калдыклары яныннан үтә, халык өчен эшләнгән һәм аңа хезмәт итәрдәй әйберләрнең вакытсыз югалуына уфтана. Ләззәтле һәм хәсрәтле уйлар-истәлекләр гел аралашып бара. Якында гына урнашкан мари авыллары һәм андагы эш сөючән дустанә халыклар искә төшкәндә дә, инде ул элемтәләр, элеккеге дуслык кепләре ерак тарихта өзелеп калганлыгы искәртелә. Бүгенге яшәешнең дә күңелне тырнап торган яклары байтак: авыл читләре пычранган, үзәннәргә чүп өемнәре тулган, авылдашлар моңа битараф — берни булмагандай яныннан үтеп йөриләр... +Солтан Шәмси — контрастлар әдибе. Бер яктан, ул Кеше дигән Гали затның илаһи күкләр, табигать бөеклеге белән кушылып, бербөтен булып яшәвен олылый. Икенче якта — булганны, кешелек тапканны әрәм-шәрәм итеп, өстеннән таптап йөрү, чүп өемнәренә әверелдереп, табигатебезне, яшәешебезне агулау... Моның белән ул ничек килешсен?.. Ирексездән, автор кайчандыр тереклек, тормыш гөрләп торган һәм инде сүнгән Фобос, Марс кебек планеталарны искә төшерә. Әмма барыбер авылның көзге кичләрендә күктәге йолдызларга карап торсаң, күңелләр сафлана, рухи көчләрең арткандай була икән — тормыш ыгызыгыларына да киңелрәк карый башлыйсың, йөрәгеңә дәва була... "Галактика кебек могкизаны озаклап күзәтергә яратам, — ди автор. — Сизгәнегез бардыр, күкләрне күзәтүнең ниндидер аңлашылмаган тылсымы бар. Каның күкләргә тартыла, шул тылсымлы күккә ашасың килә башлый. Моның хикмәте нәрсәдә соң? Хикмәте гади дә, катлаулы да — каныбыз бит шуннан иңгән, аны Туган йорты тарта..." +Шул рәвешчә, Солтан Шәмси кир кешесе тормышының олы Илаһият белән бәйләнешен эзли, шуны күрергә, расларга тырыша. Һәм ул аның кавабын һәркайсыбызга бүләк ителгән яшәү бәхетендә таба. Әбиләр чуагын истә тотып, бик гади һәм һәркайсыбыз аңлардай кавап та бирелә. "Нәрсә ул бәхет?.. Бәлки шушы татлы халәттер, бушап калган кырлар, үзәннәр тынлыгында, аның илаһи музыка булып яңгыраган авазларын тыңлап ләззәтләнүдер... Әйе, шулайдыр". +Ни өчендер — әллә күпкырлы булгангамы, Солтан Шәмси икатын киң диапазонлы, күп ешлыклы, саф яңгырашлы, сыйфатлы радиоалгыч, хәтта үзе дә нурлар таратучы ниндидер аппарат белән тиңлисе килә. Әлеге нурларны ул Галәмнең иң ерак почмакларыннан да ала. Ул нурлар гаять тә серле, әлегә күбебезнең зиһененә барып китмәгән яклардан, Мәхәббәт, Бәхет, Гыйлем кебек төшенчәләрне үзара кристаллаштырып, бер монолит сафлык берәмлеге дип аңлатучы Рерих кебек галимнәрдән, Киһанның бүтән үлчәмнәрен үзләштергән башка затлардан, хәтта яшәүнең үлгәннән соң да башка формалары, катламнары бар дип ышанучылардан иңдерелүе рәвешендә безгә дә килеп ирешә. +Хәзер инде сүзебезне тәмамларга, нәтикә ясарга да вакыт китте бугай. Хезмәтебез башында "Кем соң ул Солтан Шәмси?" дигән сорауны куйган идек һәм бу сорауга аның икатын анализлап, беркадәр ачыклык керттек шикелле. Ә кыскарак итеп әйтсәк, ул болай булыр: Галәмнең чиксезлеген, яшәүнең бөеклеген фәлсәфи төшенчәләргә бәйләп, аларның катлаулы якларына күз салырга чакыручы да, халыклар тарихындагы текә борылышларны, һәлакәтләрне, торгызылу-яңаруларны бер чылбыр итеп күрә белүче дә һәм "Ут хәйләсе" исемле повесть-әкиятендә табигать балалары — Кояш-ата, Кирана, Урман, Агымсу, Ут кебек геройларын образ-символларга әверелдереп, сурәтләрен сабыйлар күңеленә күчерүче дә ул — дустыбыз, фикердәшебез, замандашыбыз — Солтан Шәмси! +Олы юбилее көннәрендә без аңа һаман да шулай югары биеклекләрдән карап, тормышка сокланып, үзе сайлаган дулкыннарда һәм ешлыкларда укучыларына нур өләшеп яшәвен теләп калабыз. +Рифат СВЕРИГИН КҮЗЕН АЧКАЧ, ЗӨЛӘЙХА НӘРСӘ КҮРДЕ ИКӘН? +ГҮЗӘЛ ЯХИНАНЫҢ "ЗУЛЕЙХА ОТКРЫТВАЕТ ГЛАЗА" РОМАНЫ ТУРЫНДА +Романның атамасы ук укучының игътибарын кәлеп итә. +Чыннан да, күзен ачкач, Зөләйха ни-нәрсә күрде икән соң? +Ул игенчеләрнең хәләл көче белән үстергән икмәген талаучы совет инквизиторларын күрде. Ул изге мәчетләрне мыскыл итүче, гаепсез кешеләр белән рәхимсез кыланучы "кызылурдачыларны" күрде. +Зөләйха ире белән зиратка барып, кызларының каберен ачып, табутына чәчүлек икмәкне яшереп кайтып килгәндә, кемнеңдер урысча кырлаганын ишетә. Бу кырны икмәк талаучылар отряды кырлап килә икән. Зөләйха кырның сүзләренә колак сала: +Вздуйте горн и куйте смело, +Пока железо горячо... +Зөләйха кырны тимерче урыс кырлый дип уйлый. Юкса, автор Зөләйханың урысча бер авыз сүз дә белмәгәне турында яза. Бер сүз дә урысча белмәгән Зөләйха кыр турында фәлсәфә куерта. Шушы мантыйксызлыкны укыганнан соң, романның беренче битләреннән үк авторга ышанмый башлыйсың. +Ни өчен халыктан рәхимсез рәвештә икмәк талаучы кызылармеецлар автор тарафыннан "кызылурдачылар" дип аталган? Автор үзенең борынгы ата-бабаларын кене белән сөйми һәм гаделсез "кызылармеецларны" "кызылурдачылар" дип атый. +Әлеге дә баягы "Татар игосы" заманасындагы урдачылар коммунисткызылареецлар кебек рәхимсез булмаган. Алтын Урда баскагы буйсындырылган илләрдән елга бер тапкыр ясак кыйган да китеп барган. +1254 елда бөек солтанат — Алтын Урдада халык санын алу башлана. Шуның нәтикәсенә күрә, карар чыгарыла: кирбиләүчеләр Алтын Урдага "мал" дип аталган ясак (налог) түләргә тиеш була. Терлекчеләр йөз баш тере малдан бер баш малны баскакларга бирү мәкбүрендә булган. Сәүдә өчен ясак "тамга" дип аталган. Бу ясак сатылган малның өч процентын тәшкил иткән (История Грузии, 1967, стр. 98). +Шул да булдымы "иго"? +Чын иго совет власте вакытында килде халык өстенә. Халыкның киде кат тиресен тунадылар коммунистлар. Сүз иярә сүз чыккач, әйтим: бөек тарихчы Лев Николавевич Гумилёв "иго" булмаганын исбатлады. Тарихчылар "иго" уйдырмасы татарларны кысарга-кимсетергә шовинистлар уйлап чыгарган сылтау гына дип карый. +Бичара, гаепсез бәрәнгә бүре әйтә: "Син гаепле минем ашыйсым килгәнгә!" +Мескен крәстиән совет власте өчен бушка эшләде, паспорты булмады, кол иде игенче, калхуз рәисенең рөхсәтеннән башка игенче беркая да китә алмый иде. Крәстиәннең соңгы кыерчык ипиен, урта хәллеләрнең имана кирен, малларын, йортларын, киһазларын тартып алдылар. Коммунистлар-кызылареецлар мәчетләрне кимерделәр яки клуб ясадылар. Советлар Берлеге халыклары түли алмаслык налоглар, заемнар түләргә дучар ителделәр. Хәтта күт налугы салдылар. Хатын-кызлар кияүгә чыккач, бала табалмаса, аңа күт налугы салалар иде. Ир кеше өйләнсә, хатыны бала тапмаса, ирләргә дә күт налугы йөклиләр иде. Имәнгеч налуг иде ул. Әгәр ир импотент яки кыз-тәкә булса? Әгәр дә хатын бала табалмый торган булса? +Гәрчә 1861 елда ук крепостное право бетерелсә дә, СССРда крепостное право ХХ гасырга чаклы дәвам итте. Бу хәл, автор язганча, "кызылармеецлар" заманасында булды. Гакәпләнергә генә кала, урта гасырлардагы "урдачыларның" "коммунист кызылурдачыларга" ни катнашы бар? Гүзәл Яхинаның борынгы бабалары — "урдачылар" "кызылармеецларга" караганда йөз мәртәбә миһербанлырак булган. +Октябрь революциясеннән соң СССРда котчыккыч кызыл террор чоры башланды. +Коммунистлар халыкның соңгы ямаулыгына кадәр алып бетерделәр. Кызыл бандитлар белән чагыштырганда, "ордынчылар" фәрештәләр кебек миһербанлы булган. Урта гасырдагы "урдачылар" буйсынган чит халыклардан өлешчә генә ясак алганнар. Кызыл бандитлар исә халыкны соңгы тавыгына кадәр талаганнар, атканнар, үтергәннәр, ач үлемгә дучар иткәннәр. Идел буендагы, Украинадагы ачлык йөзмеңнәрчә кешеләрне кабер якасына кертте. +Язучы Гүзәл Яхина бу өлкәдә, йомшак кына әйткәндә, бихәбәр икәнен күрсәтте. Ул татар тарихына өстән генә, киңелчә генә карый икән. Димәк, романның беренче битләреннән үк авторга ышанмый башлыйсың. +Романда калкытылган тема яңалык түгел, халыктан икмәк талау, кулакларны каторгага сөрү, гулаглар инде күптән тапталган темалар. Романның аерым үзенчәлеге нәрсәдә соң? Юк анда аерым үзенчәлек. Мескенлеккә төшерелгән татар хатыны "яхшы ирен" атып үтергән коммунистка — гыпыушникка кияүгә чыга. Бәлки шушы канлы вакыйга аерым үзенчәлеккә дәгъва кыладыр? Бу да әдәбиятта яңалык түгел. Эсхилның "Орест"ында да, Шекспирның "Гамлет"ында да, Пушкинның "Ташһәйкәл кунаг"ында да хатыннар ирләрен үтергән кешегә гашыйк була яки кияүгә чыгалар. Бу темага күп авторлар әсәрләр язды бит инде. +Бәлки автор романында моңарчы әдәбиятта булмаган уңай образлар, зиһенле, каһарман татарларны һәм татар милләтенең башкаларга күрсәтерлек гүзәл йолаларын сурәтлидер? Милли холыкларга килгәндә, әсәрдә метаморфоза калкып чыга. Кайда татарларда мең еллар буена шомарган, тәртипкә салынган матур гаилә институты? Романдагы кебек татарлар мескен, кыргый, примитив тормышта яшәгәннәрме икәнни? +Булган алар рәхимсез-кансыз каенаналар, алпавыт хатыннары, алар үз крепостнойларын эт урынына кыйнаганнар, хәтта үтергәннәр дә, урыс алпавытихасы Салтыкова Дарья Ивановна крәстияннәрен юкка-барга да каты кәзалап үтергән. Ләкин бу гамәл татарлар арасында типик түгел. Гаилә башлыгы булмаган очракта аның вазифаларын каенана башкарган, бу гадәт түрк-татарларда борынгыдан булган, ләкин каенаналар киленнәрен үз урынына калырлык итеп, кырыс тәрбияләгәннәр. Татар гаиләсендә каенана йола-гадәт сакчысы булган. Татар гаиләсендә каенана кырыс булган, ләкин ул кырыслык һич тә кансызлыкка, садистлыкка әверелмәгән. Романда "Убырлы карчык" патологик рәвештә явыз, гипетрофический әшәке, артыгы белән гаделсез һәм кансыз. Уйлап куясың, каенананың рухы сәламәт түгел бит. Ни өчен каенана артыгы белән каты күңелле? Бу турыда автор сүзсез кала. "Кабахәт кеше ролен уйнаганда син аның кайчан-кайда миһербанлы булуын эзлә". Юк шул, каенана Убырлы карчык һәрвакыт гаделсез усал. Ул гомергә гаделсезлек битлеге кигән. Чөнки авторга шулай кирәк булган. +Әсәрнең каһарманнары Яхина тарафыннан шулай уйлап чыгарылган, алар авторның теләге буенча хәрәкәт итә, шуңа күрә алар ышандырмый. Каенана холкында бөтен кабахәт кешеләрнең үзенчәлеге тупланган: ул килененә нахак яла яга, ул рәхимсез, ул гаделсез, ул сәбәпсезгә киленен кимсетә, кәберли, ул Зөләйханың факигасен (аның туган бер баласы үлеп бара) мыскыл чыганагы итә. Каенана — патологик садистка. +Әсәрнең каһарманнары кепкә тагылган курчаклар кебек хәрәкәт итә, кеп автор кулында. +Михаил Шолохов турында риваять йөри. Имеш, ул бик кайгылы рәвештә редакциягә килеп керә. +- Ни булды, Михаил Александрович? — дип сорыйлар моннан. +- Давыдовны үтерделәр! — дип Шолохов үксеп елый башлый. +- Кайсы Давыдовны? — диләр редакторлар. +Баксаң, Шолохов "Күтәрелгән чирәм" әсәрен тәмамлап килгән икән. Әсәрнең азагында дошманнары Давыдовны үтерәләр. +- Михаил Александрович, ә сез Давыдовны үтертмичә тәмамлагыз әсәрегезне! — дип киңәш итәләр редакциядәгеләр. +- Юк! — ди автор. — Бу миннән тормый. Ул шулай һәлак булырга тиеш иде. +Димәк, әсәрнең каһарманы Давыдов үз тормышы белән яши, автор курчакның кебен кая тартса, шунда йөрми Давыдов, чөнки Шолохов курчаклы уйнамый. +Әйтәләр, Лев Толстой белән дә шундый ук хәл булган, диләр. Яңа әсәр башлар алдыннан озын-озак уйлап йөргәннән соң, Толстой булачак әсәренең булачак каһарманнарының тавышларын ишетә башлый, кыяфәтләрен күрә һәм Толстой аларның артыннан яза барган, шулай язылган бөек романнар. Толстой үзен персонажлар арасында яшәгән кебек хис иткән. +Роман азагында Зөләйха чыннан да уяна, күзен ача, Зөләйханың күзенә ни күренсә, китапны укучы да шул вакыйганы күрә. Ә Зөләйха ачык күзе белән үзенең улы, Мортаза Вәлиевнең улы атасын атып үтергән кеше тәрбиясендә үскән, ана Юзуфның урыслашканын күрә. Зөләйханы шатлык урап ала, ул бәхетле. +Кол Галинең (1212) "Йосыф белән Зөләйха" әсәре 800 ел буена татар халкын гүзәллекне аңларга, миһербан тәрбияләргә, гадел булырга, бөек мәхәббәткә тугры калырга өйрәтте. Яхинаның романында да Юзуф белән Зулейха исемнәре бар. Ләкин алар татар милләтеннән тамырлары белән аерылган, алар татар йолаларын, гадәтләрен дәвам итүче түгел. +Роман тәмам. Без Зөләйха күзләре белән Мортаза Вәлиевнең шәкәрәсе өзелгәнен күрдек. +Интернетта Яхинаны классик язучылар рәтенә кертә яздылар. Романның тел төбендә татар халкының бетәргә дучар булганлыгы турында киная бар. Мин бу киная белән килешер дә идем, татар әдәбияты классигы Гаяз Исхакый 1904 елда әсәрендә ("Ике йөз елдан соң инкыйраз") татар халкының бетәренә 200 ел гына калды дип яза. Әүлия сүзләренә күрә, татарларның юкка чыгарына тагын 111 ел калып бара. Әмма Исхакый татарларга кисәтү буларак язган бу әсәрен. Татар халкының милли сәламәтлеге турында кайгырта әдип. Ачыктан-ачык һәм яшертен ассимиляция турында кисәтә язучы. Чынлыкта Исхакый татарларга котылу юлын күрсәтә. Ә Яхина гамьсез рәвештә татарларның урыслар тарафыннан йотылганын раслый. Хәтта ул бу сөрешне хуплый да кебек. Яхина татар халкының йолаларын, гадәтләрен, тарихын белеп бетерми, автор белмәсә, Зөләйха белергә тиеш иде, юкса, аларның гамәлләрен ничек аңларга: Зөләйха ире Мортаза белән зиратка барып, уртак кызлары Шәмсиянең каберен казып, аның табутын ачып, потлап-потлап икмәк тутыралар. Матур күренеш түгел. Әйттем исә кайттым, мөселман-татарлар мәетне табутка салып кирләмиләр, ә бәлки аерым казылган ләхеткә (кечкенә мавзолейга) салып, имән такталар белән каплап куялар. Кайбер очракларда татарлар, изге китаплар кяферләр кулына төшмәсен дип, каберне ачмыйча гына кабер туфрагына качырып куя торган булганнар. Гомумән, революциягә чаклы, революциядән соң да мөселман хатыннарына зиратка керү тыелган була. Саба төбәгендә, Яхина туып үскән якта, мәетне табут белән кирләү гадәте бармы әллә? Юктыр, булмас! Зөләйханың балалары бер-бер артлы сабый чакта ук үлә барган. Димәк, сабый гәүдәләрен кечкенә табутчыкларга салып гүргә иңдергәннәр. Бу табутчыкларга потлап-потлап орлыкны ничек сыйдыра алганнардыр? Автор язуынча, Зөләйха белән Мортаза ике көрәкне лачинкә итеп, шул лачинкәгә салынган чәчүлек орлыкны көчкәкөчкә күтәреп, кабер якасына илтәләр. Кабердәге сөякләр янына салгач, бодай-арышка мәет исе сеңмәсме, язын каберне яңадан ачып орлыкны алгач, ни булыр? +Кабер казыганда да, табутны каерып ачканда да, ата-ананың рухи халәте автор тарафыннан тасвирланмый. Алар үз баласының сөякләренә ничек бакты икән! Мондый халәттә некрофиллар гына тыныч кала алыр иде. Аннан соң, кышкы туңда каткан каберне ике агач көрәк (хәтта тимер көрәк) белән ачу — каторга хезмәте, күп сәгатьләргә сузылган хезмәт, чынлыкта башкарыла алмый торган хезмәт. +Зөләйха йөкле килеш толып киеп йөри. Толып — ул бик авыр йөк. Хәтта ирләр дә толып кигәч, киңел генә йөри алмый, ә Зөләйха этап буенча сөрелгәндә, тун яки кыска тун киеп йөри ала, ләкин толып түгел. Толып алты-сигез сарык (бүре яки төлке) тиресеннән тегелә торган иде. Күтәреп йөреп кара син шул авыр тунны йөкле килеш. +Китапның азагында аңлатма сүзлек бирелгән. Сүзлек өйрәнчек каләме белән язылган. Мәсәлән, "кота" сүзен хәтта татар кешесе дә аңламый. Нәрсә ул "кота"? Күрәсең, сүз "къата", "киез къата", ягъни кыска итек турындадыр. "Мокрая курица" "кебегән тавык" дип түгел, "шәбәргән тавык" буларак тәркемә ителә (7 б.). "Конская колбаса" "казылык" дип түгел, "казы" дип атала. +Зөләйха Гүзәл Яхина уйлап чыгарган гыйбарәләр белән сөйләшә. "Басу капка иясе" (18 б.), "зират иясе" (32 б.), авторның күзаллавына күрә, шүрәле зиратта яши (гәрчә, шүрәле урманда яши, ул бит урман сарыгы), Зөләйха каенанасының килкәсенә "яга" сала (14 б.). Нәрсә ул яга? Бер генә сүзлектә дә "яга" сүзе юк. Бәлки ул кирле сөйләм телендә бардыр? Ләкин "Татар теленең диалектологик сүзлеге"ндә дә "яга" сүзе табылмады. Бәлки автор татар телендәге "утыртма якалы тун" турында язадыр, бәс, автор ул сүзгә кентекле аңлатма бирергә тиеш иде. +Романда гаиләнең мунчада юынуы турында язылган. Татарларда мунча ул — культ. "Бәби мунчасы", "кияү мунчасы", "кара мунча", "ак мунча", "болгар мунчасы"... Татар мунчасы турында бик кызыклы, матур риваятьләр бар. Татарларда мунча ничек барлыкка килгән? Мунча ничек төзелә, мунча ничек ягыла, мунчага ничек баралар, мунчада ничек юыналар, мунча яккан кешегә кунаклар нинди бүләкләр бирә? Бу йола романнар язарлык, кинолар төшерерлек, чөнки татарлардагы мунча йоласы бер халыкта да юк. Мунча турында сүз чыккач, автор бу риваятьләрне файдаланырга, башка халыкларга киткезергә тиеш иде. +Бер каһарман романның 106 битендә Денисов булып килеп керә дә 146 биттә Давыдовка әверелә. Денис Давыдов барлыкка килә. Денис Давыдов — ул 1812 елны рус-француз сугышы каһарманы. +Тәкрибәле красноармеец, гыпыучы Игнатовка кулга алынган кулакларны түкмичәчми ерак-еракларга алып барырга әмер бирелә. Кулга алынганнарны баржага тутыралар, давылда баржа бата башлый. Игнатов, тәкрибәле сугышчы-командир ачкычны табалмыйча, үзе дә суга сикереп котылып кала, баржа төрмәсенә ябылган каторжниклар баржа белән бергә батып үлә. Әгәр дә Яхина боевиклар караган булса, күрер иде, анда гамәл кылучы каһарманнар йозакларны пистолет, револьвердан атып ваталар да тоткыннарны иреккә чыгаралар. Игнатовның янбашында патроннар белән тулы револьверы була. Нишләп ул револьверыннан атып, тоткыннарны азат итми? Юкса, һәр югалган әсир өчен Игнатов башы белән кавап бирәчәк. Бәлки Игнатов "контра кулакларның" котылуын теләмәгәндер? +Берлинга китеп, орденнар тагып, исән кайткан кырым-татар язучысы Шамил Әлветдиновның хатирәсе: +- Кырым татарларын Кырымнан куганда, солдатлар бер татар авылын онытып калдыралар. Кырым татарлары белән шыплап тутырылган поездлар инде күптән Себергә киткән. Бу ялгышны Кремль ишеткәнче дип, солдатлар бала-чаганы, картларны, сугыштан яраланып кайткан солдатларны баржага төйиләр дә ачык диңгезгә алып чыгалар. Баржаның төбен тишәләр, аннан соң баржага бензин сибеп, ут төртәләр, солдатлар үзләре шлюпкаларга төялеп, котылып калалар, чыдый алмыйча, баржадан суга сикергән татарларны мылтыктан атып үтерә баралар. +Нинди "миһербанлы" коммунистлар! +Бу ике баржадагы коточкыч факига өчен беркем дә кавап тотмады. "Титаник" факигасенә караганда да бу ике баржадагы коточкыч рәхимсезлек гасырлар буена да онытылырлык түгел. +Романның теле турында сүз. Кемдер интернетта Яхинаны, татар язучысы буларак, классик язучылар рәтенә кертә язды. Әлбәттә, тел — язучының кайсы милләткә мөнәсәбәтле икәнен билгели торган фактор. Автор рус телендә яза икән, ул урыс язучысы дигән сүз. Әмма бу кагыйдәдән искәрмә бар: Чыңгыз Айтматов, Фазыл Искәндәр, Рытхэу, Михаил Львов (Рәфкат Маликов), Рөстәм Валиев (Тукай турынла һәйбәт роман язган кеше), Олжас Сөләйманов — барысы да русча яза, ләкин алар үз милләте турында, үз халкының факигасе, шатлыгы, тәкъдире, йолалары, тарихы турында яза. Алар иң беренче үз милләтенә хезмәт итә, аннан соң гына — башкаларга. +Роман тирәсендә нигезсез алкыш куптардылар. Кызганыч ки, әдәби зәвык яхшы якка түгел, начар якка үзгәрде, ләкин мин ышанам: әдәбият белгечләре, тәнкыйтьчеләр авторның беренче романы турында үзләренең абруйлы сүзен әйтер, иншалла. Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова роман турында үзенең тәфсилле тәнкыйтен язып чыкты инде. Сәләтле язучы Гүзәл Яхина икади ярдәмгә бик мохтак. Артык мактап, без башлап язучыга ярдәмгә караганда зыянны күбрәк кылган булырбыз. +Зыян түгел, ярдәм итәсе килә! +Рабит БАТУЛЛА +ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР +Мин дә Уссурийскига сәфәремне шул Арча татарлары өендә башладым, милләттәшләрем Әхтәм һәм Роза Хәсбиуллиннарда берничә көн мосафир-кунак булдым. Аларда барысы да үзебезчә-милли — бакчасы, мунчасы, ризыгы, киемнәре, дөнья читендә дә татарча яшәп яталар! Уссурийск шәһәрендәге сәфәрем өчен ирлехатынлы Хәсбиуллиннарга, аларның ярдәмчеләре Флёра, Зилә, Вәсилә, Зөлфирә сеңелләремә иксез-чиксез рәхмәтләремне әйтәм, Аллаһ алар белән тагы очрашырга насыйп итсен иде! Шәһәрдә татарлар күп түгел, әмма бар, хәтта үзләренең милли оешмалары да бар, аңа инде 20 ел. Биредә татар хәрәкәтенә нигез салучылар — Әхтәм һәм Роза Хәсбиуллиннар. Әхтәм әфәнде — Арча районының Яңа Мәңгәр авылы кешесе, ул башта Казан дәүләт ветеринария институтында укый, аннан Камчаткага китә, Уссурийск авыл хукалыгы институтын тәмамлый, Камчаткада төньяк боланнарын өйрәнү буенча фәнни-тикшеренү институтында эшли, аспирантурада укый, шактый еллар авыл хукалыгы хезмәткәрләренең белемен күтәрү институтында директор булып эшли. 1990 елда аны Камчаткадан Уссурийскига, Тимирязев авыл хукалыгы фәнни-тикшеренү институтына китәкчелек эшенә күчерәләр, шуннан бирле ул гаиләсе белән биредә яши. Аның хатыны Роза ханым да — фән кешесе, авыл хукалыгы фәннәре кандидаты. Роза ханым Хәсбиуллина Приморье краенда, Смолянино бистәсендә татар гаиләсендә туып-үскән, Владивосток дәүләт университетының биология факультетын тәмамлаган, юллама белән Камчаткага эшкә киткән, анда булачак тормыш иптәше Әхтәм әфәнде белән танышкан һәм алар 1968 елда гаилә корып кибәргәннәр. Роза ханым Камчаткада һәм Уссурийскида озак еллар фәнни-тикшеренү институтында эшли, гыйльми секретарь дәрәкәсенә ирешә, хәзер инде алар икесе дә лаеклы ялда. Хәсбиуллиннар өч ул тәрбияләп үстергәннәр, ялга чыккач, бизнес белән дә шөгыльләнеп алганнар, хәзер исә кигелеп, парлашып милләт эшләрен тарталар. Аларның милли оешма исемлегендә йөздән артык татар тора, оешма төбәктә һәм шәһәрдә узган барлык милли-мәдәни чараларда катнаша, үзләре милли киемнәр тегеп, концертлар бирәләр. Һәр елның 8 мартында алар Приморье краеның бөтен татар-башкорт лидерларын, активистларын Уссурийск шәһәренә, яхшы залларга кунакка чакырып, бер табын артына утырталар, халыкка бәйрәм ясыйлар. +Мин дә Уссурийск шәһәренең хакимият бинасында татарлар белән очрашу уздырдым, аларга бу төбәкнең тарихын сөйләдем, шигырьләремне укыдым, китапларымны бүләк иттем. Икенче көнне бу очрашуны кирле телевидениедән дә күрсәттеләр. Уссурийск шәһәрендә бик зур мәчет төзелеп ята, мин анда да булдым, эшләп килә торган гыйбадәт йортына кереп, намазларымны да укыдым. Мәчет төзелеше бик зур, кызыл кирпечтән берничә биек бина инде төгәлләнеп килә иде. "Инде хакимият берәр сәбәп табып, мәчет төзелешен туктата гына күрмәсен", дип уйлаган идем, нәкъ шулайрак булып чыккан да. Интернетта күренгән хәбәрләр буенча, инде төзелеп беткән мәчетне законсыз дип тапканнар, кимерергә кушканнар... Мин барганда мөселманнар намазны бер йортта укыйлар иде, алар аны сатып алып, гыйбадәтханә итеп тоталар. Югыйсә, Уссурийскида адым саен чиркәү дә монастырь бит, ә мөселманнарга шушы бер мәчетне дә күпсенгәннәр... +Тагы Уссурийскиның элеккеге чорларына әйләнеп кайтыйк әле, чөнки монда патша заманында да мөселман-татарлар яшәгән бит! Менә минем кулымда 1897 елгы беренче халык исәбе алу мәгълүматлары, аннан күренгәнчә, ул вакытта Уссурий округында 109 мөселман яшәгән, 54 кеше үзенең ана телен татар, дип, 22 кеше Дәвамы. Башы узган санда. — мишәр, дип, 22 кеше башкорт, дип яздырган, 2 кыргыз-кайсак та булган. Монда сүз Владивосток турында бармый, ул Көньяк-Уссурий округына кергән, анда тагы 514 мөселман яшәгән, шуларның 497ce үзен татар телле, дип яздырган, 82 мишәр, 13 башкорт та бар. (Первая всеобщая перепись населения Российской империи, 1897 г. Приморская область. — Санкт-Петербург, 1905, стр.61, 64.) +Бу мөселман-татарларның биредә мәчетләре дә булган булырга тиеш, чөнки хәрби мулла нәкъ менә Уссурийски шәһәрендә яшәгән. Мөселман-татарларның бирегә патша заманында ук, хәрбиләр арасында килүе турында хәбәрләр фәнни чыганакларда еш очрый. Әйтик, Уссурийски янындагы Казачий полкларда дистәләгән мөселманның хезмәт итүе, татар сәүдәгәрләренең биредә эш алып баруы билгеле. Шулай ук күршедәге Кытайдан уйгурлар Уссурийски тирәсенә күчеп, кир эшкәртәләр, сәүдә белән шөгыльләнәләр. (Мусульманская община Уссурийска. Рукопись.) +Башка бер чыганакта Ерак Көнчыгышка хәрби мулла билгеләнүе, аның даими рәвештә Уссурийскида яшәве дә язылган. "Появление мусульман на территории Приморского края непосредственно связано с истории освоения региона, — дип яза тарихчылар. — Последователи ислама переселялись на дальневосточные земли в числе других народов Российской империи. Мусульмане были среди военнослужащих российской императорской армии. Для обеспечения их религиозных нужд на Дальний Восток был назначен военный мулла, с постоянным проживанием в г.НикольскУссурийский. В первые годы XX века мусульмане составляли около 1 % населения Приморской области, по этническому составу в основном были татарами и башкирами". (Религиозные организации Приморского края. Словарь-справочник. — Владивосток, 2009, стр.137.) +Димәк, бу төбәк татарсыз тормаган, татарсыз булмаган, алар хәзер дә биредә бар һәм үз милли йөзләрен, үз диннәрен саклап калу өчен тырышалар. Безгә исә дөнья читендә яшәп яткан бу милләттәшләребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә кирәк булачак, дөрес тарихын язу да шушы юлда бер адым булып тора... +Биредә дин башында күпчелек такиклар һәм үзбәкләр, араларында Казанда, Әлмәттә укыганнары да бар, татарларга яхшы карыйлар, әмма аларның намазга аз йөрүләрен, мәчет төзелешенә аз булышуларын әйтәләр. Югыйсә, шәһәрдә мәчет төзетергә хәленнән килерлек татарлар да бар икән - картон фабрикасының директор урынбасары татар, диделәр, әмма милли оешма белән элемтәдә тормый. Шулай ук ремонт заводы директоры урынбасары да татар кешесе икән. Моннан тыш шәһәр хакименең урынбасары Саченкова Рәхимә Миннәхмәт кызы да татар, ул татарбашкорт оешмасы белән элемтәдә тора, диделәр. Шәһәр уртасында "Риф" дип аталган ике катлы дәвалау-матурлык үзәге тоткан милләттәшләребез Риф һәм Рида Фәткиевлар белән мин үзем дә очраштым, татарларның кайда да юкка чыкмауларын күреп, сөендем... Бу милләттәшләребез Башкортстаннан булып чыктылар, Риф хәрби офицер булган, биредә хезмәт иткән һәм яшәп тә калганнар, ике ир бала үстергәннәр, алар да биредә әти-әниләренә ярдәм итәләр. Дәвалау-матурлык үзәгендә 30 кеше эшли, алар сөлек белән дәвалыйлар, халык медицинасын, бигрәк тә кирле үләннәрне киң файдаланалар, ә Уссури урманнарында аларның ниндиләре генә юк! +Мин аралашкан татарлар, нигездә, бирегә узган гасырда төрле сәбәпләр белән килеп урнашкан милләттәшләребез. Менә апалы-сеңелле Вәсилә һәм Зөлфирә Хөснуллиналар. Алар Башкортстанның Иглин районында туып-үскәннәр, бу якларга башта Вәсилә юллама буенча килеп чыга, аннан аның янына сеңлесе Зөлфирә дә килә. Вәсилә украин кешесенә кияүгә чыга, хәзер аның фамилиясе Давиденко, ә Зөлфирә үзенең тормышын рус кешесе белән бәйли, ул Губанова фамилиясе йөртә, икесенең дә балалары бар. Вәсилә дә, Зөлфирә дә белемле, әзерлекле белгечләр, Вәсилә - Госнадзорда, ә Зөлфирә мәгариф системасында эшли, алар - Уссурийскида татар-башкорт милли хәрәкәтенең иң актив әгъзалары. Бөтен милли чаралар, сабантуйлар, фестивальләр апалы-сеңелле Хөснуллиналар катнашында үтә, алар кырлый да, чәкчәк, кыстыбыен, өчпочмагын да әзерли, кунакларны милли киемнәрдә матур итеп каршылый да белә. +Менә тагы катлаулы язмышлы бер милләттәшебез - Флюра Галиуллина-Кан, ул Казакъстанның Талдыкурган шәһәрендә туып-үскән. Аның әби-бабалары - патша заманында ук бу якларга сөрелгән татарлар була, әмма нәселләрендә төрекләр, нугайлар да бар икән. Бу нәсел Казакъстанның Андреевский районы Лежинск - Берег Татарка авылында яшәгәннәр, моннан тыш тагы бу тирәдә Чубар дип аталган татар авылы да булган. Флюра үзенең татар әби-бабаларын зур хөрмәт белән искә ала: "Алар үзләрен аксөякләр дип йөртәләр иде, ягъни, затлы татарлар, - дип сөйләде ул. - Бик чисталар иде, тәрбия бик кырыс булды. Мин зур нәселдә, агалар һәм түтиләр тәрбиясендә үстем, алар һәр ике яктан да дистәләгән иде... Алар бик тырыш иде, бакча да тоттылар, күпләп мал да асрадылар, кырда кир дә эшкәрттеләр, каникуллар вакытында без дә ярдәм итә идек. Минем туганнарым, агай-түтиләрем матур итеп күңел дә ача беләләр иде, гармуннарда уйнап, кырлашып ял иткәннәрен хәтерлим. Шул ук вакытта әби-бабайларым намазны да калдырмадылар, безгә дә ислам буенча төп нигезләрне өйрәттеләр. Алар һәрвакыт сабыр, тыныч һәм ачык күңелле иде, бу сыйфатлар әти-әни аша безгә дә күчкән". +Әйе, Флюра да бик ачык күңелле, кеше өчен канын ярып бирергә әзер булып тора. Ул үзе Казакъстанга сөргенгә сөрелгән кореецка кияүгә чыккан, шуңа күрә дә фамилиясе Кан. Аларның өч уллары бар, барысы да университетларда укыйлар, Флюра белән ире дә югары белемле. Ә Уссурийскийга алар 1998 елда, сөргенгә сөрелгән кореялыларны аклагач күчеп кайталар, хәзер дә Казакъстан белән ике арада яшиләр. Флюра татарларның бөтен милли чараларында актив катнаша, кореялыларныкында да аларны татар ризыклары белән сыйлый икән. Аның ире Уссурийск янында корея авылына нигез салган, ә Флюра анда Көньяк Кореядан килгән кунакларны чәкчәк, өчмочмак, азу кебек татар ризыклары белән каршы ала. "Кореецларның күп гадәтләре безгә охшаган, - ди Флюра. - Алар да бик тырыш, чиста, олыларны хөрмәт итәләр... Мин исә һаман үземнең әби-бабаларыма, әти-әниемә рәхмәтләремне әйтәм, алар өчен белгән догаларымны укыйм... Барыбер үземнекеләргә - татарларга тартылам..." +Менә шундый язмышлар, шундый тормышлар бу кирләрдә... Барысы бергә буталган - урысы-татары-украины-кореецы, һәм бу безнең милләттәшләр язмышы аша да үтә... Бу инде котылгысыз процесс, кеше нәсел калдыру өчен барысына да бара икән... Мин аларны хуплый да алмыйм, гаепләргә дә телем бармый, чөнки үз тормышын, үз язмышын һәркем үзе хәл итә... Әмма бу урыс-кореецлардан туган балаларның татар булулары икеле инде, һәрхәлдә, әниләре милли канлы татарлар булсалар да... Тик барыбер балаларыңа, нәселеңә кемлегеңне, бөек тарихыңны тапшырып китәргә кирәктер дип уйлыйм, алар рухлары белән татар булырга теш. +Татарлар белән бергә милли эшләрдә башлап йөргән башкорт кардәшебез Зилә Гафурова турында да яхшы сүзләр язып калдырасым килә. Ул 1954 елда Башкортстанның Мәләвез районы Апас авылында туган, Мәләвездә сөтчелек техникумын тәмамлаган. Яратып йөргән егете Миңнулла бу төбәктә армиядә хезмәт иткән, ул Зиләне дә кайтып алган, яшь гаилә бирегә 1978 елда күчеп килгән. Зилә Уссурийскида гомер буе сөт заводында эшләгән, пенсиядә булса да, һаман шунда эшли, өч балалары югары белем һәм һөнәр алган. Зилә менә ун ел инде шушы татарбашкорт оешмасында иң актив әгъза, ул китапханә оештырган, милли чараларда башкорт киемнәреннән чыгышлар ясый, гаиләсен дә шуңа тарткан. Шулай ук хакимияттә очрашу барышында Ләлә Мәкитовна Попова исемле өлкәнрәк яшьтәге бер татар апасы да хәтеремдә нык уелып калды. "Мин мулла кызы", - дип ул хәтта безнең белән фотога да төшмәде, ә үзенең сөйләр сүзләре, уртаклашыр хатирәләре күп иде кебек... +Уссурий төбәген иң күп гизүче, өйрәнүче һәм бу хакта фәнни-популяр хезмәтләр язучы кеше - ул географ, этнограф Владимир Клавдиевич Арсеньев (1872-1930). Әлбәттә, ул Уссурийски шәһәрендә дә еш булган, биредә тукталган, берара яшәп тә алган. Шәһәрдә бүген дә Арсеньев яшәгән йорт саклана, анда хәзер аптека, йортның диварына "В ЭТОМ ЗДАНИИ В 1928 ГОДУ РАБОТАЛ НАД КНИГОЙ "СКВОЗЬ ТАЙГУ" ВЛАДИМИР КЛАВДИЕВИЧ АРСЕНЬЕВ" дип язылган. Мин анда да булдым, шулай ук китап кибетендә бу бөек шәхеснең хезмәтләрен дә сатып алдык. Арсеньев хезмәтләрен кулга каләм тотып, махсус өйрәнергә кирәк, чөнки аларда моннан йөз ел элек бу төбәктә булган кир-су атамалары төгәл күрсәтелгән, алар арасында төрки-татарчалары да шактый. +Әмма узган гасырның 70нче елларында, кытайларның басып алуларыннан һәм бу кирләргә дәгъвасыннан куркып, Приморье төбәгендәге кир-су атамаларының 80-90 процентын, хөкүмәт карары белән, русчага әйләндереп чыкканнар. Шулай итеп, Татан-шан таулары - Пржевальскига, Дәүбик елгасы - Арсеньевкага, Сучан - Партизанскаяга, Суйфун - Раздольнаяга, Бичә - Стеклянухага, Сандуган - Снегуровкага, Таз тавы - Половинкинога, Янтун кыясы - Горелая тавына, Иман елгасы - Большая Уссуркага, Сибича - Голубицага, Туганча - Нижняя Лимонихага, Самур сырты - Стрельниковога, Силан - Сахалинкага, Табынды Верхний Перевалга әйләнә. Бу исемлекне әле озак дәвам итәргә булыр иде, аны "Дерсу Узала" китабына комментарийлар язучы Григорий Левкин төзегән, моның өчен ул Арсеньев булган урыннар буенча айлар-еллар буе эзләнеп йөргән. (В.К.Арсеньев. Дерсу Узала. По Уссурийскому краю. - Хабаровск, 2011, стр.548-570.) +Үзенең "Быт и характер народностей Дальневосточного края" китабында (В.К.Арсеньев, Е.И.Титов. - Хабаровск-Владивосток: Кн. дело, 1928. - 82 с.) Арсеньев кирле халыклар исәбенә төрки-татарларны да кертә. "Книга написана в соавторстве с писателем и этнографом Е.И.Титовым, и включает материал по этнографическим группам Дальнего Востока: русские (великороссы, украинцы, белоруссы, молдаване), культурные народы Восточной Азии (китайцы, корейцы, японцы), аборигены (тунгусо-маньчжуры, тюрко-татары и палеазиаты), метисы (камчадалы)", - дип язылган китапның аннотациясендә. Бу китапны да галимнәребез яхшылап өйрәнергә тиеш. +Әйткәнемчә, Уссурийски тирәсеннән бик күп борынгы ядкәрләр табылган, алар арасында төрки-татарларныкы да бар. Бу хакта алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез. +Владивосток - диңгезчеләр шәһәре +Картага карасагыз, Владивосток шәһәре ярымутрауга урнашкан, ул бөтен яктан да диярлек сулар белән уратып алынган. Амур һәм Уссури сулык-заливлары арасына урнашкан әлеге шәһәр алар аша бөек Тын океанга тоташа... Бу урынның кытайча һәм японча атамалары да "култык-бухта" дигәнне аңлата. Биредән Кытае, Кореясы, Япониясе кул сузымында гына, хәтта Америка да Мәскәүгә караганда якынрак. Хәер, әлеге төбәк 1860 елга хәтле Кытай кирләре дип исәпләнә иде бит, ул бары тик шул елда Пекинда төзелгән Россия-Кытай килешүе нәтикәсендә генә Россиягә бирелә. Владивостокка хәрби пост буларак 1860 елда нигез салына, 1880 елда аңа шәһәр стутусы бирелә. +Ә инде борынгы тарихка килгәндә, биредә дә һаман шул Бохай дәүләте, киданнар һәм чжурчжэннар хакимлеге тасвирлана, татар-монголлар турында басып алучы итеп кенә күрсәтелә. "В древности территория современного Владивостока входила в состав государства Бохай (698-926 гг.), начиная с X века она принадлежала киданям, а затем чжурчжэням. В начале XIII века на территории современного Приморья существовало несколько городов чжурчжэньского государства Восточное Ся. Все они были разрушены монголами в результате нападения 1233 года, после чего территория пришла в запустение. Позднее из-за споров между маньчжурами и ханьцами южное Приморье обезлюдело и практически не упоминалось в источниках вплоть до XIX века", - дип язылган бу хакта Википедия сайтында. +Кызганыч, төбәкнең 1234 елдан соңгы зур татар-монгол-кытай-манчжур тарихы бөтенләй өйрәнелмәгән диярлек, биредә рус тарихы 1860 елдан гына башлана. Ерак Көнчыгышка татарлар яңадан руслар белән бер чорда - ХIХ гасырның икенче яртысында килеп урнаша башлыйлар. Владивостокның үзенә дә нибары 1860 елларда гына нигез салынуын онытмаска кирәк, архивлар да шул чордан гына туплана башлый. Татарлар бирегә төрле юллар белән килгәннәр - ихтыяримәкбүри дә, ягъни үзләре теләп тә, сөргенгә сөрелеп тә, эзәрлекләүләрдән, хөкемнән качып та дөнья читенә киткәннәр. Мин Владивосток шәһәренең Приморье край китапханәсендә соңгы йөз ел эчендә уздырылган халык саны алу нәтикәләрен өйрәндем. Әйтик, 1897 елгы беренче халык саны алу нәтикәләре буенча, Приморье өлкәсендә (ул чагында бик зур төбәк шулай дип аталган) 1185 ир-ат мөселман, 85 хатын-кыз мөслимә яшәгән. Бу әле болар барысы да татар дигән сүз түгел, шулай ук хатын-кызлар да хисапка алып бетерелмәгәнгә охшый. Көньяк Уссурий округында бу сан - 510 ир-ат, 4 хатын-кыз, шуларның 148e Владивосток шәһәрендә яшәгән. Аерым саналган Уссурий округында исә 109 мөселман ир-ат яшәгән. Бу халык санын алуда милләтләрнең кайсы телдә сөйләшүе дә исәпкә алынган. Әйтик, Приморье өлкәсендә 1897 елда татар телендә сөйләшүче 979 ир-ат, 55 хатын-кыз теркәлгән, мишәрләр аерым язылган, алардан 23 ир-ат исәпкә алынган. Шул исәптән 495 татар ире, 2 хатын-кыз - Көньяк Уссурий округында, 54 татар Уссурий округында яшәгән. Владивосток шәһәрендә исә ул вакытта 139 татар ире, 2 хатын-кыз яшәгәнлеге теркәлгән, хатын-кызларның күпчелеге хисапка кермәгәнгә охшый. Ул вакытта зур бер өлкәдә нибары йөз меңләп кенә кеше яшәгәнен, Владивостокта урыслар саны ун мең тирәсе генә булганны истә тотсак, татарлар саны алай аз күренми - өлкәдә ике меңгә якын, шәһәрдә - ике йөз тирәсе. 1923 елда өлкәдә татарлар саны инде 6532 кешегә китә, бу революцияләр нәтикәсендә, ачлыктан качып килеп егылган татарлар булырга тиеш. +Владивосток татарчага "Шәрыкка хука бул!" дип тәркемә ителсә дә, ул озак еллар хәрбиләр һәм төрмәләр шәһәре булып калган. 1869 елда Сахалин утравы Россия империясенең каторга зонасы, дип игълан ителгәч, анда бөтен тоткыннар Владивосток аша озатыла. Башта бу мескеннәр, аяк-куллары богауланган килеш, бөтен Себер буйлап еллар буе кәяүләп Владивостокка килгәннәр, аннан аларны пароходларга төяп, Сахалинга озатканнар. Совет чорында да Владивосток төрмәләр үзәге булуын дәвам итә, Ерак Көнчыгышка сөрелгән барлык тоткыннар да юлны аның аша үтә. +"В 1930-1940-х годах Владивосток служил транзитным пунктом на пути доставки заключённых и грузов для Севвостлага советского супертреста "Дальстрой". В городе располагался известный Владивостокский пересыльный лагерь, куда со всей страны свозились заключённые. Здесь из них формировались этапы для дальнейшей отправки в дальневосточные ИТЛ. Время содержания заключённого во Владивостокском пересыльном пункте, как правило, длилось от нескольких недель до нескольких месяцев. Здесь умер поэт Осип Мандельштам, через этот лагерь прошёл будущий актёр Георгий Жжёнов, писатели Варлам Шаламов и Евгения Гинзбург, "космический" академик Сергей Королёв и ещё сотни тысяч других политзаключённых. Этот лагерь располагался в районе Моргородка", - дип яза бу хакта интернет сайтлары. +Галимнәрнең әйтүе буенча, Ерак Көнчыгышка диңгез юлы белән генә дә 1 миллионнан артык кеше сөргенгә сөрелгән, төрмәләргә озатылган, алар арасында 7 меңнән артык татар да булган. Владивостокның үзендә дә төрмәләр эшләп торган, "Владлаг" дип аталганында алтмыш меңгә якын тоткын шәһәр сала, юллар төзи, урман кисә, балык тота, алар арасында татарлар да шактый була. Сугыштан соң исә бирегә немецларда әсирлектә булган тоткыннарны, власовчыларны, легионерларны да китерә башлыйлар, алар арасында 427 татар да була. (Е.Н.Чернолуцкая. Принудительные миграции на Советском Дальнем Востоке в 1920-1950-е гг. - Владивосток, 2011, стр.373.) +Владивосток янәшәсендәге Артём шәһәрендә генә дә ГУЛАГның 7 төрмәлагере булган, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң бирегә хәтта "Идел-Урал" легионы татарларын да китергәннәр, халык аларны "Америка татарлары" дип атап йөрткән, чөнки аларны СССРга Америка тапшырган. Сөрген сроклары беткәч тә, бу татарларның бер өлеше биредә яшәп калган, шахтада эшләгән, татар кызларына өйләнеп, тормыш корып кибәргәннәр, аларның балалары бүген дә биредә яши. Шунысын да әйтергә кирәк: 1991 елга кадәр Владивосток ябык шәһәр була, анда чит ил кешеләрен кертмиләр. +Ә бүгенге Владивосток - ул инде бөтенләй башка шәһәр, гөрләп торган диңгезчеләр, интеллектуаллар каласы! Мин биредә дә милләттәшләрем белән очраштым, музейларда, китапханәләрдә, тарихи урыннарда булдым, кирле тарихчылар белән аралаштым, хәтта катер белән диңгезгә дә чыгып кердем! Владивосток миңа ошады, ул заманча шәһәр, якындагы Азия илләренең дә йогынтысы сизелә, ерактагы Европаның да мәдәнияте, мәгърифәте белән багланышлары күренә. Биредә музейлар күп, югары уку йортлары шактый, бик күп Азия һәм Европа илләренең консуллыклары эшләп тора. Инде күрше Корея, Кытай, Япония кебек илләр белән элемтәләр турында әйтеп тә тормыйм, алар монда үз өйләрендә кебек йөриләр, төбәк халкы да әллә кайдагы Мәскәүгә караганда, алга киткән азиат күршеләре белән эш итүне артыграк күрә сыман. +Бүгенге көндә Владивостокта 600 мең кеше яши, шуның 5-6 меңе - татарлар. Әлбәттә, татарлар күбрәк булырга тиеш, әмма катнаш гаиләләр йөз процентка якын, ә алар барысы да рус дип язылган. Владивосток, нигездә, диңгезчеләр шәһәре, ул Ерак Көнчыгыштагы иң зур порт-кала санала, безнең милләттәшләрнең дә күпчелеге диңгез эшендә. Шәһәрдә шулай ук балык промышленносте, машина төзелеше, киңел промышленность та бөтен көченә эшли. Шәһәр сопкалар арасында таралып ятканлыктан, транспортка йөрергә шактый кыен, бөкеләр зур, юл һәлакәтләре күп. Кәен яңгырлар күп һәм көчле, тоташ муссон яңгырлары булып тора, шуңа күрә су басулар да булгалый. Шуларның барысына карамастан, халык начар яшәми, ераклык, дөньядан аерылу сизелми, мескенлек күренми, диңгезнең, урмантауларның кадерен белеп һәм рәхәтен күреп яшиләр кебек тоелды... +Приморье өлкәсенең төбәк тарихын өйрәнү музеенда шактый кызыклы табылдыклар белән очрашырга туры килде. Биредәге күп кенә борынгы экспонатлар Уссурийскидан китертелгән булып чыкты, аларны 1889 елда тарихчы Лопаткин тапкан, галим Буссе музейга тапшырган. Менә XII-XIII гасыр ядкәрләре дип саналган таш сыннар, аждаһа, юлбарыслар, борынгы балбаллар. Боларның барысы да халыкка Бохай дәүләте, чжурчжэннар мирасы буларак тәкъдим ителә, төркитатарлар турында сүз бөтенләй юк. Алай да мин бу борынгы ядкәрләрнең барысы да төрки-татарлар мирасына хас икәнлеген әйттем: канатлы аждаһа бүген дә Казан шәһәренең символы булып тора, барс - Татарстан гербында рәсми тамга, ә таш балбаллар бөтен төрки далалар буйлап сибелгән... Әмма музей хезмәткәрләре тарихны үзләре шәрехләми, аларга галимнәр ничек язып бирсә, шулай күрсәтәләр, шулай сөйлиләр. Шуңа күрә алдагы очрашуыбызны төбәкнең төп тарихчылары белән уздырырга, бу мәсьәләләрне күтәрергә булдык. +Әйе, минем биредә иң мөһим эшем Владивосток шәһәрендәге Тарих, археология һәм этнография институтында тарихчылар белән махсус очрашу булды. Бу очрашуда Приморье краеның "Туган ил" татар һәм башкорт оешмасы китәкчесе Рамил әфәнде Килмөхәммәтов һәм Владивосток шәһәре татар-башкорт оешмасы рәисе Әлфия ханым Сафуганова да катнашты. Кирле галимнәр, фән докторлары - Вадим Тураев, Людмила Гәлләмова, Юлия Аргудяева, Александр Ивлиев, Галина Ермак һәм башкалар Приморье крае тарихына кентекле анализ ясадылар, татарлар белән бәйле тарихи фактлар турында да әйттеләр. Әйе, бар биредә татар эзләре, бар, аны беркая куеп булмый, әмма төбәктәге татар тарихын беркем дә махсус өйрәнмәгән, эзләнмәгән, хезмәтләр язмаган. Бер өлкән галимнең әйтүенчә, "татарлар темасы алар өчен перспективасыз" икән, ягъни төбәк тарихын кытайлар белән бәйләп өйрәнү алар өчен күпкә файдалырак. Әмма мин әлеге тарихчыларның үзләре өчен яңарак юнәлештә эшләп карыйсы килүләрен дә тойдым, бу - борынгы төрки-татар темасы, төрки-татар тарихы. Әмма аларның Казан белән элемтәләре бөтенләй юк икән, мин дә татар эзләрен барлап Татарстаннан бу якларга килгән беренче язучытарихчы булып чыктым... Приморье крае тарихчыларын Казанда үткән фәннигамәли конференцияләргә чакырдым, борынгы тарихка яңа күз - төрки күзлек аша да карау өчен бу бик мөһим, чөнки төрки-татар факторы булмаса, бөек тарихка чин-мачин хука булачак, ул процесс инде бара... +Владивостоктагы рус-украин тарихчылары белән әңгәмәбез ихлас һәм ачыктаначык барды. Күренеп тора, алар татарларга хөрмәт белән, үз тиңнәре итеп карыйлар. Шулай ук аларны соңгы елларда Приморье краеннан бик күп урысларның һәм татарларның туган якларына күчеп кайтып китүләре, алар урынын кытай-вьетнамкореялы-үзбәк-такикларның алуы да борчый икән. "Этник кыр үзгәрә, алар белән бөтенләй башка мәдәният килә", - диделәр алар, кайбер күрше халыкларның борынгы тарихка дәгъва кылуларын да сиздерделәр. Әйе, чин-мачиннар башта тарихка дәгъва белдерәләр, аннан илеңә-киреңә дә хука булалар. Төрки-татарларга бирмәс өчен, борынгы тарихны боза-боза, алар белән бәйләп язуның да ачы нәтикәсе инде бу... +Тагы борынгы тарихка кайттык. Әңгәмәбез барышында кирле галимнәрнең әйтүенчә, биредә төрки телле кешеләр яшәгән, алар бохайлар кулы астында булганнар. Төрки каганатларның мохэ кабиләләре белән бәйләнешләре булган, бу турыда Билге каганның хәбәре бар, алар VII гасырда мохэләр өстенә яу белән барганнар. VIII гасырда мохэлар бик көчәеп китә һәм төркиләрдән дә, кытайлардан да баш тарта. Галимнәрнең әйтүенчә, 1215 елда инде төбәккә татар-монголлар үтеп керә, алар илне тәртипкә салу өчен күп эш башкара: юллар салдыра, Амур тамагына хәтле ям (ямщик) элемтәләре булдыра, шәһәрләр төзи. Татар-монголлардан калган XIII-XIV гасыр шәһәр хәрабәләрен бүген дә Амур тамагында, Партизанск (Сучан) шәһәре тирәләрендә очратырга мөмкин икән, әмма, галимнәрнең әйтүенчә, аларны махсус өйрәнүчеләр юк. Шулай, безнең мирас, дип әйтергә Казан ерак, мондагыларга ул кирәкми, ә кытай килгәч, инде соң булачак... +Сөйләшүебез борынгы тарихтан бүгенге көннәргә, татарларның бүгенге хәленә күчте. Галимнәрнең әйтүенчә, узган гасырның 60-70нче елларында бирегә миграция белән күп татарлар килгән. Аларның бик мобильный, бердәм икәнлекләрен дә әйттеләр, Приморьеда татарлар күбрәк шәһәрләрдә яши икән, авылларда да бар, диделәр. "Татарлар Россия культурасына бик тирән керде, аларда этник озабоченность юк, татарлык гаилә кысаларында гына саклана", - диде кирле галимнәр, ягъни татарлар үз милләтем, дип бик борчылмыйлар икән. "Төбәктәге татарларның абсолют күпчелеге руслар белән катнаш никахларда, төп кирле халыклар белән дә кушылган гаиләләр бар, - дип дәвам итте галимнәр. - Авылларда яшәүче татарлар анда нинди милләт күпчелекне тәшкил итсә, шулар булып языла". Алар шулай ук татар тарихын, татар проблемасын өйрәнүне үзләре өчен перспективасыз, дип әйттеләр, моның өчен Татарстан бар, диделәр. Алай да, бер аспирантның төбәктә татар темасын өйрәнә башлавын хәбәр иттеләр. +Бу - алар күзлегеннән караганда шулай - татар темасы перспективасыз, үзенең язмышы өметсез... Әмма мин алай ук дип әйтмәс идем, Ерак Көнчыгышта, шул исәптән Приморье краенда да татар тарихы бар, анда татарлар бүген дә яшәп ята, алар берләшә, милли оешмалар төзи, мәчетләр салалар (болар хакында алга таба язармын әле). Мин галимнәргә дә үз теләкләремне белдердем, төбәк тарихын төркитатар күзлегеннән өйрәнә башларга кирәклеген әйттем. Бу очрашуны оештырган татар милли хәрәкәт лидерлары Рамил Килмөхәммәтов һәм Әлфия Сафуганова да алга таба аралашып яшәргә, уртак проектлар өстендә эшләргә кирәклеген әйттеләр. +Соңыннан безгә Тарих институтының искиткеч бай музеен күрсәттеләр, ул, нигездә, төбәкнең иң борынгы чорын чагылдырган археологик табылдыклардан тора. Монда да төрки-татар эзләре бар, әмма аларга "татар" дип язылмаган... Ә менә бронза көзгеләр күргәзмәсе яныннан мин тыныч кына үтеп китә алмадым, чөнки алар рәвешләре белән дә, артларына төшерелгән бизәкләре белән дә безнең Болгардан табылган көзгеләрне хәтерләтә иде... Ә инде свастика тамгалары белән уратып алынган бронза көзге һун бабаларыбыздан калган рун язулы истәлек булып тора, кояш хәрәкәтен аңлата. Мин моны музей хезмәткәренә дә әйттем, ул моңа бик гакәпләнде, бу тамгага беренче тапкыр игътибар итүен һәм мондый версияне беренче тапкыр ишетүен әйтте. +Алга таба сәяхәтебез крайның үзәк китапханәсенә. Ул Максим Горький исемен йөртә һәм төбәк тарихы буенча материалга шактый бай булып чыкты. Алдан ук сөйләшеп куйганга, безгә Приморье краенда татар тарихы һәм ислам дине белән бәйле хезмәтләрне китереп кенә тордылар, эшләп, укып, күчереп кенә өлгер! Дәүләт китапханәсенең төбәк тарихын өйрәнү бүлеге мөдире Иванцева Нина Семёновна татар темасын да яхшы белә булып чыкты, кайбер хезмәтләрне ул үзе дә тәкъдим итте. Без биредә үзебез өчен шактый күп яңа нәрсәләр белдек, бигрәк тә татарларның соңгы йөз елдагы тарихлары буенча материал туплый алдык. Биредә 1897, 1926, 1939 елгы халык саны алу нәтикәләре дә саклана, без аларны да яхшылап өйрәндек, әмма 1926 елгы хезмәтләрдә милләтләр күрсәтелмәгән булып чыкты. Моннан тыш "Религиозные организации Приморского края" белешмәсе, "Восьмая Дальневосточная конференция молодых историков" кыентыгы (Владивосток, 2004), М.Б.Сердюк һәм С.М.Дударенокның "Религиозная жизнь Советского Дальнего Востока (1941-1954) китабы (Владивосток, 2009), шул ук М.Б.Сердюкның "История религии на Дальнем Востоке в исследованиях и библиографиях" монографиясе (Владивосток, 2006), Е.Л.Мотричның "Население Дальнего Востока России" (Владивосток-Хабаровск, 2006), "Населения и жилые места Приморского района. Крестьяне. Инородцы. Жёлтые. Перепись населения 1-20 июня 1915 года" (Владивосток, 1915) белешмәсе һәм башка фәнни хезмәтләр миңа бу тарихи очеркны язарга нык ярдәм итте. Ә төбәкнең борынгы тарихы буенча хезмәтләрне мин Россия Фәннәр академиясенең Владивостоктагы Ерак Көнчыгыш филиалыннан һәм башка китапханә, кибетләрдән таптым. +Бу хезмәтләрдән күренгәнчә, Ерак Көнчыгышка, шул исәптән Приморье төбәгенә татарлар урыслар белән бергә ХIХ гасырның икенче яртысында килә башлаган. Алар хәрбиләр арасында да булган, сәүдә белән дә бу якларга килеп чыкканнар, биредә һөнәрче татарлар да яшәгән. "Первые официальные данные о татарах на Дальнем Востоке относятся к XIX - началу XX в., когда в гарнизон Владивостока прибыл Уфимский пехотный полк, в котором служили преимущественно татары и башкиры, - дип яза тарихчылар. - В состав полка входил военный мулла Багаутдинов, впоследствии он стал во главе Владивостокского татарского мусульманского общества, которое размещалось по адресу: 1-я Морская, 17" (Е.А.Чечель. Татары в Приморском крае: к постановке проблемы // Восьмая Дальневосточная конференция молодых историков. - Владивосток, 2004, стр.280.). +ХХ гасыр башында Ерак Көнчыгыш шәһәрләрендә, шул исәптән Владивостокта да мәчетләр була, бу турыда төбәк тарихчылары яза: "...в первые годы двадцатого столетия в Хабаровске, Благовещенске и Владивостоке на законных основаниях действовали религиозные общины и были открыты мечети. В 1930-е годы все имевшие в Дальновосточном крае мусульманские общины и культовые здания, как и организации, и храмы других конфессий, были закрыты" (М.Б.Сердюк, С.М.Дударенок. Религиозная жизнь Советского Дальнего Востока (1941-1954). - Владивосток, 2009, стр.157.). +Шунысын да онытмаска кирәк: гражданнар сугышы елларында Ерак Көнчыгыш, шул исәптән Приморье төбәге дә Антанта илләре кулында була, 1918 елда Владивостокта Америка гаскәрләре тора, ә диңгез портын Япония хәрби корабльләре саклый. Әйе, бу төбәк халкы большевизмны кабул итми һәм аңа каршы озак көрәшә, хәтта үзенең Дальневосточная Республика дип аталган мөстәкыйль дәүләтен дә төзеп карый. Бу чорда Владивосток шәһәрендә татарларның үз оешмалары һәм мөселман мәктәпләре дә булганлыгы билгеле, шулай ук татар яшьләренең аерым оешмалары да була. Әмма әлеге милли-дини мәктәпләр һәм оешмалар төбәктә совет власте урнашу белән, ягъни, 1922 елда ябыла. +"С 1919 г. во Владивостоке существовала татарская мусульманская школа, - дип яза тарихчылар. - Первые два года она содержалась на средства татарского общества, с 1921 г. - на средства города и получила название 14-го городского начального мусульманского училища. В первый год в школе было 12 учащихся, во второй - 22, в третий - 31, в 1921-1922 гг. она имела уже 49 учеников. В школе обучались и мальчики, и девочки. Программа обучения была рассчитана на четыре года. Школа прекратила своё существование предположительно после установления советской власти. В феврале 1920 г. во Владивостоке был зарегистрирован Устав кружка Владивостокской татарской молодежи" (Е.А.Чечель. Татары в Приморском крае..., стр.280-281.). +Әйткәнебезчә, төбәктә советлар хакимияте урнашу белән, боларның барысы да юк ителә, ә милли хәрәкәт китәкчеләрен, активистларны, дин әһелләрен төрмәләр һәм сөрген көтә... Галимнәр утызынчы елларда Приморье төбәгендә татарларның артуын язалар, 1939 елгы халык саны алу нәтикәләре буенча, аларның саны хәтта 11 меңгә китә. Бу - сөргеннәргә сөрелгән, ихтыяри-мәкбүри бу якларга күчерелгән һәм шунда урнашып калган татарларның да язмышы инде... Инде 60-70 нче елларда Ерак Көнчыгышка татарлар эш эзләп тә, юлламалар буенча да шактый киләләр һәм шушында калалар, әйтик, 1989 елда аларның саны инде 20 меңгә китә. Хәзер исә шуның яртысы гына калган, кайберәүләр кире туган якларына кайтып киткән, кайберәүләр үзләрен урыс дип яздырган, кайберәүләр инде бакыйлыкка күчкән... Әмма Приморье краенда татарлар бүген дә бар, милли һәм дини тормыш дәвам итә... +Әлбәттә, Владивосток шәһәре - милли тормышның үзәге. Биредә 1992 елда ук "Туган тел" дип аталган татар мәдәният үзәге оеша, аның беренче китәкчесе Кәүдәт Гыйззәтуллин була. Шул елны ук Вольно-Надежденски бистәсендә Сабан туе уздырыла башлый, бу күркәм традиция менә инде 20 ел буе дәвам итә, 2012 елда федераль Сабантуй да Владивостокта үтте. Татар-башкорт милли оешмасында төрле елларда Кәүдәт Гыйззәтуллин, Ринат Якуб, Любовь Сермягина, Марс Миннәхмәтов, Урал Сафуганов, Риф Харисов китәкчелек итә, 2009 елның апрелендә эшмәкәр Рамил Килмөхәммәтов бу каваплы урынга сайлап куела. +Владивосток - интеллектуаллар шәһәре, биредә татарның каймагы кыйналган, дисәң дә ярый. Татарлар арасыннан ректор һәм проректорлар да, капитаннар һәм штурманнар да, зур китәкчеләр һәм эшмәкәрләр дә бар, миңа аларның кайберләре белән очрашырга туры килде. Әйтик, Ерак Көнчыгыш федераль университеты проректоры (элек ректор булган) милләттәшебез Әнвир Әмрулла улы Фәткуллин, без Әлфия Сафуганова белән аның эш урынына бардык. Ул 1955 елда Магадан өлкәсендә туган, әтисе тау инженеры булган, аннан Әнвир әтисенең туган якларына - Амур өлкәсенең Зея шәһәренә килгән. +"Анда бик зур татар диаспорасы бар иде, - дип искә ала Әнвир әфәнде. - Урта мәктәпне Зеядә тәмамладым. Аннан Владивостокта политехник институтны, Мәскәүдә аспирантура тәмамладым, 1994 елда докторлык диссертациясе якладым. Хәзер үземнең дә күп кенә шәкертләрем галим булды. Әти-әнием татар, әнием Казан ягыннан, Мөхәммәтшина Равия Сабир кызы, аның Казанга кайтканы бар, минем - юк. Кызганычка каршы, татарча белмим, инглиз, алман телләрендә яхшы аралашам. Татарлар үзләренең тырышлыклары, гаделлекләре сәбәпле, биредә яхшы исәптә йөри. Шуңа күрә мин, узган тарихка караганда, бүгенгене өйрәнергә тәкъдим итәр идем, әйтик, бүгенге икътисади һәм фәнни мохитнең формалашуында татарларның тоткан урыны һәм роле..." +Әйе, бу юнәлештә дә, һичшиксез, эш алып барырга кирәк, чөнки Приморье краенда, шул исәптән Владивостокта да татар фамилияле яки татарлар белән катнаш шактый гына галимнәр, фән эшлеклеләре булуын әйттеләр. Аларны милли оешмаларның эшенә тартырга, акыл көчләрен, интеллектларын татар файдасына да эшләтергә кирәк, моннан без отачакбыз гына. Бигрәк тә тарих өлкәсендә зур бушлык сизелә, биредә борынгы тарих та, йөз еллык тарих та, бүгенге тормыш та татар күзлегеннән өйрәнелмәгән, милли кадрлар әзерләнмәгән. Русча язсалар да, татар турында, татар файдасына язсыннар иде! +Владивосток татарлары белән танышуыбызны дәвам итәбез. Менә ирле-хатынлы Сафугановлар, алар төбәктәге бөтен татар-башкорт хәрәкәтенең үзәгендә тора, Владивостокта гына түгел, бөтен Приморье краенда милли тормышны китәкләп бара. Алар икесе дә Башкортстанда туып-үскән, Урал - Стәрлетамак районының Кырмыскалы авылында, Әлфия Гафури районының Яңа Карамалы авылында дөньяга килгән. Уралның әтисе - башкорт, әнисе - татар, шуңа күрә ул ике якка да тигез карый, Татарстанга да, Башкортстанга да милли кыеннарга кайтып йөри. Ә Ерак Көнчыгышка килеп эләккәнче, Урал 1983 елда Бакуда хәрби уку йортын тәмамлый, аннан соң - Камчатка, лейтенант-инженер, ВВС штурманы буларак, ул 8 ел су асты көймәсендә хезмәт итә, аннан тагы уку - Тын океан югары хәрби диңгез училищесы, академия... Ул хәзер икенче ранг капитаны, отставкада, әмма диңгезгә һәм милләткә хезмәтен дәвам итә. Урал Сафуганов - "Росморпорт"ның Владивосток филиалы директоры урынбасары, "Туган ил" татар һәм башкорт оешмасы рәисе урынбасары, кояш чыгышы төбәгендә беренче татар театры директоры. Әйе, 2009 елда Владивосток шәһәрендә милләттәшләребез татар театры оештырып кибәрә, Гаяз Исхакыйның "Жан Баевич" әсәрен сәхнәгә куеп, аны Владивосток, Артём, Уссурийск, Находка шәһәрләрендә күрсәтә. Бүгенге көндә әлеге үзешчән театрга татар оешмасының беренче китәкчесе Кәүдәт Гыйззәтуллин исеме бирелгән. Шунысын да әйтергә кирәк: бу халык театры - Ерак Көнчыгышта гына түгел, бөтен Себерендә бердәнбер татар театры. +Ә Әлфия Сафуганова - Уралның тормышта да, милли эшләрдә дә уң кулы, төп таянычы. Ул - ире белән бергә 1992 елдан бирле Приморье краенда татар-башкорт хәрәкәтендә иң актив катнашучы, күзгә күренмәгән бөтен эшләрне алып баручы, оешманың архивын туплаучы, Владивосток татар-башкорт оешмасы китәкчесе, югары белемле педагог-психолог. Сафугановлар гаиләсендә ике кыз бала үскән, хәзер алар үзләре әти-әниләренә бөтен милли эшләрдә ярдәм итә. "Туган ил" оешмасы төбәктә оештырылган бөтен милли-мәдәни чараларда катнашып бара, биредә татарның йөзен алар билгели, әйтик, хакимият уздырган шәһәр көннәрендә, төрле фестивальләрдә, музейларда уздырылган күргәзмәләрдә шушы оешма вәкилләре чыгыш ясый. "Туган ил" оешмасы татарын, башкортын, мөселманнарны, яшенкартын берләштереп, бергә тупларга тырыша. Әмма биредә дә милли һәм дини хәрәкәт берничәгә бүленгән, теркәлгән һәм теркәлмәгән оешмалар да шактый, әмма Казан менә шушы Сафугановлар, Килмөхәммәтовлар белән эш йөртә. Монда дин, мәчет мәсьәләсендә дә бүлгәләнүләр сизелде. Чыннан да, мәчет мәсьәләсе монда бераз катлаулырак тора. Хакимият мәчет салырга дип дүрт тапкыр кир бирә, дүрт тапкыр кире ала, китәкчеләр алышынган саен, карарлар да алышына... Хәзер уңай якка бераз хәрәкәт китте инде, үзара тату булсак, Владивостокта мәчет салыныр, иншаллаһ! +Татар хәрәкәтенә төрлечә ярдәм итеп торган тагы берничә милләттәшебез турында язып үтәсем килә. Менә якташыбыз, Әлмәттә туып-үскән Газинур Мингали улы Фәрәхиев. Ул - отставкадагы икенче ранг капитаны, корабль командиры, ирекле көрәш буенча СССРның спорт мастеры, менә инде 19 ел буе биредә сабантуйларда спорт өчен каваплы милләттәшебез. Газинур да Бакуда югары хәрби диңгез училищесын тәмамлый, ерак араларга йөзә торган штурман белгечлеген ала, Санкт-Петербургта офицерларның югары курсларында укый, корабль капитаны дәрәкәсенә ирешә. Хатыны - Мәдинә ханым, бер балалары бар, бергәләп милли эшләрне алып баралар. ВВС капитаны, бөтен гаиләсе белән милли эшләрдә катнашкан Венер Гарифуллин Уфада туып-үскән, тамырлары - Бүздәк районыннан. Ул Уфада авиация институтын тәмамлый, аннан юллама буенча Хабаровскига кибәрелә, ВВС составында инженер-техник булып хезмәт итә. 1988 елда аны Приморьега күчергәннәр, хатыны татар, уллары биредә хәрби хезмәттә. Менә бу татарлар "Туган ил" оешмасының төп таянычы инде, алар артык шауламыйча, ирләрчә киңәшеп, бер-берләренә таянып, дөнья читендә дә милли эшләрне алып баралар. +Бу игелекле татарлар исемлегенә тагы зур эшмәкәр, сабантуйларның химаячысы, Башкортстанда туган Лилия ханым Цептнерны, үз сәхифәләрендә татарлар тормышын даими яктыртып килгән "Утро России" газетасы редакторы Дамир Гайнетдиновны, 20 ел буе сабантуйларны алып барган Фәнисә Искәндәрованы һәм дистәләгән татарларны кертергә мөмкин. Фәнисә ханымга аерым тукталасым килә, чөнки ул да биредә милли тормышны башлап кибәрүчеләр рәтендә тора. Ул үзе Башкортстанның Гафури районы Бурлы авылыннан, 8 класс тәмамлагач, 1972 елда Владивостокка апасы янына килә һәм шушында кала. Фәнисә урта мәктәпне урыслар арасында тәмамлый, тегүчелеккә дә укый, паспортистка, мастер булып та эшли. Әмма аны бар халык татар сабантуйларын матур итеп алып баручы, оста оештыручы буларак белә һәм таный. 1992 елдан бирле ул Владивосток татарларын өй буенча йөреп кыйган, утырырга биналары булмагач, күп вакыт үз фатирларында очрашканнар. +"Хәзер инде 40 ел мин туган яктан киткәнгә, әмма шуңа карамастан, татармын, дип сөенеп йөрим, үз телемдә кырлыйм, үз телемдә сөйлим, - диде ул. - Мин апамнарда яшәгән чакта, аларга бик күп татарлар, якташлар килеп йөри иде. Шуңа күрә мин Владивосток шәһәрендә генә түгел, хәтта районнарда яшәүче бик күп татарларны беләм... Үземнең фатирда татарларны кыеп, бәйрәм ашлары уздырдым, кешеләрне шулай тупладык. 1992 елда беренче Сабантуй бәйрәмен үткәрдек һәм тәүге мәртәбә Владивостокта "Дружба народов Приморья" фестивалендә катнаштык, бөтен халык алдында Тукайның "Туган тел" кырын кырладык... Мин беренче булып үземә татар халык костюмын тегеп кидем. Шуннан концертларда кияргә барыбызга да милли киемнәр тектек. Приморьеның Артём, Уссурийск, Находка шәһәрләренә концерт белән барып, татарларны берләштереп йөрдек. Өч мәртәбә Хабаровскига һәм Комсомольск-на-Амуре шәһәрләренә барып, татарча Сабануй бәйрәмен үткәрергә ярдәм иттек". +Әйе, Ерак Көнчыгышта татар күтәрелеше менә шулай башланган, әлеге милли күтәрелешкә һәркем үзеннән өлеш керткән. Бу урында беренче Сабантуйларны уздыруда башлап йөргән Халисә ханым Әмирханованы, үзенең моңлы кырлары, дини ирадәләре белән халыкны әсир иткән Фәрит Фәйзуллинны да рәхмәт сүзләре белән искә аласы килә. Биредә шулай ук дин юлында йөргән милләттәшләребез дә бар. Әмма, әйткәнемчә, милли һәм дини хәрәкәт бүлгәләнгән, ә хакимият моннан бик оста файдаланырга мөмкин, ягъни, үзебезнең таркаулыкны гаепләп, тагы мәчетсез калдырулары бар, Аллам сакласын! Владивосток шәһәрендә мөселманнарның намаз укый торган гыйбадәт йортлары (молильный дом) бар, муллалары - Үзбәкстаннан кайткан татар кешесе, Абдулла хәзрәт. Биредә мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеге - үзбәкләр, такиклар һәм Кавказ халкы. Татарлар да үзләренчә дин тотарга тырыша, бигрәк тә өлкән як, апа-әбиләребез шушы изге юлда йөри. Шәһәрдә Коръән ашлары, дини мәклесләр еш уздырыла, миңа да Урал һәм Әлфия Сафугановлар оештырган Коръән мәклесендә булырга туры килде, анда милли киемнәрдән бик күп татар апалары килгән иде... Болар - яшьтән үк ирләре, гаиләләре белән Владивостокка килеп, төрле авыр эшләрдә эшләп, инде лаеклы ялга чыккан, балалары, оныклары белән кир читендә яшәп калган калфаклы, ак яулыклы, милли канлы татар апалары... Балалары инде урыслар белән гаилә корган, оныклары шул милләтнекенә әйләнгән үзәк өзгеч язмышлар... Күзләре тулы моң, алар, кагылмасаң да, дәрья булып түгелергә тора... "Үзебезнең телебездә сөйләшеп, иман белән үләргә язсын", диде алар, соңгы сүзләре итеп... +Әйткәнемчә, бу якларда татарларның күтәрелеше моннан егерме еллар элек башланса да, милләтнең чын мәгънәсендә рухланып, көчәеп китүе соңрак булды. Моның беренче сәбәпчесе 2005 елның ахырында Камил Исхаковның Ерак Көнчыгышка тулы вәкаләтле вәкил итеп билгеләнүе булса, 2011 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Приморье краена килүе, анда татарлар белән очрашуы күтәрелеп китүгә икенче сәбәпче булды. Татарның бу якларда диңгез кебек кайный башлавына өченче сәбәп - биредә федераль Сабантуй уздыруга карар бирү. Шушы бер ел вакыт эчендә ике як хөкүмәт тә зур әзерлек эшләре башкарды, гел очрашулар булып торды. Бу эшләрдә Бөтендөнья татар конгрессы да читтә калмады - 2011 елда конгрессның башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров китәкчелегендә делегация Приморье краенда булды, милләттәшләребез белән очрашты, "Татарстан - Яңа Гасыр" каналының "Халкым минем" тапшыруы биредә яшәүче татарлар турында махсус тапшыру эшләде. 2012 елда исә Татарстанның халык артисткасы Гөлзадә ханым Сафиуллина Приморье краенда ай буе яшәп, андагы дүрт шәһәрдә милли ансамбльләр оештырып кайтты, илкүләм Сабантуйда алар махсус чыгыш ясады. Минем бу якларга килүем исә татар тарихын, татарларның бүгенге тормышын өйрәнү белән бәйле иде, беренче баруымда биредә ун көн булдым. Нәтикә ясап, шуны әйтергә мөмкин: Ерак Көнчыгышта татарлар уянды, әмма алар яңадан йокыга китмәсен, милли һәм дини рух сүнмәсен өчен, безнең дә ярдәм кирәк - ешрак аралашу, галимнәрнең, язучыларның, сәнгатькәрләрнең анда барып, чыгышлар ясап торуы, андагыларның безгә ешрак килүе кирәк. Приморьеда, нәкъ менә Владивостокта, Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиллеген ачыр вакыт та китте, бу анда яшәүче татарларга зур ярдәм, арка таянычы булыр иде. +Ниһаять, 2012 елның 30 июнендә Владивостокта мәчет нигезенә таш салынды һәм федераль Сабантуй гөрләп узды. Татарстаннан һәм бөтен Россиядән зур делегация составында анда мин дә катнаштым, милләттәшләрем белән тагы очраштым һәм кайткач, матбугат битләрендә бу хакта хәбәрләр бирдем. "Владивостокта татар бәйрәме" дип аталган хәбәрне бу язмамда да файдаланырга булдым. +Владивостокта татар бәйрәме +Приморье краеның башкаласы Владивосток шәһәре бу көннәрдә чын мәгънәсендә татар каласына әйләнде - биредә берсеннән-берсе әһәмиятле милли һәм дини чаралар булып үтте. Казаннан 8 мең чакрым ераклыкта, Тын океан ярларына урнашкан Владивосток шәһәрендә XII федераль Сабантуй уздырылды, яңа төзеләчәк мәчет нигезенә таш салынды, филармония бинасында Татарстан сәнгать әһелләренең зур концерты булды, Приморье крае белән Татарстан Республикасы арасында төрле килешүләр төзелде, Ерак Көнчыгышта яшәүче татарлар белән очрашулар уздырылды... Әмма шушы вакыйгалар арасында иң зуры, иң әһәмиятлесе Владивосток шәһәрендә мәчет нигезенә таш салу булгандыр, мөгаен. +Халыкның сөйләве буенча, революциягә хәтле Владивосток шәһәрендә татарларның гыйбадәт йортлары булган, әмма ул большевиклар тарафыннан юк ителгән. Соңгы елларда татарлар күпме генә мәчет салырга тырышып йөрсәләр дә, аларга рөхсәт ителмәгән - мәчет өчен дүрт тапкыр кир биреп, дүрт тапкыр яңадан тартып алганнар. Ягъни, һәр шәһәр башлыгы алмашынган саен, карарлар да алмашынган... Дөрес, биредә яшәүче мөселманнарның гыйбадәт йортлары (молильный дом) бар барын, әмма ул берничек тә дистә меңләп кешене сыйдыра алмый, халык гает намазларын урамда яки аерым биналарда укырга мәкбүр була. Һәм, ниһаять, Аллаһы Тәгалә мөселманнарның догаларын ишетте, 2012 елның 30 июнь иртәсендә Владивосток шәһәрендә, Тын океанның Улисс култыгы буендагы биек тау башында, булачак мәчет нигезенә таш салынды. +Бу тарихи вакыйгада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Такетдин, Приморье краеның вице-губернаторы Ирина Василькова, илнең бөтен төбәкләреннән килгән милләттәшләребез катнашты. Коръән уку белән башланып киткән әлеге тантана Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Владивосток шәһәре имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Ишмөхәммәтовка изге Коръән бүләк итүе белән дәвам итте. "Бер ел элек без биредә мәчеткә нигез салу турында хыяллана гына ала идек, ә бүген бу тормышка ашты", - диде Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында. Шунысын да әйтергә кирәк: мәчет Казан исемен йөртәчәк, ягъни "Казанская" дип аталачак. Рөстәм Миңнехановның чыгышыннан аңлашылганча, Владивостоктагы Казан мәчете Татарстан ярдәме белән төзеләчәк, аның киренә дә безнекеләр хука булачак, иншаллаһ! Мондый тотрыксыз заманда, татарлар шундый авырлык белән төзегән мәчетләргә төрле көчләр хука булырга ыргылып торганда, булачак мәчет нигезенә башта ук "татар казыгы" кагып калдыру - бик дөрес гамәл. +Приморье крае китәкчелегенең, ниһаять, татарларга йөз белән борыла башлауларын да әйтеп үтәргә кирәк. Төбәктәге геополитик вазгыять тә аларны шуңа этәрә, чөнки күршедәге кытай басымына бары тик берләшеп, бергәләп кенә каршы торырга мөмкин. Моны вице-премьер Ирина Василькова да ассызыклады, мәчет ачылуның Приморье краенда яшәүче татарлар һәм башкортлар өчен бик әһәмиятле икәнлеген әйтте: "Мин бу көннең безнең өчен һәрвакыт үзара тирән ихтирам, толерантлык, бөек ватаныбызда яшәүче халыкларның үзара аңлашу символы булуын телим, - диде ул. - Мин бу көннең һәрвакытта да мәдәният һәм традицияләрнең төрлелеге, Россиянең барлык халыкларының рухи берлеге символы булып калуын телим". Шундый ук изге теләкләр булачак мәчетнең нигез ташына да уеп язылган иде: "Бу урында Татарстан Республикасыннан Приморье халкына бүләк итеп, иманны, дуслыкны һәм татулыкны ныгыту символы - мәчет төзеләчәк. 2012 елның 30 июне". +Мөфти Тәлгать Такетдин исә үзенең чыгышында: "Бу мәчеттән яңгыраган азан тавышы, Тын океанны урап узып, Япония, Америкаларга хәтле барып ирешсен иде!" - дигән теләк белдерде. Әйе, Россиядә беренче азан нәкъ менә биредә - Ерак Көнчыгышта яңгырый, чөнки Казан-Мәскәү белән вакыт аермасы киде сәгать, бездә караңгы төн булганда, аларда инде таң ата... Хәзергә Приморье краенда бары тик Находка шәһәрендә генә мәчет бар, Уссурийск шәһәрендә төзелеп ята, Артёмда бары тик гыйбадәт йорты гына эшләп килә. Владивостокта мәчет өчен урын бик матур кирдә, диңгез култыгында, данлыклы яңа күпернең бер башындагы сопкатауда бирелгән. Инде аны бергәләп, исән-имин төзеп чыгарга һәм шунда кыелып намазлар да укырга насыйп итсен иде! +Бу көн тарихи вакыйгаларга бай булды - Владивостокта Татарстан Республикасы белән Приморье крае, Казан (Идел буе) һәм Ерак Көнчыгыш федераль университетлары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды, Рөстәм Миңнеханов су асты көймәсендә хезмәт итүче Татарстан егетләре белән күреште, ике яктан да зур эшмәкәрләрнең очрашулары узды. +Шул ук көнне Владивосток шәһәрендә тагын бер мөһим вакыйга булды - биредә XII федераль Сабантуй үтте. Дөрес, Приморье татарлары үзләрендә инде егерменче тапкыр Сабантуй уздыралар, әмма мондый илкүләм бәйрәмне алар әле беренче тапкыр күрәдер, мөгаен... Федераль Сабантуй Владивостокта үтә дигәч, башта күпләр борчылып та куйды, чөнки ара бик ерак, анда татарлар аз яши, ә илкүләм Сабантуй бик нык әзерлек, оешканлык сорый. Шуңа күрә ел буе Татарстан һәм Приморье крае хөкүмәтләре арасында зур эшләр алып барылды, татар бәйрәме дәүләт дәрәкәсендә узсын өчен, барысы да эшләнде. Федераль Сабантуйны уздыруда төп каваплылык Түбән Кама шәһәренә төште, алар моны намус белән, иң югары дәрәкәдә башкарып чыктылар. Шулай ук Татарстанның Мәдәният министрлыгы да, бәйрәм оешкан төстә, милли рухта, югары зәвык белән үтсен өчен, барысын да эшләде - ике көн рәттән Владивосток сәхнәләрендә Татарстаннан 400 сәнгать остасы, күренекле кырчылар, милли ансамбльләр чыгыш ясады. Әле Сабантуй алдыннан, 29 июнь көнне, Владивосток шәһәренең филармония залында Татарстанның сәнгать осталары катнашында зур концерт булды, аны карарга Ерак Көнчыгышның бөтен төбәкләреннән татарлар килде, тамашачылар арасында шулай ук Приморье крае китәкчеләре, танылган галимнәр, диңгезче-хәрбиләр дә бар иде. +"Бу чара федераль Сабантуй кысаларында бара, - дип белдерде Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин. - Безнең танылган артистларыбыз монда килеп, татар халкына, башка халыкларга сәнгатебезне һәм мәдәниятебезне күрсәтте. Мин тамашачыларның ничек утырганнарын, артистларны ничек алкышлаганнарын, һәрберсенең безнең халык өчен горурлык хисе кичерүен күрдем. Чөнки халкыбыз эшли дә, ял итә дә белә. Сабантуй бит ул - безнең горефгадәтләрне саклый торган зур чара. Сабантуй бездә алдагы елларда да, алдагы гасырларда да сакланачак ." +Владивостокта узган федераль Сабантуйга Россиянең төрле төбәкләреннән киде йөзгә якын вәкил килгән, алар арасында милли оешма китәкчеләре, кәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, күренекле эшмәкәрләр, галимнәр, язучылар, сәнгать осталары да бар иде. Ерак Көнчыгышта яшәүче милләттәшләребез бигрәк тә актив булып чыкты - Сахалиннан, Якутиядән, Магаданнан, Еврей автономиясеннән, Бурятиядән, Хабаровск, Амур, Иркутск өлкәләреннән, Приморье краеның Находка, Артём, Уссурийск, Партизанск шәһәрләреннән бәйрәмдә катнашырга йөзләгән татар килгән иде. Әлбәттә, федераль Сабантуйның хөрмәтле кунаклары - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Приморье краеның губернаторы Владимир Миклушевский булды, алар икесе дә халык алдында чыгыш ясады, алга таба да аралашып, дус-тату яшәргә халык алдында сүз бирде. Татарстан Президенты Приморье губернаторына чиккән татар түбәтәе һәм милли чапан бүләк итте. +Бу көнне Татарстан Президенты кулыннан бүләк алучылар тагы да булды - Владивостокта милли хәрәкәткә нигез салган, Ерак Көнчыгышта беренче татар театрын оештырып кибәргән диңгезче ир-егет, Приморье краеның "Туган ил" татар һәм башкорт оешмасы рәисе урынбасары Урал Сафугановка "Татарстанның атказанга мәдәният хезмәткәре" дип аталган мактаулы исем бирелде. Ә "Туган ил" оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтов исә Татарстан Президенты кулыннан өр-яңа машина ачкычын кабул итеп алды, димәк, милли театрга Ерак Көнчыгыш буйлап гастрольләргә йөрергә транспорт булды дигән сүз. +Федераль Сабантуй Владивосток шәһәренең иң матур урынында - Тын океан ярындагы "Динамо" стадионында үтте, шулай ук стадион каршындагы урамга да икенче сәхнә куелган иде, анда Түбән Камалылар һәм Владивосток, Артём, Находка, Уссурийск үзешчәннәре чыгыш ясады. Әлбәттә, ике сәхнәдә һәм стадионның яшел чирәме өстендә ясалган чыгышлар таң калдырырлык иде, ул үзенә күрә милли олимпиаданы, татар олимпиадасын хәтерләтте. Казан Сабантуйга дип Приморье үзешчәннәренә өр-яңа костюмнар тектергән. Инде Татар дәүләт кыр һәм бию ансамбле киемнәре һәм чыгышлары турында әйтеп тә торырлык түгел - алар Ерак Көнчыгышка иң югары зәвык дәрәкәсен күрсәтте. +Сабантуй булгач, анда бөтен милли уеннар, көч сынашулар да тәртибе белән алып барылды. Өйләдән соң коеп яңгыр явуга карамастан, чүлмәк тә ваттылар, баганага да менделәр, капчык киеп тә йөгерделәр, көрәштеләр тә. Яңгыр астында келәмдә көрәшү авырлашкач, алыптай ирләр яшел чирәм өстендә бил алыша башлады. Көрәштә кирле батырлар да, читтән килгәннәр дә катнашты, спорт мастерлары да, урысы да, татары да бил алышты, әмма абсолют батыр булып үзебезнең керәшен татары, Түбән Кама егете Ленар Иванов калды, ул Сабантуй тәкәсенә һәм киңел машинага ия булды. +Федераль Сабантуйның символы - канатлы ат сыны Төмән өлкәсе вәкилләренә тапшырылды, чөнки киләсе елда федераль Сабантуй Төмән шәһәрендә булачак. +"Владивостокта федераль Сабантуй уздыру - үзе зур батырлык, - диде соңыннан Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. - Федераль Сабантуй - матур традиция һәм, әйтергә кирәк, халкыбызның үзаңын тәрбияләүдә, гореф-гадәтләрен яңадан тормышка кайтаруда Сабантуйның роле бәяләп бетергесез зур. Кайберәүләр сабантуйлар уздырып кына милләтне саклап булмый дигән сүзләр дә әйткәли. Ләкин бу кешеләр бик нык ялгыша. Сабантуй - мең еллар дәвамында уздырылган, татарның рухын, гореф-гадәтләрен саклаган иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул булмаса, халкыбызның рухын торгызу күпкә авыр булыр иде. Хәзер исә Сабантуй тулы бер хәрәкәткә әйләнде, ә башында, югары ноктасында федераль сабантуйлар тора. Аларга төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның делегация-делегация булып катнашуы зур вакыйгага әйләнә. Әлбәттә, Владивосток шәһәрендә узган Сабантуй калганнарыннан аерылып тора. Масштабы ягыннан дип әйтмим. Бу яктан ул бераз оттыра. Ләкин Ерак Көнчыгышта уза бит ул, Казаннан сигез мең ярым чакрым ераклыкта урнашкан төбәктә. 15 меңгә якын гына татар булган кирдә федераль Сабантуй үткәрү - үзе бер зур батырлык, тәвәккәллек, анда яшәгән татарларның зур уңышы. Алар бу Сабантуйны оештыру хокукын Татарстан Президентыннан сорап алып, республика, барыбызның да зур ярдәме белән башкарып чыктылар. Ләкин үзләрендә көч һәм рух булмаган кешегә берничек тә ярдәм итеп булмый, рухы нык булган кешегә генә ярдәм кулы сузып була. Андагы халыкның рухы турында сөйли торган бер әйбер әйтәм: Сабантуй буе яңгыр яуды, әле моңарчы болай булганы юк иде. Әмма бәйрәмнең рухы бетмәде, Сабантуй гореф-гадәт буенча узды. Әлбәттә инде, Сабантуй көрәшсез үтмәде. Татар батырлары Ерак Көнчыгышта да бар. Бу татар халкының рухы сау булуын исбатлый". +Әйе, әлеге Сабантуй Ерак Көнчыгышта яшәүче татарларның рухын күтәрде, аларга көч-дәрт өстәде. Бу турыда сөйләшү төбәкнең милли хәрәкәт китәкчеләре белән уздырылган "түгәрәк өстәл"дә дә булды. Шунысын да әйтергә кирәк: бу федераль Сабантуй милли рухта үтсен өчен, Бөтендөнья татар конгрессы да күп эшләр башкарды. Конгресс китәкчесе Ринат Закиров берничә тапкыр Владивостокта булып, урындагы милли оешма китәкчеләренә алда торган максатларны аңлатты, аларга Казан тарафыннан бөтен ярдәмне күрсәтеп, киңәшләрен биреп торды. Бөтендөнья татар конгрессы Приморье краена халык белән эшләү өчен аерым шәхесләрне дә кибәрде, әйтик, Татарстанның халык артисткасы Гөлзадә Сафиуллина биредә берничә тапкыр булып, айлар буе яшәп, Владивосток, Находка, Артём, Уссурийск шәһәрләрендә милли ансамбльләр төзеде, алар Сабантуйда бик матур чыгыш ясады. Ә Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты әгъзасы, язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова бирегә Сабантуйга хәтле үк килеп, Владивосток, Находка, Артём, Уссурийск, Партизанск шәһәрләрендә халык белән очрашып, архивларда, музейларда, китапханәләрдә эшләп, кирле тарихчылар белән аралашып, татар тарихына кагылышлы бай материал туплап кайтты һәм аларның бер өлешен Сабантуйга хәтле инде матбугатта да бастырып чыгарды. +Милли лидерлар белән булган "түгәрәк өстәл" утырышында да Фәүзия Бәйрәмова татарларның Ерак Көнчыгышта төп халык булуын, биредә татар тамырларының бик еракларга - Төрки каганат, Алтын Урда чорларына барып тоташуын ассызыклады. Ул үзенең "Ерак Көнчыгышта татарлар" дип аталган китап язуын әйтте, тарихи материал туплауда ярдәм сорар милләттәшләребезгә мөрәкәгать итте. "Тиздән Россиянең язмышы Ерак Көнчыгышта хәл ителәчәк, - диде ул. - Үзегез күрәсез, бер яктан - Кытай, икенче яктан - Корея, өченче яктан Япония инде бу кирләргә үтеп кергән. Алга таба безгә дә дөнья алдында бу кирләрдә төп халык, иң борынгы халык, биредә дәүләтләр тоткан милләт икәнлегебезне исбат итәргә туры киләчәк. Милләтебез алга таба да бу кирләрдә яши алсын өчен, безгә союзникларны дөрес сайларга кирәк булачак. Шуңа күрә, нәрсә генә булса да, киңәшләшеп эшләү шарт, алга таба акыллы планнар белән яшәргә кирәк". +Әйе, Владивостокта федераль Сабантуй уздыру татарның алдан күрүчәнлеген, киләчәккә әзерләнеп килүен күрсәтте, Сабантуй байрагы артында милләтнең бөек тарихы да, алдагы тормышы да кәйрәп ята иде... Әйе, Владивостокта федераль Сабантуй уздырып, татар үзенең кемлеген дөньяга күрсәтте, матурлыгын, батырлыгын, булганлыгын дөньяга танытты. Владивостокта үткән милли һәм дини чаралар Тын океан буйларына татарның алтын казыгын какты, төрки каганнардан, Атиллалардан, Чыңгыз ханнардан калган юл буйлап, милләт яңадан үз киренә, асыл тамырларына әйләнеп кайтты... Бу кайту инде мәңгелек булсын иде... +"Тарихи-мәдәни мирас" фондының матбугат үзәге +...Бу вакыйгаларга да инде өч ел вакыт үтеп киткән икән... Владивостокта мәчет төзелеше ни хәлдә соң? Бүгенге көндә Татарстан ярдәме белән "Казан" мәчетенең проекты эшләнгән, кир сатып алынган, документлар белән эшләр беткән, әмма мәчет үзе юк әле... Ахрысы, астан гына ниндидер каршылыклар да бара кебек... Чөнки сабантуйлар үткән, китәкчеләр киткән, ә урында вак түрәләр ни теләсәләр, шуны эшлиләр... Алай да, Владивостокта, Тын океан буенда барыбер мәчет булыр, Ерак Көнчыгышта, борынгы төрки-татар кирләрендә тагын азан яңгырар, дигән өметтә калабыз... +Фәүзия БӘЙРӘМОВА +Ахыры киләсе санда +Тукай һәм татар әдәбияты +КОЛ ГАЛИ ҺӘМ ТУКАЙ +"Йосыф-Ягъкуб китабы"ның көен көйлим... +Насыйп булып, бу елда Тукай юбилеена басыласы энциклопедиягә хәзерләнгән материаллар арасында хөрмәтле галимебез Нурмөхәммәт Хисамов каләменнән чыккан "Кол Гали" исемле әтрафлы мәкалә бар. Ул аны: "Татар шигъриятендә генә түгел, бөтен төрки шигърият тарихында аның үлемсез әсәре "Кыйссаи Йосыф" гаять зур роль уйнаган", дип башлый һәм алга таба дастанның төрки әдәбият, татар шигърияте күләмнәрендәге кыйммәтләрен билгели, Тукай икатына да йогынтысын яза һәм әлеге йогынтыны аерым әсәрләр мисалында ышандырырлык дәлилли. +Зур галимнән соң Тукай һәм Кол Гали мөнәсәбәтләре темасына керү, бәлки, бераз әдәпсезлектер дә. Шул ук вакытта, энциклопедиягә урнаштырылган язмаларга бик аз урын бирелүен, аларның регламентлануын һәм бик кыйнак язылганнарының да редакторлар тарафыннан кыскартылуын күздә тотып, Бөек Остазыбызны мин шагыйрегезгә читләп үтүне кинаять санап, үз карашларымны да язып үтәргә көрьәт иттем. Әлбәттә, алар, тасвирлау объекты бер булганлыктан, күпмедер күләмдә Нурмөхәммәт абый фикерләре белән дә кисешер. +Гомер буе белем эстәгән Тукай икатында Борынгыдан һәм Урта гасырлардан килгән традициячелек гаять тә көчле, бу, билгеле, эчтәлектә дә, сайлаган калып-үлчәмнәрдә дә, образлар системасында да чагылыш таба. Әлеге дә баягы традициячелекне шагыйрьнең укыган китаплары, шул исәптән бу көнгәчә әдәбиятыбызның чишмә башы саналган Кол Гали мирасы да формалаштыра. Тукайның тәүге шигырьләренең берсендә моны түбәндәгечә билгеләве гакәп түгел: +Менә, дустлар, мин сезләргә бер сүз сөйлим, +"Йосыф-Ягъкуб китабы"ның көен көйлим. +("Дустларга бер сүз") +Без галимнәр эчтәлек һәм форма берлеге, берсендәге үзгәрешләрнең икенчесен үзгәртүе турында күп язабыз, әмма моның озын-озак барыш икәнлеген онытып кибәрәбез. Тукайның мисалга китерелгән әсәрендә идея эчтәлеге үтә яңа, образлар системасында борынгыдан килгәннәре күзгә ачык бәрелерлек түгел, лексик катламда шигърияттә моңарчы ишетелмәгән чиновниклар, Петербург, манифест, государь, абразауный кебек төшенчәләр урын алган. Яңа фикер, күренешләрнең иске структурада, көмлә калыпларында, Кол Гали атаклы поэмасына сайлаган үлчәмдә яңгыраш табачагы инде беренче строфадан ук күренә. "Йосыф-Ягъкуб" китабының көен көйлим, дип белдергән автор алга таба болай дип яза: +Ушбу милләт ертыгының көен көйлим, - +Кебем - кара, инәм каләм булсын имди. +Иктимагый-сәяси эчтәлектәге әсәрдә шунысы игътибарга лаек: Тукай борынгы поэманы, мәхәббәт тарихы икәнлегенә ишарәләп - "Йосыф-Зөләйха", үзәк геройны ассызыклап - "Йосыф кыйссасы" дип тә атамый. Ул аңа дәүләт башында торган гадел патшалар исемнәре йә булмаса ата һәм бала мөнәсәбәтләрен чагылдыручы дип билгеләргә дә мөмкин атама куя. Тукайның дастанны киң таралган вариантта исемләмәвен үлчәмяңгыраш камиллеге таләбе белән генә бәйләргә ярамый. Форма шомалыгына ирешү талантлар өчен берни тормый. Шагыйрь кыйсса атамасын Йосыф сәүче, гашыйк Йосыф тарихы кебек гыйбарәләргә алмаштыра яисә бөтенләй башкача да яза алыр иде. Укучыга шуны аңлатырга теләгән шикелле, Тукай шунда ук бу әсәрендә халык (милләт) язмышын кайгыртуын әйтә. Моның белән дә, Кол Гали кебек, әсәр башында ук тема, шуны киткерү юлларын билгеләве белән дә, ул ике талантны янәшә бастыра. +Тукай сайлаган дастан исеменә мөнәсәбәттә Н.Хисамов фикерләрен дә язып үтик: "Шагыйрь болай дигәндә, әсәрнең тематик нигезен бик төгәл билгели. Поэма үзәгендә, чыннан да, ата белән угыл мөнәсәбәтләре яктыртыла. "Исемдә калганнар" язмасында да шагыйрь "Йосыф китабы"н телгә ала. Анда поэманың исемен әнә шулай халыктагыча китерә". +Тукай кайбер әсәрләренең ахырына Кол Гали рухында нәтикәләр чыгара. Шагыйрьнең "Кечкенә генә бер көйле хикәя" текстындагы төп өлешнекеннән аермалы - "Йосыф кыйссасы"ныкына тәңгәл үлчәмдәге һәм робагый калыбындагы "Бәхре сани"ны эпилог дип карарга мөмкин. Тукай анда Сафи хатыны Фатыйманың бозыклыгы аркасында ирсез калганнан соң кичергән һәм теләсә кемне кызгандыртырлык хәлләрен сөйли, укучыга үз эшенең тормышта булган эш-күренешләрне язу икәнлеген киткерә. "Кыйссаи Йосыф"та, мәсәлән, авторның әсәр язу максатын тасвирлаган һәм сюжетның гарәп-фарсы телләрендәгечәлегенә ишарәләгән "Хәтимә" бар. Әлеге Соң сүздә Кол Гали болай дип яза: +Бу зәгыйфьнең шушы назмы аз булмады, +Робагые үлчәмендә торсын инде. +Тукайда да унике икекле юллардан торган робагыйлар китәрлек. Үз икат тәкрибәмнән чыгып әйткәндә, кыр кебек укылышлылыгына карамастан, бу үлчәмдә заман темаларын ачу, иктимагый күренешләрне киткерү шактый авыр. Шагыйрьнең "Дөньяда торыйммы? - дип киңәшләшкән дустыма", "Бер татар шагыйренең сүзләре", "Утырышу" һәм башка әсәрләре шул калыпта язылган, әмма аларда строфадан строфага кабатланып килгән һәм составында "имди" (инде) сүзе булган гыйбарәле соңгы юл очрамый. Әнә шунлыктан гади укучы "Кыйссаи Йосыф"лардан килгән үлчәмне тотып алмаска да мөмкин, ә менә "Кәкә тугрысында" урын алган һәм Кол Гали каләменнән төшкән кебек үк калыптагы бәет хәтта анда да әдәби бәйләнешләр хакында уй тудырачак. Бу әсәр фольклор белән матур әдәбият традицияләренең Тукай икатында ничек тыгыз үрелүен бик ачык күрсәтә һәм икесенең дә озын тарихлы икәнлеге хакында сөйли. +Тукайның Кол Гали сайлаган үлчәмнән тәнкыйди характердагы яисә юморсатира рухындагы әсәрләрендә файдалануы әдәбиятта үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Сүзебезгә мисал рәвешендә "Гыйбрәт һәм нәсихәт" шигыренең бер строфасын китереп узыйк: +Номерың матур булса, күсе булгай, +Һәр матурда начар якның берсе булгай, +Ансы булып китмәсә дә, монсы булгай, - +Андин кыртык, мондин кыртык туннарым бар. +Әдәбият ул, нигездә, бер үк мотивларны үстерә, кайчандыр бер яңгыраткан фикерләрне һәр чорның үз материалы аша укучыга киткерә. Әйтик, Кол Галинең үзәк герое, беренче чиратта, сабырлык сыйфаты белән истә кала, Йосыф үзе дә Зөләйханы сабыр итәргә чакыра, поэмада халыкның ачлыкка түзү хәлләрен тасвирлаган урыннар да бар, чөнки сабырлыкка өндәү - Коръәннән үк килгән мотив. Көрәшче рухлы Тукай моның белән килешергә теләми, еш кына ризасызлык белдерә. Хәтта Изге китапка каршы килеп, "Бәет" текстында болай ди: +Бу сәнә ачлык кыланы чын халык бәгърен ашый! +Кит, китап! Сабрит, дип әйтмә, ул халык көчен ашый. +Тукай икатын Кол Галинекенә фәлсәфи уйланулар бик нык якынайта. ХХ гасыр шагыйре, үзеннән элгәре талант иясе кебек үк, Тәңрегә сынган күңел, саф инсан, гадел китәкчеләр, ана-бала мәхәббәте һәм башкалар турында фикер йөртә; бу вакытта ул электән килгән төшенчәләр белән эш йөртә, борынгыдан калган бай образлар системасына мөрәкәгать итә. +Тукайда Кол Галидәге кебек чагыштырулар, охшатулар, хәтта арттырып әйтүләр очрый. "Күңел" әсәрендә шагыйрь: "Шундый гали матлабың - мең кан бирергә урын бар, / И югарылык белән типкән вә селкенгән күңел!" - дип белдерсә, "Кыйссаи Йосыф"та шундый гипербола кулланылган: +"Минем әгәр йөз мең каным булыр исә, +Барчасын да сезгә фида кылам инде". +"Күңел"дән: "фәләкнең төрле-төрле золменә күнгән күңел!", "бул чыдауда таш кеби", "Күп сөекледер бөтеннән - Тәңрегә сынган күңел", - дигән юлларны укыганда, күз алдыбызга язмышына ризалашкан, сабыр, чыдам һәм Аллага буйсынуны матди байлыклардан, ягъни тормыш бөтенлегеннән өстен куйган Йосыф образы торып баса. +Тукайда, Кол Гали заманнарыннан ук трансформацияләнә барып, бүгенгәчә килеп киткән башка образлар да очрый, күренеш тудыру алымнары да китәрлек. Мәсәлән, Йосыф пәйгамбәр, урамга чыгып, йөз нуры белән кешеләрдәге ачлык хисенә кадәр оныттырса, Тукай "Ике кояш"та тамашачы күңелен кояш кебек нурландырган, тулаем биләгән Гыйззәтуллинаны тасвирлый. +Кол Гали дастанының унынчы фасылында халык арасына сарайда хезмәт итәрлек кешеләр эзләргә чыккан Йосыф патша, туны искергән, пычранган бер кешене күреп, үзенә тиң түгеллеге, вәзирлеккә яраксызлыгы турында фикер йөртә. Тәңредән сәлам белән килгән Кәбраил аңа мондый фикерне башыннан чыгарып ташларга куша, әлеге фәкыйрьнең Йосыфка авыр чагында игелек кылганлыгын, моны онытырга ярамаганны әйтә. Йосыф сәүче әлеге юлчыны затлы киемнәргә киендерә һәм үзенең вәзире итә. Димәк, бүген түбәндә булган кешенең иртәгә югары күтәрелүе дә мөмкин. Тукайның "Нәсихәт" шигырен искә төшерик. Анда һәркемнең, теләнчеләрнең дә Алла колы икәнлеге ассызыклана, тормыш көпчәгенең әйләнүе, байны - ярлы, ярлыны бай итәргә мөмкинлеге турында сүз бара. +Тукай русчага ияреп язылган әсәрләрендә дә Кол Галидән килгән образлар, мотивлар белән эш итә, чөнки аларның эчтәлеге үк шуңа этәрә. "Кыйссаи Йосыф"та дәрәкә-байлыкка кызыкмаган, кешедән көнләшмәгән яшь каһарман ир хатынына гашыйк була, аның матурлыгына тиңнәр тапмый, әмма пәйгамбәрләрчә сабырлык кыла, шунлыктан бәхеткә, тиң мәхәббәткә ирешә. "Тәүбә вә истигъфар"ның лирик герое бу уңайдан менә нәрсәләр ди: +Йа Ходай! Нишлим, әгәр күрсәм кешенең зәүкәсен? +Торса ул яд иттереп (искә төшереп. - Р.Р.) кәннәт сарае раузасын? +Ул Зөләйхалар вә Ләйләләр кеби булса матур? +/.../ +Ибне адәмме түзәр, кирдә әгәр күрсә мәләк?! +Каты, усал теллерәк, фикерне аерым бер ситуациягә бәйле кулланучанрак Тукай "Халык әдәбияты"нда, үзенә хас булган кискенлек белән, Кол Гали телен "кен теле" дип атый. Бу, билгеле - әдәби тел нормаларын гади халыкныкына якынайту һәм кору омтылышыннан, мәктәп программаларын дөньяви китаплар белән баету теләгеннән чыгып кына әйтелгән сүз. Шул ук вакытта Тукай "Васыятем" шигырендә: "Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә", - дип белдерә. Димәк, Изге китаптан ук килгән Йосыф тарихы шагыйрь канында мәңге яшәячәк. +"Словарьдан фал ачу" язмасында Тукай "Йосыф китабы"н бераз гына мәгърифәтле кызларның фалнамә рәвешендә куллануларын әйтә, хәтта шагыйрь көлеп телгә алган бу гореф-гадәт тә бүгенге көннәргәчә яши. Ә инде Кол Гали икаты күңелләребездә Тукай мирасы аркылы да гел яңарып тора. +Рифә РАХМАН +Ак җилкән +АНЫҢ ТӘНЕ ДӘ КӨЧЛЕ БУЛГАН +(Муса Җәлил тормышында спорт һәм физик тәрбия) +Халык хыялында һәрвакыт батыр, көчле, кыю, баһадир гәүдәле ир-егет образы яши. Ул Ватанын һәм сөйгәнен, карт ата-анасын һәм олыны-кечене дошманнардан яклап калучы каһарман, ил өстенә килгән яуны кире борырдай гайрәт иясе итеп сурәтләнә. Сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәчәк язмамда мин халкыбызның әнә шундый каһарманы герой-шагыйрь Муса Кәлилнең спортка һәм физик тәрбиягә мөнәсәбәте белән таныштырырмын. Ни өчен мине бу кәлеп итте соң? Беренчедән, үлемгә хөкем ителгәннән соң да көн саен иртәнге гимнастика ясарга каян көч алган, кебек сорауга кавап табасым килде. Икенчедән, мин үзем дә спортка һәвәс. +Сәламәт кеше тормышны ярата, сәламәт кеше бик сирәк бәхетсез була. Бәхет исә безнең үз тәнебезгә күрсәткән кайгыртучанлыкка да бәйле. Тән гармониясе булганда, кан тантана итә. Акылның зирәклеге дә ныклы физик нигезсез була алмый. +Әнвәр Хукиәхмәтов болай дип язды: "Кеше үзенең тәнен көчле, сәламәт итеп тәрбияли алса, ул тормыш авырлыкларына да каршы тора ала. Сәламәтлек, чыдамлык, яшәү өчен көч һәм энергия запасы стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәшү өчен төп корал булып тора". +1924 елга кадәр язган хатларында Муса Кәлил еш кына сәламәтлегеннән зарлана. Авыр балачак еллары, ачлы-туклы яшәү, 1921 елгы ачлык, күрәсең, үзенекен иткән инде. 1923 елның кәендә Кәлил бизгәк авыруыннан интегә. Рабфакта укыганда, ул физик тәрбиянең файдасы турында брошюрага тап була. Шуны укыганнан соң, үз сәламәтлеген ныгытуны максат итеп куя: салкын су белән коена, гер күтәрә, бик яратып волейбол уйный, Кабан күлендә көймәдә йөзә. Күп тә үтми, Кәлилнең сәламәтлеге чыннан да ныгый. Муса Кәлил, оптимист кеше буларак, чын күңеленнән ышанган: сәламәт тәндә — сәламәт акыл. +1924 елдан башлап Муса бер көн дә иртәнге зарядкасын калдырмый. Андре Тиммерманс сөйләвенчә, хәтта Моабит төрмәсендә утырганда да! +Утызынчы еллар уртасында ул Кырымда, Севастопольдә ял итә. Баштагы көннәрдә Муса санаторий тәртипләрен төгәл үти: комда кызына, төшке аштан соң ятып йоклап ала. Ләкин түземлеге озакка китми, Севастопольдән Ялтага чаклы булган 80 чакрым араны кәяүләп үтә. Кырым белән әнә шул рәвешле таныша ул. Ялтада яраткан язучысы Галимкан Ибраһимов янына керә. Кайтканда да кәяү кайта. +"Физик яктан Муса кебек сәламәт кешеләрне миңа сирәк очратырга туры килде, — дип яза Гази Кашшаф. — Ул сәгатьләр буе ишкәк ишеп көймәдә йөри ала, кичке ял вакытларында бертуктамый волейбол уйный, көнозын урманда йөри һәм ару-талуның нәрсә икәнен дә белми иде". Гази Кашшафка Кәлил, ярым шаяртып, ярым китди итеп: "Мин 100 яшькә кадәр яшәргә кыенам, бер дә шуннан ким түгел", — дип әйтә торган булган. +Муса үзенең сәламәтлеге, физик көче белән мактанырга яратмый. Шуңа күрә бу турыда хәтта аның белән аралашкан кешеләрнең дә күбесе белмәгән. +"Төне буе "Алтынчәч" операсын язып утырганнан соң, әсәрнең бер өзеге турында фикер алышу нияте белән, Муса янына кердем, — дип искә ала Нәкип Киһанов. — Вакыт бик иртә булуга да карамастан, Муса инде торган, гимнастик күнегүләр ясый иде". Шагыйрьнең мускулларын, тыгыз тәнен күреп, ул чын-чынлап хәйран кала. Үз күзенә үзе ышанмыйча, композитор Мусаның күпереп-калкып торган мускулларын капшап карый һәм, соклануын яшермичә, тел шартлатып куя. Аннан, кызыксынып: +— Шагыйрьгә мондый мускулатура нәрсәгә? — дип сорый. +— Кирәге чыгып куюы бар, — ди Муса, тәнен юеш сөлге белән сөртәсөртә. +1941 елның февраль аенда шагыйрь Васильево санаториенда ял итә. Аның шул чакта төшкән бер рәсеме сакланган. Тирә-юнь ап-ак кар белән капланган. Кәлил яланбаш, майкадан гына чаңгы шуарга чыккан. Аның өчен бу — бер дә гакәп эш түгел. Бил тиңентен чишенеп яки майкачан килеш чаңгы шуу, иртә яздан башлап, кара көзгә кадәр су коену Муса өчен гадәти хәл саналган. "Чаңгы шуарга вакыт-вакыт майкадан гына чыгуы таза булудан гына түгел, ул, кышкы салкыннан курыкмыйча, шуңа юри үч иткән кебек чыга иде. Кышкы кояш яктысында аның таза беләкләре кәйге кояшта янган сыман каралып күренә, хәтта бераз кызынып та алган кебек була", — диелә хатыны Әминә Кәлилова истәлекләрендә. +Муса Кәлил көненең күп вакытын язып үткәргән, шуңа да ул саф һавада йөрергә, физик хезмәт белән шөгыльләнергә яраткан. Ял көннәрендә Муса еш кына хатынының әти-әниләренә кайта торган булган. Монда ул үзенә төрле шөгыльләр тапкан: утын ярган, су ташыган, бакча казыган. Бер кайтканында исә эш тапмый ул. +— Атна буена ялыккансың, бераз ял итеп ал, — диләр аңа. +— Эш — минем өчен иң яхшы ял, — ди Муса. +Армас-талмас таза, көчле кеше булса да, Кәлилне тимер-бетоннан коелган пәһлеван итеп күз алдына китерергә ярамый. Башкалар өлешенә тигән авыруларның кайберләре аны да читләтеп узмаган. Әминә ханымның язуына караганда, Муса "авырырга бик яраткан". "Әгәр чак кына салкын тидерсә, Муса пижамасын кия дә тиз генә караватка менеп ята. Аның өчен кура киләге кайнатабыз, куе итеп чәй ясап бирәбез, температурасын үлчибез, аптекага барып, тиз генә дару алып кайтабыз. Безгә карап, ул шуларга бик тә канәгать булып ята. Гомумән, ул ничектер иркәләп торганны ярата иде кебек", — ди Әминә ханым. +Хәдичә апасы үзенең истәлекләрендә аның авырып больницада яисә урын өстендә ятканын хәтерләмим, дип яза. Яшьтән чыныгып үскәнгә, Муса авыруга тиз бирешмәгән. Китдирәк авыруларны ишетеп кенә белә. "Аз гына сырхаулый башласа да пошаманга төшә, бераз температурасы да күтәрелсә, ах-ух килә башлый иде. Андый чакта аны карарга кеше кирәк. Бармагын әз генә киссә, зур иттереп урап куя, әйтерсең зур кәрәхәте бар. Үзе кечкенәдән иркә үсмәгәч, йомшак күңелле, ягымлы булгач, бүтәннәрнең дә игътибарлы булуын ярата. Иптәшләре, туганнары килеп хәлен белешсәләр, маңгаена кулларын куеп карасалар, тәмле әйберләр алып килсәләр, ул бөтенләй эреп китә, — дип язган апасы. — Ә даруны сирәк эчә. Барлык авыруга каршы бердәнбер даруы бар, ул да булса — мигрень карандашы. Эче авыртса, шуның белән эчен ышкый, башы авыртса, чигәсен ышкый. Хәтта киселгән кирен дә шул карандаш белән дәвалый иде. Шулай да без аның турында авырудан бигрәк иркәләнергә ярата дип уйлап, гаделсез булганбыз. Киңел генә авырса да, ул ябыгып, хәлсезләнеп кала иде. Авыртуга бер дә түзми иде ул. Төрмәдә ерткычларча кәзалауга ничек түзде икән, шуны күз алдыма китерәм дә йөрәгем сыкрый. Ватанына мәхәббәте чиксез, дошманына нәфрәте көчле иде шул..." +Шулай ук туганнары, якыннары Кәлилнең бик мавыгып шахмат уйнавы хакында язалар. Муса шахмат уйнарга яраткан. Киңсә, сөенеп бетә алмый, киңелсә, нык үртәлә торган булган. Андый чакларда үзен "грошмейстр" яки "гробмейстр" дип атаган. Янә Хәдичә Кәлилова истәлекләренә күз салыйк: "...Бу вакытта Муса "Алтынчәч" либреттосын яза иде. Эше күп, бик бирелеп утыра. Мин аларга килсәм, өстәл артыннан торып, киерелеп, бераз тәнен язып ала да мине берәр партия шахмат уйнап алырга кыстый. Безнең уенны берәр шахматчы карап торса, исе китәр иде. Беренчедән, мин уйный белмим, икенчедән, озаклап уйлап торырга түземлегем китми. Муса йөргәч, тактага күз дә салмыйча: +— Хәзер ничек йөрим? — дип сорыйм. +Муса уйланып утыра да минем өчен йөри. Аннары, үзе йөрер өчен, озаклап уйга чума, әйтерсең, Ботвинник белән уйный". +Кәлилләрнең Столешников урамындагы фатирында чыгарылган "Шахмат бюллетене"нең өченче саны сакланып калган. Бюллетень Муса язган төрле мәзәкләр һәм эпиграммалар, үзе ясаган юмористик рәсемнәр белән бизәлгән. +Ул тормышны ярата, һәм кайда яңалык өчен киеренке көрәш барса, шунда ашкынып яши. Муса комсомолларга хас ашкыну һәм кайнарлык белән көрәшкә ыргыла, үзенең көчле, эмоциональ шигырьләрендә зур ләззәт белән шул көрәш турында сөйли. +Мусаның спортка һәвәслеге икатында да чагыла. Мәсәлән, аның "Чаңгы шуганда", "Кавказда" кебек шигырьләре шуңа багышланган. Күпме оптимизм, тормышка мәхәббәт хисе ул шигырьләрдә! Күңел төшенкелеге, эч пошу, елаусыкрау — Кәлил икаты өчен ят нәрсә. Аның шигырьләре нык ихтыяр көче, ашкынулы дәрт белән сугарылган, аларда бәхеткә омтылу, яшәүгә мәхәббәт ярылып ята: +Ашкынулы йөрәк кырын кырлап, +Гөрләвекләр акты урамда. +Сагыну моңын сузып, күк юлыннан +Сайрар кошлар кайтты урманга. +Зифа каен яшел яфрак ярды, +Яфраклары шаулый кил белән. +Ул каршылый язны күтәренке +Һәм шатлыклы яңа кыр белән... +"Яз кыры", 1936. +Шагыйрьнең Мәскәүдәге иң якын дусларыннан берсе Әхмәт Фәйзи була. Мусаның өйләнгәнче яшәгән фатирын ул болай тасвирлый: "Бүлмәдә китаплар өелгән, өстәлдән һәм урындыктан башка берни дә юк. Муса иске газеталар өстендә йоклый... Ул күп укый, спорт белән шөгыльләнә, кояшны бик ярата. Кояш белән дуслыгы аның күп кенә шигырьләрендә дә күренә. Ул аңа "Исәнме, Кояш" яки "Кояш дус" дип дәшә иде. Иң яраткан спорт төрләреннән берсе, шиксез, мылтыктан ату иде". +Муса еш кына Ә.Фәйзине тирга чакыра торган булган. Үзе бик төз ата, ә дустының мишеньга тидерә алмавыннан рәхәтләнеп көлә икән. Бервакыт Әхмәт Фәйзи, ачуы килеп, Мусаны икади ярышка чакыра. "Әйдә, оборона спорты турында шигырь язып карыйк. Кем киңәр икән?" — ди. Ә.Фәйзи "Оптимистлар кыры" дигән шигырь яза. Бу шигырендә ул шагыйрь өчен, мылтык ата белүгә караганда, әйбәт шигырь язу мөһимрәк, дип исбатларга тели. Аңа кавап рәвешендә Муса "Тирга" дигән шигырь яза. +Әхмәт туган, ташла каләмеңне, +Әйдә киттек тирга, булмаса. +Төз атучы булдык кырда да, +Төз атарбыз, шиксез, тирда да. +Моабит төрмәсендә сорау алулар иртәнге 9дан башланып, 5-6 сәгатьләп барган. Тикшерүче сорау алу барышында көненә өчәр тапкыр ашый. Гаепләнүчегә дә ашап алырга тәкъдим итә. Ләкин Кәлил бу тәкъдимне кире кага. Ач килеш ризыктан баш тартыр өчен никадәр ихтыяр көченә ия булырга кирәк. Кәлил ашауның кәзалауның бер төре икәнен аңлаган. Үзеңнең бер генә теләгеңә ирек бир, шунда ук башкалары да баш күтәрәчәк. Каршына китергән ризыктан баш тартып, ул дошманы алдында баш имәс, буйсынмас горур зат булуын күрсәткән. Яшьлектән үзендә тәрбияләгән ихтыяр көче, физик һәм рухи ныклык Кәлилгә шундый кырыс шартларда да киңүче булып калырга ярдәм иткән. +Муса Кәлил үтә пөхтә, кыйнак, максатчан һәм зур ихтыярлы кеше була. Үзенең бөтен гомерен ул бер олы максатка багышлый, зур тырышлык һәм ныклык белән шул максатына ирешү өчен көрәшә. "Мин тормышта тирән һәм ялкынлы сөя беләм. Мин табигатьне дә, кошны да, чәчәкне дә, музыканы да, намуслы хезмәтне дә, ялкынлы икатны да, тиңдәшсез илемне дә янып, кайнарланып сөям", — дип яза ул. Шагыйрьнең шулай ярата, хөр күңелле булып яши белүе рухи һәм физик ныклыгыннан киләдер дип уйлыйм. Балкар шагыйре Кайсын Кулиевның: +"Соңгы кырым палач балтасына +Башны тоткан килеш языла, — дип әйтә алган кеше — шәхес, һәм факигале шәхес. Баш очында палач балтасы күтәрелгән хәлдә дә кыр яза алу — бу инде батырлык. Моның өчен кыю кеше булу гына китми, моның өчен инде яшәешкә, тормыштагы бөтен яктылыкларның һәм яхшылыкларның киңә алу мөмкинлегенә ышана белү кирәк", — дигән сүзләре Кәлилне бигрәк тә тулы бәяли. +Элина ЗӘКИЕВА. +Сарман +КӨТЕЛМӘГӘН ОЧРАШУ +Без студент чакта тыелган фәннәр бар иде. "Фәнне тыеп буламыни?" — дип гакәпләнүчеләр дә табылыр, мөгаен. Булды шул, шундый заманада да яшәргә туры килде. Без вузда укый башлаганда, радиотапшыруларда (телевидение юк иде әле), газета-журналлардагы язмаларда берничә фәннең "измәсен изү" һәм аларны өйрәнүче, гамәли эшләрендә файдаланучы "буржуаз, реакцион" галим затларны "утлы табада биетү"дә остарган каләм ияләре күп иде. Безнең өчен шунысы бигрәк тә сәер иде: кыйнала торган фәннәрне шәрехләп тасвирлаучы китаплар яисә мәкаләләрне без студентлардан беребезнең дә күргәне булмады, әмма, аларны "пыр туздырган" язмалармәкаләләрне генә укып, семинарларда чыгыш ясар өчен әзер булу зарур иде. Шундый фәннәр арасында безне бигрәк тә кызыксындырганы кибернетика дип атала иде. Аны ялган фән (псевдонаука) дип шул чактагы мәсхәрәүләрне әдәпле (башыннан сыйпап кына, иркәләп кенә) шелтәләү дип бәяләргә була. Чынлап та кызыксынып һәм төп чыганакларын табып өйрәнгән галимнәргә исә төрмә дә яный иде ул кырыс елларда. "Акыл эшенә баш мие урынына металлдан эшләнгән роботларны кигүме? Кәмгыять тормышын автомат киһазлар ярдәмендә көйләүме?" Бу турыда уйлаган галимнәргә карата ил китәкчеләренең (бигрәк тә Н.С.Хрущёвның, кибернетиканы ул империализмның сатлык фахишәсе дип атый иде) мөнәсәбәте миһербансыз булды. Моны күзаллау, аңлыйм, укучыларга кыендыр. +Ни гакәп, берзаман университетның 24 колонналы төп бинасында төрле рангтагы капитаннар — хәрби диңгезчеләр күренгәләп алды. Алар, чыгарылыш курстагы бишлегә генә укыган, "иң-иң башлы" егетләр белән очрашып, әңгәмә кордылар. Безгә шул әңгәмәләрнең эчтәлеге хакында өлкән иптәшләребез берни сөйләмәде. +Дүрт ел узгач, аларның кайберләре белән очрашу да насыйп булды. Погоннары капитан-лейтенантлар икәнен күрсәтә иде. Безне иң шаккатырганы — аларның, һич яшермичә, хәрби флотта кибернетика казанышларын гамәлгә кертү өстендә эшләүләре турындагы сүзләре иде. Кибернетика фәнен гамәли, хәрби эшләрдә куллана башлаган әйдаманнарның китәкчесе адмирал А.И.Берг турында беренче тапкыр шулардан ишеттем. Тәвәккәл, батыр шәхес булган, репрессияләрдән дә куркып тормаган галим-адмирал бу (һич гаепсезгә төрмәдә дә утырып чыккан сәясәт корбаны да әле). "Бөек юлбашчы" белән аның кабинетында фән һәм техниканың ул замандагы иң мөһим бер проблемасы турында икәүдән-икәү генә гәпләшкәндә, хуканың бертуктаусыз ачулануыннан да каушамаган, үз карашларына Сталинны ышандыра алган. +Хәрби кибернетиклар белән очрашулардан соң университеттагы остазларыбызның берничәсенә, сабакташларымның һәм бездән соң укыганнарның шактыена бу яңа фән юнәлешендә актив эшләү насыйп булды. Үзем (ике ел математика бүлегендә укыганнан соң) өченче курста сайлаган астрономия өлкәсендә эшләсәм дә, яңа фәннәр белән кызыксына идем (остазым, вакыт әрәм итәсең, дип моның өчен мине шелтәли иде). Ә искиткеч темплар белән үскән кибернетика, әлбәттә, фәнни хезмәткәрләрнең игътибарын һәрдаим кәлеп итә иде. +Вакыт тиз уза. Унике ел агымында аспирантурада уку да, дәрәкәлерәк дипломнарга ирешү дә, күп галимнәр белән бергә эшләү дә насыйп булды. +Ике ай командировкада эшләгәндә, ифрат катлаулы билиниәл дифференциаль тигезләмәләр системасына юлыктым. Андый системалар буенча белгечне Ленинградта таба алмагач, кайтканда Мәскәүдә тукталдым. Университет математиклары да ярдәм итә алмады, әмма, рәхмәт аларга, кирәкле белгеч эшләгән фәнни-тикшеренү институтына юлладылар. +СССР Фәннәр академиясенең В.А.Стеклов исемендәге математика институтының эңгер-меңгер яктылы вестибюлендә, чалт аяз көнне урамнан килеп кергәч, кая барырга белми каранып торган, ерактан килгән вуз укытучысын хәрбиләрдәге шикелле төз гәүдәле бер абзый күреп алып, яныма килде. Ул кайдан һәм нинди йомыш белән килүемне төпченде. КГБ хезмәткәрләре белән эшем буенча аралаша идем, шуңа күрә, дилбегәне кыска тотып, проблемамны тасвирладым һәм кемне күрергә теләгәнемне әйттем. Ә аны, ни хикмәт, минем документларым бөтенләй кызыксындырмады, ул тиешле кабинетка ничек барасын шәрехләп сөйли башлады. Минем (аптыраган чыраемнандыр, мөгаен) юлны һич аңламаганымны тоеп, әңгәмәдәшем кулын селтәде һәм, "Әй, барыбер адашырсыз, озата барыйм әле!" — дип, мине сул терсәгемнән "китәкләп" алды. Институтның лабиринт сыман коридорларында кирәкле кабинетка "сәяхәтебез" вакытында юлдашым сорауларын яудыра барды. Хәтта мин эшләгән институтта нинди биналар, нинди спортзал, күпме укытучы һәм студент булганы да кызыксындыра иде аны. Шулай итеп, "КГБ хезмәткәре" (үзем фаразлавымча) мин фәкыйрегездән шактый күп "дәүләт серләре"н белә алды. Хәер, аның мине кызыксындырган математик проблеманы да яхшы аңлавы бераз гакәпләндерде үзе. Тиешле кабинетка киткәч, ул, ишекне ачып: +- Александр Дмитриевич, менә сезгә кунак алып килдем, каршы алыгыз, — диде. Кабинет хукасы: +- Аааксель Ивааанович! Керегез, керегез, рәхим итегез! — дигәч кенә, "гид"ымның академик-адмирал, совет кибернетикасының "атасы" А.И.Берг икәненә төшендем. Ә ул: +- Башка чакта керермен әле, менә кунагыбыз ерактан килгән, сезгә йомышы бар аның, — дип, аркамнан киңелчә генә этәреп, мине А.Д.Брюно янына уздырды. Аңарчы журналларда Бергның адмирал формасында төшкән күптәнге портретларын гына күргәнем бар иде. Шуңа күрә шактый олыгайган галимне танымаганмын. +Хатирәләрем бик еракка алып киткән. Кибернетика фәне турында шәрехләп сөйли башласаң, озакка сузылыр иде. Атамасы грек телендәге "кибернесий" сүзеннән алынган: борынгы карабларның койрыгына куелган бик озын ишкәк белән карабны идарә итүчене шулай дип атаганнар. Кибернетиканың нигез ташларын салган галим — америкалы математик Норберт Винер. Аның кибернетика буенча 1948 елда дөнья күргән беренче китабын, туган телебезгә тәркемә итсәк, "Кибернетика, тереклектә һәм машинадагы идарә һәм элемтә" дип атарга була. Чираттагы китабын галим "Кибернетика һәм кәмгыять" дип атаган иде. Бу фәндә, кыскача әйткәндә, теләсә нинди системаларда була торган идарә итү, элемтә һәм информация эшкәртү проблемалары тикшерелә. Кибернетика өйрәнә торган системаларның табигате һәм "тумышы" буенча теләсә нинди булуы мөмкин: техникадагы автоматик көйләгеч-регуляторлар, электрон хисаплау машиналары, башыбыздагы "ми" атамалы акыл "аппараты", тере организмнардан оешкан берлекләр, кәмгыять. Бу фән хәзер, үзе берничә тармакка бүленеп, көндәлек тормышыбызда искиткеч зур роль уйный. Сабакташларым һәм остазларыбызның шактые бу фәнне үстерүдә һәм аның казанышлары белән сәнәгатьне автоматлаштыру эшендә актив катнашты. Кыскасы, без вузда укый башлаганда, хакимият басымы аркасында тыелган, кәберләнгән кибернетика укуыбыз тәмамланганда ук иң абруйлы белем тармагы буларак танылды. Аны төрле курслар һәм семинарларда яисә үзлегебездән өйрәнергә туры килде. Шулай итеп, бу яңа фән кыска гына вакыт эчендә тиешле урынын яулады. Әмма кибернетика үзе дә яңа фәннәрнең туып үсүе өчен этәргеч булды. Чөнки аның казанышлары система дигән күренешләргә яңача карарга мәкбүр итте. Кибернетиканы "үз канаты астына алган" информатика да — шундый үзгәрешләрнең бер мисалы. Хәер, болары үзе аерым бер язма темасы. +Очрашкан чакта мәшһүр галим 78 яшен тутырган булган икән, ә мин, үз каланчамнан карап, иллене узган "бик олы яшьтәге ир-ат" дип фаразлаган идем. Баксаң, Беренче Бөтендөнья сугышында булачак галим — су асты көймәсенең штурманы, ә революциядән соң Гражданнар сугышында шундый көймәнең командиры сыйфатында катнашкан. Соңыннан, ике вузда белем туплап, 1925 елдан хәрби вузларда һәм Ленинградтагы электротехника институтында укыту белән бергә, фәнни-тикшеренүләр дә алып бара ул. Биографиясе искиткеч бай, фәнни эшләренең күп тармаклылыгы шаккатыра. Фән һәм техниканың өр-яңа өлкәләрендә киң колачлы тикшеренүләр оештырган галим 1943 елда — СССР Фәннәр академиясенең мөхбире, ә 1946 елда хакыйкый әгъзасы булып сайлана, радиотехника һәм электрлы элемтә өлкәләрендәге казанышлары өчен Академиянең А.С.Попов исемендәге Алтын медале белән бүләкләнә, 1963 елда "Социалистик Хезмәт Герое" исеменә лаек була. Шунысы гакәп: галим, фәнни тикшеренүләрне оештырудан тыш, дәүләт хезмәткәре буларак та искиткеч күп эшләр башкарган шәхес, хәтта оборона министры урынбасары булып та хезмәт итә әле. Кибернетика казанышларын укыту эшендә файдалану шикелле проблемалар өстендә эшләргә дә өлгерә инженер, адмирал-академик Аксель Иванович Берг. +Аның тәркемәи хәле белән кызыксынучылар интернетта шактый күп язмалар таба ала. Ә мин фәкыйрегезнең күңелен, кырык дүрт елга якын вакыт узса да, кайчагында бер сорау борчый: ул чакта фән даирәләрендә барысына да билгеле мәшһүр шәхес үзен танымаган өчен ерактан килгән вуз укытучысына үпкәләмәде микән? Үпкәләмәгәндер, шәт. Андый фәһемле, искиткеч бай белем ияләрен популярлык мәсьәләсе борчымыйдыр. Үз-үземне шулай дип тынычландырам. +Ким ШАКИРОВ +Халык әйтсә, хак әйтә +Акыл азмый, белем тузмый. +Дөнья — йозак, ачкычы — белем. +Кир күрке — иген, ил күрке — гыйлем. +Тән зиннәте — кием, акыл зиннәте — гыйлем. +Уку каты булса да, кимеше татлы. +ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ? +Инде игълан ителгәнчә, ошбу конкурсның 2016 елгы өлешен башлап кибәрәбез. Бу юлы алты киңүче (бер — беренче, ике — икенче һәм өч өченче урыннар) билгеләнәчәк. +Башламнар 12нче санда басылган иде. Күләм бер журнал битеннән артмаска тиеш. +Былтыргы бәйгене Казандагы 4нче гимназия остазлары һәм укучылары башлап кибәргән иде. Алар быел да өлгерлек күрсәтте. Биредә гимназиядән килгән хикәяләрнең беренче өлеше бирелә. +Камәрия әби хатирәсе +Әлеге вакыйга инде онытыла да башлаган иде. Тик менә бүгенге хәл аңа барысын да яңадан исенә төшерде. +Мине классташларым шаяртып кына "китап корты" дип йөртәләр. Алай дип әйтүләренә үпкәләмим. Чыннан да, китап укырга бик яратам мин. Менә кулымда Вакыйф Нуруллинның "Ике урам арасы" повесте. Йотлыгып укый торган әсәр. Бигрәк тә мәктәптә укучы Вакыйфның классташлары Мәхмүт һәм Гәрәй белән кышкы буранлы көндә урманга утынга бару вакыйгасы минем күңелемдә хатирәләр уятты. Малайлар колхозның "Баһадир" кушаматлы үгезен кигеп 13 чакрым ераклыктагы "Корноухово" урманына утынга китәләр. Көне буе эшләп, кайтырга соңга калалар. Аларны юл буе өч бүре озата бара. Бүреләрне бик явыз дисәләр дә, тимиләр алар малайларга... +Ирексездән әбием сөйләгән вакыйга күз алдына килә.Чуашстанның Шыгырдан авылында әбием Камәрия һәм бабам Абзалетдин яши. Аларның тормышы күпләр өчен үрнәк булды. Кызганыч, бабам инде күптән гүр иясе. +Бабаем Абзалетдин Себердә Артёмовск шахтасында эшләгән. Бер елга гына киткән бабаем 25 ел гомерен шушы эшкә багышлый. Ел саен гаиләсе янына кайтып йөри. Әбием дә аның янына еш бара. Шулай бервакыт әбием бабай янына Иркутскидан самолёт белән оча. Аннан аны каршы алырга тиеш булалар. Ләкин бу көнне шахтёрларны башка объектка алып киткән булалар. Камәрия әбине каршы алучы булмый. +— Хәзер шахтага шалтыратабыз, бераз гына көтегез, килеп алырлар, — дип әбиемне төшереп калдыралар. Самолётны күздән югалганчы карап тора әбием. "Инде сумкаларым өстенә булса да утырып торыйм әле, — дип талпынуы була, ни күзе белән күрсен, каршысында бүре утыра. Нишләргә дә белми Камәрия әби. "Тукта әле, бүреләр курыкканны белә диләр бит, курыкмаска кирәк", — дип, бөтен көчен кыеп, бүренең күзенә карап тора башлый ул. Менә шулай, кыр уртасына бүре белән бергә күзгә-күз карашып ярты сәгать чамасы торалар алар. Бу вакыт эчендә әбиемнең күпме чәче агарган да, эчендә ниләр булганын үзе генә белә... Әллә әбинең өйдә берсеннән-берсе кечкенә биш баласы көткәнен белгән инде, әллә күңелендә бары яхшылык кына булган — бу яшь хатынны жәлли, тими аңа бүре. Суларга да куркып, кымшанмыйча бүре каршында күпме торган булыр иде икән, Камәрия әбиемне алырга дип автобус килеп туктый. Бүре автобус күренүгә үк артка чигенә башлый. Әбием исә, исән калганына шөкер итеп, ире — Абзалетдине янына ашыга. +Менә шулай матур итеп яшәп, биш бала тәрбияләп үстерәләр алар. Әбием бүген дә үткән бәхетле көннәрен искә алып, миһербанлы балалары тәрбиясендә Шыгырдан авылының ак яулыклы әбисе булып гомер кичерә. +Рәис ӘХМӘТОВ, +7 "А" сыйныф укучысы +"Онытканмын бит!" +Ул дерт итеп уянып китте. "Онытканмын бит!" Әби белән шатлыгымны уртаклашырга онытканмын. Әбисе бит, әбисе аны: "Талантлы, моңлы, нәни йолдызым син минем", — диеп сөеп үстерде. Мәктәптән кайткач, биш минутка гына диеп яткан иде югыйсә. Кочагындагы дипломны шулкадәр кочкан ки, бармаклары да арыган иде. Биш минут кына бит! Биш минут ятып торды. Шул арада төш тә күреп алырга өлгергән. Ә төшендә бүген аның белән булган хәл килеп керү — үзе бер могкиза. +...Кып-кызыл күлмәктән Казанның мәһабәт бер Мәдәният йортында ул чыгыш ясый. Башкалар арасында аерылып тора кебек, көй агымына бии-бии кырлый. Гәүдәсенең бар күзәнәге кырлаган көйгә тирбәлә, кырның тәмен, ямен тоеп үзенчә әсәрләнә. Хәтта озын толымнары да, бу минутны тотып калырга теләп, моңлана кебек. Алай булмый мөмкин түгел, кыры, кыры нинди бит: +...Миләүшәләр, миләүшәләр, +Гел шатлык өләшәләр. +Зәңгәр күзле миләүшәләр +Сеңел дип эндәшәләр. +Кыр тәмам булды. Ул алкышларны ишетмәде, күрмәде, күзе жюри әгъзаларында иде. Йөзләр, меңнәр арасында аларны табып алды, алар да алкышлыйлар. Ул алкышлар астында сәхнәдән чыгып китәргә ашыкты. Ләкин аңа нинди билге куярлар бит, әнә шунысы күңелне борчый. +Бәйгедә катнашкан һәркемнең чыгышын карап бетерделәр. Менә тетрәндергеч минутлар. Өченче, икенче урын киңүчеләре дә билгеләнде, ләкин аңа үзенең исемен ишетмәү кыен булып китте. Шунда жюри рәисе, алга ук чыгып: +— Беренче урынны алган талантлы, моңлы, нәни йолдызыбызны сәхнәбез түренә чакырабыз, — диде. — Кыры да үз исеменә тәңгәл, беренче урын хукасы — Миләүшә. +Ул фамилиясен ишетмәде. Сүз аның, бары аның турында бара иде, атлап түгел, очып диярлек сәхнәгә үтте. Диплом, матур чәчәкләр, хәтта кызыл тасманы да иңнәренә элделәр. Жюри рәисе: +— Ничекләр итеп кырладың, сеңлем: +...Миләүшәләр, миләүшәләр, +Гел шатлык өләшәләр, - шулаймы?! Тормышыңда шатлыклар күп булсын. Гел шатлык өләшеп яшә, — диеп сүзен тәмамлады... +...Менә шуннан соң инде ул дерт итеп уянып китте һәм тиз-тиз зал ягына үтеп, телефон номерын кыйды, әбисе белән шатлыгын уртаклашырга теләде. Әбисе исә: +— Белдем, сиздем, кызым, — диде. — Синнән башка кем киңсен инде, кызым. Моңлы бала син, талантлы бала, кызым. Миннән хәер-фатиха. Догамнан калдырмам, кызым! +Трубканың икенче башында әбисенең дога укыганы ишетелде: "Әгузү билләәһи минәш-шәйтаанир-ракиим. Бисмилләәһир-рахмәнир-рахиим..." +Миләүшә ФӘЙЗУЛЛИНА, +6 "А" сыйныф укучысы +Алма агачыннан... +Менә ничә көн инде Илсурның башында бер генә уй бөтерелә: калыргамы 10нчы сыйныфка, юкмы? Китсәң, БДИ бирүдән куркып киткән, диячәкләр. Калсаң... +Аның башында һәм йөрәгендә бу уйлар әле көчле бурандай бөтерелде, әле тынып торгандай булды. Кайдандыр килләр исеп китә дә күңел зилзиләсен тагын куптара. Бу вакытта аның үз-үзен кая куярга белмичә бөтерелүен сизүче дә, күрүче дә булмады кебек. +Нигә шулай соң бу тормыш?! Нигә кеше гел сайланулар каршында тора? +Тыныч кына барган яшәешнең шулай үзгәрүенә ул үзе гаепле. Кулындагы бәхетен саклый белмәде. +Әйе, югалтты ул Алинәсен... +Нинди рәхәт, тыныч иде. Мәктәп коридорында очрашканда, бер-береңә елмаеп китүләр, мәктәп ишегеннән бергә чыгулар, бергә имтиханнарга әзерләнүләр. Менә шул имтиханнардан соң, чыгарылыш кичәсендә әллә нәрсә булды да инде. Әйтерсең, берьюлы әллә ничә хәрби очкыч гөрелтесе күтәрелде. Ул иптәш кызлары уртасында Алинәсен күрде... +Аяклары, тез буыннары калтыранды. Китмәсә, колагында әнисенең: "Кыз бала әнисенә охшый. Алкаш хатын белән яшисең киләмени?" — дигән сүзләре яңгырады. Ул, үзе дә сизмәстән, йөгереп барып, сөйгәне кулындагы бокалны тартып алды. Нәрсәләрдер кычкырды, нәрсәләрдер әйтте. Тагын ниләр булыр иде икән, ярый әле иптәше Миша туктатты, өенә кайтарып куйды. +Менә кәй ахыры да китә. Нишләргә?! Калсаң — аның күзенә ничек карарга? Китсәң — куркак булып күренәчәксең. Укытучыларның хезмәте дә кызганыч. +Кинәт кенә Илсур урыныннан сикереп торды да, бер нияткә килеп, өеннән чыгып китте. +Ә урамда ямьле кояш сынаулы караш белән Илсурны озатып калды. +Азалия ХӘСӘНОВА, +Ләйсәния ХӘСӘНОВА (Азалиянең әнисе) +Зәринәгә зур бүләк +Зәринә барсын да бер минут эчендә югалтты: сумкасын да, телефонын да, акчасын да... Һәм чит шәһәр уртасында япа-ялгызы басып калды. +Әле яңа гына институтны тәмамлап, эш эзләп йөргән көннәрнең берсендә булды бу. Телефоннан курсташ кызы Ләйсирә шалтыратып, туган көненә кунакка чакырды. Әле бик күп вакыт үтмәсә дә, сагынып өлгергән иде инде Зәринә үзенең дустын. +Менә кабат Казанда ул. Ләйсирәнең адресын карыйм дип сумкасыннан блокнотын алуы булды, каяндыр карадан киенгән бер кеше килеп чыкты да Зәринәнең кулыннан сумкасын тартып алып, күз ачып йомганчы юк булды. Инде кая барырга белмичә торган арада каршысына таба килүче дусты Ләйсирәне күреп алды. Ләйсирә шәһәр кызы шул. Ул үзенең телефоныннан тиз генә әтисен кыйды. Килеп чыккан күңелсезлекне минут эчендә түкми-чәчми сөйләп бирде. Әтисе борчылмаска кушты, булышырга вәгъдә бирде. +Кызлар күптән күрешмәгәндәй сөйләшеп, серләшеп туя алмадылар ул көнне. Кичкә шау-гөр килеп дуслары да килеп кергәч, табыннар тагын да түгәрәкләнде. Зәринәнең кәефен күтәреп төрле кызыклы хәлләр сөйләргә тырышты алар. Зәринә исә эченнән генә бик борчылып утырды. Кинәт бүлмәгә Зәринәнең әтисе килеп керде. Кулына зур букет һәм матур итеп төрелгән ике тартма тоткан иде ул. Матур теләкләр теләп, кызын туган көне белән котлады һәм кулындагы чәчәкләре белән бер бүләкне кызына тапшырды. Ә икенче бүләкне... Зәринәгә тоттырды. Зәринә кыенсынып кына бүләкне алды. Барысына да бик кызык тоелды бу. Зәринә дә зур кызыксыну белән тартманы ачып кибәрде. Ә анда... Зәринәнең әле иртән генә югалткан сумкасы ята иде! Зәринә, чынмы соң бу дигәндәй, Ләйсирәгә карады. Ләйсирә елмаеп кибәрде. Зәринә ашыга-ашыга сумкасын актара башлады. Бар әйберсе дә урынында иде. Инде баядан бирле тамам-тамам дип торган күз яшьләре Зәринәнең бите буйлап тәгәрәделәр. Әйе, шатлык яшьләре иде бу, шуңа да дуслары шау-гөр килеп Зәринәне котлый башладылар. Ә Ләйсирә дусты өчен чын күңеленнән сөенде. Күңеленнән әтисенә мең-мең рәхмәтләр укыды ул. Туган көненә иң зур бүләк шушы иде. +Аюбхон ГИЕСХОНОВ, +6 "Б" сыйныф укучысы +"Танымыш" дәресе +Бу кызыклы дәрес быел да дәвам итә! Иң күп дөрес кавап бирүчеләрне ел ахырында бүләкләр көтә. Кавапны эпиграмма рәвешендә бирүчеләрнең баллары күпкә югарырак булачак. +Шаржларның авторы — Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН. \ No newline at end of file diff --git a/QU/2016-03.txt b/QU/2016-03.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..9ec98fa5f15b702d825de86e1d22af3c32bebfcd --- /dev/null +++ b/QU/2016-03.txt @@ -0,0 +1,1652 @@ + +Рөстәм +Вәлиев +ДӨНЬЯ ГАМЕ +РОМАН +1906 ел узып китте, андагы күкрәү һәм ыңгырашны кар өемнәре генә күмә алмады. Гыйнвар бусагасына баскан караңгылы-яктылы бер көндә "көрәш!" сүзе телгә менде. +Ачулы буржуазия меңләгән эшчеләрне эшсез, бер телем икмәксез калдырды, профсоюзлар һәм рәсми оешмалар ябылды. Гучков әфәнде, инкыйлабның яңа дулкыны "яшь, яңа ирегебезне дә, мәдәни һәм иркен тормышыбызның калдыкларын да җирләячәк", дип, кайгыргандай ясалма кыяфәт чыгарды. Аллаһтан кичермәскә, җәзага тартуын сорадылар. Җәзага үзләре хөкем итте: кулга алулар, хәрби-кыр судлары, сайлау алды җыелышларын куып тарату башланды. +Авыр бәрелешләрдән соң, пролетарийлар яңадан һөҗүмгә күчте, кабат баш күтәрүләр һәм эш ташлаулар, баррикадалар, югалтулар... +1906 ел узып китсә дә, "көрәш, көрәш, көрәш!" дигән сүзләр тынмады. +Кичен егетләр кала буйлап йөрде. Ылыс, кар, ризык исләре аңкый. Империянең үзәк губернияләрендә ачлык башлану азык-төлек бәяләрен нык күтәрде. Кунакханәдәге утыз тиенлек төшке ашлар тагын ун тиенгә сикерде. +Егетләр кунакханәгә әйләнеп кайткач, номерга төшке ашларын һәм графин белән сыра кертүләрен үтенде. Ашап-эчтеләр, "Дюшес" кабыздылар, җырлап та алдылар һәм Габдулла унберенче киткәч, үзенең номерына юнәлде, исәбе бер-ике сәгать эшләп алу иде. Коридорда караңгы булганга, ишек яныннан читкә тайпылган адәмне танып җиткермәде. +— Пардон... вәссәлам. Шырпыгыз юкмы? +Шамакайныкына охшаш мыек, сарык тиресеннән тегелгән сай түбәле бүрек, озын сөякчел бармаклар. Кулындагы шырпысы сүнде. Көтеп тору залыннан керосин лампасының сүрән яктысы сузылды. Бу адәм исерек булдымы, әллә оятсызмы — китәргә ашыкмады. +— Әле генә урамнан кердем. Андагы хәлләр!.. Бар җирдә теге дуңгызлар, кылычлары белән яныйлар. Берәүне, губернатор хатыны балык койрыклы кыз тапкан, дигәне өчен генә кулга алдылар. +— Гафу итегез... +— Гаҗәеп хәлләр! Күз алдына китерегез, Гайни мулла, ярты сәгать үзенең хезмәтче кызы артыннан куып йөргән... кыз анасыннан ничек туса, шул килеш, Аллаһ колы... Дәвамы. Башы узган санда. +— Гайни мулла намуслы кеше, андыйга бармас. — Габдулла каты итеп әйтте һәм чакырылмаган кунакны әйләнеп узарга теләде. +— Чыннан да! — Шамакай мыеклы элеп алды. — Полк табибыннан махсус дарулар алган... табиб аларны тышы-ние белән йотарга һәм өч көн тәһарәт алмаска кушкан — тәэсире шаккатмалы икән. Туктагыз әле! Кыз китертимме, елгадагы ала балыгы кебек чиста, саф. Этенмәгез әле. Әй-әй, монда хулиганлык итәләр, мәхәллә мулласыннан көләләр. +Габдулла эттән туган бу бәндәнең борын төбендә ишеген шартлатып япты да ачкыч белән ике кат борды. Теге сүгенә, ишеккә суга, тибә башлады. Габдулла дәшмәде, әмма бераздан, эшкә тотына алмасын аңлап ачынды. Кабахәтнең чыраена бирәсе калган, дип уйлады, полициягә алып китсеннәр, бер кич төрмәдә утырыр да иртән чыгарган булырлар иде әле. +Ул кулына китап алып ятакка сузылды, шактый озак укыды һәм ике катлы тәрәзә аша да ишетелгән яңа ел киче ыгы-зыгысын, астан, төне буе буфет эшләгән яктан менгән шау-шуны тыңлап ятты. +Таң алдыннан, лампаның керосины бетеп сүнгәч кенә, йокыга китте һәм унбергә кадәр уянмады. +Миңлебай белән Сираҗи иртүк торып, калага чыкканнар, күргән-ишеткән яңалыклар белән уртаклашыр өчен, аның янына керделәр. Эшчеләр бистәсендә берничә эшчене Яңа ел кичәсеннән алып киткәннәр, югыйсә, бәйрәм итсәләр дә, хәтта шәраб тә эчмәгәннәр, ди. Халык җыелышында маскарад барган чакта Чемринскийның ышанычлы хөкемчесен кулга алганнар, ул урындыкка басып, студентлар, нәфис сәнгать сөючеләр алдында сәнгатьнең әһәмияте турында чыгыш ясаган икән. Кеше ышанмаслык имеш-мимешләр дә җитәрлек: бер җен карчыгы төнлә Зур Михайловское урамы буйлап: "Патша сигезенче елда үләчәк", — дип сөйләп йөргән. +Дуслар бергәләп төшке аш ашады, аннары Миңлебай белән Сираҗи кабат урамга чыкты. Габдулла эшләргә утырды. Тик кулы бармады. Урыныннан торып бүлмә буйлап йөренде, тәрәзә янына барып басты. Көн яктылыгында урам үз көенә яшәп ята. Чаналарга төялеп, төрле киемнәргә киенгән мәзәкчеләр узып китте. +Нигә дип бу тормыш аңа мәхәббәт насыйп итми икән, батырлыклар кылмаган, акыл ияләре булмаганнарга да биргән сөюне ник аннан жәлли икән? Моңарчы мәхәббәт аның хыялына әле бер кыз, әле икенче кыз кыяфәтендә килде. Алар, егет күңелендә матур истәлекләр калдырып, каядыр китеп югалды. Истәлекләр? Булмаган нәрсә турындамы? Ләкин ул үзенең иң матур көннәрен татлы хыяллар белән үткәрде, аның җаны уйлар һәм хисләрдән бер өзгәләнде, бер төзәлде — нәрсә, бу бушлыкмыни? Әмма хисләрнең дошманы — хәрәкәт! Фикер йөртергә, ия булырга өндәгән физик дошман ул кешене юкка чыгара: башта аның тәнен, аннары фикерен һәм хыялын... +Бигрәк караңгы төн, дип уйлады ул. Бер тавыш, бер кыштырдау юк... Ул яраткан тынлык аны баса, изә. Ул кулын сузды һәм карават өстендәге бауны каты итеп тартты. Озын коридорның аргы башында кыңгырау чыңлады, бер минуттан егет килеп тә җитте. +— Йокламый идеңме? — дип сорады Габдулла. +— Йоклый идем, әфәндем. Чәй китеримме? +— Әйе. Тик син бер дә йоклаганга охшамаган. Тукта... мин сине бик яхшы төшеңнән бүлдемме? +— Төшләр күрмим мин, — диде егет. +— Бөтенләйме? Һәм сиңа беркайчан да... ну, төшеңә дип әйтүем, ак бүре кергәне юкмы? +— Ак бүре? — хезмәт күрсәтүче пырхылдады. — Ак бүреләр булмый, әфәнде. Чәй сорадыгызмы? Хәзер китерәм. +Чәй эчкәннән соң, Габдулла өстәл янына утырды... Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл — Кырлай, диләр... Кырлайның каеннары, болыннары, елгасы матур, төнге көтүдә атлар кешни. Иртән кызлары чишмәгә суга бара, сандугачлар көянтәгә кунып, мәхәббәт турында сайрый. Ә урман... йә Аллам, урманы нинди, хәзинәләргә таба алып баручы никадәрле серле сукмаклар! Ләкин җен-пәриләр һәм Шүрәле яшьләрнең башын шулкадәр бутый, теләсә кайсы егет аңа юл таба алмый. Көндезен дә җиләк җыючылар һәм утын кисүчеләр эчкә — куелыкка керергә шикләнәләр. Төнлә — Аллам сакласын! Шүрәле белән төнлә генә очрашырга мөмкин. Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер егете киткән урманга утынга. Утын кисүче егет батырларның батыры, бер селтәнүгә балтасы белән явыз җеннең яки Шүрәленең башын кыеп төшерә ала. Ләкин кешеләр белән бу серле җан ияләре иңгә-иң яшиләр, болар урманчытырманнарның, яшерен сукмакларның, гомумән, табигатьнең сере бит. Алар һәрвакыт дошманлык тоталармы? Алар белән дошманлашу кирәкме? Көч сынашу, зирәклектә ярышу, беркатлы җан иясен шаяртып алу — монысы башка эш. Киң күңелле хәйләкәр ярлы егет Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгына кыстырып, аны ахмакка чыгара. "Исемең кем синең? — дип үкерә Шүрәле. — Үземне кыерсыткан кешене белергә тиеш бит мин!" ди. Былтыр икән. +Кычкыра да бакыра Шүрәле, үзенең дусларын чакыра, тегеләре көләләр генә. "Әй юләр, кысканга былтыр, кычкыралармы быел", — диләр. +Таң атканда, кулындагы каләмен куйды. Берничә әкият язды, әмма берсендә дә каһарман-батырлар кулларына кылыч алмыйлар. Әле, Алла теләсә, тагын язар, аларында да серлелек, аңлашылмаучанлык кешегә дошманлык кылмас. +Чәй эчеп алырга да йокларга, йокларга кирәк дип үгетләде ул үзен. Әмма ятагы янына көч-хәл белән генә килеп җитә алды. Башы мендәргә тиюгә, керфекләре йомылды. Көн туганын, коридордагы ыгы-зыгыны, дусларының кайсыдыр ишеген шакыганын да ишетмәде. +Ул уянганда, төш вакыты җитеп килә иде. Бүлмә суынып киткән, авыздан пар чыга. Кулына сабын, сөлгесен алып, юынырга китте. Боз кебек салкын су йокысын шундук юып төшерде. Өстәлдән язылган кәгазь битләрен җыеп, тартмага салды: кичтән язганнарны кабат укып чыгасы килмәде, ниндидер сәер курку хисе тотып калды. Ишек шакыдылар. +— Керегез! — дип кычкырды ул каты итеп. +Кунакханә хуҗасы Нәркиз икән. Нәрсәдәндер саклангандай, ул бусага янында туктап калды. +— Хәерле иртә. Ничек йокладыгыз? +— Рәхмәт. Керегез инде. +Юантык, кызарып торган тулы яңаклы хуҗа тәрәзә яктысыннан күзен кысты. Күзе йомылгач, ул кулга ияләштерелгән аюга охшап калды. +— Габдулла әфәнде, Мотыйгулла хәзрәт улының патшаны һәм барлык министрларны бәреп төшерергә өндәве дөресме? +— Сез нәрсә? Ул кала урамындагы шакшыларны куып чыгарырга гына чакырды. +— Дөрес, урамнар пычрак. Шулай да юкка өндәгән ул. Сезгә шундый эшем, йомышым бар... кыскасы, мин бер атна элек аның гәзитенә реклама биргән идем. Хәзер гәзитне ябалар дип әйттеләр. Кунакханәгә кагылышлы белдерүне... белмим инде, ничек кире алырга, тентү вакытында кулга төшмәгәе... Менә шулай. +— Ничек булыша алам соң мин? +— Хәзер аңлатам. Анда, Купеческаяда, яхшы танышым бар, Домна Семёновна... аның кәгазе бар, менә күз салыгыз. Карап кына алырга теләсәгез, рәхим итегез, диде. Мин аны кире кайтарырга тиеш. +Нәркиз Габдуллага кәгазь бите сузды: "Кутьина Домна Семёновнага бирелгән, дөрестән дә, ул, Җаекта елдан артык яшәп, фәхешханә тота, хөкемгә тартылганы юк, яшерен оешмаларда тормый. Әдәпле, әхлаклы булуын имза һәм казна мөһере раслый". +— Укып чыктыгызмы? Менә миңа да шундый кәгазь булса иде. +— Полиция участогыннан сорагыз. +— Әй, алар андый әйбәт итеп яза белмиләр! Сез... сез булдырасыз, диләр, язуыгыз да, аңлавыгыз да яхшы, диләр. Саранлашмам, мин бит сезнең хезмәтләрегез өчен күпме түләгәннәрен беләм... һм-м! +— Димәк, әйбәт итеп язарга? +— Әйбәт итеп, әфәнде! Теге яшерен оешмалар хакында да. Мин үз чиратымда, сезнең турында сорасалар, әхлаклы кеше, Мотыйгулла хәзрәт улы белән дә аралашмый, диярмен. +Коридорда аяк тавышы ишетелде һәм, рөхсәт сорап тормыйча гына, Миңлебай атылып керде. Ул кунакханә хуҗасын күреп, бусагага чигенде. +— Соңрак сугылырмын... — диде. +— Киттем, киттем, — дип каударланды Нәркиз. +Габдулла чыгып китәргә әзер торган Миңлебайны чакырды. +— Берәр нәрсә булдымы? +— Камилдән... наширлек хокукын алдылар. +— Тикшерү тәмамланмады бит әле. Ничек кыюлыклары җиткән? Камилне күрдеңме? Янына бар! — диде Габдулла. +— Ул өйдә юк, Мортаза әфәнде янына киткән. Тиз генә типографияне гәзите белән бергә сатарга булган, диләр. +— Сата? +— Наширлек хокукы булмагач, аңа типография нәрсәгә? +— Ләкин... Мортаза Гобәйдуллинга түгелдер бит? Әлбәттә, юк! Ул акча сорарга киткәндер. Бәлки закладка салырга яки вице-губернаторны сатып алырга телидер? +— Белмим. — Миңлебай тынып торды да сүз булмаганда сүз булсын дигәндәй, — Гурьевтан олаулар килде, дип куйды. +— Монда олауның ни катнашы бар? +— Сираҗи Гурьевка кире кайтып китәргә тели. Атасы авырый, чакыра, диләр. — Габдулла җавап бирмәде. Миңлебай сагышлы гына: — Мин бит синең уеңны беләм, — диде. +— Бер-беребезне битәрләмик, — диде Габдулла. +— Шулай итик, — дип килеште Миңлебай. +Алар, әйтерсең, ант бирештеләр. Сираҗиның аларны бик тиз ташлап китүеме, әллә куркумы, соңгы вакытта сиздереп торган шомнары тагын да артты. +— Аның хет барыр урыны бар, — диде Миңлебай. — Дөрестән дә атасы үлем хәлендә икән, шактый зур эшкә варис булачак. +Бу сүзләр урынлы әйтелмәде. Дөрес, Миңлебай аларны үпкәләве аркасында гына ычкындырды. Әллә үзенең барыр җире булмавына ачуы килдеме — белмәссең. +Уйламаганда Сираҗи килеп керде. Аның монда, ике бүлмә аша гына икәнен белсәләр дә, керүе көтелмәгәнчә булды. Ул шунда ук үзе турында сүз барганын төшенде. +— Әгәр әтинең авыруы куркыныч булмаса, мин әйләнеп килермен, — диде Сираҗи. — Анда берүзем яшәүне күз алдына да китерә алмыйм... каһәр суккыры, әти мине җибәрмәс дип куркам. +— Ул синең мәдрәсәдән китүеңне беләме? +— Бу турыда аңа язганым булмады. +— Күрәсең, кайдандыр белгән. +— Сыра соратыйк мәллә? — Аның бу соравы шундый урынсыз чыкты, дуслары елмаюларын тыеп кала алмады. — Әйе, сыра! Яки Обыденковка барыйк. +Шулчак хезмәтче егет кереп, кулындагы утынны дырк итеп идәнгә ташлады. Сираҗи сискәнеп куйды. +— Мин бик тиз... иртән йоклый идегез, яга алмадым. Күрәсезме, күпме утын китердем? Хуҗа әйтә: Габдулла әфәнденең бүлмәсенә күбрәк як, ди. +— Калдыр, мин үзем, — диде Габдулла. +Егеткә бу ошамады, ул борын астыннан мыгырдана-мыгырдана, ачуланып китеп барды. +— Бүлмәләрдә салкын, — дип зарланды Миңлебай. — Тычканнар басты. Бүген иртән күземне ачсам, капкында тычкан... урталай өзелгән. +Сираҗи калтырый башлады. +- Тукта! Җирәнгеч... таптылар сөйләшер сүз... корткычлар турында. Җитте!.. +Ул Юныс абыйларга таба атлады. +Ике малай капка төбен себерә иде, алар белән исәнләште, һәрберсенә берәр кәнфит тоттырды, тегеләре шунда ук, уңайсызланып, кәнфитне кесәләренә шудырды. "Ничек үскәннәр! — дип уйлады ул. — Ә мин аларны, бәбиләр сыман, кәнфит белән сыйлыйм". +— Әтиегез өйдәме? +— Өйдә, — дип, көттереп кенә җавап бирде олысы. "Танымадылар, — дигән уй килде башына. — Килгәнем юкка, күп булса, бер елдыр". Габдулла — Апуш абыйлары, Хикмәт белән әтиләренең дусты икәнен исләренә төшерергә теләгән иде. Ләкин үзен абый дип әйтергә уңайсызланды — малайлар аның белән бер буйда һәм карашлары да артык җитди, кырыс иде. Ул бары елмайды гына. +Баскыч янында итеген себерде, өйалдына керде һәм караңгыда, ялгышмыйча, капчык киндере белән тышланган авыр ишекне тапты. Алгы яктагы җылы, сөремле һавадан ютәлли үк башлады һәм күзләре яшьләнде. +— Габдулла килгән! — дип кычкырып җибәрде плитә янында торган Сәрби тутасы. — Әтисе, ишетәсеңме, Габдулла килгән безгә! +Бүлмәдән ике малай йөгереп чыкты, үскәннәр, кызарышканнар, кунакка төбәлделәр. Габдулла үзенең ахмаклыгыннан көлде, зур малайларны кәнфит белән сыйлады, ә кечкенәләренә калдырмаган. +— Әнисе, әнисе дим, кем килгән анда? — эчке бүлмәдән Юныс абзыйның тавышы ишетелде. +Ул чишенде, Сәрби тутасы пәлтәсе белән бүреген ишек янына элеп куйды, аннары киез итекләрен тартырга булышты. Ул уңайсызланды, аягын читкә алды, ләкин тутасы кычкырды: +— Бу эшмени — мужикка ярдәм итү! Мужигын күр син — нинди кунак бит. Күрдеңме энекәшләреңне, ничек зур үстеләр? — Тураеп, аның колагына пышылдады: — Хуҗам авырый минем. — Аннары тагын кычкырып әйтте: — Кунак итәрлек нәрсә дә табылыр... — Тагын пышылдауга күчте: — Табиб әйтә, аңа әйбәтләп ашарга кирәк, ди. Аның тамагыннан үтми, менә хәзер сосла тотам. Ярар, әйдә, бар! +Аны алга таба этеп, лампаның зуррагын, яктырагын тотып, артыннан атлады. Юныс абзый сәкегә таянган, башын түбән игән, чәче кыркылган, баш түбәсендә ап-ак түгәрәк булып пеләше күренә. Калтырана-калтырана күтәрелеп, ул Габдуллага елмайды. Кулын бирде, кысышканда, кулының егәре беткәне сизелде. +— Күптәннән килергә уйлаган идем, — диде Габдулла, сәке янындагы урындыкка утыргач. — Малайларыгыз үсеп тә караган! +— Рифкате инде эшли, — диде Юныс абзый, — Винклер эшханәсендә. Хикмәт тә шунда. Аны бит заводтан чыгардылар... ишеткәнсеңдер. +— Әйе, — диде ул, гәрчә беренче тапкыр ишетсә дә. +— Ибнеәминов эшне туктатты, — дип дәвам итте Юныс абзый. — Ике атна завод эшләмәде. Күпләр үзләре китте, мин дә уйлаган идем... хәзер кая инде миңа. Язга терелермен, язга озак калмады... Моргулистан хәбәр алдык, ул Екатеринбургта. Әгәр яшьрәк чагым булса, — диде ул үкенеч белән, — кая да булса китәр идем. +— Минем дә китәсем килә, Юныс абзый. Ырымбурдан, Казаннан эшкә чакырып язалар. +— Кит, — диде Юныс абзый гади генә. — Син монда гел кеше күз алдында һәм япа-ялгызың, ахры. +— Качкан шикелле килеп чыга. +— Шулай булыр иде, әгәренки син бер михнәттән икенчесенә китмәсәң. +— Мин куркак түгел, — диде ул тыныч кына. — Ләкин җитди эшләргә сәләтлеме мин — менә анысына ук ышанып бетмим. +— Син башкаларның кайгысына көенә беләсең. Эх, улым, бар авырлыклар да алда әле. +— Беләм, — диде ул, ачынып. — Ләкин сез минем өчен борчылмагыз. Сәрби тутасы керде, чәй эчәргә касәләр, шикәр, хәтта май да куйган. +— Майны Нәфисә китерде, — диде, мондый муллыкның каян килгәнен аңлатуны кирәк санап. — Кызыбыз, Аллага шөкер, үзенең язмышын тапты. +Ул кияүгә чыккан! Габдулла лампа яктысыннан читкәрәк авышып, тынып калды. Юныс абзый гаепле сыман аның караңгыланып киткән йөзенә бакты. +— Мин бик нык авырып киттем, — диде ул. — Аларга комачау итәрлек хәлем калмады. +— Әй, син, әтисе, тагын үзеңнекен тукыйсың! — дип кычкырды Сәрби тутасы. — Ничек кенә әйләнмә-тугланма, кыз баланың язмышы ул — кияүгә чыгу, бала табу һәм иренә ярау. Әллә иренең башкаларга караганда җитешрәк булуы начармы? +— Аны Бохара сәүдәгәренә бирделәр, — диде Юныс абзый. — Тегенең илендә хатыны бар, берәү генә дә түгел бугай. +— Безнең кызыбызның аларны беркайчан да күрәсе юк. Ул монда булганда... сәүдәгәр, ул яртышар ел яши Җаекта... ул монда вакытта кызыбыз аның бердәнбере. +— Нәфисә аны ярата микән? — дип әкрен генә сорап куйды Габдулла. +— Аңа кияүдә булу ошый. — Сәрби тутасы тыныч кына җавап бирде. — Күз яше түкми, зарланмый, хәтта күңеле дә күтәренке була. — Хатын башын чайкады. — Көлеп үләрсең! Ничектер бер аларга барган идем, ул курчак уйнап утыра. Бөтен курчаклары да бай хатыннары кебек матур киемнән. Ул киемнәрне үзе чигә... Башка нишләсен? +— Сәрби түти, сез бит аны кызыгыз кебек яраттыгыз. Ник ирексезләп бирдегез? +— Син әллә ул үкенде, елады дип уйлыйсыңмы? Юк, тыныч кына: мин риза, диде. Хәтта симез тинтәкне күргәч тә, артыгын борчылмады... Апуш, акыллым! — диде ул нык итеп. — Узган эшкә салават. Азагы хәерле булсын. +Габдулла соң гына китте, аларның иң мөһим мәсьәләгә дә гадәти каравына көенеп һәм гаҗәпләнеп китте. Аны малайларның олысы озатты, әтисе аңа кунак белән бистә урамнарын чыкканчы барырга һәм извозчикка утырып киткәнче янында булырга кушты. Салкын-юеш урамда күзгә төртсәң күренмәслек караңгы, бары сугыш чукмарлары — егетләрнең аяк астындагы катарга маташкан балчыкны изүләре, гармун күреген ертырдай акыртулары һәм тамак төпләре белән кычкырулары гына ишетелә. +— Курыкмыйсыңмы? — дип сорады Габдулла. +— Юк, — дип тыныч кына җавап кайтарды малай. — Әнә извозчик килә. +Ул бүтән беркайчан Нәфисәне очратмады. +Бәлки ул акылыннан язгандыр? Курчак белән уйный, диләр... Бичара, аның сайлау мөмкинлеген генә түгел, гаделсезлектән җан әрнүе кебек сыйфатларын да йолып алганнар. Аның белән ни кылансалар да кайгыра белми — чөнки чын мәгънәсендә башка юлны күрми... +Бу көннәрдә ул Казанга нашир Шәрәфкә хат юллаган иде, менә дусларча язылган җавап һәм алдан бирелә торган илле сум акча килде. Монысы юлыңа булыр. Күңел буш, бернинди сөенү, ашкыну юк. Монда әле аны нәрсәдер тоткарлап тора. Ялыгулар аның бөтен көчен алды, авыруга сабыштырды. Мин авырыйм, диде ул үз-үзенә, авырсам да китәргә кирәк. Ничек кенә булса да Кырлайга барып җитәргә, анда теләсә кайсы карчык сихерли-әфсенли белә, ярдәм итәрләр, бәлкем... +Бервакыт көндез һава суларга чыккач, Габдулла Диләфрүзне очратты. "Менә хәзер иртәгә үк китсәм дә була!" — дип уйлады ул, кызның чигәсендәге алтынсу бөдрәләренә карап. Хәтерли микән кыз теге вакытта Габдулла язып утырган бүлмәгә йөгереп керүен һәм аны күргәч аптырап, чишмә челтерәгән тавышлар белән көлеп җибәргәнен? Хәер, мин кем идем инде аның өчен — бер малай, Камилнең шәкерте, ярлы өс-башлы, матурлык та чамалы. +Кыз аның китәргә җыенуын белми иде. Бәлки, сизенгәндер? Югыйсә, аерылышкан чактагы кебек сагышлы булмас иде. +— Минем өчен иң үкенечлесе — абыем белән дус булмавыгыз, — диде ул. — Мин сезнең дус булуыгызга сөенә идем. — Кинәт кызарып, турыдан-туры сорады: — Телисезме, бер нәрсә әйтәм. Әйе, уртаклашырга телим. Мине Мәүлетовның улына сорадылар. Ләкин мин әтиемә әйттем: яратмаган кешегә чыкмыйм, дидем. Кичерегез... сезгә шул турыда әйтеп торуымны берүк кичерә күрегез!.. +— Нигә? — югалып калган Габдулла көлемсерәде. — Нәрсә өчен сезне кичерергә, күгәрченкәем, сез үзегез мине гафу итегез. Мин ни дип әйтим — мин шат, шат! +Кыз кашын җыерды: +— Ярар, җитәр бу хакта. Хушыгыз. Әтиемне онытмагыз, ул сезне элеккечә үк ярата. Хушыгыз. +Диләфрүз, Габдулланың кулын ирләрчә нык итеп кысып, китеп барды, ул урыныннан да кузгалырга кыймыйча басып торды, әле генә кызның кулы кагылган учын иреннәренә тидерде. +Ниһаять, китәм, дип уйлады ул, сөенеченнән хәтта тыны буылып, һәм яз көне, китү турында саташып йөргәндә язылган шигыре исенә төште: +Хуш, гомер иткән шәһәр, инде еракта калдыгыз, +Аһ, таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз. +Бер тавыш килде колакка, яңгырады бер заман: +"Тор, шәкерт, җиттек Казанга! Алдыбызда бит Казан!" +Номерына кайткач та татлы уйларга чумып, дөньядан китеп, бәхетеннән сөенеп, куанып утырды. Шулчак Миңлебай керде дә, көлә-көлә: +— Үзем белән таныштырырга рөхсәт итегез: Габдулла Кариев, күчмә театр артисты, — дип әйтеп салды. +— Миңлебай, чынлапмы? +— Ярар, синең өчен Миңлебай булып калам. Башкалар өчен бүгеннән башлап — Габдулла Кариев. Синең хөрмәткә исемеңне алам, Габдулла. Фатихаңны бир, чөнки башка сокланыр кешем юк... — Ул елап җибәрде һәм Габдулланың иңбашына башын терәде. — Рәхмәт... Мин киттем. Шундый шатмын, көлке күренәмдер инде... +Ике көннән Габдулла дустын Казанга озатты, "Сәйяр" дигән театр труппасы оешкан иде; театрның ни акчасы, ни даими тукталыр урыны юк, исеме җисеменә килеп тора. +Мин дә китәм, дип уйлады ул, яшьлегемнән китәм. Ләкин яшьлек үтте инде. Китәмме мин, каламмы, яшьлек барыбер үтеп китте. Нәрсә, калырга һәм күзгә ташланмый гына тыныч тормышта яшәргәме, бары кайбер якты иртәләрдә яшьлегеңнең үтәсен тоеп, сүнеп барган көн белән бергә югалуын күзәтергәдер? Аны ябык кына үсмер сурәтендә күрерсең, ләкин ул инде сиңа буйсынмас. Кешеләргә карата, тәртипләргә карата түзем булырсың, акыллы гына көлемсерәп куярсың, синең көлемсерәвеңне зур гөнаһка санамаслар. Шулай син тынычлык һәм шулкадәр хыялланган ирегеңне алырсың. +Әмма кемнеңдер яшьлеге сиңа бармак төртеп күрсәтер һәм авыр сулап куяр: менә ул, өметен югалтучы, ул безгә комачаулый, чөнки барыбызга да ышанмау, кайгы һәм хәсрәтнең котылгысызлыгын йоктырачак! Ышанмагыз аңа, ул ышанмаска әйләнгән! +Димәк, шулай итеп юлга? Юлга, диде ул үз-үзенә сагышланып, әйтерсең, юлы аны Голгофа тавына илтә. +...Рәмиевнең кайчакларда кулыннан каләмен куясы килмәгән вакытлары була. Нәкъ менә шуның кебек, аңарда Фираяны гел күрәсе килү теләге уянды. Тораташ түгел, һәрвакыт күз алдында балкып торучы, хәрәкәтчән, фигылехаләте белән гел яңара баручы бу ханым — янар хисле баллада сыман. "Аермасы шунда, — дип елмайды ул үз-үзенә, — хисләргә ирек бирсәң, — ялыктыргыч дастаннар тудырырга сәләтле. Ләкин үзем белән берни кыла алмыйм..." +Тарантаста барганда шундый уйлар узды башыннан. Фирая ханым аның халәтен аңлагандай дәшмәде. +"...Бернишли алмыйм, хәрәкәтсезлеккә дучармын. Бәлки байлыгым аркасындадыр. Ләкин байлыгым икатыма булышлык итә! Әниемә Ходай Тәгалә сәламәтлек бирсен..." +Алар китапханә янына килеп туктады. Аның тарантаста каласы яки шундук редакциягә җәяүләп китәсе килгән иде, ләкин бу ихтирамсызлык булыр иде. Ул җиргә сикереп төште, үзенә таба сузган сумканы алды. Фирая ханым аның кулына тотынып, киңел генә тарантастан төште. +— Әйдәгез, киттек. +Ул йортны һәм алгы якның буеннан-буена утыртылган агачларны күзәтеп адымнарын акрынайтты. Әнисе сөйләве буенча, кайчандыр бу йорт аларныкы булган — әтисе аны Ырымбурга килүгә сатып алган. Өске катта гаилә яшәгән, аскысында контора урнашкан. Шул ук елны әтисе тәрәзә каршына тирәкләр утырткан, хәзер инде алар өске катның кәрнизенә чаклы җиткәннәр. Аннары әтисе иркенрәк йорт алган. Ә монысын җәмгыяте хәйриягә тапшырганнар. +Көндезләрен монда аулак. Кичләрен тәрәзәләрдән пианолада уйнаган тавыш ишетелә. Бу, мөгаен, яшьләрнең аралашып күңел ачу өчен бердәнбер урыннары булгандыр. Ләкин Рәмиев монда сирәк була иде: артык хөрмәтләп каршылый иделәр хәйриячене, андый җирләргә барырга, дөресен әйткәндә, вакыты да юк иде. Юлдашына ошый иде, күрәмсең. +Уку залының ишек төбенә килеп китүләре булды, тук-тук басып ниндидер бер әфәнде атылып чыкты һәм чак кына килеп бәрелмәде. +— Кичерегез, кичерегез... ханым, сәлам сезләргә! — Һәм Рәмиевка карап: — Мин сезне, ышанасызмы, инде өченче көнем эзлим. Эзлим, эзлим! — дип нигәдер шатланып куйды ул... +— Мин сезне монда көтәрмен, — диде Рәмиев ханымга, бу чакырылмаган әңгәмәдәштән, үзе генә булса, тизрәк котылырмын дип уйлады. — Ни кирәк? — дип сорады ул әфәндедән. +— Казаннан мин! Сезгә сәлам тапшырдылар... яңалыклар гаугалы! Потаповны цензор итеп куйганнар. Әмирхан исә мулланы фантастик бәянының каһарманы иткән. Ниһаять — Казанга Тукаев дигән берәү килеп төште, ул тәкәбберлеге, ул тәкәбберлеге!.. Килеп тә төшә, шунда ук хөрмәтле Галиәсгар әфәндене эзләп тә таба! Тегесе: сез кем буласыз соң? — дигән. +— Гафу итегез, сез имеш-мимешләргә бик ышанучан икәнсез. +— Нәрсә-нәрсә? — Аның йөгереп торган күзләренә туп-туры, ачулы карап, Рәмиев салкын һәм ачык итеп әйтте: +— Мин шәхсән үзем таныш булмаган кешеләрнең серләрен күңелемә ятышсыз саныйм. +Ул әфәндегә аркасы белән әйләнде һәм тәмәкесен кабызды. Фирая ханым күренгәндә, йөзе караңгыланган һәм югалып калган, инде өченче тәмәкесен кабызып маташа иде. Ханымны күргәч, бик сөенде: +— Ниһаять! +— Ул сездән акча сорадымы? +— Ю-юк, өлгермәде, — диде Рәмиев, уңайсызланып. — Без барыбыз да... үзебезне бик сәер тотабыз: Мәккә суфыйлары файдасына иганә итәбез; шәкертләр файдасына, көчләп чукындырылганнар һәм кабат ислам дөньясына уңышлы әйләнеп кайтучыларга; тагын кемнәр файдасынадыр. Бер Алла гына белә! +Хатын дәшмәде, ләкин бераздан кинәт кенә сорап куйды: +— Сез Казанга бармыйсызмы? +— Мөгаен, юктыр. Ни Казанга, ни башка җиргә барыр теләгем юк, теләсә нинди әфәнделәр җыела торган урыннарга беркайчан да исем китмәде. +— Аңламыйм, — диде ул, усал итеп. — Юк, аңламыйм! +Ханым белән саубуллашкач, Рәмиев редакциягә китте. Үзәк урамнар көндезгечә шау-гөр килә, өзек-төтек тавышлары Рәмиев барган аулак тыкрыкларга да килеп җитә. Ике яклап, тыгыз булып тезелгән тирәкләр һәм юкәләр ябалдашында кичке кояш кызыллыгы уйнаклый. +Димәк, Тукаев Ырымбурга киләсе итмәгән, дип уйлады ул, исе китмәгәндәй. Бик яхшы, башкала яшь егетнең гаугачан каударлыгын суытыр. +Рәмиев приискасының элеккеге эшчесе Зөлфикар туган авылы Кырлайга октябрь урталарында кайтып төште. Туган ягына кайту юлында көтү куучылар белән терлек куды, Уфада урман кисүдә эшләп алды, Чулман буйлап сал агызучылар белән йөзде. Ниһаять, Казанда тукталып, әнисе белән сеңелләренә бүләкләр алды. Авылдашы арбасына утырып, базардан туры Кырлайга кайтырга чыкты. +Инде улын күрергә өмете калмаган авыру әнисе, урыныннан торды. Иелеп, улы әнисенең коры сөяккә калган иңнәреннән кочты һәм сукыраеп беткән диярлек күзләренә бакты. +— Бу мин, әни, — диде ул әкрен генә. — Сиңа Казан калачы алып кайттым. +Сеңлесе, самавырга су сала-сала, дога укыгандай, туктаусыз сөйләнде: +— Аллага шөкер, яман вакытлар үтте, газизләребез әйләнеп кайта. Шушы көннәрдә генә Габдулла кереп чыкты, Кушлавычта тукталган икән. Күрсәң — ул тәмам әфәнде булган!.. +— Указлы мулладыр, шәт? +— Юк шул, Зөлфикар, ул, беләсеңме, менә мондый чәч үстергән. Хәтта тарта да, диләр... +— Димәк, шәп егет! — дип көлде Зөлфикар. — Ә, туктале... минем турыда сораштымы? +— Әйе, әйе, — дип раслады сеңлесе. +— Егет шәп булырга охшый. Шүрәле турында бик кызык әкият язган, диләр. +— Булырга. Аның бит чәче дә шүрәленеке кебек — мен-нә мондый!.. +— Күләр, акыл чәчтәмени? +Чәй эчәргә утырдылар. Карчык алдына зур итеп ак калач сындырып куйдылар; ул чеметеп алып аны авызына капты һәм тәмен тоеп калыр өчен озаклап чәпелдәтте. Чәй янында ул бары бер генә сүз әйтте: +— Быел... тагын стражниклар килмәсме? — Әйткәнен шунда ук онытты да, тынычланды. +Ике ел элек авылга стражниклар килгән һәм туп-туры Зөлфикарның тимерче алачыгына ташланганнар, янәсе, тимерчене корал ясаган вакытында эләктермәкчеләр. Әгәр егет шул вакытта качып өлгермәгән булса, әлегәчә төрмәдә ятасы иде. +Габдулла өчен иң истәлекле урын ул — Кырлай. Өчиледә туган апасы яши. Ләкин ул Кушлавычка — үзе, әтисе, бабасы Мөхәммәтгалим һәм бабасының бабасы Шәмсетдин туган авылга кайтты. Кечкенә чактан исендә калдырган Ситдыйк йортында тукталды. +Таныш, заманында хәтта сиңа якын булган кешеләрнең дә бүген исә чит-ят тоелуы гаҗәп! Менә Ситдыйк... Менә аның таныш ыгы-зыгылы хәрәкәтләре... "Һай, яхшы, һай, әйбәт!" — дип сөйләнүләре чын күңелдән... Хезмәтче карчык белән зур-зур самавырлар өстерәгән малайга кычкырулары, һәм үзендә кунарга тукталган һәркем алдында тәлинкә тотуы... Бу таныш сыйфатлары аны хәзер бөтенләй чит-ят итеп күрсәтә. +Чәй эчкәч, егет болдырга чыкты. Көзге пәлтәсенә ныграк төренде, авылда кими торган картузын батырып киеп куйды. Тыкрыкка таба китте, анда торбадан өргән шикелле юеш салкын җил исә. Тыкрык киң һәм тирән уйсулыкта өзелеп калган. Аста тар гына инеш көмешсыман ялтырап ята. Каршы ягында, нәкъ текә яр өстендә диярлек, шомырт агачлары арасында ике тәрәзәле йорт күренеп тора. Ул шунда туды. Анда үзләрен кайгы-хәсрәт көткәнен белмәгән гаиләләр яшәде. Кайчандыр салам түбәле бу йортны калай белән япканнар һәм хәзер анда атасы нигезеннән аерылып чыккан бай улы яши. +Бераз басып торганнан соң, Габдулла кире борылып китте. +Май баскан гәүдәләрен кыймылдатасы килмичә, казлар муеннарын сузып, аның артыннан ысылдап калды. Яланаяклы, кыска күлмәкле кызчык ишегалдыннан качкан кәҗәләре артыннан йөгерә. Ачы җил аның күлмәк итәген җилфердәтә. Менә ат килә, дилбегә тоткан ир арбадагы хатын-кызларны үртәп кычкыргалап ала — ындырга барышлары. +Сәхип картның киң ындырында ашлык сугу машинасы гүли, ара-тирә аның гүләвенә барабан авызына көлтәләр ыргытып торучы яшь хатыннар, хуҗаның киленнәре тавышы килеп кушыла. Сәхип — авылда ашлык сугу машинасы һәм чәчкече булган бердәнбер кеше, аның җире дә күп, уңдырышлы да. Габдулланы күргәч, ул киеменең тузан-кибәген кага-кага каршылады. Менә ул казакиеның ике итәген артка таба ташлап, биленә таянды. Хәзер аның эчтән кигән, шулай ук ашлык сугу машинасы кебек бик сирәк әйбер саналган чесудан тегелгән пинжәге күренеп тора. +— Кара! — ди, башын хатыннар ягына селкеп, үзе кеткелди, — башта бик курыктылар, аннары тешләмәгәнен күргәч, киресенчә. Димәк, файдалы... +Ул әллә ырым-шырымга ышанудан, әллә юри башын тилегә салып: "Сез, Сәхип абый, машина турында әйтәсезме?" — дип сораганны көтте бугай. Машинаны исеме белән атамады. Габдуллага ул хөрмәт күрсәтте, хәтта аның кычкырып торган шәһәр киемендә булуыннан да каушап калмады. Тегене-моны сөйләшергә яратса да, әңгәмәне хәйләкәр генә үз ягына, үзенең тапкырлыгына, тырышлыгына, хуҗалыгының нык булуына борып куйды. +— Җирдән зарлансам, гөнаһ булыр. Дөрес, Кубань кара туфрагы түгел түгелен. Әгәр аңлап эш итсәңме... Алайса, әнә ахмаклар, үз буйларына ел да бертөрле орлык чәчеп, көчен бетерәләр, бернинди тәрбия күрми җирләре. Тирестән күп нәрсә юк, миннән башка кертүче дә юк. +— Җирне бик еш бүләсез, шуңа җаннары ятмыйдыр. +— Сафсата, буш сүзләр барысы да! Аларга тиз генә чәчеп бетерергә дә читкә, акча эшләргә кыякларга булсын. Мин һәрвакыт җиргә бөгелгән килеш, беркая китәргә ашкынмыйм. Читкә эшкә китүче, ул нәрсә, бар эшләп тапканын терлек азыгына тота — анысы кыш чыгарга да җитми. +Ул тәмам әсәрләнде, шатланды, сөйләшүне ни-нәрсәгә борырга белми торды. +— Ял итәсеңме? — дип сорады ул. — Ярар, ял ит әйдә. Күрерсең, озак та үтмәс, рекрутларның күңел ачулары башланыр. Сиңа өйләнергә кирәк! Безнең мулла инде бик карт, кызы — өлгергән җиләк, шулай итеп мәхәлләле дә, хатынлы да буласың. Ә? — Һәм, бөрмә билле киемен төймәли-төймәли тагын ындырга йөгерде. Борылып, нәрсәдер кычкырды, ләкин Габдулла машина тавышы белән ишетә алмады. Сәхип: "Ник Кырлайга барып кайтмыйсың? — дип сорады булса кирәк. +Кырлайга ул икенче көнне җыенды. Ситдыйк олау тәкъдим итте һәм аның белән малай җибәрде, әйе, тагын соңгы минутта гына кунагының туңып калтыранганын күреп, арбага постау тышлы эт тиресеннән тегелгән тун ыргытты. Бик урынлы булды: чөнки кырга чыккач, ачы җил үзәкләргә үтәрлек исә башлады. +Сәер: еллар үткән саен, үзара таныш булган кешеләр бер-берсеннән читләшә башлый. Ләкин авыл, аның кырлары, көзге мул тынлык Габдулланың күңеленә шулкадәр якын, газиз, әйтерсең, ул алардан бөтенләй дә аерылып тормаган. Рәхәт авылда, ләкин тормышы гомерлеккә шәһәр белән бәйләнде, ахрысы. Ансат булмаячак, ул моны Казанда үткәргән бер көндә үк аңлады. Ул куркып һәм каушап калды, сулда да, уңда да, алда да, артында да шәһәр үзенең йортлары, заводлары, эшханәләре, трамвайлары, олаулары, кешеләре белән зур бер казанда кайный (ирексездән, шәһәрнең исеме "казан" сүзеннән килеп чыккандыр дип ышанасың). Шәһәр үзенең ярлылары, байлары, басыла торган һәм ябылган гәзит һәм журналлары, татар, урыс, мукшы, чирмеш телләрендә сөйләшүче кешеләре белән яшәп ята. Боларның берсенең дә бу мәхшәрдән югалып калган кечкенә буйлы, агарынган йөзле егеттә бер гаме дә юк. +Вокзалдан җәяү генә атлаган иде, ләкин бик тиз адашты, халык төркемен күреп шүрләде һәм извозчик туктатып, "Йолдыз" гәзите урнашкан урам исемен атады. Анда Ырымбурдагы алтын хуҗасы һәм шагыйре белән фамилиядәш Сәгыйть Рәмиев эшли иде. +Караңгы төште, редакциядә каравылчыдан башка кеше юк иде, ул Сәгыйть әфәндене "Болгар" кунакханәсеннән табу мөмкинлеген әйтте. Габдулла шунда китте. +Караңгырак коридордан соң зур тәрәзәле бүлмә якты булып тоелды. Ул номер хуҗасының төз, тар җилкәле сынын, дулкынланып торган озын чәчләрен, түгәрәкләнеп торган биек маңгаен һәм сынаулы карашын күрде. +— Һм-м, шәкертме? +— Әйе, шәкерт тә, укытучы да булдым... Мин озакка түгел, белешергә генә: сезгә "Ачлык-Падишаһ"ның тәрҗемәсен җибәргән идем... Сез басмадыгыз да, җавап та язмадыгыз. +— Гафу итегез!.. — диде Рәмиев, ашыгып... — Сез... +— Шул Тукаев инде, хәтерләмисезме? +— Әгәр дә без берәр вакыт очрашкан булсак, — дип көлемсерәде Сәгыйть әфәнде. — Менә без хәзер... +— Юк, юк, — диде ул, — мин тук, чын әгәр. Мин киттем. +Хуҗа ул арада лампа кабызды, тәрәзәләр бер мизгел эчендә кара төнгә чумды. Ходаем, нинди караңгы! Кая барыр ул, иртәне кайда көтеп алыр? Иртүк авылга кузгалырмы? +— Әйдә, кыланма, — диде Сәгыйть әфәнде кырыс кына. — Барыр җирегез юклыгын күреп торам. +Хуҗа җанланып китсә дә, барыбер борчылганын яшерә алмады. Стаканнарга чәй агызганда, күмәчне кисәкләргә бүлгәндә, ул кашын җыерып ни турындадыр уйланды. +— Дөресен әйткәндә, мин дә кунагыма бик ышанмаган идем. Үземнең дә дусларда куну иде исәбем. +— Нәрсә, кулга алулар тынгы бирмиме? +— Сез... берәр нәрсә беләсезме? +— Юк, белмим, — диде Габдулла. Ләкин аңа шомлану, каушап калу, һәм кайчан бәреп кереп актарырлар, тентерләр, түбәнсетеп карарлар дигән нәрсәләр билгеле иде инде. +...Димәк, шәһәрдә минем белән дә шулай булачак, дип уйлады. Ләкин шәһәр тормышы турында иртәрәк уйлый түгелме — алда солдатка каралу көтә, тикшерү үтәсе бар. Әйләнеп карарга да өлгерә алмассың — чәчеңне кыркырлар һәм шагом-маршка китеп тә барырсың. +Өч көннән соң, Габдулла Олы Әтнәгә китте. Ул шул авылда каралырга тиеш иде. Төнлә кырпак кар яуган, тирә-як аклыкка төренгән. Чиста, саф һавада бару рәхәт иде. Төрле авыллардан җыелган рекрутлар төркем-төркем булып оешкан. Киң сәүдә мәйданында сәүдә арбалары тезелеп киткән. Хәйләкәр сатучылар көнбагыш, чикләвекләр һәм кәнфитләрне үлчәп, тәртәләргә элеп куйганнар. +Старосталар рекрутларны баскыч янына җыйды. Ниһаять, хәрби язу-сызу эшен алып баручы чыгып, жирәбә турында белдерү ясады. Мичкәгә бөтерелгән кәгазьләр ыргытты һәм: +— Килегез әйдә, берешәрләп алыгыз! — дип кычкырды. +Жирәбә белән эшне тәмам иткәч, тикшерү әгъзалары төшке ашка китте. +Габдулла мондагы башбаштаклыктан хурланды һәм нык арыды. Сәгатьләр буе калкынып тору, старостаның боерып кычкырулары, рәсми оешма вәкилләреннән берәрсе күренүгә, рекрутларга акырып торган җиреннән кинәт кенә йомшарды, хәтта эшем кешесе булып кыйланган сыткылы битле хәрби сәркатип алдында чамасыз түбәнсенүе аны тәмам ялкытты. Күкшегән бармакларына тын өреп торган чикмәнле, чабаталы егетләр өчен кимсенде. Ояла-ояла чишенеп, медальләр таккан ниндидер әфәнделәр утырган өстәл янына килеп басу, табибларның аны дорфа рәвештә теге-бу якка борулары, аның арык тәненә, мускулсыз беләгенә, кечкенә буена түбәнсетеп караулары хурландырды. Теләсә кайсы рекрут: "Юк, энекәш, син гренадерлыкка яраксыз. Бар кайтып кит", — дигәнгә сөенер иде, ул хурланды. Рекрутларның җилкәсеннән кагып:"Уңдың син, егет!" — дигәннәре һич башына сыймады. +Габдулла урамга чыгып, юлаучылар йортына юнәлгәндә, урамда пыр тузынып күз яше катнаш күңел ачу башланган иде инде. Аңа тагын уңайсыз булды. Тоткыннар йорты янында ул ике солдатның аягын терәп карышкан Фәритне баскычка таба сөйрәгәннәрен күрде. Кайбер кызыксынучылар баскыч тирәсендә сикергәли һәм кайсы куркып, кайсы сокланып: +— Ай-һай, башсыз! Писарьнең чыраена менеп төшкән, ай-һай, — диештеләр. +Казанга ул солдат булудан котылып, җиңеләеп кайтты. "Әл-ислах" гәзите редакциясендә аңа Ырымбурдан килгән хатны тапшырдылар: Кәрими тагын үз гәзитенә чакырган. Габдулла моңа куанды, ләкин Казаннан китәсе килмәде. +Яңа Татар бистәсенең бу ике катлы зур йорты Уральскидагы Галиәсгар җизнәсенекен хәтерләтте. Баскычтан менгәндә, ул картузын салды һәм соңгы айда нык үскән чәчен бармаклары белән аралап куйды. Болай иткәндә чәче аны олыгайтып җибәрә сыман. +Ул Фатихның авыру икәнен ишетеп белә иде, әмма аны авырулар арбасында утырган килеш күреп, имәнеп китте. Өстәлдән ни дә булса алырга кирәксә Фатих кулы белән көпчәкләрне әйләндерә дә тиз генә килеп җитә. Әңгәмә вакытында да әле тәгәрәп яннарына килде, әле артка китте, һәм башын артка ташлап, күзлегенең калын пыяласы аша төбәп карады. Үз-үзен тотышында, кием-салымында бернинди кылану юк: үтүкләнгән кара-кучкыл кәчтүм, галстук, ак җиңсә. Йөзе аксыл, күпереп торган ирен. Үзен гел кулда тотарга кирәклекне тойганга күрәме — йөзе бераз сагышлы. +Беренче карашка хука Габдулланы кабул итмәде кебек. Сөйләшү гади генә башланып китте: Казанны ошаттыгызмы, ничек урнаштыгыз, ярдәм кирәкмиме? Шушы бер-ике авыз сүз алышудан, егет үзен аның янында иркен һәм тыныч тойды. Уральскида шәкерт вакытында ук ул бу исемне — Фатих Әмирханны, аның төпле, сагышлы хикәяләрен, Бәхтияров белән бергә мөхәррирлек иткән гәзитен яратып укыды. +"Әхбәр" гәзитендә эшләү мөмкинлеге барлыгы турында сүз чыккач, Габдулла шунда ук кырт кисте. Юк, юк, ул алар белән килешеп эшли алмас иде! Ниндидер чәй яки күн патшасы турында фельетон бастыра калса, бармак белән төртеп күрсәтүләрен кичерә алмас иде. Үзенең гәзиттә эшли алу мөмкинлеген дә шик астына алды: монда, ни генә дисәң дә, башкала басмасы, аның үз шәхесен яратуы буржуа күзенә төртелергә мөмкин. +Юк, ул аларга бармас. Иң яхшысы — "Китаб" нәшрияты. Нәшрият зур түгел, хуҗасы әйбәт кеше күренә. +Аны, айга егерме сум билгеләп, экспедитор итеп куйдылар. Нәшрият "Мәскәү номерлары"нда бүлмәләр алып тора. Габдулла яшәргә дә шунда күченде. Көндез ул җыюдагы хаталарны төзәтә (шуның өчен аның төп хезмәт хакына беркадәр өстәлә), почтага хатлар илтә, китапларны кибетләргә җибәрә. Шуның өстенә ул ирекле иде, Фатих Әмирхан мөхәррирлегендәге "Әл-ислах" гәзитенә күңеле теләгәнне яза ала иде. +Китап белән сәүдә итүчеләр, аны якыннанрак белгәч, тыйнак булганы өчен үз иттеләр һәм яңа басмалар соравын бервакытта да кире какмадылар. Шулай итеп, бер-ике ай эчендә ул шактый китап туплады: Пушкин, Гёте, Грибоедов, Толстой, Шиллер, Байрон, Гамсун... Ул аларны кеше күз алдында тотмады, сандыгына яшерде: номерына кереп йөргән мәнсезләр аның нәрсә укыганын белми торсалар да ярар. Кемнәр генә керми монда: танышлар да, таныш түгелләр дә; кайсыларын үз гомерендә беренче тапкыр күрүе; завод хуҗаларының күкрәкчә һәм эшләпәдән йөргән үсмер уллары; училищеның элекке укучылары; коткы таратуда гаепләнеп куылган студентлар, мәдрәсәдән качкан шәкертләр. Әле тагын ит ашамаган, тәмәке тартмаган, әмма салырга бик яраткан бер толстойчы да бар... Аларның барысын да тиз генә исеңә дә төшерә алмассың. Байлыгы һәм даими яшәү урыны булмау сәбәпле, Габдулла бай малайларын күралмый, аларны көчекләр дип атый. Җитлекмәгән бу тинтәкләр, чыннан да, рестораннарда, паркларда оятсыз рәвештә әшәкелекләр кыла, аллеяларда урам этләрен бауга бәйләп, өстереп йөри, җыелып торган кешеләр өстенә шартлаткычлар ыргыта. Иртән аталарының акча янчыгы җиңеләя, чөнки улларын участоклардан тартып чыгаралар. +Номерга еш килеп йөрүчеләр бик кызулар, күпсүзлеләр, алар нәкъ шундый ук кайнарлык белән бөек исемнәрнең тетмәсен тетәләр һәм бик җиңел генә тарихның астын өскә әйләндереп ташлыйлар. Дөресен әйтергә кирәк, алар арасында белемлеләре дә, башлылары да бар. Габдулла бу үсмерләргә көнләшеп карады, шау-шулары, үзләрен мәгънәсез тотулары өчен азрак кына күралмады да. Дөрес, ул дәшмәде, ләкин эчендә шактый җыелды... ярсынган миендә бу шау-шулар озак вакыт тынмады, ниндидер ачык ялт-йолтлар күзен авырттырды. +Кунаклар бик соң таралыша, ул, алар киткәч, торып тәрәзәне ача. Элекке реалист Сәлим куна ук кала, урындыклар һәм кәнәфидән аңа ятак әтмәллиләр, кунак шунда авып, тирән йокыга тала. Габдулла, ниһаять, кулына китап ала, караваты янына шәм куеп укый башлый. Иртәнге якта шәм сүнә, ул китабын кулыннан төшереп җибәреп күзен йома... +Шул рәвешле, көн артыннан көн, төгәлрәге — төн артыннан төн уза, чөнки бары төннәрен генә ул беркем белән бүленмәгән үз дөньясында яши ала. Менә ул "Евгений Онегин"ны укып чыкты. +Төннәрен рәхәт. Төнлә халык йоклый. Ул ачык тәрәзәдән кергән җиңелчә җилгә каршы кулын сузып, йоклый алмый ята. Ул Татьяна турында уйлый. Бичара гүзәлкәй, нигә, нигә дип көтмәдең, бәхетсез принцессалар утыз ел да утыз көн көтәләр. Бары бер ел... һәм чынлап та ул онытылдымы? Юк инде, аннан соң да ул аны оныта алмый. Менә ул... Көтә бит аны! Тик нигә ул чагында көтмәде, нигә? +Әти-әнисенә буйсынмаска да була иде. Ләкин ул башкача булдыра ала идеме? Бичара Татьяна... берәү дә алай эшләмәгән, һәм син дә, башкаларны кабатладың. +Икенче бүлек +Бервакыт Фатих йортында аны чибәр, дәрәҗәле бер ханым белән таныштырдылар. Габдулла үз мәкаләсенең корректурасын калдырыр өчен кергән иде, ишек артында хатын-кызның челтерәвекле көлүен һәм Фатихның куе, тыныч тавышын ишетте. Сак адымнар белән, ишек яныннан китте. Их, бу кыланчык хатыннар, кызлар, хет үтерсеннәр, Габдулла аларның берсе белән дә Фатих кебек ышанычлы итеп сөйләшә, аралаша алмас. +Ул үзенең озак көтәсен аңлады, әмма борчылмады. Йортсыз-җирсез тормышта аңа теләсә кайсы почмак — котылу урыны, утырып уйлар уйларга яки хыялланырга, һәм арып киткәч, черем итеп, хәл җыярга беркем комачауламаслык аерым дөнья иде. Ерактан ишетелгән хатын-кыз тавышлары яки аларның тәрәзәдән күренеп калган нәфис сыннары егетне сагыш катнаш йомшаклык белән шактый вакыт дулкынланырга мәҗбүр итте, хәзерге тормышын апалы булган, Диләфрүзле булган үткәне белән бәйләде. Бер генә ир-ат та аңа, әйтик, Камилне йә Юныс абзыйны хәтерләтмәде, аларны ничектер үзе дә исенә төшерергә бик омтылмады бугай. Ә хатын-кызлар, алар аның кечкенә чагыннан башлап, тормышының төрле мизгелләрен гаҗәеп рәвештә бергә бәйләде. +Урамда очраткан бик күп хатын-кызларның берәрсе белән дус булу, бер күрешүдә үк, кулга-кул тотынып, тыныч, ачыктан-ачык әңгәмәләр корып, һәр икесенең тавышын бер көйгә салу, тоташтыру турындагы хыяллар — болар бар да кирәк идеме соң аңа? Әлбәттә! Һәм ул хатын-кыз, аз гына булса да, тышкы кыяфәте, язмышы, шәфкатьлелеге белән апасын хәтерләтсен иде. +...Менә тавышлар якынлашты, ишек ачылды. Бәхтияров ишеккә яны белән басып һәм җиңелчә генә иелеп, хатынга юл бирде. Фатих аз гына арттарак, ул арбада да гәүдәсен төз тота, мәһабәтлеген һәм тыныч-якты чыраен саклый ала иде. +— Һа! — дип кычкырып җибәрде Бәхтияров. — Без инде автор корректурасын көтмәскә булган идек, Габдулла монда икән! Фирая ханым, сезгә яңа хезмәткәребезне — шагыйрь Габдулла әфәндене тәкъдим итәргә рөхсәт итегез. +Ханым, тыныч кына елмаеп, аңа таба килде, ул ашыгып аягына басты, кәгазьләрне йомарлап, артына яшерде. Ханым Габдуллага озын кебек күренде, бу аны куркытты, ләкин каршына атлап аның салкынча йомшак кулын кыскач, үзеннән биек түгел икәнен күреп тынычланды. Сынының зифалыгы белән күлмәгенең макси булуы гына аны шулай буйга озын итеп күрсәтә икән. +— Габдулла әфәнде дә сезнең яклардан, диде Фатих, алгы бүлмәгә чыккач. +— Ялгышмасам, Уральскидан? Ул чагында сез, һичшиксез, Камил Мотыйгыйны белергә тиеш, — диде ханым. +— Мин аның шәкерте идем. +— Камилгә сезнең җавап ошар иде... Кызганыч, әфәнделәр, соңга калам. Иртәгә клубта очрашырбыз дип ышанам?.. +Ул Габдулланың кулын кысты да ишеккә юнәлде. Бәхтияров аны озата чыкты. Фатих белән Габдулла өстәл янына урнашты. Ул корректураны Фатих алдына салды һәм бу юлы төзәтүләрнең бик аз булуын әйтте. Бу мәкаләдә, тәнкыйтьнең укучыга китап турында тирәнрәк фикерләвен үстерергә ярдәм итә алуы, наширнең абунәчеләр артыннан ияргәндә, аларны түбән зәвыкка этәрәчәге һәм әхлаклылыкны санга сукмаячагы турында язылган иде. +— Мәкалә әйбәт, — диде Фатих. — Мине бигрәк тә сезнең тәнкыйтьче югары әхлаклы һәм тел тидермәслек зәвыклы булырга тиеш, дип әйтүегез җәлеп итте. Завод хуҗабикәсе ничек, сезгә ошадымы? +— Ух син! Капиталистмыни? +— Нәкъ үзе. Аның мәрхүм ире губерния байларының берсе иде. +— Һич уйламассың. +— Сез җилбәзәкләргә карап хөкем йөртергә өйрәнгәнсез. Ул бит кенәз кызы, гимназиядә укыган! Бестужев курслары турында хыялланган, әмма гаилә тозагына килеп капкан... хәзер инде ире мәрхүм. Тол хатын үзен әллә кемгә куймый, иренең байлыгына исе китми, үзенең эшен сокланырлык, әйтергә кирәк, акылга ятышлы итеп алып бара. Иганәче, андыйларны эзләп табарга кирәк әле. Баш-аягы белән әдәбиятка гашыйк, — Фатих елмайды, — шагыйрьләргә табына. Мөгаен, аны бөлгенлеккә төшерерлек бердәнбер нәрсә — шулдыр. +Габдулла: +— Ул миңа ошады, — дигәч, Фатих көлде: егет аның хатын-кыз буларак тирән тәэсир итә торган ягымлылыгын сизмәгән. +— Әйе, ошады, — дип кабатлады ул, кашын җыерып, — кыланчык түгел. Ниме соң, иртәгә клубта берәр кызыклы нәрсә буламы? +— "Мәгариф" авторлары чыгыш ясый. Шулай булгач, әзер торыгыз! +— Юк-юк, — диде Габдулла, — шигырь укымыйм. Тамагым... кхм-кхм! +— Чәй эчмисезме? +— Рәхмәт. Хатлар җибәрәсем бар. +Ул ашыгып чыгып китте. +Бернинди эше юк иде аның. +Казанга килүенә ике ай тирәсе. Хәзер инде ул дөрес карар кабул итүен аңлады. Номердагы шау-шулы, рәтсез тормыш та дөрес. Яшь һәм очраклы танышларының сөйләшүендә тирәнлек, эзлеклелек булмавына күптән төшенсә дә, ул алар белән әлегә арасын өзә алмый иде. Бәхәсләр вакытында исемнәрдән, китаплардан күп өземтәләр китерәләр. +Бу яшь бәреп төшерүчеләрнең, сай фикерле фәлсәфәчеләрнең, аңлатма бирүчеләрнең гәпләре ни хакында соң? +Тормыш яшьләргә әлегә җиңүләр генә вәгъдә итте. Аларның өлгереп җитмәгән карашы иге-чиге булмаган кырны күрсә дә, сикәлтәләрне сизмәде. Инкыйлаб, аннары манифест, чуалышлар, вәгъдәләр, өметләр — болар барысы да, байлар, зыялылар һәм... инде картлыкка аяк баскан әдәплеләр даирәсе өчен аңлаешлырак иде. Җәмгыятьтә алар бер дәрәҗәдәге кешеләр, бер даирәдән, ягъни, ахыр чиктә, бертөрлерәк. Габдулла янына төрле кыяфәтле, төрле фикерле, вакыт-вакыт тупас, дорфа, әмма ихлас күңеллеләр җыела иде. +Әмма ул бер нәрсәдә шикләнмәде: Фатих, Сәгыйть әфәнде һәм Галиәсгар Камал кебек талантлы, акыллы, ныклы карашка ия кешеләргә җитәр өчен, бик ерак иде әле аларга. Фатих гади, тыйнак, әмма аның тирәсендә һәрвакыт студентлар, югары курсларда укучы кызлар, белемле ханымнар, алар белән ул ягымлы аралаша, шаярта. Фатихның кунаклары көнләшү хисләре уятса да, Габдулла килешергә мәҗбүр: Фатих авыру, бәлки кунаклардан ул алҗып, ялыгып та куядыр, ләкин нәкъ менә алар аша ул тормыш белән һәрдаим элемтәдә тора. +Галиәсгар аны һавалылыгы белән оялырга мәҗбүр итә: җиңсә белән тройка, галстук, купшы мыек — буржуазиянең нәкъ үзе, суйган да каплаган. Галиәсгарның үз-үзен тотышын да аңлап бетермәде Габдулла: хакимият гәзитен япкач, ул либералларга китте һәм аларның редакциясенә җаваплы сәркатип булып урнашты. Талантлы драматург Максуди юлыннан китте. Сәгыйть тә "Йолдыз"да эшләде, ләкин үзенең шигырьләрен башка басмаларда бастыруны хуп күрде. +Сәгыйть әфәнденең холкы гадидән түгел, шуңадырмы авыр ачыла, әмма Габдулланың аңа карата мөнәсәбәте алар танышканчы ук ачык иде инде. Аның шигырьләре вакыт-вакыт тормышның әһәмиятле мәсьәләләреннән ераклашкан, күперенке-фәлсәфи булып тоела, тик Габдулла андагы белемлелек, мәдәнилек, акыл һәм, ниһаять, хәзерге вакытта әдәбияттагы яңалык очкыннарын һичшиксез таный иде. +Ул нигәдер Сәгыйть әфәндене кунакка дәшергә кыенсынды. Әмма үзе сирәк кенә аның "Болгар"дагы бүлмәсенә барып йөрде. +Ул шигырь укымады, ахырга кадәр соңгы рәттә утырды. Кичә беткәннән соң, алар өчәү — ул, Бәхтияров һәм Фирая ханым — бергә киттеләр. Фатих, кәефе юкны сылтау итеп, иртәрәк кузгалган иде. +— Әгәр каршы килмәсәгез, беренче сезне илтәбез, — дип тәкъдим итте Фирая ханым Бәхтияровка. +Тегеңә барыбер иде. +Бәхтияров төшеп калгач, ханым: +— Сез мине илтерсез, — диде. — Ерак түгел, Евангелистовскийга. +— Кунакханәгәме? — дип сорады Габдулла, аптыравын яшермичә. +— Юк. Анда фатир алып торам. Өченче ел инде. Килгән саен номерларга урнашуны яки өр-яңадан фатир белешүне яратмыйм. +Зур-зур көзгеле пыялалар, кенәз залларындагы кебек, эчтән зәңгәрсу-аксыл төс сипкән күп сандагы лампочкалар белән яктыртылган, хәтта тротуарларда яткан кар да зәңгәрләнеп күренә. +— Аһ! — дип кычкырып җибәрде хатын, искәрмәстән аның иңбашыннан этеп һәм кулы белән каядыр төртеп күрсәтте. — Күрәсезме? +Ул кибет янында туңып, бөрешеп утырган җирән песине күрде. Габдулла чанадан сикереп төште, йөгереп барып, бөгәрләнгән салкын җирән йомгакны кулына алып, куенына тыкты. +— Минеке, — дип, ашыгып әйтте ул, әйтерсең, песине аның кулыннан тартып алырга җыенганнар. — Алайса... сез алыгыз. +— Юк, сездә калсын. Миңа кунакка килер. Яле, мыр-мыр, син миндә сөт эчәргә каршы түгелме? Туктагыз, килеп җиттек. Артка борыл, акыллым. +Извозчикка көтәргә кушылды. Аларга ишекне сәер баш киемле карчык ачты. Әйбәтләбрәк карагач, карчыкның башында колакчыны өскә күтәртеп бәйләнгән ирләр бүреге булып чыкты. Халат итәгенә абына-сөртенә, борын астыннан сөйләнеп, карчык аларны алгы якка уздырды, аннары, йөгереп барып, ут кабызды. Фирая ханым өстендәге тунын салды һәм туктап калды — Габдулла бу зур, кабарып торган җиңел тунны алырга тиеш иде бит. +— Кызык... — күңелле генә әйтеп куйды Фирая ханым. — Кыш, зыкы суык, мин җиңсә белән итәктән... Анысы нәрсәдән дип уйлыйсыз? Усак йомычкасыннан. Әйе, шундый кул остасы бар иде, миңа үзенчәлекле кәчтүм эшләде... Мин чанага аягүрә бастым, ике яктан ирем һәм каенага тотып бара, җыелышка очабыз гына. Кәчтүмне бөгәрләмәс өчен, палубадагы кебек тезелгән такталарга басып күтәреләм. Таң калдылар, шау-гөр килделәр... маскарадта булды бу хәл. Иртәгесен кәчтүм өчен бирелгән премияне тиененә кадәр остага бирдем, җиңсә белән итәк, билгеле, шул ук кичтә таралды, өйгә көч-хәл белән кайтып җиттек... Кая китте безнең мыраукан? +Ханым карчыкка сөт салып бирергә кушты. +Габдулла пәлтәсен салды, ләкин песине кулыннан төшермәде, аннары, кабаланып, хуҗа хатынны тыңлады. Киез итеккә ияреп кергән кар эреде. +Ханым таләпчәнлек катыш серлелек белән әйтте: +— Безгә, мөгаен, маскарадлар кирәкмәстер бүген. Мыраукан сөтен эчүгә китәрсез. Әйе, сезгә нәрсәдер әйтергә теләгән идем... Берәр чит тел өйрәнергә кирәк дигән уй башыгызга килгәне юкмы? Менә, мәсәлән, алман теле. +— Әйе, бик телим. +— Иртәгә мине табыгыз... Йә кайчан вакытыгыз булса, шунда сезне Мария Карловна белән күрештерермен. Гаҗәеп хатын!.. +Песи баласы ул арада сөтен эчеп бетерде һәм тәлинкәне ялый башлады. Габдулла пәлтәсен киде, иелеп песине алды. +— Ярар, Аллага тапшырдык. Сау булыгыз. — Ул кулы белән ниндидер аңлаешсыз хәрәкәт ясады. — Бәлки ханым кулын үптерергә теләгәндер, дип уйлады Габдулла, әллә башыннан сыйпарга теләде микән? +Саубуллашканда, Газизә апасы һәрвакыт аның башыннан сыйпый торган иде бит, хәтта үсеп беткәч тә. +Извозчикка акчасы чак җитте. +Песи баласын күкрәгенә кысып, ул подъездга йөгерде. +Бу редакциядә бар нәрсә якын: исеме дә — "Әл-ислах" — үзгәртеп кору дигән сүз, ягъни яңалык вәгъдә итүче; агач бина һәм аның икенче каты; баскычлары — Габдулла аның түгәрәк җылы култыксалары буенча учын шудыртып йөгереп йөрергә ярата, һәрчак ачык ишекле чоланны — анда көне буе рәшәткәле җилле генә алсу вак күмер кисәкләре коеп самавыр кайный; агач күмере, чәй исе тәмәке, урамнан кергән саф салкын һава — һәммәсе дә күңеленә хуш килә... +Редакциягә кереп-чыгып йөрүчеләр ялыктырмасын өчен, ул иртәрәк килә, чираттагы мәкаләсен калдыра, Фатих белән бер-ике авыз сүз алышырга өлгерә һәм көне шул күтәренке рухта армый-талмый үтә. +Бүген иртә таңнан редакциядә нигәдер борчылган Сәгыйть әфәнде белән Галиәсгар Камалны очратты. +— Кәримовлар типографиясендә кичә жандармнар булган, — диде Фатих. Кәримовларда Казан әдәбиятчыларының шактые үзләренең җыентыкларын бастыра, жандарм хакимиятенең йогынтысы кайберәүләр өчен сәяси гаепләүгә әйләнергә мөмкин. Галиәсгар полиция алып киткән хәрефләр өчен борчыла. Татарча китаплар бастыручы танылган типограф Харитонов ун еллар элек аңа, матур язу остасыннан, хәреф бизәкләрен эшләткән иде. Хәзер аларның саны утыздан артып китте, аларның барысы да Кәримовлар типографиясендә иде. +— Күпме елым китте шуңа... бизәк тә төшердем, чокыдым да. Кануннар бар бит, ахыр чиктә! +— Кануннар? — диде Фатих, үртәлеп. — Риза әфәнденең гап-гади ниятен исегезгә төшерегез. Кануннар җыелмасыннан мөселман халкының хокукларына караганын җыентык итеп чыгармакчы иде, нәрсә булды? Цензура кырт кисте: янәсе, канун аларга пычагымамы. — Бераз дәшми торгач, ул күңелсезләнеп дәвам итте: — Без бит цензураны бетерү турында түгел, хыялыбыз — дөньяви белемле цензура булдыру. +— Котылу чарасы юкмыни соң?.. +— Бар, нишләп булмасын! — дип бүлдерде аны Сәгыйть әфәнде. — Җыентыкларыбызны Домбровский типографиясендә бастырачакбыз. +— Шаяртмагыз, — дип үпкәләде Галиәсгар. — Кулъязмаларны изге Гурий туганлыгы йортына бирергәме? Акылдан язарсың!.. +— Анда нәрсә телисең, шуны бастыралар: миссионерларның басмаларын да, мөселман догалыкларын да. Әйе, әйе! Күзәтеп-тикшереп торучы юк бит. +— Кемнәр алар? — дип кызыксынды Фатих. +— Алар, күрәсең, Меркурий сукмагы буйлап баралар, Марстан түгел. +Габдулла үзен цензор дип санаган адәмне исенә төшерде: +— Иманаевның кулы Домбровскийның типографиясенә дә җитәр. +— Аңа бик ышанасылары килмәс. +— Аның каравы профессор Смирновка тулысынча ышаналар. +— Бу профессорны ике күргәнем булды, — дип сөйләп китте Фатих һаман да сытык чырай белән. — Халыкка димим, фәнгә шулай түбәнсетеп карап ничек төрки дөнья галиме саналырга мөмкин икәнен хәзергәчә аңламадым. Хәтерлисезме, "Ревизор"ны тәрҗемә итәргә теләгән идек? Шул, Смирнов каршы чыкты бит! +— Хәтта Балда турындагы әкияткә дә... +— Әгәр аларга ирек куясың икән, алар шунда ук йә Лев Толстой җыентыгыннан, яки "Ревизор"дан, яисә Пушкинның әнә шул әкиятеннән башлаячак. Туктагыз, алайса Достоевский, Некрасов һәм Чехов тыела булып чыга бит!.. +Галиәсгар ачынды: +— Без дистәләгән китапка күпме реклама бирдек, әгәр цензура җыентыкларның тамырына балта чапса, хәер сорашырга гына кала. +Габдулла, ачы көлемсерәп, Галиәсгарга дошман күзе белән карады: шундый вакытта ничек табыш турында әйтә ала бу бәхетсез сәүдәгәр? Галиәсгар, дөрестән дә, сәүдәдә мәгънә белүчеләрдән иде, чөнки атасы сәүдә итүче булып, улын да шул юлга кертергә әзерли иде. Ул хәйләкәрлектә атасын да уздырды. Әтисе улының сәүдәгәр кызына өйләнүен телиме? Яхшы, кыз аңа ошый. Яхшы, ул сәүдә белән шөгыльләнер, тик бары китаплар белән генә, аның бары тик китап кибетләре генә булыр. +"Гомере буе юл куешып яшәрмен дип уйлый!" Габдулла иптәшенә карата гадел түгел иде, моны үзе дә белә, чөнки эшлекле кешеләрнең килеш-килбәте ошамаса, үзен бернишләтә алмый. Галиәсгар мәһабәтлеге белән күзгә ташланып торса да, татарларга хас киң күңеллелеге белән бергә хәйләкәрлеге аны сәүдәгәр йә булмаса яңа гына өлгергән завод хуҗасына охшата. +— Ай-һай, көлеп тә күрсәтәсез! — дип кызды Галиәсгар, Фатихка төбәп. Кинаясе белән ачуын чыгарган Габдуллага исә ул борылып та карамады. — Бу хакта мин шуны әйтә алам... +— Җитте инде, дуслар, җитте! — Фатих арыган кыяфәттә елмайгандай итте. — Үзара үпкәләшү ярдәм итә алмас. Әйдәгез, карыйк әле, "Бәянелхак"ның хөрмәтле халкы ни белән сөендерә икән? Менә бик урынлы яңалык: "Декабрьнең өчендә Яңа татар бистәсе мөәзине Бәдикъ Әхмәровның ишегалдыннан Австралия токымлы күркә югалды. Борчуга төшкән хуҗасы табучыны бүләкләргә вәгъдә бирә..." +— Нәрсәсе бар инде моның? Менә монысы — гүзәл әсәр! — диде сиздерми генә кереп килгән Бәхтияров. — Күрегез, дингә нык ышанган наширләр Зингер машинасына ничек оста итеп реклама ясаганнар: яшь кыз матур аягы белән тәбәлдереккә баса, өстендә Ауропа күлмәге, әмма... үзенең башы юк! +— Нәкъ мөселманча: япь-яшь кыз күп меңләгән укучылары каршында ачык йөз белән утырмас бит инде. +Телләре ачылып китте, төрле кызыклы вакыйгаларны искә алып көлештеләр... +Габдулла атнага ике тапкыр Мария Карловнаның өенә йөрде. Ул, өлкән яшьтәге урыслашкан алман хатыны, кызы, кияве һәм оныклары белән яши. Кияве белән кызын Габдулланың бер мәртәбә дә күргәне булмады, әмма берсеннән-берсе кечкенә дүрт оныгы һәрвакыт әбиләренең бүлмәсеннән чыкмады. Алар әле үткен тавышлары белән чырыйлап кычкыралар, әле тынып калалар һәм "дер аффе", "дер аббе" кебек гап-гади алманча сүзләрнең дә әбиләре авызыннан тәэсирле чыгуын исләре китеп тыңлап торалар. +Кайчакларда Фирая ханым да күптәнге танышына кергәли, балаларны тәмтом белән сыйлый, хуҗабикә белән бергәләп хуш исле тәмәке тарта, яшь кызлар кебек көлә, шаяра. Мария Карловна йортында кунакларга чәй эчертү гадәте юк, шуңа аның яныннан чыгуга, алар берәр арзанлырак ашханәгә кереп, суган бөккәне белән чәй эчәләр. Яннарында гади кешеләр шау-гөр килә, һәм Габдулла хәйләле шаянлык белән, Фирая ханым аны гаиләсеннән кагылган кенәз улы дип кабул итәдер, аның турында күп нәрсәне белмидер... дип уйлый. Фатих өендә очрашкач, аның Фирая ханымга ачыктан-ачык дусларча мөгамәләдә булуын күреп, Габдуллада аңа карата ихтирам хисе артты. +Ул көннәрдә аларның редакциясендә фамилиясе Казанда каләм тибрәтүчеләр арасында беркемгә билгеле булмаган билгесез бер ханым җибәргән шигырьләр ыгы-зыгы куптарган иде. Почта, гомумән, бик мул — шигырьләр дисеңме, булган хәлләр турында мәкаләләр һәм көндәлек төрле вакыйгалар, — ләкин бу шигырьләр көтмәгәндә килеп, гәзитчеләргә сөенеч өстәде. +— Искиткеч, — диде Фатих, шигырьләрне укып чыккач. — Монда инәлү юк, үз дәрәҗәңне исбатлау, ләкин... башка төшенчәләр, дөньяга башка караш аша. Ир-ат абруеның какшамаслыгы да Аллаһ аша кире кагылмый. +— Минемчә, шигырьләрне ир-ат язган, — диде Сәгыйть әфәнде. — Алай гына да түгел: аларны безнең шагыйрьләр арасыннан берәрсе язган. +— Мин, киресенчә, ир-ат болай итеп яза алмый дигән фикердә, — дип җавап бирде Фатих. +— Мин кемнеке икәнен дә атыйм: Габдулла ул. Хәтта аның тупаслыгын таныйм. +Габдулла шунда ук җавап таба алмый торды, иптәшенең искәрмәсеннән шулкадәр гарьләнде. Нигә, нигә?.. Ярар, син шигырь төзелеше хакында язасың, күп шигырьләрне нәфис булмаган калыбы өчен кабул итмисең ди, ләкин нигә тиктомалдан шундый сүзләр әйтергә ди? Габдулла басты һәм, кискен сүзләрдән үз-үзен көчкә тыеп: +— Шигырьләр генә түгел, Сәгыйть әфәнде, кешенең мин-минлеге дә сез әйткәнчә, тупас булырга мөмкин, — диде. +Бервакыт ашханәдә утырганда, Габдулла шул шигырьләрне исенә төшерде һәм Фирая ханымга укыды. Ул фикерен тиз генә белгертмәде, һәм: +— Безгә, редакциядәгеләргә ошады, — дип кенә әйтеп куйды. +— Сез, ир-атлар, безнең көннәрдә хатын-кызлар ни кичергәнне аңлап бетермисез. Ниһаять, күзебез ачылды: дөнья киң, башка җәмгыятьләр дә бар икән һәм хатын-кызның күп нәрсәгә сәләтле булуына үзебез дә төшендек. +Аннары көтмәгәндә ул: +— Бүген җомга, әйдәгез мәчеткә барабыз, — дип куйды. +Шәһәрдәге күркәм мәчеткә — күренекле мулла, тарихчы һәм фәлсәфәче исемен йөрткән Мәрҗани мәчетенә киттеләр. Сигез кырлы биек манарасы, түгәрәк гөмбәзе, ялтырап торган һилал ае ерактан ук балкый. "Авыл мәчетләрендәге кебек, манара ике кыеклы түбәнең сыртына урнашкан икән", — дип уйлады Габдулла. Йә Аллам, Болгар һәм борынгы Казанның җимерелеп, тузанга әйләнгән бар матурлыгы, үзенчәлекле корылмалары, кабаттан яңарып, ниһаять, тергезелә. Шаккатарсың! Алгы якта барыбыз да яраткан лалә чәчәген сурәтләү — Петербург бароккосының үзенчәлеген гаҗәеп җанландыра. +Гыйбадәт тәмамлангач, алар ап-ак кар җемелдәп яткан урамга чыкты, хатынның йөзе уйчан һәм кырыс иде, Габдулла хәтта, шулкадәр дини кеше микәнни бу, дип гаҗәпләнеп тә куйды. +— Хәзер миңа барабыз, — диде Фирая ханым, егетнең кулын ныгытып кысып. — Мин сезнең белән... сөйләшергә тиеш. Киттек! +Чанага утыргач, Габдуллага йөзе белән борылды. Ялтырап торган күзеннән очкыннар сибелә. Үзе тантаналы, әмма сагышлы. +— Минем кыз балам бар! Дөньяда аннан да кадерле кешем юк! Аллам сакласын, аңа берәр бәла-каза килсә, мине үлемгә дучар итәр кебек. Кызыма бары алты яшь, ләкин инде аның алдагы язмышы турында уйланам. Мин хәлле кеше, аны гимназиягә бирә алам, аннары Петербурга — курсларга, аның янәшәсендә булу өчен, үзем дә күчеп китә алам... Кызым акыллы, тырыш, ләкин иң мөһиме — аның нык булуын телим. Холкында да, тәртибендә дә, белем алуында ныклык... Тик бу бик авыр, чөнки кешенең үзеннән генә тормый! Әтием чыгышы белән кенәз нәселеннән, офицер. Җиребез күп, ат заводыбыз бар иде. Мине кызлар мәдрәсәсенә бирделәр, анда тәртипләр иркенрәк булганга, гимназиягә күчерделәр. Дусларым шәһәр кызлары булды, араларында шактые марҗа, алман һәм яһүдәләр дә бар иде. Әмма безнең милләт аермасына исебез китмәде диярлек. Китаплар уку, әңгәмәләр, егетләр белән аралашу — үз иркебездә булды. Мин дә үземне җиңел, иркен хис иттем. Ләкин өйдә — әни, дөресрәге, әбиләр тарафыннан куелган мәҗбүри тәртип: үземне мөмкин кадәр тыйнак, күзгә ташланмаслык итеп тотарга, гыйбадәт кылырга, икенче төрле киенеп йөрергә, гимназиядәге дус кызларымны, егетләр турында әйтеп торасы да юк, кунакка чакырмаска тиеш идем. Әниемнең кырыслыгына түздем, карчыклар һәм мәхәллә мулласы хатынын кунакка чакырганда, өстәл янында әдәпле генә утырдым. Ләкин бу зур бәла түгел, бу үз өебез, үзебезнең тормыш рәвеше. Уку елларында, дус кызларым белән аралашып, өйдә авырлык белән булдырган табигый тәртибемне шунда ук югалта идем. Үз-үземне чиклим, юктан да шикләнә башлыйм... ниндидер икейөзлелек, кемнедер алдарга тырышамдыр кебек иде. Шулай итеп, дусларым белән табигый аралашу барып чыкмады, ахырга кадәр ихлас, эчкерсез була алмадым. Яшь кеше өчен моннан да куркыныч нәрсә бармы? +Мин сайлаган кешемне табып, әти-әни ярдәменнән башка да таныша аласымны, яратканымны аңлагач, аңа кияүгә чыгасымны белә идем. Ләкин шунысы да ачык иде: сайлаган ярым белән бер диндә һәм аның бай гаиләдән булуы шарт иде. Күрәсез, гади генә түгел, ниндидер өстәмә шартлар белән сайлау булып чыга. Мин язмышымның рәхимле булуына ышандым: тирә-юньдә никадәрле матур да, бай да диндәшләрем бар. Берәрсен сайлап гашыйк булырга гына кирәк һәм бәхет үзе кулыма килеп керәчәк. Әмма күңел көрлегенең яшертен теләге (әйе, мөгаен, шулдыр!) мәдрәсәдән куылган шәкерткә гашыйк булырга мәҗбүр итте. Менә шунда әниемнең хакимлеген күрдем: шәкерт белән очрашуны тыйдылар, үз өемдә тоткын булдым, озак та үтмәде, булачак иремнән яучылар килеп төште... +Шулай да булсын, әле каршы килә ала идем, әти дә туп-туры әйтте, ирексезләмим, диде. Тик ниндидер тоемлау, тормышым башкаларныкы кебек булмас дигән өмет, ниһаять, гап-гади кызыксынучанлык, яңа кызыклы тормышка ашкыну үзенекен итте — мин риза булдым. Ирем яшь, мөстәкыйль, чибәр һәм укымышлы, тиздән мин аны ошаттым да. Аннары минем белән булган гаилә тормышы бары уен гына иде. Ул ирем үлгәнчегә кадәр дәвам итте. Хәтта матәмдә дә югалтудан бигрәк икейөзлелегемнән азапландым... мин борчылдым: ул шундый яшь, көче ташып тора һәм уйламаганда дөнья куйдымы? Икенче яктан күңелемдә кемдер пышылдый: менә хәзер син ирекле, үз язмышың белән үзең идарә итә аласың. Юк, моны сөйләп кенә бетереп булмый, юк! +Ләкин, күрәсең, аның инде онытыла барган авыртуны кабат яңарту, үткәне белән хәзерге арасындагы чикне ачыграк тою өчен сөйлисе килде. Аңа киңәшләр дә, юату сүзләре дә кирәкми, бары игътибар белән тыңлау гына кирәк. Габдулла дәшмәде, тыңлады. +— Яшьлегемнән гаҗәеп сәер бер тойгы калды. Кайдадыр, урамдамы, кибеттә, бакчада яки театрдамы, ялгызым гына кала алмадым. Оялу яисә куркудан түгел, мин әйтерсең үземне, барлыгымны югалтам, үз-үземне ничек тотарга белмим. Әтием янымда булганда, сыным турая, як-ягыма ышаныч белән карыйм, аның танышлары белән җиңел аралашам, шулай ук абыйларым, иптәш кызларым һәм таныш студентлар белән дә. Ләкин ялгызымны калдырып китүләре була... мин сыгылып төшәм, нәрсәдәндер кызышам... Шул вакытта берәрсе миннән кайсыдыр урам яки йортның кайда икәнен сораса, әйтеп бирә алмас идем. Ялгызым гына мин беркем түгел идем кебек. +Кайчакларда Фирая ханым Габдулладан үзе турында сөйләвен үтенә. Үзе турында? Ул моны булдыра алмас. Һичкайчан. Ул теләсә ни турында теләсә кем белән сөйләшә, башкаларның эч серләрен сабыр гына тыңлый ала, тик үзе турында сөйли алмый. Мөгаен, кызганыч булып тоелудан куркадыр, үзен жәлләүләрен ул күралмады. Әгәр апасы булса, икенче эш: ул болай да энесе турында барын да белә, аны ярата, жәлли иде. Габдулла үзе дә апасын ихластан яратты, кызганды, аның язмышы озак еллар теләсә кайсы хатынкызның язмышын үлчәү үрнәге булып торды. Берәр хатын-кыз турында ни генә белмәсен, ул инде аның өчен ачыш түгел, апасы язмышына өстәмә генә булып тоелды. +Аның Фирая ханым белән бәйләнешен Сәлим дә белә. Бу ни сәбәптәндер, аны дулкынландыра һәм ачуын чыгара иде. +— Миңа калса, ул сине бала-чага урынына йөртә, — ди ул үтергеч елмаю белән. — Син... акча сора аннан, акчаң юк бит! Теләмисеңме? Афәрин! Ул хайваннар кемнеңдер үзеннән теләнүен генә көтә. +— Тынычлан, — ди аңа Габдулла, — юкса мин сине куып чыгарам. +Тегесе шунда ук телен тешли, ачуланып, үпкәләп мышнарга тотына. +— Сиңа хәзер бер сүз әйтеп булмый. +Май башында хуҗа, бурычлардан котылыр өчен, кибетен сатты. Кибетнең яңа иясе элеккеге хезмәткәрләрдән баш тартты. Габдулла китаплар тутырылган сандыгы белән кием-салымы төйнәлгән төенчекне извозчикка салды да, кулына песиен тотып, редакциягә китте. +— Каян килгән бу песи? — дип гаҗәпләнде Фатих. +Габдулла аңлатып биргәч, бүтән сораулар бирмәде үзе. +— Яраган, — диде Фатих. — Яшәр урынны тегесеннән яхшырагын табарбыз. Җәй өчен Кабан күле ярыннан өй алып торырга телим. Ботан бакчасына каршы. Шунда ук редакция дә булыр. +— Мин эшсез калдым бит. +— Штатка алырбыз. +Габдулла төенчеген кулыннан төшереп җибәрде, сөйләнә-сөйләнә, песиен сыйпарга тотынды: +— Шулай, Мияукаем, дөрес әйтәләр: бәхет яуса, җүләргә дә җай килә икән бит. +Йорт белән ихата дача сыман, аулакта, яшеллектә урнашкан. Йөз сажиннар тирәсе ераклыкта күлнең тыныч суында Ботан бакчасы көзгедәге кебек тирбәлә. Кечкенә салларга утырып, малайлар балык тота, кайсылары чәрелдәп салкын суга чума да, калкып чыккач, яр буена кояш җылыткан сары комга барып ава. Габдулла аларны ишегалдына — кузна уйнарга чакырды. Малайлар кебек яланаяк, яланбаш Габдулла бура таягы туры килеп тигән саен дәртләнеп кычкырды. +Уйнап туйгач, ул бүлмәгә кереп язарга утырды. Төшке аштан соң Фатих белән Бәхтияров клубкамы яисә кемнеңдер дачасынамы киттеләр. Габдулла исә яр буена чыгып утырды, тирә-ягына күз ташлап, тәмәке кабызды. Бистә халкы — кемнәрдер гармун уйнап, кемнәрдер җырлап көймәдә йөзә. Караңгы төшкәч, көймәләр борыннары белән ярга килеп төртелде, күл өсте тынып калды. Каршы якта, су аналары микән, ниндидер шәүләләр күренеп-күренеп алды. Ул урыныннан торды да ишегалдындагы кечкенә йортка китте, аларда хуҗалык эшләрен башкарган Саимә апасы белән чәй эчтеләр, аннары ул үзенең бүлмәсенә кереп, эшкә утырды. Төн уртасына кадәр урыныннан кузгалмады, алай да күп язылмый, аны тынгысыз уйлар урап интектерә. +Иртәгесен онытыла торган беркөнлек фельетон белән мәкаләләр аны файдасыз шөгыль һәм әрәмгә көч түгү дигән фикергә китерде. Ул фабрикаларда осталар яртысын хатын-кызлар һәм балалар тәшкил иткән эшчеләрне мыскыл итә, дип яза, ләкин изү-җәберләү ничек бар, шулай кала бирә. Ул беркайдан бер тиен кермәгән милли театрның аяныч өлеше турында яза, шул вакытта калын кесәлеләр ниндидер мәккә суфыйлары файдасына меңнәрен дә кызганмыйлар, театр исә фәкыйрь хәлдә кала бирә. Ярдәм итү максаты белән үзләре тиеннәр ыргытып, үз халкын яхшылыкның кадерен белмәүче, тупас, дорфа дип атаучы милләтчеләр турында күпме язды! Телдән дә, язма рәвештә дә бергәлек хакында даими кабатлап торуларны искә төшерәсеңме... Бергәлек булмады һәм булмаячак та, берләшү идеясе — ялган, начар капланып торган чаршау гына. +Менә Һиндстанда белем алучы Һинди Минһаҗ туган иленә кайтты да мөселманнардан акча җыйды. Янәсе, Хвалынск өязендә университет төзелешенә кирәк. Акчаны үзләштерде, сәүдәсен башлады да бай сәүдәгәрнең кызына өйләнде. Менә Йосыф Акчура, кадетлар партиясе әгъзасы, Фәләстыйнга мәчет төзергә китте; Габдрәшит Ибраһимов, либерал, Япониягә юнәлде — шулай ук мәчет төзетә. Дистәләгән гәзит-журналлар, либераллар, эсерлар, кадетларның — һәммәсенең бу акылдан язганнарның кыланышыннан күңелләре нечкәрә. "Бәянелхак" үзенең сәхифәләрендә сыра заводларының рекламасы белән тиргәшүне аралаштыра; хатын-кызларга театрга йөрү — гөнаһ, дип вәгазь укый, шул ук вакытта "Аркадия" фахишәләренең белдерүләрен бастыра. Боларда үз халкы, үзләре әйткәнчә, үз милләте өчен бер тамчы булса да кайгырту бармы? +Элегрәк илнең мәдәни тормышын мәчетләргә бирергә омтылучыларны шамакайлар дип шаярталар иде, хәзер исә алар усалрак чыгышлар ясый. Күптән түгел, Тукайны иманнан аерырга кирәк, дип белдерделәр! Бу аны көлдерде, шунда ук фельетон белән җавап кайтарды: наширнең кибеттә сату иткәндәге элеккеге гадәте калган: аласың икән — ал, юк икән — кибетемнән ычкын! Габдулла иманнан аерылуның алар тарафыннан шактый киң мәгънә аңлатуына башта төшенмәде: ул көфер, Алланы сүгүче генә түгел, милли мәнфәгатьләрне сатучы хыянәтче дә; аның урысчадан тәрҗемәләре дә гаеп санала икән. Алар аны халык каршында җәмгыятьнең дошманы итеп күрсәтергә телиләр, имеш... +Бервакыт һава сулап йөргәндә, капка төбенә извозчик тарантасы килеп туктады. Аннан Сәгыйть әфәнде төште. +— Мәгәр сез дәрвиш икәнсез! — диде ул Габдуллага, кулын сузып. — Белмәгәнмен дә. +Габдулла үзендә ниндидер куаныч тойды. Аны күрүенә шат, ялгызына күңелсез икәнен авыз эчендә болгатып, ул кунакны яр буйлап сәйранга чакырды. +— "Бәянелхак"ның изге кулы монда да үрелгән, дип ишетелде, — диде Сәгыйть әфәнде, дачадан ераклашкач. +— Хак, — диде Габдулла һәм шаяртып зарланды: — Мин коеп куйган милләтче түгелме соң, бары татар кызларын гына яратырга тиеш дип саныйм... Алар мине үзебезнең гүзәлкәйләребездән аерырга маташалар. +— Хәзер күрәм, без барыбыз да ялгышканбыз, — диде Сәгыйть әфәнде, шаяртуга игътибар бирмичә. — Җәмгыятьне агартып, аның белән якынлашырбыз, ул да үз шагыйрьләренә карата ягымлырак булыр, дип уйлап ялгышканбыз. Безнең иптәшләр арасында җәмгыятьнең тануына өметләнүче һәм бертуктамый "милләт", "милләтнеке" дип кабатлаучы беркатлылар күп икән ләбаса. Менә ниндидер бер шагыйрь "Хатыннар өчен милли көйләр" дигән тулы бер китап бастырган. +Габдулла күңелле генә көлеп куйды: +— Менә хәзер Коръәндә телгә алынганнарның һәрберсенә багышлап шигырьләр язарбыз. +Алар ярдан шактый ераклашты, кояш та түбән тәгәрәде, ләкин Сәгыйть әфәнде кире борылу турында уйламады да, дәшмичә, кашларын җыерып барды һәм, ниһаять, теле ачылды: +— Сезгә укыйм, тыңлагыз әле: +Бигрәк артык изде дөнья... +Калмады сабырым, бетәм, +Тик азаккы тамчы яшьнең +Җиргә тамганын көтәм. +Ул тамар бер, мин бетәрмен, +Тик шуны белсен үзе, +Бу азаккы яшь булыр бу, +Идеалымның йолдызы! +Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс; +Бу калыр, бу ялтырар! +Һәм, караңгы көн бетеп бер, +Мәңге якты ай туар! +— Шәп, бик шәп юллар! — диде Габдулла икеләтә шатлык белән, чөнки Сәгыйть әфәнде, мөгаен, беренче итеп аңа укыгандыр. +— Гафу итегез, Габдулла... сезгә гади генә дәшәм, сез дә... миңа Сәгыйть дип кенә әйтегез. Дусларча киңәш бирәсем килә: сак бул, бу өер бездән көчлерәк, аларны ни намус, ни дәрәҗә туктата алмый, чөнки аларның намуслары да, дәрәҗәләре дә юк. +— Мин курыкмыйм. Шулай да кайвакыт... башка: алда безне ниндидер хәвеф көтә, дигән уйлар килгәли. Ирек турында хәзер әллә ни кычкырмыйлар, кешеләр күз алдында әшәкеләнә бара. Халыкка әллә ни булды? +Ләкин аның белән, шагыйрь белән дә нидер булган, элек тә ул дөньяга кашларын җыерып карый иде, карашында тирән ачу, нәфрәт очкыннары кабынып алгалады, әмма бу битарафлык, курку түгел иде? Хәзер ул клубларда, редакциядә сирәк була, көндез номерында берүзе утыра. Кичләрен танылган гүзәлкәй, шулай ук тәрбияле әфәнделәр тарафыннан каргалган Мәрьям Искәндәрова җырлый торган рестораннарда үткәрә, диләр. Аның үзенең дә тавышы шәп, халык көйләрен гаҗәеп хисләнеп башкара; хәзер аны Мәрьям белән бергәләп, халык алдында түгел, граммофон пластинкалары чыгара торган ниндидер фирмада җырлап йөри дип сөйлиләр. Ул Мәрьямгә гашыйк булган, диләр... Әмма ул бер дә гашыйк кешегә охшамаган иде. +— Бар да ялган! Нервылар, нервылар, — Сәгыйтьнең тавышы калтыранды, ул да булмады кычкырып көләргә тотынды: — Хәер, нинди нервлар булсын бездә, әтиләребез күңел нечкәлеге турында берни белмәгән, безгә каян килсен ул! Ярар, иптәш, хуш. +Үзе кузгалмый, карашы белән бушап калган тын яр буйларын айкый... +Сәгыйть белән саубуллашкач, Габдулла ялгызы гына шактый торды әле, тәмам караңгы төшкәч кенә кайтыр юлга борылды. Көтмәгәндә дусты белән очрашу күңелле булса да, күңелендә ниндидер юшкын калды. Нишләргә, алга таба ничек яшәргә? Казанда калып дөрес эшләдеме ул? Бәлки күчмә тормыш аның өчен кулайрак булгандыр? Һәр яңа кеше белән очрашкан саен, ялкынланып язган чәнечкеле, зәһәр мәкаләләрен ертып чүп чиләгенә ыргытканда, ул ниндидер чакыру ишеткәндәй тойды һәм үз-үзеннән алдагы тормышының мәгънәсе турында сорады. Менә аларның редакциясенә Ырымбурдан яшь, каләмле, Галимҗан Ибраһимов керде. Егермене узган, озын чәчле, тар чырайлы, чандыр, кискен хәрәкәтле егет. Шундый акыллы, укымышлы! Борынгы ислам мәдәнияте, Декартның вәгазьләре, диннәр турында иркен фикер йөртә. Казанга исә университетка әзерләнү уе белән килгән, тик башта Кавказ һәм Кырым буйлап сәяхәт итәргә тели. +Егетне тыңлагач, аның да сәяхәт итәсе, очрашасы, сирәк китапларда актарынасы, көндәлек фельетоннардан аерылып торып, үзе өчен нәрсәдер язасы, укыйсы... сукбайлыкка китәсе килде. +Йомышчының кулыннан язу алгач, ул сискәнеп китте. Язу Фирая ханымнан иде. +Ул ханымны бер минутка да исеннән чыгармады, әмма аны эзләп табу, каядыр чакыру, сөйләшү башына да килмәде. Ханым аны җиңелчә генә шелтәләгән, шушы көннәрдә ничек булса да үзенә кереп чыгуын үтенгән, озакламый Казаннан китәргә җыена икән. Бәлки... Фирая ханым юлдадыр инде? Яки хәтере калгандыр, аны күрәсе дә килмидер? Йомышчыны шаккатырып, кискен генә сорап куйды: +— Шунда ук йөгердеңме хәбәр белән... Ул язгач та? +— Шунда ук... +— Извозчик көтеп торамы? +Хезмәтчене аркасыннан эткәләп-төрткәләп, аның белән бергә чанага атылды. Дөрес эшләде ул, чөнки хатынның адресы онытылган иде. +Фирая ханым аны чын күңелдән сөенеп каршы алды, Габдулла ирексездән аның озын матур бармакларын яңагына тидерде. +— Кичерегез, — дип пышылдады ул, кинәт кабынып китүе һәм озак килми торуы өчен үзен гаепле санап. +Ханым аны үзенә каршы кәнәфигә утыртты, хезмәтчегә чәй китерергә кушты, Габдуллага яңа урынга күчтеңме, ияләшеп буламы, дигәнрәк сораулар бирде. +— Әйе, — диде ул, — әйбәт. Без анда җәй буе торачакбыз. +— Аннары? Тагын күченү, тагын номерлармы? +— Әлбәттә, — диде ул гади генә. Ләкин... җәй буена бит! +Ханым аның кайнарлануыннан көлемсерәп куйды һәм сораштыруын, гаҗәпләнүен дәвам итте: бертуктамый күченүләр булмый бит инде, ничектер тормышны җайга салырга кирәк... кем кайгырта аны? Кем? Бу сорауны ул башта аңламады: кемдер аның артыннан йөрергә тиеш микәнни? Акчасы җитә, хәер, аңа күп кирәкмени? Торган өчен түләргә, хәрчәүнәдә төшке ашка, кирәкле китапларны сатып алуга җитсә... Сәламәтлеге турында уйларга кирәк иде. Аның нәрсәсен уйлыйсың инде? Дөрес, кайчакларда йөткергәләп ала. Бизгәге башланса, аспирин каба — булыша. Кымызга барыргамы? Су яки кымыз эчәр өчен махсус баралармыни? Бәлки далага, казакъларга китәр, шунда кымыз да эчәр. +— Китәргә җыенуыгыз хакмы? +— Әйе, — диде ханым, сагышлы елмаеп. — Кышка гына әйләнеп килермен, мөгаен. Тик башта Акчуринда булырга кирәк, беләсездер, шәт — танылган фабрикант. Ул безне бергә чакыра. Әйдәгез! +— Әлбәттә. — Ул берсүзсез ризалашты. Әмма шунда ук үкенде дә: андый очрашуларны яратмый иде ул. +Фирая ханым китәсе көнне хәбәр итәчәген әйтеп саубуллашканда: +— Үзегезне саклагыз! — дип өстәде. +— Алла сакласын! — дип шаяртты Габдулла, кызарып, һәм ашыга-ашыга ханымның кулын кысты. +Урамга чыккач, аңа ханым янында бик аз торгандай тоелды. Тик алда, кыска гына дип аталса да, бергәләп чыгасы тулы бер сәфәр көтә иде әле! +Извозчик, халык төркемен уза-уза, шәһәр читендәге ярминкә рәтләренә ашыкты. Аттракционнар янына килеп туктады. +Габдулла карусель тирәсендә әсәрләнгән бер малайны күреп алды. Малайның әйләнәсе килү теләге Габдулланың үзенә күчте гүя: һәй, гаҗәеп нәрсә бу әйләнгеч! Малайга карап, ул үзенең шундый чагын исенә төшерде. Кайчандыр, бик күптән, Габдулланы тәрбиягә алган анасы базарлар буйлап алып йөргән иде — кыш буе шул ярминкәгә дип теккән түбәтәйләрен саттылар. Аның бик тә карусельдә әйләнәсе килде, әмма анасы әллә акчасын жәлләде, әллә үз борчулары аркасында аның теләген аңлап җиткермәде, Габдулла нәүмиз калды. Әмма ни өчен Габдулла үзенең бала чагын чит-ят малай турында уйлагандай якын итә соң әле? +Чираты җитте, әйләндерүчегә билетын сузып, Габдулла ниндидер приказчик каршындагы атка атланды. Шома сырты тайгак, очып төшүең дә бар. Музыка уйнап җибәрде. Карусельнең шыгырдавы, кешеләрнең шатлыклы тавышлары көйгә кушылды. Китте, китте!.. Ничек шәп, бик шәп! Рәхәт! +Шау-шу, ялтыр-йолтырлар алга таба бүтән тәэсир итмәде. +Ул юлындагы беренче сату чатырына керде дә ниндидер буш тартма өстенә ишелеп төште. Бугазына яше тыгылды. Менә шулай тәмамланды аның нидер сиземләве, дулкынлануы, күз күрмәгән калаларга сәфәр кылырга әзерлеге — тукыма кисәгендәге шәһәр шәүләләре белән! Болар бар да тормышның чынлыгына, аның башлангычына, яңалыгына үрелеп карау кебек булды. Берничә минуттан ул тынычланды һәм, шулай да бу манзара кызык әйбер, дип уйлады. Сәнгать түгел, монысы билгеле, шулай да сәнгатькә тартым нидер бар. Әгәр тукымага аның туган җире кырлары, елгалары, урманнары белән төшерсәң, бик матур күренер иде, мөгаен. Кайдадыр еракта яшәгәннәр бу манзарага карап сокланырлар, шул матурлыкны көн дә күргән мондагыларның исләре дә китмәс иде. Бу күренеш аз гына булса да шигырьләргә охшый түгелме, ул да тормышны аның беренче исләреннән һәм сурәтләреннән башлап, әмма шул ук вакытта аны гаҗәеп итеп күрсәтүе белән күз алдына китереп бастыра бит. +Ике көн узып киткәч, Фирая ханым хәбәр алды: әнисе каты авырып киткән. +— Әгәр соңарсам, үземне мәңге гафу итмәячәкмен. — Ул моны шундый кайгылы итеп әйтте ки, Габдулланың йөрәгенә тиде. — Якыннарым кимегәннәнкими. Үтенәм синнән, — "син"гә күчеп, ул Габдулланың үзе өчен кадерле икәнен сиздерергә тырышты, — мине онытма, дустың дип сана! Тагын бер үтенечемне читкә какма... бай гаиләләргә карата мөнәсәбәтеңне үзгәрт. Алар син уйлаганча ахмак һәм явыз түгелләр. Мин дә бит, — ханым көлемсерәде, — шулай ук бай. +Июнь дә бетеп килә, Казан арты кырларына бер тамчы яңгыр төшкәне юк. Гәзиттәге хәбәрләр дә, авылдан килгән хатлар да, монда шәһәрдәге сөйләшүләр дә тынычлыкны ала торган. Һава томанлы кызгылт төскә керде. Болак кипте, елга юлы өстендә куе сасы ис аңкып тора. Кабан күле дә саекты, төбе комлы сайлыкта кармак тоткан малайлар чуала. Төннәр бөркү, ялыктыргыч. Өчиледән хәл белергә Кәбир мулла кереп чыкты, ул атасы, ягъни Габдулланың мәрхүм бабасы урынына мәхәллә мулласы булып калган. Элек тә фәкыйрь авыл, хәзер, аның сүзләренә караганда, киләчәктә ни көткәнен уйлап куркуга чумган. Абзасы Габдулладан ике яшькә зуррак, дөрес, ул берникадәр сабырланган, әмма элеккечә хәрәкәтчән, сүзчән, төшенкелеккә бирелмәскә тырыша. Ябыккан, саргайган, ниндидер бетмәс ютәл белән азапланган Габдулланы күреп шаккатты. +— Тыңлале, энекәш, эшем күп түгел, кибеткә барып, тиз генә кадаклар алам да - киттек безгә. Яңа йортымны да күргәнең юк, хатынымны да. Берәр атна торырсың, сөт эчәрсең, аннары үзең карарсың - көчләп тотмам. +Габдулла риза булды. Абзасы кибеткә барып килгәнче, киемнәрен алыштырды, күчтәнәч-мазар алды, дүртенче киткәндә, яктыда кайтып өлгерергә өметләнеп, юлга кузгалдылар. +Шәһәрне чыгуга, киң кырлар башланды, тик алар сарыга манчылган иде. Өстә усалланып искән җил тәбәнәк сабакларга кагылмый, кагылса да, шунда ук кабат югарыга күтәрелә. Юл буе алда кызгылт томан торды, ник бер адәм заты очрасын - тирә-юнь тирән тынлыкка чумган. Бердәнбер очраган кигүле атның үлән чемченүе, шунда ук бер хатынның җирдән иелеп нидер алуы бик кызганыч күренеш булып тоелды. +— Байлар болынында печән чапканнар, хатын шуның калдыкларын җыеп йөри. Шулай иртәдән кичкә кадәр бер-ике кочак була. Кышын нишләр ул бичара хатын? Күпләр терлегеннән колак кага, язын җир кисәген эшкәртә алмый, — дип аңлатты Кәбир мулла. +Әбүзәров исә ачлык була калса дип туплаган илле пот ашлыгын сатты. Нәрсә өчен диген? Ниндидер ахун белән "көрәшер" өчен. Эттән туган гаскәри!.. +Керәшен татарлары яшәгән авылны чыкканда, елгага таба барган хатыннар очрады. Эченә нәрсәдер салынган ике чуен казан тотканнар, берсенең кулында урындык, икенчесендә — икона, калганнарында — берәр сай савыт. Кәбир мулла, көлемсерәп, атны туктатты да арбадан сикереп төште, үз янына Габдулланы дәште, карап торыйк, янәсе. Хатыннар ул арада елга буена килеп җитеп, үргән палас җәйде, йөзләрен кояшка борып, яланаяк шунда бастылар. Арырак урындыкны куеп, иконаны урнаштырдылар. Озын буйлы, ябык битле, кипкән-корышкан бер карчык дога укыды. +— Мәрхәмәтле җир анасы, җир атасы, кояш анасы, кояш атасы, су анасы, су атасы... сорыйбыз - күктән хәл кертә торган ташкын төшер... Үз халкыңа бәхет, игелек бир... +Гыйбадәт кылгач, хатыннар палас өстенә ашъяулык япты, тирәли тезелешеп утырдылар. Һәрберсе кулына сай савыт алды. Карчык озын саплы чүмеч белән чуен казаннан ниндидер ботка салып чыкты. +— Күр мәҗүсиләрне... нәрсә кыланалар, — дип сөйләнде Кәбир мулла, көлемсерәп. — Тугыз йөз еллар элек безнең халык шулай гыйбадәт кылган. +— Христиан гыйбадәте түгелмени бу? +— Һич тә охшамаган. +— Иконалары бар бит? +— Болай гына, христиан Алласы үпкәләмәсен өчен генә, — дип көлде Кәбир мулла. - Ярар, Ходам, сораганнарын бир. Кузгалдык! +Ике чакрымнар чамасы дәшмичә баргач, ниһаять, Кәбир мулла сүз башлады. +— Миңа да кырда күмәк намаз укуны, дога кылуны уздырып алырга кирәк, — диде ул. - Аңлыйсыңмы, һаман өлгереп булмый: әле печән чаптым, аннары киртә тоттым, хәзер менә түбәне буярга җыенам. +— Кара аны, кешеләр безгә мондый мулла кирәк түгел, дип куып җибәрмәсеннәр. — Габдулла көлеп куйды. - Хәер, теләмәсәң, оештырма. +— Ярамый, халык сорый, менә түбәне буйыйм да. +Эңгер-меңгердә кайтып җиттеләр. Капка төбендә хуҗабикә каршы алды. Яшь, бик сөйкемле, үткенлеге күренеп тора. +— Исән-имин кайтып җитүегез белән! Кадерле кунак - хуҗаларга шатлык. +Капка үзеннән-үзе ачылып киткәндәй булды, караңгы ишегалдында тагын бер хатын-кыз сыны чагылып китте һәм хуҗабикәнең тавышыннан өйгә атылды: +— Мәйсәрә, әй Мәйсәрә, самавырны әйбәтләп өрдер! +— Менә, хатын шундый, — Кәбир мулла көлемсерәде, ләкин горурлануы сизелеп тора иде. - Өйдә көне буе кыңгырау чыңлап торган кебек. +Кичке аш сөйләшүләр, истәлекләргә бай булып, озакка сузылды. Сыйнигъмәт ташып, хезмәтче хатын аяксыз калды, аны өенә кайтарып җибәрделәр. Хуҗабикә үзе өр-яңадан, җиң сызганып, сыйлау эшенә тотынды. Аштан соң Габдулла мәлҗерәп төште, аңа ишегалдындагы җәйге өйдә урын хәстәрләделәр. Башы мендәргә тиюгә, ул шунда ук йокыга талды. +Иртән иртүк торуга карамастан, ул абзасын өйдә тапмады. Басу капкасы янында, диде хатыны, киртә белән маташа икән. Чәен эчкәч, Габдулла авыл читенә чыкты. Кәбир мулланы башта танымады: алама күлмәк-ыштаннан, киң читле киез эшләпәдән, кулына балта тоткан. +— Якында гына көтүлек, — дип зарланды ул, — каһәр суккыры сыерлар минем басуга керергә генә торалар. +— Нишләп миңа да дәшмәдең? - диде Габдулла. Ул киртәне кулы белән тотып торды, абзасы шул арада аны казыкка кысып бәйләде. +— Ярар, әйдә, — диде абзасы, — ял итәргә дип килдең, бар, рәхәтләнеп ял ит. +Киртә белән эшне бетергәч, ул балтасын билбавына кыстырды да энекәшенә елмаеп күз кысты. +— Хәзер түбәне буйыйбыз! +— Мин дә синең белән. +Икәүләп түбәгә менделәр, әмма буявын Кәбир мулла үзе генә буяды. Ул тар баскыч белән җиңел генә күченеп, озын чорык буйлап тиз-тиз пумаласын йөртте. Габдулла түбәнең сыртына утырып та, ятып та торды. Абзасы елмаеп, аны кумакчы булды: +— Син, бар, төш әле. Башыңа кызу сугар. +— Бергә керербез. +— Минем эшем күп әле. +Чыннан да, авыл мулласының эше бетмәс-төкәнмәс. Үз кырын үзе сукалап чәчә, уңышны җыеп ала, печән чаба, аны кибәнгә өя, крәстияннарның терлеген дәвалый, үзләренә табиблык ярдәме күрсәтә, аларның балаларына кечкенә мәдрәсәдә сабак укыта, кичләрен ата-аналарына вәгазь сөйли. Крәстияннарның кайберләре, мәчеттән чыкканда, Кәбир мулладан калмый: белемле кеше белән гәпләшәселәре килә. Кәбир мулла аларны кызыксындырган сорауларга түбәнчелек күрсәтеп җавап бирә, әмма андый әңгәмәләр аңа авырга туры килә. +— Минем өчен мондый гәпләргә караганда алачыкта чүкеч белән сугу җиңелрәк, — диде абзасы, Габдуллага зарланып. — Кайсыбер муллаларга сөйләргә генә бир, ашау-эчүен дә оныта. Вулыста очрашканда, таңга кадәр утырган чаклар бар. Аңа карап ышану артамы йә кимиме? Мин болай уйлыйм: ышану бар икән, димәк, бар инде ул, юк икән - юк. +Габдулла көлде. Абзасы ошый иде аңа. Бүген аның йокысы качты. Ябылып бетмәгән ишек ярыгыннан йолдызлар сибелгән тыныч күк йөзе күренә, кечкенәдән таныш йолдызы калганнарыннан яктырак нур сибә, тик, кызганыч, ул аның исемен белми иде. Басу-кырлар, авыл тузаны исе килә, кыштырдаушытырдау, мыгыр-мыгыр кеше тавышлары шәһәрдәгегә охшамаган - бар да күңелгә якын. +Өлкәннәр, басуга чыкканда, аны да үзләренә ияртүләрен исенә төшерде. Кырлайда тәрбиягә алган атасы, Сәгъди, байларга яллана. Тугыз яшьлек Габдулла тырма тотарлык иде инде. Кояш белән бергә торалар. Тамак ялгап алгач, атларга камыт кигезеп, мичәү бауларын сөйрәп, басуга китәләр. Атасы Габдулланы турыга атландыра, калган атларны арттан тырмаларга бәйли. Сәгъди кыр уртасында тора, малай аның яныннан узган чакта тырмаларны күтәреп, актамырдан чистарта, аннары аларны арбага төяп богылга сала. Өч ат белән тырмалау ансат эш түгел, уяу булырга кирәк: йә тырма дөрес борылмый, йә яны белән әйләнә, йә теше белән өскә карап ята. Атланып бару йокыны китерә, ләкин атасының каты итеп кычкырып алуы малайны шунда ук уята. Көндез кигәвеннәр тынгы бирми, уяу булмасаң, атың читкә тайпылса, тырма тешләренә очып төшәсеңне көт тә тор. +Менә кояш биеккә күтәрелә, төшке ашка туктарга вакыт. Атларны алачык янына куып, камытларын салдырып, тагарак янына бәйли, аннары өстәл янына килә, тозлы сарык итенә ярма катыш бәрәңге салып пешерелгән кайнар аш авызда эреп югала. Атасы, тамак туйдыргач, черем итәргә ярата. Габдулла ерымнарга җиләк, саран эзләп йөгерә. Сәгать дүртләрдә кабат эшкә тотыналар һәм тәмам күз бәйләнмичә туктамыйлар. Черки безелдәве астында учак янында чәй эчәләр. Черкиләр алачыкка да очып керә, аларны төтен чыгарып куалар, аннары, киң агач сәкегә ятып, аякларына чикмән ябалар. +Җомга көнне өлкәннәр мәчеттә гыйбадәт кылырга, мунча керергә дип авылга кайтып китә. Габдулла белән хуҗа малаен, атларны күз уңыннан җибәрмәскә, дип кат-кат кисәтәләр: басуга чыгармаска, куып китерелгән урыннарында тотарга, үзләренә алачыкка кермәскә, кибәндә генә йоклап алырга кушып калдыралар. +Чит ындыр табагында эшләрне бетергәч, алар, ниндидер ярсу белән, үзләренекенә тотыналар. Хәтерендә: бәрәңге казыганда, аяклары бик нык туңгач, ул аларны йомшак туфрак белән күмде. Саҗидә апасы бәрәңге казыганда, күз яше чыгарып, анасы белән нәрсә турындадыр әрепләшә иде, көрәгенә ачу белән басты да ялгыш малайның аягын кисте. Акырып елап, ул чалкан ауды. Ләкин анасы канәгатьсез тавыш белән, ни булды тагын, синең акыруың гына җитмәгән иде монда, дип кикеренде. Ул басты, ярасына туфрак сипте, аксаклап, янә бәрәңге җыя башлады. +"Быел бәрәңге булыр микән?" дигән авыр уй изеп узды. +Хәтере авылга — үткәненә алып кайтты, ләкин көн үткән саен, аның күңеле шәһәргә тартты — ыгы-зыгысын яратып бетермәсә дә, кысан шау-шулы шәһәргә! +Рус теленнән Рөстәм ГАЛИУЛЛИН тәркемәсе. +(Ахыры киләсе санда) +Фоат +Садриев +ТУРГАЙ +БӘЯН +Хөрмәтле укучым! +Мин башлыйм, сиңа чакыру ташлыйм! Чакыру ташлау ул таш ыргыту түгел. Минем сине гел бертөслегә әйләнгән гадәти көннәреңнән беразга гына булса да аерасым килә. Мин сине зәңгәр томанга алсу нурлар кушып нәкышләнгән балачак иленә алып керермен. Мин сине тоташ шатлык, сөю ташкыны булып килүче ашкынулы яшьлек язларына алып килермен. Мин сине канатлы хыяллар, кылы һәм саф мөнәсәбәтләр дөньясына якынайтырмын. Әлбәттә, миңа иярә алсаң. +Шундый-шундый хәлләр +Иң элек авыл халкын берничә сәер хәл шаккатырды. +Аның беренчесе — көтүче Галимкан күргән серле төш иде. Туганнары Зөһрә белән Әмирнең "менә бүген, менә бүген" дип бәби көткән көннәре булганлыктан, төшен иң элек аларга сөйләде. Галимкан килеп керү белән үзенең көрәктәй учын Әмирнең учына шапылдатып сукты һәм шуннан соң гына гөлдердек тавышы белән: "Мин әйтте диярсез, валлаһи, малаегыз була!" — диде. Әлбәттә, тугыз ай буе малай көткән Әмир белән Зөһрә аңа ябырылды: "Каян белдең?!" Галимкан, кулларын күкрәк турына калкан шикелле күтәреп, аларга таба каратты. Һөкүм итмәгез миңа, янәсе. Шуннан соң гына төшен сөйләргә тотынды: +— Шулай Чаптарга атланып, Каенлык чокырыннан менеп киләм, имеш. Үзегез беләсез, бөтен дөньясы эсселектән корыган, кирләр яргаланган. Кинәт, дөбер-шатыр күк күкрәп кибәрмәсенме! Шундый килләп күкрәде, башымдагы эшләпәм башкорт урманнары өстеннән очып барып юк булды. Астан әллә көлгән, әллә дәшкән тавыш ишетелгәнгә үрелеп карасам, Чаптарның аяк астыннан бер шәп-шәрә сабый, ике кулына таянып, аякларына басып маташа. Матурлыгын күрсәгез! Үзе малай кеше. Ат астыннан чыкты да басуга Журнал варианты. Фоат САДРИЕВ (1941) - прозаик, драматург, "Таң киле", "Бәхетсезләр бәхете" романнары, "Шаһзаманов эше", "Авыш басу икмәге" һ.б. повестьлар авторы. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Мөслимдә яши. таба йөгерде. Ул йөгергәндә, табан астыннан баскан саен көмеш очкыннар чәчелеп кала. Карыйм, басу өстендә нәкъ минем Чаптар төсле ат басып тора, муенына яшел камыт кигерелгән, артына гакәеп матур сабан тагылган. Ул сабан төрәннәренең елык-елык килеп елтыравы күзләрне камаштыра. Атның йөгәннәре дә, дилбегәсе дә ут төсле янып тора. Теге малай йөгереп килеп дилбегәне кулына алуга, ат кузгалып та китте, сабан кара кирне әйләндереп сөрә дә башлады. Үзе сөрә, артыннан ямь-яшел бәрхеттәй укым үсеп бара. Шунда йөрәктән алырдай моңлы көй яңгырарга тотынды. Ул әллә теге сабаннан, әллә теге кирдән килә — аермалы түгел иде. Шул арада "ышш" итеп кылы яңгыр яварга тотынмасынмы! Бөтен кирдән сөт кайнаган төсле ак пар күтәрелә. Теге малай да, сабан да, аны тартып баручы ат та яңгыр астында елкылдыйлар, басуның сөргән кире һаман офыкка якыная. Шул малай янына барып Чаптарга дәшмәкче булам — бер сүз әйтә алмыйм, төшеп йөгермәкче булам — ат өстеннән төшәрлек хәл юк. Шунда музыка эчендә бәргәләнеп уянып киттем... +Галимканның төшеннән соң булган хәлләрне дәвам итик. +Март уртасыннан бирле кояш рәхимсез көйдергән дөнья көл төсенә кереп бара иде. +Яргаланып каткан кир өстендә эссе һава көне-төне эленеп торды. +Кир күптән үлгән иде инде. +Үләннәр көйде, агач яфраклары шәлперәйде, кошлар тынды. +Апрель азагына һаваның эсселеге мунча ташы кайнарлыгын хәтерләтте. Яланаяк киргә бассаң, табаннарны туфрак утлы күмердәй өттерде. +Йөзләрдән елмаю качты, кешеләр сөйләшмәс булды, күзләрдә өмет сүнде... +Шуннан соң ул туасы көнне нидер булды. Иң әүвәле чак-чак кына һава хәрәкәте сизелде. +Агач яфраклары ишетелер-ишетелмәс кенә шыбырдашып куйды. +Кил... Кил терелгән!.. Бу — бәхет киле иде! Әз генә салкынча кебек, әнкәйләрнең сулышыдай кылы да кебек... +Килнең дымсу исе бар иде. Шуннан соң кил урамнардан, ишегалларыннан, бакчалардан, басулардан йөгерергә тотынды. +Каяндыр бәреп чыккан күз яшьләреннән күңелләр тулып китте. +И, килкәем! Сине нечкә бил дип юкка гына кырларда кырламаганнар икән! Һәр кагылуың тәнгә генә түгел, канга да үтеп керә. +Адәм балалары өмет белән күккә карадылар. +Күк аларны аңлады. +Шуннан соңмы? Шуннан соң... Акрын гына сибәләп ләйсән яңгыр яварга тотынды. Йөзләреннән яңгыр тамчылары акты, күзләреннән шатлык яшьләре тәгәрәде. +Офыклардан офыкларны иңләп, мәңгелек яшәү кыры яңгырады. +Саргаеп беткән үләннәр баш калкытты, мең төрле кош уянды, һавалар хуш ис белән тулды. +Кир киерелеп сулыш алды. +Офыклардан офыкларга иңләгән өмет кыры авыл кешеләрен басуларга чакырды... +Туфракка тәүге бөртекләр чәчеләчәк шушы бәхетле көннең иртәсендә, авыл халкын куандырып, бер бала дөньяга килде... +Авылның мәңгелек кендек әбисе, ничә яшьтә икәнен кешеләр дә, үзе дә оныткан Шәмседоха карчык, баланы исән-имин кабул итеп, мунчалар кертеп, чәйләр эчеп кайтып килгәндә, сазлырак бер урында таеп егылган. Иң гакәбе шунда: Шәмседоха карчыкның ияген тезенә таба ничә еллар буе тартып торган сеңере кибәргән, әби торып басканда төп-төз кешегә әверелгән. Әбинең биле мәсьәләсенә килгәндә, баланың әтисе Әмир, аны минем малай туып кына турайтты, дип горурланып сөйләп йөрде һәм моңа шактый халык ышанды. Әлеге фаразны расларлык дәлилләр булмау сәбәпле, авыл халкы өчен бу сер булып калды. +Инде малайның кендек каны тамган бәхетле йортка килик. Бик зурлап исем кую мәклесе уздырдылар, Хәмзә хәзрәт малайга Ислам дигән исем кушты. Ул апрель аеның бөреләре шартлап ачыла башлаган, туфрак, яз исе килеп торган искиткеч кылы, якты бер көне иде. Мәклес төгәлләнгәч тә, хәзрәт белән Әмир басуга юнәлде. Көндезге ашка әле генә туктаган чәчүчеләрнең табынына Әмир мул итеп мәклес күчтәнәчләре таратты. Табында утырганда да, эшкә кузгалганда да, һәркемнең игътибары зәңгәр күкне тутырып сайраучы тургайларда булды. Аларның тавышлары туфрак исе таратучы басуларны шатлык дулкынына күмеп кенә калмый, иксез-чиксез киһанның үзәгенә үк күтәрелә кебек тоела иде. Шушы гүзәллеккә шактый вакыт хәйран калып торганнан соң, Хәмзә хәзрәт ике кулын күккә сузып болай диде: +— Оланнар! Әмир белән Зөһрәнең улына әле генә Ислам дип исем куеп килдек, бәхетле, тәүфыйклы бала булсын, дип догалар кылдык. Әмма бирегә килгәч, мине бер нәрсә әсир итте. Үз гомеремдә тургайларның бу кадәр күплеген, бу кадәр берсен-берсе уздырып сайраганын күргәнем юк иде әле. Кир йөзендә бары шатлык кына ташучы нибары бер кош бар. Ул — тургай. Тургайлар моңлана белмиләр. Аларның сайравыннан гел шатлык, гел якты нур гына ташый... +Хәзрәт, сүзләремнең чынлыгына ышаныгыз, дигәндәй бераз гына тынып торды. Аның әйткәннәрен раслап, меңнәрчә тургайлар кояшның зәңгәр күктән киргә сузылган алтын кылларына кагыла-кагыла шатландылар, бер караганда, кылы туфракка якынаеп, аның исен күкрәкләренә алдылар, икенче караганда, зәңгәр күкнең күзгә күренмәс өрфия пәрдәсен канатлары белән зеңгелдәтеп, очсыз-кырыйсыз биеклеккә атылдылар... Хәзрәт сүзен Әмиргә мөрәкәгать итеп төгәлләде: +— Сезнең малаегыз да бу дөньяның бер тургае булыр. Күңелем шулай сизә. +Әлеге сүзләрдән соң хәзрәт озак итеп дога кылды. Аның изге теләге тормышка ашкандырмы, әллә шулай булырга тиеш булгандырмы, малайны Тургай дип кенә йөртә башладылар. +Шулай итеп, Гөлбакча авылында бәләкәй Тургай гомере башланды. +Бишек кыры астында +Ил улсыз булмас, кир гөлсез булмас дигәндәй, туу белән Тургайның беренче авазлары, кан кылысы дулкын булып киһанга кәелә башлады. Ана белән бала — гөл белән лалә шул, беренче авазларыннан ук аңлаштылар. Зөһрә баласы турында, маңгае киң — зиһенлелек билгесе, диде. Йөзе нурлы, тавышы моңлы, димәк, күңеле йомшак, дип тә өстәде. Кул бармакларының аерылыбрак торуын барысы да юмартлык билгесенә юрадылар. +Бишек кыры астында ул ай үсәсен көн үсте, ел үсәсен ай үсте: +Ай бишеге бар аның, Песи гөлне тирбәтә, +Гөл бишеге бар аның. Әннә мине тирбәтә, +Өзгәләнеп сөяргә Әби укый белгәнен, +Үз әнисе бар аның. Бабай сөйли күргәнен. +Тургайның әти-әнисен, әби-бабасын танып елмаюлары, чит кешедән ятсынып каш кыерулары өйдәгеләр өчен олы тамаша булды. Тора-бара Тургай, кинәт чыркылдап көлеп кибәреп, әллә нинди ят телгә охшаш кәлимәләр әйтеп, бөтенесенең һушын алды. Өч ай тулыр-тулмаста аның алгы казнасында, вак эремчек бөртеге кадәр генә булып, беренче теш күренде. Ул теш булмады, олы эш булды. Бөтен күрше-күлән, туган-тумача шуны сөйләде, әйтерсең лә теш түгел, чын мәркән чыккан иде. Әбисе белән бабасы ул тешне бергәләп тә, аерым-аерым килеп тә карадылар. Бабасы: "Теге атнада гына врач бер тешемне алган иде, Ходай шуның урынына оныгыма теш бирде", — дип куанса, әбисе: "Теше барның эше бар", — дип юанды. +Малайның авызыннан "әббә", "әннә", "әттә", "бабба" дигән сүзләр ишетелә башлагач, аның сөймәгән-үпмәгән бер кирен дә калдырмадылар. Ул көнне, дөньяны ак юрганга төреп, беренче кар яуды. Тургайның әнисе кибеткә, әтисе эшкә китте. Шәрифкан бабасы, баскыч төбенә чыгып, ак кар бөртекләре белән шаярып уйнаган чакларын сагынып басып тора иде. Фатыйма әбисе кече якта катыкка оеткы салып маташканда... баланың еларга азапланган кебек "выггавыгга"дигән тавышы ишетелде. Әби оеткысын салып залга чыкса, тынсыз-өнсез калды. Тургай бишекнең тышкы ягында аның читенә ике кулы белән ябышкан килеш асылынып тормасынмы?! Чүпрәкләре бишек эчендә калганлыктан, үзе шәп-шәрә, ике аягы чайкалып тора, үзе мыш-мыш сулый. Әбисе аны кочагына алуга, бер аягы икенчесенә чалышып китеп, артындагы диванга дык итеп утырды. Шул арада бабасы да кереп, аларны торгызыйм дип ике кулын сузып иелгәндә, Тургай өскә таба чәптереп кибәрде. Аның тамчылары үзенә дә, әбисе белән бабасына да кылы яңгыр шикелле коелды. +Бишектән котылу +Тургайның әбисе белән бабасы ул кичне бик озак йоклый алмыйча яттылар. Ахырда акрын гына сүз башланды: +— Карт, син моңа ничек карыйсың? +— Нәрсәгә? +— Бу баланың бишек читенә ябышып асылынып торуына. +— Торды микән соң ул? +— Миңа ышанмыйсыңмыни? +— Сиңа ышанам мин. Күзләрең генә кайчакта олы әйберне бәләкәй итеп, бер нәрсәне ике итеп күрүчән. +— Үзеңнең колагыңны бел! Бер сүз дәшмичә тик торганда, "Нәрсә дидең?" дип бәйләнәсең. +— Иреннәрең мыймылдап, бер ачылып, бер ябылып торгач, әллә берәр өметле нәрсә әйтә микән, дип сорыйм шул. Ярар, сорамам моннан ары. +— Сүз каена гына әйтүем лә инде. Карале, балабызны екмыйча, канатлары белән фәрештәләр саклагандыр, мөгаен. +— Былтыр баскычтан аягың таеп базга егылып төшкәндә, нишләп сине сакламадылар икән соң? +— Белмим инде... Карале, мин ишегалдындагы турник тимеренә асылынып караган идем. "Бер, ике" дигәнче дә тора алмадым, кулым ычкынды. +— "Өч, дүрт" диясең калган. +— Үртәп тормасана! Мин әйтәм, монда нидер бар... +— Бар шул, бар!.. Ничек бишек читеннән шуышып чыгарга кирәк?! Тауның итәгеннән кубып авып төшүенә ышанам, тик моңа... +— Миңа ышанмыйсыңмыни? +— Үзең "бер" дигәнче дә асылынып тора алмагансың бит әнә. Монда нәрсәдер бар... +— Ни икән соң ул? Кен-пәриләр түгелдер бит? +— Бала нидер тели... Әзер түгеллеген белми... Ул бездән аерылмакчы. +— Ни сөйлисең син?! Нишләп бездән аерылсын ул? +— Аңа шундый кодрәт бирелгән булырга мөмкин. Ул бит галәмнең бер сабагы булачак. Хәзергә бөре генә... Кем белә, бәлкем аңа биеклеккә таба якты, чиста юл язылгандыр... +— Бездән аерылыпмы? +— Безне ияртеп... +Алар төне буе аяк очларына гына басып залга үттеләр, бала егылып төшә күрмәсен, дип бишекне каравылладылар. Ә иртәгесен кибеттән өр-яңа карават алып кайттылар һәм Тургайны шунда күчерделәр. Карават дүрт яктан биек арата белән әйләндерелгән, алай егылып төшәрлек түгел иде. +Чәнти бармак мәсьәләсе +Тургай үзен төргән чүпрәкләрне, өстенә салынган япмаларны һич тә яратмый, кыймыл-камыл килеп бушайта, сүтә иде. Караватка күчкәч, ул ярым шәрә килеш, туйганчы тәгәрәде, үрмәләде, араталарга тотынып басарга, йөрергә маташты. Баланы ныклабрак карарга мөмкинлек тугач, аның һәр киренә игътибар итеп, күзәнәкне микроскоптан өйрәнгәндәй өйрәнә башладылар. Әнисе "ике тамчы су кебек бер-беребезгә охшаганбыз", дигән уеның ныгый баруыннан ләззәтләнде. Әтисе "башы, борыны, авызы үземнеке", дип куанды. Әбисе "күзләрен карагыз әле, тач минеке бит", дип бот чапса, бабасы, кайсыдыр төшләрендә үзенеке белән охшашлык табып, серле генә елмайды. Алар һәркайсы хаклы иде һәм моңа берсе дә гакәпләнмәде. Гакәпләндергәне — Әмирнең туганнан туганы Галимкан булды. Тургай тугач, ул аның янына бик еш керә торганга әйләнеп китте. +Әзмәвердәй эре гәүдәле бу ирне авыл халкы Гарәп дип йөртә. Аның кояшта янган йөзе, мәче койрыгыдай күперенке кара кашлары, туры борыны, калын иреннәре чыннан да гарәпне хәтерләтә иде. Сумаладай ялтырап торган бөдрә чәчләре, тирән кыерчыклар белән сырланган йөзе аңа ничектер әкияти пәһлеван серлелеге өсти. Ашаганда ризык валчыгы төшмәсен өчен көрәк кадәр кулының учын ияге турында тотып тора. Әгәр ипи валчыгы-мазар идәнгә төшсә, аны кадерләп алып, тузанын өрә, бисмилласын әйтеп, авызына каба. Галимкан иртәдән кичкә кадәр лом белән таш ватса да, аңардан беркемнең дә "арыдым" дигән сүз ишеткәне юк. Күрәсең, ул бу дөньяга кирдә мәгърур атлап йөрү өчен, сабантуйда батыр калу өчен һәм гомер буе ферма сыерларын көтү өчен яратылган иде. Авыл халкы әйтмешли, Ходай үзенең шушы әзмәвердәй баласын нишләптер бик каты рәнкеткән — баладан мәхрүм иткән... Шуңа күрә аның үзе аерым гына да, хатыны Нәбирә белән дә Тургай янына керүе табигый иде. Иң элек баланың караваты янына килеп, идәнгә тезләнә, әллә нинди могкиза күргәндәй, башын ярым кыйгайтып, бер сүз дәшмичә Тургайга озаклап карап тора. Тирән итеп сулыш алганы ишетелә, авызларын чәпелдәтеп куя, төкерекләрен йота. Аннары могкизага санаган шул баланың күперенке битенә тырнаклары яргаланып беткән имән бармагы белән йомшак кына кагылып ала һәм, сабыйны куркытмас өчен, икенче кулы белән авызын каплаган хәлдә, тыелып кына көлә... Бераздан Галимкан балага дәшә башлый. Тургай бер дә ятсынмый, карават аратасына маңгаен терәп авыз ера, кулларын суза, Галимкан аның нәни бармакларына калын иреннәрен тери, ул бармакларның кытыклавыннан тамак төбендә нидер сулык-сулык килә... Тургай, пых-пых килеп тырыша торгач, торып баса һәм, өйдәгеләрне шаккатырып, үзенә күрә бер тамаша башлана. "Ыгы", ди Галимкан. "Ыгы", дип кавап бирә Тургай. Аларның ыгы-быгы сөйләшүе шактый дәвам иткәннән соң, Галимкан ярым пышылдап, гомергә булмаганча ягымлы тавыш белән Тургайга мөрәкәгать итә: +— И, балакаем, таныйсыңмы мине, туган итәсеңме? Әйе шул, якын иткәнеңне күреп торам. Менә кәй киткәч, мин сине болынга көтү көтәргә алып барырмын. Андагы матурлыкны күрсәң син! Мин сине атка атландырып йөрермен. +Ул көнне Галимкан фермада сыерларга азык өләшеп кайткач, төш вакыты киткәндә килеп керде. Гадәттәгечә карават янына тезләнде, озаклап карап торды, беренче "ыгы"ларын әйтә башлады да кинәт шым туктап калды. Аннары сикереп торды да: +— Зөһрә, кил әле! — дип кычкырып кибәрде. +Тургайның әбисе белән бабасы түр якта нидер эшлиләр иде, Галимкан, ишектән башын гына тыгып, аларга да сөрән салды: +— Шәрифкан абый, Фатыйматти, чыгыгыз монда! +Галимканның гайре табигый тавышыннан, дулкынланган йөзеннән котлары алынып, тегеләр өчесе дә бала янына ташландылар. +— Әйт тизрәк, ни бар?! — дип кычкыра-кычкыра, Зөһрә бала караватын ике мәртәбә урап чыкты. +— Сез бит берни дә белмисез! — диде Галимкан күк күкрәгән тавыш белән. +Бу тавышка хәтта Тургай да кулындагы уенчыгын төшереп кибәрде, авызын ачкан хәлдә аңа карап тора башлады. Бөтенесе дә тын алудан туктадылар. Галимканның буынтыклы озын имән бармагы, карават аратасыннан үтеп кереп, Тургайның нәни аякларына барып терәлде. +— Ни булды?! — диеште әбисе белән бабасы, хафаланып. +— Беләсезме... аның аяклары!.. Аның аяклары!!! +Галимкан сүзләрен әйтеп бетерә алмыйча буылгандай туктады да, ике аягының йон оекбашын салып атты һәм теге дәһшәтле имән бармагын Тургайның кызыл тәпиләре өстендә биетергә кереште. Зөһрәнең дә, Шәрифкан белән Фатыйманың да авызлары ачылды. Алар, берни аңламаудан гакиз булып, әле Тургайның аяклары өстендә биеп торучы имән бармакка, әле Галимканның кырык бишенче үлчәмле шәрә аякларына карыйлар иде. Бу билгесезлек тулы газаплы мизгел беркайчан да бетмәслек озын кебек тоелды. +— Аның аякларының нәкъ минеке төсле икәнен күрмисезме әллә?! — Галимканның тантаналы сүзе дәвам итте: +— Безнең чәнти бармакларны карагыз әле! — Ул ярым чүгәләп, аягын үкчәсенә куйды һәм чәнти бармагын селкетеп күрсәтте. — Исемсез бармак белән тигез диярлек бит! +— Тигез! — диделәр бөтенесе берьюлы. +— Хәзер баланыкын карагыз! +Карадылар һәм беравыздан: +— Тигез! — диделәр. +— Күрдегезме нәсел тамырының ничек көчле икәнен?! — диде Галимкан. +— Күрдек! — диделәр барысы да. +— Бүтән күрсәтеп тормам, — диде Галимкан, оекбашларын киеп. +— Ярый, ярый, ышандык, — диештеләр бөтенесе бертавыштан. +Галимкан, Тургайны ике кулына алып түшәмгә кадәр күтәрде дә, кайнар иреннәре белән шәрә аяк табаннарын кат-кат үпте, урынына кадерләп салды һәм кил-кил атлап чыгып китте. Ул түбән очтан югары очка кадәр һәрбер очраган кешегә, кайберәүләрнең өйләренә үк кереп, әлеге хәлне сөйләп йөрде. Ышанмаучыларына, оекбашларын салып, чәнти белән исемсез бармагын күрсәтергә дә иренмәде. Кичкә кадәр дәвам иткән бу ярты көн аның соңгы елларындагы иң бәхетле мизгелләреннән иде. Төштән соң аның урынына фермага эшкә хатыны Нәбирә китте. Чөнки ул, Зөһрә янына кергәч, эшнең нидә икәнен һәм Галимканның тиз генә кайтмаячагын аңлаган иде. Ә Галимкан авыл өйләрендә, урам баганаларында утлар кабынгач, тын гына ябалак-ябалак кар ява башлаганда, кырлый-кырлый кайтты. Ул исерек иде, әмма аны беркем дә гаеп итмәде, чөнки ул, гомумән, аракы капмый, шатлыктан гына сабыйларча исерә иде. Галимканның кырлары арасында бүген бусы да яңгырады: +Сандугачым, бир канатың, +Сагынгач күрешергә. +Дусларыма очыйм әле, +Шатлыгым бүлешергә. +Ул ак карга басып урамнан кайтса да, күңеле әллә кайда биектә, сихри рәхәтлек дөньясында йөзде. +Ай үсәсен көн үсеп +Менә Тургайның йөгереп йөри торган чаклары китте. Аяклары гына йөгереп калмады, куллары да туктаусыз хәрәкәтләнде, теле телгә йокмады, авызы сүздән бушамады, түгәрәк башы әле аннан, әле моннан "пылт" итеп килеп тә чыкты, юлында очраган әйберне төртеп тә екты. Шушы бәләкәй генә кан иясенең ничек һәммәсенә дә өлгерүе, күрелмәгән көч-кодрәткә ия булуы өйдәгеләрне хәйран калдырды. Тургай бер генә минутка да тынып торуны белми иде. Ул урындыкларны бергә кыеп аудара, аларның өстенә уенчыкларын өя, шуңа мендәр сала, мендәргә менеп, мәтәлчек атып төшә, тагын менеп идәнгә сикерә, бөтенесен кире ишеп ташлый, аннары чаба башлый, үзе туктаусыз кычкыра, көлә, тешләрен шакылдата, авызын бакылдата, сызгыра, ыжгыра, төкерә, кизәнә, суга, үрелә, селтәнә, тибенә, сикерә, шартлап бәрелә, егыла, тәгәрәп китә... Шундук сикереп тора, юлына очраган бөтен нәрсәне төртеп төшерә, тәгәрәтә, аудара, өстенә баса, ватылса — вата, сытылса — сыта, акса — агыза, түгелсә — түгә, буялса — буйый, ваклый, изә, тартып өзә, төкерекли, каера, аера, сындыра, каба, чәйни, йота, ваклый, чокый, чемчекли... +Кем өйрәтә аны болай эшләргә? Әллә кене бармы? Әти-әнисе эштә булганлыктан, әбисе белән бабасы, тәмам хәлдән таеп, телләрен аркылы тешләп туктый. Ул баланы тыярга азапланудан йөрәкләре кага, сулышлары кысыла, башлары әйләнә, телләре арый, аяк буыннары тотмас хәлгә килә, бил-аркалары сызлый, күңелләрендә "әти-әнисе тизрәк кайтсын иде!" дигән уй бөтерелә... +Тургай иң элек әбисе белән бабасын уята торган зәңгәр сәгатьне юк итте. Әбисе су түгеп кенә әйләнеп керде — сәгать өстәлдән "очкан" иде инде. Бабасы белән әбисе аны кайлардан гына эзләп карамадылар — тапмадылар. "Будильникны кая куйдың?" дип сорауларын ишетергә дә теләмәде. Берәр киргә чыгарып яшергәндер, дип өй, бакча, абзар тирәләреннән эзләделәр, әмма таба алмадылар. Сәгать әбисенең ипи пешерергә ачытырга куйган камырыннан килеп чыккач, Тургай баскан урынында туп кебек сикерә-сикерә шатланды. Әбисе белән бабасы елый-елый көлде. Моңа кадәр "бала баласы балдан татлы", дип йөргән әбисе белән бабасы "заманына күрә баласы, атына күрә чанасы", дигән мәкальне куллануга күчте. +Намаз вакыты китсә, Тургайның йөзенә хәйләкәр елмаю кәелә. Ул, оста разведчик кебек, тып-тын гына әнисенең иннек-кершән, хушбуй шешәләре куелган комод тартмасына ашыга. Шундагы иннекләрне битенә, иреннәренә буйый, битенә пудра тигерә, кашларын каралта, киемнәренә хушбуй сибә, кремнарын кысып чыгара, комод көзгесенә кишер, алма, олы колаклы кеше башлары ясый. Бөтенесен урынына куйгач, берни булмагандай, уенчыклары янына чыгып утыра. Үзенең бу эшләреннән өйдәгеләрнең өнсез калулары аны үсендереп кибәрә. Аннары көләргә яисә еларга мәкбүр итәрлек нәрсәләр эшли алгач, ул бер дә бәләкәй малай түгел инде хәзер! Күп хәрәкәтләнүдән аның киемнәре тез турыннан, ике терсәгеннән бик тиз тишелеп чыга, оекбашларыннан, чүәкләреннән аяк бармаклары, үкчәләре якты дөньяга елмая. Аның күзгә күренми торган канатлары да бар иде бугай. Әнә шул канатлар аны югары күтәрәләр, стена-ишекләр аша күрсәтми-сиздерми генә тышка алып чыгалар иде. +Дүрт яше тулгач, Тургай гел ишегалдына омтылды. Әгәр өйдә утыртырга тырышып карасалар, еламады, ә яшелле-зәңгәрле тавышлар белән бертуктаусыз акырды, ишекне бикләсәләр — тәрәзәдән, тәрәзәне сакласалар, ишектән чыгып йөгерде. Аңа ишегалдына чыгарга, шунда уйнарга ирек бирүдән башка әмәл калмады. Һәм шунда бөтенесе "ах" иттеләр. Тургайны, әйтерсең, бүтән малай белән алыштырып куйдылар. Дөбер-шатыр әйбер кимерүләр онытылды. Ул кылы көндә трусиктан гына калды, әти-әнисенә түтәлләр ясашты, кишер, суган, кыяр утыртышты, һәркөн су сибеште, чүп утады, туфракны, балчыкны туйганчы куллары белән аралады, тезләре белән сөрде, ятып аунады. Иртәдән кичкә кадәр аның трусигы белән гәүдәсе генә түгел, битләре, чәчләре, колаклары туфрак төсенә керде. Олыларга ияреп, түтәлләрдән, бәрәңге араларыннан кочак-кочак чүп үләннәре утады, аларны бозауга кертеп салды, мактый-мактый ашатты. Яшел суган кыякларын, петрушка, рәйхан, укроп, юа, кузгалакларны үзе өзде, үзе юды, үзе савытка салып өстәлгә китерде. Кәй уртасы киткәч, кыяр, помидор, шалкан, карлыган, виктория киләге, крыжовник, чия кебек нәрсәләрне кайгыртты, иренмичә кыйды, өстәл тутырып ташлады. Ул кечкенә лейкасы белән су сипкәндә, бәләкәй тәпиләренең йөгерүенә күз иярмәде. "И Ходаем, безне олы газаплардан коткарганың өчен мең-мең рәхмәт, инде озак гомерләргә генә булсын иде", дип шаклар катты әбисе белән бабасы. Моның сәбәбен белергә теләп баш ваткан чаклары да күп булды. Ләкин аның сәбәбен эзләү кирәк микән соң? Бишенче яшенә киткән егет кешегә ни кыланса да килешә ич. +Куян һәм тиен күчтәнәче +Кыш көне Тургайга салкын тиде. Туктаусыз ютәлләде, тәне ут кебек кызыша, уйнарга чыгарлык та хәле юк. Тәрәзәгә кыш бабай төшергән бизәкле үлән сабакларына, яфракларга карап ята. Тәрәзәнең теге ягыннан яктырткан кояш нурларында аларның бөгелеп-бөгелеп төшкән кыяклары матур булып елтырый, вак-вак энәләре кем-кем итеп тышта уйнарга кызыктыра. Ишегалдына йомышын йомышларга чыкканда, Акбай аны үзе янына чакыра, буылабуыла чылбырын тарта, Тургай килгәч, ал аяклары белән ике килкәсенә баса, нишләргә белмичә сикергәли, битләрен ялап ала. Тургайны күреп, абзар эчендә дә канлану башлана. Тышта ничек якты, рәхәт. Ләкин аны алып чыккан бабасы шундук керү ягына бора, салкын тидерәсең, ди. Керергә борылуга, моңаеп болдырга сөялгән чанасы чакыра. Тау шуып кайткач куйган килеш. Ничә көннәр Тургайны көтә әнә. Аны сагынганын белдереп, чананың табанын кулы белән әз генә кысып тора да кереп китә. +Чирләмәгәндә ничек рәхәт булган икән! Көнгә әллә ничә мәртәбә көчликөчли тәмсез дарулар эчерәләр, уколлар кадыйлар. Укол кадарга килгән апаны күрү белән, Тургай юри акырып елый башлый. Уколның чебен тешләгән кебек кенә чеметтерүенә аның исе дә китми. Шушылай интектерүдән туктасыннар, дип юри акыра. Өч тамчы укол ничек терелтсен инде. Ул ашарга кыстаулары тагын. Ниләр генә бирмиләр! Авызына учлап тутырырлар иде. Ә аның бер дә кабасы килми. Кайчакта мультфильм карамакчы булса, аның да кызыгын тапмый, телевизорны сүндерә дә куя. +Кесә телефоны матур көен сузуга, Тургай аны үрелеп алды. Әтисе икән. Гадәттәге соравын бирде: +— Улым, даруларыңны эчтеңме? +— Эчтем, әтием. +— Ашадыңмы? +— Ашадым. Син кайда, әтием? +— Кәй көне әниеңнәр белән киләк кыйган аланда әле мин. +— Әләй! — гакәпләнүдән кычкырып кибәргәнен сизми дә калды ул. — Урмандамыни?! +— Әйе. +— И, матурдыр анда, әтием. Әйеме? +— Бик матур, — диде әтисе. — Бөтен кир ап-ак кар астында. Киләкләр дә, чәчәкләр дә, күбәләкләр, бөкәкләр дә кар юрганын ябынып йоклыйлар. Юрганнары кояшта кем-кем итә. Алан уртасындагы теге чыршының ботакларына калын булып кар яткан. +— Их, күрергә!.. — диде Тургай, торып утырып. +— Иң элек терел, терелгәч күрсәтермен, улым. +Тургайның йөрәге Шаянныкы кебек кызу-кызу тибәргә тотынды. Ул, кулларын баш астына салып, күзләрен йомды. Киләккә барган көнне исенә төшерде. Әтисе әйткән алан тулы чәчәк, чәчәктән чәчәккә кунып очучы төрле-төрле бөкәкләр, бал кортлары, божаннар, төклетуралар гөжләп тора иде. Тургайны иң кызыктырганы күбәләкләр булды. Алар шундый күп иде. Йә үләнгә, йә чәчәккә килеп куналар, әллә нинди бизәкләр төшкән канатларын кәеп күрсәтәләр. Инде якынаеп тотып алыйм дип кулыңны сузганда, очалар да китәләр. Аларны куа торгач, ул хәлдән таеп беткән иде. Ә күпме киләк кыйдылар, туйганчы ашадылар. Тургай үзеннән дә биек әллә нинди чәчәкләр күрде, аларны сөйде, иреннәре белән үпте, мине онытмагыз, диде. Алан уртасында үскән чыршы күләгәсенә утырып чәй эчтеләр. Тургай менә шушылай үләнгә чалкан яткан килеш аның очына шаккатып карады. Болытлар янында ук иде аның очы. Болытларның акрын гына, чыршы очына тиеп, каядыр киткәнен карады. Бервакыт балтырын нидер чеметтереп алды. Балак эченнән үрмәләп кереп, кырмыска тешләгән икән. Ныклабрак карагач, Тургай үлән араларында әллә нинди бөкәкләр — чикерткәләр, кырмыскалар, коңгызлар, үрмәкүчләр, талпаннар мыжлап торуын күрде. Чәй эчкәннән соң, Тургай киләк кыймады, киләкне әнисе белән әтисе кыйды. Ул, үләнгә сузылып ятып, шул бөкәкләрне учына салып, аларны үлән сабакларына, яфракларга үрмәләтте, кыланмышларын карады, нишләп син мондый булдың, дип һәрберсеннән сорау алды. Ниндиләре генә юк икән аларның! Эреләре-ваклары, яшелләре-көрәннәре, суалчанга охшаган озынчалары, борчак шикелле түгәрәкләре, әтисенең тимергә кысылып яньчелгән кара тырнагы төслеләре, канатлылары-канатсызлары, таш кебек катылары, бармак белән басуга, ямь-яшел булып сытыла торганнары, кызыл башлылары, кара башлылары, озын мыеклылары, кыска мыеклылары, бөтенләй мыексызлары, койрыклылары-койрыксызлары... Сыртына салгач, тора алмый торганнары да бар икән. Аякларын, мыекларын кыймылдатып ятучы андый бөкәкләрне ул нык кызганды. Кем торгыза инде аларны ялгыш егылып сыртына төшсә? Иң кызыгы шул: алар барысы да кыймылдый, каядыр ашыга, берәүләре нәрсәдер эләктереп сөйрәп бара, икенчеләре яфракларны тишкәләп ашап ята. Шул бөкәкләр бөтенесе кар астында йоклап ята ди. Ничек салкын тими икән аларга? Өсләрендә киемнәре дә юк бит югыйсә. Алар да төш күреп йоклыйлар микән? Их, шул чактагы матур кәйге көн, теге урман аланы, киләкләре, күбәләкләре менә хәзер ишегалдына килеп төшсен иде ул! Шуларның бөтенесен тиз генә карап чыгар иде Тургай. Киләген дә өзеп капмас, карап кына торыр, барысын куллары белән сыйпар, битләре белән кагылыр, һәрберсенең исен генә иснәр иде... Яисә ялт кына үзең шунда барып төшсәң иде. Ник шулай була алмый икән? +...Әтисенең "УАЗ"игы белән кайтып туктаганы ишетелде. Озак та үтмәде, ул килеп тә керде, кулына шакмаклы киндер сөлгегә төрелгән ниндидер әйбер тоткан иде; чишенеп кулларын югач, аның янына килде, кулын маңгаена куеп карады. Әтисенең учы салкынча, рәхәт иде. +— Әле температураң бетмәгән, улым. Ныграк дәваланырга кирәк. +Шунда ул, теге сөлгене сүтеп, аннан бер бәләкәй түгәрәк ипи алды. +Ипи чәй тәлинкәсе кадәр генә, үзе кызарып пешкән, өсләренә чуп-чуар итеп ниндидер кара әйбер сибелгән иде. +— Моны сиңа урманнан куян күчтәнәч итеп кибәрде, — дип әтисе ипине Тургайга тоттырды. Ипи салкынча иде, аннан теге кәйге урманның исе дә, кар исе дә килә иде. — Куян әйтте, минем ипине ашаса, терелер, диде. +Аның ипиен күрергә бабасы белән әбисе дә килеп китте, икесе дә шаккатып тел шартлатты. +— Әнә ул тәмле орлыкларны куянның кызы сиңа дип сипкән. +— Кызы да бармыни? +— Бар. +— Ни төсле? +— Ап-ак йонлы, колаклары озын. Безнең Шаян төсле йөгереп кенә йөри. Мыеклары да бар. +— Матур икән. И, аякларын кылытыр идем мин аларның! +— Аларның оясы бар. Кәй көне куян кызы иң матур чәчәкләрнең орлыкларын сандугачлардан берәмләп чүпләтеп кыйдыра икән. Шул орлыклар кушылган ипине ашаган кешегә көч өстәләчәк, ул бернидән дә курыкмаячак ди. Яле, кабып кара, улым. +Тургай ипинең бер читеннән тешләп алып чәйнәргә тотынды. Өйдәге ипигә охшаса да, моңарда әллә нинди ят тәмнәр бар иде. Киләк тәмеме, әллә теге чакта әниләре киләк кыйганда, алар күрмәгәндә генә чәйнәгән шома яфрак тәмеме? Кабымлыгын йотып кибәргәннән соң, Тургай сорап куйды: +— Ә куяннар үзләре иписез нишли соң? +— Мин аларга күп итеп кишер, бодай калдырдым. Куяннар кишер ярата бит. Куян кызы сине кәй көне кунакка чакырды. Тиен сиңа уйнарга чыршы күркәләре кибәрде. +Әтисе, өйалдына чыгып, катыргы тартма алып керде. Аның өстен ачып кибәрүгә, борыннарны кытыклап, өйгә ачкылт ылыс исе таралды. Әбисе белән бабасы да, тартма өстенә иелеп, "ә-ә-әх, исе дә исе!" диештеләр. Тургайның борыны шулкадәр кытыкланды, ул төчкереп тә кибәрде. Аның янында утырган Шаян, "Әптечи!" дигән тавыштан куркып, идәнгә үк сикерде. Аңа карап барысы да көлештеләр. Әтисе, тартма эченнән ялтырап торган яшел ылыс ботакларын алып, диванның бер башына куйды, аннары Тургайның алдына озынча күркәләрне салды, бабасы белән әбисенә дә берәр күркә тоттырды. Очы киселгән кишер төсле бик матур әйбер икән бу күркәләр. Үзләре балык тәңкәсе төсле сырлы-сырлы, үзләре киңел. Тургай аларны борынына тери-тери иснәде. Әтисе бер күркәне идәнгә тәгәрәтеп кибәргән иде, Шаян и алып китте инде тегене ал тәпиләре белән бәргәләп! Тешләп тә карады, шалтыр-шолтыр тәгәрәтә торгач, аның артыннан диван астына ук кереп китте. +— Бүген кич ылысын кайнатып эчерермен, чиреңне куар, — диде әбисе, Тургайны юатып. +— Бу күркәне ашасам, үстерәме? — дип сорады Тургай. +— Ул бит нык каты, — диде әтисе. — Аны ашамыйлар. Тиеннәр генә бик яратып кимерә аны. +— Син, улым, куян кибәргән ипине аша, — диде бабасы. +Аннары алар чыгып киттеләр. Тургай ябынган юрганы өстенә чыршы күркәләрен төрлечә матурлап тезде. Идәндә уйнап туйган Шаян сикереп менеп, ул күркәләрне әвеш-тәвеш китерде, аяклары белән кузгатты, тәгәрәтте. Аннары ул да төшеп китте. Әбисе дару эчергәч, Тургай күркәләрне бер кепкә тездерде. Бабасы кепне тәрәзәгә аркылы тартты. Хәзер күркәләр гел аның алдында тора торган булдылар. Кыш бабай ясаган серле үләннәр, яфраклар нишләптер теге кәйге киләкләрне, күбәләкләрне, төрле-төрле бөкәкләрне гел искә төшерде. Теге биек чыршы, аның ботакларында сикереп уйнаучы тиеннәр, менә бу ипине кибәргән куян кызы күз алдыннан китмәде. Ул аларга пышылдамыйча, иреннәрен генә кыймылдатып эндәшеп тә карады, аларның елмаеп карап торуларын да күргән кебек булды. Әбисе чәй тәлинкәсе белән виктория киләге алып керде. Киләкләр кып-кызыл, шундый эреләр иде. +— Менә, улым, суыткычтан алып кебеттем. Моны ашасаң, бер чирең дә калмас, — дип тәлинкәне тәрәзә төбенә куйды. +Ул киткәч, Тургай өч киләк капты, ипиен дә берничә мәртәбә тешләп чәйнәде. Карыны ачканнан түгел, тизрәк тереләм дип, көчле буласы килгәнгә ашады. +Күңелле сәяхәт +Тургай йоклап киткәнен сизмәде. Ул төш күрде. Менә ул теге аланга барырга әзерләнеп йөри. Әбисе белән бабасыннан конфет-прәннекләр, кишерләр сорап алып, барлык кесәләренә тутыра. Чанасын алып ишегалдыннан чыгып кына өлгерә — инде урман юлыннан атлый, ул арада теге чыршы каршында басып тора. Чыршы үзе ямь-яшел, ботакларында исәпсез-сансыз күркәләр асылынып тора. Әмма алар гади күркәләр түгел, йолдыз төсле көмеш күркәләр, ялтыр-ялтыр килеп күзләрне чагылдыралар. Шулар арасында тиен сикереп уйнап йөри, көмеш күркәләрдән теллин-теллин, чеңгел-чеңгел иткән матур тавышлар яңгырап тора. Шулчак ап-ак кар өстеннән куян кызы йөгереп килә. Башына зәңгәрсу эшләпә кигән, иреннәрен кызарткан, керфекләренә сөрмә тарткан, муенына чыршы күркәләрен гәрәбә итеп кигән, биленә зур алтын аеллы, асылташлар белән бизәлгән каеш буган. Беләгендә күпереп торган, куян йоныннан ясалган редикюле асылынып тора. Тургай, кесәләреннән алып, аның редикюленә конфет-прәннек, кишер тутыра. Шуннан соң алар теге агачтагы тиенне үзләре янына чакыралар, аңа ияреп ак кар өстендә сикергәлиләр, туктаусыз көләләр. Тиен алар янына төшми, көмеш күркәләрне челтерәтеп йөри бирә. Аларның шул күркәләрне тотып карыйсылары килә, чыршы янына ук килеп, кулларын өскә сузып сикергәлиләр, тик күркәләргә бармак очлары тиеп-тиеп кенә китә, тотып карарга буйлары китми. +Шунда Тургайның үзләренең ындыр тавында чана шуасы килә. Чанасының бавын тотып та өлгерми — шул арада алар тау башында басып та торалар икән. Тургай иң элек чанага куян кызын утырта, арттан үзе утыра һәм кар бураннары чыгарып төшеп китәләр. Чаналары оча гына, битләренә кар бөртекләре сибелә, алар шатлыктан кулларын чәбәкләп көләләр. Тагын менәләр, тагын төшәләр. Тауның уртасында бер сикертмәле кире бар, шунда чана күтәрелеп китеп тәгәриләр. +Ул арада артта әтиләренең, әниләренең сөйләшкәне ишетелә һәм Тургай уянып китә... +Күчтәнәч өчен сугыш +Караса, Әхтәм абый Фаилне алып килгән икән. Әтиләре: "Икегез уйнагыз", — дип икенче бүлмәгә чыгып китте. Суыктан кергәч, Фаилнең битләре, колаклары кып-кызыл булган, борын асты да юешләнеп тора. Ул, тәрәзә янына барып, чыршы күркәләрен тотып-тотып карады. Тургай да урыныннан төште. +— Каян алдың? — диде ул, һаман ныграк юешләнә барган борынын ике мәртәбә пыршылдатып. +— Тиен китереп бирде, — дигән булды Тургай, Фаилне аптырату өчен. +Фаил маңгаен кыерып уйларга тотынды: +— Нинди тиен? Акчамыни? +Тургай көлеп кибәрде. +— Акча ди сиңа! Урманда агач башында йөри торган тиенне белмисеңме әллә? +— Ә-ә-ә, аны беләм. Шул өегезгә килдемени? +— Әйе. Менә шушы өстәл янында минем белән сөйләшеп утырды. Чирләгән кешеләргә китерәбез, ди. Син дә чирлә, китерер. +Фаилнең авызы сәер булып кәелде. Ышанасы да килә, ышанып та бетә алмый мескен. Тургайга кызык аның шулай торуы, ул эченнән рәхәтләнеп көлә. Кепкә тезелгән күркәләрне алып идәнгә тараткач, Фаил аларны берәмберәм тотып сындырырга маташты. Сындыра алмагач, колак турына китереп селки башлады. +— Эчендә ни бар икән моның? — диде ул, мыгырдап. — Әйдә кисеп карыйбыз. +Тургайның үзенең дә кисеп карыйсы килә килүен. Тик ул Фаилне шаяртырга уйлады: +— Аның эчендә тәмле кимеше бар ди. Кәй киткәч кенә пешеп китә ди. Пешкәч алырбыз. +Фаил моңа бер сүз дә дәшмәде. Алар чыршы күркәләрен бер-берсенә тәгәрәтеп тә, өеп куеп, ерактан шуңа бәләкәй тимер шарчык ыргытып та уйнадылар. Фаил тизрәк атты, күркә өемнәрен әллә ничә мәртәбә иште. Тургай куян ипиен әйтмәм дигән иде, түзә алмады, тәрәзә төбендәге тартмадан аны да алып килде. Куянның әтисенә биреп кибәргәнне сөйләгәнне авыз ачып тыңлады Фаил. Аның авызы ябылмасын өчен, Тургай әле генә күргән төшен дә өстәде. Тургай куян ипиенең тәмлелеген, аны ашаган кешенең бернидән дә курыкмавын һәм бик тиз үсәчәген сөйләгәндә, Фаилнең авызы чәп-чәп итә башлады, ирен почмакларыннан селәгәйләре ялтырап күренде. Куян кызы сипкән теге орлыкларны күрсәткәч, Фаилнең түземе бетте, ул ике кулын ипигә таба сузды. +— Кабып кына карарга... әз генә... — диде ул, ялварулы карашын Тургайга төбәп. +Тургай ипине бирде. Фаил аны комсызланып башта бер киреннән, аннары икенче урыныннан умырып капты. Авызы йон бияләй тыккан төсле ябыла алмыйча калды. Фаил ашарга дигәндә беркайчан да сынатмый. Бу юлы да бер күзен әз генә кысып, тешләрен ипигә батырды, көч-хәл белән чәйнәргә тотынды. Аның бөтен бите, колаклары селкенеп торды. Бераздан йотып кибәрде дә тагын ике мәртәбә умырып тешләп алды. Тургай аның туктарга исәбе юклыгын аңлады. +— Китер ипине! — диде Тургай, аңа үрелеп. +Ләкин Фаил бер кулы белән ипине артына яшерде, икенчесе белән тәлинкәдәге киләкне учлап алып авызына капты һәм мырлый-мырлый тәмләп чәйнәргә тотынды. +— Бир! — дип аның кулына ябышты Тургай. +Фаил мыш-мыш килеп һаман читкә тартылды, киләк ябышкан иреннәре, ипи тулып кабарган яңаклары гына селкенде. Тургай аның шул яңагын борып чеметеп алды, Фаил акырып елап әтиләре янына йөгерде. +— Тургай мине чеметте! — дип елады Фаил. +— Чеметтеңмени, улым? +— Куян ипиен ашап бетерә бит инде! — диде Тургай, һаман ипиен эләктерә алмыйча. +Фаил аны күз ачып йомганчы бер кулыннан икенчесенә күчерә, артына яшерә иде. Әхтәм абый аның кулыннан ипине каерып алып Тургайга бирде. +— Син саран, саран! — диде Фаил, елый-елый. — Мин яңадан сезгә килмим дә! +Ул ашыга-ашыга киенә башлагач, әтисе Әхтәм дә кузгалды. Тургай карапкарап торды да: +— Мә, ашап бетер! — дип ипине аңа сузды. +Фаил телен чыгарып аны үртәде: +— Бә-бә-бә! +Алар чыгып киттеләр. +— Нишләп бирмәдең соң, улым? — дип сорады әтисе, аларны озатып кергәч. +Тургай бер сүз дә дәшмичә аңа ипине күрсәтте. Ипи бар ягыннан да стакан авызы белән кисеп-кисеп алган төсле киртләчләнеп калган һәм виктория киләгенә буялып беткән иде. Алар ике чыршы күркәсен Фаил алып чыгып киткәнен һәм ул күркәләрне Фаил пычак белән турап бетергәнне иртән генә беләчәкләр иде әле... +Туган көн могкизасы +Тургай апрельнең соңгы көнендә туган иде. Бүген аңа биш яшь. Әбисе белән бабасы, әнисе белән әтисе аны ничегрәк котларбыз икән дип киңәшә-киңәшә, иртәнге табынга кыелдылар. Тургайның әле иң матур төшләр күреп йоклый торган чагы. Әнисе яңа гына пешергән өчпочмакларны өстәлгә куеп, алтын йөгертелгән фарфор чәйнектән чынаякларга чәй агызырга керешкән иде. +Алар алгы бүлмәдә утыралар иде. +Шулчак түр якның ишеге ачылып китте һәм кулларын ике якка канаттай кәйгән Тургай күренде. Аның, гадәттәгечә, күзләре кысылып беткән, күз тирәләрендә язгы кояшны көнләштерерлек шаян сызыклар биешә. Киң шома маңгае кояш үзе менеп утыргандай ялтырый. Ул сокланулы тавыш белән: +— Әләй, нинди тәмле исләр чыккан! — дип кычкырып кибәрде. +Барысы да аңа төбәлде. Тургайның әлеге сүзләре тамашаның башы гына булган икән! Аның калын иреннәре, нидер әйтергә кыенгандай, тартылыптартылып тордылар да тыела алмыйча кәелеп киттеләр, ап-ак тешләре ярымай төсле балкыды, хәйләкәр очкыннар чәчүче коңгырт күзләре тагын да ныграк кысылдылар. Шулчак күкрәгеннән ниндидер көмеш кыңгырауларны сыдырып китергәндәй тавыш ишетелде, ул тавыш көмеш кәтүкләр өстеннән килде дә әллә нинди рәхәт, тыелгысыз, бернинди чикне белмәстәй көлү булып яңгырады. Бу көлүнең шатлыгы шул мизгелдә үк өйдәгеләрнең һәркайсын әсир итеп, йөрәкләренә күчте. Тургай бөтен өйне яңгыратып, тәрәзәдән кергән кош тавышларын күмәрлек итеп, онытылып-онытылып көлде... Аларның Тургайны кочаклап аласы, күзләреннән үбәсе, кысып кочаклаган килеш аның бу сихри көлүен дәвам иттерәсе һәм тын да алмыйча тыңлыйсы, каннарына күпме сыя, шулкадәр сыйдырасы килде. +Тургайның көлүенә иң элек күршеләрнең күркәләре "голдыр-голдыр" килеп кушыла. Аннары каз-үрдәкләр, әтәч-тавык халкы көр тавыш белән сәлам бирә, аның көлүен күтәреп ала. Урамнан узучылар да аны ишеткәндә туктап бу якка борылалар, үзләре дә сизмәстән кушылып көләләр, бик озак елмаеп-көлеп йөриләр. +Тургай Гөлбакча авылына әнә шундый сихри көлү алып килде. Хәмзә хәзрәт аны илаһи көлү дип атады, окмах фәрештәләре, пәйгамбәрләр, әүлиялар гына шулай рәхәт итеп көлә ала, диде. Сөйләшә башлавы һәм көлүе белән бергә аның тагын бер сәер гадәте күренде. Ул барлык кан ияләре белән дә сөйләшә иде: аларга иң ягымлы сүзләр белән дәшә, нәрсәдер сорый, нәрсәгәдер өйрәтә, кайчакта үртәшеп тиргәп тә ала. Алар белән сөйләшү, көлү өчен бернинди сәбәп тә кирәкми. Тургай кош-кортлар кычкырса, эт өрсә дә, бака чурласа да, кошлар сайраса да, рәхәтләнеп көлә. +Алар барысы да аны таный, аңлый, шундый ук көр тавыш белән кавап бирә, ишегалды, абзар-кура шау-гөр килә. Тургай каз-үрдәкләр, әтәч-тавыклар, көтүдән кайткан сыер, сарыклар белән сөйләшә, аларны кочаклый, үбә, араларында тезләнеп, үрмәләп, тәгәрәп йөри, ашарга сорап интектерсәләр, өстенә менә башласалар, көлә-көлә бармак яный, пырдымсызланмаска куша, телен чыгарып күрсәтә дә өйгә кереп югала яисә урамга чыгып йөгерә. Торабара Тургай өйдәге гөлләр, бакчадагы чәчәкләр, агачлар белән, күктәге кояш белән, яңгыр тамчылары, кар бөртекләре белән дә бик яратып сөйләшкәнен күрсәтте. Ул үзенең колачын кәеп, бөтен дөньяны үзенең кочагына кысмакчы була, көн саен күбрәк колачлый, күбрәк аңлаша. Озын көн буе, кичкә кадәр сузылучы бу илаһи гамәл һәр иртәдә ишегалдыннан башлана... +Кылак Пипи +Тургай йөгереп капкадан керүгә, каршысына бәбкәләр йөгерешеп килде. +— Хәзер ашарыгызга бирәм, — диде ул, аларны кулындагы әрем себеркесе белән куркытып. +Өйгә керергә барганда, бакчага борылды. Агач күләгәсе астында бабасы аяклары кыйшайган иске эскәмиядә гәкит укып утыра иде. +— Бабай, менә моны иснәп кара әле, — дип әремнәрне бабасының борынына китерде. +Ике кулына ике почмагыннан тоткан гәкитен аскарак төшереп, бабасы йөзен аңа таба күтәрде. Әмма себерке борынына якынаюга, аңа әллә ни булды — күзләре йомылып, кашлары маңгаена күтәрелде, бөтен йөзе ямьсез булып кыерылды, борын тишекләре чәйнек борыны сыярлык булып киңәйде һәм ул "һәп-те-чччи-и!" дип төчкереп кибәрде. Төчкергәндә куллары кинәт ике якка тартылды һәм гәките шытырдап ертылды, бабасы эскәмия белән бергә чалкан авып төште. Тургай көлүеннән эче катып, үлән өстенә тәгәрәде. Бабасы да рәхәтләнеп көлде, шул арада тагын ике мәртәбә төчкереп алды. Ишегалдындагы бәбкәләр, төчкерү тавышыннан куркып, сарайга таба йөгереште. +— Әрем себеркең ай-яй зәһәр булды, улым! — диде бабасы, торып баскач. — Борынга гына кереп калмады, үпкәләрне дә урап чыкты. +Тургай әрем себеркесен әбисенә кертеп бирде, ашыга-ашыга ике чи йомырка эчте дә, өйалдыннан ким савытын эләктереп, ишегалдына чыкты. Аны күрүгә, бәбкәләр йөгерешеп килеп киттеләр. Тургай, улакка ким салды. +Тургай өченче ел бәбкәләрне беренче тапкыр күргәндә кызык булган иде. Ул йокысыннан уянып башын күтәрсә, сап-сары бәбкәләр уртасында ана каз басып тора. Тургай, күзләрен угалый-угалый: +— Каз сары чәчкә аткан бит! — дип кычкырып кибәрде. +Өстәл янында чәй эчеп утырган әниләре көләргә тотындылар. "Ни дидең әле, улым?" — дип шул әйткәнен кабатлаттылар да кабатлаттылар. Аның чәчкә дигәне казның төнлә генә йомыркадан чыккан бәбкәләре икән. Аңлатып биргәч, Тургай үзе дә олыларга кушылып көлде. Тик шуннан бирле берәрсе урамдамазар очраса: "Казыгыз чәчкә атмадымы әле?" — дип сорый торган булды. Тургай бер дә аптырап калмый: "Казыбыз да, тавыгыбыз да чәчкә атты!" — дип кавап бирә. Чөнки тавыкның да чебиләре чыккан иде. +Бәбкәләр ким ашаганда бигрәк нык ашыгалар, бетәр дә, ач калырмын, дип куркалар бугай. Аларның чисталыгына хәйран калырлык. Томшыкларына ябышкан кимне төшерү өчен әле бер ягын, әле икенче ягын үләнгә ышкыйлар, кайчакта йә улак, йә су салынган таба читенә кырып төшерәләр. Су эчүләрен гел карап кына торасы килә. Борыннарын суга тыгып, нидер эзләгәндәй бераз лыбырдатып торалар. Аннары башларын чөеп, күккә караган томшыкларын шеп-шеп китерәләр һәм суны йотып кибәрәләр. +"Пип-пип!" дигән кызганыч тавыш Тургайның игътибарын кәлеп итте. Ким алырга дип улакка якынлашып килүче аксак бәбкәне ике бәбкә ике ягыннан чукырга тотынган иде. Тургай "Һайт!" диюгә, теге бәбкәләр читкә китте. Аксакны һәрвакыт кыерсытканнарын белеп, Тургай аңа аерым тәлинкәдә ким калдыра. Ул арада бәбкә килеп тә китте, аның учыннан кимне кабаланып ашый да башлады. Ничек кенә иркәләсә дә, аның алдында гаепле шул. Бәбкәләрне беренче мәртәбә ишегалдына алып чыккан көн иде ул. Кибеттән кайткан әнисенең әйберләрен күтәрешергә дип йөгереп барганда, нишләптер башкалардан читтә йөргән бәбкәгә аягы тиде дә китте. Шул киткән, саламдай нечкә аягы сынып чыга язган. Аны бәйләп куйдылар куюын, тик ул читкәрәк каерылып төзәлде. Аягы аксагач, ул иптәшләренә китешә алмыйча интегә. Гел артта йөри, ник мине көтмисез, нигә акрынрак атламыйсыз, мин китешә алмыйм бит, дигәндәй елак тавышы белән "пип-пип" килә. Шуңа күрә аны "Кылак Пипи" дип атадылар. Кайчакларда ул Тургай каршына килеп, син басмасаң, мин болай интекми идем, дигән төсле зарланып пипелди. +"Кылак" ашап туйгач, Тургай аны тоткан килеш чирәмгә чалкан ятты, бәбкәне күкрәгенә бастырды. Нинди матур ул! Шундый йомшак, яшькелтсары йон ничек чыга диген. Кояшта һәр йоны бал сылаган төсле ялтырап тора. Түгәрәк күзләре кап-кара. Томшыклары да сары, бәләкәч кенә борын тишекләре бар, шуннан тын ала инде ул. Ул, сары тәпиләре белән атлап, Тургайның иягенә үк килде, күперенке йоны сизелер-сизелмәс кенә иягенә үк тиде. Аннары томшыгы белән Тургайның яңагына төртеп алды. Әллә кабып карамакчы, әллә торырга кушуы. Тургай аның кыланмышыннан рәхәтләнеп көлеп кибәрде. Кылак Пипи салкынча тәпие белән аның муенына ук басты, битенә үк менмәкче булды, тик аксак аягы таеп-таеп киткәнлектән, менә алмады. Тургай аны йомшак кына тотып яшел чирәмгә куйды да торып утырды. Шушыны гына көтеп торган бәбкәләр, аларның әниләре муеннарын сузып аңа якын ук килделәр, ишегалды пипелдәү, гыйгылдау тавышлары белән тулды. Тургай аларның сөйләшүләренә һаман ныграк төшенә бара, алар булып төрлечә дәшеп карый, кайчакларда аңлап буйсынуларын күреп, шатлыгыннан нишләргә белми. Ана казга охшатып усалрак итеп: "Кы-кы-кы" — дисә, бәбкәләр дәррәү йөгерешеп аның янына кыелалар. Тургай аларны буйсындыра алуына шундый сөенә. Тик сөйләшүен күпме генә тыңласа да, күпме генә аңларга тырышса да, аңлап бетерә алмый. Озаклап карап торсаң, хәйран калмалы инде алар. Әнә Кылак Пипи бер үләнне эләктереп тарта да тарта, әмма һич өзә алмый. Ниһаять, үлән өзелеп тә чыкты, бәбкә арты белән егылып та китте. Ул торып маташканда, бер олы юан бәбкә кай арада килеп киткәндер, тегенең томшыгыннан чыгып торган үләнен тешләп алды да читкә йөгерде. Ул юанша иртәдән кичкә кадәр иптәшләренең алдына төшеп, аларны куркытып кибәреп, алар турыннан ашап йөри. Гәүдәсе олы булгач, аңардан барысы да курка, курыкмасалар, Кылак Пипи ишеләрен этеп кенә кибәрә. Гел бер урында тормый, әле берсенә, әле икенчесенә барып, бөтенесен бимазалап, көченә масаеп тик йөри. Тургай ана казның шуңа ачуланып бер сүз дә әйтмәвенә шакката. Бәбкәләрне елатып йөргәнен күреп, бөтенесенең аңардан зарланганын ишетеп тора югыйсә. Ата каз да ләм-мим, кисәтергә, тыярга уйлап та карамый. Юаншага ике-өч бәбкә каршы торып маташса да, калганнары курка шул. Алар курыккан саен, олы бәбкә азына бара. Аның ким ашаганда кылануын күрсәң! Берсен дә китерми үзе тирәсенә. Бүксәсе тулгач кына улак яныннан китә, анда да бәбкәләрне тынычлап ашатмый, улак янына әледән-әле йөгереп барып куып кибәрә. Ул моны ашыйсы килгәннән дә эшләми, инде бит аның бүксәсе әйләнеп чыккан, бер кабарлык та рәте юк, ә шулай да үрелеп бер булса да кабып киткән була. Имеш, ул башкаларны борчыр өчен килмәгән, ашар өчен килгән. Тургай үзе барында аны бик иркенләтми, тыеп кына тора. Ләкин көне буе аны гына саклап утыра алмыйсың. Бер ул гына түгел, аның эше болай да муеннан. Тургайның тагын бер нәрсәгә ачуы килә. Юанша тирәсендә әче тавышлы бер бәбкә барлыкка килде. Юаншаның кая таба атлавын күрүгә, ул аны узып йөгерә, алда очраган иптәшләренә әче итеп кычкыра, аларны чукый, этеп кибәрә. Тегеләр моның артыннан олы гәүдәсе белән Юанша килгәнне күргәч, каршы торырга куркалар. Хәзер шул әшәке тавышлы бәбкә үзенең иптәшләрен Юаншадан да әшәкерәк талый, куркыта, кимнән читкә куа. Юанша аның үзе янында булуына бер сүз дә әйтми. Аның белән янәшә иптәшләренең дә өлешен ашый торгач, ул башкалардан калкынып та китте, тавышы да бөереннән чыгарга тотынды. Кылак Пипи кебек нык куркак булганнарына ким дә азрак эләгә ахрысы, гәүдәләре дә бәләкәй килеш тора бирә. +Тургайның уйларын бүлдереп, бәбкәләр капкага таба йөгереште. Тамаклары туйды, инешкә төшәр вакытлары китте. Аларның вакытны шулкадәр төгәл белүенә хәйран кала Тургай. Төштән соң нәкъ сәгать бердә инешкә икенче мәртәбәсенә кузгалалар. Ул капканы ачып кибәрүгә, барысы да урамга сибелештеләр дә инешкә төшү өчен юлны аркылы чыга башладылар. Кылак Пипи дә алар артыннан иярде. Ата каз белән ана каз: "Ка-ка-ка", — килеп, аларны гадәттәгечә ашыктырдылар. Шулчак ындыр тыкрыгыннан үкереп әллә нинди ялык-йолык зур кара машина килеп чыкты һәм бу якка борылды. Бәбкәләр куркуларыннан әрле-бирле буталыштылар, юлдан читкә чәчелделәр, Кылак Пипи генә өлгерә алмыйча уртада калды. Машина үкереп үтеп киткәндә, ул башы яньчелеп канга баткан хәлдә хәрәкәтсез ята иде. Тургай йөгереп барып аны кулына алды, асылынып төшкән, канга, тузанга баткан башына коты очып карады: +— "Пип" диген, "пип" диген! Ник дәшмисең?! — дип өзгәләнде ул, күз яшьләрен йотып. +Әле генә күкрәгендә йөргән, әле генә аның иякләренә үзенең йомшак томшыгы белән кагылган, матур күзләре белән аңа карап торган, ким ашаткач, "пип-пип" дип рәхмәт әйткән шушы тере йомгакның хәрәкәтсез калуы Тургайны куркуга салды. Монда ниндидер башка сыймаслык куркыныч нәрсә, шом бар иде... Ул арада теге машина хукасы да килеп киткән иде. +— Елама, үскәнем, яңа чеби сатып алырсың, — дип ул яшел акча сузды. +Тургай акчаны алды, әмма ник алганын аңламады. Күз яшьләре аша ул теге адәмнең кып-кызыл чыраен, ап-ак күлмәген, юан корсагын һәм камырдай күперенке кулын гына абайлады. Тургай акчаны ачу белән аңа атты: +— Акчаң үзеңә булсын! — диде ул, елавыннан туктый алмыйча. +Ләкин акча үзенең аяк астына гына төште. Ул акчаны алып тагын теге кешегә атты да бәбкәне тоткан килеш коймага маңгае белән сөялеп үксергә кереште. Ул арада бабасы чыгып, машина хукасы белән сөйләшә башлады. Теге кешенең: +— Күрмәдем бит, гафу итегез, — дигән сүзләре ишетелде. — Оныгыгыз алмады акчамны. Мәгез инде... +— Онык алмагач, мин дә алмыйм, — диде бабасы, читкә атлап. +— Вәт ахмаклар! — Кешенең машина ишеген шартлатып япканы һәм выжылдап кузгалып киткәне ишетелде. +Казлар бәбкәләрен ияртеп инешкә төшеп киткән иде инде. Тургай бабасы белән бергә Кылак Пипине ишегалдына алып керде. Аны сарайга куйдылар. +— Без аны ындырга алып барып күмик, улым, — диде бабасы. +— Юк, юк, — дип елады Тургай. — Ул бит йоклаган гына, уянгач сөйләшә ул минем белән. +— Пиппибең үлгән. Үлгәч, беркайчан да уянмый. +— Үлү... — Тургай күп елаудан кызарган күзләрен бабасына төбәде. — Үлү... Ни соң ул?.. +Бабасы бераз уйланып торгач, болай диде: +— Үлгән кан иясе берни сизми, ишетми, күрми. Кыймшана да, йөри дә алмый. Сөйләшә дә алмый. Аны киргә күмәргә кирәк. +— Ник? +— Кир өстендә бозыла, исләнә. +— Кир астында нишли? +— Череп бетә. +— Юк, юк, Пиппибем уяна минем! +Бабасы кабат дәшмәде, өйгә керергә борылды. +— Бабакаем, уятыйк инде бәбкәмне! — дип Тургай аңа иярде. +Өйгә кергәч, ул ашыга-кабалана әбисенә нәрсә булганын сөйләп бирде. +— Үлгәнмени? — дип сорады әбисе. +Бабасы бер генә сүз белән кавап бирде: +— Үлгән. +— Үлмәгән, үлмәгән! — диде Тургай. — Уяна ул. Шулай бит, әбием? +Ул өметләнеп әбисенә карады, әмма аның кавабы кискен булды: +— Уянмый, улым... +Тургай өйдән чыгып йөгерде. Сарайга кереп, бәбкәне күтәреп тә карады, борынына ким дә тидереп карады, тик ул чүпрәк кисәге кебек асылынып тора бирде. Кылак Пипинең уянмаячагына ышана башласа да, аны киргә күмеп куюны күз алдына китерә алмады. Аның өчен бер кызык та калмады. Ул агачлар арасына кереп, аларны иркәләп чыкты, чәчәкләр белән сөйләште, тик Кылак Пипи күз алдыннан китмәде, аяклары аны һаман сарайга алып керде, ул озаклап аңа карап торды. Әбисе "бәлеш пешердем" дип чакыргач та, Тургай "ашыйсым килми" дип кермәде. Чыннан да, аның бер кабымлык ризык та кабасы килми, эчен ниндидер бер авыр нәрсә боз кебек туңдырып тора иде. Кич әтисе эштән кайткач, Кылак Пипине күмәбез, диде. Тургай әтисенә карышып маташса да, бәбкәнең күзләре ачылмаячагына, сөйләшмәячәгенә ышана башлаган иде инде. Ындыр артына әтисе көрәк белән чокыр казыды, аның төбенә үлән йолкып түшәде, үлән өстенә Кылак Пипине салдылар. Бәбкәнең өстен әрекмән яфраклары белән капладылар. Аннары әтисе балчык ишеп төшерде. Күмеп бетергәч, эт-мазар казып алмасын өчен, өстенә зур гына таш бастырып куйды. Таш бастыргач, бәбкәнең гадәттәгечә зарланып, нечкә итеп пипелдәгәне ишетелеп киткәндәй булды. Тургайның елыйсы килде. Иртәгә аның учыннан ким ашарга килә алмаячак инде ул. Иптәшләре белән инештә йөзә, башын суга тыгып аннан нәрсәдер эзли дә алмас. Кылак Пипи томшыгын судан алгач, аны өскә күтәреп, авызын пәп-пәп итә-итә йотып кибәрә иде. Ул шатлыгыннан "пип-пип" дип кычкырыр, матур йомры күзләрен елтыратып, әнисенә, иптәшләренә, Тургайга карар иде. Син аякка басмаган булсаң, мин дә башкалар белән бергә юлдан чыга идем, машинага тапталмый идем, дип гел янында торган кебек... +Бөтенесе мине чакыра... +Быел аның янына иптәш малайлары да кыела башлады. Араларында Тургайдан олыраклары да бар. Тик барысы да аңа буйсына, аңа иярә. Кайчакта аларны әти-әниләре көндез чыра яндырып эзләсә дә таба алмый. Чөнки малайларның елга ярларында, урманда, тауда, әрәмәдә үзләре генә белә торган яшерен чокырлары, куышлары, биләмәләре бар. Андый урыннарын алар штаб дип йөртәләр. +Бүген алар ярты көн буе Галимкан абыйлары янында көтүлектә булдылар. Дүрт малай — Тургай, Фаил, Рөстәм, Зөлфәт шау-гөр килеп авылга китеп киләләр. Тургай юл буе аларга тауда йомраннар белән ниләр сызгырышканын, Акбай белән ничек уйнаганын, төшендә пәри күргәнен сөйләде. Малайлар көлделәр дә көлделәр. Күп көлә торгач, Фаилнең кабак тыгып куйган кебек түп-түгәрәк бүксәсе чак ярылмады. Аның көлүе тамак төбеннән калын булып, кыркы-кыркы килеп чыга. Ул кыркы-кыркы көлгән саен, йомры бүксәсе селкенеп тора. Ә сөйләшә башласа, тавышы черкинеке кебек неп-нечкә. Битләре кып-кызыл, симез. Аны малайлар Бүсмән дип йөртәләр. Кем таккандыр, аның әтисенең дә кушаматы Бүсмән Әхтәм. +Рөстәм кармак колгасы кебек озын. Һаман "р" хәрефен әйтә алмый интегә. Аның муены шундый нечкә, шундый озын. Күлмәк якасыннан әллә нихәтле өскә күтәрелеп тора. Башы да озын, колаклары зур. Башы бик нык артка бүлтәйгән, ияге алга чыккан. Кара кысалы түгәрәк күзлеген кигәч, кырыйдан караганда, ул шүкә борынлы чит ил машинасына охшап тора. Тешләре шул машинаның радиатор турына һава керсен өчен куелган кабыргалы елкылдык әйберсе төсле сирәк. Теше сирәк кеше ялганчы була, ди Тургайның бабасы. Хактыр, Рөстәмнең уе гел ялганлауда гына. Ул чын ялганлый. Тургай үзе дә ялганларга ярата. Ләкин ул бит көлә-көлә ялганлый. Кызык өчен генә. Үзең көлгәч, юри генә ялганлаганыңны бөтен кеше белә. Ә Рөстәм чын ялганлый. Ялганын тотсаң да, ялганлавын дәвам итә, үзенекен тукып тик тора. Беркөн мондый шигырь сөйләде: +Үләннәрдә, тугайларда +Тулган сөт кебек томан. +Чүмеч белән чиләкләргә +Тутырып булыр сыман. +Күзлеге аша туп-туры карап, үзем укып ятладым, дигән була. Аның укый белмәгәнен белмиләр ди бугай. Шуннан Бүсмән файдаланганнан артып калган язулы кәгазьне кесәсеннән чыгарды. +— Яле укып күрсәт! — дигәч, Рөстәм кып-кызыл булды. +— Бу бит кытайча, — дигән була. +— Син үзең кытайча! — дип көлделәр бөтенесе бергә. +Шуннан кушаматы Кытай булып китте. +Арада иң бәләкәе Зөлфәт. Кызулабрак барганда, Тургайларның теге аксак бәбкәсе шикелле китешә алмыйча интегә. Зөлфәтнең ике бармагы авызыннан сирәк чыга. Дөньяда алай тәмләп конфет суырган кебек бармак имгән берәү дә юктыр. Аның ул ике бармагы туктаусыз суырганлыктан әле генә биш кат сабынлап юган төсле ап-ак һәм юеш. Бармагы гел авызында булганлыктан, Зөлфәт аз сөйләшә. Күп вакытта сөйләшкәндә дә бармакларын авызыннан чыгармый. Ә нигә аны чыгарып мәшәкатьләнәсең? Барыбер кире кабасы бит. +Тургай түргә узганчы ук кулларын як-якка кәеп кибәрде. +— Галимкан абый бүген менә шушының буе кәен каптырды! — диде тантаналы төстә. +Бу сүзләрне ишетүгә, бөтенесе аның янына килеп китте. +— Йә, йә, сөйлә әле, улым, — диде әнисе. +— Ул кадәр үк олы балык безнең Ыкта булмастыр ул, — диде бабасы, хәйләкәр елмаеп. +— Тау башында булса гына инде, — диде әтисе, төрттереп. +Тургай бер сүз әйтмичә тышка чыгып китте дә малларны көтүгә куа торган бәләкәй чыбыкны алып керде. +— Ул иң элек менә болай итте, — дип, Тургай кече яктан бер савытны эшләпә итеп башына киде. +Аннары Галимкан абыйсы булып, банкадан суалчан алды, аны учына салып шапылдатты, иреннәрен бөрә-бөрә бик тырышып, бик кентекләп кармакка "саплады". "Тфү, тфү, балык кап, яр башында ялтырап ят", дип кармагына төкергәч, теге мал куа торган чыбыгын тәрәзәгә таба селтәде, балык чирткәнен көтә башлады. Шуннан телевизор янындагы ярты карандашны авызына тәмәке итеп капты, аны кабызып, авызының әле бер ягына, әле икенче ягына күчерде, "пуф-пуф" дип, имеш тә төтенен чыгарды, төтен кергән төсле итеп бер күзен кысты, "печт" итеп төкереп куйды. Кинәт ул сикерергә әзерләнгәндәй тезләрен бөкте, бер аягын алга, икенчесен артка күчерде, күзләре "калкавыч"ка төбәлде, авызы яртылаш ачылган кебек калды. Шуннан күзләрен уйнатырга, кашларын сикертергә, иреннәрен кыеш-мыеш китерергә тотынды — имеш тә черки кунды. Сул кулы белән чап итеп битенә сукты да уч төбенә карап торды. Аннары ботын кашып алды да арттан билдән түбән йомшак кирен баш бармак очы белән тиз-тиз кашырга тотынды. Өйдәгеләр көлә-көлә хәлдән тайдылар, бабасы эчен тотып караватка ук тәгәрәп китте. Тургай алар көлгән саен китдирәк була барды, ачулы карап бармак селкеде. Шул арада тиз-тиз генә тагын бот, касык тирәләрен кашып алды. "Китте, улым, тукта, көлдереп үтерәсең", — дип ялындылар аңа. Ә ул алар ялынган саен Галимкан абыйсын дәртләнебрәк күрсәтте. Ахырда тезләнә язып колганы күтәреп кибәрде һәм Галимкан абыйсы тавышы белән: +— Ах, анаңның сыер койрыгын тартып өзим! — дип кычкырды. +Башындагы савытын да салып ташлады, чыбыгын да идәнгә болгап ыргытты. Аннары тагын кочагын кәеп күрсәтте: +— Менә шушының хәтле балык кармакка кабып су өстенә чыккач, шопырдап төште дә китте! Авызы, авызы... — ул бабасының чөйдәге эшләпәсен алып күрсәтте. — Авызы менә шушының кадәр бар иде! Күзләре, күзләре, — ул кече яктан ике кулына ике тавык күкәе тотып чыкты. — Күзләре менә шушының кадәр иде! +— Галимкан абыең балыгы ычкынгач нишләде соң? +— Сыер янына китеп, бик озак мыдыр-мыдыр ачуланып йөрде, пыш-пыш тәмәке тартты, төкеренде. "Барыбер тотам мин аны!" дип кармагын яңадан салган иде, теге балык килмәде шул... +Тургайның Галимкан абыйсын шулкадәр охшатып күрсәтүеннән көлә-көлә барысы да табынга утырыштылар. Тургай башта әтисе белән әнисе янына килде, әнисенең кылы, йомшак беләгенә маңгае белән кагылып алды. Аннары әбисе белән бабасы янына күчеп, аларның әле берсенең, әле икенчесенең сыпыруына, аркасыннан, иңбашларыннан сөюенә рәхәтләнде. Соңыннан күчеп, әтисенең алдына ук менеп утырды. Әнисе табын уртасына кайнар бәлеш китереп куйды. Капкачын ачкач, аксыл бу күтәрелде — бөтен өйгә тәмле бәлеш исе таралды, борыннарны кытыклады, авыз суларын китерде. Әллә колакка да керде инде дип, агач кашыгының сабы белән колак тишеген дә тикшереп карады хәтта. Бәлеш бик тәмле иде. +Бәлешен ашап бетергәч, Тургай, рәхмәт әйтеп, ишеккә атлады. +Ул чыгу белән ишегалды уртасына чирәмгә чалкан ятты. И, рәхәтлеге бу чирәмнең! Йомшак юрган өстендә кебек. Аны әтисе әллә кайчан болыннан кәс ташып кәйгән. Кояш битләрне өттерә, болыт әсәре юк. Әнә Баһадир килеп китте, Тургайны куркытырга теләгәндәй, корт-корт килеп йөри. Чебиләре дә абзарга күләгәгә кереп тулганнар бугай. Ул чебиләр хәзер тавык булып китеп киләләр. Тавык йомыркасыннан да бәләкәйрәк нәрсәләр иде, үстеләр дә киттеләр. Бозау да, Галимкан абыйсы Чаптарының колыны да үсте. Тургай гына бәләкәй. Менә шуңа эче поша инде аның. Ул сикереп торды да агач бакчасына керде, тәрәзә каршындагы алмагач янына килде. Аны әтисе Тургай тугач утырткан. Аларны икесе бер яшьтә дип кем әйтә. Алмагач хәзер тәрәзәдән дә биек. Быел ап-ак булып чәчәк атты, хәзер күп булмаса да, алмалары күренә. Әнә теге чияләрне әтисе белән бергә утыртканнар иде. Ике кыш үтүгә, Тургайны узып киттеләр. Ул гел алар янында югыйсә, нишләптер үзләренә ияртеп үстермиләр. Ул яшелчә бакчасына күз атты. Кара инде көнбагышларны. Аларны яз көне әбисе белән киргә төртеште бит Тургай. Хәзер Тургайны узып китеп, сап-сары чәчәкләре белән кояшка карап утыралар. Кыяр-помидор, кабаклар да күзгә күренеп зурая. Бәләкәй генә орлыктан ничек шулай була ала ул? Мал-туарлар да тиз үсә. +Ул тагын бер нәрсәгә аптырый. Барлык кан иясенең тиресе, йоны, каурые бар. Хәтта менә бу агачларның да кайрылары, яфраклары бар. Кеше генә шәпшәрә. Өстенә кияргә әллә нинди киемнәр кирәк. Киемен сатып алып була, ә менә үсмәгән гәүдәне каян аласың? Шушыларны уйлап, Тургай алмагачның яфракларын битенә тидерде, чия, карлыган яфракларын куллары белән иркәләп, иреннәрен каплады. +Арышлар һәм йолдыз кыйпылчыгы +Беркөн сыерлары көтүдән кайтмаган иде. Тургай әтисе белән шуны эзләп алып кайтканда, арыш басуын күреп хәйран калды. Әле кайчан гына тездән түбән торган сабаклар аның баш очыннан да биеккәрәк сикергәннәр! Тургай гел үсмичә торган шикелле. Бабасы үсемлекләрне кояш колакларыннан тартып үстерә, ди. Нишләптер Тургайның колагыннан тартып үстерми шул. Бүген ул арышларны күреп кайтырга булды. Өч мәртәбә су кереп, өч мәртәбә комда тәгәрәгәч, малайлар дәррәү тагын суга чумдылар. Ә ул тиз генә шортыен киде дә ындыр артлап арыш басуына йөгерде. +Нинди матур! Күк зәп-зәңгәр. Арыш басуы әллә кайларга аксыл-яшькелт су кебек кәелгән. Юл кырыннан биек булып, куе булып өскә күтәрелә. Кисеп тигезләгән төсле тип-тигез, үзе биек, акрын гына чайкалып, дулкынланып тора. Кояш көн саен кич басуның зәңгәр күккә тоташкан әнә теге очына тәгәрәп барып төшә. Тургай басу өстеннән күзен ала алмыйча бик озак басып торды. Арышлар аңа таба йөгереп килсеннәр дә юлның теге ягыннан шулай тип-тигез торган килеш кенә бу ягына чыксыннар, аны күтәреп алып китсеннәр иде. Ул күзләрен йомып бераз көтеп тә торды. Килмәсләрен белсә дә, көтте, шулай көтүе дә рәхәт иде. +Уртасына бәбкә үләне үскән, ике ягында тузанлы тәгәрмәч эзе салынган юлны аркылы чыгып, Тургай арышларга якын ук килде. Ниләр бар икән моның эчендә? Бер дә керер кире күренми. Ул кулы белән сабакларны аралагандай бер-ике адым атлады да кире чыкты. Тезләрне, кулларны сыдыра бит. Туктале, Галимкан абыйсы Чаптарны арбага киккәч, шушы тирәдән кереп китте бит арыш эченә. Әнә тегендәрәк бугай ул урын. Менә бит ачык кир. Арба салган юлы да бар. Тургай шул юлдан эчкә атлады. Ике яклап бөгелеп төшкән башаклар битенә, маңгаена, иңбашларына тиеп калалар, юлдан атлавы шундый рәхәт. Ике якта койма кебек биек арыш бер-берсенә бәрелгәләп тора, мыекларын тырпайтып, зәңгәр күккә караганнар, кыштыр-кыштыр үзара нидер пышылдашалар. Туктале, монда бит бөтен яктан нәрсәдер чер-чер черелди, цыкы-цыкы килә. Әз генә дә туктап карамый ичмасам. Бабасының чалгы чүкүенә дә охшаган үзе, тик монда чүкечләр шулкадәр күптер, бәләкәйдер, туктаусыз бәреп кенә торалардыр. Якягына карап аларны күрергә теләсә дә, беркем дә күренмәде. Цыкы-цыкы, цыкы-цыкы, чер-чер... Әз генә дә туктамый. Сабаклар төбендә бугай ул. Тургай тезләнде, туфрак кылы иде. Әнә кызыл тараканнар йөри, вак чикерткәләр сикереп куя. Абау, нинди матур зәңгәр чәчәк! Арыш күләгәсендә рәхәтләнеп үсеп утыра. Тургайны күргәч, йөзе ачылып китте, елмайды бугай. Ул иелеп чәчәкне иснәде, аннары иреннәрен тидереп, "исәнме" дип пышылдады һәм көлеп кибәрде. Чәчәкне ул өзеп алмакчы булды да, кызганып, бу уеннан кайтты. "Утыр, яме", диде ул пышылдап. Шулчак муенында нәрсәдер йөрүен сизде. Кулы белән үрелеп алып, уч төбенә салса, әллә нинди яшькелт-көрән бөкәк. Талпанмы соң бу? Үзе шакмаклы, үзе юка, сыртына яткан, вак кына аяклары селкенгәләп тора. Кыймыл-камыл килә торгач, бөкәк корсагына әйләнде. Тургай бармак очы белән аның сыртына басып караган иде, шундый каты, агач кайрысы кебек. Шул арада борынына тия язып әллә чикерткә, әллә бүтән әйбер сикереп үтте. Монда әллә ниләр бар, мыжгып тора икән бу арыш арасы. Һава гына юк, шундый бөркү. Күлмәксез килеш тә аркалары тирләп чыкты. Их, кил булса! Тургайдан куркып ята микәнни? Ул үзенең бу уеннан елмаеп куйды. Чакырыр иде, моннан ишетәмени ул аны. Тукта, әнә бит башаклар ныграк селкенеп куйды, тәнгә рәхәт киләслек кагылганы сизелде. Кил аның уен аңлады ич! Юк, алай ук әшәке түгел икән бит кил. Әнә, ничек рәхәт, талгын гына, йомшак кына битләренә, муенына, тәпиләренә кагылып үтә. Ник менә шулай гына исми икән ул? Нигә кызып китә, артыгын кыланып ташлый? Минем көчемне күрегез, дип мактана микән? Чү, туктады түгелме соң?! Аның турында Тургайның бу уйларын сизеп, үпкәләде бугай. Элеккедән дә тып-тын калды арышлар. Бер генә башак та селкенми. Ә кояш шундый нык кыздыра! Тургай арткы якта сызгырган тавыш ишетте. Ул арыш сабакларын аралап шул якка атлады. Әнә тагын, тагын, тагын сызгырды. Йомран инде бу. Тауда күп алар. Монда Тургай артыннан килгәнме әллә? Менә йомран үзе дә күренде. Ул төп-төз баскан, ал аяклары белән арыш сабакларына ябышкан кебек тора. Тургай хәтта аның алгы ике озын тешен дә күреп өлгерде. Өлгерде генә шул. Йомран шундук юк булды. Оясына качты бугай. Тургай тәннәренә каты булып ышкылган, сыдырган сабакларны аралап та тормыйча йомранга таба атлады. Оя тишеген эзләде, әмма аның эзе дә калмаган иде. Басудан үзләренә ашарга азык ташыйлар ди бит алар. Тургай аяк очларына басып карагач, басуның биегрәк өлешен күрде, үзенең түбәндәрәк икәнен шәйләде. Ул биеккә таба атлый башлауга, аяк астыннан бер бәләкәй кош фырылдап очып чыгып китте. Тургай аның ни төсле икәнен дә күрә алмый калды. Чак кына аның оясына китереп басмаган икән. Оя әбисе пешерә торган бәләкәй йомры пәрәмәч кадәр генә, сабаклар төбенә соры үләннәрдән чорнап ясалган. Тургай ояның эченә үрелеп карагач, тын алудан туктады: анда бәләкәй генә соры өч күкәй ята иде. Шуларның эченнән кош чыга бит инде. Бәбкәләр, чебиләр дә шулай чыга, Тургайның үз күзләре белән күргәне бар. Ул күкәйләргә кагылырга ярамый ди, юкса әниләре ташлап китеп, эчендәге балалары чыкмыйча калырга мөмкин ди. +Кинәт туфракта энә очы кадәр генә нидер ялтырап алды. Тургай иелеп тә, башын кыйгайткалап та карады, әмма ялтырау юкка чыкты. Ул шул урынны чамалап, оя кырындагы туфракны бармаклары белән казырга, араларга тотынды һәм теге ялтыраган әйберне күреп алды. Ул балчыкка күмелгән, очы чак-чак кына чыгып тора икән. Ояның гел астында диярлек. Тургай ояга кагылмыйча гына ул әйберне бармаклары белән балчыктан аралап алды. Бу күгәрчен каурые төсендәге таш иде. Ярымай кебек бөгелеп тора, төче коймак калынлыгы гына, зурлыгы әнисенең күкрәгендәге брошканың яртысы кадәр. Кояшта елтырый торган бер бәләкәй генә урыны бар икән, калган кирләре ул кадәр шома түгел. Авырлыкка нык авыр үзе, әллә тимердән дә авыррак тагын. Тургай аны шортыеның иң тирән кесәсенә салып куйды. +Бер божан башакка килеп кунган иде, башак әллә ни кадәр түбән бөгелде, божан урманның бер өлешен каплады. Шундый кызык! Ул урманга әтиләре белән барганы бар бит Тургайның. Шундый биек, зур! Шаулап утыручы урманның яртысын божан белән башак каплады да куйды. Ни эзли инде ул башактан? Аякларын, мыекларын әллә ниләр кыландыра, кабалана. Божан йонлач икән, кояшта керфектән дә кыска булып аермачык күренә сап-сары йоннары. Тотып та карар иде дә, тешләвеннән курка. Аягын тешләгәне бар шул. Ай-яй авыртты, аягы гына түгел, бөтен тәне сызлады. Божан очып китте, курыкты бугай. +Кинәт кил исеп куйды. Әллә Тургайның тирләгәнен белә инде. Бу юлы ул туктамады, акрын гына башакларны селкетергә тотынды. Башаклар сөйләшергә керештеләр, Тургайның колак-битләренә, маңгаена, килкәләренә кагылдылар. Ул берничә башакны берьюлы тотып аска бөкләде. Кылчыклары шактый озын икән боларның. Әйтәм кирле кагылганда тәнне кычыттыра. Ул аларны борынына терәде. Шунда аңа әллә ни булды: бөтен гәүдәсенә, эченә ниндидер киңел нәрсәнең рәхәт итеп, һәр күзәнәген кытыклап керә башлавын сизде. Аңа беркайчан булмаганча рәхәт иде, берни кирәкми иде, башаклар исе аны татлы итеп изрәткән, барлык авыр нәрсәләрдән аерып алган иде... +Бервакыт кил дә тынды, башаклар да хәрәкәтсез калдылар, рәшә дә юкка чыкты. Кай арададыр кып-кызыл булып зурайган кояш башта яртылаш, аннары бөтенләй арыш эченә төшеп батты. Тургай аны да кызыл түбәтәе юкка чыкканчы баскан килеш озатып калды. Бөтен дөнья кызыл шәфәкъ нурына чумды. Зәңгәр һава да уртадан тоныкланды, кояш төшкән якта алсу-кызыл төскә буялды. +Авызга, күзләргә керә язып безелдәгән бөгәлчәннәр, шөпшә-божаннар да юкка чыкты. Тургайның әз генә утырып хәл аласы килде. Утыру белән ятып торырга уйлады һәм башы киргә тигәнче үк йоклап та китте. Ул төшендә тагын сакалыннан бәйләп куелган килне күрде. И тартыша кил, и тартыша, ләкин һич тә ычкына алмый. Шуңа күрә Тургайга якын килеп исә алмаган инде ул. Кесәсендәге теге ташының очлы башы белән килнең сакалын каезлап чишеп кибәргән иде — кил очты гына! Шунда, артына кемдер килеп басуын сизеп борылып караса, бер ап-ак бабай тора. Ул ташка бармагы белән төртеп күрсәтте: +— Бу әйберне югалта күрмә, балам... +— Ни соң ул? +— Йолдызның атылган кыйпылчыгы. Сакласаң, бәхет китерер. Атылчык, диләр аны. +Шул арада ак бабай эреп юк та булды... Тургай куркырга уйлап та карамады һәм курыкмавы бик гакәп иде... +Ул туңып уянып китте. Бөтен дөнья караңгылыкка чумган, күктә йолдызлар кемелди, шул кемелдек уртасында башаклар шәйләнә. Аңа курку төште. Нәрсәдер чыштырдаган кебек булды. Сабаклар арасыннан бер-берсеннән күз ераклыгындагы арада ике яшькелт ут күренә. Бу утлар нәрсәгәдер беркетеп куйган кебек, аерылмыйча, икесе бергә селкенәләр иде. Бүре йә төлкедер, дип уйлады Тургай. Ул торып басуга, парлы ут юкка чыкты, кәнлекнең сабакларны кыштырдатып чабып киткәне ишетелде. Ничек кайтырга? Тургайның эчендә нидер өзелеп төшкән шикелле булды һәм ул елап кибәргәнен сизми дә калды. +— Әти-и-и, әни-и-и! — дип кычкырды ул, елый-елый. +Бераз елавыннан туктап тыңлап та карады, әмма кавап бирүче ишетелмәде. Авыл бик еракта калды бугай шул, кайсы якка барырга икәнен дә чамаларлык түгел. Шулчак кулы кесәсендәге теге кыйпылчыкка тиде. Ярдәм итәр, диде бит. Тургай ташны колагына китерде, ул киңелчә генә чеңләде һәм чеңләве уң якка киткән сыман тоелды. Тургай тотты да шул якка йөгерде. Йөгергән саен артыннан әллә нәрсәләр куа киләләрдер кебек тоелды. Бабасы сөйләгән кен-пәриләр, аждаһалар, усал бүреләр исенә төште, алар төрле яклап аңа якынлашалар кебек тоелды. Ул инде кычкырып елавыннан да туктады, авызыннан ниндидер гүелдек тавыш кына чыга иде. Тургай, түзә алмыйча, бер мәртәбә кинәт туктап тыңланып та карады, йөрәгенең "дөп-дөп" тибүеннән башка берни дә ишетелмәде. Шуннан соң ул бар көченә ярсып чабарга тотынды, арыш сабакларының аякларын, кулларын, килкәләрен, битләрен сыдыруын да сизмәде. Кинәт еракта: "Кикриик-ү-үк!" дигән тавыш ишетелде. Тургай үз колакларына үзе ышанмады. +— Безнең әтәч! Баһадир! — дип кычкырып кибәрде ул һәм шатлыгыннан сикергәли-сикергәли йөгерергә тотынды. +Озак та үтмәстән, электр утларының кемелдәве күренде һәм Тургай авыл башына килеп тә чыкты. Ул авылда! Ул өйдә булачак! Аның йөрәге шатлыктан күкрәгеннән чыгардай булып типте. Караңгы куркыныч еракта калды. Баһадир, аны сәламләгәндәй, бер-бер артлы өч мәртәбә кычкырды. Тургай урам башыннан өйләренә кадәр ничек кайтып киткәнен сизмәде дә. Аны үзләренең капкасы төбендә кешеләрнең күплеге генә гакәпләндерде. Ул авыл кешеләренең аны бик озак Ык суыннан эзләгәннәрен, таба алмагач, кайгырышып кайтып килгәннәрен белми иде... Тургайны күргәч, кешеләрнең шатланулары, әтисе белән әнисенең, әбисе белән бабасының, Галимкан абыйсының күтәреп алулары, елый-елый сөюләре, үбүләре әллә нинди могкизалы төшне хәтерләтте. Алар елашсалар да, Тургай көлде дә көлде, аларның бөтенесенең шатлыгын бергә кыйсаң да, берничек тә аның шатлыгына китәрлек түгел иде... +Тизрәк, биеккәрәк! +Тургай капка төбендә Галимкан абыйсын көтеп шактый басып торды. Әллә бүген кайтмый микән? Ул ни дә булса алып кайта. Яз көне юа, кузгалаклар белән сыйлады. Әллә ничә мәртәбә кир киләге, кызыл карлыган алып кайтты. Шундый тәмле булды, барысы да рәхмәт әйтеп ашадылар. Беркөн көлә дә көлә, үзенең ике кулы кесәсендә. +— Нәрсә алып кайтканымны әйтә аласыңмы? — дип Тургайны аптыратып бетерде. +Бик озак кызыктырды, Тургай инде тәмле әйбер ашарга тәмам әзерләнеп беткәч кенә, ике кесәсеннән ике бака алып чирәмгә куйды. Көлеп үлә яздылар шул бакаларның сикереп йөрүеннән. Акбай килеп борынын тигереп караган иде, төчкереп кибәрде. Киткәндә бакаларын Галимкан абыйсы кесәсенә салып алып китте. Елга бакалары ихатада яши алмый, ди. Тургай бәхәсләшеп тормады, Галимкан абыйсы белә инде. Карале болытларны, өеп куйган ак мамык төсле. Алар бүген авыл өстендә Тургайга карап тик кенә торалар. Кил өскә күтәрелә алмый, аста агач яфракларын сизелер-сизелмәс кенә лепердәтеп йөргән була. Аның исәбен белә Тургай. Ул, бер өскә күтәрелсә, нишләгәнен оныта. Галимкан абыйсы үзенең сыерларын куып алып киткән кебек, болытларны әллә кайларга алып китә, агачлар яшел кулларын болгап кала. +Әһә, әнә урамнан дөп-дөп ат чапкан тавыш ишетелде, алмагач, чия ботаклары арасыннан Чаптарның, аның өстендә утыручы Галимкан абыйсының башы үтеп киткәне чамаланды. Әнә, Чаптар капка төбенә килеп туктады, Галимкан абыйсы киргә сикереп төште. Хәзер тезгенен капка баганасына бәйли дә чәй эчәргә керәчәк. Галимкан абыйсы аның шорты кесәсенә шоколад тыкты. Аннары аны ике кулына алып күтәрде дә тезләрен, бүксәсен, күкрәкләрен үбәргә, иреннәре белән кытыкларга тотынды. Аның киң читле эшләпәсеннән, зәңгәрсу костюмыннан, көрәктәй кулларыннан, әллә нинди үлән, төтен, ат тирләве исе килеп башны әйләндерә. Ул арада Галимкан абыйсы аны "ап-па, ап-па", дип өскә чөя башлады. Тургай ике кулын өскә сузып, зәңгәр күккә, теге ак болытларга таба оча, ул болытларны эләктермәкче булып бармакларын суза, тик әздән генә эләкми, болытка инде барып китте дигәндә, кире аска оча. Абыйсының көчле кулларына "тып" итеп төшеп утыра да алар аны тагын да биеккәрәк чөяләр. Тургайның йөрәге әллә кая ашкына, ярсый, гәүдәсенең авырлыгы бөтенләй югалгандай була. +Шатлык +Ул өйгә кереп киткәч, Тургай кирән Чаптар янына чыкты. Нинди биек ул! Урамның теге башындагы мәктәпне, ул яктагы агачларны яртылаш каплап тора, корсагы астыннан мәктәпнең коймалары гына күренә. Чаптар зур шәмәхә күзләрен тутырып аңа карады һәм кешнәгәндәй итте. Янында колыны бөтерелә, аның да борын турлап маңгаена кадәр нәкъ әнисенеке төсле ак юл сузылган. Аякларының, бөдрә ялларының, койрыгының матурлыгы! Елтыравык кәгазен сүтеп, Тургай колынга шоколадын сузды. Ул Галимкан абыйсыннан курыкмый, учыннан теләсә ни ашый. Тургайдан бераз шикләнә. Колын бик ерактан гына үрелеп, шоколадны иснәп карады да, борынын кыерып, өске иренен күтәрде, апак аскы тешләре күренде, борын тишекләре киңәйде. Аның бу кыланмышыннан Тургай тыела алмыйча көлеп кибәрде. Колын артка чигенеп әнисен урап үтте дә, икенче яктан килеп, аны имәргә тотынды. Тургай шоколадын сындырып атка каптырмакчы булган иде, ул үзе сузылып шоколадны эләктерде. Тик чәйнәргә өлгермәде, шоколад киргә төшеп китте. Тургай аны иелеп алды да сындырып берничә мәртәбә каптырды. Чаптар шоколадны теле белән әвәли-әвәли көч-хәл белән чәйнәп йотты. Тургай, аның корсак турына чүгәләп, колынның имгәнен карап тора башлады. Янбашы тирләгән, үзе туктаусыз койрыгын болгый, корсак астына, ботына кыелган чебен, кигәвеннәрне куа. Тургай абзар артыннан берничә әрем сындырып алып чыкты. Чаптарның бот, корсак тирәләренә, янбашына әрем белән суккалады. Газизкан абыйсы янына көтүгә баргач та шулай итәләр алар. Чаптар рәхәтләнеп кенә тора. Ул әнә хәзер дә башын Тургайга борып рәхмәт әйтә. Әрем белән кигәвен-чебеннәрне куа-куа, ул атның корсак астына ук кереп киткәнен сизми дә калды. Чаптар нинди зур икән! Тамырлары юан булып бүртеп тора. Капка шыкылдаганга борылып караса, Галимкан абыйсын әбисе белән бабасы озата чыккан. Тургайның әрем белән селтәнеп ат аягы астында йөрүен күреп, алар өнсез калдылар. Әбисе белән бабасы килкенеп Чаптарга таба ыргылганнар иде, Галимкан аларны шып туктатты. +— Сез нәрсә?! — диде ул, пышылдап. — Якын барырга ярамый. Чаптар ул бик хәтәр ат... Пырдымсызланып өстенә басуы бар. +Галимкан киргә чүгәләде дә, Тургайны үзенә чакырды: +— Кил әле, балам, "үчтеки-үчтеки" итәм... +Тургай елмаеп башын гына чайкады. Өчесе дә нишләргә белмәде. Якын килсәң, атның кузгалуы бар иде. Галимкан аякларын кирдән сизелер-сизелмәс кенә аңа таба шудырып барырга кереште. Чаптар, аның ниятен аңлагандай, коймага таба бер адым атлады һәм арткы тоягы белән чак кына Тургайның аягына китереп басмады. Ә Тургай аска карамады да, әрем белән селтәнде дә селтәнде. Әбисе белән бабасы, Галимкан абыйсы аны сулышлары белән тартып алырдай булып тора бирделәр. Әбисе куркудан мышык-мышык еларга кереште, аяк-куллары дер-дер килде. Галимкан киргә тезләнде һәм: +— Чаптар, зинһар, баса күрмә!.. — дип пышылдады. +Чаптар, аның әйткәнен аңлагандай, Тургайны урынында калдырып, гәүдәсен коймага таба күчерде. Галимкан ат артыннан атлый башлаган Тургайны озын куллары белән эләктереп алды да югары күтәрде. Барысы да киңел сулап куйдылар. Ә Тургай рәхәтләнеп көлде, әрем сабакларын әле уңга, әле сулга селтәде. Галимкан абыйсы кулыннан төшкәч, өчесе дә аны сөйделәр, атка алай якын килмәскә кирәк, тибәргә мөмкин, диделәр. Шуннан соң Галимкан абыйсы аны атка атландырды. +— Кара аны, ялын ныгытып тот, — диде +Нык тотарга икәнен белә инде ул, көтүлектә әллә ничә атланганы бар. Галимкан абыйсы Чаптарны тезгененнән тотып, урам буйлап алып китте. Моннан кешеләрнең ишегаллары, бакчалары да күренә икән. Тәпиләп йөргәндә, койма белән капкадан, агачлардан бүтән нәрсә күренми бит. Галимкан абыйсы аны, тыкрыктан менеп, ындыр артыннан ук әйләндерде. +Әтисе эштән кайткач, үзенең атта йөргәнен сөйли-сөйли, аның колагын тондырып бетерде. Тондырганын белмәс иде, әтисе үзе әйтте. Әнисе район үзәгенә барган булган икән, Тургайга зәңгәр күлмәк белән чалбар алып кайтты. Аны кигәч, барысы да шаккаттылар, нинди зур булып үскәнсең, диделәр, көзге каршына алып барып, үзен күрсәттеләр. Сиздермәсә дә, Тургай үзе дә эченнән генә "үскәнмен икән шул", дип уйлады. +Яңа күлмәк-чалбарны кигәч, бабасы: +— Улым, яле Баһадир булып күрсәт, — диде. +Тургай, бер дә ялындырып тормыйча, аякларын әтәч кебек күтәреп-күтәреп атлап, борыннарын чөеп, ике битен кабартып, һәрберсенә ачулы карый-карый, өй эчендә әйләнде, үзе туктаусыз "кыт-кыт-кыт" итте. Бергәләп көлешкәч, күршеләре Салих бабай булып йөрергә куштылар. Бусында Тургай бабасының эшләпәсен киде, верандадан бер таяк алып кереп, кулына тотты һәм бөкрәеп, аякларын акрын гына шудыра-шудыра алга атлады. Аннары туктап, бер кулын биленә салды, кых-кых ютәлләде. Шуннан соң бабасы тальян гармунын алып килде һәм бию көе уйнап кибәрде. Тургай дөбер-шатыр очына-очына биергә тотынды. Аңа әтисе белән әнисе, әбисе кул чапты һәм такмак әйтеп торды: +Балам бии, багыгыз, +Кесәгезне кагыгыз, +Кәнфитегез булмаса, +Сатучыдан алыгыз. +Бу кем улы, кем улы - +Якалары каюлы, +Ятса, урыны кәюле, +Торса, урыны кыюлы. +Тыпыр-тыпыр биидер, +Аягы киргә тимидер, +Очкан коштай талпынып, +Канатларын кагынып, +Һәп, һәп, һәп! +Тургай биеде дә биеде, биегән саен аяклары тизрәк хәрәкәтләнде, гүя алар идәнгә юньләп тимиләр иде. Аның ике бите ут кебек янды, гәүдәсе киңеләеп, әллә күккә күтәрелде, әллә киргә төште: ул әниләрен күрде дә, күрмәде дә; такмаклаган тавышларын ишетте дә, ишетмәде дә; ул үзе дә, үзе дә түгел иде. Кинәт ул сикергәләп биегән киреннән, кулларын чайкый-чайкый, әллә нинди моңлы тавыш белән кырлап кибәрде: +Чаптар бара, аһа-һай! +Мин дә барам, аһа-һай! +Тирәннән бәреп чыккан бу ашкынулы моңны бернинди көй белән дә чагыштырырлык түгел иде. Бу тылсымлы аваз каяндыр бик ерактан, киһанның иң биек катламнарыннан килә һәм бик еракка китә иде шикелле. Өйдәгеләрнең һәркайсы таң калып аңа карады. Шунда Тургай кырлавыннан да, биюеннән дә туктады да тавышсыз гына үксеп елап кибәрде. Аны шундук: +— Улым, ни булды?! — дип уратып алдылар. +Тургайның елмаеп-көлеп торган йөзе шул арада танымаслык булып үзгәргән иде. Кашлары туктаусыз кыерыла, сикергәли, аларда әле газап, әле шатлык шәйләнә, яшь каплаган күзләре аңлаешсыз, ә иреннәре бер елмая, бер көлә. Ул, нидер әйтергә теләп, әле әнисе, әле әтисе, әле әбисе белән бабасы каршына килеп, шактый иза чиккәч, ниһаять, авызын ачып сүз әйтә алды: +— Миңа... миңа... сезнең янда рәхәт! — диде ул, сүзләрен бүлә-бүлә. — Миңа рә-хәт!!! Әнием, әтием, әбекәем, бабакаем!.. Сезнең белән!.. +(Дәвамы алдагы санда) +Редакциядән: +Бу айда каләмдәшебезгә 75 яшь тулды. Аны юбилее белән котлыйбыз! Исәнлексаулык, икат уңышлары, күңел көрлеге, сәгадәтле гомер телибез! +Фирүзә +Камалетдинова +ЯРАТЫП КИТҮ +ХИКӘЯ +Көн эссесе иртәдән үк биткә бәрелде. Кәйге челлә озаккарак сузылды шул. Тәнгә кызу кояш нурлары кадалган саен, каядыр еракка, боз өстенә ак аюлар сузылып яткан туң утрауларга качасы килә. Әмма үз-үзеңне киңми хәлең юк: хезмәтем шуны сорый... Һични белән исәпләшмичә, каршылыклы, аклы-каралы дөньядан һаман хакыйкать эзләп йөрисе... Чын дөреслеккә күптөсле күңел кичерешләре, кыенлыклар аша барып китәсе... +Эчтән пошынып каләмемә үреләм. Гүя дәфтәремнән болан күзләредәй моңсу күзләр карап тора. Колагымда тавышлары яңгырагандай була — әйтерсең лә әрнү диңгезендә тамчы сыман нәни өмет бәргәләнә: "Бетермәгез безнең авылны! Бетермәгез авылны! Сезнең хәлегездән килә бит..." +Әллә кайдан, тирәннән — күңел төпкеленнән үк күтәрелгән таныш аһәң кинәт сискәндереп кибәрә. "Минем хәлемнән киләме?" — Үз-үземә шулай дип сорау бирәм. Мин бит нибары гап-гади журналистмын! Гап-гади корреспондент булганга, редакторыбыз бер төркем депутатларга ияртеп кибәрде ләса. Мәктәпләре ябыла торган авылларга хөкүмәт кешеләре ничек битараф калсыннар ди инде? Һәм без моны дөрес итеп матбугатта күрсәтергә тиеш... +Көн эссесе иртәдән үк биткә бәрелде. Бөркүгә ничекләр чыдармын дип, юлга бик кыенсынып чыгуым тикмәгә булган. Депутатлар гади автобус белән йөрмиләр икән: кондиционерлар, тын гына гүелдәп, назлы, киләс кил өрдереп тора, йомшак урындыклары окмах түрләренә тиң диярсең. +Без кояшка таба барабыз. Кояш гүя үзе дә безгә каршы йөгерә... +Көн үзәгендә бер генә мәсьәлә: оптимизация, диде оештыручылар. Авыл өчен "ция"ләрнең берсе дә ят түгел; күп төрле революция, коллективизация, конфискация, девальвация, индустриализация, приватизацияләрне кичкән авылның монысына да каршы торырлык хәле юктыр. Күңел нигәдер шулай тоя. Авылның йөрәге дә заман килләрендә чуерташтай каткандыр, мөгаен. +Менә без канын шомлы тынлык йомарлаган авыл урамына кереп барабыз. Ямь-яшел чирәм өстеннән юыртабыз, гүя килешебезгә табигать бик килештереп, олылап затлы келәм кәеп куйган. Һәм әлегәчә аңа берәү дә аяк басмаган. Андасанда кадакланган тәрәзәләр күренә, тәмам кыйшайган, аварга торган караңгы Фирүзә КАМАЛЕТДИНОВА — шагыйрә, прозаик; "Толымлы ай", "Кирбизәк", "Хикәяләр" һ.б. китаплар авторы. Һ.Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты. Казанда яши. капкалар очрый. Беләм: болары яхшы фал түгел. Авыл бит ул төзек тормышы белән генә күркәм күренә. +— Мәктәп каршысына туктыйбыз, — дип, шофёрны дөрес юлга салды кайсыдыр. +Безне, рәссам картиналарыннан иңгәндәй, ап-ак кирлектәге күлмәк өстеннән бизәкле алъяпкыч япкан әбекәйләр каршы алды. Мизгел эчендә төркемебез белән әйләнә уртасында ук калдык. +Мондый кирләрдә, гадәттә, китәкчеләр сүз башлаганчы, халык үз уен әйтеп өлгерә. Халыкка трибуна кирәкми чөнки. Бу юлы да шулай булды. +— Яптырмагыз, сеңлем, безнең мәктәпне! Мәктәп бетсә, авыл да бетә инде, — диде бер әбекәй, чигә чәчләрен кулы белән ак яулыгы астына этә-этә. Мин аның күзләренә карадым: алар болан күзләредәй моңсу иде. — Авылыбыз шәһәр янәшәсендә генә бит, балалар да бер кайтырлар. Оныклар үсеп киткәч, туган нигезләренә кайтмый кайда гына барсыннар соң? +Мин мәктәп бинасына күз төшереп алдым: шактый иске күренде ул. Бүрәнәләренә дә караңгы төс иңгән икән. Без утырып килгән дәү автобуслар һәм район хакимияте башлыгының елкылдап торган затлы чит ил джибы янында бераз кыйшая төшкән мәктәп кенә түгел, авыл үзе дә югалыбрак калды кебек. Һәрнәрсәдән гүя искелек, черек исе аңкый иде... +Уртага мәктәп директорын чакырдылар. Сорауларга ул кавап бирәсе икән. Уртача буйлы, какча гәүдәле директор, сыланып торган тыңлаучан чәчләрен артка сыпырып, берара сүзсез торганнан соң, эчке борчуын артык сиздермәскә тырышып: +— Хәл шулайрак инде безнең: кәмгысы ун укучыбыз бар, быелгысы елда укырга керүче бер бала да юк. Киләсе елга берәү көтелә, аннан соңгы елда икәү киләчәк, — дип куйды. +— Мәктәпне япсагыз, алары да шәһәргә китәчәк, — дип шаулашты әбекәйләр төркеме. Минем янда басып торганы, диктофоныма ук иелеп: +— Яптырмагыз, сеңлем, әйтегез депутатларга. Сабый көенчә авылдан чыгарып кибәрмәгез безнең балаларны! — дип пышылдады. +— Үзегез әйтегез сез... +— Алар безне ишетмәсләр шул, аларның үз мәшәкате... Авыл бит үзе дә ятим бала хәлендә. Ә ятимнең аның атасы да, анасы да булмый, — дип сүзне ялгап кибәрде кайсыдыр. Әлбәттә, тере депутатны үз гомеренә беренче тапкыр күргән авылның хәлен аңларга мөмкин иде. +"Ишетмәсләр дә, — дип кабатладым мин эчтән генә. — Чөнки оптимизация күптәннән бара бит инде. Ул, зур тизлек белән мәктәпләрне йота-йота, алга ыргыла. Шулай да без сезнең сүзләрегезне газетка язырбыз. Авыл шулай уйлый, диярбез". +Ул арада мәктәпне карарга чакырдылар. Депутатлар төркеменә ияреп без дә эчкә уздык. Баскан саен шыгырдаган такта идәннәр үткәннәрнең кайтавазы булып ишетелде. Күз алдымдагы күренештән бермәл тын алалмый тордым, гүя һич көтмәгәндә, такта идәннәр ярыгыннан теге гасырда ук калып, миннән шактый ерагайган балачагым калыкты. +Иркен коридорның нәкъ урта турысында өсте ак япма белән капланган, тутыкмас калайдан эшләнгән олы су багы тора. Бак өстендәге диварга Ленин бабайның дәү портреты эленгән... Аннан да өстә, бинаның дүрт ягын тоташтырып, Ньютон, Ломоносов, Менделеев кебек гыйлем ияләренең төссез портретлары тезелгән. Телсез калып, текәлеп тора торгач, мин хәтта егерме беренче гасырда яшәгәнемне онытып кибәргәндәй булдым... Инде системалар алмашынды: капитализмда яшибез түгелме соң без хәзер? Музей түгелме бу, чынлап та мәктәпме соң? +* * * +Безнең дәфтәрдә төсләр төрле булса да, рәсемнәр күп түгел. Ел әйләнәсенә бик тырышып нибары өч рәсем ясыйбыз: сентябрьдән яңа елгача — яфрак (чөнки табигатьтә көздә коелган яфраклардан да күп нәрсә юк), яңа елдан язга кадәрле — чыршы (чөнки без, кир катыра башлауга, хыялда чыршы бизибез), аяз күкләрдә кошлар чылбыры күренгәч, сыерчык оясы сызгалыйбыз. Әлбәттә, рәсем дәресе абыйның ак ватман кәгазенә өрәңге яфрагы төшерелгән кызгылтсары сурәтне тактага элеп куйган мәленнән башлана. Ул картина шактый искергән инде: ничә буын алышынган, гүя балаларның күз нурларыннан читчитләре кыелып, ертылып, тәмам йомшап беткән. +— Балалар, — ди абый, бер уч төрле-төрле кипкән яфракларны өстәл өстенә салып, — игътибар итегез әле сез табигатьнең могкизасына: бер яфрак икенчесенә охшаганмы? Юк... Кешеләр дә шулай... Сез дә үсеп китәрсез. Төрле һөнәрләр сайларсыз. Арагыздан укытучылар, табиблар, бәлки әле галимнәр дә чыгар... +Без бер-беребезгә карашып алабыз. Чынлап та бер-беребезгә охшамаганмы без? Баксаң, киемнәребездә дә әлләни аерма юк кебек. Кара күлмәк, ак алъяпкыч, тасмаларыбыз да ап-аклар. Малайларда караңгы зәңгәр төстәге погонлы костюмнар. Бер-ике үлчәмгә зуррак инде зурын. Әниләре киләсе елга да "расхут" чыкмасын дип, шулайрак алырга тырышалар да соң... Без — кызлар киемне саклап кисәк тә, малайлар өметләрне бик акламыйлар шул. Ел ахырына киткәнче үк терсәк турлары, тез башлары тишелеп чыга. Ел беткәнче, костюмны яфрак-яфрак эре ямаулар чуарлый... Шулай да безнең бөдрә башлы Володя Ленин исемле малай рәсеме төшкән йолдызчыкларыбыз бертөрле, биш почмагы да кып-кызыл булып янып тора, берсенең дә төсе китмәгән. Рәсем дәфтәрләребез дә бертөсле хәтта: аларны ел да укытучы абый үзе юнәтә чөнки. +— Кешеләр дә шулай төрле, — дип кабатлый абый, яфракларны учы белән бер кырыйгарак этеп һәм өстәлдә торган кырлы стаканнан су йотып куя. Сусыз тора алмый ул. Мәктәпнең өсте ак япма белән капланган, тутыкмас дәү багыннан су алып керә дә шуңа кечкенә шешәдән дарумы, агумы тамыза. Бүлмәгә песи үләне исе тарала. Гадәте шундыймы, чиреме — без монысын белмибез. Тик аның үзенә тәгаенләнгән суны беркайчан да эчеп бетерә алганы юк. Яртысына да төшеп китмәгән көенчә, өстәлдә кала бирә. +Әмма шунысын беләбез: абый безнең авылга ун чакрым юл үтеп, чатнама суык кышларда чаңгыда килә. Кайсыбер көннәрдә кар кешесенә охшап тора ул: үзе дәү, үзе ябык, үзе ап-ак. Үзе колакчынлы бүреге өстеннән соры оренбур шәлен ябынган була. Аның шәлен, керфекләрен, кашларын бәс сарган, каз мае сөртелгән битләре кызарып, елкылдап ялтырап тора. Каз мае туңдырмый ди, имеш. Монысын миңа әтием әйтте. Кайчак малайлар дәфтәр артына абыйны кишер борынлы Кар бабай итеп ясап куялар. Без кызларга шуны күрсәтеп мактанышып алалар. Югыйсә абыйның бездән бер кат та Кар бабайны рәсем итеп ясатканы юк, ул гел чыршы рәсеме төшерергә куша. Тыңламагач тыңламый инде бу малайлар... +...Ә соңгысы һәрчак кыр дәресе була. Монысын да без абый белән бергә яратабыз. Чөнки көн дә кырлый торгач, ул кырны барыбыз да яхшылап ятладык. Белгән белән ничек кыенлык кичереп булсын ди инде? +Кузгал, уян ләгънәт ителгән, +Коллар һәм ачлар дөньясы! — дип дәррәү кычкырып кырлап кибәрәбез дә куплет ахырында "ы-ы-ы" дип сузып торабыз. Тавышыбыз иркен безнең шулай. Абый, кыр башлануга, урамга күз ташлап ала, аннан йомшак кына басып, тәрәзә ягына юнәлә һәм, көн нинди булуга карамастан, форточкаларны киереп ачып куя. Үзе һаман тәрәзәне күздән ычкындырмый. Ә тәрәзә каршысында гына авыл кибете. Аның баскычы төбенә һәрчак ир-атлар кыела... Озаклап бәхәсләшәләрме, берәр төрле төче яки ачы эчемлек шулай тотамы — алар һаман шунда... Абыйга кибет төбенең кешеләрдән бушамавы ошый да сыман. Чөнки ул ачык форточкаларга әледән-әле күз төшергәләп алган саен: +— Яңабаштан киттек... тагын да кычкырыбрак кырлыйбыз, балалар, — диеп боера. Безгә шул гына кирәк тә. Белмәгән кыр түгел ләбаса! +Кузгал, уян, ләгънәт ителгән, +Коллар һәм ачлар дөньясы... +Абый янә тәрәзәгә күз салгалап ала да: +— Хәзер русча кырлыйбыз, — дип куя. — Киттек! Тагын да кычкырыбрак! +Малайлар муен төймәләрен ычкындыра башлый, без башны югарырак күтәреп, бердәм алдырып сузып кибәрәбез: +Вставай, проклятьем заклеймённый, +Весь мир голодных и рабов! +Кыр куплеттан-куплетка куәтләнә, куәтләнә... Кибет төбендәге кешеләр башларын безнең якка боралар... Абыйның йөзендә канәгатьлек чаткылары уйнаклый. +Безнең тагын бер бик яраткан дәресебез бар: физкультура. Монда һәммәбез ирекле: кәйрандай йөгерәбез дә, көңгерәдәй сикерәбез дә, арысак утырып та торабыз. Чөнки бу — уен дәресе. Абый бер сүз дә әйтми. Ул безгә битараф шикелле тоела кайчакта. +Берзаман чирек бетә. Абый тып-тыныч кыяфәттә безнең каршыга кереп баса да: +— Балалар, көндәлекләрегезне ачтыгызмы? Бөтенегез дә үзегезгә рәсем, кыр һәм физкультурадан "5"леләр куегыз, — ди. Бу көмлә безнең бертөрле тормышыбызга ямь өстәп кибәргәндәй тоела. Ә абыйның исе китеп сөенә белмәгәненә дә, чыгып төшеп кайгырмаганына да без инде күнектек. Артыгын сөйләшмәгәненә дә. +— Фронтовиклар шундый була, — ди әбием. +Хәер, безгә рәсем белән кырдан, физкультурадан "бишле" куелгач, бик киткән. Чөнки беләбез: рәсем ясар өчен Аллаһыдан иңгән талант кирәк. Кешенең баш мие төзелешенә бәйле ди, имеш, барысы да. Ул ми дигән ит кисәгендә кул хәрәкәтен һәм дә күз үткенлеген көйләүче аерым кепселләр бар, имеш; шулар булмаса, рәссам чыгар дип өметләнү бөтенләй дә урынсыз ди. Монысын әтием ниндидер газетадан укып бирде бер тапкыр. +Кырлар өчен дә талант кирәк икән. Танылган спортчылар да сирәк-мирәк кенә туа, диләр. Шулай да минем кайчак бик тә кырчы буласы килеп куя куюын. Әлфия Авзалова кебек үк булмаса да инде... Күңел һаман яхшылыкка өметләнә. Кыр дәресе кергән көнне мин шыпырт кына әбием янына елышам, чөнки үлепләр кырлыйсым килә. +Ә көннәрдән бер көнне тоттым да: +— Әбием, тыңлап кара әле, менә нинди кыр өйрәндек без бүген, — дидем. +— Тыңлыйм, кызым, әйдә башла, — диде ул, мине кочагы белән үзенәрәк сыендырып. Мин кырлап кибәрдем. Дәрестәгечә, кычкырып, әлбәттә. +Кузгал, уян, ләгънәт ителгән +Коллар һәм ачлар дөньясы... +Әбиемнең бик әзгә генә йөзе кыерылды, аннан ирен читләренә елмаю кунды. Кытыршы куллары белән минем чәчләремнән сыпырды да: +— Абау, шундый кыр буламы? Кырга төкселек килешми икән, һай... Кешеләрнең дөньясын да, үзләрен дә ләгънәт итү гөнаһ, балам. Иблис кенә ул ләгънәт ителгән. Аллаһ тарафыннан... Ә кыр ул менә болайрак кырлана, — диде. Аннан тамагын кыргалап торды да: +Аклы күлмәк кидерерләр, +Салкын гүргә иңдерерләр... — дип көйли башлады. Һәм үтә тыныч тавыш белән өстәп куйды: +— Бу кыр мөнәкәт дип атала... Бер дә кыр кырлаган кебек түгелсең шул, балам, шигырь сөйләгән төсле генә... Көен дә, сүзләрен дә дөрес сайламагансың диимме? Менә мондыйлары да бар ул кырның, әйтегез абыегызга, шундыйларын да өйрәтсен. — Ул янә чәчләремнән сыйпый-сыйпый: +Сандугачлар талга төшә, +Талдин тирәккә төшә; +Кайгы-хәсрәт башка төшә, +Баштин йөрәккә төшә, — дип, әллә нинди тирән моңга төреп көйләп күрсәтте аннары. Мин пырхылдап көлеп кибәрдем. Сугыш турындагы кинодан сикереп төшкән кешедәй, өстенә гимнастёрка, галифе чалбар кигән абыйның әбием кырларын кырлавын күз алдына китереп карадым. Юк, юк, дөресрәге, һич тә күз алдыма китерә алмадым. Сугыш беткәнгә бик күп еллар үтсә дә, аны безнең авылда башка төрле киемнән күргән бер генә кеше дә юк. Төсләре уңып, шактый таушалып, хәтта кыршылып тузсалар да, ул әллә киеменә, әллә сугышка, әллә туган илгә булган мәхәббәтенә шушылай тугрылык саклый. +Сандугачлар талга төшә, +Талдин тирәккә төшә, — имеш... Юк, килешми бу кыр абыйга! Үзенә килешмәгәнне безгә ничекләр өйрәтсен инде ул? +Безне тыңлап торган әни: +— Кешене кеше өйрәтми, дөнья өйрәтә, — дисең ләса, әнкәй, үзең, әйдә, азаплама баланы, — дип, аргы якка чыгып китте. +Чүт елап кибәрмәдем. Баш миендәге теге зәгыйфь кепселләр күз алдымда биеште. Көндәлегемне ачып, шулчак "бишле"мне күрсәтәсем килде, күрсәтмәдем. Түздем. Чөнки безнең ул "бишле"ләр уртак иде шул, чөнки без бөтенебез дә табигать балалары... Әбием әйтмешли, Аллаһы Тәгаләнеке... +Хәер, әбиемә үпкәләмәдем мин. Бер тапкыр өйдә үзем генә дип белеп: +Коховка, Коховка, +Дускаем винтовка, — дип кырлап кибәргән идем, әнием алдагы өйдән: +— Нәрсә дип әйтәсең, кызым? — дип эндәште... Шуннан мин өйдә башкача кыр дип авызымны ачмадым шикелле. Бик кырлыйсым килгән чакларда күңел төпкелемдәге эчке моң гына иңри иде: +Сандугачлар талга төшә, +Талдин тирәккә төшә... +Хәер, сүзем абый турында иде бит әле. +Ул безнең белән экспериментлар уздырырга ярата. Дөресрәге, ирекле ил һәм ирекле киләчәк күрергә теләгән каны бер генә теләгебезне дә чикләргә көрьәт итми. Менә без дәреслекне ачабыз. Өйдә укырга бирелгән әкиятне табабыз. +— Йә, кайсыгыз башлый? — дип сорау бирә абый. +Без бишәүләп кул күтәрәбез. Ул бераз башын кашып тора да: +— Әйдә, бишегез дә берьюлы укыгыз, — дип боера. +Фаилнең артка калганын белеп алгач: +— Әһә, калдыңмы, утыр әйдә, — ди. Шулай уен ахыргача дәвам итә. Ә ахыры шунда: киңүче билгеле булгач. +Беркөнне ничектер, абый дәресләрдән соң безнең өйгә килде. Әтигә йомышы төшкәнгә охшаган иде. Алар икесе дә фронтовиклар икән. Әти дә, кырда көне буе борчак чабып, кояшта тәмам янып, әлсерәп кайтып кына кергән иде. Абый әтигә: +— Дугада булды инде анда хәлләр. Курскида, дим. Манчып та карадылар соң... Шулай да исән кайттык... Безгә дә кайтасы гына калмаган да бит... — дип әйтеп салды. +Мине, укытучылардан да бәхетле кеше юк, дип инанган баланы, бу сүзләрне ишетү әллә нишләтеп кибәрде. +— Иттарткыч аша чыктык ласа, Солтан дус, — дип сүзгә кушылды әти. — Хәзер инде Ходай биргән гомерне яшәргә кирәк... Яшәп торганда тормышны да ташлап булмый бит инде аннары... +— Тик беркемгә кирәгебез юк бит безнең, илгә дә, кешегә дә... Шуңа гына әйтүем... +— Барыбер дә үртәлеп яшәмәскә кирәк безгә, туган. Башкача булмый... +Мин аларның озын-озак сөйләшүеннән абыйның сугыштан соң физика укытканын, шуннан РОНО мөдире булганын, кемнеңдер аңа: "Немецларга хезмәт иткән", дип яла ягуын һәм зинданга ябуларын, аннан чыккач, озак еллар буена бер колхозда ат караучы булып эшләвен, Сталин үлгәч аклануын... Ахыр чиктә безнең авылга башлангычларны укытырга билгеләнүен белдем. +Шунда мин, мич каршындагы чаршау артында, мәктәптәге бер вакыйганы искә төшердем. Болай булды ул. Апаларым миңа Мәскәүдән алдына бик матур алсу күбәләкләр төшкән кылы кофта алып кайттылар. Шатлыгым күкләргә ашкан иде ул көнне. Куанычтан сикереп тә, йөгереп тә йөрдем. Ни боерсалар, шуңа ризалаштым, ни кушсалар, шуны үтәдем. Икенче көнне мәктәпкә киеп киттем. +Ә мәктәптә без партадашым Хәлим белән сүзгә килдек. Тукта, нәрсә бүлдек соң әле? Ә, әйе, кил тауга табан исми, дип торган була. "Тауга табан да исә, елгага табан да исә, шуңа күрә кил бит ул", — диюем булды, каралы каләмен минем кофтага сөртеп тә алды. И еладым инде мин шунда! Абый: "Иртәгә ацетон алып килеп, үзем чистартып бирермен, елама гына", — дип юатты. Икенче көнне абый шешәгә салып ацетон алып килде. Аны чүпрәккә манып и ышкыды, и ышкыды... Кап-кара таплар ап-акка әверелде. Мин шуны аңладым: тапларның карасы да, агы да яхшы түгел икән... Аларның икесе дә күренеп, чекерәеп күзгә кереп тора икән шул... +— Без, ярар инде, чыдадык, балаларга мондый язмыш язмасын иде, — диде абый, әти белән сөйләшкәндә. — Китсеннәр иде алар моннан, Әхмәт. Авылларыбыз кечкенә, тик алар безгә дә сыену урыны була алмады. Шәһәргә китсеннәр иде! Анда барыбер дә кешене кеше белми... +Әти, аның сүзләренең дөреслеген раслап, башын селкеде. Аннан: +— Әйе шул. Аларга яшәү киңелрәк булсын иде ичмасам, — дип абыйны көпләде. — Сталин кушканча яшәп тә карадык соң... Әгәр дә яшәү дияргә яраса... +Ул бераз уйланып торды да өстәп куйды: +— Тик кая барсаң да, бер әттәхияттер инде, туган. Хастаның баш очында әкәл утырыр, ди бит... +— Шулай да... шулай да һәркемнең тормыштан өлеше бар, аласы көмеше бар... Безгә ул көмеш эләкмәде ләса... — диде абый, үкенеч тулы тавышын тешләре белән кысып. +Ә Сталинны мин нигәдер Ленин бабай дип күз алдыма китердем. Чөнки безнең мәктәп диварында Ленин белән Хрущёвның олы-олы портретлары эленеп тора. Дәү бак янына су эчәргә барганда, без аларның исем-фамилияләрен гел укып үтәбез. Ә көннәрдән бер көнне бу ике портретны кубарып алып, янә ике дәү портрет элеп куйдылар. Аларының асларына "Косыгин", "Брежнев" дип язылган иде. Брежнев дигәненең көрән кашларын тотып-сыпырып та карадык әле. +— Шундый калын кашлар булмый, ябыштырып кына төшкән ул аны, — дип, Зөфәр үзенчә ачыклык та кертеп алган иде. +Ә тегеләрен идән юучы Галимә апа чүплеккә үк чыгарып ташлаган булып чыкты. Абый бу вакыйганы үстереп торырга кай калдырмады: тиз-тиз юллап, кире алып керде дә, калтыранган куллары белән ишекне көчкә ачып, склад сыман бер караңгы бүлмәгә бикләп тә куйды. +Без элеккеге бай йортында укыйбыз. Дөресрәге, миңа ерак бабай тиешле кешенең йорты булган ул. "Аскы катта итек басу, кием тегү, ипи салу өчен махсус бүлмәләре бар иде", — дип искә ала әти аларны. Хәзер инде ул тармакны әтием берүзе генә саклап килә. Бу хакта ул миңа беркемгә дә сөйләмәскә куша. Шулай да безгә теге чорларда ук тагылган "Мулла" дигән кушамат кына һаман арттан калмый ияреп йөри. Ерак бабайларны үткән гасырларда ук сөргеннәргә сөрсәләр дә... +Ә мәктәп, ягъни бабамнар йортының бүрәнәләре һаман да чатнап тора. Сап-сары, шома, эре кәүсәле агачлардан буралган ул. Чын осталар эшләгән ди шул аны! Почмакларындагы бүрәнә башлары да доминоны берсе өстенә берсен куйган кебек тип-тигез. Әле аларның мүкләре дә чыкмаган, төсе дә уңмаган. +Безнең авылда шушы мәктәп урнашкан чатны "Мулла чаты" дип атыйлар. Монда ниндидер безгә бик үк билгеле булмаган серләр яши. Чөнки әниләр, "Мулла чаты"нда карап кына йөрегез, егыла күрмәгез, дип кисәтеп кенә торалар. Бу тирәдә егылсаң, аяк-кулың мәңге дә төзәлми ди. Сәбәбе шул: мулла бабам, ерак Себергә чыгып киткәндә, кан рәнкешләрен шушында чәчеп калдырган, имеш... +* * * +Әлбәттә, газетага, авыл шулай уйлый, дип тә язып чыктык. Әбекәйләрнең теләк-гозерләрен дә төшереп калдырмадык. Мәктәпнең искелеген дә, килешторышын да сурәтләдек. Һәм икенче көнне үк безгә "өстән" шалтыраттылар. "Сез һаман хөкүмәтнең сәясәтен дөрес аңламыйсыз, һаман искелеккә ябышып ятасыз", диделәр. Мәгълүмат үзәгеннән яшь кенә кыз безне оптимизация кергән алдынгы районга алып барырга вәгъдә итте. +Көтеп алынган ял көнемә туры килсә дә, мин ул районга барырга ризалаштым. Һәм без юлга чыктык... +Киңел машина асфальт юлдан килдерә генә. Килләр дә куып тоталмыйдыр, мөгаен. Без кояшка таба барабыз. Кояш үзе дә гүя безгә каршы йөгерә... Туган илемнең алга китеше мине ничек куандырмасын ди! Тик журналист кеше фикерләрнең төрлесен тыңларга, аларны икенче берәүләргә дә киткерергә тиештер бит. Хәзер безнең илдә демократия лабаса! Һәркем үз фикерен әйтергә хокуклы. +Машинабыз коштай оча. Мин бераз каушап та киттем бугай: әбекәйләрнең фикерен һаман яза киләм шул. Ә алар һаман бертөрле сөйлиләр. Өйрәтеп куйганнар диярсең: "Бетермәсеннәр безнең авылны! Яптырмагыз безнең мәктәпне! Сабый көенчә, биздермәгез авылдан балаларны!.." +Юлның ян-якларындагы нәзек аяклы сылу каеннар, әйтерсең, безнең арттан йөгерәләр. Әйтерсең, сары чәчле гөлбадраннар, юан сабаклы ак әремнәр аларга тагылган... Әйтерсең, безгә бөтен дөнья ияргән... +Күкләрдә салынып-салынып, канаты талган дәү кошлардай, караңгы болытлар йөзә. +Безне районда бик теләп каршыладылар. Оптимизациянең башлангычын карарга килүчеләр моңарчы да күп булган икән. Зур, якты сыйныфлардан торган мәктәпнең һәр бүлмәсен диярлек ачып күрсәтеп чыктылар. Һәрберсендә компьютерлар, яхшы киһазлар, якты тәрәзәләр... Менә шунда килеп укыячак икән мәктәпләре ябылган балалар. Әлбәттә, куанычлы хәл: ни әйтсәң дә, яхшы белем — якты киләчәк инде ул. +— Шулай яхшырак, ышанасызмы? +— Ышанам, әлбәттә, — дидем мин. Чоргамы ышанмаска! Илгәме ышанмаска! Бөтенесенә дә ышанабыз ич без: кешеләргә, заманга, киләчәккә... +— Ә хәзер мин сезне ябыласы мәктәпкә алып барам, — диде РОНО мөдире. Аның тавышында эчке бер горурлык сизелеп тора иде. +— Мең кат сөйләгәнче, бер кат күрүең яхшырак, — дидем мин дә, аны куәтләп. +Бинадан килеп чыксак, аптырап калдык: әллә кай арада коеп яңгыр ява башлаган иде. +— Бер дә яхшы булмады әле бу, — дип, пеләш башын кашып куйды РОНО мөдире. +— Ярар, тузан басылыр әзрәк, — дип кушылдым мин. Аның төсе үзгәреп китте. +— Өч чакрымлап булыр юлсыз участок бар бит әле, шуны ничек үтәрбез икән соң? +— Үтәрбез әле... Балалар йөрисе юлда тукталып калмабыз... +Мөдир, минем белер-белмәс сөйләшүемне ошатмыйча, усал итеп, салкын күзләре белән чагып карап алды. +Һәм без киттек. Яңгыр тагын да көчәйде. Ярсу тамчылары машина түбәсендә үкәтләнеп биешкән саен, мөдир күбрәк тынгысызланды. +— Тапкансыз көнен, күрмисезмени, болытлар иртәдән үк салынып тора иде бит... — дип куйды. +— Алардан өстә кояш көлә иде, без юлга чыкканда, — дип елмайдым мин. +Ул шофёрына сорау бирде: +— Ничек уйлыйсың, Гали, кереп булыр микән? +— Барып карыйк соң... — диде тегесе битараф кына. +Яңгыр тагын да көчәя төште. Юеш асфальт та инде тигез түгел: чокырлычакырлы иде. Үзебезне дә юллар яңгыр тамчыларыдай биетә башлады. Бу мәлдә барыбыз берьюлы сүзсез калдык. +— Киттек, дәльше төшеп карыйк, әйдәгез бергәләп, тик кереп булырдайга охшамаган бер дә... +Шофёр сүзләрен аеруча тынычлык аша әйтсә дә, миңа алар юаныч бирмәде. Оптимизациянең яхшылыгына нәкъ менә бүген ышанасым килә иде шул. Ихластан, кечкенә авыл балаларын кызгандым. Алар гаеплеме бәләкәй авылда туганга? +Асфальт беткән кирдә, яңгыр астында шактый таптанып тордык та янә кылы машинабыз эченә чумдык. +— Керә алмабыз, әлбәттә... Ничек керәсең ди монда? — Мөдир борчулы иде. — Кире борылыйк, булмаса, — дип әмер бирде ул. +Без бер сүз дә дәшмәдек. Чөнки һәммәсе сүзсез дә аңлашыла. Кайчак үзе кылган гамәлләр каршында хөкүмәт үзе үк чарасыз да була икән шул... +* * * +Тып-тын иртә. Безне гыйлем иле белән тоташтырган чаңгы юлы саран кояш яктысында пыяладай тигез һәм энкедәй ялтырап күренә. Чаңгы тавышы да Кир шарының икенче ягынача ишетеләдер кебек. Мамык шәлемә сарылган бәсләр, кил уңаена битемә тиеп киткән саен, өшетеп кибәргәндәй тоела. Мин абыйны күз алдыма китереп елмаеп куям. Минем дә кашларым, керфекләрем Кыш бабайны хәтерләтәдер, мөгаен. +Без инде сигезенчедән соң, күрше авылга йөреп, соңгы сыйныфта укыйбыз. +Мәктәп ишеген ачып керүгә, яныма классташым Рәйнә йөгереп килде. Һәм исәнләшеп тә тормастан: +— Абый үлгәнне ишеттеңме? — дип сорады. +— Кайчан? Ни булган? +— Ни булганын кем белсен? Өстәлдә эчелеп бетмәгән стаканы калган. Бүлмәсенә песи үләне исе таралган ди. Агумы, дарумы — анысын беркем дә тикшереп тормагандыр инде... +Моны аңа фронтовик әтисе әйткән. Алар авыл башында яшәгәнлектән, хәбәр иртүк килеп ирешкән. Ә безгә мин мәктәпкә килгәч кенә... +Дәресләрдән соң өйгә кайтсам, әтием абыйны озатып кайтып кына кергән. Ул ике кулы белән башын тотып, бик озак уйланып утырды. Фронтовиклар үлгәндә дә бер-берсен ташламыйлар икән шул. +* * * +Бу авыр хәбәр быргы тавышыдай колак төбемдә айлар буена яңгырап торды. Кечкенә авылның кәйге рәшәләрне тибрәтеп йоклаткан кичләре һәм быргы тавышы... Абый безне кәйге ял чорында да онытмый иде бит. Янына чакырып алырга бер кай таба иде. Дөресрәге, алма кыярга инде! Мәктәбебез ишегалдында мул уңыш белән куандырып, бик матур, иртә өлгерә торган алмагачлар үсә. Кәйнең бөтен кете гүзәллеген үзләренә кыеп, алсуланып тулышалар иде алмалары. Көннәрдән бер көнне тып-тын авылны быргы тавышы сискәндереп кибәрә. +— Абый чакыра! Ур-р-а! — дип, дөньябызны онытып, дәһшәтле аваз килгән якка чабышабыз. Безнең куанышып йөгереп киткәнне күреп торган әти бертапкыр әнигә, пышылдап кына: +— Быргы тавышы миңа бу укытучының кан авазы булып ишетелә, — дип куйды. +— Мыскыл ителгән йөрәкнең кан авазы, — дип куәтләде әни. +— Мин юл буена үз-үземә сорау биреп бардым: "Нәрсә икән соң ул кан авазы?" +Без килеп киткәндә, абый алма бүлә иде: чирәмгә кучалап-кучалап, тигез итеп, рәт-рәт куеп бара. Аның озын нәзек бармаклары йөгерек хәрәкәтләнә. Хәер, абыйның кулларының матурлыгы кара тактага акбур белән язганда күбрәк тә күренә иде сыман. +Абый безне күзен кыскалый-кыскалый елмаеп каршы алды. Бер күзе пыяла диләр аның, шуңа микән, тамчы да хәрәкәтләнми. Хәер, без моңа гакәпләнмибез дә, чөнки даулы елларның котсыз шаһиты ул күз. Шунысын да беләбез: абый бит сугыштан киңеп кайткан! Безнең авылда киңеп кайтучыларның йә аягы, йә кулы, йә күзе юк. +Абый янында мәктәп мичен ягучы Рәхилә апа басып тора. +— Рәхилә, — дип эндәште абый аңа, — менә боларын киптереп куй әле быел да! Кышка балаларга компот кайнатып эчертербез. Ничек яраттылар бит былтыр. Ә боларын... Кая, балалар, итәкләрегезне тотыгыз әле! Кепкаларыгыз бармы?.. +Безнең итәкләр алсу алма белән тула. +Озын буйлы, олы йөрәкле абый, көмешләнгән чигә чәчләрен сыпырасыпыра, безнең арттан сөенечле елмаеп карап кала. Сак кына алдыртып, куаныша-куаныша, өйгә йөгерәбез. Кәй уртасында чын бәйрәм менә шушы була инде! Абый бүләк иткән бәйрәм бу! +* * * +Минем хөкүмәт кушканча, оптимизацияне олылап, матбугатны шаулатырлык мәкалә язарга дигән хыялым шулай итеп төтен булып күккә очты. Үз ялганыма үзем үк ышанырга да риза идем инде югыйсә. Чагыштырырлык берәр мисал гына күрсәтсеннәр... Теге авыл апайларын, артта калганнар дип, әзрәк чеметеп алырга да булыр иде... Тик алар хаклы булып чыгамы инде? +Үзем трамвайга йөгерәм, колагымда аларның тавышлары самавырдай кайный: +"Әйтегез, сеңлем, бетермәсеннәр безнең авылны! Тимәсеннәр мәктәбебезгә..." +Тик аны ничек бетерми калу мөмкин булганын мин бит үзем дә белмим. Депутатлар да белмиләрдер, мөгаен. Ничек бетерми калырга була соң аны? Моңа минем дә йөрәгем әрни, чөнки үзем дә кечкенә авыл баласымын... +Эшкә килеп китсәм, өстәлемдә ачылмаган хат ята. Минем исемгә үк адреслап кибәргәннәр. Тип-тигез хәрефләр укытучылар кулын күрсәтеп тора. Бу юлысы кемнән икән инде бу хат? Тагын оптимизациядән риза түгелләрдер әле. Колагымда хат эчендәге сүзләр умарта күчедәй гөжли: "Бетермәгез, авылны! Япмагыз, мәктәбебезне!.. Дүрт-биш бала, димәгез, ул балалар — авылның өмете. Без күз карасыдай саклап торган балалар шушылар лабаса!" +Әлбәттә, күңел сизгән: без барган мәктәп укытучылары ачу-үпкәләрен конвертка салып миңа юллаганнар. "Бераз булышсагыз, Ньютон портреты янына бәлки Тукай белән Кәлилне дә эләр идек. Тик мәктәп бит шуларны аласы акчага сезгә табын корды..." — дигәннәр. Их, мин дә утырдым ласа ул табында! Гаеплемен. Аштан олы булырга ярамый, дип өйрәттеләр шул безне. Аннан, өстәп, мәктәпнең бюджеты бик аз булуын да әйткәннәр. Директорларын мактаганнар. "Безнең авыл халкы суны да чишмәдән генә эчә, шуңа матур уйлый ул. Үз мәктәбе белән матур яшәргә дә тели", — дигәннәр. Һәм мәктәпләреннән чыккан галимнәрне, укытучыларны, табибларны, башка күренекле кешеләрен санаганнар. +Күзләрем ап-ак кәгазь өстендәге хәрефләр артыннан йөгерә, йа Хода, йөрәк тибешем аермачык ишетелә түгелме?.. "Ә сез искелек турында язасыз. Моңа без гаеплеме? Директормы?" +Мин ни күрсәм, шуны язып чыктым шул... Авыл баласы булсам да, авылның хәзерге яшәешен белеп бетермим, димәк... +Дөресен әйткәндә, абый белән әтинең хыялы чынга ашты: без авылдан киттек. Яратып, елый-елый киттек. Инде ничек кенә теләсәк тә, авылга кайтып китә алмабыз бугай... Аның хәлен дә аңламыйбыз кебек. Күршебез Дания апа: "И үскәнем, безне бит Аллаһы Тәгалә үзе ташлап бетерми: министрыбызны да яшәтеп тота әле", — дияргә ярата... Димәк, саланың, четерекле хәлгә калганда, туры юл күрсәтерлек затлары бар. Һәм АВЫЛ КЕШЕЛӘРЕ бар! Алар авылны яшәтергә тели! Уты-суы кергән, шәһәрдән һич ким түгел, диләр. Бәлки, бер көн килер: юллары да көйләнер. Бәлки, авылга кайтучылар да ишәер. Балалар да күбрәк туар. Кешеләргә эше дә табылыр. Бәлки... Чөнки, ни әйтсәң дә, әле һаман шәһәрнең тамагын авыл туйдыра бит. +Абыйның үз балалары да шәһәрдә танылган табиблар, диләр. Авылдан китүләренә сөенәләр микән алар? Бәлки... Әтиләре өйрәткән кырларны хәтерлиләр микән? Мин үзем башым иелгән, йөрәгем киселгән мәлләрдә нигәдер һаман әбием кырларын исемә төшерәм һәм күңел төпкелендә бер моң тибрәнә, газиз аваз иңри: +Кайгы-хәсрәт башка төшә, +Баштин йөрәккә төшә... +Тып-тын һавада, безнең авылга чаңгыда килгәндә, абый, кешенең күңел халәтен бәяли белмәгән катлаулы, исәпсез дөнья турында гел уйланып йөргәндер. Авыл читендәге ерак офыклардан: "Тагын ничек ярыйм соң сезгә?" — дип сорагандыр. Ашыйсы килә бит кемнең дә... Ипи кирәк! Ә икмәкне авыл үстерә... +Ә без киткәнбез шул инде. Һәм берничек тә кайтып китә алмабыз кебек... 110000 ннччее ббиитт:: ччоорр,, ммиилллләәтт,, ввааззггыыяяттьь +ӘБИЛӘР БӘБИ ТАПМЫЙ +Кәлил хәзрәт Фазлыевның Коръәндә исеме телгә алынган хикмәт иясе Локман Хәким нәсыйхәтләренә багышланган китабындагы "Нигезне саклау — илне саклау" дигән бүлеге игътибарымны аеруча кәлеп итте. Хәзрәтнең бүгенге хәл-халәтебезне тирәнтен чагылдырган әлеге язмасында уйландыра торган юллар бихисап: "Хәзерге вакытта "тел бетә, дин бетә", дип зарланабыз, кемнәрне генә сүкмибез, пикетлар ясыйбыз. Бер-беребезне уздыра-уздыра салган өйләребездә, зур чыгымнар тотып, туйлар ясап корган гаиләләребездә — ягъни үз өебездә, үз гаиләбездә татар телен дәүләт теле итәргә, ислам динен дәүләт дине итәргә нәрсә комачаулый, кем комачаулый?" яки "Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): "Һәркайсыгыз көтүче һәм һәркем үз көтүе өчен кавап бирә", — дигән. Көтүче көтүен таралып китүдән һәм явыз кәнлекләрдән саклый. Гаиләбез, илебез тарала икән, төрле бозыклыклар үтеп керә икән — без нинди көтүче?!" +Кәлил хәзрәт китабыннан янә бер мисал: рус язучысы Михаил Шолоховның "Күтәрелгән чирәм" романында Щукарь карт: "Яшәсен әбиләр!" — ди; "Нигә болай дип әйтәсең", — дигәч: "Алар бәби тапмый", — дип кавап бирә. Бүген телевидениедә татарлар турында хәйран матур тапшырулар бара, төбәкләрдә яшәүче татарларны күрсәтәләр. Кызганыч, күп очракта бу кырчы, биюче әбиләрне, гармунчы бабайларны, мәчеттә утыручы 3-4 картны күрсәтүгә кайтып кала. Алар нинди генә матур экзотика булмасын, әбиләр инде бәби таба алмый. Ә менә алар урынына кем кала? Оныклары нинди телдә сөйләшә, нинди телдә уйлый, кемгә хезмәт итә? Менә факига кайда! +Балаңның синең телдә теттереп сөйләшүе бик яхшы гамәл, әлбәттә. Әмма оныгың синең телдә сөйләшә алмый икән, эшләрең харап — көтүең таралган, өеңә явызлар бәреп кергән, димәк... +Исән чагында кадер-хөрмәт татый алмаган күренекле шагыйребез Харрас Әюпнең ошбу шигъри юллары барчабызны сагайтырга тиеш: +Терсәк якын — тешләп булмый, +Китми икән буй терсәккә. +Үз балаңның авызыннан +Явыз Иван тел күрсәтә... +Сүз дә юк, арабызда чын мәгънәсендә яхшы КӨТҮЧЕ булганнар да бар, шөкер. Моңа бер дәлил — кырчы, композитор һәм мөгаллим Мәсгут Имашев һәм аның гаиләсе. Мәсгут аганың күптән түгел генә Камал театрында булган юбилей кичәсендә оныгы Айрат Имашев таң калдырды. Юк, татарча затлы итеп кырлавы белән генә түгел, бабасына әйткән гап-гади сүзләре белән дә сокландырды ул. Чал чәчле Мәсгут абыйга оныгы: "Бабай, синең кырларыңны киләчәктә дә башкарырмын, Алла бирса!" — диде. Бабасы телендә, саф татарча әйтте. +"Нәрсә ул бәхет?" дигән сорауга бик шәп каваптыр бу. +Ләбиб ЛЕРОН +Зөлфәт Хәкимнең бүгенге дөньяның саркастик моделен тудырган "Сәер никрут" (2014, №11) повесте да постмодернизм юнәлешендә икат ителгән. Повестьның төп герое Хәсәнов Булат — 21 яшьлек, таза-сау, кулы эш белгән, акыллы егет. Аның армиягә барырга теләве, туган илен яратуы военкомат һәм прокуратура хезмәткәрләренә дә, врачларга һәм депутатларга да, хәтта армиядән качып котыла алмаган солдатларга да күләрлек булып тоела. 12 бүлектән торган әлеге текстта язучы Булатның, теләгенә ирешү өчен, нинди вакыйгаларга таруын күрсәтә, шуның белән бүгенге кәмгыятьнең хәленә төрле сыйныф-катлаулар киселешендә анализ ясый. Әлеге чиктән тыш арттыру алымына таянып башкарылган, абсурдлык чигенә киткерелгән анализ ялган, икейөзлелек, ришвәтчелек, азгынлык баткагындагы ил образын хасил итә, бу илне яратуның күләрлеккә әйләнгәнен ассызыклый. +Әлеге сюжет, Булат тарихы язучыга тагын бер тарих — ил, кәмгыять тарихын тергезергә ярдәм итә. Икенче эчтәлек сызлану белән сугарылган. Бу сызлануда үткәндәге идеалларның капма-каршысына алышынуы да, кәмгыятьнең ялган идеаллар, матди омтылышлар белән яшәве дә, шушы яшәештә кешелеклелек сыйфатларының да, рухи кыйммәтләрнең дә куелуы, югалуы гомумиләштерелеп бирелә. Повестьның ахырында, әсәр буенча укучыда уянган күпсанлы сораулар Булатның уйлары буларак китерелә: "Мин тормышны, илдәге хәлләрне белмим, аңламыйм микәнни? Атам-анам, туган кирем, сеңлем, сөйгән кызым, урманболыннар, елгалар-күлләр, нарат исле такталар — менә шул безнең ил, безнең яшәеш дип йөргәнмен. Тормыш катлаулырак һәм башкачарак икән бит. Һәркем үзен генә кайгырта, үз кесәсе, үз бүксәсе турында уйлый барысы да. Ә уртак нәрсәбез бар соң? Безне нәрсә берләштереп тота? Байлык, мал артыннан чабудагы багланышлармы? Минем солдат булырга теләвемнән барысы да көлә. Минем илгә хезмәт итүемә барысы да аптырый. Барысы да мине күләр, ди. Бигрәк сәер хәл бит. Мин, атам-анам, сеңлем, сөйгән ярым — шушы ил кешеләреме? Мин аңламый торган һәм мине аңламаучы психиатрлар, полиция хезмәткәрләре, депутатлар — без яши торган ил кешеләреме? Бәлки алар балда-майда йөзгән иксез-чиксез илгә хезмәт итү, чынлап та, зур мәртәбә түгелдер?.. Бәлки мин, киресенчә, үземнең "кечкенә" һәм бөек Ватанымны шушы кешеләрдән сакларга тиешмендер?" Шулай итеп, безне берләштерә ала торган кыйммәт — илне ярату, диюче автор фикере әсәрне оештыручы үзәккә әйләнә. Уңайның — тискәрегә алмашынуы, Р.Батулла повестендагыча, киная белән идея белдерүдә катнаша. Укучы белән уен корган язучы, бер яктан, классик әдәбияттагыча — барысын да аңлап-бәяләүче, икенче яктан, төрле эчтәлекләргә ачкыч ролен үти. +Наил Шәрифуллинның "Ялгыз кеше язмалары" (2015, №7) — авторны югалтып язылган әсәрләрдән. Имеш, Булат исемле язучыга бакча күршесе Миргаяз үзенең көндәлекләрен бирә һәм аларны файдаланырга рөхсәт бирә. Текстта Булат укучыны үзенең мөнәсәбәте һәм кичерешләре белән дә, Миргаязның язмалары белән дә таныштырып бара. Әмма ике өлешнең дә артык кәелеп, көпшәкләнеп киткәнен әйтергә кирәк. +Текст эчендәге текст — Миргаяз язмалары шактый факигале хәлләрне колачлый. Әтисе башка хатынга киткән Миргаязның әнисе бала алып кайту, малайның шуның белән бәйле кичерешләре гаять тәэсирле, шактый каршылыклы әни образы да сискәндерә, уйландыра, татар әдәбиятында күнегелгән чикләрдән чыгып китә. Ләкин бу язмалар әдәби әсәр булып китмәгән, чыннан да, аерым кешенең көндәлекләре дәрәкәсендә калган. Сурәтләү осталыгы китенкерәми дигән тәэсир кала. +Рөстәм Зариповның "Милициянең йөз кызыллыгы" (2014, №7) повесте шулай ук заманча әсәрләр структурасында икат ителгән. Текст авторы — милициядә эшләгән танышы һәлак булгач, шуның язмаларын бастырып чыгарырга алынган кеше. Төп текст исә — әлеге милиционерның көндәлекләре. Алар кәмгыятьтәге пычраклыкны һәм гаделсезлекне, хокук саклау органнарындагы уеннарны фаш итәрлек итеп уйланылган. Ләкин текст аерым кешенең көндәлеге кебек укыла да: ул массачыл әдәбият телендә, кара бәя әйдәп бара, публицистика кагыйдәләренә нигезләнә. Гадәттә, мондый әсәрләрдә автор стратегиясе әлеге текстны югары әдәбият мәйданына күчерүгә хезмәт итә, яки кызыклы әдәби алымнар әсәрне укучы өчен яңалык баскычына күтәрә. Әмма бу әсәрдә алай килеп чыкмаган. Әсәр ахырында язучының соңгы сүзе, мәрхүмне әйбәт кеше буларак соңгы юлга озату күренеше ярдәмендә язылганнарны ирония белән бәйләү омтылышы ясала, тик "көндәлек" тексты шактый күләмле булганга, бу өлеш югалып кала, төп эчтәлекне бер үзәк тирәсенә туплап бетерә алмый. +Детектив повесть жанрының шулай ук яңа, постмодернистик яссылыкта тәкъдим ителешен уңышлы әсәр — Кәрим Караның "Инга Мейтаның кинаять эше" (2014, №9) повесте мисалында күрәбез. Детективка хас күп сыйфатлар оста кулланылган: әсәр беренче күренешеннән үк кинаять табышмагына бөтереп алып кереп китә: имеш, урта яшьләрдәге бер ханым коточкыч кинаять кылган Сафин Шәфкать дигән кешене Казан шәһәрендә эзләп йөргәндә кулга алына. Әлеге табышмак гаять катлаулы һәм заман вазгыяте белән бәйле: ул чишелгәндә, Латвиядән килгән ханымның, корбан булмыйча, кайчандыр Чечен кирендә кылган кинаяте өчен кәза алуы, Шәфкатьнең исә кинаятьчегә кәза бирүе ачыклана. Шул ук вакытта әлеге кәзаның катылыгы, кешелексезлеге, хатынның үз кулы белән яраткан ирен һәм улын үтерергә мәкбүр булуы уйландыра. Әлеге сюжетны барыбер әдәби аңлатылышка, матурлык һәм яктылык, өмет белән бәйле йомгакка алып килү теләге уяна. +Рәмзия Габделхакованың "Соңгы сорау" повесте (2014, №6) бер үк вакыйгаларга төрле кешеләр бәясе аша төрле эчтәлекләр, төрле тарихлар ясый. Берничә эчтәлек һәр кешенең үз хакыйкате булудан килеп чыга. Бер гаилә, аңа килгән үкенечле хәл — ананың авыруы, корган дөньяның тузуы фонында язучы бик күп заман проблемаларын куя: яшьләрдәге катылык, эчү, наркотикларга уралу, кәмгыятьтәге байлык кыю, алдау, икейөзлелек һ.б. +Ания һәм аның анасы тарихлары әхлакый һәм психологик киеренкелектә язылган. Проблемаларның, бәхетсезлекләрнең төп сәбәбе итеп кәмгыятьнең матди байлыкларга йөз тотуы күрсәтелә. Текст тәэсирле, уйландыра, теле матур — укыла. Шул ук вакытта повестьта әдәбияттан, заман сериалларыннан таныш мотивлар күп. Р.Габделхакова хикәяләрендәге яңалыгы белән сискәндерә торган ирреаль катламны повестьта да күрәсе килә. +Классик традицияләрне баету-үзгәртү юнәлешендә дә кызыклы әсәрләр бар, аларда да заманча алымнар, тенденцияләр күзәтелә. +Нәбирә Гыйматдинованың "Нурулла" повесте (2014, №5) милли әдәбиятыбызда реализмның үзгәрү юлын күрсәтә. Иктимагый мотивлаштырылган тормышка иктимагый-сәяси тәнкыйть (татар авылына дуңгызлар китерү, дин белән иманның аерым булуы, кешеләрнең үзгәрүе — матди байлыкларга өстенлек бирүе) килеп кушыла. Шуның белән бергә авылны үзгәртергә алынган гаярь ир Нурулла — эш кешесе, көчле кеше статусында бирелсә дә, шушы төп геройны идеаллаштыру повестьта романтизмдагыча ике төрле тормыш моделе хасил итә. Мәхәббәт өчпочмагы, гадәттәгечә, мавыктыргыч, геройлар оста икат ителгән. Повесть укыла, фикер кузгата, хәзерге кәмгыять проблемаларына тирән үтеп керүе белән кызыксындыра. Үткәнгә бәя дә төгәл, ышандыра. Ләкин сюжет хәрәкәте салмак, урыны белән иктимагый хәлләр-күренешләрне сөйләп бару озынга китә. Моннан тыш, язучының үз икатында моңа кадәр инде очраган мотивлар, хикәяләү рәвеше, детальләр кабатлану сизелә. +Рифә Рахманның "Көт син мине" (2014, №12) повесте бер гаилә, аның өч буыны тарихында, Сания белән Зәйнулланың бәхетсез мәхәббәт тарихында ил факигаләренең бер читен калкытып куя. Оста каләм белән, образларны психологик төгәллектә тудырып язылган постромантизм әсәре кешеләр язмышларын һәм ил язмышын табигый тоташтыра алуы белән матур. Текстта уйландырырлык гомумиләштерүләр бар. Автор шәхес культы һәм төрмә-сөрген факигасенең бер сәбәбе кешеләрнең үчле, көнче, икейөзле булуында икәнлеген билгели. Мәхәббәтнең нәфрәткә әйләнеп китү мотивы кызыклы. Мәхәббәт өчпочмагының өченче кешесе — Фәһим образының уңай бирелеше әсәрне классик яссылыктан алып китә, укучыдан үз нәтикәләрен чыгаруны сорый. +Нәкип Әминовның "Себер кунагы" (2015, №4) повесте ил тарихындагы тетрәндергеч хәлләргә багышланган, теманы яңача ачу күзәтелә, моңа кадәр милли әдәбиятыбыз игътибар итмәгән яссылыктан якын килү мактауга лаек. Бөек Ватан сугышына китеп, пленга эләккән, аннары лагерьларны кичкән ир, туган авылына кайта алмыйча, Себер якларында төпләнеп кала, өйләнеп, балалар үстерә. Очраклы гына ачылган әлеге сер Хәбирнең туган авылында калган, ике ул үстергән хатыны Гөлсем белән очрашуга сәбәп була. Повестьта аңлашу өлеше Хәбирне эзләп Себергә барган Гөлсем белән күрешү вакытында бирелсә, әсәр ахырында Хәбир белән гомер иткән хатыны Гарифәнең авылга кайтуы, ләкин Гөлсемнең инде гүр иясе булуын белүләре кебек дәвам итә. Бик тә аянычлы, факигале язмышлар турында сөйләнсә дә, язучының сабыр, акыллы, язмыш биргән сынауларны көчле кешеләр булып күтәрә алган геройлары соклану уята. Гадирәк, әдәби алымнар куллану ягыннан берьяклырак кебек кабул ителсә дә, әсәр хисси тәэсирле, сюжет бирелеше камил, психологизм алымнары белән баетылган. Әсәрнең исеме эчтәлекне ачып бетерә алмаганлыкны, йә булмаса ата һәм балалар мөнәсәбәтләрендә сюжет белән бәйләнеп бетмәгән өлешләр булуны, авыл кешеләренең сугыштан соң һәм хәзерге вазгыятьтә бу хәлләргә мөнәсәбәтен тулырак ачу мөмкинлеге барлыкны кимчелек төсендә күрсәтергә мөмкин. +Повестьларның бер өлеше массачыл әдәбият кысаларында калган. Дөрес, телстиль кәһәтеннән, конкурска килгән һәр әсәрнең укылышын билгеләп үтәргә кирәк. Бәлки, бу редакция хезмәте нәтикәседер. +Ринат Камалның "Таня-Таңсылу" (2014, №10) повесте — бәхетсез мәхәббәт тарихы. Уңай герой Таңсылу, ялкау, эчәргә яратучы, кешелексез Петрикка гашыйк була, кияүгә чыга, бәхетсез яшәп, вакытсыз, үкенечле үлә. Бу тарихны Таңсылуның дусты Фәнисә сөйли, әхлакый бәяли. Ярым публицистик текст шәхси тарих яссылыгында кала, югары әдәбиятка хас гомумиләштерү, шартлылык принциплары сакланмаган. +Гөл Мирһадиның "Төш" повесте (2015, №1) кызыклы концепциягә нигезләнә. Бер гаилә мәхәббәт тарихын язучы чынбарлык һәм хыял дигән ике тарих рәвешендә тасвирлый. Беренче — чынбарлык, эчүчелек аркасында яраткан ирен югалткан хатынның ялгызлык факигасе, шуны үзгәртә алмау үкенече булса, икенчесе — һәр көнне төш вакытында хатынның шушы факигане искә төшереп, уенда ирен элмәккә түгел, бергәләп тормышны үзгәртүгә алып килүе. Әлеге алым матур тәэсир калдыра. Ул кешенең үткәнне төзәтергә омтылып, үкенечләр белән яшәвен дә, асылда һәр кешенең ялгызлыгын да, байлык түгел, мәхәббәтнең иң олы кыйммәт булуын да искәртә. Әсәрнең психологик үтемле, заман проблемаларын чагылдыруын да билгеләргә кирәк. Аерым бер күренешләр, әйтик, Сөмбелнең бәби алып кайтуы, әдәби осталык белән язылган. Ләкин гомумиләштерү көче йомшак, күренешләрне күрсәтеп түгел, сөйләп-аңлатып бару публицистикага якынайта. Сурәтләп башланган повесть акрынлап тормышны тиз-тиз сөйләп чыгуга күчеп китә. +Хәмидә Гарипованың "Тозак" әсәре (2015, №3) дә хәзерге заманның көнчелеккә һәм үч алуга корылган ялган уеннары тозагына төшкән гаилә факигасен сурәтли. Ул әдәби күренешләр-өстәлмәләр белән баетылган публицистик әсәр булып чыккан. +Сәйдә Зыялының "Агулы теш" повесте (2015, №10) әсәр үзәгенә куелган проблематикасы ягыннан колхозлаштыру, шәхес культы чорына кагылышлы, шушы тарихи вакыйгаларда аерым кеше холкының, әхлак сыйфатларының ролен калкытып куюы белән игътибарны кәлеп итә. Ләкин әсәрдә повесть кысаларыннан чыгып киткән һәм төп сюжетка турыдан-туры бәйләнеше күренеп тормаган тарихлар бар. Хөснетдиннең кеше үтерү тарихы шундый. Ул явызлыкка кәза бирүгә дә, йә булмаса төп сюжетның чишелешенә дә китерми. Гаять тәэсирле, сурәтле аерым вакыйгалар булса да (әйтик, Рәшидәнең бала табуы, Сабитлар гаиләсенең нахакка гаепләнеп кулга алынуы, Миңлегалинең хатынын үлемгә китерүе һ.б.), повесть бербөтен булып оешып китмәгән. Ания образы үзенә йөкләнгән вазифаны үтәп бетерә алмый. Әсәр ахырындагы публицистик монолог та әсәрдәге таркаулыкны, йомгак булмау тәэсирен көчәйтә. +Конкурс кысаларында документаль әсәрләр дә укучы игътибарына тәкъдим ителде. Алар арасында "Әлифба авторлары Рәмзия Вәлитова белән Сәләй Вәгыйзовның якты истәлегенә багышлыйм" дигән эпиграфы һәм соңгы сүз урынына килгән йомгагы белән әсәрнең документаль нигезле булуына ишарә ясаган повесть — Гүзәл Әдһәмнең "Меңнәрнең берсе" бар (2015, №10). Чын мәгънәсендә югары сәнгать әсәре булып чыккан бу повесть плен тормышы, кәмгыять тарафыннан читкә кагылу — остракизм проблемасын да, идеологик ялганнарның кешеләрнең миһербанлылыгын бетерүне дә алга куя. Әдәби яктан камил эшләнгән повестьта символлар теле урынлы кулланылган: Зиннур, әнисе каберенә куяр өчен, килкәсенә салып кайткан таш, кабердә үсеп килгән шомырт куагы, чигүле сөлге шундый вазифаны башкара. Кабатлаулар, әйтик, 41дә һәм 45тә көрәшче сигез егет исемен кабатлау сугыш факигасен гомумиләштереп бәяләүгә хезмәт итә. Әсәрнең исеме уңышлы табылган, берничә мәгънәгә юл күрсәтә. Гомумән, тәэсирле, бер тында укыла торган, геройлар тормышы белән яшәп алырга мәкбүр иткән әсәр — шиксез, конкурска килгән яхшы повестьларның берсе. Аны документаль түгел, бәлки әдәби әсәрләр рәтенә куярга кирәк. +Гомәр Даутовның "Моңнар булып кайтырмын" (2015, №3), Фирдәвес Хукинның "Без белмәгән сугыш" (2015, №5), Әхтәм Зариповның "Хатирәләрем — хәзинәләрем" (2014, №4) повестьлары тулысы белән документаль проза таләпләренә кавап бирә. Мондый әсәрләрнең үз укучысы бар. Алар фактик нигезе, тарихи кирлеге, идеал булырлык шәхесләр хакында сөйләп, тәрбияви-әхлакый вазифаны башкаруы ягыннан әһәмияте белән игътибарны кәлеп итә. Шул ук вакытта документаль әсәрләрнең әдәби процесска, әдәби әсәрләрне камилләштерүгә тәэсире аз булуны, аларның фәнни-публицистик текст кагыйдәләренә нигезләнеп икат ителүен искәртергә кирәк. +Шулай итеп, конкурска килгән повестьлар, гомумиләштереп караганда, татар әдәбиятында бу жанрның үзгәреш киңлеген күрергә дә ярдәм итә. Заманча, эчтәлек ягыннан күптармаклы, күпкатлы повестьлар икат ителә башлау, повесть жанрының күләм ягыннан бер үзәкне калкыту хисабына кечерәюе шундыйлардан. Күпчелек әсәрләр ХХ гасыр уртасы татар әдәбиятындагы олы хикәяне хәтерләтә. Традицион сыйфатлардан, татар повестьларында геройларның бөтенлекле, һәм тормыш тарихы, һәм психологик кичерешләрнең дәвамлы үсеше киселешендә тудырылуы саклана. Повесть жанры кысаларында иктимагый тәнкыйтьнең, ил тарихына, анда булган факигаләргә гомумиләштерелгән бәянең кискенәюен дә уңай күренеш буларак билгеләргә кирәк. Повестьта татар тормышын детальләрдә тергезү, сөйләү түгел, сурәтлелекнең алга чыгуы, символлар, кабатлаулар, сюжет яки геройлар бирелешендә әкияти-мифологик структураларны файдалану көчле як булып кала. +Конкурска килгән повестьларга бәйле тагын бер үзенчәлек игътибарга лаек. Соңгы еллар татар прозасын тикшергәндә, әсәрләрнең күбрәк совет чоры авылы тормышын сурәтләве кимчелек буларак телгә алына иде. Конкурста катнашкан әсәрләр хәлнең үзгәрә баруы турында сөйли. Ретроспекция ясап, үткәнгә мөрәкәгать итү күзәтелсә дә, повестьларның күпчелеге хәзерге заман, чор проблемаларына кагыла, бүгенге кеше һәм дөнья сурәтен тудыра. +Гомумән, мондый конкурслар әдәби барышка тәэсир итүнең нәтикәле бер юлы дигән йомгак соралып тора. "Казан утлары"н укучылар ике ел эчендә күпме повесть белән танышты, эстетик ләззәт алды, милли әдәбиятыбыз исә яхшы әсәрләргә баеды. Димәк, конкурс үзенең максатына иреште. +Милли әдәбиятыбызда төрле чорларда үсеш кичереп тә, бүген игътибардан читтә кала торган башка жанрлар да бар. Әйтик, кече проза жанрларының еш кына публицистикага тартылуы, әдәби алымнарны урынлы кулланып бетерә алмау сер түгел. Нәсер, этюд, фәлсәфи хикәя конкурслары уздыру аларны да көчәйтеп, хәтта милли әдәбиятыбызның үз үсеш юлларын табуга китермәсме икән дигән фикер туа. +Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, +филология фәннәре докторы, +конкурсның жюри рәисе +ШИГЫРЬ БЕЛӘН ЯСАК ТҮЛӘП... +ШАГЫЙРЬ ИЛДУС ГЫЙЛӘКЕВ ИКАТЫНА БЕР КАРАШ +Талантны сайлап алу безнең ихтыярда түгел, мондый мөкатдәс мая күкләр тарафыннан иңдерелә. Ә менә аны эзләнүле юнәлештә үстерү, шушы рухи мөмкинлекләрне үзенчәлекле шәкелгә кертеп, үз-үзеңне табу биниһая көч таләп итә. Һәрбер сәнгать төрендә дә үзгә өслүбкә ирешү зарур. +Озак еллар дәвамында күзәтүемнән чыгып әйтәм, шагыйрь Илдус Гыйләкев үзенең күңеленә сеңдерелгән илаһи хасияткә тугры калды, шуның нәтикәсендә асылына ятышлы язу рәвешен артык көчәнмичә камилләштерә барды. Аның стиле күрер күзгә катлаулы түгел. Бу табигыйлектән килә, чөнки гади генә алым белән китди темаларны да күтәрергә мөмкин. Классиклар кат-кат искәрткәнчә, хакыйкатькә гадилек килешә, ялганга катлаулану кирәк. Ә Илдус Гыйләкевнең икат өслүбе нәкъ менә шушы кәһәттән — үзара ярашу таләпләренә туры килүе ягыннан нык аерылып тора. Шагыйрьнең "Пөхтәлек чишмәсе" дип исемләнгән әсәрендә авторның үзенә юнәлдерерлек мондый сүзләр бар: "Әллә каян күреп, танып була..." Чыннан да, аның шигырьләре бүтән беркемнеке белән дә буталмый, хәтта имзасыз чыгарылган очракта да, аларны кем язганын бик күпләр белеп алачак. +Барысы да мантыйкча, һәрбер язу стиле, кешенең сәнгатьтәге чагылышы буларак, шәхеснең үзендә калыплаша. Әгәр анда каләм әһеленең холык-фигыле төсмерләнми икән, мондый икатчы үзенчәлекле әсәрләр тудырырга сәләтле түгел. Тәкрибәле остазлар раслаганча, чынлыкта иң яхшы әсәр үз күңелеңне укып языла. Менә шуңа күрә Илдус Гыйләкев шигырьләре белән танышканда, авторның рухияте дә бөтен тулылыгында күз алдына килә. Шагыйрь хәтта фәрештәләр теркәп барган гамәл дәфтәренә дә бага, аның сак колаклары кан авазын да ишетеп ала кебек. "Соңгы шигырь" дигән әсәрдә, мәсәлән, шундыйрак хәлләр тасвир ителә: "Бу — йөрәгем дәшә... / Гадел сүзләр! / Йөрәк һәрчак сөйли дөресен..." +Икат кануннары тәкрарлап торганча, сәнгатьне әхлак кыйммәтләреннән башка күзаллап булмый. Әдәбият әдәптән башлана. Борынгы Рим дәүләте философы Сенека сүзләре белән әйткәндә, "Әүвәл күркәм гадәтләргә, ә аннары зирәклеккә өйрән, чөнки беренчеләреннән тыш соңгысына ирешү кыен". Күпләргә мәгълүм, Илдус Гыйләкев гомер атлы тәрбия мәктәбендә әдәп-әхлак фәнен бик тә яхшы үзләштергән. Аның рухи үзәге таза, күңел кыйбласы үтә анык. Шулай да язмыш остабикәсе сабыр шәкертенә кырыслыгын күбрәк күрсәтәсе иткән. Каты табигатьле тормыш үзенең моңчан баласын кайта-кайта сындырып сынарга ниятләгән. Рия сата белмәгән затка күпне күрергә туры килә: ата-баба кичергән гаделсезлекләрнең варислар тәкъдирендә кабатлануын да, хезмәт баскычлары борылышында хаксыз корылган киртәләрне дә, гвардиндай буй-сынлы малаен факигале төстә югалтуны да, миһербаннан мәхрүм бәндәләрнең газизләренә кылган вәхшилеген дә, тиң-тигез гаилә канатларының көтмәгәндә сыңарга калуын да... "Ничек түзелгәндер?! — дип гакәпләнә шагыйрь "Мин шигырьдә калам" исемле әсәрендә. — Ут кабыныр, кәгазь битләренә күчерсәм". Ә ул ачысын-төчесен мул сеңдергән күңелен барыбер акка күчерә, яктылык бөркеп торган уй-гамәлләрен бер-бер артлы сөекле укучысына тәкъдим итә. +Тәкъдиремнең авыр буласын да +Әйткәннәрдер, ничек әйтмәсеннәр, — +Туганымнан бирле чәбәләнәм +Кайгы-хәсрәтләрнең ятьмәсендә. +("Үземне сынадым") +Табигыйлек, аңлаешлылык, дөреслек... Сәнгать әсәрләренең кыйммәтен тәшкил иткән шушы өч принцип Илдус Гыйләкевнең тигез үсеп барган икатында ярылып ята. Аның шигырьләренә тәфсирләү кирәкми. Язганнары кыйнак, тыгыз, уй-гамьгә корылулы. Катлаулы метафоралар белән артык дәрәкәдә мавыкмый. "Табарга өйрәнегез" шигырендә ул нәкъ шушы хакта искәртә: "Шагыйрьләрнең төп фикерен / Кинаядән эзләгез!" Бик үтемле итеп язуын да үз укучысына алдан сиздертеп үтә: "Гади сөйләр — эчтән көяр син" ("Шулай булачак"). Боларның барысы да шагыйрьнең икат өслүбеннән, стильнең башлыча телгә бәйле булуыннан киләдер. Бу кәһәттән Илдус Гыйләкев мондый бәйләнешкә тугрылыгын күрсәтә, "Шуңардан куркам" исемле шигырендә аерым игътибар үзәгенә алып, әдәби эшчәнлекнең төп коралын үзенчә изге итеп күрә. "Сүз кадерен мин зурлап яшим, — ди автор. — Түбәнсетсәм — хакы тотар!" "Белеп яз" дип исемләнгән әсәрендә янәдән өстәп куюны кирәк таба: "Кулга каләм алган кеше / Күк каршында каваплы!" +Үзләренең мәктәпләрен булдырган әдипләр искәртеп торганча, табигый гүзәллеккә лаек әсәрләр кирәгеннән артык шомартуларны өнәми. Тормышның нәкъ үзендәгечә. Хәтта кырыс дөреслек тә күп очракта күрексез була, ягъни ул әллә кайдан ук күзгә бәрелеп тормый. Хакыйкатькә купшылык килешми. Шигъри телнең матурлыгы исә сүзләр төгәллеге аша табыла. Чамадан тыш бизәлгән сөйләм бушлыкны яшерер өчен уңайлы. Төрлечә кыланулар ясалмалыкка илтә. Ә боларны тирәнтен аңлаган Илдус Гыйләкев үзенең ниндилеген алдан ук аңлатып куя: "Мин ясалма була белмим..." "Калганы синең эш" дигән әсәрдәге фикер, шагыйрьнең мондый китди мәсьәләләргә карашын чагылдырып, башка кайбер юлларында да дәвам иттерелә. Хаклыкны тел сөйләми — күңел һәм йөрәк сөйли. Гакәп, элгәрләрнең мәкальгә әверелгән әлеге искәртүе түбәндәге дүртьюллык белән аваздаш яңгырый: "Ялтыравык сүзләр тезмәсенә / Истә калыр уй-хис йокмаган; / Йөрәккә дә урын бирелмәгән — / Әллә юк ул, әллә йоклаган..." ("Йөрәксез шигырь"). +Мин Илдус Гыйләкевне укыйм, бер кыентыктан икенчесенә күчәм. Әлбәттә, шигырьләрнең бер-берсен тулыландырган эчтәлегенә генә түгел, аларның эшләнешенә дә ирексездән игътибар ителә. Күләмнәре кыйнак, вәзеннәре төрле, мисраглары бөтенлекле. Шигъри рәтләр эреле-ваклы кишәрлекләрне, бүлгәләнгән игенлекләрне хәтерләтеп куя. Китап битләре арасына кәгазь кисәге куеп, инде онытыла башлаган сүзләрне искә төшерәм. Әле белемгә сусаган студент чагымда ук, борынгы Цицероннан күчереп, куен дәфтәренә болай дип язган идем: "Яхшылап эшкәртелгән кырдан да матуррак нәрсә юктыр". Бәрәкалла, күңелдә ләззәтле сурәтләр тудырган мондый тәгъбирне Илдус Гыйләкев әйтергә тиеш булган лабаса! Һәрхәлдә, ул аның рухына бик тә туры килеп тора, һәм әлеге раслама уйны яңа катламнарга алып төшә. +Мин китмәскә карар кылдым инде, +Басу-кырлар, сезне калдырып... +("Гашыйклар") +Берәүләр Илдус Гыйләкевкә "авыл кырчысы" исемен тага, ә икенчеләр аны "кир шагыйрьләре" көмләсенә кертә. Дөрес, икатчыны яшәү суты биргән газиз туфракка бәйләү табигый хәлдер, әмма моның ише атамаларга бу очракта төгәллек китеп бетми. Бәлки, Татарстанның Азнакай районы Туйкә авылында яшәүче шагыйрьне натуралистик әдәбият вәкиленә охшатырга тырышучылар да табылыр. Дөрестән дә, шушы якка авышу өчен аның мөмкинлекләре зурдан иде: озак еллар дәвамында салада гомер кичерә, ишекне ачуга ук киргә аяк баса, көннең күбрәк вакытын табигать хозурлыгында үткәрә. Хәтта үзенең беренче кыентыгына да "Кир китабы" (Татар.кит.нәшр., 1988) дигән исем биргән. Ә кир-күк киңлекләрендә сокланырлык нәрсәләр күп. Учак әйләнәсендә пыр-фыр очып йөри торган пәрванага, ягъни ут күбәләгенә озак карап утырырга була. Ык буенда "Дөнья матур, дөнья киң" кырын көйли-көйли, мунчаң миченә өстәр өчен тишекле ташлар кыеп кайт. Атаклы Чатыртауда ачы авазлар чыгарып шомландырган суырга, ике бармагыңны авызыңа кабып, көчле сызгыру белән кавап та бирә аласың. Шунда үскән әби чәчен сәгатьләр буе сыйпап төшлән. Кышкы урман аланында имән чикләвегедәй чәчелеп яткан кәнлек тизәгенә чичәннәрчә кәһәтлектә ишарәле робагый багышлау исә илһамлы үкәтлегеңә бәйле... Күрәсез, дөньяга Константин Паустовский күзләре белән карап та үз ачышларыңа бик күпләрне кәлеп итәргә мөмкин. Юк, Илдус Гыйләкевнең рухият матрицасы бөтенләй бүтән, аның кан-тәнен иктимагый юнәлештәге икат әгъвалаган. +Кайбер каләмдәшләренең аңа карата беркадәр чикләнгән билгеләмә бирүенә дә Илдус Гыйләкев "Шулай яшим" шигырендә ачыктан-ачык кавап кайтарырга көрьәтләнә. "Мин — милләтче! — ди ул кырт кисеп. — Минем хакны башка халык хаклармыни?!" Әгәр дә шагыйрь үзенең икатын мондый олуг максатка багышлый икән, ул аяклары белән туган туфрагында ышанычлы кыяфәттә басып торырга тиеш. Бу кәһәттән Илдус Гыйләкев күпләрне чынлап көнләштерә ала. Аның таланты нәкъ менә шундый табигый кирлеккә тамыр кибәргән, ошбу мохит милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы шагыйрьнең үзенчәлеген дә билгели. Хикмәт шунда ки: ул татар халкының күпкырлы яшәешенә бәйле иктимагый мәсьәләләргә нигездә "авыл призмасы" аша карый, көнкүреш очраклыкларына бирелмичә, бөтен милләтне битараф калдырмый торган уртак идеяләрне гамьле күңел нуры белән яктыртып үтә. Минем карашымча, Илдус Гыйләкевнең шигъри дөньясында гавам үзен ата-баба йортындагыча хис итә, чөнки монда аның өчен барысы да диярлек кадерле булып тоела. Шагыйрьнең икат чишмәсеннән аерым даирәләрне генә түгел, тулаем кәмгыятьне дулкынландырырлык хис-кичерешләр саркылып чыга шикелле. Зиһеннең иксез-чиксез урларына яңадан-яңа төшенчәләр савыла. Дөресен генә әйткәндә, авыл прозасыннан гаммәви әһәмияткә ия шигъриятне аерып алу, аңа гомуммилли яңгыраш бирү сирәк затларга гына хастыр. "Соңгы хыялый" исемле шигырьдә, әйтерсең, шуңа ишарә ясала: "Соңгы могикан хәлендә / Яшәп ятам авылда..." Авторның үз темасына тугры калуын башка әсәрләрдә дә (мәсәлән, "Игезәкләр янында", "Иген иккәнгә генәме?") сизәргә мөмкин. +Классиклар дөрес искәртә, сүз сәнгатендә уеңны уеп әйтү өчен үз халкыңның тарихын яхшы белергә кирәк. Әле өстәвенә күпмедер дәрәкәдә философ булуың да шарт. Зур сәясәттән читләшмәү дә бер зарурият итеп куела. Каләм әһеленә болар да китеп бетми — тормышны оештыруда да турыдан-туры катнашырга мәкбүрсең. Киләчәктә ни буласын беркадәр алдан тою, ягъни әүлиялык исә аны бермә-бер зурайта. Француз язучысы Оноре де Бальзак әдипне хәтта дәүләт эшлеклесенә тиңләгән. Ничек кенә булмасын, кадерле милләтеңнең рухи тормышын төзешү өчен бар яктан да әзерлек таләп ителә. Әгәр шундый бәрәкәтле зәминнең көчен һәрдаим тоеп тормыйсың икән, син үз халкыңның кирдә яшәү сәнгатенә нидер өсти алмассың. Монысын Илдус Гыйләкев тә бик яхшы белә булыр. "Рәшит Әхмәткан ядкяре" дигән шигырь шулай фараз кылырга нигез бирә: "Шагыйрь булу гына аз икән шул / Татар баласына бу илдә". +Шигърият сәнгатьнең югары төре булып саналса да, ул күктә канатлы аттай очып кына йөрми. Аның безне сыендырган кирдә, халык тормышында эшләре күп. Икатчы өчен кеше канындагы борчулардан да зуррак тема, гомумән, милләт язмышы турындагы уйдан да олырак гамь юктыр. Үз халкына тугры хезмәт иткән әдәбият кына кешедә барча игелекле гамәлләргә дәрт-омтылыш тудыра ала. "Ничек тергезергә?" дип исемләнгән кыска шигырендә боларны Илдус Гыйләкев тә үзенчә раслый: "Кабынырга китеп кыза / Шул уйлардан каләм кулда..." +Каләмен милләткә хезмәт иттерүгә багышлаган Илдус Гыйләкев тә үз борчуларының бетмәс-төкәнмәс чыганагын халык гаме катламнарында күрә. "Ничек кенә тергезергә / Горурлыкны, милли аңны?!" — дип өзгәләнә ул "Ничек тергезергә?" шигырендә. Һәм "Төп шарт" дип исемләнгән дүртьюллыкта әлеге сорауга үзенчә кавап та бирә: "Ана сөте белән керсә генә була уятып". Ә тынгылык бирмәгән нәрсәләр күп. Әнә, "Үги кош" әсәрендә мәкрух канлы шагыйрь үзебезнең татар телен кунакларга урын таба алмыйча каңгырып йөргән күңел кошына тиңли. "Безнең хәлгә килгәндә" дип исемләнгән шигырьдә исә күпне кичергән кавемнең югалып калмавына ирония белдерелә: "Һәрбер татар, манып күз яшенә, / Шигырь белән роман язарлык..." Сүз сәнгате осталарына хас булганча, шагыйрь кайчак үзенчә гаепли дә: +Кайда синең, татар, Гаярьлегең?.. +Кайда синең, татар, Зирәклегең?.. +Кайда синең, татар, Горурлыгың? +Тел югалтып нәрсә табасың? +Ничәү калдык соң без?! Утка куйган +Шәм шикелле сызып барасың... +("Кавапсыз сораулар") +Шигъри өземтәләрдән сизелгәнчә, Илдус Гыйләкев халык тормышындагы аерым күренешләргә мөнәсәбәтен ихластан хуплау яки кире кагулар аша белдерә. Аның каләме битараф түгел. Бүгенге чынбарлык күп кенә әсәрләрдә "әйе" һәм "юк" каршылыгында яктыртыла. Инде әйтеп үтелгәнчә, шагыйрь элгәрләребез әманәтенә хилафлык кылган хәлләргә карата гаепләү карарына охшаш кырыс нәтикәләр дә чыгара. Әйтик, бездә еш күзәтелгән катнаш никах мәсьәләсен үзәккә алган "Булмый кичереп" исемле шигырьдә менә шундый юллар бар: "Милләт эчтән чери башлый икән, / Кызларында бетсә горурлык... / Чит милләткә хезмәт итүчене / Аңлап була, булмый кичереп". Хөкем итүченең үзенә дә бик авырга туры килә: "Шагыйрь булып туу киңел лә ул, / Тиз төзәлә тәндә ярабыз. / Халык маңкортлаша — шуны күреп, / Шагыйрь булып яшәп карагыз..." ("Иң авыры") +Милләт канлы шагыйрьне барысы да борчый: безгә чит-ят "Изге Валентин көне"н, аумакайларча толерантлык күрсәтеп, "Изге Вәли көне"нә әйләндерүләр дә, ир-атларны да бизәмәгән алама гадәтләрнең, ниндидер мутация буларак, отыры хатын-кызларга күчә баруы да, өммәт варисы вазифасын аласы сабыйларны, шәригать кануннарын бозып, теләсә кайда ташлап калдырулар да... Кешенең һәрдаим хаталар ясап торуы да аның уйларын бик еракка алып китә. "Күктәгеләр гафу итмәсләр шул, — дип хафалана Илдус Гыйләкев "Ходай бизмәне" дигән шигырендә, — Күп кылынды Кирдә хаталар". Шагыйрь инсаниятне эзәрлекләгән шаукымның чыганагын да ачыкларга омтыла: "Чынбарлыкны ике төрле аңлау / Бетмәгән шул кирдә әлегә" ("Киресенчә дә мөмкин ич"). +Безнең халык төрлесен кичерде. Дөрес сүз әйтүче кешенең авызына сугып, аңа кәза бирү чорлары да булды. Үз күләгәсеннән куркып яшәргә мәкбүр ителгән илдәшләрен искә төшереп, Илдус Гыйләкев кайвакыт эчендә утырган "тәнкыйтьче"не кисәтеп тә куя: "Теге еллар кире кайтса, / Себергә китүче мин" ("Милләт көтүчесе"). Шагыйрь үзе кебек ватандашлары алдында чамадан тыш таләпчәнлек галәмәте күрсәтмиме? Ул монысын да исәптән чыгармый, гакиз башын тотып, горур кыяфәттә икеләнеп тә ала: "Каршылыклы уйлар белән / Күңелем ташый тулып, — / Әллә дөнья кыекмыек, / Әллә мин артык туры..." ("Аңлый алмыйм"). +Исбатларга да кирәкми, чын икатта каләм әһеленең яшәү рәвеше чагылырга, әсәрләрендә ихласлык тулы каны шәрран ачылырга тиеш. Ә шагыйрь күңелендә тойгы-кичерешләр алмашынып тора. Мизгел эчендә әле берсе, әле икенчесе өстенлек ала. Бик күпне даулап йөргән затның кайчак гайрәте дә чигеп куя. Төрле хисләр йогынтысында калу Илдус Гыйләкевкә дә хас. "Үзең хука булмагач" исемле дүртьюллыкны гына укып карыйк. Анда татлы-ачы милләт гаме янәдән өскә калкып чыга: "Офтанган юк: "Гомер уза", — диеп, / Тормыш кудык — киткән булганы. / Шунсы гына кала үкенечкә: / Чын татарча яшәп булмады..." +Беркадәр нәзакәтсез рәвештә әйткәндә, тормышның кендеге шигырьгә бәйләнмәгән, мәшһүрләребез искәртеп үткәнчә, дөньяны башкарак чыгыр әйләндерә. Әмма иктимагый тереклекнең бихисап шартлары шигърияткә дә аерым вазифа йөкли. Язганына "Онытмасагыз иде" дигән исем куеп, бу хакта Илдус Гыйләкев тә искәртә: "Шагыйрь хакы да бар бу дөньяда! / Тел яшерү илтмәс яхшыга..." Шигъри сүзнең могкизалы көченә ышанмау эстетик тәгълимат раслауларына туры килми. Халыкның киләчәген фаразлауда исә өмет киселүләр бөтенләй килешми. Ышаныч белән яшәү һәркем өчен фараздыр. +Тарих буйлап кире чигенсәгез, +Шанлы уй-хисләргә батарсыз. +Туфан суы калкыр... +Кеше кабат үрчер! +Яши алмас мәгәр татарсыз... +("Татарсыз буламы соң?!") +Шигъри сүзнең иктимагый әһәмияте хакында тәфсилләбрәк сөйләгән чакта Илдус Гыйләкев китапларыннан уңышлы мисалларны күпләп китерергә мөмкин. Гомумән, каләмнең кәмгыятьтәге мөһим мәсьәләләр белән бәйлелеге аның икатында гаять кете төстә чагыла. "Триллион төрле уй башымда..." "Кем баерактыр әле" дип исемләнгән әсәрләрендә шагыйрь әнә шулай көрсенеп тә ала. Инде искәртеп үтелгәнчә, Илдус Гыйләкевнең төрледән-төрле шигырьләрендә нинди генә темалар күтәрелми! Дөрес, тормыш белән кирәгеннән артык охшашлык һәрбер сәнгать әсәренең яшәүчәнлеген чикли. Чорлар аша яңгыраган ачы тәкрибә авазын Илдус Гыйләкев яхшы ишетәдер дип уйлыйм. Шуңа күрә шагыйрь көнүзәк мәсьәләләргә игътибар юнәлтә, әмма үзенең хаклы икәнлеген исбат итәргә ымсынмый. Кинаяле ишарә алымын кулланган очракта дорфалык түбәнлегенә төшүдән сакланырга тырыша. +Яшәп киткән әдипләр кисәткәнчә, әгәр әйтер сүзең юк икән, ап-ак кәгазь битен пычратмыйча тор; әгәр күңелеңдәгесен белдерү теләге туса, аны ялганламыйча, ихластан язарга ашык. "Бер генә шарт" дигән аллегорик шигырендә мондый кагыйдәне Илдус Гыйләкев тә хуплый: "Дөнья иркен, йөзгә кадәр / Яшәсәң яшә, — / Ярты-йорты акыл сатма, / Белмәсәң... дәшмә!" +Шунысын да онытмыйк: хөрлек сөйгән сүз сәнгатендә артыгын әйтмәү дә мөһим. Бу уңайдан Илдус Гыйләкевнең "Шулай булачак" шигыре үзенә генә түгел, башка яшь каләмдәшләре өчен дә файдалы киңәш сыйфатында яңгырый күк: "Синең өстенлегең — гадилектә!.. / Юк кына бер фикер аңлашырга / Катлы-катлы көмлә төзәбез..." +Менә шундый теләкләр кагыйдәгә әйләнеп китә. Андый таләпләр ерактан килә, алар һәркем өчен анык: каләм әһеле тынгысыз күңелендә бөялеп торган әһәмиятле уйларын кыска, тыгыз һәм тирән итеп яза белергә тиеш. Янәдән өстәп әйткәндә, тыгызлыктан башка сәнгатьлелек булмый; әсәрнең озынлыгы тирәнлекне аңлатмый. Ә Илдус Гыйләкевнең күпчелек шигырьләре әлеге шартларга һәрьяклап туры килә. Аның язганнары кысыр чәчәкне хәтерләтми, алар канда эш-хәрәкәткә ихтыяр тудыра. Шагыйрь үзенең күзаллавын башкаларга көчләп такмый, аңлашырга сәләтле әңгәмәдәшенә озаклап үгет-нәсыйхәт укымый. +Күпләр билгеләп үткәнчә, сәнгать төрләре арасында әдәбият — иң саллысы. Әгәр дөньяда ниндидер могкизалы мизан-бизмәннәр булса, шигърият иңендәге йөкнең зурлыгы ачыкланыр иде. Хәер, бу гамәлне башкарып чыгу чынлыкта мөмкин түгел, чөнки моның өчен ярашлы авырлык үлчәүләре юк. Шагыйрьне тикмәгә генә фикер иясенә тиңләмиләр. Чын шигырь сүрүеннән уй-гамьнәр ташып тора. Аңны тулысынча биләп алган фикерләрнең ихтыярсыздан тезмәле рәвешкә керүен Илдус Гыйләкев "Мактаулы гамәл" әсәрендә дә искә төшереп үтә: "Кемдер әйтер, шигырьләрем аша / Ниләр уйлаганымны белеп..." +Шагыйрь кайчак гакизлек халәтендә калуын да, бик сәер гамәлләр кылуын да яшерми. "Авыр сорау белән бәреп, / Үз башымны үзем ватам". "Үземнән башлыйм" дип исемләнгән шигырендә автор әнә шундый гипербола куллана. Ә сораулар мыжгып тора. Шәригать кануннары кушканча, Илдус Гыйләкев үз укучысыннан акыллырак булып күренергә теләми, күңелен борчып йөдәткән сөальләрне әңгәмәдәшенә дә күпләп бирә. Аерым әсәрләрдә куелган сораулар яшәешнең төрле өлкәләрен колачлый. "Назга сусау" кыентыгында гына да (Татар.кит.нәшр., 2014) алар берничә дистәдән артып китә. Әйдәгез, кайберләрен укып үтик: "Кемнәр соң без — олуг Кеше заты — / Каян килдек, кая барабыз?"; "Кеше әллә Галәм хозурында / Кемдер уйный торган курчакмы?"; "Күпме хәсрәт йота ала кеше?"; "Нигә кемдер тартып ала / Өлешеңә тигән хакны?"; "Гөнаһ баскан бу дөньяны / Мөмкинме соң үзгәртү?"; "Гөнаһ кыеп яткач, беркөн кинәт / Шартламасмы соң бу Кешелек?"; "Акыл кыйдым, бик күп гыйлем өстәп, / Ә үзем соң нәрсә калдырам?.." +Күзәтүләр күрсәткәнчә, укучыларга уйланып алыр өчен мөмкинлек бирүче шагыйрь сорау көмләләрне иктимагый яңгырашлы әсәрләрдә ешрак куллана. Ул үз фикердәшләренә ихласлык белән ышана, алар хозурында аптыраулы хәлләрдә дә кала. "Чуалдым мин, чияләндем, — дип көрсенә ул "Үзем эзлим" дигән шигырендә, — Уйларымда күпме төен!" Әлбәттә, Илдус Гыйләкев икатында әледән-әле очрап торган сораулар үзәген милләт язмышына бәйле төрле-төрле мөһим мәсьәләләр тәшкил итә: "Таркау булган татар нилектән?"; "Анам теле — каным теле! /Үз канымны кимсетергә / Ирек биреп торыйммы?!"; "Милләтең бар, дәүләтең юк... Нигә?"; "Кемнәр соң без?.. / Вассаллармы, коллармы?"; "Нигә шулай борчылам соң, / Ни эзләп канны кыям?.." Шагыйрь әнә шулай өзгәләнә, кайвакыт төшенкелеккә дә бирелә: "Шулай кирәктерме, түгелдерме?.. / Дөрес яшимдерме, түгелдерме? — / Һәр көн уйлап алам" ("Мәңгелек хәрәкәт"). +Сүз сәнгатенең хикмәте шунда: аннан бихисап сорауга кавап табарга мөмкин. Әдәби әсәрләрнең мәслихәтчелекне хәтерләткән мондый үзенчәлеге Илдус Гыйләкев икатында да калку чагыла. Гакәбрәк тә тоела, күпләр шагыйрьнең уй-фикер офыкларын авыл кысаларында гына күрә. Ә ул язу барышында куелган сорауларга кавапны кирдә генә түгел, чиксез кодрәтен өзлексез сиздертеп торган очсызкырыйсыз күк катларыннан да эзли. "Күзләреңнән күренә шул" шигырендәге сүзләр аның үзенә дә туры килә: "...Күңелең киң — / Кир түгел, галәм сыйган!" Шагыйрь фәрештәләр төшеп-менеп йөри торган рәхмәт юлының кир-суыбызга тоташуын "Хәтәр адым" дип исемләнгән әсәрендә дә кисәтүле төстә белдерә. "Табигатьтән аерылган затлар, — ди ул, — Ерагая төсле Алладан". Аннары башка бер шигырендә күзаллавына яңа шәрехләр өсти: "Гадәтилек барса кирдән атлап, / Шагыйрь үзе оча күкләрдә" ("Онытмасагыз иде"). Әгәр ул үзенең икатында газиз халкын борчыган йөзләрчә сорауга кавап табарга омтыла икән, димәк, боларның барысы да илаһи антка шаһитлек кылган галәбәле каләмнең мөмкинлекләренә тирәнтен ышанудан килә. Үз канында милләт гамен йөрткән Илдус Гыйләкев шагыйрьлекне билгели торган кагыйдәне дә күрсәтеп үтә: "Матур шигырь языйм дисәң, / Бармакларың сөйсен каләм. / Кешеләрне ярата бел, / Йөрәгеңә сыйсын галәм!" ("Өч шарты бар"). +Кулга игелекле ният кылып алынган каләм адәм заты алдына зур бурычлар куя. Гаять мөһим максатларга төбәлгән икадият вәгъдәңнең иман биеклегендә торуын, сөекле халкың тапшырган йөкләмәләрнең намус белән үтәлүен таләп итә. Бу дөньяда гомере буена әманәт саклаганнарны, антка тугры булганнарны Аллаһ әкере көтә. Тәкъдирең тактасында шагыйрьлек миссиясе аерымланып күрсәтелгән икән, син изге бурычыңны шигырьләтә дә түләргә тиешсең. Шуңадыр да Илдус Гыйләкев "Шигырьле гомер" әсәрендә шигырьне иманга тиңли, язылган һәрбер юлның үзе өчен бик әһәмиятле булуын да искәртә: "Кешегә сыймас серләрем / Шигырьгә сыйды..." Икатчы үз каваплылыгын турыдан-туры да белдерә. "Без... дөнья каршысында, / Ходай каршысында әкәтле", — ди автор "Икебезнең әкәт" шигыре ахырында. Ул мөбарәк йөкләмәсен һәрвакыт истә тота. Әлеге дә баягы бурыч мәгънәсен аңлатканда, беркадәр сәеррәк тоелган синонимнар да куллана. Әнә, үзенә күрә иман яңартуга багышлап язылган "Түләү" исемле әсәрендә Илдус Гыйләкев "шигырь белән ясак түләп" яшәве хакында әйтә. Шагыйрь мондый ясакны соңгы сулышынача түләргә әзер — газиз халкы гына лаеклы рәвештә яши алсын! Ул ошбу гамәлне мөкатдәс вазифасы итеп саный, милли мәнфәгатьләр хакын даулауда яшәү мәгънәсен күрә. Аның күңеле көр, икат дәрте көчле. "Мөмкинлек бирсәләр..." дигән шигыре исә янә ихластан вәгъдә кылудай яңгырый: "Мин туйганчы әле кырламадым, / Тавышым бит яңа ачыла..." +Зиннур МАНСУРОВ +БЕЗ ХӘТЕРЛИБЕЗ +ШАГЫЙРЬ ГАЗИНУР МОРАТНЫҢ ИКАТ ПОРТРЕТЫНА ШТРИХЛАР +Газинур Морат — татар халкында китап культын кабат канландырган 60 нчы еллар шигъриятенең көчле тәэсирендә үскән буын вәкилләреннән берсе. Әлбәттә, 70 нче елларда билгеле бер тәкрибә туплап, инде чираттагы дистәне башлаган шигърият мәйданына ныклап аяк басканнарның, шул исәптән Газинур Моратның икатында да алдагы чорлар әдәбиятының чалымнарын табарга була иде, чөнки, нинди генә идеологик кысаларга тартылмасын, нинди генә фәлсәфи-эстетик карашларга нигезләнмәсен, теләсә кайсы әдәбият үзеннән элгәреләр тудырган традицияләрдән тулаем баш тартмый. Кайсыдыр яктан капма-каршы сызыклардарак торган кебек "кепшеклек" һәм "торгынлык" шагыйрьләрен аеруча мәгърифәтчелек әдәбиятының һәм романтик, һәм реалистик канатларыннан ук килгән сәнгать тенденциясе — халык аңын сүз ярдәмендә уяту, зыялы катламның тормышка актив мөнәсәбәтен булдыру, милләтне агарту идеясе берләштерде. Бу, беренче чиратта, тарихи үткәнгә, заманның сәяси барышына яңача, үзенчәлекле караш булдыруда, милләттәге рухи кризиска каршы чыгуда, аны һәр милләт, аерым кеше бәхете өчен яшәргә чакыруда чагылды. Әлеге тенденция Газинур Морат икатын да читләп узмады. +Совет халкы үз яшәү дәверенең торгынлык дип аталган этабына килеп кергәндә, аның күпмилләтле әдәбиятында, илкүләм матбугатта, кайбер юнәлештә артка китешләр сизелүгә карамастан, татар шигърияте фикри офыкларын киңәйтүен дәвам итте, соңгы елларда ирешкәннәрен классик әдәбият уңышлары белән янәшә куеп карады, һәр икесенең иң матур сыйфатларын бергә үрү омтылышын ясады, бар төр жанр формаларының, икат алымнарының яшәргә хаклылыгын аңлау юлына басты. +Татарстан Язучылар берлегендә 70 нче еллар ахырыннан талантлы яшьләрне барлау, әдәби хезмәткә хәзерләү эшенә зур игътибар бирелде. Моннан тыш, көндәлек матбугатта барган әдәби бәхәсләр, яшьләрнең икат командировкаларында бергәләп катнашуы, шул чорда татарда талантлы әдәби потенциалның зурлыгы, аның милләтне, милли рухны саклау юлындагы хезмәтләре, шигъриятнең гомуми үсеш дәрәкәсе, халыкта аңа ихтыяк зурлык һәм башка күзгә күренеп тормаган сәбәпләр үз эшен эшләде: нәкъ менә татар шигърияте яңарыш кичергәндә дөньяга килгән сабыйлар 80 нче еллар башында инде өлгергән каләм әһелләре сыйфатында әдәбият мәйданына аяк басты. +Кайсы гына әдәби төрдә икат итүенә карамастан, теләсә кайсы татар язучысы бер үк вакытта журналист та булып китә, әмма һәрберсе тәэсирле сүз көченә ия публицист буларак танылмый. Газинур Морат исә — ике төр икатны янәшә алып барган һәм берсенең сыйфатларын икенчесендә уңышлы куллана алган каләм иясе. Аның тәүге әдәби һәм публицистик тәкрибәләре туган районының "Хезмәт даны" газетасында 70 нче еллар башында күренә, ә инде университетта уку чорында шигырьләре республика матбугатында да басылгалагач, Газинур Морат каләмдәшләре тарафыннан өметле шагыйрь буларак телгә алына башлый. +"Кир хәтере", "Мин дөньяны тыңлыйм" исемле тәүге кыентыклары белән танышкач, шул чорның иң таләпчән тәнкыйтьчеләреннән берсе буларак танылган Фәез Зөлкарнәй Газинур Моратның икатында шигъри юлларга салынган фикер тирәнлеге хакында язып чыга. Ул шагыйрьнең әдәби текстларны катмарлы метафораларга төрүен, көтелмәгән график чаралар ярдәмендә строфалардагы мәгънә басымын билгеләвен, фикри катламнарны ачуда аваз яңгырашын уңышлы файдалануын күрә. Киң кәмәгатьчелеккә шагыйрь буларак таныткан "Кир хәтере", "Мин дөньяны тыңлыйм" китаплары нигезендә Газинур Морат 1988 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә. +Шагыйрьнең беренче кыентыкларында 60 нчы еллар шигъриятенә хас сыйфатлар — күзгә бәрелеп торыр хәлдә. Үз чоры публицистикасында активлашып киткән гыйльми, әйтик, физик терминнардан, урыстан алынмалардан мул файдалану, нечкә яңгырашлы юлларны публицистик аһәңлеләре белән бергә үрү, глобалистларча фикер йөртү, ил һәм халык өчен каваплылык белән генә канәгатьләнмичә, дөнья проблемаларын чишәргә алыну... "Кир хәтере" мәкмугасына исем биргән әсәр дә Газинур Моратка хас икат алымнарын ачык чагылдыра. +Бу хәвефле планетамның +Газиз миңа һәр ягы. +Ультракыска дулкыннарда +Тыңлап ятам дөньяны. +1985 елда дөнья күргән китапта урын алган шактый шигырьләрнең язылу вакыты, әлбәттә, күпкә алдарак, һәм аларга салынган һәр мәгънә бүгенге көн яшьләренә тулысынча аңлашылып та бетмәскә мөмкин. Беренче карашка, дөнья халыкларының иминлеген кайгыртып, Ак йорт сәясәтенә каршы язылган кебек тоелган бу төр шигырьләрне 70 нче һәм 80 нче еллар буынының икатчы татар яшьләре генә түгел, күпчелек студентлары, милли зыялылары да башкачарак күз белән, үз тарихлары ракурсы аша укый иде. Алар әлеге шигырь юлларыннан шагыйрьнең тыелган радиодулкыннарны, каналларны тыңлавын, аерым бер халыкның милли бәйсезлеген югалтуы турында язганда, үз милли факигасен уйлавын ачык аңлаган дип исәпләргә кирәк. +Газинур Морат 80 нче еллар икатында укучыга шәхси фикер сөрешен күрсәтергә теләгән каләм иясе сыйфатында ачыла, авторның үз язганнарыннан шулай ук тәм табуын тоймый мөмкин түгел. Шагыйрь бу чорда интеллектуаль үсеш дәрәкәсен башкаларга да ачарга теләгәндәй, һәр иктимагый яңаны, тарихи-фәнни ачышларны читләп узмаска тырышып, кыйтгаларга, Кир-анабызга хас проблемалардан котылу юлларын эзләп яза шикелле, вакыт-вакыт алар шактый абстракт, әмма кискен һәм шунлыктан ышанычлы яңгырый: +Ирләр кебек: еламаска +Өйрәтә бу заман. +Юл бер генә: гуманистик +Кырыслыкка табан. +("Көл син, кырым!..") +Газинур Морат бөтен икаты белән, хакимнәрне, Кир йөзендә сугыш һәм солых өчен каваплы кешеләрне акылга һәм көчле ихтыярлы гамәлләргә чакыра. Нәкъ менә әхлакый экспериментлар, парадокслар, икепланлылык алымнары, дөнья белән идарә итәрлек фикерне героеннан әләм итеп күтәртү аның бу чор поэзиясен татар интеллектуаль шигърияте агымына куша. +Яшь шагыйрь үз чорының вәхши күренешләрен оста табылган һәм бөтенләй көтелмәгән, имәндергеч әдәби детальләр аша сурәтләүгә ирешә: +...Кулына шоколад тотып, +Бөдрә чәчле сабый +Эшафотка менеп китте, +Баскыч саный-саный. +("Кинокадр") +Үксез язмыш поездында +Кунакка бара сабый. +Әнисенә. +("Поездда") +Газинур Морат әдәбиятка ныклап аяк баскан елларын "Үзгәрешләр көтү" чоры дип билгели. "Үзгәрешләр көтәм" әсәрендә аерым кеше, ил, дөнья яшәешендәге гадәтилеккә әйләнгән хәлләргә чик куелу турындагы фикер лейтмотив булып бара. Шагыйрьнең бу үзгәрешләрне ничек күзаллавын фаразлау исә укучының үзенә калдырыла. Газинур Морат шигърияте укучыны уйларга мәкбүр итүе белән кызыклы да. +Язмышыннан берәү йөзен чыткан, +Кай гаиләдә низаг-ызгыш чыккан, +Илләр чыраена илләр суккан... +Мәңге шулай барыр, димсең, эшләр? +Үзгәрешләр көтәм, үзгәрешләр. +Шагыйрьнең кайбер әсәрләреннән милли үзаңы югары шәхес татар язмышына бәйле фикер тапса, заман идеологиясенә буйсынганы үзе көткәнне аңлый ала. Татар совет шигърияте, милли фикерне әнә шулай ныклап яшерә белү аркасында, цензура кайчысыннан чагыштырмача киңелрәк котыла алды, тирән метафоралылыкка иреште, урыны-урыны белән туарылыбрак китеп, ил алып барган сәясәтне аңламаучыларның да күзен ачкалады, андыйларны асмәгънәле шигырьләрне аңлау өчен әзерләде дә. Шагыйрьләребез, шул исәптән Газинур Морат та, үз халкының язмышын башкалар язмышы, үз иле сәясәтен башка хакимиятләр алып барган гамәлләр аша, узган чорлардан бигрәк, яңа заманнан алынган тарихи фактлардан файдаланып аңлатты. +60 нчы еллар поэзиясендә, аеруча Рәдиф Гаташ кебекләр икатында романтик рух никадәр көчле булса, Газинур Моратның тәүге әсәрләрендә дә шулай иде. Аның лирик герое мизгел эчендә яну, шуның белән мәңгелеккә калу турында уйлана, үз алдына сораулар куя-чишә яши. Ул ил һәм милләт язмышы турында Равил Фәйзуллин геройлары кебек пафослы фикер йөртә, даими рәвештә үзен һәм башкаларны көрәшкә әйдәп тора. Аңа байлык-мөлкәт тә, дан да кирәк түгел, ул бу төр кыйммәтләрне рухи кыйммәтләргә каршы куя, һәр нәрсәне үз аңлавындагы гадел үлчәү тәлинкәләренә сала, киләчәккә карап, Кир шары, аның кырлары-басулары буйлап атлый. +Газинур Морат, М.Әгъләмов кебек, аерым бер фикерне, гыйбарәне ассызыклый, укучыга аерып алып киткерә, ә инде шул чакта уңышлы яңгырашка ирешсә, кат-кат кабатлый. Ул тормыш вакыйгаларын бары тик фәлсәфи яктыртырга омтылышы белән, 70 нче елларда киң танылу алган Кадыйр Сибгатуллинны да хәтерләтеп куя. +Тәүге чор икатында Газинур Морат һәртөрле шигъри калып белән иркен эш итсә дә, башлыча ирекле формаларга өстенлек бирә. Публицистик яңгырашка, фикерне турыдан-туры әйтеп бирүдән битәр, көмлә төзелеше, риторика, омтылышлы, ашкынып язу аша ирешә. Шушы сыйфатлар, яшерелгән һәм яшерелмәгән фикер белән үрелеп, аның әсәрләрен тәэсирле итә. +Газинур Моратның 80 нче еллардагы шигырьләрендә Вөкдан, Намус, Матур Яшәү кебек абстракт төшенчәләр янәшәсенә Тукай, Бруно, Бируни, Хемингуэй кебек, тарихта мөһим роль уйнаган, гомумфикергә туры килмәгән караш әйтергә курыкмаган, гамәлләре белән явызлыкка, үзгәрмәс фикергә каршы чыккан шәхесләрнең исемнәре атала, шунлыктан алар әлеге рухи кыйммәтләрнең кирдәге гәүдәләнеше кебек кабул ителә. Аның лирик герое һәрвакыт матур һәм дөрес яшәү турында уйлана. +Гадәттә, шагыйрьләр, әдәбият мәйданына аяк басканда, мәхәббәт темасына зур урын бирә, Газинур Моратта исә — киресенчә. Иктимагый-фәлсәфи пландагы әсәрләрен киңәеп язган, аерым фикерләрне кат-кат ассызыклаган, бер әйтелгәннәренә башка әсәрләрендә яңадан әйләнеп кайткан, тар проблемадан этәрелеп китеп, зурракларына килеп чыккан шагыйрь интим лирикада кыскалыкка, төрлелеккә омтыла. Әдәби тәнкыйть аның сан ягыннан чагыштырмача азрак мәхәббәт шигырьләрен әйләнебрәк үтсә дә, аларның оригинальлеген, мәхәббәт темасында традициональрәк кала килгән татар шигъриятендә беркадәр аерылып торуын искәрми мөмкин түгел. Әлеге әсәрләр форма, мотив, образ кәһәтеннән бер-берсен кабатламый диярлек. +Дөрес, Газинур Моратның мәхәббәт лирикасында да тулаем икатына хас уртаклыклар бар, нәкъ менә ул кулланган алымнар сөю хакындагы әсәрләрен оригиналь итә дә. Шагыйрь бу төр шигырьләрендә сәнгатькә баглы терминнарны, сәнгать тарихыннан билгеле булган исемнәрне файдаланырга ярата: +Мин хәтерлим әле ул чакларны: +Тирәкле инеш буйларын, +Бакалар прелюдиясен, +Сандугачлар рапсодиясен, +Чикерткәләр кантатасын, +Яфраклар сонатасын, +Бәгъремнең ноктюрнын, +Мәхәббәтнең матәм маршын +...Һәм шәрә күләгәңне. +(Соль мажор) +Бер караганда, әлеге шигырьдә дастаннардан килгән санау, тасвир объектларын бер-бер артлы тезү күзәтелә кебек. Асылда исә бу санауларның традицион теземнәр белән уртаклыгы бөтенләй юк. Бер-бер артлы килгән музыкаль форма атамалары лирик герой күңелендә туган төрле көчәнештәге хисләрнең чиратлашуын, ахырга таба күңеленең бик нык нечкәрүен күрсәтү өчен хезмәт итә. Менә шушы романтик нечкәлекне, герой үзе дә көтмәгәндә, тормыш чынбарлыгы, тән теләге өзә шикелле. Якты ноталарны аңлаткан атама, күңел яктылыгына хезмәт иткән табигать предметлары, күренеше һәм сызма кебек кенә бирелгән кыз портреты, мәхәббәтнең һәлакәтен белдергән матәм маршы төшенчәсе әдәби контрастлыкның нигезен тәшкил итә. Кичерешләр катмарлыгын аңлаткан һәм, авыр тойгыларга батырып, караңгы төсләрдә тәмамланган шигырьгә куелган атама бераз аптыраштарак та калдыра, чөнки ул лирик геройның тәүге хисләрен генә белдерә ала. +Газинур Моратның мәхәббәт лирикасы Равил Фәйзуллинның 60 нчы елларда шул темага язылган шигырьләренә якын тора. Аларда атамалар, сүзләрне юлларга салу, соңгы мисраг, тыныш билгеләре мәгънә киткерүдә мөһим роль уйный. Шагыйрьнең аерым әсәрләрендәге тасвир объектын һәм эчтәлеген дөрес күзаллау өчен, атамага салынган эчтәлек ачыклыгы мөһим. Әйтик, түбәндәге шигырьнең исеме булмаса, йә әлеге атама әсәрне укыганчы ук төгәл аңлашылмаса, лирик герой белән мөнәсәбәткә керүче субъект — тол хатын дип түгел, ә төн сыйфатында аңлашылыр иде: +Тол хатын +Аһ, бу төннең озынлыгы!.. +Кочагына ала да ул мине, +Таләп итә башлый күз яшемне. +Мин карышам. +Тик ни кылыйм? +Соң ни кылыйм инде?.. +Шагыйрь интим лирикада, бигрәк тә шәхесара мөнәсәбәтләр турында язганда, аерым фикерне кыска, өзеп әйтә, штрихлы картиналар белән эш итәрга ярата. +Аның күңел шигъриятендә соклану, ярату тойгылары янәшәсендә оят, үкенеч, бер кире кагылган хисләргә үткәннеке булып калырга тиешле тойгылар итеп кенә карау хас. Яшьлек, хатын-кыз матурлыгы, табигать турындагы фикерләрен-хисләрен шагыйрь еш кына чорлар аша килгәннәре белән бәйли: +Күл уртасында Зөһрә кыз, +Ярым ай гүя көймә. +Салмак кына ишә сылу, +Ямансу бер көй көйләп. +Ишетәм аның сагышын, +Ишетәм чорлар аша... +(Төнге этюд) +Газинур Морат икатына хас алда саналган сыйфатлар "Оча кырлар" кыентыгында да күзәтелә, әмма күпчелек әсәрләрендә метафоралылык инде кими төшә, үзгәртеп кору еллары тудырган шартларда ул сәяси эчтәлектәге шигырьләрне укучыга аңлаешлырак итеп кора башлый, аерым бер кеше, милләт хокукы турындагы әсәрләрендә үзәккә империядә изелгән милләтләр, кешеләр хокукларын куя ("Кош хокукы"). +Шагыйрь икатында әле кайчан гына көндәлек матбугатның игътибар үзәгендә торган Әфганстан, Карабах сугышлары канлана, тарихта канлы эзләр калдырган шәхесләргә бәя бирү омтылышы арта. Татар иктимагый хәрәкәте көчәю шартларында көрәшчеләр арасыннан милли лидерлар аерылып чыга. Алар, нигездә, әдәби мәйданда да үз урынын тапкан көчле рухлы, кыю шәхесләр була. Яңарышлар заманы, үз чиратында, милли лидер проблемасын әдәбиятка алып керә. Киргә пәйгамбәрлек миссиясе белән килгән шагыйрь образын тудыру татар әдәбиятында тагын зур урын били башлый. Бу хәлләр Газинур Морат шигъриятендә дә үзен сиздерә. Тарих битләрендә үз исемнәрен төрлечә язып калдырган шәхесләр, аларның үз милләтләре, башка халыклар язмышындагы роле турында уйлана ул. +Газинур Моратның "Оча кырлар" кыентыгына кергән әсәрләрен "фидаилар кирәк" дигән фикер бер ноктага кыя. Аның шул исемдәге күләмле шигыре милләт өчен яшәү идеясенең алга таба икатында үзәк урында торачагы хакында хәбәр шикелле яңгырый, китапның да умыртка баганасын тәшкил итә. Ил сәяси үзгәртеп кору этабына кергәч, шагыйрь милли азатлык, яңарыш идеясен яклаган үткен каләмле публицист буларак та таныла. +90 нчы еллар уртасыннан Газинур Морат икатында миллилек тагын да арта, сәясииктимагый лирика фикер ноктасыннан үткенләнә, заман фактлары белән баетыла, идея эчтәлеген күптөрле аңлау мөмкинлеге бетерелә, тормыш вакыйгаларын анализлау аркылы килгән уйларга юл бирелә. Заманга бәйле рәвештә, абстрактлылык урынсыз булып калган публицистик рухтагы әсәрләрендә дә кирәгеннән тыш пафослылык, югары ноталарда язу күзәтелми диярлек. Шагыйрьнең "Түбә" кыентыгы әнә шул хакта сөйли. Әлеге китап турында көндәлек матбугатта күп язылды, һәм шул китабы өчен Газинур Морат Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләккә лаек булды. +Шагыйрь лиро-эпик әсәрләр икат итүче буларак та билгеле. Алар арасыннан аеруча "Ачлык" поэмасы аңа зур әдәби уңыш алып килде, әлеге әсәр 90 нчы елларның бу темага язылган башка поэмалары арасында үзенең лаеклы урынын тапты. Тезмә белән чәчмәне чиратлаштырып икат ителгән поэмада татар дастанпоэма традицияләре яңа алымнар белән баетылды, "Идегәй" кебек классик фольклордан стиль чаралары заман фикерләрен уздыру өчен файдаланылды. "Ачлык" әсәре татар әдәбиятының традицион иктимагый-сәяси поэма жанрын форма кәһәтеннән баетты, аңа яңа, заманча эчтәлек алып килде. +Шагыйрь "Ачлык" поэмасына Альбер Камюның "... Ирек хакына шәһит китү генә мәгънәгә ия була. Тик шул чагында гына кеше үзенең бөтенләй үк үлмәячәгенә ышана" дигән сүзләрен эпиграф итеп ала. Аның төп мәгънәсе, "Ирек хакы" рәвешенә кергән сыйфатта, алга таба әсәрнең поэтик тукымасын тәшкил итә. +"Ачлык"ның беренче кисәге, яңгыраш ноктасыннан караганда, индивидуаль-автор икегенә нигезләнми, аның үлчәме Газинур Морат икаты өчен хас түгел, шунлыктан игътибарны аеруча кәлеп итә дә. Тәүге строфалар ук укучыны ерак тарихка алып китә, чөнки әле беренче юллардан Идел-йортның кайсы чорлардагы бәйсезлеге турында сүз барганлыгы ачык аңлашылып бетми, ул бары тик соңгы юлларда гына тәгаенләнә. Укучыда ике вакыт аралыгын күзаллатуга ирешү — шагыйрьнең зур уңышы. Ул шуның аша тарихтан гыйбрәт алырга, үткәндәге хаталарны яңадан кабатламаска өнди. +Поэмада төрле калыплардагы тезмәләр аша киткерелгән фикер кискен яңгырашлы, заман һәм тарихи мәгълүматларга таянган нәтикәләрдән оешкан публицистика белән чиратлаша. Болай эшләүнең бер вазифасы — 90 нчы еллар башы татар дөньясының иктимагый-сәяси барышыннан хәбәрсез замандашка һәм инде бигрәк тә киләчәк укучысына шул хәл-вакыйгалар турында ачыклык кертүдә. +"Ачлык" поэмасы, шагыйрьнең лирикасы кебек үк, фикер тыгызлыгы белән аерылып тора, чәчмә текстлар әлеге тыгызлыкны тагын да көчәйтеп кибәрә. Бу әсәрнең эмоциональ яңгырашына зыян китерми, чөнки Газинур Морат, бер яктан, ритм-рифмага бик игътибарлы, икекләрне юлларга ирекле салган строфаларда да гомуми ритмик буыннар санын сакларга тырыша, икенче яктан, укучыда хисне фикер-фәлсәфә аша уятырга омтыла. +Поэманың икенче кисәге шигъри текстка күп яктан ачыклык кертә. Беренчедән, ул әсәрдә 90 нчы елларда татар милли хәрәкәте турында сүз барганны аңлата, икенче яктан, бу хәрәкәт башында торучыларның, аңа теләктәшләрнең ирек өчен канын фида кылырга әзер торуы турындагы фикерне дә киткерә. "Безнең башка ниләр язды икән? Үлем турында уйлыйсы да килми" дигән көмләләрдән шагыйрьнең дә алар арасында булуы аңлашыла. +Чәчмә текстларның аерым бер өлеш тәшкил итмичә, поэтик юлларга ялганып китүе аеруча Урта гасырларда популяр булган хикмәтләрне искә төшерә, әмма без алардагы тезмә өлешнең, нигездә, притча рәвешендә булуын беләбез. Икенче яктан, бу алым "Ачлык"ны тезмә һәм чәчмә чиратлашкан дастаннарга яисә кайбер традицион поэмаларга да якынайта. +Ачлык мәйданында санаулы кешеләр утырса да, бөтен халыкның бу гамәлләрне яклавын шагыйрь берничә мәртәбә кабатланган "ачлык тотып ачыклады халкым" дигән юллары аша белдерә. Шул ук гыйбарә ярдәмендә Газинур Морат яңа заман шартларында бары тик коралга нигезләнмәгән сәяси гамәлләр аша гына үз хокукыңны яулап булуын да аңлатырга тели. +Поэмада илнең үзгәртеп кору елларында алып барган сәясәтенә гадел бәя бирелә, шагыйрь төрле милләт-халыкларның империя кысаларында бары тик көчләп, корал ярдәмендә куркытып кына тотылуын ачык итеп әйтеп бирә. +"Ачлык" поэмасының фольклор, дини китаплар белән интертекстуаль бәйләнеше көчле. Алар ярдәмендә татарның, төрки халыкларның берничә гасырлык тарихы ачыла. Әсәрдә турыдан-туры киткерелгән фикерләр, фактлар янәшәсендә метафорик пландагылары да китәрлек. "Халык баш итчегә чиратка тезелгән", "Ә халыклар ясак түли телләтә", "Анаң телен кыздыралар табада", "Балаң телен талаталар этләрдән", "Без бәхеткә ач татар" кебек, поэманың идея эчтәлегенә тирән мәгънә салган оригиналь гыйбарәләр Газинур Моратның, һичшиксез, талантлы һәм милли рухлы шагыйрь икәнлеген раслап тора. Кыскасы, "Ачлык" поэмасы 90 нчы еллар шигъриятенең зур уңышы саналырга хаклы. +Әдәби авангардта барган татар шигърияте милли-иктимагый тормышының елъязмасы да, барометры да кебек. Газинур Моратның "Төнге әверелеш" һәм "Кош хокукы" китаплары хакында да шул сүзләрне әйтергә булыр иде. Алар каләменең иң көчле вакытын татар шигъриятен үстерүгә, аның фикри офыкларын киңәйтүгә багышлаган Газинур Моратның билгеле бер дәрәкәдә икат хисабы буларак та кабул ителде. +Ул, 60 нчы елларда әдәбиятка килгән байтак талант ияләре кебек үк, икатын яңа конструкцияләр, ачылмаган темалар, көтелмәгән метафоралар эзләүдән башлап, торабара фикерне ачыграк, үтемлерәк киткерүгә, традицион формаларга өстенлек бирә. Әлбәттә, чын шагыйрьләргә хас булганча, аның икатының төп алымнарын үзенчәлекле кулланылган троплар тәшкил итә. Алар арасында гомер бакый таныш булган, әмма яңа кирлеккә утыртылган герой-образлар да, заманга хас трансформацияләнгән традицион символлар да, шагыйрьнең өр-яңа үз табышлары да бар. +* * * +Газинур Морат поэзиясенә темалар масштаблылыгы, фикер һәм кичерешләр киңлеге хас. Шагыйрьне бигрәк тә халык, аңа хезмәт иткән шәхесләр, тарих тегермәненә салынган аерым кеше язмышы борчый. Аның лирик герое үзгәрешләр көтеп кенә яшәми, шул юлда актив хәрәкәт тә итә. +Газинур Морат икатында фикер сөрешенең төгәл логикасы күзәтелә. Шагыйрь уйлап, уйланып яза, аның герое күпчелек очракта ачык калыплашкан нәтикәләргә килә, әмма укучыны алга таба уйланырга, тормыш фактларын күңеле аша уздырырга, үзенчә бәяләргә мәкбүр итә. Газинур Морат әсәрләрендә, хәтта уй-фикер, метафоралар тыгызлыгы күзәтелгәндә дә, эмоциональ тулылыкка, бөтенлеккә зыян килми. +Рифә РАХМАН +КИҢ КАРАШЛЫ ГАЛИМ ҺӘМ +КӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ +ФОАТ ГАЛИМУЛЛИНГА 75 ЯШЬ +Әдәбиятыбызның үзенчәлекле сыйфатларын тирәннән өйрәнгән, аның аерым чорларын, жанрларын, аларның күренекле вәкилләренең икатын кентекләп барлапөйрәнеп чыккан, сүз сәнгатебезнең һәм фикри, һәм сәнгати мирасына лаеклы өлеш керткән галимнәребез, шөкер, шактый. Аларның саны көннән-көн арта бара. Без алар белән горурланабыз. +Шундый галимнәребезнең берсе — Фоат Галимулла улы Галимуллин. Китди икат мирасы булдырган галим һәм күренекле кәмәгать эшлеклесе, оста оештыручы һәм укытучылар остазы-педагог. +Әдәбиятыбызга ул бай тормыш тәкрибәсе туплап килде. Кукмара якларындагы авылларда мәдәният өлкәсендә, яшьләр оешмаларында эшләү, хәрби хезмәттә булу аны чыныктырган, рухи баеткан. Ә меңәрләгән-меңәрләгән кеше күңеленә исә ул Татарстан радиосының дикторы буларак, үзенең Ходай Тәгалә биргән бәрхет тавышы белән килеп керде. +Мин үзем өчен аны бераздан баритон тавышлы кырчы буларак та ачтым. Хәтерлим, пединститут ректоры, профессор Мирфатыйх Зәкиевнең юбилее иде. Шунда кичәге радио дикторы, бүген исә институтның тарих-филология факультеты деканы урынбасары Фоат Галимуллин матур кырлавы белән сокландырды. Ул вакытта инде педагогия институтын тәмамлаган, аспирантура үткән, Уфага барып яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәкә алган икән. +Танышлык шуннан башланды, тора-бара ул бер-беребезне хөрмәт итүгә, хезмәттәге дуслыкка әйләнде. Алга таба инде безнең юллар гел дип әйтерлек янәшә бара. Ул — Казан дәүләт педагогия институтында (университетында), ә мин — Казан дәүләт университетында татар әдәбияты кафедрасы мөдире. Мин — педагогия университетында берничә ел профессор, Дәүләт аттестация комиссиясе рәисе, ә ул Казан университетында берничә ел рәттән шундый ук вазифа башкарды. Гел дә янәшә утырабыз: йә ул комиссия рәисе, йә мин аның әгъзасы буларак, яисә киресенчә, мин — рәис, ул — әгъза — чыгарылыш курс студентларының белемнәрен бәялибез, диплом эшләрен тикшерәбез. +Бергәләп Чаллыга, Әлмәткә барып, укытучыларның белемнәрен күтәрү курсларында лекцияләр укыйбыз, дәүләт имтиханнары алабыз. Бу эшләр барышында мин Ф.Галимуллинның татар әдәбияты тарихын әйбәт белүенең шаһиты булдым. Хәзер фәннәр өлкәсендә бер тармакны алып тирәнәю алга чыкты. Күпчелек галимнәр бер өлкәдә аерата хәбәрдар, шул өлкәне яхшырак белә. Мин үзем, мәсәлән, нигездә драматургия өлкәсендә эшлим. Әйтик, әдәбиятыбыздагы поэзия байлыгын һәм нечкәлекләрен профессор Тәлгат Галиуллин кебек, яисә борынгы һәм урта гасырлар әдәбиятыбызны профессор Хатип Миңнегулов кебек үк кентекләп белмим. Бу кәһәттән Фоат Галимуллин үзгә. Кайсы чордагы әдәбиятыбыз турында сүз бармасын, кайсы язучы һәм нинди әсәр хакында булмасын — ул алар хакында яхшы белә. Әсәрләрдәге сюжет борылышларын, персонажларны, аларның исемнәрен әйбәт хәтерли, имтиханда кавап тотучы студентка шигъри юлларны төгәл әйтеп кибәреп булыша, ялгышса, төзәтә... Әлбәттә, болар аның укыту процессында төрле чорга караган, төрле проблемаларга багышланган курслар алып баруыннан да, искиткеч шәп хәтерле булуыннан да килә... +Төрле чорларда педагогия университетындагы татар әдәбияты кафедрасында мөдир булып эшләгән Галимкан Нигъмәти, Абдулла Сайганов һәм Фәрит Хатиповлардан килә торган ныклы традицияләр бар. Аларга алмаш Фоат Галимуллин ул традицияләрне уңышлы дәвам иттерде, алай гына да түгел, баетты. Кафедра көмһүриятебез оешмалары, мәктәпләре, укытучылары белән бәйләнешләрен тагын да ныгытты. Кафедра каршында студентларның фәнни-икади эш һәм үзешчән сәнгать түгәрәкләре актив эшләде. Аның әгъзаларының радио һәм телевидениедән чыгышлары ешайды. КДПУ һәм КДУ студентларының фәнни конференцияләрдә алмашлап чыгыш ясаулары системалы төс алды. Болары — профессор Ф.Галимуллинның фәнни китәкче, педагог-оештыручы буларак эш-гамәлләре. +Аның киң колачлы китәкче һәм оештыручы буларак сәләте Татарстан Язучылар берлегенә рәислек иткәндә тагын да ачыграк күренде. Ул бу вазифага язучыларыбыз оешмасы өчен авыр елларда сайланды. Берлекнең мөстәкыйль яшәү-яшәмәү мәсьәләсе кискенләшкәндә, ул үзенең элгәрләре тарафыннан тудырылган икади мохитне саклап кала алды. Нәтикәдә, Язучылар берлеге, аның иктимагый-сәяси абруена зыян килмәде. Фоат Галимуллинның бу өлкәдәге эшчәнлегенә Беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев 2002 елда лаеклы бәя бирде: "Өлгергән мәсьәләләрне тиешле әзерлек белән рәсми органнар алдына кую да аның (Язучылар берлегенең. — А.Ә.) китәкчелегеннән зур активлык, китлеккәнлек һәм интеллект сорый. Берлекнең хәзерге рәисе Фоат Галимуллин бу күпкырлы сыйфатларга ия дип саныйм". Аның эшчәнлегенә каләмдәшләре дә югары бәя бирде. "Фоат Галимуллин кайсыдыр ягы белән И.Гази традицияләрен дәвам итә, — диде күренекле язучы Мәдинә Маликова. — Искиткеч кешелекле, иътибарлы, тырыш кеше. Рәвеше, үз-үзен тотышы белән дә, рәисебез буларак, әдәбиятыбызны лаеклы рәвештә күрсәтә белә..." +Язучылар берлеге рәисләренең эшчәнлеген Ибраһим Гази, Зәки Нури, бигрәк тә Гариф Ахунов (мин аның тәкъдиме белән 1974 елда язучыларның Әдәби фонды рәисе итеп сайландым, бу вазифаны 16 ел, идарә, аның президиумы әгъзасы буларак та, 20 елдан артык башкардым), Туфан Миңнуллин чорларыннан алып күзәтеп киләм. 1970 еллардан башлап Язучылар берлегенең иктимагый активлыгы бермәбер көчәйде, аның рәисләре милли әдәбиятыбыз барышын икатчы буларак кына түгел, агымдагы вазгыять эчендә кайнаучылар буларак та яхшы белүчеләр иде. Һәртөрле иктимагый, әдәби чараларда, юбилейларда чыгышлары мәдәни һәм әдәби барышны тирән белүләре, аңлаулары белән аерылып торды. Нәфис сүз сәнгатебезне, аерым язучылар һәм әсәрләрне бәяләүдә алар яңа сүз әйтә белделәр. Г.Ахунов һәм Т.Миңнуллиннарның чыгышы һәрвакыт, үзләре зур художник буларак, кызыклы, әдәбиятыбызның шул чордагы хәлен әйбәт белүләре белән мәгънәле була иде. Шулай ук язучы буларак танылган рәис Р.Мөхәммәдиев тә мондый чыгышларында вакыйгахәлләрне, каләмдәшләре икатын, замана күзлегеннән генә түгел, әдәбиятыбыз тарихы югарылыгыннан торып бәяләүгә игътибар итә башлады. Чөнки ул — әдәбият галиме дә. Галимлек, милли әдәбиятыбыз тарихын яхшы белү рәис һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Галимуллин чыгышларын һәрвакыт баета, канландыра, фәнни нигезләрен үтемлерәк итә иде. Берлек рәисенә бик тә кирәкле бу сыйфатларны алардан соң килгән китәкче Илфак Ибраһимов та уңышлы үстерде һәм дәвам иттерде. +Менә шулай, Фоат Галимуллинның бүгенгә кадәр ирешкән уңышларын берничә тармакка бүлеп карарга мөмкин. Шулар арасыннан, әлбәттә инде, аның әдәбият белеме фәне һәм тәнкыйте өлкәсендә ирешкәннәре аерым билгеләп үтүне сорый. +Аның бу өлкәдәге уңышларын 750дән артык хезмәт һәм мәкалә, дистәләрчә монография һәм кыентык, урта мәктәп өчен язылган әдәбият дәреслекләре, методик әсбаплар һәм ярдәмлекләр билгели. Ул милли әдәбиятыбызның ХХ гасыр башы классиклары Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимовлар турындагы, совет елларында әсәрләре белән танылган Ш.Камал, Ф.Бурнаш, К.Нәкми, М.Кәлил, Ф.Кәрим, Г.Нигъмәтигә багышланган хезмәтләрендә бу икатчыларга яңача бәя бирде. Милли әдәбиятыбызның күренекле вәкилләре Ф.Хөсни, Г.Бәширов, И.Гази, Г.Ахунов, Н.Фәттах, А.Гыйләкев, М.Мәһдиев, Ш.Бикчурин, М.Хәсәнов, И.Сәлахов, Х.Сарьян, Ә.Баянов, М.Хәбибуллин, М.Маликова, Р.Кәрами һ.б. икатын яңа идея-эстетик позицияләрдән торып бәяләгән хезмәтләр язды. "Фоат Галимуллин объективлыгы белән аерылып тора, — дип характерлады тәнкыйтьченең үзенчәлеген Гариф Ахунов. — Әдәби агымны Фоат Галимуллин колачлап ала һәм, үзе аңлаганча, башкаларга иярмичә, төпле бәя бирә" (1993). Аның "Инешләр Иделгә кушыла", "Офыкларны алдан күреп", "Эзләнү вакыты", "Писательское слово на рубеже веков" дип аталган, бүгенге әдәби процессны, аерым язучылар икатын, күренекле әсәрләрне анализлаган мәкаләләрдән торган китаплары әдәби тәнкыйть өлкәсендә яңа сүз буларак кабул ителде. Аларның авторына, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге уңышлары өчен тәгаенләп, Камал Вәлиди исемендәге дәрәкәле премия бирелде. +Галим буларак, Ф.Галимуллинның татар сүз сәнгате гыйлеменә керткән зур өлеше дип аның совет әдәбиятының беренче унъеллыкларындагы фикерләү барышын, сәнгати үзенчәлекләрен кентекләп тикшергән хезмәтләрен күрсәтергә кирәк. Бу гаять бай, каршылыклы әдәби процессны өйрәнүгә ул "Эстетика һәм социологизм (1920-1930 еллар татар әдәбиятында эстетика кануннарының һәм социологизм таләпләренең үзара мөнәсәбәте)" (1998), "Әле без туганчы: 1920-1930 еллар әдәби хәрәкәтенә бер караш" (2001), "Табигыйлеккә хилафлык: ХХ гасырның 1920-1930 еллар татар әдәбиятының үсеш үзенчәлекләре" (2004), "Татар әдәбиятында эстетик эзләнүләр" (2010) исемле монографияләрен багышлады. Татар әдәбиятының өлгергән аерым проблемаларын өйрәнүгә һәм пропагандалауга шулай ук "Әдәби икатта осталык мәсьәләләре", "Әдәби бәйләнешләр" дип аталган, сәнгатьле укуның серләренә багышланган программалар, әсбаплар, махсус курслар хәзерләде һәм алып бара. +Икади эшчәнлегенең тагын бер зур өлеше итеп Ф.Галимуллинның урта мәктәпләр өчен әдәбият дәреслекләре язуын күрсәтергә кирәк. Илебез үзгәртеп корулар чорына кергәч, урта мәктәп программаларын да яңартып эшләү көн тәртибенә басты. Татар әдәбияты буенча 5-8нче сыйныфлар өчен программалар, дәреслекләр язу һәм хрестоматияләр төзү, аларны башкарып чыгу өчен, авторлар коллективын туплау эшләре башланды. Профессорлар А.Әхмәдуллин (китәкче), Ф.Галимуллин, Ф.Ганиева, педагогия фәннәре кандидаты Ф.Исламов составында редколлегия төзелде. Татар әдәбияты белеменең төп көчләре һәм алдынгы укытучылар (Г.Әдһәмова, Ф.Галимуллин, Т.Галиуллин, Ф.Ганиева, М.Кәләлиева, И.Нуруллин, Х.Миңнегулов, Д.Сибгатуллина, Ф.Хатипов, М.Хәсәнов, Н.Юзиев һ.б.) авторлыкка тартылды. 2000 елда яңартылган программалар чыкты, 2001 елдан яңа дәреслекләр һәм хрестоматияләр басыла башлады. Бүгенгә инде алар төзәтелеп, беркадәр үзгәртелеп, дүрт-бишәр кат дөнья күрде. Бу зур һәм каваплы эштә Ф.Галимуллин иң ныклы таяныч булды һәм була килә. Шунысын гына әйтү дә китсә кирәк: 10-11 нче сыйныфлар өчен барлыгы 56 бүлектән торган дәреслекләрне 7 автор язды. Шуларның зур күпчелеге, төгәлрәк әйтсәк, 20се Ф.Галимуллин каләме астыннан чыкты. (А.Әхмәдуллинныкы — 18, Т.Галиуллинныкы — 10, Ф.Ганиеваныкы — 4, Н.Юзиевнеке — 2.) Алар, бүгенге көн югарылыгыннан торып, яңа идея-эстетик карашлардан чыгып язылган, ә кайберләрендә ("Татар прозасы ирешкән уңышлар", "Иктимагый фикер үсеше һәм публицистика", "Әдәби тәнкыйть") аерым әдәби чорларга, язучылар икатына беренче буларак бәя бирелгән. Исеме һәм икаты әйләнеп кайткач, Г.Исхакый әсәрләрен мәктәп дәреслегенә кертүне дә нәкъ менә ул башкарды. Рус мәктәпләренең 6, 9, 10 нчы сыйныфларына аталган татар әдәбияты дәреслекләренең төп авторларыннан берсе, фәнни редакторы да Ф.Галимуллин иде. +Әдәбиятыбызның уңышларын радио һәм телевидение аркылы пропагандалауга да ул нык әһәмият бирә килә: күп еллар дәвамында "Яңа китаплар" дип аталган тапшырулар циклын алып барды, "Тел күрке — сүз" дигән популяр тапшырулар аның актив катнашуы белән әзерләнде һәм эфирга чыкты. Әдәби чыганаклар буенча Ф.Галимуллинның якыннан катнашында язылган аудиокассеталар — урта мәктәпләр өчен бик тә файдалы ярдәмлекләр. +Болардан тыш, галим әдәби һәм фәнни алмаш хәзерләүгә дә турыдан-туры көч куя. Аның китәкчелегендә 1 фән докторы әзерләнде, 11 аспирант филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәкә алды, тагын берничәсе бу дәрәкәгә якынлашып килә. +Халыкара Төрки академиясе академигы, Петровский исемендәге сәнгать һәм фән академиясенең хакыйкый әгъзасы, Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучыларның Камал Вәлиди исемендәге бүләге иясе, тагын да башка хөкүмәт бүләкләренә лаек булган профессор Фоат Галимуллин үзенең олы юбилеен, образлы итеп әйткәндә, оста иярләнгән ат өстендә каршылый. Меңәрләгән шәкертләре, коллегалары исеменнән без аңа шул ат өстендә озын-озак армый-талмый баруын, яңадан-яңа икат кимешләре белән шатландыруын телибез. +Азат ӘХМӘДУЛЛИН, +профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең +мөхбир-әгъзасы +ЯҢА ТОРМЫШ КҮПЕРЕ +ТОРМЫШ ЯЗГАН ХИКӘЯ +Утыз икенче елның башында, ниһаять, Кукмара районының Арпаяз авылында да күмәк хукалык оеша. "Ниһаять" дип әйтүнең сәбәбе бар. Авыл кешеләре мондый берләшүгә нык каршылык күрсәтә. Күрше Пычак, Әсән-Елга авыллары инде моннан ике ел элек күмхук булып яшәгәндә дә, аерым булып калуга өстенлек бирәләр. Районның большевик китәкчеләре моны Арпаязда кулакларның оешкан төстә эш итүләре белән аңлаталар. Шуңа күрә авылда хәллерәк кешеләргә каршы рәхимсез көрәш оештырыла, малларын тартып алалар, авылдан сөрәләр. Шуның нәтикәсендә генә кешеләрне буйсындыруга ирешәләр. Яңа күмхукга "8 март" дигән исем бирелә. Авыл шактый зур, йөз егермедән артык хукалык бар. Шуңа күрә күмхукда ике бригада төзелә. Аларны никтер үзебезчә "беренче", "икенче", дип түгел, русчалатып "первай", "ыфтурай", дип йөртәләр. +Бу — алга таба латин язуына күчү өчен, илдә укый-яза белмәүчелекне бетерү максатын тормышка ашыру еллары да. Авылдагы мәктәптә иртән балалар укыса, кичкә таба яшь-килкенчәк кыела, араларында өлкәннәр дә булгалый. Минем әни, никтер, укуга мәкбүр ителми. Аның каравы унбишенче елгы сеңлесе Гайшә апабыз әлеге "мәктепкә" йөрергә тиеш була. Укытучылары — Хәким Гайнанов. Авылыбызга Мамадыш ягындагы Козгынчы авылыннан килгән. Мәктәп безнең бабайлардан тартып алынган ике катлы йортка урнашкан. +Көннәрдән бер көнне, яңа ел алды тирәсе булса кирәк, мәктәпкә ул вакыттагы күмхук рәисе Мөлек Нәкибе килеп керә. Укытучы Хәким дәресен бүлә, барысы да үзе белән суык болыты ияртеп кергән бу кешегә карыйлар. Бераз тыңкышрак тавыш белән ул сүз башлый: +— Менә, Хәким туган, синең монда авылның иң грамотный яшьләре утыра. Кукмарадан язу килде. Шушы яшьләрдән иң акыллысын сайлап алып, бригадирлар курсына кибәрергә кирәк. Озакка түгел, өч-дүрт айга гына. Син кемне әйтсәң, шуны кибәрәбез. +Егерме биш-утыз пар күз укытучыга төбәлә. Әлбәттә инде, Хәким абыйлары берәр егетнең исемен әйтер дип көтәләр. Бригадир егет кеше булырга тиештер инде. Ул бит, күмхук рәисеннән кала, авылда икенче китәкче була торгандыр. Әмма Хәким абыйлары кемнең дә булса исемен атарга ашыкмый. Бүлмәдә утыручыларның һәммәсен күздән кичерә, кайберләренә кабат-кабат карап ала. Һәм, байтак дәшми йөренгәннән соң, кара такта янында туктала, алдында утырган кешеләргә озак кына карап тора да әйтеп сала: +— Иң лаеклысы Гайшә булыр, Галимуллина. +Бөтенесе киңел сулап куя. Һәммәсенең күз карашы ункиде яшьлек Гайшәгә текәлә. Ә ул, бу сүзләрне ишеткәч, югалып кала. Кая инде аңа бригадир булу? Аны кем санласын да, ул нинди китәкче булсын? Кемдер кушканны эшли ала, кешеләрне кушып эшләтү ничек аның хәленнән килсен? +Мөлек Нәкибе саңгыраурак. Шуңа күрә укытучы аның колагына кычкырыбрак кабатлый: +— Ярулла Галимулласы кызыннан да грамотные юк. Уку аның хәленнән киләчәк. Ә менә бригадир булып эшли алырмы-юкмы, анысын мин дә әйтә алмыйм. +Мөлек Нәкибе өчен дә бу тәкъдим көтелмәгәнрәк була. Ник дисәң, кызның атасы Галимулла шушы мәктәп йортыннан чыккан кеше — Ярулла бай малае. Бу нәселнең дин белән алыш-биреше булуы да яхшы мәгълүм. Читтән килгән укытучы Хәким аларын белеп бетермәскә дә мөмкин. Фиркалеләр мондый кеше баласын хупларлармы? +— Син тагын берәрсен әйт әле, сөйләшер өчен кайлырак булыр. +— Юк, иптәш Мөлеков, хәзергә бүтән кеше юк. Курсларда икекләп укып утыручылардан ни хикмәт чыгар? Гайшә йөгерек укый, язуы да ярыйсы гына... +Шушы сөйләшүдән соң атна-ун көн үттеме-юкмы, Гайшәне әнисе Сәрбикамал белән күмхук йортына чакырдылар. Кызның иртәгә үк Кукмарага укырга китәргә тиешлеген әйттеләр. Мөлек Нәкибе белән бергә ниндидер ике ир-ат та бар иде. Районнан килгән кешеләр булса кирәк. Мөлек Нәкибе генә булса, бик каты торырга кыенып килгән Сәрбикамал эчтән тынды. Теге ят кешеләрнең берсе бигрәк кайлы сөйләште шул: "Өч ай укыйсы булыр. Анда торыр урын бирерләр. Ял араларында кайтып та йөрер. Иптәшләре булыр". +— Хәзер халык хакимияте заманы. Хатын-кызларга ирек бирелү эш белән ныгытылырга тиеш. Аларның кулларына да китәкчелек дилбегәсен тоттырырга кирәк. +Мөлек Нәкибе дә өстәп куйды: +— Безнең авылдан ике егетне — Шакир Галимканын, Галиәхмәт Вәлиәхмәтен тракторчылыкка укырга кибәрәбез. Вәлиәхмәтнең анасы Мәгъмүрә каршы килеп караган иде дә, малаең авылга трактор алып кайтачак, кем бәхетенә тия әле мондый эш, дигәч, риза булды тагын. Шуның кебек, менә Гайшә дә авылда беренче буларак дипломлы хатын-кыз бригадир булачак. +Ана белән кызга дәшми генә борылып чыгып китүдән башка юл калмады. Дәшмәү — ризалык билгесе, дигәндәй, кәнсәләрдәгеләр дә алар артыннан киңел сулап калдылар. +Шулай итеп, яшьләр 1932 елның февраль-март-апрель айларын Кукмара белән авыл арасын йөреп уздырды. Көннәр озыная башлагач, көн саен диярлек авылга кайтып йөрделәр. Өлге авылын чыгып, берәр чакрым баргач, бер үзән бар — халык телендә аны "Кара Елга" дип тә атыйлар. Яз көннәрендә шуннан ургылып-ургылып Камышлы үреннән төшкән кар суы ага. Егетләр, үзләре яланаяк калып, Гайшәне арка кочтырып алып чыгалар. Менә шулай йөри торгач, алар май аена укуларын тәмамлап та кайттылар. +Район китәкчеләре, чыннан да, сүзләрендә торды. Арпаяз авылында оешкан күмхукга "Фордзон" дигән трактор бирделәр. Өйлә турына Галимкан белән Вәлиәхмәт тракторга утырып күрше Пычак авылына кайтып та киттеләр. Әмма Пычак белән Арпаяз авыллары арасында бер үзәнлек бар. Шуннан кечерәк кенә инеш ага. Ул Кортлык дигән таулыктан агып төшә. Ник дигәндә, шушы бик матур урында авыл кешеләре умарталык оештырганнар. Аннан агып төшүче шактый мул гына сулы инешне дә "Кортлык суы" дип йөртәләр. Кайчандыр менә шул үзән өстенә Пычак — Арпаяз авыллары арасындагы юлны тоташтырган күпер салганнар. Тракторны үрдән төшереп, инде күпер такталарына ун-унбиш адым калгач кына, каяндыр кир астыннан гына килеп чыккандай, алларында бер ир кеше пәйда булды. Ул, кулларын бутый-бутый, егетләргә туктарга куша иде. Егетләргә, тракторны туктатып, киргә төшәргә туры килде. Аларның каршыларында калыккан бу илле яшәр абзый Арпаязның Галимулла дигән кешесе булып чыкты. Ул, күпернең селкенеп торган култыксаларын тагын да ныграк кыйшайта-кыйшайта, хәвефләнеп нәрсәдер кычкырса да, тракторның гөрелдәп эшләвеннән аның сүзләре аңлашылмый иде. Егетләр аның янына килделәр һәм инде нәрсә әйтергә теләгәнен дә ишетә башладылар. +— Күпер әйле-шәйле генә тора бит, килеп керсәгез, бу нәмәрсәгез белән бергә кимерелеп төшүегез көн кебек ачык. Череп беткән күпер бу тимер тавын ничекләр күтәрсен? Башыгыз бармы сезнең? Хәер, бу хакта сездән бигрәк хәзерге башлыклар уйлап карарга тиештер. Әүвәл яңа күпер салырга, аннан соң гына мондый нәмәрсәне алып кайтырга кирәк булгандыр. +Егетләр, аның сүзләренә ышанып бетмичә, күпернең астына ук төшеп киттеләр. Эшнең хәтәр икәнлеген алар үз күзләре белән күрде. Чыннан да, бу күпер дигәнең моңа кадәр ат-арбаны ничек уздырып торган диген? Аның такталарының гына түгел, өрлекләренең дә бер дә тотанагы юк икән бит! Өч-дүрт урыннан терәү белән төрттереп куйганнар. Алары да чалыш-чолыш тора. Элек шактый нык булган, әмма хәзер череп юкарып калган урта өрлеге бер киреннән аска таба сыгыла башлаган. Егетләр сызгырып ук кибәрделәр. Тракторлары белән кереп чумасы булганнар икән бит! Моннан трактор белән чыгу турында уйлыйсы да юк. Алар, тракторны сүндереп, бер-берсенә карашып алдылар. Каршыларына очраган Галимулла абзыйның Пычак авылына йомыш белән генә барышы икән, шуңа күрә ул үз юлында булды. +Инде нишләргә? Уйлый торгач, егетләр шулай килештеләр: Вәлиәхмәт трактор янында калып тора. Галимкан исә, авылга кайтып, эшнең нидә икәнлеген күмхук китәкчеләренә әйтә. +Галимкан, ашыга-ашыга, Арпаяз тарафына йөгерде. Вәлиәхмәт, күпер астына төшеп, чиләге белән чип-чиста су алып менде. Тракторның радиаторы да бераз коргаксый төшкән икән, ярты чиләккә якын су кереп тә бетте. Шуннан соң, чүпрәк алып, тракторының болай да чиста өслеген сөртергә тотынды. Әмерикәдән үк кайткан бу могкизаның кара буяулары елык-елык килеп тора иде. Шушы эш белән мәшгуль булган егет берәүнең колак төбендә кинәт кычкырып кибәрүеннән сискәнеп китте: +— Нәрсә, авылга кайтып китәргә хәлең беттемени? Нигә монда тора бу трактор? Сезне авылда көтәләр бит. Әле мин дә трактор каршыларга дип ашыга идем... +— Ни бит, Гыйльми абый, Ярулла Галимулласы әйтә, бу күпер чыдатмас, ди, трактор белән керсәгез, кимерелеп төшәрсез, ди... +— Тапкансыз сүзен тыңлар адәм. Ул кулак калдыгы ни әйтмәс. Без аны ат караучы итеп куйдык. Ул әнә шул атларын тәрбияләсен. Трактор эшенә тыгылмасын! Син, малай актыгы, нигә үзең генә? Иптәшкә Галимкан да булырга тиеш иде бит! +— Ул авылга йөгерде. Күпернең черегән булуын авыл кешеләренә әйтү өчен... +Гыйльми дигән бу кеше авыл советы рәисе итеп сайланган иде. Вазифасы ягыннан бу кирлектә аннан да зур китәкче юк. Күмхук рәисе дә аның сүзеннән чыга алмый. Шуңа күрә ул хәлнең кискенлеген бик әйбәт төшенде. Ниндидер кулак калдыгын сүгәргә соңыннан да өлгерермен, башта, чыннан да, күпернең нинди хәлдә булуын үз күзең белән күрергә кирәктер. Ничек соң бу турыда уйланылмаган? Трактор кадәр трактор алып кайтасыбызны ике-өч айдан элек белеп торабыз лабаса. Ә шуны күтәрерлек күпернең булмавы беленсә, район китәкчеләре алдында йөз кызартырга туры киләчәк бит! +Гыйльми, эченнән шуларны уйлый-уйлый, бер таштан икенчесенә сикерәсикерә, күпер астына төште һәм... гакәпләнүеннән катып калды. Моның исеме генә күпер икән бит! Ничек эләгеп тора диген син аны? Ә өстән бер дә алай тоелмый, күпер тек күпер. Атлы узганда да бер көн кәһәннәмгә очачак бит бу! Һич кичекми күпер салуны оештырырга кирәк, бүген үк! Галимулла хәзер хатыны Сәрбикамалның атасы Шиһаби бай йортында тора. Аларның юан бүрәнәләрдән урам буйлап салынган амбарлары бар. Бик нык булырга тиеш. Шуны сүтеп, монда ташытырга кирәк. Тел белән генә тегермән тарттырып йөрергә кем дә булдыра. Яңа тормышка матди өлеше дә керсен. Шул бүрәнәләрне ике кат итеп түшәп чыксаң, тракторны гына түгел, кенне дә күтәрәчәк бу күпер! +Өскә менгәч, ул Вәлиәхмәткә дәште: +— Сез хәзер Галимкан белән тракторыгызны Пычак авылындагы "Кызыл тау" күмхукы идарәсе каршына илтеп куярсыз. Үзегез шунда, чиратлапмы, бергәләпме, каравыл торасыз. Ишетсен колагың, Галимканга да әйт, күпернең тракторны чыдатмаячагы, яраксызлыгы турында сезгә кулак калдыгы Галимулла түгел, мин әйттем! Бетте-китте! Аңладыңмы? +— Аңладым, Гыйльми абый. +— Аңласаң шул: Галимкан белән хәзер тракторны кире борып, Пычакка таба алып китәсез. +...Галимканга авылга кадәр йөгерергә туры килмәде. Иске зиратны үтүгә, ул бер төркем кешенең үзенә таба килүен күрде... +...Бүген янгын каланчасында каравыл нәүбәтендә торучы Киһанша Пычак юлыннан күзен алмады диярлек. Ник дигәндә, Мөлек Нәкибе иртәдән үк әйтеп куйды: +— Өйләдән соң авылга тракторны кайтарып киткерергә тиешләр. Пычак башыннан чыгуга, трактор күренер дип уйлыйм. Дөрләп йөрүе дә ишетелми калмас әле, бик каты пырылдый диләр аны. Синең күзләр үткер, колакларың сизгер. +Киһанша, өйлә узганнан соң, каланчасыннан бер дә төшмәде диярлек. Күзе гел юлда булды. Пычак ягыннан бер дә андый-мондый ят нәрсә килгәне күренмәде, тавыш-фәлән дә колакка чалынмады. Шулай да ул каланчасыннан берничә минутка гына төшеп торды торуын. Киде-сигез яшәр кызы Миннур аңа төенчек белән әбәт алып килгән иде. Киһанша, киргә төшеп, кызчык кулыннан төенчеген алды, баланы кочаклап үбеп, рәхмәт әйтте. Тиз генә тамак ялгап, савытны яулыкка бәйләп, кире бирде. Аннан соң тагын кәһәт кенә өскә үрмәләде. Шулчак кинәт колагы ниндидер ят тавышны тотып алды. Әмма нинди тавыш булыр бу, ул моны ачыклый алмады. Моңа кадәр андый бырылдауны ишеткәне юк иде. Тавыш Пычак белән ике арадагы күпер ягыннан ишетелә иде. Бу шул трактор дигәннәредер инде. Мин тамак ялгап алган чагында кайтып киткәннәрдер шул. Туры килүен кара син! Менә хәзер күпер үрен менәрләр дә зират янындагы юлга килеп чыгарлар дип көтте ул. Әмма, шул тарафка күпме генә караса да, юлда нинди дә булса үзгәреш күренмәде. Бер кешенең йөгерә-атлый авыл ягына ашыгуыннан башка берни дә юк иде. Теге бырылдау тавышы да тынып калган түгелме? +Шулай да Киһанша шул тирәдә йөрүче кешеләргә кычкырырга тиеш дип тапты: +— Кай-та-лар! Кай-та-лар!!! +Моны ишетеп, барысы да трактор кайтасы юлга йөгерештеләр. +...Галимкан үзенә каршы килүчеләргә якынлашты. Иң алда килүче күмхук рәисе, Галимканны таныгач, бот чабып куйды: +— Син, энекәш, ник болай үзең генә йөгереп йөрисең? Кайда тракторың, кайда Вәлиәхмәт? +Аның күңеле ниндидер хәвеф сизә, шуңа күрә каушавыннан тавышы да бераз дерелди иде. +Сулуы капкан Галимкан көчкә телгә килде: +— Ни, Нәкип абый, трактор күпердән чыга алмый. Вәлиәхмәт белән Гыйльми абый шунда калдылар, трактор янында... +Мөлек Нәкибенең гакәпләнүдән кашлары маңгаена менде. +— Нәрсә сөйлисең син, энекәш, ничек күпердән чыга алмасын? Трактор шулай күпергә сыймаслык зурмыни? +— Эш зурлыкта түгел, авырлыгында. Ярулла Галимулласы әйтте, бу черек күпердән чыга алмассыз, үзәнгә мәтәлерсез, ди. +Кайсыдыр шунда киргә төкереп куйды. +— Бу кулакларның тыкшынмаган кирләре бар микән, ә? Инде менә колхозга трактор алып кайтуга да комачау итми калмыйлар! +Әмма Мөлек Нәкибе алай уйламый иде. Аның күңеленә дә бу арада шундый уй кереп чыккалады. Тракторны тимер тавы белән тиңлиләр. Бигрәк тә, ачуым килмәгәе, кеше биеклеге арткы тәгәрмәчләре авыр икән. Аларның тимер тешләре киргә батып-батып керә икән. Узган атнада Әсән-Елга авылында күргән иде, безгә дигәне дә шундыйрактыр инде. Ул кызуырак атлады, башкалар да адымнарын тизләттеләр. +Күпернең теге ягында Гыйльми белән Вәлиәхмәт трактор янында торалар иде. Барысы да бу машинаны кентекләп карарга тотынды. Күбесенең мондый нәрсәне беренче тапкыр күрүе. Кайберләре тотып-тотып, сыйпап-сыйпап та алгаладылар. Шушы нәмәрсәне монда кадәр алып кайткан егетләргә дә күктән төшкән кешеләр сыман итеп, тел шартлатып карап тордылар. Галимкан белән Вәлиәхмәт күңелләреннән рәхәтлек кичерделәр. Ник дигәндә, аларның мондагы бүтән беркем дә булдыра алмый торган эшне башкарырга кулларыннан килә бит. Бигрәк тә үзләренә гакәпләнеп карап торучы кызлар алдында аларга бик рәхәт иде. Аннан соң олылар күпер астына төштеләр. Аның череп беткән сайгакларын, терәүләрен сугып-сугып карадылар, шул ук нәтикәгә килделәр: моннан трактор уздырырга мөмкин түгел! +Кыелган халык өскә менде. Тракторны, кирегә борып, Пычак ягындагы үргә менеп киткәнче, артыннан ияреп бардылар, күздән югалганчы карап тордылар. +Китәкчеләрнең исә үз кайгылары. Аяк өстендә генә киңәшеп алдылар. +— Минемчә, — дип сүз башлады авыл советы рәисе, — эшне болай оештыру тиеш булыр: Шиһаби бай амбарының таза бүрәнәләре — күпер өчен менә дигән материал. Шуны сүтәбез дә монда ташыйбыз. Кулак калдыгы Ярулла Галимулласы, бай кызына йортка кереп, шунда рәхәт чигеп ята. Аның күмхукга файдасы шул булыр. Кызы Гайшәне, әнә, биргадирлыкка укыттык. Таза егетләрне кыйсын да бабасының амбарын сүтеп ташуны оештырсын. Беренче эше шул булсын! +Биредә кыелган яшьләр арасында Гайшә дә бар иде. Ункиде-унсигез яшәр кыз авылдагы мондый вакыйгадан читтә торып кала аламы соң? Мөлек Нәкибе тирәсендәрәк басып торган кыз нәрсә турында сүз барганын ишетеп торды. Һәммәсе аңа таба борылып карап торганын сизеп, бераз уңайсызлык кичерде. Әмма үзен тиз генә кулга алды: +— Кукмарада безне кыр эшләрен ничек оештырырга, кирне кешеләргә үлчәп бирергә, эштән соң карап кабул итәргә өйрәттеләр. Әби-бабасы, әти-әнисенең амбарын сүттерүне оештыру турында бер сүз дә булмады. Анысын сез үзегез эшләгез инде! +Кызның бу кадәр кыю әйтелгән сүзләре бөтенесенә аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Гайшә, чыннан да, дөресен әйтә иде. Ничек инде ул ата-бабасы хукалыгындагы амбарны үз куллары белән сүттереп, трактор астына китереп түшәттерсен? Бу гайре табигый булыр иде. +Гайшә әйтүен әйтте, тик шул ук вакытта аның зиһене таралды, тез буыннары калтырап китте. Тәненә тир бәреп чыкты. "Моңа кадәр гамьсез яшәгән китәкчеләр бүгенге көннең бөтен авырлыгын аның гаиләсе килкәсенә сала түгелме? Ни хаклары бар аларның? Әтиләре Галимулланы, авылдагы иң укымышлы кешеләрнең берсен, мыскыл итеп, ат карарга куйдылар. Түзде. "Ат — авыл кешесе өчен бик тә кадерле мал. Аларны карауны теләсә кем кулына тапшырып булмый. Гомер буе атлы-тунлы булдык. Бу хайваннарны ничек тәрбия итәргә кирәклеген бик яхшы беләм. Шуңа күрә бу эшкә һич авырсынмый алынам", диде дә әткәй шушы ат караучы вазифасын киренә киткереп башкарып килә. Әнә күмхук төзүдә куштанланып йөрүче Хисамый Зыясына сыерыбызны алырга куштылар. Хәзер аның хатыны безнең сыерны сава. Затлы савыт-саба, кашык-чүмеч кебек нәрсәләрне дә сыпырып алып чыгып киттеләр. Кыр эшләрендәге күмхукчыларга әбәт әзерли торган ашханәгә китереп аударганнар. Алар шуннан аерым кешеләрнең өйләренә таралып беткәннәр. Инде хәзер амбарыбызны сүтеп алуны үзем үк оештырырга тиеш икән! Юк инде, монысы була торган эш түгел!" дип уйлады ул. +Ул арада Гайшәнең әтисе Галимулланың Пычак авылы ягыннан кайтып килүе күренде. Әтисен күрүгә, Гайшә аның янына йөгереп барды, аңа сыенып, елап кибәрде. Галимулла абзый, эшнең нидә икәнен белмәсә дә, күмхук китәкчелеге ягыннан үзенә карата бер дә яхшылык көтмәгәнлектән, әлләни аптырап калмады. Кызына юату сүзләре әйтте: +— Йә, кызым, тагын ни булды, ни генә булса да, сабыр ит. Ходай кушмаган эш булмас. Әйдә, кайтыйк. +Ата белән кыз, күмхук яклы төркемнән аерылып, Арпаяз авылы ягындагы үргә таба кузгалдылар. Халык алар артыннан карап калды. Күбесе, эчтән генә булса да, Ярулла Галимулласының үзен тыныч, сабыр тотуына игътибар иткән иде. Ул гаделсезлекләргә каршы бары тик нык холыклы булу юлы белән генә көрәшергә кирәклеген күрсәтә иде. +...Дүрт-биш көннән Шаһаби байның амбар бүрәнәләреннән салынган күпер аша үтеп, Арпаяз авылына беренче трактор кайтты. Күпләр өчен аның гөрелдәве матур музыка кебек ишетелә, Гайшә өчен исә ул иң ямьсез шау-шу чыганагы булып тоела. Мондый рәнкеш белән кайткан трактор авылга киңеллек китерерме икән? Ай-һай, бик икеле! +Соңгы сүз: Мондый хәлләрдән соң, әлбәттә, Гайшәне бригадир итеп билгеләмәделәр. Ул бу вазифага Бөек Ватан сугышы елларында гына, ир-атлар фронтка китеп беткәч кенә куелды һәм эшне бик әйбәт оештыручы буларак танылды. Әтисе Галимулланы атлар караудан читләштермәделәр. Ул намус белән шунда эшләвен дәвам иттерде. Әмма район китәкчеләреннән берсе кигеп килгән, бер генә төнгә күмхукның ат абзарында кунган айгырга ашарга биргәндә, әлеге хайванның тибеп егуы сәбәпле, 1941 елның 10 февралендә вафат булды. Гайшәнең бертуган апасы Нурхәят бер айдан соң өченче ир баласын тудырды. Аңа Фоат дип исем кутшылар. Бабасы Галимуллага алмаш туды, дип сөенделәр. Бәхете белән туган булсын, дип теләк теләделәр. Әмма өч айдан сугыш башланды. Аның әтисе дә Галимулла исемле иде. Авылның данлыклы гармунчысы һәм оста тимерчесе. Ул сугышта башын салды. +Фоат ГАЛИМУЛЛИН +ҮЗЕ БУЛЫП КАЛА АЛГАН ШАГЫЙРЬ +Шулай бер сөйләшеп утырганда, Эльвира Һадиеваның әйткән көмләсе бик тәэсирләндергән иде мине: "Шагыйрь булган кешеләр күп, әмма кеше булып кала алган шагыйрьләр аз". Кемнеңдер кылганнарын, гамәлләрен, күңелен без Аллаһы Тәгалә белгән кадәр белмибез, билгеле. Әмма тормышта, аеруча көндәлек матавык шартларда, кемнең кем булуы барыбер дә күренә. Сәхнәдә генә һәммәбез дә матур вә әүлиядай дөрес. Ә менә тормышта... Шагыйрь Рәдиф Гаташ минем өчен нәкъ менә шуның белән аеруча кадерле: гадәти тормышта да Кеше булып кала алуы белән. +"Ходай саклагандыр..." +Ничек соң ул — Кеше булып кала алу, диярсез. Дөресен генә әйткәндә, төгәл кавабын белмим. Бары үз критерийларым турында гына әйтә алам: башкаларга зыян салмау, аяк чалмау, үз дөреслегеңне өстен куеп, калганнарныкын таптамау, тирәңдәге кешеләрне күтәрү, олылау. Ә иң мөһиме — ихластан ярата, дөньяга балаларча соклана белү. Әйе, соңгы икесе — иң мөһиме, чөнки, алары булмаса, калганнары да булмый. Үз критерийларым, дим, хәер, болар — барлык Китапларда да бар шикелле... +Еллар уза барган, олыгая төшкән саен, кешеләргә карата катгыйрак, таләпчәнрәк була башлыйсың икән. Шуңа да бик сирәкләр генә янәшәңдә кала. Бер үк вакытта — ныграк кызганасың һәм хәленә дә керәсең кешеләрнең. Әмма инде — кемнәрнең синең белән нинди уеннар уйнаганын анык белгән хәлдә. Ул да бик яхшы белеп яшәгәндер тирәсендәге метаморфозаларны. Аларның сәбәп-нәтикә бәйләнешләрен еллар буе күзәтеп... Еш әйтә торган шундый көмләсе бар: "Ай-һай, катлаулы дөнья, ай-һай катлаулы кешеләр, мин бу беркатлылыгым белән әле дә яшәдем..." Һәм гел өстәп куя: "Ходай саклагандыр инде..." +Рәдиф абый гомере буе кеше хәленә кереп яшәде. Башкаларның икатын кайгыртып, алар өчен ут йотып. Чын күңелдән. Күңеле тупасланып, керләнеп, "зурлар тормышы"ның кыргый кануннарын үзләштереп, бозылып өлгермәгән беркатлы сабыйдай. Шигырендәгечә: +Һәрчак алчак: бәлки, уй-акылым юк? +Югалтырлык мөлкәтем, байлыгым юк? +Кыңгыр эш өчен борчымый вөкданым, +Йокым тәмле... Һәм хәрам азыгым юк! +Миңа — әле яңарак кына мәктәпне тәмамлап Казанга килгән балага — шушы шигырьләрне укый иде дә ул, мин аларны аннан кат-кат кабатлап, ятлап, уйланып йөри идем. Ниндидер нәтикәләр дә ясаганмындыр инде үзем өчен ул чакта. Әмма аларны чын-чынлап аңлау соңрак килде. Ул процесс әле һаман дәвам итә. Һәм торган саен алардагы дөреслек, күрәзәи көчләр ачыларак төшә... +"Без очрашырга тиеш түгел идек..." +Дөресен генә әйткәндә, без гомумән очрашырга тиеш түгел идек. 1997 елның март ае. Миңа Казанга Яшь язучылар конференциясендә катнашырга чакыру хаты килеп төште. Аяз көнне яшен суккандай булды ул хәбәр. Без юлга кузгаласы көнне +күз ачкысыз буран купты. Авылдагы бер шофёр да Казанга чыгып китәргә батырчылык итми. Мин инде күңелемнән генә телим: "Бар сам, адәм көлке сенә генә кала чакмын... Бармый калсак иде, бар мый калсак иде..." Ахыр чиктә, әнием белән безне Кам АЗга утырттылар да алып киттеләр Казанга. +Шигырь бәйрәмендә: М.Әгъләм, Х.Мөдәррисова, Д.Булгакова (Уфа), Л.Гыйбадуллина, Р.Гаташ, Л.Янсуар (әнисе Нина белән). 2003 ел, август. Язучылар берлегенең элеккеге Тукай клубында узды ул кичә. Ничек шулай туры килгәндер, без әнием белән (ул минем татар теле һәм әдәбият укытучым да) Рәдиф абый утырган рәткә, аның янәшәсенә туры килдек. Әнинең, батырлыгын кыеп: "Исәнмесез, Рәдиф абый", — дип эндәшкәне хәтеремдә калган. Һәм Рәдиф абыйның, аңа хас темперамент, кайнарлык белән кызыксына башлавы: "Сез кайсы районнан, былбыл балалары?" Әмма ул вакытта без ничектер ныгытып танышып, аралашып китә алмадык. Мине Резеда апа Вәлиевага билгеләделәр. Һәм ул очрашу язмышның тагын бер матур бүләге булды. Резеда апа миңа шул конференция барышында да, аннары да (ул әнием белән безне аннан өенә дә чакыргалады) шигырь язу буенча гына түгел, ә тормыш сабаклары да бирде. Соңгылары миңа баштарак сәер тоелса да, тора-бара аларның хаклыгына төшендем: "Шагыйрьләр, дип, аларны пәйгамбәргә тиңләмә, алар да гап-гади кешеләр", — ди иде Резеда апа. +Менә шул конференциядән соң, Рәдиф абыйның безне үзенә — "Казан утлары" редакциясенә чакырып калуын истә тотып, көннәрдән бер көнне әнием белән шунда юл тоттык. Зәңгәр күн тышлы дәфтәргә чиста-пөхтә итеп күчереп язган шигырьләремне тапшырыр өчен. Һәм менә шул зәңгәр дәфтәр хәл итте дә инде барысын. Рәдиф абый кинәттән минем язмышым, киләчәгем өчен ут йотып торучы кешеләрнең берсенә әверелде. Мондыйга бөтенләй ияләшмәгән, алай булуын күз алдына да китерә алмаган мин баштарак югалып калдым. Миннән дә бигрәк әнием аптырады. Ләкин мин Казанга укырга килгәндә инде: "Рәдиф абый булган Казанга киләм" — дип килдем. Ниндидер эчке бер ышаныч тоеп, бу олы, чит-ят шәһәрдә ялгыз булмасымны аңлап... +Аннары күп еллар дәвамында Рәдиф абыйның: "Менә бит, язмыш дими нәрсә дисең инде, очраштырырга тиеш булган ул безне", — дип кабатлаганын ишетеп яшәдем мин. Ул чакта инде төгәл белә идем: әйе, тиеш булган. +"Кан, кан — уртак..." +Мин беренче курска укырга килгән елны ук Рәдиф абый шигырьләремне барлык газета-журналларга диярлек тапшырып, бастырып чыгарды. Әлеге дә баягы зәңгәр тышлы дәфтәрдәге шигырьләрне китап итеп чыгару артыннан йөрде. Мин әле кайсы ишек артында кем утырганын, нәрсә барын да белмим... Ә ул 17 яшьлек бер бала хакына олы башын кече итеп йөри... Бу хәл баштарак акылыма сыймый иде, төш күрәмдер, чынбарлыкта бу олы шагыйрь абый минем өчен бу кадәр көеп йөри алмый бит инде, ди идем үземә. Ә аннары, Рәдиф абыйны инде якыннанрак белә башлагач, шушы бер гомер эчендә аның күпме кешегә күрсәткән яхшылыгын күргәч, аңладым, сокланып бетә алмадым. +Кибәч әбием (әтиемнең әнисе), гап-гади керәшен карчыгы, әйтә иде: "Башкаларны кәшенә, дәрәкәсенә карамыйча олылый, ә үзен кече итә белгәннәрне Кодрәт Ул монда түгел, Күк Патшалыгына кергәндә күрә. Үзен кече итә белгәннәрдән дә Олы зат кук кир көзендә..." Ул миңа бу сүзләрне бергәләп колорадо кортына агу Р.Гаташ үзе укыган Талбазы мәктәбе укытучылары белән сипкәндә, печән 50 яшьлек юбилеена кайткач: Р.Миңнуллин, Т.Сәгыйтов, +С.Әлибаев (Уфа), һ.б. 1991 ел, май. күбәләгәндә, көтүдән һәр кич кайтып керә алмый кәфалаган сыерыбызны каршы алырга барганда... кат-кат кабатлый иде. Үсә төшкәч, инде бераз акыл кергәч, мин бу хакыйкатьне Изге Китаптан укып белдем, Инкилдән... Рәдиф абыйдагы кече күңеллелек шуңа да күңел пакьлеге билгесе булды минем өчен. +Казанга килеп, язучылар мохитенә эләккәнче, мин үземне беркем дип тә атамый идем. Әмма монда килгәч, үземнең "керәшен", ягъни "кечедән дә кече" милләт вәкиле булуымны аңладым. "Мин кайчандыр булган тарихи коллизияләр өчен кавап тотарга тиеш микән?" дигән сәер-шомлы уй кереп урнашты күңелгә. Ә ул арада Рәдиф абый Кремль урамында урнашкан кимерелеп барган йортның мин яшәгән фатирга илтүче, кайчандыр бик затлы булган, хәзер инде искереп, кителеп беткән баскычына килеп баса да шигырьләр укый: +Бишегеңә кыр көйләгән Ануклар, +Керәшеннең ак, пакь каны Начтуклар. +Хыялыңны шулар үстергәннәр бит — +Татарча чын моң сакчысы карчыклар. +Шундый ул: күңелен баглаган, сайлап алган кешеләренә тугры була белә. Аларны кил-давылдан саклый, яклый. Хәтта үзен аямыйча... Без хәзер Казанны толерантлык үзәге, дип атарга, һәр дингә, иманга хәерхаһлы булуыбызны ассызыкларга яратабыз. Бу бик хуп, имин генә була күрсен Идел-йорт. Ләкин тыштан шулай ялтырыйбыз да үз эчебездә бер-беребезгә бармак белән төртәбез, кемнеңдер кояш астында яшәргә хокуклымы, түгелме икәнлеген тикшерәбез... Ассызыклап әйтәсем килә: без — язучылар, милләтнең интеллигенциясе, "каймагы". Халыкны да өйрәтәбез, мәйданнарда лаф орып, узып барышлый гына, шушыңа... +Кайчандыр керәшен темасының шигырьләрендә калкып чыгуы, аны шулкадәр дулкынландыруы гакәпләндерә иде, тора-бара аңладым: Рәдиф абый аның аша үзенә якын теманы — татар-башкорт темасын да ваемлаган икән. Анализлаган, асылына төшенергә тырышкан. Алай гына да түгел, әле дөньядагы вазгыять менә шушындыйга әверелгәнче үк, тирәнрәк, шомлырак түнтәрелешләрне күрәзәләп борчылган... Конфликтларны гомумән яратмаган кеше буларак, ул кискен һәм тәгаен бер карашта тора: олы низаглар вакларыннан башлана, дигән... +Кан, кан — уртак, типтәр йә мишәр, дисәм, +Казан, керәшен — газиз өлешләр, дисәм, +Үзем дә, шиксез, төп Татар йортыннан +Кайчандыр киткәнгә гакиз, Яр, дисәм!.. +Мин яшәгән фатир хукабикәсе 84 +яшен тутырып килүче бик үзенчәлек +ле әби иде, "бывшая дворянка", зама +нында Офицерлар йортына балларга +йөргән, шул балларның берсендә +Муса Кәлил белән биегән. Валентина +Михайловна Муса Кәлилне: "Буйга +кыска булса да, бик импозантный +ир-егет булып хәтердә калган", — дип +искә алырга ярата иде. Үзе, фотола +рына караганда, озын буйлы, бик +чибәр, затлы ханым булган. +Рәдиф абый шушы тарихлар +дан шигырь һәм гыйбрәт таба иде: +"Менә монысы да язмыш, Лу, гакәп +бит, киһанда бөтен нәрсә шулкадәр +бәйләнгән, кайчан да булса син +боларны китап итеп язачаксың..." +Яшь чакта детальләргә артык игъти +Сулдан уңга:Ф.Сибагатуллин, Р.Туфитуллова, барлы булмыйсың, аларның нинди +Р.Вәлиев, Р.Гаташ, Т.Нәкмиев. Кармәттә тормыш пазлына әверелүен соңрак +Х.Туфанның музей-йорты каршында. 2011 ел күрә башлыйсың. Хәзер мин Рәдиф +абый әйтә торган сүзләрне инде үзем башкаларга әйтәм... +Әйе, Рәдиф абый килә дә шигырь укый. Валентина Михайловна белән без тыңлыйбыз. Валентина Михайловна, аларның мәгънәсен аңламаса да, рәхмәтләр укый, алкышлый. "Революциягә кадәр булган тормыштагы кебек утырабыз", — ди. "Зинаида Гиппиус салонында, әйтерсең!" — дип элдереп ала, "конкистадор"лыкка дәгъва кылучы Гумилёвны, Британия дендие Байроннарны гомерлек кумиры дип санаган Гаташ... +Эдемны сагына... +Ул Казан урамнары буйлап та шигырь укып йөри иде. Үзенә бик килешә, дип исәпләгән, һәм чыннан да килешкән аксыл костюмының күкрәк кесәсендә һәрчак "кемдер" була: Атнабаймы, Лоркамы, Рембомы, Вийонмы... Ул минем әле Казанга килгәнче үк күп укып һәм күпләрне белеп килүемә соклана, без рәхәтләнеп сөйләшә алабыз... Ул мине китапларга күмә, үзен Цветаевага дәресләр биргән Волошинга тиңли... +Сәгатьләр буе китап кибетләрендә йөрибез, карышуыма, оялуыма карамастан, ул миңа китаплар сатып алып бүләк итә. "Киләчәктә синең китапханәң искиткеч булачак, сөен, бала, безнең заманда юньле китап табу кыен иде, менә бу язучыларны, колак чите белән ишетә-ишетә көттек, аларны Союзда басмыйлар иде, кайтканнарын көтеп интегә идек..." Шулай ди дә Ницше томнарын тоттырып куя миңа... Үзем исә мәктәпне тәмамлап чыкканчы китапханәләрдә Ахматованы таба алмавымны, 9нчыда укыганда гына Цветаеваның кайтуын уйлап куям... Шмидт урамындагы китап кибетендә Рәдиф абыйны һәрчак көтеп торалар — яңа басмаларны әзерләп куйган булалар, ул шулар арасыннан үзенә дә, миңа да ни кирәген сайлый... +Дөнья тоташ шигърияттән, бәхеттән тукылган. Ул шундый камил... Куркыта да кайчак... +Бу тәрбия, Көнбатышның һәм Көнчыгышның иң борынгы, хәтта сакраль традицияләрендәгечә, Остаз-Укучы мөнәсәбәтләренә көйләнгән һәм бер-беребезгә карата булган тирән ихтирамга нигезләнгән иде. Рәдиф абый кебек, хатын-кызны шәхес буларак ихтирам итә белгән татар язучыларын бик сирәк беләм мин — бармак белән генә санарлык. Рәдиф абыйның максаты да олы — ул үзеннән соң Кирдә Тигезлек калдырырга тели, каныбызны мең кат кабык артына яшерергә, йөзебезне кат-кат битлек артында йөртергә мәкбүр итми торган Беренче Ихласлыкка кайтырга өнди. Шуңа да очраган берәүдә Күк тамгасы булган шәкертне эзли... Күбрәк ялгышадыр, бәлки... Әмма тапканнары да аз түгел бит: Зөлфәт, Наис, Ркаил, Чулпан, Гөлнур, Эльмира, Лилия, Рүзәл, Һади, Резеда... +Мин, аның үземә карата булган гаять кешелекле мөнәсәбәтен беренче тойган мизгелдән, ярата гына белә торган булып калдым: һәр яңа пәйда булган Күк тамгасын йөртүчене... "Гөлбакчамы? Кырбакчамы?" дигән робагые бар Гаташның. Без һәммәбез дә бер яссылыкта яшибез шикелле юкса, әмма, юк, ул яшәгәне үзгә, ул яшәгәне — Бакча... Без кайчандыр куылган Эдем бакчасын юксына, Адәм белән Һаваның бербөтен булган чагын кайтарырга тели, Яшәешнең әле гармониясен куймаган дәверен эзлидер кебек тоела ул миңа вакыт-вакыт... +Гаташ дәресләре +Беренче курстан соң, кәйге каникулга Янсуарга кайтып киттем. Һәм менә Рәдиф абыйдан хатлар агыла башлады — көнгә бер, кайчакта икешәр дә хат. Ул хатларны хәзер кайта-кайта укыйм да таң калам: Рәдиф абыйның бөтен фәлсәфәсе, тормыш кодексы сыйган аларга... Һәм шулар аша ул юнәлеш биреп, контроль ясап та торган. Шәкерте курстан тайпылмыймы: нәрсә укыйсың? нинди нәтикәләр ясадың? ник ялкауланасың?! яздыңмы, юкмы? язсаң, срочно кибәр! һ.б. Асылда, дисциплинага, профессиональлеккә өйрәтү дә булган бу... +Калын-калын конвертлардагы "Кому" графасына Гаташның сирәкләр генә таный алырдай почергы белән: "Шагыйрә Луиза Янсуарга — дусты Гөлназ Гариповадан" яки "Гөлшаттан", "Ландыштан"дип язып куелган була. Татарча! "Гел-гел Рәдиф Гаташ исеменнән яза башласам, авылыгыздагы почтальоннар аңламас, шагыйрь түгел, күләр икән ул", — дип уйларлар, ди үзе. Мин көләм: "Соң, Гаташ белән Гөлназның, Гөлшатның, Ландышның — барысының да почерклары бер була алмый бит инде..." "Бәрәкәтство, чынлап та!" — дип тел шартлата Рәдиф абый. Вакытвакыт һәм бик еш кына көндәлек тормыш шартларында, үзе әйтмешли, "быт" мәсьәләсендә, бөтенләй беркатлы ул. Үзе әйтмешли, Ходай саклый аны. +Хатларга әйләнеп кайтсак, мин аның мәктәп укучысы Ркаил Зәйдуллин белән хат алышып торганын беләм. "Кайтабыз куеп дөньяның күзләре моңсу этен..." — дигән мин яраткан шигырен, баксаң, Ркаил абый Рәдиф абыйга теге вакытта ук хатларында язып кибәргән булган икән. Соңыннан мин тагын бер хат алышу тарихының шаһиты булдым: Лилия Гыйбадуллина белән. Рәдиф абый аның китабын чыгару өчен янып йөргәндә, Лилия 11 нче сыйныфта укый иде. Китабын да чыгарды Рәдиф абый, Лилиягә хатлар да язып торды, ә Лилия — яңа язган шигырьләрен хат белән кибәргәләп... +Хәзер без "Ялкын" почтасына икатын юллаган балалар белән нигездә Интернет, социаль челтәрләр аша язышабыз. Бу динамик заманда — тиз дә, уңайлырак та. Рәдиф абый безнең Интернет аша аралашуыбызны, гомумән, Интернетта "кайнашуыбызны" өнәми, гел сукрана бу мәсьәләдә, гел шелтәли. Әмма ул бер нәрсәне бераз гына күз уңыннан ычкындыра: аралашу чаралары вә ысуллары төрле булырга мөмкин, әмма без бит барыбер дә аның традицияләрен дәвам итүчеләр. Аның дәресләрен... +Луиза ЯНСУАР +Редакциядән: +Бу айда "Казан утлары" редакциясендә озак еллар бүлек мөхәррире булып эшләгән, бүгенге көндә журналның идарә әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташка 75 яшь тулды. Аны юбилее белән котлыйбыз! Каләмдәшебезгә саулык-сәламәтлек, сәгадәтле гомер, иминлектынычлык, икат уңышлары телибез! +ЕРАК КӨНЧЫГЫШТА ТАТАРЛАР +Находка — Тын океанга капка... +Алга таба сәяхәтебез — Находка шәһәренә, аның тирәсендәге тарихи урыннарга, борынгы кешеләр яшәгән авылларга һәм Чыңгыз хан исеме белән бәйле Алтын үзәнгә, Сучан-Партизанск каласына... Находка шәһәре Владивостоктан 170 чакрымнар ераклыкта, Япон диңгезе буендагы ярымутрауга урнашкан булып чыкты, юлыбыз исә гел урман-таулар-сопкалар арасыннан барды... Шәһәргә килеп китү белән, беренче эшем итеп мәчеткә юнәлдем. Әйе, ни могкиза, Находка шәһәрендә мәчет бар, ул — Приморье краенда бердәнбер ике катлы, манаралы таш мәчет! Ул шәһәрнең иң матур киренә — Япон диңгезе буендагы Аккош тавына (сопкасына) урнашкан. Шунысын да әйтергә кирәк: Россиядә беренче азан шушы мәчеттә яңгырый, чөнки ул кояш чыгышында булган беренче мәчет, аннан ары бары тик океан гына... +Бу мәчет 2006 елның 23 октябрендә ачылган, аңа кадәр шәһәрдә гыйбадәт йорты гына булган. Мәчеттә имам булып Абдулвасит хәзрәт эшли, ул — Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаган, татарча белгән үзбәк кешесе. Әмма Находка шәһәрендә бөтен дини һәм милли тормыш бер кеше тирәсендә — милләттәшебез, Кукмара егете Нуретдин Садретдинов тирәсендә кайный. Ул — элеккеге диңгезче, штурман, хәзер эшмәкәр, шул ук вакытта Находка шәһәренең "Туган тел" татар-башкорт оешмасы китәкчесе, "Ислам" дип аталган дини оешма рәисе, бөтен татарларның, мөселманнарның ярдәмчесе. "Туган тел" оешмасы Находка шәһәрендә 2002 елдан эшли башлый. Башта бу оешма белән "Водоканал" китәкчесе, соңрак эшмәкәр булып киткән Наил әфәнде Шаһинуров рәислек итә, аңа Технология һәм бизнес институты ректоры, милләттәшебез Рәисә Шакир кызы Говоруха ярдәмгә килә. +"Наиль Владимирович и Раиса Шакировна объединили сразу большую группу татар и башкир, пенсионеров и молодежь, среди которых преподаватели, бывшие военнослужащие, работники здравоохранения и культуры, — дип яза бу турыда краеведлар. — Шагинуров Наиль Владимирович (1952 г.р.) окончил Новосибирский институт инженеров железнодорожного транспорта, был офицером-строителем, проектировщиком, партийным работником, семь лет работал начальником Водоканала. В настоящее время бизнесмен, возглавляет строительное предприятие. +Говоруха Раиса Шакировна (1954 г.р.) окончила Дальневосточный институт советской торговли, аспирантуру Московского института народного хозяйства им. Г.В.Плеханова, специальность — экономист. В Находке с 1992 г. Советом учредителей Института технологии и бизнеса в 2000 г. избрана ректором, в 2005 г. была переизбрана на эту должность". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка: история и современность, или хроника миграционных процессов в национально-религиозном аспекте (вторая половина XIX — XX вв. — Находка, 2007, стр.62-63.) +Күрәсез, Находка шәһәрендә татар милли хәрәкәтенең башында ук затлы, укымышлы милләттәшләребез торган, алар татар-башкортларны бер оешмага туплый алганнар. Бүген исә "Туган тел" оешмасының актив үзәге бар, милли ансамбльләре эшләп тора, алар шәһәрдә һәм крайда оештырылган барлык милли-мәдәни чараларда катнашырга тырышалар. Находкада шулай ук татар зираты да бар, мөселманча күмүне мәчет тулысынча үз өстенә алган. Аңлавымча, тирә-яктагы бистәләрдән дә татарларны биредә кирлиләр. Ахыры. Башы 2нче санда. +Находка шәһәрендә мин күп татарлар белән очраштым, аларның тетрәндергеч язмышларын тыңлап, күзләремә яшь килде... Татарлар бирегә сөрелеп тә, сөргеннән качып та, ачлыктан качып та, эшкә язылып — вербовка белән дә килгәннәр, диңгезче татарлар да күп. Шәһәрдә барлыгы 150 мең кеше яши, шуларның 1363e — татарлар, әмма бу сан шактый киметелгән булырга тиеш, чөнки моннан ун ел элек Находкада ун мең татар яшәгән, диләр... Находка шәһәр музееның беренче директоры, моннан 80 ел элек Уфа шәһәрендә туган һәм 1953 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган милләттәшебез Рәйсә Нури кызы Паутова (Сафиуллина), архив материалларына таянып, "Многонациональная Находка: история и современность, или хроника миграционных процессов в национально-религиозном аспекте (вторая половина XIX-XX вв.)" дип аталган китап язган (Находка, 2007), ул анда татарлар турында да шактый мәгълүмат биргән. +Бу музей-күргәзмә комплексының директор урынбасары булып шулай ук Марина Нургалиева эшли, ул милләттәшебез Илдар Нургалиевның хатыны булып чыкты. Алар миңа Находка музеена гына түгел, ә шәһәрдән шактый читтә булган археология лагерена — "Палеодеревня" ("Борынгы авыл") дип аталган тарихи тыюлыкка да сәяхәт оештырдылар, бу эштә Находка шәһәрендә яшәүче милләттәшләрем Нуретдин Садретдинов белән Мәдинә апа Корбанова миңа ярдәмче булдылар. Моннан 30-40 мең еллар элек кешеләр яшәгән бу тарихи урыннар, таулардагы мәгарәләр, үзәнлекләрдәге борынгы агач йортлар, кир куышлары, аларда мич белән кылытылган сәкеләр, учак урыннары, эш һәм сугыш кораллары чал тарихны күз алдына китерергә ярдәм итә. Шунысын да әйтергә кирәк: "Палеодеревня" дип аталган, ачык һавадагы бу музей комплексын гамәлгә куючыларның берсе — Находка шәһәренең "Туган тел" татарбашкорт оешмасы. Биредә татарлар да эшли булып чыкты — Илдар Нургалиев борынгы тарих белән таныштырса, Буа егете Рөстәм бу байлыкны саклый икән. Борынгы авылдагы тарихи сыннарны исә милләттәшебез Зөләйха Киһаншина ясаган, бераз татарга да охшатып ясаган кебек тоелды... Шулай ук бу тирәдәге бер бистәне заманында "Татарская слобода" дип атауларын да әйтеп үтәргә кирәк. +Бу тирәдә шактый атамалар татарча, әйтик, заманында Казанка дигән авыл булган, ул Сучаннан (Партизанск) ерак түгел. Монда тарихи урыннар бик күп, "Алтын үзән" дип аталган урын да бар, кайберәүләр әйтүенчә, биредә Чыңгыз ханның алтыны күмелгән, имеш, үзе дә монда кирләнгән, дип әйтүчеләр бар. Мин янәшәдәге Партизанск шәһәрендә дә булдым, ул да шахтёрлар каласы, заманында татарлар күпләп яшәгән кала. Ул заманда аның исеме Сучан булган, 60нчы еллар азагында кытайлар белән бәрелешләр килеп чыккач, кытайча дип уйлаган бөтен атамаларны русчага әйләндереп чыкканнар, имеш, алар монда килеп, рус кирләренә дәгъва кылмасыннар дип... Без Партизанск шәһәренә Находканың үзешчән башкаручылары белән бергә бардык, шәһәр музеенда татарлар алдында чыгыш ясадык. Милли калфаклардан, ак яулыклардан беренче рәткә килеп утырган татар апаларын күргәч, үзеңне Татарстанда кебек хис итәсең — монда ул кичне татар теле, татар моңы өстенлек итте. Партизанскида ул көннәрдә "Туган як" дип аталган татар-башкорт оешмасы төзелде, аларга Находка шәһәре татарлары ярдәм итеп тора, бәлки бергәләп бу якларның да борынгы тарихын өйрәнербез әле... +Мин Находка шәһәрендә бу сәфәремдә үземә ярдәм иткән Нуретдин Садретдиновка, затлы, булдыклы милләттәшем Мәдинә апа Корбановага, зыялы галимә Рәйсә апа Паутова-Сафиуллинага, минем белән әңгәмә корган Әминә апа Хәсәновага, аның кызы Камиләгә, Гүзәлия ханым Хәлиуллина-Куприяновага, Галия Ишмөхәммәт кызы Никифоровага, үзәк өзгеч язмышлы, 1943 елгы ачлыкка түзә алмыйча, Чирмешән районыннан шушы якларга чыгып киткән, хәзер инде 84 яшенә киткән Нәкыйбә әби Зиннуровага (Гатина) мең рәхмәтле, алар турында алга таба аерым-аерым язармын әле, чөнки алар моңа лаек! +Ә хәзер, шушы кереш сүземнән соң, бу төбәкнең тарихына да тукталып үтәсем килә, чөнки ул да бик гыйбрәтле. Находкага шәһәр статусы нибары 1950 елның 18 маенда гына бирелә, аңа кадәр ул төрле исем-атамалар астында бистә-авыл булып йөри, төрмә лагерьлары ролен дә үти. "Находка" сүзе, үзегез белгәнчә, "табылдык" дигәнне аңлата, имеш, 1859 елда бер урыс морягы бу тыныч култыкны күргән дә шулай дип кычкырып кибәргән икән... Алай булырга да бик мөмкин, әмма култык озак еллар "Америка" атамасын йөртә, урыс диңгезчесе утырган көймә үзе дә "Америка" дип атала, хәтта 1907 елны биредә төзелгән авылга да Америка исемен бирәләр... Әмма безнең өчен бу түгел, ә инглиз тикшерүчеләренең төбәккә биргән бәяләмәләре кадерле, чөнки анда татарлар турында да мөһим хәбәр бар: +"21 августа 1855 года залив Находка посетил корабль английского флота "Барракуда", исследовавший залив Петра Великого на пути из Татарского пролива в Японию, — дип яза Википедия сайты. — Ранее неизвестный залив был назван англичанами заливом Горнет. По возвращении из плавания офицер "Барракуды" Джон Тронсон в 1859 году издал книгу, в которой так описывал открытую местность: "Ранним утром 21 августа мы достигли залива Горнет, который оказался слишком открыт ветрам, чтобы стать там на якорь. В закрытых от ветра бухточках и вдоль побережья лежат очень плодородные земли. В глубине бухты видны немногочисленные татарские дома..." (Оригинальный текст: We reached Hornet Bay early on the morning of the 21st: it is too open and exposed to form a good anchorage... In the sheltered coves of the harbour and along the coast here, there is a great depth of soil. Some Tatar houses... were seen in sheltered parts of the bay. Tronson J.M. Voyage in HMS "Barracouta". — London, 1859. — С.364.) +Безнең өчен монда иң мөһиме — инглизләрнең яр буенда татар өйләренең күренеп торуы турында хәбәр итүе... Икенче бер сайтта "татарские дома" сүзе "дома местных жителей" белән алыштырылган, татар атамасы алып ташланган. Һәм тарихны татар сүзеннән "чистарту", арындыру менә шушы рәвешле алып барыла инде, бу бөтен Россия буенча шулай. Ә инглизләр яр буенда күргән өйләрне татарныкы дип атаган бит, бу ни өчен шулай соң? Моңа да ачыклык кертергә тырышыйк. Находка тирәсендәге кирләр дә элек төрки каганатлар кул астында булган, аннан төрки телле бохай-мохэ, кидан-чжурчжэннар, татар-монголлар идарәсендә яшәгән. Дөнья өчен, бигрәк тә Европа халыклары өчен бу халыклар бер исем — ТАТАР исеме белән аталып йөртелгәннәр һәм фәнни хезмәтләргә дә шулай кереп калганнар. +Әле ХIХ гасыр урталарында да хәзерге Находка тирәсендә таз кабиләләре яшәгәнлеге билгеле, аларны галимнәр манчжурларга да, монголларга, тунгусларга да кертеп өйрәнәләр. Әмма таз кабиләләре төрки-татарларда да булган бит, хәзер дә Омски өлкәсендә Тазлар авылы бар, анда Себер татарлары яши, авылның икенче исеме — Гузлар, тазлар белән бәйле тагы шактый татар атамаларын күрсәтергә була. "Как было выяснено позднее, на берегах бухты жили аборигены — тазы, этнические корни которых уходят далеко в глубь веков к палеоазиатским, монгольским и тунгусским племенам, — дип яза краеведлар. — Этноним "тазы" китайского происхождения, китайцы так называли всех аборигенов юга Дальнего Востока". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.10.) +Ерак Көнчыгышны өйрәнүче хәрби Геннадий Невельскийның язып калдыруынча, Приморье төбәгендә киде мең тирәсе кирле халык, шул исәптән, тазлар да яшәгән. Ә инде 2006 елда Находка шәһәрендә нибары бер таз кешесе теркәлгән, бу хакта статистика белешмәсендә күрсәтелгән. Находка шәһәренең төбәк тарихын өйрәнү музеенда бохай һәм чжурчжэннар турында гына мәгълүмат бар, биредә дә татар-монгол чоры өйрәнелмәгән. Югыйсә, төбәктәге 40 борынгы шәһәрлекнең XIII-XIV гасырларда барлыкка килгәннәре дә бар бит! Имеш, урта гасырларда чжурчжэннар биредән киткән, алар урынын татар-монголлар басып алган һәм үзләреннән берни дә калдырмаганнар... Тарихта алай булалмый ул, һәр яшәгән халык үзеннән соң ни дә булса калдыра, биредә дә борынгы ядкәрләрнең бер өлеше татар-монголларныкы булырга тиеш. +Находка һәм Партизанск (Сучан) шәһәрләре арасындагы 50 чакрым кирләрдә иң борынгы кешеләр яшәгән тау куышы бар, галимнәрнең әйтүенчә, аңа кимендә 30-40 мең ел. Әйткәнемчә, иң борынгы заманнардан калган сала урыннары да биредә, аны төзекләндереп, "Палеодеревня" дип исем биреп, хәзер ул урынга туристларны һәм балаларны йөртәләр. Биредән ерак түгел тагы бер тарихи урын бар, аңа "Екатеринское городище" дип исем биргәннәр. Галимнәрнең әйтүенчә, биредә тагы шул чжурчжэннар яшәгән, шәһәр валлар белән уратылган, аларда 14 каравыл каланчасы торган, ә кала үзе өч эчке шәһәргә бүленгән булган. Соң, татармонголлар да шәһәрләрне нәкъ шулай салганнар бит, бөтен дөнья моны таный, ә Россия тарихчылары бу мирасны һаман мифик милләтләргә бирә. +"Одним из интереснейших памятников культуры чжурчжэней в Приморье было Екатеринское городище, расположенное в Партизанском районе, в трёх километрах от села Екатериновка, — дип яза алар. — Место для его строительства чжурчжэни выбрали в открытом с востока распадке, со спуском к реке... По гребням сопок насыпали мощные плотно утрамбованные земляные валы с 14 сторожевыми башнями. Внутри города пространство разместили для строительства трёх Внутренних городов, у каждого из которых было своё назначение". (Васильева Т.А. Раскопки на Екатеринском городище в районе родника // Клад. — Находка, 2009-2010, стр.8.) +Бездә дә нәкъ шулай булган — Алтын Урда шәһәрләренең, татар ханлыклары калаларының үзәк өлешендә ханнар, Сарай халкы, түрәләр, аксөякләр яшәгән, астарак, икенче катламда — хәрбиләр һәм һөнәрчеләр, шәһәр читендә калган бар халык көн күргән. Ерак Көнчыгыштагы бу борынгы шәһәр хәрабәләрен, алардан табылган ядкәрләрне кытай-корея, хәтта японнар белән чагыштырып өйрәнәләр, әмма төрки-татар мирасы белән генә чагыштырып карамыйлар, шулай өйрәнсәләр, тулысынча тәңгәллек табарлар иде. Тагы шуны искә төшерәсем килә: бу борынгы кала һәм салалар урнашкан урын "Алтын үзән" дип атала, риваятьләр буенча, биредә Чыңгыз ханның байлыгы күмелгән, үзе дә монда кирләнгән, дигән сүзләр йөри. Кирле халык әлеге урынны Чыңгыз хан исеме белән бәйләгән икән, бу риваятьләр, гасырдан гасырга, телдән телгә күчеп, безнең көннәргә хәтле килеп киткән икән, димәк, монда куәтле татар-монгол империясе булган һәм биредә аларның тарихи эзләре калган, дигән сүз бит! Әмма монда борынгы тарихны бу күзлектән өйрәнмиләр шул... +Дөресен әйткәндә, биредә дә тарих ярымутрауга урыс аяк баскан һәм казык каккан вакыттан гына исәпләнә, ул — 1864 ел, шул вакытта монда биш урыс хәрбие яши башлый. Аннан Сахалин каторгасыннан берничә тоткынны китерәләр, алар күрше авылга нигез сала. Ә Находкага төпләп нигез салучылар финнар, немецлар һәм украиннар була. "В 60-е и 70-е годы XIX в. на территории будущего г. Находки Удельное Сибирское ведомство переселяет финнов и немцев... Переселенцы пришли в Приморье не на пустое место. Здесь проживали независимые племена нивхов, орочей, удэгейцев, тазов и др. Они не были подвластны ни Цинской (Китайской) империи, ни каким-либо другим государствам". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.6, 9.) +Бу кирле халыклар балык тоткан, аучылык белән шөгыльләнгән, мал асраган, кир эшкәрткән. Төрле сәбәпләр аркасында, ХIХ гасыр азагында Ерак Көнчыгышка меңләгән кореец, манчжур, кытай һәм япон күчә. "В 1870-1871 гг. на территории Дальнего Востока насчитывалось около 15 тысяч манчжуров и китайцев, — дип яза краеведлар. — ... В 1895 г. в Приморье проживало: китайцев — 8275 чел., корейцев — 5400 чел., японцев — 894 чел". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.17.) +Әмма бу халыкларның, бигрәк тә кореялыларның язмышы шактый аянычлы — башта аларны көчләп чукындыралар, аннан инде совет заманында сөргенгә үк сөрәләр. 1937 елда 250 мең кореецны Казакъстанга сөрәләр, аларның 180 меңе генә 1957 елда кире Приморьега әйләнеп кайта. Кытайларның бер өлеше качып өлгерә, калганнарын шушы ук язмыш көтә. Ә инде татарларның ул чордагы тарихына килгәндә, алар биредә булган һәм "инородецлар" исемлегендә йөргән. "В Уссурийском крае в 1902 году проживало 258 533 души, в т.ч.: русских — 187 тыс., корейцев — около 30 тыс., японцев — 3400 тыс., местных и инородцев — 8,5 тыс. человек, — дип яза краеведлар. — ...Инородцами в России до 1917 г. называли все неславянские народы... Что касается Уссурийского края, то в инородцы попали татары, чуваши, мордва и др., в том числе и коренные жители". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.24.) Әйе, бирегә ихтыяри-мәкбүри күчеп килүчеләр арасында украиннар, финнар, немецлар, поляклар, яһүдләр дә була, аларны рус милләте составында күрсәткән булырга тиешләр. Ә татарларны кирле халыклар рәтенә керткәннәр, чөнки тарихи яктан да, тормыш-көнкүрешләре белән дә руслар өчен алар татар-монгол империясе калдыклары булган... Әйткәнемчә, 1923 елда Приморье төбәгендә 6532 татар яшәгән, ә 1939 елда аларның саны инде 11 меңгә киткән... +Хәзерге Находка каласы 1930 елга кадәр Америка авылы исемен йөртә, шул елда аңа бистә (посёлок) статусы бирәләр һәм исемен Находка дип үзгәртәләр. Моның да үз сәбәбе була — диңгез буендагы, дөньядан читтәге, чит илләр күрми торган бу урынны тоташ төрмәгә әйләндерәләр. "В 1930-1940e годы в Находке действовали стационарные лагеря и пересыльный пункт заключённых ГУЛАГа", — дип яза бу турыда Википедия сайты. 1855 гектар мәйданны биләгән, 70 мең тоткынны үзендә газаплаган әлеге концлагерьларда, әлбәттә, татарлар да күп булган, әмма бу тема үзе аерым өйрәнүне сорый. 1939 елда Владивостоктан Находкага бөтен концлагерьлар һәм тоткыннар күчерелә. +"Под грифом "секретно" 15 ноября 1939 г. издан приказ по "Дальстрою": "...по свёртыванию деятельности стройучастков и отделений, находящихся в черте г. Владивостока, перенос их в бухту Находка", т.е. все концентрациональные лагеря должны быть перенесены на территорию бухты Находка, — дип яза краеведлар. — "В пересыльном лагере Находка в зоне, где под открытым небом содержалось до 20 тысяч человек. Ни о каких помещениях не могло быть и речи — сидели, лежали и жили вповалку, прямо на земле. Куда не посмотри — бессчётная, постоянно гудящая однородная серая масса", — рассказывал И.Твардовский (брат поэта А.Г.Твардовского)". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.45.) +ГУЛАГ тоткыннары Находкада диңгез портлары төзиләр, урман кисәләр, күмер шахталарында эшлиләр, балык тоталар, шәһәр салалар... Колымага да тоткыннарны Находка аша озата башлыйлар. Бу "транзитка"ны халык "кәһәннәм капкасы" — "преддверие ада — широкие ворота на Колыму...", дип атый. "В лагерях №11 и №13 в Рыбном порту, рассчитанных на 11 тысяч заключённых, содержалось до 70 тысяч человек. А в 1945 г. население увеличилось за счёт японских военнопленных". (Р.Н.Паутова. Многонациональная Находка..., стр.46.) +Находкадагы бу концлагерьлар 50нче елларның ахырына кадәр була әле, биредә ир-атларны да, хатын-кызларны да тоталар, аларның күпчелек өлеше ирекне күрмичә, шушында үлеп кала. Бу тоткыннарның каберләре бөтен Находка буенча сибелгән, шәһәр үзе дә кеше сөякләре өстендә утыра... "Многие заключённые умирали от воспаления лёгких и инфекционных заболеваний, умерших хоронили в районе современной улицы Пограничной и на пади Ободной (по свидетельству старожилов, деревянные столбики в этих местах стояли ещё в конце 1950-х годов). Безвестные захоронения разбросаны по всему городу, многие здания стоят на костях", — дип яза Википедия сайты Находка турында. +Находкага төрле елларда төрле сәбәпләр аркасында килеп эләккән милләттәшләребез белән дә очрашырга насыйп булды. Менә Әминә апа Хәсәнова (Зәйнуллина), ул 1933 елда Кемерово өлкәсендә туган. Әтисе Гайнулла — Себер татары, әнисе Хөбәйбә Казан ягыннан булган, аларны "кулак" дип Себергә сөргәннәр. Гайнулла абзый киде баласы белән сөргеннән качкан, алар Амур өлкәсенә, дөнья читенә барып чыкканнар, гел урын һәм фамилия алыштырып, эз бутаганнар, гаилә хукасы хәтта Иван Иванович та булып йөргән. Аны тотып төрмәгә утырталар, ул аннан да кача... Әминә апа гаиләдә төпчек бала булган, аны сыер сатып укытырга теләгәннәр, әмма аларның соңгы сыерларын да урлаганнар. Шуңа күрә, бик теләге булса да, югары белем ала алмаган, кичке мәктәп һәм бухгалтерлар курсы тәмамлаган. Әминә апаның бәхете ирдән була — ул Свободный шәһәрендә Усман исемле татар кешесенә кияүгә чыга, өч балалары дөньяга килә. Кызганычка каршы, ире Усман Находкага күчеп килгәч, 40 көн эчендә үлә, Әминә апа балаларны ялгызы аякка бастыра. Ул бүген дә ирен бик яратып һәм сагынып искә ала, моннан 50 ел элек никахта кигән күлмәгенә кадәр кадерләп саклый. Әминә апа чын мәгънәсендә татар рухлы балалар тәрбияләп үстергән, институтта эшләүче кызы Камилә әнисенә генә түгел, Находка милли хәрәкәтенә дә зур ярдәмче һәм таяныч. Мин Находка шәһәрендә аларның икесе белән дә очраштым, биредәге татар тормышы турында алар миңа күп нәрсәләр сөйләделәр. +90га китеп килә торган Нәкыйбә әби янына без үзебез бардык, чөнки ул инде күрми диярлек, хәзер шәһәргә чыгып та йөрми икән. Нәкыйбә әби Зиннурова (Гатина) шәһәр читендә, үз өйләрендә, кызы Маһирә һәм кияве Рәшит белән яши. Аның язмышы бигрәк тә үзәк өзгеч булып чыкты. Ул 1928 елны Чирмешән районының Кара Чишмә авылында туган. 1943 елның кәендә аларның ишле гаиләсе, алты бала һәм әниләре, ачлыкка түзә алмый, язылып (вербовка), арбага төялеп, Камчаткага дип чыгып китә. Аңа кадәр дә авылдан 10 гаилә Ерак Көнчыгышка киткән була. Әнисенең абыйсы да 11 кешелек гаиләсе белән ерак юлга кузгала. Балалары күп булганга, аларны пароходка алмыйлар, товар вагоннарына төяп, Ерак Көнчыгышка озаталар. Башта алар Мелководье бухтасында урнашалар, 11 гаилә клубта яши башлыйлар, тамак ялына, бөтен авыр эшкә алыналар. 1946 елны әтиләре дә сугыштан кайта һәм алар Находкага күченәләр. Нәкыйбә апа 1950 елны Зарифулла исемле татар кешесенә кияүгә чыга. Ул Чүпрәле районыннан әти-әниләре белән бирегә килеп эләккән була. Нәкыйбә апа гомер буе авыр эштә эшли — балык та эшкәртә, ашханәдә, фабрикада да хезмәт куя, бернәрсәдән дә баш тартмый. "Эштән беркайчан да курыкмадым, ирләр кебек эшли идем, авылда чакта сука да күтәрә идем..." — дип искә ала кечкенә генә бу татар әбие... +"Монда килгәндә, бер авыз русча белми идем, хәтта исемемне дә әйтә белми идем, — дип искә ала ул. — Монда килүне дә үзем Аллаһтан сорап алганмын инде, авылда вакытта, башкаларның киткәнен күргәч, "И Раббым, Дальнивостокка китәргә насыйп булса иде, аллы-гөлле күлмәкләр киеп йөрергә язса иде", дип елый-елый тели идем... Язмышым шушында булган инде... Гел Аллаһтан ярдәм сорадым, гел Аллаһ ярдәм итте... Авызыма хәмер капмадым, нинди авыр заманнарда да тормышыма хәрам кертмәдем, 46 ел ир белән яшәдем, аның бәхиллеген алып калдым..." +Нәкыйбә апага уку бөтенләй эләкмәгән, ул яза белми, имзаны да өч хәреф белән генә куя. Ә менә күңеле дингә бик тартылгач, татарча календарьлардан намаз тәртибен, Коръән аятьләрен укырга өйрәнгән, хәзер намаз иясе. Күзләре күргәндә, аяклары сәламәт чакта ул Находкада мәчет ачуны да башлап йөргән, анда хәзер дә иң кадерле кеше. Шулай ук Находкада мәет юучы калмагач, бу эшкә Нәкыйбә әби үзе алынган, Коръән укып йөргән. Хәзер ул инде 1нче группа инвалид, кызы-кияве, оныклары янында, ире белән моннан 50 ел элек салган йортта тыныч-матур гына яшәп яталар. Ул безне балалар кебек көткән иде, хәтта чәкчәк тә пешереп куйган! Аның белән сөйләшеп сүзебез бетми, кулларымны кысып тотып: "Менә хәзер сиңа ияреп кайтып китәр идем туган якларыма", — дигәч, минем күзләремнән яшь бәреп чыкты... "Авылыгызга кайтканың булдымы соң, Нәкыйбә апа?" — дип сорадым. "Бер генә тапкыр кайттым, 1971 елда берүзем кайтып, өч ай торып килдем, — диде ул. — Башка кайтмадым... Теге вакытта бераз хәтерем калган иде, без бит ачлыкка түзә алмыйча авылдан чыгып киттек. Шунда ярдәм итүче булмады... Анда калсак, әни ачтан үлә иде, чөнки ул без ашамыйча ашамый иде, ә ашарга юк, әти сугышта... Хәзер үкенәм инде, ник тагы кайтмадым икән, дип... Бүген-иртәгә китәргә чемоданым әзер..." +Нәкыйбә апа Чирмешән районында калган туганнарының исемнәрен әйтеп яздыра — Кара Чишмәдә Миңзифа апа, Зиания Хөснуллина, Бәркәтә Ключта — Мирсәетов Тәлгат, Минневәли, Мәдинә... Шулар янына очып кайтырдай булып утыра... Башында — теге заманнардан калган, сизрәп беткән авыл яулыгы. "Моны әни төсе итеп, салмыйча, 40 ел буе бәйлим, ул әнинең яулыгы иде..." — ди үзе дә 90га китеп килгән Нәкыйбә әби... Һәм әнисеннән өйрәнеп калган доганы миңа да сөйләп бирә: "Йә, Раббым! Күңелләргә яхшылык, йомшаклык, башларга зиһен, араларга мәрхәмәт, мәхәббәт, хәерле шатлык, тынычлык, хәерле ризык, хәерле дәүләт, хәерле тыныч гомер, хәерле үлем, үлемнәргә сабырлык бир... Кирдән бәла бирмә, күктән каза бирмә, илдән аерым дәрт-хәсрәт бирмә, хагыннан-нахагыннан Үзең сакла. Дөнья вә ахирәт ким-хур кылма дус-дошман арасында..." +Туган яклардан, Татарстаннан Тын океан буйларына килеп ирешкән дога... Һәм шушы догалар белән дөнья читендә дә нурланган, моңланган, сакланган, якланган газиз милләттәшләрем... Сез бит шушы ерак төбәкнең дә догачылары, нур таратучылары, саклаучылары... Аллаһы Тәгалә дә сезнең саклаучыгыз һәм яклаучыгыз булсын иде! +Мин Находкада берничә көн Мәдинә апаларда тордым, ул да күп хатирәләре белән уртаклашты. Шәяхмәтова-Корбанова Мәдинә Нуриәхмәт кызы 1939 елда Башкортстанның Бүздәк районы Зур Үзтүбә авылында туган. 1941 елда ишле гаилә Ерак Көнчыгышка язылып китә (вербовка). Башта анда Рәйсә апалары барып урнаша, аннан өйдәгеләргә дә чакыру (вызов) кибәрә, ул чагында тәртибе шундый була. Әтиләре Нуриәхмәт инде 52 яшендә була, алар алты бала белән ун көн буе товар поездында киләләр, Сучан (хәзерге Партизанск) бистәсендә баракка урнашалар. Диңгездән шактый читтә булган бу урында элек-электән күмер чыгаралар, әтиләре Нуриәхмәт тә коногон булып шахтага эшкә ураша, ягъни кир астында ат белән күмер ташый. 1944 елда әтиләре күмер тузаныннан чирли башлый һәм туберкулёздан үлә, өстә ат белән эшләгән әниләре дә кулын сындыра. Ул вакытта инде киденче бала туган була, әниләре Кәмлиха сынык кул һәм киде бала белән утырып кала... Балаларын детдомга алырга сорыйлар, ана аларны бирми. Олы кызлары Рәйсә, Сәвия, Сәйдә бер-бер артлы шахтага эшкә төшәләр, соңгы балаларга исә ул авыр эш эләкми. Мәдинә Сучанда русча урта белем ала, аннан тау техникумын тәмамлый. +"Татарча исемемне әйтергә дә курка идем, ояла идек, чөнки үртиләр иде, — дип искә ала ул. — Әмма әни русчаны өйрәнмәде, бер авыз сүз русча әйтмәде, мәктәпкә ата-аналар кыелышына да йөрми иде... Өйдә гел татарча гына сөйләштек... Әни биш вакыт намазын калдырмады, беркайчан да дуңгыз итен ашамады, хәтта өйдә үзенә аерым кастрюль тота иде... Сучанда татарлар күп иде, ураза тотучылар, намаз укучылар да күп иде. Әбиләрнең күбесе Коръән укый, ашлар уздыралар иде..." +Менә Кәмлиха апаның 1947 елда сайлау вакытында төшереп алган фотосы, ул анда кызы Сәвия белән тартмага бюллетень салып тора. 3нче дәрәкәдәге ГеройАна буларак, хөкүмәт төшерттергән инде аны. Кәмлиха апа да, Сәвия дә ак ефәк шәлләрдән, Кәмлиха апаның күкрәгендә медале дә бар... Ананың йөзе бик китди, ә Сәвия балкып тора, яшьлек кайда да яшьлек шул... +Мәдинә 1958 елда Миңлегәрәй исемле татар кешесенә кияүгә чыга, ул диңгезче була, гаилә Находка шәһәрендә яши башлый. Әмма ул Миңлегәрәй монда Михаил Михайлыч булып йөргән, аңа татарлар гына үз исеме белән дәшкәннәр. Мәдинә апаның Әкълимә исемле кызы да урыс-марка арасында Наташа булып йөри, Ларисаны әбисе генә Әлфия дип атый... Әлбәттә, бу балалар яхшы белем алганнар, әмма милли тамырлар шактый ерак калган шул... Гел татарча гына сөйләшә торган, урыс телен өйрәнүдән баш тарткан Кәмлиха әби дә юк инде, ул 85 яшенә китеп, бакыйлыкка күчкән. Мәдинә апаның дүрт апасы да олыгаеп үлгән, ә әтиләре үлгәндә туып калган төпчек бала Биктимер тау институтын тәмамлап, хәзер дә инженер булып эшли. Мәдинә апа үзе Находка шәһәрендә милли оешманың иң актив әгъзасы, үзешчән сәнгатьтә дә катнаша, мәчет эшләрендә дә ярдәм итә. +Мәдинә апа миңа әнисеннән калган дини китапларны да күрсәтте, алар "Коръән капчыгы" дип аталган чүпрәк букчада саклана. Биредә басма Коръән битләре дә, кулдан күчереп язылган аерым сүрәләр-аятьләр, догалар да бар иде. Мөгаен, бу Коръән китапларын алар үзләре белән туган яклардан алып килгәннәрдер, аны яшерә-яшерә саклаганнардыр һәм укыганнардыр, кулдан күчереп күбәйткәннәрдер... Дөнья читенә дә Коръән күтәреп килгәнегез өчен һәм дөньялыктан да Коръән белән үткәнегез өчен урыныгыз кәннәттә булсын, газиз милләттәшләрем... +Мәдинә апаларда мин милли хәрәкәтнең башка әгъзалары белән дә очраштым. Менә Гүзәлия ханым Хәлиуллина-Куприянова, ул Находка татарларының "Туган тел" оешмасында бухгалтер булып эшли. Гүзәлия ханым 1956 елда Кукмара районының Манзарас авылында туа, аңа 9 яшь вакытта, Казанда финанс-экономика институтын тәмамлаган әтисе Шамилне юллама белән Кемеровога кибәрәләр. Гаиләдә инде ул вакытта өч бала була, әти кеше Кемеровода төрле оешмаларда экономист булып эшли, балалары да шушы юлдан китә. Гүзәлия Кемерово шәһәрендә политехник институтны тәмамлый, финансист-экономист белгечлеге ала, химкомбинатта эшли башлый. Булачак ире Находкадан Кемеровога ялга кайткан була, шунда танышалар, өйләнешәләр, аннан Находкага күчәләр, чөнки иренең эше диңгез белән бәйле була. Гүзәлия ханым биредә үз белгечлеге буенча эшли, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Ә аның Находка татарлары белән ныклап аралаша башлавы 2004 елда була. Владивостоктан килгән татар үзешчән артистлары биредә зур концерт күрсәтәләр, шунда халык бер-берсе белән танышып кала. 2007 елда Гүзәлия ханым "Туган тел" оешмасында эшли башлый. Аларның "Яшьләр йорты"нда аерым бүлмәләре бар, башта шәһәрдә татарча укытулар да булган, элеккеге имам моннан киткәч, укулар туктаган. Элек мәчет тә аерым өйдә булган, аны беренче мулланың хатыны Әлфия сатып алган. Дин белән бәйле эшләрне татарлар күбрәк мәчеттә башкара икән, әмма биредә хәзер күпчелек мөселманнар — үзбәкләр һәм такиклар, алар 15 мең тирәсе. Татарларда, нигездә, хатын-кызлар актив — мәчеткә дә алар йөри, милләт эшләрен дә алар алып бара, бөтен мәдәни чараларны да алар башкарып чыга, концерт костюмнарына кадәр үзләре тегә... +Менә тагы бик актив бер татар хатыны — Галия Ишмөхәммәт кызы Никифорова, ул 1951 елны Кукмара районының Важашур авылында туган, кибетчелеккә укып, шул һөнәре буенча авылларында һәм Кукмарада эшләгән. Удмурт егетенә кияүгә чыгып, алар 1973 елда Находкага киләләр, чөнки ире диңгезче була, диңгезгә йөри. "Башта бик сагындым, — дип искә ала Галия ханым. — Әнигә сагынып хатлар яза идем, монда берни юк, болын юк, бернәрсә күренми, дип. Тауларга менеп карый идем... Бездә бит тәрәзәгә карасаң, күрше авыл күренә..." Аларның ике балалары була, балалары кечкенә вакытта, Галия ханымның ирен үтерәләр. Галия ханым әнисен дә авылдан Находкага алдыра, чөнки ул аның бердәнбер баласы була, әнисе Маһирә 89 яшендә монда үлә, татар зиратына күмелә. +Галия ханымның татарлар белән аралаша башлавы да кызык кына килеп чыккан. "Урамда татарча сөйләшеп барган ике егетне очраттым, әсәрләнгән кебек, артларыннан ияреп киттем, — дип искә ала ул хәзер. — Алар да Кукмарадан булып чыкты, аралаша башладык, ул егетләрнең берсе Нуретдин Садретдинов иде". 1999 елда Галия ханымның кызы Светлана белән Нуретдин өйләнешәләр, хәзер инде ике балалары бар. "Нуретдин аша башка татарларны да таптым", — ди Галия ханым. +Әйе, Нуретдин аша биредә күп татарлар бер-берләрен тапканнар, оешканнар, туганлашканнар. Ул дини һәм милли эшләрне бергә алып бара, милләтне динлегә-динсезгә бүлми, кулыннан килгәнчә, барысына да ярдәм итәргә тырыша, һәр татарның проблемасын, хәлен белеп тора. Нуретдин — Находка өчен чын мәгънәсендә ТАБЫШ ул! Бу милләттәшебез 1966 елда Зур Кукмара авылында туып үскән, Байконурда армия хезмәте үткән, 1987 елда Находкага килгән. Нуретдин башта диңгезче-штурманнар мәктәбен тәмамлый, 2000 елларга кадәр диңгездә матрос булып та, боцман булып та, штурман булып та эшли, сәүдә флотында Японияләргә хәтле барып китә. Соңрак шәхси бизнесын ачып кибәрә, технология һәм бизнес институтын тәмамлый, китәкче эшләрдә эшли. 2005 елда аны Находкада мәчет салу буенча каваплы кеше итеп сайлыйлар, 2006 елда мәчет ачыла, бер елдан соң рәсми теркәлә. Биредә дини ошма да, милли оешма да теркәлеп, закон нигезендә эшли, әмма шуңа карамастан, мәчетне һаман борчып торалар, тентүләр дә узганын ишеттек, кемгәдер татарларның, мөселманнарның шулай бердәм булып эшләп китүләре ошамый ахрысы... +Әйе, Находкада татарлар начар яшәми, һәрберсенең эше, ашы, шөгыле бар, иң мөһиме — алар укмашканнар, бер-берләрен тапканнар, бер-берләренә ярдәм итеп яшиләр. Шундый актив татарлар рәтенә мин ООО "РН-Находканефтепродукт" оешмасының генераль директор урынбасары, милли хәрәкәткә матди ярдәм күрсәтеп торучы Флюр Киһаншинны, Һадиулла Әхмәтов, Рәшидә Вахтиева, Шиһабетдин Гыйльманов, Камилә Глытина, Ирек Камалов, Салих Камалетдинов, Фәния Шуминская, Хәтмулла Кәләлетдинов, Шамил Идрисов, Дамир һәм Венера Кабановларны, Рәис һәм Фәһимә Хәмитгәрәевларны һәм югарыда санап киткән милләттәшләремне кертер идем. Дөньялар ничек кенә булса да, алар башлап кибәргән эшләрен дәвам итәләр, кыйблабызга тугры булып калалар, дөнья читендә дә татар исеменә тап төшермичә, зур горурлык белән йөртәләр. +Ә Находкада экономик хәлне алай ук яхшы димәс идем — күп промышленность предприятиеләре ябылган, поездлар йөрми, самолётлар очмый. Шәһәр һаман шул диңгез, балык хисабына яши, судоремонтный завод эшләп тора, портлар бар, Находка Россиянең океанга капкасы, дип тә атала. Шуларны истә тотып, биредә 1990 елны "Находка" экономик зонасы төзелгән булган, хөкүмәт аңа миллионлаган сум акча сарыф иткән, Америка һәм чит илләр күп акча салган, әмма ул тулы көченә эшләп китә алмаган, 2006 елны бөтенләй ябылган. Хәзер шәһәрдә бик нык кеше кимү күзәтелә, аның яңадан балыкчылар бистәсенә әйләнүеннән дә куркалар. Моның өстенә, биредә көчле кир тетрәүләр һәм су басулар-цунамилар да булып тора икән, аның иң көчлесе 1993 елның 14 июлендә, төнлә булган, халык Аккош сопкасына качып кына исән калган... +Югыйсә, шундый матур яклар бит! Находка Приморье краеның иң көньяктагы шәһәре исәпләнә, ул Сочи, Бишкәк, София калалары белән бер яссылыкта ята, әмма һава торышы аларга караганда барыбер салкынрак. Находка тирәсендәге урман-тауларда, бакчаларда бар нәрсә үсә, өлгерә — йөземе-абрикосы да, карбызкавыны да, лимоны-киләкләре дә, хәтта "алтын тамыр" женьшень да... Монда шулай ук манчжур чикләвеген, Амур виноградын, бәрхет агачын, "чёртово дерево" дип аталган деморфант куакларын да очратырга мөмкин. Соңгысы бик чәнечкеле, аның аша үтеп булмый икән, көзен бал кортлары шуннан соңгы балны кыялар, ылыс исе килгән балы бик үзенчәлекле һәм файдалы, диделәр. Ә инде диңгездәге балыкның төрен-санын әйтеп тә, санап та бетерерлек түгел, тайгада юлбарыслар, аю-бүреләр, боланнар иркенләп йөри, алар хәтта кешеләрнең дачаларына кадәр килеп китәләр икән... +Находка... Татарның Алтын үзәне, Таш Кирмәне, ә урысның төрмәләр иле... Данланган да, каргалган да төбәк... Әле аның сере ачылмаган, тарихы өйрәнелмәгән, үткәне дә, киләчәге дә билгесез... Биредә хикмәт эзләүчеләр дә шактый, 1957 елда Себердән һәм Казакъстаннан йөзләгән баптист, төрле сектантлар ургылып Находкага кыела башлыйлар. Имеш, аларның китапларында язылган, дөнья беткәндә, ак канатлы көймә-ковчег бирегә килеп, барлык инанучыларны да коткарачак икән... Моның су көймәсеме, күк көймәсеме икәнлеге билгесез, әмма халык бер могкиза көтеп яши... Безнең өчен бу көймә — Аккош тау башындагы мәһабәт мәчет, мин дә анда тезләнеп намазларымны укыдым, биредә ятып калган милләттәшләрем, дин кардәшләрем рухына дога кылдым, һаман да шушында яшәп ятучыларына бәхет-сәгадәт-иман-иминлек теләдем... +Менә без хәзер, бер гаилә балалары кебек, милләттәшләребез белән очрашырга Партизанск-Сучан каласына барабыз. Без дигәнем — югарыда телгә алган милләттәшләрем, шулай ук безгә Находкадан Венера Кабанова, янәшәдәге Врангель бистәсеннән үзешчән башкаручылар Миңниса Хисаметдинова, Зөләйха Киһаншина, Мария Изиняева да килеп кушылды. Япон чияләре — сакура чәчәк аткан үзәнлекләрдән, табигате белән Төркия, Сахалиннарны хәтерләткән урмантаулар буенча, күрше шәһәргә — милләттәшләребез белән очрашырга барабыз без. Анда Партизанск-Сучан тарихында беренче буларак милли оешма төзеләчәк... +Партизанск шәһәре әкренләп юкка чыгып бара торган бер бистә булып чыкты. Аның бөтен тарихы күмер белән бәйләнгән, ул 1896 елда Сучан руднигы буларак ачылган. Бистә үзе дә 1972 елга кадәр Сучан исемен йөрткән, биредәге елга да шул исемдә булган. Алдарак әйтелгәнчә, төбәктә кытайлар белән бәрелешләр булгач, бөтен кир-су атамаларын үзгәртеп чыкканнар. Ә бистәгә Партизан исеме бирелү узган гасырның 20нче елларындагы партизан хәрәкәтенә бәйле. Партизанскида бүген 30 меңләп кеше яши, халык саны кимегәннән-кими бара, чөнки эш юк. Гомер буе бары тик күмер эше белән шөгыльләнгән халык, шахталар ябылгач, урамда калган. "Угольная промышленность как градообразующая отрасль была ликвидирована в 2004 году", дип яза Википедия сайты бу турыда. Шәһәр зур түгел, әле монда Сталин бараклары да шактый, күп биналар шул заманнардан калган, шактый фәкыйрь хәлдә... Югыйсә, бу шәһәрнең гербында "алтын тамыр" — женьшень бит, ул бу тирәдә күпләп үсә икән. Тирә-яктагы урман-тайгаларда, тау-сопкаларда барысы да бар — алтын тамырыннан чын алтынга кадәр, ә инде барс-тигрлары турында әйтеп тә тормыйм... Гомер буе күмергә генә карап ятып, шушы байлыкны һәм матурлыкны файдалана белмәгәч, халык бөлгенлеккә төшкән, бу хәлдән ничек чыгарга белми. Хәер, аның бөтен иле буенча шушы хәл бит... +Безнең татарлар белән очрашуыбыз шәһәр музеенда булды, бу эшкә хакимият тә кушылгангамы, очрашуга шактый кеше килгән иде. Аңлавымча, Партизанскида моңа кадәр татар оешмасы булмаган, федераль Сабантуй алдыннан бу ялгышны төзәтергә уйлаганнар. "Туган як" дип аталган татар-башкорт оешмасына китәкче итеп Котова Людмила Гасисовна куелды, мөгаен, катнаш никахтан туган кешедер. Заманында Сучан-Партизанскида татарлар күп яшәгән, алар шахтада эшләгән, шәһәрне төзегән, көнкүреш тармакларында хезмәт куйган. Хәзер дә татарлар шактый, әмма карт як, һәрхәлдә, безнең белән очрашуга күбрәк олылар килгән иде. Без башта музейны һәм татар күргәзмәсен карадык, аннан соң татарча кыр-биюләр белән аралашкан чыгышлар башланды. Шәһәр хакимияте вәкилләре, Находкадан "Туган тел" татар-башкорт оешмасы китәкчесе Нуретдин Садретдинов төбәктә милли үзенчәлекләрне саклау, динебез һәм мәдәниятебез турында сөйләделәр. Мин исә күбрәк төбәк тарихына тукталдым, анда татарларның тоткан урынын ачыкладым, бу төбәкне күтәрүдә татарларның ролен ассызыклап күрсәттем. Находкадан килгән үзешчән башкаручылар исә биредәге халыкны милли кырларыбыз белән сөендерде, соңыннан бергәләп фотога төштек һәм чәй эчтек. +Әлбәттә, бер килгәндә, берничә сәгать вакыт эчендә генә халыкның хәлен белеп булмый. Партизанск шәһәре безнең планда, гомумән, юк иде, форсат чыккач, мөмкинлектән файдаланып, бераз булса да милләттәшләр белән аралашып алырга булдык. Менә алгы рәттә милли киемнәрдән балкып утырган татар апалары — Раузания Исмәгыйлева һәм Мөслимә Исмәгыйлева, аңлавымча, килендәшләр. Раузания Борһанетдин кызы 1932 елда Апас районының Кече Әтрәч авылында туган, 1954 елда монда кияүгә чыгып килә. Ә Мөслимә Гыйсмәтулла кызы 1932 елда Буа районы Яңа Чәчкаб авылында туа, 1957 елда монда кияүгә чыгып килә. Элек шахтёр егетләр туган якларына кайтып, татар кызларына өйләнәләр иде шул, хатынлыкка марка алу башларына да килми иде... Бу апалар икесе дә гомер буе шахтёрларга хезмәт иткән, балалар үстергәннәр, хәзер оныкларын багалар. Очрашуга килгән татарларның барысы да диярлек гомерләрен шахта белән бәйләгән кешеләр, тарихчылар өчен бөтенләй өйрәнелмәгән, ачылмаган өлкә. Бу шәһәргә дә аерым килеп, биредә бераз яшәп, татарлар белән аралашып, милләтебез турында күп мәгълүмат тупларга мөмкин икән, дигән фикергә килдем. Аллаһ насыйп итсә, бу якларны тагы бер әйләнермен әле, ә хәзергә юлым икенче бер шахтёрлар шәһәренә — Артёмга... Таулар-тарлавыклар аша, урман-үзәннәр буйлап, тау сыртларын һәм елга-суларны кичеп, без тагы милләттәшләребез белән очрашырга ашыгабыз... Чөнки кайда да татар бар, кайда да көтеп торалар, кайда да борынгы татар тарихы кәйрәп ята... +Артём — татар шахтёрлары шәһәре +Приморье краена эш сәфәре белән килгәч, минем төп тукталу урыным Артём шәһәре булды, мин шунда килеп төштем, шуннан киттем, башка урыннарга да шушы кала аша тукталып бардым. Моның сәбәпләре дә бар, чөнки төп һава аланы — аэропорт шушы шәһәрдә, биредән Владивостокка 50 чакрым, Уссурийск белән Находкага да юл биредән үтә. Биредә тукталуымның тагы бер сәбәбе — Артёмда бик гади, эчкерсез, үзебезнең яклардан килеп урнашкан татарлар яши, алар берләшеп, укмашып, мәш килеп эшләп яталар. Мин дә алар арасына бик тиз кереп киттем, очрашулар уздырдым, шулай ук шәһәрнең такиклар салган гыйбадәт йортында (мәчет) булдым, музейларына, тарихи урыннарына сәяхәт кылдым. Биредә табигать бик матур, тирә-якта тайга, анда нәрсә генә үсми һәм нинди генә киек-кошлар яшәми! Ерак түгел диңгез-океан кәйрәп ята, мин анда да булдым, Татар дәрьясының иксез-чиксез киңлекләре белән хозурландым... Артём шәһәрендә мине зурлап каршы алган һәм һәрчак ярдәм иткән милләттәшләремә — Приморье краеның "Туган ил" татар һәм башкорт иктимагый оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовка, Артём шәһәренең "Туган дин" оешмасы рәисе Гаязетдин Сыйтдиковка, аның ярдәмчеләре Фәния һәм Зәнфирә ханымнарга, киң күңелле Гөлсинә апа Хәмитовага, Рафик Нургалиевка зур рәхмәтләремне әйтәм. +Хәзер исә иң беренче эшем итеп Артём шәһәре, аның кыскача тарихы, мондагы татарларның тормышларына тукталып үтим. Биредә гомер буе татар шахтёрлары яшәгән һәм эшләгән, сүзем дә алар турында булыр. Артём шәһәренең борынгы тарихы юк, чөнки ул узган гасырда, күмер чыгарылу сәбәпле генә барлыкка килгән. "Основан в 1924 году как рабочий посёлок при месторождении бурого угля, городом стал 26 октября 1938 (эта дата считается днём рождения города). Назван в честь русского революционера Артёма (Сергеев Фёдор Андреевич) (1883-1921)", — дип яза Википедия сайты. Бәлки борынгы заманнарда биредә кирле халыклар яшәгәндер, әмма ул чор өйрәнелми дә, яктыртылмый да. +...Әйе, бу якларда беренче шахтёрлар татарлар һәм украиннар булган. Узган гасырның утызынчы елларында башта Сучан (Партизанск) бистәсендә, аннан Артёмда (Зыбунный) күмер чыгара башлыйлар. Элек бистә Зыбунный исемен йөрткән, бу украинчадан — "сазлыклы, баткак урын", дигәнне аңлаткан, музейда әйтүләренчә, ул инде 1913 елда ук булган. Әмма шәһәрнең рәсми тарихын совет чорыннан, күмер чыгудан гына башлыйлар. Әйе, биредә күмер күп һәм яхшы сыйфатлы булган. Әйтик, Артёмның үзендә генә дә 9 шахтада өчәр мең кеше эшләгән, аларның яртысы татарлар булган. Артём шахтёрлары арасында беренче Социалистик Хезмәт Герое да татар кешесе — Әхмәтша Киһаншин, ул 1909 елда Тәкәнеш районының Иске Искубаш авылында туган, 1946 елда алар гаиләләре белән Сучанга (Партизанск) күчкәннәр. Артём шәһәрендә Киһаншин исемендәге урам бар, туган авылында бюсты тора, диделәр, шәһәр музеенда аның һәм гаиләсенең фотолары урнаштырылган. +"В Приморье первые татары и башкиры пришли в составе казачьих войск осваивать и охранять новые восточные земли Российской империи, — дип яза журналистлар. — При этом большинство семей из Татарстана и Башкортостана основательно обустроились, пустили корни в приморской земле преимущественно в 1930-1950 гг., когда мощными темпами стала развиваться добыча угля, в крае открывалось много новых шахт. Татары гордятся своим земляком Ахметшой Зиганшиным, который первым в Приморье был удостоен высокого звания — Героя Социалистического Труда". (Светлана Алембаева. "Туган дин" — значит "родная вера" // Утро Востока, 2011, №22, 25 марта.) +Әмма утызынчы еллар Артём тарихына үзенең төрмәләре белән дә кереп калган, биредә ГУЛАГның киде төрмәсе булганлыгын язган идек инде. Сугыштан соң исә бирегә немецларда әсирлектә булганнарны, "власовчыларны", Идел-Урал легионы тоткын татарларын да китергәннәр, алар баш күтәрми шахтада эшләгәннәр, шунда үлеп калучылары да булган. Төрмә сроклары тулгач, бу тоткын татарларның бер өлеше Артёмда урнашып калган, алар татар кызлары белән гаилә корганнар, шәһәрдә бүген дә аларның нәселләре яши, диделәр. Әлбәттә, бер килүдә генә мондый зур һәм катлаулы тарихны, факигале чорны ачып-өйрәнеп бетереп булмый, урыннардагы милли оешмалар да әле бу юнәлештә эшли белмиләр, димәк, бу тоткын татарлар темасы да махсус өйрәнүне көтә. +Бүгенге көндә шәһәрдә 110 мең кеше яши, шуның меңнән артыгы — татарлар, әмма бу сан күбрәк булырга тиеш, диләр, "һәр бишенче кеше татар", дип әйтүчеләр дә бар. "Татары — одна из самых многочисленных диаспор в Артёме, — дип яза кирле журналистлар. — Примерно пятая часть нашего населения может с полной уверенностью отнести себя к этой национальности". (Сергей Манин. Если бы татары всей земли... // Выбор, 2009, 9 декабря.) Чыннан да, шәһәрдә татарлар элек тә күп булган, хәзер дә шактый. Дөрес, биредә инде алар эшләгән барлык шахталар да ябылып беткән, соңгы шахта 2000 елда ябылган, күмерне хәзер Кытайдан ташыйлар. Биредә йортларда табигый газ юк, электр ягалар, табигый газ Владивостокка да Сахалиннан яңа гына килеп киткән. Артёмда барлык предприятиеләр дә диярлек ябылып беткән, яшьләргә эш юк, алар Мәскәүгә һәм башка урыннарга китә. Шунысын да әйтергә кирәк: биредә ризык бик кыйммәт, квартплаталар бик югары, ә хезмәт хакы әллә ни түгел. Халык, шул исәптән татарлар да, үз бакча-дачалары һәм ризыклары исәбенә яши. +Тормышлары нинди генә катлаулы булса да, Артём татарларында милли рух сүнмәгән, дингә хөрмәт зур. Биредә татар-башкортларның "Туган дин" дип аталган иктимагый оешмалары бар, утырып эшләргә үз бүлмәләре бар, ансамбльләре оешып килә. Артём татарлары өлкә һәм шәһәр күләмендә уздырылган бөтен мәдәни чараларда катнашалар, үзләрен матур яктан күрсәтәләр. Дөрес, биредә беркайчан да татар мәктәпләре булмаган, хәзер дә юк, әмма яшьләр ул заманнарда ук "татар клубы" дип аталган мәдәният сараенда үзара аралаша алганнар. Артёмда мәчет тә булмаган, әмма халык бөтен дини бәйрәмнәрне дә билгеләп үткән, комга намазларын чиратлап өйләрдә укыганнар. Артёмда татар зираты бар, әмма ул инде тулган, шуңа күрә төбәкнең татар зираты булып хәзер күршедәге Тавричанка бистәсе санала, мулла булып та шул бистәдән Фәүзи хәзрәт йөри. +Әйткәнемчә, Артём шәһәрендә мин халык белән махсус очрашулар уздырдым, милли хәрәкәт китәкчеләре, дин әһелләре, гади халык белән очраштым, милли киемнәрдән, калфак-камзуллардан килгән татар әбиләренең көйләп мөнәкәт әйтүләре һаман колагымда яңгырап тора... Аларның күпчелеге туган яклары белән бүген дә элемтәдә тора, балалары да үзләренең Идел-Уралдагы тамырларын белә. Хәзер биредә бөтен татар тормышы шушы "Туган дин" татар-башкорт оешмасы тирәсендә укмашкан, шунда кайный. Приморье краеның "Туган ил" татар оешмасы рәисе Рамил Килмөхәммәтовның Артёмда яшәве дә бәлки милли эшләрне канландырып кибәргәндер. Казакъстанда туып-үскән бу милләттәшебез хәзер биредә эшмәкәрлек белән шөгыльләнә, Владивостокта мәчет салдыру артыннан йөри, татар тарихы белән бик кызыксына һәм эзләнә. +"Туган дин" оешмасының китәкчесе — милләттәшебез Гаязетдин Салихкан улы Ситдыйков, ул 1963 елда шушы Артём шәһәрендә туган, Владивостокта политехник институтны тәмамлаган, элек бизнеста эшләгән. Ул хәзер шәһәрнең бөтен тормышкөнкүрешенә каваплы кеше — ООО "Артёмовская управляющая компания"нең генераль директоры, шәһәр Думасы депутаты. Безнең белән очрашуга ул да килде, аз сүзле булса да, милләтебез өчен күп эшли Гаязетдин, сабантуйларның, фестиваль-концертларның, бөтен милли һәм дини чараларның чыгымы аның өстендә. Менә шундый ир-егетләребез дөнья читендә дә милли рухка сүнәргә ирек бирмиләр, халкыбызга кулдан килгәнчә ярдәм итәләр, милли тормышны һәм эшне кигелеп тарталар. +Артёмда татар тормышын, "Туган дин" оешмасының эшен Фәния Хисамовадан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Фәния Хәйбулла кызы — "Туган дин" татарбашкорт оешмасы рәисе урынбасары, шәһәрнең кәмәгать пулаты әгъзасы, хатынкызлар советы әгъзасы, ул һәрвакыт эш урынында. Фәния 1954 елда шушы Артём шәһәрендә туган, әтисе Хәйбулла — Башкортстанның Архангель районы Узунлар авылыннан, әнисе Әдибә — Татарстанның Азнакай районы Әгер авылыннан, алар шушы Артём шәһәрендә очрашып кавышалар, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер Хәйбулла абзый вафат инде, Әдибә апа Артёмда балалары белән яши. Фәниянең үзенең дә өч баласы, дүрт оныгы бар, алар барысы да аңа милли эшләрдә ярдәм итәләр, татарбашкорт оешмасы бүлмә алгач, анда ремонтны да балалары ясый. Фәния — татарбашкорт оешмасының символы, бөтен милли чараларны оештыручы, халыкның көндәлек хәлен белеп торучы һәм ярдәм итүче. Мин анда вакытта, армиядә хезмәт итүче бер татар егете, гарипләнеп, больницага эләккән иде, Фәния Владивостокка аның янына да барып йөрде, Татарстандагы әти-әниләре белән дә даими элемтәдә торды. Фәниянең якын ярдәмчеләре — башкорт хатыны Зәнфирә Бурая, якташыбыз Гөлсинә апа Хәмитова, Зәйтүнә Мәрданшина, Кәримә Хафизова, Хәдичә Гарипова, Фәнис һәм Зәйтүнә Баһаветдиновлар, Фәрит Фәйзуллин, Вахит һәм Сөембикә Ивановлар һәм башка актив милләттәшләребез, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын! +Гөлсинә апа белән Табил абый Хәмитовларга аерата рәхмәтләремне киткерәсем килә. Артём шәһәрендә мин аларда тордым, алар мине беренче көнне үк якын туганнары кебек кабул иттеләр, киткәндә, үз балалары кебек кадерләп озатып калдылар. Табил абый — Башкортстанның Кушнаренко районы Әхмәт авылыннан, ә Гөлсинә апа Татарстанның Азнакай районы Мачаклы Баш авылыннан булып чыкты. Алар биредә очрашып кавышканнар, Табил абый — шахтада, Гөлсинә апа сәүдә өлкәсендә эшләгән, балалар үстергәннәр, хәзер оныкларын багалар. Аларның шулкадәр тырышлыгына, түземлегенә таң калырлык, нинди шартларда да уфтанмыйзарланмыйча, күкрәкләре белән боз ярып бара торган токым бу... Мондый кешеләр булганда, милләт ач-ялангач калмас, кар өстенә казан асып, бөтен илне туендыра алырлык татарлар алар! +Үземне бик тетрәндергән тагы бер кешенең язмышына һәм сөйләгән сүзләренә тукталасым килә, ул — Тавричанка бистәсе мулласы Фәүзи хәзрәт Хәматханов. Фәүзи Гыйлемхан улы 1939 елны Башкортстанның Борай районында туа, яшьтән ятим кала, аннан язмышы шушы яклар белән бәйләнә. Ул 30 ел шахтада эшләгән, лаеклы ялга чыккач, Тавричанкада мулла вазифасын үти, дини йолаларны башкарырга халык чакыруы буенча Артёмга да килә икән. Безнең Артёмдагы очрашуда ул да катнашты һәм менә нәрсәләр сөйләде: +"Шахтада эшләгәндә дә ураза тота идек, авыз ачтыра идек, — диде Фәүзи хәзрәт. — Халыкны кыеп, зур-зур ашлар уздыра идек. Кырда китмешләп кеше гает укый идек, Тавричанкада... Бу бит теге заманнарда... Закир исемле карт бар иде, аңа налог сала башладылар бу эшләр өчен. Мулла аны яклап хакимияткә барган. Аннан комга намазларын йорттан-йортка йөреп укый башладык, бу 60-70нче елларда инде... Шахтада дога кылып утырган карт ир-атларны күргәнем булды. Шул сәбәпле алар игелек күрде. Хәтта тирән шахта төпләрендә дә коры кир табып намаз укучылар булды... Бик күп үлемнәрдән калдым, шахтада эшләп, хәтта бармагым да сынмады. Аллаһы Тәгалә шулай өйрәтә... Балаларыма гел бәхет теләдем. Пычрак, тузанлы шахта киемнәрен кигәндә: "И Раббым, бу киемнәрне балаларым кимәсен иде", дип тели идем... Теләгән теләкләрем кабул булды, ике балама да югары белем бирдем... Аллаһы Тәгалә беркайчан да ярдәменнән ташламады... Мин бу дөньяда гыйбрәт алып яшим..." +Тирән шахта төпләрендә дә намаз укыган татар ир-атлары... Көне буе кир астында күмер кисеп ураза тоткан милләт агалары... Сез дөньяның, ил-кирнең, милләтнең терәге һәм догачылары булдыгыз, инде нәселегездә сезгә дә догачылар булсын иде! Сез шундый авырлык белән төзегән бу шәһәрләр, бу тормыш сездән соң да иманлы һәм имин калсын иде! +Менә тагы күзгә яшьләр китерерлек бер истәлек, аны Кәримә апа Хафизова язган. Үзем барысыннан да сорашып өлгерә алмагач, кайбер татарлардан истәлекләр язып бирүләрен үтенгән идем, Кәримә апа шушыларны язып китергән. Ул 1939 елны Башкортстанның (Ярмәкәй, дигән, Илеш районы булырга тиеш) Абдулла авылында туа. Артём шәһәрендә армиядә хезмәт иткән абыйсы шунда шахтада эшкә кала, 1957 елда ялга кайткач, әнисе белән Кәримәне дә Артёмга алып китә. Ул вакытта инде аларның әтиләре үлгән була. "Авыл тормышы бик авыр булганлыктан, илне ташлап китәргә булдык", — дип язган Кәримә апа. Биредә ул төзелештә эшли башлый, 1959 елда Арча районы Югары Пошалым авылы егетенә кияүгә чыга. 2009 елда аларның алтын туйлары була, ике кызлары, өч оныклары, оныкчыклары бар икән. "Үземне бик бәхетле әби дип саныйм. Бабаем белән тигез картаеп яшибез. Үз йортыбыз белән торабыз. Кәй айларында бакчам тулы төрле-төрле чәчәкләр үстерәм, чәчәкләр арасында йөрим дә бу дөньяның окмахында яшәгән кебек булам. Кулдан килгән хәтле төрле мероприятиеләргә йөрим. Сабантуйларга татар-башкорт ризыклары әзерлим, анда мәклесләребез татарча уза". +Элек алар туган якларга еш кайтып йөргәннәр, бүгенге көндә анда якын туганнары калмаган инде... Һәм Кәримә апа үзенең үзәк өзгеч сагыну сүзләрен ак кәгазь битенә төшергән, аны еламыйча уку мөмкин түгел: "Бик сагынабыз туган илебезне, исән-сау булсак, кайтып бәхилләшеп килербез, Алла бирса. Туган илнең кышкы суык бураннары да кылы, көзнең үзәкне өзәрлек ачы килләре, язның йомшак килләре, яңгырлары, кәйнең сандугач сайраулары, сыерчыкларның бии-бии сайраулары, бакаларның бакылдаулары — барысы да күз алдында... Юкка гына кырламыйлар бит: +Чит-чит, дидем, читкә киттем, чит иде теләкләрем, +Хәзер инде чит илләрдә өзелә үзәкләрем... +Быел кызларым илгә кунакка кайталар, сагынуларыма түзәлмагач әйтеп куйдым, туып-үскән йортымның бакчасыннан ике-өч стакан кир алып килергә. Киремнең исләрен иснәп сөенермен. Үлгәч, кирләгәндә, шул кирне сибәргә куштым..." +Бу — үзәкләр өзелеп, туган якларны сагыну, кирсү инде... Моңа дәва юк, ул — читтә яшәп калган күп татарларның йөрәк ярасы... Барысы да бар кебек — яхшы, тигез тормыш, балалар һәм оныклар, кеше арасында кадер-хөрмәт, әмма иң кадерлесе — туган ил юк... Туган кир юк, карлы-буранлы, сандугачлы-бакалы туган авыл юк... Анда да, монда да инде яңа буын, алар бер-берләрен белмиләр диярлек, чөнки аралашырга ара гаять ерак, дөньяга караш төрле, кызыксынулар капмакаршы... Мондагы нәсел урыслашып бара, 90 проценттан артык катнаш никахлар, оныклар урыс телле, аларны әллә кайда калган татар авыллары, аның сандугачлары һәм бакалары кызыксындырмый инде... Моны милли факига дип тә, котылгысыз чынбарлык дип тә бәяләргә мөмкин, әмма аннан берни үзгәрми. Дөнья читенә килеп дөньяны күтәргән татарлар дөньядан менә шулай туган якларын сагыныпсаргаеп китеп баралар... Үзләре белән сандугачлар моңын, тургайлар кырын, көзге урманнарның шашып шаулавын, кышкы бураннарны, язгы ташуларны да алып китә бит алар... Мәңгелеккә дә туган як белән бергә күчә... +Моннан 30 ел элек шушы татарларга багышлап язган шигырь юлларым искә төшә: +"Казанга, тик Казанга! Килә соңгы сүзегез: +Барысына да риза!" "Казанга, тик Казанга! +Бохарадан, Донбасстан, Барысына да риза!" +Уралдан һәм Кузбасстан Әй, туганнар, туганнар, +Хәбәр сала якташлар, Әллә язмыш, әллә күрмеш +Аваз сала татарлар. Дөнья буйлап куганнар... +Мин тетрәнеп уйлап торам, Яшьлек киткән, картлык кайта, +Мин тетрәнеп карап торам. Кан тарта шул, һай, кан тарта! +Әй, татарлар, татарлар, Бар байлыгын бирер иде +Сибелдегез, чәчелдегез, Илендәге бер көненә! +Буталды кан-нәселегез, Бәхилләшә алса әгәр +Киде яттан, китмеш кирдә, Үз кирендә, үз телендә. +Нужа сезне кудымы икән Айлы каберләр моңая +Туган яктан, туган илдән?!. Чит зират эчләрендә. +Бер анадан без ун туган, Туган як киле сулкылдый +Без ун туган, без мең туган, Туфрагы өсләрендә... +Мең тарафта меңебез. Әй, туганнар, туганнар! +Үзбәкстан чүлләреннән, Әллә язмыш, әллә күрмеш +Тирән шахта төпләреннән Дөнья буйлап куганнар... +Миңа еш кына, "Син нигә әллә кайлардагы, Ерак Көнчыгыштагы татарларның тарихын, тормышын өйрәнеп азапланып йөрисең, татарлар анда беткән һәм бетәчәк бит инде", диләр. Бәлки шулайдыр да, чын татарларның, милли рухлы, иманлы татарларның монда инде бәлки күп гомерләре калмагандыр... Алар урынын бәлки урыс телле, урыс динле, урыс ризыклы һәм урыс йөзле татарлар алыштырыр, алар инде үзләрен урыс дип яздырырлар, Кытай басып алса, берничә буында кытайга әйләнерләр... Бәлки шулай булыр, без узган тарихта моны күрдек бит инде. Ә мин исә бүгенге тарихны һәм татар тормышын ничек бар, шулай теркәп калдырам, борынгы тарихны өйрәнеп, биредә татар казыгын кагып куям... Дөньяның ничек үзгәрәсен һәм ничек бүленәсен әле беркем белми, бәлки минем әлеге язмаларым киләчәктә татарларга бу кирләрнең татарныкы булуын исбатларга бер дәлил булыр. +Әйе, Ерак Көнчыгышта борынгы тарих безнеке — төрки-татарныкы, әйе, бу кирләрне, бу илләрне соңгы йөз елда да татарлар күтәрде — алар калалар салдылар, диңгездә балык тоттылар, шахтада күмер чаптылар, юллар салдылар, урман кистеләр, ат кебек кигелеп, тормышны өстерәделәр. Татарларның биредә бөтен нәрсәгә тулы хокуклары бар — үз телләрендә сөйләшергә дә, үз диннәрен тотарга да, үзләренчә яшәргә дә... Татарлар бу үзгәртеп кору елларында милли һәм рухи яктан шактый аякка басып калдылар, аларның хәзер бөтен Ерак Көнчыгыш буенча милли һәм дини оешмалары, милли эшмәкәрләре, милли зыялылары бар, алар бер-берләрен табыштылар һәм укмаштылар. Димәк, алга таба да шулай дәвам итәргә, нинди шартларда да, кайда гына яшәсәң дә, үзең булып — татар-мөселман булып калырга кирәк! +Приморье татарлары мине бик зурлап, рәхмәтләр әйтеп озаттылар, мин үзем дә өлкәнең киләчәк перспективаларын кайгырткан мәкаләләр язды, Тукайның тормыш һәм икат юлын чагылдыру этаплары турында сүз йөртте. Мәсәлән, "Без белгән һәм беләсе Тукай"да (Мәдәни комга. — 1996. — 17 май) шагыйрьне өйрәнү бурычларын тезис рәвешендә тәкъдим итте һәм: "Тукай феноменын өйрәнү һәм бәяләү тарихын якынча өч чорга бүлеп карарга мөмкин. Беренче чор — революция алды елларын, икенчесе — 20-50нче елларны, өченчесе 60нчы еллардан соңгы вакытны эченә ала", — дип белдерде. +Флүн Мусинның фәнни-теоретик язмаларында шагыйрь икатын гыйльми күзаллау концепциясе, методологик принциплары тәкъдим ителде, әлеге икатка заманча мөнәсәбәт, Тукайның күзаллауларын ачыклау проблемалары куелды. Галим алда аталган мәкаләдә дөрес билгеләгәнчә: "Тукай икатын хәзерге карашлар яссылыгында өйрәнү турында сүз алып барганда, иң мөһим концептуаль бурыч итеп, бу икатны милли идея яссылыгында яктырту санала". Шушы уңайдан, Флүн Мусин тарафыннан Тукайның дөньяга карашын ачыклау проблемасы да көн тәртибенә куела. +Ф.М.Мусин хезмәтләрендә, шагыйрьнең халыкчанлыгыннан, милләтчелегеннән тыш, төрле яссылыктагы күзаллаулар, шул исәптән иктимагый фикер киңлеге дә ассызыкланды. Галимнең Тукай икатының актуальлеге, заманга лаеклыгы, мәңгелеге кебек фикерләре, аны ничек укырга һәм аңларга тиешлек, талант иясенең һаман да татар кәмгыятендә әйдаман була алырлыгы турында уйланулары "Тукайга кайту", "Тукай в меняющемся мире", "Тукай һәм безнең заман" һ.б. күпсанлы мәкаләләрендә чагылыш тапты. +Югарыда аталган язмалардан "Тукай белән яңа гасырга" дип исемләнгәнендә Ф.М.Мусин Тукай мәгърифәтчелеген "гомуммилли әһәмиятле сәбәпләр" белән бәйләп аңлатты. "Эш шунда, — диде ул, — мәгърифәтчелек идеологиясе һәм идеаллары татарның ул вакыттагы милли мәнфәгатьләренә аеруча туры килгән" (Ватаным Татарстан. — 2001. — 20 апрель). +Флүн Мусин "Тукаеведение: итоги и перспективы: изучение аспектов поэзии Тукая составляет важнейшую перспективу тукаеведения (Республика Татарстан. — 1996. — 23 мая) язмасына куелган атама белән үк Тукай икатын өйрәнүдәге башка мөһим яссылыкны да билгеләп узды, ә инде "Тукай һәм безнең заман"да (Мәдәни комга. — 2006. — 18 август) шагыйрьне хәзерге карашлардан чыгып өйрәнү проблемасын куйды. +Галим татар әдәбият белеменең Тукай фәнендәге уңышларын һәм үсеш юлларын рус телле үзәк матбугатта яктыртуга зур игътибар бирде. Мәсәлән, "Тукай в новом веке" (Республика Татарстан. — 2001. — 26 апрель) язмасында ул Тукай икатын өйрәнүгә заман таләпләрен ачты. Шагыйрьне, бигрәк тә иктимагый-идеологик карашларын инде элекке идея-эстетик, аерым алганда, сыйнфый позицияләрдән торып шәрехләмәскә, аның киң милли-демократик позициядә торганлыгын күрсәтергә кирәк, дип белдерде. +Флүн Мусин Тукайның ХIХ гасыр мәгърифәтчеләре алып барган миссияне дәвам итүе һәм яңа тарихи шартларда татар милләтен яңарышка илтүне кайгыртканлыгы турында сүз йөртте, бу юлдагы гамәлләрен тасвирлады. Ул Тукай икатын әдәби традицияләр кирлегендә яктыртуның мөһимлеген аңлатты, моңа элек игътибар китмәгәнлеген күрсәтте. +Татар фәнендә, бигрәк тә тарих гыйлемендә Тукайдан атеист, революционер ясау теләге көчле иде. Аны чабуыннан тегеләйгә дә, болайга да тарткалап карадылар. Г.Ибраһимовлар кебек инкыйлабчы ук күрсәтә алмасалар да, атеист сыйфатында раслау зур галимнәрнең шактый саллы китапларында чагылыш тапты. Мин моны, шулай эшләгәндә, Тукай тагын да ныграк таныла, дөньяда билгеле була, рус тарихында да эзе кала, дип беркатлы ышанудан да килә дип уйлыйм, партия заказын үтәү белән дә бәйләп карыйм, кешенең, бигрәк тә коммунист галимнәребезнең совет пропагандасы белән тәмам агулануының чагылышыдыр да дип саныйм. +Үзгәртеп кору еллары Тукайны дөрес аңлауга киң юллар ачты. Шул шартларда үзе дә шактый үзгәргән һәм Г.Исхакый кебек милләтчеләр мирасын өйрәнү барышында күзаллаулары тагын да киңәеп киткән Флүн Мусин инде Тукайны атеист сыйфатында ачарга тырышучыларга да каршы сүз алып барды, ул Аллага ышанучы иде, ә дингә мөнәсәбәте шул чор шартлары белән билгеләнә иде, дип язып чыкты. +"Тукай в меняющемся мире" (Казань. — 2006. — №7. — С.29-30) мәкаләсендә галим Тукай поэзиясенең 1917 елгача, совет заманында һәм яңа тарихи чорда өйрәнелү аспектларын, принципларын, бурычларын янәшә куеп күрсәтте, боларны иктимагый чор тудырган шартлар белән бәйләде. Ул шагыйрь икатын әлеге мәкаләдә үзе дә заман фәне ирешкән биеклекләрдән һәм төрле яссылыклардан килеп бәяләде, каләм иясенең мирасын тирән өйрәнү татар әдәбиятын саклау һәм үстерү өчен кирәк, дип язып чыкты. +Флүн Мусинның ХХ гасыр башы татар әдәбияты, мәсәлән, Г.Ибраһимов хакындагы язмаларында Тукайга мөнәсәбәтле фикерләр дә чагылыш тапты. Әйтик, "Күләгәдә ниләр бар?"да ул болай дип белдерде: Г.Ибраһимов "Татар шагыйрьләре"ндә "...бер яктан, Тукайның икат эволюциясен гомуммөселманлык идеясеннән татарлыкка күчү рәвешендә күзалласа һәм шул нигездә теленең дә халыклашуын таныса, икенче яктан, әлеге халыклашуның шагыйрьнең, гомумән, стиленә тәэсирен берьяклырак аңлата һәм бәяли. Ачыграк әйтсәк, үз халкының авыр тормышын һәм аянычлы язмышын чагылдыру максатында, Тукайның шигърияттәге традицион "югары" өслүбтән гавамга якын "түбән" өслүбкә күчүен Ибраһимов кабул итеп бетерә алмый. Гомумән, поэзиягә романтик карашта торган, ягъни аны илаһилык, гүзәллек һәм нечкә хисләр дөньясы итеп караган Ибраһимовка Тукайның шигъриятне "кирләштерергә" омтылуы ошап бетми". +Галим әлеге язмада Г.Ибраһимовның Тукай шигъриятендә ачылган темаларга белдергән теге яки бу карашларын ачыклады һәм аларның сәбәп-шартларын ышандырырлык аңлатты. Ул Г.Ибраһимов Тукай икатына карата әйткән тәнкыйтьне, беренче чиратта, ике каләм иясенең идея-эстетик яктан төрлерәк позициядә торулары белән бәйләде, "романтик Ибраһимов белән реалист Тукайның идея-эстетик карашларында кызыклы гына аермалар" бар, дип белдерде. +Флүн Мусин фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм икат кыелышларында Тукайга мөнәсәбәтле докладлар белән чыгышлар еш ясады, аның әдәбиятыбыз күгендә торган каләм иясе икәнлеген һәрвакыт ассызыкларга тырышты, үз чорының иң алдынгы карашлы икатчылардан икәнлеген күрсәтте. Галим Тукай юбилейларын уздыруны, әлеге чараны басмада чагылдыруны башлап йөрде, әйтик, ул "Тукай һәм XX гасыр мәдәнияте" китабының жаваплы редакторы да иде. +Дәреслекләр авторы булган Флүн Мусин "Тукай икатын укыту мәсьәләләре"ндә (Югары һәм урта һөнәри уку йортларында татар әдәбиятын укытуның мөһим мәсьәләләре. К., 2006. — Б.39-43) Тукай шигъриятен хәзерге укыту-тәрбия процессында тагын да нәтикәлерәк файдалануга, уку йортларында яңа гасыр югарылыгыннан торып өйрәнүгә игътибарны арттыру, үткәндәге кайбер тар яки берьяклы идеологик клишеләрдән арынып, шагыйрьне бөтен барлыгында күрү һәм күрсәтү кирәклеге турында сүз алып барды һәм Тукай шәхесе белән мирасын өйрәнүдә әһәмиятле булган, әмма тиешенчә хәл ителмәгән мәсьәләләрне ачыклап узды. +Галим: "Тукай икатының милли асылын ачу ахыр чиктә аның татар әдәбияты тарихындагы урынын һәм милләтара яңгырашын дөрес билгеләр өчен кирәк. Тукай феноменын төрле яклап өйрәнүдә һәм бәяләүдә тагын аның тормыш факигасен яктыртуның әһәмияте зур", — дип язды. Сүзебезне милли асыл турында сөйләшүдән башлаган идек, каләм, югарыдан кушылган кебек, галимнең шул хактагы фикерләренә алып чыкты. +Рифә РАХМАН +ШӘХЕСЛӘР, ЯЗМЫШЛАР... +ГӨЛСЕМ КАМСКАЯНЫҢ ТУУЫНА 115 ЕЛ +Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үзенең 100 елдан артык тарихында чын талантлы артистларга бай булды. Мин инде аларның кайберләре турында язган да идем. Шуларның берсе, әлбәттә, Гөлсем апа Камская. Аның турында язарга утыргач, аптырап калдым: Гөлсем апа Казан кызы икән бит! Шәһәрдә туып-үскән кызларның театрда эшләгәннәре сирәк булды. Безнең театрда эшләгән хатын-кызларыбызның күбесе авылдан чыкканнар иде. +Гөлсем апа Камская 1901 елда Казан шәһәрендә туа, 1922 елдан татар академия театры артисткасы. 1927-1933 елларда ул ире белән Әстерхан, Мәскәү театрларында хезмәт итә. 1933 елда кире Казанга — Татар академия театрына әйләнеп кайта, 1962 елга кадәр, ялга чыкканчы, академия театрында эшли. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы. +Миңа Гөлсем апа Камскаяны беренче мәртәбә 1957 елны Мәскәүдә, Камал театры гастрольгә килгәч, күрергә насыйп булды. Без, Щепкин исемендәге театр училищесында укучы татар студиясе студентлары, академия театры спектакльләрендә күмәк сәхнәләрдә катнаштык. Минем өчен академия театрының Мәскәүдәге гастрольләре мәңге онытылмаслык бер вакыйга булып калды. Беренче мәртәбә үз гомеремдә чын профессиональ татар театрын күрдем, алай гына да түгел, татар тамашачысының үз театрын, татар артистын ничек хөрмәт иткәнен, зурлаганын шунда аңладым, күңелемдә татар артисты белән горурлану хисләре уянды. Спектакльләргә билетлар сатылып беткән, тамашачы, татар академия театрының спектакльләрен карар өчен, театрның хәтта тәрәзәләрен, ишекләрен ватып бетерә язды. Мондый хәлне минем әле Мәскәүдә күргәнем юк иде. Ә бит гастрольгә шундый көчле коллективлар белән үзбәкләр, кыргызлар, такиклар, төрекмәннәр, азәрбайканнар килгән иде. Китмәсә союздаш республикалар, безнең кебек автономия түгел, исеме бар — кисеме юк. Менә хәзер уйлап утырам: безнең бәхетебезгә, Мәскәүдә татарларның күп булуы, татар театрының төрки халыклар дөньясында иң көчле чагына туры килүе безгә шундый зур уңыш китергәндер. Татар академия театры турында Советлар Союзының партия, дәүләт китәкчеләре генә түгел, Мәскәүнең иң зур театр тәнкыйтьчеләре: "Это выдающийся коллектив — гордость Советского театрального искусства", — дип язып чыкты. Академия театры илнең иң зур бүләге — Ленин ордены белән бүләкләнде. Моңарчы безнең республика дәрәкәсендәге бер генә театр да мондый зур бүләккә лаек булганы юк. Союздаш республикаларның кайбер театрлары гына мондый зур дәрәкәгә ирешә алды. Мәскәүдә генә түгел, Казанда да чын талантлы артистлар эшләргә мөмкинлеген раслады, югыйсә безгә чын, бөек талантлар Мәскәүдә генә кыйналган, дип аңлаталар иде. Кызык бит, мин, Мәскәү рус театрларын гына карап өйрәнгән яшь егет, үзебезнең татар артистларының бернинди рус артистыннан ким түгеллеген шунда күрдем. +"Ни өчен академия театры гастрольләре турында шулай күп яздың?" — дип сорасагыз, шуны аңлатырга теләдем: Гөлсем апа Камскаяның театрда чәчәк аткан чагы нәкъ шушы гастрольләргә туры килде. Таки Гыйззәтнең "Ташкыннар" драмасында — Гөлниса, Нәкый Исәнбәтнең "Хука Насретдин" комедиясендә — Сәхилә карчык, "Зифа" комедиясендә — Кәләмзә, Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" музыкаль драмасында — Хәдичә. Әлеге рольләрне Гөлсем апа онытылмаслык, искиткеч кызыклы итеп башкарды. +Аның "Хука Насретдин" спектаклендә Сәхилә карчык роле һаман да күз алдымда тора. Миңа, 17 яшьлек егеткә, спектакльдә герой белән героиня истә калырга тиеш, чөнки аларны театрыбызның талантлы артистлары уйнады. Юк бит, яшь кызлар белән сату итүче аждаһа карчык һаман күз алдымда. Ул вакытта бер әйбергә игътибар иткән идем: Гөлсем апаның битендә гумоз белән ясалган бик зур "бородавкасы" бар иде. Мин әйтәм, ничек ул сәхнәдә кубып төшми икән, ә ул исә үзенең миңен шулай зур итеп, көлкеле итеп эшләгән. Роленә шулхәтле килешеп тора, шул сөяле булмаса, нәрсәдер китмәгән төсле тоелыр иде. Күз алдына китерегез: битендә зур сөял, кылыч борын, кәкре аяклар, эченнән ут бөркеп торган юха елан, теләсәңтеләмәсәң дә, ул сине үзенә карарга кәлеп итә. Гадәттә, артисткаларның күбесе үзен сәхнәдә матур итеп күрәсе килә, ә Гөлсем апа, киресенчә, роль өчен үзенең кыяфәтен мөмкин кадәр үзгәртергә тырыша иде. Моның белән нәрсә әйтергә телим: рольнең тышкы кыяфәтен таба белү сәхнәдә үзеңне иркен тотарга нык ярдәм итә. Гадәттә, артист рольнең эчке дөньясын ачканда, тышкы кыяфәтенә бик игътибар биреп киткерми, шуның аркасында роль кайвакытта камил килеп чыкмый. Ә Гөлсем апа рольнең эчке дөньясы белән тышкы кыяфәте тәңгәл килерлек ачкыч тапкан, күрәсең. Әгәр без аның икатына дөрес бәя бирергә теләсәк, бер әйбергә игътибар итәрбез: аның шулай эзләнүе кабатланмас рольләр тудырырга ярдәм итте. +Менә Нәкый Исәнбәтнең "Зифа" комедиясендә Кәләмзә роле. Ул үзенә ир эзләүче хатынның эчке дөньясын шундый итеп ачып бирде ки, хәзер дә телевидениедән сихерләп аракы эчерү сәхнәсен карагач, чын талантлы артистканың уенына шатланып, горурланып утырасың. Монда да рольнең тышкы кыяфәте белән эчке дөньясы шулкадәр дөрес табылган, моны бары тик рольнең мәгънәсен аңлаган артистка гына эшләргә мөмкин. Пьесаларда артист уйный торган роленә характерны күп очракта үзе табарга тиеш. Менә шундый очракта Гөлсем апа Камскаяның роль өстендә эшләү алымы бик нык ярдәм итәр дип уйлыйм. +1961 елны, без Щепкин училищесын тәмамлап кайтканда, Гөлсем апа пенсиягә чыккан иде инде. Шуңа күрә миңа аны театрда бары тик Галимкан Ибраһимов әсәре буенча куелган "Татар хатыны ниләр күрми" спектаклендә Сабира ролендә генә күрергә насыйп булды. (Режиссёры — Празат Исәнбәт.) Гөлсем апаның бу роле турында театр тәнкыйтьчеләре яздылар, мин аларны кабатлап тормыйм. Үземнең кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә. Бу спектакльгә тамашачы агылып йөрде. Хәтеремдә, Уфа шәһәрендә гастрольләр вакытында ул 17 мәртәбә аншлаг белән уйналды. Без бит анда 30 көнгә генә барган идек. Сез әйтерсез, исеменә карап килгәннәрдер дип, анысы да ярдәм иткәндер, ләкин спектакльнең даны булмаса, бер айлык гастрольдә 17 мәртәбә аншлагка уйнап булмый. Гөлсем апаның сәхнәгә чыгып, бер карап алуына тамашачы "ах" итә иде. Спектакльнең героинясы — мескен Гөлбану (артистка Рауза апа Хәйретдинова), менә нинди ерткыч кулына килеп эләкте дип, тамашачы Гөлбануны кызгана, жәлли башлый. Чөнки Сабира карчык бөтен кыяфәте белән күзеңне чукып чыгара торган карчыганы хәтерләтә иде. Моның кулына килеп эләксәң, ычкына алмыйсың, ул сине изеп, сындырып үзенә буйсындырмыйча туктамый. "Рольне шулай кискен кара буяулар белән эшләргә нәрсә этәрде икән?" — дигән сорауга, ул үзенең улы Закирны (артист Вәкил Закиров) +шулкадәр ярата, Гөл бануны аңа тиң түгел, ул аның тормышын, киләчәген кимерде, дип, шундый явызлы клар эшли. Хәтта Гөл бануны үзен-үзе үтере ргә мәкбүр итә. Спек такльне карагач, шун дый фикерләр туа: татар халкында каенананың киленгә карата мондый коточкыч кыланмыш лары булды микән? Бу татар тормышыннан алып язылган әсәрме? Ягъни татар халкында мондый хәлләр бик еш кабатланганмы? Миңа калса, мондый хәлләр безнең халыкта булса да, сирәктер, ләкин бул магандыр дип тә әйтә "Татар хатыны ниләр күрми" (Г.Ибраһимов) спектакленнән алмыйм. Әгәр дә Гөлсем күренеш. Сулдан уңга: Р.Хәйретдинова (Гөлбану), апа Сабира ролен шулай В.Закиров (Закир), Г.Камская (Сабира). уйнамаса, Гөлбануның +үзен-үзе үтерүгә кадәр барып китүен сәхнәдә ышандырып булмас иде. Сүз дә юк, бу талантлы артистканың "Татар хатыны ниләр күрми" әсәрен нинди тирәнлектә аңлаганын раслый. +Театр ул шундый икат урыны, әгәр дә син гел әшәке, явыз, кешеләрнең тормышын кимерүче рольләр уйныйсың икән, сине бервакытта да гади тамашачы үзенең яраткан артисты итеп кабул итә алмый. Киресенчә, талантлы артист үз ролен никадәр яхшы уйнаса, ул артист үзе шундый кеше, шуңа күрә аңа шундый рольләр бирәләр дип, тамашачы артистка тамга сала. Шуңа күрә артистларның күбесе, уртакул роль булса да, уңай геройларны уйнарга тырыша, бу — театрда язылмаган закон. Артистның тормышта нинди кеше дә, сәхнәдә нинди талантлы икәнен бергә эшләгән иптәшләре генә белә. +Гөлсем апа тормышта шулхәтле ипле, тыйнак, аз сүзле кеше буларак күңелемә кереп калган. Кеше дигәннән, Камскаяның язмышы турында китап язарга, фильм төшерергә китәрлек материаллар бар. Гөлсем апа талантлы режиссёр Гали Ильясовка кияүгә чыккач, аның белән бергә Әстерхан, Мәскәү театрларында эшләве турында язган идем. Алар Мәскәүдән Казанга кайткач, ире Гали Ильясов 1934-1936 елларда академия театрында режиссёр булып эшли, шуннан аны күчмә театрга директор, баш режиссёр итеп билгелиләр. 1922 елда — уллары Дэллюс, 1935 елда Әсфән туа. Озак та үтми, 1937 елда, Гали Ильясовны "халык дошманы" дип кулга алалар. Менә шуннан соң Гөлсем апаның шәхси тормышы кимерелә, халык дошманы хатыны булып яшәүләре үзәгенә үткәндер, ләкин рухи көче, үзенең талантлы булуы, авыр булса да, сәхнәдә эшләргә, балаларын саклап калырга ярдәм итә. Театрның директоры Рәшидә апа Киһаншина: "Менә базардан ике йөз грамм ит алдым, Дэллюсем белән Әсфәнемә шундый тәмле итеп пәрәмәчләр пешердем, рәхәтләнеп ашадылар балакайларым, дип, Гөлсем апаның сөенеп сөйләгәне әле дә хәтеремдә", — диеп искә төшерә иде. Белмим инде, ике йөз грам иттән ничә пәрәмәч пешереп буладыр, китмәсә, рәхәтләнеп ашадылар, ди бит. Монда сүз кешенең әздән дә канәгать булып яши белүендәдер. +Татарстанның халык артисты, аның улы Дэллюс абый Ильясов Татар академия театры сәхнәсендә гакәеп киңел, биюче, кырчы артист буларак тамашачы күңеленә кереп калды. Аның кайбер рольләрен искә алып китәсем килә. Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" драмасында — Хәлил, "Ак калфак" драмасында — Бакый, Туфан Миңнуллинның "Диләфрүзгә дүрт кияү" комедиясендә — Галим, "Әлдермештән Әлмәндәр" моңсу комедиясендә — Искәндәр... Шушындый рольләре белән ул минем күз алдымда тора. Әсфән Ильясов бөтен гомерен татар радиосына бирде, талантлы режиссёр буларак, ул эшләгән әсәрләр бүген дә радиодан яңгырап тора. Мин нәрсә әйтергә телим: әнисе сәнгатьне шулкадәр яраткан, бөтен күңеле белән балаларына сеңдергән. Минем өчен иң кадерлесе шул: алар үзләренең талантлы булуларын исбат итте. +Дэллюс абый миңа: "Әйдә, мин сине әти янына алып барам", — диде. Бераз кызмача идек. Мин әйтәм: "Анда буш +Г.Камская улы Д.Ильясов белән. кул белән барып булмый, әйдә, күчтәнәч алыйк, әз булса да конфет", — дим. Дэллюс абыйның кесәсендә акчасы булганын бик хәтерләмим. Казанка буенда ике катлы агач йортка кергәнебез хәтеремдә. Бер озын буйлы марка апа ишекне ачты, мин бит әле аларның ничек яшәгәнен белми идем. Менә икенче бүлмәдән озын гәүдәле, Әсфәнгә бик охшаган бер абзый килеп чыкты, кул биреп күреште. Мин шулхәтле каушадым, ничек утырганыбыз, нәрсәләр турында сөйләшкәнебез хәтердә калмаган, күрәсең, озак утырмаганбыздыр. Урамга чыккач, Дэллюс абыйга үпкә белдерә башладым: "Нигә мине монда алып кердең, ничек инде ул синең әниеңне шушы маркага алыштырган. Гөлсем апа ничәмә-ничә еллар аңа тугры булып, тилмереп, сагынып көткән. Ә син нигә аның янына барып йөрисең, шушы да булдымы әти?" — дим. Дэллюс абый: "Ярар, син әле яшь, аңламыйсың, әйдә, берәр киргә кереп утырыйк, шунда сөйләшербез", — диде. Менә хәзер Гөлсем апаның хәлен күз алдына китереп утырам. Хәер, ул вакытта әле мин бу факиганең тирәнлеген, Дэллюс абый белән Әсфәннең нәрсәләр кичергәнен аңлап бетерерлек түгел идем. Мине Гөлсем апаның язмышы гына тетрәндерде. Хәзер уйлап куйдым, шушы катлаулы, гыйбрәтле язмышы мине аның турында язарга этәрмәде микән? Юк, шәхси тормышындагы бәхетсезлекләре генә түгел, Татар академия театры сәхнәсендә кабатланмас рольләре белән Гөлсем Камская татар театры тарихында үз исемен калдырды. Әгәр без төрки халыклар дөньясында татар театрының үз урыны бар, дибез икән, моңа Гөлсем апаның да хезмәте кергән. +Әзһәр ШАКИРОВ, +Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, +Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты +ТАТАРНЫҢ ТРАГИК АРТИСТЫ +Трагик артистлар дөньяга сирәк туа. Театр белгечләре арасында, андыйлар һәр халыкта йөз елга бер, иң күп дигәндә ике генә туарга мөмкин, дигән фикер яши. Бәлки ул сүз хакыйкатьтән бик үк ерак та түгелдер. Дөнья сәнгате тарихы да әлеге фикерне куәтли кебек. Әйтик, ничәмә йөз еллык тарихы булган театрлардан инглиз сәхнә сәнгате Д.Гаррик, Э.Кин, Л.Оливье, немец театры Э.Поссарт, Л.Барнай, италия театры Э.Росси, Т.Сальвини, Э.Дузе, француз театры Ж.Б.Тальма, Э.Рашель, Сара Бернар, АКШ театры А.Олдридж кебек трагик актёрларны гына биргән. Ә тарихы йөз елга тиң татар театры дөньяга ике трагикны бүләк иткән. Аларның берсе кыска гына вакыт эчендә атылган йолдыз кебек мәдәният күген балкытып узган Мифтах Әпсәләмов булса, икенчесе — татар профессиональ театр сәнгате туган көннәрдән алып утыз ел буе бертуктаусыз эшләп, Отелло, Гамлет, Карл Моор, Городничий, Тартюф, Батырхан кебек дөнья классикасы такы булырдай образлар икат иткән Мохтар Мутин. +Мохтар Исхак улы Мутин 1886 елның 6 гыйнварында Актаныш районы Такталачык авылында дөньяга килә. Театр сәнгате белән Бәләбәй рус гимназиясендә укыган вакытта кызыксына башлый. Ул елларда гимназистлар әдәби кичәләр уздыралар, бик үк катлаулы булмаган пьесалар буенча спектакльләр куялар. Беренче сәхнә тәкрибәләре әнә шул әдәби кичәләрдә А.С.Пушкин, Н.А.Некрасов шигырьләрен укып, башта кечкенә, аннары зуррак рольләр уйнап туплана. +Сәхнәнең үзенә генә хас ниндидер бер тылсымлы көче бар. Халык алдына чыгып уңыш казанган һәр кеше гомер буена әнә шул мизгелне оныта алмыйча, һаман да шул исерткеч минутларны кабат тоярга омтылып, сәхнәгә тартылып яши. Аның белән дә шулай була. Уфада бухгалтерлар курсында укыганда да, соңыннан шушы һөнәре буенча Диния нәзарәтендә эшләгәндә дә, ул сәхнәне ташламый. Алдынгы карашлы яшьләр оештырган кичәләрдә шигырьләр укый. "Галия" мәдрәсәсе шәкертләре катнашында спектакльләр куя. Алай гына да түгел, мөфтияттән Уфада узган беренче татар спектаклен уйнау өчен рөхсәт алу да Мутин тырышлыгы белән эшләнә. Дөрес, Г.Исхакыйның "Өч хатын белән тормыш" әсәре буенча 1906 елның 21 апрелендә Уфа шәһәрендә узган беренче татар спектакленнән сакланып калган документларда, вакытлы матбугат материалларында М.Мутин исеме телгә алынмый. Монысын инде аның хезмәт урыны белән бәйле дип уйларга кирәктер. Диния нәзарәтендә эшләгәнлектән, ул үзенең исем-фамилиясен театр афишаларына кертмәүне мәгъкуль күргән булса кирәк. +Диния нәзарәтендә Мохтар озак эшли алмый. Ул, рус кызы Елизавета Шляхтина белән өйләнешкәннән соң, аннан китәргә тиеш була. Инде нишләргә? Мутин бераз вакыт аерым хукаларда приказчик, конторщик булып эшләп карый. Ләкин буйсынмаучан көчле характер, үзенең табигать тарафыннан башка миссия өчен яратылуына ныклы ышаныч аны һаман алга әйди. 1908 елда 22 яшьлек Мохтар сәхнә сәнгате белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлый. Башта ул хатыны Елизавета белән аерым программа хәзерләп, Русиянең татарлар яшәгән шәһәрләре буйлап гастрольләрдә йөри, соңрак русның мәшһүр трагик актёрлары Адельгеймнар үрнәгендә гастролёр-трагик булып китә. Бу вакытта инде ул кайсы да булса бер шәһәргә килеп төшкәч, иң элек үз тирәсенә урындагы көчләрне туплый һәм куяр өчен үзе алдан төп рольне әзерләгән әсәр сайлый. Пьесаны, үзе башкара торган рольне яхшы белгәнлектән, аңа инде башка артистлар белән эшләргә генә кала. Шулай итеп, чагыштырмача кыска вакытта өр-яңа актёрлар белән спектакль хәзерләнә. Бер шәһәрдә берничә кат уйнагач, ул башка шәһәргә күчеп китә. +Гастролёр сыйфатында М.Мутин 1912 елга кадәр йөри. Уфада С.ГыйззәтуллинаВолжская китәкчелегендә "Нур" труппасы эшли башлагач, ул үзенең икатын әлеге коллектив белән бәйли. Шулай булса да, Оренбургта 1915 елда "Ширкәт" труппасы оешканчы, үзенең гастрольдә йөрүләрен дәвам итә. Өченче татар профессиональ труппасының төп артисты һәм режиссёры булып танылгач кына, Мутин ялгыз гастрольләрен ташлый һәм шул вакыттан аның икатының яңа чоры башлана. +Баштагы чор репертуарына күз салсак, Мутинны ниндидер күтәренке рухлы, көчле ихтыярлы, ныклы характерлы геройлар үзенә тартканлыгы күренә. Алар арасында Садыйк хәлфә, Сөләйман ("Низамлы мәдрәсә", "Яшә, Зөбәйдә, яшим мин!" — С.Рәмиев), Камали ("Бәхетсез егет" — Г.Камал), Хәсән карт ("Әлмансур" — Г.Гейне), Жан Рено ("Хөкемдә хаталык" — А.Деннери) кебек зур көч, осталык сорый торган катлаулы рольләр шактый зур урын алып тора. Артистның бу үзенчәлеге ул чор театр тәнкыйте тарафыннан да билгеләп үтелә. "Кармак" журналында, мәсәлән, аның "күбрәк каһарман картлар яки олуграк яшьле ил каһарманнары рольләрендә" көчлерәк уйнавы, ә кайвакыт "көлдерткеч картлар ролендә дә" чыгыш ясавы турында языла. +Октябрь революциясен М.Мутин инде татар халкының танылган зур артисты сыйфатында каршы ала. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: сул эсерлар партиясенең актив эшлеклесе Мутин революцияне зур энтузиазм белән көтә. Моңа кадәр дә инкыйлаби эш өчен патша охранкасында исәптә торган һәм берничә тапкыр шактый дәвамлы эзәрлекләүләргә дучар ителгән кеше өчен бу табигый. Большевиклар китәкләгән әлеге дөньякүләм зур катаклизмга да, аннан соңгы Советлар дәүләте кул астында ил яшәгән 70 елдан артык чорга да бүгенге көндә карашлар шактый төрле. Аларга иң дөрес бәяне тарих һәм вакыт билгеләр. Ә менә М.Мутин икатына килсәк, бунтарь рухлы, сугышчан характерлы романтик актёр өчен әлеге дөньяның астын өскә әйләндергән көчле давыл да, гыйсъянчылык белән сугарылган көрәш атмосферасы да чүлдә көтеп алынган яңгырдай кабул ителә. Яңа сулыш, яңа дәрт, яңа рух алып бөтенләй яшәреп киткән Мохтар, артистлык икаты, сәхнә сәнгате кысаларында гына калмыйча, киң сәяси мәйданга аяк баса. +Казанга М.Мутин 1918 елның декабрь азакларында килә һәм ул чорда шәһәрдә эшләгән дистәләгән театр коллективы арасында иң күренекле булган Татар драма артистлары труппасына урнаша. К.Тинчурин китәкләгән әлеге коллективның шактый өлешен элеккеге "Сәйяр" артистлары тәшкил итә. Алар арасында Г.Болгарская, Ә.Синяева, Х.Коләхмәт, Камал III кебек инде халык ихтирамын яулаганнары да байтак. Шулай булса да, М.Мутин биредә тиз үзләшеп китә. Кыска гына вакыт аралыгында Карл Моор ("Юлбасарлар" — Ф.Шиллер), Давыт ("Ике фикер" — Г.Коләхмәтов), Батырхан ("Яңа кешеләр" — Г.Ибраһимов), Фердинанд ("Мәкер вә мәхәббәт" — Ф.Шиллер) кебек зур рольләр башкарып, башкала халкы арасында танылып та өлгерә. +М.Мутин татар сәхнәсенә инкыйлаб пафосы, канатлы романтика һәм үз сәнгатенең давыллы хисләрен алып керә. Трагик талантның зурлыгы, масштаблыгы аны Казан сәхнәсендәге тәүге адымнарыннан ук алгы планга чыгара. Киң эрудицияле, тирәннән эзләнүче бай шәхес буларак, ул героик драма һәм трагедиянең ялкынлы идеяләре халык өчен дөньяны үзгәртеп кору өлкәсендә бик кирәкле мәктәп була ала дип саный, икатында күбрәк дөнья классикасы әсәрләренә мөрәкәгать итә. Дөресен әйтергә кирәк, милли драматургия бу чорда әле көн геройларын сәхнәгә чыгара алмый. Шулай ук киң кәмәгатьчелекне борчыган фикерләр, проблемалар да театр сәнгатеннән читтә кала киләләр. Менә шундый вакытта М.Мутин кулланган зур классика әсәрләрен заманча яңгыраш белән, заманга аваздаш итеп уйнау, кую принцибы максатка иң ярашлы чаралардан саналырга хаклы. +Бөек трагикның Казан сәхнәсендәге иң тәүге актёрлык һәм режиссёрлык эше — Ф.Шиллерның "Юлбасарлар" романтик драмасы буенча куелган спектакль һәм андагы Карл Моор роле. Үз вакытында Генрих Гейне "Давыл һәм кысрыклау" чорының күренекле драматургларыннан берсе булган Ф.Шиллер икатына карата: "Бөек революция идеяләре хакында язды, фикер бастилияләрен кимерде, бөтен халыкларны бердәм туганнар общинасы шикелле берләштерә алырлык мәгърур храм төзүдә катнашты", — дип яза. Әсәрне сәхнәләштергәндә, М.Мутин, инкыйлаб идеяләренә чын күңелдән ышанган кеше буларак, аларны мөмкин кадәр зуррак, үтемлерәк, эмоциональ яктан тәэсирлерәк итеп куярга омтыла. Әгәр моңа кадәр +героик спектакльләрне татар сәхнәсендә бе ренчеләрдән булып куйган режиссёр Г.Кариев югары хисләрдән, пафос, патетикадан аңлы рә вештә читкә китсә һәм драматургик материалны мөмкин кадәр "киргә төшерсә", М.Мутин, кире сенчә, режиссура сурәтләү чаралары ярдәмендә һәм төп герой Карл Моор ролен үзе башкаруы белән әсәрдәге гыйсъянчылык, ирек сөю, тира ниягә каршы көрәш мотивларын көчәйтә, үстерә төшә. "Эш" газетасының 1918 ел, 25 декабрь санындагы белдерүдә спектакль турында: "Гер мания эшчеләре тормышыннан трагедия", — дип юкка гына язылмый. Әлеге белдерү, бер яктан, режиссёр М.Мутинның жанр структурасын үзгәртү аркылы әсәрне эреләндерү омтылышын чагылдырса, икенчедән, аның чор, заман белән бәйләнеш эзләвен дә күрсәтә. 1918 елның 27 декабрендә узган премьера "Кандыр буе" (К.Тинчурин) спектакле гакәеп зур уңыш казана. Халык та, спектакленнән күренеш: тәнкыйтьчеләр дә әсәрне китди кызыксыну Минһак — Мохтар Мутин. белән кабул итәләр. Ул чорның күренекле театр тәнкыйтьчесе Г.Кәрам, спектакльнең гомуми уңышын билгеләгән хәлдә, иң беренче урынга М.Мутин уенын куя. +1919-1922 елларда М.Мутин Наркомпросның театр бүлеген китәкли, бер үк вакытта элекке "Сәйяр" артистларын берләштергән Беренче хөкүмәт күргәзмә театрының баш режиссёры һәм сәнгать эшләре китәкчесе вазифаларын башкара. Икенче "Аң" труппасының спектакльләрендә уйный һәм яңа әсәрләрен сәхнәгә куя. Бу чорда М.Мутин Казанда гына түгел, бәлки бөтен республика театр коллективлары эшенә юнәлеш бирә. Бөек трагикның тоткан мәсләге турында аның "Татарстан хәбәрләре" газетасының 1921 ел, 6 май санында басылган "Сәнаигы нәфисә. Еллык отчёт урынына" исемле мәкаләсе ачык сөйли. Биредә ул китәкләгән Беренче хөкүмәт күргәзмә театрының сезон дәвамында (5 октябрьдән 1 майга кадәр) күрсәтелгән барлык спектакльләре турында хисап бирелгән. Куелган 18 спектакльдән тугызы рус һәм дөнья классикасы әсәрләре нигезендә эшләнгән. Алар арасында В.Шекспирның "Отелло"сы, Ф.Шиллерның "Юлбасарлар"ы, Н.Гогольнең "Ревизор"ы, А.Горькийның "Тормыш төбендә" һәм "Мещаннар" әсәрләре. +Театр дөньясында бүгенге көнгә кадәр тәркемә әсәрләргә тискәре мөнәсәбәт яшәп килә. Бу аңлашыла да. Чөнки милли театр күбрәк үз халкы тормышын чагылдырырга, үз милләте проблемаларын күтәрергә тиеш. Тик монда икенче як та бар. Әгәр үз проблемалары эчендә генә бикләнеп калса, бер милли театр да үсмәс, алга бармас иде. Үзенең эшчәнлеге нигезенә М.Мутин әнә шул соңгы фикерне сала. Классика татар сәхнәсе осталарын дөнья сәнгате үрләренә күтәрергә тиеш! Алай гына да түгел, ул яшь сәнгать әһелләренә иң яхшы икат мәктәбе буларак та хезмәт итәргә бурычлы! Күренгәнчә, М.Мутинның теләге изге. Ул ихластан милли сәнгатебез, кадрларыбыз өчен борчыла. Шулай ук, икат кешесе буларак, биредә артист үз мәнфәгатен дә читкә куймагандыр. Бу чорда М.Мутин — Карл Моор, Отелло, Городничий рольләрен башкарырлык бердәнбер зур трагик. Ә кайсы гына артистның үзе яраткан рольләрдә сәхнәгә ешрак чыгасы килмәс? +Алда телгә алынган 1920-1921 елгы сезонда Н.В.Гогольнең М.Мутин тарафыннан куелган "Ревизор" сатирик комедиясе аеруча зур уңыш белән бара. Әсәр режиссёр тарафыннан тормыш-көнкүреш комедиясе буларак аңлана. Ул пьесадагы вакыйгаларга тормышта булырга мөмкин дип карый һәм аларны нәкъ тормыштагыча итеп үзе дә ышанып, тамашачыларны да ышандырырлык итеп сәхнәләштерә. Нәтикәдә башкаладан килгән яшь, килбәзәк, акыл ягыннан да бик үк алга китмәгән бер чиновникның инде тормыш тәкрибәсе ягыннан чагыштырмас дәрәкәдә югары, алдакчыларның алдакчысы, ришвәтчеләрнең ришвәтчесе, зур властька ия булган Городничийны төпсез чуманга утыртып китеп баруы турында кызыклы да, гыйбрәтле дә спектакль туа. Тамашаның төзелешенә ныклабрак күз салсаң, М.Мутинның үзәктә Городничий образы торган моноспектакль икат итүе күренә. +Театр тәнкыйте тамашаны бик яратып кабул итә. Басылып чыккан рецензияләрдә спектакльнең бик вакытлы һәм кирәкле булуы турында әйтелә, аны сәхнәләштергән, төп рольне башкарган М.Мутинның татар сәхнәсендә иң зур көчләрдән икәнлеге билгеләп үтелә. "Талантлы артист Карл ролендә никадәр матур вә дөрес тип бирә алса, Городничий ролендә шулай ук тулы, һәйбәт, Гогольнең текстына муафыйк бер тип бирә алды. Ул хакыйкатьтән, үз тәгъбиренчә, "мошенникларның да мошенникларын" алдый ала торган, үткен, усал, самодур бер рус түрәсен тәшкил итә белде... Ул уенның башыннан табигый вә дөрес тон алып, шуны ахырына кадәр дәвам иттерде. Аның дикциясе бик иркен, һәрбер хәрәкәте, позалары алдан уйланылган, һәр адымы саналган иде. Мутин, чыннан да, бу роль турысында күп эшләгән, күп баш ваткан булырга кирәк... Городничий ролен артистның төп рольләреннән берсе итеп исәпләргә ярый". +М.Мутинга дан-шөһрәт алып килгән, халык арасында киң танылу китергән күп рольләр егерменче еллар башында уйналган. Алар арасында, алда санап кителгәннәреннән тыш, Батырхан (Г.Ибраһимов — "Яңа кешеләр"), Давыт ("Ике фикер" — Г.Коләхмәтов), Кәрим ("Дошманнар" — Ф.Сәйфи-Казанлы), Әлмансур ("Әлмансур" — Генрих Гейне буенча С.Сүнчәләй), Фиргавен ("Йосыф-Зөләйха" — К.Әмири), Иблис ("Иблис" — Я.Гордин) кебек зур көч һәм ныклы ихтыяр сорый торганнары да шактый. Шулай булса да, М.Мутин икатының иң биек үрләре булып В.Шекспир трагедияләре буенча куелган спектакльләрдәге Отелло, Гамлет образлары тора. Чын мәгънәсендә илаһи сәләт, колачлап бетермәс киңлек, мәгърур буй-сын, бай тавыш һәм хисләр диңгезе булырга тиеш бу рольләрне башкаручыда! Бөек трагикта саналган сыйфатларның барысы да тиешле камиллектә булган. Аның уенын караган, ул куйган спектакльләрне күргән бик күпләрнең тәэсирләре шул турыда сөйли. +"Отелло" милли сәхнәбездә тәүге тапкыр Беренче хөкүмәт татар күргәзмә труппасында 1920-1921 ел сезонында куела. Гомумкешелек идеалларына туры килә торган иң гадел, иң кешелекле кәмгыять төзүдә катнашуына чын күңелдән ышанган М.Мутин В.Шекспир трагедиясен аксөяк венецианка һәм кара маврның мәхәббәт тарихы итеп кенә карый алмый. Тигезлек, татулык, туганлык идеяләрен тормыш программасы буларак таныган актёр һәм режиссёр өчен пьеса — иң беренче чиратта, кешеләрнең, тән төсенә, кәмгыятьтә тоткан урынына, байлыгына карамастан, тигез итеп яратылганлыгын раслаучы материал. Аларның барысын да табигать яраткан һәм шуңа күрә кир йөзендә яшәүчеләрнең һәркайсы заман һәм киләчәк, мәңгелек һәм галәм алдында бертигез каваплы, бер үк төрле кыйммәткә ия. М.Мутинның дөньякүләм зур гуманистик идеяләр белән сугарылган икенче бер эше — В.Шекспирның "Гамлет" трагедиясендә Гамлет образы. Әсәрне сәхнәгә куйган Зур рус драма театры режиссёры Ю.В.Соболев трагедияне көчле, зур шәхеснең дөреслек өчен, өзелгән вакыт кепләрен ялгау өчен, үз-үзен аямыйча, бөтен барлыгын биреп алып барган көрәш тарихы итеп карый һәм дөреслек тантанасы котылгысыз дигән бер фикергә юнәлтә. +1922 елның 8 ноябрендә зур вакыйга була — тарихта беренче тапкыр татар театрының үз бинасы ачыла. Бу бинаны ремонтлау, аны эшләрлек дәрәкәгә киткерүгә М.Мутин үзеннән зур өлеш кертә, хәтта барлык төзү-ремонт эшләрен китәкләүчеләрнең берсе була. Шуңа карамастан, Мутин "Кызыл Октябрь" исемен алган бу театрда бер генә сезон эшли. Гомумән алганда, татар артистлары утызынчы еллар башына кадәр бер театрда гына берегеп калмыйча, сезон саен яңа коллективта — Уфа, Әстерхан, Оренбург, Чистай, Мамадыш, Буа һ.б. шәһәрләрнең сәхнәләрендә эшлиләр. Мутинның "Кызыл Октябрь"дән китүенә, күрәсең, коллективны китәкләгән баш режиссёр белән уртак тел табып киткермәве сәбәп булгандыр. Чөнки К.Тинчуринга, икат кешесе буларак, күбрәк тормышкөнкүреш драмалары, комедия-мелодрамалар якын һәм, театрның репертуарын билгеләгәндә, ул шул юнәлешне алга сөрә. М.Мутин, инде аңлашылганча, күбрәк дөнья классикасы әсәрләрендә, зур трагик образларда чыгыш ясый. Шунлыктан К.Тинчурин китәкләгән театрда аңа эш юк дәрәкәсендә аз була. 6. +Ике ел чамасы Уфа, Буа сәхнәләрендә уйнаганнан соң, М.Мутин Казанга 1925-1926 ел сезонында әйләнеп кайта. Биредә татар театрының 20 еллык юбилеен билгеләп үтүгә хәзерлек эшләре башланырга тора. Озакламый бәйрәмне уздыру комиссиясе төзелә. Комиссиянең китәкчесе итеп Татарстан Үзәк Башкарма комитеты рәисе Ш.Шәймарданов, аның урынбасары — М.Парсин, секретарь итеп М.Мутин билгеләнә. Комиссия составына әгъзалар итеп Г.Ибраһимов һәм К.Тинчурин кертелә. Комиссия оештыру эшләрен башлап кибәрә. Мохтар Мутин Мөхәммәт Парсин белән берлектә, тарихта беренче тапкыр татар театрының тарихын яктырткан, күренекле шәхесләрен күрсәткән, географиясен билгеләгән, репертуарын анализлаган китап хәзерләргә алына. Зур көч, тырышлык сорый торган хезмәт чагыштырмача бик кыска вакытта башкарыла. Кыентык 28-29-30 гыйнварда узган юбилей көннәрендә дөнья күрә. Әлеге китапны, хаклы рәвештә, татар театр сәнгатен өйрәнү фәненең тәүге нигезе дип бәяләргә була. Юбилей зур тантанага әверелә. Аны Татарстанда гына түгел, бәлки бөтен ил күләмендә бәйрәм итәләр. Юбилей уңаеннан С.Гыйззәтуллина-Волжская, З.Солтанов, Б.Тарханов, К.Шамил, К.Тинчуриннар белән беррәттән, татар сәхнәсендә беренчеләрдән булып Мохтар Мутинга да "атказанган артист" исеме бирелә. +"Кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый", — ди татар халкы. М.Мутинны да каршылыклы, кискен характеры яңа конфликтларга этәрә. Бәхәс Татар дәүләт академия театрының ул сезондагы баш режиссёры К.Тинчурин белән ике арада килеп чыга. 1927 елның кәендә ТДАТның Мәскәүдә узган гастрольләре уңаеннан 9 гыйнварда художество советы утырышы уздырыла һәм башкалада күрсәтеләчәк репертуар билгеләнә. Ул түбәндәге әсәрләрне эченә ала: К.Тинчуринның "Килкәнсезләр", "Зәңгәр шәл", "Сүнгән йолдызлар", Ә.Такетдин Рахманкуловның "Упкын", Х.Габитовның "Энкекәй һәм Юлдыкай", Ф.Бурнашның "Таһир-Зөһрә" пьесалары. Аталган әсәрләр, чынлап та, китди игътибарга лаек. Әмма шул ук вакытта репертуарның шактый берьяклы төзелүе дә күзгә ташлана. Аңа татар, рус, чит ил классикасы бөтенләй кертелми, илдәге башка халыклар драматургиясе дә тулысынча читтә кала. М.Мутин, зур трагик актёр буларак, ил башкаласы сәхнәсендә яраткан рольләренең һич булмаса бер-икесендә күренергә тели. Тик художество советы әһелләре К.Тинчурин тәкъдимен кабул итә. Шуннан соң М.Мутин Баш политик идарәгә (Главполитпросветка) хат яза. Конфликт зурая, театр рамкаларына сыймый башлый. Нәтикәдә, К.Тинчурин да, М.Мутин да бу театрдан аерылырга мәкбүр булалар. К.Тинчурин күпмедер вакыт Казанда йөргәннән соң, Әстерхан театрына баш режиссёр булып китә. М.Мутин исә, кино сәнгате серләренә өйрәнер өчен, кинорежиссёрлар хәзерләү курсына Мәскәүгә юл тота. +М.Мутин Татар дәүләт академия театрына яңадан 1932 елда гына әйләнеп кайта. Аңа кадәр ул Мәскәүдә оешкан татар театр труппасында, Татарстан радиокомитетында диктор, режиссёр булып эшли, беренче татар кинокартинасы булган "Булат батыр"да катнаша. +Утызынчы еллар башыннан М.Мутин икатында шактый сизелерлек үзгәрешләр күзәтелә. Аек акыллы кеше буларак, ул күп кенә нәрсәләргә яңадан әйләнеп кайткан һәм аларга мөнәсәбәтен үзгәрткән булырга тиеш. +М.Мутин сәнгатендә үзгәреш, борылыш чоры итеп аның К.Тинчурин әсәрендәге Минһак образы өстендә эшләү вакытын күрсәтергә кирәктер. "Кандыр буе" музыкаль драмасы — татар сәхнәсендә заман темасына, колхоз төзелеше чорында авыл хезмәтчәннәре психологиясе үзгәрүгә багышланган иң беренче әсәрләрдән. Зур көч куелган эш нәтикәсез калмый. М.Мутин өчен бөтенләй яңа манерада уйналган, гакәеп ышандыру сәләтенә ия, тормышчан, ләкин трагик актёрга гына хас киң масштаблы колхоз дошманы образы дөньяга килә. Аның нык характерлы Минһакы спектакльнең конфликтын эреләндерә, уңай герой — егермебишмеңче Акбирдин-Әбкәлиловка да киңлек өсти. +Минһак ролен башкарганнан соң, М.Мутин икаты төп ике юнәлештә үсә башлый. Беренчесе — аның өчен төп традицион булган романтик уен юнәлеше. Татар дәүләт академия театрына М.Мутин кайткач, аның яраткан репертуары да кайта. 1933 елдан ул инде Карл Моор, Отелло, Кәрим ("Дошманнар" — Ф.СәйфиКазанлы) кебек рольләрдә чыгыш ясый башлый. Икенчесе — әле күптән түгел генә үзләштерелгән, тирән психологик кичерешләрне тыенкы уен манерасы аркылы тамашачыга киткерү юнәлеше. М.Мутинның утызынчы елларда башкарган күп кенә рольләре шушы соңгы юнәлешне дәвам итәләр. Алар арасыннан Михайлов ("Икмәк" — В.Киршон), Орда ("Кара алтын" — М.Микитенко), Гәрәй ("Өермә" — Зөлкарнәй), Кубас ("Тургай" — Р.Ишморат һәм К.Тинчурин), Батырхан ("Килкәнсезләр" — К.Тинчурин), Йосыф ("Яшь гомер" — Г.Коләхмәтов), Гофрай ("Миркәй белән Айсылу" — Н.Исәнбәт), Гәрәй ("Козгыннар оясында" — Ш.Камал) кебекләре М.Мутинны татар театр сәнгатенең иң зур көчләре рәтенә күтәрә. +Коллективта М.Мутинны нык ихтирам итәләр, хәтта бераз гына шүрлиләр дә. Бусына инде аның туры сүзлелеге, күңелдәгесен, алдын-артын уйламыйча, кистереп, күзгә бәреп әйтүе сәбәпче булгандыр. Тормышта, гомумән, ул артык аралашучан кеше булмый, шау-шулы компанияләрне яратмый. Күбрәк үзалдына нидер уйланып, эчтән кичереп, ниндидер проблемалар хәл итеп йөри. Якыннан белмәгән кеше өчен аның үз-үзен тотышы бераз гына сәер дә булып тоелырга мөмкин. +Ирек сөюче шәхес буларак, М.Мутин тоталитар режимның чикләүләрен бик авыр кичерә. Инкыйлаб таңындагы зур өметләр реаль тормышка бәрелеп инде чәлпәрәмә килгән. Илдәге атмосфера торган саен күкрәккә баса, сулышны буа. Ничек яшәргә? Әлеге сорау аңа тынгылык бирми, тик аңа инде бу сорауга кавап табарга язмаган булып чыга. +Беренче кисәтү күкрәве 1936 елның сентябрендә Татар дәүләт академия театры актёрлар коллективының "Кызыл Татарстан" газетасында чыккан мәкаләләрне тикшерү кыелышында яңгырый. Беркетмәләрне караганда, кыелышның беркадәр көтелмәгәнрәк юнәлештә китүе гажәпләндерә. Биредә актёрлар бер-берсеннән булмаган гаепләр эзлиләр. Мутинга карата берничә тапкыр: "Эшкә комачаулый", — дигән сүзләр әйтелә. Репрессия еллары өчен иң зур гаепләрнең берсе бу. Чор мантыйгыннан чыгып караганда, эшкә комачаулаучы һәр кеше — халык дошманы. Мондый нәтикә ясалган икән, бу — иң кискен чараларга да ерак калмый дигән сүз. +М.Мутинның кулга алыныр алдыннан башкарган иң соңгы роле — русның күренекле язучысы В.Иванов әсәре буенча режиссёр Ш.Сарымсаков куйган "Бронепоезд" исемле спектакльдә Вершинин образы. Себер партизаннарының халык арасыннан чыккан нык холыклы, көчле рухлы китәкчесе роле М.Мутин шәхесенә, үзенә үлчәп тегелгән кием шикелле, таман килеп тора. Тик аңа бу яраткан рольне күп уйнарга насыйп булмый. Спектакльнең премьерасы 1937 елның 5 гыйнварында була. Шуннан соң күп тә үтми, М.Мутин кулга алына. +Тоткынлыкта нәрсәләр күргәндер, ниләр кичергәндер — бер Ходай үзе генә белә. Архивларда, матбугатта бу турыда мәгълүматлар юк. Тик халык йөрәген яулаган зур артист бөтенләй эзсез югалмасын диптер инде, язмыш аны гомеренең соңгы көннәрендә татарның икенче бер күренекле шәхесе, язучы Ибраһим Салахов белән очраштыра. "Тайгак кичү" роман-хроникасында М.Мутинның соңгы көннәре турында үзәк өзгеч юллар бар. +Илле сигезенче статья нигезендә "халык дошманы" дип ун елга ирегеннән мәхрүм ителгән Мутин, Колыманың кан өшеткеч зәмһәрир суыкларында этап белән бер приискадан икенчесенә сөрелеп йөри-йөри, тәмам эштән чыгып, хәлдән тайгач, Магаданнан 23 километрдагы инвалидлар колонна-лагерена килеп эләгә. Коры сөяккә калган, аякларын көч-хәл белән сөйрәп йөрүче артистка биредә дә тынычлык юк. Конвой астында, этләр өстерә-өстерә, аларны ягарга утын алып кайту өчен урманга куалар. Соң чиккә кадәр хәлсезләнгән Мутин утынны зонага алып кереп киткерә алмый, егыла. Шуны гына көтеп торган симертелгән бурзайлар, конвойчыларның шат хахылдавы астында, аның өске киемнәрен, бүреген ерткалый башлыйлар. Ә ул, аңын куяр-куймас хәлдә, инстинктив рәвештә башын яшерә... +Шушы вакыйгалардан соң ун көн чамасы үткәч, 1942 елның май ахырларында И.Салахов аның үлү хәбәрен ишетә. Татарның бөек трагик артисты әнә шундый үзәк өзгеч шартларда тилмереп, газапланып кан бирә. +Мөхәммәтгали АРСЛАНОВ, +сәнгать фәннәре докторы +ХӘТЕР +ХИКӘЯ +- Разве тебя не учили запоминать имена семерых предков? — спросил мальчик. +- Не учили. А зачем это? Я вот не знаю, и ничего. Живу нормально. +- Дед говорит, что если люди не будут помнить отцов, то они испортятся. +- Кто испортится? Люди? +- Да. +- А почему? +- Дед говорит, что тогда никто не будет стыдиться плохих дел, потому +что дети и дети детей о нём не будут помнить. И никто не будет делать +хорошие дела, потому что всё равно дети об этом не будут знать. +Ч.Айтматов. "Белый пароход" +Көн тынчу иде. Май аеның кояшы мәрхәмәтсез кыздыра, тиздән кәй китәсен искәртеп куярга ашыга диярсең. +Атна уртасы булуга карамастан, Мирас юлга чыкты. Тиз генә кайтмам дип киткән булса да, кузгалды әле менә. Урак өсте — уку елы ахыры, отчётлар бирер вакытта ул бер эшсез адәм сыман авылга кайтып бара. Үзе теләп түгел. Аны чакыртып кайтардылар. +Мирасның әбисе авыр хәлдә икән. Хәтере дә бик начарайган. Күбесен танымый да башлаган ди. Кайтмыйча ярамый. Өлкән кеше. Рәнкеп китмәсен. +Авылга керү белән, Мирас туп-туры әбисенең йортына китте. Соңга калырмын дип, ашыгып атлады. Ярата ул аны, бердәнбер әбисе бит. Әтисенең әнисен ул инде хәтерләми дә. Әбисе белән бәйле хатирәләр дә күп. Бала чагында ул аларга еш килә иде, кәнфит ашый иде, әбиләренең күршесендә торган малайлар белән туп тибә иде, бакчаларында казынып уйнарга ярата иде. Эх, балачак, баллы чак! Үткән инде, килгә очкан... Кил дигәннән, киле дә юк, ичмасам. Бу коры эсселек тәмам теңкәгә үтте. +Өйнең ишеге ачык иде. Ишегалдында әтисе күренде. +- Мирас, кайттыңмы, улым?! Бик яхшы иткәнсең, — дип, аркасыннан кагып куйды Кәмил абый. +Мирас, нидер сорарга дип омтылып, авызын ачкан иде, Кәмил абый аның ни сорыйсын аңлагандай, башы белән өйгә таба гына күрсәтте. Мирас шундук керергә кирәклеген аңлап алды. Өйгә керде. Монда тагын да тынчурак. Мескен әбисе, ничекләр түзәдер?.. Авыру кешегә бигрәкләр дә читен бу челләдә. +Өйдә авыр тынлык урнашкан. Элек әбисенең йортында һәрвакыт радио эшләп утыра иде, ә хәзер исә зур телле сәгатьнең ашыга-ашыга вакыт санаганы гына ишетелә. Хәер, бу — өйдәге яшәү чаткыларын белдергән бердәнбер тавыш иде. Шушы тынлыкка кереп барганда, мич артыннан табак-савыт шалтыраган тавыш килде. Аннан башына яулыгын, биленә алъяпкычын бәйләгән әнисе чыкты. Улын күргәч, ул да тизрәк аның янына килеп, кочаклап алды: +- Саумы, улым. Рәхмәт. Кайтып яхшы иткәнсең, — диде дә яулыгының очы белән күзен сөртеп алды. +- Әни, әби ни хәлдә? — дип сорады Мирас. Нигәдер аның тавышы калтыраулы, кыяр-кыймас кына чыкты. +- Кереп чык үзең, улым. Танымаса, ачуланма. Хәтере начарайды әбиеңнең... +Мирас эчке якка таба атлады. Әбисе яткан урын бүлмәнең иң түрендә. Аның гәүдәсе ап-ак урын белән бергә кушылган диярсең. Йөзе дә яткан түшәге кебек агарып киткән. Чәчләре дә чал. Гәүдәсе танымаслык булып кипкән. Кулындагы кан тамырлары тагын да ныграк сизелә кебек. Күз кабаклары ачык, әмма аның карашы бер генә ноктага төбәлгән иде, шунлыктан ул йоклый кебек тоелды. Сизелеп тора: тын алуы авырлашкан. Өстендәге юрганы еш-еш күтәрелә иде. Йөгереп йөргән әбисен бу кыяфәттә күрү Мирас өчен бик авыр булды. Әйтерсең лә бу бөтенләй аның әбисе дә түгел, ә ниндидер чит бер кан иясе. Мирас күзләрен йомып, кире ачты: юк, бу аның әбисе. Түшәк өстендә, әкәл белән көрәштә, бу гүзәл дөньяда соңгы минутларын үткәрә. +Ни гакәп, Мирасны таныды ул. Аны күрү белән, бераз кымшанып куйгандай итте: +- Улым, Мирасым... — дип ике генә сүз әйтә алды. +- Әйе, әбием, бу мин. +Әбисе аны таныды. Хәтере начарайды, дип әйткәннәр иде. Таныды бит! "Бәлки әле терелеп китәр", дигән уй килде Мираска, әмма әбисенең ак йөзенә, инде нуры качкан күзләренә һәм төссез иреннәренә карагач, тагын шикләнеп куйды. Озак торалмас шул... Ни эшләмәк кирәк, әкәл бездән сорап килми. Тормышны бездән югарырак көчләр хәл итә. Безнең тормыш — ул үлемгә таба сәяхәт. Сәяхәт итә-итә, без үзебезнең ахыр ноктабызга китәбез. Кемдер — иртәрәк, ә кемдер — соңрак. Әбисе яшәгәнен яшәгән инде, зарланырлык түгел. Ходай аңа озын гомер биргән. Озын һәм иң мөһиме — нәтикәле тормыш кичергән ул. Үз сәяхәтен үткән. Әмма ничек үткән? Мираска бу кадәресе билгеле түгел иде. +Карчык күзләрен йомды да йокыга талгандай булды. Мирас бүлмәдән чыгып китте. +Мирас тупсага, әтисе янына чыгып утырды. Сүз башлавы авыр иде. Хәер, бу вакытта сүзләр артык та. Ни турында гына сөйләшә башласаң да урынсыз. Синнән бер адымда, дивар артында гына кеше үлем көтеп ята, ә син аңа берничек тә ярдәм итә алмыйсың, чөнки яшисен яшәгән инде ул. Бары тик көтәсе генә кала. Ә моның ничек авыр икәнен көткән кеше генә белә. +Мирас торып басты, ишегалды буйлап йөреп алды, үзен-үзе кая куярга белми иде ул. Әнисен ни дип юатырга, нинди сүзләр табарга, ничек итеп ярдәм итәргә — бу аңа билгесез иде. Ул менә шушылай тиздән китәсе үлемне бик якыннан гомерендә беренче тапкыр күрә бит. Куркыныч икән ул. Гаять куркыныч. +Уйларына баткан килеш ул әбисенең келәте каршына барып басканын сизми дә калды. Келәт ишеге ачык иде — эчкә таба атлады. Як-ягына каранып бераз басып торганнан соң, карашы почмактагы сандыкка юнәлде. Әбисенең килен булып төшкән чагында бирнәсен салып алып килгән сандыгы. Әбисенең әтисе авылда билгеле балта остасы булган, сандыкны ул үз куллары белән ясаган. Боларны Мираска кайчандыр әбисе үзе сөйләгән иде. Нишләп бу сандыкны бер кадерсез әйбердәй салкын һәм пычрак келәткә чыгарып ташлаганнар икән? Мирасның моңа ачуы килде. Әбисе өчен кадерле булгандыр бит ул... +Сандыкны ул келәттән күтәреп чыкты да, кояш нурлары астына, бәпкә үләнгә куйды. Аны инде тузан баскан, әмма оста кулы юнып эшләгән бизәкләре һаман да саклана. Кечкенә бизәкләре шундый зәвык белән эшләнгән, чын сәнгать әсәре диярсең. Чынлап та, карт бабасы бик оста булгандыр шул. Сандыкның биге күптән инде ватылып төшкән, ачкыч эзләп азапланасы юк. Мирас капкачны ачып кибәрде. Сандык эче тулы әйбер иде. Нигездә, кирәкмәгән вак-төяк тутырганнар. Мирасның шулчак үз-үзенә дә ачуы чыкты: нәрсә дип бу сандыкны сөйрәп чыгарды инде ул?! Чүп актарып утыр инде шушы вакытта! Эх, һаман бала-чага инде син, Мирас! Шулай дип уйлыйуйлый ул әйберләрне кире тутырырга кереште, әмма шулвакыт төптәрәк яткан бер төенчеккә игътибар итте. Кулына алып, әйләндергәләп карады. Ниндидер кәгазьләр, фотосурәтләр иде бу. Бер фоторәсемдә — егерме сигез яшьләр чамасындагы егет. Ул солдат киемендә, кулында корал. Фоторәсемнең артына "Сәхәветдин, 1943 ел" дип язылган. Бу — аның карт бабасы бит! Ватан сугышы солдаты. Бәлки, соңгы фоторәсемедер. Киңү язын күрә алмаган ул. 1944 елның азагында хәбәрсез югалган, дип сөйләгән иде әбисе. Кәгазьләр арасыннан бер хат та килеп чыкты. Сәхәветдин бабасының карт әбисенә язган хаты бит бу. Саргаеп беткән кәгазьне ертырга куркып, сак кына ачты Мирас. Укырга кереште: "Сөекле хатыным һәм балаларыма Украина якларыннан сәлам юллыйм! Минем мәхәббәтем сезне сакласын! Яратам, кадерлеләрем! Яңа ел белән сезне! Яңа ел яңа бәхетләр алып килсен! Озакламый кайтып китәрмен. Сезне сагынып һәм яратып, Сәхәветдин". +Хатны укып чыгуга, аның бугазына төер утырды. Кайту теләге белән янып яшәгән бабасы, кайтып китәлмәгән шул... Аңардан истәлек булып шушы бердәнбер хаты һәм фотосурәте калган. Нишләп әле бу фотосурәт сандык төбендә келәттә ята?! Мирасның тәмам ачуы килде. Үзе белән Казанга алып китәргә, зурайтып алырга да фоторам белән өйнең түренә элеп куярга кирәк дигән уй үтте аның башыннан. Фотосурәтне һәм хатны күлмәгенең сул як эчке кесәсенә салып куйды. Аларның урыны бу сандык төбендә түгел! Түгел лә! +Мирас сандык эчендәге барлык вак-төякне чыгарып, сандыкны сөрткәләп бетергәндә, өй ягыннан әнкәсенең тавышы ишетелде. Ул да булмады, елап шешенеп беткән ана Мирас янына килеп тә киткән иде. Ул еш-еш тын ала: +- Мирас, әбиең чакыра, улым... +Мирас эшнең нидә икәнлеген шундук аңлап алды. Ул йортка йөгерде. Бер мизгелдә ул эчкәрге якка, әбисе янына кереп тә киткән иде инде. Шик калмаган: карчык бу якты дөньяда үзенең соңгы минутларын үткәрә. Әкәл дигәнең йортның тупсасын инде кичкән. +Мирасны күргәч, карчыкның йөзе яктырып киткән төсле булды. Аның сөйләшергә хәле калмаган иде инде. Ул бары тик бер сүз генә әйтә алды: +- Сандык... +Мирас әбисенең ни хакында әйтергә теләгәнен аңлап алды. Ашыга-ашыга кесәсеннән хатны һәм фотосурәтне чыгарып: +- Әби, таптым мин сандыкны, бабайның хатын да, сурәтен дә таптым! Менә алар. Мин аларны саклармын. Югалтмам, онытмам, әби! +Карчык елмайгандай итте дә, башын кагып, ишарә ясады. Бу дөньяда соңгы сулышы иде аның. Мирасның әнкәсе яулык белән йөзен каплады. Мирас аны барып кочаклады: +- Әни, карале, хәтер югалмый икән бит!.. +Светлана ГЫЙЛӘКЕВА. +Казан +БЕЗ КЕМНӘН КИМ? +ЮМОРЕСКА +Ел саен яфрак әзерләргә задание бирәләр бит — фәлән центнер тапшырып, колхозның яшь терлеге өчен үзеңнән өлеш кертергә кирәк... +Безгә, бюджетта эшләүчеләргә, аерым көн һәм машина билгеләнгәч киттек Иж буе әрәмәлегенә. Килеп туктавыбыз булды, андагы тамашага беркавем хәйранвәйран булып, шаклар гына катып карап тордык. Анда машина, анда палатка, янында ярым шәрә ирләр, хатын-кыз, бала-чага. Су коеналар, ит кыздыралар, учак якканнар. Безнең Иж буйкайларыбызда, безнең әрәмәлеккәйләребездә, безнең киләкле, чәчәкле болынкайларыбызда шәһәр әтрәк-әләмнәре рәхәтләнеп яталар бит, ачуыңнан шартлаплар ярылырсың. +"Безнең алардан кай киребез ким? Нигә безгә дә кыелып бер чыкмаска?" — дигән уй килде башка. Шул арада кичкә план әзер иде инде. +Ирем эштән кайтканчы мал-туарны әйбәтләп ябып, шәңгә-өчпочмакларымны төйнәп көтеп алдым. "Әйдә, атасы, — минәйтәм, — бер рәхәтләнеп ял итеп кайтыйк әле Иж буйларында. Балалар үсеп, читкә таралышканнан бирле аулак өй ясап та туйган, урын үзгәртик", — мин әйтәм. Сүземне көткәндәй сумкадан башын чыгарып торган шешәнең елтыравыклы бөкесенә күз генә төшереп алды да гаражга машина кабызырга кереп китте ирем. Күршегә кайткан дачникларның палаткасын алган идек, аны куйдык, учакта чәй кайный, табын корып кибәрдек, һай, ул елга буйларының матурлыклары, саф һавасы, әрәмәлектә сайрап торган кошлары! Бакаларның кичке кырлары тансык инде менә, тансык прәмәе Тау өстендәге авылда берсе дә юк бит боларның. Рәхәтләнеп утырабыз да утырабыз. Караңгы төшә башлады. "Әйдә, ятыйк", — ди ирем. Күп сөйләшми ул, талканы коры. Бу хозурлыктан аерылып, палатка түренә үрмәләдек, һай, ул яшь үлән исләре. Прәме, мин сиңа әйтим... Озак та узмады... "без дә без, без дә без". Рәтен белеп киткермәгәнбез, палаткага черки тулган. Папирос төтенен уйлап та бирмиләр. Әллә үзләре тәмәке тарта башлаганнар инде су буе черкиләре. Кисәү башлары алып кереп, көч-хәл белән арындык дошманнардан. +Ярар, ятабыз, ятабыз, күзгә йокы керми. Бүген числоның ничәсе соң әле? Кичә 20нче июнь иде бугай. Бүген 21e... ә? Соң бит исәпләргә уңай булсын диеп, 1 июньдә чуар тавык астына йомырка салган идем, кара тавыкны чуарыннан бер атна элек үрдәк йомыркасына утырттым. Хараплар гына булдым бит, бүген чебиләр борынлар көн ләбаса, китезрәкләре чыга башларга да мужет, әйтәм лапас буенда күршеләрнең ата мәчесе йөри иде. Сизсә, төне буе иркенләп ташый инде бәбкә-чебиләрне... Иргә әйтсәм инде... "Гомергә бер чыктык, анда да..." — диячәк. +Шулай да тучны бүген ничәсе микән, сорыйм әле, ул да йокламый ята бугай. "Кара, сиңа әйтәм, бүген числоның ничәсе?" "Путёвкага 21e дип яздым", ди. "Ә, ә, ә... абзар тирәсеннән узганда, чебеш тавышы ишетмәдеңме?"... "Синдә чеби кайгысы, менә мин чылбырдагы үгез ычкынмаган микән дип ятам". +"Теге дачникларның көн белән төнне аера белмәгән бройлерлары яшелчә бакчасын хәл итеп куймасыннар, димен". +"Аерып япкан тәкә чыкса, яшь бәрәннәрне харап итеп бетерер". +"Китте, әйдә, кыен кайтабыз!" +Әй... Бу кәйге төннең кыскалыгы... Без кайтып абзар-курадагы малларның исән-иминлеген тикшереп кереп ятканда, таң сызылып килә иде инде. +Рәмзия КИҺАНГӘРӘЕВА. +Әгерке районы, +Кичке Таң авылы +ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ? +Күрше кызы +— Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм, — диде Дамир. +— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе. +Дамирның өстенә әйтерсең салкын су сиптеләр. Ул әнисеннән мондый кавап алырмын дип башына да китермәгән иде. Әнисе аңа Сәлимәдән дә яхшырак, баерак кызлар барын, күрше кызының аңа тиң түгеллеген тезеп китте, китте... Шунда кинәт Дамирның мие чуалды, аңа әнисенең сүзләре хак шикелле тоелды һәм ул иртәнге матур уйларыннан кире кайтты. +Алар кечкенәдән үк бергә уйнап үстеләр, бергә мәктәпкә бардылар, бергә кайттылар, математикадан бергәләп авыр мәсьәләләрне чиштеләр. Әкренләп дуслыкны мәхәббәт ялкыны чорнап алды. Алар хәзер матур киләчәк турында сөйләштеләр, хыялландылар. Күрше кызы тәмам йөрәгенә кереп урнашты Дамирның. Торса да, ятса да, озын чәчле, шомырттай кара күзле, мөлаем йөзле, йомшак тавышлы Сәлимә күз алдыннан китмәде. Ул хәзер күрше кызыннан башка яши алмас дәрәкәгә китте. Әйе, бары тик Сәлимә генә аңа наз, матур көннәр, бәхет бирәчәк. Ул бары тик аның белән генә гомер юлын бергә кичәчәк, бәхет диңгезендә йөзәчәк. Һәм ул бу турыда бүген Сәлимә белән ачыктан-ачык сөйләшәчәк, аның кулын сораячак. Ул шундый нияткә килеп, урыныннан кузгалды, шунда аның күзе әнисе белән очрашты һәм ул үзенең бу сөенечен иң әүвәл әнисе белән уртаклашырга булды, тик әнисе әнә ничек кырт кисеп кенә кавап бирде бит әле! +Шул көннән соң Дамир Сәлимә белән очрашканда аңа күтәрелеп карамаска тырышты, чөнки әнисе аны башка берәүнең кызы белән таныштырып та өлгерде. Дамирның йөрәге Сәлимә дип типсә дә, ул, әнисенең сүзен аяк астына салып таптармын дип куркып, Равиягә өйләнергә булды. +Шаулатып-гөрләтеп туйлар уздырдылар, егет белән кызга иң матур теләкләр теләделәр. Дамир белән Равия аерым яши башладылар, матур гына кызлары туды. Барсы да яхшы кебек иде, тик Дамирда Равиягә карата саф, ихлас ярату хисләре барлыкка килә алмады. Озакламый алар аерылыштылар, ул Сәлимә янына барып, аны оныта алмавы, бәхетсезлеге турында сөйләмәкче, тезләнеп гафу үтенмәкче булды, әмма соң иде шул. Сәлимә күптән түгел генә кияүгә чыккан. Ничә тапкыр өйләнеп караса да, әйбәт гаилә тормышы төзи алмады Дамир. +Әйе, уч төбеңә килеп кергән бәхет кошын бер ычкындырсаң, аны яңадан тота алмыйсың шул. +Халидә ФӘРДИЕВА, +Казандагы 4нче гимназиянең +татар теле һәм әдәбияты укытучысы +Сәфәр башы "токлы" булды +Ул дерт итеп уянып китте. "Онытканмын бит!" +Юкса көн бик матур башланып киткән иде. Аны бик яхшы эшләгәне һәм ышанычлы кеше булганы өчен шушы сәфәргә кибәрделәр. Алсуның, әлбәттә, бик барасы килмәде, юл бик ерак һәм гаиләсен дә калдырып китәсе килмәде. Шулай да, авырлык белән булса да, ул ризалашты. Йокыдан торды, юынды, ашады, кайлап кына кирәк-яракларын барлады, чемоданын тутырды, билетларын әзерләп куйды. Ул эшлекле сәфәргә әзерләнде. +Кичтән гаиләсе өчен ашарга әзерләп, керләрен юып, үтүкләп хәстәрләде. Балалар өчен дә борчыласы юк, каенанасы карап тора. Бар да тәртиптә. Ул тыныч күңел белән сәфәренә китә ала. +Менә кузгалыр вакыт китә. Алсу такси чакыртты һәм өйдән чыгарга кыена башлады. Тик шунысы читен: ире Алсуны озата алмый, эштә кала. +Көннең ыгы-зыгысыннан арып, таксида оеп-йоклап барган киреннән шулай сискәнеп уянып китте ул. Оныткан бит, үтүге токта калган! Нишләргә? Кире борылса, самолётка соңга кала, борылмаса, фатирда янгын чыгуы бар. Ул ашыга-ашыга кулына телефонын алды. Ире кавап бирмәде, чөнки эштә иде. Каенанасы да алмады, бәлки, оныклары белән урамга чыгып киткәндер. Машинаны борып, шофёрга тизрәк барырга кушты. Өйгә килеп кергәч, көлепләр кибәрде ул. Үтүге алынган булган бит. Ишекләрне бикләде дә, тиз генә баскычтан төшеп, машинага утырды. Самолётка өлгермәвен белә иде Алсу, шулай да барды инде. Барып китсә, самолёт та очмаган икән бит. +Алинә РӘХМӘТУЛЛИНА, +Казандагы 4нче гимназиянең +8нче сыйныф укучысы +Очасылар килә +— Кайчан кияүгә чыгасың? — дип теңкәгә тия башлагач, хәйләсен таптым бит: "Пенсиягә чыккач!" — дип кавап бирә башладым. Уйнап әйткәнем ... утыз елдан соң чынга ашмасынмы! +Бер-бер артлы еллар уза торды: утыз, кырык, илле кебек түгәрәк санлылары да терәлеп калмады, сиздермичә генә агып киттеләр. Дус-ишләремнең күбесе башлы-күзле булып бетте, кайберләре инде бакыйлыкка күчте. Нурания белән Гөлсинә оныкларын мәктәпкә китәкләп илткән көнне генә тирән йокымнан уянып киткәндәй булдым һәм: "Мин дә яшим бит! Кешеләрнең үзләреннән соң дөньялыкта ниндидер эзләре кала, ә мин — тере өрәк! Үзем өчен генә яшәгән булып чыгам түгелме?! Тиздән 55 яшь тә тула! Мин эгоист булганмын, хәзер инде бала таба алу сәләтен дә куйганмын. Яңакларыма таянып, уйга чумдым. Күз алдымнан мәктәп елларым, югары уку йортында укып йөргән чакларым үтә тордылар. +Бик көчле беренче мәхәббәтем ялкыны минем канатларымны көйдергән булган бит! Кавапсыз мәхәббәт бер көнне минем йөрәкне 35 ел буе эретеп булмаслык ташка, үземне тере мәеткә әйләндергән икән ләбаса! Мине сөймәгән егеткә үч итеп күпме егетләрнең каннарын таптап йөргәнмен! Минем өчен алар күпме ныграк тилмерсәләр, шуның кадәр миңа рәхәтрәк булган! Мин — вампир, мәхәббәт вампиры булып яшәгәнмен бит! Мин, кирдә матурлык тудырырга сәләтсез кеше, ничек итеп гүзәл, камил зат — Кеше тудыра алыйм ди! Бу көнгә кадәр "хатын-кыз" исемен йөртергә дә лаек булмаганмын! Хатынкыз үзе дә йомшак күңелле, гүзәл зат булырга тиеш бит ул!.. +Менә шул көннән минем тормышка карашым үзгәрде, кешеләргә дә икенче төрле күзлек аша карый башладым. +Пенсиягә чыгар вакыт киткәч, тормыш офыгында очраттым мин насыйп ярымны. Чигә чәчләренә көмеш кергән, буыннарына тоз утыра башлаган, тормыштан бик күп сабак алган буйдак ир-егет яшьлектә мин йөрәгемнән өзеп атарга тырышкан беренче мәхәббәтемә бик-бик охшаган иде. 55 яшемдә беркемнән дә оялмыйча ак туй күлмәге кидем! Гомеремдә икенче мәртәбә гашыйк булдым. Өч ел тәхеттә утырганчы өч көн бәхеттә йөзү артыграк икән — шуны аңладым. Минем хәзер очасылар килә! +Ай кызы +— И, зәңгәр күк! Утыз яшемә китеп тә, үземә пар таба алмадым бит кирдә! Ай кызын булса да төшер инде, ә? — шулай дип әйтүе булды, нәрсәгәдер сөртенеп, мәтәлепләр китте Гафур. +— Хәлең ничек, абзый? "Скорый" чакырыйммы? — Бик тә матур иде бу тавыш.! +— Кулыңны суз да торырга булыш, Айсылу! Йөрәгем урыныннан купты бугай, "Скорый" гына утырта алырга охшамаган әле аны! +— Абый, сез минем исемемне каян беләсез? +— Айсылу исемле кызның туасын мин инде ун ел көткән идем. Сиңа, ялгышмасам, шушы көннәрдә генә 20 яшь тулды. Зур күзләрең синең "укчы" йолдызлыгыннан булуыңны әйтеп торалар. Сине чәшке туннар һәм алтынкөмеш белән генә яулап алып булмый! +— Әллә сез экстрасенсмы? Марат Бәшәров белән азрак охшашлыгыгыз да бар. Минем турыдагы билгеләмәләрегез дөреслеккә туры килә. Чәшке туннар кайгысы түгел әле миндә! Исемегезне дә әйтсәгез, шушы көннәрдә генә сезгә эштән ике бүлмәле фатир бирүләре турында мин дә сезгә әйтәм. Өйләнеп, әти-әниләрегезне оныклар белән куандырасыгыз килә. +— Син дә экстрасенслар арасында Марат Бәшәров тирәсендә күренмәдең шикелле. Минем турыда бу яңалыкны каян белдең әле, Ай сылуы? +— Беркөнне Татарстан яңалыкларын телевизордан караган идем. Алачак фатирының бер бүлмәсенә мине квартирга кертсә, өйләнгәнче идәннәрен юып торыр идем! — дип уйлап куйганмын. Тәрбияле кешегә охшагансыз бит! +— Ике бүлмәсенә берьюлы фатирга кертәм мин сине! Киләсе дүшәмбе көнне, матур күлмәгеңне киеп, минем белән ЗАГСка барырга ризалык бирүең генә кирәк! Әти-әниләрең риза булырлармы икән? +— Әти-әнием ун ел элек машина белән бәрелеп үлгәннәр шул. Мине әбием үстерде. Ул риза булыр дип уйлыйм. Син бит — татар егете! Әбием мине бары татар егетенә генә кияүгә бирәм, ди. +— Мин әтиеңне дә, әниеңне дә алыштырырлык кеше булырга тырышырмын. "Әйе" дип кенә әйт! +— Мин риза! — дип пышылдады Айсылу. Бер күрүдә гашыйк булу мөмкинлегенә алар икесе дә ышаналар иде. Ә бер күрүдә кияүгә чыгарга ризалык бирердәй кыз бардыр дип һич уйламый иде Гафур. Сихерләде бугай Ай кызы! Әллә инде бүген аларга күктә никах укылган көн микән? +Ата күке мәхәббәте +— Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм! — диде Дамир. +— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе. +Чуан кабара, тула да бер көн барыбер тишелә икән. Дамир белән Сәлимәнең туйлары беркайчан да булырга тиеш түгел! Аларга кенси якынлык кылырга ярамый! Әй, Аллам, тәүбәмне кабул ит тә гөнаһларымны кичер! 23 яшьлек улым белән бу турыда сөйләшү бик авыр булачак. Аңлашудан качып та калып булмый. +...Сәлимәнең әнисе Саимә белән Әлфия балалар бакчасыннан ук аерылмас дуслар булдылар. Мәктәптә бер партада утырып, "Элемтә" техникумына имтихан тапшырып, аны икесе дә кызыл диплом белән тәмамладылар. Зифа буйлы чибәр ике кыз бик матур бииләр, үзешчән сәнгать түгәрәкләренә бергә йөриләр, сәхнәдә тамашачы мәхәббәтен дә бергә яулыйлар иде. Икесе дә Азат исемле бер кырчы егеткә гашыйк булдылар. "Мәхәббәттә өченче кеше артык" дигән гыйбарә бар. Аерылмас ике дусны язмыш аерды, егерме дүрт ел элек ак чәчәкле май аенда булды бу хәлләр. Әлфиянең төн йокысы качты, башын куярлык гашыйк булган иде ул Азатка. Сандугачлар өзеп-өзеп сайраган бер кичтә башын югалтты да инде. Азат Әлфиягә уенчык кына итеп караган бит! Үзенең балага узуын сөйгәненә белдергән көн кир йөзендә яшәгән иң ямьсез көне булып исендә калды Әлфиянең. Азат баланы булдырмау өчен акчасын кызганмаячак икән! Күз яшьләре коелды, юллар аерылды. +Кызларының авырлы икәнен белгәч, әтисе белән әнисе арасында тавышгауга чыккалый башлады, әтисе 23 яшьлек кызын ташлап, өйдән чыгып китте. Әлфия өчен аның иң кирәк вакыты иде әле бу. +Дамирын — йөрәк парәсен тапты, үстерде Әлфия. Әле ярый укуын тәмамлап кала алган! Әнисе белән икесенең алган хезмәт хаклары тормышның очын-очка бәйләп барырга гына китә иде. Акча киткерү өчен көнне төнгә ялгап эшләгән чаклары да күп булды Әлфиянең. Дамирының баян уйнарга сәләтен вакытында сизеп алып, бөтен кирәкле шартларны да тудырды. Баласына көн-төн бәхет теләде Әлфия, ә бәхет дигәнең нигә елмаймый соң?! +...Кырчы Азат күрше дусты Саимәнең дә башын Әлфия белән бер үк вакытта бутап йөргән икән! Бер үк елда дөньяга туган ике баласыннан качып киткән Азатны бүген бу шәһәрдә күрүче дә, ишетүче дә юк. "Кайгы-хәсрәтләр күрергә туа адәм баласы..." дигән моңлы кырын да халык онытты, Әлфия белән Саимә дә онытырга тырыштылар. Ата күкеләр дә була. Алар да балаларын юксына белмиләр шул! +Флёра МӘРДАНОВА +Сыңар алка +Әлеге вакыйга инде онытыла да башлаган иде. Тик менә бүгенге хәл аны барсының да янәдән исенә төшерде. Ул дулкынланудан тыны бетеп, өенә йөгереп кайтты да: +— Кызым, теге алканы бир әле, — дип кенә әйтә алды. +Берни аңламаган кызы шкатулкадан әнисенең сыңар алкасын алып биргәч, лып итеп урындыкка утырды. Әнисенең бу халәтен аңламыйча күзәтеп торган Илмира да, аптырап, аның тезләрен кочып, янына килеп чүгәләде. Ә Гөләндәмнең кулында... шкатулкадагы сыңар алканың ише иде. Илмира, әнисенең күзенә текәлеп, кавап көтте, тик Гөләндәмнең генә кавап бирерлек хәле юк, аны уйлар бөтереп алган иде. +Каян гына килеп чыкты соң әле бу болыт? Нишләп болытларның кабарганын да, аны уйларыннан арындырырга теләгәндәй көчәеп исә башлаган килне дә сизмәде соң ул? Гөләндәм аны-моны уйлап өлгергәнче кып-кылы яңгыр койды да китте. Бу юлдан беренче генә үтми бит инде. Ике авыл арасын, шушы болыннар аша эшкә йөреп, кәен-кышын аз таптамады ул. Әле китмәсә бу болынның хисләр ташыганда, башны кая куярга белмәгән чакларда уйларны тәртипкә китерә, яши башларга көч бирә торган сихри көче дә бар. Шуңа күрә ул яңгырдан качарга уйламады да, кылы яңгырны тәненең бөтен күзәнәге аша тоеп, үзенә хәл кергәнен искәреп атлый бирде. Табигатьнең илаһи бөеклегенә, серлелегенә сокланып, кылы яңгырдан соң үләннәрнең ямь-яшел булып яшәреп китүенә гакәпләнеп барганда, күзе кирдә кемелдәп яткан ноктага төште. "Карачы, нинди матур булып ялтырый бу пыяла кисәге", — дип уйлады яшь хатын. Күңеле нидер сизенгәндәй киргә иелде. Кулы гүя үзеннән-үзе сузылды. Учындагы кеп-кечкенә әйбергә карады да... имәнеп китте Гөләндәм. Күп еллар элек югалткан, "теге төннең" ачы истәлеге булган сыңар алкасы иде бит бу! Башы әйләнеп китте. Болында үскән өянкеләрнең берсенә барып сөялде. Кайчандыр калын һәм озын булган, әле бүген дә ни китте кызларның төшенә дә кермәгән толымнарыннан авыр тамчылар агып төшәләр. Гөләндәм күзләргә кергән, яңакларны юешләп үткән тамчыларны теге чактагы күз яшьләренә охшатып тик басып тора. Хисләре ташудан аның кеп өзәрдәй хәле дә калмаган иде. Ире белән бергә үткәргән, балалар үстергән вакытларын йөрәк сулкылдавы аша тоеп басып тора бирде. +Карасана, бу алканың югалганына да алты ел үткән икән бит. Шул вакыт эчендә кичергәннәре, кепкә тезгәндәй, берәм-берәм хәтерендә яңарды. Яңгырның туктаганын да, ялтырап кояш чыкканын да сизмәде Гөләндәм. Башын күтәреп караса, күк йөзе аязып беткән. Кирнең ике читен тоташтырып салават күпере сузылган. Ә хәтергә "теге төн" килде. +...Ул кичне өйгә соң кайтты Сабир. Ару гына салып алса да, нык исерек тә түгел, аягында йөрерлек, сүзен әйтерлек хәлдә иде. Каян тавыш чыгарырга белми, әле хатынына, әле балаларга бәйләнеп йөри башлады. Гөләндәм, аталары күзеннән яшерергә теләп, балаларга урынны чоланга кәйде, чаршауны тартып куйды да, берни булмагандай Сабирына эндәште: +— Йә, әйдә, бит-кулыңны юып ал да ашарга утыр, аш суына. +Хатынының тыныч тавышы ирне котыртты гына. Аның бүген бөтен дөньясын кимерәсе килә иде. Шул ачу белән ул Гөләндәмне чәченнән урап тотып, ишегалдына сөйрәп алып чыкты. Шулчак капкага кемдер кагылгандай булды. Бу тавышка Сабир айнып киттеме, йомарланган кулларыннан хатынның чәчен ычкындырды. Котылганына сөенеп урамга чыгып йөгерде дә, менә шушы болында бик озак ялгызы йөреп, бер нияткә килеп кайтты Гөләндәм. "Болай кыйналып, кешелегеңне кимсетеп яшәгәнче, аерылуың артыграк. Ходай язган язмышым шушыдыр, балаларымны ялгыз үстерергә язгандыр". +Иртән йокыдан айнып торган ир берни булмагандай эшкә китте. Гөләндәм битен-кулын юып, чәчен тарарга уйлап, көзге каршына килүгә, колагында бер алкасы юклыгын шәйләде. Шулай итеп, бер төн эчендә Гөләндәм ирен дә, алкасын да югалтты. +Әле генә табылган алкасын тоткан хәлдә тагын хатирәләргә чумды ул. Яшьлектәге матурлыгын бөтенләй үк куймаса да, олыга тарткан, чигәләренә чал кергән инде хәзер. +Менә бит, ничә еллар кирдә аунап ятса да, кайчандыр тапталган, балчыкка буялган алканың бар пычрагын шифалы кылы яңгыр ялт итеп юган да алган. Ул хәзер элеккедән дә матуррак ялтырый. Үзен дә шушы сыңар алкага охшатты ул. Алты ел ялгыз яшәгән гомерендә ниләр генә кичерергә туры килмәде аңа. Сүзе, гайбәте күп булды. Нахаклары бигрәк үзәкләргә үтте инде. Ә Гөләндәм аларга игътибар итмәскә тырышып яши бирде. Чөнки аның бу дөньяда олы бурычы — ике баласын үстереп кеше итәсе бар. Ул гайбәтләрдән өстен булырга тиеш. Менә шушы уйлар аңа яшәү өчен көч бирә. Йөрәк сулыгып-сулыгып яшьлеген, мәхәббәтен юксына, ләкин үткәннәргә юл юк шул. +Әнисә МИНҺАКЕВА. +Сарман районы Кәлил бистәсе +Үкенү газабы +— Әни, мин күрше Сәлимәгә өйләнәм! — диде Дамир. +— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе. +Хәлимәнең ачыргаланып кычкыруын ишетүгә, ишегалдындагы әтәч, ул-бу булмагае диптер, ахры, тавыкларын кыеп, яман кытаклап, келәт астына кереп шылды. Лапас түбәсендә чыркылдашып утыручы чыпчыкларга тиклем дәррәү очып киттеләр. Дамир, анасының мондый кыланышларына күптән күнегеп беткән булса да, бу кадәресен үк көтми иде. Хәлимә, улына тишәрдәй булып карап: "Өйләнмисең, мин сине япа-ялгызым хәерче Сафа кызы өчен үстермәдем. Минем рөхсәтемнән башка өйләнә-нитә калсаң, имезеп үстергән сөтем белән каргармын", — дип чәрелдәде. "Ник алай дисең, әни, Сәлимә — авылның иң акыллы кызы, үзе уңган, үзе тәмле телле. Мин аны гына яратам", — дип, каршы төшмәкче булды Дамир. "Ярату белән генә ерак китә алмассың. Бу тормышта барын да байлык хәл итә. Өйләнмисең, дигәч, өйләнмисең. Иртәгә югары оч Юныс кызын яучыларга барам. Сәлимәне оныт, ул сиңа тиң түгел", — дип, бу сөйләшүгә нокта куйды анасы. +Имәндәй таза гәүдәле, типсә, тимер өзәрлек егет анасына каршы тора алмады. Ике айдан Дамир Юныс бай кызына өйләнде. Туйны ресторанда уздырганнан соң, Юныс бай кызы белән киявенә зур гына коттеджның ачкычын тоттырды. Шулай итеп, өйгә яшь килен төшереп, аның рәхәтен күрү бәхете дә Хәлимәне читләтеп кенә узып китте. Улы хәзер аның белән очрашмаска тырыша: онытканда бер генә кереп чыга, ә килене каенанасы белән аралашуны бөтенләй кирәксенми. Ана болын тикле өйдә япа-ялгызы яшәп калды. +Еллар бер-бер артлы уза торды. Улы белән килене күптән шәһәрдә яшиләр. Авылга кайтканда, алар Хәлимә янына ярты гына сәгатькә кереп чыгалар. Улы белән туйганчы сөйләшеп утыра алганы да юк. Их, теге вакытта никләр генә каршы төште икән соң? Ни улы, ни үзе рәхәт күрми хәзер. Сәлимә дә бәхетсез. Ул Дамирдан кала берәүне дә ярата алмады. Кыз көе картаеп бара әнә. Күпме түзәргә була! Үкенүдән телгәләнгән йөрәге чыдамады. Ана авырып түшәккә егылды. Бу дөньяда яшәүнең кызыгы калмаган иде инде. Кемгә кирәк соң ул? Барына да үзе гаепле. Улының бәхете турында уйлыйсы урында миһербансызлык күрсәтте шул. Ходай шуның өчен кәзасын да өеп бирде: аны ялгыз калдырды. Үкенүдән дә зуррак газап бармы икән бу дөньяда? +Әнә шулай тилмереп, газапланып ятканда, кемдер әкрен генә өйгә килеп керде. "Сәлимә, балакаем, син икәнсең", — диде Хәлимә, кипкән иреннәрен көчкә кыймылдатып. Кыз, йомшак кулын аның маңгаена куеп: "Хәзер, Хәлимә апа, чәй куеп кибәрәм", — диде. Кура киләге белән мәтрүшкәле чәй эчкәч, авыру анага хәл кергәндәй булды, ә бераздан тынычлап йоклап та китте. Ул торганда, өйгә тавык шулпасы исе таралган иде. Сәлимә аны кайлап кына утыртып куйды, кашыклап кына Хәлимәгә тәмле шулпа ашатты. Авыруның йөзенә алсулык йөгерде, йөзендә елмаю шәүләсе күренде. Ул төнне Сәлимә авыру ана янында куна калды. Алар таң атканчы сөйләштеләр. "Сәлимә кызым, сезнең бәхетегезне мин кимердем. Барысына да үзем гаепле. Улым бар көе ялгыз яшим. Син дә, аны сагынып, гомереңне ялгыз үткәрәсең. Кичерә алсаң, кичер мине, кызым, — диде Хәлимә апа. — Их, барын да кире кайтара алсаң иде ул... Минем бит оныкларымны да сөя алганым юк. Үзем генә, бары тик үзем генә гаепле. Улымның бай яшәвен теләдем. Баксаң, яратып, бер-береңне хөрмәтләп яшәүдән дә зуррак байлык юк икән. Мин моны барын да куйгач кына аңладым", — дип өзгәләнде ул. Сәлимә, аның ябык гәүдәсен кочаклаган көе: "Язмышыбыз шундый булгандыр. Үкенмә, Хәлимә апа, алга карап яшик. Икебез дә бер кешене яратып гомер кичерәбез. Бу да зур бәхет ич. Аның исән-сау булуын телик. Мин беркемгә дә ачу сакламыйм. Курыкма, мин сине ташламам", — диде. +Таң атты. Хәлимә белән Сәлимә аналы-кызлы сыман бер-берсенә сыенып утыралар. Тынычланып калган ана йөзендә алсу кояш нуры чагыла иде. +Лилия НУРИЕВА, +Казандагы 96нчы гимназиянең +татар теле һәм әдәбияты укытучысы +Сер +— Әни, мин күрше кызы Сәлимәгә өйләнәм! — диде Дамир. +— Юк! Юк! Юк! — диде әнисе. +Галиянең ярым пышылдап кына әйткән бу сүзләреннән нидәндер курку, чарасызлык, аптырап калу сизелә иде. Ул, хәлсезләнеп, урындыкка барып утырды. Кир ярылса, кир астына төшеп китәргә дә риза иде ана. Болай буласын белгән булсам... Дамирга: "Улым, Сәлимә белән син — бер ата балалары. Күрше Хәлим абыең синең дә атаң иде", — дип әйтә алмый бит инде ул. Анасыннан рәтле-башлы кавап ала алмаган Дамир: "Ярый, әни, син уйлый тор, кичен сөйләшербез", — диде дә китез генә атлап чыгып та китте. +Галиянең күңеленнән, әллә әйтмәскәме, дигән уй сызылып үтте. Чыннан да, берәү дә белмәячәк. Юк, юк, алай эшләргә ярамый. Их, бу язмыш дигәннәрен, сындырыплар сыный бит. Егерме ел элек бу хәлгә тарыйсын белгән булсамы?.. Уйлары аны яшьлек чорына кайтарды. +Галия белән Хәлим чыгарылыш кичәсеннән соң озак кына капка төпләрендә утырдылар. Сөйләшеп сүзләре бетәрлек түгел, әллә нинди планнар корылды, бергә булырга дип кат-кат вәгъдәләр бирелде. Таң алдыннан салкынча булып китте, Галия йоклый торган келәт эченә керделәр. Кабат иреннәр бергә кушылды, бер-берсенең кочагында эреп бетәрләр төсле тоелды, мәхәббәт уты отыры көчәя барды. "Галия, барыбер бергә буласы... каршы килмә, бәгърем". Кыз сөйгәненә каршы килә алмады шул, ул егетнең кайнар кочагына тагын да ныграк сеңде... Һәм алар моңарчы татымаган назлы рәхәтлеккә, серле дөньяга очтылар... +Ике атнадан унсигезе тулган Хәлимнең кулына повестка тоттырдылар. Егет армиягә китте. Өч атнадан Галия үзенең көмәнле булуын белде. Башта әнисе кызын эт итеп сүкте, аннан соң икәүләшеп кочаклашкан көе еладылар. Бераздан, кеше-мазар сизгәнче дип, әнисе кызын Казанда торучы апасына ияртеп кибәрде. Ике ел дигәндә, кечкенә Дамирын кочаклап, Галия туган нигезенә кайтып төште. Ире үлгән дә Галия авылга кайткан икән, дигән хәбәр таралды. +Бераздан, Зилия исемле яшь балалы хатын ияртеп, армиядән Хәлим дә кайтып төште. И өзгәләнде дә соң Галия. Хәлимем кайткач, бергә булырбыз дигән өметләре челпәрәмә килде. Келәткә кереп, күңеле бушанганчы иңрәп-иңрәп елады, барын да сөйләп бирергә теләп кыкраса да, телен тешләп калды, тавыш-мазар чыгармады, үз эченә бикләнеп яши бирде. Хәлим дә берни сиздермәде. Әнә шулай ут эчендә янып яши торгач, егерме елның үтүен дә сизми калды. Былтыр Хәлим, күршедә генә улы Дамир яшәвен дә белмичә, дөньядан китеп барды. Инде менә тынычлана төшкәч кенә, улы Дамир, Хәлимнең кызы Сәлимәгә өйләнәм, дип, кабат утка салды. Шулай итеп, гомер буе яшереп килгән серне әйтергә туры килер микәнни? Нинди бетмәгән хәсрәт булды соң бу? Гомер буе янып, йөрәге кара күмергә әйләнеп бетте бит инде... Арт капканың шыгырдап ачылуы ишетелде, сөйләнә-сөйләнә, күрше Зилия килеп керде. "И-и Галия, балаларыбыз өчен шатланып бетә алмыйм, туйларын исән-имин үткәрергә язсын Раббым. Хәлим генә күрә алмады бу көннәрне. Үз кызы булмаса да, Сәлимәне бик ярата иде", — диде ул керә-керешкә. Галия сикереп үк торды: "Ни дидең? Үз кызы түгел иде, дисеңме?" Шаян сәхифә +УЕНЫЧЫНЫ БЕРГӘ +Туфан МИҢНУЛЛИН +Вәгазь +— Әгәр дә син бу дөньяда тыныч кына яшим дисәң, үзеңнең урыныңны дөрес сайла. Кешеләр тормышта үз урыннарын дөрес сайлый белмәгәнгә нужа чигәләр. Ты ныч яшәргә теләгән кешенең урыны — уртада. Алга да чыкма, артка да калма, яннан да атлама. +Мин — нимесләрдә плиндә булган кеше. Уртада йөрүем аркасында исән калдым. Бик алга чыксаң — кыйныйл ар, яннан барсаң — эттән талаталар, артка калсаң — аталар иде. +Көтүдә дә шулай бит. Алга чыккан кәкәнең дә, янга тайпылган сыерның да, артка калган сарыкның да сырт ына чыбыркы төшә. Уртадагы үз кае белән йөри. +Мин зарланган кешеләрне яратмыйм. Андыйлар бөтен кешене узмакчы булып алга йөгереп чыгалар да, кемдер аяк чалганга егылгач, кылыйлар. Кылама. Нигә кыларга? Алга чыгарга теләүче син генә түгел бит. Шуңа күрә аяк чалалар да инде. Алга чыгасың килсә, аяк чаласыларын белеп чык. Артыңнан таш атасыларын да бел. Шуларны белмәсәң, чыкма. Таш эләгүдән куркасың икән, уртада йөре. +Артка калганыңны күреп, артыңа китереп типсәләр дә кылама. Нигә артта каласың? Ишәкмени син? Кеше бит син. Арттан гына барып, кемнәрдәндер төшеп кал ганны кыеп барырга чамалыйсыңмыни? Алай булмый ул. Бүтәннәрнең дә кыясы килә. +Яннан гына шомартып барырга уйлыйсыңмы? Юл чит ендәге укымга кереп чыгаргамы исәбең? Нәрсә, укымга керүне син генә яратасыңмы? Чыбыркы эләгәсен белми сеңме? Белгәч, уртада йөре. Анда көтүченең чыбыркысы китми. +Шулай. Тыныч кына яшисең килсә, уртада йөре, Туф ан дус, Туфан энекәш! +Шәүкәт ГАЛИЕВ +Кыюлык турында +йттеләр бер шагыйрьгә: +— Син дә яшисең кирдә... +Тарихка кара, туган, +Нинди кыюлар булган! +— Әйе, беләм, мин сак шул... +Безгә кыю булу кыен, +Үлгәннәргә ансат ул. +Равил Фәйзуллинга +ар иде кызыл шигырьләр... +Син язасың ак шигырь. +Әгәр булмаса сак шигырь, +Әгәр булмаса вак шигырь, +Әгәр булмаса чак шигырь, +Әгәр дә булса хак шигырь — +Ник язмаска ак шигырь. +Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ +Патрит +("Кайда минем илем" әсәреннән өзек) +"Атабыз бөек Сталин" үлде (1953 ел). Һәркайда кайгы митинглары, ә безнең кебекләр эчтән генә аңлап, шатланышып күз кысыша. Хәлләр үзгәрәчәк, болай бул са!.. +Чынлап та шулай булды: хәрби комиссариатка чак ыртып, безгә хәрби билет, паспорт, хәтта "За победу!" медале дә бирделәр. Паспортка әсирлектә булган, ярал ы түгел, дигән сүзләр язылган язылуын да... Хәер, аныс ы вак мәсьәлә. Шатланып, кәкәгә кыңгырау таккан шикелле, медальне тагып, гаиләм янына тупылдап кай тып кердем, агай... +Өем бар хәзер, бакчам бар, тавык-кәкә асрыйбыз, батырып эшләп йөрим, миннән бәхетле кем бар дөньяд а! Нәрсә ди әле казакълар? "Казакъ халкы кәйләүдән кәйләүгә кымыз эчеп, ит ашап йөргән халык, кир өст ендәге эшне татарлар гына бетереп йөргән",— диләрм е? Ә урыс нәрсә ди? "Лопата, кирка и лом, вот тебе татарский диплом!" — диме? Ярый, көлсеннәр, сабыр итеп эшләсәң, бер рәхәтен барыбер күрәсең аның... +Кичләрен эштән бушаган арада, эч пошмас өчен, мин Германиядә "артист" булып йөргән чакларны искә төшерәм, кайбер шигырь-кырларны язып Казанга, Язучылар союзына юллый торам. Аннан да миңа хатлар килә башлады. Гази ага Кашшаф, хат белән генә чикл әнеп калмыйча, Алмалыкка ике мәртәбә үзе килде. Төннәр-көннәр буе мине сөйләтеп, Муса Кәлил хакынд агы хикәятләремне язып алып китте. +Бераздан минем исемне дә кертеп, газета-журналларга яза башладылар. Корреспондентлар килә, фотол арга төшерәләр, Мусаны күргән, аның янәшәсендә булган дип, экспонат итеп, мине телевизорлардан күрс әтәләр. Хатыным Халидә каршында да дәрәкәм үсеп китте: +— Син саткын түгел, патрит икәнсең, — ди. "Патриот" сүзен шулай кыскартып әйтә... +Гәрәй РӘХИМ +* * * +Күкрәгемнән +Йөрәгемне алып, +Мәкнүн йөрәген куйдым. +Ренат Харис шигыреннән +уенымнан +Башымны алып, +Электрон-исәпләү машинасы куйдым, +Иңнәремнән \ No newline at end of file diff --git a/QU/2016-04.txt b/QU/2016-04.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..e03a7d8681f4b3f2f5330e61fd7dd3020010d6ef --- /dev/null +++ b/QU/2016-04.txt @@ -0,0 +1,2502 @@ + +Габдулла Тукайның тууына — 130 ел +ҮЗ ТУКАЕБЫЗ +Бу дөньяны сабый чактан ук Тукай шигырьләре аркылы +күреп-белеп, ул язганча кабул итеп үскән бәхетле буын +кешеләре без. +Авылыбыздан өч чакрымда урнашкан Әнәк урманына +бару үзе бер батырлык санала иде, чөнки урман белән авыл +арасында Шүрәле чокыры бар бит! Ул чокырның кырыннан +узарга да курка идек без. Нәкъ Тукай поэмасындагыча, +монда шүрәлеләр бар дип, куркыныч итеп сөйлиләр иде. +Имеш, Шүрәле чыгып сине алып китәргә һәм кытыклап +үтерергә мөмкин. Хәзер аңлашыла: бу, әлбәттә, ата-аналар +хәйләсе булган. Үзләре көне-төне эштә, балалар теләсә кайда +йөрмәсеннәр өчен ярдәмгә чокырдагы Шүрәле килгән. +Тукай кадәр Тукай: +Һич гакәп юк, булса булыр, бик калын, бик күп бит ул, +Күктә ни булмас дисең, — очсыз-кырыйсыз күк бит ул! - дип язгач, ничек ышанмыйсың ди?! Куркабыз, зурлардан башка аяк та атламыйбыз ул якка. Шүрәленең кыяфәтен дә Тукай язганча күзаллыйбыз, аеруча куркытканы — "маңлаенда мөгезе" һәм "ярты аршыннан озын бармаклары". Иң кызыгы шул: "Шүрәлебез һаман да шунда яшәп ятмый микән?" дигән шик күңел түрендә хәзергәчә саклана... +Тукай дөньясы, үзем хәреф таный башлаганчы ук, апаларымның әкиятләрне кычкырып укуыннан кереп калган булса кирәк. Малайлар арасында: "Безнең Гали бигрәк тату Кәкә белән", — дип үртәшүләребез, "Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор", — дип этебезне өйрәтеп маташуларыбыз уен гына булса да, яшьләй тырышырга кирәклеге, эш беткәч кенә уйнарга яравы һәм башка үгетнәсихәт күңелләребезгә шулай сиздермичә генә сеңеп барган, күрәсең. Һәрхәлдә, гомер буена Тукайга мөкиббәнлегемне башкача аңлатып та булмый. +Кордашларымның күбесе минем белән, мөгаен, килешер, укырга дип, беренче тапкыр Казанга: "И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!" — дип барып кердек, "Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур", — дип, тырышып-тырышып, белемгә, мәдәнияткә, сәнгатькә тартылдык. +Яши-яши шунысы аңлашыла — Тукай гел янәшәбездә! Даһи Тукаебыз, үз язмышының бик ачы булуыннанмы, бу дөньяны бик иртә һәм бик тирән аңлап, киләчәктә милләт каршында килеп туачак хәлиткеч сорауларга кавапларны да әзерләп куйган кебек тоела. Әйе, моны аңлар өчен күп еллар кирәк булды. Сүз дә юк, мин үземне Тукай икатының белгече дип санамыйм, шуны искәртеп куясым килә: максатым аның икатына бәя бирү түгел, күңел түрендәге үз Тукаем турында сөйләү. Дөресен әйтим, Габдулла Тукайның шәхси китапханәмдәге китапларын кулыма алып, иркенләп укып утырырга элегрәк һич вакытым китмәде. Әмма балачактан ук яттан белгән шигырьләренең вакыт-вакыт, төрле вазгыятьләрдә телемә килгән чаклары булды. +90 нчы еллар башындагы сәяси давылларны гына искә төшерик. Алардан исән-имин генә түгел, уңга-сулга тайпылмыйча, чыныгып, көчәеп чыгуыбызда да Тукайның роле зур дип саныйм. Мәйданнарда гына түгел, рәсми трибуналардан торып фикерләрен кыю киткерә белгән аңлы, зирәк язучы-шагыйрьләребезгә рәхмәтлемен. +"Рус кирендә без әсәрле, эзле без, / Тарихында бер дә тапсыз көзге без", — дип белдерде алар, Тукайга ияреп. +Шул еллардагы бер митингта: "Син, Шәймиев, татармы соң?" дигән лозунг күреп: +Кырлап торам торган кирем тар булса да, +Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да; +Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт +Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да, - дип әйтәсе килде. +Рус белән татар арасына чөй кагарга теләүчеләргә дә кавапны Тукай бирде: +Рус белән тормыш кичердек сайрашып, +Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып. +Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып, +Без шаярыштык, вакытлар алмашып. +Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — +Без туган бер кепкә бергә теркәлеп... +Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул иткәндә дә, тәвәккәллекне Тукай юлларыннан таптык. +Без сугышта юлбарыстан көчлебез, +Без тынычта аттан артык эшлибез. +Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? +Хаккыбыз уртак ватанда шактый ук! +Иң катлаулы мизгелләрдә Тукайча фикерләдек: "Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!" +Беренче татар конгрессында шыгрым тулы зур залның аягүрә басып, сөенечле күз яшьләрен яшермичә: "И туган тел, и матур тел", — дип кырлавы хәзер дә күз алдымда тора. Кир шары буйлап сибелеп яшәгән милләтебезне Тукайның "Туган теле" әнә шулай яңадан берләштереп куйды. +Инде соңрак, "кара йөзләр" безнең халыкны чит илләргә куалый башлагач, ирексездән шушы юллары искә төште: +Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әкәл; +Бәйләмеш бу киргә безне Тәңребез (гыйззе вә кәл)... +Ап-ачык бу бер каваптыр, сүздә түгел, басмада: +- Если лучше вам, +Туда сами пожалте, господа! +Хәзерге көннәрдә, борынгы Болгарны яңарту белән шөгыльләнә башлагач та, Тукай томнарын актардым. Бөек Болгарның аның икатында чагылмавы мөмкин түгел, әлбәттә, табылды аның сүзе. Аны халыкка киткерү өчен бик күркәм кай да килеп чыкты. 2014 елда, Болгар тарих-археология комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергәч, август аенда ЮНЕСКОның генераль директоры Ирина Бокова, сертификат-шаһәдәтнамә тапшыру өчен, Татарстанга махсус килде. Муса Кәлил исемендәге опера һәм балет театрындагы тантанада үз чыгышымда болай дидем: "Борынгы Болгарның Бөтендөнья мирасы исемлегенә керүе — халкыбызның дөньякүләм танылуына тагын бер зур адым... ЮНЕСКО тамгасы татар халкының үз тарихын бәяләүче, саклаучы, ихтирам итүче, аның кадерен белүче үрнәк халык икәнен күрсәтеп тора һәм торачак. Барыгызны да шушы күркәм вакыйга белән котлыйм! +Бөек Тукаебыз, бүгенге истәлекле вакыйганы алдан күргән шикелле, моннан 110 ел элек болай дип язып калдырган: +Дөньяда болгарлар әле дә бар икәненә ышансыннар; +Якты бәхетебезгә көнләшсен һәм үзләре дә омтылсыннар. +Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен; +Мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен". +Бу шигъри юлларны үзебезгә фатиха дип тә, васыять дип тә, нәсыйхәт дип тә кабул итү дөрес булыр дип саныйм. +Язмамны Шүрәле чокыры дип башлаган идем, Тукай әйтмешли, "Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит "Шүрәле". Һәм моның бер хикмәте бар. +Татарстан Президенты вазифасында чагында бик күп илләрдә булырга, андагы икътисад-сәясәт торышын гына түгел, халыкларының гореф-гадәтләрен, милли геройларын, әкияти образларын күрергә туры килде. Гадәтем шундый: кайсы да булса халыкта дөньякүләм күренекле сәнгать әсәре күрсәм, башыма гел бер уй килә: үзебезнең татарда моңа тиң көчле һәм тәэсирле әсәр бармы? Күп очракта табам да горурланам: талантлы безнең халык! +Күптән түгел атаклы француз скульпторы Жак Луи Готьеның Россиядәге Касли заводында чуеннан коелган ике мәшһүр сынын бүләк иттеләр: Дон Кихот һәм Мефистофель. Сынчы аларны парлы итеп ясаган: берсе — Игелек, икенчесе — Явызлык образы. Каршыма бастырып куйдым да, гадәттәгечә, уйлана-эзли башладым. Бездә бармы шулай коеп куярлык персонажлар? Әдәбиятыбызны, халык аваз икатын барлап чыкканнан соң, кинәт башка килде: Шүрәлебез бар лабаса! Татар һәм гомумтөрки мифологиясе персонажы, урман заты, Тукайның "Шүрәле" поэмасы аркасында дан казанган күренекле героебыз. Күбесенчә явыз рух дип кабул ителсә дә, Тукай аны яратып тасвирлаган кебек, үзенең шактый язмаларын Шүрәле псевдонимы астында нәшер итүе дә шул хакта сөйли түгелме? Шүрәле берсенә дә охшамаган, үзенә бер төрле әкәмәт: явыз булса да, Мефистофель кебек иблис түгел, беркатлы булса да, Дон Кихоттай хыялый түгел. "Карак-угры түгел", "шулай да бик үк тугры түгел", — дигән Тукай үзе. +Әдәбиятыбызда, сәнгатебездә иң киң чагылыш тапкан әкияти герой да шул ук Шүрәле. Бөек Бакый Урманчедан башлап хәзерге заман рәссамнарына кадәр күзалласак, Шүрәленең нинди генә образлары юк! Ел саен үткәрелә торган балалар рәсем конкурсы "Сөйкемле Шүрәле" үзе генә дә ни тора! Нинди милләттән булуына карамастан, һәр баланың — үз Шүрәлесе. Бервакыт Кырлай музее янындагы Ия елгасы ярында Шүрәленең агач ботакларыннан ясалган сыннарын күреп сокланган идек. Инде Камал театры каршына килеп утырган Былтыр белән Шүрәлене дә, Шүрәле катнашында күпме спектакль-тамашалар куелганын да исәпкә алсак, бу геройга карата игътибарның артканнан-арта баруы көн кебек ачык. +Ә инде дөньякүләм мәшһүрлегенә килсәк, бүгенге көндә иң танылган бердәнбер татар балеты — Фәрит Яруллинның "Шүрәле"се. Мәгълүм булганча, 1950 елларда Ленинградның С.Киров исемендәге опера һәм балет театрында куелгач (хәзерге Мариинский театр), "Шүрәле" ил һәм дөнья буйлап сәяхәт иткән: Мәскәүдә Россиянең Зур театрында, Киев, Харьков, Одесса, Львов, Рига, Таллин, Ташкент, Алма-Ата, Дүшәмбе, Уфа, Чиләбе, Саратов, Горький, Улан-Удэ, Новосибирск театрларында куелган, Германия демократик республикасына (ГДР), Польшага, Албанияга, Болгарияга, Румынияга, Чехословакияга, Монголияга кадәр барып киткән. Төп партияләрне Майя Плисецкая, Юрий Григорович кебек күренекле бию осталары башкарган. Күптән түгел Санкт-Петербургка, Мәдәният форумына баргач, Мариинский театрда булырга туры килде. Афишаларында — "Шүрәле" балеты, шактый уңышлы бара, билетлар күпкә алдан сатылып бетә, диделәр. +Тугандаш казакъ дусларыбыз инде ике ел элек 50 һәм 500 тәңкәлек көмеш тиеннәренә Шүрәле белән Былтыр рәсемен уйганнар икән. Шәп идея. Берни әйтеп булмый — уртак Шүрәлебез... Бүгенге мәгълүмати технологияләр заманының калку бер үзенчәлеге — кешенең күп нәрсәне визуаль рәвештә, ягъни карап-күреп, "бренд" дип аталучы тамгалар, символлар аша кабул итүе. Шул сәбәпле сорау туа: Тукай үзебезнеке икән, аның Шүрәлесен дә милли символларыбызның берсе дәрәкәсенә күтәрер вакыт китмәде микән? +Йомгаклап әйткәндә, Тукай икаты — мәдәният, сәнгать, әдәбият әһелләренә генә түгел, һәркайсыбызга бетмәс-төкәнмәс илһам чишмәсе. Милләтебезне саклау һәм үстерү өчен һәрберебез үз урынында Тукай кодексы буенча эш итәргә тиеш. Бу таләпне алдыбызга бүгенге глобаль дөнья куя. +Минтимер ШӘЙМИЕВ, +Татарстан Республикасының +Беренче Президенты +Рөстәм +Вәлиев +ДӨНЬЯ ГАМЕ +РОМАН +Ул һәрвакыт шәһәрдән беразга китеп, кабат әйләнеп кайткач, үзен беркадәр чит итеп сизә торган иде. Кыелган хатларны укыганда да, әле үзен монда түгел, Каектамы әллә авылдамы дип хис итә иде. Бу юлы ул өстәлендә Фирая ханымнан берәр хат күрермен дигән тирән ышаныч белән кайткан иде. Ләкин көтелгән хат күренмәде. +Кайда икән ул хәзер, нишли икән? Габдулланы искә аламы? +Аның йөз сызыклары, тавышы онытылды... хәтере тоныкланды, ханым хисләр дәрьясына кереп югалды. Аның исендә әле... кайчандыр Фирая белән күңел түрендәге бик тә яшерен нәрсә турында сөйләштеләр ... алар арасында булырга тиешле үтә нечкә, ягымлы нәрсә турында. Апасы яшендә иде бит ул! Габдулла шундый кыюсыз малай иде... +"Мин олыгая алмыйм, юк!" — дип уйлады ул, малайларча кәберсенеп. Үзенең дусларын күзалдына китереп, аларның тормышын, олыгаюларын һәм тәкъдирләре алдында түземлелекләрен үзенеке урынына куеп карады. Менә, мәсәлән, Миңлебай, аның Уральскидагы сабакташы, хәзер исә ул театр артисты Габдулла Кариев: яраткан хатын-кызы белән яшәп ята, үзләренең уртак почмагы булмауга исе китмәде, һәрвакыт юлда, никахлары да теркәлмәгән. Әгәр балалары туа калса, уйнаштан туган дип саналачак. Ләкин рәсми рәвештә алар арасында бер-берсен аңлаудан торган мәхәббәт хөкем сөрә. Вакыт-вакыт Габдуллага да Фирая белән икесе арасындагы шундый тормыш күзалдына килә, ләкин ул аны чынга ашмас хыялга саный. Хәзер ул бик еракта, шуңа чиксез авыр да, шул ук вакытта ул сагыш, ничектер, татлы да — аны бу газаптан бары тик хезмәте генә коткара ала! +Ул тагын Мария Карловнага йөри башлады, дөрес, күп шөгыльләнмәделәр, аның каравы бик теләп һәм озаклап тегесе-монысы турында сөйләшеп утырдылар. Кайчакларда Фирая ханымны телгә алалар. Шуннан соң ул тагын дулкынлана һәм үзен бәхетсез дип хис итә башлый. +Сентябрь азагында редакция "Болгар" номерларына күченде, Габдулла да шунда бүлмәгә урнашты. Ахыры. Башы 2-3нче саннарда. +"Болгар" номерларының хукасы Әбүзәр Бәхтиев дигән эшкуар иде. Кунакханә Вена модерны белән төзелгән, хикмәт ясалышлы, гөмбәзләр, борылмалы балконнар, почмакларына манараны хәтерләткән каланчалар куелган бик зур өч катлы йортны били. Монда һәрберсе бәрхет пәрдәле, ванна бүлмәле, су үткәргечле, һәр катында телефонлы йөзләгән номерлар бар, күптән түгел генә кунакханә электр белән яктыртыла башлады, дөрес, бу кадәр файдалануны күтәрә алмыйча, кичләрен ут гөлт итеп сүнеп куя иде. Бөлгенлеккә төшкән алпавытлар да, эшен уңышлы алып барган сәүдәгәрләр дә, китап бастыручылар белән актёрлар да, мөфтияткә изге дәрәкәгә указ алырга баручы шәкертләр дә, хәзер Төркестанда яшәп, ел саен ата-бабаларын зиярәт кылырга кайтып йөргән бай әтиләр һәм аларның балалары биредә туктала иде. Гадирәк номерларда — Казанның төрле контора, фирмаларында, редакция типографияләрендә эшләүче хезмәткәрләр, — бер сүз белән әйткәндә, пролетарийның зыялылары... әмма шулай да килеп-китүчеләрнең иң күбесе сәүдәгәрләр белән төрле фирма вәкилләре, яңа егерменче гасырның киңүчеләре, булдыклы уллары булды. +Аларның ашкынулы хәрәкәтен, киеренкелектән кызарып чыккан йөзен, очкынланып торган карашын күзәтү, кычкырып көлүләрен ишетү кызык — барысы да уңыш казанган кешеләр, дип уйларсың. Редакциядән әйләнеп кайткач, Габдулла, көндәлек мәшәкатьләрдән бушану өчен, ачык тәрәзә янына утыра да кунакханә каршына килеп туктаган тарантас һәм фаэтоннарны күздән кичерә. +Габдулла түбәтәйле юан кеше утырган тарантасны абайлап алды, тегесе болайга таба борылды — бу Акчурин, Хәсән әфәнде! Өч минуттан ул инде номерда иде, тиргә баткан, уңайсызлануын ягымлы көлүе белән капларга тырышты. +— Йортка иминлек иңсен! Уһ, мондый баскычтан менү минем яшьтәгеләр өчен түгел. +Габдулла урыныннан торып, аның каршына килде, урындыкны аңа таба этеп куйды һәм хезмәт күрсәтүче егетне чакырып, самавыр китерергә кушты. +— Тагын берәр нәрсә... — диде ул, — прәннекме шунда. +— Бай яшисез, прәннекләр белән сыйларлык булгач, — дип шаркылдады Хәсән әфәнде. — Миңа берәр касә чәй булса китә. Эссе — башка кабарлык... сентябрь диген, кәһәннәмдәге кебек! Тартыгыз, тарт, ияләндем инде, улларым да сигара белән агулана. +Кунак шикәр тешләп чәй эчте, зур кулъяулыгы белән битенә тибеп чыккан тирне сөртте. Аннары касәсен тәлинкәгә каплап куйды. +— Һәр кичне сезнең шигырьләрне укуны гадәткә керттек, Габдулла әфәнде. Оныкларым яттан белә, аһәңле икатыгызның гүзәллеген тоюларын күзәтүе рәхәт. Безнең наширләргә балалар өчен махсус китаплар чыгарырга Аллаһ акыл биргәндер. +— Әйе, әйе, — диде Габдулла, аны-моны уйламый гына, үзенең башында, шундый зур кунакны нәрсә китерде икән, дигән уй бөтерелде. +— Безгә, Аллага шөкер, үзебезнең матбугат һәм искитәрлек каләм әһелләре булган бәхетле заманда яшәргә насыйп булды. Шәхсән үземә, дөресен әйтим, безнең фабрика турындагы мәкаләләрегез ошады. Сез турысын әйтеп язасыз, беренче мәлдә, бәлки, ошатып та бетермиләрдер, ләкин аның, һичшиксез, файдасы бар. Менә, Алла бирсә, Бельгия киһазлары алам, эшчеләргә киңелрәк булыр. — Бераз сүзсез торгач, ул кинәт кенә сорап куйды: — Сезне безнең фирманың тарихы кызыксындырамы? Һу, бу — хәзерге яшьләр өчен гыйбрәт алырлык тулы бер хикәят! Минем бабам, Курамша Акчурин, Сембер алпавытларының мануфактурасын йон белән тәэмин итеп торган. Аннары Зиябашта үз фабрикасын төзегән. Хәзергеләр белән чагыштырганда — тфү — төкерек! Ләкин һәр эш аздан башлана. Хәзер акционерлык кәмгыяте, мин директор — каваплы кеше. Тик менә яшем генә... эшләр белән күбрәк Якуб шөгыльләнә. +— Сез дә бит, Хәсән әфәнде, эштән читләшмисез. +— Мин булдыра алганча нәселем алдында бурычымны үтим. Минем тырышлык белән шулай ук кәмгыяте хәйрияләр оешуы белән горурланам... Мәгърифәт тарату, музыка, хәтта хатын-кызлар комитеты бар. Сез көләрсез: андый миллионерларга чын ярлы-ябагай оешмалары нигә кирәк, диярсез. Бу икейөзлелек һәм монафикълык диярсез. Шулай да милли тигезлек шартларында... кыскасы, үзегез аңлыйсыз. +Габдулла башын селкеде. Аңлавы кыен түгел: хакимиятнең кырыслыгы мөселманнарны берләштерде, изелүгә карата килешмәүчәнлек рухын ныгытты, шул сәбәпле кемнәрдер дини һәм милли бергәлеккә ышанды. Чыннан да, тарихның аерым баскычларында байлар белән ярлыларны берләштерү мөмкин булган! "Ләкин бай беркайчан да үзенең ярлы милләттәше хакына акча янчыгын ачмас!" — Ялгышмасам, Хөсәен Ямашев шулай дип әйткән. Үзе бу ачы чынбарлыкны күптәннән аңлаганга шулай дигән. +Эшлекле кеше авызыннан мондый тасма теллелекне ишетү кызык! Шундый ук идеалист микәнни ул? +...Милләт алдында чәчәк ату өчен зур юллар ачыла, Россия, Уралдан башлап Һаратка кадәр, тиз арада безнең сәнәгатьчеләр һәм сәүдәгәрләр кулында булачак. Хөкүмәт таш диварлы ныгытмаларын куйган урыннарда хәзер тынычлык хөкем сөрә. Ырымбурда, Каекта, Омскида, Троицкида — бар кирдә без гыйбадәтханәләр, сәүдә йортлары, фабрикалар төзедек. Казанда басылган китапларны империянең дистәләгән төрки халкы укый. +— Шунысын да исәпкә алыгыз: мөфти вазифасында, менә инде йөз илле ел, бары Казан муллалары гына. Бу — казанлылар мөселман милләтенең аерым нигезе кебек була дигән сүз. +— Андый милләт юк, Хәсән әфәнде, — диде Габдулла акрын гына. — Казанлылар күптәннән халык буларак билгеле һәм аларның үз телләре бар — татар теле. Крәстиян белән эшче төрки телдәгене укымый, бу хәтта зыялылар теле дә түгел, бу, кичерегез, эшкуарлар теле, алар үзләре яшәгән кирләрдә генә шушы телдә аңлашалар. Мин — әдәбиятчы, бу хакта минем фикеремне ишетәсегез килсә шул: мин гади халык, крәстиян һәм эшчеләр телендә язылган әдәбиятыбыз турында хыялланам. Инде ул заманның китүенә ышанам. +Хәсән әфәнденең йөзе караңгыланып китте, ләкин ул килеште: +— Дөрес. Шигырьләрегезне укыганда, телебезнең никадәрле бай һәм аһәңле булуын аңлыйм. Авыр көрәштә без динебез, башка яшәеш хокукларын яклап кала алдык, хәзер безнең кулда байлык та бар. Байлыктан башка гәзит һәм китапларны күп итеп бастырып булыр идемени? Һәй, әгәр сез матур сөйләмегез белән мөселманнарга Аллаһы Тәгалә исеменнән яктыртылган барлык игелекле эшләр турында сөйләсәгез иде! +— Ишаннар, дин белгечләре һәм башкалар турында шулкадәр күп яздым, миңа күптән кәннәткә юл ябылды. +— Ярар, кәннәт хакында... анда керергә рөхсәт кәгазен муллалар гына бирми, — диде ул дорфалык катыш яклаган тон белән. Шул ук дорфа катыш үз-үзенә ышанганлык белән бүлмәгә күз йөртеп чыкты да башын чайкады: сезнең кебек талантлы кешегә иркенрәк торак булса да яраган булыр иде. Сезнең Гыйсмәтуллин йорты белән кызыксынганыгыз юкмы? Йортның яртысы, мөгаен, сезне канәгатьләндерер иде. +— Гасыр азагына да түләп бетерә алмассың. +— Сезгә түләргә туры килмәс иде. Нәрсә дип әйтүем, йортның икенче яртысын безнең акционерлык кәмгыяте ала. +— Юк, Хәсән әфәнде, үз бүлмәм китә миңа. +— Ярар, анысы үз эшегез. Яшь чагымда минем дә исем китми иде. — Ул, шаярып, симез гәүдәсе белән яшьләрчә килкенеп, кинәт сикереп торды һәм буялган шома идәнгә аздан гына барып төшмәде. +— Сезнең белән гәпләшү бик күңелле булды, — диде ул, Габдулла белән саубуллашып. — Зинһар, озатмагыз. +Кырын-кырын барып, ишек яңагына бәрелде һәм таркаулыгыннан ишекне ачык калдырып, Хәсән әфәнде чыгып китте. Бер минуттан хезмәт күрсәтүче егет йөгереп килде, сөйләнә-сөйләнә, савыт-сабаны кыештырды: +— Ис-сең китәр! Яңа пешкән прәннекләр, ул берсен дә ашамаган, гаккәп! +Габдулла прәннек салынган капны алды да егеткә сузды. +Иртән гадәттәгедән иртәрәк уянды, номерында чәйләп алды да редакциягә барырга кузгалды. Әле беркем дә килеп китмәгән, өстәлдә яңа гына типографиядән килгән корректура битләре ята. Ул укырга утырды. Берәр сәгатьтән эшен тәмамлады да тәмәке кабызды. Баскычта сөйләшкән тавышлар ишетелде, ишек ачылды, һәм Борһан Шәрәф бусага артындагы кемнедер чакырды: "Узыгыз, үтенәм. Ул монда". +Оялудан бит очлары алланган ике кыз күренде, алар артыннан килешле сынлы, артык нәзакәтле Борһан атлады. +— Таныштырырга рөхсәт итегез... рөхсәт итегез, рөхсәт итегез! +Габдулла тоныкланып киткән тавыш белән: "Исәнмесез", — диде. +Кызларның берсе, ялтырап торган яшькелт-соры күзлесе, аны тәмам каушатты. Аның өстендә гади генә ак батист күлмәк, артка бәйләнгән киңел батист яулык нәфис йөзен ачып тора. "Зәйтүнә", — дип кабатлады Габдулла кызның исемен эченнән генә һәм, кычкырып әйтмәдемме, дип сискәнеп китте. +Борһанның күп сөйләшергә яратуы, тәкәллефлелеге урынлы булды, ул кызларны кайлап утыртты, чәй-кәнфитләр турында кайгыртты, бертуктамый сөйләнде. Ул арада Габдулла үз урынына утырды, бер кирәкмәскә корректура битләрен караштыргандай итте. Каһәр төшкере итәк корты, монда кызлар ияртеп керергә каян башына килгән диген! Чыгып качсаң, яхшы түгел, күзле бүкән шикелле утыр инде. Әле бәйләнә башларлар: "Аһ, укыгыз, зинһар, аһ, шигырегезне бүләк итегез! Түземлегем китми!" +Бәхеткә, кызлар үзләре дә уңайсызланды, озак тормады. Борһан аларны озата чыкты. Ул әйләнеп кергәч, Габдулла күңелендәгесен әйтеп салды: янәсе, ул беркем белән таныштыруны сорамаган, Борһан моннан соң мыегына чорнасын... +— Ярар, ярар, — дип көлде Борһан. — Бик үтенделәр, мин каршы тора алмадым. Курсисткалар, алдынгы яшьләр, ахыр чиктә, синең укучыларың... Дөресен әйткәндә, мин эш белән килдем. "Кисекбаш"ны безгә бир, аерым китап итеп чыгарырбыз. +— Мин бит журнал өчен яздым. Галиәсгар үпкәләр. +— Галиәсгар белән килештек. Тулысынча бастыра алмый, өлешләп — тәэсирне генә боза. +— Эшем кешесе дә инде син, Борһан! +— Менә кулыңа әзер китабың килеп керсен, шунда әйтерсең, Шәрәфләр эшлеклеме, юкмы икәнне. — Ул сагышланды, — бәлки поэмаң безнең соңгы басмабыз булыр. Губернатор тәмам котырды. +Борһан китте. Эч поша, күңелсез!.. +— Миңа хатлар юкмы? — дип кычкырды сәркатипкә. +— Юк, Габдулла әфәнде, — дип кавап бирде ябык кына егет, башын ишектән тыгып. — Бәлки кичке почта белән булыр. +Ул бары кулын гына селкеде дә, кадактан пәлтәсен алып, чыгу юлына юнәлде. Борһаннан акча хакында сорыйсы калган, дип уйлады ул, пәлтәне алыштырасы иде. Эч поша!.. +Икенче көнне йөзенә ахмак елмаю ягылган сәркатип тантаналы рәвештә аңа хат сузды. Кемнән икән? Фирая ханымнанмы? Әгәр ниндидер тарту көчләре чыннан да бар икән, ул Габдулланың көткәнен сизәргә тиеш. +— Алыгыз инде, Габдулла әфәнде. +Хат Әмирдән, Өчиледә танышкан егеттән иде. Ул әтисен тагын бер генә кышка мәдрәсәдә калдырырга үгетли алуы, бик күп укуы, язуы, бертуктамый "Шильон мәхбүсе" турында уйлануын хәбәр иткән; икенче елга, мөгаен, атасының сүзеннән чыкмас — өйләнер, өстәвенә кызны ошата да икән. Берничә биттән торган буталчык, күңелендәгене бушаткан, ара-тирә китди фикерләр дә күренгәләп куйган, киңәше белән ярдәм итүен үтенгән бу хат Габдулланы дулкынландырды. Шул ук кичтә ул кавап язарга утырды. +"Мин киңәш бирә алмыйм, бары үз тәкрибәмнән чыгып әйтә генә алам", — дип уйлады ул, каршына ак бит куеп. Каләмен кулына алды. +"Мин сезне гади һәм ихлас күңелле кеше дип кабул иттем. Беркатлылыгыгыз, кичерегез, минем бик күптәнге самимилегемне хәтерләтте. Казанга да кыюсыз гына кыендым: "Мин бит анда кәмгыятьнең күпме катламын күрәчәкмен, бәлки, алар белән сөйләшергә дә туры килер! Мөмкин хәлме ул? Алар бит киләчәктән хәбәр бирүчеләр!" — дип уйладым. Әгәр миңа шул вакытта, мәсәлән, Гаяз Исхакый шул ук ипине ашый һәм шул ук суны эчә, алар да үлемсез түгел, дисәләр, ышанмаган булыр идем. Аннары күп нәрсәләргә күзем ачылды. Аларның колагыма: "Шигырьләреңне халык аңлый һәм ярата. Жәл, бик арзанга биргәнсең, без күбрәк түләгән булыр идек", — дип пышылдауларын ишетеп, таң калган идем. Баштарак шаярталар, түбәнсетәләр дип уйладым, ләкин күрәм: китди икән! Аларның киләчәк турында сөйләшүләре минем өчен, халык өчен дәдер, мөгаен, — артык томанлы. Хәзерге мәшәкатьләргә бернинди игътибар һәм кызыксыну, крәстиян белән эшчеләргә карата теләктәшлек юк. Миңа калса, хәзергенең һәр минуты кадерле, хәзергесе кыйммәт. Киләчәк — мине дөрес аңлагыз һәм мин-минлектә гаепләмәгез — ул минем хәзерге минутлардан төзелә, әгәр Аллаһ биргән көннәремне мәгънәле итеп яшәсәм, билгеле. Киләчәк хакындагы аларның буталчык киңәшләре тулысынча төгәлләре белән катышты, ягъни, гади генә әйткәндә, һәрберсе минем күңелемә үтеп керергә тырышты: үзең турында уйла, кешечә яшә, яхшырак киен, үзеңне дәрәкәле тот, янәсе, дусларыңны да шундыйлар арасыннан эзлә. Байларны алар шундый үгетнәсихәтләре белән хәлдән тайдырдылар. Ләкин алар минем көннәр, төннәр буе эшләвемне, үзем анык белгәннәрне төшерергә тырышуымны сизделәр микән? Арыдым мин ул чакта, арыдым. Әлегә кадәр ул арыганлык килкәмнән басып тора. +Кешенең асылы аның эшләгән эшендә, әңгәмәләрдә беленә, әгәр сөйләүче фикерләү сәләтенә дә ия булса, билгеле. Күренекле эшлеклеләрнең: "Ирек! Милләт! Дин!" — дип кычкыруларында акыллы эшләргә сәләтлеме икәнлекләрен тотып алу мөмкин түгелдер. Өмет белән Ауропага карыйбыз — анда да киләчәктән хәбәр бирүчеләр бар, ләкин араларында шәхесләр юк... +Күп сөйләндем, тик бернинди киңәш бирә алмадым. Аннан соңгы сорауларга бөтенләй кавабым юк. Гаилә кору мәсьәләсендә... Нәрсә әйтергә? Мин үзем буйдак һәм андый эшләрдә кыюлыгым китми. Өстәвенә, хәзерге үз-үземне тотышым бала чактагы нәрсәнедер хәтерләтә. Малайларның алмагачларны селкетеп, куеннарына тутырган чаклары булгалады. Минем берне генә алырга да кыюлыгым китмәде. Шуны күреп, бакчачы миңа үзе бирә торган иде. Мин иптәшләремә горурлык белән: "Ул үзе бирде!" — дип әйтә идем. Хәзер дә шулай, бер кызга да үземнең хисләремне белдерергә батырчылык итмим. Әгәр кыз үзе миңа кулын бирсә, теземә төшеп, бу гүзәл кулны иренемә китерә алам: ул үзе бәхетле итте мине, үзе! Көлке түгелме инде болар, йә? +Шушы көннәрдә редакциягә гакәеп кыз килгән иде. Кешегә бәхет өчен күп кирәкмени — акыллы, ягымлы кызны очрату һәм бергәләп гаилә оясы тергезү, бар да гади, бар да кешечә!" +...Нокта куйганда, таң беленә иде инде. Ул, канәгатьләнеп, өстәл кырыена учлары белән таянып артка этелде һәм катып калган мускулларының рәхәт сулкылдавын тойды. Аннары, ут капкандай, өстәлгә иелде, хәйләкәр сагышлы чырай белән каләмен кәгазь битеннән йөгертте. +Минемчә, тик яралган ул сөелергә, +Сөяргә һәм куанырга, көенергә; +Күргән саен, минем төсле гашыйкларга: +"Бу минеке булмас!" — диеп көенергә. +Дусларына язган хатларын ул еш кына әнә шулай әле генә уйлаган дүртьюллыклар белән тәмамлый иде. Нигә — тик ул моны аңлата алмады. Бәлки, кешегә карата тулысынча ышанып бетмәгән, якын күреп бетермәгән хисләрдән чыгып шулайдыр? +Конверт табылмады, битләрне өстәлдә калдырып, ятагына күчте. +Кунакханәдә мичләрне иртән дә, кичен дә ягалар. Яңа киселгән утын китерделәр, урамда турап ярдылар, хезмәткәрләр кочагы-кочагы белән урман исе аңкып торган пүләннәрне алып керәләр дә дөбердәтеп мич каршына өяләр. Башта мич авызыннан төтен бәрә, шарт-шорт ата, тиздән алтынсу эссе ялкын күтәрелә, аның очкыннары киң, караңгы коридорның каршы як диварларында биешә башлый... +Шундый салкын һәм якты көннәрнең берсендә номер ишеген акрын гына кактылар. Приказчикка охшаган, ләкин бу матавыклы эш өчен картрак тоелган таныш булмаган кеше килеп керде. Ул башын киңелчә иеп, укмашкан чал кашларын күләгәләп торган фин бүреген салмаенча гына: +— Сезне Воздвиженскида көтәләр. Хәзер үк китереп киткерергә куштылар, — диде. +— Кая? Ник? +— Фурлетовның карета эшханәсендә. Кичерегез... тизрәк, диделәр. +Әбүзәров! Чын мәгънәсендә гаскәри, карета алырга кыенган. +— Барам... ләкин, билләһи дип әйтәм, мин нәрсәгә кирәк булуымны белмим! +Габдулла тигез итеп себерелгән киң ишегалдында толып кигән, кыска тире тотылган татар бүреген кырын салган Фурлетов картны, зифа сынына ятып торган пәлтәле, иңбашына күпереп торган ас тиресе салган ханымны күрде. +— Туктатыгыз! — дип кычкырды ул, сулышына ут капкандай буылып. Көтеп тормастан, барган кайга чанадан сикереп төште, ханымның каршына атылды да туктап калды. +Фирая ханым, Фурлетовка карангалап, көлә-көлә, аңа таба йөгереп килде. Фирая ханымның аягында кечкенә ак фетр итек. +— Хәзер үк әйтегез... сиздегезме мин икәнен, сиздегезме? Бары дөресен, дөресен генә!.. +— Сизендем шикелле, башта, Әбүзәровтыр, дип уйладым. +— Бик яхшы! Нәкъ шулай дип сөйләрмен: ул минем шаяруымны гаскәри кыланышы дип белгән, диярмен. +Фурлетов, ягымлы елмаеп, Габдулланың кулын кысты, аракы эчәргә тәкъдим итте. +— Алай уңайсызланмагыз, — дип тынычландырды ул аны, — болай гади генә, андый эш өчен монда минем аерым бүлмәм бар. Әнә Тащилин Дмитрий Кириллыч, яшерен киңәшче, чирканып тормады. Әйдә, тагын берәрне кибәрик, ди, әйе! +Сарай эчендәге рәшәткәләнгән киң тәрәзәле чиста, салкын бәреп торган келәттә Фурлетов белән берәр стакан киффәреп, артыннан кипкән балык каптылар. Аннары чыгып, карета тирәли әйләнеп, караштыра башладылар. Фирая ханым, көтеп арган кыяфәттә, Габдулланы чакырып, кул изәде. +— Аннары карарсыз, менә дигән. Алексей Фокич, Алексей Фокич, дим. Без киттек, киттек! Әйе, сөйләшкәнчә, Евангелистовскига, Шакиров йортына. Рәхмәт сезгә, күгәрченкәем! +Ихатадан чыгып барганда ук, ул Габдуллага таба борылды. Шатлыгы эченә сыймый иде: +— Мин моны губернатор киявенең борын астыннан алып киттем, менә шулай! +— Хәзер кая барабыз? +— "Аркадия"гәме, "Варшава"гамы, әллә башка кабаккамы — миңа барыбер. Йә, йә, курыкмагыз. Миңа киттек, чәй эчәрбез, кылынырбыз. +Кыңгырау шалтырауга, коеп куйгандай зифа сынлы яшь кенә асрау кыз ишекне ачты да текә баскыч буйлап өскә йөгереп менеп китте. Өстә хукабикә белән кунакны көтеп алып, ишек ачты, каушаган, бераз куркынган караш белән аларны эчкә үткәрде. Ханымга чишенергә булышканда да, күзен күтәреп карамады, аннары караңгырак кылы коридорның теге башында көйле матур тавышы белән кемгәдер, самавыр куярга, дигән тавышы ишетелде. +Хукабикә Габдулланы яшел кандиллы, бәрхет пәрдәле иркен бүлмәгә алып керде. Акшарланган мич янына ике йомшак кәнәфи һәм озынча кечкенә тәбәнәк өстәл куелган. Кәнәфиләргә утыргач, ханым китдиләнде: +— Дога укыгыз әле, мин... ишетерлек итеп. Тар учларын кушырып, йөзенә якын китерде. — Аллага шөкер, мин монда, өемдә, — диде ул, дога укыгандай. — Зинһар өчен, кыланышымны кичерегез. Мөгаен, каретаның миңа кирәге дә юктыр, ә? Хәер, инде акчасы түләнгән. Мин сезне көттем, — диде ул. +— Мин дә. +— Йә, сөйләгез, тормышлар ничек? Нәрсәләр яздыгыз? Хәер, басылган берсен укый бардым. Поэмагызны кибетләргә чыгу белән сатып алдым. Тагын нәрсә? Әйе, хрестоматияне! Анда шигырьләрегез, һәм шунда ук, гакәп, сезнең әкият, мәсәлләрегезне таптым... "Мәче илә Сандугач", "Мәрхәмәтле Төлке", башкаларын оныттым. Шундый илаһи шигырьләрдән соң... Аңламыйм! Бәлки, мохтаклык әкиятләр язарга, дәреслекләр төзергә мәкбүр иткәндер? +— Әлегә кадәрле эшләремнең иң игътибарга лаеклы бердәнбере — шунысы, — диде ул туп-туры, ясалмаланып тормыйча. — Әйе! +— Китәр инде, — дип көлде ханым. — Бу бит... кәсеп шикелле генә. +— Кәсепме, башка нәрсәме. Үзегез уйлап карагыз, безнең балалар мәктәптә нәрсә укыйлар? Дәрвишләрнең макаралары, изгеләр турында әкиятләр, пәйгамбәр турында риваятьләр. Бу кыентыкларда кайда аларның туган иле, туган кырлары, батырлары, дөреслек яратучылары турында, кайда безнең кырларыбыз, шигырьләребез? Ырымбурда минем хрестоматиямне ничек кабул иттеләр? +— Риза әфәнде бик хуп күрде. Үзенең хикәяләрен кертүегезгә хәтта күңеле нечкәрде... Дәрдемәндтән сорамадым, ул хәзерге басмаларны укымый да шикелле. Аның бар укыганы — Мәгарри, Хафиз, Шиллер. +Хатынның соңгы искәрмәсен ул кавапсыз калдырды. +— Ул гакәп кеше, — дип дәвам итте Фирая ханым. — Әнисенең вафатыннан соң ятимнәр йортын тәэмин итүне үз кулына алды. +Игътибар белән тыңлаган кебек күренсә дә, Габдулла хыялый сагышлы елмаеп, үзенекен сөйләде: +— Белсәгез иде, Дәрдемәнд шигырьләре басылганын белгәч, ничек түземсезләнеп, сагынып һәм көнләшеп ачтым мин журналны! Күбесен хәтердән дә беләм... — Мәкнүннең яраткан кызы үлеменнән югалып калуы, кабер ташлары арасында аның: "Ләйләнең кабере кайда?" — дип кычкырып эзләп йөрүләре турында укыдым. Аңа болай дип кавап биргәннәр: "Һәрбер таштан тузанын сыпырып төшер һәм битеңне куй, хәтта черек көле дә мәхәббәтнең хуш исен юкка чыгара алмый". +Габдулла, никтер уңайсызланып, сүз сөрешен үзгәртте: +— Казанга озакка килдегезме? +— Белмим әле, — дип кавап бирде ул серле генә. — Ничек булыр. Ырымбурда мине башка бернәрсә тотмый инде: әнием узган ел вафат булды, кызым — туганнарда. Ләкин анда озак калырга ярамас. — Ул, Габдуллага нидер сорарга яки килешмәвен әйтергәме — ара калдырып, сүзен бүлде. Ләкин тегесе дәшмәде. Авыр сулап, ханым тагын дәвам итте: — Казан... Казанны яратам мин. Бигрәк тә Казан артын. Кәй китүен генә көтәм, һичшиксез, авылга барачакмын, Мамадыш — әтиемнең туган ягы. Габдулла, сез бигрәк аз сүзле! +Ул, килешеп, башын какты. Күңеленә урынсыз сүзләр килде: "Еламагыз, сөеклем!" +Эңгер-меңгер куергач, дымлы һәм салкынча бүлмәсендә ул бу сүзләрне кат-кат кабатлар әле. +— Коточкыч, коточкыч аз сүзле!.. +"Аңа узган кышта табып алган песи баласы турында әйтергә кирәк әле. Болай диярмен: ул хәзер Мияу ханым, аның үз балалары бар". +...Хыялы тормышка ашты, ул аны һәркөнне күрде: әле чанада яки кәяүле сәйран, әле кәмгыяте хәйрия кичәләре, бу кышта алар аеруча күп булды. +Ачлар файдасына, театр труппалары, ятимнәр, фәкыйрь шәкертләр, хакимият тарафыннан ябылганнары урынына яңа гәзит ачарга йөрүче наширләр файдасына... Аның өендә яки кунакханә бүлмәсендә гәпләшүләр... Ул, көтмәгәндә, ниндидер сөенечле хәбәре бар кебек канатланып килеп керә, нидер әйтер кебек — ләкин юк: "Мин болай гына, бер генә минутка", — ди ул, көлеп. Озак тоткарланмый китеп тә бара. Аның турында уйлаганда, тизрәк килүен көткәндә кичергән ялкынлы дәрте аз гына да кимергә теләми. Янәшә булу да аның көчле теләген баса алмый. Һәртөрле очрашу, сәйран, әңгәмәләр аның тәнен бик нык арыта башлый, каны һаман да әллә мәхәббәт теләп, әллә үзенме теләп бәргәләнә. +Авыру тәне якынлык теләге белән кайнарланганда, ул оят һәм үпкәләү хисләре кичерә. Андый көннәрдә ул ханымга күзен күтәреп карый да алмый. Ләкин тавышы, киеменең һәр кыштырдавы, хәтта сулышының сизелер-сизелмәс ешаюы да хисләрен ярсытып кибәрергә китә кала иде. Андый халәте аның бизгәк тоту белән тәмамлана иде. +Ханым, елмайгандай итсә дә, авыр сулап куйды: +— Бәлки мин нәрсәнедер аңлап бетермимдер... йә сез бу ярлы, авыр тормыш белән килешкәнсез, йә миннән ни дә булса яшерәсез. +— Тормышымда бер нәрсәне дә үзгәртергә теләмим — аңлагыз инде шуны... Әле күптән түгел генә, Акчурин миңа Гыйсмәтуллин йортында яшәргә тәкъдим иткән иде. +— Гыйсмәтуллин йортында?! — Һәм ул табигый булмаганча кычкырып көлеп кибәрде. — Ахмаклык, көлке, валлаһи! Ышанасызмы-юкмы, мин дә бит сезгә нәкъ менә Гыйсмәтуллиннар йортын тәкъдим итмәкче идем. Мин Акчуринны коры калдырасы булганмын икән. — Ул һаман тыела алмыйча хихылдады. +Әгәр Бәхтияров килеп кермәгән булса, бу кирелекнең ахыры ни белән бетәр иде икән?! Фирая ханым шунда ук киемнәренә ябышты. +— Әфәнделәр, кичерегез, сезне калдырып китәргә туры килә, — диде ул, саубуллашканда ясалма елмаеп. +Габдулла Бәхтияровтан пышылдап кына сорап куйды: +— Берәр нәрсә булдымы әллә? +— Әйе, — дип кавап бирде тегесе, ишек ябылганчы көтеп торып. — Шәһәр китапханәләрендә, типографияләрдә тентү башланган. Бар да Иж-Бубый мәдрәсәсеннән килә. Жандарм ротмистры китәкчелегендә бәреп керделәр... Тентеп алынган нәрсәләр арасында Шәрәф басмалары, шулай ук безнең гәзит тә бар. — Ул сүзсез калды, салкын тир бәргән маңгаен калтыранган кулы белән сыпырды. — Менә хәзер Казанда актарыналар. Шәрәф нәшриятын япканнар, яңа басмаларны да туктатканнар... +Габдулланың кәефе төште. Россиядә мөселман мәктәпләре арасында иң яхшысы Иж-Бубый мәдрәсәсе иде, анда астрономия, физика, химия, педагогика, хәтта француз теле укытылды; анда кырлау, спектакльләр кую, шигырь язу, рәсем ясау оят саналмады. Мәдрәсә белән абыйлы-энеле Бубыйлар китәкчелек итә иде. Куркак татар кәмгыятенә яңа сулыш өргән беренче карлыгач булды ул. +- Мөгаллимнәрне кулга алганнармы? — дип сорады Габдулла, ниһаять. +— Әйе. Киевтан да хәбәрләр килеп китте. +— Киевтан? Монда Киевның ни катнашы бар? +— Анда Галимкан Ибраһимовны кулга алганнар. Студентлар чуалышында катнашкан өчен. Шуны әйтүем. +Габдулла кул селкеде: +— Ярар!.. Тукта. — Ул Бәхтияровка сынап карады. — Син бит мине редакциягә алып китәргә дип килгән идең, шулаймы? +— Редакциягә баруның хакәте юк. Вакыт та соң, инде анда беркем дә калмагандыр. — Соңгы сүзләрен әйткәндә, аның тавышы калтыранып китте. — Аннары полицейскийлар да килеп чыгарга мөмкин. +— Киттек! — Габдулла шундый итеп кычкырды ки, Бәхтияров хәтта сөрлегеп куйды. +Извозчик дәшеп киттеләр. Редакция тәрәзәләре ялт итеп тора, юка яшел пәрдәләр аша әрле-бирле йөренгән шәүләләр күренә. Бүлмәдә Фатих үзе, Сәгыйть әфәнде, Гыйльми Шәрәф, тагын кыяфәте белән семинаристка охшаган, озын куе кирән чәчле егет һәм ике кыз бар. Кызлар белән Габдулланы кайчандыр Борһан таныштырган иде. +Фатих керүчеләрне елмаеп каршы алды, утырырга кушты, аннары өзелгән сөйләшүгә әйләнеп кайтты: +— Кәмәгать институтлары какшау белән, дин дә какшый. Һәрхәлдә, без андый хәлне үзебезнең кәмгыятьтә тә күзәтәбез. Ни өчен мәгърифәтчеләребез барыннан да бигрәк, мәдрәсәләргә игътибар биргән? Чөнки аларда кагыйдә һәм кануннарны ятлау кертелә. Хакимнәр фикеренчә, шулар — кимерелеп барган кәмгыятьне ныгытырга тиеш. Географияне өйрәнү — табигать һәм математика фәннәре турында әйтеп тә тормыйм — алары бөтенләй гөнаһ, фетнәгә саналган. +Зәйтүнә нидер әйтергә теләгәндәй талпынып куйды, ләкин оялды, күрәсең, битен яулык чите белән каплады. +"Нинди гүзәл һәм самими ул", — дип уйлады Габдулла, яшертен генә кызны күзләп. Шул гадилеге аңа тагын да сөйкемлелек өсти. Һәр почмакта шымчы, ун кешенең берсе әләкче һәм шпион, намуслылар намуслыдан шикләнгән бу заманда шундый эчкерсезлекне күрү гакәеп күңелле... Аның өчен курка башлыйсың. Аның белән биш, ун, унбиш елдан ни булыр? Яңа буынны хакыйкать юлыннан алып барырга тиешле фәлсәфәче яки шагыйрь, яисә пәйгамбәр кайда ул? +Ул арада сөйләшү тигез агымын югалтты, кемдер самавырны дөрләтергә йөгерде, кайсыдыр кирән семинаристны үчекләп тәм тапты, кызлар, читкәрәк китеп, акрын гына ни турындадыр пышылдашты. Ул кызларны күзәтте, әмма яннарына бармады. Зәйтүнәнең үзенә таба килгәнен күргәч, кулындагы китабы дерелдәде. +— Габдулла әфәнде, кичерегез, күптәннән китабыгызны үзем белән йөртәм. Узган юлы да култамгагызны алу насыйп булмады. +Ул, китапка карап, бераз уйланып торды, аннары каләмен карага манып: "Сөйкемле таныш түгел кызга — ихлас хөрмәт белән", — дип язып куйды. +— Рәхмәт, — диде кыз, китапка язылганга тиз генә күз йөгертеп чыкты. — Миңа нәкъ шулай дип язуыгыз кадерле. Безнең каһарманнар берөзлексез хатын-кызга мәхәббәт турында лаф ора, хөрмәт турында — ләм-мим. +— Мин әле яңалык кертүче язучы да булдыммыни? — дип шаяртты Габдулла. +Зәйтүнәнең иптәш кызы кыюсыз икән, аңа якынрак килеп бастылар. +— Рауза, кайчан да булса тагын редакциягә килербез, шунда Габдулла әфәнде синдәге китапка да култамга куеп бирер. +— Рәхмәт. Безнең Чистайда бер карт яши. Аңа инде туксан яшь... Ул әйтә, яшь вакытта Тукай белән бергә ауга йөрдек, шунда Шүрәле очраттык, ди. +— Булды, булды андый хәл, — Габдулла, көлә-көлә, башын селкеде. — Әгәр Чистай бабае булмаса, Шүрәлене күрәсем юк иде. +Ул арада, кирән семинарист, шаулап торган самавырны өстәл кырыена куеп, барысын да чәй эчәргә дәште. Сәгатькә караштыргалап, вак-төяк турында сөйләшкәләп, ашык-пошык кына чәй эчкәндәй иттеләр. +Сәгыйть әфәнде кузгалды, башкаларга сиздерми генә Габдулланың килкәсенә кагылды һәм үзе белән чыгарга ымлады. Алгы якта тукталдылар. +— Кыска тотам... синең ниятеңне белмим, әмма, туган, Казанда хәзер яхшылык өмет итмә. Әстерханга яки Ырымбурга китик. Ялгышмасам, сине анда чакырганнар иде? — Сәгыйтьнең, куркынып, тиз-тиз пышылдавын ул ошатмады. +— Качарга икән инде, әйдә, Истанбулга! — диде ул, алдан ук Сәгыйтьнең ачуын китерәсен белеп. +— Әмма да кире кеше син! Ярар, бик акыллы булгач, ничек телисез, шулай эшләгез алайса... +Ул урыныннан торды, башы әйләнеп, чайкалып куйды. +Кабат бер калтыратты, бер эсселәтте. Ул чынаякка аспирин сипте дә шуны эчеп, юрганга уранды һәм бер уйсыз, диварга карап, тик утырды. Яки ятты да бик озак кына сынын калкыта алмады. Хәлсез, битараф... башында бер фикере, бер теләге юк. +Әмма төшләре тирән, ашкынулы, төрле хыялларга бай иде: ул үзенең ачы итеп кычкырып, кар өстеннән яланаяк чапканын күрде: "Әниемне алып китмәгез, алып китмәгез!.." Күптәнге танышы дәрвиш кар өстендә утыра: "Йортыгызны соңгы дип түгел, мәңгелек дип әйтегез..." Дәрвишкә Диләфрүзгә охшаган кыз кавап бирә: "Ишетәм, ишетәм, тик акрынрак әйтегез, миңа авыр!.." Атлар, кемнеңдер көлгән тавышын урап, чаптырып китә... Фирая ханым көлә дә каяндыр өстән — күктән карап тора, анда — күзләр түгел, йолдызлар... +Ул уянып китә, төшенең истә калганнарыннан чыгып, үз-үзенә сорау бирә: нигә аңа һәрвакыт Зәйтүнә керә икән, аның турында уйлаганы юк бит? Бер минуттан бар нәрсә турында да оныта, бармагын селкетерлек тә хәле калмый, тәмам бушанып ята. Ләкин шулай үткән күп төннәрнең берсендә Габдулла йокысын бүлеп торып утырды, шәм кабызды, кулына кәгазь белән каләм алды. Киеренке тынлыкта ул ишетелер-ишетелмәс моңлы саз тавышын абайлады. +Күз карашымда хәзер үзгәрде әшьялар төсе, +Сизелә: үтте яшь вакытлар, китте гомерем яртысы. +Саз тавышы тагын да моңлырак, тагын да сагышлырак ишетелде, һәм ул, ераклаша барган авазларны куып китәргә тырышкандай, ашыга-ашыга язды: +И мөкаддәс, моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? +Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз ахрысы. +Соңгы юлын язып тәмам итте һәм көч-хәл белән ятагына барып ауды. "Әйе, — дип уйлады ул, очып китә... Бу салкын киһанның тимер читлегеннән очып китә, бичара кош!.." Шәмнең саргылт уты сүнәм-сүнәм дип леперди. Тәрәзәдән караңгылык сузылган, шулвакыт коридорда аяк тавышлары, кемнеңдер йокыны качырырлык ачы тавышы яңгырагандай булды: "Юк, мин үземне бер нишләтә алмыйм, — чит-ят кеше турында уйлагандай уй узды аның башыннан. — Юк, мин алай эшли алмыйм, әмма үзе килгәнне тыныч кына көтә алыр идем... мин курыкмыйм, бернәрсә жәл түгел..." Тагын төшләнүләр башланды: шәмнең сүнәр-сүнмәс уты, ишек артындагы тавышлар, үз уйлары — бар да буталды; төшләре ярсулы, ашкынулы һәм ул аларның басымыннан тәмам талчыгып, хәлсезләнеп уянды. Шул халәтендә өчме, дүртме көн ятты, ахыр чиктә, үзүзенә болай диде: "Мин үземне тереләй күмәм, мин авыру түгел, юк, үземә күңел төшенкелегенә бирелергә юл куйдым. Миңа тынгысызлык кирәк, мин әле көрәшәчәкмен. Аягыма басачакмын!.." +Иртәнге уннар тирәсендә Галиәсгар килде, ятагының кырыена утырды һәм: +— Син авырыйсың икән, — диде. — Ни өчен хәбәр итмәдең, сездә телефон бармы? +— Авырмыйм! Берни юк. — Сүзен дәвам иткәнче ун минутлар үткәндер, мөгаен. — Берәр төрле яңалык бармы? +— Зинһар, дәшмә. Мин синең яныңда утырам. +— Утыр, — дип килеште ул һәм шул мизгелдә кар өстендә утырган дәрвишне күрде, аның тавышын ишеткәндәй булды. +Ул күзен ачты: "Анда Бакыр кала юк, алар белергә тиеш. Кош... кәрван артыннан чак өлгерә. Кайсыдыр әкияттә... алларыннан очып, юлчыларга юл күрсәткән". +— Сәер, — диде ул, — фикерләр таркала. Ләкин мин тыңлый аламдыр, шәт. Сөйлә, нинди яңалыклар. Безнең журналны ябарга телиләрме? +— Габдулла... +— Алар япмыйча тынычланмаячак. Нәрсә, Сәгыйть әфәнде кадими муллаларга эшлиме? +— Алай ук түгел, "Казан мөхбире"ндә эшли. +— Аны да муллалар чыгара. Борһанның Ырымбурга китүе расмы? +— Әйе. +— Эттән туганнар, — диде ул. +Бераз тын утырдылар, аннары Габдулла әйтте: +— Мин әзер. +Галиәсгар дәшмәде, ул дустын саташа дип уйлады. +— Мин әзер, — дип кабатлады Габдулла. — Каһәр суккан мине кибәрә, ахры. — Ул караватка ябышып, торып утырды. — Ялкаулыкны күр... азындырмыйк аны. Баудан тарт әле, зинһар, коридорныйга хәбәр сала торган кыңгырау ул... чәй эчәрбез. Әгәр мин чәй эчмим икән, Галиәсгар, мин хезмәткәр түгел. Кулыңны бир, зинһар, торам. +Юылган идәннән тәмле агач исе килә. Салкыннан алып кереп мич каршындагы бауга эленгән сөлге-тастымаллардан аңкыган кар исе, яңа агартылган дивардан таралган акшар исе — барысы бергә кушылып кышкы, чиста мохиткә әверелә. Аларга каен пүләннәренең шарт-шорт итеп януы да өстәлә. +Ул кайчандыр үзенең беркатлыланып: йә Аллам, кешеләргә ызгышлар, үзара түбәнсетү һәм кыерсытулар тиеш микәнни, дип уйлаганын исенә төшерде. Яшә, күр әнә: кызылга манылган урман үзенең төсен югалта... әйе, көз иде, Каектагы Пушкин бакчасы, яраткан шигырьләре, күтәренке кәеф... +Хәзер менә — Кәбир мулланың сандык сыман кечкенә, кысан ызбасында (абзасы хатыны белән иркен өйдә) аңа бик рәхәт, кайлы. Уйлары да шул тирәдә: кырмыскалар кебек эшчән, тиктормас авыл халкының күндәмлеге, аларның игелекле, шәфкатьле күңеле, үзара тынышып яшәүләре, ярлы тормышларын матур гына алып барулары... кырлары — үзара сөйләшкән шикелле; әкиятләре — әйтерсең, уйлап чыгарылмаган, якында гына кәелеп яткан урманда яки тау артындагы ниндидер патшалыкта булган чып-чын вакыйгалар гүя... +Аһ, дөньясы андый түгел шул, төгәлрәге, бар дөнья — сугышлар-тартышулар, курку-көрәш, ачлык-туклык арасындагы вакыт агышы гына. Һәр көнне кансыз һәм тынчу тормышта яшәргә ярамый — менә шуңа саф һавалы, үзара тыныч, тату мөнәсәбәткә корылган мөмкинлек бирелеп ала. Ләкин борчуларсыз, хыялга күмелеп яшәү генә дә дөрес түгел, андый тормыш сиңа ыгы-зыгылы, файдасыз һәм куркыныч тоелыр, көннәрнең берендә, кинәт серле рәвештә, аннан котыласың килер иде... +Беренче көннәрдә ул кылылыктан рәхәт чикте, бәхетле вакытта — балачакта гына була торган тәмле йокыдан гәүдәсе изрәде. Күптәннән инде аның кичтән ятып, иртән, вакытында уянганы юк иде. Аннары яшәү рәвеше тагын шәһәрчәгә көйләнде: кичләрен озак кына укыды, дәфтәренә кайсыбер күзәтүләрен язып куйды йә акрын гына көйләде, яки сәгатьләр буе уйланып утырды һәм таң беленгәндә генә йокыга талды. Кәбир мулла өендәге хезмәтче Мәйсәрә түти мичен дә якты, ашарына да китерде. Баштарак хатын аның үз эченә бикләнгән булуына, аралашмавына исе китмәде, тире дә сөяк, ютәле көчле булгач, авыру кеше янында дәшми генә йөрде. Бераздан ияләнде, үзенчә кунакны ничектер кузгатып кибәрергә тырышты: әле кичләрен кайсыдыр карчыкта яшьләр аулак өйгә кыелалар дип киная ясады; алдагы көндә Кәбир мулланың вулыска кыенуын да әйтеп карады, бәлки аның да иярү теләге бардыр дип уйлады; бер сәер кеше китап укыган-укыган да башы киткән дип тә куркытмак булды. Габдулла кавап урынына көлде генә. Һәм кич утырулар белән кызыксынмавын, вулыста эше юклыгын әйтте. Ничек тә булса, кичен аларга кереп, ире — итекче Һарун белән сөйләшергә теләге барлыгын сиздерде. Чынында Һарун итекче түгел, тегүче иде. Сәхтиян читек һәм башмаклар тегү эше фабрикага буйсына. Тик аның цехлары еракка таралган: бер авылда читекне кисәләр, икенчесендә — тегәләр, өченчесендә читекче эшне тәмамлый — олтан, үкчә куя. Аннары әзерләре кайдадыр Сембердәме, Казанда йә Сарытаудамы урнашкан кибет хукасы кулына күчә. Һарун абзый тегүче иде. Бик нечкә, нәфис эш иде бу! Башта ул сәхтиян кисәкләрен сумалалы кеп белән тегә, аннары тупас көйне каплап, кисүче тарафыннан сәхтияндә билгеләнгән һәрбер бизәкне кантлап кәгазь, ефәк яисә нечкә металл кеп белән йөртеп чыга. Тегү белән ул кышын гына шөгыльләнә, калган вакытын крәстиян эшләренә багышлый. Шулай да аның кыяфәте авылныкыннан битәр кала кешесенә, хезмәткәргә охшаган. Үзенең бу аерымлыгын ул аңлый, горурлана, кайчакларда үз-үзен яратуын сиздерер өчен генә, башкаларга зыян салмыйча, бәйләнчекләнеп тә ала. Хәер, авылда аннан башка да осталар бар: миччеләр, балтачылар, мичкәчеләр, аркан һәм чыпта үрүчеләр; өстәвенә кышка читтән килеп урнашучылар да китәрлек була. Шулай тегүчеләр, йон тетүчеләр, киез итек басучылар авылдан авылга йөргәннәр. Аларны һәр ызбада ачык йөз белән каршы алганнар, эш урыннары хукаларның мунчасында булган. Әңгәмә корырга килгән ир-атлар кемнеңдер мунчасында яки йортында төн уртасына кадәр кыелып утырганнар. +Һаруннарда да шулай: ул, кеп ката-ката, читтә булган төрле хәлләр турында яисә әкият-такмазалар тыңлап утыра. Габдуллага кичләрен Һарун абзасы янына йөрү ошап китте. Һарун үзе дә вакыйгаларны күп белә, тыңларга да ярата. Гадәттә, үзе үк башлый: +— Бер бай вафат булыр алдыннан күрсәтмә бирә ди, имеш: "Узган ел ике эш үгезем югалды. Әгәр, — ди икән, — табылсалар, улым алыр, юк икән — хезмәтчемә булыр". +Көлү дулкыны күтәрелә, чемодан ясаучы Фәсхи утырган кирендә борсалана, кулын күтәрә, мине тыңлагыз, янәсе. Фәсхи абзыйның хикәятләре усалрак: +— Бай хезмәтчесен базарга кибәргән: бәрәңге, ит һәм май сатып ал, дигән. Хезмәтче өч тапкыр барып кайткан — башта бәрәңгегә, аннары иткә, иң соңыннан майга. Миңгерәү, аны берьюлы эшләп булмый идемени, дигән бай. Берчак бай авырып киткән дә хезмәтчесен табибка кибәргән. Тегесе табиб, мулла һәм таза гына өч егетне ияртеп кайткан. Бай гакәпләнеп: болары нәрсәгә, дип сораган. Хезмәтче исә: әгәр табиб ярдәм итә алмаса, мулла ясин чыгар, бу егетләр кабер казыр. Мин, әфәндем, бөтен эшне бергә башкардым, дигән. +Бөтен тирә-якта ачлык, бар да авыр хәлдә калган. Түбәсенә чаклы кар күмгән өйләргә ачлык, туңып үлүчеләр, талаулар һәм үтерүләр турында берсеннәнберсе шомлырак хәбәрләр үтеп керә. Имеш-мимешләрнең ераклардан килгән хатларга ияргәне икенче төрлерәк: уңдырышлы Ырымбур төбәге, далалары, бай кәрван юллары, андагы таш йортлы һәм мәчетле калалар... Анда эш тә, ашарга да китәрлек, анда казанлылар күп — барысы да сәүдәгәрләр — табыш белән сәүдә итәләр. Приказчиклары фырт киенгән, тамаклары тук, соңга таба үзләре дә сәүдәгәрләр булып китә... Аеруча хисләнеп, серле итеп алтын приискалары турында сөйлиләр, әгәр кай килсә, алтын кисәге табасың һәм шунда ук баеп китәсең икән. +Күз ачкысыз бураннар ызбаларны, кәфенлеккә төргәндәй, аклыкка күмде, болыннарны, урманнарны кар каплады һәм моңарчы маяк урынындагы авыл утларын юлчылардан яшерде. +Талаучылар кылган гамәлләр турында ниләр генә сөйләмиләр: Казан сәүдәгәренең юлын кискәннәр, Арча алыпсатарын талаганнар... +— Әле менә Күркә Сәйфи вулыстан кайтып килә икән, — дип дәвам итте Фәсхи абзый. — Кыр буп-буш. Ул да булмый, ат өстендә берәү куа килә моны. Килеп киткәч, маңгаена төшкән башлыгын күтәрә дә: бу синмени, Сәйфи абзый, дип әйтә ди. Аннары атын борган да кире юыртып киткән. +— Аллам сакласын, кем булды икән? +— Билгеле инде, Карнаухий!.. Күптән түгел, шушы арада гына булган хәл... Галимә, күкрәк баласын күтәреп, вулыс бульнисенә барышы икән. Басуда куып киткәннәр моны. Хатынның коты ботына төшкән. Талаучы дигәне, ә-ә, Галимә, бу синмени? Ашыга төш, алайса сабыйны туңдырасың, дип әйтеп әйтә ди. +Болар бар да кеше ышанмаслык әкияткә охшаган. Ләкин туңып үлү очраклары чынлап та булды. Басуда катып үлгән бичара Закирканны Өчилегә утын чанасына салып кайттылар. Күрше авылдагы бай туганына әкәткә он сорарга барышы булган. +...Шундый суыкта үзенең авылга кайтып төшүен Габдулла көйсезлек дип аңлатты. +— Әле дә бу көйсезлегең сине үз вакытында кузгаткан, — дип мыгырданды Кәбир мулла. — Кала тормышың илтеп чыгарган, тире дә сөяк, йөзең зәгъфран. Әйдәле, тиз генә мич башына. +— Менәм, менәм, — диде Габдулла. — Тик минем... кайтуым турында бик шаулама, ялгызым гына буласым килә. +— Аңладым. Әй, сиңа әйтәм, — ул хатынына кычкырды, — телеңне тешлә, кунакка тынычлык кирәк! +Тынлык... Бизгәк тотудан интегеп беткән һәрбер сөягенә, күзенә, колагына, мөгаен, шул исәптән, исән булса, канына да бераз тынлык кирәк иде. +Хәзер ул чынын белә: анда чахотка — үпкә авыруы. Кәефенең төшенке булуы да шуннан. Әмма чиренең искиткеч үзенчәлегенә төшенеп китте микән: физик яктан йончытып, ул үзен гадәттән тыш көч белән фикерләргә, өметләнергә, акылга сыймаслык ниятләренең тормышка ашасына ышанырга тырыша. Шулай да авырту үтеп, аз гына киңеллек сизелүгә, үз тирәңдәге тормышка тыныч караш ташласаң — киләчәк инде өметсез кебек тоела. Ләкин аны хәзер өметсезлек куркытмый. Үз хәле белән килеште, ахрысы. Соңгы атналарда ул әсәрләнеп, күп һәм үткен итеп язды, үз-үзен кулда тоталмады, хәтта вакчылланды, усал акыл белән дошманнарын кырды, — кыеп әйткәндә, тиргәшү-талашуга көче бар иде! Ләкин әрепләшүе кичәге дуслары белән генә иде. +Галиәсгар белән аның номерында сөйләшеп, чәй эчеп утырган көнне Габдулланың күңеле күтәренке иде. Аннары алар Фатих янына киттеләр, бик озак өчәү гәпләштеләр, әле кайчан гына карашлары һәм максатлары берлеге ягыннан тупланган ышанычлы дусларның кимүенә борчылдылар. Кайсылары, туган илләре белән хушлашып, бөтенләйгә Истанбулга китте, кайсылары монда каләмнәре белән сәүдә итә... +Яңа гына уянып килгән кәмгыятебез китлекмәгән әле, дип уйлады ул, күпме көлке, беркатлылык, вакыты белән кабахәтлек анда! Мәхкәмә тикшерүчесе әхлаклылык турында кинәт кенә китап яза, кер уучылар үзләрен артист дип игълан итә, ниндидер башмакчы мәхәллә мулласына әйләнә, кичәге хәрби фельдшер табиб булып китә, наданнар хәзер — нашир һәм мөхәррир, язучыларны эләктереп үзләренә көнлекче итәләр... Чалмалы муллалар белән тук буржуага мәктәп-мәдрәсәләр һәм гимназияләр түгел, милләтне берләштерә торган ниндидер башка бер нәрсә кирәк... +Хәзер ул Иж-Бубый мәдрәсәсен кимерүнең яшерен сәбәпләрен белә. Кәдитчелек карашларын беренче булып тормышка ашырган Бубыйларга ике ел дәвамында кадими басмаларда ләгънәт укыдылар. Ишми ишан үзенең китапчыкларында Исламга бернинди үзгәрешләр кертелә алмый, ул үзгәрешләргә сәләтле христианлыктан шуның белән аерыла, дип язды. Ул чакта, үзе үк исламчы була торып, Ишми ишан мәдрәсә мөгаллимнәрен... исламчылыкта гаепләп чыкты! Аннары үзенең бер китапчыгын, урыс теленә тәркемә итеп, губернаторга кибәрде. Исламчылыкта гаепләрлек дәлилләр табылмагач, мөгаллимнәрне тыелган әдәбият саклауда гаепләделәр. Без һәртөрле адәм актыклары белән артык әдәпле булдык, һөкүмгә һөкүм белән кавап кайтарырга вакыт киткән. +Каекта эшләгән вакытында ук Габдулланың дошманнары күбәйгән иде. Ләкин монда, Казанда, дошманнар көчлерәк, барыннан элек үзләрен милләт терәге дип санаучы либераллар. Алар "Әл-ислах" тирәсенә кыелган яшьләргә ялкау гына күз кысып карадылар, һәм, олысымакланып, "дуамал малайлар"ның тәнкыйтенә кавап биреп тормадылар. Алай да "Әл-ислах" мөхәррирләренә әһәмиятсез вак талантсызларны өстерүдән чирканмадылар. Тегеләре Фатих Әмирхан белән Габдулла Тукай каләменнән төшкән бар нәрсәне хурлады. Габдулланы Печән базары шагыйре, такмакчы, әдәбият бакчасына кергән сыер дип атады, аның бар эше, янәсе, Пушкин белән Лермонтовны тәркемә кылу, дип гаепләде. +Наданнар белән шулай әрепләшеп торыргамы, тик өрсеннәр шунда. Сәгыйть әфәнденең дошманлык чыгышларына игътибар итмәскә иде дә... Булдыра алмады, тыелып калмады! Кичәге иптәшенең төрттерүе дә бик әшәке иде: Тукайның карагруһчыларга һәм кадимчеләргә карата тәнкыйтен ул милләткә хыянәт итү дип бәяләгән. Шунда ук городовойны чакыру яхшырак түгел микән, дип тә өстәгән әле. +...Ул арыганлыгын сизмәде, ләкин көн саен сүнә барды. Эштә кайнар чәй эчеп хәл алды. Берөзлексез тартты, төннәрен үпкәдәге тәмәке сөремен газаплы авырту белән йөткереп чыгармыйча йокыга китә алмады. +Төннәрнең берсендә ютәле аеруча көчле булды, ахыр чиктә тәмам хәлдән таеп, урыныннан торды, шәм кабызды да өстәл янына кузгалуга, тагын ютәл өянәге башланды, тамагыннан кан китте, шунда ук йөткерүе дә басылды. Караватына барып, ирененнән сөлгесен алмыйча, чалкан ятты. Тәнен сәер, көтелмәгән тынычлык биләп алды, бармагын селкетерлек хәле булмаса да, уе ачык, куркусыз, тыныч иде... Мөмкин түгел, менә шулай кинәт... каһәр төшкере ютәл, артыгын көчәндем, мөгаен, тамактагы иң нечкә кан тамыры шартлагандыр. Хәер, иртәгә табибка барырмын... +Йоклый да алмады, йөткерү дә кабатланмады, бары хәлсезлек кенә үтмәде, ялкаулык баскан кебек. Әйе, бу бары ялкаулыкка охшаган. Ул курку кичермәде. Хәзер элекке иптәшләре белән әрләшүне, малайларча кабынып китүне әһәмиятсезгә санап, көлемсерәп искә алды, аның Сәгыйть әфәндегә карата бернинди ачуы да, үпкәсе дә юк... үзе теләгәнчә яшәсен. Юк-бар нәрсәләрне читкә куеп, ул шигырь язар, тагын бер дәреслек чыгарыр, аннары, Алла бирсә, романга тотыныр, ул әзер... Инде, мөгаен, вакыттыр! +Әмма иң элек ничектер тормышны кайларга кирәктер. Бәлки, каланың бер аулак почмагында фатир түләп торыргадыр. Эчеп, гомерләрен әрәм үткәргән эшлексезләр белән арасын өзәр. Нигә кирәк алар? Нинди шатлыктан эчәргә, нинди хәсрәттән типтереп яшәргә? Эшләргә кирәк... +Бераз фикерләр буталды. Хәер, юк: ул бит эшләргә кирәклеге турында уйлады, ниһаять, гаиләсе, үз почмагы, балалар гына бирә ала торган шатлыккуанычы булырга тиеш. Әгәр шундый изге күңелле, ягымлы кыз... Уйлары тагын буталды... Ул бит Зәйтүнә шикелле дип әйтергә теләде, әйтелде, юк, исенә төште... Әйе, бары исенә генә төште. Диләфрүз бар иде. Ышанмау һәм өмет арасында боз астында калып та тирән аулакта агар юлын тапкан елга кебек хисчән, инсафлы, бәхетле кан иясе — Нәфисә килеп чыкты. Фирая ханым. Ул аның кансыз матурлыгыннан качты, менә хәзер күз алдында Зәйтүнә пәйда булды. Кайсына гашыйк соң ул? Әллә берсен дә яратмадымы, бар хисләре мәхәббәт теләү генә булдымы?! Әйе, менә ул нәрсә сүнми... Ярату теләге хәзергә сүнми, сүрелми. Кайчан да булса ул да бетәр, шул чакта бар нәрсәгә нокта куелыр. +Әгәр тормышын башкача корса, ничек булыр? Ярар, мулла яки мөгаллим булыр, мөгаен, авылда йә кечерәк калада яшәр, гаиләсе белән торыр иде... Тәкъдир... Бала чагында ук аны ата-анасыннан аерды да гади кешеләр — авылның фәкыйрь карчыгы, Казан каласының вак һөнәрчесе, крәстиян кулларына тапшырды. +Фикерләр гел чуала... Әйе, менә нәрсә: бәлки аның күз яшьләре, балалык зарлары, ятимлеге — нәкъ шулар шигърияттер? Крәстияннар үзләре чыгарган күңелле кырларны кырлыйлар, көлкеле мәзәкләр, гыйбрәтле хикәятләр сөйлиләр, аннары эшкә тотыналар. Бәлки шушыдыр ул шигърият? Аның хезмәте газап, кәфа чигүне тасвирлап бирүдер? Әмма матурлык... Шигъриятне тормышта ул тудырмыймыни? Газаплармыни? Юк, газап, кәфалар түгел, ә кеше ничек итеп аларны киңә, шул тудыра. Киңеп чыгу — менә ул шигърият. Киңеп чыгу, бирешмәү... Болар аңа туры килә, болар аңа таныш. +Таң алдыннан ул күзен йомды һәм уянмыйча берничә сәгать йоклап алды. Аннары... +Сәгать нәкъ унда ул табибның кабул итү бүлмәсендә утыра иде инде. Кабул итү бүлмәсендә аннан башка тагын өчәү утыра: юан әфәнденең сулышы кысыла, пиджагын күкрәк турысыннан ачып куйган, чират буенча ул беренче; аның артыннан ике хатын-кыз, берсе — зәгъфран йөзлесе — яшь, чибәр, тар, сөзәк килкәсенә ятып торган кара матәм күлмәгеннән, чал чәчле, сагышлысы — әнисе булса кирәк. Ул өлкәненнән: +— Гафу итегез, табибның фамилиясе ничек? — дип сорады. +— Мостовщиков, — дип кавап бирде чал чәчле хатын. +— Рәхмәт. +Ярар, Мостовщиков булсын. Ул арада юан әфәндене дәштеләр, Габдулла аның урынына — ишек янына күчеп утырды. "Хәзер чиратым китә, дип уйлады ул күңелле генә, керәм дә чыгам. Юк, иптәш, тормыш ул шундый нәрсә, табибларсыз котылып булмый... +Әфәнде озак тормады, бүлмәдән ул бик аптырап чыкты: +— Ике минут үттеме-юкмы — менә сиңа сукыр кычыткан төнәтмәсе... +Шуннан соң ике хатын-кыз кереп чыкты. +— Кемнең чираты? — Бүлмәдән киңелчә боерулы тавыш ишетелде. Габдулла, үзе дә сизмәстән елмаеп, ишекне ачты. — Тәк-с, билгә кадәр чишенегез. Йә, сөеклем, кызурак! +Тәбәнәк буйлы, авыл ирләренә тартым кыяфәтле табиб тупас, әмма гади сүзләр белән дәшә, ләкин ясалма икәне сизелеп тора. Ул торып, каушап калган авыру янына килде дә битараф кыяфәттә күкрәген тыңлый башлады. Уң яктан, сулдан. Әйләндереп, арка ягын тыңлады. +— Киенегез. — Үзе рецепт язарга утырды. — Кемдә дәваландыгыз? +— Дөресен әйткәндә, мин әле беренче мәртәбә... +— Беренче?!. — Ул капылт кына каләмен читкә куйды да шаккатып Габдуллага текәлде. Аннары, никтер ачуы килеп, сөйләнде: — Моңарчы кайда йөрдегез? Нигә хет өч ел гына булса да элек килмәдегез? +— Чынлап та, өч елдыр инде минем йөткерә башлавыма. Ләкин бит бронхит... +— Бронхит кына булса иде! Үпкә авыруын, дустым, вакытында тотып алырга кирәк. Ярый, менә сезгә рецепт. Көчәеп киткәндә, тынычлыкта калырга, ялгыз булырга тырышыгыз. Башка вакытларда күбрәк саф һавада йөрегез, яхшы итеп тукланыгыз. +Чират көткәндә бер тапкыр күтәрелеп карамаган кыз, ул чыккач, балаларча дулкынланып, ашыгып аягына басты, сораулы күзен аңа төбәде, зәгъфран төс тулы йөзеннән киңелчә кызгану хисе йөгереп узды. Габдулла карашын яшермәде, кызны, рухландырып, киң итеп елмайды. +Номерына кайткач, ул караватына ауды. Урам шавы колагында шаулады, аннары, үзенә сеңеп эрегәндәй, акрын гына югала барды. Тәнен киңелчә калтырау алды. Бигрәк күңелгә ятышсыз бу табиб, дип уйлады ул, тәкәллефсезлеге, "сөеклем", "чиратта кем" дигән сүзләре, шайтан алгыры! Табибның, иң яхшы дигәндә, аны приказчик рәвешендә кабул итүе үпкәләтте. +Йә Аллам, нинди вак нәрсәләр турында уйлый, ул бит бүген үзенә чыгарылган хөкем карарын ишетте! Анда чахотка булуы растыр, ләкин аның беркайчан да тулы сәламәт булганы юк: ютәл дә, бизгәк тоту, хәлсезлек — бар да электән үк килә, ләкин ул бит эштән туктамады. Менә хәзер дә башы эшли, фикере төгәл, шушы минутта ук торып эшенә тотына ала. Тик башта — аз гына черем итеп алсын... Шулай да бәлки Гартманга барасы калгандыр, Ольховский юкка гына киңәш итмәгәндер. Хәер, тегесе дә, икенчесе дә аның бу дөньяда күпме гомере калганын әйтмәс, бу турыда бары бер Аллаһ кына белә. +Габдулла үзен тәмам туйдырган бу кунакханәдән китәргә уйлады. Бәхтияров белән Галиәсгар икенче кунакханәгә барып караштыргач, туры килерлек номер таптылар. Сәгать эчендә кыендылар да киттеләр. Номер чыннан да әйбәт иде: биек түшәм, кояшлы якка караган киң тәрәзә. Әмма ул бик салкын булып чыкты! Габдулла моны беренче төндә газаплар башлануга ук аңлады. Тагын интектергеч коры ютәл, озакка сузылган калтыранулар башланды. Ул кайнар чәй эчте, аспирин йотты — берсе дә ярдәм итмәде. Монда башка калырга ярамый иде. Бәхтияров белән булган сөйләшү аның кәефен тагын да кырды: Кистенёвның белгән кешесенә таянып, Бәхтияров читләтеп, серле генә итеп жандарм идарәсенең Габдулланың элек басылган китабы белән кызыксынуын әйтте. Жандармнар белән очрашу гына китмәгән иде! +Искәрмәстән генә исенә төшкән кылы авыл ызбасы эшне хәл итте: ул Өчилегә — абзасы янына китәчәк. Кае да чыгып тора тагын — Өчиле сәүдәгәре кирәк-яракларны сатып алган да өенә кыенган икән. +Авыл борынгыдан килгән кануннары белән яшәп ята. Һәр яңа фикергә шикләнеп, куркып караса да. Авыл үз телен саклый һәм үстерә, халык авыз икатын югалтмыйча исән калдыра. Аның сүздә гәүдәләнгән тарихи тормышы әдәби мираска әверелә бара. Кошларга әйләнгән ике ир туган турындагы "СакСок" бәете! Ак бүре турында әкият! Гакәп, дип уйлады Габдулла, аларны хәзерге заман әдәбияты санга сукмый да кебек, алар исә яши бирә. Хәзерге әдәбият күперенке, сай һәм, әйтерсең, казанлыларның үткән тарихы, аларның хәзерге чынбарлык тормышы белән бөтенләй бәйләнмәгән кебек. Халык кырлары хакыйкатькә якын тора! +Эпилог +Яз килүгә, аны борчылу катыш рәхәт ашкыну биләп алды. Мине Троицкига чакыралар, диде ул дусларына, барырга уйладым, кымыз эчәрмен, күрерсез, терелеп кайтырмын. Далада кылы керер... Ә үзе кымызның дәвалау көченә әллә ни өметләнмәде. Ләкин, ни генә булуга карамастан, Троицкига барып карарга кирәк иде. +Менә киң сармат кыры кәелеп ята, аның читләре офыкка барып тоташкан. Көмеш сыман алкын кылган шома сөзәклектән сиңа таба агып төшә шикелле. Ләкин кояш югары күтәрелүгә, бу сөзәклек югала, борын яргыч хуш ис алып килгән кылы килле тигезлек кенә кала. Чабыр, кылган, мәтрүшкә, кыргый китен, дала канәфере, шау чәчәккә күмелгән кырлыганның исе бергә кушылып, башны әйләндерә. +Яшел тигезлек тә алдаучан булып чыга, берәр чакрым атлауга, уйсулыклар күренә башлый. Аларда кыргый чия, кура киләге һәм таллык белән капланган үтә күренмәле, салкын сулы елгачыклар агып ята. +Һәрбер көн рәхәт тынлыгы белән сөендерсә дә, кешеләр арасында булмау кызганыч иде. Хәер, ул монда бөтенләй үк ялгызы түгел, якындагы киез тирмәдә казакъ Комагыл яши, ул көтүне саклый, хатыны белән кызы бия сава, ашарга пешерә, дәва үләннәре эзли, киләк кыя, гомумән, бер минутларын да бушка уздырмыйлар. Тагын бер киез өйдә Мирфәйзи Бабаканов тора, өяздә аны кырчы һәм кыллы оркестр оештыручы буларак беләләр. Ул ярминкәләрдә, шәһәр бакчаларында, бай йортларда чыгыш ясый. Бу кыска ботлы, юантык адәм такылдык һәм уйлап чыгарырга маһир, кыеп әйткәндә, — ваемсызлыкның нәкъ үзе иде. Үз кырларын нечкә хатын-кыз тавышы белән башкарса да, хисләнеп, йөзенә чыгарып, һәр бормасын киренә киткереп кырлавы аның көлке һәм буш кеше икәнен оныттыра. +Менә хәзер дә ул тирмәсе янында утыра, думбрасына каты итеп бәрә-бәрә кырлый. +Кыр уйсыз кешенең тормыш хәлләренә битарафлыгы турында иде. Менә Габдулла да, сый-хөрмәттән һәм кылыдан иркәләнеп, уйсыз, эшлексез кешегә әйләнә бара. Ул тирмәгә керде, кәгазь-каләм алды, сандык кырыена тезләнеп яза башлады: "Зинһар, яшел тышлы дәфтәремне кибәрегезче, ул минем саквояжымда, саквояж редакция каравылчысында. Дәфтәрдә эшләнеп бетмәгән шигырьләрем булыр. Мин аларны "Кан азыклары" дигән кыентыгыма әзерлим". +Сәламәтлеге турында берничә сүз өстәгәч, ул битне бөкләде дә, бөкләнгән урынны сыйпап, уйга калды. Бәлки бүген Габдрахман хәзрәт килер дә хатны алып китәр? Шул уеннан Габдулла үзен кунак иткән кешене күз алдына китереп елмайды. Троицкига беркем белән хәбәрләшми генә барырга да була, берәр почмак табылмый калмас иде, тик өяз сәүдә каласында яшәү бик кыйммәткә төшәр иде. Әмма Габдрахман хәзрәтнең әйбәт холкын күреп һәм ошатып, чакыруын кабул итте. Өстәвенә аның иске басма, кулъязма китаплары, алар арасында "Йосыф китабы"ның бик борынгы күчермәсе сакланган шәхси китапханәсе дә бар икән. +Якыннан аралаша башлагач та, аның ягымлы, канлы һәм акыллы икәне күренде. Тышкы кыяфәте белән дә үзенчәлекле: озын буйлы, нык бәдәнле, кара-кучкылт йөзендә кара бөдрә сакал, күзе очкынланып тора. Үткен фикерле, тапкыр, эш рәте белүче бу кешенең, һичшиксез, көчле, талантлы нәселдән, әмма да ләкин бай булмаганлыгы күренеп тора. Андыйларга — кечкенәдән үк юл бары бер генә: кайдадыр Омскида яки Ырымбурдагы мәдрәсәгә бару. Әгәр бай химая табыла калса, Бохарага, Истанбул яисә Каһирәгә укырга китә. Шулай итеп, инженерлык, табиблык яки сәясәтчелек сәләте булган кеше мулла була. Кайсылары шушы юлда кәмгыять өчен файда китерә ала, ләкин күбесе, туклык сынавын үтә алмый, үз-үзеннән канәгать, иске нигезне саклаучы-яклаучы булып кала. Габдрахман хәзрәтне бу мәсьәләдә хөкем итәргә булыр иде, — ул фетнәче шагыйрьне үзенең кунагы итте. Менә аның холкының үзенчәлеге дә шунда: зур шагыйрь исеменә ияреп ялтырап алу — калада аның тоткан урынын тагын да күркәмрәк итә түгелме?.. +Ул әдәп саклый белә, кунагын далада урнаштырганнан соң, артык еш килеп борчымады, кереп чыкканда, һәрвакыт гәзит һәм журналлар төргәге, берәр сирәк кенә китап калдырып китә, яңалыкка сусаган Габдуллага киткергән шәһәр яңалыклары, үч иткәндәй, гел кызыклы, киңел, дәва, им өчен менә дигән. Күчтәнәчләрен дә онытмады: һичшиксез, бер шешә ликёр, ул аны шаяртып, сәламәтлек, күңел тынычлыгы өчен файдалы дип тапшыра иде. Билгеле инде, Тукай танышырга өлгергән шәһәр кешеләреннән кочагы белән сәламнәр дә китерә иде. +Троицки, империянең Шәрыкка йөз тотып төзегән каласы, дала халкын куркуда тоту өчен хәрби кирмән буларак күтәрелгән. Әмма тора-бара тыныч сәүдә шәһәренә әйләнгән. Монда хәтта Азиянең ерак почмакларыннан да кәрваннар килә. Тауарларның атамасы гадәти түгел, шәһәрләр һәм илләрнең исемнәре шигъриятне хәтерләтә. Әйтик, Кытай, Күк асты иле, аның тауарлары — парча, ефәк, фарфор. Яисә Дәмәшкъ — корыч кылычлар шуннан. Вогулич һәм Березовтан — сусар, кеш, бурсык, кондыз, тиен тиреләре. Бөек Устюг сәүдәгәрләре агач эшләнмәләре, чәер, кызыл төстәге минераллар алып килә. Казаннар — чигүле түбәтәйләр һәм сәхтиян... Кашгарлар, хивалылар, бохаралылар, казакълар... Күпме халык, күпме шивә! +Кала Тукайга ошый иде. Бу каланың тагын ниндидер әйтеп булмый торган, кәлеп итүчән көче бар. Һай, инде үзенең ни өчен монда килүенең сәбәбен аңлатыр вакыт китмәде микән? Имеш-мимеш хәбәрләргә ышансаң, Зәйтүнә, кияүгә чыгып, монда яши ди. Тыйнак, ягымлы кыз. Кайчандыр Габдулла аңа китабын култамга язып бүләк иткән иде. +Соңгы вакытларда Габдулла яңа танышкан кешеләренең үзе өчен ят булуын аңлады, алар аның элекке — кан буенча, күргән авырлыклары буенча якыннарын читкә этәрәләр кебек тоелды. Троицкида бик күпләр белән танышса да, аларның берсен дә күңеленә үткәрә алмады. Шуңа күрә дә ул — үз алдындагы йөзләрдән, әңгәмәләрдән арган шагыйрь — каланы киңел генә калдырып, далага китте. +Монда, иректә, ул иртәнге яңгырларны, эссене, чикерткәләр черелдәвен, төнлә атлар пошкыруын, әйтерсең, өр-яңадан тойды һәм яратты. Ләкин озакламый ямансулыйсын, ялыгасын сизде, ахыр чиктә бу сагышның сәбәбе Казанны юксыну икәнен дә аңлады. Менә бүген дә тирмә күләгәсендә утырганда, Бабаканов кырындагы болан баласы турындагы юл исенә төште: "Кырларда суык, урманда салкын. Уйлыйм да кырлыйм: болан туңадыр!" Бу кыр бары Казан ягында гына туарга мөмкин. +Ул арада Комагыл атны кигеп китерде. Тук ат, түгәрәк савырына бөгәлчәннәр ябышканмы, әллә юлга чыгасын сизепме — биеп тора. Арбасы гади, арка терәвече — үрелгән читән, үзе киңел, юл йөрү өчен кайлы. Габдулла белән Бабаканов менеп урнашкач, ат кузгалды. Казакъ барган шәпкә сикереп утырды да дилбегәне кулына алды. Даланың шома юлында тояк тавышы, тәгәрмәчләр шытырдавы гына ишетелде. Алда рәшә уйнаклады, каен кәүсәләре чагылып алды, тибрәнеп торган рәшәдә курганнар һәм тилгәннәр күгелкем булып күренде. Калага китәрәк, калкулыкларда зур канатлы кил тегермәннәре шәйләнде. +Комлы төбендә тәгәрмәч эзләре күренеп торган сай кичүне чыгып, арба яр буеннан каты юлда дыңгырдады. Урамда эссе, тузан, яшелчә бакчалары, тешне сындырырлык кое суы исе — гомумән, авыл исе аңкый иде. Юл тузанында коенган тавыкларны пырхылдатып, атлы казак чаптырып узды. Тузан болыты таралырга да өлгермәде, икенчесе килеп чыкты. Шулчак яңгырап торган көчле тавыш ишетелде: +— Һәй, ялгыз яшәргә яратучылар! — Тавыш артыннан, тарантаста утырган Латыйф Яушев калыкты. — Калабызга кунакның да кунагы килгән, мин аны беренче булып каршы алам! +Тукай аның тарантасына күчкәч, Бабакановка кул болгады, әгәр теләсәң, арттан бар, янәсе. +Латыйф кап-кара булып кояшта янган, хисләр кичерешеннән башы әйләнә. Яңа гына Төркестаннан кайтып төшүен һәм сәфәрдән риза калуын әйтеп өлгерде. Бай Яушевлар нәселеннән ул! +Кала бакчасының капкасы янында туктадылар, кәйге ресторанның верандасына таба киттеләр. Аларга, бозлы савытка утыртып, шампан шәрабе китерделәр. Яушев, Мәскәү мануфактурачылары белән мөнәсәбәте катлауланып алуы турында сөйләде, чөнки Төркестан байларының бар мамыгын, үсеп утырган килеш диярлек, сатып алган икән... Тагын берәр бокал шампан шәрабе эчтеләр. Ул китди шаярту белән, Тукайны үзенә кунакка чакырды. Таләп итте, хәтта көнен дә билгеләде. Аннары торды да китте. +Тукай да кыенды, әмма Бабаканов, башта мондагы чәчәклекне карап килик, диде. +— Аллаһ исеме белән ант итәм, чәчәклек искитәрлек! Аның хукабикәсе дә аһ итәрлек яшь, чибәр — Исхак әфәнденең хатыны. +— Ярый, киттек, — диде ул тыныч кына. +Яз буе аны шәүлә кебек эзәрлекләгән мизгел якынлашты. Ул хәзер Зәйтүнәне күрәсен белә. Нәрсә соң бу, нигә килми инде үзе? Троицкига бару теләге ник шулкадәр көчле булды икән? Ул дала табигатенең дәва көченә ышанды, шуның өстенә, ирексездән, уйламаганда, бары берничә тапкыр гына күреп калган ситсы күлмәкле, ситсы яулыклы тыйнак кыз турындагы истәлеккә бик якын килде. +Менә куе сәрви куаклары арасыннан үттеләр, менә чәчәклеккә алып керә торган рәшәткәле капка, менә клумбалар, шуларның берсе янында хатын-кыз, аз гына читтәрәк тагын берсе — дүрт яшьләр тирәсендәге малайны уйната. +— Зәйтүнә ханым! — Бабаканов клумба янында басып торган хатынга дәште. — Без сезнең янга, рөхсәт итсәгез. +Хатын башын күтәрде, бер генә мизгелгә кояш яктысыннан күзе чагылгандай, кулын каш өстенә куйды. Габдулла өчен вакыт туктап калгандай булды. Аннары гына: +— Мин сезнең монда икәнне белдем, — дигәнне ишетте. — Китапханәгә бардым, сезнең белән очрашу була, диделәр. Бабаканов килде дә үзенең яңа репертуарын тәкъдим итте. Аның тавышы искиткеч, диләр, дөресме? +— Дөрес, — диде ул. Бабаканов аларның сөйләшкәнен тыңламады, ул малай янында мәш килә, аның багучысын — яшь кенә авыл кызын шаяртып маташа иде. +Зәйтүнә куш учлап су сипкән кебек, кулын чәчәкләр өстеннән йөгертеп алды. Аның өчен тагын вакыт туктагандай булды, ул Зәйтүнәнең ни әйткәнен ишетмәде. Йә Ходам, нигә дип ул шулкадәр дулкынлана? Зәйтүнә үзгәрмәгән, шул ук тотнаклылык, шул ук киңелчә оялчанлык, элеккечә үк шигырьләр белән кызыксыну. Менә китапханәгә дә килгән. Берни сизенмәгән. Тик нәрсә турында сизенергә тиеш иде соң ул? Хыял нәкъ чынбарлыкта булган кебек үк газаплый һәм сөендерә. +— Мин еш булам монда, — диде ул тыныч һәм йомшак тавыш белән. — Мин бит һәвәскәр бакчачылар оешмасында торам. Бу кәмәгать бакчасын үзебезнең карамакка алдык. Безнең бурыч, — ул елмайды, — безнең бурыч бик китди: халык арасында табигать турында белем тарату, бүлмә һәм оранжерея үсемлекләрен камилләштерү, бакчаларны матурлау зәвыгын үстерү. +— Калада яшеллек аз, — диде Габдулла. +— Әмма һәр ел саен арта барачак! Сез безнең бакчачы белән таныш түгелме? Кызганыч, әле ул монда юк. Ул кеше — Турдакин Михаил Викторович, Пенза бакчачылык училищесында укыган, үз вакытында кенәз Воронцов, граф Шувалов утарларында хезмәт иткән. Бик ягымлы карт. Дөрес, бер килешмәгән ягы бар... Ул бөтенләй юаш! Безнең монда агачларның кирле төрен үрчетү бакчасы бар, быел кышын да розалар, сөмбелләр үстерәчәкбез. Сез Латыйф әфәндедә булдыгызмы? Һичшиксез, барыгыз, Галия ханымның кышкы бакчасы бар, искиткеч матур. +Ул кайтарып сүз әйтә алмады, ахыр чиктә дәшмәү хатынны уңайсыз хәлгә куярга мөмкин. Яшертен генә, аяк очларына басып, ул чәчәклектән соң башланган кура киләклеккә карады. Анда Бабаканов — теге кыз тирәсендә әтәч кебек таптана йә малайны үчекләргә тотына. +— Минем дус кызымны хәтерлисезме? +Аның исендә: Зәйтүнә редакциягә аның белән килгән иде, аннары ул аларның икесен бергә Фатих янында очратты. Тик нигә әле ул дусты турында сораша? Әллә хәтерлиме ул... Әйе, үткәннәрне, Казан, редакция, алар арасындагы кыска гына сөйләшүне? +— Хәтерлим, — диде Габдулла, — хәтерлим. +Ул кызарды, кулы белән маңгаен уды. +— Ахирәтем... ул вафат булды, ике ай эчендә сызды да бетте, бичара, әлегә кадәр исемә төшкән саен елыйм. +Алар Бабакановның кычкырып көлгәнен ишетте, аннары бала елап кибәрде. Кыз көчсез генә каршы дәште: +— Зинһар, үртәмәгез аны. Ул сезнең белән уйнарга теләми. +Багучысының сүзләрен ишеткәч, бала тагын кычкырып, зарланып еларга тотынды. Ул арада әнисе дә ачулы тавыш белән: +— Мирфәйзи әфәнде, мин сезгә әйттем бит инде, ул андый уеннарны яратмый! — дип кычкырды. +Ахмак кыяфәт чыгарган Бабаканов алар янына йөгереп килде, артыннан малайны кулыннан китәкләп кыз иярде. Малай сулкылдый, әнисе янында ят абыйны күреп, елаганын сиздерәсе килмичә, яшьләрен кулы белән сыпырды. +— Әни, — диде ул, — бәйләнмәсәләр, мин беркайчан да еламыйм, шулай бит, әнием? +— Дөрес, Лотфый кимешем, — дип кавап бирде әнисе, — дөрес. Син чыпчын егет! +Габдулла сүзсез генә баш иде һәм кинәт үзен сәламәт итеп хис итте. Ул монда сәламәтләнергә дип килде — хәзер ул сәламәт. Күрәсе килгән бердәнбер хатынкызын очратырга теләгән иде — ул аны күрде. Шайтан алгыры, ул сәламәт! +* * * +Бер иртәдә кыр буйлап тарантас килә иде, анда малай һәм аның мөгаллиме утырган. Аларның дачага барышлары. Кичен... аһ, кичен әнисе килергә тиеш! Укытучы тезендә тартма, малай аңа арбада таралып яткан хәрефле шакмакларны кыя. Шакмаклар бик матур, тартмага бизәкләр төшерелгән, ләкин малай алардан туйган. Укытучыдан да гарык, чөнки ул бертукмамый укыта да укыта, малайга күңелсез. Аеруча үзләре белән әнисенең бармавына эче поша, хәтта үпкәли дә. Аның калада эшләре бар, бары кичен генә киләчәк. +Малай эсседән әлсерәде, тизрәк барып китәсе, елгага йөгерәсе һәм озаклап йөзәсе, чумасы килде. Курганнарның куе куаклык каплаган сөзәклеге малайга дачадагы әрекмәнлекне хәтерләтте, ул аларны кылыч белән тураклый. Их, тизрәк барып китәсе иде!.. Менә укытучы тарантасны туктатты. +— Лотфый, карале, ә-әнә тегендә! +Малай күзен авыртыр дәрәкәдә кысып карады һәм чатырны, аның ишеге каршында торган урындыкны күрде. Урындыкта бер кеше утыра. Кызык түгел. Хәер, кызык: кыр уртасында урындык тора, анда кеше утыра. +— Бу — Тукай, — диде укытучы. Исеңдә калдыр, акыллым: Тукай! +— Ярар, — диде малай. — Без ник кузгалмыйбыз? +Алар китте. Малай йортны, киң веранда, елга, бакча, зәңгәр койма, койма янындагы әрекмәнлекне күз алдына китерде. Әрекмәннәрне кылыч белән чабасың, чабасың, ул барыбер бетми — иртәгегә кала һәм дачада үткәрәсе алдагы көннәргә дә... Кич белән әнисенең килүен күз алдына китерү аеруча сөендерде. Әнисе юл киемнәрен алыштырыр, табын янында бөрмә итәкле, түшенә күперенке челтәр тотылган ак күлмәктән булыр. Бөтен кеше аның әнисенең иң матур әни икәнен күрер. Вак-төяк, юк-бар сүз сөйләшерләр, чөнки кунаклар бервакытта да дәшми тора белмиләр. Аннары, билгеле инде, әтисе малайга йокларга вакыт, дияр. Шунда әнисе барысына да: "Юк инде, безнең белән тагын бераз утырсын", — дип каршы төшәр. Менә әнисе ничек әйтер! Зәйтүнә шундый: ул бар нәрсәне, бар киһанны ярата, ләкин улы кадәр башка беркемне дә ярата алмас. +Лотфый үсеп киткәч, дөнья буйлап сәяхәткә чыгар. Вавилонны, чүлләрне, ата-бабалары кайда гомер сөргән кирләрне карап йөргәндә, әнисен искә алыр: менә ул карават башына килеп утырыр, дога укып, башыннан сыйпар һәм әллә улына, әллә үзе өчен, бер үк шигырь юлларын кабатлар: +Уйлыйсың син бер фикерне: раст кеби, +Шик төшә: юк, ул да раст булмас кеби. +Юк әле миндә хакыйкатькә вөсул, +Әллә нигә айрылалмый уң вә сул. +Рус теленнән Рөстәм ГАЛИУЛЛИН тәркемәсе +Редакциядән: +Язучы Рөстәм Вәлиев (1936) Чиләбедә яши. Аның "Дөнья гаме" романы моннан утыз еллар элек язылган. Үз вакытында, прозаик Тәүфикъ Әйди әлеге әсәрнең бер өлешен тәркемә итәргә алынган булган ("Казан утлары", 1986, №4), кызганыч ки, ахырынача дәвам итеп өлгермәгән. +"Дөнья гаме"н яшь прозаик һәм галим Рөстәм Галиуллин тулысынча тәркемә итте. Әсәрнең китап булып чыгуы да көтелә. Без исә укучыларыбызга ошбу күләмле романның журнал вариантын гына тәкъдим иттек. +Марат +Әмирханов +БИБИМӘМДҮДӘ +БӘЯН +Бар күңелләрдән кылы, йомшак синең кабрең ташы, - +Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы! +Габдулла Тукай +Мулла кызлары ана карыныннан ук дан-дәрәкә белән туа бит алар. Үсә төшкәч, гыйлемгә, укырга-язарга өйрәтәчәкләр, китлегүгә, бер-бер дин әһеленә кияүгә димләячәкләр, остабикә сыйфатында үзләре дә балаларга аң-белем бирәчәк, аш-суда иң түргә утыртачаклар. Сәдаканың да иң мулы аларга. +Өчиле мулласы Зиннәтулла имамның өлкән кызы Бибимәмдүдәнең дә тормышы шушы йомык түгәрәк эчендә тәгаенләнде. Тәгаенләнде, ләкин түгәрәк эченә сыймады, көтүдән аерылган кырыкмыш тайдай тулганды да болганды. +Бибимәмдүдә, барча үз ишләре кебек үк, гыйшык вә мәхәббәт илә никахка кереп, мәхдүмә кефет, сөелгән-яратылган ир хатыны булу турында хыялланды. Йөрәк түрендә йөрткән яшерен кани мәгъшугы да бар иде. +Мәгъшук аның тормышына һич көтмәгәндә килеп керде. Бервакыт шулай инеш комлыгына атасының тәһарәт комганын ышкып агартырга төшкән иде. Кәйге матур көн. Дымык, тыныч. Ындыр ышыгындагы тал-тирәкләр, төзгә каткан зифа камышлар белән бергә күктәге кояш та, офык читенә кунаклаган челтәр болытлар да ниндидер илаһи хозурлыкка талган. Урам тузанына чумып утырган кош-кортлар гына ара-тирә иренчәк авазларын чыгаргалый. Печән өсте бит, халык болында, авылның коргаксыган мичкәдәй бушап калган мәле. +Бибимәмдүдә як-ягына күз төшереп алды да, күлмәк киңнәреннән ыштан балакларына кадәр сызганып, эшкә тотынды. Ул хәзер бала-чага түгел ич инде, унберне тутырды, алны-артны карап йөрергә туры килә. +Эше ырый, комган өстендә нурлар уйный башлады, әнә. Эше ырыганга күңеле дә күтәренке, кырлар да инеш суыдай агыла. +Сазың күп моң кылады, +Ишеткән таң кылады... +— Мәрхәбә, чибәр кызыкай, кил әле, колакларыңны тешлим, яшең киткәч, яучы кибәрермен. Марат ӘМИРХАНОВ (1933) — прозаик; "Таш һәйкәл", "Тәкъдир", "И кылган догам минем", "Дөя муены" һ.б. китаплар авторы. Журнал укучыларына ул тарихи темага язылган "Үрбәт ханәкә гыйшкы", "Гәүһәршад", "Әлвидаг" романнары белән таныш. Казанда яши. +Бибимәмдүдә иң әүвәл балакларын сыдырып төшерде, шуннан соң гына сүз катучының үзенә сирпелеп алды. Бу яшен тизлегендә булса да, ул аның ирен өстендә тәгаенләнеп килүче каз мамыгыдай күперек мыегын да, сирәк тешләрен дә, орчыкка тартым очлы ияген дә абайлап алды. Киеме дә килешле: озынча яңа камзул, сафьян чүәк. +— Абау! +Кыз кабалана-кабалана кыенды да, йөгерә-атлый китеп тә барды. +— Мин сине беләм, син Зиннәтулла хәзрәт кызы Бибимәмдүдә мәхдүмә, — дип кычкырып калды телчән егет. +Бибимәмдүдәнең дә күңеленә корт керде, кемсәнең кемлеген бик тиз ачыклады. Сәмигулла мәзиннең кәмәгате Әсмабикә абыстайның кардәше икән. Казанбаш авылы мулласы Хөснелгата имамның улы ди. Кышкар мәдрәсәсе шәкерте. Исеме — Харис. +Шәкерт Өчилегә елга бер булса да килеп китә иде, тора-бара бер-берсенә сүз дә кушкалый башладылар. Апасы аша сәлам дә кибәргәли. Бибимәмдүдәгә шул китә, төннәр буе татлы хыял дәрьясында йөзә, мәгъшугының йөзен-битен, кием-салымнарын кат-кат күз уңыннан үткәрә, шуннан бетмәс-төкәнмәс ләззәт таба. Ә Харисның тәүге очрашуда уйнап-шаяртып кына әйткән "яучы кибәрәм" дигән сүзләре хәзер инде башка төсмер алды, дымсу туфракка төшкән бодай бөртегедәй кылы шытым бирде. +— И Ходаем, гасре сәгадәт көннәр насыйп ит! +Бибимәмдүдәне бөтенләй башка көннәр көтеп торган икән. Әүвәл өч кенә көн ятып, анасы Камилә остабикә дөнья куйды. Бу кайгыдан аз-маз айный башлаган иде, янә яман хәбәр: сөйгәне Харис шәкерт мәдрәсә мөдәррисе Мөхетдин имам-хатыйбның төпчек кызы белән никахлашкан. Харисны ул дастаннардагы гыйшкы хакына яуларга атылучы каһарман шаһзадә итеп күз алдына китерә иде. Бердәнбере. Яклаучысы, терәге, ышанычы. +Алданудан да хәтәррәк хурлык-кимсенү юк икән. +Актыгы: мин бер вөкүдемне сиңа иттем фида; +Белмәдең лә, белмәдең кадерем! Гөнаһ! И бивафа! +Әсмабикә абыстай да әлеге хәбәрдән зир-зөбәр хәлдә иде. +— Хәзрәтнең ярты мәхәлләсенә сатылган, — дип ачына-ачына зарланды, — сукыр икән, синдәй суырып йотарлык уңган сылукайны кылый күзгә алыштыра димени сукыр булмаган кеше, бик пар килгән идегез, хәерлегә генә булсын. +Суырып йотарлык. Әйе, Бибимәмдүдәнең чыгышы, ерак бабалары, ырунәселе Чулман — Агыйдел буйлары төбәге белән бәйле булгандыр, күрәсең, килеш-килбәте, төс-кыяфәте башкалардан аерылып тора иде. +Бибимәмдүдәнең үзгә чалымнары шуңа күрә һич тә гайре табигый хәл түгел, ата-бабадан мирас булып килгән хәзинә. Аксыл озынча йөз, озын кара чәч, күмәч ияк, карлыгач канатыдай сызылып киткән нәзек каш астыннан нур бөркүче килешле күркәм күзләр — болар бербөтен кимәлдә аның нәзбереккупшы буй-сынына тәңгәл килеп, үзенә бер әһле һиммәтлелек өстиләр иде. Нәкъ "Идегәй"дәгечә: +Кашларына карасам, +Каләмнән пәйда булгандай; +Күзләренә карасам, +Күгеннән пәйда булгандай; +Буйларына карасам, +Нурдан пәйда булгандай! +Сылукайның килегенә май тулып кына килгән чагы. Калку күкрәкләре, түгәрәкләнеп өлгергән янбашлары, тыгыз балтырлары күлмәк-камзул эченнән менә без, дип ымсындырып тора. +Авылда Бибимәмдүдә йомырка эчендәге сары кебек кадерле вә мөхтәрәм зат иде. Авыз сулары корый иде егетләрнең. Ләкин мулла кызына өмет итеп буламы соң — сүз кушарга да кыймыйлар иде. Шулай да, Мәхмүт исемле бер тәвәккәле бәхетен сынап карамак иткән булса кирәк, яучы кибәргән. Моны ул үзе сизми дә калды, фәкать, колактан-колакка таралган чыш-пыш хәбәрләрдән генә белде. Атасы Зиннәтулла бик тузынган, имеш, үз урыныгызны белергә кирәк, минем кызым гыйлемле, тиңе дә гыйлемле булачак, дип яучыларның ятланган үгет-нәсихәтен ярты юлда бүлгән. +Булыр, кәбестәдәй катлы-катлы бик тә четерекле кеше ул. Бер карыйсың, нәсел-нәсәп сагында уяу торучы һавалы ыру әһеле, икенче карыйсың, бер эштән дә тартынмаучы авыл агае. Хакәте чыкса, сука артыннан да йөри, печәнен дә чаба, көтү дә көтә. "Һәр эчкерсез гамәл саваплы, Аллаһы Тәгаләгә салават кына булсын", — дип өйрәтә мәхәллә халкын. +Бибимәмдүдә атасына рәхмәтле генә булды. Ник дигәндә, күңел яралары бөтәшеп бетмәгән иде әле. Хәлбуки, Мәхмүт һич тә ким-хур егет түгел. Хәлле гаиләдән, күп итеп мал-туар асрыйлар, имана кирләре дә хәтсездер, мөгаен, хак арткан язгы чорда орлык белән дә алыш-биреш итәләр, дип тә сөйлиләр иде. Кысан вә тар басулы Өчиле шартларында бу үзе бер төшемле гамәл. +Алай да үкенече юк, Ходайның рәхмәте киң, шәт, мәрхәмәтеннән калдырмас. +* * * +Ниһаять, кылычын сөйрәп, Кырлач бабай да килеп китте. Әйтерең бармы, кышның сапламы озын. Шуңа күрә бабаларыбыз аны кылычлы яуга тиңләгәннәрдер дә. Тик болар инде узганнарның кайтавазы. Хәзерендә карлы озын кичләрне көтеп алалар, үткәч, сагынып сөйлиләр. Бигрәк тә яшьләр. Чөнки... +Кыш — утырмалар чоры, аулак өйләр чоры. +Бибимәмдүдәне дә атасы һәр елны күрше авылда яшәүче ерак кардәшләренә утырмага кибәрә. Быел да алдан ук кисәтте. +— Йоннарыңны эрләп куй, утырмада оек-бияләйләр бәйләп кайтырсың, — диде. +Бәйләм бәйләү — авыл кызлары өчен ияләнгән эш. Чынлыкта исә, утырма — очрашу, ләчтит сату, уен, кыр-бию урыны ул. Чөнки кунак кызы янына күрше-күлән нәбирәләре дә чакырыла. +Кардәш апа да кызлар кыйды. Авылның иң уңганнары иде, шундук, буран чыгарып дигәндәй, эшкә тотындылар. Кул — шөгыльдә, күз иярми, кул белән бергә тел дә бәйдән ычкынды. Мәймүнә исемле шомырт кара күзле чибәркәй барысыннан да уздыра, юманың юмасы. Яндашы үзара гына хәлен белешкән иде булса кирәк, ә ул бөтен өйгә оран салды. +— Хәлләр изге, Тәхмилә чибәркәйнекеннән дә шәбрәк, тик егетләр генә бизде, — диде, шаяруга бормакчы булып. +Бәйләмчеләрнең колаклары боз сөңгеседәй үрә катты. +— Кем соң ул Тәхмилә? — дип сорады арадан берсе. +— Каргалы мактанчыгы, — диде Мәймүнә, — матурлыгы белән масаеп, кияү егетләренең берсен дә ошатмыйча кире кагып утыра икән. Вакыт үткән, егетләр дә кулларын селтәп, моны сорамас булганнар. +Шулай бервакыт моңаеп утыра икән бу, кардәше килеп кергән дә: +— Хәлең ничек? — дип исәнләшкән. +— Хәлләр изге, егетләр генә бизде, — дип көрсенгән матурыбыз. +— Киленем, сиңа әйтәм, кызым, син тыңла булдымы инде бу, — дип гәпкә кушылды йон бүксәседәй түгәрәк гәүдәле кыз, — карап-карап торам да, бер дә Сәхибуллаң бизгәнгә охшамаган. +— Сөйләмәгез, ахирәткәйләрем, хурга калдым бит мин ул Сәхи белән, ютәл илә мәхәббәтне яшереп булмый диюләре тач икән, — дип корлануында булды Мәймүнә, — гөнаһ шомлыгына, иртәнге чәй вакытында урыным тәрәзә каршына туры килде. Карыйм, урамнан безнең якка карана-карана Сәхи узып бара, дошман. Тәгам кайгылары бетте, татлы уйларга чумдым, дөньям онытылды. +— Чәеңне суытма, — дип кисәтте әнием. +Ә чынаякта чебен йөзеп йөри, каһәр. +— Әбәү, чәйгә Сәхибулла төшкән бит, — дип әйткәнемне сизми дә калдым. Үз-үземне фаш иттем шулай. +— Ярар, кан кисәккәйләрем, бу тел бистәсенең мут хикәятләре бетмәс, мин күршеләрнең хәлен белеп чыгыйм әле, — дип, хукабикә киенә башлады, — чәйне үзегез кайнатып эчәрсез, шөкер, чебен вакыты түгел хәзер, бимазалаучы булмас. +— Уйнамагач та көлмәгәч, бу дөнья нәмәстәгә, — дип озатып калды аны Мәймүнә. +— Кызлар, мин сезгә сокланам, — диде Бибимәмдүдә, — ни телисез, шуны кыланасыз, авызыгызга ни килә, шуны әйтәсез, бернәрсәдән дә тартынып, кыенсынып тормыйсыз. +— Без бит гади халык, надан халык, — диде Мәймүнә, — әлифне таяк дип тә белмибез. Менә син гыйлем иясе, әйт әле, мәхәббәт бармы ул, юкмы? +— Әйе, әйе, бик беләсебез килә, — дип кызлар, анасына сыенган чебиләр кебек, мәхдүмәне сырып алдылар. +"Мин үзем дә сезнең сыңар бит", дип, Бибимәмдүдә карышмак иткән иде дә, кызларның чын ихластан күз атып торуларын күргәч, ризалашмыйча булдыра алмады. +— Телебездә "мәхәббәт" сүзе йөри икән, бу әлеге хис-тойгы бар дигәнне аңлата, — диде бастырып кына, — бар нәрсә генә телгә керә. +— Шуннан, шуннан... +Кызлар Бибимәмдүдәгә тагын да елыша төштеләр. +— Ташка басылып, китап сурәтендә безгә килеп ирешкән халык дастаннарының, риваятьләрнең барысы да мәхәббәт хакында. Таһир-Зөһрә, Фәрхәд вә Ширин, Ләйлә вә Мәкнүн, Йосыф вә Зөләйха китаплары моңа ачык дәлил. Мин үзем шәхсән, Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" мәкмугасын бик ошатам. Зөләйха атлы гүзәл шаһинә кечерәк кенә ыру башлыгының төпчек улы Йосыфны төшендә күреп, гашыйк була. Икесе дә күп авырлыклар кичерә. Еллар үткәч кенә очрашалар. Зөләйха инде картайган, гарипләнгән. Ул Йосыфның камчысын сорап ала. +Йосыф, килеп, үз камчысын сонды, +Хатын камчыга өрде дә кире бирде, +Камчыга ут кабынганын Йосыф күрде, - +Камчы янып, Йосыф кулын пешерер имди. +Зөләйха әйтте: "Күрдеңме, аңладыңмы, +Камчыга ут кабуга син таң калдыңмы? +Кулыңны пешергәнгә түзалдыңмы? - +Ул ут мине кырык ел көйдерә имди..." +— И, бәхетләре булмаган икән, бәгырькәйләрнең... +— Бүлдермичә генә тыңлап бетерегез, — диде Бибимәмдүдә, — хикмәт тә шунда: мәгъшукларның сагышы бәхеткә әйләнә. Аллаһының кодрәте белән, илаһи көч ярдәмендә Зөләйханың элекке яшьлеге, чибәрлеге кайта. Гыйффәте дә сакланган. Кавышалар. Ике уллары туа. Шатлыкта-куанычта гомер итәләр. +Өй эчендә тынлык урнашты. Сукыр лампа филтәсенең черт-черт итеп янган тавышы гына бу тынлыкка ниндидер серле аһәң өсти иде. +— Мондый мәхәббәт безгә тәтеми, кызлар, — диде Мәймүнә, көрсенеп, — булмаса, әйдә, йөзек салышлы уйныйк. +Йөзек салучы, озын толымнарын килфердәтеп, идән уртасына атылып та чыкты, чәр-чәр такмак әйтергә дә тотынды. +Айдыр — дугая, +Вайдыр — дугая, +Нигә үзең генә килдең, +Сөйгән ярларың кая? +Кызлар, суга сикерешкән үрдәк бәбкәләредәй дәррәү килеп, бер тын биешеп алдылар. Шуннан соң гына йөзек әйләнешкә керде. +Тәүге салышта ук Бибимәмдүдә учына оялады. Алдан сөйләшеп-килешенеп куйганнар иде, ахры, аның кем кулында икәнен дә бик тиз тәгаенләделәр. +— Нинди кәза бирәбез? — диде йөзек салучы. +— Кыр, кыру! +Утырмачыларга, әлбәттә, кунакның кыр-моңга һәвәслеге мәгълүм иде, шуңа күрә ялындырып торуның мәгънәсе юк. +— Кырларыбыз да мәхәббәт турында инде безнең, — дип, тураебрак кына утырды Бибимәмдүдә, — алар сезнең үзегезгә дә мәгълүм, әлбәттә, ә мин халкыбызның әнкәем Камилә абыстай яратып кырлый торган мәшһүр "Гөлкамал" кырын башкармак булам. +— Афәрин, бик хуш, — диеште утырмачылар. +Күп тә үтмәде, өй эче моң белән тулды. +Кемел-кемел шәмнәр яна, Гөлкамал, +Китеш кызлар китен кеп шул эрлиләр. +Энке-мәркән кызларның кул бавы, +Авыр кан сөйгәннәрнең булмавы... +Әүвәл моң парын югалткан ялгыз аккош сагышыдай өзгәләнде, аннан соң гыйшкый былбыл сайравына әверелде дә челтер-челтер аккан чишмә кырына ошап калды. +Кайсы егет кемгә тияр, диеп, +Колактан-колакка серләрен шул сөйлиләр... +Бибимәмдүдәнең тавышы көчле түгел, әмма өрфә кар бөртегедәй йомшак, сур мәнсур аһәңедәй тәэсирле иде. Күңел төпкеленә үтеп керә, йокыга талган хис-тойгыларны уята. Ашкындыра да, килкендерә дә, тынычландыра да. +— Моңың чиктән ашкан, мәхдүмә, Ходай кушып, бәхетең дә мул булыр. +Бу сүзләрне хукабикә әйтте. Биләмнән кайткан икән инде, самавырын да яңартып кибәрде. Гәпләшә-гәпләшә чәй эчтеләр. +— Инде бәйләмнәрегезгә тотыныгыз, балалар, сафа сөрүнең дә чамасы була, — диде хукабикә, — әти-әниләрегез алдында кавап тотасы барын да исегездән чыгармагыз. +* * * +Бибимәмдүдә утырмадан берничә кием оек-бияләй бәйләп кайтты. Күчтәнәчләр биреп, ат белән китереп куйдылар. +— Әти, каршы ал, кызың баеп кайтты, — дип сөйләнә-сөйләнә өйгә узды. Шундук авызы да йомылды, ишек катында катып калды. Ник дисәң, әтисе ниндидер бер яшь хатын белән табын корып утыра иде. Яннарында бер бәләкәй кыз бала да бар. +Аларның ак өй түр башында имам белән йөз-бит күрсәтешеп утырырдай якын хатын-кыз туганнары юк. Бу нинди тамаша тагын? +Әтисе аның уйларын укыгандай әйтеп куйды: +— Әниле булдың, кызым, — диде бармак очларына гына эленгән блүдәсеннән чәй чөмергән арада, — Латыйфа абыстай белән никахлаштык, Ходай озын тигез гомер бирсен. Монысы Сакидә сеңлең. Мин аны үз исемемә яздырдым. +Бибимәмдүдә остабикәне күздән кичерде. Арык тәнле, кылыч борынлы, юка иренле булганы өчен түгел, хак, ул мул буй-сынлы, ачык йөзле әнисе Камиләдән чагыштыргысыз дәрәкәдә калыш иде. +— Әниең белән күреш, — диде Зиннәтулла. +Сүзсез генә кул бирештеләр. Абау, куллары сап-салкын, дип Мәмдүдә үги әнисенең янә бер гаебен күңеленә беркетте. +Латыйфаның төмсә чырае да акбур сөртеп катыргандай туң килеш калды, бер бөресе дә ачылмады. +Ике арага боз катламы ятты. +Үги үз булмый, +Колак күз булмый. +Үги ана белән үги бала мөнәсәбәте татар язмышында үзе бер мөһим фәлсәфә. Үги ана дигән кеше, кагыйдә буларак, халык телендә усал, явыз, мәрхәмәтсез, бәйләнчек зат рәвешендә сурәтләнә. Күрәсең, гел шулай булырга тиеш, дип кабул иткәннәрдер. +Бу очракта исә Латыйфа — Бибимәмдүдә мөнәсәбәтләре әлеге фаразга туры килеп бетми иде. +Үги ана, Наласа авылы мулласының тол калган абыстае, Бибимәмдүдәнең чордашы, яшь аермасы нибары дүрт ел. Ачыктан-ачык каныгу, кыерсыту — балачакка хас мөгамәлә. Ә монда ике тәкә башы бер казанда. Бу инде низагка туп-туры юл. +Низаг дигәне дә озак көттермәде. Юктан гына. +Беркөнне Бибимәмдүдә керләр юып, елгада чайкап кайтты да кибәргә келәт эчендә тарттырылган бауга эләргә тотынды. Шунда янына йөгерә-атлый Латыйфа килеп басты. +— Кагыласы түгел минем бауга, мин аны Наласадан алып килдем, — дип бәйләнә башлады. +— Монда бау бар иде ич, ул кая соң? — диде Бибимәмдүдә, эшеннән туктамыйча гына. +— Ул черек бавыгыз бернәрсәгә дә ярамый бит сезнең. +Бибимәмдүдәнең дә йөрәге кабарды. +— Күрегез, нинди байбичә, бирнәгә бау алып килгән, һи-һи-һи! +Латыйфа баскан урынында чайкалып алды да агуын очырды. +— Кыз картайса, казый булыр, ди, ни сөйләнгән була, хөрәсән. +— Ә син, ә син ипи дә сала белмисең, читләрдән пешертәсең. +Тавышны ишеткән, ахры, күтәрмәдә Зиннәтулланың чапан итәге килфердәп китте. +— И, каһәр суккырлары, тәүбә-тәүбә, әллә ни әйттерерсез, — дип шелтәләде кәнкалчыларны. — Әгәр тагын гаугалашуыгызны ишетсәм, рәхим-шәфкать көтмәгез! +Алар башкача сүзгә килмәделәр, дошманлык күз карашларына күчте. Ә тормыш үзенчә бара, һәр туган көн өр-яңа мәшәкатьләр, өр-яңа борчулар, өряңа шатлык-куанычлар алып килә. Латыйфа, әнә, көмәнгә узды, бәби табар вакыты да китеп килә. Бибимәмдүдә дә язмышына көйләнеп бара. +Яучыларның гына юлларына әрем суы сиптеләр, ахры, һаман күренмиләр. Кияүсез калмас анысы, ләкин базары төшә, егерме бер яшьтә үзеңә тиң кешегә өмет итә алмыйсың инде. Кем туры килер, монысы бер Ходайга гына мәгълүм. +Менә урак өсте дә китте. Көннәре генә керәле дә чыгалы, кырыкмаса кырыкка үзгәрә. Хәзер инде болытлар бөтенләй кояшка йөз күрсәтергә ирек бирми, каплый да ала, каплый да ала. Аннан соң китә яңгыр, чиләкләп кенә коя. Халык шушындый авыр шартларда да үстергән уңышын саклап калырга тырыша. Әвенлеләр көлтәләрен әвенгә кертә, әвенсезләр лапасларга ташый. Зиннәтулла да ике кеше яллады. Бибимәмдүдә уракчыларга аш-су илтә. Ата кеше башта кызының бу гамәлен өнәп бетермәгән иде бетерүен, яңадан күнде тагын. +Бүген Бибимәмдүдә лычма су булып, соңарып кайтты. Зиннәтулла аны болдырга чыгып көтеп тора иде инде. +— Тиз генә киемнәреңне алыштыр да ак өйгә кер, — диде. +Остабикәнең тулгагы башланган икән, дип уйлап куйды кыз. +Өйдә андый-мондый хәл сизелми иде. Латыйфа табын кыеп йөри, әтисе дисбе тарта. +— Кызым, сине сорап килделәр, мин ризалык бирдем, иртәгә никах, әзерлән, — диде Зиннәтулла, шатлыгын яшермичә. — Әлхәмдулиллаһ, әйдәгез, бер дога. +— Кемгә, кайсы авылга икәнен дә әйт инде, интектермә кызыңны, — дип Латыйфа да аваз салды. +— Кушлавычка. Язын ике баласын калдырып, Мөхәммәтгариф имамның кәмәгате гүр иясе булган иде, хәзер менә яңа гаилә кору хәстәрендә. Бик ипле, бик могтәбәр кеше. +Менә кемгә саклап торган икән Аллаһу Бибимәмдүдәне. Алай артык карт та түгел икән үзе. Кырык өч яшьтә... Төскә-биткә ниндиерәк икән, гарип-гораба гына була күрмәсен, Ходаем. +Мөхәммәтгарифның килеш-килбәте, буй-сыны күз төшәрлек иде. Уртачадан аз гына калышрак төз гәүдәсе аны шактый яшь күрсәтә иде. Кыяфәте дә мөлаем, хәтта матур дип тә әйтеп була. Кыерчыксыз бите шома, ак кәгазь гүя. Шул кәгазь өслегенә оста рәссам килешле итеп күз-каш, авыз-борын сурәтләре төшергән. Сакал-мыегы аеруча фырт. Мыегы ауропача, борын төбендә генә, сакалы ияк очында гына эленеп тора. Өс-башы да кәдитчә. Яшь кәләш катына ул биш билле, кызыл төймәле казаки, утырма якалы ак күлмәк, сырма кәләпүш киеп керде. +Ошатты Бибимәмдүдә киявен. Бик тиз уртак тел таптылар. Уртак тел дигәне Йосыф-Зөләйха мәхәббәте турындагы хикәят иде. Баксаң, Мөхәммәтгарифның күңел түрендә дә урын алган булган икән ич бу кыйсса. И, сөенгәннәре Бибимәмдүдәнең. +Куркыбрак, куркудан бигрәк, оялыбрак, кыенсыныбрак көткән иде зөфаф кичен. Мөхәммәтгариф, рәхмәт төшкере, "әнтә бәдрүн, әнтә нурун фәүка нур", дип назлый-назлый, бөтен шик вә кыенсынуларын ләйсән яңгырдай юды да төшерде. Парлашып ләззәт дәрьясында йөзделәр. +Аннан соң сөешә-сөешә шигырь әйтештеләр. +Мөхәммәтгариф: +Кулак дутуб дыңлаңыз ушбу сүзи, +Ул Зөләйха мәликзадә, Тәймус кызи, +Тулун ай тик балкыр иди аның йүзи, - +Укмах ичрә хур-ел-гәйнә биңзәр имди. +Бибимәмдүдә: +Зөләйха бер күни йатыб уйур иди, +Йусефең сүрәтен дүшдә күрди, +Күрүбән һәман сагәт гашик улды, - +Аглайуб уйанубән кәлүр имди. +Мөхәммәтгариф: +Бәйан белгел: сән — бәнең, бән — сәнеңвән, +Бәндән үзгә һич кемсә ни сән булумаң... +Бибимәмдүдә: +Бәнем гишкым, хатереңдән сән салумаң - +Бәндән үзгә һич кемсәгә бакмаң имди... +Кол Гали мелла бу шигъри мәдхияне әйтерсең лә, шушы бәхетле кич өчен, әһле вафа никах ияләре Бибимәмдүдә белән Мөхәммәтгарифка багышлап чыгарган иде. +* * * +Ишек ачылуга, Газизә, язгы күбәләктәй килпер-килпер, әтисенең каршысына килеп басты да: +— Әтием, мин чибәрме? — дип күзләренә текәлеп бакты. +— Зөһрә йолдыз инде син, кызым, чибәрнең дә чибәре, — дип, Мөхәммәтгариф бәләкәчен кочагына кертте. +— Күр, тәти апай чәчемне ничек матур итеп үрде, үзенең чулпысын да такты, бөтенләйгә. +— Рәхмәт әйткәндерсең, шәт, тик, кызым, тәти апай түгел, ән... +Сүзләре бүленде, түр яктан Бибимәмдүдәнең тавышы ишетелде. +— Мөхәммәтгариф, бу хакта сөйләштек ич инде, баланы юкка тинтерәтмә. +Дөрес, бу хакта Бибимәмдүдә килен булып төшкән көнне үк сүз булды. Чөнки әтисе, икеле-микеле хәлгә урын калмасын, балалар хакында алдан ук килешеп куегыз, дип кисәткән иде. +— Минем үги ана буласым килми, — диде Бибимәмдүдә, — Мөхәммәтшәриф инде киткән егет, мәдрәсә шәкерте, Газизә дә үсеп килә. Алар үз әниләрен кемгә дә алыштырмаячак. Һәм бу дөрес. "Апай" дисәләр дә, "түти" дисәләр дә үпкәм юк. Шуны гына өздереп әйтә алам: мин мәрхәмәтле, гадел вә кайгыртучан хукабикә булырга бөтен көчемне бирәчәкмен. +— Шулаен шулай да, без бит хәзер бер гаилә, — диде Мөхәммәтгариф. Күрәсең, ул үз фикерендә калган иде. Ир белән бәхәсләшмиләр, шуңа күрә Бибимәмдүдә оста гына сүзне икенчегә борып кибәрде. +— Карале, сиңа әйтәм, тегүче чакыртуны ашыктырырга иде бит. Кешедән оят, килен бирнәсез төшкән икән, дигән гайбәт тә йөри ди инде авылда. Барыбызның да өс-башын бер кат бөтәйтеп алу бик мәслихәт булыр иде. +Кыз — бишектә, киһаз — сандыкта, дигәндәй, Камилә абыстай, Бибимәмдүдә тууга, бирнә хәстәренә керешкән иде. Вафатыннан соң сандыгын ачып карагач, артларына авып китә яздылар. Ни генә юк иде бирнә сандыгында? Аллыбизәкле чаршау-япмалар дисеңме, астарлы тастымал-сөлгеләр дисеңме, асыл ташлы кәләпүш-түбәтәйләр дисеңме, чигүле аяк чолгаулары дисеңме — барысы да рәт-рәт матур итеп төреп куелган. Тукымалар аерым исәптә: постау, бүз, атлас, ефәк, бәрхет... +Хак, ана — шәфкать диңгезе. Анаңны аркаңа йөкләп өч кат Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп киткерә алмассың. Монысы да хак. +— Бәдретдин абзыкай Казанга кыена, чатак Шәйхи белән сөйләшергә вәгъдә бирде, — диде Мөхәммәтгариф. +Чатан Шәйхи ясаулы тегүче иде. Хәлле кешеләр белән генә эш йөртә. Аңа чират торалар. Кушлавычка да чана юлы төшкәч кенә килеп китте. Төртсәң аварга торган чандыр гәүдәле кеше икән. Аның урынына, коеп куйган телмәрче. Килеп керүгә үк сайрый башлады. +— Тегүчегә ышанмагыз, тегүче угры булыр, — дип мәзәк тә сөйләп алды. — Шулай бервакыт, яшьрәк чакта әле, бер әбигә көй тегәргә дип фатирга кердем. Кием кискәндә күргән-белгәннән кыен юк-барны сөйләп, әбекәйне мавыктырам. Шул арада тукыманы кисеп-кисеп алып, сәке ярыгыннан аска шудыра барам. Әбиебез шулкадәр мөкиббән ки: "Тагын сөйлә дә, тагын сөйлә", — дип мазалый гына, бәгырь. Күңелдән исәп-хисап ясадым да әйттем: "Тагын берне сөйләсәм, бишмәтең бик кыскарыр шул, әбекәем", — дидем. Минем ошбу көмләм тора-бара халык теленә кереп, мәкальгә үк әйләнде. +Шәйхи ике кулдашы, укачы һәм сәдәпчесе белән кара өйдә урнашты. Тегү машинасы тавышы көне-төне тынмады... Бибимәмдүдә эшләреннән риза-бәхил калды. Чын күңелдән разый калып, йөз чытмый гына әкерен түләделәр, рәхмәт әйтештеләр. Атлар кигүле, хушлашасы гына калды. +— Сабыр, Шәймөхәммәт оста, күңелемдә юшкын булып калмасын, — дип, Бибимәмдүдә иренә бәйрәмнәрдә генә кияргә тектергән хөлләне кулына алды, — Мөхәммәтгариф, сиңа әйтәм, зинһар өчен, тагын бер киеп кара әле. +Мөхәммәтгариф, абыстайлар белән ярышып булмый, дигәндәй килкәләрен сикертеп куйды да хөлләне иңенә салды. +Хөллә искиткеч купшы һәм мәһабәт иде. Куе яшел төс бик килешә иде имамга. Тукымасы ни тора: бәрхет! Якасы, чабулары, киң очларындагы укалары энке-мәркән сипкәндәй кем-кем кемелдәшеп тора. +— Мөфти хәзрәттә дә юк мондый хөллә, — диде Шәйхи, телен шартлатып, — Мәккә-Мәдинәләрдә дә ушлары китәр иде. +Бибимәмдүдә бу сүзләрне колак очыннан гына очыртып кибәрде. Аның үз мәсләге. Ирен баскан урынында әйләндереп-тулгандырып карады да әйтте: +— Шәймөхәммәт оста, теге йөремсәк мәзәктәге әби мәрәкәсе чынга туры килә түгелме соң, хөллә кысан бит, карагыз әле. +Бу китди дәгъва иде. Тегүчеләр Мөхәммәтгарифны сукыр черки урынына сырып алдылар: сыйпаштырдылар, тарткаладылар, үлчәштерделәр. +— Мин бер хилафлык та күрмим, — диде Шәйхи, ниһаять. +— Тап-таман, — дип хуплады бу карарны укачы. +Таман икәнен Бибимәмдүдә үзе дә күрә, сукыр түгел, әмма аның хәләлен мәһабәт гәүдәле итеп күрәсе килә, хөлләсе иркенрәк булганда, фаразан... +Остабикәнең ниятен сизгәндәй, сәдәпче үз тәкъдимен киткерде: +— Төймәләрен күчеребрәк тагыйк соң, урыны бар, — диде. +Шулай эшләделәр дә. Хөлләсен кигәч, Мөхәммәтгариф калкынаеп, калынаеп киткәндәй булды. +Бибимәмдүдәнең авызы ерылды. +Шатлык өстенә шатлык, яратышуларының кимеше булып, Бибимәмдүдәнең карынында яңа кан яралды. +— Пырдымсызга охшый, тибенә үк башлады, — диде булачак ана, куанычына төенеп, — малай, ахрысы. Син кемгә гөманлыйсың? +— Кә ул туар, кә кыз туар, — дип шаяртты Мөхәммәтгариф. +— Мин чынлап сорыйм, атасы. +Әтисе кәмәгатенең көмәненә колагын куйды да: +— Бер дә хафаланма, әнисе, уңган хатын ул китерер, изге хатын кыз китерер, ди. Ходай кемне бар кылса, шул булыр. Бәхете белән генә тусын. +Бибимәмдүдәнең түбәсе күктә иде. Шулай булмыйча, дөньясы түгәрәк, хыяллары тормышка ашты лабаса! +Баланы ул авыр күтәрде. Юктан гына күңеле болгана, һаман саен укшый. Ашавын да сайлана, әле бу, әле теге дигәндәй, нәфесе кырыкка үзгәрә. +Бәләкәй чакта алар елгадан яулык белән балык сөзәләр иде. Балык дисәң, хәтерең калыр, елгасына күрә инде, чәнти бармак кадәрле чалтиннар. Бервакыт күңеле, үтереп шул чалтиннарны тели башламасынмы. Иренә әйтергә мәкбүр булды. +— Балыклар боз астында бит әле, әнисе, — диде Мөхәммәтгариф ипле генә, — карлар эрүен көтмичә булмастыр, мөгаен. Бәлкем, Казаннан алып кайтыргадыр, анда Балык базары ел әйләнәсе эшли бит. +— Улың Бирәзә чалтиннарын сорый шул, әтисе. +Чарасы төкәнеп, чыдарлыгы калмагач, Өчиледән балан китертте. Аны туң килеш учлап-учлап капты. Чалтиннар онытылды. +Шулай көн арты көн үтте, бала табар вакыты да китте. Кендек әбисе Шәмсебәдәр кортка хәлен белергә килгәч, комгадан да калмассың, Аллаһы боерса, исән-имин котылырсың, дигән иде. Гөманы дөрескә чыкты, нәкъ ике көннән тулгагы башланды. +Тулгак төнгәчә сузылды. +— Иләктәй кәел, туздай бөреш, ә күңелең догада булсын, — дип өйрәтеп торды Шәмсебәдәр карчык, — кыенсынып та маташма, алагаемга кычкыр, барыбызның да башыннан үткән, иншалла, исән-имин котылырсың. +— Аһ! Аһ! А-а-аһ! +— Сөбханалла, сөбханалла! +— Уа-а-а, уа-а-а... +Шәмсебәдәр учларына гына яткырып, нарасыйны ак биләүгә китереп салды. +— Кендеген мин кисәм, яшен Аллаһу бирер, бирахмәтикә йә әрхамәр рахимин. +— Абыстай, тире бияләй кадәр дә юк бит бу бала, ай-һай, яшәмәс, — дип пышылдады кулдаш хатын. +— Кечкенә дә төш кенә, күрмисеңмени нинди тере бала, күзләре ахак төймәдәй чәтрәннәп тора. Тибенүенә генә кара, туып өлгермәгән, инде ирек даулый, хәчтерүш. +— Кем, улмы, кызмы? — дип белеште ана хәлсез тавышы белән. +— Хәзрәтне шатландырып, ир бала алып кайттың, солтанбикә, ыру дәвамчысы! +Малайга Габдуллакан дигән исем куштылар. +Кырлыйм әле, +Гөрлим әле, — +Бәбкәм йокласын, +Кыламасын, +Дуламасын, +Әлли-бәлли — бәү-бәү. +Сабый, иреннәрен чәп-чәп итә-итә, ләззәтле йокыга талды. +Ананың бәхеттән ташкан мәнсур вә мозаффар күңеле исә әле һаман моңга тулышкан халәттә иде. Көй үзеннән-үзе агыла. +Вәгазь әйтик сезләргә, хакын бирегез безләргә, +Яшең китсен йөзләргә, нәүрүз мөбарәкбад. +Шәһадбәд, шәһадбәд, +Нәүрүз мөбарәкбад. +Балага тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана, тел биргән дә ана, көй биргән дә ана. Моннан да дәрәкәлерәк, моннан да игелеклерәк вазифа юк бу киһанда, һәм була да алмый. Шулай булмаса, Пәйгамбәребез дә, кәннәт аналар аяк астында, дип тәкрарлап калдырмас иде. +Бибимәмдүдәнең хәтерендә ирексездән "Кузы Күрпәч белән Баянсылу" дастаны яңарды. Ул аны яттан белә иде. +Әнисе. Калын кара урманнарны +Ничек үтәрсең, бәбкәем? +Кузы Күрпәч. Әтинең көмеш балтасы бар, +Юкка кайгырма, әнкәем. +Әнисе. Бик киң олы суларны, +Ничек үтәрсең, бәбкәем? +Кузы Күрпәч. Әтинең ялтыр көзгесе бар, +Кайгырмачы, әнкәем. +Әни кайгырмый димени? Бәбкәенә канын ярып бирергә әзер ул, кил-яңгыр гына тимәсен. +Бишек янә селкенгәндәй итте. Бибимәмдүдә чыбылдык читен бармак очларына гына чеметеп тотты да улына күз төшерде. Ә ул уянган икән инде. Күр, төлкене, ничек мыштым гына әнисенең сөенеч-куанычларына ифрат китеп ята. Алма йөзендә килбер-килбер көлемсерәү балкый, шул арада тыңлаусыз тәпиләрен дә уйнаткалап ала. +Әссәламегаләйкем, йә Сәитем! +Вәгаләйкемәссәлам, Абыз мулла егетем! +Бибимәмдүдә улын уйнатмак булып, бишек эченә кулын сузган иде дә, тегесе аның ниятен хупламады, күрәсең, чыраен сытты. Аннан бөтенләй авызын бәлештәй бөрештереп, елап ук кибәрде. +— Үә-үә-үә... +— И-и, кара инде бу мәрхәмәтсез әнине, колынкаемның, ак колаккаемның карыны ачкан икән ләбаса, — дип сөйләнә-сөйләнә, Бибимәмдүдә баласын кулына алып, имезергә утырды. +Габдуллакан әнисенең татлыдан-татлы йомшак күкрәгенә беректе. Ике кан бергә кушылды, ике йөрәк бер талпыну белән тибәргә тотынды. +Йәә Кәмиилү йәә Аллаһ! +— Әтиең кайтыр вакыт та китә, улым, әйдә, өс-башыңны алыштырыйк, ул бик мөнәүәр вә мөмтаз зат, гыйлемлекне, пөхтәлекне ярата, иншалла, син дә әтиеңә охшарсың, — диде Бибимәмдүдә, улы имеп туйганнан соң. +Ни кызганыч, 1886 елның 29 августы Бибимәмдүдәнең тәкъдир дәфтәренә язылган бәхетле көннәрнең соңгысы булган икән. Тоташ шатлыктан торган ундүрт ай күз йомганчы узган да киткән. +* * * +Чынында да тынгысыз иде малай. Кая ул тыныч кына ятып тору, ялт та йолт карана, тикшеренә, куллары ял белми: тарта, төшерә, вата. Үз дигәне булмаса, киреләнеп, дөньяны шаулатып елый, колакларың гына түзсен. +— Улыбызга бүген дүрт ай ярым тулды, — диде Бибимәмдүдә, беркөнне ирен мәчеткә озатканда, — догада бул. +— Аллага шөкер, бик күркәм кимәлдә үсеп килә, әлхәмдүлиллаһ, — дип, әти кеше улын үбеп алды. +— Көн бүген бик матур, кылы да, киңелчәрәк киенсәң дә ярар, болай да тирләргә генә торасың, — дип, Бибимәмдүдә башта иренә кием сайлашты, аннан соң күздән югалганчы сөеп-яратып, тәрәзәдән карап озатып калды. +— Ярабби, тигез гомерләр бир, Ходаем. +Август аеның йомшак һәм мәрхәмәтле киле башта аның шома итеп таралган күркәм чәчләрен сыйпап узды, аннан бишек чыбылдыгын дулкынландырып алды. Шуны сизепме, Габдуллакан боргалана-боргалана аваз салды. +— Ыгы-һы, ыһы-һы. +Бибимәмдүдә тиз генә тәрәзәне япты, барып, бишекне киңелчә генә тирбәтеп кибәрде. +Мөхәммәтгариф үз аяклары белән чыгып киткән иде, үле гәүдәсен ат арбасына салып алып кайттылар. Мәчеттә догада вакытта вафат булган. +Шыгырдап ачылган капка тавышыннан Бибимәмдүдә дерт итеп китте. Күңелен хәвефле шом биләп алды. Башыннан, зур капканы ачтылар, дигән уй йөгереп узды. Ай-һай, бәла-казага булмагае. +Хак, шом шул ук мизгелдә өттергеч кайнар дулкынга әверелде. +— Йәә Самәдү, йәә Аллаһ! +Бибимәмдүдә, үзен-үзе белештермичә, бишек янына йөгереп килде дә Габдуллаканны кулына алды. +— Улым, Габдуллакан... әтиебез... +Ишек уемында Мөтәвәллинең кара түбәтәе күренде. Керә-керешкә сүзен дә башлады: +— Муллабикә абыстай, Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә хәзрәтне үз тарафына алды — әлмәүтәл-мәүти — бу үлем. Дөньяда без барыбыз да бер-ике көнлек кунак кына... +Искәрмәстән Бибимәмдүдәнең күз аллары караңгыланып китте, үзе каядыр упкын астына тәгәрәде. Әле ярый хәдимә хатын тотып калды, югыйсә идәнгә ава иде. Урындыкка утыртып, су эчергәч кенә айныгандай булды. +Мөтәвәлли бу хәлне күреп торса да, нотыгын өзмәде, ахырына кадәр киткереп, соңгы сүзен әйтте: +— Без хәзрәтне мәчеттә юдык, гүргә әзерләдек, монда өен күрсәтергә генә алып кайттык. Хәзер Коръән чыгабыз да зиратта ләхеткә иңдерәбез, сез чыгып торыгыз, — диде. +Бибимәмдүдә, авызына бер тәгам ризык капмыйча, ләм-мим сүз сөйләшмичә, улын күкрәгенә кыскан хәлдә, өч көн, өч төн ишекле-түрле йөренде дә йөренде. +Өченнән соң мәчеткә китте. Анда: +— Хәзрәт, мин Мөхәммәтгарифның каберенә зиярәт кылмак булам, фатихаңны бир, — диде. +— Зиратка бару, каберне күрү һәм дога кылу ир-атка да, хатын-кызга да бердәй дәрәкәдә фарыз, — диде тегесе. — Бу — пәйгамбәребезнең сөннәте. +— Рәхмәт, болар миңа мәгълүм, әмма сезнең фатиханы да аласым килгән иде. +Бибимәмдүдә иренең әле кипшенергә дә өлгермәгән туфракларын сыйпапсыйпап дога кылды да сыгыну катыш үтенечен киткерде: +— Әй, минем сөекле хәләл кефетем Мөхәммәтгариф! Менә мин тол, улың үксез калды. Безгә бик тә авыр. Шул дәрәкәдә авыр ки, синнән башка Кушлавычта мин бер генә көн дә яши алмыйм. Кушлавыч минем өчен барыннан да элек син ул. Ә синсез сагыштан саргаеп үләргә генә кала. Безнең бердәнбер улыбыз, Габдуллаканыбыз бар. Мин аның хакына яшәргә бурычлы. Ходай шулай язган, күрәсең. +Бәхил бул, син һәрвакыт күңелем түрендә булырсың. +Зиннәтулла хәзрәт кызының килен булып төшкән кирен ташлап китәргә кыенуын өнәп бетермәде. +— Кызым, шәригать буенча бу йорт-кирдә, мал-мөлкәтләрдә иң зур өлеш Габдуллакан белән синеке, үги кыз Газизә дә синең өстә, — диде. — Монда сез хука. +— Акылым белән аңлыйм, әтием, ләкин йөрәк башкача тибә бит. Бу мәшәкатьләрне, әгәр теләгең булса, үзең башкарып чык. Без монда кала алмыйбыз. +Зиннәтулла хәзрәт Бибимәмдүдә белән оныгы Габдуллаканны, Бибимәмдүдәнең үги кызы Газизәне Өчилегә алып кайтып китте. +Бибимәмдүдә улын күтәреп, әтисе йортына, Өчилегә кайтып ауды. +* * * +Мөселман татар хатын-кызларының Ходай каршындагы иң төп бурычы — ирне карау. Мәкбүри йөкләмәсе — бала табу. Гаиләне тоту, бала үстерү, аны кеше итү — ата вазифасы. Шуңа күрә кәмгыятьтә ир баланың тоткан урыны әйтеп бетергесез зур да, каваплы да. Габдуллакан кебек исем-ырулылары, гаилә тоту белән бергә, гавам гамен кайгыртучы ил агаларын алыштырырга бурычлы. Моның өчен ир балага ата кулы зарур. +Хатын-кыз шулай яратылган ки, һәрвакыт аның иясе булырга тиеш. Хукасыз эт ничек кыргыйланса, иясез кыз-хатынны да шундый ук язмыш көтә. +Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел, +Үзең кайгыр, үзең егъла, үзең көл. +Бибимәмдүдә исә исемле-дәрәкәле яшь абыстай булу өстенә, чибәрлеге, сөйкемлелеге, кулай холкы белән дә дан тота иде. Шуңа күрә аңа ялгызлык янамый, киресенчә, ире вафатына өч-дүрт ай да үтмәде, бусагада инде иснәнүче димчеләр күренә башлады. Дөрес, әлегә ерактанрак кына суктырып сөйләшәләр. Алар өчен иң мөһиме — Зиннәтулла хәзрәтнең иртә тол калган кызына карата киләчәк ниятләрен ачыклау. Ятып калганчы, атып калырга кирәк. Мондый төшемле никах гел булып тормый. +Хәсәншәех имамы Таһир хәзрәт барысыннан да уздырды. Яучылап та тормады, турыдан-туры бүләк кибәрде: асыл ташлар белән бизәлгән укалы камзул, затлы сәхтиян читек. +Таһир хәзрәт Мөхәммәтгарифның сабакташы иде, йөрешеп, аралашып яшәделәр. Бибимәмдүдә килен булып төшкәч тә килгәләде. Һаман берүзе. Кәмәгате сырхау, диделәр. Бибимәмдүдә аның үзенә күз атып торуын өнәми иде. Кайчан гына карама, бәбәге янулы, ялтырапмы-ялтырый. +— Менә, Таһир хәзрәт сине үзенә димли, бүләк кибәргән, — диде Зиннәтулла көлемсерәбрәк, — ни әйтерсең? +— Хатын-кызны үзеңә карату өчен мотга бирү динебездә батыйль гамәл санала, әти, димәк, имамыбызның күңеле дә бозык, — диде Бибимәмдүдә битараф кына. +— Шулаен ул шулай, пәйгамбәребезнең: "Башыңдагы бүрегеңне булса да ул хатынга бир, аны буш итмә", — дигән васыяте барын да онытма. +— Бу бик китди мәсьәлә, әтием, пәйгамбәребез аны бөтенләй башка очракны күз уңында тотып әйткән, миңа килгәндә, хәләлем Мөхәммәтгариф алдындагы изге әманәтемә һәрвакыт турылыклы булып калачакмын, — диде Бибимәмдүдә, — нинди кияү ди ул, гыйддәтем үтмәгән әле минем, бу хакта фәкать иремнең еллыгын үткәргәч кенә сүз кузгату мәгъкуль булыр. +— Сөбханалла, кызым, синнән нәкъ шушы кавапны көткән идем дә, рәхмәт, — дип, хәзрәт Бибимәмдүдәнең аркасыннан сөеп алды, — ә бүләкләрне бүген үк иясенә кире кибәрәм. +Бар да сәгатькә карый, сәгать кенә берәүгә дә карамый, текелдәвен белә. Шул текелдәү бертуктаусыз көннәрне, атналарны, айларны алыштыра. Сиздерми генә август та килеп капка какты, әнә. Мөхәммәтгарифның еллыгын бөтен мәхәллә белән ихластан, чын хөрмәт шартларында билгеләп үттеләр. Бибимәмдүдә риза-бәхил калды. Шуннан соң күп тә үтми, Зиннәтулла хәзрәт кичләтеп кенә кызын ак өйгә чакыртып алды. +— Габдуллаканны артык иркәлисең кебек тоела, барысын да күреп үссен, йодрыгын да, башкасын да, итәк астында гына тотма, — диде, дисбесен кулында әйләндергәли-әйләндергәли, — киләчәктә үзенә киңел булыр. +— И әти, һаман бер сүз, ул бит минем бердәнберем, бөтен куанычым, шатлыгым вә борчуларым. +— Бердәнбер булганга әйтәм дә инде, аңа энекәш кирәк. Тел төбемне аңлагансыңдыр, шәт. +— Аңладым, әти... +— Озын сүзнең кыскасы, бер яшь мулла безнең белән туганлашырга өмет итә. Мәхәлләсе Казан янындагы бер зур гына авылда икән. Хикмәт шунда: ул минем туган ягымнан, Чулман далаларыннан. Нәсел-нәсәпләребез дә бик мәслихәт. +— Үзеңнән яшь кешегә кияүгә чыгу мөселман хатын-кызына килешеп бетәрме соң? — дип, Бибимәмдүдә әтисенә күтәрелеп карады. +— Безнең милләттә киңгәчәләренең каенэнеләренә баруы бик мәгъкуль санала. Хан булып ханнарыбыз да бу гореф-гадәтне чит итмәгән. Мөхәммәдәмин хан, фаразан, киңгәсе Үрбәт ханбикәгә өйләнгәч, чын милләтпәрвәр хаким булып китешә, халык арасында шагыйрь сыйфатында да абруй казана. +— Беләм, — диде Бибимәмдүдә, тирәнгә керми генә, — ул мулланың тәүге никахымыни? +— Юк, әле генә хатынын ике мөхтәрәм гуаһ катнашында өч талак белән аерган. +Тынлык урнашты. Өй эчендә мыр-мыр килеп йоклаган бохар мәчесенең тавышы гына эленеп калды. +Беренче булып Бибимәмдүдә телгә килде. +— Әти, гаеп итмә, зинһар, мин язмышымны хатын аерган кеше белән бәйли алмыйм. Кыз-хатын белән булышкан ир кеше — мәэюсь зат. Мине дә санга сукмаячак ул. Үзең дә, ир белән хатын бер-берсенә күлмәк булсыннар, дип өйрәтәсең бит. +— Туры сүзгә кавап юк, тапшырдык Ходайның үзенә. +Чираттагы рәсми тәкъдим кышны көтеп торган икән. Ләкин монысы әүвәлгеләренә караганда да бивафа иде. Хәтта үги әнисе Латыйфа муллабикә дә өнәмәде. +— Күләрләнмә, хәзрәт, шул карткамы, синең үзеңнән дә дистә ел алданрак туган бит ул, — диде, — берүк кызыңа әйтеп, кәефен кыра күрмә. +Зиннәтулла бу кисәтүне игътибарга алмады. +— Кызым, әлеге никах тәкъдимен кире кагасыңны алдан ук белеп торам, — диде Бибимәмдүдәгә, — шул ук вакытта йомып та кала алмыйм, бу сөннәтебезне бозу булыр иде, Ходайның рәхмәте киң... +Ул тукталып, төкереген йотып куйды. +— Әти, турысын әйт, кыенсынма, — диде Бибимәмдүдә. +— Кече Сасна авылы имамы Мөхәммәтшакирдан яучы килде... +— Әһлән вә мәрхәба, Ходай эшләрен уң кылсын. +— Тыңлап бетер, — диде Зиннәтулла һәм кызына хәлне тәфсилләп аңлатып бирде. +— Мин риза, — диде Бибимәмдүдә, бераз уйланып торганнан соң, — риза! +— Риза?! +Зиннәтулла сакалын сыпыргалап алды, кызы шаярта дип уйлады ахры. +— Әйе, әти, риза, — дип тәфсирләде Бибимәмдүдә, — үзем өчен булса, элгәреләрнең берәрсен сайлаган булыр идем. Ә мин улым Габдуллакан хакын хаклап, ризалыгымны бирәм, аңа әти кирәк. Мөхәммәтшакир хәзрәт бу кәһәттән бик кулай. Ул ялгызы яши, балалары инде башка чыгып беткән. Аның өендә Габдуллаканга игътибар да, ихтирам да, таләп тә булыр, Аллаһы боерса. +Зиннәтулла: +— Әлхәмдүлиллаһ, кызым, — дип, дога укып куйды да дәвам итте. — Габдуллаканны никахтан соң ук үзең белән алып китә алмыйсың, йоласы шулай, берәрсенә вакытлыча асрамага калдырып торырга туры килер, — диде, — Латыйфа абыстайга ышаныч юк, күреп торасың, бишенчегә авырлы, үз мәшәкате мәшәкать. +— Борчылма, әти, Мөхәммәтгарифның бертуган энесе Шакирканнар сыйдырып торыр әле, — диде Бибимәмдүдә, — туганай апасы Газизә дә утырмага кайткан дип ишеттем, бер-берсенә иптәш булып яшәп алырлар. +Мөхәммәтгарифның вафатыннан соң, беренче кәмәгатеннән туган Мөхәммәтшәрифне мәрхүмәнең кардәшләре сыендырды. Газизәне исә Бибимәмдүдә үзендә калдырды. Бик якынаеп, дуслашып киткәннәр иде инде. Кыз тәти апаен ярата иде. Ләкин килендәше Хәерлебанат, сәдака-хәергә кызыгып булса кирәк, арага керде, ятимәне тартып алгандай алды, Өчиледән үзе алып китте. Мәсләге генә барып чыкмады, тиздән Газизәне әнисе белән бертуган Хәдичә апасы Казанга чакыртып алды. +Шәт, Хәерлебанат бу низагларны оныткандыр инде. Юк, онытмаган икән, килендәшенең гозерен тыңларга да теләмәде. Фәкыйрь Шәрифә карчыкка баш ияргә туры килде. +— Әкере нинди булыр бит? — диде карчык. +— Мул булыр, — диде Бибимәмдүдә, — үкенмәссең, улыма да, үзеңә дә китәр. Шуны гына үтенеп сорыйм, Габдуллакан нәзберек бала, берүк кыерсыта күрмә инде, боекмасын. +— Өйрәтмә, — диде Шәрифә теш арасыннан гына, — үзем дә бала үстермәгән кеше түгел мин. +* * * +Бибимәмдүдәне Кече Саснага пар атта алып кайттылар. Шөкер, ияләшеп бара инде. Авылны да ошатты. Дөрес, әүвәл ул уч төбенә генә сыярлык кечкенә булып тоелган иде. Исеме кисеменә туры килә икән, дип тә уйлап куйган иде. Кечкенәдән бигрәк, басынкы, киргә сеңеп беткән, каравыл капкасыннан кермичә шәйләнми дә. Аннан аңлады, тау ышыгына сыенып утырганга күрә генә шулай күрексез күренә икән. +Авылны бер кепкә теркәп, нәкъ уртасыннан тавышсыз-тынсыз гына, иренеп кенә Көшкәт елгасы ага. Тауның үз вазифасы. Ул кил-давылларны үз күкрәгенә ала, шунлыктан монда һәрвакыт тыныч, тавышлар да киз кыңгыраудан чыккандай ишетелә икән. Кече Сасна азаны кебек моңлы азанны аның башка бер кирдә дә ишеткәне булмады. Мөкиббән китеп, дөньясын онытып, бирелеп тыңлый. Аеруча иртәнге азан габиданә кәүһәри. +Ул көнне дә нәкъ вакытында капка янына килеп басты. +— Аллаһу әкбәр! Ал-ла-һу әкбәр... +— Аһ! +Азан өзелде. Юк, азан өзелмәде, аркасына кемдер сыек чыбык белән сыдырды. +Бу — ире Мөхәммәтшакир иде. +Көнчеллеге шулкадәр көчле иде ки, урамга чыгу, кешеләр белән аралашумы соң, яшь хатынын ашка да сайланып кына, анда да берәр ышанычлы карчыкка ияртеп кибәрә иде. +Үзе бик шәһвәтле вә дәхи дә ярсу табигатьле ир кәмәше. Дәрте чамадан арткан. Их, дәрманы да шулай ташып торса икән! Юк шул. Китмеш яшь гамәл яше түгел, китмеш яшь хәтер яше. +Бу кысыр уеннар Бибимәмдүдә өчен газапның газабы иде. Әмма бер алыштыргысыз яхшы ягы бар, ул үз дигәненә нәкъ менә шушы уеннар вакытында ирешә, сүзен шул чакта үткәрә. Ә йөрәген әрнетүче, төн йокыларын качыручы үтенече алда иде әле. Сүз башларга базмыйчарак йөрүе. Беркөнне шулай да тәвәккәлләде. +— Кара әле, сиңа әйтәм, Мөхәммәтшакир, теге... — дип, төртелеп калган атлы булды да, кайнарланып, иренә елышты... +— Ни-нәрсә, әйтергә теләгән идең, — диде Мөхәммәтшакир, наз эчендә эреп туйгач, — әйт... +— Теге... ни... Мөхәммәтшакир... Габдуллаканны алып кайтасы иде, син бала яратасың бит, — дип, хатын иренең салпы ягына кочагы белән салам кыстырды. +Хәзрәтнең үз балалары башка чыгып беткән иде инде. Ара-тирә оныклары гына килештергәләп йөри. +— Ярар, — дип, Мөхәммәтшакир бик тиз килешүен белдерде, — иртәгә ат кибәрермен. +Сүзендә торды ир. Өйлә намазыннан соң ишек уемында, тылсым иясе Хозыр Ильяси кебек кир астыннан гына калкып чыккандай, Габдуллакан пәйда булды. +— Әссәламегаләйкем! +Сәламне хәзрәт алды. +— Вәгаләйкемәссәлам! +Габдуллакан сузылыбрак киткәндәй булган. Бәлкем, шуңа күрәдер, ябык күренә, күзләре зур, йөзендә кипшенгән кыярдай борыны гына утырып калган. +Әнисен барыннан да бүтән, улының кыюлыгы шаккатырды. +— О-о-о, әстәгыйн, өегез Бәдри агайның сыер абзары чаклы икән ич әнәтрәк, Шәрифә әбинеке тавык кетәгеннән дә бәләкәйрәк иде, — дип, бәһасен дә биреп куйды. +Шулай, ятимлек вазгыятендә бала тиз китлегә. Чөнки аңа үз көнен үзенә күрергә кирәк. Бала аркаланучысы, терәге ышанычлы булганда гына елый да, иркәләнә дә, көйсезләнә дә. +Бибимәмдүдә улын кочагына бик алыр иде, ирне узарга ярамый. Хәер, малай үзе дә әнисенә сыенырга ашкынып тормый иде, читләшкән, бәгырь. +— Улым, Мөхәммәтшакир хәзрәт белән күреш, — диде Бибимәмдүдә, — хәзрәт синең әтиең. +Габдуллакан киң очы белән борын астын корытып алды да, ике кулын сузып, үкчәсен үкчәгә бәрә-бәрә түргә атлады. +— Әссәламегаләйкем, хәзрәт, өегезгә бәрәкәт, үзегезгә иминлек бирсен Ходай. +Мөхәммәтшакир бу тәмле телле, сүзләрен өлкән сыйныф мәдрәсә шәкертедәй сәйләндәй тезеп кенә чишелеп сөйләшүче каз муенлы тапкыр малайны ошатты булса кирәк, ирен читләре белән генә елмайгандай итенде дә: +— Рәхмәт, мәхдүм, рәхмәт, — дип, сөякчел куллары белән такыр башыннан сыйпаштырып торды. +— Кара, онытып та торам, мин килмешәк түгел инде алайса хәзер иеме? — диде Габдуллакан, үги әтисенә текәлеп, — Шәрифә әби, килмешәк, дип, чистый каныма тия иде. +— Бу синең үз өең, мәхдүм, — диде Мөхәммәтшакир, үз ишенә мөрәкәгать иткәндәй, — әйдә, чәйгә рәхим ит. +Хадимә хатын табынны әзерләгән иде инде. Әти кеше улына үз кулы белән майлы ак күмәчкә бик мулдан кәрәзле бал ягып бирде. +Габдуллакан чиксез шат иде. Аннан бигрәк, әнисенең куанычы эченә сыймый. Мөхәммәтшакир Габдуллаканны кабул итте бит, үз итте! +Бу минутта аның өчен Мөхәммәтшакирдан да мәрхәмәтлерәк, рәхимлерәк кеше юк иде. +— Рәхмәт, хәзрәт, мәрхәмәтегездән гакизмен. +Илаһи кадыйр, Бибимәмдүдәгә язгы яктылыкка ияреп, янә бәхет кошы кунды, кире-күге белән шатлыклы көннәр килде. +Хәзрәт мәчеттә вакытта алар икәүләшеп, көлешә-көлешә ишегалдында, бакчада мәш киләләр. Аларга кушылып, кояш көлә, кояшка кушылып, киһан көлә, киһанга кушылып, табигать-ана көлә. Инде, әнә, яшел чирәм борын төртте, алмагачлар бөрегә йомарланды. Озакламый, тирә-якка хуш ис таратып, чәчәк тә атарлар. +Дөнья сөенеч белән мөлдерәмә. Һәр кан иясе куаныч вә шатлыкта. Күр инде ул мактанчык әтәчне генә, киртәдән киртәгә генә сикерә. Күкрәк киерүле: +— Кикрикүк! Ки-кри-и-кү-ү-үк! +Габдуллакан урак койрыкның кыланмышына карап-карап торды да шигъри тезмә тезеп китте. +Әтәч кунган читәнгә, +Тавык кырлый кетәктә, +Чебиләре "чеп-чеп" килә, +Их, матур соң бу иртә. +— Каян уйлап табасың боларны? — дип сәерсенде әнисе, — бала гына ич әле син. +— Мин уйлап тапмыйм, әнием, ку-у-ук, алар үзләреннән-үзләре тел очына килә. Менә тагын берсе кунды: +Кәкә әйтә: "Мә-мә-мә", +Сарык әйтә: "Бә-бә-бә", +Бир, димиләр, мә-бә, диләр, +Нинди юмарт бәтиләр. +— Әтиең Мөхәммәтгарифка охшагансың, ул Коръәнне дә яттан белә иде. +— Мин бик күп кырлар да беләм әле, — диде Габдуллакан, — ишетүгә отам да алам. +— Бу яктан миңа охшагансың, — дип елмайды бәхетле ана. +* * * +Бибимәмдүдә чирен яшереп йөрде. Үтәр әле, кемнең эче китми дә, башы авыртмый, дип үзен-үзе юатты. Ә чир азды гына. Эче утырды-утыруын, ләкин сулкылдап авыртуына чыдар хәле юк, әйтерсең лә пычак белән телеп-телеп алалар. +Хәлне иренә чишми чарасы калмады. +— Зәхмәт тигән, өшкерергә кирәк, — диде Мөхәммәтшакир. +Өшкерүнең дә, үлән төнәтмәләренең дә файдасы тимәде. Әкәле киткән булган икән, атна эчендә барысы да хәл кылынды. +Газраил төнлә, дөм караңгыда килде. Әкәл иясе төшләнү сәбәпле, бераз көтеп торды. Соңгы төше, әйдә, миннән булсын яхшылык, дип уйлады, ахры. +Төш түгәрәкләнеп килә иде инде. +Мин төш күрдем. Гүя мин бер зур шаһ, имеш, +Такыма тезгән энке, мәркән, ахак, имеш... +Нинди күркәм якты йорт! Бибимәмдүдәнең бер түбә астында бу кадәр биниһая күп халыкны тәүге тапкыр күрүе иде. Кыен диярсең. Хәлбуки, кыен кешеләренә бөртек тә охшамаганнар. Кием-салымнары үзгә, йөз-чырайлары үзгә, кыланмышлары үзгә. Каз йомыркасыдай шома битле һиммәтле әфәнделәр арасында буянган-ясанган туташлар да бихисап. +Барысы да мөнбәр түрендә кулларын уйната-уйната нотык тотучы урта буйлы, ыспай киемле, үзләре кебек үк сакал-мыексыз кәлтәфи адәмгә текәлгән. +Кырлап торам, торган кирем тар булса да, +Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да... +Шигърән тилавәт-мәдхия алкышларга күмелде. +— Афәрин! +— Афәрин! +Бибимәмдүдә әүвәл әлеге купшы чичән-телмәрне мөгаллимгә тиңләгән иде. Юк, сүз остасы шагыйрь икән. Әнә нәрсә ди: +Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь Габдулладай; +Ул — караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай. +Ул бөек уй, нечкә хис тәгъризләргә бик бай, — диям, +Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү, — диям. +Бибимәмдүдә сискәнеп китте. Габдуллакан да Тукайлар токымыннан ич! Мөнбәр иясендә дә Мөхәммәтгариф чалымнары. Чалымнары гынамы, буйсыны, килеш-килбәте — тач ике тамчы су, охшашыпмы охшашканнар. +Хак, бу аның улы! Сөбханалла! +Нинди күркәм вә тылсымлы төш. Баксаң, Бибимәмдүдә, Мәрьям-анадай, Фирдәүси, Низами, Кол Гали, Мөхәммәдьярлар кебек олуг Шагыйрьгә тормыш биргән илаһи зат икән ләбаса! +Ул мөнбәр янына бармакчы булды — аяклары тыңламады, "Бәгырь кисәгем!" — дип кычкырмак итте — теле әйләнмәде. Чөнки нәкъ шушы мизгелдә Газраил чалгысына кайрагын ышкып куйган иде. +Вакыт чигенде, манзара алышынды. Ана белән бала бергә иде инде. Китәкләшеп сахрада йөрүләре. +Газраил янә кайрагын чалгысына тигезеп алды. Шуны гына көтеп торгандай, шау-шулы өермә купты, дөбер-дөбер тау-таш ишелде. Әйтерсең лә кир меңләгән кыргый атлар өеренең тояк астында калды. +Габдуллакан, куркынып, әнисенә сыенмак иткән иде дә, кил ирек бирмәде. +Ул да булмады, зилзилә эченнән ике башлы каракош атылып чыкты. Чыкты да, ыргытылган таштай, туп-туры Габдуллакан өстенә төште. +— Карр! Карр! +— Әнием, коткар... әнием! +Бибимәмдүдә чарасыз калды. Харап итә бит балакаемны, ничекләр йолып алыйм соң, дип өзгәләнсә дә, бу хәшәрәт гыйфрит алдында көчсез иде ул. +— Улым, күз нурым, бәхил бул, улы-ы-м... +Шунда, ниндидер могкиза белән, Бибимәмдүдәгә канатлар үсеп чыкты. +Каракош Габдуллаканны эләктереп алдым дигәндә генә, канатларын улы өстенә чатырдай кәеп тә кибәрде. +— Тимә Габдуллаканга, мә, минем канымны ал, аның әле Тукай буласы бар! +2015 ел, декабрь. +Рабит +Батулла +ЗӘЙТҮНӘКӘЙ ТУТАШ +ХИКӘЯ +* * * +Чистай шәһәрендә яшәүче ишан хәзрәтнең кызы Зәйтүнә туташ үзенең ахирәт кызы Фатыйма белән Чистай каласыннан Казанга чыгып китте. Алар су юлы белән Казан каласына барып китеп, кунакханәгә урнашып, татар зыялылары белән танышып, театрларга йөрүне максат итә иде. Фатыйма Зәйтүнә туташның ерак кардәше булып, аннан бер-ике яшькә олырак, акыл утырткан, сабыр холыклы, кияүгә чыкмаган бер кыз иде. Зәйтүнәкәй туташ өчен ул ахирәт дус та, анасы кебек киңәш-табыш итүче апа да иде. Зәйтүнә туташ тыштан басынкы булып күренсә дә, эчендә белемгә омтылучы, китаплар укып, илаһи мәхәббәт эзләүче, калебендә гыйшык уты дөрләп янган тынгысыз бер кыз иде. +* * * +Борын-борын заманнарда, әүвәл-әүвәл дәверләрдә яшәгән ди бер гүзәл кыз. Яше тулып китүенә карамастан, кыз кияүгә чыкмаган. Яучылар да килгән, затлы егетләр дә кодалаган, ләкин ул гүзәлкәй берсен дә ошатмаган. "Бар, алайса, үзең эзләп тап сөйгәнеңне!" — дигән атасы. Үзенең яраннары белән кыз сәфәр чыгып киткән ди ерак илләргә. Күпме генә эзләсә дә, каны тарткан кешене табалмаган. Һәм аның юлында сукыр картны китәкләп баручы бер фәкыйрь егет очраган. Кыз сукыр атасын ташламаган егеткә гашыйк булган. Һәм алар никахлашып, сукыр атаны бергәләп тәрбияли башлаганнар. Әкәле киткәч, сукыр бабаны хөрмәтләп кир куенына тапшырганнар. Аллаһы Тәгалә аларга күп бала биргән, алар бик бәхетле булганнар ди. +* * * +Шушы риваятькә охшаш иде Зәйтүнәкәй туташның алгысавы. Ул да, ишан кызы була торып, ахирәте белән үз мәхәббәтен эзли чыккан кыю кыз иде. +* * * +Дөньяда биш төрле мәхәббәт бардыр, кем. Беренчесе — Аллаһка мәхәббәт — илаһи мәхәббәт, дим. Икенчесе — сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа Рабит БАТУЛЛА (1938) — Татарстанның халык язучысы; иллегә якын китап авторы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Казанда яши. салаллаһу гиләйһи вә сәлламга мәхәббәт. Өченчесе — ата-анага мәхәббәт — изге мәхәббәт, ди Коръән. Дүртенчесе — сөйгәнеңә, хәләлеңә мәхәббәт. Бишенчесе — балаларга-сабыйларга мәхәббәт! +* * * +Бу ике затлы кыз тәрәзә төбендә чигү чигеп утырудан узган, сәке йөзлегендә яучылар килгәнен көтеп, көтек булудан бизгән, ачык күзле, максатчан туташлар иде. +Зәйтүнәкәй туташ Фатыйма ахирәтенә бөтен серен дә сөйләп бетерми иде, аның күңеле түрендә инде мәхәббәт яралган һәм ул мәхәббәтнең кемгә икәне дә ачыкланган, ләкин туташның мәхәббәт чыганагының кем икәнен ул Фатыйма туташка гына түгел, үзенә дә әйтергә шүрли, ул аның исемен әйтә калса, мәхәббәтне өркетермен, мәхәббәт аннан качар дип курка. Ләкин Зәйтүнә туташның ара-тирә көрсенеп куюлары, йотлыгып укый торган китабыннан вакыт-вакыт аерылып, бер ноктага текәлеп, уйланып утырулары, соңра эчтән генә кыр көйләп, моңаюлары Фатыйма ахирәтенең дикъкатеннән читтә кала алмый иде. Фатыйма туташ Зәйтүнәкәй туташның күңелендә олуг гыйшык уты яралганын бик яхшы сизенә иде. +* * * +Казанга килеп китеп, "Амур" кунакханәсенә урынлашкач, ике туташ кием алыштырып, чәйләп алдылар да туп-туры "Әл-ислах" редакциясе урынлашкан урамга киттеләр. Редакция урнашкан йортны алар тиз тапты: Екатеринская, 63. Йомышлары булса-булмаса да алар көн саен "Әл-ислах"ка йөри башлады, редакциядән соң алар "Болгар" кунакханәсенең китапханәсендә утыра торган булып китте. Чөнки бу китапханәгә татарның затлылары еш килә, алар белән мөсәхабә кылу, әдәбиятсәнгать турында сөйләшүләр туташлар өчен үзе бер гомер иде. +Күрешү-сөйләшүләрдән хәйран арып, алар янә кунакханәгә кайтып егылды. Фатыйма туташ, битен-кулын салкын су белән сөннәтләп алгач, сүз башлады: +— Менә без дә синең белән әкияттәге сукыр картны, фәкыйрь егетне эзләп, Казан тикле Казанга килдек, — диде. +Алкыган булса да, Зәйтүнәкәй туташның кәефе бик һәйбәт иде, ул шат тавыш илә кинәт әйтеп салды: +— Ә мин, чыннан да, мәхәббәтемне таптым, Фатыйма ахирәт. +Фатыйма, шуны гына көтеп торгандай: +— Вафа Бәхтияров шәп егет! — диде. — Мәһабәт буйлы, горур, белемле, гәзитнең баш мөхәррире! Искиткеч ир! Сүз иярә сүз чыккач, әйтәем: Вафа әфәнде әле өйләнмәгән! Вә дәхи күз тоткан кызы да юк диләр. +Фатыйма Зәйтүнәкәй туташны юри алгысыта, ачык сөйләшүгә чакыра, үзе астыртын гына туташны күзәтә. +— Һым, Вафа әфәнде, — диде Зәйтүнәкәй. — Вафа әфәнде дөрестән дә хилафсыз кеше. Әмма... +Фатыйма ахирәт сүзен дәвам итә: +— Вафа Бәхтияров "һым" булса, Кәбир Бәкер — сөлек кебек егет, — диде ул. — Буй! Кара чәч! Матур мыек! Итагать һәм серле күз карашы. +— Һым, — диде ризасыз туташ. — Кәбир әфәнде мәһабәт егет, әмма аның сөйгәннәре күп, диләр. +— Барыгызга да китәр! — диде дә Фатыйма туташ үз сүзеннән үзе көлә башлады. +— Юк, ахирәтем! — диде Зәйтүнәкәй. — Вафа әфәнде миңа насыйп яр түгел. +— Вафа әфәнде булмаса, шагыйрь Сәгыйть Рәмине кара! Дулкын-дулкын чәч! Гакәеп мәһабәт, сөйләмле шәхес. Аңарда кызларның төнге йокысын алган чибәрлек! Аһ, Сәгыйть әфәнденең сөйләшүе! Гакәеп матур телле, матур тавышлы, дан тоткан шагыйрь Сәгыйть Рәми ни тора! +Фатыйма, декламаторларча бер позага басып, артык кыланып, шигырь сөйли башлады. Бу Сәгыйть Рәмиевнең яңа гына гәзиттә чыккан шигыре иде. +Янасың ут дик төтенсез, +Яндырасың бәгъремне, +Әйтсәнә, син чын кешеме? +Әллә юк, кен-пәриме? +Зәйтүнәкәй шигырьне яттан дәвам итте: +Синең өчен укыйм, язамын, +Синең өчен сөенәм, кайгырам: +Синең өчен бик күп вакытта +Хисләремнән дә аерылам. +— Һай, ахирәтем! — дип кычкырды Фатыйма туташ. — Димәк, син Рәмине сөясең. +— Нигә алай дисең, ахирәтем? — дип гакәпләнде Зәйтүнә. +— Шигырьләрен яттан бикләгәнсең, йа! Димәк, Сәгыйть Рәми? +Зәйтүнә туташ кинәт сүлпәнләнде, уйга калды, башын чайкап әйтте: +— Һым, Рәмигә кияүгә чыккан хатынның йокысыз төннәре башланачак. Шундый мәһабәт ир-егет бер хатынын гына саклап ятмас бит! +— Бер Тукай кала! — диде Фатыйма туташ, хәйләкәр елмаеп. +Зәйтүнәкәй туташ ике учы белән битен каплады. Ул кытыклана, сөенә. Аның яңакларында алсулык балкый иде: +— Тукай! — диде аның кайнар сулышы. — Тукайны башкалар белән рәттән куеп буламыни! Ахирәтем, мин аны төшләремдә күрәм. Мин аның шигырьләрен яттан беләм. Мин Габдулла әфәндедән башка сулый да алмыйм. +Ниһаять, сер ачылды. Хәер, бу турыда Фатыйма туташ сизенә иде инде. +— Сеңлем, багалмам! — диде Фатыйма туташ, — син ялгышмыйсыңмы? Әти-әниең каршы булмаса да, риза да булмас шикелле. +— Ялгышмыйм, апакаем, — диде Зәйтүнәкәй. — Гарәфә кичләрендә күргән төшләрем дә моны раслый. Әле күптән түгел генә төшемдә мин ап-ак ат күрдем. Болын буйлап ыргып чаба. Тота гына алмыйм бит тегене. Шуннан болын түрендә бер егет пәйда булды. Шул егет атны тотып минем янга алып килде дә мине атка атландырды, үзе минем артка урнашты. Ак ат безне күккә алып менеп китте... Бу егет Тукай иде... Фатыймакай ахирәтем, мин аны сөям. +— Сөю ул хәтәр хис, кызкай. Сөю ул яндыра да, көйдерә дә. Сөюдән көлләр генә кала тузып. +— Мин янарга да, көл булырга, тузан булырга да әзер, ахирәтем. +Фатыйма туташның күзендәге хәйләкәрлек чаткылары юкка чыкты, ул бик китди төс алды һәм ипле-тыныч тавыш белән әйтте: +— Аның бер күзе чагыр, ахирәтем. Габдулла әфәнденең бер күзенә ак төшкән. +— Аның каруы Тукайның күңел күзләре ачык! — диде Зәйтүнәкәй туташ кискен тавыш илә. +Фатыйма туташ авыр көрсенде, ул инде ахирәт кыз гына түгел, ул Зәйтүнәкәй туташка апа да, хәтта ана да кебек иде, ул ике кулын да ахирәтенең иңенә салды һәм, Зәйтүнәнең күзләренә туры карап, туташны ялгыш адымнан тыярга теләгәндәй әйтте: +— Аның китмәс авыруы бар, диләр... +— Бар!.. — диде Зәйтүнә, мәгърур рәвештә башын чөеп. — Булсын! — Мин әнә шул чагыр күзле, китмәс чирле Габдулла Тукайны сөям. +Һәм ни өчендер Зәйтүнә туташ ахирәтенең ике кулын да кискен хәрәкәт белән читкә атты, ул аягүрә басты, тиз-тиз атлап, Фатыйма туташтан аерылып, тәрәзә янына килде дә урамга караган килеш сүзен дәвам итте: +— Мин саташам бугай, ахирәтем. Тагын аның яңа шигырен укыдым. Нинди куәт, нинди кирсү! +Зәйтүнә, карашын урамнан алып, ахирәтенә таба борылды, ул кинәт кирсеп, Фатыйманы кочаклады: +— Тукай алдына тезләнеп: "Мин сезне сөям, мин сезне яратам, кире какмагыз минем сөюемне, зинһар, инкарь итмәгез минем гыйшкымны!" — дип әйтергә кыенам. Зинһар, син миңа ярдәм ит, ахирәтем! +Фатыйма туташ барысын да аңлаган иде инде: Зәйтүнәкәй туташ беркайчан да аның сүзенә колак салмаячак, Тукайның ярамаган, килешмәгән якларын сөйләгән саен, Зәйтүнә Тукайга ныграк тартыла барачак. Фатыйма ахирәтенең аркасыннан сыйпады һәм ике кулы белән ахирәтенең ике яңагыннан тотып, наз илә аңа бакты: +— Шулай ялкынлы сөюеңне күреп, мин куанам, сеңлем. Шул ук вакытта мин шөбһәдә, шомлы бер мохиттә калам. Кая илтер сине бу мәхәббәт? Һәлакәткәме илтәчәк? Белмим! +* * * +Нәкъ шушы вакытта Габдулла Тукай "Болгар" кунакханәсенең кырыгынчы бүлмәсендә ялгызы гына хыялый бер халәттә үз-үзе белән сөйләшә иде. Ул көпә-көндез төш күрә иде булса кирәк. +— Йосыф Зөләйхасын күргән кебек, мин дә аны күрдем төшемдә... Юк-юк, төш түгел иде ул... Өн иде, аягүрә төш күргәннәр юкмыни? Хыяллана торгач, ул хыяллар, ул өметләр матдиләшә, синең күзеңә күренә башлый. Мин аны күрдем, мин аның белән сөхбәт кылдым, сөйләштем. +Аһ, нинди гүзәллек, аһ, нинди самимилек, нинди ихласлык ул күзләрдә. Мин саташам бугай аңа гашыйк булып. Мин хаталы юлдан киттем, ахры, Зәйтүнәне сөеп. Хакы бармы китмәс чире булган бәндәнең сәламәт канны сөяргә, хакы бармы аның кулын тотарга?.. Нишлим? Мин бу хисләрне инкарь итә алмыйм, мин, буар кылан авызына керә барган куян кеби, олуг сөю тозагына килеп эләктем. Шунысы сәер ки: мин сөю хисләремне аңа әйтә алмыйм, телем бармый. Ул хисләрем сызылып шигыремә төшә бара. +Әгәр кәннәттә күрсәм мин йөзеңне, +И хур кызы! +Күрермен ай йөзендә үз йөземне. +Телең зикер-тәсбих өчен, мактау өчен. +Таушың сандугач тавышыннан матуррак, +Кем дә булса синнән аерылырга теләрме соң? +Син үзең һәрвакыт изге вә хөрмәтле, +Без — гөнаһлыларга тотарга да әрәм. +Гүзәлсең син, матурсын син, матурсың; +Матурларның матурыннан матурсың; +Гүзәлсең син, зөбәркәтсең, якутсың; +Ләкин кир кызы төсле түгелсең. +Синең күркәмлегең, дөрес, һәр мактауны күтәрә, +Һәй, хур кызы! 2 Сөхбәт кылу — сөйләшү. +Шулай да кир кызы +Зәйтүнәкәй туташ синнән сөекле. +Шулай да Зәйтүнәкәй туташ синнән сөйкемле!.. +Мин мәкнүн булдым! Мин мәхәббәт тозагына килеп каптым! +Һәм мин бу тозактан котылырга теләмим дә! +* * * +Көннәрдән бер көнне театрларга, бакчаларда йөреп арыгач, ике ахирәт кул эшенә тотынды. Зәйтүнәкәй туташ кем өчендер кулъяулык чигә, Фатыймакай энеләренә оекбаш бәйли иде. Фатыйма ахирәтенең эшенә күз ташлады. +— Карале, син, кызый, дөрес чикмисең бит, — диде Фатыйма. +Зәйтүнәкәй ахирәте тавышына сискәнеп киткәндәй булды, ул үз уйлары белән мәшгуль иде. +— Ә, ни дидең, Фатыйма тәтәм! — диде Зәйтүнә. +— Шулай дидем, бу дөньяга кире кайт та чигүеңне рәтлә, дидем. +Зәйтүнә бу дөньяга кайтты: +— Әй, нәгъләт, тагын чуалган инде, аты коргыры. +— Беләм мин сине, кебең чуалмады синең, зиһенең чуалды, — диде Фатыйма. +— Ни сөйлисең син, ахирәт? +— Шуны сөйлим: синең күңелең буш түгел. Таһир-Зөһрәләр, ЛәйләМәкнүннәр, Йосыф-Зөләйхалар ягында. +— Укы әле тагын шул шигырьне, — диде Зәйтүнә. +Фатыйма кул эшен бер кырга куеп, Тукайның яңа чыккан китабын алды һәм бер кулына китапны тотып, икенче кулын өскә күтәреп, мәгънәлерәк укырга тырышып, сөйли башлады: +Кир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы, +Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы. +Үзе дә сизмәстән Зәйтүнә туташ Фатыйма артыннан кабатлый иде. +— Гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы. Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы. +Фатыйма, укуыннан туктап, үзалдына әйтеп куйды: +— Габдулла әфәнде Тукаевның олы гаме бу, Зәйтүнә, — диде. — Бөек шагыйрьнең бөек юксыллыгы. Тукайның фөрьяды бу. Ачынып кычкыруы. Хәтта ялваруы. +— Кемгә ялваруы? — дип сорады Зәйтүнә. +Фатыйма әйтте: +— Ул мәхәббәтен эзли, — диде. +— Тукай икатына гашыйк кызлар, дистәләгән кызлар бар. Ул хатын-кызга мохтак түгел. +— Димәк, мохтак, — диде Фатыйма. — Ул үз илһамчысын эзли. +— Илкүләм атаклы шагыйрьнең кеме дә булса бардыр бит инде? — диде Зәйтүнә. +Фатыйма елмайды: +— Ләкин ул матбугатта бөтен дөньяга: минем сөеклем юк, мине яратучы хатын-кыз юк, миңа мәхәббәт кирәк, мине яратучы, мине сөюче, мин сөярлек, мин яратырлык хатын-кыз кирәк, дип ялвара. +Зәйтүнә дә чигешен бер янга куйды, ул хыялый рәвештә әйтте: +— Нинди гүзәл шигърият! — диде. — Тирән яшерелгән мәгънә ята бу шигырьдә! +— Шул гүзәллекне тудыручы шагыйрь бәхетсез, — диде Фатыйма. +— Әстәгъфирулла, ахирәт! — диде Зәйтүнә. — Ул нинди имәнгеч сүз — "шагыйрь бәхетсез", дидеңме? +— Шагыйрь буларак, икатчы буларак Тукай бәхетле, сеңлем, ә тормышта, хиссияттә, назик тойгылар мохитендә ул ялгыз. Ком чүлендә адашкан ялгыз юлчының ярдәм сорап илерүе бу шигырь. Кем аны ишетер, кем аңар ярдәм итәр?.. +Зәйтүнә кинәт сулкылдап куйды. +— Чү! — диде Фатыйма. — Син кылыйсың? +Зәйтүнә кыенсынып елмайды да ике күзеннән чыккан ике бөртек яшен яулыгы белән сөртеп, тагын кулына чигешен алды: +— Болай гына, апам, — диде ул. +Фатыйма соклануын яшерә алмыйча әйтте: +— Сөбханалла, сеңлем, — диде. — Син аның илһамчысы? +— Мин аның илһамчысы булыр идем. +— Аңлыйм, Зәйтүнә, син аңа күптән гашыйк. Ләкин... +— Ләкин ул буй китмәс биеклектә, ул — даһи шагыйрь. +— Шул даһи шагыйрь, шул бөек шагыйрь боек йөри. Аңа илһамчы кирәк. Табигый ки, Адәм — Һавасыз, Һава Адәмсез яши алмас. +Зәйтүнәкәй туташ үзалдына сөйләнгәндәй шигырь әйтә башлады. +— Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну! +Бар микән, белмим, моның миннән бүтән аңлаучысы? +Фатыйма көләргә тотынды: +— Сез икегез бер сүз сөйлисез, бер хис кичерәсез, сезнең калебләрегез синхрон тибә ләбаса. Тукай сине яшерен сөя, син аны яшерен сөясең. Романтика! +— Ахирәтем, мин Тукайны, чыннан да, өзелеп сөям. +— Машалла! Сөбханалла! — диде Фатыйма. +— Сөю генә түгелдер ул, мин саташам бугай. Сәбәпсезгә кылыйм, сәбәпсезгә кырлыйм. Кулымнан эшем төшә. Укырга утырсам, хәрефләр куела. Чигәргә утырсам, кебем чуала. Уйлый башласам, зиһенем бутала. Яки мин тилерәм, яки үләм. +— Яки сөйгәнең белән кавышасың! +Бүлмәдә тынлык урнашты. Зәйтүнәкәй туташ чак ишетелерлек итеп кыр башлады. +Дөнья тулган сөю, гыйшык белән, +Аккош, күгәрчен дә эзли парын, +Һәм табалар алар бер-берләрен, +Һәм татырлар мәхәббәтнең барын, +Мин сызланам сызып-сызып, янам. +Сөйгәнемне һаман табалмыймын. +Тән ярасы сызласа да туктый, +Кан ярасы һич тә көйләнмидер. +Сызлануны басар өчен кирәк +Сөйгән кешең, бәгырь кисәгең, +Шунсыз тормыш һич тә көйләнми. +Кыр гакәеп моңлы иде. Фатыйма ахирәтен кысып кочаклады: +— Котлыйм сине, сеңлем. Синең гыйшкың дастани мәхәббәткә әверелсен! — диде. — Фатыйма кинәт үзгәрде, ул бүлмә уртасына чыгып, болгана-бөтереләчәбәләнә, ярым шаяру, ярым китди тавыш белән Зәйтүнәне битәрләгәндәй сөйли башлады: +— Иблис! — дип кычкырды ул. — Котыртма баланы!.. Кит, ләгыйнь, Зәйтүнә яныннан!.. Баядан бирле тыңлап утырам, син тилертәсең икән кызны. Тыңлама син Иблисне, Зәйтүнә балакай. Сазаган калып, син үзең тилерә башлагансың. 3.* 67 Гыйшык-мыйшык, мәхәббәт-сөю дөньяда юк нәрсәләр алар, балам. Габдулла әфәнденең кичмәс хастасы бар. +— Кеше сүзе! — диде Зәйтүнә, аның кәефе киткән иде. +— Түгел! Үзем күрдем! — дип кычкырды Фатыйма. — Гел әптиктә дару ала, кушучлап дару ашаган кеше сәламәт булмый. +— Тукай кебек олы шагыйрьне дәвасыз калдырмаслар, иншалла! +— Ташла бу тилерүеңне, Зәйтүнәкәй! Тап син үзеңә тиңне, гади генә, эшчән егетне. Аннан соң Тукай синнән күпкә олы. Арагызда киде ел ята. +Шулчак ишек шакыдылар. +— Керегез! — дип кычкырды Фатыйма. +Кызлар төзәтенделәр, Зәйтүнә көзгегә күз ташлады, алар кунакны каршы алырга әзер иде. +Ишек ачыклыгында Кадыйр исемле бер ир-егет күренде, бу Кадыйр Зәйтүнәгә гашыйк егет иде, укымышлы булуына карамастан, ул гади генә киенгән татар егете. +— Керергә ярыйдыр бит, туташлар? — диде кунак. +— Уз әйдә, уз, Кадыйр әфәнде... — диде Фатыйма. +Фатыйма Зәйтүнәгә генә ишетелерлек итеп пышылдады: +— Әнә, килде гади генә, эшчән генә бер егет! — дип, көлүен Кадыйрга күрсәтмәскә тырышып, ике учы белән авызын каплады, ләкин пырхылдавын тыя алмады. +Кадыйр үзе турында пышылдашканнарын аңлады, ләкин аңлаганын сиздермәскә тырышты. +Зәйтүнә, бәйләвен куеп, аягүрә басты. +— Ахирәтем, чәй ясап керт кунакка, — диде Зәйтүнә. — Чәй янында сөйләшүе киңелрәк булыр. +Фатыйма туташ челтерәп көлде. +— Кадыйрга аңа чәй түгел, Зәй-тү-нә кирәк... — дип кухнясымак кумырыкка кереп китте, үзе шаярудан һаман туктамый, кырлаган була: +— Зәйтүнгөл чәчәге кебек саргаям салмак кына... +— Утырыгыз, Кадыйр әфәнде! — диде Зәйтүнә. +Кадыйр, читеге өстеннән кигән кәлүшләрен ишек катында калдырып, олы якка узды: +— Әссәламегаләйкем, Зәйтүнә туташ. +— Вәгаләйкем әссәлам, Кадыйр әфәнде, — дип Зәйтүнә кунакның сәламен алды һәм Кадыйрга урын күрсәтте, ләкин Кадыйр урындыкка утырмады: +— Кичерегез мине, туташ, — диде Кадыйр. +— Алдымда сезнең гаебегез юк, Кайдыр әфәнде, — диде кыз. +— Фатыйма туташ дөрес әйтә, чыннан да, мин "сез" дип саргаям. +Зәйтүнә, кунакка карамыйча, тәрәзә тарафына китте, тәрәзәгә китәрәк туктады, борылмыйча гына, иңөсте аша әйтте: +— Кадыйркан, әфәнде, — диде. — Без бу хакта сөйләштек бит инде. Мин сезнең тәкъдимегезне кабул итә алмыйм, кабул итә алмыйм. Мин башканы сөям. +Зәйтүнә сүзгә урын калдырмаслык итеп әйтте һәм тәрәзәгә якын ук килеп, максатсыз гына урам якка карады. Бу аның Кадыйрны инкарь итүе, араны өзеп куюы иде. +Бүлмәдә читен тынлык урнашты. Кадыйр уңайсыз елмаеп, урындыкка утырды да, ни әйтергә белми, талгын гына кыр шыңшый башлады. +— Башларым әйләнеп китте, каный, башканы сөям дигән сүзеңнән, башканы сөям дигән сүзеңнән. +Зәйтүнә дә кырдан тәэсирләнгән иде. Ул, карашын тәрәзәдән алып, Кадыйр тарафына борылды. Кадыйр ике терсәген ике тез башына куеп, йөзен каплаган. Зәйтүнә аны кызганып куйды. Кискен сүзе өчен гафу үтенгәндәй, киеренкелекне йомашартырга тырышып әйтте: +— Искиткеч моңлы кыру, — диде. +Кадыйр авыр көрсенде, ул һаман туташ ихтыярында, киңелгән бичара кыяфәттә иде. +— Гаме авыр кеше кырлаганга шулай ул, туташ, — диде кунак. — Мин сездән башка яши алмыйм, Зәйтүнә туташ. Кулымнан эшем төшә, туганнарым мине битәрли, атна саен эш урыны алыштырасың, диләр. Нишлим соң, күңелем эштә түгел, күңелем сездә. Мин яки саташам, яки үз-үземә кул салам. +— Әстәгъфирулла, Кадыйр бәй. Авызыңнан кил алсын! Сез бит мулла буласы кеше, сезгә андый сүзләр килешми, — диде Зәйтүнә. +— Килешмәгәнен дә беләм, нишлим соң? +Туташ Кадыйрга якынрак килде. Ул аны кочаклап юатмакчы иде, ахрысы, ләкин тыйлыгып калды, сабый баланы юаткандай, салмак тавыш белән әйтте: +— Кадыйркан, сезнең миңа булган хисләрегезне мин бик хөрмәт итәм, нишлим соң, миндә сезгә карата кавап хисләре яралмаган. Кичерегез. Беләм, сез яман кеше түгел. Сезнең күңелегез саф. Сез — сөелергә лаек адәм. Әмма минем хисләрем бүтәндә. +— Аны хастаханәгә салалар дип ишеттем, — диде Кадыйр. +— Беләм, аның авыру икәнен дә беләм, бәлки безгә кавышу да насыйп булмас, әмма мин үз кальбемә каршы бара алмыйм, Кадыйркан. Бәлки, мин аны хаста булганы, ярдәмсез калганы өчен яратамдыр. +Чәй дә өлгерде, ләкин ике туташ белән Кадыйр бәйнең әңгәмәсе ни урталай, ни пурталай булып калды. Кадыйр әфәнде шулай нәүмиз булып, туташлар белән саубуллашып чыгып китте. +— Бичаракай, — диде Фатыйма, Кадыйр артыннан ишек ябылгач. +— Бичара! — дип кабатлады Зәйтүнә туташ. — Нишлим соң, ахирәтем... +* * * +"Болгар" китапханәсенең уку залында Тукай белән Зәйтүнәкәй туташның бергә-бер икенче тапкыр очрашуы иде бу. +— Исән-сау йөрисезме, туташ? — диде Тукай. +— Аллага шөкер, Габдуллакан, үзегез нихәлләрдә? +— Мин дә шөкер, — диде Тукай. +— Кәефегез юк күренә, әфәндем. +— Әй, күләр балык кебек йөрим шунда. +— Ни булды? +— Фатихлар белән әхтәри суккан идек, карта уйнаган идек тә, гел мин оттырам. Фатихка гел яхшы карталар гына чыга. Беләсезме, туташ, бу дөньяда мин өч өлкәдә бәхетсез кеше. +— Кызык, нинди өлкәләр икән ул? +— Мин отышлы уен уйнасам, гел оттырам. Как говорится: не везёт в картах. +— Аның каруы сезгә мәхәббәттә везёттыр! +Тукай зарлануын дәвам иттерде: +— Кармак салсам, күршемдәгеләргә балык гел кабып тора, минем калкавыч селкенеп тә карамый... Күләр балыклары да мине инкарь итә, каһәр. +Зәйтүнә челтерәп көлде. +— Ә өченчесе? — дип сорады туташ. +— Мин мәхәббәттә дә чарасыз. +— Отышлы уеннар уйнамассыз. Балыкка бармассыз, балыкны кибеттән яки балыкчылардан сатып алырсыз. Ике авыр мәсьәлә хәл ителде, Габдулла әфәнде. Өченчесе дә хәл ителмәслек түгелдер, шәт... +Сүзләр төкәнде, кыен тынлык урнашты. Бу кыен тынлыктан аларны Фатыйма килеп коткарды. +— Хуш калыгыз, Габдулла әфәнде! — дип, Зәйтүнәкәй туташ Тукайга кулын сузды, Тукай кыяр-кыймас кына аның кулын кысты. Зәйтүнә туташның кулы кайнар, Тукайның кулы дымлы вә салкын иде. Кызлар китеп барды, Тукай, әле генә туташ тоткан кулының кайнарлыгын читкә кибәрмәс өчен, сул кулы белән уң учын каплады: бу кылылык Тукай күңеленнән мизгел эчендә шигырь булып чыкты. +Чын бәхетледер кулың тоткан колың, +Бер фәрештә күңеледәй пакьтер кулың. +Яшь күңелне тотса, ычкындырмый һич, +Бер сихерле, серле кармактыр кулың. +* * * +Туташлар Эрмитаж бакчасына китте, аулак-кайлы урын сайлап, алар шунда утырды. Зәйтүнә дә, Фатыйма да ни өчендер кәефсез иде кебек. +— Мин аны кызгандым, — диде Зәйтүнәкәй туташ. — Шигырендә ул баһадир, икатында ул каһарман, Алып батыр... Ә тормышта бичара... Аның чәчен сыйпыйсым килде, кочаклап күкрәгемә кысасым килде, юатасым, иркәлисем, сөясем, тәрбиялисем килде. Мин сизәм, ахирәтем, аңа мин кирәк, башка берәү дә түгел, фәкать мин кирәк... +Шулчак бакча сукмагы буйлап Кадыйр әфәнденең килгәне күренде, ихтимал, Кадыйр бәй Зәйтүнәне очратыр өчен юри артларыннан килгәндер. Исәнләштеләр, хәл-әхвәл сораштылар, Фатыйма туташ, бераз йөреп килим әле, дип сукмак буйлый китеп барды. +Зәйтүнәкәй туташ һаман Тукай турында уйлый иде. +Кадыйр әфәнде туташның нинди уйлар белән мәшгульлеген аңлады булса кирәк һәм кинәт, турыдан-туры сорау ташлады: +— Ә Тукай сезне сөяме соң? — диде. +Зәйтүнә тиз генә кавап кайтармады, ул бераз уйланып утырды да әйтте: +— Бервакыт Фатыйма тәтәм белән электр ыстансасы буйлап барабыз. Каршыбызга килә торган трамвайда Тукай узып бара, ул башын иеп безгә сәлам бирде. Бер-ике көннән гәзитәдә аның миңа багышланган шушы шигыре басылып чыкты. +Очраган юлда, сине күргән, иелгән ул бүген, +Ул шуңар да шатлана бит: чын күләр түгел, диген. +Күргәнең бармы әле Коръәндәге мәдхияне? +Ул синең васфыңда: зәйтүнәтел ля шәркыя, ля гарбия, ди. +Күк китабының сине белгәнлегенә шаккатып, +Ул хәзер алган "Сабах"тан бер Кәламулла сатып. +Кадыйр аптыраган иде: +— Аңламадым, бу шигырьнең сезгә ни катнашы бар? — диде ул. +Зәйтүнә көлемсерәде: +— Чыннан да, Тукай шул көнне "Сабах" кибетеннән Коръән китабы сатып алган. Хәзер Фатыйма аңлатып бирер. Якынрак кил, ахирәт, безнең серләр бетте. Һәбаән мансура булып күккә очты! +Фатыйма туташ аларга якын ук килде. +— Аңлатсаңчы, ахирәтем, Тукайның миңа багышланган баягы шигырен. +— Ә-ә, дөрес шул! — диде Фатыйма. — Ул шигырь тулысы белән Зәйтүнәгә багышланган. +— Анда багышлама юк. Зәйтүнә исеме юк, — диде аптыраган-йөдәгән Кадыйр. +— Бар! — диде Фатыйма туташ. — Алыгыз Коръән-и Кәримне, дустым. Зәйтүнәтел лә шәркыя, лә гарбия. Ягъни, синең кебек гүзәллек, яшеллек, зәйтүн кебек матурлык Көнчыгышта да, Көнбатышта да юк! ди Тукай. +— Баш катырмагызсана, Фатыйма туташ, — диде Кадыйр. — Ул сез уйлап чыгарган фараз гына. +— Фараз түгел! — диде Фатыйма туташ. — Тукай, назик хисләр шагыйре буларак, Зәйтүнәнең исемен турыдан-туры атамый, яшерә, киная итә. Коръәнне яхшы белгән кеше моның Зәйтүнәгә аталганын ап-ачык күрә. +Күк күгәрчен күктә уйный, башлары әйләнмәсә, +Бик сөйсәң дә баралмассың, чәчләрең бәйләнмәсә. +Карар иде, карар иде, карап туялмас иде. +Никадәрле карасаң да, ул сиңа булмас инде. +Фатыйма туташ бу кырны шулкадәр хисле-матур итеп кырлады ки, Зәйтүнә туташ хәйран калды. +— Әстәгъфирулла! — дигән уфтану чыкты аның күкрәгеннән. Аның күңеле тулды, ул, ике учы белән йөзен каплап, читкә борылды. +Кадыйр әфәнде саубуллашмыйча гына китеп барды. +Фатыйманың ачуы чыккан иде, Кадыйргамы, Зәйтүнәгәме аның ачуы. Аның сабырлыгы каядыр киткән, ул кискен аваз белән әйтте: +— Буш хыял! — диде. — Сине итәгеңнән тартып киргә төшерергә кирәк, очып китмәссең... Ярамаганмы сиңа Кадыйр? Ә?.. Менә дигән егет! Хәер, каны теләгән кылан ите ашаган! +* * * +Иртәнге матбугатта Тукайның тагын бер мәхәббәт шигыре басылып чыкты. Ике ахирәт туташ икәвесе тиң шигырьне яттан бикләделәр. +Бик юашлатты мине яшерен сөюдән кан көю, +Бар иде булган чагым хәтта арысланнан кыю! +Һәр теләккә килде тәкъдирем белән бәхтем кире, +Мондый хәлгә сабыр итәлмас, булса да адәм дию. +Үлде рух яшрен мәхәббәттән, кәфа юк, үлсә дә, +Нишлим, иркәм кәйфенә килгәч шулай бер кан кыю! +* * * +Бервакыт Тукай бер кичәдә үзенең "Утырышу" шигырен укыды. Халык бик күп иде. Тукай сәхнәчеккә менде. Шагыйрь костюмнан, галстуктан иде, башында кара хәтфә кәләпүш. Кызларның һәммәсе дә калфактан. Шагыйрь кесәсеннән бөгәрләнеп беткән ниндидер кәгазь чыгарды. Ләкин ни өчендер ул шигырен кәгазьдән укымады, яттан сөйли башлады. Фатыйма ахирәте Зәйтүнәгә: +— Бу сиңа багышланган шигырь, — дип пышылдады. +Габдуллакан залга карамыйча, каядыр янга, сәхнә кырыена карап сөйли, ни өчендер ул кыенсына, ояладыр сыман тоелды. +Кайвакытта кара күзле, кара кашлы +Матур берлә утырамын кара-каршы; +Шунда ул кыз, әллә ничек, сүзгә китеп, +Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый. +Һәр сүзенә: чын, чын, димичә калмагач, +Мин гашыйкны сүз аңлый дип уйлый инде, +Кадап куйган һәйкәл төсле, кузгалмагач. +Кайда аңлау миңа! Бер сүз дә аңламыйм, +Ишетмим дә, тыңламыйм да санламыйм, — +Бу эшне ул үзе сизсә ачуланыр +Иде, ләкин тугрысы шул, ялганламыйм. +Сүз тыңлаган булып итәм йөз тамаша, +Дәртем сыймый эчкә, тулып тышка таша; +Ак кулыннан тотыйм, тотыйм, кибәр, диеп +Гаклым берлә шул вакытта кул талаша. +Шулай итеп, сәгадәтле сәгать үтә, +"Ул" да торып, үз урныннан чыгып китә; +Белмәс хәлне, яшь нәрсә бит, аңлый алмас, +Кычкырсам да: кочаклашыйк, тукта, тукта! +Шигырь укыгач, Тукай башта беравык тораташ кебек төз торды, аннан соң кыюсыз, сизелер-сизелмәс кенә баш иде. Зал гөрли, зал котырып кул чаба. +— Тагын! Тагын, Габдулла әфәнде! — дип кычкыралар. +Зәйтүнә туташ кына кул чапмый, алкышламый иде. Бу кичәдә Тукайның шигырь укыйсын ул алдан ук белә иде һәм Тукайга бүләк итәрмен дип конфетти алып килгән иде, сәхнәдән чыкканын көтеп торып, Зәйтүнәкәй туташ кулындагы күп кенә конфеттины Тукай өстенә сипте. Бөтен чәч, кәләпүш өсте матур конфетти белән бизәлде. Тукай бик шат иде. Ике туташ тамашачыларның ни кылганын читкәрәк китеп, бераз сөйләшеп тордылар. Шулчак Тукай, башкаларны аралап, туташлар янына килде. +— Кичә сезгә ошадымы? — диде Тукай Зәйтүнәгә. +— Искиткеч, Габдулла әфәнде, — диде туташ. +— Мин бик шат, туташ, — диде Тукай. +Фатыйма түзмәде: +— Әйтегез әле, Тукай әфәнде, "Утырышу" шигырегез кемгә багышланган ул? — дип сорады. +Тукай каушап калмады: +— "...гә" шигырем кемгә багышланган булса, шуңар, — диде. +— Димәк, Зәйтүнәгә! — диде Фатыйма. +Тукай сагышлы елмайды, ләкин кавап бирмәде, тамашачы арасына кереп китте. +Кыз-кыркын бәхәс куптарганнар, имеш, Тукайның бу шигыре кемгә багышланган? +Бай киенгән, кыйммәтле асылташлар таккан бер ханым әйтә: +— Тукай әфәнденең ул шигыре миңа багышланган. "З"гә дигән яшерен тамгасы да бар. "З" — Зөләйхага дип аңлавыгызны үтенәм. +Бәхәскә икенче яшь хатын килеп катнаша: +— Нигә соң Тукай әфәнде "...гә" дип куйган. Зөләйхага булмый бит, "Зәйтүнәгә", "Залиягә" була ала. Димәк, шигырь йә миңа — Залиәгә, яки Зәйтүнәгә багышланган. +Өченче туташ анысына каршы төшә: +— Ә нигә "Зәмирәгә" түгел? Бу шигырь миңа — Зәмирәгә аталган! +Ике ахирәт туташ кичәдән соң Тукай белән бергә кайтырга өметләнгән иде. Тукайны тамашачы өере ахирәтләрдән аерып алып китте. Тукайны алкышлыйлар, рәхмәт яудыралар, сөальләргә күмәләр иде. +Алар урам почмагында Тукайны көтәргә тиеш иде. Ләкин Тукай алдан кайтып киттеме, әллә юри туташлар кайтып киткәнне көттеме, килешенгән вакытта Тукай күренмәде. Халык таралып бетте. Зәйтүнә үзен кая куярга белми йөренә. Бу Тукайның мине инкарь итүе, мине сөймәве, дип уйлый. +Фатыйма да Тукайны зарыгып көтә иде, дулкынлануын басар өчен, ул сөйләнә башлады: +— Исең киткән! Тукай сиңа карыймы? Аның сөяркәләре муеннан, диләр... Хәер, Тукайның беркеме дә юк. Ул, гомумән, хатын-кыздан кача икән. Качып кайтып киткәндер ул! +Зәйтүнәкәй ахирәтенең сүз югыннан гына сөйләнүенә илтифат итмәде. Аның хәсрәте чиксез иде: Тукай аны инкарь итте! +* * * +Зәйтүнәкәй туташ белән Фатыйма ахирәте Казаннан Чистайга кайтып китәргә ниятләде. Усия пристанена төшеп, алар "Меркурий"га ике билет алып чыкты. Пароход менә-менә кузгалырга тиеш. +Зәйтүнәкәй каерыла да карый, каерыла да карый, кемнедер көтә, озатырга төшүче булмаса, китүе бигрәк тә ямансу, моңсу була. Бәлки, Тукай аларның кайчан китәсен белгәндер, бәлки, ул аларны озатырга Усия пристанена төшәр? +Дебаркадерда бары ике туташ белән бер-ике озата төшүче генә. Пассажирлар пароходка кереп беткән. Пароход кычкыртты. Идел өстендә күңелләрне телгәләрдәй моңсу аваз — пароход гудогы яңгырады. Зәйтүнә туташ һаман каерылып кемнедер көтә иде. +— Берне кычкыртты. Керик, — диде Фатыйма. +— Бераз гына, ахирәтем, — диде Зәйтүнәкәй туташ. +— Син кемнедер көтәсең, ахирәт... — диде Фатыйма. +— Йа Аллам! - диде Зәйтүнә! +— Килә! — диде Фатыйма. +— Тукаймы? +— Юк, ул түгел! Кадыйр! +— Кадыйр? +Ашыга-пошыга Кадыйр килеп китте. +— Уф, көчкә өлгердем... — диде егет. — Саумысез, туташлар! +Кадыйр Зәйтүнәгә чәчәк сузды. Туташ теләр-теләмәс кенә чәчәкне алды. +— Рәхмәт! — диде Зәйтүнә. +— Пароход Чистайга чаклы ничә сәгать бара икән ул, туташлар? — дип сорады Кадыйр. +— Тәүлеккә якындыр, — диде Фатыйма. +— Алайса, мин юлда ашарыгызга берәр нәрсә алыйм. +— Юк-юк, Кадыйр әфәнде. Пароходта буфет бар, аннан соң без юлга әзерләнеп чыктык. Ашханәдә ун йомырка пешерттереп алдык, бер бөтен ипи, аннан ары сун — әйрән, кабыклы бәрәңге. Китәрлек. +Зәйтүнә бу сөйләшүләргә игътибарсыз иде, ул һаман: +— Йа Аллам! — дип кабатлый. +Пароход икенчесен кычкыртты. +— Керик, урнашыйк, — диде Фатыйма. +— Зәйтүнә туташ, — диде Кадыйр. — Кайтып киткәч, хат языгыз. Мин көтәрмен. Кавап язармын. +— Үзегез языгыз, Кадыйр әфәнде, — диде Фатыйма. +— Адресыгызны белмим шул. +— Камская, 33. +— Мин язармын, Зәйтүнә туташ, һичшиксез, язармын, сез кавап бирерсез, иншалла. +Зәйтүнә өчен Фатыйма кавап бирде: +— Иншалла, — диде ул. +Пароход өченчесен кычкыртты. Басманы ала башладылар. +— Киттек, ахирәтем! +Кызлар күперчек аша кереп китте. Кадыйр аларга кул болгый, кыска кычкыртып, пароход кузгалды. Ул елга уртасына китәрәк агымга каршы борылды. +— Хат языгыз, Зәйтүнә-әү! — дип кычкырды Кадыйр. +Дебаркадерда Тукай күренде. Ул йөгергән, мышнаган, кулында чәчәк. +— Пароход Чистайга хәтле ничә сәгать бара икән, белмисезме? — диде Тукай. +— Минемчә, егерме сәгать чамасы, — диде Кадыйр. +— Аңлашылды, рәхмәт. Печать проклятия! — диде Тукай, ачынып. +Тукай өзлегеп йөткерә башлады, тиз-тиз генә дару йотты. +— Соңга калдым, өч минутка... +— Сез кемнедер озатырга төшкән идегезме? — диде Кадыйр. +— Әйе, бер туташны. — диде Тукай. +— Сөйгәнегезнеме? +— Әйе, шулайрак. +— Беләсезме, әфәндем, Аллаһы Тәгалә бар кешене дә мәхәббәттә сыный. Сезне дә, мине дә. Ярый, хушыгыз! +Кадыйр китә башлады. +— Сез, күргәнемчә, — диде Тукай, — шулай ук кемнедер озата төшкәнсез? +— Әйе. Мин дә бер гүзәл туташны озата төштем! Ләкин минем мәхәббәтем кавапсыз. Алла бирсә, Аллаһы Тәгалә теләсә, без барыбер бергә булачакбыз. +— Сез бик кыю, әфәндем! — диде шагыйрь. — Ә менә миндә ул кыюлык юк. Ул туташ мине үзенең чибәрлеге, сөйкемлелеге белән әсир итте. Менә бүген бер адым калгач, китеп барды. Кебеки мин, аңгыра балык! Кыюлык бирмәгән шул Алла, юк бит, юк. Нидер тыя мине, нидер ята арабызда. Әгәр мин шул киртәне сикереп чыксам, факигагә дучар булыр минем сөеклем дә, дип уйладым. +Кадыйрның үзенә текәлеп карап торганын сизеп, Тукай әйтте: +— Гафу итегез. Хушыгыз! — дип китеп барды. +— Хушыгыз. Алла ярдәм бирсен сезгә, Тукай әфәнде! +* * * +Фатих Әмирхан Урта Кабан буенда кәйлек йорт алып, ял вакытларын шунда узгара иде. Кәйлек өйгә Фатихның дуслары: Тукай, Рәмиләр, Вафалар килә. Алар анда әхтәри сугалар, балык тоталар, икат итәләр. +Чираттагы шигырь кичәсеннән соң гына Фатих белән Габдулла Урта Кабанга кайттылар. Хукабикә аларга кичке аш тәкъдим итте, Тукай баш тартты, аның ни өчендер кәефе юк иде. Фатихның юк-бар сораулар биреп аны йөдәтәсе килмәде, сораштырсаң, Тукай тәртәгә тибәр иде, бераздан соң ул үзе сүз башлаячак. Һәм шулай булды да, ятагында биш-алты тапкыр пошыргаланып әйләнгәннән соң, Тукай сүз башлады: +— Мин бәхетсез бит, дустым. +— Сафсата, Апуш! — диде Фатих. — Икатың гөрләп бара. Син — татарның каны. Син әйткән сүз туп-туры халык күңеленә керә. Ничек була инде ул бәхетсез кеше? Аңлат! +— Икатым гөрләп бара, шөкер. Әмма күңелемдә бушлык. Шик, шөбһә... +— Син гыйшык утында янасың, шуңа күрә синең күңелең тыныч түгел. Син үзеңне мәхәббәт утында ялгыз гына янарга дучар иттең. Икәүләп яныгыз, киңелрәк булыр. +— Их, Фатих! Яңадан туасы иде, туасы иде дә сәламәт буласы иде. Сәламәт булып, синең кебек кызлар арасында һич тарсынмыйча йөзәсе иде. +— Син болай да кызлар арасында йөзә аласың. Сине читтән генә сөючеләр бар, мин беләм. +— Мин берәүсен генә сөям, Фатих. Миңа аннан башкасы кирәк имәс. Кыюлык бирмәгән, юк бит, аны очратуга ишеләм дә төшәм. Юашлатты мине яшьрен сөю. Хыялымда, төшләремдә мин аны кочам, сөям, хыялымда мин бәхетле. Уйганам да салкын ястыгымда ялгызым ятам. Очраштык без ул фәрештә белән, очрашуга ук арабызда күренмәс киртә пәйда була. Тотлыгам, аңар туры карый алмыйм. +— Ә ул сине сөя, сине тели, синең икатыңа табына, ул синең ачылуыңны тели, ә син ябыласың да куясың. +— Ул хәзер Чистаена китте ташлап мине. +— Ташламады! Син аны озата төшмәдең. Ул сиңа үпкәләп китте, Тукайкан. Син аның өметен өздең, син аны кан кәзасына салдың. Икегез ике якта янасыз. Күкләр сезнең кавышуны тели, Тукай! Ә син качасың. Бәхетеңнән качасың. Кайда усал Тукай? Кайда туры Тукай? Кайда упкынга ташланырга әзер каһарман Тукай? Нигә син кебеки үз гыйшкыңда? +— Мин аңламыйм үземне, Фатих. Күрәсең, тәкъдир мине шулай карарсыз ясаган. Бәлки, тәкъдир хаклыдыр? Нидер тыя мине тәвәккәллектән, дустым. Әнә шул "нидер" ята арабызда. Әгәр дә мин шул киртәне сикереп чыксам, факигагә дучар булыр сөеклем дә. Янып, көл булырмын мин дә. Һич ни калмас зәминдә. Туфрак корыр, орлык кибәр, үкенермен мин бу тәвәккәллегемә. +— Алла ярдәм бирсен сиңа, Тукай! +* * * +Ике ахирәт, эзли чыккан мәхәббәтләрен табалмыйча, исән-сау гына Чистайга ата-ана йортына кайтып төште. Юлда салкынча су өсте киле кагылдымы, Зәйтүнәкәй туташ хасталанып урынга ятты. +— Чистайга кайтканыбызга күпме вакыт узды, Зәйтүнәбез һаман хаста... — дип сөйләнә Фатыйма туташ, үзе дару хәстәрли. — Син тилердең, кызый. Хаста түгел син. Гыйшык чире белән авырыйсың син. Әйттем бит, Тукай сиңа борылып та карамас, дидем. +— Карамаса да, мин аны сөям, Фатыйма тәтәм. +— Сөям дип кара көймиләр инде аны ул кадәр. Сөям дип ашаудан кал, эчүдән кал. Моны тилелек дими, ни дисең? +Ишек ачылып китте, Кадыйр әфәнде килеп керде. +— Керимме, кызлар? — диде Кадыйр. +— Әстәгъфирулла! Кадыйр, син түгелме соң бу? — диде Фатыйма. +— Сез Казаннан киткәннән бирле күнле көн юк, — диде Кадыйр. — Бушап калды Казан. +Фатыйма тиз генә табын әзерләде, чәйләп алдылар. +— Ни йомышлар белән Чистайда? — дип сорады Фатыйма. +— Мин яңа эшкә Чистайга күчтем, хәзер сәүдә итәм. +— Табышлар бармы соң? — дип сорады Фатыйма туташ. +— Аз-маз шунда, ие... Минем Чистайга кайтуым сәүдә эше дә түгел, туташлар. Минем Зәйтүнәне күрәсем килде. Тәкатем калмады. Зинһар, сүземне тыңлап багыгыз, Зәйтүнә туташ. Миңа сездән башка тормыш юк. Инде сез Тукай белән дә арагызны өзеп кайткансыз икән. Саулыгыгыз да какшау, күрәм, чыгыгыз сез миңа кияүгә, мин сезне савыктырырмын. Без матур гаилә корырбыз. +— Тот та чык шушы Кадыйр бәйгә, үкенмәссең, валлаһи, — диде Фатыйма, түземсезләнеп. — Хәер, яшьләр арасына кермим. +Һәм ул, йомыш тапкан булып, читкәрәк китте. +— Тукайны күрмәдегезме, Кадыйр әфәнде? — дип сорады Зәйтүнәкәй. +— Күрдем... — диде Кадыйр. +— Ничек? Кайда? — дип, туташ ятагыннан калыкты. +— "Болгар" ашханәсендә, кем беләндер сөйләшә иде. +— Ни диде, ниләр әйтте Тукай? +— Иптәше әйтте: тиз генә сине хастаханәгә салырга кирәк, диде. +— Хастаханәгә?.. +— Минемчә, ул инде хастаханәдә! — диде егет. +Зәйтүнә өстендәге юрганын атып бәрде дә киенү бүлмәсенә кереп китте. +— Кая барасың, нигә тордың? — дип кычкырды Фатыйма туташ. +— Мин Казанда булырга тиеш! — дип кычкырды Зәйтүнә эчкәридән. — Мин Тукай янында булырга тиеш! +Кай арада киенеп өлгергәндер, Зәйтүнәкәй тилергәндәй эчкәридән бу якка атылып чыкты. Туташны тыеп булмый иде. +* * * +Атасы пар ат киктерде, алар Чулман өстендәге юлдан чанага утырып китте. Ат чанасында олаучыдан башка Зәйтүнәкәй туташ, Фатыйма туташ белән Кадыйр әфәнде иде. +Карлы-буранлы юлда арып килгән булсалар да, Зәйтүнә туп-туры хастаханәгә Тукай белән күрешергә китте. Ләкин шагыйрь хастаханәдә булып чыкмады, ул кырыгынчы бүлмәсендә һәм аягөсте иде. Тукай туташны күрүгә аптырап, каушап калды. Эш бик китди иде. Керә-керешли туташ Тукайга таба атлады да: +— Исән-амансызмы! — диде. +— Узыгыз, утырыгыз! — диде Тукай. +— Сезне хастаханәгә салганнар икән, диг әннәр иде... +— Мин сау-сәламәт. +— Сөендем, рәхмәт. +— Ни өчен? +— Сез сәламәт булган өчен... +Шунда сүз өзелде. Икесе дә сөйләшер өчен сүз эзли иде, ахрысы. Бу юлы да туташ өлгеррәк булып чыкты. Ул: +— Мин бөтен хастаханәләрне йөреп чыкт ым. Юк, диләр. Ә сез бүлмәгездә, сау-сәла мәт. Шөкер. +Туташ, кулындагы бер савыт балны кая куя рга белмичә, күзе белән эзләнә иде: +— Хөрмәтле Тукай әфәнде, бу бал сезгә, үзебезнең умарта балы. +Туташ бая Тукай күрсәткән урындыкка утырды, Тукай да нишләргә белмичә, каршы урындыкка яны белән урнашты. Уңайсыз бер мохит барлыкка килде. Икесе дә сүз башларг а форсат көтә. Икесе берьюлы тын алып, сүз башламакчылар иде, бер-берсенә комач аулаганнарын сизенеп, шып туктадылар. +— Э-э... +Бу юлы Тукай өлгеррәк булып чыкты: +— Ә сез, туташ, олуг мәхәббәт барына инанасызмы? Нәрсә ул мәхәббәт? — Тукай ни әйтергә сүз табалмаганнан гына әйтте бу сүзне. — Күпме шаг ыйрь гомерен баглаган шуңа кавап эзләп! Аңлы кешелек әле дә булса мәхәббәтнең ни-нәрсә икәнен төп-төгәл генә әйтә алмый. +— Бәлки, төгәл кавап кирәк түгелдер дә, Тукай әфәнде? Төгәл кавап әйтелсә, мәхәб бәтнең, гыйшык утының калыбын коручылар табылыр иде. Бөтен кеше үз хисләрен шул калыпка куып кертергә тырышыр иде. Аның мәхәббәте бер төрле. Минем мәхәббәтем гел икенче төрле. Әлбәттә, һич шөбһә юк ки, олуг мәхәббәт бар. Мин инанам. Менә сезне, Тукай әфәнде, яратучылар аз түгел! +— Туташ!.. Сез арттырасыз! +— Сезне яшертен генә сөюче ханымнар, туташлар бихисап, Тукай әфәнде! — диде Зәйтүнә. +— Рәхмәт инде, туташ. +— Сез уенга алмагыз, Габдуллакан әфәнде. Мин дөресен әйтәм һәм төгәл белгән кешеләрне күз алдында тот ып сөйлим. +— Ни өчендер моңа кадәр берәүсенең дә телдән әйткәне булмады. +— Гашыйк икәнеңне әйткәч, гыйшык ка ча икән бит, Тукай әфәнде. Сүз мәхәббәтне үтерә... Әнә шул сезгә гашыйк булучылар һәммәсе дә сезне аерым, үзенчә сөя. Шөһрә тегез өчен. Сезне бай дип уйлаучылар бар. Байлыгыгыз өчен. Сезне күреп белмәгәннәр баһадир гәүдәле дип уйлый, каһарман булг аныгыз өчен. Яшертен гашыйк булганнарн ың кайберәүләре... сезнең вөкүдегез, икатыгыз, иктима гый хәлегезне белеп, сезне саклар өчен, үзе өчен түгел, бичара татар халкының бердәнб ер каны булган туры Тукайны саклар өчен канын фида кылырга әзер. Көймә бата, йо та торган балык өчен фида булган мөрәүвәтле бер кан кирәк. +Тукайга бу сөйләшү авыр ләззәт бир ә. Һәр әйтелгән сүз ишарәле, мәгънәле, ас тарлы иде. Бу туташ ун иреңә, йөз суфиеңа торырлык акыллы фикерли. Ул Тукайны үз сүзләренә ышандыра ала иде. Тукайны куркытканы да әнә шул тәэсир көче. Тукай шуш ы туташ зиһенендә туган ихтыяр куәтенә кол булудан курка. Шуңа күрә ул тизрәк бу сөйләшүгә чик куярга теләде бугай: +— Туташ! Хөрмәтле Зәйтүнә туташ, минем вөкүд емне, эчке халәтемне берәү дә белми. Ихлас әйтәм, хәтта күр ше бүлмәдәге дус т ым Фатих Әмирхан да белми... Туташ, мин үземнең халәтемне һичничек тә сезгә аңлатып бирә алмам. Зинһар, минем тупас, гади сүзл әрем сезне рәнкетмәсен... Сүз кирәк түгел... Кеше ләр дәш мичә дә бер-берсен яхшы аңларга тиеш... Сез дә мине аңларсыз... +Шагыйрь тынып калды. Ике арада бары тик хисләр, өмет дулкыннары гына йөри иде. Шулчак туташ салмак кына сүз башлады: +— Сабый чакта мин каз бәбкәләре сакл арга ярата идем. Күзем гел күктә була тор ган иде. Оныгым тилгән күзли дип уйлаганд ыр инде әби. Мин тилгәннән битәр болыт ларга карыйм. Ап-ак болытлар. Күпереп торг ан болыт таулары. Шул таулар күз алдынд а әкрен генә үзгәрә. Кайбер болытлар арысл анга охшап кала. Ике өркәчле дөя, мәһабәт чал сакаллы Алып бабай күктә йөри. Ап-ак болытларга карап йөри торгач, ялгыш бер бәбкәмнең аягына басканмын. Аягы имгәнде шул бәбкәмнең. Үкереп кыладым. Төнлә сат ашып уяна торган идем. Әти-әни куркуга калды. Соңыннан сөйләделәр. Баланың зиһен енә көч килмәгәе дип курыкканнар. Интекм әсен дип, барыбер мал булмас дип әткәй Заһир абыйга бәбкәмне чалырга кушкан. Заһ ир абыйның кулына ябышканымны белештермә дем дә. Кыладым, сугыштым, тәки чалдырм адым бәбкәмне. Аягын бәйләдем, чыралар белән як-яктан ныгыттым. Көннәр, атналар буе тәрбия кылдым. Кулдан ашаттым, эчертт ем — барыбер терелттем. Шуннан бирле яр дәмгә мохтакларны карарга, тәрбия итәргә күнегеп киттем... +Тукай да Зәйтүнәгә түгел, бушлыкка, үзалдына сөйләнгәндәй, ишеттереп уйлый иде: +— Кырлай урманында еш була идем мин, — дип башлады ул сүзен. — Урманга баргач, киләк кыючы малайл ардан юри читтә йөри идем. Адашмасын дип малайлар: "Габдулла-ау", — дип кычкыр алар. Мин бер урында сәгатьләр буе уты рам. Кояш төшеп өлгермәгән аланчыкларда абага, балтырган үсә. Үләннәрдә, пәрәвезләр дә, чәчәк касәләрендә бихисап сәйләннәр, ал лы-гөлле тамчылар тирбәлә. Тәгәрәп төшмәс еннәр дип, селкенергә дә куркып тик утыр ам. Күзем шул сихри сәйләннәрдә. Озак кар ап утырганда, шундый халәт барлыкка килә. Шул матур сәйләннәрне кыясы килә башлый. Алар чын сәйлән кебек тоела. +Бервакыт түзмәдем, кыярга дип үрелдем. Бөтен асылташл ар киргә коелды. Чәчәк, кыйм мәтле бизәк ләрдән арынган патша хатыны кебек, шыр ялангач калды. Якында гына миллионлаган асылташлар. Шунда мин аңладым: ул асылт ашлар мәңге дә минеке булмаячак. Шуны аңлагач, олыгаеп киткәндәй булдым... +Туташ та Тукай сөйләгәннәрне тереләтә күз алдына китереп утыра иде, ул Тукай хыя лындагы, шагыйрь хәтерендәге сабый Апушны да, сихри урманны да ачык күрә, ул хыял дөньясында. Шул сихри-серле мохиттә янә Тукайның моңлы тавышы ишетелде: +— Икенче бервакыт, сабын күбеге кабарт ып уйнаганда, тагын нәүмиз калдым. Сабын күбеге һавада очканда, гакәеп матур шар була. Могкизалы шарда салават күпере төс ле кәкре йортлар, тәрәзә шәүләләре күренә. Шул шарны тотып карыйсы килә. Матурлыкны озакка саклыйсы килә. Тотасың — матурлык та, тылсымлы дөнья да шундук юкка чыга... Төшемдә әллә ничә тапкыр чык тамчылары кыйдым. Төшемдә әле дә сабын күбеген тот ам. Шул матур шарны тотам да рәхәтләнеп капшап карыйм. Ни кызганыч, менә, ниһая ть, сәйләнем дә, матур шарым да булды дип сөенечемнән кычкырам да уянып кит әм... +Тукай сөйләгән саен китдиләнә, сагышлы рак була бара, хәтта, аның сөйләнүе факи гале бер сурәт барлыкка китерә иде сыман, туташ әнә шул сагышны, шул факигане күрә кебек. Тукай иркен сулап куйды, ул әйтәселәрен әйтеп бетерде кебек, хәзер инде йом гак кына ясыйсы калды: +— Бар шундый кул китмәс, кеше акылы китмәс нәрсәләр... Бая сез әйткәнчә, мәхәб бәтне аңлатырга кирәк түгелдер, ихтимал. Салават күперен тотарга тырышу ахмаклык тыр, ихтимал. Аңа карап сөенергә генә, сокл анырга гына кирәктер? Бәлки, ак болытлар да, ак кардагы бушлык та, аландагы сәйләнн әр дә бары хыял гынадыр? Шулай хыял кил еш алар яхшырак тадыр. Ихтимал... +Шагыйрь сулкылдаган тавыш ишетте. Зәйтүнә тыйлыгып кылый иде. +— Туташ, сезгә ни булды? Сезнең күзег ездә яшь! +— Болай гына... Сез бик тәэсирле сөйлисез. Гап-гади нәрсәләрне дә ни чектер сагышлы итеп әйтәсез. +— Кичерегез, туташ. +Зәйтүнә китәргә дип урыннан торды: +— Мин бик озак утырдым. Зинһ ар, миңа тагын килергә рөхсәт итегез, Тук ай әфәнде... Без әле Казанда бераз торачакбыз... +— Ихтыярыгыз, туташ, — диде бүлмә хукасы. +— Тәшәккүрдән гакизмен! — диде дә тут аш бүлмәдән чыкты. +* * * +Зәйтүнәкәй туташ көн аралаш Тукайның хәлен белергә йөри торган булып китте. Тукай ул килгән саен эчтән генә куана, тыштан канәгатьсез кала бирә иде. Күп тапкырлар Тукай белән очрашканнан соң, очрашулар кинәт киселде. Бу хәл менә ничек булды. +Зәйтүнә канатланып йөри иде шагыйрь янына. Бу аның бәхетле мизгелләре булды. Алар үз булып киләләр иде инде. +Очып кергәндәй килеп керде Зәйтүнәкәй туташ Тукай бүлмәсенә. Ишектән керә-керешли туташ: +— Минем сөенчем бар! — диде. — Сөенчем шул: соңгы вакытта матбугатта сезнең шигырьләрегез бик еш басылды. Гакәп истидатлы әсәрләр, әфәндем. Бер яктан, куәтле сатирагыз, шаян әсәрләрегез халыкның рухын күтәрә. Икенче яктан мәхәббәт лирикагыз гакәеп бер омтылыш белән яшьләрнең күңеленә кереп урнаша. Алар бер укуга күңелгә сеңә. +Тукайның кәефе юк иде, ул битараф калырга тырышып әйтте: +— Сез укыйсыз, алар сезнең күңелгә хуш килә, халыкның бер өлеше шул әсәрләрем өчен мине каргый, — диде. +Туташ әле һаман Тукайның халәтен аңлап бетерми иде. +— Сез андыйларга игътибар итмәгез! Кизәнгәнсез икән — сугыгыз. Суккансыз икән — үкенмәгез. Кәефегез булмауга шул гына сәбәп булса, ташлагыз. Сезгә курку харам... Мин атам белән анама сезнең белән һәр күрешү хакында сөйли барам. Борчылмагыз, минем алардан яшерен серем юк. Алардан сер чыкмый. Беләсезме, кәй уртасында мин сезне авылга алып китәрмен. Кызык булыр. Безнең якта кымыз да бар. Кызык та бар. Казы да бар. Кубыз да бар. Кыз да бар. +Кыз рәхәтләнеп көлде. Тукай туташка карамаска тырыша, аның кәефе юк иде. +— Кичерегез, туташ! — диде шагыйрь. +Тукай урыныннан торды, аннан соң тагын "кичерегез" дип ястыгына кырын ятты. Туташ шунда гына эшне аңлап алды: Тукай аның белән теләр-теләмәс кенә сөйләшә иде. +Зәйтүнә сагаеп калды, салмак кына сүз катты: +— Сезгә нәрсәдер булган, мотлак, ни дә булса булган, Тукай әфәнде. Сөйләгез, әфәндем, сөйләгез. Мин аңлармын. Зинһар, яшермәгез миннән! +Тукай, үзалдына сөйләнгәндәй, гел бертөрле тавыш белән сөйли башлады: +— Аландагы чәчәкләр өстендә, пәрәвездәге бихисап асылташларны мин тагын күрдем бүген. Әз генә ятып торган идем. Йокыга китәргә дә өлгермәдем шикелле, тирә-юнем мең төсле асылташлар белән тулды. Кыеп, сезгә бүләк итәрмен дип үрелгән идем, күктән ике башлы каракош килеп чыкты да, канатлары белән давыл чыгарып, сәйләннәрне коеп бетерде... Туташ! Туташ... Зинһар... безнең танышлыкны онытыгыз! +Зәйтүнә башта аңламады, соңра нидер сизенеп, сак кына әйтте: +— Мин һич нәрсә аңламадым, Тукай әфәнде! +— Кичерегез дорфалыгымны, зинһар. Миңа рәнкемәгез, — диде шагыйрь. — Мин алга таба сезнең белән күрешә алмыймын! +— Берәр яры китәсезме? Әстерханга яки Каеккамы? +— Ераграк, туташ! +— Ерактан да кайтырсыз. Тагын Питербургамы? Хат язарсыз. Мин дә сезгә язармын. +— Кавышмаган килеш безгә аерылышырга кирәк! +— Ни-нәрсә үзгәрде шушы арада? Без икебез бер кан кебек идек бугай... +— Ул сезнең фантазиягез, туташ, ул сезгә шулай тоелган гына. Ялган романтика! Без икебез ике кеше, ике аерым кан. Юллар аеры безнең, юллар... +— Ышанмыйм! Туры Тукай ул вакытта алдамады. Икесенең берсе ялган! Күземә карагыз, Тукай. Туры карагыз! Сезгә гайбәт ишеттергәннәр... Шулаймы? Сез мине Тукайга тиң санамыйсыз!.. Минем турыда гайбәт булалмый. Алайса ни сәбәп?.. Беләм, Тукай. Беләм, миңа сезнең белән бик кыен булачак. Сезнең холкыгыз фәрештә холкы түгел. Дошманнарыгыз күп. Сезгә яшәве көннән-көн кыен булачак. Сезгә дә, сезнең белән яшәүче хатынга да, беләм... Белгәнгә күрә, мин сезне сөямен! +— Мин сезне сөймим! — дип кычкырды шагыйрь. — Шуны аңладым менә шушы вакыт арасында, Зәйтүнә туташ. +Башына күсәк белән органдай, кыз аңгыраеп торды. Барысын да аңлады һәм салмак, ләкин үткәзерлек тавыш белән әйтте: +— Туры Тукайның беренче һәм соңгы ялганы! — дип чыгып китте. +Тукай канын кая куярга белми йөдәде, ул шартлар дәрәкәдә дулкынланган, ишекле-түрле йөренә, үзе туктаусыз сөйләнә иде: +— Хуш, бәгърем, мәңгегә бәхиллә бу ялганымны! Мәхәббәт шигырьләремнең илһамчысы, хуш, бәхил бул! Әлфиракъ, туташ, әл-аман. Әлвидаг, туташ, әлвидаг! +Күңелем белән дә, каным белән дә шигырьгә бик һәвәсләндем. +Чөнки канымнан, канашымнан аерылдым. +Ул гүзәлгә гыйшкым турында чын күңелдән шигырь сөйләүне +Кайгылы күңелем белән үземә юлдаш иткән идем. +Ярым читләргә яр булды да, күңелем тар-мар килде; +Шуннан шигыремне күздән аккан каным белән яздым. +Исмеңне язсам, сер дөньяга фаш булыр. +Исмеңне әйтмичә шигыремне тәмамладым. +* * * +Туташлар Казанда тәдбир корганча озак тора алмадылар, кайтып китүне хуп күрделәр, чөнки Тукай белән ара кире ябышмаслык булып киселгән иде. +Зәйтүнә Казаннан киткәч, шагыйрьне чир басты. Озак дәваланганнан соң гына аны дуслары килеп алды да, янә кырыгынчы бүмәсенә кайтардылар. Шагыйрь аякка басты. Гадәти тормышын дәвам итте. +* * * +Кырыгынчы бүлмә уртасында ак кәймә белән капланган мәет ята. Аның баш очында кара тасма белән уратылган Тукай рәсеме. Кыр-кырда чәчәкләр. Кайгылы музыка ишетелә. Ишекне шакымыйча гына бүлмәгә, арбасын тәгәрәтеп, Фатих килеп керде. Фатих ак кәфенне, Тукайның кара тасма белән уратылган рәсемен күреп аһ итте. Аның хәле китте, ул, арбасыннан егылып төшмәс өчен, таяныр урын эзләп, капшана башлады, ниһаять, бер почмакта торган урындыкка таянды. +— Әстәгъфирулла! — диде ул. — Бу ни? Тукай! Тукай! +Чаршау артыннан Тукай чыкты, ул Фатих белән янәшә басып, ике кулын кендегендә кушырып, матәм халәтендә калды. Соңра ул, кулларын дога укырга күтәреп: +— Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәкигун! — дип, учы белән йөзен сыпырды. +Тукай артык кайгылы кыяфәттә үз рәсеменә башын иде: +— Габдулла Тукай вафат! Яхшы шагыйрь иде мәрхүм. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәкигун... +Ниһаять, Фатих эшне аңлап алды да Тукайга кычкырды: +— Апуш! Шайтан алсын синең бу шаяруларыңны! Итагатьсез! +Фатих Әмирхан тиз генә килеп, ак кәймәне ачып ташлады. Кәймә астыннан Тукайның бишмәте килеп чыкты. +— Каналья! — дип сүгенеп алды Фатих. +— Нигә курыктың, Фатих? — диде Тукай. +Фатих бик китди иде: +— Син шаярырга ярамый торган нәрсәләр белән уйныйсың, Апуш! Алай ярамый. +— Димәк, син Тукай үлгән дип курыктың? +— Бу — рәхимсез шаяру! +Тукай рәхәтләнеп көләргә тотынды. +— Алдан ук кайгырып куеп, чыннан да мин үлгәч, кайгырырга хәсрәт запасың калмас дип курыктыңмыни? +— Үлемне юрамасаң да ерак йөрмәс! +— Тач бастың! Үлем ерак түгел, Фатих. +— Карылдама! +— Мин әкәлдән курыкмыйм, Фатих, чөнки мин — мөселман. Мөселман кешесе үлемне табигый гамәл, фани дөньядан бакыйга күчү күпере дип аңлый. Минем янда үлем турында сөйләмә әле, дип курыккан кешеләрне мин аңламыйм. Үлемнән сәке астына качып кына котылып булмый. Үлем ул бәндәне Аллаһка якынайта. Бәс, үлем Аллаһка якынайткач, ни өчен кеше шатланмый? Ни өчен һаман озак гомер яшәргә тырмаша! Гакәп! +— Син бүген әллә нинди, сәер, Габдуллакан. +— Сәер түгел, дустым, мин шат, һәр көнем, һәр сәгатем мине Аллаһка якынайта бара. +— Тьфү, әстәгъфирулла! Шамакайланма! +Тукай шатлык битлеген салып ташлады да артык китди кыяфәт алды. +— Ә мин шамакайланмыйм, Фатих әфәнде! Минем үлемем һичкемгә борчу китермәс. Гаиләм юк, талаша-талаша туганнар бүлешерлек малым калмый. Үлемтекләрем әзер, шәкертләргә 500 сум әкер калдырам. Мин лачын кебек ирекле! +— Теге вакытта туташ, тыела алмыйча кылый-кылый, битен каплап китеп барды. Синме аны рәнкеттең? +— Синме булдың адвокат? Юат, син бит высший круг кызларын юатырга өйрәнгән! +— Тукай әфәнде, минем белән шундый тонда сөйләшергә кем рөхсәт итте? Извольте аңлатырга, нигә кылый кыз бала? Аның ни гаебе бар? +— Дустым, мин кыламыйммы? Күр! Мин аннан катырак кылыйм лабаса. Минем бу күз яшьләрем аныкына караганда мең кәррә әчерәк. +— Нигә, ни өчен ачуланыштыгыз? Һәй, әйттем исә кайттым, татуланышырсыз әле. +— Без ачуланышмадык. Кушылмыйча аерылдык. Шулай мәгъкуль, әфәндем. Кем мин? Ул әйтә, күземә туры кара, ди. Ә миндә... — Тукай уң учы белән күзенә сугып алды. — Печать проклятия! Ул — назик хисләр иясе. Ул — нәфислек алиһәсе. Ә мин — чир баскан, шик баскан бер буйдак. +— Син үзеңне юкка кимсетәсең, Тукай. Син беркемнән дә ким түгел. Син бөтенебездән дә югары кеше. Хәйлә генә ул синең. Сәбәп башка булырга тиеш. Мин дә гарип, күтәрәмгә калган гарип. Мин хатыннардан качмыйм. Гариплек кешенең ялгышы да, хатасы да түгел. Ничек бар, шулай кабул итсеннәр! Синең гариплегең минеке кебек кычкырып тормый. Төкер син, кимсенмә син! +— Шул фәрештәгә өйләнеп, аны бәхетсез итимме? Ул гүзәлләр гүзәле, газәлләр газәле, олуг бер мәхәббәткә ия булырга лазем. +— Тукай мәхәббәтеннән дә олуг мәхәббәт юк туташ өчен, аңгыра балык. Ул туташ синең белән бәхетсез булуны бәхет саный, дивана. +— Сафсата! Суган суфые! Түбәсе тишек лапас өчен яралтылмаган ул туташ. Ул яшь, ул чибәр. Үзенә тиңен табар. Шулай кирәк, Фатих... +— Кире кайтарыйммы? +Тукай аның юлын бүлде: +— Юк! Уйнама, Фатих! Киселде, мәңгегә киселде бу кеп. Киселде бу бәгырь. Киселсен! Бәгырем киселгәндә, мәхәббәтнең сагышлы бер кылы өзелеп "зы-ңң" итте. Их, Фатих дус, шушы сөюем белән мин бәхетле дә, әнә шул өзелгән кылның сызлап-сызлап зыңгылдавы әче бер ләззәт тә бирә. Белмисез шул сез яшерен сөюнең, тормышка ашмас мәхәббәт газабының ләззәтен. Белмисез. +— Алайса, нигә кирәк иде туташ белән бу күрешүләр? +— Соң гына аңладым, — диде Тукай. — ...мәңгегә кисәргә кирәк икәнен... Туташка өйләнүем зур гөнаһ булыр иде. Башкага мин өйләнә алмыймын. Өйләнер идем, куркам. Кем булып чыгар минем хатын? Шайтан белә! Өйләнерсең — бала-чага. Үстер, укыт, тәрбия кыл. Хатын көенә бие. Туганнары белән талаш. Мин бала яратам, хатынны да чит күрмәс идем. Юк! Минем өчен түгел андый тормыш. Мин тулаем халыкныкы, Фатих! Башым, икатым, авыруым белән мин халыкка кире кайтарып алмаслык итеп тапшырылган зат. Мин гаиләдә вакланып бетсәм, халыкка ни калыр? Шуңа күрә мин беркайчан да өйләнмәскә уйладым. +— Хәйләкәр Тукай! Дәлилләр уйлап чыгарырга син оста. Ләкин боларның барысы да сылтау гына. Сәбәп тирәндәдер. +— Әйттермә, Фатих! Мин туташны сөйгән кебек берәү дә сөя алмый. Шушы арык тәндә тауларга сыя алмаслык гыйшык дәрте ята. Ләкин туташны бәхетсез тол итәсем килми! +— Син... +— Дәшмә!.. Башыңа китер, япь-яшь, гүзәл тол хатын. Аягүрә әрәм булачак. Мин үлемгә хөкем ителгән, Фатих. Дәшмә! Шулай! Син генә бел! Ә хәзер кит! Ялгыз калыйм! +Фатих Әмирхан арбасын чыгу ягына борды, бусагадан кичкәч, ишекне япты. Тукай йөгереп килеп ишеккә келә салды. +— Менә шулай киңелрәк булыр, Апуш! — диде ул, бишмәтен, кәймәсен, рәсемен кыештыра-кыештыра. — Тукайга әверелә барган саен, йөгең авырая. Шулай кысты сине, Апуш, кысты язмыш. Дөньяда үз мәхәббәтеннән качкан берәү булырмы? Үз мәхәббәтен табалмыйча үлеп киткән бичаралар бихисаптыр. Ә мин мәхәббәтемне таптым. Сөйдем. Сөйгеле булдым. Үз кулларым белән, үз сүзләрем белән кире эттем. Әйт син, Апуш, бер мизгел мәхәббәт ләззәте өчен корбан итә ала идемме мин туташны? А-а, юк! Үкенмә! Кылган батырлыгыңа үкенмә! +Шәм тонык күз яшьләре агызып, янып бетте! +Аллаһка ялварамын бүләк сорап — янып беткән шәм тәкъдирен бирсен миңа! +Бәхил бул, каным, бәхил бул! +* * * +1913 елның язында шагыйрьнең үлгәнен ишеткәч, Зәйтүнә тораташ булды. Кыламый, кайгырмый, сөйләшми. Ичмасам, кыла бер, диләр якыннары аңа, ләкин ул ишетми. Ул бик еш эчкәридә йөткереп ята. Салкын тигәндер аңа, ашамый-эчми ята ничә көннәр, зәгыйфь гәүдәгә тиз салкын тия... Аннан соң Зәйтүнә гел кылый торганга әйләнде. Көн кылый, төн кылый. Кылый-кылый шешенеп бетте, саташа дип курыкты туганнары. Ниһаять, Зәйтүнә зиһененә кайта башлады, шөкер... +— Акыллы кеше сүзенә колак салмыйсыз шул сез, гүзәлкәйләр. Ярамаганмы аңа Зәйнулла ишан углы Кадыйр Рәсүлов, — диде Фатыйма ахирәте. +Шул көннәрнең берсендә Зәйтүнәкәй туташ өенә Кадыйр килеп керде. +— Рөхсәтме, ханымнар! — диде ул керә-керешли. +— Уз, Кадыйр бәй, — диде Фатыйма туташ. +— Әссәламегаләйкем. +— Вәгаләйкем әссәлам. +— Исән-саулармы сез? Зәйтүнәнең хәле ничек? +— Хәлләр ярыйсы. Арулана, шөкер. Бүген тамагына да ашады. Чыгып та йөри. Моңланып, кылап та алды. +— Зәйтүнә, чык әле, Кадыйр бәй килгән. +Эчкәридән Зәйтүнә туташ чыкты, аның өстендә бәрхет халат, башында чалмага охшатып бәйләнгән яулык иде. +— Саулармы сез, Кадыйр әфәнде, — диде туташ зәгыйфь тавышы илә. +— Мин сау-сәламәт, синең хәлләрне белешергә килүем, — диде Кадыйр. +Кара-каршы утырыштылар. Зәйтүнә сөю әсманында очып йөрми инде. ул сабыр, ул китдиләнде. Ул инде Кадыйр әфәнде белән дорфа сөйләшми: +— Менә, — диде туташ. — Габдуллаканның каберен зиярәт иткәннән соң, ышандым аның вафатына. Шунда салкын эләктердем, хәзер савыгам инде. +Тынлык. Барысы да уйлый, нидер көтә иде. +— Эшләрең уңайгамы бара? — дип сорады туташ. +— Мөгаллим булып урнаштым, — диде Кадыйр, — урыным бар, эшем бар, шөкер. +— Һаман Зәйтүнәне оныта алмыйсың, Кадыйр бәй, — диде Фатыйма. +— Аны онытыр өчен әкәл кирәк, Фатыйма туташ. Мин Зәйтүнәне беркайчан да онытачак адәм түгел. +Гадәтенчә, Фатыйма читкәрәк китте. +— Сиңа олы сүзем бар, Зәйтүнә... — диде Кадыйр. +— Беләм... — диде туташ, ул Кадыйр әфәндене чит-ят итми иде шикелле. +— Син аякка баскач, мин тагын килермен, шунда әйтермен олы сүземне. +Зәйтүнә канланып алды, ул көр тавыш илә әйтте: +— Хәзер үк сөйләшик, Кадыйр, — диде. — Мин сәламәт. +— Мин көттем, озак көттем, Зәйтүнә. Үлгән артыннан үлеп булмый... Сиңа да, миңа да яшәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә биргән канны асрарга кирәк. Мин сиңа тугры ир, балаларыбызга яхшы ата булырмын, Зәйтүнә. +Туташ кавап кайтармады, ул салмак кына кыр башлады. Бу кыру шагыйрьнең иң яраткан кыруы иде. +— Каныкаем ла, сиңа ни бирәем, +Мәкәркәдин килгән лә малым кук, +Мәкәркәдин килгән лә малым кук. +Каннарымны карып та бирер лә идем, +Кандин үзгә көрер лә хәлем кук, +Кандин үзгә көрер лә хәлем кук. +Каннарымны карып та мин бирдем ләй, +Кандин үзгә көрмәй лә хәлем кук, +Кандин үзгә көрмәй лә хәлем кук... +Барысы да кыр тәэсирендә иде. Озак тынлыктан соң Кадыйр тәвәккәлләп сүз башлады. +— Зәйтүнәкәй туташ! Мин сине... әүвәлге гыйшкың өчен битәрләмәм, без Тукайны икәүләшеп искә алырбыз, балаларыбызга аның шигырьләрен өйрәтербез. +Зәйтүнә Кадыйрны ишетми дә кебек. Ул егетнең сүзләрен раслагандай баш кага. Ул акрынлап хыял дөньясына күчте дә аның күз алдында Тукай рухы пәйда булды. +Кадыйр: +— Зәйтүнә... — дип нидер әйтә башлаган иде, аның сүзен Фатыйма туташ бүлдерде: +— Кадыйркан, тимә, ул хәзер үз дөньясында... +— Габдуллакан! — диде туташ, төш күргәндәгедәй. +Тукайның тавышы Зәйтүнәнең колагында: +— Зәйтүнәкәй! +— Габдуллакан, мин яратам синең "Зәйтүнәкәй" дип әйтүеңне, Зәй-тү-нәкәй... +— Саумы, Зәйтүнәкәй туташ, минем ерактагы йолдызым? +— Исәнме, минем өмет кояшым? +— Кичер мине, Зәйтүнәкәй. +— Ни өчен? +— Соңгысындагы тупаслыгым өчен. Кичер, бәхиллә. +— Минем исәнлегем өчен син шулай кыланганыңны аңладым мин. +— Син яшәргә тиеш, Зәйтүнәкәй. Син бәхеткә ирешергә тиеш, Зәйтүнәкәй. +— Мин сине оныта алмыйм, Габдуллакан, оныта алмыйм. +— Әмма син тормышны дәвам итәргә тиеш! Син кияүгә чык, Зәйтүнәкәй. Кадереңне белерлек кешегә кияүгә чык. Тиздән чык, юкса вакыт бара. +— Рәхмәт, Габдуллакан, мин синең сүзеңне тотармын! +Тукай шәүләсе юк булды. Туташ зиһененә кайтты. Кадыйрны беренче күргәндәй, Зәйтүнә аңа аптырап бакты. +— Кадыйр бәй? — диде туташ. +— Зәйтүнәкәй! — диде Кадыйр. +— Зәйтүнәкәй дидеңме! +— Зәйтүнәкәй. Тукайның изге рухы хакына тәкъдимемне кире какма, зинһар! +— Рәхмәт сиңа, Кадыйркан. Син — намуслы кеше! Мин сиңа кияүгә чыгарга риза! +* * * +Чыннан да, алар никахлашты. Атаклы ишан хәзрәтләре Зәйнулла углы Кадыйр әфәнде белән Зәйтүнәкәй туташның никах туен зурлап уздырды. Тирә-якта яхшы даны таралган Зәйнулла хәзрәт Рәсүлов алдынгы мулла иде. Ул туй вакытында кыр, музыканы тыймады, никахтан соң яшьләр аерым күңел ачтылар. +Яхшы гаилә корды алар. Кадыйрның беркайчан да Зәйтүнәнең Тукайга булган мәхәббәте турында исенә төшергәне булмады. Зәйтүнә дә аңа тугры хатын, балаларына сөекле ана була белде, шөкер! +— Зәйтүнәбез Кадыйр бәйгә кияүгә чыкса гына бәхетен табар, — дигән иде Фатыйма туташ. +Аның юраганы юш килде, шөкер! Тукайның иң күркәм сурәте алар йортының түр диварында һәрчак эленеп торды. +Кадыйр әфәнде белән Зәйтүнәкәй туташның язмышы, чыннан да, бәхетле булды. Аларның 1916 елда туган уртак балалары — Атилла Расих галим, танылган татар язучысы, күп романнарның авторы булып китте. +Бу киһанда бөтенесе фараз, гоман, +Чынбарлыкны урап тора төтен-томан; +Барча сүзләр вә гамәлләр — шәүлә, монар. +Бар хыялый мәхәббәт хистән торган, +Хакыйкать ул Аллаһ белән бергә тора. Тукай белән әңгәмәләр +ҺӘР ХЫЯЛДАН ТАТЛЫДЫР МИЛЛӘТ ХЫЯЛЫ +Талант ияләре арасында үзләренең олуг максатларын алдан ук билгеләп, туган халкына яшьли тугрылыклы хезмәт итүгә алынган затлар була. Гадәттә, андый шәхесләрнең гамәле, гомум танылуга ирешеп, бөеклек дәрәкәсенә күтәрелә. Бу кәһәттән безнең Габдулла Тукаебыз үрнәге әлеге "даһилык формуласы"на тулаем туры килә. +Иң-иң югары икат чынлыгын раслау бары фидакярлек бәрабәренә генә бирелә. Ә кечкенә Апуштан зуп-зур Тукайга әверелү юлында йөрәк итен өлешләп-өлешләп ашаган аяусыз сынаулар ята. Мондый шартларда милләт хакын даулау милләт ярдәменнән башка мөмкин түгел. Халык тарафыннан азмы-күпме мәрхәмәт сизеп үскән ятим малайның тора-бара халык хадименә әйләнүе, "Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем", — дип, каләм белән кораллануы бик табигый. Үзен бәхетсез милләтнең бәхетсез улы итеп күргән шагыйрь, ил-көн яшәешеннән аерылгысыз рәвештә, татарның башка кавемнәр арасындагы лаеклы урынын дәгъвалап көрәшкән. Патша охранкасы күзәтүе астына алынса да, үзен самодержавиене куркусыз гаепләүче итеп тойган; байтак әсәрләренә цензура табу салса да, "туры Тукай"лыгын отыры көчәйтә генә барган. +Аң-зиһененең һәр күзәнәге мөкатдәс гамь белән өртелгән мондый шагыйрьгә, һичшиксез, татар халкының кабатланмас рухи әйдаманы булу каваплылыгы насыйп ителгән. Габдулла Тукайга нәкъ менә шундый бөек миссия йөкләнүе аның бәгырьләребезгә уелган һәрбер сүзеннән үк сизелеп тора. Гомумән, татар халкы язмышына кагылышлы теләсә нинди сорауга сөекле шагыйребез авызыннан төпле кавап ишетергә мөмкин. +- Күпләр тәкрар иткәнчә, сәнгать әһеле үзен газиз халкының баласы итеп тойса гына, күкләр тарафыннан иңдерелгән гаять каваплы икат вазифасына алынырга тиеш. Әгәренки насыйп кылынган музага ихлас рәвештә иман китермәсәң, бигайбә, әсәрләрең ил-көн тәрәккыенә барыбер юньле-башлы булышлык күрсәтә алмаячак. Милләт гаме белән ашланган эшчәнлек исә, һичшиксез, зур әһәмияткә ия булуын раслап торыр. Өстәвенә, чын талантларга фидаилек тә кирәк. Туган халкыңа тугры хезмәт итү яшәү мәгънәсенә әверелгән чакта гына... Хәер, боларны нигә тәфсилләп торам әле — сезнең өчен үтә таныш хакыйкатьне. Әмма әңгәмәбез башында ук шуны ачыклап үтәсе килә: Габдулла кәнаплары, әгәр кулыгызга каләм алганда ант итәргә туры килгән булса, халык алдында биргән тантаналы вәгъдәгез ни рәвешле яңгырар иде? +Габдулла Тукай. Бар уем кичен-көндезен сезнең хакта, милләтем; саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым. Син каршымда бар нәрсәдән дә изге һәм хөрмәтле; дөнья бирсәләр дә сатмам... миллиятемне... Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы... Үтәргә иде юлда... түләү белән бурычны Тәңремә һәм халкыма... Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын... Күңел берлән сөям бәхетен татарның, күрергә канлылык вакытын татарның. Татар бәхете өчен мин кан атармын: татар бит мин, үзем дә чын татармын... Синеке дип исәпләсәләр — бәхетле мин; игелекле шагыйрең булырга ниятлимен... Хисапсыз күп минем милләткә вәгъдәм... Минем тырышлыгым һәм эшләрем бушка китмәсен. +- Мондый мөкатдәс вәгъдәләрне үтәү өчен, каләмгә каның-тәнең белән бирелү кирәктер. +Г.Т. Раст, бу шагыйрьлек белән мин чынлап ук авырыйм бугай... Сукранмый гына авырырга карар биргән идем. +- Дөресен генә әйткәндә, сезгә сукранмау килешми. "Хәзерге хәлебезгә карата" исемле шигырегездә: "Каләм — бөек, каләм — дәрәкәле... Каләм данлы, каләм шанлы..." — дип, мәдхия кырлауга алынган идегез. Инкяр кылу хирыслыгы белән әйтегез әле: каләмгә бернинди дә үпкәгез юкмыни? Сездән гаепләү дә көтәргә мөмкин +Г.Т. И каләм!.. Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр, ник төшердең безне? +- Болай гакизлек күрсәтеп, өметсезлеккә бирелмик әле. Аллаһ тарафыннан яралтылган бер кавем буларак, дөньяда татарның да лаек урыны бар. Һәм үзенчәлеген билгеләүче сыйфатлары да... +Г.Т. Сөйләшсәк төрле милләтләр хакында, ерактамы алар яисә якында, сөйлибез төрле сүзләр... Дибез госманлылар тугърысында: "Шанлы"... Кытайлар тугърысында сүз ачылса: "Алар, — дибез, — гүзәл һәм яхшы чәйле"... Әгәр телгә төшә калса француз, дибез: "Гаять һөнәрмәнд һәм дә канлы". Арабызда сөйләнсә инглизләр, дибез: "Бик иктиһатлы һәм дә маллы". +- Ә татар хакында сөйләшсәк, нинди хасият күңелгә килә? +Г.Т. Табалмый сүз, диерсең: "Ул сакаллы". +- Монысы инде каһкаһәле көлү, туры Тукайча кавап буладыр. Ә безнең тәгаен хәл-халәтебез мәсьәләсенә китдирәк килгәндә, татар халкының язмышы турында өзлексез уйланасыз бит. Аның үткәне һәм бүгенгесе хакында... +Г.Т. Артка карасак борылып... Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе... Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре карт бабайларның... Мәгъмур Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады... Кылый-кылый бирделәр кан: Сөембикә дә Чыңгыз хан; нә дәүләт калды да, нә шан!.. Үкенеч, йөз үкенеч, мең үкенеч!.. Күпме михнәт чиккән безнең халык, күпме күз яшьләре түгелгән... Вакытында кирне селкеттек... Борынгы олуглыкларыңыз кая китте? Инде эш үтте, булачаклар булды!.. Хикмәти Хода, кая карасаң, анда без фәкыйрь милләтнең бер кире китмәгәнлеге заһир була!.. Читен хәл: гайрәтең китсә — ерып чык, әгәр китмәс исә — бет, шунда тончык!.. "Аһ!" — дисең, — без ник болай соң? Без дә Хакның бәндәсе... Милләт хәлен тетрәгән куллар белән язып бирү бу; син бу зарлану сүзләреннән әсәрлән. +- Хәзрәти Коръәндә искәртеп үтелгәнчә, алгы сафта барган кавемнәр тора-бара арткарак калырга мөмкин. Димәк ки, татар халкының тарихи үткәнендә ниндидер гөнаһлану шомлыгы булган. +Г.Т. Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән... Башка милләтнең алга китүенә мин ах-ух итәм. +- Күктән иңгән тавышка — һатифка кушылып әйткәндә, сезгә кылау тиешме?! Барысына да мәэюстәй кул селтәп, гайрәтле каләмне чәнчеп куярга ярамый. +Г.Т. Әйе, шулай, әйе, шулай! Әмма каным бик тә ачына... Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? +- Туктаусыз әйләнеп торучы тормыш сәхнәсендә, халыкларны ымсындырып, берсеннән-берсе ирониялерәк тамашалар уйналып килгән. "Хөррият хакында" дигән шигырегездә куанычыгызны ничек белдерәсез әле? +Г.Т. Тигез булды законда татар, рус, япон да... +- Соңыннан үзегез дә яхшы төшенгәнчә, патшаның "ирек вәгъдә иткән" 1905 елгы 17 октябрь манифесты, бары күз буяп, гавамны көрәштән читләштерү өчен генә игълан ителгән. "Халыклар төрмәсе" саналган илдә амнистия ясарга атлыгып тормыйлар. Патшаның әмере — бакчаның әреме, дип искәртеп тора әүвәлгеләр. Дөрес, бу чорда безнең кавем беркадәр рухи күтәрелеш кичергән, әмма кара язмыш аңа барыбер ачылып елмаймаган шул. Шулай инде — йә уңасың, йә туңасың. +Г.Т. Бездә күзе ачык кешеләр дә бардыр... +- Адәм баласының халәте рухиясен кайвакыт аңлап бетереп булмый. Ярты гомерен мәхбүслектә үткәргән бәндә кинәт килгән иректә югалып кала. Ничек кенә сәер тоелмасын, андый кемсәләрнең байтагы тоткынлыгын сагына башлый. Азатлык алуга ирешкән кол исә үз колларын юнәтү турында хыяллана. Ирек кешене төрлечә сыный. Бишектән — кабергәчә... +Г.Т. Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде... Очып эзли иде фикерем азатлык анда да монда. Заман үтте. Азат булдым. Теләгем алдыма килде. Күрәм: мин дәү кеше булдым вә мәктәптә түгел инде. Кереп киттем гомер юлына... Нидәндер анда мин шатлык, азатлыкларны һич күрмим... Күңелдән сагынам "тоткын"лыгымны, мәктәбемне мин, "Нигә соң үстем инде һәм нигә "дәү" булдым инде, дим... Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?" +- Сезнең ниндидер "тоткынлык"ны сагынуыгыз бөтенләй гайре табигый тоела. Хәтерлисездер, милләткә биргән вәгъдәгез гаять күп, "дәү" булган саен бурычыгыз зурая... Әлбәттә, азатлык турындагы фәрманны мендәргә салып китермиләр. Бәхет кошын кулдан ычкындыргансың икән, аны кире кайтару икеләтә кыен. Азатлыкны башка халыклардан өмет итәргә дә кирәкми, моның ише юмартлык мисаллары тарихта юк дәрәкәсендә. Империя тоткан кавем буларак, безнекенә охшаш язмышлы бәгъзе милләтләрне хәтта үзебез дә санлап бетермибез... Ә ирек үзе — нинди татлы сүз! Йодрык тоткынлыгыннан гөнаһсыз камканы очыртып кибәрү дә күңелдә аңлатып бирә алмастай рәхәтлек хисләре тудыра. +Г.Т. Дөрест. Шулай шул... Кичә мин читлек ачтым, андагы кошчыкны коткардым... Аңар бирдем азатлык мин, үземдә шулвакыт күрдем: тынычлап калды никтер һәм иркенләде күңелем. +- Иң бөек максатка ирешү юлында безнең милләткә әүвәл нәрсә китми? +Г.Т. Халык... хөрриятнең каннар корбан итәрлек дәрәкәдә мөкатдәс нәрсә икәнен аңлап китмәгән. Аңласа да, бик азы аңлаган. +- Ә моның өчен нәрсә кирәк соң? +Г.Т. Юк шул безләрдә берләшмәк; юк бергә-бергә гөрләшмәк, бер кан, бер тән булып, һәр нечкә серне бергә серләшмәк. +- Боларның бөтенесе дә өмет киселүдән килмиме? +Г.Т. Теләгендә нык торучыны беркем өметсез итә алмас. +- Сезгә яхшы мәгълүм, дәүләт югалту факигасен кичергән татар халкы гасырлар дәвамында отыры чәчелүгә дучар ителгән. Үзәктән качу көчләре хәрәкәткә килгәндә, ихтыярсыз гамәлләргә бирелү бик табигый. Аяк астыннан бердәнбер кирең киткән чакта ничек "бер гәүдә" булып яшәмәк кирәк!.. Тәнемез аерым булса да, бер кан булыйк, дисез. Моны ничек эшләргә соң? Милләтебезгә киңәш бирегезче! +Г.Т. Барчагыз Алла кебенә ныклап тотыныгыз. Алла кебе дигәнем — үзара якынаю, дуслашудыр, димәк, үзара каршылыктан, ызгыштан сакланудыр. Тәкъдир сезгә теләктәшлек белән елмая; мондый зур бүләкнең кирәк кадерен белергә. +- Тәкъдир теләктәшлеге, сүз дә юк, олуг нигъмәт. Әмма илаһи ышанычны гамәлдә аклау сорала. +Г.Т. Һич өмет юк киңне сызганмай... Сыңар киңнән ике кул чыгарыйк без... Теләсәк яшәргә, хаклы икәнлегебезне исбат итик... Мөселман кешегә милләт файдасын үз файдасыннан өстә тотарга кирәк... Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын... Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик... Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел... Әгәр сез тоткан юлыгызда нык торса идегез, бу хәлгә төшүегез, минемчә, мөмкин булмас иде... Тырышырга кирәк, карендәшләр!.. Заман — тырышмак заманы... Уяныңыз да тартышыңыз. Тартышуда гына табарсыз сез үз хакыңызны! +- Һәркемнең үзәгенә үтәрлек итеп, шигарь рәвешендә кентекләп әйттегез... +Г.Т. Шулай тәфсилләмәсәң, татар аңламый. +- Халыкны уянырга чакырасыз. Чыннан да, безнең ише шималь төркиләрендә "йокы авыруы" көчлерәк төсле. Озакка сузылган кышлар гүяки каныбызны салкынайткан. Шуңа күрә холкыбыз да ул кадәр кайнар түгел. Инде әллә ничә гасыр дәвамында йокы китергеч күңелсез шартларда гомер кичерү татар халкын аң эшчәнлегенең өлешчә тукталып торуы белән бәйләнешле халәткә керткән. Йокычан егеттә дәрт булмас. Әнә бит, "Яшен" журналының 1908 елгы 2 нче санында шундый бер көлкеле рәсем тәкъдим ителгән: Русия императоры эмблемасы сугылган мөнбәр артында, башын беләгенә салып, кара түбәтәй кигән агай йоклап утыра. Аны беләсез булыр. Ул — II Дәүләт Думасындагы иң сүлпән депутатларның берсе Киһангир Байбурин. Күрәсез, безнекеләр парламентта да йокыларын симертә. +Г.Т. Әмма бичара татар абзыйлар йоклаудан башканы белмиләр... Руслар эш күрәләр, мөселманнар төш күрәләр. +- Аңлавымча, сез "йокы мәсьәләсе"нең күчерелмә мәгънәсенә күбрәк басым ясап, нәкъ менә рух-үзаң уяулыгын игътибар үзәгендә тотасыздыр бит? +Г.Т. Әйе... Элек йоклап үткәргәнебезне уйлыйк та үкеник... Милләтемезне алга кибәрергә вә мәңгелек йокыдан уйгатырга тырышу кирәктер. +- Безнең милләт хадимнәре, эшләп арыган ат кебек, аягүрә йоклый сыман... +Г.Т. Милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карасын, гакылын кыйсын... Безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы гына киткән. Мәзкүр рәвешләр илә һушына китерсәк, дуст кем, дошман кем — милләт үзе аерыр... Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул... Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби. +- Сез әйткән "кара көчләр" үзебезнең арада да, хәтта акылга сыймаслык даирәдә дә шактый бит. Иске "Бакырган китабы"на назирә рәвешендә язылган "Мактанышу" исемле сатирик шигырьдә каһиллек галәмәтен күрсәтүче ишан авызыннан масаюлы нинди сүзләр сөйләтәсез әле? +Г.Т. +Татарларны мин кигәм, +Минем кулымда көгән; +Ник кикмәскә, татарлар +Кебегән бит, кебегән. +- Мондый ук зәһәрле бәяләмә, әлбәттә, бернинди кысага да сыймый. Кайбер халыкларны дәүләт тотарга өйрәткән милләтне ничек инде мескенгә чыгарып хурларга мөмкин?! +Г.Т. Берәүнең уйларын икенче берәү бикләп куя алмас. +- Үткә тиючән мондый бәндәләрнең авызын яптырырга, төшенерлек итеп кавап бирергә кирәктер бит?! +Г.Т. Таптыйлар пычрак аяклар берлә милләт садрыне... Искеләр белми һәнүз милләт дигән сүз кадрене. +- Барыбер гарьләндерә: күпме яуда гаярьлек күрсәткән халыкны уптым илаһи кебегәнлектә гаепләргә ярамый. Без бит... +Г.Т. Без сугышта юлбарыстан көчлебез, без тынычта аттан артык эшлибез. +- Үзгә камырдан булган милләттәшләребез, яһүдләр шикелле, бер-берсен канатландырырга күнекмәгән шул. +Г.Т. Бу урында һичкемнең йөзен ертмыйча гына бер сүз әйтергә мөмкин: бер эшнең очына чыкмыйча мактану кирәкмәс. +- Кимчелекләрдән котыла алмаган халык гадел тәнкыйтьтән өстен булмас. Шулайрак әйтергә телисезме? +Г.Т. Милләтнең тәрәккыйсенә вә башка милләтләрнең аяклары астында тапталмавына кирәкле нәрсәнең һәммәсе дә саваплы вә хәерле бер эштер... Өзелеп такмак әйтмәс идем, үз халкымны сөймәсәм. +- Димәк, сез милләтне урынсыз үсендерү ягында түгел? +Г.Т. Бер яманлык күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм. +- Аңлашылганча, кемдер кыек гамәл кылган икән, аны тәнкыйть угы аямаска тиеш. Милләткә зыян китерүчене исә берничек тә кичереп булмый. +Г.Т. Үзенә нәрсә лаек икәнен һәркем үзе белә... Атучыга әмеребез: укларны кызганмасын! Атылмышка нәсыйхәт: йөрәге сызланмасын! +- Бәндә хатадан хали түгел. Хәтта пәйгамбәргә тиңләнгән шагыйрь дә тәнкыйть угына юлыгырга мөмкин. +Г.Т. Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт хәзерге көн мылтык-ук атар булса да. +- Менә мондый чакта инде төрле хәлләр килеп чыга. Милләт хакын даулап көрәшүче затка нахак уклар да ябырылырга мөмкин. Шунысы бик аяныч: үзен генә кайгыртучы мин-минчеләрнең һәрдаим каршылык күрсәтеп торуы фидаи каннарның уртак тәрәккыйгә биреләсе күпме гайрәтен суыра! Өч тиенлек мәнфәгатьләрне өстен куюның хәтта кан коюларга китергәне бар. Гомумән, безнең төрки халыклардагы көч-куәтнең хәтсезе үзара көрәшүләргә сарыф ителгән бугай. +Г.Т. Кайчанга чаклы татар... бер-берсенә ук атар? +- Югыйсә безләр бит — бер ата-баба балалары... +Г.Т. Кеше ата берлек белән туган түгел, бәлки фикер һәм тоткан юлы белән кардәш була... Фәлсәфәгә кердем. +- Ә низаглашу фәлсәфәсе чынлыкта гап-гади бит. +Г.Т. Кем булса да бу заман халкыны нечкәләп кенә караса, күрер ки, һәркайда, һәркемнең уе бары бер: кем кемне оста хәйләләр һәм кем кемне яхшы утыртыр. +- Монысы әле көнкүреш мутлыгына, руслар әйтмешли, "шкурный интерес"ка күбрәк карый. Каршылык милли мәнфәгатьләргә тоташса, вазгыять бермә-бер катлаулана. +Г.Т. Күрсәтә һәрбер каһил милләткә золым вә кәбрене... Бар мөселман була алса иде бер гәүдә. +- Патша самодержавиесенә кискен каршы чыгу гаярьлеге шагыйрь күңелендә көтмәгәндә генә барлыкка килмәгәндер. Ә камиллектән ерак торган кәмгыять белән низагка керү, гадәттә, төрле катлам вәкилләрен тәнкыйди бәяләү омтылышыннан башланып китә. Дөресрәге, аларның тискәре гамәлләрен... Беренче мәртәбә "холык" күрсәтүегез истәме? +Г.Т. Берзаман, Бәдри абзыйларга килгәч, минем илә күрешергә Ситдыйк исемле, авылымызның шактый могтәбәр кешесе килде. Үзе исерек иде. Миңа килеп сәлам бирде — сәламен кайтармадым, кулын сузды — кулын алмадым. Сәбәбен сорадылар. Мин шулвакыт "Бәдәвам"ның: +Исереккә сәлам бирмә, +Ул бирсә һәм син алма, — дигән бәетен ярдым да салдым.. +- Сезнең баш бирмәү гадәте, ай-һай, бик иртә бәреп чыккан. Димәк, туры Тукай үзенең усаллыгын сигез яшендә үк күрсәтә башлаган. Менә шушы балаларча үссүзлелек хасияте тора-бара сәяси каршылыкка кадәр үскән... +Г.Т. Бу тормышка кальбән разый булган кеше мөселман да түгел, инсан да түгел диясем килә. Бу тормыш бар вакытта үзләрен мөселман дип йөрүчеләр, түгел Коръәннең эчендәге әмерләренә буйсыну, бәлки катыргасы арасына язылган сүзләрен дә ишетмиләр. +- Шулай килеп чыга: мәдрәсәдә укый башлаганда ук сез "дошман" кыярга керешкәнсез. Шагыйрьлек такы киңел бирелмәгәндер? +Г.Т. Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым. +- Телем — дошманым, диләрме әле? Сезне күралмаучыларның шулай ишәюе, мөгаен, туры сүзле булуыгыздан киләдер. Иблис өшкергән кемсәләр дә хәттин ашып киткән. +Г.Т. Мин дә усал бит... Ачуланам һәм каш кыерам дөньяга... Иркәлим дошманны, чәнчәм чын хакыйкать дустны мин. +- Монысын иллә дә дөрес әйттегез. Югыйсә хөкем карарына охшаган язмаларыгыз астына "Биик усал", "Тәртә башы" кебек тәхәллүсләр куймас идегез. Төзәлә алмаслык дәрәкәдә усал булуыгыз хактыр. +Г.Т. Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим. +- Каләм очына эләккәннәргә карата нинди генә "образ"лар кулланмыйсыз?! Алар бик ишле: кибәк баш, мие черегән чүбек баш, әфьюн баш, салам баш, бәрәңге корсагы, нәкес вулканы, бәдбәхет, ата күркә, карга, агач попугай, дурной вә дурак, кыска аяклы маймыл, печән өстендә өреп яткан эт, бушбугаз, кабахәт сурәт, хәсис, ачу йоткан көчек, сыер, дуңгыз, ишәк... +Г.Т. Аның нәрсәсенә исеңез китте?.. Һәммәбез Алла бәндәсе һәм окмахка керәчәк Гозәер галәйһиссәлам ишәге, ягъни — Ходай ишәге. +- Әле генә санап үтелгән "эпитетлар" ниндидер лөгать китабыннан алынган кебек. Ә бит аларның һәркайсы артында үзенә күрә мәгълүм шәхес тора. Шул рәвешле тулы бер кавемнең мозаик сурәтенә ишарә ясала күк. Татарда яманатлы инсаннар күбрәк килеп чыкмыймы? +Г.Т. Дөрест, һәрбер халыкта бар дорыр мондый кара йөзләр, вәләкин һичбере милләткә мондый сасы иснәтми... Чабатаң берлә, нинди мәнфәгать бар соң, әдәп таптап? +- Хәтта ниндидер аңлатмалы сүзлекләрдән дә сез тискәре бәяләмәләр эзләп табасыз. Бу инде кайбер мәгълүм затларны күзаллап, аларга "төртмәле фал" ачу булып чыга. +Г.Т. Көннәрдән бер көн мин, ...словарьны тотып утырганда, уйладым: "Тукта, үзем белгән вә хәзерге заманымызда азмы-күпме шөһрәт тапкан кешеләр тугърысында шушы словарьны ачып фалланыйм әле, нәрсәләр чыгар икән?" — дидем. Словарьны иң элек Акчурин Йосыф тугърысында ачтым: "Төркиядә солдатлык дәрәкәсе" дигән сүз килеп чыкты. Мин аны инде генералдыр дип уйлый идем. Фаразыма муафикъ булмады. +- Бу уңайдан фалнамә биргән мәгълүматлар дөреслеккә туры килеп бетми бит. Истанбул югары хәрби уку йортында белем алган, штаб офицерлары курсына йөргән, гаскәриләргә дәресләр биргән зат солдат дәрәкәсендә каламы?! Аннары милләттәшебез Йосыф Акчураның мөстәкыйль Төрек Көмһүриятен төзүдә турыдан-туры катнашуы, Президент Мостафа Кәмал Ататөрекнең мәдәният һәм сәясәт буенча киңәшчесе булуы, Истанбул һәм Анкара университетлары кебек абруйлы дарелфөнүннәрдә профессор вазифаларын башкаруы, Төркиядә Тарих кәмгыятен оештыруы һәм аның беренче рәисе урынын биләве... Болар тулаем, минемчә, генераллыкка тарта. +Г.Т. Фал нәрсә икәне һәркемгә мәгълүмдер... Булса булсын инде. Күп мәгълүмат сатмыйм. +- Элгәрләр дөрес әйткән: багучыга барма, башыңа кайгы алма. Сезнең кебек фалчы хөкеменә тагын кемнәр дучар ителде? +Г.Т. Соңра Муса Бигиев хакында ачтым. Гакәпләнүемнән үзем дә көлеп кибәрдем: "Интеллигентный монах, ягъни зыялы монах" дигән сүз чыкты. +- Сез инде аның мулла булып та, ап-ак якадан, эшләпәдән йөреп, үзен үтә тәрбияле тотуыннан көләсез бугай. Изге Китапны өйрәнүгә кагылышлы тирән хезмәтләрен дә Коръәннән хата эзләүгә кайтарып калдырасыз сыман. Югыйсә Муса Бигиевнең кабатланмас олуг галим булуын, философ дәрәкәсенә ирешүен бөтен мөселман дөньясы таный. Әйе, гакәпләнүдән көлеп кибәрерлек: монах, имеш. +Г.Т. Тәнакыш юк мисальдә... +- Сезнең даими көлү үрнәгенә әйләнгән Зариф Бәшири хакында берәр кәлимә укып үтәргә нигәдер чират китми әле. Әгәр ул ошбу сүзлеккә кертелгән булса, анда аңа карата нинди мәгълүмат бирелгән? +Г.Т. "Кыска аяклы маймылларның бер нәүгысе" дигән сүз... күренде. +- Янәдән саркастик чагыштыру. Аның кайбер әдипләр белән ярышырга теләп тә, әллә ни ерак "сикерә" алмавына ишарә ясау... Исегездәдер, сезнең мөхәррир Әхмәт Урманчиевка язган хатыгызда тупаслык күрсәтүгә карата мөнәсәбәт белдерү бар. Төгәлрәк әйткәндә, "Ялт-йолт" журналының 1912 елгы 38 нче санын күздә тотып, "Бу номерда да әдәпсез сүзләр бар", — дип искәртү ясыйсыз. Сезнеңчә, моның ише алама әйтешүгә киләчәктә юл киселергә тиеш. "Милләткә файда урынына зарар" исемле мәкаләгездә дә хәдис шәрифтәге шундый сүзләрне ассызыклап үтәсез: "Мөселман кеше мөселманнарны теле белән дә, кулы белән дә рәнкетмәс". Ә менә үзегезнең яктан әлеге кагыйдә үтәләме соң? +Г.Т. Эшнең дөрестен сөйләргә кирәк... Әйе, без язганнарда да кимчелекләр һәм зур кимчелекләр булырга мөмкин. Без мәкаләләребезнең башына: "Бу мәкалә яки бу шигырь барлык кимчелекләрдән пакь", — дип язмадык лабаса! +- Белгәнебезчә, татар дөньясында танылган байтак шәхес сезнең бизмәндә үз үлчәнешен таба. Бәяләүләр төрлечә булучан. Аерым замандашларыгыз турында шулай тәфсилләп сораштыруым күпләрне кызыксындырган сорауга кавап эзләүдән киләдер. Аллаһ колларының үзара тәнкыйть итешүе әдәп яссылыгында калырга тиештер бит? Чынлыкта сезнең мәрхәмәтсез "тәртә башы" нинди затларга гына тиеп үтмәгән! Алар күп: Галимкан Ибраһимов, Мәкит Гафури, Акмулла, Исмәгыйль Гаспринский, Сәгыйть Рәмиев, Фатих Кәрими, Фатих Сәйфи-Казанлы, Галиәсгар Гафуров-Чыгътай, Зариф Бәшири, Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин, Йосыф Акчура, Садри Максуди, Муса Бигиев, Галимкан Баруди, аталы-уллы Баһаветдин һәм Гайнанетдин Вәисовлар, Габдерәшит Ибраһимов һәм башкалар. Бу "кара исемлек"тәге әһелләрнең һәркайсы да үз халкына хәленнән килгәнчә хезмәт иткән. Алай гына түгел, әлеге төркемдә милләт горурлыгы булып саналганнары да, сезнең хөкемнән коткаруга мохтак калганнары да бар. Шулай тоташ шелтәләү зыянга түгел микән?! +Г.Т. Һай, боларны бер дә сүкмәс, бер дә рәнкетмәс идем! Нишлим инде, чарасызмын — тел тидерткән дөньядыр... Һәр нәрсә дә үз асылына бер әйләнә... Фәкать сабыр кирәк. +- Бу кайсыз сораудан сез бик киңел котылдыгыз әле... Дөнья төрлелектән гыйбарәт. Искә алып үтелгән шәхесләр дә бер-берсеннән шактый аерылып тора: иман камиллекләре буенча да, кылган гамәлләре ягыннан да... Һәрберсенә үзенчә вазифа йөкләнгән. Аларның шундый булуы хәерле. +Г.Т. Шулай инде, дөньяның, мәсәлән, кошларыннан вә хәшәрәтеннән генә дә акыллы кешегә гыйбрәт алырга мөмкин. Аларда да тигезлек юк. Мәсәлән, черки дә оча, чыпчык та оча. (Күгәрчен дә оча, чәүкә дә оча, карга да оча, козгын да оча.) Шулар белән бергә, бөтен кошлар ханы булган каракош — орёл да оча. Ләкин һәрберсе үз канаты куәтенчә... Һичберсенә дә ачуланып булмый. Алла шулай яраткан. Боларның кайсы шәригатькә хилаф?.. Инсаннарның дөньяда торган чактагы таләпләре дә, күңелләрендәге теләкләре дә шул кошларның очышына охшыйдыр. +- Тәнкыйтьне күтәрү киңел түгел. Әнә бит, замандашыгыз Зариф Бәшири "Чүкеч" журналында чыккан шигъри памфлетында (1908 ел, 21 июнь) сезне гап-гади тәркемәче шагыйрь итеп кенә күрсәтергә омтылган. "Волжский листок" газетасының 1908 елгы 696 нчы санында Касыйм Уралец та сезгә нәкъ шундый гаепләү ташлый. Утсыз төтен чыкмый. Аларның язганнарында сезгә күпмедер файда китерерлек, мыекка чорнарлык бер фикер дә юкмыни? +Г.Т. Арыслан, вәхши бер хайван булса да, чыпчык авызыннан корт алып вакланмыйдыр. +- Нигезсез хурлаулар йөрәккә кадалучан. Һәр көндәшнең кимчелеген табып була, шул исәптән Галимкан Ибраһимовныкын да... +Г.Т. Ник саныйм гаебен аның соң? Мин түгел бухгалтеры! +- Шәригать кагыйдәләре кушканча, ялгышучан адәм баласы үзенә дә тәнкыйть белән карарга бурычлы. +Г.Т. Инсаф кирәк... Ваз кичик мин-минлектән. +- Әмма чәнечкеләрдән арынырга исәбегез юктыр бит? +Г.Т. Йокыга ятканда, кулыма чыбыркы тотып ятам. +- Төшегезгә кергән берәр бәхетсезе, димәк, тагын сезнең кыенны ашаячак... Инде форсат чыккан чакта шуны да белдереп үтик: безнең татар дөньясында "чыбыркылы Тукай" хөрмәтен казанган, мәдхиягә лаек булган затлар да байтак ич. Әйтик, Шиһабетдин Мәркани, Хөсәен Ямашев, Сәхибкамал Гыйззәтуллина-Волжская... Шулай ук Ризаэтдин Фәхретдин белән Заһир Бигиев кәнапларына да сез төрле уңайдан кылы сүзләр әйтеп узуны кирәк тапкансыз. Шәхесләргә бай кавем генә олы халык була ала. Һәрхәлдә, бу әңгәмәбездә телгә алынган таныш затларга сезнең аяусыз тәнкыйтегез дә, рух күтәрерлек мактау сүзләрегез дә ярдәм иткәндер дип уйлыйсы килә. Әлбәттә, атаклы шәхесләр турында сөйләшү гаять катлаулы, шуңадыр да сорау-каваплар күпкәрәк китте шикелле. +Г.Т. Әлегә китәр. +- Әмма бер нәрсәгә ачыклык кертү сорала. Сүз дә юк, шәхесләрнең үзара көндәшлектә торуы каршылыклы дөньяда табигый күренештер. Тик әлеге котылгысыз көрәш чик-чама кысаларында булырга тиеш. Шул ук вакытта безнең арада бернинди мантыйкка да сыешмаучы, һәрдаим киртәләр коручы каһил груһлар да бар бит әле. Алары белән нишләргә? +Г.Т. Яңадан да безгә аяк чалырга маташсалар, янә безне алар белән кычкырышу кебек түбәнлеккә сөйрәсәләр, без аларны бергәләшеп юлдан алып ташлап, яки "Безнең юл беләнме, әллә түгелме?" дигән сорау куеп, ничек тә аларны ераклаштырыйк. +- Нигә соң безнең халык һаман бердәм көч булып туплана алмый? +Г.Т. "Милләт!" диләр — ул чынмыни, ихласмыни!.. Көнчелек, үчлек белән тулган татарлык, төяп илтеп Мәкәркәдә сатарлык. Нифакъ выставкасында күп медаль алганымыз бардыр... Пычрак вә ялган берлә тулган безнең эч... Әхлак, вөкдан, инсафларны сөреп чыгардык истән дә; бозылдык шулкадәр начар, уздырдык без иблистән дә. +- Димәк ки, бу таркаулык галәмәте милләтнең вөкүденнән килә? +Г.Т. Иң начары: кан картайган — һәрнәрсәгә "барыбер" дип карый башлаган... Бетте иман, мәрхәмәт, шәфкать, мәхәббәткә тәмам... Бик югартын күз салырга башладык әхлакка без. +- Югыйсә күпләребез тыштан шактый инсафлы күренә. Арабызда шундый тәкъва кыяфәтле бәндәләр дә хәтсез очрый, гүяки алар ана карынында ук Коръән укып утырган. +Г.Т. Өстеңдә әйбәт кием булгач, синең бәрәңге генә ашаганыңны кем белә? +- Һаман да шул ук сорау: нишләргә? +Г.Т. Милләт иблис күләгәсен Тәңре күләгәсе ясамас... Эрелек, төче теллелекне ташлыйк. +- "Бозылдык шулкадәр", — дип хак әйтәсез. Ә бит "бозыклык" төшенчәсен нечкәләп шәрехли башласак, әхлак кагыйдәләренә сыймаган башка начарлыклар да килеп чыга. Хәтерлисездер, балачакта сезнең белән күрешергә кергән Ситдыйк абзыйга кул бирмәгәнсез, чөнки кечкенә Апушка бу могтәбәр кешенең салмыш булуы ошамаган. +Г.Т. Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә, ...хәләл дип тә, хәрәм дип тә... Эчкән була карчык та — үзе беткән бетәшеп... Ушбу халык, кабак ничек ачылгач та, бик нык суга гөнаһы юк бутылкага, диеп аңар: "Эчеңдәге суың чыгар, аның белән безне кылыт, безне сугар; эчтән безгә бишмәт киерт, чикмән киерт, көчле хәмер! Синең кулда зур ихтыяр"... Әгәр күрсәң кызарган йөз аларда, бер дә алданма: "Оялгандыр", димә яңлыш, "Кибәргәндер", дисәң — әүля! +- Метрополия башка халыкларга үзенең гадәтләрен сеңдерүчән. Шул исәптән яманнарын да. Безне руслар эчәргә өйрәтте, дип, ничәмә-ничә гасыр акланырга тырышабыз. Дөрес, әдәпсез үрнәк үзенчә әгъвалый. +Г.Т. Мәсәлән, мин сезгә мисал өчен генә әйтим... Ике марка, бер шешә артыннан икенчесен бушатып, аракы эчеп утыралар; камыр кеби изелгәннәр, аракыдан тамаклары карылган... +- Хәзер инде татар хатын-кызлары арасында да "остаз"ларын уздырып эчүчеләр күбәя бара. Гафу, сүзегезне бүлдем — дәвам иттерегез. +Г.Т. Арадан бер рус, чыгып, гармун уйный башлый, теге маркалар, торып, аватүнә бииләр... Кыяфәтләре вә тавышлары көленеч булганга, халык алардан көлә... Шул арада мәклескә яланаяклы бер хулиган килеп утыра. Сорап та тормый, салып куйган аракыны алып каплый. Башына киткәч: +Милая Маруся, +Будешь ли моя? +Куплю пуд картошки, +Лопай как свинья, — дип, ...исерек маркага мәдхия кырлый. +- Нишлисең, әшәке гамәлләр ымсындырып торучан. Шуңадыр нәфес коллары һәрвакытта да үрчемле, чөнки инсан иблис токымына үзе булыша... Кышкы салкын көннәрнең берсендә Өчиледән Казанга кайтуыгыз истәме? Чыпчык авылында тукталыш ясавыгыз? Шундагы мәйханәгә кереп чыккан ямщик кәефләнеп алуын ничек белдерде әле? +Г.Т. Аның эчүе түгел, шуны "шайтан коткару" дип тәгъбир кылуы көлке тоелды. +- Чынлыкта без шайтан дигәннәрен бөтен ил белән коткарабыз. Һәммәсе дә эчә: өлкәннәр дә, урта буын да, яшьләр дә, шул исәптән ир-атлар да, хатын-кызлар да... Чир китәр, гадәт китмәс. Шайтан ачыткысы элгәрләр сүзенә дә үзенчә төзәтмә кертергә өлгерде. Икенче төрле әйткәндә, эчкечелек китмәс чиргә, китмәс гадәткә әверелде. Аракы милләтнең үзенчәлекләрен билгеләүче күзәнәкләргә үтеп, ыруның шушы авыруга каршы торучанлыгын кимерде. Аннан ваз кичү, ай-һай, мөмкин эш микән?! +Г.Т. Туктаңыз әле, бер хикәя хәтеремә килде... +- Әй, син, товарищ! Син хәзер эчүне ташладың бугай? +- Әйе, әйе, ташладым. +- Алайса, бир миңа акчаңны, синең өчен ул акчаны мин эчеп бетерим! +- Иң аянычы, татарның рухи кыйммәтләрен саф-чиста килеш саклаган авылда да эчү-тарту тамырлары һаман саен киңрәк кәелә бара. Сез куйган сорау гелән искә төшә: "Авыл халкына ни китми?" +Г.Т. Казённый булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар; казённый булса да гәрчә, эчим дисә — аракы бар... +- Анысы, әйе, йөзәрлек! Безнең өммәткә Аллаһ бүләк иткән кебек тоелган Сабан туе да инде үзенең асылына туры килмәгән эчемлекле бәйрәмгә охшап калды. Сездәй ятим баланы сыендырган Кырлай авылындагыча бүләк кыю йолалары, бер көнгә генә сыймаган мавыктыргыч тамашалар отыры тарихка күчә. Бу уңайдан сорау туа: әгәр Сабан туе дөнья күләмендә әһәмиятле бәйрәмнәр рәтеннән теркәлсә, аны бу исемлеккә "аракылы кушымта"сы белән бергә кертерләр микән?.. Гомумән, без һәрбер яман гамәлебез кәһәтеннән иманыбыз алдында хисап тотарга тиеш. +Г.Т. Мин әле кая барам?.. "Шайтан аздырган", имеш! "Юлдан яздырган", имеш! Кире татар, иң элек вөкданың берлән килеш! +- Дәүләтсезлек шартларында татар булып калу өчен үзеңә гаять зур каваплылык алырга кирәктер. Милләтнең яшәүчәнлеген тәэмин итүдә авылга мөһим вазифалар йөкләнгән. Бәлки, халыкка менә шушы мөкатдәс миссияне тирәнтен аңлау, аны иң-иң олуг гамь итеп тою китмидер. Ә моның өчен басып тора алырлык, тамыр кибәрерлек зәмин дә кирәк бит. +Г.Т. Кир — аны эшләүчеләр өчен, дию тәмам юк ителгән. +- II Дәүләт Думасындагы уң депутатлар юмалавы, ягъни бюрократлар нәсихәте сезгә яхшы мәгълүм: "Крестьяннарга кир бирергә ярамый, чөнки кир бирелсә, элгәредән күп мәртәбә фәкыйрь булуыгыз ихтимал. Тигезлек мөмкин түгел. Әгәр халыкка тигез хокук бирелсә, инсанның кадере бетәчәк". +Г.Т. Бюрократларның бу сүзе әбиләрнең "май ашама, сукыр булырсың" дигән сүзләренә бик охшый икән. +- Сөйләшү маузугы тирәнгәрәк китте. Эчү турында гәпләшә идек. Фикер сөреше юнәлешен үзгәртер алдыннан шуны да калкытып үтәсе килә: бездә әле авылдан шәһәргә күчеп, аракы мичкәсенә әверелүчеләр да байтак. Моның ише алаканатларга үгетләп ни әйтергә? +Г.Т. +Көрмә монда, кайт илеңә, +Илеңдә иген игәрсең; +Стаканыңны ат итеп, +Бутылкаңны кигәрсең. +Чынлап та, сукасын, сабанын, әвенен, хатын, бала-чагасын онытып, эчеп утырган бер сала мужигына, шулай итеп, каладан китәргә киңәш бирмичә, ни дип әйтергә кирәк?.. Бераз вакыт шатлык таба исерек кенә, үз-үзенә ачы агу эчереп кенә. +- "Казан! Фахиш шәһәр..." Безнең бу бердәнбер пайтәхетебез хакында шундыйрак шигъри билгеләмәләр дә булды. Мондый калада кулыңдагы каурыйны ак килеш саклар өчен өстәмә рәвештә күпме йөрәк көчен түгәргә мәкбүр ителәсең. +Г.Т. Торам, торам да: "Ярабби! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да сакланып килдекем истигъдад очкыны шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?" — дим... Русиядә хәзер уйнаган килләр вә Русия һавасы... шул халәте рухиягә китергән... +- Хәл-халәтебез күңел ачарлык булмаса да, әнә нинди мәкаль уйлап чыгарганбыз: көн дә бәйрәм, көн дә туй, көн дә ширбәт, көн дә куй. +Г.Т. Безнең милләтнең бәйрәме ел тәүлегенә... ике генә... буладыр. +- Ягъни монда әһле исламның төп бәйрәмнәре күздә тотыла. +Г.Т. Әйе... Димәк, без бик эшчән, тырышчан бер халык икәнбез. Чөнки ел буе дөньяның һәртөрле авырлыкларын, михнәтләрен күтәрәмез дә, шул авырлыкларны өстемездән ике тапкыр гына төшереп, тынычлап торабыз... Безнең ватандашларымыз русларның атлаган саен бәйрәмнәре була. Алар, якшәмбене чынлап бәйрәм итдекләре кеби, әллә нинди исемнәр илә әллә нинди бәйрәмнәр итәләр. Хәтта бер юморист: "Ел тәүлегендә 365 көн була, руслар 300 көн бәйрәм итәләр, 65 көн эшлиләр", — дисә, бу сүз бөтенләй үк көлкегә охшап бетмәячәктер. +- Сигез көнгә тугыз бәйрәм, дип әйтүләр шуннан киләдер. +Г.Т. Моннан русларның ялкау, эшсез вә бөтен гомерләрен уйнап-көлеп үткәрүче бер халык икәнлеге, безнең исә кәеф, хозур вә тәгътилләргә әһәмият бирми торган булуымыз күренәдер. Соң, без күп эшләгәч, алар күп кәеф сөргәч, безнең алга баруымыз, аларның артка калулары тиеш ләбаса! Хакыйкатьтә нидәндер болай түгел: без һаман артта... Алар мәгыйшәт сәфәрендә бергәләшеп бер йөк тартып алып бармакчы булсалар, һәммәсе дә алга тарталар; без, йөкне төрлебез төрле якка тартып, һаман бер урында әйләнәбез... Ләкин без бер дә тик тормыйбыз, ел буе эшлибез дә эшлибез. Без нишләгәнмез? Без ел буе аюның дуга бөгүе кеби эшләгәнбез. Ягъни без эшләү сурәтендә тәмам 365 көн уйнаганбыз да, инде уйнап арып, ял итәбез. Безнең эшле көнебез дә көлке, бәйрәм итүебез дә көлке. Безнең бәйрәм итәргә хакымыз юк. +- Карарыгыз үтә кискен түгелме? +Г.Т. Бәйрәм дип, күбрәк вакытта, бер замандагы алга барышны искә төшереп тәбрик итүгә әйтеләдер. Безнең һаман бер көпчәк әйләнәсендә әйләнүебезгә алга бару дип әйтеп булмый, ерак киттек дип, үзебезне үзебез тәбрик тә итеп булмый. +- Киңел баштан дөнья онытыла. Мондый халәттә бәндә үзеннән-үзе кәеф-сафа коруга тартыла башлый. Инде безнең бәйрәмнәр дә русныкыннан ким түгелдер. Өстәвенә татар халкы театрны, һәртөрле уен-тамашаны үлеп ярата. Кайвакыт күңел ачулар оештыруда гап-гади чама хисен югалтабыз. Күңелгә шик тә килгәли: без үзебезнең инкыйразга кырлап-биеп бармыйбызмы икән?! +Г.Т. Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел... +- Чыннан да, безнең һәрбер гамәлебез фәкать милләт тәрәккыенә хезмәт итәргә, менә шундый хезмәткә мәхәббәт һәркемнең йөрәгендә яшәргә тиеш. +Г.Т. Барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр... Аңгы-миңге баш белән дә эшләдек... Инде эшлик саф, ачык күзләр белән... Тырышып, күп акчалар тотып һәм төрле-төрле чаралар күреп, ниләр эшләмәс бу милләт, әгәр керешсә! +- Үзенчә гомер итәр өчен, бәлки, аның акчасы китеп бетмидер? Борынгылар искәрткәнчә, акча булса, гакыл табылыр. +Г.Т. Татар акча тапмый түгел, таба. +- Сәбәп нидә соң? +Г.Т. Милләтнең чире — керешмәүдә эшкә... Ни эшлим, халкым баштан ук дошман һәрнәрсәгә... Безнең татарларда, иң әүвәл мәртәбә әйткәндә, һәрбер нәрсәгә каршы тору ата-бабадан калган бер гадәттер. Алар, иң әүвәл чыкканда, ысулы кәдит берлә укуга да каршы тордылар. Кара тактаның эченнән "тавык аягы" да эзләп маташтылар. Бара торгач белделәр ки, кара тактаның эчендә "тавык аягы" түгел, "чебеш аягы" да юк, имеш! 110000 ннччее ббиитт:: ччоорр,, ммиилллләәтт,, ввааззггыыяяттьь +ТУКАЙ КИЛӘНЕ +Менә йөз елдан артык инде татарның теле Тукай белән ачыла. 27 яше тулыр-тулмас дөньядан кичкән тугры Тукай белән... +Кайвакыт башка сәер уйлар да килә: әйтик, шагыйрь кызыл террор дәверенә кадәр яши алса, аңа тәкъдир ниндирәк сынаулар әзерләп куйган булыр иде икән? Бер караганда, шәт, андый ихтималлыкны да бөтенләй үк сызып ташларга ярамастыр кебек. Әгәр үзен тәрбиядәрәк тотып, вакытында табибларга күренсә, яхшы шартларда киренә киткереп дәваланса, 1917 елда Тукайга әле нибары 31 яшь туласы булган. Бу яшендә, бәлки, ул да инде гаилә корып кибәрер, үчтеки-үчтеки итеп бала-чага сөеп тә юаныр иде. Ә менә яңа режим аңа озак юанырга ирек бирер идеме — әйтүе кыен. Һәрхәлдә патша охранкасының кара исемлегенә теркәлгән "ата милләтче"гә чеканың хәерхаһлык күрсәтүенә бер мыскал да ышанасы килми. Дөрес, бөтен төрки галәменә яхшы билгеле шагыйрьне "туры юл"га бастырырга, аңардан революция кырчысы ясарга маташып караулар булмый калмас иде, бәлки. Ул бит әнә 1905 елгы инкыйлабка да зур өметләр баглаган, һәм аларның беркадәресе акланган да. Ләкин тора-бара кара реакция еллары шагыйрьнең бар өмет-ышанычын челпәрәмә китергән. Кем белә, "хөр мәмләкәт, хөр Русия" дип хыялланган Тукай, бәлкем, 1917 елгы октябрь түнтәрелешен дә (большевикларның шигарьләре берсеннән-берсе ымсындыргычрак ич) үз биеклегеннән торып кабул итәргә тырышып карар, һәм бик тиздән үзенең коточкыч алданганын күреп, бу хакимияттән бар вөкүде белән ваз кичәр иде. Шул рәвешле, шагыйрьнең исеменә дә, икатына да табу салынып, аны кабат кайтару, реабилитацияләү, хәзерге биеклегенә менгереп бастыру өчен күпме тырышлык куярга, күпме көч сарыф итәргә туры килер иде. Ходай озынрак гомер биргән тәкъдирдә, Тукай, байтак бөек шәхесләребез кебек, төрек кардәшләребезгә барып та сыгына алыр иде. Ләкин 1907 елда ук (21 яшендә!) урыс карагруһчыларына кавап итеп "Китмибез!" дип язган шагыйрьнең горбәтлеккә китеп баруын берничек тә күз алдына китереп булмый. +Әйе, Күкләр Тукайканга нибары 27 ел гомер тәгаенләп куйган. Гасырларга бәрабәр 27 ел... Әгәр ул үзе дә: "Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора", — дип язган икән, монда һичбер арттыру да юк. Шагыйрь гомеренең дә, кылган эш-гамәлләренең дә космик үлчәм белән үлчәнәчәген бик яхшы чамалаган. Гасырлар дәвамында кол хәлендә золым-золмәттә гомер кичерергә дучар ителгән татар халкына сүз сәнгатенең пәйгамбәре сыйфатында иңдерелгән Тукай хәзрәтләрен тагын да озаккарак сузылачак, тагын да карарак реакция дәвере афәтләреннән Аллаһы Тәгалә Үзе саклагандыр кебек. Шуңадыр, иң хәтәр елларда да шагыйрьнең икатына богау салынмый, сәнгатебезне һәм, гомумән, халкыбызның рухиятен берөзлексез сугарып тора ул. +Шагыйрь үзе кыска буйлы, чандыр гәүдәле, үсмер кыяфәтлерәк бер егет булган, диләр. Ә язганнарына карасаң, нинди кодрәт иясе — киңнәре сызганулы, йодрыклары төйнәлгән — Дию белән алышка чыккан Алпамша диярсең, валлаһи. Һәм, дөрестән дә, без аны шулайрак күзалларга күнеккән дә. Классикны бераз гына үзгәртеп әйтсәк, ахыр чиктә, без үзебез дә Тукай киләненнән чыккан бит. +Газинур МОРАТ +- Безнең милләт әллә инде олыгаеп киткән, әллә аның балаларча кирелеге чыгып бетмәгән. +Г.Т. Өч яшьлек балага да үзенең сәламәтләнүе өчен дару эчерсәң, яки: тышка яланаяк, яланбаш чыкма, дисәң, билгеле, каршы торадыр. Шуның шикелле, татарларга да: болай итсәңез, сәламәт булырсыз, тегеләй итсәңез, үзегез өчен яхшы булыр, дисәң: "Э... э... кирәкми, э... э..." — дип киреләнәләр... Нә исә, сөйләсәң сүз күп булыр. +- Ачы гыйбрәт тулы мондый сүзләр ниндидер максат белән әйтелә бит. +Г.Т. Милләтемә олуг файдалар килүен өмет итеп... +- Әмма олуг файдалар үзеннән-үзе генә килми. Моның өчен кавемеңнең рухияте мөкәммәл, фәһемлелек дәрәкәсе югары булырга тиеш. Һәрхәлдә, шуңа омтылу лазем. Әгәренки туфракның гумус катлавы чагыштырмача юка икән, димәк, аннан әллә нинди зур уңышлар көтә алмыйсың. Зыялылык зәмине саллы булмаса... +Г.Т. Татар халкы арасында хисапсыз күп зыялылар. +- Тик безгә андый затлар һаман китеп бетми әле. Килешәсезме? +Г.Т. Милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәкәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтак... Бу әйтелгәннәр булмаганда, безнең тормышымыз күңелсез, үлек чыккан өй төсле моңлы, тынсыз-тавышсыз, рәхәтсез булачактыр. +- Сөйләгән сүзебез барыбер укуга килеп тоташа. Милләт хадимнәре тәрбияләү өчен мәктәпнең көчле булуы зарур. +Г.Т. Дөрест сүз бу... Әүвәл милләт укысын, белсен, француз, немецләр кадәр күзе ачылсын... Без дә алар юлыннан барыйк, Хука Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк... Без дә ...адәмчә тормыш итик дөньяда. Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон... Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк!.. Күтәрелеш юлларына атлап үтик... Файдаланыйк киңлектән... Надан булу гарь... Наданлык таптамасын — яньчелербез... Кап-кара кол белми хөррият дигән сүз кадрене. +- Сезнең сүзләрдән дә күренеп торганча, һәртөрле белем бирү йортына биниһая зур вазифа йөкләнгән. Татар мәктәбенә бигрәк тә. Үз дәүләте булмаган халыкны саклап калу өчен һәрбер укытучы үзенчә фидакарьлек үрнәге күрсәтергә тиеш. +Г.Т. Мәктәпләр — безнең арсенал... +- Әмма шунысы эчне пошыра: алар һәрбер заманда да камиллектән ерак тора. +Г.Т. Бармак берлән каткан кирне казып булмый, әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый; шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә, "Тәрәккый!" — дип кычкырырга базып булмый. +- Нишләргә икәнен дә әйтеп үтсәгез... +Г.Т. Ислах дәрьясында йөзсен безнең кораб... Туган вә туачак балаларыбызның күңеленә яңга-яңга милләт хисләре, истикъбаль дәртләре салырга хезмәт итеп. +- Әлбәттә, бармак белән каткан кирне казып булмый. Югары әзерлекле мөгаллимгә китешле дәреслекләр кирәк. +Г.Т. Хәзерге тормыш, хәзерге китеш өчен иң кирәкле, иң мөһим булган яңа-яңа, үз ана телебездәге китаплар... +- Сезгә инде яхшы мәгълүм, 1905-1907 елгы инкыйлаб алып килгән азмы-күпме хөррият шартларында башлангыч мәктәпләр өчен язма әсбаплар әзерләү ешаеп китә. Белем ягы чамалы "эшлеклеләр" хәтта әлифба төзергә алына. Методика таләпләре санга сугылмый... Кем әйтмешли, укымыйча гына галим булырга маташулар инде каныбызга сеңеп өлгергән бугай. +Г.Т. Гыйлем кәүһәрен чүплек башыннан эзләргә мәкбүр итәләр... Чүп булгач чүп инде. Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да — барыбер чүптер. +- "Мәктәптә милли әдәбият дәресләре" хрестоматиясен төзергә, димәк, күңел кайтаргыч шундый хәлләр тәэсирендә ниятләгәнсез. +Г.Т. Бу... минем законный хакым иде. Татар балаларының рухына файдалы тәэсирем булачак, иншалла. +- Ничек уйлыйсыз, безнең мәктәп элгәрләргә бөтен яктан да алмаш булырлык буынны тәрбияли аламы? Гомумән, татар яшьләренә ышанычыгыз зурмы? +Г.Т. Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны образауный егетләргә тәмам... Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек. +- Димәк, яшьләр шушы йөзекнең... +Г.Т. Бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары! +- Дилбегәне кулыннан ычкындырырга теләмәгән бәгъзе затлар, гадәттә, образауный яшь-килкенчәкне бигүк өнәп бетерми. Монысын да беләсездер. +Г.Т. Дөньяда күп кешеләр бар ки, үткен вә гакыллы кешеләрдән куркып, үз тирәләрендә күбрәк ахмакларны йөртәләр. +- Алмаш дигәннең дә төрлесе була. +Г.Т. Тәти тапса сабый барган юлында, йомышы истән чыгар, һич аерыла алмас. Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын, баюдан башкага күңелен салмас. +- Бай булсаң, акыллы саналасың. Бусы әле бер хәл. Менә шунысы күңелгә тия: иңнәренә милли варислык каваплылыгын алырга тиешле байтак егет-кызлар үзләренең карашларын чынбарлык белән акланмый торган чиккә киткерүчән. Андыйларда минминлек билгеләре хәттин ашып киткәли. Һәм үзеннән-үзе тәкәбберлек барлыкка килә. Мондый сыйфатларның чиктән тыш күбәеп китүе адәм баласын урау юлларга өстерәп кертә. Остаз үз шәкертләренең шундый булуын теләрме? +Г.Т. Татар шәкертен кеше ясар өчен, иң элек, аның "вәкар"ен бозарга кирәк. Бу — өй салганда иң элек нигездән башлау, сүткәндә түбәдән тотыну кеби кагыйдә инде. Андый "вәкарь" яшьлектә кимерелмәсә, бәгъзан, мөхәррир булып гомер итеп, неграмотный үләчәк "зате галиләр"дә дә кала. Мисал эзләсәңез, күктән йолдыз эзләгән кеби генә булып, аны табуда зәхмәт чикмәссез. +- Икенче яктан караганда, кешедә үз-үзен ярату хисе өлешчә булырга тиеш ләбаса! Югыйсә үз көчеңә ышану күңелеңдә кирлек таба алмаячак. Ә яшьлектә беркадәр соңгарып килә торган, тәкрибә аша бирелгән нигъмәтләрне һәркем белә. +Г.Т. Тугъры караш, төпле гакыл... +- Лекцияләр укыган шагыйрь буларак, татар баласына нинди нәсыйхәт бирер идегез? +Г.Т. И кир йөзендәге фәрештә, син бу милләтнең өмете һәр эштә... Очып төш тә балалык бишегеннән, ябыш — аерылма мәктәп ишегеннән... Синең бу барган юлың — галимнәр юлы; бу юл белән барлык олы кешеләр китешкән... Көне килер: синең дә урының бөек булыр; ихтимал, исемең алтын белән язылыр... Барлык мөселманнарның уртаклыгы сез... Гыйлем йозагының ачкычы сез, тәрәккый күкләрнең баскычы сез... Черек милләт өчен сынмас терәк сез; тугыз корбан суеп алган теләк сез. +- Гәрчә үземнең каланчадан күзалласам да, бу кәһәттән сорашып каласым килә: сүз нинди корбан турында бара? +Г.Т. Терелер өчен корбан кирәк... Фида булган... бер кан кирәк. +- Милләтне савыктыру өченме? +Г.Т. Дөрест. +- Ни өчен әле корбан саны нәкъ менә тугыз килеп чыга? Хәер, моны ачыклау озаккарак китәр. Хәзергә анысы сер булып калсын — алдагы сөйләшүләрнең берсендә тәфсилләп аңлатырбыз... Кыскасы, нәсыйхәт бирүегездән шул сизелә ки, сез яшьләргә зур ышаныч баглыйсыз. Мыжык карт сыман, өлкән буынның яшьлек елларын искә төшереп, чагыштыра-чагыштыра, аларны һаман саен сүгәргә кыкрап тормыйсыз. +Г.Т. Измәсен яшьләрне дә күптән яше үткән кеше!.. Батсын фанатиклар! Яшәсен яңа, яшь милләт каһарманнары! +- Әңгәмәне алып баручы буларак, исегезгә төшереп үтәргә мәкбүрмен: безнең озынгарак сузылган ошбу сөйләшүдә татар халкы язмышы үзәккә алына. Сораукавапларның болай дәвамлы килеп чыгуы нәкъ менә тема мөһимлегенә бәйледер. Икебез дә сизмәстән, аеруча әһәмиятле мәсьәләләргә кат-кат әйләнеп кайтабыз. Күреп торам, үзегез дә һәрбер төшенчәгә милли төсмер бирергә тырышасыз. +Г.Т. Күңелем "милли" дигән сүзне сөя — белмим, нидән? +- Бер олы гамь биләп алгач, калеб шундый халәткә керәдер инде. +Г.Т. Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашкына... Күрергә канлылык вакытын татарның. +- Бу кәһәттән үз дигәнегездә тору хокук сакчысы гамәлен хәтерләтеп куя. +Г.Т. Бик нык торам үз хакымны теләүдә мин, һәнүз шул ук хокук көен көйләүдә мин... Изге эштер тартышмаклык хокук өчен... Тартыш кирәк, кирәк тартыш... Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук! +- Моның шулай булуын, әлбәттә, гавам да аңлый. Империя кысаларында үз халкыңа хокук даулау милли идеядән чыккан мөһим бурычлардан санала. Әлеге омтылыш хәтта татарның пайтәхетеннән читтәрәк урнашкан калада — сезне яхшы хәтерләгән Каекта да шактый ачык чагылган. Биредә яшәүчеләр һәртөрле сәяси вакыйгаларга зур китдилек белән караган, шул исәптән II Дәүләт Думасына сайлауларга да битарафлык күрсәтмәгән. +Г.Т. Халык үзенең программасында һәммә милләтләргә, һәммә диннәргә бертигез хокук бирелүен требовайт иткән партияләргә кушылды. +- Нахак сөйләүче карагруһчылар да зыян-зәвер китерә алмаган. +Г.Т. Алар... рус, әрмән, яһүди, татар депутатларына йөзе бер тәңкәлек чуклы кәләпүшләр алып баручы бер... мөселманны гына Думага кибәрмәкчеләр иде. +- Кәләпүш дигәннән... Телем күптән кычытып тора иде — менә сорау бирергә кай чыкты. Безнең әлеге баш киеме сезгә инде яхшы таныш. Кечкенә Габдулланы асрарга алган Мөхәммәтвәли белән Газизә өендә дә Казан байлары өчен эшләнгән төрледән - төрле кәләпүшләр күп булган. +Г.Т. Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда, ...кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде. +- Сезне Өчилегә кире кибәрер алдыннан да башыгызга өр-яңа кәләпүш менеп кунаклаган. Үги әниегез аны төсле хәтфәләрдән корамалап, үзенчә бер сагынмалык булсын дип теккән. +Г.Т. Алла аңар рәхмәт итсен. +- Без менә шушы гап-гади киемнең шәкеленә артык зур милли эчтәлек салмыйбызмы икән?! Әйтерсең лә кәләпүш — татарлыкның төп билгесе. Өстәвенә аны бүтән милләт вәкилләренә күпләп бүләк итүне гадәткә керттек. Шулай башыбыз да китеп бармагае. Әнә, ханлыгыбыз такыннан да колак какканбыз... Фикер бик тирәнгә киткәнче, сезнең мөнәсәбәтне беләсе килә: ни-нәрсә соң ул кәләпүш? +Г.Т. Мөселман икәнлекне белгертер өчен киелә торган мәкүс каләнсәвәсе... +- Ягъни мәкүсиләр бүреге. Күрәм, сезнең шулай кавап бирүегездә ачы ирония сизелеп тора. Астары аңлашыла: үзебезнең татар икәнлегебезне без гамәлләребездә күрсәтергә бурычлы. Шулайрак түгелме? +Г.Т. Вакыйган, нинди дөрест сүз әйткәнмен икән! +- Чыннан да, зурдан кубып уйлый белә торган, дошман алдында иелмәгән баш кыйммәт. Безгә исә еш кына тәдбирле гамәл кылу, ягъни нәтикәсен алдан күзаллап эш итү китми. +Г.Т. Менә әле Казан мөселманнары... 300 еллык падишаһ нәселе юбилее вакыйгасында... һәрвакыт мәйданга килә ала торган приютны сорарга уйлаганнар иде... Бу хәл инде узган юбилейның кыйммәтен корым тазартучының бриллиант тәкъдир итүе кебек аңлау була иде. Бу хәл инде милләтнең чын ихтыякына вакыйф булмау, бөтен авыл янганда, белмәмешкә салынып, чабата киндерәсе үрү була иде... Киребеткәнлек була, чебен очуы була иде. Таләпсезлек вә түбән табигатьлелек була иде. +- Романовлар нәселенең Русиядә патшалык итә башлавына өч гасыр тулу уңаеннан ниндидер рәхим-шәфкать көтү аяусыз империя шартларында изелгән халыкның самодержавие алдавычына чираттагы бер ымсынуы гына булган лабаса. Моңа төшенүчеләр табылгандыр бит? +Г.Т. Яшьләр бу тарихи вакыйганың чын кадерен аңлау белән, милләтнең дә ихтыякын сизү белән, аларга Шекспирның зур каһарманнарыннан берсе булган Гамлетның: "Быть или не быть!" — дигән сүзе белән генә кавапланганнар иде. +- Әлеге дә баягы кәләпүш белән киңәш корып алу кирәк булган... Хокукы чикләнгән бездәй кавемнең аппетиты да кысыла торгандыр. +Г.Т. Күк капусы ачылганын күргән бер башкорт... дога кыйлган: +- Йа Рабби! Иртәгә бер телем ак күмәч белән май ашасам иде! +Әнә ул приютчыларның да таләбе шул башкортныкыннан югары түгел инде... Әмма яшьләр, күк капусы ачылганда, зуррак дога кыйлмакчы булганнар иде. Кабул булмаса булмас. +- Икмәк игә торган киргә бик хирыс башкорт туганнарыбыз киләчәктә әле үзләренә тәгаен зуррак өлеш тә даулар. Аларда үкәтлек көчле. Без булганны да таратабыз гына... +Г.Т. Нишләмәк кирәк?.. Бара милләт зәгыйфь, абыныр-абынмас. +- Менә шундый хәлдә бер-береңне күралмауга нигезләнгән мөнәсәбәтнең отыры колач кәя баруы моңарчы сибелүгә дучар ителгән халыкны инде икенче мәртәбә таркалуга алып бара. Монысы үзебезнең тарафтан эшләнә. Ә эчтән бүлгәләүгә омтылуның нинди генә ысуллары юк! Ис-акылың китәрлек. +Г.Т. Без әйтәмез: бер кеше 20 миллионлы бер халыкның там яртысын дошман күреп, калган яртысын дуст күрәм дип дәгъва кыйлса, аның бу дәгъвасы ап-ачык бер ялгандыр. +- Монда беребезне дә битараф калдырмастай математик зурлык килеп чыкты әле. " миллионлы бер халык", дисез. "Өч баш" исемле мәкаләгездә исә " миллион Русия мөселманнары", " миллион Идел буе татары" дип телгә алуыгыз истә калган. Сөбханалла, өммәт каны аккан замандашларыгыз никадәр ишле булган икән! Әле "халыклар төрмәсе" мәкбүриятендә гомер кичергән чакта бит. Үзегез үк әйтмешли, "Шул халыкныңмы..." +Г.Т. Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк? +- Уйлап чыгарылган мәгълүмат түгел, татарлар Русиядә сан ягыннан икенче кавем булып исәпләнә. Моны һәр тараф та икърар итәргә тиеш. Бер-берсенә лаеклы көндәш булган очракта да әлеге халыклар этикет сакларга бурычлы... +Г.Т. Мәдәният дөньясында безгә нисбәттә "тәкрибәле картлар" булган руслар... +- Сүзегезне ефәк кеп белән бүләргә рөхсәт итегез. Соравымны оештырып бетеримче... Сезнең язганнарыгызда рус халкына карата мөнәсәбәт төрледәнтөрле кете төсләрдә ап-ачык чагылыш тапкан. Анда "Рус белән тормыш кичердек сайрашып" кебек югарырак кимәлдәге бәйрәмчә йомгаклау да, "Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң" ише курку-куркытулы ачы хакыйкать тә бар. Гади сүзләр белән әйтеп үтегез әле: үзара аралашып яшәргә хөкем ителгән әлеге халыклар чынлыкта нинди рәвештәге мөнәсәбәткә өстенлек бирергә тиеш? +Г.Т. Һәр милләтләр максудларын хасил итә... Без — руслар белән татарлар — һәр вакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз... Бик яхшы бит!.. Дуслыкта берлек, тигезлек, тиңлек кирәклеген әйтмәсәм дә беләсез инде. +- Берлек, тигезлек, тиңлек, дисез. Һичшиксез, гаять олы төшенчәләр турында сүз бара. Әмма моның өчен рус белән татар бердәй шартларда, ягъни икәве дә дәүләти мөстәкыйльлектә яшәргә тиеш ләбаса. +Г.Т. Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия! +- Кызганыч, безнең милләт инде ничә гасыр "эретү казаны" сынауларын кичерергә мәкбүр. Мондый гайре табигый хәлдә, бөек державачылык ассимиляциясенә бирелеп, байтак кавем бөтенләй юкка чыкты. Әлбәттә, сез күзаллаган олуг максатларга ирешү өчен татар әүвәл милләт булып сакланырга тиеш. "Быть или не быть!" билгесезлеге астында гомер сөргәндә ниндидер киләчәк турында хәтта ки уйларга да куркыныч. +Г.Т. Куркыныч һәр заман ияләнмәгәнгә генә була. Бер ияләнсәң, куркыныч та гади нәрсә генә булып кала... Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән! +- Безне нәрсә көтә? Еракмы ул, әллә якынмы? +Г.Т. Көлле атин карибен. +- Теле булмаган кавемне карга күтәреп китә. Әгәренки татар күктән бирелгән шушы мөкатдәс нигъмәттән мәхрүм ителә икән, кир йөзеннән аның үзенчәлекле яшәү рәвеше дә отыры юкка чыгачак. Бары камил телгә ия милләт кенә үз алдына зур максатлар куя ала. Әллә сөенергә, әллә көенергә: дөнья буйлап сибелгән безнең халык бик күп төркемнәргә бүленгән кебек, аның теле дә төрле "сөйләш"ләр белән тармакланып беткән. "Туган тел" гимнының авторы буларак, абруйлы карашыгызны тәгаен беләсе килә. Шактый катлауланып киткән ошбу мәсьәләдә берәр төрле юнәлеш билгесе бармы? +Г.Т. Мин Казанны тәхте пай һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына баруын телим. +- Сезгә инде яхшы мәгълүм, безнең мөселман дөньясында Русиядәге барлык төрки халыкларның милли-мәдәни уртаклыгы идеясен күтәреп, аларны "телдә, фикердә, гамәлдә берлек" нигезендә үзара якынайтырга омтылучылар да булган. Әйтик, замандашыгыз Исмәгыйль Гаспринский — шундый әйдаманнарның берседер. Һәр кардәш милләт вәкиле өчен дә аңлаешлы аралашу чараларын, мәсәлән, "Чыгтай теле"н игелекле ният белән алга сөрүчеләр дә бар. Төрек туганнарыбызның тел-лөгать тәкрибәсен уртаклашырга тырышулар да, башка төрле бәргәләнүләр дә әледән-әле кабатланып тора... +Г.Т. Татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар. Ләкин булдыра алмаслыкларына тәмам күзләре киткәч кенә туктадылар... Үз араларында төрекчә сөйләшеп маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, "Госманлыез, әфәндем", дип йөрүче хиффәтләребез дә аз булмады. Ләкин мондый комедияләр вакытында булды да, узды да китте... Без, татарлар, һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр — Истанбулда, без — монда. +- Тәкъдир каләме безгә буйсынмый. Адәм баласын язмыш йөртә. Аның мәкбүрияте катгый. Менә сезне Финляндиягә чакырганнар, вәләкин барырга насыйп итмәгән. "Мөмкин булса, Истанбулга да бер-ике атнага заглянуть", — дип ният кылгансыз, әмма солтан кирен үз күзегез белән күреп кайтырга вакыт таба алмагансыз. Димәк, ләүхелмәхфүздә язылмаган. Тәкъдир кушуы буенча чит илдә гомерлеккә яшәп калулар да, хәтта башка халыкка хезмәт итүләр дә бар бит әле... +Г.Т. Кем ки туган-үскән кирендә файдалы кешеләрдән саналмаса, аның күңелендә һәрвакыт чит кирләр сөекле булыр. +- Ай-һай, бик катлаулы мәсьәлә бу. Әгәр кеше үз киреннән сөрелергә мәкбүр ителсә, аңа күктән бирелгән талант-мөмкинлекләрен кайда ачарга соң? Иң әһәмиятлесе — каңгырып яшәсәң дә, чын татарлыгыңны югалтмау. Дөрес, кан-яшьле туган туфрагыңда газиз халкыңның хокукын даулау, аның фидакарь хадиме булып калу күпкә авыррактыр. +Г.Т. Кемгә ләгънәт әйтәсе һәм каргасы?.. Нишлисең, тәкъдир шулайдыр... Һич кайгысыз кеше булса — адәм түгел! +- Әйе, гомер географиясен билгеләү безнең көчтән килми. Һәртөрле һикрәт кылулар котылгысыз. Күченү сезне дә көтеп торган. +Г.Т. Бәхет һәм якты киләчәгемне теләп юлга чыккан идем. +- Ятимлек юллары аеруча тармаклы булучан. Әлбәттә, сезне яшьли сыендырган Каек каласын гадәти тукталышлар көмләсенә кертергә ярамый. Кечкенә Апуш анда шәхес һәм шагыйрь буларак тәмам өлгереп киткән. Казанга юл тоткан чакта да: "Хуш, гомер иткән шәһәр!" — дип, ихлас бәхилләшергә кирәк санагансыз. Болары безгә яхшы мәгълүм. Әмма бу каладагы чуардан чуар татар кәмәгатьчелеге тоташтан уңай тәэсир генә калдырмагандыр бит?! Ә безнең халыктан бөтенесен көтеп була. Аның төрле-төрле катлаулары бар. +Г.Т. Уральскиның үзенә вә каһил татарларына һәммәсенә киткән вакытымда ләгънәт укып киткән идем. Шуңар күрә... һичберсе тугърысында... исемә төшерәсем килми. +- Мондый кавапны көтмәгән идем. Турыдан суктырдыгыз. +Г.Т. Тугъры әйтергә яраганда, кинаяләргә сыгыну нәрсәгә? +- Казанга кайтып гомер итә башлагач, күңелегезгә юшкындай утырган тәэсирләр өстәлдеме? Бәлки, әлеге уңайсыз сорауга да кавапны "туры төтенле" зат буларак бирерсез. +Г.Т. Бу замандагы европалылар нәрсә тарихында изге ат калдырса, шуңар түгел, нәрсә әле бүген дә тамак туйдырса, шуңар тотыналар, түгел аерым личностьлар, хәтта бөтен милләтләр шул эш илә генә мәшгульләр... Казанга килгәч, бөтен милләтчеләрне күреп, хәлләрен аңладым. +- Моның тәгаен билгеләре нәрсәдә күренде соң? +Г.Т. Мәгаттәәссеф, алар минем колагыма: "Синең шигырьләр халыкка үтә, фәлән хакка гына саткансың икән, без фәләнне биргән булыр идек", — кеби ач күзле сүзләре илә мине мыскыллый башладылар. "Киләчәкне тәэмин итәргә кирәкфәлән", — дип лыгырдадылар. Миңа, һәрвакыт милләт вә миллият фикере белән рухланып, илһамланып торган шагыйрьгә, табигый, ул сүзләр тәхкыйрь иде. Мин нишлим аларның киләчәкләре белән? +- Кем белән эш йөртүләрен аңлап, алар сезгә бүтән бәйләнмәгәндер бит? +Г.Т. Алар миңа тынычлык бирмәделәр: "Син бу язганыңны безгә бир, фәлән нашир сиңа аз биргән, ул вөкдансыз!" Менә шулар мине тәмам ваксыттылар, изделәр... Алар миңа дүрт ел буе "киләчәкне тәэмин!", "кеше"чә тору, киенүне, тагын әллә нәрсәләрне лыгырдадылар. Шул тавышлардан миндә бер колак шаулавы пәйда булды... Хиссиятем тупасланды... Китәр әле. +- Алай ук сәйяр канлы булмасагыз да, сезгә сәфәр чыгарга да туры килгән. Казанда иртә-кичен "интеллигентлар, тиречеләр, итчеләр, извозчиклар, жуликлар" белән катышып кына калмагансыз, Мәкәркә ярминкәсенә, Гурьевкага, Әстерханга, Петербургка, казакъ далаларына да барып кайтырга өлгергәнсез. Алган тәэсирләрегез күптер. Уфага бер генә түгел, ике тапкыр сәфәр кылгансыз... +Г.Т. Аның "авыллыгы", тынлыгы, кансызлыгы минем әле хасил булмактагы европалылыгымны, культурный шәһәр кешеселегемне, шау-шу яратучанлыгымны, галәбәлек, көрәш сөючәнлегемне үчекләгән кеби булды. +- Кан-тәндә көрәш сөючәнлекне саклап тоту биниһая көч-куәт бәрабәренә генә бирелә. Бу хакта сездән сораштырасым килә, әмма нигәдер көрьәт итмичә торам. Сизелә ки, кичергәннәр турында сөйләргә яратмыйбыз. +Г.Т. Нәрсә күрдем бу киһанда? Ни бетердем? +- Менә шушы сораулар тирәсендә беркадәр гәпләшеп аласы иде. +Г.Т. Кайгы-хәсрәттән башка мин дөньядан өлеш алмадым... Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем. +- Гаять кыен шартларда да газиз милләтеңә хезмәт итә алу — үзеңнән соң бәһаләп бетергесез өлеш калдырып китү инде ул. Гадәттә, мондый затның кадере арта. +Г.Т. Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?! +- Сез икат гомерен "ярты төш"кә охшатасыз. Киде сәнәгә сузылган шушы халәттә уянып китүләр дә, яшәеш хәлләре турында уйланып алулар да булгандыр бит? +Г.Т. Андый чакларда мин әллә ничек, итегемә чия төше кергән кеби, штиблет бавым чишелгән кеби, тормышымның өскерәк кат уңайсызлыкларын да сизеп ала идем. Ләкин нә файда: бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның әсир былбылы булган мин бичара тагы әллә кемнәрдән агу алам, тагы кәефләнәм, тагы төш күрә идем. Әйе, кардәшләр, минем уянуларым тормышымны төзәтер вә алдагы идеалыма тугърырак атлар өчен, китди вә әсаслы бер эш кыйла алмыйлар иде. +- Хәтерлисездер, озын-озак әңгәмәбез башында, милләткә вәгъдә бирү төсендә эндәшкәндәй итеп: "...саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым", — дип искәрткән идегез. Әле адәм баласын һәрдаим эзәрлекләп торган, милләтнекеннән үзгәрәк чирләр дә бар бит. +Г.Т. Дөнья күрә башлаганнан бирле медицинага ышанмый идем вә һәр халәткә "Нервы расстроены" дигән докторларны һәр авыруны кизүдән диюче әбиләр белән тиңләштерә идем... Больница хадимнәре миңа: "Ник алданрак больницага кермәдегез?" — диләр. Мин аларга: "Без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм, дип әйттем", — дидем. +- Уенын-чынын бергә кушып сөйләүчеләр искәртеп үткәнчә, бер мәртәбә киңел генә үлеп киткәнче, ун мәртәбә бик каты авыруың хәерлерәк. +Г.Т. Бер зур эш эшләгән шикелле, әллә кайларга барып авырып йөрим. Авылда авырдым, Казанда авырдым, Самарда авырдым, Уфада авырдым, ахирел әмер, патша тора торган шәһәргә — Петербургка барып авырдым... Петербургның суыгы — гыйнвар суыгы, сыросте сырость иде... Бизгәк һәр көнне дә килә — аспиринне эчеп, көрәкне әллә никадәр зәгыйфьләндердем. Кайсы көнне икешәр мәртәбә эчә идем, чөнки суыкка чыдап булмый... Гакиз булдым эчем-тышым туңганга мин... Тән урнашмагач, кан урнашмый. Кан урнашмагач, фикер урнашмый. +- Сез туңдыру зәхмәтенә каршы башкарак әмәл тапкансыз бит. +Г.Т. Кылыныр өчен берәү белән сугышыйм, димен. +- Иктимагый тәкрибә күрсәткәнчә, тормыш — көрәш. Яшьли аңлаганыгызны исегезгә төшерәм. Менә шундый фидакяр эшчәнлектән башка халыкның гомер юлын күзаллап булмый. +Г.Т. Бу тормыш кем белән туктар талаштан?.. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, көрәшкәнне киңә алмый ул каберсез... +Хәзергә китәр әле... Һаман үземне генә сөйлим икән. +- Кан-тәнегезнең гайре табигый халәттә әледән-әле көйсезләнеп торуы аркасында, "Бернәрсә дә язып булмый" дип, кайчак зарлангалап алгалыйсыз. Ә үзегез... +Г.Т. Кырлап торам, торган кирем тар булса да... Кырлыймын, ләкин кырымнан файда бармы халкыма? +- Кулыңнан каләм төшмәү — үзе бәхет ләбаса. Шулай түгелме? +Г.Т. Фәйзы бакый — таке шагыйрь. +- Менә шундый олуг таклы шагыйрьнең насыйп ителүе халыкның үзенә дә биниһая зур сөенеч китерә. Бер караганда, язганыңның милләткә файдалы булу-булмавына шик-шөбһә белдереп өзгәләнергә ярамыйдыр. Тәмам өмет өзмәскә кирәк. Бу очракта ясин чыгу безнең вәкаләттә түгел ич. Халкыбызның яшәешен шагыйрьлек хиссияте генә шундый ямансу төсләрдә сурәтләп күрсәтәдер. +Г.Т. Мин... саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә. +- Сөйләшүне түгәрәкләр вакыт якынлашты. Сез әңгәмәбез башында татар халкына соңгы сулышкача хезмәт итәргә вәгъдә биргәндәй, һәркайсы шигарь булырдай гыйбарәләр белән милләтебезгә икат асылыгызны ачып салган идегез. Шуларга өстәр сүзегез бармы? +Г.Т. Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем; мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең. +- Ярты төш мисалында кичегүсез үтеп баручы ашкын гомер сәгатьләрендә халкыбыз хакына кылган гамәлләрегезнең әкере турында уйланырга туры килдеме? +Г.Т. Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса — шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем. +- Милләт саулыгы әллә ни тәтемәсә дә, милләт авыруы белән авыруыгыз хактыр. Әмма татарның чире байтак бит әле. +Г.Т. Аның авыруына дару куеп киттем. +- Бу әңгәмәгә нокта куеп, берәр кәлимә әйтсәгез иде. +Г.Т. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? +- Әйдәгез, әлеге катгый сорауны миңа гына түгел, эчендә каны булган һәрбер татарга бирик. +Габдулла Тукай. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез? +Зиннур МАНСУРОВ +ТУКАЙ ГАСЫРЫ ДӘВАМ ИТӘ... +"ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ" +Татар милләте өчен Тукай шундый шагыйрь: аңа күкләр тарафыннан мөкатдәс вазифа йөкләнгән; язган китаплары да гадәти түгел, чөнки алар халыкның рухи кыйбласын дөресләп торыр дәреслеккә әверелгән. Бу кәһәттән Габдулла Тукай татарның пәйгамбәргә тиң шагыйре, бердәнбер халык шагыйре булып күзаллана. +Яраткан шагыйребезнең 130 еллыгын каршылаган көннәрдә "Казан утлары" журналы редакциясендә "түгәрәк өстәл" узды. Анда ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев, филология фәннәре докторы Рәмил Исламов, Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зиннур Мансуров, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты Кәүдәт Миңнуллин, Казан (Идел буе) федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Таһир Гыйләкев, Г.Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхфәтова, ТР ФАнең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең кече фәнни хезмәткәре Алия Мөбарәкшина катнашты. Әңгәмәне филология фәннәре кандидаты, баш мөхәррир урынбасары Рамил Ханнанов алып бара. +Рамил Ханнанов: +- Тукай һәм татар әдәбияты, Тукай һәм татар сәнгате, Тукай +һәм татар милләте, теле, язмышы, әхлагы... Бу чылбырны чиксез +дәвам итеп булыр иде. Әйе, без — Тукайлы халык. Олуг шагыйребез +һәр татар канлы милләттәшебезнең күңелендә үзенчәлекле урын +тота. Һәрберебезнең үз Тукае бар. Төрле чорларда яшәгән инсаннар +өчен бигрәк тә... Шул нисбәттән, аның тормыш юлы, икаты һәм +эшчәнлегенә бәйле хезмәтләр дә төрле-төрле, әсәрләренә бәйле +шәрехләүләр дә аерыла. Тукайның әсәрләре тупланган томлыклар +да, икаты буенча фәнни кыентыклар да шактый дөнья күрде, +гомере сәгатьләп-минутлап шәрехләнде кебек, энциклопедия дә +әзерләнеп бетте. Шулай да шагыйрьне өйрәнеп бетердек, тулаем +халыкка кайтардык дип әйтә алабызмы? +Зөфәр Рәмиев: +- Баштан ук шуны искәртергә кирәктер, бөек шәхесләрнең икади мирасын өйрәнү, сәнгати фикерләү дәрәкәсен ачу — бик дәвамлы процесс ул. Бу икатчыны тудырган милләт тулы көченә яши икән, аны аңлау һәм аңлату зарурияте һәрчак туып торачак. Ни генә булмасын, һәр яңа буын үткәннән мирас булып килгән рухи кыйммәтләрне, билгеле инде, үзенчә күзаллый, үзенчә интерпретацияли. Бу инде галим-голәмәнең ярдәменнән башка мөмкин дә түгел. Бөек Тукаебыз икаты белән дә шул ук хәл күзәтелә. Гәрчә бакый дөньяга күчүенә бер гасырлык гомер сулары аккан, Ќ.Вәлиди, Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, Г.Халит, И.Нуруллин һ.б. күренекле әдәбиятчыларыбыз аның турында бүген дә тарихи әһәмиятен югалтмаган фикерләрен әйтеп калдырсалар да, Тукайны өйрәнү, шөкер, татар әдәбият белеменең бик мөһим тармагы буларак яшәвен дәвам итә. Әсәрләре әледән-әле басылып тора, монографияләр языла, диссертацияләр яклана, аңа багышланган фәнни конференцияләр уздырыла, әсәрләре башка телләргә тәркемә ителә. Тукайның 130 еллыгына да татар әдәбиятчылары буш кул белән килмәде. Бу урында исә моның шулай икәнлегенә зур дәлил сыйфатында әһәмиятле ике факторны гына булса да атап үтәргә тиешбездер. +Беренчесе — текстологик эш. Клячкин хастаханәсенә кереп ятар алдыннан гына: "Килер бер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын энәсеннән кебенә кадәр өйрәнеп чыгарлар әле", — дип язган шагыйрь әсәрләренең тулылыкка дәгъва итәрдәй басмалары алты тапкыр басылып чыкты. Аларның һәрберсе үз заманында Тукай мирасын халыкка кайтаруда китди адым дип бәяләнде. Хәтта өч китаптан торган басманың (1929-1931) 1 нче томы "Академик нәшер" дип, 1943 һәм 1948 елларда басылган ике томлык "Академик басма" дип аталган иде. Әмма бу ике басманың берсе дә, чынлыкта, әлеге исемне тулысынча акларлык дәрәкәдә башкарылмаган иде. Шул сәбәпле, матбугатта, әдәби кәмәгатьчелектә Тукайның академик нәшер таләпләрен тулысынча канәгатьләндерерлек басмасын булдыру (төзеп чыгару) вакыты киткәнлеге әйтелә килде. Ниһаять, 2010 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты китәкчелеге бу эшне зарурият санап, текстология бүлегенең фәнни-тикшеренү планнарына кичектергесез эш сыйфатында кертә алды (гәрчә бу вакытта бүлек хезмәткәрләре Г.Исхакый әсәрләренең 15 томлы басмасын хәзерләү белән мәшгуль булсалар да). Алты томлы итеп күзалланган "Габдулла Тукай. Әсәрләр. Академик басма"сының 1нче һәм 2нче томнары 2011 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты, 2015 елда 3нче һәм 4нче, быел исә соңгы — 5нче һәм 6нчы томнары нәшер ителде. Форсаттан файдаланып, алты томлы бу Академик басманы хасил итүгә З.Мөхәммәтшин, Р.Кадыйров, З.Шәйхелисламов, Г.Хөснетдинова, Э.Галимканова, Ф.Фәйзуллина, Г.Ханнановаларның күп көч куюларын әйтергә телим. Фәнни редактор вазифасын үтәүче кеше буларак шуны әйтә алам: әлеге томнар Академик басма таләпләренә тулысынча кавап бирә. Анда Тукайның моңарчы билгеле бөтен әсәрләре авторның ирек-ихтыярына хилафлык китермичә басыла, ул төзегән кыентыклар да читтә калмый, барлык текстларга да объектив (идеологиягә буйсындырмыйча), кентекле шәрехләр (аңлатма һәм искәрмәләр, ягъни комментарийлар) бирелә. Бу эш татар әдәбияты текстологиясендә тупланып килгән тәкрибәгә таянып башкарылды. Билгеле, басма Тукайны өйрәнүнең бүгенге дәрәкәсен чагылдырырга тиеш иде, минемчә, шәт, ул шулай бәяләнер дә... +Тукайның 130 еллыгын Институт коллективы тагын бер зур хезмәт белән каршылый: бу — күпләгән татар әдәбияты һәм сәнгате белгечләренең уртак тырышлыгы белән төзелгән Габдулла Тукай энциклопедиясе. Яшерен-батырын түгел, аны төзүгә узган гасыр ахырында ук керешелгән иде. Төрле-төрле сәбәпләр аркасында бик авыр барды бу эш. Нил Юзиев башлап кибәргән әлеге проектны гамәлгә ашыру соңгы дүрт-биш елда гына, Институт китәкчелегенә К.Миңнуллин килгәч кенә тизләтелә алды. Шөкер, татар дөньясында беренче персональ энциклопедия нәкъ менә Тукайга багышланды. Анда Тукайның тормышы һәм икаты 2300 мәкалә һәм белешмәдә яктыртыла: һәр әсәре аерым-аерым алып тикшерелә, туганнары, әсәрләрен тәркемә итүчеләр, шагыйрь образын, икаты мотивларын, сюжетларын поэзиядә, прозада, драматургиядә, музыкада, рәсем һәм сынлы сәнгатьтә, театрда чагылдыручылар, истәлекле урыннар турында сүз алып барыла. Рифмалар белешмәлеге китерелә. Хезмәтне төзүгә автор һәм редактор сыйфатында катнашкан һәркемгә, шулай ук аны энциклопедия форматына китерүгә көч куйган Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты хезмәткәрләренә рәхмәт. +Зиннур Мансуров: +- Үзенә лаеклы югарылыкта торган әдәбиятыбыз фәнендә +Габдулла Тукай икаты төрле яклап өйрәнелгән. Әмма +безнең сөекле шагыйребез бөек затлар исәбенә керә, шуңа +күрә аның дөньясын ачып бетерү мөмкин түгел. Ә бәһаләү +кысаларына сыймас әдәби мирасның яңадан-яңа якларын +тәфтишләп күрсәтүгә, кабатланмас серле хәзинәнең яшерен +кыйммәтләрен бөртекләп барлауга ихтыяк һәрвакыт зур. +Әлбәттә, мондый перспектив максатка шәхес-чор-икат +бергәлеге ачкычында гына, яңа ысуллар кулланган чакта гына +ирешеп була. Шунысы да бик мөһим: буыннар мәкбүрилек белән алышынып тора, аларның зәвыгы да үзгәреш кичерә. Бүгенге гаммәви коммуникацияләр алгарышы заманында бөтенесен дә исәптә тоту зарур. Менә шундый чынбарлык таләпләрен үтәгән очракта гына зур әдәбиятка карата варислар аша күчеп килгән генетик хөрмәтне, аерым алганда, Габдулла Тукайның колачлап бетерә алмаслык әдәби мирасыннан бихисап сорауларга кавап эзләү омтылышын сүндермичә саклап калырга мөмкин. +Таһир Гыйләкев: +- ХХ гасырда һәм ХХI гасыр башында Тукайны халыкка кайтаруда зур эшләр эшләнде. Әмма, минем карашымча, тынычланырга иртә әле. Рус әдәбияты классикларының фәнни биографиясен һәм әдәби мирасларын тикшерүгә йөзләгән диссертацион эзләнүләр багышланган, ә бездә Тукайга багышланганнарын санап чыгарга ун бармак китә. +Алия Мөбарәкшина: +- Даһи Тукай икаты турындагы бу +сорауга уңай кавап бирү хакыйкатькә +туры килмәс. 2015 елда безгә Санкт +Петербург шәһәрендәге Россия Милли +китапханәсендә Тукай Каекта яшәгән елларда дөнья күргән татар +һәм рус вакытлы матбугаты белән танышу мөмкинлеге туды. +Шул уңайдан фәнни китәкчем З.Рәмиев "Фикер" газетасының +әлегә кадәр табылмаган саннарын эзләп карауны да максат +итеп куйган иде. Әмма Россиянең иң бай бу китапханәсендә +милли матбугат картотекасы тиешле дәрәкәдә барланмаган +һәм өйрәнелмәгән булып чыкты. "Фикер"нең безгә кирәкле +саннары аларда булып та, табу мөмкинлеге юклыгы ачыкланды. Моны биредәге хезмәткәрләр тиешле белгечләрнең булмавы белән аңлаттылар. Милли язма мирасыбызны барлап, фәнни әйләнешкә кертү өчен, Россия күләмендә уртак проектлар эшләү зарур. Узган елда гына Татарстанда Россия Милли китапханәсе көннәре уздырылган иде. Әлеге чарада Россия һәм Татарстан милли китапханәләренең хезмәттәшлек итүе, тәкрибә уртаклашулары турында сүзләр дә яңгырады. ХХ йөз башы татар вакытлы матбугатының Казанда булмаган саннарын табу өчен бәлки үзебездәге белгечләрне фәнни стажировкаларга кибәрү, кадрлар белән алмашу да уңай нәтикәсен бирер иде дип уйлыйм. +Китапханәдә эшләү барышында Тукай Каекта яшәгән елларда дөнья күргән рус вакытлы матбугаты — "Уралец", "Уральский дневник", "Уральские войсковые ведомости", "Уральский листок" һәм Оренбург каласының "Оренбургская газета", "Оренбургский листок" газеталары белән дә таныштык. Анда шагыйрьнең 1905-1907 еллардагы байтак кына сәяси-инкыйлаби, әдәби-мәдәни хәрәкәтне тасвирлаган мәкаләләренә юлыктык. Бу басмаларда Мотыйгулла хәзрәт, К.Төхфәтуллин, Х.Гаделшин, А.Гладышев, Ә.Сиракетдинов, В.Хәмидуллин, Р.Фәхреддинов һ.б. шәхесләрнең дә язмалары очрый. Әлеге материаллар Тукайның Каектагы даирәсен өйрәнү өчен кыйммәтле чыганаклар булып тора. Газеталардагы материалларның байтагы үзе дә чыгышы белән Каектан булган тарих фәннәре докторы, профессор Р.Нәфыйков хезмәтләрендә чагылыш тапты. Галим фаразлавынча, Тукай "Ш.", "К.", "К-в", "Кур-в", "Не мусульманинъ" имзалары белән "Уралец"та публицистик мәкаләләр дә бастырган. Билгеле, бу мәкаләләрдә барган вакыйгалар, күтәрелгән проблемалар "Фикер" газетасында бер көн алдан яки шул ук көнне дөнья күргән Тукай язмаларында да күтәрелә. Ләкин мәкаләләрнең күләме, сәнгатьчә эшләнеше, сюжет бирелеше төрле булуы күзгә ташлана. Рус редакциясе хезмәткәрләре Каекта яшәүче татарларның тормышын даими яктыртып бару максатыннан, Тукай язмаларын файдаланып, хәбәр-репортажлар бастырган, дигән фикердә мин үзем. Каек белән бәйле материалларны эзләп табу, аларны гамәлгә кертү эшен ХХI гасыр башында Р.Нәфыйковның Петербургта яшәүче туганы күренекле рәссам-график, язучы Р.Вафиев дәвам итә. Уральскидагы рус матбугаты чыганакларына таянып, 2012 елда ул Тукайның замандашы Камил Мотыйгыйның наширлек эшчәнлеге турында күләмле китап язып чыгарды. Без аның остаханәсендә булып, әлеге хезмәте турында фикер алыштык. +Замандашлары хатирәләренә күз салсак, Тукай рус-япон сугышы вакыйгасына нисбәтле русча бер шигырь язып, "Уралец" мөхәрриренә бирүе һәм мөхәррирнең шигырьне ошатып, шагыйрьгә гел шундый шигырьләр язып бирүен сораган, дигән мәгълүматлар да бар. Газетаның барлык саннары да сакланып калмаганга күрә, бу шигырьне табу мөмкин булмады. Шунысы кызганыч: Россия империясенең элгәреге башкаласы Санкт-Петербург һәм Мәскәүдәге дәүләти дәрәкәдәге китапханәләрдә дә әлеге саннар юк. Табылмаган саннарны киләчәктә башка китапханә һәм архивлардан эзләп, алардагы язмаларны өйрәнү дә Тукай фәнен яңа мәгълүматлар белән баетыр һәм күп кенә фаразларга ачыклык кертергә мөмкинлек тудырыр иде. +Россия китапханәләрендә генә түгел, чит илләрдә дә Тукайга бәйле материаллар чәчелеп ята. Шәхсән минем үземә дә Төркиянең атаклы китапханәләрендә эзләнүләр алып барырга туры килде. ХХ йөз башы госманлы матбугатында Тукай үлеменә бәйле байтак тәгъзияләр, кайгы уртаклашулар дөнья күрә. Аларның кайберләрен бераз татарчалаштырып Оренбургтагы "Вакыт" газетасы бастырып бара. Бу ХХ йөз башы татар һәм госманлы матбугатларының үзара тыгыз мөнәсәбәттә булулары турында сөйли. Госманлы әдипләренең фикерләрен ХХ йөз башы татар галимнәре карашлары белән чагыштырма планда тикшерү дә кызыклы нәтикәләргә китерергә мөмкин. Ватанында Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ќ.Вәлиди кебек күренекле каләм әһелләре Тукайның гарәп, фарсы, төрек сүзләре белән чуарланган башлангыч чор шигырьләрен тәнкыйтьләгән булсалар, госманлы матбугаты аларга, киресенчә, югары бәя бирә, татар шагыйренең иң уңышлы икат үрнәкләре дип төрек укучысына тәкъдим итә. Ә инде аның Казанга күченгәч тә саф татарча яза башлавын тел вә өслүбтә ялгыш юлдан китү дип кабул итә. +ХХ йөзнең икенче яртысында Төркия татарлары Тукай икатын төрек галәменә танытуда татар мөһакирләре зур эш башкарды. "Төрек культуры", "Казан", "Әмәл", "Ени форум", "Кардәш әдәбиятлар", "Кардәш каләмләр", "Азәрбайкан" һ.б. журналларда татар әдибенең икаты тәркемә ителеп кенә калмады, фәнни-тәнкыйди фикерләрен чагылдыруга да урын бирелде. Бездә тарихчы З.Ишмөхәммәтов "Сабыйга" шигырен атеистик рухтагы әсәр дип бәяләгән вакытта, Төркиядә яшәүче мөһакирләребез бу әсәрне "мәктәп баласының беренче догасы", дип атады. Аларның Тукайны "миллиятчелектә шовинизмнан ерак торды, мөселманлыкта фанатизм юлына басмады, халыкчылыкта радикализм юлына төшмәде", дип язулары шагыйрь икатына гадел бәя бирүләре иде. +Гомумән, Тукайның икатына багышланган язмаларны барлау һәм Тукай турындагы фәнне яңа фактлар белән баету Россиядә генә түгел, чит илләрнең китапханәләре һәм архивларында эзләнүләр алып баруны таләп итә. +Кәүдәт Миңнуллин: +- "Шагыйрьне өйрәнеп бетердек, тулаем халыкка кайтардык +дип әйтә алабызмы?" дигән сорауга кавапны ерактанрак +башлыйсым килә. 1981 елның июль аенда остазым, тарихчы +Миркасыйм ага Госманов белән Курган өлкәсенә гарәби язулы +кулъязмалар кыю максатында оештырылган археографик +экспедициядә катнашырга туры килде. Өлкә территориясенә +килеп китеп, бер татар авылы янына урнашкач, Миркасыйм +абый мине Курган шәһәренә, рөхсәт документлары белән эшне +бетерү өчен, өлкә архив идарәсенә кибәрде. Транспорт белән +шулай туры килде, мин Курганга төнге берләрдә килеп киттем. +Таңга кадәр вакыт күп, шуңа күрә вокзалда әрле-бирле йөреп +торам. Шулвакыт төнге өченче яртылар тирәсендә бер читтә +китап укып утыручы 40-45 яшьләрдәге кешегә күзем төште, дөресрәге аның кулындагы китап тышлыгы таныш кебек тоелды. Янына бардым, утырдым, нинди китап укыйсыз, дип сорадым. "Вот, Тукая читаю", — дигән кавап минем күңелемә сары май булып ятты. Ятмаслыктамыни, төнге өченче яртыларда вокзалда бер рус кешесе безнең сөекле шагыйребез китабын укып утырсын әле! Таныштык, ул бер зур совхозның баш агрономы икән, эш белән шәһәргә килгән, минем кебек төнгә калган. Мин үземнең Казан дәүләт университеты аспиранты, татар тарихын өйрәнүче икәнлегемне әйтеп, акрынлап сораштыра башладым. Татар язучыларыннан тагын кемне беләсез, дип соравыма ул, әлбәттә, Муса Кәлилне атады. Сүз Тукай шигырьләренә күчеп, яңа танышыма сорау арты сорау яудырдым. Мине бигрәк тә яңа танышымның Тукай әсәрләрендәге татар тормышына, тарихына гына хас кайбер фактларны, төшенчәләрне ничек аңлавы кызыксындырды. Сорашуларымнан шунысы аңлашылды: рус укучысы андый фактларның, төшенчәләрнең шактыен дөрес аңламый яисә аңлап бетерми икән. Ягъни Тукай әсәрләрен русчага тәркемә итү, аның шигъриятен таныту өлкәсендә эшлисе дә эшлисе икән. Бөек шагыйрь әсәрләрен русчага тәркемә итүдә көлке дә, кызганыч та хәлләр әлегә кадәр күзәтелә. Мәсәлән, Тукайның атаклы "Китмибез" шигырендәге шагыйрь тарафыннан русча язылган соңгы юлларны бер тәркемәче русчага яңадан(!) тәркемә иткән. Яисә "Эштән чыгарылган татар кызына" шигыренең исемен "Уволенной девушке" дип тәркемә итүләр дә еш очрый. Әйтерсең, Тукай завод-фабрикадан куылган кыз турында гына язган! Кыскасы, Тукайны, татар шигъриятен танытуда тәркемә мәсьәләләренә игътибарны бермә-бер арттырасы, бу үтә мөһим эшне оешканрак төстә алып барасы иде. +Гүзәл Төхфәтова: +- Әйе, Г.Тукай икатын киң массага, шул исәптән башка милләтләргә танытуның төрле юллары бар. Шагыйрьнең әсәрләре ХХ гасыр һәм хәзерге татар әдәбиятының нигезен тәшкил итә. Тукай икаты — вакытка буйсынмаган, чорлар, еллар аша үтеп, халык белән янәшә атлаган, аның кайгысын да, шатлыгын да үзенә сыйдырган бай, күпкырлы икат. Мәсәлән, хәзерге вакытта Г.Тукай әдәби музеенда "Без сугышта юлбарыстан көчлебез..." дип аталган күргәзмә эшли. Ул 2015 ел Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителү һәм Бөек Киңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылды. Күргәзмәнең төп максаты — Бөек Ватан сугышы елларында Г.Тукай икатының гади халыкка, сугышчыларга һәм икат әһелләренә тәэсирен күрсәтү. +Биредәге экспонатларның иң кыйммәтлеләреннән берсе — Г.Тукайның 1943 елда нәшер ителгән шигырьләр кыентыгы. Музейга басманың күргәзмәгә куелган бәһасез нөсхәсен журналист, шагыйрь Мөхәммәт Садри (1913-1999) бүләк итә. Бу китап аның белән Берлинга кадәр барып китә. Сугыш тынып торган араларда кыентыкны йөзләгән сугышчы укый. Китапның титул һәм беренче битләрендә төрле автографлар бар. Күбесе Мөхәммәт Садри кулы белән язылган. Соңрак, 1966 елда бу китапта үзләренең автографларын дөньяда беренче хатын-кыз космонавт В.Терешкова һәм очучы-сынаучы Г.Мосолов калдыра. Кемнең генә бу китапны күрәсе килмәс?! Тукай икатын пропагандалауда һәр деталь, һәр гамәл мөһим. +Рамил Ханнанов: +- Күптән түгел "Кыен" фонды Габдулла Тукайга багышланган истәлекләрне "Шәхесләребез" сериясендә 2 том күләмендә "Тукай — ядкярләрдә" дигән исем белән бастырып чыгарды. Тукай турында моңа кадәр дөнья күргән истәлек кыентыклары да берничә. Кызганыч, алар шул чор идеологиясе кысалары нигезендә төзелгән, бик күп истәлекләр, мәкаләләр һәм башка чыганаклар кертелми калган. Инде без Тукайның шәхесен, тормыш юлын һәм иктимагый-сәяси карашларын халкыбызга 100 процент дөреслеккә туры китереп ача алдыкмы? Тагын кайсы чыганаклар күләгәдә калды? +Бу бибәһа кыйммәткә ия эшне башкаручыларның берсе Кәүдәт Миңнуллин: +- Татар халык шагыйре Габдулла Тукай турында истәлекләр аның тормыш юлын һәм икатын өйрәнүдә мөһим чыганакларның берсен тәшкил итә. Аларны барлау-туплау, матбугатта бастыру һәм аерым китап итеп нәшер итү юнәлешендә максатчан эш шагыйрь вафатыннан соң башлап хәзергә кадәр дәвам иттерелә. Әмма бу кәһәттән ирешелгән казанышлар белән бергә башкарыласылары да байтак. Чөнки, мәгълүм булганча, күп кенә чыганаклар үз вакытында хаким идеология таләпләре нигезендә шактый "эшкәртелгән" рәвештә дөнья күргәннәр, ә байтагы, кызганыч ки, һаман да хәзерге укучыга билгесез булып кала килә. +"Кояш" газетасының 1913 елгы 18 апрель санында "Мәгариф" көтепханәсе тарафыннан хат-мөрәкәгать басылып чыга. Хосусан, анда сүз "Габдулла Тукаев кем?" исемле бер мәкмуга нәшер итеп, шуннан килгән файданы аның хакында эшләнәчәк хәер эшкә тотылачагы турында бара. +Әлеге кыентыкта Г.Тукайның тулы һәм кентекле тәркемәи хәле, язган әсәрләре, төрле кешеләргә күндергән хатлары, әсәрләре хакында матбугат битләрендә язылган тәнкыйть, вафаты мөнәсәбәте белән басылган мәкаләләр, тәгъзияләр, телеграммалар, рәсемнәр, аның турында язылган фикерләр, хатирәләр һәм башкалар урын алачагы белдерелә. +Әйтелгәннәргә карата берәр төрле мәгълүматы булган дусларының, иптәшләренең һәм башка затларның шул хакта хәбәр итүләре, кемгә дә булса язган хатларының асыл нөсхәләрен, әлбәттә, кире кайтарып бирү шарты белән, биреп торулары, бу хат-мөрәкәгатьне башка газета-журналларның да күчереп басулары сорала. +Күренә ки, анда игълан ителгән программа гамәлгә ашкан булса, кулыбызда ХХ йөз башында ук тупланган гаять бай эчтәлекле истәлекләр кыентыгы булыр иде. +Бер үк вакытта, ягъни "Йолдыз" газетасының 18 апрель санында Г.Тукайның бер төркем дус-ишләре исеменнән тагын бер хаты басылып чыга. Анда шагыйрьнең тәркемәи хәле белән бергә аның турында хатирәләр бастырып таратырга дигән карарга килүләре, шул хакта мәгълүмат кыю өчен Габделвәли Әхмәдуллин (18701921 елдан соң), Әхмәт Урманчиев (1880-1922) һәм Фуад (Мәхмүдфуад) Туктаров (1880-1938) кәнабләре тәгаен ителгәнлекләре бәян кылына, хәбәрләшү өчен тиешле адреслар күрсәтелә. Мөрәкәгатьтә шулай ук әдипнең шигырьләре һәм чәчмә әсәрләре хакында үз кулы белән язып калдырган васыятьнамәсе булса, шуны матбугат аркылы игълан итү сорала. +Г.Тукай турында истәлекләр кыйнау турында "Идел" газетасы да үзенең 1913 елгы 29 апрель санында язып чыга. +1913-1917 елларда татар көндәлек матбугатында Г.Тукай турында якын дусларының, аның белән турыдан-туры аралашкан кешеләрнең бик күп мәкаләләре дөнья күрә. Мәсәлән, "Йолдыз", "Кояш", "Вакыт", "Ил", "Идел", "Сибирия" газеталарында, "Аң", "Ялт-йолт", "Мәктәп", "Сөембикә" журналларында истәлекләр бастырыла. +Г.Тукайның Уральскидагы мәдрәсә сабакташы, тумышы белән Гурьевкадан булган Ярулла Морадиның (?-?) "Тукаев Уральскида" (1913), нашир, журналист Камил Мотыйгыйның (1883-1941) "Мәшһүр шагыйрь Габдулла әфәнде Тукаев хакында хатирәләрем" (1914), журналист, драматург, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкернең (1885-1944) "Тукай Петербургта" (1914) дип аталган китаплары басылып чыга. +Көндәлек матбугаттан күренгәнчә, Г.Тукай турында истәлекләр бастыру 1917 елдан соң да дәвам иттерелә. +Г.Тукай Петербургта вакытта аның сәламәтлеген тикшертергә университет табибын алып килгән Шакир Мөхәммәдъяров (1883-1967) 1918 елның 2 (15) апрелендә Мәскәүдә татар яшьләренең "Ташкын" исемле музыка һәм драма түгәрәге тарафыннан шагыйрьнең вафатына биш ел тулу уңаеннан үткәрелгән әдәби кичәдә "Тукай кем?" дигән доклад сөйли. Аның бу чыгышы шул ук түгәрәк нәшриятында аерым китап итеп тә бастырыла. +Г.Тукай турында истәлекләр аерым кыентык рәвешендә беренче тапкыр әдәбият галиме Сәгыйть Исәнбаев (1895-1972) тарафыннан төзелеп, "Тукай турында замандашлары: истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр кыентыгы" исеме белән 1960 елда нәшер ителә. 1976 елда профессор Ибраһим Нуруллин (1923-1995) һәм Риф Якупов (1940-2011) төзегән "Тукай турында хатирәләр" дигән кыентык дөнья күрде. Шул ук авторлар 1986 елда "Тукай турында истәлекләр" исемле икенче кыентыкны да әзерләп нәшер иттеләр. +Ләкин Г.Тукайны өйрәнүнең логик үсеше шагыйрь хакында яңа истәлекләр кыентыгы бастырып чыгару зарурлыгын алга куйды. Ул академик Миркасыйм Госманов (1934-2010) исән вакытта ук "Кыен" фондының "Шәхесләребез" сериясендә нәшер ителергә тиешле хезмәтләр исемлегенә кертелгән иде. Фонд китәкчелеге моннан биш-алты ел элек бу эшне башкару өчен безгә мөрәкәгать итте. Һәм менә тырыш хезмәтнең бәрәкәтле нәтикәсе инде алдыбызда. +Томнарны төзүчеләрнең икенчесе Рәмил Исламов: +- Аллага шөкер, хезмәтебез Габдулла Тукайны өйрәнү юнәлешендә нур өстенә нур булыр. Аның аермасын аңлау өчен, әүвәл берникадәр элгәргеләре хакында әйтеп үтү урынлы булыр. С.Исәнбаев төзегән кыентыкта барлыгы 52 берәмлек истәлек һәм мәкалә, янә шагыйрь турында 3 бәет һәм Шәехзадә Бабичның (1895-1919), Мирхәйдәр Фәйзинең (1891-1928), Мәкит Гафуриның (1880-1934), Габдулла Харисның (18931931), Габдулла Сөнгатинең (1894-1917 елдан соң), Сәгыйть Сүнчәләйнең (1888-1937) 6 шигыре урын алган. +Әлеге китапта, кызганыч ки, галим зур көч куеп туплаган барлык истәлекләр дә урын алмаган. Ягъни, 20 табакка исәпләнелгән күләм нәшриятта 10 табакка калдырыла. +И.Нуруллин һәм Р.Якупов (1940-2011) төзегән "Тукай турында хатирәләр" дигән кыентыкта тупланган 33 истәлекнең 21e — элекке басмада дөнья күргәннәр. Әмма аларның кайберләре беренчел чыганактан алынган. Яңаларыннан 3се — кулъязмадан, 5се — төрле көндәлек матбугаттан, 2се "Сайланма әсәрләр"дән алынган. Я.Морадиның "Тукаев Уральскида" дигән китабының тексты да кыскартып урнаштырылган. +Шул ук авторлар 1986 елда чыгарган "Тукай турында истәлекләр" исемле икенче кыентыкка "элеккеге ике китапта урын алган истәлекләрнең барысы да дип әйтерлек кереп бетү белән бергә, вакытлы матбугат һәм архивтан алынып, дистәдән артык материал" өстәлеп, ул барлыгы 51 берәмлекне эченә ала. Аларның яңа урын алганнары: төрле матбугаттан — 10, сайланма әсәрләрдән — 2, кыентыктан — 1. Кулъязмада сакланган һәм киң катлау укучыга һаман да билгесез булып калган язмалар, нишләптер, анда кертелмәгән. Алар бит шактый гына, югыйсә. +Бу хезмәтләр үз чорында язылганга күрә, мин аларның китешсез якларына тукталып тормастан, һичшиксез, уңай күренеш дип исәплим. +Укучылар игътибарына тәкъдим ителә торган 2 том күләмендәге "Тукай — ядкярләрдә" дигән хезмәт бу юнәлештәге бай тәкрибәгә нигезләнеп башкарылды. Әмма биредә Г.Тукай турында туганнары, замандашлары, дуслары һәм танышлары тарафыннан язылып, һаман киң гавам укучыга билгесез калган, төрле вакытларда көндәлек матбугатта басылып чыккан истәлекләрне, мәкаләләрне мөмкин кадәр барысын да һәм тулысынча туплау максат итеп куелды. Чөнки, профессор И.Нуруллин сүзләре белән әйткәндә: "Нәтикәгә карап факт кыюны ташларга вакыт. Фактлар үзләре нәтикәгә китерсен. Фән яхшы мәгънәсендә объективлыкка, дөреслеккә корылырга тиеш". Дөрес, 1944 елда Г.Тукай турында истәлекләр туплаганда, аларның кайберләрен, чынбарлыкка туры килми дип, авторларына кире кайтару очраклары да булгалаган. +Билгеле булганча, моңа кадәр шагыйрьне хаким идеология күрсәтмәсе буенча гына өйрәнү өстенлек итте. Мәсәлән, аңардан атеист, педагог, ахыр чиктә ниндидер ревоюцион-демократ ясарга тырыштылар. Шуңа күрә, алман галиме Михаэль Фридерих образлы язганча: "Шагыйрьнең тәркемәи хәле һәм икаты һәркем үз максатында файдалану өчен "ташын" кубарып алган таш чыгару карьерын хәтерләтә". +Г.Тукайның дингә карашы турында сүзне артык озынга сузмыйча, замандашы Шәһеретдин Шәрәфнең (1877-1938) истәлегенә генә игътибарны юнәлтү белән чикләник: "Син милли шагыйрь бит, дини хисләргә дә шул дәрәкәдә әһәмият бирәсеңме?" — дип сорагач, Тукай: "Дөньяда динсез бер милләт тә юк, бөтен милләтләр динле булганда, без генә динсез булып кала алмамыз. Халкымызда миллиятләре сакланган мөддәттә [вакытта], диннәре дә сакланачагына ышанам. Миллиятләрен яхшы саклый алуларында гына азрак шөбһәм бар. Мин һәрвакыт дин берлә миллиятнең һәр икәвесенә тигез әһәмият бирү тарафындамын", — диде. +Г.Тукай балалар өчен шигырьләр язган икән, анда укырга, белем алырга, эшкә өйрәнергә өндәүләр яңгырый икән, "Яңа кыйраәт", "Мәктәптә милли әдәбият дәресләре" дигән китаплар төзеп бастырган икән — бу әле ул чын мәгънәсендә педагог булган, педагогик эшчәнлек алып барган дигән сүз түгел. Әгәр без мондый аңлау белән гамәл кылсак, ХХ гасыр башындагы татар "педагогларының" санынаисәбенә чыгу мөмкин булмас иде. +Г.Тукайның ниндидер фиркаләргә мөнәсәбәте мәсьәләсенә килгәндә исә, Уральскидан ук иң якын дусты Г.Кариев ул хакта болай яза: "Тукаев шул кышны дүрт ай чамасы сул партияләргә ихлас куеп йөрде, вә шуның тәэсире илә язылган, сулрак рухта булган берничә шигыре "Тавыш" газетасында басылды. +Камил Мотыйгыйның китап магазины ябылгач, мин, китапларын алып, "Казан" нумирларында торып сатадыр идем. Табыш Габдулла әфәнде илә уртак иде. Әлбәттә, китап сатар өчен разрешение-фәләнем юк иде һәм аның кирәк икәнен дә белмидер идем. Бераз вакыт сату иткәч, разрешением булмаган өчен, палитсиә китапларымны алып китте. Үземне бер кич частьтә [полиция бүлегендә] кундырдылар. Шуннан соң Тукаев партия кешеләре берлә араны тәмам өзде, икебез дә тәүбә иттек". +Г.Тукай 1912 елның язында Петербургка баргач, ул вакытта медицина институты студенты, киләчәктә сәяси һәм кәмәгать эшлеклесе, башкорт халкының милли азатлык хәрәкәте китәкчеләреннән берсе булачак Ш.Манатовка үзенең социализмга карашларын шулай аңлата: "Шулай да сатсиализмны тормышка татбикъ [яраклаштыру, яраштыру] кылган тәкъдирдә дә инсан сәгадәттә яшәр дип инана алмыйм. Безнең өчен иң тугры вә иң файдалы юл — милли булу, урта юл илә барудыр", — диде. Бу хакта арамызда бераз сүзләр булып үткәч, шагыйрь, көлемсерәп: "Мин үзем сатсиалист түгелмен, шуның өчен дә ул мәсләктәге кешеләр хакында артык сүз сөйли алмыйм. Фәкать, һәркем үз мәсләген гүзәл аңлап, чыннан халыкка, ватанга хезмәт итсен", — диде. +Кәүдәт Миңнуллин: +- Ниһаять, биредә тагын бер четерекле мәсьәлә хакында беркадәр аңлатма бирү сорала. 1917 елга кадәр һәм аннан соң да Г.Тукай турында дөнья күргән истәлекләрдә, мәкаләләрдә шагыйрьнең яшьли авырып вафат булуы хакында төрле фикерләр әйтелгән. Берәүләр аны комсыз наширләр талады дисә, икенче берәүләр исә аның вакытсыз әкәлендә байларны гаепләде, хәтта халык адресына да таш атты. Әлбәттә, Тукайга ярдәм итмәгәннәр түгел, иткәннәр. Бу турыда истәлекләрдә дә ачык әйтелгән. Фабрикант Хәсән Акчуринның (1855-1916) аны кунак итүе дә күптән мәгълүм факт. Шагыйрьне Петербургка табибка күрсәтү максатыннан оештырылган сәфәрнең дә матди ягын сәүдәгәрләр Салих Гобәйдуллин (1867-1935), Мөхәммәтсадыйк Галикәев (1847-1919), Сөләйман Аитов (1862-1922), нашир Әхмәтгәрәй Хәсәни (1883-1934), дин һәм кәмәгать эшлеклесе Галимкан Баруди (1857-1921) күтәрешкәне мәгълүм. Г.Тукайның якын дусларыннан берсе Хәбиберахман Зәбири (1891-1942) бу мәсьәләгә ачыклык кертү уңаеннан матбугатта 1914 елда ук чыгыш ясаган. Тукайның Казанда мохтаклыкта яшәвеннән зарланганны күреп, Оренбургка "Вакыт" газетасы мөхәррире Фатих Кәримигә ярдәм итүне сорап хат яза һәм уңай кавап та ала. Журналист Габдерахман Фәхретдинов (1887-1937) язмасында да кызыклы факт теркәлгән. Алтынчы, эшкуар Шакир Рәмиев, Тукайны үз хисабына Кырымга кибәрергә карар кылып, Казандагы бер кешедән бу тәкъдимне Тукайга киткерүен сораган. Әмма, хәзергә кадәр кем икәнлеге ачыкланмаган ул кеше, Тукайның Казанда калу һәм андагы яшьләрдән аерылмау теләген күздә тотып, бу үтенечне киренә киткермәгән. Мәгълүм ки, ярдәм күрсәтергә теләүче булган кебек, ярдәмне кабул итүче як та бар. Г.Тукайның янә якын дусларыннан булган Габдулла Гыйсмәтинең (1883-1938) язуына караганда, шагыйрьнең "иганә рәвешендә акча алуны яратмаганлыгы" да мәгълүм. Кыскасы, бу четерекле мәсьәлә хакында фикер йөрткәндә, кайбер даһи икатчыларның яшәү рәвешен, холкын да исәпкә алырга кирәк. +Рәмил Исламов: +- Истәлек-мәкаләләрнең текстларында күзәтелгән кайбер стиль кытыршылыклары, аерым сүзләрнең грамматик формалары, хәтта бер үк чыганактагы төрлелекләр дә, терминнар да үзгәртелмәде, бу кыентыкта оригиналдагыча сакланырга тырышылды. Мәсәлән, турысында — тугрысында, мәдрәсәмездә — мәдрәсәбездә. Телнең мондый үзенчәлекле күренешләре ХХ йөз башында язма стильнең бер калыпка килеп, тулысынча формалашып бетмәгәнлеген белдерә. +Рус һәм Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләрнең татар телендә бирелеше әлегә ныклап эшләнмәгән. Башка телләр кебек, татар теле дә читтән кергән сүзләрне үз аваз әйтелеше кануннарына буйсындырып кабул иткәнне истә тотып, андый лексик берәмлекләр гарәп, латин графикасындагы истәлекләрдә яки мәкаләләрдә язылган шәкелендәгечә китерелде. Мәсәлән, революцион — ривалүтсиун, номер — нумир, нумер, стиль — эстил, жалованье — жалунийә, жалунйә, газета — газитә, газетә, гәзет, полиция — палитсиә һәм башкалар. Ә кирилл хәрефләрендә басылган текстларда алар ничек бар, шулай калдырылды. +Г.Тукай шигырьләре яки алардан өземтәләр мисал итеп китерелгән очракларда текстларда күзәтелгән хаталар, төгәлсезлекләр йә астөшермәләрдә, йә үзләрендә дөресләп барылды. Бу әсәрләрнең төрле вариантлары бар икән дип уйланылмасын өчен шулай эшләнде. +Тыныш билгеләренә килгәндә исә, алар хәзерге кагыйдәләр нигезендә куелды. Чөнки бу мәсьәлә ХХ йөз башында шулай ук тиешле бер тәртипкә китерелмәгән. +Кәүдәт Миңнуллин: +- Композицион корылышы ягыннан кыентык, Г.Тукайның тормыш хроникасына яраклы рәвештә, "Тукай Кырлайда", "Тукай Уральскида", "Тукай Казанда", "Тукай сәяхәт иткәндә", "Тукайның вафаты", "Тукай вафаты уңаеннан тәгъзияләр, телеграммалар", "Тукай турында тәнкыйть", "Тукай кичәләре", "Тукай турында шигырьләр" һәм "Төрлеләр" дигән бүлекләрдән гыйбарәт. +Элгәрге кыентыклардан аермалы буларак, Г.Тукай вафатыннан соң көндәлек матбугатта бастырылган тәгъзияләр, телеграммалар, каберенә таш кую мәсьәләләре, шагыйрьне искә алу кичәләре, аның исемендәге стипендияләр, рәсемнәре һәм башкалар турында биредә китерелгән мәгълүмат — И.Нуруллин сүзләре белән әйткәндә, "революциягә кадәрге татар әдәбиятының үзәк фигурасы булган Тукайны" төшенү юлында моңа кадәр белгәннәребезне тагын да киңәйтергә ярдәм итә. +Дөресен әйтергә кирәк, күп кенә истәлекләрдә, мәкаләләрдә кайбер кабатланулар күзәтелә. Бу гайре табигый күренеш түгел һәм ул һәр төбәкнең үз матбугаты, һәр матбугатның үз аудиториясе белән аңлатыла. Әлеге уңайдан тагын шунысын да әйтү шарт: алар аерым моментлар, детальләр белән бер-берсен тулыландыралар. Мәсәлән, "Казанда 4 нче апрель" дигән мәкаләдә язылганча, Г.Тукайның кәсәден Клячкин хастаханәсеннән алып чыгар алдыннан "берничә хәзрәт вә үзенә якын торган аркадашлары тарафыннан тәсбих тәһлил укыла". Ә "Тукаевны дәфен" дигән мәкаләдә исә бу тагын да ачыклана һәм конкретлаша: "Сәгать бер туларга чирек калганда, Зариф, Кәшшаф, Касыйм вә Борһан хәзрәтләр илә бергә кыелган халыкның бәгъзеләре тәһлил укыдылар..." +Кыентыкта кыскартулар бары тик шагыйрьнең шәхсыятенә караган моментларда гына булды. +Шагыйрь вафат булгач, замандашлары тарафыннан аңа багышлап шигырьләр язылган, бәетләр чыгарылган. Аларның барысы да Тукайга ихтирам хисләре белән сугарылган булса да, бу кыентыкка кайберләре генә кертелде, чөнки күбесенең әдәби яктан эшләнеше бик йомшак. +Рәмил Исламов: +- Мондый төр хезмәтләр Г.Тукайның тормыш юлы һәм икат эшчәнлеген өйрәнү юнәлешендә билгеле роль уйнаса да, мәсьәләнең актуальлеген һәм катлаулылыгын, киләчәктә башкарыласы тагын да күләмле эшләр торганын онытмаска кирәк. Шуңа күрә, бу хакта сүз йөртеп, И.Нуруллин узган гасыр урталарында ук болай дип язган иде: "Мемуар әдәбиятны туплап чыгарудагы беренче тәкрибә безне түбәндәге нәтикәгә китерә: бүтән классикларны әйтмибез дә инде, хәтта Г.Тукайның тормыш юлы, аның турындагы мемуар әдәбият та китәрлек өйрәнелмәгән икән. Төп сәбәп — бу эш белән шөгыльләнә торган бер гыйльми үзәкнең булмавы". Мондый фикерне соңра Татарстанның халык язучысы М.Мәһдиев тә куәтләп чыкты: "Тукайны өйрәнү буенча бердәм — Тукаеведение — юклыгы нык сиздерә. Тукай икаты белән генә кентекләп шөгыльләнүче гыйльми үзәк булса, күп мәсьәләләр уртак-күмәк көч белән хәл кылыныр иде. Мәсәлән, Пушкин йорты төсле үзәк..." Соңгы елларда бу мәсьәләнең актуальлеге хакында Татарстаннның халык шагыйре Зиннур Мансуров болай язган иде: "Югарыда әйтелгәннәрдән аңлашылганча, татар халкына шушы максатларны үзәккә алып эшләүче махсус фәнни структура кирәк, икат дөньясын ачкан саен зурая баручы шагыйребез мондый кайгыртучанлыкка бик лаек. Әгәр күпкә алга карап гамәл кылуны гәүдәләндергән шундый заманча үзәк төзелә калса, ул әдәбият һәм сәнгатебезнең башка мәшһүрләрен дә әтрафлы өйрәнергә кирлек булыр иде. Ә боларны үтәмәү — гафу ителмәслек хәл". Күренгәнчә, моннан ярты гасырдан артык элек күтәрелгән бу мөһим проблема, ни кызганыч, һаман үзенең уңай хәл ителүен көтә. +Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге хезмәт шулай ук абсолют тулылыкка дәгъва итми һәм кайбер кимчелек-китешсезлекләрдән дә хали түгелдер. Киләчәктә бу юнәлештә эш тагын да киңрәк яссылыкта эшләнер дигән өметтә калабыз. +Рамил Ханнанов: +- Олуг шагыйребез яшәгән елларда татар матбугаты дәррәү күтәрелеш кичерә, басмалар арасында үзара хезмәттәшлек һәм көндәшлек көчле була. Габдулла Тукай да аларның бик күбесенә языша, шактыенда мөхәррирлек вазифаларын башкара. Бүгенге көндә ХХ гасыр башы көндәлек матбугаты, шагыйребезнең басмаларда дөнья күргән һәр язмасы, һәр сүзе өйрәнелгән, фәнни әйләнешкә кертелгән дип әйтә алабызмы? +Зиннур Мансуров: +- Мәгълүм ки, Габдулла Тукайның бер мәкаләсендә: "Килсеннәр, ул шанлы вә намле каләмнәрен уйнатсыннар!" — дигән чакыру бар. Каләм уйнату өчен әүвәл мәйдан кирәк, алшарт мәгънәсе салынган көндәлек матбугат мәйданы. Гомумән, әдәбиятның барлык жанрлары буенча табигый үсешен газета-журналлар эшчәнлегеннән башка күзаллап булмыйдыр. Әгәр 1905-1907 елгы инкыйлабтан соң 30дан артык матбугат басмасы барлыкка килгән икән, алар милли сүз сәнгатенең яңа күтәрелешен тәэмин итүдә үзләреннән гаять зур өлеш керткән. Бу кәһәттән Габдулла Тукай да әдәбият мәйданын киңәйтү ягында торган: "Газеталар, журналларны көннән-көнгә кат-кат күбәйтик", — дигән ул. +Шөкер, ХХ гасыр башында дәррәү чыга башлаган басмаларның күпчелеге милләткә хезмәт күрсәтүне үзләренең беренчел бурычы итеп санаган. Ә каләм уйнатканда, төрлесе килеп чыга. Көндәлек матбугат белән даими язышкан чакта аралар да бозылгалый, кайберләренең иктимагый тотрыксызлыкка бирелүе милләтпәрвәр әдипләрнең гайрәтен дә чигерә. Үзара мәдхияләр укышып кына гомум тәрәккыйгә ирешеп булмый. Габдулла Тукайның аяусыз каләм очы да бик күп газета-журналларның горурлыгына тиеп киткән. Шагыйрь аларның бакчасына шактый таш атарга, бәгъзеләре белән хәтта низаглашырга да өлгергән. Аңлашыла ки, шушы чорның матбугатында Габдулла Тукайның үз әсәрләре дә, аңа турыдантуры кагылышлы төрле язмалар да байтак чыккан. Тәнкыйть мәкаләләре арасында гадел-риясыз рәвештә хөкем итүләр дә, кара буяуга өстенлек бирү гамәлләре дә еш күзәтелә. Шул заманда дөнья күргән бериш памфлет яки фельетоннарда шагыйрь икатының дәрәкәсен төшергән тупас кинаяләр дә очрый. Чүп-чар да хәтсез. Шуңа күрә аларны өйрәнү барышында үтә объектив булу, пәйгамбәрдәй шагыйрь алдында зур каваплылык тою таләп ителә. Гәрчә күкләр тарафыннан бирелгән вакыт кысса да, ул икатына карата мөмкин кадәр таләпчәнлек күрсәткән. Аеруча гомере ахырында. "Уянгач беренче эшем" мәкаләсендә ихластан бәян итеп калдырганча, Габдулла Тукай үзенең шигъри мирасына хәтта ревизия ясарга да көрьәтләгән, яратып бетермәгән кайбер әсәрләрен рухани "такмак бүлмәсе"ннән чүп-чардай себереп түккән. Үз-үзеңне аяусыз тәнкыйть итүнең мондый уникаль үрнәген шагыйрь икатын өйрәнүчеләр һәрвакыт истә тотарга тиеш. Тикшеренү принцибы күптәннән мәгълүм: Габдула Тукай ясалма рәвештә зурлауларга мохтак түгел; аның шәхесен кирәгеннән артык идеаллаштырырга да ярамый. Ул бит болай да олуг. +Зөфәр Рәмиев: +- Академик басманы, Тукай энциклопедиясен төзегәндә, бу эшкә тартылган хезмәткәрләр яңа фактларны эзләүгә шактый игътибар бирде. Ләкин бөтенесе дә табылып, тупланып, өйрәнелеп бетте дигән фикердә тормыйм мин. Тукай тормышына, туганлык кепләренә караган мәгълүматлар буенча эзләнүләр дәвам итәргә тиеш. Мәсәлән, аның Гурьевта яшәгән, аңа акчалата ярдәм итеп торган Абдуловлар турында берни белмибез. "Фикер" газетасының 1907 елгы кайбер саннары әлегә кадәр табылмаган. Аларда Тукай әсәрләре басылган булырга тиеш... +Таһир Гыйләкев: +- Язгы ташкын суы үз юлын тапкан шикелле, нинди генә идеологик чикләүләргә, кысрыклауларга карамастан, хәтта Сталинның шәхес культы чәчәк аткан дәһшәтле һәм хәвефле елларда да Тукай гыйльмияте яңа аспектларга байый. Бу Тукай шәхесе һәм икатының сихри көче һәм сүнмәс рухы белән генә аңлатыла аладыр. Тукай турында истәлекләр һәм хатирәләр тупланып басылып чыкты. Ә менә шагыйрьгә багышланган монографик хезмәтләрдән тыш, газета-журнал битләрендә чәчелеп яткан күпсанлы мәкаләләр, язмалар белән ни эшләргә?! Шагыйрьнең басылып чыккан әсәрләрен, аның икатын өйрәнүгә багышланган мәкаләләр, китаплар, исемлеген туплаган библиографик белешмәләр төзү эше, алда әйтелгәнчә, 1940 елларда башланып китә. Аны Татарстан Республика китапханәсенең директоры урынбасары А.З.Усманов, библиограф З.Ш.Хәбибуллиналар башлап кибәрә. Хәзерге вакытта Милли китапханә хезмәткәрләре матбугаттагы мәкаләләрне туплау юнәлешендә эш алып бара. Ә менә бөек Тукайга багышланганнарын кыеп, "Тукай гыйльмиятенең елъязмасы" жанрында бастырып чыгарасы иде. Мин шулай да: "Килер бер көн, Татарстанда Габдулла Тукай институты оешып, Тукай турындагы фән тагын да тармакланыр һәм тирәнәер" дигән өметтә калам, чөнки Габдулла Тукай ул мәртәбәгә лаек. +Рамил Ханнанов: +- Әйе, Г.Тукайны өйрәнү юнәлешендә аның библиографиясен төзү аерым бер тармак булып тора. Әмма, әйтергә оят, инде кырык бер ел андый төр хезмәтнең күренгәне юк. Бу хәлне ничек аңларга һәм аңлатырга мөмкин? +Рәмил Исламов: +- Габдулла Тукайның библиографиясен төзергә беренче омтылыш ХХ гасырның 40нчы елларында ясала. Аерым алганда, әдипнең тормышы һәм икат эшчәнлеге турында 4 битле белешмә 1941 елда дөнья күрә. Аннан соң 19 битле андый хезмәт Зәйнәп Хәбибуллина тарафыннан башкарыла. Шагыйрьнең фәнни нигезгә салынган беренче библиографиясен Мәсгудә Бурнашева (1907-1973) төзи. "Г.Тукай әсәрләренең һәм аның турындагы әдәбиятның кыскача библиографиясе (19071956 еллар)" дип аталган әлеге хезмәт, Хәй (Габделхәй) Хисмәтуллин (1895-1977) һәм Якуб Агишев (1889-1972) тарафыннан әзерләнеп, әдипнең 1955-1956 елларда нәшер ителгән дүрт томлы "Әсәрләр"енең дүртенче томына кушымта сыйфатында урнаштырыла. 1974 елда Казан дәүләт университеты нәшриятында "Габдулла Тукай. Библиографик күрсәткеч. 1956-1970" исемле китап дөнья күрә. +1970 елдан хәзерге вакытка кадәр Г.Тукайның әсәрләре тагын күп мәртәбә дөнья күрде, фәнни-мәдәни чаралар үткәрелде, шагыйрь икаты турында диссертацияләр якланды, хезмәтләр нәшер ителде, мәкаләләр басылды. Шуларны истә тотып, минем тарафтан әдипнең тулыландырылган яңа библиографиясе төзелде. Ул шагыйрьнең "Әсәрләре" һәм "Тормышы һәм икаты турында" дигән ике кисәктән гыйбарәт булып, икенчесе "Китаплар, монографияләр, гыйльми кыентыклар", "Диссертацияләр" һәм "Мәкаләләр" дигән өч бүлеккә бүленде, нинди телләрдә басылуларына карап аерымланды. +Шагыйрьнең әсәрләренә, аның тормышы һәм икатына багышланган фәнни хезмәтләргә яки кыентыкларга карата басылган бәяләмәләр һәр чыганак астында күрсәтелде. Бер үк чыганакның берничә мәртәбә басылу очраклары да истә тотылды. Бу укучыга аларны табып файдалануны киңеләйтергә мөмкин. +Әлеге библиографик күрсәткечтә 30га якын телдәге чыганаклар тупланды. Ул шулай ук камил тулылыкка дәгъва итми. Бу төзүчегә бәйле булмаган объектив сәбәпләр белән дә аңлатыла. Аны тагын да тулыландыру киләчәктә башкарылыр дип ышанасы килә. +Рамил Ханнанов: +- Халкыбызның меңьеллык әдәбияты бар, дип әйтәбез икән, аның бик күп өлешен шигъри сүз алып торуы һәммәбезгә мәгълүм. Шулай да әдәбият белемендә "законлаштырылмаган" бер кагыйдә яши: Тукай мәйданга килгәч, поэзия "татарлаша", шигърият кискен үзгәреш кичерә. Тукайга кадәр икат ителгән йомшаграк шигырьләрнең авторларын да без олы шагыйрьләр рәтендә күрәбез. Нәкъ менә шушы рәсми булмаган бүленеш Тукай фәне барлыкка килүгә сәбәп түгелме? Тукай фәненең бүгенге торышы, үзенчәлеге? Гомумән, Тукай икаты белем бирү системасында нинди урын тота? +Зиннур Мансуров: +- Теләсә нинди милләтнең тәрәккыятен әдәбияттан башка күзаллап булмый. Әдәбият, Казан ханлыгы вәйран ителгәннән соң, хәтта кайбер дәүләти вазифаларны да үз өстенә алган. Аның халык язмышыннан аерылгысыз рәвештә яшәп килүен Габдулла Тукай да яшьли үк нечкәләп аңлаган. Шагыйрь гасырлар буе тупланган язма мирасыбызны да нәкъ менә шундый күзлектән карап бәяләгән. "Бездә әдәбият бар, һәм дә бай әдәбият!" — дигән ул, горурланып. Тукаебыз бу уңайдан искәртүен дә белдергән: "Каләм иясе булып чыгучыларымыз күбәйсен, солдатның өстенә дә шинель, астына да шинель, баш астына да шинель дигән шикелле, алай тартсак та, шул бер-ике мөхәррир, болай сузсак та, бер-ике язучыбыз гына булмасын. Мөхәррирләр гаскәриләр кебидер: сугышка чыкканда, запас гаскәрләребез булмаса, әсир булырмыз, хур булырмыз". +Халык гаме белән яшәүче әдипне, әлбәттә, милли мәгариф мәсьәләләре борчымыйча калмый. Бу табигый да, чөнки һәрбер кавемнең киләчәген билгеләүче варислар нигез тәрбияне гомуми белем йортларында ала. Укыту барышында һәрнәрсә мөһим. Мәктәп дәреслекләренең камиллеге аеруча әһәмияткә ия. Шушы кәһәттән Габдулла Тукайның уку китапларын әзерләү эшенә алынуы милләтен ихлас кайгырткан һәрбер каләм әһеленә үрнәк булып тора. Аның халык икаты турында сөйләгән лекцияләрендә дә сүз сәнгатенең төп миссиясе басым ясап күрсәтелә. Аерым кешеләргә язылган шәхси хатларында да ул әдәбият мәсьәләләренә еш кагылып үткән. Шулай ук "Теория словесности" ише гыйльми хезмәт башкарырга ниятләп йөрүе дә, гомумән, әдәбият һәм сәнгать төшенчәләренә үзенчә шәрехләр өстәве дә безгә яхшы мәгълүм. +Ничекләр көрсенмисең, реформалар белән яшәүче ил соңгы берничә ел дәвамында "белем", "китап" кебек мөһим төшенчәләрнең "астын өскә" китерде. "Формаль" мәктәп "креатив"ка әверелде, виртуаль мөнәсәбәтләргә авышу көчәйде, зомбига әйләнү куркынычы артты. Гәрчә уку программасы, методика һәм дәреслекләр алышынып торса да, безнең белем бирү системасы камиллектән әлегә бик ерак тора. Ә милли мәгариф юкка чыгып бара. Менә шундый тотрыксыз шартларда яшь буынга бай әдәбиятыбызны, аерым алганда, Габдулла Тукай икатын яңача өйрәтү көн тәртибендә кала. +Таһир Гыйләкев: +— Тарсынмыйк, халык әйтмешли, якты кояш астында һәркемгә дә урын китәрлек. Тукай — иң беренче нәүбәттә, үз милли кирлегебездә-туфрагыбызда яралган, гасырлар буена тупланып киленгән әдәби традицияләрдә тәрбияләнгән шагыйрь. Фаразлап карыйк, әгәр дә элгәрге чор поэзиясе булмаса, Тукай кебек талантлар нинди әдәби зәминнән дым алып үсәр иде. Аннан соң йолдызның яктылыгы да бит башкалар белән янәшәдә генә чагыштырыла һәм бәяләнә ала. Татар поэзиясе үсешенә мәгълүм өлеш кертеп, шигърият күгендә үз урыннары билгеләнгән шагыйрьләргә Тукай күләгәсе төшмәсен иде. +Тукай фәне дигәндә, татар әдәбияты белемендә формалашкан гыйльми тармак күздә тотылса, бу юнәлештә аерым казанышлар булса да, әле ул үткән юл фәнни нигезгә утыртылып, тулысынча яктыртылмаган. Дөрес, алманчадан М.Фридерихның И.Гыйләкев тарафыннан рус теленә тәркемә ителгән "Габдулла Тукай как объект идеологической борьбы" (2011) дигән хезмәте шушы юнәлештә язылган. Ул хезмәттә 1910 еллардан алып 1985 елларга кадәр татар матбугатында шагыйрь хакында басылып чыккан хезмәтләр тикшерелә. Әмма хезмәт авторы алардагы Тукай турындагы бәя-хөкемнәрне дәүләтеннән мәхрүм ителгән татар милләте мәнфәгате, шагыйрьнең үз халкына мәхәббәте ноктасыннан түгел, ә дәүләтле Көнбатыш Европа гыйльми күзаллавы, Европа менталитеты яссылыгында шәрехли. Димәк, бу тармакта да эшне тизләтәсе иде. +Тукай икатында яшәеш өчен кирәк булган белемнәр һәм кагыйдәләр тулып ята. Әлеге бай хәзинә дөньяны танып-белүдә һәм бүгенге көндә бик үк модада булмаган патриотик хисләр тәрбияләүдә файдаланылырга тиеш. Мин монда Тукай үрнәгендә татар булуың белән горурлану, үзеңне милләтеңнең бер өлеше итеп тою, туган тел һәм әдәбиятны ярату кебек хисләр тәрбияләүне күздә тотам. Әмма укучылар һәм студентлар белән шагыйрь әсәрләрен өйрәнгәндә, Тукайга инсани мөнәсәбәт саклаган хәлдә, аның да кеше, кир кешесе булуын истән чыгармасак иде, ә моңа шагыйрьнең публицистик мәкаләләре, хатлары, аның турында истәлекләр һәм хатирәләр белән танышу ярдәм итә. +Рамил Ханнанов: +- Яшь буынны, кәмгыятьнең киләчәген тәрбияләүдә Габдулла Тукайның музейларына да зур вазифа йөкләнә. Без шагыйрь яшәгән чор сулышын саклый торган әлеге үзәкләрне әдип шәхесен, аның замандашларын, фикердәшләрен, профессиональ татар шигърияте башында торган Тукайның икат атрибутикасын тулаем гәүдәләндерә дип әйтә алабызмы? Соңгы елларда музейлар нинди экспонатларга баеды? Тукай музейлары заман таләпләренә ни дәрәкәдә кавап бирә? +Гүзәл Төхфәтова: +- Г.Тукайның кыска, әмма күпкырлы тормышы һәм икаты төрле елларда Татарстан Республикасы Милли музееның тарихны чагылдырган өлешендә, Казандагы Максим Горький музееның "Горький һәм татар әдәбияты" бүлегендә, Ш.Камалның музей-фатирында урын алган. +Бүгенге көндә татар халкының күренекле шагыйренә багышланган дүрт музей эшли: Г.Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы (Арча районы, Яңа Кырлай авылы), Тукаевлар музей-йорты (Арча районы, Кушлавыч авылы; юридик яктан Г.Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы составына керә); Г.Тукай әдәби музее (Казан; юридик яктан Татарстан Республикасы Милли музее бүлеге) һәм Каектагы Тукай музее (Казакъстан). Алда санап кителгән һәр музейда Г.Тукайның һәм аның чордашларының тормышын, икатын пропагандалау өлкәсендә зур эшчәнлек алып барыла; әдәби кичәләр, фәнни-гамәли конференцияләр оештырыла, күпсанлы туристлар кабул ителә; экспонатларны табу, саклау, тамашачыга тәкъдим итү өчен күп көч куела. +Экспонатлар арасында, әлбәттә инде, Г.Тукайның шәхси әйберләре зур кызыксыну уята. Алар Казандагы Г.Тукай әдәби музеенда саклана. Музей тамашачылары бөек шагыйребезнең кул кылысы тигән әйберләрен карый, аларның тарихларын ишетә ала. Шагыйрьнең аз санда сакланып калган шәхси әйберләре — бәһасез мирас. Алар арасында сәяхәтләрендәге юлдашы, камыштан үрелгән юл кәрзине; нәшир Ә.Хәсәни (1883-1934) бүләк иткән киң каптырмалары; Петербургка баргач, бу шәһәрнең истәлеге итеп сатып алган карандаш савыты; кара төстәге бәрхет түбәтәе; беренче гонорарына сатып алган кәрәч тартмачыгы; үлгәннән соң йөзеннән алынган битлеге һәм башкалар бар. +Г.Тукай әдәби музее, үз ишекләрен ачкан көннән башлап, бөек шагыйрь икатын сөючеләрне берләштергән үзәк кенә булып калмыйча, хәзерге татар сәнгате һәм мәдәнияте вәкилләренең икатын тәкъдим итә торган үзенчәлекле мәдәни учак та. Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең чордашлары Ф.Әмирхан, С.Сүнчәләй, К.Бәкер, М.Бигиев, Ә.Хәсәни һ.б. турындагы "Г.Тукай һәм аның замандашлары" әдәби-музыкаль чаралар циклы эшләп килә; Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге ияләренә багышланган кичәләр оештырыла; яңа китаплар тәкъдим ителә. Күренекле шагыйрьләр, язучылар, галимнәр белән очрашулар уздырыла. Мәсәлән, күптән түгел генә татар әдәбияты классигы Ф.Әмирханның тууына 130 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Биредә язучының "Хәят" повестеның икенче өлешеннән өзекләр укылды. Алар, музей хезмәткәрләренең тырышлыгы белән гарәп графикасыннан кириллицага күчерелеп, кәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителде. +Шулай ук музейда балалар өчен Тукайның әкият геройлары белән мавыктыргыч уеннар, музей бәйрәмнәре, интерактив экскурсияләр оештырыла. Г.Тукай әдәби музее экспозициясе буенча, "Г.Тукайның тормышы һәм икаты", "Г.Тукай сәяхәтләре", "Шагыйрьнең балачагы"на багышланган экскурсияләр үткәрелә. Шулай ук музей Казанда Г.Тукай белән бәйле биналарны күрсәтү максатында — "Нурлы Казан" һәм Татарстанда шагыйрьнең тормышы һәм икатына мөнәсәбәтле истәлекле урыннар белән таныштыруга багышланган "Шагыйрь бишеге" дип аталган экскурсияләр тәкъдим итә. +Г.Тукай әдәби музее, шагыйрь яшәгән чор сулышын саклый торган үзәк буларак, халыкны елдан-ел күбрәк кабул итә. Шагыйрьнең, аның замандашларының, чордашларының икаты, тормышы белән танышырга теләүчеләр Татарстан Республикасының, Россиянең төрле почмакларыннан килә. Чит илләрдән, аерым алганда, Төркиядән, Кытайдан, Финляндиядән, Америкадан, Австралиядән һ.б. килгән туристларның саны да арта бара. +Бүген Г.Тукай әдәби музее заман таләпләренә кавап биргән экспозиция булдыруны, музей урнашкан, XIX йөзнең кабатланмас гүзәл архитектура истәлеге булып торган, халык телендә "Шамиль йорты" дип йөртелгән бинага ремонт ясауны таләп итә. Бүгенге көндә яңа экспозициянең концепциясе әзер. Яңа экспонатлар туплау эше бара. Г.Тукай тормышы һәм икатының бүгенге көнгә кадәр күләгәдә калган яклары да яктыртыла. Мәсәлән, Тукай һәм дин мәсьәләсе, шагыйрьнең жандармерия тарафыннан күзәтү астында тотылуы, ХХ гасыр башында цензура һ.б. +Зиннур Мансуров: +- Хаклы рәвештә милли символыбызны гәүдәләндергән Габдулла Тукай инде бер гасырдан артык милләтенә хезмәт итә. Аның биниһая зур әдәби мирасы байтак буынны тәрбияләүгә өлеш кертте. "Туган тел" шигырен гимндай итеп кырлыйбыз. Дөнья халыклары арасында үзенең лаеклы урынын даулауда шагыйрь алыштыргысыз төстә милләт әйдаманы вазифасын башкара. Аның алгарышка игелекле йогынтысын бәһаләп бетерү мөмкин түгел. Без Габдулла Тукайга карата бурычлы икәнлекне онытмасак иде. Менә шундый бөек затның Казандагы музеен төзек хәлдә тотмау, гомумән, музалар әхрамына тиешле хөрмәт күрсәтмәү бернинди кысага да сыймый. Түшәмнән дым сарку аркасында барлыкка килә торган гөмбә-күгәрекләрне "бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы" тормышта да күп күргән. "Болгар"ымыз бардыр", дип язган шагыйрь. Әмма Габдулла Тукайның йөрәк кылысын сеңдергән әлеге кунакханә, озак еллар дәвамында юньле-башлы ремонт ясалмыйча, халык күзе алдында вәхшиләрчә кимертеп ташлау хәленә киткерелде. Клячкин хастаханәсенә кергәнче шагыйрьне сыендырган "Амур" да (1912 ел ахырыннан 1913 елның 26 февраленә кадәр) чын мәгънәсендә тарихи әһәмиятле урын булып саналмый. Мондый статус аңа бирелмәгән. Хәзерге Казан яшьләр театры, элекке Купеческое собрание йортына (Островский урамы) кичекмәстән түбәндәге эчтәлекле истәлек тактасы урнаштырырга кирәк: "Бу бинаның сәхнәсеннән 1908 елның 14 октябрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай үзенең атаклы "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" поэмасын укыган". Шушы хакта күптән язып чыксам да, бу тәкъдим әле һаман гамәлгә ашырылмый. +Кайчак гарьләнеп куясы килә. Бездә Е.Боратынский, М.Горький, Я.Гашек, Я.Купала, Б.Пастернак, аталы-уллы Аксёновлар һ.б. күренекле шәхесләргә бәйле музей биналары чагыштырмача төзегрәк тотыла, Г.Тукайның Казандагы әдәби музеена исә Татарстан башкаласына туктаусыз килеп торучы чит ил кунакларын алып керергә дә оят. Милли символыбызны гәүдәләндергән затка өстенлекле мөнәсәбәт булырга тиеш. Рухи зурлыгыбызны күрсәткән хәтер мәгарәләре халыкны һәрьяктан үзенә кәлеп итсен. Хәзер инде музей технологияләре нык үсте, заман таләпләрен истә тотып, Г.Тукай музейларындагы экспозицияне өр-яңадан камилләштерү сорала. Хәтер битарафлыкны кичерә алмый. Бөек шагыйрь рухы безгә рәнки күрмәсен. +Рамил Ханнанов: +- Тукай гасыры дәвам итә... Шигъриятебездә, әдәбиятыбызда "Тукай традицияләре" дигән төшенчә бар. Тукайны укып, күпләр илһам ала, аның фәлсәфәсен аңларга омтыла. Халык шагыйребез Зиннур Мансуров "Тукай кодексы"н булдырды, "Тукай белән әңгәмәләр" дә дөнья күрде. Инде Тукайның һәр сүзе кат-кат тикшерелде кебек... Алга таба без төрки дөньяга гына түгел, дөнья әдәбияты аренасында мәгълүм шагыйребезне өйрәнүне кайсы юнәлештә алып барырга тиеш? Өлкән буын "тукайчы"лар эшчәнлеген кемнәр дәвам итә? +Таһир Гыйләкев: +- Әлбәттә, Тукайны өйрәнү юнәлешен билгеләгәнче, "тукайчы"лар эшчәнлеген кемнәр дәвам итәр дигән сораудан башлыйсы килә. Чыннан да, бу мәсьәләдә хәлләр шәптән түгел. Гомерләрен Г.Тукай чоры әдәбиятын, шагыйрьнең тормыш сукмакларын һәм рухи мирасын, аның әдәби-мәдәни даирәсен кентекләп өйрәнүгә багышлаган дистәләгән галимебез юк инде. Бүгенге көндә Тукай фәнен яңарту, аның мирасын барлап, янәдән халыкка кайтару юлында нәтикәле эшләгән галимнәребезнең дә күбесе — өлкән буын вәкилләре. Әмма бу Тукай гыйльмиятенең генә факигасе түгел, татар әдәбият белеме дә шул хәлдә. Тагын да тирәнрәк уйласак, бу мәсьәлә татар фәненеке генә дә түгел. Бу — хәзерге гуманитар фәнни юнәлешнең глобаль проблемасы. Базар кагыйдәләре белән бернинди алыш-биреше булмаган фундаменталь фәннең элекке кадерен һәм дан-шөһрәтен кайтармый торып, әдәбият белеменең дә, Тукай фәненең дә киләчәге бик шөбһәле. Заманнар бик үзгәрде, милләткә хезмәткә һәм Тукайны өйрәнүгә үзләрен корбан иткәннәр яки корбан итәргә әзер торучылар аз! Ә әдәбият галимен һәм шул исәптән "тукайчы"ны да бер-ике ел эчендә генә әзерләп булмый. Әдәбият гыйлеменең төп һәм ярдәмче тармакларыннан комплекслы белемгә ия булган белгеч-галим генә бу юнәлештә билгеле бер уңышларга ирешә ала. +Габдулла Тукай икатының идея-эстетик казанышларын һәм рухи кыйммәтләрен, башка әдәбият гыйлемнәре һәм мәдәниятләре кочагына атмыйча, милли тамырларыбыз белән бәйләнештә, үз кирлегебездә бәяләсәк иде. "Тукайны Лондон, Нью-Йорк белән түгел, бәлки үзебезнең Казаныбыз белән үлчә"сәк иде. Соңгы фикер, халык язучысы М.Мәһдиев әйткәнчә, "минеке түгел, татар халкының бөек улы Камал Вәлидинеке". +Зөфәр Рәмиев: +- Әйе, Тукайга без һаман да бурычлы. Эшләнәсе эшләр дә шактый. Аның фәнни библиографиясе эшләнмәгән, вафатыннан соң узган йөз ел эчендә чыккан төрле-төрле истәлекләрнең барысын да эченә алган, кентекле комментарийлар белән аңлатылган истәлекләр китабы да (бәлкем, берничә томда) басылганы юк әле (элек, совет чорында чыккан өч китап бик кимчелеклеләр). И.Нуруллинның "Күренекле кешеләр" сериясендә дөнья күргән китаплары да беркадәр искерде. Шагыйрьнең фәнни биографиясен дә булдырасы иде. Тормыш һәм икат елъязмасын да тулыландырасы бар... +Рәмил Исламов: +- Әйе, шагыйрь икатын өйрәнү дәвам итә. Соңгы елларда көндәлек матбугатта Габдулла Тукайга багышланган шактый гына яңа материаллар дөнья күрде. Шөкер, алар Татарстан китап нәшрияты тарафыннан аерым кыентык итеп нәшер ителде. Ул — Габдулла Тукайның тормыш юлын һәм икат мирасын максатчан өйрәнү юнәлешендә соңгы вакытларда алып барган эзләнүләр нәтикәсе. +Укучыга тәкъдим ителгән бу кыентыкта — чит илләрдәге, аерым алганда КХРның Шенкаң-Уйгыр автономлы районы көндәлек матбугатында шагыйрьгә багышланган мәкаләләр; әдипнең хәзерге вакытка кадәр ачыкланмый килгән һәм башка фотолары, 1910 елның 15 апрелендә "Шәрык клубы"нда аның тарафыннан укылган "Халык әдәбияты" дигән лекциягә керү билеты һәм ул ядкярнең иясе; әдипнең 1912 елгы яз-кәй айларында Казан-Уфа-Петербург-Троицк-Казан маршруты белән йөреп кайткан тарихи сәфәрләре; вафатыннан соң аны соңгы юлга озатканда катнашкан имамнар һәм кайбер шәхесләр; искә алу кичәләре һәм шундый мәдәни чараларның чит илләрдә басылып чыккан мәкмугасы; Г.Тукайның икат үзенчәлекләре; аның тормыш юлын һәм әдәби эшчәнлеген өйрәнгән аерым галимнәр; кайбер дөреслеккә туры килмәгән язмалар; истәлекләр сөйләп калдырган кешеләренең күмәк фотосы һ.б. бик күп материаллар. +Алар үз вакытында "Мәдәни комга", "Кызыл таң", "Мәгърифәт" газеталарында, "Научный Татарстан", "Тулпар" журналларында, Г.Тукай юбилейларына багышланган фәнни кыентыкларда дөнья күреп, укучыларда зур кызыксыну уятты. +Әлеге һәм киләчәктә табылуы ихтимал булган башка материаллар Г.Тукай турында алга таба дөнья күрәчәк яңадан-яңа хезмәтләр әзерләгәндә кыйммәтле чыганак булырга мөмкин. +Бу кынтыкны нәшер итүне гамәлгә ашыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшинга, нәшриятның баш мөхәррире Ленар Шәехкә, мөхәррир Венера Камалиевага һәм башка хезмәткәрләргә зур рәхмәтемне белдерәм. +Алия Мөбарәкшина: +- Октябрь революциясенә кадәрге әдәби тәнкыйтьтә шагыйрьнең тормышы һәм икаты шактый тәфсилле өйрәнелде һәм Тукай милли шагыйрь, халык шагыйре буларак бәяләнде. Советлар дәверендә исә Тукай мулла улы, дини мотивларны кырлаучы дип, аңа шактый ташлар да ыргытылды. 20-30нчы еллардагы тоталитар дәвер тәнкыйтьчеләре шагыйрь икатын, нигездә, пролетариат диктатурасы, сыйнфый көрәш күзлегеннән бәяләде. Совет чорында Тукай фәненең үзәгендә Г.Халит һәм И.Нуруллин кебек олуг галимнәр торды. 60 нчы еллардан башлап Тукайның сатирасын төрки әдәбиятлар белән багланышта өйрәнүгә игътибар артты (Р.Ганиева хезмәтләре). Тукай поэзиясе рус әдәбияты яссылыгында Р.Башкуров, И.Пехтелев хезмәтләрендә тикшерелде, ә шагыйрьнең лирикасын, публицистикасын яктыртуга Н.Лаисов һәм Ф.Әгъзамов зур өлеш кертте. Тукайның икат биографиясен, шигърияте үзенчәлекләрен, образ-сурәтләр дөньясын өйрәнүдә Т.Галиуллин, Ф.Галимуллин, Х.Миңнегулов, М.Бакиров, Н.Хисамов зур көч куйдылар. Тукай шигъриятенең текстологиясен, басмаларын матбугатка әзерләү, персональ энциклопедиясен төзү буенча З.Рәмиев эшчәнлеген аерып күрсәтү мөһим. Урта буын галимнәреннән Д.Заһидуллина әдипнең фәлсәфи карашларын, Т.Гыйләкев шагыйрьнең тәнкыйди эшчәнлеген, Н.Йосыпова (Гафиятуллина) татар шигъриятендә Тукай образының гәүдәләнешен яктырткан хезмәтләр бастырдылар. 2013 елда Д.Абдуллинаның Тукай икатын Коръән тәгълиматы, Ислам мәдәнияте белән багланышлар яссылыгында тикшергән китабы дөнья күрде. +Бүгенге көндә яшь галимә Әлфия Конова Тукай әсәрләренең рус, төрек, инглиз телләренә тәркемәләрен тикшергән кандидатлык диссертациясен язып төгәлләде. Ландыш Тимерова Тукай икатын өйрәнүгә күп көч куйган галим И.Нуруллин эшчәнлеге турында диссертация язуга алынды. +ХХ гасыр азагы — ХХI йөз башында Тукай икатын төрек әдәбияты белән багланышлар яссылыгында өйрәнү канланып китте. Тукай шигырьләрен төрекчәгә тәркемә итү, аның хакында хезмәтләр язуда Ф.Өзкан, М.Акбаш, М.Өнәр, Ф.Кутлу кебек галимнәр аеруча тырышлык күрсәттеләр. Азәрбайкан галимнәре һәм язучылары да тәркемә өлкәсендә зур эш башкардылар. Мин үзем дә Тукай икатын төрек мәдәнияте һәм әдәбияты белән бәйләнешләр яссылыгында тикшереп, кандидатлык диссертациясе язу белән мәшгульмен. +Гомумән алганда, ХХI гасырда Тукай турындагы фән, социализм дәвереннән килгән идеологик күрсәтмәләрдән акрын-акрын арынып, шагыйрь икатын фәлсәфи, әдәби-эстетик яссылыкта объектив өйрәнүгә таба хәрәкәт итә. +Зиннур Мансуров: +- Мәшһүр затларның рухани дөньясын азаккача ачып бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә Габдулла Тукайның әдәби мирасын өйрәнү безнең өчен һәрвакытта да актуаль булып кала. Бу максаттан шагыйрьнең тормыш юлы һәм икаты буенча даими нигездә тикшеренүләр алып бара торган "Тукай үзәге"н булдыру, анда ХХ гасыр башы әдәбиятының башка күренекле вәкилләре эшчәнлеген дә өйрәнү алга карап гамәл кылуыбызны күрсәтер иде. Әйе, безнең хәзер "тукайчы"лар буынында да бик үкенечле өзеклек сизелә башлады. Узган гасырның 60-70 нче елларындагы галимнәр плеядасы, әлеге фәнни юнәлешнең фанатиклары юк инде. Мондый стратегик мәсьәләләрдә гамьсезлек күрсәтергә ярамый. Югарыда атап үтелгән мөстәкыйль фәнни-тикшеренү учреждениесе, һичшиксез, кадрлар әзерләүне дә игътибар үзәгенә алачак. +Бүгенге заманда Габдулла Тукай дөньясын, әйе, төрле яклап өйрәнү таләп ителә. Бу юнәлештә фәнни-популяр хезмәтләргә дә ихтыяк зур. Шулай ук традицион булмаган кайбер алымнарга да үз мөмкинлекләрен ачар өчен шартлар тудырылырга тиеш. Мәсәлән, минем "Тукай белән әңгәмәләр" китабым дөнья күрде. Ошбу үзенчәлекле проектны гамәлгә ашырганда, үтемле саналган әңгәмә шәкеле файдаланылды. Моның ише ысулның отышлы ягы шунда: ачыктан-ачык фикер алышу барышында сөйләшү үзәгендә торган шәхеснең асылы чагыштырмача тизрәк ачыла, гәпләшү дәвамлы һәм гамьле булса, кешенең үз авызы белән әйткән чын-хак сүзләреннән халык яшәешенең тулы картинасы күзаллана. Ә менә тематик сөйләшүләрдә Габдулла Тукайның аерым әһәмиятле мәсьәләләргә карата белдергән тирән мәгънәле фикерләре шундый күләмдә бергә кыела ки, мәгънәви сөземтәләрдән хасил булган мондый канатлы гыйбарәләрне әдипнең биниһая олы икаты катламнарыннан махсус эзләп табу шактый кыенга килер иде. Әлеге китапта тәкъдим ителгән "Тукайча татар кодексы" да моңарчы күрелмәгән яңалык буларак кабул ителер дип уйлыйм. +Бөек шагыйребез Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү юнәлешендә тормышка ашырылуны көткән кызыклы идеяләр байтак әле. Әйтик, безне инде бер гасырдан артык рухландырып торган "Туган тел" шигыренә башкалабыз үзәгендәге Бауман урамына куяр өчен уникаль һәйкәл эшләп була. Әлеге комплекс болайрак күзаллана: мәрмәр паннода "Туган тел" татар, рус, инглиз һ.б. телләрдә уеп язылган; аның алдында милли киемдә яшь ана басып тора; халкыбызның дәвамчысын гәүдәләндергән малай, чүгәләп, татарча язылган шигырьне укый... +Мәгълүм булганча, "Туган тел" элекке мәктәп-мәдрәсәләрдә балаларның яраткан шигыренә әверелгән. Аны уку елы башлану һәм тәмамлану тантаналарында да, төрле бәйрәмнәрдә дә хор белән кырлау гадәткә кергән. Шигырь буларак та ул әледәнәле яңгыраган. Сорау туа: бүгенге мәктәпләрдә үткәрелә торган татар теле дәресен нигә "Туган тел"не кырлау белән төгәлләмәскә икән?! Габдулла Тукайның туган көне яки юбилее вакытында аны хезмәт коллективларында да, шулай ук хакимият оешмаларында да, хәтта ки Татарстан Дәүләт Советы сессияләрендә дә бергәләп кырларга мөмкин ләбаса. Ана теле мәсьәләләренә игътибар көчәеп, дәүләт теленә ихтирам артыр иде. +Әгәр Габдулла Тукайны чын-чынлап яратуыбызны расларга теләсәк, шагыйрьне зурлауның башка мөмкинлекләре дә күренеп тора. Әйтик, "Әкият" Татар дәүләт курчак театрына аның исемен бирү мондый гамәлләр мантыйгына һәрьяктан да туры килә бит! Ошбу сөекле затка мәхәббәт сабыйлыктан бөреләнә башлар иде. Өстәвенә театрның ерактан тартып торган мәһабәт бинасында Габдулла Тукай икаты геройларының музеен оештырырга мөмкин. Иманым камил, мондый үзенчәлекле экспозиция балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә гаять кызыклы булачак. Кот очырырдай балавыз карачкыларга багып, "ужастик"лар белән кенләнсәк, дөрес тәрбия алып булмас бит. +Еллар үткән саен, күбрәк инана барабыз: Габдулла Тукай безне рухи әләмчедәй киләчәккә әйди, зур тарихлы татар халкын бөтен дөньяга таныта, көрәш рухы белән сугарылган икаты белән милләтебезнең лаеклы дәвамчыларын тәрбияли. Мондый мөбарәк затлар бик сирәк була. Безгә насыйп кылынган бу изге хәзинәдән, рәхмәтле мөнәсәбәтебезне белдереп, мөмкин кадәр тулырак файдалана белү лазем. +Рамил Ханнанов: +- Тулы кавапларыгыз өчен зур рәхмәт! +Рамил ХАННАНОВ әзерләде. +ӘДӘБИЯТ ЕЛЫНДА — ТАТАР ШИГЪРИЯТЕ +Әдәбият турында сүз алып бару киңел түгел. Шигърият турында бигрәк тә. Бүген шундый юлны сайлармын дип торам: 2015 елда "Казан утлары"нда басылган әсәрләрнең китешсезлекләрен ачуга күпмедер урын бирсәм дә, тәнкыйть объекты сыйфатында үзем чын икатчы санаган каләм ияләренең генә тупланмаларын, анда да күңелемә ятканда, югары сәнгати дәрәкәдә язылганда һәм укылышлы булганда гына, аерып алырмын, игътибарыма лаек булмаган күп әйберне читләп узармын. +Кулымда — гыйнвар саны. Гадәттә, беренче номерны зарыгып көтеп алам. Ул, һәрбер Яңа елдай, ниндидер өметләр, ышанычлар уятыр кебек. Хәер, мөстәкыйльлеге тартып алынган милләтләргә арт белән торган иктимагый-сәяси яшәеш шартларында әдәби сүзнең журнал сыйфатында чираттагы елда да өйләребезгә үтүе — үзе үк сөенеч түгелмени?! Теләгең фәрештәләрнең амин дигән чакларына туры килде, дигәндәй, гыйнвар саны танылган каләм ияләребез әсәрләре белән ачыла да. Шулар арасыннан канга май булып яткан шигъри гөләндәм, әлбәттә — Ркаил Зәйдулланыкы. Аның ирекле үлчәмдәге тәүге әсәре хәтта беренче юлыннан ук алтмышынчы елгыларның шигъри экспериментларын күз алдына бастыра. +"Кояш эзе"н укыганда, ни сәбәптәндер, узган гасыр уртасында үтә заманча шигърияткә юл ачкан Роберт Әхмәткановның туган ягына ашкынган кеше образын тудырган "Кәяүле күбәләк" шигыре хәтергә килде. Югыйсә анда кәйге кырболыннарның каны — туган ягына талпынып очкандай кайткан кан иясе булса, монда кышкы кырлар бизәге — кар өстеннән йөгергән кояшлар. Хушбуй исләрен, буяу төс-төсмерләрен уйлап табучы һөнәр иясе "Кояш эзе" турында сөйләсә, модага кергән төшенчәләр кулланып: "Мин тасвирларда, һава тынлыгында, шигъри сулышта канга сөекле ноталар күрәм", — дип әйтер иде. Югалтулы табышлар монда, усал буран алып килгән һәм калдырып киткән гүзәллек. Кояш булып, кар өсләрендә яктылыкка, сафлыкка омтылышлар уйный сыман. Ни сәбәп, дигән идем дә... төрле күләмдә булуларына карамастан, яңгырашта уртаклык күпмедер бар, икесе дә күңелнең нечкә кылларына чиртә икән! +Тәүге ике юлда күзалланган табигать фрагменты — башка күренеш-предметларны тәмам юкка чыгарган, карашка пәрдә тарткан "тоташ буран" сурәте яңа көннең — тынычланып калган кырның аз детальле, әмма тулы тасвиры янәшәсенә куела бу әсәрдә. Чираттагы "Кәлил" шигыре алдагысына төп компоненты диңгез төшенчәсе булган метафора ярдәмендә ялгана. Беренчесендә — киң кырларны аңлаткан "кар диңгезе", ә икенчесендә иктимагый барыш, сәяси вазгыятьне белдергән "мәрхәмәтсез диңгез" троплары гына да шагыйрьнең борынгыдан килгән образларны яңа текстларга уңышлы трансформацияләвен күрсәтә. +Әсәрнең Дәрдемәнд икаты белән текстара бәйләнешләре ачык тоемланса да, автор шигърият корифеебызны идея эчтәлегендә дә, формада да кабатламый. Шигырьдән "ил корабы" куелган шартларның гасыр башыныкына караганда күпмедер аерымлы булуы күренә. Икенче яктан, замандаш шагыйрь "милләт (ил) чарасызлыгы" темасын бөтенләй башка якка борып кибәрә: "Иң мөкатдәс канны таләп итә! / Чын шагыйрьнең фидаи чагы / Давылга тиң. / Көтә аны диңгез — / Мәңгелекнең салкын кочагы". +Илне богаулардан фидаиләр чыгара ала, ди Ркаил. Строфаның Чын шагыйрь хакындагы күпмедер пафослы һәм оптимистик та яңгыраган юллары аннан соңгыларының өшеткеч мәгънә-аһәңнәренә чәлпәрәмә килә. +"Кәлил" көтелмәгәнлеге белән кызыклы. Монда интонация дә, фикер дә теге яки бу урыннарда кискен үзгәреп китә. Беренче строфадагы диңгез образының эчке мәгънәсен укучы үзе уйланып ачса, икенчесен автор аныклавында аңлый. Күрәбез ки, шигырьнең үз эчендә дә диңгез образы мәгънә үзгәрешләре кичерә. Текстны хәтта аңа куелган атама да көтелмәгәнрәк эчтәлеккә ия итә. Әгәр аны игътибарга алмасаң, әсәрнең гомуми мәгънәсеннән тәэсирләнерсең, игътибарга алсаң, сиңа тәэсирне хәтереңне яңарткан тарихи хәлләр дә бирергә мөмкин. +Шигырьгә нинди исем куелуга бәйле рәвештә, гомумиләштерелгән фикерләрнең мәгънә киңлеге һәм эчтәлеге үзгәрә. Ркаил әсәрне "Кол Гали", "Тукай", "Зөлфәт" һәм башка фидаи шагыйрьләр исеме белән дә атый алыр иде. Ул чагында атамага сайланган шәхесләрнең биографиясе, алар яшәгән чор вакыйгалары гомуми эчтәлеккә, һичшиксез, икенчерәк мәгънә төсмерләре өстәячәк. +Текст ике өлештән тора. Беренчесендә доминанта төшенчә урынында корбан метафорасы килә. Икенче строфа әлеге "корбан"ны, сыйфатламаларын санау юлы белән, күпмедер тәгаенләштерә: "иң мөкатдәс кан", "фидаи", "чын шагыйрь", ә инде әсәр исеме аның чынбарлыктагы бер үрнәген атый. Күрәбез ки, текстны аныкланмыш төшенчә һәм аның сыйфатламалары да бербөтен итүдә катнаша. +Бәйләгеч мотивлар, текст кече күләмле булуга карамастан, аталганнарыннан тыш та китәрлек. Шулардан, әйтик, икенче строфада да кулланылган диңгез образы шулкадәр көчле мотивлаштырылган. Бердән, зур сулар — реаль чынбарлыкта да упкын, йоткын. Диңгез метафорасында чагылыш тапкан иктимагый көрәш, тормыш та кешене юкка чыгарырга мөмкин. Автор алга таба шул мәгънәне тирәнәйтә дә. Дөрес, ул син көткәнчә, давыл булып, "ил корабы"н ярларыннан кубарырга тиешле шагыйрь образын тасвирлауны өзә, аны көрәштә күрсәтми, укучыны тиз генә шул гамәлләр нәтикәсенә — факигагә күчерә: инде диңгез образын Үлем төшенчәсе, Мәңгелек метафорасы итә. Әйе, әсәрнең һәр юлы сиңа сюрпризлар әзерли. +Текстны өлешчә анализлауның бер юлын күрсәтеп узсам да, Ркаил шигырьләрен таркатасы, бүләсе килми. Аларның өлешләрен табу мөмкин булса да, гади укучыга шуларга төртеп күрсәттеңме, аның күңелендә уянган бөтенлек хисе челпәрәмә килер кебек куркыта. Камиллекне, әйтик, Алла яраткан гүзәл туташны өлешләргә таркатып мактый башласаң, ул, һичшиксез, борынымны матур, диде, калган кирләрем ямьсезгә микән әллә, дип борчылачак. Чын гүзәллек — бөтенлектә генә гүзәлдер. Бу уңайдан, "Кәлил"нең шигъри миниатюра икәнлеген әйтеп узыйм. Һәр юлы соң дәрәкәдә эшләнеп беткән, тулаем камил һәм тирән мәгънә эчтәлегенә ия әсәрләрне аңлатучы миниатюра иң авыр формалардан санала. Аны бары тик Гомәр Хәйям, Анна Ахматова, Дәрдемәнд кебек зур талантлар гына яза ала дип уйланыла. +Тупланмада беренче әсәр хәрәкәтчән күренеш тудырса, шагыйрь үзе киндердә пумала уйнаткан рәссамга охшап калса, чираттагыларында сүз кәмгыять барышы, халыкка хезмәт иткән шәхеснең теге яки бу пландагы ялгызлыгы, шигърият тирәсендә бөтерелә, әмма, әсәрдән-әсәргә күчә-күчә, автор барыбер дә гомумиләштерелгән бер сурәт тудыра. Ул — Чын Шагыйрь образы. Аерым-аерым вакытларда икат ителгән текстларны бер учмага кыеп тотарлык һәм әлеге образны да күпмедер күзаллатырлык кайбер юлларны укып китик әле: "Чын шагыйрьнең фидаи чагы / давылга тиң" ("Кәлил"); "Татар шагыйрьләре китә, ком шуышкан шикелле", "Китә шагыйрьләр... Калдырып / Илнең анчак түрәсен" ("Татар шагыйрьләре"); "Шигырь укыгандай укыйм / Карда калган эзләрне!" ("Аучылар өе"). Күргәнегезчә, соңгы шигырь аз гына тематик оядан читтәрәк тора, ул тормышны — шигърияткә, шигъриятне тормышка башка яссылыкта һәм бик үзенчәлекле якынайта. Мин-укучы да шагыйрь канлы аучы, аучы канлы шагыйрь турында уйлар дәрьясына чумам. +"Дөньяда берни үзгәрми" тупланмасына караган соңгы әсәрләрдә сүз мәхәббәт, хатын-кыз турында бара, әмма хикәяләүче-тасвирлаучыда шагыйрь образын, хәтта ки Ркаил прототибын күрәсең. Ул шулай булмаганда да, укучы, автор үзе турында яза икән, дип уйласа, әсәр тасвирламаларына, лирик миннең хис-кичерешләренә ышана. Ркаил икат иткән интим лириканың ышандыргыч көче гаять тә зур икән. Моның төп сәбәбе: тасвирларның абстракт түгеллегендә һәм һәр әсәрдәге "мин"нең артык сизгер, нечкә тоемлы булуында. "Кил", "Ләйсән" һәм башка шигырьләр, читтән күзәткәндә, кайчагында тупасрак тоелган, кыланышлары күңелемә ятып ук бетмәгән Ркаил канында нинди нечкә һәм никадәр мул хисләрнең чыгарга кай көтеп ятканлыгын ачык күрсәтә. +Тупланмадагы аерым бер әсәрләр, әйтик, Р.Харистан эпиграф алып язылган "Дөя" шулай ук Ркаил икатында автобиографизм моментлары барлыгына ачык ишарәли. Бүгенгенең иктимагый-әдәби тормышыннан ерак укучы бу әсәрдә бер нәрсә күрер, ә шуның уртасында кайнаганы — икенчене. Эпиграфны, мәсәлән, кайсыдыр галим, әсәр идеясенә алып чыгучы фәлсәфи ачкыч, дип билгеләр яисә автор каләмдәше сүзеннән этәрелеп яңа шигырь язган, дип уйлар. Мин исә бөтенләй башка нәрсәләр аңлыйм, шигырьне Р.Зәйдулланың каләмдәшенә — сүзләренә дә, гамәлләренә дә кавабы кебек кабул итәм. Әнә шуңа күрә дә, киләчәк буыннар безнең бу асмәгънәле дә, күпмедер төрттергән дә әсәрләребезне төбенә үк төшеп аңлар микән, дип баш ватам. +Дөресен әйтим: элек Ркаилнең интим шигъриятенә әллә ни исем китми һәм күбрәк иктимагый лирикасын укый идем. Аның бу сандагы балаларча садә, үсмерләрчә хыялый, без югалта барган сафлыкка алып кергән шигырьләре әллә нишләтеп кибәрде. Р.Зәйдулла әсәрләрен укып чыккач, күңелемдә бер сорау туды, журнал ел башында алган бу сәнгати биеклекне ахыргача тота алыр микән?.. +Ркаил укучыга әле генә, шагыйрьнең кыйбласы — милләт булырга тиеш, дип әйтсә, Илдус Гыйләкевнең поэтик тупланмасына, аның фикерен дәвам иткәндәй, "Һәр милләтнең үз кыйбласы" дигән юллар алып керә. Илдус аганың шигырьләре кыйнак, безне төп темадан еракларга алып китми, тегендә-монда тарткаламый, эзлекле рәвештә, нәтикә-фикергә, бер йомгакка чорналган, өзелгәләп бетмәгән сүз кебенең ахырына илтә. Әлеге фикер күпчелек очракта төп өлештән өчнокта ярдәмендә аерылып куйган икеюллык рәвешендә оеша. Шагыйрьнең кече күләмле памфлетларына да шушы ук сыйфат хас, ягъни соңгы икеюллык белән автор төп фикерне төйнәп куя. +Рәис Сафин икатында Урта гасыр шигъриятебездән килгән әдәби чаралар яңарыш таба. Аларда яшәү, гамәл, сабырлык, дин һ.б.лар турында уйланулар бар. Мин бу тупланмага, бәлки, тукталмас та идем, укучы колагына шуны әйтәсем килде: саф татар ислам мәдәниятендә шигърият бүген сан һәм сыйфат үзгәрешләре кичерә. Суфичылык шигърияте, дини-дидактик әдәбият күләм ягыннан зурая, әмма ул, Г.Сәлимов кебек аерым талантлы авторларныкын исәпкә алмаганда, бу яссылыкта Урта гасырлар шигърияте ирешкән биеклектән күпкә түбән. Еш кына икатчыларга дөньяви белемнәр китмәгәнлек күренә. Кайберләренең мәдрәсәләрдә белем алуларына һәм борынгы әдәбиятны өйрәнүләренә карамастан, әсәрләренә форма камиллеге хас түгел. Шул ук вакытта заманча образлылык, читләтеп әйтү дә китенкерәми. Әгәр ислам тәгълиматын алга сөргән һәм тәрбияви эчтәлеге тирән шигърият яңара икән, бик хуп, әмма ул үз заманына лаеклы, гади халык, дини кешеләр генә түгел, башкалар да укырлык, аларны камиллеге һәм актуальлеге аша ислам мәдәниятенә тартырлык, һич югы күпмедер якынайтырлык булырга тиеш. +Р.Сафин күтәргән проблемалар заманчалыгын югалтмаса да, әсәрләренең беренче юлларыннан ук күпчелек укучы атлыгып укып китәр дип уйламыйм. Икатын бүгенге укучы яратсын өчен, аңа йә пафосны үзгәртергә, йә тормышчанлыкны арттырырга, һич югы әдәби детальләрнең үзенчәлеклеләрен табарга кирәк, шома ритмик яңгыраш турында уйланасы урыннар да очрый. "Әйләнеш" шигыреннән һәр тәнкыйтемә кавап бирерлек бер строфа китерәм: "Дөньяда бар рәхимсезе, бар күнсезе — / Кеше рәвешендә булган хәшәрәтләр. / Байлык колы булып йөргән шул явызлар — / Тереклеккә китерәдер һәлакәтләр". +Күргәнегезчә, текстның цезураларга — ритмик буыннарга бүленеше турында уйланылмаган. Шигырь юлын өлешләргә таркаткан медиананың тәүгесе "рәвешендә" сүзенең икенче икегеннән соң килә, шунлыктан "-шендә" чираттагы буынныкы булып китә. Бу күренеш кече синтагматик берәмлекне — ике сүздән оешырга мөмкин семантик-грамматик-фонетик берлекне кимерә. Традицион калыптагы шигъри әсәрнең ритмик яңгырашында просодик чараларның, ягъни пауза һәм икек төрләренең беренче планда торуын онытмыйк. "Әйләнеш"не, чагыштырмача яңгырашлы итеп, заман куйган форма таләпләренә, мәгънәгә игътибар итмәгән, борынгыдагыча ритмик буыннарга, әсәр мәкаменә ияргәннәр генә укый ала. +Кәмилә Әхтәмованың "Кешелекне ничек югалтмаска?" соравына кавап рәвешендәге тупланмасының Р.Сафинныкы янәшәсендә килүе аклана. Ул шул ук традицияләрнең заман әдәбиятында ничек яңара алу мөмкинлекләрен ачык күрсәтә. Кәмилә икатында суфичылык шигъриятеннән килгән образлар, гыйбарәләр тормыш реалийларын чагылдырган юллар белән үрелә, әсәрләрен аерым-аерым укыганда, йә тегесе, йә монысы калкуландырыла. Әйтик, "Синнән китәр өчен, / Онытыр өчен сине, / Гаепләрең эзләп / Интекмимен — / Мин бит үзем / Камиллектән ерак!" — дип башланган һәм күпчелек хатын-кызларыбызның без укып гадәтләнгән мәхәббәт шигырьләренә якын торган "...Синнән китәр өчен"дә алга таба иманлы кеше хисләре, мәхәббәте, аның хыял-теләкләре урын ала. +Коръәннән һәм дини риваятьләрдән килгән мотивлар да кулланылган өлеш игътибарны башкаларыннан да ныграк тарта: "Раббым синең / Гыйбадәтләреңне кабул кылсын, / Гөнаһларың синең ярлыкасын, / Кәннәт түрләрендә синең өчен, / Синең янәшәңдә минем өчен / Раббым күркәм итеп / Гүзәл бина кылсын!" +Кәмилә шигырьләрендә вертикаль аллитерация алымы еш кулланыла. Барыбыз да [к] авазының болай да күп авазлардан көчлерәк яңгырашлы икәнлеген беләбез. Әгәр аңа башланган сүз аз икекле юлларның башында килә икән, түбәндәге цитатадан күренгәнчә, әлеге лексема доминанта позицияне таләп итә башлый, калган сүзләрнең мәгънә егәрлегенең дә бер өлешен үзенә тартып ала. Нәкъ менә шушы төр күренеш "Күзләрем сөенә" әсәренә үзенчәлекле яңгыраш бирә дә. Вертикаль аллитерация, шигырьләрне, нинди калып һәм үлчәмнәрдә язылган булсалар да, билгеле бер дәрәкәдә борынгы акцентлы шигырь формаларыбызга якынайта: "Күзләрем сөенә, Кызыма, / Күземне төшерсәм..." +Авазлар тудырган тәэсирлеккә ирешү өчен, Кәмилә шулай ук охшаш юлларны янәшә куярга да ярата: "Шулкадәрле кадерлем син минем... / Шулкадәрле сөеклем син минем... / Шулкадәрле сагынамын сине..." Мисалга китерелгән өч юл лексик анафора белән эпифораларга һәм "шулкадәрле" сүзеннән соң килгән пауза кабатлануларына корылган. Фикеремне йомгаклап әйткәндә, Ќ.Әхтәмова әсәрләре башкаларныкыннан нык аерылып тора, аның гомуми стиле дә, дөньяны күзаллауларында һәм яшәү рәвешендә үзгәрешләр барлыкка килгәннән соң калыплашкан әдәби икеге дә, һичшиксез — үзенеке. +Соңгы чирек гасырлык шигъриятебездә дини-мифологик образларның артуын, Ходайга сыгыну мотивының көчәя баруын күрергә мөмкин. Дөресен әйтим, еш кына аларның теге яки бу әсәргә килеп керүе — урынсыз да. Мисалларын 2015 ел әсәрләре арасыннан да күрсәтә алыр идем. Каләм ияләре кайвакыт, үзләренең иманлылыкларын күрсәтер өченме, модага иярепме, "Алла", "Ходай" сүзләре белән уйный сыман. Андый очракларда ясалма пафос туа, кайчак бер сайлаган поэтик пафос кирәксез урында өзелә, укучының гомуми яңгыраштан, текстның алдагы идея эчтәлегеннән алган тәэсире юкка чыга. Аллага эндәш яисә аңа мөнәсәбәтле гыйбарәләр ышандырырга, ихлас яңгырарга, теләсә нинди текстка кереп, тормышка мөнәсәбәтле фикерләрнең мәгънә эчтәлегенә зыян салмаска, дини сүзнең кадерен кибәрмәскә тиеш. +"Казан утлары"ның икенче санында шигърият сәхифәләрен ачып кибәргән Рим Идиатуллин әсәрләрендә дә мифологизм үзен нык сиздерә. Беренче булып торган "Нух көймәсе" әсәренең атамасы гына да авторның, идея-тематик эчтәлекне ачу өчен, мифологик образлар системасыннан һәм сюжеттан киң файдаланачагына ишарәли. Текстны коруда риторик алымнарга нык басым ясалган. Ә бит моның башы "Коръән"не тәэсирле иткән аять-сүрәләрдәге риторикага барып тоташа. Мин үзем "Нух көймәсе"н бөтенләй башкача, һич югы — алдарак, йә өстәмә сүз рәвешендә килгән өлешнең беренче строфасы белән тәмамлар идем: "Тәмам сукыр гавам, күзалламый / Кирне янә туфан басасын; / Тик кемнәр соң төзер Нух көймәсен?! / Йа, Илаһым! / Атайларның гыйбад оныклары / Сатып эчте соңгы балтасын". +Автор, киң мәгънәле, безне ерак тарихларга алып киткән сюжет элементларына, тимер логикага ия һәм, риториканың муллыгына да карамастан, фәлсәфи дә яңгыраган текстны гадиләштереп, гомуми тәэсирен киметеп, икенче бер чорларга сикерә: "Тотып Коръән, нигә фал ачарга? / Алдагысы безнең ап-анык: / Шашып чаба халык, туш уйнатып, / Көтә ярда тишек "Титаник"..." Әлбәттә, автор бу структураны да сайлый ала, әлеге гамәл — аның үз ихтыярында. Ә син, шагыйрә башың белән, Рим абыйның образлы әйткәнлеген белсәң дә, гади укучы хәл-халәтенә кереп, "Титаник" ярда ятмый һәм тишек тә түгел, ярылып вакланып беткән, 1985 елда табылганнан соң, кайбер артефактлары инде күтәртелгән, аерым кисәкләре ләмгә тәмам күмелгән, дип эчеңнән бәхәс кузгата башлыйсың. +Пассажирларына социаль чыгышларына бәйле мөнәсәбәт күрсәткән һәм һәлакәте махсус оештырылган, табышлы "афёра" булган Титаник тарихы — тереклекне исән-имин калдырган "Нух" көймәсенә янәшә кую өчен отышлы мисал түгел. "Титаник"ны, кисәтүләргә каршы килеп, бозлар арасына юнәлткән капитан һәлак итүен дә онытмыйк. Шушы уңайдан фрагментарлык, төрле чорлардан алынган вакыйга-күренешләрне, төрле тип конфликтларны һәм бер-берсенә чит образларны янәшә кую, әсәрнең гомуми яңгырашын үзгәрткән көй-үлчәмнәрдән файдалануның ике меңенче еллар шигъриятенә хас үзенчәлек икәнлекне дә әйтеп узарга кирәк. Бу алымнарны кулланган шагыйрьне шундый куркыныч сагалый: ул төрлелекне берләштергән үзәкне таба алмаска, шундый ук функцияле алым-чараларны күз уңыннан ычкындырып кибәрергә мөмкин. +Дөрес, кайбер галимнәр, текстта чагыштырмача мөстәкыйльрәк торган өлешләрнең үзара ялганмавы да әдәби алым булып тора, ул авторның микротравмаларын күрсәтү өчен кирәк, ди. Имеш, теге яки бу сәяси вакыйгаларны, тарихи фактларны, шәхси тормыш күренешләрен, кайтмаска югалган гореф-гадәтләрне, кешелек кәмгыятенең узганда калган теге яки бу уңай якларын искә төшереп алу, ягъни бәйләнешсез хәтере аркасында, кеше үзен комфортлы хис иттергән атмосферасын югалта, һәм шагыйрь лирик миндә шуны чагылдырырга омтыла. Әдәбиятта бу төр экспериментлар узган гасырда булып алган инде... +Рим абый озын, кәелеп язарга ярата. Күзәтү язу мәкбүриләмәсә, үземне әсирләндерер һәм шул халәттән чыгармас өчен, аның хәтта кыска шигырьләрен дә тагын бер кат кыскартып кына укып китәр идем. Тупланмасыннан сискәндергеч һәм кан өшеткеч шушы өч юл күңелемә аеруча уелып калды: "...Ә кабере текә үрдә иде; / Кара көздә, күк сыктаган комга / Көндә апам кара гүргә керде". Һәм хәтердә әле озак яшәячәк, гади сүзләрдән торган, әмма бик тирән мәгънәле юллар: "Патшалар килә, патшалар китә... / Галимкан абзый абзарын сүтә". +Минем өчен беренче строфа — инде үзе шигырь. Хикмәтле сүз рәвешендә әйтелмәгән бер хикмәт! Шушы юлларны укыганда, шагыйрьнең таланты метафора яисә аның иң югары формасы булган симфораларда гына да чагылмавы турында уйланасың. Автор икенче бәйтне бары тик автологик алым белән генә икат итә, анда бернинди троп юк! Ә менә строфа алдагысына янәшә куелган нәкъ шушы юл белән кызыклы! Шагыйрь, гап-гади көмлә ярдәмендә, тормышның ачык реалийларын тудыра һәм, ил хакиме белән гади кешенең тормышы һәркайсы аерым-аерым — үз алдына бара, дип белдерә. Алга таба ул әлеге фикерне, реалистик төгәллек биргән автология һәм метафораларны чиратлаштырып, тагын да киңәйтә. Аныңча, тәхет — мәңгелек, ә инде аңа кем генә утырса да, Галимкан абый кебек меңнәр һәм шул ук вакытта бердәнберләр турында уйламаячак, булып чыга. +Рим Идиатуллин икат иткән гөләндәмдә сорау-кавап интонациясе күчешләре алымына корылган "Урынлы сорауга урынсыз каваплар" әсәре дә бар. Һәм аны фольклордан да (мәсәлән, уен-йола кырлары, әйтешләр) килгән борынгы формаларны актуаль эчтәлекне чагылдыру өчен куллануның матур үрнәге дип карарга кирәк. +Икенче санда төрле авторларның әсәрләре урын алса да, алар идея-тематик яктан да, кайбер башка үзенчәлекләре белән дә бер-берсенә якын. Иктимагыйпублицистик поэмалары белән укучы күңелен яулаган Рәниф абый Шәрипов тупланмасында шулай ук ил тарихының, милли барышыбызның факигале һәм шанлы сәхифәләре, кеше язмышы, төрле шәхесләр турында уйланулар төп урынны алып тора. Ул да, бу елда әсәрләре басылган күп кенә авторлар кебек, гаделлектә өметне инде Ходайга баглый. Мин аны аңлыйм. Халык күтәрелеше елларының теләгән нәтикәләргә китермәве, милли барышның артка китеше, имансызларның элекке чорлардагыдан да явызлануы шагыйрьләрне дә чарасыз итә: "Кара уйлар белән уйнар чакмы? / Дәшми генә, мыштым, астыртын / Йөргәннәрне Ходай үз алдына / Кавап сорап беркөн бастырсын". ("Аерылышу") +Р.Шәриповның "Казан утлары" тәкъдим иткән әсәрләре арасында алай да күңелемә кешенең шәхси кичерешләрен тасвирлаганнары ("Киләк", "Кыя") хушрак тоелды. Шагыйрь икатын киңкырлы итеп күрәсе килә шул. Рәниф абый, мондый әсәрләрне күбрәк язарга тырышыгыз әле, бүгенге укучы нечкәлеккә, интим диалогка бик мохтак. +Чираттагы санны Клара ханым Булатова шигырьләре ача. Аларда сугыш чоры баласының, кешесенең хатирәләре канлана. Авторның тупланмада шундый теманы үзәккә куюы Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узу белән бәйледер. Шагыйрәнең "Каеннар яшь иде" әсәре башкаларыннан тәэсирле яңгыраш, нечкә лиризм, асмәгънәлелек белән аерылып тора — гөләндәмнең мәркәнедер. Шул ук вакытта мин инде мәктәп укучыларына да яхшы таныш, көйләргә салынган, сценарийларга кергән, диссертацияләрдә тикшерелгән бу әсәрнең язылуына ничә еллардан соң журналда урын бирелүен хупламыйм. +Кәүдәт Сөләйман турында еш кына, киңкатлам укучы өчен язмый яисә яза алмый, кебек фикерләр ишетәм. "Югалыр күк бу мизгел" гөләндәм шагыйрьнең зур аудиторияләр дә кыярга сәләтлелеген күрсәтә. Киңкатлам укучы аннан бу төр әсәрләрне күптән көтә иде. Чыннан да, тупланманың һәрберсе хис-фикер гармониясенә ирешкән, баш катырып укырга кирәк түгел, шул ук вакытта, примитив булмыйча, сәнгатьчә камиллеккә дәгъва кылган әсәрләре дүртенче санның йөзек кашы булып тора. Ике темага һәм икесе дә үзенчәлекле язылган әсәрдән берничә генә юлны мисалга китереп узыйм: "...Кәй. / Иң рәхәте — / киләк исле / печән чүмәләсе күләгәсе"; "...Фани дөнья бәгырендә / Сөләйманнар күзәнәге" ("Өмет") +Күргәнегезчә, тәүгесе, беренче чиратта, укучыны хискә күмә, икенчесе уйларга алып кереп китә. Кәүдәт абый икатыннан тел-стиль чараларының күп төрлеләрен билгеләргә мөмкин. Автология алымына корылган һәм шул гадилегендә гүзәл күренгән "Бәхетме?" шигырен карап узыйк. Анда, беренче карашка, авторның аудиториягә һәм үзенә бирелгән, шушы урында тәмам хәл ителер кебек лаконик соравы алдагы өлешләрдә яңадан урын ала, кавап киңәйтелә, инде изге зат әниләребезгә мөнәсәбәтле әлеге сорау бихисап яңгырар кебек тоела башлый. Аны бары тик кеше гомеренә бәйле сорау-кавап кына өзә ала. Һәм, чыннан да, шулай булып чыга да. +Лирик мин әнисенең барлыгына, янәшәлегенә һәм башка күп нәрсәләргә бик нык сөенсә дә, аны югалту куркынычы турында сүзне бөтенләй йөртмәсә дә, юлдан-юлга күңелдәге шом арта, үзеннән-үзе укылышны үзгәртәсең, киләчәк факигаләрне кабул итүгә әзерләнә башлыйсың. Беренче строфадан башланган шатлык интонациясенә моңсулык ноталары үткәннән-үтә бара. Соң дәрәкәдә тәэсирле әсәр. Бездәйләрне әниләрнең барлыгына сөендерер өчен язылган ахыргы юллары да мине тагын да авырайтты. Әниләрсез калганнарга тәэсирен хәтта чамалый да алмыйм. +Сорауның үзендә үк кавап та салынган шигъри текстның тагын бер үзенчәлекле алымы — амплификация, ягъни теге яки бу төр сурәтләү чараларын, төшенчәләрне бер-бер артлы кулланып, фразаны киңәйтү. Бу очракта Ќ.Сөләйман темпоритмны кыздырып кибәрә: "Бәхетме? / Әнинең / ...әрләве, сүгүе, / бәрүе, тетүе, дәшмәве... / ... бары тик яшәве, яшәве.../ бик озак, бик озак яшәве..." Текстта яңгырашны көчәйтеп килгән тәүге фигыльләр оясын градация-климакс стилистик фигурасы дип тә атарга мөмкин. Мисалга Ќ.Сөләйманның төрле яссылыкларда тыгызландырылган "Мин — диңгез дулкыны" шигырен алсак, тел-сурәтләү чараларының күбрәк төрләрен аерып күрсәтербез. Хәер, монда да әле без төп әдәби алымнарга гына тукталдык, укыганчы ук күзгә ташланган аллитерация һәм башкалар турында бөтенләй сүз алып бармадык. +Кайберләребез хатын-кызга кочак кәеп тормаган ир-ат каләмдәшләребез арасында үзенә ихтирамлы мөнәсәбәт яулады һәм икатына лаек бәясен ала башлады. Мин андыйлар арасында Фирүзә Камалетдинованы күрәм. Үзем дә ул язганнарны — прозамы, шигырьме — һәрчак яратып укыйм, шәхесен каныма рухташ дип таныйм. Ф.Камалетдинова шигъриятенә мөнәсәбәттә бер нәрсә сөендерә: аның иктимагый лирикасына да образлылык, башка тематиканы ачучы лексик кырлар байлыгын тартып кертү хас. Мәсәлән, "Үз кырым бар" әсәрендә Фирүзә өйгә кергән чикерткә образы ярдәмендә туган телне саклау проблемасын күтәрә. Түбәндәге тасвир мөстәкыйльлеген югалткан татар халкын читтән кергәннәрнең аңлый алмаганлыгын, аңларга теләмәвен шактый үзенчәлекле киткерә: "Чикерткә дә үз телендә кырлый, / Ни әйтсәк тә, безне ишетми ул. / Безнең өйдә гел үзенчә яши, / Кырыбызны хәтта иш итми ул". +Ф.Камалетдинованың 2015 елда "Казан утлары"ның өченче санына кергән әсәрләренә дә ни калып-стиль, ни образ-алымнар ноктасыннан тел-теш тидерә алмыйсың. Гөләндәмендәге шигырьләрдә лирик миннең теге яки бу күренешләргә, тарихи вакыйгаларга, мөнәсәбәте төгәл күрсәтелә, чөнки текстларда "мин" лексемасы еш яңгырый, сүз дә мин (без) исеменнән алып барыла. Яшьрәк шагыйрәбез Луиза Янсуар шигырьләре шулай ук камиллек, образлылык ноктасыннан мактауга гына лаек. Аның икатында шактый гына үзгәрешләр бара икән... Озынлыкка, фәлсәфилеккә, тормышчанлыкка таба. Һәрхәлдә, журнал санына кергән әсәрләре шундый нәтикәләр ясата. +Март санында бары тик гүзәл тупланмалар гына урын алган, шигырьләр тематик планда да, интонацион яңгыраш ноктасыннан караганда да, чагыштырмача төрлерәк. Бу, билгеле, бәйрәм уңаеннан талантлы хатын-кызларыбыз икатына игътибарны арттыру, өйрәнчек шигъриятне читкә куеп тору белән бәйле. +Дүртенче санда мине Факил Сафинның барыбызны югалткан яшьлегебезгә дә алып кергән фәлсәфи пландагы интим лирикасы, үзе язганча, "Тын суларга карап" сонет-такыясы көтә икән! Рәхмәт аңа: татар шигърияте сонетларга шактый ярлы, ә ул әнә алардан такыя ук үргән. Бу форманы Шәрәф Мөдәррис шактый канландырып алган иде. Аннан соң башкалар да язып карады, әмма Европа әдәбиятының күрке булган сонетлар шигъриятебездә артык активлашып китмәде. Факил абый әсәрләре күңелдә күптәннән йөрткән шул ихтыякымны да канәгатьләндерде. +Бүгенге яшьләребезнең милләт язмышы турында уйланулары, иктимагый-сәяси темаларга шактый кыю язулары сөендерә. Фәнил Гыйләкев — әнә шундыйлардан. Их, аларны аз гына образ-метафоралар белән дә өретсәң иде ул... дим дә, үзүземә, бик ышанып, әдәбиятта тәүге адымнарын гына атласа да, шактый танылып өлгергән Фәнил икатының шул сыйфатларны ныграк ала баруын да күрербез әле без, дип әйтәм. Бер уйласаң, Фәнил журналда бастырган кебек көн кадагына суккан проблемаларны күтәргән һәм публицистик пафослы шигърият тә бик кирәк. Әле бит шигъриятнең андыена да кытлык кичергән чагыбыз. Кайчакта безнең халык маңгаена йодрык белән сугып әйткәнне дә тиз генә аңламый. +Була шундый чорлар: куркыпмы, әсәреңне образлы итү өченме, асмәгънә белән генә язарга мәкбүрсең. Андый шартларда шигърият поэтик планда бик нык үсә. Аның артыннан ук башка эчтәлектәге иктимагый-сәяси эпоха, заман килергә мөмкин. Массаларны үз артыңнан әйдәргә, уятырга кирәк булганда, әдәби мәйданда декламатив шигърият тә, зур массаларны үз артыннан ияртерлек ярсулы публицистик аһәңле поэзия дә, хәтта милләтне иманга башкачарак өндәгән дидактик рухтагы тезмәләр дә яңгырарга тиеш. Шул ук вакытта аның заманнар узгач та искерми торган шигъриятне басып китмәве мөһим. ХХ гасыр башы поэзиясе — шуның бер мисалыдыр. +Бишенче сан Бөек Ватан сугышы темасын калкуландыра. "Яши ул көн, яши һәм яшәр" тупланмасында — әлеге темага язылган мәгънәле һәм камил әсәрләр. Авторларның элекке уңышларын чагылдырган әсәрләр дә урын алганлыктан гына, аларга тәфсилле тукталмыйм. Дөресен әйтим: алтынчы сан мине алдагысыннан ныграк сөендерде. Инде халыкка прозаик буларак күбрәк билгеле Марсель Галиевнең "Су каргышы" исемле синкретик характердагы, тезмә һәм чәчмә өлешләре уртак фикри, тематик һәм образ-мотивлар ярдәмендә үзара аерылмаслык береккән әсәрен бүләк итте ул миңа. Барчабызны диалогка, кавапка чакырган һәм үз аңындагы кешене милләтне саклап калырлык гамәлләргә күтәрерлек риторика, сәяси үткенлек, бәгырьдән чыккан кискенлек белән башлана аның тәүге сәхифәсе: "Килкенсәк тә, киңелсәк тә, кигелсәк тә — / Барыберме сезгә? / Безгә барыберме?! / Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә — / Барыберме сезгә? / Безгә барыберме?!" +Их, шигъриятебезне мәгънә төпкелләренә төшеп аңлаган талантлы композиторларыбыз күп булса, һич югы берсе, бу текстны көйгә салып, "Любэ"ның солисты Николай Росторгуев кебекләр башкарган милли-патриотик рухтагы кырлар дәрәкәсендә көчле яңгырашлы музыкаль әсәр икат итәр иде бит. Аны, инструментларда башкару өчен, тарихи хәтерне яңартырлык адаптацияләргә булыр иде. "Бәгырь авазы"н үз көем белән укыйм һәм хыялымда тудырган аранжировканың исәрләндерерлек эффектларын тоям, тигез үлчәмле ритмнарында дала иңләп килгән атларның тояк тавышларын, барабаннар сукканын, тарих тузанында яткан меңнәрнең йөрәк тавышларын ишетәм. +Шигырьне хәтта гап-гади генә укыганда да, "Барыберме сезгә? Безгә барыберме?" сораулары буйдан-буйга кабатланганлыктан, тәүге строфада туган накал калганнары санына пропорциональ рәвештә көчәя, ахыр чиктә бәгырьләрне яндырып төшәрдәй итә. Эсселе-суыклы булып, икенче битне ачам һәм "Ханчишмә рухы"ның тынычрак, чишмә суларыдай талгынрак аккан юлларын инде, сабырлана төшеп, уйланыпгөманланып укыйм. Шагыйрь мине, бу халәттә озак тотарга теләмәгәндәй, риторик көмлә рәвешендәге соңгы ике юл ярдәмендә, хис-тойгыларымны тагын үзгәртә дә куя: "Кан сулышын саклый белеп, / Кир астында чыдар су. / Елдырым-шам кылыч булып, / Ташлар ярып чыгар су!" +"Башкаланың баш чишмәсе" тарихы — ил кичкән тарих ул. М.Галиев су образы ярдәмендә бик күп фикерләр киткерә. Соңгы строфада, мәсәлән, басылып-тынып торган, әмма эчке рухы көчле калган шәхеснең, хәтта тулы бер халыкның, буылып яшәренә риза булмыйча, берчак күтәреләсе, кылычка ук тотынасы киләчәк, дип кисәтә шикелле. +Чираттагы өлеш "Су кыйссасы" дип атала. Ике төрдә икат ителгән "Су каргышы"ның тезмәләрен аннан аерып алу, мөстәкыйль шигырьләр сыйфатында анализлау бик үк дөрес булмас, чөнки текстның чәчмә өлешләрендә дә эчке ритмика, лиризм, шигърияткә хас гомумиләштерүләр, төрле лексик-тематик ояларга берләшергә мөмкин булган образлар системасы бар. Кыйсса көчле һәм тиз үзгәрүчән, әмма эзлекле һәм акланган күчешле хис-кичерешләр дөньясын хасил итә. +"Су каргышы" үзенчәлекле әдәби икек белән язылган. Анда Марсель Галиевнең шигъри каләмен тоярга мөмкин, әлбәттә. Шул ук вакытта автор башка поэтик әсәрләрендә күзәтелгән һәм нык чарланган язу манерасын артык нык кабатламый. "Су каргышы"нда халык авазын да, авторның үз сүзләрен дә ишетәсең. Монда яшәешнең гомуми атмосферасы да, үз чорыбызныкы да, үткән гасырларныкы да тудырыла, бергә үрелә. Әзерлекле укучы такыядан тирән мәгънәләр аңлар, әзерлексезенең аңлаганы да журналда ел дәвамында чыккан башка текстлардан аңлаганына караганда күбрәк, тирәнрәк булыр шикелле. +Фәлсәфи-сәяси-иктимагый әдәбиятны шушы рәвешчә дә тудырырга була икән бит! Яңгырашлы, әмма ясалма пафоссыз. Милләтне яшәтү идеясен умыртка баганасы итеп, шул ук вакытта авторның нәкъ менә шулай уйлаганына ышандырып, заман модасына иярмәгәнлегенә инандырып. Китаби образларны да мул кулланып, әмма отышсыз һәм белгәнеңне күрсәтер өчен яисә оригинальләрен тудыра алмаганга түгел. +Бер караганда, әсәрләрнең, хәтта кыйссаның без күнеккән сюжеты, шуның вакыйга үстерелешендә даими хәрәкәт иткән кеше-каһарманнары да юк, әмма барыбер укыйсы килә. Су образы ничек ачылыр, нинди үсеш-үзгәрешләр кичерер, текстның бер берәмлегеннән икенчесенә ни рәвешле трансформацияләнер, нинди идеяләрне уздыруга хезмәт итәр дип ашкынып, юл арты юл буйлап узганыңны сизми дә каласың. "Су каргышы", образлы тел белән әйткәндә, үзе дә "Су сүрәсе" кебек кабул ителә, һәм аның һәрбер өлеше — уртак теманы төрле яктан ачкан, безне төп фикергә алып килгән "аять"ләр кебектер. +М.Галиев сайлаган форма-алымнар турында уйланганда, Урта гасырлардагы актив калыпларны, жанрларны да, Коръән сүрә-аятьләрен дә, фольклор әсәрләрен дә искә аласың. Аларның барысы "Су каргышы"на үзеннән нәрсәдер бирә. Борынгы калып-формалар, узганнан килгән идеяләр, дини-мифологик күзаллаулар, ышанулар монда заманга лаек яңара, яңгырый. Фәлсәфи-фикри, образлы-метафорик, публицистик өлешләрнең чиратлашуы да аклана. Төрле тип рефреннар теге яки бу фикерне, бигрәк тә лейтмотивны калкуландыра, ныгыта, ассызыклый. +"Су каргышы"нда әдәби рефреннар гына түгел, хәтта музыкальләре, ягъни яңгыраш кабатлаулары да бар. Мин төрле сүзләрдән икат ителгән, әмма милләт, тел, ил яшәеше кебек оядаш темаларны ачкан бер үк яңгыраштагы строфаларны, назымнарны тәнем аша үткәрдем. Көйне, көйләүне мәдәниләшкән кычкыру дип таныган музыковедлар, кеше тамагы белән генә түгел, бөтен күзәнәкләре белән кырлый, кеше тавышлары шуңа күрә төрле, ди. Хактыр. "Су каргышы"н язучы үзе дә дөнья сәхнәсенә баскан Кырчы кебек күз алдыма килә. Ул тамагына төер булып утырган уй-хисләрен бөтен тәне аша уздырып кычкырадыр кебек. Бу, чыннан да, — гади кычкыру түгел, мәдәниләшкән Адәми затның норма-калыпларга салынган ораны! Аның сезгә "Соңгы нота"сын гына ирештерәм: +Су сүрәсе... Меңьеллыклар аръягыннан +Килә — сәмави аң Киһан ярларыннан. +Сеңә — кайнар тынлы һәрбер Сүзебезгә. +Санлаганнар өчен, сынмаганнар өчен +Тәфсиренең сере — Ана телебездә, +Иң борынгы бөек телебездә! +Тик үкәт бер сорау һаман гакизләнә: +- Барыберме сезгә? +Барыберме безгә?! +Һәрберебезгә юнәлтелгән әлеге риторик эндәш күңелебездә милләт өчен кан аткан кайберәүләрнең, бигрәк тә М.Әгъләмовның: "Кабатланачакмы бу кичә?!" соравын уята. Кабатланачакмы әле безнең татар шигъриятендә алдагы буыннар икатында мондый тетрәндергеч әсәрләр? Кабатланачакмы?! +Гомуми структураның уртасына иңдерелгән чәчмә текст берәмлеге дә булуга карамастан, "Су каргышы"н милләт, тарих, хәтер һәм башкалар турында тирән уйларны, фәлсәфәне чагылдырган медитатив лирика дип тә тамгалап китәргә мөмкиндер. Үзәк теманы ачу өчен, үзара тыгыз береккән мотивлар кулланылган, әмма һәр өлеше үзенчәлекле яңгыраган, төрле калыпларга нигезләнгән "Су каргышы"ның формасын М.Галиев үзе тәгаенләштерми. Әйтергә кирәк, һәркем өчен бу — шактый кыен эштер. Сүземне йомгаклап, "Су каргышы"ның ХХI гасыр башы поэзиясендә зур уңыш икәнлеген билгелим. +Үзгәртеп кору еллары шигъриятендә Шагыйрь фигурасы, миссиясе турында уйланулар көчәйде, аны аңлау да күпмедер үзгәреш кичерде. Хәтта кайчандыр космополитлыгы белән мактанган каләм ияләре дә икатларында шагыйрьнең милләт мәнфәгатьләрен алга куйган шәхес икәнлеге идеясен чагылдырган әсәрләр язды. Бәхетебезгә, чор һәм милләт кенә түгел, әдәби тәнкыйть, фән нәфис текстларны шул күзлектән бәяләүгә нык игътибар бирә башлады. 2015 елда журналда дөнья күргән әсәрләр дә, шул исәптән Л.Шагыйрьканның "Туган телең ул бит — могкиза" тупланмасы да сүземнең хаклыгын ачык сөйли. Әлеге тупланмада нәкъ менә шагыйрьнең уй кыйбласын яктырткан әсәрләр аерым игътибарга лаек. +2015 ел вакытлы матбугаты сугыш темасына зур урын бирде. "Казан утлары" да әдәби текстларны сайлауда шул юл белән барган икән. М.Мирзаның бер гасырлык ил тарихын көндәлек тормыш күренешләре һәм зур вакыйгалары белән күз алдыбыздан уздырган, гаять күләмле булуына карамастан, гадәттән тыш киңел укылышлы "Кысыр Гариф" поэма-кыйссасы да — моңа бер дәлилдер. Р.Зәйдулла, М.Галиев икатларына озак тукталырга туры килде. Журнал укучы игътибарына тәкъдим иткән күләмле поэма шулай ук тәфсилле анализлауны сорый. Сүзем күпкә киткәнлектән генә, мин аңа ныклап язып тормыйм, шигырь тәнкыйтьчеләренең алга таба әсәрне читтә калдырмауларын, татар поэмасы тарихы битләрендә урын бирүләрен сорыйм. "Кысыр Гариф"ның тормышчанлыгын, укучыны ышандыргыч көчкә, лирик яңгырашка иялеген, әдәбиятта Ф.Кәрим, З.Мәкитов һ.б.ларның поэма икат итү традицияләренә нигезләнүен генә билгеләп узам. Һәм шунысын да әйтим: әсәр каһарманы Кысыр Гариф кичергән теге яки бу шәхси ситуацияләр милләтебез кичкән гарасатларга, ил тарихы халыклар күңеленә салган гомуми кәрәхәтләргә алып чыга. +Кәүдәт Дәрзаман шигырьләре турында бу елда юбилее уңаеннан бер язып чыккан идем инде. Киденче санда урын алган әсәрләренең дә камил һәм халыкчан яңгырашлы, тәэсирле икәнлеген генә әйтеп узам. Туфан Миңнуллин икатына багышланган сигезенче һәм күпчелек әсәрләре тәркемә булган тугызынчы санны сикереп узып, унынчысына күчәм. Ул миңа яңа бер шагыйрь исемен ачты. Чаллы авторы Айрат Суфияновның башка әсәрләре белән таныш түгелмен, әмма "Казан утлары"нда урын алганнары бары тик уңай бәягә генә лаек. Бу шигырьләрдә, тупланма исеме дә билгеләгәнчә, чыннан да, чор гына түгел, хәтта чорлар сурәте чагылыш таба. Аның туган як күренешләрен тасвирлаганнары күңелне нечкәртеп кибәрә: "Туган нигезем ташына / Башымны терим... Эссе. / Базда яткан бәрәңгедән / Аңкыла хәтер хисе" ("Ватан"). Шагыйрь образын тудырганнары исә үз каныңда бөтерелгән сорауларны яңарта: "Тоядырмы вакытыннан алда / Шәһит китәчәген алданып? / Кир йөрәге, чор йөрәге кебек, / Кыр йөрәге кебек таланып?" ("Шагыйрь") +Айрат Суфияновның "Моңнан туып" әсәрендә тирәлекнең үзен ишетүенә һәм аңлавына өметләнгән лирик миннең уй-кичерешләре тасвирлана. Ул — бу очракта гавам эчендә үзен ялгыз хис иткән заман кешеләренең дә берседер. Тирәлек белән бәйләнешләрен кайларга омтылган лирик каһарман, рухи изоляциядән ычкынып, узганнарга кайтырга, канына тынычлык табарга тели. Бу әсәрдәге кайбер фикри мотивлар шушы ук авторның "Алтын пәрәвезләр" әсәрендә үстерелә, байрак лексик кыр ярдәмендә ачыла. А.Суфиянов икатында романтик шагыйрь кыйбласы, уйкүзаллаулары ачык чагылыш таба. Аның хыял-өметләре тормыш чынбарлыгына чәлпәрәмә килә. Шул ук вакытта А.Суфиянов икат иткән әсәрләрдә әлеге чынбарлыкны бар булганы белән кабул иткән, төбенә төшеп аңлаган герой да юк түгел. +Тупланмага кергән текстларның күбесендә үлем-яшәеш турында уйлану бар. Бу очракларда чарасызлык, кан сызлануы, сыкранулар да калкып-калкып ала. Гомумән алганда, шагыйрь каләме тудырган лирик герой чәбәләнгән, сорауларына кавап эзләп, анда, монда сугылган, тынгылыкны табигатьтән генә таба алган, каны сагышлы моңнан тукылган образ булып күз алдыбызга баса. +Чираттагы әсәрләр — Фарсель Зыятдиновныкы. Аның үзенә якын темаларны таныш һәм татар, бигрәк тә авыл кешесе рухына якын образ-сурәтләрдә ачкан шигърияте дә — бу санның бер бизәге. Алар тормышның цензура электән тыеп килгән якларын да ачмый, лирик герое, югарыдан торып, укучылар төркеменә сәяси шигарьләр дә ыргытмый, ә аерым кеше канына якын мәсьәләләрне күтәрә. Яратып укыдым, чөнки милли-иктимагый темага язылган, тарихи вакыйгафактларга корылган әсәрләргә тиешеннән дә артыграк урын бирелгән журналга алар төрлелек алып килә, көндәлек тормыш, яшәешнең гади һәм гадәти кануннары турында уйландыра. +Рашат Низаминың унберенче санны ачып кибәргән публицистик циклының да үз укучысы табылыр. Әле бит алда нинди заманнар киләсен белмибез. Милләт язмышының, СССР, Рәсәй тарихының кара битләрен, бәлки, чыннан да, әдәби елъязмаларга күбрәк кертеп калдырырга, тормыш фактларын һич югы публицистик рухтагы әсәрләргә ныграк тупларга кирәктер. Киләчәк укучысы, нәкъ менә алар белән танышып, үзенең тарихи хәтерен яңартыр, без уртасында кайнаган тормышны объектив күзаллар, илнең гомуми сәясәтен якламаучылар сөрелгән, кагылган бер заманда, шушындый әсәрләрне яшереп, кулдан-кулга йөртеп укыр... +Өлкәннәрнең робагыйларга, хикмәтле сүзләргә йөз белән борылуы табигый. Яшьлектә дөньяны башкалардан аермалы күрәсе, яңача ачасы килә, күңелгә үзеннәнүзе оригиналь образлар килеп тора. Аннан бунтарь әдәбият, икат белән халык күңеленә үткәннәр дә басыла. Әгәр Такташлар, ХХ гасырның беренче яртысында янартауларны киңәргә алынган һәм иртә вафат булган башка каләм ияләре үзләренә насыйп гомерне узып яши алса да, шулай булыр иде ул. Соңгы елларда язганнары гадәтиләнебрәк киткән Хәсән Туфан икаты да фикер сөрешемнең хаклыгын сөйли. Яшь буын һәр нәрсәдән бер яңалык көткәндә, өлкәннәрнең тормыш тәкрибәсе белән уртаклашасы, үзен тирә-якка ишеттерәсе килә. Гарифкан Мөхәммәтшин робагыйларын да шул теләк чагышы сыйфатында кабул иттем. +Рәшит Бәшәр каләмен бик югары куям. Прозасы, балалар өчен язган әсәрләре татар әдәбиятының казанышлары булып тора. Болар өстенә, ул үзенчәлекле шигъри каләмгә дә ия. Язучы журналга тәкъдим иткән тупланмада каны сызлаган лирик геройның гакизлеге, шуларны оныттырып торырлык якты омтылышлары, хәлсез йөрәгенең саташулары урын алган. Әлеге әсәрләрнең һәрберсендә теге яки бу чор традицияләре ачык ярылып ята. "Ике саташу" әсәре, мәсәлән, Ф.Кәрим поэмаларын, М.Кәлилнең сюжетлы шигырьләрен искә китерә, "Яктылык эзләү"дә һәм "Йолдыз күләгәсе"ндә И.Юзеевнең зур уңышы буларак бәяләнгән, герое юлларга чыккан, эзләнгән, тормыш кануннары турында уйланган сюжетлы әсәрләрен хәтергә төшерә. Шул ук вакытта Рәшит абый үзенчә, башка. Тупланмага төрле темага язылган, төрле калып һәм үлчәмдәге әсәрләр сайланса да, әдәби сизгерлегең һәм әзерлегең, эчке тоемың белән аларда автор икеген барыбер дә тотып аласың. Р.Бәшәр гадидә, гадәтидә гүзәллек күрә, беренче юлны укырга гына тотынасың, авторның сине үз күңелендә туган сурәт-күренешләргә китәкләп алып кергәнен сизми дә каласың: "Куначада йоклый әтәчләр, / Килә генә офык алланып. / Илләр гизеп тузган биштәргә / Ипи тыгып куям, бал ягып. / Юлга чыгам... / ("Яктылык эзләү") +Һәр төр шигырь, тема, фикри мотив, шагыйрьнең аларда нинди интонацияләр ишеттерергә теләве, кеше күңелен ни рәвешчә уятырга алынуы әдәби алымнарның төрлесен куллануны таләп итә. Көндәлек тормышны, туган як табигатен һәм башка бик күп күренешләрне тасвирлаганда, гади алым буларак бәяләнгән автология көтелмәгән нәтикәләргә китерә. Мин алда бу алымга бәйле фикерләремне язып та киткән идем инде. Аңа өстенлек биргән әсәрләрдә шул мөһим: шагыйрь, талантлы рәссам кебек, кызыклы картина тудырсын, укучы игътибарын андагы теге яки бу детальләргә юнәлтсен. Р.Бәшәрнең каләме әнә шуны белеп эш йөртә. Автологиянең иң зур остасы мин белгән шагыйрьләр арасында — Пушкиндыр. Ул аны бигрәк тә сюжетлы, зур күләмле әсәрләрендә уңышлы куллана. Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый", "Пар ат" әсәрләре, нәкъ шул алымга корылганлыктан, бөтен укучыны да шагыйрь фикере артыннан ияртә. Иң матур әсәрләренең берсе булган "Шаян песи" исә тулаем шул алымга корылган. Димәк, автология балалар әдәбияты өчен аеруча кулай. Рәшит Бәшәр икатында аның активлыгы балалар язучысы булуы белән дә аңлатыла. +Әле шунысы да бар: теләсә кайсы телдәге шигъриятнең төп сәнгати чарасы — инверсия. Әгәр прозаик текстны гына түгел, хәтта фәнни мәкаләләрне дә шуның ярдәмендә үзгәртсәң, ул шунда ук шагыйранә яңгыраш ала башлый. Рәшит абыйдан югарыда китерелгән өзекнең дә үтә лирик яңгырашы фигыль формаларының көмлә структурасында табигый урыннарында килмәвенә барып тоташа. Беренче ике юлны әлеге дә баягы инверсия идиллик тасвирга әверелдерә, чөнки үзенчәлекле аһәң бирә. Әлбәттә, лирик герой алга таба тормышыннан канәгатьсезләнә барганлыгын, шуңа юлга чыкканлыгын, яктылык һәм бәхет эзләгәнен сөйлиячәк әле. Шул ук вакытта бу сүзләр артык игътибарга да алынмаска, укучыга лирик миннең бүгенгесе дә яктыдыр, әле атып бетмәгән таңы да аңа инде шул яктылыкны вәгъдә итәдер, ул буш урында үзенә проблема эзлидер шикелле тоелырга мөмкин. Шигырь әнә шундый эчке каршылыклар тудыруы белән кызыклы да. Кыр кебек агылган текстның кечкенә генә, колакны сискәндереп кибәргән, гомуми яңгырашка туры килмәгән бер строфасы бар. Мин аны үземчә үзгәртеп — кәя эчләренә икек өстәп язып узармын: "Юлга чыгам... Баш(ым) очым(н)да ук / Ак йолдызлар тора эленеп. / Күкләр тарта... (Нәкъ) шул йолдызлыкта / Яшәдем лә бугай мин элек". +Әлбәттә, үткер күзле редактор игътибарын таләп иткән эвритмия бозылышлары һәрберебездә очрый, аларның китапларга узмавы кирәк. Шигырь шул килеш тә бик матур! Мин тегеләй-болай дип язсам да, Рәшит абыйның бу әсәрдә сурәтләнгән лирик герое, дөнья гиздергән шәхси юлларын, хыялларын образлы тасвирлап, укучыны бар кешеләргә кирәкле мәгънәви мәйданнарга алып чыга. +Флёра Гыйззәтуллинаның "Илаһилык һәм даһилык" дастанын алдан ук куркып кулыма алдым. Эпиграфлары да баскыч-баскыч булгач, бик күләмледер, дип уйлаган идем, бөтен өлеше дә бу санга кермәгән булып чыкты. Флёра апага кайбер әсәрләрендә артык кәелеп китү, кирәкмәгәндә дә читкә чыгулар хас. Андый өлешләрне кыскарттыңмы, барыбер нәрсәнедер югалтасың. Кыскартмасаң, артык күренешләрнең текст бөтенлегенә салган зыяны анысыныкыннан да зуррак. Димәк, язганда ук чама хисен югалтмаска кирәк. Бу поэманы да шундый уйлар белән укырга тотындым. +"Илаһилык һәм даһилык" "шигъри дастан" дип тәкъдим ителә. Бердән, тезмә калыпка махсус игътибар кирәк микән? Дастан (фарсыча — хикәят) дип болай да лиро-эпик характердагы әсәрләргә әйтәләр, чөнки андагы вакыйга-хәлләр уйкичерешләр белән үреп бирелә. Эпик табигатьле дастаннар да очрый, әмма бу жанрдагы күпчелек әсәрләр шигырь белән язылган. Идеаллаштырылган геройлары, ниндидер сюжет штрихлары булды дип кенә, гомуми сюжетка ия түгел, аерым бүлекләре бербөтен булып оешып китмәгән, үзара ныклап берегеп китә алмаган "Илаһилык һәм даһилык" героик миф, легенда, әкиятләрне әдәби эшкәртеп язылудан барлыкка килгән дастан терминына кавап бирә микән? Дастаннарга керерлек тормышлар, кешеләр турында да күпмедер язам бит, шуңа сайлаган формамны әлеге төшенчә белән билгеләдем, дип, үз-үзеңне алдасаң гына инде. +"Илаһилык һәм даһилык" поэма жанры таләпләренә дә кавап бирерлек түгел. Бәлки, аны цикл дип кенә билгеләргәдер? Гомумән алганда, әсәрне тулаем таркатырга, яңадан язарга кирәк. Текстның кызыл кеп булырлык фикер сөрешен тотып алу, сүзнең нәрсә турында барганлыгын ахыргача аңлау, соңгы бүлекләрне алдагылары белән кушып истә калдыру — мөмкин булмаслык бер эштер. Инде дә төп киңәшем шул булыр: яңадан язмаганда, дастаннан төрле озынлыктагы күпсанлы шигырьләр ясау хәерлерәк. "Илаһилык һәм даһилык" вакытлы матбугатта дөнья күрсә дә, авторына хөрмәтле мөнәсәбәт аркасында гынадыр, чөнки, чын дөресен әйткәндә — чиле-пешле әсәр. Инде таркатмаган очракта, текстны бөтен берәмлеге хәленә китергәнче, аерым бүлекләре турында ныклап уйланасы, бөтенләй яңабаштан эшлисе бар. +Дастанның беренче өлешен генә алып карыйк. Президентка ода рәвешендә, шул жанрның бөтен мөмкинлекләрен эшкә кигеп башлана ул. Аннан автор тиз арада каләмдәшләре кыелыш саен тыңлаган шәхси тарихына күчә. Сөйгән яр да, заман фахишәсе дә, кемне әрлим микән дигән лирик герой да бар, әмма чын сюжет юк. Эпиграфны акларлык юллар бик аз. Әсәр "Рәхмәтлегә мең рәхмәтем төшсен!" дип башланса да, текстта үпкә хисе бар нәрсәне басып китә. Бу өлеш исемдә чагылыш тапкан төп темага берничек бәйләнми. Башлам — бер төсле, тәмамланыш — икенче. Шулай икән, ничек кенә бөтенлек хисе барлыкка килсен?! Гадәттә, ныграк камилләшә торган беренче бүлек шундый булгач, аны әсәрнең гомуми атамасына бәйләү кыен икән... инде дә ни дип әйтим? +Икенче кисәк күңелемә алай да ныграк ошады. Бердән, ул мин үземчә гөманлаган үзәк тема белән кисешә, шактый шома язылган. Шул ук вакытта аңа да нәрсә генә тутырылмаган! Башка ни килсә, шуны язарга мөмкин дә бит... кирәк микән? Күктән иңә, дип уйлаган башлар да ялгышкалый. Икат әсәре, хезмәтеңә никадәр серлелек бирергә, үзеңне изге бер зат, пәйгамбәр итеп күрсәтергә тырышма, беренче чиратта — акыл эшчәнлегенең нәтикәсе. Шул акылны, зиһенне Ходай сиңа иңдергән, сәләтләреңне геннар аша биргән, ә син тырышлык куеп үстергәнсең. +Текстның бу кисәгендә дә бер үк хаталар кабатлана. Автор гыйлем елы турында шундый дәртләнеп сөйләргә генә тотына, тема шунда ук онытыла. Алай дисәң, эпиграф гыйлем елы турында түгел, гигант төзелешләр хакында... Беребез — кояш чыгышында, беребез — баешларында, дигәндәй, бүлек исеме исә яшәешнең мәңгелегенә, кирдә матур күренешләр барлыкка ишарәли: "Кир йөзенә кояш көн дә чыга". +Бүлек ахырына таба автор, үз гадәтенчә, тагын лирик миннең ачу-үпкәләрен "өяргә" керешә. Алдагысында да шушы ук хәл күзәтелгән иде, хәтта ки лирик герой үзен "Бозау!!! Болын бозавы мин!" дип битәрли үк башлаган иде. Анысында, китмәсә, кәберләнгәнлектән куркакка әйләнгән, тирәлектән начарлык кына көткән, кешедән ким һәм комплексларга ия тойган лирик мин үзен, күргәнегезчә, башка кан ияләре белән үк идентификацияли. +Флёра апаны бик олылыклыйм, күп әсәрләренең югары бәяләргә лаек икәнлеген беләм, шунлыктан бу поэма турында тагын да тәнкыйдирәк фикерләремне дәвам итәргә һәм күңелен нык яраларга теләмим. Без аның яшендә мондый әсәрләр яза алырбыз микән, дип уйланам. Аларда бит никадәр үзенчәлекле метафора, образлар бар! Нинди тыгызлык, көтелмәгәнлек! Их, бырысын бер кепкә салырга! +Бәлки, кем белә, кайбер галимнәр "Илаһилык һәм даһилык"ны, поэманың таркаулыгын, өлешләргә сибелгәнлеген әдәби алым итеп санап, заман лироэпика төрлелеге турында сөйләгәндә, аны яңа бер жанр-төр моделе сыйфатында атарлар яисә, инде хаклы рәвештә, диффузлык күренешенә, жанр сыйфатларының юылганлыгына бер мисал итәрләр. Мин үтә дә традицион зәвыклы кеше: хикәяләүле поэмаларның сюжет тулылыгына, портрет характеристикаларына, күпмедер диалогларга да ияләрен якын итәм, татарның кемлеген күрсәтеп торган тарихи шәхесләрне ачкан поэмаларга андый таләбем бигрәк тә зур. +Шигъриятебезгә ассоциатив-метафорик башлангычлы лирик-драматик поэмалар да кирәк, татар поэзиясендә соңгы егерме биш елда канланган поэма-хроникалар да, аларның сәяси эчтәлектәге төре дә. Лиро-эпик әсәрләргә мәхәббәтем артык зур булмаса да, шулай саныйм. "Казан утлары"нда бу жанрга хас төрлелек чагылыш тапмый. Әллә соңгы ел зур күләмле сюжетлы әсәрләргә ярлырак булды микән? Бу юнәлештәге уйларны туктатып, аның битләренә әйләнеп кайтыйк әле. +Рүзәл... Рүзәлне укыган саен, күңел сөенгәннән-сөенә бара: икаты сәнгати камиллек планында үсә, тематик киңәя, үзе — актив. Мин кайчандыр сине тәнкыйть итүчеләр тарафында идем, хәзер менә икатыңны сөючеләр ягына күчтем. Рүзәл, сөенми дә мөмкин түгел: инде олы шагыйрь-абзыйларың белән аяк терәп сөйләшә алырлык Икатчы булдың. Беләм: бу үсеш биеклеге дә соңгы чик түгел. Мин әле сиңа киңәшләремне һаман да бирә алам. Аларны бер читкә куеп торып, тормышчан рухлы, актив шәхесне үзәккә куеп икат итү юлыңда уңышлар һәм төрле формаларда бердәй киңел язган каләмеңнән ак кәгазь битләренә метафорик образлы әсәрләр, Дәрдемәндчә һәм хикмәтле, һәм нечкә, һәм образлы язылган шигырьләр тагын да күбрәк төшсен, дип телим. Ышанам: син безнең шигъриятне, заманча да, шул ук вакытта элеккедән дә килгән уңышларны кулланып язуың белән, үсмерләргә һәм яшьтәшләргә якын итәсең һәм киләчәк буыннарга да алып барачаксың! +Үзем даими укыган, табигый талантка ия санаган һәм шул ук вакытта "Казан утлары"ның 2015 елгы саннарында басылган әсәрләре игътибарны кәлеп иткән, сәнгати югарылыкта һәм үзенчәлекле язылулары белән аерылып торган авторларга гына тукталам, дигән идем — сүземдә тордым. Хәтта шул очракта да ниндидер тәнкыйть сүзләрем ишетелгәләп алган икән, каләмдәшләрем үпкәләмәсен, рәнкемәсен. Без шигъри сүз белән генә түгел, шуңа язылган тәнкыйть белән дә әдәбиятның исән калуына, үсүенә хезмәт итәргә тиешле. +Әдәбиятның үсешен вакытлы матбугатта дөнья күрү бәхетенә ирешкән әсәрләр дә, халык укыган, әмма чын сәнгать таләпләренә кавап бирмәгәннәре дә билгеләми. Әгәр дә соңгылары классикага кертелерлек яисә кертелгән әсәрләрне басып китә икән, аларга чын-чынлап тукталырга кирәк булачак. Бу очракта үсеш түгел, артка китеш турында сүз алып барырлар. Әлегә поэзия мәйданында уртакул яисә йомшак әсәрләрне язучылар түгел, үзара бил алышырлык Чын Көрәшчеләрнең барлыгы сөендерә. +Рифә РАХМАН +ТУКАЙ ҺӘМ ҮЗБӘК ӘДӘБИЯТЫ +Бөек Октябрь революциясенә чаклы Урта Азия төбәкләре белән иркен Казакъстан кирлегендә китаплары иң күп таралган, иң күп укылган шәхесләрнең берсе, әлбәттә, Габдулла Тукай булды. Аның заман сулышын тоеп, халыкчан рухта язылган, рус һәм Көнчыгыш классик әдәбиятының уңай тәэсирендә шытым алган үзенчәлекле әсәрләре яңарак кына мәгърифәт юлына баскан бу төбәктәге яшь көчләрнең йөрәк тибешенә бик тәңгәл килде, тетрәндереп кибәрде. Хәмзә Хакимзадә Ниязи, Садретдин Айни, Мөхәммәтшәриф Суфизадә, Мөхәммәт Сералин кебек төрле милләт, төрле әдәбият вәкилләре Тукай икатының халыкчан рухын да, интернациональ юнәлешле булуын да шунда ук тоеп алдылар, үз иттеләр. Г.Тукайның иреккә, хөррияткә омтылган үз халкы күңелендәге уй-фикерләрне тапкыр әдәби сурәтләр, үткер сүз аша оста чагылдыра алуы, бөтен икатын хезмәт ияләрен кәберләүче сорыкортларга каршы юнәлткәнлеге Төркестанда гомер итүче әдипләр һәм укучылар күңеленә дә бик хуш килде. +1908 елдан ук инде без Габдулла Тукай әсәрләренең тәркемә үрнәкләрен Төркестан якларында очрата башлыйбыз. Әйтик, Ташкентта чыккан "Төркестан вилаяте газетасы" (1870 елның апреленнән нәшер ителә. — Тәрк.) шушы елда шагыйрьнең берничә шигырен үзбәк телендә бастыра. Алар Казанда татар телендә нәшер ителгән "Яшен" журналыннан күчереп алынды, диелгән. Тәүге тәркемәләр арасында ук без әдипнең үткен сатира белән кайбер дин әһелләрен камчылаучы "Осуле кадимче", "Хатирәи Бакырган" шигырьләрен очратабыз. +Танылып килүче татар шагыйренең әсәрләрен тәркемә итеп чыгару белән беррәттән, шул елларда ук аңа багышлап мәкаләләр, шигырьләр язу очракларын да күзәтеп була. Бу кәһәттән бигрәк тә үзбәк һәм казакъ язучыларының активлыгы күзгә ташлана. Мәсәлән, үзбәк әдипләреннән Хаки Могыйн "Һәр шагыйрьнең хөрмәтлесе" мәкаләсен 1913 елда, Мирмухсин Шермөхәммәтов исә 1914 елда "Язучы әфәнделәргә үтенеч" хезмәтен язып бастырдылар. Шул ук вакытта казакъ әдибе Мөхәммәт Сералин "Тукай хакында" дип исемләнгән мәкаләсе белән матбугатта күренде. +Г.Тукай шигъриятеннән илһам алып, аңа охшатып һәм ияреп икат итүләр дә нәкъ шул заманда ук башланып китте. Без шул уңайдан Абдулла Әвланинең "Безнең өшкерүчеләр", Төләгән Хакимияровның "Гамәлдәге сүзләр", Солтанмәхмүт Торайгыровның "Туган халкыма", "Алданган казакъ кызына", Абдулла Амининең "Милләтемә" кебек шигырьләрен атап үтәбез. Бу әсәрләрнең барысы да диярлек Беренче Бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан ике-өч ел дәвамында дөнья күргәннәр. +Габдулла Тукайның үткен фикерле сатирик шигырьләре карун байларны, искелек тарафдарлары булганрак руханиларны фаш итеп язылганлыктан, бу әсәрләр Урта Азиядә яшәүчеләр мохитенә дә бик туры килә иде. Һәм бу әсәрләр Төркестанның үз кирлегендәге кайбер алдынгы карашлы әдипләрнең икатына да бик аваздаш иделәр. Г.Тукай икатын аваздаш итеп тойган, аңа теләктәш булган Авәз, Хәмзә, Суфизадә, Әвлани һ.б. алдынгы фикер ияләре шигъриятендә тиздән аңа хас төсмерләр чагылыш табачак. +Мисал өчен үзбәк сатирик шагыйре Төләгән Хакимияровның "Сәдаи Төркестан" (Төркестан авазы) газетасында 1914 елның 26 апрель көнендә, ягъни "Габдулла әфәнде Тукаев үлеменең елына атап" диелгән гомуми баш астында чыгарылган шигырь-элегиясенә тукталырга була. Әйе, егерме дүрт юллык бу шигырьне автор элегия дип атаган. Әсәрнең һәр юлыннан авторның "бөек татар шагыйренә" булган мөнәсәбәтен сизеп торасың. Һәм иң мөһиме, шигырь "Мәрхүм Габдулла әфәнде Тукаев шигыренә иярү" дип исемләнгән. Бу элегиядә олуг шагыйрьнең мохтаклыкта үткән авыр тормышы да чагылыш тапкан, үзбәк әдибенең аның икат юлын дәвам итәргә, ул кабызган утны сүндермәскә омтылуы да сурәтләнгән. Менә ул әсәрнең башлангыч юллары: +Әйтсәм әйтим, иртән вә кичен бар фикерем багышлы милләтемә. +Ул сәламәт икән, мин тынычмын һәм савыкның да савыгы... +Мәрхүм Габдулла Тукай кеби яшьли дөнья куймасам, +Гакизанә, шагыйрең булмакка бардыр ниятем. +Инде ел тулды вафатына Тукайның дип бүген, +Багышлавым, шигыренә ияреп, искә алып ятимне. +Әй, күзем нуры, билем куәте, яну йөрәгем, +Тереклектә гел мактармын: милләтем вә миллиятем!.. +Бу шигырь-элегия алдыннан газетада Т.Хакимияров Габдулла Тукайга олы ихтирамын белдергән сүз башын да урнаштырган. "Бер ел әүвәл генә бу дөньяны калдырып, без яшьләрне тирән кайгыга салып, Габдулла Тукай әфәнде арабыздан китте. Ул татар әдәбиятының тансык былбылы иде. Үз нәүбәтемдә минем дә аның икатына ихтирамым вә ихтыякым көчле иде. Шуларны истә тотып һәм мәрхүм шагыйрьнең кайбер шигырь өлгеләрен кулланып, аңа охшатып, шушы элегияне яздым. Бу — минем тиңсез хәсрәтем чагылышыдыр, шул хисемне "Сәдаи Төркестан" аша белдерүемдер", дип яза шагыйрь. +Шагыйрь һәм публицист Мирмухсин Шермөхәммәтов үзенең шул ук уңайдан язылган "Каләм әһелләре әфәнделәргә бер үтенеч" мәкаләсендә Габдулла Тукай әсәрләрен яратуын, аларга соклануын белдерә ("Төркестан вилаяте газетасы", 1914 ел, 14 сентябрь). "Андый бөек затлар, бигрәк ки әдип вә шагыйрьләр, заман күренешләрен вә мөнәсәбәтләрен аңлау һәм юнәлеш бирү өчен, шул югарылыктан торып үз халыкларын тәрбияләү өчен туалар. Әгәренки бер милләтнең арасыннан шагыйрь исемен йөртүче табылса, аның көчен, куәтен һәм зурлыгын үз халкына ничек хезмәт итүенә, бирелгәнлегенә карап бәһалиләрдер. Нәүбәтендә, халкы да андый әдибен һич онытмас, ихлас күңеленнән яратыр. Андый олуг шәхесләр вафатыннан соң да халкы күңеленнән һич китмидер — аңа атап тантаналар оештырыла, мираслары даими рәвештә туплана, барлана тора. Габдулла Тукай язмышы моңа дәлил булырлык", дип язды М.Шермөхәммәтов. +Үзбәк дөньясында якты эз калдырган шагыйрь һәм драматург Хәмзә Хакимзадә Ниязи икаты да Габдулла Тукайның бәрәкәтле йогынтысын кичерде. Хәмзә дә беренче шигырьләреннән үк тар фикерле муллалар һәм тәкъва түрәләр, саран байлар тормышыннан көлеп язды. Аның әсәрләре, бер яктан, үзбәк классик әдәбияты һәм үзбәк халкының авыз икаты кирлегендә туса, икенчедән, аның икатында фәкать Г.Тукай шигырьләренә генә хас үзенчәлекләрне дә күрмичә мөмкин түгел. Әйтик, "Ишаннар хәле", "Бер ишан авызыннан", "Туендырды" шигырьләрендә үзбәк сатирик әдәбияты дәвамын да, бу әсәрләрдә татар шагыйренең "Мулланың зары" исемле шигырь йогынтысын да ачык сиземләргә мөмкин. Ә инде Хәмзәнең "Рамазан" шигырен язарга Г.Тукайның "Насыйхәт"е рухландыруын әйтеп торасы да юк. Бу ике шигырьдә дә халыкның аяныч, авыр хәле, матди ярлылыгы тасвир ителә. Бай һәм түрәләрнең халык зарына колак салмаулары әйтелә. Шулай ук бу әсәрләрнең бер үк фикерне кабатлап, киләчәкнең үзгәрәчәгенә якты өмет баглап төгәлләнүләре дә очраклы түгел, әлбәттә. +Шул хакта күренекле үзбәк галиме, филология фәннәре докторы, профессор һәм шагыйрь Ләзиз Каюмов "Тукай һәм үзбәк шигърияте" мәкаләсендә болай дип язган иде: "Тукай һәм Хәмзәнең поэтик мирасын чагыштырып өйрәнү шуны күрсәтә ки: Габдулла Тукай безнең Хәмзә икатына үрнәк булган, остазы булган дия алабыз", — ди (Хәмзә Хакимзадә (1889-1929), Үзбәкстанның халык шагыйре (1926). — Тәрк.). +Габдулла Тукайның вафат булуы турындагы хәбәр тиз арада үзбәк халкына да барып ирешә. Интеллигенция вәкилләреннән яраткан шагыйрьләре белән хушлашу өчен аерым кешеләр кибәрелә. Ташкент, Сәмәрканд, Бохара, Үргәнеч һәм башка шәһәрләрдә шул уңайдан матәм кичәләре оештырыла. Чөнки үзбәк халкы инде Г.Тукай икатын тәмам үз итеп, яратып өлгергән була. Алай гына да түгел, Г.Тукайның кайбер шигырьләре аерым кыентыкларга, мәктәп-мәдрәсә уку китапларына кертелгән була. Шундый китапларның беренчесе итеп, шөбһәсез, үзбәк халкының мәгърифәтчесе һәм шагыйре Абдулла Әвлани тарафыннан әзерләнгәнен күрсәтергә мөмкин. Анда Г.Тукайның берничә шигыре, шул исәптән "Туган тел" әсәре А.Әвлани тарафыннан тәркемә ителеп урнаштырылган. Ә, гомумән, үзбәк халкы, бигрәк тә зыялылар катлавы вәкилләре Г.Тукайның шигырьләрен үз телендә, тәркемәсез укыганнар. Профессор Ләзиз Каюмов билгеләп үткәнчә, бу чорда халык арасында бигрәк тә "Шүрәле", "Япон хикәяте", "Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш" һ.б. кайбер шигырьләре киң таралган булган. +Татар һәм үзбәк халыклары арасындагы әдәби багланышлар, мәдәният, әдәбият яңалыклары белән уртаклашу, үрнәк алышулар һәм шул исәптән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай икатын барлау, өйрәнү эшләре Бөек Октябрь революциясеннән соң тагын да канлана төште. Совет хакимияте елларында, күп милләтле әдәбият вәкилләре белән берлектә, татар язучыларының икаты белән кызыксыну да артты. Галимкан Ибраһимов, Һади Такташ, Шамил Усманов һ.б. әдипләрнең әсәрләре үзбәк телендә басылып чыкты. Әмма, элеккечә, Урта Азия республикаларында аеруча күп укылган, өйрәнелгән һәм тәркемә ителгәне Габдулла Тукай мирасы булды. Яңа тормыш өчен барган көрәштә күтәрелеп чыккан яңа буын шагыйрь һәм әдипләре — казакътан Сәкен Сәйфуллин, Сабит Моканов, үзбәктән Абдулла Кадыйри, Уйгыннар аның шигырьләре белән рухланып яшәделәр, үз халыкларының бөек шагыйрьләре Нәваи һәм Абай белән беррәттән алар Тукайны да үз осталары дип атадылар. +1917 елдан соң барлыкка килгән милли матбугатка күз төшерик. Менә Исмәгыйль Габидев мәкаләсе. Ул — Төркестан төбәге халыклары арасында революциягә кадәр ихтирам казанган "Тәрәкъкый" газетасының элеккеге мөхәррире булган кеше. Милләте — татар. 1920 елның 15 апрель санында ул Төркестан Коммунистлар партиясе чыгарган "Иштиракиюн" газетасында "Шәрык шагыйре Габдулла Тукай" исемле зур мәкалә бастыра. Яшь Совет хакимиятенең актив кәмәгать эшлеклесе һәм белгече бу мәкаләсендә шагыйрьне шәрыкның киң танылган фикер ияләре белән тиң куя. "Бөек шагыйрьләр әл-Мәгарри, Хафиз, Гомәр Хәйям, Сәгъди, Нәваилар мирасы арасында Габдулла Тукай әдәби мирасы да кадер-хөрмәткә ия. Аның икаты төрки-татар халыкларын Россиядәге революцион үзгәрешләргә әзерләде", дип билгели И.Габидев. +Габдулла Тукай мирасын өйрәнү һәм барлауга багышланган андый мәкаләхезмәтләр дә, Төркестан краеның төрле төбәкләрендә аңа һәм икатына багышлап тантана кичәләре уздырылулар турындагы язма хәбәрләр дә бу елларда байтак басылган. Мәсәлән, шул ук "Иштирякиюн" газетасында Лотфиның "Тукай кичәсе мөнәсәбәте уңаеннан" исемле мәкаләсе урнаштырылган (1920 ел, 29 апрель). Ә "Төркестан" газетасының 1923 елның 1 июнь сәхифәсендә исә безгә бик таныш булмаган берәүнең шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнашның "Эшче" газетасында Тукайга багышлап басылган мәкаләсендәге кайбер фикерләр белән килешеп бетмәгәнлеге бәян ителә. +Мондый язмалар, әлбәттә, Габдулла Тукай әсәрләре белән кызыксынуны гына арттыра, аның шигырьләрен кичекмәстән башка телләргә күбрәк тәркемә итү ихтыякын тудыра. Нәкъ шул елларда үзбәк, казакъ, каракалпак һ.б. телләрдә нәшер ителгән вакытлы матбугат битләре, төрле кыентык һәм дәреслекләр Г.Тукай әсәрләренең яңа тәркемәләре белән баетыла. +Габдулла Тукай әсәрләре белән түнтәрелеш елларына кадәр үк танышып өлгергән, алардан үзенә үрнәк алган Хәмзә Хакимзадә Ниязи егерменче елларда да шул юлыннан тайпылмый. Тукай икатын олылавын дәвам итә. Ташкентта һәм башка шәһәрләрдә Тукайга багышлап оештырылган кичәләрдә актив катнаша. Шул хакта да көндәлек матбугат сәхифәләрендә хәбәрләр бар. +Шушы ук чорда Урта Азия кирлегендә Г.Тукайның русчага тәркемә ителгән әсәрләре дә күренә башлый. Рус телендә аңа багышланган аерым мәкаләләр дә басыла. Әмма аеруча әһәмиятлесе шул ки: 1920 елда Ташкентта аның әсәрләренең русчага тәркемәдә аерым басмасы да нәшер ителгән була. "Сайланма әсәрләр" исеме белән чыккан бу китапны Төркестан Халык мәгариф комиссариаты каршындагы нәшрият Г.Тукайның вафат булуына киде ел тулу уңаеннан бастырып чыгара. Китапка тупланган шигырьләрне шагыйрь Валентин Вольпин тәркемә иткән, күләмле кереш сүзне Ибнеәмин Янбаев язган. Бу кыентыкка шагыйрьнең халык арасында киң таралган һәм темасы белән революцион чорга аваздаш яңгыраган "Кярханәдә", "Эш", "Шагыйрь", "Алтынга каршы", "Кыйтга" (Көчләремне мин...) һ.б. шигырьләре тупланган. Китапның кереш өлешендә Габдулла Тукай икатына югары бәя бирелә. Шунда ук шагыйрьнең башка халык әдипләренең, мәсәлән, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтов, А.В.Кольцов, И.С.Никитин, Шиллер, Гёте һ.б. мирасыннан күңеленә хуш килгән шигырьләрен тәркемә итеп, төрки-татар дөньясына якынайту тәкрибәсе дә кереш сүздә уңай бәяләнә. Хәер, ул әсәрләрне тәркемә дип кенә бәяләве дә кыен. Алардан Тукайга хас осталык белән мөстәкыйль яңа әсәр тудырылган. Г.Тукай үзе аларны "фәлән автордан" дип билгеләмәсә, һич аерып та булмас иде, дип белдерә бу китапка кереш мәкаләсендә И.Янбаев. "Г.Тукай икатының шифалы йогынтысы бер татар әдәбиятына гына түгел, барлык төрки телле әдәбиятларга да кагылды, төркиләр шигъриятен үстерде, аларга киләчәккә юл ачты", дип тәмамлый ул "Биографик очерк" дип исемләнгән кереш сүзен. +Габдулла Тукай мирасын өйрәнү, әсәрләрен башка телләргә тәркемә итеп чыгару утызынчы һәм кырыгынчы елларда тагын да канлана төште. Бу чорда А.С.Пушкин, А.М.Горький, Г.Ибраһимов һәм Абай әсәрләре белән беррәттән газета һәм журналлар Габдулла Тукай шигырьләрен дә бик теләп бастыралар. Яңадан-яңа тәркемәләр туа, аның әсәрләре тупланган аерым басмалар нәшер ителә. Үзбәк әдәбиятында инде бу Гафур Голәм, Хәмит Алимкан кебек осталар актив икат итә башлаган дәвер була. Алар — Тукайның варислары — Муса Кәлилләр белән иңгә-иң тотынып, халыклар дуслыгын тагын да ныгыту өчен остазлары башлангычын дәвам иттерүчеләр. Бу буын вәкилләре Тукай шигъриятенә яңа сулыш өрде — тагын да камилләшә төшкән тәркемә үрнәкләрен бирде. Һәм шул елларда Г.Тукайның яңа тәркемәләрдән тупланган тулырак күләмле китаплары үзбәк телендә нәшер ителде. +Аның әсәрләренең үзбәкчә тулырак кыентыгы — "Габдулла Тукайның сайланма әсәрләре" 1946дa — сугыштан соңгы беренче тыныч елда басылып чыга. Үзбәкстан ССРның наширләре һәм рәссамнары тарафыннан бик пөхтә итеп эшләнгән һәм бизәлгән китап. Ул шагыйрьнең тууына алтмыш ел тулу уңаеннан нәшер ителгән. Анда шагыйрь тормышын һәм икатын тулаем күзалларлык күләмле кереш тә бирелгән. +Ә инде тагын да тулыландырыла һәм яңартыла төшкән яңарак басма 1961 елда, хәзер Гафур Голәм исемен йөртүче Матур әдәбият һәм сәнгать нәшриятында дөнья күрде. Ун мең данәдә чыккан бу китапны Үзбәкстанның танылган шагыйре һәм прозаигы Әсгать Мохтар төзегән. Кереш сүзне Тукайның милләттәше, үзбәк әдибе Габдулла Уразаев язган. Ә шигырьләрне үзбәк халкының мөхтәрәм әдипләре Гафур Голәм, Уйгын, Миртимер, Әсгать Мохтарлар тәркемә иткән. +Хәзерге вакытта, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына йөз ел тулу көннәрендә, китап сөючеләр аның тагын да тулыландырыла төшкән яңа шигырь тупламасын кулларына алу алдында тора. Моңа инде эшлекле хәзерлек бара. Бу эшкә Үзбәкстан Язучылар берлеге идарәсе тарафыннан каваплы кешеләр билгеләнгән. Габдулла Тукай әсәрләренең яңа басмасын әзерләү Гафур Голәм исемендәге нәшриятка һәм аның бүлек мөдире, шагыйрь Габдерәзәк Әбдерәшитовка йөкләнгән. Бу уңайдан шуны да искәртеп үтик: Г.Әбдерәшитов ике-өч ел элек кенә икенче бер танылган татар шагыйре Муса Кәлилнең шигырьләренең яңа тәркемәләре тупламасын барлап чыгарган иде. Ул китап та үзбәк укучылары тарафыннан бик кылы кабул ителде. +Үзбәк халкының иң мөхтәрәм шагыйрьләреннән Гафур Голәм, Уйгын, Хәмит Алимкан, Шәехзадә, Зөлфияләр үз икатларына Алишер Нәваи, А.С.Пушкин, М.Ю.Лермонтовлар белән беррәттән Г.Тукай әсәрләренең дә бик нык тәэсир итүен, илһам өстәвен кат-кат тәкрарлап әйтә һәм яза килделәр. Әйтик, 1966 елда, Г.Тукайның тууына сиксән ел тулу уңаеннан Казанда тантаналы зур чаралар уздырылган көннәрдә, академик шагыйребез, Ленин премиясе лауреаты Гафур Голәм болай дип белдергән иде: "Тукай ул татар халкының горурлыгы! Әмма шуның белән бергә Тукай Россиядә яши торган күп кенә башка төрки халыклар арасында, аларның укымышлылары арасында киң танылган, яратып укыла торган зур әдип тә". +Хәер, моның шулай икәнлеген үзбәк, казакъ, кыргыз, каракалпак һ.б. халык әдипләренең һәм галимнәренең Габдулла Тукайга багышланган күпсанлы язма хезмәтләреннән дә, икат үрнәкләреннән дә күрергә була. Менә ул хезмәтләрнең һәм шигырьләрнең кайберләре: Гафур Голәм. "Габдулла Тукай — үз шагыйребез", Сабит Моканов. "Тукай турында сүз", Сырбай Мәүләнов. "Тукай табуты янында", "Кырлы Казан", Исмаил Сәгыйтов. "Габдулла Тукай һәм каракалпак әдәбияты", Ибраһим Йосыпов. "Тукайга" һ.б. +Үзбәкстанның халык шагыйре Уйгын болай дип язган иде: "Тукай мирасы белән үзбәк халкы күптәннән таныш инде. Без аның шигырьләрен бала чакта мәктәпмәдрәсәләрдә укып, өйрәнеп үстек. Аның "Туган тел"е безнең дә дәреслеккә кертелгән иде. Шул сәбәпле без аны һәрвакыт үз шагыйребез, үз остабыз дип таныдык". Аның сүзләрен куәтләгәндәй, Каракалпакстанның халык шагыйре Ибраһим Йосыпов та: "Тукай икаты аша без егерменче гасыр башы татар әдәбиятының Урта Азия халыклары әдәбиятына булган бәрәкәтле йогынтысын тоябыз", дип язды. +Үзбәкстан Республикасында яшәп икат иткән бу ике олуг әдипнең сүзләренә кушылып, шуны гына әйтәсе килә: үзбәк халкы бөек Тукай икатын мәңге шулай хөрмәт итәр, данлар. +Ташкент, 1985 ел, апрель +Шерали ТУРДЫЕВ, +филология фәннәре кандидаты +Үзбәкчәдән Лирон ХӘМИДУЛЛИН тәркемәсе +Тәркемәченең искәрмә һәм өстәмәләре +Шушы фәнни хезмәтне тәркемә иткәч тә, мин Шерали танышыма күләмле генә хат юллаган идем. Хатның төп эчтәлеге — 1920 елда Ташкентта Г.Тукайның рус телендә чыккан китабына багышланган иде. Ул китапның тәркемәчесе һәм кереш сүз авторы турында тулырак итеп язып кибәрүен үтенгән идем. Һәм бик тырышсаң, ул китапның күчермәсен генә булса да миңа кибәрә алмассыңмы дип тә үтендем. Ул боларның барысын да үтәп, миңа зур гына хат язып кибәрде. Һәм шул хатка нигезләнеп, мин Габдулла Тукайның йөз еллык бәйрәмен уздырган көннәрдә "Азат хатын" журналына (1986, №4) бер мәкалә язып тапшырган идем. Соңрак ул мәкаләм, бераз тулыландырылып та, кыскартылып та "Кичке шәфәкъ" исеме белән чыккан китабымда да урын алды. Шул рәвешле, Г.Тукайның Ташкент каласында 1920 елда басылып чыккан русча китабы турында шактый мәгълүмат тупланган кебек иде. +Шерали дус (фарсычадан төркичәгә күчерсәң, Арыслангали буладыр) миңа Ташкенттагы фәнни институт архивында сакланган ул китапның күчермәсен дә кибәрде. Ул вакытта әле заманча ксерокопия аппаратлары булмаулыктан, күчермәнең сыйфаты начаррак кәгазьдә чыккан булса да, мин әлеге китапчыкны музей хезмәткәрләренә дә, үзебезнең әдәбият институты галимнәренә дә күрсәткәләгән идем. Соңрак шул вакыйгаларга багышлап язган мәкаләләрем газета битләрендә дә күренгәләп алды. +Олуг горурлыгыбыз саналган Тукаебызга карата шундый кылы, якын мөнәсәбәттә булган Ташкент шәһәрендә аның русча "Сайланма әсәрләр"е (Габдулла Тукаев. "Избранные стихи") басылып чыгуы очраклы хәл түгел, әлбәттә. Ике тугандаш халык арасындагы әдәби-мәдәни багланышлар бик ерак заманнардан бирле дәвам итеп килә бит инде. Патша Россиясе чорында, югары белем бирердәй мәдрәсәләребез булмаган дәвердә, меңләгән татар шәкерте Бохара, Сәмәрканд кебек мәгариф, фән үзәкләренә барып белем эстәгән. Шуннан гыйлем туплап кайткан Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәркани хәзрәтләрен искә төшерү дә китеп торадыр. Һәм менә шушы кирдә, шушы мохиттә — атаклы Ташкент шәһәрендә бөек шагыйребезнең рус телендә тәүге китабы (юкарак булса да) 1920 елда нәшер ителүе үзе үк бер бүләк. +Элегрәк елларда исә аның кайбер әсәрләренең тәркемәләре Казан, Мәскәү һәм хәтта Лондонда нәшер ителүче газета-журнал битләрендә күренгәләгән була. Казанда чыгучы "Волжско-Камская речь" газетасында аның икатына багышлы беренче язма сүз 1908 елда басыла. Төрки телләр белгече Николай Ашмарин тәркемәсендә аның "Шүрәле" поэмасы исә 1914 елда Мәскәүдә дөнья күрә. Һәм шул ук елда аның "Пар ат" шигырен Лондонда нәшер ителүче "Рашен ревью" журналында инглизчәгә тәркемә итеп чыгаралар. +Ташкентта нәшер ителгән китапны туплап чыгаручы һәм күләмле кереш сүз авторы Ибнеәмин Янбаев булган дигән идек. Кем соң ул? Ш.Турдыев язып кибәргән белешмәлек буенча, ул — Касыйм шәһәрендә туган сәүдәгәр улы. 1916 елда Мәскәү коммерция институтын тәмамлаган. Урта Азиягә кайчан һәм ни сәбәпле барып чыгуы ачыкланмаган. 1919 елдан башлап ул Ташкентта рабфакта укыткан. Шул ук еллардандыр, мөгаен, Россия биләмәсендә иң беренче оештырылган Төркестан Совет Автономияле Республикасының мәгариф идарәсендә коллегия әгъзасы да була. Ә 1920-1921 елларда бу Мәгариф наркоматының баш комиссары вазифасын татар әдибе Шәһит Гыймадетдин улы Әхмәдиев башкаруын да искә төшереп үтик. Бу Төркестан Совет Автономияле Республикасы биләмәсенә ул елларда хәзерге Үзбәкстан Республикасының төньяк тарафлары һәм Казакъ Республикасының кыйбла як өлешләре кергән. Димәк, әлеге китапның таралу мәйданы киң булган. Ул республика биләмәсенә кергән халыклар саны һәм милләтләр исемлеге дә ишле генә. Анда казакъ белән үзбәктән тыш каракалпак, кыргыз, төрекмән, уйгыр милләте вәкилләре дә яшәгән. Араларында татар муллалары, татар сәүдәгәрләре дә әз булмаган. +И.Янбаевның бик әтрафлы, киң колач белән язылган кереш сүзе турында Ш.Турдыев очеркында бераз мәгълүмат булды. Инде үзе турында бер-ике сүз. Милли канлы, зыялы, белемле кеше буларак, ул да утызынчы еллардагы кыерсытуларны кичерә. Илленче еллар уртасында гаиләсенә кайткач та озак яшәми. Шерали язган хатта әле аның медицина институты профессоры булган хатыны белән кызының Ташкентта гомер кичерүләре хәбәр ителгән иде. И.Янбаев бәлки Г.Тукай шигырьләрен тәркемә иткән Валентин Вольпин белән Мәскәүдә укыган елларында ук танышкан булгандыр. Шерали бу тәркемәченең кайчаннан Ташкентта яшәгәнлеген хәбәр итми. Әмма Мәскәүдә яшәгән елларында аның Сергей Есенин белән дустанә мөнәсәбәттә булганлыгын әйтеп үтә. Дөресрәге, С.Есенинның элекке каләмдәше янына Ташкентка кунакка килеп, байтак вакыт Вольпинның фатирында яшәвенә бәйле рәвештә, "алар элекке дуслар булган" дип белдерә. Бәлки шушы килүе вакытындадыр, Есенин Валентинның сеңлесе Надеждага да өйләнә. Шул гаиләдә туган, гомерен Америкада үткәргән, Есенинның "бишенче баласы булган" ул кеше турында телевизордан әле 2014 елда да бер тапшыруны караган идем. Мөгаен, Ташкентта булганда С.Есенин татар шагыйренең икаты һәм аянычлы язмышы турында шул В.Вольпин белән И.Янбаевлардан күп нәрсәләр ишетеп белгәндер. Соңыннан аның Тукайны һәм икатын зурлап искә алуының тарихы менә шул русча чыккан китапчыкка бәйледер. +Бу тәркемәгә алынганда, В.Вольпинның өч шигырь китабы авторы булуын хәбәр итә Ш.Турдыев. 1919 елда Ташкентта ул шулай ук "Антология революционной поэзии" кыентыгын да туплап чыгарган була. Г.Тукайның әлеге "Избранные стихи" тупламасына кергән шигырьләр минем 1986 елда "Азат хатын" журналындагы мәкаләмдә санап күрсәтелгән иде. Ләкин ул журналның үземдә сакланмавы сәбәпле, хәзер аларны төгәл генә әйтеп үтә алмыйм. Әлеге китапка алтымы-кидеме шигырь кергәнлеге генә хәтеремдә. 1921 елда Казанда Павел Радимов тәркемә итеп чыгарган китапта аларның саны чак кына артыграк иде. Ләкин ул китапта кереш сүз күләме әзрәк бугай. Кайчандыр мин аларны чагыштырып караган идем. Шунысын да әйтеп китим: Валентин Вольпин соңрак та Габдулла Тукай икатына мөрәкәгать иткән. Әйтик, аның тәркемәсендә тагын бер шигырь — "Ребёнку" дип исемләнгәне 1936 елда Казанда нәшер ителгән "Избранные стихи" китабына да кергән. Шул исәптән бу китапта аның элек тәркемә иткән бер шигыре дә урнаштырылган. +1920 елда Ташкентта нәшер ителгән китап күчермәсенең язмышына да тукталып үтик. Генерал Шамил йортында Габдулла Тукай музеен ачуга хәстәрлек көннәре башлангач, Милли музейның ул вакыттагы бүлек мөдире Дания ханым Баһаветдинова аны миннән сорап алган иде. Ул китапчыкны кулыма тотып, аның бүлмәсенә килеп кергәндә, анда булачак музейның директоры Госман Хәбибуллин да утыра иде. Аның белән беренче танышуыбыз шунда булды. Дания ханым ул китап күчермәсе белән элек тә таныш булганлыктан, аны тиз-тиз карап чыкты да минем алдымда ук булачак Тукай музее директоры кулына тапшырды. Шуннан соң миңа ул китапчыкны күрергә туры килмәде. Госман вафат булгач, аны башка кешеләр алмаштырды. Г.Тукай музеена сирәгрәк тә йөрелгәндер, күрәсең. Анда булган экспонатлар элек-электән таныш нәрсәләр ич инде. Шулай да Рәмис Аймәт Дәрдемәндкә багышланган бер очрашуга чакыргач, мин әлеге китап копиясе язмышы белән дә кызыксынган идем. "Бездә андый әйбер юк", — дип кавап бирде Рәмис. Шуннан соң әдәбият, сәнгать тарихын барлаучы галимнәр эшләгән институт кешеләреннән дә: "Тукайның 1920 елда Ташкентта русчага тәркемә итеп чыгарылган китабын яисә аның ксерокопиясен күргәнегез юкмы?" — дип сораган идем. Андый китапның булганлыгын белмибез, дигәнрәк кавап алдым. +Үзбәк кардәшләр белән хәбәрләшеп, соңлап булса да ул китапның үзен яисә затлырак итеп башкарылган ксерокопиясен Казанга кайтару вакыты киткәндер дип уйлыйм. Шул ук вакытта Үзбәкстандагы архивларда башка татар зыялыларына багышланган, тарихи кыйммәте булган материаллар, документлар да ишле генә ич. Әйтик, Салих Сәйдәшевнең 1920 еллар башында Ташкентта яшәп алуына бәйле вакыйгаларны, аның Хәмзә Хакимзадә Ниязи белән аралашып, бергә ниндидер әсәрләрне сәхнәләштерүләренә нисбәтле истәлекләрне бездә искә алмыйлар шикелле. Һәрхәлдә, үземнең шул хакта берәр нәрсә укыганымны хәтерләмим. Ташкентта булганда андый истәлек язмаларын күргәләргә туры килгән иде. +Шерали Турдыев очеркын карап чыкканнан соң туган кайбер өстәмәләрем. Ул Тукай икатын барлауга һәм пропагандалауга зур өлеш керткән казакъ шагыйрьләре Какан Сыздыков белән Кобан Молдагалиевне искә алмаган. Кечерәк күләмле бер хезмәттә барысын да иңләп бетереп булмый ич инде. Бу шәхесләр 1940-1960 елларда Габдулла Тукайның шигырь һәм поэмаларының берничә китабын туплап чыгардылар. Үзбәкстанда да Тукай әсәрләре тупламалары ике генә тапкыр чыкмады. Шерали инде аларның күләмлерәк, сәнгати яктан сыйфатлырак итеп нәшер ителгәннәренә генә тукталган. 1927 елда Казанда татрабфак курсларын тәмамлап, Үзбәкстанга эшкә кибәрелгән Габдулла ага Уразаев Тукай, Такташ икатларына багышлап күләмле-күләмле мәкаләләр язып бастыра анда. Сугышка чаклы, "Кызыл Үзбәкстан" газетасы редакторы булган елларында, байтак кына татар әдипләренең әсәрләрен үз газетасында да, республикада чыгып килүче журналларда да бастыра. Илленче елларда, соңрак Гафур Голәм исеме белән аталачак зур нәшриятның директоры булганда да, ул татар әдәбиятын пропагандалауга зур өлеш кертә. Аның Казанда укыганда язган пьесалары да (берсе Мәскәүдә нәшер ителгән), Үзбәкстан матбугатында чыккан кайбер хезмәтләре "Вил Уразай" яки "Абдулла Вилдан" тәхәллүсе белән дә басылганнар. +"БЕЗ БАРЫБЫЗ ДА ТУКАЙ БАЛАЛАРЫ..." +Тукай — егерменче гасырда +татарны милләт буларак саклап +калучыларның берсе, беренчесе, +милли каһарманыбыз. +А.Гыйләҗев +Аяз Гыйләҗевнең тормыш һәм иҗат юлында Г.Тукай исеме, сүзе, фикере даими яңгырап тора. "Югалтылган бәхетнең кайтарылуы" (1946) шигырендә үк лирик "мин" Тукайны белүе белән горурлана: +Алексейның әзрәк шагыйрьлеге Укыган ул Пушкин, Лермонтовны, +Бар дисәк тә, ялгыш булмастыр. Шактый көчле иде Тукайда. +Бәлки бу хис анда яшьлек дәрте Оста гармун уйный, яхшы егет +Һәм мәхәббәт белән тугандыр. Яраттырды үзен һәркайда. +Г.Тукай А.Гыйләҗевнең иң яраткан шагыйрьләреннән була: "Эш бүлмәмдә, сул якта бер шкаф бар, шуның өске киштәсендә минем иң яраткан авторларым, күңелемнең мәңгелек юлдашлары булган китаплар — Тукай, Есенин, Ибсен, Шоу, Хемингуэй, Еники, Эрих Мария Ремарк". Яшь чагында ук күңеленең иң түренә үткәреп, җитлегә төшкәч, Тукай шәхесенең бөтен бөеклегенә гаҗәпләнеп тә, сөенеп тә төшенә ул: "Яшьрәк чакта Тукайны яттан өйрәнсәк тә, университетка кереп, Якуб ага Агишев лекцияләрен тыңлаганчы мин Тукайны бөтенләй аңламаганмын икән". +А.Гыйләҗев Тукай темасын махсус өйрәнә дип әйтү дөреслеккә туры килмәс. Шулай да шагыйрь әдипне кайсы ягы белән җәлеп итә соң? Әйтергә кирәк, иң әүвәл, халыкчанлыгы белән: "Бер нәрсә хак — безнең татар халкын Тукай тудырган. "Тукайсыз-айсыз тору" безнең бик зур бәхетсезлегебез булган. Тукай — чор билгесе, мең еллар яшәгән татар халкының көзгесе, милләтнең яшәү көчен, аның сәләтен, бар булганын ачып салучы. Онытмыйк, милләтнең эчке көчен бары тик аерым шәхесләр генә ача алган. Безнең өчен Табигать Тукай бөеклеген сайлаган. "Тукайны бишенче ел революциясе тудырган", диләр безнең галимнәр. Алай гына түгел, революцияне Тукайлар тудырган... Шулай..." Тукай фикер хөрлеген яклый, шәхес азатлыгын күтәреп чыга, ул кертеп җибәргән "милләт хадиме" концепциясе шагыйрьнең үзе кебек үлемсез. А.Гыйләҗев җепшеклек елларындагы хөр фикернең чишмә башы турында уйланып, болай ди: "Тукайны 1905 ел революциясе тудырды. Без әлегә кадәр шул революциянең дәрте-шаукымы белән яшәп ятабыз ич! Нинди күтәрелеш, нинди уяну, нинди кузгалыш чоры булган бит!.." +Г.Тукай әдипнең иҗади аңы үсешенә тирән йогынты ясый. Башлангыч иҗат чорында ук язылган "Адашкан йолдызлар" хикәясендә (1946-1947) Г.Тукайның "Мәхәббәт" исемле шигыреннән "Әмма ләззәтле дә соң яшьрен газап, яшьрен яну!" дигән өзек эпиграф итеп кулланыла. А.Гыйләҗев "шагыйрьнең ярату — шифалы яңгыр тамчысы ул, гади кешедән мәхәббәт каһарманын ясый ала, дигән фикерен ачкыч итеп ала". Үз чорында Г.Тукай сөю-яратулар иҗатчы өчен илһам чыганагы дип белдерә, күңел лирикасында Алишәр Нәваи, Байрон, Пушкин, Лермонтов исемнәрен яңгыратып, татарның мәхәббәт шигъриятен дөнья әдәбияты киңлекләренә чыгара. А.Гыйләҗев исә "Адашкан йолдызлар" хикәясендә Исхак-Сания хисләрен тасвирлаганда, традицион сурәт чараларына мөрәҗәгать итә (мисалга, хәтфә үлән, сирин, гөлчәчәк символлары). Әсәрнең эмоциональ көйләнешенә килгәндә исә, ул да Г.Тукай, Һ.Такташ романтик лирикасын, Г.Ибраһимов һәм Ф.Әмирхан прозасын хәтерләтә. "Йәгез, бер дога!" романындагы лирик чигенешләр шул ук яссылыкта икәнен искәртеп үтү дә урынлы булыр. +Әдәбият мәйданына тәүге адымнарын атлаганда язган "Олы урам күләгәсендә" очеркында (1959) әдип Камчылы ишан образын Г.Тукай сатирасы традицияләренә таянып иҗат итүен билгеләп китә ("Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" (1908)). "Дүртәү" повестенда А.Гыйләҗев Г.Тукайдан килә торган тарихи хәтер концепциясенә мөрәҗәгать итә. Туган җирне саклап һәлак булган батырлар күмелгән кыя, сарай урынында батырлар ныклыгын саклап үскән наратлар турындагы легендалар "Шүрәле" поэмасы йогынтысында язылган булганга охшый. Повестьта татар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты традицияләре үзара керешә. Әйтик, бала тормышында урманның роле турында лирик чигенешләр Тукай поэмасын искә төшерә. Әдип тарихи хәтер ярдәмендә яңа фикерләрне калкытып куюга ирешә. +1960 елларда "Тукай чынлыкта нинди шәхес?" дигән сорау тирәсендә бәхәсләр куера. Р.Нәфыйгов, К.Фасеев, З.Ишмөхәммәтовлар "социалистик Тукай" образын күтәрәләр. Г.Тукай исеме белән бәйле ялганга каршы иң беренче булып И.Нуруллин чыгыш ясый. Аңа А.Гыйләҗев тә теләктәшлек белдерә. +1964 елда "Өч аршын җир" (1962) повесте рус телендә дөнья күреп, "Дружба народов" журналының махсус бүләгенә ия булганнан соң, А.Гыйләҗев исеме СССР халыкларына таныла. Хрущёв "җепшеклеге"нең татар әдәбиятын яңа юнәлешләргә алып чыгачагына ихлас ышанган әдип Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, М.Галәү традицияләрен дәвам итәргә чакыра, милли әдәбиятыбызның "алтын чор"ына йөз тотарга өнди: "Минем халкыбызның йөрәк байлыгы, бөеклеге турында сүз әйтәсем килә. Безгә үзебезнең заманның Тукайлары кирәк. Мин моны теге "Щедриннар кирәк" дигән казённый сүздән чыгып әйтмим, Ходай сакласын, минем Җәлилләрне, Бакыйларны, Газинурларны тудырган халыкның йөрәген ачкан әсәрләрне күрәсем килә", — дип яза әдип Ш.Галиевкә юллаган хатында. +"Җиргә тапшырылган серләр" (1966-1967) драмасында Тукай турындагы фикерләр тагын да ачык гәүдәләнеш ала. А.Гыйләҗев яшь буынны тәрбияләүдә шагыйрьлек вазифасын югары күтәрә. "Без монда "Кәҗә белән Сарык" әкиятен ятлап йөргән арада, Пастернакларны аңлый торган кешеләр туган. Яңа буын. Яңа кешеләр. Алар барын да беләләрдер, барын аңлыйлар", — ди мәктәпне тәмамлау алдында торган Зәнә. Әдип яшь буынга гыйлем-мәгърифәтне аңлы рәвештә үзләштерергә өнди (ятларга-аңларга антитезасы). Һәр кешенең иҗади мөмкинлекләре бар, һәркем тормыш юлын гамь белән сайларга тиеш, ди. Татар әдибе халкыбызның яраткан шагыйре Г.Тукайны шигъри бизәк остасы Б.Пастернакка каршы куймый, аларның һәр икесен аңлар өчен, сүз-образларга игътибарлы булып, үзәгенә төшеп укырга кирәклеген җиткерә. Әдип мисал китерә. Рәдиф исемле үсмер егет Г.Тукайның "Пар ат" шигырен өйрәнә. Шигырьдәге "мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары; мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары" дигән юллар аңарда горурлык хисе уята. Шулай итеп, Г.Тукай А.Гыйләҗев героен Ватан турында, тормыш-яшәешнең асылы, үз урыныңны табу турында уйланырга этәрә: "Шуны әйт син: без шул җирнең кайсы почмагында яшибез? Түрендәме? Почмагындамы? Һәм кем булып көн күрәбез?" Рәдиф моннан соң "куян койрыгы төсле" "ярыкта" гомер итәргә теләмәгәнлеген аңлый. Яшүсмер һәр "адәм угылының" "тормышның түрендә" яшәргә хокуклы икәнлегенә төшенә. Совет әдәбияты шартларында туган әлеге пьеса әдәби тәнкыйтьтә шау-шу кузгата. Билгеле, әсәрнең сәхнә гомере дә озак булмый. Әдип күңелен тырнаган уй-гамьнәрен "Урамнар артында яшел болын" һәм "Балта кем кулында?" романнарында гаять кискен куя. +Мәгълүм булганча, татар мәдәнияте озак еллар идеологик басым астында яшәде. Язучылар системаны мактаган, данлаган әсәрләр язарга, яраклашырга мәҗбүр була. Сүз иреге булмау аркасында конъюнктурага яраклашу, хәтта буйсыну, чигенү, рухи яктан сыну күренешләре дә булмый калмый. "Ә син үзең кем, укучы?" (1967) дип исемләнгән мәкаләне А.Гыйләҗевнең замандашлары программ мәкалә дип кабул итә: "Безнең нәшриятларда, журналларда түбән зәвыклы, примитив әсәрләр басылып" торды, тәнкыйтьчеләр (Ф.Мөсәгыйт, Х.Хәйри, яшьләрдән Ф.Мусин) шундый характердагы әсәрләрне күтәреп, мактап" йөрделәр, "шундый характердагы хикәя-романнарны ниндидер үзгәрмәс эталон итеп" расладылар. "Болар барысы да безнең укучыларның әдәби әзерлеге үсүгә комачаулый торган факторлар". "Примитив әсәрләрнең иң куркыныч яклары шунда: алар укучыда уйлау сәләтен үтерәләр, һәрвакыт, һәрчак әзер стандарт фикер сеңдереп киләләр. Тормыш-көнкүрешләренә, җәмгыять үсешенә җентекле күз белән карау сәләтен үтерә андый арзанлы әдәбият. Кешеләрне гражданнар түгел, тыңлаучан гади винтиклар булырга мәҗбүр итә. Әдәбият барыннан да элек хөр фикерле гражданнар тәрбияләргә тиеш". +Югарыда билгеләп үтелгәнчә, А.Гыйләҗев өчен Г.Тукай — хөр фикер иясе, азатлык символы, "гасыр башында милләтне" саклап калган "иң бөеге Тукай": "Тукайга милләт көч биргән, шагыйрь белән милләтнең арадашлыгы берчакта да өзелмәгән, халык — Тукайны, Тукай татарны аңлаган. Бишенче ел революциясе Тукай белән халкыбызны бер мәйданга чыгарган. Бу гадел революциянең җылысы Тукайның мәрхәмәте, шәфкатьле кайнарлыгы аша безнең көннәргәчә җиткән". +"Балта кем кулында?" романында язучы: "Татар тормышының һәр тарафына күзе җиткән бөек пәйгамбәребез Тукай", — дип данлый. "Яра" повестенда мондый юллар игътибарга лаек: "Мәңгелек — безнең изге җиребез, зәңгәр планетабыз. Мәңгелек — безнең зәңгәр күгебез, мәңгелек нурлы кояш, ягымлы-ягымлы ай, гомеребезне бизәп, бәйрәм ясап балкыган сансыз-исәпсез йолдызлар. Иделебез, сыгылмалы матур телебез, моңыбыз, Тукай, Сәйдәш..." +"Йәгез, бер дога!" роман-хатирәсендә Тукайның шигъри юллары автор позициясен белдереп килгән, эчтәлекнең эмоциональ тонын билгеләгән эпиграфлар буларак китерелә: "Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы. / Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры — / Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә / Яшьрен генә янып яткан хәсрәт тулы", 19. Романда дога кылып, тәүбә иткән мәлләрендә әдипнең герое янәдән Тукайга килә. "Көзге җилләр" шигыреннән өзек әсәрдәге фәлсәфи фикерне җиткерү, көчәйтү өчен кирәк: +- Иң сөекле эшче әүладым быел ач калды, — дип, +Изге, шәфкатьле анабыз — мәрхәмәтле җир җылый. +"Быел" гынамы?!" — дигәндә, мин-геройның кичерешләрендә никадәр ачы көлү яңгырап тора. +Шәхси хатларында, көндәлекләрендә, публицистикасында әдип Г.Тукайны төркитатар әдәбиятының үзәк фигурасы, "халкыбызның йөрәк байлыгын, бөеклеген" әсәрләрендә ачкан әдип, "халыкның иксез-чиксез моңын җырлап күрсәткән" шагыйрь, "егерменче гасырда татарны милләт буларак саклап калучыларның берсе, беренчесе, милли каһарманыбыз" дип атый. +Язучы фикеренчә, "Октябрь революциясе татар милләтенә һәлакәт, бетү, инкыйраз әзерләгән". "Кызыл авызлар" Тукай иҗатын да "үз мәнфәгатьләренә яраклаштырдылар": "Аларга динсез, денсез, каршылыксыз, шоп-шома Тукай кирәк иде". "Имән чикләвеге" (1990) исемле мәкаләсендә А.Гыйләҗев совет чорындагы Тукай фәнен шулай бәяли. Әдип, "ак тапларны" күрсәтә: "Тукайның ислам диненә, дингә кагылышлы рәвештә татар тарихына — мәчет, мәдрәсәләргә мөнәсәбәте әлегәчә ачыкланмаган, ачылып бетмәгән. Бишенче ел революциясеннән соң кайбер руханилар үзләренең искелеккә ябышып ятулары белән шагыйрьнең җен ачуларын чыгарганнар икән, бу әле Тукайның иман юлы түгел". Язучы "Г.Тукай һәм Г.Ибраһимов" проблемасы игътибардан читтә калганга борчылуын белдерә. +А.Гыйләҗев өчен Тукай әсәрләре татар әдәбиятының "алтын дәвере" аһәңе, бәһаләп бетергесез кыйммәтле мирас, укыган саен яңа мәгънә табылырга тиешле байлык: "Безнең әле Тукайның үзәгенә төшеп җитә алганыбыз юк... Тукайның бөеклеген без бүтән милләт вәкилләре дә кабул итәрлек дәрәҗәдә ача алганыбыз юк. Без аның татар тарихында тоткан урынын әлегәчә аңлап та, аңлатып та бетерә алмыйбыз". +Тукай исемен мәңгеләштерү турында озак уйлана ул. Милләтнең бөек каһарманы хакында биографик әсәрләр булдыру, А.Гыйләҗев карашынча, татар язучылары алдында торган аерым бурыч. Әдип М.Әгъләмовның "Тукай хатлары" поэмасын югары бәяли, Тукай шигырьләрен инглиз теленә тәрҗемә иткән Р.Бохараевка рәхмәтен җиткерә. +"Әдәби таланты чәчәк аткан һәрбер язучы үз күңелен бөек Тукаебыз белән янәшә куеп карарга тиеш", — дип яза А.Гыйләҗев И.Юзеевның "Очты дөнья читлегеннән" дип аталган тарихи драмасына язган рецензиясендә. — Диндар мөселманнар Мәккәгә барган сыман, без һәммәбез дә шигъри Мәккәбез булган Тукайга бер көн сәҗдә кылып килергә мәҗбүр — чөнки без барыбыз да Тукай балалары". +А.Гыйләҗев: "Мин үземә катгый яңалык ачтым: Такташ бөтен җан тамырлары, бөтен барлыгы белән Тукай улы икән", — дип гаҗәпләнүен яшерми. Тукай шәхесе белән бер рәттә торучы милләт хадимнәренең исемнәренә җаваплылык белән якын килергә кирәклеген дә искәртә: "чөнки тарихи шәхесләрне иҗат иткәндә, бер тарихи шәхес кенә түгел, әсәрне иҗат иткән кеше дә шәхес буларак ачыла, ул телиме, теләмиме, бар булганы белән безнең күз алдына килеп баса". +Гомумән, А.Гыйләҗев Тукай шәхесе белән бәйле һәр күренешне изгеләштерә. Аның иҗатында татар җаны милләтнең бөек каһарманнары Тукай, Насыйри, Ф.Әмирханнар җирләнгән татар зираты белән бәйләнә. А.Гыйләҗев шагыйрь туган көнне каен утырту традициясен кертергә дә тәкъдим итә, аның карашларына, рухи ныклыгына милләтебездә эчке ихтыяҗ зурлыгын кабатлап әйтә. +"Зур-зур тантаналар, том-том китаплар, чуар-шаулы шигырь бәйрәмнәре, йөзләгән мәкаләләр Тукайны ачып бирә алмаган икән әле! Юк, юк Тукай могҗизасын аңларлык дәвер әле килмәгән, әмма бүген үзем өчен генә булса да Тукайны яңача ачтым шикелле", — дип яза А.Гыйләҗев көндәлегендә, 1996 елның 31 маенда Кушлавыч авылына барып кайткач. — Кушлавыч белән күрешү, Тукайның ялан тәпи эзләренең җылысы калган авыш урамнар, авылга терәлеп торган моңсу зират, шагыйрь әтисенең кабере җаныма мәңге китмәскә дип ургылып керде. Шагыйрьнең туган төягенә, бәхетле вә бәхетсез татар дөньясына багышланган шигъри юллары, әнкәсенә эндәшүләре җанланып торып бастылар да һич аерылмас булып күңелемнең иң түрендә яши башладылар. Кемдер, Тукай музеен, яңа юлларны тамаша иткәннән соң, "бар да ашык-пошык", дип борынын җыерган икән, дип тә ишеттерделәр! Ә мин Кушлавычтагы үзгәрешләргә башка күз белән яратып һәм сөенеп карадым. Әле якты бурасы күтәрелеп, манарасы торып баскан, буп-буш кыса-мәчеттә дә сокланып, кая басканымны белмичә йөрдем мин! Кайсы урманнарда үскән агачлар Тукай мәчете булып кочаклашып очрашканнар икән! Урамнар, авыш юллар, музей биналары, моңсу зират агачлары, җилдә сыпылыпсыпылып тирбәлгән үләннәр Тукай рухын сакларга алынганнар лабаса!" +"Өч аршын җир" повестена бәйле рухи эзәрлекләүләр аркасында А.Гыйләҗев ике дистә елга якын Тукай бүләгенә ия була алмый, бары 1983 елда гына мәртәбәле премияне алуга ирешә. Вахит Юнысовка бу хакта болай яза: "Өченче тапкыр куйганнар иде... Беренчесендә, идарәнең "премиягә тәкъдим итәргә" дигән карары килгәч, Югары йорттан берәү зәңгәр карандашын ала да юан итеп минем фамилияне сызып ташлый. "Әлерәк кенә Качалов театрында нинди әшәке пьеса чыгарганын оныттыгызмыни?!" — дип бер генә җикеренә (сүз минем бары тик русча гына куелган "Один потерянный день" исемле пьеса турында бара). Ул чакта Тукай бүләгенә "Язгы кәрваннар", "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" повестьларым куелган иде. Былтыр инде "Җомга көн, кич белән...", "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары тәкъдим ителде. Бу юлы да, сәбәп табып, "кандидатураны кире бордылар". "Әле повестьлар китапта басылып чыкмаган бит!" — диделәр... Рәхмәт идарә әгъзаларына, быел инде Югары йортны да "перед фактом" калдырдылар, бары тик минем исемне генә кандидат итеп алдылар... Гадәттә бит Тукай бүләген әдәби әсәрләр түгел, ә аларның авторлары ала килде, күбесенчә ялагайлар, иҗат төсләре булмаса да, тасма телләре булган кешеләр алды... Бу очракта исә авторның булмавы хәерле иде, әсәрләр юл ярып барды, Бибинур карчыклар, Хәйретдин агайлар..." +Себер татары Якуб Зәнкиевкә юллаган хатында (1982) А.Гыйләҗев әрнүен яшерми: "Тукай егерме җиде яшьтә китә. Ул булмаган булса, ул дәвердә яшәгән татарларны ничек бәяләр идек? Бүген кемне милләт өчен шулай хезмәт куя дип әйтеп була? Безнең буынның намусы дип кемне атап була?" +Бу сорауга җавапны без әдипнең "Татарский век глазами национальной элиты. 100 выдающихся татар" исемле китап өчен бирелгән әңгәмәсендә табабыз. Корреспондентның "Аяз Мирсәетович, ХХ йөзнең ун бөек татары исемлегенә Сез кемнәрне кертер идегез?" — дигән соравына ул болай ди: "Билгеле, Тукайны, Фатих Әмирханны, аларга хәзер ни сәбәпледер игътибар итмәскәрәк тырышалар. Һичшиксез, театрыбызның атасын — драматург Галиәсгар Камалны. Әмирхан Еникине, Мөхәммәт Мәһдиевне югары бәялим. Безнең мәдәниятне Гаяз Исхакый, Салих Сәйдәшевтан, Рөстәм Яхиннан, Хәлил Әбҗәлиловтан башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Илһам Шакиров, билгеле — гений. Унынчы урынны үземә калдырам. Ышанып әйтәм, татар әдәбиятында башка андый прозаик юк..." +А.Гыйләҗевнең дистә еллар дәвамында тудырылган гаҗәеп киңкырлы, күп катламлы, жанр төрлелеге һәм тема ягыннан гаять бай әдәби иҗаты ХХ гасыр татар тормышының иҗади елъязмасы булып укыла, милли әдәбиятның гына түгел, дөнья әдәбияты үсешенең дә бер өлеше булып тора. "Өч аршын җир", "Җомга көн, кич белән...", "Әтәч менгән читәнгә", "Язгы кәрваннар", "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят", "Урамнар артында яшел болын", "Яра", "Йәгез, бер дога!" һ.б. әсәрләре — һәрберсе милләт, ил язмышына битараф булмаган оста каләм иясе кулы белән язылган хәзинәләребез... Алар — безнең милләтебезнең рухи байлыгы, милли үзенчәлекләре турында чорыбыз вакыйгаларына нисбәтле икат ителгән әдәби әсәрләр. Безнең чор кешеләренең яшәү рәвешләрен киләчәк буыннарга да алып бару вазифасы тапшырылган аларга..." — дип бәяли М.Шәймиев А.Гыйләҗев иҗатын. +"Һәр милләтнең халыкны берләштерә торган, аңа бәхет, сәгадәт китерә торган уртак җаны туа. Яши..." — ди А.Гыйләҗев. Татар милләте өчен Тукай исемен ул шулай данлый: "Бар ул ҖАН. Ул — безнең гүзәл Тукай, Насыйри бабайлар, Фатих Әмирхан пәйгамбәрләр, мәңгелеккә күчкән зиратыбыз! Ул — безнең мәчет манараларыннан безгә баккан яшь аебыз. Һәм шушы көнгәчә иманыбызны сындырмыйча буыннан буынга саклап килгән меңнәрчә милли каһарманнарыбыз". Габдулла Тукай язучы өчен рухи "ата": "Тукай — татарның мең еллык тарихында халыкта иң якты эз калдырган беренче шәхес! Халкыбызның аннан да газиз улы юк, чыннан да, аның исемен мәңгеләштерү җәһәтеннән әле безнең бик нык уйлыйсыбыз бар. Бик бар! Тарихының кадерен белмәгән халыкның киләчәге дә юк. Тарихына чын күз белән карый алмаган халык алда да гел абынып, сөрлегеп кенә барачак". Бу фикерләр әдипнең киләчәк буыннарга әйтер сүзе, рухи васыяте булып яңгырый. +Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА, +филология фәннәре кандидаты +ЗӘЙТҮНӘ-ТУКАЙ МӘХӘББӘТЕ ДӘВАМ ИТӘ... +Зәйтүнә Мәүлүдованың Тукай турындагы истәлекләрен төрекчәгә тәркемә итү уе белән укыганда, мин Зәйтүнәнең ихлас, саф мәхәббәтенә сокландым һәм күңелемдә аңа карата ихтирам хисләре урнашты. Ихтыярсыздан, мәрхүмәнең, каберенә барып, рухына дога кылу теләге туды. (Ләкин, ни кызганыч, күпме сорашсам да әлегә кадәр аның каберен белүче галим-голәмәне, әдип-өдәбаны очратмадым...) +Нәкъ шушы мәлләрдә остазым Аяз Гыйләкевнең әсәрләре буенча диссертация яза башлаган Абдүлкадир Чәкич әфәнде белән сөйләшкәндә, аның "Йәгез, бер дога!" әсәреннән алда башка повесть-романнарын төрекчәгә тәркемә итү мәслихәт дигән фикергә килдек. Һәм мин, беренче чиратта, "Язгы кәрваннар" белән "Яра" повестен тәркемә итү эшенә алынырга булдым. Менә икенче көнне (2016 елның 30 гыйнвары), дүрт томлыкның дүртенчесенә урнаштырылган "Яра" повестена яңадан күз төшерергә дип кулыма алганда, кинәт ачылып киткән биттә эре хәрефләр белән теркәлгән түбәндәге сүзләрне күргәч, күзем маңгаема менде! Анда болай диелгән иде: ". Габдулла белән Зәйтүнә". Күз алдыма Габдулла Тукай белән Зәйтүнә килеп басты. Һәм башымнан: "Аяз Гыйләкев — ул классик язучы, геройларның исемнәрен уйламыйча сайламый. Ул — образларга исем сайлаганда, саклык белән эш иткән әдип", дигән уй йөгерде. Шуннан бит санына игътибар иттем — 426 бит! Саннарда хикмәт бар! Тукай дүртенче айның егерме алтысында туган ич! Китмәсә повестьта да дүртенче томда бит. (Сүз уңаеннан: минем остазым белән танышкан көн дә 26 апрельгә туры килгән.) Шунда ук Нәкыя апага шалтыратып, әлеге фикеремне әйттем. Ул үзе дә аптырады: "Бер дә алай уйламаган идем моңарчы", — диде. Мин: "Язмаларында бу хакта берәр сүз әйтмәгәнме?" — дип сорадым. "Юк, ләкин ул еш кына: "Карчык, минем әсәрләр — чып-чын милли һәм тирән эчтәлекле әсәрләр, әлегә аларны тәнкыйтьчеләр төшенеп, аңлап киткерә алмыйлар. Иманым камил, әгәр татарның гомере булып, яшь буын галим-голәмәләр әдәбият дөньясында пәйда булса, алар минем әсәрдәге мәгънәне казып чыгарырлар, әсәрләремдәге табышмакны ачарлар әле", — дия торган иде, — диде һәм өстәде: — Мин синең белән килешәм, алай булуы бик мөмкин, һәм бу нәрсәне син ачтың". +Икенче көнне иртән шушы фикерне әйтергә дип галимә Миләүшә Хәбетдиновага шалтыраттым. "Әле "Яра" әсәренә тотына алмадым, фикер әйтү кыен", — диде. Аннан берничә язучыга шалтыраттым. Алар да "очраклы туры килүдер инде", диюдән узмады. +"Яра" әсәренә кайтыйк. Аяз Гыйләкев әнисе ягыннан бабасы Сөләйман картны һәм әбисе Зөләйха карчыкны язмаларында, хатларында бик яратып, хөрмәт белән искә ала, аларның образларын "Яра" повестена керткәне фән даирәсендә билгеле факт. Шулай ук ул Тукай турында бик югары фикердә тора. "Шәхси хатларында, көндәлекләрендә, публицистикасында әдип Тукайны төрки-татар әдәбиятының үзәк фигурасы, "халкыбызның йөрәк байлыгын, бөеклеген әсәрләрендә ачкан әдип" (Ш.Галиевка язган хаты (1960)), "егерменче гасырда татарны милләт буларак саклап калучыларның берсе, беренчесе, милли каһарманыбыз" ("Имән чикләвеге" (1990)) дип атый". Шул ук язманың дәвамында: "Милләтнең бөек каһарманы турында автобиографик әсәрләр булдыру — А.Гыйләкев карашынча, татар язучылары алдында торган аерым бурыч. Әдип М.Әгъләмовның "Тукайдан хатлар"ы поэмасын югары бәяли, Тукайның шигырьләрен инглиз теленә тәркемә иткән Р.Бохараевка рәхмәтен киткерә", — диелә. 1985 елда Зәйтүнә ханымның улы Атилла Расих икат иткән "Альпинистлар" әсәренә Аяз Гыйләкев бик югары бәяләп рецензия яза. Шунда Атилла Расихка, исемен алыштырырга кушып: "Бу синең әниең турындагы әсәр", — ди. А.Гыйләкев "Яра" әсәрен исә 1984 (декабрь) — 1988 (февраль) елларда икат итә. Габдулла белән Зәйтүнә образын тудыруда "Альпинистлар"ның роле дә булырга мөмкин. А.Гыйләкев үзе Тукайга багышлап мөстәкыйль бер әсәр язып калдырмаган. Дөресен әйткәндә, моңа батырчылык итмәгән. Шуңа күрә, һич югында, ул, Габдулла белән Зәйтүнә образларын әсәренә кертеп, шул бурычын үтәргә омтылган дигән карашны алга сөрә алабыз. Чыннан да, "Яра"дагы Габдулла да Зәйтүнәне бәхетле итә алмаслык шартларга юлыккан. Алар да кушыла алмаганнар. +Болар минем фаразлавым, әлбәттә. Әлеге фикерләр хакыйкатькә ни дәрәкәдә туры килә — анысын галимнәр киләчәктә ачыклар. +Фатих КУТЛУ +КЕШЕ ЯЗМЫШЫННАН — +МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫНА +Язучы, тарих фәннәре кандидаты, кәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова үзенең бер әңгәмәсендә: "Мине китап кеше итте..." — дип әйткән иде. Бу чыннан да шулай. Саф татар төбәге булган Саба районының Сабай авылында, авыр сугыштан соң, 1950 елның 5 декабрендә сугыш гарибенең ишле гаиләсендә туган Фәүзия Әүхади кызы Бәйрәмова кечкенәдән китап ярата, белемгә омтыла. Ул мәктәп елларында ук район һәм республика газеталарына мәкаләләрен кибәрә, күп яза, күп укый. Аның беренче эш урыны да Саба районында чыга торган "Киңү байрагы" газетасы редакциясе була, Фәүзия Бәйрәмова анда 1966-1968 елларда әдәби хезмәткәр-хәбәрче булып эшли. 1968-1971 елларда ул Казан театр училищесының режиссёрлык бүлегендә белем ала, аннан телевидениедә эшли, 1975-1978 елларда гаиләсе белән Монголия халык республикасында яши. Бу елларда да Фәүзия Бәйрәмова икат белән шөгыльләнүен дәвам итә — шигырьләр, хикәяләр, сценарийлар яза. +Монголиядән кайткач, ул 1979 елда "Казан утлары" журналында эшли башлый, 1983-1989 елларда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала, әдәби мохиттә профессиональ рәвештә язучылык белән шөгыльләнә башлый. 1983 елның август санында, "Казан утлары" журналында, Фәүзия Бәйрәмованың әдәби кәмәгатьчелектә зур резонанс тудырган беренче күләмле әсәре — "Болын" повесте басылып чыга. 1986 елда Татарстан китап нәшриятында аның шушы исемдәге беренче китабы дөнья күрә, анда авторның "Болын", "Чакрым баганалары", "Битлек" повестьлары урын ала. Китапка кереш сүз язган Әмирхан Еники яшь язучы Фәүзия Бәйрәмованың икатына зур бәя бирә, аны шул вакытта ук "бик талантлы" дип атый. +"...Әдәбиятка яңа исем килде: Фәүзия Бәйрәмова, — дип яза ул. — Килде һәм тиз арада безнең игътибарны үзенә бәйләп тә өлгерде. ... Ихтимал, Фәүзия Бәйрәмованың да юлы тигез-шома гына булмас. Киресенчә, күпләрнекенә караганда, бәлки, авыр, газаплы да булып чыгар. Чөнки Фәүзия бик талантлы һәм таланты аның гаять үзенчәлекле.... Ә берәүгә дә охшамаган чын талант үзе турында кайнар бәхәсләр кузгата. Еш кына каршылыкларга да очрый — моның мисалларын тарихтан да табарга була". +Аксакал язучы "Бәйрәмова талантының ике төп сыйфатын" авторның "үзен һич аямыйча, гүя бөтен нервлары белән бик кабынып-кайнарланып" язуында күрә, "көчле яза", дип бәя бирә. Фәүзия Бәйрәмова талантының икенче сыйфаты итеп Әмирхан Еники: "Әсәрләрендә күтәргән проблемасы һәм алган вакыйгасы белән дә ул, әйтергә кирәк, укучының йокысын качыра... Кыю керә тормышка Бәйрәмова, һәр әсәрендә диярлек кеше язмышының факигале якларын ача", дип күрсәтә. +Шушы китабы белән, 1986 елны яшь язучыны Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алалар, аның турында өлкән язучылар Әмирхан Еники, Аяз Гыйләкев, Гариф Ахунов, Фәрваз Миңнуллин матбугатта уңай фикерләрен язып чыгалар. 1987 елдан Фәүзия Бәйрәмова Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә редактор булып эшли башлый, ә аңа кадәр "Татарстан яшьләре" һәм "Социалистик Татарстан" газеталарында корреспондент-хәбәрче булып эшли. Узган гасырның сиксәненче елларында Фәүзия Бәйрәмова әдәби кәмәгатьчелектә һәм укучылар арасында яратып кабул ителгән лирик повестьлар һәм драма әсәрләре икат итә, бу чорны аның икатының беренче чоры дип бәяләргә була. "Кем?" (1984), "Күл балыгы" (1984), "Кыңгырау" (1987), "Канатсыз акчарлаклар" (1988) повестьлары, "Аллалар ялгышы яки яңа Матриархат" (1981), "Һәркемгә бер кояш" (1982), "Атылган йолдыз" (1985), "Сандугачның балалары" (1988), "Безне онытмагыз" (1988) драмалары әдибәне гаять үзенчәлекле, традицион калыпларга сыймый торган, татар теленең бөтен нечкәлекләрен бәгыре белән тоеп, аның ярдәмендә кеше күңеленең бөтен тетрәнүләрен әсәрләрендә чагылдыра алган язучы итеп таныттылар. +Фәүзия Бәйрәмованың 1991 елда чыккан "Моң" китабына соңгы сүзне язган танылган тәнкыйтьче Фәиз Зөлкарнәй аны "әдәбиятның яңа өмете, рухиятенең саф сулышы", дип атады, икатына зур бәя бирде. +"Фәүзия ханымның әсәрләрен укыганда, минем күңелне һәрвакытта да гакәеп бер хис били, — дип язды ул. — Юк, аның шигъри ашкынуга тартым сөйләм осталыгын яисә вакыйгаларны борынгы мифлар кимәлендә куерта белү маһирлыгын әйтмим (ә андый сәләтне аңа табигать кызганмыйча мул биргән), ул мине әсәрләренең рухы, "һавасы" белән әсир итә. Мин аның яшәешне гаять тә үткер сиземләвен, тормышның иң элек тетрәндергеч якларына дикъкатьле булуын, вакыйгаларны кан әрнешенә, хәтта күз яшенә манчып бирүен һәрчак тоеп торам... Башка әдипләрдән аерылып торган фәлсәфи нигезе, үзенчәлекле өслүб-стиле Фәүзия ханым икатының хәзерге татар әдәбиятындагы күренекле урынын билгели". +Фәүзия Бәйрәмованың беренче чор икатына тәнкыйтьчеләр һәм әдәбият галимнәре тарафыннан шактый кентекле бәя бирелде, аның буенча фәнни хезмәтләр язылды. Бу елларда Фәүзия Бәйрәмова, социалистик реализм кысаларына сыймыйча, кешенең күңел дөньясы турында яңа фәлсәфи-психологик милли әдәбият мәктәбенә нигез салучыларның берсе булды. Филология фәннәре кандидаты Алсу Шамсутова "Фәүзия Бәйрәмова прозасы (фәлсәфи-эстетик карашлар, образлар системасы, психологизм һәм мотивлар)" дип аталган монографиясендә аның икатында "яшәү фәлсәфәсе, күңел дөньясы һәм аны символлар аша тасвирлау таланты" турында бәян итә. +"Бүгенге татар әдәбиятында матур һәм тәэсирле әсәрләр шактый, әмма кеше канын, психологиясен үзәккә куеп, вакыйгаларны күңел көзгесе аша сурәтләгәннәре сирәк, — дип яза ул. — Язучы Фәүзия Бәйрәмованың повесть һәм романнары менә шундыйлардан. Аның әсәрләре дөньяны әдәби образларда гәүдәләнгән тормышчынбарлык ярдәмендә танып белергә өйрәтә; гади генә нәрсәләрдә дә гадәти булмаган, гайре табигый нәрсәләрне күрә белү, аларны әдәби әсәр теленә күчерә белү сәләте белән аерылып тора. ... Язучыны кеше рухы, каны, адәм баласының кир тормышында яшәү рәвеше, яши алу-алмавы, хәятенең максаты кызыксындыра. ... Әдибәнең повестьларына хас төп үзенчәлекләрнең берсе — аларның фәлсәфилеккә корылуы. Повестьларының нигезендә адәм баласының яшәеше хакындагы фәлсәфә ята. ... Ф.Бәйрәмова икатының икенче үзенчәлеге — әсәрләренең матурлыгын, музыкальлеген, шигъри булуын, нәсергә тартымлыгын тәэмин иткән психологизм алымына мөрәкәгать итүе. Язучының башлангыч чор икатына югары дәрәкәгә киткән эмоциональлек хас". +Алсу Шамсутованың югарыда телгә алган китабына кереш сүз язган һәм китапның фәнни мөхәррире булган филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева бу хезмәткә югары бәя бирә, Фәүзия Бәйрәмова икатын да яңача бәяли. +"Фәүзия Бәйрәмова (1950) — XX гасыр азагы — XXI гасыр башы татар әдәбиятында экзистенциализм дип аталган икат ысулына һәм әдәби агымга нигез салучыларның иң күренеклесе, — дип яза ул. — ...Фәүзия Бәйрәмова әсәрләрендәге һәр тема, һәр мотив, һәр сюжет-вакыйга тирән фәлсәфи эчтәлек белән сугарылган. ... Узган гасырның 90нчы елларында һәм яңа XXI гасыр башында ислам мәдәнияте кыйммәтләрен актив үзләштерүгә йөз тоткан Фәүзия Бәйрәмова икатындагы символларның сәнгати гәүдәләнеше катлаулана, мәгънәви яктан да алар полифоник яңгыраш ала. ...Алсу Шамсутованың Фәүзия Бәйрәмова икатын татар этносының ерак гасырлар чоңгылларыннан калкып чыккан "Хәтер баганасы" рәвешендә күзаллавы ("Канатсыз акчарлаклар") һәм Киһан киңлекләренә таралган мәгълүмат кыры сыман милләтебезнең Акылы һәм Каны нурланышын бергә туплаган әдәби күренеш дип тәкъдир итүе, һичшиксез, уңай бәяләүгә һәм хуплауга лаек". +Туксанынчы еллар башындагы зур үзгәрешләр Фәүзия Бәйрәмованы да икатыннан читләшеп торырга мәкбүр итә, ул бөтен көчен һәм вакытын милләт эшләренә бирә. 1990-1995 елларда Фәүзия Бәйрәмова Татарстан Югары Советы депутаты була, Татар иктимагый үзәге, "Иттифак", Милли Мәклес кебек оешмаларга нигез сала һәм аларны китәкли, Татарстанның бәйсезлеген яклап, сәяси ачлык игълан итә, бик күп милли-сәяси чараларны оештыра, милләт мәсьәләләре буенча халыкара форумнарда катнаша һәм чыгышлар ясый. Туксанынчы еллар урталарында Фәүзия Бәйрәмова яңадан икатка әйләнеп кайта, 1994-1995 елларда аның "Кара урман" әдәби-документаль романы "Аргамак" журналында басылып чыга, ә 1997 елда аерым китап булып дөнья күрә. 1999 елда язылган һәм шул елның ахырында "Мирас" журналында басылган "Соңгы намаз" романы да 2000 елда аерым китап булып нәшер ителә. +Бу ике роман да шул замандагы хәлләрнең эссесе дә суынмаган килеш языла, шул чорлардагы татар тормышын чагылдыра. Фәүзия Бәйрәмованың әлеге әсәрләре беренче чор икатыннан үзенең кырыс реализмы, чынбарлыктан алып язылган реаль образ һәм геройлары, тормышчан вакыйгалары белән аерыла, әмма шул ук вакытта моңлы теле, хәл-вакыйгаларны символ-тамгалар аша сурәтләүләр, тирән кичерешләр авторның үз өслүб-стиленә хыянәт итмәвен күрсәтә. Шушы ике романы өчен Ф.Бәйрәмова 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. +Авторның "Соңгы намаз" романы әдәби кәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә. Әсәрдә иман белән имансызлык, хәрам дөнья белән намазлы халык арасында барган аяусыз көрәш реаль тарихи-документаль кирлектә тасвирланган, ул алдагы елларга да кисәтү булып яңгырый. Моңа әдәбият галиме Рифат Сверигин да игътибар иткән һәм романга зур бәя биргән. +Татар әдәбиятында балалар өчен проза әсәрләре, бигрәк тә, макаралы жанр өлкәсендә чәчмә әсәрләр юклыгын искә алып, Фәүзия Бәйрәмова үсмер балалар өчен "Алыплар илендә" (2002) исемле повесть һәм "Нух пәйгамбәр көймәсе" (2004) дип аталган роман яза, алар шул елларда ук Казанда аерым китап булып басылып чыгалар. Автор бу әсәрләрендә, макара жанрыннан оста файдаланып, балаларга татар тарихын, милләтебез тормышын, ислам диненең кыйммәтләрен аңлата, нәтикәдә, өлкәннәр дә яратып укый һәм күп яңа мәгълүмат ала алырлык әсәрләр тудыра. +Фәүзия Бәйрәмованың балалар өчен махсус язылган "Бәхет ачкычы" китабы да, фән белән динне бәрелештермичә, киресенчә, аларның бик күп уртак якларын табып, мәктәп укучыларына ислам кыйммәтләрен аңлата. Фәнни-популяр жанрда язылган бу хезмәт балаларга кир һәм күкләрнең төзелешен дә, галәм серләрен дә, "кешеләрнең яратылышы Аллаһ эше..." икәнлеген дә аңлата, бүгенге көндә күп кенә укытучылар өчен дә ярдәмче дәреслек булып тора. +Әмма Фәүзия Бәйрәмова икатының яңа XXI гасырда иң зур ачышы — ул аның тарихи романнары. Әйе, әдибә аларга шактый озак килде, зур тормыш тәкрибәсе һәм икат осталыгы туплап, татар тарихын профессиональ дәрәкәдә өйрәнеп, ул әсәрләрендә кеше язмышыннан милләт язмышын тасвирлауга һәм яктыртуга күчте. 2005 елда Фәүзия Бәйрәмова "Кырык сырт" һәм "Караболак" романнарын язып, аерым китап итеп бастырды, 2006 елда "Баһадиршаһ" әдәби-документаль романы дөнья күрде, 2007 һәм 2011 елларда аның "Күчем хан" тарихи романы басылып чыкты. Болар барысы да Урал-Себерләргә еллар буе махсус барып, архивларда утырып, милләттәшләребез белән очрашып, ныклап өйрәнеп язган әсәрләр. Фәүзия Бәйрәмованың бу романнары китап укучылар тарафыннан яратып кабул ителсә дә, әдәби кәмәгатьчелек, тәнкыйтьчеләр аларга әле тиешле бәясен бирмәде. +"Әйе, тарихи романнар язу өчен бик күп белергә, ныклы милли-сәяси позицияң булырга, кыйблаң дөрес булырга тиеш, шулар булмаса, үзең дә адашасың, халыкны да адаштырасың, — дип яза бу турыда Фәүзия Бәйрәмова. — Мин үзем дә тарихи романнар язарга шактый соң, илле яшем тулып киткәч кенә тотындым, бу вакытта инде минем татар тарихы буенча мәгълүматым күп, акны — карадан, дөреслекне — ялганнан аерырлык гыйлемем бар, милләт мәсьәләсендә позициям нык, иманым какшамаслык иде. Тарихи романнар язарга тотыну белән бергә, мин башта 2006 елда тарих фәннәре буенча кандидатлык диссертациясе якладым, Казан ханлыгын иң дөрес яктырткан Михаил Худяковның икаты буенча фәнни хезмәт яздым, китаплар чыгардым. Бу эш белән параллель рәвештә Себер ханлыгы тарихын һәм татарларның XVIII гасырдагы көчләп чукындыруларга каршы көрәш тарихын, аларның милли юлбашчылары Батырша язмышын өйрәнә башладым. Чөнки бу темалар татар тарихында, татар әдәбиятында иң аз өйрәнелгән һәм яктыртылган өлкәләр иде..." +Фәүзия Бәйрәмованың "Күчем хан" романы — себер татарларының борынгы тарихы турында беренче һәм бердәнбер татарча әдәби әсәр. Автор, профессиональ тарихчы буларак, Себерне Ермак бандасы түгел, ә егерме ел буена Рәсәйнең регуляр армиясе басып алуын, һәм бу сугышның Ермак белән Күчем хан арасындагы сугыш булмыйча, ике дәүләт — Себер ханлыгы һәм Россия арасындагы сугыш икәнлеген исбатлый, Рәсәй өчен бу яулап алу сугышлары булса, Себер ханлыгы өчен милли азатлык көрәше булуын дәлилли. Әлеге әдәби-документаль тарихи роман фактик материалларга бик бай, шул чорлар бик кентекле һәм төгәл тасвирланган, себер татарларының да, мәскәүлеләрнең дә тормышы укучы күз алдына ачык килеп баса. +"Күчем хан" романын язу миңа бер яктан — киңел, икенче яктан, шактый авыр булды, — дип искә ала автор үзе. — Киңел — чөнки тарихи материал бик күп, аларны бер тәртипкә салып, әсәр итеп тезәргә генә кирәк, авыр — чөнки бу әсәрне инде Тарих үзе язган, аның сюжеты билгеле, син шул чикләрдән читкә чыга алмыйсың, язучы фантазиясенә урын аз кала. ... Әмма мин, язучы буларак, герой-персонажларымның тулы канлы образын тудыруда, аларның сөйләмнәрен, уйхыялларын формалаштыруда, гәүләләндерүдә ирекле идем, һәм мин бу хокукымнан тулысынча файдаландым. Тарихи күзәтүләрдән чыгып, мин аларның һәрберсенә үз характерын бирдем, алар, теге яки бу вазгыятьтә, шушы холыкларыннан чыгып, теге яки бу вакыйганы тудырдылар, сөйләштеләр, фикер йөрттеләр, үз позицияләрен күрсәттеләр. Минем геройларым романда, тарих сызган чикләрдән бик үк чыкмыйча, үз характерларын, үз позицияләрен күрсәтә алдылар, тарихи вакыйгаларга кан керттеләр, аны чынбарлыкка әйләндерделәр. Шуңа күрә, "Күчем хан" романы, чын мәгънәсендә, тарихи әсәр, чөнки ул тарих сызган сюжет-чикләр кысасында бара, шул ук вакытта "Күчем хан" романы, чын мәгънәсендә, әдәби-нәфис әсәр, чөнки ул тулы канлы, үз характерлары булган образлардан, алар катнашкан тетрәндергеч вакыйгалардан тора... Иң мөһиме — әсәрнең үз позициясе, үз кыйбласы, үз йөзе, үз сүзе бар, ул — дөреслек, дөреслек һәм тагы бер тапкыр дөреслек". +Шунысын да әйтергә кирәк: "Күчем хан" романын Себердә яшәүче татарлар да кылы кабул итте. Төмәндә үткән презентациядә китапка "Себер татарларының энциклопедиясе", дип бәя бирелде, чөнки анда милләтнең тарихы да, тормышкөнкүреше дә, тел-сөйләм үзенчәлекләре, фольклор-дастаннары да, бәйрәмйолалары да, милли холык-психология дә, себер татарларының аш-сулары, киемсалымнары, сугыш кораллары да төгәл тасвирланган. Моңа әдәби тәнкыйть тә игътибар итте. "Казан утлары" журналының быелгы беренче санында филология фәннәре кандидаты Лилия Хөснетдинова язып чыкты. +Фәүзия Бәйрәмованың "Кырык сырт" романында, тарихта беренче буларак, 1930 елларда, Сталин чорында, Урал аръягына, Магнитка төзелешенә сөргенгә сөрелгән татарлар язмышы тасвирлана. Тарихи документлардан күренгәнчә, бирегә Татарстаннан һәм татарлар яшәгән башка төбәкләрдән кимендә 60-100 мең татар сөрелә, аларның бер өлеше юлда, бер өлеше бирегә килгәч, ачлыктан һәм катыпөшеп үлеп бетә, бигрәк тә балалар һәм картлар кырыла. Бирегә затлы нәселләрне — татар муллаларын, укымышлы зыялыларны, галимнәрне, татар байларын гаиләләре, әби-бабалары, ата-аналары, унар балалары белән сөрәләр, алар коточкыч авыр шартларда, шушы тимер гигантын төзиләр... Магнитка — татар сөякләре өстендә төзелә, ә бүген шул татарларның нәселе биредә хәтта милли мәктәп тә ача алмый... +"Минем ачыклавым буенча, Идел-Уралдагы татар халкы Сталин депортациясенә беренче булып эләккән милләт булып чыкты, чөнки сүз аерым татарларны гына түгел, милләтнең иң акыллы, иң укымышлы, иң хәлле катламын максатчан рәвештә юкка чыгару, сөргеннәргә сөреп, чуен казаннарда кайнатып, татарның сыртын сындыру турында бара, — дип искә ала автор үзе. — Һәм Сталин бандасы бу мәкерле эшне бик оста башкарып чыга, әмма татарларның рухын сындыра алмый! Бу әсәрне язганда, минем төп максатым — СССР империясенең, Сталин палачларының татар халкына карата алып барган шушы явыз сәясәтләрен ачу, халыкка ул чорлар турында дөреслекне киткерү, милләтне кабат шундый факигаләр килмәсенгә кисәтү, үз хокукларың өчен көрәшергә өйрәтү иде. Кырык сырт ул — Урал тауларының аръягына сөрелгән татарларны туган ил белән аерып тора торган тау тезмәләре, милләтнең Казан алынганнан бирле яланаяклап үтә торган сират күпере, татарны сынау һәм көрәш мәйданы... Шушы кырык сыртны исән-имин үткәннәр генә кяфер коллыгыннан азат булачак, милләтне бәйсезлеккә алып чыгачак..." +Ә "Караболак" романы — Урал аръягындагы Чиләбе өлкәсендә, тарихи төркитатар кирләрендә, татар авыллары өстендә СССРның беренче атом бомбасын ясау, шушы радиацияле, үлем зонасында Мәскәүнең татарлар өстендә атом тәкрибәләре уздырулары, милләтнең соңгы сулышына кадәр үз хокуклары, яшәү өчен көрәше турындагы әсәр. Атом тамгалы татарлар турында беренче әдәби-документаль роман... Тормышның үзеннән алып, шул радиацияле татар авылларында милләттәшләр белән очрашып, атом бомбасы ясый торган "Маяк" берләшмәсе урнашкан Озёрский шәһәренә кереп, татарларны яклап, мәхкәмәләрдә катнашып, кулга төшкән яшерен архив материалларын өйрәнеп язылган әсәр... +"Фәүзия Бәйрәмова үзенең "Нух пәйгамбәр көймәсе", "Баһадиршаһ", "Күчем хан" кебек тарихи романнары белән татар тарихи романтикасында бөтенләй яңа юнәлеш тудырды, — дип яза Айдар Хәлим. — Ул тарихта булган фактик вакыйгаларны яңадан аякка бастырып, әдәби кануннарда реконструкцияләү алымына нигезләнгән. ... Татар әдәбият фәне, әгәр ул әле күпмедер күләмдә бар икән, ул Бәйрәмова тудырган тарихи романнарда тупланган рухи мираска кискен рәвештә йөзен борырга тиеш". +Фәүзия Бәйрәмова, озак еллар буе өйрәнеп, татар халкының милли азатлык көрәшчесе Батырша хәзрәт турында да берничә китап язды. 2006 елда аерым китап булып басылып чыккан "Баһадиршаһ" әсәре геройларының һәм вакыйгаларның уйлап чыгарылмавы, тарихтан алынуы белән кыйммәтле. Батырша хәзрәт үзе, аның ата-аналары, хатыны Зөлхәбирә һәм балалары, шәкертләре, көрәштәшләре, мөселман-татарларның, Батырша хәзрәтнең төп дошманы булган Оренбург губернаторы Неплюев, аның тәркемәчесе, татар сатлыгы, чукынган генерал Тәфкилев, Батыршаны империягә сатучы татар-башкорт старшиналары Яныш һәм Сөләйман, Батыршаны динен, милләтен сатарга өндәгән урыс генералы Шувалов һәм праваслау побы, патшабикәләр Анна Ионовна һәм Елизавета Петровна — болар барысы да тарихи шәхесләр, алар әсәргә ничек бар — шулай кереп утырган. +"Батырша образы берничек тә әдәби әсәр кысаларына гына сыймый, чөнки алай эшләсәң, бу бөек шәхеснең язмышы уйлап чыгарган әкияткә охшарга мөмкин иде, — дип яза Фәүзия Бәйрәмова. — Шул ук вакытта тарихи төгәллекне саклыйм, дип, бу әсәрне фәнни хезмәткә дә әйләндерергә ярамый, ул чагында ул үзенең укучысын югалтачак иде. Шуңа күрә мин, автор буларак, бөтенләй башка юл сайладым — вакыйгаларны тарихи яктан торгызу, реконструкция юлына бастым. Ягъни, автор тексты буларак, шул чорның тарихы сөйләнә, сирәк документлар дөньяга чыгарыла, вакыйгалар бәян ителә һәм тарихи персонажлар шушы вакыйгаларга үзләре катнашып китеп, аларны үзләре үк күрсәтеп бирәләр. Бу әсәр — булачак зур трагик-документаль, монументаль, нәфис фильмның сценарие кебек язылды, ул бик күп яңа мәгълүмат бирә, әмма шул ук вакытта алар авырлык белән кабул ителми, монда персонажлар үзләре ярдәмгә килә, алар үзләрен-үзләре ача. Әмма, кызганычка каршы, татарда хәзергә бу әсәрне фильм итеп куя алырлык белгечләр юк, роман әдәби тәнкыйть тарафыннан да үз бәясен алмаган килеш кала бирә". +Фәүзия Бәйрәмова тарихи юнәлештә эзләнүләрен дәвам итә, ул милләтебезнең бөек һәм факигале язмышын әдәби әсәрләрендә дә, документаль хезмәтләрендә дә төгәл чагылдыра. Ул Салехардтан — Сахалингача, Кавказдан — Кырымгача, Татарстаннан — Төркияләргәчә, Себер-Уралларда, эссе чүлләрдә, бозлы котыпларда, татарлар иң борынгы чорлардан бүгенге көнгә хәтле яшәгән урыннарда булып, кырыктан артык китап язды, аларны милләткә бүләк итте. Ә "Киде томлык милләт тарихы" дип аталган документаль китаплар циклы милләт тормышында, татар әдәбиятында сирәк күренеш булып тора. Алар — "Таралып яткан татар иле" (2003), "Алтын Урдам — алтын кирем" (2006), "Туран иле" (2008), "Ачылмаган татар тарихы" (2011), "Дала Атлантидасы яки эчкен татарлары", "Сахалин утравы һәм татарлар" (2014), "Котыпта татар тормышы" (2015) китаплары... +Шулай ук Фәүзия Бәйрәмованың милләтебез тарихында якты эз калдырган шәхесләр турында хезмәтләрен дә искә алып үтәргә кирәк, алар — Һади Такташ турында "Мишәрнең бөек улы" (2001) китабы, тарихчы Михаил Худяков турында "Михаил Худяков и история татарского народа" (2003) һәм "Михаил Худяков и историко-культурное наследие народов Среднего Поволжья" (2007) китаплары, Батырша хәзрәт турында "Батырша китәкчелегендә милли азатлык көрәше" (2005), "Баһадиршаһ" (2006), "Батырша явы" (2012) китаплары, Күчем хан турында тарихи роман (2007, 2011), Чыңгыз Айтматовның татар анасы Нәгыймә ГабделвәлиеваАйтматова турында "Ана" китабы ("2015) һәм башкалар... Фәүзия Бәйрәмованың репрессия корбаннарына багышланган "ГУЛАГ — яралы язмышлар" (2010) һәм радиациягә дучар ителгән милләттәшләребез — чиләбе татарлары турында "Ядерный архипелаг или атомный геноцид против татар" (2005), "Татарская Караболка — 50 лет в объятиях смерти" (2007) документаль китапларын да әйтеп үтәргә кирәк. "Ядерный архипелаг..." китабы 2006 елда немец телендә Германиядә дә басылып чыкты. +Фәүзия Бәйрәмова бүген дә икатта, бүген дә юлда... Ул хәзер моннан йөз ел элек, чукындырудан качып, Төркиягә һикрәт кылган себер татарлары тарихын өйрәнә һәм шул турыда китап яза. Ул шулай ук дөньякүләм танылган дин галиме, татарның милли азатлык көрәшчесе, Россия империясендә беренче мөселман партияләрен төзүче, Япониянең беренче мөфтие, күп китаплар авторы, себер татары Габдрәшит Ибраһимовның тормыш юлын һәм хезмәтләрен өйрәнә, аның турында матбугатта даими рәвештә язмалар белән чыгыш ясый. Фәүзия Бәйрәмованың теләге — бу бөек татарыбыз турында китап язу, бөтен ислам-төрки дөнья таныган милләттәшебезне яңадан үз халкыбызга кире кайтару... +Күргәнебезчә, Фәүзия Бәйрәмованың Саба болыннарында китаптан башланган тормышы инде зур Татар дөньясында китап белән дәвам итә... Һәм, милләтебезне сөендереп, ул елдан-ел яңа китапларын язып-чыгарып тора, татар тарихында үз ачышларын ясый, галимнәребез моңа кадәр аяк та басмаган урыннарга барып чыга, матбугатта һәм мәйданнарда курыкмыйча үз сүзен әйтә, әдәбиятта үз эзен калдыра... +Рамил ХАННАНОВ, +филология фәннәре кандидаты +Тукай һәм татар әдәбияты +ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: +ХӘДИЧӘ ШАММАСОВА +Сүз сәнгате тарихында бик кыйммәтле чорлар була. Әйтик, XIX йөзнең соңгы чирегендә күзгә күренерлек тизлек белән үсеп киткән мәгърифәтчелек хәрәкәте йокыдагы халкыбызның, шул исәптән хокуклары чагыштырмача киселгәнрәк хатын-кызларыбызның уянуына зур этәргеч ясый. Социаль чыгышлары мөмкинлек биргән дәрәкәдә белем алган татар кызлары, үз чиратларында, иктимагый хәрәкәткә кереп китәләр, халыкның үзаңын уятуда һәркемгә мөмкинлек биргән әдәбият мәйданына да үтәләр. Дөрес, әлеге ханым һәм туташлар, башка мәгърифәтче язучылар дәрәкәсендә, беренче көннән үк оригиналь әсәрләрендә шәхес изелүенең иктимагый-сәяси, икътисади сәбәпләрен ачу дәрәкәсенә үк күтәрелә алмый. Шуңа да карамастан, аларның матбугат аша таифәләренең сүзен ишеттерергә алынуы милли азатлык хәрәкәтенең киңәя баруын күрсәтеп тора. +XX гасыр башында татар әдәбиятында тәүге карлыгачлардан саналган Галимәтибәнат Биктимерия, Хәнифә Гыйсмәтуллина, Галимә Рәхмәтуллина, Хәбирә Насыйрияләрнең әдәби-фәнни-публицистик мирасы аларның, беренче нәүбәттә, кенестәшләре арасында гыйлем-мәгърифәт тарату, гаилә мөнәсәбәтләрен көйләү, балалар тәрбиясен яхшырту, әйтик, кызларны укыту һәм аларга тормыш алып барырга яраклы һөнәрләр бирү зарурлыгы кебек заманның актуаль проблемаларын күтәреп чыкканлыкларын сөйли. +Ханым-туташлар хәрәкәте оешуда, илкүләм гомуми канланыштан тыш, мәгърифәтчелек карашларын тәрбияләгән алдынгы татар әдәбияты, шул исәптән З.Бигиев һәм Ф.Кәрими язган сәяхәтнамә-очерклардагы дөньяви иктимагый барыш һәм шуның эчендә аерым социаль төркемнәрнең урыны, Европадагы феминистик хәрәкәтләр турындагы фикер-күзәтүләр дә зур роль уйный. Г.Ибраһимовның "Иктимагый әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы" мәкаләсендә безнең тарихыбызда, башка мәсьәләләр янәшәсендә, хатыннар хәрәкәтенең игътибарга лаеклыгын махсус билгели. Сүз уңаеннан әлеге хезмәттән түбәндәге юлларны да китерик: "Башта ирләрдән калыбрак булса да, укый-язарга өйрәнү, аннан соң хикаб ташлау, театр, кичәләр, кәмгыятьләр, сөю-сөелүгә ирекле булу хокукы, ниһаять, Европадагы буржуа дамаларның феминизм хәрәкәтенә охшашрак бер хәлгә китте. Бу хәрәкәтнең беренче баскычларында мөхтәрәм Галимәтелбәнат, Фәхрибанат Сөләйманияләр иде. Аннан соң аңлы бикәләр, яңа фикерле остазбикәләр, буржуабикәләр, мирзабикәләр, байбикәләр моңа күп хезмәт куштылар, татар хатынын дөньяга чыгаруда шул дәвернең рухына муафыйк хезмәт иттеләр. Бу хәрәкәт эчендә гәрчә ярлы мөгаллимәләр бик күп булса да, алар да, шул дәвернең теләвенчә, һәртөрле бикәләрнең биргән тоннары буенча бардылар". +Беренче рус инкыйлабы чорында, хәтта аннан алданрак та татар хатынкызлары арасында башланып киткән уяну хәрәкәтенең кара реакция елларында да сүлпәнләнмәве - игътибарга алынырлык факттыр. Ә инде яңа революцион күтәрелеш этабында, вакытлы матбугат мөмкинлекләре яңадан киңәеп киткәч, 19101911 нче еллардан алып Зәйнәп Сәгыйдә, Гыйффәт туташ - Заһидә Бурнашева, Рөкыя Ибраһимова, Хәдичә Шаммасова, Әминә Мөхетдиния, Заһирә Байчурина, Әминә Мотыйгыя кебек үз укучысын тапкан исемнәр пәйда була. +Бу уңайдан, хәзерге чор татар әдәбиятында да шундый ук күренеш күзәтелгәнлеген әйтеп китми булмый. Күп яссылыкларда бер-берсенә аваздаш ике чорда хатынкызларыбызның һәм публицистикасы, һәм прозасы, инде шигъри сүзләре бигрәк тә укучыларның көчле мәхәббәтен яулый. Шул ук вакытта хатын-кызлар хәрәкәтенең яңарышында берникадәр аермалык та бар. Элек алар ниндидер лидерлар артыннан иярсә, бүген әдәбиятыбызда гына түгел, иктимагый тормышыбызда да ир-атларны да үз артларыннан әйдәп бара. Бу очракта бер Фәүзия Бәйрәмова исемен атау гына да китәр иде. +ХХ йөз башында хатын-кызлар каршында лидерлек позициясен Габдулла Тукай ала. Шушы чорда икат итүче барлык хатын-кызларның да, нигездә, Тукай поэтик мәктәбе традициясе рухында язуларын һәм моны үзләренең дә тануларын күрербез. Әгәр без үз вакытының популяр газета-курналларына, бигрәк тә "Шура", "Аң", "Сөембикә"ләргә күзәтү ясасак, югарыда телгә алынган хатын-кызларга нисбәтле әсәрләрнең М.Гафури, Г.Ибраһимов, Ш.Камал, М.Фәйзи, Г.Камал язганнар белән янәшә торуын күрербез. Һәм әле мирасханәдә камил яңгырашлы шигырьләр дә, отышлы сюжетларга корылган хикәяләр дә, заман проблемаларын күтәргән публицистик мәкаләләр дә бар. +Үкенеч ки, шушы чорда икат иткән күп кенә каләм ияләренең Тукай белән мөнәсәбәтләре тарихы, хәтта әдәби багланышлары да әлегә шагыйрьнең персональ энциклопедиясендә дә тиешенчә урын алмады һәм киләчәк фәнни эзләнүләренең объекты булып кала бирә. ХХ гасыр башында Тукай мәктәбе традицияләрендә икат иткән шагыйрәләр арасында Хәдичә Сөнгатьзадә тәхәллүсе һәм ир фамилиясе белән билгеле Хәдичә Шаммасова да бар. +Хәдичә Сөнгатулла кызы Сәйфетдинова 1875 елда хәзерге Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Татар Колмаеры авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне анасы Хәлимәдән ала, аннан атасының туган авылы Кызылсуда Камали хәзрәттән гарәп, фарсы телләрен өйрәнә. 1897 елда кияүгә чыккан Хәдичә Күрәй авылына күченә һәм шунда кызлар укыта. 1908 елда ул туган авылына кайта һәм мөгаллимәләр хәзерләү курсларында укый, үзлегеннән дә тирән белем ала, аннары ысулы кәдит мәктәбендә кызларга белем бирү эшенә һәм бер үк вакытта чынлап торып икатка да керешә. +Хәдичә Шаммасованың әдәбиятка юл яруы киңеллек белән бармый, әсәрләрен басмаханәләр кабул итми, китапларын кире кайтаралар. Бу төр авырлыкка карамастан, ул, әдәби мәйданда сүз сорап, актив эшчәнлек алып бара. Хәтта ялкынлы яңгыраган көрәш шигырьләрен дә теркәп, яңа кыентыкларын тагын нәшриятларга кибәрә. Әлеге "Безне кайгыртмаучыларга!" һәм "Матбугат галәменә" исемле шигъри мөрәкәгатьләрендә китапчыларны тәрбияләү, аларның әдәби торышка, үзенең әле башланып кына килгән икатына күзен ачу тоемлана: +Сез шигырь бабында эзлисез Тукаевны, ахрысы - +Ул кояш киргә күмелгән, тик киһанда яктысы. +Сез көтәсез микән әллә баштан ук тау хәтле ут, +Әүвәл үк зур булмый бит ул, башта күркә чаткысы... +Ирләрнең язганнары да айәте Коръән түгел, +Шәпләре күп булса да, бар бит арада чаклысы. +Автор, үз әсәрләренең матбагаларда дөнья күрмәвен мөхәррирләрнең аларны Тукайныкылардан кимрәк санаулары белән аңлатса да, мисалга китерелгән шигырьнең Тукай стилендә, ул яраткан үлчәмдә һәм аныкылар дәрәкәсендә көчле яңгырашка иялеге бәхәскә алынырлык түгел. Нәкъ менә шушы текст каләм иясенә башка күз белән карарга мәкбүр итә дә. Тиз арада аның "Кызлар бакчасы, яки Һәмширәләремә тәзкирәм" (1913) һәм "Таң киле" (1914) кыентыклары дөнья күрә. +Х.Сөнгатьзадәнең газета һәм журналларны күпләп яздыруы, бай китапханәгә ия булуы мәгълүм, әмма әдәби икат эше белән кайчан шөгыльләнә башлавы бары тик истәлекләргә генә нигезләнә һәм язма документлар белән расланмаган. Икенчедән, ул газета-журналларга теге яки бу тәхәллүсләр артына яшеренеп тә шигырьләр кибәргән булырга мөмкин дип фаразлана, алар да әлегәчә ачыкланмаган. Озак еллар дәвамында китапларының басылмавыннан чыгып фикер йөрткәндә, реакция елларында мондый мөмкинлекләрнең гомумән кимүен күздә тотканда, ә тәүге дөнья күргән әсәрләренең камиллеген исәпкә алганда, әдибә каләме Беренче рус инкыйлабыннан соң ук актив булган, ә инде реакция елларында чарланып беткәндер дип фаразларга мөмкинлек бар. Авылдашларының, туганнарының истәлекләренә караганда, аның икатка шактый иртә керешкәнлеген һәм моңа аны кискен үсеш алган татар, рус шигърияте, халык авыз икаты белән кызыксынуы этәргәнлеген дә онытмыйк. +Х.Сөнгатьзадә шигырьләрен Тукайныкына якын иткән төп әдәби алым һәм структурага да, һәм фикер сөрешенә дә, һәм образ сайланышына да карый. Бу - контрастлык. Төрле тип каршылыклар аның әсәрләрендә еш кына, "Ни дип шатланам?!"дагы кебек, тәүге строфадан ук башлана: +Мин бу көн хәйран үземә: шатлыгым чиксез минем, +Мондый зур шатлык соңында - хәсрәтем чиксез минем. +Аһ, фәләк! Һәркем өчен шуйлә тигезсез юл микән, +Бер карыш барсак тигездән, калганы баз - шул микән? +Тукайның бигрәк тә шушы үлчәм белән язылган әсәрендә фикри һәм эмоциональ фокуслар строфа эчендә, күпчелек очракта юллар арасында очрый. Бу Хәдичә Сөнгатьзадә икатында да шулай. Югарыдагы текстта ул икенче юлның озын сузыклар белән билгеләнгән өлешенә туры килә. Гадәттә, әлеге төр строфалар бер-бер артлы тезелгәннән соң, без фикернең иң тирәненә, яңгырашның иң көчлесенә барып китәбез. "Ни дип шатланам?!"да да алга таба шагыйрә лирик герой күңелендәге каршылыклы тойгыларны, уйларны, остазы кебек, көчәйтә генә бара: +Юкса, мин ялгыш йөримме? Бар чокыр, комлык та тик, +Яхшы юлны бер дә эзләп тапканым юк әллә ник. +Кайчан басармын икән һәр кире гөл өстенә, +Һәр тараф шатлык күренгән Дар-ер-рахәт милкенә. +Мисалга китерелгән әсәрнең соңгы юлларын укыгач, Тукайның авыруы көчәйгән елларда икат иткән, Тәңрегә сыгынган, Аның рәхмәтенә өметләнгән, бу тормыштан күпмедер күңеле дә кайткан лирик герой хисләрен тасвирлаган шигырьләре хәтергә килә: +Юк шул инде, дөньяда юк андый рәхәтләр миңа; +И, мөкатдәс кир! Мине ал шул тынычлык куенына... +Ул вакыт дошманнарым да хәл кыяр тынга калып, +Кемгә итик ифтира дип, каты хәйранга калып. +"Нигә шатланам?"да, Тукай әсәрләрендәге кебек, лирик миннең үз-үзе белән сөйләшүе, кавап таба алмаганда, мифик затларга мөрәкәгать итүе күзгә ташлана, үтә гакизләнү, һаман-һаман ялгышудан курку, өметсезлеккә таба атлау да тоемлана. +ХХ гасыр шигъриятендә каләмгә мөрәкәгатьләр, язу әсбабын сынландырулар, әлеге предметка серлелек төсмере бирүләр, аның хакында кәелеп күләмле әсәрләр икат итүләр күзәтелә. Хәер, бу образның ерактан килгән тарихы бар, аңа салынган мәгънәләр күп булса да, инде суфичылык әдәбиятында да Каләмне туры юл күрсәтүче санаган әсәрләр шактый. Тукайда да шундый рухтагы "И каләм!" әсәре бар. Лирик герой анда Каләмнән хакыйкатьне язуын, мәгърифәткә өндәвен көткәнлеген, бәхетле һәм якты киләчәккә алып барыр дип өметләнүен әйтә. Х.Шаммасова герое исә "Каләмемә" шигырендә аннан герой күңелендәге уйларны укучыга ачып бирүен үтенә. +Бер үк темаларны һәм проблемаларны күтәреп чыксалар да, хәтта бер үк интонацияләрдә икат итсәләр дә, Хәдичә ханым бервакытта да Тукайны кабатламый, остазыныкына охшатып язган әсәрләрендә, гомумән алганда, башка образларны да эшкә кигә, сайлаган лексик байлыгы да остазыныкына тәңгәл түгел. Шагыйрә, бу фикердән чыгармалар булса да, Тукайга караганда кыскарак язарга, фикерне кече текстта ачып бетерергә тырыша. Тукайның бик күпләр каләменә юл сызган һәм милләтпәрвәр лирик миннең эчке кичерешләрен ачкан күләмле "Милләтә" әсәре бар. Х.Шаммасова анда яңгыраган фикерләргә аваздаш идеяләрне алты юлдан гына торган "Милләтем" шигыре ярдәмендә ача: +Мин сиңа мәнсүб булу чөн фәхритәмен, милләтем, +Гали шәүкәт, гали шәфкать сиңа махсус, милләтем. +Синдә аклык, синдә пакьлек, синдә рәэфәт, мәрхәмәт, +Синдә киңлек, синдә берлек, синдә куәт, милләтем, +Мең каным булса, синең чөн мин итәр идем фида, +Әмма ни дә эшли алмыйм, юлга төшә кыйлләтем. +Х.Сөнгатьзадә әсәрләре бары тик заман проблемаларын гына күтәрә, иктимагый тормыш күренешләрен ача, аларның тискәре якларына ризасызлыкны чагылдыра. Әлеге шигырьләрдә еш кына нечкә лиризм белән публицистик пафос органик үрелә, чөнки аның лирик герое үтә борчылып, канын кая куярга белмәгәндәй сөйли. Тукайда да бу төр әсәрләргә мисаллар китәрлек. Шул ук вакытта Х.Шаммасова икатында, Тукай сатирасындагы кебек, теге яки бу шәхесләргә төртеп күрсәтү яисә читләтеп, әмма тасвир объектының кем икәнлеген барыбер дә аңларлык итеп язу юк. Шагыйрә милләтебезнең хәлен гомуми пландарак ача, аның бәхетле киләчәген - гыйлемдә, дөрес сайланган әхлакта, ә хатын-кызлар таифәсенекен - дөньяга күзләре ачылуда, ирләр белән янәшә хәрәкәт итүдә, алар белән тигез хокукка ия булуда күрә. +Тукай вафатыннан соң Х.Сөнгатьзадә "Наме үлмәс!" шигаре астында һәм үзенә хас булганча кыска һәм үтемле рәвештә: +Тукаев үлде... Хасидләр котылды... +Аның дәүрендә күп госса йотылды. +Мөкаддәс милләтә хезмәт белән ул +Мөганидләргә зур дошман тотылды, - дип яза. +ХХ йөз башындагы татар әдәбияты тарихын Габдулла Тукай мирасыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгеллеген аңлатырга теләп, Г.Халит: "Ничек итеп рус әдәбиятында А.С.Пушкин, "бөтен башлангычларның башлангычы" булып, үзеннән соңгы рус әдәбиятының барышына хәлиткеч йогынты ясаса, татар әдәбиятында, бигрәк тә поэзиядә, Тукай шундый рольне үтәгән бөек талант иде. Россиядәге азатлык хәрәкәтенең кырчыларыннан берсе булып, ул әдәбият мәйданына аяк басты һәм, гомеренең азагына кадәр үзенең барлык икат көчен халыкка хезмәт итүгә багышлап, изелгән гади кеше иреге һәм бәхете өчен көрәшүчеләр сафында калды", - дип белдерде. Х.Сөнгатьзадә икаты да моның шулай икәнлеген тагын бер кат дәлилли. +Дәвамы бар +Рифә РАХМАН +Дин һәм тормыш +ШАГЫЙРЬ ДӘҺРИ БУЛА АЛМЫЙ! +Моннан берничә ел элек бер мәклестә булырга туры килде. Кыелган кунаклар, Диния нәзарәтендә сайлауларга әзерлекне, дин әһелләре арасында кәнәфи өчен барган кискен көрәш мизгелләрен чагылдырган телевизион сюжетны карагач, умарта күчедәй гөжләшергә, үзара бәхәсләшергә кереште. Кунакларның бер өлеше гамәлдәге мөфти фикерен якласа, икенче төркем аның урынын дәгъвалаганының позициясеннән чыгып акыл сатты. Казанның бер татар гимназиясендә ана теле һәм әдәбияты укытучы ханым сөекле Тукаебызның икатыннан: "Халыкка намаз саттыгыз, мәчетләрне базар ясап, / Чып-чын сәүдәгәр булдыгыз, ахирәтне дөньяга сатып..." — дигән юлларны мисалга китереп, ул чакта барыбызны да беркадәр уңайсыз хәлгә куйган иде. Әлеге шигъри юлларны тыңлагач, мәклестәшләр янәдән гөр килә башлады. "Ә Тукай үзе кем булган соң ул? Дин әһелеме? Әллә дәһриме?" — дигән сорауларга кавап табарга тырышып, кунаклар шактый озак бәхәсләште. "Мөхәммәтгариф мулла баласы була торып, канында динле-денле, затлы-зыялы нәселнең геннары уйнаган килеш, Габдулла Тукай ни йөзе белән динне хурлап язган? Революция шаукымы тудырган "кызыл авыз"ларга ияреп, үзе утырган агачның ботакларын кисүен аңламады микәнни соң ул? Китмәсә, атаклы "Мотыйгия" мәдрәсәсендә дистә ел буе дини белем-тәрбия алган шәкерт бит әле үзе. Дәһри дисәң дә, дәһри инде! — дип чәпчеде арабызда олырак яшьтәге, ак яулыклы, тәсбихлы бер абыстай. — Кыямәт көнендә, Ходай каршына баргач, бу гөнаһлары өчен ничек кавап биреп бетерер инде?" Аңа каршы төшүчеләр дә табылды: "Кызма әле, абыстай! Мәсьәләнең асылына төшенмичә, чынбарлыкның төбенә тоз коймыйча, ашыгып нәтикә чыгарып, үзебез үк гөнаһлы булып куймыйк", — диде сабыр холыклы хукабикә. Аның фикерен кунакларның берсе — Нурия ханым да куәтләде: "Нишләп ул дәһри булсын ди? Тукай Аллага ихластан ышанган, "Коръән"не су урынына эчкән. Ходайны бар һәм бер дип белгән. Ул ислам динен хурламаган, киресенчә, шигырьләрендә аның хаклыгын, пакьлеген раслаган". +Очраклы рәвештә килеп чыккан әлеге кайнар бәхәс уты озак вакыттан бирле мине тынычлыкта калдырмады, һөнәри кызыксынучанлыгым икади эзләнүгә этәрде. Ниһаять, быелгы кышта, Ходайдан вакыт китеп, шәхси китапханәмдәге Тукай томнарын, аның әдәби мирасына багышлап язылган күпсанлы мәкаләләрне, әдәби әсәрләрне алдыма таратып салып, озын кичләр буе сөекле шагыйребезнең икат кимешләрен кабаттан барладым, шул рухи мохиттә яшәп алдым. Аның тутыкмас энке-кәүһәрләргә тиң әдәби-мәдәни хәзинәсе арасыннан берәмтекләп-бөртекләп, дингә һәм дин әһелләренә бәйле әсәрләрен янәдән игътибар белән укып, кентекләп күздән кичердем. Әсәрләренең идея-эчтәлеген анализлап, Тукайны яңадан үземчә "ачарга"омтылдым. Чыннан да, кем соң ул газиз Тукаебыз? Дин әһелеме, әллә дәһриме? Тукайның әсәрләренә таянып, шагыйрьнең икади мирасын аның тормыш-көнкүрешендә булып узган гыйбрәтле вакыйгаларга бәйләп, төрле чыганаклардан тупланган мәгълүматны анализлап, мантыйкый нәтикәне, гадел хөкемне, әйдәгез, бергәләп чыгарып карыйк. +"Шагыйрьлек — миңа Аллаһ тарафыннан +бирелгән бер куәт" +...1907 ел ахыры. Гарәп мәдәнияте тарихы белгече, галим Шәһер Шәрәф Казанга килгәч, "Болгар" кунакханәсенең икенче катында, аның Кабан күленә караган ягындагы кысан гына кырыгынчы бүлмәсенә Каектан кайтып урнашкан яшь шагыйрь Габдулла Тукай белән очрашырга теләк белдерә. Галимнең туганы журналист Борһан Шәрәф: "Әңгәмә корып утырырлык әзерлекле егет. Һәрнәрсәгә өстән карап фикер йөртергә ярата, акчага, байлыкка исе китми. Аның белән гәпләшкәндә, үземне ислам динен яңарту хәрәкәтен башлап кибәргән күренекле галим Камалетдин Әфганинең тәркемәи хәлен укыгандай, шулай ук, могътәбәр шәхес — Ризаэтдин Фәхретдин хәзрәтләре белән аралашкандай хис иттем", — дип, кардәшенең кызыксыну утын тагын да көчәйтеп кибәрә. Шәһер Шәрәф әлеге өметле яшь каләм иясе белән беренче мәртәбә "Казан мөхбире" гәките редакциясендә очраша, Тукайның икатына карата кылы сүз әйтә. Тукайның мактауга исе китми. Кунак абзый Габдулланың: "Шагыйрьлек — миңа Аллаһ тарафыннан бирелгән бер куәт. Шунлыктан, аның берлә мактанырга хакым юк!" — дигән кырыс кавабын ишетеп, сагаеп кала. Икенче очрашу исә 1913 елда була. Шәһер Шәрәф, шагыйрьнең үләренә кырык көн кала, авыру Тукай янына килә. Ә ул исә, үз хәле хәл булуына карамастан, эш белән мәшгуль — "Мәгариф" нәшрияты үтенече буенча, икат кимешләрен барлап, кайбер кирләрен төзәтеп, "Мәкмугаи асар"ны (әсәрләр кыентыгын — авт.) әзерләп утыра. "Яшьлек белән әллә нәрсәләр язылган. Кайсыбер шигырьләремне күрәсем дә килми. Халыкның дини яки милли хисләренә тия торган нәрсәләрне бер дә яратмыйм. Шуңа күрә "Исабәт" чыгаручыларга каршы бер шигырь язып ташлаган идем әле", — ди. Шәһер Шәрәф: "Син милли шагыйрь бит, дини хисләргә дә шул дәрәкәдә әһәмият бирәсеңмени?" — дип сорый. Туры Тукайның кавабы катгый була: "Дөньяда динсез бер милләт тә юк. Бөтен милләтләр динле булганда, бер без генә динсез булып кала алмабыз. Халкыбызның да, миллиятләрен саклаган мөддәттә, дөньялары сакланачагына ышанам. Миллиятләрен яхшы саклый алуларына гына азрак шөбһәм бар. Мин һәрвакыт дин берлә миллиятнең һәр икесенә тигез әһәмият бирү тарафдарымын", — дип, төпле кавап бирә. Тукай моңлы тавышы белән үзалдына "Коръән" аятьләрен көйләп йөри. Изге китаптагы "Та" сүрәсенең (20 нче сүрә — авт.) үз күңелен уяткан 135 нче аятен кат-кат укуы Тукайның дуслары хәтерендә сакланып калган. Аның мәгънәсе түбәндәгедән гыйбарәт: "Әйт, һәркем көтә, шулай ук, сез дә көтәсез. Һәм кемнең дөрес юл тотканын, кемнең туры юлдан барганын белерсез". Шик юк, биредә сүз "Коръән" күрсәткән Ислам шәригате юлы хакында бара. +"Исемем Габдулла — Аллаһ бәндәсемен..." +Тукай 1905 елда "Әлгасрел-кәдид"нең беренче санында басылып чыккан шигыре астына: "Исемем Габдулла — Аллаһ бәндәсемен, / Аллаһның барлык колларыннан иң оялчаны — мин", — дип, имзасын куя. +Һәркайсыбызның йөрәк түренә ана сөте белән кереп, мәңгелеккә хәтерендә уелып калган "Туган тел"гә күз салыйк: "И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: / "Ярлыкагыл, — дип, — үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам!" +Уйлап карагыз әле: дәһри зат бу юлларны яза алыр идеме? Монда күңелен иман нуры сугарган шагыйрьнең рухи дөньясы ачык чагылыш таба — Аллаһ колының ихластан Ходайга ышануы, аннан мәдәт, ярдәм, ярлыкау соравы ярылып ята лабаса! Сөекле шагыйребезнең мәгърифәтчелек реализмы алымы белән язылган, халыкка үгет-нәсихәт биреп, аны туры юлга күндерүгә йөз тотып икат ителгән "Аллаһ гыйшкы" шигыре, тирән мәгънәле булуы өстенә, бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген һич кенә дә югалтмавы ягыннан үзенчәлекле. Ул, бер яктан, дөнья буйлап сибелгән татар халкын үзара берләшергә өндәве кәһәтеннән аеруча кадерле булса, икенче яктан, ислам диненең төрле мәзһәбләрен үз итүләре аркасында, үзара тарткалашып-чәкәләшеп, китмеш ел буе дәһрилектә иза чиккәннән соң, әле яңа гына күзе ачылып килүче гади халыкның башын бутап, хак диннән биздереп ятучы бүгенге кайбер дин әһелләре өчен үтә дә гыйбрәтле. +Без дә бер кешедәй дус булыйк, Аллаһ яратсын өчен, +Эрелек, төче теллелекне ташлыйк, Аллаһ яратсын өчен, +Милләтнең күңелен аңа юнәлтик, Аллаһ яратсын өчен, +Иске чир, түбәнлек юк булсын, Аллаһ яратсын өчен. +Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр, Аллаһ яратсын өчен, +Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен гадәткә, Аллаһ яратсын өчен, +Болай итеп наданлык безне измәсен, Аллаһ яратсын өчен, +Чарасын яз яки телдән сөйлә, Аллаһ яратсын өчен. +Дуслык булмау сәбәпле, милләт шушы хәлгә килде, — +Гыйбрәт ал, и Мөхәммәд өммәте! Аллаһ яратсын өчен. +Без дә кеше ич, итик гайрәт, Аллаһ яратсын өчен, +Бар дөньяны хәйран калдырыйк, Аллаһ яратсын өчен. +Милләтне күтәрергә күңелем ашыга һәм ашкына, +Китмәсен күңелем очып, бастырып куй таш кына. +Тиеш булды безгә билне буу, Аллаһ яратсын өчен; +Мәгърифәт, һөнәр туармы? — бар да Аллаһ яратсын өчен, +Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк, Аллаһ яратсын өчен, +Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик, Аллаһ яратсын өчен. +Бу юлларны әсәрләнеп кат-кат укып чыктым. Әлеге әдәби кәүһәрнең 1905 елда язылуын искә алсак, нибары 19 яшьлек егетнең шәхес буларак китлеккәнлеге шаккатыра. Ул халкыбызның рухи үсеше, дини һәм мәгърифәти алгарышы юлларын күрсәтергә омтыла, үзалдына милләттәшләребезнең калебен сафландыру максатын куя, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтендә әдәп-әхлак кагыйдәләре сакланмауга борчыла. Бу чын ватанпәрвәрлек хисләренең һәм милли рухиятнең күркәм чагылышы түгелме соң? Шуның өстенә, аңа пәйгамбәрләргә хас күркәм сыйфат — алдан күрүчәнлек тә хас. Бүгенге көндә андый кешеләрне "үз халкының киләчәген ихластан кайгыртып, дәүләти (яхшы мәгънәсендә — авт.), хәтта глобаль дәрәкәдә фикер йөртергә сәләтле", дип бәялиләр. Кызганыч, халык язмышын хәл итәр өчен сайлап куелган, югары кәнәфиләр биләгән затларыбыз арасында, ил, дәүләт, милләт мәнфәгатен кайгыртудан бигрәк, иң беренче чиратта үз кесәләрен калынайту юлларын эзләүчеләр, хакимиятнең төрле баскычларына әлеге меркантиль максатларны күздә тотып үрмәләүчеләр бар шул. Андыйлар дин әһелләре арасында да юк түгел, күрәсең. Тукай әсәрләренә күз салсак, ул яшәгән чорда да мондый чир белән авыручылары булганына ышанасың, шагыйрьнең ачына-ачына шуларны сатира утына тотуына, камчылавына тап буласың. +"Каләм — бөек, каләм — дәрәкәле" +Тукайның йөгерек каләме яшәешнең төрле тармакларын колачлый. "Хәзерге хәлебезгә карата" әсәрендә ул каләм ияләренә, язучыларга эндәшә. Икат әһелләренең ил-көн алдындагы каваплылыгын, кәмгыять каршындагы изге вазифасын ассызыклый. +Язучылар — диндә ныклыкка сәбәп, +Ике дөнья тәмугыннан котылуга чара. +Болар бит исламга терәк, +Безгә боларга таянырга кирәк. +Язучысыз язылдымы бу "Коръән"? +Язучысыз төзелдеме бу Форкан? +Язучылар — исламга көч-куәт, +Аларда юмартлык, омтылыш, ялкынлы дәрт. +Каләм — бөек, каләм — дәрәкәле; +Ходайның телендә ант урынында ул, - дип, мәгънәви йомгак ясап куя. Әлеге юлларны кулына каләм алган һәрберебез игътибар белән укыса иде. Юкса, ак кәгазь күтәрмәслек затсыз, зәвыксыз гына түгел, хәтта гап-гади әдәп-әхлак нормаларына сыймаслык "нәрсә"ләр, шактый зур тиражлар белән бастырылып, халык хозурына таратыла. Аның болай да инсафсызлана, ярлылана барган күңел күген пычрата, теләсә кайда, теләсә кем белән тугарылып китеп, күмәкләп хайвани хисләр кичерергә ымсындырган "әсәр"ләр имансызлык юлына дәшә, кешене дененнән яздыра. +"Шәкерт белән очрашу" әсәрендә Тукай ярым ач, ярым ялангач шәкертнең хәленә керә, аңа акыллы киңәшен бирә: "Азыгыңны Алладан өмет ит. / Комсызлык — түбән, бик түбән сыйфат ул, / Шәкертләр азыгын Тәңре үзе бирер", — дип, фәкыйрь үсмерне яхшыга өметләндерә. Ислам дине кануннарын бик яхшы үзләштергән пишкадәм Тукай Аллаһы Тәгаләнең үзеннән ихлас күңелдән ярдәм сораучыларга хәерхаһлы булуын аңлатып бирергә тели. Ул әлеге шигырен, хәтта үзе матди яктан ярлы булса да, белем эстәүченең рухи байлыкка ирешеп, Ходайның рәхмәтенә юлыгасын күздә тотып яза. Ә "Яз галәмәтләре" шигырендә бөек шагыйрьнең Ходайны бер дип белүе чагылыш таба. Тиңдәшсез Затның юктан бар итәргә сәләтле икәнлегенә үзе генә ышанып калмый, Аллаһның кодрәтенә укучысын да инандыра: "И Ходаем, фазлың берлә көнне кылыт, / Үлгән дөнья яңа каннар алсын имди!" +"Ислам бит — хак дин, ә хаклык, һичшиксез, өстен булыр" +Тукайның диалог шәкелендә язылган "Шагыйрь һәм Һатиф" (эчке тавыш — авт.) әсәре үзенчәлекле композициясе ягыннан гына түгел, кеше психологиясен ачып бирү, адәм баласындагы "ак" һәм "кара" хисләр көрәшен тасвирлау кәһәтеннән дә кызыклы. Ә кайсыбыз көрәшмәгән соң ул эчке "дошман" белән? Пролетар язучы Максим Горькийдан һәм танылган табиб — кыска хикәяләр остасы — драматург Антон Чеховтан үрнәк алып, "үз холык-фигылебездәге кимчелекләрне, кайсыбыз гомер буе тамчылап кысып чыгармаган?" Ә Тукай әсәренә әйләнеп кайтсак, ул үз укучысына шәхесне һәлакәттән коткаручы туры юлны күрсәтә, аны уйландыра, хакыйкатьне Ислам тәгълиматыннан эзләп табарга чакыра. +Шагыйрь: +Түбәнлеккә төшүенә туры диннең аһ-ваһ итәм, +Башка милләтнең алга китүенә мин ах-ух итәм. +Һатиф: +Ничек инде түбәнәйсен — бу дин белән дөнья тулы; +Ислам бит — хак дин, ә хаклык, һичшиксез, гел өстен булыр. +Әлеге әсәрдә шагыйрь надан ишаннарның диннән үзләренчә файдалануына, халыкка "дин — бары тик баш бөгүдән гыйбарәт" дип аңлатуына ачына. Чынбарлыкта исә Аллаһыга ышану, дини кануннарга таянып яшәү кешене кимсетми, киресенчә, аңа рухи таяныч бирә. Хак динне тоту — кешенең эчке ихтыякы, аның вөкданын саф һәм пакь итеп саклау чарасы бит ул! Ә калебең чиста, күңелең саф икән, димәк, үз-үзең белән дә, әйләнә-тирә мохит белән дә гармониядә яшисең дигән сүз. Күңел тынычлыгына ирешү — чын бәхетнең үзе түгелме соң? Мең ел элек тә шулай булган, безнең заманда да. Ә югары кәнәфидә утыруыннан явызларча файдаланып, ислам динен күтәрү өчен гарәп илләреннән, үз илебездәге төрле чыганаклардан агылып килгән байлыкны бары тик үз мәнфәгатьләрен, якыннарының бетмәстөкәнмәс ихтыякын канәгатьләндерү өчен генә куллану, югары даирәләргә тәлинкә тотып, фани дөньяда ук окмах шартларында яшәүдән колак какмас өчен, бер-береңне ил-көн алдында хурлау, кимсетү беркемне дә бизәми, билгеле. Ходай Тәгалә адәм балаларын ачлык-хәерчелек, чирләр, төрле газаплар, олы хәсрәтләр биреп кенә сынамый, ә байлык һәм биек кәнәфиләр, данлы-шөһрәтле вазифалар, чиксез зур вәкаләтләр, хакимият дилбегәсе биреп тә кемнең кем икәнлеген ачыклый, күрәмсең. Ихластан Аллаһ колы булган Чын Кешеләр бу сынауларны да намусларын каралтмыйча үтәргә тырышыр. Ә алдашу, кеше хакын үзләштерү, кул астыңдагыларны рәнкетү — үз киләчәгеңне юкка чыгару, нәселеңне корыту юлы ул. Үзең бакыйлыкка күчкәнче, нәселеңнең башы өстендә Дамокл кылычы сыман эленеп калган, киләчәктә киде буыныңа төшәчәк бәла-каза, бәхетсезлекләрнең — "карма" дигән коточкыч хөкеме барлыгын онытмыйк. Ихластан дин тотучы, Аллаһка табынучы, аек акыллы затлар бу хакта беркайчан онытмаган, шунлыктан һәрнәрсәдә чама хисен белгәннәр. +Туры Тукай кемне камчылый? +"Тукай дин әһелләренең тетмәсен шактый ук рәхимсез рәвештә теткән, әллә үзе дә атеист булганмы икән?" дигән тәшвишле уйлар тудырган кайбер әсәрләрен анализлап карыйк әле, хакыйкатьне бергәләп ачарбыз дип өметләнәм. Әйтик, "Мөритләр каберстаныннан бер аваз"дагы түбәндәге юллар игътибарны кәлеп итә: +Таркатучы милләтне ишан икәндер, белмәдем. +Ул ишаннар милләткә дошман икәндер, белмәдем. +... Ишаннарга коллык иткән, кул биргән бичаралар — +Милләтне аздыручы шайтан икәндер, белмәдем. +Аларны башчы санаучы иярченнәре ахмак икән, +Туры юлга күндерүче "Коръән" икәндер, белмәдем. +... Бу кансыз милләтне алар күп заманнар кимергәннәр, +Үләксә ашаучы сыртлан икәндер ишан, белмәдем, +Болар коткысы астында бер-беренә ук аткан +Иярченнәр барсы шарлатан икәндер, белмәдем, - дип язып, Туры Тукай, дин калканы артына яшеренеп, милләтне эчтән какшаткан, тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучы ишаннарны, куштаннарны, надан, денсез бәндәләрне ачы тәнкыйть утына тота. Әлеге шигырьдәге "Туры юлга күндерүче "Коръән" икәндер", дигән юллар, шагыйрьнең дәһри булмавын ачык дәлилли. "Сорыкортларга", "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" әсәрләрендә дә ул хак дингә каршы көрәшми, ә аннан затсыз рәвештә файдаланып, халык килкәсен кимерүче карагруһчы дин әһелләрен, "кибәк башларны" камчылый. Тукайны гади халыкның томаналыгы, изелеп-кыерсытылып, иктимагый-рухи коллыкта яшәве, дини фанатизмы борчый. Аның 1911-1912 елларда икат ителгән "Золым", "Дин вә гавам" кебек әсәрләрендә халыкның иктимагый һәм дини изелүе ачыктан-ачык фаш ителә. Г.Тукайның 1985 елда басылып чыккан әсәрләр кыентыгына кереш сүзендә әдәбият белгече Гали Халит: "Авыл халкына ни китми?" шигырендәге бер өзектән генә дә хокуксыз "кечкенә" кешенең тормыш-көнкүрешенең ничаклы авыр булуы үзенең реаль тирәнлеге белән күренеп тора: крестьян өлешенә тигән дини изелүнең һәм салымның исәбе-хисабы юк икән", — дип язган иде. Әлеге галимнең тагын бер фикерен мисал итеп китереп үтү урынлы булыр: "XIX гасыр мәгърифәтчеләре татар кәмгыятенең тарихи процессына дин, шәригать исеменнән каршы торган кадимчелекне, наданлыкны, урта гасырчылыкны тәнкыйтьләгән әсәрләр язалар. Бу юнәлешне дәвам иттереп, Тукай милләтне изеп килүче сорыкортларга ябырылды. Ул татар кәмгыятен патриархаль-феодаль йомыкыйлыкка түндереп, дини йолалар белән каплап, буып торган явыз көчләрне аяусыз фаш итәргә, кырып ташларга чакырды". 1905-1907 елларда булып узган буржуаз революциядән соң язган шигырьпоэмаларында, үткен каләменнән төшкән ялкынлы публицистик мәкаләләрендә Туры Тукайның сатира угы самодержавиегә каршы юнәлтелгән. Милли, дини битлек астына яшеренеп, астыртын рәвештә үз халкына явызлык эшләүче буржуаз интеллигенциянең чын йөзен ачып, Тукай үзенең иктимагый-сәяси яктан өлгергәнлеген, милләтпәрвәрлеген раслый. Күргәнебезчә, Тукай — дин әһеле дә, дәһри дә түгел, ә Аллаһны бар һәм бер дип белгән, күңелендә иман нуры балкыган зыялы шәхес. Ул — татарның гына түгел, ә бөтен төрки дөньяның асылташы, йөз аклыгы, сөекле чын шагыйре! +Хәмидә ГАРИПОВА Тукай — истәлекләрдә +Татар халык шагыйре Габдулла (Габдуллакан) Мөхәммәтгариф улы Тукайның (18861913) тууына 130 ел тулды. Бу уңайдан үткән елда "Кыен" фонды "Шәхесләребез" сериясендә безнең тарафтан әзерләнгән 2 том күләмендәге "Тукай — ядкярләрдә" дигән хезмәт бастырып чыгарды. +Дөрес, әдип хакында төрле истәлекләрне бергә туплап, аерым кыентык рәвешендә беренче мәртәбә әдәбият галиме Сәгыйть Исәнбаев 1960 елда нәшер итә. Анда барлыгы 52 истәлек һәм мәкалә, янә шагыйрь турында 3 бәет һәм Шәехзадә Бабичның (1895-1919), Мирхәйдәр Фәйзинең (1891-1928), Мәкит Гафуриның (1880-1934), Габдулла Харисның (1893-1931), Габдулла Сөнгатинең (1894-1917 елдан соң), Сәгыйть Сүнчәләйнең (18881937) берәр шигыре урын алган. +1976 елда И.Нуруллин һәм Риф Якупов төзегән "Тукай турында хатирәләр" дигән кыентык дөнья күрде. Анда тупланган 33 истәлекнең 21e — элекке басмада дөнья күргәннәр. Әмма аларның кайберләре беренчел чыганактан алынган. Яңаларыннан 3есе кулъязмадан, 5есе төрле көндәлек матбугаттан, 2се сайланма әсәрләрдән алынган. Я.Морадиның "Тукаев Уральскида" дигән китабының тексты да кыскартып урнаштырылган. +Шул ук авторлар 1986 елда "Тукай турында истәлекләр" исемле икенче кыентык та әзерләп нәшер иттеләр. Ул барлыгы 51 берәмлекне эченә ала. Аларның яңа урын алганнары: төрле матбугаттан — 10, сайланма әсәрләрдән — 2, кыентыктан — 1. Кулъязмада сакланган һәм киң катлау укучыга һаман да билгесез булып калган язмалар нишләптер анда кертелмәгән. Алар бит шактый гына югыйсә. +Бу кыентыклар, гәрчә Г.Тукайның тормыш юлы һәм икатын өйрәнүдә мәгълүм роль уйнасалар да, кызганыч ки, алар шул чор хаким идеология кысалары нигезендә төзелгәннәр. Шул сәбәпле аларга, беренчедән, үз вакытында көндәлек матбугатта дөнья күргән бик күп истәлекләр, мәкаләләр һәм башка төрле чыганаклар кертелмәгән. +Шагыйрьнең кеназа мәрасимен яктырткан язмаларның да бер-икесе генә хәзерге заман укучысына мәгълүм. Ә бит алар берничә. Дөрес, табигый ки, аларда кабатланулар да бар, шул ук вакытта бер-берсен тулыландыра торган фактлар да юк түгел. +Икенчедән, югарыда телгә алынган кыентыкларга кергән материалларның байтагы шактый кыскартылган. Кайвакытта андый урыннарны күрсәтү яки билгеләп үтү кирәк дип табылмаган. Алай гына да түгел, сүзләр үзгәртелү, текстлар редакцияләнү күренешләре дә күзәтелә. +Ике том күләмендәге "Тукай — ядкярләрдә" дигән хезмәт бу юнәлештәге бай тәкрибәгә нигезләнеп башкарылды. Әмма биредә Г.Тукай турында туганнары, замандашлары, дуслары һәм танышлары тарафыннан язылып, һаман киң даирә укучыга билгесез калган, төрле вакытларда көндәлек матбугатта басылып чыккан истәлекләрне, мәкаләләрне мөмкин кадәр барысын да һәм тулысынча туплау максат итеп куелды. +Шагыйрь вафат булгач, замандашлары тарафыннан аңа багышлап шигырьләр язылган, бәетләр чыгарылган. Аларның барысы да Тукайга ихтирам хисләре белән сугарылган булса да, бу кыентыкка кайберләре генә кертелде. Чөнки күбесенең әдәби яктан эшләнеше бик йомшак. +Әлеге кыентыкта барлыгы 670 берәмлек материал тупланды. Шуларның 599ы гарәп хәрефендәге чыганаклардан гамәлдәге татар алфавитына беренче мәртәбә күчерелеп урнаштырылды. Алар арасында Г.Тукайның тормыш юлын һәм иктимагый-сәяси карашларын хәзерге заман таләпләре нигезендә дөрес аңларга ярдәм итә торганнары да байтак. +Журнал укучылар игътибарына әнә шул кыентыктан кайбер истәлек-хатирәләрне тәкъдим итәбез. +Рәмил ИСЛАМОВ, +филология фәннәре докторы, +Кәүдәт МИҢНУЛЛИН, +тарих фәннәре кандидаты +Галимкан (Галим) ӘМИРХАН Татар халкының сөекле, бөек шагыйре Габдулла Тукайның +Казанга килгән көннәре +1907 ел, сентябрь ае: исемдә калганнар. +Мин Казанда (1906-1918 еллар) чыга торган "Йолдыз" газитәсендә, язучылардан мәшһүр драматург Галиәсгар Камал тарафыннан чыгарыла торган "Азат халык", соңгы елларда чыгарылган "Яшен" журналы һәм "Йолдыз" газитәсендә ридаксийә-кантур мөдире, бухгалтир булып эшләгән көннәрнең берсендә (хәзерге Киров һәм Татарстан урамнары чатлыгында "Болгар" нумирларында (16, 17, 18, 19 нчы нумирларында), 1907 ел, сентябрь аеның ахыргы көннәрендә, кичке 4-5 сәгатьләрдә, ридаксийә рабутниклары китеп беткән вакытлары, мин дә инде кантурны бикләп өйгә кайтып китим дип торганда, кантур ишеген акрын гына ачып: "Мөмкинме!" — дип, ябык кына чырайлы, өстенә карасу яшькелт кәйге килән (ул заманның кәйге пальтәсе), аягына ризинкә колаклы батинка, башына фуражка, пальтә эченнән касаварутка күлмәк кигән һәм римин буган, кулына бер кечкенә ак яулыкка беркадәр юл ашамлыклары төреп тоткан, кара күзлекле 20-21 яшьләр чамасында бер егет килеп керде. +Мин гадәттәгечә китәргә хәзерләнгән булсам да, кулымдагы нәрсәләремне урындыкка куеп, көтмәгәндә килеп кергән кунакны каршы алып, түрдән узарга, утырырга урын тәкъдим иттем. Кайдан килүе, кем икәнлеген, ничек килүен һәм ни йомыш барлыгын сораша башладым. Чөнки күңел әллә ничек бер зур тойгылык сизә иде. +Габдулла Тукаев: "Мин, Казан арты авылларының берсеннән чыккан бер егет, Уральски дигән шәһәрдән Казан аркылы призывка (салдатка каралырга) кайтып барам, хәзер генә парахудтан төштем дә сезгә туп-тугры килдем. Казанда якын кешеләрем, туганнарым булса да, әдрисләрен белмәгәнгә күрә, матбугат аркылы якын танышып белгән Галиәсгар Камалны эзләп менә бирегә — сезгә килдем", — диде дә, миңа карап, минем исемемне, фамилиямне һәм биредә кем булып эшләгәнемне һәм татар әдибе Фатыйх Әмирханга кардәшлегемне сорашты. Мин дә үз хакымда тиешле мәгълүматларны биргәч, Фатыйх Әмирханга ерак кардәш булганлыгымны аңлаткач, Тукай, сүзгә керешеп: "Сез Уральскидә чыга торган "Фикер" газитәсен, "Әлгасрелкәдит" журналын беләсезме, укыйсызмы?" [диде]. "Алабыз, укыймыз, менә әле кичәге почтада гына "Әлгасрелкәдит" журналының соңгы нумиры килгән иде", — диюемә каршы чыдамсызлык белән: "Сез анда Габдулла Тукаев дигән кешенең шигырьләрен күргәлисезме, укыйсызмы, аның шигырьләрен яратасызмы, Сезгә ошыймы?" [диде]. Мин дә: "Укыйм, бик яратып укыйм", — дип әйтеп бетерә алмадым, күңелләре күтәрелеп, йөзләре ачылып: "Менә инде Габдулла Тукаев мин булам", — дип әйтеп кибәрде. +Мин дә аның шигырьләрен яратып укуым өстенә, ул Тукайны күрү хыялы белә йөргән көннәремне тиз генә күз алдыма китереп өлгерә дә алмадым, сикереп тордым да: "Сез Габдулла Тукаев, татарның атаклы шагыйре Сез буласыз, ә..." — дип яңадан озак кулларын кысып күрештем дә бер-беремезгә карашып торганны күреп, Габдулла Тукай миңа: "Нигә аптырадың, — дип көлемсерәп куйды да, — наконец Казанга да, татарлар арасына да кайтып киттем", — дип, бик тирән сулап куйды да кул яулыклары белә күзләрен, башларындагы тирләрен сөртеп куйды. +Мин дә: "Сез ерак кирдән килгән кеше-кунак, нәрсәләрегез, ягъни Сезнең чумаданыгыз, пастилләрегез бардыр, аларны берәр киргә куйдыңызмы яки пристандә (храниниәдә) калдырып килдеңезме әллә", — дип соравыма: "Юк, Галим туган, минем бернәрсәм дә юк, менә бөтен чумаданым шушы", — дип, кулындагы тастымалны (килгән, өстәл өстенә куйган ак чүпрәк) күрсәтте. Көлеп һәм аны ачып: "Менә, эчендәге дәүләтләрен күрегез", — дип эчендәге чәнчелеп, чәрмәкләнеп беткән ике пешкән йомырка, беркадәр катып беткән икмәк кисәкләре, кәгазьгә төргән тоз кисәге, кимерә-кимерә түгәрәкләнеп беткән бер шакмак шикәрдән башка нәрсә юк иде. +"Ә чумаданым, ягъни юл карзинкәм, парахудта килгәндә баш очыма куеп коклап киткәнмен дә, Ходай орган караклар (минем кастүмнәремне, күлмәкләремне, прастинә, сөлге, сабын һәм башкалар салынган) карзинкәмне урлаганнар", — дип кырлап та куйды. Мин дә өйгә кайтуны тәмам онытып, искәртмәстән урынымнан сикереп торып: "Габдулла әфәнде, Сез юлдан килгән кеше, ашаганыгыз-эчкәнегез дә юктыр", — дип соравыма: "Галим туган, Сез борчылмагыз, мин парахудта гына, Иделдә пешерелгән балык силәнкәсен ашап кына мендем, — дип көлеп куйды. — Ягъни бер кружка су белә икмәкне кулга алып, Идел суында йөзгән балыкларны күреп ашап утырдым, безнең балык силәнкәсен беләсең инде. "Рыба даром ширба хорош" дигән урыс мәкален белә торгансыңдыр, — дип көлде. — Китмәсә, минем бүген ашарга китәрлек ужин бар бит", — дип көлеп куйды (төенчеген күрсәтә). Мин дә бөтен мәсьәләне аңлап, званук биреп, нумир официантын чакырып китереп, хәзер 17нче нумирга (ул нумир "Болгар" гастинитсасында ридаксийә кругы өчен үзара кыелышып утыра торган кунак бүлмәсе) хәзер бер портсийә (100) пилмән, катлит һәм пәрәмәчләр, чәй китерергә куштым да гастинитсаның йомышка-юлга йөри торган (розсыльный) Әптри (Габдерахман булырга кирәк) исемле малайны чакырып китерергә куштым. Берничә минут та үтмәде, Әптри дә килеп керде. +Мин Галиәсгар Камал исеменә бер запискә язып, хәзер тиз генә Галиәсгар Камалны чакырып килергә куштым. Әптри: "Була ул", — дип чабып та чыгып китте. +Һәм Габдулла агага: "Сез юлдан килгән кеше, пристаннән менгәндә, Казан тузанына да буялып-манчылып беткәнсез булырга кирәк. Күрше бүлмәдәге умывальникта куынып алыгыз, анда сабыны да, сөлгесе дә бар", — дип, куынырга куштым. +Шул вакытта, Тукай килеп керергә 10-15 минут элек кенә ридаксийәдән чыгып киткән, нәрсәдер онытып калдырган булырга кирәк, Галиәсгар Камал ридаксийәгә килеп керде. +"Бу ничек алай бик тиз, әллә очып килдеңме?" — дип сорарга өлгермәдем, "Нәрсә бар?" — дип соравына: "Мин сине чакыртырга Әптрине кибәргән идем", — дип әйтүемә: "Мин берәүне дә күрмәдем, мин өйгә кайтканым юк, "Мәгариф"тә булдым ("Мәгариф" көтепханәсе), бер кәгаземне онытып калдырганмын, шуңа борылып кайттым", — дип әйтеп бетермәде, мин дә: "Габдулла Тукай килде", — дип әйтергә өлгермәдем, күрше бүлмәдән, сөлгегә сөртенә-сөртенә, Тукай килеп чыкты. +Галиәсгар Камалга: "Безгә бит бик ерактан зур кунак килде, ул Сезне бик күрәсе килә, шагыйрь Габдулла Тукаев каршыгызда тора, танышыгыз", — дип әйтеп тә бетермәдем, Тукайга кулындагы сөлгесен куярга да ирек бирмичә: "Кадерле кунак Тукай, кемне күрәм, Сезне кайдан кил ташлады", — дип барып кочаклап та алды. +Озак кочаклашып торганнан соң: "Әйтегез, зинһар, Сезне кайсы каклардан кил ташлады, нинди көтмәгәндә зур шатлык, зур очрашу", — дип әйтеп тә бетермәде, миңа борылып: "Галим, нәрсә карап торасың, кайда, ашарга-эчәргә китерт, кунак кырак кирләрдән, авыр сәфәрләрдән килгән, ачыккандыр", — дип әйтеп бетерүенә ишектән официант кереп: "Галим абый, бары да булды, барысы да хәзер, рәхим итегез..." — дип әйтүенә Камал, аптырап калыр-калмас: "Галим, нәрсә бар да булды?" — дип соравына официант: "Ашарга-эчәргә булды, 17нче нумирга хәзерләдем", — дип әйтүенә Галиәсгар абзыйның күңелләре тагы да күтәрелеп: "Әйттем бит, Галим ул безнең сизгер халык, чарасын күреп тә өлгергән", — дип Тукайны култыгыннан кыстырып: "Әйдә киттек, туганкайлар", — дип барыбыз да 17нче нумирга чыгып киттек. +Нумирга кергәндә, өстәлдә нигъмәтләр барысы да хәзерләнгән иде. Галиәсгар ага: "Әһә, бар да булган, пилмән янына кирәклесен Галим оныткансың", — дип әйтүенә официант бер минем күземә, бер Камалның күзенә карап торды да: "Анысы да була", — дип чабып чыгып китте. Кунаклар ашадылар-эчтеләр, сөйләштеләр, көлештеләр, кырлаштылар. Шул вакытта Тукайның: "Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә, бу юлда һәртөрле хурлыкка, зорлыкларга түзмәккә", — дип кырлавы хәзерге шикелле күңелемдә сакланган. Бу кырны нәрсәгә каратып әйткәндер, анысын әйтә алмыйм. +Караңгы кич, төн булганны сизми дә калдык. Ул төнне Тукайны шул 17нче нумирда йокларга калдырып, Камал белә өйгә кайтып киттек. Икенче көнне иртә белә ридаксийәгә Камал иртүк килеп китте. Тукай йоклый иде әле. Иртә сәгать 9-10нар булгандыр, Тукай уянып ридаксийәгә килеп керде. +Без аңарчы Камал белә бергә "Болгар"ның хукасы Рамазанов белә сөйләшеп, Тукай өчен айлыгы 9 сумга сөйләшеп, "Болгар"да 3нче ятажда Кабан күленә каршы карап торган бер тәрәзәле генә, бер карават, кечкенә генә өстәл, бер урындыктан гыйбарәт мебелле №40 бүлмәне алып, хәзерләп куйган идек инде. +Мәрхүм шул нумирда, кечкенәлегенә карамастан, 5-6 ел бертоташтан, һичбер киргә күчмичә, каты авыр хәлгә килгәнче, Кләчкин балнитсасына чыгып китеп, шуннан якты дөньяга борылып кайта алмады. Шунлыктан ул үзенең "Безне урынсыз яманлыйлар" дигән шигырендә "Кирәнмәслек мосафирханә һәм ашханә юк, диләр, "Сарай"дан чисталыкта ким түгел "Болгар"ымыз бардыр" дип көлке шигырь язган иде. +Көндез сәгать 12 ләр бардыр. Тукайның Казанга килүе ялкын шикелле бөтен Казанга таралып өлгергән булырга кирәк. Ридаксийәгә бер-бер артлы Сәгыйть Сүнчәләй, Хөсәен Ямашев, Вафа абзый Бәхтиярев, хәзерге прафиссур Фатыйх Мөхәммәдъяров, Габделгафур Коләхмитев, Шәһит Әхмәдиев, үзенең калйәскәләре белә әдип Фатыйх Әмирхан, Гариф Латыйф, Әхмәт Урманчиев, Казан китапчылары, әдипләре, яшьләре һәм башкалар берсе артыннан берсе Тукайны күрергә, Тукай белә күрешергә килделәр. Әлеге "Болгар"ның икенче катында чатлыктагы балкунлы 17нче нумиры Казан яшьләре, Казан ривалүтсийәнирлары, Казан интиллигинсийәсе беренче мәртәбә Тукай белә очрашкан, Тукай белә танышкан бүлмә исемен алып калды. +Берничә көн Тукай кичләрен генә үзенең 40нчы бүлмәсенә менеп кунса да, көн буе иртәдән кичкә кадәр 17нче бүлмәдә танышлар белә очрашу вакытын кичерде. +1905 ел ривалүтсийәсеннән соң ривалүтсийә ялкыны белә рухланып калган Казанның беркадәр татар сәүдә хезмәтк әр ләре, прикашчиклары үзләренең күп вакытта яшерен кые лыш ларын "Болгар" нумирларында пәрәмәч-чәй мәклесе хәлендә үткәрәләр, кыелышалар иде, хукалардан яшереп 17нче нумирларда төннәрдә утыргалый идек. +Хукалары 16-17 сәгать эш көне, ял көне булмауларга наразыйлык юлы белә ял көнен ничек көрәшеп алу хакында прикашчиклар кыш-кыш "Болгар"да кыелышлар булгалый иде. Габдулла Тукай да бу кыелышлардан бер дә калмый иде. Тукай шул кыелышларда чыгышлар ясап, төрле ялкынлы киңәшләр бирә иде. +"Ял көнендә (бәйрәмдә) кибет япмыйм дип частьтән казак алдырма" дип Казан байларына карата язган шигыре Казан сәүдәгәре Шәмсевәли бай дигән кешенең Казан прикашчикларының ял көне, эш вакыты белә көрәшүләренә каршы палитсия, атлы казаклар китертеп, кибет саен кереп ривалүтсиан прикашчикларны яптырып йөрүенә, "Болгар" нумирларындагы кыелышларны санга алуларына каршы язган шигыре иде. Тукай күп вакытларын ридаксийәгә төшеп утырган сәгатьләрендә ридаксийәгә читтән килгән крәстиәннәр, хәлфәләр, мәдрәсә шәкертләре, прикашчиклар, фабрик-завудлардан эшчеләр белә сөйләшә, алар белә фикер алыша, аларның зарларын тыңлый, аларның кайгылары белә уртаклаша, аларга төрле киңәшләр бирә иде. +Күп вакытта шундый бисидалары соңыннан үзара сүзгә керешкәндә, Галиәсгар Камал, бәгъзы бер вакытта көлеп: "Кичә Тукайның клиентлары күп иде, нинди кансультатсийәләр бирдегез", — дип көлеп сөйләвенә каршы Тукай: "Галиәсгар, Галим, андый бисидалар миңа рух бирәләр, татар халкым өчен хезмәт итәргә ярдәм итәләр, алар миңа ривалүтсийун көч бирәләр", — дия торган иде. +Күп вакытта зарланучыларга: "Сабыр кирәк, килер бер заман, һәр эшче-крәстийән, хезмәткәр үз сүзен әйтә алыр, үз сүзен, үзенең шәхси тормышын инәсеннән кебенә кадәр тикшереп чыгар. Үз сүзен теләгән урынында тамагын кыра-кыра әйтә алыр, ул көн бик еракта түгел, — дия торган иде. — Бу кабахәт риаксиан буржуалар тиздән тончыгырлар, ул Ишми ишан, Шәмсевәлиләр, аларның апурасы — патша хөкүмәтенең көннәре санаулы калды. Сезнең көткән шатлыклы көннәрегез алда", — дия торган иде. +Тукай, Казанга килгәч, Казанда озак кала алмады, аның авылга кайтып, призывка торасы бар иде. 1907 ел Тукай сентябрь ахырларында үзе торган районга кайтып китте. Ләкин ул анда озак калмады, тиз борылып кайтты. Шунлыктан Тукайның авылдан борылып кайтуын Казан яшьләре дүрт күз белә көттеләр. +Шул мөнәсәбәт белә Галиәсгар абзый инисиативасы белә үзара салышып, Тукайның Казанга килүе шәрәфенә 1907 елның 31 декабрендә 1908 елны — Яңа елны каршы алу кичәсе ясалды. Ул кичә мәрхүм Хөсәен Ямашев, Габделгафур Коләхмитев, Галиәсгар Камал, тагы 8-10лап Казанның зыялы яшьләре булган хәлдә үзәк кругта әлеге "Болгар"ның 17нче нумирында якыннан аерым танышуаңлашу кичәсе үткәрелде. Кичә бик тантаналы үтте, уйнаштылар, көлештеләр, кырлаштылар. Тукай үзенең яңа шигырьләрен укыды. +Габделгафур Коләхмитев: "Егетләр, мин кайтыйм инде", — дип кичәдән китәргә теләвен белгерткәч, Тукай, көлеп, мишәр теле белә мыскыллаган кыяфәттә: "И Әбделәпурым, балам-канәтем, кайларда утыра икән, дип, анаң кылап утыра торгандыр, бар, канәтем, өйгә кайт", — дип аркасыннан чапкалап, мишәр теле белә көлеп, сөйләгәннәрне һәммәбезнең шаркылдап көлгәнемез әле дә хәтеремдә калган. +Шул көннәрдән башлап үзенең кечкенә, тар 40нчы нумирында киң күңелле, шат, гомерендә һәрвакыт шат кырлап йөри торган татарның сөекле улы, бөек шагыйре, ривалүтсийун-димакрат, патриот язучы Абдулла Тукай [190]7-[190]8 елгы кара риаксийун елларында Беренче рус ривалүтсийә дулкыннары белә күтәрелеп чыккан бөек рус халкының димакратик язучыларыннан өйрәнгән, үрнәк алган, халык икаты белә рухланган, аның киләчәгенә нык ышанган Габдулла Тукай шул 7-8 ел эчендәге кыска гына вакыт эчендә мәңге яшәрлек югары худужиствулы шигырьләр, поэмалар, әсәрләр тудырып калдырды һәм шул хакта аерым круг яшьләр белә утырышканда сөйләшә торган иде. Тукай үзенең һәр шигырен язганда, поэмасын язганда, эшчекрәстийән халкына һәм хезмәт ияләренең аң-белемнәрен күтәрү, аларга сатсиаль һәм милли азатлык алып бирү мәсьәләләрен күтәреп чыга торган иде. Һәр шигырендә, поэмасында татар халкының үз эченнән чын халык интирислары белә язучылар, кәмәгать хезмәткәрләре, кәмәгать эшчеләре булдыруны, шул рух белә яшьләрне кәлеп кылу эшен алга куя иде. Шуның аркасында Тукай белә бергә бер генә мәртәбә утырышкан кеше Тукай белә яңадан утырышасы, очрашасы килә иде. +Халыкны бәхетле итү, агарту, аң-белем ягыннан күтәрү өчен, беренче чиратта, аның эшенә, алга баруына комачаулык иткән риаксиан фиадал көчләр, ысул кадимчеләргә каршы көрәш алып барырга үзенең шигырьләрендә, поэмаларында шактый аңлата иде, беренче урынны бирә иде. +Аның каләмендә үз вакытында сатсиалистик көрәштә әһәмияте булган бер генә вакыйга да шигырьләреннән читтә калмый. Шуның өчен Тукайдан кара көчләр, ысул кадимчеләр: Кәкә Ягъкуб, Мөхәммәткан Хафиз, бүрекче Исхак, Шәмсевәлиләр шикелле карагруһ башлыклары һәм аларның иярченнәре Тукайдан никадәр үч алырга йөргәннәрен Тукайга сиздерсәләр дә, Тукай алардан курыкмыйдыр иде һәм алар да Тукайдан үзләре дә куркалар, берәр зарар китерә алмыйлар иде. +Күп вакытта Тукай Печән базары, Көфер почмагы, Мөхәммәткан Хафизның сентры (центры) булган кырык тартма, вак галантирийә шкафы яныннан узганда, Тукайга әлеге карагруһлар төрле сүзләр белә көлеп, кычкырып калу белә генә канәгатьләнәләр, ләззәтләнәләр иде. Тукай аларга карата: "Бу галантирийә-кырык тартмачы ларийүгинә көн буе йомыркасаламетдин, каптырма сатылмиүллин", — дип кушма исеме Мөхәммәткан Хафизга шигырь язган иде. Һәм шуңар карата "Печән базары-Кисекбаш" поэмасын язып чыгарды. +Халык исеменнән сөйләп-язып йөрүче, эшче халык зарарына эшләүче буржуа милләтчеләре, капитал юлына сатылган икейөзле милләтчеләр, укымышлылар Тукай шигырьләрендә фаш ителәләр иде. +Шуңар каршы бу сатлык милләтчеләр дә Тукайга каршы Мөхәммәткан Хафиз юлы белә бармасалар да, икенче юл — Тукайны провоциравать итү юлы белә, аның хакында төрле начар хәбәрләр тарату, татарның шагыйре бер Тукай гына түгел, (зря) аны гына күтәрәләр. Зариф Бәшири, Вакыйф Кәлал Тукайдан кайсы кире ким, дип, Тукайның афтарититын төшерергә бөтен көчләрен сарыф кыйлалар иде. Тукайдан шуның белә үз ачуларын алырга тырышалар иде. +Ә Тукайны сөючеләр, чыннан тәкъдир кыйлган татар зыялысы, татар китапчылары, мөхәррирләре, наширләре, газит-журнал ридаксийәләре Тукайны үз интереслары өчен генә корал итеп куюда аның каләменнән вакытлыча файдаланып калырга күбрәк әһәмият биреп, Тукайның бөтен татар милләтенә бер кирәкле кеше, кирәкле көч, татар милләтенең күз нуры итеп куюны алга куялмадылар дип әйтәсем килә һәм әйтергә тугры килә, һәм моны түбәндәге сәбәпләр әйттерәләр дә: +1) Тукай Казанга килгән көннән башлап үлгәнчегә кадәр беренче тормыш оясы булган кечкенә 8-9 квадрат метр "Болгар" бүлмәсеннән торуына, язарына, татар милләте эшенә хезмәт итәренә ярдәм итәргә, якты, кылы канфуртлы бер фатир яки зур бүлмәгә күчерү чарасына татар зыялылары сәбәбен күрмәделәр. +2) Тукайның Казанда 7-8 ел торган дәверендә эшләгән акчасы китәме, шул акчага тормышын алып бара аламы, аның тамагы туямы, ул вакыттагы хәрчәүник-ысталавай ашлары белә кеше нормаль тораламы, аның өст-башлары вакытында куыламы, алмаштырыламы, кыскасы, ул вакытта сәламәтлеген саклар өчен вакытында ашыймы, эчәме, сөт, йомырка, май шикелле нәрсәләрне кирәк кадәр ашый аламы — аны һичбер тикшермәде, аның өчен берәүнең дә йөрәге борчылмады. +3) Мәрхүм Тукай Казанга килгән көннәрдәк төсенә карап, туп-тугры Тукай арыган, Тукайга яхшы тәрбия кирәк, яхшы ашау кирәк, яхшы һава кирәклеге күренеп тора иде. Чөнки Тукайның кечкенәдә ятим булып үсүе, мәдрәсә, типаграфийә, ачлы-туклы тормышлар Тукайны шул хәлгә китерергә тиешле булгандыр. Бәлкем, әллә ул Казанга килгәндә үк үзен яшьлек дәверендәге авыр-начар тормышлары аңа яшерен хәлдә туберкулёз оялап өлгергән булгандыр. +Бу хәлне үз күзем белә күреп, Тукайның кыш-кыш йөткергәләп йөргәнен күрсәтәдер иде. +Шул хәлдә берьялгыз, гаилә тормышы рәхәтен күрмәгән, ата-ана тәрбиясен бөтенләй белмәгән, вакытында кылы-кайнар ашы, чәе, тәмле чәй ашлары күрмичә фәкать кагылган, шунда фәкать хәрчәүник-ысталавай ашлары белә тукланып тору, аны да вакытында ашамау, эчмәү аның бар сәламәтлегенә зарар итте. +4) Дөрест, адәм баласы авырмый тормый, Тукай да кыска срукларда булса да кыш-кыш авыргалап ала торган иде. Авыру берничә көн бүлмәсеннән чыкмый, күренми ята икән. Аның өчен һичбер кемнең дә күңеле борчылмый, ни белән авырый, дуктыр ярдәме бирелгәнме, дарулары бармы, аны вакытында ашатканнармы, эчерткәннәрме — бу берәүне дә кызыксындырмый иде. +Галиәсгар Камал, тагы бер-ике зыялының "Болгар" хукасына, буфитына биргән заданийәсе буенча каридур малае официант Әхми, Әптери дигән ике һичбер кавапсыз малайның "Абдулла абый, ашыйсың киләме, нәрсә ашарга бирик, эчәсең киләме?" [дип] Тукайның исенә төшерсәләр-китерсәләр генә, ул көнне ач калмый иде. Алар онытканда, Тукайның ач кунган көннәре булгалыйдыр иде. +Буфитка бу расхудлар өчен Тукайның ридаксийәдәге ганарарлары белә соңыннан түләнәләр иде. +Искәрмә: бу расхудлары өчен, Тукай үзе үлгәч, 680 сум бурычын Камал инисиативасы белә ридаксийә хисабыннан расчут ясалды. +Әле дә хәтеремдә, Тукайның бөтен шигырьләрен, язмаларын манапулийәгә алып бетергән, миллиунлап капитал тәшкил иткән "Мәгариф" китапханәсе хукаларыннан Гыйльми Шәрәфләр, "Гасыр" китапханәсе хукаларыннан Гәрәй Хәсәни, үз вакытларында тиешле акчамны бирмиләр, кысалар, басып калалар, дип зарланганы, нервировать иткән чаклары кыш булгалыйдыр иде. Бервакытны дуктыр Мөхәммәдьяров Фатыйх ага Тукайда ачык рәвештә туберкулёз барлыгын иптәшләренә белгерткәч, Тукайны бер группа яшьләр, язучылар Уфа ягына кымызга кибәрү мәсьәләсе кузгалды. Ләкин бу мәсьәлә хакында ничек кибәрү, кайда кибәрү, кибәргәндә акчаны кайдан табу мәсьәләсе зур дискуссия барып китте. Акча табып бирүгә берәү дә сикереп чыкмады. Шәрәфләр дә, Хәсәниләр дә май каптылар, ишетмәгәнгә салыштылар. Һәркем: "Әйе, кибәрергә кирәк", — диделәр дә калдылар. Кәй үтеп китте. "Көзен Кырымга кибәрергә кирәк", диделәр дә калдылар. Кыш килеп китте. Тукай көннән-көн кибә, кабыга барды. Кыш буе авырып чыкты. Бәгъзы бер иптәшләрнең ярдәме белә Әтнә районы Каенсар авылына кардәше Сакидә ханымга бераз гына булса ял итәргә дип кибәрелде. Шул авылда "Авырып яту" дигән шигырен язганда: "Мин әле аурыйм авылда, монда кайттым кыш көне; Ял итә монда агайлар, кәйдә калган эш көне. Сызганып, мин дә агайлар берлә ялкаулык итәм; Туйдым инде хәстәлектән, яз көтәм, саулык көтәм", — [дип] ярты өмид [белән] шигырен язган иде. Ләкин авылдан кайтып язган шигырендә: "И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син бик аз? Син сынасың, мин сүнәмен, айрылабыз, ахрысы!" дигән актык өмидсез шигырен язарга мәкбүр булды. +"Яз көне саулык көтәм" дигән сүзенә өмидсезлек туып, яз көне урыныннан тора алмый башлады. Үткән кәй кымызга, көзен Кырымга кибәрергә кирәк дигән Тукайны кайгыртучылар, инде һич булмаса, Казанның Островски урамындагы Кләчкин балнитсасына личибнитсәсендә урнаштыру чарасын күреп, алгы 350 сум акчаны кыелышып алдан түләп, Кләчкингә илтеп куйдык. Ләкин татар зыялысы үзенең хаталарын аңлады, ләкин соңга калды. Тукай апрель бозлары белә дөньяны ташлап китеп барды. +Шәриф БАЙЧУРА +Тукай турында истә калганнар +Тукай үз вакытындагы яшьләргә, татар укытучылары һәм укучыларына, гомумән, ул вакыттагы татар кәмгыятенең алдынгы катлавына бик зур йогынты ясап торды. Бу алдынгы катлау Тукайны, Пушкин сүзләре белән әйткәндә, чын мәгънәсе белән "Властитель наших душ" дип әйтә алалар иде. Ул вакыттагы татар мәдрәсә шәкертләренә исә Тукайның тәэсире аеруча көчле булды. +1907-[19]08 еллардан башлап Казан мәдрәсәләренең шәкертләре, Тукайның әсәрләре, шагыйрь мәкмугаләре басылып чыгу белән, барлы-юклы акчаларына ябырылып сатып алалар, мәдрәсә почмакларында аерым рәвештә яки күмәкләшеп ул әсәрләрне укыйлар, тикшерәләр, өйрәнәләр, аннан рух алалар, шуларның тәэсире белән үзләренең тормыш планнарын үзгәртеп төзиләр: мәдрәсәдән чыгу, русча уку, халыкка файдалы хезмәтче булуга әзерләнү... Кайберләре хәтта Тукайга ияреп үзләре шигырь язуда көчләрен дә сынап карыйлар иде. +1907-[19]08 елның кышы. Минем Казанда беренче елым, мәдрәсәи "Мөхәммәдия"дә укыйм. Шәкертләр, бүген татар театры булачак икән, ничек тә барасы иде, дип йөриләр. Бер иптәш миңа да тәкъдим ясады. Ләкин моның өчен берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Беренчесе, мәдрәсәдән кич белән ничек чыгу? Чөнки эчке тәртип кагыйдәләре буенча кичен чыгарга, бигрәк тә театрга барырга рөхсәт ителми. Кеше күзенә күренерлек рәвештә бераз эрәтлерәк киенү, билетка акча оештыру һ.б.лар. +Теләк көчле булгач, әллә нинди киртәләрне дә киңеп була икән. Койма аркылы күрше ишегалдына төшеп, биш шәкерт театрга юнәлдек. Арада электә театрга баргалаган, шомара төшкән ике иптәш бар. Биш кешегә ике билет алып, икебез театрга кереп китте, аннан соң аларның берсе, ике билет белән чыгып, безне берәмләп эчкә үткәрде. +Шулай итеп, без беренче тапкыр татар театрында. Безгә, беренче күрүчеләргә, монда бөтен нәрсә яңа, бөтен нәрсә искиткеч хәйран калырлык булып күренә. Бу театр бинасы ул чакта "Новый клуб" дип йөртелгән хәзерге "Волга" номерларында (аның хәзер Сәламәтлекне саклау министрлыгы урнашкан өлешендә) иде. Бүген "Сәйяр" труппасы азәрбайканлылар тормышыннан язылган "Мосыйбәте Фәхретдин" драмасын куя икән. Спектакль башланырга бераз вакыт бар әле. +Халык фойедә, партерга керү юлларында өзлексез йөреп тора. Янымдагы иптәшем, фойедән партерга кереп баручы бер егеткә күрсәтеп: +- Әнә шагыйрь Тукаев, — ди. +Мин зур дикъкать белән аңа карыйм. Кечерәк кенә буйлы, үткен карашлы әле яшь кенә бер егет. Өстенә кара костюм кигән, ак яка куйган, хәтта манжетлары да булганлыгы хәтеремдә калган. Без театр "куяннары" Тукай белән күрешү-танышу уен, әлбәттә, башыбызга да китерә алмадык. Әле андый күрешүне аңларлык дәрәкәгә дә китмәгән, яңа авылдан килгән шәкертләр идек әле без. Спектакль барышында пәрдә араларында Тукайны тагы 1-2 тапкыр күрсәк тә, читтән аңа сокланып карау белән чикләндек. Бу — Тукайны минем беренче тапкыр күрүем булды. +Тукайны миңа читтән тагын берничә тапкыр күрергә туры килде. Бервакыт "Болгар" номерасы яныннан үтеп барам. Шуңа якын гына "Юл" китап сәүдәсе магазиныннан Тукай килеп чыкты. Бу аның "Ялт-йолт" журналы редакциясеннән чыгуы булса кирәк. Тукай ни өчендер миңа бик туры карап үтте. Ул үзенең истәлекләренең берсендә: "...юканың үзенең караган нәрсәсен үтеп чыгарлык көчле карашы..." — дигән рәвештәрәк бер фикер әйтә. Моннан шагыйрь үзендә андый сыйфаты булып китмәүгә пошына шикеллерәк бернәрсә аңлашыла. Чынлыкта исә Тукайның күз карашы бик үткен иде. Ул сиңа туры караган вакытта синең йөрәгеңә караган шикелле, сине үтәли күргән кебек үткер, көчле карый иде. Тормышта шундый хәлләр була бит: кайбер кеше белән гомереңдә бер генә тапкыр очрашасың, ләкин бу очрашу синдә гомер буе онытылмаслык тәэсир калдыра. Тукай турында да моны тулысы белән әйтергә мөмкин. Йөргән вакытында Тукай, вак атлап, шактый тиз йөри, гәүдәсен төз тота иде. +Тукайның шигырьләрен ничаклы яратып укысам да, аның Казанда яшәгән дәверендә миңа да өзлексез Казанда булырга туры килсә дә, соңга табарак инде (1910-[19]13 елларда) мин мәдрәсәдән чыгып, типографиядә, редакцияләр, китап нәшриятлары тирәсендә вак-төяк эшләр эшләштергәләп йөрсәм дә, Тукай белән аның үлүе алдына чаклы очрашып таныш булырга туры килмәде. Мәсәлән, Фатыйх Әмирхан белән 1912 елда ук очраклы рәвештә танышырга туры килде. Тукай белән исә мондый бер очраклык булмады. Ә болай, билгеле бер сәбәп булмаган хәлдә, тиктомал гына: "Мин Сезнең белән танышырга килдем әле", — дип барып керүдән тартынылган булса кирәк. +Шулай да Тукай турында, аның көндәлек тормышы хакында башлыча ике иптәш аркылы миңа беркадәр нәрсә белергә туры килде. 1911-[19]13 елларда мин Якуб Байбурин дигән бер иптәш белән еш кына очраша идем. Ул үзе Уфа ягыннан зур гына бер байның улы булса да, фикер ягыннан атасы белән килешә алмыйча, аны ташлап чыгып киткән, Казанда китап нәшриятлары (башлыча "Гасыр") тирәсендә кайбер эшләр башкарып, шул ук вакытта русча урта мәктәп өчен өлгерү аттестатына (аттестат зрелостига) әзерләнә иде. Ул үзе демократ кеше, иптәшләре хәленә бик керүчән, кулыннан килгәнчә яхшылык итәргә тырышучы кеше иде. Тукай янына ул бик еш барып йөри, аңа төрле эшләрдә булышлык күрсәтә, үзе әйтүенчә, Тукайны хәтта мунчага да алып йөри иде. 1912 елның көзендә минем даими бер хезмәт урыным булмаганлыктан, мин кайда булса да бер урынга керергә тырышып йөри идем. Якуб, миңа бу эштә ярдәм итәргә теләп, "Шәрык" клубында уңайлы гына бер урынга кертергә тырышып карады — анда шундый бер вакансия бар иде. Ләкин аның бу омтылышы барып чыкмады. Чөнки мин урнашырга теләгән урынга, башта безгә вәгъдә итүенә карамастан, клуб членнарыннан бер "тәрәкъкыйпәрвәр" сәүдәгәр үзенең сөяркәсен урнаштырды. +Минем хәтеремдә, әнә шул вакыйга уңае белән Якуб түбәндәге сүзләрне әйтте: +- Милләт дип йөрүче ул татар торгашларыннан эрәт чыгамыни соң! Ул торгаш сине алырга сүз биргән иде бит. Шулай инде, алар "милләт, милләт..." дигән булып сөйләнсәләр дә, бер татар малаена эшләп укырга мөмкинлек бирүгә караганда үзләренең сөяркәләре турында күбрәк кайгырталар. Әле моны гына әйтәсеңме соң! Тукайны даруланырга, ялга кибәрү эшендә дә шундый ук хәл. Барысы да "кибәрәсе иде, кибәрәсе иде..." дип сөйләнәләр, ләкин шул эшне чынлап оештыруда берсе дә конкрет чара күрми, юкны лыгырдап йөрүдән узмыйлар, ди. +1910-[19]13 еллар чорында Тукайга бик якын торган, аның көндәлек тормышын, характерын, гадәтләрен яхшы белгән бу Байбурин иптәш, хәтеремдә ялгыш калмаган булса, 1913 елның икенче яртысында Әстерханга китә һәм анда үзен-үзе үтерә. Кызганычка каршы, бу иптәш Тукай турындагы барлык хатирәләрен үзе белән кабергә алып китте. +Тукайга яхшы мөнәсәбәттә булып, аңа еш кына барып йөргән иптәшләрдән икенчесе — ул елларда "Тукай мәктәбе" буенча уңышлы гына шигырьләр язып йөргән Габдулла Харис иптәш. Ул миңа Тукай янында үзенең еш булганлыгын, кайчакларда аңарда бик озак утырып калгалауларын сөйли, аны бик хөрмәт итә, Тукайны үзенә остаз итеп саный иде. +Г.Харисның түбәндәге бер хәлне сөйләве хәтеремдә калган: +- Тукай минем русча белмәвемә ышанасы килми. Минем кайбер шигырьләремнең, мәсәлән, "Сәкдә" дигән шигыремнең, эчтәлеге русчадан алынган булырга кирәк дип уйлаганлыгын әйтә, — ди. +Г.Харисның моны миңа сөйләве 1912 елның көзендә булды. Бу вакытта Г.Харис минем янымда, хәзерге Киров урамындагы "Ново-Оренбургские номера"дагы бер номерда тора иде. Икебезнең дә экономик хәл шәптән түгел, мин "Гасыр" китап нәшриятына Купринның кечерәк бер хикәясен тәркемә итеп маташам, Г.Харис исә үзенең шуңа чаклы язган шигырьләрен бер кыентык итеп бастыру өчен "Гасыр"га сатарга сөйләшеп йөри. +Гадәт буенча номер хадимәсе иртә белән безнең номерга да самовар кертә, безнең исә икмәк тә, чәй-шикәр дә һәм алырга бер тиен акча да юк. Ләкин без хадимәгә серне бирмәү өчен аннан-моннан күмәч валчыклары кыйнап, подноска салабыз, хадимә безне күмәч белән чәй эчкәннәр икән дип уйласын өчен бу эш эшләнә. Чөнки безнең хәлнең бик "хөртилеген" белсәләр, гостиница администрациясе тарафыннан безгә мөнәсәбәт начарланачак, квартир өчен акча сорап кысрыклый башлаячаклар. +Менә шул бергә торган вакытта мин Г.Хариска Пушкинның "Цветок" һәм "Жизнь" исемнәрендәге ике шигыренең эчтәлеген татарчалаштырып бирдем, ул аларны шигырь калыбына салды һәм уңышлы тәркемә шигырьләр килеп чыкты. Аның бу шигырьләре, Пушкиннан алынганлыгы күрсәтелеп, "Кояш" газетасында басылып та чыкты. +Бу шигырьләр басылып чыкканнан соң, Г.Харис тагын Тукайда була. Тукай аны: +- Әйттем бит, син русча аңлыйсың дип, яшереп йөргән буласың, — дип бераз орышып ала. +Г.Харис монда да әле ул шигырьләрнең эчтәлеген икенче кеше тәркемә итеп биргәнлекне әйтми. +1913 елның 1 апрель көне (иске стиль белән). Г.Харис бу вакытта инде минем янымда тормый иде. Шул көнне ул миңа: +- Беләсеңме, Тукайның хәле бик начар. Ахыргы көннәре булырга охшый. Әйдә аның янына больницага хәлен белергә барыйк. Син дә күреп калырсың, — ди. +Клячкин больницасына барабыз. Дежур врачтан рөхсәт алып, Тукай яткан палатага керәбез. Палатада үзе генә, аңа аерым бер палата биргәннәр. Без килер алдыннан гына берничә кеше килеп киткән. Авыру мендәрләргә сөялгән, ярым утырган, ярым яткан бер хәлдәрәк. Әлбәттә, мондый хәлдә китди мәсьәләләр турында сүз алып барырга туры килми. Шулай да бу вакытта аның кәефе бик үк начар түгел иде. 15-20 минут чамасы сөйләшеп утырдык. Ул, Хариска карап: +- Бер яхшы иптәшем бар, дип сөйли идең. Шушы иптәш була икән инде ул, — диде. +Без Тукайга тизрәк сәламәтләнү теләп саубуллашып чыктык. Ләкин аның хәле авыр икәне күренеп тора иде инде. +Икенче көнне шәһәрдә Тукайның үлү хәбәре таралды. +Заһид НУРКИН +Тукай "Кояш"та +Тукайны мин мәдрәсәдә чагымда ук белә идем. Аның матбугатта чыккан шигырьләрен барысын да укый бара идем. Алай гына да түгел, алар миңа соң дәрәкә ошаганга, мин аларның күбесен "бикли", ягъни ятка ала бара идем. +Бераздан Тукай Казанга килде. Мин аны күреп тә белә башладым. Ләкин читтән торып кына. Рәсми танышып түгел. Яшькә миннән 3-4 яшь олырак булса да, буйга миндәй генә булган бу кеше минем карашымда бик зур булып күренә иде. Аның белән рәсми рәвештә танышу минем башыма да кереп чыкмый иде. Алай итү Тукайны ваксыту, үзеңне аңа тиң күрү сымак булыр төсле тоела иде. Шулай итеп, мин, мәдрәсәдә чакта гына түгел, аннан чыгып, өлгергәнлек имтиханына хәзерләнә башлагач та, Тукай белән тиз генә таныша алмадым. Хәер, монда инде югарыдагы сәбәп өстенә берничә ел Казаннан читкә китеп торулар да кушылды. +1912 елның көзендә мин, Казанга килеп, өлгергәнлек имтиханына хәзерләнүне дәвам иттерә башладым. Бу чакта инде мин учителлеккә имтихан биргән, берәр ел татарча да, русча да укыту тәкрибәсен уздырган, шуның өстенә бераз язгалап та караган кеше идем. +Шушы елның ноябре урталарында "Шәрык" клубында ниндидер бер кичә булды. Ул кичәгә мин дә барган идем. Анда тамаша залының беренче рәтендә Тукай белән Фатыйх Әмирхан да янәшә утырып торалар иде. +Фатыйх Әмирхан ара-тирә шундый кичәләрдә булгаласа да, аларда һичбер күренмәгән Тукайның булуы мине бераз гакәпләндерде. Минем Фатыйхка мөнәсәбәтем дә нәкъ Тукайга мөнәсәбәтем кебек үк иде: мин аны мәдрәсәдән үк таныйм, ихтирам итәм, язганнарын яратып укый барам. Ләкин үзе белән рәсми таныш түгел идем. Сәбәпләре дә шулар ук иде. +Беренче танышу — тәнәфес вакытында минем яныма үзем кебек үк өлгергәнлек имтиханына хәзерләнеп йөрүче Ягъкуб Байбурин дигән егет килде дә: +- Заһид, сине Фатыйх үзе янына чакыра. Шунда бар, — диде. +Мин моңа гакәпләндем, нигә кирәк булдым икән мин Фатыйхка дип уйладым. Шулай да Ягъкубның шаярып сөйләшергә яратмый торган китди егет икәнен белгәнгә, шунда ук Фатыйх белән Тукай янына барып, үземнең исемемне әйтеп, икесе белән дә күрештем. Алар: "Беләбез", — диделәр. Фатыйх, янындагы урындыкны күрсәтеп: +- Утыр әле шунда, Заһид, — диде, — сине чакырудан максат менә нәрсә: тиздән Казанда "Кояш" дигән яңа газет чыга башлаячак. Ул яшьләр органы булачак. Редакторы — Зәкәрия Садретдинов, каваплы секретаре мин булачакмын. Язышучыларны сайлау миңа тапшырылды. Менә Габдулланы һәм Гыймад Нугайбәкне чакырдым. Алар ризалык бирделәр. Безгә тагы бер кеше кирәк. Анысына сине чакырам. Шартлар шундый... — дип сөйләп китте һәм: — Әгәр риза булсаң, иртәгә миңа хәбәр итәрсең, — дип өстәде. +Шартлар заманына күрә ярыйсы иде. Эштәшләр барысы да мин белгән һәм ихтирам иткән кешеләр булганга, мин тиз генә уйлап алдым да: +- Рәхмәт, Фатыйх абый, тәкъдимегезгә! Иртәгәләп торасы да юк, сезнең белән бергә эшләргә мин бик риза, — дидем. +- Алай булса, бигрәк тә яхшы, — диде Фатыйх, — мин бүген тыныч йоклыйм икән: язышучылар кыелып бетте, — диде. +Шулай итеп, мин һичбер көтелмәгәндә генә ике бөек классик язучыбыз белән рәсми танышу өстенә алар белән бергәләп бер газетта эшләргә дә сүз куештым. +Тиздән "Кояш" чыга да башлады. Фатыйх белән Тукай "Амур" ("Кояш" редакциясе шунда иде) нумирларында янәшә бүлмәләргә күчтеләр. Ләкин бу инде Тукайның авыруы көчәеп барган чаклар, аның гомеренең соңгы айлары иде. Авыру кешене тынычсызламас өчен, мин аның бүлмәсенә бик сирәк керә идем, ә ул үзе редакциягә бер генә тапкыр да кермәде. Шулай да ул "Кояш"ны яхшырту турында гел уйлана иде. Бер керүемдә: +- "Кояш"ны яхшыртасы иде бит, Заһид, — диде. — Дума отчётлары, агентство хәбәрләре белән генә булмый, оригиналь мәкаләләр, фельетоннар кирәк, үз хәбәрчеләребез хәбәрләрен басарга кирәк иде, — дип сөйләде. +Ул чакта "Раннее утро" дигән газетта бер кеше эчке һәм тышкы темаларга көн саен шигырь белән кечкенә фельетоннар биреп бара иде. Тукай бу язучының китезлегенә, теленең үткенлегенә, белеме киңлегенә бик соклана иде. "Менә безгә дә шундый фельетоннар кирәк", — дия иде. Хәтта ул "Балкан куйлары" дигән баш астында шундый бер фельетон язып та карады. Ләкин шуннан соң авыруы бик тиз көчәя барганга, бу эшен дәвам иттерә алмады. Бу фельетон аның "Кояш"та беренче һәм соңгы фельетоны булып калды. Шуннан башка аның бары "Уянгач беренче эшем" дип аталган һәм үз икатына үзенең карашын күрсәткән бер мәкаләсе генә басылды. +"Кояш"та эшли башлагач, мин Фатыйх белән бик тиз дуслашып киттем. Фатыйх гаять саф күңелле, сөйкемле кеше иде. Мин көн саен редакциядә аның белән күрешү өстенә кичләрен дә еш кына аңа килгәли башладым. Килгән саен диярлек аның бүлмәсендә Тукайны очрата идем. Алар аерылмас дуслар иделәр. Аларның дуслыклары хәзер миңа Маркс белән Энгельс дуслыгын хәтерләтә. Ул вакытта яшьләр арасында бер-беренә фамилияләре белән генә эндәшү бик таралган булуга карамастан, болар бертуган кардәшләр төсле бер-беренә тулы исемнәре белән генә (Фатыйх! Габдулла!) эндәшәләр иде. Тукай күп чакта сөйләшмичә генә моңаеп утыра иде. Фатыйхка карап торудан гына да канәгатьлек табуы сизелеп тора иде. Анда-санда гына алар берәр сүз әйтешәләр иде. Фатыйх үзе дә Тукайны иң зур шагыйребез дип олылый иде. Тукайны "Кояш"ка алуы да башлыча үзенең кан дусты шагыйрьне авыру чагында билгеле айлык килер белән тәэмин итү өчен иде. +Тукай янына икенче бер керүемдә ул чәй эчеп утыра иде. Өстәл өстендә төрле порошоклар аунап ята иде. Мин, шуларга ишарә итеп: +- Ничек соң, болардан файда табасыңмы? — дип сорап куйдым. +- Ничек дип әйтим, Заһид, — диде Тукай, — дару бит щётка кебек бер әйбер. Щётка киемне чистарта да, аны туздыра да. Шулай ук дару да үпкәдән какрыкларны чыгарып, аны чисталый да, ашый да. +Тукай шуннан соң озакламый үлеп тә китте. Минемчә, Тукайның үлүе иң каты Фатыйхка тәэсир итте. Ул бик кайгыра башлады һәм бераздан каты авырып алды. +Петербург кәмгыяте мәктәбендә Тукай көне +Икенче апрель көнендәге Тукай матәме ике катлы караңгы көн булып үтте. Петербургның аңлылары бу көндә Тукай берлә бергә зур бер милли байлыгымызны әрәм иткәнемезне, олуг бер куәтне кирәкмәгән йиргә сарыф иттереп исраф ясаганымызны ап-ачык иттереп сизенделәр. Вә Тукай мәрхүмнең узылмаенча, ерылмаенча гомере буе килгән мәшәкатьләре, зәхмәтләре күңелсезлекләренә, Петербург исеменнән үзләренең дә нәнәкәй генә, ачы гына, сасы гына бер агу салып кибәргәннәрен тойдылар. Елы каберенең өстеннән күтәрелә торган шул ямьсез вөкдан газабы китмәгән кебек, шул кайгылы көнгә тагы кәрәхәт ачылды. +Тукай мәрхүм берлә халыкны таныштырыр өчен кичә ясалырга рөхсәт ителмәде. Вә Тукайның симасы 42 уяткан хисләр мәйданга чыгарырга юл таба алмаенча күңелләрдә таш булып калды. +Петербургның кәмгыяте хәйрия мәктәбе балаларына Тукай идарәсе ясаган булмаса иде, шул тарихи көн Петербургта ысулы кәдид мәктәпле кечкенә генә бер авылдан да начар үтәчәк иде. +Шундагы йортлы-йирле аңлы мөселманнарның булдыксызлыкларын, Петербургтагы саннары киде дистәдән үткән укучы егет вә кызларымызның гөнаһларын кәмгыяте хәйрия оныттырды. Аның Тукай иртәсе матур мәгънәле, ямьле чыкты. +Балалар килеп китеп, Коръән укылып, мәрхүмнең рухына багышлангач, пәрдә күтәрелде, аның артыннан чәчәкләр берлә бизәлгән, аяк астында чәчәкләр сибелгән, Тукайның статуе килеп басты. Тукайның әтрафны тоткан кечкенә-кечкенә туташчыклар, бәләкәй-бәләкәй егетчекләр бердән мәрхүм шагыйрьнең "И мөкаддәс моңлы сазым"ны ерларга тотындылар. +Зал тынга калды. Саф авызлардан, пакь күңелләрдән чыккан шул тавыш мәрхүм шагыйрьнең трагидийәсен хизируның күз алдына китереп бастырды. Бик күп кешеләрнең күзләре яшәрде, бик күп тешләрне иреннәргә батырырга мәкбүр итте. +Аның артыннан Тукайның тәркемәи хәле сөйләнде. Шуннан соң берсе артлы берсе Тукай нумирлары китте. Аның баснәләре сәхнәгә куелды. +Бер бала карга булып, берсе төлке киемендә килеп чыкты. Аларның сөйләүләре, карганың алданулары балаларның эчләрен катырып көлдерде. Тукайның теләнчесе дә шулай ук куелды. Теләнче булган сәхнәдәге ябалак-ябалак карлар бик табигый чыкты. Бик күп хисләр уятты. +Тукайның ягъмур берлә кояш булып чыккан ике кечкенә туташчыклар балаларны гына түгел, зурларның да исләрен китерде. Ягъмур киемнәреннән агып тора торган сулар, кояшның бөтен тирә-юненнән балкып тора торган нурлар балаларны хәйранга калдырдылар. Алар әллә кайдан белеп алып "бис-бис!" дип шул манзараны ике мәртәбә ясаттылар. +"Ана теле" дигән шигырен хор берлә укыганда, залдагы бик күп кеше шуңарга катышып китеп, мәрхүм Тукайның шул сүзләре үзенеке, бөтен халыкның рухының тәркеманы икәнен күрсәтте. +Ахырдан халык теләп "Әй мөкаддәс моңлы сазым"ны тагы тәкрарлатты. +Залның бер почмагында кечкенә генә бер туташчык Тукай рәсемен сата иде. Иң ахырдан гына бер кыз чыгып, кечкенә генә тавыш берлә: "Без балалар Тукай исеменә ачылачак "Балалар көтепханәсе"нә бераз акча кыйган идек, сез дә ярдәмдә булышыңыз", — диде. Кечкенә кызлар әниләреннән акча кыярга тотындылар. Кырык сумнан артык акча кыелды. +Кәмгыять балаларга алмалар, канфитлар, прәннекләр өләште, балаларның аналарына, туталарына ширбәтләр тәкъдим итте. +Балаларның аналары, кардәшләре мәктәп шәкертләренең матур иттереп кайгырта белүләренә шатланып, кәмгыять башында торучыларга, мөгаллим вә мөгаллимәләргә рәхмәтләр укып таралдылар. +"Балалар кыйраәтханәсе"нә кыелган акча "Кояш" идарәсенә кибәрелде. +СЕР САКЛАУЧЫ ФОТОЛАР +Журналда менә шундый яңа сәхифә ачып кибәрерг ә булдык әле. +Кайбер фоторәсемнәрне маңгай күзе генә түгел, күңел күзе дә күреп киткерә алмый. Аңлап бетерер өчен ниндидер сер ачылырга тиеш. +1913 елның 1 апрелендә, ягъни Тукайның вафатына ике атна кала Клячкин хастаханәсендә төшерелгән менә бу фотоны күргәч тетрәнми калган татар кешесе булды микән? Үлем суыгы кочып алган кебек бит бөегебезне... +Юк, алай ук түгел икән шул. Астындагы мендәрләр аңа тән кылысы гына түгел, күңел кылысы да биреп торганнар икән бит. +Ошбу мендәрләр фоторәсемне беренче күрүемдә үк гакәпләндергән иде. Ул заманда хастаханә мендәрләре шулай зур булды микәнни? Бер генә дә түгел, ике бит әле алар. Моның серенә "Казан Утлары"ның 1000нче саны чыгу уңаеннан "Сүнмәс утлар балкышы" дигән китап әзерли башлагач юлыктым мин. Журналның 1944 елгы 4нче санында Тукайның киңгәсе Рабига Әмирова хатирәләре басылган.... Киңги дип, Габдуллабызның яшьтәше генә булган әле ул. Аның ире Кәбир исә Габдуллага әнисе Мәмдүдә ягыннан бертуган абый тигән һәм ул да нибары бер генә яшькә олы. Арча районының Өчиле авылында яшәгәннәр алар. 1912 елның декабрь урталарында Габдулла хат язып абыйсын чакырып ала. Һәм, "Киңги нинди табигатьтә, әгәр дә беркадәр вакыт мин сезгә кайтып ятсам, тарсынмасмы?" — дип сорый. Абыйсы исә: "Кайт, бер дә тарсынмас", — дигән. Атлы чанада кайтып төшкәч, икәүләп күтәреп керткәннәр үзен. Бер атналап хәрәкәтсез яткан. Аннары торып утыра һәм аз-маз гына йөри дә башлаган. Ашавы да яхшырган. Бер айлап үткәч, нык кына төренеп караңгыда ишегалдына чыгып йөри башлаган. "Ләкин үзе бер дә кешегә күренмәскә тырыша иде һәм абыйсына беркемне дә янына кертмәскә куша иде", — дигән киңги кеше. Гомеренең азагында бөегебез өстендә кара болытлар куера башлаган дигән сүз кереп калган иде шул хәтеремә. +Сәхифәне киңги сүзләре белән очлап куйыйк. "Бездә барлыгы өч ай ярым чамасы торды. Яхшы гына тазарды, рухы күтәрелде. Төннәр буена утырып бик күп яза башлады... Без кәйгә кадәр тор дип кыстасак та, тормады. "Кәйгә яңадан кайтырмын", — диде... Ятырга рәтле мендәре юклыгын белеп, киткәндә үзенә ике мамык мендәр биреп кибәрдем... Март ахырларында абыйсы Казанга үзе илтеп куйды. Киткәндә миңа бик рәхмәт укып китте. Ләкин Казанга кайткач, салкын тидереп, яңадан авырган. Шуннан соң озакламый үлде". +Рабига Әмированың хатирәләре "Сүнмәс утлар балкышы"на кертелде. Шуннан да укый аласыз. +Авторлар һәм укучыларыбызга үтенеч шул: сер катышлы фотоларны белсәгез, кибәрегез яки бу хакта безгә хәбәр итә күрегез. +Рәфикъ ЮНЫС +ӘНИ КЫЛЫСЫ БУЛСА... +ХИКӘЯ +Кечкенә чагымда мин һәрвакыт ялтыравык тәтиләргә кызыга идем. Кешеләрнең затлы киемнәре, кесәсендә йөргән затлы телефоннары, һичшиксез, һәр баланың күзенә чалына. Тырнак буяулары, кыйммәтле кершән, иннек сөртеп йөргән олы кызларга карап: "Их, боларның барысы миндә дә булса!" — дип хыялланып куя идем. Шулай искә төшкәч, көлке булып китте: янәсе, кешенең иң мөһим хакәте бизәнүдән, башкаларның сиңа кагылышлы фикереннән, социаль баскычта үзенең урынын билгеләүдән гыйбарәт. Адәм көлкесе!.. Хәзер инде аңлыйм: әти-әниеңнең исән-сау булуы, синең мәрхәмәтеңне, игелегеңне тоеп яшәве дөньяда иң зур бәхет икән! +Башлангыч сыйныфта укыганда, минем бер иптәш кызым бар иде. Аның әти-әнисе юл авариясендә һәлак булганнар. Бердәнбер таянычы — әбисе, ул үзенең картлык көнендә базарда кием-салым сатып, гаиләсен туендыра иде. Гакәп, шушы кызның тормыш юлы турында бары тик ун елдан соң гына уйлана башладым... Аның соргылткара күзләрендә һәрвакыт моңсулык чагыла иде. Юлында күпме киртәләр очратуга карамастан, ул тормышка чатырдап ябышкан, гакәеп мәрхәмәтле була белә иде. Эчке яктан һәрвакыт кылылык, самимилек бөркелеп торган кызның күңел түрендәге кичерешләрен ул чакта без, сабыйлар, ничек күзаллыйк инде?! Кем дә булса ярдәмгә мохтак икән, иң беренче булып шушы бичаракай кулын суза иде... +Башка мәктәпкә күчкәч, тормыш юлымда тагын бер кыз очрады — аның да әнисе күзләрен мәңгегә йомган. Искитмәле ачык йөзле кыз, ул да авырлыкларга бирешми, каршысына куйган хыял-өметләренә ирешергә омтыла. Үзенең әнисенә булган мәхәббәтен шигырьләр аша тасвирлый, аңа багышлап кыр сүзләре дә икат итә. Концертлар булды исә, сәхнәдә әнисенә атап кырлар башкара. Интернет челтәрендә дә сөйләгән, язган фикерләре әнисе турында. Мин аны бик кызганам да, шул ук вакытта сокланам да! +...Беркөнне әдәбият дәресендә, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлын тагын бер мәртәбә барлап чыгуга, янәдән тетрәнеп куйдым, уйга калдым. Аллаһы Тәгалә адәм баласы алдына нинди генә сынаулар куйса да, бәхетле мизгелләр дә бүләк итә. Тукайның бәхетле чаклары булган микән соң? Ә бит, бер карасаң, аның факигале тормышы күп очракта кайгы-хәсрәт, бәла-казалардан гына гыйбарәт кебек. Шушы фикерләрне сүтеп-чәчеп утырганда, бер сорау туды: ә бәлки ул шагыйрьлеге, бөеклеге, халык йөрәген яулавы белән дөньяның бер бәхетлеседер?! Шул ук вакытта нарасый гына чагында ук әтисез дә, әнисез дә калуы белән дөньяның бер бәхетсезедер... Ярый әле аның тормыш сукмагында күңел түрен кылытырдай мизгелләре — әниле чаклары, төштә кебек кенә булса да, булган... +1907 елда Казан аны киң колач кәеп каршы алды. Биредә инде чып-чын көз киткән, бар дөнья алтын яфракларга төренгән иде. Язмыш, аның алдында яңа сынаулар куйыйм дип, янәдән Казанга илтеп ташлады. +Фатих Әмирхан янына, "Әл-ислах" газетасына эшкә урнашкач, Габдулла үзенең икат кимешләрен Казан халкына да тәкъдим итә башлады. Тукай да, Фатих та ачы телле булырга гадәтләнгән, сөйләшүләрендә дә ике дус берберсенә төрттерергә кай гына эзләп торалар. +...Бүген Габдулла көне буе кич буласы очрашуны уйлап йөрде. Инде сәгатьнең телләре туктаган төсле тоела иде. Фатих та үртәгәндәй: +- Нәрсәгә үрсәләнәсең, кардәш? Алай-болай миңа әйтмичә кызлар белән очрашуга барырга ниятләмисеңдер бит?! Тавыкка әйтсәң, тавык кычкырып көләр, — дия-дия, түгәрәк күзлеген сөртергә кереште. +Тукай аеруча китдилек белән: +- Тукта, бәйләнмә әле, яңадан сөйләрмен, — дип кавап кайтарды. +Аның шушындый коры гына кавабыннан Фатих сәерсенеп куйды. +Ноябрь ае көзгә һәм кышка хас табигать күренешләрен берләштерүе белән үзенчәлекле: әле көзге кояш караган кебек, әле битне умырырдай ачы кил исә, инде тәңкә-тәңкә яуган карларны очратуың да ихтимал. Салкын килгә каршы чыгып, Габдулла көтелгән очрашу буласы йортка таба аяк атлады. "Әй, адәм баласы, юл өстендә очрыйсы булма" дигәндәй, урамда ачы кил котыра-котыра кир себерә. Әйтерсең, аны да билгеле бер уй борчый. +Габдулланың өстендә Каекта алган пәлтәсе иде. Иске түгел түгеллеккә, тик юка булган, каһәр. Болай да тәнендә ит-майның әсәре дә юк, мондый көзге салкында түгел, кәйге кил искәндә дә шундук ютәлләргә керешә иде. Өстәвенә, пәлтәнең аскы өлешендәге ике сәдәф, чыгып очып, каядыр тәгәрәгән икән. Габдулланың сәдәф турында уйлануы алда торган очрашуны күзаллаудан ничек тә булса качарга тырышу гына иде. Тик барыбер "күрешү ничек узар?", "нинди икән ул, үзгәрде микән?", "хәзер дә якын итә микән, мин якын итә алырмынмы?" кебек сораулар бербер артлы баш миенә керә башлады. Бәлки ул инде чит-ятка әверелеп, күңелнең түреннән чыккандыр, үзе урынына салкын бер бушлык кына калдыргандыр... +Габдулла үзенә кирәкле капканы тиз абайлап алды. Йортның каршына килеп туктау белән, борын төбенә сасы күн, тире исләре килеп бәрелде. Ә бит бу Яңа бистәдә яшәүче халык гел шушы исне иснәп яши! Капка төбенә килеп киткәч, Габдулла аяк буыннарының йомшаруын тойды. Койманың каралып бетүен, мескен кыяфәткә керүен күргәч, кинәт кенә тәненнән ачы бер салкынлык йөгереп үтте. Канның бер өлеше кителгәндәй булды... Ниһаять, аяклар эчкә таба атлады. Ачы кил улавына "хәзер кимереләм, ишелеп төшәм" дигәндәй, агач баскыч такталары шыгырдый иде. Күрәсең, тәрәзәдән күреп алганнар, ишек төбендә бер карчык пәйда булырга да өлгерде. Ул, "көтә инде, бик көтә" дигән сүзләрен кабатлыйкабатлый, Габдуллага эчкә узарга ым какты. Егет йортның эченә үтте. +Өстәл өстендә, бүлмәне яктыртып, бердәнбер керосин лампасы утыра иде. Тәбәнәк эскәмиягә чүмәшкән берәү, торып, шәмәхәләнгән иреннәрен дерелдәтеп, "балакаем, сине күрәсе көннәрем дә бар икән әле", дип пышылдап, калтыранган куллары белән Габдулланы кочып алды... +Моңа хәтле башында йөрткән уйлар күктәге кәйге болытлардай таралып бетте. Бер дә уйламаганда, Габдулланың күңеле нечкәрде. Ул үзенең яңагында кайнар яшь тамчысы тойды. Иреннәре: "Исәнме, әни!" — дип кат-кат пышылдарга тотынды. "Ничек якын булмасын инде?!" дип, Габдулла эчтән генә үз-үзен йөз мәртәбә тиргәргә дә өлгерде. Төш кенә күреп алган кебек көннәрдә шушы йомшак куллар аны сыйпады, алдына утыртып үчтекиләде. Шушы кыерчыкланып беткән куллар аңа кәләпүш тегеп бирде! Шушы кылы куллар аңа мәңге татымаган ана кылысын бүләк итте, яшәү дәрте өстәде. Өчиледән Печән базарына килгәч, "Асрамага бала бирәм, кем ала?" — дип кычкырып торган ямщиктан Мөхәммәтвәли әтисе үзләренә алып китмәгән булса, Газизә әнисе биргән наз, ярату, миһербанлыкны кем бирер иде аңа?! +Газизәнең дә йомшак күңеле тагын да ныграк йомшарды, коңгырт яшел күзләре яшькә чыланды. "Ярар, китәр" дигәндәй, кулындагы кулъяулыгы белән бит очларын сөртештерде. +- И балакаем, кем уйлаган, исән икәнсең бит, югыйсә, күпме чирләп тинтерәтә идең. Син атаң белән миңа үпкә саклама инде, ярыймы? Үзебезнең дә хәлебез шәптән түгел иде, чирдән башыбыз чыкмады. Шул сәбәпле, сине Казанга китергән ямщикны табып, аңар утыртып янәдән Өчиле карьясына кибәрдек шул. Ярар, анысын калдырыйк, тормышың ничек соң, улыкаем? — дип Газизә авыр сулап куйды. +Габдулла әрле-бирле йөрүеннән туктады, фуражкасын салып, хукабикә янына утырды. +- Алай зарланмыйм, әни. Уральск шәһәрендә "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә укыдым. Гәкит-журнал тирәсендә эшләдем, бик күп кенә тәкрибә туплап кайттым менә. Тормыш үз көенә бара инде. Синең хәлләрең ничек соң? Әти ничек? +- Барысы да Аллага шөкер. Ипләп кенә яшибез, намаз укыйбыз, беркемгә дә зыян китермибез. Иң зур теләгем шул иде: исән-сау чагымда сине бер күреп каласым килгән иде, — дип кавап кайтарды Газизә. Ипләп кенә зәңгәр чуклы шәленең бер читеннән тотып, авыз кырыен каплады да бик мөлаем гына елмаеп куйды. Ә елмайганда күзләре яшәреп китте, кояш нурларын сирпегәндәй балкый башлады. Шушы елмаюда, күз карашында бозны эретерлек чиксез наз һәм кылылык чагыла иде. Кызганыч, Габдулла аның картаеп килүенә инанды: кул тиресе аркылы күренеп торган кан тамырлары бүртеп чыккан, маңгае, ирен читләре, күз төпләре кыерчыкланган иде. — Ярар, Каекта чакта кайда тордың соң, улым? Яшәр урының бар идеме? +- "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенең хукасы Мотыйгулла хәзрәт Мөхәммәтгариф әткәй белән яшь чакта бергә шәкерт булып белем алган. Бик дус булганнар, шуңа мине дә якын итте. Мин анда башта әтинең сеңлесе Газизә апа белән Галиәсгар абый гаиләсендә яшәдем, аннары мәдрәсәгә чыктым, алар безнең ишеләр түгел — байлар иде, — дип Габдулла көрсенеп куйды. +- Хәтерлисеңме соң, улым, байларга кәләпүш илтергә сине дә алып бара идем. Нишләптер бер дә яратмый идең үзләрен, балалары белән дә уйнап маташмадың, — дип Газизә көлеп куйды, Габдуллага сораулы карашын күтәрде. +- Булгандыр. Хәзер дә аларны өнәп бетермим, — дип көлемсерәде Габдулла. +- Хәзер бөек булгансың икән. "Габдулла Тукаев — шагыйрь" дигән хәбәр Казанга күптән килеп китте инде. Без атаң белән "шулмы, түгелме" дип баш ваттык. Атаң әйтә, "кырларга, такмак чыгарырга хирыс иде, шулдыр", ди. — Газизә Габдулланың өс-кыяфәтенә күз йөгертеп чыкты да сүзен дәвам итте: — И-и-и, бигрәк ябык инде үзең, йөзләрең дә ап-ак. Ашарыңа китәме соң, чирләмисеңме? — дип төпченде. Тугыз мурдан үткән, күпне кичергән Габдулланың һаман да "әни" дип дәшүе аның йөрәгенә сары май булып ятты. Шушы бичара бала үз гомерендә кемнәргә генә "әни" дип әйтсә дә, чын ана сөтен татып үскән, кылысын тойган балалардан бик аерыла иде. "И балакаем... Бала чагында синең кебек михнәт чиккән тагын берәр сабый бар микән соң бу дөньяда?! Әле дә тәнеңнән чыкмаган каның бар. Искитмәле йомшак күңелле бит үзең... Мин тудырган анаң булмасам да, күңелем нидер сизә. Гомеркәйләрең озын булыр микән? И бер Аллакаем..." Газизә үз уйларына бирелеп алды, Габдулланың кавабын да ишетми калды. +- Син, әни, әтигә миннән бер кочак сәламнәр киткер берүк. Минем сезне бер дә онытканым юк! +- Ярый, ярый, борчылма анысына. Алай-болай безгә рәнкүең калмадымы, улым? +- Юк инде, әни, андый юк сүз сөйләп кеше көлдерә күрмә. Сездә, Казанда үткән ике елым — гомеремнең иң татлы мизгеле иде бит... — Шулвакыт Габдулланың күңеленнән бер әрнүле хис үтте. Газизә әнисенең аның — сабый күңелен вакыт-вакыт аңлап бетермәгән чаклары да, билгеле, булгалагандыр. Кайчакта әнисе белән Ташаяк базарына баргач, андагы уенчыкларга кызыкканын, самокатта әйләнгән малайларга карап, көнләшеп торганын Габдулла бүгенге көнгәчә хәтерли әле. Ул да атланыр иде — акчасы юк. Ни әйтсә дә, Газизә үз әнисе түгел шул. Шушылай тилмереп торганда, үз әнисеннән акча сорап алмас идеме?! Сабый барыбер үзенекен итәр: итәгенә ябышып булса да, үтенә-үтенә, әнисен тинтерәтер иде. Үз әнисе булса, шулкадәр мөлдерәп карап торган кара, сәдәф кебек түгәрәк күзләрдән үк улының уйларын, кичерешләрен укып кына алыр иде. Ахыр чиктә яулыкның бер почмагын сүтеп, бер-ике тиенен "мә, улым", дип Габдуллага сузар иде... +Боларны Габдулла Газизәгә әйтеп тормады. Үткәне үткән, булганы булган. Канны телгән хатирәләрне кыймылдатуны кирәк дип тапмады. Менә бит — очраштылар, ул янәшәсендә тагын, бер генә мизгелгә булса да, ана кылысын тоеп алды... +...Тукай белән бергә мин дә уйларымда шул очрашудан Казанның киң урамы буйлап кайтып киләм. Кич, саф һава, кил тынган. Йолдызлар, Габдуллага күз кыскандай, кемелдәшеп карап торалар. Гакәп, әле иртән генә күк йөзен каплап Шаян сәхифә +УЕНЫЧЫНЫ БЕРГӘ +Габдулла ТУКАЙ +Сәдәхә +үптән түгел "Казан" миһманханәсендә кәмгыять булып, шунд агы кәмәгать кәмгыяте хәйрия файдасына акча сала башладыл ар. Шулвакыт бер кеше, мәшһүр Фатих абзыйга карап: +— Йә, селкен, Фатих абзый (ягъни акча сал)! — диде. Фатих, бу сүзгә ачуланып: +— Сез күпме салсагыз да, сезнең ул акчаларыгыз "сәдәхә"дән китми, — диде. +Фатих абзыйның бу сүзе, тыштан караганда, бик мәгънәсез төсле күренсә дә, төптән уйлаганда, бик хикмәтле һәм мәгънәл е сүздер. Чөнки дөньяда ике төрле бирү бар: берсе — сәдака, икенчесе — "сәдәхә". +Сәдака дигәне кәмгыяте хәйриягә, ач вә ялангачларга, мәктәп-мәдрәсәләр, дарелмөгаллиминнәр салырга, гәзитә вә журн алларга бирүгә әйтеләдер. +Әмма "сәдәхә" дигәне — тимер сандыгында 10 мең, 20 мең тәңкә акчасы яткан ишаннарга, аларның мәхдүмнәренең һәрт өрле кирәк урыннарына, трахтир түбәләре ябарга, бильярд, карт аларга бирүгә әйтеләдер. +Менә инде Фатих абзыйның "сәдәхә"дән китми" дигән сүз ен аңладык бит. +Фатих абзый шикелле кырган мыеклы кеше белми әйтәме соң? +Тагы да Фатих абзый үзе Капчыклы Шашы авылыныкыд ыр. Ул авыл кешеләре, ирләре, бала-чагалары — һәммәсе иген чәчү урынына теләнчелек берлә кәсеп итәләр. Шул сәбәпле Фатих абзый "сәдәхә" нәрсә икәнен бигрәк ачык беләдер. +"Сәдәхә" — керәшен сүзедер. +Һәртөрле ярамаган эшләргә акча бирүгә итлакъ улыр. +Туфан МИҢНУЛЛИН +Бәхәс +" инем казылык", — ди тычкан. +Күсе әйтә: "Минеке!" +Ә бит урланган казылык — +Миңлебикәнеке. +Язып тормыйм мәсәлнең ахырын. +Шунысын гына әйтәм: +Бәхәс объекты — Кырым. +2010 ел. +Гарәф ФӘХРЕТДИНОВ +Казанга килү +("Кайда минем илем?"нән өзек) +уса Кәлилнең үтерелүенә 15 ел тулганда (1959 елның августы), миңа Казаннан, Язучылар союз ыннан чакыру кәгазе килде. Ниһаять, үз гомеремдә беренче тапкыр Казанны күрү бәхетенә ирештем. +"Казан" кунакханәсендә ял итеп алганнан соң, икенч е көнне Гази ага Кашшаф мине үзләренә кунакка дәште. +Чәйләп алгач, Гази ага мине үз бүлмәсенә алып керд е һәм нәрсәдер язарга утырды: +— Казанда Муса турында төрле урыннарда чыгыш ясарга туры килер, ниләр сөйләмәкче буласың? — дип сорады Гази ага. +— Күргән-белгәннәремне сөйләрмен инде, — дидем. +— Алай да... Менә сиңа киңәш йөзеннән, чама бел ән ниләр сөйләргә икәнен яздым, шуңа карабрак сөйл әргә тырыш, рамкадан чыкма! — дип кисәтте Гази ага. +Казанда очрашулар күп булды. +Партия мәктәбендәге чыгышымнан соң залдан бер әү торып: +— Илгә кайткач, "шәхес культы" чорындагы язмыш ыгыз ничек булды? — дип сорау бирмәсенме! Кәгазь дә моңа кавап юк иде, мин, аптырап, Гази агага карад ым. Ул, елмаеп: "Әйт дөресен", — дип пышылдады. +— Репрессиягә эләктем... +"Бик яхшы әйттең..." — дип Гази ага соңыннан кул ымны кысты. Шул очрашуда мин, ниһаять, беренче тапкыр үз сүземне әйттем. +Татар язучылары мине, якын итеп, Аккош күлендәге дачаларына алып киттеләр. Көн матур иде. Уртада түг әрәк гөмбәз түбәле беседка. Әдипләр мине төреп алып, Муса Кәлил турында сораштылар. Гази ага: +— Син, Гарәф иптәш, бар белгәнеңне яшермичә сөйл ә, монда чит кеше юк, — диде. Әлбәттә, мин "рамкад ан" чыгып сөйләдем, әмма барыбер чаманы югалтмадым, язучы халкы да бертөрле генә түгелдер, араларынд а "тегеннән" кем дә булса бардыр, дип уйладым. +Шул көнне Афзал Шамов мине, бер төркем язучыл ар белән бергә, үз өенә кунакка чакырды. Аның хат ыны, ике кызы, бик хөрмәт күрсәтеп, безне татар ашлары белән сыйладылар. Ашап-эчкәннән сон, чәй алдыннан тәмәке төтәтергә дип болдырга чыктык. Шунда берәвесе күршедән килеп: +— Афзал абый, кайчан получка була? — дип сорад ы. +— Иртәгәләргә булыр, — диде Афзал ага. Язучыларн ың акча турында сөйләшүе миңа мәзәк тоелды, болар да безнең кебек хәерчеләр, ахрысы, дип уйлап куйдым эчемнән. +Шулчак ерак түгел генә дача кирендә кулы лайга баткан, ап-ак түгәрәк йөзле, зур күзле бер ханым тур аеп басты да: "Ник кайтмыйсың, Сибгат?!" — дип, Сибгат Хәкимгә эндәште. Кемдер минем колакка: "Сибг ат хатыны..." — дип пышылдады. Их, мин әйтәм, эчем нән генә, Сибгатның акчасы мул булса, мондый матур хатынын балчыкка батырып эшләтмәс иде... +Казанны иңләп-буйлагач, без Арчага киттек. "Победа"да Сибгат Хәким, Гази Кашшаф, тел остасы Фәйзи Йосыпов һәм мин. Арттагы машинада — кырчыл ар. +Арчада укытучыларның август конференциясе барг ан вакытлар иде. Алар каршында чыгыш ясарга туры килде. Тәнәфестә Фәйзи Йосыпов белән басып торабыз шулай, берәү яныбызга килде дә кинәт: +— Аягыгызга ничәлене киясез?! — дип сорау бирде. Мин сискәнеп киттем: "Монда сүзне генә түгел, аякны да үлчиләр, ахры..." "Кырык икеле" дигән кавабымны алып китеп барды да теге, бераздан әйләнеп килеп, ку лыма чигүле кәвеш тоттырды. Бүләк бирмәкче икән, бахыр, соң аны йомшаграк итеп сораса ни булган, биг рәк кистереп куйды бит... +Аннан соң Чүпрәле районына, бер миллионер колх озга баруыбыз хәтердә калган. Колхозның председателе элеккеге укытучы икән, яшь егет иде, безгә өчәр метр биеклектә үскән кукуруз бас уын күрсәтеп йөрде. Бер арада мин янәшәмдәге кол хозчыдан: +— Колхозыгыз миллионер булгач, барыгыз да мил лионердыр инде? — дип колагына иелебрәк сорадым. +— Персидәтел белән бухалтир миллионер, калганн ар чабата ямый, — диде бу. +Колхозның мактанычы булган кукуруз кырларын карап кайткач, авыл үзәгендә бер карчык килеп: +— Түбәдән яңгыр үтә, үземнең ябарга көчем кит ми, ирем дә, малаем да сугышта үлеп калдылар. Тизд ән көз китә, беркем ярдәм итми, — дип Сибгат Хәкимг ә мөрәкәгать итте. +— Рәисегез карамыймыни? — диде Сибгат Хәким. +— Аның сөйләшергә дә вакыты юк шул, — диде әби. Ул арада председатель яныбызга килеп: "Барысын да эшләтербез!" — дигән булып, әбинең иңеннән кагып озатты. +Концерттан соң авылның кунакханәсендә чәйләп ал дык. Председатель бот арасына кыстырып шешәләрне кәлт кенә ача да, стаканнарга койгач, шешәне аяк ас тына куя иде. Бусы миңа мәзәк тоелды... +Икенче көнне мин Ташкентка очтым. +Марсель ГАЛИЕВ +Гомерен озайта +арсель Гали "Наран" клиникасында бик кыйммәтле массаж сеанслары ала икән, гомерен озайтырга йөри инде ул, дигәннәрен ишеткәч, Разил Вәлиев: +— Киләчәктә... безне соңгы юлга озатырдай кем калыр икән, дип борчыла идем... Болай булгач, күңелем тыныч, — дигән. +Романдашлар +дарә утырышы бара. Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, килешү буенча, әйтелгән вакытка тарихи романнарын язып бетерә алмаган язучыларның исемлеген санап чыга. Идарә әгъзалары буларак, Ркаил Зәйдулла белән Галимкан Гыйльмановка барсыннан да ныграк эләгә (берсе — Кол Шәриф, икенчесе — Шәехзадә Бабич турында әсәр язарга алынганнар). +— Икат эшенең катлаулы икәнен мин аңламыйммы?! — дип отыры кыза бара рәис. — Зур суммада грант алдыгыз бит, димәк, сүздә торырга кирәк. Финанс органнары илһам килүне көтеп ятмас. Тагын бер ай вакыт сезгә. Әгәр дә мәгәр, тиешле срокка әзер романнарыгызны китереп салмыйсыз икән — мин сезне судка бирәм! +Тәнәфескә чыккач, Галимкан Гыйльманов кәефе төшкән Ркаил Зәйдулланы юата: +— Кайгырма, Ркаил, төрмәдә язып бетерербез... +Икәү сөйләшә +— Ксения Собчак белән култыклашып фотога төшү ничә доллар тора микән? +— Белмим. Мин Мароккода маймыл белән култыклашып төшкән идем, биш доллар түләттеләр. +Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде. \ No newline at end of file diff --git a/QU/2016-05.txt b/QU/2016-05.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..944184b6f00ce7445e051f6abf7ccd1e2b4c6ca1 --- /dev/null +++ b/QU/2016-05.txt @@ -0,0 +1,2094 @@ + +Фоат +Садриев +ТУРГАЙ +БӘЯН +Сөмбел +Иртән тәмләп кенә чәй эчеп уянганда, әбисе сикереп торып календарьга карады да: +- Бүген Шәмседохаттига сиксән яшь! - диде. +Шау-гөр килеп бу хәбәрне тикшергәч, аны котларга әбисе белән Тургай барырга тиеш булды. Әтисе белән әнисе эшкә китте, бабасының гадәттәгечә башы белән йөрәге авырта. Мондый эшкә шортыдан барырга ярамый дигәч, Тургай яңа күлмәк-чалбарын киде. Күчтәнәчкә гөбәдия, чәй, җимешләр, тагын әллә ниләр төреп алдылар. +Ындыр артлап кына бик тиз барып җиттеләр. И, сөенеп тә куйды инде Шәмседоха әби алар килгәнгә! Кендек әбисе Тургайны туйганчы сөйгәннән соң: +- Сиңа ничә яшь инде, улым? - дип сорады. +Тургай юри бер сүз дә дәшмичә, биш бармагын тырпайтып күрсәтте. +- Биш яшең тулгач, син егет кеше булгансың инде, улым, - диде Шәмседоха әби. - Ә менә миңа бүген сиксән яшь. +Тургай аларны ничек көлдерергә микән, дип уйлап кына тора иде, теленә килгән беренче сүзләрен әйтте дә салды: +- Беркая да бара алмыйсың инде, Шәмседоха әби, картаябыз! +Бу сүзләрне ишетүгә, әбиләр, кигәвен куарга теләгәндәй, кулларын селтиселти көләргә тотындылар, диванга барып чүмәштеләр, әлеге сүзләрне туктаусыз кабатлаттылар, Тургай үзе алардан да ныграк көлде. +Шәмседоха әби чәй әзерли башлауга, ишегалдыннан кереп килүче таза гына апа күренде. Ул бер кыз җитәкләгән иде. +- Карамалыдан Хәнифә бу, - диде Шәмседоха әби, тәрәзәдән карап. +Ул арада алар өйгә дә килеп керделәр. Кызның күлмәге Тургайларның ишегалдындагы әнисе утырткан чәчәкләр төсле ал иде. Хәнифә исәнләшкәч, алар өчесе дә, ачыгып кайткан казлар кебек, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләшергә тотындылар. Кыз бер кулы белән әнисенең итәгенә ябышкан килеш Тургайдан күзен алмады. Тургай аңа якынрак килде. Кызның күзләре зур, зәп-зәңгәр, бераз куркыбрак карыйлар иде. Ул курыкмасын өчен, Тургай, елмаеп, кызның битен йомшак кына сыпырып алды. Аның бите йомшак, җылы , күлмәге төсле алсу иде. Аның бераз ачылыбрак торган кызыл иреннәре сөт имүдән әле генә туктаганнар, шуңа сөт исе киләдер кебек тоелды. Битенә кагылгач, кыз, башын читкә борып, әнисенә ныграк елышты. Тургайның нишләптер шул мизгелдә аны күтәреп алып йөгерәсе килде. Ул елый башлар, әнисе артыннан куар, ә Тургай юри туктамас, үзләренә кадәр йөгереп кайткач кына, ишегалды чирәменә "тып" итеп бастырыр да: "Менә безнең ихата!" дияр, өйне, әти-әниләрен, әби-бабасын күрсәтер, песи, Акбай, бәбкәләр янына алып чыгар, агачлар, чәчәкләр белән сөйләшергә өйрәтер... Шунда әнисе кызга иелеп: +- Сөмбел кызым, әнә Тургай белән уйнагыз, - диде, кызның кулын итәгеннән ычкындырды һәм алар өчесе, өстәл янына утырып, күгәрченнәр кебек гөрләшергә тотындылар. +Сөмбел зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп аңа карап тора бирде. Шунда ул аның беләгенең кабарынкылыгын, беләзек турыннан җеп белән кысып куйган шикелле батып торуын күрде. Нишләптер кызның шул күперенке беләген чеметеп аласы, алсу битеннән кысып тотасы килде. Тик болай эшләргә ярамый. Аны көлдерергә кирәк, аның шикләнүе йөзенә чыккан. Ул кесәсеннән иң элек теге йолдыз кыйпылчыгын чыгарып аңа сузды. Әмма Сөмбел ташка кагылып та карамады. Тургай кесәсендәге шоколадлы ике конфетның берсен бирергә теләде, Сөмбел аны алмады, әмма ымсынган төсле карап торды. Тургай аңа якын ук килде, кыз чигенмәде. Кызның маңгае тирләгән, кара бөдрә чәчләренең бер учмасы тир белән маңгаена ябышкан. Тургай шул ябышкан чәчтән күзен ала алмады. Ул Сөмбелне кызганып куйды. Әнисе аны әнә шул матур кулларыннан җитәкләп, кызу-кызу атлагандыр, ә ул җитешәм дип терек-терек йөгергәндер, шуңа тирләп чыккандыр. Тургай нишләптер курка-курка гына аның кулын тотты. Сөмбелнең кулы үзе кайнар, үзе тирләгән иде. +- Әйдә чыгабыз, - диде Тургай, аңа якын ук килеп. +Ул Сөмбелнең озын керфекләрен аермачык күрде, тын алганын ишетте. Сөмбелнең моңа кадәр зур булып ачылган күзләре кысыла төште, иреннәрендә елмаю күренде. Ул, телен чыгарып, өске ирененең бер читен каплады. Аның тел асты әллә ничә тамырлы, бик кызык иде. Тургай да көлә-көлә аңа охшатып телен чыгарды һәм нишләптер тел очын аның битенә тидерде. Шулчак: +- Сезнең егет минем кызымны үбә түгелме соң?! - дип көлеп җибәрде Сөмбелнең әнисе. +Тургай шундук йөгереп китте дә, әбисенең тезенә аркасы белән терәлде. +- Хәзерге балалардан барысын да көтеп була, - диештеләр өстәл янындагылар. +Тургай тагын кыз янына килеп, конфетын сузды. Ләкин Сөмбел күзләрен ике кулы белән каплап өлгерде. +- Ояла ул, аңа өч яшь кенә бит әле, - диде әнисе аклангандай. +Тургай Сөмбелнең ике бармак арасыннан бер күзенең елтыр-елтыр килүен күреп торды. Ахырда ул конфетны алды. Тургай аны җитәкләде, Сөмбел карышмады, алар ишеккә атладылар. +- Син сөйләшә беләсеңме? - дип сорады Тургай, ишегалдына чыккач. +- Тук, - диде кыз. +Тургайның аны уйнатасы, көлдерәсе килде. Их, өч тәгәрмәчле велосипедын алып килгән булса! Йөреп тә күрсәтер, аны да өйрәтер иде. +- Конфетыңны аша, - диде Тургай. +Ләкин ул басып тора бирде. Тургай кесәсеннән калган конфетын алып, кәгазен сүтте дә Сөмбелнең авызына китерде. Ул аны борчак кадәр генә тешләп алды. Тургай да аның кебек итте. Шулай әле берсе, әле икенчесе вак-вак тешләп, конфетны ашап та бетерделәр. Сөмбелнең иягенә көрән булып конфет буялып калган иде. +- Битеңә конфет тигән, - дип Тургай аның ияген кулы белән сөртте. +Аннары нишләптер битен дә сыпырып аласы итте. Бу вакытта Сөмбел гел елмаеп торды. Тургай тагын аның кулын тотты. Хәзер аның кулы май кебек йомшак, әллә ничек аңа тартылып тора иде. Тургай аны җитәкләп абзар ягына алып китте. Сирәкләп коелган койма артыннан Шәмседоха әбинең Ристан исемле ак кәҗәсе күренә иде. Тургай конфетларны Ристанны сыйларга дип алган иде. Сыйлый алмады инде. Кәҗә аның буш кул белән килмәвенә күнегеп беткән. Бүген дә, койма ярыгыннан борынын тыгып, телләрен сузып-сузып алды. Сөмбел чырыкчырык көлеп куйды һәм Тургайны шаккатырып: +- Кәзә! - диде. +- Сөйләшә беләсең икән бит, - диде Тургай. +- Тук, - диде кыз өметсез тавыш белән. +Тургай: "Әйдә синең конфетыңны аңа бирик", — димәкче булды да, тыелып калды. +- Мин синең янга яңадан килермен әле, - диде ул, Ристанның борын өстен сыпырып. Аннары: - Әнә сакалын күрәсеңме? - дип сорап куйды. +Кыз берни дә әйтмәде, кәҗәгә төбәлгән килеш тора бирде. +- "Сакал" диген әле, - диде Тургай. +- Такал, - диде кыз. +- Сезнең сыерыгыз бармы? +Сөмбел "әйе" дип баш селкеде. +- Сыер белән кәҗә икесе дә бозау булган, - дип аның игътибарын яуламакчы булды Тургай. - Берсе әйбәтләп ашаган, икенчесе киреләнгән, юньләп ашамаган. Шуннан ул менә шулай бәләкәй булып калган. Әнә бит койрыгы да бәләкәй, өскә күтәрелеп тора. Сыерның койрыгы җиргә тия язып йөри. +Сөмбел чыркылдап көлеп куйды. Ышанмый, шуңа көлә, дип уйлады Тургай. Үзе биргән конфетны бик тә ашатасы килә иде аның. +- Әгәр ашамасаң, синең дә кулларың, аякларың үсмичә бәләкәй калачак. +Сөмбел тагын көлеп куйды да: +- Минем койрык тук, - диде ике кулы белән арка яклап билен тотып. +- Койрыгың булмаса, менә бу төшеңә сакал чыга, - диде Тургай, бармагы белән аның ияк астын кытыклап. +Сөмбелнең ияк асты шундый йомшак, җылы иде. +Тургай аны җитәкләп, Шәмседоха әбинең ишегалдын күрсәтеп йөрде. Аннары чиләкләр, чүлмәк, савыт-саба каплап куелган киң эскәмия янына килделәр. Шунда Сөмбел кесәсеннән нидер алды да, бер чиләккә чыкы-чыкы суга башлады. +- Ни ул? - дип кызыксынды Тургай. +Сөмбел учын ачты. Бу тимер акчадан шактый зур бер түгәрәк нәрсә иде. Аңа чабып барган канатлы ат төшерелгән, үзе күзләрне чагылдырырлык ялык-йолык килә. Тургайның аны тотып карыйсы килде, әмма Сөмбел учын йомды. Ул аны йомып бетерә алмады, теге әйбер елтырап күренеп тора иде. Тургай ике кулы белән Сөмбелнең учын ачты да әйберне кулына алды. Сөмбел аның алуына ачуланмады, "Ярар, сиңа булсын", дигәндәй көлеп куйды. +Ул арада әбиләр дә килеп чыктылар. Сөмбел әнисе белән бер якка, Тургай белән әбисе икенче якка киттеләр. Тургай шактый вакыт кулын теге түгәрәк әйберне салган кесәсеннән чыгармыйча барды, артына да караштырып алды. Көмеш ат сурәте аның күз алдыннан китмәде, ул аның өчен бик тә кадерле әйбергә әверелде. Әнисе арттан килеп, ул әйберне алып китәр кебек тоелды. Әллә шуңа, әллә башка сәбәптән, аңа әбисе белән атлау бик акрын тоелды. Һәм ул: "Мин кайта торам", — диде дә өйләренә очты гына... +Шәһәрдән кайткач +Кичә ашыга-кабалана шәһәргә барырга әзерләнергә тотындылар. Тургай моңа куанып туймады. Шәһәрне телевизордан күреп кенә белә ич ул. Җитмәсә бик еракка, Чиләбе якларына ук барасылар икән. Әтисе ак "жигули"ен ялт итеп юды, аның багажнигына әллә ниләр тутырдылар. Тургайга өр-яңа күлмәк-ыштаннар, аягына сандалилар кидерделәр. Бу киемнәр аңа гәүдәсен калай белән төргән кебек итте. Теләсә дә, теләмәсә дә, карыша алмады. Шәһәргә трусиктан, яланаяк барырга ярамаганны белә ул. +Алар иртән, ашап-эчү белән үк, кузгалдылар. Әбисе белән бабасы хәерле юл теләп, Тургайны кочаклап үбеп калдылар. Ул шәһәр бик ерак булып чыкты. Урман эченнән әле болытларга таба күтәрелеп, әле түбән төшеп баручы юлның азагы беркайчан да булмас кебек тоелды. Алар чокыр эчендә диярлек урнашкан ул шәһәргә кояш сүрелә башлаганда гына барып җиттеләр. Әнисенең апасы Сабира өстәлләр әзерләп көткән иде, ул көнне шәһәр күрергә вакыт булмады. Икенче көнне Сабира апалары белән Рәсүл җизниләре шәһәр күрсәтергә алып киттеләр. Машина белән чыкмадылар, автобус, троллейбус, такси белән йөрделәр. Тургайга иң кызыгы аттракцион булды. Ул анда коточкыч зур тәгәрмәчкә әтисе белән янәшә утырып, болытларга кадәр күтәрелде, бөтен шәһәр уч төбендәге кебек күренде. Бу Галимҗан абыйсының һавага чөюе ише генә түгел иде инде! Тургайны шәһәр урамнарында кешенең күплеге шаккатырды, барысының да каядыр бик ашыгуы, хәтта терәлеп үткәндә дә бер-берсенә күз салмаулары, исәнләшмәүләре мәзәк иде. Борынга әледән-әле кайнар асфальт, таш, машина исе бәрелә. Урамдагы агачларны ул кызганып карады. Алар бу шау-шуга аптырап, туктаусыз ашыгучы халыкка үпкәләп басып торалар кебек тоелды. Автобус көткәндә, Тургай бер юкәнең астагы ботагын иеп, очындагы яфракларын үпмәкче булган иде, сыбызгысын сызгыртасызгырта зур гәүдәле бер полицейский килеп тә җитте. Аның сары калын мыегы, эре ак тешләре арасыннан тавышы күкрәп чыкты: +- Почему ломаешь?! +Тургай ботакны ничек чиерттереп җибәргәнен сизми дә калды. Ул куркуыннан әтисенең артына качты. Әтисе русча ниләрдер аңлаткач, полицейский китеп барды. +- Нигә ачуланды ул? - дип сорады Тургай. +- Сине агач ботагын сындыра дип уйлаган. +- Нишләп алай уйлаган? +- Шәһәрдә хулиганнар агач ботакларын сындыралар, ди. +- Мине хулиган дип уйлаганмыни? +- Полицейский тәртип сакларга тиеш. Ул бусы әйбәт кешедер, тегесе начардыр дип уйлап тора алмый. +Алар курчак театрында булдылар. Бик кызык икән. Зоопаркта әллә нинди җәнлекләр күреп бетерде. Аларга дәшеп-дәшеп караса да, берсе дә җавап бирмәде. Кыр кәҗәләре янына килгәч, бик кызык булды. Шәмседоха әбисенең кәҗә бәрәне кебек кызганыч итеп кычкырган иде, берсе Тургай турына килеп басты. Әтиәниләре генә түгел, алар белән янәшә торучы башка кешеләр дә моны күреп шаккатты. Алар "Давай, парень, ещё раз", дип аны кыстый башладылар. Әтисе рөхсәт иткәч, Тургай тагын берничә мәртәбә кызганыч тавыш белән "мә-мә-мәә", дип сузуга, теге кыр кәҗәсе борчылып читлегендә арлы-бирле йөрергә кереште. Тургайны барысы да "молодец" дип мактады. Аның сыер, сарык, каз, әтәч, тавык булып та кычкырасы килгән иде дә, зоопаркта ул хайваннар юк иде. +Тургайны әллә ни шаккатырган нәрсә күренмәде яңадан. Кәҗә булып мәэлдәсе дә булмаган ахрысы. Кычкырып туктарга өлгермәде, кәҗә саклау урыннары, Бормалы инеше, Ык буйлары, Нух тавы күз алдына килде дә басты. Эчендә нәрсәдер ачы итеп тешләгәндәй авырттырып алды. Авыл ерак! Авыл бик тә, бик тә еракта! Әбисе белән бабасы хәзер нишли икән? Малайлар су коенадыр. Инде шәһәрнең матурлыгы кызыксындырмый иде. Кич табын янында аны кыстадылар да кыстадылар, алдына гомер күрмәгән әллә нинди тәмле ризыклар, авыз суларын китерердәй җимешләр куйдылар. Тик нишләптер аның юньләп ашыйсы килмәде. Капкалап утыра торгач: "Иртәгә кайтабызмы инде?" - дип әле әтисенә, әле әнисенә карады. Иң элек Сабира апалары белән җизнәләре "Нинди кайту әле, шул кадәр җирдән бер җитешеп килгәч", дип аның соравын юкка чыгарды, аларга әтисе белән әнисе кушылды. Әмма Тургай "кайтыйк, җитте", диде, йөзенә канәгатьсезлек чыгарып. "Бездә ошамыймыни сиңа?" диде җизнәләре. Тургай дәшмәде. "Әле иртәгә җизниләренең энеләренә кунакка барасы бар, аларның кызлары, малайлары белән рәхәтләнеп уйнарсың", дип әллә ниләр белән кызыктырдылар. Тик Тургайга ул сүзләрнең берсе дә тәэсир итмәде. Ул телен тешләп, үзе йокларга тиешле бүлмәгә кереп караватына ауды. Рәхәт түгел иде, ай, рәхәт түгел иде. Нишләп болай икән соң бу, дип баш ватты ул. Ел буе "шәһәр", "шәһәр" дип кызыктырдылар бит югыйсә. Монда җаның ни тели, шул бар. Бернинди эш юк. Казларны инешкә куасы да, бозауны ашатасы да, яшелчәләргә, агачларга су сибәсе дә юк. Ашап, кикереп тик ят. Телевизорлары да тәрәзә чаклы. Ә менә әллә нәрсә тарта да тора. Ул тарткан саен, эч яна, эч янган саен, кайтасы килә, кайтасы килгән саен, шәһәрнең матурлыгы каядыр китеп юкка чыга... Бөтен нәрсә тавышсыз җыр төсле. +Җизниләренең энеләренә кунакка баргач та, андагы бер көтү бала белән әллә ни кызык тапмады Тургай. Күбесе татарча әз-мәз генә пупалый икән. Ул татарча сораса, русча җавап бирделәр. Алар русча дәшсә, Тургай татарча дәште. Ул әллә нинди тар урынга кысылгандай бәргәләнде. Сүз әйтергә оялып, кыенсынып кына уйнар-уйнамас вакыт үткәрде шунда. +"Кайтыйк, кайтыйк", дип туйдырып бетерсә дә, әти-әнисе ашыкмады. Аны һаман шәһәрнең әллә нинди урыннары белән кызыктырырга тырыштылар. Суыткычны мороженый белән тутырдылар, өстәлләр җиләк-җимештән, әллә ничә төрле сулардан сыгылып торды. Быҗырдап кайнап торган әчкелтем-төчкелтем ул суларны эчкәндә, вак күбекләренең тамчылары битләренә кадәр килеп җитеп, борын эчләрен кытыклап рәхәтләндерсә дә, ул үзләренең тау чишмәсенең суын сагынды. Алдына китереп куйган йогыртны капкач, үзләренең ачкылт катыгы искә төште. Йокларга яткач, чикерткә сайравын тыңлыйсы килеп бик озак көтте, ләкин бернинди чикерткә тавышы ишетелмәде. Бүлмәгә урамдагы машиналар гөжелдесе генә тулды. +Дүртенче көнне кайтырга кузгалгач, Тургайның эченә җылы йөгерде. Әле кайтасы да кайтасы, юлның очы да, кырые да юк, ләкин кайту шатлыгы бөтенесенә дә түздерде. Район үзәгенә җиткәч, бөтен гәүдәсенә шатлык уты йөгерде. Авыл белән ике арадагы юлның һәр метры аның йөрәге аша үтте. Ниһаять, машина тау башына килеп җитте, авыл күренде. +- Әтием, тукта! - диде Тургай, сулышы кабып. +- Нәрсә булды? +- Туктат, йөгереп кайтам! +Ул сандалиларын, оекбашларын әллә кайчан салып куйган иде инде. Әтисе белән әнисе мәгънәле елмаешып бер-берсенә караштылар да аны төшереп калдырдылар. Юлның кайнар туфрагына китереп басуга, гәүдәсе дерт итеп китте, табан астыннан күтәрелгән ниндидер җылы бөтен гәүдәсен чолгап алды. Барлык үлән, барлык чәчәк аңа төбәлгән. Нинди тәмле исләр! Чабыр үләненең исе бөтенесен кысрыклап борынга тула. Һәрберсе аңа сәлам бирә, һәрберсе җырлый! Тургай сикергәләп-сикергәләп торды да, өч мәртәбә тауга түбән мәтәлчек атты. Аннары йөгерә-атлый авылга томырылды. Карале, гел бәйләнеп интектергән җил дә аны сагынган инде әллә? Шулай булмаса, битләреннән, муеннарыннан йомшак итеп сыйпамас иде. +- Сагындыңмы, апай?! - диде ул көлә-көлә. - Сагынгансың шул, кычкырып әйтәсең генә килми. Эре бит син! +Ул ике кулын тегермән канаты кебек кызу-кызу әйләндереп җилгә каршы торды. Өстендәге төркем-төркем болытлары белән бергә авыл да аңа таба йөгерә икән бит. Җил йомшак канатлары белән ромашка, кыргый бөтнек, җиләк, алсу тукранбаш, кыңгырау чәчәк, тәбәнәк әрем исләрен тургайга бөркеде... Зәңгәр чәчәкле һиндыбалар, ак мәтрүшкәләр, сары чәчәкле кандала үләннәре үрелеп каты сабаклары белән аны туктатмакчы булдылар. Әмма ул аларга "иртәгә, иртәгә, бүген вакыт юк!" дигәндәй көлә-көлә йөгерүен дәвам итте. +Тургай, кулларын югары күтәреп авыл ягына сәлам бирде, аннары тезләнеп ромашка, меңъяфрак, кәрешкә, кыңгырау чәчәкләренә иреннәрен тидерде, кочагына җыярга теләгәндәй, куллары белән үзенә таба сыпырды. Әз генә уңдарак бүректәй күпереп утырган чабыр үләненең исенә түзә алмыйча, аның күкшелалсу чәчәкләренә битен терәде. Шулчак күз читен авырттырып корт чагып алды. +- Әллә-лә-лә! - дип сикереп торды ул һәм төкереге белән шул урынны ышкыды. - Күргән идем бит мин син усалның шунда утырганын. Әз генә кагылырга да ярамый үзеңә. +Шактый түбәнәйгән кояш аны үртәп күз кысты. Каяндыр килеп чыккан бер саескан, өч карганы ияртеп, Тургайны корт чакканын сөйләргә авылга очты. Каршысында басып торган йомран бер генә мәртәбә сызгырды да оясына чумды. +Ник сукты? +Тургай иртән уянуга шаккатты: уң як бите күпереп шешкән, уң күзе бөтенләй ябылып беткән! Кулы белән сыпырып-сыпырып караган иде — шоп-шома, кайнарланып тора. Ул сикереп торып көзге каршына килде һәм, үзенең танымаслык булып үзгәргән йөзен күргәч, тыела алмыйча кычкырып көлеп җибәрде. Әтиәниләре, әбисе белән бабасы кече якта чәй эчеп утыра иде, алар да, аның йөзен күргәч, елмаешып-көлешеп алдылар. +- Ай-яй, нык симереп кайткансың шәһәрдән, улым, - диде әтисе, эчә торган чәен өрә-өрә. +Тургай ашык-пошык юынып, ике кабып бер йоткач, чыгып йөгерде. Әле малайлар торырга иртә. Кеше күбрәк җиргә барырга кирәк. Бу вакытта алачык тирәсендә механизаторлар җыела, шеш беткәнче авылны әйләнеп чыгарга кирәк. +Алачык тирәсендә кеше күп иде. Тургайны күргәч, елмаешып аның тирәсенә җыелдылар. Автобус шофёры Әнәс Тургайның каршына ук килеп чүгәләде. +- Кем белән сугыштың, үскәнем? - диде ул, аны үртәп. +- Мин бит син түгел сугышырга... +Алачык буе бердәм көлү тавышыннан дерелдәп куйды. Ник дисәң, Әнәснең салып кешегә бәйләнә, сугыша торган гадәте бар иде. +Тургай исән күзен акайтып, кашларын сикертеп, авызын кыеш-мыеш китерәкитерә, телен чыгарып дерелдәткәч, барысы да рәхәтләнеп көлделәр. Ул сикерәсикерә инешкә йөгерде, тар басмадан чыккач туктап калды. +Ничек кызыграк итәргә соң моны? Кесәсеннән бәләкәй көзге чыгарып йөзен әле тегеләй, әле болай кыландырып карагач, ләм белән калынайтып, кашларын уртадан тоташтырып та куйды, борын очын да каралтты. Болай кызыграк икән бит! Тыкрыктан күтәрелеп, урам буйлап йөгерде. Кибеткә кергән иде, сатучы Тәскирә апасы да, әйбер алырга килгән кешеләр дә көлештеләр. +Кибеттән чыккач, культура йортына йөгерде, җирле Совет бүлмәсендәгеләрне көлдереп чыгып китте. Аннары ул әллә ничә урамны буйлады, кемне күрсә, шуңа барып, йә бал корты белән үбешкәнен, йә сугышканын сөйләде. Ниһаять, Шәмседоха әбисенә килеп җитте. Кендек әбисе дә башта куркуга төшкән иде, аннары рәхәтләнеп көлде. Тургай монда кәҗәне ашатырга дип килгән иде. Башына Шәмседоха әбисенең иске яулыгын бәйләп, бер як пыяласы төшкән хан заманындагы күзлеген кигәч, кәҗә янына чыкты. Ристан башта гаҗәпсенеп карап торса да, Тургайны таныды, йөгереп килеп борынын кесәсенә төртте, кулын ялады. Кәҗәне аптырата алмавына бераз кәефе кырылса да, Тургай аңа дип кесә тутырып алып килгән печеньеларын ашатты. Шәмседоха әбисе биргән бер йомры сөтне эчкәч, ул рәхмәт әйтеп капкага таба юнәлде. +- Улым, маңгаеңдагы ул сызылган кашларыңны сөртик әле, - диде Шәмседоха әбисе, кулына юеш чүпрәк алып. +- Әйем, кирәкми, алайса кызык булмый! - дип Тургай капкадан чыгып йөгерде. +Тизрәк малайларның күңелен күтәрергә, аннары бергәләп Галимҗан абыйсы янына көтүлеккә төшәргә уйлады. Кем очраса да, көлә, аның иңбашыннан коча. Юк, мең шәһәргә дә алыштырасы юк Тургайның үз авылын! Шәһәрдә болай итеп йөри алмыйсың, сине полицейский тотып алып китәргә мөмкин. Ә авылда менә бу койма буендагы кычытканнар да сиңа тыныч кына карап тора, чагарга үрелми. Ул кычытканнар алдында сикергәләп, бөтерелеп алды, тик алар көләмени? Үзе генә гөлдерәп көлеп куйды. Җыелсын иде хәзер бөтен авыл! Менә рәхәтләндерер иде ул аларны! Биер дә, җырлар да, сөйләр дә, мәтәлчеген дә атар иде. Тукта, әнә капкасыннан Госман абзый чыкты. Тургай аның янына йөгереп килде. +- Исәнме, Госман абзый! - диде ул елмаеп. +Ләкин Госман хәрәкәтсез карап тора бирде. Аның колакка каты икәнен белә Тургай. Госман абзыйның бер күзе дә сукыр. Тургай аңа иреннәрен әллә ниләр кыландырып, телләрен чыгарып, бал корты белән үбешүен сөйләде. Тик Госман абзый нишләптер көлмәде, аңа сыңар күзе белән зәһәр карап торды да: +- Син генә җитмәгән идең! - дип яңагына чабып җибәрде. +Тургай телсез-өнсез калды. Башын иде дә Бормалы буена йөгерде. Оя-оя булып тезелешеп утырган каз-үрдәкләрне куркытып үткәч, кәүсәсе урталай ярылып төшкән тирәкнең төбенә барып капланды. Бары шул чакта гына аның кайнар күз яшьләре бәреп чыкты. Ул әллә ничек көйли-көйли бик озак елады, күз яшьләре чишмә кебек акты, башы берни уйлый алмады... +Күпмедер вакыттан, инде елап тәмам арыгач, башына бер сорау килде: "Ник сукты?" Суккан яңагы авыртмады да бугай, ул аның авыртуын сизмәде. Үксүенә буылып, шул хәтәр сорауга җавап эзләде. "Госман абзый ник сукты?" Аның маңгаен-йөзен, терсәкләрен мең мәртәбә ташка, агачка бәргәне, пыялага басып табанын ярганы бар. Беркайчан елап та карамады. Шыңшып алса да, шундук онытты. Ә бу? Ни соң бу? Аның өстенә тын да алдырмаслык авыр тау ятты. Бу тауны ничек булса да алып атарга кирәк, ләкин Тургайның җеп өзәрлек хәле дә юк иде. Күз яшьләре белән бергә аның барлык көче чыгып беткән иде... Баштарак, ярсып елаганда, ул Госманны зәхмәт сугуын, өе-ние белән давыл очырып алып китүен теләде, аның акыра-бакыра очып киткәнен, өенең түбәләре, бүрәнәләре таралып һавада бөтерелүен күз алдына китерде. Тик бу Тургайга бернинди тынычлану бирмәде, киресенчә, үзендә шундый явыз уйның тууы елавын көчәйтте генә. Ахырда бу тауның ни икәненә төшенә башлаган кебек булды ул. Моңа кадәр Тургайны бөтен авыл елмаеп-көлеп, иркәләп-сөеп кенә йөртте, һәрберсе мактады. Аның өчен бөтен авыл әтисе белән әнисе, әбисе белән бабасы кебек иде. Ул һәр өйнең яраткан баласы иде. Аңа ни кыланса да килешә иде һәм ул ни тели шуны кылана иде. Өйдә дә, урамда да, кибеттә дә, башка җирдә дә. Тик аны яратмый торган Госман абзый да бар икән бит! Тургай өчен иң коточкыч әйбер шушы иде. Ул барлык кешеләр гел сөенешеп-көлешеп кенә яшиләр, алар арасында бер-берсенә яхшылык кылудан башка нәрсә була алмый, дип саный иде. +Ул нишләптер тагын көзгесен чыгарасы итте, әмма елаудан шешенеп беткән йөзен күрәсе килмәде. Шулай да бер генә мәртәбә күз төшереп алырга булды. Карады да кабалана-кабалана көзгесен кулы белән каплады. Көзгедәге кыяфәтендә ниндидер коточкыч нәрсә бар иде бугай. Ул аның ни икәнен аңлап бетерә алмады, кабат карарга курыкты. Күпме генә тыелса да, түзә алмады, тагын көзгесен йөзенә күтәрде һәм тәне эсселе-суыклы булып китте: аның ләм сылап ясаган кашлары нәкъ Госман абзыйныкы төсле иде! Хәтта борын турында ике кашының кушылуына кадәр шуныкы иде! Ниндидер аңлаешсыз көч Тургайны кинәт торырга мәҗбүр итте. Ул дүрт-биш сикерүдә инеш ярына барып җитте һәм, тездән суга кереп, битен ашыга-ашыга юды. Кабат тирәк төбенә утырганда, ул тагын әллә нишләде. Тургайның бөтен барлыгын аптырау биләгән иде. "Ничек булды соң инде бу?" дигән сорау аны туктаусыз эзәрлекли башлады, әлеге эзәрлекләүдән ул туктаусыз качарга теләде. Госман абзый дөрес суккан булса? Ул, кесәсеннән йолдыз кыйпылчыгын алып, көзгесе өстенә куйды һәм икесен дә шактый вакыт кайнар учларына кысып торды. Нух тавы ягыннан талгын җил исеп куйды, каз мамыгыдай йомшак кагылып, битләрен сыйпап үтте... Тирәк, тал, җирек яфраклары лепердәшеп нидер серләшә башлады. Зәп-зәңгәр күк үзе дә, кояш та аның баш очында юатырга теләгәндәй карап тора, эремчек болытлар төркеме дә нәкъ аның турында туктап калган. Уң яктагы талда инде күптән тыныч кына сайраган сандугач Тургай утырган тирәккә күчте дә чут-чут килеп өзгәләнергә тотынды. Сандугач үзенең иптәшләрен югалткандыр кебек тоелды Тургайга. Әзрәк үткәч, сандугач аны юатырга килгәндер, дигән өмет тә уянып куйды. Тургай тирәкнең аска бөгелеп төшкән яшь ботакларын, яфракларын кочагына җыеп, аларга йөзен терәде. Сусыл яфраклар битләрен, колакларын кытыклады, таныш исе борыннарына тулды. Шушы яфраклар арасыннан яшеллеккә күмелгән бөтен җирне, ак болытлар йөзгән күкне, кояшны күрде. Барысы да урынында, бүген дә, иртәгә дә шулай булачак, сөенечләр белән мөлдерәмә тулы һәр көнне малайлар мичтән яңа пешеп чыккан хуш исле ипи кебек кабул итәчәкләр. Кояш баеганда, бүгенге көн белән рәхмәтләр әйтеп хушлашачаклар, иртүк яңасын каршылаячаклар. Дөнья дигән бу могҗизаның бер татлы тамчысы, аны татып карау зур куаныч. Бер генә җан иясенең дә моннан туйганы юк, беркемнең дә моны бозарга хакы юк. Тургайның бүген Госман абзый янына барып чыгуы да бозарга тиеш түгел аны. Әйе, кайсыдыр төшендә ялгыш киткән. Ул Госман абзыйларга йөгерде, ләкин аның өенә якынайган саен аяклары авырайды һәм барып җиткәнче үк туктап калды. Юк, аның күзенә карый алмый иде ул. Аның аңа әйтер сүзе әзер түгел иде. Аңа үзе өчен дә, Госман абзый өчен дә оят иде кебек. Һич тә болай була алмый, әмма бу шулай һәм моның ник шулай икәнлеген ул аңламады, сизенде генә... +Биштирәк +Гөлбакча авылының иң серле урыны - Нух тавы. Аңа халык ярым табынып, ярым шомланып карый. Чөнки анда менү тыелган, бик тәвәккәлләр генә менмәкче була, ниндидер серле сәбәпләр, көтелмәгән хәлләр аркасында менә алмый калучылар да күп... +Тагын шундый серле урыннарның берсе - Биштирәк үзәне. Борын заманнарда Ык уртасында озынча утрау булган ул, яр белән тоташмаган булган. Утрау әйләнәсендә очлары болытларга тиеп торган биш тирәк һәм колач җитмәс имәннәр үскән. Болгар дәүләте яшәгән дәверләрдә биредә хан сарае һәм асылмалы бакча булган, ул бакча әлеге биш тирәккә асылган булган, дип сөйлиләр. Яшь хан үзенең кәләше белән шул бакчада ял итә торган булган, өйләнешүче яшьләр шул бакчада мәңге бер-берсенә тугры булырга ант иткәннәр. Хан сараен Нух тавыннан алып кайтылган затлы ташлар белән төзегәннәр. Ул ташлар мең төсле нурлар сибеп уйнап торган, аларга кагылу түгел, якын гына килгән кешеләргә дә биниһая көч иңгән. Бакча уртасында көмеш фонтан атып торган. Хансарайны ак яллы бүре саклаган, диләр. Ул бүренең йөзе кешенеке төсле булган, имеш тә кеше кебек көлә дә, елый да, сөйләшә дә белгән. Хан белән берлектә гаделлек урнаштырып торган. Берәр җан иясе икенчесен рәнҗетсә, Нух тавыннан рәнҗетүчегә җәза сораган. Җәза бик каты булган, кешеләрнең кечкенә гаделсезлеге дә гафу ителмәгән. Ак бүре йолдызлы төндә Нух тавына таба авызын күтәреп улап, җәза сораган. Рәнҗетүчене көчле давыл чыгып күтәреп алып киткән, яисә яшен суккан. +Ул заманнарда кешеләр Нух тавындагы изге чишмәгә салу өчен алтын-көмеш акчаларын шунда йөрүче аерым кешеләр аркылы биреп җибәрә торган булганнар. Шушы вазыйфаны башкаручы бер егет кешеләрдән җыелган акчаларга кызыккан да, бер өлешен яшереп, бакчасына күмгән. Калганын Нух тавына алып килгән һәм чишмәгә салырга ниятләп торганда, үзе таш баганага әверелгән. Чишмә янында хәзер дә торучы таш багананы шул егет, диләр. Кемгәдер зарар салу, урлашу, алдау, кемнедер рәнҗетү рәхимсез җәзага тартылганлыктан, кешеләр гадел яшәгәннәр, бик тә бәхетле булганнар. Әмма кемнәргәдер бу ошамаган, алар хансарайның нурлар чәчеп торучы ташларына кызыккан. Аңа керү юлын көне-төне саклаган ак бүрене үтерү өчен дошманнар иң усал сихерчене эзләп тапканнар. Бер пот алтын хакына ул сихерләнгән җиде көзге һәм тартмага ябылган җитмеш кара елан биргән, ак бүрене ничек юк итәргә икәнен өйрәткән. Күкне кара болытлар каплаган йолдызсыз төнне сайлаганнар. Хансарай капкасына теге җиде көзгене җиде яктан юнәлткәннәр. Ул көзгеләр яшен утыннан да яктырак нур чәчкән, ди. Ак бүре аларның берсен дә күздән ычкындырмаска тырышып күзәткән, әле берсенә, әле икенчесенә ыргылган. Тик бераздан бүренең ике күзе дә сихерле нурлар тәэсирендә агып чыккан. Бүренең күзләре сукыраю белән, тартманы ачып җитмеш еланны аның тарафына селкегәннәр. Ак бүре сизенеп өлгергәнче, аны дистәләгән елан берьюлы чагып алган. Ул шундук җан биргән. Дошманнар капкадан ташкын кебек эчкә бәреп кергән. Аларның саны хан гаскәреннән ун мәртәбә күбрәк булган. Җиде көн, җиде төн дәвам иткән сугыш болгарларның соңгы кешесе аугач кына туктаган. Дошманнар хансарайны җимереп, аның ташларын алып китәргә олауларга төйи башлауга, Нухның маңгае ачудан җыерылган, күзләреннән яшен уты чәчелгән. Шундук утлы өермә күтәрелеп, хансарайны басып алган дошманнарның берсен дә калдырмыйча яндырып көлгә әйләндергән. Бу урын бик күп еллар буе күмер кебек кап-кара булып яткан, диләр. Агачлар да яфрак ярмыйча күмерләнгән хәлдә утыра биргән. Нух беркайчан да әшәкелекне гафу итмәгән. Күп гасырлар узгач кына, Нух ничектер күңеле бераз йомшап, бирегә шифалы яңгырын җибәргән һәм шул яңгыр яуганда ук яшел үләннәр дәррәү борын төртеп чыкканнар, агачларны яфраклар каплаган. Бу тирәләрдә бөтенләй күрелмәгән чәчәкләр - кара тюльпаннар үсә. Алар ак бүренең күзе агып тамган урыннарда шытып чыккан, диләр. Тюльпаннарны бакчага да, болынга да күчереп утыртып караганнар, әмма беркайда да үстерә алмаганнар, алар ап-ак төскә кереп корыганнар... +Гөлбакча кешеләре бу хикмәтләрне гел күңелләрендә саклый, Нух тавына, аның маңгаена бераз куркыбрак та, янәшәсендә үзен саклаучы көч итеп, горурланып та карый. Әмма халык гел шушында тартыла, үзенең иң матур бәйрәмнәре вакытында Биштирәккә юнәлә. Өлкәннәр шушында булганнан соң, тәннәренең сызлавы басылуы, ниндидер көч иңүе турында үзара бик җитди итеп сөйләшәләр. +Хансарай ташлары тылсымлы көч таратканын белгәнгә күрә, Нух тавы кешеләрне бик кызыктырган. Тауның эче шундый ташлардан тормый нәрсәдән торсын инде. Тәвәккәл, батыр йөрәкле кешеләр төрле дәверләрдә Нухка таш сорап барганнар, имеш. Ә шулай да Гөлбакча кешеләре арасында Нух янына менүчеләр булган, диләр. Имеш тә ул кешенең ниятен өеннән чыккан чакта ук белеп тора, шуңа карап аңа йә ярдәм кулы суза, йә юлына киртә кора. Тик бу хакта авылда моның ничек булганлыгын беркемнең дә кистереп сөйләгәне юк. Барысы да серле томанга төрелгән, ә томан һаман таралмый да таралмый... +Нухның кире кагуы +Төшке ашны ашагач, Тургай беркем белән дә сөйләшеп тормыйча ишегалдына чыкты. Аның яшерен уе бар, аны беркемгә дә әйтергә ярамый иде. Берүзе кузгалырга әзрәк шикләндерә шикләндерүен. Акбайны ияртсәң, әйбәт булыр иде дә. Ул чакта өйдәгеләр сизәчәк, аны анда җибәрмәячәкләр. "Юк, Акбай, син калып тор инде", дип ул аның маңгаеннан сыпырды да абзарга керде, бозауның ияк астын кашыгач, тавык кетәгенә менеп китте. Бүген аңа көч күп кирәк булачак. Әнә, көрәшчеләр, юкка гына йомырка эчмиләр. Күкәй салып, оядан кытаклап чыгып килүче чуар тавык аңа каршы булды. Анда дүрт күкәй ята иде. Тургай җырлыйҗырлый ояга үрелде: +Җәйгә чыксам, арбам бар, +Кышка керсәм, чанам бар. +Берне алам, икене алам, +Өчне алырга чамам бар. +Аның ике йомырканы эчеп җибәргәнен чуар тавык, кытаклавыннан туктап, башын кыйгайтып карап торды. Йомыркаларның буш кабыгын тавыкның алдына ыргытты да төшеп сызды. Артык тоткарланырга ярамый, тизрәк барырга кирәк иде. Инде әллә ничә көннәр шушы уй аның эчендә ут кебек йөрде. Йоклаганда Нух тавы кат-кат төшләренә керде, берсендә Тургайны үзенә чакырды хәтта. Болай булгач, ул аны мөгаен борып җибәрмәячәк. Нух аны кабул итсә, кайчан да булса халык җыелып, таудан таш чыгарып, Гөлбакчага бөтен кешеләр сыеп бетәрлек хансарай салырлар иде! Асылмалы бакча да ясарлар иде. Һәркемгә сихәтлек, көч иңәр иде! Барлык халык рәхмәт укыр иде! +Тургай авыл башыннан чыкканда, бүрек кадәр бер кара болыттан гайре нәрсә күренмәде. Гәүдәсе җиңел, иңнәренә канат үскәндәй тоелды. Ул тауга таба бөтен көченә йөгерергә тотынды. +Ул башын күтәреп Нухка карый, аның кояшта елтыраган маңгаеннан миһербанлык билгеләре эзли, әмма берни дә аера алмый. Күңелендә шик уяна башлый. Тик ул аны бик тиз юкка чыгара. Ни булса да бүген менәчәк инде ул анда. Әле бит тауның яртысына да җитмәде. +Тау текәләнгәч, йөгерә алмады. Аннары аркасын кояш бик нык көйдерә башлады, көн бөркүләнде. Кай арада теге бүрек кадәр болыт ярты күк йөзен каплап алган, аннан тавышсыз гына яшен телләренең җиргә сузылып-сузылып алганы күренгәләде. Тургайның күңеленә шом йөгерде. Дөньяны күтәреп сайраган чикерткәләр дә, кош тавышлары да тынып калды. Хәтта җил дә каядыр кереп качкан! Бу бик сәер тынлык иде. Тургайның адымнары акрынайды, ул авылга таба борылып карады. Авыл да бик еракта калган. Ул үзен япа-ялгыз итеп тойды һәм Нухка карады. Аның маңгае шом уятты. Шулчак кара болыт кояшны каплады, тирә-юньдәге бөтен нәрсәгә куе күләгә ятты... +Тургай йөрәгенең дөп-дөп тибүен ишетте. Аяклары атларга теләмәде, нәрсәдер шикләндерә иде. Их, Акбайны алган булсам, дип үкенеп уйлап куйды ул. Әллә Нух ачуланганмы? Тургай, соңгы көчен җыеп, югарыга атлады, ләкин әллә ни ерак китә алмады. Күзләрне чагылдырып яшен яшьнәде һәм күк йөзен урталай ярган шикелле көчле чытырдау ишетелде, тавышы болытлар өстеннән төрле якка дөбер-дөбер таралды. Юлның уң ягындагы агачлыкның яшен яшьнәгәндә япякты булып күренгән аскы өлешләре кап-кара булып калды. Аннан әллә нинди куркыныч нәрсәләр килеп чыгар төсле тоелды. Тургай югарыга омтылды, әмма аяклары аңа буйсынырга теләмәде. Җил дә көчәеп китте. Агачлар төрле якка чайкала, биек үләннәрнең сабаклары җиргә ята. Бөтен нәрсә урыныннан купмас өчен җил белән тартыша. Каршы яктан кара тузан булып һавага күтәрелгән өермә, "ә" дигәнче килеп җитеп, Тургайның башындагы чүпрәк кепкасын очырып алып китте. Олыларның Нух тавына менмәгез, өермә алып китәр, зәхмәт сугар дигән кисәтүләре исенә төшеп, куркуын тагын да көчәйтте. Шулай да ул әле һаман югарыга үрмәләде. Тагын берничә мәртәбә нәкъ баш очында яшен уйнап, күк күкрәгәч, шаулап яңгыр яварга тотынды. Яңгыр тамчылары шундый эре, салкын иде. Тургай юл читендәге куе ботаклы юкә төбенә кереп чүгәләде. Яңгырның болай чиләкләп койганын, җилнең бу кадәр котырганын, агач яфракларының җил белән тартышып бу кадәр шыбырдашканын аның күргәне юк иде. +Юлдан кызыл балчыклы гөрләвек шаулап ага, төрле чүп-чарны, агач яфракларын ияртеп, гопыр-гопыр түбәнгә алып китә. Яшен аны сугу өчен шулай кыланадыр кебек тоелды. Күк чытырдап шартлаган саен күзләрен йомды, тын алудан туктап, яшеннең китереп сугуын калтыранып көтте. Тургай, кулы белән юкә ботагын аскарак каерып, тау түбәсенә карады. Ялт-йолт уйнаган яшен Нух маңгаен куркыныч итеп кинәт-кинәт яктыртып ала, яктырганда маңгай калтыранып куя... Тора-бара яңгыр бераз кимеде, ә җил тынычланырга уйлап та карамады. Ул менәсе юлга ниндидер агачның зур гына ботагы сынып төште. Тургай чүгәләгән җирдән ерак та түгел коры яфраклар астыннан кара елан килеп чыкты. Ул коты очып сикереп торды. Бер корыган ботакны сындырып кулына тотканда, елан кабат яфраклар астына кереп юк булды. Тургайның башка түзәрлеге калмады, ул күкрәген яндырып, күз яшьләренең күтәрелүен сизде һәм, гөрләвекне ерып чыгып, үлән өстеннән түбәнгә - авылга таба йөгерергә тотынды. Тик үлән биек һәм юеш булганлыктан, лайлы тайгак юлга чыгарга мәҗбүр булды. Сындырып алган таягын кысыбрак тотты, чөнки агач арасыннан әллә нинди куркыныч җан ияләре аңа ташланыр кебек тоелды. Тургай яшенне дә, күк күкрәүне дә, яңгыр яуганны да сизмәскә тырышып йөгерде дә йөгерде. Кинәт аягы ләмнән таеп китеп, алга сөрлекте һәм тезе белән тәгәрмәч эзенә баткан очлы ташка, куллары белән юл читендәге шайтан таягына килеп төште. Тезенең, кулларының авыртуына түзә алмыйча, кычкырып елап җибәрде. Тургай көч-хәл белән торды, инде йөгермәде, акрын гына атлавын дәвам итте һәм туктаусыз елады, күз яшьләрен яңгыр тамчылары битеннән юды, алар тозлы булып авызына керде. Ул үзен кызганып елады. +Яңгыр басыла төште, авыл һаман якынайды, ул якынайган саен, үзен кызганып елавы тиргәү-ачулануга әйләнә барды. Тургай үзенә-үзе үртәлде. Иптәш малайлары алдында гына әллә кем икән ич ул. Үзе генә калса, кулыннан берни дә килми икән. Авылга якынлашканда, бу юеш, пычранган киемнәр белән ничек өйгә кайтып керәчәген күз алдына китерде һәм ни өчен бүген шушы хәлгә төшүен аңлады. Нух тавы юкка гына ачуланмаган аңа. Ул бит тауга барасын өйдәгеләргә әйтмичә, яшерен генә китте. Менә шуның өчен җәза бу. Әле кайткач әтисеннән дә эләгәчәк. Алар инде аны дөнья бетереп, әллә кайлардан эзлиләрдер. Теге чакта арышлар эчендә адашкач, бөтен авыл эзләргә чыккан иде бит. Бу хакта уйлаган саен, аның башы катты, җилкәләренә авыр йөк салгандай, гәүдәсе авырайды. +Яңгыр инде туктады, яшен дә дөберди-дөберди Болынкыр ягына китте. Тургай Ыкка төшеп, аяк-кулларын, битләрен юды, күлмәген чистартты. Башта өйдәгеләргә кая барганын әйтмәскә дә уйлаган иде дә, аннары ул уеннан кайтты, тагын бер мәртәбә алдакчы булып калырга теләмәде. Дөресен сөйләп бирергә һәм гафу үтенергә кирәк. Әтисе нишләтсә дә риза иде ул. Кешеләрне гел сөендереп йөргән була. Ә менә бүген үзенең иң якын кешеләренә күпме борчу китергәндер. Әтисе бер якка, әнисе икенче якка чыгып китеп эзләгәннәрдер. Әбисе, яңгыр яуганда түзә алмыйча капка төбенә басып, Тургайны көткәндер. Тургай өчен хафаланудан бабасының йөрәге авыртып, туктаусыз дару эчкәндер. Ишекне ачуга ук борынына йөрәк даруы исе ярып керде. +- И, улкаем, кайларда югалдың?! - дип әнисе елый-елый кочаклап алуга, Тургай күпме генә түзәргә тырышса да, булдыра алмады, тавышсыз гына елап җибәрде. +- Аллага шөкер, исән икәнсең! - дип бабасы белән әбисе аны аркасыннан сөйде. +Әтисенең йөзе кырыс иде. +- Кайда йөрдең? - диде ул усал итеп. +- Нух тавына... менгәнием... - диде Тургай еламаска тырышып. +- Ник безгә әйтмәдең? +Тургай бусына җавап бирә алмады, әнисе аны тизрәк шифоньер янына алып китте, өстенә коры киемнәрен кидерде. Әтисе бик озак ни әйтергә белмичә баш чайкап торды. Тургай бөтен гаепнең үзендә икәнен белә, әлбәттә. +- Яңадан болай эшләмим... - диде ул башын аска игән килеш - Гафу итегез... +Берсе дә "ярар, гафу итәбез", димәде. Ул бераз басып торгач, аларның борчулы йөзләрен күрмәс өчен акрын гына үзенең диванына барып ятты. Шаян сикереп менеп, аның куенына керде. Ул шундый йомшак, җылы иде. Тургай үз-үзенә ант итте: яңадан өйдәгеләргә әйтмичә беркайчан да мондый хәвефле җирләргә бармаячак ул. Шушы антын бирүгә, тирән йокыга талды... +Аяз абый +Иртәгә сабантуй дигән көнне кич кояш баеп, күктә беренче йолдызлар Тургайга шаярып күз кыскач, ишектән култык таякларына таянган бер абзый килеп керде. Яшел түбәтәй, вак шакмаклы зәңгәрсу күлмәк, кара чалбар кигән кечкенә гәүдәле бу кешене күрүгә, Тургай куркып киткәндәй булса да, аның елмаеп-көлеп сәлам бирүен күргәч, куркуы шундук юкка чыкты. +- О-о, Аяз, рәхим ит, Казакъстан кунагы! - дип өйдәгеләр бөтенесе берьюлы аны урап алдылар, күтәрә язып түргә утырттылар. +Аяз абыйның киң маңгаеннан, коңгырт күзләреннән әллә нинди җылылык бөркелә иде. Култык таягы белән бергә аның кулында бер букча да булган икән. Ул Тургайны үзе янына чакырды да, букчасыннан рәсем ясау өчен альбом, бик күп карандашлы фломастер бирде. Букчага әбисе белән бабасына да, әтисе белән әнисенә дә төрлетөрле бүләкләр салынган булып чыкты. Аларны өләшкәч, Аяз абый альбомның беренче битенә әллә кай арада гына Нух тавын, шул тау алдында атка атланган, башына шлем кигән, кулына сөңге тоткан җайдак рәсеме ясады. Рәсемне кулдан-кулга йөртеп карадылар, бу малай сиңа охшаган бит, дип Тургайга күрсәттеләр. Аязның яшь чактагы кебек рәсем ясау осталыгына сокландылар. Өлкәннәр табын янында туйганчы гөрләштеләр, яшь чакларын искә төшерделәр, туктаусыз көлештеләр. Тургай аларның сүзләреннән Аяз абыйның гомере буе шахтада эшләгәнлеген, шунда ташкүмер басып, үлемнән көч-хәл белән котылганлыгын, җәй саен гаиләсе белән авылга кунакка кайтуын белде. Кунак китәргә кузгала башлаганда гына, Галимҗан абый килеп керде. Ул кулындагы ике букчаның берсен Тургайның әнисенә сузды: +- Бер атна сагаладым, тәки бүген эләктердем бит, - диде ул мактангандай итеп. - Җәен ите. Тургайга ашатсаң, бер көндә бер сантиметр үсәчәк. +Инде аның янына килеп баскан Тургайның яратып башыннан сыпырды, иңбашыннан кагып куйды. Аяз абый белән иртүк күрешкән булган, аның монда кереп киткәнен күреп калган икән. +- Сиңа җәеннең башын алып кердем, - диде Галимҗан абый аңа мөрәҗәгать итеп. - Сиңа ризык булырга дип капкандыр ул минем кармакка. +Галимҗан абый букчаны идәнгә куйды да җәен башын ике мыегыннан күтәреп алып, барысына да күрсәтте. Бу кадәр зур балыкны Тургайның беренче күрүе иде һәм ул аның коточкыч олы авызына, борын тишекләренә, күзләренә хәйран калып карады. Аннары әтисе белән бабасы ике кунакны берьюлы озатырга чыгып киттеләр. +Тургай Аяз абыйсының альбомы белән фломастерын янәшәсенә куеп йокларга ятты. Тизрәк йоклап, сабантуй иртәсен тизрәк каршылау уе белән күзләрен йомды, йоклагандагы кебек озын-озын итеп сулады, әмма йокы нишләптер читтә йөрде. Тургайның тынычланып җитмәгәнлеген сизә иде бугай ул. Әнә өч мәртәбә телефон шалтырады, Мәскәүдәге туганнары, теге шәһәрдәге Сабира апалары, Украинадан Фәндүс абзыйлары бәйрәм белән котладылар, әниләренең аларга кат-кат рәхмәт әйткәне ишетелде. Капка төбендә Аяз абыйсы белән әтисе бер-берсеннән һаман аерыла алмыйлар, сөйләшеп сүзләре бетми. Кош сайраган тавышлар белән кушылып, бу, агач яфраклары талгын җилдә лепердәгәндәй, тоташ бер рәхәт бәйрәм сәламләвенә әверелә. Сабантуй инде килеп җиткән, җирләргә, күкләргә тулган, күңелләрне мөлдерәтеп гөрли, көйли, җырлый, башка нәрсә хакында уйларга да ирек бирми. Тургайның йомшак мамык ояга төрелгән кош балаларын күп мәртәбәләр күргәне, аларга тын да алмыйча сокланып карап торганы бар. Ул үзен дә менә хәзер оядагы кош баласыдай сабантуйның дәртле, җылы һәм серле кочагында кебек итеп тойды. Тик кош балаларыннан аермалы буларак, аның оясының иге дә, чиге дә юк, аның түшәлгән мамыгы күренмәсә дә, ул искиткеч җылы, могҗизаи иркен иде. Анда: авылның барлык кешеләре, кайткан кунаклар гына түгел, бөтен дөнья, әллә нинди рәшәле офыклар, бер-берсен алыштырып торучы серле күренешләр, аккан сулар, искән җилләр, һавада йөзгән болытлар, ул болытлардан яуган карлар-яңгырлар, урман-кырлар, кошлар һәм адәм балалары сузган җырлар... Якынлашып килүче сабантуй үзенең күренмәс нәфис бармаклары белән аның керфекләрен йомдырды, әнисе кыяфәтенә кереп, җылы иреннәре белән битләреннән үпте, татлы йокыга салып, аны тибрәтергә кереште. Тик боларын Тургай үзе сизми иде инде... +Көрәш +Көрәш башлануын хәбәр иттеләр. Малайлар дәррәү шунда йөгерделәр. Көрәшне карап торуы бик тә кызык иде. Җиңгән беренә зуррак малайны кертәләр, зуррагы җиңә дә, аны тагын зуррагы белән көрәштерәләр. Малайларның бил алышканын караса да, Тургай багана төбенә бәйләнгән сарыкны да кызганды. Аны көрәш батырына бирәчәкләрен ул белә иде инде. Сарык әлсерәгән борынын сары чәчәкле үләнгә төрткән дә эчен дерелдәтеп еш-еш сулыш ала. Әгәр бәйләнмәгән булса, ул бу үләнне рәхәтләнеп ашар иде дә, бәйләнгәч, куркадыр, бу кадәр халык уртасында кая килеп эләккәнен дә аңламыйдыр бичара. Көрәш оештырып йөрүче, беләгенә кызыл тасма бәйләгән Әнвәр абыйлары алар янына килде. +- Әйдәгез, егетләр, көрәшкә чыгыгыз! +Малайлар бер-берләренә караштылар, берсенең дә сикереп чыгасы килмәде. +- Җиңгән кешегә менә шушы бүләк булачак, - дип ул кулындагы катыргы тартмадан алып, матур машина күрсәтте. Әллә кай төшен борып чирәмгә куйган иде, машинаның утлары кабынды, тәгәрмәчләре әйләнде, эченнән татарча бию көе яңгырады. Моны күргәч, малайларның күзләре ут булып янды. +- Мин чыгам, - диде Фаил. Аңа Зөлфәт иярде. +Менә алар билләренә сөлгеләр салып көрәшергә тотынды. Тик берни дә эшли алмадылар, сөлгеләрен тоткан килеш, башларын җилкәләренә куеп йөрделәрйөрделәр дә икесе берьюлы егылып киттеләр. +- Сөлге белән билегездән кысып күтәрегез дә җиргә сырт белән салыгыз, - дип Әнвәр абый бик нык кыстый башлагач, Фаил Зөлфәтнең билен ару гына кысып китерде, ләкин күтәрә алмады, тагын егылып киттеләр. Пых-пых килеп, кызарынып-бүртенеп беткәч, Фаил Зөлфәтне еккан кебек итте, өстенә ныгытып ауды. Зөлфәт акрын гына торды да, сөлгесен селтәп ташлады һәм тешсез авызын күтәреп, ачы итеп кычкырып еларга тотынды. Ул елаганга бөтен мәйдан халкы көлә башлады. Әтисе йөгереп килеп Зөлфәтне күтәреп алып чыгып китте. Фаил күкрәген киереп, йөзен кояшка табарак юнәлтеп, "тагын кайсыгызның башына җитим?" дигән кыяфәттә басып калды. Шулчак беркем чакырмаса да, Мансур аның каршына йөгереп чыкты. Әнвәр абый, "молодец", дип аңа сөлге тоттырды. Мансурның, күрәсең, көрәшеп караганы булгандыр (әтисе көрәшче бит), Бүсмәнне сыдырып китерде дә, алып та бәрде. Мәйдан шау-гөр килде, шаулатып кул чаптылар. Фаилгә бүләк итеп бизәкле кружка бирделәр. Шунда Тургай үзләреннән биш-алты адым гына арада әнисе белән торучы Сөмбелне күреп алды. Ул бик матур сары күлмәктән, киң читле ак эшләпәдән иде. Сөмбел аңа карап елмайды, Тургай кулын болгады. Янына барып, кесәсендәге берәр тәмлүшкәне бирим, дип уйлап та бетерә алмады, Әнвәр абый аны җитәкләп Мансур янына алып килде, кулына сөлге тоттырды. +- Кайсыгыз җиңә - машина шуңа булачак, - дигәч, сыбызгысын черелдәтеп, көрәшергә сигнал бирде. +Алар олыларга охшатып, көлешә-көлешә бер-берсенә кул бирделәр дә, сөлгеләрен билләренә салып көрәшә башладылар. "Кысыгыз, сөлге белән кысыгыз!" дип өйрәтте алар тирәсендә йөрүче Әнвәр абый. Мансур китереп тоту белән Тургай аның үзеннән күпкә көчле икәнен сизде. Аның күзенә генә карап торучы, ни әйтсә шуны үтәүче Мансур түгел иде бу. Җен кебек көчле икән ләбаса. Мансур аның билен, кабыргаларын шундый итеп кысты, аларның авыртуына тын алырлык та рәт калмады. Әгәр тагын бераз шушылай кысса, Тургай хәлсезләнеп тезләнәчәк иде. Шуңа күрә ул да сөлгесен көчәнеп үзенә таба тартырга кереште. Тик Мансур, сырты кычыткан бозау кебек, гәүдәсен әле бер якка, әле икенче якка уйната башлады. Болай иткәч, Тургайның сөлгесе аның биленнән ычкынып, аркасына шуды, ә өстән берничек тә кысып булмый. Тургай җиңә алмаячак иде. Ләкин ул сөлгесен ташлап мәйданнан чыгып китәргә оялды. Янәшәсендә генә бабасы, әтисе, тагын әллә кемнәр, "Тургай, бирешмә!" дип кычкырып торганда, ничек шулай итәсең ди. Шулчак Мансур аны уңга-сулга чайкалдырырга тотынды, бер аягы белән чалды да Тургайны артка этеп екты, дык итеп күкрәгенә ятты. +- Аяк чалды, аяк чалды, ярамый! - дип гөр килде мәйдан халкы. +- Хәрәмләшмә, ник хәрәмләшәсең?! - дип Мансурга төртеп күрсәтте кемнәрдер. +Тик ул аларның әйткәнен колагына да элмәде, тагын өч мәртәбә Тургайны аяк чалып екты. +- Туктат көрәшне, Тургай җиңгән саналырга тиеш! +- Тегесен мәйданнан чыгарырга кирәк! - дип Әнвәр абыйлары янына әллә кемнәр ярсып керде. +Шабыр тиргә баткан хәлдә икәүләшеп еш-еш сулап басып торганда, Шүкә дә Мансурның борын төбеннән йодрыгын болгап үтте. Үз хәлләре хәл булса да, багана төбендәге сарыкка күзе төшкән саен, аны кызганудан Тургайның йөрәге кысылып куйды. Ул, бичара, муенына бәйләгән бавын туктаусыз дылык-дылык тарта, су эчәсе килүдән борын тирәләре кара көйгән... +Әнвәр абыйлары, ярсулы тавышларга игътибар итмәстән, аларны кабат көрәштерә башлады. +- Соңгы мәртәбә бил алышасыз, малайлар! - дип кисәтеп тә куйды. +Алар тагын бер-берсен этә-төртә йөрергә керештеләр. Тургайның кроссовка эченә ниндидер очлы нәрсә - әллә таш, әллә пыяла кисәге кергән, табан астын пычак белән кискәндәй авырттыра иде. Ул авыртудан кычкырып җибәрмәс өчен тешләрен кысты, сусаудан тешенең аңкавына ябышканын сизде, кояш аларны юри сынагандай тагын да рәхимсезрәк кыздырды, икесенең дә хәле беткән, сулышлары гыжлап чыга. Табан астының авыртуына түземе бетеп, ул инде көрәшүдән туктарга дигән уйга килгән иде. Барыбер җиңеп булмаячак. Шулчак Мансур, аяк чалмакчы булып, аның әлеге авырткан аягына уң яктан китереп бәрде. Тургай ыңгырашып куйды, аның котырып ачуы чыкты. Чалырга ярамаганын белә торып, ник шулай кылана ул?! Мансурның җилкәсе аша Тургайга әтисе белән бабасының, Галимҗан абыйсының, Рөстәмнәрнең, Фаилләрнең, Камбәр, Аяз абыйларының, тагын әллә кемнәрнең таныш йөзләре чагылып ала. Ә Сөмбел, аяк очларына басып, аңа таба кулларын сузган... Тургайның бөтен гәүдәсеннән рәхәт җылы сыйпап үтте. Хәзер инде ул үлсә дә мәйданны ташлый алмаячагын сизде һәм, тагын бер ыргылыш ясап, Мансурның билен алмакчы булды. Тик Мансур аны элеккедән дә ныграк кыса башлады. Билләрен әле берсе, әле икенчесе тартып китерде. Көрәшә торгач, алар тигезлек югалтып, кырын барып төштеләр. Кызулары шул кадәр җиткән иде, үлән өстендә тәгәрәшергә тотындылар. Әле Мансур Тургай өстенә чыкты, әле Тургай аны күкрәге белән җиргә кысты. +- Җитте, җитте, әтәчләр! - дип, Әнвәр абыйлары аермакчы булса да, берсе дә аны тыңламады, җиңүче рәвешендә өстә каласы килеп, һаман тартыштылар. Ниһаять, сүз берләшкәндәй, сикереп тордылар да, Әнвәр абыйларының сыбызгы сызгыртуын да көтмәстән, борыннарын лышык-лышык тартып, бер-берсенә омтылдылар. Мәйдан халкы туктаусыз "Тургай, Тургай!" дип кычкыра иде. Мансурның ачудан кара коелган йөзе елаган кыяфәткә керде, Тургай биленең аяусыз кысылып торуын сизде. Мансурга ирек бирергә ярамый иде. Ул тирән итеп сулыш алды, баягы рәхәт җылының сулышы белән бергә эченә ургылып керүен, кул-аякларына йөгерүен тойды. Мансурның билен кинәт үзенә тартты да, кысып алып гәүдәсен югары күтәрде. Мәйдан "ах" итте. Бөтен нәрсә бер мизгелгә туктап, тораташ катып калган шикелле булды. +- Сыртына сал, ат! - дип мең авыз төрле яктан кычкырды. +Табан астындагы утлы күмер һаман тирәнгәрәк керде... Тургай чайкалдырып алды да, Мансурны дөпелдәтеп сыртына салды. Моны ничек шулай эшли алуын ул үзе дә аңламады, моны ниндидер бер көч эшләде кебек... +Мәйдан гөр килде, аңа нинди генә мактау сүзләре яңгырамады! Әтиләреннән башлап, барлык туган-тумача, танышлар, бөтенләй таныш булмаганнар аркасыннан сөйделәр, батыр икәнсең, булдырдың, диделәр. Сөмбел дә утыргычка ук менеп баскан, үзе туп кебек туктаусыз сикергәли, нидер кычкыра-кычкыра кулларын чәбәкли иде. Тургай бу тамашага рәхәтләнеп, онытылып карап торды. Күпмедер вакыттан гына ул янәшәсендә кып-кызыл булып, башын аска иеп басып торган Мансурга борылып карады һәм аны чын күңеленнән кызганып куйды. Ничек ярдәм итәргә белмәде, аптырагач кулын аның җилкәсенә салды. Шуңа Мансурның йөзе ачылып китте. Тургайга теге матур итеп бию көе чыгаручы машинаны, Мансурга көмеш читле бәләкәй түгәрәк көзге бирделәр. Тургай белән көрәшергә бик зур гәүдәле малай чыкты һәм ул малай аны селтәп кенә салды. Ләкин бу җиңелү түгел иде инде. Моны Тургай үзе дә, мәйдан халкы да шулай кабул итте. Егылган җиреннән торуга, аны Мансур култыклап алды, мәйдан читендә Рөстәм, Зөлфәт, Фаил, Риф каршылады. Шәп көрәштегез, дип икесен дә туйганчы мактадылар. Тургай аларның мактауларына игътибар да итмәде, ул күзе белән Сөмбелне эзләде. +Уртак уен +Тургай Сөмбелнең шушы тирәдән әллә ни ерак булмаска тиешлеген чамалый иде. Шуңа күрә малайларга "хәзер киләм", дип кызу-кызу китеп барды. Ничә адым атларга өлгергәндер, Сөмбел белән маңгайга маңгай бәрелешә язып туктап калдылар. Кызның әнисе Хәнифә апа да килеп җитте. +- Нихәл, көрәшче егет? - шулай дип ул Тургайның кулын кысты. - Кызым, син дә күреш. +Сөмбел сусыл калын иреннәрен ачыйм микән, юк микән дигәндәй мимылдатып торды да, ак тешләрен күрсәтеп елмайды, ике бите алмадай кып-кызыл булды. +- Исс-әнме... - диде ул, нечкә бармакларын Тургайга сузып. +Тургай аның кулын кысты, алмакчы булып тартылса да, җибәрмичә шактый тотты. +- Минем күлмәгем матурмы? - дип сорады Сөмбел. +- Эшләпәң матуррак, - диде Тургай. +- Ә күлмәгем? +- Сары матур, сары матур, сары матур сайласаң, - диде Тургай көлемсерәп. +Шунда ниндидер кунаклар Сөмбелнең әнисен үзләре янына чакыра башладылар. Сөмбел бер әнисенә, бер Тургайга тартылды. Аннары сары күлмәгенең кесәсеннән бер бәләкәй тарак чыгарып, Тургайның кулына тоттырды һәм шул минутта ук әнисе белән җитәкләшеп китеп тә барды. Тургай алар артыннан талпынып куйган иде дә туктап калды. Ничек Сөмбелгә иярмәк кирәк? Ул аларга беркем дә түгел ич. Шуңа күрә бөтен игътибарын мәйданга юнәлдерде. Ә анда ниләр генә юк! Карап кына бетер! Боларны бит яңадан беркайчан да күрә алмаячаксың. Әнә егетләр көрәшеп яталар. Аларга халыкның көч бирүен, хуплавын гына кара. Бөтенесе уйный кебек, ә бөтенесе чын. Көрәше дә уен, ә үзе шулкадәр һәркемнең күңелен әсир итә. +Малайлар, көрәшчеләрне шактый караганнан соң, халыкны ырып-ерып уң якка - чүлмәк ваткан җиргә юнәлделәр. Менә бу тамаша дисәң дә тамаша! Көч тә куясы юк. Ә үзе нинди кызык икән. Кеше кырына аркасы белән баса. Аның күзен бәйлиләр. Менә ул саллы колгасын тотып атлап китә. Ун адым атлый. Шуннан соң туктап борыла да, чүлмәккә таба атларга тотына, халык саный: бер, ике, өч, дүрт... Чүлмәкне ватам дип ул бөтенләй икенче якка каера, чүлмәк читтә кала. Менә ул туктый һәм, колгасы белән коточкыч кизәнеп, җиргә китереп суга! Җир селкенеп куйгандай була, халык рәхәтләнеп көлә. Чүлмәк ватылган тавышны ишетмәгәч, кабат китереп суга, әмма чүлмәк ике-өч метр читтә аны мәсхәрәләп көлеп утыра. И интектеләр, и интектеләр - берсе дә вата алмады. Шулчак ашыкмый-кабаланмый гына Сөмбелнең әнисе Хәнифә апа чыкты. Тургай карашы белән Сөмбелне күпме генә эзләсә дә күрә алмады. Күзләрен бәйләүгә, Хәнифә апа башкалар кебек калтыранып, туктый-туктый адымнарын санап та тормады. Җәһәт-җәһәт кенә тиешле адымнарын атлап китте, кырт борылды һәм чүлмәккә туп-туры килә башлады. "Күрә бу, күрә!" дип кычкырышты кемнәрдер. Аның яулыгын тикшереп карадылар, тагын да кысыбрак бәйләделәр. Менә ул чүлмәккә килеп җитә язды. Колгасын өскә күтәрде, бер генә мизгелгә туктап калды. Мәйданның сабыры бетте: +- Бәр, бәр тизрәк! - дип кычкырды кемнәрдер буылып. +- Көлгә әйләндер! - дип өстәделәр башкалар, Хәнифә апага көч биреп. +Ул шартлатып бер генә сукты. Чүлмәк мең кисәккә чәрдәкләнеп чәчелде. Мәйдан шау-гөр килде, кунак хатыны күрмәгәнне күрсәтте! дип куаныштылар, елгыррак ир-атлар аны күтәреп чөймәкче дә булганнар иде, Хәнифә апа үзенә кагылдырмады. Самоварны аңа бирделәр. Микрофоннан әйттеләр: унсигез кеше чүлмәкне ватмакчы булып караган, берсе дә булдыра алмаган, шуңа сабантуйның иң абруйлы бүләкләреннән берсе - Камчаткадан ук Камбәр алып кайткан самовар бирелә, диделәр. Шунда бөтен мәйданны шаккатырып, Камбәр абый Хәнифә апаның бит очыннан үбеп алды. Анысына чүлмәк ваткандагыдан да ныграк кул чаптылар. +Аннары йомырка салынган агач кашыкны капкан килеш узышу уены башланды. Мәйданга ун кеше чакырдылар. +- Әнә, әнә минем Америкадан кайткан җизни дә керде, - дип кычкырды Мансур. +- Кайсысы? +- Әнә арада иң озын нечкәсе. +- Исеме ничек җизнәңнең? - дип сорады Фаил. +- Джон. Джон исемле ул. +Американ җиңсез буйлы әйбер кигән, кулларын сары йон баскан иде. +- Синең Джон җизнәң гел йон гына икән, - дип көлде Фаил. +Бу ярышны караганда, көлә-көлә малайларның эчләре катып бетте. Йомырканың чи икәнлеген, кашыктан төшсә ватылачагын уенны оештыручы алдан ук әйтеп куйды. Унлап кеше - ирләр дә, хатыннар да бергә тезелеп бастылар, кашыкларына йомыркалар салып, авызларына каптылар. Куллар белән тотарга ярамый, йомыркасын кулы белән тотучылар уеннан чыгарылачак, дип кисәтте алып баручы. Йомырканы төшермичә алдан килүчеләргә бүләк биреләчәге әйтелде. Менә команда яңгырады: +- Бер, ике, өч! +Авызларын алга сузып, тезләрен бөкләп, аякларын шудыра-шудыра гына атлап, барысы да кузгалдылар. Тик берсе дә кызулый алмады: зуррак итеп атлауга кашыктагы йомырка сикерергә тотына икән. Һәрберсенең күзе кашыктагы йомыркада. Кайсылары йомырка төшсә-нитсә, тотарга дип ике учын сузып бара. Иң кызыгы Джон иде. Бүләкләр бәйләгән колгалардан әз генә кыскарак гәүдәсен ул кәкрәйтеп, билен артка, ияген алга чыгарды. Үтә нык тырышканлыктан, сары йон баскан кулларын ике якка сузган, нәрсәдер умырып алырга җыенгандай, ун бармагы ун якка тырпайган. Аның озын аяклары башкалар кебек шудырып вак-вак кына атлый алмый, олы итеп бер адым ясауга кашыктагы йомырка өскә сикерә. Ул сикергән саен тамак төбеннән "хын, хын, хын" дигән сәер тавыш чыга. Бер шаяны шунда мәйдан яңгыратып сорап куя: +- Ни ди ул, җәмәгать? +- "Йон, йон!" ди бит. +- Йомыркада йон үсмәгәнне белми микәнни? +- Татар тавыгының йомыркасы әмерикәнекенең кәҗә маен чыгарамы? +- Татар кашыгы авызын ничек бүлтәйткән! +Халык шау-гөр килә, көлешә, кызык итеп кул чаба. Американның кыланмышыннан көлмәскә тырышып шактый түзсә дә, Тургайның түземе сынды: эченнән "ыһһыды-ы!" дигән көчәнүле көлү тавышы бәреп чыкты һәм дулкын-дулкын кабык өстеннән кәтүкләр тәгәрәткән төсле тылсымлы авазларга меңнәрчә кеше буйсынып көләргә тотынды. Джонның кашык өстендә "төшәм-төшәм" дигәндәй сикергәләп барган йомыркасы төшеп тә китте. Моны күргәч, Тургай тагын да ныграк гөлдерәп көлә башлады. Халык меңнәрчә авыз белән тагын аның көлүенә кушылды. Джон туктап, әле буш кашыгына, әле аяк астына төшеп ватылган йомыркасына карап тора иде. Тургайга янәшәсендәге малайлар да, олылар да "тагын бер генә көл инде", дип ялынырга керештеләр. Ләкин Тургайның кабат көләсе килмәде. Уенны алып баручы Саҗидә апа Джонның кашыгына исән йомырка китереп салды. Иң соңгы кеше булып килсә дә, аңа бик матур борынгы сөлге бирделәр. Джон сөлгене күкрәгенә кысты да, җиргә тигерә язып, башын өч мәртәбә иде, халыкка рәхмәт әйтте. +Катыктан акча эзләргә башта беркем дә чыгарга теләмәде. Шактый тирән табакка куе катык салдылар, шуңа ун сумлык тимер акча ташлап, уклау белән бик нык болгаттылар. Кем акчаны авызы белән эзләп таба, шул кешегә сок чыгара торган машина биреләчәк, дип бүләкне күрсәтеп, шунда җиргә куйдылар. Нишләптер беркем дә тәвәккәлләмәде. Күп кыстый торгач, Тургайлар очында ялгызы яшәүче үзбәк Хәлил бабай чыкты. Ул күлмәген салып майкадан гына калды. Ике кулы белән җиргә таянып, сакал-мыеклары белән табакка чумды. Үзбәк колакларына тиклем катыкка күмелде, маңгае белән сөзеп, авызын табак читенең әле бер, әле икенче урынына төртте, теге тиенне шунда кысып китереп эләктермәкче булды. Ләкин катык куе, акча эткән саен читкә китә, авызга һич тә якынаймый иде, күрәсең. Тыны беткән саен, Хәлил бабай башын күтәреп пошкыргандай "пох" итте. Аның ап-ак катыкка баткан йөзенә, сакал-мыекларына карап, халык рәхәтләнеп көлде. Ул әз генә хәл ала да "бисмилла" дип тагын катыкка чума. Бик озак җәфаланса да, акчаны барыбер туры китерде. Тешләренә кысып чыгаргач, чирәмгә төкерде. Аңа катыгын сөртергә сөлге, аннан соң теге бүләкне бирделәр. Бабай сөенеп туймады, авызында булган биш сары тешен күрсәтеп елмайды. +Аннары ике төркемгә бүленеп, юан бауны һәр төркем үзенә таба тартты. Анысына Тургайлар да чыгып булышты, каршы якны сөйрәп алганда, үзләре чалкан барып төштеләр. Кара-каршы утырып, аякларын сузып таяк тартышу, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, баганага атланып, печән тутырылган капчык белән сугышу - тагын әллә нинди уеннар карадылар. +Картлар йөгерешенә чыгучы бабайлар шактый нык йөгерделәр. Карчыклар йөгерешендә йөзләре, куллары кипкән өрек җимеше төсенә кергән бер әби мәйданга килеп җиткәндә, әле тезләнде, әле торып басты, әмма йөгерүеннән туктамады. Мәйдан эченә ул дүрт аяклап үрмәләп керде. Әбинең иреннәре бөрелгән, тешсез авызыннан сулыш алганда мәче мырылдаган, гармун кычкырткан тавышлар чыга иде. +- Үләсең бит, Сәлимәтти, карап кына утырсаң, ни булган? - диде шунда йөгереп килеп җиткән медсестра Нәфисә. +- Гомерем буе йөгергәнне быел гына каласым юк! - диде әби гыжылдап сулый-сулый. +- Сиңа ничә яшь соң? - дип сорады кемдер. +- Ходай биргән яшемнең барысы да үземнеке, - диде әби, тешсез авызын чәпелдәтеп көлә-көлә. +Бу сабантуй бик кызык икән. Олыларның башка вакытта уйнап йөрергә вакытлары булмаганга ясыйлардыр моны, дип уйлады Тургай. Юкса шушы кадәр каударланып кайнашырлар идемени? +Дөньяның чите кайда? +Нух тавы туктаусыз Тургайның төшенә керә. Бу аны үзенә чакыруы инде. Ул анда беренче менгәндә, хансарай өчен таш сорамакчы булып ялгышты. Аны сорау өчен әле ныграк үсәргә кирәктер. Шуңа менгермәде. Хәзер Тургайга таудан көч алып төшсә - җитә. Ә ничек менәргә? Алгысынды инде ул менәм дип. Ник дисәң, җене гел үрти. Булдыра алмыйсың, ди, син җебегән, ди. Тургайны ул гел интектереп, эткәләп-төрткәләп кенә тора. Шуның аркасында әйбәт кенә барганда йә урындыкны аудара, йә өстәл почмагын эләктерә, йә чынаягындагы чәен түгә, берәр нәрсәне төшереп вата. Тимер-томыр белән уйный башласа, кулын бәрмичә, канатмыйча калмый, тезләрендәге яраларын да санап бетермәле түгел. Сине җенең кабаландыра, сабыррак бул, диләр әти-әниләре. Алай ансат кына сабыр булып булса ул. Җене "булдыра алмыйсың", дип үртәгән саен, яшерен теләге көчәйгәннәнкөчәя генә барды. Бүген ул һичшиксез Нух тавына менәчәк. — Кесәсенә йолдыз кыйпылчыгы белән Сөмбел биргән канатлы ат уенчыгын салып. Тарагын алмаска булды, югалтудан курыкты. Үзбәкстаннан кайткан Хәлил бабай күргән саен, Нух тавына барсаң, миңа янар чәчәк алып кайт, ди. Аны тану өчен кәгазьгә төреп үләннең үзен дә бирде. Яфраклары вак нарат энәләренә охшаган, сары чәчәкле үсемлек ул. Хәзер чәчәкләре коелып беткәндер, диде. Тауның иң биек урынына җитәрәк үсә, ди. Йөрәккә бик файдалы икән. Аны җыярга пакет та алды. Бабасының да йөрәге сау түгел, аңа да бик әйбәт булыр. +Ләкин Тургайны бер нәрсә бик тә борчый. Әти-әниләренә сезгә әйтмичә андый хәвефле җиргә бармам, дигән иде бит. Менә хәзер ничәмә-ничә көннәр нишләргә дә белми. Әйтсәң - җибәрмәячәкләр. Ә тауга менмичә кала алмый, ул бит аның өчен генә түгел, барлык кеше өчен кирәк. Өйдәгеләр янында үзен һәрвакыт гаепле сизә, хәтта битләре кызыша, тирләпләр чыга. Малайлар белән уйнаганда онытылып торса да үзе генә калуга, шул яшерен нияте кузгала, йокларга яткач та, иртән уянгач та тауга менүне һәм биргән антын уйлап, бик озак борчылып ята. Баш вата торгач, серен Мансурга чишәргә булды. +Бүген иртүк аларга барып, барысын да сөйләп бирде. Беркемгә дә, хәтта малайларга да аның кая киткәнен әйтмәскә кушты. Төштән соң сәгать өчләрдә кайтып җитмәсәм, әниләргә барып әйтерсең, диде. Мансур башын кашый-кашый сорап куйды: +- Нишләп баштук әйтмәдең, дисәләр? +- Онытканмын, диярсең. +Ул капкадан чыккач шактый басып торды, аннары урам уртасыннан башын аска игән килеш акрын гына атлады. Нишләптер өйдәгеләрнең берәрсенең арттан чыгып кычкыруын, туктатуын көтте. Сабантуй булган җирне үткәнче, артына борылып карый-карый, берәрсенең дәшүен көтеп атлады ул. Аннары адымнарын кызулатты, атлар чабып килгән юлга чыккач, бар көченә йөгерергә тотынды. Хәзер ул берәрсе арттан килеп туктата күрмәсен дип йөгерде. +Зәңгәр күктә ак сарык йоны төсле өем-өем болытлар йөзә. Җил дә арттан этеп кенә бара. Нишләптер кичә кич әнисенең "И минем хыялыем!" дигән сүзләре исенә төште. Тургай Нух тавына ничегрәк менәргә дип баш ватып ятканда, әнисе килде дә: +- Улым, ни уйлыйсың маңгайларыңны җыерып? - диде. +- Уйламыйм, - дип Тургай әнисенең муеныннан кочаклап алды. Әнисе шундый җылы иде, аңардан сөт, коймак, ипи исләре килде, йомшак чәчләре беләкләрен рәхәт итеп кытыклады. +- Әнием, синнән җан исе килә! +- Ни дидең, улым, кабатла әле? - диде әнисе. +- Синнән җан исе килә, - диде Тургай. +- Җанның исе булмый, җылысы гына була. +Тургай күзләрен кысып көлеп җибәрде һәм: +- Җан кайда соң ул? - дип сорады. +- Кешенең эчендә. Җан тәнне җылыта, тере итеп тота. +- Әнием, миңа синең яныңда шундый рәхәт, - диде ул пышылдап. - Син бөтен кешенең дә әнисе булсаң, аларга да рәхәт булыр иде, әйеме? +- И, минем хыялыем! - диде әнисе аның битләреннән, колакларыннан үбеп. +Әнисе исенә төшкәч, Тургайга тагын кыен булып китте. Тауга барасын аңа да әйтә алмады шул. Теге чакта сүз кузгаткач, әтисе мазут исе килеп торган йодрыгын бер генә селкеде борын төбендә. Ә аның шундый көчле буласы, тизрәк үсәсе килә. Ул үссәме? Ул үссә, әллә ниләр эшләр иде. Бөтенесен шаккатырыр иде. Малайларны гына түгел, олыларны да ияртер иде. Шүкәне дә тыяр иде. Шәмседоха әбигә, үзбәк бабайга өй салдырыр иде. Госман абзыйның күзен дәвалатыр иде. Хансарайны да истән чыгармас иде. +... Зәңгәрсу томан артыннан серле булып күренгән Нух маңгае аңа якынайган саен яктыра, ә тау текәләнә бара. Юл бөтенләй бетте. Тургай, эреле-ваклы ташлардан торган киртле урынга җиткәч, туктап хәл алырга булды. Кесәсендәге әйберләрен барлады, йолдыз кыйпылчыгын алып, Нух маңгаена карады һәм кыйпылчык сыры белән маңгай сырының төп-төгәл туры килүен күрде. Бу аны гаҗәпләндерде дә, шатлык та өстәде. Тургай тагын да дәртләнебрәк югарыга омтылды. Тау шулкадәр текәләнде, хәзер иелеп, ташларга таяна-таяна атларга, кайбер урыннарда үрмәләргә туры килде. Аяк астыннан ташлар кубып тәгәрәп киткәндә, тезләре дә бәрелде, сыдырылды, канады. Югарыда зәңгәр күк йөзе, ак болытлар һәм Нух маңгае. Тауның ике ягыннан сузылган урман да аста калды. Ул әледән-әле туктап ял итә, тау-таш арасында үскән чәчәкләр өстендә очучы бал кортлары, шөпшәләр гөжләвен, чикерткәләр черләвен тыңлый. Аның аяк астында кырмыскалар йөгерешә, мәтрүшкә сабагыннан үрмәләп менгән камка Тургайның иягенә тия язып очып китә. Күпме чебен-черки, кигәвен, Тургай аларны әрем сабагы белән куып кына тора. Сары бөгәлҗәннәрдән дә кызыгы юк. Алар биткә тия язып бер урында безелдәп торалар. "Ни кирәк?" ди Тургай көлеп. Китмиләр, безелдәүләрен дәвам итәләр. +Тургай артына борылып, аска карыйсы килсә дә, тыелды. Баш әйләнмәсен өчен алар малайлар белән тирәк, өянке кебек биек агачларга менгәндә дә аска карамыйлар. Аска карасаң, куркуың бар. Ул кузгалды. +Киртләнеп торган тагын бер урынны узгач, Нух маңгае аның каршында бөтен зурлыгы белән ачылды. Аларның чана шуа торган ындыр тавы кадәр бар икән бу! Авылдан караганда, кеше башы кебек кенә күренә үзе. Әле аңа менеп җитәргә тагын ике өй биеклеге ара бар. Тирә-юне гел ташлардан гына тора. Тургай чиләк зурлыгы бер түгәрәк ташка баскан иде, таш урыныннан кубып, сикерә-сикерә аска тәгәрәде. Аның коты очты. Яңадан һәр ташны селкетеп карамыйча аягын да басмады, кулы белән дә таянмады. Тагын ике генә, өч кенә талпынса, Нух маңгае янына менеп җитәчәк. Ул бүген Тургайны куркытмады, аңа күптәнге танышына караган кебек карады. Тагын берничә омтылуга, Нух маңгаеның янына ук килеп җитте. Сул ягында өстәл өсте кадәр генә тигез урын бар икән. Ташлары да ваграк, араларыннан мүк төсле кыска үлән дә чыккан. Тургай шунда үрмәләп менде. Ул шабыр тиргә баткан иде. Күлмәген салып, итәк очы белән тезенең канаган урынын сөртте. Ташларга кан тисә, Нухның яратмавы мөмкин ич. Аннары күлмәген читкәрәк куеп, җил очырып алып китмәсен өчен, көлчә шикелле юка таш белән бастырды. Аягүрә торырга курыкты. Тезләнеп ике кулына таянган килеш курка-курка гына Нух маңгаена карагач, тыны кысылып куйды. Менә ул күпме гомерләр аның котын да алып, үзенә чакырып та торган серле зат. Үзе түгәрәк, үзе саргылт көрән төстә, үзе ялтырый. Җил болытларны куып китереп, Нухның маңгаен яңгыр тамчылары белән юып тора, дип сөйли авыл халкы. Шулайдыр, болай ялтырап тормас иде. Аның тирәсендә болытларның куерганын Тургайның үзенең дә күп мәртәбәләр күргәне бар. +Күз урыны да бар бугай моның. Тургай йөзен якынрак китереп карады. Маңгайның таш-туфрактан чыгып торган мүкле җиреннән өстәрәк бар шул! Ике түгәрәк урын батынкыланып, каралыбрак тора. Уң яктагысында тары ярмасы кадәр генә ярык та бар. Ярыкта сәйләндәй су тамчысы ялтырый, тик ул агып чыгарга өлгерми, ташка дым булып җәелә. Шуңа күрә түгәрәкнең бусы тегесеннән караңгырак күренә. Кинәт ниндидер моң ишетелеп киткәндәй булды. Ул тын алудан туктады. Тагын, тагын, тагын... Әйтерсең лә күктән калай таз төбенә өч олы тамчы тамды... Аннары ул сизелер-сизелмәс кенә өзек-өзек көй булып колакларны иркәләп үтте. Әллә җилме бу? Ләкин көй маңгай ягыннан килә иде. Тургай маңгайның кул сузымы җитәрлек төшендә чәй калагы сыярлык кына түгәрәк тишек күреп алды. Әллә шуннан чыга иде инде ул моң? Кинәт ул Нух маңгаена акрын гына шуышып менеп килүче бер сары еланны күреп алды һәм ирексездән артка чигенде. Елан теге тишеккә шуып кереп тә китте һәм баягы моң да туктады. Тургай үзенең курыкмавына аптырады. Кулларына, аякларына ниндидер көч иңүен сизде. "Менә мин тау башында!" - дип кычкырасы килде аның. Ул акрын гына тора башлады. Тезләрен кузгатып аягүрә басуга, каршысындагы күренештән башы әйләнеп китте. Ах, бу нинди сихри манзара?! Әллә ул күкнең җиденче катындамы?! Ничек еракта, аста калган бөтенесе! Ул ничек шушы кадәр югары күтәрелгән?! Ык елгасы әбисенең тезләренә салган зәңгәр чәчүргече төсле нечкә генә булып шәйләнә. Гөлбакча да әллә кайда ук, өйләр дә бәләкәйләнгән. Әрәмәләр, урманнар, үзәнлекләр, юллар, иген басулары, сыер-сарык көтүләре - барысы да аста, әллә кайда еракта... Офыкка тия язып утырган әллә ничә авыл күренә, күк белән тоташкан таулар, урманнар шәйләнә. Монда менеп күрмәсә, Тургай аларның барлыгын да белми иде. Офыклар әйләнә-әйләнә сабантуй мәйданы шикелле түгәрәк ясыйлар икән. Шул түгәрәккә кергән бөтен нәрсә аның аяк астында җәйрәп ята! Алар каршында ул берүзе! Гәүдәсе шундый җиңеләйде. Нәрсәдән икән? Әллә инде шушы җәйрәп яткан күренеш әнисе кебек аны үз кочагына алдымы? Болын-кырлар өстенә җәелгән әнә теге сыек зәңгәрсу томан аның гәүдәсенең авырлыгы түгелме икән? Шактый көчле искән җил дә ничектер тынып калган. Тургай җилгә каршы тырышып басудан арыган балтырларына ял бирде, аякларын рәхәт итеп йомшатты. Әмма һич көтмәгәндә җил арттан шундый итеп этте, чак кына йөзтүбән аска егылмыйча калды. Аны ниндидер йомшак канат күкрәк турына кагылып, аварга ирек бирмәде кебек. Тургай үзе дә сизмәстән Нух маңгаена уң кулы белән таянды. Ул мичтән алган таба кебек кайнар иде! Тургай аның кайнарлыгын тойгач, куркуыннан кулын шундук тартып алды. Аның Нух маңгае янына менүенә җилнең ярсуы түгелме икән бу? Арттан этеп, алдан егылдыртмый калучының да җил булуы бар. Нухтан шөлли бит инде ул. Тургай менә хәзер генә бер нәрсәгә гаҗәпләнде: ул үсте! Ул гәүдәсенең биегәйгәнен сизеп тора. Күпме нәрсәләрнең барлыгын шушыннан карап кына белде. Ул үзен дә аларга күрсәтә. Монда менү кирәк булган. Бусында сүзендә тора алмады. Тургай биргән антын яңадан беркайчан да бозмаячак. Их, шушы җирләрнең бөтенесен дә көн саен күреп торсаң! Аларның чите кайда икән? Бик еракта тагын бер тау шәйләнә. Аның янәшәсендә икенчесе, аннары урманнар. Бөтенесе күк белән тоташкан. Җирнең чите анда гына түгеллеген белә ул. Сабира апалар шәһәренә озын көн буе бардылар. Машина юлы Нух тавыннан да биегрәк җиргә килеп чыккач, Тургай куркуыннан кычкырып җибәрде. Аста, әллә кайда ук урманнар, күлләр. Машина алга таба мәтәлчек атып китмәсен дип курыкты ул. Чокырның төбенә төшеп җитүгә, анда болытларга тиеп торган тау күренде. Анысына менеп җиткәч, тагын төшеп киттеләр. Көне буе шулай бардылар. Әнисе: "Ничек монда юл салдылар икән?" - дип сорагач, әтисе: "Әле сез Кавказ тауларын күрсәгез, алар белән чагыштырганда, Урал таулары бер көрәк балчык өеме генә", - диде. Әле Кавказы да бар икән. Үзбәктән кайткан Хәлил бабай андагы ком чүлләренең очы-кырые юк, ди. Кошлар ел саен бик-бик еракка - җылы якларга очып китәләр. Торналарның очып киткәнен ул былтыр әтисе белән карап торды. Телевизордан әллә нинди шәһәрләрне, пароходлар йөзә торган диңгезләрне күрсәтәләр. Ә чите кайда икән соң? Җирнең бер төшендә бөтенесе дә бетәдер бит инде. Яр кебек булып тора микән? Кеше-мазар, мал-туар төшмәскә койма коеп куйганнардыр. +Әгәр кулыннан килсә, Тургай бөтенесен үзләренең авылы тирәсенә җыяр иде. Сабира апалары, Рәсүл җизниләр, Камбәр, Аяз абыйлары да читтә тилмереп йөрмәс иде, кошларга да әллә кайларга очасы булмас иде. Шушы уйлардан аның бөтен тәненә җылылык йөгерде. Әллә тауның җаны җылыта - белмәссең. Ул үзе дә сизмәстән кулларын өскә күтәрде һәм кычкырып җибәрде: +- Һи-һи-һи-и-и! Һи-һи-һи-и-и! +Тавышы күкрәгеннән гел өзелмичә ургылып чыкты. Ниндидер көч аны җырга әйләндерде: +Саумысез, болыннар, басулар, +Урманнар, елгалар, күлләрем! +Каршыма килдегез, көлдегез, +Булдыгыз күңелем гөлләре! +Алар аның җырын аңладылар. Шулай булмаса, тагын да яктырыбрак, якынаебрак китмәсләр иде. Тургай, колачын җәеп, аларның җавабын көтте, ишетергә теләде, ләкин бу мөмкин түгел иде. Ә җыры язгы тургай сайравы кебек һавада тирбәлде: +Кайда соң бу, кайда соң бу +Гүзәл җирләрнең чите? +Ак болытларга утырып, +Уйларым шунда китте... +Тургайның тавышы үзенеке түгел, ул бая югарыдан өч мәртәбә яңгыраган моңның әллә нинди рәвешләргә кереп көчәюе, җәелүе иде. Аның тавышы еракларга очты, үзәннәр, авыллар өстеннән йөгереп, ерак офыкларга барып бәрелде, аннары кире кайтып, Нухның алдына ауды... Тургай, шатлыгын тыя алмыйча, әле дөнья яңгыратып көлде, әле җырлады... +Шушы җырларын Нух маңгае астындагы чишмәгә төшеп кабатларга, аннары күкрәгендә саклап авылга алып кайтырга кирәк иде. Ул күлмәген киде, тагын бер мәртәбә Нухка, аның күз урыннарына карап торды, аннары төшәргә кузгалды. Ул канатларда талпынгандай җиңеллек һәм җитезлек белән бер ташка уң аягы белән басты, икенчесенә басыйм дип сулын күтәрүгә, шул таш янына түгәрәкләп ясалган кечкенә оя, анда яшькелт күкәйләр күрде. Аларга басмас өчен, ерактагы ташка сикерде, таш умырылып очты. Тургай тигезлеген саклый алмыйча барып төште һәм аска тәгәрәде. Тәгәрәве һаман кызулый барганда, ул нәрсәгәдер бәрелеп туктап калды. Күтәрелеп караса, әтисенең сырмасы кадәр генә калку җиргә килеп төртелгән икән. Аның өстен куе яшел үлән каплаган. Ташка бәрелеп авырткан кабыргаларын, беләкләрен сыпыргалап торганда, ул бу үләнне танып алды. Хәлил бабай җыярга кушкан янар чәчәк ич бу! Тикшереп карау өчен, ул төреп биргән үсемлек белән чагыштырды. Нәкъ үзе шул. Янар чәчәкне җыярга пакетын алыйм дип кулын кесәсенә тыкса, канатлы аты юк! Тәгәрәгәндә төшеп калган инде ул болай булгач. Тургай үзенең төшкән җирен әллә ничә мәртәбә менеп карады, уенчыкны таба алмагач, кәефе кырылды. Пакетына янар чәчәк җыйнап, чишмә янына төште. Чишмә өстәл-өстәл ташлар арасыннан ага, суының эзен ямь-яшел үлән каплаган. Ике ягында берничә тәбәнәк юкә үсә. Алар алтын төсле чәчәкләргә чумып утыралар. Яннарына килерлек түгел, бал кортлары сырып алган, гөжләү тавышлары кайчакта кош сайрауларын да каплап китә. Чишмәдән өстәрәк тә ике юкә үсеп утыра. Бу юкәләрнең кәүсәләрендә зур ярыклар бар, шул ярыкларга бал кортлары оялаган, диләр. Имеш тә шуларның балы агач тамырларыннан чишмәгә дә төшә. Аны баллы чишмә дип йөрткәннәрен белә Тургай. Тамагы да кипкән иде, иелеп куш учлап су эчте. Бернинди дә бал тәме килмәде. Ул шундый салкын иде, маңгаена кадәр бәрде салкыны. Чыккан урынында ком бөртекләре, төрле төстәге вак ташлар рәшә кебек дерелдәп күренә. Бераз китүгә, чишмә җир астына кереп югала икән. Аска кадәр төшсә ни булган? Әле генә чыккан югыйсә, нигә инде кабат җир астына төшеп китәргә? Шунда тагын аны гаҗәпләндергән хәл булды. Чишмә янындагы таш астыннан акрын гына шуышып сары елан килеп чыкты. Өстәге еланга охшаган, әллә шулмы? Елан телен энә очы кебек туктаусыз чыгара-чыгара аңа карап торды да, чишмәнең дымлы җиреннән шуып әйләнгәч, кабат таш астына кереп югалды. Тургай әз генә дә куркып карамады. Элек булса, куркыр иде. Әтисе дә, бабасы да малай кеше бернидән дә курыкмаска, көчле булырга тиеш, диләр. Менә ул бүген курыкмады бит. Нух янына менүе аркасында инде бу. Сүзеңдә тормадың дип битәрләсәләр. +Чишмәнең шушы кадәр биеккә күтәрелеп чыгуы гаҗәп иде. Нух маңгаеннан ук урап төшә бит. Тауның эче тулы су микәнни? Суы булгач, бәлкем анда балыклар да бардыр? Әгәр бу олы ташларның берәрсен кубарып алсаң, суы агып бетеп, тау ишелер идеме икән? Тау башына кадәр күтәрелерлек юл булгач, җир ничә катлам икән соң? Күкнең җиде кат икәне билгеле. Җир эчендә әбисе тәмуг та бар ди бит әле. Гөнаһлы кешеләрне шул тәмуг утында яндыралар, ди. Бер үк җирнең эчендә уты да, суы да, еланы да. Ә тышында ниләр генә юк! Күк тулы йолдыз. Әллә берсенең дә чиге юкмы соң боларның? Күктә оҗмах та бар, ди әбисе. Анда шундый рәхәт, ди. Кешеләр тәмле-тәмле ризыклар ашап, уйнап-көлеп кенә йөриләр, уйнарга әллә нинди матур уенчыклары күп, ди. Карт кешеләр, авырулар бөтенләй юк, бөтенесе яшь, берсеннән-берсе матур, ди. +Тургай бик озак уйланып утырды боларны. Күпме генә уйласа да, очына чыга алмады. Бер генә сорауга да җавап юк иде. Ул җавапларны табу өчен, тагын бераз үсәргә кирәктер ахрысы... +Ул кайтырга кузгалды. +Сары елан биргән көч +Ул инде тауның астына төшеп җитә язган иде. Сөйләшкән тавышлар ишетеп, туктап калды. Юл буендагы агачлыктан Рөстәм, Зөлфәт, Риф, Мансур, Фаил чыгып килә иде. Ул аларга каршы йөгерде. +- Һи-һи-һи-и-и! +Иптәшләре аны авызларын ерып каршы алдылар. +- Кая барасыз? +- Синең янга, - диде Рөстәм. +Тургай Мансурга шикле караш ташлап алды. +- Кем әйтте минем монда икәнне? +- Мансур, - диештеләр малайлар. +- Ник әйттең? - диде Тургай аның каршына килеп. +- Ул бит үзе, - дип эһ-эһ килде Мансур. +- Кем үзе? +- Син әйтмәскә кушкан әйбер... Гел эчтән этә, күргән бер кешегә сөйлисе килә... Эһ... Түзә алмагач, барып әниләреңә әйтим дип урамга чыкканда, болар килде... Эһ... Сине сорыйлар... +- Әйттеңме? +- Әйтмәде! - дип сузды Зөлфәт. Бәйләнгән ике бармагын авызына китереп, капмыйча кире төшергәннән соң өстәп куйды: - Кайда икәнеңне белмим, диде. +- Аның хәтле тешләк, - дип өстәде Фаил. +Мансур көлә-көлә аның иңбашын тешләп алды. +- Менә шушылай була ул тешләк! +Фаил аны этеп җибәрде. +- Тешең белән күлмәкне ертсаң, әтигә әйтеп артыңны пешерттерермен! +- Синең әтиеңне минем әти чеметеп кенә ыргыта бит! - диде Мансур. +- Ыргытты ди ыргытмаган! +- Ыргыта шул. Минем әти фермада эшли, аның куллары сөялләнеп беткән, мускуллары - во! Ә синең әтиең товар сата. Аның бүксәсе олы, мускулы бәләкәй. +- Ярар, зурлар кебек үртәшеп тормагыз әле! - дип туктатты аларны Тургай. +Дөресен генә әйткәндә, Мансурның серне чишүенә ул шат иде. Берүзең кайтканчы бергә-бергә күңелле була бит ул. +- Йә, менеп җитә алдыңмы? - диде Мансур, сүз саен нык эһелдәп. +Малайлар колакларын торгызып аңа төбәлделәр. Ул юри дәшми торды. +- Тизрәк әйт инде! - дигән соравы белән Рөстәм, күзлекләрен елтыратып, сукыр чебен шикелле аның күзенә керде. +Фаилнең йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыкты: +- Менә алмадыңмыни? +Кысталган кебек сикергәләүче Зөлфәт туктаусыз бер сүзне кабатлады: +- Әйт! Әйт! Әйт инде! +Тургай бөтен гәүдәсе белән тауга борылды һәм кулын Нухка таба сузды. Малайлар аның кулына төбәлделәр. Күзләре дә, авызлары да ачылган килеш йомылмыйча калды, тын алудан туктадылар. Ул әллә нинди куркыныч калын тавыш белән: +- Мин шушы кулым белән Нух маңгаен ярты сәгать сыпырып тордым! - диде. +Малайларның эченнән ниндидер ахылдау ишетелде. +- Алдыйсың! - диде Мансур. +- Булмас! - диде Зөлфәт. +- Беләбез без сине! - диде Фаил. +- Ефыртасың ефырткыч! - диде Риф. +Малайлар авызларыннан ни ычкынганын да чамалый алмас хәлгә төшеп шаулаштылар. Чөнки бу ышана торган хәл түгел иде. Авылда бер генә кешенең дә анда менгәнлеге турында сөйләгәннәре юк. Бу - сабантуйда җиңү генә түгел, Тургайның үзен бөтен авылдан өстен итеп күрсәтүе иде. Моңа ышанасы да килми, ышанасы да килә, шул ук вакытта бу көнләштерә дә, ачуны да китерә иде. +- Әле сез ышанмыйсызмыни?! - диде Тургай, күтәргән кулын төшереп. - Алайса тапшыру бетте, каналны күчерәбез! +Ул, авылга таба шарт борылып, юлдан кызу-кызу атлап китте. Малайлар аны бөтенесе төрле яклап килеп тоттылар. +- Ышанабыз, ышанабыз, сөйлә генә! - диештеләр ялварып. +Сөйләүдән болай да көч-хәл белән генә тыелып торган Тургай тегеләрне юри үртәде. Йөзенә канәгатьсезлек билгеләре чыгарып, авырыксынып кына туктаган булды, уйга баткан кыяфәттә һавадагы болытларга карап торды. Бер үк вакытта әбисе дога укыгандагы кебек итеп, авыз эченнән "Лә иләһә илләллаһ" дигән сүзләрне кабатлады, ике мәртәбә башын иеп куйды. Малайлар, аның һәр хәрәкәтен йотып, Нух маңгае янындагы таш багана шикелле тораташ каттылар. Өсләрендә очып йөргән чебен-черкине куу да онытылды. +- Мин Нухның каршына бастым да: "Исәнме, Нух бабай", — дидем. Син чакырдың - мин килдем, дидем. - Тургай сүзен бүлеп уйланып торды. - Нух селкенеп тә карамады. Сез ул маңгайның олылыгын күрсәгез! Астан караганда, аның яртысын урман каплап тора бит. Ул безнең ындыр тавыннан да олырак. +- Ай-яй-яй! - диеште малайлар. +- Шуннан соң мин беләсезме нишләдем? +- Нишләдең? +- Әйт инде тизрәк: нишләдең?! +- "Әллә син авырыйсыңмы?" дип менә шушы кулымны аның маңгаена китереп салдым! - Тургай малайларның һәрберсенең йөзен карап чыкты. Берсенең дә рәте калмаган, күзләре урыныннан купкан, борын тишекләре киңәйгән. Ул дәвам итте: - Аның маңгае ут кебек кайнар иде. Кулым пешеп маңгаена ябышканчы алып кына калдым. Аннары гел сыпырып тордым. Кулым менә әле хәзер дә кызарып тора. +Ул кулын малайларга сузды, тегеләр учын капшый-капшый карадылар. Учы ташларга тотынып менә торгач, пешкән төсле булып кызарган, сыдырылган иде. Малайлар аның һаман сөйләвен сорадылар. Тургай сүзен дәвам итте: +- Нух дәшмәсә дә, кешенең уен белә, диләр бит. "Син миңа көч бир, мине үстер", дидем. Шунда зәһәр итеп сызгырган тавышка борылып карасам, бер нәмә шуышып минем өскә килә. - Тургай шушында туктарга кирәген чамалады. +- Йә инде, йә? Туктама, сөйлә! - дип өзгәләнде малайлар. +- Карасам - сап-сары елан! Башы сарык башы кадәр! Озынлыгы... озынлыгы... безнең турдан Фаилләр турына кадәр бар. +- Әнәче! Уһу-у-у! - дип гаҗәпләнде малайлар. +- Телен авызыннан менә болай итеп туктаусыз чыгара! - Тургай телен ешеш чыгарып күрсәтте. - Елан акрын гына Нухның маңгаена шуышып менде. Күзләренең куркынычлыгы! Гәүдәсе балык төсле, үзе чуп-чуар. Шул чак маңгайның бер ягында йомры тишек күреп алдым. Елан шунда керде дә китте. Бу - Нухны саклаучы елан икән. Соңыннан белдем. Нух миңа шунда беренче ярдәмен күрсәтте. +- Нинди ярдәм? - дип сорады Фаил. +- Хәлил бабайга үлән җыясым бар иде. Аның әйләнә-тирәсе гел таш кына. Шунда артыма борылып карасам, таш арасыннан җир чыккан, ул җирдә шул үлән. Менә пакет тулганчы җыйдым. +Малайлар пакетны кулдан кулга йөрттеләр, үләнен тотып та, иснәп тә карадылар. +- Еланнан курыкмадыңмы? - дип сорады Зөлфәт, шикле карашын төбәп. +- Курыкмассың сиңа! - диде Тургай. - Маңгай астындагы чишмәгә төшкәч, шундагы таш астыннан тагын килеп чыкты. Чыкты да, "тизрәк тай моннан!" ди. +- Кеше сыман сөйләшәмени? - дип сорады Рөстәм. +- Әйе. "Р" дип кенә әйтә алмый. +- Шуның арттырганына ышанып тормагыз инде! - диде Фаил үпкәләгән тавыш белән. +Тургай бөтен җирне яңгыратып көлеп җибәрде. +- Кеше сыман сөйләшми инде! - диде ул.- Телен менә болай итеп авызыннан чыгара да кертә, чыгара да кертә. Шуннан аңладым "тай моннан" дигәнен. "Көч бир, шуннан соң китәрмен", дидем. Бу миңа шуышып килде дә аяктан өскә таба уралырга тотынды. Чагып үтерә хәзер, дип котым алынды. Аякны урагач, качып та булмый. Урала-урала менде дә башка ниндидер салкын әйбер тамызды. Менә шушы төшкә. - Тургай кулы белән баш түбәсен тотып күрсәтте. - Елан төшеп киткәч, кулны тигереп караган идем, тамызган урында бармак сыярлык тишек. Нух маңгаендагы тишек төсле. +- Күренми бит! - дип кычкырды Рөстәм үрелеп карап. +Тургай аны ишетмәмешкә салынып сүзен дәвам итте: +- Бер яфракны чишмә суында чайкап бөтердем дә, бөке итеп тыктым теге тишеккә. +- Кайда соң ул? - дип малайлар аның баш түбәсен тотып-тотып карадылар. - Юк бит! +- Мин үзем дә шаккаттым, - диде Тургай. - Тауның астына җиткәндә тотып карасам, эзе дә калмаган. Еланның сихере инде бу. Көчем дә артты. +Малайлар ышанырга да, ышанмаска да белмичә торганда, Тургай сызгырасызгыра кайту ягына атлады... +- Тагын сөйлә инде, - дип ялындылар малайлар +- Тагынмы? Аннары чыпчык хәтле кигәвеннәр сырып алды. Әнә тезләрне күрәсезме? Умырып-умырып тешлиләр. Ярый астан каен ботагы тотып менгән идем. Шуның белән куып таратмасам, үтерәләр иде. Әле чишмәне әйтергә онытып торам икән бит. Чишмәнең суы шыр бал. Кушучлап туйганчы эчтем. Оҗмахтагы чишмәләр дә ширбәт була ди бит. Бервакыт авызымны бал кортлары сырып алмасынмы?! Авызга кергән берен төкереп ташлыйм, иреннәрдән кул белән сыпырып төшерәм менә шушылай итеп. Ярый берсе дә чакмады, Нух чакмаска кушкандыр, безнең кортлар булса, иреннәр хәзер ияккә кадәр асылынып төшә иде шешеп. +Кояшлы җыр +Тургай иң кирәклесен сөйләмичә калдырган кебек тоелды. Шуңа күрә: +- Мин анда җырладым да бит әле, - диде. +- Ничек җырладың? +- Нух маңгае кырына баскан идем. Шунда җырлыйсым килде. Ике кулымны һавага күтәрдем дә җырлап җибәрдем: +Саумысез, болыннар, басулар, +Урманнар, елгалар, күлләрем! +Каршыма килдегез, көлдегез, +Булдыгыз күңелем гөлләре! +Тургай сүзләрен хәтерләсә дә, теге көйне оныткан иде. Бусы әллә нинди бормалы-бормалы көй иде. Бу көйдә Нух янында җырлаган көй дә бар, яңа моңнар да кушылган иде. +Тургайның җырлавын малайларның беренче ишетүе иде. Алар сихерләнгәндәй телсез-өнсез булып калдылар, Тургайга әллә нинди әүлиягә караган сыман карап тордылар. Иптәшләре аның көченә тәмам ышандылар. Мондый җырны көчсез кеше җырлый алмый, аңардан таралган дулкын һәркайсын бөтереп алган иде. Малайларның күңелендә тыелгысыз булып бер сорау уянды һәм аны Фаил телен көчкә әйләндереп әйтеп бирде: +- Тургай... Тургай... Син бу җырны каян откан идең? +- Отмадым, - диде Тургай һәм күкрәген шапылдатып күрсәтте: - Менә моннан кояш белән чыкты. +- Ни сөйлисең? - диде Мансур. - Кояш бит ул күктә. +- Күктә генә түгел шул! Аның күбесе бездә! - диде Тургай, малайларны тагын да ныграк аптыратып. - Кич яткач, керфек араларыгыздан кереп, кояшның бергә йоклаганын сизмисез әллә? +- Юкны сөйләмә, кич кояш байый, - диде Фаил. +- Кояш ничек баесын, - диде Тургай аны үртәп. - Синең әтиең сыман әйбер сатып йөрсә, баер иде дә. Кояш ул безнең белән йоклый. +- Ул бит басу артына төшеп китә, - диде Рөстәм. +- Анысы аның гәүдәсе генә. Җаны безгә керә. +- Ни соң ул җан? - дип сорады Риф. +- Тәннең җылысы. Нуры кая төшә - шунда җан калдыра. +Тургай кызу-кызу атлап кызгылт тукранбашларның, зәңгәр, сары, ак, алсу чәчәкләрнең иң куе булып үскән җиренә килде. Малайлар аңардан бер тотам да калмадылар. +- Менә болар үзләре дә бәләкәй кояшлар, - диде Тургай, ике кулы белән чәчәкләрне сыпырып. - Кояш аларга да кереп ята сиздерми генә. Агачларга, бөҗәкләргә, кошларга, җәнлекләргә дә кереп ята. Иртән әтәчләр кычкырып, җилләр исеп уяткач, сиздермичә генә китеп, теге түгәрәк гәүдәсенә кайта... +Малайлар аны аңларга тырышып бик зур игътибар белән тыңладылар. Аларның үзләренең дә Тургай кебек җырлыйсы килә иде. Шуңа күрә ялынырга тотындылар: +- Әйдә, безне дә өйрәт инде! +- Өйрәтәм, - диде Тургай шатланып.- Кулларыгызны югары күтәреп, миңа иярегез. Күзләрегезне безнең каршыдагы чәчәкләргә, агачларга, болыннарга, басуларга, авылларга төбәп дәшегез: +Саумысез, болыннар, басулар, +Урманнар, елгалар, күлләрем! +Барысы да җырның шушы өлешен туктаусыз кабатладылар. Алар сихерләнделәр, аларга чиксез рәхәт иде. Күзләре очкынланды, битләре алланды, сулышлары киңәйде. Бусын өйрәнеп бетергәч, Тургай дәвамын сузды: +Малайлар өчен шушы җырдан башка нәрсә калмады. Гүя аларның пакъ күңелләренә җырлап торучы табигать үзенең бөтен бизәкләре, төсләре, исләре белән язгы ташкын булып кереп тулды. Берни уйларга да, тырышырга да кирәкми, шул ташкынга иярергә генә кирәк иде... +Әз генә эчтәрәк алтын чәчәкләргә күмелеп, ялгыз юкә үсеп утыра иде. Рөстәм чум-чум атлап, сикергәли-сикергәли шул юкәгә таба китте. Бөтенесе дәррәү аның артыннан атладылар, аңа ияреп, юкә тирәсендә әйләнергә керештеләр. Барысы да әле генә өйрәнгән җырны җырлый, барысы да көлә, сикергәли. Алар белән бергә зәңгәр күк гөмбәзе, андагы өем-өем ак болытлар да әйләнә. +- Әнә кояш та безгә иярә, әле бер яктан, әле икенче яктан карый! - диде Тургай, юкә чәчәкләренә сикерә-сикерә үрелеп. Чыннан да кызу-кызу әйләнгәндә, кояш күпереп торган алтынсу юкә чәчәкләре арасыннан бер күренә, бер югала, әйтерсең лә ул качышлы уйный иде. +Кайда соң бу, кайда соң бу +Гүзәл җирләрнең чите? +Ак болытларга утырып, +Уйларым шунда китте!.. +Малайларны җыр канатлары күтәрә, алар табаннарының җиргә басканын да тоймыйлар. Шундый рәхәт, дөнья шундый якты, моны аңлатып бетерү мөмкин түгел иде. Алар шушы җырның өзелмәс моңы кебек — берсе икенчесенең дәвамы, аларны аерып алу мөмкин түгел иде. Аларга бу дөнья тулаем буйсынган, бу җир, бу күк йөзе, бу кояш аларныкы, аларга башка берни дә кирәкми иде. Алар кеше гомерендә бик аз гына була торган бәхетле мизгелләрнең иң татлысын кичерәләр иде. Аларның гөнаһсыз сабыйлыктан балачакка атлаган мәлдәге иң гүзәл көне иде. Бу көн аларның күңелләрен һәрчак җылытачак, хәтерләреннән мәңге җуелмаячак нурлы көн иде... +Беренче көн +Тургай йокларга ятар алдыннан уку әсбапларын тагын бер мәртәбә карап утырды. Китапларның рәсемнәре шундый матур, исләре тәмле. Дәфтәрләр, төсле карандашлар, ручкалар, кечкенә тартмада буяулар, бозгыч белән линейка... Аларны сумкасына салып, утны сүндереп яткач та, бөтенесе күз алдында биеште, кыштырдаган, шылтыраган тавышлары колагын иркәләде. Их, тизрәк укыргаязарга өйрәнергә дә, әллә ниләр белергә иде! Әле төн бар, кояш кайчан чыгар да, кайчан мәктәпкә барырлар, кайчан иптәш малайлар белән очрашырлар. Йокысы һаман килми. Ул шулай качып йөри дә, сиздерми генә килә дә йоклата. Тургай күзләрен йомды, әбисе өйрәткән доганы укуга, оеп киткәнен сизми дә калды. +- Улым Ислам! Тор инде... +Шулай ягымлы итеп аның әнисе генә дәшә ала. Әнисенең йомшак тавышына иркәләнеп, кояш нурларының керфек арасыннан кереп шаяруларына изрәп ята бирде Тургай. Тагын бер генә дәшсә, сикереп торачак ул. Әнисе иелеп колагына ук пышылдады: +- Улым, мәктәпкә барасыңны онытмадыңмы? +Аның җылы сулышы, колак яфрагыннан бөтен тәненә таралып, аякларына кадәр төшеп китте. Тургай күзләрен ачар-ачмас елмаеп, әнисен муеныннан кочаклады һәм аны битеннән үбеп алды. +- И, минем җылы кояшым! - диде әнисе җыр кебек моңлы итеп. +Тургайга шундый рәхәт! Аңа әллә нинди көч иңде, йокысы качты. Сикереп тә торды, әбисе җим салып куйган полиэтилен букчаны алып ишегалдына чыкты. Гадәттәгечә, иң элек Акбайны ычкындырып, капкадан чыгарып җибәрде. Тавыкларга җим салганда, Баһадирның каршына чүгәләп: +- Мин бүген мәктәпкә барам, апай! - диде, аның кикригенә кагылып алды. +Әтәч, аның сүзләрен хуплагандай, "кы-кы" килде дә "Кик-ри-и-кү-үк!" дип кычкырып җибәрде, канатларын җилпеп куйды. Аннары Тургай абзарга керде, бозауга ике телем ипи ашатты. Бозау аның кулын кытыршы теле белән ялый-ялый капкага кадәр ияреп килде. Чабулап кайтып кергән Акбайга ризык салганда, әнисе чыгып, бакчадагы иң матур чәчкәләрдән ике букет ясадылар. Юынып ашауга, әнисе, әбисе белән бабасы кайсы күлмәк, кайсы чалбар, кайсы костюм тотып, аны киендерергә керештеләр. Сумкасын алган иде, әнисе урынына куйдырды. +- Беренче көнне китап-дәфтәрләрсез генә барабыз, - диде ул. +Аннары әбисе белән бабасы капка төбендә кул болгап озатып калды. Тургай йөгереп әнисен уза да, аңа йөзе белән борылып, арты белән бара башлады. +- Егылырсың, алдыңа карап бар, улым, - диде әнисе. +- Егылмыйм, сине күреп барасым килә, - диде Тургай. +Мәктәп алды халык белән тулган. Матур итеп киенгән кызлар, малайлар арасында бәләкәйләре дә, олылары да бар. Алар килеп җитүгә, чем-кара чәчле, ап-ак түгәрәк йөзле бер апа: +- Беренче сыйныфлар, бирегә килегез, - дип иң бәләкәйләрне бер урынга җыйды. +Рөстәм, Фаил, Мансур, Риф белән янәшә баскач, тагын да күңелле булып китте. Шунда ул үзләреннән ерактарак абыйсы Шүкә янында басып торган Зөлфәтне күреп алды. Зөлфәт турсайган, каш астыннан гына карап тора. Аны яше җитмәгәнлектән укырга алмаганнарын Тургай белә иде инде. Белмәс иде, берничә көн элек елап аларның өенә килде. "Син алырлар дигән идең, алдагансың. Әти дә барып карады, алмаганнар", дип авызын бүлтәйтте. Бармагыңны артык озак суырдың бит, дигән булды Тургай ни әйтергә белмичә. Киләсе елга алырлар, бармагыңны кабат суыра башламасаң. +Кинәт музыка яңгырады. Мәктәп алдындагы мәйданчыкка Шүрәле, Убырлы карчык, бүре, куян, төлке, тагын әллә нинди җәнлекләр булып киенгән балалар чыгып биергә, җырларга тотындылар. Тургай аларның: "Без дә мәктәпкә барабыз, укыйбыз да язабыз!" дигән сүзләрен генә исендә калдырды. Тагын әллә ниләр кыландылар, Шүрәле Убырлы карчыкны бик кызык итеп куып йөрде. Аларның уены беткәч, район үзәгеннән килгән ап-ак чәчле, ак костюмлы абыйга сүз бирделәр. Ул беренче сентябрь - Белем көне белән котлады, тагын бик күп нәрсәләр сөйләде, тырышып укыгыз, диде. Аннары мәктәп директоры Илдар Каюмович сөйли башлады. Шунда Тургайның йомшак җирен кемдер бик каты чеметеп алды. Борылып караса - Зөлфәт! Менә-менә елап җибәрер төсле иреннәре бер җәелә, бер җыела, күзләренә мөлдерәп яшь тулган, үзе мыш-мыш килә. Тургай аны тартып китерде дә иңбашына кулын салды. +— Тәки алмаслар микәнни? - диде Зөлфәт, мөлдерәп торган зәңгәр күзләрен аңа төбәп. +— Тавышланма! — дип, Тургай аның авызын каплады. +Шунда Зөлфәт аның учын баш бармагы тирәсеннән тешләп алды. Тургай авыртудан кычкырып җибәрде, Зөлфәт юк булды. Ярый әле директор сөйләгәнгә халык шаулатып кул чаба иде, аның кычкырып җибәргәнен ишетмәделәр. Тагын ниндидер апалар, абыйлар сөйләде. Тургайга аларның сүзләре кызык тоелмады, ул тезелешеп баскан малайларны, кызларны күзәтте. Бөтенесе матур итеп киенгәннәр, олырак кызларның алкалары, муенсалары да күренә. Күбесе белән бергә уйнаган, җәй көне су коенган, җиләк җыйган, әрәмәгә шомырт, бөрлегән, камырлык, балан җыярга барган, кыш көне боз өстендә кәшәкә суккан, таудан чаңгыда, чанада шуган малайларны-кызларны хәзер танымалы түгел. Чәчләре матур булып күпереп тора, үзләре шундый җитди кыяфәт белән басып торалар. Каникул чорында эшләгәннәренә бүләкләр дә бирделәр. Олырак укучылардан бер төркем җырлый башлауга, теге матур апа иелеп: +- Хәзер сезне мәктәпкә кабул итү булачак. Барыгыз да минем арттан иярегез, - диде. +Аннары бер кызның колагына нидер пышылдады да: +- Арагызда шигырь сөйләүчеләр бармы? - дип сорады. +- Әнә ул нинди шигырь кирәк - барысын да сөйли, - дип Мансур Тургайга күрсәтте. +- Алайса Алсу сүз әйткәч, син бер шигырь сөйләрсең, яме? - диде матур апа. +- Ярар, - диде Тургай елмаеп. +Озакламый аларны чакырдылар. Барысы да мәктәп баскычыннан күтәрелеп, шунда басып торган укытучы апаларга, абыйларга чәчәкләрен бирделәр дә бер якка тезелеп бастылар. Алсу дигән кыз үтә нечкә тавыш белән тырышып укырбыз, мәктәп тәртипләрен үтәрбез, дип сөйләде. Шуннан соң, хәзер беренче сыйныф укучысы Ислам Нуруллинга сүз бирелә, диделәр. Тургай чыгып баскач, хәйран калды. Бу кадәр халыкны аның сабантуйда гына күргәне бар иде. Бөтенесе таныш, исемнәре белән эндәшәсе килеп китте хәтта. Эндәшмәде, сузмыйча гына бер көлеп алган иде, бөтенесе аңа ияреп көләргә тотынды. Шигыреңне сөйлә инде, дип пышылдады кемдер арттан.. Ул куллары белән чатый-ботый хәрәкәтләр ясый-ясый сөйләп китте: +Чакта, чакта. +Мин яшь чакта, +Әти унөчтә, +Үзем унбиштә чакта, +Әби ишектә, +Бабай бишектә чакта, +Бардык борчакка, +Төядек корсакка, +Килеп чыкты Якуб, +Без калдык ятып. +Килеп чыкты Йосып, +Калдык буразнага посып. +Килеп чыкты Барый, +Кармалый да кармалый! +Тургай шушы урында кулларын, бармакларын кармалаган шикелле әллә ниләр кыландырды һәм озын итеп сузып көлеп җибәрде. Аның гөлдерәп көлүе һәркемгә кытыклагандай тәэсир итте һәм бердәм көлү дулкыны таралды. +Бөтенесе көлә-көлә шаулатып кул чапты. Районнан килгән ак чәчле абый көлә торгач бөгелепләр төште, кесәсеннән кулъяулыгын алып, күзләрен, авызборыннарын сөртте. Тургайга бик рәхәт булып китте. Бөтенесе кашларын җыерып интегеп торалар иде, хәзер йөзләренә елмаю җәелде. Сөйләүләр, чыгышлар беткәч, беренче сыйныфларны мәктәпкә керергә чакырып, зур кыңгырау шалтыраттылар. Теге матур апа аларны ияртеп мәктәп эченә алып керде. Монда салкынча икән. Коридорлар киң, түшәмнәре шундый биек, тәрәзәләр үтә дә олы, якты. Сөйләшкән сүзләр дә, аяк белән идәнгә баскан тавыш та әллә кая яңгырап ишетелә. Тәмле булып буяу исе килә. Икенче катка менә торган баскычларның култыксалары ялык-йолык килеп тора. Менә алар үзләре укыячак бүлмәгә керделәр. Укытучы апа малайларны кызлар белән парлап утыртты. Тургай белән Фәйрүзә исемле кыз утырды. Коңгырт чәчле бу кыз бик басынкы иде. Чана шуганда да, яз көне тау башы ачылгач, бергәләшеп уйнаган чакларда да, инештә су коенганда да Фәйрүзәнең көлгәнен, кычкырганын бик сирәк ишетәсең. +Матур апа өстәл артына утыргач: +- Мин сезнең сыйныф җитәкчегез булам, миңа Әлфия апа дип дәшәрсез, - диде. +Шулчак әнисенә әйтәсе сүзе исенә төшеп, Тургай торды да ишеккә таба атлады. Укытучының: +- Кая барасың? Кире борыл әле! - дигән тавышы аны аякларына китереп суккан кебек, туктап калырга мәҗбүр итте. +- Кая барасың? - диде аның янына килеп җиткән Әлфия апа. Аның йөзе дә, тавышы да кырыс иде бу мизгелдә. +- Әнигә әйтәсе сүзем онытылган, - диде Тургай. +- Дәрес вакытында беркая да барырга ярамый, - диде Әлфия апа. - Кул күтәреп миннән рөхсәт сорарга кирәк. +Тургайны ул кулыннан тотып алып килеп, урынына утыртты. Тургай бөтенләй аптырашка калды. Мәктәптә берни эшләргә ярамый икән ич. +Әлфия апа өстәлдәге журналны ачты. +- Кемнең исем-фамилиясен әйтәм - шул "мин" дип басарга тиеш, - диде дә укып китте: +Афзалов Рөстәм. +- Мин! - дип Рөстәм торып басты. +- Утыр, - диде Әлфия апа. - Бакыев Риф. +Риф тә нәкъ шулай басып урынына утыргач, укытучы: +- Баязитов Фаил, - дип башын күтәрүгә, Фаил акрын гына торып басты. +Ул елык-елык килеп торган кап-кара костюмнан, ак күлмәктән, куе зәңгәр галстуктан иде. Шактый торгач кына: +- Мин,- дип куйды. +- Бүсмән, - дип өстәде Мансур. +Әлфия апаларының кисәтүле тавышы көлүне туктатты: +- Ни дигән сүз ул Бүсмән? +- Мин ул, - диде Фаил. +Малайлар, кызлар тагын җиңелчә генә көлеп куйдылар. Укытучы апаларының шушыны да белмәве һәм белергә тырышып төпченүе кызык иде. +- Син бит Фаил. +- Безнең кушамат шундый. Әтинеке дә, минеке дә. +Нишләптер бүлмәдә шау-шу башланды. Әлфия апалары кулындагы ручкасы белән өстәлгә шакы-шокы бәрүгә, бөтенесе дә тынып калды. +- Ярый, утыр, Баязитов, - диде Әлфия апа. - Бер-берегезгә кушамат такмагыз, балалар. Бу - бер-берегезне кимсетү була. Аңладыгызмы? +- Аңлавын аңладык та, Бүсмән шәбрәк, - дип куйды Риф. +- Безнең авылда дүрт Фаил бар, - диде Бүсмән басып. - Берсе — "чәй корты" Фаил, икенчесе — кораңгыш, өченчесе - тискәре Фаил. +Аның бу сүзләренә бүлмәдәгеләр тагын көлү белән җавап бирделәр. +- Синең фамилияң ничек әле? - дип сорады Әлфия апа Тургайдан. +- Нуруллин Тургай. +- Нинди Тургай ул тагын? Нуруллин Ислам дип язылган журналга. +- Мин инде ул, апа. Кушамат Тургай минем. +- Кушамат таккач кыендыр бит? +- Кыен түгел. Мин бит тургай булып сайрый беләм. +- Сайрыйсың?! +Малайлар аның каз булып та, үрдәк, күркә, кәҗә булып кычкыруын да берберсен бүлдерә-бүлдерә сөйләргә керешкәннәр иде, укытучы тагын ручкасын өстәлгә шакылдатып, аларны туктатты. Шул тынлыктан файдаланып, Тургай: +- Апа, тургай булып сайрап күрсәтимме соң? - дип сорады. +Әлфия апалары ышаныргамы-ышанмаскамы дигәндәй, көлемсерәп карап торды да: +- Әйдә, сайрап күрсәт әле, - диде. +Тургай алга чыгып басты да үзенчә сайрап җибәрде. +- Чүр-р-р! Чү-ү-үрр! Фи-фю, фиюн! Һөрр-һөрр! Фырр! Фүрр-фүрр! +Үзе шул арада ботларына куллары белән шапы-шопы сукты. Барысы да елмаешып аңа карап тордылар. +- Каян өйрәндең? - дип сорады укытучы, исемлек барлавын онытып. +- Әти белән яз көне басуга барам мин. Шунда өйрәндем. Мин бозау булып та кычкыра беләм, апа. +Тургай ике учын кара-каршы куеп куыш ясады да авызына китерде һәм: +- Өмм-мү-ү-ү! Өмм-мү-ү-ү! - дип сузып җибәрде. +Учлары арасыннан кысылып яңгыраган тавыш бозауныкыннан аерырлык түгел иде. Ул икенче мәртәбәсенә кычкырганда,мәктәпнең беренче катындагыларга кушылып, икенче катындагылар да көләләр иде инде. +Шунда ишек ачылып китте, директорның пеләш башы күренде. +- Сез нишлисез, Әлфия Замановна?! - диде ул гаҗәпләнүле тавыш белән. +- Кошлар, хайваннар телен өйрәнәбез, Илдар Каюмович, - диде укытучы. +Директор иңбашларын сикертте дә ишекне япты. Исемлек тикшереп бетергәч, Әлфия апалары мәктәптә уку тәртипләрен аңлатты. Иртәгәдән алмаш аяк киемнәре алып киләсез, диде. Кыңгырау шалтырау белән кереп утырасы, укытучы кушканнарны төгәл үтисе, берәр нәрсә сорыйсың булса, кул күтәреп кенә мөрәҗәгать итәсе икән. Дәрес вакытында сөйләшергә, тавышланырга, урыныңнан кузгалырга ярамый. Сәгатьләр буе болай утыру Тургайның башына барып җитә алмады. Ничек түзмәк кирәк моңа?! Әйтәм җирле әбисе укуны энә белән кое казу, ди. Нишләп алай әйтә микән дип, Тургай иң зур энәне алып чыгып җирне казымакчы булып та караган иде былтыр җәй. Казырсың, казымый ни! Борчак сыярлык тишек тә ясый алмады. Уку чыннан да шулай булып чыгарга охшап тора бит әле. +- Хәзер өйләрегезгә кайтасыз, - диде Әлфия апалары, һәрберсен күздән кичереп. - Иртән сумкагызга китап-дәфтәрләрегезне, ручка-карандашларыгызны салып киләсез. Укулар сәгать сигездә башлана. Соңга калырга ярамый. Әле звонок булмады. Шуңа күрә шаулашмый гына чыгабыз... +Әлфия апалары, аларны коридор аша алып барып, ишектән чыгарып җибәрде. Сүз берләшкәндәй, малайлар бөтенесе берьюлы капкага йөгерделәр. Кызлар килгәнче, Фаил капканы урам яклап җилкәсе белән терәде. Алар күпме генә этсәләр дә, Фаилне кузгата алмадылар. +- Йә, интектермә инде кызларны, - диде Тургай, Фаилгә якынлашып. +- Кул күтәреп сорасагыз, чыгарам, - диде Фаил, көлә-көлә. +- Син укытучымы әллә кул күтәртергә, Бүсмән тәре! - диде Риф, аның бүксәсенә учы белән шапылдатып. +- Күтәрмәгез, кызлар, - диде Тургай. +- Чыгарыгыз инде, малайлар! - дип ялынды кызлар. +- Фаил абый, капканы ач инде, без сиңа тәмле шоколад бирәбез, дисәгез, ачам. +- Карале, кызлар хакына тамак туйдырмакчы буласың икән син! - диде Тургай, көлеп. - Теге кулыннан тот әле, Риф! +Тургай шулай диде дә Фаилнең уң беләгеннән тотып алды. Риф сул кулын эләктерде. Алар икәүләп аны читкә тартуга, кызлар капкадан атылып чыктылар. Алсу Фаилнең җилкәсенә сап-сары чаган яфрагы чәпәде дә: +- Менә сиңа безнең шоколад, - диде. +Кызлар көлешә-көлешә йөгерделәр. +- Нигә катыштыгыз инде, - диде Фаил үпкәләгәндәй. - Мин аларны кул күтәртеп сората идем бит. +- Ичмасам урамга чыккач оныт инде кул күтәрүне! - диде Риф усал итеп. - Хәлнең мөшкел икәнен күрәсезме сез? +- Ни бар? +- Нишләп мөшкел? - диешеп малайлар аңа төбәлделәр. +- Мордага эләккәнегезне сизмәдегезмени? +Тургай кычкырып көлеп җибәрде. +- Нинди морда, нинди морда?! - диде ул Рифкә җиңелчә төрткәләп. +Риф кулларын селти-селти дәвам итте: +- Кыймшанырга ярамый, сүз әйтергә ярамый, бүлмәдә йөрергә ярамый, тышка чыгарга ярамый. Бөтенесенә кул күтәреп рөхсәт сорыйсы. Тургай, Бүсмән, Кытай дип әйтергә ярамый. +Фаил дә башын кашый-кашый сүзгә кушылды: +- Риф дөрес әйтә бит, малайлар, - диде ул. - Нишлибез? +- Ни кушалар, шуны эшлибез, - диде Рөстәм. +- Әгәр мәктәпкә бармасак? - диде Риф, һәрберсенең күзенә карап. +Сорау бик җитди иде, малайлар атлаудан туктадылар. Күзләр Тургайга төбәлде. +- Минем укырга өйрәнәсем килә, - диде Тургай. - Укыйк әле. +Молодец, Нуруллин! +Капкадан чыгуга, Тургайның битенә пәрәвез җебе шаярып килеп кунды. Ул, урам уртасына чыгып, адымнарын кызулата, уңнан да, сулдан да елмаеп калучы тәрәзәләрнең кайсына тел шартлатып, кайсына кул изәп сәлам бирә. Аннары дәрестә Әлфия апалары өйрәткән җырны суза: +Ай былбылым, вай былбылым, +Кунып сайрый талларга. +Бераздан ул кызыл сумкасын аркасына аскан Алсуны куып җитә, аның колак яфрагын кытыклап: +- Нихәл, тишек борын? - ди. +- Ә синең ике колагың тишек, - ди Алсу, көлә-көлә. +Тургай, аңа йөзе белән борылып, каршыннан арты белән бара, үзе аны һаман үрти: +- Авызыңны шул кадәр ачма, чәүкә очып керә күрмәсен! +Алсу тагын да ныграк көлә, Тургайны урап китеп йөгерә башлый. +- Әле син миннән качасыңмы? - ди Тургай, юри ачулы тавыш чыгарып һәм аны куарга тотына. +Алсу урамның әле бер, әле икенче ягына чыга, Тургай аның үкчәсенә басып диярлек бара, сумкасыннан тотып туктата алса да, туктатмый, баһадирга охшатып, "Котырр! Котырр! Кыт! Кыт!" дигән тавышлар чыгара. +Тимерче Нурмый абыйлар турына җиткәч, Алсу абынып егылды һәм кычкырып еларга тотынды. Нурулла абыйлар койма буена таш кайтарганнар да шуның берсе йөри торган җиргә тәгәрәгән булган. Алсу тезен туктаусыз угалады, елавыннан туктамады. Аны ничек юатырга белмәгәч, Тургай ташка тибеп куйды да, аны тиргәргә кереште: +- Юньле булсаң, син кеше йөри торган җиргә килеп ятар идеңмени? Кичә сыерны көтүдән алып кайтканда, мине дә чак кына абындырмадың бит син, оятсыз! Ник дәшмисең, дөресен әйткәч, әйтер сүзең юкмыни?! - шунда Алсу елавыннан туктап, Тургайга карап тора башлады. - Хәзер менә әтинең олы кувалдасын алып килеп, маңгаеңа берне тондырсам, танавыңнан суың чәчрәп чыгар! - Алсу көлеп җибәрде. Тургай ташка таба иелде. - Ә-ә, шөлләдеңме? Таш түгел, юләр баш син! Мыш-мыш килә, Алсу, тыңлап кара әле. +Алсу авызын ерган килеш җиргә таянып, колагын ташка якын китерде. +- Ишеттеңме? +- Ишеттем, - диде Алсу көлеп. +Тургай койма буеннан бака яфрагы өзеп, кулы белән тузанын сөртте, костюм җиңенә ышкып алды да: +- Шушы яфракны төкерекләп тезеңә ябыштыр, - диде. +- Ник? +- Авыртуны бетерә. +- Алдыйсың син, - диде Алсу, ышанмыйча. +- Алдамыйм. Әби минем бәрелгән урынга гел бака яфрагы ябыштыра. Кара янганны да, авыртканны да бетерә. +Аның бу сүзләреннән соң Алсу яфракны тезенә ябыштырып, өстеннән гольфасы белән бастыргач, алар мәктәпкә юнәлделәр. +Беренче дәресне Әлфия апалары кичә үткән "А" авазына мисаллар сораудан башлады. Барысы да кулларын күтәрделәр. Әлфия апалары беренче Алсудан әйттерде. +- Алма, - диде Алсу. +- Бу сүздә ничә "а" авазы бар? - дип сорады Әлфия апалары. +- Ике, - дип җавап бирде Алсу. - Беренчесе дә "а", соңгысы да "а". +Шуннан бер-бер артлы "абзар", "автомобиль", "урам", "табак", "кабак" кебек сүзләр яңгырады. Дәрес шулай әйбәт кенә барганда, Рөстәмне бастыргач, ул: +- Бакыев - бака! - дип куймасынмы. +Бөтенесе көләргә тотынды. Риф, рөхсәт тә сорап тормастан, сикереп торды да: +- "Кытай" дигәндә дә "а" авазы бар, - диде. +Тагын көлештеләр. Әлфия апалары, малайларның бер-берсен ни дип үртәүләрен белеп бетермәгәнгә, аларның ник көлгәнен аңламады. Инде үз мисалын әйтмәгән берничә генә кеше калган иде. Шунда Риф: +- Апа, мине гел бака дип үртиләр, безнең фамилия бакадан алынганмыни? - дип сорады. +- Бер-берегез белән үртәшергә ярамый, балалар, - диде Әлфия апалары. - Ә синең фамилияң бик зур мәгънәгә ия. Сезнең бабагыз Бакый исемле булган. Ә Бакый - ул мәңгелек дигән сүз. +Сыйныф тып-тын калды. +- Кайсыгыз аңлата ала мәңгелек дигән сүзне? +- Мин! - дип торып басты Мансур. Әлфия апалары рөхсәт иткәч. - Тузмаган әйберләрне мәңгелек диләр. +- Ык суы ул, апа, - дип өстәде Фаил. - Әти, Ык суы мәңгелек, ди. +- Тагын нинди фикерләр бар? - дип сорады Әлфия апалары. +Моңа кадәр икеләнебрәк торган Тургай, сүзгә кушылып: +- Ялкаулык ул! - дип ярып салды. +Барысы да дәррәү көлешеп куйдылар. +- Нишләп алай? - дип сорады Әлфия апалары. +- Бабай әйтә, ялкаулык кешенең җилкәсенә мәңгегә менеп атлана, ди. Ул безнең китап-дәфтәрләр тутырган сумка белән бергә утыра, ди. Тырышсаң, ялкаулык җиңелә икән. Тырышмасаң, ул сине җиңә, мәктәптә дә "икеле"гә укыйсың, хәерчегә әйләнәсең, ди. +- Сезнең барыгызның да фикерләрендә дөреслек бар, - диде Әлфия апалары. - Мәңгелек нәрсәләр беркайчан да юкка чыкмый, - дип, кояш, күк белән җир мисалында бик күп кызыклы әйберләр сөйләргә кереште. +Тургай, тәрәзәгә борылып, апасы әйткән мәңгелек кояшка карады. Аның нурлары астында чыпчыклар агач ботакларының берсеннән икенчесенә фыррфырр очалар... +- Нуруллин, син кайда утырасың? +Әлфия апаларының дәшүе аны уятып җибәргәндәй булды. +- И, апа, күрсәң анда!.. - диде Тургай дулкынланып. - Агач ботакларында чыпчыклар әбәкле уйный! +Аның бу сүзләреннән иптәшләре тагын көлеп куйды. Тургай Әлфия апалары туктатканчы әйтеп калырга ашыкты: +- Әнә берсе, калганнарын үртәп, иң өске ботакка кунды да чырык-чырык килә. Әнә башкаларын үрти... +Иптәшләре, парталарыннан торып, тәрәзәгә таба бара башлауга, Әлфия апалары аларны шып туктатты. Ләкин шунда инде тәрәзә янына ук килеп җиткән Риф кычкырып җибәрде: +- Апа, кара әле, бакчага тавыклар тулган! Кәбестәләрне чукыйлар! Калган помидорларны ашыйлар! +Аның бу сүзләре бөтенесен тәрәзәгә җыйды. +- Бакыев, Афзалов, барыгыз куып чыгарыгыз! +- И, апа, анда бакча таптап йөлелгә киләкми безгә! - дип каршы төште Рөстәм. - Тулгай алалга бел генә кычкыла! +Апалары кушарга өлгергәнче Тургай: +- Апа, чыгарыйммы? - диде дә, тәрәзәне ачып, бакчага сикерде. Ул үзләренең Баһадирына охшатып, ачулы тавыш белән кычкырып җибәрде: +- Кыт-кыт-кыт-кы-ы-ыт! Кыту-урр! Кырр-кыт-кыт!!! +Бу тавышка тавыклар котлары алынып, оча-куна коймага таба йөгерделәр. Тургай тагын да дәһшәтлерәк итеп "Кыт-кыт-кытты-рру-у!" дип сузгач, тавыклар, канатларын җилпи-җилпи, бер-берсен таптап, коймага килеп өелделәр, аның астындагы тишектән кысыла-кысыла чыгып та беттеләр. Тишекне таш белән каплагач, Тургай тәрәзәгә йөгереп килгән иде, Әлфия апасы: "Ишектән кер", дип борып җибәрде. Тургай капкага йөгерде, ләкин ул тыштан бикле иде. Койма башына үрмәләүдән бүтән чара калмады. Җиргә сикереп төшүе булды, каршысына директорның килеп басуы булды. +- Бакчада нишләп йөрисең, Нуруллин? - диде директор бик усал карап. +Тургай коймадан шактый еракта йөрүче тавыкларга күрсәтеп: +- Әнә теге тавыкларны куып чыгардым, - диде. +- Ә кем керткән? +- Анысын тавыклар миңа әйтмәделәр, - диде Тургай юри җитди кыяфәт белән. +- Молодец, Нуруллин! Бу сүзең өчен "бишле" сиңа, - диде директор елмаеп. - Бар, дәресеңә кер. +Илдар Каюмович йөгереп мәктәпкә кереп баручы малайга караган килеш башын чайкап куйды. "Картаясың бугай, иптәш директор, - дип куйды эченнән. - Бу сабыйга андый сорау бирергә тиеш түгел идең бит син. Нуруллинга "бишле", ә сиңа дипломыңның почмагына "берле" куела. Диплом үз көчен югалтсын өчен ничә "берле" кирәк икән?" Пенсия яшенә якынлашып килүче Илдар Каюмович бу сорауга җавап таба алмады... +Бака туе ясамагыз!.. +Ул көнне Тургай мәктәптән бик җитди кыяфәттә кайтып керде. Сумкасын почмакка атты да бер сүз дәшмичә диванга барып чалкан ятты. Әти-әниләре чәй эчеп утыралар иде. Урамнан ук җырлый-җырлый кайтып керә торган Тургайның болай кылануы өйдәгеләрне аптырашка төшерде. +- Улым, киемнәреңне алыштыр да ашарга утыр, - диде әнисе. +Тургай дәшмәде, ике кулын баш астына салып, уйга батты. +- Ни булды, улым? - дип сорады бабасы. +- Буласы булган инде... +- Бүген нәрсә үттегез соң? - диде әтисе аның янына килеп. +Тургай җавап бирмәскә ниятләгән иде дә, әтисе ачуланыр дип, әйтергә булды: +- Күп инде ул. "Ә" хәрефен өйрәндек. Математикадан азрак белән күбрәкне үттек. Агач рәсеме ясадык. +- Кызык булгандыр бит? - диде әтисе. +- Кызыгын кызык та. Анда бит... +- Нәрсә анда? - дип төпченде әтисе. +- Сез бит берни дә белмисез... Күрсәтимме соң? +- Әйдә, күрсәт, күрсәт, - диештеләр барысы да. +- Барыгыз да өстәл янына утырыгыз, - диде Тургай төп-төз басып. Ул башын югары тотып, әбисе белән бабасына, әтисе белән әнисенә аерым-аерым текәлеп карап алды. Кыяфәте коточкыч җитдигә әйләнде. +- Туры утырдык, Нуруллина, - диде ул имән бармагы белән әбисенә төзәп. - Нишләп бөкрәеп утырасың? Парта белән күкрәк арасында йодрык сыярлык ара калырга тиеш. +Ул, әбисе янына килеп, аның уң кулын тотып, өстәл белән күкрәге арасына куеп күрсәтүгә, бөтенесе тыела алмыйча көлеп җибәрделәр. Тургай үзенә ашарга дип әнисе куйган тимер кашыкны алып, өстәлгә бик җитди кыяфәттә шакы-шокы сугып алды. +- Балалар, - диде ул ялварулы тавыш белән. - Без бит дәрес вакытында көлешмәскә, мин сөйләгәнне тыңлап кына утырырга сөйләштек. Нуруллина, беренче булып син көлә башлыйсың! - дип Тургай кашыгын әнисенә таба сузды. +Шуны гына көткәндәй, әтисе хихылдап башын артка ташлады, бабасының авызындагы ясалма теше идәнгә очты. Тургай аны алып, бабасының алдына куеп, аңа кисәтү ясады: +- Нуруллин, ашау әсбапларыңны идәнгә коеп утырма! +Шулчак диванда йоклап яткан Шаян идәнгә сикереп төшеп, койрыгын күтәреп киерелде, башын өскә каратып, авызын зур ачып иснәде. +- Мияушин, иптәшләрең алдында шулай ямьсез итеп иснәргә ярыймы соң? - диде Тургай мәче янына килеп. Аннары тәрәзә төбеннән газеталар алып, һәрберсенең алдына куеп чыкты. +Дәфтәрләрне ачтык. Ручкаларны алдык. "А" хәрефен язабыз. +Ул, әнисе каршына килеп, аның алдындагы газета өстенә бармагын куйды. +- Нуруллина, хәрефләрең төрле якка авышкан. Менә бу юлга ашыкмыйча гына язып чык, - диде. - Яздыгызмы? Хәзер басабыз, гимнастика ясап алабыз. Кулларны өскә күтәрдек... +- Уф, йөрәгем, көлдереп үтерәсең, улым! - дип бабасы күкрәген тотты. +Әбисе үзе кеткелдәде, үзе эһ-эһ килде. +Әтисе: +- Җитте, бер хәлем дә калмады, - дип урыныннан торды. +- Үләм, үләм! - дип кулларын мәзәк итеп Тургайга таба чайкады әнисе. +- Бака туе ясамагыз, балалар! - диде Тургай кашыгы белән өстәл шыкылдатып. +Шулчак бабасының таягы шап итеп идәнгә ауды. +- Нуруллин, нинди таяк белән маташасың анда, - дигән булды Тургай, тагын да җитдирәк кыяфәткә кереп. - Нишләп аксыйсың син? Кайда йөрдең? +- Булды, булды, аңладык, улым, - диде әнисе, көлүеннән тыела алмыйча. +- Сезгә рәхәтме соң шушы? - диде Тургай, мәсьәләнең бөтен җитдилеген аңлатырга тырышып. +- Нигә рәхәт булмасын? - диде әтисе. - Белем алырга, тәртипле булырга барыбыз да шулай өйрәндек инде. +- Алайса нишләп көлдегез? - диде Тургай. +- Синең кебек рәхәт, бәхетле вакытларыбызны искә төшереп көлдек, - диде әтисе. +- Алайса үзем дә яшь чакларны искә төшерим әле! - диде дә Тургай, гөлдерәп көлеп җибәрде. +Тургай ашагач, ихатадагы барлык җан ияләре белән сөйләшкәннән соң, ындырга йөгерде. Анда туйганчы туп тибеп, кич кенә кайтып керде. Әбисе оекбаш бәйләп утыра иде. +- Әби, кемгә була ул? - дип сорады Тургай. +- Сиңа бу, улым, - диде әбисе. - Менә карлар явар, кыш килер. Шушы оекбашларны кигәч, аягың җылыда йөрер. +Тургай әбисен кысып кочаклады, битеннән үбеп алды. Аннары әбисенең битендәге җыерчыкларын бармак очлары белән йомшак кына сыпырды. +- И, әбием? Бөтен җирең ярылып беткән. Авыртмыймы алар? +- Ярылмаган ул, балакаем. Яши-яши җыерылган. Яшь чакта минем йөзләрем дә синеке кебек шоп-шома иде. +- Ә бабайның йөзендә бигрәк тә күп. Беләге әллә ничек ярылып киткән. +- Бабаң бит сугышта булган. Шунда беләген яралаганнар. +- Телевизорда күрсәткәндәге кебекме? +- Әйе. +- Ә кемнәр яралаган? +- Бабаңның үзеннән сора инде анысын, - диде әбисе. +Тургай аларның бүлмәсенә кереп китте дә шундук борылып та чыкты. +- Бабай "пуф-пуф" итеп йоклап ята, - диде ул. Әз генә уйланып торгач, әбисенә сорау бирде: - Нишләп икегез дә "пуф-пуф" итеп йоклыйсыз сез? Әти белән әни алай йокламый бит. +- Тешләр булмаганга ул, бәбекәем, - диде әбисе елмаеп. +Тургай үзе дә шулай түгел микән, дип уйлаган иде, ялгышмаган икән. Шунда иртәгә җыр дәресе керәсе исенә төште. Апалары "Кәрия-Зәкәрия"не ныклап өйрәнеп килегез, дигән иде бит. Ул йөгереп ишегалдына чыгып җырлый гына башлыйм дигәндә, кәбестә түтәлләре янында йөргән әтисе белән әнисен күрде. Тургай ачкан авызын йомарга мәҗбүр булды. Йә бүлдерерләр дип, мунчага керде дә бар көченә җырлап җибәрде: +Бу бик яхшы укучы, бу бик яхшы укучы, +Аның укуы яхшы, аннан үрнәк алыгыз, +Аның укуы яхшы, аннан үрнәк алыгыз. +Кәрия-Зәкәрия комая, Кәрия-Зәкәрия комая, +Кәри-кома-Зәкәрия, Зәкәрия-комая, +Кәри-кома-Зәкәрия, Зәкәрия-комая. +Ялгышмыйча җырларга өйрәнгәч кенә өйгә керде. Барысы да телевизор карап утыралар иде. Ул туп-туры бабасы каршына килеп: +- Бабай, сине сугышта яраладылармыни? - дип сорады. +- Әйе, улым, - диде бабасы. +- Кемнәр соң ул? +- Әшәке кешеләр. Бөтен җирне бомбага тоталар, яндыралар, кешеләрне үтерәләр. +- Син анда нишләдең? +- Без ярдәм итәргә бардык. Теге әшәке кешеләрне куып, сугышны туктаттык. +Телевизорда снарядлар шартлаганны, йортлар янганны, пулемётлардан атканны, егылып яткан кешеләрне күрсәтә башладылар. +- Сугышны бетердек, дигән идең бит, бабай, - дип Тургай телевизорга төртеп күрсәтте. +Бабасының күзләре яшьләнде, кулын күкрәгенә куйды. Йөрәге авыртканда шулай итә ул. +- Бусы - бүтән сугыш, улым, - диде ул авыр сулап. - Бер илнең әшәке кешеләре икенче илнаң байлыгын алмакчы була... +Тургай экрандагы сугыш күренешләрен карап, бераз уйланып торды да бабасына тагын сорау бирде: +- Ә ул ике илнең начальниклары сугышны ник туктатмый соң? +Аның бу сүзләреннән соң өйдәгеләр бер-берсенә карап баш чайкадылар. Ә әнисе Тургайны күкрәгенә кысып: +- И, улым, бу башларың белән син кем булырсың икән? - диде. +- Авылның бер дурагы булырмын! +- Син бик начар сүз әйттең бит, улым! - диде әтисе, бармагын кисәтүле селкеп. +- И, әти, кайчагында сез дә әни белән бер-берегезгә "дурак" дисез бит! +- Без шаярып кына әйтәбез. +- Мин дә шаярттым гына, - диде Тургай елмаеп. - Миңа исәре дә җиткән. +Әтисе белән әнисенең йөзләре үзгәрде, алар хәтта урыннарыннан сикереп тордылар. +- Анысын каян алдың тагын? - диде әтисе ачулы тавыш белән. +- Күрше Нурия апа гел шулай ди. Минем бакчада агачлар, кошлар белән сөйләшеп йөргәнемне күргән саен: "Булса да булыр икән исәр", дип үз-үзенә сөйләнә. Беркөн шулай сөйләнеп койма ярыгыннан карап тора иде, җирдән туфрак алдым да сиптем. Шуннан "дурак" ди башлады. +- Олы кешегә туфрак сибәргә ярыймыни?! - дип әтисе йодрыгын селкеп куйды. +- Олы кеше булгач, "исәр" димәсен. +- Күзенә керсә? - диде әтисе. +- Күзенә кермәде. Авызы ачык иде, авызына туры килде. "Тфү-тфү" дип төкеренә-төкеренә өенә кереп китте. +Кич җиткәч, Тургай бик озак йоклый алмыйча ятты. Бабасының сугышта йөргәннәрен уйлады, бабасы белән әтисе бая телевизорда күрсәткән сугышка китмәсә ярар иде, дип хафаланды. Инде йокысы куерганда ул әтисе белән әнисенең пышылдашканын ишетте. +- Менә синең күршегә каш сикертүләреңнең әҗере, - диде әнисе. +- Телең ни сөйләгәнне колагың ишетми, - диде әтисе төксе генә. - Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә. +- Мин сөйләмим, кешеләр сөйли, - дип әнисе сүзне бетерде. +Тургай аларның сөйләшүеннән берни дә аңламады. Тик нәрсәнеңдер әйбәт түгеллеген генә чамалады... +Морда +Табигатьне өйрәнү дәресе бара. Әлфия апалары безнең тирә-юнебез, елгалар, таулар, үсемлекләр, җәнлекләр, авыллар, шәһәрләр турында сөйли. Кеше шуларның уртасында, ди. Тургайның укытучы сөйләгәнне тыңлыйсы килә, колаклары белән аның тавышын да ишетә, әмма әллә нинди бер көч сиздерми генә Бормалы буйларына алып китә, борынына дымлы үлән, ләм исләре килә, инеш аркылы ташлардан, агачлардан салынган басма өсләреннән челтерәп аккан су тавышы колагын иркәли. Инешнең салкынча суына иелеп кулларын тыгыйм, дип үзе дә сизмәстән парта астына сузыла һәм куллары Фәйрүзәнең тезенә тия. Фәйрүзә Тургайның кулын чеметеп ала, коңгырт күзләрен түгәрәкләндереп аңа карый. Чәрелдәп кычкырып җибәрмәгәч ярый инде. Тургай инеш суына кулымны тыга идем, дип аның колагына пышы-пышы килә. Фәйрүзә берни дә аңламый, ни көләргә, ни аның сүзләренә ышанырга белми. Әлфия апалары кисәтү ясагач, Фәйрүзә тау башындагы йомран төсле үрә катты, керфеге дә селкенми. Тургайның йомранга охшатып сызгырып җибәрәсе килә. Бик шәп сызгыра да сызгыруын. Ярамый шул. Их, йомран Фәйрүзә! Тауны искә төшердең бит син. Әле кайчан гына тау түбәсеннән аска таба мәтәлчек атып уйнаганнар иде. Уйнап хәлдән тайгач, болынга Галимҗан абыйсы янына киттеләр. Әрәмәгә кереп, кызыл карлыган, шомырт, камырлык ашадылар. Әрәмә буйлап сузылган төнбоеклы күлнең камышлары арасында кыркылдаучы кыр үрдәкләре белән дә сөйләшә алмыйлар хәзер. Чөнки көн дә мәктәпкә баралар, сәгатьләр буе менә шушылай беркая чыкмыйча утыралар, укырга, язарга, рәсем ясарга, җырларга өйрәнәләр. Үзе кызык та кебек, бик кыен да. Һәркем үзенчә түзә. Фәйрүзә озын көн буе гел тыңлап кына утыра, укытучы әйткәнне төп-төгәл үти, сүз катсаң да дәшми, хәтта борылып та карамый. Шулай өйрәнгән Фәйрүзә, мәктәптә дә нык түзә. Алсу да Фәйрүзә кебек тыныч, тәртипле. Рөстәм белән утыручы Энҗе менә кыбырсык ичмасам! Чем-кара чәчләре гел тузган, кашларына ук төшкән була. Үзе туктаусыз чыркылдый. Көлүе шулай. Чыркылдаган саен авызын кулы белән каплый. Үзе утырган урынында туктаусыз боргалана, як-ягында утыручыларның гына түгел, артындагыларның да китап-дәфтәрләрен, каләмнәрен карый. Үзенеке дә шундый ук югыйсә. Ни эзли - белмәссең. Аның һәрвакыт нәрсәсе дә булса идәнгә төшеп китә, ул шуны алырга йә парта астына кулын сузып озаклап кармалана, кайчакта парта астына ук төшеп китә. Инде тураеп кына утырды дисәң, тагын нәрсәсендер төшерә, тагын иелә. Фаил дәрес саен кул күтәреп тышка чыгарга сорый. Әллә чын, әллә юри. Рифне Әлфия апалары тактага чакырса, артыннан берәрсе "Ык буенда бакалар баталар да калкалар", дип пышылдап кала. Мансур Фатыйхов белән Лилия Латыйпова бергә утыра. Укытучы сөйләгәндә, Мансурның күзләре әз генә кысыла да, ул төп-төз утырган килеш оеп йоклап китә, ике борын тишегеннән "мес-мес" тавыш чыга башлый. Әлфия апалары "Фатыйхов!" дип дәшүгә, Мансур дерт итеп уянып китә. Бөтен сыйныф көлешеп ала. Фаил белән утыручы Айгөл Заһидуллина иртән көн саен диярлек соңга кала. Ул да йокымсырап киткәли, әмма Мансур кебек месләми. Йокымсырый башласа, Фаил аны колагына чиертеп уята. Арада барысыныкыннан да биек булып Рөстәмнең башы тора. Шул түп-түгәрәк күзлекле озынча башын ул бәбкәләре уртасындагы ата каз кебек туктаусыз боргалый. Янәшәсендә утыручы Энҗе белән икесе шулай бүлмәне вентилятор кебек "җилләтәләр". Тагын бер нәрсәне әйтми булмый: Рөстәмнең авызында төкерек күп. Шуңа ул теле белән иреннәрен гел төкерекләп тора. Берәр нәрсә сөйли башласа да, теленең ярты көче сүзгә тотынасы урында, ирен юешләүгә китә. Теле шул кадәр тиз йөри, авызыннан бер чыкканда өске иренен, икенче чыкканда аскы иренен ялт кына итә дә куя, күрми дә каласың. Кайчакларда Рөстәм дәрес барганда авызында бәләкәй генә кәгазь кисәге чәйни дә, озын бармагы белән берәрсенә чирттереп җибәрә. Ул килеп тисә, бөтенесенә дә кызык була. Берсендә математика дәресендә Әлфия апалары тактага саннар язганда, ялгыш аның аркасына барды да тиде. Бөтенесе тын алудан туктады, Рөстәмгә ачулы караш ташладылар. Рөстәм үзе дә кып-кызыл булды. Аларның бәхетенә кәгазь үзе кубып төште һәм барысы да җиңел сулап куйдылар. Шуннан соң Рөстәм бу гадәтен ташлады. +Тургай үзе утырып та тора алмый, сөйләшмичә дә тора алмый. Әбисе "Улым, синең эчеңдә җен бардыр", дип юкка әйтми инде аңа. Шул җен ни тели, шуны эшләргә мәҗбүр итә. Тактага чыкса, басып торган җирендә таптанырга тотына, әле уңга, әле сулга атлап ала. +- Нуруллин, болганмыйча гына, болганмыйча гына! - дип кисәтә аны укытучы. +Дәрес вакытында, берәрсе янына барып, колагына нидер әйтеп көлдермәсә, утыруы утыру булмый. Ә апалары карап кына тора, кайчакта үзе җитәкләп алып килеп урынына утырта. Фәйрүзәгә дәшеп-дәшеп карый, ә ул чәтнәби - башын юри читкә бора, Тургай сөйләшмичә тора алмый. Рөстәмнең теле иренен ялап рәхәтләнсә, Тургайның теленә шаяртып сөйләшү, малайлар белән үртәшү, көлешү, котыру кирәк. Ә болай авызын томалаган, кул-аягын бәйләгән кебек. Кыска гына тәнәфестә берни дә эшләп өлгерә алмыйсың. Сөйләшә, әйтә алмагач, башына да, теленә дә әллә нинди уйлар җыела да җыела, берсе өстенә икенчесе өелә, аларны иптәшләренә әйтәсе килә - ярамый! Әти-әниләренә, әби-бабаларына әйтә торганнары да бик күп тә, алар еракта шул... Тургай үзе дәфтәренә апалары кушкан "И" хәрефен яза-яза әлеге уйларын уйлый. Менә Әлфия апасы алгы партада утыручы Мансур белән Лилия янына килеп, дәфтәрләрен карарга тотынды, ничек матуррак язарга икәнен өйрәтә башлады. Лилия - алар арасында иң таза кыз. Чәчләре җирән, йон өеме төсле кабарып тора. Лилиянең сумкасында конфеттыр, шоколадтыр гел булып тора, дәфтәренә язганда шуларны суыра, чәйни. Ул таза, олы гәүдәсе аска нык басканлыктан, аяклары кыска булып калган. +Тургай акрын гына тәрәзә каршына барды. Күктә өере белән каргалар оча, җил агачларның сары яфраклары белән шаяра. +- Сезне бәйләп куймаганнар, - ди Тургай ярым пышылдап. - Сезгә түзәсе юк. Тышта гына укытсалар, ничек рәхәт буласы югыйсә... +Бакча уртасында ялгыз чия сап-сары яфракларга төренгән ботакларын болгап җил белән шаярып маташа. Җил аны танцыга чакыра, ул юри киреләнә. Кинәт ул гел Лилия булып тоела Тургайга. Әнә кәүсәсе дә нәкъ аның көрән гольфысын хәтерләтә. Әнә җилфердәп торган сары чәчләре уртасында нәрсәдер чәйнәп маташкан авызы да күренә, әнә авыз читеннән төшеп киткән печенье кисәге төсле бер яфрак та төшеп китте. Тургайның көләсе килә. Былтыр Тургай Лилиянең таудан менгәндә чанасын кызарынып-бүртенеп, тезләнә-тезләнә сөйрәвен күреп, аңа ярдәм итмәкче булган иде - киреләнде, чана бавын дырт итеп тартып алып читкә китте. Кушаматы да - Тискәре. Лилиягә барып, әнә син, дип әйтмәкче иде, Әлфия апасының: "Нуруллин!" дигәнен ишетеп, туктап калды. +- Нуруллин, сөйләшмә, урыныңа утыр, - диде Әлфия апалары. +Ул урынына барып утыруга, апалары алар партасына килеп, Тургайның дәфтәрен кулына алды. +- Нишләп болай яздың, Нуруллин? - диде ул бер урынга өелешкән "И" хәрефләренә бармагы белән күрсәтеп. - Әнә Фәйрүзәнең хәрефләре ничек тигез булып тезелгән. +- Минем хәзрефләрем җыелышып "очты-очты"лы уйныйлар бит, апа, - диде Тургай ихлас күңеленнән. - Ә Фәйрүзәнекеләр кайгырышып ялгыз басып торалар. +Тургайның язуын күрергә сыйныфтагылар бөтенесе дә килеп җитте. +- Ә бу юлыңдагы хәрефләрең нишләп төрлесе төрле якка ауган? +- И, апа, әнә бит тышта җил уйный. Җил таратты аларны. +- Ә бусы нишләп бик бәләкәй? +- Анысы җилдән ышыкланып агач астында алма ашап утыра. +- Син, Нуруллин, кабалануыңны җилгә аударма әле, - диде Әлфия апалары. - Өйдә әйбәтләп язып кил. +Соңгы дәрес әдәби уку иде. Берәм-берәм үзләре уйлап килгән табышмакларын әйттеләр. Алсуның табышмагын аеруча мактады апалары. +- Ак тана, вак тана, тутырам дип мактана, - диде ул. +Җавабын таба алмыйча аптырашып беттеләр. Риф "яңгыр" диде, Рөстәм "бал" дип кычкырды, кемдер "кар яву", кемдер "он иләү" диде, тагын әллә ниләр әйтеп бетерделәр. Ә чын җавабын Алсу үзе әйтеп салды: +- Ул безнең сөтләч тана! +Кайберәүләр табышмак уйлый алмаган иде. Кул күтәрүчеләрдән икәү генә - Тургай белән Фаил генә калды. Апалары Фаилне такта янына чыгарды. +- Үзе йомшак, үзе каты, үзе кәкре, үзе төз, - диде Фаил, бөтенесен шаккатырып. +Күпме генә баш ватсалар да, җавабын таба алмадылар. +- Һи, шуны да белмисез, керәндил! - диде Фаил. +Аңа "табышмагың чалышкан", дип кул гына селтәделәр. Тургай ике табышмак уйлап килгән иде. +- Яратам дип танышты, гомерлеккә ябышты, - диде беренчесен. +Күп уйлый торгач, җавапны Фәйрүзә әйтте: кушамат, исем диде. +Шуннан соң ул икенчесен әйтте: +- Бер җиләк, ун җиләк, күп җиләк - тулды чиләк. Өсте капланды, хуҗа шатланды. +Җиләк дигәч, кызлар бик кызып тотынганнар иде, җавап табылмады. Ахырда апалары Тургайның үзенә әйтергә кушты. +- Морда, - диде ул барысын шаккатырып. +- Нинди морда?! - дип аптыраштылар. +- Мәктәп! - диде Тургай көлемсерәп. - Эләктек бит... +Кемнәрдер көлеп җибәрде, кемнәрдер "әйе, дөрес" дип пышылдашып алды. Әлфия апалары гаҗәпләнүдән башын чайкап: +- Ай-яй, Нуруллин! - диде. - Ничек шулай уйлый аласың? Укыйсың килмимени? +- Килә, апа, - диде Тургай. - Бик килә. Бөтенесен беләсе килә. Тик... бүлмәдә кымшанмыйча утыруы... их... +- Әйтмә дә!Үлем! - дип куйды шунда Рөстәм. +- Ничек шулай дия аласыз, балалар? - дип Әлфия апалары аларның һәрберсен карашы белән кичерде. - Сөйләшәсез, көлешәсез, хәтта торып йөрисез. +Шунда Мансур сүзгә кушылды: +- И, апа, без бит курка-курка гына. Сезнең рөхсәттән башка. Рөхсәт булсын иде ул... +- Бөтенебезгә дә, - дип куйды Риф. +Әлфия апалары аларның сүзен кире кагып баш чайкады: +- Алай булалмый, балалар. Аттестат алып, мәктәптән чыккач та әле бар нәрсәгә рөхсәт булмаячак. +- Ә нишләп? - диде Рөстәм. +- Үзегез уйлагыз анысын. Шуннан соң бу хакта тәрбия сәгатендә ныклап сөйләшербез. +Кыңгырау шылтырады, бу дәрес шуның белән бетте. +Вакыйф +Нуриев +НИ ХӘЛЕҢ БАР, БАЛАМ?.. +БӘЯН +"Сиңа килдем. Хәлеңне белергә килдем. Иминлекме? Рәхмәт, сиңа! Быел да чыдадың, түздең. Күпме йөк күтәрергә туры килде үзеңә. Йөк түгел, уңыш ул. Икмәк бит ул! Байлык-муллык, шатлык-куаныч, өмет-ышаныч бит ул! Безнең кебек авыл кешесенең теләк-хыялы, максат-омтылышы, тормышның асылы-мәгънәсе. Горурланам синең белән! Ничәмә-ничә ел тонналарны "эһ" тә итми күтәрәсең. Ыңгырашмыйсың, зарланмыйсың, көйсезләнмисең. Минем дә авылдашларым алдында йөзем ак. Тиздән Уңыш бәйрәме булыр. Уракта шәп эшләгәннәрне мактарлар, бүләкләрләр. Синең белән мине телгә алучы да булмас. Борчылма. Икмәк өчен көчебез кергәнгә куанып яшик. +Хәтерлисеңме соң шушында килеп, шушы урынны бил тиңентен кычыткан, алабута, шайтан таякларыннан чистартып, җир казып мәш килгән тиктормас егетне. Сине шушында бастырып киткәнемне хәтерлисеңме? Әйе, мин идем ул. Ул көннәрне оныта алмыйм. Бәхетле көннәр!" +* * * +Факил Казан авыл хуҗалыгы институтында укый иде. Практикага туган авылына җибәрделәр. Кәнсәләргә кергәч, председатель белән сөйләшү кыска булды: +— Энем, үлчәү кирәк колхозга. Үлчәү. Автовеса! Шуны корып бирсәң иде син безгә. +— Аңладым. +Аңлавын аңлады. Тик кулыннан килерме бу эш? Авылдашлары алдында адәм көлкесенә калмасмы? Институт кадәр институтта укый дигән даның бар. Авылдан беренчеләрдән булып керде ул анда. Азмы-күпме дары исен дә иснәп карады. Факил сугышка кырык бишенче елның язында алынды. Псков десант дивизиясенә эләкте. 177 тапкыр парашют белән сикерде. Кайчан гына ыргытмадылар аларны: иртән дә, кичен дә, көндез дә, төнлә дә. Кая гына килеп төшмәделәр: далага, суга, сазлыкка, урманга. Урманга төшү бик хәтәр иде, чыршы очына эләксәң, корсагыңны ярасың. Агач башында кунып калсаң, җиргә төшә алмый җәфаланасың. Бергә хезмәт иткән иптәшләренең күпмесе шулай харап булды. Бүген-иртәгә сугышка керәбез дип торганда, Гитлер тәпиен ялтыратты. Аның каравы, сугыштан соң исән калганнар өйләренә кайтып китте, ә Факил кебек "егерме җиденчеләр"гә тагын җиде ел хезмәт итәргә туры килде. +Армиядән кайткач, авыл мәктәбенә укырга китте. Малай-шалайлар белән сабак өйрәнде. Беркөнне мәктәп бәдрәфендә төтен эленеп торганын күреп алган директор Хөсәен Хәсәнович малайларны тезеп куеп тентеде. Тәмәке Факилдән чыкты. +— Бу гамәлең мәктәп стенасына сыймый, — дип сүкте аны Хәсәнович. +"Мәктәп стенасына сыймый". Кемнең дә булса бер-бер хилаф эш кылганын белсә, директор гел шушы сүзләрне әйтә. +— Нишләп сыймый соң ул? Нигә мәктәпне зуррак итеп салмадыгыз? — диде дөнья күреп кайткан, лаеш шулпасын шактый чөмереп өлгергән, самолётның тар ишегеннән очсыз-кырыйсыз күккә атылырга күнеккән Факил. +Директор десантчы егеткә бүтән бәйләнмәде. +* * * +Иртәгесен Факил йөрәксенеп эшкә тотынды. Алдына җәймә кадәр кәгазьләр җәйде. Болар — үлчәүнең сызымнары. Егет аларны дөньясын онытып өйрәнде. Җәйнең кояштан нур яудырган бер көнендә янына хатыны Рәкыя килеп басканын да сизмәде. +— Нихәл, картым, эшләп буламы? — дип сорады, битендәге сөйкемле сипкелләре уңып, сизелер-сизелмәс кенә язылып калган, икедән үргән сары чәч толымын баш түбәсенә такыя кебек түгәрәкләп салган якты кыз. +Факил сискәнеп китте, каушап калгандай булды. +— Маташып карыйм әле, ни килеп чыгар, — диде ул һәм маңгаендагы тамчытамчы тибеп чыккан тирләрен кул аркасы белән сыпырып куйды. +— Ярый, мишәйт итеп тормыйм. Бер сәгатьтән аш өлгерә, әбәдкә кайт! +Рәкыяны ай күрде, кояш алды. +Студент егет аны ягымлы-якты карашы белән күздән югалганчы озатып калды. +Факил белән Рәкыя тиз кавыштылар. +Егетнең армиядән кайткан чагы иде. Кайтып төште сержант авылга. Тәбәнәк буйлы, җиңел сөякле, бит очлары ялтырап-янып торган солдат-десантчыны күреп кызлар "аһ" итте. Күрше кызы Фәһимәнең дә күңелен ымсытты. Алай гынамы?! Кызның йокысы качты. +Егет ике арадагы бакчага турник ясап куйды. Көн саен иртәнге алтыда торып чыга да шунда атына. Аның ничек атынганын көтү куарга чыккан күрше кызы койма буена килә дә ярыктан шыпырт кына карап тора. Факил башта ике кулы белән өскә тартыла. Ияге турникның тимере белән тигезләшкәч, ике аягын бергә куеп алга кискен ыргым ясый. Һаваны яра. Таган кебек атына да атына. Амплитуда үскәннән-үсә бара. Берзаман аяклары өскә чөелә. Егет ботларын, кулларын сузган хәлдә туры сызыкка әверелә һәм турникны әйләнеп чыга. Гәүдә күзнең явын алырлык якты түгәрәк ясый. Нәкъ кояш инде менә. Хәер, бу тамаша үзе дә "кояш" дип атала бит! Авылда Факил турында "ул турникта "солнце" ясый икән" дигән могҗизалы хәбәр тарала. Күпме егет газапланып та, черәшеп тә булдыра алмаган хәл бит бу! Көч-куәтнең, матурлыкның гаҗәеп тантанасы. +Фәһимә — күрше йорттагы ун баланың бишенчесе. Түгәрәк битле, бөдрә чәчле, зәңгәр күзле кыз. Чибәр! Күр әле син бу Факилне, моңарчы читкә-миткә чәчрәп тормаган, каралты-курада, өй тирәсендә тыныч-сабыр гына үз эшен эшләп йөргән мыштым кызны нишләтеп ташлады бит, ә! Хәзер Фәһимә өчен бу дөньяда армиядән кайтып аның һушын алып йөргән күрше егете генә бар. Мәхәббәт дигәннәре шушы буладыр инде ул. +Иртән көтү куганда күрше-күлән бер түгәрәкләнеп ала да хәл-әхвәл сораша, тегене-моны ишетә, эчен бушата. Авыл кешесенең сөйләгән сүзе гадәттә тавыкчебеш, мал-туар, печән чабу, утын хәстәрен күрү тирәсендә бара инде. +— Җәй ничек килер? Яңгырлар булырмы? Корыга китмәсме? Курмы әзерләп булырмы? +— Чалгыларны таптап куясы бар. +— Чалгы алырга кирәк әле быел. Былтыр безнеке, мужикны әйтәм, урманда сындырды. Артыштауда бар микән чалгы? +— Бүген минем мужик әче таңнан урманга китте. Өстерилек белән. Агач келәймәләргә. +— Кайда келәймәлиләр икән? Кайсы диләнкене? +— Без былтыр туксанда, Поп елгасында әзерләгән идек утынны. Фартал юлы кырыйларын чистарттык. +Фәһимә бу сөйләшүләргә колак салып тора да уйлап куя: "Бигрәк ваклана бу кеше дигәнең. Телләрендә бер сүз: йә утын, йә печән. Әйтерсең, дөнья шулардан гына тора. Әй, сез, Адәм балалары! Җир йөзендә мәхәббәт бар! Пүчтәк сезнең печәннәрегез аның белән чагыштырганда. Чуртымамы печән-мечәннәрегез, утынмутыннарыгыз, кәгдә монда мәхәббәт бар! Гыйшык-мыйшык бар!" +Тик Фәһимә гыйшык утында үзе генә янды. Егетне ничек каратырга соң? Вечерга (кичке уеннарны Солы авылында шулай дип йөртәләр) чыккач, гел Факил тирәсендә чуалды, боргаланды, сырпаланды. Клубтан аның белән бергә кайтып та, кич чыкмаган көннәрендә күршесен капка төбендәге эскәмиядә көтеп алып та карады. Тик егетнең исе китмәде. Аның күңелендә бер генә теләк — мәктәпне тәмамлагач институтка укырга керергә! +Көннәр үтә торды. Фәһимә эчтән сызды, янды, көйде. Җавапсыз мәхәббәтнең ни икәнен үз башына төшкән кеше генә аңлыйдыр. Факил күрше кызының үзенә карата булган кайнар мөнәсәбәтен, ташып торган уй-хисләрен сизмәде түгел — сизде. Дөресен әйткәндә, кызның чытлыкланулары аны туйдыра да башлаган иде инде. Бу "сыткый сагыз" белән бер кистереп сөйләшмәкче дә иде. Япь-яшь кызны үпкәләтүдән курыкты. Үпкәләтү генә түгел, җиләк кебек өлгергән туташның гыйшык-мыйшык хисеннән гайрәтен чигерерсең, күңелен сындырырсың. Юк, юк, песигә дә "прес" дип әйтә алмаган Факилнең үзе өчен дә бик авыр мондый сөйләшү. Фәһимәнең мәхәббәт канатларын каермаслык сүзен дә таба белергә кирәк бит әле аның. Туры әйткән туганына ярамаган, ди. +Шөкер, Факилгә тел тирләтеп азапланырга туры килмәде. Җәйнең ашыгып аткан бер галиҗәнап таңы барысын да хәл итте дә куйды. Беркөнне кызның башына бер уй килгән иде: "Һәркем үз тиңен ярата. Укытучы — укытучы белән, артист артист белән кавыша. Ни булыр икән, әгәр Фәһимә дә турникта күрше егете кебек "сунце" ясаса? Аның әллә ни авырлыгы да юктыр инде. Прусты катырак атынырга гына кирәк. Атынасың да үзеннән-үзе әйләнеп чыгасың. Фәһимә ике кулында атына алмыймы?! Фәһимә "сунце" була алмыймы?! Теләсә кояш та, ай да була ала. Ике кояш бергә кушылачак. Менә күрерсез!" Кызның башына шундый уй килеп торуын күр әле. +Фәһимә әче таңнан торды. "Кояш"ны ул кеше-кара күрмәгәндә ясап карамакчы булды. Шул ният белән, аратасыннан купкан черек тактаны бер якка авыштырып, койма тишегеннән шыпырт кына күрше бакчасына керде. Керде, ике кулын өскә сузып сикерде. "Кояш"ның күчәренә эләгә алмады. Икенче омтылыш. Әһә, эләкте. Эләгүен эләкте, тик шул мизгелдә йомры гәүдәсенең галәмәт авыр, лапшык булуын тоеп алды. Кая соң инде, кая соң... Кайда ката, кайда тун? Атынырга кирәк бит. Атыныр өчен аякны күтәреп алга ыргытырга, Факил кебек һавага кушаяклап тибәргә кирәк. Фәһимәнең аякларына ике потлы гер асканнармыни, асылынып тик тора. Бераздан кыз хәл-җегәре беткән кулларын ычкындырырга мәҗбүр булды һәм, келәттәге матчага эленгән җиреннән өзелеп төшкән симез сарык түшкәсе кебек, җиргә гөрселдәде. Үзе тиз генә сикереп торды тагын. Кагынды. Тагын асылынды. Ботларын күтәрергә азапланып карады. Мыш-мыш килде, ахылдады-ухылдады. Җиргә лапылдады. "Кеше-мазар юкмы", дип як-якка каранып алды. Ах, үҗәт кыз да инде үзе. Тагын менеп маташа бит. Бу юлы турникка эләгә алмыйча җиргә йөзтүбән капланды. Кыз буялып-пычранып бетте. Шулвакыт тын келәтнең бакча ягындагы бер канаты аз гына ачылып торган серле тәрәзәсе бөтенләй ачылды. Һич көтмәгәндә, һич уйламаганда, хикмәти Хода, анда Факилнең башы пәйда булды. Ул кызны әллә кызганып, әллә шаяртып әйтеп куйды: +— Җитәр инде, күрше, турникны сындырасың бит. +Шушы мизгелдә җир тишегенә кереп китәрдәй булган Фәһимә койма тишегенә кереп чумды. Факилнең исә келәттә, төн буена йокламыйча, имтиханга әзерләнеп ятуы булган. +Шул көннән күрше кызы Факилнең күзенә чалынмаска тырышты. +Факилгә насыйп яр исә күршедә дә түгел, еракта да түгел, үзләренең өендә үк булган икән. Рәкыя педагогия училищесын тәмамлап, "өстенә бетле тун кигән" кыз. Үзе шулай ди. Институтта читтән торып укуны бетле тун кию белән чагыштыра ул. Солыда мәктәптә укыта. Факилләрдә фатирда тора. Иртән чыгып чаба. Укытып кайткач, өй җыештыра, чишмәдән су ташый. Аннары — фермага. Агитатор буларак, монда күпме тамак ерта. Төнлә киләсе дәрескә план төзи, дәфтәр тикшерә. Рәкыя эшне тиз эшли үзе, җиңел эшли. Чәчен дә кешенеке төсле генә итеп үрми бит ул. Озын, куе, коңгырт чәчләрен әүвәл "фәс" иттереп алга ата. Башы чәч чүмәләсенә күмелеп кала. "Көлтә"не озын агач тарак белән җәт-җәт тарый, тарап чыккач, тасылдатып артка ата. Чәч аркасына, биленә килеп ябыша. Аннары шушы муллыкны уң як җилкәсе аша алга төшереп кызу-кызу үрә. Үрелгән толым кызның баш түбәсенә түгәрәк таҗ булып куна. Юк, чәч үрү генә түгел бу. Бу — тылсымлы сәнгать. Бу — моҗизави тантана!!. Яшьлек, матурлык, илаһилык тантанасы! Моны күргән саен, кызның үзенә сиздерми генә карап-күзәтеп йөргән Факилнең күңелендәге бер кылы зеңгелдәп куя. +Рәкыя атна буена чатыр чабып эшләп йөри-йөри дә, шимбә кичкә таба Солыдан биш чакрымдагы Карлыган Сазы авылына әтисе белән әнисе янына кайтып китә. Бер шимбә үтә шулай, ике, өч... Факил шунысын искәреп ала: Рәкыя кайтып киткәч, күңелсез кала, өйнең яме бетә икән ич. Бер шимбәдә егет квартирантканы калырга үгетләде. "Кич клубка вечерга алып чыгам мин сине", — диде. Кыз баштарак карышты. Факил тәки күндерде үзен. Бер малайны ат менгереп Карлыган Сазына чаптырды. Ат белән бергә күрше авылга Рәкыя исеменнән "Әти-әни, бу атнада кайта алмыйм. Эш күп. Борчылмагыз", дигән хәбәр очты. +Кич. Аскы ниргәләре чергән, кайбер бүрәнәләре бүселеп чыккан, идән такталары калҗайган клуб. Яшьләр ду килә. Танцы-манцы, уеннар: "Наза", "Шыгырдавык", "Тәңкә салыш", "Түгәрәк уен"... Факил Рәкыяне кулыннан ычкындырмады. Клубка бергә керделәр, бергә биеделәр-уйнадылар, бергә кайтып киттеләр. Тора-бара Рәкыянең "эше күп" шимбәләр үзләре дә күбәеп китте. +Көннәрдән бер көнне Факил Карлыган Сазына кәләшнең әти-әнисеннән кыз сорарга төште. Мәсьәлә тиз хәл ителде. Ике авылда яшәсәләр дә, бер-берсенә кунакка йөрешеп, аралашып гомер кичергән бу ике гаилә, ике нәсел элекэлектән бер-берсен яхшы белә иде. Шуңа күрә эшне озакка сузып тормадылар, кул бирештеләр дә, баста. Хәер, Рәкыя авылына кайтмый калган шимбәләрнең беренчесендә үк атлы малай-җайдак килеп, хәбәрне ирештергәч, кызның әтиәнисе эшнең кая таба барганын чамалаганнар иде инде. +...Үлчәүне эшләгәндә, Факилнең күңеле алгысып, дәрте ташып торды. Туган авылың, авылдашларың өчен тир түгүеңне тою, яраткан хатынының ара-тирә килгәләп хәл белешеп китүе аны рухландырды, иңнәренә канатлар куйды. Сызымнарның очына чыгып, үлчәүне җиренә җиткереп монтажлады ул. Чокырын да казыды, измәсен дә изде, бетонын да түшәде. +Тиздән урак башланды. Үлчәү беренче олауларны кабул итте. Председатель Галимҗан да егетнең эшеннән мәмнүн. +— Институтта исән-сау укып, катыргыңны алгач, туры үзебезгә, яме. Көтәбез. +* * * +Диплом алу җиңел булмады. Рәкыя күрше авылдагы Чор Иле бүлнисеннән башта тупырдап торган кыз, өч елдан симез малай алып кайтты. Гаилә — авылда. Факил — Казанда. Барысы да ачлы-туклы. Студент Ирек мәйданы янында бер әбидә фатирда торды. Кортканың салкын-юеш бүлмәсендә буыннарына салкын тидереп түшәккә егылды. Полиартрит, диделәр табиблар. Дәвалану бер елга сузылды. Егет бер ел укырга йөри алмады. Рәкыя дә дәүләт имтиханнарына килеп җиткәч, педта укуын ташларга, балаларын — улы берничә айлык кына иде әле — каенанасына калдырып, эшкә чыгарга мәҗбүр булды. Үзе хәлсезлектән интекте. Сөте бетте. Симез малай ашарга сорап көне-төне акырды. Хатын табибка барды. +— Бүген нәрсә ашадыгыз? — дип сорады табиб. +— Чәй. +— Кичә нәрсә ашадыгыз? +— Такта чәй. +— Чәй дә чәй — голова качай. Каныгыз аз. Шуңа хәлегез юк. Сезгә күп итеп фрукты, ит, бавыр, балык ашарга, вино эчәргә кирәк. Күп итеп сок эчегез. Аңладыгызмы? +— Аңладым. +Ашарга кирәк, эчәргә кирәк! Өйдә чебен чукындырырлык та акча юк. Келәттә тычкан асылынып үлгән... Нишләсен соң Рәкыя? Яшь ананың күңелен кимсенү, гарьләнү, хурлану хисе кимерде. +Бер ел "академический" алганнан соң, Факил укуын ялгап җибәрде. Рәкыя исә институтка бүтән бара алмады, "незаконченное высшее" белән калды. Аның авылда көннәре элеккечә бертөсле үтте: мәктәп, дәресләр, өйдәге эшләр, ферма... +Беркөнне фермадан кайтканда вакыт соң иде инде. Ат караучы Сабирлар яныннан үткәндә, Рәкыя, өйдәге тавышны ишетеп, туктап калырга мәҗбүр булды. Сабир ду килә, кызы Гөлсирәне сүгә. Әниләре өйдә юк. Аның Ахманга бертуган сеңлесенә кунакка китүен Рәкыя белә иде. Укучысын ут эчендә калдырып китәргә намусы кушмады, Рәкыя өйләренә керде. Почмакка бастырылган, елый-елый шешенеп беткән кызны күреп, йөрәге чәнчеп куйды. +— Сабир, ни булды? +— Әтисе белән сөйләшә белми. Сөйләшергә өйрәтәм. +— Төнлә өйрәтергә булдыңмыни? Менә болай, Сабир, аның иртәгә мәктәпкә барасы бар. Бала йокларга тиеш. Әйдә, сеңлем, чишен дә ят. Әтиең сиңа башка бер сүз дә әйтмәячәк. +Рәкыя урамга чыккач, беравык әлеге йортка карап торды. Анда ут сүнгән, тынычлык иңгән иде. +Икесе ике җирдә яшәп яткан йөрәкләрне тормыш гел сынап торды. Акча җитмәү, ач яшәү — бер хәл. Өйгә конвертка салынган мәктүпләр килә башлады. Анда дүрт кенә сүз язылган: "Факил, мин сине яратам". Кемдер җәнҗал чыгарырга теләде булса кирәк, әмма Рәкыя үзен бик тыныч тотты, Факилгә бәйләнмәде. "Записка"ларны бергәләп укыдылар да көлештеләр. Тиздән, бик тиздән конвертлар килми башлады. +Кышның ябалак кар явып торган мамыклы бер кичендә урамда Рәкыяны мут Раиф туктатты: +— Рәкыя дим, әйтергәме-юкмы дип бик озак уйлап йөрдем. Әйтсәм әйтим инде, Казанда Факил "гуляйт" итә бит. Бер бик чибәр, бик зәһәр "фонтанка" белән "Вузовец" кинотеатрыннан чыгып киләләр иде. Күрсәң, мин сиңайтим, куллар — кулда, авыз — авызда. +— И-и-и, Раиф абый, Факилнең хатыны янында юк, аңа сүз әйтеп булмый. Син бит әле хатының яныңда була торып та баргалап килдең бугай. +— Ни әйтер микән дип, сине юри сынап карамакчы идем. Бирешмәдең бит каһәр. Казанга бармаганыма бишбылтыр инде. Факилне күрмәгәнемә дә... +Рәкыяның "баргалап килдең бугай" дигән сүзләрендә хаклык бар. Язгы кар сулары киткәндә, авылда Раифның кыңгыравы чыңлап алды шул. +Дипломны кесәгә салгач, Факилне авыл хуҗалыгы училищесына укытырга чакырганнар иде. Анысы урман артында, авылдан унике чакрым ераклыктагы бер бистәдә. Фатир бирәбез, дип кодаладылар. Факил бармады. Дипломлы белгеч күз төбәп туган авылына, туган колхозына кайтты. +Факил авылларны күп күрде. Әмма Солыга чыкканы юк инде. Өй тәрәзәсеннән күренеп торган мәһабәт таулар, шул тауларда көне-төне җырлап торган чишмәләр, шул чишмәләргә кушылып шаулаган калын урманнар, шул урманнар өстендә балкыш уйнатып камчылаган арыш басулары... Монда аны газиз әнкәсе, аңа терәк булган сөекле хатыны, киләчәккә өмете — кызы белән улы көтә. +Факил кайтты. Иртәгесен өстенә кара халат киеп, ашкынулы бер дәрт, ярсулы бер омтылыш белән эшкә чыкты ул. Чыгуын чыкты, тик эшне нидән башларга белмичә аптырашта калды. Колхозның бөтен техникасы тузып-таралып, кымкырыч кырылып ята. Язгы чәчүне ничек ерып чыкканнардыр, рәтле-башлы тырма да калмаган. Йөреп торган бер бензовоз бар. Анысы да кич соң гына Артыштаудан "тончыгып" кайтты. Төнлә кибет каршындагы бөтен авылга лампочка куелган бердәнбер багана төбендә, "тычкан уты" астында аның свечаларын алыштырдылар, "зажигание"не көйләделәр. +Иртән кәнсәләргә нәрәткә керер алдыннан Факил мәктәп бакчасына сугылып чыгасы итте. Шунда күптән түгел балалар җыйган тимер-томыр өемен күреп алды. Бәй, тырма түгелме соң бу? Нәкъ үзе! Ул үтил тавында казына башлады. Тагын ике тырма тартып чыгарды. Төшкән тешләрен куйсаң, эшкә ярый бит әле болар. Нәрәттән соң Факил конюх Сабирдан ат алып, әлеге тырмаларны тимерчегә алып кайтып тапшырды. Тимерче алачыгыннан чыккач, кәефне кырып, йөрәккә шом салып, ватылып-таралып яткан трактор-машиналарга карап куйды. Боларга ничек җан кертергә соң? Запчасть кирәк. Механизаторларның телендә дә шул бер сүз: +Запчасть! +Запчасть!! +Запчасть!!! +Факилнең юлдан кайтып кермәве, эшләп алган акчасын өйдәгеләрнең күрмәве, йокысыз төннәре, баш авыртулары, чәченең агарулары — барысы да әнә шул каһәр суккан запчасть белән бәйле. Ватык трактор, машиналарның җансыз тимер тавы булып торуы йөрәгенә төшкәнгәдер инде, Өтернәс МТСында трактор ремонтлап ятканда, директорга керде ул. Ул керде, киң җилкәле, кызыл битле директор аңа күтәрелеп тә карамады. Йомышын сорамады да сорамады инде. Ник кергәне болай да билгеле. +— Авыруларның хәле начар, — диде Факил. +— Ниткән авырулар? Бүлнис түгел, мытыес бу. — Директор кәгазьләреннән аерылды, күзлеген ашыкмый гына салып, аңа күтәрелеп карарга мәҗбүр булды. +— Нинди авырулар булсын, "ЧТЗ"лар, "ДТ"лар, "ГАЗ"лар, "МАЗ"лар... +— Тәк, тәк, сөйлә, сөйлә. Кай төшләре авырый аларның? Диагноз куелганмы? +— Берсенең — йөрәгендә "шум", икенчесенең — бавыры, өченчесенең күзләре күрми. +Йөрәк, дигәндә — двигательне, бавыр, дигәндә — фильтрны, күзләр, дигәндә фараларны күздә тота иде Факил. +— Тәк, тәк, сөйлә-сөйлә... +— Бер трактор аяксыз — йөри алмый таяксыз. +— Матур сөйлисең. — МТС хуҗасы бүлмәне яңгыратып көлеп җибәрде, күзләре дымланып чыкты. — Сез "Большевик"тан бит әле. Исемегез... +— Факил. +— Факил, мин бит бала чактан врач булырга теләдем. Авыруларны терелтәсем, аякка бастырасым килә иде. Барып чыкмады. Язмыш тимер-томыр арасына китереп тыкты. — Бу юлы директорның күзләреннән чын-чынлап яшь бәреп чыкты. — Тыңла әле, бүген-иртәгә республикадан запчастьләрнең саллы гына партиясе кайтырга тиеш. Булышырбыз. +Директор Тимерхан Ханович үзе дә фронтовик икән бит. Атаклы Рокоссовский дивизиясендә хезмәт иткән. "Кызыл Йолдыз" ордены иясе. Факилне ул кул биреп озатты. Берсенең техникага, җан иясенә караган кебек каравын искәрткән, икенчесен балачак, үсмерчак хыялларына кайтарган, хәтта бүген азга гына булса да, әнә шул хыялдагы образ ролендә булып алырга мөмкинлек биргән бу сөйләшү әңгәмәдәшләрнең киләчәктә аралашып, дустанә яшәүләренә нигез булды. Ханович Факилгә хәл кадәри булышырга тырышты. +* * * +Ул юеш борыннар әбиләр кулында бик тиз тәпи китә, сөйләшә башлый икән. Көннәрдән бер көнне Факил улын үзе белән гаражга алып китте. Нияте — аны техникага орындырып алу иде. Кем белә, бәлки киләчәктә Вахиттан да инженермеханик чыгар. +— Улым, күр әле, машина бу, машина. Менә аның руле, монысы рычагы, менә монда бассаң, "пип-пип", ди. +Малай дәшмәде, кабинада авызын турсайтып, гамьсез генә утыра бирде. +Аннары Факил аны трактор янына алып килде. Бу гыйфрит-албастыны күргәч, малайның кәефе кырылды, чырайларын чытты, борынын җыерды. +Шулвакыт гараж яныннан, сиртмә-арбага җигелгән атын каулап, конюх Сабир үтеп бара иде. Атны күргәч, малайның күзләре ут алды, авызы ерылды. +— У-у-у... Бахбай, — диде ул, кулларын чәбәкләп, һәм аякларын чалыш-полыш китереп, ат артыннан йөгерә башлады. +Сабир да аны шунда ук күреп алды, атын туктатты, мышнаган сабыйны күтәреп алып, ямь-яшел клевер түшәлгән арбасына утыртты. Факил аларны моңсу караш белән озатып калды, гүя ошбу арба аның бөтен уй-теләкләрен, хыялларын үзе белән бергә ияртеп алып китте. +Шул көннән Вахит конюшнидан чыкмады. Өйдән ипи, шикәр ташыды, үзе исә атларга башак бирергә әзерләгән борчак оныннан авыз итте. Өйгә кайткач, әбисе аның авыз кырыйларына, күлмәк-ыштаннарына кунган-сыланган саргылт онны чистарта-чистарта иза чикте. Чистартып кына бетерә, оныгы тагын ат абзарына чыгып йөгерә. Бахбайлар аны ахактай күзләрен балкытып, бәрхет иреннәрен сузып каршы ала. +Авыл халкы Вахитка "Ат механигы" дигән кушамат такты. +Бераз үсә төшкәч, битенә, борынына мул булып сипкел сибелгән "Ат механигы" конюхтан ат сорый башлады. Сабир атны бирергә ашыкмады. +— Әүвәл кеше белән сөйләшергә өйрән, — дип кырт кисте. +— Ничек сөйләшелгә сун? +— Барыбер сөйләшә белмисең син, Ат механигы. +— Ә син тулгай (авылда Сабирның кушаматы "Тургай" иде) механигы. +— Ах, кәтүк малай. Күр әле син аны, абыйсы кадәр абыйсына ни дип тора бит. +— Ат бил. +— Бирермен мин сиңа ат. Башта сөйләшергә өйрән әле, кәтүк. Хөрмәтле Сабир абый, диген. Ни хәлләрең бар, диген. Хатының Сәлимә җиңги ни хәлдә, диген. Ахмандагы баҗаең белән балдызыңның ни хәлләре бар, диген. Авырмыйлармы, диген. Ахман Сабан туен сораш. Шәп булдымы, диген. +Ахман үзе — урман артындагы күрше район үзәге. Солыдан әллә ни ерак түгел, ун-унике чакрым тирәсе. Сабир ел саен андагы Сабантуйга бара. Барганда, өч өйле, гомер-гомергә урман белән яши, гөмбә, җиләк, чикләвектән өзелми торган Гәр Хуторга сугыла. Гәрәй, Мингали, Мәрхәбләрдә кунак була. +Ахман Сабан туе көнне ул атын көтү куганчы ук җигеп куя. Малкаена көмеш тәңкәле шлея кидерә, дугасына кыңгырау тага. Арбага, калын итеп җәелгән яшьсусыл печәнгә хатынын утырта. Халыкның нәкъ көтү куган вакытында юлга кузгала. "Әй сез, кемнәр анда, күреп калыгыз, Сабир абзагыз Ахманга Сабантуйга бара. Сез, "ахломоннар", монда калыгыз, менә мин Ахманга барып Сабантуй күреп кайтыйм әле". +Сабантуй Солыда да, күрше авылларда да була анысы. Сабирның сүзләренә караганда, Ахманныкына чыкканы юк инде. Анда алган тәэсирләр аңа ел буена җитә. Сабир булган җирдә Ахман Сабан туе телгә алынмый каламы соң?! Атларның иң зәһәре, гармуннарның иң фырты, сөлгеләрнең иң озыны, көрәшчеләрнең иң гайрәтлесе Ахман Сабан туенда гына, имеш. Каклаган каз, яңа суйган сарык ите, тутырма, бәлеш, өчпочмак, тәбикмәк, күзикмәк, кош теле, пәрәмәч, чәк-чәк, бавырсак, катык, әйрәннәрнең иң тәмлесе фәкать Ахман Сабан туенда гына, имеш. Сабантуй көнне Ахманда кырык коймак — бер тиен, имеш. +Булсын. Яшәсен Ахман! Яшәсен Сабантуй!! +* * * +Атна буена Өтернәстә МТСта ятты алар. Тракторның "эчен алдылар". "ДТ" шыр сөяккә калды. Кабина да рама. Сүтү бер хәл, җыясы бар бит әле. Тракторчы Нур да, Факил үзе дә муеннан майга, мазутка баттылар. Ярый әле, Радиатор булышты. Шушында МТСта эшли ул. Исеме дә бардыр инде аның, монда Радиатор дип йөртәләр. Үзе дә трактор хәтле. Буе да озын, җилкәсе дә киң. Башы гәүдәгә муенсыз гына тоташкан. Көрәк кадәрле итле кулының май-мазут сеңдергән күзәнәкләре бик оста рәссам ясаган, карап туймаслык бер картина кебек. Күтәрәсе-төшерәсе булса, аны чакырып алалар. Аның көч-куәте турында риваятьләр сөйлиләр. Бервакыт урманнан печән алып кайтканда, бер фырт "Волга" моңа юл бирми. Радиатор нишли, дисезме, төшә дә машинаны күтәреп ала һәм юлга аркылы куя. Шундый итеп куя, машинага борылырга хут калдырмый. Алда да — агач, артта да — агач. Үзе тракторы белән кырыйдан узып китү җаен таба. Капкынга эләккәнен аңлап алган "Волга" хуҗасы йөгереп барып каршына чыга һәм ялынырга-ялварырга тотына: +— Зинһар, машинаны борып куй! +— Ник үзең бормыйсың? +— Булдыра алмыйм. +— Әллә кем булып йөрергә булдырасың бит. Юл бирергә җай да бар иде бит сиңа югыйсә. Уңга кереп калала идең. Күрәсең бит йөк белән кайтып килгәнне. Ишетсен колагың, масаеп йөрүләреңнең соңгысы булсын. +— Вәгъдә — иман, моннан соң кырмыскага да юл бирәчәкмен. кертми икән. Бер бәйрәмдә түзеп тора алмаган, кергән ул. Читтән килгән бер егет көндәшләрен азаплый, бил алышу башлануга, гел җиргә яту ягын карый икән. Радиатор кергән дә тегене җирдән суырып алып күтәргән. Әмма атмаган. Тегене күтәргән килеш мәйдан әйләнгән. Теге егет ике кулын күтәреп бирелгән һәм тайган. Радиатор исә бүтән кереп тормаган, көрәш матур гына дәвам иткән. +Менә шул пәһлеван тракторның "эч-баш"ын урнаштырганда, Факилләргә дә күтәреште-төшереште. Рәхмәт төшкере. +Бүген "Большевик" егетләре авылларына кайтып китәргә тиеш иде. Атна буена тимер-томыр арасында яту, төннәрен мазут-май сеңгән каты сәкеләрдә аунап чыгу тәмам туйдырды. Ашказаны — кайнар аш, баш — йомшак мендәр, күңел җылы өйне тансыклады. Арка кычыта, чәч киезләнде, тән мунча сорый. Иң яманы — тамак ач. Алып килгән ризык бетте. Запас юк. Кесә буш. Акча юлга гына җитә. Җитсә әле. Башта машина тотып Артыштауга барасы, аннары стансага төшеп өч вагонлы дизельгә утырасы, поезддан төшкәч, авылга хәтле җиде чакрым тәпи-тәпи атлыйсы. Иртәгә тагын шул маршрут белән киләсе. Килмичә булмый. Эш бетте дип кулларын керосин белән юганнар иде инде, тракторның каяндыр май җибәрүе билгеле булды. Тагын сүтәргә, тагын актарырга кирәк. МТСтан болай чыгу килешми бит инде. +— Вакыт әрәм итеп кайтып тормыйбыз мәллә, — диде Факил, башын кашып, — бер төнгә ничек тә түзәрбез. Өйгә кайтып йөрсәк, моннан ике-өч көнсез чыга алмаячакбыз. Калсак, иртәгә эшне бетереп, трактор белән кайта алабыз. Урыксурык йөргәнче, калыйк. "ДТ"ны карыйк. Бөтен Солының карап торган бер тракторы бит ул. +— Бер кичкә кер мичкә, ди. — Нур ризалык белдереп баш какты. +Шулвакыт яннарына Тимерхан Ханович килеп басты. Директор кул биреп күреште. +— Ни хәлләрегез бар, егетләр? Терелттегезме бу баланы? Аның ни хәле бар? +— Бу бала капризный булып чыкты бит әле, Тимерхан Ханович. — Факил тагын башын кашып куйды. +— Бала түгел, бәла бу, — диде Нур, авыр сулап. +— "ДТ", димәк, "дитё" инде ул. Шулаймы, Факил дус? +— Дитё инде, дитё, Тимерхан Ханович. Тик менә балабыз астына "пес итә". Энурез. Ярый йөрәген кеше иттек, монысын гына дәваларбыз. +Директор шаркылдап көлеп җибәрде һәм Факилнең терсәгеннән тотып әйтте: +— Йөрәкне йөрәкле кеше генә дәвалый ала. Сездә йөрәк бар, егетләр. Астына җибәрү гадәтен генә бетерә алырсыз, шәт. Ярдәм кирәк булса, мине беләсез. +Шулай итеп, Факил белән Нур Солыга кайтмыйча калдылар. Көн кичкә авышты. Тимер-чүкеч чыңыннан яңгырап, компрессорларның берөзлексез һава өрдерүеннән гөжләп торган МТС тынып калды. Арган-талчыккан инженермеханик белән тракторчы икесе ике сәкегә ауды. Үтереп-үтереп ашыйсы килә. Их, булса иде бер сынык ипи. Шуны капсалар да йөрәкләренә ял булыр иде, ичмаса. Юк бит. Иртәгә кадәр ризык капмыйча ничек түзәргә? Факил түзәр анысы. Ул ачлыкның ни икәнен белә. Аңа өч яшь булганда әтисе үлә. Әнисе биш бала белән тол кала. Итәк тулы бала белән урамда да кунарга туры килә әле аңа. Төпчек улы күрше малае (алар да ач инде) белән абзар артында учак ягып бәрәңге пешермәкче була. Бөтен урам янып бетә. Сугыш башлангач, камыт буе Факил ат җигеп урман чыгара. Шунда ике атын бер-бер артлы агач басып үтерә. Ул атларны түләтәләр. +Кырык биштә сугышка алынгач та, Факил парашют белән төшкән урмандалаларда аны табын җәеп көтеп тордылармы?! +Түз, ашказаны! Түз, йөрәк!! +Юк, Факил бүген түзмәде. Үзе генә булса, түзәр иде. Шыр ялангач сәкедә яткан Нурның ах-вах килүләрен, авыр сулап куюларын тыңлап ятты-ятты да әкрен генә торып киенә башлады. Егетне кызганды. Яшь, таза организм. Гәүдәсе дә сөбханалла! Төн буена шулай интегеп чыгачак бит ул. Ач килеш йоклап буламыни?! +— Син кая җыендың? — дип сорады Нур зәгыйфь тавыш белән. +— Тышка чыгып керәм. +Факилнең исә һич икеләнүсез ризык эзләргә җыенуы иде. МТС тан чыгуга авылга юл тотты ул. Тирә-як тып-тын. Ара-тирә этләр генә өреп куйгалый. Салкынча. Тән калтырый. Эчтә кайнар ризык булмаганга да калтырый торгандыр инде ул. +Факил авылга керде. Керде һәм һушын югалта язды. Кемдер мичтә таба ашы, камыр ризыгы пешерә. Урамда әйтеп-аңлатып булмый торган тәмле май исе. Факилнең күз алдына утын күмере өстендә күпереп пешкән алсу-кучкыл күзәнәкле көлчә, тәлинкәдән алгач, майлары тамып торган кайнар кыстыбый, камыр өстенә ябылган бәрәңгесе кызгылт элпә белән капланган пәрәмәч (бу якта нәкъ менә шушы ризыкны "пәрәмәч" дип атыйлар) килде. Их син, авыл, нигә шулай җәфалыйсың ач бәндәне?! Бер-ике телем каткан ипи булса да ярар иде югыйсә. Тик анысын да кемнән сорарга? Урамда эт тә юк. Гомердә булмаган хәл, бүген Факил теләнергә чыкты. Ходай күрсәтмәсен мондый язмышны. +Теләнчеләрне күп күрде ул. Псков янындагы бер авылның чиркәвендә дивизиянең бәрәңгесе саклана иде. Десантчылар һәр төнне монда чиратлашып каравыл тора. Чират Факилгә дә җитә. Татар малае чиркәүдә япа-ялгызы. Дөм караңгы. Шомлы тынлык. Кылт иткән тавышка да йөрәгең ярылып үләрлек. Җитмәсә чиркәүгә китәр алдыннан иптәшләрең биргән "инструктаж" эчтә боз булып ята. Аларның сөйләвенә караганда, төнге сәгать берләргә-икеләргә кадәр түзәргә була. Аннары башлана мәхшәр: ишек кагалар, дөбердиләр, ваталар-ишәләр, җимерәләр. Үзләре күзгә күренми. +Ничек чыдарга? Утыра шулай Факил афәт көтеп. Сәгать бер тула. Ике тула. +Ишек шакыйлар! +"Әһә, башланды", дип уйлый ул эчтән генә. +Бераздан тагын шакыйлар!! +Юк, ачмаска. Ачмаска, ачмаска!.. +Нигә ачмаска?! Тукта әле, син җиде төн уртасында, күкнең җиденче катыннан, кая килеп төшәсеңне дә белмичә, кап-кара дөньяга сикергән десантчы татар егете монда — җирдә, черек бәрәңге күче янында куркып утырасың. Позор! +Факил барып ишекне ача. Ачса... тасма-тасма ертылып-умырылып беткән бишмәт кигән ак сакаллы, бөкре бер карт басып тора. Кулын сузган. +— Ради бога, две картошки! +Факил төнге дәрвишнең тетелеп беткән биштәренә бәрәңге тутырып бирә. Карт елый-елый рәхмәт укый. +...Урамда берәү дә очрамагач, Факил дә, төнге чиркәүгә килгән мескен бабай кебек, берәр йортның ишеген шакып карарга булды. Ыңгырашып яткан бичара Нурның газиз ашказаны өчен ул теләсә-кайсы өйгә керергә риза. Юк, уты сүнгән өйгә кермәячәк ул. Ябык капкага да кагылмаячак. Бәй, әнә бер капка — төбенә кадәр ачык. Бездә — татарда ачык капка "әйдә, кер, рәхим ит!" дигән сүз бит инде. Ачык капкалы әлеге йорт үзе дә балкып тора, тәрәзәләрдә дә — ут, ишегалдында да — ут. +Ишекне башына ак яулыгын килештереп бәйләгән тәбәнәк буйлы, җиңнәре сызганулы хуҗабикә ачты. +— Әссәламегаләйкүм! +— Вәгаләйкүмәссәлам! +— Апа, борчыган өчен гафу итегез. Без мытыеста ремонтта идек. Солы авылыннан. Бүген өйгә кайтып китәсе кешеләр идек. Кайтасы булгач, харчаларны да бетергән идек. Харча бетте, тик эш бетмәде. Тамак ялгап алырга бер-ике телем ипиегез булмас микән? +— Әйдүк, өйгә керегез! Иптәшләрең кайда соң? +— Тракторчы белән икәү без. Ул мытыеста калды. +— Бар, чакыр аны да. Кайнар ризык ашап китәрсез. Мунча да ягылган. Килегез, кил! Көтәбез. +Факил белән Нур башта мунча чабынып чыктылар. Мәтрүшкә, бөтнек кыстырып бәйләгән миллек белән тәннәре кызарып чыкканчы чабындылар. Бер-берсенең аркаларын керендереп чаптылар. Ак мунчаның сап-сары такталары ялтырап торган идәненә утырып, салкынча су белән рәхәтләнеп коендылар. Иртәгә өйгә, хатыннары янына чип-чиста кайтачаклар, Алла боерса. +Өйгә кергәч, хуҗабикә аларны табынга дәште. Һәркайсының алдына тәлинкәгә чөмәкәйләп өйгән кыстыбый китереп куйды. Ул арада хуҗа үзе дә кайтып керде. Авылның икенче башында торучы, быел гына өйләнеп башка чыккан улы белән киленен мунчага чакырырга дип киткәнен хатыны әйткән иде инде. Кунаклар хуҗаны күргәч, телсез-өнсез калдылар. Ул бүген көн буена алар белән кайнашкан Радиатор иде. Исеме Рәдис икән. +— Мин сезне кайтып киттеләр дип торам. Килеп бик дөрес эшләгәнсез. Ачка интегеп ятканчы. Ашагыз рәхәтләнеп. +— Кайсы тәлинкәдән ашый башларга соң? — Факил бер хуҗага, бер хуҗабикәгә карап алды. +— Һәркайсыгызга берәр тәлинкә, — диде Радиатор, кистереп. +— Моның кадәрне ашап бетерсәң?.. +— Бетерәсез. Порция! +— Әйе, бездә порция шундый, — дип иренең сүзен куәтләде хуҗабикә. +— Добавка да булачак! — дип өстәде Радиатор. +* * * +— Ут бар! +— Пожар!! +— Янабыз!!! +Авыл дерт итте. Барысы да дулкынлана-дулкынлана, кайный-кайный күккә күтәрелгән каракучкыл төтен манарасына таба чаба башлады. Пилорам яна икән бит. Халык акырыша: +— Кайда су? +— Мотопомпа кайда? +— Пожарник Сабир кайда? +Берсе дә юк. +Сабир колакка каты. Өенә биш яшьлек Вахит — Аны Факил йөгертте — атылып килеп кергәндә, ул уттан бихәбәр, тирләп-пешеп чәй эчеп утыра иде. +— Пожал, пилоламда пожал! — диде сулуы капкан малай. +— Ах, анаңны корт чаккыры, Ат механигы, кеше белән сөйләшергә һаман өйрәнә алмыйсың. Башта ни дип әйтергә кирәк? +— Исәнмесез, Сабил абый. +— Хөрмәтле Сабир абый, диген, хәчтерүш. +— Исәнмесез, бик хөлмәтле Сабил абый. +— Аннары?.. +— Ни хәлегез бал? Хатыныгыз Сәлимә җиңгинең ни хәле бал? +— Тәк, тәк, дәвам ит. +— Анда пожал... +— Баҗайны оныттыңмыни?! +— Ә-ә-ә... Баҗай белән теге кем әле... +— Баҗай белән балдыз үлмәделәл мәле? +— Ах, ахмак Ат механигы, нишләп үләргә тиеш ди алар?! +— Баҗай белән балдызыгыз авылмыймы? Ахман Сабан туе шәп булдымы? +— Вәйт маладис. Тырышсаң, булдырасың бит! Бирәм мин сиңа ат. +— Миңа ат киләкми. Пожал анда. +— Ишеттем. Аңладым. Пилорам зур түгел. Такта гына. Янып беткәндер инде, шәт. Һәрхәлдә "Өе биек, яна биеп", дип әйтерлек түгел инде. +Төшке ашка өенә кайткан Сабир атын — Барсны тугармыйча, бакча ягында алдына печән салып, суга кушып кергән иде. Мотопомпаны да өендә тота. Мондый коры елда үзенең һәм кибетченең бәрәңге бакчасына су сибеп тора ул. +Чыксалар, бичара Барс суын да эчмәгән, печәнен дә ашамаган. Авылда ут хәвефе барын белгән-сизгән малкай, бәйдән ычкына алмавына гаҗиз булып, аяк астындагы җирне дагалы тояклары белән казып-казып бетергән иде. Берничә минуттан арбасына мотопомпа салынган ярсулы ат, авыл урамнарында тузан болыты күтәреп, кушаяклап чаба иде инде. Җан-фәрманга чабып килеп ут эченә кереп китәсе иде — үзен чак тыеп калдылар. +Әйе, пилорама кечкенә иде. Ләкин пожары кечкенә булмады. Эчендә юанюан бүрәнәләр яткан. Алар шәп янды. Аннары ут тыштагы бүрәнәләргә капты. Ярдырырга дип хәстәрләнгән агач тау-тау өелгән. Өелмини, бу якта урман өскә аварга тора. Бусы — бер. Икенчедән, кырык урыска — бер дуңгыз дигәндәй, җиде авылга — бер пилорама. +Отыры пожар киңәя башлады. Сабир тешләрен ыржайтты, төкерек сибә- сибә сүгенде. Төкерек кенә сибә алды шул, су сиптерә алмады, чөнки мотопомпа кабынмады. Әллә нинди хикмәтле насос булып чыкты ул, бакчага су сиптерергә җәт кабына, пожарда хет үл — кабынмый. +Факилнең дә бәгыренә тиде ул мотопомпа. Үзенә күрә шулай ук техника бит, инженер-механикка аның өчен дә җавап бирәсе. "Кирәкле" кешеләрнең бакчасына су сиптерүен күргәләгәч, насосны эштән чыгаралар инде, дип уйлап куйган чаклары булды аның. Тик шуны бер ачтырып каратырга кулы җитмәде. +Пожар җәелгәннән-җәелә барды. +Ялкын телләре бүрәнәдән бүрәнәгә сикерә-сикерә үрмәли. Коточкыч хәл — ут янәшәдәге заправкага юл алды! Эреле-ваклы бүрәнәләр аның коймасына ук килеп терәлгән. Ут та килеп җитсә — эш харап. Койманың еллар буена кибеп-каралып беткән рәшәткәләре аша эчкә сикерү аңа берни түгел. Сикерсә, дистәләрчә еллар үзенә бензин, керосин, мазут сеңдергән майлы җиргә шунда ук ябышачак һәм күз ачып йомган арада бөтен заправканы чолгап алачак. Ягулык белән тулы бакларцистерналар шартлый-шартлый, утны бөтен авылга сибәчәк. +Китте йөрәк өзгеч акырулар-бакырулар: +— Бетәбез бит! +— Авылыбыз белән бетәбез! +— Һай, Ходаем! Коткар, зинһар!! +Хатын-кызлар үкерә-үкерә елый башлады. Балалар катып калды. Бер кызның өянәге килде, бер бабай эчен тотып җирдә тәгәри башлады. Китте паника. +Ут халыкның йөрәгенә капты. +Мотопомпа кабынды кабынуын. Тик аның кабынуыннан ни файда?! Мичкәдә су булмагач. Суны чиләк белән сибеп бетергәннәр иде инде. Чарасызлыктан нишләргә белмәгән ирләр, ат арбасын кендегеннән алдылар һәм бүрәнәләрне ике тәгәрмәчле ал күчәргә салып, читкә тарттыра башладылар. Ат та, үзләре дә шабыр тиргә баттылар. Әмма аларның ут белән көрәшә алмаячагы көн кебек ачык иде. Шулвакыт... Ни булды дисезме?.. Чаттан, мир үгезе кебек үкереп, трактор килеп чыкты. +Кичә кич белән генә Өтернәстән ремонттан кайткан Нур иде бу. "Булган да егет инде үзе, тракторының алдына көрәкне ни арада куеп өлгергән", дип уйлап куйды Факил. Бульдозер ыжгырып килеп җитте. Торбасыннан кучкыл төтен көлтәләре очырып, дөньяның астын өскә әйләндерә башлады. Бүрәнәләр аркылы-торкылы килде. Кайсы читкә тәгәрәде, кайсы багана кебек торып басты. Басты да йә алга, йә артка, йә янга ауды. Нурның максаты — пилорама белән заправка арасында утның юлын кисү-өзү. Халык бу көрәшне "ах" итеп карап торды. И Раббым! Ярдәмеңнән ташлама! Тракторны саклый күр! Аңа да ут каба күрмәсен. +Техникадан Барсның коты алына. Бүген дә трактор пәйда булгач, аны көч-хәл белән тотып тордылар. Трактор үкереп җибәргән саен, ул "дерт" итеп куя, сискәнеп читкә тайпыла. +Йа Хода, ниһаять, коридор ачылды. Аннары Нур аны киңәйтергә, пилорам ягындагы янып яткан бүрәнә өемен тузгытырга тотынды. Халыкка җан керде, күзләрдә өмет чаткысы күренде. Күмерләнгән бүрәнәләрне трактор этеп чыгара тора, барысы да дәррәү аңа балчык, ком сибә башлый. +Ходай саклады үзләрен. Афәт узды. Узуын узды, тик тагын бер көтелмәгән хәл килеп чыкты. Кемдер шул тирәдә чуалып йөргән Вахитны күтәреп алып Барс өстенә атландырып куйган бит. Кем кушкан? Үзе сораганмы? Шайтан белсен. Утыра малаең ат өстендә кукраеп. Трактор сүнеп торган вакыт иде бу. Нур аны яңадан кабызды. Мотор тавышы һаваны ярды. Шул мизгелдә Барс куркуыннан җан ачысы белән кешнәп җибәрде һәм алга томырылды. Дилбегә белән йөгән башын тоткан ике егет икесе ике якта тәгәрәп калдылар. Ат Вахитны беренче ыргылуда ук чөеп җибәрде. Ходайның рәхмәте, Ат механигы җиргә барып төшмәде, Барсның ялына асылынып калды. Җиргә килеп төшсә, йә ат, йә алгы күчәрнең тәгәрмәче астына эләгәчәк иде. Барс җигелгән булса да, очты гына, хәер арбасын кендектән өзгәч, ике тәгәрмәч, бер күчәр аңа йөкмени?! Атның юеш ялыннан кулы шугандыр инде, отыры Вахит тәртәгә, аннары тәҗегә ябышып җилфердәде. Ат артыннан җирдә аунап калган егетләр торып чапты, алар артыннан — куркудан чәчләре үрә торган, йөзе агарган Факил. +Барс очты-очты да, ат абзарына кайтып җиткәч, ишеккә терәлеп туктап калды. Вахит җиргә төшәргә ашыкмады. Ул күзләрен йомган, тәҗегә чытырдатып ябышкан килеш асылынып торуында булды. Ат механигы шулкадәр нык ябышкан иде ки, ике егет һәм Факил өчәүләшеп аны көч-хәл белән куптардылар. +Ат абзарыннан кайтканда, кулына кыршылып беткән чемодан тоткан Моталлап очрады. Казанда бер хатынга йортка кереп тора ул. Кайтышы икән. Пожарны ишеткән. Алар пилорам янында гына тора. Пожар вакытында чирәмдә тәгәрәгән бабай аның әтисе иде инде. Кайчан кайтса да, Моталлапның телендә бер сүз: +— И алма күп булды быел безнең Казанда, бакчабызда. Аллага шөкер. +— Моталлап, Аллага һәм алмага шөкер, диген. — Факил елмаеп куйды. +Моталлап шаркылдап көлде һәм чемоданын селки-селки китеп барды. +Өйгә кайткач, Факил Рәкыяга сүз катты: +— Кая соң, карчык, бер-ике сум акча бирмисеңме? Кибеткә төшеп, бер "чәки" алыр идем. Авыр көн булды бүген. +— Кибеткә төшеп, күз көеге булып йөрмә инде. Хәзер көтү кайта. Сыерны каршы ал, кертеп яп. Аннары үзем сиңа бер "чәкүшкә" бирермен. +— Ай рәхмәт, карчык! +Факилнең сыерны каршы алу исәбе белән капканы ачуы булды, тук малкай юеш танавын төртеп тора иде инде. Аны кертеп япкач, урамга чыкты ул. Бүген мәхшәр эчендә кайнаган авыл тынып калган. Кайдадыр адашып йөрүче сарык бәтиләренең "бәэлдәве"н, елгадан әче камыр ашарга ашкынып кайткан казларның ишегалдына керү өчен капка астына куелган тактаны алуны таләп итеп каңгылдауларын, баш очыннан очып үткән ала карганың канаты белән һавага бәргәндә тонык кына ишетелеп калган "шапы-лапы"ларын янгын вакытындагы котыңны алырлык үкерүләр, ташны ярырлык тавышлар, йөрәккә төшәрлек кычкырулар белән чагыштырып буламы соң?! Чагыштырып буламы соң көн буена урманда йөреп, көтү, көтүчеләр ияртеп кайткан җиләк, ылыс, сәрдә, җиленнәрдән тамып торган җылы сөт исен күңел болгаткыч пожар исе белән?! Яшел-зәңгәр рәшәткәләргә, алар буенда таслап өеп куелган бүрәнәләргә кунган җылы тузан да кара корым түгел инде. +И авылым! +Синең менә шушындый җылы тузанлы, сабыр кичләреңә ни җитә?! Исән-имин генә була күр. Ут хәвефе сиңа бүтән кермәсен! +...Ул көнне Моталлапның әнисе Гыйльмениса карчык кибеттән өч алма үлчәтеп алды. +* * * +Урак якынлаша. Колхозның бер бригадасы булган күрше Яфраклы авылының ындыр табагындагы ашлык чистарту, киптерү агрегатларын карыйсы, подшипникларын алыштырасы, майлыйсы-көйлисе бар. Әйберләрне илтер өчен, Факил ат алды. Ат булган җирдә Ат механигы булмый каламы инде. Вахит чатыр чабып килеп җитте һәм арбага менеп тә утырды. Олылар кебек аякларын салындырып утыруын күр әле син аның. +Көн искиткеч матур! Күктә — ак-зәңгәрсу болытлар, кырда — аксыл иген диңгезе. Арышлар йөгерә, ашыга, ага... Алар офыкка җиткәч, болытлар белән бергә кушыла, һәм гаҗәеп матур манзара туа. Күңел якты омтылыш, ак моңсулык, чип-чиста самимилек белән тула. +Игеннәр офыктагы ак болытларга таба ага, ага, ага... +Үзеңнең дә агып, очып китәсең килә. Вахит исә ат барган шәпкә арбадан олылар кебек сикереп төшәргә чамалап утыра икән бит, хәерсез малай. Сикереп төште һәм арбаның арткы тәгәрмәче астына барып та керде. Малай белән бергә Факилнең йөрәге өзелеп төште. Ул бер мизгел тәгәрмәч астына карарга куркып торды. Тәгәрмәчтәге кан чәчрәгән тугым, бүкән, кыршау, кигиләр мизгел булып күз алдыннан үтте. Шулвакыт өстеннән авыр тәгәрмәч чыгып киткән Вахит сикереп торды да бар көченә авылга таба чаба башлады. Факил аны куып җитеп тотканда, тирләп-пешеп чыккан иде. +— Улым, син исәнме, аяк-кулларың исән-саумы? Нигә чабасың? +— Син ачуланырсың дип курыктым, шуңа чабам. +Факил улын кочаклап елады. +Сабыйлар егылган җиргә фәрештәләр канатын җәеп торыр ди. Хактыр. +* * * +Шакирның тракторы ватылды. Пырт итә дә сүнә, пырт итә дә сүнә.Тикшерәказына торгач ачыкланды: моторга ягулык килми икән бит. Факил өр-яңа насос, тасмалы һәм кәтүкле фильтрлар алып кайтып бирде. Бик озак куйды Шакир аларны тракторына. "ДТ"сы атна буена моңаеп тын гына торды. Аның каравы, "өч борын"га берне җибәреп өлгергән хуҗа үзен иртән үк кабызып куя. Бер кабындымы, Шакир "ягулык"ны өстәп кенә тора. "Насос"ы эшли, "фильтр"ын алыштырасы юк. Исәбендә ремонтны сузу, кәефләнеп йөрүләрне дәвам иттерү иде әле, иртән трактор янына Факил килеп басты һәм әйтте: +— Шакир, бүген эшне бетерәбез, яме. Иртәгә тракторыңның бик кирәк булуы ихтимал. Әнә бит теге вакытта Нур белән мытыеста кунып калмаган, ремонтны коры тотмаган булсак, пожарда эш харап иде. Ярый бульдозер булды. Без элекке көнне генә ремонтлап алып кайткан трактор иде бит ул. +Их, Факил, Факил! +Адәм баласы иртәгә ни булачагын, башының ни күрәчәген белми шул. Син дә белмисең. Әгәр белгән булсаң... Бүген бу тракторның янына килмәс идең син. Борылып та карамас идең. +Әгәр... +* * * +Кояш төшкелеккә менеп җиткәндә, тимерчелек ишеге төбендә басып торган Факил алагаем зур гәүдәле берәүнең гаражга таба килүен искәреп алды. Радиатор түгелме соң бу? Шул ич. Нәкъ үзе. Ничек килеп чыккан ул Солыга? Нинди җилләр ташлаган? +Алар кочаклашып күрештеләр. +Рәдис улы белән килененә мунча кайгыртып йөри икән. Бурага дип Солы урманыннан агач белешкән. Шуны кисеп төягәннәр. Кайтканда урман юлында машиналары баткан. Тартып чыгарырга трактор кирәк. +— Булыр, — диде Факил, һич икеләнүсез. +Алар ферма ягына китте. Нур тракторы белән чокырда силос тыгызлый иде. Рәдисне күргәч, кабинасыннан җәт сикереп төште, ике куллап күреште. Ул Радиаторның ни йомыш белән йөрүен бик тиз аңлап алды һәм бер генә сүз әйтте: +— Киттек! +— Рәдис кирәкми инде анда. Үзең генә бар да тартып чыгар. Урта юлда, урман авызында гына батканнар алар. Без Рәдис белән өйгә кайтып чәй эчик. +— Аңладым. — Нур кабинадан ничек тиз төшсә, шулай тиз генә менеп тә утырды. Трактор урманга таба юл алды. Җиңелчә генә җилләгән хуш исле печән исенә күзне әчеттерә торган солярка, төтен исе кушылды. +Өйгә кайткач, Факил баздан куе сөттән оетылган салкын катык алып менде, иртән Рәкыя пешереп киткән ашны җылытты, бер түшкә каклаган каз турады. +— Гаеп итмә инде, Рәдис. Хатын өйдә юк. Артыштауга киткән иде. Бүлнискә. Ул өйдә булса, башкачарак булыр иде бу табын. Әйдә җитеш, бары — бергә, югы — уртак. Үзегез теге юлы, без Нур белән мытыеста ачка интегеп, болыт чәйнәп, боз бөркәнеп ятканда, ничек сыйлап җибәрдегез! +— Һи-и-и... Әйттең сүз. Нинди гаеп итү ул. Өстәл тулы сый. Булып ашкан. Хатыныңны бүлнискә китте, дисең. Авырмыйдыр бит? +— Бәби көтәбез. Тиздән туарга тиеш. Врачка күренергә китте. +— О-о-о... Шулаймыни! Бик әйбәт! Сезнең бер малай, бер кыз бит әле, име. +— Әйе. Кыз Карлыган Сазында, әбиләрендә, кунакта. Малай — механик. +— О-о-о... Сиңа охшаган алайса. +— Охшамаган шул. Ат механигы ул. Кушаматы шундый. Кәнюшнидән чыкмый. Тагын бер малай туса, анысын тимер-томырга ияләштереп булмасмы дип хыялланам. +— Ходай кемне язгандыр бит... Монысы Ат механигы, дисең, ә, — Радиатор бөтен өйне яңгыратып көлеп җибәрде. +Рәдис ризыкларны мактый-мактый ашады. Казга мөкиббән китте. Итен-маен ләззәтләнеп чәйнәде, кабыргаларын, бот сөякләрен суырды. Аннары үзенең майга баткан ике кулын, бармакларын ялап бетерде. +— Күптән нәфсем бар иде каклаган казда. Рәхәтләнеп ашадым. Безнең каз юк шул. Утыртып карыйбыз, бәбкә чыкмый. +Ул арада капка төбенә агач төягән машина килеп туктады. Факил шофёрны да өйгә алып кереп, табынга утыртты. +Кунак ашы — кара-каршы, диләр. Нинди матур, мәгънәле сүзләр. +* * * +Артыштау бүлнисендә кеше күп булса да, Рәкыя көндезге поездга өлгерде тагын. Вагонга кереп утыруы булды — колагына таныш тавыш ишетелде. "И алма күп безнең быел. Әйе, бик күп безнең алма. Аллага һәм алмага шөкер". Күрше Моталлап кайта икән бит. Стансадан авылга кайтырга иптәш бар Рәкыяга. Артыштаудан ипи, кала күмәче, чәйләр алган иде. Моталлап күтәрешер әле. Юлда мамык та авыр, диләр бит. Корсаклы хатынның болай да йөге бар. +Поезд Казарма стансасында халыкны төшерде дә урманга шуып кереп китте. Күр әле, авылга кайтучылар Моталлаптан башка да байтак монда. Солыдан трактор да бар икән бит. Җәяү кайту кайгысы бетте болай булгач. Трактор белән килүче Шакир икән. Барысы да аңа таба дәррәү чапты. Бу эсседә әлсерәп җәяү йөрисе килми шул. +Халык тракторның арбасына төялде. Рәкыяне — кабинага, Шакир янына утырттылар. +Баштарак беркөйгә генә барган трактор, юлдан чыгып, арпа басуына килеп керде. Килеп керде дә кырны ярып бара башлады. Баярак арбага менү, әйберләрне бирү-алу, барлау ыгы-зыгысы, кылбырдак килү белән искәреп өлгермәгәннәр — тракторчы ләх исерек икән бит! Ах, Шакир, Шакир... Моны иң беренче кабинадагы Рәкыя сизеп алды һәм кычкыра башлады: +— Шакир! Шакир дим! Кая барасың? Туктат тракторыңны! +Аңа җавап бирүче булмады. Шакир изелеп бетеп йокыга киткән иде. +Трактор бара. Ах, шайтан алгыры, туп-туры коры елгага төбәп бара бит. Болай булса, хәвефкә, алай гына түгел, коточкыч фаҗигагә дучар булырга мөмкиннәр. Хәтәр сигнал арбадагыларга да барып җитте. Алар шаулаша-ярсый башлады. Шулвакыт өскә Моталлапның чемоданы чөелде. Аның буш чемоданы үтә күренмәле рәшә биегән һавада тибрәлеп-селкенеп, эссе җәйдә бераз эленеп торды, аннары кайнар дулкын агымында арпалар арасындагы зәңгәр керфекле, оялчан күкчәчәкләр өстенә кыяр-кыймас төшеп кунды. Чемоданы артыннан Моталлап үзе дә сикерде. Ул арада башкалар да арбадан коела башлады. Сикерешеп беттеләр. Рәкыя калды. Сәрхуш тракторчы белән бергә, бер калды. Үзенә буйсынмас техника белән бергә бер. Фаҗига каршында бергә бер... Трактор барган шәпкә йөкле хатын кабинадан ничек сикерсен?! Шунда ук чылбырга эләгеп, трактор астында калачак. Рәкыя Шакирны уңлы-суллы чәбәкләргә, ике куллап аның күлмәк якасына ябышып селкетергә тотынды. Шакир уянмады. Башын — бер якка, авызларын икенче якка кыйшайтып йоклый бирде. +Рәкыя! +Син монда үзең генә түгел бит. Сез — икәү. Карыныңда — бүген-иртәгә туачак бала. Аның якты дөньяга туасы килми дисеңме?! Аның чәчәкле-чуклы болыннарда чабып йөрисе килми дисеңме?! Аның кысыр кызыктан да кызык табып, шаркылдап көләсе килми дисеңме?! +Сикер!!! +Рәкыя трактор барган шәпкә гәүдәсен бар көченә уптым-илаһи җиргә томырды. Гөрселдәп барып төште. Ипи, күмәчләр сумкасыннан атылып чыгып тәгәрәде, кәгазьләр очты. Эчендә нидер өзелде, аяк-балтырлары тырналды-сыдырылды, тәнендәге бихисап кыллар чатыр-чытыр килде. Тез астыннан кан тибеп чыкты. Рәкыяның сикерүен генә көткән диярсең, трактор пыт-пыт килде дә сүнде. +Тракторның кинәт туктавы да Шакирны уята алмады. +Рәкыя өенә көч-хәл белән кайтып егылды. Ул түшәктән торыр хәлдә түгел иде. Факил машина белән аны бүлнискә алып чыгып чапты. И Алла, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозганда, кеше үләргә генә түгел, туарга да мөмкин икән. Бала туды. Тик... +Иртәгесен баланың әбисе Хәтирә карчык уч төбенә сыярлык сабыйны шартын китереп юды, кулъяулык кадәр кәфенгә төрде һәм догаларын укып озатты. +Ул көнне козгынлы зиратта карт нарат төбендә кечкенә генә бер түмгәк пәйда булды. Ул көнне бу хәбәрне ишеткәч, ае-көне җитмәгән Рәкыяның "Һай, балам! Һай, улым!" — дип өзгәләнеп әйткән сүзләреннән бөтен бүлнис тынып калды. +* * * +И гомер, гомер... Бигрәк бәрәкәтсез инде син. Кайчан гына Факил корып йөргән үлчәү дә чирек гасырдан артык эшли икән инде. Гомер ага... Күр әле, аның агышларын үлчәү белән дә үлчәп була икән бит. Юк, ул вакытны күрсәтми. Аны гөрәнкә дә, гер дә күрсәтми. Гомер уза — үлчәү туза. Юк, Факилнең үлчәве бүген дә эшли. Иске сәгать кебек төгәл-дөрес эшли. Тик бүгенге заман өчен тар инде ул. Озын сыйраклы "КамАЗ"-лафетлар сыя алмый. +Яңа үлчәү кирәк! +Соңгы елларда председательләр килеп тора, китеп тора. Монысы килгәннән бирле, бөтен эш — шабашниклар кулында. +Көннәрдән бер көнне авылда ике яшь егет пәйда булды. Берсе озын буйлы, озын муенлы, икенчесе аннан бер башка тәбәнәк, пеләш. Авыл халкы аларның ни йомыш белән йөрүен бик тиз белеп алды. Хәбәр таралды: +— Автовеса корырга килгәннәр. +— Тагын колхозны "печеп" китәргә. +— Берсе бик зур түрәнең пләмәше икән. +Иртәгесен эш башланды. Иске үлчәүдән чүт кенә өстәрәк, ындырдан чүт кенә читтәрәк Маркиз җир казырга тотынды. +Маркиз — утыз яшьләр тирәсендәге ир-егет. Шушы аылныкы. Кушаматы — Февраль. Мәктәпкә укырга йөреп караган булды, ташлады. Башы бик тулы түгел. Шуңа күрә — Февраль. Үзе генә тора. Әнисе күптән түгел генә вафат булды. Өендә тавыклар тота. Йомырка ярата. Шуның белән генә тора да инде ул. Бу егетләр каян белеп, каян табып алганнардыр аны. Маркиз эшне сытып, үтен чыгарып эшли. Ашлык керткәндә, симәнә чыгарганда, берьюлы өч капчык күтәрә, икесен ике култык астына кыстыра, берсен теше белән ала, имеш. +Февраль казый. Җене белән казый. "Замана яшьләре. Кеше яллап эшләтәләр, үзләре интекми", дип уйлап куйды Факил, аларны күргәч һәм үтеп барышлый егетләр янына сугылып китәргә булды. +— Алла ярдәм бирсен! +— Бирсен. Ни йомыш, бабай? +— Менә җир казыганыгызны күрдем дә килдем әле. +— Кабер кирәк мәллә, бабай? — Озын муенның шулай дип әйтүе булды, пеләш баш шаркылдап көләргә тотынды. +— Кабер кирәк булыр инде ул. Бүген кирәкми иде әле. +— Кирәк булса, казып бирәбез. +— Юк, кирәкми. Минем әле колхозда тавык чүпләп бетерә алмаслык эшләрем бар. +— Колхоз эше бетми ул, бабай. Эш-эш дип үләргә онытма. Колхоз — диңгез, без — корабль. Батабыз да калкабыз. +— Тормышта төрле чак була инде. Батасың да, калкасың да. Сез колхоз өчен бик кирәкле эшкә тотынган әле. +— Без эшнең кирәклесен генә эшлибез. +— Әйбәт итеп эшләгез инде. Нигезе нык булсын. Техника авыр хәзер. Йөкләре дә зур. +— Бабай, син химиянең ни икәнен беләсеңме? +— Химичать итмәкче буласыз мәллә? Шартламасын тагын. +— Шартласа да, сиңа коткарырга туры килмәс. +— Ярдәм кирәк булса, дәшегез. Мин бу эштә азмы-күпме тоз ашаган кеше. +— Бабай, монда килеп "мешайт" итеп йөрмәсәң, иң зур ярдәм безгә шул булыр. — Өстенә затлы спорт кәчтүме кигән Озын муен Факилнең тирләгән тәненә ябышкан, майга-мазутка баткан кара халатына җирәнгеч караш ташлады һәм теш арасыннан черт иттереп төкерде. +"Зәһәр егетләр. Мондыйлар тотынгач, үлчәү булыр, шәт", дип уйлап куйды Факил. +Инженер-механик шабашниклар янында бүтән күренмәде. +* * * +"Зәһәрләр" эшне кызу тотты. Маркиз телен чыгара-чыгара казыды, дуамалланып измә изде. Атна-ун көндә үлчәү әзер иде инде. Озын муен белән пеләш баш комиссия көтте. Комиссия дигәннәре бензинлы, соляркалы кара халаты тәненә сыланган теге "бабай" булып чыккач, "зәһәр"ләрнең балтасы суга төште. Эшне фәкать инженер-механик кабул итеп алырга тиеш. Тәртибе шундый. Факил эшкә бәяне бер карауда бирде: +— Булмаган бу, егетләр. Гафу итегез, приём-сдача актына кул куя алмыйм. Моны сүтеп-җимереп, яңадан эшләргә кирәк. Монтажлавыгыз ук дөрес түгел. Тайпылыш гади күзгә дә күренеп тора. Баганаларыгызның нигезе дә ташка үлчим. Кем үлчәүне шулай эшли инде?! +Инженер-механикның "кәҗәләнеп маташуы" турындагы хәбәр көне-сәгате белән председательгә барып иреште. +Факилне кәнсәләргә чакырдылар. +— Син нишләп җилгә каршы пес итәсең? — дип башлады сүзне хуҗа. — Син бу егетләрнең кем икәнен беләсеңме? Озыны — замминистрның пеләмәше. +— Хет министрның үзе булсын. Эшне алай эшләмиләр. Әйткән иде диярсез, автовеса озакка чыдамаячак. +Ул арада тормозларын чинатып, машина килеп туктады. Кабинетка кулларына икешәр пакет тотып, Озын муен белән Пеләш баш килеп керделәр. Хуҗа аларга эчтәге бүлмәгә үтәргә ым какты. +— Син кул куй. Үлчәү өчен кайгырма. +— Кул куярга кулым бармый. Үлчәү ватылгач, халыкка, авылдашларның күзенә ничек күренермен? +— Ватылса, шушы егетләрне чакыртырбыз. Рәтләп бирерләр. +— Болармы? Тотарсың койрыкларыннан. Кулларына акча керсә — хуш, авылым! Көндез чыра яндырып та таба алмаячаксың аларны. +— Ярар, юкка башны ватмыйк әле. Баш болай да авыртып тора. Кичә Казаннан кеше килгән иде. Умарталыкта бал кортларына булышып йөргәнбез. Башны төзәтеп алыйк. — Председатель Факилне эчке бүлмәгә чакырды. Инженер-механик ачык ишек аша ул бүлмәдә Озын муен белән Пеләш башның мәш килеп табын көйләп маташуларын, өстәлдә бер тәлинкә чөмәкәй ит, эреле-ваклы шешәләр торуын искәреп алды. Хуҗа кыстап караса да, кермәде, "рәхмәт", диде дә чыгып китте. "Зәһәрләр" ни әйтергә белмичә, бер хуҗага, бер табынга карап алдылар. "Зыян юк, — диде хуҗа, — кул куяр ул — падла, куймый кая барсын?! Куйдыртабыз аны! Әмәлен табармын мин". +* * * +Факил төшке ашка өенә кайтты. Өстәл янына утырган гына иде — мышныймышный кәнсәләр җыештыручы Бану килеп керде: +— Сине пред чакыра. +— Кайтып җиттемени? Казанда дигәннәрие ич аны. +— Әле яңа кайтып керде. Кайтып керде дә сине чакыра. +Ишекне ачып керүгә, Факилнең борынына идәннәре яңа гына юылган кәнсәләрнең иске кәгазь исе белән тулган дымлы һавасы килеп бәрелде. Хуҗа түрдә кемгәдер телефоннан шалтырата иде. Факилне күргәч, трубканы атып бәрде һәм, бурлаттай кызарып, шардай кабарып, акырырга тотынды: +— Атам! Без суда и следствия атам! Бүген үк эштән китәсең. +— Чү, тукта әле. Сабыр. Мин ни өчен китәргә тиеш, аңлатып бир. +— Менә моны күрдеңме? Безне язганнар. — Председатель Факилнең алдына район гәҗитен атты. +— Укыдым мин аны. Комбайннарның ремонты Казаннан мин табып куйган запчастьләрне һаман да алып кайта алмавыбыз аркасында тоткарлана. Атна буена сездән машина сорыйм. Машина бирәсез икән — проблема бетә. Шакир малаеның тракторына тагылган сука, чыннан да, күтәрелми иде. Корреспондент кызны күргәч, күтәрелде. — Факил киеренкелекне йомшартып көлеп җибәрде. +Хуҗаның да иреннәре тартышып куйды. Ул инде Факилгә кычкырырлык хәлдә түгел иде. Факилгә эштән китәргә гариза да яздыра алмады. Инженер- механик чыгып киткәч, председатель үзен кая куярга белмәде. Ишекле-түрле йөрде, үзе бертуктаусыз сөйләнде: "Бүген китмәсә, иртәгә китәчәк ул эштән. Абзагызның тоткан җирдән сындырмый калганы юк әле. Күрсәтәчәк әле ул сезгә — авыл гыйбадларына". +Бераздан теге шабашниклар кереп чыкты. +— Үлчәү акчасы шушы көннәрдә кулыгызга керер, — диде председатель. +— Теге кул куйды мәллә? +— Куймады. Куймаячак та. +— Аннан башка акча алып буламыни? +— Әмәлен табармын, дидем ич инде мин сезгә. Бер план бар минем. +* * * +Төш турыларында Бану, ут капкандай, тагын Факилләргә килеп керде. +— Кәнсәләргә, приткә! +Бу юлы Фазылович аны урыныннан торып каршы алды, ике куллап күреште, гәрчә иртән нәрәдтә күргән булса да. Бүлмәдә хуҗадан башка ак күлмәк кигән, аклы-каралы авыш сызыклы галстук таккан бер егет тә бар иде. Факил аны башта районнан килгән бер-бер вәкилдер дип уйлаган иде. +— Факил Нурмөхәммәтович, — председатель аңа беренче тапкыр әтисе исеме белән эндәште. Сез бу эштә матур гына эшләдегез. Техниканы тәртипкә китердегез. +— Аны тәртипкә китергәнче әле... +— Калганын сездән башка эшләп бетерерләр. Безнең терлекчелек бик авыр хәлдә. Сездән ярдәм кирәк. Фермаларга су юньләп килми. Ключиның бер фермасында ул бөтенләй юк. Быел анда үгез бозаулар кертергә исәпләп торабыз. Сез бүгеннән терлекчелек буенча механик. Эшегезне менә бу егеткә тапшырыгыз. Быел гына авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлаган. Яшь, энергичный. Эшне дә яңача оештырыр дип уйлыйбыз. Шулай хәл итсәк, ни диярсез? +— Ни дип әйтим. Хәл иткәнсез бит инде. Нигә кети-мети итеп торасыз. +— Сез инженер-механик идегезмени? — егет Факилгә шаккатып карап торды. +"Үзе кечкенә, үзе ябык. Өстендә — ямьсез халат. Изүе ачык. Нинди инженермеханик булсын бу?! Хәчтерүш бу", дигән сүзләрне укырга була иде бу караштан. +* * * +Ключи — очсыз-кырыйсыз урманның борылган төшендә, яшеллекнең куенына кереп поскан кечкенә генә авыл. Солыдан аңа җиде-сигез чакрым тирәсе булыр. Авылга бер генә яктан керәсе. Икенче ягыннан кереп тә булмый, чыгып та булмый. Карурман. Теге көнне председатель әйткән иске фермага су кертергә дип, Факилне менә шушы тупикка җибәрделәр. Дөресрәге, сөргенгә сөрделәр. Автовеса егетләренең эшен кабул итеп, алар белән исәп-хисапны ясаганчы, аның күзгә-башка чалынмый торуы кирәк иде. +Ключи — серле, моңсу, әллә ниткән шомлы бу авыл. Урамнарында бил тиңентен кычыткан, шайтан таягы. Бу әрсезләр шушындый коры елда да үсә бит. Фермасын эт белән эзләсәң дә табарлык түгел. Ферма димәсәң, хәтере калыр, бәбкәләре сынган, жолаплары чергән, түбәсенең бер башы сытылган, тәрәзәләре коелган, ишекләре каерылган, котсыз, җансыз хәрабәләр. Факил менә шуңа су кертергә тиеш. Төпсез чүмечкә сап кую белән бер бит инде бу. Суны янәшәдәге сыер фермасыннан кертәсе. Анысы да ташка үлчим. Ни сайгагы, ни тагарагы. Сыер дигәнең соңгы тапкыр кайчан булды икән соң монда?! Хәзер әнә талымсыз чытлык-чыпчыклар гына хуҗа. +Ярый, фермасы да, сыеры да булсын ди. Тик кем карар да, кем савар соң ул бичаракайларны?! Авыл урамында ник бер җан иясе булсын. +И Ключи, Ключи!.. Кайларга сибеп бетердең соң кешеләреңне? Өйләреңне дә чәчеп аткансың. Тегендә-монда берән-сәрән кукраеп утыралар. Ни урамың, ни тыкрыгың калмаган. +Факил бер ташландык хуҗалыкның ишегалдына килеп керде. Ватык тәрәзә аша өй эченә күз салды. Аның йөзенә сайгаклары куптарылган идәннән, акшары коелган мич авызыннан, морҗа белән дивар арасындагы ятактан, өйнең түрдәге өчпочмаклы такта кадакланган почмагыннан шомлы дулкын килеп бәрелде. Кайчандыр бу тактада икона, тәре, шәм торгандыр. Хуҗалар шулар каршына килеп, иелә-бөгелә чукынгандыр. +Аннары Факил бакчага күз салды. Өсте ачык калган, чүп-чар белән тулган баз, такталары каралып беткән беседка, кулдан ясап куелган өстәл, эскәмияләр. +Кайчандыр тормыш кайнап торгандыр монда. Кичләрен беседкага чыгып ял иткәннәрдер, алмагачтан тып-тып алма коелганын тыңлап утырганнардыр. Бу йорт, бу бакча белән бәйле күпме истәлек-хатирәләр бардыр. Көннәрдән бер көнне шуларның барысын да ташла да чыгып кит инде. И язмыш. Кеше язмышы, авыл язмышы. +Факил беседкага кереп, эскәмиягә утырасы итте. Идәндә уенчык трактор аунап ята иде. Аны күргәч, Факил бетте генә инде. Шушы трактор белән "тр-р-р-р" дип уйнап йөргән малайны күз алдына китерергә тырышып карады ул һәм үзен дә яраткан уенчыгын җуйган сабый хәлендә калгандай хис итте. Аның тракторын тартып алдылар. Алай гынамы соң, гүя таш атып, чабыш атының аягын сындырдылар, гүя пуля тидереп, күктә очып барган кошның канатын имгәттеләр. +...Факилне үз уйлары белән калдырып торыйк та колхозның гаражына кайтыйк әле. Яшь инженер-механигыбыз да бүген яңа эшкә чыкты. Рәвеш шәп: ак күлмәк, үтүкләнгән чалбар. Галстукны алмаштырган, бу юлы чәчәклене таккан. +— Факил абый кайда соң? — дип сорады аннан яңа инженер-механик килгәнен белеп алган Нур, майлы кулларын чүпрәккә сөртә-сөртә. +— Абзарда. Аны фермага куйдылар. Карап-карап торам да, бардак сезнең монда. +— Нинди бардак? +— Техникагыз бер рәткә тезелеп тормый. +— Парад кабул итәргә килгән генерал түгелсеңдер бит. +— Мин — инженер-механик. +— Бездә инженер-механик берәү генә — Факил абый! Мондый ак күлмәкле инженерны белмибез без. +— Белмәсәгез — белерсез, — егет җил-җил атлап китеп тә барды. +Туры кәнсәләргә юл тотты ул. Исәбе председательдән үзенә бер бүлмә сорау иде. Хуҗа Казанга киткән икән. Кайчан кайтасы билгесез. Хәлбуки, ул үлчәүне кабул итү актына яңа инженер-механиктан кул куйдырып өлгергән, шабашниклар шул көнне үк акчаны алып тайган иде. +Кичкә таба председатель шалтыратып алды. Бухгалтер Сәкинә аңа тракторчыларның, шофёрларның, гаражда эшләүчеләрнең җыелышып кәнсәләргә килеп керүләрен, Факилне эштән алган өчен ризасызлык белдерүләрен җиткерде. Нурның "Уборкага төшәр алдыннан ниткән башбаштаклык бу!" — дип кычкыруын да әйтте. +...Факил уенчык тракторның тузаннарын өрә-өрә очырды. Шул мәлдә колагына бер тавыш килгәндәй булды. Кемдер өй каршыннан сызгыра-сызгыра үтеп бара. Чыгып караса, кояшта кубалакланып беткән борынлы, тез башлары кубарчыкланып кутырлаган бер малай. +— Нихәл, яшьти! — диде Факил, шаяртып. +— Әйбәт. +— Нәрсәсе әйбәт инде? Бер кеше юк авылыгызда. +— Нишләп булмасын — Призрак бар. Урман очында яши ул. +— Нинди Призрак? +— Бер бабай шунда. Аны Призрак дип йөртәләр. +— Ирләр тагын бармы соң? +— Бар. +— Кайда соң алар? +— Әнә анда аста, Угрюм рекада. +— Син нигә сызгырып йөрисең соң? +— Сызгырмыйм мин. Җыр ич ул. +Малай "җыр"ын дәвам иттереп, трусигын җилфердәтә-җилфердәтә китеп тә барды. +"Угрюм река". Нинди елга ул? Ирләр нишли анда? Нишләп "Угрюм река" ул? Андый роман бар. Факил аның татарчасын укыды. "Хәсрәт дәрьясы" дип атала. Факилнең аяклары үзеннән-үзе аска, елгага таба атлады. Төшкәч күрде: елга үзе, ачуым бер килмәгәе, чыпчык тезеннән генә. Яр буенда ике ир заты утыра. Яннарына килеп сөйләшкәч, боларның күршедәге Почык авылында шабашкада булуы, кичә эшне тәмамлаулары, шуны "җуулары", бүген баш авыртудан интегүләре мәгълүм булды. Моңсу күзләрен яр буендагы тәрәзәләренә такта кадакланган, ишегенә зур йозак эленгән йортка төбәгәннәр дә, бу дөньяга ник туганнарына үкенеп утыралар. Бу — элекке кибет. Күптән түгел генә япканнар. Шуннан соң бу елга "Угрюм река"га әйләнгән. Факил эченнән генә болай уйлады: "Дөрес кушканнар бу исемне елгага. Тик монда бәла баш төзәтергә хәмер таба алмауда түгел. Хәсрәт тирәндәрәк. Авыл җан биреп ята. Язмыш күпме гаиләләрне туган өйдән, туган туфрактан кубарып алып киткән. Ключиның шәп чаклары бар иде бит. Сугышта аягын өздереп кайткан, шуңа карамастан протез белән комбайнда эшләп, "Октябрь революциясе" ордены алган легендар Добрынин авылы бит бу. Факилнең аңа төн уртасында запчасть алып кайтып биргән чаклары булды. Дуслар иде алар. Очрашсалар, сөйләшеп сүзләре бетми иде. Тракторчы Вагыйз Хановны ал. Җәйләрен Солыдан тракторы белән караңгы төшкәч кенә кайтып китә, иртән көтү куганчы килеп җитә иде. Кайчан гына йоклагандыр ул. Менә шушы Ключи бүген "Призраклар авылы"на әверелгән. Факилнең монда күптәннән булганы юк иде. Авылның бетеп баруын ишетеп торды. Хәзер Ключидан кәнсәләргә нәрәдкә килүче дә юк. Председатель авылның шушындый хәлгә төшүен белгәндер бит инде. Иләк белән су ташырга җибәргән түгелме соң ул Факилне. Бәлки өрәкләр янына юри җибәргәндер. +Факил Хәсрәт дәрьясының үзенең тамырларында куллары, аяклары буйлап акканын, йөрәгенә кан сава башлавын тойды. +* * * +"Тагын килдем әле сиңа. Күптән күрешкән юк. Бик сагындым үзеңне. Басуларда игеннәр өлгереп килә. Алда сине тагын зур эшләр, зур сынаулар көтә.Быел да йөкнең иң авырын сиңа күтәрергә туры килмәгәе. Теге шабашниклар калдырып +Уңыш әйбәт быел. И күрсәң ул арыш, бодай кырларын. Офыктан офыкка аксылсаргылт дулкыннар йөгерә. Бөртекләр ашыга. Амбарларга, келәтләргә керергә, кешеләрне шатландырырга ашыга. Куаныч һәм өмет олаулары булып, кырдан туптуры сиңа кайта бит алар. Ипи төягән машиналар синең биеп- селкенеп торган, кытыршы, шырпылы идәнеңә орынып уза. +Син әйтеп торасың: +— Фәлән тонна. +— Төгән тонна. +Шунысын да белеп тор: бу дөнья, бу тормыш син әйткән саннардан гына тормый. Анда шәфкать, игелек, миһербанлык бар. Бар анда башбаштаклык, рәхимсезлек, явызлык, кабахәтлек, мәкер, ялган. Син аларны үлчи алмыйсың. Кешенең кичерешләрен, түккән күз яшьләрен, михнәт-газапларын үлчи торган үлчәү-бизмән булса... Ул нинди зурлыкта булыр иде икән?! Ләкин аларны да үлчәп торучы бар. +Ул — күңел. +Ул — бәгырь +Ул — йөрәк. +Кеше күңеле, кеше бәгыре, кеше йөрәге. Бик сизгер бизмәннәр алар. Йөрәк тә синең кебек туза-таушала. Комсызлар, тар күңелле бәндәләр, хөсетлеләр, кабихләр, кара йөзләр, адәм актыклары таушата аны. Кеше башына кеше җитә, дип юкка әйтмиләр. +Сине дә, мине дә зур сынаулар көтә. Түз!" +* * * +Шул китүеннән председатель авылда бүтән күренмәде. Утсыз төтен булмый, диләр. Аның Казанга китәчәге, колхозга яңа председатель киләчәге турында имеш-мимешләр таралган иде инде. Алар тәки дөрескә чыкты. Башкалага киткән хуҗаның кая урнашканын тәгаен әйтеп бирүче бумаса да, "урында эшләячәк икән", диделәр. Инженер-механикны эшеннән алып, өрәкле авылга җибәрүе, үлчәүне кабул итү актына тиз-тиз кул куйдырырга тырышуы юкка булмаган. Бар шундый кешеләр — алар үзләренең максатларына ирешер өчен башкаларны таптап, изеп, сытып китәләр. Андыйлар хәтта хыянәттән дә, җинаятьтән дә чирканмый. +Яңа председатель дә үзен озак көттермәде. Район башлыгы кызыл битле, кара калын кашлы бер ир затын ияртеп килде дә шалт итеп куеп та китте. Болай үзе төпле, сабыр кеше күренә. Төньяктан әче җил исеп, яңгыр сибәләп торган ямьсез көн иде ул. Шуңадырмы клубка кеше әллә ни күп килмәде. Җыелыш тыныч узды. Буза куптаручы булмады. Хәер, яңа хуҗа булсынга эшләп йөргән инженер-механикның яңа гына эштән алынуын, бу җәһәттән механизаторларның тавышланып йөрүләрен ишеткән иде инде. +"Нишләргә соң? Эшне шау-шудан башлыйсы килми. Мәсьәләне хәл итәргә кирәк". Яңа хуҗа шулай баш ватып утырганда, кабинетка Ак күлмәк үзе килеп керде. Элекке председатель киткәч, ул бер-ике көн авылда күренми торган иде. +— Миңа шушы кәнсәләрдән бер кабинет бирегез! — диде ул, бернигә дә исе китмәгән кыяфәт белән. +— Нинди кабинет сорыйсың син? — Яңа хуҗа аңа гаҗәпләнеп карады. +— Кәнсәләрдә инженер-механикның кабинеты булырга тештер бит. +— И энем, энем, монда нинди кабинет булсын соң? Синең кабинет гараж инде. +— Гаражда салкын. Миңа тёплое помещение кирәк. +— Колхозда инженер-механикка нинди тёплое помещение инде ул?! +Егет шул көнне хушлашып китеп тә барды. +* * * +Дөнья шулай бер болганып алды да тынды. Гали дә — үз эшендә, Вәли дә үз эшендә, дигәндәй, Факил яңадан инженер-механик булды. Яңадан көне-төне гаражда ятасы, техникасы эштән чыккан механизаторларның зарын тыңлыйсы, запчасть эзлисе, эреле-ваклы түрәләрнең ишек төбен таптыйсы, юл газапларын күрәсе, мазутка-майга батасы. Булсын сана. Ни дисәң дә, белгән, яраткан эш. Ключи сөргененнән соң тимер-томыр сагындырып та өлгергән. Механизаторларның кәнсәләргә килеп "бунт күтәрү"ләрен ишеткәч, аның күңеле тулды, күзеннән яшь бәреп чыкты, эшкә тагын да катырак ябышты. +Бүген дә ул юлда. Запчасть эзләп Казанга барышы. Сумкасында — каклаган каз. Җимсез балык капмый. Каз үзләренеке. Һәр язда өйдә кырыклап бәбкә аваз сала. Хатыны Рәкыя алар белән мәш килә. Кош-кортның рәтен белә, дигән даны бар. Галәмәт зур, симез була аның казлары. +Артыштау стансасында Казанга поезд көтеп йөргәндә, күрше кызы Фәһимә очрады. Әгерҗе ягында кияүдә ул. Оныклары белән авылга кунакка кайтышы икән. Үзгәрмәгән. Һаман да шул, теге вакытта Факилләрнең бакчасына кереп, турникта "кояш" ясарга маташкан, күрше егете Факилгә гашыйк булып йөргән Фәһимә. Янып торган битле, җаныңны, тәнеңне пешерерлек кайнар сулышлы. +— Теге вакытта оялуымнан нишләргә белмәдем, Факил абый. Җир ярылса, кереп китә идем, валлаһи. Турникта әйләнәм, имеш. Синең кебек мәтәштермәкче булам. Мәтәштерерсең, бар! Ярата идем бит мин сине, күрше. Прәме гашыйк булып йөрдем. Син өйләнгәч тә, запискалар җибәреп тордым әле. +— Ах, җүнсез, син язган идеңмени әле аларны?! +— Мин язган идем, Факил абый. Ачуланма инде. Яшь чак — җүләр чак. Хатыныңны көнләштерәм янәсе. Ярый Рәкыя акыллы булды. Тавыш куптармады. Аннары мин дә туктадым. +— Тормышың түгәрәк инде синең, алайса?.. +— Аллага шөкер. Үзем колхозда сыер савам. Ирем — мал духтыры. Биш бала үстердек. Өч кыз, ике малай. Өчесе башлы-күзле булды. Бер кызны кияүгә бирәсе дә, бер малайны өйләндерәсе бар. Печәнне, курмыны җитәрлек әзерләдек. Уттай кызу эшләрдән соң авылга кайтып килергә булдым. Үзеңнең кая барыш та, нишләп йөреш? +— Минем эш бер инде — көне-төне запчасть артыннан чабам. +— И-и-и... безнең кохозның инженеры да кайтып керми. Бездә Чыңгыз Мусин дигән тагын бер инженер-механик бар әле. Байтак еллар мытыеста да эшләде ул. Ирем яхшы белә аны. Шул аптыраганнан шигырь язган: +Бушадылар шешәләр, +Бушадылар кесәләр. +Упкыннарга төшәр идем, +Запчасть шунда дисәләр. +— Күр әле, ничек шәп әйткән. Үз башына төшкән кеше генә яза ала мондый шигырьне. Әле дә менә шул запчасть дип Казанга, Арбузовларга барыш. +Шулвакыт Фәһимә янындагы ике карачутыр оныкның берсе: +— Казанга, карбыз алырга, — дип әйтеп куйды. +Факил дә аларга Арбузовларның бөек галим-химиклар булуын, алар җитәкләгән институтның колхозны шефлыкка алуын, шул шефларны авылда "арбузовлар" дип йөртүләрен аңлатып тормады. +Институтта Факилне һәрвакыт үз итеп, әйдүкләп каршы алалар. Монда эшләүчеләрнең байтагы — авылдан чыгып, хәзер калада урман-кырларны, болынтугайларны, чишмә-елгаларны сагынып яшәүчеләр. "Колхозник абый" белән сөйләшеп утыру тансык үзләренә. Тагын шунысына бик мәмнүн алар: "дерёвня" буш кул белән килми. Күчтәнәч белән килә. Күтәнәчнең дә ниндие бит әле — капкач авызда эри торган каклаган каз! Бу килүендә дә арбузовлар эшне тиз тотты, Факил бирәсен — биреп, аласын алып кичке поездга өлгерде. Ходайның рәхмәте, стансадан да җәяү төшәргә туры килмәде. Поезд каршына ат җигеп Сабир менгән иде. +— Минем кыз күренмәдеме анда? Кайтырга тиеш иде, — диде Сабир, кыяркыймас кына. +Җәй буена көтә инде ул кызын. Ике көннең берендә стансага менә. Кызы Казакъстанда аның. Кайтмаганына ун ел. Хәбәре дә юк. Әнисе аның рухына дога кыла башлаган иде инде... Быел яз саесканнардан хәбәр килде. Әллә Иделнең, әллә Чулманның аръягындагы авылларның берсенә Кзакъстаннан бер кыз кайткан булган, имеш. Шул: "Артыштауның Солы кызы Гөлсирә белән бер бистәдә яшибез. Ул да җәй авылга кайтып киләсе булыр дип сөйләшә", — дип әйткән, имеш. +Җәй үтеп бара. Гөлсирә күренми. Сабир кызганыч, ун ел аңа "әти" дип эндәшүче юк, ун ел инде аның "нихәл, кызым" дип әйткәне юк. +И Сабир, Сабир. Кайтасы кеше бер кайтыр иде инде. Ун ел хәбәрсез йөрмәс иде. Беркатлылыгың белән, саескан хәбәренә ышанып, кысыр өмет белән йөрмисең микән. +Хәер, кысыр булса да, өмет бит ул. +* * * +Бүген Бану Факилне гаражда эзләп тапты һәм әлеге дә баягы ике сүзен әйтте: +— Кәнсәләргә, приткә! +"Бу юлы эштән ни өчен куалар икән инде..." — дип уйлап куйды инженермеханик. +Факил килеп керешкә, председатель урыныннан торып басты. Өстәленнән чыгып, каршысына килеп, кул биреп күреште һәм бер генә сүз әйтте: +— Коткар!.. +— Үлчәүме? +— Үлчәү. +— Җимерелдеме? +— Җимерелде. +— Аның җимереләсе билгеле иде инде. Ну болай бик тиз җимерелер дип уйламаган идем. Бисмилласыз эш. Ордым-бәрдем эшләделәр шул... +— Беләм, Факил, беләм. Эшләп бир инде. Мин сиңа шуның өчен ике капчык бодай бирермен. +— Рәхмәт! Ике капчык бодайны кесәгә тутырып та ташыйлар аны. +— Уракка төштек бит, Факил. Икмәк күп быел. Лафетлар иске үлчәүгә сыймый. Икмәк хакына эшләп бир. +— Икмәк хакына мин риза. Тик шунысы бар: бу автовесаны корудан бигрәк сүтүе авыр булачак. +Чыннан да, үлчәүне җимерә-җимерә, Факил җык булды. Ашавын онытты. Йокысы качты. Шабашникларның дөрес монтажламаулары — бер хәл, күпме цемент, бетон әрәмгә киткән. +Факил шабыр тиргә батып, нервланып, таш кисеп ятканда, янына кызы Ләйсән килде. Ул пединститутны тәмамлап, Казан мәктәпләренең берсендә укытып йөри. Өченче көн кунакка кайткан иде. Китеп барышы икән. +Автобус тукталышы үлчәү янында гына. "Әтисе белән саубуллашырга килгән", дип уйлады Факил. Әмма кызы үтенеч белән килгән иде: +— Әти, сумкамны автобуска кертеп куялмассың микән? +— Сумкаң авырмыни? +— Авыр түгел. +— Авыр булмагач, үзең күтәрәсең дә алып керәсең инде. Минем аркадан пар чыга. Эшем күп. Син пүчтәк бер сумка белән баш катырып йөрисең. +Ләйсән, башын аска иеп, теләр-теләмәс кенә китеп барды. Аның китүен аста — чокырда лом белән бетон ватып яткан Факил сизми дә калды. Ул кызын бүтән беркайчан да күрә алмады. +Икенче көнне Казаннан улы Вахит, апаны бүлнискә салдым, дип хәбәр итте. +* * * +Рәкыя зиратка килде. +Тынлык. +Шом. +Сагыш. +"Кызым Ләйсән, әнкәй", — диде ул шыпырт кына һәм чардуган аша үрелеп һәркайсының салкын кабер ташларын сыпырып алды. Коръәннән сүрәләр укыды. Аннары кушучын иягенә терәп диярдәй укыганнарын багышлады: "И Раббым! Барлыгыңны, берлегеңне белгән хәлдә укыдым Синең хакый хөрмәтеңә. Хата вә кимчелекләре өчен гафу итеп кабул итеп ал. Бу укыганнарымны пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа рухына ирештерсәң иде. Бу укыганнарымны барлык-барлык пәйгамбәрләребез рухына ирештерсәң иде. Бу укыганнарымны ошбу зиратта яткан әнкәй Хәтирә, кызым Ләйсән рухларына ирештерсәң иде..." +Төнлә Рәкыя тирләп-пешеп уянды. Факилне дә уятты һәм яңа күргән төшен сөйләп алды: +— Телефон шалтырый. Бала тавышы. Үкереп елый бер малай. Елый да елый. Аннары трупканы мәрхүм әнкәй алды: "Ишетәсеңме? — ди кырыс кына. — Ашарга сорый ул бала. Ашарга. Аңладыңмы?!" Беләсеңме, кем ул? Мин трактордан сикергәч, үле туган улыбыз. Коръән чыксак та, аш уздырсак та, дога багышлаганда аны онытканбыз бит. Кичә зиратта да аны әйтми калдырганмын, укыганнарымны Ходайдан аның рухына ирештерүен сорамаганмын. Аңа да бит карында җан иңгән булган. Ул малай туганчы ук, Вахит аңа исем табып куйган иде. Вафа. +Иртәгесен Рәкыя, табын әзерләп, мулла чакырды. +* * * +"...Килдем. Тагын килдем. Нихәл? Күңелем тулганда, эчем пошканда, йөрәгем авыртканда сиңа киләм. Синең яныңа килү — яраткан балам янына килгән кебек. Хәер, тагын кемгә килим инде мин. Улым үле туды. Кызымны да җирләдем. И кызым. Соңгы кайтуында аны эчендә яман чир кимереп ятканын белгән булсам, автобуска сумкасын гына түгел, үзен күтәреп керткән булыр идем. Өенә кадәр илтеп куйган булыр идем. Бер тиенгә ярамаган эш эшләп, кесә тутырып акча алып, авылны мыскыллап, бездән көлеп киткән теге бәдбәхетләрнең үлчәвен сүтеп-җимереп яткан чагым иде шул. Ачу чыккан чак. Шунда кызыма күтәрелеп карарга да вакыт тапмаганмын. "Авыруы йөзенә чыккан иде инде", — ди хатыным Рәкыя. Ул сумкасын күтәрергә дә хәле булмаган Ләйсәнне тукталышка озаткан. Күчтәнәчкә каклаган каз тыгарга оныткан. Кире өйгә йөгергән. Ул арада Кирәмәт тавында автобус та күренгән. Менә шул вакытта кергән булган инде ул үлчәүгә, минем яныма. Казанда Вахит күпме тырышса да, апасын коткарып калалмады. Ярый әле улым Вахит исән-сау. Тырыш, тәүфикълы малай. Кремльгә каршы гына, Казансу буенда әллә ун, әллә унбиш катлы бер бинада утыра ул. Эше тыгыз. Авылга кайтырга да вакыт таба алмый. Безнең якка командировка-мазар булганда, үтеп барышлый кереп чыга. Вахитыбыз кайта дип әнисе бәлеш пешерә, мин мунча ягам. Ул исә кабыл-тибел бер чокыр чәй генә эчә дә китеп бара. Рәхәтләнеп сөйләшеп тә булмый. Вахит киткәч, әнисе җөгенеп берәр көн урыннан тора алмыйча ята. Улыбыз үзе бик мәрхәмәтле. Акчасын, күчтәнәчен гел биреп, җибәреп тора. Үзен генә туйганчы күреп булмый. "Ни хәлең бар, улым?" — дип тә сорый алган юк. +Әнә тукталышта Маркиз басып тора. Озын муен белән Пеләш баш аны эшләттеләр-эшләттеләр дә бер тиен акча бирмичә киткәннәр. Ул ахмак беркатлы, мәхлук җан ай буе шуларны көтеп йөри. Тегеләр килеп, акча бирерләр дип ышана. Алырсың эт авызыннан сөяк. Ул кабахәтләр җүләрне эшләтеп өсләренә бер гөнаһ алсалар, инде шушы бичара ятимнең өлешен ашап, икеләтә гөнаһлылар. +Кичә тагын басулардан үттем. Игеннәр дулкынлана, йөгерә, ашыга. Сиңа ашыгалар. Тизрәк үлчәүгә керергә ашыгалар. Аллага шөкер, яңа үлчәүне дә эш итеп бирдем. +Без — Адәм балалары да, шул игеннәр кебек: ыгы-зыгы киләбез, чабабыз, кабаланабыз, ашыгабыз. +Без — Адәм балалары да, шул игеннәр кебек, офыкка омтылабыз. +Без — Адәм балалары да, шул игеннәр кебек, офыкка җитеп күккә ашкач, үлчәүгә килеп керәчәкбез. +Беркайчан да ялгышмый, тузмый торган бердәнбер үлчәүгә. +Бу — Аллаһы Тәгалә үлчәве! +Иң дөрес, иң төгәл, беркайчан да ялгышмый торган үлчәү. +Аңа беркем дә кермичә калмый. Озын муен белән Пеләш баш та, шул ук Фазылович та басачак анда. Басачак һәм кылган гөнаһлары өчен җавап бирәчәк. +Кеше үз гомерендә бик күп үлчәүләр күрә. Дөрес үлчәгәнен, дөрес үлчәмәгәнен. Үзе дә бихисап бизмәннәр аша уза. Ул үлчәүләрнең дә төрлесе бар. Күпме адәм заты бу дөньядан үзенә тиешле бәяне алалмый китә. Күпме адәм заты нахак сүз ишетә. +Бу бизмәннән без бер бизгән идек, +Безне тагын тезеп үлчиләр. +Барлы-юклы бизәкләрне бозып, +Безнең биздән бизнес ясыйлар. +Үчләнмим мин ошбу үлчәүләргә, +Гөрәнкәгә дәген, гергә дә. +Бу дөньяда адәм балаларын +Үлчәп иңдерәләр гүргә дә. +Моны кем язган дисең? Улым язган! Мунча мичендә яндырырга дип алып кайтып аткан кәгазьләре арасыннан килеп чыкты. Газапланып язган, сызгалапбозгалап бетергән. Шигырь язганы юк иде аның. Каян чыккандыр. Повестьлар, хикәяләр яза ул. +Мин синең хәлеңне белергә килгән идем, балам. Ачуланма инде, гел үземнекен сөйләдем. Синең яннан китәсе дә килми, балам". +* * * +Күктә кояш күзне чагылдырып яна, тургайлар аның нурларын китеп-китеп, ватып-ватып, телеп-телеп җиргә чәчә. Шушы чәрдәкләнгән, чәлпәрәмә килгән якты моң өстеңә сибелә-чәчелә. Күңел тырысыннан ташып чыга да игеннәрнең дулкынына ияреп офыкка ага, ага, ага... +Менә ул — тормыш, аның асылы, мәгънәсе, рухияте. Шуны аңыбызга сеңдерергә тырышып, игеннәр ага, ага, ага... +Рашат +Низами +БЛОКАДА ХАТИРӘСЕ +ХИКӘЯ +Сугышның дүртенче елы бара иде. Кызыл Армиянең Ленинград блокадасын өзүе, Украина һәм Белоруссия җирләрен немец илбасарларыннан азат итү турындагы куанычлы хәбәрләрне авыл халкы шатлыклы күз яшьләре һәм өметышаныч белән каршы алды. Шулай булмый ни - йорт-каралтысыннан чыгып киткән ирләрнең, әле юньләп мыек та чыгып өлгермәгән яшь егетләрнең язмышы турында "Батырларча һәлак булды", "Хәбәрсез югалды" дигән хат-хәбәрләр күпме йортларның ишеген шакыды. Инде менә, насыйп итеп, җиңү көннәрен тизрәк күрергә язсын иде... +- Зимагур Нурмый сугыштан кайткан! +Бу хәбәр авылның олысын-кечесен дигәндәй "дерт!" итеп аякка бастырды. Әнә, узган ел аның хакында да "Хәбәрсез югалды" дигән кара кәгазь килгән иде. Менәтерә, исән икән бит, яңак сөяге чәрдәкләнгән булса да, аягында нык басып йөри икән үзе, дигән хәбәр минуты-сәгате белән күпләрнең ихатасына барып иреште. +Моның шулай икәнлеге тиз арада ачыкланып та өлгерде. Донбасс якларыннан "Зимагур" кушаматы ияртеп кайткан гаярь Нурмый югалып кала торганнарданмы соң - аңарда бабасыннан килгән татар каны ага лабаса! Каян-ничек юнәткәндер (монысын тәгаен генә берәү дә белмәде), егерме җиде яшьлек Нурмый акча белән кайткан иде. +Кибеттән ике шешә аракы күтәреп чыкты да кибет арты чирәмендә көтеп утырган санаулы ирләрне сыйларга кереште ул. Бушлай бит, күзгә кырып кына сала торган зәхмәт суыннан баш тартучы табылмады. Авыл хәлләрен, фронт вакыйгаларын сөйләшеп, күңелне азмы-күпме бушату өчен бер дигән сәбәп иде бу. +Нурмый, кушаматы "Зимагур" булса да, бик ачылып китмәде, күбрәк авылдашлары сөйләгәнне тыңлады. Нәрсә-нәрсә, күкрәк кагып мактана белми иде ул. Аның Ленинград блокадасы турында сөйләгәннәрен исә йотылып та, сораулар белән бүлдереп тә тыңладылар. +- Немец дигәннәре бигрәкләр дә явыз булып чыкты, анасын сатыйм! Җирдән дә, һавадан да шәһәрне бертуктаусыз утка тоттылар. Шундый сәгатьләрдә күк йөзе кара төтенгә күмелә, көн белән төнне аермас буласың, хәерсез. Безнең зениткалар "тәре"ле самолётларны бәреп төшергәндә, бомбалардан да курыкмыйча, сикереп торып кул чаба идек, валлаһи!.. +Мактана белми дисәк тә, күлмәк төймәләрен аска табарак чишеп җибәргәннән соң Нурмыйның күкрәге киңәеп киткәндәй була. Иң мөһиме - менә шулвакыт күлмәк эченнән кигән буй-буй сызыклы тельняшкасы да күрер күзгә мул ачылып китә аның. Диңгезчеләр генә кия торган аклы-зәңгәрле бу тельняшка кемнең генә игътибарын үзенә җәлеп итмәс икән! +Колхоз бригадиры аксак Шакир түзми, сүзне нәкъ менә шул якка таба борып җибәрә: +- Ниме, Нурмый энем... Ленинградта булгач, син инде теге атаклы "Аврора"да хезмәт иткәнсең түгелме? Тельняшкаңны әйтәм, шунда кидергәннәр, ахры, үзеңә... +- Юк, авылдашлар. Алдашсам, гөнаһ булыр, - диде Нурмый, ихлас әйткәнен сиздереп. - Ладога күле аша блокада сугышчыларына, шәһәр халкына корал һәм азык-төлек ташыдык без. Җигүле атларны исәпләмәгәндә, төп транспорт полуторка иде. Дүрт көпчәкле әлеге машинаның рулен кулымда байтак боргаларга туры килде миңа... Рейсларның берсендә йөкне Фин култыгындагы безнең корабларга бушаттык. Менә шул чакта, рәхмәт йөзеннән, матрослар бүләк иткән иде аны миңа... +Ә инде ерактагы, әллә кайдагы сугыш хәлләре турында сөйләгәндә, "әйдәгез..." дия-дия кыстап куйгалаганда, авылдашлары каршында Нурмыйның абруе бер карышка үсеп китте, билгеле. +- Ул Лилин шәһәрендә каты ачлык булган, диделәр. Халык ничек түзде икән? - диде ферма каравылчысы Баһаветдин агай, үзенең дөньядан ул кадәр үк бихәбәр түгеллеген искәртергә теләгәндәй. +Китапча сүзләрне кай арада табып өлгергәндер: +- Ачлык патша рәхимсез кыланды шул, - дип авыр сулады Нурмый, чалбар кесәсеннән махра янчыгын тартып чыгарганда. - Әйе, парин, бомба һәм снарядлар белән генә тезләндерә алмагач, немец дигәнең шәһәр халкын ачлык белән буарга кереште... Юньләп ризык күрмәгән адәмгә каян килсен ди көч? Кышкы салкында шакырдап каткан кеше гәүдәләре күз алдыма килсә, әле дә аркамнан кырмыскалар йөгергәндәй була... +- Суга да интеккәннәрдер инде, - дип, арадан кемдер аны куәтләп куя. +- Дөрес әйтәсең, агайне. Шәһәрдә канализация җимерек. Суны халык каян ала, кайдан табамы? Кышын, боз ватып, елгадан яки күлдән ташый иде. Узган елны кыш, ай-һай, зәһәр килде. Кошларга хәтле очып барган уңайдан таш кебек җиргә егылып төшә иде. Бервакыт, су чиратында, боз өстенә егылып төшкән бер кошчык өчен ике хатынның тарткалашуын күреп, имәнеп киткән идем. Шулпалык ит өчен талашулары булган икән... +Байтак гыйбарәләр ишетеп, әнә шулай таралыштылар. Сүз арасында бер мәлне Нурмыйның "Катя-катюша" дип кинәт талпынып куюын һәм кулына ничек итеп пистолет эләктерүен авылдашлары аңлап та бетермәделәр. Әйе, Нурмый сугышта һәм блокадада күргәннәренең барысын да сөйләп бетермәде шул. Аның урынында башка берәү булса, һичшиксез, китап язар иде. Ләкин Нурмыйгамы соң уку-язу! Каләм ише нәрсәгә хирыслыгы юк. Менә күрерсез, ике-өч көннән соң ул колхозның калтырча машинасын яисә күтәрәмгә калган атын йөгәнләр дә басу-кырга чыгып китәр. Ни әйтсәң дә, җир эшен, крәстиян хезмәтен тансыклап кайтты бит ул. +Әйе, барысын да сөйләп-әйтеп бетермәде Нурмый. Аның бер урында "Катякатюша..." дип ычкындыруын немецларның котын алган атаклы "катюша" дип аңлады кибет арты иптәшләре. Әйдә, шулай булсын. Ә менә вакыйганың икенчесе - бер яктан, исән калу, икенче яктан, фаҗига иде... Юк, монысын ул беркайчан да һәм беркемгә дә сөйли алмастыр, мөгаен. Ачылмаган хат шикелле, әнә шулай сер булып, авыр йөк булып күңел почмагында посып ятачактыр ул. Тәүбә кылу да йөрәк сызлавын баса алмады шул егетнең... +II +...Халык телендә "тормыш юлы" дип аталган Ладога күленә немецларның кулы җитмәде. Шулай да фашист самолётлары, зениткалар сызыгын уза алса, вакытвакыт бомба ташлап киткәли иде. +Фронт дошманга каршы аягөсте сугыша. Снаряд, пуля яңгырлары астында да тормыш дәвам итә. Кешеләрнең күңеле каралмады, тупасланмады. Һөҗүм тынып торган арада солдатлар блокадада калган кешеләр белән аралаша, бомбалар пыран-заран китергән җимерекләрне төзәтә, мәетләрне җыйнап күмә, ачлыктан котылырга ярдәм итәләр. +Рядовой Нурмыйның да кемнәргәдер булышканы булды ич. Берсендә полуторкасы белән шәһәр урамыннан узып барганда күрде: унбиш-унҗиде яшьләр тирәсендәге ике кыз бала чана тартып бара. Йөкне көч-хәл белән өстериләр, мескенкәйләр. Кызларның олырагы - шәлгә, кечерәге чуклы яулыкка уранган иде. Чанадагы су багын төшерергә дә хәлләре юк бичараларның. Машина әрҗәсе он капчыкларыннан бушатылган иде. Шунлыктан, бер дә икеләнмичә, кар өстенә сикереп төште дә аларга таба атлады Нурмый. Күпне күргән, берничә урыннан яньчелгән су багын күтәрешеп, алар яшәгән йортның өченче катына күтәрелде. Фатир дигәнең фәкыйрьлек чәчә, иске ашъяулык җәелгән өстәл өсте шыр ялангач диярлек иде. Кече як бүлмәдә авыру аналары торалмыйча урын өстендә ята икән. Аның хәлсез генә итеп йөткергәне ишетелеп куя... +Котылгысыз, җан әрнеткеч бу хәлләрне күргәч тә Нурмый, баштарак сүз табалмыйча, тетрәнеп калды. Буяулары куба башлаган тумбочка өстендә - рамга беркетелгән фоторәсем. Фронтовик әтиләре Мәскәү яны сугышларында һәлак булган икән... Кызларның олырагы - Катя, сеңлесе Валя исемле булып чыкты. Катяның балалык чыгып та өлгермәгән йөзеннән чарасызлык бөркелеп тора. Ни хәл итәсең, бу ятимнәрнең бала чагын сугыш урлаган... +Кинәт Нурмый солдатның күзләре ялангач диварга төште. Анда кадак-мазар беләнме уеп: "Лена 12 лет. Умерла 8 ноября. 1942 год" дип язылган иде. Әлеге язмага бернинди аңлатма кирәкми, фаҗига ачысы сүзсез дә аңлашыла иде. +Нишли алсын Нурмый. "Хәзер, көтеп торыгыз..." - диде дә урамга, машинасы янына ашыкты. Капчык төбендә он бетми дигәндәй, паёк хәзинәсеннән сохари, консерва ише ризыклары бар иде аның. Солдат биштәреннән чыгарып, әнә шуларны өстәлгә салды. "Күктән" төшкән мондый күчтәнәчләрне күргәч, ике кыз да телсез калды, рәхмәт әйтергә дә оныттылар шикелле: инде ике ел буе елмаю күрмәгән йөзләрендә өмет, килер көнгә ышаныч чаткылары кабынды. +Вакыты һәм җае килгәндә, бигрәк тә ерак һәм хәвефле юлдан кайтканнан соң, ул Катяларның ишегенә сугылмый калмады. Киткәндә Катя аны һәрвакыт аягүрә һәм күзләре белән сүзсез генә озатып кала. Нурмый, шушы ике ятим үсмер өчен үзенең күктән төшкән фәрештә сыйфатындагы кеше икәнлеген аңлап бетермәсә дә, аларга яхшылык эшли алуы белән эчтән генә горурланды. Бигрәк тә Катя белән аны ниндидер күзгә күренмәс җепләр бәйләп тора иде. Күрәсе-күрешәсе килүме? Сагышлы, ләкин тирәндә ниндидер тылсым яшеренеп яткан төпсез күзләреме? Әллә башка берәр сәбәпме? Әйтүе читен. Менә шушы очрашулардан соң Нурмыйның кинәт кенә тәне дә, җаны да үзгәрде шикелле... +Карлы-бозлы Ладога күлендә килеп чыккан бер вакыйга исә болайрак булды. +Колонна алга бара. Машина моторлары тонык кына гүелди. Ап-ак җил карларны туздыра. Буран чыгарга чамалый булса кирәк. Капчык һәм әрҗәләр төягән полуторкалар кәрваны ярты юлны диярлек кичте инде. Димәк, алар хәзер Ладога күленең кыл уртасыннан баралар. Ленинградка таба. Анда фронт һәм шәһәр халкы өстәмә корал, боеприпас һәм азык-төлек көтә, вакытында һәм тоткарлыксыз кайтып җитү кирәк. +Кар куера башлаганда, үтә күренмәле пәрдә булып, эңгер-меңгер якынайды. "Нурмый-татарин" (аны үзара шулай дип йөртәләр) колоннаның алгы сафында бара иде. Машина тәрәзәсен юка кар капламакчы була, менә шуны сөртепчистартып алу өчен бертын тукталып аласы иде бит. Шулай дип уйлап кына барганда... ирексездән тукталыш ясарга туры килде аңа. Юлның кыл уртасында йөк төялгән җигүле ат егылган. Юлга аркылы ята. Малкай, мескенкәй, бәкәлләре белән һаваны ертып, тибә һәм тыпырчына, бәргәләнә. Әллә бозда таеп, әллә инде хәле бетеп егылган ул. Аңламассың. Янәшәсендә, чәбәләнеп, ике кеше кайнаша. Нишләргә, төшеп булышыргамы? Әллә бер як читтән әйләнеп узаргамы? Узарсың, бар, йөгең һәм дүрт көпчәгең белән кар көртенә кереп чумасыңны көт тә тор... +Шуларны уйлап өлгергән арада кинәт кемдер сүгенә-сүгенә кабина ишеген каерып ачты. Майор Нефёдов икән. Бигрәкләр дә чандыр гәүдәле булганы өчен солдатлар аны үзе югында "юка майор" дип йөртәләр. Кансыз кеше. Сугыш йөгенә баткан солдатларны кызгана белми, еш кына каннарына тоз сала. Ә үзен кем дип саный икән? Бервакыт аның азык-төлек складыннан сумка тутырып тушёнкалар алып чыкканын үз күзләре белән күрде Нурмый. Карга күзен карга чукымас дип, бу эшне өстәгеләргә "җәвить" итәргә базмады. Дөресрәге, "әләкче" дигән исем алудан курыкты. Тылдагы әзерләү пункты капкасына эре хәрефләр белән "Берегите народное продовольствие!" дигән сүзләр һәркемгә кагыла түгелме?.. +Майорның чырае караңгы, талканы коры иде. +- Син нәрсә тукталдың, анаңны... - дия-дия ачы итеп сүгенде. +- Күрәсез бит, алда җигүле ат егылган... +- Атны кызганып торыр чакмы? Приказ бирәм, атны тапта да кит! +Балачакта ат җене кагылган Нурмыйның шушы эшкә кулы барачакмы соң, Алла сакласын... Иң яхшысы - кабинадан сикереп төшәргә дә булышырга, берәр әмәлен уйлап табарга кирәк... +Гап-гади бер солдатның фәрманга буйсынмавы үзсүзле майорны чыгырыннан чыгарды. Ул: +- Безне блокада көтә, колоннаны тоткарлау җинаять! Мин сине судсыз-нисез атып үтерәм! - диде дә бушлаты астындагы кобурасына ябышты. +Нурмыйның язмышын, ә бәлки гомерен (?) менә-менә секундлар хәл итәчәк иде. Яшисе килә бит, сугыштан исән-имин кайтып туган авылында тамырланасы килә. Менә шушы уй һәм инстинкт яшен тизлегендә баш миен көйдереп узды. Әллә кайдан гына тәненә, беләкләренә көч ургылды, зимагурлыгы ташып чыкты: "Йә ул мине, йә мин аны..." Мизгел эчендә, әйе, мизгел эчендә кинәт дерматин тышлы утыргыч астында яткан трофей пистолетын тартып чыгарды да курокка басты... Җил-буран эчендә тонык яңгыраган шартлау авазы кешеләргә әллә ишетелде, әллә юк. Нефёдовның гәүдәсе акрын-акрын гына аска таба шуып төште дә кар өстенә ауды... +Нурмыйның баштарак күңеле томаланды, күз аллары караңгыланды. "Нишләдем мин, нишләдем?.." дигән уй күңелен талкый башлаган иде, аннары зиһененә кинәттән аклану чаткылары бәреп керде: "Йә ул мине, йә мин аны... Тәкъдир үзе шулай кушты, Ходай кичерә күрсен..." +* * * +Күпме генә яшерергә һәм котылырга тырышмасын, Нурмый җилкәсендәге бу ачы "йөк" авылга да ияреп кайтты. Кибет артында авылдашларын сыйлап азаплануы да барыннан да элек әнә шул киеренкелекне күңелдән алып ташлау, языкны йомшарту ниятеннән иде. +"Мин дөрес яшимме?.." дигән сорау аны Белоруссия җирләрен азат итүдә катнашып, яраланып, инде авылга әйләнеп кайткач та еш кына бимазалый иде шул. Кешеләрдән читләшеп, менә шушы газаптан бер атна чамасы ялгызы гына диярлек эчте ул, эчендә утырган шайтанны куарга тырышты. Ләкин алга таба һаман шулай үз-үзеңә ясканып, кыйналып яшәү мөмкин түгел: йорт-җирне аякка бастырырга, рәтле генә гаилә корып җибәрергә кирәк иде аңа. +...Сугыштан кайткан шәпкә бертуган абыйсының улы - Замир дигән алты-җиде яшьлек малай: "Миңа пистолет алып кайттыңмы?" - дип теңкәсенә тигән иде аның. Бөтен җавапларын тегендә-монда таба борып, бу сораудан ансат кына кача иде ул. Авылдашлары каршында да корал белән масаеп йөрү килешмәс иде. Шуңа күрә ул өйдә берәү дә юк чакта яшергән җиреннән трофей пистолетын тартып чыгарды... Шайтаннар ияләшмәсен дип, иске өйнең аралык ягы почмагына ике тапкыр шартлатып атты да, кирәксезгә санап, бакча артындагы кое суына ташлады. "Чулт!" иткән тавыш утлы коралның мәңгегә югалуын, тынып калуын аңлата иде. +III +Исәпләсәң, исең китәрлек: сугыштан соң кырык ел вакыт узып та киткән әнә... Шушы зур гына вакыт арасында Нурмый өйләнде, яңа йорт җиткереп керде, шадра битле Хупҗамалы белән бергәләшеп балалар үстерде. +Беркөнне ул, җитмешен тураклап баручы ир заты, әнә шуларны уйлый-уйлый һәм "Катя-катюша" дип сөйләнеп, бертуган абыйсының улы Замир янына сугыласы итте. Әйе, үзе генә белгән уе, яшерен дип әйтерлек нияте бар иде аның. Сәбәпнең дә мач килеп торуын кара син! "Мондый форсатны кулдан ычкындыру ярамас. Дөнья бит бу, нигә әле тәвәккәлләп карамаска? Бер генә яшибез ич", - дип эченнән генә фәлсәфә корды ул. +Хикмәт шунда иде ки: бертуган абыйсының улы Замир Шәрәфетдинов калага китеп биш ел укыды да, үзе әйткәнчә, номенклатура баскычларын үтеп, яхшы гына карьера ясап куйды, менәтерә! Ул - республика күләмендә танылган хөкүмәт гәзитендә бүлек мөдире булып эшли иде. Белемен тагын да күтәрү өчен, аны Ленинград югары партия мәктәбенә ике еллык курсларга укырга җибәрәселәр икән. Шул уңайдан, әти-әнисе һәм туганнары белән күрешү-саубуллашу өчен, туган авылына кайткан ул. +Әйткән сүз - аткан ук. +Канкардәш Замир энесе белән ике куллап күрештеләр, бакчадагы чатыр-беседка эскәмиясенә утырып әңгәмә кордылар. Август урталары иде бу. Алма өлгереп килгән чак. Алмагачның кызыл-яшькелт алмалар белән бизәлгән ябалдашлары, ымсындырып, беседканың ачык тәрәзәсенә орынып тора диярлек. Бакчага хуш исләр таралган. +Хәл-әхвәл сорашканнан соң, Нурмый туганының өс-киемнәре генә түгел, инде килеш-кыяфәте дә тәмам шәһәрләшеп беткән укымыш иясенең күзләренә туптуры карады да мәгънәле генә итеп: +- Кайчандыр мин йөргән эзләрдән атлап йөриячәксең икән, Замир энем, - дип әйтеп куйды. +Бу сүзләр Замирның күңеленә хуш килде, билгеле. Яңа-ерак сәфәргә ашкынып торган җанын горурлык белән тутырды. Сөйләшү ачыктан-ачык барды. Нурмый, әйтәсе килгәнен тел очында яшереп тормыйча, сүзне блокада көннәреннән, шәһәрнең фашистларга каршы көрәшеннән башлады һәм шул чакта апалы-сеңелле Катя белән Валяга ничек булышканын, үзенең солдат паёгыннан өлеш чыгарган чакларын сөйләп бирде. +Замир аны игътибар белән тыңлады. Азактарак, түземсезләнеп, капыл гына сорап куйды: +- Нурмый абый, синең кебек чая кешенең хәтер тартмасында аларның өй адресы сакланып калгандыр бит? +Энесенең шундый сорау бирүенә балаларча куанды абыйсы, шатлануы йөзенә үк бәреп чыкты. +- Адрес бар, энем, бар!.. Мин аны көнче Хупҗамал апаңнан ерак яшергән идем. Эзләп таптым, алып килдем менә... Шоссейная урамын тапмый калмассың, - дип, нәсел кардәшенең кулына саргая төшкән кәгазь кисәген тоттырды. +Журналистлык мәктәбе узган, язарына азык эзләргә яратучан Замир бу мәлдә кулына нинди табыш килеп керүен бөтен күңеле белән тойган иде. Ләкин Нурмый, аның шул теләген сизеп-чамалапмы шунда, җай белән генә кисәтеп куюны кирәк тапты: +- Кара аны, улым, гәҗит-фәләнгә язар өчен бирүем түгел бу. Шушы адрес белән барып, шәт иншалла, йортларын тапмый калмассың. Исән-саулыкларын белешеп, миннән сәламнәр тапшыра күр, зинһар... Үтенечем шул. +- Аңладым, - диде Замир, ризалашып. Ни генә булмасын, Нурмый абыйсы аңа кыенлык китерми торган бик тә кешелекле, дөньяви бер йомыш куша лабаса... +Канкардәш ике туган арасында сакланачак яңа сер әнә шулай бөреләнеп килде бу минутларда. +IV +Илнең төньяк башкаласы Ленинградка килеп, уку йортының заманча тулай торагына урнашу белән, Замир икенче көнне үк шәһәргә чыгып китте. Әле укулар башланмаган иде. Алдагы көннәрдә Кышкы Сарайны да гизәр ул, атаклы "Аврора"ны күрер, шәһәрнең тагын-тагын күп кенә тарихи урыннарына да сәфәре булмый калмас аның. Есенин яраткан "Астория" ресторанына да кереп чыгар, боерган булса. Ә бүген, бүген ул Нурмый абыйсының эзләреннән барып, аның үтенечен, һичшиксез, үтәргә тиеш. +Шәһәрнең кешеләре бик ачык, гади һәм игелекле булып чыкты. Кайсы транспортка утырасын, кая-ничек барасын җиңел генә аңлатып бирделәр. +Шулай итеп, үзенә кирәкле Шоссейная урамын чагыштырмача ансат кына эзләп тапты ул. Йөрәге ешрак тибеп, күңеле алга ашкынса да, уйларын тәртипкә китерү өчен салмак атларга тырышты. Нинди очрашу көтә икән аны? Әйбәт кабул итәрләрме? Әгәр өйдә туры килмәсәләр яки башка адрес белән күчеп киткән булсалар... +Әнә шундый уйлар катламын ера-ера, күңеле инде ятлап өлгергән утыз икенче номерлы биек йорт янына якынлашып килүе... Августның кояшлы-җылымса җиле, мәрхәмәтен кызганмыйча, битләрне йомшак кына иркәләп уза. Замир, бер мәлгә тукталып, кинәт кенә өченче каттагы ак пәрдәле тәрәзәгә караш ташлады. Пәрдә почмагын ачып, аннан өлкән яшьләрдәге бер хатын урамга баккан иде. Замир түбәннән аның йөз чалымнарын күреп өлгергәнче, ул арада пәрдә кинәт ябылды һәм яулыклы шәүлә юкка чыкты. Замир өчен әйбәт фал иде бу - әлеге йортта кешеләрнең барлыгы, яшәп ятулары аңа ниндидер көч һәм ышаныч өстәде шикелле. +Туры килүен күр син - ул эзләгән фатир да нәкъ менә шушы өченче катта булып +Ишекнең теге ягында кыштырдау-сөйләшү кебегрәк авазлар колакка чалынды. Йа Хода, өйдә кешеләр барлыгы Замир өчен сер пәрдәсенең бер почмагын ачып куячак түгелме соң? +Шулай да ишек ачылырга ашыкмый иде. Хәер, бер белмәгән, ягъни урамнан кергән кешегә берәү дә ишеген ачарга ашкынып тормастыр шул. Замирга үзенең кем икәнлеген һәм ни өчен килгәнлеген бәйнә-бәйнә аңлатырга туры килде, әлбәттә. "Казан" һәм "Нурмый" дигән сүзләрне кат-кат ишеткәннән соң гына, чылбыр чылтырап куйды, аннары ишек ачылды. +Каршыда алтмыш белән җитмеш арасындагы бер хатын басып тора иде. Ярым бөдрә чәчләре чалара төшкән, ә өстендә эре чәчәкле халат иде аның. "Керегез", - диде ул йомшак кына һәм үзен Валя дип таныштырды. Шикләнмәскә мөмкин, Замир каршында, чыннан да, авылдагы абыйсы сөйләгән Валя-Валентина басып тора иде. +Көтелмәгән кунакка түрдән урын тәкъдим ителде. +Сөйләшеп киттеләр. Баштарак кырыс сыманрак тоелган Валя ханымның йөзе тиз арада ачылып китте, еллар томанына кереп югалган Нурмыйның кече энесен күргәч, күңеле куаныч һәм дулкынлану белән тулды. +- Нурми-Нуралей... Это он спас нас от голода, - диде ул, хөрмәт һәм горурлыгын яшереп тә тормыйча. +"Нуралей". Күр әле, яшьлектәге Нурмый абыйсын, үзләренчә җайлаштырып, менә ничек атап йөрткән икән алар! Татарча да, русча да әйбәт яңгырый торган исемне таба белгәннәр әнә... +Нурмый - фронтовик Катя турында талпынып, аерым бер мәхәббәт белән сөйләгән иде бит. Исән-саумы, кайда-кайларда икән ул менә хәзер? Аңлашылса кирәк, Замирның әнә шул хакта беләсе, сорашасы, нинди дә булса мәгълүмат ишетәсе килә иде. +Шулвакыт ишеге ябык булган каршы як бүлмәдә кемнеңдер урындыкмазарнымы этеп куйганы кебегрәк тавыш ишетелде. Димәк, бу фатирда тагын кемдер бар. Ә нигә ерак-ераклардан килгән кешене күрергә чыкмый икән ул? Катя булса, зал якка чыкмый калмас иде. Замирның йомышыннан бихәбәр икенче бер кеше яши микәнни анда?.. Серле тоелды бу. +Валяның сөйләгәннәреннән сер бик тиз ачылды. +...Моннан ун еллар чамасы элек Катя кинәт кенә билгесез чир белән авырый башлаган. Сул як аягын һәм кулын параличлаган бу чирне "Паркинсон авыруы" дип атыйлар икән. Аны җиңүдә медицина көчсез. Фабрикадагы эшеннән азат итеп, Катяга икенче группа инвалидлык биргәннәр. Менә шуннан бирле Катя-Катерина дару төймәләре белән гомерен озайтып яши икән. Калтыравыннан уңайсызланып, кеше күзенә күренмәскә, аралашмаска тырыша... +Боларны ишеткәч, Замир кинәт күңелсезләнеп китте, чәй янына утырырга да ашыкмады. Казан күчтәнәчләрен чыгарырга да оныткан иде. +- Беләсезме, - диде Валя ханым, кунакка игътибар белән төбәлеп. - Ул бит синең атлап килүеңне тәрәзәдән карап торган икән... "Нурми-Нуралей!" дип кычкырып җибәргәнен ишеткәч тә янына атылып кердем. Саташуыдыр дип уйлаган идем. Чөнки Нуралейны сагынып яшәде ул. Көннәрнең берендә килми калмас дип, озак еллар көтте ул аны. Тәкъдир язмаган икән... Ә син абыеңның яшьлектәге чагына охшагансың. Сине ул дип кабул итте бугай ул... +Ханымның соңгы сүзләрен Замир ишетмәде диярлек. Ул Катя турында уйлый һәм бөтен барлыгы белән аны күрергә, сүз кушарга тели иде. Шуңа да үтенечен ачыктан-ачык әйтергә ашыкты: +- Миңа аны күрергә рөхсәт итегез. Берничә минутка булса да... +- Юк, юк... - диде хатын, ике кулын берьюлы ишарәләп. - Аның сүзен аяк астына салыр хәлем юк. Сине үз янына кертмәскә кушты. Сиңа үзенең чарасызлыгын, авыр кыяфәткә калуын күрсәтәсе килми аның... +Бүлмәдә уңайсыз тынлык урнашты. +- Алайса... - дип, бер кавым уйланып торды Замир. - Алайса, ишекне бармак киңлеге генә ачып, бер тапкыр булса да читтән генә күреп калыймчы, зинһар... +Ходайның рәхмәте, ханым аңлады бугай. Имән бармагын иреннәренә куеп, сүзсез генә ризалыгын бирде. +Замир, аяк очларына гына басып, ишеккә таба якынайды. Үзе вәгъдә иткәнчә, ишекне юка гына ачты да бүлмә эчен күзләде. Тәрәзә буендагы кәнәфидә... яулык ябынган, киң итәкле күлмәк кигән бер карчык утырып тора иде. Кинәт Замир эсселе-суыклы булып китте. Катя-Катеринаның кәнәфи иңсәсенә салынып төшкән куллары тигез бер ритм белән туктаусыз дерелди иде. Аскарак иелә төшкән башы да, дәү курчакны хәтерләтеп, алга-артка салмак кына калтырана... Ул үзалдына тын гына сөйләшеп утыра иде шикелле. +Замир барысын да аңлады. +Көченнән берни дә килә алмавына гарьләнеп, авыр сулап куйды, каты гына йомарлап йодрыгын кысты. Их, дөнья! Нигә шулкадәр дә рәхимсез икәнсең син... Дөньялыкта яшәп яткан кайбер бәндәләреңне рәхим-шәфкатеңнән мәхрүм иткәнсең. +Шулвакыт ханым ымлап кына Замирны үз янына чакырды. +- Син утырып тор, - диде ул, ниндидер уе барлыгын сиздереп. - Мин сезгә гаилә реликвиясен күрсәтәм хәзер. Сабыр итегез... +Шулай диде дә, бүлмәгә кереп, берничә минуттан кире әйләнеп тә чыкты. Кулында - еллар чалымын сеңдерергә өлгергән әллә кайчангы бер фоторәсем иде. +Замир әлеге фотоны кулына алып, сүзсез генә озаклап карап торды. Йөзенә моңсулык катыш елмаю җәелде. Анда... рәсемнән аңа, үтә күренмәле еллар пәрдәсе аша, егерме яшьләр тирәсендәге Нурмый солдат карап тора иде. Тельняшкадан. Башында бескозырка. Түгәрәк йөзле, мускуллары кабарып тора. Күзләрендә генә блокада көннәренең кырыслыгы чагылып калган... +- Абыең биреп калдырган истәлек... - диде ханым, бүтән сүзләр таба алмыйча. +* * * +Алдагы көннәренең берсендә Казанга, аннары туган авылына кайткач та, фронтовик Нурмыйның әлеге фотоны кысып-кочаклап елавын, хатыны Хупҗамалның көнчелек галәмәте күрсәтеп алуларын күз алдына да китерми иде Замир. Блокада хатирәсе аның күңелендә, хәтер күгендә мәңгелек бер симфониямузыка булып уелып калачак - шушы хакыйкатьне ул еллар үткән саен ныграк тойды, якты дөньяда кеше кадеренең бетмәс-төкәнмәс икәнлеген аңлап яшәде. СУГЫШЧЫ ӘДИП - САФТА +Хисам Камаловка 90 яшь фикерләрне парторглар, сәяси эшлеклеләр авызыннан ирештерү бер мода иде шул. Менә шундыйларның берсе болай ди: +Мәктәпләрдә без тәрбия иттек, +Кыен булмас, диеп сугышта. +Киноларда дошман юк ителде, +Бүрек белән генә сугып та. +Моны да без онытмыйк, дус кеше, +Ачыбрак карыйк күзләрне. +Ягъни кемнәрнеңдер күңелендә курку дигән "генерал" (Х.Камал сүзләре) утыра икән, моңа рәсми пропаганда да сәбәпче иде. Әйе, төрле чорларның мактанчыкларына сабак бу. Төп мәсьәлә - сугыштагы кешенең күңелендә. Әгәр кораллы кеше ни өчен көрәшкәнлеген йөрәге белән тоя икән, кан түгүенең мәгънәсен ачык аңлый икән, аны җиңү мөмкин түгел. Киресенчә булса, ул — кулына корал тоттырылган, әмма аптыраудан гаҗиз бер мәхлук. 1941-1945 еллардагы сугыш безнең яктан чын мәгънәсендә азатлык өчен канкоеш иде. Безнең кешеләр уртак җиңү бәрабәренә, чыннан да, могҗизалар күрсәтте. Монда, әлбәттә, замполитларның өлеше дә аз кермәде. Моны һич тә онытырга ярамый. +Х.Камалов сугышны сурәтләүдә ул вакытта әдәбиятта ныклап урнашкан юлдан китмәде. 1986 елда республикабызның Г.Тукай бүләгенә лаек булган "Һәркемнең гомере бер генә", "Безне өйдә көтәләр" романнарында, аннан соң иҗат ителгән "Үлгәннән соң яздым", "Түләнмәгән күз яше" һәм башка әсәрләрендә ул сугыштагы кеше хәлен, бизәргә тырышмыйча, бөтен кырыслыгы белән, чынбарлыкка тугры калып язу юлын сайлады. Хаклы рәвештә "Ватан сугышы" дип аталган, асылда илебез халкының яшәү-яшәмәү мәсьәләсе хәл ителгән кырылыш хакында хакыйкатьне белергә теләгән кеше кулына Х.Камалов әсәрләрен ала. Боларны язучылык хыялы белән генә кәгазьгә төшереп булмый. Моның өчен кинәт арттан атып үтерелгән Мостафин кебекләрнең соңгы газапларын үз күзләрең белән күрергә, бөтен михнәтләргә тешеңне кысып түзәргә дә кирәк иде. Күңелдәге җәрәхәт төзәлми икән, ул гел сызлап, үзен сиздереп тора. Ә тәндәге җәрәхәтләр? Юк, алары да гомерлек булып чыкты. Хисам абый егерме яше тулганчы бер аягыннан мәхрүм кала. Замандашлары сөйләвенә караганда, Казан педагогия институтында укыганда, ул К.Маркс исемендәге урамда урнашкан тулай торактан Болак янындагы уку бинасына култыкса ярдәмендә җәяү йөри. Бауман урамындагы "Матбугат йорты"нда, редакциядә эшләгәндә, бинаның текә баскычларыннан менеп-төшеп йөрүләр мең газап була. Әнә шулай күңел һәм йөрәк җәрәхәтләренең әрнүе, бергә кушылып, кәгазьгә түгелгәндә, ничек итеп кырыс дөреслектән читкә тайпылырга мөмкин? Ул моны күз алдына да китерә алмый. Х.Камаловның сугыш турында язган әсәрләренең көче, тәэсир куәте әнә шунда. +Хәтерлим, Гариф Ахунов берничә тапкыр идарә утырышларында аңа "Халык язучысы" исемен бирү мәсьәләсен күтәреп карады. Аның төп дәлиле шул иде: Хисам Камалов бу әсәрләрен язу хокукын кан түгеп алды. Шуңа күрә аның язганнары - Олы хакыйкать. Шуның өстенә ул - чын мәгънәсендә сүз рәссамы. "Халык язучысы" исеменә барыбызга караганда да лаеклырак шәхес. Чын дөреслек тантана итсен дисәк, без киң күңеллелек күрсәтик, аның затлы иҗатын шушы зур исем белән бәялик! Әмма Язучылар берлегенең 1989-1999 елларда эшләгән идарәсе Г.Ахуновның мондый кайнар чыгышларын игътибарсыз калдыра килде. 1999 елда сайланган идарә, бу олы әдибебезнең тәкъдименә әйләнеп кайтты, 2001 елда Хисам Камаловка "Татарстанның Халык язучысы" дигән олы исем бирелде. Кызганыч, бу вакытта Гариф ага үзе бакыйлыкка күчкән иде инде. +Х.Камалов гомер буе халык, милләт тормышы белән яшәде. Ягъни, сугыштагы кебек, тыныч унъеллыкларда да гади, киң күңелле, кешелекле, әйләнә-тирәдәгеләргә кечелекле булып калды. +Ник яшерергә, +Барлыгым шул инде: +Йөрмим шәп күренергә тырышып. +Исәп-хисап тотмыйм сөйләгәндә, +Югары бер постка елышып. +ФОАТ ГАЛИМУЛЛИН +Югары постка елышканнар үзләрен тормышның барометры дип исәпли алмый. Алар чын тормышны белми һәм, ни аяныч, белергә дә теләми. Чөнки бөтен кайгылары — яуланган урыннарын ныгыту, аякның икенчесе белән өскәрәк басу өчен җирлек әзерләү. Мондый чакта аларның күңелендә халык гаменә урын калмый. Х.Камаловның исә бар гаме - халык язмышы. +Яшәп булмый гамьсез, тыныч кына, +Алга бара тормыш, алышына, +Бәяләүләр еш үзгәрә тора: +Яңалыклар баса каршыңа. +Яңалыкны кайчак сизеп булмый, +Аның яшерен, эчке көчләрен +Акылың белән болай аңлыйсың күк, +Консерватор була хисләрең. +Бу фикерләр, әлбәттә, шагыйрьнең барлык кешеләргә уртак булган хасиятләрне гомумиләштереп әйтүеннән килә. Ә менә ил, халык гаме белән яшәгән каләм әһеле консерватор була алмый. Булса да, ул яхшы мәгънәдә генә. Ягъни халыкның затлы яшәү рәвешен, гореф-гадәтен, дини кануннарга нигезләнеп көн итү үзенчәлекләрен сыйдырган "консерваторлык"ны бары тик хупларга гына кирәк. +Туган җирем, сиңа авыр булса, +Миңа да авыр һәрчак нигәдер. +Ни әйтсәң дә бер күзәнәгең мин, +Авыр була шуңа күрәдер. +Бәла килсә сиңа, көч җиткәнчә, +Мин җилкәгә алам барсын да. +Минем шәхси бәхетсезлекләрем +Тик чүп кенә аның каршында. +Дөресен әйткәндә, Х.Камаловның шәхси бәхетсезлеге (сугышта сәламәтлегенә зур зыян килүе) җиңел итеп "чүп кенә" дип әйтерлек түгел. Әмма ул, ихтыяр көчен, эчке ныклыгын тагын да арттырып, тормышта лаеклы урынын тапты, үзен әдәбиятыбызның талантлы, олпат вәкиле итеп раслады. +Яралангач, +Начар хәлем күреп, +Жәлләделәр әйбәт кешеләр. +Һәм үлемнән йолды алар жәлләп... +Күбрәк булсын шуның ишеләр! - дип, ул миһербанлы кешеләргә рәхмәтен әйтте. Юк, бу йомшаклык түгел, бәлки аның кешеләрне яратуы иде. Үз чиратында меңләгән кешеләр, Хисам Камалов әсәрләрен укып, күңелләренә ныклык, көч өстиләр, яшәешнең күп кенә якларын аның күзләре белән карап бәялиләр. Әдип күңелендәге хис-тойгылар, фикер байлыгы башкаларның да рухи хәзинәсе булып әверелә +Бу очракта без Х.Камаловның инде вакытында лаеклы бәя алган, авторына танылу китергән романнары турында сүз алып бармабыз. Аларга карата каләмдәшләре һәм меңләгән укучылары тарафыннан да тиешле карашлар үз вакытында белдерелә барды. Без бүген Х.Камаловның соңгы ун-унбиш елда, ягъни яшь ягыннан шактый өлкәнәйгәч иҗат иткән әсәрләренә игътибар итәргә булдык. Ни өчен дигәндә, алар басыла торалар, әдәбият сөючеләр укып баралар, әмма ни өчендер матбугатта әлегә нинди дә булса фикер әйтүчеләр бик күренми. Хәлбуки, автор тарафыннан бәян, истәлекләр, язмалар дип аталсалар да, аларның кайберләре жанр ягыннан сәнгатьчә эшләнгән повестьлар, хикәяләр дәрәҗәсендә дип саналырга хаклы. Олы яшьтә +ФОАТ ГАЛИМУЛЛИН эчке дөньяларына туры килә торган итеп биргән. Томилин "урта буйлы, киңчә сөзәк иңле, саргылт чәчле башына пилоткасын кыңгыррак кигән, чыраенда карарлылык чагыла". Краснов "түгәрәк тук йөзле, үзен өстен куеп сөйләшүгә күнегеп килә". Икесе дә әлегә лейтенант кына. Болар — "сугышка чаклы, действительный хезмәттә бушка ашап, бушка киенеп, рәсми хәбәрдарлык буенча тормышны ал да гөл дип белгән" буын командирлары. Шуңа күрә илдәге гомуми хәлне дә алар әнә шулай җитешле, барысы да ал да гөл дип кенә белгәннәр. Хәзер, дошман басып алган җирләрдә бер урыннан икенче урынга, бер авылдан икенчесенә күчә-күчә сугышып йөргәндә, алар үзләре күз алдына китергәнгә бөтенләй капма-каршы чынбарлык белән очрашалар. Томилинның күзе колхоз идарәсе каршында тезелеп утырган балаларга төшә. "Гаҗәп, бер тавыш-тын юк, уйнамыйлар, буталмыйлар. Күзләрен тын гына идарәгә текәгәннәр. Бу ни хәл? Нишләп бирегә килеп тезелгәннәр?" Бер хатын аңлата: "Болар - әтиләре сугышта үлгән ятимнәр. Алар ач. Куллары кашык сабы юанлыгы гына. Нигә колхоз тәэмин итми дисезме? Иген уңмый, булганын кырып-себереп хөкүмәт алып бетерә, сугыш якынлаша башлагач, нәчәлникләр, партиецлар качып киттеләр..." +Үзе дә балалар йортында үскән, ашау мәсьәләсендә төрлесен күрергә өлгергән Томилинның бу күренешкә йөрәге әрни. Ул әлеге балаларның бер генә тапкыр булса да тамакларын туйдыру гамәленә керешә. Күңелендә кешегә хас сыйфатларның бер кыйпылчыгы гына булса да сакланып калган кешенең бу нияте табигый. Ә аның комиссар иптәше Краснов (дөресендә балалар турында үзе кайгыртырга тиешле кеше) кискен рәвештә Томилинның бу ниятен кире кага. "Йөрмә! Часть йөзенә кызыллык китермә", - ди. +Бу боерык рәвешендә әйтелгән, әмма иң гади мантыйкка да сыймый торган сүзләр, бәхеткә, Томилинны шәфкатьлелек адымыннан туктатып кала алмый. Ул, "Красновны тыңламау рәхәтлеге кичерә-кичерә" үҗәтләнеп, штаб тарафына юнәлә. Чарасына керешкәч, мөмкин булып тоелмаган адым да хәерлегә була ала икән. Бер рота кичке ашка килә алмаган, аларга тәгаенләп пешерелгән бер казан ботка шул килеш калган. Инде аны түгәргә дә җыенганнар. Шул рәвешле, бу ризык балаларга язган булып чыга. Авылның ачка интеккән олыларына да өлеш чыга. Комиссарның ролен бары тик кешеләргә карата кырыслык күрсәтү дип кенә аңлаучы Краснов хезмәттәшенең бу эшен хәрби тәртипләрне бозу дип аңлый һәм аның өстеннән "рапорт язам" дип куркыта. Аның каравы комиссар дигән бу бәндә хезмәт итә торган частеның символы саналган байракны саклау мәсьәләсендә, димәк, турыдан-туры сәяси бурычын үтәүгә битарафның да битарафы. Хәрби уставта язылганча, аның югалуы, бу очракта дошман кулына эләгүе - ул инде частьның да юкка чыгарылуы дигән сүз. Байракны саклау - иң әүвәл командир һәм әлеге сәяси эш өчен җавап бирүчеләр бурычы. Әмма, Х.Камалов сурәтләгәнчә, чолганышта калулары ачыклангач, боларның берсенең дә бу хакта гаме калмый. Байракны гап-гади старшина белән әлеге дә баягы Томилин гына кеше-кара күрмәстәй урынга яшереп куялар. Иң гыйбрәтлесе шунда: Красновка полк байрагын ташлап качканлыгы турында исенә төшергәч, ул, бернинди дә вөҗдан газабы кичермичә генә, "байрак минем җаваплылыкта түгел" дип котыла. Шул ук вакытта полкның таралып бетүендә дә үзенең кечкенә генә булса да гаебен күрми, барысына да Томилин җавап бирергә тиеш дип таба. Төп көчләргә барып кушыла алган очракта шушы хезмәттәше өстеннән шикаять язачагын искәртеп тора. Югыйсә, бер солдат авызыннан әйтелгәнчә: "Плен калганга без гаеплемени, баш командирлар ташлап качтылар бит. Без нишли алабыз?" Полкның шушы хәлгә дучар булуына, сүз дә юк, иң элек аның командиры җавап бирергә тиеш. Томилин батальон командиры гына бит. Һәм аның гаебе булу һич мөмкин түгел. Ул әле һаман да солдатлар арасында, ягъни үз урынында. Әмма аның күңеле тыныч түгел. "Үзебезгә чыга алсам да, миңа шикләнеп караячаклар, дигән уй килде Томилинга. Званиедән дә мәхрүм итүләре мөмкин. Ул шик келәймә кебек миңа гомер буе ябышып торачак". +Х.Камалов, шактый озынга сузылган шушындый экспозицияне тәфсилләп сурәтләгәннән соң, хикәяләүнең төп өлешенә күчә. Әлеге офицерлар икесе дә шактый җитди яралана. Красновның җәрәхәте аеруча җитди, ул хәтта мөстәкыйль хәрәкәтләнә дә алмый. Томилин аны өч мәртәбә үлемнән коткарып кала. Берсендә ветеринария медицинасы санитаркасының аны дәвалавына ирешә; икенчесендә совет чорында төрмәләрдә интеккән кеше тарафыннан буып үтерелү ихтималыннан коткара; ахыр чиктә, ниһаять, кеше түзмәстәй кыенлыклар аша үтеп, үзен куркыныч астына куеп, иптәшенең исән хәлдә үзебезнекеләр ягына чыгып җитүенә ирешә. СУГЫШЧЫ ӘДИП - САФТА +Бу вакытларда ара-тирә аның башына каршылыклы уйлар да килә. Ул Красновның кыен вакытларда үзенә елышуында эчкерлелек тә күрә. Красновның "яхшылыгыңны онытмам" диюенә каршы "бәладән котылуга онытачаксың" дип әйтүе шуннан килә. Шуңа карамастан, өстенә изге йөкләмә алгандай, Красновны коткаруын дәвам иттерә. Шуның белән үз үлемен якынайтканнан-якынайта бара. Чөнки Краснов, ниһаять, үзебезнекеләр ягына чыккач, чын йөзен күрсәтә, үзенең чолганыш шартларында да илгә тугрылык саклавын дәлилләү максатында, иптәше Томилинны батыра, ягъни полкның таркалуында гаепле кешеләрнең берсе итеп аны күрсәтә. Сугыш чорының кырыс кануннары нигезендә Томилин штрафбатка эләгә, һәлак була. Краснов исә, исән калып, соңыннан фирканең район җитәкчеләреннән берсе булып, һич тә вөҗдан газабы кичермичә, рәхәт кенә гомер сөрүен дәвам иттерә. Аның Томилинны гаепле итеп күрсәтүенең шәхси сәбәбе дә бар. Краснов сугышның иң хәлиткеч мизгелендә, авыруы турында ялган документ күрсәтеп, алгы сызыкка барудан, солдатлар белән бер сафта кулына корал алып һөҗүмдә катнашудан котылып кала. Моның шаһите булган Томилин кайчан да булса аны фаш итәр дип шикләнә, ягъни ул аның да шушындый адым ясавыннан курка. Моны булдырмас өчен, аны юлыннан алып ташлау иң ышанычлы юл дип саный. Укучы күреп тора, Томилинны яхшы күңеллелеге харап итә - үзенең антиподын белә торып исән калдыра. Башкача эшләү аның табигатенә каршы килә. Димәк, явызлык өстен булып чыга. +Каләм остасы Х.Камалов, шул рәвешле, жанрын "фронт истәлекләре" дип билгеләгән бу әсәрендә дә чынбарлыктагы хәл-әхвәлләрне сәнгатьчә камил кабул ителерлек образлар язмышы аша сурәтләп биргән. Бу - аның олыгайган көннәрдә дә үзенең язучы буларак казанышларына яңадан-яңа сәхифәләр өсти баруын күрсәтә. Бу әдипнең "Сугыш зигзаглары" әсәрендә (2011) тагын да ачыграк күренә. "Мин" авызыннан бәян ителгән вакыйгалар сугыштагы кешеләрнең әлегә без белеп бетермәгән хәлләрен күз алдына китереп бастыру ягыннан, шактый яңалыклар алып килү җәһәтеннән дә кызыклы. "Мин" вакыйгаларның башыннан азагына кадәр яшәү һәм үлем арасында чайкала. Шул ук командир-штабистларның булдыксызлыгы аркасында әсирлеккә тап булган "Мин"нең очраклылыклар тезмәсе чолганышында исән кала баруы маҗаралылыкны көчәйтә. Офицер икәнлеген яшереп, сугыш шартларында югалган Блюхер фамилияле солдатның документларын күрсәтеп, әсирләр исемлегенә совет немецы булып теркәлә, нәтиҗәдә Алмания паспортына да ия була. Димәк, аңа фашистлар кулы астындагы теләсә кайсы җиргә барып чыгу мөмкинлеге бирелә. Әмма "Мин" - чын мәгънәсендә совет иле патриоты. Шуңа күрә, беренче мөмкинлеге булу белән, үзебезнекеләр ягына чыга. Әлбәттә, кесәсендә немец паспорты булган кешегә бездә ышанмыйлар. Аның хакыйкатьне әйтеп бирүе дә нәтиҗәсез кала. "Без, - ди ул, - пленга төшүебезне абайламадык. Кем безне немец авызына илтеп тыкты, шул хыянәтче!" Әмма бу очракта да аны очраклылык коткара. Ягъни әсәрдә очраклылык тенденция булып әверелә. Моннан берничә ай элек үзе үлемнән коткарган капитан Малайчукны очрата. Аның ярдәмендә яңадан армия сафына баса. Дошманның аеруча куркыныч ут ноктасын юк итүгә уңышлы җитәкчелек иткәне өчен, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Әнә шундый көтелмәгән очраклылыклар булмаса, ул йә немецлар тарафыннан, йә безнекеләр кулыннан күптән һәлак ителгән булыр иде. Чөнки, төрле эпизодларда күрсәтелүләренә караганда, теге як та, бу як та әсирләргә мөнәсәбәтләре ягыннан әллә ни аерылмый. Шулай да автор персонажлары авызыннан немецларда күпмедер дәрәҗәдә объективлык өстенлек итә дигән караш белдерә. Мәсәлән, одессалы Отто болай ди: +- Бездә бит сүз өчен дә утырталар. Немецта сүз өчен түгел, фәкать властька каршы килгән эш өчен утырталар. +"Мин" - җиңүгә ихлас өлеш керткән халык вәкиле. Х.Камалов андыйларга сокланып карый, аларның тыйнак батырлыкларын яратып сурәтли. Шундыйларның берсе, әлбәттә, Зинкель. Ул Ригадагы немецлар арасында үскән. Фашистлар Риганы алгач, аларның армиясенә, безнекеләр кушуы буенча, разведчик булып үтеп керә алган, сугышның буеннан-буена алар арасында булган. "Мин"нең совет армиясе офицеры икәнлеге фаш ителмәүдә, исән калуында да Зинкельнең хәлиткеч өлеше бар. Ул бу елларда алтмышлап кызыл командирны коткарып кала алган. +РУХИ МИРАСЫБЫЗ +ҺӘРЧАК ЮЛДАШ БУЛСЫН! +Халкыбызның озын-озак үткән юлы, данлы да, фаҗигале дә тарихы бар. Ул күп гасырлар элек үк Евразия киңлекләрендә төрле дәүләтләр төзегән-тоткан, дөньяга үзенең сүзен ишеттергән, барлыгын таныткан. Әби-бабаларыбызның тормыш тәҗрибәсе, эчке дөньясы меңәрләгән мәкаль-әйтемнәрдә, бәет-дастаннарда, күңелләрне тетрәндерерлек һәм җилкендерерлек җыр-моңнарда, әдип-шагыйрьләребезнең үлемсез әсәрләрендә, газиз татар телебездә, географик атамаларда теркәлеп калган. Бу рухи кыйммәтләрне зиһенебез хәзинәсе, тереклегебез юлдашы итү безне әби-бабаларыбызның рухы белән якынайта, буыннар дәвамчанлыгын, бәйләнешен тәэмин итә, милли бөтенлегебезне, барлыгыбызны яшәтә. +Һәр адәм баласы, кем булуына карамастан, иң әүвәл үзенең холкыфигыле, шәхси йөзе белән кызыклы. Һәркайсыбыз бертөрле булсак, дөньяның яме бетәр иде. Милләтләр белән дә шундый ук хәл. Үзүзләренә ихтирамлы милли менталитетларын саклаган, күп гасырлык традицияләрен дәвам иткән халыкларның башка милләтләргә карата да күңелләре киң һәм мөнәсәбәтләре дустанә. +Бүтән кавемнәрнеке кебек, татарның да үз милли идеясе, милли кодексы бар. Ул бер дә катлаулы түгел, бик гади: тарихны, рухи мирасыбызны белү, элеккеге буыннардан килгән традицияләргә, иманәхлакка тугры калу, туган җиреңне, туган табигатеңне, Идел-йортны ярату, башка кавем-илләргә ихтирами мөнәсәбәт. Төрле объективсубъектив сәбәпләр аркасында, күп гасырлар дәвамында халкыбыз шактый таралган, сибелгән. Әмма тарихи чынбарлык шуны күрсәтә: үз халкының тарихи, төп яшәү урыныннан аерылып, читкә киткән, диаспорага әверелгән адәм балалары, кагыйдә буларак, иртәмесоңмы (еш кына ике-өч буын эчендә) башка кавемнәр арасында эри, ассимиляцияләнә, милли барлык буларак юкка чыга, үзгә милләтләр өчен чималга әверелә. Шуңа күрә безгә, нинди генә сәбәпләр булса да, мөмкин кадәр этник яктан оешып, үз милләттәшләребез белән гаилә корып, тарихи Ватаныбыз булган Идел-йортта яшәргә, эшләргә, укырга, гомер итәргә кирәк. Сабырлык — әйбәт сыйфат. Әмма безгә татарлыгыбызны, милли барлыгыбызны мескенәйтә, юкка чыгара торган, кирәгеннән артык сабырлыктан, түземлелектән котылырга да кирәктер. Башка кавемнәр кебек, без дә Ходай Тәгалә тарафыннан яратылган адәм балалары, безнең дә зур җиһанда, якты Кояш астында вакланмыйча, кол булмыйча ирекле яшәргә, үзебезчә тереклек кылырга тулы хакыбыз, табигый хокукларыбыз бар. +Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ СУГЫШЧЫ ӘДИП - САФТА сатучыны юк итүдә дә Зинкельнең роле булгандыр дип уйларга кирәк. Х.Камалов, чын ватанпәрвәрләргә бәя биреп, әсәрне болай тәмамлый: "Ватан сугышында нинди генә батырлыклар, үз-үзеңне аямыйча нинди генә фидакарьлекләр эшләнмәде! Нинди генә кан, җан, тир, хәләл көч түгелмәде! Очы-кырые юк андыйларның. Ни кызганыч, барысы да вакыт туфрагы астында күмелеп калды, югалды". +Әйе, әдип-сугышчы аларның онытылуларын теләми. Ул, кулыннан килгәнчә, хәл кадәри, шул фидакарьлекләр вакыт туфрагы астында күмелеп калмасын өчен, хәтер төпкелләрендәге вакыйгаларны, аларның каһарманнарын һаман да исенә төшерә, алар турында яңа буыннарга сөйли. Әйтик, "Сугыштан кайткан сөю" кыйссасы да (2013) шул ук вакыт чылбырына барып тоташа. Шәфкать туташы Надия белән смерш вәкиле булып хезмәт иткән Павелны да сугыш очраштыра. Әмма хатын-кызларга матур чәчәк итеп кенә караган, аны өзеп алырга үзенең хакы бар дип санаган бу ир сугышның буеннан-буена гыйффәтен саклап килгән татар кызын кыен хәлгә калдыра. Надия, шушы гаебен яшерү максатында, үзен яратып йөрүен абайлаган Мәгариф исемле егетне ире итүгә ирешә. +Сугыш рәсми төстә бетсә дә, чынлыкта әле совет иленең Польшага якын чикләрендә, Украинаның көнбатышында, Балтыйк диңгезе буендагы җирләрдә төрле кораллы бәрелешләр дәвам итә. Х.Камалов бу хәлләрне "Яңа шәһәрдә" (2015) бәянында да тасвирлый. Татар егете Сәлимнең латыш хуторында тыныч кына яшәп ятучыларны гомер иткән җирләреннән куып җибәрүдә катнашырга тиеш булуы аның тирән кичерешләре ярдәмендә сурәтләнә. +Шундый вакыйгаларның берсендә каты яраланган Мәгарифне дә язмыш хастаханәдә эшләүче шәфкать туташы Надия белән таныштыра. Казанга кайтып яшәп китәләр. Малайлары Артурның үзенеке булуына бөтен барлыгы белән инанган ир күңеленә шом салып, әлеге "күке" - Павелның бу якларга килеп чыгуы хәлне катлауландырырга тиеш булса да, Мәгариф балага булган аталык хисенә хилафлык китерми. Аңардагы мондый ныклы ышаныч Павелны да үз сүзләреннән чигенергә мәҗбүр итә. Вафат булган Надиянең баласын бүлешүдән мәгънә чыкмаячагын ныклап аңлаган Павел да әлеге "өчпочмактан" төшеп калырга карар кыла. +Мәгарифне Надиягә һәм баласына карата аек акыллы, нык үзәкле кеше итеп сурәтләсә дә, автор аның башка кайбер мәсьәләләрдә бу сыйфатының эзлекле булмавын да искәртә. Әйтик, әтисе бөтен күңеле белән Ислам диненә инана, аның таләпләре буенча яши. Мәгариф үзен хезмәт баскычында күтәрмәүләренең сәбәбен әтисенең җәмәгатьчелеккә дин белән мавыгуы билгеле булудан күрә. Шуның өчен миңа ышанып бетмиләр, дип уйлый. Ул еллар идеологиясе мохитендә яшәгән кеше өчен бу шактый җитди сынау. Шуңа күрә ул әтисенең җәмәгатьчелек алдында диннән баш тартуын таләп итә. Көн саен, ай саен әйтә торгач, аптыраган әтисе аның бу урынсыз гозеренә гел каршы килеп тора алмый, улы теләгәнчә эшли. Әмма бу хәл Мәгарифкә бәхет елмаюын тәэмин итми. Бердән, рухына зәгыйфьлек китерелгән әтисе җан тәслим кыла, икенчедән, ире белән баласын калдырып, хатыны Надия дә бакыйлыкка күчә. Чынлыкта сугыш вакытында совет идеологиясе генә түгел, кешеләр күңелендә тирән урнашкан изге дини хисләр дә яшәүчәнлекләрен раслады. "Сугыш зигзаглары" хатирәләрендә әйтелгәнчә, сәламәт акыллы кешеләрнең берсе дә әхлак нигезләре юкка чыгарылган немец фашистлары хакимлеге астында калырга теләмәде. Мондый омтылышның ныклыгын дини ышаныч та тәэмин итте. Иң хәтәр һөҗүмнәргә барганда, сугышчылар күңелләренә юлбашчыларның исемнәрен китерүдән бигрәк, Аллаһыны зекер иттеләр, иреннәрен әгузе-бисмиллаларын әйтеп хәрәкәткә китерделәр. Шунысы ачык: иман ныклыгы сугышта аеруча кирәк булган кебек, тыныч тормышта да бик мөһим. Ул - кешене гомере буена кеше итеп яшәтүче көч. Без моны фронтовикларның соңгы елларда матбугатта басылган күп кенә хатларыннан да ачык күрәбез. Х.Камалов исә үзе алар белән бергә шул хисләрне кичергән кеше, шуңа күрә ул сурәтләгәннәр ышандыра, аның әсәрләренә, шул ук солдат хатлары кебек итеп, инанып каравыбыз да шуннан килә. Ул - бүгенге көндә, фронтларны кичеп тә исән калган, шул хакта хакыйкатькә тугрылык саклаган каләм тибрәтүче бердәнбер әдип. Аңа саулык-сәламәтлек, алдагы елларда да каләменә ныклык һәм иҗади көч телисе генә кала. +Фоат ГАЛИМУЛЛИН, +филология фәннәре докторы, профессор УЧЛАРЫНДА УТЛЫ КҮМЕР... суверенитет зилзиләләре уйнады. Кемнәрдер моны алкышлап кул чапты, мәйданнарга төрле төркемнәр чыкты. Әмма сүз иреге дип тегене-моны кычкырудан яисә яңа берничә гәзит-журнал чыгарудан, провинциаль югары уку йортларында милли бүлекләр ачудан ни юаныч?.. Әлеге болгавыр көннәрдә башкорт татары рәсми тел хокукыннан язды. Ә тел бетсә, кавем үлә, рух сүнә... +Шагыйрәне формалаштырган мохит турында уйлануларым юкка түгел. Матур табигать хозурлыгы, якты кояш астында, киләчәккә зур өметләр белән башланып, инде караңгылыкка чума барган кавем хәяте милли гамьле Рәзинә Мөхияр иҗатында үз эзен салмый каламы соң? Тик искәртү кирәк, лирик жанр остасы һич тә сәяси лозунглар кычкырмас, публицистик пафоска бирелеп, кемнәргәдер нәгърә ормас, аның чынбарлыкка мөнәсәбәтен иң элек лирик геройдан, аның күңел халәтеннән эзләргә кирәк. Әйтик, иҗатының башлангыч чорында язылган "Яктылыкка туя алмам" шигырендә ул иртән торып кояшка баккан сабый кебек ихлас: +Бу дөньяның матурлыгын Якыннарны, дус-ишләрне +Күрергә дип туганмын. Зарлар белән күммимен. +Һәр мизгелгә, һәрбер таңга Ак төсләрне табып яшим, +Сокланудан туймамын. Караларын күрмимен. +Мондагы лирик герой шулай фикерләп, үзен "туганда ук күлмәк киеп туган зат" рәвешендә тоя. Рухы да нык аның: "Бөгеләм, менә сынам, дигәндә дә тураям..." +Шулай да аклык, кояшлы яктылык, өмет белән сугарылган шигырьләр Рәзинә иҗатында күп түгел. Гоманымча, моның төп сәбәбе - Башкортстан татарының җанын кыйган парадоксаль хәл: +Залимлектә телне саклый алдык, Аллаһыдан әманәт - тел саклау, +Хәзер менә нинди көнгә калдык! Җил-давылдан, өермәдән яклау. +Демократлар хәзер телне кыса, Бетсә, кире кайтару бик авыр, +Берәм-берәм канун артка поса. Ташлар булып тел каргышы явар... +Шулай, халыкка хөрлек, иркенлек китерәбез дип башланган демократлар парады "Уян, халкым!" әсәрендә көтелмәгән ноктадан торып халык фаҗигасе итеп тамгалана. Хәзер лирик герой социаль иллюзияләрдән дә арынып, "сикәлтәләр, каршылыклар ерып, дөрес юлдан бару бик авыр" дигән кырыс нәтиҗәгә килә. Аның карашын бик еш тормыш-көнкүреш көйсезлекләре, ямьсез манзаралар җәлеп итә: "Хәерчеләр тулган урамнарда / Байлар тоя микән бәхетне? / Тынгы тапмас беркем мондый илдә / Булган очракта да тәхетле". ("Теләнчеләр") +Рәзинә хәтта ил халкының чыраенда да ямь, матурлык тапмый: "Рәссам Репин бурлаклары сыман / Өметсезлек, сыкрау йөзләрдә..." ("Мәскәү ягы") +Һәм яңа байлар, манкортлар, маргинал затлар хуҗа булып өлгергән илдә каләм иясенең түбәндәге сорауга килеп чыгуы һич тә гаҗәп түгел: +Милләтемне һәм телемне +Әхлагымны, динемне +Саклар өчен, яклар өчен +Кайда чара, йоласы? +Ниләр генә кыласы?! +Сөендерә, үзе куйган авыр сорауга зирәк шагыйрә җитди җавап та таба белгән: +Асылыма кайтам. Асылыма, +Каралыгың, дошман, син сылама! +Пычрак атып юлны капласаң да, +Юа-юа кайтам асылыма. +Әйе, азатлык, хөрлек юлын бикләүчеләр белән генә түгел, ә үз-үзең белән көрәшеп тә асылыңа кайту, аны саклау ифрат авыр, кыен булса да, газиз телеңне, милләтеңне, тарихыңны имин яшәтүең - иң дөрес һәм ышанычлы юл. +СӘГЫЙДУЛЛА ХАФИЗОВ +Лирик геройның иҗтимагый йөзен тасвирлауда Мөхиярның Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Муса Җәлил, Хәсән Туфан кебек талантлар мәктәбен иҗади үзләштерүе күренә. Шагыйрәнең лирик герое хатын-кыз булгач, аның иҗатында мәхәббәт темасының да зур урын алуы табигый. "Кытыклана җанда сөю хисе", дип, Рәзинә укучысы белән ихлас булырга тырыша, хыялын да эшкә җигә: +Төн җитүгә айга менәр идем, +Уең белән Айга менә алсаң. +Тотынышып Айда йөрер идек, +Төшләреңдә мине күрә алсаң. +Әмма хыял - бер нәрсә, ә асыл - башка. Шагыйрә күңелендәге аймылыш аркасында мин шәхсән Мөхиярның лирик героен ике хатын-кыз заты итеп тойдым. Берсе - калада көн күрүче эмансипацияле һәм зыялы асыл зат. Үзаллы, мөстәкыйль, ир, гаилә дип тә бик көенеп тормый бу сылу. Хәтта аерылышу да үтә гадәти бер хәл бугай аңа: +Мин китәмен синнән, үпкәләмә! +Учагымны озак сакладым, +Кирәкмәсен үзем белгән килеш +Сөюемне һаман акладым. +Әйе, әйе, ялгышмыйм, бу фаҗигале гамәлдән гүзәл затыбыз чирканмый: "Кит... / Әйтмәм, синсез яши алмыйм, дип, / Кит! / Җаның минем янда кала бит". +Укучыга тетрәнергә генә кала, җансыз бу ир ничек яшәр? +Икенчесе, лирик геройның үз авызыннан әйтелгәнчә, түбәндәгечә алга баса: "Авыл кызы - шәһәргә дә / Сыйдым инде, / Күңелемдә авыллыкны / Тыйдым инде. / Бер читлеккә бу җанымны / Куйдым инде..." +Аның җаны, "Кайтсаң иде" әсәрендә әйтелгәнчә, авылда, туган җирендә үзен оҗмахтагыча сизә: "Баш очымда таллар тибрәләләр, / Болыннарда җилләр - ярсу ат. / Әйтә кебек авыл: "Кайтсаң иде, / Йөрмәсәңче читтә зар сулап". Янәсе, "монда барда безнеңчә, яшьләр тиешенчә, теле дә үзебезчә". Шагыйрә "Елмаюың калсын" шигырендә әлеге "үзебезчә"не ачыклый: "Татар хатыннары сабыр булган, / Сабыр булган гомер-гомергә..." +Әлеге эпитетка шәрехләү дә кирәкми. Иргә сыенган, аркаланган, хөрмәт иткән хатын-кыз хәләл җефетеннән башка ялгыз гомер итүне иң зур бәхетсезлек итеп санаган. +Шагыйрә аңында, лирик героенда бер-берсенә капма-каршы ике хатын-кыз тибы шәүләләнә, бу симбиоз герой дөньясында бәргәләнү, буталыш хасил итә. Рәзинәгә уйланырга кирәк, ул соңгы җыентыгын "Асылыма кайтам" дип исемләгән, димәк, ачыклау мөһим, әлеге алиһәләрнең кайсысы аның асылына якынрак һәм укучы җанына ныграк үтәрлек? +Асыл турында сүз чыккач, шуны да әйтим: Мөхияр чын асылының мөһим бер балкышын күз уңыннан ычкындырган. Ул бит титуллы фән кешесе, зур вазифа башкара торган педагог-студент халкын тәрбияли. Ник аңа шул кызыклы мохит кешесе булып ачылмаска? Татарның беренче шагыйрәләреннән булган Газизә Сәмитова борынгыда ук "Каләм" шигырендә гыйлем, мәгърифәткә мәдхия укыган иде: "Кара савытта тора көмеш башлы җиз каләм, / Шул каләмнең хезмәте илә агарды бөтен галәм..." +Ул яхшы аңлаган, мәчеткә йөреп, намазга утырып, вәгазь-нәсыйхәт укып кына милләтне алга җибәреп булмый. Милли хәяткә гыйлем үзләштергән, төрле-төрле телләр белгән, киң карашлы, зирәк акыллы затлар кирәк. Акча, байлык культы хөкем сөргән бүгенге җәмгыятьтә Г.Сәмитова каләме язганнарны искә төшерү һич тә зыян итмәс, шәт... +Каләм дигәч, Р.Мөхиярның каләм, стиль үзенчәлеге хакында да берничә сүз әйтик. Аның лирикасын күтәрә торган төп чара, һичшиксез, капма-каршы кую, ягъни антитеза алымы. Ул фәлсәфи фикерләүне алга сөргән шагыйрьләр өчен хас һәм мондый омтылыш Рәзинә иҗаты өчен дә ят түгел: +"Сабырлыклар сары алтын", диләр, +Сары алтын никтер күренми. УЧЛАРЫНДА УТЛЫ КҮМЕР... +Гомер буйларына сабыр итәм, +Кулым алтыннарга күмелми. +("Сабырмы соң йөрәк") +"Моңым белән бәхетлемен" шигырендә дә халыктагы әйтем белән килешмәү бар. Моңлы бала бәхетсез була дигәннәр. Ә шагыйрә үзенекен раслый: "Ник бәхетсез булсын моңлы бала? / Аның моңы бәхет түгелме?" Һәм ул үз-үзенә тирән ышанып түбәндәге нәтиҗәне чыгара: +Моңым белән бәхетлемен Җирдә, +Сагыш тулы җанда, моң тулы. +Җырларымны тезәм ап-ак җепкә, +Сандугачлар табар бу юлы. +Шагыйрә күз үткерлегенә таянып, "Кешене белер өчен бер пот тоз ашарга кирәк", дигән әйтемне дә шиккә ала: +Кешеләрне аңлау өчен +Күпме тоз ашалып бетә. +Кайчагында... читтән генә +Күреп калу - шул да җитә. +Күпләр өчен чәчәкнең иң гүзәл, хозур чагы - сабактан өзелгән мәл. Әмма "Кипкән букет" әсәрендә кулланылган антитеза чарасы сулып корыган гөлләмәне дә җанга якын, тансык итә: +Чәнечкеле булсын, кипкән булсын, +Матурлыгы инде киткән булсын, +Җан өшеткеч кышкы бураннарда +Җылы җәйне сагындырып торсын. +Сурәт янәшәсендә торып кына түгел, хәрәкәтне тасвирлаганда да уңышлы антитеза корып була икән: +Алларыңнан үтеп киттем, +Танымадың син мине. +Танып үзең килсәң әгәр, +Танымамын мин сине. +Килешегез, уйландыра, хисләндерә торган тасвирлар ясауга маһир бит Рәзинә! Каурый каләмен тиз арада танытып, үз сүзен кыю әйтеп, бүгенге татар поэзиясенең килешле бер бизәге булып тора безнең Башкортстан кызы. Үтә нечкә хисле, мәхәббәтле, гамьле җан, ә учларында куз-утлы күмер аның. Борынгы гадәт-йола буенча ут күршесенә учак дөрләтергә китергән: +Уч төбемдә утлы күмер йөртәм, +Дөрләп тора, сүнми, сүрелми... +Сәгыйдулла ХАФИЗОВ, +филология фәннәре кандидаты, +Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты, +Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы +Гамил Афзалның тууына 95 ел ГОМЕРЛӘР КИЧКӘНДӘ +Агыйделнең аръягыннан +Замана баласы килә: +Укымый да, эшләми дә +Алга барасы килә... +Мин аның янында берничә мәртәбә булып, аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утыруымны үзем өчен зур әһәмияткә ия вакыйга дип саныйм... +Ул үзе яшәгән егерменче гасырның тарихын нык өйрәнгән. Аның хәтеренә гасырның бөтен вакыйгалары тирән уелган, ул Николай патшадан башлап Горбачев-Ельциннарга кадәрге чор патшаларын, хөкүмәт кешеләрен, хәрбиләрнең биографияләрен һәм кылган гамәлләрен бик яхшы белә, алар турында сәгатьләр буе сөйли, аларның һәркайсына, тарихи күзлектән карап, үз бәясен бирә иде. Гомере буе Казаннан читтә яшәвенә карамастан, ул Казанда һәм Татарстанның шәһәр-районнарында булган барлык вакыйгалардан хәбәрдар булуы белән таң калдыра иде. Республикабыздагы әдәбият-сәнгать мохитен белеп торуын әйткән дә юк. Өенә алдырган бер кочак газетажурналны, күрәсең, җөмләсен дә калдырмый укып баргандыр, һәм аларда басылган бер генә әдәби әсәр дә аның игътибарыннан читтә калмый иде бугай. +Үзләрен күреп белмәсә дә, яшь иҗатчыларны да үзенчә барлап тора иде Гамил ага. Үземнең язганнарымны укып баруын ишеткәч, гаҗәпкә калдым. "Син, Мирза, шәп язасың, ә нигә гел үзең турында язасың? Гел "мин" диеп кенә язып булмый, башкалар турында да яз, әйтик, песиләр, этләр, чыпчыклар турында яз", — ди бу. — Бөҗәкләр турында язып та фикер, фәлсәфә әйтеп була бит!.. — Менә ничек үтемле итеп әйтә, киңәш бирә! +Мин аңа: +— Гамил ага, мин кош-кортлар, җәнлекләргә бик кагылмыйм, табигать күренешләре — күк-болытлар, чишмә-суларга күбрәк сыенам, — дигән булам. Ул исә: +— Анысын беләм, анысы әйбәт, боларына да игътибар ит, — ди. Яныбызда үз җаен табып, чәй әзерләп йөргән Нәфисә апа да аның сүзләрен хуплап куя: "Шулай кирәк", — ди. Баксаң, анысы да бөтен әдәби мохитне белеп-укып бара икән. Ә Гамил аганың бөтен иҗатын яттан беләдер кебек. Чөнки ул бит аларны тулысынча ташка бастыручы... +...Соңгы тапкыр 2003 елның февраль аенда булганмын икән янында. 4 февральдә. "Киек каз юлында" исемле шигырьләр җыентыгымны бүләк итеп, хәлләрен белеп чыкканмын... +Ишекне ачып керүгә үк тавышымнан таныды: +— Мирзамы ул? — диде. +— Мирза, — диде Нәфисә апа. +Түр бүлмәдән чыгып, Гамил ага үзенең ак, какча кулын биреп күреште... Залга үттек. Унбиш минутка гына керүем, ашыгам, дип, Нәфисә апага чәй дә куйдырмадым, ә үзем, сөйләшә торгач, ике сәгатькә якын утырганмын... +Мин утырдым, ул басып торды һәм сөйләде. Түгелде Гамил ага... Басып торуының сәбәбе — сул аягының тездән бөгелмәве. Ул утырганда нәрсәгәдер тотынып, башта урындыкның читенәрәк утыра да, сул аягы сузылып кала... Җаен табып, шуңа күбрәк басып та тора бугай: +— Егәр бетеп бара. Инфаркт дигән явыз килеп китте бит, әй. Шул явыз булмаса, дәрт җитәрлек әле юкса, — дип шаяртып алды ул. Һәм мине тагын бер кат гаҗәпләндерде бу: — Син, Мирза, өйләнгәнме әле, әллә һаман да буйдак йөрисеңме? — ди... +— Сез нәрсә инде, Гамил ага, минем өч балам, оныгым бар, — дим. — Без дә сезне куып барабыз, миңа 50 яшь тулды. +— Анысын да беләм, укыдым. Өйләнгән булгач, нишләп соң мәхәббәт турында бик аз язасың, сөю-мәхәббәт турындагы шигырьләрең бик күренми, мин сине әллә бу өйләнми торган кеше микән дип йөри идем, — ди картлач... +Нәфисә апа да: +— Сөю турында язарга кирәк, күбрәк язарга тырыш, — дип җөпләп тора. +— Менә бу китабымда мәхәббәт шигырьләре дә бар. Минем андый шигырьләрем дүртьюллыкларда, — дим. +— Дүртьюллыкларны Актаныш егете... Кем әле ул, исемен онытып торам, бик шәп яза, — ди Гамил ага. +МӨХӘММӘТ МИРЗА ашка таш атуларын гаепләп телгә ала иде. Мондый гаепләү, зарланулары минем өчен яңалык түгел. Чөнки үзебезнең өйдә дә Ерак Әбкәм белән Әнкәм (бездә Әнкәй ягыннан әби-бабайны Ерак Әбекәй, Ерак бабакай дип йөртәләр) андый "антисоветчинага" юл куялар иде. Ни өчен дигәндә, минем мөәзин Нурлыгаян бабамны да 1930 елны раскулачивать итеп төрмәгә ябалар, өч ай дигәндә Казан төрмәсендә атып үтерәләр дә, Архангель зиратына илтеп күмәләр... Әнкәм белән Гамбәрия апаның: "Коммунистларның күрәсе бар әле", — дигән сүзләре колагыма керсә дә, күңелемә үк үтмәгәндер инде... Пионер, комсомол "тәрбиясе" алып, хәтта үзем яшәгән районда комсомолларның баш вожагы булып биш ел эшләргә, коммунистлар партиясе сафында унике ел торырга, партия карарларын намус белән үтәргә туры килде миңа... Советлар хакимияте таратылгач, партия билетларын тапшырулар булды, мин тапшырмадым. Бу үзе бер тема. Болай үземә бәйләп истәлекләр яңартуым юкка түгел, Гамил ага белән сөйләшеп утырганда, ул Гамбәрия апа кебек бер дә "антисоветчы" булып сөйләшмәде. "Политик хаталар" җибәрмәде... Иллә мәгәр, Сталинның шәхес культы бөтен халыкка каза булуын ул шул вакытта ук аңлаган, чөнки "геноцид" дигән вәхшилекне үз күзе белән күргән, үз тәнендә тойган, үз йөрәге аша үткәргән шул ул... +Монда бар да тигез: +син абзый, мин абзый... +иңне куеп иңгә, +Комсомоллар белән бергә +Кичәге кулаклар җир казый, — дип язуында олы киная ята... Сәяси киная... +90нчы елларда кинаяләп язуның кирәге калмады. Утызынчы-илленче еллардагы сәяси корбаннар, сыйнфый дошманнарны юк итүнең бөтен дөреслеген күрсәткән томтом романнар басылды. Репрессия корбаннары үзләре үк әсәрләрен язып, йөз елдан булса да табып алып бастырырлар әле дип җиргә яшереп күмеп куйсалар да, йөз ел көтәсе калмады. Хаклык өскә чыкты. Гамбәрия апа, Мөсәвәрә Әңкәмнәр әйткән көн килде... "Коммунистлар күрәсен күрде". Әмма аларны Себергә җибәрүче дә, төрмәгә утыртучы да булмады... Булмасын да... Изге китапларда: "Үч алу тыелмый, әмма үченнән чигенүчеләр Аллаһы тарафыннан мактала", — диелә бит әнә... +— Берсе дә рәхәт күрмәде, — дип искә ала иде Гавас ага Мутин да. — Утызынчы елларның актив комсомоллары, күмәк хуҗалык төзибез, тигез тормыш төзибез, дип йөрсәләр дә, хакыйкатьтә дистәләрчә гаиләләрнең тыныч тормышын туздырдылар, бөтен халыкны имансыз, котсыз иттеләр. Үзләре пычагым да кыра алмадылар. "Таң" колхозы белән гел читтән килеп идарә иттеләр. Дөрес, "Таң"ның мантып киткән чаклары да булды, әмма гел бурыч исәбенә. "Таң" тәмам таякка таянды да. Бу көнгә төшәргә тиеш идемени ул? Никадәр җире, болыны була торып... +Актаныш ягы гомер-гомергә тырыш игенчеләре белән танылган. Моннан йөз еллар элек, Октябрь түнтәрелешенә кадәр үк, Пермь якларыннан килеп, көздән язга кадәр, потына 6-7 тиен түләп, халыктан ашлык җыеп йөргәннәр. Татар Ямалы авылында җыйган ашлыкны, язын Агыйдел-Кама сулары җәелгәч, баржалар белән төяп алып китә торган булганнар. Бу эшләргә "күзәтчелек" итүне Гавас аганың әтисенең бертуганы, мәшһүр трагик Мохтар Мутинның атасы Исхак Мутин үтәгән... Исхакның үзенең дә Агыйделнең аръягында чәчүлекләре, болын җирләре булган... Ул — беренчеләрдән булып, Такталачыкта кызыл кирпеч сугу һәм яндыруны да оештырып җибәргән кеше. +Гавас агай, урыны оҗмахта булсын, бик борчыла иде авылның хәзерге хәленә... Колхозда беренче тракторны, беренче комбайнны да ул йөрткән. Сугышның беренче көненнән фронтка китеп, мотодесантчы булып, гел алгы сызыкта, дошман тылында диверсияләр оештырып йөргән. 1945 елның 24 июнендә Мәскәүдә Җиңү парадында да мотодесантчы булып катнашкан ул. +Сугыштан җиңүче булып, күкрәк тулы орден-медальләр белән кайтса да, аның күңелендә гомере буе олы борчу яшәгән... Мохтар Мутин турында белгәннәрен сорашып, аның янында сәгатьләр буе утырганнарым булды. Бер очрашуда ул гомере буе күңелен тырнап торган шул вакыйганы сөйләп, түгелеп алды...* * * +МӨХӘММӘТ МИРЗА утырдык... Күптән түгел генә каты авырып алуга карамастан, Гамил аганың кәефе күтәренке иде. Үз шигырьләрен укып күрсәтте, һәркайсыбызга китапларын язып бирде, бергәләп фотога төштек. Гамил ага Актанышта узачак кичәгә, бик теләсә дә, кайта алмавын әйтте. +Хакимият башлыгының: "Үзем килеп алам, үзем китереп куям", — дигәненә дә, шаярта төшеп: "Инфаркттан соң ерак юлга чыгу уен эш түгел, кешегә мәшәкать ясавым бар", — дип җавап кайтарды. +Әйткәнемчә, Әлмәттәге кичәнең икенче көнендә Актанышта юбилей тантанасы үтте. Гамил ага үзе бара алмаса да, ике кызы һәм Кырымнан кунакка кайткан туганы килделәр. +Бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр иде Актанышлылар. Такталачык авылына кадәр асфальт юл салынды, урамга да асфальт юл түшәлде. Һәркайда чистарту, буяу-агарту эшләре башкарылды, күпләп агач утыртылды, чәчкә түтәлләре ясалды. Авыл Мәдәният йорты өр-яңадан сипләнде. +Юбилей тантанасы аның туган авылында башланды да. Казаннан, Чаллыдан ике дистәгә якын язучы килеп җитте. Үзәк урамда Мәдәният йорты каршында олы җыен җыелды. Соңыннан шушында ук ул урамга Гамил Афзал исеме бирелгәнлеге игълан ителде. Урта мәктәптә халык шагыйренең музей бүлмәсе барлыкка килде. Гамил аганың кызлары Рушания белән Роза Такталачыкта үзләренең моңарчы бер дә күрмәгән тугантумачалары белән очраштылар, әтиләренең авылдашларының, гомумән, Актаныш халкының, Гамил Афзалга булган бихисап зур ихтирамын һәм горурлануларын күреп сөенделәр. +Кичен район Мәдәният йортында районның барлык авылларыннан әдәбият сөючеләр, укытучылар, җитәкчеләр җыелды. Кичәдә Гамил Афзалның "Гомер кичүләре" китабы буенча эшләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Зал тын да алмыйча Гамил Афзал шигырьләрен тыңлады, гыйбрәтләнде, тәэсирләнде һәм истә калганы тагы шул булды: хакимият башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов Гамил Афзалга багышлап әйткән сүзләрендә: "Бу юбилей кичәбез, бөек якташыбызны зурлау белән беррәттән, аның алдында такталачыклылар һәм райондашлар исеменнән баш иеп гафу сорау да булып кабул ителсен иде!" — диде. Рәсми дәүләт кешесе тарафыннан беренче тапкыр гафу сорау, шөкер, Гамил агага барып иреште. +Гамил ага кабул иткәндер, авылдашларын, якташларын кичергәндер дип ышанасы килә... +Гамил ага турында истәлекләрне яңартканда, аның гомер юлдашы Нәфисә апа турында әйтми үтү гаделсезлек кенә түгел, гөнаһ та булыр иде. +Әйткәнемчә, Гамил аганың вафатыннан соң да аның гаиләсе белән багланышларыбыз өзелмәде. Инде Язучылар берлеге рәисе булып сайлангач, Әлмәттәге эш сәфәрләремдә аларга керергә, хәл-әхвәлләрен белешергә тырыштым... +Бер керүемдә Нәфисә апа сырхаулап тора иде. Аяклары авыртуын әйтте дә: "И, зарлануым гына инде. 70кә җитеп килгәндә авыртмаган җир булмас", — дип куйды. Мин авызымны ачып калдым. Нәфисә апа төс-биткә бик карт күренмәсә дә, аңа инде күптән җитмешләр тулгандыр дип уйлый идем. Баксаң, ул Гамил агадан унсигез яшькә яшьрәк икән... Менә сиңа кирәк булса. 37 яшьлек карт егет 19 яшьлек япь-яшь кызга өйләнгән булып чыга түгелме соң? Гаҗәпләнүемне аңлап, Нәфисә апа ничек итеп Гамил ага белән танышуларын, өйләнешүләрен, Әлмәткә килүләрен, абзыйның әдәбияттагы беренче иҗат үрнәкләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ул сөйләгәннәр үзләре бер сага булырлык, күп серияле фильмнар төшерерлек... +...Гамил ага Магнитогорскида коточкыч авыр шартларда хезмәт куеп, үтмәс сырхауга сабыша. Аны инде савыкмас, диләр. +Кая барып сыену тапсын? Башкортстанның Калтасы районы Шәрип авылына тормышка чыгып гомер сөрүче бертуган Сәлимә апасы янына илтәләр аны. Илтәләр, чөнки Гамилнең аяклары йөрми башлаган була... Апасы аны үзенә сыендыра. Халык медицинасында булган бөтен им-томны кулланып дәвалый. Көн-төн Аллаһыдан сорап догалар укый. Гамилнең хәле бик әкрен үзгәрә, күп айлар дәвамында ятакта үлем белән тартыша ул. Апасы, колхоз эшенә чыгып киткәндә, күршеләрендәге үсмер кыз Нәфисәгә, өйгә кереп караштырып чык, ул-бу булса (ягъни үлә калса), килеп әйтерсең, ГОМЕРЛӘР КИЧКӘНДӘ ди. Нәфисә күрше абыйсының хәлен көн дә шулай белеп тора башлый. Аннан соң аны күрше апасы белән бергә тәрбияләп савыктыра, аякка бастыра. Мәрхәмәтле җанда мәхәббәт уяна. Алар кавышалар. Менә бу үзе бер каһарманлык. Фәнис абыйның Нурсөясе, Хисам абыйның Розасы күз алдына килеп баса. Әллә булачак Халык шагыйрьләренең шундый авыр сынауларга дучар ителүен һәм алар янында изгеләрдәнизге җаннарның булачагын Аллаһы үзе ирештергәнме? +Нурсөя, Нәфисә, Роза апаларның изгелегенә һәйкәл булып җырлар, поэмалар, повесть-романнар язылыр әле, шәт. +Бу урында һич тә тыйнаксызлык булмас, әлеге изге җаннар исемлегенә мин үземнең газиз Әнкәмне, репрессияләнгән Нурлыгаян мөәзин кызы, ике аяксыз сугыш гарибе Әткәйне утыз сигез ел буе тәрбия кылган унбер бала анасын — Мөсәвәрә Әнкәемне дә кертәмен. +Нәфисә апа белән Гамил агага хас уртак сыйфатлар да күптер, мөгаен. Нәфисә апа да "телгә беткән", сөйләме юморга бик бай... "Гамил аганың беркайда да басылмаган язмалары калдымы?" — дип соравыма: "Калды, бик күп алар... Мин бит ул үзе "менә боларны басарга ярый" дигәннәрен генә машинкада бастырдым. Әле өченче көн генә амбар кенәгәсен (ул шундый зур дәфтәргә язган) актарып утырганда, күп кенә басылмаган шигырьләрен таптым. Менә берсен сиңа да укыйм әле... Ни язган, юләр", — дип сөйләнә-сөйләнә, кенәгәне ачып укып күрсәтте: +Урысларның хатыннары +Кәбестәне эш итә... +Татарларның хатыннары +Утыра да печ итә... +"Нәрсә инде бу?" — дип көлә-көлә яшьләнеп алган иде Нәфисә апа. +— Туксанынчы еллар башында кибетләр шыр-шәрә калды, — дип, хәтерен яңарта Нәфисә апа. Гамил абыйга чыгып йөрмә дисәм дә, барыбер хәрәкәт кирәк дип кибетләргә барып тора иде. Ветеран булса да, инвалид булса да, чиратсыз берни алмый иде... Кешеләрнең сөйләшүләрен тыңлагандыр, күзәткәндер инде... Бер көнне ит кибетеннән ике сыер койрыгы, чәкән башлары төяп кайтты бу... Без инде ачлык күрмәгән кеше түгел... Шуннан утырды да менә бу юлларны язды: +— Урра, чәкән-койрык килгән, +Бу мөлкәтне кая куярлык?! +Этлекме бу диеп, кытлыкмы дип +Исең-акылыңны җуярлык... +— Соңгы юлларын укымыйм, бирмим дә, — ди Нәфисә апа. Шуннан шул: язды да конвертка тыгып, "Чаян" журналына адреслап, миңа почта тартмасына илтеп салырга кушты... Мин урамга чыктым, почта тартмасына салмадым... И көтәбез "Чаян" журналын, и көтәбез. Килми генә... Ул шулай онытылып калды, ә кулъязмасы бар. Ул моңарчы андый "чүп-чарларны" бастыру ягында түгел иде бит. Мин шуңа да почтага салмадым. +— Гамил абыеңны бик сагынам. Шигырьләрен укыйм да төне буе аның белән сөйләшеп чыгам. Аның шигырьләрен баса-баса әдәбиятны аңладым. Үзен аңладым, изге җан иде. +Нәфисә апага түземлекне, сабырлыкны мулдан биргән шул Хак Тәгалә. Якты көндә гарип ирен, өч баласын тәрбия кылсын да, төн утырып машинкада кулъязмаларын бастырсын әле. Үзләренекен генә бастырасы түгел, Әсрар Галиев тә, Җәмит Рәхимов та, хәтта яшьләр дә китереп тора кулъязмаларын... +Бу юлларны язганда ирексездән башка шундый уй килеп керде: каләм әһелләре — әдипме, шагыйрьме, журналистмы — киләчәктә ни нәрсә турында язсалар да, үзләренең әсәрләрендә Нәфисә, Нурсөя, Роза, Мөсәвәрә исемле хатын-кызларның образларын фәкать изге итеп кенә сурәтләсеннәр иде... +Тагын бер кабат тыйнаксызлыгым өчен кичерүегезне сорап, үземнең "Кысыр Гариф" исемле поэмамда "салкын сугыш" гарибе Гарифка тугрылыгын саклап көтеп* * * +Рәшит Әхмәтҗановның тууына 75 ел "КЫР КАЗЛАРЫ ОЧЫП УЗАРГА..." Мәдәният министрлыгында сәнгать эшләре буенча инспектор, аннан соң "Яшь ленинчы" һәм "Татарстан яшьләре" газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1980 елдан вафатына кадәр ул "Казан утлары" журналы редакциясендә бүлек мөхәррире иде. +Рәшит Әхмәтҗановның шигырьләре матбугатта 50 нче елларның ахырында күренә башлый, һәм ул, 1959-1961 елларда "Азат хатын", "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналларында басылган шигъри бәйләмнәре белән, әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Университетта укыганда ук "Хыялларым үзем белән" дип аталган беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, укучылар тарафыннан җылы каршы алына. Алда телгә алынган "Ак канатлар" җыентыгында якты идеалларга табынган, халкының киләчәгенә ышанган яшь кешенең уйланулары һәм кичерешләре тасвирлана. Аның иҗатын үз иткән Хәсән ага Туфан "Өметләрне аклады" дигән, төп фикере исеменнән үк аңлашылып торган мәкаләсендә аңа беренче булып фатихасын бирә. Гомумән, Рәшит Әхмәтҗанов иҗатында "туфанилык" ачык ярылып ята - беренче чиратта, ул халык иҗатыннан килүче образлар, тәгъбирләр һәм аһәңнәрдә чагыла. Сибгат Хәким, Гали Хуҗи кебек олпат шагыйрьләр яшь каләмнең табигый сәләтен һәм шигырьләренең тормышчанлыгын билгеләп үтәләр, аны яңа иҗат табышларына рухландыралар. Шагыйрьнең "Ак каеннар", "Гомер чишмәсе", "Җан яктысы", "Йөрәк бәйрәме", "Алмалы җәй", "Кавышыр көн", "Ачлык мәйданы" һ.б. шигъри китаплары, гәрчә кайбер каләмдәшләре хаклы искәрткәнчә, күрәкараучы тәнкыйтьчеләр "обойма"сына үзе кермәсә дә, гади һәм гадел укучы мәхәббәтен яулый. Аның аерым китаплары һәм тулаем иҗаты турында төрле елларда матбугатта сүз әйткән Р.Батулла, Роберт Әхмәтҗанов, Ф.Яруллин, Ф.Баттал, А.Хәлим, М.Әгъләм һ.б. әдипләребез, шигырьләренә нечкә лиризм, образлар байлыгы, шигъри интонацияләрнең кискенлеге хас, алардан халык иҗатына хас моң-сагыш саркыла, яңача яңгыраш төсмерләре биреп, халык телбизәкләреннән оста файдалана, аларга тыйнаклык һәм җыйнаклык, садәлек хас, аның лирик каһарманы әхлакый сафлыгы, холык-фигыленең бөтенлеге белән истә кала, дип билгеләп үтәләр. "Шигырь китапханәсе" кебек абруйлы сериядә чыккан "Моңлану" җыентыгына сүз башы язган Равил Фәйзуллин аның иҗатына тулаем бәя бирсә, вафатыннан соң "Рухият" нәшриятында дөнья күргән "Сайланма әсәрләр"енә кереш сүз авторы Марсель Галиев, шагыйрьнең тормыш юлын, холык-фигылен - балаларча ихласлыгын һәм җитди җорлыгын үзенә хас сурәтле-җанлы итеп тасвирлаудан тыш, иҗатының төп хасиятләрен дә ача. +...Мин агарам - һаман агарам - +Күренмидер хәтта күз карам. +Шулай узар минем гомерем. +Бөтен гомеремә бер гөлем +Син генә бит. Димәк, иртәгә +Миңа тагын юлга китәргә - +Утка яга-яга төннәрне, +Озайтырга синең көннәрне... +Тугрылыклы "аккош мәхәббәте" турында, Хәсән Туфаннан соң, шулай фәкать Рәшит Әхмәтҗанов кына яза алгандыр сыман. +Алда телгә алынган китаплар арасында миңа "Алмалы җәй" ни өчендер аеруча якын. Ул - Рәшит абыйның бишенче китабы. "Бишенче" дип аерып әйтүем шуңа: башка күп кенә кордашлары әдәбият бусагасына балалар өчен язган беренче "бишек җырлары" белән аяк бассалар, Рәшит Әхмәтҗанов әлеге җыентыгына тәҗрибә туплаган шагыйрь булгач кына алынырга җөрьәт итә. Кызы Ләйлә, "блондин"ы Айдар (сабый чагында аксыл чәчле улын ул, яратып, шулай атый иде) өчен язгангамы икән, аның бу китабы гаҗәеп ихлас, җыйнак, уйнак һәм бер үк вакытта фәһемле, тәрбияви вазифалы шигырьләрдән тора. (Сүз уңаенда әйтергә кирәк, ул чакта әле яшь рәссам Лилия Золондинованың да "йомры, йомшак" рәсемнәре китапның шулай еллар буена хәтердә калырлык булуына, яңадан-яңа буыннарны үстерешүенә ярдәм итә.) Әгәр игътибар беләнрәк тыңласаң, аның балаларга атап язган шигырьләрендә дә халыкчан зирәклек, олылык, олпатлык аһәңнәрен ишетәсең: +Бергәләп җырлыйк "Туган тел" җырын, +Кечкенә чакта җырлаган кебек. +Һавада — кояш, җирдә туган тел +Булмаса әгәр, зураймас идек... +Өземтәләр күбәеп китсә дә, тагын берсен китерми уза алмыйм: +Җиңелмә сүздә, җиңелсәң, +Җиреңне дә дауларлар. +Юкка гынамыни җирдә +Чичән булган бабаңнар. +Хәтеремдә әле: энҗе бөртегедәй ялтыраган, йөрәк кебек тибеп торган, учка сыярлык җыйнак лирик шигырьдә ат уйнаткан Рәшит абыйның поэма жанрында да көчен сынап карыйсы бик килә иде. "Исәннәр моңы" дигән беренче поэмасында ул, үз шигъри стиленә хас җыр, риваять, әкият алымнарын да кулланып, сугыш һәм тынычлык, заман агышы һәм хәтер, мәхәббәт һәм нәфрәт кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә һәм туган авылының рухи яшәешен күз алдына бастыра. Шуннан соң басылган берничә поэмасы арасында, әлбәттә, "Аучылар кибетендә" һәм "Бишташ" шагыйрьнең һәм тулаем татар шигъриятенең зур табышы булырга лаеклылар. +Алда әйткәнемчә, Рәшит Әхмәтҗанов иҗатының чын бәһасен белгән каләмдәшләре аның турында байтак яздылар. Аларга өстәп, "зәңгәр күзләрдәге зәңгәр һава"дагы бер генә якты ноктага игътибар иттерер идем, ул да булса, шагыйрьнең канатлары - аккошлар, кыр казлары, сандугачлар очкан биеклеккә ашып, күңел күзе белән ерак араларны, ерак гасырларны иңләп очуы. +Кораб китте еракларга, зур юлларга, +Карыйм күздән югалганчы шул якларга. +Сез китмәгез, акчарлаклар, акчарлаклар, +Чит җирләрдә каерыла пар канатлар. +Яки: +Талларга качты сандугач - +Мин аны эзлиммени? +Сандугач керде күңелгә - +Җырламый түзиммени?! +Әлбәттә, аның "кош"лары илсез-җирсез түгел, алар сайрап кына тормый, ә, тигезсез булса да, көрәш мәйданына чыга, гавамны тетрәндерерлек итеп оран сала. Бу урындагы кинаям Рәшит Әхмәтҗановның "Ачлык мәйданы" дип исемләнгән поэмасына төбәлгән. +Әсәрдә шагыйрьнең, милләтпәрвәр көрәштәшләре белән ил азатлыгын хаклап һәм яклап, 14 көн буена Ирек мәйданында ачлыкта утырулары, шунда кичергән уй-тойгылары урын ала. Әлеге поэма, халкыбызның үткәнен һәм киләчәген йөрәге аша уздырып, аның горурлыгын, үзаңын уяту омтылышы белән сугарылган, милләт һәм тел язмышы өчен чын күңелдән янган Рәшит Әхмәтҗановның җан авазы, бөтен иҗатына сөземтә булды: "Мәйданда - догалы читекләр, / Мәйданда - дагалы итекләр..." Ә.Закирҗановның җиңел кулы белән, "Ачлык мәйданы" татар баласы укырга тиешле 100 китап исемлегенә кертелгән иде. Хаклы рәвештә! +Рәшит абый "төзәтеп булмаслык" оптимист иде. Әмма: "Мин җылытам әле, дөньям, сине, / Җаным суынганчы җылытам..." - дип, ил гаме белән янган йөрәге ярылып, моннан егерме ел элек ул мәңгелеккә китеп барды. +Күңелләрдә калган шәхес, кабатланмас олы иҗаты белән татар шигъриятенең биек мизгелен тамгалаган Рәшит Әхмәтҗановны укучылар һәм каләмдәшләре генә югары бәяләп калмады, ул "Атказанган сәнгать эшлеклесе" дигән мактаулы исемгә, Язучылар союзының Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә лаек булды. +Мөдәррис ВӘЛИЕВ, +филология фәннәре кандидаты +Тәүфикъ Әйдинең тууына 75 ел ЯЗМЫШ ЙӨРТӘ КЕШЕНЕ +1991 елда Т.Әйди үзенең иң күләм арактерларының тулырак ачылуы белә актый камил "Елан угы" романын язып реф-гадәте, җае, көнкүреше белән яшә алыкка көчләп Бохара Совет республикас ебек үткен күзле, очкын каләмле, милли м лынуы урынлы һәм вакытлы иде. Чөнки алыкларның теленнән, йолаларыннан хә +Тарихи темага мөрәҗәгать иткән калә атламы һәм бүгенге көн вазгыяте. Теләсә к авап эзли: каһарманның эшчәнлеге тирә лдынгы карашны алга сөрәме, әллә тәр рта Азия халкының азатлык, мөстәкыйл +асмачылык хәрәкәте", дип кенә бәяләүл ереотип, һәрдаим колакларга, күңелләрг шанып, дөресрәге, ул чорда чын тарихн өстәкыйль дәүләтен һәм үзен саклап калу инаятьчеләрне коралландыруын хата, зу +Әлбәттә, бүгенге көн күзлегеннән б өбәкләрне, чит илләрне аркылыга-буйг алыкларны буйсындыру, акрынлап юкка ч үрә алмаячак Т.Әйдине ул чорда рәсми пропагандага, социализмга артык ышануда +да"гаепләп" булыр иде. Язучы "Еланугы»ның сюжет төзелеше турында уйланып, күренекле әдибебез Г.Ибраһимов ачышла лымнарын дәвам иттерүен дә яшерми. +әхрине үтереп ташладылар", дигән атак ебе шуңа бәйле рәвештә үстерелә, сәбәпл чыла. "Елан угы"нда да шуңа якын алым илгән, уңай каһарман, комиссар Шиһабетд абалар. Шуннан, детектив жанр кануннар скә алу, төрле төркемнәр арасындагы көр +"Елан угы"ндагы каһарманнарны сурәтл стенлек итә. Үзәктән җибәрелгән, инкыйла аһаветдин Шиһабетдинов, аның ярдәм айкучатовлар аек акыллы, ифрат намусл здыручылар буларак сурәтләнәләр. Бохар артылган Рахманкол, Симиниев, Әминев арашлы кешеләр, коммунистлар алып иҗтимагый-сәяси үсешләрендә "артта" ка . +ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН, РӨСТӘМ ГАЛИУЛЛИН төркемгә дә үз бәясен көчләп такмаска, вакыйга-хәлләрне ничек бар, шулай күрсәтү тарафдары булып калырга тырыша. Бу — аның уңышы. +Халыкның өстән төшерелгән сәясәтне - большевизмны кабул итмәвен "басмачлар хәрәкәте" дип кенә бәяләү Ш.Усмановның "Памирдан радио" исемле маҗаралы бәянында да сизелә. Т.Әйди мондый берьяклы аңлаудан китәргә тырыша. Тулаем алганда, "Елан угы" романы - хәзерге чорга шактый четерекле, катлаулы мәүзугъны камил сюжет төзелеше, каһарманнарның килеш-килбәте, эчке дөньясы, чит бер мохитне этнографик күзәтүләр, тормыш-көнитеш ваклыклары аша сурәтләве белән сәнгати әһәмиятен югалтмаган әсәр. +Сәяхәтнамәләр, юлъязмалар, күзәтүләр дөньясына башы-аягы белән кереп чумганнан соң да, Т.Әйди күләмлерәк әдәби жанрлардан читләшми. Бай тормыш тәҗрибәсе шуны таләп итә. +Нинди җир ул Ватан? Сатлыклар кемнәр? Татар хәрбиләре ни өчен Советларга каршы Германиядә оештырылган легионга керә? Әсирләрнең алман хәрбиләре белән бәйләнешләре нинди була - әнә шушы сорауларга җавап эзләгән "Иблискә ришвәт" романы 1995-1996 елларда иҗат ителә. Әсәр Алманиягә әсирлеккә төшкән татарларның язмышын үз эченә ала. Укымышлы, совет хакимиятен күралмаган тоткыннарны берләштерүче уртак сыйфатлар: алар барысы да үз юлларын сайлый алмый икеләнә. Кайсы империянең җиңүе татар милләте өчен отышлырак? Ничек исән калырга? Хәлимәләр, Саматлар өчен әсирлек вакытлы күренеш. Алар мөмкинлек тууга моннан качып, туган илләренә кайту турында хыяллана. Көнчыгыш министрлыгында хезмәт иткән, укыган, гыйлемле Янгураз һәм Шәмсирләр киләчәкләрен Германия белән бәйләп карыйлар. Алар СССР яшәгәндә татар милләтенең киләчәге юклыгына инаналар, үзләре әйткәнчә, "иблисләр" идарә иткән империягә кире кайтсалар, гомерләренең төрмәдә төкәнәчәген дә бик яхшы беләләр. Вакыйгалар геройларның максатка ирешү, исән калуга омтылышлары белән үрелеп үсә. Төп каһарман Янгуразны гына алыйк. Ул берьюлы ике алман кызының башын әйләндерә. Җитәкче даирәләр белән элемтәсе булган Софи исемле хатын да, яшь алман кызы Рина да аңа исән калу, киләчәктә чит илдә ныгу, канат җәю өчен кирәк. Әсирлектәге Хәлимәне дә ул күз уңыннан ычкындырмый. Иң соңгы чиктә Сталин идарә иткән илгә кайтырга туры килә икән, коммунистлар идеологиясенә тугры кыз аны коткарырга тиеш. Автор бик оста алымнар белән эш итә. Ул милләтче, татар халкының киләчәге өчен борчылган, укымышлы, үткән тарихыбыздан хәбәрдар, тормыш шартлары күпкә яхшырак Германияне өстен күргән һәм монда яшәп кенә татар милләтенә ярдәм итеп була дип фикер йөрткән Янгуразның һәр адымын хуплый кебек. Шул ук вакытта ул туган илен өзелеп сөйгән, нинди генә авыр шартларда да шунда яшәүне бар нәрсәдән артык күргән, үз милләте - татарлар турында сөйләшүгә караганда, интернациональ дуслыкны өстен күргән Хәлимәнең эчке халәтен дә аңлый. Совет гаскәрләре Германия чигенә якыная барган саен, роман геройларының хис-кичерешләре, кыйблалары үзгәрә. Баштан ук үз сүзендә нык торган Янгураз, Шәмсир кебекләр кыйблаларына тугры кала. Самат, Рәмзи ишеләр кисәк үзгәрә, милләт сүзен кулланудан тыела, үзләрен аяп калу өчен алман ягына чыккан татар әсирләренә каршы фетнә оештыра башлый. Саматның Янгуразга һөҗүме шуңа дәлил. Совет гаскәрләре Германиягә кергәч, Хәлимәләр, Саматлар аларга кушыла. Ул вакытта үзләрен газиз ватаннары түгел, Сталин төрмәләре көтүен күз алдына да китерә алмыйлар... Алман гаскәрләре чигенә барган саен, җитәкчеләренең сәясәте дә тәгаен ачыклана. Аларга үз башлары гына кадерле, татар әсирләренә булган хөрмәт - вакытлы гына күренеш, сугыш алманнарның җиңүе белән тәмамланса, татарларның язмышы төгәл билгеле түгел. Аларның да алманнарга кол булуы бик ихтимал. Шәмсирнең Янгуразга әйткән сүзләрендә үз дәүләте булмаган милләтләргә кайда да бер кояш икәнлеген аңлау сизелә. "Өметләребез акланмады сыман, туганкай. Бердән, без итәгенә ябышырга тырышкан җан да Иблис бугай. Икенчедән, безнең өчен аеруча күңелсезе - бу Иблис беренче Иблистән көчсезрәккә охшый", ди ул. Шулай да татар милләте күтәреләчәк әле. Моның өчен Янгуразлар бар. Ул икенче бер иблискә ришвәт бирә башлаган икән, әлбәттә, тагын бер иблис идарә иткән илгә кире кайтмаячак. Димәк, аңа лагерьны какшату көрәшен дәвам итәргә язмыш үзе куша. Рухны изеп тора торган бер генә көч тә мәңгелек түгел. Вакыт укмашканны тарката, сибелгәнне җыя, тарих сәхнәсенә яңа күренешләрне, яңа каһарманнарны күтәрә. Т.Әйдинең "Иблискә ришвәт" II +ТӘЛГАТ ГАЛИУЛЛИН, РӨСТӘМ ГАЛИУЛЛИН ("Аурупа сәяхәтнамәсе", "Кырым(г)а сәяхәт" һәм "Истанбул мәктүбләре"), Садри Максуди ("Англиягә сәяхәт") һ.б. юлъязма-сәяхәтнамәләре ярдәмендә татар җәмәгатьчелеген яңа җирләр, яңа мәдәниятләр, төрле шәхесләр белән таныштыра. Совет елларында әлеге жанрның үсешенә М.Мәхмүтов, Р.Фәйзуллин, М.Госманов, Х.Бәдретдинов һ.б. җитди өлеш кертсәләр дә, үткән йөзнең соңгы чирегендә Т.Әйди белән Мөхәммәт Мәһдиев яңа сулыш өрде. Фикерләү киңлеге, һәр шәйне милли ихтыяҗ таләпләренә буйсындыру әдәби осталыкны, жанр кысаларын баетуны, төрләндерүне таләп итте. +Чит илләргә чыгып йөрү мөмкинлеге ачылганчы, Т.Әйди Россиянең татарлар күпләп яши торган төбәкләре белән кызыксына, төрле оешмалардан командировкалар алып, күп очракта үз исәбенә, Идел-Урал регионын айкап чыга, "үзгәртеп кору" сәясәте игълан ителеп, тоталитар режим какшый башлагач, чит җирләрдә яшәүче татарлар тормышы белән танышу мөмкинлеге туа. Әдип Германия, Кипр, Болгария, Румыния, Төркия, Эстония, Казакъстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан һ.б. төбәкләрдә урнашкан татар диаспорасы тормышы белән якыннан танышып, һәр сәяхәтеннән үзенчәлекле язмышлы, талантлы шәхесләрне барлап, гомумән, милләттәшләребезне тәэсирләнеп, яратып, еш кына хискә бирелеп сурәтли. Җөмләдән, "Исәнме, Гагаузстан" язмасы күпләр өчен бер ачыш булды. Ул вакытта әле, СССРның кайсыдыр бер почмагында, рус, молдаван арасында кысылып яшәү сәбәпле, христиан динен кабул иткән төрки-татар кавеме барлыгын ишетеп кенә белә идек. Бу халыкның Молдова вилаятендә көн күреп, татар теленә якын үз шивәләрен саклап, аз санлы булсалар да, үз мәнфәгатьләрен яклый белүче, ифрат горур милләт икәнлеген, Казан татарларына тартылуларын Т.Әйди аңлатып, ачып бирде. Язучы гагаузларның азатлык өчен көрәшенә теләктәшлек белдерүен дә яшерми. +Сәяхәтнамәче үз "канаты", ярлыкавы астына алган янә бер халык эстоннар. Шулай ук аз санлы халыкның үзен мөстәкыйль милләт итеп саклап калу өчен җан атып, көрәшеп, матбугат, мәгариф мәсьәләләрен хәл итеп яшәвен күпләр, шул исәптән башка милләт арасында югалып калу куркынычы янаган татар халкы өчен дә үрнәк итеп китерә "Кечкенә дә төш кенә" сәяхәтнамәсендә. +Җир йөзендә бер миллионлап кына саналган горур халык үз мәгариф системасын, югары уку йортларында бар фәннәрне үз туган телләрендә укытуны саклап кала алган. Үз лөгатьләрендә чыга торган журналларының абруен югалтмас өчен, һәр зыялы һәм хәлле эстон кимендә бишәр данәгә язылырга тиеш була. Бу халыкның мөстәкыйльлеген югалтмау сәбәпләрен дә аңлатып бирә әдип. Балтыйк диңгезе буенда яшәүче мәмләкәтләр, шул исәптән эстоннар, дәүләтчелекләрен, безнең белән чагыштырганда, озаграк саклый алды, шуңа да бәйсезлек рухы күңелләренә ныграк кереп калган. Аннан соң, алар империя үзәгендә яшәми, күршеләре дә демократик илләр, һәркайчан Аурупадан ярдәм сорый алалар. Кыскасы, дип нәтиҗә ясый Т.Әйди, безгә ул халыктан күп нәрсәгә, беренче чиратта, үзебезне милләт буларак саклый алуга өйрәнерлек үзенчәлек-сыйфатлар шактый, ди автор. +Бер сәяхәтнамәсендә дә ул гади күзәтүче, күргәнне кәгазьгә теркәүче дәрәҗәсендә калмый. Т.Әйди - аналитик фикерле, һәрнәрсәнең нигезенә, төбенә төшәргә омтылучан шәхес. Алман иленә сәяхәте нәтиҗәсендә язылган "Йөртә безне язмышлар" сәяхәтнамәсендә ул, Беренче һәм Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә, шунда төпләнеп калган татарлар язмышын үзәккә ала. Әсирлеккә төшкәннәрнең берише, Сталин репрессиясеннән куркып, туган илләренә кайтмасалар, арада совет хөкүмәтенең сәясәтен кабул итмәгәннәре дә була. "Азатлык" радиосында эшләүчеләр халыкка дөрес мәгълүматлар бирү рухы белән яшәп, туган илләрен сагынып көн күрә. Биредә аның сәяхәтнамәләре белән чәчмә әсәрләре арасындагы тематик, фәлсәфи-этик якынлыкны ассызыкларга кирәктер. Аерым алганда, "Йөртә безне язмышлар" үзенең дәвамын "Иблискә ришвәт" романында таба. +Болгариядә, Румыниядә, Польшада күптәннән тирән тамырлар җибәреп, үзләренең татарлыкларын, диннәрен сакларга тырышып, матур гына тормыш корган гаиләләр, араларыннан үсеп чыккан күренекле шәхесләр турында әдип "Дунай буендагы кардәшләр" сәяхәтнамәсендә сокланып та, шул ук вакытта ачынып та яза. Болгариядә төрки халыкларның җәберләнүе, Румыниядә Дабруҗа төбәгендә көн күргән төрек-татар кешеләренең эзәрлекләнүе, гаепләнүе, телләренең, диннәренең кысылуы, Молдовадагы гагаузларның изелүе, үз ирекләре өчен көрәшкә күтәрелүе безнең татар халкы өчен дә ЯЗМЫШ ЙӨРТӘ КЕШЕНЕ бик таныш вакыйгалар түгелме? Т.Әйди әнә шул халыклар тормышыннан мисаллар китереп, суверенлык дәрте белән яна башлаган милләттәшләрен, әйтерсең, булачак авырлыкларга алдан ук әзерләгән. +Кипрның төрекләр яшәгән һәм идарә иткән өлешенә багышланган "Оҗмах утравы"н искә төшерик. Әйди каләме тудырган манзара үзенең гади матурлыгы белән таң калдыра, сокландыра. Төрледән-төрле чәчәкләргә күмелеп, җылы диңгез уртасындагы утрауда эссе җәйнең, зәмһәрир суыкларның нәрсә икәнен дә белмәгән бәхетле халык яши. Ошбу сәяхәтнамәсендә язучының төрки дөньяның яшәешенә, булмышына караган концепциясе тулы көчкә ачыла. Аның уенча, төрки кавемнәрне язмыш бер-берсеннән берникадәр аерса да, алар вакытлыча, төрле якларга таралышсалар да, бер ана балалары кебек, киләчәктә якынаерга, берләшергә тиешләр. Т.Әйди иҗатында "Оҗмах утравы" искәрмә түгел, ул барлык сәяхәтнамәләрендә, юлъязмаларында диярлек төркиләрне, аеруча төрле кыйтгаларга сибелгән татарларны үзенә сыйдырган, хыялында яшәгән бәхетле илне тасвирлый. +Әлбәттә, язучы чит илләрдә көн күрүче милләттәшләребез язмышын, көнкүрешен сурәтләү белән мавыгып китеп, Россиядә яшәүчеләр турында да онытмый. Чит ил татарларының ярдәменә өмет итеп, үз хокукларыбыз өчен көрәшүдән тукталмыйк, дигән фикерне уздыра Т.Әйди "Идел тамагында" язмасында. Ошбу сәяхәтнамәдә сүз олы елгабыз Иделнең диңгезгә койган җирендә, Әстерхан каласында, өлкәсендә көн итүче милләттәшләребез язмышы турында бара, язучыны әлеге төбәктә яшәүчеләрнең туган телләрен, татарлыкларын югалта барулары борчый. Автор заманында бу якларда мөстәкыйль ханлык, Әстерхан каласының инкыйлабка хәтле мәдәни үзәкләрнең берсе булуын искә төшерү аша, шул тарафларда яшәүчеләрнең милли хисләрен уяту рухы белән юлга чыга. +Без, аның мирасын өйрәнүчеләр, Тәүфикъ Әйди феноменының асыл нигезләрен аңларга омтылабыз. Бер яктан, ул - шул ук совет чорында тәрбия алган шәхес - марксизм тәгълиматы өстенлек иткән мәктәптә, техникумда, югары уку йортында белем-сабак алган. Шул кысаларда калып, ата-анасы, табигать, Ходай Тәгалә биргән үткен каләмле, очлы күзле прозаик, өстән кушылган сәясәтне уздыручы журналист булып калса да, аның исеме югалмас иде. Теләсә кайсыбыз, күпме генә шәхси мөстәкыйльлегебез турында сафсата сатсак та, социалистик реализм богауларыннан котылу җиңел түгел иде. 60нчы елларның Хрущёв җепшеклеге тудырган мөмкинлекләр, хәтта "Метрополь" алга сөргән хыяллар да Т.Әйдигә тар, чикле күренде. Чөнки ярым-йорты демократия җилләре битләрне кытыкласа да, әле тимер киртәләр алынмаган иде. 80нче еллар ахырында, бигрәк тә 90нчы елларда аның хыялында Җир шарында яшәүче барлык татар, хәтта төрки халыкларны "берләштергән" Милли идея туа, һәм аны тормышка ашыруга омтылу аның яшәү мәгънәсенә әверелә. Шул хыялы әдипне төбәктән төбәккә, илдән илгә, кыйтгадан кыйтгага йөртә. Аңа бу бурычны бәрәү дә йөкләмәгән, кушмаган, ул - Т.Әйдинең вөҗдан, намус эше. Шул ук вакытта әдип, язмаларыннан күренгәнчә, хыялый кеше. Халыкның якты киләчәгенә ышанычы аның яшәешенә дәрт, дәрман, өстәмә көч, каләменә илһам канатлары куя. Нәтиҗә ясап әйткәндә, Тәүфикъ Әйди - хыял күге гөмбәзендә патшалык итеп, барлык татарларны барлаучы, үсендерүче булып, өмет һәм көрәш тарихыбызга кереп калган олы шәхес. Күренекле язучы Аяз Гыйләҗев аны "татарның асыл улларының берсе", дип атаса, Нурихан Фәттах "милләт һәм тарих алдында йөзе ак, вөҗданы пакь язучы, журналист һәм көрәшче", дип бәяләсә, Барлас Камалов "татарларны барлап йөрүче" булуын ассызыкласа, Мәхмүт Әхмәтҗанов, аның вафатыннан соң, "халкым сине онытмас, Тәүфикъ туган", дигән нәтиҗә ясый. Әйткән сүзебез кәгазьдә калса, мәгънәсе ахирәткә дога булып барсын! +Тәлгат ГАЛИУЛЛИН, +филология фәннәре докторы, профессор +Рөстәм ГАЛИУЛЛИН, +филология фәннәре кандидаты ЯСАЛМА ТРАГЕДИЯ ОЛУГ МАКСАТКА МӘГАРИФ АША КИЛИК +ГОМӘР ДАУТОВ кара бишмәтнең бер кесәсеннән кызыл өстенә ак дебет белән эшләнгән, икенчесеннән көрзәк өстенә сары белән чигелгән ике кулъяулыкның салынып торуы егеткә тагын бер аерым күвәзлек бирә... Муенда ак шарф. Аның бер очын алга, икенчесен артка салса, менә сезгә тирә-якны шаккатырырлык купшы егет, ыспай никрут!" Бу - татарлар. Дәүләт киткән, ләкин кан, кан һәм Дәрдемәнд әйткән сөт калган бит! Бөтен халыкларны дер селкетеп торган заманнар геннар хәтерендә, "мин булдырам!" дип яшәгән чаклар һаман канда уйный, шул, Г.Ибраһимов язганча, "күвәзлеккә", ягъни көязлеккә этәрә. Ләкин мондый мин-минлек, әгәр ул эшләр, гамәлләр белән тәэмин ителмәгән булса, тыштан ялтырау, әтәчлек кенә булыр иде. Нәрсәгә таянып шулай купшылана, нәрсә аркылы үзенең тирә-юньдәге халыклардан, заманча итеп әйтсәк, текәрәк икәнен белә татар? Беренче чиратта, белемле һәм гыйлемле булуы, әйләнә-тирәдә үзе белән көн итүче шундый ук халыклардан укый-яза белүе белән аерылып торуына нигезләнә. Әйе, әйе, ул чорлар өчен һәм бүгенге көн өчен дә хәреф тану, сәвәтле (грамотный) булу бик зур күрсәткеч. Теләсә кем моны булдыра алмый, ә татарлар булдыра. Шуңа күрә Карл Фукс татарлар турында: "...этот, уже более двух веков покорённый, и ныне развеянный между русскими, народ, так удивительно умел сохранить свои обычаи, свои нравы и народную гордость, точно как бы они жили отдельно..." - дип яза "Казанские татары" (Казан, 1991) хезмәтендә. +Г.Ибраһимов та татар яшәешенең үзенчәлеген көязлектә генә күрми, халкыбызда киң таралыш алган белем-мәгърифәткә зур игътибар бирә. +Әдипнең 1914 елда язып тәмамланган, яңадан совет чоры таләпләренә яраклаштырылып, үзгәртелеп, 1934 елда дөнья күргән "Безнең көннәр" романы бар. Бу гади роман гына түгел, бу - XX йөз башы татар иҗтимагый тормышының энциклопедиясе. Монда төрле сыйныф яшәеше, төрле катлам вәкилләренең сәяси карашлары, революциягә мөнәсәбәте, төрле партияләрнең эшчәнлеге - кыскасы, иҗтимагый яшәешне тәэмин итүче һәр күренеш чагылыш тапкан. Романда шулай ук мәктәп-мәдрәсә, шәкерт күтәрелешләре, аларның эшчәнлеге яхшы күрсәтелә. Беренче эш итеп, татар тормышында, татар яшәешендә генә очрарга мөмкин булган, гыйлемне милләт казанышы буларак бәяләгән һәм гомерен шуңа багышлаган типларны, образларны күздән кичерик. Шундыйларның берсе - Нигъмәт казый. +Шуны искәртик: XX йөз башы татар зыялылары арасында, хәер, татар гына түгел, руслар арасында да, социалист яки революционер булып уйнау үзенә күрә бер мода саналган. Кыскасы, хөкүмәтне, самодержавиене тәнкыйтьләү, аңа каршы көрәшүче булып күренү егетлекнең бер сыйфаты исәпләнгән. Әлеге кызыклы фактка, сәер психологиягә тарихчылар да игътибар итә. Мәсәлән, Вадим Кожинов "Правда сталинских репрессий" (Мәскәү, 2008) китабында болай дип язган: "...напомню, что В.В.Розанов в 1912 году писал: "У француза - "наш старый Фриц". Только у прошедшего русскую гимназию и университет - "проклятая Россия". Как же удивляться, что всякий русский с 16 лет пристанет к партии "ниспровержения" государственного строя". +Нигъмәт казый да - үз чорының баласы. Ул "озын буйлы, таза гәүдәле, киң җилкәле... +Бу - элек иске, кадим мәдрәсәдә хәтле кятеб кылып [укуны тәмамлап], ничә еллар усал казый булып торган шәкерт. Шул заманнан аңа "казый" сүзе кушамат булып калган. Мәдрәсәнең югары сыйныф шәкертләре, башка һәркайдагы кебек, монда да хәлфә - хәзрәт, байлар яклы булалар. Ләкин Нигъмәт казый аерым юл алды, сыйныфташларыннан аерылып, шәкерт хәрәкәте эченә кушылды. Шуның өчен аңардан: "Ат азгыны тайга иярә!" - дип көләләр. Ләкин ул моңа карамый, сыйныфташлары эчендә дошманлыкка каршы, урталар, түбәннәр арасында җитәкче, көрәшче, ышанычлы иптәш булып санала". +Күргәнебезчә, ул да үзенә күрә бунтарь. Ләкин шунысын да искәртик: бик сирәкләр генә профессиональ революционер булып киткәннәр. Еллар үткән, еллар белән яшьлек, яшьлек белән мавыгулар да үткән... Олыгайган саен кичәге "социалистлар" җитдиләнгән, уйлар, омтылышлар да күптән җиргә төшкән. Ләкин татарлардагы татар гаме бетмәгән. Кичә генә "Ат азгыны тайга иярә" дип тамгаланган, шәкерт чуалышларында иң актив катнашучы Нигъмәт казый да роман ахырына таба үзгәрә. Ул русча укыган, учительлеккә имтихан тоткан, атасы үлгәч, авылга кайткан: "...кайта да эшкә тотына. Учитель дә була, кооператор да була... Аз гына вакыт эчендә "Ярдәм" җәмгыяте", "Укучыларга ярдәм җәмгыяте", "Җәмгыяте хәйрия" ирләр мәктәбе, кызлар ОЛУГ МАКСАТКА МӘГАРИФ АША КИЛИК мәктәбе ачып бетергән, кайберләрен ачарга хәзерлекләр күргән. Боларны сөйли дә үзе мәҗлес тутырып шаркылдап көлә: +- Мин шулай, җәмгыять ачам да үзем рәис булам. Хәзер бөтен өязне җәдит мәктәпләр белән тутырып барам. Тик менә земство бик кара, хөкүмәттән бер тиен дә ярдәм ала алмыйбыз. Һәммә мәктәпләр тик халык җилкәсендә генә бара..." +Юк, бунтарьлыгын туктатмаган Нигъмәт казый, ләкин омтылышларын закон һәм әхлак кысаларына керткән. Халкын гафләттән - битарафлыктан йолып алу өчен, мәгарифне корал иткән. Татар мәгърифәтчесенең юлы һич кенә дә урыс социалисты юлыннан җиңел түгел. +Әйткәнемчә, романдагы вакыйгалар XX йөз башында, төгәлрәк булсак, 1905 ел алдыннан һәм аннан соңгы берничә елда бара. Монда эсер Давыт Урманов, большевик Гәрәй Солтан, тагын әллә кемнәр бар. Исламия мәдрәсәсе, аның шәкертләре, шәкерт кузгалышлары, ислах сорап күтәрелгән яшьләрнең хәлфәләр һәм мөдәррисләр белән бәрелешләре зур урын алып тора. "Полиция нәрсә өчен?", "Мәдрәсә яшьләре", "Нигъмәт казый", "Кояш чыкты, нур балкыды" кебек бүлекләр тулысынча шәкертләр кузгалышын тасвирлауга багышланган. +Патша хөкүмәтенең татар мәгарифе үсешенә киртәләр коруы хакында күп язалар, шуңа күрә бу мәсьәләгә тукталып тору кирәкмидер. Налогын түләгән, солдатын биреп, шушы ил гражданины саналып яшәсә дә, татар мәктәпләре дәүләттән бер тиен дә ала алмый, алар бары тик шушы юлда армый-талмый хезмәт итүче фидаи җаннар һәм акчаларын кызганмаучы хәлле кешеләр хисабына гына яшәгән. Мондый меценат һәм иганәчеләр ярдәменә көн күрүнең шулай ук катлаулы халәт икәнен әйтергә кирәк, чөнки акчасын биргән бай мәктәп яки мәдрәсәнең аның ихтыярынча яшәргә тиешлеген таләп итәргә хокуклы булуын белә һәм, әлбәттә, төрле холыктагы кеше бар. Акча беркемгә дә күктән яумый, сәүдәләр дә һәрвакытта гөрләми, шуңа күрә былтыр юмартланып шактый гына акча тамызган татар бае быел әллә нинди сәбәпләр табарга, матди ярдәм күрсәтүдән баш тартырга мөмкин. Әмма бит уку процессын туктатып, эшне ярты юлда калдырып, балаларны урамга чыгарып җибәреп булмый. +Шуңа күрә мөдәррисләрнең - уку йорты җитәкчеләренең - хәле көнләшерлек түгел, алар ике, хәтта өч ут арасында. Бер яктан - самодержавие, икенче яктан - меценатларга бәйлелек, өченче яктан - ислах, ягъни реформалар таләп итүче яшьләр, шәкертләр. Яшьләр исә максималист, аларның кан кайнар, алар хәзер үк, бүген үк үзгәреш таләп итәләр: "Сөләйман Сәйфуллиннан соң берничә шәкерт аякка баса. Болар да мәдрәсәне, хәзрәтне, байны сүгәләр. Хәлфәләрен канэчкеч, залимнәр, мөстәбидләр дип, ялган әче сүзләр белән сыйфатлыйлар да: +- Без изелдек, безне изделәр, инде уянырга вакыт. "Алма пеш, авызыма төш", дип яту ярамый. Татар шәкерте, күтәрел, ислах флагы белән көрәшкә чык, издермә үзеңне!" - дип, сүзләрен бетерәләр". +Әмма шунысын искәртик: шәкертләр үзләрен изелгән санасалар да, чын изелгән кеше мондый күтәрелешкә сәләтле була алмый. "Рабы немы!" - ягъни коллар телсез була, алар эндәшми, ләкин татар шәкерте хакында, әсәрдән күренгәнчә, һич кенә дә алай дип әйтеп булмый. Болар - заман таләпләрен аңларлык дәрәҗәдә дөньяви фәннәр укыган, демократик рухта тәрбияләнгән кешеләр. Бары шундый яшьләр генә реформа кирәклеген аңлый, җәмгыять каршында үзләренең җаваплылыгын таный. Юк, изү булмаган, чын изү булган җирдә, әйтик, бүгенге Төньяк Кореяда, мондый күтәрелешне күз алдына да китерү мөмкин түгел. +Ә кемнәр тәрбияләгән соң алдынгы карашлы яшьләребезне? Һәр шәхеснең теләген белдерү мөмкинлеге булган демократик рухтагы уку йортларын кемнәр оештырган? +Менә Г.Ибраһимов кайнар башлы яшьләр тарафыннан "Ач калудан куркасыңмы?" дигән сүзләр белән хаксызга рәнҗетелгән Исламия мәдрәсәсе мөдәррисе Гали хәзрәтне ничек тасвирлый: "Ул үзен егерме ел гомерен төрле-төрле мәдрәсәләрдә гыйлем алу юлына биргән кеше дип карый. Русиядә Казан, Кышкар бетерде. Аннан татар сәүдә кәрваны белән Бохарага барып, җиде ел хөҗрәдә ятты. Аңа канәгатьләнмичә, Мәккә, Мәдинәгә, аннан Истанбул, Мисырга барды". Бу урында мин, чигенеш ясап, "татар!" димичә булдыра алмыйм. Кайсы халык укыйм дип шулхәтле тырышлык куя?! Гадәттә, гыйлемгә омтылышның классик үрнәге итеп Ломоносовны күрсәтәләр, имеш, ул җәяүләп +ГОМӘР ДАУТОВ башкалага барып җиткән, имеш, бер кереме булмаган килеш, үз көче белән укыган. Соң, җәмәгать, теләсә кайсы татар шәкерте үткән юл бит ул! Ломоносов үз дәүләтендә әле ул, аннан соң, белүемчә, әтисе дә гади балыкчы түгел, сату-алуны оештыручы, бүгенгечә әйтсәк, менеджер булган. Ломоносов чыккан төньяк өлкәләр белән дә җайга салынган сәүдә юллары була, башкалага даими рәвештә диңгез продуктлары ташып торалар. Ә Сәмәрканд, Бохара арасында үз тәвәккәллекләренә таянган кәрваннар гына йөргән, Истанбул, Мәдинә исә - бөтенләй чит мәмләкәтләр. Андагы татар шәкерте - чит ил гражданины, менә ул инде баласын бары тик үз көченә таянып кайгырта алган. Үз илендә, үз телендә, үз кешесе булып белем алган Ломоносовтан аерма зур шул безнең татар егетенең! +Гали хәзрәт юлы - типик татар укымышлысының гыйлем алу юлы, өзлексез эзләнү, үзеңдә мөмкинлек булмаганга, чит мәмләкәтләргә барып уку юлы. Аңа берәү дә стипендия түләми, өйдән килере дә чамалы, ул эшләп укырга, булган акчасын кысып тотарга мәҗбүр. Шундый михнәтләр белән алган белемен Гали хәзрәт, шәхси мәнфәгатьләрендә файдаланып, берәр мәдрәсәдә тыныч кына укытып яки мулла булып - ә аны иң бай мәхәлләгә бишкуллап кабул иткән булырлар иде, татар халкы гыйлемле кешене югары бәяли - яши алыр иде. Ләкин... XX йөз башы - милли аң үсеп, күтәрелеп, күрелмәгән биеклекләргә ирешкән чор, һәм үзен татар зыялысы санаган һәркем аның алгы сызыгында булуны үзенең бурычы санаган. Гали хәзрәт әнә шундыйлардан: "Шуннан, - дип дәвам итә әдип аны сурәтләвен, - ул үзе иске, кадим мәдрәсәләргә дошман киселде, монда, Руссиягә кайтты, Мисыр, Истанбулның яңа мәдрәсәләре кебек мәдрәсә торгызмак булып эшкә тотынды. Юктан башлады, либерал татар капиталистлары ярдәме белән менә шундый зур биналар салды (яңа мәктәп салуның нинди зур эш икәнен уйлагыз! - Г.Д), хәерчеләнеп акча җыйды, Истанбул, Мисыр күргән яңа тип мөгаллимнәр китертте. Динне, гарәпчәне яңача укытты. Тәфсир, хәдис, гарәбият өстенә риазыят, табигыят, татар теле, рус теле дәресләрен арттырды. Ләкин ничек кенә тырышса да, заманны куып җитә алмады. Ничек кенә яңа програм дисә дә, уянган татар шәкертенең күңелен канәгатьләндерә алырлык бер мәдрәсә ясый белмәде. Ул киң күңелле булырга тырыша, шәкертнең сүзсез бозау булуын яратмый, аларда тәнкыйть көче уянуга карышмый, авыр сүзләрен дә күтәрә иде". +Бары тик бишектән үк, "шәкерт булып китәр бу!" дип көйләп үстергән, кызларының бирнәсенә китап салган, "...белеме бар - меңне егар", дип яшәгән татар халкында гына була ала мондый педагоглар. Һәм, әйтергә кирәк, Гали хәзрәт ялгыз түгел, Аллага шөкер, тагын бар андыйлар. Ялгышларына абынып, изге максатка баручыларның тагын берсе - Кәрим Гайфи. Кем ул? Ул - укырга омтылышын милләте ярдәмендә тормышка ашырган, Истанбулда, дөньяви мәктәптә белем алган яхшы ук әзерлекле яшь укытучы. "Әгәр Төркиядә калса, фән дөньясында яхшы урын тотарлык галим булып чыгуында шик ителми иде. Әгәр үзе теләсә, Төркия хөкүмәте тарафыннан Европага укырга җибәрелгән, аннан бетереп кайткач, Төркиядә профессор булып калачак иде". +Сәләтле татар баласын чит илдә - әмма үзебездә түгел! - бәялиләр, үсәргә мөмкинлекләр булдыралар. Дөрес, үз милләте дә бәяли, чөнки аны Төркиягә, остазы Шәймәрдан мулланың димләве буенча, мәхәллә бае Кәмал хаҗи җибәрә. Мондый күренеш, ягъни мәгарифкә, сәләтле балаларга ярдәм татарлар арасында киң таралыш алган була. Әйтик, Р.Әмирхан мондый мәгълүмат бирә: "Дөньяви белемне алга сөрү тарафдарлары арасында Әхмәд һәм Гани Хөсәеновлар, Шакир һәм Закир Рәмиевлар, фабрикант Акчуриннар, Үтәмешевлар, Әҗемовлар һ.б. эре кәсепчеләр, сәүдә һәм сәнәгать эшмәкәрләре, алыпсатарлары була. Шушы җирлектә милли меценатлык чәчәк ата. Татар рухи мәдәниятен легендар төстә химая кылучылар арасында шул ук борадәрән Хөсәеновлар, бигрәк тә Әхмәд Хөсәенов (Әхмәд бай) дан казана. Алар мәчетләр төзү, мәктәп һәм мәдрәсәләр ачу эшенә йөзәрләгән сум акча сарыф итәләр, дистәләгән уку йортларын, мөгаллимнәрен үз хисапларына асрыйлар, үз акчаларына иң сәләтле шәкертләрне чит ил югары уку йортларына, стажировкаларга җибәрәләр" . +Кәрим Гайфи, бәлки, Төркиядә дә калган булыр иде. Калса да гаепләрлек түгел, мондый перспектива кемне кызыктырмас. (Калып, төрек мәдәниятен яңа исемнәр белән баетучылар да булган. - Г.Д.). Ләкин Төркиянең үзендә дә милли күтәрелеш, яңарыш дулкыны мәйданга килгән вакыт, мәмләкәтнең алдынгы карашлы кешеләре ОЛУГ МАКСАТКА МӘГАРИФ АША КИЛИК дөньякүләм фикер йөртеп, төрки кавем, төрки кардәшлек хакында уйлана башлаган вакыт, шундыйларның берсе Әхмәд Мидхәт аңа болай дип киңәш бирә: "Син, балам, Русиягә кайт. Русия мөселманнары синең хезмәтеңә тагы да артыграк мохтаҗлар. Кем артык сусаган булса, суны иң элек шуңа бирергә кирәк". +Россия мәгариф министры А.Н.Шварцның 1908 елны дәүләт оборона проектына язган отзывындагы: "Необходимо неуклонно отстранять всякие притязания инородцев на какую бы то ни было обособленнось и национализациию школы. Руководящим началом должна быть единая русская государственная школа, на всех её ступенях и для всех без исключения инородцев империи", - дигән сүзләренә татар мөгаллимнәре булган Гали хәзрәтләр, Кәрим Гайфиләр нәрсә белән җавап бирә алганнар соң? Эш, үз-үзеңне аямау, рәсми карьера, шуңа бәйле рәхәт тормыштан баш тарту хисабына халыкка хезмәт итү белән генә... Бу юлның ләззәте дә, михнәте дә күп. Реалист булыйк: ләззәте - рухи, милләтеңә хезмәт итүдән канәгатьлек алу. Ә михнәтенә килсәк, аны матди дәрәҗәдә тоеп булырлык, сизелерлек: монда ачлы-туклы тормыш та, полиция һәм жандармерия эзәрлекләве дә, максималист яшьләрнең кимсетүләре дә, җәмгыятьнең консерватив өлешенең каһәрләүләре дә. Санап бетерә торган түгел. Бигрәк тә Россиядә, бигрәк тә XX йөз башындагы тотрыксыз иҗтимагый тормышта үзләрен бары тик педагогикага багышлаганнарга кыенга туры килә. Чөнки ике нәрсә - дин һәм мәгариф - иң консерватив өлкәләр, алардагы реформа һәм яңарышлар бик авырлык белән бара, дин һәм мәгарифтәге төшенчәләрне үзгәртү - кешеләрнең аңын, дөньяга мөнәсәбәтен үзгәртү ул. +Укытам, шул эшчәнлегем белән милләткә хезмәт итәм дип кайткан Кәрим ялкынланып эшкә тотына: "Кәрим Гайфинең ачык, кискен, тулы якты дәресләре һәммә шәкерт өчен, тамактан үтмәслек начар сулар белән җитлеккән чакта, кинәт саф тау елгасына барып чыккандагы кебек әсәр итеп җибәрде. Бер атна эчендә ул шәкертләрнең иң сөекле остазы булып китте". Ләкин илдә дулкын - революция дулкыны. Революция исә бар нәрсәне җимерү, искеме-яңамы, яхшымы-начармы - бар нәрсәне инкарь итү дигән сүз. Революция авантюристларга, бүгенге көн белән яшүчеләргә, радикалларга юл ача, ата белән улны, ана белән кызны баррикаданың ике ягына ташлый. Җәмгыятьнең күнегелгән тормыш рәвешен яклаучыларны ул дошман дип игълан итә, андыйларны читкә тибәрә йә бөтенләй юк итә: "Кузгатылган һәрбер дулкын, күтәрелгән һәрбер көрәш мөгаллим Кәрим Гайфине шәкерт ялкыны белән капма-каршы куя торган булып китте. Ул бөтен көче белән мәдрәсә яшьләре эчендәге бу хәрәкәтне туктатырга, дулкынны басарга, ялкынны сүндерергә теләде. Яңа фәннәр, яңа программалар турында шәкертнең үзенең сугышып йөрүен гаҗәп бер начарлык итеп каршы алды. Ул шәкерт җыелышында да, идарәдә дә ачык куйды: +- Шәкертнең вазифасы - укымак, укымак, укымактыр. Шәкерт укысын! Гыйлем алсын. Ә фикер, тәнкыйть аңардан шул алган гыйлемнең мәҗбүри нәтиҗәсе рәвешендә үзе килеп чыгар. Шәкерт укудан, гыйлемнән башканы белмәсен! - диде". +1905 ел вакыйгалары самодержавиене күпмедер ташламалар ясарга мәҗбүр итсә дә, бу хәл озакка бармый. Тиздән реакция башлана, Дума таратыла, яшь татар матбугатына һөҗүм башлана, ислах сорап гауга куптаручыларның сафларын да туздырып ташлыйлар. Вакыт Нигъмәт казый, Гали хәзрәт, Кәрим Гайфи кебек тыныч юлдан, мәгърифәт юлыннан барып, максатка ирешергә омтылучыларның хаклы булуын күрсәтә. +"Артың белән киртә җимерә алмассың" - халык моны колонизациядә яшәү шартларындагы яшәешне күздә тотып әйтә. Рус социалистлары алар үз илләрендә, алар яшәү шартларын үзгәртүне генә күздә тота. Безгә исән калырга, милләт буларак сакланып калырга кирәк. Бүгенге шартларда да, XX йөз башында да, аннан алдарак гасырларда да бу - мәгариф җилкәсенә төшкән йөк. Безгә, Сингапурдан килеп лекция укыган бер галим әйткәнчә, горизонталь түгел, ә вертикаль үсешкә, ягъни интеллектуаль үсешкә омтылу, шуның аркылы милли үзаңның фәнни концепциясен булдыру шарт. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай кирәк. +Гомәр ДАУТОВ, +филология фәннәре кандидаты Татарстан язучыларының XVIII съездын каршылап +ҮТКӘННӘРГӘ ХИСАП ТОТКАНДА Казакъстан белән Азәрбайҗанда гына хәлләр ярыйсы. Төрекмән, кыргыз, үзбәк, таҗик илләрендәге иҗат берлекләрендә, Мәскәүдә дә хәлләр шәптән түгел. Мәскәү, СанктПетербург язучылары инде узган гасыр ахырыннан бирле иҗтимагый оешмалар булып, взнос һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнү хисабына көн күрәләр. Үзен СССР Язучылар берлеге варисы дип санаучы МСПС (Халыкара язучылар берлекләре бергәлеге) белән башка берлек-оешмалар арасында чирек гасыр инде тарткалаш бара. Бу язучыларга карата халыкта һәм җитәкчелектә тискәре мөнәсәбәт уята. +Шөкер, китап нәшриятыбыз эшләп тора. Кызганычка каршы, әсәрләребезне тәрҗемә итеп, дөньяга чыгару, үзенең былтыргы еллык юлламасында Президент Рөстәм Нургалиевич әйткән интеграция мәсьәләсе әле безнең алда "күтәрелмәгән чирәм" булып кала бирә. Алдагы дүрт елда бөтен көчне шушы максатка туплау бурычы тора. Ниһаять, сүздән эшкә күчү вакыты җиткәндер. Бу эшнең планын төзеп, Президентка мөрәҗәгать итсәк, ул безгә ярдәм итмичә калмастыр дип уйлыйм. Әдәбиятны дөньяга чыгару — ул республиканы да танытуның бер юлы. +Совет чорында шактый киң алып барылган юнәлеш - халыкара аралашулар. Башка республикалар, төбәкләр белән алмаш әдәбият-сәнгать көннәре үткәрү. Бу да Россия халыклары арасындагы дуслыкны ныгытуга һәм шул төбәкләрдә көн итүче милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтүгә хезмәт итә торган үтемле чараларның берсе. Моның шулай ук Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасыннан сәләтле яшьләрне эзләп табуда, аларга әдәбиятка килүдә ярдәм итүдә әһәмияте зур булачак. Безгә бу юнәлештә дә эшне активлаштырырга кирәк. Башка төбәкләрдә яшәүче каләмдәшләребез дә бүгенгә кадәр игътибардан читтә калып килде. Бу хатаны танырга һәм төзәтергә вакыт җиткәндер. +Менә шушы эшләрне киләчәктә башкару кирәклеген искәрткәннән соң, узган дүрт ел эчендә башкарган эшләребезгә күзәтү ясарга, хисап тотарга күчсәң дә мөмкиндер. +Безнең Уставта Берлекнең төп максаты язучыларга югары сәнгать дәрәҗәсендә булырлык әдәби әсәрләр иҗат итүдә булышлык күрсәтү дип билгеләнә. Бу максатны тормышка ашыру өчен төп бурыч - язучының иҗат белән шөгыльләнүе өчен стимул булдыру, иҗатка кызыксындыру тудыру. Кызганычка каршы, язучы хезмәте өчен түләү, гонорар бик түбән. Шуңа күрә без язучыга хезмәткә стимул тудыруның иң үтемле чарасы - ул иҗади конкурс үткәрү дип таптык. Беренче елда ук без Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән килешеп, авыл тормышын чагылдырган проза әсәрләренә конкурс игълан иттек. Авыл язмышы — милләт язмышы да. Шуңа күрә мондый конкурсны үткәрү бик әһәмиятле иде. Беренче елда конкурс шактый зур теләктәшлек тапты, шактый гына әсәрләр - 8 роман, 26 повесть һәм 34 хикәя язылды. Әлбәттә, конкурста барлык әсәрләр дә җиңүче була алмый. Һәр жанр буенча өчәр генә җиңүче билгеләнде. Конкурс алга таба да дәвам итте. Ләкин язучыларда кызыксыну бераз кимеде. Нәтиҗәдә, икенче елда 4 роман, 12 повесть һәм 11 генә хикәя иҗат ителде. Мин үзем бу да начар түгел дип саныйм. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов белән килешү нигезендә конкурс әле дә дәвам итә. +Безнең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән, гомумән, әйбәт мөнәсәбәттә яшәвебезне ассызыклыйсы килә. Ел саен көзге кыр эшләре вакытында авылларга, игенчеләр, терлекчеләр янына чыгу Марат Готыф улының турыдан-туры фатихасы белән эшләнде. +Язучыларыбыз ел әйләнәсендә районнардан кайтып керми. 2014 — Мәдәният елында да, 2015 — Әдәбият елында да, язучыларыбыз район җитәкчеләренең махсус чакырулары белән, халык, җәмәгатьчелек белән очрашуларда йөрделәр. Бигрәк тә Арча, Балтач, Мамадыш, Азнакай, Актаныш, Мөслим, Баулы, Әлмәт, Саба, Спас, Буа, Кайбыч районнары башлыкларына язучыларга, әдәбиятка хәерхаһлы мөнәсәбәттә булганнары өчен рәхмәт әйтәсе килә. Арча районы башлыгы Илшат Габделфәрт улы Нуриев хәтта үзләрендә туып үскән язучыларны җыйнап, Арча районы язучыларының үз якташлык җәмгыятен төзергә дә батырчылык итте. Без моны хуплыйбыз һәм башка районнарда да язучыларга шундый мөнәсәбәт булуын телибез. +Язучыларыбызның иҗади активлыгын арттыруга китергән икенче бер конкурс - ул төрки телле илләр язучылары арасында үткәрелгән М.Кашгарый исемендәге халыкара хикәяләр конкурсы булды. Монысында да язучыларыбыз актив катнашты. Чаллыда +РАФИС КОРБАНОВ яшәүче каләмдәшебез Айгөл Әхмәтгалиеваның "Капка" хикәясе 13 төрки ил әдипләре арасында икенче урынга чыкты. 2015 елда драматурглар арасында үткәрелгән Халдун Төнәр исемендәге конкурста да татар язучылары иң активлардан булды. Татарстаннан барысы 21 драма әсәре җибәрелгән иде. Җиңү генә башка илләр драматургларына елмайды. +Язучыларыбызның иҗат активлыгын көчәйтү буенча "Казан утлары", "Идел" журналлары да максатчан эшли. "Казан утлары" журналы редакциясендә кыска бәяннар конкурсына 29 әсәр килде. Аларның 17се журналда басылып чыкты. +2014 елда Президентыбыз Рөстәм Нургали улыннан күренекле тарихи шәхесләребез турында романнар иҗат итү өчен махсус заказ алу язучыларны иҗатка тартуда соңгы 30 елда союз тормышында күрелмәгән матур эш булды. Нәтиҗәдә: Айгөл Әхмәтгалиева — беренче татар хатын-кыз артисты Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Рөстәм Галиуллин күренекле дин галиме Таҗетдин Ялчыгол турында романнар яздылар. Ркаил Зәйдулла — Казан ханлыгының соңгы дин башлыгы Кол Шәриф, Галимҗан Гыйльманов — бөек татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич һәм Ләис Зөлкарнәй шагыйрь һәм алтын приискалары хуҗасы Дәрдемәнд турында роман язу белән мәшгуль. Соңгы өч язучының эшләре бераз озаккарак сузылды. Алар моны күренекле шәхесләр турында роман язуның бик авыр эш булуы белән аңлаталар. Роман язучыларга шактый гына күләмдә гонорар түләнде. Алар бу әсәрләрне быел тәмамлап чыгар дигән өметтә калам. Бу эшнең шулай озакка сузылуы алга таба да яңа заказлар алуны тоткарлый. Әлеге романнарны китап итеп бастырып чыгару да, төрле телләргә тәрҗемә иттерү дә бөек шәхесләребезне дөньяга танытуда зур эш булыр иде. +Берлек Уставында Союзның төп максатларының берсе итеп язучыларның социаль хәлен кайгырту мәсьәләсе күрсәтелә. +Берлектә 337 язучы исәптә. Шуларның 220ce - пенсионерлар. Бу бик зур сан. Пенсионер икән, димәк, социаль яклауга, ярдәмгә мохтаҗ. Кайчагында безгә бөтенләй уйламаган, көтмәгән кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Кызганыч, бүгенге көндә әдәби фондыбыз юк дип әйтерлек. Дөресрәге - исәпкә бар, санга юк. +2013 елдан без Президент ярдәме белән пенсионерларга ай саен субсидия биреп барабыз. Беренче ике елда ул берәр мең сум, былтыр азрак булган иде. Быел да былтыргы күләмдә булачак. Халык язучысы, Халык шагыйре исемен йөрткән язучыларга 10ар мең сум субсидия бирелә. Шулар өстенә, без ел саен инвалид язучыларга матди ярдәм күрсәтеп киләбез. Өйләренә барып, хәлләрен белешәбез. Ел саен Өлкәннәр көнендә пенсионерларны җыеп, чәй мәҗлесе үткәрәбез. Сигезенче мартта хатын-кызларыбыз өчен чәй мәҗлесе үткәрү гадәткә керде. Ураза тоткан каләмдәшләребез өчен ифтар ашы үткәрдек. Корбан бәйрәмендә корбан ите өләштек. Төркиянең Казандагы консуллыгы белән берлектә төрек телендә белем бирүче мәктәп укучылары үткәргән ярминкәдән кергән акчага инвалид язучыларыбызга пакетлар алып тараттык. 2013 елда 30 язучыбызга, калган елларда да, аерым гариза белән мөрәҗәгать иткән язучыларга матди ярдәм күрсәтелде. +Язучыларга сәламәтлекләрен ныгыту өчен мөмкинлекләр тудырыла. Без моның өчен хөкүмәтебезгә, Мәдәният министрлыгына рәхмәт әйтәбез. Соңгы дүрт елда 70тән артык язучыбыз — "Васильево" шифаханәсендә, 30лап каләм әһеле "Бәкер" шифаханәсендә дәваланды һәм иҗат белән шөгыльләнде. +Соңгы дүрт елда 29 язучыбыз безнең арадан китте. Соңгы елларда берничә тапкыр татар зиратына барып каберләрне чистарттык, өмәләр үткәрдек. Алдагы елларда традициягә кергән изге эшне, каберләргә таш һәм һәйкәлләр куюны дәвам иттердек. Әхсән Баян, Туфан Миңнуллин, Әхмәт Гадел, Адлер Тимергалин, Госман Садә, Рөстәм Мингалим, Миргазиян Юныс, Дания Гыймранова, Владимир Корчагин, Флүс Латыйфи каберләренә ташлар куйдырдык. +Язучыларыбызга ел саен Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге тарафыннан әдәби премияләр бирелә. Ел саен берәр язучыга 50 мең сум күләмендә - Гаяз Исхакый, 30ар мең сум күләмендә - Һади Такташ, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Абдулла Алиш исемендәге премияләр бирелә, 2015 елдан Туфан Миңнуллин исемендәге премиянең күләме 50 мең сум булды. Болардан тыш "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан инде ун ел буена бирелеп килә торган ҮТКӘННӘРГӘ ХИСАП ТОТКАНДА Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиябез бар. Ел саен 30ар мең сум күләмендә өч төп премия, 10ар мең сумлык өч кызыксындыру премиясе һәм гуманитар югары уку йортларында укучы 10 студентка стипендияләр бирелә. Былтыр премияләрнең күләме 50 мең сумга кадәр күтәрелде. Язучыларыбызга күрсәтелгән мондый ярдәм өчен, шулай ук ел саен чыгарып килә торган китаплары өчен "Татнефть", аның "Рухият" фонды җитәкчелегенә ихлас рәхмәтләребезне белдерәбез. Болардан тыш Шәйхи Маннур исемендәге премия өчен — Мамадыш, Гамил Афзал исемендәге премия өчен Актаныш районнары җитәкчеләренә рәхмәтләребез зур. +Соңгы дүрт елда дүрт язучыбыз - Нәбирә Гыйматдинова, Вахит Имамов, Клара Булатова, Газинур Морат республикабызның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды. Фоат Садриевка, Нәбирә Гыйматдиновага — "Татарстанның халык язучысы", Зиннур Мансуровка, Лена Шагыйрьҗанга — "Татарстанның халык шагыйре" исемнәре бирелде. +Халыкара масштабтагы премияләргә дә тукталып үтәргә кирәк. +2000 елдан бирле Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлеге тарафыннан бирелә торган Г.Державин премиясенең рус телле язучыларыбызның иҗатын стимуллаштыруда әһәмияте зур. 2010 елдан бирле Россия Әдәби фондының да бүләге булып саналган бу премия быелдан үзенең статусын үзгәртә. Ул ике министрлык - Татарстан Республикасы Мәдәният һәм Юстиция министрлыкларының һәм Россия Әдәби фондының премиясенә әверелә. Премиянең матди фонды да ике йөзәр меңгә җитәчәк. +Мин бүген 2015 елда "Литературная газета"ның ел саен бирелә торган, "Золотой Дельвиг" премиясе лауреаты булуга ирешкән Ренат Харисны да котлыйм! +Менә инде өченче ел рәттән безнең яшь шагыйрәләребез Россия-Италия "Белла" үзәгенең "Косание Казани" номинациясендә "Белла" халыкара шигъри премиясенә лаек булып киләләр. 2014 елда бу премияне Луиза Янсуар алган иде, былтыр бәхет Чаллыдан Лилия Гыйбадуллинага (Сираева) елмайды. Ә быел "Белла" премиясенә Йолдыз Миңнуллина лаек булды. +Ике корылтай арасында Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясенә дүрт яшь язучыбызның лаек булуын да билгеләп үтәсе килә. Бу олы бүләк 2013 елда Рүзәл Мөхәммәтшин белән Ленар Шәехка, 2015 елда Рөстәм Галиуллин белән Луиза Янсуарга бирелде. Яшь каләмдәшләребезне котлыйбыз, аларга алга таба да иҗатта зур уңышлар теләп калабыз! +Сүзебез акрынлап яшьләребез иҗатына кереп бара. Яшьләр белән эшләү, яшь алмаш тәрбияләү — Язучылар берлегенең төп һәм максатчан алып бара торган эш юнәлешләренең берсе. Яшьләр - берлекнең өмете һәм киләчәге. Былтыр мин Берлектә яше 35кә җитмәгән 35 язучы бар дип санап йөри идем, быел исә аларның исәбе 20гә генә калган. Бер ел эчендә унбиш яшь язучыбыз 35нең теге ягына чыккан. Ә бит соңгы дүрт елда берлеккә кабул ителгән 43 язучының 16сы - яшьләр. Әйе, сафларыбыз картаюга бара. Шуңа күрә яшьләр белән эшләүгә игътибарны тагы да арттырасы, көчәйтәсе бар! Югыйсә, нәрсәдер эшләргә дә тырышабыз кебек. 2013 елның 7-8 ноябрендә Башкортстан Язучылар берлеге белән бергә яшь язучылар семинары уздырдык. Башкортстаннан — биш башкорт һәм биш татар, Татарстаннан шулай ук биш яшь язучының иҗаты тикшерелде. Берничә яшь язучыбызга китапларын бастырып чыгару өчен юллама бирдек. 2014 елда үткәрелгән Республика иҗат берләшмәләре җитәкчеләре семинары да яшь иҗатчыларны барлау, аларга ярдәм итүдә эзсез узмады. Бу семинарлар нәтиҗәсендә Римма Шәехова, Людмила Аланлы, Лениза Вәлиева, Фидаил Мәҗитов, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева, Фәнил Гыйләҗев кебек яшь язучылар берлегебез сафларын ишәйтте. +Яшьләрне берлеккә алу гына аз, аларның иҗатын пропагандалау, халыкка, дөньяга таныту буенча да максатчан эш алып барыла. Казан шәһәре мэриясе, аның мәдәният үзәге ярдәмендә, "Аксёновфест — 2015" фестивале кысаларында 22 яшь шагыйребезнең әсәрләрен русчага тәрҗемә итеп, "Антология современной татарской поэзии" дигән исем белән Мәскәүдә бастырып чыгаруга ирештек. Менә дүрт ел инде Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән мәктәп укучыларының иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү максатында "Илһам" конкурсы оештырыла. Конкурста +РАФИС КОРБАНОВ ел саен меңгә якын бала катнаша. Быел исә аларның саны өч меңгә якынлашты. Иң яхшы дип табылган әсәрләр аерым китап итеп чыгарыла. Конкурска йомгак ясау Г.Тукайның туган көне алдыннан Камал театрында, "Пирамида" мәдәни күңел ачу үзәгендә үткәрелде. +Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә оештырылган "Иделем акчарлагы" конкурсының да яшь талантларны ачуда әһәмияте зур. Былтыр ул 15нче тапкыр уздырылды. Соңгы елларда Берлеккә кабул ителгән яшьләребезнең күбесе шушы бәйгедә катнашып каләм чарладылар. Былтыр "Иделем акчарлагы" конкурсында Гран-при алган Алмаз Мансуровка күптән түгел Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы таныклыгы тапшырылды. +Яшьләр белән эшләү җәһәтеннән былтыр Габдулла Тукайның туган көне алдыннан үткәрелгән Халыкара төрки яшь язучылар фестиваленең әһәмияте гаять зур. Бу форумда Россия төбәкләреннән, БДБ илләреннән һәм Төркиядән, җәмгысе 14 илдән 22 яшь язучы катнашты. Алар остаханәләрдә, семинарларда үзара фикер алышты, тәҗрибәле язучыларның киңәшләрен ишетте, үзара аралашты һәм дуслык элемтәләре урнаштырды. +Бу урында мин Берлегебезгә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез арасыннан язучыларыбызның бөтенләй диярлек килмәвен әйтеп үтәргә тиешмендер. Соңгы дүрт елда без Берлеккә Башкортстаннан Рифкать Рысаев белән Хисаметдин Исмәгыйлевне, Казакъстанда яшәүче кардәшебез Равил Гозәеровны гына кабул иттек. Алар да инде яшьләре 60ның аргы ягына чыккан абзыйлар. Дөрес, Башкортстанда яшәүче татар егетләренең иҗаты белән уртак семинарыбызда таныштык. Ләкин алар безнең Берлеккә түгел, ә Башкортстан Язучылар берлегенә керүне хуп күрделәр кебек. Эстәрлетамакта Вәрис Акбашев атлы бер егетнең матур гына әсәрләр иҗат итүен беләбез. Без бүген чит төбәкләрдә яшәүче каләмдәшләребез белән тиешенчә эшләп бетермибез дә бугай. Алар белән системалы, планлы рәвештә аралашу юк. Иҗатларына тиешле бәя бирелми, кимчелекләрен күрсәтеп, ярдәм итәсе иде бит. Алдагы елларда бу эшне башларга кирәк, быелгы көздә үк чит төбәкләрдә яшәүче каләмдәшләребезне Казанга җыеп, иҗади остаханә үткәрүне планга кертергә кирәк дип уйлыйм. Монда читтәге яшьләрне берлеккә тарту, китапларын чыгару мәсьәләсен дә карарга кирәк. +Шул ук вакытта Язучылар берлегенең иҗади элемтәләр урнаштыру, чит төбәкләр һәм илләрдәге коллегалары белән хезмәттәшлекне активлаштыруга омтылуын билгеләп үтәргә кирәк. Моның бер юнәлеше фестивальләр булса, икенче юнәлеше - тәрҗемә китаплары чыгару. Былтыр шулай ук дөньяның 22 иленнән 100ләп шагыйрь катнашында үткән ХI Төрки шагыйрьләр фестивале игътибарга лаек. Моның ише зур форумнар Советлар Союзы таркалганнан соң әле беренче тапкыр үткәрелде булса кирәк. Гомумән, соңгы дүрт елда кардәш әдәбиятлар арасында 25-30 ел буе өзелеп торган элемтәләрнең кабат урнаша башлавын билгеләп үтәр идем. Азәрбайҗан, Казакъстан, Башкортстан язучылар берлекләренең 80 еллык юбилейларына чакырылуыбыз, Башкортстан, Чувашстанда яшәүче каләмдәшләребез белән аралашуларның ешаюы, уртак семинарлар, фестивальләр шуның дәлиле. Төркия Язучылар берлеге һәм Евразия Язучылар берлеге арасында элемтәләр матур гына башланып киткән иде. Кызганыч, дәүләтләр арасында килеп чыккан киеренкелек безнең элемтәләргә бераз киртә салды. Ләкин моның уртак килешүләргә, әдәби элемтәләргә зыяны тимәс дип ышанасы килә. "Тюрксой", Төркиянең Казандагы консуллыгы белән эшчәнлек дәвам итәр дип өметләник. +Азәрбайҗаннан тарихчы-язучы Юныс Угыз белән очрашу да төрки әдипләребез арасындагы элемтәләрнең ныгый баруына бер дәлил. Бу очрашуда шулай ук азәрбайҗан шагыйре Әкбәр Гошалы катнашты һәм ул яшь шагыйрьләребезнең шигырьләрен азәрбайҗан теленә тәрҗемә итеп, Бакуда бастырып чыгару турында килешү төзеде. Тукаебызның туган көне алдыннан бу китапны күрү бәхетенә ирештек. Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан аның 130 шигырен төрекчәгә тәрҗемә итеп, китабын Төркиядә бастырып чыгару турында "Ауразия" Язучылар берлеге рәисе, "ВENGU" нәшрияты башлыгы Якуб Өмәруглы һәм "Кардәш каләмнәр" журналының баш мөхәррире, шагыйрь Али Акбаш белән килешү төзелгән иде. Бу китап та Тукайның туган көненә безгә килеп иреште. Шулай ук "Кардәш каләмнәр" журналының апрель саны ҮТКӘННӘРГӘ ХИСАП ТОТКАНДА тулысы белән Тукайга багышланды. Бу санны әзерләүдә төрек дустыбыз Фатих Кутлу зур хезмәт куйды. Аңа рәхмәтләребез зурдан. Фатих, гомумән, татар язучыларының әсәрләрен төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркиядә китап итеп бастырып чыгару буенча зур эш башкара. Аның тәрҗемәсендә 6-7 китап дөнья күрде инде. Хәзер ул Аяз Гыйләҗевнең "Балта кем кулында"сын тәрҗемә итү белән мәшгуль. +Язучыларыбызның казакъ теленә тәрҗемә ителгән хикәяләр китабы моннан 37 ел элек Лирон Хәмидуллин тарафыннан әзерләнеп дөнья күргән булган. Былтыр казакъ дусларыбыз белән килешү нигезендә 36 татар прозаигының хикәяләре Алматыда казакъ телендә "Татар әңгәмәләре" дип аталган китап булып басылып чыкты. Калмык шагыйре Эрдни Эльдышев Тукай шигырьләрен калмык теленә тәрҗемә итеп җибәрде. Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре" Сайлыкма Комбу тәрҗемәсендә Тывада, Валери Тургай тәрҗемәсендә Чабаксарда, балкар шагыйрьләре тәрҗемәсендә Нальчикта басылды. 2013 елда Чувашстанның халык шагыйре Юрий Семендер 123 татар шагыйренең шигырьләрен чуваш теленә тәрҗемә итте, нәтиҗәдә "Тутар поэзиясе кашале" дигән җыентык дөнья күрде. Былтыр шулай ук Юрий Семендер тәрҗемәсендә Җәүдәт Сөләйманның шигырьләре чуваш телендә һәм үз егетләребез тәрҗемәсендә рус телендә аерым китаплар булып басылды. +Без дә төрки кардәшләребез алдында бурычлы булып калмадык. Дүрт ел эчендә кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның "Повестьлар"ы, авар шагыйре Рәсүл Гамзатов, балкар Муталип Беппаев, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов, казакъ әдәбиятына нигез салучыларның берсе Магҗан Җомабаев, казакъ шагыйрьләре Нурлан Оразалин, Галим Җайлыбай, авар шагыйре Могамед Ахметовның (безнеңчә Мөхәммәт Әхмәтов) китаплары, карачай-балкар шагыйрьләренең "Мәңгелек тау илендә" дип аталган күмәк җыентыгы татар телендә дөнья күрде. Татарстан китап нәшрияты Башкортстан китап нәшрияты белән килешү нигезендә 1994 елдан бирле ике халык язучыларының алмаш китапларын чыгара. Бу елларда нәшрият шулай ук үзбәк шагыйре Чулпанның, кыргыз Омар Солтановның китапларын татарчага тәрҗемә иттереп чыгарды. Татарстан хөкүмәтенең махсус карары нигезендә Россия халыклары әдәбиятыннан берничә язучының әсәрләрен татарчага тәрҗемә иттек һәм китапларын чыгардык. Алар арасында Кайсын Кулиев, Валерий Тургай, Егор Загребин, Вячеслав Ар-Серги, Гавриил Державин, Максим Горький һәм якут язучысы Василий Яковлев (Далан) әсәрләре бар. +Лилия Газизова, Наил Ишмөхәммәтов, Ихтияр Гаязов, Алёна Кәримовалар Мәскәүдә, Молдовада, Эстониядә, Франциядә, Бельгиядә үткәрелгән тәрҗемәчеләр форумнарында катнаштылар. Лилия Газизованың "Окно в сад" дигән китабы Румыниядә румын телендә, Польшада поляк телендә басылып чыкты. +Без Мәскәү, андагы төрле берлекләр белән дә элемтәдә торырга тырышабыз. "Антология современной татарской поэзии" җыентыгын тулысынча Мәскәү шагыйрьләре тәрҗемә итте. "Державин" премиясенең бер номинациясен Россия Әдәби фонды тапшыра. 60тан артык язучыбыз - Россия Язучылары берлегенең (Союз Российских писателей) әгъзалары. "Литературная газета"ның баш мөхәррире (президенты) Юрий Поляков ике ел элек Казанда булып, безнең белән очрашты, Россиядәге әдәби процесс хакында үзенең карашын бәян итте, фикерләре белән уртаклашты. Гомумән, Россия язучылар оешмалары җитәкчеләре бездән көнләшеп, безгә кызыгып яши һәм элемтәдә булырга тырыша. Безнең Берлек Язучылар берлекләренең халыкара берләшмәсе (МСПС) әгъзасы булып тора. Мин шул берләшмәнең башкарма комитеты әгъзасы. Кызганычка каршы, Мәскәүдә язучыларның бер иш даирәләре арасында МСПСка карата тискәре мөнәсәбәт яши. Бу Мәскәүдә Переверзин чыгара торган "Литературная Россия" һәм Поляков чыгара торган "Литературная газета" басмаларының бер-берсенә мөнәсәбәтендә бик яхшы күренә. Россиядә язучыларга, язучы хезмәтенә тискәре караш яши. Һәм бу карашның уңай якка үзгәрмәве дә бик мөмкин. Соңгы вакытларда булган кайбер вакыйгалар шуны күрсәтә. Ике ай элек кенә МСПС бинасы тирәсендә җәнҗаллар кубу — шуның бер мисалы. +Без үз ягыбыздан рус язучыларына, үзебездәгеләрне әйтеп тә тормыйм, Россиянең күренекле язучыларына карата ихтирамлы мөнәсәбәттә яшибез. Ел саен Г.Державин, А.Пушкин, В.Хлебников, М.Цветаева, С.Аксёнов, Н.Лобачевский фестивальләрен һәм +РАФИС КОРБАНОВ укуларын үткәреп торабыз. М.Лермонтовның юбилеен билгеләп үттек, В.Высоцкийның туган көнен үткәрүдә катнашабыз, Л.Гумилёвның туган көнен һәйкәленә чәчәкләр салып билгеләп үтәбез. Чистай музей-тыюлыгы үткәргән әдәби форумнар безнең язучылардан башка узмый. Аксаков, Солженицын юбилейларын зурлап үткәрергә җыенып йөрибез. Үзебезнең рус телле язучыларыбыз да игътибардан читтә калмый. Бүген Берлектә 70ләп рус телендә язучы бар. Алар башкалар кебек үк барлык мөмкинлекләрдән файдалана. +Берлегебезнең узган XVII корылтаеннан соң без заманча төзекләндерелгән, җиһазланган бинада эшли башладык. Иң әүвәл аппаратта эшләүче һәр хезмәткәрне компьютерлы итү бурычын куйдык. Безгә бу эштә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтов ярдәм итте. Ул биргән 200 мең сум акчага һәр хезмәткәр өчен персональ компьютер сатып алдык, принтерлар, ксерокслар, ноутбуклар, фотоаппарат һәм башка кирәк-яраклар юнәттек. Интернетта үз сайтыбызны ачтык. Элек секретарь, машинистка һәм бухгалтерия хезмәткәрләре генә компьютерда эшләсә, ярты ел эчендә аппараттагы һәркем компьютер белән эш итә, интернетка керә белә башлады. Үзебезнең матбугат үзәген ачтык. Тик бер проблема бар, шушы көнгә хәтле матбугат үзәгендә күзен йомып та эшли белә торган журналист таба алмыйча интегәбез. 10 кеше алмаштырдык, рәтлесен таба алган юк. Тормыш дүрт ел эчендә шулкадәр нык үзгәрде, әгәр без интернетны тиешенчә файдаланырга өйрәнмәсәк, тагын бер-ике елдан заманнан тәмам артта калачакбыз. "Электрон китап", "Интернет кибет" дип сөйләгәндә, без надан һәм кыргый затлар булып калачакбыз. Бәябез иске бер тиен булачак. +Яңа бинага күчкәч, безгә "Таиф" җәмгыяте зур ярдәм күрсәтте, коридорларга, бүлмәләргә җәелгән келәмнәр - шушы компания җитәкчесе Альберт Кашаф улы Шиһабетдиновның бүләге. +Яңа бинабызда музей оештыра башладык. Моның өчен дә, әлбәттә, акча кирәк иде. Һәм безгә эшне башлап җибәрү өчен "Рухият" рухи яңарыш фонды җитәкчесе Рөстәм Нәбиулла улы Мөхәммәдиев ярдәм кулын сузды. +Яңа бинага күчкәч, безнең эшчәнлегебезнең канәгатьләндерә торган бер ягы шул булды, һәм бу эш безнең халык, җәмәгатьчелек арасында күпмедер дәрәҗәдә абруебызны күтәреп җибәрде, ул да булса - Тукай клубы. Без дүрт ел эчендә клубыбызда йөз егермедән артык кичә үткәрдек. Язучыларыбызның юбилей кичәләре, туган көннәре, китап тәкъдим итүләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар, семинарлар, фестивальләр, һәртөрле форумнар... Мин аларны исемләп санап тормыйм. Алар язучыларның күз алдында, аларның катнашында үтте. Һәр атнаның җомгасында нинди дә булса әдәби-музыкаль кичә үткәрү ул хәзер традиция генә түгел, эш нормасына әверелде. Кичәләр өчен, аз булса да, махсус акча алуга ирештек. Кичәләр халык, әдәбият сөючеләр, җәмәгатьчелек арасында зур популярлык казанды. Безне шунысы канәгатьләндерми: классик әдипләребезнең, милләтебезнең бөек шәхесләренең дә олы юбилейлары бары тик шушы клубта гына үткәрелә башлады. Ә бит андый зур кичәләрне, алдагы еллардагы кебек, Камал, Тинчурин, Җәлил театрлары, Филармония кебек зур залларда, күп аудитория җыеп үткәргәндә начар булмас иде, бу чараларның әхлак тәрбиясе бирүдә әһәмияте зур булуын онытырга ярамый. Бу мәсьәләне мин Президент алдында да күтәреп карадым. Кызганыч. Безнең хәтта Җәлил юбилее да Тукай клубы масштабында гына үтте. Фатих Әмирхан, Каюм Насыйри, Хәсән Туфан, Фатих Кәрим... Саный китсәң, шактыйга җыела. Болар бит татар милләтен бар итүче, татар милләтен, халкын дөньяга танытучы татар әдәбияты корифейлары. Ә бит күп акча да кирәкми. +Ике корылтай арасындагы эшчәнлегебезгә йомгак ясаганда, шулай ук күңелдә канәгатьсезлек тойгысы калдырган берничә җитешсезлек бар. Без "Татарстан — Яңа гасыр" телевидениесе (ТНВ) белән эшчәнлегебезне уртак тел табып оештыра алмадык. Анда бүген кайбер үзгәрешләр бара, язучыларга карата да мөнәсәбәт уңай якка үзгәрер дип өметләник. "Татмедиа" агентлыгы белән дә шул ук хәл. Кызганычка каршы, соңгы елларда әдәби басмалардан кала матбугаттан, радио-телевидениедән язучылар читләштерелде. Алар үзләренә якын җибәрмиләр, язмаларыбызны басмыйлар, язучылар белән махсус әңгәмәләр,"түгәрәк өстәл"ләр оештырмыйлар, фикерләрне ҮТКӘННӘРГӘ ХИСАП ТОТКАНДА ишетергә теләмиләр. Радио-телевидениедә чиле-пешле яза торган, телне аннанмоннан гына белгән, сәясәттән читтә торган журналистлар армиясе барлыкка килде. Бигрәк тә төрледән-төрле радиостанцияләрдә хәл аяныч. Россиядә, дөньяда гаять җитди сөйләшүләргә азык булырлык вакыйгалар бара. Ләкин телевидение бу хәлләргә карата язучының мөнәсәбәтен халыкка, телевизор караучыларга җиткерү турында уйлаудан ерак тора. Шәхсән үзем эшли башлагач ук, шундый тапшырулар кирәклеге хакында телевидение җитәкчелегенә дә, "Татмедиа" җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итеп карасам да, минем сүземә игътибар бирүче табылмады. +Матбугатта басылган язмалар һәм әдәби әсәрләр өчен түләү, гонорар мәсьәләсе дә һаман хәл ителмичә кала бирә. +Вахит Имамов килгәннән соң, "Мәдәни җомга" гәзите дә язучылар берлеге эшчәнлеген яктыртып барудан читләште. +Шулай да чыгышымны мондый төшенке тонда тәмамлыйсым килми. Чөнки үткән дүрт ел эчендә зур залларда юбилей кичәләре үткәрү бәхете дүрт-биш язучыбызга гына елмайса да, без 2013 елда Әлмәт Татар дәүләт драма театры бинасында Әлмәт Язучылар бүлегенең 60 еллык юбилеен, 2015 елда Чаллының "Энергетик" мәдәният сараенда Чаллы Язучылар оешмасының 35 еллыгын һәм 2014 елда "Корстон" комплексында Татарстан Язучылар берлегенең 80 еллыгын, төрле кыйтгалардан килгән кунаклар катнашында, зурлап билгеләп үттек. Бу мөмкинлекләрне тудырган өчен без, әлбәттә, Президентыбызга, хөкүмәтебезгә зур рәхмәтле. +Чыгышымның ахырында минем Татарстан Язучылар берлеге белән кулга кул тотышып, иңгә иң куешып дигәндәй эшләгән оешмаларга, кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Иң элек Татарстан Мәдәният министрлыгына зур рәхмәт, безне гел күз уңында тотып, ярдәм итеп, эшчәнлегебезне алып баруда хәтта җитәкче рольне үз кулларына алган өчен. Икенче зур рәхмәтебез "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятенә, аның Рөстәм Нәбиулла улы Мөхәммәдиев җитәкләгән "Рухият" рухи яңарыш фондына, аның эшләрен алып баручы Флёра Әбелмәгъдан кызы Шәйхетдиновага. ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттаховка рәхмәт. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгына, ТР Премьер-министры урынбасары, министр Марат Готыф улы Әхмәтовка. Бик зур рәхмәтләребез Татарстан китап нәшриятына, аның тәҗрибәле мөхәррирләренә, корректорларына, барлык хезмәткәрләренә. Зур рәхмәтләребез Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Рифкат улы Җамалетдиновка. Шулай ук Галиҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелегенә, Ким Мөгаллим улы Миңнуллинга, Татарстан Фәннәр академиясенә, Татарстан Милли китапханәсенә рәхмәтләребез чиксез. +Бу оешмалар, бу халык белән безнең эшчәнлегебез тыгыз бәйләнгән. Алар безгә кирәк булган кебек, язучылардан башка аларның эшчәнлеген дә күз алдына китерүе кыен. Шуңа күрә, Наҗар Нәҗми җырындагыча, "Бер-беребезгә без кирәкбез икән, юкка түгел, юкка түгелдер". Бездән башка әле дөнья бармый. Димәк, дөнья әле язучы сүзенә мохтаҗ. +Рафис КОРБАНОВ, +Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе +Тукай һәм татар әдәбияты ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: +ГЫЙФФӘТ ТУТАШ ниндидер күләмдә тартым. Шул ук вакытта остазы дип сайлаган Тукай шигырьләре кебек, З.Бурнашеваныкылар да образларга бай, инде төрле форма һәм стильләрдә иҗат ителгән. Әлбәттә, чор шартларына бәйле рәвештә, аларга кайвакыт, әсәрнең сәнгати эшләнгәнлегенә зур зыян салмый гына, үгет-нәсихәтчелек килеп керә. Шагыйрә алга таба, Тукай кебек үк, традицион символиканың мәгънә чикләрен киңәйтүгә, татар сүз сәнгатен оригиналь образ-фикерләр белән баетуга ирешә. +Гыйффәт туташ әсәрләренең Тукайныкылар белән охшашлыгы, беренче чиратта, тематика һәм проблематикада, шул яссылыкларга караган мотивларда чагыла. Оригиналь иҗатчы буларак танылса да, З.Бурнашеваның Тукайны шактый нык кабатлаган шигырьләре дә байтак. "Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый", - дип белдерә Тукай. Аның артыннан ук Гыйффәт туташ: "Ярты төн. Мин йоклый алмыйм. Сызлый җан. Бәгърем көя", - дип дәвам итә, әмма алга таба шигъри йомгакны башка якка чорный. Аның лирик герое, үзен һәм халыкны янәшә куеп: "Халык йоклый. Мин аны бу газаплардан чыгарырга изге юл эзләп ятам", - ди. +Тукай шигъриятен халык авыз иҗаты да орлыкландырганны яхшы беләбез, аның милли көйләргә битараф булмавы шигырьләре һәм публицистикасы аша ачык мәгълүм. Заһидә иҗат иткән лирик миннең күңел кылларын да "Милли көйләр" тибрәндерә ("Милли көйләр", "Милли көй"). Әлеге шигырьләрдә автор шулай ук халык җырларына милләтнең "дәрте, уе, акылы, йөрәк сагышы" салынганлыкны, шуңа күрә күңелгә үтеп кергәнлекләрен әйтә. +Шагыйрәләр мәхәббәт темасында бер төсле, шагыйрьләр икенчерәк ачылырга тиеш кебек, әмма ХХ гасыр башында иҗат иткән Тукай белән Гыйффәт туташ бу темада да шактый якыная. Гыйффәт туташның "лирик мин"е, Тукайныкы кебек, яшерен мәхәббәт утларында яна, тик тыштан гына сиздерергә ояла. +Син күрерсең бу кешене: күп вакыт уйный, көлә, - +Ул, шулай итеп, халәте рухын яшермәкче була. +Белмичә, "уйный", диләр, эчтән ниләр уйлаганын; +Сизмиләр - чыкмый төтен тышка - мәхәббәттә янганын! - ди Тукай "Гашыйк" әсәрендә. +Сөям яшьрен генә, эчтән фәкать, белдермимен бер дә. +Суыклык күрсәтәм тыштан, туры килсәк икәү бергә: +Богаулыйм күкрәгемдә яшьренеп торган сөюемне. +Дия алмыйм, бер күрү өчен җилкенүемне, +Батырлык итми көчсез күзләрем, тиз иеләләр җиргә, +Ахыр тизрәк: "Эшем бар" , - дип китәм, әйтәлмим бер сүз дә, - дип эченнән көя Гыйффәт туташның оялчан һәм кыюсыз лирик герое да. Шагыйрә әсәрләре аша да безнең күз алдыбызга мәкаләләрдә, истәлекләрдә тасвирланган, бигрәк тә Ф.Әмирхан сурәтләгән Тукай образы килеп басадыр кебек. Әгәр З.Бурнашеваның лирик мине Г.Тукайныкына холкы белән соң дәрәҗәдә охшаган икән, димәк, иҗатчыларның рухият-хиссиятендә дә охшашлыклар байтак. +Тукай ачкан мәхәббәт темасында сагыш-моңга да, зарга да, күтәренке пафоска да урын җитәрлек. З.Бурнашеваның сөю шигырьләре арасында шатрак тондагылары күбрәк. Мәсәлән, "Ул"да шагыйрә бөтен дөньясын зур бер күтәренкелек белән сөйгәненә бүләк итә - "юлына ташлый". "Кызу дәртләр" шигырендә без "ялкынлы дәртләр белән" ашкынган каһарманын күрәбез. Әлеге әсәрләр инде башка иҗатчы шагыйрьләр тәэсирендәрәк иҗат ителгән. Ике шагыйрь дә бер нәрсәдә үзара бик якыная: мәхәббәт - Тукай өчен дә, Заһидә өчен дә - сулары мәңге саекмас илһам чишмәсе. Гомумиләштергәндә, аларның бу темага язылган шигырьләренең төп фикере - әнә шундый. +З.Бурнашева идеалдагы геройларны ир-ат арасыннан инде тапкан, ул аңа иҗатта һәм тормышта ярдәм кулы сузучылар, җандаш дуслар, милләтпәрвәрләр, бөтен булганнары белән әсир итәрлек җанашлар - бу хакта ачык белдергән әсәрләре дә +РИФӘ РАХМАН бар ("Күк иркәсе, сөйлә син аңарга" һ.б.). Мәхәббәттәге идеалы аның йолдызларга омтыладыр: +Карыйсың йолдызга син, йолдызым, +Йолдыз күзең тегеп йолдызга. +Мин дә карыйм аңар төннәр буе, +Синең шәүләң булгач йолдызда. +Ике шагыйрь иҗатында да мәхәббәткә лаек әлеге йолдызлар еш кына тормыш каршылыклары аша уза, җиргә төшерелә, булган матурлыгын югалта. З.Бурнашева хатын-кызларның шул замандагы хәле турында ачынып яза, җәмгыятьтә тотарга тиешле урыннарын билгели; аларның гаиләдә кол булуына каршы төшә; барысын да ир-атка тиң итеп күрергә тели. +Гыйффәт туташ, Габдулла Тукайга ияреп, үз хыялындагы заман кызларын яшьләр арасыннан күзли һәм кайвакыт шулай ук алдана. Алай да өметен тәмам өзми, йокыдагы туташ-ханымнарны уяту һәм үзгәртү хыялы белән яши. Аерым әсәрләрендә ул караңгылык дөньясында юл күзләгән татар кызы образын иҗат итә ("Ул"). Г.Тукай, кызларга мәхәббәттән этәрелеп китеп, мәгъшукасын шулай ук идеалда ничек күрергә теләвен сурәтли. +Каләмдәшләр иҗатында милләтпәрвәрлек проблемасына шактый урын бирелгән. Г.Тукай каләм ияләрен һәрдаим халыкка хезмәт итүче сыйфатында күрсәтә: мәсәлән, "Мөхәрриргә" шигырендә, наданнар сүксә дә, милләткә хезмәт ит, фикерен уздыра һәм "наданнар" сүзе астында икейөзле мулла-мөәзиннәрне күздә тота. Инде З.Бурнашева иҗатыннан бер мисал: "Армый эшләрмен, дим, халкым өчен, / Мулла-мөәзин тиргәп сүксә дә." ("Өмидләрем") +З.Бурнашева белән остазы арасында якынлык әдәби зәвыкларында да күзгә ташлана. Гыйффәт туташ Тукай укыган шагыйрьләрне укый, сөя, татарчалаштыра. Болар: Лермонтов, Пушкин, Кольцов. З.Бурнашева тәрҗемәләреннән мисалга Кольцовның "Юл", "Яшь килен зары" шигырьләрен китереп булыр иде. Шулай да алар арасында иң кызыклысы - Заһидә Бурнашева ирекле тәрҗемә икәнлеген билгеләп узган - Пушкинның "Любил я Вас" шигыре: +Сөйдем Сезне. Минем утлы мәхәббәт сүнмәгән, бәлки, +Хәзер дә минем күңелемдәдер яки калыр мәңге. +Сөйдем Сезне өмедсез һәм дә яшьрен сөю белән - +Кайчан курыккан, йә көнләшкән булып, эчтән көю белән. +Сөйдем Сезне, багышлап Сезгә моңлы җырларымны мин, +Тырыштым тик чыгармаска эчемнән утларымны мин. +Сихерле, назлы таң ак нурларын сипкәнче һәр төнне +Йомалмый керфегем, ятсам да, йөредем Сезгә сер бирми. +Сөйдем, бәлки, сөярмен һәм сөйсеннәр үзгәләр Сезне - +Мәхәббәт тәңре алдында бит һәркем чүгәр тезне! +З.Бурнашева, нәкъ Тукай кебек үк, Пушкинның мәхәббәт шигырьләрен үз итә. Күргәнебезчә, шулай ук төгәл тәрҗемә юлыннан китми, ияреп язуны, шигырьне киңәйтүне хуп күрә. Гыйффәт туташның Лермонтовтан файдаланып язган шигырьләре дә, Тукай сайлаган тәрҗемәләр кебек, — мәхәббәтнең өметсезлеккә төшерүе, аның тиңсезлеге, кешенең бары тик якты дөнья белән хушлашканнан соң гына дөньяви мәхәббәттән арына алуы хакында. Әйтик, аның "Ямансу да, күңелсез дә" шигыре Лермонтовның "И скучно, и грустно" әсәреннән этәрелеп китеп иҗат ителгән һәм аның рухын шактый отышлы тудыра; тәрҗемә дип аталмавы да шигырьне икенче телгә төгәл күчереп булмау аркасында гынадыр дип уйлыйм: +Ямансу һәм күңелсез! Юк берәү дә, +Биреп кулны, ачы кайгың сөйләргә. +Теләкләр!.. Ни табыш мәңге теләүдән, +Гомергә зарлы, моң көйләр көйләүдән?! +Үтә яшьлек!.. Сөяргә?!. Әйтче, кемне? ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: ГЫЙФФӘТ ТУТАШ +Әлеге өзек Лермонтовта шушы рәвешчә яңгырый: +И скучно, и грустно, и некому руку подать +В минуту душевной невзгоды... +Желанья!.. Что пользы напрасно и вечно желать?.. +А годы проходят - все лучшие годы... +Ике шагыйрь дә бер үк каләм ияләрен укый, тәрҗемә итә икән, йә аларның зәвыгы бер-берсенекенә туры килә, йә булмаса иҗатын үзенә өлге итеп алганы икенчесенекен тулаем кабул итә, башка әдәбиятларны өйрәнүдә остазына юлкүрсәткеч кебек карый. Шулай да, гомумән алганда, Заһидә Бурнашеваның үз йөзе бар, бер үк русча әсәрләрне кабул итү, аңлауда аерымлыклар да чагымлана. Ике автор башкарган тәрҗемәләрне укыганда, мәсәлән, төрле чикләрдәге ассоциация, күзаллаулар туа. +Рус әдипләре арасыннан мәктәпне Заһидә, үзләштергән белеменә, Тукай иҗатына таянып сайлый һәм кемне кыйбла иткәнен "Минем мәктәбем" шигырендә ап-ачык күрсәтә, һәм Тукайдан нәрсәгә өйрәнүен дә язып уза: +Тукай абый: "Һаман, һаман алга бар, - ди, - +Юлда манигъ күрсәң, тибеп аудар аны, +Яшь шагыйрьгә курку, өркү харам ул", - ди. +Күтәрергә куша биек авыр тауны. +Югарыда куштырнаклар эчендә бирелгән юллар Г.Тукайның "Бер татар шагыйренең сүзләре" әсәреннән үзгәртеп алынган: +Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам, +Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам; +Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә, +Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам. +Шигырьнең соңгы икеюллыгында З.Бурнашева Тукайның иң якын дусты булган Ф.Әмирханның "Яшьләр" пьесасындагы геройларын искә ала: "Чын көрәшкә чыккан яшьләр - Газиз, Йосыф. / Кул сузалар: "Ятма, - диләр, - куркып, посып". +Үз чорының шактый кызыклы каләм иясе Мәрьям Мөхетдиния "Габдулла Тукаев әдәбияты" мәкаләсендә: "Күп шагыйрьләр, тормышның бер генә ягын көйләүләре белән, хәят агымындан аерылган бер зәгыйфь зат тойгысын бирәләр", - дип белдерә һәм хәтта Тукай иҗатларын яхшы белгән Тютчев, Фет кебекләрне генә түгел, остазы һәм тиңдәше күргән Лермонтовны да бер моңда гына иҗат итүчеләр рәтенә кертә, һәм гаять тә кызыклы шушындый нәтиҗә ясый: "Безнең бүген искә төшерә торган милли шагыйребез Тукай тормышның бер генә кылында чиртми". Ә бит Заһидә Бурнашева да хәятның һәр ягын җырлап калырга омтыла. +ХХ гасырда бик күпләр Г.Тукай вафатыннан соң, урынын нәкъ менә Заһидә Бурнашева алыр дип фаразлаган була. Әйтик, Сәхи Рәхмәти "Гыйффәт туташ мәктүбе мөнәсәбәте илә" язмасында: "Киләчәктә Габдулла әфәнде урынын тотачагы өмид ителгән Заһидә туташ", - дип белдерә. Кызганыч ки, остазын югалтуны авыр кичергән, инкыйлабтан соң партия эшенә нык бирелгән, чорның аяусыз изүе аркасында рухи сынган шагыйрә бу өметләрне акламый, үз чоры шигърияте алдына куелган бурычларны үтәгән шикелле, поэзиядән китә. Алга таба аның аз күләмдә язган поэтик әсәрләре дә романтик рухын, тәэсири мөмкинлекләрен, элеккеге хис-кичереш күчешләрен, образлылыгын, Тукай каләменең көченә тиңлеген югалта. Ул инде Тукайны искә алу уңаеннан язылган "Хатирә" мәкаләсе белән генә бер ялтырап ала. +Дәвамы бар +Рифә РАХМАН, +филология фәннәре кандидаты +Татар хикәяләре хәзинәсеннән +Язучы һәм тәрҗемәче, фронтовик Афзал Шамов (1901-1990) - татар әдәбиятында ригиналь хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган әдип. Аның повесть һәм икәяләре татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре улып санала. +Күптән түгел тууына 115 ел тулган язучының әлеге хикәясе журналыбызда 1945 елның нче санында - Бөек Җиңү уңаеннан басылган иде. +Афзал +Шамов +ДУСТЫМ КАБЕРЕ ЯНЫНДА +ХИКӘЯ +Бөек Ватан сугышында +батырларча һәлак булган +дустым Насих Җәгъфәровка +багышлыйм. +А. Ш. +Өч ел. +Бу өч ел эчендә минем яшь йөрәгем нинди генә кайгыларны, нинди генә шатлыкларны һәм нинди генә дулкынлануларны кичермәде, ләкин минем беркайчан да, беркайда да бүгенгедәй дулкынланганым, бүгенгедәй тирән хискә бирелгәнем юк иде. Ул болай булды: +Көрәш юлы безне яңадан Литва җиренә алып керде. Алай гына да түгел, без моннан өч ел элек үзебез сугышып үткән участокка килеп чыктык. Бу участокны башлап рота командиры гвардия өлкән лейтенанты Камалов танып алды. +Безнең подразделение, немецларны куып килеп, бер көн эчендә дүрт авылны, дистәләрчә хуторларны азат иткәннән соң, элмә, өрәңге һәм башка шундый яфраклы агачлар белән капланган шушы биеклеккә туктады. Без шунда ук казынырга керештек. Минем взвод моннан өч ел элек казылган, кар-яңгыр сулары белән ашалып беткән, саеккан һәм үлән баскан окопларны тирәнәйтергә дә өлгермәде, Камалов мине үз янына чакырып алды. +Ул, иске, җимерек окоп өстенә терсәкләрен салып, яшь карама ботаклары арасыннан немецлар оборонасына таба текәлеп карап тора иде. Мин сүзсез генә аның янына барып бастым. Ул берникадәр вакыт шулай, минем килүемә игътибар итмәгәндәй, карануында дәвам итте. +— Күрәсеңме? — диде ул аннары, кулы белән алга таба күрсәтеп. +Мин каранырга тотындым. Немецлар белән ике ара ерак түгел иде. Анда, сирәк кенә аксыл чәчәк белән капланган уйсулыкта, яңа гына актарылган снаряд чокырлары күренә, немец үләксәләре аунап ята. Бер читтә, юл буенда, тәртипсез сибелгән ватык арбалар тирәсендә, немецларның яндырылган бер танкасы әкрен генә пыскып, сүнеп бара. Ә немецлар урнашкан урман артында, еракта-еракта, бүген нигәдер аеруча кызарып, офык итәкләрен кансуландырып, моң гына булып кояш баеп килә. Көне буе ике яктан да дәвам иткән каты атышлар басылган һәм табигать ничектер тынып, талгынланып калган иде. +— Күрәсеңме? — диде Камалов, кабатлап. +— Нәрсәне? +Ул миңа таба гаҗәпләнеп күтәрелеп карады: +— Тирә-юньне. Таныш түгелмени? +Мин бертөрле дә таныш нәрсә күрмәдем. Аннары ул, окобыннан чыгып, мине биеклекнең көнчыгыш ягына алып китте һәм тар гына елга буенда утырып калган дүрт-биш йортка төртеп күрсәтте: +— Ә бу авыл танышмы? +Шунда гына мин тирә-юньне танып алдым. +— Судекяй түгелме соң бу? +— Нәкъ үзе. +Юк, бу авылны, аның тирән, салкын сулы тар гына елгасын минем беркайчан да, бервакытта да онытасым юк. +Без икебез дә берникадәр вакыт шул авылга таба тынып карап тордык. Бу вакыт без икебез дә бер нәрсә турында уйлый идек, һәм икебезнең дә күңелләребездә безне бик озак вакыт борчыган, безгә тынычланырга ирек бирмәгән вөҗдан газабы әкрен генә уяна, үзенең нечкә, үткен тырнакларын безнең йөрәкләребезгә яңадан батыра иде. Шуның белән бергә, безнең күз алдыбызда, моннан өч ел элек булып үткән сугыш картиналары да үзенең бөтен дәһшәте, бөтен куркынычлыгы белән ачылганнан-ачыла бара иде. +... 1941 елның июль ае иде. Безнең дивизия, каты сугышлар белән чигенеп, моннан 10-15 километр чамасында көнчыгыштарак оборонага күчте. Ә без, өч татар егете, өч сугышчы, старшина Шәйхетдинов, ул чагында әле өлкән сержант булган Камалов һәм мин, дивизия командирының турыдан-туры кушуы буенча, дошман тылында разведкада калдык. Без урман арасында, олы юллар буенда өч тәүлек яшеренеп күзәтеп яттык, бу тирәдә яшәүче кешеләр белән очраштык, дошманның көче, аның нинди участокларга туплануы турында бик кыйммәтле мәгълүматлар җыйдык. +Төнлә үзебезнең якка чыккан вакытта, шушы тирән, салкын сулы тар елга буенда, һич тә көтмәгәндә, бер төркем немецлар белән кара-каршы очраштык. Без алардан ничек кенә булса да сугышсыз качып котылырга, эзебезне югалтырга тырышып карадык, ләкин булмады. Алар безне шушы елганың дугаланып килгән бер почмагына кысрыклап керттеләр. +Без, уңайрак урын сайлап, үләннәр арасына постык, фашистлар якынлашалар, — төнге зәңгәрсу караңгылыкта аларның карачкыл шәүләләре аермачык күренә иде. Алар егермедән артык иде. +— Безнең бурыч сугышу түгел,— диде безгә старшина Шәйхетдинов, пышылдап кына. — Җыйган материалларны бик тиз генә кайтарып җиткерергә кирәк. Ә хәзер, күрәсез, безгә коралны ходка җибәрергә туры килә. +Бераздан соң без бер автоматтан, ике винтовкадан залп бирдек. Нәтиҗә начар булмады. Ләкин немецлар, саннары кимүләренә карамастан, килүләрендә булдылар. +Ике арада атыш башланып китте. +Без, артык нәрсәләребезне ташлап калдырып, елганы кичтек. Бәхетсезлеккә каршы, без үзебезнең арт якта да карачкыл шәүләләр күреп алдык. Алар безне ауларга, тотарга телиләр иде. +Шәйхетдинов обстановканы бик тиз үлчәп алды. Ул үзенә хас тынычлык, салкын канлылык белән ашыкмый гына әйтте: +— Безнең беребез монда калырга тиеш. Немецларны тотып торырга. Ә икебезгә — бик тизлек белән мәгълүматларны кайтарып җиткерергә. Задание үтәү — бөтенесеннән дә кыйммәтрәк. Аңлашыламы? +— Кем кала? — дидем мин, калырга хәзер булып. +Шәйхетдинов сүзен дәвам итте: +— Мин калам. Карышмаска. Мин сезгә хәзер үк китәргә приказ бирәм. Мәгълүматларны ничек тә кайтарып җиткерергә. Хушыгыз. +Һәм ул безнең икебезне дә ашыгыч кына кочып үпте. Аннары, якын итеп, җылы итеп, аз гына дулкынланган тавыш белән әйтте: +— Калу турында сорамагыз, дусларым. Мин сезгә караганда картрак һәм тәҗрибәлерәк. Сез яшь әле. Аннары бу эштә минем кулым да ныграк. Ялгыз килеш мин ничек тә кайта алам. +Без киттек. Без, немецларга сиздерми генә, ераклашканнан-ераклаштык. Елга буендагы атышлар, төрле урыннарга күчеп, шактый дәвам итте. Гранаталар шартлады. +Без кайтып җиттек. Мәгълүматларны тапшырдык. Алар, без уйлаганча, бик кыйммәтле мәгълүматлар булып чыктылар. +Ләкин безнең дустыбыз кайтмады. Без аны һәр көнне, һәр сәгатьтә, хәтта һәр минутта өметләнеп көттек. Әмма безнең өмет чаткыларыбыз көннән-көн сүрелде. Ахыры, бер көнне ул тәмам сүнде. +Бер атнадан соң, чолганыштан кайтучы берничә иптәшебез белән бергә, Судекяй авылының бер крестьяны да безнең якка чыкты. Шул крестьян безгә, елга буендагы атышлардан соң, немецларның Судекяй авылында бер яралы совет сугышчысын бик каты газаплап үтерүләрен сөйләде. Аның бу сүзләре безнең күңелдәге соңгы өмет чаткыларын да сүндерде. Сүндерде генә түгел, алар аны үскәннән-үсә барган вөҗдан газабына әверелдерде. +— Ник аның үзен генә калдырдык, — дип газапландым мин. +— Ник үзен генә калдырдык? +Бу газапны мин Камалов күзләрендә дә күрдем. Ул да шундый ук эчке әрнүләр белән яна иде. +Нәкъ шул көннәрдә Шәйхетдинов исеменә бер хат килде. Камалов белән икәү без аны ачып укырга булдык. Хат эченнән открытка зурлыгындагы бер фоторәсем килеп чыкты. Ул рәсемгә дустыбыз Шәйхетдиновның хатыны һәм аның берсеннәнберсе кечкенә булган өч баласы төшкән иде. Балалар аналары янына, күгәрченнәр кебек, тезелешеп утырганнар һәм үзләренең күзләрен безгә таба текәгәннәр. Аларның гөнаһсыз күзләрендә, йөзләрендә шатлыктан башка бернәрсә дә юк иде. Алар ул көнне үзләренең яңа киемнәрен кигәнгә һәм рәсемгә төшү бәхетенә ирешкәнгә шатланган булсалар кирәк. Ә гади генә киенгән, чәчләрен урталай ачып, иңбашына ак шәл салган урта яшьләрендәге хатынның күзләрендә исә рәсем аша да сагыну, аны юксыну моңнары аңкып тора иде. +Бу рәсемгә без берсүзсез калып карап тордык. Ул минутта безнең ничектер берберебезгә эндәшергә, рәсем турында нәрсә булса да әйтергә көчебез юк иде. Шат, гөнаһсыз балалар алдында, бөтен тормыш авырлыгын үз җилкәсенә алып калган ана каршында без икебез дә үзебезне гаепле һәм җаваплы сизә идек. +Аннары без хатны укыдык. Хат озын түгел иде. Ләкин ул баштан алып ахырына кадәр өзелеп сагыну белән, чиксез мәхәббәт белән, кеше күңелендә булуы мөмкин булган җылы хисләр белән тулган иде. Без сагынуларның чиксезлегенә, мәхәббәтнең көчлелегенә, җылы хисләрнең тирәнлегенә хәйран калдык. +"Бәгърем, сөеклем! — дигән иде ул хатынын бер урынында. — Күзалмам, үзеңне саклый күр, сабыйларың өчен, аннары сине өзелеп сагынучы, сөюче, кабергәчә сиңа турылыклы булырга сүз биргән иптәшең өчен саклый күр. Без сине көтәбез. Җиңеп кайтуыңны көтәбез. Балалар һәр көнне иртә белән йокыларыннан: "Әти!" — дип уяналар, кичләрен синең турыда сөйләшә-сөйләшә йокыга китәләр. Бик сагыналар алар сине, юксыналар. Кайчакларында төннәрдә алгы бакчадагы миләш ботаклары җил белән тәрәзәгә килеп бәреләләр. Мин урынымнан сикереп торам, өметләнеп, тәрәзәгә сарылам. Аннары яланаяк килеш кенә капка төбенә йөгереп чыгам. Син кайткансың шикелле тоела. Мин сине менә шулай зарыгып көтәм, бәгърем..." +Камалов хатны укып бетерде һәм аны рәсеме белән бергә яңадан конверт эченә тыгып куйды. Бу минутта аның бармаклары сизелер-сизелмәс кенә калтырый иде, аннары ул, тамак төбенә утырган төеренең чишелеп китүеннән куркып, үз-үзе белән дә көрәшә иде. +Шәйхетдинов хатынының шундый сагыну белән тулган берничә хатын алдык. Хәтта аңа иптәшенең хәбәрсез югалуын әйтеп, аның тирән кайгысын уртаклашып җавап язганнан соң да, ике хаты килде. Ул иренең югалуына ышанмый, кайчан да булса бер аның безнең янга, үз подразделениесенә, аннары үзенең семьясы, балалары янына кайтачагына өметләнә иде. +Ул хатлар безнең әрнүләребезне яңартканнан-яңартып тордылар. +Ахырда хатлар тукталды. Айлар, еллар узды. Без каты оборона сугышлары белән Москва янына кадәр чигендек. Аннары, һөҗүмгә күчеп, яңадан Калинин өлкәсен, Белоруссияне үттек һәм Литва җиренә килеп кердек. Бу өч ел эчендә без үз башыбыздан бик күп кайгыларны, бик күп хәсрәтләрне кичердек, үлем белән бик күп мәртәбәләр күзгә-күз очраштык һәм сугыш кырында үзебезнең каныбызны койдык. +Башыбыздан кичерелгән дәһшәтле көннәр, авыр еллар дустыбыз турындагы әрнүләрне, борчылуларны да үзләре белән бергә алып киттеләр. Безнең күңелләребездә аңа карата бары тик чиксез хөрмәт һәм олылау гына калды... +Менә бүген, сугышлар белән яңадан Литвага, Судекяй авылы янына килеп чыккач, безнең күңелләребездәге борчулы уйлар әкрен генә яңадан кузгала һәм үскәннән-үсә башлады. Бу минутта без икебез дә узган көннәр ихтыярында, аның безнең яшь йөрәкләребездә калдырган әрнүле көчләре тәэсирендә идек. +— Менә без кая килеп чыктык, — диде Камалов, уйчанланып. — Кем уйлаган бит. Өч ел. Бик авыр еллар. Бу өч елның миңа һәр сәгате, һәр көне елдай озын булып тоелды. Ә бүген артка, узган көннәргә әйләнеп карагач, әйтерсең, ул кичә генә булып үткән. Әй, гомер, гомер!.. +Мин аңа бертөрле дә җавап бирмәдем. Узган гомер миңа да, үзенең авырлыгына, газаплылыгына карамастан, шулай тиз үткән шикелле тоела иде. +Камалов безнең күз алдыбызда яткан тар елгага һәм елга аръягындагы авыл хәрабәләренә караган килеш сүзен дәвам итте: +— Судекяйга бүген ничек тә барып чыгарга кирәк. Бәлки, анда кем дә булса калгандыр. Белүчеләр булуы ихтимал. +Камалов берникадәр вакыттан соң авылга таба китте. Мин окобымда калдым. Ә ул көчәйгәннән-көчәя барган кичке эңгер-меңгер эченә кереп югалды. +Ул анда ике-өч сәгать чамасы булды. Бу сәгатьләр миңа ничектер бик озак, бик озак булып тоелдылар. Мин, вакытны үткәрү өчен, берничә мәртәбә постларны тикшереп чыктым һәм окоплар буйлап йөреп үттем. Аннары, яңадан үз урыныма кайтып, аны көтәргә тотындым. +Ниһаять, Камалов кайтты. +— Йә, ничек, таптыңмы? — дидем мин, аны күреп алу белән үк. +— Таптым. +Мин аның гаять дәрәҗәдә дулкынланган икәнен хәрәкәтеннән һәм ашыгыч кына әйтеп ташлаган шушы бер сүзеннән үк сизеп алдым. +— Теге крестьян сөйләгәннәр дөрес булганмы? +— Дөрес булган. Барысы да дөрес булган. +Мин аннан яхшылабрак, җентекләбрәк сорашырга теләгән идем, ләкин ул, соңыннан сөйләргә булып, батальон командиры янына китте. +Бераздан без җиде егет — бу подразделениеда Шәйхетдинов белән бер вакытта хезмәт итә башлаган, аны яхшы белгән җиде сугышчы — окопларыбыздан бер сүзсез генә чыгып, үсеп торган игеннәр арасындагы сукмак буйлап кыр казларыдай тезелешеп, Судекяй авылына таба киттек. +Алгы кырыйда сирәк кенә атышлар дәвам итә. Тирә-юньне яктыртып, һавага өзлексез рәвештә ракеталар күтәрелә, җир өсте буйлап, дугаланып, эз калдыргыч пулялар оча. Аларның кайберләре, йолдызларга үрмәләргә теләгәндәй, күгелҗем күккә таба күтәреләләр һәм барып җитә алмыйча кинәт сүнәләр. Кай минутларда безнең баш очларыбыздан снарядлар сызгырып үтә, һәм алар, җир өстенә төшеп, ут чәчеп гөрселдәп ярылалар. +Төн — җилсез. Агачлар, үләннәр, барлык үсемлек дөньясы, кинәт туган бу атышуларга һәм шау-шуга гаҗәпләнгәндәй, тынып калган. Аяк астына чык төшкән. Аның дымлы, аз гына салкынчалыгы безнең итекләребез, ботинкаларыбыз аркылы үтеп керә. Ябышкак, чәнечкеле үләннәр, безнең белән бергә барырга теләп, шинель итәкләребезгә ябышалар, аннары, ычкынып, яңадан җиргә ятып калалар. Тирәюньдә атышлар баруга, шау-шуга карамастан, ниндидер вак кошлар өзеп-өзеп сызгырып, сайрап алалар. Кайдадыр, сазлыкта булса кирәк, ялгыз тартар моң гына, хәсрәтле генә итеп, сузып-сузып кычкыра. +Күк йөзендә йолдызлар җемелди. Еракта,карачкылланып торган, әллә урман, әллә тау өстеннән моң гына булып тулган ай карый. +Һавадан ачы төтен исе, дары исе һәм саз исе аңкый. +Елганы үттек. Тугайлыкка барып чыктык. Таныш бу җирләр, таныш миңа! Алар минем күңелемә мәңге-мәңге онытылмаслык булып сеңеп калганнар. +Менә авыл. Яндырылган йортлар урынында шомлы булып, карачкылланып, мичләр, морҗалар тырпаеп торалар. Без теткәләнеп, тапталып беткән бер бакча аша үтеп, авыл уртасына, анда-санда утырып калган ялгыз йортлар янына барып чыгабыз. +Урамда, җимерек каралтылар, үсеп торган агачлар арасына йөкләр туктаган. Часовойлар, төннәрен йокысыз үткәрергә тиеш булган сугышчылар очрый. Алар безне эндәшеп каршылыйлар һәм күз карашлары белән озатып калалар. Без арбалар, алларындагы азыкларын пошкыра-пошкыра ашаучы атлар арасыннан үтәбез. Подвал шикелле казылып эшләнгән бер таш бина янына барып туктыйбыз. +Камалов, безне калдырып, подвалга төшеп китте һәм ул аннан берничә минуттан ниндидер бер карт белән килеп чыкты. Башына эшләпә, өстенә кыска пиджак кигән, яланаяклы, урта буйлы бу карт безне, үзе белән ияртеп, авыл читенә алып китте. +Берничә минуттан инде без авыл читендәге бушлыкта, ялгыз үсеп торган бер каен төбендә басып тора идек. Җирдә кечкенә генә калкулык. Аның өстен чирәм баскан. Чирәм өстендә кем тарафыннандыр куелган, ләкин инде шиңеп беткән чәчәк бәйләме ята. +— Иптәшләр, — диде Камалов, аз гына калтыранган, дулкынланган тавыш белән, — менә ул монда күмелгән. Монда йоклый... +Без, сүзсез-нисез генә, каскаларыбызны салдык һәм башларыбызны идек. Камалов сүзен дәвам итте: +— Без бүген, өч елдан соң, каты көрәшләрдән соң, яңадан монда килеп чыктык һәм үзебезнең сугышчан дустыбызның каберен эзләп таптык. Аның тормышының соңгы сәгатьләрен һәм аның ничек һәлак булуын беләсебез килә безнең. Бабай, — диде ул, картка карап, — аның ничек үлүе турында сөйләп бир син безгә. +Бабай, үзенең эшләпәсен салып, аны ике кулы белән учлап тотып, нәкъ минем янда басып тора иде. Аның тулган ай яктысында көмештәй җемелдәп күренгән чал чәчендә, юка һәм тар сакалында, аз гына чыгып торган бөкересендә ниндидер, тел белән әйтеп аңлатып бетереп булмый торган ягымлылык һәм картларча күркәмлек бар иде. Мин аңа карап, бу минутта нигәдер үземнең әтиемне һәм Шәйхетдиновның атасын хәтерләдем. Шәйхетдиновның атасын минем бервакытта да күргәнем юк. Шулай да ул миңа бу минутта шушы чал чәчле картка охшыйдыр шикелле тоелды. +Карт сөйләргә кереште. Ул русчаны начар белә иде. Ләкин без ул әйтәчәк фикерләрне аның сүзләреннән генә түгел, аның интонациясе, аның торышыннан һәм аның барлык хәрәкәтләреннән дә аңлап алдык. +Елга буендагы төнге атышлардан соң, немецлар яраланган старшина Шәйхетдиновны шушы авылга алып кайтканнар һәм аннан сорау алырга керешкәннәр. Ләкин Шәйхетдинов аларга бертөрле дә җавап бирмәгән. Шуннан соң аны ике немец кулларындагы резина таяклары белән аңыннан яздырганчы кыйнаганнар. Егет егылган, озак аунап яткан. Аңына килгәч, немец офицеры аннан тагын сораган: +— Иптәшләрең кайда синең? Кая киттеләр алар? Нинди мәгълүматлар алып киттеләр?.. +Егет җавап бирмәгән. +— Юк, — дигән ул аларга нәфрәт белән, — мин сезгә, фашист этләргә бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!.. Мин — совет сугышчысы! Мин иптәшләремне, Ватанымны сатмыйм!.. +Шуннан соң аның кулларын, аякларын каерганнар, колагын кискәннәр, бер күзен чыгарганнар, кыздырылган тимер белән аркасына биш почмаклы йолдыз ясаганнар. Шулай да фашистлар аннан берничек тә җавап ала алмаганнар. Безнең дустыбыз, совет сугышчысы старшина Шәйхетдинов искиткеч әрнеп, газапланып һәлак булган, ләкин ул үзенең Ватанына, антына тугрылыгын бер генә минутка да, бер генә секундка да онытмаган, совет солдатының намусын, аның горурлыгын соңгы сулышына кадәр саклаган. +Гитлерчылар аның гәүдәсен кырга чыгарып ташлаганнар. Күмәргә рөхсәт итмәгәннәр. Төннәрнең берендә батыр егетнең мәете югалган. Аны кемнәрдер менә шушы ялгыз каен төбенә яшеренеп, хөрмәтләп һәм олылап күмгәннәр. +— Корыч йөрәкле егет, — дип атаганнар аны литвалылар. +Шулай ук кемнәрдер бәйрәмнәрдә безнең корыч йөрәкле дустыбыз каберенә, немецларга күрсәтми генә, чәчәкләр дә сала башлаганнар. Немецлар һәм аларга сатылган түбән җаннар, ачулары килеп, сүгенеп, кабер өстендәге чәчәкләрне алып ташлаганнар, чәчәк бәйләмнәрен салучы билгесез кешеләрне кулга алулар, җәзалаулар, хәтта атып үтерүләр белән куркытканнар. Ләкин куркытуларның файдасы булмаган. Немецларга үч итеп, икенче төнне үк кабер өстендә яңа чәчәкләр пәйда булган. Менә хәзер дә аның кабере өстендә, тулган ай нурлары астында, картның сүзләренә шаһит булып, бер бәйләм чәчәк ята. +Чал чәчле карт безгә менә шуларны сөйләде. Без җиде егет, җиде сугышчы, аның салмак, ләкин аз гына гыжлап чыккан картларча тавышын сулуларыбызны да алмыйча тыңлап тордык. Мин дустымны, аның кеше җаны күтәрә алмаслык газапларны, әрнүләрне күтәрүен, үзен әкияттәге баһадирларча горур һәм батыр тотуын, дошман алдында тез чүкмәвен һәм күз яше күрсәтмәвен бөтен нечкәлекләре белән күз алдыма китердем. +— Без барыбер җиңәчәкбез!.. Хакыйкать безнең белән! +Аның соңгы минутларда әйтелгән шушы сүзләрен мин бик ачык, бик ачык ишеткәндәй булдым. Әйтерсең, ул безнең алдыбызда басып тора һәм безне шулай сүзләр белән көрәшкә, алга, дошман өстенә барырга чакыра иде. +Картның сүзләрен тыңлаганда, кай секундларда минем тәннәрем чымырдады, кай секундларда бөтен тәнем йә салкын, йә кайнар тиргә батты. Ә үзем, тамак төбенә өерелеп килгән төерчекнең ычкынып китүеннән, кинәт кычкырып җылап җибәрүемнән куркып, кулымдагы каскамны бөтен көчем белән чытырдатып кыстым. Ирексездән килгән күз яшьләремне, иптәшләремә күрсәтмәскә теләп, йоттым. +Без һичбер командасыз, берәү дә әйтмичә, корыч йөрәкле дустыбызның кабере алдына тезләндек. +— Дустым! — диде Камалов, бик нык дулкынланып. — Без синең каберең янына үзебезнең соңгы сәламебезне җиткерергә, сиңа булган чиксез хөрмәтебезне, олылавыбызны белдерергә килдек. Без сине өч ел буенча күңелебезнең түрендә сакладык. Моннан соң инде синең батырлыгың безне көрәшкә, дошман өстенә алып барыр, ул безнең рәхимсезлек һәм үч алу байрагыбыз булыр. Синең исемеңне, синең батырлыгыңны без гомеребезнең иң соңгы минутына кадәр онытмабыз. Без, синең дусларың, коралдаш иптәшләрең, кабер туфрагыңны үбеп, ант итеп әйтәбез: без синең өчен, синең һәр тамчы каның өчен, һәр бөртек чәчең өчен дошманнан үч алачакбыз. Үч, үч, үч!.. +Камалов шул сүзләрне әйтә-әйтә, кабер туфрагын өч мәртәбә үпте. Без дә, шул ук сүзләрне кабатлап, аның изге туфрагына үзебезнең җилдә, кояшта ярылган иреннәребезне тидердек. +Аннары без, көрәкләребезне алып, беребезгә бер сүз эндәшмичә, Һәркайсыбыз бердәй уйга батып, кабер туфрагын тигезләп күтәрдек. Һәм чәчәкләр җыеп килеп, аны чәчәкләр белән күмдек. +Ул арада карт өенә кайтып китте һәм аннан ак киндергә төргәләгән бер әйбер алып килде. Кабер янында туктап, ул аны ашыкмый гына чиште. Аның эчендә груша агачыннан ышкып, сырлап ясалган, бик матур биш почмаклы бер йолдыз ята иде. +— Бу йолдызны мин куркынычлы көннәрдә ясадым, — диде карт, безгә таба карап. — Мәгез, алыгыз. Корыч йөрәкле егеткә минем бүләгем булсын! Мин сезнең киләчәгегезне белдем. Кояш Москва ягыннан чыга, дидем мин. Хакыйкать алар ягында... +Берничә минуттан без, дустыбызның кабере белән саубуллашып, үзебезнең окопларыбызга таба киттек. Бу вакытта инде күк йөзе алсуланган, табигать уянган, көнчыгыштан, Москва ягыннан, әкрен генә, мәһабәт кенә булып, алтын нурларын сирпеп, кояш чыгып килә иде. ЯРАТЫП КИТҮ +ГӨЛЗАДӘ БӘЙРӘМОВА +Мәктәптә укыганда ук аңа "Отелло"ны карау +мөмкинлеге туа, укытучылыкка барса да, ул +вакытта алган тәэсирләр, сәхнәнең сихри +көче кызның күңелен һаман да алгысытып, +җилкетеп тора. Тагын язмыш дими ни дисең - +1956 елны Мәскәүгә Щепкин исемендәге театр +училищесына студентлар җыюлары турында +игълан күрә, өстәвенә педучилищедагы мө +галлиме Вәли Хаҗиев та: "Җырлый беләсең, +бии беләсең, сөйләмең матур", - дип кызга +канатлар өсти. +Һәр буын иҗат кешеләре - әдәбияттамы +ул, сәнгатьтәме - үзләре белән ниндидер яңа +лык алып киләләр. Шулай булмыйча мөмкин +дә түгел! Моны чор, буыннар алмашы үзе үк +таләп итә. Заман башка, тамашачы башка. +Аңа үзгәреш, үзгәлек кирәк. Мәскәү хәтле +Мәскүдә укып кайткан яшьләрдән күпне +таләп итәргә Г.Камал исемендәге академия +театрының да, тамашачының да хакы бар. +Театрны театр иткән әйбер - бердән, актёрлар +булса, икенчедән, репертуар. Ә безнең халык +хисле, самими. Сәхнәдә аңа саф мәхәббәт, +тугрылык, гаделлек сурәтләнсен. Ф.Хәмито +ваның Мәйсәрәсе дә, Сәрвәре дә, Хәмдиясе +дә - әнә шундыйлардан. Актриса героинясы +белән шулкадәр гармониядә яши ки, хәтта +ул "Сүнгән йолдызлар"ның ничек башланып +К.Тинчурин. "Сүнгән йолдызлар". +Исмәгыйль — Н.Әюпов, китәсен, ничек итеп Сәрвәрнең көлә-көлә +Сәрвәр — Ф.Хәмитова. сәхнәгә йөгереп чыгасын режиссёр Марсель +Сәлимҗановка үзе тәкъдим итә. +Төп рольләрне уйнау - һәр артистның хыялы. Күмәк рольләрдә генә йөрер өчен беркем дә артист булырга ул кадәр омтылмыйдыр, һәркемнең кешеләр хәтерендә калырлык образ тудырасы килә, шулай булмаса, синең артистлыгыңны вакыт җилләре бик тиз юкка чыгарачак. Күп хатын-кыз актрисалар хыялланган Мәйсәрә роле, бер караганда, җиңел генә - җырлы-биюле роль кебек кенә тоелса да, һәркем аны үзенчә тудыра. Флёра Хәмитованың Мәйсәрәсе, ятим бала булуына карамастан, шат күңелле, кешеләргә ышанучан, тормышны яратучы, дуслары белән яхшы мөгамәләдәге тыйнак-сөйкемле татар хатын-кызларының үрнәк образы. Моңлы тавышы җырлы-музыкаль драмаларда уйнаганда режиссёр өчен чын мәгънәсендә табыш була. Кайбер артистлар тудырган образлар үзе сәхнәдән киткәнче үк тә онытыла. Аның Мәйсәрәсе, Сәрвәре әле һаман да күпләрнең хәтерендә. +Китү дигәннән... 24 ел буе сәхнәдә йолдыз булып балкыган бер чорында ул театрдан китәргә карар кыла. Кемдер моны яшь, чибәр героиняларны гына уйнаган актрисаның өлкәннәр роленә алынасы килмәүдән дип уйласа, кемдер исә (репертуарның да яңа әсәрләргә кытлык чоры булып ала) аның амплуасына туры килерлек рольләр булмаганлыктан дип тә гөманлый. Ни сәбәпле икәнен бер Ходай Тәгалә һәм дә үзе генә беләдер. Артистның сәхнәдәге язмышы режиссёр кулында, дисәләр дә, ул аны үзенчә дә хәл итә ала. Киткәненә бәлки әле сөенеп кул чабучылар да булгандыр. (Алкышларның андый төре дә була!) Театр дөньясы - аллы-гөлле утлар балкышы, көчле алкышлары белән генә түгел шул ул! Әнә бит, атаклы сатира остасы Гамил Афзал "Театрда" дип исемләнгән шигырендә нәрсә ди: "Халык китә, утлар сүнә, тынып кала бу кичәләр. Ак Фәрештә, Кара Елан бергә утырып чәй эчәләр". Әйе, сәхнә артында да тулы бер тормыш. Сәхнәнең ал ягында автор тудырган язмышны сурәтләсәң, янәшәдә үк табуюгалтуларга, әрнү-газапларга уралган үз тормышың. Сәхнә әйләнә-әйләнә дә ирең булган кеше - Дилүс Ильясовны - Х.Вахитның "Кайда соң син?" әсәрендә Шәүкәт, +туган көнгә сөенеп яшәвенә +сокланмый мөмкин түгел. +Студентлар белән эшләгәндә, +татар шигърияте - аның өчен +төп җирлек. Шигърият аша ул +аларга телебезнең байлыгын, +матурлыгын ачарга ярдәм +итә, яратырга өйрәтә. Туган +телне начаррак белүче шәһәр +балалары да яннарында Флёра +Харис кызы кебек остаз бул +ганда югалып калмый. Һәр +даим яшьләр арасында булу, +аңа чынлап та вакыт агышын +сиздерми, чыгарылыш арты +чыгарылыш, бәйге арты бәй +геләргә студентларын әзер +ләргә көч-куәт биреп тора. +Татар әдәбиятының күренекле +шагыйрьләре Н.Дәүли иҗа +ты буенча "Бәхетлеме кеше +дөньяда?", И.Юзеевның "Ша +Ф.Хәмитова үзенең студентлары белән. гыйрьләр нигә картаймый?", +Казан дәүләт мәдәният институты, 2016 ел. +Р.Фәйзуллинның "Сәйдәш", +"Гадиләргә гимн" һәм башка олуг шагыйрьләрнең әсәрләре буенча куелган әдәби-музыкаль композицияләр, бүгенге көндә әзерләнүче "Тукайча татар кодексы", Г.Исхакый әсәре буенча "Тормышмы бу?" дип аталган әдәби композицияләрне әзерләү студентлар белән араны тагын да якынайта, аларда иҗади фикер йөртү сәләтен арттыра. Студентлары арасыннан Зөһрә Шәрәфетдинова остазы турында менә нәрсәләр ди: +"Флёра апа Хәмитова безне Казан музыка көллиятендә актёрлык осталыгы серләренә төшендерә. Ул ягымлылыгы, самимилеге, таләпчәнлеге белән башка педагоглардан аерылып тора. Ишекне ачып керүгә, безне елмаеп каршы ала. Репетицияләр вакытында гел әйтә килә: "Сәхнәдә артист халыкны үзенең күз карашы белән җәлеп итәргә тиеш, күзләр бик күп нәрсәләрне сүзсез генә аңлатып бирә", — ди. Ул безгә һәрдаим акыллы киңәшләр бирә, дөрес аралашырга, төз, матур йөрергә өйрәтә. Нинди генә ярдәм сорасаң да, кире борып җибәрми... Аның белән әни белән сөйләшкән кебек сәгатьләр буе гәпләшеп утырырга була... Репетиция барганда тавышланып утыручылар булса, бер тапкыр күзгә карап ала да, җиңелчә генә ачуланып, рәхмәт дип әйтеп куя торган гадәте дә бар әле... Флёра апага кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, аннан ихлас рәхмәтләр ишетәсең. Кәефе булмаса да, авырса да, башын беркайчан да аска иеп йөрми. Флёра Хәмитова чын мәгънәсендә абруйлы, тәҗрибәле, зыялы шәхес". +Чынлап та, сәхнә теле буенча анда укыганнар сәхнәдә башкалар арасында аерылып торалар. Сөйләмнәре ачык-аңлаешлы, басым, сулыш алулары, татар орфоэпия кагыйдәләре урынлы, дикцияләре төгәл. Сөйләмендә ул үзе дә сүзгә шулкадәр сак карый - сүзләрнең әңгәмәдәше күңеленә ята торганын, матурын кулланып сөйләшкәне сизелеп тора. Кайчандыр "Татарстан" радиосында ул алып барган "Тел күрке - сүз" тапшыруларын да искә төшерсәк, Татарстанның атказанган артисткасы Флёра Хәмитованың ана телебезне никадәр яратуын, зурлавын күрә алабыз. Бүгенге көндә дә теләге - сәнгатькә чын күңелдән бирелгән, милләт балалары дип аталырлык шәхесләр тәрбияләп калдыру. Бирсен Ходай! +Гөлзадә БӘЙРӘМОВА, +Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миллият +ИЗГЕ СӨТКӘ НИ ҖИТӘР? +ИНДУС ТАҺИРОВ дә тәрҗемәсе юк. Ул үз эченә халыкның эчке кичерешләре белән бергә бай тарихын да сеңдергән. Анда — тарихыбызның яңгырашы, дөньяны таң калдырырдай аһәңе. Анда — табигатьнең үз моңы, курайга сеңеп калган дала тынлыгы һәм яңгырашы. Ул үз эченә татарның бөеклек чорын да, кан-яшь коеп яшәгән коллык дәверен дә туплаган. Кыскасы, аның искиткеч гүзәллеген табигать һәм тарих бергәләп барлыкка китергәннәр. +Әйе, изге сөткә ни җитә? Һични дә җитми шул! +Кытайлар, японнар, гомумән, Ерак Көнчыгыш халыклары аны әнә шул могҗизавилыгы сәбәпле кабул иткәннәрдер, күрәсең. +Бервакыт безнең тарих факультетында стажировка үтүче кытай профессоры ЧяньБин: "Ә бит бездә сезнең музыкагыз. Без аны сездән алып, бөтен Ерак Көнчыгышка тараттык, япон утрауларына кадәр җиткердек", — дигән иде. +Бу чыннан да шулай. Профессор Марсель Бакировның хезмәтләрендә Кытай императорларының төркиләр янына, аларның көйләрен язып алу өчен композиторлар җибәрү фактлары күрсәтелгән. +Ни гаҗәп, ләкин хакыйкать шундый ки: шушы төрки моңны бөтен тулылыгы белән тик татарлар гына саклап калган. Аны Алтай якларыннан Казан тирәсенә килеп урнашкан кабиләләр алып килгәннәр дип фаразлана. Шулайдыр. Дәрдемәнд моны нәкъ шулай тоемлаган, шуның өчен аңа дан җырлаган. +Шушы ук тоемлау Тукайга да хас булган. Бала чагында урман буенда ат көткән вакытларында Сәйфетдин вә Гайнетдиннәрнең учак кырыенда "җырлаган җырлары һәм дә моңлы күңелләреннән чыккан хиссият утлары минем йөрәгемә тәэсир итәләр иде", бу "җырлаулар" минем күңелемнең иң нечкә кылларына тукыналар", — дип язган ул, тарихыбызны тоемлап. Менә шуның өчен дә ул халык иҗатына, аның җыр-моңына гашыйк булган. Аны тыңлаганда "аркадан каннар йөгерә" дип язган ул. Һәм укучыларын аның "алтынын коймаска" өндәгән. "Халык моңнары" рисаләсендә шагыйрь милли моңнарыбызны халыкның тарихи хәтере рәвешендә күзаллый. Әйтерсең лә аның җанына һәм тәненә тарих үзе сеңгән! +Моңыбызның тарихыбызны эченә сеңдерү сыйфаты шагыйрьнең "Милли моңнар"ында бигрәк тә ачык тасвирлана. Берәү (бу берәү дигәне "Болгар" номерларындагы күршесе шагыйрь Сәгыйть Рәмиев) җырлый, ә шагыйрьнең күзалдына чал тарих килеп баса. Әйтерсең лә аның үз күңеленнән дә "сызылып-сызылып" милли хисләр сугарылган әнә шул җыр чыга. Гүя ул җырчыга кушылып үзе дә җырлый, халкыбыз тарихын күз яшьләре белән диярлек барлый, җырчы белән бергә үзе дә "өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә татар күңеле ниләр сизгәнен". Бу — шагыйребезнең эчке дөньясына сеңгән изге сөт гамәле. Аңа ни җитә! +Шикләнмичә әйтә алам, моңыбыз эзеннән китсәң, татар тамырының борынгы бер очына чыгачаксың. Нәкъ Тукай язганча. Алар — бабаларыбыз тарафыннан калдырылган "иң кадерле вә бәһале бер мирас" һәм "халкыбыз күңелендә "һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф раушан көзгеседер". +Татарлар, күрәсең, моңнан яралгандыр. Моң, эчке кичерешләр чыганагы буларак, тышка ыргыла, халык иҗатына әверелә. Һәм шул рәвештә гүзәл шигъриятебезнең барлыкка килүенә дә сәбәп була. +Татарлар моң иясе генә түгел, шигъри халык та. Ул тудырган иҗат шулай ук тирән тамырлы. Татар күңелендә моң шигърияткә үрелгән һәм шуның нәтиҗәсендә кавемнең үз җырлары барлыкка килгән. +Җыр-моңның телебезгә иксез-чиксез йогынтысы булуы шиксез. Мөгаен, беренче төрки аваз шул моңнан барлыкка килеп, телебезне тел итүгә үз өлешен керткәндер дә. Болар, игезәкләрдәй, гүзәлләр, аерылмас мәңгелек гүзәл юлдашлар. +Тел адәм баласының җанына ана сөте аша кереп урнашкан. Аны юкка гына "ана теле" димиләр. Тел ачылу дигән төшенчә нәкъ шуңа ишарә. "Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән". Ана кеше моң аша баласының Аллаһы Тәгалә биргән туган телен ача. Ә әбисе мавыктыргыч әкиятләр белән аны баланың күңелендә ныгыта, анда матур итеп урнаштыра. +Болар барысы да — изге сөт җимешләре. Аңа ни җитә! Алар безнең искиткеч зур ИЗГЕ СӨТКӘ НИ ҖИТӘР? хәзинәбез. Бүген безгә, ни кызганыч, шуларны аңлап, күңелебездә ныгытып яшәү җитми. Шушы хәзинәне бөтен тулылыгы белән саклый алмыйбыз. Хәтта ки күп вакыт аңламастан гомер кичерәбез. +Бүгенге җырларның күбесе бернинди мәгънәгә ия булмаган сүзләр тарафыннан әсирлеккә алынган. Алар тик булыр-булмас такмаклар гына. Җырчылар заманындагы кебек чын талантлар арасыннан берәмтекләп түгел, массакүләм рәвештә "фабрикалардан" чыга. Алар күп һәм бергәләшеп, ярыша-ярыша, ата-бабаларыбыздан калган хәзинәбезне телгәлиләр. Ә чын мәгънәсендәге милли җанлы җырчыларга татар эстрадасында урын юк. Алар бар. Аллага шөкер, әле Зөһрә Сәхәбиева, Флёра Сөләйманова, Искәндәр Биктаһиров, Мирсәет Сөнгатуллин, Рафаил Ильясов кебек затлы җырчыларыбыз, моң сакчылары бар. Алар яшьләр арасында да бар. Аларга тик тиешле игътибар гына җитми. Аларның тавышлары радио һәм телевидение аша бик сирәк яңгырый. Ярый әле ГТРК татар радиосында аларны еш ишетергә була иде. Инде хәзер аның да һәммә кешегә ирешердәй дулкыны юкка чыкты. +Миллилек, милли моңнар сагында торучы эшен бик тә уңышлы алып баручы "Тәртип FM" радиосы халкыбызның куанычы булып тора. Ләкин ул бердәнбер. +Кайберәүләр, яшьләргә андый иске җырлар кирәкми, димәкче булалар. Нигездә исә бу рәвешләр акча сугу фабрикасын гына хәтерләтә. Бәлки, бу — изге сөтебезнең әчи башлавыдыр? Алла сакласын! +Ә бит бүгенгеләрнең бурычы буыннан-буынга күчеп, баетыла килгән җырмоңыбызны түкми-чәчми киләчәк буыннарга җиткерүдән гыйбарәт. Татар моңын гаҗәеп сәләтләре белән камилләштереп, милләтебезнең үзенә кайтарып бирүче Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Заһит Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова, милли моң белән сугарылган композиторларыбыз! Бүген андыйлар бармы? Кемнәр һәм кайда аларның дәвамчылары? Алар бар, юк түгел, тик аларга да мәйдан бирелми. +Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, +Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, +Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, +Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен. +Тукайның бу шигъри юлларын халык җәүһәрләрен саклап калуга өндәү итеп кабул итәргә кирәк. Тормышта уен-көлкегә дә, халык иҗатындагы кебек үк, урын булмый тормый. Ләкин Тукай, аларны һич кенә дә инкяр итмәстән, һәрвакыт диярлек халык күңелләрен кузгата, аның нечкә кылларын тибрәтә торган көйләргә өстенлек биргән. +Телебезгә карата да шундый ук мөнәсәбәт булырга тиеш. Татар теле бүген бик авыр чорын кичерә. Ул дәүләти тормыштан гына түгел, хәтта гаиләләрдән дә китеп бара. Ана телләрен белмәгән балаларның саны артканнан-арта тора. Шәһәрләрдә генә түгел, авыл урамнарында да рус авазлары күпләп яңгырый. Әгәр элегрәк әбиләре шәһәрдән кайткан оныкларын татарчага өйрәтә торган булсалар, хәзер, киресенчә, оныклары әбиләрен русча сөйләргә өйрәтә. +Без кайвакыт телебез дәүләт теле булды дип инанабыз. Ләкин чынбарлык бөтенләй башкача. Гәрчә телләр турындагы закон һәм аны гамәлләштерү турында матур итеп язылган программалар булса да. Болар барысы да әлегә "кәгазьдә бар, гамәлдә юк"лар шул. +Дәүләт теле ул дәүләтнең үз халкы белән аралашу теле була. Ләкин андый тел бездә бер генә, ул да булса — рус теле. Эш кәгазьләре тик шушы телдә генә төзелә, Дәүләт Советы да сессияләрен тик рус телендә генә алып бара. Бер-ике депутатның мөнбәргә менеп татарча чыгыш ясавы тик ниндидер бер экзотика рәвешендә генә кабул ителә. Чиновниклар, аның хәтта татар исемен йөрткәннәре дә, үз телләрендә сөйләшә алмый. Кайберләренең русчалары да чамалы гына, кем әйтмешли, ташка үлчим. +Ә бит үткән гасырның егерменче елларында, хөкүмәт башында Кашаф Мохтаров утырган заманда, татар телен дәүләтләштерү шактый уңышлы башкарыла башлый. +ИНДУС ТАҺИРОВ Документлар, өстән төшкән кәгазьләр ике телдә була. Русларны татарчага өйрәтү системасы җәелдерелә. Ике телне дә белергә тиешле чиновникларның исемлеге төзелә башлый. Ләкин бу гамәл бик кыска гомерле була шул. Партия органнары аңа сикереп чыга алмастай киртә хасил итәләр. Мохтаров хөкүмәттән сөрелә. +Без бүген руслар татар телен өйрәнергә теләми дип лаф орабыз. Ә алар бездән көләләр. Ничек инде, сез үзегез үз телегезне белмәстән, башкаларны аңа күндерергә тырышасыз, башта үзегез өйрәнегез, диләр. +Монысы да хак, ләкин бүгенге авырлыкларның төп сәбәбе — телебезне өйрәнүгә хаҗәт юклык. Күпләргә ул гомумән кирәкми. Хаҗәтлек исә — шушы телне белми яшәү кыенлыгы. Татар теленә ихтыяҗ булса, әгәр дә ул чынлап дәүләт теленә әверелсә, башкалар да татарчаны үзләштерергә мәҗбүр булырлар иде. Үзебез дә аның язмышына бүгенгедәй битараф булмас идек. Әнә бит, ихтыяҗ булгач, яшьләр ныклап инглиз телен үзләштерәләр. +Заманында телебезгә хаҗәтлек булганлыктан, 1303 елда Рим шәһәрендә көнбатыш сәяхәтчеләре өчен махсус рәвештә "Кодикус куманикус" дигән сүзлек булдырыла. Шушы сүзлектәге җөмләләр, әйтемнәр нәкъ бүгенгечә яңгырыйлар. Сәүдәгәрләргә сәфәргә чыкканда татар телен белгән тәрҗемәчеләр алырга тәкъдим ителә. +Инде күпләргә мәгълүм сәүдәгәр Афанасий Никитин, әгәр дә татар телен белмәгән булса, сәяхәтен Йосыф исеме белән кылмаган булса, төрки Газневидлар династиясе идарә иткән Һиндстанга кадәр барып та җитә алмаган булыр иде, барып җитсә дә, исән-имин иленә кайтып җитә алуы бик тә шикле булыр иде. Һәм үзенең "Хождение за три моря" әсәрен "рус җиреннән дә гүзәлрәк җир юктыр" кебек татар җөмләләре белән бизәмәгән булыр иде. Монысы да юкка түгел, аның рус укучылары да татар телен яхшы белгән. Менә бу — телгә ихтыяҗлык мисалы. +Телебез — дөньяның иң кирәкле дип саналган ундүрт теле арасында һәммә төркигә дә аңлашыла торган бердәнбер тел. Бу аның заманында татарның бөеклек чорында дөньяда тоткан урынының чагылышы. Ул XIX гасырга кадәр Россиянең Көнчыгыш белән аралашу теле яки дипломатик кулланыштагы тел булган. +Нигә бүген дә аны шушы рәвештә файдаланмаска ди? СССР таркалгач, аннан чыккан Шәрекъ республикаларында рус теленә ихтыяҗ әллә ни булмагач, аны белүчеләрнең саны кими. Киләчәктә һәммә үзбәк, кыргызны, төрекмән һәм казакъны русчага өйрәтеп бетереп булмаячак. Ә татар теле аларга якын һәм аңлаешлы. +1992 елны миңа Бишкәктә кыргыз корылтаенда катнашырга туры килде. Анда чыгышымны татар телендә ясадым. Сүземнең ахырында корылтайны алып баручы ул замандагы Кыргызстан Президенты Акаевка Татар конгрессы эмблемасы төшкән сәгатьне тапшырганда, болай дидем: "Әскәр Акаевич, бу сәгатькә су үтми, ул утта янмый. Дуслыгыбызга да су үтмәсен, ул утта да янмасын! Бу сәгатьне кулыгызга такканда, аны дуслык вакытына куегыз!" Залда утыручылар чыгышымны алкышларга күмделәр. Чөнки телебез аларга аңлаешлы, һич кенә дә ят түгел иде. +Ике ел рәттән Ашхабадта, Халык хуҗалыгы институтында, төрекмән балаларыннан үз телләрендә имтихан алырга туры килде. Алар миңа төрекмәнчә сөйли, ә мин аларга татарча. Бик яхшы аңлаша идек. +Телебезне гамәлгә кертү өчен шартлар юк түгел. Аларны хәрәкәткә китерер өчен бары тик максатчанлык һәм сәяси ихтыяҗ гына кирәк. +Форсаттан файдаланып, динебезнең яшәешебездәге урыны хакында әйтеп үтү дә урынлы булыр дип уйлыйм. Чөнки ул һәрвакыт, бигрәк тә коллык чорына күчкәч, милләт сакчысы була килгән. Әгәр дә 1552 елдан соң татарлар исән-имин калган икән, моңа бабаларыбызның канына сеңгән Ислам дине сәбәпче. Ул, дәүләтебез беткәч, ханнарыбыз юкка чыккач, күп морзаларыбыз сатылгач, халкыбызның бердәнбер терәге, бердәнбер таянычы булып кала. Ул безне чукындыру, руслаштыру афәтеннән коткара. +Динебез бүген дә, һич кенә дә гади булмаган шартларда, миллилегебез сагында булса иде! +Аллага шөкер, яшьләребез күпләп дингә тартыла, мәчетләргә йөри, намаз укый. Тик менә шунысы бераз күңелне тырный: мәчетләребездә, бигрәк тә шәһәрләрдә, рус теле хөкем сөрә. Кайбер муллалар вәгазьләрен русча укыйлар. Имештер, монда башка милләт ИЗГЕ СӨТКӘ НИ ҖИТӘР? вәкилләре дә бар. Булса бит, булсын, бик яхшы. Ләкин алар безнең тәртипләребезгә буйсынырга тиеш. Мәчеткә йөриселәре килә икән, татарча өйрәнсеннәр. Рус әйтмешли, в чужой монастырь со своим уставом не ходят. +Муллаларыбызның балалар белән эш алып барулары да, мәктәпләр белән багланышлар да әлегә тиешле кимәлдә түгел. Дөрес, уңай мисаллар юк дип әйтеп булмый. Менә берничә мисал. +Чувашстанның Тукай авылындагы милли яшәешне дин әһелләре урнаштырган. Колхоз беткәч, җирле халык үзләренең пай җирләрен ниндидер бер вакыф рәвешендә мәчеткә тапшыра. Мәчет каршында Иҗтимагый Совет барлыкка килә һәм ул авылдагы бөтен эшләрне җитәкли. Шунысы да кызык: Совет сайлаулы рәвештә төзелми, анда кем тели, шул керә. Составында җирле идарә рәисе дә, мәктәп директоры да һәм абруйлы яшьләр дә бар. +Балалар беренче сыйныфка барыр алдыннан мәдрәсәдә әзерлек үтәләр, гарәп хәрефләрен танырга, догалар һәм намаз укырга өйрәнәләр. Авылда бала саны арта барганлыктан, мәктәптә урын җитми. Шунлыктан мәдрәсә аларга үз бинасындагы компьютер һәм башка техник чаралар белән җиһазланган классларны файдалану мөмкинлекләрен бирә. Гомумән, монда бик уңышлы һәм файдалы эш алып барыла. +Моңа охшаш мисаллар юк түгел. Әйтик, Лениногорск районының Кирлегәч һәм Керкәле авылларында, Балтач районының кайбер авылларында эш шушы рәвештәрәк бара. Тик болар әле тик мисаллар гына. Ягъни калкып килә торган шытымнар гына. Имамнарыбыз бу эшкә ныклап тотынсыннар иде. +Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм татарлар күпләп яшәгән төбәк имамнары аны ныклап җәелдерер дигән өмет бар. Саратов, Самара, Төмән, Ульяновск шәһәрләре имамнарының эшчәнлекләре, шөкер, шушы юнәлештә. +Шулай була күрсен иде. Динебез бүген дә миллилегебезне, гореф-гадәтләребезне саклау юлында булсын иде. +Тел һәм моң кавемнең күңелендәге яки эчке дөньясындагы иң мөкатдәс һәм иң нечкә кыллары икәнлегендә бернинди шик юк. Ләкин алар кеше күңелендәге үзләре белән тулы гармониядә булган башка бихисап тойгылар, кичерешләр белән бергә саклана. Күңел — адәм баласының үзе белән генә яши торган дөнья. Монда әйтелмәгән һәм әйтергә теләгән сүзләр дә, үпкә һәм рәнҗешләр дә, төрле рәвештәге кичерешләр дә — барысы да бар. Ул хәтта сер капчыгы да әле. Боларның бөтенесен әйтеп бетерү мөмкин дә түгел. Алар күп вакыт тел һәм моңның камертонын хәтерләтә. Эчке кичерешләр моңыбызның теге яки бу төрлесен адәми затның кәефенә туры китереп дәшәләр сыман. Әгәр ул ниндидер шатлык хисләре кичерә икән, аның эчке дөньясыннан шуңа тәңгәл көй барлыкка килә. Әгәр дә инде аны ниндидер нәрсә борчый икән, үзеннән-үзе шуңа хас моң туа. Яхшы кәефле чакта кайвакытны кешене көне буе диярлек бер моң озатып бара. Болар кычкырып көйләү түгел, алар күп вакыт кешенең үзе генә ишетә торган эчке көйләү, җырлау. Аның эчке дөньясы бары тик үзе өчен генә моңлана. "Моңлы бала түгел идем, миңа ниләр булды икән!" +Ләкин кешенең эчке дөньясы үз кичерешләре белән генә яшәми. Бу дөнья һәрвакыт аның тышкысы белән хәбәрдар, гармониядә яши. Алар бергә аның күңелендә халык язмышы хакындагы борчылуга әвереләләр. +Дәрдемәнд, гамәли тормышта Закир Рәмиев, гомере буе халкы өчен, аның язмышы өчен ут йотып яшәгән. Рәмиевләр тапкан малларыннан аның яшәешенә өлешләрен кертә торган булганнар. Милли-азатлык хәрәкәтенә дә шактый күп алтыннарын сарыф иткәннәр. Революциядән соң бу байлыклар юкка чыга. +Шагыйрь соңгы көннәрен кысынкылыкта үткәрә. Авырый. Аның хәлен белергә килгән Зәки Вәлидигә: "Мине капиталларымның юкка чыгуы түгел, милләтем язмышы борчый", — ди. Вәлиди истәлекләрендә: "Миңа аның белән саубуллашканда башы астында йомшак мендәр түгел, ә каты таш кебек тоелды", — дип яза. +Шагыйрь кавеменең яшәү көче, миллилеге сагындагы изге сөте өчен борчылып киткән фани дөньядан. Әчемәсме ул, сыйфатын җуймасмы, ил зәхмәтләре аңа кагылмасмы? Ул мәңгелеккә шушы гамь белән китеп барган. +Аңа Ватанга караганда туган кавеме газизрәк булган. Ул рус империясенең дә мәңгелек түгел икәнлеген күзаллаган. Һәм үзе исән чагында ук "бу Ватанның" китә башлавын күргән. Ә сөт? Ул калырмы? +Иң зур теләге шушы булса да, заман зилзиләләре аны читләтеп үтүенә, күрәсең, тулы ышанычы булмаган. +Чыннан да, бервакыт динсез калдык, телебезгә, милли яшәешебезгә куркыныч туды. Сөтебез, әчемәсә дә, шактый сыегайды. +Татарстанның ниндидер рәвештә җөмһүрият буларак аякка баса башлавы, кавемебездә Ватаны кайтуына өмет тудырды. Шушы ил корабыбыз, бата-чума булса да, алга баруын дәвам итә. Суверенитет Декларациясен кабул итү, референдум үткәреп, аның нигезен ныгыту сөтебезнең шактый куәтле икәнлеген күрсәтте. Республикабызны галәмгә горур республика сурәтендә танытты. Аның бүгенге көнне башкалар өчен мисали рәвештә яшәве, илдәге федератив хәрәкәтне әйдәп баручы булуы шулай ук моңа көчле дәлил булып тора. +Башкалар егылганда, сыгылганда да, республикабыз бирешмәде. Россия республикаларын Үзәк белән Шартнамәле яшәү рәвешеннән биздерделәр, башлыкларын Президент атамасыннан ваз кичәргә мәҗбүр иттеләр. Татарстаныбыз бердәнбер шартнамәле республика булып калды. Президент атамасын әлегәчә лаеклы саклый килә. Исемне бетерү җисемне бетергәнлеген аңлап эш итә. Аны саклау мөмкинлеген халыкара танылган үзбилгеләнү хокукы, Россиянең шуңа нигезләп төзелгән Конституциясе, 2007 елны Үзәк белән яңартылган Шартнамә тәшкил итәләр. +Хәтәр җилләр исә тора. Украинадагы хәлләр нәкъ шул хакта сөйли. Явыз көчләр татар җанын сорап, аны упкынга сөйри. +Чыкты җилләр, +Купты дулкын, — +Ил корабын җил сөрә!.. +Әмма татар корабы, бернигә дә карамастан, "җилкәнен киргән", "төн вә көндез" "юл ярып" алга бара. +Татар кавеме Ватанын кайтару юнәлешендә, аның изге сөте — хәрәкәттә. Аңа тупланган сыйфатлар татарга юлдаш, милләткә һәрвакыт көч, куәт, дәрт һәм дәрман биреп тора! Изге сөткә ни җитә! +Индус ТАҺИРОВ +Редакциядән: +24 майда Индус Ризак улы Таһировка 80 яшь тула. Индус ага — күренекле тарихчы. Татарстан Фәннәр академиясе академигы. Аның хезмәтләренең шактый өлеше Татарстан һәм татар тарихына карый. Ул — җәмәгать эшлеклесе дә. Бөтендөнья татар конгрессын оештыручыларның берсе булган һәм Конгрессның башкарма комитетына аның беренче көненнән алып ун ел буена җитәкчелек иткән кеше. +Индус агага бабалары кебек озын гомерле булуын, яңадан-яңа казанышларга ирешүен телибез. +Юбилейга барышлый +"Казан утлары" - 1000нче саны Татарстанда гына түгел, Рәсәйдә дә беренче булып чыккан озын гомерле әдәби журнал. Киләсе елның маенда аңа 95 яшь тула. Шул юбилейга барышлый без күп элегрәк чыккан "журнал җименнән" яңа буын укучыларын да "авыз иттермәкчебез". +Язмаларны бирүдә хронологик тәртип сакланмас. Бу - май саны булганга, "юбилей сериясен" сугыш елъязмачысы Г.Әпсәләмовның документаль язмасы белән башлап җибәрергә булдык. +Габдрахман Әпсәләмов +КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘРЕМНӘН +Карелия фронты +1942. +19 апрель. Финнар бертуктаусыз аталар да аталар. Уң флангта аларның станковый пулемёты, сулда — буыла-буыла эре калибрлы пулемётлары йөткерә. Алда автоматлар зәңгәр һава җәймәсен ерткалыйлар. +— Эчләре поша, менә аталар! — ди Мишков, ярым русча, ярым украинча. Ул минем отделениемдә наводчик. Булган егет. Дошман уты астында аптырамый. "Әнием мине бер тапкыр тудырган, бер мәртәбә үләрмен. Мин, иптәш сержант, үлемнән курыкмыйм", ди ул. Аның әтисе, әнисе һәм хатыны немецлар кулында. Исәннәрме, юкмы — билгесез. Мишков алар өчен бик борчыла. Шул хакта сүз кузгалса, яисә без туган җирләрдән хатлар алсак, ул йә читкә борыла, йә бер якка китеп утыра да башын ия. Җанлы, уенчак күзләре моңсуланалар... +Бүген ул землянкабыз алдында постта тора. Өстендә шинель, башында корыч каска, билендә патроннар, гранаталар. +— Төнлә, ичмасам, курыкканга күрә аталар, ә көндез ни пычагыма тырылдыйлар, — ди ул, сүзен дәвам итеп, үзе һаман да тирә-якны күзәтә. Землянкадан замполит Крамник, наводчик Алексеев, Коваленко чыгалар. Бергәләп, ату тавышларына колак салабыз. +— Азимут 270 — станковый пулемёт. Азимут 180 — эре калибрлы пулемёт, — ди Николай Коваленко. Замполит, компасын кулына алып, геонтрны тавыш ягына бора. +— Дөрес, — ди ул һәм геонтрны кояшка юнәлдереп вакытны билгели. — Сигез туларга унбиш минут. Завтракка барырга вакыт. +Сержант Степанов ике сугышчы белән завтрак алырга китә. Ә без яңадан землянкага керәбез, чөнки тышта бергә җыйналырга, кычкырып сөйләшергә рөхсәт ителми. Финнар бездән күп булса 250-300 метрда. Безнең якта тавыш-фәлән ишетелсә, пычкы чыңласа, хәзер атарга тотыналар. +17 сәгать. Ячейкадан связной Юнгов һәм Дудин килделәр. Приказ: барыбызга да юлга әзерләнергә. Иптәшләр арасында җанлану. Кая? +17 сәгать 36 минут. Без хәзер. Наводчиклар миномётларын, икенче номерлар — лотокларын аркаларына астылар. КПдан лейтенантны көтәбез. Ул килә һәм яңа приказны белдерә — минем һәм сержант Степановның отделениеләре аерым боерыкка кадәр монда кала. Лейтенант үзе дә безнең белән кала. Башкалар, помкомвзвод старшина Калабухов кул астында, хәзер үк юлга чыгалар. Берберебезнең кулларын кысышабыз. Аннары алар китәләр. Без калабыз. Озаккамы? +20 апрель. Безнең взводның яртысы чыгып киткәнгә, гадәттәге тәртип үзгәрде. Төнлә замполит белән миңа, алмаш-тилмәш, секретта торырга туры килде. Әгәр дә финнар безнең участокта үзгәреш барын яисә частьларның алмашуларын сизсәләр — тынычлык күрсәтмәячәкләр. Шуңа күрә бу төнне без беребез дә йокламадык. Коралланып, киенеп, һәр минут хәзер булып тордык. Дежурный Степков унбиш минут саен постларны тикшерә торды. Төн буенча финнар ак ракеталар чөйделәр, пулемёт, автоматлардан аттылар. Куе зәңгәр күктә әледән-әле трассир пуляларның якты койрыклары сузылып торды. Ләкин оборона сызыгын чыгарга маташучылар булмады. +Иртән, сәгать сигез тулып тугызынчы. Иптәшләр шаярталар. +— Тирә-якта диңгез, диңгез уртасында бер утрау, ул утрауда без. +Укчыларга алмаш килде. Озакламый безгә дә килергә тиеш. Мин землянкабыз каршындагы ак каенга сөялеп, ашыга-ашыга блокнотыма шушы юлларны сызгалыйм: +— Һаман язасың икән, сержант, — диде Степанов, минем яныма килеп. — "Бишйөз" дә безнең ничек яшәвебезне язгансыңдыр бит. Без монда бары егерме көн яшәдек, шул вакыт эчендә бер генә фин да матур "Бишйөз"нең туфрагына аяк басарга батырчылык итмәде, көндезен дә, төннәрен дә без сакта идек. Монда пуля яисә мина кисәге тимәгән бер генә агач та юк. Син сөялгән ак каенда кичә мин унлап пуля эзе санадым. +Безнең янга лейтенант Иващенко килде. Ничәнче көн инде, аның йоклаганы юк. Матур йөзе сулган, зәңгәр күзләре эчкә батканнар. +— Егерме минуттан мине уятыгыз, — диде ул һәм землянкага кереп китте. — Бары 20 минут! +Без кичкә каршы гына кузгалдык. Вакыт гаҗәп әкрен үтте. Элек шундый җыйнак, ямьле, җылы булган землянкабыз — хәзер шыксыз, буш, салкын. Тимер мичне кичә үк алып киттеләр. Иптәшләр нарларга сузылып, "Катюша"ны әкрен генә җырлыйлар. Замполит башлый, аңа Степанов, Мишков, лейтенант кушылалар. +...Мин алдан барам. Юл йомшарган, каралган, аяклар бата. Сазлыклар су белән капланган калку урыннарда җир ачылган. Алга киткән саен хәтергә нык сеңгән таныш урыннар арттарак кала баралар. Менә бу үрдә без беренче мәртәбә дошман уты астына эләккән идек. Менә шушы нарат төбендә мин, тегендәрәк — старшина Калабухов, сержант Озетков ятканнар иде. Менә монда, сазлык читендә, сержант Степановның группасы обед алып кайтканда, фин автоматчыларының уты астына эләккән иде. Аларның урман эченә борылып киткән эзләре хәзер дә бар әле. +Төн. Һаман барабыз. Күктә яңа туган айның көмеш урагы асылынып тора. Юл бормалана. Ай әле уңда, әле сулда кала. Искиткеч арылды. Аяклар чак-чак кына атлыйлар. Лямкалар җилкәләрне кисә, винтовка иңбашны талдыра. Менә алда утлар күренеп китә. Сак кына якынлашабыз. Бераздан үзебезнең обозга очрыйбыз. Минем яныма Катапкин йөгереп килә. +— Сержант, саумы? +— Катапкин, синме? Йә, эшләр ничек? +— Ничек дип әйтергә... Менә, мордвача әйткәндә, безнең ташпулат, русча әйткәндә — салаш. Урман белән тоткан, күк белән япкан. +— Безнекеләр еракмы? +— Юк. Моннан бер километрда гына. +Бу бер километр — бер түгел, биш булгандыр, әй. Барабыз, барабыз, һаман җитеп булмый. Ниһаять, туктадык. Калабухов безне каршы алды. Кечкенә генә салаш. Уртада учак янып тора. +— Рәхим итегез, иптәшләр! +Озак та үтмәде, кайнар аш һәм икмәк китерделәр. Тәүлектән артык ашаган юк иде, күз ачып йомганчы котелокларны ялт иттердек. Тагын берничә минуттан соң иптәшләр учак тирәсендә бер-берләренә сыенып йоклыйлар иде инде. Мин, арудан күз алларым караңгылануга карамастан, блокнотымны чыгарып, язарга тотындым... +22 апрель. Урман шаулый. Җил. Яңгыр катыш кар ява. Салаш эчендә учак янса да, салкын. Тамчылар тама. Без инде яңа салаш эшләү турында планнар корабыз. Ләкин планнар гамәлгә ашырылмый кала. Яңа приказ. Ярты сәгатьтән моннан да китәбез. Кая? +Тиз-тиз генә ашадык. Капчыклардагы бөтен артык әйберләрне бушаттык. Мин, хәтта йөрәгем әрнесә дә, моңа кадәр саклап килгән барлык хатларымны учакка ташладым. Хәзер минем янымда бары комсомол билетым һәм көндәлек дәфтәрем генә калды. Аңардан үлгәндә дә аерылмам. +Тар сукмакта рота тезелде. Лейтенант Шканов приказны аңлата. +— Бүгеннән без һөҗүм итә башлыйбыз... — ди ул. Сугышчыларның йөзләре яктырып китә. Сафларда хәрәкәт, җанлану. "Бу көнне без күптән көтә идек!" +Батальон штабы янында туктап торганда, Нәбиуллинны очраттым. Безнең ике арада булган дуслык Мари урманнарында, Суслонгерда башланды һәм Карелиянең карурманнарында да дәвам итә. Мине күргәч тә ул йөгерә-йөгерә яныма килде һәм каты итеп кулымны кысты. +— Ну, Әпсәләм, әйткән идем тагын бер күрешербез дип, тәки күрештек. Моннан соң да күрешербез әле. +— Әлбәттә. +— Һөҗүмгә диген? Исән бул, туган. Мин — обозда. Обозның эше башкарак бит. +Очсыз-кырыйсыз урман, урман. Сапёрлар эшләгән юл буенча меңнәрчә сугышчылар, повозкалар, артиллерия, поход кухнялары агыла. Миңа, нигәдер, бүтән җирдә һич тә кеше калмагандыр шикелле тоела. Кояш бер күренә, бер болытлар астына кача. Яңадан җепшек кар ява башлый. +Инде караңгы төшеп килгәндә, билгеләнгән җиргә килеп җиттек. Алда артык юл юк. Бары сукмаклар гына. Без биек бер нарат төбендә. Учак ягарга рөхсәт ителми. Ансыз да финнар безнең хәрәкәтне сизгәннәр булса кирәк — бертуктаусыз батальонный миномётлардан сиптерәләр. Ләкин миналар безгә зарар итмичә, сулдарак, ак фонтаннар ясап, сазлыкта ярылалар. +Безгә кайнар аш китерделәр. Аягүрә генә ашадык. Төнлә һөҗүм башланырга тиеш. Безнең миномётный взвод 4нче укчылар ротасына беркетелде. +Замполит безне үз янына җыйды һәм әзрәк дулкынланган тавыш белән: +— Дусларым, — диде, — тиздән һөҗүм итә башлыйбыз. Безнең күбебез өчен бу һөҗүм беренче зур сынау. Онытмагыз, сугышта бер-береңә ярдәм итү безнең закон. +Киттек. +— Шауламаска. Тәмәке тартмаска. Бер-береңнән калышмаска. Отделение командирлары отделениеләре алдыннан баралар. +Караңгы. Тавыш-тын юк. Хәтта ай да күренми. +23 апрель. Төн үтә, таң сызыла, ә һөҗүм һаман башланмый әле. Разведка туктаусыз хәрәкәт итә. Финнарның ныгытмаларына якын ук шуышалар. Анда җиде рәт тимер чыбык. Тимер чыбыклар алда миналанган. Финнар нык күзәтү алып баралар. Разведчиклар белән бергә барган сапёрлар тимер чыбыкларны кисә алмыйча кире кайталар. Ахырда командование финнарның бу ныгытмаларына икенче яктан һөҗүм итәргә карар кыла һәм без яңа урынга күчәбез. +Обед вакытында безгә хатлар китерделәр. Мин берьюлы ике хат алдым — әниләрдән һәм М... дан. Шатлыгым эчемә сыймый. М...ның хаты ахырында шигырь дә бар... +Никадәр мәхәббәт, никадәр җылылык, никадәр гаделлек бу юлларда! Бәгърем, рәхмәт, мең рәхмәт үзеңә. Ышан, кабахәт дошманнарга каршы көрәшкән чакта минем кулым калтырамас. Туган илемне, сине никадәр көчле сөйсәм, гитлерчы бандитларга шулкадәр рәхимсез булачакмын. Бер генә секундка да шикләнмә. +24 апрель. Ялтырап кояш күтәрелә. Төнлә һәм иртән кар яуды. Хәзер биек наратлар ак шәлләр бөркәнгән, башларына асыл ташлар белән бизәлгән ак шлемнар кигән кызлар шикелле, соклангыч матурлар. Күк йөзе зәп-зәңгәр һәм чиксез тирән. Карга карасаң, көчле яктылыктан күзләр камаша... +Политруклар листовкалар тарата. Мин аларның берсен алам һәм нарат төбенә утырып укыйм: "...Товарищи! Настал момент разгрома и уничтожения немецкофинских банд и на Кестенгском направлении". Онытылмас минутлар! +Безнекеләр һөҗүм итә башладылар. Озакламый без дә кузгалачакбыз. Әгәр дә бу сугышта мин һәлак булсам, коммунист дип санагыз. Туган илем, матур туган илем. Никадәр мин сине яратам! Син мине үстердең, син мине кеше иттең. Синең изге туфрагыңны кабахәт дошманның шакшы итекләреннән таптатмабыз. Үлем яисә җиңү! Изге җиңү! +Һөҗүм. Билдән кар ерып алга барабыз. Пулемётлар, автоматлар такылдый. Сызгырып килеп, миналар ярыла. Безнең лейтенант кайдадыр алда. Мин Положенковны һәм Маркеловны гына күрәм. Алар артыннан үземнең отделениемны алып барам. Әледән-әле артыма борылып карыйм да кулымны изим. Мишков, Пидсадный һәм Горбачёв шул ук секундта яткан урыннарыннан сикереп торалар да йөгерә башлыйлар. Алда сазлык аркылы тар сукмак сузыла. Сукмакның ике ягы да финнар тарафыннан миналанган. Шул тар сукмак буенча без урман белән капланган үргә ыргылабыз. Анда — дошман. Аны бәреп чыгарырга кирәк. Яралылар, үлекләр очрый. Үзәккә үтә торган ыңгырашулар ишетелә, йөрәк атлыгып тибә, күзләр яна, тамак кибә. Алга! Алга! +Кинәт миннән берничә метрда гына мина ярыла. Мин су белән тулган чокырга ташланам. Аркама кар һәм туфрак коела. Башымны күтәрәм. Снаряд чокырында Пидсадный ята. +— Исәнме? +— Исән. +Финнар чигенәләр. Без беренче биеклекне алабыз. Ватылган ДЗОТлар, актарылган землянкалар, туракланып ташланган наратлар... +Финнар утларын көчәйтәләр. Яраланган сугышчылар егылалар. Без ятабыз һәм шуыша башлыйбыз. Кинәт Положенков кычкырып җибәрә. Мин аның янына шуышам. +— Кай җирең? +— Иңбашым... +Мин аның аркасыннан миномётын алам, шинелен, фуфайкасын салдырам. Мина кисәге аның киемнәрен тишеп чыккан, ләкин тәнен зарарламаган. +— Бернәрсә дә юк. Тизрәк киен. Миномётыңны мин үзем алам. +Чабабыз. Сержант Озетковны куып җитәм. +— Сержант, миномётыңны ал. +— Положенков кайда? +— Хәзер килеп җитә... +Мин аңа берничә сүз белән эшнең нәрсәдә икәнен аңлатам да лейтенант янына йөгерәм. +— Товарищ лейтенант, всё в порядке, — дим. +Дошман икенче үрдә. Ара — 500-550 м. Шул үргә каратып миномётларны корабыз. Наводчиклар бер-бер артлы кычкыралар: +— Миномётлар сугышка әзер! +25 апрель. Сугыш кызганнан-кыза. Икенче биеклек өчен ярсулы, канлы көрәш бара. Ату тавышлары бер генә минутка да тынмый. Югалтулар шактый. Мин ара-тирә иптәшләргә күз салам. Берәүнең дә йөзендә курку күрмим. Күзләрендә бары чиксез нәфрәт кенә яна. Менә безнең яратканыбыз зәңгәр күзле лейтенант Иващенко. Дошман уты астында ул нинди тыныч. Автоматы белән ул көрәшнең иң кызу урыннарына килеп керә. Һәрвакыт алда, һәрвакыт күтәренке күңелле. +26 апрель. Сугыш һаман дәвам итә. Без көне-төне алгы сафта. Шунда ашыйбыз, атышлар әзрәк тынган арада шунда ук, нарат төбендә, черем итеп алабыз. Финнар бетәселәрен сизгәнгә нык каршы торалар. Ләкин, ничәмә генә рәт тимер чыбыклар артына качып, бишәр, алтышар накатлы ДЗОТлар, землянкаларга яшеренсәләр дә, барыбер аларга үлем. Бүген булмаса иртәгә. Кызыл сугышчыларның ярсуын һичнәрсә тоткарлый алмаячак. "Дошманның ут-нокталарын юк итәргә!" — дип лейтенант безгә приказ бирә. Миномётларыбызның утларын корректировать итәр өчен штаб начальнигы белән мин алга китәбез. Финнарның тимер чыбыкларына 50-75 м. җитмичә, уңай урын сайлап, ятабыз. Безне күреп алалар һәм пулялар бызылдап баш өстеннән үтәләр. Мин җиргә ныграк сыенам. Берничә минут үтә. Ату туктый. Мин башымны чак кына күтәреп карыйм: безнең миналар дошман окоплары алдында ярылалар. +— Дистанция больше 50, — дип команда бирәм. Икенче минутта миналар окопларны актара башлый. +— Беглый огонь! +Дошманның ут нокталары берьюлы тыналар. Шул минуттан файдаланып, безнең сапёрлар тимер чыбыкларга якын ук киләләр һәм аларны кисәргә тотыналар. Ул арада финнарның батальонный миномётлары ата башлый. Безнең миномётлар кинәт атудан туктыйлар. Нәрсә булды? Мин ОПга йөгерәм. Килсәм, ни күзем белән күрим, лейтенант Иващенко, безнең сөекле лейтенантыбыз, помкомвзвод старшина Калабухов, сержант Степнов яраланганнар. Мин лейтенант янына тезләнәм. +— Иптәш лейтенант... — дим, артык сүз әйтә алмыйм, күземә яшьләр килә. +— Вот я и отвоевался, Абсалямов, — ди ул әкрен генә һәм өсти: — Син минем урыныма каласың... ОПны алмаштырыгыз. +Чирек сәгатьтән соң безнең миномётлар яңадан ут ачтылар. Мин бер ОПдан икенчегә күчә-күчә: "Лейтенант өчен!" "Старшина өчен!" "Сержант өчен!" — дип кычкырам. +Яралыларны санчастька алып киткән иптәшләр кире кайттылар. Старшина санчастька җитмичә үк җан биргән. Алар аның комсомол билетын гына алып кайттылар. Мин аңа бик озак карап тордым һәм әкрен генә: +— Хуш, безнең старшина!.. Онытмабыз. Үч алырбыз... — дидем. Кичкә таба финнар икенче биеклектән дә чигенә башладылар. Тимер чыбыклар күп җирдә өзгәләнгән, актарылган иде инде. Укчылар хәл иткеч көрәшкә — атакага хәзерләнәләр. Алар белән бергә без дә хәзерләнәбез. Ләкин миңа бу минутларны күрергә туры килмәде. Кинәт, миннән ике-өч метрда гына мина шартлады, һәм шул ук секундта мин сул аягым буйлап җылы кан акканын сиздем... +Ак җилкән +"Танылган шәхесләребез хәзер шундый да бит, ә менә бәләкәй һәм үсмер чакта нинди булдылар, ниләр кыландылар икән? Белербез!" — бу сәхифәне 2010 елның 3нче санында әнә шулай дип ачып җибәргән идек. 2012 елгы 1нче санга кадәр бәләкәй Туфан, Разил, Зилә, Шәрәфи, Сәхәби, Батулла, Гаташ, Алмазларны белдек. Сәхифәнең "икенче сериясендә" дә бар әле беләселәрегез! +БӘЛӘКӘЙ ЗӨЛФӘТ +Яшел бишек Урысча өйрәнеп кайткан ренә каладан "Ашыгыч ярдәм" рның Равия исемле алты-җиде енә операция ясарга алып китры Равиянең кайтуын түземсезын, ниләр кичергәнен сөйләтәсесүз үзәкләрне куыра, кала бездән +а, ул безгә чит-ят дөнья, ә инде ы астына яту бөтенләй коточкыч ы таралган хирург Фатыйх Миңаеч" диләр иде авылда) үзе ясый янең ата-анасы да, күршеләр дә, +нычландык, әлбәттә. ән соң бүлнистә күпмедер яткач, авия. Бераз эреләнгән. Безнең нә җавап бирә. Һәрвакыт ачык +күрше кызының аз сүзлеләнеп, сча сөйләшергә өйрәнеп кайткан +инем әбинең капка төбендәге апаның алдында утыра. Кемдер әт әле. , Равия: Батый хан һәм Патыйха рчык яши, йортның албакчасы ра. Кемдер кибеттән чыккан +хәлләрен белер өчен чыгып шунда килә торган иде. Алар ләшүе һәрвакыт кызык, әллә не беләсең, бала башың белән , бүрәнәнең иң очында утырам. арак утыручы агайның тарихимонгол-татарларның Русияне тән түгел, хатыны вафат булгач, вылда Фатыйханы "Патыйха" орда ниләр булганын кыскача сы да ишетелерлек итеп: , - дип куйды. +Бәләкәй... Көзге урман Сырган чалбар Гайфуллин Рәис ундүрт-унбиш яшьтә булсам, һичшиксез, укытучыга протест йөзеннән, мин дә Алабугага барудан баш тартып, дустым белән янәшә калган булыр идем. Ул чакта миңа ун яшь кенә, экскурсиягә бик барасы килде шул. +Рәис ап-ак күлмәк киеп килгән иде. Без класс белән автобус тукталышына киттек, Рәис берүзе безнең арттан карап калды. Аны кызганудан мин елар дәрәҗәгә җиттем. Безне Кама буендагы Кызыл Чишмә посёлогына илтеп куярга тиешле мәктәп машинасы килеп туктагач, экскурсиягә әллә бармыйм микән дигән уй да килде үзе башыма. Класс мәктәп машинасының арбасына төялгәндә дә, Рәис әле һаман кымшанмыйча басып тора иде. +Ошамады миңа Алабуга шәһәре дә, музейдагы картиналарга да исем китмәде, гомумән, бу сәяхәттә мин бер шаккатырлык нәрсә тапмадым. Көне буе күз алдымда укытучыга үпкәләп, безгә ачуы килеп кайгыга баткан ап-ак күлмәкле дустым Рәис торды. Сара Закировнага да шуннан соң мөнәсәбәтем үзгәрде. +Күп еллар үтте, ә бу вакыйга, әле кичә генә булган кебек, аермачык күз алдымда тора. "Ун яшьлек малайны класс алдында шулай кимсеткәч, музейга баруның ник кирәге бар?" - дигән сорау тынгылык бирми дә бирми. Ун яшьлек баланы рәнҗеткәч, Шишкин музеена барудан ни мәгънә?! +Хәзер инде Рәис бу дөньяда юк (кырык яшендә вафат булды), Сара Закировна да бакый дөньядадыр инде (ул безне укытканда ук пенсия яшендә иде), теге вакыйга исә һаман яши миндә - без җыелышып китеп барабыз, ә Рәис, ап-ак күлмәктән, безгә карап тора... +Утыз яшьләр тирәсендә Рәис бавырын җәрәхәтли - "Беларусь" тракторына печән төяр алдыннан арбадагы ломны алып җиргә сикерә дә лом очлы башы белән аның бавырына кадала. Исән кала калуын, ләкин шуннан соң торымнан-торымга бавыры авыртып бимазалана. 2000 елны мин Казаннан авылга әти-әнигә печән чабышырга кайттым. Яңгыр килә иде, ашыга-ашыга чабам. Шунда әрәмә эченнән Рәис килеп чыкты, алар да шул тирәдә чабалар икән. Озак сөйләшеп торырга вакыт юк иде, исәнләштек тә, мин чабуымны дәвам иттем, ә ул, мине аңлап, китеп барды. Соңгы тапкыр очрашуыбыз булган икән. Шул җәйне, үзенең туган көнендә - нәкъ кырык яше тулган көнне үлеп киткән. Шуннан соң үземне гел битәрлим - кадалып китсен иде печәне, рәхәтләнеп сөйләшәсе калган, сәламәтлеге турында да сорамадым бит. +2006 елны минем "Телсез күке" исемле спектаклем белән Бөекбритания башкаласы Лондонга бардык. +Без анда 11 көн булдык. Алтынчымы, җиденчеме көнне мин бер төш күрдем. Классташым, дустым Гайфуллин Рәис керде төшемә. Бернинди хәрәкәтсез, сүзсез миңа тик карап тора, йөзе аермачык якты. +Мин берничә көн бу төш турында уйлап йөрдем - нишләп Рәис керде соң әле төшемә, ниндидер хикмәте бар бу төшнең, ни әйтергә теләде икән ул миңа? Вафат булган кешенең төшкә тикмәгә генә кермәгәнен һәркем белә бит. +Ниһаять, башыма бер "ачыш" китереп сукты - аңладым мин нишләп Зәй буйларында туып үскән Рәиснең әллә ничә мең чакрым ераклыктагы Темза буенда төшемә кергәнен. +Лондонның Милли галереясына ике көн рәттән барып, бөтен дөньяга танылган сәнгать шедеврларын карап йөрдем. Нәкъ шул көннәрнең берсендә күрдем бит сине төшемдә, Рәис туган! Аңладым, аңладым! Мәшһүр рәссамнарның мирасын күзәтеп йөргән көннәремдә синең миңа эндәшәсең килгәндер, 1971 елны булган хәлне онытмады микән дип уйлагансыңдыр. Юк, Рәис туган, онытмадым, хәтеремдә ул вакыйга. +Әйе, дөньяда югары сәнгать бар. Күз явын алырдай бөек картиналар бихисап. Яңалары да туа тора. Әмма барлык музейларны, галереяларны, күргәзмәләрне карап чыккан сурәттә дә, аларда иң бөек бер картина-күренеш җитми, дөнья галереясы аннан башка тулы түгел. Алабугадагы Шишкин музеенда да бушлык бар, хәтта Лондондагы Милли галереяда да җитенкерәмәгән нәрсә бар! +Минем өчен иң кирәкле бер картина җитми галереяларда, музейларда, күргәзмәләрдә. Ул мондый картина: кешеләр төркеме каядыр китеп бара, аларның артыннан ап-ак күлмәкле ун яшьлек малай үпкәләп карап кала. +Зөлфәт ХӘКИМ +ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ? +Бәхетсез иткән сугыш... +Әлеге вакыйга инде онытыла да башлаган иде. Тик менә бүгенге хәл аны барсының да янәдән исенә төшерде. Әминә әбидән интервью алырга килгән мәктәп укучылары аны яңадан яшьлек елларына, сугыш чорына әйләнеп кайтырга һәм саф мәхәббәтен исенә төшерергә мәҗбүр итте. Өйдә тынлык урнашты, барсы да Әминә әбине тыңларга утырдылар, һәрбер сүзен язып барырга керештеләр. Ак яулыклы, ап-ак кардай ак чәчле Әминә әби үзенең тормыш йомгагын яшь хәбәрче балаларга сүтеп җибәрде. +- Хәлле генә бер гаиләдә без ике матур кыз үстек. Исемнәребез дә бигрәк матур. Беребез - Әминә, икенчебез - Җәмилә. Әти-әниебез исем кушканда, бәхетле булсыннар дип уйлаганнардыр да соң... +Әтиебез Зиннур авылда зур булмаган кибет тота. Безне дә гел матурдан киендереп йөртә. +Мактанып әйтүем түгел, матурлыгыбыз, гүзәллегебез, нәфислегебез авыл егетләренең күз яуларын алырлык була. Кич җиткәч, бергәләшеп уенга чыгабыз. "Чума үрдәк, чума каз" уены вакытында авылның баһадир егете Хәтмулланың зәңгәр күзле, озын чем-кара чәчле кызга, миңа күзе төшә. Мин дә инде егетне игътибарсыз калдырмыйм. Әкренләп очраша башлыйбыз, арабызда мәхәббәт уты кабына, көз җиткәч өйләнешергә дип вәгъдәләр бирешәбез. Янымда яраткан кешем булуы белән үземне бик тә бәхетле тоя идем, - дип сөйләвен дәвам итте Әминә әби. - Алдагы тормыш турында уйланып, хыял диңгезендә йөзеп йөргәндә, Хәтмуллага армиягә чакыру кәгазе килде. Мин инде көтәргә вәгъдәләр биреп озатып калдым. +Күп тә үтми әти-әнием мине, димләп, икенче бер авылга, үземнән өлкәнрәк Хәсәнҗанга кияүгә бирделәр. Ничек инде олылар сүзеннән чыгасың, буйсынырга мәҗбүр булдым. Бирелгән вәгъдә җепләре шул минутта өзелде... Төннәрне елыйелый Хәтмулламны сагынып үткәрәм. Тормыш йомгагы алга таба тәгәри дә тәгәри. 16 яшь кенә иде әле ул вакытта миңа. Чибәр, акыллы, тәрбияле, зыялы Хәсәнҗанны яратырга өйрәнә башладым, көннән-көн аңа ияләштем. Гаиләмне бәхетле итеп, бербер артлы ике матур кызыбыз, ике улыбыз дөньяга килде. +1941 ел... Көтмәгәндә Бөек Ватан сугышы башланды. Сугышка барлык авыл иратларын чакыра башладылар. Хәсәнҗанга да чакыру кәгазе килде, мин дә иремне елый-елый озатып калдым. Сугыш еллары һәрбер гаиләгә ачы күз яшьләре алып килде, күпме гаиләләр ятим, ач-ялангач калды. Сугыш дисәң, йөрәкләр тетрәнә. Бу сүзләрне һич кенә дә тыныч күңел белән әйтеп булмый. +Хәсәнҗан Полтава өлкәсенә эләкте, пулемётчы булып хезмәт итте. Безгә булдыра алган кадәр хатлар җибәреп торды. +1943 ел. Август ае. Гаиләбезгә сугыш кырыннан "кара кәгазь" салдылар. Мин үземнең тормыш таянычымны югалттым. Ул вакытта төрле авырулардан, ачлыкялангачлыктан бер генә кызым исән калды. +Көн артыннан көн үтте, Бөек Җиңү көне дә якынлашты. Бик күп кеше өчен бу бәхетле минутлар булса, минем өчен тол хатын тормышы, ялгызлык вәгъдә иткән көн иде... +Авылыма әти-әнием янына кунакка баргач, юлыма көтмәгәндә Хәтмулла килеп чыкты. Мин каушап, уңайсызланып калдым, сугыштан кайткан ир алдында башымны аска идем. Бу минутларда үземне бик гаепле тойдым, вәгъдәмне үти алмаганым өчен газап утларында яндым. Хәтмулла сугыштан исән-имин кайткан, яу кырларында алган медальләре түшен бизәп тора. Авылда аны яратып, "безнең майор абзый", дип йөртәләр. +Шул очрашу вакытында Хәтмулла мине һаман да яратуын, мине генә сөюен белдерде, яңадан кушылу теләген әйтте. Тик мин ризалыгымны бирмәдем. Ир-ат чит кеше балалары белән кабул итә алмас төсле тоелды, бәлки, кабат ялгышуым булгандыр бу... Без инде бүтән очрашмадык. +Тормыш йомгагым акрын гына алга таба сүтелде. Сугыш еллары бик авыр иде. Куш йөрәкле хатын булганмындыр инде ул заманнарда, өемә килеп кергән ач, бетле башлы кызны - Назыйманы да үз куеныма алдым. Соңрак, тол хатын тормышыннан тәмам туеп, гомеремне башка кеше белән бәйләдем, йортыбыз янә балалар тавышы белән тулды. +...Сугыш еллары инде күптән артта калса да, мин һаман да күземне басу капкасыннан алмыйм, үземнең Хәсәнҗанымны көтәм. Басу капкасыннан авылга кергән һәрбер кеше миңа яраткан иремне хәтерләтә сыман тоела. +Әминә әбинең сөйләгәннәре сугыш вакытының ачы, ялангач хәлләрен барыбызның да күз алдына китереп бастырды... +Алёна ФӘХРЕТДИНОВА, +Казан шәһәре 37нче гимназиясенең +татар теле һәм әдәбияты укытучысы +Җиңү парадында катнашкан бабам +Ул дерт итеп уянып китте. "Онытканмын бит!" Укытучы апасына Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган сыйныф сәгатендә үзенең Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашкан ерак бабасы турында чыгыш ясарга сүз биргән иде бит. +Берничә ай элек, кышкы салкын көннәрнең берсендә, Казанга Ильясның әбисе килде. Ильяс аның килүен түземсезлек белән көтте. Оныгы дәресләрен әзерләп бетерүгә, әбисе аңа һәр кич төрле-төрле маҗаралар, әкиятләр сөйли. Нинди матур итеп сөйли ул аларны... Тыңлап туйгысыз! +Беркөнне әбисе аңа Абзалетдин бабасы турында сөйләрмен дигән иде. Ильяс, бер минутын да әрәм итмичә, оныгы торышка чәй кайнатып, коймаклар пешереп йөргән әбисе янына чыкты. +— Мин сугыш турында китаплардан укып, кинолардан карап кына беләм, - дип сүз башлады дәү әнисе, - җирдә сугыш булмасын, бары тик тынычлык кына хөкем сөрсен иде. Сугыш ветераннарының сафлары да елдан-ел сирәгәя. Без аларны һич тә онытырга тиеш түгел. Без ветераннар алдында түләп бетермәслек бурычлы. +Минем әтием, синең Абзалетдин бабаң да Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул 1926 елның 24 мартында Чувашстан Республикасының Чкалов районы Чкалов авылында дөньяга килә. Шушы авылның җидееллык мәктәбен "5"ле билгеләренә генә тәмамлап, Батыр район үзәгендә укуын дәвам итә. 1944 елда Абзалетдин Шәйхелислам улы бик күп яшьтәшләре белән бергә армиягә алына. Хәрби хезмәтен тутырып тиз генә өйгә кайту насыйп булмый аңа. Тиз арада танк училищесын тәмамлап, бабаңа беренче көннәрдән үк бик каты сугышларда катнашырга туры килә. Танкистлар иң кайнар нокталарда мөһим бурычларны үтәгәннәр. Нинди генә канлы юллардан үтми, нинди генә куркыныч орышларны күрми ул. Күп кенә орден, медальләр белән бүләкләнә. +Ниһаять, зарыгып көткән Бөек Җиңү көне килеп җитә. Әтием 1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашу бәхетенә ирешә. Парадны Георгий Жуков үзе кабул итә. Туплар гөрселди, дошман байраклары җиргә ыргытыла, салют була. Бабаңның күңелендә бу көн онытылмас бер вакыйга булып саклана. Парадтан соң да үз хәрби частенда хезмәтен дәвам итә, туган авылына 1951 елда гына әйләнеп кайта. Шул ук елны авылның чибәр кызларының берсе - Камәрия әбиең белән өйләнешеп, матур гаилә корып җибәрәләр. +Сугыш кырларында чыныккан, фронт михнәтләрен күп татыган әтиебезне партиянең район комитеты финанслар бүлегенә бухгалтер-ревизор итеп чакыралар. Сугыштан соңгы иң авыр елларда бу җаваплы постта эшләү җиңел булмый. Әмма Абзалетдин Шәйхелислам улы үзен тырыш, булдыклы хезмәткәр итеп таныта. Язмыш җилләре бабаңны 1954 елда Иркутск шәһәренә алып килә. Ул егерме елдан артык алтын приискаларында шахтёрлар бригадиры булып эшли. "Хезмәт ветераны" исеменә лаек була, рәсеме "Мактау тактасы"н бизи. +Әбисе сөйләгәннәрдән ерак бабасы Ильясның күз алдына җанлы булып килеп басты. "Мин ерак бабамны күреп белмим. Ләкин мин аның барлыгын тоям. Сыйныф сәгатендә иптәшләремә Абзалетдин бабамның тормышын ничек тасвирларга икәнен беләм мин хәзер", дип уйлады ул. +- Сез түккән каннар, ерак әбиләребезнең күз яшьләре юкка булмаган икән. Алар бәрабәренә без рәхәт яшибез. Шуны онытмыйча, сезнең батырлыклар турында үзебездән соңгы буыннарга да җиткереп, тынычлыкның кадерен белеп яшәргә өйрәнсәк иде. Ә син, бабаем, тыныч йокла. Мин синең исемеңә тап төшермәм... +Ильяс РӘХМӘТОВ, +Казандагы 4нче гимназиянең +3 "А" сыйныф укучысы +БАКА-БАКЫЛДЫК +ӘКИЯТ +Борын-борын заманда яшәгән ди бер симез бака. Ул күп сөйләшә торган булган. Шуңа күрә аңа Бака-бакылдык дип исем кушканнар. Ул ишегалдындагы бөтен йорт хайваннарын һәм кош-кортларны үзенең туктаусыз бакылдавы белән тәмам туйдырып бетергән. Барлык йорт хайваннары күмәкләшеп эш эшләгәндә, ул бармакка бармак та ормый ди. Алар көне буе эшләп, кич белән арып йокларга ятса, Бака-бакылдык көне буе йоклап, кич җиткәч тамак киереп бакылдарга керешә икән. Моның әлеге гадәтенә түземлеге калмаган хайваннар, бака белән бер-бер хәл кылырга уйлашканнар. Көндәлек эшләрен тәмамлагач, ишегалдында җыелыш җыйганнар. Җыелышта сүзне, беренчеләрдән булып, горур әтәч алган. Ул, күкрәкләрен киереп, канатларын җилпеп, койма башына менеп баскан да: "Җәмәгать, Бака-бакылдыкның тәртибе бер дә канәгатьләнерлек түгел. Без иртә таңнан торып эшкә чыгып китәбез, ә ул көне буе күләгәдә йоклап ята, без йокларга яткач, бар дөньяны яңгыратып бакылдый башлый, беркемгә дә йокларга ирек бирми. Шуңа күрә аны хуҗалыктан куарга тәкъдим итәм!" - дигән. +Әтәчнең бу фикере белән барлык йорт хайваннары да килешкәннәр һәм баканы хуҗалыктан шактый ерак урнашкан камышлы күлгә куып җибәрергә карар кылганнар. +—Бака-бакылдыкның ялкаулыгын беләбез, — дип сүзгә кушылган Энҗеле үрдәк, — ул ярты юлдан кире борылып кайтырга мөмкин. Мин аны күлгә чаклы үзем озатып куям. +Һәм Энҗеле үрдәк Бака-бакылдыкны камышлы күлгә озата киткән. Бик тиз әйләнеп кайткан үзе... Әмма шул көннән бирле Бака-бакылдыкның тавышын ишеткән кеше юк ди... +Роза КӘЛИМУЛЛИНА, +Алабуга шәһәре 9нчы урта мәктәбенең +10нчы сыйныф укучысы +Сорауга сорау кызыл төстә дә, Казан Крем емеле ни өчен кызарырга т +Кул чабу ючарёвның 100 еллыгы. Ш алык тыйнак кына кул чаба ыруы була, халык тагын да лы борылып, рәхмәтен бел п барганда ук, сәхнәгә И Акыллылар арасында Академия театрында юбил Садриев шылтырата икән: м. Ничек үтте юбилей кичә бөтен акыллы кешесе җые йтеп куя: да берүзеңә кыен булганд Урман суы шәп ага... - тост әйтергә тиешле язучы сүз әйтеп тормый, ә үз халкының милли көен башкара. Шулай итеп, бөтен илдән җыелган танылган язучылар бер-бер артлы рус, грузин, әрмән, украин, казакъ, кыргыз, үзбәк, төрекмән, молдован, беларус һәм башка халыкларның җырларын яңгыраттылар. Мин тост әйтәчәк төрки телле язучыларның төгәл исемнәрен Михалков колагына пышылдап тордым. +Инде тостлар бетеп килә, зал шактый кәефләнгән иде, шунда Михалков миңа борылды да, гадәтенчә, тотлыгыбрак: "Та...та...рин, а у татар песни есть?" - дип сорады. Мин инде бик җитди булырга тырышып, аңа: "А как же, Сергей Владимирович, татары очень певучий народ. Их мелодии очень задушевные, у них даже есть слово "моң", которое не переводится на русский язык", - дип җавап бирдем. +- Тогда спой! - диде Михалков. Минем икеләнебрәк калуымны күреп: "Та...та...рин, - диде, кырыслана төшеп, - я твой начальник, ты должен делать то, что я скажу, иначе уволю!" +Минем инде, әлбәттә, Мәскәүдәге эшемнән колак кагасым килми иде, кинәт батыраеп: "Һәй, ни булса, шул булыр", - дип, туган авылым Федотовкада тыңлап үскән "Урман суы шәп ага"ны бар тавышыма сузып җибәрдем. Аннары кушымтага күчеп: +Әйдә, әйдә, кайда, кайда, +Әйдә барыйк урманга. +Урман буйлары абага, +Урман суы шәп ага! +Авылыбызда бер чибәр бар - +Әйдә салыйк шобага! - дип җырны тәмамладым. +Бәхетемә, зал гөрләтеп кул чапты. Михалков, кулын иңбашыма куеп: "Молодец, та...та...тарин! Оказывается и у татар есть песни, мелодия нам всем понравилась", - диде. Мин шатлыгымнан аның артындагы урындыгыма сеңдем. Ул да булмады, Михалков тагын миңа табан борылды да: "Эй, та...та...рин..., мелодия замечательная, но нам не понятно, о чём говорится в песне. Давай, переведи на русский язык", - диде. Мин югалып калдым һәм Михалковка: "Сез, бөек шагыйрь буларак, тәрҗемә эшенең четерекле икәнен, аңа вакыт кирәген яхшы беләсез", - дип акланырга тотындым. +Михалков тагын кырысланып: "Та...та...рин..., я твой начальник, ты должен делать то, что я скажу, иначе уволю!" - дип кабатлады. Мин инде тәмам бөгелеп төштем, һәм кинәт башыма бер хәйләкәр уй килде: "бу залда бит татарча белүче берәү дә юк, урысча ничек җырласам да, аны баягы җырның тәрҗемәсе дип аңлаячаклар. Бу уй миңа дәрт бирде һәм мин, ни булса, шул булыр, дип, җырлап җибәрдем. +Кушымтасы болай булып чыкты: +Айда, айда! Куда, куда? +Пойдём-ка на сеновал. +Я с такими девчонками +Сеновал не миновал! +Эх, девчонка, не ломайся, +Пойдём-ка на сеновал! +Җыр бетүгә, зал баягыдан да кызыбрак кул чапты. Авызы колагына җиткән Сергей Михалков, мине мактап: "Молодец, та...та...тарин, и мелодия, и слова песни очень хорошие. Талантливый же татарский народ", - дип соклануын белдерде. +Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде. \ No newline at end of file diff --git a/QU/2016-06.txt b/QU/2016-06.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..7d36bdd2d8bf36f1f6d81ba5d725f4d95ffa8c3f --- /dev/null +++ b/QU/2016-06.txt @@ -0,0 +1,2232 @@ + +Фоат +Садриев +ТУРГАЙ +БӘЯН +Үгез белән кәҗә сугышы +Тургай, казларны капкадан инешкә куганнан соң, тавыкларга, Акбайга, бозауга ашарга салып кергәндә, әнисе көзге каршында чәчен рәтли, әтисе беләгенә сәгать тагып маташа, әбисе белән бабасы чәй эчеп утыра иде. Тургай әнисенең иннеген алды да аның каршына килде. +- Әни, әйдә кызартыйк әле, - дип аның иреннәренә үрелде. +- Кирәкми, улым, фермага барганда нәрсәгә ул, - дип, рөхсәт сорагандай әтисенә карады. +Әтисенең йөзеннән ниндидер күләгә йөгереп үтте, ул борылып ишектән чыгып китте. +- Тидерим инде! - дип ялынгач, әнисе елмаеп иреннәрен бөреп аңа китерде. +Тургай әз генә тидерүгә, әнисе аңардан китеп тә барды. +- Миңа да тидермисеңме соң, улым? - диде әбисе, чынаягыннан чәен эчәэчә. +- Син болай да матур бит, - ди Тургай, көлеп. +- Ай-яй хәйләкәр син, улым, - ди бабасы, мыек астыннан кеткелдәп. - Нинди матур булсын, бөтен бите җыерчык бит әнә. +- Әбинең җыерчыклары да матур, - ди Тургай. Аннары кинәт сорап куя: - Нишләп сезнең икегезнең дә чәчегез ап-ак? +- Тегермән оны кунды безнең чәчләргә, - ди бабасы әллә ничек серле итеп. +- Нинди тегермән? - ди Тургай аптырап. +- Бик зур тегермән ул, - ди бабасы. - Ташы туктаусыз әйләнә дә әйләнә, тарта да тарта, онының тузаны чәчләргә куна... - Тургайның иңбашын сикертеп, аптырап торганын күреп, бабасы өстәп куя: - Үскәч белерсең әле. Хәзер мәктәптә тырышып укырга кирәк, улым. +Тургай сумкасын асып чыкканда, әле шактый иртә, урамда мәктәпкә баручылар күренми иде. Әллә соң Бормалы буеннан әйләнергәме? Инде өч көн инешкә төшкәне юк. Ул тыкрыкка борылды. Аяк астыннан бер таяк кисәге эләктерде дә, шуның очын койма тактасына басып, инешкә таба йөгерде. Койма рәшәткәләренең таяк белән текер-текер сөйләшүләренә кушылып, Тургай гөлдерәп көлеп тә җибәргәч, ул үзен гармун телләре өстеннән йөгергән кебек хис итте. Их, ялан аяк йөгерергә! Шушы бәбкә үләннәренә ятып аунар иде дә, мәктәпкә барасы бар. Мәктәптә укуы читен шул. Ә монда рәхәт! Менә ул Бормалыга төшеп тә җитте. Тирә-юньдә кошлар тавышы, талгын җилдә лепердәшкән агач яфраклары үзләренә чакыра... +- Сагындыгызмы мине? - диде Тургай, тал яфракларына иреннәре, битләре, маңгае белән терәлеп. Яфраклар салкынча, инде саргаеп киләләр, үзләреннән ләм, балык, чукмарбаш исләре бөркелә, бөтен гәүдәгә рәхәтлек иңә... +Кинәт кәҗә кычкырган тавыш ишетелде. Караса, Шәмседоха әби яр өстенә Ристанны бәйләп куйган икән. Ул Тургайны танып, "ки-и-ил, ки-и-ил" дигән сыман сузып-сузып кычкырырга тотынды. Тургай кәҗәгә охшатып, "мә-ә-ә!" дип кычкыра-кычкыра аның янына йөгерде. Килеп җитүгә, Ристан аның кулларын ялап алды, хәтта иңбашындагы сумкасын да иснәп торды, тик, андагы китапларны уку нияте булмаганлыктан, сораулы карашын туп-туры Тургайның күзләренә төбәде. Их, бер кыерчык ипи дә алмаган иде шул! Ә Ристанның соры күзләренә әлифбадагы кебек матур хәрефләр белән "Мәмәй бармы?" дип язылган. Тургай бу сораулы карашны күтәрә алмады, яр буйлап кына кибет очына йөгерде. Кибеттән түгәрәк күмәч алды да кәҗә янына ашыкты. Алып килгән күчтәнәчен вак-вак кисәкләргә сындырып аңа каптыра торды, үзенең мәктәптә укырга-язарга, санарга, рәсем ясарга, җырларга өйрәнүен сөйләде, элеккечә гел-гел килеп булмаса, үпкәләмәссең диде, әле беркөн аның рәсемен ясап мәктәпкә алып барганын да сөйләде. Кәҗә ак керфекле соры күзләрен йома-йома, башын әле уңга, әле сулга кыегайтып, Тургайның сөйләгәннәрен тыңлады, шул ук вакытта ул биргән күмәч кисәкләрен тәмләп чәйнәде. Ашап туйгач, койма буендагы чиләгеннән су эчте, юеш борынын, иреннәрен ялмаштырды, мекер-мекер килеп үзенчә рәхмәт әйтте. +Шулчак инеш басмасыннан бу якка чыгып килүче Әхтәм абый күренде. Ул ярга күтәрелгәч, аңа аптыраулы караш ташлап: +- Бәй, син дәрескә бармадыңмыни? - диде. +Тургай шунда гына исенә килде һәм тыкрык буйлап урамга таба йөгерде. Нык ашыгудан аяк астында чыгып торган бер таш кисәгенә сөртенеп егылды. Уң кулының уч төбен нәрсәдер ертып, каный башлады. Ул аны каны туктасын өчен әрекмән яфрагы белән урап тотты да мәктәпкә очты. Койма күләгәсендә Нурмый абзыйларның сөзгәк үгезе ята иде. Тургай әрекмән яфрагын аның авызы турына атып китте. Мышнап коридорга барып керде, аннары үзләренең беренче сыйныф ишеген ачты. +- Керергә мөмкинме? - дип сорады укытучы өйрәткәнчә. +Ләкин Әлфия апалары "кер" димәде, кырыс тавыш белән: +- Нуруллин, хәзер икенче дәрес бетә бит инде, - диде. - Кайда йөрдең? +Бөтенесе аңа төбәлде. Кызлар да елмая, Риф белән Мансурның авызлары колакларына җиткән. Ишеккә якын гына утыручы Рөстәмнең дә күзлекләре аның соңарганына куанып елтырый кебек. Уртадарак Фаилнең кызыл йөзе күренә. Аның тел очы ярым ачык авызыннан бер чыга, бер эчкә керә. Кешене үртәгәндә гел шулай итә Бүсмән. Тургай андый сорауга җавап бирермен дип башына да китермәгән иде. Шуңа күрә сыйныфташларыннан ярдәм сорагандай, аларга карап, җавапны нәрсәдән башларга белми торды. +- Нуруллин, нишләп бик еш-еш сулыйсың? - дип апалары аны кузгатмакчы булды. - Эт-мазар кудымы әллә? +Шушы "эт" сүзе аңа тел ачкычы бирде, зиһене яктырып китте: "Эт, кәҗә... сөзгәк үгез...." Бервакыт Галимҗан абыйсы үгез белән кәҗә сөзешкәнне сөйләп, аны көлдереп үтерә язган иде. Әзрәк үзеннән дә өстәп җибәрергә дә... +Тургай сул кулы белән костюм кесәсендәге кыйпылчыкны кысты. "Ярдәм ит берәр нәрсә уйлап чыгарырга!" - диде аңа эченнән. +- Нинди сугыш сөйлисең, Нуруллин?! +- Һи, апа, күрсәгез! Без йөри торган мәктәп тыкрыгында... - Тургай баскан урынында өч-дүрт мәртәбә туп кебек сикергәләп алды. - Шул тыкрыкта сугышып яталар!.. +- Кемнәр? - диде Әлфия апалары җитдиләнеп. +Тургайның йөзе куркыныч төскә керде, башы аска иелде, күзләре сөзгәк үгезнеке төсле акайды. Дәһшәтле тавыш белән: +- Ике кан дошман менә шушылай бер-берсенә ташланды!!! - дип Тургай канлы кулын сыйныфташларына таба сузып, аягы белән шартлатып идәнгә типте. +Ике-өч кыз куркуларыннан берьюлы "мыйк!" дигән тавыш чыгардылар, бүлмәгә кан исе таралгандай булды. +- Әгәр аермыйча китсәң, болар бер-берсен үтерәчәк иде! - дип дәвам итте Тургай, канлы кулын болгый-болгый. +- Кемнәр соң ул, әллә Шүкәме? - диде түземе беткән Риф. +- Берәү булса качар иде. Ә мин качмадым, тотындым боларны аерырга! +Кемнәрдер көлгәндәй итте, кемнәрдер пышылдаша башлады. Фаилнең теле авызына кереп качкан. Мансурның иреннәре көләргә әзерләнеп, бер җәелә, бер җыела. Алсу коты алынып, канга карап каткан. Рөстәм, озын муенын сузып, аның колагына нидер пышылдый. +- Җитте, Нуруллин, утыр урыныңа! - диде Әлфия апалары. +- Апа, сөйләп бетерсен инде! - дип малайлар-кызлар урыннарыннан сикереп тора башладылар. +Әлфия апалары аларны тынычландырып утырткан арада Тургай сөйли башлаган сугышны тәмам уйлап бетерде. +- Анда бит Нурулла абзыйларның сөзгәк үгезе белән Шәмседоха әби кәҗәсе сугышып ята иде! - диде Тургай, вакытлы тынлыкны оста файдаланып. +Бүлмәдә тагын көлү тавышы яңгырады. Әлфия апаларының иреннәре кысылган, яңаклары бераз кабарган, ул көлеп җибәрүен тыеп торган кебек тоелды Тургайга. Укытучы туктатканчы сүзне дәвам итәргә кирәк иде. Тургай, тагын да куркынычрак кыяфәт белән канлы кулларын ялт-йолт китереп, сүзен дәвам итте: +- Үгез менә шушылай башын түбән игән, күзләрен акайткан, "Му-у-у! Му-у-у!" дип бичара кәҗәнең өстенә килә. Шунда кәҗә артка чигенде дә үгезнең бүксәсенә китереп төртте. Шундый нык төртте, апай, күрсәгез! Бүксәсе "дык" итте. Шуннан... ни... үгез кәҗәне борыны белән чөеп җибәрде. Кәҗә китте коймадан да биеккәрәк очып. Үзе "Мә-ә-мә-мә!" дип кычкыра, үзенең шомырты шыбыр-шыбыр өскә коела... +Сыйныфтагыларның кайсы хихылдый, кайсы шыркылдый, кайсы көлүеннән тынсыз булып каткан. Моны күргәч, Тургай тагын да дәртләнебрәк китте, инде аны бернинди көч тә туктатырлык түгел иде. +- Шуннан, апай, күрсәгез, үгез "У-у-у!" дип үкереп миңа килә башлады. Аяк астында туфракны менә шушылай кулларым белән көрәп алып тегенең әле борынына, әле күзләренә тондырдым. И, күрсәгез, апай! Шуннан башын өскә күтәрде үгез, күзләрен челт-челт йома... - Тургай моны эшләп күрсәтте. - Өске ирене дер-дер килеп күтәрелде...- Менә хәзер күрсәтәм. +Ул Рөстәмнең артыннан килеп, өске иренен ике читеннән ике бармагы белән өскә күтәрде. Аның кып-кызыл казнасы, сирәк тешләре ыржаюга, иртәшләре төбеннән "ых-ых" дигән авазлар чыгарып тыела алмыйча көлә һәм Тургай сөйләгән маҗарада бик кирәкле күрсәтмә әсбап рәвешендә катнашуыннан канәгать иде. Аның күзлеге бер колагыннан ычкынып, икенче колагына гына эленгән килеш селкенеп тора башлады. Тургай: +- Шунда үгез "Пух! Пух!" итеп төчкереп җибәрде,- диюгә, күзлек Рөстәмнең ачык дәфтәрендәге кәкре-бөкре язылган хәрефләренә килеп төште. Тургай бармакларын алганнан соң, Рөстәмнең өске ирене казнасын һәм тешләрен каплап, үз урынын биләде һәм аның күрсәтмә әсбап булуы шуның белән төгәлләнде. - Үгез өч мәртәбә бик каты төчкергәч, минем тагын берәр нәрсә эшләтүемнән куркып, Ыкка таба чапты... +Иң элек көлүеннән Әлфия апалары туктады. +- Нуруллин, әйт әле, моны берәрсе сөйләдеме, үзең уйлап чыгардыңмы? - дип сорады ул, күзләрен кулъяулыгы белән сөрткәләп. +- Валлаһи, чын, апа! - диде Тургай, күзен дә йоммыйча. Чөнки ул үзе сөйләгәннәренә үзе дә чынлап ышанып беткән иде инде. - Кояшның чыраен күрмим, әгәр алдасам. Директорның чыраен күрмим! Җир йотсын, ипидер менә! Әле алар сугышканда, бер оя кырмысканы да таптап үтерделәр. +- Ул нинди кырмыска соң? - дип куйды Алсу, кызыксынуын яшерә алмыйча. +- Тешли торган, - диде Тургай, тешләрен шыкылдатып. - Әллә синең үрмәләп менеп, берәр җиреңне тешләгәне юкмы? +Аның бу сүзләре, учакка коры чыбык өстәгәндәй, көлү тавышларын тагын көчәйтеп җибәрде. Ниһаять, Әлфия апалары тынычландырды, Тургайны да урынына утыртты. +Дәресләр бетеп, мәктәптән кайтырга чыккач, кызлар-малайлар Тургайны әйләндереп алдылар. "Ничек шулай оста уйлап чыгардың?" - дип гаҗәпләнделәр. Тургай йөзенә юри серле кыяфәт чыгарып: +- Валлаһи, чын! Соңрак ышанырсыз әле, - дигән булды. +Кайтып ашап утырганда, әтисе кабаланып керде дә: +- Ристанның янбашына корыган тал кадалган. Суеп бирәм инде, терелергә охшамаган... - дип пычак үткенләргә тотынды. +Тургай капкан ашын йота алмыйча сикереп торды, күзләренә яшь бәреп чыкты. +- Әти, суйма, үзем терелтәм мин аны! - дип елап җибәрде. +- Ничек терелтмәкче буласың соң син аны? - диде әтисе, пычагын кәгазьгә төрә-төрә. - Ирененә иннек сөртепме? +- Галимҗан абыйга барам! Чаптарның эче ярылгач, терелтте бит. +Әтисе аңа шактый вакыт сүзсез генә карап торды. +- Бар алайса, - диде, ниһаять, бер карарга килеп. - Шәмседоха әбинең үзенең дә бик үк суйдырасы килми. +Тургай велосипеды белән "ә" дигәнче Шәмседоха әбиләренә барып та җитте. Ишегалдына күршеләре дә җыелган иде. Ристан чирәмгә яткан, үзе көчкә сулыш ала, корсак янындагы ярасыннан кан саркый. Шәмседоха әби елый-елый: +- Әзрәк тал кайрысы ашасын дип кенә җибәргән идем, - дип сөйләп тора иде. +Тургай Шәмседоха әбисен кочаклап алды да: +- Әби, суйдырма, хәзер Галимҗан абыйны алып кайтам, ул терелтә, - диде. +Шунда берсе: +- Кәҗәң үлә, ичмасам суйсаң итен ашарсың, - дип әбине үгетләргә кереште. +- Аның итен ашыйсым юк, ни булса, шул булыр, бар, улым, - диде Шәмседоха әби. ярты сүздән аңлады. Чаптарына атланып, авылга очты. Тургай көтүне саклап калды. Бер сәгать үттеме-юкмы, Галимҗан абыйсы килеп тә җитте. +- Тал чыбыгы бик тирән кергән, ярасына сарыкның эч маен тутырып бәйләдем, терелер, - диде Галимҗан абыйсы. +Тургай аңа рәхмәт әйтеп кайтып китте. Ристанны иркәләп йоннарыннан сыпырды, битләреннән үпте. Кәҗәнең яралануы кичкә бөтен авылга таралды. Тургай икенче көнне мәктәпкә баргач: "Менә миңа ышанмаган идегез аның үгез белән сугышуына. Хәзер ышандыгызмы инде? - дип иптәшләрен дә, Әлфия апаларын да шаккатырды. Аларны шаккатыру гына түгел, шулай килеп чыгуына үзе дә шаккатты. Әллә бу дөнья без сөйләгәннәрне кабатламакчы була - белмәссең... +Син минем малаем түгел!.. +Тургай әтиләре җырлый торган көйгә коридордан сикерә-сикерә җырлап бара иде: +Атын-батын чуман чу, +Чын чурихын батын бу; +Бум бурихын бурантас, +Каридорбух пирби час! +Почмактан үзләре сыйныфы ягына борылуы булды, Диләрә Ахуновнага килеп тә бәрелде. Бу көтелмәгән бәрелүдән директор урынбасарының кулындагы журналы шапылдап идәнгә төште. Тургай "ялт" кына иелеп журналны алды да аңа тоттырды, үзе кып-кызыл булды. +- Нишләп коридорда җырлап йөрисең? - диде ул аңа кырыс тавыш белән. +- Мин бит тәнәфестә генә, - дип Тургай, башын аска иде. +- Тәнәфестә дә ярамый. Синең җырың башкаларның тынычлыгын боза. Мондый тозсыз җыр бигрәк тә. Аңладыңмы? +- Аңладым да... +Шул арада дәрескә керергә кыңгырау шылтырады. +- Ә нәрсә ул "да"? +- Беркөн ни... - күпме тыелса да ниндидер көч аның бәйләнгән телен чишеп җибәрде. - Беркөн... Нәзир абый урамнан кычкырып җырлый-җырлый безнең турдан үтеп киткән иде... +Диләрә Ахуновна энесе турында шушы җир кортыннан андый сүзләр ишетермен дип уйламаган иде. Ул өнсез булып калды. Нибары өч сүз әйтә алды: +- Хәзер үк дәресеңә кер! +Тургай шуннан соң аның күзенә чалынудан гел куркып йөрде. Такмак җырлавы өстенә ул икенче ярамаган эш эшләвен аңлады. Олылар тормышына катышырга ярамаганлыгын өйдәгеләр аңа туктаусыз тукып тора югыйсә. +Диләрә Ахуновна исә Нуруллинның чамасыз шаянлыкларын ишетеп белә иде. Инде малай үзенә килеп бәрелгәч, ул сыйныф җитәкчесе Әлфия Замановна белән озаклап әңгәмә корырга мәҗбүр булды. Мәктәптә беренче танышканда ук Диләрә Ахуновна: "Иң беренче чиратта гадел бул, таләпчән бул, дигән иде яшь укытучыга. - Әгәр беренче көннән үк дилбегәне ычкындырсаң, яңадан кулыңа ала алмассың", - дип тә өстәгән иде. Аның укучыларының берсе директор урынбасарын килеп сөзәрлек булгач, дилбегәнең тиешенчә тотылмавы ачык иде... +Беркөн кичкырын ишегалдында Акбайны җырларга өйрәтеп маташканда, әтисе белән әнисе Тургайны өйгә чакырып кертте. Әнисе йомшак кына сүз башлады: +- Дәфтәрләреңне карыйк әле, улым. +Ул шундук дәфтәрләрен аларның алдына китереп салды. Шактый вакыт карагач, әтисе канәгатьсезлеген белдереп: +- Бигрәк ямьсез язгансың бит, - диде. +Аның Тургай кергәндә үк караңгы йөзе тагын да караңгыланып китте. +- Бүген урамда очрап, Диләрә Ахуновна белән сөйләштек, - диде ул. - Дәрестә тик утырмыйсың, укытучыңа комачаулыйсың икән. Теләсә ни сөйләп көлдерәсең икән. +- Алар үзләре көлә бит, - диде Тургай, акланмакчы булып. +- Җитмәсә дәрескә соңга калып, тузга язмаган нәрсәләр сөйләп, укытучыны алдагансың. +- Мин Галимҗан абый Ык буенда сөйләгән кызык әйберне генә сөйләдем, - диде Тургай, акланырга теләп. - Шаяртырга да ярамагач, мәктәп дип аны... +Аның бу сүзләреннән әтисе кызып китте: +- Һаман мин әйткәнне аңламагансың икән! - дип сикереп үк торды. - Син кем малае соң?! +Тургай әтисен ачуландырырга теләмәгән иде. Каушавыннан бер сүз дә әйтә алмады, аның ачулы йөзенә куркып карап торды. +- Әгәр укытучылар кушканны тыңламасаң, безне шушылай оятка калдырсаң, син минем малаем түгел! +Әнисе: +- Әмир, син ни сөйлисең?! - дип нидер әйтмәкче булган иде, әтисе аңа ачулы карап, бер генә җикерде: +- Тик тор! +Әнисе үксеп елап җибәрде. +- Аңладыңмы? - диде әтисе, Тургайга иелеп. +Әтисе тагын бик күп нәрсәләр әйтте. Аның күңелендә "минем малай түгел! Минем малай мондый булырга тиеш түгел!" дигәне генә сөзелеп калды. Әтисе әйтте-әйтте дә, җилләнеп чыгып китте, урам капкасының шапылдаганы гына ишетелеп калды. +- Әни, мин әшәкемени? - диде Тургай, әнисе каршына килеп. +Ул әнисенең башыннан сыпыруын, кочаклап үбүен көтте. Тик әнисе коры тавыш белән: +- Син артык шаян, улым, - диде. +- Юк, әшәке мин! - диде Тургай, каядыр читкә карап. - Әтине ачуландырдым, сине елаттым... +- Әйбәтләнерсеңме соң, улым? +- Әйбәтләнермен, әнием... +- Минем башым авырта, - диде әнисе, күз яшьләрен сөртеп. - Бераз ятып торыйм әле... +Тургай ишегалдына чыкты. Акбай аңа чылбыры белән тартылып, "ыйк-ыйк" килеп сикергәләсә, бөтерелсә дә, аның янына бармады. Ишегалдын әллә нинди авыр салкын нәрсә тутырган шикелле иде. Әнисе бүген кочакламады да, үпмәде дә. Әтисе "син минем малаем түгел", диде. Ул үзе Акбаена эндәшергә теләмәде. Бу ни соң бу? Ул җылы свитерын киеп, атылчыгын кесәсенә салып чыккач, капка төбендә шактый вакыт уйга батып басып торды. Бу минутта ул үзен япа-ялгыз итеп тойды. Кибет чатында әбисе белән бабасының Шәмседоха әбисеннән кайтып килгәннәре күренде. Тургайның ни сәбәпледер алар белән очрашасы килмәде. Бу мәзәк иде. Алар белән сөйләшмәсә, моңа кадәр үзенә урын тапмый генә әшәке дип әйтергә кыймагандыр. Ул урамны аркылы чыкты да, тыкрыктан Бормалыга төшеп китте. Инешкә барып җиткәнче, колагында әтисенең "минем малаем түгел!" дигән сүзләре яңгырап торды, әнисенең елавы күз алдыннан китмәде. "Малаем түгел! Малаем түгел!" Нишләп болай соң бу? Ничек рәхәт иде мәктәпкә укырга барганчы. Тургайга беркем бер сүз әйтми иде. Хәзер болай итәргә, тегеләй итәргә дә ярамый. Шаярма, йөгермә, кычкырма, җырлама, кызык ясама! Ярамый, ярамый, ярамый! Бу нинди хәл бу? Фәлән минут дәрес, фәлән минут тәнәфес, фәлән минут ашау. Бөтенесе төрле яклап кысалар. Рөхсәт сорарга кул күтәр дә кул күтәр. Кул күтәрү бит ул пленга төшү. Нәкъ пленга төштеләр дә инде. Беркая да китә алмыйсың. Ничек ашкынган иде мәктәпкә барырга! Зөлфәт юкка елап йөргән. Кадерен белеп рәхәтләнеп кенә йөрисе. +Тургай Бормалы буена төшеп китте. Агач яфраклары саргаеп бетә язган инде. Ул кәүсәсе урталай ярылган тирәкнең очы суга кергән җиренә аягын салындырып утырды. Аның елыйсы, кайтып әнисен юатасы килде. Тик елый алмады, кайтырга да аягы тартмады. Кайтса, әтисе белән әнисенең күзенә карый алмаячагын аңлады ул. Бүген шушында төн үткәрергә ниятләде. Әле кай арада караңгылык иңде, йолдызлар кабынды. Бүген тирәк дәшмәде. Бормалы елга ташыганда аккан бозлар тирәкнең кабыкларын кубарып бетергән, аннары кәүсәсен ярып төшергән. Кайчандыр боларны тал-тирәк үзе елый-елый сөйләгән иде. Шуңа күрә Тургай җанына урын тапмаганда гел аның янына килә. Әмма бүген тирәк аны күрмәде кебек. Усал җил ботакларын туктаусыз чайкалдыра, яфракларын йолыккалый, кәүсәсенең аумыйча калган икенче яртысын егарга тели. Чайкалган ботаклардан, шул ботаклар өстендә селкенмичә мәкер белән карап торучы йолдызлардан әллә нинди шом иңә. Кул сузымы арада нәрсәдер кыштырдап үтте. Биредә еланнар, ниндидер су кумаклары күп, диләр. Нәрсәдер ухылдап бөтен дөньяны яңгыратты. Мәче тавышы ишетелде дә, ул сабый елавына әйләнде, кемдер шаркылдап көлде кебек... Тургай йөрәгенең дөп-дөп тибүен аермачык ишетте. Кинәт ул нәрсәдер сизенеп, башын югары күтәрде һәм чак егылып китмәде: селкенүче ботаклар, шыбырдашкан яфраклар бөтенесе бер зур мәче башына әверелгәннәр иде! Тургай куркуыннан читкә сикерде, аның күз алдында ул инде елаучы бала башына әйләнде! Тургай коты очып тыкрыкка таба йөгерде. Ул чабып кайтканда, әнисе капка төбендә басып тора иде. +- Кая югалдың, борчылып беттек, - дип әнисе аны җитәкләп алып кереп китте. +- Малайлар белән уйнадык, - диде Тургай, еш-еш сулап. +Ул аяк очларына гына басып керде дә үз почмагына узды. Урыны җәеп куелган иде, тиз генә чишенде дә ятты. Әтисе дә яңа кайткан күрәсең, аларның сөйләшәсөйләшә кергәннәре, арадагы ишекне ябып куйганнары ишетелде. Йөрәге һаман үзенә ишетелерлек булып тибә иде. "Мин куркак, мин куян йөрәк!" дип үзен-үзе тиргәде ул. Сабантуйда Мансурны җиңгәннән бирле үзен батырга санап йөргән булды бит әле җитмәсә. Тирәкнең мәчегә дә, бала башына да әверелә алмаганын белә ич. Әллә исәрлек шушылай була микән? Куркак кына түгел, ялганчы да ул! Әнисен уйнадык дип алдады. Ник? Нигә дөресен әйтмәде? Алдашуның начар икәнен белә югыйсә. Бабасы аны берничә мәртәбә кисәтте: "Улым, тормышта бик кыен чаклар була, - диде. - Ничек кенә кыен, уңайсыз булса да, алдама, - диде. - Алдау, ялганлау - иң әшәке нәрсә", - диде. Бабасына беркайчан да алдашмаска сүз биргән иде. Сүзендә тормады. Әшәке малай булып чыга ул. Әтисе, минем малаем түгел, дип дөресен әйткән. Тургай шуны күтәрә алмады, инеш буена өчен үгез белән кәҗә сугышын уйлап тапты. Әтисен ачуландыручы да, әнисен елатучы да ул. Ә Диләрә Ахуновнага ярамаган сүз әйтүе? Ул бит Тургайның аңа килеп бәрелүен әйтмәгән әтисенә. Тәртибен төзәттермәкче булып сөйләгән аның әшәкелекләрен. Нишләп ул Фәйрүзәләр, Алсулар кебек була алмый? Аларга укытучының бер генә кисәтү дә ясаганы юк бит. "Бетте, җитте!" - диде ул йодрыкларын кысып. Иртәгәдән ул бөтенесенә үрнәк булачак. Берүзе бертөсле исәр булудан туктаячак. Иртән торгач, әбисе белән бабасы алдында әти-әнисенә бүгеннән төзәләм, дип сүз бирәчәк. Мәктәпкә баргач, Диләрә Ахуновнадан гафу үтенәчәк. Аңа шул кадәр рәхәт, җиңел булып китте. Моңа кадәр ул үз-үзен борчу-газапларга салган лабаса! Бөтенесенә дә үзе сәбәпче. Аны тәртип бозарга, алдарга, әшәкеләнергә котыртучы юк ич. Шушы уйлардан соң Тургай тынычлап йоклап китте. Бая тал-тирәкне чайкалдырып, яфракларын тарткалап көрәшкән җил Тургай утырткан алмагачның ботакларын сыгылдырып, тәрәзә пыяласына шатыр-шотыр ышкыды, әмма аны уята алмады. +Иртән торгач, гафу үтенәселәрен ул нишләптер иртәгәгә калдырды, аннары бөтенләй онытты... +Теш һәм экскурсия +Бу дәрес бик кызык булды. Кешене чолгап алган табигатьне өйрәнделәр. Үзләренең авыл тирәсендәге Акай чишмәсен, Мәтәлчек тавын, Нух маңгаен, Чирмеш ерганагын, Болан яткылыгын, тагын бик күп атамаларны санадылар. Әлфия апалары табигатьнең кеше кебек үк тере икәнлеген кызык мисаллар белән аңлатты. Аны ничек сакларга, кадерләргә кирәклеге турында бөтенесе берәм-берәм сөйләделәр. Шуннан Әлфия апалары "хәзер ял итеп алабыз" дип, аягүрә бастырып, гимнастика ясата башлауга, Энҗе кычкырып җибәрде: +- Апа, минем тешем төште! +Әлфия апалары барысына да утырырга кушты. Энҗе генә бармагы белән канлы тешен тоткан килеш басып калды. +- Кулъяулыгыңа төреп куй тешеңне, - диде Әлфия апалары. +- Әйе, кайткач әниеңә отчёт бирерсең, - дип куйды Риф астыртын елмаеп. +Ләкин тешне куярга ирек бирмәделәр, аны тотып карарга теләп, Энҗегә таба әллә ничә кул сузылды. Аның теше партадан партага күчә-күчә бүлмә буйлап китте. +- Берүк югалтмагыз, - диде Энҗе. +Ул шулай диюгә, дәррәү көлеп җибәрделәр. Аның алгы тешләре уртасында шактый киң бушлык барлыкка килгән иде. +- Капкаң ачылган икән. Шуннан телеңне чыгарып күрсәтә дә алмыйсыңдыр әле, - диде Тургай аны үртәп. +Энҗе: +- Алмас, апай! - диде дә кып-кызыл тел очын тештән бушаган урыннан чыгарып күрсәтте. +Моңардан көлмичә калу мөмкин түгел иде, ничек кызык икәнен күрмәсә дә, Энҗе үзе дә башкаларга кушылып чыркылдады. Әлфия апалары аларны тынычландырганнан соң, һәркемгә әйләнә-тирә табигатькә бәйле нинди дә булса әйбер ясарга кушты. Кемдер агач, кемдер өй, машина, эт, мәче, сыер, күбәләк ясады. Әлфия апалары һәрберсенең рәсемен карап, киңәшләр биреп йөргәндә, кинәт Энҗе як-ягына каранып еламсыраган тавыш белән: +- Тешем кайда, тешемне бирегез! - дип кычкырды. +- Нигә ул сиңа? - диде Лилия, гаҗәпләнеп. +Мансур көлә-көлә аңа кушылды: +- Җеп белән бәйләп урынына куядыр ул аны! +Бүлмәдә шау-шу купты. +- Барыбер ташлыйсы бит инде аны, - диде Алсу. +- Тешне ташларга ярамый, апай! - диде Энҗе. - Тешне ташласаң, ирең ташлап китә, ди әби. +- Ирең ташламыйча һаман синең белән торамыни әле? - дип Тургай ялкынга бензин сипте. +- Бусы аның өченче ире бит инде! +Рифнең бу сүзеннән соң шау-шу тагын да көчәйде. Апалары сыйныфны тынычландырды да: +- Ягез, балалар, бирегез тешен, - диде. +Ләкин тешне бирүче күренмәде. Энҗенең күзләре яшь белән тулган иде инде. +- Әллә еламакчы буласыңмы? - диде Фаил мыскыллаулы тавыш белән. - Минекеләр бүрәнә ярыгында. Кирәк булса, хәзер бер уч алып килеп бирәм. +- Үзең саклагансың бит әле, - дип кычкырды Энҗе. +- Нәрсә миңа кычкырасың?! Әллә мин синең иреңме? Иреңә кычкыр! - диде Фаил көлеп. +Болай булгач эш тирәнгә китте. +- Син алгансың аны! - диде Энҗе, үзе ярдәмгә өметләнеп Әлфия апаларына карады. +- Баязитов, алган булсаң, бир, - диде апалары. +- Миңа нәрсәгә Энҗенең төшкән теше? - дип гаҗәпләнде Фаил. - Борын тишегемә тыгыйммы аны, башка җиремә куйыйммы? Алтын теш булса бер хәл иде. +- Хикмәт тештә түгел бит, балалар, - диде Әлфия апалары. +- Ә нәрсәдә? - диде Энҗе, укытучының әйткәнен аңламыйча. +- Хикмәт бер-беребезгә булган мөнәсәбәттә. Әйбәтме ул, начармы? Берберегезне чынлап хөрмәт итәсезме сез? Бәлкем берәрегез ялгыш кесәсенә салгандыр... +Бу сүзләрдән соң бөтенесе дәррәү кесәләрен актардылар, тешне кем кемгә биргәнне тикшерергә тотындылар. Син миңа бирмәдең, мин фәләннән алдым, кире үзеңә бирдем, дип тарткалашсалар да, очына чыга алмадылар. +- Үзең сумкаңа-мазар салып куймагансыңмы, ныгытып карадыңмы? - дип сорады Алсу. +- Карадым, юк, - диде Энке өздереп. +- Без теш югалтмадык, - диде апалары, һәр сүзенә басым ясап. - Сез бик тә кадерле, бөтенегезгә кирәкле зур бер нәрсәне югалттыгыз бугай... +- Нәрсә ул, апа?! Әйтегез зинһар! - дип шаулаштылар балалар. +- Әйтмим, - диде Әлфия апалары. - Үзегез уйлагыз. Бүген дә, иртәгә дә, аерым-аерым да, бергәләп тә уйлагыз. Әгәр кемдер ялгыш кесәсенә яисә китап-дәфтәрләре арасына салып оныткан булса, теш табылса, Яруллинага яисә миңа бирерсез. Ә хәзер соңгы дәресебез табигатькә экскурсия булачак. +- Ур-р-ра! - дип кычкырды малайлар, сыйныф дәррәү сикереп торды, теш мәсьәләсе шуның белән онытылды. +Шаярышып баргач, авыл башындагы үрне төшкәннәрен дә, болын юлыннан барып, әрәмәгә, Әйләнмә күлгә килеп җиткәннәрен дә сизми калдылар. Агачлар кайсылары сап-сары, кайсылары алсу-шәмәхә, кайсылары кып-кызыл булып, фоторәсемгә төшәргә матурланып җыенгандай, тезелешеп торалар. Зәп-зәңгәр күк йөзе, кояшның алтын нурлары аларны гаҗәеп серле, тылсымлы дөнья итеп +- Балалар, әйтегез әле, агачлар ни сәбәпле саргая? - дип сорады апалары. +- Җилдә су бетә дә салгая, - диде Рөстәм. +- Әле өченче көн генә коеп яңгыр яуды, нишләп су булмасын, - диде Айгөл. +- Бавыры авыртканга саргая, - диде Риф, күзләрен хәйләкәр кысып. - Безнең бабай бавыры авыртып больницада ятканда сап-сары булды. +Лилия кычкырып көлеп җибәрде: +- Бавыры кайда соң агачның? +- "Кайда, кайда", - дип үртәде аны Риф. - Кайда булсын - тамырында! +- Берегез дә белмисез, мин беләм, - диде Тургай. +- Белсәң әйт, әйт, әйт! - дип ашыктырдылар аны. +Барысы да елмаеп аңа төбәлде. +- Мин таң атканда тышка чыккан идем, шунда күрдем, - дип сөйләп китте Тургай. - Бакчага сары чәчле, сары сакаллы бер өер бабай җыелган. Утырып торган эт буе гына үзләре. Бер кулларында... - Тургай ике кулын ике якка җәеп җибәрде. - Озы-ы-ын саплы пумала. Икенче кулларында сары, шәмәхә, ал, кызыл буяу салынган чиләкләр. Пумалаларын манчыйлар да агач яфракларын буйыйлар. Әнә кайбер агачларның очлары яшел килеш калганын күрәсезме? Пумаланың буе җитмәгәннәре шулай калган аның. "Буямагыз безнең агачларны!" дип кычкырган идем, тотындылар мине куарга. "Белмәгән башың белән безне өйрәтергә кем син?!" дип кычкыралар. Акбайны ычкындырып җибәргән идем, тотынды,малай, тегеләрне куарга. Өерләп бакча почмагына китергәч, и елыйлар, и ялыналар миңа. "Харап итмә зинһар, җибәр, йөз мең акча бирәбез", - диләр. "Акчагыз да, үзегез дә кирәкми, яңадан безнең яшел яфракларыбызга, үләннәребезгә кагыласы булмагыз!" дидем дә этне читкә алдым. Пумалаларына атланып, миңа рәхмәт укый-укый, һавага күтәрелеп юк булдылар. +Балалар көлешеп туктагач, Әлфия апалары Тургайны тылсымлы әкияте өчен мактап алды, үсемлекләрнең көз көне ни сәбәпле саргайганнарын аңлатты. Аннары каен, чаган, юкә, шомырт, балан, камырлык агачларын, карлыган, гөлҗимеш, күгәнә куакларын күрсәтә-күрсәтә, алар турында сөйләде, аларның җимешләрен дә авыз итеп карадылар. Кинәт Мансур: +- Менә монда тишек бар! - дип аваз салуга, бөтенесе ул күрсәткән урынга җыелды. +Җир эченә чиләк сыярлык тишек кереп киткән иде. Иелешеп карый гына башлаганнар иде, Риф куркыныч итеп кычкырып җибәрде: +- Әнә бүресе чыга, качыгыз! +Кызлар чырыйлап читкә атылдылар, малайлар рәхәтләнеп көлделәр. +- Агач яфрагын буяп йөрүче теге картларның оясы бу! - диде Тургай көлеп. - Мин кугач, шушында качканнар мөгаен. +Әлфия апалары җәнлекнең оя тирәсендәге эзләрен карагач: +- Бурсык оясы бу, балалар, - диде. +- Бурсык ни соң ул? Сөйлә әле, апа! - дип аны сырып та алдылар. +Апалары сумкасыннан төсле рәсемле бер альбом алды. Анда бурсык та бар икән. Борыныннан башына ак белән кара сызык сузылган, койрыгы банан төслерәк очлаеп килгән. +- Алар кешене тешлиме? - дип сорады Айгөл. +- Сине бер кабуда йота, - дип Фаил хихылдап куйды. +- Бурсыклар кешедән куркалар, - диде Әлфия апалары. - Агач тамырлары, җиләк-җимеш, чикләвек, гөмбә белән туеналар, тычкан кебек вак җәнлекләрне +- Бер дә уянмыйлармы? - дип сорады Фәйрүзә. +- Юк, уянмыйлар. +- Нишләп кешеләр дә шулай йокламыйлар икән? - дип куйды Мансур уфтанып. +- Шуны да белмисеңме? - дип сүзгә кушылды Тургай. - Кешеләр бит гырлый. Месләүчеләре дә бар. Шуның тавышына уянырлар иде алар. +- Ә тургайлар кыш көне йоклыймы соң? - диде Мансур, көлеп. +- Юк, алар җылы якка китеп месли, - диде Тургай. +Апалары да бергәләп көлде. Дәрестә булмагач, рәхәт иде. Акрын гына һаман эчкәрәк атладылар, апалары үзегезгә ошаган яфракларны җыегыз, дигәч, төрле якка таралыштылар.Тургай читкәрәк китеп, шаккатып карап торды. Чаганнарның эре-эре яфраклары берән-сәрән генә өзелеп төшә. Яфрак өзелгәч, кояш яктысында үзен күрсәтү өчен бераз һавада бөтерелеп, шаярып ала, аннары коры үлән яисә яфрак өстенә кыштырдап килеп төшә. Кымшанмыйча гына тыңлап торсаң, сары яфраклар түшәлгән җирдән тавышсыз моң килә. Үзе тып-тын, үзе моң. Тургай төрле төстәге яфракларны кулына алып, алар белән сөйләшмәкче була, иреннәренә, борынына, күзләренә тери, ниндидер төче ис килә, әмма алар сөйләшергә теләмиләр. Алардан яшел чактагы кебек җылы килми, бары тик моң, моңлы тынлык иңә, моңсулык, моңсулык, моңсулык җәелә. "Ах, ни булды соң сезгә?!" - дип пышылдый Тургай аларга, тамак төбенә килеп бүәлгән кайнар сулышын өреп. Моның сәбәбен аңлаган да кебек була. Аларны бит лепердәшеп сөйләшеп утырган җирләреннән ниндидер көч өзеп алып җиргә төшерә. Ә анда төшкәч, алар сөйләшергә кул күтәреп рөхсәт сорый алмыйлар, кымшанмыйча буйсынып ятарга мәҗбүрләр. +Тургай эчкәрәк керсә, Энҗе балан куагына үрелеп азаплана. Менә ул аның бер ботагын әз генә иеп авызына китерде дә, кып-кызыл балан тәлгәшен тешләп алды. Балан сытылып, теге тешсез урыныннан иягенә чәптерде. Тургай аңа якын ук килде һәм Энҗенең иягеннән кызыл балан сүлен сөртеп алды. Икесе дә шул кызыл бармакка карадылар да көлеп җибәрделәр. +- Ачымы? - дип сорады Тургай. +- Үзең кабып кара, - диде Энҗе, капкан баланын суыра-суыра. +- Ә син ботакны минем авызга бөк, - диде Тургай. +- Әнә бит нинди эре тәлгәш нәкъ каршыңда. +- Миңа син капкан тәлгәш кирәк, - диде Тургай. +Энҗе үзе авыз иткән тәлгәшне аңа якынайтты, Тургай аның бер өлешен тешләп алды. Мәмрәп пешкән баланның әз генә баллы ачкылт сүле бер тешләү белән сытылып авызга таралды. Тургай аны йотып җибәргәч, төшләрен учына алып, читкә сипте. +- Ник алай итәсең? - диде Энҗе. +- Әлфия апа, җимеш төшләреннән яшь агачлар тишелеп чыга, диде бит бая. - Тургай үзе турындагы эре-эре тәлгәшле ботакны иеп: - Тагын кабасыңмы? - дип сорады. +- Бүтән капмыйм, рәхмәт, - диде Энҗе. +- Үзең сыйладың, үзең рәхмәт әйтәсең, - дип куйды Тургай. +- Син әйтмәдең бит, Ислам, - диде Энҗе һәм чыркылдап көлеп куйды. +Энҗенең "Ислам" дип дәшүе Тургайны әллә нишләтеп җибәрде. Аны бит өйдә гел үз исеме белән атыйлар иде. Энҗенең дәшүеннән бөтен гәүдәсенә җылы дулкын йөгерде. Тургайга бу мизгел икесе генә эзләп тапкан, беркем белми, күрми торган серле дөнья шикелле тоелды. Әйтерсең лә Энҗе аның төшкән әкият кызы иде. Аның чыркылдап көлүе дә көлү түгел, шушы сихри сары яфраклар, кызыл тәлгәшләр арасындагы матур кошның сайравы иде. Аның бар дөньяга ишетелерлек итеп җырлыйсы килде, әмма тыелып калды. Тургай Энҗегә якын ук килде, аның сулыш җылысы йөзенә үк кагылды. +- Энҗе... мин озак уйладым... - диде Тургай. - Синең тешең миндә... +Энҗенең гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнде, бөтен йөзенә җәелгән елмаюы сәер булып катып калды. Ул әллә нинди тонык тавыш белән: +- Нигә бирмәдең? - диде. +Аның бу соравын Тургай әллә ишетте, әллә юк. +- Синең елмаюың матур, - диде ул. - Тешең миндә калсын әле... Искә төшерергә... +- Ә Әлфия апа? +- Әйдә, барабыз да әйтәбез, - диде Тургай. +Әлфия апалары Әйләнмә күл буен фотога төшерә иде. Үзенә таба килүче Энҗе белән Тургайны да "челт" итеп төшереп алды +- Апа, без... - шулай диюгә Энҗе тотлыкты, ярдәм сорагандай, Тургайга төбәлде. +- Нәрсә бар? +- Энҗенең теше... ни... минем кесәдә булган... - диде Тургай, башын аска иеп. +Әлфия апалары аларның әле берсенә, әле икенчесенә шикләнгәндәй озаклап сынап карап торды. +- Иптәшләрегез белмидер бит әле? +- Юк, - диде Тургай. Бераз уйланып торгач, өстәп куйды: - Иртәгә мәктәпкә баргач әйтермен. +- Шулай эшләсәң, егетләрчә булыр, - диде апалары. +Алар иптәшләре янына ашыктылар. Кулларына яфраклар җыеп тоткач, күтәренке күңел белән кайтырга чыктылар. Әлфия апалары белән кызлар алдан, малайлар бераз калыбрак атлады. Инде авылга кергәндә, Энҗе артына борылып карады. Аның сүзсез генә шулай карап алуы Тургайда шатлык уятты. Баягыдан да ныграк җырлыйсы килде, ләкин ул тагын тыелып калды. Кул күтәреп рөхсәт сораса, Әлфия апалары җырларга рөхсәт итәр иде, билгеле. Рөхсәт сорамыйча гына җырларга кыюлыгы җитмәү әлеге шатлыкны күпмедер томалады кебек... +Кайтып ишектән керүгә үк Тургай: +- Без бүген әрәмәгә экскурсиягә бардык, - дип хәбәр салды. - Мин сезнең барыгызга да күчтәнәчләр алып кайттым. +Өйдәгеләр: +- Кая? Нәрсә ул? - дип урыннарыннан кузгалдылар. +- Ашыкмагыз, балалар! - диде Тургай. - Урыныгызда тыныч кына утырыгыз. +Шуннан соң ул сумкасын ачты да, әле саргаеп та бетмәгән бер уч имән яфрагы алды. +- Менә бусы сиңа, әти, - дип яртысын әтисенә бирде. Калганын бабасының учына салды. +Аннары әнисенә алсу-шәмәхә миләш яфраклары, әбисенә үзләре сары, үзләре эре чаган яфракларын бирде. Алар һәркайсы Тургайга рәхмәт әйтеп, аны мактадылар. Ул Йомшакны да онытмаган иде. Аның алдына өстән каен яфраклары төшерә башлауга, мәче алгы аягы белән аларны ефыртып уйный да башлады. +- Акбайны онытмадыңмы соң, улым? - дип сорады бабасы. +- Онытмадым, - диде Тургай, сумкасыннан бер уч чаган яфрагы алып. +Ул яфракларны Акбайга салып керде. Бабасы яфракларны куллары белән +Һәркайсы кулындагы яфракларга карап, аны сүзсез генә тыңлады, үз уен уйлады... +Һәркемнең үз эше +Әлфиягә диплом яклаганда ук аспирантурада калырга тәкъдим иттеләр. Моңа әти-әнисе дә сөенгән иде. Әмма ул авыл тормышын күрәсем килә, үземне гади авыл мәктәбендә сынап карыйсым килә, дип нык торгач, алар ризалашты. Гөлбакчаны да, мәктәпне дә ошатты ул. +Директор Илдар Каюмович белән озаклап сөйләшеп утырды, ачык йөзле, тәмле телле Рәсимә әбигә фатирга урнаштырдылар. Студент чоры хыяллары Гөлбакчага килгән беренче кичендә чынбарлык булып күңелендә җанлана башлады. Балалар аның һәр дәресенә бәйрәмгә килгән кебек киләчәкләр, ул сөйләгәннәрне авыз ачып тыңлап утырачаклар, һәр сүзен хәтерләренә сеңдерәчәкләр. Аның ничек югары өлгерешкә ирешүен район, республика укытучылары килеп махсус өйрәнерләр. Әти-әниләр, гомумән, авыл халкы Әлфиягә рәхмәт укыячак, аны хөрмәт итәчәк. Нинди матур иде хыяллары! Әмма укулар башлану белән ул хыяллар искән җилдәй юкка чыкты. Гүя Әлфия Газизованы бөтерелеп аккан ташкын үз ихтыярына каршы агызып алып китте. Дөрес, балаларның һәркайсы беркемне кабатламый торган могҗиза иде. Ләкин бу кечкенә могҗизаларны тыңлату, буйсындыру гаять катлаулы эш булып чыкты. Еш кына хәлләрдә алар Әлфияне үзләре буйсындыралар кебек иде. Мондый хәлнең сәбәпләрен эзләп, ул дәресләрдән соң баш вата. Әллә быелгы беренче сыйныфка гына шаяннан шаян балалар туры килдеме икән, дип тә уйлап куйган чаклары була. Һәр баланың игътибары гүя калганнарныкы белән аерылгысыз тоташкан һәм аны барысы да Ислам Нуруллинга юнәлтәләр. Алар өчен укытучы Әлфиядән ул якынрак кебек. Нуруллин көлсә - бөтенесе дә авыз ера, ул шаяртып бер сүз әйтсә, барысы да күтәреп ала. Әйбәт кенә барган дәресне туктату яисә икенче якка борып җибәрү Нуруллин өчен берни дә тормый. Аның йомры башы кызык нәрсәләрне туктаусыз уйлап чыгарып тора, сыйныф аларны дәррәү күтәреп ала, шаркылдап көләргә, шауларга тотына. Бер көнне директор урынбасары Диләрә Ахуновна "Нишләп сезнең сыйныф бүлмәсеннән ничә карасаң да шаушу ишетелә?" дип, аның белән әңгәмә дә уздырды. Әлфия мәктәпкә яңа гына аяк баскан балаларга иркенлек бирүен, аларны мәктәп тормышына акрынлап күнектерергә тырышуын аңлатты. "Үзегезгә карагыз, - диде Диләрә Ахуновна. - Принципларым турында мин сезгә сөйләгән идем инде." Нуруллинның шаяртуларыннан үзе дә көлә-көлә дәрес уздырган Әлфия хәзер әллә завучның кисәтүе дөрес булды микән, дигән уйга килде. Башта ул Исламны яратты, битендәге, борынындагы вак кына сөйкемле сипкелләренә сокланып карады, аңа кисәтү ясаганда да елмаеп кына ясады. Әмма Әлфия хәзер бер нәрсәне аңлады: сыйныфта ул түгел, Нуруллин хуҗа була бара иде. Ислам ниндидер сүз әйтүгә, иң элек үзе көлеп җибәрә, аннары барысы да, Әлфиянең күзләренә карап: "Нигә син дә безгә кушылмыйсың?"- дигән сыман рәхәтләнеп көләләр. Ә Нуруллинның көлүе хәзер аңа мыскыллы көлү булып күренә, битендәге сипкелләре биешеп, аны үртиләр шикелле тоела. Малай тагын нидер уйлап чыгара һәм кайбер дәресләрендә Әлфия куйган максатының яртысына да ирешә алмый. Балаларга сыйныфта үз иптәшләренең хуҗа булуы бик кулай, чөнки Нуруллин аларга мәктәпкә кадәр өйрәнгән урам иркенлеген сакларга булыша. Ул аларның теләген тормышка ашыручы. Алар Нуруллиннан туктаусыз нидер көтәләр. Малай алар көткәнне бирергә һәрвакыт әзер. Барысы да Нуруллинга аркалана, Нуруллин аларга аркалана, Әлфия исә аларның бу бердәмлеген җимерә алмый. Нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнен чамалый ул. Әллә артык ирек бирүдән тугарылдымы балалар? Әллә дәресләрен кызыклы итеп үткәрмиме? Мәктәп директоры Илдар Каюмовичның беренче очрашуда әйткән фикерләрен кабат-кабат хәтереннән уздырды. "Беренче сыйныф - иң җаваплы чор, - диде ул. - Күп нәрсә балаларны сезнең белем елгасына ничек алып кереп китүегездән тора. Баланың кызыксыну тойгысы дәрестән дәрескә, көннән-көн көчәя барырга тиеш. Баланың кызыксынуы кимесә, аның эченә шайтан керә башлый." Ул һәр дәресен күзеннән кичерде, әлеге таләпләрне тиешенчә үтәгәненә инанды. Шунда ул үзенең иң йомшак урынын тапты. +Сентябрьнең соңгы атнасы бара, ә ата-аналар белән аның юньләп аралашканы юк икән бит! Һәр баланы галәмне өйрәнгән кебек өйрәнергә кирәклеген, моның өчен ата-аналар белән даими элемтәдә торырга кирәклеген ул ничек онытты соң?! Моны төзәтүне бүгеннән үк башларга ниятләде Әлфия. +Кичкырын көтүләр кайткач, ул Айгөл Заһидуллиналарга китте. Айгөл - басынкы гына кыз. Йөзе ап-ак, чәчләре, күзләре кап-кара, керфекләре озын, күз төпләре моңсу күләгәләнеп тора. Киемнәрен өр-яңа дип әйтә торган түгел. Дәресләрдә гел тыңлап утыра, башкаларга ияреп шаярмый, шаркылдап көлми. Әмма ни телдән, ни әдәби сөйләмнән, ни математикадан материалны үзләштерә алмый. Югыйсә Әлфия аңа күбрәк игътибар бирә, әледән-әле килеп үзенә генә аңлата. Әйбәт кенә аңлаган кебек була да, кабат шуны оныта, сорау биргәч, хәтеренә төшерә алмый интегә. Иптәшләре үртәбрәк берәр сүз әйтсә, тавышсыз гына еларга тотына. Ул ике-өч көн саен иртән соңга кала, сорасаң, сәбәбен әйтми. Хәзер инде Әлфиянең сораганы да юк. Әнисе Нәфисә апаны мәктәпкә бер мәртәбә чакырып китерде ул. Әлфия укулардан соң сыйныф бүлмәсендә ялгызы иртәгәге дәресләренә план төзеп утыра иде. Шулчак Нәфисә апаның юан гәүдәсе ишектә күренде. Ул исәнләшеп тә тормастан, ишек катындагы партага гыжлый-гыжлый барып ятты. Әлфия коты очып сикереп торды, аның янына килеп хәлен сорарга өлгермәде, ул: +- Су, су, су! - дип пышылдады. +Әлфия кружкага су салып килгәндә, Нәфисә апа парта өстенә торып утырган, көч-хәл белән сулыш ала иде. Калтыранган куллары белән ниндидер дару алып капты да, суны эчеп куйды. +- Бәлкем врач чакырыргадыр? - диде Әлфия, нишләргә белмичә. +Нәфисә апа "Юк!" дип баш чайкады. Аның йөзе кәгазь төсле ап-ак булган, кара чәчләре яулыгыннан тузып чыккан иде. +- Ник чакырдыгыз? - диде ул бераз хәл алгач. +- Айгөл турында сөйләшергә кирәк иде, - диде Әлфия, мөмкин кадәр йомшак булырга тырышып. +- Ни булган аңа? - дип Нәфисә апа кашларын җыерды. +- Булуын берни дә булмаган... +- Булмагач? +- Беләсезме, Айгөл иптәшләреннән күпкә калыша. Дәресләрне бик авыр үзләштерә. Сезнең аны тикшереп караганыгыз бардыр бит? +- Дәфтәрләрен карадым, - диде Нәфисә апа. - Без дә шулай кәкре-бөкре +- Белеме, ничегрәк укуы турында да сораштыргансыздыр инде. +- Мин аны ничек сораштырырга икәнен белмим. Вакытым да юк. +- Моның өчен вакыт тапмыйча ярамый бит инде, Нәфисә апа, - диде Әлфия ялынгандай итеп. - Булышырга кирәк аңа. +Бу сүзләрдән Нәфисә апаның чем-кара күзләре зураеп, очкынланып китте. +- Сез мине үз кызымны үзем укытырга өндәү өчен чакыргансыз ахрысы, - диде ул ачулы тавыш белән. - Ә сез, укытучылар, нәрсә өчен акча аласыз соң? +- Сез мине дөрес аңламадыгыз, Нәфисә апа, - дип аны тынычландырмакчы булды Әлфия. - Айгөлгә үтелгән материалны кабатлау җитми кебек. +- Тагын нинди кабатлау ул? Беренче сыйныф баласына өй эше бирелми. Мәктәптә чакта яхшылап укытырга кирәк. Бала миннән, укыту сездән, Әлфия Замановна. Һәркемнең үз эше. +Әлфия баланың ничек укуы белән ана кешенең кызыксынуы нинди зур көчкә ия икәнлеген аңлатмакчы булса да, Нәфисә апа аны ярты сүздә бүлдерде. Яңадан мәктәпкә чакырып интектермәскә кушып, чыгып та китте. +Менә хәзер аларның өенә якынлашкан саен, күңеле тынычсызланганнан тынычсызлана барды. Ул тынычсызлык инде күпмедер дәрәҗәдә куркуга ук әверелде. Ләкин куркып кая барасың? Барыбер күрергә, сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Менә ул кайчандыр зәңгәргә буялган, хәзер буявы уңып, купшаклап беткән коймалы йорт. Ихата эчендәге әллә кайчан эшләнгән тәбәнәк кенә агач йорт та, иске абзар-кура да аның борчулы күңеленә сөрем генә өстәде. Ләкин аны шаккатырган нәрсә эчтәрәк булып чыкты. Ачык лапаста коба сыерның корсак астына кереп бетә язган Айгөл зур зәңгәр чиләккә чыжчыж сөт сава. Әлфия хәйран калып туктады. Әз генә якын килсә яисә дәшсә, сыер Айгөлгә тибәр йә аны таптап китәр, дип курыкты. +Айгөл аны күреп алган иде инде, сыер астыннан иелеп караган килеш: +- Исәнмесез, апа, - дип дәште. - Хәзер савып кына бетерим инде... +Әлфия кымшану түгел, тын алырга да куркып басып торды. Әллә аңардан ятсынып, ишегалдындагы казлар каңгылдашып куйды, алар тавышына абзардан сарыклар җавап бирде. Сыер да аякларын күчергәләп тынычсызлана башлады. Айгөл аны ягымлы итеп иркәләргә кереште: +- Былбылым, тик кенә тор. Син бит минем акыллы Былбылым. Савып бетерү белән тагын он ялатырмын. Күп итеп чөгендер яфраклары да әзерләп куйдым үзеңә. Абзарга япкач, ашарсың тәмләп. Көне буе көтүдә йөреп арыгансыңдыр, ашарсың да ятып йокларсың. Чү, чү, селтәмә койрыгыңны, сөткә чүп төшерәсең. Әнә шулай, акыллы бит син минем Былбылым. Барысын да аңлыйсың. Менә бетте дә. +Айгөл чиләк күтәреп сыерның бу ягына чыгып, чиләге белән сөтне читкәрәк куйды да лапас эченнән тагын ярты чиләк сөт алып чыкты. Күтәрергә җиңел булсын өчен сөтне шулай бүлеп сава икән. Айгөлнең карышуына карамастан, Әлфия чиләкләрнең икесен дә үзе күтәреп алып керде. Нәфисә апа ятып тора иде. Салкын гына исәнләштеләр. +- Апа, малларны ябасым бар иде. Мин кирәкме? - диде Айгөл, бер әнисенә, бер аңа карап. +- Син безгә кирәк түгел, - дигәч, ул өйдән чыгып китте. +Әлфиянең кыенсынудан ике бите ут яна башлады. +- Килүем вакытсызрак булды бугай - диде ул, кыен хәлдән ничек чыгарга юл тапмыйча. - Зинһар мине кичерә күрегез... +- Мәктәпкә чакырганым өчен. Мин үземчә укытучылык бурычымны үтәмәкче булган идем... +Нәфисә апа тавышын күтәрмичә генә аны бүлдерде: +- Сез әле яшь, Әлфия Замановна, - диде ул авыр сулап. - Укытучылык бурычы дигән нәрсә юк ул. Мин моны сезгә инде егерме ел мәктәптә җыештыручы булып эшләгән кеше буларак әйтәм. Депутатлык бурычы да, врачлык бурычы да, минем кебек җыештыручы бурычы да юк. Кешелек бурычы гына бар. Ә мине мәктәпкә чакыруыгыз белән сез хаклы идегез. +- Юк, юк, мең мәртәбә юк! - диде Әлфия кызып. - Без, укытучылар, балаларны үтәли күрәбез, дип уйлыйбыз. Әмма бик нык ялгышабыз икән. Айгөл кергәнче мин сезгә шул хакта әйтергә телим. Мин бит аны... сыйныфта иң ялкау кыз дип уйлый идем. Бүгенге көнгә кадәр шулай уйладым. Шулай уйлаганым өчен кичерүегезне сорыйм мин. .. Сезне чакырганчы үзем өегезгә килергә тиешлегемне дә соңыннан гына аңладым. - Әлфия үзенең кайнар куллары белән Нәфисәнең кулларын тотты. Алар сап-салкын, гүя үлгәннәр иде. - Кичерәсезме? Шушыңа җавап алмый торып, минем сезнең белән сөйләшергә хакым юк. +- Сезнең мин бөртек тә гаебегезне күрмим... - Нәфисәнең салкын бармаклары кымшанып аңа җавап бирде. - Күреп торам, сез чын күңелдән сөйлисез. Кулыгызның кайнарлыгы йөрәгемә үтте. Анда инде ничә еллар бернинең дә үтеп керә алганы юк иде... +- Алай яшәп булмый ич, Нәфисә апа! - диде Әлфия, хисләнеп. +Нәфисә бер ноктага карап шактый вакыт дәшми торгач, сүз башлады: +- Сезнең иртән беркемне дә күрергә теләмичә йокыдан торганыгыз бармы? - Әлфия дәшмәде. - Менә мин инде ничә еллар шулай торам. Минем ялгышып елмайгалаган чагым була, ә көлгәнем юк. Кояш күктән көлеп карый, мин елмая алмыйм. Мәктәптә дә минем елмайганны күргәннәре юк. Күрерләр иде - елмайганым юк. Елмаер идем, миңа бүген начар, иртәгә тагын да начаррак буласын беләм. Кешеләр белән исәнләшәсем дә килми... +Нәфисә, сөйләвеннән туктап, кул аркасы белән күз яшьләрен сөртте. Шул арада Әлфия аптырап сорап куйды: +- Ни булды соң сезгә? +- Мин сигезенче сыйныфта укыганда, гангрена булып, әнинең уң аягын бот төбеннән үк кистеләр. Әти мин туганчы ук вафат иде. Укуны ташлап, фермада сыер савучы булып эшли башладым. Әни үлгәндә әйтте: бабаң авыл мәчетенең манарасын кисүдә катнашкан. Аның шул гөнаһы өчен Ходай мине аяктан мәхрүм итте, диде. Иремне ферма өчен урман кискәндә агач басып үтерде. Аягым авыртып, мин дә фермада эшли алмас булдым. Көч-хәл белән Болынкырдагы икенче мәктәпкә җыештыручы булып урнаштым. Аяксыз әни, ике бала белән дөньяны сөйрәдем, ә дөнья миңа гел каршы торды, яшәгән саен өеп чир бирде. Хәзер ни көтим язмыштан? +- Сезнең бит әнә нинди уңган кызыгыз бар, - диде Әлфия, аның сөйләгәннәренә яктылык иңдермәкче булып. +- Уңган... - дип куйды Нәфисә, аның әйткәнен кире каккандай. - Ул бит чарасызлыктан уңган. Менә бүген кан басымым һич кенә дә җибәрми... Аякларымда тромб, артроз. Рәтем булган чакта тезләнеп савам сыерны. Чирле көннәрем сау чагымнан күбрәк шул. Бөтен эш Айгөл җилкәсенә төшә. Ул сабыйны чиләге-ние белән аударып, сыер әллә ничә мәртәбә таптый язды инде. +- Халык сыер асраудан туктап бара түгелме соң хәзер? - дип сүз кыстырды +- Күпме акча алып эшләгәнемне әйтер идем, оялам... - Нәфисәнең тагын күзләреннән яшь сыгылып чыкты. - Малаем техникумда укый. Укуы өчен дә, фатиры өчен дә түләргә кирәк. Кием-салымга, газына, башкасына... Даруларга гына күпме кирәк! Бәяләр айлап түгел, көнләп котыра. Сөтнең күбесен сатабыз, акчасы иш янына куш була шунда. "Былбыл"ны асрамыйча булмый безгә. Мин ике баланы кеше итим дип көчәнәм, алар мине үтермәскә тырыша. Юкса, бу дөньядан инде берни дә ала алмаячагымны да, аңа берни дә бирә алмаячагымны да күптән аңладым. Дөньяны инде беркайчан да буйсындыра алмаячагымны, ә аның мине җиңәчәген дә беләм. Барысы да ачык. Көтелмәгән берни дә калмады. Кызык та, мәгънә дә калмады. Балалардан башка. Сез минем эчемдә ниндидер очкын кабыздыгыз. Мин сезгә ышанам. Тик бер генә нәрсә үтенәм: ташламагыз Айгөлне! +Нәфисә кинәт Әлфиянең алдына тезләнде, аның кулларын үбәргә тотынды. Әлфия аны култыгыннан тотып көч-хәл белән аягына бастырды. +- Нәфисә апа, зинһар тынычланыгыз! - Кулъяулыгы белән аның күз яшьләрен сөртте. +Ләкин Нәфисә тынычлана алмады. Авыр кулларын Әлфиянең ике иңбашына салды да: +- Ташламагыз Айгөлне! - дип аһырды. Аның янып торган кара күзләре көйдергәндәй тоелды Әлфиягә. - Бабайның гөнаһысы өчен әни белән миңа, иремә язылган язмыштан аралап алыгыз аны! Сүз бирә аласызмы миңа?! +- Кулымнан килгәнчә барысын да эшләрмен, Нәфисә апа! Күңелегез тыныч булсын, - диде ул. +Киткәндә Нәфисә белән Айгөл, аның каршы килүенә карамастан, күчтәнәчкә бер литр сөт җибәрде. +Бу очрашу 29 сентябрь көнне булды. 30 сентябрь иртәсе шундый назлы, бизәнгән-ясанган яшь кызлар кебек елмаеп килде. Күк йөзе дә айның соңгы көненә чистарынган, сафланган, кояш та җәйдән саклап тоткан иң ягымлы нурларын коя. Җил ятып ял итә, шуңа күрә һавадагы тоҗымнар да кыймшанмыйча бер урында тибрәнеп торалар. Көзнең шушындый көннәрендә еш кына, нишләптер, күңелгә яз килә. +Икенче дәрес математика иде. Тигез күплекләрне кабатлап, яңа темага күчәргә әзерләнгәндә, Нуруллин тышка чыгып керергә рөхсәт сорады. Шул чыгудан ул кермәде. Озын тәнәфестә биология укытучысы Илгизә Исхаковна Әлфияне читкәрәк алып китте дә елмаеп: "Тургаегыз очты бит", диде. Әнисенең хәлен белергә биолог өенә кайткан булган. Безнең ындыр буендагы сукмактан Нуруллин кармак тотып Ыкка төшеп китте, ди. Бу инде иптәшләрен көлдерү генә түгел, Әлфияне сыйныф алдында мыскыл итү иде. Җитмәсә бөтенесе туктаусыз "Тургай кая китте микән?" дип шыбырдаша. Әлфия аларның тавышын "авыргандыр" дип бер сүз белән басарга тырышса да, үзенең эчендә җеннәр котырды. Калган дәресләрне үткәрүе үткәрү булмады, кәефе тәмам киткән иде. Укулар бетү белән Илгизә Исхаковналар янындагы сукмакка ашыкты. Яр өстенә килеп басуга, Исламның чылбыр белән йозакланган көймә башында кармак салып утыруын күрде. Пыяладай су өсте тып-тын. Ислам карашын калкавычына түгел, югарырак - Нух тавына юнәлткән иде. Әлфиянең колагына сизелер-сизелмәс кенә ниндидер көй ишетелгәндәй булды. Ислам авыз эченнән җырлый икән бит. Бик таныш көйгә дә охшаган. Өзек-өзек кенә аерым сүзләре дә ишетелеп ала. Әлфия аңа булган рәнҗүен онытып, малайны иде. Әйтерсең лә тау башындагы чал кылганнар арасыннан җил йөгерә, шул җилнең кылган сабакларына кагылуыннан моң дулкыны җәелә. Ул йомшак кына булып йөрәкне йә тынычландыра, йә бердәм тыпырдагандай көчәеп, аны каядыр ашкындыра... Менә Ислам кулларын югары күтәрде, тавышы Ык буйларын яңгыратып, еракка таралды: +Оч син, күңелем, оч син, +Оч син зәңгәр күкләргә! +Шунда язган язмыш миңа +Бәхет орлыкларын чүпләргә! +Һау-вау, һау-вау! +Шаулама, камыш, чыгарма тавыш! +Шаулама, камыш, чыгарма тавыш! +Шунда Ислам нидер сизенгәндәй ялт итеп артына борылып карады. Аның йөзенә аптырау билгеләре чыкты, ләкин ул аны бик тиз җиңде һәм Әлфияне хәйран калдырды: +- Апа, төшегез монда, кармак салабыз, - диде. +Әйтерсең, берни дә булмаган! Әлфия ярдан төшеп көймә янына ук килде. Нишләптер: +- Кая тоткан балыгың? - дип куйды. +- Миңа дигән балыклар суда, апа. +- Нишләп мине алдап качтың? - диде Әлфия, кырыс тавыш белән. +Нуруллин әз генә уйланып торгач, башын аска игән хәлдә мондый җавап бирде: +- И, апа, миңа бабай һәркемнең үз эше, ди. Берәүләрнеке укыту, берәүләрнеке балык тоту. +Әлфия бу сүзләрне ишеткәч, чак кына суга барып төшмәде. Ул Нәфисәнең кичә әйткәнен төп-төгәл кабатлады бит! Очраклылыкмы бу? Очраклылык та закончалык билгесе, диләр. Ул берни әйтә алмыйча ярдан югарыга атлады, әмма аякларыннан эләктергәндәй, ниндидер билгесез көч аны артка таба тартты. Эчке тавышы очраклымы, түгелме икәнне бизмәнгә салырга кушты. Кичә Айгөл турында сөйләшергә баруы, һичшиксез, педагогика таләбе буенча зарури иде. Нуруллинның бүген дәрестән качуы да аның үз-үзен тотышының логик үсеше булып тора. Димәк,икесендә дә очраклылык юк. Очраклылык булмагач, Әлфия ниндидер чара күрергә, гамәл кылырга тиеш. Ничек, нинди гамәл? +Яр башына менеп җиткәч, Әлфия борылып аска карады. Ислам күзләрен кояштан күләгәләү өчен кулын каш өстенә куйган хәлдә, башын кыйгайтып аны карашы белән озата иде. Әлфия шул чакта эчендә нидер кузгалуын, үзен моңарчы көтелмәгән халәт биләвен тойды. Ул әлеге ике очракның, үзара берләшеп, күңеленә җылы агым булып иңүен һәм Исламга карата ачуын этеп чыгаруын сизде. Хикмәт нәрсәдә? Нишләп болай булды? Бу сорауга да җавап табарга кирәк иде... +Мин юләр түгел +Тургай йокыдан уянып, тәрәзәгә күз ташлауга кычкырып җибәрде: +- Карагыз әле, карагыз, койма, баганалар ак бүрек кигән! Өй нишләп болай яктырган?! - дип ул әле әнисенә, әле әтисенә, әле бабасы белән әбисенә килеп сарылды. +- Тыштагы карның агы өйгә тулган да күләгәләр диван астына кереп качкан, - диде, бабасы көлеп. +Тургай, курткасы белән бүреген ашык-пошык кигәч, атылып тышка чыкты, агы өйгә генә түгел, күзгә дә тула икән бит! Бөтен җир ап-ак. Бер-берсен уздырырга теләп, һавадан төшүче кар бөртекләре көләләр. Аларга кушылып Тургай да көлә. Кар бөртекләре шундый эре! Ничек матур! Нинди тәмле исләре! Кар кунмаган агач та, койма башы да калмаган. Баһадир почмактарак өелешеп торган казлар яныннан керт-керт басып лапас алдындагы тавыклар янына килде, аларга тамак төбе белән нидер әйтеп куйды. Акбай муенсасын ычкындыруга котырып чабарга тотынды, әллә ничә мәртәбә казларны, тавыкларны пырхылдатып үтте. Капканы ачуга урамга томырылды. Тургай багана башыннан кар алды. Ул мамык шикелле җиңел, әллә нинди хуш исле. Тургай карны авызына каба, аңардан әллә сөт, әллә бал, әллә җил тәме килә. Ул урамга чыга. Ындырдан урап кайткан Акбай аның янында үрле-кырлы сикерә башлый, борыны белән аның тезләренә бәрелә, арт аякларына басып, битен, колагын ялап ала. Тургайның Бормалыны күрәсе килә. Алар икәүләшеп тыкрыктан шунда төшеп китәләр. Инеш үзе каралып агып ята, ә тирә-юне ап-ак. Таллар, тирәкләр челтәрле ак шәл ябынган төсле, башларын бераз аска игәннәр. Үләннәрдән биегрәк булып утыручы куралар да ап-ак. Акбай сикерә-сикерә чабып үткәндә, ул кураларның карлары коелып төшә. Тып-тын. Җил кая качты икән? Әллә кар астында басылып калып, чыга алмыйча ятамы? Тургай ярның текәрәк җиренә килде дә, мәтәлчек атып, аска тәгәрәде. Бүреге төшеп калган иде, аны Акбай алып килеп бирде. Хәзер ашау белән тау башына чана шуарга гына китәр иде дә, мәктәпкә барасы бар шул. Алар Акбай белән ешеш сулап йөгереп кайтып керделәр. +Кызык бүген. Урамда да бөтенесе кар ыргыта. Тәнәфес саен кызлар да, малайлар да киенеп тә тормыйча ишегалдына чыгып кар атыштылар. Бөтенесе кычкыра, бөтенесе чабулый, кар йомарламнары төрле яктан оча, кем кемгә атканын да белмәле түгел, кайсы төшеңә тисә дә авырттырмый, көләсене генә китерә. Тышта рәхәт, ә менә бүлмәдә Әлфия апалары, тик утырыгыз, боргаланмагыз, пышылдамагыз, дип кисәтеп кенә тора. Соңгы дәрескә кергәч, Тургай тәрәзәгә күз салган иде, кар бөртекләренең, ак күбәләкләргә әйләнеп, тәрәзә каршына ук килеп уйнаганнарын күрде. Аннары алар әз генә зурайдылар да, чыпчык, сыерчык, сандугач тавышлары белән әллә нинди матур бер көйгә җырларга тотындылар. Тургай парта артында утырса да, аларның уртасына күчүен сизми калды. Шуннан соң әллә ул аларга, әллә алар аңа кушылып җырлый башладылар. Тургай югыйсә атламаган да кебек иде, ә үзе, кулларын аларга таба сузып, тәрәзә каршында басып тора икән... +Болытларның төбе тишелгән, +Карлар ява, карлар ява, +Җилләр йоклый карның эчендә, +Җәйләр йоклый минем исемдә-ә-ә!.. +Ул җырлый башлаганда, сыйныфташлары көлешә башлаган иде, кинәт тынып калдылар, авызларын ачып аңа төбәлделәр. +Ул шундый да моңлы итеп җырлады, аны хәтта Әлфия апалары да бүлдермәде. Тургай туктауга, бөтенесе гөрләтеп кул чаптылар. +- Тынычландык, балалар, - диде Әлфия апалары, берни булмагандай. - Дәресне дәвам итәбез. +Тургай иртәдән бирле ниндидер дулкынның үзен югарыга чөйгән кебек күтәреп-күтәреп алуын сизеп йөргән иде. Менә хәзер тынычланып калды. Җырлаганда-көлгәндә ул нишләптер бернинди кыенсыну сизми. Коридорда җырлап барганда директор белән Диләрә Ахуновнадан гына бераз шикләнә. Башка укытучылар аңа елмаеп кына узалар. Тургайга менә хәзер шулкадәр рәхәт булып китте. Тик иптәшләре генә әллә ни эшләделәр. Кайсылары аның кебек көй чыгармакчы булды, кайсылары җырның сүзләрен кабатлады, алда утыручылар туктаусыз Тургайга борылып елмайдылар, нәрсә дә булса әйттеләр. Әлфия апалары дәресне юньләп алып бара алмыйча интекте. Дәрес беткәч, бөтенесе дәррәү урыннарыннан кузгалды. Әлфия апалары Тургайга калырга кушты. Бүлмәдән барысы да чыгып беткәч, Әлфия апасы аңа йомшак кына итеп: +- Ислам, дәрестә җырларга ярамаганын син беләсеңме? - дип сорады. +- Беләм, - диде ул. +- Нишләп җырладың соң? +- Яңадан җырламам, - диде Тургай, башын аска иеп. +- Син минем сорауга җавап бирмәдең. Ник җырладың? Дәресне өзү өченме? +- И, апа, сизми дә калдым, - диде Тургай чын күңеленнән. - Өйдә дә шулай булганым бар. Әниләр дә аптырый. +- Ә җырның сүзләрен үзең уйладыңмы? Берәр китаптан алдыңмы? +- Юк, - диде Тургай, иңбашын сикертеп. - Мин берни дә уйламыйм. Үзе килеп тора... +- Каян килеп тора? +- Белмим... Карлар җырлатты мине. Үзләре кошлар кебек җырладылар матур итеп. Сез дә шунда, сыйныфташлар да. Бөтенебез бергә... - Әлфия апасының йөзенә чыккан аптырау билгеләрен күреп, ул сикереп торды. - Чын, апа, сез ышанмыйсыз... Чын бу... +Әлфия апасы шактый вакыт аңа сүзсез генә сынап карап торганнан соң: +- Яңадан дәресне бозмаска сүз бирәсеңме? - дип сорады. +- Бозмам, апа... +- Ярый, бар кайт, Нуруллин. +Мәктәптән кайтып ашагач та, Тургай чанасын тартып тауга ашыкты. +... Кич өйләренә Әлфия Замановна килеп кергәч, Зөһрә белән Әмир каушап китте. Тургай әле чана шуудан кайтмаган иде. Әниләре өстәл әзерләргә кереште. Зөһрә белән Әмир Әлфияне түр якка алып чыктылар, нәрсә булганын белергә теләп, икесе дә аңа сораулы караш ташладылар. Әлфия Исламның сентябрь азагында дәрестән качу вакыйгасын да, бүген дәрестә җырлап җибәрүен дә җентекләп сөйләп биргәч, Әмир авыр сулап ишекле-түрле йөрергә тотынды. +- Аның тик торганда җырлый башлавы безне сагайтырга тиеш, - диде Әлфия. - Ул моны усал ният белән дә эшләми бугай. Сәбәбен аңлатуы да кешечә түгел, әллә нинди серле, аңлаешсыз. Бәлкем психиатрга күрсәтеп карарга кирәктер? +Әмир белән Зөһрә бер-берсенә карашып сүзсез калды. Малайларының сәер кыланмышыннан соң аларның үзләренең дә бу хакта сөйләшкәннәре булды, әмма тәвәккәлли алмаганнар иде. Әниләре белән әтиләре аларны чәйгә чакыргач, барысы да өстәл янына утырды. Мәктәп хәлләренә авылныкын да кушып, чәй эчкән арада, Тургай да кайтып керде. Аның битләре кызарган, бияләйләренә, итекләренә ап-ак булып кар ябышкан иде. Әлфияне күргәч, ул елмаеп җибәрде һәм: +- Исәнмесез, апа! - дип өс-башларын салырга тотынды. Ул иске чалбарын кигән иде. Зөһрәгә укытучы каршында кыен булып китте. Ул Тургайга курткасы белән бүреген эләргә булыша-булыша: +- Улым, тагын иске чалбарыңны кигәнсең, - дип канәгатьсезлек белдерде. - Яңа чалбарларың бәләкәйләнә бит, аларны кимәгән килеш чыгарып ташларбызмыни? килде. - Малайларга кидерербез. +- Иптәш малайларың синнән дә зуррак бит, - диде әнисе. +- Мин үз малайларымны әйтәм, - диде Тургай эре генә. +Бабасы чынаягыннан эчеп маташкан чәен чак пошкырып җибәрмәде. Бөтенесе дә хәтта тын алудан туктап аңа төбәлделәр. +- Ул нинди малайлар тагын? - диде әтисе ачулы тавыш белән. +- Өйләнгәч туасы малайларым... +Аның бу сүзеннән иң элек бабасы көләргә тотынды. Әлфиянең ике бите генә түгел, колакларына кадәр ут яна башлады. Әйтерсең лә аның бу сүзләре өчен ул гаепле иде. Зөһрә дә кып-кызыл булды. Әмир генә көлми иде. +- Кемгә өйләнерсең микән соң? - диде бабасы, ясалма тешләрен шыкылдаташыкылдата көлеп. +- Аптыраган инде, - диде Тургай елмаеп. - Аның хәзер юньле кызлары да калмады бит әле. +- Синең белән укый торган кызлар ярамыймыни? - диде әнисе, Әлфиягә күз кысып. +- Уйлыйсы бар әле, - диде Тургай, сүзгә нокта куйгандай итеп. +Әнисе аның битләреннән үпте, кулларын юып, ашарга утырырга кушты. Әмир белән Зөһрә Әлфия Замановнаны озатырга чыгып, шактый вакыт торып керделәр. +- Апа ник килгән? - дип сорады Тургай, әбисе әзерләп биргән йомырка тәбәсен ашый-ашый. +- Безнең хәлне белергә кагылган, - диде әтисе. +Әтисенең төпченгәнне яратмавын белгәнлектән, ул бүтән сорау бирмәде. +Бер атна вакыт узгач, якшәмбе көнне әнисе Тургайның тырнакларын кискәндә: +- Иртәгә больницага барабыз, - диде. +- Ник? - дип сорады ул. +- Үземнең дә врачка караласым бар. Сине дә күрсәтербез. +- Минем бер җирем дә авыртмый бит, - диде Тургай. +- Авырткач соң була, - диде әтисе, телевизор карап утырган җиреннән сүзгә кушылып. +- Минем мәктәпкә барасым килә... +- Мәктәп беркая да качмас, - диде әтисе. +- Больница качамыни? +- Телләшеп торсаң, мин икенче төрле дә сөйләшә белермен, - диде әтисе, ачуланып. +Икенче көнне иртән больницага әзерләнә башладылар. +- Язган дәфтәрләреңне, ясаган рәсемнәреңне алып кил әле, - диде әнисе. +Тургай дәфтәрләрен, альбомнарын алып килде дә аптырап әле әтисенә, әле әнисенә карады: +- Нәрсәгә кирәк алар? +- Алып барырга куштылар, - диде әнисе, аның әйберләрен үзенең кечкенә сумкасына салып. +Тургайның күзләрендә яшь күренде. +- Мин бармыйм! - дип кычкырып җибәрде ул. +- Әгәр тагын шул сүзеңне әйтсәң, сыртыңа каеш төшәчәк, - диде әтисе ярсып. +- Бармыйм, бармыйм! +Тургай шулай диде дә чыгып йөгерде. Ул, абзарга кереп, бозау ябылган мал чыктылар. Ул кычкырмыйча гына елый һәм бертуктаусыз "бармыйм, бармыйм, бармыйм", дип пышылдый иде. Аны машинага утыртып алып киткәндә, әбисе белән бабасы капка төбендә ни әйтергә белмичә кайгырышып калды. +Иң элек врач бүлмәсенә әнисе кереп китте. Ул анда бик озак торды, Тургай белән әтисе көтә-көтә хәлдән тайдылар. Ниһаять, әнисе чыгып, Тургайны алып кереп китте. Ул бик курыккан иде, врач матур гына ягымлы апа икән. Икесе генә калгач, ул мәктәптә нинди фәннәрне өйрәнүләрен сораштырды, татар теленнән, укудан, математикадан сораулар бирде. Аннары Тургайга үзе белгән чәчәк, үлән исемнәрен санап чыгарга кушты. Ул бик күп үсемлекләр атады, врач апа аларның кайберләрен үзе дә белмәвен әйтте. Бер-бер артлы кошларны, балыкларны, бөҗәкләрне, агачларны санап чыгарга туры килде. Үзенең иптәш малайлары турында сораштырды, уйный торган уеннарын сөйләттерде. Шуннан соң кулына елык-елык килеп торган бәләкәй тимер чүкеч алды. Аны Тургайның каршысында төрлечә йөртеп, шуңа карарга кушты, аягын аякка атландыртып, чүкече белән тез башына өч мәртәбә сугып алды. Бер биек утыргычка утыртып, чигәләренә, маңгаена, арт чүмеченә электр тоташкан әллә ниләр ябыштырып тикшерделәр. Агачлар, чәчәкләр белән ничек сөйләшүен сораштырды. Аларның сүзен мин үзем генә ишетәм, диде Тургай. Врач апа Тургай ясаган агачларны күрсәтеп: +- Болар ни агачы? - дип сорады. +- Алмагачлар, - диде Тургай. - Әнә бит кып-кызыл алмалары. +- Син ул алмаларга ике күз төрткәнсең, борын, ирен сызгансың. Ник алай эшләдең? +- Алмаларның безнең белән сөйләшәсе килә бит. Шуңа авыз ясадым. +- Син әти-әниләреңә өйләнергә теләвең турында әйткәнсең, - диде врач апа көлемсерәп. +- Кызык итеп сөйләдем инде шунда, - диде Тургай, көлә-көлә. - Шаккатыруы кызык бит. +- Миңа да берәр кызык сөйлә әле. +- Сөйли алмыйм, - диде Тургай кинәт җитдиләнеп. +- Нишләп? +- Менә уйлыйм шуны... - Ул карашын уң яктагы тәрәзәгә юнәлтте, күзләре яшьләнде. - Юләрлекне тикшергәндә сөйләп булмый!.. +Тургай урыныннан сикереп торды да ишеккә ташланды. +- Ислам, алай түгел бит, - дип кычкырып калды врач. +Аны коридорда әтисе белән әнисе дә туктата алмый калдылар. Артыннан йөгерешеп чыгып эләктергәч, машинаның арткы урынына утырттылар. Әтисе аны кочаклап ялварулы тавыш белән: +- Улым, син ник болай кыланасың? - диде. +Тургай еш-еш сулады, күзләрен чытырдатып йомды да пышылдап бары өч сүз әйтте: +- Мин юләр түгел... +* * * +Нуруллинның сөмсере коелганын Әлфия Замановна балалар алдына кереп басу белән күрде. Сыйныфташлары аның кинәт шаярмас-көлмәс булуына аптырасалар да, моның сәбәбен белмиләр иде. "Мөгаен психик тайпылыш тапканнардыр", дип уйлады Әлфия коты очып. Ислам хәтта иптәшләре шаярткалап, көлешкәләп алганда да җитди булып утыра бирде. Тактага чыккач та, бер генә артык сүз дә лә аны башка берәү белән алыштырып куйганнар иде. Сыйныфта ниндидер якты ут сүнеп, җылы качкан төсле тоелды. Хәзер аның коридор тутырып җырлап йөрүләре, туктаусыз шаяру-көлүләре дә туктады. Әлфия Зөһрә белән сөйләшкәч, аңарда бернинди психик тайпылыш булмавын, Исламның сау-сәламәт икәнлеген белеп, чиксез куанды. Ләкин ул өйдә дә юньләп сөйләшми-көлми торганга әйләнгән. +- Больницага алып барырга ашыкканбыз, - диде Зөһрә, уфтанып. +Әлфия дә йөрәген туктаусыз яндырган нәрсәне әйтмичә кала алмады. +- Мин гаепле монда. Мин киңәш бирмәсәм, мөгаен, алып бармаган булыр идегез... +- Кем белә инде, - дип куйды Зөһрә. +Әлфия аны юатырлык сүзләр эзләде, әмма таба алмады. +- Күңеле урынына утырыр әле, - диде.- Без дә кулдан килгәнне эшләрбез. Әмир абый гына каты бәрелә күрмәсен инде... +Көннәр бер-бер артлы үтә торды. Исламның йөзе акрынлап ачыла башлагандай тоелды. Җомга көнне Әлфия аның бер мәртәбә елмаюын да күрде. Ләкин элекке Ислам Нуруллинның шукланулары, гөлдерәп көлүләре бик еракта калган иде инде... +Мәтәлчек тавында +Бу ялда бөтен сыйныфлары белән Мәтәлчек тавында чана шуарга сөйләшкәннәр иде. Хәтта Әлфия апаларын да чакырдылар. Ул, чакыруыгыз өчен рәхмәт, эшләрем муеннан, диде. Шимбә көнне нык кына җепшетеп җибәрде. Карны эретеп бетерсә, чана шуып булмас, дип хафага да төштеләр. Якшәмбе иртәсе үзе аяз, үзе салкынча булып килде. Сәгать унга Айгөлдән кала барысы да җыелып бетте. Зуррак егетләр, кызлар чаңгы шуалар иде инде. Алар, тау башыннан очып төшеп, тыкрык буйлап урамга ук барып чыгалар. "Маймычларны сайга чыгарабаз", дип көлеш-көлешә, аларны тауның тәбәнәгрәк урынына җибәрделәр. Абыйсы Шүкә белән килгән Зөлфәт тә чанасын тартып аларга иярде. Моннан авыл уч төбендәге шикелле күренә. Карның кояш нурларында җем-җем итүе күзләрне кытыклый шикелле. Алар бу сихри манзарага сокланып торган арада Айгөл дә килеп җитте. "Чанам ватылган", диде ул төшенке тавыш белән. Аны барысы да үзе белән бергә шуарга чакырды. Тик ул Алсу янына китте. +Борынгы бабаларыбыз мамонт ауларга әзерләнгәндәге кебек, барлык нәрсәләр дә искә алынды. Таудан бөтенесе берьюлы тәртип белән генә шуып төшәргә, бергәләп тәртип белән генә менәргә килештеләр. Стратегик планга гаделлек һәм башка әхлак нормаларыннан чыгып искәрмәләр дә керттеләр: +- Бүрекне алып атыш түгел! +- Күзгә кар сипмәскә! +- Аяк киемен салдырырга ярамый! +- Муенга кар салыш түгел! +Менә һөҗүмгә әзерләнгән гаскәр кебек, чаналарны тигезләп куйдылар. Арада иң юан тавышлысы Фаил булганга, команда бирергә аңа куштылар. Фаил ике көлчә төсле ике битен бик җитди кыяфәткә кертеп кабартты да, авылдагы бөтен җан иясенең йөрәген алырлык итеп кычкырып җибәрде: +- Внимание! Минем команданы тыңла! Бер! Ике! Өч! +"Өч" дигәндә куркудан Зөлфәтнең әллә тамак төбеннән, әллә пәлтәсе эченнән үк "пырт"ка охшаш аваз ишетелде. Беренче сыйныфларның старт пистолеты булмаганлыктан, бу сигнал да ярап торды. Чаналар дәррәү кузгалып түбәнгә очты, төшкән саен ныграк кызулый барды. Карлы җилнең битләрне, борыннарны өттереп үбүенә һәркем, төрле авазлар чыгарып, чыйнап, шаркылдап үз шатлыгын белдерде. Ләкин аларның стратегик планына ниндидер каршылык килеп керде. Иң элек Фәйрүзәнең чанасы, дулаган усал айгырдай, кинәт уңга каерып, Риф чанасына бәрелде. Аннары алар өстенә Алсу белән Айгөл килеп менде. Сул якта Тургай белән Фаил бәрелешеп тәкмәрләде. Лилия билгесез сәбәпләр аркасында тауның уртасында ук мәтәлчек атты. Кыскасы, җентекләп төзелгән план чәлпәрәмә килде. Ни өчен дисәң, һәр шуып төшү берничек тә аңлатып бирә алмастай сихри дөньяга чумдыра иде. Бер шуып төшкәч, син шуның тылсымыннан чыга алмыйсың, сөйләшеп куелган "бергәләп" дигәнне дә онытасың һәм, күзеңне йомып, кабат тау башына йөгерәсең, үзеңнең күкрәгеңнән шатлык авазлары бәреп чыкканын да сизмисең. Кемнең төшкәнен, кемнең менгәнен инде аерырлык түгел. Бөтенесе хәрәкәтләнә, бөтенесе ашыга, бөтенесе кычкыра, кемнәрдер аяк чала, кемнәрдер төртеп ега, кемнәрдер аска таба тәгәрәтеп җибәрә. Аларның күкрәкләреннән ярсып чыккан тавышларны мамонт тоткан кешеләрнеке белән генә тиңләп булыр иде. Вакыт та югалды, җир дә югалды, бары тик тау дигән ак ястык кына бар. Анда ничек егылсаң да, бер җирең дә авыртмый, битләргә ябышкан, беләкләргә, муеннарга тулган карлар да салкын түгел, тәнне кайнарлата гына бара, битләр ут яна, борыннардан аждаһа авызыннан бөркелгән ялкын кебек һава бәрә, тамак төбеннән дию тавышы чыга. Мондый рәхәт беркайда була алмый! Мондый кызык кинода да, циркта да була алмый! Мондый могҗиза менә хәзер шушында - Мәтәлчек тавында гына була аладыр. Моның бөтен рәхәте һәркемнең теләгәнчә котыруында, булдыра алганча кычкыруында, шаркылдап көлүендә, карда мәтәлчек атып йөзүендә. Рөстәм төшкәндә авызын зур итеп ача, күзлеге ялык-йолык килә, тамагыннан чыккан тавышы ажгырып килгән поездның гудок бирүен хәтерләтә. Иң аста Лилия инде өченче мәртәбә тезләнеп кулларына таянып торырга маташканда, Зөлфәт чажлап төшеп, аның яшел чалбарлы арт санына китереп төртте. Күрәсең, яшел булгач, алга барырга ярый, дип уйлагандыр инде. Лилия кабат карга капланды, Зөлфәт аның өстеннән мәтәлчек атып, юлын чанасыз гына дәвам итте. Ләкин чанасына боегып торырга туры килмәде. Чанасына корсагы белән яткан килеш төшүче Фаил нәкъ Зөлфәт чанасына маңгае белән килеп бәрелде. Маңгае күбеп чыкты, чананың бәрелгән җире күпмәде дә, яньчелмәде дә. Шул рәвешле Фаил адәм башының тимердән йомшаграк икәнлеген тагын бер мәртәбә тәҗрибә юлы белән раслады. +Тургай: "Очты, очты, чаналар очты!" - дип сызгырып төшкәндә, юлына чажлап Энҗе килеп керде. Алар чаналары-ниләре белән аска тәгәрәделәр. Тәгәрәп туктагач, Тургай сикереп тормакчы булды, ләкин тора алмады, бугазына нидер баскан иде. Йөзендәге карны сөртеп, ныклабрак карагач, ул кысып торган әйбернең Энҗенең аягы икәнен күрде. Аның икенче аягы да җайлы урынны тапкан - нәкъ Тургайның җилкә чокыры турына кергән икән. +- Ал аягыңны! - дип сөрән салды ул, кулы белән аның аягын кымшатып. +Әмма бу шау-шу эчендә Энҗе аның сөрәнен ишетмәде. Ничектер сигнал бирергә кирәк иде. Ул Энҗенең ботын, бик калын киенгән булуына карамастан, көч-хәл белән чеметүгә иреште. Энҗе бу сигналны кабул итеп: +- Нишлисең?! - дип кычкырып җибәрде. +- Син үзең нишлисең? - дип аның соравына сорау ташлады Тургай. - Муенны кысла кебек кыскансың! +Энҗе аның бугазын бушатып, аягын алырга өлгермәде, парлашып утырган көткәндәй, Фәйрүзә, Рөстәм,Мансур килеп өелде. Энҗе белән Тургай өстеннән аларны алып ату өчен төзелештә эшләүче Шәфәгать абыйның краны кирәк булыр иде. Күпмедер вакыт узгач, крансыз да берәм-берәм тәгәрәшеп төшә башладылар. Аларны бөтенесе уратып алды. +- Карагыз әле, бик кызык икән бит бу! - дип баскан урынында сикергәләде Лилия. - Бөтенебез бергә төшик тә бергә өелик! +- Юк, - диде Мансур уртага чыгып. - Бөтенебез бөтенебез белән көрәшәбез, егабыз, торгызабыз. +Ул шулай диде дә Лилиягә барып та ябышты. Бүтән сыңар сүз дә кирәк булмады, кем кемне эләктерә, шуны егарга тырышты. Бу инде чана шуу гына түгел, бу инде Чуд күле өстендәге рыцарьлар бәрелешенең сурәте иде. Кемдер кемнеңдер аягын чалды, этеп екты, тәгәрәтеп җибәрде, беркем дә беркемне кимсетерлек сүз әйтмәде, бөтенесе көлде дә көлде. Болай укмашып уйный башлагач, алар бер-берсен ныграк күрделәр. Рөстәм үзенең төкереге күплегеннән үзенчә файдаланып шаккатырды: авызына кар каба да, тиешенчә юешләгәч, "фрү!" дип очырып җибәрә. Риф тезләнеп гел аста гына йөри, аякларыннан тота да аудара, тота да аудара. Аның кулына йә аягына китереп басканда, "Ай, баканы сыттым!" дип көлешәләр. Рөстәмне тартып еккач, аның өстенә Лилия, Алсу, Энҗе килеп ауды. Торганда Рөстәмнең күзлеге нәкъ борынга элә торган урыннан сынган иде. Аның сыңар пыяласы, чатын өскә күтәреп, боек кына карда ята иде. Күзлекнең икенче яртысын карны күпме актарсалар да таба алмадылар. Кемнең аягыннан тартып егарга җайлы икәнлеген чамалап маташкан Риф шулчак кычкырып җибәрде: +- Әнә күзлегең! - диде ул Лилиянең аягына таба чәнти бармагын төзәп. +Чыннан да күзлекнең икенче яртысы колакка элә торган сабы белән Лилиянең итек кунычына эленгән, пыяласы анда җылыга керергә сыймаганлыктан, итекнең тышында боек кына ялтырый иде. Рөстәмнең гел Лилия тирәсендә бөтерелгәнен барысы да белә иде. Энҗе шуңа ишарәләп: +- Күзлекне җәдәч итеп сындыргансыз икән, - диде. - Бергә уйнау өчендер инде... +Энҗе иң элек үзе чыркылдап көлде, аңа башкалар кушылды. Рөстәмгә аның "бергә" дигән сүзләре шулкадәр нык ошады. +Инде кайтырга әзерләнә генә башлаганнар иде, мәчеттән Хәмзә хәзрәтнең азан әйткәне ишетелде: +- Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Әшһәдү әлләә иләәһә илләәәааһ! +Шунда Риф көлә-көлә: +- Әшһәдү илләллаһ! - дип сузып бер әйтте, яңадан: - Әшһәдү иллә... - дип суза гына башлаган иде, Тургай бер уч кар алып, аның авызына каплады. +Риф тынып калды, карын төкереп җибәрде, ә малайлар-кызлар көләргә тотындылар. Рифнең йөзенә ачу чыкты. +- Син нәрсә, Тургай?! - диде ул, иреннәрендәге карны учы белән сыпыргалап. Аннары кулларын йодрыклап алып, аның каршына килеп басты. Кысык күзләре нык зурайган, ялт-йолт килә иде. - Ник авызга кар тыктың?! +- Чана шууыңны бел, - диде Тургай тыныч кына. +- Дураклыгыңны больницада алып калгач, акыл кердемени? - диде Риф, авызының уң як чите белән мыскыллы көлемсерәп. - Сине бит псих врачына тикшерткәннәр. дә чыркылдап алганы ишетелде. Тургай коелып төште, тәне эсселе-суыклы булып китте. "Белгәннәр! Аны больницага алып барганны белгәннәр!" - дип өзгәләнде эченнән. Болай ялгызы гына исеннән чыгара алмыйча йөри иде, менә хәзер иптәшләренә дә билгеле булды. Больницада тикшерелгән юләрдән барысы да көлә, билгеле. Ул сыйныфташларының йөзенә берәм-берәм карап чыкты. Кызгану да, гаҗәпләнү дә, мыскыллы елмаю да кирәк түгел иде аңа. Ул тирән итеп сулады да, чанасын эләктереп, авылга йөгерде. Иптәшләре, шунда гына исләренә килеп, аның артыннан: +- Тур-га-а-й!!! - дип кычкырып калдылар. +Әмма ул борылып та карамады. Барысына да шулкадәр күңелсез булып куйды. Тургайны больницага алып барганнарын алар өлкәннәрнең пышыпышы сөйләшүеннән белгәннәр иде инде. Тик белгәнен аңа сиздерүче булмады. Риф кенә ялгышты. Рөстәм аның аркасына дөпелдәтеп сугып алды да: +- Ник телеңне тыймыйсың, Бака тәле?! - дип кычкырды. +- Синең авызыңа кар тутырсалар, нишләр идең микән? - диде Риф, акланырга теләп. +- Сиңа ныграк кирәк иде әле, - диде Мансур. +- Дөрес, дөрес, - диештеләр кызлар. +Читтәрәк торган Фаил Рифнең каршына ук килде дә, көлә-көлә: +- Әллә өстәп тагын авызыңа кар тутырыйкмы? - диде. +- Үз авызыңны сакла, Бүсмән! +Риф шулай диде дә, чанасын тартып, таудан түбәнгә атлады. +Барысының да кәефе кырылды. Фаил сәгатен алып карады да: +- Унике тула, әйдәгез кайтабыз, - диде. +Шул сүзне генә көткәндәй, башта малайлар кузгалды, аларга кызлар иярде. +... Тургай кайтып ашагач, китапларын караштырып утырды, рәсем ясамакчы булып, төсле карандашларын алды, тик нишләптер ясый алмады. Аның колагында таудагы күңелле шау-шу һаман яңгырап торды. Ул киенеп ишегалдына чыкты, бәрәңге бакчасы капкасына менеп, тау битенә карады. Анда беркем дә юклыгын күргәч, сөенеп куйгандай булды. Әгәр һаман шунда булсалар, кызыгып карап торасы иде. Юк, сөенә дә алмады ул. Нәрсәгә сөенергә? Больницадан кайтканнан бирле бернигә дә сөенә алмый ул. Менә бит Акбай да, Баһадир да, сыер белән бозау, сарыклар да элеккечә. Әнә ничек иркәләнәләр, сырпаланалар. Тургай үзе исә алар белән күренмәс пыяла аша сөйләшә кебек. Тавышларын да юньләп ишетми, иркәләсә дә, болай гына иркәли, аларга дәшүе дә чын түгел. Өйдә дә, мәктәптә дә шулай. Әйләнәтирәне өйрәнү дәресендә Әлфия апалары җирне шар кебек түгәрәк дигән иде. Чыннан да, җир туфрактан, агачлардан, сулардан, кешеләрдән торган бер олы шардыр. Тургай да пыяласы боздан ясалган салкын шар эчендә бугай. Ул күзгә дә күренми, кул белән дә капшап булмый, әмма ул Тургайны бөтен дөньядан аерып тора. Үзенең чын-чынлап берәүгә дә якыная алмавы аны туктаусыз бимазалый. Шуңа күңеле үсми, шаярасы-көләсе килми, боз шары бөтен яктан тыеп тора кебек... +Капка биге шыкылдауга борылып караса, Энҗе кереп килә. Кулында бәләкәй кызыл букчасы да бар. Тургай аңа өрә башлаган Акбайга дәшеп өрүеннән туктатты да Энҗе каршына китте. Менә алар кара-каршы басып калдылар. Бүтән чакта булса, Тургай гөлдерәп көләр, Энҗе чыркылдар иде. Ә менә хәзер икесе дә моны эшли алмыйлар, шуңа күрә бик тә кыен. Энҗе букчасыннан +- Без бакчадагы бер агачның баланын җыймыйча калдырган идек, - диде Энҗе елмаеп. - Менә әле генә сиңа дип җыйдым. Авыз итеп кара. +Энҗе сузган баланны алганнан соң, Тургай да көлемсерәп җибәрде һәм: +- Бу хәзер минеке буламы инде? - дип сорады. +- Әйе. +- Син мине әрәмәдә балан белән сыйлаган идең бит. Хәзер минем чират. Әйдә кабып кара әле. +Энҗе өч-дүрт балан кабып, авызында әвәләргә тотынды. Тургай да балан кабып, авызында җебетте, Энҗе төше-ние белән йотып җибәрде. +- Төшен дә йоттың бит! - диде Тургай. +- Ни булган? +- Эчеңдә төшеннән балан үсеп чыкса! - диде Тургай, елмаеп. +- Үсми ул, - диде Энҗе. +- Башта балан үсә, аннары балан баласына әйләнә! +Бу сүздән Энҗе тешсез авызын туйганчы күрерлек итеп чырык-чырык көлде. +- Әйдә, чәй эчәргә керәбез, - диде Тургай. +- Оялам, - дип Энҗе капкага таба атлады. +- Сиңа күчтәнәчкә бернием дә юк бит инде, - диде Тургай, аны капка төбенә кадәр озата барып. - Әллә букчаңа кар булса да салып җибәримме? +- Кар үзебездә дә җитәрлек. +- Ә безнең кар сөйләшә. +- Ничек? +Тургай итеге белән карны шыгыр-шыгыр китерде. +- Ишеттеңме? +- Ни ди соң ул? +- Ул бит җырлый. +- Ни дип җырлый? +Тургай бабасының әбисен үртәп җырлый торган җырын җырлап бирде: +Шыбыр-шыбыр яңгыр ява +Шыгырдавык башмакка. +Кабып йотам, сак була күр, +Туры килмә ач чакка! +Тургай: +- Минем карыным ачты-ы-ы! - дип аңа килә башлаган иде, Энҗе чыркылдый-чыркылдый өйләренә йөгерде. +Энҗенең килүе аның күңелен күтәреп җибәрде. Өйгә кергәч, ул яшерен генә аның атылчык таш янына салынган теге тешен озаклап карады. Энҗе каршысында торган кебек күз алдына килде, сөйләшкән, көлгән тавышы ишетелде. Тургайның күңеле күтәрелсә дә, бу озакка бармады. Кичкә таба үзенә урын таба алмыйча аптырап йөрде. Икенче көнне мәктәпкә баргач та, күпме генә тырышса да, ачылып китә алмады. Риф тә аннан ераграк йөрде, тәнәфестә дә, ашханәгә кергәч тә, күзен Тургайдан яшерде. Нишләптер Рифкә булган үпкәсе бетте аның. Уйлана торгач, үзен гаепләргә тотынды. Авызына нигә кар салырга иде? Үзе дә сизми калды шул. Азанның гаҗәеп зур нәрсә икәнен белә Тургай. Аның үзе моңлы, үзе серле сүзләрен ишетүгә, Тургайга әллә ни була. Намазга баскан әбисен дә хәйран калып күзәтә. Бу - илаһи халәт. Моңа комачауларга да, бу вакытта хәтта сөйләшергә дә ярамый. Рифнең азанны шаярып кабатлавы Тургайның башына суккан кебек итте. Рифнең бабасы намаз укымыйдыр. Шуңа күрә аңа азан ни дә, намаз ни. Рифкә моны аңлатасы да килә, әмма теге салкын боз пыяласы ирек бирми. +Танышу +Ничек тиз үтә бу җәйге көннәр! Сабантуй җиткәнне сизми дә калдылар. Мансур малайларны "әйдәгез, барыбыз да көрәшкә чыгабыз", дип кыстапкыстап караса да, берсе дә бил алышырга атлыгып тормады, "күз күрер әле", дип котылдылар. Иртәгә сабантуй дигән көнне кызык кына хәл булып алды. Фаил, Ислам, Риф Ыктан су коенып кайтып киләләр иде. Шулчак тукталышта автобустан төшеп бер малай аларга таба килә башлады. Ул гәүдәгә шактый озын иде. Өстенә ак футболка, күкшел шорты кигән, аякларында ак замш туфлиләр. Спортивкасының күкрәк турына зәңгәр дельфин төшерелгән икән. Иңбашына бик затлы зур кызыл сумка аскан. Малайларга карый-карый дәшмичә генә үтеп бара иде, Фаил: +- Әй, дельфин, тып-тын гына кая йөзәсең? - дип аның каршына чыкты. +- Ты чего? - диде малай, гаҗәпләнеп. +Аның икенче ягына Риф килеп басты. +- Кая барасың? - Риф күзләрен һәм иреннәрен кысып, аны өнәмәвен күрсәтте. +- Бабайларга кайтам, - диде малай. Аннары өстәп куйды: - Сабантуйга... +Риф, ияген алга чыгарып, аңа якынрак килде. +- Сабантуйга бүләгең бармы соң? +- Ә бүләк кирәкмени? +- А как же! - диде Фаил. - Бүләгең булмаса, акча да ярый. +Фаил кулын аңа таба сузды. Малайның иреннәрендә мыскыллы елмаю чагылып китте. Ул күкрәк кесәсеннән йөзлек акча алды да Фаилнең учына салды. +- Миңа да! - дип Риф тә кулын сузды. +Аларның кыланмышын карап торган Тургайның сабыры төкәнде. Ике атлауда яннарына барып җитте дә: +- Сез нишлисез? - дип кычкырды. - Фаил, бир акчасын! +- Бирде диярләр! +Фаил йөзлекне кесәсенә салмакчы булган иде, Тургай аны тартып алып, теге малайга сузды: +- Мә акчаңны! +- Мин Сабантуйга биргән бүләгемне кире алмыйм! +Малай киң итеп елмайды да кызу адымнар белән китеп барды. Ислам акчаны ачу белән Фаилнең күкрәк кесәсенә тыкты. +- Мин бит шаяртырга гына теләгән идем, - дип акланмакчы булды Фаил. +- Уеннан уймак чыга, ди безнең бабай. - Ислам Рифнең күзләренә туп-туры карап: - Шулай бит, Риф? - дип өстәде. +Риф бер сүз дә дәшмәде. +Икенче көнне көрәшкә кыстап-кыстап карасалар да, Тургай да, Мансур да, башкалар да чыкмады. Спортивкасына дельфин төшкән малай көрәшергә чыгучыларның һәрберсен күтәрде дә бәрде, күтәрде дә бәрде. Аны Казаннан килгән кунак малае, исеме - Илшат, фамилиясе - Габбасов, дип таныштырды көрәшне алып баручылар. Ахырда дельфинны үзебезнең Шүкә екты. +Төрле уеннарны карап йөргәндә, кемдер Тургайның иңбашына шапылдатып сукты. Борылып караса - Илшат. Исәнләшкәч, ул Тургайны култыклап читкә алып китте. +- Ник көрәшкә чыкмадың? - дип сорады Тургайдан. +- Синең белән көрәшергә бил сыеграк әле, - диде Тургай, көлеп. +- Минем белән көрәшмәсәң, ваграк чебешләр күп иде бит. +- Вак чебешләр мине кызыксындырмый, - дигән булды Тургай эре күренергә тырышып. +- Синең исемең ничек? +- Тургай. +- Андый исем булмый. +- Ну, Ислам инде. +- Ислам, син миңа кичә ошап калдың. Әйдә, дуслашабыз. +- Ничек? - дип сорады Ислам. +- Менә визитка. Анда безнең адрес, өй телефоны. Казанга килсәң, шалтырат. +- Ярар, - диде Ислам, визитканы кесәсенә салып. +Бераз дәшми торгач, Илшат: +- Син теге малайларың белән йөрмә, - диде. +- Нишләп? +- Белмим. Миңа ошамадылар... +- Алар бит шаярмакчы гына булганнар. +Илшат нидер әйтмәкче иде, аларны Госман абый, аның карчыгы, тагын кемнәрдер әйләндереп алдылар. Илшат Госман абыйның энесенең малае булып чыкты... +Сабантуйдан соң Галимҗан абыйсы янына төшкәч, ул Исламнан: +- Ник быел көрәшкә чыкмадың? - дип сорады. +- Егуларыннан курыктым, - диде Тургай күңелендәген яшермичә. +- Курыкмас өчен төрле көрәш алымнарына өйрәнергә кирәк, - диде Галимҗан абыйсы. - Мин сине иң элек самбо көрәшенә өйрәтә башлыйм. +Тургай бик тиз генә бер-ике алым өйрәнеп, иптәшләрен шаккатырмакчы булган иде, Галимҗан абыйсы аны бу ниятеннән кайтырга мәҗбүр итте. "Көрәшергә өйрәнгәч, сиңа кемдер һөҗүм итеп, башка чараң калмаса гына, самбо куллана аласың", - диде. Көрәш алымнарын үзләштергәнче, иң әүвәл егылырга өйрәнергә кирәк икән. Галимҗан абыйсы күнегүләрне шуннан башлады. Тургай иптәш малайларын да чакырмакчы иде дә, Галимҗан абыйсы "андый җаваплылык алырга хакым юк", дип каршы төште. Көрәш белән бергә Тургайны атка атланып чабарга да өйрәтте. Атта чабу шул кадәр рәхәт иде, Тургай үзен һавада очып барган кебек хис итте, Галимҗан абыйсының кисәтүләрен онытып, атны куалады да куалады. Аның болай кылануы ат өстеннән очып барып төшү белән төгәлләнде. Ул аксап йөри башлады. Галимҗан абыйсы көрәшне дә, атта чабуны да туктатты. Аягының аксавын Тургай Ыкның текә ярында уйнаганда авырттырдым, дип ансат кына котылган иде. Әмма Галимҗан абыйсының хатыны Нәгыймә апа әнисенә сөйләгән дә, өйдәгеләр дөресен белделәр. Җитмәсә Галимҗан абыйсы белән Нәгыймә апа кичләрен аның хәлен белергә дә кергәләделәр. Нәгыймә апа кергән саен яратып кына Галимҗан абыйны тирги, баштук баланы интектермә, дидем мин аңа, ди, үскәч тә өлгерер әле дидем, ди. Ул бит көтүдәге качкан сыер кебек, үз дигәнен эшләми каламы соң, ди. Әтисе Нәгыймә апа ягыннан хуплап сүз кыстыра, ә бабасы Тургайны яклый, ир кеше барлык һөнәргә дә малай чактан ук өйрәнергә тиеш, ди. Батыр ярасыз булмый ул, атта чабарга без яшьтән өйрәндек, ди. Әнисе белән әбисе бер якка да кушылмыйча тыңлап кына утыралар. Тургай аларның сүзен күңеленә салып кына утыра: болай булгач, тыючы юк икәненә төшенә. Аягы тизрәк төзәлеп кенә бетсен, ул тагын болытларга җитә язып атта җилдерәчәк әле!.. +Могҗизалы дөнья +Никләр ашыктың, кай арада бездән ераклашып өлгердең соң әле син, җиләкле җәем минем! Үзеңнең юмарт канатларыңда ашкындырып йөрттеңйөрттең дә сиздермичә генә китеп барасың. Без, беркатлы малайлар-кызлар, инде сиңа ияләнеп беткәч, инде синнән башка сулыш та алмый торганга әйләнгәч, нигә дип син безне сагышка салып китеп барасың?! +Их, җиләкле җәем! Балачагымның мәңге онытылмас җылы оясы! Якты кояшның мәрхәмәтле нурлары белән өретелгән оҗмахтай көннәре! Безне берберебезгә тагын да якынайткан, урман-таулардан, басу-кырлардан йөгертеп кайтарып зәңгәр Ык суларына чумдырган көннәреңне кайларга ук алып киттең син?! Аллы-гөлле болын чәчәкләре хасил иткән хуш исле дулкыннардан без колачларыбызны җәеп йөгердек, шул болыннардан кып-кызыл җиләкләр җыйдык, биек яшел дивар булып сузылган әрәмәләрнең эченә кереп, чиләк-тубалларыбызны карлыган-шомырт, гөлҗимеш-камырлыклар белән тутырдык. Син безгә яшел диңгез булып чайкалган арыш, бодай, арпа басулары өстендә сайраган тургайлар җырын тыңлаттың, безне камыл төпләрендәге чикерткәләр, бытбылдыклар белән сөйләштердең. Башын болытларга терәгән Нух тавы җәй буе безне иртән сәламләп каршылады, озын көн буе хәвеф-хәтәрдән саклап күзәтеп торды. Мең төрле төсләрең, моңнарың, чыңнарың, хуш исләрең ел саен сиздермичә генә эреп юкка чыга. Ел саен Тургай сине ак мамыкка төрелгән кыш белән очраштырырга хыяллана. Әмма арагызга алтын көзләр, гөрләвекле язлар килеп керә дә сезне рәхимсез аера. Зәңгәр күк астында сезнең хәрәкәтегез дәвам итә, кояш белән ай, исәпсез-хисапсыз йолдызлар, утлы керфекләрен тибрәндереп сезне озата бара, сезнең белән бергә меңнән-мең төрле рәвешләргә кереп серле җемелди... +Әле кайчан гына күкрәп утырган иген басуларына дәү-дәү комбайннар килеп керде. Алар, кояш нуры сеңгән алтын бөртекләрне ындыр табакларына, амбарларга озатып, артларында салам өемнәре калдырып, эшләрен дә бетерделәр. Урылган басулар кап-кара итеп сөреп ташланды, көз чәчкән кишәрлекләрдә беренче шытымнар борын төртте, андый җирләр ерактан шәмәхәләнеп күренде. Агачларның яшеллеге уңа, кайберләренә саргылт, көрән, алсу-шәмәхә төсләр чыга башлады... +Ничек тиз үтә вакыт! Аны койрыгыннан яисә сәгать теленнән тотып туктата торган булса, Тургай гелләрем дә җибәрмәс иде. Аның җиләкле җәе, күпме генә ялварса да, туктамады, китте дә барды. Ел саен шулай. Быел алар дүртенче сыйныфка баралар. Укулар башланырга өч көн кала, Тургай инеш-елга буйларын, басу-кырларны, Әйләнмә күлләрен, урман-әрәмәләрне, алардан аерыласы килмичә, кабат-кабат әйләнеп чыкты. Күпме генә әйләнсәң дә, берсен дә кесәңә салып мәктәпкә алып бара алмыйсың шул. Каршысында җәйрәп яткан манзарага карый да нишләптер гел уйга бата. Ә уйларның очы да, кырые да юк. Шулкадәр рәхәт уйлануы. Мәктәптә алган белемнәре аны күз алдындагы күренешләргә бүтәнчә карарга, бүтәнчә уйларга өйрәтте. Бәләкәйдән олыны, кыскадан озынны аерырга, хәреф, сан танырга өйрәнүдән башланган дәресләр өч ел эчендә аларга бу тылсымлы яшәешнең, иксез-чиксез сихри дөньяның бик күп серләрен, могҗизаларын ачып бирде. Бу дөнья без күз белән күргән, колак белән ишеткән, кулыбыз белән тотып караган, тәнебез белән тойган кебек кенә түгел икән. Без аерым-аерым әйберләр дип йөргән нәрсәләр аерым-аерым түгел, болай карап торуга гына шулай күренәләр икән. Алар бербөтен икән. Алар бөтенесе дә берсен икенчесенең эченә кертеп, берсе икенчесенә күренмәс җепләр, тере нурлар белән тоташтырып ясалганнар, билгеле тәртиптә Җир белән күккә урнаштырылганнар икән. Үсемлекләрдән башка бер генә бөҗәк тә, кешеләр, хайваннар, кошлар да яши алмый икән. Әле тагын бөтенесенә туфрак, кояш, һава, су, яктылык, җылылык кирәк икән. Сыңар тузан бөртегеннән алып, ай-кояшка, йолдызларга кадәр - һәммәсе дә җир белән күктә, шулар арасында туктаусыз әйләнә, бөтерелә, ага, дулкын булып уйный икән. Шунда үсемлекләр, кешеләр, җанварлар, кошлар, бөҗәкләр әйләнеп ага, авыл-шәһәрләр, илләр, кыйтгалар хәрәкәтләнә, сәгатьләр, көннәр, айлар, еллар бер-берсен куып ага икән. Аларның бөтенесен китапларда җисемнәр, матдәләр, кисәкчәләр дип йөртәләр икән. Шунда ук дәресләрдә үткән "Сак-Сок" бәетләре, "Кәҗә белән Сарык", "Алёнушка", "Балыкчы һәм алтын балык" әкиятләре, мәктәптә өйрәнгән җырлар, ясаган рәсемнәр, тагын бик күп нәрсәләр җир-күк белән әйләнә, ага икән. Бу дөньяның иге-чиге дә, күкнең очыкырые да, уңы-сулы, алды-арты да юк икән. Бөтенесен белү өчен укырга да укырга кирәк икән... Мәктәпләрдә өйрәнгән төрле фәннәр җиһанны тоташ биләгән шушы бөек хәрәкәтнең адәм балалары өчен кирәкле кисәкчекләре, шәүләләре генә икән! +Тургай бераз шаяртып болайрак уйлый: агачларның тамырлары - сүзләрнең тамырлары кебек. Ботакларын кушымчалар, яфракларын бәйлекләр, чәчәкләрен, җимешләрен җөмләләр дип күз алдына бастыра. Инглиз сүзләре исеме билгесез, танып булмый торган үсемлекләрне хәтерләтә. Математикадагы кушу-алуларны, тапкырлау-бүлүләрне, сумнар-тиеннәрне кошларның, җәнлекләрнең көтү-көтү йөрүләренә, таралышуларына, оя-оя булып үрчүләренә охшата. Чишмә челтерәүләре, искән җилләр, яфракларның лепердәшеп сөйләшүләре, кошлар сайравы Тургай өчен мәктәптәге җыр дәресләреннән берние белән дә аерылмый. Боларны аңлагач, ул инде үзенең олыларга ияреп үсә баруын аермачык сизә, шуңа эченнән генә куана... +Менә биш көн инде Әлфия Замановна, ояларына очып кайткан балаларын сагынып каршылаган ана кош кебек, алардан күзен ала алмый. Алар барысы да кояшта каралган, чәч-тешләре агарган, малайларның чәчләре уңып саргайган, көл төсенә кергән. Кызлар да, малайлар да үсеп, бераз җитдиләнеп киткән кебек. Хәер, алай дисәң, Нуруллин коридорда да, ашханәдә дә көлә-көлә әллә ниләр җырлап йөри: +Әбинең колагы ишетми, +Бабайның кан басымы. +Саңгырау һәм сузыклардан +Була иҗек басымы. +Үткән заман фигыле +Иянең чәчен тарткан. +Өчпочмакның мәйданын +Так сан күреп шаккаткан! +Тургай кайчакта яныннан үтеп киткән кызларны, малайларны да күрми. Әйтерсең, ул ниндидер башка дөньяда яши. Ул дөньяда шулкадәр әйбәт, кызыктыр кебек. Әгәр шулай булмаса, гел елмаеп-көлеп, гел җырлап йөрмәс иде. Ләкин аның көлүенең үзгәргәнлегенә игътибар итмичә кала алмады Әлфия. Моңа кадәр ул гөлдерр итеп бөтен кешене үзенә ияртсә, хәзер аның көлүе тыелучан, өлкәннәрнекенә тартым иде. Кызларның да, малайларның да берберләрен сагынганлыклары сизелеп тора. Алар гел бергә җыелалар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, җәй көне ниләр эшләүләре турында сөйлиләр, туктаусыз көлешәләр, мактанышалар. Барысы да элеккечә шикелле, әмма нишләптер бөтенесе дә үзгәргән, тик ул үзгәрешләрнең нәрсәдән гыйбарәт икәнен ачыклап бетереп булмый. Баязитов Фаилнең тавышы калынайган. Моны бөтенесе дә сизде, әлбәттә. Ул шуны белеп юри күп сөйләшә, күп көлә. Ни әйтсәң дә, тавыш калынаю ул үсүнең бер билгесе инде. Рөстәм Афзалов тагын да озынайган, тагын да нечкәргән төсле. Ул, гәүдәсенең шулай озынлыгына ияләнә алмагандай, басып торганда башын як-якка боргалый, туктаусыз борынын тарта, кулларын кая куярга белмичә, кесәсенә тыга, башын боргалагач, күзлеге елтырап-елтырап китә. Бакыев кара чутырга әйләнгән, тагын да ябыккан, хәтта бәләкәйләнеп калган шикелле. Битләрендә мәк бөртеге кебек вак кына таплар барлыкка килгән. Кайчакларда озын кара керфекләрен кысып бетерә язып, күзләрен яшерә, кулларын парта астына төшерә. Мансур Фатыйхов уйчанланган, юньләп көлми, башкалар сүзенә сирәк катнаша. Ул олылар ролен уйнаган кебек тоела. Фатыйхов бераз тазарган, ике бите алма төсле алсуланып, кызларныкына охшап тора. Быел өченче сыйныфка килгән Зөлфәт үзенең моряк тельняшкасы белән бөтенесенең һушын алды. Ап-ак күлмәгенең ычкындырылган якасыннан күренеп торучы тельняшка аңа шулкадәр килешә иде, беренче көнне үк аны кызлар сырып алып соклануларын белдерделәр, Энҗе хәтта битеннән дә сөйде. Диңгез төсле зәңгәр күзләренә шулкадәр килешеп тора иде бу кием. Кара чалбарын да ул зур аеллы каеш белән буып куйган, уң кулының аркасына зәңгәр якорь ясаган. Тәнәфес саен коридорга чыгып, күкрәген киереп, тельняшкасын күрсәтеп йөри. Кызларда да үзгәрешләр сизелә. Энҗенең чем-кара чәчләре биленә җитә язган, ул аларны үрмичә бантиклап кына куя, башын борган саен чәчләре елкылдап таралып китә. Айгөлнең йөзе тагын да агарган. Ул шома мәрмәр төсле. Кап-кара кашлары кызны тагын да чибәрләтеп күрсәтә. +Укучыларының үсеп, чыныгып килүләренә куанса да, аларның бер гадәте Әлфия Замановнаны борчуга салды. Малайлар гына түгел, кызлар да бер-берсенә кушамат белән дәшәләр иде. Бу аларга кызык тоеламы, әллә моңа башка нәрсә сәбәпчеме - моны ул белмәде. Һәрхәлдә бу начар гадәттән балаларны биздерергә кирәк иде. Әлфия бүгенге соңгы дәресне шуңа багышлады. Тәнәфестән соң сыйныф тынычланып бетүгә, төртмә генә тавыш белән: +- Колга, торып бас әле! - диде. +Балалар аптырап калдылар. Рөстәм, чынлап ишетәмме икән дигәндәй, акрын гына торып басты. Сыйныфта беркем дә көлмәде, чөнки апалары бик җитди иде. +- Ә син, Кытай, тактага чык! - диде Әлфия тагын да кырысрак тавыш белән. +Рөстәм парта арасыннан чыга башлаган иде, Әлфия: +- Колга, мин бит сиңа басып торырга куштым! - дип кисәтү ясады. +- Бәй, апа, тактага чык, дидегез бит. +- Мин тактага Кытайны чакырдым. +- Кытай мин бит инде ул, апа... +Аның бу сүзләреннән соң кемнәрдер сизелер-сизелмәс кенә көлеп куйды. +- Син берүзең ике кешемени? +- Әле мине, апа, Әпзәл дип тә йөлтәләл. +- Анысы каян? +- Анысы Афзаловтан ясалган Әпзәл. Кайбеләүләл Өстәм ди. Анысы "р" авазын әйтә белмәгәнем өчен. +- Утыр, Афзалов, - диде Әлфия. - Йә, балалар, матурмы шушы? - Беркем дә дәшмәгәч, ул сүзен дәвам итте. - Берегез авыз ачып бер сүз дә әйтә алмыйсыз. Сәбәбен әйтимме? - Сыйныф тып-тын иде. - Һәркайсыгызга кимсетә торган тормышыбызның иң саф, иң матур чәчәкләре дип саный. Ярый торган эшме соң шулай бер-берегезне мыскыл итү? +Ул укучыларының йөзеннән кыенсыну, оялу билгеләре эзләде. Төрлесендә төрлечә булса да, бар иде әле ул билгеләр. Әлфия сүзен дәвам итте: +- Әти-әниләребез, безне бу якты дөньяга китергәч, һәркайсыбызга үзләре яраткан исемне куйганнар. Шуңа күрә исем кешенең җаны белән кушыла, тормыш юлыбызда гомер буе ярдәм итеп бара. Ә кушамат җанга зарар салучы ят нәрсә булып ябыша, безнең кәефебезне боза, яшәргә комачаулый. Исем кеше үлгәннән соң да кабер ташларында гына түгел, китапларда, халык хәтерендә яши. Исем - адәм балаларының кем икәнлекләрен, нинди эш-гамәл кылуларын сүзсез-тавышсыз гына башкаларга җиткерүче тылсымлы көч ул... - Әлфия исеме гасырлар кичеп, халык хәтерендә яшәүче бөек шәхесләргә дә тукталды. Сөйләгәннәрен бөтен сыйныф белән кабатлап чыккач, сорау бирде: - Моннан соң бер-беребезгә ничек дәшәбез инде, балалар? +- Исем белән генә! - дип хуплады күбесе. +- Кушаматларны әйтмибез! - дип өстәде калганнары. +- Кем дә кем кушаматларны онытабыз, һәркемгә бары исеме белән генә эндәшәбез, дип сүз бирә, шуларның кул күтәрүен сорыйм. +Сыйныф бердәм булып кул күтәрде. +- Рәхмәт, балалар, - диде Әлфия. - Әгәр берәрегез шушыны бозса, миңа кереп әйтәсез. Килештекме? +- Килештек, килештек! - диде барысы да. +Бу дәреснең тиз генә нәтиҗә бирүенә Әлфия бик үк ышанып та бетмәгән иде башта. Әмма балаларның сафлыкка омтылышы җиңеп чыкты: аларның берберсенә исемнәре яисә фамилияләре белән мөрәҗәгать итүдән тәм табулары ачык күренеп тора иде. Димәк, кушамат күтәреп йөрү берсенә дә ошамаган булган. Шушы хәлдән соң Әлфия Замановна "өстебездә авыр йөк булып йөргәнче тагын нинди гадәтләребез бар икән?" дип бик еш уйлана торган булды... +Исламның җиңүе +Яңа ел алдыннан мәктәп үзе бер әкияткә әверелә. Ашыгу-кабаланулардан, шау-шулардан түшәм-тәрәзәләр, диварлар селкенеп тора кебек. Ишегалдында кыш бабай, кар кызы, әкият каһарманнары, төрле җәнлекләрнең сыннары ясала. Әйтерсең лә мыжгып торган бал кортлары үз умарталарына ашыга-ашыга нектар ташыйлар, кәрәз ясыйлар, шул кәрәзләргә бал тутыралар. Кемнәрдер бер-берләренә бәрелә язып чаналар, зур көрәкләр белән кар ташый, кемнәрдер ул карларны әвәли-әвәли сын рәвешенә китерә, кемнәрдер сынның тиешле урыннарын су белән чылата, чәпелдәтеп бер рәвешкә китерә, шомарта, киртли, сырлый. +Мәктәп эченә нарат, чыршы ботаклары эленә. Бәйрәмгә дигән зур чыршы әле соңрак алып кайтылачак, соңрак бизәләчәк. Анысы зур залда була. Көн саен түшәмнәргә ак җеп белән кар бөртегенә охшатып исәпсез-хисапсыз мамыклар асыла. Кәгазьдән ясалган зур-зур кар бөртекләре стеналарга, тәрәзәләргә ябыштырыла. +Иң мәшәкатьлесе - газета чыгару. Моны һәр сыйныф аерым эшли, һәр сыйныф турына стенага эленә. Әлфия апалары моны биш кешегә йөкләде. Мансур белән Айгөл бик матур язалар. Ислам белән Риф, шулай ук Энҗе рәсемне әйбәт ясыйлар. Әлфия апалары шактый озын ватман кәгазе, төрлетөрле буяулар, төсле кәгазьләр, келәй алып кереп бирде, аларны башка эшләрдән азат итте. Укытучылары чыгып киткәч, Риф ватманны бармаклары белән сыпырып-сыпырып карады, бармак битләрен теленә тидереп алды. +- Кәгазьгә бал сөртеп куйганнар, ныграк яла, - диде Ислам аны үртәп. +Газетаны дәресләрдән соң биш көн буе чыгардылар. Кайтып киткәндә, барлык әйберләрен шкафка бикләп йөрделәр. Ватман кәгазе акрынлап аййолдызлар, кар бөртекләре, яшел ылыс, кыш бабай, кар кызы рәсемнәре белән тулды, ялтыравыклы бизәкләр ябыштырылды, көмеш тузаннары сибелде. Үзләренең укулары, сыйныфтан тыш эшләре турында өч мәкалә дә язып урнаштырдылар. Эт, мәче, төлке, куян, аю, жираф, убырлы карчык, шүрәле рәсемнәре ясап, аларның башлары турына кызларның фоторәсемнәрен ябыштырдылар. Алты башлы аждаһаның башларына Мансур, Фаил, Риф, Рөстәм, Ислам, Зөлфәт фотолары куелды. Кайберләренә сакал-мыек та ясадылар, үзләре шуларга карап рәхәтләнеп көлделәр. Кар бөртекләре арасына табышмаклар да язылды: +Бабай килгән сагынып, +Ак чикмәнен ябынып. +Башы тарак, +Койрыгы урак, +Аны белмәгән дурак. +Сакаллы килеш туа. +Берәү дә гаҗәпләнми. +Әлфия апалары Яңа ел ёлкасына шигырьләр, җырлар, биюләр, маскалар әзерләргә кушты. Барысы да "ярар, ярар" дисәләр дә, берсе дә бәйрәмгә нинди күчтәнәч белән киләсен әйтмәде. Исламның берәр төрле маска белән чыгасы килә иде. Тик беркемне дә кабатламаган битлекне каян табарга? Бу хакта ул кичтән ашап утырганда өйдәгеләргә әйтте. Бабасы крокодил диде, әбисе каз диде, әтисе белән әнисе дәшмәде. Ахырда әтисе: +- Син, улым, Чарли Чаплин булып киен, - диде. - Аның фильмнарын яратып карыйсың. Аныңча кылану сиңа берни дә тормас. +Моны барысы да хуплады. Костюм белән чалбарны әнисе белән әбисе текте. Таякны бабасы ясады, аның иске эшләпәсен дә бәләкәйләтергә туры килде. Аягына ботинканы әнисе кемнәрдәндер алып кайтты. Барысын да киеп, борын астына кара сарык тиресеннән бәләкәй мыек та ябыштыргач, түр якка чыккан иде, әтисе белән әнисе, әбисе белән бабасы кул чабарга тотындылар. +- Чаплиннан бер аермаң да юк! - дип аның күңеленә дәрт өстәделәр. +Шул дәрт белән ул берничә куплет такмак та язды, көн саен таякны тотып, өйдә, ишегалдында Чаплин төсле йөрергә өйрәнде. +Яңа ел ёлкасы бик күңелле булды. Исламның әбисе белән бабасы да килгән иде. Кайберәүләрнең әти-әниләре катнашты. Кыш бабай булып кем киенгәнен шактый вакыт танымыйча тордылар. Ул география укытучысы Раушан абый икәнен белгәч шаккаттылар. Ул тавышын да, йөз кыяфәтен дә шулкадәр оста үзгәртә белә икән. Иң кызыгы, һәр елдагыча, маскалар булды. Өч кеше клоун булып киенгән иде. Сигезенче сыйныфтан Шамилнең маймылы чын маймылдан әллә ни аерылмады. Куян, төлке, аю, шүрәле, убырлы карчык, ябалак, пингвин маскалары - һәркайсы үз осталыгын күрсәтте. Алмаз исемле малай юан корсаклы бизнесмен булып киенгән, муеннарында алтын чылбыр, бармакларында җем-җем килүче йөзекләр, кесәсе саен биш меңлек акча төргәкләре. Лилия Латыйпова кызыл болгар борычына "әверелгән". Билендәге калын каешына кылыч таккан, пистолетлар кыстырган, кара плащ, киң эшләпә кигән Шүкә Әбүзәр: "Мин пират, мин пират, кайсыгызга чират?" - дип кычкырып йөри, бер кулына кылычын, икенчесенә пистолетын тотып болгап ала. Ислам чалбар, костюм кесәләренә төрле-төрле конфетлар, чикләвек, кабак төше, крендель кебек тәм-томнар тутырып килде. Чыршы тирәсендә әйләнә башлауга, ул Убырлы карчыкка иярде һәм артыннан аның төсле кыланып бара башлады. Убырлы аңа бармак янаган иде, Ислам таягын аңа төбәде дә гөлдерәп көлеп җибәрде. Аның көлүенә балалар гына түгел, укытучылар, бәйрәмгә килгән кешеләр, хәтта убырлы карчык үзе дә кушылып көлде. Бизнесмен борынын чөеп "мин кем?" дигән кыяфәттә узып китүгә, Ислам нәкъ аның кебек корсагын киереп, алпан-тилпән атлап китте. Бу, күрәсең, бик кызык чыкты, гөрләтеп кул чаптылар. Ислам аны таягының кәкре башы белән костюм кесәсеннән эләктереп туктатты. Таягына шудырып өч крендель кертте дә Бизнесменга сузды һәм акча бирсәң, бирәм дигән мәгънәдә уң кулының имән бармагы белән баш бармагын ышкып күрсәтте. Бизнесмен аңа кәгазь унлык сузды, Ислам "юк" дип баш чайкады, таягы белән аның кесәсендәге акчага күрсәтте. Әмма Бизнесмен "юк" диде дә таяктан крендельләрне тартып алды. Шулчак Пират Әбүзәр йөгереп килеп аңа пистолетын төзәде, икенче кулы белән "кренделен кире үзенә бир" дигәнне аңлатучы ишарәләр ясады. Өч клоун, төлке белән аю Бизнесменны төрле яклап кысрыкларга, акча сорарга тотындылар. Пиратның янавына түзә алмыйча, ул крендельләрне Исламга бирде. Үз чиратында Ислам Пиратка да, клоуннарга, Төлке белән Аюга крендельләр, конфетлар, чикләвекләр өләште. Шунда Әбүзәр төлке белән аюның колакларына нидер пышылдады да алар өчесе Бизнесмен артыннан китте. Куып җитеп, аның кесәсеннән күренеп торган биш меңлек акчаларны һәркайсы ялт кына алып, ёлка төбенә качты. Бизнесмен аларны эзләгән булып, "Полиция! Полиция!" дип кычкырып чабулады,тамашада катнашучылар аңа кул чаптылар. Ахырда Бизнесмен туктады. Шуны гына көтеп торган Ислам аның сыртына китереп төртте дә, Шүрәле артына качты. Бизнесмен ялт-йолт каранды, Шүрәле каршына күкрәген киереп килде, тик Шүрәле мин түгел дип баш чайкады, озын бармакларын селкетеп күрсәтте. Бизнесмен борылуга, Ислам тагын аның аркасына таягы белән төрткәли башлаган иде, ул борылып таякны эләктерде. Икесе тартыша башладылар. Ислам Чаплинга охшатып аның нәрсәдер тутырылган зур бүксәсенә тиз-тиз төрткәләп алды, алгы аягы белән типкәләгәндәй итте. Барысы да авызларын ерып, кул чаба-чаба аларга төбәлделәр. Бизнесменның бүксәсен өченче мәртәбә төрткәләгәндә, көтелмәгән хәл булды. Бүксә итеп ясаган марлясы ертылып китеп, анда тутырган пычкы чүбе коела башлады. Моны күргәч, укытучылар да, өлкәннәр дә егыла-егыла көләргә тотынды. Пычкы чүбе, күрәсең, коры булгандыр, бик тиз арада агып, Бизнесменның корсагы шәлперәйде дә төште. Теге ертылган турдан кызыл чәчәкле бер чүпрәк кенә асылынып калды. Ләкин аңа карап уен туктамады, Бизнесмен әлеге чәчәкле чүпрәген алып билен буып куйгач, алар шактый вакыт Ислам белән култыклашып йөрделәр, Ислам баш бармагы белән әле Бизнесменның бүксәсенә, әле үзенең күкрәгенә төртеп-төртеп алды, имеш тә үзенең җиңгәнлеген аңлатты. Шушы уеннар вакытында ул Айгөлгә, Энҗегә, Фәйрүзәгә, Лилиягә, башкаларга конфетлар, чикләвекләр өләште. +Кыш бабай белән Кар кызы балаларга шигырьләр сөйләтте, җырлатты, биетте, әйлән-бәйлән уйнатты, һәркемгә бүләкләр өләште. Ислам да таягын +Ислам җырлаганда гел балалар арасында йөрде, ә маскалар, аңа ияреп, туктаусыз биеделәр, бөтенесе кул чапты. Чарли Чаплин маскасы тамашада җиңүче дип табылды, аңа Кыш бабай, Кар кызы чыршы рәсеме төшерелгән кечкенә букча белән китаплар бүләк иттеләр. Аны уратып алган барлык сыйныфташларының, Әлфия апаларының мактау сүзләре, бабасы белән әбисенең аркасыннан кагып иркәләп торулары бу бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре булды. +Казан кунагы +Каникуллар шундый шәп башланды. Ишеп кар яуды. Ислам дус малайлары белән окоплы-штаблы уйнады. Тауда чана, чаңгы шудылар. Алар ярты көн эчендә үзләре кар йомгагына әйләнеп беттеләр. Битләре кызарды, ут булып янды, карыннары ачты, ашап туймадылар, кар яуган саен, капка төпләрен киң итеп көрәп куйдылар. Мәктәптә шахмат ярышларына, түгәрәкләргә йөрделәр. Беркөнне кичкырын Ислам таудан кайткач, өс киемнәрен кардан кагып кереп, чөйгә элгәндә, телефон шалтырады. Трубканы бабасы алган иде. +- Сине бер малай сорый, - диде ул. +- Кем? +- Белмим, - диде бабасы. +- Привет, Ислам, - диде ят тавыш. +- Привет, - дип җавап бирде Ислам, аңа охшатыбрак. +- Таныдыңмы? +- Юк. +- Хәтерлә әле... өченче ел сабантуйда танышканны. +- Ә-ә-ә, Илшат! - Ислам гөрләтеп көлеп җибәрде. +- Ты чё? - диде Илшат аңа кушылып көлә-көлә. - Син шулай көлә беләсеңме? +- Әллә син көлә белмисең? +- Беләм дә... но не так уж. +Алар шактый вакыт сүз таба алмыйча тордылар. Тынлыкны Илшат бозды: +- Без әти белән Госман абыйларга кайттык, - диде ул. - Только что... +- Син безнең авылдамыни?! - дип кычкырып җибәрде Ислам. +- Ну, - дип җавап бирде кунак. - Встретиться бы. +- Хәзер мин барам, - диде Ислам. +- Давай завтра. Мы устали. Дорога плохая. +- Ладно, - диде Ислам, русча белгәнен күрсәтеп. +Икенче көнне иртән ашап-эчкәч, ул киенеп Госман абыйларга китте. Алар турына килеп җиткәч, нишләптер адымнары акрынайды. Госман абыйның бәләкәй чакта аның яңагына сукканы, тирәк төбендә бик озак елаганы исенә төште. Ләкин бу күңелсез хәлне ул ничек кинәт хәтерләгән булса, шулай тиз онытты да. Капканы ачуга, ишегалдында кап-кара чит ил машинасы торганы күренде. Илшат бер озын гына кеше белән абзарда нидер эшли иде. Аның "папа, папа" дип дәшүеннән Ислам теге кешенең Илшатның әтисе икәнлеген чамалады. Ислам аларга күренмичә генә абзар янындагы бәләкәй сарайга керде. Аның аларны шаяртасы, көлдерәсе килде. Сарайның баш сыярлык кына тәрәзә урыны бар иде. Шуннан карагач, ул Илшат белән әтисенең каралы-аклы чуар бозауның тамак астын кашып, сыртыннан иркәләп торуларын күрде. Ислам тәрәзә тишегеннән әз генә читкәрәк китте дә, ике учын иреннәренә куеп, "Өм-м-мү-ү-ү!" дип кычкырып җибәрде. Тамак астын кашытып торган чуар бозау кинәт артка тартылып, аларның кулыннан ычкынды. Ислам тагын бер кычкыруга, ул да кычкырып җавап бирде. +- Чё, у них еще телёнок есть что ли? - диде Илшат, як-ягына каранып. +- Не было вроде, - диде әтисе. +Ислам, такта ярыгыннан аларның аптыраулы йөзләрен күреп, чак кычкырып көлеп җибәрмәде. Аннары ул өч мәртәбә тиз-тиз генә сарык булып кычкырды. Абзардагы сарыкларның берничәсе шундук "бә-әә-бә!" дип җавап бирде. Кунаклар тәмам аптырашта калдылар. +- Вроде там барашка, - диде әтисе һәм алар Ислам яшеренгән сарайга килә башладылар. Алар килеп җиткәнче, көлә-көлә Ислам үзе килеп чыкты. Илшат йөгереп килеп, аны кочаклап алды. +- Вот тот мальчик, - диде Илшат, әтисе белән таныштырып. +- Исәнмесез, - диде Ислам, аның белән күрешеп. +Ул ап-ак чәчле бик мөлаем кеше иде. Көн җылы булганлыктан, башына кимәгән, өстендә җиңелчә куртка, аягында зур итекләр. +- Каян өйрәндең болай кычкырырга? - дип сорады ул Исламнан. +Ислам аптыравын белдереп, җилкәсен генә сикертеп куйды. +- Мин бит гел шулар арасында, бергәләп сөйләшәбез... +- Тагын нәрсәләр булып кычкыра беләсең? +Ислам "ка-ка-ка" дигән тавыш чыгарган иде, абзардагы казлар бөтенесе каңгылдашып җавап бирделәр. +- Вот даёшь! - дип, Илшат гаҗәпләнүдән нишләргә белмичә, абзар эчендә йөрергә тотынды. +Аннары Ислам кәҗә, тавык, әтәч, карга, чәүкә булып кычкырып күрсәтте. +- Син хайваннар, кошлар телен өйрәнүеңне дәвам ит, - диде Илшатның әтисе. - Укуыңны бетергәч, без сине Казанга укырга алырбыз. +Ислам, ризалыгын белдереп, баш селкеде. Алар Илшат белән чана шуарга барырга булдылар. Ислам Илшатны тышта көтеп торды. Ул киенеп чыккач, чанасын алды да Исламнарга киттеләр. Ул малайларга берәм-берәм шалтыратканнан соң, тауга кузгалдылар. Илшат татарча сөйләшүгә бик тиз күчте, әмма сизмәстән кайбер сүзләрне русчалап җибәрә иде. Тик моның зыяны юк, малайлар өчен бу ашка артыграк сибелгән борыч кебек кенә тәэсир итте. Ул көнне алар кичкә кадәр тауда шудылар. Илшат ботинкалы чаңгыларын алып кайткан иде. Икенче көнне чаңгыда күл тирәсеннән үк урадылар. Илшат алардан шәбрәк шуа иде. Ул инде алтынчы сыйныфта укый, малайлардан зуррак икән. Төштән соң мәктәптә шахмат түгәрәге булды. Илшат унынчы-унберенче сыйныф малайлары белән уйнап караган иде, бөтенесен шаккатырып, аларга җиңел генә мат куйды. Мәктәпләрендәге шахмат түгәрәген мастерлыкка кандидат җитәкли икән. "Менә бит, шәһәр шәһәр инде", дип тел шартлатты малайлар. Шахмат уеныннан соң, Илшатка аеруча зурлап карый башладылар. +Өченче көнне кич мәктәптә Илшатның әтисе Гомәр белән очрашу булды. Ул мәдәният министрлыгында эшли икән. Очрашуга барлык укучылар, укытучылар җыелган иде. Гомәр Солтанович баянда, таш сыбызгыда, курайда, сорнайда кызыксынды, бик күп сорауларга җавап бирде. Укучылар да аңа җыр, бию, музыка коралларында уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Ислам Г.Тукайның "Су анасы"н сөйләде. Очрашудан соң Гомәр абый аны үзе янына чакырды, мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга кил, үзем булышырмын, диде. Илшат белән адреслар, телефоннар алыштылар һәм алар төштән соң Казанга китеп бардылар. Иптәш малайлары белән Ислам Казан кунакларын кул болгап озатып калды. +Гадәттән тыш хәл +Ял көннәре бик күп кебек тоелса да, себермә буран шикелле үтте дә китте. Каникуллардан соң укый башлаганга да бүген өч көн була. Ислам сумкасын асып чыкканда, капкадан Рөстәм белән Риф кереп килә иде. Өчәүләп шау-гөр килеп мәктәпкә атладылар. Бераз баруга арттан кемдер кычкырганга борылып карасалар, бүреген болгый-болгый Зөлфәт чаба. Тирләп пешкән, башыннан пар бәреп тора. +- Кайчаннан бирле йөгерәм, уф! - диде, ул еш-еш сулап. +- Әллә бездән башка мәктәп юлын таба алмыйсың? - диде Ислам аны үртәп. +Зөлфәт көлеп куйды: +- Сезнең белән баргач, тамак туйган кебек була. +Сөйләшә-сөйләшә коридорга килеп керсәләр, мәктәпнең ярты баласы бер урынга өелгән, шырык-шырык көләләр, кычкырышалар. Шунда укытучылар да күренә. Малайлар төркем янына ашыктылар. Карасалар, стенага зур итеп баш ясалган. Кара төстәге германский маркер белән ялт-йолт кына сызылган. Чәчләре күпереп тора кебек. Аны ныклабрак карагач, Рөстәм: +- Бу бит Диләлә Ахуновнага охшаган, - дип пышылдады. +Чыннан да штрих белән генә сызылган иреннәре, ияк астының өчкә бүленеп торуы директор урынбасарын хәтерләтә иде. Укытучылар чыгып, балаларны рәсем яныннан үз сыйныфларына алып киттеләр. Исламнарны да Әлфия апалары кертеп утыртты, беркая да чыкмаска кушты. +- Кем ясады микән? - диештеләр бөтенесе бер-берсенә карашып. +- Озын койрыклы җендер, - диде Фаил, хихылдап. +- Охшаган, әйемегез? - диде Фәйрүзә. +- Охшаган? Кемгә? +- Койрыксыз җенгә, - диде Риф. +Тагын дәррәү күтәрелеп көлделәр. Шулчак кыңгырау тавышы яңгырады, ишектә Әлфия апалары күренде. Бу дәрестә каникулны ничек уздырулары хакында сөйләштеләр, бергәләшеп иң кызыклы вакыйгаларга, истәлекле мизгелләргә тукталдылар. Дәрескә йомгак ясагач, апалары "Мин каникулны ничек үткәрдем?" дигән темага өйдә язма эш эшләргә бирде. Беренче дәрес беткәч, бөтенесе теге рәсемне күрергә дип коридорга ябырылды. Тик аны ак ватман белән каплап, чит-читләрен скотч белән ябыштырганнар иде. Коридор да нишләптер элеккечә түгел. Укытучылар да артык җитди төсле ашыгып атлыйлар, элекке кебек туктап үзара сөйләшеп торганнары да күренми. Соңгы дәрес беткәндә, Әлфия апалары: +- Звонок булгач, барыбыз да коридорга линейкага басабыз, - диде. +Дүртенче сыйныфтан унберенчегә кадәр барлык укучыларны стенага ясалган теге рәсем каршына тезделәр. Ватман кәгазе алынган, рәсем шул килеш иде. Укытучылар балаларга карап стена буена басты. Илдар Каюмович килеп чыкты. Аның атлаган саен туфли табанының шак-шок итеп идәнгә тиюе чышы-пышы килеп шаяргалап торучы малайларны да тынып, сеңеп калырга мәҗбүр итте. Менә ул рәсемнең сул ягына килеп басты. Директорның йөзе караңгы иде. +- Исәнмесез, - диде ул салкын ят тавыш белән. - Бүген, балалар, безнең мәктәптә бик тә күңелсез хәл... - Директор, стенага борылып, кулын рәсемгә таба күтәрде. - Изге мәктәп стенасына кемдер шушындый карикатура ясаган. Сүз дә юк, аны явыз уй белән эшләмәгән. Моның ни икәнен аңлап бетермәгән. Хәзер шул укучы, линейка алдына чыгып, үзенең гаебен танырга һәм гафу үтенергә тиеш. +Илдар Каюмовичның сүзләреннән соң барлык укытучылар балаларның йөзләренә туп-туры төбәлде. Аларның карашы бер укучыдан икенчесенә күчте. Линейка алдына чыгучы күренмәде. Биш минутлап вакыт үтте... Бу басып торуның һәр секунды бер сәгатькә тиң иде. Һәркем үзенә гаеп ташланган кебек тойды... Тагын әллә никадәр вакыт узды. Коридорда сирәк-мирәк борын тарткан тавышлар гына ишетелеп торды. +- Моны ясаучының кем икәнен барыбер беләчәкбез, - диде Илдар Каюмович, карашын балалардан алмыйча. - Әлбәттә, гаебеңне тану кыен нәрсә. Ләкин башка юл юк. Иртәме-соңмы әйтергә туры киләчәк... +Өлкән сыйныфларның таләпчән тавышлары яңгырады: +- Интектермә, зинһар, әйт тизрәк!.. +- Үзеңә генә начар булачак... +- Барыбер әйтәчәксең, киреләнмә!.. +Ләкин "мин ясадым" дип чыгучы юк иде. Кинәт Әбүзәрнең тавышы ишетелде: +- Берәрсе урамнан кереп ясап чыккандыр әле! +Аның бу сүзләрен күтәреп алдылар: +- Ак эт бәласе кара эткә... +- Безнең мәктәптә андый кеше юк. Булса әйтер иде. +- Без гаепсез. Кайтарып җибәрегез!.. +- Шау-шуны туктатыгыз! - диде директор, тавышын күтәреп. - Техничкалар да, каравылчылар да мәктәпкә чит кеше кермәгәнен әйтеп торалар. Дөрес, кичә консультацияләр дә, репетицияләр дә үтте, түгәрәкләр дә эшләде. Без бер коллектив, җавапны да бергә тотабыз. +Тагын авыр тынлык урнашты, беркемнең беркемгә карыйсы килмәде.. Бераздан бер-бер артлы тавышлар ишетелә башлады: +- Безне җибәрегез инде, Илдар Каюмович. Сәнгать мәктәбенә соңга калабыз бит... +Район сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр арасында дүртенче сыйныфтан Алсу, Фәйрүзә, Мансур да бар иде. Ләкин директорның йөзе кырысланганнан кырыслана барды: +- Берегезне дә җибәрмим, - диде ул. - Төнгә кадәр басып торабыз. Карикатура ясаучының вөҗданы уянганчы көтәбез. +Линейкадагылар тагын зарланырга тотындылар: +- Ул оятсызның вөҗданы уянмаса? +- Юри газаплыйдыр ул! +- Без Чаллыга китәсе идек! +- Минем әни ялгызы авырып ята, - дип еламсырады бер кыз. +Вакыт үтте дә үтте. Гаебен танып чыгып басучы һаман күренмәде. Бу Айгөл, Алсу, Лилия өзгәләнүдән нишләргә белмиләр. Рөстәм, баскан урынында таптана торгач, инде арып беткән. Ул "аю табан"лы, бер урында озак басып тору аның өчен үлем белән бер. Әле кайчан гына елмаеп-көлеп, шау-гөр килеп йөргән иптәшләре, тирән базга ябылгандай, берни кыла алмыйча, аптырашып басып торалар. Ислам моны керфек астыннан гына күзәтте, беркемгә дә туры карый алмады. Аның аркасына салкын тир бәреп чыкты. Ул бик авырлык белән үзе өчен коточкыч кыен булган бер карарга килә башлады. Директор дөрес әйтә, бүтән юл юк. Тирән итеп сулады да линейкадан чыкты һәм башын түбән игән хәлдә Илдар Каюмовичка таба атлады. Аңа бер адым кала туктап калды. Коридор буйлап ухылдаган төсле тавыш дулкыны узды... +- Нуруллин?! - диде директор гаҗәпләнеп. +Укытучылардан кайсыдыр кистереп әйтеп куйды: +- Баштук шулдыр, дидем бит! +Ислам линейкага йөзе белән борылды, әмма башын күтәрә алмады. Шүкәнең ачулы тавышы аның колагын ярды: +- Күпме бастырып тотты, Тургай тәре! +- Илдар Каюмович, безне җибәрегез инде, - дип ялынды ниндидер бер кыз. +- Ашыкмагыз, - диде директор аларга. Аннары Исламның күзләрен күрергә теләгәндәй, йөзенә үк иелде. - Без синнән моны көтмәгән идек, Нуруллин. Ник ясадың син аны? +- Кызык итеп, - диде Ислам, шабыр тиргә баткан хәлдә. +- Күтәр башыңны, кара иптәшләреңнең күзләренә!.. +Аның башы тагын да түбәнрәк иелде, күкрәгендә нәрсәдер дөрләп яна иде... +- Кайчан ясадың? - дип сорады директор. +- Кичә... - Ислам тотлыгып туктап калды. - Репетиция беткәндә... Чыктым да сызгалап кердем... +Һәрбер әйткән сүзе белән бергә өстенә әллә нинди авыр нәрсә баса барды. Үкенү белән оят тынын кысты... Ул болай ук булыр дип уйламаган иде. Барлык мәктәп каршына чыгып баскач, коточкыч кыен икән. Кирәк булмагандыр бирегә чыгу. Аңа һава җитми башлады, йөрәге ярсып типте. Ул үзен белештермичә, ишеккә таба атылды. Әмма география укытучысы Раушан аны, тилгән бәбкәне эләктергәндәй, эләктереп алды, әллә күтәреп, әллә сөйрәп, нәкъ элекке урынына китереп бастырды. +- Гаептән качып котылып булмый, Нуруллин, - диде директор, аның хәленә кергәндәй кинәт йомшап. +Эчендә ут булса да, Исламның башы төгәл эшләде. Тизрәк бөтенесе өйләренә кайтып китсеннәр иде. Сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр дә барсын. Аңа менә болай төбәлеп кенә тормасыннар. Бер кеше аркасында шушы кадәр кеше интегергә тиеш түгел. +- Әйтер сүзең беттемени, Нуруллин? +- Яңадан алай эшләмәм, - диде Ислам, үзенең аяк очларына карап. - Гафу үтенәм... - Кроссовкалары нишләптер бик кызганыч булып күренде аңа. Башын күтәрмичә генә директорга таба борды да: - Абый, аларны кайтарып җибәрегез инде... - дип өстәде. +Шунда бөтенесе бер-берсен бүлдерә-бүлдерә кычкырырга тотындылар: +- Гафу итәбез, итәбез! +- Шаярткан ул! Аның кәмит ясамыйча тора алмаганын барыбыз да белә бит! +- Кайтарыгыз инде безне!.. өлкән сыйныф укучылары булуы аны гаҗәпкә калдырды. Моңа кадәр куркышып басып торган дүртенчеләр кинәт бөтенесе бер булып: +- Гафу итәбез, гафу итәбез! - дип кычкырырга тотындылар. +Малайлар, сүз берләшкәндәй, кулларын өскә күтәреп, селкеп тә алдылар. Ислам башының күтәрелгәнен сизде, эченә ниндидер көч иңгәндәй булды. Линейкада басып торучыларның һәрберсенә рәхмәт әйтәсе килде. Күз карашын әле берсенә, әле икенчесенә юнәлтте. Күпчелегенең күзләре аның карашын кабул итте, алар аның рәхмәт әйтүен аңладылар. Бу шулкадәр рәхәт иде. Энҗе генә карашын аңардан яшерде. Бу аның Исламны гафу итәргә теләмәвен аңлата иде... Шау-шу көчәя башлагач, Илдар Каюмович уң кулын өскә күтәреп, учын балаларга таба борды. Ул тавышны туктатырга кирәк булганда шулай итә. Барысы да тып-тын калды. +- Сезнең ни өчен җиңел генә гафу итәргә теләвегезне аңлыйм мин, - диде директор, тезелеп баскан балалар өстеннән күз карашын кат-кат йөртеп. - Әле безгә мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре турында Нуруллин белән дә, сезнең белән дә бу атнада ныклап сөйләшергә туры киләчәк. - Ул бераз уйланып торганнан соң, бөтенесе көткән сүзне әйтте: - Нуруллин үзе ясаган карикатураны юарга кала. Башкаларыгызга кайтырга рөхсәт. +Бөтенесе дәррәү кубып үз классларына йөгерделәр. Директор техничкаларга чиләк белән су, чүпрәкләр алып килергә кушты. Барлык укытучылар таралышса да, Әлфия Замановна Ислам яныннан китмәде. Күрәсең, ул аның качып кайтып китүеннән курка иде. Ул арада сыйныфташ малайлары, Айгөл, Алсу, Лилия килеп басты. +- Хәзер бергәләп юып ташлыйбыз, - диде Айгөл, сумкасын идәнгә куеп. +- Барыгыз, кайтыгыз, - диде Әлфия апалары, аларны ишеккә таба аркаларыннан этеп. - Кем ясаган, шул юарга тиеш. +Укытучыга карышуның файдасыз икәнлеген аңлап, сыйныфташлары мәктәптән чыгып киттеләр. Техничкалар ике чиләк су, ацетон, чүпрәк алып килгәннәр иде инде. Шулчак кемдер Әлфия Замановнаны директор бүлмәсенә чакырды. +- Ничек юарга икәнен өйрәтегез, - диде ул техничкаларга. - Мин озак тормам. +Ул кергәндә, Илдар Каюмович өстәл башында, Диләрә Ахуновна аның каршында утыра иде. Директор кул ишарәсе белән Әлфия Замановнага утырырга кушты һәм сүзен дәвам итте: +- Әйтегез турысын. Нәрсә ошамады? +- Әйтәм, - диде Диләрә Ахуновна, тавышын күтәреп. - Сез тәрбия моментын комедиягә әйләндереп калдырдыгыз. +- Ничек инде комедия? +- Шулай. Балалар уйланырга, бу хәлне тагын да ныграк кичерергә, ныграк борчылырга өлгермәделәр. +- Ә сезнеңчә нишләргә иде? +- Тагын да озаграк тотарга. Нуруллинның мотивларын ачыклап бетергәнче аңардан бөтенебез каршында сорау алырга, кызартырга кирәк иде. +- Гафу итегез, Диләрә Ахуновна, - диде директор, аягүрә басып. - Бөтен мәктәп ярты сәгатьтән артык басып торды. Аннары Нуруллинның дүртенче сыйныф укучысы икәнен онытмыйк. Ул баланың шаянлыгын, шуклыгын без генә түгел, бөтен авыл белә. Аның шаяруларында беркайчан да усал, әшәке ният булганы юк. Укуы да начар түгел. +Аның бу сүзләреннән Диләрә Ахуновна сикереп торып бүлмә буйлап +- Мәктәп стенасын шушылай пычратуны сезнең гөнаһсыз шаяру дип бәяләвегез бик тә сәер. Хәтта Нуруллин сез әйткәнчә шаярган гына булса да, моны закон бозуга тиң гайре табигый хәл итеп күтәрергә кирәк иде. Ул чакта безнең педагогик бурычыбыз бер Нуруллинны гына тәрбияләү булмас, шушы фактка таянып, барлык укучыларны тәрбияләү булыр иде. +- Мин үзем һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш, дип исәплим. +- Әти-әниләрен кайчан чакыртабыз? - диде Диләрә Ахуновна, директорның әле генә әйткән сүзләрен бөтенләй ишетмәгәндәй. +- Кирәк булырмы соң аларны чакыру? +Әлфия Замановна беренче сыйныфта психоневрологка алып барганнан соң, Исламның коточкыч төшенкелеккә бирелүе турында күптәннән хәвефле уйларга батып тора иде. Хәзер бу хакта сөйләсә дә, Диләрә Ахуновна бары Әлфияне генә гаепләячәк. Рәсем ясау вакыйгасын һаман куертуның бала күңелендә ниләр китереп чыгарасын каян беләсең? Шуңа күрә ул: +- Чакырмыйбыз! - дип директор урынбасарына кискен каршы чыкты. - Әти-әнисе белән... Әти-әнисе белән үзем барып сөйләшәм. Бергәләп, уртага салып. Мәктәпкә аларны китерүдән без нәрсә отабыз? +- Башкалар куркып торсын өчен! - диде Диләрә Ахуновна, дулкынлануын тыя алмыйча. +- Мәктәп гел куркытуга гына корылса, ул бала күңелен гарипләндерә, - дип директор Әлфия Замановнага борылды. - Барыгыз. Сөйләшегез яхшылап. Бәлкем әби-бабаларын да катнаштырырсыз. Анысын үзегез хәл итегез. +Әлфия рәхмәт әйтеп чыгып китте. Ул ишекне ябу белән, Диләрә Ахуновна елап җибәрде. Күз яшьләрен күрсәтмәс өчен, почмакка китте. Илдар Каюмович, аның янына килеп, урынбасарның иңбашына йомшак кына кагылып алды. +- Зинһар тынычланыгыз.... +Диләрә Ахуновна борылып, яшь белән мөлдерәмә тулы күзләрен аңа төбәде: +- Сезнең Нуруллинны ни өчен яклаганыгызны беләм мин!.. +- Ни өчен? +- Рәсем бит миңа охшаган. Сез мине күралмыйсыз! +Бу сүзләр Илдар Каюмовичка шундый нык тәэсир итте, ул ни әйтергә белмичә өзгәләнүдән өстәлендәге әйберләрне тәртипсез рәвештә бер урыннан икенче урынга шап-шоп алып куярга тотынды. +- Сез ни сөйләгәнегезне беләсезме?! Мин сезне күрше мәктәптән үземә урынбасар итеп китерттем. Халык мәгарифе бүлеге мөдирен моңа көч-хәл белән ризалатканымны да яхшы беләсез бит! +Директор дөресен сөйли иде. Диләрә Ахуновна бераз тынычлангандай булды. Илдар Каюмович бу хатынның күзләрендә үзенә карата ниндидер әйтелмәгән зур нәрсә барлыгын да сизми калмады. Диләрә Ахуновнаның шул арада үзгәреп, аңа ярым елмаюлы карашы белән төбәлүе директорны нишләптер ашыгырга мәҗбүр итте. Ул кабаланып башына бүреген киде, пальтосын беләгенә салган килеш: +- Гафу итегез, мине мәдәният йортында көтәләр, - дип кызу-кызу бүлмәсеннән чыгып китте. +Бу вакытта Ислам стенаны чистартып бетергән, техничкалар чиләкчүпрәкләрен, ацетон шешәсен җыялар, Әлфия Замановна стенаның чисталыгын әле якын килеп, әле ерактан карап тикшерә иде. Директор кызулап атлаган җиреннән туктап, стенаны карады да, кисәтүле тавыш белән: +- Менә шулай, Нуруллин, - диде һәм пальтосын кия-кия мәктәптән чыгып +Сернең ачыла башлавы +Мәктәптән кайтып иртәгә буласы дәресләренә әзерләнгәч, Әлфия Замановна Нуруллиннарга китте. Инде кояш баеган, караңгы төшеп килә иде. Тик Әлфияне кичке караңгылык түгел, күңелендәге караңгылык борчыды. Аны җиңел сөйләшү көтми иде. Әлфияне Әмир абыйның кызып китүчәнлеге аеруча куркыта. Монда каш ясыйм дип күз чыгарып ташламаска кирәген чамалый ул. Әлфия барып кергәндә, Ислам өйдә түгел иде. Чәй эчә-эчә дөнья хәлләрен сөйләшеп утырганнан соң, Ислам турында сораштырырга керештеләр. Шулай итеп, аларга ник килүенең сәбәбен сөйләр чак җитте. Әлфиянең дулкынланудан ике битенә ут капты. +- Сез аның чирекне дүртле-бишлеләргә генә төгәлләвен беләсез инде, - дип башлады ул. - Тик бер күңелсез хәл килеп чыкты бит әле. +- Ни булды? +- Нинди күңелсез хәл?! - дип әти-әнисе дә, әби-бабасы да аңа төбәлде. +Әлфия стенага ясалган рәсем вакыйгасын сөйләп бирде. Әмир ул сөйләгәндә, үз-үзен тыя алмыйча, өй буенча йөрде, авыз эченнән ачулы сүзләр мыгырданды. Шулчак Ислам да кайтып керде. Аның чишенгәнен барысы да сүзсез генә көтеп утырдылар. Ислам Әлфия апасын күрүгә үк эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алды. Әтисенең карашы мәрхәмәтсез иде. Мондый караш аның ачуы бик нык килгәндә генә була. Ислам кыюсыз адымнар белән аларга таба атлады да туктап калды. +- Мәктәп стенасына рәсем ясамасаң, әллә башка җирдә урын беткәнме?! - дип кычкырды әтисе әллә нинди гырылдавык тавыш белән. +- Мин бит инде аны юып бетердем, әти, - диде Ислам, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән. +- Мин юдыңмы дип сорамыйм, ник ясадың син аны?! +- Шаярып кына ясаган идем... +- Яңадан шаярмаслык итәм мин сине! +Әтисе чөйдә эленеп торган киң каешны ачу белән тартып алды. Әлфия урыныннан сикереп торды: +- Әмир абый, ул бит инде гаебен таныды, гафу үтенде... Зинһар өчен сукмагыз... +- Менә, менә, мәктәптә дә, өйдә дә яклыйсыз! - дип Әмир кулындагы каешын болгап алды. - Шәхес иреге дип һәрнәрсәгә ирек куясыз, гафу итәсез. Машинаның, теләсә нинди транспортның тормозы булмаса ни була? Һәлакәт! Адәм баласына бер генә түгел, ун тормоз кирәк! +- Аңлашылды бит инде, Әмир, - диде әнисе, аның каешын алмакчы булып. +Ул каешын бирмәде, өйалдына ук чыгып китте. Әлбәттә, бер генә мәртәбә булса да каеш белән тамызасы, әбиләре, укытучысы алдында Исламны оялтасы килә иде. Шул ук вакытта аны бу эштән нәрсәдер тыеп торды. Сугуның бик начар икәнен ул белә. Башка нәрсә табарга кирәк иде. Ахырда ул бер уйга килеп, өйгә керде. Каешын идәнгә ташлаганнан соң, барысына да мөрәҗәгать итеп болай диде: +- Мин мондый карарга килдем. Зөһрә, безгә, синең белән икебез мәктәпкә барып, гафу үтенергә кирәк. Барлык балалар, укытучылар каршында. +Ислам үзен яклауларын сорагандай, әле әнисенә, әле әбисе белән бабасына, әле Әлфия апасына сораулы караш ташлады да: +- Мин бит инде гафу үтендем! - диде. +- Ә без?! Әниең белән без, бу хурлыкны күтәреп, читтә кала алмыйбыз! +- Бәлкем болай ук катлауландырырга кирәкмидер? - диде Әлфия. +- Кирәк! - диде Әмир кызып. - Нәкъ менә катлауландырырга кирәк! +- Әтием... әни... Зинһар бармагыз! - дип өзгәләнде Ислам. +- Барабыз! Мин хәзер Илдар Каюмович белән линейка җыю турында сөйләшәм, - дип Әмир телефоннан номер җыя башлады. Ислам атылып килеп, телефонга ике кулы белән басты: +- Кирәкми, әти! +- Бусы тагын нәрсә?! - дип әтисе сикереп торды да аның якасыннан алды. +Исламның күзләренә яшь бәреп чыкты. Ул үкси-үкси: +- Әти... әтием!.. Ул рәсемне мин ясамадым!.. - диде. +Әтисе шундук аның якасын ычкындырды. Бөтенесе аптырашып Исламны әйләндереп алдылар. Әлфия апасы аның каршына килеп чүгәләде: +- Син юри әйтмисеңме? - диде ул, Исламның күзләренә туп-туры карарга тырышып. +- Юк... +Өйдәгеләр аның бу сүзеннән соң бер-берсенә карап өнсез калганнар иде. Әлфия апасы Исламның калтыранган кулларын үз кулына алды: +- Нишләп "ясадым" дидең соң? +- Кызгандым... +- Кемне? +- Барысын да... +Әтисе дә килеп аңа иелде. Ул бераз тынычланса да, әле күзләрендәге ачу бетмәгән иде: +- Кемнәрне кызгандың син? - диде әтисе. +- Бөтен мәктәп интегеп басып торды бит. Сәнгать мәктәбенә дә китә алмадылар. +- Ә сурәтне кем ясаган? - Бу сорауны әнисе бирде. +- Белмим... - диде Ислам. +Әлфиягә Ислам шушы минутта ничектер зураеп, үсеп киткәндәй булды. Туктаусыз көлеп-шаярып, җырлап йөргән малайның үз өстенә шушындый йөкне алуына һич тә ышана торган түгел иде. Соңгы сүзне бабасы әйтте: +- Барыбызны да уңайсыз хәлгә куйса да, оныгымны яклыйм әле мин, - диде ул акрын гына. - Ул йөрәге кушканны эшләгән. Башка берни турында да уйламаган. Шулаймы, улым? +Ислам дәшмәде, бабасы әйткәнне, дулкынлану сәбәпле, ул бик үк аңлап бетерә алмады. +- Әти, синеңчә, сарык та исән, бүре дә тук булып чыга түгелме соң? +- Улым, бүре дә юк, сарык та юк. Бала гына бар. Кемгәдер җәза эзләп интекмәгез... +- Минемчә, Шәрифҗан бабай хаклы, - диде Әлфия. - Бу безнең уртак серебез булып калсын. Беркемгә дә, берни дә сөйләмәскә. Килештекме шулай? - Аны барысы да хупладылар. - Ә стенаны пычратучы... гаебен танымаса, аның вөҗданында калсын... +Бөтенесен борчуга салган бу кич әнә шулай төгәлләнде. +* * * +Әлфия бу көннәрдә үзен ике ут арасында калган кебегрәк хис итте. Дәресләрдә дә, тәнәфестә дә Исламның кычкырып көлүләре бетте. Коридорда җырлаганы җитдилек пәрдәсе яптылар. Әлфия Замановна нишләптер үзен аның алдында гаепле саный иде. Икенче яктан Диләрә Ахуновна ул рәсем ясау вакыйгасын укытучылар булганда да, икәүдән-икәү чакта да гел искәртеп тора: +- Балаларны үсендерүегез, дилбегәне ычкындыруыгыз сезгә бик кыйммәткә төшәчәк. Кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнлеген вакыт күрсәтер. Әле безгә бу хакта күп мәртәбәләр сөйләшергә туры килер, дип уйлыйм... +Әлфия Ислам белән ике арада ниндидер аңлап бетерә алмый торган нәрсәләр сизде. Кайчакларда ул Исламның үзенә төбәлеп карап торуына шаһит була. Әлфия шуны сизүгә, ул күзләрен читкә ала, битараф булып күренергә тырыша. Аның шулай сиздермичә генә үзен күзәтүе, тыныч күлгә ыргытылган таш кебек, күңелен кузгата. Һәм ул теләсә дә, теләмәсә дә Ислам хакында уйларга мәҗбүр була. Бер көнне соңгы дәрес беткәч, Ислам партасында утырып калды. Иптәш малайлары әйдәкләп караганнар иде, "кайта торыгыз" дип кул гына селтәде. +- Бирегә кил, Нуруллин, - диде Әлфия, аның нидер әйтергә теләвен чамалап. +Ислам сумкасын алып, аның каршына килеп утырды. Аның бит очлары кызарып чыккан, күз алмалары туктаусыз хәрәкәтләнә, дулкынланганы сизелеп тора. +- Йә, тыңлыйм сине. Сөйлә... +Ул һаман сүзен башлый алмады. Бу элекке туктаусыз җорланучы Ислам түгел иде. Ниһаять, башлады, әмма тавышы пышылдаган кебек кенә чыкты: +- Мин сезгә рәхмәт әйтә алмыйча йөрим, апа... +- Нәрсә өчен ул? +- И, апа! - диде Ислам җиңел сулап. - Сез килгәч, бөтенесе үзгәрде. Өстемнән иң авыр йөк төште... +- Мин сиңа кыенлык кына китермәдемме икән, дип йөри идем әле. Берни дә үзгәрмәде бит. +- Үзгәрде! - диде Ислам кинәт җанланып. - Ничек кенә үзгәрде, апа! +- Син бит барыбер гаепле булып калдың... +Ислам Әлфиянең күзләренә туп-туры карады. Аның карашы шундый җылы, ягымлы иде. +- Мин хәзер ичмасам сезнең алда гаепсез!.. - диде ул, елмаеп. - Сез бит ул... сезнең алда гаебем юылды. Сез миңа ышандыгыз. Өйдәгеләр сезне тыңлады... Инде ничә көн шушыны әйтергә теләдем... Шундый җиңел булып китте хәзер... +Ислам саубуллашкач акрын гына чыгып китте. Бу сөйләшүдән соң Әлфия аны элеккечә шаянлыгына кайтыр, дип өметләнгән иде. Әмма Исламның караңгы чырае ачылмады, бөтен кыяфәтендә күңел төшенкелеге ярылып ята. Аның турындагы уйлары Әлфиянең бөтен тынычлыгын алды. Элек ул аның бер дә арымавына, дәрестә дә, тәнәфестә дә туктаусыз хәрәкәтләнүенә, бөтен нәрсәне күрүенә, бар нәрсәгә җитешүенә хәйран кала иде. Менә хәзер, ничек кенә гаҗәп тоелмасын, сагынып искә ала башлады. Дәрестә: "Апа, апа, карагыз әле, чыпчыклар өере агачларны сырып алды!" - дип кычкырып җибәрүләре дә кызык булган икән! Аңа һавадагы болытлар да, тыштагы буран да, яуган яңгырлар, карлар да олы могҗиза, тәрәзә төбендәге гөлләр дә сөйләшәләр иде. Әгәр сыйныфташларын нидер сөйләп көлдермәсә, кашын-күзен уйната, борынын селкетә, иренен кәкрәйтә, кайчакта түзә алмыйча Әлфия үзе дә көлеп җибәрә иде. Аның кымшанмыйча төп-төз утыруына да ышанып булмый. Ишетелеришетелмәс бака тавышы килсә - бу ул. Кайчакта тавык та кытаклап ала, тычкан да чыйкылдый, бәрән дә бәэлди иде. Ислам боларны нәкъ менә иптәшләре бер күренешкә игътибар итте: Исламның исеме чыкканда, мәктәптә генә түгел, авыл халкы елмая. Кешеләрнең караңгы йөзләре яктырып китә, күпләре елмаякөлә башлый, аларга ниндидер тылсымлы, куанычлы көч иңә... +Яңа ел алдыннан Әлфия татар теле дәресендә "чыбык" дигән сүз кертеп җөмлә төзергә кушты. Ислам, көтеп кенә торгандай: "Хатын-кызларның барысы да бер чыбыктан сөрелгән", - дип ярды да салды. Мәктәптән кайтып ашап утырганда, Рәсимә әбигә шуны сөйләгән иде, ул авызына капкан чәен, чәе янына капкан чүбек хәлвәләрен һәм кыстыбыйларын читкә борылып пошкырып җибәрде. Икәүләшеп озаклап көлделәр. Бик күп инде авылда аның турында кызык хәлләр. Тик болар хәзер һәммәсе дә үткәндә калган, хәзер кызыклы истәлек кенә. Бүгенге Ислам җитди, авыр табигатьле, аралашудан кача торган олы кешене хәтерләтә. Аның теге вакыттагы кебек төшенкелеккә бирелүеннән курка Әлфия. Ул Исламны мәктәптә үтә торган барлык чараларда катнаштырырга тырыша. Шигырь сөйләттерә, җырлата, биетә, уйната. Андый чакларда Ислам җитезләнеп, йөзе яктырып китә, күзләрендә дәрт кабына. Әлфия эзләнә, аңардан бөтен мәктәпне шаккатырырлык нәрсәдер башкартасы килә. Шуны эшләсә, Ислам элекке халәтенә кайтыр кебек тоела. +Сигезенче март бәйрәменә бөтен мәктәп катнашында зур чара әзерләргә тотындылар. Анда көлкеле күренешләр дә кирәк иде. Әлфия Нуруллинны тәкъдим итте. Ләкин әле кайчан гына бик күңелсез хәл китереп чыгарган малайны шундый зур кичәдә сәхнәгә күтәрү дөрес түгел, диделәр. Әлфияне берничә укытучы яклап чыкты. Географ Раушан "ул укучы мәктәпне бетергәнче шулай репрессияләнергә тиеш буламыни?" дип мәсьәләне бөтен кискенлеге белән куйды. Оештыручылар үз сүзләреннән барыбер чигенмәделәр. Әлфия директорга кереп хәлне бөтен тирәнлеге белән аңлатканнан соң гына, номерны программага кертергә мәҗбүр булдылар. Ул Нуруллин белән Лилия Латыйпованың икесе уйлап чыгарган номеры иде. Алар аны әдәби уку дәресендә күрсәтеп, бөтенесен шаккатырганнар иде. Бәйрәмдә чыгыш ясаячакларын әйткәч, Исламның башы күккә тиде. Алар дәрестән соң һәр көн репетиция ясадылар. Исламның элекке Исламга әйләнә башлавына ул куанып туймады. +Менә бәйрәм дә җитте. Кичә зур залда гөрләп барды. Аларның чыгышына да чират җитте. Әлфия студент чакта сәхнәдән җырлаганда, биегәндә дә бу кадәр дулкынланмаган булгандыр. Шундый авырлык белән кертелгән номерда ниндидер өзеклек, ялгышу килеп чыкса, егыл да үл. Ул эченнән генә аларның икесенә дә дәрт-илһам, зиһен, осталык теләде. Дөресен генә әйткәндә, бу чыгышы белән Исламның теге гаебен юуына өметләнде ул. Менә "Ай, былбылым" көе яңгырады. Кыска итәкле сары тар күлмәк, биек үкчәле туфли кигән, беләгенә редикюль аскан Лилия сәхнәгә чыгып эскәмиягә утырды, редикюленнән иннек, көзге чыгарып, иреннәрен кызарта башлады. Иреннәрен теле белән ялап та алгалап, чәнти бармагының очы белән помадасын төзәткән кебек тә иткәч, зал дәррәү кул чапты. Иңбашына магнитофон аскан, кулына микрофон тоткан Ислам аның янына килеп сәлам бирде: +- Исәнмесез! +Лилия, аңа борылып та карамыйча, иреннәрен төзәтә-төзәтә: +- Исән, - диде. +Залда тагын көлешеп куйдылар. +- Мин журналист, - диде Ислам. - Интервью бирмәссезме икән? +- Әби, сиңа ничә яшь? - дип сорады Ислам, микрофонын аның авызына китереп. +"Әби" сүзе ишетелүгә, залдагылар тыела алмыйча көләргә тотындылар. Лилия йөзенә аптырау билгеләре чыгарды, күзләрен түгәрәкләндереп, Ислам ягына, бу нинди юләр микән дигәндәй, башын чайкап куйды. Аннары хәйләкәр кыяфәт белән җавап бирде: +- Заманында миңа Габделҗаббар Кандалый гашыйк булып, шигырьләр язып йөргән иде. +Шуннан соң залда башланган алкышлар, көлүләр бер минут та туктап тормады. Әлфия куллары авыртып беткәнче кул чапты. +- "Ир - баш, хатын - муен", дигәнне ничек аңлыйсың? +- Моны ир баш, ләкин аның башында хатынының уе, дип аңларга кирәк. +- Байлык, акча кешене бәхетле итәме? +- Бәхетле итми, ләхетле итә. +- Кычытмаган җирне кашу ни ул? +- Дәрестә тыңламыйча утырып, аңламыйча калганыңны укытучыдан кабат сорау. +- Наданлык гаеп саналамы? +- Гаеп саналмый, гариплек санала. +- Тешең сызлаганы бармы? +- Бар. +- Кайчан? +- Өй эшен эшләмичә мәктәпкә барганда. +- Компьютерыгызга вирус кергәне бармы? +- Компьютерыбыз юк, ә өебез тулы вирус. Кирәк кешеләргә гел бушка өләшә алабыз. +- Бабайны ничек эләктердең? +- Кармакка суалчан сапладым да, ул йөри торган юлга аттым. Оекбашыннан килеп капты. +- Ничек яшәдегез? +- Өйләнгәндә күтәреп кенә йөртермен, дигән иде. Өйләнү белән җилкәмә менеп утырды да шуннан бирле төшкәне юк. +- Сиңа бабаең сигезенче мартта чәчәкләр бүләк итәме? +- Чәчәк бүләк итә дә каядыр чыгып китә. +- Бабай сине иркәлиме? +- Иркәли. Мәче тычканны иркәләгән кебек. +- Бабайның авырганы бармы? +- Аның авырырга вакыты юк. +- Нишли соң ул? +- Колорадо коңгызлары чүпли. Калган вакытында кармагын алып Ык буена китә. +- Анда нишли? +- Балыклар арасында ГАИ булып эшли. +- Күзең әйбәт күрәме, әби? +- Ничек кенә күрә әле! Менә сине дүрт итеп күрәм. +- Кем соң мин? Таныйсыңмы? +- Танымыйча! Үзебезнең Тургайдан башка кем болай сайрасын инде! +- Алайса мин очып киттем! +Көчле алкышлар астында Ислам белән Лилия җитәкләшеп йөгерә-йөгерә чыгып китте. Зал аларны өч мәртәбә чакырып чыгарып, алкышлар астында баш идерде. Әлфия шатлыктан күкнең җиденче катында иде. Кичә тәмамлангач, укытучылар аны бик яхшы чыгыш әзерләгәнсең, дип мактадылар, Раушан хәтта кулын кысып рәхмәт әйтте. Коридорда Ислам белән Лилияне дүртенче сыйныфлар гына түгел, өлкән сыйныф укучылары да уратып алганнар, котлыйлар иде. Аннары дүртенчеләр үз бүлмәләренә җыелды. Әлфия Ислам белән Лилияне әйбәт чыгыш ясаулары белән тәбрик итте, киләчәктә барыгыз да кичәләргә шулай әзерләнергә тырышыгыз, диде. Бераздан бөтенесе дөбершатыр бүлмәдән чыгып китте. Ислам гына, сумкасын рәтләгәндәй, арттарак калды да Әлфиягә таба борылды. Аның күзләре, йөзе шатлыктан балкый иде. +- Рәхмәт, апа! - диде ул һәм бүлмәдә үзенең шул яктысын калдырып чыгып йөгерде. +Әлфия, язгы ягымлы җилгә йөзен куйгандай, күзләрен йомды. Аңа шулкадәр рәхәт, аңа шушы халәтеннән башка берни дә кирәкми иде... +Талпыну +Бәйрәм кичәсе баланы шулкадәр үзгәртә аладыр, дип уйламаган иде Әлфия. Дөрес, ул шуңа өметләнде. Әмма бу ул көткәннән күпкә савыктыргычрак булып чыкты. Сыйныфка җан керде, Ислам шатланып-талпынып бөтенесен язгы гөрләвекләр кебек уятты. Үткәннәрне оныттылар, шаярулар, көлүләр, үртәшүләр белән тулы көннәр бер-бер артлы ага бирде. +Узган якшәмбедә Ислам март аеның алдавыч кояшы, нечкә җиле астында җиңелчә генә спорт киеменнән көне буе сыерчык оясы ясаган. Берүзе биш оя ясап, ихаталарының төрле җирләренә урнаштырган. Ә кичкә температурасы 40 градуска күтәрелгән. Бу хакта дүшәмбе көнне Әлфиягә шәфкать туташы Тәнзилә әйтте. Тамак төбе дә шешкән, бик нык ютәлли дә икән. Аның хәлен сыйныфташлары белешеп, Әлфиягә җиткерә тордылар. Ниһаять, пәнҗешәмбе көнне укулар беткәч, ул мәктәптән туп-туры Нуруллиннарга китте. Өйдә Фатыйма әби ялгызы, түр якның ишеге ябык иде. Әлфия аңа пышылдап кына: +- Әллә йоклыймы? - дип сорады. +- Һи, йоклатырсың аны! Кичә температурасы төшә башлады. - Фатыйма әби үзе дә пышылдауга күчте. - Шуннан бирле рәсем ясый... Нәрсә буладыр ул... Кайчакта эндәшкәнне дә ишетми... Хәлен белергә туктаусыз балалар килә. Бөтенесе дә яраталар бит аны. Хәзер чәй әзерлим, аныңчы кереп чык. +Әлфия акрын гына түр якның ишеген ачты. Ислам зур гына рамны ике тәрәзә арасындагы трельяжның көзгесенә сөяп куйган да, пумаласы белән буяп маташа. Тупсадан атлап кергәнче үк, Әлфия рамдагы рәсемнең Нух тавы икәнлеген таныды. Ислам ишекнең ачылганын сизмәде дә. Ул гүя үзе генә күрә торган сихри зат белән сөйләшә иде: әле рәсемгә якын ук килеп, пумала очын аңа тидереп ала, әле бөтен гәүдәсен бөгелдереп, башын артка ташлап яисә кыйгайтып карап тора, әле куллары белән ияген учлап уйга бата... Әллә тавышсыз гына теге зат белән сөйләшә, әллә барлык хәрәкәтләрен үзе генә ишетә торган музыкага буйсындыра. Әлфия аның шушы илаһи халәтен бозмас өчен кымшанырга да кыймыйча торды. Әмма Ислам, күрәсең, нидер сизде, ялт итеп артына борылды һәм гаҗәпләнү катыш сөенеч белән: +- Әләй, апа! - дип кычкырып җибәрде. +Әлфия шунда гына тупсаны атлап түргә узды. Ислам кабаланып пумаласын буяулары янына куйды да, кояштай балкып, аның каршына килде: +- Исәнмесез, Әлфия апа! +- Исәнме, исәнме, - диде Әлфия, аның маңгаена кулын салып. +- Әләй, апа, рәхәтлеге!.. - Ислам күзләрен йомды. - Кулыгыз салкынча... +- Әле температураң бетмәгән, ятып торырга кирәк, - диде Әлфия, аның диванга җәелгән урынына күрсәтеп. +- Ята алмыйм мин, апа! +Аның шулкадәр эчке хис, кайнарлык белән әйткән бу сүзләренең төбендә зарланумы, әллә башка нәрсә ятамы - билгесез иде. +- Сиңа әлегә тынычлык, ял кирәк. +- И, апа! Сез килгәч, шундый рәхәт булып китте! Нидер җитми иде... Рәхмәт инде, апа! Көчемнән килсә, әллә ниләр бирер идем... - Ул бераз уйланып торды да, шатлыклы тавыш белән дәвам итте. - Апа! Беләсезме, апа... Менә бу рәсемне ясап бетергәч, сезгә бүләк итәм! Алырсызмы? +- Без аны үзебезнең сыйныф бүлмәсенә куярбыз, - диде Әлфия. +- Мин риза, риза, апа! - диде Ислам куанып. +- Авырып ятканда нишләп шундый олы эшкә тотындың соң әле син? +- Их, апа! - диде Ислам, тагын да ныграк җанланып. - Каян белим? Эчтән әллә ни котырта. Дәрес вакытында йөргәнемне, тәрәзә каршына баруларымны да сизми калам. Бөтенесе белән уйныйсым, сөйләшәсем килә. Бөтенесе матур! Агачлар, хайваннар, кошлар безнең килүне көтә, безне күргәч, куанышалар. Кошларның нинди генә җырлары юк! Аларга ияреп, мин дә җырлап җибәрәм. Җир өсте дә, күк тә, чишмә-сулар да, болын-кырлар да җырдан гына тора... +Тышта ябалак-ябалак кар яварга тотынды. Ислам кулларын чәбәкләп бүлмәне әйләнде дә тәрәзә каршына килеп басты. +- Апа, карагыз әле! Карлар тып-тын төшкән төсле. Ә бит алай түгел! Карлар да көйли-көйли, пышылдаша-пышылдаша төшәләр. Болытлар аларны сөеп озата, җир ягымлы, тын көй белән кочагына ала. Әнә бит нинди матур моң! - Ул тәрәзә аша кар бөртекләрен күзәткән килеш, бик озак тавыш-тынсыз торгач, Әлфиягә борылды. - Их, апа! Сез шундый әйбәт! Сез бөтен нәрсәне дә беләсез. Әле терелеп мәктәпкә баргач сорармын, дигән идем... Үзегез килгәч, хәзер сорыйм инде... Кичә телевизордан кайчандыр дөнья бетә, дип сөйләделәр. Бетәр микәнни? +Исламның туп-туры текәлгән карашында икеләнү дә, хафалану да бар иде. Әлфия аны тизрәк тынычландырырга булды: +- Дөнья миллион еллар шушылай булган, тагын миллион еллар шушылай дәвам итәчәк. +- Мин гел уйланам, - диде Ислам, һәр сүзен сузып. - Күптән уйланам... Минем бер серем бар, апа. Әйтсәм дә сезгә генә әйтә алам... Көлмәсәгез... +- Нишләп көлим? Әйт. +- Олы уй ул, апа. Ышанып та бетмим, ышанасы да килә. Мин үлмәячәкмен шикелле... Ышанасызмы? +Әлфия шундук җавап бирде: +- Ышанам. +- Сез дә үлмисез. +- Минме? Белмим... +- Әби әйтә, үлсәк тә яңадан тереләбез, ди. Мин гел тере калырга телим. Бу +- Сине анда кем алып менде? Әтиеңме? +- Берүзем мендем. Тик әтигә әйтә күрмәгез. Әллә ничек анда... Куркыныч та, куркыныч та түгел кебек. Нух маңгае янына баскач, гел күктән очып барган кебек. Болытлар баш очында гына, ә җир аста, түбәндә, түбәндә... әллә кайларга ук җәелә, очы да, кырые да күренми... үзе матур! Дөнья шундый олы! Без шундый бәләкәй! Минем дөнья кебек дәү буласым килә. Шул тауга менгәннән соң, үземне төштә Нухның җилкәсенә таянган итеп, дөньяның башлыгы итеп күргәнем бар... +Аның күзләре очкынланды, ул инде түр өйнең аркылысын-буен бер итеп йөри, үзенең хыялый уй-омтылышларын Әлфиягә яшермичә җиткерә иде. Исламны тыңлаган саен, укытучы шушы кечкенә малайның нинди могҗизалы дөньяда яшәвенә, нинди уйлар белән януына хәйран калды. Менә биредә хәзер ишеткәннәре белән Исламның мәктәптәге шуклануларын, әллә ниләр уйлап чыгаруларын, туктаусыз көлүләрен бергә кушуы да кыен иде. Әмма бу шулай иде. +Ислам аны эчтән тәрәзә пыяласына бөтен йөзе белән капланып озатып калды. Әлфия өйдән чыгып берничә адым атлауга, капка ачылып китте һәм анда ике кыз күренде. Алар исәнләштеләр дә туктап калдылар. Кызларның олысы алтынчы сыйныфтан Зилә, бәләкәе әле быел гына укырга кергән Камилә иде. +- Нишләп йөрисез, кызлар? - дип сорады Әлфия. +- Исламның хәлен белергә килдек, - диде Зилә. +- Ул кем соң сиңа? +- Беркем дә түгел, - диде Зилә. - Ислам минем элгечтәге курткам кесәсенә йә йомырка, йә пешкән тавык боты, йә бака-мазар сала. Шуннан очрашкан саен көлешәбез. Нык кызык була. Үрти ул. Тыелып булмый аңа кушылып көлгәндә. +- Ә Ислам синең кемең? - дип сорады Әлфия Камиләдән. +- Ул минем дус. +- Ничек дус? - диде Әлфия, гаҗәпләнеп. +- Ул мине очраткан саен иреннәрен колагыма тери дә: "Меҗҗҗәү! Меҗҗҗ! Меҗҗҗ!" ди. Аның "меҗе" бөтен тәнемне кытыклый, икәүләшеп көләбез дә көләбез... +Кызлар йөгерешеп кереп китте. Әлфия, ишеп яуган ябалак карларны ерып, акрын гына үзләре ягына атлады. Исламның канатланып, ашкынып сөйләгән сүзләре, аның сыйныф бүлмәсен күтәреп көлүләре колак төбендә яңгырап озата бардылар. Кар бөртекләренең тып-тын моңнарын да аермачык ишеткән кебек булды ул. Аңа дөнья шулкадәр якты, иксез-чиксез зур һәм матур булып күренде. Ул үзен шушы ак дөньяның башлыгы итеп тойды... +Китә диләр сине... +Тормыш безне төрлечә алдый: кайчакта шатлык-борчуларын яшерә, көннәр вакыйгаларсыз тып-тын гына ага кебек. Әлфия авылның тавыш-тынсыз бер көйгә барган тормышына берегеп беткән иде инде. Халык аны үз гаиләсенә кабул итте, бернинди үзгәрешләр дә көтелми кебек иде. Ләкин тормышның безгә күренмәгән тирәндәге агымнары бар, алар көтелмәгән хәлләр, могҗизалар китереп чыгара. Коточкыч давыллар да күтәрелә, вулканнар да ата, сулар да баса, утлар да каба. +... Март аеның ул җылы кичен Әлфиянең мәңге онытасы юк. Кыш белән язның бил алышуыннан карлар лышпырдап торган, гөрләвекләр аккан, агач бөреләре исе борынны кытыклаган тылсымлы кич иде бу. Ул кич тәннең һәр күзәнәген яшәү дәрте белән тутыра иде. Нишләптер ул көнне Әлфия дә, Раушан да мәктәптә бик озак эшләп утырган булганнар икән. Нишләптер алар нәкъ бер вакытта кайтырга чыктылар. Мәктәп баскычын төшкәч, Раушан аны култыкларга рөхсәт сорады, Әлфия рөхсәт итте. Раушан кич бик караңгы, озатып куйыйм, дип үтенде, Әлфия ярар диде. Шул мизгелдә аның күңеленә "тып" итеп кайнар тамчы тамды... Капка төбенә җиткәч, Әлфия рәхмәт әйтте һәм кереп китмәкче булды. Ләкин Раушан аның кулын үзенең кулына алды. Әлфиянең күңеленә тагын бер утлы тамчы төште. Бусы тегесеннән кайнаррак иде. Аяк астында кар кыймшанган кебек булды. +- Әлфия, беләсеңме... - Раушанның тавышыннан җылылык бөркелде. - Мин сиңа дүрт ел буе әйтә алмаган сүземне әйтергә телим.... - Раушан такта янында сөйләгәндә җавабын оныткан укучыдай туктап торды. Әлфиянең кулын кысып дәвам итте: - Мин сине яратам... Беренче күргән көнемнән... +Әлфиянең аяк астында җир чайкалды. Әмма бу давыл түгел иде. Бу юлы утлы очкын нәкъ йөрәк уртасына тамды. Җирне тутырып йөгерүче гөрләвекләргә, су белән тулып килүче инеш-елгаларга караганда, җирне су басарга тиеш иде кебек. Ләкин әлеге кайнар очкын-тамчылардан аның бөтен гәүдәсенә ялкын капты, дөньяны янгын чорнап алды... +- Мине теләсәң нишләт! - Раушан аның кулына уттай иреннәрен тидерде дә, кызу-кызу китеп барды. +Әлфия янгын эчендә дөрләгән хәлдә көч-хәл белән өйгә керде һәм бүлмәсенә бикләнде. Раушанның көтелмәгән бу сүзләре утка салырлык та иде шул. Аларның моңа кадәр икәүдән-икәү калып, ике-өч сүз дә сөйләшкәннәре булмады лабаса! Алайса нишләп һәр күзәнәге очкындай кайнар, ни сәбәпле йөрәге ашкынып тибә? Бу сорауга җавап эзләгәндә, аны чолгап алган ялкын акрын гына язгы ташкын булып җәелде, күңеле тылсымлы ашкыну белән тулды: Раушан исемле егет аны ярата икән! Мәхәббәт, сөю дигән могҗизаның барлыгын белеп, күреп йөрсә дә, Әлфия, нишләптер, ул могҗизаның кайчан да булса үзенә дә килеп кагылачагын уйламый иде. Юк, дөрес түгел! Уйлагандыр, хыялларда йөргәндер дә, күңеленең иң тирән чоңгылында яшеренеп яткандыр ул могҗиза. Шулай булмаса, "яратам" дигән бер сүздән янгынга да, язгы ташкынга да төшәр идемени?! "Мине теләсәң нишләт!" - диде дә китеп барды Раушан. Димәк, ул әнә шул яратуын, бөтен тормышын Әлфия кулына, аның хөкеменә тапшыра, дигән сүз. "Теләсәң нишләт!" диярлек булгач, болай гына әйтелгән сүзләр түгел инде бу. Аны теләсә нишләтерлек зур хокукка ия булыр өчен Әлфиянең йөрәгендә дә нәрсәдер булырга тиештер бит. Әгәр нәрсәдер булмаса, ул бу дәрәҗәдә утка-суга төшеп дулкынланыр идемени?! Бер-бер артлы тагын мең сорау туды, тик аларга төгәл генә җавап юк иде. Ахырда шул сорауларның барысына да җавабын әйтергә теләгәндәй, Раушан күз алдына килде дә басты, килде дә басты. Директор укытучылар белән үткәргән киңәшмәләрдә кайнар бәхәсләр гел чыгып тора, кайчакларда коллектив икеөч төркемгә бүленә, үзара үпкәләшүләр дә була. Тик укытучылар кубарган давыл Раушанны гына селкетә алмый. Аның тыныч кына, йомшак кына итеп әйткән сүзе кайнап торган чишмәне тиешле якка борып җибәргәндәй була. Югыйсә иң күбесен әйтмичә дә калдыра кебек, әмма мәсьәлә көтелмәгәнчә ачыкланып китә. Шуңа күрә барысы да аның сүзен түземсезлек белән көтәләр. Әлфия өчен Раушанның елмаюы бер олы сер иде. Калын иреннәре нишләптер Әйткән сүзләренең әйтелмәгән иң кадерле өлеше шунда сакланып тора ахрысы. Раушанның озынча йөзе карлы-бозлы давылларга каршы торып чыныккандыр төсле, шул каршы давылларның кырыс эзләрен дә саклый шикелле. Хәрәкәтләре салмак, беркайчан кабаланмас. Беренче карашка ул барлык нәрсәгә битараф кебек тоелырга мөмкин. Әмма аның бер генә нәрсәне дә читтә калдырмаучы шомырттай күзләре искиткеч хәрәкәтчән. Бу күзләрнең бәргәләнүендә әллә нинди тирәндә яткан уй-кичерешләр чагыла... Аларга яшерелгән серләрне күптән беләсе килә Әлфиянең. Тик Раушанның озын керфекләре, калын кашлары ул серләрне сикерешми-тартылмыйча гына саклый бирәләр. Әлфия, аны кабат-кабат күз алдыннан уздыргач, Раушанның үзенә бик тә якын икәнлеген тойды. Ул әйткән сүзләрнең Әлфияне "гөлт" итеп ялкынга төрүе юкка булмаган икән. Иртәгә мәктәптә очрашкач, Раушанга ни әйтер? Бу сорау турында уйланганда, йөрәгенең хәзер бик татлы итеп тибүен генә сизә ул. Әгәр Раушан тагын озатып куярга рөхсәт сораса, Әлфия кире кага алмаячагын аңлады. +Әллә инде һавадагы фәрештәләр аның шул халәтен Раушанга җиткергәннәр, икенче көнне мәдәният йортыннан чыгуга, ул Әлфияне рөхсәт сорамыйча гына култыклап алды. Әле генә караган концерт турында фикерләшеп кайттылар. Капка төбенә җиткәч, Раушан пышылдап кына сорап куйды: +- Йә, Әлфия, нишләтәсең мине? +Әлфия көлеп җибәрде. +- Минем сине берни эшләтергә дә хакым юк. +- Бар шул, - диде Раушан, аңа якыная төшеп. - Ихтыярымны сындырып, син мине үзеңә буйсындырдың. Коткар мине! +- Ничек? - диде Әлфия, көлүеннән тыела алмыйча. - Мин буйсындыручы, син буйсынучы булганбыз икән ләбаса! Нинди тигезсезлек! +- Безнең тигез икәнлегебезне законлы рәвештә беркетергә кирәк. +Әлфия көлүеннән шып туктады. Раушанның әлеге сүзләре артында әйтмичә калдырган мәгънәсе күңелен әллә нишләтеп җибәрде. Чынлапмы бу, әллә шаяртумы? +- Мин сине җитди кеше дип уйлый идем, - Әлфия канәгатьсезлек белдергән тавыш белән әйтте кебек. +- Ә минем шаяртырга уйлаганым да юк, - диде Раушан, йомшак кына итеп. Аннары кинәт бәреп чыккан кайнар кичерешләрен тыя алмыйча: - Мин сиңа өйләнешергә тәкъдим ясыйм, Әлфия! - дип өстәде. +Ул кабаланмыйча гына Әлфиянең иңбашларыннан тотты да кайнар иреннәре белән аны үбәргә кереште. Әлфия башын читкә бора да алмады, аңа әйтергә сүз дә тапмады. Ул әллә тоташ ялкын эчендә калды, әллә ниндидер көчле дулкын өстендә чайкалды. Вакыт та, аяк астындагы җир дә югалды... Ниһаять, ул үзен кулга алып, зиһенен җыйды. +- Раушан, әйдә ныклабрак уйланырга беркадәр вакыт калдырып торыйк, - диде ул, һәр сүзенә басым ясап. - Без бит әле бер-беребезне белеп тә бетермибез. +Раушан аны кочагына алды һәм колагына пышылдады: +- Әйдә, синеңчә булсын. Мин сиңа карыша аламмыни соң?! +Алар һәр кич очраша башладылар. Иң элек мәктәп "чыш-пыш" белән тулды. Авыл халкы өчен тыныч, гел бертөрле генә агып барган көннәр бетте. Моңа кадәр телгә кермәгән ике кеше - Раушан белән Әлфия калган иде. Хәзер шулар бу сөйләшүләр куанычлы сөйләшү, аларның бер-берсен табуына шатлану иде. Кемнәрдер Әлфиянең авылга килеп укыта башлаган чорыннан ук, аны Раушанга булсын иде, дип теләк теләгән, пар килгәнлекләренә сокланып йөргән. Кайберәүләр туйның кайчан булачагын гоманлый. Әлфия дә баш вата, барысын да акыл бизмәне аша үткәрергә тырыша. Моның өчен вакыт кирәк, ә Раушан һәркөн ашыктыра. Әлфия, көзгә кадәр сабыр итик, бер-беребезне сыныйк, ди. Ләкин тормыш кайчакта шундый сәер хәлләр китереп куя, үз ниятләреңнең ничек үзгәргәнен дә сизми каласың икән. Аларның өйләнешүе белән дә шулай булды... +Беркөн Әлфия дәрескә кереп, сыйныф журналын ачарга да өлгермәде, Чинаев торып басты да, нечкә тавыш белән: +- Апа, сине... - дип сүз башлады һәм тамагына әйбер тыгылгандай туктап калды. +Ул, "ник ярдәм итмисез" дигәндәй, тилмерүле карашын әле уңга, әле сулга төбәде. Балалар барысы да елмая, кайберләре астыртын гына көлә иде. Зөлфәт үзенә беркем дә ярдәм итмәячәген аңлаганнан соң, әче нечкә тавыш белән кычкырып җибәрде: +- Апа, сине бездән Раушан алып китә мәллә?! +Әлфиянең ике битенә дөртләп ут капты. Балалар эчке бер канәгатьләнү белән хихылдашырга тотындылар, күрдеңме, дигәндәй, бер-берсенә караштылар, тыныч кына утыра алмыйча, урыннарында сикерештеләр. Аларның йөзләре кояштай балкый, кыланмышларында җиңү тантанасының иң кайнар мизгеле чагыла, "ура" кычкыру белән салют ату гына җитми иде. +- Чинаев, - диде Әлфия, Зөлфәтнең янына килеп. - Олы кешеләргә дәшкәндә, исемнәренә "абый", "апа" сүзен кушарга, яисә әтисенең исемен ялгап әйтергә кирәклеген мин сиңа беренче сыйныфтан бирле өйрәтәм бит инде. Йә әле, Раушан Кемевич дип әйтергә кирәк? +Зөлфәт мөлдерәп яшь тулган зәңгәр күзләрен Әлфиягә төбәп авыз эченнән: +- Кемевич... - дип мыгырданып торды да, усал итеп ярып салды: - Раушан белән кочаклашып китәсезмени?! +Балалар тагын күтәрелеп көлделәр. Алар Чинаевтан түгел, Әлфиянең үзеннән көләләр кебек тоелды. Аның башы томаланды, аларга әйтерлек сүзләр эзләде, әмма таба алмады. Раушан белән дуслашканнан бирле, укучыларның үзенә бүтәнчә карауларын, ниндидер күренми торган кабык эченә йомылуларын сизеп йөрде ул. Күрәсең, аның Раушан белән дуслыгын үзләренә хыянәт дип кабул иткәннәр, Чинаевны шул хыянәтне фаш итү өчен әзерләгәннәр иде. Ул моны аңлады, ләкин балаларга ни әйтергә? Каян ни дип башларга? Аны бу кыен халәттән Нуруллин чыгарды: +- Син, маймыч, саплаган бер җимгә кабасың. Селәүгә дә, ипигә дә, ак кортка да. +Зөлфәт колакларны ярырлык нечкә тавышы белән: +- Көлмә кешедән, Тургай тәре! - дип сикереп үк торды. +Ислам Зөлфәтнең янына килеп аны кочаклап алды һәм болай диде: +- Кайгырма юкка, син суда йөзәрсең, мин күктә очармын! - Ул шунда гөлдерәп көлеп җибәрде. - Апа мәктәптән китми бит. Сине юри бутаганнар. +Зөлфәт тә, калганнар да Әлфиягә төбәлде. +- Борчылмагыз, балалар, мин беркая да китмим, - диде ул, бит очларының тагын да ныграк кызышуын тоеп. +Раушан ике көнгә Казанга семинарга киткән иде. Ул "бүген кич кайтам, көт" дип шалтыратты. Әлфия көне буе очып йөргәндәй йөрде. Раушанның иң кадерле кешесенә әверелгәнен шул ике көндә аеруча нык аңлады ул. Әлфия аның тәкъдименә күптән риза, тик моны аңа әйтүдән үзен тыеп тора иде. Тәкъдим ясалган, җавап бирү миннән тора, аны соңрак әйтүдән берни дә үзгәрмәячәк, дип уйлады ул. Башта ниятләгәнчә, көз иң кулае булачак. +Раушан кайткан кич аларның икесен тылсымлы кочагына чумдырды. Якты, айлы кич иде ул. Алар Ык, Бормалы буйларын мең мәртәбә урадылар, җырланмаган бер җырны да калдырмадылар. Туктап кайнар үбешүләр ул җырларның кушымтасы булды. Аларның җырына бакалар хоры кушылды, кошлар күтәреп алды, күктә йөзгән ай дирижёрлык итте, йолдызлар күз кысышып кул чапты... Әмма икенче көнне... Ул кичтә дә күктә ай балкый иде. Әмма ул кич Әлфиянең кайнар күз яшьләренә манчылды. Раушанның мәктәптә елмаймыйча, күрелмәгәнчә сәер, җитди йөрүеннән үк аның эченә шом кергән иде. Алар сөйләшкәнчә тау башында очраштылар. Аның авыз ачып әйткән беренче сүзе Әлфияне аптырашка салды: +- Теләгеңә ирештең, Әлфия, - диде ул төшенке тавыш белән. - Мин директорга гариза яздым... +Әлфия берни аңламыйча, өзгәләнеп аның күзләренә төбәлде: +- Нинди гариза?! +- Эштән китәргә, - диде Раушан. +- Эштән?! Нишләп?! +Әлфия нәрсәдер аңлый да башлаган кебек булды. Шул ук вакытта һәммәсе аңлаешсыз, томанлы иде... +- Әлфия! Миңа туп-туры әйтсәң булмадымыни? +Ул берни дә аңламаудан гаҗиз иде. +- Нәрсәне?! - дип сорады елый язып. +- Кияүгә чыгарга теләмәвеңне ни өчен үземә әйтмәдең? Балаларыңа әйтеп, нигә аны бөтен дөньяга тарату кирәк иде?! +- Ялгышасың, Раушан! - Әлфиянең күзләренә яшь бәреп чыкты, дулкынланудан аның тыны кысылды. - Мин аларга андый сүз әйтмәдем! +- Әйткәнсең! - диде Раушан кискен итеп. - Коридорда унынчы сыйныф кызлары "отказник кияү" дип көлешеп калдылар. Мине ишетми дип уйладылар. Укытучыларның йөзендә мәсхәрәле елмаю. Бүген иртүк күрше Җәмиләтти әнкәй белән мине юатырга керде. Ул баш тартты дип кайгырмагыз, насыйбы табылыр, ди. +- Бу бит гайбәтчеләр эше! - диде Әлфия, өзгәләнеп. - Мин хәзер сиңа аңлатам... +Ләкин Раушан аны бүлдерде: +- Аңлатма, Әлфия. Син бер сүз генә әйт. +Әйе, ул сүз бит күптән аның тел очында. Җимерелеп барган якты хыялларын шул сүз генә коткара алачак. +- Мин бит риза, Раушан! - диде ул аңа күз яшьләре аша төбәлеп. - Бүген чыгарга да риза!.. +Раушанның йөзе шатлыктан балкып китте. +- Чынлап әйтәсеңме, Әлфия?! +- Риза, риза, риза! - диде Әлфия тыела алмыйча. +Раушан аны үзенә тартты, икесенең кайнар иреннәре бер-берсенә тоташты... Аннары барысы да бик тиз эшләнде. Ял көне Раушан машинасы белән Арчага барып, әти-әниләренең рөхсәтен алдылар, Сабантуйда өйләнешеп, туй ясарга ризалаштылар. +Кар астындагы рәсем +Бүген язгы каникулның соңгы көне. Кояш бер кат күлмәк аша да тәнне пешерә. Бөтен җирдә шаулап гөрләвекләр ага, иңсу, чокыр-чакыр урыннар күзгә күренеп язгы су белән тула. Сыерчыклар сайравыннан, чыпчык, чәүкә, карга тавышларыннан ихата күтәрелеп китәр кебек. Риф ике көн буе тирес өя. Бозлы кар кисәкләре белән болгатып өйгәч, кыш буе мал астыннан чыгарылган тирес шактый биек күтәрелде. Ул басылып кызгач, өстеннән җылы пар чыга башлый һәм җәйгә бер дигән черемә була. Риф койма күләгәсендә калган карны көрәккә элеп атканда, кар астыннан ниндидер зәңгәр кәгазь килеп чыкты. Ул кызыксынып кәгазьне алды. Кәгазь бүрәнкә шикелле бөкләнгән, ниндидер язуы да күренә иде. Учына салып суккалауга, кәгазьнең кары коелып та төште һәм Риф аны җәеп җибәрде. "Гөлбакча урта мәктәбенең III сыйныф укучысы Энҗе Яруллинаның математика дәфтәре", дип язылган иде анда. Риф былтыргы дәфтәр тышының бирегә ничек килеп эләккәнен дә аңлады һәм елмаеп куйды. Энҗенең әнисе Факия ападан помидор орлыклары алып кайтканнар иде бит. Орлыкны әнисе нәкъ шушы бүрәнкәдән алып тартмаларга төртте һәм алар инде тәрәзә төбен тутырып үсеп утыралар. Риф дәфтәр тышын тирес өстенә атты. Тик аны җил очырып төшерде. Хәзер ул эчке ягы белән ачылып төште. Менә шунда Риф ашыга-кабалана иелеп аны кулына алды һәм сулышы тукталгандай булды. Тышлыкның ике ягы да баш сурәте белән тулган иде. Хикмәт аның тулуында түгел, ул сурәтләрнең барысының да бертөсле булуында иде. Хикмәт аларның бертөсле булуында гына түгел, алар нәкъ мәктәп стенасына ясалган теге баш сурәтенең күчермәләре иде! Риф, ниндидер җинаять эшләгәндәй, як-ягына каранып куйды һәм түргәрәк китеп, улак читенә утырды.Аңа бала йоннарын кабартырлык уй килде: ул стенадагы рәсемне Энҗе ясаган булып чыга түгелме соң?! Әнә бит, кайберсен башлаган да ташлаган, аннары яңаларын ясаган. Иренен Диләрә Ахуновнаныкына охшатып алга чыгара алмыйча интеккәнлеге күренеп тора. Биш-алты гына сызык белән уйнатып-боргалап сызып җибәргән. Соңрак ясалганнарының ирене Диләрә Ахуновнаныкына шактый охшаган. Кайбер урыннарда берсе өстенә икенчесен ясап бетергән хәтта. Әгәр стенага ул рәсемне Ислам ясаган булса, Энҗенең былтыргы дәфтәр тышында берничек тә була алмый ич инде ул. Әгәр Энҗе ясаган икән, нишләп Ислам аны үз өстенә алды? Бусы Рифнең башына сыймады. Хәер, ул монысы өчен артык баш та ватып тормады. Исламнан барысын да көтеп була. Ул сәнәге белән көрәген коймага сөяп куйды. Тиресне бер-ике сәгатьсез өеп бетерерлек түгел. Ә Рифнең ул кадәр вакыт бу серне сакларлык түземе юк иде. Дәфтәр тышы бераз җилләгәч, бутыен салып, аягына кроссовка, өстенә куртка киде дә Ислам янына йөгерде. Аларның ишегалды иңсурак булганлыктан, су җәелгән, Ислам лом, көрәк белән шуны берничә урыннан ерып, агызып маташа иде. Кул биреп күрешкәч, Ислам үзе өйгән тиресне күрсәтте. Аның өстеннән пар күтәрелә иде. +- Өйгәнеңә ничә көн әле? - дип сорады Риф. +- Әле өч көн дә тулмады. +- Ничек шулай тиз яна башлады соң ул? +- Мин аңа әз-әз генә тавык тизәге дә салып бардым. Шул бик тиз кыздыра икән аны. Син салдыңмы? +- Салмаган идем, салырмын инде, - диде Риф. +Аннары күзләрен кысып, дәшмичә генә Исламга төбәлде. Аның ник болай карап торуына аптырап, тегесе аңа төртеп куйды: +- Ни күрдең? Әллә минем битемә бал буяганнармы? +Ләкин Риф аның төртүенә дә, сүзләренә дә игътибар бирмәде. Үзен бирегә китергән нәрсәне ачыклау ниятенә кереште: +- Минем синнән бер әйбер сорыйсым бар. +- Ни сорасаң да сора, акча гына сорама, - дип көлде Ислам. +- Дөресен генә әйт әле, стенага теге рәсемне син ясамадың бит, әйеме? +- Син нәрсә? - дип көлеп куйды Ислам. - Әллә түбә чәркәң шуыша башладымы? +- Юк, син дөресен әйт, боргаланмыйча гына. +- Әллә кайчан онытылган нәрсә... Каян башыңа китереп сукты ул? +- Син ясамагансың аны! - диде Риф кистереп. +- Каян белдең? +- Белдем инде. +- Алайса кем ясаган соң? +- Башта менә син әйт "Мин ясамадым", дип. Аннары мин әйтермен. +- Каян килде соң әле бу синең башыңа? +Риф күзләрен хәйләкәр уйнатып алды: +- Ясаган кеше үзе әйтте! +Аның бу сүзе Исламның күңелен чын-чынлап кузгатты һәм ул аны яшереп кала алмады: +- Әйт, кем ул?! +- Дус итмисең икән, - диде Риф, үпкәләп. - Син әйтмәгәч, мин дә әйтмим. +"Бетте" дигәндәй, кулын селтәде дә капкага таба китте. Ул, Ислам артыннан килер, ялыныр, дип уйлаган иде, алай булып чыкмады. Ислам хәтта туктатырга теләп артыннан бер сүз дә кычкырмады. Риф капканы ачарга үрелгәч, борылып карады. Ислам көрәгенә таянган килеш елмаеп тора иде. Рифнең сабыры сынды һәм ашыга-ашыга яңадан аның янына килде. Килеп тә җитте, кесәсеннән алып дәфтәр тышын сузды да. Ислам рәсемнәрне гаҗәпләнеп карарга тотынды. Аның йөзе җитдиләнгәннән җитдиләнә барды. Ул дәфтәрнең ике ягын да, ышанмагандай, әйләндереп карады. +- Йә? - диде Риф. - Ясаучы ул булып чыга түгелме соң? +- Синеңчә инде, синеңчә! - диде Ислам, нәрсәгәдер ачулангандай. +- Нәрсә минемчә? +- Нәрсә, нәрсә! - Ислам бераз уйланып торгач, әллә нинди төшенке тавыш белән: - Мин ясамадым... - дип куйды. +Риф елмаеп җибәрде, хәтта тамак төбе белән генә шаркылдап та куйды. +- Нәрсәгә куанасың? - диде Ислам +- Синең гаебең юк бит. Шуңа сөенәм. +- Минем гаебем булмаса, Энҗенең гаебе бар. +- Анысы аның эше, - диде Риф, Исламның иңбашына кулын салып. - Ни өчен әйтмәгән ул аны? Һич югы сиңа... Моны болай калдырырга ярамый бит инде. +- Риф, туктале... Нигә инде кабат кузгатырга? Кирәкми. +- Таптың гаеп! Стенага рәсем ясаган икән! +- Шулаен шулай да... +- Риф, син моны беркемгә дә әйтмәскә сүз бирә аласыңмы миңа? +- Ярар, әйтмәм, - диде Риф, серле тавыш белән. - Әгәр син бер әйберне әйтсәң. +- Ни ул? - диде Ислам. +- Ник син ясамаган килеш ясадым дидең? +Ислам көлеп куйды. +- Шәп ясалган иде бит ул. Менә минем осталыкны күрегез әле, диясем килде. +- Бөгештерәсең! - диде Риф, аның җавабыннан канәгать булмыйча. +- Аннары... күпме басып торырга була мәктәп белән. Мин әйттем - барыгыз да кайттыгыз да киттегез. +Риф сәер генә көлеп куйды. +- Без сиңа рәхмәт әйтергә тиеш икәнбез әле. Ярар, минем тиресне өеп бетерәсем бар. Сине шаккатырыйм дип килгән идем - булмады. +Ул кызу-кызу атлап капкадан чыгып китте дә шундук борылып та керде. +- Берәрсенә әйтәсеңме соң инде моны? +- Әйтмәскә дип сөйләштек бит. Син бик тиз онытасың икән. +- Энҗегә дә әйтмисеңмени? +- Әйтмим. +- Алайса үзем әйтәм мин аңа. +Ислам көрәге белән Рифкә кизәнде. +- Карале, нишлисең син?! - диде Риф, чигенә-чигенә. +Ләкин Ислам аның каршына төште. Исламның йөзендә бу кадәр җитдилек күргәне юк иде Рифнең. Ул көрәген ничек тиз күтәргән булса, шулай тиз төшерде, хәтта аны читкә атып бәрде. Аннары ике кулын Рифнең ике җилкәсенә салып, йөзен аның йөзенә якын ук китерде. Рифкә аның җылы сулышы бәрелде. Ялварулы карашы белән күзләренә төбәлде дә: +- Әйтмә син аңа, - дип пышылдады. +- Ник? +- Әйтмә. Без бит синең белән малайлар. Сүз бирәсеңме? +- Бирәм, - диде Риф. - Егет булып калыйк. +Ул эре-эре адымнар белән чыгып китте. +Батырлык түгел бугай... +Теге дәфтәр тышы Исламны әллә нишләтте. Ул үзенең сыйныфташларына, бигрәк тә Энҗегә гүя башкача карый башлады. Күзләре кычкырып әйтелмәгән уй-теләкләрен, кылган эш-гамәлләрен үтәли күрергә тырышты. Болай карау сорау арты сорау уятты. Мондый халәт Ислам өчен ят иде. Чөнки аның эчендәге тышында, башкаларны да ул шундый дип күз алдына китерде, шуңа ышанды. Ә менә хәзер ул үзен башкалардан аерып, аларга ерактанрак үтәли күрсәтә торган күзләр белән карагандай тоелды. Бу гамәле аңа ошамады. Ул чит кеше хатын укырга ярамаганын белә. Чөнки анда кешенең үзе генә белә торган, башкаларга күрсәтергә ярамый торган уйлары була. Иптәшләрен читтән күзәтү аларның күңеленә үтеп керү, андагы иң яшерен уйларны актару була түгелме соң? Иң беренче зур сорау билгесе булып, аның уйларын Энҗе биләде. Әгәр аның мәктәп каршында гаебен танырга көче җитмәгән икән, ни өчен соң ул аны һич югы Исламга әйтмәгән? Ислам укытучыларга җиткерер дип шикләнгән булса, Энҗе аңа ышанмый, дигән сүз. Энҗе булып Энҗе ышанмагач, аңа ышанмаучылар тагын да бардыр инде. Әллә гел бүтән нәрсә сәбәпче микән моңа? Энҗенең шушы гомер берни булмагандай йөрүе сәер. Юк шул, берни булмагандай түгел икән шул. Һәр көн аны күзәтә башлагач, Ислам үзе өчен бик күп яңа нәрсәләр ачты. Энҗенең чырык-чырык көлүе кимегән икән ләбаса! Нишләптер көлгәндә тавышы элеккечә күтәренке чыкмый икән. Мәктәпкә барганда яки кайтканда, Ислам белән янәшә туры килсә, тизрәк кызлар төркеменә барып кушыла, яисә сумкасыннан нидер караган булып артта кала. Кайчаннан бирле ул үзенең күзләрен Исламнан яшерә, карашлары очрашса, шундук читкә борыла, нишләптер гел аска карый. Димәк, Ислам алдында күпмедер гаепле икәнен ул бер минут та онытмый. Ә ник түзә? +Башта ул дәфтәр тышын Энҗенең үзенә бирергә уйлады. Инде бер көнне мәктәптән кайтканда, аны куып җитеп бирергә әзерләнеп беткәч, Энҗе койма янында сөйләшеп торучы Алсу белән Фәйрүзә янына йөгерде. Әллә тагы Исламның ни эшләргә теләгәнен күңеле сизде. Аннары нәкъ шул мизгелдә Исламның эчендә дәфтәр тышын Энҗегә бирергә һич тә ярамый, дигән уй дөртләп кабынды. Болай эшләү Энҗегә күсәк белән китереп суккандай булачак. Аннары Энҗенең гаебен белгәнлеген күрсәтү "син үзеңнең минем алда гаепле икәнеңне аңлыйсыңмы?" дип кычкыруга тиң булачак. Ислам батыр хәлендә, Энҗе начар булып калачак. Ә бит Энҗе стенага ясавы белән чын батырлык күрсәтте кебек. Тик моңа тәвәккәлләргә аның бик күп вакытлар әзерләнгәнен менә бу дәфтәр тышы ачык күрсәтә иде. Әле тагын күпме дәфтәрләргә, күпме кәгазьләргә күпме баш ясагандыр ул. Ислам аның матур бармаклары белән тырыша-тырыша рәсем ясавын күз алдына китерде. Энҗенең боегып йөрүендә үзен гаепле санады, аны бөтен йөрәге белән кызганды, өйләренә барып юатасы килде. Мәктәптә аңа ул гел яхшылык эшләргә теләде. Әбисеннән иң тәмле пәрәмәчләр пешертте, аларны иң элек Энҗегә бирде, әмма ул "ашыйсым килми", дип баш тартты. Кибеттән алып килгән "сникерс", шоколадларга да якын килмәде. Гүя ул аңа бик нык үпкәләгән иде. Энҗе ничектер кызганыч итеп елмая, менә-менә күзләреннән атылып яше чыгар төсле... Бәлкем яше дә чыгадыр, анысын күреп булмый, чөнки ул йөзен читкә ала... Энҗе күзләрен кысып, туктаусыз чыркылдап көлсен өчен нишләргә соң?! Бу сорауга җавап таба алмады. Ләкин барысын да үз тәртибе белән вакыт хәл итте... +* * * +Бүген Ислам Нух тавы рәсемен рамлап мәктәпкә алып килде. Төргән киндерен сүткәч, сыйныфташлары "аһ" иттеләр. +- Син Нуруллин түгел, Репин! - диде Риф, рәсемне әле якыннан, әле ерактан карап. +Энҗе колагына гына: +- Мин синнән көнләшәм! - дип пышылдады. +Мактау сүзләре тагын күпме дәвам иткән булыр иде, Ислам иптәшләрен бүлдерде: +- Мин бит аны сезгә бүләк итеп алып килдем. Кая куябыз? +- Үзебезнең бүлмәгә, - диде берәүләр. +- Мәктәпнең рәсемнәр күргәзмәсенә! - диде икенчеләре. +Әлфия апалары: +- Хәзергә үзебезнең бүлмәгә элеп торыйк, киләчәктә күз күрер, - диде. - Аннары сез бит яңа уку елында бишенче сыйныф бүлмәсенә күчәсез. +- Юк, балалар. Сезнең сыйныф җитәкчегез башка укытучы булачак. +- Нишләп, апа?! +- Без сездән башка нишлик?! +- Сезне бирмибез. Безгә башка укытучы кирәкми. +- Тәртибе шулай бит, балалар, - диде Әлфия елмаеп. +Аңа шулкадәр рәхәт иде балаларның бу сүзләрен ишетү. Һәрберсе якын, үз булып беткәннәр бит. Үзе дә аларны бик тә, бик тә сагыныр инде ул. +- Апа, без сезне бишенче сыйныфка урлап алып китәбез! - диде Ислам көлеп. +- Урларсың, бирер сиңа Раушан! - диде Зөлфәт, күзеннән усал очкыннар чәчеп. +Балалар бүлмәне күтәрә язып көлделәр. Әлфия исә кып-кызыл булып басып торды. +- Җибәрмибез и всё, - диде Зөлфәт, учы белән партасына сугып. +- Ә сиңа борчылырга кирәкми, Чинаев, - диде Әлфия. Дүртенчегә күчтең генә бит. Сине мин тагын бер ел укытам әле. +Зөлфәт сөенеченнән кул чабып куйды. +Соңарып тапшырылган хатлар +Барысы да гел көтелмәгәнчә килеп чыкты. Җәйге каникулларга чыгарга соңгы атна башлангач, ягъни дүшәмбе көнне булды бу. Мәктәптән малайлар белән кайтканда, Энҗе аларны куып җитте дә ялынган тавыш белән болай диде: +- Ислам, көн саен ниндидер песи балаларын сөйлисең, миңа да күрсәт әле. +- Соңга калдың, - диде Фаил. +- Нишләп? - диде Энҗе, гаҗәпләнеп. +- Без аларны ашап бетердек, - дип үртәде Фаил +Барысы да көлеп җибәрде. +- Һәрберебезгә бер генә мәче баласы тиде, олы телдән кече телгә дә җитмәде, - дип өстәде ул тагын. +- Кил, кил, - диде Ислам. - Алар әллә кайчаннан "Энҗе, Энҗе" дип кычкыралар. +Ислам, ашап, ишегалдына чыкканда, Энҗе килеп тә керде. Ул, мәктәп формасын салып, күк йөзе төсле кимоносын кигән, муенына үтә күренмәле газовый яулыгын элгән иде. Кояш ягыннан килеп кергәч, Ислам аны үтәли күргәндәй булды. +- Песи балаларыгызны карыйсым килеп, төн йокыларым качты инде, - дигән булды Энҗе. +Ислам сарайга юнәлде. Аның артыннан килгән Энҗе ишек турында туктап калды. Ислам аның кулыннан тотып: +- Әйдә, кер, курыкма, - диде һәм мәче янына алып килде. - Кара рәхәтләнеп. +Шунда парлашып иелгәндә, иңнәре иңнәренә тиеп китте һәм Энҗедән килгән кайнарлык аның бөтен тәненә ток кебек таралды. Мәче балаларының өчесе имә, өчесе уйный иде. Шул уйнаганнарының берсе болайга таба килде дә, ике аягы белән оя читенә таянып, аларга туп-туры төбәлде. +- И, күзләре ахак төсле икән, - дип Энҗе көлгәндәй итте. +Ислам аңардан күзен ала алмады. Бу минутта аңа Энҗедән дә матуррак, Энҗедән дә якынрак кеше юк иде. Аның бөтен җире - кара чәчләре, чем-кара күзләре, шома иңбашлары да, алсу туфли кигән аяклары да искиткеч матур, шул кадәр үз иде. Боларның һәммәсе кул белән кагылырлык якын арада иде... Ул Энҗенең бик озак шушында торуын теләде. Әмма ул гәүдәсен турайтып: +- Булды, рәхмәт, күрдем, - диде дә ишегалдына чыкты. +Ислам Энҗегә күңелендә кайнаган нәрсәләрне әйтәсе килүдән, әмма ничек итеп әйтә белмәүдән гаҗиз булып, аңа иярде. Урамга чыккач, беләгеннән тотып алды да: +- Энҗе, мин сине яратам!.. - дип пышылдады. +Энҗенең йөзе кинәт ямьсезләнде һәм ул елап җибәрде, күз яшьләре аша ачыргаланып: +- Нинди ярату?! Нинди ярату?! - дип кычкырды. - Мине яратырга мөмкин түгел! +- Нишләп?! - диде Ислам ялварып. +- Белерсең әле! +Шул ике сүзне әйтте дә йөгереп китеп барды. Ислам ни уйларга, ни эшләргә белмичә, капка төбендә тораташтай катып калды. Башында мең төрле сорау бөтерелсә дә, җавап таба алмады. Җавабы кич, караңгы төшкәч килде. Энҗе, телефоннан шалтыратып, Исламны үзләренең капка төбенә чакырды. Ул киенеп тә тормыйча өйдән чыгып йөгерде. Энҗе капка төбендә басып тора иде. Ул Исламның кулына калын гына конверт тоттырды. +- Ни бу? - дип сорады Ислам. +- Укыгач белерсең. +Энҗе шундук кереп югалды. Ислам, кайту белән өстәл янына утырып, конверттан урталай бөкләнгән кәгазьләр алды. Аларны алдына куеп, иң өстәгесеннән укый башлады. Кәгазь компьютерда язылган иде. +"20 январь. +Исәнме, Ислам! Мин сине беләм, син минем кем икәнемне белмисең. Мин синең алда бик гаепле. Бу минем теләгемнән башка үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Барыбер мин гаепле, гаепле, гаепле! Бу хатымны сиңа ничек тапшырырга? Белмим..." +Икенче кәгазь. "1 февраль. Исәнме, Ислам. Мин синең алда котокыч гаепле. Үземә урын таба алмыйм. Зинһар гафу ит. Мин әйтергә курыктым. Мине беркайчан да гафу итмә, яме? +Синең белгән кешең." +Өченче кәгазь. "15 февраль. Исәнме, Ислам! Элек язган хатларымның берсен дә тапшыра алмадым, кайберләрен ертып аттым. Син бераз сабыр ит. Мин үземнең кем икәнемне әйтермен. Хәзергә батырчылык итә алмыйм. Ачулан, тиргә, сүк мине! +Белгән кешең." +Дүртенче хат. "18 февраль. Исәнме, Ислам! Сиңа моңа кадәр дә шактый хатлар язган идем, тапшыра алмадым. Куркак икән мин. Җирәнәм үземнән. Бер генә теләгем бар: син тотып кыйнасаң, җиңелрәк булыр иде. Тагын... Калганын яза алмыйм инде." +Болардан тыш тагын җиде-сигез хат нәкъ шушындый эчтәлекле булып чыкты. Соңгы хат кулдан язылган иде һәм аның язуыннан Ислам Энҗе кулын таныды. +"Ислам! Менә хәзер бу хатларны мин язганны белдең. Теге әшәкелекне мин эшләдем. Мин генә шундый эшкә сәләтле. Әйе, мәктәп стенасына рәсемне мин ясадым. Озак баш ваткач ясадым. Директор тезгәч, түземем бетеп, "мин!" дип кычкырырга уйлаган идем. Өлгермәдем. Син чыктың да минем әшәкелекне үз өстеңә мин моны әшәкелек дип уйламадым. Диләрә Ахуновнаның кикриге шиңсен, дидем. Эчемнән генә көлеп йөрдем. Аннары кинәт әллә ни булды. Борчылырга тотындым. Сине күргән саен, оялуымнан тәнемә ут каба. Үзебезнең сыйныфтан, Әлфия ападан, мәктәптәге һәр кешедән ояла башладым. Берничә көн "эчем авырта" дигән булып, укырга да бармадым. Сездән башка тора алмагач, кабат укырга йөрергә керештем. Чын оятсыз мин. Үзем язам, үзем оялам. Уф, арыдым! Иртәгә, йә берсекөнгә дәвам итәрмен. Әйтәселәремне әйтеп бетерим инде сиңа. +Дәвам итәм. Алмагачлар ап-ак чәчәк атты. Кошлар сайрый. Язгы җил чәчләрне йомшак кына аралый. Син бит җилнең кулы бар, дисең. Без шуннан көлдек. Ә син дөрес әйтәсең икән. Җил йомшак бармаклары белән чәчләремне аралый, мине юатырга тели. Ә мин күз яшьләремне һич тыя алмыйм. Мине әти-әниләр дөрес ачуланалар икән. Мине тырнагымны чәйнәвемнән дә бармакларыма кызыл борыч ышкып кына туктаттылар. Әни әйтә-әйтә арып беткәч кенә йокыдан торам. Ашарга утырганда, кулыңны юдыңмы, дип сорыйлар, мин юдым дип алдыйм. Кайчакта сизеп, юарга мәҗбүр итәләр. Кайчакта алдаганны белмичә дә калалар. Кул юарга да иренгән кешенең киләчәге була аламы? Юк! Намус бар микән миндә? Менә ничә көн инде шул турыда баш ватам. Бар да сыман, юк та сыман. Әллә бер килеп, бер китеп йөриме ул намус? Теге сурәтне ясаганда да, син гаепне үз өстеңә алганда да, ул миндә юк иде бит. Әгәр булса, мине дөресен сөйләргә кушар иде. Сиңа гына булса да. Кайда яткан ул? Менә хәзер бар кебек, ул гел борчып тора. Алай китә-килә йөргән намус минеке түгелдер ул. Мөгаен синең намусың килеп, мине елатадыр. Ничек кенә булса да, син мине гафу итәргә уйлама. Хуш!" +Очрашу +Ислам иртүк Энҗегә шалтыратты, безгә очрашырга кирәк, диде. Ул Чаллыга туганнарыбызга барабыз, кичкә генә кайтабыз, иртәгә очрашыйк, диде. Юк, диде Ислам, кичке тугызда Бормалы ярында үзебезнең тыкрык турында көтәм, диде. Исламның күзе көне буе сәгатьтә булды. Түзмәде, тугызынчы яртыда ук инеш буена төшеп китте. Кояш баешы кичке шәфәкътән алланып тора. Хәйран калып, кошлар сайравын, бакалар җырын тыңлады, тал-тирәкләрнең сагызлы яшел яфракларын иснәде, иреннәре, битләре белән кагылып, аларның хәлләрен сорашты. Тамак кырган тавышка борылып караса, Энҗе басып тора. Ул кара күлмәк кигән, йөзе бик җитди иде. +- Йә, нәрсә карап торасың? Кыйна мине! - диде ул, тавышын күтәреп. +- Ник? +- Мин бит иң әшәке кеше! Әйдә, сук! +Ислам елмаеп "юк" дигән мәгънәдә баш чайкады. +- Минем бер җан иясенә дә сукканым юк. Сиңа ни өчен сугарга тиеш мин? +- Минем хатларда ни өчен икәне әйтелгән бит. +Ислам акрын гына аның иңбашына кулын салды. +- Онытыйк без бу хәлне? +Ләкин Энҗе шундук читкә тайпылды. +- Әгәр мин әйтмәгән булсам, син ясаучының кем икәнен белмичә дә кала идең бит. +- Юк, Энҗе. Мин син ясаганны күптән белдем. +- Күптән?! Алдама! Син берничек тә белә алмыйсың моны! +Ислам аңа теге дәфтәр тышын сузды. +- Ни ул? +- Кара, белерсең... +Энҗе, дәфтәр тышын ачып карагач, Исламга таба талпынып куйды: +- Син моны каян алдың?! +- Урамда җилдә очып йөри иде. Минем аяк астына килеп эләкте. +- Ә миңа бер сүз дә әйтмәгәнсең, - диде Энҗе. Аннары үпкәләгән тавыш белән өстәп куйды: - Ай-яй, эчле икәнсең! Сине мондый дип белми идем. +- Теләсәң ничек уйла, - диде Ислам, авыр сулап. - Әгәр гаепләгән булсам, дәфтәр тышын әллә кайчан күрсәткән булыр идем. Акладым мин сине, акладым... +- Син мине акларга тиеш түгел! - Энҗенең дулкынлануы тавышына бәреп чыкты. - Мине аклагач, син минем кебек әшәке! +- Дөрес әйтәсең, - диде Ислам. +Алар икесе дә тынып калдылар. Кошлар, бакалар җыры көчәйгәннән-көчәя барды. Язның күзгә күренгән һәм күренмәгән тәүге дулкыннары мең төрле исләре, мең төрле тавышлары белән ике ярны тутырып, җәйгә таба ага иде... Аларның күңел халәтләре, сөйләшкән сүзләре бу сихри күренешкә һич тә туры килми иде. Иптәш малайлары белән булса, Ислам инде әллә кайчан, шул дулкыннар белән агып китеп, бу дөньяны оныткан булыр иде. Ләкин биредә Энҗе басып тора һәм ул аңа үзен күптән борчыган төп соравын бирде: +- Энҗе, син аны ник ясадың? +- Сиңа барыбер түгелмени? - диде Энҗе, сораудан ансат кына котылмакчы булып. +- Хәйләләмә, - диде Ислам. - Дөресен әйт. +Энҗегә дөресен әйтүе кыен иде. Моны халыкка таратырга ярамый иде. Шул ук вакытта ул моны Исламга әйтмичә кала алмаячагын да аңлады. Ниһаять, шактый вакыт дәшми торганнан соң, акрын гына сөйләргә кереште: +- Диләрә Ахуновнаның энесе минем җизни икәнне син беләсең. Сәлимә апам белән алар район үзәгендә яшиләр. Диләрә Ахуновна апаларның тормышын боза. Ул килеп киттеме, җизни тавыш чыгара. Апаны әллә ничә тапкыр кыйнап ташлады. Апа түзә алмыйча аерылып та кайткан иде. Үги әти белән икесенең арасында тавыш-гауга купты. Мин апаны яклагач, үги әти миңа да кул күтәрде. - Энҗе тавышсыз гына үксеп алганнан соң, тимер тавыш белән: - Мин Диләрә Ахуновнадан үч алдым, - диде. +Ислам барысын да аңлады. Тик бер сүз дә әйтә алмыйча аптырап торды. Бу аның башына килеп тә карамаган нәрсә иде. +- Әйдә икебез Илдар Кыямовичка керик тә бөтенесен сөйләп бирик, - диде Энҗе. - Синең гаепле булып йөрүеңне теләмим... Бөтен мәктәп алдында гафу үтеник. +Ислам ни әйтергә белмичә сүзсез калды. Бераздан зиһене акрынлап ачыла башлады: +- Шуннан соң ни булачагын беләсеңме? +- Ни була? +- Диләрә Ахуновна үзенең рәсемен синең үч алырга теләп ясаганны беләчәк. Менә шунда күрсәтәчәк инде ул күрмәгәнегезне! Апаң белән җизнәңне дә аерылу хәленә җиткерәчәк. +- Син нинди акыллы, Ислам! - диде Энҗе, хисләнеп. - Аннары миңа өйдә дә көн бетәчәк... Нишләргә соң, Ислам, нишләргә?! +- Берни дә эшләмәскә, - диде Ислам. - Диләрә Ахуновна пенсиягә китәчәк, +- Шулай ансат кына котылып булыр, дип уйлыйсыңмы? +- Мин ансат димәдем. Гаебебезне хәзер әйтсәк, безне беркем дә кешегә санамаячак. +- Нишләп? +- Үзең уйлап кара. +Шуннан соң алар тыкрыктан сөйләшмичә акрын гына кайттылар, Ислам бер сүз әйтмичә аны озатып, капкаларыннан кертеп җибәрде. Урам ялт итеп тора, күктән йолдызлар коела кебек тоелды Исламга. Күпме вакытлар күтәреп йөргән билгесезлек йөге аның иңнәреннән төшкән кебек булды... +Галимҗан абый академиясе +Исламны ниндидер олы сөенеч уятты. Ул күзләрен ачканчы ук елмая иде. Әллә укулар беткәнгә шатланумы бу? Аның соңгы атнасы сизелмичә үтте дә китте. Әлфия апалары аларны көн саен диярлек Ык буена, әрәмәгә, урманга алып барды, район музеена, сөт заводына, икмәк пешерү комбинатына, төзелеш әйберләре ясый торган оешмага экскурсия ясадылар. Кичә соңгы дәрес булды, апалары билгеләрне аңлатты. Алсу, Фәйрүзә, Айзирәк, Мансур, Энҗе дүртенче сыйныфны гел бишлегә генә төгәлләделәр. Исламның математикадан бер дүртлесе чыкты. Өчлеләре беткәнгә, Айгөлне Әлфия апалары аерып мактады. Әгәр ялкауланмасалар, Баязитов, Афзалов, Бакыевның дүрткә-бишкә генә укырлык мөмкинлекләре бар, диде. Зөлфәт уку елы буена бер генә өчле дә алмаган булып чыкты. Шуны әйткәч, бөтенесе дәррәү кул чапты. +Ислам бүген Галимҗан абыйсы янына барырга ниятләде. Торып ишегалдына чыгуга, песи балалары йөгерешеп килеп җиттеләр. Иң элек аларга сөт салды. Алар хәзер матурландылар, җитмәгән җирләре юк. Юлбарыс балаларын бер генә минутка да күздән ычкындырмый. Ислам эшләрен бетереп кергәндә, бөтенесе ашап утыралар иде. Ул җылы сөт эчеп, бер йомырка ашады да, рәхмәт әйтеп, табыннан кузгалды. +- Иртүк кая барасың, улым? - дип сорады әнисе. - Йоклар идең рәхәтләнеп. Мәктәпкә барасың юк бит. +- И, әни, көн шундый матур. Ап-ак томаннар төшкән һавадан. Галимҗан абый янына барып кайтам әле. +Ул, велосипедына атланып, көтүлеккә элдерде. Авылны чыгып, Надулат үренә җитүгә, велосипедын туктатты. Ык өстендә мамык тутырган төсле томан ята. Аръяктагы агачлар томан аркылы олы гәүдәле ят җәнлекләргә охшап каралып торалар. Әллә ничек бөтенесе йокылы-уяулы, серле. Ерактагы сыер, сарык көтүләре дә юньләп күренми. Җил дә җиргә ятып йоклаган бугай, һаман уяна алмый. Кичә бит йөгерде дә йөгерде. Тарткаламаганйолыккаламаган агачы, шакымаган ишеге, кермәгән тишеге калмады. Алай кылануы юкка булмады. Көтүдән таралган сарыкларны бер урынга җыйгандай, әллә кайлардан болытларны куып китереп, кичкә яңгыр яудырды. Җир бик коргаксыган иде, әйбәт булды, дип кешеләр рәхмәт укыды. Күктә тургайлар, агачлар арасында башка кошлар очына-очына сайрый, аларның дәртле йөрәк тибешеннән җиргә, яшел үләннәргә, серле томан пәрдәләренә искиткеч моң җәелә, кояш тамчылары зеңләп тама. Ислам шушы гүзәллекне күзләренә, җанына-тәненә сеңдергәч кенә юлын дәвам итте. +Галимҗан абыйсы колач җәеп аңа каршы атлады, Ислам, йөгереп килеп, аның кочагына атылды. Галимҗан абый кытыршы иреннәре белән аның битләреннән үпкәч, бәләкәй чактагы кебек, берничә мәртәбә күккә чөеп алды. Алар сагынышканнар иде. Галимҗан абыйсы да нишләптер бик сирәк керә башлады. Ул ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая-елмая: +- Син каядыр югалдың, Ислам, - диде. +- Син дә безгә кермисең бит, - дип аклангандай итте Ислам. +Галимҗан абыйсының елмаюдан кысылган күзләре җитдиләнеп китте. Башындагы читләре өскә бөгелгән эшләпәсен маңгаеннан күтәреп, тирән сулыш алды да: +- Нишләптер вакыт җитми башлады, - дип куйды. +Алар бер-берсенә бераз карап тордылар. +- Син үскәнсең, - диде Галимҗан абыйсы. +- Ә син гел ковбой төсле, - диде Ислам. +Чыннан да аның яшькелт-зәңгәр костюмының погоннары бар, күкрәк турындагы һәм астагы кесәләрендә, киң каешында көмеш төсле бизәкләр ялтырый. Эшләпәсенең маңгай турында да барска охшаган билге беркетелгән. Чалбарының кесәләрендә, балак очларында да әллә нинди нәкышләр кызыктырып тора. Йөзе, җиңе сызганылган беләкләре инде кояшта каралырга өлгергән. Аягында үзе юкәгә сүс кушып ясаган җиңел туфля. +Ислам ярты буханка ипи алып килгән иде. Чаптар, аның күчтәнәчсез йөрмәгәнен белгәнлектән, велосипед артына кыстырылган букчаны теше белән тарткалап та маташа. +- Рөхсәтсез алырга ярамый бит, - диде Галимҗан абыйсы, Чаптарның муенын сыпыра-сыпыра. +Ислам ипине ваклап ашатып бетергәч, ат йомшак иреннәре белән аның битен, муенын кытыклады. Аның рәхмәт әйтүе шулай була. Галимҗан абыйсы белән алар элек үткән самбо алымнарын кабатладылар, яңасын өйрәнә башладылар. Самбо күнегүләреннән соң атта чабу мәҗбүри шарт булып тора. Галимҗан абыйсы Исламны күтәреп атландыруга, Чаптар киң болын кочагына атылды. Болын инде яшәргән. Сап-сары үги ана, тузганак чәчәкләре күренгәли. Язгы су җыелган урыннарны Чаптар чажлап ярып үтә, су тамчылары әллә кайларга чәчри. Өй урыны, ишегалды кадәр вак күлләрнең читләрен эре ак, сары чәчәкләр әйләндереп алган. Болар барысы да Исламның күзенә чагылып кына калды. Аның колакларында җил уйнады, күлмәге чалбарыннан чыгып кабарды, үзе туктаусыз кычкырды: +- Әйдә, Чаптар, әйдә, болытларга ук алып мен мине! Әнә безгә таба үләннәр йөгерә, күлләр йөгерә, юллар, куаклар йөгерә! Сәлам, Әйләнмә күл! Исәнмесез, шомыртларым, баланнарым! Саумысез, камырлыклар, гөлҗимешләр! Юк, чакырмагыз, кул болгамагыз, без сезнең янга кермибез, без күлне бу яктан гына әйләнеп чыгабыз. О, чүрәкәй үрдәкләр! Саумысез! Ник очтыгыз, мин бит сезгә тимим, матурларым! - Ислам болыннан чабып килеп, әрәмәгә кереп киткән төлкене күреп алды: - Нинди матур синең койрыгың, хәйләкәр төлке! Койрык очың ак икән! +Олы күл яныннан әйләнеп кайтканда, Ык буендагы пар тирәк уртасыннан һавага туп-туры төтен күтәрелә иде. Галимҗан абыйсы яратып ял итә торган яшел чирәмле урын ул. Әлеге тирәкләрне дә яшь чакта үзе утырткан. Аларның ябалдашы астында һәрчак күләгә, эсседә салкынча рәхәт, җилдә-яңгырда ышык була. Чаптарның тезгенен муенына бәйләп куйгач, Ислам Галимҗан абыйсы янына килде. Тирәк күләгәсенә ул зур брезент җәйгән. Уртада зур савытта бәрәңге, яшел суган белән укроп, литрлы банка белән тозлы кәбестә куелган. Брезент читенә утыргач, Галимҗан абыйсы Исламның кулына кысла тоттырды. Элек кысланы бик яратып ашаганы бар аның. Чаптар яныннан килгәндә, бишалты кысланың җирдә ятканын шәйләгән иде. Шуңа күрә: +- Ә тегеләрен нишләп пешермәдең? - дип кызыксынды. +- Алары үлгән, пешерергә ярамый. +- Алар бит чиләктә бөтенесе бертөсле. Ничек аерасың? +- Тере кысланың койрыгы белән башы бер-берсенә таба бөкләнгән була. Ә үлесе турыга сузылып ята, - дип аңлатты Галимҗан абыйсы. - Тере кыслаларны яхшылап югач, кайнап торган суга салырга кирәк. +- Әләй, алай иткәч, бик авыртадыр бит аның тәннәре? +- Кысла берни дә сизми кала. +Ислам кулындагы кысласын әйләндереп-әйләндереп карады. +- Шулай да... әйбәт нәрсә түгел бу... - дип куйды. - Теп-тере җан иясен кайнаган суга... +- Яшәү кануны шундый, - диде Галимҗан абыйсы. - Үзебез асраган кошкортны, сарыкларны, бозауларны да суярга туры килә. Ит ашамаса, кеше яшәргә сәләтсез җан иясенә әверелер иде. Мал-туар үсемлекне ашый, аларның итен, сөтен, йомыркасын без ашыйбыз. +- Бичара көчсезләр көчлеләргә азык була икән, - диде Ислам, кәефе кырылып. +- Син уйлаганча гади генә түгел. Тере булмаган нәрсәләр дә шул канунга буйсына, - диде Галимҗан абыйсы. - Минутларны сәгатьләр ашый. Сәгатьләрне тәүлекләр йота. Тәүлекләрне айлар, айларны еллар, елларны гасырлар ашый, үзенә ала. Кызыкмы? Бөтенесе бөтенесен үзенә ала, аның үзен дә нәрсәдер ала. +- Минем хайваннар белән дә, кошлар белән дә дошман буласым килми. Мин алар белән сөйләшәм. Тере кысланы кайнап торган суга да сала алмыйм мин. +- Балыкны ник тотасың? +- Ашарга. +- Ә нинди аерма? Кысла бер секунд эчендә берни сизми кала. Ә син балыкны күпме интектерәсең? Судан алгач, ничек бәргәләнә бичара! Тере килеш эткә, песигә бирәсең. +Ислам аның бу сүзләреннән аптырабрак калды. Каз, тавык итләрен дә бик ярата ул. +- Без аларны ашагач, аларның дошманы булып чыгабызмыни? - дип гаҗәпләнде Ислам. +- Юк, дошман түгел. +Галимҗан абыйсы аны җитәкләп Ыкка алып китте. Аръяктагы агачлар, аларның ботакларына уралган колмаклар, ак чәчәк аткан баланнар, шомыртлар, яр астындагы үги ана яфраклары, күрән-камышлар су өстендә көзгедәгедәй ачык күренә. Шунда ук кояш, зәп-зәңгәр күк, болытлар чагыла. +- Кара син шушы суга! - диде Галимҗан абыйсы ниндидер яшь, көчле тавыш белән. - Су бөтенесен сугара, туйдыра, пакьландыра. Яшәтә! Ул мәңгелек! Нинди могҗиза! Нинди бөеклек! Һәммәсе дә ничек камил итеп уйланган! Су җирнең бөтен катламнары, күзәнәкләре буйлап ага. Сыңар үләннән алып, без бөтенебез күренүче һәм күренмәүче җепселләр, су тамырлары белән тоташканбыз. Кешенең каны - кызыл су. Бер төрле үсемлекләрдә ул яшел төскә керә, икенчеләрендә сары, ал, шәмәхә, кара сүл булып йөри. - Галимҗан су, һаваның бердәм хәрәкәтендә мәңгелек гаделлек ята. Вакыт та су шикелле. Дөнья вакыт эчендә яши. Сәгатьләр, секундлар вакытның тере күзәнәкләре ул. +Галимҗан абыйсы күкрәгенә кулларын кушырып басып тора. Аның артында Ык елтырый, аръяктагы кошлар сайравына чумган әрәмәләр. Астан өскә карагач, аның эшләпәсенең киң читләре Исламга бераз гына болытларны каплый. Җир шарының баш ковбое диярсең! Аның якты йөзенә, көчле беләкләренә күргән саен соклана Ислам. Менә хәзер нишләптер сорап куясы итте: +- Галимҗан абый, син кайда укыдың? +Ул кычкырып көлеп җибәрде. +- Ык буе академиясендә! - Аннары тагын хисләнеп кулларын Ыкка таба сузды. - Менә бит барысы да каршыбызда. Кара, күзәт, иренмичә өйрән. Игечиге юк! Математика белән физика да, биология белән химия дә, география белән тарих та, шигырь дә, җыр да шушында. Сез укый торган әкиятләр пүчтәк ул. Биредәге серле бер сәгать мең әкиятеңә тора. +Шунда Ислам аны бүлдереп: +- Галимҗан абый, син миңа теге атнаның теге атнасында оча торган тәлинкә турында сөйләрмен дигән идең, сөйлә әле, - диде. +Ул сөйләргә кереште: +- Әйе. Нәкъ шушында сыерларны сулауга туплаган идем. Күктә сыңар болыт әсәре дә юк. Офыкта бер ак әйбер күренде. Болыт бугай, дип уйлап бетерергә өлгермәдем, килеп тә җитте, Ык өстендә шып туктап калды. Чыннан да тәлинкәгә охшаган. Ике өй кадәр бар микән. Алай ук та юктыр. Әйләнә-тирәсеннән шәмәхәрәк яктылык сибелә. Берничә секунд туктап торганда, кабыргасының бер урыныннан беләк юанлыгы шакмаклы нәрсә чыгып алды. Шунда минем тәнемнән ток үткәндәй булды. Тәлинкә кинәт туп-турыга һавага күтәрелде, аннары шартлап сынган почмак ясап, Нух тавына таба китеп югалды. Мин тәлинкәнең хәрәкәтен бер мизгелдә текә почмак ясап үзгәртүенә хәйран калдым. Болар бит бездән ныграк үскән затлар. Без әле дөньяның рәтен белмибез. Бер атомда күпме көч! Ул тәлинкәнең очканда тавышы да юк бит. Тизлегенә күз иярми. Җирдәге бернинди материал да андый текә борылуга түзә алмый. Менә шуларны уйлагач, үзебезнең әле үрмәләргә маташкан сабый хәлендә икәнебезне аңлыйсың... +Галимҗан абыйсы сөйләде дә сөйләде. Ислам аны аңлады да, кайчакларда аңлап та бетермәде. Авылга төштән соң гына кайтты. Галимҗан абыйсы сөйләгәннәр гел уеннан чыкмады, башында әллә ниләр бөтерелде. Кич көтүләр кайткач, Ислам тагын аның янына кереп китте. Ул алма бакчасындагы беседкасында ялгызы утыра иде. +- Бер соравым калган, Галимҗан абый, - диде Ислам. +- Әйдә, әйтеп кара. +- Кеше гел үлмичә яши аламы? Су мәңгелек булгач... +- Менә ничек! - дип куйды Галимҗан абыйсы һәм Исламга сынап карап торды. - Мин бу нәрсәләрне син аңламассың дип кузгатмаган идем. Кеше әллә ничә йөз ел яшиячәк. +- Кайчан? +- Ит ашамый башлагач. Бигрәк тә үзенә иркәләнгән, ат кебек хезмәт иткән җан ияләрен ашамый башлагач. +- Син яшәү кануны шундый, дидең. +- Бик күп заманнар үткәч, бу канун үзгәрәчәк. Әмма гасырлар кичеп яшәүнең тагын меңнәрчә шартлары бар. +- Чамалыйм гына. Мин бит укыган кеше түгел. Әнә галимнәр кеше тәнендәге күзәнәкнең серен аңлап бетерә алмыйлар. Адәм балаларын рак чума кебек кыра. Күзәнәкнең барлык серләрен ачсалар, ракны бетерү әмәлен дә табарлар иде. +Күзгә дә күренми торган күзәнәкнең эчендә тагын әллә ниләр булырга мөмкин микәнни? Бусына гел ышанасы килмәде Исламның. +- Күзәнәкнең серләрен нишләп ача алмыйлар соң? - дип төпченде ул. +- Акча җитми. Галимнәр җитми, - диде Галимҗан абыйсы. - Туп тибүчеләргә, шәйбе куучыларга, бер-берсенең эчке әгъзаларын җимереп, сөякләрен сындырып көрәшүчеләргә, сугышучыларга түләнә акча. Кайсылары иблисчә акыра, кемнәрдер бер сантиметрга биегрәк сикерү өчен гомерләрен багышлый. +- Син дә мине сугышырга өйрәтәсең бит. +- Юк, сакланырга өйрәтәм. Сугышырга уйласаң, өйрәтмәс идем. Спорт - ул уен, ял. +Рәхәт иде Галимҗан абыйсы белән сөйләшүе. Ислам чыкканда, караңгы төшкән иде инде. Ул капка турларына җиткәч, агач бакчасында әтисе белән әнисенең тарткалашканын ишетеп, туктап калды. +- Син бит яшерәсең, тавышыңнан сизеп торам! - диде әтисе. +Аңа каршы әнисенең елардай булып әйткән сүзләре яңгырады: +- Яшермим! Минем яшерерлек гаебем юк! +- Алайса нишләп гел аның янында ул? +- Мин каян белим соң? +- Син моны махсус эшлисең, үзең аның янына барырга әйдәклисең, - диде әтисе ачулы тавыш белән. +- Ник син мине газаплыйсың болай?! - Әнисенең кычкырып елап җибәргәне ишетелде. +- Берәр сүз әйтсәң, тотасың да балавыз сыга башлыйсың... +Шулчак болдыр ишегенең ачылганы ишетелде. Әтисе белән әнисе сүзсез генә өйгә кереп киттеләр. Әбисе чыккан булган икән. Ислам коймага сөялде дә уйга батты. Кем турында сүз барганына ул төшенеп бетә алмады. Ислам турында да кебек. Әллә Галимҗан абыйсы белән ачуланыштылар микән? Аның кермәве дә юкка түгелдер. Балык кертсә дә озак тормый, чыгып китәргә ашыга. Әнисе елады. Әтисе ярсыган. Күпме уйласа да, моның очына чыга торган түгел. Ул өйгә кергәндә, әтисе телевизор карап утыра, әнисе яткан иде. Әтисенең йөзе караңгы икәнен күрде. Ул Исламга дәшмәде, хәтта борылып та карамады. Ислам чишенеп ятты, әмма йокысы качты. Ул әтисе белән әнисен бик ярата, аларның елмаеп кына торуын тели. Әбисе белән бабасы күрмәгәндә, әзрәк әйткәләшеп алалар алуын. Тик бүгенгесе андый үтә торган әйткәләшүгә охшамаган. Ниндидер моңарчы сизелмәгән ят нәрсә бар кебек. Ул ят нәрсә аларның йортында, һәрберсенең өстенә басып тора, әтисе белән әнисенең арасына ук кергән. Ул нәрсә күренмәсә дә, Ислам аны кап-кара итеп, күтәргесез авыр итеп тойды. Ул аларның берсен дә санга сукмаячак, ул аларның барысыннан да көчлерәк җанвар кебек әлегә йокымсырап кына тора, вакыты җиткәч уяныр, ул уянса, бөтенесе җимерелер кебек тоелды. Ни соң бу? Галимҗан абыйсы сөйләгәннәрдән Ислам моңа җавап таба алмады. Оча торган тәлинкә кебек, көтелмәгәндә килеп төшкән бу нәрсәгә җавапны киләчәк көннәр генә якынайтса якынайтыр ахрысы... +Рабит +Батулла +АКЛЫ-КАРАЛЫ ХИКӘЯТЛӘР +Азау - соңгы бүре +Татар Саласында булды бу хәл. Татар Саласы өч яклап урман белән әйләндереп алынган авыл иде. +Бүреләрне кырып бетерделәр. Азау - исән калган соңгы бүре иде. Ул ялгызы каңгырып йөри. Чирү юк, ау юк. Кайчандыр урманнарны, далаларны дер селкетеп торган бөек бүреләр юк. +Адәмнәр бик сөенде чирү беткәнгә. Куйларыбыз, җылкылар үрчер. Ит-сөт мул булыр, диештеләр. Көннәр буе бәйрәм иттеләр. +Чын бүре беркайчан да адәми затны бугазламый. Чын бүре сабыйларга кагылмый. Хәтта адашып калган сабыйларны бүреләр үз балалары кебек тәрбия итә, диләр иде. Борынгы йолалар юкка чыкты. Йоласызлык йоласы башланды. Ялгыз бүре Азау ялгыз юлчыларны буарга мәҗбүр иде. Атналар, айлар буе ач торгач, Азау хәтта сабый баланы да бугазлады. Бу - үч иде. Аның балаларын аямадылар бәндәләр. Ул да аяусыз хәзер. Көтүе белән сарыкларны бугазлап чыкты. Ашар өчен түгел, үч кайтарыр өчен шулай кылды ул. +Халык тагын куркуга төште. Бер бүре шулкадәр малны бугазлый алмас, бу посып калган чирүдер, дип кешеләр бүрегә ау оештырды. Аучыларга вертолётлар да кушылды. ГТХМ (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының) гаскәрләре белән тулды урман, кыр, ялан, сәхрә. +Соңгы бүрене аулыйлар. Күмәк хуҗалык маллары да, шәхси утарлардагы маллар да бүре тешеннән һәлак булды. Бер генә абзарга бүре кермәде. Сантар абзарында ун баш сарык, ике сыер, бер бозау, бер ат иде. Чыннан да, таң алдыннан, ай тулган көнне бүре шушы абзарга керде. Айгыр бүре белән бик каты тарткалашты, бүре алдан килсә - алгы тоягы белән, арттан килсә, кушаяклап тибә, яннан килсә, башы белән бүрегә ора торды. Айгырның яраланмаган урыны калмады, бүре дә бирешергә теләмәде, тагын алдан һөҗүм иткән иде, айгыр аның муен өстен каты итеп тешләде дә чиный-чиный кешнәп, бүрене күтәреп җиргә орды, "гык" итте бүре, ләкин шундук дүрт аягына басты, ат аны тагын муеныннан тешләп, абзар капкасының имән баганасына ора башлады: бер-ике-өч-ун, бүре тынсыз иде. Абзардагы шау-шуга хуҗалар уянып, сакка куелган ГТХМ солдатлары абзарга кереп, фонарьлар белән яктырттылар. Алар алдында котчыккыч күренеш пәйда булды. Бер кырда канга баткан бүре гәүдәсе, бүре ыржайган, ирене ачылган, теле тешләре арасына кысылган. Сарыклар бер почмакка посканнар, ат еш-еш сулый, аның тешләре, иреннәре бүре канына буялган иде. Ыржайган бүре мәетен күреп, халыкның коты очты. +- Әстәгъфирулла! Төшеңә керә күрмәсен! - диештеләр. +Соңгы бүренең үтерелүе турындагы хәбәрне атналар буе талкыдылар, радио-телевидение, газеталар... +Бәхетле яшәгез, кешеләр! Соңгы бүре дә юк ителде! +Бәхетле тормышның рәте китте. Бүре белән сугышып, бүре канын татыган айгыр кешеләрне тешли, казларны, этләрне тотып ашый башлады. Тагын ГТХМ гаскәрләрен чакырттылар. Аны тотарга килгән солдатларны айгыр бугазлап як-якка чөйде. Калган гаскәр дә атны тота алмады. Хәйлә кордылар. Болынга солдат чатырлары корып, эченә солдат киемнәре кигән карачкыларны яткызып, атны шунда тотарга булдылар. +Шулай эшләделәр дә. Ат чатырга килеп керүгә үк, чатырга, курчакларга бензин сибеп ут төрттеләр. Чатыр дөрләп яна башлады, карачкылар яна, чиныйчиный айгыр яна. Ниһаять, айгыр чатырны җимереп чыкты да ялкынланып янган көенчә авылга таба чапты. Аның койрыгы, ялы яна, ялкынга күмелгән ат каралты-курага атылып кайтты да кипкән печән кибәннәренә ышкынырга теләп, башын печәнгә тыкты, кибәнне ут алды, ялкын өйгә күчте, башка йортларны ут алды, бөтен авыл яна, тилергән айгыр һаман чаба, тиресе янып бетте. Юлда барган кем очрый, ат шуны тешли, шулай чаба торгач, ул тәмам янып бетте, кешеләр ут эчендә, бөтен авыл яна. Авылдагы йортларның, кешеләрнең күбесе янып бетте. Атом төшкән Хиросимадай авылдан кисәүләр белән коры сөякләр генә аунап калды. +Тынлык урнашты. Исән калганнар янып үлгәннәрне, кисәүләрдән аралап, туганнар каберлегенә җирләделәр. Бичара кешеләр, күмердән арындырып, иске нигез урынына яңа йортлар сала башладылар. +Фаҗига әкренләп онытылды кебек. Ләкин бу тынлык озакка бармады, ат тешләгән кешеләр котыра башлады. Алар бер-берсенең бугазына ябыша, тешли, тырный, үтерә. Тилергәннәрнең берсе яңа салынган йортына ут төртте дә тагын авыл яна башлады. +Аларның котыру авыруы башкаларга күчмәсен, дип котырганнарны ялкын эченә аттылар. Саклык чарасы буларак, котырганнар белән бергә котырмаганнары да утка ташланды. +Шулай итеп, Татар Саласы авылында бер генә йорт та, бер генә кеше дә калмады, барысы да янып, кырылып бетте. +Дәдә Куркыт +Моннан 1500 еллар әүвәл Алтай якларында безнең борынгы бабаларыбыз угызлар (огузлар) яшәгән. Алар чыгарган "Дәдәм Куркыт хикәясе" бүгенге көнгә чаклы килеп җиткән. Бу әсәрнең нөсхәләре Төрекмәнстан, Төркия җирләрендә һәм Дрезден китапханәсендә табылган, бер нөсхәсе Казанда да саклана. +Сабый чакта аны Бадәмкүз дип йөртәләр иде, чөнки аның күзләре бадәм төшенә охшаган иде. Бадәмгә охшаган ике күз дә дөньяга моңлы карый. Бадәмкүз менә-менә елап җибәрер кебек. Ләкин Бадәмкүз елак булып үсмәде, уйчан булып үсте. Ул бөҗәкләрне күзәтә. Кая бара алар, кайдан кайта? Ни өчен Күк йөзендәге йолдызлар һаман хәрәкәтсез, ни өчен Ай бер урында тормый, ни өчен кичен калка торган Чулпан таңда Зөһрә йолдыз булып күренә? Ни өчен кешеләр үлә? Картаеп та үләләр, бик яшьли дә китеп баралар. Ни өчен? +Кичә генә аның җан дусты Очарбай суга батып үлде. Очарбай яхшы йөзүче иде, юкса. Су астында ялгыш тын алдымы ул, әллә аны Су Анасы батырдымы? +Очарбайны гүргә иңдергәч, Бадәмкүз тилерә язды. Ул анасын да, атасын да, кардәшләрен дә күрми, ишетми, ул бары тик тугры эте Сарпый белән генә сөйләшә. +- Ни өчен кешеләр үлә, Сарпый? Ни өчен гүргә кичә сабыйлар? +Болыннарда, далада озак йөрде ул эте Сарпый белән. Туганнары сабыйны җен алыштыргандыр, дип курка калдылар. Олан сөйләшми, ашамый-эчми, шәүлә кебек тавышсыз атлап йөри, чабаннар янына барып чыкса, аннан чабаннар курка, ат дагалаучылар янына килеп чыкса, дагалаучылар курка. Шуннан соң аңа "Куркыт" кушаматы тагылып калды. Ата-анасы аны Әҗәк шаманга алып барырга уйлаган иде дә, Бадәмкүз-Куркыт качты. Ул Әҗәк шаманнан курка иде. Аның киеменнән, күзен акайтып җирдә аунаганыннан курка. Үлемнән курыккан кебек курка. Куркыт елгыр тае Укҗитмәскә атланып, ерак-ерак дала аръягындагы түрк кардәшләре авылына китте. Бадәмкүзнең кабиләсе, Карлык нәселле түркләрдән аермалы буларак, кунакка барасы кардәшләре (буйраклар) ярым утрак тормышта яши иде. Буйракларның саманнан салынган йортлары, киртә белән әйләндерелгән утарлары, икмәк салынган келәтләре, каклаган ит сакларга тирән базлары бар. Аларның иген чәчә торган тарлаулары, йорт янында бакчалары бар. Бакчада көнбагыр, киндер, кабак белән шалкан үсә. Буйраклар шаманчы түгел, тәңречеләр иде. Куркытка тәңречеләр бик тә ошый. Алар бер Тәңрегә инана. Ташка, агачка табынмыйлар. +Укҗитмәс айгыр белән эте Сарпый аны буйраклар кабиләсе ыстанына китереп җиткезде. Дала түреннән килүче ялгыз җайдакны хуҗалар әллә каян күреп алганнар иде. Каршы чыктылар. Туганнары аны ияреннән күтәреп алдылар да йортка алып керделәр. Саман өйнең эче салкын рәхәтлек бирә иде. Айтүкә тутасы белән Моран җизнәсе аңа бик тәмле кымыз эчерделәр. Аннан соң табынга каклаган ит чыкты. Аты алдындагы улакка башак салдылар. Этенең савытына җепселле, җелекле сөяк куйдылар. +Йокысы туйгач, Куркыт далага чыкты. Ары барды, бире йөрде дә, арыпталып кайтты да, ашамый-эчми генә йокларга ятты. +- Бу баланың башында нидер бар! - диде җизнәсе Моран. +- Моңлы бала, бабасына охшаган! - диде тутасы Айтүкә. +Бераздан Куркыт саташа башлады, ул курыныч төш күрә иде, ахрысы. Ул коңгырт тавыш белән сөйләнә иде. +Ир белән хатын аптырап, куркып утырдылар Куркыт янында. Тәңрегә догалар кылдылар, бу сабыйны савыктырыр өчен ярдәм сорап. Сабый тынычлап, тирән йокыга талгач кына, йорттан чыктылар. +Икенче көнне иртән Куркыт йортбакчага чыкты, җирдә кабаклар тәгәрәшеп ята иде. Бер кабак арба тәгәрмәче кадәр зур үскән. Җизнәсе билхәнҗәрен суырып чыгарды да кабакның сабагын кисте: +- Артык өлгергән! - диде үзе. +Хуҗабай пычагы белән кабакны турый башлады. +- Тукта, җизнәм! - диде Бадәмкүз. - Кабакның яртысын миңа бир. +Бадәмкүз казан кадәр олы кабакның ярты өлешен чистарта башлады. +- Ни эшкә ул кабак кабыгы? - диде тутасы Айтүкә. +- Төшемдә мин бу кабакның чыңлаганын ишеттем, - диде Куркыт. +Кабакның эчен алып бетергәч, кабыгын йорттан алып чыгып, утар күләгәсенә куйды. Кабак кипте, катыланды, казан рәвешен алды. Куркыт аңа көрәк сабын беркетте, кипкән куй эчәкләреннән бөтереп ясалган ике кыл беркетте дә кылларга чиртте. Кыллар кабакны думбырдатып коңгырт тавыш чыгарды. +Тутасы белән җизнәсе аптырап карап торды. Кабак көй чыгара башлады. Бераз уйнаганнан соң, Куркыт үзе уйнаганга кушылып ялварыш җыры башлады. +Ә-йа Тәңрем, ә-йа Тәңрем! +Нидән кичә бу бәндәләр, +киң бәдәннәр? +Ничүн ала Җир анабыз балаларны, +аналарны, таналарны?.. +Озак ялварганнан соң Куркыт думбрасын читкә куеп, йөзен ике учына салып уйга талды. Аннан торып әйтте: +- Ягымлы Айтүкә тутам, ятышлы Моран җизнәм, үлемнән качып йөрмеш көнем. Чиксез рәхмәт тәгам-әүкатеңез өчен. Мин китәем ерак юлга, Көнбатышка таба. Мин үлемсезлекне эзләп китәм. +Китте Бадәмкүз Куркыт Укҗитмәс атына атланып ерак җиргә. Думбрасын уйнап, ялварышлар җырлап, ул халыкларның күңелен күрде. Шулай итеп, ул Идел дәрьясының ярындагы зур калага җитте. Бакса, ни күрде. Дүрт ир чокыр казыйлар, ару-талу белми. Сәлам бирде Куркыт, сәлам алды. +- Бу ни? - диеп сорады ул көрәклеләрдән. +- Бу - кабер! - диделәр. +- Кем кабере ул? - диде Куркыт. +- Синең каберең бу! - диделәр. +Куркыт, думбрасын алып, тагын Тәңрегә ялвара башлады. Дүрт каберче сокланып тыңладылар ялварышны. Куркыт хәлдән таеп уйнавыннан туктады. +- Бу нинди корал? - диде ирләрнең берсе. +- Бу - думбра! - диде Куркыт. +- Яхшы әйтә думбраң! - диделәр. - Рәхмәт сиңа ялварышың белән думбраң өчен. +- Барыбер без сине бу кабергә салырга тиешбез! - диделәр. +- Ни өчен? - диде Куркыт. +- Тәңре шулай кушты! - диделәр. +Куркыт атының торыгына камчы сызды, Укҗитмәс алга очты. Ләкин ирләр аның эте Сарпыен тотып алдылар: +- Бер казылган каберне кире күмү олуг җазык! - диделәр ирләр һәм Сарпыйны, суеп, кабергә салдылар. +Үлемнән качып котылды Куркыт, китте Куркыт, думбрасын чиртә-чиртә озак еллар йөрде, аңа инде Бадәмкүз дип түгел, Дәдә Куркыт дип исем куштылар. Кая гына барса да, ул үлгән кешеләрне, кырылган малларны күрде. Шулай йөри торгач, ул Тунай елгасына килеп чыкты. Тунай елгасының якасында дүрт ир кабер казый иде. +- Кем өчен ул кабер? - дип сорады Дәдә Куркыт. +- Синең өчен! - дигән җавап алды. +Шуннан ул, думбрасын алып, тагын моңлы ялварышын башлады. Каберчеләр аны онытылып тыңладылар. Ялварыш туктаганнан соң әйттеләр: +- Без барыбер сине шушы кабергә салырга тиеш! Тәңре кушты! - диделәр. +Куркыт инде каберчеләргә ялварырга тотынды. +- Минем үләсем килми! Минем мәңге яшисем килә! - дип кычкырды ул. +Һәм думбрасын алып, бар көченә йөгереп китте, аның аты Укҗитмәсне тотып, суеп, гүргә иңдерделәр. Атын биреп котылды Дәдә Куркыт әҗәлдән. Шулай җәяү китте Дәдә Куркыт, кире борылды, айлар, еллар шулай йөрде, думбра уйнап Тәңресенә ялварды. Шулай каңгырып йөри торгач, ул аты Укҗитмәснең каберенә килеп иреште. Кабер өстендә балкыган нурны, гүзәл чәчәкләрне күреп, Дәдә Куркыт хәйран калды. Кабер ташындагы язуны укып ул шаккатты. +"Ошбу гүрдә тугры ат Укҗитмәс ятыр" дип язылган иде ташка. +Дәдә Курытның күкрәгеннән кайнар уфтану чыкты: +- Эһе-һеһ, онытмый халык атымның исемен! +Китте Дәдә Куркыт юл тузанын куптарып, янә килеп чыкты эте Сарпый мәзарына. Ташка: +"Ошбу гүрдә тугры эт Сарпый ятыр" дип язылган иде. +Дәдә Курыт авызыннан тагын кайнар уфтану чыкты: +- Эһе-һеһ, онытмый халык этемнең исемен! +Юл буйлатып карт дәрвиш Дәдә Куркыт бара. Аркасында - думбра, күңелендә - суыклык. +Шулай йөри торгач, ул туган туфрагына кайтып җитте. Аның ата-анасы, кардәшләре үлеп беткән. Халык бәйрәм итә. Халык думбра уйный. +- Нинди уен коралы ул кулыгызда? - дип сорый Дәдә Куркыт. +- Борынгы бабамыз, Дәдә Куркыт ясаган думбра! - диләр бердән. +Мәйданнан читтәрәк казылган кабер, авызын ачып, ризыгын көтә иде. Кабер кырыенда көрәкләренә таянган дүрт ир басып тора. +- Кем өчен бу кабер? - дип сорады Дәдә Куркыт. +- Синең өчен, карт баба! - диделәр. +Карт баба шунда җан бирде, аны бик олылап җир куенына тапшырдылар. Кабер ташына: "Гомере буе үлемнән качып йөргән думбра остасы Дәдә Куркытның гүре" дип язып куйдылар. +Сагыз +Чыннан да, ул сагыз кебек ябышкак кеше иде. Бала чактан ук ул шулай булып үсте. Әбисе аны өйрәтә иде: +- Улым, кеше йөри торган юлларга төкермә! +- Ник? - дип сорый сабый Гасыйм. +- Юлга төкерәсең икән, син аны таптап-бетереп китәргә тиеш. Кояш та, Ай да, кешеләр дә, фәрештәләр дә күрмәсен. +Сабакка йөри башлагач ук, ул мәктәптән кайтып килгәндә, Заһидның кар өстенә печ итеп торганын күргәч әйтте: +- Кар белән каплап кит! - диде. +Заһид кычкырып көлде: +- Үзең капла! - диде дә чабып китте. +Җиденче сыйныфта укыганда бугай, мәктәп белән урманга экскурсиягә киттеләр. Сукмаклар буйлап таралышып, балалар кайсысы чәчәк җыя, кайсысы җиләк җыя башлады. Гасыйм белән Заһид сукмак уртасында басып калды. Шулчак куаклар арасыннан Сәринә атылып чыкты. Заһид кыз басасы сукмак уртасына лачт итеп төкерде. +- Абау ла, нигә алай төкеренәсең, җирәнгеч? - диде кыз. +Заһид сукмак буйлап чабып китте. +- Заһид! - дип кычіырды Гасыйм китеп баручы малайга. - Нигә төкерегеңне таптап китмисең? +- Үзең тапта! +- Хәзер таптыйм мин сиңа! - диде Гасыйм, Заһидны куып җитеп. Якасыннан тотып, Сәринә янына алып килде. - Тазала Сәринәнең аяк астын, нәҗес! +Балаларның мәж килгәнен күреп, сыйныф җитәкчесе Наза апа йөгереп килде. +- Сез нишлисез монда? - дип сорады укытучы апа. +- Заһидны тәртипкә өйрәтәм! - диде Гасыйм. - Сез үзегез "экология, экология", дип сөйлисез, апа, ә ул - экологияне бозучы! +Заһид Гасыймның бу кыланмышын онытмады. Аның эченә үч алу корты кереп урнашты. Әрәмә буенда ике куштан иптәше белән сагалап торып, Заһид Гасыймны кыйнамакчы булды. Икесе ике яктан Гасыймның бишмәтеннән умырып тотканнар иде, Гасыйм җәт кенә бишмәтеннән шуып чыкты да авыл ягына элдерде, бишмәт тегеләр кулында калды. Син күр дә мин күр, куып карасалар да, аның артыннан җитә алмадылар. +Бишмәтне бик һәйбәтләп кенә Гасыймның өенә китереп бирделәр. +- Әнә! - диде Гасыйм, үсмерләрне күргәч. - Хезмәтчеләрем минем бишмәтне күтәреп йөри. Юкка мәшәкатьләнгәнсез, үзем дә барып ала идем мин аны. +Гасыйм белән Сәринәнең арасы якынайганнан якыная бара иде. Алар бергә дәрес әзерлиләр, бер партада утыралар, алар сәяхәтләрдә гел кулга-кул тотышып йөриләр. Аларның хыялы да бер иде: төзелеш университетына керү. +Гасыйм белән Сәринәнең Йосыф-Зөләйха кебек яратышуына тирәяктагылар сокланып карый иде, бары тик Заһидның гына аларның җитәкләшеп йөргәненә эче тырнала иде. Дөресе шул: ул көнләшә, кара көнләшү белән көнләшә иде. Ул үзенә күрә алардан көләр өчен үчек тә уйлап чыгарган булды. Егет белән кыз узганда: +- Тәти кашык, киявең килә, киявең килә, арт капкаңны ач та кач! - дип такмаклый. +Гасыйм югалып калмады: +- Син үз капкаңны яп! Чыпчыгың чыгып очмасын! - диде, узып барышлый гына. +Чыннан да, Заһидның чалбары каптырылмаган иде, тирәдәгеләр шаркылдап Заһидтан көлделәр. +Гасыймның һәр төрттерүе, һәр тәнкыйте Заһидның ачуын кабарта иде. Гасыймнан үч алу теләге кар йомарлагы кебек зурая, үсә барды. +Аттестат алгач, чыгарылыш кичәсенә Гасыйм күрше авылдагы урта мәктәпкә өр-яңа матае белән килде. Әтисенең аттестатка бүләге иде ул матай. Тантана, аттестатлар тапшыру, биюләр, дискотека - барысы да шау-шулы, матур һәм бик тә моңсулык мохитендә булды. +Гасыйм белән Сәринә чыгарылыш кичәсеннән качып киткәндәй югалдылар. Сәринә белән икесе матайга утырып, сәяхәткә чыгып киттеләр. Яшьләрнең максаты тау башында таң аттыру иде. Матай җилле, арка утыргычта - Гасыймның сөекле кызы Сәринә. Кап-караңгы төн, матайның прожектор кебек якты уты әллә каян алдыра. +Гасыйм күтәртелгән юлдан китмәде, гадәтенчә, аскы юлдан, кыр өстеннән салынган сукмактан җилдерде. Такыр юлдан матай белән йөрүе рәхәт. Машиналар да, сәпиткә атланган башкалар да шул такырдан йөри. Такыр юлдан матай оча гына. +Нидер булды! Алар кыр өстендә торган силос арбасына җитеп килгәндә, нидер булды! Матай яктылыгында Гасыйм алдында тарттырылган тимерчыбыкны шәйләп алды да үзеннән-үзе рульгә чаклы башын иде. Шул мизгелдә үк матай арт тәгәрмәчен болгап алды да матае-ние белән Гасыйм силос арбасының арткы көпчәгенә килеп бәрелде. Ул аңына килгәндә, таң аткан иде инде. Аның башы авырта, күзләре сулкылдап сызлый иде. Иң беренче ул Сәринә турында уйлады. Акрын гына торды, матай янга ауган. Сәринә муены кисек килеш юл өстендә ята. Гасыйм башта аңламады, Сәринәне селкетеп карады һәм сөеклесенең һәлак булганын аңлады. Ул тиз генә матаен бастырып атланды да мәктәп ягына китте. +Буганакның махсус рәвештә Гасыйм йөри торган сукмакка аркылы тарттырылуын бер күрүдә аңлап була иде. Каршы якка, юл кырыена тимер казык кагылган, казыкка тимерчыбык уралган, тимерчыбыкның икенче башы силос арбасына беркетелгән. +Чыгарылыш тантанасы матәм мәрасименә әверелде. Ата-аналар, укучылар, укытучылар елый, тик Гасыйм гына елый алмый иде. Ул бәлки әле ни булганын да зиһене белән аңлап бетерми торгандыр. Әле генә аттестат алган, төзүче инженер булырга хыялланучы япь-яшь, гүзәл кызның кабер куенына кереп ятуына ышанасы килми. +Юл полициясе Гасыймны пассажиркасын үтерүдә гаепләргә маташкан иде дә, тикшерү башка яктан китте. Гасыймның гаебе юк, дип табылды. +Сәринәнең һәлак булуының сәбәпчеләрен тиз таптылар. Заһид белән куштаннарының бармак эзләре тимер казыкта да, тимерчыбыкта да, силос арбасының йозагында да ярылып ята иде. +- Без шаярдык кына, без аны куркытырга гына теләгән идек, без Сәринәнең матайга утырып китәсен дә белмәдек, - дип акланырга маташсалар да, егетләрнең төрлесен төрле вакытка утыртып куйдылар. +Гасыйм зираттан кайтып керми иде. Ул сөйләшмәс булды, көннәр буе сөеклесенең кабере янында утыра да караңгы төшкәч кенә атасы белән анасы аны алып кайтып китәләр. +Дус-ишләре, туганнары аны ташламады, аның күңелен ачарга, игътибарын хәсрәтеннән читкә алып китәргә тырыштылар. Ул университетка керер өчен Казанга бармады. +Озак айныды ул бу кайгысыннан. +Бер ел кирәк булды бу рухи буналыштан чыгар өчен. җиңел бирелә иде. Курсташы Гөлфәйзә исемле кызны ул Сәринәгә охшатты. Һәм астыртын гына кызны күзәтә-тикшерә башлады. Килеш-килбәте дә нәкъ Сәринәнеке кебек, турыга аерган чәче дә, ике чем-кара толымы да, атлап йөрүләре дә охшаш. Күргән саен, сынаган саен Гөлфәйзәнең Сәринәгә охшаш якларын күбрәк таба тора иде. Ул аны Сәринә кебек кабул итә, хәтта аңа берике тапкыр "Сәринә" дип эндәшкәләде дә. Гөлфәйзә елмайды: +- Син миңа ике тапкыр "Сәринә" дип эндәштең, кем ул Сәринә? - диде кыз. +- Сәринә ул машина кырылышында һәлак булган кыз! - диде егет. +- Бичара! - диде Гөлфәйзә. - Авыр туфрагы җиңел булсын! +Шуның белән сүз бетте. Ләкин ике яшь күңелдә якынлык тойгысы хасил булды. +Гөлфәйзә-Сәринә, чыннан да, сөйкемле иде, аны сөйкемле иткән сыйфатлар алда санаганнар гына түгел иде, Гөлфәйзәнең ата-ана итагатендә тәрбия кылынган, әдәпкә, тәртипкә өйрәтелгәне күренеп тора. +Гөлфәйзә Гасыйм күңелендәге Сәринәнең урынын тулысы белән яулады. Алар аерылгысыз иде. Кемдер ике яшь йөрәкнең бер-беренә тартылуына сөенеп туя алмады, кайсыберләре битараф калды, бәгъзеләре бу ярашкан пардан көнләшә иде. Шуларның берсе Гасыймның группадашы, иптәше, бүлмәдәше Ишбу иде. Аның тулы исеме Ишбулат булып, шуннан кыскартылмыш "Ишбу" булып китте. +Ишбу группада гына түгел, бөтен факультетына бер чибәр егет иде. Какча озын гәүдәле, сөрмә күзле, тешләре тип-тигез, бөтен кызлар аңа гашыйк иде. Ләкин шушы мәһабәт егеткә Гасыймның күңеле тартылмады. Тышкы кыяфәте мәһабәт булса да, аның ниндидер сөйкемсез ягы да бар кебек. Башта Гасыйм да аңа тартылган иде, тора-бара алар арасына аңлатып бирә алмаслык салкынлык ятты. Ишбуга кызлар янында уңыш казанганга күрә, Гасыйм аны сөйми кебек тоелды. Ә Гасыйм исә, аның эчке дөньясыннан чыккан тискәре мохитнең тәэсире, дип уйлады. Миһербан юк иде бу кешедә. Ул йолаларда тәрбия алмаган. Бер кызны башлап, икенчесен ташлап йөрү аның максаты кебек иде. Ләкин Гөлфәйзә башка кызлар кебек, аның алдында коелып төшмәде. Ул әдәп белән генә Ишбуның әдәпсез карашларын кире кага торды. Гөлфәйзәнең күңеле Гасыймда иде. +Бу хәлне аңлагач, Ишбу бүтәннәр артыннан җилдерә башлады, ләкин аның күңеле барыбер Гөлфәйзәдә иде. +Шулай итеп, беренче курс та бетте, икенчесен дә башладылар. +Бервакыт, ятакханәдә яшәгәндә, Гасыйм Ишбуга бәйләнә башлады. Ул бүлмәдәшенә элек тә төрттергәләп алган иде инде. Ишбу аны шул бәйләнчеклегенә күрә яратмый иде. Беркөнне Ишбу, кибеттән алып кайтып, пилмән пешереде. Ашады да камыр калдыкларын юына торган ялгашка чыгарып түкте. +Студентлар гауга куптардылар. Ялгаштан су үтми, су камырга бөялгән иде. Диварда язулар эленеп тора: "Ризык калдыкларын юына торган урынга ташламагыз, чүп савытына яки чүп узгаргычка ыргытыгыз. Чисталык саклагыз, кухняны тәртиптә тотыгыз". +Кем икәнен тикшерергә тотындылар, Гасыйм әйтте: +- Ишбу, синең эш бит бу! - диде. +Ишбу пырлый башлады: +- Мин түгел! - дип кычкырды ул бүлмәдәшенә. - Ябышкак сагыз! Бәйләнде бит! +- Син әле яңа гына пилмән пешереп ашадың да кәстрүлеңне күтәреп кухняга кереп киттең. Әнә бит пилмән савытың идәндә ауный. +- Доносчик! - диде Ишбу, ысылдап. +- Мин синең күз алдыңда әйттем! Дуңгыз абзарына әйләндермә яшәгән урыныбызны! +Ишбу сүгенеп, пырлап чыгып китте. +Шуннан соң аларның болай да киеренке аралары тагын да бозылды, алар бер-берсе белән сөйләшмәс булды. Сөйләшкәндә дә ырты-пырты, әйткән сүзләре нәфрәткә уралып чыга иде. +Икенче курсны тәмамлаганнан соң, Гөлфәйзә белән Гасыйм кызның туган ягына - Әстерханга кайтып килделәр. Гасыйм кызның ата-анасын, туганнарын бик ошатты. Алар балыкчы татарлар урамында яшиләр иде. Каралты-кура да, ризыклары да, йортларның бизәлеше дә борынгыча - татарча иде. Ризыкларны, бигрәк тә ит ашларын - ир-егетләр, камыр ашларын хатын-кызлар аерым урында - аш йортында әзерли иде. Нәкъ Гасыймның гаиләсендәге кебек. Әстерхан татарларында, ягъни нугайларда әле иске гадәтләр, борынгы йолалар сакланган икән, шөкер. +Егет тә Гөлфәйзәнең ата-анасына бик ошады. +Шуннан соң алар Гасыймның ата-анасы янына кайттылар. Булачак килен, дип кабул иттеләр алар Гөлфәйзәне. +Көзгә таба алар институт ятакханәсенә кайтып егылды. Ләкин Ишбулат Гасыйм белән бер бүлмәдә яшәргә теләмәде. Гасыйм моңа сөенде генә, бер шапшак ким булыр. +Гасыйм җәйге каникулларда төзүчеләр әтрәте туплап, шабашкага йөри башлады. Гөлфәйзәне ул йә әниләре янына Әстерханга, йә үз йортына калдырып китә торган булды. Эш өйләнүгә килеп иреште. Яхшы гына әҗер төшереп кайткач, Сабан туена никах мәҗлесе оештырырга, аннан соң Әстерханда туй ясарга килештеләр. +Алар инде чыгарылыш кичәсендә ир белән хатын буларак катнаштылар. Бәхетле никах иде ул. +Диплом алгач, аларны кафедрада калырга кыстап караганнар иде дә, Гасыйм каршы килде һәм алар төзү эшләре буенча Дәрвишләр бистәсенә китеп бардылар. +Гасыймның эшчәнлеге, студәтрәтләрдә алган тәҗрибәсенең кирәге чыкты, ул бик тиз үсеп китте һәм җитәкче урынын да алды. Ләкин шулай уңышлы гына эшләп ятканда, өстәге бер "җонлач кул" аның фирмасына ярдәмче итеп Ишбулатны китереп куйды. +Яшьлектә булганнар онытыла бара, аларны уртак эш берләштерә иде. Тегесе дә һич сүз кузгатмаенча, җайлы гына эшләп киттеләр. Зур уңышларга ирештеләр, күп акча эшләделәр. +Ширкәт мәҗлесләрендә дә алар бергә булып, байтак кына пирәшләделәр. Институттагы үпкәләүләр онытылды кебек. +Ләкин кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый дигәндәй, Гасыймның борынгы гадәте дә үзеннән калмый иде. Яңа ел алдыннан аңа кемдер шалтыратты да: +- Тиз килеп җит! Төзелеш мәйданында гадәттән тыш хәл! - дип шомлы сүз әйтте. +Ул, "Джип"ына утырып, эш урынына китте. +Прорабныйга килеп керсә, анда өч кеше көтә иде - Ишбу белән таныш булмаган ике шешәдәше. Гасыймның бу шикле кешеләрне үз ширкәтендә да шактый кызмача. Уртада мангалда ут янып тора, болар шашлык кыздырып ашаганнар, ахры. +- Янгын чыгарасыз бит сез болай, кем инде бүлмә уртасында учак яга! Кайда каравылчы? - дип сорады Гасыйм. +- Мин аны кайтарып җибәрдем! - диде Ишбу. - Чүтеки Яңа ел бит, гаиләсе янында булсын, дидем. +- Ә болар кемнәр, нишләп алар төзелеш мәйданында! - диде Гасыйм. - Кем аларны монда кертте? +- Мин! - диде Ишбу, әдәпсез кыяфәттә. - Шуннан ни әйтерсең? Тагын бәйләнә башларсыңмы? +- Абзар бу, прорабный түгел! - диде Гасыйм. - Дуңгыз абзары да моннан чиста була. +- Авызыңны чамалап ач! - дип кычкырды кызмача Ишбу. +Шешәдәшләренең берсе аягүрә басты да Гасыймга таба атлады: +- Слушай, браток! - диде исерек. - Без хәзер ычкынабыз! Менә бераз гына утырабыз да китәбез. +Шунда гына ул шикле кешеләрнең берсен танып алды: бу аның авылдашы, мәктәптәше, төрмәгә утырган Заһид иде. +- Таныдыңмы? - диде Заһид, янаулы аваз белән. - Син кеше үтердең, ә мин утырдым! +Гасыймны өчәүләп урап алдылар. +- Чыгып ки... - Гасыйм сүзен әйтеп бетерә алмады, аның башына ни беләндер суктылар, ул аңын югалтты. +Өченче шешәдәш, хәрәкәтсез гәүдә янына килеп, Гасыймның йөрәк тибешен капшап карады да әйтте: +- Кажется он Богу душу отдал! - диде. +- Мәетне яшерергә кирәк! - диде Ишбу. - Документларын алыгыз! +Заһид, Гасыймның кесәләрен актарып, документларын янып торган утка ыргытты. +- Менә шулай! Хәзер бәйләнә алмас! Сагыз! - диде Ишбу, усал куаныч белән. +Алар, гәүдәне Гасыймның машинасына салып, төзелеш мәйданыннан чыгып, шәһәр читенә таба киттеләр. Кырда буран котыра иде инде. Байтак баргач, гәүдәне машинадан төшереп, олы юлдан ерак түгел генә иңкү урынга ташлап, кар белән күмгәндәй итеп, кайтып киттеләр. Буран гәүдәне бик тиз каплады. +Хатыны Гөлфәйзә борчуга төште, аның ире унике тулганда да кайтмады. Ул иренең бөтен танышларына шалтыратып карады, милициягә хәбәр итте. Моргка, травматологиягә шалтыратты, ләкин Гасыйм турында бернинди дә хәбәр ала алмады. +Яңа елда бичара хатынның аһ-зарларын беркемнең дә тыңлыйсы килми иде. Икенче гыйнвар көнне генә Гөлфәйзә милиция бүлегендә иренең югалуы турында гариза язып калдыра алды. +Атна буе эздәделәр, Гасыймның машинасын да, гәүдәсен дә таба алмадылар. +Гөлфәйзә тикшерүчегә Гасыймга Яңа ел алдыннан, югаласы көнне кемнеңдер шалтыратканын әйтте. +Бу җинаятьне тикшерергә алынган следователь каршында Ишбу бутала башлады. Башта ул берни дә хәтерләмим, дип барды. +- Ни өчен сез Гасыйм әфәнденең телефонына шалтыраттыгыз? +- Ни өчен? +- Яңа ел бит, дусларча бер утырып алыр өчен. Бергә укыдык, бергә яшәдек. +- Утырдыгызмы соң? +- Утырдык шактый гына... Ул "гаиләм янына кайтам", дип чыгып китте, шуннан мин аны күрмәдем. +Капкачы да әйтеп тора: +- Нәчәлник машинасы белән китте... +- Рульдә үзе идеме? +- Мин күрмәдем, аның машинасын гына танып калдым. +Тикшерү эшләре ташка терәлде. Тач-төгәл шаһитләр булмау сәбәпле, эш вакытлыча туктатылды. Төзелеш эшләре Ишбулат кулына күчте. Тагын атналар, айлар узды, нәтиҗә күренмәде. +Ишбу җиденче күктә очып йөри иде. Ул эшчеләргә җикеренә, боерыклар бирә, кечкенә гаебе өчен дә кешеләргә соңгы кисәтүләр ясый. Кичләрен прорабныйда шикле кешеләр тулып ята. Утырып чыккан Заһидлар белән гүләйт итәләр. +Гөлфәйзә янына Әстерханнан ата-анасы килде, Гасыймның атасы да шунда иде. Алар бичара йөкле хатынны булдыра алганча юаттылар, Гасыйм югалган вакытта Гөлфәйзәнең биш айлык көмәне бар иде. +Гасыймның югалганына да дүрт ай узып китте. Бәбәй дә дөньяга килде, ата кеше һаман табылмады. Полиция халкы өметсез эшне бөтенләйгә туктатты. +...Яз азагында бик күп кар яуды. Эзалар Дафар, чаңгыларын тагып, Дәрвишләр бистәсе янындагы урманга ауга чыгып китте. Ял көне иде. Куян, төлке аулардан битәр, ул саф һава сулар өчен, ерак аралар узар өчен чыккан иде. Төлке-куяннарны матай-чаналарда аулап бетергәннәр иде, ахрысы, Дафар күпме аралар узып та куян эзе күрмәде. Шулай сунары уңышлы булмаса да, ул канәгать иде һәм кайтыр якка таба борылды, олы юлдан ерак түгел генә эри башлаган кар астыннан ниндидер кара нәрсә чыгып торганын күреп, Дафар якынрак килде, бу пәлтә чабуы иде. Игътибарлабрак караган иде, пәлтә астындагы ботинка кигән аякны күреп, мәеткә тап булганын аңлады. Ул кар астыннан күренеп торган аякка сак кына тибеп карады, аяк катмаган иде, кеше тере булса кирәк яки аны күптән түгел генә ташлап киткәннәр кебек. +Телефоннан полиция нәрәте һәм шундук "ашыгыч ярдәм" машинасын чакыртты... +Чыннан да, кеше тере иде, ләкин аңында түгел. +Гадәттән тыш хәл иде бу. Кар астыннан табылган кешенең атаклы төзүчеинженер Гасыйм икәнен Дафар чамалады. Аны ярты ел чамасы эзлиләр инде. +Гасыйм, чыннан да, мәрттә иде, аны кар күмеп киткән булган, баш ярасындагы кан оешып каткан, кар астында яшәрдәй, исән калырдай шарт барлыкка килгән. +Мәрткә киткән кеше белән сак кыланырга кирәк иде, Гасыйм әкренләп аңына килде. Башта аңламый торды, аннан тагын аңын җуйды, тагын уянды. +Уколлар кадап, бер атна чамасы тоткач, шул вакыт дәвамында массажкүнегүләр ясата торгач, Гасыйм аякка басты. Дафарга авыру белән күрешергә рөсхәт иттеләр, Гасыймның хәтере яхшы иде. Ни булганын, бу җинаятьне кемнәр эшләгәнне ул сөйләп бирде. +Ләкин Дафар югалган Гасыймның табылуы һәм аның сәламәтләнеп килүе турында беркемгә дә әйтмәде, ул табибларны да алдан ук кисәтеп куйган белән күрештермичә булдыра алмады. Табиблар да Дафарның теләгенә каршы килмәде. Ике якны да сак кына бу күрешүгә әзерләделәр. Туганнарының, хатыны Гөлфәйзәнең шатлыгын язсаң - язып, сөйләсәң сөйләп биреп булмас иде. +Төзүчеләр ширкәтенең җитәкчесе Ишбулатны кулга алырга килделәр, нәчәлник башта аптыраган булды, карышты, Дафарны закон бозуда гаепләргә маташты, әмма бүлмәгә сау-сәламәт Гасыйм килеп кергәч, ул артына утырды. +Калган ике җинаятьчене табуы кыен булмады. Аларның барысын да еракка, озын-озак утырырга озаттылар. Рецидивист Заһидны кире кайтмаслык җиргә җибәрделәр. +Ширкәтнең урланган акчаларын да түләттеләр. +Сөенеч, бәйрәм иде Гасыймнар йортында. +Шулай җәй җиткәч, тулысы белән сәламәтләнгәч, Гасыйм кызын ишегалдындагы балалар мәйданчыгына алып чыкты. Баласы арбада йоклый иде. Ата кеше кулына китап алды. Аның янында гына эт өрә башлады, Гасыйм башын күтәреп баккан иде, күрше йорттагы бер сәрхуш мужик белән этен танып алды. Берничә бала уйнап утырган комлыкка эт хаҗәтен үтәп, арт аяклары белән күмгәндәй итеп китте. +Гасыйм түзмәде: +- Эй, сосед, почему ты за своей собакой не убираешь? - диде. +- Сам убирай, эколог! - диде тупас мужик. +- И почему на собаке нет намордника? +- Тебе самому намордник нужен, е...! - диде хәтәр мужик. +Өйдән Гөлфәйзә йөгереп чыкты да иренә әйтте: +- Бәйләнмә шуңар, ату аның корешлары монда чуала, әйдәле, өйгә керик! +Хатын, арбаны этеп, бер кулы белән иренең җиңеннән тартты. +Мужик алар артыннан: +- Я до тебя доберусь! - дип әшәке сүзләр белән сүгенеп, янап калды... +Бүре чокыры +Бүре чокыры дигән җир бу. Кайчандыр куе карурман иде монда. Бүре чокыры кырына аучы өе салып куйганнар иде. Аучы өенең хикмәтләре бар бит аның. Өч метрга өч метр чамасы өй, мүкләп-сүсләп күтәртелгән. Түбәсе - дранча, тәрәзәсе берәү генә. Өйнең яртысын сәке алып тора. Ул йоклау урыны да, ашау урыны да, сунар әсбапларын төзәтү урыны да. Ян якта, сул якта мич чыгарылган. Мич кечкенә, өйнең дүрттән бер өлешен алып тора. Ишеге чыптатире белән тышланган. Мич белән дивар арасындагы куыш урынга - каен, имән утыны, кучкарга - теленгән каен чырасы, мичкә коры утын тутырылган, мич алдындагы идәндә каен тузы, йомычкалар ауный. Юл адашып, дарысы бетеп, ризыгы калмаган аучы-юлаучы шушы өйгә кереп, кучкардагы шырпыны алып, чырага ут төртеп, мичне ягып җибәреп җылына ала, чәй кайната ала, бердәнбер тәрәзә кашагасы артында бер-ике атарлык дары, ядрә, шыбыннар була. Бер-ике төрерлек тәмәке белән гәзит кисәкләре дә була. +Кечкенә өй бик тиз җылына. +Без малай-шалай кышкы каникуллар вакытында шул ерак аучы өенә куна бара торган идек. Берәребездә мылтык та була торган ие, ата алганда, куян, көртлек атып, шушы аучы өе казанында пешереп сыйлана торган идек. Инде бер җәнлек тә ата алмасак, үзебез белән ала килгән бәрәңгене кайнар мичкә тәгәрәтеп, тозга мул манып ашый идек. Бик кызык сәяхәт була торган иде. +Күптән инде бу якларга аучыларның килеп чыкканы юк. Ауларга киекҗәнлекләре дә беткәндер инде. +Аучы өеннән ерак түгел генә, бер-ике чакрымлап булыр, балыклы күл, үрдәкле күл бар. Җәйге ау башлангач, балык тотарга, үрдәк атарга шушында киләләр иде. Хәзер аның күле дә саеккан, камыш каплап бетергән, шулай да кайбер үрдәкләр әле камышлар арасына оя корып, бала чыгара. +Ара-тирә исләренә төшкәндә, җәй бер, кыш бер бу тирәгә сунарга чыгучылар да бар әле. +Аларның берсе - прокурор Башаров, икенчесе - аның дусты, урман каравылчысы, соңрак лесничий Үтәгәнов. Берсе - гөнаһсызларны чамасыз кырган прокурор Башаров, икенчесе - сунарчы буларак, җәнлекләрне чамасыз кырган Үтәгәнов. Икесе дә җанкыяр! +Алар иске гадәт буенча гына шушында сунарга килә инде, атарга җәнлеге дә калмаган, калдырмаганнар. Бу ике җәллад - күпме җаннарны кыйса да, җәзасыз калган җинаятьчеләр. Үкенәләрме алар кылганнарына? Әллә алар үзләрен хак саныйлармы? +Җәйге ау башланырга шактый вакыт бар иде әле, болар икесе Бүре чокырындагы аучы йортына килде. Прокурорның узаркитәр (вездеход) машинасына кирәк-яракларын, мылтыкларын, ризыкларын, эчәрлекләрен тутырып килделәр. +Машинаны куаклар арасына, күләгәгә кертеп, аучы өенә ташындылар. Алар ашыкмый, заман аларныкы. +Үтәгән сәкегә, палас җәеп, табын әзерләрде. +- Кушать подано, товарищ генеральный прокруор! - диде ул, шамакайларча. +- Сала тор, главный лесничий! - диде Башар. +Рәхәт иде Бүре чокыры кырыендагы ялгыз йортта күңел ачуы. Кайгы юк, мәшәкатьләр юк, сабый бала кебек хәсрәтсез иде бу ике кеше. +- Бәхетле киләчәгебез өчен! - дип кычкырды урманчы Үтәгән. +Икесе дә стаканнарын каплап, табындагы нигъмәтне ашый башладылар. Эчтеләр, ашадылар, тәнәфес ясар вакыт килеп җитте. +- Шәп куыш бу! - диде прокурор Башар. - Монда кызлар белән дә килеп булыр иде, ә, Үтәгән! +- Күпме кызларны ташыганың онытылдымыни? - дип шаркылдап көлде Үтәгән. +- Кем төзеде икән бу йортны? - диде Башар. - Чыдам итеп корылган булган бу. Күпме еллар узган, әле һаман нык. +- Сафиулланың атасы Гәрәй Сәлиме! - диде урманчы. +- Н-да, - диде Башар, тешен каезлый-каезлый. - Сафины коткарып калып була иде, теге вакытта. Дөрес эшләдекме без теге вакытта, дөрес эшләмәдекме? Едрёна бабушка! +Сафины коткарып була иде, ә нигә соң Башаров шул батырлыкны эшли алмады? +Урманчы Үтәгәннең исе дә китми, аңа арба ватылса - утын, үгез үлсә - ит! +- Төкер башына, Башар! Минем монда күмеп куйган кешеләрне чутлый башласаң, акылдан язарсың. Шуңа күрә чутламаска кирәк. Вакыты шундый иде, теге вакыт өчен без дөрес эшләдек. Исең китмәсен, дус! +Алар тагын берне күтәрде. +- Менә хәзер кайнар ризык ашарбыз! - дип, Үтәгән мичкә ягып җибәрде. +Тагын эчтеләр. Тагын кабымлык чәйнәделәр. Башар җыр башлады: +- Алай итәрбез әле шул, +Болай итәрбез әле, +Безгә каршы төшәр булсаң, +Шулай итәрбез әле. +- Шәп җыр! - дип кычкырды Үтәгән. +- Минем гимн, иптәш Үтәгәнов! +Шулчак өйнең ишеге ачылып китте: +- Керергә ярыйдыр бит? - диде чакырылмаган кунак. +Икесе дә сагаеп, билләрен турайтты. +Килүче бик яңа булмаган киемнән, бер күзе кара чүпрәк белән бәйләнгән, башында - батырып кигән йон башлык, көрәк сакаллы, иңендә биштәре дә бар. Кулына ике көпшәле мылтык тоткан. +- Керергә ярыйдыр бит? - дип кабатлады юлчы. +- Кергәнсең бит инде, - диде Башар. - Утыр! Үтәгән, кунакка сал! +- Исән-саулармы сез? - диде кунак. +- Ару гына әле! - диделәр беравыздан. +Кунак башыннан йон малахаен салды. +Ишектән кергән ят кеше бая телгә алынган Гәрәй Сәлименең улы Сафиулла иде. Аны менә шушы прокурор кайчандыр бер гаепсезгә төрмәгә утырткан иде. Кайчандыр Сафи урман каравылчысы иде. Аның атасы шушы өйне төзеткән, диләр. Сафи нәчәлствоның, ау башланганчы, рөхсәтсез киек җәнлекләрне кырганнарына күрә, урман каравылчысының бу җинаятьләргә бармак аша каравы, хәтта күрмәмешкә салышуы, хәтта браконьерларга ярдәм итешеп йөрүе турында документлар җыеп, милициягә тапшырырга йөргәндә, аның үзен урманда, янәсе, кеше үтергәне өчен атарга хөкем иттеләр. "Үги ямщик" булып йөргәндә, ау өендәге бәдрәфтә күргән ертык Сталин рәсемен Гәрәй Сәлименә сылтап, ун елга аткардылар. Әтисе төрмәдән әйләнеп кайтмады. Ә менә атарга хөкем ителгән Сафи кайтты. +- Утыр, кунак! - диде Башар. - Бары - табында, югы - салымда! +Утырды кунак, ләкин хәмердән баш тартты. +- Авырыйсыңмыни? - дип сорады Башар. +- Авырмыйм! - диде кунак. +- Кодировайт иттеләрмени? +- Юк, болай эчмим... +- Эчмәсәң, ашап утыр!.. Нинди җилләр ташлады үзеңне бу якларга? +- Дару үләннәре җыям, мин Тауасты Ширмәсенә кунакка кайттым. Сәрьян исемем! - диде кунак һәм өстәлдән ипи кыерчыгы алып ашый башлады. - Ә сез? +- Без дә урман һавасы суларга дип чыктык... +- Мылтык беләнме? - диде Сәрьян. +- Анысы гадәт, агайне! - диде дә Үтәгән тагын стаканнарны тутырды. +- Дару үләне җыям, дисең инде, алайса. - диде Башар. - Үзеңнең капчыгыңда чурт та юк. +- Дару үләннәре дә корыган, ахрысы, эзләп йөрмешем, эчкәрәк керергә туры килер, ахры. +- Дару үләне җыяр өчен мылтык алдыңмы? - диде прокурор. +- Якында гына колония бит, кирәге чыгар, Аллам сакласын! Сыегыз өчен күп-күп рәхмәтләрем, сау калыгыз! - дип кунак чыгып китте. +- Бу бит теге Сафи! - диде прокурор, пышылдап. +- Кайсы Сафи! - диде әңгерәйгән Үтәгән. +- Мин утырткан Гәрәй Сәлименең улы Сафиулла! +Үтәгән кинәт айнып китте. +- Каян килеп Сафи булсын, аны таш капчыкта үтергәннәр, дип сөйләделәр бит. +- Димәк, үтермәгәннәр! +- Дөмектерергә кирәк! - дип, Үтәгән мылтыгын алып чыгып китте. +Башар ни әйтергә дә белми калды, ул каушаган иде. +"Коткарырга кирәк Сафины бу юлы! - дип уйлады ул. - Коткарырга!" +Аннан соң уйлаганын кычкырып әйтте: +- Үтәгә-ән, тукта-а! - дип ишеккә атылды. +Шул мизгелдә үк урманда ике шартлау тавышы ишетелде. +- Тагын соңга калдым! - дип ачынып кычкырды Башар. +Ишек каерылып ачылып китте, ишек ачыклыгында кулына ике көпшәле мылтык тоткан Үтәгән күренде. +- Дөмектердем, дуплет белән!.. Бераздан көрәк алып барып, күмеп тә куярбыз. +Башар башын кая куярга белми иде, үзе илереп кычкыра: +- Аһ, нишләдек без! Йа Аллам, ни кылдык без? +- Тилермә, прокурор! - диде Үтәгән. - Монысын син үтермәдең бит, мин аткардым! Утыр! +Үтәгән мылтыгын бер янга куеп, стаканнарга аракы коеп чыкты. +- Эч! - диде ул әмер бирүче кебек. - Эч! Кайгырма! Эшләнәсе эш эшләнгән! Мишәр әйтмешли, абдырау тегел! Баш ярылып, күз чыкмаган! +Башар эчеп куйды. +- Аша! Шәп тәрәч бавыры! +Башар Үтәгән боерганның барысын да үти, эч дисә - эчә, аша дисә - ашый. +Башар онытыла төште, аның кәефе күтәрелде. +- Яле, үзеңнең гимныңны җырлап җиффәр! - диде Үтәгән. +- Алай итәрбез әле, шул, болай итәрбез әле... +Ишек ачылып китте, теп-тере Сәрьян өйгә керде. Тегеләр авызларын ачып катып калдылар. +- Аш булсын, шифага булсын! - диде кунак. - Башлыгымны онытып калдырганмын! - дип, түндәк артына төшкән башлыгын алып киде. +Үтәгән дә, Башар да җәт кенә мылтыкларына тотындылар. Үтәгән тәтегә басты, мылтык шартламады, Башар да тәтегә басты, мылтык "чак" итте дә атылмады. +Кунак көлде: +- Агайлар, - диде ул, көлә-көлә: - Чехов әсәрләрендә генә ул диварда асылынып торган мылтык ата. +Кинәт прокурор: +- Ул патроннарны алыштырган! - дип кычкырды. +Прокурор Башаров бик кыен хәлдә иде. Бер яктан, ул Сафиның исән калуына куана иде, икенчеләй, үзенең бу кеше алдында гаепле икәнен дә истән чыгармый. +- Нигә катып калдыгыз! - диде кунак. - Сыйланыйк! +Үтәгән табынга яңа пешкән бәрәңге белән балык бавыры китереп куйды. Стаканнар тагын тулды. Тегеләр икесе күзләрен йомып аракы чөмергәндә, Сафи үз өлешен аяк астына түкте дә, эчкән ише кыланып, чыраен чыткан булды. +- Карале, Сәрьян дус! - диде Үтәгән. - Дару үләннәре әнә теге якта үсә +- Әйдәгез, алайса, йөреп керик! - диде Башар. +Өчесе дә өйдән чыкты. +Бераздан өйнең ишеге ачылып китте, ишектә йончыган кыяфәтле бер егет күренде. Ул бик борчулы, күзендә курку, алак-ялак карана, качар урын эзли кебек. Ул тирә-ягын күзләп чыкты. Ишек шыгырдап куйды, егет җәт кенә мич артына качты. +Ишек әкрен генә ачылды, анда яшь кыз күренде, ул як-ягына карана-карана, сак кына, курка-курка гына өйгә узды. Өйне әйләнеп чыкканда, ул качкан егетне күрде дә: +- Аһ! - дип кычкырды. +Егет поскан җиреннән чыгып ишеккә таба атлады. Кыз сәкегә сикереп менде. Ләкин егетнең аңа һөҗүм итәргә нияте юклыгын күргәч: +- Син кем? - диде. +- Мин... төрмәдән качтым! - диде егет. +- Әнекәем лә! - диде кыз. +- Зинһар, курыкма! Мин сиңа тимим, мин җинаятьче түгел, мине ялгыш утырттылар, мин шуны исбат итәр өчен качтым. +Кыз бераз тынычланды да әйтте: +- Алай ярамый! - диде. +- Аларга гаепсез кешене төрмәдә черетергә ярыймы? +- Тотсалар, сине гомерлеккә зинданда калдырачаклар бит. Кире кайт син төрмәгә! +- Син нишләп монда? Болар синең танышларыңмы? +- Мин адаштым, ярый әле бу өйгә тап булдым. Аеры-чөере йөрмәгез, дип әйттеләр, юкса, менә адаштым... Әбием үлем хәлендә ята минем. Шушы авылдан. Әти белән әни, табибларга күрсәтәбез, дип әбине Казанга алып киттеләр дә күрсәттеләр - рак. Әбием, авылыма үз йортыма кайтарып куегыз, дип ялынса да, әти белән әни аның сүзен тыңламыйлар. "Үзебезнең Бүре чокырында үскән мәтрүшкәле чәй эчәсем килә. Шуны эчсәм, терелермен кебек. Зинһар, Бүре чокырында үскән мәрүшкә..." +"Саташа!" - диде әни. "Син үзең саташасың, килен!" - дип кычкырды әби. Шуннан соң әни белән әти, базарга чыгып, бер бәйләм мәтрүшкә сатып алып кайттылар. Чәйгә салып, шуны пешереп, әбигә бирделәр. "Бу безнең Бүре чокырында үскән мәрүшкә түгел, аның исе дә, тәме дә башка!" - дип әби чәйне эчүдән баш тартты. Шуннан соң әти әйтте: "Бар, кызым, авылга кайтып, Бүре чокырында үскән мәтрүшкә җыеп кил!" - диде. Авыл кызлары белән күпме йөрдек, күпме эзләдек, юк мәтрүшкә, тамыры белән йолкып җыйганнар шул кала кешеләре... Нишләргә, кызларны табып, кайтып китәргәме. Мәтрүшкәсез кайтсам, әбием тагын ачуланыр. +Шулчак вертолёт гөрелтесе ишетелә башлады. +- Алар мине эзли, җаным, - диде егет, еламсырап. - Зинһар, мине сатма! +Тоткын сәке астына кереп китте. Бераздан вертолётның аланга кунганы, кешеләр шаулашканы ишетелде. Ишектән кулларына автоматлар тоткан солдатлар килеп керде. +- Руки! - дип кычкырды командирлары, кыз ике кулын да күтәрде. - Син кем? +- Мин... мәтрүшкә җыярга килдем! - диде кыз, күзен дә йоммыйча. +- Мәтрүшкәләрең кайда? +- Урманда мәтрүшкә калмаган, тамыры белән йолкып ала торгач, корыган. Әбием калада үлем түшәгендә ята, үзебезнең урманда үскән мәтрүшкә белән чәй эчсәм, терелер күк тиям, дип мине урманга юллады. Адашып, менә монда килеп эләктем. +- Син монда шикле кеше күрмәдеңме? +- Йортның хуҗалары кайда? +- Урман буйлап гүләйт итә. +- Марш! - дип кычкырды командир. +Солдатлар өерелешеп чыгып китте. Вертолёт тавышы ишетелде. Очып киттеләр. Егет сәке астыннан чыкты. +- Рәхмәт, кызый! - диде качкын. - Син яхшы күңелле кыз. +Кыз тәрәзәгә карады. +- Тегеләр кайтып килә, - диде кыз. - Тиз бул, китик моннан! +Егет белән кыз чыгып китте. Бераздан прокурор белән Үтәгән ишелеп килеп керде. +- Тиз бул, машинадан корулы патроннар алып кил! - дип кычкырды Башар. +Үтәгән юк булды. Бераздан тыны-көне капланган Үтәгән кереп, прокурорга патроннар сонды, аннан үз мылтыгын корып куйды. +- Моны чүкемичә ярамый! - диде прокурор, кысык тавыш белән. - Бу күп белә, ул безне төп башына утыртырга кайткан. +Икесе дә корулы мылтыкларын әзер тоттылар. Алар шулай бөрешеп, озак тордылар. +- Карале, Башар! - диде Үтәгән. - Анда ниндидер вертолёт очып йөри, ишетәсеңме? +- Учак якканнарны карап йөриләрдер, - диде Башар. +- Бәйрәмне бозды, кабахәт Сапый! - диде Үтәгән. - Вертолёт тынгач, моның эшен бетерергә кирәк! Урман барысын да каплый ул! +Шулчак тәрәзә ачылып китте, анда кызның башы күренде, ул кулын өй эченә сузды, аның кулында мәтрүшә бәйләме иде: +- Урманда мәтрүшкә бетмәгән әле! - дип кычкырды кыз. +Берьюлы ике мылтык та шартлады. Кыз әче аваз чыгарып, юк булды. Ишектә Сафи күренде: +- Ахмаклар сез! - диде ул. - Сез һәрвакыт гөнаһсызларны үтерә килдегез! +Солдатлар килеп керде. +- Отставить! Брось оружие! - дип кычкырды командир исерекләргә. +Башар белән Үтәмеш мылтыкларын сәкегә куйды. +- За попытку убийства! - диде командир. +Солдатлар икесен дә алып киттеләр. +Сафи ялгызы гына өйдә калды. Бераздан ишектән кыз белән егет керде. +- Рәхмәт, абый! - диде кыз. +- Рәхмәт! - диде егет. - Миңа үч кайтарасы калмады. Нахак гаеп тагып, мине таш капчыкка утыртучылар әнә шул ике мәлгунь иде. +Сафи кесәсеннән тыгыз тутырылган патроннар чыгарып, сәкегә чәчеп җиббәрде. +- Сезгә, миңа атыласы ядрәләр менә шулар эчендә булыр! - диде Сафи. +Шулчак урман эченнән кызларның кычкырганы ишетелде: +- Гө-өлша-ат! Син кайда-ау! +Гөлшат-кыз шәһәргә кайтып, әти-әнисенә Бүре чокырында үскән мәтрүшкә бәйләмен тапшырды. Әби Бүре чокырында үскән мәтрүшкә салынган чәйнең хуш исен әллә каян тойды. +- И-и, менә бит үзебезнең мәтрүшкә исе! - дип бер чокыр чәйне ләззәтләнеп, вак-вак йотымлап эчеп бетерде дә елмаеп тын калды. +- Котылды, бичара! - диде әтисе. +Роза +Мулланурова +ХИКӘЯЛӘР +Гамәл дәфтәре +Көзнең җилле-явымлы шыксыз көне иде. Газыйм Рахманкуловка хат ташучы калын гына конверт тоттырып китте. Бер генә күз сирпеде дә Газыйм аны портфеленең төбенә үк салып куйды. Хәрефләрен бер якка авыштырып, таныш булмаган кул белән язылган хат турында шунда ук онытты да. Аның яңарак кына җылы яктан ялдан кайткан, мондагы һава бозылуга да, эшмәшәкатьләргә дә ияләшә алмыйча туңып, дөнья борчуларына баш-аяк белән кереп чумудан көч кадәренчә сакланырга тырышкан мәле иде. +Сәләтле, талантлы рәссам, дип газеталар аның исемен бик еш кабатлый башлагач, электән танышы да, таныш түгеле дә аңа хат юллап, әллә кайчангы, ул үзе дә белмәгән дуслыклары хакында тәкрарларга хиресләнеп киткәч, хатхәбәрләргә исе китмәскә күнегеп килә иде ул. Мин дөнья баткагында бата-чума тыпырчынганда кайда булды икән бу кадәр дус-иш, дип уйлангалый да алар хакында сәгате-минуты белән оныта. Чөнки Вакыт галиҗәнапләренең бер сыйфаты аны гаҗәпкә калдыра: ул бер генә секундка да туктап тормый, алга әйди, ашыктыра; ашыктыра гынамы, чыбыркылап куа. Иртән уйлаганны бүген үк тормышка ашыру зарур, югыйсә тормыш арбасыннан төшеп калуың бик тиз. +Бер хыял белән җенләнеп эшли башласа, көнне төннән аермый, атналар буе остаханәсеннән чыкмый, буяу, кәгазь, киндер арасында алны-ялны белми кайнаша. Эш җаен алгач, тынычлана, иркенләп, яратып эшли. Эш беткәч, уйнарга ярый, дигән алтын кагыйдәгә дә тугрылыклы: бар гамьнәрен читкә куеп, күңел ачып алырга да каршы түгел. Илгә-көнгә баш күрсәтми онытылып эшләп ятканда дус-иш, вакыт, ел фасыллары, шатлык, хәсрәт, бәхет-мәхәббәт - һәммәсе истән чыга. Ашау-эчү кайгысы да калмый хәтта ки. Кайчак хәлсезләнеп, ике-өч көн ризык җыймаганы искә төшә дә, алдан хәстәрләгән консерв-мазар эзләргә тотына. Күп чакта анысы да булмый. Калдык-постык, каткан ипи кисәкләрен кайнар суга манып тамак ялгаса-ялгый, әмма кибеткә чыгып йөрүдән, кем беләндер аралашудан тыела. Остаханәдә телефон юк, берәрсе килеп, ишек дөбердәтеп караса да беркемгә ачмый. Эш дәрте сүнүдән, дәрман биреп торучы һөмәй кошын куркытып, ялгыш качырудан курка. Куллары пумала тота алмас чиккә җиткәч кенә, бер-ике атна вакытын бушка сарыф итеп, таныш-белеш арасында буталып ала. Кемнәр беләндер кызыпкызып бәхәсләшә, гомер сата. Шашынып эшләгән чагында, күрәсең, бар кызуын, үҗәтлеген, дәртен чыгарып бетерә дә тәмам бушап кала. Шулкадәр дә буш-кирәксез итеп тоя ул үзен, әйтерсең, кемдер нечкә энә белән тишеп эчендәге бар нәрсәсен агызып бетергән. Ул йомырка кабыгы сыман буп-буш һәм җип-җиңел булып калган. +Андый чакларда үтереп эче поша, күңеле иркенлеккә, авылга тартыла. Ерак балачакта адашып калган хыял - авыл йорты, мамыклы җылысы сагындыра. Ап-ак итеп акшарланган, затлы җиһаздан затлырак булып өй уртасында кукраеп утырган мичкә арка терәп утырасы иде бер. Тәрәзәләренә челтәр кашага, бизәкле пәрдәләр элгән гади, ихлас җылылык сирпелгән йортта күңелгә тансык тынычлык табылыр күк. Авыл мунчасы, бөтнек, мәтрүшкә сабаклары кыстырып бәйләнгән каен себеркесе... тели икән җаны! +Авыл - хыял кебек үк ерак. Ә мунча.. . Монысы тормышка ашмастай хыял түгел лә... Яна-пешә чабынуга ни җитә соң?! Култыгына кипкән имән себеркесе кыстырып ишектән чыгып барышлый кылт итеп ачылмаган хат исенә төште. Ләкин бер җыенып чыккач, кире борылып керүне өнәмәде, төрле юрамышларга ышанучан иде ул. Әмма ләкин, әүвәл игътибарга алынмаган, атна буе хәтта ялгыш та уена кереп карамаган, шуңа күрә ачылмаган зәңгәрсу конверттагы хат, ни хикмәттер, кинәт кенә бар вөҗүден биләп алды. +Кемнән икән соң ул хат? Хатын-кыз кулы белән язылганга охшаган. Шактый калын тоелганга ачып укырга ирендеме, кирәксенмәдеме? Әмма барыбер кызыксынырга, һич югы кем, нинди ният белән язуы хакында белергә тиеш иде ләбаса. Тик торганнан аңа кем, ни язсын икән? +Җылы пардан изрәп ләүкәдә утырганда да, җилләнеп, себеркенең яфраклары коелып беткәнче яна-пешә чабынганда да шул уй күңеленә тынгы бирмәде. Ашыкпошык киенеп урамга чыккач та, аяклары үзеннән-үзе сыраханә ягына тәпиләргә торса да, уңга-сулга каерылмыйча туры өенә юл тотты. Чәйнеге чыжлый башлауга, портфель төбендә укылмыйча яткан зәңгәр конвертны эзләргә кереште. +Менә ул... +Конверт эченнән калын хат килеп чыкты. "Гамәл дәфтәре" дип язылган иде аның тышына. +"Гамәл дәфтәре. +Газизем! Гаҗәпләнмә, мин сиңа һәрчак шулай - "Газизем, Газизъяр" дип эндәшә идем бит. Әгәр ишеткән булсаң... Бәлки исеңдә дә түгелдер... Чөнки син бит мине юньләп белмисең дә. +Газизъяр! Син бу язманы кулыңа алганда, ихтимал, мин инде якты дөньяда булмам. Нигә алаймы? Шулай. Үзең аңларсың. Укыгач, төшенерсең. Бу минем җан авазым. Бүтән берни дә түгел. Соңарган мәхәббәт аңлату, дип көлемсерәп куярсың, бәлки. Һәм ялгышырсың. Миңа инде берни дә кирәк түгел. Мәхәббәт аңлату да, хәтта мәхәббәт үзе дә артык... Әгәр ничәдер ел элек булса... Дөньядагы һәр җан иясе сыман мин дә яратуга мохтаҗлык тойганмындыр. Ә хәзер... Бар да бетте. Ышаныч какшады. Өмет сүнде. Син моны үзеңне гаепләү акты дип кабул итә күрмә тагын. Юк, беркайчан да мин андый түбәнлеккә төшмәм. Гаепләсәм үземне генә гаеплим, чөнки яраттым. Син дип яшәдем. Исемеңне телдән төшермәдем. Бәхет шул иде миңа. Һәм синең дәвамыңны күрү... Ләкин барысы да - өмет-хыяллар, шатлык-үкенечләр янып көл булды. Алга таба да тырмашып-тартышып яшәрлек ни көчем, ни теләгем калмаган икән минем. +Ник мин моны "Гамәл дәфтәре" дип атадым? +Монда минем уй-хисләрем, кичерешләрем, хата-ялгышларым. Кыямәт көнне, җаннарыбыз кубарылып күккә ашарга тиешле мизгелдә, дөньялыкта кылган яхшы-яман эшләребез, мәхшәр мәйданында Мизан тарафыннан үлчәнгәндә, Гамәл дәфтәренә теркәлгән тузан кадәрле яхшылык та, тузан бөртегедәй явызлык та читтә калмас. Син ничектер, мин моңа бәләкәйдән үк ышанып үстем. +Беләсеңме икән син мине? Юктыр шул. Белмисеңдер. +Ә бит белергә тиеш идең. Мәңгелеккә бару юлында Язмыш безне кабаткабат очраштырды. Тик син һәрвакыт ашыга идең. Яшәргә, эшләргә ашыктың. Мин сине аңлыйм. Син дөньяга эш аты булып тугансың. Ирешкән һәр уңышың тырыш хезмәт, үҗәтләнеп, үз-үзеңне аямыйча эшләү нәтиҗәсе. Туктап тын алырга вакыт табалмадың. Әйе, безнең сукмаклар бер генә кисешмәде. Ләкин мине күргән чакларда да җаныма бакмадың. Маңгай күзең күрде, ә күңел күзең ... сукыр килеш калды. Әгәр шулай булмаса, сине өзелеп сөюемне, бәгъремдәге тирән моң җаныма тынгы бирмәгәнен тоярга тиеш идең бит син. +Газизъяр! Бүтәннәр сиңа Газыймҗан, дип дәшә. Ә минем өчен син бик-бик газиз идең. Насыйп булмаган яр булгангадыр бәлки! +Мин сиңа үпкәләмим. Хәер, үпкәләргә хакым да юктыр. Син карынымда яралачак газиз балама - ул да Газизҗан исемле иде, мин аны бөтен кагыйдәләргә каршы килеп Газыймҗан углы Газизҗан дип атадым - тормыш бүләк иттең, әмма безне җаныңа, күңел түреңә уздырмадың. Хыялым, сагышым-өметем, җанымның яртысы идең. Ялгыш аңлый күрмә, үпкә-рәнҗеш белдерү нияте белән язмыйм мин бу хатны. Дәгъва белдерү дә түгел бу. Синнән нидер таләп итү дип тә уйлама. Хәер, дөнья белән исәп-хисап өзәргә җыенган кеше өчен нәрсә соң ул таләп йә дәгъва?! Дөньяда каласы вак, бик вак нәрсәләр. +Исәп-хисап, дидемме... Дөньяныкы дөньяда калсын, дип каләм алдыммы кулга?! Иң олы хәсрәтемне бүлешердәй бүтән берәү дә булмагангамы? Белмим. Башым каткан. Теләсәң ничек уйла. +Иртәгә газизләрдән газиз улымны җир куенына тапшырачакмын. +Күкрәп үскән нарат кебек озын буйлы Газиземне! +Бел, ул синең дә улың иде. +Ул сиңа охшаган иде. Син аны бер мәртәбә дә кулыңа алып сөймәдең. Син - аны, ул - сине күрми үсте... Күргәч тә танымас идең. Төсе-бите, буе-сыны сиңа охшаса да ул бөтенләй бүтән кеше иде шул. Юкса, синең күчермәң төсле ир-егет, минемчә, нәкъ синдәй булырга тиеш иде. Мин йөрәгемдә шул уйны сөеп асрадым, улымны үстердем, хыялландым... +Хәер, син аны күрдең. Синең күргәзмәңә алып килгән идем мин аны. "Такыя кигән кыз" алдында бик озак басып тордык. Улым миңа иелебрәк: "Бу - синме?" дип сорады. Әйе, дидем мин. Әйтерсең, бу сурәт-картина җиңел акыллылыгымны аклаучы бердәнбер дәлил, мөһерле белешмә иде. "Толымнарың искиткеч!" - диде улым. Аннан күңелсезләнеп өстәде. "Кызганыч, сакламагансың". Бер төркем дусларың белән син узып бара идең. Яныңдагылардан кемдер; "Үзең беләсеңме икән, бу әсәр шедевр - синең иҗатыңның үре", - диде. Син килешкәндәй, илтифатсыз гына баш кактың. Ә улымның күзләрендә очкын кабынды. Ул ялкынланып янып китәргә әзер иде. "Телисеңме, мин сезне кавыштырам!" - диде сабыйларча ышанып. +Ышанычының бәллүр савыт кебек челпәрәмә килүеннән курыктыммы? Кирәкмәс әлегә. Вакыты да, урыны да бу түгел, дидем. Ул күңелсезләнде. Әйе, синең шөһрәт, дан яктысында коенган, сине ураткан, дус-иш дип аталган, чынлыкта чит-ят кешеләрдән кыенсынуны җиңә алмадым. "Син артык тыйнак шул!" - диде улым. +Вакыты җитәр, таныр... Танытырбыз, дигән булдым. +Дөресе, мин үзем дә моңа юньле-башлы ышанмый идем инде. +Ә бит син безне танырга тиеш идең... Кыямәт көнне генә ата - улны, ана - кызны танымас, диләр. Кыямәт көне шулай ук бик якын микәнни соң? Хәер, минем өчен ул Көн җитте. Кыямәт көне газапларын мин җирдә чакта ук татырга мәҗбүр ителгән адәмнәрдән булып чыктым. Әмма еллар буе теркәлгән яхшы-яманымны күтәреп, Гамәл дәфтәремне анда алып китә алмыйм. Мин аны сиңа тапшырам. +Безгә бу дөньяда күрешү-аңлашулар насыйп ителмәгән, күрәсең. +Анда очрашырга, күрешергә хыяллану үз-үзеңне алдау гына бит. Бу дөньяда уртак тел таба алмаган бәндәләр, җаннары лепер-лепер килеп торган күбәләк кенә булып калгач, күрешү-аңлашулар өмет итеп алданмасыннар икән ул. +"Такыя кигән кыз" сиңа берәрсен искә төшердеме?! +Кызу, эссе җәй ае иде ул. Арыш кыры читеннән чүп үләннәр - печән җыеп кайтып барышым иде. Кочагым тулы чәчәк. Билчән арасында табигатьнең үзе кебек риясыз, гап-гади, матур зәңгәр чәчәк - күктәтәйләр, ромашкалар, алсу чәчкә-күзен йома башлаган эт эчәгесе шәйләнә. Хәер, матур булсалар да исен иснәп хозурланыр, сокланып аһ-ваһ килер өчен җыймадым мин аларны. Тормыш йөген сөйри торган халыкка ул печән. Әбием белән генә яшәгәнгә, кәкре мөгезле кәҗәбезне туйдырырлык, кышлык печән әзерләү минем җилкәдә иде. +Әрәмәлек буйларындагы куе печәнне ат җигеп йөри торган ир-ат чалгы белән чабып, ташып бетерә. Безнең өлешкә кеше күзе төшми торган чокырчакыр да, арыш басуының кысыр калган җирләрендә качып-посып үскән билчән, эт эчәгесе, күккүз (аны бездә күктәтәй диләр) кала. Әле аны да качапоса, кеше күрмәгәндә генә җыярга була. Кыр таптап йөргәнеңне күрсәләр, җаныңны суырып алырлар. Авыл кешесе бер хокуксыз бит ул. Таякка эшләргә генә хакы бар. Яшисең килсә, җайлашасың. Арышын кертмәскә тырышып, чүп үлән йолкыйбыз. Аннан аны зур гына көлтә итеп бәйләп аркаңа асып кайтасы... +Кояш, яндырырга теләгәндәй, аяусыз кыздыра. Биттән тир ага. Күкбаш, әрем, тузан исе тынны буа. Хәтта буразнага аяк баскач ук җете зәңгәрлегеннән бихуш булып, такыя итеп үреп башыма кигән чәчкә таҗлары да бөркү һава белән кушылып маңгайны кысадыр сыман тоела. Эсселектән хәлсезләнгән чәчкә-гөлләр, чи печән әллә нинди ямансу моң тарата. Тик бер хыял, түрәләр күзенә чалынмыйча, тизрәк чишмәгә кадәр кайтып җитәргә дә, иркен тын алып, туйганчы салкын су эчәргә - шул татлы уй гына сүнәр-сүнмәс өметне саклый. +Әнә, чишмә чылтыравы да ишетелгән кебек инде. +Кинәт, уйламаган-көтмәгәндә каршыма килеп чыктың да... +Тез буыннарым йомшап, куркып-хәлсезләнеп калуымны сиздең бугай. +- Әллә куркыттыммы, чибәркәй? - дип елмайдың. +Миңа моңарчы беркемнең дә болай назлы итеп, "Чибәркәй"ләп эндәшкәне юк иде әле. Каушап калдым. Үзем дә сизмәстән иелдем. Аркага аскан көлтәм җиргә шуып төште. +- Бигрәк матур гөлләр бәйләме! - дип сокландың син. Бәйләм сиңа, печән көлтәсе булыр бу! Әлбәттә, уемны кычкырып әйтергә оялдым. Ул арада яныма ук килеп бастың да, чәчәк такыяны аралап, толым итеп үргән, баш тирәли ураган чәчемне сүтәргә тотындың. +- Бу нинди гүзәл чәчәк? Күкбашмы? - дип сөйләндең. Миннән тузан катыш тир исе, ә синнән шундый тәмле хушбуй исе бөркелә иде, башым әйләнеп китте. Кипкән иренемне көчкә кыймылдатып: +- Күктәтәй ул, - диярлек көч таптым. - Күктәтәй озак сулмый. 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +ЯХШЫ АТНЫҢ НӘСЕЛЕ КАЛМЫЙ?.. +- Син үзең чәчәк бит! - дидең син. Сокланып һәм яратып карадың. Белмим, соклануың миңа аталган идеме, такыягамы... Әмма минем ике битем ут булып кызышты, керфек төпләренә кайнар яшь бөялде. Елап җибәрергә әзер идем. Шулчак, хәлемне сизгәндәй: +- Синең эчәсең киләдер, әйеме? - дидең. Мин ихтыярсыздан, юк дигәнне белдереп баш чайкадым. +- Алайса утыр әле монда, - дидең, чирәм куе-яшелрәк булып үскән күләгәле җиргә ымлап. Һәм печән көлтәсе арасыннан иң эре, тереләрен сайлап җиде сабак күктәтәй аралап алдың да кулыма тоттырдың. Кулларың кытыршы, көчле, нык-каты иде синең. Эш эшләп үскән кешенең куллары шундый нык була. Мин бердән тынычланып калдым. +- Менә бу күкбаш - күктәтәйләреңне караштыргалап, биш-ун минут ял итеп, тып-тын гына утыр әле каршымда, зинһар! - дидең. Блокнот белән карандаш чыгардың да ашыгып-кабаланып нидер сызгаларга-бозгаларга керештең. Үткен күзләрең маңгай астыннан сөзеп миңа карап-карап ала. Ә мин, инде ничәнче кабат, янып-тирләп чыгам. Битләрем ут булып кызыша. Үземә ачу да килә. Оялам да. Әмма барыбер шулай утыру рәхәт миңа. +- Күкчәчәк тә, василёк та диләр аны. Ә шулай да сезнеңчә, күктәтәй күңеллерәк, име? +Вакыт дигәннәрен дә оныттым бугай. Учларыма кыскан күктәтәйләрдән аерылмаска, айлар, еллар - гомер буе каршыңда утырырга риза идем шикелле. Ә син ашыгып-ашыгып сурәт ясадың, гүя минем барлыгымны да оныттың. +Күпме утырганмындыр: "Менә булды да..." - диюең, чәчләреңне җилгә сипкәндәй башыңны артка чөеп көлүең мине тылсымлы-татлы халәттән уятып җибәргәндәй булды. +- Күрәсең киләме үзеңнең сурәтеңне? +Ярабби! Бу мин түгелме соң! Такыя кигән, кулына өч-дүрт бөртек чәчәк тоткан үсмер кыз бала күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп һәм куркып-оялып дөньяга бага. Шундый самими, чәчәк кебек нәфис, нарасый ул. Чәчләре дә болыт кебек. Бәлки мин түгелдер? Мондый матурмыни соң мин! +Рәхмәт әйтеп җилкәмнән кактың да ашыгып китеп бардың. Ә мин бәбкә үлән өстендә берьялгызым утырып калдым. Кулымдагы чәчкәләр дә шиңде. Такыяның үрмә гөлләре шәлперәйде. Көтү кайтканчы кузгалмыйча, хәтта якында гына чылтырап аккан чишмә суында ирен чылатмыйча өнсез калып утырдым да утырдым шул. +Җен алыштыргандай, шул көннән соң мин үзгәрдем. +Йокыдан уянганда сабый бала түгел, гашыйк кыз идем инде. +Авыл аша үтеп барышлый, чишмә эргәсендә ялга гына тукталган узгынчы рәссам үзе дә сизмәстән тормышның астын өскә әйләндереп ташлады. Балачактан иртә чыктым, дияр идем, балачагым булмаган икән. Сугыш башланганда җитү кыз булып өлгергән әнкәй буыннары ныгыр-ныгымас килеш урман эшендә ватыла. Суык тидерә. Гомер буе - гомере дә бик кыска булды аның - хаста булып, сырхаулап яши. Агач тамырлары кебек кәкрәеп каткан кул-бармакларына карарга куркыныч иде. Мин әбиемдә үстем - авыр эштән сыгылып үстем. +Үсмер кыз-кыркынны да кызганмый изә-вата торган авыл тормышыннан котылу юлы бер генә - калага качарга! Әгәр сине очратмаган булсам, карт әбиемне ташлап авылдан чыгып китәргә йөрәгем җитмәс иде, әлбәттә. Безгә барыбер ферма юлын таптыйсы, дип, эленке-салынкы йөрер идем. Син мине йокылы-уяулы йөргән җирдән уяттың. Шул елны сигезенчегә барасы идем. Үз сурәтем белән очрашканның иртәгесен томанлы киләчәк ап-ачык булып күзалланды, укырга кирәк миңа. Яхшы укырга! Әбине шаккатырып, чормадан дәреслекләремне җыеп төштем. Күз ачылды, фикер офыклары киңәйде. Болай яшәп булмый! Киң юлга чыгарга, сине очратырга! Оялчан, тартынучан, сыек буынлы авыл кызы түгел, син белгән телләрдә сөйләшә ала торган, рәссамга лаеклы Кеше булырга. +Син йөргән юлларда йөрү бәхет бит ул. +Синең күргәзмәңә мин бер кочак чәчәк күтәреп килдем. Башта кырдан җыйган күктәтәйләр алып барасым килгән иде дә... Әле яз башы гына, кыр гөлләре кар астында йоклый. Нәзберек җылы як чәчкәләре, бәһасе белән безнең ише кесә төбе сайларның котын алып көлеп тора. Шулай да тырыштым. Зарлану булып тоелмасын, ак хризантемалар бәйләме сатып алыр өчен ай буе ачлы-туклы торырга туры килде. Ләкин синең өчен берни кызганыч түгел иде. Берни дә! +"Такыя кигән кыз"ны беренче тапкыр шунда күрдем. Теге чактагы сурәттән ул купшылыгы, затлылыгы белән аерылып тора иде. Аңа бөтенесе исе китеп карый. Чәчәк бәйләмен күкрәгемә кысып мин дә шул картина янәшәсендә торам. +Син мине танырга тиеш идең. Бер генә мизгелгә күз карашың кулымдагы чәчәк бәйләмен, чәч чугымны сыйпап үтте. Хәтта иелеп нәрсәдер әйтмәкче дә идең бугай, кемдер сиңа дәште, чакырып алды. Син борыла башлауга, соңарудан куркып, чәчәгемне сиңа сондым. +- Сезне күрергә кирәк иде, - дип пышылдадым кыяр-кыймас. +Син илтифатсыз гына бер кәгазьгә нидер сызгалап миңа суздың. +Кош тоткандай куанып тулай торакка йөгердем. Кәгазьгә адрес һәм 11 дә 30 дип очрашу вакыты сырланган иде. Соңгы тиеннәремне җыеп чәчтарашка чаптым. Кичәгедән үзгәрәк, чибәррәк күренәсем килә иде. Күз-керфекләремне үзем, җиренә җиткереп буядым. Макияж өчен дә сәмән җиткереп булмасын яхшы беләм. +Ә син килеп керүгә мине бер сүз белән аяктан ектың. Тырышып бөдрәләткән чәчемә, буялган озын керфекләремә күз дә салмыйча: +- Душка керергә туры килер. Чәчне сыкмаска, суы агып торсын! - дип боердың, кулыма озын халат тоттырдың. Гаҗәп, бик тә кыргый тоелган тәкъдимгә дә күндем. Хәер, рәссам күңелен яулау җиңел түгеллеген, ни кушса, шуны үтәргә әзер икәнемне белеп килдем ич. +- Тизрәк. Буяу ката! - дидең, озак мыштырдавымны өнәмичә. +Берәр сәгать чамасы маташкач, пумалаңны читкә атып бәрдең. +- Ритм бозылган. Кул калтырый, эш бармый. Бүтән чакта вакыт табалсагыз... - дидең. Остаханәдә салкынча, юеш чәч белән бертөрле позада утырып мин калтырана ук башлаган идем инде. - Киен! +Чыгып китәргән җыенгач, яныма килеп бастың да, сак кына кочаклап маңгаемнан үптең. Һәм кулың кесәмне капшагандай итте. +Син ишекне бикләп калдың. Мин чыгуга таш стенага сөялдем дә елап җибәрдем. Кулны кесәгә тыксам, өр-яңа йөзлек ияреп чыкты. +Син мине танымадың. Чираттагы натурщица итеп кабул иттең. +Төзәлмәстәй тоелган бу яра да әкренлек белән тартылды, җөйләнде. Гарьләнү, әрнү узгач, мин сине акларга тотындым. Чыннан да, кем соң мин рәссам өчен? Сезнең тирәдә төрле халык кайнаша, шул исәптән натурщицалар да мыжгып тора. Тагын чакырды бит... +Икенче килгәндә сине остаханәдә туры китерә алмадым. Аннан тагын, тагын килдем. Мин сине күрми тора алмас хәлдә идем инде. Урындыкка утыртып-бастырып, хәтта коры такталардан корыштырган сәкегә яткырып та сурәт ясадың. Һәр сеанс ахырында иңемнән сак кына кочып, бит очымнан үбеп аласың һәм сиздермәскә тырышып кесәмә эш хакы - натурщицага түләнә торган сәмәнне шудырасың. +Мин синең өчен җанымны ярып бирергә әзер идем. Ә сиңа җан түгел, йөзмең кыз-хатын бирә ала торган натурщица хезмәте генә кирәк. Әгәр яраткан кешең, бала-чагаң барлыгын белсәм, мин ничек тә үз-үземне җиңеп, мәхәббәт теләнеп йөрүдән туктар идем. Әйе, чынлыкта бу мине гарьләнергә, оялырга мәҗбүр итә торган саилче роле икәнен мин бик яхшы аңлый идем. Ләкин мин ялгыз, шулкадәр ялгыз, күземә синнән башка бер кеше күренми. Бүтән берәүне ярату мөмкин булуын күз алдыма да китерә алмыйм. Син кирәк миңа! Син. +Тора-бара без бер-беребезгә ияләшкән кебек булдык. Хәтта берсендә, яңгыр астында күшегеп сине көтеп басып торуымны күргәч, "кирәк чакта кереп утыра тор", дип кулыма ачкыч та тоттырдың. Мин моңа шулкадәр сөендем. Икенче көнне үк, синең каядыр киткәнеңне саклап тордым да, күптән су, чүпрәк күрмәгән остаханәңне ялт иттереп җыештырып чыктым. Тәрәзәңә ак челтәр пәрдә алып элдем. Шыксыз, зур бүлмәгә кот кунгандай булды. Әмма сөендерим дип эшләгән бер эшемә дә исең китмәде. Салкын гына: +- Синең эш түгел бу. Юкка мәшәкатьләнгәнсең, - дидең. +Әйе, эшләрең гөрләп барган, шатланып иҗат иткән чор үткән, синең арыпалҗып, үшән аттай туктап калган мәлең иде. "Кризис... Эзләнү чоры. Эш бармый әлегә", - дигән өзек-төтек җөмләләреңнән синең эчке халәтеңне аңлаган идем инде. +Җәй үз көченә керде. Узып барышлый чәчәк сатучы малай янында тукталдым. Чиләге тулы ап-ак ромашкалар... +- Күктәтәең юктыр, үскәнем? - дип сораганымны сизми калдым. +- Бар, апа! - диде малай ашыгып һәм ромашкалар каплап торганга моңарчы күзгә күренмәгән бер бәйләм зәңгәр чәчәк чыгарды. +"Такыя кигән кыз"ны син, һичшиксез танырга тиеш идең. Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе ботак тишеге, диюләре хак икән, хак. +- Тагын бер такыялы кыз сурәтен мәңгеләштерергә теләгең юкмы? - дип ирештерүемә, һич исең китмичә ваемсыз гына: +- Үткәннәр белән яшәмим. Узганга әйләнеп кайту юк, - дидең. +Юк, ул кичне мин онытмадым. Онытырга теләсәм дә онытып булмас иде. Язмышларыбызны бүтән якка борып җибәргән кич ич ул. +Син үзең дә бер яклаучысыз, нәүмиз балага охшаган идең. Үзләре рәссам булалмаган, бер сызык сызарга сәләтсез килеш тәнкыйтьче, сәнгать белгече аты йөртүчеләрнең мәгънәсезлегенә аптырап, иҗат уңышларыңа күз йомуларын, юк-бар кимчелекне генә күреп-күпертеп, чебеннән фил ясауларын, никтер сиңа гына каныгуларын әрнеп сөйләдең. Аһ, әгәр бармагың гына авыртса, өф-өф итеп өрә-өрә ничек тә төзәтер идем. Йөрәгең яралы иде шул. Ә йөрәк ярасына да бәлзәм булырлык дару бар барын. Ул, әлбәттә, мәхәббәт. Әмма синең йөрәгең генәме, күзләрең дә сукыр булганга янәшәңдә үзең өчен өзелүче яр барын күрергә теләгең юк иде. +Бәлки гаеп миндә булгандыр. "Ә"сен әйткәч, "Б"сен дә әйтергә кирәк иде дә... Тартындым. Мәгънәсез! Ни эшлим соң, кыюсыз бер авыл баласы ич. +Ул кичтә... Юатыйм дип башыңны күкрәгемә кыстым да, без онытылдык. +Шул кичне үк йөккә калганымны җәй ахырында гына белдем. +Без синең белән бик озак очраша алмадык. Кырымга - ялга китәргә җыенуыңны әйткән булсаң... Күрәсең, ашыгыч кына хәл иткәнсең. Айлар буе тилмереп мин сине көттем. Ялдан кайткач та син мине эзләп табарга ашыкмадың. Моның сәбәбе булган: озак еллар эзләгән парыңны тапкансың. Сиңа тиң яр булганмы ул, әллә шома, үткен, чая хатын ычкынмаслык итеп эләктерү җаен табып өлгердеме? +Ә минем улым - бердәнберем, үзем теләгәнчә, нәкъ синең төсле булып якты дөньяга аваз салды. Синең кебек озынча каратут йөзле иде ул. Шомырт кара күзләре дә, карлыгач канатыдай каш-чәчләре дә нәкъ синеке инде. Күрсәң, син аны таныр идең. Хәер, ялгышам икән, син бит аны күрдең. Һәм танымыйча үтеп тә киттең. Әллә танырга теләмәдең генәме? +Төс-кыяфәте белән сиңа тартса да сиңа охшамаган, бик тә нечкә күңелле, кешелекле бала булып үсте минем Газизҗаным. Без бер-беребезгә терәк, дус булдык. Дөрес, шактый ярлы яшәдек, хәтта фәкыйрь дияргә дә буладыр, әмма горурланырлыгым бар, харамга кермәдек. Аһ, әгәр дә хәләл, харам дигәнне артык югары куймаса... бәлки минем кадерлем, газизләрдән Газизем бүгенге көндә исән булыр иде. Ходай мине кичерсен, аптыраганнан әйтүем. +Безнең әткәйләрне сугыш имгәтте. Сугыш бабайларны йотты. Әмма ничек кенә булмасын илне саклау, армия хезмәте аша узу ир-егет өчен горурлык санала иде. Армия ир-егетне ныгыта-чыныктыра дигән тылсымлы сүз канга сеңгән иде. Соңгы елларны хәллерәк кешеләрнең төрле хәйләләр корып үз балаларын армия хезмәтеннән йолып калуларын ишетеп-белеп торабыз. Төн йокымны йокламыйча уйлап чыгам, кайсы юл дөрес икән: баруымы, калуымы? +- Улым, синең бит әтиең исем-дәрәҗәле кеше. Белгәнемчә, бүтән баласы юк. Аны беләләр, сүзенә зур кешеләр колак сала торгандыр. Барып аягына егылырга әзер мин. Булышсын. Ярлы тәкәббер булып та ни кыла алабыз? Бурычлы булып калмабыз, эшли-эшли түләрбез, - дидем. +- Әти янына бару ярый. Иртәме-соңмы, барыбер бер танышырга кирәк ич безгә, - диде ул уйланып. - Әмма... +- Гомергә бер мәртәбә аннан ярдәм сорарга да ярыйдыр? +- Әни, мин язмыш каһәреннән куркам. +Мин тетрәнеп киттем. +Дөнья байлыгы олигархлар кулына күчте. Тир түгеп, бил бөгеп, тырыш хезмәте белән көн күрүчегә сан, кадер калмады. Кем күбрәк йолкый, харам мал исәбенә байый ала - шул көчле. Көчленеке замана! +- Улым, - дидем. - Син ялгышмыйсыңмы? Әҗәткә акча җыям. +- Юк, әни, - диде ул кискен, кырыс итеп. - Әйттем ич, мин язмыш каһәреннән куркам! Син үзең уйла... Мин армия хезмәтеннән куркып, качып калдым, ди. Әмма бала кемгә дә газиз. Кемнеңдер кадерлесе утка барып керәчәк. Күрәсене күрми, бәндә гүргә керми. +Балалыгы белән ялгышты. Чык бөртегедәй саф иде шул ул. Дөньяга, кешеләргә артык ышана. Хәер, бу минем хатам. Мин аны үзем шундый итеп тәрбияләдем. Гадел бул, дип үстердем. Ул гадел иде. Кайчак эштән кайтасың, көндез ашар дип калдырган ипи кисәге дә шул көе: "Ник ашамадың?" - дисәм, "Ә син?" - дия дә бәгырьне өзә. Бер сыныкны икегә бүлеп яшәдек. Ач булмадык. Улым яшьтән үк кул арасына керергә тырышты. Кайтуыма өйне җыештырып, каралган кер күрсә, сыгып куя. Кыз баладан да тәүфикълырак булып үсте. Нигә сөйлим мин сиңа боларны? Берәр нәрсә үзгәрәме? Юк, әлбәттә. +Ходай Тәгалә атабыз Адәмне беренче пәйгамбәр итеп әүлияләр өммәтеннән яралткан. Адәм - ягьни кеше үзе бербөтен булырга тиеш кылынган. Әмма күк кәнсәләрендә ниндидер хата киткән, риваятьләр Аллалар сугышы нәтиҗәсендә Фаэтон урталай ярылган, адәм затыннан булган бәндәләр ир һәм хатынга аерылган, дип ышандыра. Шуңа күрә дә егет кыз эзли, ир хатынсыз яши алмый. Әмма алар бертигез хокуклы. Икесе дә кеше. Әгәр ир хатынны, хатын-кыз бүтән берәүне буйсындырырга омтыла икән, тигезлек бозыла. Ә кешелекнең бөтен бәхетсезлеге шуннан башлана да инде - адәм баласының кем өстеннәндер хаким, баш булырга омтылуыннан... Кешене кеше буйсындырырга тырышудан. Ә ир белән хатын - бер-берсен тулыландырып, яратып, сөеп, һәркайсы үзендәге бар яхшыны, наз-иркәлек, сөю-сәгадәтне икенче яртысы белән тигез бүлешеп яшәгәндә генә бәхет төшенчәсе чын, тулы мәгънәсендә ачыла. Бәхетле бала туа. +Бәхет минем яннан сиздерми узып китте. Без синең белән ике яртыдан бербөтен булып берегә алмадык. Газизебезне мәхәббәт аурасында үстерүтәрбияләү насыйп булмаган, чөнки син - сукыр, мин артык горур... +Улымны кичә кургаш табутта кайтардылар. "Өйрәнүләр вакытында үз-үзен яралады. Ялгыш", - дигән сүзгә, әлбәттә, ышанмыйм. Гаеплеләрне йолып калу өчен шундый хәйлә уйлап тапканнарын иптәшләренең берсе сер итеп пышылдамаса да мондый нахак бәлагә ышанмас идем. Ул яшәүгә гашыйк җан иде. Ул мине ярата, ялгызымны авыр хәсрәткә салырга беркайчан җөрьәт итмәс иде. Мордар киткәннәрнең тәмуг кызуында куырыласын белә. Динле бала. +Мине бу якты дөнья белән бәйләрлек ни бер җеп, ни бер таяныч калмады. Әгәр сөйгән яры булса, баласы калса... Хыял шул бу. Гаилә тормышына ул бик җитди карады, укып, кеше булгач кына өйләнергә уйлый иде. Иртә китәсен сизеп, ятимҗан калуын теләмәгәнгә ашыкмагандыр, бәлки. +Юату өмет итмим. Ләкин шундый мизгел була, җанга сыймастай шатлык, йә үзең күтәрә алмастай авыр кайгыны кем беләндер бүлешәсе килә. Бу хатны сиңа юллавымның сәбәбе... Сәбәбен үзем дә белмим. +Ул бит минем бербөртегем, бердәнберем, ышанычым, өметем иде. Мин аңа дөрес тәрбия бирергә тырыштым. Туры юлдан барсын, дөрес яшәсен, дидем. Ул сүз тыңлаучан иде. Барыр юлы туры... Кече күңелле иде. Авырлыктан куркып, качып калсам, барыбер кемдер барырга, хезмәт итәргә тиеш, ә бала һәркемгә кадерле, дия иде. Бүтәннәр артына ышыклануны хурлык санады. Ил чакырган юлдан киткән өчен җәза шушымыни? +Ул юк инде. +Иртәгә бүлмәм уртасында табуты да тормас. Тик колак төбемдә: "Мин язмыш каһәреннән куркам!" - дигән сүзе яңгырар. Ни-нәрсә өчен каһәрләде безне язмыш? Намуслы, туры, гадел булгангамы? Нигә? Әгәр шул сорауга җавап алалсам, бәлки якты көнгә багарлык көч табар идем. Әмма бәргәләнеп эзләгән сорауга җавап юк. +Кичә Мәрьям абыстай кергән иде. Шул ук сорауны аңа бирдем. Ә ул: "Дөньяны пычраклык, алдашу басты. Бәндәләр харам ашаудан, ятим өлешен алудан тыелмый, оят белми. Изге күңелле адәмнәрнең күңеле ныграк яраланмасын өчен Җир аларны иртәрәк тә үзенә җыя", - дип юатмакчы. Җирдә намуссызлар бөялеп калса да ярый диясе килдеме? +Күземне ачып көн яктысын, кояш нурын, хәтта ки вак иләктән иләнгәндәй сибеп-сибеп яуган яңгырлы кичләрне күрерлек хәлем булганда бу хатны сиңа юлламый торырмын. Сагышларымны сөйләп, сине борчырга җөрьәт итмәм. +Бу бит - Гамәл дәфтәре. +Син, Газизъяр, мине белмисең. Хәер, дөреслеккә якын булса да, иң дөрес сүз түгел бу. Белә идең син мине. Тик җаныңа үткәрмәдең. Әмма син минем хыялым, сагышым, өметем, җанымның яртысы идең. Икенче яртысы - минем улым. Ләкин аяусыз язмыш безне аерды". +Газыйм Рахманкулов башын учларына кысып бик озак аңга киләлми аптырап утырды. "Такыя кигән кыз" картинасы хәтерендә. Әмма этюд язган чагын, чишмә буенда очраган кыз баланы искә төшерергә тырышып маңгаен угаласа да баш миен сарган томан уйларга ирек бирми: берсен-берсе алыштырып торган натурщицалар күз алдыннан йөгереп уза. Әмма арасыннан берсен дә ачык итеп күзаллый алмый. +Күз алдында томан, фәкать соры, шыксыз томан гына чайкала. +Әләк +Миңлегөл итле бәрәңге бәлешен бөреп, мичкә тыгарга тора иде, ишек келәсе шылтырады. Борылып караса, имәнеп китте: ире ачкычын йозактан алып булаша, төсе... Төсе качкан, дию генә аз, ике күзе, гүя, утлы күмер булып көйри. Хатын, кулындагы табасын чак төшереп җибәрмәде. Нинди усал шөпшә тешләгән моны, дип уйларга да, сүз кушарга да өлгермәде, Сәгыйте, әле генә салган аяк киемен тотып, җил-җил атлап, юыну бүлмәсенә кереп югалды. Гадәте шундый аның: яз ае булса да, җәен-көзен дә, кайтуга, битен-кулын юганчы ук, кигән аяк савытын табаннарына кадәр әйбәтләп юып, сөртеп куя. Көннең көнендә шулай матавыклануыннан баштарак көләсе дә килгән иде Миңлегөлнең. Шикчеллек галәмәте инде бу дип, кызганып та куйды берара... Аннан аңлады, чисталыкны юлдаш иткән кешенең мондый гадәтен кимчелеге түгел, ә бәлки, үзенчәлеге, яхшы, хәтта ки отышлы ягы дип кабул итәргә кирәктер. Уйлап карасаң, аякка ияреп йортка күпме тузан, мир пычрагы керә! Ә кирәкмәгән чит-ят мәгълүмат хакында әйтеп торасы да юк. Менә шунысыннан араларга тели иде бугай ул үзен. Чыннан да, җирдә, күктә - ни генә булмас, шагыйрь әйтмешли, очсыз-кырыйсыз күк бит ул! +Эшеннән иртәрәк, сорап кайтып киткән иде Миңлегөл. Үзе зу-ур, үзе бәләкәй генә тантана бүген безнең, диюенә аптырадылар, билгеле. Ни-нәрсә соң ул үзе зур, үзе бәләкәй, дип төпченүләренә ачылып китәсе килмәде. Өйләнешеп бергә яши башлавыбызга нәкъ менә бүген ун ел тулды, дип тәфсилләп сөйләп тормас бит инде! Кемгәдер ул бик аз гомер, кем өчендер зур вакыйга... Нигә аны ваклап, шәрехләп маташырга? Сәгыйтенә дә алдан белгертүне кирәксенмәде. Үзе белер, әгәр оныткан булса - исенә төшәр, дип кенә уйлады. Ә ирләр хәтере, хатын-кызныкыннан да кыскарактыр, күрәсең... +Бәләкәй-зур вакыйга хөрмәтенә иренең яраткан ризыгы - шулпалы бәлеш шәп буласы иде дә... Ни хәл итәсең, өлгермәде! Су тавышын тыңлый-тыңлый, әзрәк янтаеп киткән бәлешне ипләштереп-сипләштереп кайнар мичкә озатты озатуын, әмма пешеп чыгуын ике сәгатьләп көтәсе бит әле! Салатлар ясый торыр. Тик нигәдер иренең кашы-күзе җимерелгән. Нидер булган. Хатынның атлый-йөгерә чәй табыны хәстәрләвен дә өнәмәгәндәй: +- Куй! Йөрмә, - диде төксе генә. Тавышы әллә ни усал да түгел, шулай да ниндидер аңлашылмаган шом бар. Әллә бик арыган, әллә күңелсез хәлгә тарыган. Ят кеше кебек бөкрәеп утыруы да сәер. Бик сәер аның кыяфәте. Әйтерсең, имгәтеп, изеп ташлаганнар үзен. Миңлегөлнең йөрәге кысылды: +- Сиңа әйтәм... Сөмсерең коелырлык ни булды? Әвенең янгандай... +- Янды! Яндырдылар! - Сәгыйть кырт кисте. Аптырап калган хатынына җылырак итеп дәште. - Утыр әле яныма. Иркенләп утыр. Сөйләшәсе озак... +Ун ел бергә яшәп тә, Сәгыйтьнең холык-фигыленә төшенеп җитә алмады бугай Миңлегөл. Югыйсә, ун ел аз гомер түгел... Ир белән хатын икесе ике планетадан диюләре хактыр. Әллә чыннан да астыртын, үзсүзле, сәеррәк ул. Холкы кырыскорырак инде, сүзгә саран. Эчендәгесен тышка чыгармый. Күнде боларына да Миңлегөл, ир-атның юкка-барга сүз куертып, бытылдап йөрүен сөйми үзе дә. Тырышлыгы, булдыклылыгы бар Сәгыйтьнең. Үрә-түрәгә тәлинкә тота, ялагайлана кабыкларга төрмичә, күп чакта әдәп саклап торуны да кирәксенмичә, үзе дөрес дип исәпләгәнне ярып салырга маһир. Андый кешенең дустан дошманы күбрәк була. Белә ул монысын да... Тик нишлисең, чир китә, гадәт кала. Начар да яшәмиләр югыйсә. Кызлары үсә. Карап торышка тормышлары ал да гөл. Кеше өстендә - фатирда яшәп интекмәделәр, Сәгыйтьнең бабаларыннан калган, җыйнак булса да якты, бер бүлмәле фатиры бар иде. Икесе дә эшли. Уч тутырып акча алабыз дип юаналар. Ә ник юанмаска! Кафе-рестораннарда типтерерлек булмаса да, сак тотканда тормыш итәргә җитә ич. Һәрхәлдә, байлык-нигъмәтнең күктән яумаганын икесе дә аңлый. Артыгын өмет итми, булганына шөкер итеп яшәп яткан көннәре. Моңарчы шулай уйлый иде Миңлегөл. Ялгыштымы әллә? +Хатын-кыз затына исе китә, мәдхияләр яудыра-яудыра теләсә кайсы итәк артыннан иярә торган гадәте юк ирнең. Хәер, үз хатынына да игътибары җитеп бетми. Һәрхәлдә, джентльмен дип мактап, күккә чөеп булмый аны. Әнә, оныткан бит бүген бәйрәм икәнен дә... Чәчәк кыстырып кайтса шунда... +Озакка сузылган тынлыкны Миңлегөл үзе бозды: +- Йә, әйт, ни булды? Нәрсә хакында сөйләшәбез? - Сәгыйтьнең баядан бирле төбәлеп, сынап карап торуы да, бу... күз бәйләш уены да ялыктыра башлаган иде. Билгесезлек җанын үрти, күңелен бимазалый. Ә ире, ишетмәгәндәй, хатынның колак яфрагына текәлгән дә тик тора. Әһә, имәндә икән чикләвек. Алка! Менә нәрсә сәбәпче икән! Әйтмичә генә алка сатып алуын килештермәгән. Бурычка кергән дигән уй һафага салган әллә берәүне?! +- Күрми дә торам, алка алгансың икән! Әллә саф алтын инде? +- Алтын! - Артка чигенергә юл юклыгын шәйләп алган иде инде ул. - Шушы яшемә җитеп, бижутерия асып йөрүдән туйдым да алдым әле менә! +- Әйбәт булган. Кайчан? Күпмегә? - Болай ипле генә сорау алуын көтмәгән идеме, хатын-кыз күңеле үзе һөҗүмгә күчәргә тиешлеген сизде. +- Күпме булса да, үзем эшләп тапкан акчага. Алка алып тагарлык кына хезмәт хакы алам ич мин дә. Онытмаган булсаң... - Эчтә ниндидер билгесез җен баш күтәрде. Беркайчан да болай кыю-кискен, тупас сөйләшкәне юк иде югын. Бүген әллә нәрсә булды. Үпкә-сапка күңелгә җыелган булган, күрәсең, буасы ерылды. - Үпкәләп йә табалап әйтүем түгел, син бит кәләшеңә никах балдагы киертергә кирәклеген дә әллә белмәдең, әллә онытканга салыштың. Ирем алып бирерме дип көттем-көттем дә үземә-үзем бүләк ясарга булдым. +Авырткан җиренә кагылды инде - Сәгыйтьнең йөзе чытылды. Югыйсә бер дә рәнҗетергә теләмәгән иде Миңлегөл ирен. Тапты вакытын! Моңарчы күңел түренә күмелгән нәни үпкә баш күтәрде. Чарасыздан бичара таш атып бәргәндәй... Теленнән ычкынды. Юләр инде, онытылып беткән никах балдагы белән битәрләргә... Фәкыйрь студент чакларында өйләнешүләрен белми гүя? Җәеп ятарга түшәк-юрганың югында алтын балдак кайгысы идемени? Баегач, диделәр... Баер чаклар алда, дип күпме өметләнергә була? +- Кайчан алдың? Йөзеге дә бар икән! - Ирнең тавышы сүлпән, үпкәле. +- Йөзеге белән пардан булсын, дидем дә... Кайчан дип? Алынуы күптән инде... Үткән ел җәй көне авылга кайткач, Ижаудагы Мөбинә апа... син аны беләсең, бер бүләк тә бирмәдемени кияү-балакай, дип бик төпченә башлагач, әйткән идем... Алкага кызыгам, алыр идек, әмма бездә чират, алтын кибетенә баш тыккысыз, дидемме шунда. Дус хатыны ювелир әйберләр сата торган кибеттә эшли икән. Кыскасы, апа алып куйган. Акчага аптыраган көнем түгел, үз җаең белән бирерсең, кызыккач, рәхәтләнеп тагып йөр, дигәч, алдым. Акчасын кеше артыннан җибәрермен, дигән идем. Көтәрмен, ди ул. +Ышандыра алдымы ул ирен? Юктыр... Карашы һаман да моңсу Сәгыйтьнең, юкса аның моңсу халәтен таратасы килә иде. Көлгән булды: +- Ике атна тагып йөрим инде. Күрерме, сорармы дип юри әйтми тора идем. Ә син, хәләлеңә шундый да "игътибарлы"! Күрмисең дә! +- Күрмәгән идем шул. Күрсәттеләр! +- Кемнәр? Ничек? +- Шулай. Кемнәр икәнен белмим. Синнән сорамакчы идем. Бәлки, дусларыңдыр? Әллә дошманнарың микән? +- Нинди дус, дошман? Юк минем дошманым. Белмим тагын. Аңлат! +- Аңлатканнар! - Ире үрелеп портфелен алды. Бармак очы белән чеметеп кенә бер конверт тартып чыгарды. Җирәнгәндәй, йөзен чытып, аны хатынына сузды. - Менә үзең укып кара, бәлки, аңларсың! - Каударланып хатка сузылуын килештермәгәндәй, конвертны ычкындырмыйча, сыкранып: +- Ашыкма! - диде. - Алдан ук кисәтәм, хат кына түгел бу, гаилә өстенә ишелгән бәла. Бүтәнчә аңлата да алмыйм. Бәла генәме, зур сынау бу безгә. Ләкин... ничек кенә авыр булмасын, без бер-беребез алдында ихлас булырга тиеш. Ихлас! Син беләсең, мин хыянәтне кичермим. Миңа дөресен, фәкать чын дөресен сөйләргә тиеш син. Хакыйкать никадәр генә ачы, ямьсез булмасын, татлы ялганга караганда сихәтлерәк. Менә, хәзер укысаң да була. +* * * +Хәрефләр, юллар сикерешкәнгә, Миңлегөл баштарак берни аңламады. Аңа һич кагылышы булмаган сүзләр, җөмләләр... "Сәгыйть туган! Син мине белмисең. Син беркатлының күзен ачарга теләп, яхшылык теләүче яза моны. Ну малай, минем ирем синең хатын белән типтерә. Бар дөнья белеп-күреп тора. Тик син генә берни белмисең... Барып күрдем сөяркәсен - кып-кыска итәк, ул чәч - кара болыт, каш - нәп-нәзек! Авыз ерык. Җүнле ир хатыны гел елмаеп-көлеп тора димени? Йөрәк яна... Кеше көлә үзеңнән. Ирем аңа алтын алка, алтын йөзек бүләк иткән бит. Ә миңа юк. Күрсәтер, үзең дә ышанырсың. Яхшылык белән үтенеп сорыйм, тизрәк чарасын күр! Син бозау булсаң, мин үзем... күрсәтермен күрмәгәнегезне! Яхшылык теләүче: Ә..." +Тагын ниндидер ямьсез сүзләр күзгә чалынды. Аңламады... Адәм ышанмаслык яла белән тулган ни соң бу? Хат... Түгел!.. Хөкем карары ич бу. +Күзенә яшь бөялде. Бер сүз әйтә алмыйча, ул сыгылып төште. +Әбисенең: "Хак бәлаләрдән, нахагыннан үзең сакла, Ходаем!" - дип дога кылганда ялварганын ишетә иде. Әмма гөнаһсыз кешене юкка гаепләп була дигән уй башына да килми. Киресенчә, икенче әбисенең: "Тик торган телеграмм баганасына берәү дә килеп бәйләнми!" - диюен хак саный. Шуңа күрә берәү белән дә ачуланышырга, ызгышка сәбәп булырга теләми бит ул. +* * * +Ә ялгышлар чыннан да булган... +Яшьлек таңында - бар дөньяга гашыйк күзләре белән генә карый торган чакта - бер егетне яраткан иде ул. Шәһәрдә үскән, җор телле, күпне белә, күпне күрә торган Фәрит белән институтка керергә имтихан биреп йөргән чакта, һич көтмәгән-уйламаганда якынаеп, дуслашып китүләре гаҗәп иде. Кыз ихлас, эчкерсез, басынкы, ә егет... Ут! Теле-телгә йокмый, мәзәкләр сөйләп ташлый. Тыңлап тору рәхәт аны. Тирә-юньдә чибәрләр дә, акыллылар да җитәрлек югыйсә, никтер аны якын итте, сүз кушты. Әмма ләкин кулга-кул тотынышып, сөенешеп-сөешеп йөрергә язмаган икән яшь җилкенчәккә: беренче курста укый башлауга ук армиягә чакыру алды егет. Сынаулар узган, студент таныклыгына ия бәхетлене хыялыннан аерып армиягә чакыру кайсы акыллы башның эше булгандыр, тора-бара бу хатаны төзәттеләр шикелле... Ә озату кичәсе истә калырлык булды. Фәритнең апасы Фәридә Сәгыйть атлы егет белән килгән иде. Унлап дус-иш җыелган, Миңлегөл табын әзерләште. Шулкадәр күңелле итеп җырлашып утырдылар, гомер буе бергә яшәгән якын туганнар диярсең... Аннан, авылдагыча гармун тартып урам әйләнделәр. Шулчак Миңлегөлне беренче һәм соңгы кат кочаклап үпте Фәрит. "Көтәрсеңме?" - диде. Җавап: "көтәрмен" булды, әлбәттә?! Китте... Кыз күңеленә утлы күмер салып киткәнен абайладымы икән егет?! Юктыр. Аралар ерагайса да баштарак хатлары еш килә, сер сыярдай дус итеп күрә иде бугай ул аны. +"Увольнениегә чыккач, бер хохлушка-хохотушка белән таныштым. Ну малай, безнең татар кызлары кебек оялчан һәм кысмыр түгел икән алар. Чибәр, юмарт, башыңны әйләндергәнен сизми дә каласың", дип язган иде бер хатында. Миңлегөл хохлушканың нинди милләт баласы икәнен дә белми иде, моны шаяртуга юрады. Егетнең тел төбен аңламамышка салышты, хат язудан туктамады. Дәресләр, китапханә, тулай торак. Ул үткән һәм үтәчәк юл шулай - туп-туры. Күңелендә пыскыган мәхәббәт чаткысын үзе үк үрләтте - чаткыдан ялкын кабынды. Көтәрмен, диде, димәк, көтәчәк! Беренче мәхәббәт беренче чәчәкләр кебек гади, әмма бик кадерле була икән. Кылларын тартып караучылар булса да, берәүне дә күңел түренә уздырмады кыз. Теле белән, бәлки, беркайчан әйтә алмаслык йөрәк серләрен кәгазь битенә тезде дә... чемодан төбенә үк салып куя торган булды. Ә Фәриттән хатлар сирәгәйде. Тора-бара бөтенләй килмәс булды. Күрәсең, егет корына яңарак кына кереп килгән үсмер күңелен җилкеткән теге чибәр әсир иткән, иләсләндергән иде аны. Хискә бирелепме, әллә болай гына Миңлегөлне суырып үпкәнен, "Көт!" - дигәнен оныткан ул. Шул гөнаһсыз бер үбешү аркасында кыз йөрәгендә нинди хисләр, хәтта мәхәббәт орлыгы яралуын белмичә, армиядән соң ул башка институтка күчте. Юллары да кисешмәде, элек икәү бергә таптаган сукмаклар да очраштырмады аларны. Тик ни хикмәттер, кыз күңелендә пыскыган ут сүрелмәде. Еллар үтү белән көл астында күмелеп калган нәни очкын сыман посып, күңелгә сәер бер моңсулык өстәп, вакыт-вакыт үрләп, ялкынланыр чагын - үз вакытын көтте. Тирән яшерелгән сер, ачылмаган бөре җан күзәнәкләрен, гүя, эчтән туктаусыз кыздырып, ялкын өстәп тора иде. +Аның беренче мәхәббәтен, ачылмаган серен тик берәү - Фәритнең апасы белән озату кичәсенә килгән дус егете - Сәгыйть кенә белде. Алар укыган институтта аспирант иде ул егет. Әллә юллары бер тирәдә уралганга гел-гел очрый ул Миңлегөлгә? Әллә, кайчан кайтканын-киткәнен белеп, юри саклап тора, әллә язмыш шулай шаярта, йөрәк серен җилләргә чишәрдәй булып йөргән, күңелкәе мөлдерәмә чакларда бер дә бүтән түгел, нәкъ менә шул үзе - Сәгыйть очрый да хәл-әхвәл сорашкан була. Ә кызның күзеннән яше белән бергә кайчак йөрәк сере дә чайпалып-түгелеп китәргә күп сорап тормый. +Юатмый ул аны, Фәритне дә хурламый. Тыңлый. Бары тик тыңлый. Ә үзүзеңне кая куярга, ни кылырга белми изаланган чакларда сер сыярлык кемеңдер булу бәхет бит ул. Дус бит алар. Дус кына! Бер дә бүтән түгел. Хәер, Миңлегөл шулай уйлый, ә егет йөрәгендә ни кайнаганын белми, күрми. +Ә язның тымызык бер кичендә, күзләренә туп-туры карап, егетнең: +- Чык миңа кияүгә! - диюе кызны чак кына хушсыз итмәде. +- Ничек? Ә Фәрит? - дигәнен сизми дә калды. Югыйсә, Фәритнең өйләнеп, теге чибәр хохлушканы ияртеп кайтканын белә иде. Баштарак бу хәбәр аңа җир тетрәгән кебегрәк тәэсир итте. Яшәүнең яме, кызыгы бетте, гүя. Сагыныркөтәр кешең булмагач, ничек яшәргә кирәк бу дөньяда? +- Оныт син аны. Синең янып-көюләреңә тормый ул. Минем тәкъдим турында уйла. Ашыкма. Ә мин... күпме теләсәң, шулкадәр көтәргә дә риза. +- Мин... Мин бит сине... яратмыйм. - Әйтте дә, кинәт сискәнеп, күзен куллары белән каплады. Әгәр Фәрит аңа шул ук сүзләрне әйткән булса... - Гафу ит. Кичер мине, - дип кенә өсти алды. Әмма егет үзен тиз кулга алды. +- Беләм, - диде. - Шуңа да ашыктырмыйм. Уйла, дидем бит. Вакытлар үтү белән кешеләр бер-берсенә ияләшә. Шуны мәхәббәт дип уйлаучылар да бихисап. Инде... булдыра алмасаң... Минем мәхәббәтем икебезгә дә җитәр! +"Кызгана!" - дип уйлады кыз. Кызгану ярату түгел, әмма ара якын гына! +Дүртенче курска күчте, озакламас, диплом алыр, төрлесен төрле якка эшкә җибәрерләр. Кемдер авылга китәр, берәүләр - Себер якларына... Анда да кешеләр яши. Ияләшер. Бәлки, Фәрит тә онытылыр. Йөрәгенә ник шулай тирән керде соң ул? Кем ул шулкадәр! Мәңге онытылмаслык супергероймы?! Сөймәгәнгә - сөйкәлмибез, дип иптәш кызы юри аны үртәп җырлый, әнә! +* * * +- Кызлар, апагыз кияүгә чыга! - дип ярып салды ул, бүлмәсенә кайтып керүгә. Бүлмәдәшләре аһ-ваһ килеп, сораштырган булды: "Кем ул? Нинди егет?" "Егетем бар, көтәм!" - дигән булып очрашулардан качуын беләләр ич. +Уку залында гомер уздыра торгач, көннәрдән бер көнне үзе ярата торган язучы ханым белән интервьюга юлыкты. Фикере кызык, әле дә хәтердә. Гүя, сүз аңа кагыла: "Гадәттә, хатын-кыз үзеннән көчлерәкне ярата. Хәтта ки, буе җитмәслекне. Үзен яратканга исе китми. Чөнки яратучы көчсезрәк. Һәм менә шулай мәңгелек каршылык бара. Тормыш чынлыкта шул бит инде. Хисләр тынганда тормыш сулышы да тына". Язучыга сорау бирәләр: хатын-кыз ни белән кала, янәсе? Җавап мәгънәле: "Акылына карап. Кайчак бернисез кала. Мәхәббәт хатирәләре белән генә, ягъни. Бу бик мескен халәт инде". +- Мескен буласым килми, - диде дә тынып калды. Кызлар аңлады аны: +- Хатирәләрдән тыш кешегә үзең булу кирәк. Балалар, оныклар, өй... +- Ирнең үгие булмый ул, әле ничек кенә яратырсың! Менә дигән егеткә тап булдым дип борын чөймә! - дип, шаярткан була дусларның берсе. +- Гаилә учагын тергезеп, бала-чага үрчетсәң, хыялый мәхәббәт иртәнге томандай тарала, - дип, фәлсәфә куерта икенчесе. +Сәгыйтьне өзелеп яратканга түгел, егет кулын сорагач, үпкәләтәсе килмичә генә кияүгә чыктым, дип исәпли иде Миңлегөл. Җаны-тәне белән гаиләгә берегергә тырышуы хак-хагын. Үткәннәрдән котылырга кирәк. Аңлый да бит... Әллә шашкын мәхәббәт уты җанын артыграк көйдереп ташлаган, әллә ире алдында үзен гаепле тоя (аны яратучы да булгандыр бит! Ә Миңлегөл бүтән кыз урынын алгандыр төсле), үзләшеп бетә алмады ул Сәгыйтькә. Әйтерсең, күңел түрендә бушлык. Өем-өем көл торып калган. +Кем белә, әгәр ире йомшаграк, ягымлы-назлырак булса, ихтимал, гаилә көймәсе майлаган кебек йөзеп китәр иде... Кырыс табигатьле, иркә-назга саран шул ире. Уйлаганын кистереп әйтә, бернинди компромисска баруны белми. Хәер, моның өчен гаепләми ул ирен. Белде бит, белеп барды. Әгәр үзе дә башка төрлерәк, әйтик, тәмле теллерәк, эчкерсезрәкме, әзрәк ялагай, юха да булса... Булмаган шул! Икесе дә бер калыптан. Сер бирми торган. Дөрес, талашып-вакланып берсен-берсе кимсетми. Әмма йөрәктә кайнаганны уртага салып аңлашу юк. Ә гомер үтә. Бәлки, чияләнгән төенне вакытында кисү, араларны өзү хәерлерәктер... Миңлегөлнең яшьлек хатасын (ә нәрсәсе хата соң әле аның? Яшьлектә кем кемне сөймәс, шуңа да яшь чак - юләр чак бит инде ул!) кичерә алмый интегәдер? "Теге"не һаман ярата дип беләдер. Яман фал ул көнләшү. Фәритнең марҗасы сырлаган хат дисәң? Юк ла! Бу, бердән, татарча! Икенчедән... Күргәне, очратканы юк, онытты бит аларны күптән! +* * * +Кара көеп, сагышланып җавап көтә ир. Йә, нәрсә уйлый инде Сәгыйть аның турында? Утсыз төтен булмый, дисә... Чәчең белән җир себереп тә ышандыра алмассың? Болай да шикчел ич ул... Хәер, Миңлегөл шулай юрый. Хат кара яла икәнен ничек расларга? Бер гөнаһсыз көе акланып маташу, нахак, гаебем юк, дип исбатларга тырышу да хурлык бит. Имеш "Яхшылык теләүче!" Шунысы хак: энә очы кадәр яхшылыкка да урын юк монда. Кем язган соң моны? Ни тели ул? Ни өчен! Бугазыңа ябышырга, җаныңны алырга торган ерткыч кебек бит һәр сүзе. Йа Хода! Ничек җир күтәрә кара йөрәкне! "Ялган! Ышанма берсенә дә!" - дип кычкырасы иде дә... Тагын ни әйтсен? Юк бит гаебе, юк! Кыска итәкле күлмәк киюе хак. Бер ул гына җирдән сөйрәлә торган кием кисенме? Елмаеп сөйләшүе дә гаеп икән... Дөя түгелмен, дип исбатла менә! Көлке, бер караганда. Көләр иде, хәле аяныч булмаса! +* * * +- Мин сине кисәттем, - диде ире, боек, сүнек тавыш белән. - Янә әйтәм, сынау бу безне. Ямьсез сынау. Тик без, ишетәсеңме, җаныбызны, күңелне имгәтмичә чыгарга тиеш моннан. Күземә туп-туры кара да әйт: күпмесе хак?! +- Акланырга хурланам. Шулай да әйтәм: чеп-чи ялган! +Бүлмәгә сөрем исе таралды. Тын алу авырлашты. Ире торып аш бүлмәсенә чыгып китте. Бераздан, сулы чынаяк тотып, кире әйләнеп керде. +- Бәлешне харап иткәнбез! Көеп утыра. - Тавышы тыныч иде аның, тик йөзе генә тагын да ябыгып, агарынып киткән кебек. +- Көчле утка куйганыем, онытылган шул. Газны сүндергәнсеңдер ич! +- Сүндердем. Тәрәзәне дә ачтым. +- Бәлеш харап булмас. Эче көймәгәндер. Ашалыр. Тышы ни, көйсә дә, кош-кортка ризык булыр. Баш бәласе түгел лә ул. +- Шулай да... Хәтереңә төшерергә тырыш әле: ул алка-йөзекләр хакында кем белән, кайчан, ничек сөйләшкән идең? Күктән төшмәгән бит бу... дәлил. +- Сәркатип кыз - Сәрия сораштырып торды: "Кайчан алдың да күпмегә? Бигрәк матур!" дигән булды. Ә мин, алдын-артын уйлап тормыйча: "Бәясен хәтерләмим дә инде, үзем алмагач, белмим дә..." - дидем, шикелле. Бәһамазарны тиз онытам. Син беләсең ич инде, алуын да Мөбинә апа алгач... Әгәр ышанмасаң, әнә телефон, шалтырат Ижауга. Төп-төгәл бәясен Мөбинә апа ялгыштырмый әйтер. Күпме бирәчәк калганын да белешерсең бер очтан. +Өйдә тәмәке тарту гадәте юк иде ирнең. Тәрәзә янына ук килеп басты да сигарет чыгарды. Сындырып, гөл төбенә ташлады. Гасабилана иде ул. +- Шулай да, сәбәбе булырга тиеш ич моның?! Тик торганнан язылмаган бу... Утыз җиденче еллар исе килә ич моннан. Тузга язмаган әләк аркасында безнең бабайлар Себер киткән. Нахак бәла башларын ашаган. Гаҗәп, тарих кабатлана. Кем эше булыр бу? Кайчан, кемнең юлын кистең, канын кыздырдың икән? Редактор урыны өчен ыгы-зыгы сәбәпчеме әллә моңа? +* * * +Ыгы-зыгыдан читтә калырга тырышкан иде дә... Булмаган ахры... +Иренең кырыс, таләпчән холкы белән килешкән иде Миңлегөл. Төксе булса да Дәүләт, йорт тоту мәшәкате көч-кодрәт, акыл-зирәклекне мирас итеп алган ирләр җилкәсенә төшә ич. Әмма заман башка, иркәләнеп, иргә салынып эшсез утыра алмый хатын-кыз да. Кирәк тирәкне ега. Дүртенче курсны тәмамлаганын да көтмичә, кызы якты дөньяга аваз салырга ашыкты. Җиде айлык Гөлиясен ике имтихан арасында алып кайтты ул. Диплом яза башлагач та ике куян койрыгын тотарга азапланды. Эш тә барсын, сабые да караулы булсын. Сәгыйтьнең кандидатлык диссертациясе язу мәшәкатеннән башы-күзе әйләнгән чак. Эшкә урнашырга кирәк. Әмма яшь балалы хатынга эш табу сират күпере кичүгә тиң икән. Ишек саен кереп эш эзли торгач аңлады, колач җәеп көтеп тормыйлар яшь белгечне. Өчәр ел декрет ялында утыра торган чак түгел, бәгырь кисәгеңне елата-елата яслегә йөгерәсең. Эш табудан өметен өзә язган иде инде, ярый ире ярдәмгә килде: +- Заводка барасың! - Ишектән керә-керешкә шулай дип әйтеп салды. +- Нишлим мин анда? - Аптырап кына әйтте. Теләсә нинди эшкә риза иде. +- Эшлисең! Гәзит-журнал тирәсенә, хәтта корректор булып эшкә урнашу да хыял икәнен аңлагансыңдыр. Зур предприятиеләрдә күптиражлы гәзит чыга. Хәрби заводтагы татар гәзитенә хәбәрче кирәк икән. Шуның редакторы Гамбәрия апа безнең якныкы булып чыкты. Дөрес, минем үземне чакыра ул. Кызыктырып та карады: лаеклы ялга китсәм, урыныма калдырырлык төпле кеше кирәк, ди. Фәнгә бер кереп киткәч, юлдан тайпылмаска исәп. Хатыным шәбрәк тә яза, дип мактагач, сынап карарга ризалашты. Иртәгә көтә ул сине. +- Мине... Булдыра алыр, дисеңме? +- Синме? Үзеңне белеп бетермисең. Көч бирә торган җенең бар синең. +Мөхәррирләре, кияүгә чыкмый ялгыз картаеп килә торган Гамбәрия Исламовна, аны үз баласы кебек якын итте. Эш җайга салынган: җитәкчеләр, эшче-хәбәрчеләр белән тыгыз элемтә урнашкан. Цехтан цехка йөреп осталар белән аралашу, типографиядә кайнашу Миңлегөлнең күңеленә аеруча хуш килде. Ул үзе дә - эшне, эш - аны сөя торган затлардан ич. Язарыңа азык - материал табу, утырып мәкалә язу, корректура уку-төзәтү, верстка, макетка салу кебек гамәлләрнең берсе дә ят түгел аңа. Укыган чакта практика үтүләре файдага. Азау теше ярган журналист итеп сизәр чагы алда, әлегә Гамбәрия апа остаз аңа, белмәгәнен җайлап аңлата, өйрәтә. Ана назы күрми үскәнгәме, яшь хәбәрче остазы өчен җанын фида кылырга әзер. Канатлар үстемени, гел елмаеп йөри ул. Дәрт-дәрманыңны иҗат эшенә җигү үзе рәхәт дип шатлана. +Яше шактый булса да әле җир җимертеп эшләп йөргән Гамбәрия апасы бер көнне үз авызы белән серен чиште: "Бик йончыдым! Тышкы кабыгым гына сау-сәламәт, эчем яна-көя. Хастаханәгә кереп ятмый булмас. Әгәр дә ки, улбу була калса, бар мөлкәтне, ягъни гомеремне багышлаган эшемне ышанып тапшырыр кеше булу сөенеч! Каләмең үткен, көчең җитәр", - диде. +Миңлегөл каршы төште: "Юк, юк! Сез тереләсез. Сездәге батырлык, ихтыяр көче юк миндә. Сез кушканны гына үтәүче мин..." "Менә мин кушсам?!" Кемдер керде, сүз өзелде. Ә төнлә Гамбәрия апаны инфаркт бәреп егуын, "Ашыгыч ярдәм" алып киткәнен, хәле - хәл икәнен җиткерделәр. Остазы янына ашыкты ул. Яшь баласы барын да онытып, атналар, айлар буе авыруны бакты. Әкренләп хаста аякка басты, йөри башлады. Икешәр камыт киеп, дөнья йөген тарту читен булса да Миңлегөл дә сер бирмәде. +- Партия әгъзасы булмагач, баш мөхәррир итеп расламыйлар әлегә сине. Чиләге булгач, капкачы табылыр. ИО - мөхәррир вазифасын вакытлыча башкаручы дип кул куя тор. Җитәкчелек риза. Үзеңә ярдәмче - язу сәләте булган берәр студент егетне ярты ставкага алсаң ярый. Аннан күз күрер, - дигән иде Гамбәрия апасы. Бик тиз терелеп китәрдәй тоелса да каты кулы белән эләктергән иде аны чир. Миңлегөлгә хәерхаһ, киңәш бирә, артыгы... +Өметле яшь каләм, булдыклы, язмалары матбугатта байтактан күренгәли дип, журналистика факультетын тәмамлап килә торган берәүне - Әхнәф исемле егетне тәкъдим иттеләр. Килде, кыюсыз гына ишек какты. Базда үскән бәрәңге сабагы кебек озын буйлы, бөкрәебрәк кенә йөри торган малай кайсы ягы белән җәлеп итте соң аны? Күзгә туры карарга кыенсынган оялчанлыгы, балак-җиңнәре нык кыскарган иске костюмы, бала-чага кебек борынын тартып торуымы?! Кызганды ул аны. Ярлы гаиләдә үскән авыл баласы, тыйнак, эшсөяр (студент чагында ук эшләп йөри бит), ышанычлы, тырыш дип уйлады. Һәм ялгышты. Еланныкы төсле - вакыты җиткәч салып ташларга кыенсынмый торган тышкы кабыгы гына булган бит болар. Укуын сылтау итеп эшкә ял көне яки Миңлегөл кайтып киткәч кенә килә ул, әмма елгырлыгы, үҗәтлеге җитәрлек. Кирәк кадәр материалны әзерләп өстәлгә куя. Язарына ризык каян ала дисәң? Русча чыга торган иске гәзитләрдән әтмәлли икән. Соңарып, авызы пешкәч кенә аңлады Миңлегөл моны. Әллә кайчан чыккан мәкаләләргә яңа исемнәр куеп, өр-яңадан калыплавы очраклы гына - бер ел элек вафат хезмәт алдынгысын "терелткәч" кенә фаш булды. +Басылып чыгарга өлгерсә, Миңлегөлгә шелтә чәписеләре көн кебек ачык иде. Таныш исем күңелендә шик уятты, коточкыч хата дөнья күрмәде. Җиңел юл тапкан, рус гәзитендә мәрхүм исән чакта басылган мәкаләне чәлдереп, татарчага тәрҗемә иткән. Тәрҗемә-кәлҗәмә белән мавыгучы егеттән шул чакта ук котылу тиеш булгандыр да.... Әхнәф бүтән алай эшләмәскә антлар итеп, ялгышын танып, ялварып-ялынып аңлатма язды. Жәлләде Миңлегөл. +Ни аяныч, яраткан Гамбәрия апасы ныклап аякка баса алмады. Ярты ел үтүгә икенче, аннан өченче тапкыр инфарт китереп сукты. Миңлегөл бу кайгыдан арынмаган иде, мөхәррир кәнәфие өчен көрәш башлануын ишетеп хәйран калды. Әллә кемнәрнең мөхәррирлекне даулавы исен-акылын алды. Юк, кызыкмый ул түрә булырга. Дан-дәрәҗәгә омтылып, мал-шөһрәткә кызыгып, күңел бөтенлеген вату-җимерү юләрлек ич. Эшен сөя, күңел биреп эшли - тагын ни кирәк аңа? Тыныч күңел белән эшкә килү, куанып өеңә кайту бәхет бит ул. Җан тынычлыгы, гаилә бөтенлеге, балаң исән-сау булу - хатын-кыз хыяллана торган иң зур биеклек - бәхет мөнбәре шул түгелмени?! +Яу кырын хәтерләткән вакыйгалардан алай да читтә кала алмады. Кызлар Миңлегөлне дилбегәне үз кулына алырга кыстый башлады: +- Эшне беләсең, үзең гадел. Син булдырасың. Куркып торма! - диләр. Миңлегөл көлә. Җаны тартмый, теләми җитәкче булырга. Шаярган булып: +- Ышануыгызга зур рәхмәт, кызлар. Ләкин... Булмый шул! - дип куйды. +- Нигә? Әллә ирең риза булмас, дисеңме? - Диссертациясен яклау артыннан җан-фәрман тырышып йөрүче галимгә ымлау - киная инде бу. Саламга тотынгандай, шул фикергә ышыкланмакчы булды Миңлегөл. +- Мөхәррир җыелыш-мазардан кайтып керми. Эш сәгатенә генә сыеша алмавы да бар. Белмисез генә, көнче бит ул - иремне әйтәм, усал. Юк-бар сүз ишетсә, бетте... Татар ирләрен беләсез ич, - диде. Сөйли белмәгән тел иң явыз дошман икәнен истән чыгарган. "Безнең Сәгыйтьҗан андый-мондый сүз ишетсә, көнләшүдән шартлый. Отеллодан ким түгел", дип тә ычкындырды бугай. Акыллы гамәл түгел инде сүз боткасы куерту. Хатын-кызда логика, ягъни мантыйк юк, дип дөрес әйтәләр. Менә нәтиҗәсе - хат! Хат кынамы - гаепләү акты. Елан төсле бөгәрләнеп, идәндә ята. Ә ире җавап көтә. +- Түрә кәнәфиен биләү бик җиңел дип уйлап ялгыша күпләр. Хөсетле, көнче адәмнәр урап ала түрәне. Бер-бер ялгышыңны табып, бәреп төшерү хакында хыялланучысы була. Хәер, адәм әүлия түгел. Хата-ялгышлар хас кемгә дә. Хәтта бөек шәхесләр язмышы - хакимлек өчен көрәштән тора. Сәясәт диләр моны... Ә сәясәт чиста була алмый. Хакимлек өчен көрәштә нинди генә җинаятьләр кылынмый да кемнәрнең генә гомере кыелмый. Кеше рәнҗетү, намусын таптау чүп бу уенда. Мәкер-усаллык тулган җиргә кызыкма, кирәкми ул сиңа. Вөҗданлы, эш өчен яратылган, хөр күңелле син! Авырсынмыйча, яратып, эштән тәм табып эшлисең. Кызыгам шул гадәтеңә. +Һай бу хатын-кызны! Бөтенесенә ошарга тырыша. Гомер буе мактау - комплимент көтә. Купшы сүзләргә саран ирен исә бөтенләй белмәгән ич ул! +Әйе, ничә еллар аркага-арка терәп яшәп тә белеп бетермәгән бит ирен. Кырыс холкын аңлый алмый, көнләшү галәмәте, дип уйлый, коточкыч көнче, дип йөри бит ул аны. Шайтан теленнән тартты, гүя ки. Үз теле белән кеше алдында: ирем көнче, юк-бар сүз ишетсә, үтерә, дияргә... Ачык авыз инде. +- Син минем күземне ачтың бит әле... +- "Серемне чибәрләр дөньяга сибәрләр", дип уйламадың инде, ә? Шулай да хатын-кыз көнләшеп язган хат түгел бу. Утыз җиденче еллар исе килә, диюем арттыру түгел, әләк аркасында безнең бабайлар Себер киткән. Нахак бәла башларын ашаган. Түрә булу ихтималын күздә тотып, үзен ир-ат дип санаучы сырлаган булырга тиеш моны. Озын Әхнәф... Никтер шикләндерә. Кем ул? Юкмы берәр кулъязмасы? Кызык өчен, чагыштырып карарга! +Бар! Бар бит аңлатма язуы да! Менә ул: "...Миңлегөл апа! Хөрмәтле остазым! Барысы-барысы өчен чиксез рәхмәтле мин сезгә! Сезнең кебек изге җанны, кешелекле, игелекле ханымны кыен хәлгә куйганыма мең кат үкенәм. Кичерегез! Ярдәм өмет итеп барыр җирем юк, эштән кумагыз. Гомер буе онытмам яхшылыгыгызны. Сез минем өчен идеал! Хөрмәт белән: Әхнәф". +Хөрмәт белән... Хөрмәтнең мондые да була микәнни? Кызык. Ике хат, ике гамәл. Берсен уң, икенчесен сул кулы белән авыштырып язган, күрәсең. "Ерак китәр бу малай!" дип куйды ире. "Түрә булырга хыялланып йөрмәсен, ире җәзалар" дигәндер... Алка белән йөзекне төп дәлил итүен күр! Адәм баласы хатадан хали түгел дип тиккә әйтмиләр шул. Алка-йөзек тагасы килгәнне әйткән булса соң! Каршы киләме инде Сәгыйте! Һай, хаталанды! +* * * +Миңлегөл тәрәзләрне киереп ачып куйды. Ургылып саф һава керә, тәрәзәңне ач кына. Ә телең йозакта булса яхшырак. Алай да, ялачының агулы угы читләтеп үткәнгә сөенергә кирәктер. Читләтепме? Агуы үзәккә үк үтәргә өлгермәде дип сөенсәң генә инде. Яра ясады, әлбәттә. "Дулкыннар тына икән, ярсулары басылса да юшкыны кала икән" дип җырлыйлармы әле? Озак бимазалар әле бу яра эзе. Әләк - адәм үтерер дигәнне белеп эш иткән бит... +Күкрәген тутырып чиста, саф һава сулады. Иртәгә дә эшкә барасы! +Үзе өчен тагын бер хакыйкать ачты: хатын-кыз мәхәббәтне гаиләнең нигез ташы дип саный, әлбәттә. Әмма мәхәббәт - хисләр өермәсе бит ул. Өермә исә... туза-тузына һәм уза. Таһир-Зөһрә, Миркәй-Айсылу мәхәббәте кебек... Алар, ни кызганыч, һәммәсе фаҗига белән төгәлләнә. Әгәр озак вакытлар бергә яшәсәләр, "утлы мәхәббәт" күпме дәвам итәр иде икән? +...Шул көннән соң бар дөньясын - ирен моңарчы булмаганча - ихлас яратуын тойды Миңлегөл. +Илдус +Диндаров +БОЗ ӨСТЕНДӘ +ХИКӘЯ +Инсафның гәүдәсе татлы бишек йокысы белән, камыр төсле изрәгән, тәмам таралып төшкән. Шундый рәх-ә-әт! Йокы аралаш, бәллүдәге тимер сиртмәнең тигез генә тирбәлә-тирбәлә, сирәк кенә шыгырдавына кушылып, җанга бик тә таныш, бик тә якын хатын-кызның такмаклап көйләве ишетелгәндәй була: +Хак Тәгаләм, Аллаһу... +Кәҗәбезне талга ку! - +Тал яфрагын ашасын, +Инсаф елавын ташласын. +Туктале, чуар, чәчәкле яулыгын артка чөеп бәйләгән сөйкемле, газиз ул адәми зат биш-алты ел элек үк үлгән зур әнисе түгелме соң? Кайдан килеп чыккан ул монда? Малайның ябык күз кабаклары тетрәнеп куйды, сизелерсизелмәс елмаюлы иреннәре бер генә сүзне пышылдады: "Әбие-е-м!.." +- Йә, йә, уян, тор, улым; бастырыласың бугай... Хисмәтулла абыең баюк инде тегермән ягына узды. Җәтрәк тор да кәҗәне куып кайт! Ишетсен колагың, Асабага кадәр илтеп җиткер үзен, - ди-ди, караваты янында, "йокы чүлмәген" төртеп уятырга кызганып, шулай акрын гына сөйләнеп әнисе Гөләндәм апа утыра икән. Ах, яраткан әбисен төшендә генә күргән икән лә! Үзенең дә инде елак бәби чоры әллә кайларда калган! Ирен читләре гел елмаерга торган, түгәрәк, көләч йөзле әнисенең каһәр суккан кәҗә турындагы сүзләре исә татлы йокы белән тартышканда, әле генә колагына кергән. Теге кәҗә-мәкәрҗә исә өнендә икән, ул бар! Уянып күзләрен ачуга, авызы-борыны салынды, сипкелле йөзе, әче балан капкандай, чытылды Инсафның. Таң тишегәннән, тәмле йокы базыннан, көтү куарга кузгалу кайсы малайга гына ошар икән соң?! Ямьле җәй иртәләрендә, самый үтереп йокы килгәндә сикереп торырга мәҗбүр иткән ул сакалбай белән изаланулары! +Сумаладай чем-кара, сул як мөгезе урта җиреннән сынык, мут, хәйләкәр, карак-угры ул мәхлукны белмәгән кеше юктыр авылда. Сырлы мөгезен, артка таба үсә-үсә, кинәт боҗрадай алга бөгелеп, күзен томаларлык рәвешкә килгәч, +лдус ДИНДАРОВ (1949) - язучы, журналист; "Гомер фасыллары", "Күңел яктысы", "Җәй пычкы белән кисеп ташлаганнар иде. Күрше-күлән бакчасын басып, зыян-зәвер сала торган дүрт аяклы "тәмуг кисәве"нең шул аерым билгесе һәркемгә ап-ачык чекерәеп тора хәзер. "Тамгалы шайтан" аркасында кеше зарын, үпкә-сапка, гаепләү сүзләрен ишетмәс өчен, бөтенләй урамга чыкмассың, билләһи. Кача да кайта өч-дүрт чакрымдагы көтүлектән. Аннары бәрәңге бакчасында көнозын хөррият аның өчен. Үзләренең соң, кәҗәнкә ишегенең келәсен танавы белән күтәреп ачып, тәмле-томлы ризык белән бүксәсен тутыруга, җәтрәк шыларга өйрәнгән әлеге дә баягы шул ристан түгелмени?! Шуңа күрә авыл халкының вак терлеген ялланып көтүче Хисмәтуллага ияреп, шаян әтисе әйтмешли, "Сынык мөгез"не канвуй белән тантаналы төстә озатып кайту" гаиләдәге бердәнбер ир бала - унике-унөч яшьлек Инсафка йөкләнде. Нишләсен, иртә таңнан кара, керпе чәчен су белән чылатып артка таба сыпыра-сыпыра, төсе белән коңгырт күзләренә туры килеп торган өч-дүрт кесәле кыска ыштаны эченә "сикергәннән" соң, мәлгунь кәҗәне җитәкләп, Асабага барудан башка чарасы юк аның. Бүгенге "сәфәре" икенчеме-өченчеме тапкыр буладыр инде. +Сынык мөгезнең арт санын һәйбәт пеше чыбык белән юмарт кына "сыйлыйсыйлый" куып җиткәндә, махмырдан интеккән адәм кебек бертуктаусыз "кых" та "ках" ютәлләп, тамак төбен чистартып барган сарык-кәҗә көтүе басу капкасыннан чыгып килә иде инде. Җыен ыбыр-чыбыр "башлыгы" Хисмәтулла, кара төк баскан саргылт йөзен борып, юлдашына ваемсыз төстә бер генә карап алды. Кечкенә башына уңып беткән урыс кипкәсе чәпәгән, кышын-җәен өстеннән төшми торган кыска көрән бишмәте сөякчел, арык җилкәсеннән салынып тора. Шома артыш таягын артына куйган куллары арасына кыстырган да, уй тулы башын күтәрәлмәгәндәй аска игән килеш, бөкрәя биреп бара да бара ялан кыр буйлап. Малай, кәҗәсен чыбыклыйчыбыклый, үзенчә усал гына кычкыргалап алган арада, кырыс, томса чырайлы, шушы аңлаешсыз кешегә сиздермичә, яннан гына шикләнебрәк, шүрләп карапкарап алырга да өлгерә. +Эчке дөньясын нык каптырмалы биккә япкан, һичкем белән аралашмас, сәер, исәр табигатьле, егерме биш яшьләрендәге мыштым кеше ул Хисмәтулла. Хәер, авыз тутырып гәпләшерлеге дә юк бугай аның: сирәк-мирәк кенә сүз катса, "бкд-бкд-бкд" кебегрәк авазлар чыгарып, кызып-кызып нидер бытылдарга керешә - һич аңларлык түгел. "Атың ничек", дисәң, "Кисмәдылы" диебрәк җаваплый. Усал, чапак телле егет-җилән, аның исемен ялгыш ишеткәнгә салышып, бозып "Нихәл, Кисмәк улы?" дип үрти, үчекли, ирештерә үзен. Анда да, авызына су капкандай, дәшми-нитми кала. Әмма бервакыт көтү кергәндә, иллә дә каты давыл, туфан кузгатты ул... +...Пожарный янында "Катынша" дигән даны таралган Маза Әкрамы: "Көтүдән кайтканда, ник кәҗәбезнең сөте булмый, үзең савып эчәсеңдер әле аны", - дип җикеренеп, бәйләнепме-бәйләнә. Теле белән генә мәсхәрәләве җитмәгән, "эх, син, шүрәле!" дип, җирәнүле чыраен чытып, Хисмәтулланың күкрәгенә төртеп җибәрде. Шуннан соңмы? Шуннан соң көтелмәгән хәл булды, Хисмәтулла, ниндидер кыргый аваз чыгарып, саллы гына таягы белән тегенең сыртына бер генә сылады. Коты алынган Әкрам, авырткан җирен уа-уа, читкә йөгерде. Пожарный Кәлимулла янында гәп сатып утыручы ир-ат сүзсез катып калды. Юк, ханнар тирәсендә әвәрә килүче, маймыл кыланмышы белән кеше көлдереп, күңелләрне күтәрүче, халык тарафыннан "мескен", "бичара" дип кызгандыра, жәлләтә, хәтта үзенчә яраттыра торган, яисә юри-марый тилегә сабышучы, гадәти дивана түгел иде көтүче Хисмәтулла. Ул һаман бөтенләй башка, адәм төшенмәслек, яшерен, серле күрәзәче булып калды. +...Менә шул сыйфатлары өстенә табигать адәм рәтле сөйләшүдән генә түгел, килешле төс-биттән, кыяфәттән дә мәхрүм иткән бичараны. Алап авызлы, калын иренле, мәңге кырынмаган йөзендә төп урынны кыска, киң, җәлпәк борын биләп тора. Күгәреп, зәңгәрләнеп торган иреннәр артындагы тешләре дә мулдан түгел бугай. Шушы "байлык" арасында күзләр генә ничектер үз гаме, үз дөньясы белән, аерым яши сыман. Бу салкын, караңгы, төксе биттә көтелмәгән хәзинә шикелле, төбендә хәтәр очкыннар уйнап торган, әллә нинди уйлар белән янган моңсу, саф, якты күзләр алар. Күз карашында исә һәрвакыт - ниндидер тынгысыз борчылу, гасабилану чалымнары булыр. Инсаф, күпме генә тырышса да, ул күзләрнең төсен ачыклый алмады. Берсе - соры, икенчесе зәңгәрсу күк йөзе сыман түгел микән? +Берүзенә ике төрле күзгә ия булганнар да очрый икән ич бу җиһанда. Дөрес, аның ише бәбәкләрнең төрлелеген бер карауда гына аныклау читен. Берникадәр вакыттан соң гына, уйлана торгач, монда гадәти булмаган "нидер" барлыгына, чын асылына төшенәсең. Хисмәтулла турында сүз чыккач, укытучы булып эшләүче әтисе Гыйлемдар абый кемгәдер аңлатып торган иде, җир йөзендә андый гайре табигый күзле инсаннар миллионга бер генә очрый, имеш. Тәндә ниндидер меланин җитешмәгәнлектән, шулай булгалый, диме. Андыйлар әкәмәт кыланышлы, әллә нинди, көтелмәгән "мөгез" чыгарырга сәләтле булалар икән. Хисмәтулланы да башында җилләр генә уйнап торган, тилемсә адәмгә саныйлар бит. Бер адымын атлауга, икенчесен кая басасын һич кенә дә белеп булмаслык, сүлпән-саллы хәрәкәтле адәм иде ул... Күпме генә баш ватсаң да, асылда кем булуы нәмәгълүм, гадәтен, холкын, эчке дөньясын аңлап-аңлатып булмый торган, хикмәтле кеше, акылга сыймаслык, серле табигать күренеше кебек үк, һәрвакыт куркыта, шик-шөбһә уята ич. Аны өнәп бетермиләр, ошатмыйлар, яратмыйлар. Ахыр чиктә аның күңелдә ачу, дошманлык, нәфрәт хисләре тудыруы да ихтимал... Катынша Әкрам белән булган бәрелеш тә, Хисмәтулланың баш китмәле дуамаллыгы да әллә никадәр гайбәткә азык бирде. Аның белән авылдашлары арасындагы киртә рәшәткәләре тагы да тыгызлана төште, ятсыну артты. Шулардан хәбәрдар Инсафның да Хисмәттән шөлләве, тәшвишләнүе урынлы... +...Коргаксып яткан япан кыр өстендә алагаем көчле, соргылт тузан болыты кузгатып килгән көтү, Асаба җиренә, исемсез вак инеш ярына җиткәч, комсызланып сусыл үләнгә ябырылды. Инсаф, җиңел сулап, "инде котылдым кәҗә тәресеннән, тегесеннән дә", дип, кайту ягына борылды. Күпмедер барып, үрдән төшүгә, артына әйләнеп караса, ни күрсен, калкулыкның нәкъ түбәсендә, һәйкәл булып, Сынык мөгезнең кара сыны катып тора. Кичәге кебек үк, яшь хуҗасының койрыгына тагылган бу! Малай, кадалып китсәнә, дип тиргәнәтиргәнә, адымнарын ешлатты исә, тегесе дә җәтрәк кылана. Туктаса, ул да тукталып, качарга нияте дә булмаган гаепсез кыяфәт белән, танавын төртеп, нидер чемченгәндәй итә әле, әбисе әйтмешли, бигылый. Гарьлегеннән бәреп чыккан ике-өч бөртек күз яшен сөртә-сөртә, кире көтүгә әйләнеп кайтудан гайре чарасы юк иде Инсафның. +Ни гаҗәп, ихтыярсыз көтүче ярдәмчесенә әверелгән юлдашының мөшкел хәленнән мыскыллы көлемсерәү билгеләре сизелмәде Хисмәтуллада. Аңлаешсыз күзләрендә күләгәдәй кызгану, хәленә керү чалымнары да чагылып китмәде микән әле?! Ничек кенә булмасын, ул, басулар буйлап агылый да тагылый булып йөргән бу икәүне күрүгә, әкрен генә торып, чүпрәк букчасыннан бау алды да бер очын кәҗәнең муенына чалып, икенче башын каен кәүсәсенә бәйләп куйды. Көтүченең каты кулында бермәл, шыр җибәреп, бәэлдәргә керешкән мур кыргыры, кинәт тынычланып, тирәсендәге мул үләнгә ябышты. Хисмәтулла, "кәҗәбезне хәзер нишләтә инде бу?" дигән хәтәр уй белән читтәрәк басып, тынсыз калган малайны, үзенчә бытылдап, янына, чирәмгә җәелгән бишмәте өстенә күлмәгеннән тартып чүктерде... Икәүдән-икәү генә, дәшми-нитми, вәкарь генә тамак кыргалап, бер шөгыльсез кукраеп утыру да алҗыта. Малай эч пошудан чалкан әйләнеп төште дә зәңгәрсу күк йөзенә текәлде. Янәшәдә өлкән иптәше, үзенчә моңлы көй шыңшый-шыңшый, пәке белән нидер юнып, шомартып мәш килә. Йокымсырап киткән генә иде, бер мәлне курай, чып-чын курай тавышына сискәнеп, күзләрен ачты. Карасана, тал чыбыгыннан ясаган нәрсәдә көй чыгарып маташуы ласа карачкының. Малай аның күксел иреннәрендә елмаю әсәре дә күргәч, тагы гаҗәпкә калды. Менә сиңа җүләр сыңары, мыштымбай, йомыкый! Аның да күңеле буш түгел икән ич, аңарда да нидер кызыксыну уята, аны да нәрсәдер борчый, тынгылык бирми, күрәсең ...Курай димәсәң, хәтере калырлык, сыбызгы ише уенчыгын малайга сузды бу. Әйдә, син дә уйнап кара, янәмәсе. Малай, бар көченә сулышын өреп, сызгырта башлауга, якында гына утлап йөргән аңгыра, куркак сарыклар, башларын күтәреп, "бу нинди галәмәт тагы?" дигәндәй, аңа текәлеп каттылар. Ә Хисмәтулла, караңгы, салкын чырайлы, төксе, мөҗем кешесе, ышанасызмы, тешсез авызын ерып, рәхәтләнеп көлеп куйды. Инсафның үзенә дә ничектер җиңел булып китте, ул, үзе дә сизмәстән, кырны яңгыратып шаркылдады. +Ул да түгел, Хисмәтулла, урыныннан кубып, кәҗәне печәнлерәк җиргә, бүтән агач кәүсәсенә илтеп тозаклады. Көнозын, иренмичә, берничә тапкыр шулай итте ул. Тегесе дә, бурлык, качкынлык гадәтеннән бөтенләй ваз кичкән рәвешле, бик канәгатьләнеп, әле үлән кыркый, әле тәмләп сагыз чәйни. Тугайлыкта тәнне оетып йокымсырата торган тынлык хөкем сөрә. Хисмәтулла исә башын кашып алды да, Инсафны "әдә, әдә" итенгәләп, инеш ярына дәште. Сулыкның киңрәк бер урынында вак балык - маймыч уйнаклый. Әле уктай атылып китәләр, әле яр читендәге үләннәргә килеп төртеләләр. Хисмәтулла иелгән дә, дөньясын онытып, шуларның уйнаклавын күзәтә. Бу чакта кабартма иреннәре ачылып китә, төрле күзләрендә бер үк хисләр - соклану, ярату, тагын әллә ниләр тоемлана иде. Инсаф авыл күлендә еш кына беләк шае балык эләктерә, вак-төягенә әллә ни исе китми иде. Әмма саргылт йөзенә саран елмаю сирпелгән көтүченең куанычлы-моңсу, бер үк вакытта ниндидер эчке газаптан еламсыраган карашын күргәч, әллә нишләп китте. Саф суда рәхәт чиккән шул гөнаһсыз җан ияләренә мөкиббән китеп, карап туймаган Хисмәтулла бу юлысында ничектер бик тә гади, аңлаешлы, самими, үз абыйсы сыман якын булып күренде. "Кисмәк улы", "тилемсә", "җиңелрәк акыллы бәндә", дип мыскыллаучыларга карата үзендә кинәт ачу хисе кымырҗап куюын да сизде хәтта. +Инде озын яр буйлап, иркен тугайда көтүне йөртеп, төшкелеккә тукталгач, Хисмәтулла абыйсы биргән ипи белән сөтне дә, һичнинди чиркану-нитү белмичә, умырды гына малай. Алардан да тәмлерәк ризык ашаганы туймаслык була икән. Кичкырын көтүне авылга куып кайтаргач, карусыз кәҗәне ишегалдына дуфкынга чаптырып кертте дә Инсаф, аркасыннан сөеп каршылаган ачык йөзле әнисенә бүген күргәннәрен, үзенең булдыклылыгыннан чүт кенә масаеп, йотлыга-йотлыга сөйләп бирде. +- Иртәгә дә Асабага барам, әни! - дип тә ычкындырды. +Дөрестән дә, таң белән үзе торып, кәҗәсен әйдәкләп, Хисмәтулла абыйсының көтүенә иярде ул. Ашамлык-төчемлек төенчеген алырга да онытмады. ...Бу көнне көтүче, ихластан игътибар белән тыңлаучы табылуга сөенеп булса кирәк, гаҗәеп җанланып, юлда очраган үлән-чәчәкләргә төртә-төртә, нидер аңлатырга тырышып, бытылдап барды. Аңышкан хәтлесе шул: дәвалану өчен кулланыла торган шифалы үсемлекләр турында икән. Инсафның һәммәсен дә төшенеп бетермәгәненнән ни, шушы галибанә матурлык кочагында бөтен җаны-тәне белән, гади кешеләр кичерә алмаган чын ләззәтле-тантаналы халәттә иде Хисмәтулла - эчкерсез табигать баласы... +Беркөнне челлә эсселегендә мал-туар, бер өемгә өелешеп-укмашып, әлсерәп яткач, Хисмәтулла Инсафка, чытырман әрәмәлегендә кеше-кара булмаса да, әүвәле як-ягына карана-карана, җир җиләге яфракларын аралап, ниндидер бер кош оясын күрсәтте. Көтүче абыйсы күз карашы белән, аяз күктә тыпырчынатыпырчына сайраган тургайга ымлагач кына аңлап алды Инсаф. И, әнекәчем, тургай оясы икән ич бу! Бәләкәй күкәйләрне күргәчтен, ике күзе ут булды малайның. Ул бит тургайның үзен дә якыннан рәтләп-юньләп күргән кеше түгел. Аны гел күктә, гел болытлар арасында төшми генә яши дибрәк белә иде ләбаса. +Малайга иң яшерен серен ачкач, Хисмәтулла, бармагын бәхеттән ерылган иреннәренә тидереп, күз кысып куйды. Бу турыда һичкемгә - ләм-мим, имеш. Сары җирлеккә кызгылт-көрән төстәге бөрчек-бөрчек тимгелләр төшкән ул биш йомыркага кулы белән кагылырга да курыкты әле Инсаф. Кая ул, аңа ышаныч белдереп, эчендәгесен чыгарып салган өчен генә дә шушы мөлаем, кече күңелле кешегә бик рәхмәтле иде, аны малайларга чишмәскә эченнән генә кат-кат ант итте. Кырда, тугай кичкән көннәрдә ул үзе дә табигать хикмәтләренә, могҗизага гаҗәпләнергә, гүзәллеккә соклана белергә аңардан үрнәк алып өйрәнде ич. Сынык мөгезне, койрыгын сыртка салып, авылга шылудан биздерүче дә шул ук Хисмәтулла. Һәрхәлдә йонына кырмавык ябышып беткән сакалбай искиткеч тыйнаклык, күндәмлек күрсәтә, хуҗасының аяк шәрифләренә ял бирә торган булды. Хисмәтулла белән "сөйләшеп" туйгач, тирә-якта сәйран чигеп, куе посадкалар арасында йөрергә дә әллә нихәтле вакыты кала торган иде ифрат кызыксынучан, елдам малайның. +Авылдан өч-дүрт чакрымдагы Асаба тугайлыгы, кечкенә инеше җирле халык өчен гадәти бер аулак урын гына ул. Бирегә бала-чага да сирәк килеп чыга. Чумып-чумып коену өчен уңай тирән күле дә, җыеп ашар тәмле җиләкҗимеше дә булмагач соң! Кыскасы, карт-коры әйтүе буенча, "Асаба" атамасы урысча "особенный"дан килеп чыкса да, шаккатырлык һичнинди аерым үзенчәлеге күзгә ташланмый иде. Дөрес, монда кайчандыр, патша заманасында ук, бай алпавытның утары булган, диләр. Әнә, тегендә, кояш баешы ягында, куе булып, рәт-рәт үскән ак каеннар артында түгел микән ул? Хисмәтулла, өйләдән соң, көтүне күздән ычкырдырмаска ишарәләде дә, яньчелеп, корымланып беткән чәйнеген тотып, посадка буйлап нәкъ шул юнәлешкә китеп барды. Ни өчендер артына борылып, бер күз йөртеп алгач, агачлар арасына кереп югалды ул... Инде менә кояш күптән күк түбәсенең икенче ягына тәгәрәп төште, ә Хисмәтулла-көтүче юк та юк. Ни булды икән? Көтүдән аерылып болай озак йөрми торган иде ләса. Сабырсызланган малайның түземе төкәнде һәм ул йөгерә-атлый куе агачлар ешлыгына юнәлде. Бер-берсенә ябышып, котырып үскән куак-агачларны ерып чыккач, үз күзләренә үзе ышанмыйча, баскан урынында баганадай катып калды. Алда, аланның бер читенә иске генә бер йорт кәмәше сыенган. Иясез-нисез дә түгел бугай: ат арбасы, коесы, каралты-курасы бар. "Кылт" итеп исенә төште малайның: шушы тирәләрдә генә ниндидер мукшы карты яши дигәннәр иде. Заманында ярыйсы гына зур авылдан кызы, оныгы белән ул гына торып калган ди хәзер. +Чү, киртәсез-читәнсез йортның ишегалдында ике кеше пәйда булды. Берсе - иске камзул кигәне - чәйнек тоткан Хисмәтулла... Туктале, икенчесе - сары чәчлесе - әллә ниткән, шакмаклы, кызыл күлмәге сылу гәүдәсенә ятып торганы - яшь кенә, чит-ят хатын-кыз түгелме соң?! Болар, сиртмәле кое янына тукталып, кулларын бутый-бутый нидер гәпләшәләр. Аңлашыла: бусы картның оныгы булса кирәк, ә Хисмәтулла чишмә суы алырга кергән. Яхшы гына таныш-белеше дә булырга мөмкин. Шул фаразын җөпләгәндәй, өйдән ап-ак, көрәк сакаллы карт чыгып, кунакка үз телендә, елмаеп, нидер әйтте, озаклап кулын кысты. Бераздан монда таба Хисмәтулла белән чибәр мукшы кызы якынлашты. Күр, кыз бөтенләй дә сөйләшми шикелле, Хисмәтулланың ым-ишарәсенә каршы йә кулларын буташтыргалап, йә бармаклары белән ирененә кагылып куйгалый. Йә Аллам, болар бит күзгә-күз карашып, кул хәрәкәтләре белән, тавышсыз-тынсыз гына, кызып-кызып, үзара рәхәткә чумып гәпләшәләр, сөйләшәләр! Йөзләре исә, бер-берсен сүзсез дә аңлауданмы, очрашу куанычыннанмы, кояштай кызарган, юк, ниндидер эчке шатлыктан балкый иде. Болар инде фани дөньяны хәтердән җуеп, каядыр югарыда, болытлар арасында йөзгән, очкан хәлдә иделәр. Болар икесенә бер бәхет кошын тотканнар да шул сөенечтән тәмам исерешкән, үзләреннән гайре аны-моны белмәс-күрмәс кешеләр кебек... Чөнки мондый көтелмәгән хәлдән качарга да өлгермичә, тораташтай катып торган малайга килеп төртелмичә, монда үзләре генә, ялгыз түгел икәнлекләрен искәртмәделәр дә. +Аптырап калудан, сары чәчле калын толымнары күкрәгенә төшеп торган, чиста маңгайлы, туры борынлы, зәңгәр күзле кызыйның якты йөзе тагын да алсулана төште. Малай ягына ымлап нидер сорады да Хисмәтулладан, озын керфекләрен тибрәндереп, мөлаем гына, ихлас елмаеп куйды. Инсафка ул керфекләр әледәнәле канатларын ачып-йома торган матур бизәкле күбәләкне хәтерләтте. Шуннан соң саубуллашу билгесе итеп башын иде дә, Хисмәтуллага мәгънәле бер караш ташлап, борылып өенә китте кыз. Анысы, ул ишектән кереп югалганчы, артыннан күзен алмады. Нигәдер авыр сулап куйды, хәтта эчтән генә сыкрану авазы да ишетелде кебек. Әле генә, кайдандыр бу гөнаһлы җиргә әйләнеп кайткандай, ниһаять, Инсафка да игътибар итте. Курчак өенә төртеп, "Дюбы" дигән сүз кысып чыгарды. Инсаф көтүченең сөйләшү рәвешен берникадәр аңлый төшкәнлектән, ул авазларны үз-үзенә "Люба" дип төзәтеп кабатлады. +Хисмәтулладан артыгын сорашырга мөмкин дә түгел, уңайсыз да иде. Әллә ничек кенә әсәрләнгән, әле генә матур да, газаплы да төш күргән кешедәй уйчан, моңсу иде аның карашы. Зәгыйфьрәк акылы моның хәтле якты, тирән кичерешләрне берьюлы күтәрә алырлык хәлдә түгел иде микән әллә? Кыскасы, хәзинәсен яшереп куйган адәмдәй хыялый, сәер иде. Малайның җилкәсенә җиңелчә генә кагылып, алга барырга ымлады да көтүенә ашыкты... +...Җәй көзгә авышты. Шушы кыска гына көтүчелек иткән вакытта Инсаф ничектер үзен олысымаграк сизә башлады. Җитдиләнде, уйчанланды, әтисе әйткәнчә, "башына акыл керде бераз". Бүтән вакытта дусларына теләсә нинди серен чишәргә ашыккан малай, хәзер мукшы гаиләсен искә төшергәндә дә, Хисмәтулла белән Люба турындагысын эчендә тыеп калды. Ул хәтлесен әнисенә дә сөйләмәде хәтта. Бу матур, самими мөнәсәбәтнең (моны мәхәббәт дип атарга яшьрәк иде әле ул) дәвамын бик тә беләсе килә иде аның. Саф күңелле әлеге икәүнең арасында нидер барлыгын бала булса да тоя-сизә иде шул... Булмады, бүтән туры килмәде Асабага барулар. Икенче көнне әтисе белән калага, мәктәп кием-салымын алырга киттеләр. Аннан соң бүтән эшгамәл килеп чыкты. Асабада, көтү көтәргә, теге сихерле йортның сары чәчле, чибәр иясен күрергә сәбәбе, җае чыкмады. Барысы да кирегә килеп торды. Сынык мөгез дә шуннан бирле көтүдән ник бер качып кайтсын, кара чутыр җен актыгы! +Салкын көз җитеп, укулар башлангач, дусты Хисмәтулла бер дә күзгә-башка чалынмады. Инсаф элегрәк елларда, авыл уртасындагы зур түгәрәк күл каткач, боз өстендә шау-гөр килгән бала-чаганы аръяктагы йорт капкасыннан озаклап карап торганын күргәли иде аның. Шуннан артыгын белми иде. Ә быел исә әнисеннән аның турында атап сораштырды. Күп еллар Үзбәкстанда яшәгән, дөм ятим үскән икән Хисмәтулла абыйсы. Бирегә исә әнисе ягыннан туган тиешле Фәйзулла агасы янына кайткан. +- Җәен көтү көтеп, кышын йорт-хуҗалык тирәсен карап, чистартып, бөтен эшләрен эшләп көн күрә, җан асрый инде шунда бахыр, - дип сүзен очлады Гөләндәм апа, көрсенеп. Шуннан артыгына керешмәде. +Шул сөйләшүдән соң берничә көн үттеме икән, кичкырын Инсафның күршедәге дусты Сәлим, чабуына ут капкандай, бар көченә йөгереп керде. +- Анда... Хисмәт җүләре... боз астына киткән! - дип тотлыга-тотлыга, бер генә аваз салды да янә ишек артында юк булды. Йөрәге кинәт депелдәп типкән хәлдә Инсаф та күл буена чапты. Монда шактый кеше җыелган, тирә-як шаугөр килә иде. Инсаф башта олы-караның сөйләшүенә колагын шомартты: +- Казларын куып чыгарырга кергән диме... +- Ничек йөрәге җиткән диген, кәгазь калынлыгы гына ич бозы да... +- Тилемсәгә соң аңа... диңгез тубыктан, - диде берсе, гамьсез генә. +Кичке эңгер төшеп килгәнлектән, суның иң тирән төшендәге боз өстендә ниндидер җанлы нәрсә карачкыл гына булып шәйләнә. Янындагы боз чәрдәкләнеп, тирәсенә бәреп чыккан су дегет күлләвегенә охшап тора. Кемдер Хисмәтуллага күпер ягыннан озын, киң такта кисәге шудырып өлгергән күрәсең, теге мескен шуңа таянып, менеп яткан иде. Боз авыр кешене дә күпмедер вакыт күтәреп тора, батарга ирек бирми икән алай. Күл тирәсен чолгап алган ир-ат төрлечә киңәш биреп сөрән сала. +- Хисмәт, дим, Хисмәт, акрын гына шуыш ярга таба! Шуыш диләр сиңа, якорный малахай! - дип боерык биргәндәй, бугазы ерылганчы акырды хисапчы Сәймулла. +- Күпер ягына шу үрмәләп! Күпергә табан! - дип кычкырды икенчесе. +Әмма бәлагә тарган аларның берсен дә ишетми, ишетеп тә дикъкать бирми. Әллә үлгән инде? Юк, менә ул ипләп кенә аркасына борылып ятты. Шул хәрәкәтләнергә уенда да юк иде бугай аның. Медпунктта эшләүче юан гәүдәле хатынның: +- Җәмәгать, ул бичара катып үлә ич болай, берәр нәстә кылырга кирәк! - дип ачыргаланып кычкыруына түзмәде, ахрысы, таза гәүдәле Шаһинур дигән егет, кулына озын колга тотып, яр буена таба төшәргә итте. Аның юлын атасы Габбас бүлде: +- Син нәрсә, бер тиле-миле аркасында батып үлмәкче буласыңмы? Үзе тырнашсын, маташсын аз гына, бетәсе килмәсә! Әнә туганнары... ни карый... +Шуннан соң ир-егетләр бермәл тынып калды, кем булса да Хисмәтулланы коткарырга ашкынып, хәлиткеч, тәвәккәл адым ясарга алынмады. Булдыра аламы-юкмы, аны-моны уйламыйча гына, куркыныч күзенә туры карап ташланырга әзер фидакарь җан табылмады. Шүрләделәр! Шыр җибәрделәр! Әллә сәер, иләс-миләс, акылга таман, акылга җиңел, дип, хаста кешенең гомерен сукыр бер тиенгә дә санамадылар, санламадылар! Дөрес, үзләренең гаебен каплау өчен нидер эшләделәр, ыгы-зыгы килделәр, акырдыларбакырдылар, нигәдер влач вәкилен көттеләр, участковый милиционерны таптырдылар. Шома боз өстеннән Хисмәтулла тарафына тәртәсез иске ат чанасы, такта-бүрәнә кисәкләре, хәтта яр өстендә торган чүнник капкасын шудырып-шудырып җибәрделәр. Боз өсте чуп-чуар булды. Тик юкка! Хисмәтулла элеккечә җан әсәре күрсәтмәде, якын гына шуып туктаган чанага таба тамчы да омтылмады, ичмасам. Ул инде һичкемне дә тыңламаска, фани дөнья белән арасын өзәргә дигән ныклы карарга килгән иде булса кирәк... +Инсафның аны өзелеп-өзелеп жәлләүдән йөрәге чәнчегәндәй итте, күзләренә мөлдерәп яшь тулды. Аннары, янына килеп баскан Гөләндәм апага, бу хәлдән чыгу юлын тапкан кешедәй, кинәт йөзе яктырып, кабаланып борылды да: +- Әни, Асабадан Люба апаны чакыртырга кирәк. Аның сүзен, анттыр менә, тыңлый ул! Күлдән чыгартса, ул гына чыгарта аны! Әни! Барып алсыннар инде Любаны! - дип, түземсезләнеп сикергәләде. +Бу бәла-казадан үз уйларына бирелгән ана, аның сүзләрен ишетеп бетердеме-юкмы: +- И бала, бала! Әллә саташасың инде... - дип кенә куйды. +Ул арада тирә-юнь тәмам күз бәйләнерлек булды. Кинәт шомлы караңгылыкны ярып, күл өстеннән коточкыч тавыш яңгырап узды. Бу - Хисмәтулланың тетрәндергеч ачы җан авазы белән ниндидер җыр җырларга азаплануы иде. Сүзләре аңлашылмый, әмма моңнары таныш, якын иде ул җырның. Һәркем дерт итеп сискәнде, хатын-кыз, "Әстәгъфирулла, тәүбә", итенгәләп, белгәнен укыштырды. Ә Хисмәтулла, яман да акырып, икенче җырга күчте. Бусында "Галиябану" көенең чалымнары иде. Ул аны яраткан Любасына багышлады төсле тоелды Инсафка. Шулайдыр, соңгы сәгатендә җир йөзендәге бердәнбер якын, газиз кешесен искә төшереп моңланды, ямансулады ул. Ә бәлки азаккы җырын сөйгәненә ишеттерергә теләгәндер, үзен үлем тырнагыннан фәкать аның йолып алуын көткәндер Хисмәтулла-көтүче... +Төнгә таба шактый ук суытты. Әнисе, Инсафның ай-ваена карамыйча, җилтерәтеп өйләренә куды. Кайткач, ашарга дип утырган җиреннән бүгенге тетрәнүләрдән оеп, өстәлгә башын куюга, гафләт йокысына чумды малай. Уянганда, вакыт төшкә авышкан, кичүк иртән район үзәгенә ронога киткән әтисе Гыйлемдар абый кайтып кына кергән иде. Үзе генә түгел. Ат җигеп, районга озата барган колга буйлы, какча гәүдәле завхоз Гаваз абый белән. Суыктан кергәч, тансык кайнар чәйне шупырдаталар гына! Әнисе, өр-яңа хәлләрне бүтәннәргә ирештерергә каударланган хатын-кызга хас сабырсызлык белән, күзләрен яулык читенә мана-мана, авылдагы соңгы яңалыкларны җиткерә, тезә иде: +- ...Шул, бичараның каткан гәүдәсен таң алдыннан гына чыгардылар. Төнката җырлады да җырлады... Ул мескен юка боз өстенә белә торып, әҗәлен эзләп кергән, имеш тә, диләр... Беләсезме, Фәйзулланың хатыны мәрхүмнең мәетен өйләренә кертмәс өчен чәчрәп чыкты чистый, җан талашты, җирбит. Бөтен эшен батрак булып башкарган кеше ләса ул Хисмәтулла... Иренең якын туганы! Ипи телемен, песигә биргәндәй, маңгаена чиртеп биргәч соң! Булса да булыр икән оятын бүре ашаган бәндәләр!.. +Гыйлемдар абый, зур түгәрәк күзлеген, чамасыз борчылган чагындагы төсле озаклап сөрткәч, ике-өч бөртек шадралы борынына атландырып куйды да авыр көрсенеп әйтте: +- Аның бу дөньяга карата күңеле әллә кайчан бозланып каткан булган, алыш-биреше беткән, күрәсең. Урыны җәннәттә булсын инде! +Аннары ул, гаҗизлектән аптыраулы карашын Гавазга төбәп, асылда үзүзеннән сорагандай итте: +- Неужели кереп коткаручы табылмады икән араларында, ә? +- Кем керсен соң, Гыйлемдар Нуруллович?! Сала халкы бит ул, нәчәлство кушмаса, бармагын да селкетми... Хәтерегездә микән, берничә ел элек күрше чуваш авылында, Михайловкада, Андри пиччә, үзенең кечкенә генә колёсный тракторы... "чикерткә" дә дибез инде аны... астында калып үлде. Авыл куштаннары, өстенә ауган тракторны маментында күтәреп, коткарырга ирек бирмәгәннәр шунда. Милисия чакырмыйча, сәбәбен тикшермичә тотынырга ярамый авария урынына, бармак эзе югала, авылга сүзе-ние тияргә мужет, фәлән-фәсмәтән, имеш. Җыен сафсата!.. Милисия килгәч, күтәреп карасалар, җаны да чыкмаган булган әле мескеннең. Маментында коткарсалар ни була? Ике-өч кеше "эх" тә итми сыртка салырлык, ат чанасы хәтле генә ич ул трактор сәләмәсе. Шилә күрә торып кеше үтерделәр! Шуның шикелле... Әйтәм ич, түрә-карадан шүрләп, пыстаянны төртеп күрсәткәнне генә эшләргә күнеккән безнең халык... - дип сүзгә кушылды әңгәмәдәше, ачынып. Табын янында бермәл уңайсыз тынлык урнашты. Бу минутларда өлкәннәр бәхетсез Хисмәтулланы сагынып искә ала сыман тоелды малайга. +* * * +Соңгы сүз урынына. Бу хикәя узган йөзнең илленче еллары азагында чыннан да булган хәлгә нигезләнеп язылды. Һәм ул вакыйганы, мизгелен дә калдырмыйча, бүгенге тормышыбызга китереп утыртсаң, таман гына булыр иде кебек. Шул ук вазгыять, шул ук мөнәсәбәт, корбанын йотарга торган шул ук юка, шома боз, шул ук һәлакәт... УКЫЙСЫҢ ДА УЙЛЫЙСЫҢ авторның холык-фигыле чагылмыйча калмый. Ә кыска шигырьдә шәхеснең төп билгеләрен аерымачык сурәтләмәдә күз алдына китереп була. Ниндидер фалчыдан булышлык сорау кирәкми, зәвыклы укучы барысын да сиземли. Әйтик, Рифат Җамалны якыннан бигүк белеп бетермәгән кеше дә шигъри "эзләр" буенча аның фәнгә бәйлелеген аңлап алыр. Моның мотлак шулай икәнлеген шагыйрь үзе дә раслый. "Кемнең кем икәне шигырьдә күренә", - ди ул исеме куелмаган дүртьюллыкта. Ничек кенә сәер яңгырамасын, шигърият белән фәндә охшаш яклар байтак. Белинскийча күзалласак, ният кылынган хезмәт һәр икесендә дә иң әүвәл аң-зиһен ешлыкларыннан саркып чыга. Акыл күзәнәкләренең тәэсирләнүе шагыйрьгә дә, шулай ук галимгә дә хас. Әйе, аларны хәтсез сыйфат берләштерә: гап-гади күзәтүчәнлек тә, күрәзәләрчә сиземләү дә, фараз итү дә, чагыштырма ясау да, төгәллеккә омтылу да... Идея исә шигърият өчен дә, фән өчен дә бик мөһим. Аларның олуг максатлары да уртак - тормышны танып белү. +Кулымда - каләм, +Күңелдә - галәм... +Нибары ике мисрагтан гына торган әлеге шигырьдә дә шактый ачык тоемланганча, кешелек дөньясының асылына төшенү өчен чәчәк кәшәнкәсендә генә казыну җитми. Яшәеш турында күпләрне кызыксындырырлык сөземтәләр чыгару каләм әһеленнән күпкырлы әзерлек таләп итә. Менә шулчак инде галимлек ярдәмгә килә. Бу яктан Рифат Җамал өстәмә сәләт мөмкинлекләренә ия. Чамалап белгәннәргә ачыктаначык әйтик. Чынлап та, ул - ветеринария фәннәре докторы, профессор. Гадәти генә галим түгеллеген раслаган башка дәрәҗәле исем-бүләкләре дә бар: Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республикабызның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Күрәбез, әлеге зат яшәеш галәмен ачуга ике яклап хезмәт итүгә сәләтле. Өстәвенә... Мәктәптә математиканы да бик яратып үзләштергән. Монысы да үтә әһәмиятле. Гомумән, коп-коры булып тоелган серле математика теләсә нинди иҗатчыга булышлык күрсәтә. Моның мисаллары тормышта бихисап. "Математик формулаларның кыскалыгы, төгәллеге..." - дип, Владимир Маяковский тиктомалга сокланмаган. +Югарыда телгә алынган кызыклы фәннән шәхсән үзем дә азмы-күпме хәбәрдар. Урта мәктәптә ул мине дә гашыйк итте. Казан дәүләт университетының механикаматематика факультетына укырга керер өчен имтиханнар тапшырдым, әмма башкача ниятләгән тәкъдир миңа анда белем алырга ирек бирмәде. Тик үкенерлек югалту юк. Мин математиканың көчле таяныч булуын иҗат эшчәнлегенең һәрбер баскычында тоям. Көндәлек гамәлләрне җиңеләйтә төшүен әйтеп тә торырга кирәкми. Әлеге төгәл фәннең бәрәкәтле этәргеч көче Рифат Җамал каләмендә дә ачык сизелә. +Тауда туган, +Тауда торган +Һаман аска караган; +Аста туган, +Аста торган +Һаман өскә караган. +Кайсы күбрәк күрә икән, +Чынлап уйлап карасаң?! +("Тауда туган...") +Әлеге юлларны укыгач, француз язучысы Ги Мопассанның гыйбрәтле сүзләрен китерәсе килә. "Сәнгатьтә математик башлангыч бар, - дигән ул. - Анда зур нәтиҗәләргә гади һәм яхшы итеп берләштерелгән чаралар ярдәмендә ирешелә". Чынлап та, Рифат Җамалның ошбу шигыре артык гади кебек тоела. Ләкин мисал итеп китерелгән әсәрдә гадәти хәлләрдән гаҗәеп хикмәтләрне эзләү, аларның яшәеш тамырлары белән тыгыз бәйләнешен күрсәтү омтылышын тоймыйча мөмкин түгел. +ЗИННУР МАНСУРОВ Әлбәттә, күпләрнең күңел күзеннән читтәрәк калган, әмма кызыклы күренешләр тормышта хисапсыз. Мәгънәви үстерелеш алырга әзер торган мондый мизгелләргә микротөгәллек белән игътибар юнәлтә белергә генә кирәк. "Уйларыма абынып тукталам..." Шагыйрь бу юнәлештәге эзләнүләрен тасвирлаган чакта әнә шундыйрак виртуаль алымнар да куллана. Ул башкалар эзеннән генә баруны өнәми, андый очракта берни тапмаячагын яхшы белә. Шәхси төсмерләре белән аерылып торган образлы фикерләү юнәлеше тынгысыз иҗатчыны үзенчәлекле шигъри табышка барыбер алып чыга. Һәм математик формулаларны нечкәләп өйрәнгән шагыйрь хис-кичерешле уйларын да үзгә эзлеклелектә үрә. Хәер, санлы зурлыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклый торган гыйлем мантыйкый фикер йөртергә дә нык ярдәм итә. Бу җәһәттән Рифат Җамал әсәрләрендә әлеге "ефәк җеп" күзгә бәрелеп тормый, автор үзенең иҗади күзаллавын шигъри кысаларга керткән логиканы бик эчтә тота. Шуңа күрә аның язганнары шактый аңлаешлы килеп чыга, гәрчә алар нигездә катлаулы хикмәтләргә корылган булса да. +Шушы урында чичәнебез Акмулланың канатлы әйтелмәсе хәтердә яңара: "Сүз чыгар шагыйрьләрдән хикмәт белән..." Әлеге мәгълүм гыйбарәнең дөреслеген расларга теләгәндәй, Мәүлә Колый да язган юлларын "Хикмәтләр" дип атарга карар кылган. Үзеннән-үзе аңлашылганча, аң-зиһен тирәнлекләреннән табыла торган мондый эчке мәгънәләргә ирешү өчен бер юнәлеш белән генә чикләнмәгән олы талант көче кирәк. Әнә, фәлсәфи робагыйлары белән бөтен дөньяга танылган Гомәр Хәйям математика белемен үстерүгә дә саллы өлеш кертергә өлгергән. Еш кына аларны төрлечә аерымларга омтылсак та, хикмәтле шигырь тормышта гыйлем белән янәшә бара. Уку китапларына ихтыяри төстә тартылган кебек, җыйнак шәкелдәге назымга да ихтыяҗ зур. Җанның кыска шигырь теләве көнбагыш ярырга ымсыну түгел. Кеше мондый хикмәтләрдән кызыклы идея, мәгърифәт нурын, фикерләү алымнарын баетырдай зирәклек эзли. Бу табигый, чөнки әдәбиятның асылы да аң-белем офыкларын киңәйтүгә, адәм баласын акыллырак итеп тәрбияләүгә кайтып кала. Шушы максатларга күңелен көйләгән Рифат Җамалның исемсез дүртьюллыгында антонимнарга охшаш "Өйрәндем. Өйрәтмәдем" дигән каршылыклы сүзләр бар. Бераз гына шәрехли төшсәк, автор һәртөрле китапның тәгълим кылуын белә, үзен исә "гыйлем бирүче" итеп санамый. Бу тыйнаклыктан килә. Телисеңме-теләмисеңме, сәнгатьчә югарылыкта язылган хикмәтле шигырьгә кешенең рухиятен ашлау коды салына. +Шагыйрь түгел лә мин, +Мин - галим. +Ә шулай да шигырь язам +Нигә мин? +Күрүебезчә, Рифат Җамал "тузга язган"нарын укучыларга тәкъдим иткәндә үзенең фәнгә бәйлелеген искәртеп үтәргә ният кылган. Чыннан да, кем ул: шагыйрь җанлы галимме, интеллект югарылыгындагы шагыйрьме? Һәрхәлдә, беркадәр икеләнүен белдереп алган каләмдар Пегас-ат иярендә утыруын барыбер яшерми. Ә шулай да шигырьне нилектән яза соң ул? Күпләрне кызыксындырган әлеге сорауга шагыйрьләрчә җавап бирергә мөмкин. Ничек шулай килеп чыга? Аңарга фәрештә канатыннан кавырсын каләм насыйп ителгән - гамәл дәфтәренә тартым шигъри мәҗмугаларны шул яздырта. +Катгый кагыйдә тәкрарлап торганча, иҗатка алыныр өчен тормыш тәҗрибәсе кирәк. Ә Рифат Җамал вөҗүдендә мондый түл-мая аеруча мул. Кечкенә генә авылдан чыккан ир-егетнең үз көче белән "Казанны алуы", кыска вакыт аралыгында югары гыйльми дәрәҗәләргә ирешүе гаярьлек үрнәгенә бәрабәр. Шушы елларда ул райондагы күмәк хуҗалыкның баш ветеринария табибы вазифаларын үтәргә дә, армия сафларында хезмәт итеп кайтырга да, Саратов институтында хирургия кафедрасын җитәкләргә дә, гыйлем йортлары баскычыннан күтәрелү барышында фәнни һәм әдәби китапларын чыгарырга да өлгерә. Казан ветеринария академиясе ректоры булып эшләгән чакта аңа тәҗрибәнең ачысын да татырга туры килә. Гомер дәвамында сабак биргән УКЫЙСЫҢ ДА УЙЛЫЙСЫҢ тормыш мәктәбе җелекне сыга торган тоташ сынаулардан гыйбарәт. Бу яктан Рифат Җамал һәммәсен артыгы белән күрә: галим-голәмә даирәсендә төрледән-төрле астыртын эш йөртүләрне дә, җәмгыятебезнең Мәкәрҗәгә илтеп сатардай "татарлык" галәмәтләрен дә, соңыннан аклауга китерәчәк мәгънәсез мәхкәмә даулашларын да... Шагыйрь мондый көрәштә өстен калуны гадәти хәл итеп саный, ничек кенә кыен булмасын, шәхесенә карата бәгъзе бәндәләрдә кызгандыру хисләре уятмау ягында тора. "Зурламагыз - мин батыр түгел, - ди ул. - Хурламагыз - мин бахыр түгел!" Ук атучыларның игътибарына юлыгуын үзенчә аңлатып та үтә: +Гомрем буе бәйсез булдым, +Әйттем уйлаганымны. +Шуңа күрә күпләр белә +Ничек кыйналганымны. +("Китап колы") +Язып караучылар белә, кыска шигырьдә тормыш тәҗрибәсе аеруча зур әһәмияткә ия. Кайнап торган чишмә төбеннән гаҗәеп көмеш боҗралар күтәрелүе шәйләнгән кебек, образлы фикерләүдә яшәеш мәгъдәннәреннән эретеп алынган хикмәтне тоймау мөмкин түгел. Җыйнак шәкелгә сыйган тирән мәгънәле дүртьюллыклар кайвакыт тормыш фолиантыннан сөземтәләр булып күзаллана. Иҗатта күпләрне кызыктырырлык мондый нәтиҗәләргә ирешү өчен язу сәләтенең кешелек таланты белән берегүе сорала. Һәм каләм әһелләре - иҗтимагый затлар да. Шәхси уй-кичерешләр әтрафлы гомумиләштерелгән очракта гына алар киң җәмәгатьчелекне җәлеп итәргә мөмкин. Әдәби әсәр аерым чикләнгән төркемне түгел, тулаем халыкны күз алдында тотып языла. Анда яшәешнең эстетик кыйммәтләре дә, әхлакый торышы да тоемланырга тиеш. Җәмгыятьне игелек, яктылык һәм хаклык идеалы югарылыгына чакыру өчен канатлы сүзең һич югы кош очар биеклеккә күтәрелә алсын. Бары үзеңә генә караган күңел рәнҗүләренең дә, төрле каршылыкка керүләрнең дә гомумилек дәрәҗәсенә җиткерелүе шарт. Ә Рифат Җамал боларны яхшы белә. Ул үз башыннан кичергән низаглы хәлләрнең дә бар инсаният өчен уртак ягын калкытып куя: "Турылардан, кыюлардан Кешелек арына... Кемнәр белән барып җитәр Мәңгелек ярына?!" +Күпләр раслаганча, хикмәтле шигырьләр язар өчен беркадәр "акыл утыру", тормыш мәктәбендә күп нәрсәгә өйрәнү таләп ителә. "Акыл - туфрак, белем - ашлама" дигән принципны алга сөрүче Рифат Җамал тәүге иҗат баскычында кәгазьгә төшкән һәрбер шигырен дөньяга чыгарырга ашыкмады. Гүяки фикерләү көченең чыныгуын, тупланган тәҗрибәнең ныгуын көтте. Дөрестән дә, ул зур әдәбият мәйданына төпле әзерлек белән килде. Ә фән дөньясында ат уйнату үзе генә дә ни тора! Кече шигъри жанрга табигый төстә тартылган Рифат Җамал сәнгатьнең яшәеш асылына бәйле олуг максатларын тирәнтен аңлый. Һәрхәлдә, шулай әйтергә нигез бар. Каләмнең кыйбласы исә безгә яхшы мәгълүм: тормышның бәясен аңларга булышу, халыкның уй-гамьнәрен образлы чагылдыру... Ә татарның генетик аң-зиһенен нинди мәсьәләләр тынычсызлап тора? Үзен газиз милләтенең улы итеп тойган шагыйрьләр боларын инде эчке сиземләү белән билгели ала. Шундый мөбарәк ваемны бәгырендә йөрткән Рифат Җамал, әнә, исеме аталмаган өчьюллыкта халкыбыз дәвамчылары турында борчыла. +Әй, беләсе килә: +Кем булган бабаларыбыз, +Кем булыр балаларыбыз? +Шагыйрьнең сизгер күңелен барысы да бимазалый. "Бәхәсләш син, бәхәсләшмә - Ап-ачык ачы хаклык, - дип сызлана ул, - Китапханәләрдән хәзер Базарга күчте халык". Әйе, Рифат Җамал игътибар юнәлткәнчә, "Кемнеңдер хыялы - Тау-тау алтын". Һәм автор сары төстәге затлы металлга үзенең шәхси мөнәсәбәтен дә белдереп уза: "Ә минем күңелемә Бер уч арыш саламы күпкә якын". Алтын адәмнең акылын алыр. Халкыбыз юкка гына шулай кистереп әйтмәгән. Моның ише хәлләр хакында +ЗИННУР МАНСУРОВ әледән-әле уйланган иҗатчы, кайбер милләттәшләребезне дикъкатенә алып, аларның рухи бушлыгын да үзенчә фаш итә. Асылда математикларча фикер йөртүгә корылган түбәндәге кыска шигырьне укып үтик: +Ачтан үлмәс өчен бер тиенне +Эзләгәндә меңнәр, +Бер капкорсак, ябыгырга диеп, +Түли меңнәр, +Меңнәр!.. +Укучыга бөтенесен дә шәрехләп бирергә яратмаган каләм әһеле, гадәттә, үзенең шигъри әсәрләрендә сорау җөмләләрдән дә нәтиҗәле файдалана. Мондый телөслүб алымын куллану Рифат Җамалга да хас. Аерым мөһим сорауны эченә алган мөрәҗәгатен белдергән чакта шагыйрь талипләрнең белемен тикшерүче профессорны да хәтерләтеп куя. Хәер, әдәбият сөючеләрне төрле җаваплар эзләргә этәргән шигырьләрдә авторның җанында яшәгән галимлеге дә чагылмыйча калмый. Аның каләме дөреслеккә игътибар юнәлтә, әмма аны исбат итәргә алынмый; хыял кылу аңа ят түгел, ләкин фәндәгечә әзер чишелешләр бирми. Ничек кенә булмасын, Рифат Җамал үз укучысының фикерләү сәләтенә, шигъри сүзнең рухландыргыч көченә ихластан ышана. Ә безнең аңдагы үстерелешкә дәгъва кылган әсәрләрдә төрледәнтөрле сораулар куела, алар катмарлы халык тормышының бик күп якларын колачлап ала күк. Кайберләрен мисал итеп китерик: "Без һәрчак юлдаш эзлибез. Ә кемгә юлдаш... үзебез?"; "Ни өчен Тар күңелгә күпме мәкер сыя, Киң күңелдә аңа урын юк?"; "Бар да сорый, бар да өметләнә, Дөнья тулы бәхет көтүче. Нигә сирәк шулар арасында Бер ятимнең яшен сөртүче?.." +Немец галиме һәм язучысы Георг Лихтенберг фәһемлелек турында ишарәле сүзләр әйтеп калдырган. Алар кыска шигырь табигатенә аеруча туры килеп тора. "Кемнеңдер диссертациясенә әверелердәй фикер ыргыткалап тормаган әдип, - дигән ул, - беркайчан да бөек әдип булып китә алмый". Белмим, Рифат Җамалның берәр фәнни хезмәт нигезенә яткан әйтелмәсе бармы икән, әмма аның канатлы сүзләр белән янәшә торырлык шигъри гыйбарәләре хәтсез. Алар арасында ниндидер хәл-вакыйга уңаеннан фикри нәтиҗә ясаулар да, тормыш тәҗрибәсенең сабак алырлык өлешләреннән мәгънәви сөземтә чыгарулар да, аерым рухи-әхлакый күренешләргә карата катгый мөнәсәбәт белдерүләр дә очрый. Билгеле, әлеге дә баягы милли гамь, халык мәнфәгатьләрен кайгырту үзәктә тора. Хикмәтле берәмлекләрнең берничәсен хәтердә калдырырга тырышыгыз: "Син егылма! Егылганда Имән дә була идән"; "Авыр сүзне Әйтү җиңел, Күтәрүе кыен"; "Урыска үпкәләп, Марҗаны үпкәләп үтте гомере"; "Мәхәббәттән өстен балалар"; "Мин-минлектә гаепләп Булмый шул - Үзе турында "Без!" - дип сөйли ул"; "Ир-атлар көчлерәк... Ә хатын-кыз көнчерәк. Шуңадыр ул замананы Алып бара өстерәп"; "Күз яшьләре ачы була, чөнки Елаганда чыга җан ачысы..." +Әйтелгәннәрдән аңлашылганча, кыска шигырьләр язу үтә җаваплылык сорый. Авторның милли тамыр-чыгышы сизелеп торганда гына алар һәркем өчен кызыклы булырга мөмкин. Әлбәттә, әсәрнең халыкчанлыгын тәшкил иткән эчтәлегенә гомумкешелек кыйммәтләренең дә салынуы зарур. Әйе, әдәби иҗатта нәкъ менә эчтәлек уңышка ирешүдә хәлиткеч әһәмияткә ия. Ә аның асылында мәңгелеккә юнәлгәнлек билгеләре дә, бүгенге заман эзләре дә бөтенлек алырга тиеш. Кече шәкелдәге шигырьнең үзәгендә торачак төп идеянең дә иң әүвәлдә үк мөмкин кадәр анык булуы шарт. Тәгаен хикмәт кирәк. Шигырь күзәнәкләреннән хакыйкать сулышы бөркелгән очракта гына аның дөнья киңлекләрендә канатланып очачагына ышаныч туа. Дөрестән дә, гадилек белән ачыклыкта чынлык билгеләре күзаллана. Бу табигый дә, чөнки кыска шигырь сентименталь күңелләрдә ялтыравыклы матурлык хисләрен уяту чарасы түгел, аңа аек акыллы кешенең кодрәтле рухиятендә мөһимрәк дәрт-кичерешләр кузгату бурычы йөкләнгән. Бигрәк тә безнең халыкта. Әмма артык җитдиләнеп китәргә дә ярамый, канатлы атны сукага җигү килешеп бетмәс. Атлаган саен "халкым" дип төчеләнү дә, "милләт" сүзен конфеттидай уңга-сулга сибү дә, ура УКЫЙСЫҢ ДА УЙЛЫЙСЫҢ кычкыру да хикмәтле шигырьгә ятышмый. Кемгәдер сәеррәк тоелса да, Рифат Җамал үз иҗатында мондый төшенчәләрне сирәк куллана. Шагыйрь халык хакын даулауны башкарак вазифалар эчендә күрә. Хәтта шапырынучан бәндәдәй күкрәк сугып, үзен хадим итеп тә санамый. Гаҗәп тә булып китә. Игътибарсыз калдырмаслык әлеге дүртьюллык аның табигатен ачык чагылдыра: +Хезмәт итмәдем мин беркемгә дә, +Хәтта халыкка, - +Гомерем буе тугры булып калдым +Бары хаклыкка. +Күпләрнең күзәткәне бардыр, күңелдәгесен кыска итеп әйтә белүче башка кешеләрне чагыштырмача күбрәк уйландыра. Дөрестән дә, шигъри фикер кереше тартылган булырга тиеш. Җыйнак шәкелгә салынган сүзләр чәйнәп каптыруга мохтаҗ түгел. Аларның вазифасы ап-ачык: зәвыклы укучыга уйлану юнәлешен күрсәтү, аңзиһендә рухландыргыч кайтаваз барлыкка китерү, күңелне яңа хикмәтләр киңлегенә ашкындыру, интеллектны тулырак ачарга ярдәм итү, олы фикерләргә тулырак җавап кайтару... Кыска шигырьнең мондый бурычларын Рифат Җамал да таный. "Кайбер шигырьне укыйсың, - ди ул, - Укыйсың да уйлыйсың..." Шулай шул, сәнгать кешеләрне уйландырырга тиеш. Хикмәтле назым аларның баш миен эшләтсен, фикер йөртү сәләтен үстереп, мәгънәви нәтиҗәләр чыгарырга өйрәтеп, халыкның иҗади үзаңын тагын да тирәнәйтсен. Француз шагыйре Поль Валери әйтмешли, яхшы шигырь - "гакыл бәйрәме". Ул очсыз-кырыйсыз мөмкинлекләргә ия. +Тәҗрибә гелән раслап торганча, иҗатчының уй-нияте түгел, аның осталыгы мөһимрәк. Хәер, әсәрнең асылын тәшкил итәчәк нигезгә дә зур әһәмият бирелгәнлеген истән чыгарырга ярамый. Әнә, Габдулла Тукай да: "Фәкать мәгънә кирәк", - дип искәрткән, аннары гүзәл ифадә, ягъни аңлата белү зарурлыгына басым ясаган. Ә осталык төшенчәсенә, белүебезчә, бихисап таләпләр керә. Кыскалык сыйфатыннан башлыйк. Гомумән, әдәби иҗатта аз сүзлелек төп шартлар рәтенә керә. Табигый ки, кече шәкелдәге шигырьләр язган чакта әлеге таләпне үтәү аеруча мөһим. Мәгънәсез сүз боткасы аның кысаларына сыешмый. Тел бистәләре белән дөнья тулган бит. Әсәр тукымасына бөтенләй кирәк булмаган сүзләр фикер сөрешенә тоткарлык ясарга тиеш түгел. Хәтта мәгънәви йөкләмәсе чамалырак тоелган кәлимәләр дә аз ноталардан оешкан аһәңлелекне бозып торырга мөмкин. Әгәр кирәк санамыйсың икән, андый фикерне эчеңдә калдыр. Безнең Рифат Җамал да, махсус дүртьюллык язып, нәкъ менә шуңа ишарәли: +Уйланган кешегә кыен +Бу дөньяда яшәү. +Кайчак шигырь сүзеннән дә +Мәгънәлерәк дәшмәү. +Әдәби иҗат осталыгы кагыйдәсендә бөтенесе дә үзара бәйле. Сүзләрнең азлыгы белән ирешелгән кыскалык шагыйрьне югары бәяләнгән тыгызлыкка китерә. Ә мондый сыйфаттан башка камиллек биеклегенә күтәрелү кыен. Әлеге үзенчәлекләр табигый рәвештә төгәллеккә ялгана. Сүз төгәллеге исә тел-өслүбтән генә килми, ул аныклыкка омтылучан фикер таләбе дә. Ошбу шарт гыйльми эшчәнлектә аеруча игътибар үзәгендә тора, әмма сүз сәнгатендә төгәллек тагын да күбрәк сорала. Кыска шигырь традициясен үстерүгә гаять зур өлеш керткән шагыйрь Равил Фәйзуллинның тулыланып торган иҗат тәҗрибәсе сөземтәсе буларак әйтелгән мондый фикере хәтердә саклана: "Сүзләр бик аз. Санаулы... Кыскалык, тыгызлык, төгәллек - уйлый белүнең үзгә бер формуласы ул. Фәндә генә түгел, шигърияттә дә". +Гәрчә кыскалыкта осталык күзгә бәрелеп торса да, шигъри маһирлык серләре болар белән генә чикләнми. Иҗатта мәгънәви тыгызлыкка омтылган чакта гадилек таләбен дә онытырга ярамый. Ул шундый төшенчә ки, аның үзенчәлекле асылы бар. Гадилекне тиккә генә галилек белән бәйләмиләр. Мондый кыйммәтле хасият, мөгаен, фикер ачыклыгыннан киләдер. Моңа ирешүнең исә үз кагыйдәсе бар: башыңа уй ничек килә - шуны ихлас рәвештә белдер. Менә шул чакта ул аңлаешлы булыр. Рифат Җамал "Шул күзләргә карап" исемле әсәрендә ишарәләп үткәнчә, "Шигырь язу җиңел нәрсә, диләр - Булса ихлас әйтер сүзләрең". +Һәрбер нәрсәнең тәртибе бар, дигәндәй, иҗатта ошбу табигыйлеккә күтәрелү өчен камил өслүбеңне барлыкка китерү зарур. Гап-гади тоелган әмәлнең биниһая мөмкинлекләреннән оста файдаланып, катлаулы хәл-күренешләрне дә үтемле төстә аңлатырга мөмкин. Ихласлык белән иҗат ителгән шигырь кайвакыт сәеррәк хисләр дә уята. Төрлечә кызыксынучан кешенең, моны мин дә яза алыр идем, дип уйлавы ихтимал. Мондый мөнәсәбәт - сөенечле фал. Димәк, әлеге әсәр аның күңеленә яткан. Ясалма катлаулылыкка авышмау кирәк. Фикер йөртү тоныклыгы аңлашылмау бәласенә китерә. Бездә кайчак шигъри серлелекне "төтен җибәрү" белән бутыйлар. Соңгысын эшләү өчен әллә ни әзерлек кирәкми, беренчесенә ирешергә исә зур сәләт таләп ителә. Гомумән, аңлашылып бетми торган әсәрләр язу күктән бирелгән талант билгесе түгелдер. Фикерләү аныклыгына ирешә алмау иҗатны юкка чыгаруга бәрабәр. Аңлаешсызлык сәнгатьне дә, фәнне дә бизәми. Гадилек кагыйдәсенә туры килгән әсәрләр Рифат Җамал иҗатында күпләп очрый. Менә шуларның "Арада юп-юка пыяла" дип исемләнгәне. Анда артык дәрәҗәдә акыллы булып кылану юк, әмма шигырьдә ниндидер хикмәт яшеренгәне сизелеп тора. Әйдәгез, укып карыйк. +Бер егет тәрәзә каршында. +Көтә ул анда ут янганын. +Ашкына күрергә сөйгәнен, +Сизми дә күзләре талганын. +Тәрәзә һаман да караңгы... +Белмидер бу Мәҗнүн бер нәрсә: +Караңгы бүлмәдән җанашы +Өзелеп егетне күзәтә. +Горурлык кертмидер егетне, +Кызы да чыгарга ояла. +Көтәләр йөрәкләр бер-берсен - +Арада юп-юка пыяла... +Менә бит, тормышта очрый торган әлеге күренеш турында беркем дә әйтмәгән кебек сөйләү Рифат Җамалның алай артык көчәнмичә язылган гап-гади шигыренә оригинальлек төсмере өстәгән. Тәҗрибә төрлесен күрсәтә. Хәттин ашып тырышу да еш кына яхшыга илтми. Чамасыз купшылыктан сакланырга кирәк. Халкыбыз кисәткәнчә, җиде уйдан бер карар, ә сигезенче уй зарар. Чиктән тыш чокчыну әсәрне начарайта гына. Бу җәһәттән Рифат Җамалның күпләрне тарткан филология факультетында укып "бозылмавы" күңелендә туплаган байлыкны үзенчә чыгарып сипкәндә файда гына итә күк. Бриллиантны да артык шомартырга ярамый, чөнки аның кырлары асыллыгын югалтачак. Әһәмияткә ия чыгармалар иҗатта да булучан. Һәрхәлдә, каләмнең кайчак җайлы гына чалулап китүе, сыйфатка зыян салмаган очракта, язганның табигыйлеген беркадәр арттырырга да мөмкин. +Яшьлек елларында Казан император университетында укып йөргән бөек язучы, Петербург Фәннәр академиясе шәрәфле академигы Лев Толстойның мондый сүзләре искә төшә: "Фән һәм сәнгать, үпкә белән йөрәк шикелле, үзара тыгыз бәйләнгән; әгәр шул әгъзаларның берсе бозылса, икенчесе дә дөрес эшли алмаячак". Ниндидер тәңгәллекләр үткәрмичә әйткәндә, Рифат Җамал иҗтиһаты да ошбу ике өлкәгә карый. Аның үпкәсе белән йөрәге сау-сәламәт хәлдә эшләп торсын, үзе галимлектә дә, шагыйрьлектә дә яңадан-яңа казанышларга ирешсен. +Зиннур МАНСУРОВ Шәхесләребез +ИСӘН КАЛУЫ - ӘДӘБИЯТ БӘХЕТЕНӘ +ФОАТ ГАЛИМУЛЛИН +дошман пулясы аны аяктан +екты да инде... Ул хәзер, бө +тен ихтыярын җигеп, яшәү +өчен көрәшә. Әйе, яшь тән +үлемнән өстен чыкты... Әмма +шулай да туган якларына кул +тык таяклары белән кайтырга +туры килде. Аңа Башкорт +станның Салават районына +керә торган Нәсибаш авылын +да авыл советы секретаре +эшен тапшырдылар. +Г.Тукайның 4 һәм 5 томлыгы. Төзүчесе - Рашат Гайнанов. +Сугыш беткән елда, +күптәнге хыялын тормышка ашыру максаты белән, Казан университетының тарих-филология факультетына укырга барып керә ул. Кулына диплом белән бергә "Совет Татарстаны" (хәзерге "Ватаным Татарстан") гәзитенә эшкә юллама да тоттыралар. Тагын ике елдан "Яшь сталинчы" (хәзерге "Татарстан яшьләре") гәзите редакторы урынбасары итеп билгелиләр. Хатип Госман исә аны университетка аспирантурага чакыра. Аспирант өйрәнү өчен "Фатих Әмирханның әдәби-эстетик карашлары" дигән теманы ала. Р.Гайнанов Ф.Әмирхан язышкан барлык гәзит-журналларны тикшереп, аның әле китапларында басылып чыкмаган әсәрләрен табып, архивларда казынып, әдипнең тормышы һәм иҗаты буенча бик күп мәгълүмат туплый, мәкаләләр яза. Ләкин шул елларда матбугатта Ф.Әмирханны идеологик яктан тотнаксыз итеп күрсәткән мәкаләләр күренә башлый. Сагаеп калган Х.Госман аспирантына: "Бераз вакыт үтсен инде, әлегә бу теманы калдырып торыйк", - дип, әйбәт башланган эшнең барышына тоткарлык ясый. Егеткә яңадан "Совет Татарстаны" гәзитенә әйләнеп кайтырга туры килә. +1958 елда сугыш вакытында тукталып торган "Азат хатын" журналы яңадан торгызыла. Матбугат эшендә тәҗрибәсе булган, оста каләмле Р.Гайнановны әлеге басмага җаваплы сәркатип итеп билгелиләр. Ә 1961 елда ул ике телдә чыга торган "Татарстан коммунисты" журналына күчерелә, аңа шул ук вазифаны тапшыралар. Ул үзе эшләгән гәзит-журналларда әдәбият, тел мәсьәләләренә караган гыйльми, тәнкыйди, публицистик мәкаләләр бастыра. Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Һ.Такташ, Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Ф.Кәрим, Н.Исәнбәт, Г.Кутуй, Г.Рәхим, Гыйффәт туташ (Заһидә Бурнашева), Г.Хуҗи, Заһирә Байчурина, Г.Афзал һ.б. тормышы һәм иҗаты турында язып чыга. +Утызынчы елларда репрессияләнеп, әле генә акланган күренекле тарихчы һәм язучы Газиз Гобәйдуллин хикәяләреннән җыентык төзеп, 1958 елда аны бастырып чыгаруга ирешә. Кереш мәкалә һәм библиография тәкъдим ителү җыентыкның әһәмиятен тагын да арттыра. 1959 елда З.Байчуринаның "Ана сүзе" исемле шигырьләр җыентыгының махсус редакторы булуын да әйтергә кирәк, ул язган кереш сүз дә үз вакыты өчен әһәмиятле була. Нәҗип Думавиның Т.Фаик төзегән шигырьләр һәм поэмалар җыентыгына шулай ук әтрафлы искәрмәләр урнаштыра. +Шул ук елларда Р.Гайнанов тәрҗемә өлкәсендә дә шактый актив эшли. В.Осееваның "Васёк Трубачёв һәм аның иптәшләре", М.Твенның "Принц һәм теләнче", К.Станюковичның "Максимка", шулай ук М.Шагинян, И.Заботин, Ш.Надь, Ю.Алексеев, В.Киплинская әсәрләрен тәрҗемә итеп бастыра. +Студент елларыннан ук килгән, аспирантурада укыган елларда җанын биләгән мавыгуыннан да күңелен суытмый. 1905 елдан чыга башлаган гарәп язулы гәзитжурналларны фронталь рәвештә өйрәнүне дәвам иттерә. "Татар матбугаты - безнең энциклопедиябез", - ди ул. Һәм шул "энциклопедия" материалларын өч юнәлештә җыя. Беренчесе - классиклар иҗаты, икенчесе - гәзит-журналларда язышкан, игътибарга лаек булган затларның био-библиографиясе, өченчесе - вакытлы матбугат тарихы. +Менә болар барысы да аның фәнни-тикшеренү эшләрен үз итүе турында сөйли. Абруйлы, киләчәге ачык күренеп торган журналистның, кече фәнни ИСӘН КАЛУЫ - ӘДӘБИЯТ БӘХЕТЕНӘ хезмәткәрнең "кече" мәгашенә риза булып, Тел, әдәбият һәм тарих институтына күчүе барыннан да элек фәнебезне үстерүгә үзе кертә ала торган өлешнең бик кирәкле, мөһим булуын тирән аңлавыннан килә. Ул Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Н.Думавиның күптомлыкларын фәнни басма итеп әзерләп чыгару турында хыяллана. Мәсәлән, Г.Ибраһимовның мирасы унбиш томнан да ким түгел икәнлеген ачыклый. Сигезтомлыкның (1974-1986) беренче-алтынчы томнарында төп эшне Р.Гайнанов башкара. Әдипнең моңа кадәр басылган китапларына кермәгән яңа материалларның күплеге һәм аларга бирелгән саллы Г.Ибраһимовның 5 томлыгы. +Төзүчесе - Рашат Гайнанов. искәрмә-аңлатмаларның искиткеч бай мәгълүматлы булуы сокландыра. Бигрәк тә бишенче-алтынчы публицистика һәм тәнкыйть томнарын төзүгә аның көче күп салынган. +Р.Гайнанов Габдулла Тукай әсәрләренең икенче дүрттомлыгын (1975-1977) һәм биштомлыгын (1985-1986) төзи. ХХ йөз башында нәшер ителгән гәзит-журналлардагы тәхәллүсләрне, имзасыз шигырь һәм мәкаләләрне җентекләп тикшерү, архивта сакланган язмаларын, замандашларының истәлекләрен өйрәнү, чагыштыру кебек киң планлы эш нәтиҗәсендә Тукайның 30га якын яшерен имзасын ачыклый. "Хәсрәт", "Шәкерт угы", "Җен", "Тәртә башы", "Мәҗнүн", "Дугъры", "Салам Торхан", "Догачы", "Адвокат", "Мәкәрҗәдә булучы", "Бән", "Догачы", "Адвокат", "Мосафир" - шундыйлардан. +Р.Гайнанов икенче дүрттомлыкта аңа кадәрге басмаларда киткән байтак хаталарны төзәтә, әсәрләрнең язылу һәм басылу хронологиясен күпкә дөресли. Тукайныкы икәнлеге фәнни нигездә исбатланган 30лап шигырь, 20 мәкалә, 11 хат өстәлүе дә икенче дүрттомлыкның кыйммәтен арттыра. Текстолог моңарчы Тукайныкы саналган "Казаннан Думага телеграм", "Корымлы мунчалар", "Нәҗип Ломовой шигырьләре", "Яңа әсәрләр тирәсендә", "Хәйран булып калдык", "Татар мәҗлесе" исемле фельетоннарны төшереп калдыра, аларның башка авторларныкы икәнлеген ачыклый. Р.Гайнановның гомере буе җыйган материаллары үзләре генә дә бу юлы Г.Тукай әсәрләрен биш томда чыгару ихтыяҗын тудыра. (Биштомлыкта материалларны текстологик яктан әзерләүдә бертуган сеңлесе, тәҗрибәле текстолог Лена Гайнанова катнаша.) Биредә Р.Гайнанов башка басмаларда булмаган 120дән артык әсәр урнаштыра. +Икенче дүрттомлыкта ук Р.Гайнанов, башка халыкларның - рус, украин, белорус, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан һ.б. тәҗрибәсен өйрәнеп, текстология фәненең таләпләренә туры китереп, татар филологиясендә беренче буларак, классикларның томнарын төзүнең, искәрмәләр һәм аңлатмалар язуның система-концепциясен эшли. Мондый эшләрне башкару бүген дә шушы үрнәктә тормышка ашырыла. +Биштомлыкның фәнни аппараты тагын да киңәйтелгән. Искәрмә-аңлатмалар күләм ягыннан үзләре бер томны тәшкил итә. Ул татар әдәбияты тарихы, теориясе, фәлсәфәсе мәгълүматлары тупланган кече энциклопедияне хәтерләтә. Искәрмәләрнең "Мөтәшагыйрьгә", "Җавап", "Васыятем", "Кызык гыйшык" һ.б. әсәрләргә багышланганнары мөстәкыйль фәнни мәкалә буларак карала ала. Әйтик, "Җавап" шигыренең архивта кулъязмасы сакланмаган, кемгә төбәп язылганлыгы, датасы исбатланмаган иде, текстолог аның З.Бәширигә нисбәт ителгәнлеген раслый. "Китмибез!" шигыренең язылу сәбәбен ачыклауны, фәнни бәяләүне дә Р.Гайнанов башкарды. +Гәрчә томнарда Тукай тормышы, иҗаты һәм эшчәнлеге үзәктә торса да, әдәбиятыбызны борынгыдан алып белү, аның башка сүз сәнгатьләре белән бәйләнешен ачык күзаллау, егерменче йөз башы иҗтимагый тормышыннан, шул чордагы вакытлы матбугаттан, язма һәм басма әдәбияттан нечкәләп хәбәрдар булу, иҗтимагый аңның төрләре булган тарихи, фәлсәфи, дини тәгълиматны белү биштомлыктагы фәнни аппаратның киңлеген һәм камиллеген тәэмин иткән. Тукай үзе исән вакытта чыккан 33 китап, гәзит-журналлар, совет чорында басылган аерым җыентыклар, төрле басмалар, +ФОАТ ГАЛИМУЛЛИН шагыйрьнең архивы - биштомлыкка керткәндә, төзүче һәр әсәрне шушы басмалардан тикшереп, чагыштырып чыга, әсәрнең язылу вакытын, кайчан, кайда басылганлыгын һәм бу томга кайсы чыганактан алынганын әйтеп бара. Болар басманың фәннилеген камилләштергән. +Дүрттомлыкта һәм биштомлыкта Тукай әсәрләрендә телгә алынган реаль шәхесләр турында мәгълүматлар күп. 1956 елгы басмада булмаган алтмышка якын исем "Искәрмә һәм аңлатмалар"га кертелә. Кырыклап шәхес турында өр-яңа яисә тулыландырылган мәгълүмат бирелә, һәркайсының туган, үлгән еллары ачыклана. Тукайның чәчмә мирасында мәдрәсәләрдә дәреслек хезмәтен үтәгән яисә бүтәнчә кулланылышта булган иске китаплар телгә алына. 1956 елгы басмада (беренче дүрттомлыкта) аларның күбесе аңлатмасыз калган. Р.Гайнанов исә, күп китапларның үзләрен күздән кичереп яисә ышанычлы чыганакларга таянып, аларның эчтәлек һәм формалары турында мәгълүмат бирә. +Р.Гайнанов 12 шигырьне "Тукайныкы булу ихтимал" дип бирә. Чыннан да, аларны стильләре, темалары, эчтәлекләре буенча Тукайныкы дияргә нигез бар. Икенче дүрттомлыкка кертелгән, "Тукайныкы булу ихтимал" дип бирелгән шигырьләрнең алтысы, ягъни "Сәгадәт юк...", "Руслар эш күрәләр...", "Бунларның берсе - үз анасы...", "Аһ идәрсә...", "Сәнгә хезмәтдер..." дип башланганнары һәм "Әйтәсем килә" шигыре соңгы басмада "тәгаен Тукайныкы" дип шикләнмичә тәкъдим ителә. Икенче дүрттомлыкта "Тукайныкы булуы мөмкин" дип урнаштырылган өч шигырь, киресенчә, бу юлы төшерелә, чөнки аларның бүтән чыганактан булуы тәмам ачыкланып җиткән. +Шулай итеп, дүрттомлык һәм биштомлыкта Тукай текстларының фәнни дөреслегенә ирешү юнәлешендә Р.Гайнанов зур эш башкарган. Томнарга моңа кадәр чыккан басмаларда булмаган 170 әсәр кертелгән. Томнар Тукайны тагын да ныграк ачу мөмкинлеген бирә торган җентекле, системалы, зур күләмдә искәрмә һәм аңлатмалар белән тәэмин ителгән. Текстолог Р.Гайнанов үзенең эшчәнлеге белән татар филологиясендә текстология фәнен югары баскычка күтәргән. +Текстолог галим Р.Гайнанов төзеп чыгарган Тукай томнары җәмәгатьчелектә уңай бәя алды. Сибгат Хәким дүрттомлык турында болай дип язды: "Хәзер менә шагыйрьнең моңа чаклы бер томына да кермәгән яңа кулъязмалары табылды. Бу урында "табылды" дип кенә узып китәргә күңел һич риза түгел. Г.Тукай үлгәннән соң, ул кулъязмалар алтмыш ел буена архивта яткан икән, димәк, үзләреннән үзләре табылмаган, кемнәрдер килеп эзләгәнен көтеп ятканнар. Бүген без шушындый бәхеткә ирешкәнбез икән, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре Рашат Гайнановка бурычлы, аңа рәхмәт... Р.Гайнанов, текстолог буларак, шул томнардагы әсәрләрне тикшерү, чагыштыру белән дә чикләнгән булыр иде. Хәзергә тикле шулай кабатланып килгән бит. Р. Гайнанов архивка чума, үз теләге, үз инициативасы белән чума... Мин инде Тукай өйрәнелеп бетте, иҗаты буенча диссертацияләр язылып бетте, шагыйрь үзенә җитәрлек фән докторлары әзерләде, дип йөри идем. Артык ышанганмын икән, - ди. - Ул томнардагы искәрмәләр һәм аңлатмалар, комментарийлар үзләре генә дә бер фәнни диссертация!" - ди (Социалистик Татарстан, 1975, 28 декабрь). +Язучыларның Тукай клубында 1977 елның 15 октябрендә дүрттомлыкны тикшерү үткәрелә. Анда алып барылган беркетмәдән күренгәнчә, М.Мәһдиев чыгышында болай ди: "Тукай томнарын мин арткы яктан укый башладым, искәрмәләрдән. Һәм аерыла алмыйча укып чыктым. Бу бит кече бер энциклопедия! Никадәр информация, мәгълүмат. Тарихтан, әдәбият белеменнән, безнең элекке, иске гәзит-журналлардан күпме белем, күпме мәгълүмат! Гариф абзый! Сезгә төбәп әйтәм, мондый галим Язучылар союзында булырга тиеш бит. Мин шуны тәкъдим итәм. Дәрәҗәле исемнәре, бүләкләре дә булыр Гайнановның. Мәсәлән, Тукай бүләге. Рашат Гайнанов без белмәгән күпме яңа әсәрләрен тапкан, әле күбесе томнарга кермәде", - ди. +Бу уңайдан Нәкый ага Исәнбәт тә бик җылы сүзләр әйтә: "Элекке томнарда булмаган материалларны кертеп, Рашат Тукай мирасын баеткан... Аңлатмалары башка басмалардагыга караганда күп өстен. Күпме яңа ачыш, яңалык, бик күп белем. Эзләнү, эшләү нәтиҗәсе бу. Бик күбесен хәтта мин белмим, ул миннән күбрәк белә... Тукайның ИСӘН КАЛУЫ - ӘДӘБИЯТ БӘХЕТЕНӘ ритмикасын төзекләндерү ягыннан да Рашат бик күп эшләгән. Тукайча дөрес итеп саклау ягыннан бик зур өлеш керткән. Бу мәсьәләдә ул башка басмалардагы күп хатаны төзәткән... Тукайның биштомлыгын эшләргә планлаштырасыз икән, Рашаттан башка Тукай буенча белемлерәк кешене күрмим бүгенге көндә. Системалы итеп эшли белә, аңлашылып тора, материаллары да бихисап". +Әмирхан ага Еники дә: "Бездә бит энциклопедия юк, берәр мәгълүмат кирәк булганда, мин Рашат Гайнанов төзегән Ибраһимов, Тукай томнарына, комментарийларга мөрәҗәгать итәм", - ди торган булган. Болай уйлаучылар тагы да бар иде. М.Мәһдиевнең дә, ХХ йөз башы мәдәни тормышыбызны белү өчен, студентларга Р.Гайнанов төзегән күптомлыкларның искәрмәләре һәм аңлатмалары файдалы булачак дип искәртүе мәгълүм нәрсә. Г.Тукай музее директоры Мөҗип Низамиев хәтта аларны аерым бер белешмәлек итеп чыгару турында хыяллана иде. Хәзер, күптомлы татар энциклопедиясе кулыбызда. Әмма шул ук энциклопедиягә күп кенә мәгълүматларның Р.Гайнанов хезмәтләреннән күчкәнлеген дә инкарь итеп булмый. +Күренекле галим Марсель Әхмәтҗанов та Рашат аганың, академикларга хас булганча, киң эрудицияле, бай мәгълүматка ия булганлыгын әйтә (Бөек мирасны барлаучы // Тулпар. - 2010. - №6. - Б.62-63). +Рашат Гайнановның тагын бер олы хезмәтен әйтеп үтәргә кирәк. Ул ХХ гасырның беренче чирегендә чыккан йөзәрләгән гәзит-журналларның басылу урынын, редакторы, нашире кем булуын, саннарын, елларын, кайда нинди саннары саклануын ачыклап, аларның паспортын төзи. Эзләнүче галимнәр өчен гаять кирәкле бу белешмә китап-юл күрсәткеч, ярты гасыр вакыт узгач кына, талантлы яшь галимнәр Раиф Мәрданов һәм Фәрит Шәкүровлар хезмәте белән тулыландырылып, "Татар вакытлы матбугаты" (1905-1924) дигән исем белән 1999 елда - "Рухият", 2000 елда "Милли китап" нәшриятларында басылып чыкты. Китапка 310 исемдәге гәзит, 89 журнал турында белешмә кергән. Бу кыйммәтле хезмәткә бәя биреп, аның җаваплы редакторы М.Госманов "Татар тарихы, аның мәдәнияте, катлаулы язмышка ия басма сүзе белән кызыксынучыларның һәммәсе, китапны кулга алуга ук, Р.Р.Гайнанов дигән фамилияне укыячаклар. Үзенә күрә истәлек, хәтта һәйкәл дә", - дип язган иде (Беренче редакторым // Казан утлары. - 2006. - №4. - Б.139-148). +ХХ йөз башы (1900-1917) татар язучылары һәм мәгърифәтчеләренең алфавит тәртибендәге белешмәсе өчен Р.Гайнанов төзегән сүзлек 800гә якын авторны үз эченә ала. Бу кулъязма сүзлектән файдаланып, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында "Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (ХХ йөз башы)" дип аталган библиографик сүзлек басылып чыкты. Әлеге китапка барлыгы 148 язучы һәм мәгърифәтче турында мәкалә кертелгән. +Классикларга томнар өстәгән, татар текстологиясенең фәнни нигезләрен салган, алай гына да түгел, аларны бик уңышлы рәвештә гамәлдә кулланган Рашат Гайнанов, "татарның зур әдәбиятын күтәрүче беренче класслы текстолог булып өлгергәч" (М.И.Әхмәтҗанов), иртәрәк китте. М.Мәһдиев фаразлаган бәяләрне алырга өлгермәде. Ләкин хезмәтләренең әһәмияте елдан-ел арта гына бара. +Фоат ГАЛИМУЛЛИН ЙӨЗ ЕЛДАН ДА ЭЗЛЕ БЕЗ, ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ЭЗЛИБЕЗ... Бәшир Рәмиевләр", "ЮНЕСКО карары буенча 1997 ел Галимҗан Ибраһимов елы", "Садретдин Айни. Иске Бохарада", "Гатаулла Камский һәм башка зыялылар", ире Якуб Шабакаев белән бергә авыллардан авылларга йөреп җыйган, системага салган һәм бастырып чыгарган сирәкләрдән-сирәк "Борынгы милли җырлар", "Җырлымоңлы Ырымбур" һ.б. - болар барысы да Мәдинә Рәхимколованың илһамлы карашы яд иткән һәм аның илһамлы кулларының шәрәфәте төшкән хезмәтләрнең тулы булмаган исемлеген тәшкил итәдер. "...Мәдинә ханым татарларда мәгърифәтчелек, мәшһүр уку йортлары, милли театр, матбугат, дәреслекләр, мәдәният учаклары, мәчетләр тарихы, дин, әхлак, тәрбия һ.б. турында яза. М.Рәхимколова татарның атаклы мәгърифәтчеләре, галимнәре, сүз осталары, күренекле зыялылары турында образлар (Р.Фәхретдин, М.Акмулла, И.Гаспралы, Дәрдемәнд, Ф.Кәрими, М.Биги, Г.Тукай һ.б.) галереясын иҗат иткән кеше булды, - дип язды галимәнең 95 еллыгы уңаеннан чыккан "Күренекле тарихчы, мөгаллим" дигән мәкаләсендә мәдәни тарихыбызның абруйлы галиме, тарих фәннәре докторы Равил Әмирхан. - Мәдинә апа Оренбургның Х.Ямашев исемендәге китапханәсенең нигез ташларын салучыларның, аның эшендә актив катнашучыларның, биредә үткәрелгән конференцияләрдә, кичәләрдә, очрашуларда, әңгәмәләрдә әйдәп баручыларның берсе булды... Кимендә ун гасырлык төкәнмәс тарихы, мәдәнияте булган милләтебезнең шушындый затлы вәкилләре белән без хаклы рәвештә горурлана алабыз. Ә аның гаҗәеп эшчәнлеген, иңли алмастай фигълиятен, мөкатдәс омтылышларын барыбызга да өлге итәсе килә..." ("Мәгариф", 2006, №9) +Әйе, күренекле галимебез биргән бәя хак: татарның асыл кызы Мәдинә Фәтхетдин кызы Рәхимколованы илгә күрсәтәсе, өлге, үрнәк итәсе килә. Мәдинә апа минем авылдашым гына түгел, ә бәлки якыннан-якын кан-кардәшем буларак та якын. Минем Гайнекамал әбиемнең (безнең Идел-Урал тарафларында картинәй-картәтәй, картәникартәти диләр) әтисе Фәррәхетдин белән Мәдинә апаның әтисе Фәтхетдин бертуганнар. Димәк, без туганнан туган балалар булып чыгабыз. Шушы җитди шартлылыкны исәпкә алганда, аның хакында үземә билгеле нәрсәләрне тар гына кысаларда булса да киң даирә укучыларыбызга сөйләп китәргә теләвемнең турыдан-туры туганлык бурычыма барып ялгануы аңлашыладыр. Шуңа күрә мин татарның гомуммилли язмышында күренекле роль уйнаган нәселебез тамырларын Мәдинә апа язмышы аша ачарга тырышсам, укучыларыбыз күңеленә муафыйкъ килер иде дип уйлыйм. +"...Рәхимколовларның колач җитмәс зур нәселен тирә-якка меңләгән тамыр җибәргән мәһабәт имән белән чагыштырырга мөмкиндер. Совет властеның бу нәселне ничек һәм никадәр тамырдан корытырга тырышуын аңлар өчен, әнә шул меңьяшәр кәүсәле, ямь-яшел яфраклы имәнне тамырлары белән җирдән суырылган хәлдә күз алдына китерергә кирәк, - дип язган идем мин "Минем Түгәрәк Имәнем" (Казан, 1999) дигән китабымда. - Рәхимколовлар - Олы Кәркәле халкының горурлыгы һәм мәңге уңалмас ярасы. Фаҗигасе. Битарафлык көзгесе. Аларның саваплы хезмәтләрен күрмәү, бүгенге "укымышлы наданлык", милләтнең, динебезнең "рәхимле колларына карата кылынган рәхимсезлек касафаты ул..." +Әйе, Стәрлетамак белән Оренбург арасында, Стәрлебашның атаклы мәдрәсәсеннән нибары егерме генә чакрымда яткан, шул мәдрәсә рухиятенең җылы куенындагы Олы Кәркәле авылында чәчкә аткан, тирә-якта дистәләрчә мәктәп, мәдрәсә һәм мәчетләр салдырган булдыклы игенче Рәхимколовлар үзләренең фаҗигасе белән Рәмиев, Кәримов, Солтангалиев һәм башка шундый ныклы нәселләрнең фаҗигасен кабатлый. Кинәт кенә шундый сөаль туып куя: әгәр Октябрь түнтәрелеше булмый калган хәлдә, капиталы белән руслардан соң икенче урынны биләгән татар халкы XXI гасырны ниндирәк күтәрелеш хәлендә каршылар иде икән? +Мондый сорауны кую мәгънәсездер шул инде. Инде балаларыбызга бабаларыбызны онытырга бирмәү, алар чәчкән яктылыкны үз кальбебездән эзләү, аны югалтмау бүгенге тормышыбызның иң тирән мәгънәсенә әверелде. +Легендаларга ышанган хәлдә, нәсел башы булган Рәхимкол бабабыз, Дәүләкән тарафларындагы Ачылы Күл буйларыннан чыккан татар телле "башкорт", XVIII гасырның азакларында Дим-Өязе буйларына төшеп, переписьләрдә "Каркалина деревня" дип аталган Олы Кәркәле авылын нигезли. ХIХ гасырның икенче яртыларында +АЙДАР ХӘЛИМ Рәхимколның, әйткәнемчә, татар телле, татар-мөселман йолалы биш бай оныгы - Галләметдиннең балалары Фәррәхетдин (минем картинәйнең әтисе), Сәхәбетдин, Камалетдин, Фәтхетдин (Мәдинә апаның әтисе), Баһаутдин бишәр-алтышар йөз дисәтинә (бер дисәтинә - 1,09 гектар) җир биләп, бу якларда иген игү, мал-туар асрау, тире, йон җыюда мәйдан тоталар. Бу хакта Мәдинә апаның "Минем нәселем" дигән язмаларында да сөйләнелә. Әгәр дә алардан таралган нәсел тармакларын, алардан чыккан күренекле кешеләрне барлый башласаң, безгә барлык Союзны, инде хәзерге Русияне урап чыгып, том-том белешмәләр язарга кирәк булыр иде. Баһаутдиннең "кулак" дип табылган ике улы - Камалетдин белән Сәхәбетдин кулга алынып, Олы Кәркәле-Җилдәр авылы юлында чекистлар тарафыннан хөкемсез-нисез атып үтерелә. Бу Рәхимколлар нәселенең киләчәктәге язмышында кара маяк булып алларына баса. +Без әүвәлдән Галләметдиннең бер улы Баһаутдин тармагына гына тукталыйк. Анда фаҗига өстенә фаҗига өелә. Кара болытлар куерымы аша гайрәтле очып барган бөркетләрнең, атылганнан соң, чыпчык кебек җиргә кадалып төшүләрен күрәсең. Баһаутдин, бу күренекле җәмәгать эшлеклесе, эре җирбиләүче, тирән дин белгече, үз көченә ышанып, игенче хезмәте белән көн күрә. Мәккәгә барып, хаҗ кыла. Русия мөселман руханиларының 1905 елда Петроградтагы съезды делегаты була. Баһаутдиннең улы Габдрахман (1889-1959) - татар-башкорт халыклары дәүләтчелеге өчен җанын фида иткән кеше. 1917-1918 елларда бераз вакыт кына эшләп кала алган Милли Мәҗлесне оештыручы һәм аның җитәкчеләреннән берсе. Яшь башкорт республикасының беренче ЦИК депутаты. 1919 елдан большевиклар партиясы әгъзасе, татарлардан беренче булып хәрби академия тәмамлаган, якташы, шул ук Дим-Өязе буйларыннан чыккан дипломат Хәким Кәримовтан кала икенче булып халыкара аренага чыккан дипломат - Совет хөкүмәтенең Төркиядәге илчелеге сәркатибе. Аның беренче хатыны Мәдинә тәүге баладан вафат була. Мәдинә милли мәсьәләләрдә Сталинның кан дошманы сыйфатында атылган Солтангалиевнең бертуган сеңлесе булып чыга. Астында шушы бәла ятса да, имеш, үзенең чыгышы ягыннан "кулак улы" булуын яшерүдә гаепләнгән Габдрахман ашыгыч рәвештә Төркиядән кайтартыла һәм сәяси ышанычсызлык күрсәтелеп, партиядән куыла. Соңыннан партиядә аякка бастырылса да, инде "сансыз саналган" кичәге көрәшче 1959 елдагы үлеменә кадәр оешмадан оешмага типкедә йөртелә. Соңгы чорда СССР радиосы, ТАСС агентлыгында хезмәткәр булып эшләп йөри. Ниләр генә күрми Кәркәле егете! +Баһаутдин улы Габдулла Казан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, Кайбыч районында агроном булып эшли. Ватан сугышында һәлак була. Өченче улы Муса Рәхимколов - инженер-технолог. Мәскәүнең "Станколит" заводында эшләгәндә, каты авырып дөнья куя. Дүртенчесе Мәскәүнең коммуналь хуҗалыгында слесарь булып эшли, Ватан сугышында һәлак. Кызы Фатыйха беренче баладан вафат. Улы Шамил Ленинград экономика институтын тәмамлый, Чиләбе өлкәсенең Миньяр партия комитетында промышленность бүлеге мөдире булып эшли. +Инде яңадан Мәдинә апага һәм аның атасы, гаиләсе язмышына килик. Баштарак телгә алынган "Минем Түгәрәк Имәнем" дигән китабымның аларга багышланган бүлегендә мин: "...Мәдинәттәй... - дим. - Ул минем шулай дип йөрткәнне ярата. Укучы аңлыйдыр, шәхсән мин аны Мәдинәттәй дип атасам да, рәсми мөнәсәбәттә Мәдинә апа дип атарга тиешмен. Язмыш, авыр, кара язмыш безне сабый чактан ук аерды. Нәселемдә шундый кешеләр барлыгын белеп, аны бәяләп өлгергәндә, миңа илле яшь иде... +Рәхимколовлар - татарның соңгы могиканнарының берсе". +Әйе, Мәдинә апаның оекчан килеш гаиләсе белән кышкы чанага төялеп авылыннан чыгып качуын, Түгәрәк Имәннәр аша киң, әмма куркыныч дөньяга чыгып олагуын онытмыйк. +Әйткәнебезчә, ул 1916 елның 30 июнендә мулла Фәтхетдин бине Галләметдин Рәхимкол һәм аның беренче хатыны үлгәннән соң өйләнгән икенче хатыны - тумышы белән Казан кызы, әмма атасы тире җыю агенты Гомәрнең эше буенча яшәргә мәҗбүр булган, Слак авылында үскән Фатыйма Козлова гаиләсендә туа. Фәтхетдин мәхдүм әүвәлдә Стәрлебаш мәдрәсәсен тәмамлый, аннан атасы Галләметдин аны башта Александрия, соңыннан Каһирә университетында табиблыкка укытып кайтара. ЙӨЗ ЕЛДАН ДА ЭЗЛЕ БЕЗ, ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ЭЗЛИБЕЗ... Табиблык дипломы булган яшь белгечне шундук патша армиясенә алалар. Ул унтерофицер булып хезмәт итә. Авылына кайткач, бераз вакыт табиблык бурычларын башкара, әмма ул чактагы авылда сырхаучылар сирәк булу сәбәпле, авылда яңабаштан җәдитчелек мәктәбе ачып, мөгаллимлеккә күчә. Ул татар тормышында беренчеләрдән булып шәкертләрне аерым бүлмәләрдәге сыйныфларга бүлә, аларны чыбык астында идәндә укытудан күтәреп, такта парталар артына утырта. Авылда кайбер кадимче ата-аналар аны "балаларын урыс ясауда" гаепли башлыйлар. Кызын гимназиягә урнаштырган өчен "динсез" кушаматы алган Фәтхетдин учительне авылдаш карагруһлары мөхтәсиб котыртуы буенча бик каты кыйныйлар. 1910 елда Фәтхетдин Уфага барып, мөфтияттә үзенең "динлелеген раслап" имтихан тота һәм авылларына "мөфти үзе җибәргән", дин белән рәттән дөньяви фәннәр дә укытырга яраган мәктәпнең "имам-мөдәррисе" булып кайта. Аның тавышы искиткеч мәкамле-моңлы була. Халык азанны мөәзиннән түгел, Фәтхетдин хәзрәтнең үзеннән генә әйттерә. Ул үзенә ярдәмче итеп яңа хәлфә китертә. Яңа хәлфә булып Фәтхетдиннең Усылы авылына кияүгә чыккан Бибикамилә апасының улы Мирсәид Рәхимов килә. +Ул соңыннан атомчы физик-галим булып җитешә һәм озак еллар СССРның Обнинскидагы атом үзәгендә җаваплы урыннарда эшли. +Фәтхетдин хәзрәт керткән ихлас яңалыклар авылдашлары арасында каршылыклар тудыра. 1924 елда, революция булып, Ленин үлеп, эш башына Сталин утырып алгач һәм авыл җирендә дингә, гомумән, хокук ирегенә басым башлангач, Фәтхетдин хәзрәт мулла-руханилык намыннан ваз кичә һәм "гади игенче" катламына күчә. +Мәдинә апаның әнисе ягыннан Слак авылында яшәгән картинәсе Маһруй кыз балалар укыта. Аның үтенече буенча картәтисе Иж-Бубида йорт сатып ала һәм хатыны белән өч баласын, шуларга өстәп, Олы Кәркәледә Фәтхетдиндә кияүдә булган авырлы кызы Фатыйманы, аңа Фәтхетдиннең беренче хатыныннан туган ике үги баласын - Рәбыйга белән Гомәрне ияртеп, атаклы Иж-Буби мәдрәсәсенә илтеп куя. Шулай итеп, Иж-Бубиның ирләр һәм 1937 елда "халык дошманы" буларак атылачак Мөхлисә абыстайның хатынкызлар мәдрәсәсендә берьюлы җиде җан Козлов һәм Рәхимколовлар белем ала... +1924 ел бу гаиләгә, гомумән алганда, Рәхимколовларга, XX гасырның башларында коммунистлар хакимияте алып килгән югалтуларның чишмә башы булып тора. Гимназистка Мәдинәләр буынының, китаптан яратылган, китапка хезмәт иткән Рәхимколовларның, атап әйткәндә, асыллардан асыл булып тормышка чыгып килгән Мәдинәләрне Дәүләкән элеваторларына куып кертеп, бер кулларына кызыл флаг, икенче кулларына фанер көрәкләр тоттырган ел ул. Хакимият салымнарны арттырганнан арттыра бара. Байлыклары-барлыклары белән илне, милләтне тартып барган Рәхимколовлар тәмам бөлгән хәлдә торып кала. 1924-1929 еллар шулай совет хакимияте белән тартышып үтә. Салым түли алмаган авылның салымнары хакына Рәхимколовларның барлык мал-мөлкәте тартып алына. Шулай итеп, Фәтхетдин "раскулачивание" дигән нәрсәнең беренче шаукымына эләгә. Гаиләсе белән йортсыз-җирсез калган кичәге мулла вакытлыча үзе урынына килгән мулла йортына күченеп тора. Килгән мулла зиһенле кеше булып чыга. Хакимиятнең дини-имани бурычларын юньле-рәтле үтәргә бирмәячәген аңлап алган бу мулла озак та үтми Урта Азия тарафларына чыгып ычкына. Шулай ук вакытлыча муллалык мәшәкатьләрен башкарырга мәҗбүр булган Фәтхетдингә властьлар күпмедер вакыт бәйләнми тора. Күрәсең, моңа хатыны Фатыйманың башына кызыл кәсинкә бәйләп, "женсовет"ка үрләп алуы ярдәм иткәндер. 1929 елның салкын кышында ниндидер яхшы кешеләр Фәтхетдингә гаиләсе белән качып котылырга тәкъдим итәләр. Йорт-җирдән, башка бихисап эре һәм вак мал-туардан тыш унбиш баш аты да тартып алынган Фәтхетдингә шул ук яхшы кешеләр төнлә качып котылу өчен бер атлы чана да бирәләр. Бу урында сүзне Мәдинә апаның үзенә тапшыру муафыйктыр: +"...1929 елның ыжгыр февраль суыклары иде. Әти безне - кайсы чабатага калган, кайсы оекчан гына булган балаларын утыртып, киезгә төрде. Без Кәркәлетамак авылы, Түгәрәк Имән аша Кыргыз-Миякәгә юл тоттык. Әти дә, әни дә, авызларына су капкандай, сүзсез калганнар иде... Мин исә яшьлегем белән дөнья малын түгел, безне раскулачивать иткәндә яндырылган бай китапханәбезне кызганып юл буе елап килдем. Анда әтинең кеше физиологиясе һәм анатомиясе буенча Каһирәдән алып кайткан сирәк китаплары +АЙДАР ХӘЛИМ бар иде. Татар телендә XIX-XX гасырларда чыккан газета-журналлар, дөньяви, фәннипопуляр һәм дини-фәлсәфи китаплар, алар арасында Каюм Насыйри, Габдулла Тукай, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов, Заһир Бигиев, Шиһабетдин Мәрҗани, Риза казый Фәхретдин әсәрләре... Безгә заманыбызның татар телендә чыккан барлык газеталары килә иде. Безнең әти хәтта Ленинның "Искра" газетасын да алдырган. Менә шуларның барысын да мичкә ыргытып яндырдылар раскулачивание вакытында. Утынлыкта утын җитәрлек иде дә бит. Калын кәгазьле, авыр китаплар янмый азапландылар. Алар үзләре белән "Искра" газетасын гына алдылар. Ул аларга махра төрергә ярады, күрәсең..." +Алар Дим буендагы Чурай авылында яшәгән чыбык очлары булган туганнарына барып төшәләр. Шул ук Чурайның эчтән-тыштан сыланган-сызланган алачыгында кыш чыгалар. Кечкенә "песи сикесендә" йоклыйлар. Олы Кәркәледә кулга алынып, волость үзәге Җилдәргә барганда, чекистлар тарафыннан атып үтерелгән бертуган Камалетдин һәм Сәхәбетдин абзыйлары турындагы коточкыч хәбәрне алар шул ук Чурайның шул ук "песи сикесендә" ишетәләр. 1931 елда илдә тормышның рәтләнмәячәге ачыклангач, Фәтхетдин берүзе генә Урта Азия якларына чыгып сыза. Аның артыннан, чакырып хаты да килгәч, юлга әниләре белән Хәмит абзалары кузгала. Тиз арада гына, Рәхимколова фамилиясеннән котылыйм дип, Мөнҗия апасы бөтенләй дә яратмаган Чурай кешесенә кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Алар да Хивага күчеп китә. Бу шартларда Мәдинә якындагы Дәүләкән элеваторындагы фанер көрәккә ябышмыйча булдыра алмый, билгеле. Бер үк вакытта укуга-белемгә омтылган кыз фабрика-завод училищесын булса да тәмамлап өлгерә. Әтиләре, Каһирә университетларын тәмамлаган югары белемле табиб-физиолог, Самарканд шәһәрендә туктап, күбрәк вакытта хәреф өйрәнү белән мәшгуль ветеринар техникумда тәнәфескә чакырып кыңгырау кагучы булып эшкә урнашкан икән. Унбишен генә тутырган кыз да Сәлимә, Мөнҗия апалары белән Урта Азиягә кузгала. Кыргызстанның Аксу дигән районының Кош-Түбә авылында туктап, Мәдинә башлангыч мәктәп мөдире, апасы шунда идән юучы булып урнаша. Фамилияләрендә чокчынып, килеп тапмасыннар дип, бу ике татар кызы "Рәхимколова" дигән фамилияләрен, кыргызларда [х] авазының булмавыннан файдаланып, "Рәимколова"га үзгәртәләр. +Ветеринария техникумындагы укытучылар милләтләре ягыннан туксан проценты белән руслар була. Фәтхетдин абзый, русча гына түгел, юньле-рәтле укый-яза да белмәгән кыргыз балаларының кеше һәм хайван физиологиясе буенча имтихан бирә алмыйча газапланганнарын күреп, үзенең югары белемле анатом-физиолог икәнлеген онытып җибәреп, теге балаларга саф төрки-татар телендә адәмзатның тән төзелеше буенча сабакларын аңлата. Куанычларын кая куярга белмәгән сабыйлар, классларына кереп, "коридорда куңгырау куңгыратып ултыручы абызның" кеше физиологиясен аларны укыткан укытучыларыннан да яхшырак белүен хәбәр итәләр. "Яңалык" органнарга барып җитә. Фәтхетдин абзыйны кадрлар бүлегенә чакыралар, аның кем булуын, каян килүен сораша башлыйлар. Йомшак күңелле, кешегә авырлык китерергә яратмаган кардәшебез, "ул-бу килеп чыкмасын" дип, эшен ташлап китәргә мәҗбүр була. Аннан икенче бәла дә килеп чыга. Алар бер кешедән сарай сатып алып, әле генә бергә яши башлаган көннәрдә була бу. Үзебезнең яклардан килеп урнашкан бер якташыбыз сарайны саткан кешегә: "Сездә кулаклар яши ич!" - дип аларны чага. Кичәге хуҗа Рәхимколовларны сатылган сараеннан куып чыгара. Алар 1934 елга кадәр Шиһабетдин Мәрҗанинең онычкасы булган Мәрьям Агишеваның җир идәнле мунчасында яши. Ул заманда "чәчәк" чире көчәйгән була. Кыргызлар "сихерли" дип табиб Фәтхетдиннән укол ясатмый. Мондый нәрсәне бу якларда бөтенләй дә күргәннәре булмаган. Ул башта үз балаларына салып күрсәткәч, кыргызлар да балаларына инъекция ясата башлый. Менә ничек керттек без, татарлар, Европаны Азиягә! +Аталары: "Балаларыма бәла килер", - дип, калган гомерендә алар белән бер түбә астында яшәргә курка. Ул Джизакта үзенә аерым яшәп, авылдан авылга "чәчәк" салып йөри. Һәм 1937 елда, бөтенләй дә көтмәгәндә, бик сәер шартларда, имеш, арыктан судан кайткан чакта, "йөрәге шартлап" җан бирә... +Рухлары безгә рәнҗемәсен иде, оҗмах түрендә булсын иде Фәтхетдин хәзрәт һәм Фатыйма абыстайның, инде хәзер килеп, тууына йөз ел тулган Мәдинә апа белән Якуб җизнинең дә урыннары. ЙӨЗ ЕЛДАН ДА ЭЗЛЕ БЕЗ, ЙӨЗ ЕЛДАН СОҢ ЭЗЛИБЕЗ... +Мәдинә апа 1936-1938 елларда Самарканд автомастерскоенда нарядчы булып эшли һәм бер уңайдан рабфакны "отлично"га тәмамлый. Гомеренең калган, авыр булса да сабыр җиңеллек белән күтәрелгән микъдары укучыларыбызга мәкаләбезнең баштагы өлешеннән чагыштырмача билгеле. +"Рәхимколовлар" нәселенең һәр тармагын шулай шәрехләп чыгарга мөмкин булыр иде. Әмма мондый нәселләрне барлар өчен ялгыз кеше көче генә җитми. Моның өчен тоташ институт асрарга кирәк. Кая инде ул безгә бүген?! Бу киләчәк буыннар бурычы булып кала. Мин ышанам, сүз ирке, хезмәт ирке, милләт ирке, дәүләт ирке килер һәм без кешелек тарихына искиткеч өлеш керткән татар халкының гадел бәясен дә ишетербез, Алла боерса. +Кеше язмышлары кызык нәрсә бит ул. Аларның ничек бәйләнәчәген алдан һич кенә дә чамалап булмый. Менә сезгә бер тетрәткеч мисал. Бераз алдарак Мәдинә апаларга кадәр Урта Азиядәге әтисе тарафына әнисе белән чыгып киткән Хәмит абыйсы турында сүз булган иде. Күптән түгел архивымда казынганда, ашык-пошык язылган куен дәфтәренә тап булдым. Аның берничә битенә генә телеграф стиле белән язылган. Дәфтәрнең тышында: "Хәмит Рәхимколов. Мәскәү. Декабрь, 1987 ел" диелгән. Әйе, Хәмит абзам Рәхимколов авызыннан язып алынган кыска гына истәлек иде бу. Укыйм. Кат-кат укыйм. Әйе, нәселебезнең Олы Кәркәледән чыгып китү тарихына бәйле булган шушы ук мәгълүматлар. Искә төшерергә тырышам. Ничек? Кайчан? Нинди шартларда? Минем уемча, әле ул чакларда үземнең "атам ягыннан Хәлимовка әйләнгән Рәхимколов икәнлегемне" белмәскә тиеш идем. Бу хакта сөйләр кешем дә, Мәдинә апа турында, очраклы хәбәрләрдән тыш, юньле-рәтле ишеткәнем дә, беркаян бернинди сигнал да алганым юк иде. Тукта, ни өчен... Мәскәү? Хәтерли торгач, нәрсәләрдер искә төшкәндәй итә... 1987 елның кышында, елдагыча, язучыларның Мәскәү янындагы Малеевка иҗат йортына барган идем бугай. Вокзалдан Мәскәүдә яшәгән, шулай ук минем кебек "Ярымрәхимколов" булган Рим туганым Солтановка бер-ике сәгатькә ялга кергән идем бугай... Кинәт мием яктырып китә: кемдер шәһәр телефоныннан шалтыраткан иде. Аның мине күрәсе килә, имеш. Мин адресны әйтәм. Озак та үтми, ишектә өстенә бу ыжгыр суыкта җиңел генә аксыл плащ сыман нәрсә кигән абзыкай күренә. Хәмит Рәхимколов дигән кеше икән. Ул саф әдәби телдә миңа "ниндидер тарихлар" сөйли. Мин язгалап барган булам: "...Безне 1929 елда тырым-тырагай китерделәр. Безнең яхшылыкны күп тапкырлар күргән бер гаскәри кеше әтигә әйтеп сала: "Фәтхетдин абзый, исән чагыгызда чыгып ычкыныгыз инде, югыйсә сезләргә бик зур кыенлык килүе мөмкин... " +Мин, поездга ашыккан һәм, иң мөһиме, үземнең "чын Рәхимколов булуымны" төшенеп өлгермәгән "яшь язучы кисәге", ул сөйләгәнне тота-каба гына булса да тыңларга, теркәп барырга тырышам: "...Мин Самаркандтагы Оркыя апама барып төштем. Кияве үзбәк. Хәрби. Үзбәк езнәбез - кавалерия полкы командиры. Чурайдан сеңелләрем килеп төште. Езнәбез өстеннән "читтән килгән контр балаларын үзендә асрый", дип жалу язганнар. Мин Самаркандтан Андижанга качтым. Анда зурәтиебез Баһаутдин хаҗиның Муса исемле улы яши иде. Төне буе урамда җылынып, көндез мунчада яшеренеп ятам. Гариф дигән иптәшем белән мунчада утырганда, Муса абзый килеп керә һәм безгә "хәзер арык казу эшләре башланачагын, арык казучы үзбәкләр белән төзүче урыс инженерлары арасында тәрҗемәчеләр кирәк булачагын" хәбәр итә. Мин урысча яхшы гына белә идем, әти мине Кыргыз-Миякә җидееллык мәктәбендә Филипп Афанасьевич Андреев дигән абруйлы укытучыда укыткан иде. Ул бүрәнәне дә русча сөйләтә ала иде. Шул чакта Иваново-Вознесенскидан "биш меңче" текстильщиклар килде. Безгә аларны да тәрҗемә итәргә туры килде. Имеш, мамык үстерүчеләр белән тукучылар арасында дуслык күпере салу ниятендә алар безне Иваново-Вознесенскига чакыралар. Мин барырга булдым. Мәскәүгә барышлый, юлын туры китереп, авылга - Олы Кәркәлегә сугылдым. Әтиләр аннан киткән, Чурай авылында яшиләр иде. Очраклы кешедән авылыбызда безнең бернәрсә дә калмавын белешкәч, туган авылыма кермичә, читтән генә карап тордым-тордым да Мәскәүгә киттем. Анда Баһаутдин абзыйның улы Габдрахман абзыйга кердем. "ИвановоВознесенскида сиңа нәрсә калган? - ди бу. - Анда кемең бар? Әйдә, монда эшкә кер!" +Шулчак мин Хәмит абзыйга үземнең юлга ашыкканлыгымны сиздереп, капчыгымнан күчтәнәчкә бер төргәк мәтрүшкә һәм бер савыт бал бирәм. Бүген булгандай хәтеремә төшә: Хәмит абзый мәтрүшкәне һәм балны исни, сыгылып төшеп үкси башлый: +- Кәркәлем мәтрүшкәсе! Кәркәлем балы! Мин бит боларны шул киткәннән бирле күргәнем юк! - Аннан ул мине кочакларга тотына. - Рәхмәт сиңа! Рәхмәт сиңа, туган! +Ул бәлки туганлыгын чын-чыныннан аңлап, миңа "туган" дип дәшкәндер. Ләкин мин, кызганычка каршы, заманга хас алабарманлык күрсәтеп, бу фактка тарихи әһәмият бирмәгәнмен. +Мин җыенам, ул сөйли, ул сөйли, мин һаман языштырган булам: +- Һәм ул чакта хәрби академиядә укыган Габдрахман абзый мине РСФСР Статистика идарәсенең Кремль эчендә урнашкан төзелеш идарәсенә бетончы итеп урнаштырды. Минем бетончылыкка документым бар иде. 1934 елда гаскәргә алдылар. Харьков өлкәсендәге Вольчанск шәһәрендә хезмәт иттем. Курсант, аннан өлкән сержант. Отделение командиры. Ул чакта әти-әниләр Урталыш дигән кыргыз авылында яшиләр, балалар укыталар иде. Хәрби хезмәттән алар янына кайттым да Оренбургка килдем. Урта мәктәп тәмамладым. Пединститутның ике курсын тәмамлауга, сугыш башланды. Сугыштан соң радиотехник институтта укыдым. Гаилә сәбәпләре аркасында тәмамлый алмадым. Аннан 1952 елда пединститут дипломын "отлично"га якладым. Безнең бабайлар: Рәхимкол - Галләметдин - Фәррәхетдин - Фәтхетдин - Мифтахетдин... +Һәм башкалар, һәм башкалар... +Архивымдагы ашык-пошык язылган кечкенә кенәгәм туганлыкның менә шундый серләрен саклаган булып чыкты. Яшәргә ашыксаң да, тарихны теркәп барырга кирәк икән шул. Әмма һаман да төшенә, очына чыга алмыйм: ул заманда Хәмит абзый мине нинди юллар белән эзләп тапкан? Рим Солтановның телефонын каян таба алган? Ул заманнан соң миңа Мәскәүдә ничә тапкыр булырга, хәтта ике ел буе укырга туры килде - нигә бу тарихлар белән кызыксынмаганмын? Моңа менә шул әүвәлдә әйткән язмыш сәерлекләре, аннан менә бу кечкенә куен дәфтәренең кайдадыр качып ятуы сәбәпче булганмы? Әллә безне Аллаһы Тәгалә үзе очраштырган булганмы? Аннан, кеше хәтеренең күкрәве кыска, гомер юлы бик озын бит ул. Менә сезгә тагын бер кечкенә мисал. Мин дүртенче сыйныфтан башлап үзебезнең Кәркәлетамактан өч-дүрт чакрым чамасында (чын ераклыгын беркем белми!) яткан Олы Кәркәлегә җәяү йөреп укыдым. Көн саен икешәр тапкыр мин эре сары бүрәнәләре белән яктырып, сайрап-яңгырап утырган сарайлы колхоз келәтләре, ындыр табаклары аша, төзек авыл советы, колхоз идарәсе, ат абзарлары һ.б. каралтылар кырыннан үтеп йөрдем. Әле дүрт яшемдә Олы Кәркәле мәктәбендә ач балалар өчен оештырылган приютта азыкланып яттым, анда бишенчедән алып җиденчене тәмамладым. Баксаң, шул заманнардан җитмеш ел гомер узгач, андагы мин күргән бина-каралтыларның барысының да Рәхимкол бабаларымнан тартып алынган мал-мөлкәт булганлыгын бүген килеп кенә аңладым!.. Менә без нинди "тугодум"да, менә без ничек тарихка претензиясез яшибез! +Рәхимколлар нәселе, атап әйткәндә, аның иң яктылардан якты йолдызы Мәдинә апа Рәхимколовага багышланган бу язмамны мин аның әлегә зур матбугатта дөнья күрмәгән йөзләгән шигырьләре арасыннан сайлап алынган бер кечкенә шигыре белән тәмамларга булдым: +Валчык кадерен белү өчен, +Ачлык күрү кирәк түгел. +Хөрлек кадерен күрү өчен, +Коллык күрү кирәк түгел. +Солых кадерен татыр өчен, +Сугыш ачу кирәк түгел. +Тормыш кадерен аңлар өчен, +Үлеп карау кирәк түгел. +Айдар ХӘЛИМ Тукай һәм татар әдәбияты +ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: +ЗӘЙНӘП СӘГЫЙДӘ +РИФӘ РАХМАН дуслаша. Хәер, Зәйнәп Сәгыйдәнең башкалар өчен язарга ныклап керешүе дә шагыйрь вафатыннан тетрәнүе аркасында була. +ХХ йөз башында Тукай зур күпчелек өчен үзенчәлекле мәктәп тудырса да, аның белән барлыкка килгән әдәби бәйләнешләр дәрәҗәсе, әлбәттә, бердәй түгел. Шагыйрьне остаз итеп сайлаган кызларыбыз арасында, әйтик, Гыйффәт туташ күбесенчә Тукайча яңгырашлы, идея эчтәлекле әсәрләр язса, Зәйнәп Сәгыйдә иҗатында хатын-кыз нечкәлегенә, кызларча уйлауга да урын калган. Тукайга багышланган бер кочак әсәрләр арасында аныкы әнә шундый сыйфатлар белән аерылып тора да: +Шул чәчәккә охшап китсәм булмас микән? +Каләмемдән матур сүзләр тумас микән? +Тукай - кояш, аның җылы нуры астында +Бичаракай сары чәчәк үсмәс микән? +Зәйнәп Сәгыйдәне, идея-эчтәлек ноктасыннан караганда, Тукайга иң якынайткан як - иҗатны социаль юнәлгәнлекле итәргә омтылыш: байлык һәм ярлылык дөньясын, ирләр тирәлегендә, җәмгыятьтә хатын-кызга мөнәсәбәтне тасвирлау, гаделлек һәм хаклык эзләү һ.б. Ул Тукайча антитезалы тасвирлар ярдәмендә, шул ук образлар системасыннан файдаланып, иҗтимагый тормышның караңгы якларын ачып бирә: +Бер ягында - анда җәннәт, анда нурлар ялтырый, +Бер ягында ярлы мескеннәр елый, икмәк сорый. +("Нигә соң алай?") +Зәйнәп Сәгыйдә, остазы кебек, күпмедер төшенкелеккә бирелгән вакытларда да яңадан талпынып-талпынып китәргә омтыла, шунлыктан лирик герое, ни генә булмасын, барыбер көрәшермен, дип, үзе бер сайлаган юлдан читкә китми. Тукай яраткан үлчәмнәрдә, ритмнарда иҗат итүенә карамастан, Зәйнәп Сәгыйдә шигырьләренең яңгырашы кайтышрак, бу, беренче чиратта, һәр әсәрдә диярлек якынча рифмалар да куллануга, бердәй формулаларны, сүз һәм гыйбарәләрне санау, тезү һәм синтаксик янәшәлекләрдән мул файдалануга карамастан, тиешле накал тудыра алмауга барып тоташа. Дөрес, З.Сәгыйдә әсәрләре дә тәэсирле, гади укучы өчен генә түгел, әдәбиятны ныклап өйрәнүчеләр өчен дә кызыклы. Араларында Тукайның ярсулы шигырьләре кебек үк күңелгә ташкын булып узып керә торганнары да очрый: +- Булмый шул, дус, көчләнеп тә шатланалмый яшь күңел, +Саф мөкатдәс уйлы һәм йомшак күңел ул, таш түгел... +Саф күңелгә дөньяның дәһшәтләре тулса кереп, +Карт, сабый, моңлы ятимнәр яшьләре акса ерып. +Кайда баксаң да, золым, вәхшәт, ачы яшь елгасы +Ялтырап торган матур йөзләрдән аккач сулдырып. +Югарыдагы "Җавап" шигыреннән алынган өзек тәэсирле булсын өчен, аны телебездәге сүз басымнарының урынын катгый нормага алып һәм текст берәмлекләрендәге мәгънәви басымнарны табып укырга ярамый. Мисалга китерелгән юлларны бары тик үлчәм мәкамнәре генә, буыннарга бәйле рәвештә күчкән яисә өстәмә булып төшкән басымнар гына җиңел укылышлы һәм яңгырашлы итә. Заманыбыз артистлары еш кына бу төр озын үлчәмле шигырьләрне үз стихияләрендә укыйлар һәм сәнгатилекләрен юкка чыгаралар. Игътибар итик: "Җавап" Тукайның "Пар ат"ы калыбында язылган һәм аны укучыга нәкъ әлеге әсәр яңгырашында ирештерергә кирәк тә. +Зәйнәп Сәгыйдәнең күпчелек әсәрләре Тукайныкы белән бәйләнештә иҗат ителгән, әмма аны интуитив тоеп кына була, чөнки ул остазыннан күчереп утырмаган, ә теге яки бу шигыре тәэсирендә язган. Кайбер текстларда бу бәйләнешкә ишарә дә очрарга мөмкин. Тукайның, эш һәм тырышлык (иҗтиһад) мул җимеш китерер, дигән карашта торуын, моны бигрәк тә балаларга адресланган әсәрләрендә дә чагылдыруын беләбез. Зәйнәп ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: ЗӘЙНӘП СӘГЫЙДӘ Сәгыйдәнең сеңелләре Һәдия белән Фәхриягә язылган "Эш" шигырендә шул фикер үзәктә тора. Без барыбыз да шулай уйлыйбыз да бит, әмма бу хакта нәкъ Тукайдан этәрелеп китеп сөйләмибез. Зәйнәп Сәгыйдә язган түбәндәге юллар гына да шагыйрә "Эш" әсәренә мотивны Тукай шәхесеннән һәм иҗатыннан алган дигән фикергә алып килә: +Ник сөелгән Исмәгыйль һәм моңлы җырчыңыз Тукай? - +Эшләгәннәр армый-талмый, күп тырышлыклар һаман... +Бик белеңез: бер минутлык иҗтиһад һәм аз гамәл +Күп хыялдан мең кабат артык сөелгәндер тәмам. +Тукай "Шагыйрьгә" әсәрендә картайган шагыйрьнең үлгәндә дә җырлаячагы турында сөйли. Зәйнәп Сәгыйдәнең шул ук исемдәге ике строфалы әсәре, әйтерсең, аңа җавап, авторны юату рәвешендә язылган: +Бер дә кайгырма, шагыйрь, үтсен көнләр, үтсен төнең, +Һич елама, акса да елга булып гомрең, елың... +Бел, шагыйрь: урның синең дөнья түгел - үзләнмә, +Шигыреңне лампа итеп, бер якты нур эзләнмә... +Тукайның атаклы "Даһигә" шигырен искә төшерик һәм бу урында шуның тәүге һәм соңгы строфаларын гына китереп узыйк. +Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн; +Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын. +...Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул; +Алга барганнарга тик табыла табылса - Алла ул! +Инде Зәйнәп Сәгыйдәнең шундый ук исемдәге әсәреннән шулай ук ике икеюллыкны телгә алып китик: +Күңелсез кер вә таплардан илаһи пакь икән күңлең, +Төшермә һич рухыңны, күрче: анда нинди нур күгең! +...Ходайның зур көчен хөрмәт өчен иблиснең алдына +Тез чүгү, итү сәҗдә - зур гөнаһ һәм зур оят, аңла! +Бер караганда, бу әсәрләр шактый үзенчәлекле язылган, шул ук вакытта аларның икесендә дә яктылыкка, бөеклеккә омтылган шәхес рухы данлана, икесендә дә зур көч, идеал сыйфатында бары тик Алла гына таныла. +ХХ йөз башындагы татар әдәбияты тарихын Габдулла Тукай мирасыннан башка күз алдына китерү мөмкин түгеллеген аңлатырга теләп, Г.Халит: "Ничек итеп рус әдәбиятында А.С.Пушкин, "бөтен башлангычларның башлангычы" булып, үзеннән соңгы рус әдәбиятының барышына хәлиткеч йогынты ясаган булса, татар әдәбиятында, бигрәк тә поэзиядә, Тукай шундый рольне үтәгән бөек талант иде. Россиядәге азатлык хәрәкәтенең җырчыларыннан берсе булып, ул әдәбият мәйданына аяк басты һәм гомеренең азагына кадәр үзенең барлык иҗат көчен халыкка хезмәт итүгә багышлап, изелгән гади кеше иреге һәм бәхете өчен көрәшүчеләр сафында калды", - дип белдерде. Зәйнәп Сәгыйдә иҗаты да моның шулай икәнлеген тагын бер кат дәлилли. +Рифә РАХМАН ..." андый бәя ишеттеләр микән? Уңган, булдыклы, затлы-зыялы кешеләрне нәсел тамыры белән юк итәргә, исемнәрен оныттырырга тотынган совет чоры турында әйтеп тә торасы юк. +Һәр заманның шәхес дип бәяләрлек үз каһарманнары табыла. Гасыр белән гасырны чагыштыру мөмкин булмаган кебек, кешеләрен дә бер бизмәндә үлчәп, эш-гамәлләрен бер калыпка салып бәяләү дөрес түгелдер анысы. Әмма мин Рафаэль Сөләйман улы ЮНЫСОВны нәкъ менә ХХ гасыр башының әнә шундый абруйлы кешеләре белән чагыштырыр идем. "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыятенең генераль директоры булып, табын күрке, яшәү чыганагы - галиҗәнап икмәк җитештергән өчен генә түгел. Уң кулың биргәнне сул кулың күрмәсен, дигәнне истә тотып, шауламыйшапырынмый гына әле ятимнәргә, әле картларга, әле төрле җәмәгать чараларына даими ярдәм күрсәтеп торуы өчен генә дә түгел. Агафуров, алтын медальләргә ия булып, Екатеринбургның даими мактаулы ватандашы исемен йөртсә, Юнысов "Алтын йөрәкле кеше", Чаллы шәһәренең һәм Мөслим районының мактаулы гражданины титулларына ия, ЮНЕСКОның "Шәфкатьлелек" алтын медале, "Россия икътисады лидеры" ордены белән бүләкләнгән - мондый уртаклыклар өчен дә түгел. Эшен белгән кешегә алтындыр ла бу дөнья, эшен белмәгән кешегә ялкындыр ла бу дөнья, диләр. Хезмәт сөю, маңгай тире түгеп мәртәбәгә ирешү әлеге исемнәрне бер җепкә тезә дә инде. +...Авыл баласының берсенә дә әти-әнисе, янына утырып: "Моны болай ит, тегене тегеләй ит", - дип акыл сатып, эшкә өйрәтеп маташмый, үз гамәлендә үрнәк күрсәтә - шуның белән шул. Мәскәү асты сугышларында яраланып, дүрт ай буе госпитальдә яткан, бер кулын өздереп кайткан фронтовик Сөләйман агай да шулай булгандыр. Аның сыңар кул белән печән чапканын, утын ярганын күреп үскән дүрт бала - Наил, Рафаэль, Васил, Фәимә арасында ялкаулыкны иш иткәне табылмас. Әниләре Мөзәянәнең колхозда - яшелчәлектә баш күтәрми эшләгәннән соң, өйдә орчык Әти-әнисе һәм туганнары белән. урынына бөтерелгәне дә күз алдында. Татар гаиләсенең тәрбия чарасы - сыек чыбык матчага кыстырылган, тәртип бозмавың, тәмен татып карамавың хәерле... Әтиләренең балалар алдында тәмәке кабызганы да юк. Андый "җинаять" өстендә тотыла калса, тота-кабалана сыңар җиңенә яшерергә ашыгыр. Бүгенгедәй хәтерли әле Рафаэль: бервакыт әтисенең тәмәкене җиңенә яшерүе булды, "күфәйке"се төтенләп яна да башлады. Икәүләп сүндергәннәр иде... Хәтер сәйләннәреннән торган төймәгә менә шундый мизгелләр күпләп уелган. Авылны икегә бүлеп аккан Мәллә елгасына төшеп, әнкәсенең сөт сөзә торган марлясы белән балык тотып йөргән чагы да шундагы таллар күләгәсенә качып калган кебек. Кулга биш тиен акча эләксә, малайлар белән бергә кош тоткандай сөенә-сөенә кино карарга йөгерүләре дә... Акча булмаса да каңгырып тормыйлар иде анысы, чөнки разведчиклардан ким җирләре юк: билгеле бер урыннан клубның фундамент ташын кубарасың, идән астын казып керәсең, алда торган соңгы "каршылык" - алына торган тактаны күтәрәсең дә иң алгы рәттә идәнгә утырып, рәхәтләнеп кино карыйсың. Казаннан җырчы артистлар килүе - инде бөтенләй әйтеп бетергесез бәйрәмгә әйләнә. Алар, клубка кеше +АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА сыймаслык булганда, "Газик"ның бортларын төшереп, ачык сәхнә ясыйлар да төнге берләргә тиклем концерт күрсәтәләр. Ул чакта ук тере легендага әйләнгән Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Усман Әлмиев, Флёра Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов дисеңме, бармакларына күз иярмәгән гармунчылар дисеңме... Шул моңнар күңелне җилкеткәндер инде, мөгаен, алай булмаса, җәй көне көтү көтеп алган акчасына Рафаэль "Чайка" дигән хромка гармун күтәреп кайтыр иде микән?.. Бу урында аның яшьтәше, байтак еллар "Туган як" агрофирмасының директоры булып эшләгән Рөстәм Мирзагали улы Шәриповның истәлеге игътибарга лаек: +- Без үскәндә авыл малаеның иң зур хыялы - велосипед алу иде. Әти-әниләр - колхозчылар, ә колхозда акча түләү дигән әйбер юк. Шунлыктан без үзебез акча эшләү вариантларын эзли идек. Сабан туена барырлык акчаны заготовщикларга тал каерысы яки зелпе тамыры тапшырып эшләргә була. Ә авылда күбрәк акча эшләү варианты - көтү көтсәң генә инде. Рафаэль Сөләймановичның да бер елны абыйсы Наил белән көтүгә чыгулары, эшләгән акчаларына велосипед алырга планлаштырулары турында сөйләгәне бар. Тик Мөслимгә велосипед алырга дип барып, алар гармун күтәреп кайталар. "Әй шуны кычкыртып кайттык - әле бер теленә, әле икенче теленә басабыз. Шундый бәхетле, шат идек", - дип сөйли ул. Бу хисләр миңа да бик таныш, чөнки үзем дә авылда җәй буе кыяр үстереп, ике көннең берендә унсигез чакрым ераклыктагы Пучы базарына кыяр сатарга йөрдем. Шуның акчасына, почта аша заказ биреп, велосипед алган идем. Әй, сөенүләр!.. Рафаэль Сөләйманович бүген дә кулына гармун алып уйный башласа, бала чаклардагы шул шатлыклы мизгелләрне гел искә төшерәбез... +Күз алдында шундый күренеш яңара: абыйлы-энеле ике малай, ялан аякларын ялтыратып, аның каравы - гармун күтәреп! - басу юлыннан кайтып киләләр. Авылга кадәр җиде чакрым атлыйсы, бераз гына баралар да, утырып гармун "уйнап" алалар, әзрәк атлауга, янә шыгырдаталар, тагын, тагын... Җәйрәп яткан басу-кырлар, ул "моңнарның" еллар үткәч кенә кайтаваз булып әйләнеп кайтасын алдан сизенгәндәй, җил канатында кулъяулык болгап кала. Алар сизенсә дә, малайларның хыялы әле алсу рәшә төсендә генә. Рафаэль, әнә, инженер йә бухгалтер, экономист булам, ди. Үзе физиканы ярата, радиотехника белән мавыга. Өйгә алдырган "Техника молодёжи" журналыннан өйрәнеп, әллә ниләр ясап ташлый. Схемасына карап, посылка тартмасыннан радиога кадәр эшләп куйды. Әле кечкенәрәк чагында да, "вәлүк" тимереннән - трактор, аңа тагылган иске гәлүштән прицеп "ясап", тал чыбыгыннан күпер "салып", күрше малае белән уйнап мәш килер иде. Әллә нишләп тимерче алачыгы тирәсендә бөтерелү дә бик ошый үзенә, шулай булмый ни, нәрсә дә булса рәтләтергә барган җирдән күрек басуны, учак яндыруны аңа ышанып тапшыралар! Эшләргә ярата малай, барысын да белергә, төбенә тоз коярга тырыша. Үз куллары белән электр плитәсе, шкаф, өстәл, урындыклар ясавын, өйләренә электр кертүен әйт әле! Мәктәп баласы димәссең... Әле ыңгырчак каешын күтәрергә көче дә җитмәгән чагында ук, ат җигеп, Ык аша яфрак ташыган, эшне авыр-җиңелгә бүлеп сайларга күнекмәгән малайга җитмеш төрле һөнәр дә аз тоела. Әтисе, абый-энеләре белән бергәләп өй салулары, мунча, мал өе бураулары да ир-егетнең алдагы тормыш тәҗрибәсендә ныклы таяну ноктасы булачак әле... +Күз керфеген кагып алган арада үтеп киткән балачак... Синең тылсымлы дөньяң хәзинә тулы сандыкны хәтерләтә. Бер генә асылташын кулыңа алып карыйм дисәң, үзең дә сизмичә, тагын, тагын үреләсең. Чөнки бүгенге барлыкның, бүгенге уңышларның, бүгенге холыкның асылы шул сандыкның иң яшерен түрендә, иң кыйммәтле нәрсә булып саклана. Сакчы фәрештәләр янәшәсендә - һаман да шул кендек каны тамган авыл туфрагы, әткәй-әнкәй хатирәсе, аулак өйле сихри кичләр, олы тормыш юлына озатып калган мәктәп сукмагы. Хәер, сукмак дип... Мәктәп - Мәллә елгасының аръягында, язгы ташу вакытында агач күпер агып китә дә, укырга йөрү үзе бер маҗарага әйләнә. Малайларга нәрсә, тыгылышкан боз өстеннән генә җилдерәләр, курку дигән нәрсә ике ятып бер төшләренә керми. Бервакыт, инде ярга чыгып җиттем дигәндә, Рафаэль ялт итеп суга чумуын сизми дә кала. Ярый әле авыл советы рәисе Хантимер агай яр буенда гына, "Һәйт, кая барасың?!" дип тартып чыгармаса... +Корычны да, тәмам чыныксын өчен, әле утта, әле суда сынап карыйлар түгелме?!. "СИН КОЯШТАН ҮРНӘК АЛСАҢ..." +* * * +Сугыш афәтләрен, ачлык елларын кичкән әби-бабайлар белән сөйләшергә ярата торган гадәтем бар минем. Чөнки андый буын вәкилләре берәм-берәм бакыйлыкка күчеп бара, санаулы гына калган өлкәннәребездәге истәлекне бүген барлап өлгермәсәк, иртәгә соң булачак. Аларның барысы өчен дә бәхет бер генә төстә - туя ашарлык икмәк кыерчыгы төсендә. Шушы төскә еллар иминлеге дә, сабыйларының туклыгы да, үзләренең шөкерана кылып яши белүләре дә сыйган. Бер кыерчык икмәк... Кыл өстендә калган гомерләрне озынайткан, күзләргә яшәү нуры өстәгән, ачымы, төчеме, акмы, карамы - тормыш чыганагы булган икмәк. Бүген икмәкнең җаныбыз теләгәнен граммлап түгел, килолап алырга мөмкинлегебез бар. Авыз тутырып ак күмәч ашаганда, кайчандыр кемнәрнеңдер алабута икмәгенә дә сөенеп туймавы турында уйланучылар гына сирәктер. Өстәл түрендә торган, күкрәкләргә терәп кисәр ипидән басу-кырлар исе килә дип исереп торучылар да берән-сәрән генә табылыр. Ул табынга килсен өчен түгелгән көч, куелган хезмәт - боларның барысы хакында да җиң сызганып шул өлкәдә эшләгәннәр үзләре генә белә. Ә ул өлкәдә - гади хезмәткәрдән алып җитәкчегә кадәр - җир сулышын тоючы, арыш серкә очырганда башын җуючы, бу эш минеке диюче, авырлыкларның күзенә туп-туры карап атлый алучылар гына эшли дә инде. +- Мин Чаллы икмәк комбинатына директор урынбасары булып 1988 елда килдем, аңынчы байтак өлкәләрдә эшләргә туры килде. Һич онытмыйм: өмә көнне эшкә чыктым. Шулай туры килде: ул көнне директор каядыр киткән иде, субботникны оештыру миңа йөкләнде. Өстемдә бишмәт, кулда көрәк - бергәләп эшләдек тә обедта җыйнаулашып чәй эчәргә кердек. Әйтерсең, мин гомер буе шушында эшләгәнмен - күңелдә гаҗәеп бер хис! Бу коллектив, бу эш - минеке иде, - дип искә төшерә Рафаэль Сөләйманович тәүге хезмәт сукмакларын. +Тәүге сукмак дип ялгышрак әйттем шикелле. Үзе үк искәрткәнчә, әле бирегә килгәнче, байтак өлкәләрне иярләргә өлгерде ләбаса. Алга чәчеп-җәеп карасаң, берберсенә һич охшамаган, бер-берсен кабатламаган эш өлкәләре иде алар... Кайнап торган студент еллары да, гаилә дә, үз-үзеңне эзләү юллары да шул еллар аралыгында... +Мәктәпне тәмамлагач, күрше малае әйдәкләүгә ияреп, Казан ветеринария институтына китеп баруы гына да ни тора! Яшьлекнең иң ваемсыз, рәхәт, диңгез тубыктан булган чагы шул... Бу һөнәрнең аныкы түгеллеген тиз арада аңласа да, артка чигенүне белми торган егет үҗәтлеген итә. Укыган вакытта берьюлы өч эштә эшләгән чаклары да була: институтта - балта остасы, хладокомбинатта - дворник, төзелештә - электрик... Әле бит башкалар кебек үк вагон бушатырга да, пятачокларда ут өертеп биеп кайтырга да өлгерә. Фото эшен яратканын белеп алгач, институт газетасының фотокорреспонденты итеп билгеләделәр - анысына да вакыт табыла. Кино яратмаган студент буламы? "Дружба", "Вузовец", "Пионер", "Родина", "Татарстан" кинотеатрларында яңа фильм гына пәйда булсын - аларга да җитешә. Ял көннәрендә атна саен Мөслимгә кайтып йөреп булмый, "кукурузник"ка билет юнәтә торган түгел. Бер бүлмәдә торган дүрт егет тәмам туганнарга әверелеп беткәннәр иде, ярый әле калганнар якыннан - әле Арчага, әле Сабага, әле Питрәчкә кунакка алып кайталар. "Свидание"га дигән сәгатьләр - аерым исәптә. Яшьләр өчен күрешү мизгеле көн уртасында ни, төн уртасында ни... Бер мәктәптә укыганда артык күзгә чалынмаган Сәвия, Пермьдә медучилище бетереп кайтып, тимер юлчылар больницасында шәфкать туташы булып эшли иде. Ул төнге сменада булса, күреп кайтыйм дисәң, әллә нинди батырлыкларга барырсың... Егет инде әллә кайчан игътибар итеп куйган иде: ни хикмәттер, больницаның ашханәсенә азык-төлекне бер дә ишек аша ташыганнары күренми. Димәк, тагын кайдадыр башка юл бар. Бу инде клубның идән астыннан керү генә түгел, шактый биек койма аша сикерәсе икән. Аннан җир асты галереясы аша эчкә үтү әллә ни авырлык тудырмас... Һай, тиле яшьлекнең сагынып сөйләр татлы мизгелләре... Тимерне кызуында сугарга яраткан егет укып бетерүгә өйләнеп тә куйды. Кулына диплом алуга ук, Казан артындагы бер совхозга "шабашка"га киткән иде, кара көздә җиң сызганып эшләп, 1300 сум акча тупларга өлгерде - Сәвия белән парлап Мәскәүдә киенеп кайттылар, зурлап туй үткәрделәр. Кыз алып кайтырга ректор үзенең "Волга" машинасына тиклем биреп торды! Мөслимнең Мәлләтамак +АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА белән Тугаш авыллары арасына әллә кайчан сукмак салынган иде, булачак әби-бабай фатиха бирерме дип икеләнеп торасы юк. Кунакка баргач, бабайга койма коешып, үзенең булганлыгын күрсәтеп кайткан егеткә каршы килеп торырлармы... Искә төшерсәң, күрше авылга барып йөргән чаклар да маҗарасыз гына булмаган икән. Рафаэльнең бригадир булып эшләүче дусты свиданиега җыенган егеткә төнлә үз матаен биреп торыр иде. Рафаэль шул матайны юып, чистартып, Тугашка юл тотар иде. Берчакны, бензины бар микән дип шырпы сызып караган мәлендә бакка якынрак килүен абайламый калды - ут капты. Бакны гәүдәсе белән каплап сүндергәч, үзе Ыкка йөгереп чумды. Кызлар өйдән тиз генә ачы катык алып чыктылар, ярый әле шуны сөрткәч, йөздә җәрәхәт эзләре калмады... Яшьлек белән туры мәгънәсендә утка да, суга да төшү булган иде шул... +Аннан - яшь гаилә туганнары янына юл тоткан Ленинабад шәһәре. Рафаэль Сөләйманович биредә врач-эпизоотолог булып эшкә урнаша. Институтта искиткеч укытучылардан белем алган гыйлемле, кыю, булдыклы егетнең эшкә сәләтен бик тиз күреп алалар - өлкә авыл хуҗалыгы идарәсенә инспектор итеп күчерәләр. Шул арада Алма-Ата шәһәрендә бер ел армия хезмәтендә дә булып кайтырга өлгерә Рафаэль. Анысы - үзе бер әкият кебек. Яхшы хезмәт иткәне өчен шул бер ел эчендә өч тапкыр отпускага кайтып килгән егеткә икетуган абыйсы шикләнебрәк тә карап куя: янәсе, син алай-болай дезертир түгелме? Документларын күрсәткәч кенә эченә җылы керә. Ял бирәбез дип торганда баш тартырлыкмы - хатынын, елмаеп яткан улын күреп килергә менә дигән сәбәп!.. Инде бөтенләйгә кайтып, менә дигән эш урыны көтеп торганда, күңелне ниндидер җирсү биләп ала. Юкса, монда барысы да бар, шәһәр дә шулкадәр матур, чиста; карьера ясыйм дисәң дә... Тик күңелдә "туган якларга кайтырга кирәк" дигән дулкын һәм өнсез чакыру бәргәләнә... Шушы чакыруга ияреп, Татарстанга кайтып та төшәләр. Эш сорап кергән белгечне Тукай районы Ильбухтино совхозына баш ветврач итеп җибәрәләр. +- Җитмеш бишенче елның көзе иде ул, - дип елмая Рафаэль Сөләйманович, шул елларга әйләнеп кайтып. - Унберенче сентябрьдә эшкә килдем, совхоз директоры силос салып йөри. Аның өстендә плащ, аягында озын кунычлы резин итек. Ә минем өстә - туйда кигән костюм, шундый модный галстук, аякта ялтырап торган ботинка. Директор бер минем костюмга карый, бер - ботинкага. "Ай-да специалист!.." Шунда ук аңлап алдым мин аның уен: "Зөфәр Заһретдинович, бер дә борчылмагыз сез. Хәзергә бүтән киемем юк әле минем", - дип юатырга ашыктым. Чөнки без Урта Азиядән кайтканда, контейнер төбен күмәрлек әйберләребезне поезд белән җибәргән идек. Алар кайдадыр буталып йөреп, безнең кулга әйләнеп кайтканчы, ярты еллап вакыт үтте... Ул чагында яшьләр идек, зур комплекста ду килеп эшлибез. Терлекчелек тә, яшелчә үстерү дә безнең өстә. Иртәнге дүрттә фермага килеп, кич уннарда кайту - гадәти хәл, көндәлек эш режимы. +Игенче авылындагы ташландык йортта яши башлап, аннан Калмашка - совхозның яңа төзелгән йортына күчкәч, гаилә башлыгының ял белмәс кулларына кырыкмаса кырык эш табыла: җырларда җырланганча, өй каршында гөлбакча пәйда була, чебиүрдәкләр пипелдәшә башлый, алар өчен каралты-куралар төзелә. Тик менә җанга гына һаман нидер җитми кебек, үзеңне таба алмыйча тинтерәүме... Беркөнне Чаллының Автозавод исполкомында: "Директор урынбасары булып базарга бармыйсыңмы?" - дигәч, Рафаэль Сөләйманович озак икеләнеп тормый, өздереп: "Барам!" - ди. Яңа эш, яңа эзләнүләр, яңа ачышларның кызыктыруымы?.. Урынбасар булып та, директор булып та эшләячәк әле ул монда - тик ни хикмәт, юк инде, аныкы түгел, түгел... "Камгэсэнергострой" оешмасында биш ел начальник урынбасары, аннан Алабугада тегү фабрикасы җитәкчесе булып эшләгән еллар - барысы да бүгенге көнгә алып килгән урау сукмаклар. Юк, эшләгән эшләрнең берсе өчен дә үкенерлек, вакыт үткәреп йөргәнмен дип уйларлык түгел: һәр өлкәдәге тормыш тәҗрибәсе, һай, ничек кенә кирәк булачак әле! 1988 елда Чаллы икмәк комбинатына директор урынбасары булып килеп, 1993 елдан бүгенгә кадәр "Чаллы икмәге" дип аталган холдингны булдырыр, аякка бастырыр, үстерер, яшәтер өчен тамчылап җыелган тәҗрибә төп ярдәмче булачак... +* * * +"Мин беркайчан да, бер эштән дә оялмадым". Рафаэль Юнысовның бу сүзләрен бөтен кеше күзе төшәрлек урынга зур хәрефләр белән язып куярга булыр иде... Ни кызганыч, бүген ир-атлар арасында "эш юк, акчаны аз түлиләр, барып та йөрмим" дип зарланучыларны еш очратырга мөмкин. Аларның кайберләре өчен себерке тотып дворник булып йөрү оят, икенче берәве төзү эшендә тузанга батып йөрергә теләми, өченчесенә тамак чылатырлык акча табылса, шул җитә... Башын комга яшереп котылырга теләгән тәвә кошыдай, авырлыктан күз йомып качарга теләгәннәр аз түгел. Ә бит ир кешене тәвәккәллек, кыюлык, теләсә нинди эшкә ике куллап тотыну кебек сыйфатлар чын ир-егет итә дә инде... +- Мин Казан кооператив техникумын төгәлләп, 1976 елда Чаллыда икмәк заводында эшли башладым, - дип сөйли шунда 37 ел буе хезмәт куйган, 2 нче департамент директоры булып эшләп, хәзер лаеклы ялга чыккан Надежда Михайловна Бабина. - Ул чакларны искә төшерсәң, исең китмәле... "Дарницкий" дигән бер генә төрле икмәк пешерәбез, халыкка ипи җитми, башка шәһәрләрдән китертәбез; он фонд буенча гына бирелә, аны Бөгелмәдән алып кайтырга кирәк; яңа көн гел проблема белән башлана - әле бер әйбер сафтан чыккан, әле котельная ватылган. Көз җитте исә, профилактика дип, ул котельнаяны атналар буе туктатып торалар - безнең предприятие бөтенләй ике кулсыз кала... Заводта эшчеләр җитми - кайчак стройбаттагы солдатларны да, унбиш тәүлеккә утыртылганнарны да безгә разнарядка белән эшкә җибәрәләр. Он юк, чүпрә - дефицит. Гел кемгәдер бәйлелек... Рафаэль Сөләйманович менә шушы бәйлелектән котылу юлын эзләде дә инде. Хәтерлим әле, кышкы бураннар булса, икмәк машиналары ишегалдына үтеп керә алмый иде - чистарту өчен техника юк. Юнысов иртүк эшкә килүгә, иң беренче эш итеп юлны чистарттырырга трактор эзләп китә... Бервакыт без аның туган көненә Толстойның "Пётр Первый" дигән китабын "Челнинскому Петру Первому от сподвижников" дип язып бүләк иттек. Чөнки 1993 елда "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыятенә әйләнеп, Рафаэль Сөләйманович дилбегәне үз кулына алганнан соң, могҗизага тиң үзгәрешләр башланды. Уңышларның нигезендә аның гаҗәеп максатчанлыгы, һәрнәрсәгә искиткеч җаваплы каравы, һәр эшне төбе-тамыры белән белүе ята. +Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар. Заводның үткәнен һәм фидакарь эшчеләренең исемнәрен берсен дә сызып атмыйча, өр-яңа тарих язу әнә шул үзгәртеп кору елларыннан, бәйсезлеккә омтылудан башлана. Гади генә икмәк заводын бүгенге олпат компаниягә әйләндереп, аның исемен бөтен илгә таныту өчен коллективның бербөтен булып, армый-талмый хезмәт куюы таләп ителә. Көнне-төнгә ялгап йөри торгач, иң башта он һәм чүпрә дефициты бетерелә, май, шикәр табыла; башка партнёрлар белән эшлекле мөнәсәбәт урнаштырыла, складлар төзелә, суыткычлар булдырыла. +- Рафаэль Сөләйманович - эштә гаҗәеп принципиаль, таләпчән кеше. Юкка гына аның белән бер ел эшләү өч елга тора дип әйтмиләр. Ул үзенә дә таләпчән, үзе белән эшләүчеләргә дә шулай. Аның иң яхшы гадәте - әле генә эш өчен ачуланып атса, инде уңай нәтиҗәләрен күргәндә, елмаеп, яхшы мөгамәләдә булып сөйләшә, беркайчан үч сакламый, үчләшми. Усал булса да, күңеле йомшак. Берәрсе авыр хәлдә калып, аңа мөрәҗәгать итсә, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. +Рөстәм Мирзагали улының бу ихлас сүзләреннән ирексездән елмаеп куясың. Җитәкче таләпчән булмаса, ул җитәкләгән холдинг республиканың йөз күркенә әверелә алыр идеме? Мөмкинлек булган чорда бик күпләр әллә нинди оешмаларны җитәкләргә алынды - чәчәк аттыру түгел, вакыт сынавын, авырлыкларны җиңә алмыйча, булганны да көлгә әйләндерделәр... Чикләвек ватмасаң, төшен ашый алмассың, диләр - йокысыз төннәрнең, тырышлык һәм таләпчәнлекнең генә нәтиҗәсе күзгә күренә шул. +...Елларны артка чигендереп, борылып карасаң - юктан күп нәрсә юк. Ә инде булдырыйм дисәң - берне, берәгәйлене төзергә кирәк. Шул максатны алга куйгач, чылбыр белән бер-берсенә бәйләнгән, компаниянең умыртка сөяген тәшкил иткән тармаклар барлыкка килә. Менә кайчан кирәге чыга Рафаэль Сөләймановичның элегрәк җитмеш төрле һөнәрдә үзен сынап каравы! Машина, трактор, эшчеләрне йөртүче вахта автобуслары, кран, +АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА бульдозер кебек куәтле техника булдыру, аны ремонтлау базасы, гаражлар, заправка, техник хезмәт күрсәтү станциясе, төзү-монтажлау участогы, тегермән, элеватор, котельная... төзеткәндә балта остасы, электрик, төзүче һөнәрләрен энәсеннән-җебенә кадәр белү дә, төзелеш оешмасында бергә эшләгән танышлар да төп ярдәмчегә әйләнә. Бүтәннәргә ялынып йөрмәс өчен, проектлау бюросы да үзләрендә булдырыла. +Бу урында янә чигенеш ясап аласым килә. Юнысовларның нәсел җебе - Болгар якларыннан. XVIII гасыр урталарында Юныс бабай берничә ир туганы белән Метрәй авылына килеп төпләнә. Аның елга буенда тегермән корып эшләтүе, асты таш, өсте агач булган бик матур йорт җиткерүе, аскы катта кибет тотып, авыл халкына керосин, сабын сатуы турында кызыклы мәгълүматлар сакланган. Шуңа күрә Рафаэль Сөләймановичның эшкә үҗәтлегенә шаккатасы юк... +1993 елда заводның халык телендә "копейка" дип йөртелгән бер иске "Жигули"е һәм күптән эштән чыккан бер "КамАЗ" машинасы булса, бүгенге көндә холдингтагы транспорт базасында ике йөздән артык техника берәмлеге бар. Үзләренең тегермәнэлеватор комплексы, су скважиналары. Күмәч, кондитер, ит, яшелчә эшкәртү цехлары, эшчеләр өчен тулай торак, кием тегү, кер юу цехлары... "Челны-фуд", "Челны логистик", "Фреш-маркет" кебек үзәкләрне, 56 кибетне үз эченә алган Сәүдә йорты. 5 меңгә якын хезмәткәрне берләштергән коллектив. Биш йөзгә якын төрдәге икмәк һәм кондитер эшләнмәләре... +Сер түгел, бүгенге сатып алучы еш кына сайланырга ярата. Гаепләп булмый - димәк, сайлау мөмкинлеге бар. Кемдер кесәсенә карап, кемдер "ошый-ошамый" дип сайлана. Киштәләрдә ипинең нинди генә төрләре юк! Агы, карасы, чүпрәлесе, чүпрәсезе, көрпәлесе, мәклесе, чикләвеклесе, йод өстәлгәне... Бер урында таптанып торуны белмәгән "Чаллы икмәге" бу исемлекне әледән-әле яңартып тора. +Мин үзем кая да булса еракка барырга җыенсам, "Чаллы икмәге" пешергән чәкчәкне, кәләвәне күчтәнәчкә алмый калмыйм. Беләм анысы, компания җитештергән продукция шәһәр һәм республика халкына гына түгел, Россиянең башка төбәкләренә дә тәкъдим ителә. Чит республикада "Тортугалия" кондитер фабрикасының тәме белән дә, бизәлеше белән дә күзне камаштырган тортларын күргәч, кибет киштәсе янында үзем пешергәндәй горурланып басып торганымны хәтерлим әле... Байтак тортларның, "Россиянең яхшы йөз товары" кебек конкурсларда катнашып, җиңү яулауларын да беләм. "Тортугалия" сәүдә маркасы белән чыгарылган эшләнмәләрне аеруча балалар ярата инде, чөнки, әйткәнемчә, тышкы кыяфәте белән үк әкият иленнән төшкәндәй күренгән тәмлүшкәләр күзне кызыктыра, телне кытыклый... Кондитер эшләнмәләренең тәмле һәм затлы булуының бер сере - җиһазларның да затлы булуындадыр, мөгаен. Мәсәлән, "Тортугалия"нең үзен төзегәндә, итальян белгечләренең ярдәме бик зур була. Крем ясау, вафли һәм печенье пешерү, бисквит һәм баллы ярымфабрикатлар әзерләү өчен Италия, Германия, Голландия, Швейцария, Чехославакиядә эшләнгән технологик линияләр, җиһазлар куела. +Рафаэль Сөләйманович, үз холкына тугры калып, кая барса, шунда яңалык күрергә, һаман өйрәнергә омтыла - байтак еллар элек Германиянең Дюссельдорфе шәһәренә халыкара күргәзмәгә баргач, 25 кило... буклет күтәреп кайта. Европа илләрендә ничек, нинди җиһазлар, нинди технологияләр - барысын да җентекләп өйрәнергә! Шул ук күргәзмәдә круассаннар җитештерә торган линияне күреп тә күзе кыза. Алай гына да түгел, ул линияне "Чаллы икмәге"нә урнаштырып та куя. Әлеге Германия-Швейцария линиясе 12-14 төрдәге круассан җитештерү өчен көйләнгән булса, "безнекеләр" кулына килеп эләккәч, кырыктан артык төр эшләнә башлый... +- Тагын элекке белән хәзергене чагыштырам инде, - дип сөйли Надежда Михайловна, холдингтагы автоматлаштырылган җиһазлар, гомумән, андагы тормыш турында сүз кузгаткач. - Элек, мәсәлән, чәкчәк пешерү өчен бер газ плитәсе бар иде, сменага нибары ун кило өлгертәләр. Көнозын басып торырга кирәк, билләр, куллар калмый... Рафаэль Сөләйманович ничек тә эшчеләрнең хәлен җиңеләйтергә тырыша ул, шунда ук Голландиягә махсус барып, чәкчәк пешерү линиясе ясатып алып кайтты. Көнкүреш бүлмәләре, ашханә, душ бүлмәләре булдырды. Күрә иде бит: кызлар гел аягөсте, арып бетәләр... Юнысов ул кабинетта утыра торган җитәкче түгел, аңа һәрчак тере аралашу кирәк. Ул йокы "СИН КОЯШТАН ҮРНӘК АЛСАҢ..." +Туган яктагы "Туган як" агрофирмасы басуларына ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов килгәч. дигәнне белми, сәгать дүрттә тора, җидедә инде эшкә килеп җитә, цехтан цехка йөреп чыга, производствода да, столяркада да булырга өлгерә, сораша, белешә, берәр җирдә кран ватылганын, лампочка янып чыкканын күрсә, тетмәңне тетә... Янәсе, мондый шартта эшчеләр ничек эшләргә тиеш... Аның күзеннән бернәрсә дә читтә калмый! Ул үзе бик күп укый, матбугат белән гел танышып бара. Татар әдәби телен гаҗәеп яхшы белә! Берәр текст тәрҗемә итәсе булса, иң яхшысы - аңа мөрәҗәгать итү... Таләпчәнлеге дә, йомшак күңеллелеге дә бар. Ул еш кына оныгы Биктимерне үзе белән эшкә алып килә. Аңа цехларны күрсәтә, сөйли, өйрәтә. Биктимер үзе дә бик кызыксынучан, бөтен нәрсәне белергә омтыла, бөтен эшне эшләп карарга тели... +Алма агачыннан ерак төшми шул!.. Оныклар - һәр әби-бабай өчен балдан татлы җимеш инде алар. Эдуард белән Миләүшәнең балалары Сәвия Мәхмүтовна һәм Рафаэль Сөләйманович өчен дөньяның иң асыл байлыгыдыр, мөгаен. Фирүзә, әбисе һөнәренә гашыйк булып, хәзер дәрәҗәле медицина университетында белем ала, беренче курсны гына тәмамлавына карамастан, фәнни хезмәт белән кызыксына; Фәридәләре быел мәктәпне тәмамлый, дизайнер-архитектор булырга җыена; Биктимер дүртенче сыйныфка бара, бабасының эшен дәвам итеп, әтисенә терәк булырга хыяллана. +Улы Эдуард - генераль директорның беренче урынбасары, әтисенең таянычы, ярдәмчесе, бүгенге күп проектларны гамәлгә ашыручы төп менеджер. Хаҗда булып кайткан, намазга баскан Сәвия ханым исә - гаилә учагын сүрелдерми саклаучы; оныкларына тәмле телле әби, иренә - ныклы калкан. +- Өйдә бер дә кешегә салынып утырган юк безнең, - ди Рафаэль Сөләйманович, гади генә итеп. - Үземнең остаханәм, бөтен эш коралларым бар, сәнәк-тырма сапларын да үзем ясыйм. Хатыным белән икәүләп җир казыйбыз, агач утыртабыз... +Җир, агач... Тамыры җиргә береккәннәр аннан беркайчан да аерыла алмый. Нинди генә дәрәҗәле исемнәр алып, нинди генә үрләр яулама, туган туфракның сүзсез чакыруы барысыннан да көчлерәк шикелле... Рафаэль Юнысовның 2003 елда Мөслим, Сарман, Минзәлә районнарына караган, 23 мең гектар җир мәйданы булган 11 авылны "Туган як" дип аталган агрофирма исеме астына берләштерүе - җитештерү һәм сату циклына күчүне ("кырдан алып - кибет киштәсенә кадәр") күздә тотып кына эшләнгән гамәл булмагандыр. Һавадагы торнага ышанып, кулыңдагы чыпчыкны ычкындыруың да бар бит әле - ул чакта әлеге колхозлар таралып беткән, хөкүмәткә әллә никадәр налоглар, бурычлар җыелган, авыл халкының акча күргәне юк... +- Авыллар, кешеләр төшенкелеккә бирелгән иде - барысына да җан кереп китте, ташландыкка әйләнгән җирләр яңадан чәчү әйләненешенә кертелеп, икмәк бирә башла. +АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА +ды, кешеләргә хезмәт +хакы түләнде, авыллар +ның йөзе күзгә күренеп +яктырды, - дип сөйли +шул агрофирманы сигез +ел җитәкләгән Рөстәм +Шәрипов. - "Чаллы +икмәге" ярдәме белән +дүрт авылда мәчет са +лынды, туган авылы +Мәлләтамакта Рафаэль +Сөләйманович шәхсән +үзе төзетте. Мәлләта +мак белән Нарат асты +авыллары арасында Ык +елгасы аша салынган +тимер күпер дә - "Чал +лы икмәге" бүләге. Агро +фирманың үзәге булган +Түбән Табын авылын +да 27 мең тонна икмәк +Республика җитәкчелеге белән. эшкәртерлек һәм 17 мең +тонна икмәк сакларлык складлар, ашлык эшкәртү һәм киптерү комплексы төзелде. Фермаларга яңа җиһазлар кайтартылып, реконструкция ясалды. Элек савымчылар сөт тулы чиләкләрне җыю цехына кул белән ташып йөрсәләр, барлык торакларга да сөтүткәрү системалары куелды, яңа тораклар төзелде. Игенчелек буенча исә һәрберсе элекке 20-30 тракторны алыштырырлык яңа чәчү һәм җир эшкәртү комплекслары кайтартылды. Бу эшләрне күздән кичерсәң, Рафаэль Сөләймановичның алдан күрүчәнлегенә, тәвәккәллегенә исең китәр... +Ә бит барысы да Спас районында булган бер киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең: "Егетләр, авыл хуҗалыгы бүген бик авыр хәлдә, ситуацияне төзәтергә кирәк", - дип чыгыш ясавын ишеткәч туган уй-хисләрдән башланды... Нигә әле тотынып карамаска? Әйе, әлегә республикада икмәк пешерү өчен Краснодар, Кубань, Алтай, Ставрополь,Оренбург якларында үстерелгән орлык кайтартыла, ә бит нәкъ шундый ук сортлы арыш һәм бодай орлыкларын үзебезнең туган як кырларында да үстерергә мөмкиндер!.. Бер егетнең кыюлыгы мең егеткә дан китерә, ди халык: күп тә үтми, республиканың Министрлар Кабинеты карары нигезендә, "Туган як" дип аталган агрофирма эшкә дә керешә. Үз вакытында Беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең дә, бүгенге көндә Татарстан Президенты булган Рөстәм Нургали улы Миңнехановның да, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Готыф улы Әхмәтовның да һәрдаим ярдәмен тоеп тору Рафаэль Юнысовка бу шактый кыен һәм билгесезлекләргә бай тармакта алга атлау кыюлыгы бирә. Никадәр хезмәт, никадәр көч, никадәр борчу-мәшәкатьләр... Бүген "Чаллы икмәге" кибетләрендә - шушы кырлар орлыгыннан тарттырылган он, шул оннан пешерелгән менә дигән югары сыйфатлы һәм бик күп төрле икмәк. Икмәк кенә түгел, һәр кибеткә диярлек урнаштырылган мини-мичләрдә пирогын да, өчпочмакларын да, гөбәдиясен дә сатып алучыларның күз алдында ук пешереп бирәләр. Берничә ел элек кенә халык чит илдән кайтартылган, ялтыравык кәгазьләре белән күзне алдаган товарларга мөкиббән иде. Сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану дигән сүзләрнең кызыл сүзләр генә булмавын хәзер күпләр яхшы аңлый - табигый, үзебездә җитештерелгән азык-төлеккә игътибар бирә. "Чаллы икмәге" бүгенге супермаркетларның чишмә башы - ваклап сату челтәрен кайчандыр Сабантуй бәйрәмендә башлап җибәргән кечкенә генә бер павильон. Нәкъ менә халыкның ихтыяҗы, мәхәббәте кибетләр челтәрен елдан-ел киңәйтүне, әлеге ихтыяҗны даими өйрәнеп торуны, товарлар исемлеген арттыруны таләп итә дә инде. "СИН КОЯШТАН ҮРНӘК АЛСАҢ..." Холдингта хәләл продукция җитештерә башлау да - заман таләбе. Ипинең, тортларның, чәкчәк, кәләвә, ширбәт, вафли, зефир кебек татлы ризыкларның хәләл төре барлыкка килү - мөселманнар өчен аеруча куанычлы вакыйга. +Бүгенге көндә холдингның товар әйләнеше ел әйләнәсендә 10 миллиард сумнан артып китә. Шөкер, ул акчадан даими рәвештә хәйриячелек ярдәме дә күрсәтелеп тора. "Йөзьеллыкның меценатлары" халыкара хәйрия фондының попечительләр советы "Чаллы икмәге" акционерлык җәмгыятен үзенең "Алтын китабы"на керткән икән, монда инде сүзләр артык кебек... +Өч югары уку йортын тәмамлау (Ветеринария институты, Авыл хуҗалыгы институты, РФ хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясе), Татарстанның Дәүләт Советына өч тапкыр депутат итеп сайлану, Россиянең атказанган азык-төлек индустриясе хезмәткәре исемен йөртү, язманың башында ук телгә алынган бүләкләргә, алардан тыш "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены кавалеры, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены кавалеры исемнәренә ия булу гына Рафаэль Сөләйман улы Юнысовка гап-гади җир кешесе булып калырга комачауламый. Тормыш фәлсәфәсе дә гади генә: "Нинди генә статуска ия булмасын, кеше үз хезмәте белән якты эз калдырырга омтылсын. Һәркем үз гомерендә мөмкин кадәр яхшы эшләр эшләп өлгерергә тиеш", - ди ул. Аралашкан даирәсе, дуслары, танышлары арасында нинди генә өлкә кешеләре юк! "Дустыңның кем икәнен әйт - үзеңнең кем икәнеңне әйтермен" дигән гыйбарә күпләргә таныш. Рафаэль Сөләйманович авызыннан бик күп язучыларның, сәнгать әһелләренең исеме яңгырагач, гаҗәпсенеп тә, сөенеп тә куйдым. Җитәкче кешенең әдәбият-сәнгатькә мәхәббәте аның җан җылысы, хыялый күңеле, гыйлеме хакында сөйли ләбаса. Яшермим, бу исемнәр, китаплар турында сүз чыккач, артык ышанырга ашыкмадым, ниндидер бер шик чабуымнан тарта иде: янәсе, мең мәшәкатьне үз өстенә алган кешенең шигырьхикәя китабы укып утырырга вакыты, мөмкинлеге, теләге буламы... Ялгышканмын икән... Кичтән калдырып киткән китабыма иртәнге җидедә гаҗәеп "рецензия" ясап шалтыраткач, мин Рафаэль Сөләймановичны үзем өчен өр-яңадан ачтым. Ул - тормышка һәм матурлыкка гашыйк, гади, шул ук вакытта гадилектә галилек икәненә төшенә белгән җир кешесе. "Әнигә кадер-хөрмәт күрсәттем шикелле - риза-бәхил, улым, дип китте. Ә менә әтигә хөрмәт күрсәтә алдым микән? Иртәрәк китте, сиксән өченче елны ук җирләдек. Искиткеч кеше иде... Бервакытны хәтерлим, 49 нчы комплекста яшәгән чагыбыз - әйтми-нитми генә әти килеп төшкән. Аптырап киттем, ничек таптың, дим. "Кирәк кеше таба ул", - дигән була. Үземнең аксыл костюмымны биргән идем - шуны кигән, чип-чиста ак күлмәктән... Гел пөхтә, чиста булып яшәргә яратты әти. Соңгы сулышында янәшәсендә була алмадым - янына кайтырга дип машина көтеп утырганда, ишек шакып телеграмма китерделәр... Менә шундый үкенечләр йөрәкне телгәли..." - дип әрнеп уйлануында да гомумкешелек фәлсәфәсе. +* * * +...Җир йөзендә һәйкәлләрнең саны хисапсыз. Галиҗәнап икмәк тә шул рәвешле байтак илләрдә, байтак шәһәрләрдә зурланган. Яңа Зеландиядә - пончикка, Ульяновскида, Днепропетровскида - әкияти күмәч-колобокка куелганнарына карап елмаясың; Ленинград өлкәсе Зеленогорск шәһәрендәге экспозицияне күргәч, блокада вакытында тәүлеклек 125 грамм икмәк белән җан асрарга, шул бер телем ипи бәрабәренә гомере белән түләргә мәҗбүр булганнарны искә төшереп тетрәнәсең. Әйе, икмәк - шагыйрь теле белән әйтсәк, табын кояшы, яшәү чыганагы; таштан яки корычтан йөзләгән, меңләгән һәйкәл куйсаң да күпсенүче булмас. Аны зурлаган, аның һәр валчыгына үзенең хәләл көчен керткән, туган туфрагын кадерләгән, иң изге эшләрнең берсе - икмәк әзерләү белән шөгыльләнгән кешеләргә дә сүздән һәйкәл куясы килә. Гасырлар дәвамында сыннар уала, һәйкәлләр җимерелә - якты гамәл һәм тузга язган сүз буыннан-буынга кала... +Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА +ТӨП ҖИТӘКЧЕ Г. ИБРАҺИМОВ ИДЕ Хөрмәтләгез! - ди күк, - изге җаным, Ул бит мине көтә сагынып. 71 ел һәрбер "шылт" иткәнгә Йөгереп чыга очып, талпынып". Стенадан сурәт карап тора, Әби аңа серле елмая: "Кибетләрдә йөреп кердем әле, Чәй суына, әйдә, син кая?" Сөйләшә ул шулай сурәт белән, Озак карап тора күзенә. Серле карашыннан сөйгәненең Көч аладыр кебек үзенә. Ялгызларны ялгыз, димик, зинһар, Алар яши хатирәләрдә. Тик онытмыйк, гадел булыйк инде, Хәл белешик, ярдәм кулы сузыйк, Тыныч күкле бу иртәләрдә... +КӘКРЕ КАДАК АК ҖИЛКӘН очты. Ак кирпеч арасындагы ярыкка чөй бәреп, кадакны шуңа каккан булганнар. "Ык-хык" дигән ике хезмәт кычкырыгы чыгарып, Вәли аны бик тиз йолкып алды, учына йомарлап, бүлмәсенә йөгерде. Әйе, ул хәзер аныкы, аның кадагы. Барлык мәшәкатьләр артта калды... +Ләкин бу әле эшнең башы гына иде. Күрше кызларының ишеге өстенә аны кадаклап кую - менә монысы инде чын батырлык. Күрше-тирәнең берсе булмаса берсе өйдә, дәррәү авылларына да кайтып китмиләр. Халык йоклагач шакылдап та булмый. +Вәли төрле курсларда укучы күршеләренең расписаниесен бик җентекләп өйрәнде, язып-язып та алды, кат-кат чагыштырды. Була, җаена төште - җомга көнне иртәнге унда барча халык китеп бетәргә тиеш. Шуңа күрә ул "общага"да хуҗалык эшләрен башкаручы Фәез абыйдан чүкечне кичтән үк алып менеп куйды, ишек өстен дә кат-кат күзәтте, планын хәтта бүлмәдәш егетләренә дә чишмәде. Бер күчерткәнгә йә таба ярым коймакка алданып, сер капчыгын кирәксез урыннан тишсәләр?! Утыр аннары аны ямап! Кызларның ышаныч тәсбихына мәрҗән тезеп! +...Һәммәсеннән алда уянса да, Вәли сер бирмәде: йоклаган булып кыланды, аны беренче парга бүлмәдәшләре "уята алмады". Шактый озак тоелган вакыт узды, ниһаять - этажда тынлык урнашты. Вәли чүкеч-кадагын тотып күрше кызларының ишеге төбенә юнәлде, тик үрелеп тә буе җитмәде. Бүлмәсеннән урындык алып чыкты, җайлап басып, инде эшкә тотындым гына дигәндә, кухня ягында шалтыршолтыр тавыш ишетелде. Йөгереп чыкса, кичәге мәлгунь песи икән, аны балконга куып чыгарды да максат-ниятен тормышка ашырырга юнәлде. +...Вәли кадакны тәмләп, ихлас йөрәктән яратып какты. Наличник өстендә инде яртысы гына торып калгач, күзгә чалынмасын һәм су тутырылган пакетны ышанычлырак тотсын дип, бер якка таба кәкрәйтте. Эш әзер иде. Канәгатьлек тулы карашын кадакка бертын төбәп торгач, кадакның шакмак-шакмак бизәкләнеп ялтыраган эшләпәсеннән сыйпап та куйды хәтта. Әйе, соңгы көннәрдә төзелешнең бу атрибуты белән алар шактый туганлаштылар шул... +Пакет эләсе көнне егетләр инде бергә билгеләделәр. Төрле якларын күмәкләшеп уйлаштылар. Кызлар, әлбәттә, барысы да бүлмәдә булырга тиеш. Юкса кирәгеңне бирәчәкләр. Бер мөһим ягы бар: күрше-тирә күрергә һәм хәбәр салырга мөмкин. Шуңа да, пакетны элгәч, ишек шакырга һәм качарга кирәк. Беренче шакуга ук атылып чыкмый кызлар. Көязләнәләр! +- Керегез! - дигән вәкарьле тавыш ишетелә. Керүче булмагач һәм шаку кабатлангач, берәрсе, атылып чыгып, "разборка" оештыра. +Гөлия иртәгә булачак зачётка әзер иде инде. Шуңа күрә егетенә очрашырбыз дип сүз бирде. Кәстрүлдә су җылытып, чәчен юды, бик пөхтәләп киптерде, лак һәм егетләр аңлап бетермәгән тагын әллә нинди хуш исле майлар сибеп, причёска ясады. Болар бар да Вәлиләр бүлмәсе егетләре күз алдында - кул-бит юу бүлмәсендә башкарылды. Һәммәсен күреп-белеп тору аларны этлеккә аеруча да рухландырды. +Тагын ун минут һәм ул килеп җитәчәк... Бүген Гөлия егетен бүлмәдәш кызларына да күрсәтмәкче була. Мактанмаслык та түгел - Казан егете бит! Менә, дезодорантларын сөртеп, алсу күлмәген дә киеп алды. Иреннәрен буяды һәм... ишек шакыдылар. "Күрәсең, килгәндер. Вахтада дежур торучылар чакырырга менгәндер", дип уйлады ул, каушавын җиңеп: "Керегез!" - диде. Шаку кабатланды. +- Үзе менде микәнни? Менәр дә, ул бит чая телле Казан егете! - дип мактанып алды бүлмәдәш кызлары алдында һәм, эре генә атлап, ишеккә юнәлде. Аны ачып, ярты гәүдәсе белән коридорга сузылуы булды - көязлеге күккә очты. +Үләт еккан! Шунда егете дә килеп керде. Каһәр суккыры! Җитмәсә, Вәлиләр бүлмәсеннән: "Ты не накрашенная страшная и накрашенная", - дигән җыр яңгырый иде. +Вәлиләрдә исә көлү өянәге башланды. Шаулап узды аларның бу кичләре. Вәли белән Илдар төнгә хәтле күңел ачты, ә Сәет зачётка әзерләнгән булып утырды. Соң ятылды. Иртән торулары үзе бер үлем иде. Алдан уянып, юынып өлгергән Сәет, чәй куеп кергәч, ныклап укырга ябышты. Иртән укыганы күбрәк истә кала иде. Вәли белән Илдар да ачылмаган күзләрен салкын су белән сыпыргалап керделәр, лекцияләрен караштырырга булдылар. Сәет чәйнекне алып керде, өстәл көйләде, тик чәй эчәргә насыйп булмады. Шәбәргән Гөлия, чәйнекләренә салырга булыр дип, кичтән үк бер чынаяк тоз әзерләп куйган иде. Электр плитәсендә икенче кат чәй кайнатып азапланмадылар - зачётка киттеләр. +...Вәлинең эшләр яман. Алдагы зачётларыннан да котыла алмаган иде. Бүген шул фәннәрдән башка группаларныкы икән, бәлки, койрыкларына эләгү насыйп булыр?! Профессорлар рөхсәт биреп, мондый бәхет елмая калса да, бер сәгатьтә дүрт зачёт дигән сүз бит! Ә старосталары Дилбәр - чая мишәр кызы - рөхсәтне алып чыкты - деканның үзенә керде. Артта калучыларга аның җавабы кискен иде: +- Шул "койрыкларыгыз" аркасында, каникул көннәремне әрәм итеп, отчёт тапшырып йөрер хәлем юк! Ведомостьләрне бүген яптырам! +Шулай итеп, бер сәгать эчендә дүрт зачёт бирергә тиеш булып чыкты Вәли. Ары чапты, бире чапты - бер каттан икенчесенә очып кына йөрде. Зачётка керергә чират алып куярга кирәк - ахырдан керүчеләр янәшәсендә. Алайса, параллель группаларда алдан керергә сикергәләп торучы юк. Ул Вәлиләрдә генә укып тинтерәгән кызлар беренчелек өчен бугазыңа ябышалар. +- Юк, юк, син безнең группаныкы түгел, тай моннан, кайчан керәсен дә үзебез хәл итәрбез, Лилия белән мин иң ахырдан керәм, дидем бит инде! Бетте! - дип җикерде аңа Ләйсән. +- Әнә, сине өченче катта көтәләр ди! Элдерт! - диде ачулы Лилия. +Чыннан да, Дилбәр, зачётын тапшырып чыгып, коридорлар буйлап "койрыклы" Вәлине сагалап йөри иде. Егет, коткаручысын тапкандай, аңа атылды. Кинәт каршысында кафедрадан килеп чыккан грамматика укытучысы пәйда булды, Вәли ук тизлеге белән аңа бәрелде. Аптырашта калган доценттан гафу үтенергә дә онытып, староста артыннан йөгергәндә, коридор ишеге яңагыннан тырпаеп торган бер кәкре кадак ап-ак күлмәгенең җиңен эләктерде. Юлында каршылык көтмәгән Вәли бар көченә тартылды - җиң умырылып чыкты. Дилбәр, өченче катка менә торган баскыч тотынгычларына сөялеп, тетмәсен тетә дә башлады: +- Мин монда синең сүрәлгәнне көтеп ятмыйм! Теләсә ничек ябып бетер! Аня, хырафатларга ышансаң, җәең шышында узар! Сүекле факультетыңның үзеңне ебәрәсе килми! Допсессия карачкысы! +Шулай да Вәлинең бәхете бар икән. Бер фәннән бик җиңел котылды. Ә менә рус теленә кергәч, тамашалар башланды. Билетны белү түгел, нәрсә турында булуын да аңлый алмады русчасы чамалы егет. Теоретик сорауларга карап, озак утырды. Практик бирем "гвоздь" сүзенә фонетик анализ иде. Хәрефләрне - бер тартыкка, бер сузыкка аерып шактый азапланды. Күз алдыннан Гөлияләр наличнигына беркетелгән кәкре кадак китмәде. Ишек ярыгыннан старосталары гелән-гелән: "Өстә зачёт бетә, укытучы ведомостьне япканчы менеп куйдыр. Тотып чәпим ату!" - дип ысылдады. Вәли ике ут арасында калды: нишләргә? Икесе дә җан кебек кадерле зачётлар. Шулай да профессордан сорарга батырчылык итте: +- Надежда Матвеевна, мне туда надо, - диде ул, бармагын өскә таба күтәреп. +- Не рано ли ещё, Вали-и-и? - дип сузды галимә. - Ну чтож, мы все когданибудь туда пойдём. Я Вам разрешаю, только с одним условием: молвите там за нас словечко! Может, нам тоже удастся в рай попасть! -Көлүдән чыдый алмаган профессорның күзлек пыялалары тирләп чыкты. +Аудиториядә ун-унбиш минутлык көлү тантана итте. Илдар бу вакытта дәфтәреннән сорауларга җавап күчереп өлгерде. Вәли кәлтә җитезлеге белән өске катка юнәлде. Ә Гөлия, "Казан егете"н култыклап, кәс-кәс басып, өске каттан аңа каршы төшеп килә иде. +Рамил ХАННАНОВ ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ? Серле ярдәм яки кайтарылмаган бурыч Шатлык аны өч тапкыр сикертте! идәнгә килеп төште. Мансур, туктап, миңа китапларымны алып бирде һәм кичкә кинога чакырды. Кино беткәннән соң, Мансур мине тулай торакка озатып куйды һәм: "Тыныч йокы, Фирая!" - дип, битемнән үбеп алды. Бу очрашудан безнең арабызда мәхәббәт учагы кабынды. Мин аны уйлап яттым, аны уйлап уяндым. Шушы көннән соң без аның белән аерылгысыз пар аккошлар булдык. +Яз ахыры иде. Көтмәгәндә, аяз көнне яшен суккандай, бәхетемне кара болыт каплады. Мансурга повестка килде. Ул армиягә китәсе көнне, аңымны җуеп, хастаханәгә эләктем. Ашыгыч ярдәмне дустым Фәридә чакырткан. Бу хәлне белеп, Мансур яныма килде, һәм без аның белән вәгъдәләштек. Ул китеп барды. Мансур киткәннән соң, күңелдә ниндидер бушлык урнашты. Аңымны җую сәбәбен белгәч, җир тишегенә кереп китәрдәй булдым. +Йөкле булуымны бер кешегә дә әйтмәдем. Әкренләп көндәлек тормышыма әйләнеп кайттым. Сессиягә әзерләнергә керештем. Өч ай узды... Үсеп килүче корсакны яшерү көннән-көн авырлашты. Минем турыда гайбәт йөри башлагач, академик ял алдым. Мансурның хатларын түземсезлек белән көттем, аларны кат-кат укыдым. +Бервакыт Мансурның хатлары туктады. Мин язган хатларга да җавап булмады. Үземне кая куярга да белмәдем. Билгесезлек акылдан шаштыра... Ниһаять, Мансурдан хат килеп төште. Мансурга: "Фирая башка бер егеттән авырга узган, корсагын киереп йөри", - дип хәбәр иткәннәр икән бит! Ул "мондый хыянәтне кичерә алмыйм" дип язган. Кайгыдан нәрсә эшләргә дә белмәдем, төне буе үксепләр еладым, ләкин Мансурга берни аңлатмадым, ялынырга да, акланырга да теләмәдем. +Бала тапканчы дип яшәргә урын эзли башладым. Кояшлы бер көнне урамнан барганда, миңа кемдер: "Фирая, сәлам!" - дип кычкырды. Әйләнеп карасам, авылдаш егет Зариф икән. Аңа хәлемне аңлаттым. Зариф үзендә яшәп торырга чакырды, мин, әлбәттә, ризалаштым, чөнки башка чарам юк иде. +Зариф бик яхшы, акыллы, кулыннан килмәгән эш юк. Мин аш пешереп көтә идем. Ул минем "капризларны" үтәде. Шулай дүрт ай сизелми үтеп тә киткән. Шимбә көн кич белән мин үземне начар хис итә башладым. Зариф ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты. Төнге унбердә дөньяга син аваз салдың. Балага Дамир дип исем куштык. Бала табу йортыннан безне алырга Зариф килде. Ул миңа ак роза бәйләмен сузды. Сине кулына алгач, Зариф май кояшыдай елмаеп куйды. Өйгә кайткач, Зариф мине аш бүлмәсенә чакырып алды һәм кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Риза булдым инде. Шулай итеп, туу турындагы таныклыгында Мансурның улы "Харисов Дамир Зариф улы" дип теркәлде. Зариф сине үлеп яратты. Улыма саф һава кирәк дип, авылда өй җиткерде. Шәһәрдән авылга күчендек. Зарифны колхоз рәисе итеп билгеләделәр. Тормыш гөрли. Зарифны ничек кенә хөрмәт итсәм дә, ярата ук алмадым. +Гөрләвектәй биш ел гомер үтте дә китте. Безнең күршедәге йортка яшь гаилә кайткан. Күрше Галия белән бик тиз уртак тел таптык. Якынрак танышырга дип, яңа күршеләребезне кунакка чакырдык. Кулына кечкенә кызчык тоткан һәм хатынын җитәкләгән Мансур килеп кермәсенме шунда! Язмышның мондый борылышын мин берничек тә көтмәгән идем. +Фирая сөйләде дә сөйләде, яңагыннан кайнар яшь акты да акты. Ә Дамир, берни дәшми генә, ишегалдына чыгып китте. Шунда ул күрше ихатадан Галиянең Мансурга: "Сәлимә инде буй җитте. Авыр булса да, без аңа хакыйкатьне ачарга, балалар йортыннан алуыбызны әйтергә тиешбез", - дигәнен ишетте. Шунда ул тыелалмыйча кушаяклап өч тапкыр сикерде! Аннан йөгереп керде дә барысын да әнисенә сөйләде. Фирая улы өчен бик сөенде һәм үзенең хәер-фатихасын бирде. +...Сентябрьдә гөрләп туй узды. Көзнең иң матур аенда Дамир белән Сәлимәнең гаилә учагы кабынды. +Айгөл ХӘЕРТДИНОВА, +Тукай районы Иске Абдул урта мәктәбенең +10нчы сыйныф укучысы Бәләкәйләр +БӘЛӘКӘЙ ФЛЮРА +ФЛЮРА СӨЛӘЙМАНОВА шул. Шушы төп йортына фронттагы абый Донбасстагы гаиләсен алып кайтты. Без яңадан үз өебезгә киттек. +Заһир абый ул көзне укырга ике айга соңга калып барды. Кырларда әле тракторга эш бетмәгән. Әй, тырыш та иде инде үзе. Кулыннан нинди генә шөгыль килми! Шигырь җанлы икәнен сөйләп тә торасы юк. Шул чакта әйтеп йөргән бер шигъри юлы һаман исемдә әле: "Алгебра - яшь гомернең чәчәген койдыра!.." Математикадан уку авыр булганга уфтанып язгандыр инде... +Тагын берсе: +Кулымдагы йөзегемнең +Исемнәре Нәсимә. +Шәүкәтен кыйнасаң кыйна, +Васви тәтәйгә тимә! +Шулай шаяргалап язганнары күп аның. +Минем туган җирем Кама Тамагы районының Иске +Барыш авылы. Аның матурлыгын сөйләп кенә түгел, +җырлап та аңлата алмассың. Ул тауларны әйтсәң, андагы +җиләклекләрне искә төшерсәң... Ә урамыбыз "Тал урамы" +дип атала. Искиткеч исем бит. Тал урамы! Шушы урам +буйлап чишмә суы агып төшә. Шәмкә чишмәсе, ягъни +үзебезнең авылча - Шәмкә улагы, икенче урамдагы +Мәчет янындагысы - Мәчет улагы, тау башындагы зират +тирәсендәгесе - Кыйсый улагы. +Апалар чишмәдән су ташыйлар. Мин очраганда туктатып җырлаталар. Аларга әни үлгәч чыккан бәетне мөнәҗәт итеп җырлыйм: +Ак юкә агачлар суйдыгыз, +Кабыгын никләр җуйдыгыз? +Ак кәфеннәргә төрдегез, +Әнием кая куйдыгыз?.. +Урыр идем шул уракны - +Хәсрәт җанны талкыйдыр... +Күрер идем әниемне - +Гүр туфрагы каплыйдыр... +Фәридә апам миннән олырак булгач, мәктәпкә алданрак барды. Шулай да, әле укырга кермәсәм дә, мин инде алар янына еш бара идем, чөнки хорларында "Карак песи" дигән җырны башлап җырларга кирәк иде. +Мияү-мияү, пескәем, +Хыянәтче икәнсең. +Саклый торган маеңны +Үзең ашап киткәнсең. +Шулай бервакыт, әле монысы клубта, шушы җырны җырлагач, бер малай сәхнәдән елап чыгып китте. Тамагы ач булганга, ашыйсы килгәч, күңеле тулып үкседе ул. Ипигә май ягып биреп кенә юаттылар үзен. +Инде укырга кердем. Безнең мәктәп авылның ике җирендә ике бинада булгач, мине, арка кочтырып, ягъни муеннарына атландырып әле берсенә, әле икенчесенә күчереп йөртә башладылар. Ни өчен шулай итеп алып китәләр - озын тәнәфес вакытында җырлатырга кирәкмен. Кайбер җырларның башын белми идем, кушымтасын гына җырлыйм. Мәсәлән, "Хуш, авылым"ны. Ул вакытта бу җыр бик популяр иде. Авыл кешеләре хәтта урамда да туктатып: "Флюра Сөләйманова, күп сораулар буенча "Хуш БӘЛӘКӘЙ ФЛЮРА авылым"ны безләргә башкармассыз микән?" - дигән булалар. Ничек башкармыйсың инде, үтенеп сорагач! Соңыннан миңа рәхмәт әйтәләр, башымнан сыйпап китәләр. Шундый уңган, шундый булган, диләр. Рәхәт инде, мактагач! Башлар күккә тия! +Ата-аналар җыелышында да, 8нче Март, Яңа ел бәйрәмнәрендә дә сәхнә түрендә мин. Тик әнием генә күрми боларны... Миңа ручкалар, карандашлар, дәфтәрләр бирәләр - яхшы укыган өчен, дип әйтәләр. Ә залдагы әни-апалар елап утыра. Кем шигыре булгандыр, ул чакта авторларны белү бик сирәк иде, менә мондыена җыр да көйләп куя идем әле. +Нинди уңган, нинди булган - +Ул һәр эштә, һәркайда. +Йомшак сүзле, күркәм үзе, +Нурлы йөзе елмая! +Мәктәптә без акробатик күнегүләр ясарга ярата идек. Биек-биек пирамида очларына бер куркусыз менеп: "Яшәсен Бөек Октябрь бәйрәме!" - дип кычкыручы да мин идем. +Мәктәп тормышы шулай җырлап барды. +Абыем белән мәктәпкә киткәч, сеңлем Фәния берүзе өйдә кала. Ул вакытта кыш көннәре - өйгә бозауны кертәләр. Фәния бозаудан куркып мич башында утыра. Инде мәктәпкә йөри башлагач: "Бозау нихәл, синнән башка ул ничек тора, ямансуламыймы?" - дип котырталар иде үзен малайлар. +Ятим булгангамы, Яңа елга, Беренче Майга берәр күлмәк бирәләр иде. "Америка паёгы" дигән нәрсәләр бар. Мәктәптән дә өлеш чыгаралар. Шулай булса да - өстә гамаш, эчтән кия торганы юк иде. Бураннарда мәктәптән кайтабыз да мич башына менеп утырабыз. Кайчагында күрше апа - бергә укый торган Равиянең әнисе - мине үзенең алъяпкычына төреп алып кайткалый иде. Матуррак, җылырак көннәрне укытучы апабыз күрше авыллар - Кыртапалыларга да ияртеп җибәрә. Аларның кайту юллары безнең урам аша үткәнгә инде. +Мин мәктәптә яхшы укыдым. Шул хөрмәткә Заһир абыем шигырь дә язды. +Берәү, икәү, өчәү, дүртәү - +Ударниклар күп бездә. +Алардан үрнәк алыгыз, +Тырышып укыгыз сез дә! +Алдынгыларның сафында - +Сөләйманова Флюра. +Тырышып укый дәресләрен, +Отличник шуңа күрә! +ФЗОдагы олы абый Зөфәр әнине күмәргә кайтмады. Үлгәнен белмичә калган, хәбәр бирүче дә булмагандыр инде... Берзаман кайтып керсә, безнең өйнең баскыч төпләре сап-сары итеп юылган. Ул чагында анда бүтән яшь гаиләләр торган иде. Теге, Рәхимә апаларга китеп яшәгән вакыт булгандыр инде безнең. И, әни савыккан икән, Аллага шөкер, дип уйладым, ди. Шуннан безнең янга килде, аркасында биштәр. Берәр тәмле нәрсә юк микән, дип актарабыз моны. Нәрсә булсын инде? Рәхимә апа куып җибәрмәсә, тәки Зөфәр абыйны оятка калдыра идек. +Ул абый авылга кайткач, колхоз ярдәме белән, барыбыз өчен өй салдылар. Аңа анда озак торырга туры килмәде, үз тормышын көйләргә читкә чыгып китте. Ә монда безнең яшәү инде җайга салынган, зарланып йөрмибез, авыл әкренләп тернәкләнә, кешеләрнең йөзләрендә шатлык, бәхет чаткылары күбрәк чагыла. Балаларның чырчулары, шау-гөр килеп уйнаганнары еш ишетелә башлады. Аларның гаме кышын - укуда, җәен - каникулда. +Күбрәк, көтү кайткач, сыер саклаганда уйный торган идек. Безнең авылда күпер өстендә уйнау да бар иде. Әлбәттә, зурлар булып кыланабыз - түгәрәк әйләнеп җырлыйбыз. Һәр куплетның сүзләрен мин башлап җибәрәм. Гармунчыбыз булмаса да, аның кебек уйнаган сыман йөрүче берәр малай табыла шунда. +Утырмагыз урындыкка, +Гармунчылар утырсын. +Бөгелә-сыгыла гармун уйный, +Ул ничек онытылсын?! +Суда, суда, +Суда йөзәласыңмы? +Мин сине күрми түзалам, +Ә син түзаласыңмы? +Ташу киткәнче, күпер өстендә зурлар да уеннар оештыра. Аларны карарга бармый ничек түзәсең ди инде? Хәтердә, күпер агып китмәсен өчен, аны тракторга бәйләп куялар иде. Ул боз өстенә учак кабызып агызуларны әйтәсеңме? Шул хәтле матур күренеш бит бу! Үләмә елгасы буйлап авыллар аша янып барулары әкият кебек тоела иде безгә. Тора-бара тормыш чыннан да җанланып китте авылда. Заһир абый завклуб булып эшли. Яшьләр театр куялар. Бервакыт "Рәйхан" спектакле башланырга тора. Тик, нигәдер, һаман пәрдә ачылмый. Озакка китте көтүләр - халык инде берничә тапкыр кул чабып та алды. Юк. Башламыйлар. Нигәдер мине чакыралар. Менсәм, алар "Рәйхан" көен онытканнар икән, шуны искә төшерә алмый азапланалар. Җырлап күрсәттем - китте пәрдә ачылып. Халык тамашага күмелде. +Кайвакыт мәктәп балаларын да концертка катнаштыралар иде. Бу юлы миңа җырларга гына түгел, биергә дә куштылар. Аягымда түфли-мазар юк, кунычлы йон оекбаш белән сәхнәдә биеп йөрим. Биим дә биим, һич туктамыйм, дөресрәге, туктый алмыйм, гармун да туктамый, ник дисәгез, каян кереп китәсен таба алмыйм. Укытучы апам сәхнә тәрәзәсеннән кулы белән әйдәп тора, тәрәзәдән кереп булмый ич инде. Абый залдан йодрык селкеп утыра. Шунда башлары эшләмәгән: мәктәп залы түгәрәк - сәхнәсе юк, анда теләсә кая кереп китәсең, ә монда ишекләре кайда? Шып туктап, як-якка карап тордым да, бер тишек табып, шунда чумдым - ишек шул икән. Их, шул чакларны төшерергә фотографы да юк иде бит аның. Чандыр, ябык, бәләкәй генә гәүдәле Флюраны күрсәгез шаклар катыр идегез. Хәерче заманнарда үтте шул безнең балачак. +Монысы шулай булды. Ә менә җырлаудан хәзер дә туктый алмыйм. Җырлыйм да җырлыйм... Күз алдымда әнием һәм тәрбиягә алган балаларым, оныкларым... +Биргәнсең син миңа ал нурын таңнарның, +Җыйгансың син миңа бар гөлен даланың, +Биргәнсең канатлар талпыныр чагымда, +Балалык рәхмәтем җырымда чагыла... +Шөкер, балачакта баштан кичкәннәрне сөйләп чыктым, тик балачак фотомны гына бирә алмыйм инде. Ник дигәндә, бер тапкыр да төшәргә туры килмәде шул... +Флюра СӨЛӘЙМАНОВА Хәтер +Бауман урамындагы Матбугат йортында 1970-1980 еллар берлегенең "Тынгысыз каләм" дигән стена гәҗите чыгып ки озын гәҗитне халык сарып ала торган иде. Язучылар гына журнал редакцияләре һәм китап нәшрияты да шушы бинада и бер "каләм җимешеннән" (Яңа ел саны, елы билгесез) хәзер +КЫЙМЫЛДЫЙЛАР... Күк капусы Табигать һәм мин +ЭТЮДЛАР +Типсәң - тимер өзелә +Рафис Корбанов белән дус яшәгән чагында "Оптимист" ширкәтендә дүртә сутыйлы бакчабыз бар иде. Хәлдән килгәнчә түбә корып, шунда егерме елдан арты көн күрдек. +Язларның берсендә Рафис, гадәттәгечә, фамилиям белән генә аваз салды: +- Кәримов, кил әле, күрмәгәнеңне күрсәтәм! - ди. +Килсәм... тәртә буйлык торба эченә бер җан иясе кереп качкан да, ни үгетләп, ни куркытып чыгарып булмый үзен. Күсәк тыгып төртеп тә карадык, торбаны бастыры җирне дә төябез, төшми дә, кымшанмый да. Калдырып китәр идек тә, җан иясен күрәсебез килә. +Шуннан торбаны сузып салдык та, эченә бер чиләк су агыздык. Һәм, икенче башыннан йомран чыгып урманга таба теркелди башлады. Бу тирәдә бүтән йөрмәсе дигәндәй, Рафис, йөгереп барып аның койрык астына типте. Йомран очып барга хутка шап итеп килеп төште, көтмәгәндә кисәк борылып, кискеч тешләрен ыржайтты, үзе эт кебек ырылдый. Качсак - куып китә, куркытсак - өскә сикерә инде бу, ди тораташтай катып калдык. +Безне берара гипнозлап тоткач, борылды да "солидно" гына китеп бард йомранкай. Ә без исә, исән-имин котылуыбызга сөенгән булдык. +- Йомранга типкәнче, дусларга тип икән, - дип көлеп калды оптимист Корбанов +Кыр үрдәкләре артыннан Сандугач һәм еланнар \ No newline at end of file diff --git a/QU/2016-07.txt b/QU/2016-07.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..d5050c7d274b3c921bd4db59ba35fe23b88d3629 --- /dev/null +++ b/QU/2016-07.txt @@ -0,0 +1,2366 @@ + +Әхтәм +Зарипов +ӘМАНӘТ +БӘЯН +1 БҮЛЕК +Маҗаралар башланганчы... +...Узган гасырның соңгы бер елында миңа Согуд Гарәбстанына бару насыйп булды. Әткәй мәрхүм васыятьләреннән берсе - Бөек Ватан сугышында һәлак булган абыйларымның каберләрен табып, зиярәт кылу булса, икенчесе - барыбыз өчен дә дип Хаҗ кылу иде. +Олы абыйның үлем хәбәренә кадәр килгән хаты: "Мадъярларның "Тарпа" дигән авылы өчен сугышка керәбез", - дигәне соңгысы булса, кече абыйныкы: "...Сугыш бетәргә күп калмаганга охшый, чәчүгә чыкканчы кайтарырлардыр, баянны сораучы булса - сатыгыз, монда хуҗалары ташлап качкан хуторларда нимес гармуннарының төрлесе очрый, "аккордеон" дигәннәренең ак телләренә басып уйнап караган идем - татар көйләре тальяндагы кебек яңгырый. Командирлар рөхсәт итсә - үземә биш рәтлесен, энекәшкә өч рәтле, сөяк тышлы, ефәк эчлесен алып кайтырмын, парлап уйнарбыз... (бер-ике юл боздырылган). +...Гродноны алгач, званиемне үстерделәр, мин хәзер сержант булдым, ("младший" дигәне әйтелми). Медале дә озак көттермәстер... (боздырылган юллар). +...Кичә сакта торганда, сыерчык сайравын тыңладым. Нәкъ бездәгечә сайрый. Әллә безнең өянкедәге ояда үсеп очкан сыерчык идеме икән ул?.." +...Хат шушы урында өзелә. Барыбызны да гаҗәпкә калдырып, ничә еллар буена елаткан бу хат "хәбәрсез югалды" хәбәреннән соң өч ай узгач, таныш түгел кул белән язылган конвертта килде. Әллә инде шуннан чыгып, әнкәй үзе үлгәнче кече абыйны - исәндер, гарипләнгәндер, шуңа гына үз кулы белән яза алмыйдыр, бер кайтмаса - бер кайтыр, дип көтеп яшәде. Соңгы хатта язылганнарны көйгә салып "укый" иде. Аның соңгы хат булуына ышанырга теләмәде, мәрхүмә... +...Абыйларның кайда җирләнүен белергә әткәй республика органнары аша юллату сорап караса да, "хәбәрсез югалган солдатларны эзләү дәвам итә" дигәннән артык җавапка ирешә алмады. +...Институтта укыганда, кече абыйның өзелгән соңгы хатын конвертка салып җибәргән лейтенантны үзлегемнән эзләп тапсам да, аның җавабы шатландырырлык түгел иде: "Үлем хәбәре күмү взводына тапшыргач җибәрелә, ә күмү взводының маршрутын да, язмышын да хәрәкәттәге армия частьлары контрольдә тота алмый, аларның да, бомба яки снаряд төшеп, һәлак булуы ихтимал. Сугыш кагыйдәләргә буйсынмый. Аның үз кагыйдәләре, үз кануннары, үз законсызлыклары..." "Бәлки" һәм "ихтимал"ларга өметләнеп, 60 яшем тулганда Хаҗ сәфәренә юллама табуга ирештем. Күңелнең бер почмагында абыйларны күргән-белгәннәрнең берәрсе белән очрашу өмете дә пыскый иде... +...Әгәр дә 30 нчы елларда "кулак" дип әткәй-әнкәйнең йорт-җирен, каралтыкурасын, мал-туарларын сатмаган булсалар, әткәй васыятьләренең берсен булса да үтәү мөмкинлегем булыр идеме?! "Раскулачивание" дигән мәхшәрне үз күзләре белән күргән авылдашларым мине очраткан саен: "Атаңны талап саткан Юзбашев оныклары хөкүмәттән компенсация акчасы ала, ә син йоклап йөрисең", - дип тукый торгач, ниһаять, сорап карарга тәвәккәлләдем һәм тиешле оешмаларга гаризалар җибәрдем. Җавап артыннан ике ел чабарга туры килсә дә, тырышу бушка китмәде: ике катлы нарат йорт, бозаулары белән ике сыер, колынлы бия, алты баш сарык, икешәр оя каз-үрдәк, кием-салым, савытсаба өчен ун мең сум компенсация акчасы бирделәр. Ягъни, бер бозау кайтты! Авариядә ватылган "Москвич-12" машинасын "запчастька" саткан акчаны да өстәгәч, Хаҗ кылу юлламасына җитәрлек сумма тупланды. +...Шатлык белән әзерләнеп һәм әсәрләнеп юлга чыктык. +Юл газабы - гүр газабы, дисәләр дә, җәфа күрмичә генә, Мәккә каласына килеп төштек. Кунакханәләрнең шәп дигәненә урнаштырдылар. Ашханәсе этаж саен, ашау-эчү бушка. Гыйбадәтеңне генә калдырма! Шулай итеп, без Согуд Гарәбстаны короленең кунаклары статусындагы хаҗилар булдык. +"Хаҗи булдык" сүзе җиңел язылса да, чын хаҗи булу өчен күп көч сарыф итәргә кирәклеген мин анда баргач кына тойдым. +Ислам дине йолаларын шәригатьчә үтәү өчен сәламәтлек тә, ихласлык та, җаваплылык та кирәклеген белә идем. +...Ихрамнан башлап, Корбан гаетендәге таш атуга тиклем гыйбадәт-йола төрләренең барысын да, мөмкин кадәр Коръән кушканча, үтәргә тырыштым. +Кыймылдарлык хәлем калмаганда да, фарыз гамәлләрне генә түгел, сөннәтләрен дә калдырмадым. Кая да булса бара алмаганда, утырган, яки яткан килеш үтәдем. Бу минем мактануым да, аклануым да түгел. Язмама ялган керүдән саклануымны күрсәтү дип кабул итәрсез. +...Хаҗ вакытында гыйбадәт гамәлләрен җиренә җиткезеп кылуда "хызырның" ярдәмен сүзләр ярдәмендә генә аңлатып булмас. Аларны үлчәү ихтималы да, җае да юк. Аның ярдәмен чиксезлек белән генә күрсәтеп булыр иде. Чиксезлекнең үзен нинди тамгаларда күрсәтергә? Шуңа күрә... шулардан чыгып, язган сүземә ышануыгызга өметләнеп, тагын бер серемне ачам: "хызыр" "маҗараларын" исәпкә алмаганда, минем Хаҗда күргән, белгән, кылганнарым башка хаҗиларныкыннан аерылмый. +Атың барда - җир таны, атаң барда - ир таны, дигәннәр. Бу заманда атай да, ат та түгел - эшне үзеңнең атың популяр булу хәл итә икән. Бер канатым театрга, икенчесе телевидениегә тоташып көч алган атым аркасында, бүлмәдәге тугыз танышның һәркайсы, күреп булмаса ишетеп, мине беләләр булып чыкты. Күрше бүлмәдәге якташлар арасында да танучылар табылгач, мине монда +Очрашкан чакларда: "Бә, ...син дә мондамыни?!" - дип, юк сүзне бар итәргә тырышып, намазга да, Мәккә урамнарын тамаша кылырга да, ашханәгә дә бергә барабыз. +...Барыбызның да өстендә, гомум мунчадагы кебек, ак чүпрәк бөркәнчек кенә булса да, минем кулдагы видеокамера үз ролен үтәгәндер - кая барсам да, таныш хаҗилар миңа иярергә, "кинога төшәргә" тырыша, абруемны шул ныгыта иде. +Кемнедер ишәккә атландырып, кемнедер дөя сыртында видеотасмага, кайберләрен ишәк хуҗасы белән кочаклаштырып фотога төшерәм. +Ни өчен ишәк хуҗасы белән, дигәндә, ул үзебезнең Питрәч керәшене Сергей булып чыкты. Кайчандыр хоккейчы булган икән. Кредит түләүдән качып, Гарәп Әмирлеге командасына күчкән. Үз капкасына алка керткән өчен гаепләнеп, куылгач, монда килгән. Җиденче ел инде илгә кайтканы юк икән, Мәккәдә боз сарае төзелгәч, кабат уйный башларга өметләнә. Җилән, чалмага өстәмә исемен алыштырган - Сөләйманга әверелгән, тормышыннан канәгать, "ниһаять, үземне таптым", ди. Килүебезнең икенче көнендә иртән иртүк булды бу очрашу. Бездән акча алмады. Киңәшләрен дә кызганмады. Өстәвенә, күп хатынлы гарәпнең адресын бирде, өйләдән соң унҗиде хаҗи шул гаиләне тамаша кылырга киттек. Тик... гаиләнең ашау вакытына туры килдек. 30 метрлар чамасы ара калдырып, дүрт хатынның бер ирне ничек бүлгәләүләрен күрәсебез килеп көтсәк тә, кызыклы тамаша урынына, каяндыр кинәт пәйда булган полицейскийның ачулы йөзен күрү генә насыйп булды. Коръән тыйган гамәлләр белән шөгыльләнәбез икән!.. +Бәхетебезгә, арабызда инглизчә сөйләшүче бер абзый бар - шул коткарды. Аңлавыбызча, ул гарәп хатыннарына беребезнең дә дәгъвабыз юклыкка ышандырырга тырышса да, полицейский, беләзекләрдәге язуларны укыгач, группаларга аерып тезде дә көткән машиналарына таба алып китте, төялергә ымлады. ...Чирек сәгать узмагандыр - кунакханәбезгә китереп тә "аударды". Җаваплы кешеләрне чакыртып, ниндидер язуларга кул куйдылар, фотоаппаратларны алдылар. Миңа шундагы тылмач аша видеокамерамның саклау бүлмәсенә бикләнәчәген, рөхсәтсез камера тотып урамга чыккан өчен штраф түләргә кирәклеген төшендерделәр. Мин, үзебезчә, акчам юклыкны аңлатырга тырышсам да, ишетүче булмады. Инглизчә сөйләшә белгән теге хаҗи гына полицейскийдан нидер сорады да миңа карап тынычланырга ымлады. +Ашыбызга төшкән "тараканнан" котылып, бүлмәбезгә кайтып керүгә ирешкәч, озакка сузылган фикер уртаклашуларның нәтиҗәсендә: ислам дине туган бу җирдә тәртипләр кирәгеннән тыш кырыс икән, дингә ислах - реформа кирәк икән, дигән карарга килдек. Протоколларсыз, сүздә генә, әлбәттә. Төрле карарлар кабул итеп, аларны үтәмәскә өйрәнгәнлектән, реформа сүзен кабат искә төшерүче булмады. Үзебезне җиңүчегә санап тынычландык. Видеокамерамны тартып алулары кәефемне бозса да, бүлмәдәшләремнең берләшә белүе аны тиздән йолып алачагыбызга өметләндерде. +...Инде бу бердәм төркемнең һәркайсы белән аерым-аерым таныштырып үтү кирәктер. Мине таныгансыздыр: авылда туып, шәһәрдә гомер уздырган бер "даһимын". Калган тугыз "даһиның" өчесе "Казан ятиме", икесе Мәскәү астыннан - табиблар. Түбән Новгород белән Чувашиядән ике бизнесмен - итчеләр. +Казан ятимнәреннән Мәхмүт абый кайчандыр судья булган. Хәзер адвокатлар коллегиясендә юрист-консультант вазифасында икән. Рәшит Нуриевич - хәрби очучы булып эшләгәндә чукраклангач, таможня хезмәтенә күчкән, монда күз дигән китап яздырып, Язучылар оешмасында "член" булуына таныклыгы бар, кирәксә дә, кирәкмәсә дә шуны күрсәтеп, үзен "әдип" дип таныта. Хәйдәр Кыямович исә Иске Бистәнең яңа мәчетендә "запасной" мулла икән, пенсиягә "куылганчы" төрле органнарда "числился", соңгы эш урынын "контролёр за исполнением наказания" дип горурлана. (Куштырнаклар эчендәге сүзләр аның үз авызыннан чыкканга, үзгәртүне кирәк санамадым.) Подполковниктан уздырмадылар, аерган хатыннар өстән яздылар, ди. Түбән Новгородныкыларның кәсебе кышын кыяр, җәен каз үстерү булса, Чувашстанныкылар ат итеннән казы ясап сата икән. Ниятебез - татар яшәгән һәр төбәктә "хәләл" кибетләре ачу, диләр. Бу Шыгырдан мөселманнарының шыгырдавы гына түгел, кыскасы, бүлмәдәшләрем хәллеләр, телләрендә - Алла, ниятләре - малда... +...Хаҗ сәфәренә кадәр күзгә-күз очрашкан булмасак та, кайбер ниятләр, фикер уртаклыгы безне бер бүлмәгә урнаштырды. Уныбызны да "яңа ислахчылар" дияргә булыр иде, тик беребез дә аны нәрсәдән башларга, нәрсәгә омтылырга икәнен күз алдына китерми. +- Ниндидер агымда яшәү мәҗбүриме? +- Әйе! - диләр алар, шуның өчен генә үзләрен "ислахчы"га саныйлар. Мин дә шул төркемнең бер әгъзасы буламдыр инде. Минем дә күңелем әллә кайларда оча, мин дә үзгәреш телим. +Безне, барыннан да элек, дин өлкәсендә күпне белү түгел, күп нәрсәне белмәү берләштергәндер дигән фикер дөрес булыр иде. Тик без нәрсәне белмәвебезне дә белә алмыйбыз. Әмма сүздә, бәхәстә һәркайсыбыз үзенең күп нәрсәдән хәбәрдар булуын, башкалар белмәгәнне белүен күрсәтергә тырыша. +- Мәче башлы ябалакның холкын-табигатен өйрәнү өчен, аны төнлә күзәтергә кирәк. Мин чын-чынлап дин юлына бастым. Тәүбәгә килдем. Юлымда калу өчен - Ислам диненең асылына төшенү, серләрен чишү өчен, иң элек аның туган илен күреп белү мөһим булганга, мин бүген монда - ислам динен биргән илдә... - диде Хәйдәр Кыямович бер әңгәмәбезнең кызган вакытында. +- Аллаһы Тәгалә җирне илләргә бүлгәләп карамый. Бөтен галәм Аныкы. Динне "ил бирде" дигән фикер... наданлыктан. Аны ил түгел - Алла бирә, Алла иңдерә. Без Рәсүлуллабызга илаһи вәхиләр иңә башлаган Мәккә каласында гөнаһка кереп утырабыз, - дип төзәтмә кертә Мәхмүт абый Хәйдәр хәзрәт сүзенә. +Шулай, сиздерми генә, бәхәс кузгалды. Һәркем үзенең белгәнлеген күрсәтергә тырышып, наданлыгын раслый башлады. +- Пәйгамбәребезнең вафатыннан соң византиялеләр белән булган сугышларда Коръән хафизлар шәһит киткәч, хәзрәте Гомәр ибне Әл-Хәттаб, хафага төшеп: "...Әгәр дә без тиз арада Коръән аятьләрен җыймасак, аның күп өлеше юкка чыгуы ихтимал. Ничек тә Коръәннең язма нөсхәсен булдырырга кирәк..." - дип сүзен дәвам итә Мәхмүт абый. Сагаябыз... Мәхмүт абыйның сөйләвен бүлдерүче юк. "Республиканың атказанган юристы" дигән дәрәҗәле пенсионер бит! "Рәсүлебез башкармаган эшне ничек инде без башкарыйк?" - дип Гомәргә каршы чыкты Әбүбәкер. +Тынлык урнаша. Хәйдәр хәзрәт ятарга дип урын әзерли. Янәсе, аңа болар күптән билгеле! +- Бу бит каршы чыгу түгел, ә куркып калу, шик белдерү, - дим мин, бәхәс сүнмәсен өчен. Мәхмүт абыйга, күрәсең, шул гына кирәк: +- Дөрес әйтәсең: куркып калу, шик белдерү - каршы бару түгел. Хәйдәр миңа каршы чыгуы түгел, ә мәсьәләне тирәнрәк төшенергә теләве, бәхәссез кабул ителердәй җавап эзләве. Эзләнү гаеп түгел... +Хәйдәр хәзрәтне "йомшак тотып катыга утыртуы" белән Мәхмүт абый бүлмәбезнең лидеры булып танылды. +Барыбыз да "йотылып" аны тыңлыйбыз. Күптәннән таныш легенданы беренче тапкыр ишеткәндәй күрсәтергә тырышабыз. +- ...Хәзрәте Гомәр әйтә: "Үзебездән булмаса, булдыручыны табып, бу изге гамәлне кылдырырга һәммәбез бурычлыбыз", - ди. Табалар кешесен! Ул Зәед ибне Сабит-пәйгамбәребезнең сәркатибе булган Сәхабә икән. +- Зәед! - диләр аңа. - Син сәламәт акыллы, зирәк фикер йөртүче, тапкыр телле, хәтерле кеше. Без сиңа ышанабыз. Син Коръәнне өйрәнү һәм туплау эше белән шөгыльләнергә тиешсең! +- Әгәр Арафат тавын бер урыннан икенче урынга күчереп куярга булса, җиңелрәк булыр иде, - дип, Зәед ибне Сабит эшнең үтә дә җаваплы булуын искәртә. +Әгәр дә ул шулчак карышкан булса, безнең кулда бүген шушы Коръән булмас иде. +...Яфракларга, дөя-куй хайваннарының калак сөякләренә язылганнардан, аерым сәхабәләрнең хәтерләрендә сакланган фикерләрдән беренче нөсхә Коръәнне туплый бу изге җан. +- Икенчел нөсхә Коръән дә бармы әллә? - ди Мәскәү асты хаҗие, учакка утын өстәп. - Гаҗәп икән, бик гаҗәп... "икенчел Коръән"... +- Гаҗәпләндерерлеге шул: туплау эшләрен төгәлләгәч, Коръәннең төп нөсхәсен ул Гомәргә түгел, ә шик белдергән Әбүбәкергә тапшыра! - ди Хәйдәр хәзрәт, сүзгә кыю катнашып. +- Кемгә тапшырса да, шул нөсхәдән күчерелә-күчерелә үрчеп, Коръән барып җитмәгән ил калмый. Тәңречелек белән яшәгән безнең бабаларыбыз да аңа табына. ...Мөстәкыйльлегебезне югалтуга беренче адым шул чакта ясалмадымы икән? - ди Мәхмүт абзый, провокацион фикер өстәп. +Әллә аңламаудан, әллә куркудан бу сорауга җавап бирергә ашыгучы юк. Тынлык урнаша. +- Коръән - ислам диненең мәйданнар яулап, халыкларны буйсындыруда иң отышлы коралы булган. +- Мәхмүт абый! Син судья булган кеше. Хөкем процессы барган вакытта кодексларның статьяларын тикшермиләр. Мин әйткәннәрне үз карашыңны яклауга таба борма. Коръәнне тикшерүнең нәрсәгә алып баруы сиңа сер булырга тиеш түгел. "Хакыйкать хакына" дигән булып, күңелләргә коткы салып утырма. Яшәүнең Алла хөкеме икәнен, гөнаһларыбызны ярлыкатыр өчен Хаҗга килүебезне онытмыйк. Коръәнгә ышанычыбызны югалтмыйк! +...Мондый патетик чыгышлардан соң "яшәсен!" дип кычкырырга яисә "көчле алкышларга күмәргә" гадәтләнгән булсак та, сөйләшүнең юнәлешен үзгәртү кирәклеген тоеп: "Амин!" - дидем мин. Барысы да миңа таба борылдылар. Шуннан файдаланып сүземне дәвам иттем: +- Ничек уйлыйсыз: Коръәнне Конституциягә тиңләү дөресме? Әллә үз чорының универсаль кодекслар җыентыгымы ул? +- Ә нигә үз чорының гына? +- Уголовный кодекс бар иде - үзгәрде, гаржданский башка. Коръән һаман шул килеш яши бирә! +- Яшәсен! - диде Хәйдәр хәзрәт, ни белән чагыштырырга маташсак та. - +Бәхәснең кызып барган чагында, биргән сорауларга җаваплар бугаздан чыга башлагач, бүлмә ишеге ачылып, агарынган йөзле, күгәргән борынлы - Рәсәй хаҗиларының җитәкчесе килеп керде. +- Нинди мал бүлешәсез сез? "Сезнекеләр сугыша", - дип, кизү торучы кереп уятты. Ятыгыз, зинһар. +- Сугышмыйбыз, хакыйкать эзлибез. +- Хакыйкать табылган - Коръәндә ул, - диде җитәкче. +- Әгәр сорауларыбыз булса? +- Сорауларыгызны иртәгә Мәккә каласының иң мәртәбәле имамына бирерсез. Рәсәй таралгач барлыкка килгән мәмләкәт хаҗилары белән очрашу үткәрергә киләчәк, ди. Сынатасыгыз килмәсә, сорауларыгызны язып барыгыз. Түлке, җәмәгать, Коръәнгә тел тидерүдән сакланыгыз. +- Без Коръәнгә тел тигезмәбез, хаҗи. Тик андагы кайбер аңлашылмаган аятьләр буенча соравыбыз гына ихтимал. +- Зинһар, фетнәчелеккә тартмагыз. Болай да гөнаһлар баштан ашкан. Пенсиягә чыгарга да күп калмады... +Җитәкче китте. +Без, ясигъ намазына бармыйча, сораулар әзерләргә керештек. +Миңа аларны теркәп бару эшен йөкләделәр. Иң беренче сорау итеп Мәскәү врачыныкын куйдык: "Әгәр, Зәед әфәнде исән булып, аңа Коръәнне заманга яраклаштырып язу эшен йөкләсәләр, алыныр идеме икән? Алынса, күпме гонорар билгеләнер иде икән?.. Әллә инде Нобель премиясенә тәкъдим ителер идеме икән?.." +Бу сорау "провокационный" дип табылды, мәсьәләгә җитдирәк килергә куштылар. +- ..* * * нче сүрә, 81 аять: "Нинди дә булса яхшылыкка ирешсәң - Алладан, ә начарлыкка юлыксаң - ул үзеңнән", - диелгән. Язмыштан узмыш юк, дигәнне фаш итмиме бу? Ягъни, начарлыкка юлыкканда, Алла читтә калып, ләүхелмәхфүз юкка чыкмыймы? +- Чыга! - дидем мин, ашыгып. +- Чыкса - яз шуны сорау итеп, шомартып!.. +Тагы 16 нчы сүрәгә күчеп, 95 нче аятькә карыйк: "Алла, теләсә, һәммәбезне бертөрле итә ала. Теләгәнен аздыра, теләгәнен туры юлга юнәлдерә ала. Әмма сездән барлык кылган гамәлләрегез өчен үзегездән генә җаваплар соралыр..." Инде, шуңардан чыгып, сорауны яз: "Димәк, Алла кешеләрне үзе теләп аздыра, туздыра да шуның өчен кешене җавапка тарттырамы? Бу аятькә таянганда, "гадел", "иң шәфкатьле" дигән зат кем була соң?.. +Гомәр Хәйям болай дип язган: +"Яраттың да, Ходай, минем җисемне син. +Язып куйдың эшләнәчәк эшемне син. +Үзең язган гөнаһларны кылган өчен, +"Җәһәннәмгә, кеше, син кер, дисең!" +- Гомәр Хәйям сүзләрен язаргамы, юкмы? - дидем мин, тукталып. +- Сорауны яз, ә җавапны миннән түгел, шәехтән сорарсың... +...Мөмкин кадәр ишетелмәгән, яңа сораулар гына бирергә дип килештек тә, көймәбез комга терәлеп, туктап калдык. +- Ә кем боларны барыбыз исеменнән шәехкә җиткезергә алына? - диде Мәхмүт ага. +Барыбыз да атказанган юристның үзенә карадык. Ә ул исә катгый баш +- Киләсе сайлауларда, исән-сау булсак, мин үземне мөфтилеккә кандидат итәргә ниятлим. Мөфтиенә узалмасам - казыйлыкка казык кагарга да риза. Шул ноктадан караганда, үземне Коръәннән хата эзләүче итеп күрсәтү яраган эш булмас. Сорауларның мәхәллә мулласы авызыннан әйтелүе дөрес булыр. +- Әйе шул, - диде Хәйдәр хәзрәт, кабынып, - мәхәлләбездә беренче хәзрәт булу-булмау мәсьәләсе чишелергә торганда, Коръәнгә ревизия ясаучы булып күренергәме? Ярый ла Муса Бигиевтан Тукай гына көлгән. Хәзер һәр рифмачы үзен Тукайдан өстен саный... Көлеп кенә калмаслар... Әнә... кем... Чувашстан батырлары сорасын! +- Без батырлар түгел - ә Батыр районы сугымчылары! +- Шуңа күрә әйтәм дә... Сезгә бит "хәләл" супермаркеты ачарга фатиханың хаҗлысы кирәк... Җайлаштырып шуңа бәйлисез дә... +- Бәйлисе юк! Суперлар белән ил тулы, итен генә китер... +- Алайса, әнә - Мәскәү дантистлары сорасын! Алар дин гыйлемендә наданлыкларын яшермиләр... +- Беренчедән, без дантист түгел, ә терапевт высшей категории; икенчедән, стоматолог дипломыбыз да бар безнең; өченчегә, "ислам дине докторы" дигән диплом обещали... Так что, пускай теледиктор и спрашивает... ему терять нечего... +Минем бакчага ыргытылган таш иде бу. Җавапсыз калу бизәмәс: +- Йә бетәсең, йә сүтәсең очрагы бу, әфәнделәр, - дидем мин. - "Коръән серләре" авторының язмышын беләсездер: аны, үлгәнче үк "Аллаһы Тәгаләнең каһәре сукты", диделәр. +Сораулар язылган кәгазь минем алда калды. +...Күмәкләшеп җомга намазына киттек. Мәчеттә Урта Азиядән, Рәсәй төбәкләреннән һәм башка мөселман илләреннән килгән хаҗилар белән гыйбадәт залы тулган иде... +...Шәех дигәннәре көче ташып торган, тук чырайлы, кап-кара сакалмыеклы ир уртасы кеше икән. Иярченнәре дә гайрәтле күренә. Араларыннан кыска юаны, тенор тавыш белән, Коръән аятьләре укыды. Безнең мәчетләрдә догаларны, кабатлый-кабатлый, мөмкин кадәр озаграк-озынрак итеп укырга тырышсалар, боларның вакыты кадерле, ахры, аятьләр укуны бик тиз тоттылар. Бит сыйпауга, "сорау-җавап" мәйданына күчтеләр. Рәсәйдән килеп укучы шәкертләр тылмачлык итте. +...Әүвәл Кавказ мөселманнары кыюлык күрсәтте. Шәһит китүчеләрнең ятим гаиләләренә ярдәмне кем һәм ничек оештырырга тиешлек буенча төпченделәр. Аннары сәдакаларның күләменә тәңгәл савабы булуны раслаган дога таптырдылар. +Урта Азия хаҗиларын никах, калым йолаларын үтәгәндәге "тышаусызлыклар" борчый. Калымның керемгә чутланырга тиеш түгеллегенә кагылышлы сүрә юклыгы законсызлыклар тудыра икән. Налог агентларының авызын томаларлык аять таптырдылар. +- "Аять түгел, оят кирәк!" - диде Мәхмүт абзый, безгә генә ишеттереп. +...Алгы сафтагы хаҗи инглизчә нидер сорап маташты. Тылмач, аңа соравын язып, мәҗлес соңында имамнар бүлмәсенә керергә кушты. "Инглиз хаҗие" ризалашты. +...Имзаларын куйган безнең бүлмә хаҗилары, кул күтәрүемне көтеп, еш-еш миңа карыйлар, ашыктыралар. +Себер мөселманнары вәкиленнән соң, минем дә күтәрелгән кулны күрделәр... ителүен көткән арада, хаҗиларның күз карашлары, ни өчендер, мине гаепли иде. Тылмач та миңа карап: "Үзеңнән акыллы булып күренергә тырышма, күп сүз - чүп сүз, сорауларыңны кыскарак тот!" - диде. +- Алар кәгазьгә язылган, - дидем дә язуны (кулдан-кулга) шәехкә таба җибәрдем. Тылмач аны башта үзалдына гына укыды да Шәехкә аңлатырга кереште. Минем өчен бер сәгать булып тоелган шул дәкыйкадә безнең бүлмә "даһилары", сабырсызланып, миңа ачу белән карыйлар, эчтән сүгенәләр дә кебек тоелды. +...Тылмач, миңа карап: +- Бу сорауларны раслап кул куйган хаҗилар мондамы? Басыгыз! +...Басучы юк. Тынлык... +Тылмач соравын кабатларга мәҗбүр. +Беркем селкенми дә, дәшми дә. Тиз арада киңәшләшү, пышылдашу булып ала. Шуннан соң тылмач: +- Бу сорауларга җавапны, илегезгә кайткач, Диния нәзарәтеннән алырсыз. +...Минем өчен бәйрәм үтте, "сынау килде сындырып". +...Күпмедер вакыт узгач, ушыма килеп, күзләремне ачсам... ялгыз утырып калганмын. Ташлап киткәннәр... +Моңа кадәр бер дә игътибар иткәнем юк иде - йөрәк "дөп-дөп" тибә икән. "Язмышлардан узмыш юк" дип тибүедер инде... +Бүлмәдәшләр кунакханәгә кайткач, минем белән сөйләшүдән генә түгел, күзләребез очрашудан да качалар; намазга йөрүләре ешайды, ашханәгә бергәләп баралар, туңдырма тотып бергә кайталар. Миңа дәшүче юк... +Бүлмәдәшләрдә генә түгел, үземдә дә үзгәреш: өзлексез йөткерәм, температурам күтәрелде, баш сызлый, тел тотлыга, күз чагыла, колак чатный, аяк атламый... +...Кич белән коридорга чәй алырга дип чыксам, күрше бүлмәдәге таныш казанлы хаҗи очрап: "Сине һаман кайтарып җибәрмәделәрмени? - дип сорагач, тәмам хастага әверелеп, түшәккә егылдым. +Тегеләр... ясигъ намазыннан кайтып, ятарга җыенганда, Мәхмүт абыйдан сорарга җөрьәт иттем: +- Ни булды бу? +- Ни язсаң - шул булды. +- Сез әйткән сорауларны гына яздым бит, үзегез укып, кул куйдыгыз... +- Сиңа ышанып, укымадык шул... +- Инде ышанычыгыз калмадымы? +- Ни чәчсәң - шуны урырсың, энем. Ярамасны язгансың, димәк. Алланың каһәре төшмәсен дип тәүбәгә килеп ят... +- Нинди гөнаһым өчен тәүбәгә? +...Бу соравым җавапсыз калды. Бүлмәдәшләр харам мәчетенә барырга тәһарәт яңартканда, бүлмәбез докторы, каяндыр кайтып керде дә, рус телендә сәер тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Мин ул сөйләшүнең эчтәлеген татарчага тәрҗемәдә язам: +- Температурам югары дип врач чакыртма. Бүлмәбезне карантинга ябулары ихтимал. Миндә төрле-төрле рецепт бланклары бар. Шуларны күрсәтеп, дарулар барып алсаң, үзем дәвалармын. Терелгәч, исәп-хисап ясарбыз. Үзебезнекеләрдән күп алмыйм мин... +- Миндә нинди авыру икән соң? +- Стресс! Аннары тирләгән килеш туңдырма ашагансың. Шуңа өстәмә +- Туңдырманы башкалар да ашый, алар авырмый... +- Алар Коръән белән булышмый. +- Мин дә булышмадым. +- Тереләсең килсә, мә сиңа рецептлар. +- Миндә бу кадәр дарулык акча юк. +- Рецептың булса, монда акча сорамыйлар. Шикләнмәсеннәр өчен барган саен бер генә рецептыңа ал. Бу дарулар бездә дефицит. +- Шулкадәр дару эчәргә тиеш буламмы мин? +- Урын табылыр, алуың хак булсын. +- Афёра ич бу... +- "Балабыз юк" дип төтен җибәр... сорасалар... +- Бу яшьтә бала турында сүз алып баруга миңа кем ышаныр икән?.. +- Баласызлык - ирләр гаебеннән генә түгел... Иптәшләргә ярдәмләшүнең бер төре булыр. Минем Хаҗга килүем дә шул бала хыялын тормышка ашыру максатыннан гына. +- Хатыныңны җибәрергә иде. +- Ул узган ел булды. Хаҗга килү өчен ислам диненә күчте хәтта... +...Төштә күргән, саташу сыман бу сөйләшү турында мин әлегә кадәр уйлансам да, җавап таба алмыйм: уен идеме, чын идеме, әллә бер сынау идеме? +Бүлмәдәшләр каядыр, мин медсанчастька юнәлдем. +...Кеше юктыр дип барсам, чират Казан клиникаларыннан ким түгел иде. +- Кем ахыргы? +- Кайсы ишеккә? +- Ишек түгел - доктор кирәк миңа. +- Тешнекеме, эчнекеме? +- Даруныкы... +- Алайса, әнә Сәлим баба артыннан бас. +Сәлим баба дигәннәре янына утырдым. Сөйләшәбез. Ул Бохара мәдрәсәсендә укыган 27 яшьлек татар егете булып чыкты. Үзбәкстанның Карши шәһәреннән килгән. Бер сорау бирмәсәм дә, үзе турында үзе сөйләп, баш авыртуын көчәйтте. Үз акчасына килүен кат-кат әйткәч, авызында калган өч тешенең дә селкенеп торуына зарланды. +- Ясалма теш куйдыр, - дидем. +- Таныш табибың булып, тиз эшләсәләр - хакыннан тормас идем, - диде ул. +- Сөйләшеп карармын, - дидем мин, абруемны төшерәсем килмичә. +- Коръән укуы авырлашты. Селкенүләренә түзәр идем дә, сызлап җәфалыйлар. Суыртырга чиратым җитүне көтеп утырам. Миңа кадәр әле тугыз кеше... +- Теш сызлауга түзеп була, җаның сызласа нишләрсең... +- Түзмим - өчесен дә суыртам... Монда акча сорамыйлар. Бушлай булганда, син дә суырт, сызлавын көтмә... +- Тешләрем түгел - җаным сызлый минем, энем... +- Җан сызлавы пүчтәк, теш сызлавы үтерә, суыртуың хәерле... - дип әйтүе булды - ишек ачылып, тешләреннән котылырга чиратлары җитүне көткән тугыз хаҗины эчкә уздырдылар. Авызларына мамык капкан ун хаҗи, учларындагы тешләрен табышка тиңләп, бүлмәләренә тайды. +...Коридор бушап калды дип уйларга өлгермәдем, башына Батулланыкы сыман бүрек кигән, йөзен чадра, гәүдәсен кара ефәк белән каплаган хатынын күрешкәч, минем каршыма килеп басты. "Әссәламегаләйкем!" дигәненә җавап алса да, күзләремә багып тора бу. Иреннәре кыймылдавын авыз эчендә дога укыганга охшата. Күңелгә ниндидер шом керде. Сыңар кулы белән битен сыйпагач, бөркәнчегенә кулларын сөртә-сөртә: +- Син шул татар бит? - диде бу миңа татарча. +- Шул, - дидем мин, шомлануымны сиздермәс өчен генә. +- Сине кайтарып җибәрергә тиешләр иде бит. Ничек син монда? Кичерделәрме, чикерделәрме? +- Хаста алды. Чирләдем. Дәваланам. Даруга килдем. +- Ай-һай, терелерсеңме икән? Һәр авыру Аллага тел тидерүдән килә. +- Мин Аллага тел тидермәдем. +- Коръәндә әйтә... +- Шул әйтелгәннәрне төшенәсе килеп язган сорауларны гына биргән кеше мин. +- Коръәндә төшенмәслек фикер юк. Кирәген таба, тапкач - укый, укыгач аңлый белү кирәк. +- Әгәр аңлашылмаса? +- Ышану тиеш! +- Ышандырмаса? +- Андый бәндә белән сөйләшеп тору да зур гөнаһ. Дәһри ул, - диде дә, хатыны янына китеп, аңа нидер сөйли башлады бүрекле. +...Чират торучылар арасында миңа карап "пышылдашулар"дан соң, барысы да каршы як эскәмиягә күчеп утырдылар. Хатынын җитәкләгән бүрекле генә утырмады. +Ярый әле шулчак ишек ачылып, ак халатлы кара доктор миңа: "Соmе on", - диде. Бүрекленең хатынына нәрсәдер аңлатырга тырышуыннан файдаланып, ачык ишектән җәһәт кенә ыргылдым да, ике негр егете каршына килеп, рецептларымның һәммәсен бергә өстәлләренә салдым. "Кайсына бирсәгез дә кирәкле, авыруларым күп", - дигәнне аңлатырга тиеш иде бу гамәлем. +Импортный рецептлар аларга кызык иде ахры. Үземә карамыйча, берни сорамый укыйлар да - көлешәләр. Больницаларда еш булсам да, авыру алдында көлгән врач очратканым юк иде. Түзмәдем - өстәлдә яткан градусникка төртеп күрсәттем. Докторларның утырганы русчалап: +- Жена молодая, да? - диде көтмәгәндә. +- Нет, старше меня на семь лет, - дидем. +- Тогда понятно, - диде врач, иптәшенә күз кысып. Аннары кабат рецептларны тикшерергә тотынды. "Яндым" дигән фикергә килеп, җавап әзерләгәндә, бу миңа: +- На что жалуемся? - димәсенме!.. +Мин тамак авыртуны аңлатырдай ымлыклар ясадым. Докторлар, минем селтәнүләргә дә, чырайга да игътибар итми, үзләренчә сөйләшеп, көлештеләр дә, авызымны ачтырып тамагымны карагач, рецептлардагы даруларны җыя башладылар. Үзләре һаман көлешәләр иде. Дарулар табылып, катыргы тартма кулыма тоттырылуга, ишек ачылып, хатынын җитәкләгән "бүрекле" килеп керде дә: +- Почему так долго? - диде миңа. +- В чём дело? - диде доктор, мине коткарып. +"По женским вопросам мужиков не принимаем", - дигәч, хатынымның үзен алып килдем. +- Мы не гинекологи. +- Рецепт есть? +- Сколько долларов надо? +- У нас ничего не продаётся. +- Буду жаловаться... +...Бу пар чыгып китүгә, шәех белән очрашуда күреп калган хаҗи килеп керде дә, докторларга тиз-тиз нидер әйтеп (инглизчә!), ак җәймә япкан эскәмиягә сузылып ятты. Докторларның сүзгә катышмаганы, ашыгып, укол әсбапларын әзерли башлады. Күрәсең, бу хаҗиның монда беренче керүе түгел, сөйләшүләре дә күптәнге танышларча иде. Ә мин чыгып та китә алмыйм, сүз катарга да кыенсынып торам. Ни өченме? Чөнки бу кеше минем сораулар язылган кәгаземне тылмачлар алганны күрде бит! Аңа калырга, каядыр керергә куштылар... Безгә билгесезне белергә тиеш иде ул. +Сорарга өлгермәдем - ул үзе эндәште: +- Гафу ит, энем, бүлдердем, ахры... Уколсыз тора алмыйм. Ашыгуым шуннан гына, - диде ул татарча. +- Зыян юк, - дигән булдым. +Бу абзыйны тагы кайларда очратуымны хәтерләргә тырышкан вакыт арасында, аңа инъекция ясалып, утырырга рөхсәт ителүгә: "Нигә иптәшләреңнән калдың?" - диде ул миңа. +- Авырыйм. Даруга килдем. +- Хаҗның һәр йоласын үтәү тиеш. Берсен генә үтәмәү дә Хаҗ кылганыңны юкка чыгара. +- Хәлемнән килмәсә? +- Теләгең сүнмәсә - хәл үзе килә ул. +...Шуннан соң ул, докторлар белән сөйләшеп, сорауларына җавап алгач, миңа карап көлә башлауга, китү ягын карадым. +...Лифтта күтәрелгәндә "Хызыр"ны кайларда күргәнем искә төште: гарәп гаиләсе белән күрешергә баргач, ул мине полицейскийдан коткарырга маташты ич! ...Бусы беренчесе. ...Аннары шәех белән очрашуда инглизчә сораулар бирүче дә ул иде. Аңа имамнар бүлмәсенә керергә куштылар... Минем уемча - бу чын хаҗи түгел, ә КГБ кешесе иде. +...Артымнан күзәтеп барса - югалтсынга, лифтка утыргач, җиденче катта чыкмыйча, тугызынчыга күтәрелеп, аннан җәяүләп төштем. Эзләсен! +...Туганнарга, оныкларыма бүләк алу өчен дип, туңдырма кургашына төреп яшергән 50 долларым бар иде. Шуны алырмын да, кайтарып җибәрсәләр, эшем бетә торсынга, кибетләрдә сайланырмын, дип, бүлмәгә керсәм - матрасларыбыз идән уртасына өелгән, швабра тоткан ике хәбәш (эфиопияле) көлешеп тора. Телләрен белмәгәч, үзебезчә: "Ник көләсез, ни булды?" - дидем. Аңламасалар да, плинтуслар буйлап сузылган сөт инешләренә күрсәттеләр. +- Күрмисеңмени? - янәсе. Ашаганнан соң һәркем туңдырма алып кайтып, күршесенә тәкъдим итү белән юмартлык күрсәтә иде. Алучы булмагач, кая куйсын?! Матрас астына тыга да - оныта... Кич алып кайтып кыстырган туңдырманың иртәнгә кургашын кәгазе генә кала.. Эремәс туңдырма да катыра белмиләр икән бу гарәп феодаллары, дип сүгенәбез эчтән... +Ә хәбәшләр "русь-русь" диләр, миңа карыйлар. +Мин: "Но - татарин", - дип аларны төзәтсәм дә, һаман "русь" диләр. +Алар көлә дип, көлеп булмый - күзем белән дә, күңелем белән дә матрас астындагы 50 долларымны эзлим. Юк. Чүп өемнәре арасында да, кәрҗиндә алмыйм. Долларың декларировать ителгәнме дип бәйләнүләре бар... Дарулар белән тулы тартманы бүлмәдәге докторның тумбасына куярга дип узсам - кургашлы бөтием шунда! Табышны азсынганнармы, әллә инде соңыннан бүлешергә дип калдырганнармы?! +Ни уйласалар да уйласыннар хәбәшләр - 50 доллар капиталымны алып, "свой" дидем дә кибеткә киттем. +...Кибет дигәннәре безнең "Колхоз базары" кадәр биш зурлыктагы мәйданны биләгән "конгломерат" икән. Бер ишегеннән кереп, аккумулятор белән йөри торган канәфигә утырасың да бүләк җыясың. Мин җәяүләп кенә караштырырга булдым. Нәрсәгә тотынсаң да, хакы күрсәтелмәгән. "Скидка" дигән ялган да очратмадым. Нәрсә сайларга белми йөреп ялыккач, оныгыма дип бер курчакка орынган идем, ул дөнья бетереп еларга тотынды. Авызын томаларга кнопкасын эзләп әйләндерсәм, көләргә кереште. Тере баланы юаткандагыча, тибрәтеп тә карыйм - аның саен үҗәтләнеп, йә елый, йә көлә, каһәрең, туктамый. +...Куярга да кайтырга дип торганда, кинәт: "Һоп!" - артымнан килеп, култыклап алмасыннармы! Пәһлевандай ике полицейский!.. +- Я ничего не сделал противозаконного, хотел купить вот эту ерунду! - дип, курчакны ыргыттым. Кибет тынып калды. Пәһлеваннар сүзсез генә мине каядыр алып баралар. Карышу да юк, дәшмим дә. +...Намазлыклар түшәлгән иркен бүлмәгә алып керделәр дә намазга утырдылар. Күрәсең, мине кулга алганда тәһарәтләре бозылмаган, ә минеке бала елаганда ук бозылган иде - сиздермәдем. Алар чүккәндә чүктем, бассалар бастым. Бүлмәдә намаз авазлары гына хуҗа иде. +...Өйлә намазы вакытларында бу илдә, эш тукталып, һәркемнең гыйбадәттә булуын махсус полиция күзәтә, дигәнне ишеткәнем бар иде. Мине эләктерүчеләр әнә шул йола сакчылары булган икән. +Намаз тәмамлануга, пәһлеваннар мине үз машиналарында кунакханәбезгә илтеп куйдылар. Кургашка төргән байлыгым чишелмәде. +Пәһлеваннарга мине "эләктерү" зур җиңү булса, минем өчен бу "ЧП" кайтарып җибәрелүемне тизләтүгә тагы бер саллы сылтау иде. Ни кылып карарга да, кем белән киңәшләшергә дә белмим. Мине тотып китергән полицейскийлар вестибюльдәге погонлы кизүгә нидер аңлаталар, кизү тыңламаса да, аңлаган кебек башын селкетә, ә мин, кузгалырга базмый, кереп баскан урынымда торам, ялт-йолт каранам. +Авыру икәнемне сиздерергә ярамый - карантинга ябылу яный. Бүлмәбезгә менәргә рөхсәтне кемнән сорарга икәнен белмим. Нәрсәдер булуын көтәм. Унунбиш минуттан йола сакчылары, мине онытып, кизүдән язу кисәге алдылар да, чыгуга таба атладылар. Шак-шок! Мавзолей сагына баручы солдатларны да, космостан төшкән космонавтларның доклад белән Хрущёвка баруын да хәтерләтә иде бу күренеш... +...Кулга алынудан котылуыма шатланырга тиеш булсам да, тиражы узган лотерея билетына игътибар булмагандай, чыгышлый мине полицейскийларның күрми узуларына ачуым кайнаудан, артларыннан сүгеп калырга дип, пыяла ишеккә капландым... Капландым да, тапландым да: Батулла бүрекле хаҗи белән йөзен чадра каплаган ханым ишекне эчке якка этәләр иде. Ишек ачылмый, чөнки мин чыгарга дип эчтән этәм. Озак этешерлек көчем дә, теләгем дә булмагач, "кичерегез!" дидем дә лифтка таба чаптым. +Бүрекле, артымнан: йотылды. Лифтның ишеге ачык иде, керү белән "7"ле цифрлы кнопкага бастым, ә менеп җитүгә "2"лесенә басып, кирегә төшеп киттем. Тегеләр белән очрашмас өчен шулай эшләсәм - алар икенче кат хаҗилары икән, җәяүләп кенә менеп киләләр иде. Тагы очрашылды. +- Син? - диде бүрекле. +- Сез! - дидем мин, үземне үзем ишетмәс тавыш белән. +Нәрсәдән һәм нигә куркуымны аңламасам да, минем өчен бер хакыйкать ачык иде: очраклы бернәрсә дә юк, барысы да миннән котылу өчен "тегеләр" тарафыннан оештырыла. "Тегеләр" дигәнемнең кемнәр булуына җавабым булмаса да, мине озатырга, сәбәпләр ярылып ята. +"Беткән баш - беткән" дидем дә, бүлмәгә күтәрелеп тормыйча, асылташлар, энҗе-мәрҗәннәр кибетенә киттем. +...Кибет дигәннәре кунакханәдән ерак түгел иде. Тышкы яктан да, эчендәге товарлар төрлелеге белән дә бер-берләренә, игезәкләрдәй охшашлар, сатучылары һәм әйберләренең хаклары белән генә аерылалар иде. Кирәкле нәрсәмне очрата алмый озак эзләнеп йөрдем. Чөнки нәрсә кирәген тәгаен белмим. Шунда казылыкчы хаҗи очрады, нәрсә эзләвем белән кызыксынды. Сер бирәсем килмәүдән генә: "Хатын-кыз өчен энҗе-мәрҗән, алкадыр, төймәдер, - дидем. - Эшемдәге ярдәмче кызларга", - дип тә өстәдем. +Ышанмаса да, ышанганга охшатып аңлатты шыгырданлы хаҗи: +- Андый кыйммәтле нәрсәләрне "Зәкәрия" кибетеннән алу отышлы. Ә боларда барысы да фальшивка. "Зәкәрия"нең хуҗасы үзебезнең кеше - Австралия татары. +...Ышанмасам да, рәхмәт әйтеп, "Зәкәрия" кибетен эзләп киттем. +Юлда, нигә без кешеләргә, кешеләр безгә ышанмый икән, дигән сорауга җавап эзләп бардым. Җавап таба алмасам да, кибетне тиз таптым. +...Ниятем очсызрак хакка муенса, алка, төймә кебек нәрсәләр алуда. Кайда эшләгән кеше булуымны сиздерә алсам, реклама максатында, бәлки бүләк итеп тә "тамызырлар". +...Таш-тауны чокып ясалган кибеттә өч хаҗия "товар" сайлый иде. Берсе теге чадралы - ике озатучы хатын белән! Сөйләшүләре татарча. Киенүләре - озатучыларның чадралары юк, өсләрендә халат; ә чадралыда исә бу юлы үтә күренмәле бөркәнчек. Үтәли әлләни күрсәтмәсә дә, тән байлыгын яшерә алмаган. "Мин монда" дип кычкырып торган мул күкрәкле чадралыга алкатөймә сайлыйлар, беләзекләр үлчәтеп карыйлар... +Түгәрәк сәхнәчектәге читлегендә, һәр хәрәкәтне күреп, пышылдап сөйләшүне дә ишетеп, кибетче егет утыра. +- Сәнең толымың да, кашың да күмер кара, кызылдан алу тиеш, чәһрәң тагы да гүзәлрәк балкыр, яшьрәккә чыгарсың, - ди бер озатучы. +Шушы сүзләрдән соң чадралы миңа таба карады; киңәшчесенең сүзләрен минем ишетү-ишетмәвемне тикшерүе бугай - кычкырыбрак җавап кайтарды: +- Амин, абыстай, исән-имин монысыннан котылып, насыйбым очраса кире какмам... +...Ишетмәгәнгә сабыштым. Киңәшче хаҗияләр дә тавыш яшерми сөйләнүгә күчтеләр. +- Шундый гүзәлгә насыйбын очратмаса... җир тетрәр... +- Чәч агарып, гүзәллек шиңсә? +- Сарыдан ал! Караны да ача, зәңгәргә дә бата... +- Зәңгәрләрне җенем сөйми... +- Хакыннан тормабыз! +- Бәхетегезгә, бүген хуҗа үзе сугылырга тиеш. Бик үтенсәгез, сөйләшеп карарга булыр... +Озатучы хаҗияләр чадралыны култыклап, симертелгән үрдәкләрдәй алпан-тилпән, сайлаган нәрсәләрен тотып, пыяла читлектәге кибетче янына күтәрелгәч, сөйләшүләре ишетелмәс булды. Мин исә түргәрәк уздым... Чадралының һаман миңа карап сөйләшүе җилкендердеме, чынга ашмаячак хыяллар диңгезендә йөзүемне тойдым... +...Йөзен дә күрмәгән ханымның миңа нинди тылсымы күчкәндер, Казанга озатмасыннар өчен, чадралыны ерактан гына булса да күрергә әллә ниләр бирергә дә әзер булуымны тойдым. Нәфесемә боерык биреп тыела торган гадәтем коткарды... "Чү, егет, дип читкәрәк киттем, йөземнәр әле пешмәгән!" +...Зиннәтле муенса, алка, брошка, беләзекләр төрлелегеннән күзләр камаша, берсен алсаң - икенчесе әрәм калыр кебек. Ярты сәгать чамасы сайлана торгач, үземнең гаиләгә, апа белән сеңелкәшләрнең һәркайсына муенса, алка, беләзекләрнең төрлесен җыйдым да ике кирпеч биеклегендәге сәхнәгә - кассага юнәлдем. Күрсеннәр, акчалы хаҗияләр егетнең зәвыклысын! Тик хаҗияләр инде киткән, кибетче үзе генә утыра иде. +- Бик шәп, - дидем эчемнән, милли хисләр дулкынында ачыктан-ачык сөйләшергә уңай булыр... Кыяфәте саранга охшамаган сатучының... +...Бер баскычлы мәрмәр баскычтан сәхнәгә күтәрелеп, сайлаганнарымны алдына салдым моның. +- Чутлагыз, дустым! +- Һәммәсен аласызмы? - диде кибетче, йөзендә нәрсәдәндер шикләнү чагылдырып. +- Алмасам сайламас идем... Казан татарлары саран түгел. +- Сүз татарлар турында түгел - ташлар турында. Монда бик күп бит, абзый. +- Ташларыгыз бар ич, үзебез таш булмыйк, Казаннан килгән сәнгать әһелен рәнҗетмәслек итеп кенә исәпләгез, дигәндәй, хәер, сезне өйрәтәсе юк - аңлыйсыз: "реклама" дисәгез - мин телевидениедә эшләүче режиссёр булам... +- Хуш, мәйле, боларны нәрсәгә сөйләвегез аңлашылмаса да, санап карыйбыз, әйе... шулай... Менә бу муенсаның сезгә нәрсәдән эшләнгәне кирәк? Гәрәбәдәнме, яшма яки якуттанмы, әллә инде рутилдан, фенакиттан, кохинурданмы? Алар күп төрле бит. Ниндиен сайлыйсыз? +- Соң, әфәндем, бу сайлаганнарның һәммәсе нәрсәдән дә булса эшләнгән ич инде? +- Эшләнүен эшләнгән. Тик боларның барысы да муляж. Сез ниндиен сайласагыз, шуның буенча остаханәдәге осталарга заказ җибәрелә, өч көннән, калган 40% акчагызны түләп, товарның үзен аласыз. Аванс 60% хәзер үк түләнә. +- Өч көн көтә алмасам? Мине бүген үк самолётка утыртып озатулары ихтимал. +- Муляжларны алам дисезмени? ...Алар сатылмый шул, инвентарь. +- Сатыла торганнары күпмелек була? +- Әгәр ашыгычлык өчен дә түли алсагыз... +- Түлим!.. +- Нинди таштан эшләү кирәген шартнамәдә үз кулыгыз белән күрсәтергә тиешсез. Монда кануннар каты, әмма төгәл үтәлә: языгыз... Рутилмы, фенокитмы... +- Коммерция сере булса да, иҗат кешесе булуыгызны хөрмәт итеп, сезгә генә әйтәм: алар яраттыру тылсымына ия александритны сайладылар. Хатынкызга мәхәббәтнең дәвамлырак булуы кирәк бит. +- Безнеңчәрәк исемлесе юкмыни? +- Гәрәбәнең төрлесе бар. Рутил дигәннәре, мәсәлән, салават күперенең бар төсен үзенә җыйган минерал. Һәр ташның үз легендасы. +- Яртысын рутилдан, калган яртысын александрит белән кохинурдан. +- Хуп... исәпләп карыйбыз. +...Электрон санагычын төрткәләп озак маташты Алматы татары. Казаныбызныкылар, чырайга карап, күптән үзләренә кирәк хакны чыгарып әйткән булырлар иде. Ә бу исәпли дә уйлана, чутлый да күзгә карап тора... +- Сез банк аша күчереп эш итәсезме, хәзер үк кулдан кулга түлисезме? Долларда? +- Җәмгысы ничә сумлык булды? +- Ике мең җиде йөз туксан дүрт долларлык. +- Суммы? +- Доллар дим ич! +- Үз татарыңамы?! Сәнгать вәкиленәме? +- Казан магнаты өчен ике "Тойота" хакы күпмени ул? Ике мең җиде йөз туксан дүрт! +- Магнат өчен күп түгелдер. Ә 50 долларын ничек кирәк, алай саклаган хаҗи өчен... күбрәк. Төшерә төшегез. +- 50 долларыгызга, әнә - биш бөртек мәрҗән сезгә! ...Австралия суларында үрчетелгән "Зәкәрия" фирмасы продукциясе! Бу фирманың һәр мөселман илендә үзенең асылташлар кибете, эшкәртү остаханәсе бар. Репутация! Яңа ысул белән үрчетелгән мәрҗәннәре чыннан аерылгысыз. Олы хаҗ алдыннан гына сатуга куелды. Күрсәтимме? +- Күрсәттегез ич инде... Мин дә күрсәтимме? +- Сез мине мыскыллауга, хурлауга күчтегез түгелме? +- Ә сезгә мыскылласагыз да ярыймы? Үз татарыңнан көләргә телисеңме? +- Полиция чакыртмыйча бу мәсхәрәне туктатып булмас ахры. +- Бернәрсәгез дә кирәкми. Үзегезгә булсын! 50 долларымны да калдырам... Шалтыратмагыз! +- Безгә кеше малы кирәкми, без аңа калмаган. "Зәкәрия" кибете бу! +...Кибетче шулай дип сөйләнә-сөйләнә телефон номерлары җыйганда, ишек ачылды һәм... минем бер тартма дарулар алуымның шаһиты булган, үзен "Хызыр" дигән хаҗи килеп керде. +...Ул күренүгә, мин, әйтерсең, биек кыядан төпсез коега "чумдым". Кибетченең полиция чакыруыннан куркудан түгел, ә "Хызыр" мине күрмәсен, танымасын дип артка чигенгәндә, бер аягым бушлыкка туры килеп... Әйе, "бәла - аяк астында" дигән очрак иде бу. Инде менә ятам сөйләшүләрен тыңлап, йөземне күрсәтүдән куркып. +- Әссәламегаләйкем, - диде "Хызыр" кибетчегә. +- Вәгаләйкемәссәлам, Зәкәрия абзый... Бик вакытлы килдегез, көтә идек, ягъни көтә идем... +- Кемең ул баскыч төбендә аунап ята? +- Бу... Казаннан килгән хаҗи, режиссёр, ди. +- Бума чирлеме әллә? +- Әрсезлеген нәрсәдә күрсәтте? +- 50 долларына 3 мең долларлык товар... таләп итә! +- Таләп итмәдем, "хакын төшереп булмасмы", дидем, - яткан урынымда сүзгә катышып, - ә ул биш бөртек энҗе алырга куша, 50 долларга... +- Кушарга хакыбыз юк, тәкъдим итүем хак. +- Сиңа ул 3 мең долларлык товар бик тә кирәк идеме? +- Кирәкмәсә, сайламас идем. Гаилә әгъзаларыннан тыш, ассистент кызларым, редакция машинисткалары "бүләк" дип калдылар... +- Хакын белмичә сайладыңмы? +- Анда хакы күрсәтелмәгән ич... +- Мостафа, тутыр тәзкирәсен аванссыз. +- Анлык рәтем юк минем. +- Хызыр галәйһеәссәламнән бүләк булыр. Фирмабыз исәбенә дип үзем кул куярмын, яз - аптырама, исәплә! +- Саналган, язылган, - диде кибетче. +- Кайткач, мине "Черек күлгә" чакыртып, иманымны суырсыннар өчен юмартлык уены уйнавыгызмы? Кирәкми миңа ваххабистлар бүләге! +- Үз сүзлегең мактауга лаек булса да, ятып сөйләшүең татарларга хас түгел. Басып сөйләш, хаҗи. +- Басып баш июемне көтсәгез, ялгышасыз. +- Урынында иелә дә белергә кирәк. Сыгылган сынмас. Тор, якыннанрак танышыйк... +...Шунда мин, кыюланып, басмакчы идем, уң аягымның чәкән сөягенә нидер булганлыгын тойдым: киселгән дә, кысылган да кебек авырта. Басарга бирми. +- Әллә сынган? - диде "Хызыр". +- Авыртуын гына тоям. +- Чакыр, Мостафа, үзебезнең табибны, карасын. Әнә бит күгәргән сыман күренә. +- Сынган-тайганны мин үзем дә күп күргән, өч ел мал врачы булып казакъ даласында күрмәгән калмады... кая, күрсәт авырткан төшен! +- Якын килмә! Куй сарыгы түгел мин сиңа! +...Шулай дигәндә йөзем-битем ачылып, "Хызыр" белән күзләребез очрашты. +- Менә сиңа "мә"! Син түгелме бу?! Ирлек дарулары ярдәм итмәгән, ахры, тор, ятып сөйләшү ирләрне бизәми. Әллә мин очраткан хаҗи түгелме син? +- Түмгәккә абынып, имгәккә әверелдем. +- Абынып егылгач, түмгәкне сүкмиләр, хаҗи. Кая басканыңны карап басарга кирәк иде. Чыга алмас чокырга төшсәң нишләрсең? Дәвалауны мин үз өстемә алам! +- Миннән рөхсәтсезме? +- Син миңа кирәкле инсан булырга охшыйсың. Ишетәсеңме? Син - миңа, мин сиңа кирәк! +- Әлегә һич тә сезне аңларга теләгем юк. +- Мостафа, күр - нәрсә ди бит! +- Татарлык! "Ыспай туңмас - калтырар". +- Аягын күр, дим мин сиңа. Тел һәммәбездә - пычак. +- Уколдан шешенә. Сыныгы чәкәндә, гипска катырмый төзәлмәс... +...Бу сөйләшүләрне мин уколдан соң, йокы аралаш ишетеп, аңлап яттым. Сүзгә катнашасым килсә дә, дәшә алмадым. ..."Ашыгыч ярдәм" машинасында кибеткә китертеп, аякны гипска катыруларын да, "Зәкәрия" фирмасы исәбенә мин сайлаган нәрсәләрнең һәммәсен остаханәдә эшләтергә шартнамә төзелүен дә, "бүләккә" дип "Хызыр"ның аңа кул куюын да, кунакханәгә кайтарылуымны да аңлап яттым, сүзгә генә катыша алмадым. Ни булыр бу? Ник? Ни өчен шундый кыйммәтле бүләк бирә ул? Уйларымның чиге юк... +Ә менә кайчан йокыга китүемне, күпме вакыт йоклавымны хәтерли алмыйм... +50 данә мәрҗән белән 50 долларым янымда. "Хызыр" бүләк итәргә дигән нәрсәләре юк. Димәк, заказ үтәлерлек әч көн узмаган. Кемнән сорарга? Чын эшме бу? Сораргамы? Бәлки, болар барсы да безнең КГБ диктовкасы белән эшләнәдер? Уендыр? Алай дисәң... мин кем инде алар өчен? Үз эшемнән башканы белмәгән бер һөнәрман!.. Бәлки, шул һөнәрманлыгымнан тегеләр файдаланырга планлаштыралардыр? "Тегеләр" дигәне кемнәр? "Хызыр" группасымы? Бушлай вәгъдә ителгән бүләкләр җәтмәнең бер төре булса? Мең сорауга бер җавабым юк. +Тәбедәге сырга алданган тычкан хәлендә каласы килми. "Хызыр"га миннән ни кирәк? Ни бирә алам икән мин аңа? Киңәшләшер кешем юк, дисәм, коридордан тавышлар ишетелде. Ишек янында ук сөйләшәләр. Бүлмәдәшләр арасында "Хызыр" тавышы да таныла... +- Бер-береңне гафу итә белү мөһим. Көлдермик милләтебездән. Бердәмлек кирәк. +- Ул көлдерде! Ул! Ул хур итте... +...Диалогларда кемнәр катнашуын аерып таный башладым: +Мәхмүт: ...Безнең татарлыктан башка уртаклык юк... Аның белән дә, сезнең белән дә. +"Хызыр": Телебез, моңыбыз, йолаларыбыз бер, нәзарәтебез уртак. Сайлаган мөфтиебез уртак. +Хәйдәр: Юлламаны башка мөфтияттән алган ул. Җавап шул мөфтияткә җибәрелергә тиеш. +Мәхмүт: Җавапка лаек дип табылса. +* * * +...Алты кеше күтәргән носилкада кара ташны әйләнгәнемне дә, күргәннәремне дә хәтерләмим. Кеше диңгезеннән һәм кулымдагы догалыктан башка күземә берни чалынмады. Һәр аять үз урынында укылса гына кабул ителгәнлектән, шактый тырышырга туры килде. +Носильщикларга кем утырса да, аны тиз-тиз кара таш тирәли әйләндереп, чираттагы хаҗины утыртып чабу мөһим. +Носилкада утырган кеше йолаларны дөрес үтиме-юкмы - аларга барыбер. Акчасы түләнгән, сатулашып торасы юк. Тиз дә - тиз, түз дә - түз! Ә менә хаҗиның хәле хәл: кайсы әйләнештә кайсы доганы укуны бутамаска кирәк... +...Әйләнешләренә тәңгәл килгәндерме, юкмы, язылганнарның һәммәсен укырга тырыштым. Носилкадан төшкәндә, өч догам артып калган иде әле, аларын сәгыйга күчкәндә юлда укыдым. +....Җан тынычлыгымны, кунакханәгә кайтарылгач, Хәйдәр хәзрәт белән Мәхмүт абый бозды. +- Күрдек, күрдек! - диде Мәхмүт абый. - Шулайдыр дигән идек, шулай булып чыкты. +- Күп гөнаһларыбыз әнә шул аңламый кылган гамәлләребездән килә, - дип сүзгә катышты Хәйдәр хәзрәт. +- Нинди гөнаһ? +- Күрдек без синең сиртмәле бишеккә утырып кәгъбә әйләнүеңне. Ваххабист дусларыңны да күрдек... Әллә ни кәттәләр түгелләр икән үзләре... янып торса да күзләре. ...Әйе. +- Озатучы шәкертләрне әйтәсезме? +- Шәкерт кыяфәтенә кереп аздыручы иблисләрне әйтү. +- Хата җибәрелгән булса, кабат ялгышмас өчен минем хәзер үк беләсем килә... +- Таваф кылучы буларак ридаэның уртасы уң кул астында, очларын сул җилкәңә салып, тавафтан соң элеккечә кияргә тиеш идең - берсен дә эшләмәдең... Карап тордык... Бинокль аша. Беренче өч әйләнүдән соң раммүл кылмадың... +- Анысы ни тагы? +- Тиз адымнар белән әйләнү... +- Носильщиклар болай да гел йөгереп әйләнделәр... +- Тышаулары телеңдә бит, тыярга иде!.. +- Алар кайда кызу, кайда акрын баруны үзебез беләбез, диделәр. +- Кара ташка якынаюга, аңа кулыңны тигезеп, сәлам бирергә тиеш булсаң да, тидермәдең, сәламләмәдең. +- Буем җитмәде! +- Уең җитмәде... +- Үзебезнең республикада мәгълүм кеше буларак, сине кисәтми дә кала алмыйбыз: иганә-спонсорлык вәгъдә итепме, бүләк бирепме - сиңа монда елышырга теләүчеләр табылыр. Начармы, яхшымы, каләмең бар. Йомшак агачны корт басар, ди... Имәнне дә корт төшеп корыта. Шәкертләр хезмәте дә, носильщиклар да корт төшү ул. Хәйлә! Тозак! +- Мине сакларга тырышуыгызга рәхмәт. Тик... юкка борчыласыз. +- Илгә кайтасыны онытмыйк... +2 БҮЛЕК +Васыять +Маҗаралар-могҗизалар күп очраган Зәкәрия атлы татарның үзенә дә. +Ачтан үлми калуын иң мөһим могҗизалардан дип саный ул һәм... сөйли: +- Мин 1925 елның 22 апрелендә (Ленин һәм Чарли Чаплин да шул көнне туган, имеш) Татарстанның Красный Бор районы Бүләк авылындагы землянкада туганмын, - дип ерактан башлый ул. Мин бүлдермәскә тырышам. - Олы Баржыдан яңа җирләр "әрчер" өчен күчеп килгән халык, колхозлашу кыямәте башлангач, кабат урын алыштыра; бу юлы Иж елгасына коя торган Көтмәс елгасы буена - Югары Баржы дигән яңа оешып килүче авылга күченәләр... +...Безнең әткәй монда кузнец Сашка абзыйның ярдәмчесе булып эшли башлый. Агач эшенә осталыгы аны шәһәргә этәрә. Казанда ачылачак танкистлар мәктәбенә элеккеге драгун полкары биләгән казармаларны сипләп биналар корырга балта осталары җыялар, акчасын нимесләр бирә, хакны әйбәт түләячәкләр икән, дигән хәбәр әткәйләрне тагын кубарга җилкендерә, дядя Саша белән китәләр болар. Кар яугач, безне дә кайтып алдылар. Күпмедер вакыт гаиләләребез белән, калай мич ягып, такта сарайда яшәдек, Яңа елга кирпеч баракларга күчерделәр... +...Әткәйнең эш урынына ашау илтергә барганда, миңа, чын нимесләрне күреп, сөйләшүләрен дә ишетергә туры килде. Алар анда, әткәй әйтүенчә, укыйлар да, укыталар да икән... +...Соңыннан үзебезгә каршы сугышачак танкистларны үзебез үк әзерләгәнбез булып чыга. Төзелештә дә эшлиләр иде алар, ял көннәрендә танышларына чәйгә дә баргалыйлар иде. Үзем шаһит. +Якшәмбе кичләрендә бакыр чәчле нимес егете әткәйгә ияреп безгә дә кайткалады. Сарымсаклы колбасаның тәмен шул нимес кулыннан алып татыдым. Исе һаман борынымда. Ничәнче килүендә булгандыр - шул бакыр чәчле нимес әткәйгә, сер итеп, Гудериан килүенме, әллә киләчәгенме әйткән. Яңа "телогрейка" дигән сырма алуын әткәйнең шуңа бәйләп сөйләгәне хәтердә. +Курсантның, безгә килеп, барактагы кер кайнату бүлмәсендә дядя Сашаның кызы тётя Люда белән кунып калуын үзем күрдем. Күргән саен бер папирос биреп, "тсс" ди иде ул миңа. Миннән сүз чыкмаса да, 43нче елны Сослангер лагеренда ятканда, Казан танк школасында нимесләрнең утыз танкисты укып чыкканлыгын, кайберләреннән бала калганлыгын солдатлар сүгенеп сөйлиләр иде. +Берсенең, хәтта үз-үзенә ачу белән: "Мин аны саклап, күзенә карарга да оялып йөрсәм, аңа нимес курсанты чүпрә салырга өлгергән; озатырга баласын күтәреп килгән, каһәр. Көтәрмен дип калды. Ышанмасам да, яратам бит шул кәнтәйне", - дип елый-елый хат язып утыруы хәтердә. Исән-сау әйләнеп кайтып күрешә алдылар микән? +...Шулай, нимесләр хакында сүз күп булды. Бездә генә түгел - башка шәһәрләрдә дә укытканнар аларны. +Версаль договоры буенча Германиягә кораллану да, хәрби һөнәр ияләре әзерләү дә тыелганлыктан, нимесләр урау юлны такырайткан. +Мәсьәләнең ул якларына кереп тормыйм, керсәң, чыгып булмас... +Ничәнче елның кайсы аенда булгандыр, нимес курсантлары кинәт кенә Казаннан китеп, күпмедер ара вакыт узгач, тётя Люда нәкъ папирос бирүчегә охшаган бакыр чәчле малай таба. Аны Иж буендагы Балтач больницасында тудырып, Петропавел авылындагы әбиләрендә өч ай буе беркемгә хәбәр итми ятканлыгын соңыннан белдек. +"Никахсыз туган бала" диптер инде, тётя Лида малайга таныклык яздыру артыннан йөрми. Нимесеннән хат көтеп яши. Ә хат юк та юк... тётя Люданың кулында Балтач больницасы биргән белешмә язуы белән нимес биреп калдырган фотокарточка да алтын балдак кына. Ул балдак кайсы бармагына кисә дә, шуып төшкәнен үзем күрдем. +Никахсыз туган булса да, исемсез яшәп булмый, малайга, атасы әйткән буенча, Генрих дип исем кушалар. Ә без аны "Гәрәй" дип йөри идек. Малайга өч яшь булганда, авылдагы әбисе килеп, чиркәүгә алып барганын хәтерлим; ниместән туган бала икәнен әйткәч, поп курыккан; чукындырырга католиклар чиркәвенә алып барырга кушкан. Әбисе киткәч йөрүче булмады, "Гәрәй" булып калды "Рыжик" кушаматлы малай. +Атасы бу вакытларда, мөгаен, танкка утырып, Польша җирләрен үзләштерү белән мәшгуль булгандыр... Белеп әйтүем түгел. Килгән бердәнбер хаты Польшадан иде. Соңыннан аны милиция килеп алган. +...1937 елда әткәйләр Яңа заводка кузнец эшенә күчә. Дядя Саша белән аның кызы тётя Люда да шул ук заводның бер үк цехында эшлиләр. Эше авыр булса да, ашау әйбәт, дип сөйләнүләре исемдә. +...38 нче елга күчкәч, завод складларында янгын чыгып, чит илдән +...Ут чыгуның сәбәбен ачыклыйсы урында, "Кем гаепле?" дигән сорауга җавап эзләп, безнең әткәйләр эшләгән цех эшчеләрен гаеплиләр. Янгын, имеш, "кузнечныйдан" башланган. Алар, "кулга алынып, хөкем ителергә тиешле!" Аларга "нимес шпионнары" дигән тамга салына. Тикшерү эшләре 41нче елның июленә кадәр бара... Ничәдер эшчене мәҗбүри эшкә, җиде кешене төрмәгә утыртырга, өч кешене атарга дигән хөкем чыгарыла. +Кызы белән дядя Саша һәм безнең әткәй кайсы төркемгә кертелгәнен әйтмәгәннәр... +...Баштарак аларны янгын сүндергәндә янганнар, больницада дәваланып, хәлләнгәч, хөкем итәчәкләр, диделәр. Хәбәр ялган булды. Хөкем карарын алардан башка гына чыгарганнар, күрәсең. +...Рөхсәт ителеп, соңгы очрашуга баргач, тётя Люда безнең әнкәйгә алтын балдагы белән, Гәрәй тугач, Балтачта бирелгән язуны кайда яшергәнен әйтә; "эшнең" ни булып бетәсен белмәгәч, алтын балдакны сатып, азык-төлек алырга, малаена өс киеме тектерергә куша. Әнкәй балдакны сатмый, саклый. Кием-салымны миннән калганнарны ямаштырып бирә. +Мине сугышка алганчы, ягъни, 43 нче елның 5 августына кадәр Гәрәй бездә яшәде. Мин китеп, кыш җиткәч, әнкәй аны анасыннан калган нәрсәләре белән бергә Шаршада балалар йортына илтеп тапшыра. "Нәрсәләрен" тәрбияче кул куеп ала. Малайны, бабасының исеме Александр булудан, "Искәндәров", атасы Роммельдән чыгып, "Рамилевич" дип яздыра әнкәй. Исеме "Гәрәй" кала... +...Шушы хәбәрләр язылган хат миңа әнкәйдән килгән соңгы хат булды. +...Сослангерда, фронтка җибәрелүемне көтеп, ачлыкка чыныгып ятканда, әнкәем мәрхүмә булган. "Старшина" дигән явыз шуны миңа поездга төялгәндә генә әйтте; имеш, кызганган, әйтмәгән, борчыйсы килмәгән. +..."Фронтка" дип җибәрсәләр дә, чын сугышны күрмәдем мин: ФЗОда тимерчелек һөнәрен үзләштереп, заводта эшли генә башлавымны әйттемме икән - беренче эш хакымны да алмаган идем. Безне ватык коралларны төзәтү заводына җибәрделәр, мылтык урынына чүкеч тоттырдылар. Озак барылды. Бер поезддан икенчесенә күчерәләр. Күбрәк төнлә барылды. Әледән-әле бомбага тоталар. Хәтәрнең хәтәре нәрсә дисәләр - безнең юл булгандыр. +Озак барылса да, һәр юлның ахыры була. Килеп җитүебезне әйттеләр. Кайда җитүебезне белмәдек. Ниндидер вагон эченә көйләнгән душта суык су белән юындырып, "комбинезон" дигән чалбар бирделәр, кулга тимер кисү кайчысы тоттырдылар, тимер юл буена утыртылган баганаларга киртә сузып, каяндыр куптарылган иске калай белән түбә ябарга куштылар... +Сугыш техникасын төзәтү заводы шушы булыр, диделәр. Ышанып бетмәсәк тә, шат идек. Ут эченә керүгә караганда, түбә астында тынычрак булыр дип уйладык. Теләсә ни булсын - эше белән ашы гына булсын, янәсе. +Тик бу тормыш озакка сузылмады. Белоруссия азат, Польшада хакимият башка, дигән хәбәр таралды. Күченергә тиешбез, диделәр. Командировкага әзерләнергә куштылар. Без - һәрчак, һәрнәрсәгә әзер пионердан азган солдатлар - Белоруссиянең көнбатыш чигендәме, Польша җирендәме бер узловая станциягә килеп төштек. Төн булса да, күреп була - ватык танкларны җыеп вагоннарга төягәннәр, озатырга өлгермәгәннәр. Кемнәрнеке булуын сорар кеше юк. Сораганда да җавап булмаячак. Күп белүче бер ефрейтор сөйләвенчә, командование ватык техниканы СССР юлларыннан узарлык вагоннарга күчереп, Уралга озату бурычын куйган икән. Без шул бурычны үтәр +Пулялар сызгыруы ишетелмәгәч, шыңшымый түзәбез, краннар килүен көтәбез. Бер вагоннан икенчесенә күчеп утырулары белән санаганда, айдан артык яттык, исләндек, бетләдек. "Подножный корм" белән, ягъни сорашып туенабыз. +Беркөн кемдер ашханә "табып" кайткан. Чүплегенә бәрәңге кабыклары, черегән кишер, кәбестә яфраклары чыгарып ташлаганнар, ди. Кайнар суда шуларны пешекләп, атна буе ашказанын алдадык. +Бер төнне күктә бихисап күп самолётлар очып тормышыбызга үзгәреш кертте, гражданский киемле берәү килде дә, русчалатып: +- Среди вас есть татары? - диде. +Үзем җавап бирмәдем. Башкалар миңа таба карагач, гражданский: "Пошли", диде. Теләсәм дә, теләмәсәм дә, ни буласын белмичә иярдем. Ун-унбиш минуттан иң кырый юлда торган составның сакчылар вагонына кертте дә бу: "Тут будешь ожидать", - дип чыгып китте. +Вагонда миннән тыш тагы алты кеше утыра иде. Буш консерва банкалары аунап ятудан монда ашау бирәләр икән дигән уй хәл кертеп җибәрде. "Исәнмесез, саумысез!" - дидем үзебезчә. +...Җавап бирү урынына алтының берсе миңа урын күрсәтте дә: "Сядь!" - диде. +Бер-беребезгә ияләшә төшкәч, шуны аңладым: көнгә бер мәртәбә ашау бирелә икән, аны тәүлеккә җиткезергә кирәк икән. "Кем бирә, кайчан төяп, Уралга җибәрәләр, кебек сорауларга җавап юк. Бер-беребезне сыныйбыз, көтәбез. +Кай көннәрдә эт өргән, нимесчә кычкырган тавышлар ишетелгәч, әллә фронт шулай якында гынамы икән, дигән уй килеп, әсир төшү ихтималыннан куркып куям. +Атна тула дигәндә, безне тагы аердылар да, китәсе вагонга дип, күчереп утырттылар. Ашык-пошык, шым гына, төнлә. +Бу юлы юлдашларымның берсе урысча белгән поляк, икенчесе полякча белгән белорус иде. Киемнәре безнекечә түгел. Ничек сорарга белми аптырап утырдым-утырдым да тәвәккәлләдем: +- Сез солдатлармы, әллә тимер юл хезмәткәрләреме? +- Икесе дә, - диде берсе русча. Сөйләшү русча барды. +Икенчесе: +- Сиңа кайсы кирәк? - диде, бераз тын утыргач. +- Миңа иптәш кирәк! - дигән булдым, битараф күренергә тырышып. Шул җавабымнан соң, кыюланып, снаряд кыйпылчыклары тишкәләгән "тәрәзәчекләрнең" берсеннән тышка карасам, параллель юлдагы вагоннарның кайбер язулары акбур белән нимесчә язылган; юлның теге ягында кранлы вагон узып-узып киткәли. Төяү-күчерү эше бара, димәк. Тик ни өчен нимесчә язулы вагоннарга төйиләр? +Әллә әсир ителдекме, дигән сорау-шик туса да, коралсыз кешене әсир итмәсләр дип, тынычланырга тырышам. Вагоннар арасында бәйләнеш юк, ишекләр тыштан бикле. +Юлдашларымның өс киемнәре погонсыз. Димәк, әсирмен дип борчылыр нигез юк. Ә кем соң без? +- Где мы находимся? - дигән булдым. +- В плацкартном вагоне польского поезда. +- Куда едем? +- Не на завод разве? +- На завод, только Польский завод. +- А почему нас так мало? +- Мы обменные, - диде берсе. +Ишек йозагын ачкан тавышка сөйләшүебез бүленде. +Моңа кадәр күрмәгән формалы офицер керде. Сакчысы тышта калды. +- Как вы попали в этот броньвагон? +- По приказу майора, - диде белорус. +- Какие у вас имеются документы? +- Он забрал себе. +- Вы перебежчики или пленные? +- Да, мы перебежчики! - диде Польша татары, белорус та ризалашып баш какты. +- А я не перебежчик, я солдат, - дидем мин. +- Пленный, значит, оттуда, ихний... +- Я совсем не воевал, я - кузнец! +- Значит, перебежчик! +- Как то есть, перебежчик? Я никуда не бежал... Меня украли, потому что я не знаю... как я попал сюда и где я? +- Разберёмся... разберутся... +Платформага төшкәч, офицер мине этле сакчысына тапшырды да паровоз машинистына таба юнәлде. Бераздан кемнедер ияртеп, составны саклаучылар вагонына керде. Анда сүзнең безнең турыда барганлыгы бәхәссез булса да, бәхәснең ни турыда баруы минем өчен әле һаман да сер иде. Ничә ел бергә эшләп, бергә яшәп, бер максатка омтылсак та, Ян Роммель бу серне чишмәде. Кемнедер сатасы килмәдеме, антын бозудан курыктымы - минем аның карамагына ничек килеп эләгүем турында сүз чыгарудан качты. Сүзне мин чыгарсам, бик тиз үзгәрттерә иде. Соңрак чын әсирләр белән очрашып, сөйләшкәнем булды. Аларның кайсы үзе теләп бирелгән, кайсын урлаганнар, кайсы җиңелүдән эләккән. Мин андыйларның берсенә дә кермим. +...Сакчылар вагонында озак сөйләштеләр. Мине саклап торучының эте, ияләшеп, миңа койрыгын болгый башласа да, светофорда сары ут кабынганчы, офицер чыкмады. Сары ут кабынгач, башта машинист күренде. Аннары офицер, мине тәрәзәсез вагонга кайтарып, кулыма номерлы калай тоттырды да тыштан ишекне бикләде... +...Хәзер аңлавымча, бу миннән "ирекле перебежчик" ясау процедурасы булгандыр, дип уйлыйм. +Иске танышларым янында яңа сыйфатта калгач, алар миннән сагаялар иде. +Совет җиреннән төялгән техника калдыклары Польша җирендә! Кем кемне кемгә саткан? Кем алган - шайтан белсен... +Ничә көн барылгандыр - самолётлар гөрелтесе аралаш бомбалар шартлавы - вакыт узуны да, көн исәбен алып баруны да оныттырды, көн белән төнне бутарлык хәлгә китерде. +Тынлык урнашкан араларда бер-беребезнең исәнме, түгелме икәнлеген генә тикшергәлибез. +Бердәнбер көнне, өчебезне дә таң калдырып, тукталганны... тойдык. +Польша татары "тәрәзәгә" капланды. Кайдан танып әйткәндер: "Гданьск!" - диде дә урынына ауды... Ул шат иде. ...Тишектән карау чираты белорус +Минем өчен кайда тукталсак та барыбер иде. Чөнки мин ни булса да, кайчан булса да качарга тиеш! Уемда шул гына. +...Өч ай чамасы порт мастерскойларында эшләткәч, 1945 елга чыгуга, безне төрле марка ватык танк моторлары төялгән үзйөрешле баржаларның берсенә кертеп бикләделәр дә аерым әмер көтәргә куштылар. +...Белорус егетен рулевой рубкасына, Польша татары белән мине трюмга яптылар. +...Безне "самоходкага" озатучы капрал "поляк-татарның" "рус-татарга" командир булачагын аңлатырга маташты. Шунда гына мин ерак милләттәшнең исемен белдем: Самуэль Конапацкий икән. +Мин: "Сәмигулламы"? - дигәч: "Может быть, - диде дә, - инженерстроитель!" - дип куйды. Ягъни, монда төялгән моторларга да, самоходкага да катнашы юк. Капрал чыгып китүгә, баржабыз нык селкенә башлады. Димәк, кузгалабыз. Баржаның баруыннан туктаганлыгын аеруы кыен: тибрәтә дә селкенә, чөя дә коега ташлаган кебек итә. +Баштарак күңел болганып җәфаландык. "Качкага" күнә төшкәч, "Provizia" дигән язулы мичкәләргә күз төште. Алар җидәү иде. Икесендә тозланган дуңгыз мае - сало, өчесендә кукуруз, он, томат пастасы. Алтынчысында тоз, җиденчесендә селёдка иде. Эшләнү урыннары белән еллары язылган: "1914". "Киль", "Росток". +Сәмигулла портта торганда, тутыгып беткән ватык кораблар трюмыннан мичкәләр тәгәрәтеп чыгарганнарын шәйләгән икән. Ашханә кухнясында да шундый ук әллә кайчангы сугыш "трофейлары" барлыгын белгән. Күрәсең, корабльләре төзәтә алмаслык сафтан чыккандыр да, эчендә калган нәрсәләре безне көткәндер. Бозылганга охшамаганнар, нимесләр һәрнәрсәне сыйфатлы ясыйлар, диде Самуэль-Сәмигулла, күзгә чалынган нәрсәләрне карап йөрийөри. Зур су мичкәсе янындагы тимер өстәлдә ике котелок, ике кашык күреп безне озак яткызачакларын аңладык. Күтәртү чыгырлары, домкратлар, төрле чүкеч-сандаллар, игәү, пычкы, ачкычларның аунап ятуы - бу дәлилләрне раслый иде. Димәк, эш урыныбыз да, йокы да, ашау да шушында булачак. Озаккамы? Кемгә буйсынабыз? Фаразлауларны бүлдереп, түшәмгә эленгән электр лампасы кабынды, бортка беркетелгән репродуктор телгә килде. Өзек-өзек ишетелгән әмердән аңлаганын Самуэль-Сәмигулла тәрҗемә итте: трюмдагы ватык моторларның төзек запчастьларын сүтеп, яшел әрҗәләргә, ватыкларын сарыларына тутырырга тиешбез икән. Экипаж белән бәйләнеш һәр көн иртәнге алтыда, кичен - тугызда. Ачлыктан организмнар какшаганлыктан бик аз ашарга кирәк икән... Йокы ирекле. +...Кинәт кабынган ут кинәт сүнде дә. Ни өчен? Кем сүндерде? Тынлык. Трюмның без бикләнгән бүлемендә бер генә тәрәзәсе бар. Алай-болай "ЧП" булса, ватып чыгарга кеше сыярлык шул яктылык чыганагын вакыт-вакыт су каплый, дөм караңгы булып кала. Башка яктылык чыганагы юк. Шундый шартларда ничек эшләргә дә, ничек яшәргә? Шунысын да әйтеп узу кирәктер: кеше күзе, караңгыга ияләшеп, бәрелешмәслек микъдарда күрә икән! Фән ничек аңлатадыр моны - безнең шартларда бу могҗизаны диңгез суы аша үткән яктылыктан булгандыр дип уйладык. +Азмы-күпме кукуруз капкалап, кушканны тыңлап, сүтү-җимерү эшләре белән дә шөгыльләндек. +Янгыннан саклану өченме, әллә суык чакта радиаторларны каплар өченме билгелибез. Көн белән төн кушылды. Утсыз яшәү - яшәү түгел, дуңгыз маеннан шәм ясау фикеренә килдек. +Тик аны ничек кабызырга? Шырпыбыз юк. +Вахта кнопкасына басабыз - җавап сигналы эшләми. Тимергә тимер бәреп чаң сугабыз - тынлык. +Ә диңгездә дә, һавада да сугыш. Әле тегендә, әле монда шартлау, ухылдау, самолёт гөрелтеләре. +Үлем безнең белән "уйнаган" шундый бер мизгелдә мин, шырпысы юкта, әткәйнең Югары Баржы тимерчелегендә эшләгәндә, ничек итеп учак кабызуын күзалладым: кадак кебек очлы тырма тешен алыр иде дә, сандалга салып, уттай кызарганчы чүкер иде, кызган тимерне әзерләп куйган чүбек өеменә төртер иде. Чүбектәге ут күмергә, күмердән чырага күчеп, учак кабыныр иде. +...Чүбек таба алмый зиңкедек. Ахырда гимнастёрка җиңен ертып, аны мамык иткәнче тишкәләп, озын бер болтны чүкергә керештек. Мин дә сугам, Самуэль да суга. Коткарды гимнастёрка җиңе! Кабынды учагыбыз. Тик өскә кигән гимнастёрканың бер җиңе юк иде инде. +Үз утыбыз булу минем абруемны Самуэль каршында бермә-бер күтәрде. +Күбрәк очракта, русча сүзләрне белүебез җитмәгәндә, ымлыклар белән аңлашсак та, бер көнне, әллә төн идеме, мин аның ниндидер татар көен "шыңшып" утыруын ишеттем. Ашаудан соң битен сыйпап куюыннан ислам динен тотучы булуына да ышандым. Телне белми, ә йолаларны белә. +Көнне төннән аеру мөмкинлегебез булмагач, тәрәзәдән яктылык күренүне яңа көн тууга тиңлибез. Тәүлектә егерме дүрт сәгать булса, безнең тәүлек ике яисә дүрт сәгать кенә булуы да, кырык ике сәгатькә сузылуы да ихтимал. Вакыт узуны ашыйсы килүдән чыгып санар идек тә - ашыйсы килмәгән чак юк. +Бермәл тәрәзәдә яктылык чагылуны яңа көн тууга санап: "Бүген минем кызымның туган көне - бәйрәм итәбез!" - ди командирым Самуэль. +Шунда ук ул муенына таккан күн бөтүен ачып, кечкенә фотосурәт чыгара... Аның гаиләсе белән төшкән фото иде ул. +- Син бүген кайсы көн икәнен каян беләсең? - дим мин моңа. +- Җаным белән тоям, биологик сәгатемне тыңлыйм. Вакыты җитте: бәйрәм булгач, бәйрәм. Ниһаять, мул итеп сало салып кукуруз боткасы пешерәбез! +- Безнең организмнар ачлыктан нык какшаган. Рационны акрынлап кына арттыру тиешлекне беләбез... ярармы? +- Бүген бәйрәм көн булуын да беләбез... Аннары: без организмга буйсынырга тиешме, организм безгәме? Бәйрәмне бозма! Ниһаять, мин үз илемдә! Аны да бәйрәм итәрбез. +- Без әле диңгездәге йомычка хәлендә: кая йөзүебезне дә белмибез! +- Киләчәккә йөзәбез! +- Күрәчәккә булмасын, - дидем мин, Самуэльне тынычландыру өчен генә. Әмма ул, хыяллары белән рухланып - комарланып сало мичкәсен дә, селёдканы да каерып ачып, мул итеп ризыклар чыгарды; томат пастасын сыеклап, эчемлек ясады, котелокларның берсен үзенә, икенчесен миңа куйды. Аннары, күкрәгендәге бөтүен тотып үзенчә нидер әйтте дә, котелоктагы сыекчаны эчеп тә җибәрде, комсызланып селёдка ашады, селёдкадан соң зур кисәк салога тотынды. +Барсын да яхшыга гына юрап, карап торуымны күргәч: +- Нигә эчмисең? - диде ул миңа. +Ул бераз уйланып торгач, анысын да эчә башлады, чәчәде, әмма түкмәде, тагы салога тотынды. Эчә дә сало ашый, ашый да укшыган кебек итенә. Боларны күреп тору бик авыр булгач, мин кукуруз куырырга калай кисәге эзлим дип, табыннан читләштем. Җирәнүем дә булгандыр. +...Агызып алу җаен тапсаң, кайбер моторларда машина мае калган иде. Җае да, мич ясарлык торба кисәге дә, калай да табылды. Күпме вакыт узгандыр - табын янына килсәм, Самуэль, балык мичкәсенә сөялеп, коса алмый интегә. Нидер ярамаган ахры, тамагына бармагын да тыгып карый - "ах-ух" итә, укшый, берни чыкмый... +- Ни булды? - дидем. Ярдәм итә алмасам да, ярдәмгә әзерлегемне күрсәтәм. Ул башын күтәрми генә, үзенчә нидер мыгырдап, котелокка күрсәтте. Артыкка киткән дип әйтүе булгандыр. Ә минем уемны "агуланмадымы икән?" дигән шик кистереп узды. Самуэль кинәт калтырана, дерелди башлады, җыерылып, пружинадай кысылды шикелле... Нишләргә белми карап торуымны күреп: "Яткыр!" - диде. Коса-нитә калса, чәчәп буылмасынга, капландырып яткыздым да өстенә ябарга брезент кисәген алырга киттем. Аны табып килсәм, Самуэлем чалкан яткан, нидер сөйли, күзләре йомык. +Русчасы, полякчасы катнаш телдә сөйләнеп ятканының хәтеремдә сакланган эчтәлеге васыятькә тиң иде. Ул Белосток воеводасының Сокульск янындагы татар авылыннан икән. Балачактан кулы гарип булганлыктан, хәрби хезмәткә соң алынуын, мобилизацияләнеп, частька килеп урнашкач та әсирлеккә эләгүен, анда поляк корпусына язылып, күп хурлыклар кичергәннән соң, әйбәт кешеләр тырышлыгында качуга ирешкәч, монда килеп эләгүен вак-төягенә чаклы төшереп калдырмыйча сөйләде дә тынып калды. Арып йокыга китте дип уйлап, брезент кисәге белән өстен ябып, кукурузымны карарга киттем. Ул янып күмергә әйләнгән иде. Төтеннән котылырга төннек эзләп карыйм - таба алмыйм; аннары калайга яңа порция кукуруз салып куырдым да Самуэльне сыйларга янына килдем: күзләре йомык. Йоклый икән дип, тагы капландырып яткызмакчы булдым. Бу юлы, гәүдәсе, ничектер, авыр тоелды. Күз кабагын ачып карасам - күзенә кан сауган. Тәне җылы. Икенче күзен дә карадым. Битенә суккаладым - уянмый. Авызын ачып карыйм - телен тешләгән, сулышы юк. Үлгән дияргә - күзләре йомык. Үлгән кешенең күзләре ачык калуы турында ишеткәнем бар иде. Селкетеп, уянырга кушып кычкырам - мәгънә юк. +Вахта кнопкасына басып карыйм - тынлык; кулга, күзгә эләккәннәргә суккалап, чаң сугам - тынлык. Әллә рубкадагылар үлгәнме? Самолётлар очкан, шартлаган тавышларның якында ишетелгән берсендә самоходкабыз сикереп куйгандай булды булуын, әмма без аны сизмәгән, белмәгәнгә сабышып, үз эшебездә булдык. Тагы Самуэль янына килдем. Күз кабакларын ничек ачкан булсам, шулай ята. Үлгәндер дип уйларга куркып утырам янында... Тыны юк... +...Күпме утырылгандыр, кинәт: аны нишләтергә, дигән сорау туды. Шул сорауга җавап табалмыйча күпме вакыт узгандыр, сары ящикның зурысына салып, брезент белән каплау дөрес булыр дигән фикер туды. Шулай эшләдем дә, "табутны" "тигр" моторы артына шудырып, брезент белән каплап та куйдым. Командирым "җирләнде". Мин, үземә-үзем командир булып калгач, әллә нервлар какшаудан, әллә ашамаудан - үз үлчәмем белән өч көн, өч төн рәттән йоклаганмын... +...Көн исәбен югалтканлыктан, мәет янында күпме вакыт, ничек яшәвемне хәтерлисем дә, сөйлисем дә килми. Минеке белән чагыштырганда, Робинзон +...Шунысын әйтеп узу кирәктер: мине чамасын белеп кенә кукуруз боткасы ашау коткарды. Беренче бөтендөнья сугышы чорында тозланган шпикны кайнатып, шулпасын түгә идем дә, аны тагы бер кат пешергәч кенә, турап, боткага сала идем. Томат пастасын да озак кайнаткач кына файдаландым. Мөгаен, шуңадыр, агуланмадым, ачыгу чиреннән дә терелдем. +Машина маен күп яндыру баш сызлауга сәбәп булган. Трюмга тулган сөремнән котылыр өчен, домкрат белән түшәмне, ягъни палуба идәнен тишүгә ирештем. +Трюм һавасы күзгә күренеп сафлангач, тән хәрәкәтләнү сорый башлады. Трюмнардан трюмнарга күчеп, эзләнәм дә уйланам, уйланам да качу планнары корам. +Монда төрле двигатель моторлары белән бергә кайбер танкларның кабиналарын бөтен килеш төягәннәр иде. Приборлары өчендер инде, минем хәлдәге кыргыйга әверелгән кешене кызыксындырырлык нәрсәләр очрамаса да, төзегрәк сакланган нимес танкының әсбаплары "оясында" кырыну станогы, язу белән тулы блокнот, баласын кочкан хатын сурәте белән карандаш кисәге таптым. Шикләнсәм дә, алдым аларны. Кырыну станогын, көзгем булмаса да, шунда ук эшкә җиктем. Блокноттагы буш калган битләрнең дә кирәге чыкты: шул тапкан көннән алып, булганнарны "теркәп" бара башладым. Әгәр мине тере килеш тапсалар, табылу көненнән кирегә таба санап, чама белән күпме гомер бу зинданда яшәүне исәпләп чыгарырга булыр, дип уйладым... +...Һәм бик дөрес уйлаганмын: табышлы булуыма утыз өч көн дигәндә, трюм тәрәзәсеннән корабль күреп, гудок тавышы ишеттем. Гаваньга керергә рөхсәт соравыдыр, дип фаразладым... +Бу, чынлап та, безнең баржаларның каядыр килеп җитүе иде. Кайда? Ник килдек? Бу сорауларга җавап тукталуыбызның өченче иртәсендә булды: "Засниц" дигән порт-шәһәрдә икәнбез. Германиядә. Кемнән белдемме? +...Синең белән танышлыкны ныгытуым да, ерактан башлап бәйнә-бәйнә сөйләвем дә шул кешегә рәхмәтле булудан. Аның васыятен үтәргә тырышудан... Люк ачылып, палубага чакырган әмер бирүче - Казан танк училищесы курсанты Ян Роммаль - тётя Люданың никахсыз ире - Гәрәйнең әтисе иде. +- Кая икенчегез? - диде ул русча. Ә мин көтелмәгән бу очрашудан тораташтай катып калдым. +Мин һаман сүз таба алмыйм. +- Син мине таныйсыңдыр бит. +- Мине әсир итүче нимес офицеры син. +- Шуннан? +- Әсир төшмәс өчен Совет солдаты йә үзе үләргә, йә әсир итүчене үтерергә тиеш... +- Ник үтермисең? +- Башта беләсе иде: мин ничек монда? Ник монда? +- Син минем улым белән аның анасы хакындагы дөреслекне белүче. Ягъни, миңа бик кыйммәткә төшкән шаһит син. +- Трофей диген... +- Сугыш әле бетмәгән. Әмма Германиянең җиңеләчәге бәхәссез. Һәммәбез трофей. Минем белән ни булса да, кайда гына булсам да, мин сине ташламаячакмын. +...Сөйләшү-аңлашу бик озакка сузылмаса да, күп сорауларга ачыклык кертте: ул, танкта янып, әсир төшкәч, Казанда укыгандагы танышы ярдәмендә кача алган; абруйлы фамилиясе каршылыкларсыз яңа хезмәткә урнаштырган; ничә хат язса да, Казаннан хәбәргә ирешә алмаган, интендант хезмәтенә солдатны эзләтә-эзләтә, ниһаять, миңа килеп юлыккан... Әкияттәге кебек. ...Калганының әһәмияте юк. Аның хәзерге эше шушы баржаларга төялгән яшерен стратегик йөкне адресатына тапшыру икән. +- Мине кем, ничек сатты? - дигән сорауга: +- Сугыш булган җирдә сатуы да, алуы да була. Тыелган мәсьәләгә кермик - аңа җавап юк, - диде. - Сине сакларга куелган Польша татарының хәле ничек? Нигә ул трюмнан чыкмый? +...Бер гаебем булмаса да, җавап бирә алмадым. Соравын Роммель башкача кабатлады: +- Әллә сезнең блокка да бомба төштеме? Күрәсеңдер: матрослар кубригы снаряд эләгеп җимерелгән, радист та, электрик та үлгән... +- Самуэль агуланып үлде! - дип әйткәнемне сизми дә калдым. +Аннары ничек булганын бәйнә-бәйнә сөйләргә туры килде. +- Өч көннән кырыгы тула, ә ул әле җирләнмәгән дә, - дидем, үпкә белдергәндәй. +- Сезнең конвой җыенысы егерме ике генә көн килде. Каян алып "кырыгы" дисең? +- Үз исәбем буенча шулай чыга. +- Кайда аның мәете? +- Сары ящикта, каплаулы. Бөтүен салдырып алдым, номеры миндә. +- Бу турыда башка беркемгә дә әйтмә... +- Кем бар монда, кем белән сөйләшә алам? +- Ни турыда сөйләшер идең? +- Аны җирләргә кирәктер ич? +- Корабльдә үлгәннәрне диңгезгә ташлыйлар... +- Ул - мөселман. Безнең диндә андый йола юк. Күмү тиеш. +Кинәт кенә ул, сакчы чакыртып, мине трюмга бикләтте дә, үзе, ашыгып каядыр китеп барды. Икенче көнне иртән сакчы мине, бомбоубежище кебек бинага кертеп, Роммельгә калдырды. Шунда мин аның да кемгәдер буйсынуын, аның да хуҗасы барлыкны аңладым. +- Менә нәрсә, Захарчик, - диде Роммель, сакчы чыгып китүгә күземә карап, - радист, электрик белән бер кабергә сине дә күмәргә туры килер... +Бу хәбәрне ничек кабул итүне чәчем кинәт агаруны күрсәтеп сөйләр идем - чәчем коелып беткәнгә дә ун еллап бардыр, - Роммельгә биргән сорау хәтердә: +- Алар да мөселманмыни? +- Сугыш барганда традицион йолалар онытыла. Сине туганнар каберенә күмәбез. +- Корабльдә үлгәннәрне диңгезгә ташлыйлар, дип үзегез әйттегез. Мин бит баржада үлмәдем. Нинди туганлык? +- "Зәкәрия" дип Конапацкийны җирлибез дә, аның исеме белән син яшәп каласың. Шулай кирәк. +- Иленнән урланган, исемен югалткан сатлык кемгә кирәк икән? +- Миңа кирәк! Улымны тапканчы, син минем белән булачаксың. +- Ул чакта Германия зоналарга бүленгән идеме әле? - дип сорыйм ЗәкәрияКонапацкийны бүлдереп, тарихны белгән кешедәй. +- Үземнең статусымны да белмәгәндә, каян ул чакта зоналар, союзниклар турында белим? - диде ул. +- Хуҗаң, ягъни сине урлап, әсир итүчең белгәндер. +...Иксез-чиксез диңгезгә ташланган "йомычка" өстеннән бомба төягән самолётлар оча, җил, давыл, дулкыннар. Әле алда, әле артта бомбалар шартлый. Көткәнебез - үлем. "Кайчан?" "Ничек?" +- Исән калуыгыз очраклылыкмы, планлы "эш" нәтиҗәсеме? +- Плансыз бер эш тә эшләнми. Үлем дә, яшәү дә очраклылыклар конгламираты. +- Исән калу - яшәүнең төп күрсәткече. +- "Яшәдек" дип әйтерлек булмаса да, Засницта үлми калу могҗизага тиң. Ә могҗиза тереләргә генә очрый. +...Бер ай чамасы интегүләрдән соң, "ирекле ялланган Польша татары Конопацкий" исеменә документлар эшләтеп, суднолар төзәтү остаханәсенә Роммель мине тимерче итеп урнаштыра. "Ирекле" кол булып анда бер айлап яшәгәч, безнең "конвойны" көчле буксирга тагып, Хейлигенхафен портына җибәрәләр. Роммель, корыдан барып, "конвой"ны каршы алырга тиешлегенә, теләсә нинди очракта мине эзләп табачагына ышандыра. +...Германиянең җиңелүен, сугыш бетү хәбәрен мин Хейлигенхафен портында якорь ташлагач белдем... +...Соңыннан белүемчә, 1945 елның июль ахырларында, Ян Роммель Потсдам конференциясе барган вакытта американнарга бирелә. Американнар исә аны Төньяк Африкадагы инглизләр корпусын тар-мар иткән фельдмаршал Роммельнең туганыдыр дип, англичаннар хөкеменә тапшыра. Ныклы тикшерүләрдән соң, гаепле туганлык расланмагач, Ян Роммельгә яңа оешкан ООН мандаты биреп, булган мөлкәте белән, Австралия Союзына кергән Науру утравына сөрергә хөкем итәләр. Мондый хөкем чыгарылуда кем кулы уйнагандыр, әмма Роммель үзе дә дипломат, тумыштан юрист иде. Кирәк урында фельдмаршалның туганы, кирәге юкта "адашы" дип ышандыруларына үзем шаһит. +...Без барасы Науру Яңа Зеландия кануннары буенча яшәсә дә, бик ярлы хәлдәге утрау булып, Ян Роммель экспедициясе аны җанландырырга, каучук плантацияләрен үрчетергә тиеш булган икән. +Бу экспедициягә тагын нинди бурычлар йөкләнүе, кемгә-ничек буйсынуы, составы, бюджет чыганаклары, сәяси һәм административ каршылыклардан ничек котылуы турында Джордж Сельдесвер дигән журналистның "Дөньяны тоткан мең дә бер хуҗа" китабында Ян Роммельгә багышланган бүлегендә бәйнә-бәйнә языла. Фильмы да бар. +...Китапка кертелгән байлар исемлегендә 363 нче урынга куелса да, минем өчен хуҗам һәрчак беренче булды. Гадилеге, кешелеклелеге өчен, эшчәнлек үрнәге булуы өчен. +...Безне Көнбатыш Австралиянең Фримантл портына китереп, ниһаять, дүрт айдан соң якорь ташлаталар. (Науру атавына судноларыбызны кабул итә алмау сәбәпле, маршрутыбыз үзгәрде дип сөйләнделәр.) +"Ян Роммель ничек баеды?" - дигән сорауның иң өстә яткан җавабы шул - баржаларга төялгән ватык техниканың төзек "әгъзаларын" буяп, хуҗалыкта файдалануга яраклаштырып сату. Малайзиягә кергән бер утрау губернаторы гына да җиде танк моторы алды. Андый утрауларның мин белгәннәре генә дә йөздән арта. Кайсыберләренә мотор сазлык киптерү насосларын эшләтү өчен кирәк, кайберләренә электр тогы алу өчен... +Карбюратор, динамо, аккумуляторларның ниндиләре генә юк иде бездә! Төп белгеч мин булгач, йөзебезгә кызыллык китермәдек, дип мактана алам. Безнең марка белән сатылган техниканы әле дә булса эшли дип ишетәбез. +Бу безнең фирманың башлангыч капиталын туплауда төп мая булды, аннары чын бизнеска юл ачылды. Каучук плантацияләрен киңәйтү, сыер, сарык фермалары булдыру, тире эшкәртү заводлары төзетү, сату-сәүдә урыннары ачу өчен күп көч һәм акча китте. Барысына да иреште Роммель. Дөресе - ирештек. Бер генә нәрсәгә ирешә алмадык - гаилә бәхетебез булмады. +...Соң өйләнде ул... өч-дүрт ел балалары булмады. Ата-бабалары немец дип балеринага өйләнгән иде. Таиландтан иде. ...Никахларының сигезенче елында гына, дәваланулары нәтиҗәсендә, малайлары туды. Әмма гомерсез булды ул бала. Өч яше тулыр-тулмас үлеп, ата-анасына хәсрәт кенә калдырды. Башка балалары юк... ...Монда килгәнче тикшерүләр барышында Германиядә якын туганнары калмавы раслангач, аңа туганнарның "еракларын" эзләтүдән мәгънә юк иде. Хатынының да ышанычлы туганнары булмаганлыктан, ул мине өйләндереп, уртак бала үстерү уе белән яши башлады. Ә мин кемгә өйләним? +"Зәкәрия" исеме белән күмелгән Самуэль Конапацкий рухы каршында үзебезне бурычлы саный идек. Миңа Польшадан мәрхүм Самуэльнең хатыны белән кызын алып килеп, гаилә кору бурычы йөкләнде. Бардым. Күрдем. Самуэльнең хатыны тәкъдим турында ишетергә дә теләмәде, кызы кияүдә иде инде... Җан тынычлыгы өчен тәкъдим иткән долларны да алмадылар. Күңелсез очрашу булды ул. Засниц шәһәрендәге каберлектә "Зәкәрия" исемендә ятучы Самуэльгә чәчәк салып, Рәсәйгә чыгарга виза алыр өчен Берлинга юл тоттым. ...Тик, консуллыкта ашыгычлык белән кайтуымны таләп иткән телеграмма бөтен планнарымны челпәрәмә китерде... +...Ашыгып кайтуым унңиде көнгә сузылды. Мин кайтканда, Ян Роммель Аделаида шифаханәсендә яшәү белән үлем арасында ята, хатыны Ава якты дөньяны калдырырга ашыккан иде... +...Мине Европага озатканчы, хатыны теләге буенча, Роммель яхта алдырта. Аңа "Яманлыкны оныт" дигән исем куйдырта. Мәрхүм сабыйларының туган көнен аның истәлегенә "Зигфрид" дип аталган каучук үстерү утравында уздырмак булалар. "Әҗәлең җитсә, суда янып үләрсең", - диләр. Плантациядә янгын чыгып, ут яхтага да күчә - ир белән хатын төзәлмәслек яраланалар. Сәер янгын була ул... ...Роммель аны гөнаһларым өчендер дип тикшертми, эш кузгаттырмый... +...Өч көннән балеринаны зурлап күмәләр, ә Роммельне янгыннан дәвалау үзәгенә - Аделаида шәһәренә илтәләр. Шунда, фирма исеменә "ут кабып", олы "янгын" башлана. Кем хуҗа булыр? Кем? Кем? Тәне яртылаш янган Роммельнең бу "янгынны" сүндерергә көче юк, әмма акылы саф: ул мине чакыртып телеграмма җибәртүгә ирешә. +...Фирмада төрле һөнәр ияләреннән ике дистәдән артык белгеч ялланып эшли. Аларның, үз киләчәкләре өчен борчылудан, китү-күчү турында, фирманың таралачагы турында сүз куертулары докторлар аша Роммельгә ишетелә. +Ни хикмәттер, шул хәбәрләр аны авырудан терелергә мәҗбүр итә. Беренчедән, ул үзе табып үстергән белгечләрнең фирмадан китүен теләми, икенчедән, аңа фирманың яшәве кирәк. Әнә шул кискен көннәрендә мин кайттым. Күрешү рөхсәт ителмәсә дә, кайтуымны аңа белдерүгә ирештем. +...Икенче көндә үк ул Фримантл шәһәренә кайтаруны оештырды; кул астындагы итүне миңа, ягъни Самуэль Конапацкийга тапшыруы турындагы тәзкирәләргә кул куйды. ...Барысы да "ах" итте, версияләр тишелде, "чыш-пыш" китте. +...Офистагы белгечләрнең һәммәсе диярлек фирмадан китәргә теләүләре турында минем исемгә гариза бирделәр. Бу - Роммельгә каршы махсус оештырылган акция сыманрак килеп чыкты... +...Калдырылган гаризаларны тотып, Роммельгә килсәм - сулышы юк, күзләре ачык. Пульсын да тикшереп тормыйча, үзебезнең докторга шалтыратам. Ул, чакыруны гына көткәндәй, бик тиз керде; карады, күрде дә, соң инде, диде. Тәүбә! Тәүбә! ...Үземне-үзем белештермичә: "Терелт!" - дип акырдым. +...Арсеналындагы һәр мөмкинлеген кулланып, утыз-кырык минутлар тырышуы бушка китмәде - "пульсы бар!" диде доктор, пышылдап кына. Роммельнең бер тәүлек йоклап уянганнан соң миңа әйткән беренче сүзе: "Син - Зәкәрия-Самуэль - минем коткаручым!" - булды. +Шушы хәлләрдән соң тагын унике ел яшәде ул... Мин эшләдем, ул идарә итте. Керем - уртак, сагышлар - аерым. Минем тәкъдимемне кабул итеп, башкарган уртак эшебез каучук - гевия (Хевея) плантацияләреннән котылып, энҗе молюскалары үрчетү фермасы булдыру иде. Ул безнең төп кәсебебезгә әверелде. Роммель тәкъдиме белән минем исемдә йөртелгән бу тармак безгә каучук плантацияләре ясаган чыгымнарны оныттырып кына калмады, ә яңа тармак - сарык үрчетү мәйданнарыбызны арттырды, фабрикалар төзетте. +Натураль каучукның кадере китеп, синтетик каучук заманы килгәч, безнең плантацияләребез чыгымнар чыганагы булып калган иде. Ялланган хезмәткәрләребезнең үзләре теләп күпләп китүе дә безнең файдага булды. Судлашып йөрмәделәр. Шулай аякка бастык, канатландык, үз кораблебезне булдырдык, вертолёт алдык... +Барысы да бар - бәхет кенә юк. ...Шул хәсрәт аны гүр иясе итте. +"Дөньяны тоткан 1001 хуҗа" каталогының икенче санында бүген Роммель урынында "Конапацкий-Зәкәрия" дигән исем. Бу исем миңа Роммельнең бурычларын да йөкли. +Аларның иң җаваплысы - теләсә нинди юллар белән Генрих-Гәрәйне табу һәм атасыннан калган капитал белән идарә итүне аңа, ул исән булмаса, аның нәселенә тапшыру иде. +3 БҮЛЕК +Әманәт +Язмамның төп исемен шулай кую дөрес. Чөнки һаман сүз шул әманәт турында барды, барачак... +Сюжет кора белмәү - язу тәҗрибәм юклык галәмәте. +Ян Роммельнең васыяте турында язылса да, Самуэль Конапацкийның - Зәкәриянең сүзе бетмәгән иде әле: +- Син коммерция-финанс махинацияләре белән тапланмаган гадел хезмәткәрсең, - дип дәвам итте ул сүзен, - телевидение экраннары аша "кеше эзлим" дигән циклың белән республикада яхшы абруй казанган журналистсың икән. Атасыз үскән балалар, баласыз картайган өлкәннәр проблемасы һәр илдә бар. Эзләнүләр дә, табышлар да өзлексез дәвам итә. Адвокатларым, киңәшчеләрем белән сөйләшкәч, мин шундый карарга килдем: Ян Роммель васыятен үтәүне син үз кулыңа алырга тиешсең. +Радиотапшырулар циклы оештырасыңмы, телевидение буенча барган үз тапшыруларыңда урын табасыңмы, китап язасыңмы, фильм төшерәсеңме - анысы синең ихтыярда. +Тик нәрсә генә эшләсәң дә, аның нәтиҗәсе җәмгыятьнең температурасын сүрелдерергә түгел, ә күтәрергә тиеш. Сер итеп кенә әйтәм: температураны төшергән дарудан файда юк. Бу эшләр өчен мин синең счётка биш миллион доллар күчертүгә хәзер үк ышаныч язуы - гарантия бирәм. +- Минем банкта да, сберкассада да счетым юк, - дидем, үземне үзем ишетерлек кенә тавыш белән. +- Ачарбыз. +- Проблема счётта гына булмаса? +- Төп проблема - бу эшкә мин исән чакта өлгерүдә. Шаһитлар көннән-көн кими. Алар үлеме белән хакыйкать тә югала. +- Эш шаһитлардан гына торса икән... +- Мин дару белән генә яшим. Үзең күрдең - каным тиз куера. Операцияне күтәрә алмассың, диләр. Ян Роммельнең васыяте үтәлгәнне белмичә, миңа үләргә ярамый. +Фильм төшерергә дисәң, аның үз кулы белән язган истәлекләре, көндәлекләре бар. Мин аларны сиңа бирермен. ДНК анализлары, төрле белешмәләрнең копияләре, Союз буенча эзләтү гаризаларына җаваплар - барысы да сакланган. +- Кирәкме икән алар? +- Кирәге чыкмаса да, югалту ярамас. +...Ян Роммельнең әнисе ягыннан бабасы Адольф фон Байер - галим-химик, 1905 елда аңа буяу һәм хушбуйлар буенча ачышлары өчен Нобель премиясе бирелгән. +- Зәкәрия абзый! Сез сөйләгәннәр кызыклы да, гыйбрәтле дә. "Шуларга таянып, ни дә булса иҗат итү мөмкинме?" - дигәндә, мин: "Мөмкин түгел!" - дияр идем. Чөнки бу оригиналлар үзләре теләсә нинди күчермәдән көчлерәк. Кино - копиянең үтемле бер төре генә ул. Мин үзем, мәсәлән, бу эшкә алына алмыйм. Иҗади әүхәтем дә, тәҗрибәм дә сез һәм Ян Роммель ирешкәннәр тирәнлегендә "йөзәрлек" түгел. +...Без - коммунизм идеяләре корбаннары. Алардан тиз генә котылып булмый. Русларда: "Лучше ужасный конец, чем ужас без конца", - дигән әйтем бар. Эзләп-эзләп тә бернәрсәгә дә ирешмәү хурлыгына юлыкканчы, эш башлаганчы ук аннан баш тарту дөрестер. Ышанычың өчен рәхмәт... Үпкәләшмик. Бетерик бу турыдагы сүзне. +- Син инде кырыктан артык фильм төшергәнсең, акча булса, тагы да төшерер идем, дип, газеталарга интервьюлар биргәнсең, миңа аларны таптылар, укыдым, таныштырдылар... Мин сиңа илегездәге хакимнәргә дә, законнарыгызга да каршы эшләр тәкъдим итмим... Аңлыйм. +...Законнар бит алар - хатын-кыз кебек, кайда да мактау гына көтә. Һәр илдә шулай. Түз, җайлаш! ...Син бит югалган кешене эзлисең! Кеше эзләү! Үз темаң бит! Бер югалган кешене табу - мең кешене шатландыру, дөньяга шатлык өләшү ул! +- Абзый, мин бер-берләрен югалтып, сәясәт тоткынлыгында яшәүчеләрне эзләүдән баш тартам, димим. Бу темага нәфис фильм төшерергә алынмас идем, - дидем. Чөнки бүген сәясәт тоткыны булмаган кешене табу ихтималы юк! Барыбыз да сәясәт тоткыннары без. ...Әйе... Минем иҗаттагы максатым кешеләр арасыннан кеше эзләү. Шул юлда миңа берәр Генрих очрый икән - +- Шулай да тыңла: сиңа минем үз йомышым, ягъни шәхси үтенечем дә бар. Әманәтем. Шулай ук - кеше эзләүгә бәйле. ...Ул инде менә нәкъ син эзләгән чын кеше иде... +- Кем ул? +- Мин үземнең җәсәдемнең әткәй белән янәшә күмелүен теләр идем. +- Моңа кем каршы? Законмы? Бездәгеме, сездәгесеме? +- Бу мәсьәләдә әлегә кадәр сүз кузгатканым булмады. +- Күмелми калган мәет юк. Зинһар, бу турыда сүз алып бармыйк. +- Үлгәч сөйләшеп булмый. Әткәй кабере белән янәшә урын алып куярга кирәк. Сездә хәзер ничектер, бездә урын алу проблема... +- Казанның кайсы зиратында күмелгән әтиең? +- Бу соравың белән син мин сөйләгәннәргә игътибарлы булмавыңны күрсәтәсең. Мин атамның үлеме-тереме икәнен дә, кайдалыгын да белми алындым, ярты елга якын Сослангерда "сосладылар". Лагерьда шулай озак тотылган башка солдат бармы икән? Менә сиңа "кеше эзләргә" тагы бер язмыш! Мин сиңа бистәдә яшәгән эшчеләрнең нәселләре аша эзләү өчен өч-дүрт фамилияне бирермен. Әткәй белән бер чорда заводта эшләүчеләрне. +- Илдәгесе - иңдә булыр, эзләргә калгач эзләрбез. +- Сиңа анда "Хызыр" ярдәм итмәс бит... +- Ярдәм күрсәтүче һәркемне "Хызыр" дип ышанам мин. +- Ышанычыңа ышанып, бер миллион долларга сертификат бирәм сиңа. +...Менә ул... Кайсы банктан ничек алырга? - җаваплары конвертта. Тоткарлык килеп чыкса, безнең фирма юристларының телефон номерлары да шунда. Кабул итеп ал! Русча беләләр - сөйләшерсез. +- Сөйләшү булмаячак. Чөнки мин сезнең бу "сертификат" дигән нәрсәне дә алмыйм. +- Бусы минем үземнең шәхси фондымнан. Атам-анам зиратын табып таш куйдыру өчен. Урын өчен дә түләү кирәк булыр... +- Эшләнмәгән эш өчен гонорар алу бездә хилаф гамәл санала. +- Аванс бу! +- Мин сезгә болай да бурычлы. +- Бурычын таныган - бөлмәс, аңа ышаныч сүнмәс. +- Ышаныч терәге - гамәл. Башта гамәл кирәк. +- Моннан дүрт ел элек бер нәзарәткә вакыф малы күчердем. Фәкыйрь мөселман кардәшләрне туйдырып, кундырып чыгару өчен хәйрия йортын төзү максатында, дип сөйләштек. Ишетүемчә, йортны салганнар, ашханәсен ачканнар. Тик бай эшмәкәрләргә очрашу урыны буларак кулланалар икән. +...Йортның кереме нәзарәткә булмаса да, бинаны тоту чыгымнарын нәзарәт түли икән. Тикшерү башлана. Эшләре судка куела... ...Нәтиҗәдә вакыф малына салынган бинаны "банкрот ясап" саталар. Алучысы - шул йорт ашханәсен тотучының улы! Зур отыш аның кесәсендә. ...Бу гыйбрәтле тарих син әйткән гамәлдән генә тора түгелме? Гамәл төрле була. +- Минем белән шартнамә төзү булмаячак. Кыстамагыз. +- Бу карарың сиңа булган ышанычымны тагы да ныгыта гына төшә. Нишләмәк кирәк - һәркем үзенә ышанучыга мохтаҗ шул... ...Син, заказларны кабул итәм, алдан акча гына алмыйм, дидең. Мин хәзер адвокатыма барып шартнамә яздырам. Сиңа, барыбер, үзең әйткән шартларга ризалашып, имза саласы гына кала. Шул уңайдан видеокамераңны да алып килермен, +- Паспорт бирелә торган нәрсә түгел. Шикләнәм. +- Шикләнү - белемнең башы. +- Ышануым белән янәшә шигем дә яши, абзый, нишлим, үпкәләшмик. Холкым шундыйдыр... +- Гомере буе гел ялганда яшәгән кеше шуңа яраклаша, дөреслеккә ышанмый башлый. Шул синдром бу. +- Ышанасы бик килә дә... +- Һәркемнең икенче кеше күңелендә үзенә кулай урын биләргә омтылуы, хәтерләрдә озаграк сакланырга тырышуы табигый... +- Алары шик тудырмый. Ә менә туган нигездә миннән башка ышанычлы кешегез булмау табигыйлекне боза, шикләндерә. +- Сиңа булган ышанычым, милләтемә ышанычымнан киләдер, энем. Бәхеткә - син шул милләтемнең бер вәкилесең. Аннары... Һөнәрең - миңа кирәкле һөнәр. Шунлыктан ниятем ният булып кала. Үзгәрми. Мин чигенү яшеннән узган. +...Китте абзый. Паспортымны алды. Егерме кешелек брезент палатканың алгы бүлемендә, ниндидер йөктән котылгандай, җиңеләеп калдым. Утырам ялгызым уйларыма күмелеп. Ялгышларымны санап. Ышаныч өчен генә миллион доллар! Ышанмау шулай ук кыйммәт бәяләнергә тиеш түгелме?.. +...Казанга кайтуга, бу сәер бай абзыйның "серләрен" ачыклау өчен "Черек күл" буенда көтеп торсалар, ни дип акланырмын? Гәрчә мин аннан берни сорамадым, тәкъдим ясамадым. Үз эшемне дәвам итәрмен, дидем. Бары шул бит! +...Әгәр яшерен микрофоны булып, әңгәмәбез язып барылса - диктофонда гел аның монологы!.. +...Хәзерге техника күргән-ишеткәнне генә түгел, уйлаган уйларыңны да белә, диләр. Шунысы куркыныч... Ул сөйләгәндә, тәкъдим ителгән миллионнар кулга кергәч, аны нишләтергә белми бүлгәләп утырдым. Бүлгәли алмагач, баш тарттым. Алай түгелме? Хәтерләмим. Баш тарту факты булдымы? Булмады шикелле... Ә нәрсә булды соң? +...Сикереп чыгармын дип упкынга чумдым, ахры... Ничек чыгарга? Бүлмәдәшләр белән киңәшләшми булмас. Читләшсәләр дә, алар миңа ят түгел. Якынаюга сылтау табылуга шатланып, палатканың эчке бүлеменә керсәм, барысы да утырганнар, миңа, башка планета кешесен күргәндәй, гаҗәпләнеп карыйлар. +- Ни булды сезгә? - дип сораудан башка сүз тапмадым. Алар хор белән: "Ә сиңа ни булды?" - диделәр һәм шул бер кәлимә белән без сөйләшкәнне ишетеп утыруларын саттылар. +- Беләсез - "Хызыр галәйһеәссәлам" миңа күп ярдәм күрсәтте. +- Инде шуның бәрабәренә хак соравын аңладык шикелле. +- Хакны ул үзе куеп, үзе бирмәкче. +- Фашист офицеры турында фильм төшерү шарты белән. +- Кеше турында, баласын эзләүче ата турында... +- Геббельс күп бала атасы булган. Кемдер сиңа килеп аның турында фильм төшерергә дисә? +- Сез дөрес аңламагансыз. +- Һәр сүзегез ачык ишетелмәсә дә, әңгәмәнең ни турында баруы аңлашылды. +- Нинди киңәш бирәсез? +- Тәкъдим үтәлгән очракта күпме түләячәген әйттеме? +- Әнә шунысын без ишетмәдек, чөнки ул анысын, пышылдаган кебек, акрын гына әйтте. +- Ә минем колагымда шул сан һаман яңгырый шикелле... +- Күпме? +- Биш миллионга өстәп тагы бер миллион. +- Суммы? +- Доллар? +...Бу җавапны ишеткәч, Хәйдәр хәзрәтне очкылык тота башлады, Мәхмүт абзый күзләре дә, авызы да ачык килеш катып калды. Бераздан, чи арыш тутырылган капчыктай, гөрселдәп, урынында ауды. +- Человек умирает, где доктор? - дип кычкырдым. +- Кычкырма! Монда чукрак урыслар юк! - диде таможник Рәшит, үзе дә акырып. +- Ху-хуже! - диде Хәйдәр хәзрәт. +Кемдер: "Наивный булып кылана!" - дисә, икенчесе: "Уйный!" - диде. Миңа юнәлгән идеме, Мәхмүт абыйгамы - аклану максатында бүлмәдәшләргә Зәкәрия-Самуэль-Роммель тарихын сөйли башладым. Докторыбыз, шприцын чыгарып, аңа яңа энә эзли иде. +- Бу кадәресен... без инде... белү түгел - киптереп элгән... Син әйт: нигә дип... очып кергән... бәхет кошыннан... баш тарттың? - диде Хәйдәр хәзрәт, көч-хәл белән. +- Мин бернидән дә баш тартмадым, ә аталарын югалткан балаларны, балаларын җуйган аналарны эзләүне дәвам итәчәкмен, дидем. Ул шуңа ризалашты. +- Ә миллионнар белән ни булачак? Болгар җилләредәй Ташкент-Ашхабад якларына исәчәкме? +- Татарстанның җилгә очкан миллионнарын саный башласаң - үзең җилгә очарсың... +...Ниһаять, энәсен табып, бүлмәдәш докторыбыз Мәхмүт абыйның беләген мамык белән сөртмәк булды. Әллә спирт исеннән, әллә ушына килүеннән, атказанган судья кулын тартып алды да: +- Йогынма! Мин әле синең даруга калмаган! Әнә - режиссёр кадады инде: башта биш миллион дип, аннары аңа тагы бер миллион өстәп. +- Долларда! - диде кемдер. +...Умарта күчедәй "гөрләү" башланды. Аны Мәхмүт абыйның "ыс-сс"лавы туктатты: +- Счеты юк, имеш. Синеке булмаса, мондагы һәркайсыбызныкы берничә. ...Ни өчен дип уйлыйсыз? Әгәр берәребезнең счётына күчертсә - бер проценты счёт хуҗасына китә, статьясы бар. +- Аны белмәгәндер ул. Белсә эшләмәс иде. +- Белепме, белмиме - кайсыбызныңдыр йөз меңе янды, очты... +- Җәмәгать! Бу легенда тоташ ялганнан ялганып ясалган. Имеш, ул Сослангерда ярты елга якын какланган. Анда өч айдан артык тотмаганнар. +- Лагерь өчен кирәкле һөнәр иясе булса тотканнар. +- Аннары, имеш, Совет поезды Польшада булып чыга. Анда Европа стандарты! Вагоннарның рельска сыю-сыймавын белми алдый... Аннары... безнең тягач моторлары нимескә ник кирәк? +- Ул мәсьәләдә эш болайрак тора, - дип мәсьәләгә Рәшит ачыклык кертергә конструкторы Эрнс Хейнкел истребителенең игезәге. Ике шөребен алыштыру җитә - кайда эшләнгән булуын аера да алмыйсың... +- Монда самолёт моторының ни катнашы? Сүз алты миллион доллар турында бит... +- Шуны әйтәм шул! Ә танк моторлары нәрсә ул? Тимер-томыр! - диде таможник Рәшит, үз сүзендә калып. +...Шунда Хәйдәр хәзрәт тә хәрби белемен сиздереп куюны кирәк тапты: +- "Коммунар" нимесләрнең "пономагы" ул. Аермасы - чабатасында, ягъни чылбырында гына. +- Танкларның орлыгы ниместә генә түгел. Сормовода төзелгән беренче танк "Рено"дан күчермә. Мине гаҗәпләндергәне - аларның барысы бер составка төялгәнлегендә, - диде Мәхмүт абый, шок хәленнән чыга алмыйча, - кем төяткән, ничек ычкына алганнар? Кем кемгә түләгән? +- Ә ни өчен нимесләр Липецк шәһәрен бомбага тотмаганнарын ишеткәнегез бармы? - диде Рәшит, күп белгәнен күрсәтергә тагы җай чыкканга җанланып, - чөнки аларның лётчиклары Липецк аэромәктәбендә Геринг белән бергә укыганнар. Герингның сөяркәсе Липецкта калган... +- Монда сөяркәләрнең ни катнашы бар? Сүз вагоннарның ничек Польшага эләгүе турында... +- Сүз алты миллион долларның бездән очуы турында бара, эзне югалтмыйк. +- Очырга әле аларга канат чыкмаган. +- Имеш, Польша татары шпиг ашап үлә, Казан татары исән кала. Агуны пешереп кенә бетереп булса икән... Ялган! +- Роммельнең, имештер, исән калган бер туганы да юк. Нимесләр алар тугыз буынны туган итә торган милләт. Бу, имеш, кузнец малаена - татарга калдыра. Ышандырмый торган ялган. Ялган! +- Ялган булса, вакыф малы күчермәс иде ул! Күчерүе хак бит! - дидем мин, боларның шаулашуыннан арып. ...Ниһаять, тынлык урнашты. +...Бәхәстә катнашучы һәркем үзенә килгән зыян турында уйлап, ялгышны ничек төзәтүгә вариант-җаваплар эзли иде, ахры. Сүзне Мәхмүт абый яңартты: +- Хаҗилар! - диде ул, лотереясы оту ихтималын сизенгән кешедәй сак кына. - Чокырдан бер сикерү белән чыгу әмәлен таптым шикелле. +- Ничек? - диде Хәйдәр хәзрәт, - күмәкләп эзләгәндә табылган нәрсәнең шатлыгы уртак булырга тиеш: шатландыр безне дә. +- "Вакыф малы" дигәннән хәтерләдем... Бу эшнең казанында кайнаган юрист буларак, серемне әйтәм: Зәкәрия, чыннан да, зур мөлкәткә ия Самуэль исеме астындагы татар булуы бик ихтимал... +- Ха! Анысына безнең шигебез юк. Яңа материк ачкандай кыланмыйк. +- Табылган материкның файдасын күрергә кирәк! +- Ничек? - дидем мин. - Әйтегез! +- Аягыңның гипсын алдыргансың. Бераз аксасаң да, үзеңне-үзең йөртә аласың. +- Шуннан? Йөресә ни? +- Барсын, гафу үтенсен, бүлмәдәш хаҗиларның һәркайсы ярдәм вәгъдә иттеләр, дисен, коллектив исеменнән, шартнамә төзесен!.. Вәссәлам! +- Шушымы бер сикерү белән чокырдан чыгу ысулы? +- Начармыни? +- Дөресен әйткәндә, бу безнең һәммәбезне чокырга этеп төшерү, - диде кинәсез атасының каберен табып бирә алыр идем. Хикмәт башкада. Ни тели ул? Чынлап та, атасы белән янәшә күмелүдән мәзхәбкә юл эзләүче агентмы ул? Бу - без белгән уен уенчысы түгел. +- Ә нинди уеннар уйнала соң хәзер бездә? - дидем мин. +- Зиратлар мәсьәләсендәге мәхшәр - уен түгелмени?! Олы уен. Отучысы алдан билгеле. Керсәң - чыгарлык, чыксаң - керерлек түгел. Җитмеш-сиксән ел элек җирләнгәннәрнекен түгел, җиде-сигез ел элек күмелгәннәрнең урынын табу да катлаулы мәсьәлә. Мәет өстендә мәет, таш өстендә таш. +- Бик авырга китсә, сиңа килербез, хәзрәт. Хаҗда бергә булу истәлегенә урын табышырсың, шәт... +- Анысы четерекле булмас. Менә хәзер син тудырган ситуациядән чыгу өчен нишләргә безгә? Шул проблема. +- Бүренең дә тук, сарыкның да исән калу юлын табарга кирәк, - диде Мәхмүт абый. +- Каян эзләп? +- Аның юлы бер генә: үзебезгә сарык булмаска. +- Рәхмәт, - дидем мин. Ниһаять, үз юлымны таптым шикелле. +Беркем бер сүз әйтми, барысы да миңа карадылар. Ә мин үзем белән аласы нәрсәләремнең һәммәсен алып, такси тотарга дип палаткадан чыгып киттем. +...Бүлмәдәшләрем "сарыкны исән калдырып, бүрене ничек туйдыру" юлын эзләп калды. Ә мин үзебезнең консульствога элдерттем. Таксист, беләзектәге язудан "король кунагы" булуны аңлап, консуллык урнашкан зәвыклы йорт каршына тиз китерде. Будкада утырган сакчыга тиз-тиз аңлатып, телефон аша хәбәр җибәрелгәч, таксист миңа кулын сузды. Мәгълүм илле долларымны биреп, сдача көткән арада консул килеп җитте. Сакал-мыегы мөселманча, башында түбәтәй булгач: "Әссәламегаләйкем", - дисәм, җавабы: "Здравствуйте!" - булды. Гаҗәпләндергән бу сөйләшүнең тәрҗемәсе: +- Тыңлыйм сезне. +- Эчкә кермибезмени? +- Язылган идегезме? +- Мин хаҗи. +- Күрәм. Сезгә кем кирәк, нигә кирәк? +- Мин бик четерекле хәлдә калдым. Консул белән киңәшләшергә иде. +- Бүген консул булмаячак. Илчелеккә киттеләр. Гариза язып калдыра аласыз. Өч-дүрт көндә, каралып, хәл ителәчәк. +- Ашыгыч эш буенча булганда күпме көтәсе? +- Визагызны озайту буенчамы? +- Кыскартмасалар - булганы җитә. +- Алайса - хушыгыз. +- Йомышымны әйтмәдем ич әле... +- Аны мин хәл итмим. Язып калдырыгыз. Паспортыгыз үзегез беләндер бит? +- Түгел иде шул. +- Гаҗәп... +- Тиешсез урында төшерүдә гаепләп, видеокамерамны арестовать иткәннәр иде. Шуны саклау камерасыннан алу өчен, паспортымны Австралиядән килгән хаҗига биргән идем. Ул инглизчә сөйләшә белә. +- Зәкәрия абзыйгамы? +- Сез дә аны беләсезмени? +- Бик сәер кеше. Миңа алты миллион доллар тәкъдим итте. Тиктомалдан. +- Беләбез... +- Бу нәрсә? Мине сынаумы? Шантажмы? +- Сез ялгышасыз. +- Әгәр бу тәкъдим астында хәйлә - мәкер ятса? +- Сөйләмәгез юкны. Хөрмәткә лаек шәхес ул. Туган җир туфрагы тарта картны. Сезнең турыда ул безнең каналлар аша белеште. Булдыра алсагыз, ярдәм итегез. Сезгә биргән бүләкләрен таможнядан үткәрсеннәр өчен, тиешле документлар эшләтеп алды. Шикләнмәгез. Үзе шикле кеше генә башкалардан шик эзли. +* * * +Мин бу очрашудан үзем өчен үземне ачтым: шикле кеше икәнмен бит!.. +Күземне күрсәтмәскә кара күзлек киеп, Мәккә каласын бераз тамаша кылып йөргәч, тагы такси яллап, Минага кайттым. +Ахшам узган, ясигъ җитмәгән иде әле. Беркемнән дә шикләнмичә генә кереп яту ниятендә палата янына килсәм, эчтә Зәкәрия абзыйны "кысалар": +...Мәдинәгә күчәр көн якынлашкач, король исеменнән биреләчәк бүләк турында фаразлар төрләнгәннән төрләнеп, ахыр чиктә, ирләргә - видеокамера, хатыннарга ноутбук бирелә икән, дигәнгә ышаналар. Шуның дөресме-түгелме булуын Зәкәрия абзыйдан ишетәселәре килә. +- Мине бу мәсьәлә кызыксындырмый. Кирәк дисәгез, мин һәркайсыгызга шуларны үзем бүләк итәргә әзер, тик сез миңа да, якташ режиссёрга да теләктәш булып, ярдәм итегез. +- Шул сумманы корбан итәргә ниятләгәнсез икән, без сезгә бу эшләрнең чын осталарын тәкъдим итә алабыз. Израильдән, Төркиядән яисә Мәскәүнекеләрне! +- ...Нинди осталарны? Зират эшләре буенчамы? Кабер казыргамы? +- Зират эшләре вак мәсьәлә. Анысын ничек кирәк, шулай эшләтергә була. Сүзем кино - фильм турында. +- Мин үзем эзләгән профессионалны таптым. Кирәк сумманы күчертү өчен реквизитлары алынды. Ниятем - ният, карарым үзгәрешсез. +...Кызыксынуым җиңде, палаткага кердем... +Бүлмәдәшләрнең йөзендә төнге кояш балкыды. +- Вон, үзе кайтты, - диде Мәскәү асты хаҗие, Зәкәрия абзыйга карап. +Ә Мәхмүт абый мине тиргәргә кереште: +- Иртәгә Мәдинәгә алып китәләр. Кешегә йомыш кушасың да югаласың... Әнә - видеокамераңны китергән! Әйберләреңне җыештырырга кирәк. Һәй, бу иҗат әһелләрен әйтер идем... +- Минем һәрнәрсәм җыйналган. +- "Зәмзәм" суы тутырган шешәләрне ничәне аласың? Рөхсәт ителгәне ун литр, ди. +- Нигә аны моннан алырга? Аэропортта шул ук су. Анда да бушлай. +- Ә компановка мәсьәләсе? Әгәр биргән бүләкләренең күләме артып китсә, аэропортта чемодан актарып утырырга җай булырмы? "Зәмзәм"гә урын калырмы? +- Калмаса? - дип сүзгә катышты таможнячы Рәшит. - Су - кайда да Н О түгелмени? Бросьте, зинһар... Режиссёр әфәнде хаклы: исем өчен аэродромда бер шешә алдың - шул җитә. Кайткач, кызыксынган кешегә шуннан бушаган шешәгә Әлдермеш суын салдың - эчердең. +- Иҗат кешесен гөнаһлы гамәл кылырга котыртасың, Рәшит әфәнде. +- Ярый, сезнеңчә булсын, биш литрлы бутыльны аның өчен дип үзем алып кайтырмын. Киносын төшергәндә массовкага чакыру шарты белән... +- Җитди эшне уенга борасыз. Массовка үз урынында, без үз урыныбызда кирәк. Исән-имин илгә кайтып җитәргә язсын, - дип, Мәхмүт абый "Зәмзәм" темасына нокта куймакчы булган иде дә, барып чыкмады. Су тутырылган шешәләрне мөмкин кадәр күбрәк сыйдыру буенча ярыш башланды. +Барыбыз да социализм тәрбиясе күргән: һәр эш - ярыш белән, алга барышыбыз - карыш белән... +...Полиэтилен шешәләре тыгызлауга чыдамыйча, бөкеләре ычкынудан ярыш алдынгылары чыланып беттеләр, әмма җиңгәнче тырыштылар. +...Намаздан соң Зәкәрия абзый Роммельгә кагылышлы документларның һәркайсын аңлатма белән миңа тапшырды да берсен кул куярга дип сузды. +- Гаеп итмә, төрле хәлләргә юлыгуың ихтимал. Монда нинди документлар барлыгы гына күрсәтелгән, сине бернәрсәгә дә мәҗбүр итми. Гомумән дә, син һәрнәрсәдә ирекле иҗатчы. +...Мәдинәгә илтүче автобуска төялгән хаҗиларның йөзләре генә түгел,үзләре дә күренмәслек итеп өелгән төргәкләр аша атлап узарлык җае калмаган. Зәкәрия абзый, озатырга аэропортка гына киләчәген әйтеп, офисына китте. +- Әзерләткән бүләкләрем дә анда калган, - диде. +Аның бу хәбәре дә табышмак булып яңгырады. +Ике тәүлектән артык Мәдинәдә фарыз гамәлләрнең барысын үтәп, кибетләрендә нәфесләрне тынычландыргач, аэропортка китү вакытын әйттеләр. Кабат мәхшәр башланды: тегесе алынмаган, монысы табылмаган. Безнекеләрнең багажлары башка мәмләкәтләрдән килгән хаҗиларныкы белән чагыштырганда, күпкә зуррак күренүе аларның саруларын кайната иде, ахры, безгә күрсәтеп "казанские сироты" дип узалар. +Арбалы чемодан тартып барган бабай, үзенә ияргән ирле-хатынлы парга мине күрсәтеп, нидер әйтә дә көлә. Тегеләр миңа карый. Чадра бөркәнгән хатын нидер сорамакчы иде, ире соратмады. Лифтка керделәр. Мин дә кердем. +- Нигә көләсең? - дидем, актык тешен суырткан егерме җиде яшьлек "картны" танып. +- Шиннән түгел, - диде тешсез... +- Кешедән көлү - гөнаһ бит... +- Ул бит кыйбланың кайшы якта булуын белми намазга утырды. +- Ә син беләсеңме соң? +- Белмәшәм әйтмәш идем. +- Минем дә беләсем килә. +- Пәйгамбәребез кабере ягында. +- Гыйлем иясе өчен ярлыканмас гөнаһлы булгансың: "Кәгъбәтулла ягында!" - дияргә иде. +Шушы сүзне генә көткәндәй, чадралы ачык тавыш белән көлеп куйды: аны култыклаган чалмалы хаҗи, лифтны туктатып, чыкмак булды. Кнопкага ничек кенә басса да, лифт туктамады. Үз этажыма җитеп, чыгышлый таныдым: бу теге Батулла бүрекле хаҗи, хаҗия - аның ханымы иде. +...Ниһаять, без аэропортта. Корольнең безгә бүләк өләшеп, озатып калырга килүен көтәбез. ...Кемдер аның илендә юклыгын, мондый чараларга ярдәмчеләренең хезмәтчеләре генә киләчәген әйткән иде, бу белдеклене "ник дәштем?" хәленә төшереп, күздән югалырга мәҗбүр иттеләр. Кемдер берсе "провокатор", диде. Шуңа кушылып тынычландылар кебек. Бүлмәдәшләрем исә, Зәкәрия абзыйның "шөребен - шөрепчә, кадагын - кадакча" сүтеп тикшергәч, шул әгъзалардан үзләренә кирәкле юмарт кеше "модулен" җыю белән мәшгульләр иде. Дөресен генә әйткәндә, король бүләге белән Зәкәрия абзый бүләген чагыштыра алмаудан гаҗиз иде алар. Чөнки кемнән нинди бүләк буласы билгесез. +Шулчак кемдер: "Киләләр!" - диде. Кул сәгатенең "келтләве" трактор моторы эшләүне хәтерләтә: келт-келт... +"Ялт" итеп "Мерседес" килеп туктый. Корольне көтәбез бит. Машина ишеге ачылып, Зәкәрия абзый пәйда була. +- Бәхетем булгач, өлгердем бит... - диде ул, һәммәбез белән кул биреп күрешә-күрешә. Минем яныма килеп туктагач, дипломатыннан пластмасса тартма чыгарды. +- Монда мин яшәгән утрау туфрагы. Үземнең көлемне кайтарып җирләгәнче, урын биләп көтсен. Якташларың алдында кабул итеп ал. +...Ниндидер сүз әйтүне артык санап, тын гына алдым. Көтәм. Барыбыз өчен сүзне Мәхмүт абый әйтте: +- Ышан, Зәкәрия абзый, ислам дине йолалары кушканча булмаса да, туфрагыңны җирләрбез. Безнең бурыч - атаң-анаң каберен табу. Анысын башкару авыр булмастыр. +...Зәкәрия абзый ниндидер бер дога укыды. Барыбыз да аңа кушылып бит сыйпагач: +- Инде, хөрмәтле хаҗилар, әманәтемне барыгызга да ишеттерәсем килә, - диде ул якынрак килергә чакырып, - минем атам Әхмәтситдыйк Хәбибрахман улы Шәрифҗановның 1896 елда туганлыгы билгеле. Кайчан, кайда, ничек үлүе дә, кайда һәм ничек дәфен ителүе дә гаип... +...Аның кабере табылгач, зиратында җеназа намазы укып, һәркайсыгыз берәр уч туфрак алып сипсә, минем җаным тынычланыр иде. +Анамныкын җиңелрәк табарсыз, дип өметләнеп, фирмабыз исеменнән һәркайсыгызга медальон тапшырырга рөхсәт итегез. Кашлы балдак ясатырга размерларыгызны белү кирәк иде. Медальон эчендәге дога сезне һәр ихтимал бәла-казадан сакласын. +- Алла сакласа, - диде Хәйдәр хәзрәт, ниһаять, сүз кыстырырга ашыгып, медальонга шатланмаганын сиздерергә теләгән кыяфәттә, - һәрнәрсә Алла хөкемендә. +Битләр сыйпалгач, визит карточкалары тарату, кунакка чакыру йоласы үтәлде. +- Исәнлектә очрашырга язсын, бердәм булыйк, бергә булыйк! - дип китте "хызыр галәйһеәссәлам". +...Зәкәрия абзыйны озату ыгы-зыгысында абайламыйчарак калганбыз - килеп туктаган фургонлы машиналар катына ялтыравык погонлы өч офицер өч урында үзләренә таба чакыра. +Алар әйтеп өлгергәнче халык агымы, дәррәү кузгалып, чиратка баса. Шул арада бүләк салынган катыргы тартмалар таратылып, багажларны үлчәү башлана. Кеше күңеле шундый бит ул: бүләкне һәркем чиратсыз, күршесеннән алдарак алып үлчәтәсе килә. Ләкин тормыш теләк белән түгел, чират белән алга бара. Рәсәйлеләр булган җирдә чиратсыз берни дә юк. Бүләкне алган хаҗига аны карау мөмкинлеге дә юк - ашыктыралар, кеше кабаланырга мәҗбүр. +...Аэропорт "иләгеннән" уза алмый ун кило урынына йөз кило "зәмзәм" алганнарның "бер ноль өстәгәннән ни була" дип шаяртуларына карамастан, канистралар бушаттырыла. Шул моментлардагы хаҗиларның турсайган йөзләрен сурәтләргә Суриков - Репин осталыгы кирәктер. +...Яһүд кешесе, күршесенә каза килсә, кайгыруын, татарның шатлануын ничек аңларга да, ничек аңлатырга? Күңел тарлыгымы бу? +Алай дисәң, Ватан сугышында иптәшен үлемнән саклап, амбразурага капланган татарларның процент-саны күпчелек тәшкил итүне ничек аңлатырга? +...Бу шул: "татар барда - хәтәр бар" әйтеме дә, "хәтәр барда - татар бар" дигәне дә хак-дөрес. +Тормыш, яшәү шартлары, биш гасырдан артык коллыкта яшәү шулай үзгәрткән татарны. +Күршесенә шатлык килсә, кушылып шатланмавы да, ике татар очрашканда өченчесенең гайбәтен сатуны да шуның белән генә аңлатып буладыр. +- Рәхмәт корольгә! Бер бүләген биреп, икесен ташлатты, - диде Мәскәү асты хаҗие - доктор. +- Безнең королебез Зәкәрия абзый булуны исебездән чыгармыйк, - диде Хәйдәр хәзрәт, миңа карап. +- Корольлеген кемгә тапшырачагын да онытмыйк... Инде тапшырмаган булса, - диде Мәхмүт абый, шулай ук миңа карап. +...Һәр хаҗи төргәк-тартмаларын тотып үлчәгечкә баса. Үлчәүче негр, хаҗиларның багажындагы икедән арткан шешәләрне ташлатып, кулларына авырлык цифрлары язылган "кәпитәнсәнең" бер нөсхәсен тоттыра да трапка күрсәтә. +- Хуш, Гарәбстан! +...Самолётка килеп керүгә күзгә ташланган монитордагы: "Перегрузка. Бер урыннан икенче урынга күченмәскә, селкенмәскә, сөйләшмәскә, радиохәбәрләргә игътибарлы булырга", - дигән кисәтү һәркемне телсез итте, йөзеп чыга алмас уйлар диңгезенә чумдырды, белгән догаларын кабатлаттырды. +Күпчелек хаҗи егерме кило урынына, кимендә биш килога артыграк багаж белән утырганлыктан, һәркем гаепне күршесеннән эзли; үзенең касыгына бәйләнгән "грелкага" тутырылган "зәм-зәм"не металл эзләү капкасын узганда, электрон күзләр күрмәсә дә, Аллаһы Тәгаләнең белеп, күреп торуын уйламый. +...Шул рәвешле, тәүлек булып тоелган җиде сәгать очып, телсезлектән һәм кече йомыш кыставыннан "җан тәслим" хәленә җиткәндә, аэропортка якынлашуны әйттеләр. Күзләр күрми, колак ишетми. Күршем - таможнячы Рәшит, кабыргама төртеп: "Уян, төшәбез, Мәскәү!" - диде. (Шуннан бирле, "Мәскәү" сүзе миңа "оҗмах" сүзе булып яңгырый.) +Аэродром асфальтына аяк басканда, сәгать төнге уникеләр узган булгандыр. Хәйдәр хәзрәт, багажларны көткәндә, исән-аман илебезгә кайтып төшүгә багышлап намаз укылырга тиешлекне әйткән иде дә, беравыздан, "тәһарәт бозылды" дигәч, тәкъдим кабатланмады, һәркем аулаграк урын сайлап, багажын кочаклаган килеш үзе генә калырга ашыкты. Вәгъдә ителгән бүләкне карап рәхәтлек дәкыйкасы кичерүдә иде өметләр. Авырлыгына һәм күләменә караганда, футлярда видеокамера түгел, ноутбук булырга тиеш кебек иде. Шулай дип фараз итеп футлярны ачсам, анда ноутбук та, планшет та түгел, ә бәрхет тышлы фолиант иде! (Икенче бүлегендә йәз данә аудиокассета.) Фолиантны кат-кат әйләндерә-тулгандыра карый торгач, мин аның изге +...Талгын гына җил исте. Борынга таныш җир исе, кар исе, яз исе керде. (Әллә инде бу очракта "Туган ил исе аңкыды" дип язу дөресрәкме?!) Шул мизгелдә мин, үзебезнең Рәсәй җиреннән дә ямьле, иркен, бай җир юклыгын, шул илдә яшәүнең бәхет булуын җаным-тәнем белән тоеп, "Илкәем" көенә җырладым... Күңелем шатлык белән тулудан, эреп бетмәгән кар өстенә чалкан ятып, миңа көнләшеп күзәткән айга карап, ике йөз сиксән кеше сыйдырышлы самолётта өч йөз кешенең исән-имин кайтып төшүенә шатланудан күз яшьләре белән еладым... Җырлыйм да елыйм, елыйм да җырлыйм. Бермәл тоям - җырлавым да, елавым да күңелемдә генә, тавыш-тынсыз гына икән... Бары тик күз яшьләрем генә чын икән... +...Шулай күпме вакыт ятканмындыр, исемемне ишетүгә башымны күтәрсәм - каршымда Мәхмүт абый басып тора. +- Кая югалдың син? +- Югалмадым, киресенчә, мин үземне-үзем таптым бүген... +- Эзләмәгән җир калмады... сәгатеңә кара... +- Сөйләшәсен сөйләштек, килешәсен килештек, адрес-телефоннарны алыштык, нәрсә онытылган, миннән кемгә ни кирәк тагы? +- Анда сине "Диннәр дөньясында" журналының корреспонденты көтә. +- Андый журнал бармыни? +- Бәлки башкачарак аталадыр. Миңа шулай ишетелде. Мөһим сораулары булганга охшый. +- Мөһим сорауларга сездән узып җавап бирә аламмы? +- Бездән сорыйсын сорады, әйтәсен әйттек. +- Җавап бирә алмасам, сезне хур итү булмасмы? +- Үзең әйтмешли, "җавап бирә алмау - үзе җавап". +...Мәхмүт абыйның "корреспондент" дигәне "Религии мира" журналының махсус хәбәрчесе булып чыкты. Гарәпчә дә, төрекчә дә сөйләшә белүче яһүдә икән. +Күрешеп танышуга, яктыруны көтеп утырган юлдашларымнан гафу үтенде дә мине аулак бүлмәгә чакырды. Шуның белән үк күңелемә шом салды. Чөнки мин - шаһитлар алдында, ачыктан-ачык сөйләшүне мәгъкуль күрүче журналист. Әйдә - хәерле булсын. +- Исән-имин туган ил туфрагына кайтып төшүегез белән котлыйм, - диде ул, сүз башлау өчен. +- Әйе, һәркайсыбыздагы Коръән-Кәрим исән-сау очуыбызга гарантия булып, Алла саклады. +- Шулай дип уйлыйсызмы? +- Ышанам. +- Үзегез хата тапкан Коръәнгәме? +- Сезгә ялгыш җиткергәннәр: мин хата табучы түгел, ә аның кайбер аятьләрен аңлатуны көткән надан бер мөселманмын. +- Кайсы аятьләрен? +- Хәзер инде барысын да аңладым. Гөнаһка керүемне ярлыкау көтеп гыйбадәт кылам. +- Нинди гөнаһларыгыз бар дип уйлыйсыз? +- Белеп кылганнары юк. +- Сезгә юллама биргән Диния нәзарәтенә хыянәт иттем дип уйламыйсызмы? Хыянәт итмәсәгез - тап төшерү... +- Юллама өчен анда эшләгән сабакташыма рәхмәтлемен. +- Ә менә безгә җибәргән хатында сабакташыгыз сезне "ашаган табынына төкерүче" дип атый. +- Димәк, ул ихластан Алла юлында йөрүче түгел, ә көтүгә ияргән юлдаш - попутчик. +- Сезнең өчен мөфти абруймы? +- Аллага ышану - мәхәббәткә тиң хис бит ул. Бер шагыйрь бик дөрес яза: мәхәббәт ир-хатын арасында була, аларга арадашчы өченче зат кирәк түгел, ди. Аллага ышану-ышанмауда да өченче зат артык. Мөфти дә, мулла да өченче зат ул. +- Алайса, сезнең өчен абруйлы дин әһеле юк? +- Алар артыкка китте. +- Сезнеңчә, кемнәр үз урынында түгел? Ә кемнәр шул урынга лаек? +- Сәяси яктан сизгер, башка диннәргә түземле гыйлем иясе хөрмәткә каршы хөрмәткә лаек, ислам кануннарына хас киңәш белән эш итүче, иман ныклыгын илне ярату хисе белән бәйләп алып баручы, заман проблемаларына ачык караучы ихлас мөселман мөфти була алыр иде. +- Исемләп әйтә аласызмы? +- Андый егетләр бар һәм аларны Рәсәй мөфтиләр советы берләштерә. +- Үзәк Диния нәзарәте түгелмени? +- Сезнең миннән шулай дип әйттерергә теләвегез сизелә. Ә мин: абруй - хакимлектә түгел, шәхси камиллектә, хикмәтле булуда, белемдә, дияр идем. +- Нәзарәтләрнең диннәр арасындагы аерманы бетерү сәясәте алып баруын таныйсызмы? +- "Сәясәт" дип мәчет манарасына Даут йолдызы куйдыруны яки "Русия мөселманнарының рухи атасы" дип патриарх кулын үбүне әйтсәгез - танымыйм. +- Җавапларыгыздан сезнең өчен абруйлы шәхес әлегә юклык исе аңкый. Ялгышаммы? +- Коръәнне таныган, аның аятьләренә ышанып, ислам дине әһелләренә хөрмәт белән караган һәр мөселман минем өчен иң абруйлы шәхес! +...Мин бу махсус хәбәрчене җиңдем дип тә, үземне аннан җиңелгән, сынаткан бәндә дип тә санамыйм. Ул үз эшен белеп, үзенчә башкарды. Мин дә үкенерлек җаваплар бирмәдем шикелле. Хәерлегә булсын! Һәркемнең яшисе килә. Ә минем алда, беләсез - таудай эшләр, бурычлар, васыять-әманәтләр... +...Казанга билетлар юк, диделәр. Шунда ук проводникка түләп кайту мөмкинлеген әйттеләр. +Тагын ютәлем буа башлады. Хәлем юклыктан якындагы поездны көтәргә дип эскәмиягә утырган идем, йокымсырап киткәнмен. +...Милиция уяткач, сәгатькә карасам, ул тәүлеккә ике тапкыр гына дөрес күрсәтүче булып чыкты. Сәгать йөрми дип поездлар йөрүдән туктамый - халык агымына кушылып, кырый платформага килсәм, Барнаул поездына төялү бара икән. Бәхетлеләр билетларын күрсәтәләр дә керәләр, ә миңа - Хаҗдан кайтучыга - игътибар итүче дә юк - этәләр дә төртәләр, төртәләр дә кереп күздән югалалар. +...Поезд кузгалганда, тамбурга басмакчы идем - проводник, вагон ишеген япмак булып, тотынгычтан кулымны ычкындырырга боерды. Шунда ук артымда "ычкындырма!" дигән әмер яңгырады. Бу, әлбәттә, хызыр галәйһеәссәлам иде! Аның йөзен күрергә өлгермәдем, аркасына баян биштәре аскан мыеклы вагонга эләктереп, күрешү йоласы үтәргә кереште. Голланд мичедәй олы гәүдәле ханым кулын ычкындырырга тарткалашканда, мосафирның икенчесе тамбурда кунаклауга, "ялт" итеп, мине дә тартып кертте дә, "шылт" итеп вагон ишеген бикләп тә куйды. Җәмгысына бер минут вакыт уздымы икән - бу эшләр, яшь солдатның "Калашников" автоматын сүтеп җыйганы кебек, бик тиз эшләнде. +Күнегүләр уздырган булулары һәр хәрәкәтләрендә күренә иде. +...Күп тапкырлар сыналган "сценарий планы" буенча, сатулашу башлансынга, кондукторның "теш күрсәтеп алуы" кирәк иде һәм ул аны көттермәде - "стоп-кран"га таба атлады. Мыеклының берсе, аның юлына каршы басып бүлдерсә, икенчесе "күчтәнәч"нең кайда бирелергә тиешлеген ачыклап, сәясәтчеләр телендә: "Такса үзгәрмәгәндер, шәт?" - диде. Профессиональлеген формалы китель кигән түтәебез бер җөмләдә аңлатты: "Ике урын Муромда бушый, өченчегезгә Сергачны узгач люкс хакы белән боковой", - диде. Ниһаять, җаныма җылы үтеп, миңа ярдәм иткән бу "хызыр"ларыма күзлегем киеп карасам, тамбур караңгылыгын балкыткан мыеклыларның берсе виртуоз музыкантыбыз Рөстәм Вәлиев, икенчесе мәшһүр язучыбыз, конферансье-сатирик Камил Кәримов җәнаплары иде. Депутатлык дәгъва итүче әрсез бер эшмәкәрнең сайлаучылар белән очрашу мәҗлесеннән кайтып килешләре икән. Бераз гонорар эшләп алганнар, карыннары ач булса да, кесәләре буш түгел, күңелләре түгәрәк иде. Хәзер инде (өчәү булгач!) безгә салкын тамбур ресторан да, люкс та иде... +...Билет юк дисәләр дә, яртылаш буш барган вагонда, билет тикшерүне көтеп, ат кебек аягүрә йоклап кайтабыз. Ревизор күренми. Әллә, өлешен алып, күренмәүне кулай күрдеме? +...Ярты юлны узуга, кондуктор белән исәп-хисапны өзеп, коридорга узарга рөхсәт алынды. Егетләргә рәхмәтлемен - минем өчен дә түләделәр. Корбан итәргә әзерләнгән зөбәрҗәт кашлы беләзекне алмадылар, "җиңгәчәйгә калсын, безне, Сабан туенда квас белән сыйлап, "бәхилләтерсең", дип сүзне уенга бордылар. "Хызырларым" кәефемне күтәрергә никадәр генә тырышсалар да, температурам гына күтәрелде: 38.7°. "Стресслардан" дисәләр дә, сәбәпләре күп булгандыр... Булганнарына өстәмәгә аэропортта көтеп торган хәбәрче яһүдәнең сораулары... Ни көтә мине өйдә? Эштә? +...Хәер, мин - гаделсезлекләр белән күзгә-күз очрашуларга күнеккән кеше, һәртөрле киртә, тышау, богауларга иммунитетым бар; көрәшергә дә, көтәргә дә, сынауларга да әзермен... +* * * +Әйе, шулай: "әзермен!" дип йөри идем. Әмма, кайткач, каршылыкларның мондыйлары очравына әзерлегем булмаганлыгы беленде. +...Безнең эштә, кая да булса барып кайткач, гадәттә, иң элек олы хуҗага түгел, аның ярдәмчесенә, ягъни "сам"га түгел, "зам"га күренәсең. +Без - хезмәткәрләр өчен, ул арадашчы гына түгел - киңәшче дә, иптәш тә, хуҗаны алыштыра алучы дәрәҗәле чиновник та. Аның мактанырлык бер генә нәрсәсе бар - баш түрәләрне еш алыштырганда да аңа тиюче юк. Ул һаман "зам". Ничәдер ел "сам" булып та эшләп алды. Чыгарып атмадылар - берничә "сам"га күз-колак булып утырсын өчен, аерым бина төзеп, сәркатип биреп "сам"нарга "сам" ясадылар. Бу вазифадан үзе туйдымы, бишенче тәгәрмәч булумы туйдырды - ул кабат "зам" булып утыруны кулай күрде. Бөкрегә елдан биш елга "Иң яхшы журналист" дигән исеменә өстәп, җиңел машина бүләк ителүгә дә күнекте. Алу ихтималы булган дәрәҗәләрне алып бетергәч, сиксән биш яшенә яңа дәрәҗә уйлап чыгарылуны көтеп яши, имеш, диләр. Булса да булыр. Алырга күнеккәннең капчыгы зур була, диләр. +Кайтуымның җиденче көнендә, ютәлем йомшарып, температурам төшүгә, отпусктан калган көннәремдә эшкә чыгарга теләвемне әйтергә "зам"га керергә язылдым. Чиратым төшке аштан соңга булса да, ул мине сәгать унбергә үк чакыртып алды. "Әллә сагынганмы?" - дигән уй йөгереп узды баштан. +...Килдем. Кердем. Гадәттәгечә сәлам бирдем. Гадәтенчә, ул аны алмады, ә кулына тоткан хатка текәлеп, башын калкытмый гына: +- Эшкәме? Эшләргәме? - диде. +- Эшкә эшләр өчен чыгасың бит инде ул... +- Шулай булса икән... Һай, шулай булса... +- Башлап киткән эшләрем бар иде... +- Нинди эшләр? Әгәр сер булмаса... +- Алар күп инде ул... Саный китсәк... +- Санамыйк. Эш һәммәбезнеке дә бар. Эшләнеше генә юк... +- Үз адресыма андый гаепләү булганы юк иде шикелле!.. +- Бу мәсьәләдә хуҗаның үзе белән сөйләшү кирәк булыр. Хат бик җитди, ышандырырлык фактлар белән нигезләп язылган. +- Нинди хат? +- Менә ул хат... Заказной. Мин сине шул мәсьәләдә аңлатма бирергә очрашу сорагандырсың дип уйлаган идем. Синең гафу үтенә белмәвең исемнән чыккан. +- Хат белән танышырга мөмкинме? +- Сиңа таныш эшләр буенча ул. +- Миңа таныш булмаган эш юк. Тагы нинди афёра икән? Күрәсе иде. +- Зинһар, агрессиясез генә аңлашыйк. Әйтергә тиешлесен хуҗа үзе әйтер. Кирәк тапса, хатны да укытыр. Миңа мәгълүм кадәресе шул: оешма исеменнән сатлыкҗаннар белән шартнамә төзеп, фашист офицеры токымнарын барлау идеологиясен пропагандалау юлына баскан журналист безгә юлдаш түгел. +- Бу нәрсә: "кит" дигән сүзме әллә? +- Ә нигә киткән кешегә "кит" дияргә? +- ? +...Бу сүзләрен әйткәндә, ул без белгән "вечный зам" түгел, ә "сам"нарга "сам" иде. Шомлануымны сиздермәскә тырышып: +- Үзенә хәзер керергәме? - дидем. +- Чакырса. Бу көннәрдә реорганизация эшләре белән мәшгуль. Вакыт тапса чакырыр. +- Чакырмаса? +- Мондый хәлдә мин сиңа киңәшче түгел. Ихтыярың... +..."Ихтыярың" дигән җаваптан соң тәмам ихтыярым сынды. "Автопилот" хәрәкәте белән операторлар бүлмәсенә төшеп, "разведка" ясарга булдым. Үзсүзле операторлар аз булса да, әңгәмә кызык булды. Алар аңлавынча, мин, җирне күчәреннән ычкындырмакчы булып, яшеренеп әзерләгән шартлаткычыма ток үткәргәнмен икән дә сигнал көтәм икән. Хатның шуны сизгән патриотлардан булуын "биш минутлык" киңәшмәдә хуҗа үзе әйткән. "Ышанмасак та, тикшерми ярамый", дигән. Берсенең соравына икенчесе өчне өстәп, сорау арты сораулар яуды: +- Беләсем килмәсә? +- Андыйлар белдерерләр дә, бөлдерерләр дә. +- "А воз и нынче там", дигән шагыйрь. +- Шигырьне шига алыштырды. Заманы шул. +- "Җаныңның ваклыгын заманга сылтама!" диме замана шагыйре? +- Синең вакланмавыңны да хатка язганнар. Имеш, яңа мәзһәп оештыру максатында фильм төшерү өчен кулыңа бирелгән ничәдер миллионнан баш тарткансың... Доллардан! +- Бирелгән түгел тәкъдим ителгән! +- Димәк, дөрес? +- Белерсез әле. Сезнең белән эшлисе эш. Эшләрбез дә. Тешләрбез дә, тиешлесен алырбыз да. Насыйп булса. +Оператор егетләр белән, ачыктан-ачык сөйләшеп, фикер уртаклашкач, алар тәкъдиме белән Зәкәрия абзыйга "эш башланды" дигән телеграмма сугарга үзәк почтага киттем. Оныттылар дип хафаланмасын, тыныч булсын картлач. Телеграмманы алып тынычланырмы-юкмы, ә менә үземнең тынычлыгым югалды. Хатынга хәлне сөйләүдән файда юк. Аның җавабы мине гаепләүдән узмаячак. +Хатны үзем укымагач, эчтәлеген белмәгәч, "сам" белән очрашуга нинди җавап әзерләргә белмим. Бәлки әле шуның белән узар, чакырмас. Ә менә "зам"ның "юлдаш түгел" дигәне узгынчы сүз булмаса? Реорганизация дигәне нәрсә? +Киңәшләшергә таныш юристларым булса да, Мәхмүт абыйга барырга булдым. +Атказанган юрист тиз генә җавап бирмәде. Көттергән җавабы да тынычландырырлык түгел иде: +- Да, проблема, - диде ул, ухылдап-ахылдап сүземне тыңлагач. - Беләсеңме нәрсә, коллега, - дип, сүзен дәвам итмәкче булган иде, тукталып калды. +- Белмәгәнгә күрә өегезгә килдем, Мәхмүт абый, киңәш ит: нәрсә булыр икән? +- Мондый сорауга җавап бирү өчен, хуҗагызның сиңа конкрет тәкъдимен белү кирәк... +- Соң булса? Әгәр аның карары әзер булса? Мин пенсия яшенә чыккан... Нет человека - нет проблемы. Мәсьәләнең бик гади генә чишелеп куюы бар. +- Гади күренсә дә, ситуациядән төрлечә чыгу ихтималы бар. +- Кодекста ничек каралган? +- Ничек, ни өчен, кем өчен дигәндә, кодексның кирәклесен табу да хикмәт... Давай, син миңа рәсми приёмга языл. Именно мине сора, мин хәзер элеккеге штатта түгел. Үтенечең кабул ителсә, мин бер-ике көнгә эшкә чыгармын. Үзең беләсең - сайлаулар якынлаша. Эшем муеннан булса да, синең өчен чыгармын - сора. Именно мине! +- Чыкмагыз! Таныш юристларым бар. +- Бу ситуациядә теләсә кайсы юрист киңәш бирә алмый. Син по крупному эләккәнгә охшыйсың, хаҗи. +Әмирҗан +Моталлапов +ЙӨЗӘ ТОРГАН АРБА +БӘЯН +Галиәкбәр атын тугарды да, йөгән тезгенен үрәчәгә бәйләп, бахбаен арбадагы курпы печәнне ашарга кушты. Печән утлашырга утардагы ике баш сарыгын чыгару өчен кузгалмакчы иде, урам капканың дөбер-шатыр килү тавышын ишетеп, артына борылды. Карады да гаҗәпкә калды: якын- тирәнең танылган карагы, Ары киртә урамында гомер кичерүче Искәндәр абзыйсы, озак утырудан кагаеп череп, тактасы челтәрләнеп беткән урам капкасын, баганасы-ние белән төртеп аударып, ишегалдына керде. Бер мизгел өнсез торганнан соң, Галиәкбәр телгә килде: +- Кече капкадан ипләп кенә кереп булмый идемени, Искәндәр абзыкай? Олы капканы нигә җимерергә иде? +- Яңарта белмәдең, югыйсә. Бу очта урамны ямьсезләп торучы әрхәрәй капка синеке генә. Оят кирәк сиңа, егет башың белән шушы өтәш капкаларны көн саен ачып-ябып йөрергә. Бичә ярәшкәч тә шушы капкадан алып керерсеңме? - дип, Искәндәр, сукрана-сукрана, егет янына якынлашты. +- Яңартырга кирәген бик беләм дә, рәт-чират юк шул әле. Чамадан килсә, әллә кайчан урыс капка утыртып куйган булыр идем, - диде Галиәкбәр, фәкыйрьлегенә зарланасы килеп. +- Көтеп ятсаң, байлыкны кем китереп бирер дип уйлыйсың? Үзеннән-үзе ишелеп керә торган хәзинә түгел ул. +- Андый могҗизага өметләнгән юк-югын. Хәзер байлык җимерек капкадан өркеп бөтенләй якын йөрмәс, фәкыйрьлек кенә өерелеп тулыр инде, - диде егет, гәпне шаяртуга борасы килеп. +Искәндәр белән телләшү-тарткалашуның мәгънәсезлеген аңлый ул. Авылны гына түгел, якын-тирәне дер селкетеп тоткан ата бур һәм куәт иясе белән бәхәскә керүнең файдасызлыгы сабый бала өчен дә яңалык түгел. +- Атаң мәрхүмне җирләгәннән бирле бу ихатага каккан берәр казыгың бармы? Булса, күрсәт шуны миңа, - дип төпченә бирде абзыкасы, погонлы тикшерүчеләрдәй таләпчәнлек белән. +Галиәкбәр ык-мык килде, уңай җавап бирү өчен сүз тапмады. Каян тапсын! Атасы үлгәннән соң каккан ярты казыгы да юк аның. Түбән карап, иңсәләрен генә җыерып куйды егет. +- Как сөяккә калган алашаңнан кала, тагын нинди малың бар? +Белеп тора, юри сорый. Бу сөальне җавапсыз калдырмады хуҗа, булганын әйтте: +- Ике баш сарык... +- Тфү, - дип җиргә төкерде Искәндәр. - Оятыңнан җир ярыгына керерсең. Тугантумача бит әле, югыйсә. Адәм көлкесе!.. Синең өчен мин оялам... Тирә-юнеңә күз сал: авылда синнән дә фәкыйрь хуҗалык күренәме? Бу хакта уйланыштырасыңмы? +- Белмим, белмим, - дип кабатлавын дәвам итте Галиәкбәр, кулын баш түбәсеннән һаман төшермичә. +- Туганкаем, синең менә мондый җырны ишеткәнең бармы? +- Кайсы ул? +- Әчтерханның чикләвеген, ватып булмый теш белән. Әзрәк-мәзрәк урлашмасаң, баеп булмый эш белән, - дигән җыру. +- Ник булмасын! Үзем дә җырлаштырам. +- Җырлавын җырлыйсың да, тик мәгънәсенә төшенмисең. Чын хакыйкатьне үз башыннан кичергәннәр чыгарган бу җыруны. Җыру гына түгел, рәтле яшәү өчен лазем алым турында искәртү дә ул. +"Үзең урлашып баегач, хикмәтнең нидә икәнлеген беләсең инде, - дип уйлады Галиәкбәр, күңеленнән абзыкасы белән бәхәскә керәсе килеп. Хәлбуки, Искәндәр сүзләрендә күпмедер хаклык барлыгын инкарь итмәде. Җае килгәндә аз-маз чәлдергәләү авыл өчен артык хилафлы гамәл саналмый. Рөхсәтсез агач кисеп, теләсә каян печән чабып алып кайтуны бурлыкка санаучы юк. Тик тотылма гына... +- Шулаен-шулай, - дип телдән килеште егет. +- Бу чаклысы аңлашылгач, эшкә кереш. Ике сөйләшергә яратмаганлыгымны үзең беләсең. Тузаныңны кагарга күп сорамам, - дип ничек ажгырып килеп кергән булса, шул ук җәһәтлек белән чыгып китте Искәндәр. +Ауган капка янына басып, Галиәкбәр абзыкасын озатып калды... +Көтүдән кайткан маллар керүдән ишегалдын саклап, караңгы төшкәнче вакыт үткәрде Галиәкбәр. Хәерчелектә көн күрсә дә, күңелгә якын, кадерле ихата бит. Маллардан таптатасы килмәде. +Икенче көнне иртүк килде Галиәкбәр Ары киртә урамына. Абзыйсының ихата тирәсендә дә, ишегалдында да җан-тын күренми. Капка баганасына кадакланган тимер боҗрага атын бәйләп, өйгә кермәкче иде, тышкы баскычта Искәндәрнең өен җыештырып торучы карчык күренде. +- Җиңгәчәй, абзыкай өйдәме? - дип сорады Галиәкбәр, карчык белән исәнләшкәч. +- Түгел шул, - дип җаваплады карчык. +- Ерак киттеме? +- Әйе. Минзәләгә үк. Бүген таң тишеге белән кузгалдылар. Никрутлар итеп чакырганнар аларны. +- Кемнәр белән китте? +- Дүртәү бугай. Кашшафетдин Билалыннан башкасын белмәдем. Сорашмадым да. +- Искәндәр абзыкай миңа, такта алып китәрсең, дигән иде. +- Миңа сөйләнде ул аны. Алыр, диде. - Карчык өйгә керергә ашыкты. Кабалануының сәбәбен аңлатты - кабартырга сөт куйган икән, кайнап түгелүе бар. +Төгәл ун буй такта сөйрәтеп алып китте Галиәкбәр. Кайтып җиткәч кенә исенә төште: пычкы, өтерге сорарга оныткан икән бит. Кире барып, теләнергә кыенсынды егет, тимерче Шәмсегалигә кагылуны хуп күрде. Өтерге ясатып алырга ниятләде. +Шәмсегалинең үз ихатасындагы, ата-бабасыннан калган алачыкка кереп, йомышын җиткергәч, тимерче, кем әйтмешли, бот чабып көлде: +- Әллә Галиәкбәргә дә дөнья куу хәстәре кергәнме? +"Ата ялкау" кушаматы белән яман даны таралган Галиәкбәрнең эш коралы тергезү артыннан йөрүе Шәмсегалигә сәер тоелды шул. +- Мыскыл итмә әле, кордаш, бәлки, мин дә берәр хикмәт майтара алырмын, - диде Галиәкбәр, замандашының шаяртуына каршы. +- Күптән тәвәккәлләргә иде. Әлбәттә, булдырасың: теләк кирәк тә, ялкауланмаска гына. +- Ихатаң авып төшсә, тәвәккәлләргә туры килә икән шул. +- Җил җимермәгәндер бит? +- Юк ла! Искәндәр абзыкай тибеп аударды, - диде, дөресен әйтеп. Авыл хәлнең чынын барыбер беләчәк, яшереп торуда файда юк. +- Рәхмәт Искәндәр абзыйга. Күптән аударасы калган икән. Эш кайгысы салган бит әле ул синең башка, - диде Шәмсегали, кет-кет көлеп. +Минзәләгә ике тарантас белән бармакчылар иде егетләр, яңадан, ат мичәүләп бер арбада юл чыгуны мәслихәт санадылар. Такталачыктан таң беленер-беленмәстә кузгалганнар иде, Сөн елгасындагы Боҗырлы тегермәне буасын чыккач, яр читендә туктап, тамак ялгап алдылар. Эш сәгате башлануга Минзәләгә килеп кергәннәр иде алар. +Иртә булуга карамастан, хәрби комиссариат ишегалды авыл җыены төсен хәтерләтә иде. Атлар койма буена тезеп тугарылган, арбага бәйләп, печәнгә кушылганнар. Уртада, ачык калган урында, комиссиягә килгән некрутлар төркем-төркем булып түгәрәкләнгән. Кызып-кызып гәп саталар, кайберләре тәмәке көйрәтә. Ике кулын чалбар кесәсенә тыгып, киләп сарып, әрле-бирле йөрүчеләр дә бар. Күренеп тора: мондыйлары - шәһәрнеке. Киемнәре дә үзгә, кыланмышлары да башка. Кыяфәтләренә ясалма тәкәбберлек чыгарып, үзләренең өстенлекләрен күрсәтергә тырышулары бер караштан сизелеп тора. +Сабантуйга баргандагыдай бөтенлек белән җиккәннәр иде Такталачык егетләре атларны. Дугага җиз кыңгырау гына такмадылар. Дирбияләр тоташ каештан иде. Йөгәннәрнең һәр атламасына ялтыравыклы җиз тәңкәләр тезелгән. Кояш нуры астында алар кыйммәтле талир тәңкәләр шикелле, күз камаштырып ялтырый. Авылдан килгәннәр генә түгел, шәһәрнекеләр дә Такталачык егетләренең атларына басымлап күз салалар иде. +- Безнең атлар тынгылык бирми малайларга, күзләре белән йотардай кыланып текәләләр. Йоклап калмыйк, атларны чишендереп китмәсеннәр, җәяүләп кайтырга калыр, - дип кисәтте Искәндәр иптәшләрен. +- Күрәләтә талатмабыз инде. Өерелеп кенә килеп ябышмасалар. Ул чакта каршы тору икеле - эт оясында көчле бит, - диде Билал, үз карашын белдереп. +- Алар этләнсәләр, без бүредәй кыланырбыз. Сүкәлеп карасыннар, күрмәгәннәрен күрерләр. Үзләреннән яман кылансак, чабалана алмаслар, - дип, Искәндәр авылдашлары күңелендәге шикне киметергә теләде. +- Ышаныч синдә, - диде чепи Исхак. - Минем ише капка тәләкәсенең барын-югын белмәсләр, бөтереп кенә ыргытырлар. +- Курыкма, күрәләтә берәүне дә кыйнатмабыз. Үзеннән яман кылансаң, теләсә нинди бандитны шөлләтергә мөмкин. Үзебезгә бердәм булырга, бирешүдә исәп юклыкны сиздерергә генә кирәк, - дип Искәндәр соңгы киңәшен җиткерде... +Комиссиягә егетләрне чиратлап керттеләр. Тикшерү барганда ишегалдында бернинди болганыш килеп чыкмады. Шик тудырып, атлар янында йөрүчеләр дә күзгә чалынмады. Такталачык егетләре арасыннан иң соңгы булып Искәндәр чыкты. +- Атларны җигә башлагыз, кузгалабыз, егетләр, - дип эндәште ул, ишектән тышка аяк басу белән. +Исхак белән Малик, җиргә коелган сандыкларны җыештырып арбага салдылар да, атларны тәртә арасына керттеләр. Аларның хәрәкәткә килүен генә көткәндәй, тетер кебек өч егет шулара арба янына килеп басты. +- Кая кайтасыз? - дип сорады тәбәнәк юаны. +- Безнең кайтасы җир ерак, - дип кул гына селтәде Билал. +- Ерак булса да исемле төбәктер бит? - диде шул ук егет. +- Исемле. Такталачык дигән авыл, - диде Билал, сорау бирүчеләргә күз дә ташламыйча. +- Башкорттан штули? - диде арадан иң озыны. Ни җитте Искәндәрдән дә хәтсезгә калку иде ул. +- Сезгә каян булсак та барыбер түгелмени? Нигә ул чаклы төпченәсез? - дип сүзгә кушылды моңарчы тын торган Искәндәр. +- Төпченәбез икән, кирәк, димәк, - диде беренче сүз башлаганы. +- Җәһәт кыланыгыз, егетләр. Сүз боламыгы болгатып вакыт үткәрмик. Кайтасы ара озын, - дип ашыктырды егетләрне Искәндәр. +- Тигезлек түгел бу! Сезнең атлар гел каешка төренгән, ә безнең сбруйлар юкәдән генә... Хет йөгәннәрне алыштырыйк, - дип, озын егет мичәүдәге ат башына килеп ябышты. Искәндәр күз ачып-йомганчы аның каршында иде инде. +- Яхшылап әйтәм: кулыңны ал. Югыйсә, начар булачак, - дип буйчанның беләгеннән кысып тотты. Үзеннән бер башка кыска күренгән Искәндәрнең көчкуәтен чамалады егет. Кысуга чыдый алмыйча, бөгелеп төште. Бу хәлне күреп торган икесе, шыпан-шыпан гына, арба тирәсеннән читләштеләр. Искәндәр озынның беләген ычкындырды да иңсәсеннән күтәреп, аягына бастырды. +- Бар, ияр куркак куяннарыңа, - дип аркасыннан этеп җибәрде... +Атларга утырып урамга чыккач, әлеге вакыйганы искә төшереп, егетләр рәхәтләнеп бер көлделәр. +- Юарга кирәк бу вакыйганы. Кесәләрегезне капшаштырыгыз - кемдә күпме сәмән бар? Кибеткә үзем керермен, - диде Билал, уч төпләрен угалап. +- Әлбәттә, "юабыз". Шәһәргә килеп тамак төбе чылатмый кайтып китү гөнаһ булыр, - диде Исхак, Билал фикерен куәтләп. +Искәндәрнең тәкъдимнән читтә калырын берәү дә башына китермәде. Коткыны беренче булып ул кузгатыр дип көткәннәр иде әле, никтер башлап сүз катмады. Ниндидер уйларга уралып утыра иде егет. +- Әллә безнең ширкәткә керергә исәбең юк? - дип сорамый кала алмады Билал, аның битараф утыруына гаҗәпсенеп. Искәндәрнең аракы затын читкә ташламавын якын-тирә белә, югыйсә. +- Юк ла! Мәгез! - дип, кесәсеннән кәгазь акчалар чыгарып, чутлап тормастан, Билалга тоттырды. Энесе Галиәкбәрне искә төшереп, аның язмышы өчен борчылып утыруы иде Искәндәрнең. +- Тирән уйга чумгансың әле, - дип беренче булып кызыксынды сүзсез барган Исхак. +- Энекәшне искә төшердем... +- Булмаган. Яңа капка ясап, утыртып кую өчен ике көн вакыт биргән идем, җитешә алды микән, дим. +Билал җәһәт кыланды. Кибеткә кереп, ике шешә алып чыкты. +- Кемгәдер кереп, кыстырып килгән ризыкларны ашап-эчкәндә, шәп булыр иде, - дигән тәкъдим җиткерде саран сүзле Малик. +Аның белән килештеләр. Шәһәр читендәге рәтлерәк күренгән өйгә кагылдылар. Атны капка баганасындагы боҗрага бәйләп, эчкә уздылар. Өйдә хатын-кыз шөгыле белән мәш килеп йөрүче ирдән башка җан иясе күренмәде. +- Чәйдән башка сыем юк, оланнар. Ялгыз кешенең хәлен чамалыйсыздыр... Ә үзегезнекен ашап-эчүегезгә ничек каршы килим инде? - диде хуҗа. +- Бер ялгызың яшисеңмени? - дип кызыксынды егетләр. +- Алай дияргә дә ярыйдыр... Көне-төне айнымый торган улым бар. Эчүе өстенә, тыйгысыз хулиган. Ул кайтып буза куптара башлаганчы кузгалсагыз тынычрак булыр, оланнар. Якалашырга күп сорамый, дуамаллыгы чамадан ашкан, - дип кисәтте хуҗа. Сизелеп тора: улының юньсезлеге тәкатен корыткан атаның. Таныш түгел кешеләр алдында шул тиклем ачылып китеп зарланыр идемени, югыйсә. +- Хафаланма, агай. Безгә зыян сала алмас. Без җәһәт кыланырбыз. Китәргә өлгермәсәк, бәлки, аның белән уртак тел табарбыз? - дип, атаның борчылуын киметергә теләде Искәндәр. +Егетләр сәкегә түгәрәкләнделәр. Түргә Искәндәр белән Билал утырды. Малик белән Исхак як-яктан урын алды. Билалның шешәне ачып, аракыны стаканнарга бүлүе булды, дөбер-шатыр килеп, артыннан ишекне дә япмыйча, үзе кебек бер сәрхушне ияртеп, хуҗа малае кайтып керде. +- Чакырылмаган нинди кунаклар болар? Хуҗаны да көтмичә сыйланып утыралар, - дип сөрән салды хуҗа малае. +- Сыйлана башларга өлгермәдек әле. Әйдә, утырыгыз, бергәләп авыз итәрбез, - диде Искәндәр, үзен тыныч тотып. +- Кемнең түр башында утыруыңны чамаламыйча, хуҗа булып кыланмакчымыни? - дип, Искәндәргә күрәләтә бәйләнәсе килә иде егетнең. +- Синекендә түгел, атаң түр башында утырам. Үз түр башыңны булдыру өчен сиңа башта селәгәеңне сөртергә өйрәнергә кирәк, - диде Искәндәр, тегенең кызуына куз өстәп. +- Әле минем белән телләшәсеңме? Анаңны сатам бит, - дип, йодрык төйнәп, егет Искәндәргә ташланмакчы иде, Такталачык батыры аннан өлгеррәк кыланды - кистәндәй йодрыгы белән тегенең ияк астына утыртты. Көчле орудан тынсыз булып каткан егет, эчтә генә туктап калмыйча, ишегалдына кадәр очып чыгып китте. +Өй эче тынып калды. Сәфәрче егетләргә озаклап утыру хасияте юк иде. Җәһәт арада ашап-эчтеләр дә китәргә кузгалдылар. +- Улым, рәхмәт, кулыңнан куан. Минзәләдә ул тукмамаган кеше калмагандыр, үзенә сабак бирүче юк иде әле, дип ата Искәндәрнең аркасыннан сөйде. +- Таяк ике башлы бит, агай. Иртәме-соңмы аның икенче башы барыбер үзеңә эләгә, - диде Искәндәр, батырларның да батыры барлыгын искәртеп. +- Әйбәт эләктердең. Акыл булыр, бәлки, - дип, рәхмәт сүзләрен кабатлап, юлчыларны озатып калды хуҗа... +Искәндәр дуамаллыгы, ат карагы, шул ук вакытта фәкыйрьләрнең яклаучысы буларак, якын-тирәгә танылды. Искәндәрнең каршылыклы гореф-гадәте хакында хәзергә кадәр төрле истәлекләр саклана. Аның тормышы белән бәйле, риваятькә якын вакыйгаларны өлкән яшьтәге авылдашлары тәмләп сөйләргә ярата. Шунысы игътибарга лаек: атаклы бурны берәүнең дә этеп, гаепләп искә алганы юк. +Искәндәргә "ат карагы" кушаматы береккән берегүен. Әмма ул ат урлау белән генә чикләнмичә, сыер-сарык "чәлдерергә" дә күп сорамый. Шул ягы гыйбрәтле: ул авыл халкының, күрше-тирәнең мал-мөлкәтенә сүкәлми, табышны ерактан "юллый". Искәндәр фәкыйрьләргә ярдәм итүне төп бурыч санаган. Хөлҗүгә калган гаиләләргә ит, он биреп ярдәм күрсәткән. Урамда уйнап йөргән ач гаилә малайларын өенә алып кереп, тамакларын туйдыра торган булган. Ашаткан малайларга "тәрбия" бирү ягын да онытмаган. +Бу җәһәттән, халык хәтерендә калган кечкенә бер гыйбарәне искә төшерик... +Искәндәр беркөнне сәләмә киемле ике малайны өенә алып керә. Алар алдына табак белән ит һәм ипи куя. +- Рәхәтләнеп туеныгыз. Булдыра аласыз икән, ашап бетерегез, - дип, үзе чыгып китә. +Ике әйтергә яратмаган кырыс холыклы агаларының кемлеген белгән малайлар хәлләреннән килгәнчә тырышалар. Әмма табак төбенә кадәр төшә алмыйлар. "Бетергәнче ашагыз", - дип әйтте бит, калдырган өчен "өшкерүе" ихтимал, исән чакта ычкыныйк", - дип, малайлар шыпан-шыпан гына чыгып китәргә телиләр. Котылырсың Искәндәр кулыннан! Эләктереп ала тегеләрне. +- Нишләп ашап бетермәдегез? - ди малайларга. +- Нишлик соң, Искәндәр абзый? Йота алмый башладык бит. +- Чама белергә кирәк... Менә монысы корсак ярылганчы ашаганыгыз өчен, ә менә монысы рәхмәт әйтмичә табын артыннан кузгалганыгыз өчен, - дип, сыек чыбык белән "кунаклар"ның арт ягына икешәрне чыжлатып ала. +Үзенчә кирәк санаган тәрбия алымнарын еш кулланган Искәндәр карак. Холкын белгәнгә күрә, халык аның мондый гадәтен гаепкә алмаган. Киресенчә, хуплаган гына. +Кара көзгә кергәнче Агыйделнең теге ягыннан урап кайтырга теләде Искәндәр. Куш көймәне берләштереп көйләнгән паромның бер көймәсе тишелгән икән. Искәндәр кичүгә килгәндә, паромчылар тишекләрне ямау белән мәшгульләр иде. Бераз көтеп торганнан соң, түземлеге бетеп, сорарга мәҗбүр булды Искәндәр: +- Эшегез озакка сузылырмы? +- Төгәлен генә ничек әйтик инде? Бер тотынгач, башка җитешсезлекләрен дә төзәтергә туры килер. Өйлә соңсыз кузгала алмабыз, мөгаен, - дигән җавапны ишетте ул. +Юл кешесенә кабалану хас. Биредә кагаеп көтеп торуны урынсызга санап, Искәндәр янәшәдәге Бурсык авылы астындагы кичүгә юл тотты. Ул килеп җиткәндә, кичүдә атлылар гел юк иде. Агыйделнең теге ярына шомырт җыярга чыгучы бер төркем хатын-кыз, берничә ирдән башка җан иясе паром кузгалуын көтеп тора иде. Ике тәгәрмәчле җиңел арбага җигелгән күк айгырын эчкә кертеп бәйләүгә, паром кузгалды. Башка юлчылар килүен көтеп тормадылар, чөнки каршы якта паром көтеп торучылар шактыйга җыйналган иде. +Агыйдел ярына чыгу белән, Кабан авылына юнәлде Искәндәр. Бу саланы биш бармагы шикелле белә егет. Такталачыкның күп кенә гаиләсе, Мерәс авылының хәтсез кешесе, җир җитмәгәнлектән, шушында күченеп утырган. Башта килмешәк саналып йөртелсәләр дә, күпләре тора-бара тернәкләнеп, төбәкнең күренекле байларына әйләнгән. Шундыйларның берсе - Әхмәтҗан, Искәндәргә +Әхмәтҗанның нәселле биясе бар. Юыртуда тирә-якта аннан өстен чыгучы ат юк. Шушы бахбайның нәселен тергезергә хыяллана Искәндәр. Биянең колынын үстереп, җигеп йөрергә ниятли карак. Әүвәл юртакның үзен сатып бирүен теләгән иде егет. Әмма Әхмәтҗан бу тәкъдимне кабул итмәде. Биясеннән аерыласы килмәде аның. +- Сатып бирмәсәң, урлап алып китәм, - дип шөлләтмәкче булып та караган иде Искәндәр, әмма бай куркаклардан түгел иде. +- Бәйрәм ашы - кара-каршы, Искәндәр туган. Әгәр бияне урлыйсың икән, ат түгел, кәҗә тәкәсе ябып асрарлык ихатаң калмаячак. Минем егетләр синең мөлкәтең өстенә "кызыл әтәч" җибәрәчәк, - дип үзеннән саллырак итеп әйтте Әхмәтҗан. +Шушы сөйләшүдән соң аларның сүзгә килешкәннәре юк. Хәтәр дустанә кыланып, аралашып йөргән булалар. +Искәндәр атын бәйләп капкадан кергәндә, Әхмәтҗан ишегалдында йөри иде. +- Юньсез булсаң да, бәхетең бар синең. Гомерең дә озын булыр шикелле. Синең хакта уйланып кына тора идем, - дип каршылады аны Әхмәтҗан. Алар ике куллап күрештеләр. +- Миңа тәтергә тиешле бәхет нидән гыйбарәт инде, ягъни мәсәлән? - дип кызыксынды Искәндәр. +- Әле генә бия колынлады. Исән-имин туса, монысын сиңа бирермен, дип нәзер әйткән идем. Иншалла, көткәннән әйбәт килеп чыкты: бия дә җиңел котылды, колын да сау-сәламәт, - диде Әхмәтҗан, елмая төшеп. +- Һай рәхмәт, кордаш, шатландырдың бит әле син мине. Аягым тартып, күңелем нидер сизенеп килгән идем. Шатлыклы хәбәр ишетергә булган икән, - диде Искәндәр, канәгатьлек белән кулларын уып. +- Колынны кыш буе ашатып яткырмам, Агыйдел бозы туңу белән алып китү чарасын күрерсең. Үзең теләгәнчә карап, өйрәтеп үстерерсең, - дип, кулдан китәсе малга печән әрәм итәсе килми, дигән мәгънә аңлатып, хәйләкәр елмаеп куйды бай. Искәндәр аның тел төбен чамалады: +- Илла саран да инде үзең!.. Бөртек саламыңны да чутка кертәсең... Хәер, саранланмаса, кеше шушы тиклем байыймыни? - диде ул, ихатаны колачларга теләгәндәй, кулларын җәеп. Чыннан да, Әхмәтҗанның бөтен ихата-курасы, шыңгырдап торган нарат бүрәнәдән салынган кара-каршы йорт кемнең кемлеге турында ачык сөйли иде. +- Дөрес сукалыйсың, туган. Берәүләр - саранлашып, икенчеләр урлашып байый... +- Йә, йә, төрттермә. Шырпыңа да кул салганым юк, - диде Искәндәр, хәтәр төз кешедәй, хәтере калып. +- Кәкре эчәкләнеп, үзеңә кабул итмә, синнән генә чыгып әйтмим, - диде хуҗа, аклана төшеп. - Йә ярар, телгә бетмик, өйгә кереп чәйләп алыйк... +Табын янында озак юанмадылар. Такталачык паромының йөрү- йөрмәвенә ышаныч тәгаен түгеллекне сылтау итеп, Искәндәр иртәрәк кузгалу ягын карады. Көзге көннең озынлыгы да чамалы бит... +- Такталачык базарына чыгу исәбендә торам, җае килсә, сиңа кагылырмын, - диде Әхмәтҗан, кунакны озатканда. +- Һичшиксез кагыл, көтәм, - дип, Искәндәр, ике тәгәрмәчле арбага җигелгән айгырын Агыйдел ягына каерды. +...Халык телендә шундый гыйбарә йөри: бур кеше ихатасына буш кул белән кайтып керүне түбәнчелеккә саный, имеш. Чәлдерергә җай килмәгән чакта, башындагы бүреген култык астына кыстырып капкадан керә икән, дип әйтәләр. Бу фикер хакыйкатьтән ерак түгелдер. Искәндәрнең дә как арба төбенә утырып +Авыл көтүе йөри торган әрәмәлек аланына кагылу исәбендә Искәндәр. Көндезләрен көтүчеләр малларны шунда туплаучан. Сарык көтүе бүген дә шунда йөри иде. Атын куе куак артына яшереп, әсир алырга җибәрелгән гаскәри шикелле, шыпан-шыпан гына мал йөри торган җиргә якынлашты. Ау коралын әзерләп, күңелгә ятыш кайсыдыр бер сарыкның үз тирәсенә килүен көтә башлады. +Озак көтәргә туры килмәде, хәтәр калку гәүдәле көр бәрән ике аяклы "бүре" каршына килеп чыкты. Балык җәтмәсеннән көйләнгән тозагын тегенең өстенә ыргытты Искәндәр. Нәрсәгә таруын абайламаган бәрән секундлар эчендә тоткынга әйләнде. Берничә кат бәэлдәп алырга гына өлгерде. Төреп арбага салгач та ни булганын чамалый алмый иде әле мәхлук. +Өлгерлек яраткан Искәндәр шундук Агыйделгә карап томырылды. Ә ат менгән ике көтүче, сарыкларның өркеп, шомыраеп калуыннан шикләнеп, бәрән тавышы ишетелгән тарафка килделәр. Сарыкны бүре эләктерде, дигән исәптә иде алар. Тик, арба эзләренә тап булгач кына, бүренең ике аяклы икәнлегенә төшенделәр. +Әрәмәлекне чыгуга, Агыйделгә таба чабучы җигүле атны күргәч, артыннан куа киттеләр. +Угрының алда барыр юлы юклыгын чамалап, көтүчеләр атларын кабыктырырлык дәрәҗәдә кумадылар. Комлык башлангач, бахбайларга чабуы авыр иде. Арба сөйрәгән алдагы ат ничек бара торгандыр әле? +Искәндәр куа килүчеләрнең ниятен чамалады. Агыйдел ярының сөзәк урыныннан төшеп, атны корсагына хәтле суга керткәч, туктап тын алдырды. Бу хәлне күреп торган көтүчеләрнең берсе: +- Капты карак. Суга батырып ишәбез, - диде. +- Нигә ишеп кенә калырга! Бәреп үтерәбез дә Агыйделгә агызабыз, - диде икенчесе. +Куучылар суга килеп терәлгәндә, Искәндәр айгырын эчкә әйдәкләде. Күндәм бахбай, һич карышмыйча, йөзеп, Агыйделгә кереп китте. Өнсез калган көтүчеләр авыз ачып әйтергә сүз тапмыйча аптырап тордылар. +- Әҗәле судан икән. Әйдә, батып үлүен үз күзләребез белән күреп калыйк, - дип, нидер килеп чыгарын көтеп калдылар. +Искәндәрнең батып үләргә исәбе юк иде - җигүле ат белән Агыйделне кичүе беренче тапкыр гына түгел. Бу юлы да толпарының сынатмавына ышанды һәм алданмады: айгыр хуҗасын ярга исән-имин алып чыкты. +- Йөзә торган арба да була микәнни? - дип аптырашта калды көтүчеләр. +- Ат карагы Искәндәр булды бу. Мондый хикмәт кылырга ул гына маһир, - дип кул селтәп, яр буеннан китүдән башка чара калмады көтүчеләргә. +Чыннан да, хикмәте бар иде арбаның. Суда батмаслык итеп, махсус эшләтте аны Искәндәр. Су өстендә көймә шикелле йөзә торган итеп... Җиңел итеп... +Искәндәр белән сөйләшү Галиәкбәрне уйга батырды. "Чыннан да, хәллерәк бәндәләр шәенә омтылып яшәү өчен ныклап тотыныр вакыт җиткәндер. Мин кемнән ким? Тәнем сәламәт, көч-куәтем бар. Искәндәр абзыкай әйтмешли, йокыдан айнырга гына кирәк...." - дип үз-үзе белән фикерләште егет. +Абзыкасыннан шөлләүдән генә түгел, оятына көч килүдән дә кыенсынды ул - ихатаның урам як өлешен хәтәр күркәм кыяфәткә китереп, бөтәйтеп куйды. Капкалар да кәефкә ятыш килеп чыкты. Дәрт итү генә кирәк икән. Моңа чаклы балта белән нидер чапкалаганы булмаган Галиәкбәрдән дә хикмәт чыкты түгелме соң? Корал эшләр - ир мактаныр, дигәннәр, эш кораллары тергезергә кирәк. Хәер эстәп, кешеләрдән теләнеп йөрү егетлек түгел. +Минзәләдән кайтуының икенче көнендә үк килеп карады Искәндәр энесе үтәгән эшне. Ошатмыенча бәйләнергә керешер микән, дигән шиккә калган иде егет, абзыйсында андый исәп сизелмәде. +- Кем белән эшләдең? +- Үзем генә... +- Хак әйтәсеңме? +- Сине ничек алдыйм инде, абзыкай? +- Алдарга тиеш түгелсең, билгеле... Мин сиңа шуны әйтәм: кулыңнан хикмәт килә икән бит, энем. Дөнья корырга күптәннән керешәсең калган, әллә кайчан авыл баена әйләнә идең, - дип канат куйды Галиәкбәргә абзыйсы, астыртын елмаеп. +- Алдагы өмет. Мин дә синең фамилияне йөртәм бит, мантып булмасмы әле? - диде егет, җитди генә. +Бу җавап Искәндәр күңеленә хуш килде. +- Дөрес сукалыйсың, энем. Мохтарныкылар адәм актыгында сөйрәлеп яшәү өчен килмәгән дөньяга. Нәсел-ыруга сүз китереп, ата-баба рухын рәнҗетеп яшәргә ярамый. Син лаеклы вәкилебез булырга тиеш, - диде Искәндәр, әлеге темага сүзне йомгаклап. +- Аңлыйм, - дип килеште энесе. +- Иртәгә ни кылмак буласың? - дип сорады Искәндәр, уклы карашын текәп. Аның карашын күтәрү авыр иде, Галиәкбәр күзләрен читкә борды. +- Иртүк курпы чабарга китәм. +- Дөрес эшлисең. Кар ашатып мал кышлатып булмый, печән кирәк. Печән икенче елга калса да зыян итми, - дип хуплады Искәндәр, энесенең ниятен. - Печән мәсьәләсен хәл иткәч, сине икенче олы шөгыль көтә. +- Нинди ул? - дип аптырап калды егет. +- Ике ихатада эшләргә туры килмәгәе, дим... +- Ничек? - дип сорады Галиәкбәр, абзыйсының тел төбен аңышмыйча. +- Минекендә һәм үзеңнекендә, - дип ачыклык кертте Искәндәр. +- Җитешә алсам ярый ла?! +- Җитешерсең. Бушка эшләтмәм. Тиярен түләрмен, - дип файда ягын да искәртте Искәндәр. +- Эшкә кайчаннан керешергә инде? - дип кызыксынды Галиәкбәр. Хак түләү хакында сүз кузгалгач, кесәгә акча керәчәк икән, дигән өмет уянды анда. Абзыкасы әйткән сүзеннән тайпылмый торган кеше, түләмичә калмас. +- Курпы эшен төгәлләгәч кул сугышырбыз, - дип, Искәндәр ихатадан чыгып китте... +Галиәкбәр печән мәшәкатен атна эчендә түгәрәкләде. Алып кайткан курпысы лапас түбәсенә генә сыеп бетмәде, җиргә өйгәне дә олы бер чүмәлә хасил итте. Кылган гамәлен күздән кичергәч, аптырап куйды Галиәкбәр, бу тиклем печән аңа нигә кирәк инде?! Күңел тынычландырырлык җавабын да үзе тапты: "Яз көне печәнгә мохтаҗ хуҗалыклар табылыр, шуларга сатармын, акчасы булыр..." +Икенче көнне, абзыкасы янына килеп кергәндә, Искәндәр, баш астына ике кулын куеп, озын сәкегә сузылган килеш нидер уйланып ята иде. +- Килдеңме, энекәш? +- Килдем, абзыкай, - диде Галиәкбәр, ишек катыннан ары узмыйча. +- Гомерең озын икән, синең хакта уйланып ята идем, - дип урыныннан күтәрелде Искәндәр. +- Туган хакында начар фикер йөртәләрмени? +- Кем белә инде... +- Мин беләм, - дип, хуҗа егетне тышка алып чыкты. Абзарга ияртеп керде. Эчкә узгач, аклы-каралы ала бозауга күрсәтеп: +- Мүкләк сыерның мүкләк бозавы бу. Әнкәсе куе сөтле. Алып кайтып кит, үстер, сыер ит, файдасын күр, - дип, Искәндәр бозау муенына муенчак кидерде. +- Ничек бәхилләтермен? - дип аптырашта калды Галиәкбәр. Җил уйнап торган кесәң белән олы малга ничек килеп йогынсын инде ул?! +- Кайгырма, җае чыгар. Бергә яшисе бит, - дип, Искәндәр муенчак бавын егетнең кулына тоттырды... +Искәндәр кулыннан ит алырга җиксенүчеләр авылда бар иде. Нәзберекләнүнең сәбәбен белә ул. Урланган түгел, үземнең малны суйдым, шуның итен бирәм, дип акланган чаклары еш була иде. Ышанганы ышанды, ышанмаганы - юк. Шулай да Искәндәр биргәндә, кыенсынып, барыбер алдылар. +Ат карагының алдаша торган гадәте юк иде. Урланган мал итен үзе дә ашамады, кешеләргә дә өләшмәде. Хайванның күбесе Искәндәрнең ихатасына кайтып кермәде. Алдан сөйләшеп куйган кешесенә туры китереп бирүне кулай санады. Мондый җай чыкмаган очракларда, арадашчы табып, урланган эре малны кулдан-кулга йөртеп, ераккарак озату ягын карады. +...Авыл халкы өчен кыш айлары - ятим-җилпегә, фәкыйрьләргә мәрхәмәтсез чак. Салкын килгән кышлар тәкатьне аеруча корыта. Алдагы кыш та кырыс килергә тартып тора. Ноябрь керү белән чана юлы төште. Елга-күл өсте боз белән капланды. Ай уртасында җәяүлеләр Агыйдел аркылы чыгып йөри башлады. +Бу көннәрдә Искәндәр өй тирәсендә генә хәрәкәтләнә. Кыш ныклап торып башланмыйча, "табыш" юллап кузгалу исәбе юк. Көн саен өйләдән соң Галиәкбәр килә. Көн саен лапасны тазарта, тиресне олы бакчага чыгарып өя. Төнгелеккә мал астына салам түши, утлыкка печән сала... +Чираттагы килүендә Галиәкбәр байтактан әйтәсе килеп йөргән сүзен ирештерде... +- Абзыкай, ишеткәнең юкмы, вак маллар, ишегалдындагы эш кораллары югала икән. Шуларны Искәндәр урлый, дип сүз таратканнар. +- Һы, - диде Искәндәр, авыр ыңгырашкандай сузып. - Соң мин Такталачыкта түгел, волость халкына да зыян салганым юк бит. Киресенчә, авылдашларга ярдәм итәргә тырышкан булам. +- Синең исем астына яшеренеп явызлык кылалар, димәк. +- Кемнәр икәнен чамалыйсыңмы? +- Хафиз белән Шәйхи түгел микән, дигән сүз йөри. +- Инәләрен өшкерәм мин аларның! - дип, йодрыгын төйнәп, урыныннан сикереп торды Искәндәр. Болай да калку гәүдәсе тагын да озынаеп киткәндәй булды. Ярсый төште. +- Сугып имгәтә күрмә тагын үзләрен. Зурга китеп, бәлагә таруың ихтимал, - дип абзыкасын сүрелдерергә теләде егет. +- Бер тондырсаң җан тәслим кылырдай ул бәндәләргә артыгын кыланмам, шулай да акылга утыртырлык итәрмен, - диде Искәндәр, тынычлана төшкәч, ахыргы чутта. +Галиәкбәр җиткергән яңалыкны башкалардан да ишетте Искәндәр. Вак бурлар белән очрашу җаен көтеп яши башлады. Икесен бергә туры китерүдә иде нияте. Бу көн озакка сузылмады, икесен берьюлы урамда очратты. Бераз төшергәннәр, кәефләре хәтәр күтәренке. +- Исәнме, Искәндәр абзый? - дип әллә каян сәлам бирделәр үзләре. +- Мин исән дә, сезнең хәлләр артык шәптән түгел икән бит. Бөтенләй хикмәтсезгә әйләнгәнсез, - диде ул, аларның сәламенә каршы. +- Ни-нәмә булган? - Егетләр бераз аптырашта калды. +- Авыл халкы сезне урманга алып барып, ыштаныгызны салдырып, кырмыска оясына утыртырга җыена икән бит. +- Нәрсә өчен инде?! +- Якын килегез, хәзер әйтәм. +Егетләр аның янына якынлашты. Искәндәр тегеләрнең җилкәләреннән каптырып алды да, маңгайга-маңгай чәкештерде. +- Күзегездән ут күрендеме? +- Күренде, күренде, абзыкай... Берүк җибәрә күр. Сиңа бернинди зыян салганыбыз юк бит... +- Миңа салмасагыз, авыл халкын рәнҗетәсез. Шуны аңлагыз: авыл янына өн казып бала чыгарган бүре дә шушы авылга афәт китерми. Ризыкны ерактан алып кайтып балаларын туйдыра. Сез бүредән дә мәнсез кыланасыз. Әгәр авыл кешеләренең әйберләренә кагылуыгызны тагын ишетсәм, маңгаегыздан очкын гына чыгарып калмам, ут кабынырлык итәрмен, - дип кисәтте Искәндәр вак бурларны. +Егетләр акланып тормадылар, аның файдасызлыгын беләләр, җәһәт кенә ычкыну ягын карадылар. +Шушы "аңлашу"дан соң авылда урлашу хикмәте бетте, халык тынып калды... +Искәндәрнең тапкырлыгы, кыен хәлләрдән котылу җаен таба алу осталыгы турында байтак истәлекләр сакланган. Хәтта кайберләре әкияти маҗарага тартым. Аларны Искәндәрнең туган авылы Такталачыкта гына түгел, якынтирә төбәкләрдә дә беләләр, искә алып сөйлиләр. +Искәндәр турындагы хикәятләргә әкият итеп карау дөреслеккә туры килмәс. Ул яшәгән чор тарих катламына күмелмәгән әле. Аны күреп белгән агайлар күптән түгел генә арабыздан китте. Искәндәр турындагы истәлекләрне алар безнең буынга сөйләп калдырды. Шулардан калган хатирәләр йөри хәзер халык арасында. +Искәндәр бакыйлыкка яшьли күчә. Күмәк хуҗалыклар оештыру елларына кадәр яшәми. Тик революциянең нәрсә икәнлеген ишетә, авылларда барган үзгәрешләрне күрә, тормышның кай якка агуын күпмедер сизенә. Әмма яңа власть кубызына биергә ашыкмый, канына сеңгән кәсебен дәвам итә. +Ат урлаганда туган хикмәтләр турында Искәндәр үзе дә сүз сыярдай якыннарына "тәмләп" сөйли торган булган. Бүген безнең арада йөргән кайбер истәлекләрне ат карагының үз авызыннан ишетелгән вакыйга дип кабул итәргә мөмкин. +Иң гаҗәбе шул: ничәмә-ничә сыер һәм ат урлап Искәндәр тотылмаган. Ул урлаганны белә торсалар да, аны гаепләрлек дәлил таба алмаганнар. Судан коры чыгу өчен җае да килеп торган - җирле халык аны "сатмаган". Авылга зыян салмавы, ярлы-япанга ярдәм иткәне өчен хилаф эшләрен яшергәннәр. Аның белән бәйләнешкә керүдән шөлләүчеләр дә булгандыр, бәлки. Маллары урланган хуҗаларның кырыс холыклы, чорсыз бәндә белән низагка керәселәре килмәгәндер. Ахыргы чиктә, ни күрсәтмәс ул?! +Күп очракта Искәндәрнең тапкырлыгы, хәйләкәрлеге, зирәклеге дә катлаулы хәлләрдән шома чыгу өчен ярдәм иткән. +...Искәндәр Агыйдел аръягындагы мари авылыннан ат урлап алып кайта. Төбәктә ат карагының кемлеген чамалаганга күрә, хуҗалар, Такталачыкка юл тотып, Искәндәрнең артыннан куа китәләр. Килүчеләрнең кемлеген сизенеп, Искәндәр җәһәт кенә намазлыкка баса. Чит милләттән булуларына карамастан, өйгә керүчеләр, гыйбадәтне бозарга базмыйча хуҗаның укып бетерүен көтәләр. Ә Искәндәр энесе Галиәкбәрнең килеп җитүен көтә, ул менә-менә биредә булырга тиеш. +Ат карагының бәхетенә күрә, шулара Галиәкбәр килеп керә. Искәндәр намазлыкка баскан килеш: +- Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, арт аранда ат бар, арт капкадан аткар, Галиәкбәр! - дип энесенә хәбәр сала. +Абыйсының фикерен ярты сүздән төшенергә күнеккән Галиәкбәр шыпырт кына күздән югала. Атны арт капкадан алып чыгып, тирән яр эченә кертеп яшерә. +Намазлык өстендә көне буе утыра алмый, билгеле, Искәндәр. Күпмедер вакыттан соң, гамәлен түгәрәкләп, битен сыпыра да чакырылмаган "кунак"ларга сәлам бирә: +- Әссәламегаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! +Ике "кунак"ның берсе: "Исәнмесез", икенчесе: "Привет", - дип җавап кайтара. Килүчеләр тартып-сузып тормыйлар, мәсьәләне кабыргасы белән куялар: +- Без атны алып китәргә килдек. Әгәр карышасың икән, җаның белән хушлашырга туры килер, - ди калын гәүдәлесе, чапан эченнән билбауга кыстырылган алтатарның сабына тотынып. +- Нинди ат турында әйтәсез? - ди Искәндәр, кыяфәтенә гаҗәпләнгән төсмер чыгарып. +- Нинди булсын, син урлаганы! +- Андый хәлнең булганы юк, туганнар. Ышанмасагыз, ихатаның астынөскә китереп тентегез. Әгәр ат бу ихатада икән, шәт, тапмый калмассыз, - дип, килүчеләрне ияртеп, ишегалдына чыга. +Барлык каралты-кура эчен актарта, хәтта кар базына тиклем карыйлар, әмма юллаганын таба алмыйлар. Аптыраудан гаҗәпсенеп, кул селтәп чыгып китәләр куа килүчеләр. Каян тапсыннар, атның ихатага кергән эзе дә юк бит! Искәндәр ул чаклысын да искә алган - атны керткәндә, аның аякларына чабата кидергән булган шул. +Шул ук төнне Искәндәр урланган атны Сарман якларына илтеп, кулдашына тапшыра. Таң беленгәнче Такталачыкка әйләнеп кайтып та җитә. Әлбәттә, кайтышлый сарык "кыстырып"... +Икенче тапкырында да шуңа тартым вакыйга кабатлана... +Аты югалган берәү туп-туры Искәндәргә килә. +- Минем бияне кая куйдың? - дип "үгезне" мөгезеннән эләктерергә тели. +- Нинди бия ул? Миңа ат бирмәдең түгелме соң? - дип сорау белән җавап бирә Искәндәр. +- Бирмәдем, әмма син сораусыз алгансың, ягъни урлагансың... Күреп калганнар, - дип, дәлил китереп, ат хуҗасы шөлләтмәкче була Искәндәрне. +- Күргәч, нигә урында ук тотмаганнар? "Күрдем" дигән кеше үзе бияңне урлап суйгандыр яисә икенче якка олактыргандыр... Миңа ышанмыйсың икән, әйдә, тикшер ихатаны, - дип, Искәндәр каралтысын актарта. Биясен юллап килүче бернинди шикле нәрсәгә тап булмый. "Алып кайту белән атны суйган", - дип әйтергә дә урын күренми, сугымлык тирәсендә кан әсәре юк. +Ат хуҗасы, аптырап, Искәндәрнең кәефен бозуына кыенсынып, ихатадан чыгып китә. +Чынлыкта бия ихатада кала. Искәндәр аны махсус ясалган трап буйлап иске +...Искәндәр ихатасына кайтып кергән мал сәгате-минуты белән юкка чыга, кая куюын һич белә торган түгел, - дип сөйли торган булганнар. Ничек юкка чыгуын белмәгәннәр. Аның ихатасына керү-чыгу өчен җир астыннан юл бар икән, урланган малны шуннан алып кайта, шуннан алып чыгып китә, дип тә күрәзәчелек иткәннәр. +Искәндәргә җир асты казуның кирәге чыкмаган. Урлап алып кайткан малны озак тотмаган, үзенә мәгълүм юллар аша читкә озату ягын караган. Алынган табышның күп өлешеннән хәерчеләргә өлеш чыгарган. Авылда Искәндәрне хәлле кешеләрдән санаганнар. Дөрес, аның кесәсеннән бервакытта да акча өзелмәгән. Әмма аның күп өлеше аракыга китеп барган. Үзе эчү өстенә, таныш-белешне сыйлау өчен дә күп тоткан... +Искәндәр кунакка йөрүдән баш тартмаган. Кая килеп чыкса да, аны дәрәҗәле түрә шәенә кабул иткәннәр. Олпат гәүдәле, куәт иясе булуы белән генә игътибар җәлеп итеп калмаган, "тәмле" теллелеге белән дә бәндәләрнең игътибарын үзенә тарткан, ихтирам уяткан. +Уйнап-көлеп, кешеләр күңеленә ятышлы сүзләр генә сөйләп йөрмәгән ул, аракы сөреме белән зиһене томаланган чакларда үз-үзен онытып, холыксызланып алышынган. Кәефенә ятыш килмәгән бер сүз аны чыгырыннан чыгарган. Мондый чакта ул ике сорап тормаган, кем икәнлегенә карамастан, тәпәләп ташлаган. Рәнҗеш төшүнең барын-югын белмәгән. Гафу үтенмәгән. Шулай да күңеленнән үз-үзен битәрләгәндер, чөнки гаепсезгә кимсеткән кешеләрен, төрлечә җай табып, бәхилләтергә тырышкан... +Яшәү рәвешен үзгәртәсе килепме, Искәндәр гомеренең соңгы көннәрендә янәшәдәге Бурсык авылына күченә. Урлашу гадәтен киметсә дә, дуамаллыктан арына алмый ул. +Беркөнне туган авылына килеп, шактый сыйланып кайта. Бурсыкта да байтак "төшерә". Үзенең аруын, атының ак күбеккә батуын күреп, бер агай аңа киңәш бирмәкче була: +- Искәндәр туган, кайтып ял итү ягын карарга кирәк сиңа, - ди. +- Син миннән ялыктыңмыни? Куасыңмы? - дип Искәндәр тегеңә бәйләнергә керешә. Арба төбендәге кечкенә балтасын алып, акыл өйрәтүчегә ыргыта. Ярый, балта йөзе белән туры килми, түтәсе белән агайның җилкәсенә эләгә. +Бу хикмәтне күреп торган берничә ир Искәндәрнең өстенә ташлана. Исерек ирне дөмбәсләү артык көч таләп итми. Йодрыклары кинәнгәнче кыйныйлар Искәндәрне. Арадан берәү каяндыр корык эләктереп, тегенең башына тондыра. Искәндәр бөгәрләнеп төшә... +- Җитте, егетләр! Үтердегез бит... Ат карагы булса да, кеше бит ул. Нәрсәгә тарыячагыгызны чамалыйсызмы? Җыеп алып китәчәкләр бит, - дип, кыйнаучыларның күңеленә шом сала, орышка катнашмыйча, читтән карап торган өлкән агай. +- Ни кылырга соң хәзер? - дип, чыннан да, шөлли кала Искәндәргә ябырылучылар. +- Уйламыйча тотынган эш соңыннан уйланырга мәҗбүр итә шул. Баш ватыгыз инде хәзер, - дип, акыл бирүче бу тирәдән китеп бара. +- Әйдә, үз ягына озатабыз, - дип, ике егет, Искәндәр гәүдәсе янына утырып, атны авылдан алып чыгып китәләр... +* * * +Айгыр күбенеп, су өстенә калыккач кына, Искәндәрнең батып үлү хәбәре якын-тирәгә таралды. Бу фаҗиганең килеп чыгуы күпләрне аптырашта калдырды. Җигүле атта Агыйделне аркылы йөзә торган Искәндәр Шәбез елгасы тамагында ничек батып үләргә тиеш, дигән сорау икеләндерде танышбелешне. +Искәндәрнең үлем сәбәбен һәркем үзенчә юрады. Искәндәр нык исергән, дилбегә арба тәгәрмәченә уралгач, ат йөзеп чыга алмаган, диючеләр булды. Тик сугып үтереп, аты белән суга кертеп җибәрелгән, дигәнгә ышанучылар күбрәк иде. Арба төбенең тишкәләнүе шулай уйларга урын калдыра иде. +Искәндәр фаҗигасе турында хәзергә кадәр ике төрле караш яши. Әмма авылдашлары: "Искәндәр үз үлемен үзе тапкан", - дигән карашны кире кага. Халыкның күпчелеге аның үтерелүенә икеләнми. +Чана юлы төшү белән, Гыймазетдин атлы егетне, Такталачык сельпосына аракы алып кайту өчен, Сарман районындагы Петровски спирт заводына җибәрәләр. Кайтышлый, караңгыга калгач, юл өстендәге бер авылга кунарга туктый. Урыс капкалы, биек коймалы, шыңгырдап торган нарат бүрәнәдән салынган өй ихатасына керә. Ныклы ихата эчендә аракыга сүкәлмәсләр, дигән карашта тора егет. +Өй эчендә аны буе ике метр булган, киң иңсәле, мыегы Чапаевныкы шикелле тырпаеп өскә күтәрелгән, алтмыш яшьләр тирәсендәге ир каршылый. Кунарга туктау өчен рөхсәт сорауга, хуҗа: +- Кер, туган, урын җитәрлек, - дип шундук риза була. +Гыймазетдин атын тугарып, чанадагы печәнгә кушкач, өйгә керә. Чишенеп юынгач, хуҗабикә аны кайнар чәй белән сыйлый. Ризыкларны да үзләренекен куя. Гыймазетдиннең юлга төйнәгән төенчеген ачтырмый да хәтта. +Гыймазетдин табын артыннан кузгалгач, хуҗа аннан сорый: +- Энем, нәрсә алып кайтасың? +- Сельпо аракыга җибәргән иде, шуны алып кайтам, - дип, егет турысын әйтә. +- Кая кайтасың? +- Такталачыкка. +- Энем, бик кыен булса да, бер ярты алып кер әле, - дип сорый хуҗа. Кунган өчен, бер ярты калдыру исәбе үзендә дә булгач, Гыймазетдин бер шешәне җәһәт кенә алып керә. Хуҗа шешәне зур көрешкәгә салып, тын алмыйча гына эчеп куя. Күпмедер вакыттан соң хуҗа тагын бер ярты сорый. Бирә инде Гыймазетдин, тик куркуга кала: хуҗа төнлә чанага зыян салмаса ярар иде... Төнне йокылы-уяулы үткәрә. +Иртән торгач та, хуҗа тагын бер ярты алып, баш төзәтә. Шундук эчеп бетерә. Исерми дә, селкенми дә ичмасам. Гыймазетдиннең ис-акылы китә. +Хуҗа Гыймазетдинне кунак шәенә сыйлый, эчкән аракысы өчен тулысынча акча түли, атына юллык печән сала, үзенә күчтәнәч төйнәтә. +- Миңа ни өчен бу тиклем сый-хөрмәт күрсәттең? - ди Гыймазетдин. +- Такталачыкныкы булган өчен. Син Искәндәрнең авылдашы бит, - дип җавап кайтара хуҗа. +- Анысы хак... +- Минем җан дустым иде мәрхүм. Ул китергән атларның байтагы минем кул аша үтте, - дип аңлата хуҗа дуслык нигезен. Балыкчы балыкчыны ерактан күрә, диләр, табышу-аралашу өчен бурларга да ара ераклыгы комачаулык итми икән, дип уйлап куя Гыймазетдин, хуҗа белән хушлашып, юлга кузгалгач. +...Гыймазетдин озын гомер юлы үтә. Хәтере дә ташламый аны. Авылдашлар арасында Искәндәр хакында сүз чыга икән, ул шушы вакыйганы тәмләп сөйли торган була. +Ат карагы саналуына карамастан, халык хәтере аны авылдан чыккан бер каһарман сыйфатында саклый. Яман ягы белән искә алучы юк Искәндәрне. Аның ярлы халык өчен кылган гамәлләре Робин Гуд батырлыгына охшатып искә алына... +Тарих явыз Иваннарга да урын бирде. Искәндәр Такталачык тарихына кереп калса, артык хилаф эш булмый торгандыр. +Һәр дәвергә геройны тарих үзе сайлый. Кемнең кемлеген еллар исбатлар дигән ышанычта калыйк. Чөнки тарих битеннән мәҗбүриләп урын алып булмый... +Йомгак +Узган гасырның илленче ел башында, мин Актаныш урта мәктәбендә укыганда, шундый бер истәлекле очрашу булды... +Кыш башланып, чабата эченә кар тулырлык төшкәнче, көн саен диярлек авылга кайтып йөри идем. Яшь вакыт булса да унике чакрым араны барып-кайту җиңелдән түгел иде. Юл уңай ат яки машина туры килсә, ул зур бәхет чутлана иде. +1950 елның көзе. Без, укучылар, урта мәктәп өчен Агыйдел ярына кайтартылган агачларны салдан чыгардык. Арылды. Шулай да авылга кайтырга кирәк. Үзебезнең якка кайтучы юлаучылар туры килмәсме дип, Әҗәкүл ашлык кабул итү пункты янына киттем. Бәхеткә, Такталачыкка кайтучы машинага тап булдым. Йөкләрен бушатканнар, китәргә җыенып кына торалар иде ашлык китерүчеләр. Алардан калу юк инде, тизрәк яннарына елыштым. Уразай белән Такталачык уртасындагы күпергә чаклы утырып кайтырга исәп тотам. Анда төшсәм, безнең Мерәскә дүрт чакрым гына кала... +Исемнәрен белмәсәм дә, йөкчеләрнең күбесе таныш иде. Мине дә беләләр. Такталачык базарында чабата сатып, Сабан туенда бил тотышып үскән малай бит. +Янәшәдә утырган өлкән яшьтәге агай иңсәгә кулын салды һәм: +- Улым, син дә Искәндәр буйлы, шуның кебек куәт иясе булырсың, мөгаен, - диде. Искәндәрнең ат карагы икәнлеген ишетсәм дә, көч чамасын белми идем. +- Гайрәтле идемени? - дип сорадым. +- Ничек кенә әле! - дип шушы агай, Минзәләгә каралырга баргач, фатирда килеп туган хәл турында сөйләде. Дүрт егетнең берсе ул булган икән. +Искәндәр хакында башкача төпченмәдем. Бик күп мәгълүмат алырга булыр иде, югыйсә. Язучылык белән шөгыльләнермен, ярты гасырдан артык вакыт үткәч, Искәндәр турында язарга алынырмын дип кем уйлаган? +Төпченәсе килмәүнең икенче сәбәбе дә булгандыр. Совет чорында ат карагы турында искә алу сәяси кире коткы тарату кебек исәпләнә иде. Шуңа күрәдер, халык Искәндәрне сирәк кенә искә алды, аның хикмәтләре турында ачыктан-ачык сөйләмәделәр. Мондый күрәләтә "оныту" истәлекнең күп өлешен югалтуга китерде. Яшьләрнең күбесе Искәндәрнең кемлеген дә белми хәзер. Аларның ата-аналары да белә микән әле? +Рәхмәт Хәләф ага Шәмсиевкә. Тугызынчы дистәне ваклауга карамастан, хәтере саф икән, байтак истәлекләрне аннан ишеттем. +Бу язманы Искәндәрне искә төшерүдә беренче омтылыш дип саныйм. Киләчәктә киңәйтелгән вариантлар да барлыкка килер һәм аңа хәзерге буын теләп алыныр, дигән өметтә калам... +Ләлә +Сабирова +БЕР УЧ БОРЧАК +БӘЯН +Үзе белә!.. +- Әтиең төрмәдә, әниең авыру, ә син оялмыйча трай тибеп йөрисең! +Зариф чыдап торды-торды да, түзмәде, мышкылдап елап җибәрде. Әллә авыртудан, әллә гарьләнүдән, әллә куркудан... "Сталин" (малай аның мәктәп директоры икәнен байтактан гына белде, беренчеләр коридор стенасындагы портретны аныкы дип йөри иде) малайның колагын бик шәп борып тоткан иде шул, сүзен әйтеп бетермичә җибәрмәде. +Әти төрмәдә булгач, ник чабып йөрергә ярамый икән соң? Ә авыру әнисе янында шыпырт кына йөри Зариф. Ул ни әйтә, йөгереп кенә эшли дә ата. Әнисе аны еш кына югары очтагы Хөббениса түтиләргә җибәрә. Малай аннан нәни кәстрүл белән кайнар аш алып төшә. Аш суынмасын дип кызу-кызу атлый, шул арада, тукталып, кәстрүлдән килгән хуш искә хозурланып ала. Тәмле-е! Кайткач, әнисе аңа бераз өлеш чыгара үзе. Тик аның белән генә тамак туймый шул. +Әтисе сугыштан исән-имин кайткан аның. Ул чактагы шатлыкны Зариф бик аз гына хәтерли. Ә тамагы туйганчы ашый башлаганы исеннән бер дә чыкмый. Әтисе кайтканга бит инде ул! Тик ул рәхәт вакытлар күпкә бармады. Әтисен тагын алып киттеләр. Әнисе, кергән бер кешегә: "Бер уч бодай өчен", дип елый-елый сөйли иде. Үзе озакламый түшәккә егылды. Күршеләр "кайгыдан", диде. Хөббениса түтиләре әллә нинди үләннәр белән дәвалап карады, өшкерде дә, төчкерде дә... +Әтисе кайтканчы бер рәхәт күрмәде инде Зариф. Алай дисәң... Булды рәхәт вакытлары. Җырларга яратты ул. Тик мәктәптә түгел - анда аны берәү дә кирәксенмәде. Әнисе авыл кырыендагы әрәмәлеккә чыбык-чабык җыярга җибәргәч җырлый иде. Бөтен әрәмәлек яңгырап тора иде инде, малай үз тавышына үзе шакката иде. Өй стеналарында кара төстәге радиоалгыч эленгән, шул көне буе сөйләп тора. Ара-тирә җырлар яңгырый, һушы китеп тыңлый шуларны Зариф. Сүзләрен дә шуннан отты, онытса, үзеннән чыгарып та җырлады. +Бервакыт әрәмәлек кырыеннан узып баручы бер атлы кеше ишетеп алган моны. Зариф үзе сизмәде, тырышып-тырышып "Рамай"ны суза иде. Үзе күңеле белән әллә кайларга китте. Кош булып очып йөрде, шаулы урманнар, зу-ур сулы күлләр өстеннән узгандай булды... +- Әй, малай! - дип дәшкән тавышка сискәнеп китте Зариф. Әтисен төрмәгә утыртканнан бирле шулай һәрнәрсәдән куркып китә ул. Тагын ниндидер хәтәр эш булыр дип шикләнә. +- Курыкма, апаем, Шәйдулла абзыең мин! Кил әле бире! +Зариф чыбыкларын ташлады, әүвәл сәерсенеп карап торды. +Абзый арбасыннан сикереп төште дә аңа таба турылап китте. +- Бик матур җырлыйсың, кем өйрәтте? +Малай җилкәләрен генә сикертте. Кем өйрәтсен инде, үзе белә! +- Җырчыларны яратам мин. Әй, үзәкләрем өзелеп тә китә инде!.. Тамагың ачтымы? Мә, капкалап ал! +Анысына сәерсенеп тормады малай, тоз сибелгән ипи телеменә ике куллап ябышты. Нишләп шулай гел ашыйсы киләдер инде аның... +Икенче тапкырында колхозның ындыр табагы кырыеннан узып барганда күрде ул Шәйдулла абзыйны. Киребеткән кәҗәләрен басу ягыннан алып кайтып килеше иде. Малайны күргәч, абзый кем беләндер сөйләшеп торган җиреннән тукталып калды. +- Әй, апаем, син икәнсең! Кил әле, кил, апаларыңны дәртләндер әле эшкә! Аларның да тыңлыйсы килә сине! +Зариф "ә" дә, "җә" дә димәде, туктап, аңа аптырап карап тора башлады. Кәҗәсе тартылды, ычкынмакчы булып бәргәләнде. +- Менә болай итәбез... - диде Шәйдулла абзый, кәҗәнең бавын Зариф кулыннан алып, баганага бәйләп куйды. - Әйдә, ялындырма! Хезмәт хакың - бер уч борчак! +Бер уч борчак... Малай абзыйга күтәрелеп карады. Аның әтисен дә шул бер уч... бер уч бодай өчен алып киткәннәр түгелме соң? Күзләре яшь белән тула башлады... +- Кит әле, сиңа тигән кеше юк бит! Нәрсә сытылып торасың? Җырламасаң җырлама, ярар! Йә, ач әле кесәңне! Авансом! Икенче вакыт җырларсың, яме! +Шәйдулла абзый Зарифның зур авызлы кесәсенә чыштырдатып бер уч борчак койды. +Һәрберсен озаклап чәйни-чәйни кайтты малай. Моннан да тәмле нәрсәне күптән ашаганы булмаган икән. Кайтып җиткәнче кесә бушады. Борчак турында әнисенә әйтеп тормады. Йә куркып калыр тагы... +Бер-ике көн үтте, "бер уч борчак" артыннан килүче булмады. Зариф аның тәмен авызында кабат тойгандай булды. Беркөнне кәҗәсен тагын ындыр табагы кырыеннан алып кайтты. Дәшүче булмаса да, шунда кайнашучы апалар янына үзе килде. +- Миңа Шәйдулла абзый кирәк иде! +- Ә-ә, җырчы егет килгән! Абзаң юк шул! Безгә генә җырлап бирмисеңме соң? +- Ник җырламаска! - диде Зариф, үзе күз кырые белән генә борчак өеменә күз ташлады. +Хатыннар көлешә-көлешә аның ертык кесәсенә ярты гына уч (малайга шулай күренде) борчак салып куйдылар да аңа карап тора башладылар. Зариф та кыюланып китте, кәҗәсен кочаклап утырып, "Сарман" көен сузып җибәрде. Башта тып-тын калып тыңладылар. Аннары кайсыларыдыр мышык-мышык борын тарта башлады. Әллә малайны жәлләделәр, әллә үзләрен уйладылар. Бик матур иде шул Зарифның тавышы. Киткәндә: +Малайның даны авылга тиз таралды. Бервакыт кибет тирәсендә җыелып торган апалар үзләре дәшеп туктатты. +- Син җырласаң, бернинди радио да кирәкми, әйдә, сузып җибәр әле! - диделәр. Зариф ялындырмады. Җырлаганнан соң кесәсендә ни дә булса кайтачагын яхшы белә бит ул. +Бервакыт мәктәптә аны "Сталин" янына алып керделәр. Коты очты малайның. Тагын колакны бора инде, дип уйлады. Әмма аныңча булып чыкмады. +- Сине, энекәш, бик матур җырлый, диләр. Ник бездән качып йөрисең? Ник мәктәптә җырламыйсың? +Кайчан качканы бар әле аның? Мәктәптә кем әйткәне бар аңа җырла дип? +- Иртәгә матур киенеп кил. Мәктәп сәхнәсендә җырларсың. +Матур киенеп дип... Ние бар, шул инде... +Киемең ямьсез дип тормадылар әле, котыра-котыра кул чаптылар. Балалар да, укытучылар да. Бөтен кеше сиңа шаккатып карап торганда, бик күңелле була икән ул. +Кесәсенә әйбер салмасалар да... +Гармун уйный да уйный... +Сталин (бу вакытта Зариф аның кем икәнен яхшы белә иде инде) вафатыннан соң амнистия чыкты - әтиләре котылып өйгә кайтты. Аның белән күрешү шатлыгыннан күрше-күләнне кунакка җыйдылар. Унике яшьлек Зариф, хәзерге заман теле белән әйтсәк, авылда "йолдыз"га әйләнгән иде инде - аларга чынчынлап концерт күрсәтте. Әтисе шаккатып тыңлап утырды. Соңыннан улын кочаклап, күз яшьләрен түкте. +- Иртәгә үк гармун алып бирәм мин сиңа, - диде. +Болай гына әйткәндер дип уйлаган иде Зариф, әтисе сүзендә торды. Үзен генә түгел, исенә хәтле яратты малай ул гармунның. Башка бер нәрсәдә гаме булмады, әнисе әйткән йомышны чаба-чаба эшләп куя да тизрәк шуңа ябыша. +- Бар, мунча алачыгына кереп кычкырт! - диде беркөнне әнисе, аптырагач. - Башым тубал булды бит инде тавышына! +Зариф карышмады, гармунын күтәреп, шунда чапты. Әтисенең: "Каты дәшмә, уйнасын, тулык чыгачак бу малайдан", - дигәнен ишетеп калды. +Мунча алачыгында рәхәтрәк тә әле, тегене әйтеп, монысын кушып бүлдерүче юк. Бер атна дигәндә рәхәтләнеп көй чыга башлады гармуннан. Бер көнне авыл эшчәннәренә багышланган концертта "Дим-дим"не үзе уйнап, үзе җырлады. Халык кул чапканда авыл клубы урыныннан купкандай булды. +Улының мондый уңышларына әтисе бик куанса да, әнисенең әлләни исе китмәде. +- Тамак туйдыра торган үнәр түгел, син аны үзең белән урман кисәргә йөрт! - ди торган иде. Андый чакта әтисе аңа каршы төшә: +- Син алай дияргә ашыкма әле! Белмәссең! Ә утынны... аннан башка да кисеп була. Бармакларына зыян килмәсен. Йорт тирәсендә кайнашканы җиткән. +Беркөнне аларга теге чакта танышкан Шәйдулла абзый кереп утырды. +- Малайны өйләндерәм, туй мәшәкатьләре белән йөрим әле, - диде. - Менә Зарифны җибәрсәгез иде, уйнап-җырлап утырса, ну шәп булыр иде! +Моны ишеткәч, әнисе күтәрелеп бәрелде: +- Ни сөйлисең, Шәйдулла! Бала гына бит әле ул! Әнә, Мөтәвәли малаена әйт! Түбән оч Рәкыйп та шәп тарта. Тапкансың чакырыр кеше! +Шәйдулла кулын гына селтәде. +- Рәкыйп та булдымы гармунчы?! Ә Мөтәвәли малаена әйтсәң, бер ярты сәгатькә түзсә түзәр, аннан эчеп егыла бит ул! Алкаш... Аннары, мин бит бушка димим, тиярен биреп кайтарырмын... +Әнисе тагын нәрсәдер әйтергә талпынган иде, әтисе туктатты. +- Туктале, хатын, чәбәләнмә... Тиярен бирәм ди бит. Шулай өйрәнә инде ул тамак туйдырырга. Үзең шуны теләгән идең түгелме? +Бик күңеле булып кайтты ул көнне Зарифның. Шулкадәр дәртләнеп уйнады, кунаклар аяк тибә-тибә кул чапты. Тамагы да туйды, "тиярен" дә алды. Анысын шунда ук әнисенә кайтарып бирде. Алуын-алды әнисе ул акчаны, тик никтер авыр сулап, озак итеп улына карап торды... +Тугызынчыны бетереп йөргәндә, колхоз бригадирының юбилей кичәсенә дәштеләр Зарифны. Өйрәнгән эше, андый мәҗлесләргә бик яратып йөри ул. Әнисе дә күнгән иде инде: +- Ярар, үз кирәк-ярагыңа булыр, менә шушында җыя барам, - дип, улы алып кайтып биргән акчаны комод тартмасына салып куя башлаган иде. +Бригадирның табыны мулдан булды. Уйнап-җырлап арыгач, Зарифны да бер почмакка утыртып ашаттылар. +- Әйдә, сыйлан, әле таралышырга иртә, бераз ял ит тә... - дип, бригадир абзый малай янына үзе килеп утырды. - Бусын да кабып куй. Курыкма, әче бал гына ул. Башыңны ачып җибәрер, - дип, болганчык суга охшаш сыеклык салынган кырлы стаканны шапылдатып алдына китереп утыртты. +Шуннан соңгысын юньләп хәтерләми Зариф. Уйнаган шикелле дә була, нәрсәдер җырлады да бугай. Аннары... Үзләренең капка төпләрендәге эскәмиядә гармунын кочаклап йоклап яткан җиреннән таң алдыннан уятып алдылар. Уятып дип... Әтисенең чалтыратып яңагына сугуыннан айнып китте ул. Әнисе ярсыпярсып елый иде. +- Тагын бер генә дәшсәләрме... - дип тәкрарлый-тәкрарлый, Зарифның кулыннан гармунын йолкып алды. Аны кая яшергәндер, соңыннан күпме актарынып караса да, эзенә төшә алмады малай. Шуның белән мәҗлесләргә юл ябылды. +Ябылса ябылды, әмма ул мәҗлесләрдә зур абзыйларның бер-берсен бүлдерә-бүлдерә акырышып җырлап утырулары исеннән бер дә чыкмады. +Дөресрәге, алар җырлаган такмакларның сүзләре. +Беркөнне әнисе аны күрше авылга йомыш белән җибәргән иде, юлда "Авыл" көенә шуларны кычкырып җырлап барды: +Бакчабызны үлән баскан, +Йөгерә-йөгерә утадым... +Әй, рәхәтләнгән иде шунда, тавышы карлыгып беткәнен дә сизмәгән иде. Тик менә "концерт"ның икенче өлеше өйгә кайткач дәвам итте шул. Аны артыннан күзәтеп килгән башлангыч класс укытучысы тыңлап барган, әтиләренә: "Санап бардым, йөз дә ике куплет оятсыз җыр җырлады", - дип кереп әйткән. Тел белән дә өйрәтте әтисе, йодрык белән дә... +Мәктәпне бетергәндә Зариф "музыкальный..." дип сөйләнә башлаган иде, әнисе авызын да ачтырмады. +- Укытучы тормышына кызыгып гомерем үтте, авылдан чыгып китәргә булсаң, беркая түгел, түлке педагогическига барасың! - диде. Укытучы булса, тәртипле яшәр дип өметләнгәндер инде. Әтисе кысылмады. Теге вакыйгадан соң улының киләчәге турындагы фикерен ул да үзгәртә төште булса кирәк. +Мин - мин микән?.. +- Малай, тор! Имтихан бирәсеңне оныттың мәллә, ай-яй, соң кайттың! +Зариф бүлмәдәшенең сукрануын колагына да элмәде. Ияләнгән инде. Башын бәрә-бәрә укый торган егет ул, "биш"ле эләкмәсә, кабат-кабат барып тапшыра. Ничек туймый, диген! Ә Зарифка "өч"ле дә җитә. Анысын болай да куялар. Куймый карасыннар! Армый-талмый факультет данын яклап йөри бит ул. Деканатта күтәреп кенә йөртмиләр, бәйрәм-фәлән җитә башласа, олысыкечесе бер артына, бер алдына төшеп мәш килә. "Троечник" дип тормыйлар, стипендиясен дә юллап бирәләр. +Әнисенең "тамак туйдыра торган үнәр түгел" дигәне вакыт-вакыт исенә төшеп куя аның. И, әни, ничек кенә туйдыра әле! Шул булмаса, ул стипендия акчасына ничек яшәмәк кирәк! Сездән бер тиен дә таммый бит! Гармунны яшергән булган иде, монда кулына елкылдап торган өр-яңа баян тоттырдылар. Анысына да тиз өйрәнде Зариф. Шәйдулла абзый әйтмешли, талантны күмеп куеп булмый, әллә каян тишеп чыга ул! +Кичә группадашы Рәсим туганнарының гаилә бәйрәменә чакырган иде. Рәхәтләнеп сыйландылар. Зариф баянын кулыннан төшермәде. Кем әйтмешли, "от души" уйнады. Яхшы кешеләр өчен хезмәтен кызганмый ул. Җитмәсә, хуҗабикәнең үсмер сеңлесе - авылдан кунакка килгән Җәмилә бер дә күзен алмады үзеннән. Зариф кашларын сикертә-сикертә аның каршысына килеп җырлаганда, комач кебек кызарынды, бик оялчан нәрсә икән. Кунаклар көлеште, кызый, үпкәләп, табын яныннан торып ук китте. +Юри генә үпкәләгән булган ул, Рәсим әйтә, "сине бик сораша, гашыйк булып куймагае", ди. Булмагае! Аның ишеләр Зариф тирәсендә буа буарлык, теләгәнең сайлап ал! Бөтенесе аңа ошарга тели. Егет берсенә дә караңгы чырай күрсәтми. "Гармунчының буыннары саен мәхәббәт аның..." дип юкка җырламыйлардыр инде. Тулай торакның кайсы бүлмәсенә барып кермә, колач җәеп каршылыйлар. Кем авылдан күчтәнәч төяп килгән, кемнең кайсыдыр туганы ит-бәрәңге кертеп чыккан, кемнең ниндидер бәйрәм уңаеннан кечкенә мәҗлес уздырасы килә - сыйланырга Зарифны да дәшәләр. Ялындырмаячагын да, баянын үзеннән калдырмаячагын да беләләр. Йөри-йөри сүзгә дә остарып бетте, ул авызын ачса, сөйли башлаганчы ук кызык көтеп гөрләшергә тотыналар. +Бүген "Фәнни коммунизм"ны бирәсе. Имтихан алучы - деканатның профком рәисе Хәниф Хатыйпович. "Җырлап" тапшырачак ул аны. Кеше янында рәис аңа "Зариф Закирович" дип кенә дәшә. Шулай булмый ни! Күп эше шул Зариф аркасында гөрләп бара да инде аның... +...Август ахыры. Зарифның, авылда ял итеп килгәч, тулай торакка урнашып йөргән мәле иде. Вакыт уза - быел дүртенче курсны башларга җыена. Әнисе җай чыккан саен: "Улым, вакытыңны килде-киттегә әрәм итмә", - дип тукып тора. И, әни, нинди килде-китте инде! Үз вакытында бар да кирәк. Ә уку болай да бара ул. Узган ел бер мәктәпкә практикага йөрттеләр. Беркем дә Зариф кадәр булдырмады. Аерылышыр алдыннан мәктәп директоры үзе килеп Зарифның кулын кысты. "Диплом алгач, туры үзебезгә кайт!" - дип чакырды. Шулай булмый ни, балалар бик яратты үзен, өлкән класс кызлары - бигрәк тә. Авызын ачып сөйли башлауга, тып-тын булалар. Сүз осталыгына үзе дә сокланып куя кайчак. Мин - мин микән, мин кем икән, дигәндәй... Әйе, талант гармун түгел, аны яшереп куя алмыйлар... +Тулай торак ишегеннән уйланып кына чыгып бара иде, үзеннән зур чемодан сөйрәгән кызый белән чак маңгайга-маңгай бәрелешмәде. Күзе чыккан диярсең! Зариф, күтәрелеп, усал сүз әйтмәкче иде... Бәрәч, бу теге чакны кунакта танышкан Җәмилә түгелме соң? Егет киң итеп елмаеп җибәрде. +- Китер, матурым, булышыйм. Инде син дә үсеп җиттеңмени? Студент булдыңмыни? +- Ә-ә! Зариф... абый! Булдым шул! Сез дә шушында яшисез, иеме? +Зариф гөрелдәп көлеп җибәрде. +- Кемгә - абый, кемгә - җаный... Монда яшибез инде, матурым. Йә, сине кайсы бүлмәгә озатасы? Карап калыйм әле. Кунакка дәшәсең булса, юлны буташтырмыйм тагын. +Җәмилә дә көлде. Зариф аңа текәлебрәк карады. Әлләни чибәрләрдән булмаса да, хәйран сөйкемле. Шактый кыюланган тагын үзе. Теге вакыттагы сүз саен кызара торган сабый түгел инде... +"Монда килгән кеше китми..." +...Сәгать чылтыраган тавышка чәчрәп уянып китте Зариф. Ул да булмады, ишек дөбердәтергә тотындылар. Егетнең җен ачуы чыкты. Тапканнар вакыт! Җилфердәп килеп ачып җибәргән иде, Җәмилә басып тора. Үзе әсәренгән. +- Абау, Зариф, җаным, тормадыңмыни әле? Нинди көн икәнен оныттың мәллә? +Зариф, кашын-күзен җимереп, бераз басып торды. Нинди көн? Ә-ә-ә... Диплом тапшыралар ич бүген. +- Онытмадым. Кичә егетләр белән вагон бушатырга бардык. Дипломны юарга акча кирәк булыр бит? Арыткан... +Җәмилә коридорда тәрәзә яңагына сөялеп басып калды, Зариф, сөлгесен асып, юыну бүлмәсенә кереп китте. +Бигрәк самими инде бу кызый. Нәрсә әйтсәң дә ышана. Мөгаен, гомерлек яр итеп шуны сайлар да. Моңа кадәр йөргән кызлары гел үртәп тора үзен. "Кай җирен ошатасың шул авыл гыйбадының? Синең кебек ут егетләргә чәчрәп торган кыз кирәк. Ә моннан он суы да, тоз суы да юк", диләр. Менә шул ягы ошый да инде Җәмиләнең! Чәчрәп торуы кирәкми аның, сезнең кебек һәр адымын тикшереп торучы да кирәкми. +Баштарак Рәсим дә үзәгенә үтте: +- Ник өметләндерәсең баланы, беткәнме сиңа башка кызлар? Бәхетле булмаячак ул синең белән. Җәмилә, ни әйтсәң дә, миңа туган тиешле, аңа синең кебек артык шустрыйлар кирәкми, - дигән иде. +Өметләндерә дип... Зариф бит аңа алтын таулар вәгъдә итми, башын югалтып гашыйк булып та йөрми. Җәмилә үзе ярата. Ташласа, егет аңа ялынып йөрмәячәк. Ә болай... тормыш итәр өчен иң "удобный" вариант ул. Әле дә "вагон бушаттым" дигәнне болай гына әйтте. Ә Җәмилә ышанды. Теләсә нинди җавап теленә бик тиз килеп тора Зарифның. Күзен дә йоммый. Соң, вагон бушатканга санап бирәләр, ә кичә акчаны ул уч тутырып алып кайтты. Өстәвенә, ашаттылар, эчерттеләр. Йокларга калырга да кыстаганнар иде әле. Иртәгә диплом аласы көн булганга гына кайтасы итте. +Җәмилә, Зарифка ияреп, эчкә үтте. +- Күлмәгең үтүкләнмәгәндер әле... Кая, китер, тиз генә үтүкләп бирим. Ә галстугың? Андый җиргә галстуксыз барырга ярамый. +Ул гел шулай кайгыртырга ярата, аның өчен борчылып яши. Зариф моңа ияләнгән инде, сүз әйтми. +- Йә, ничек, ярыймы? +Җәмилә "ялт" итеп киенеп куйган Зарифка сокланып карады. Чибә-әр! Пиджагындагы чүпне сыпырып төшерим дип якынрак килгән иде, йөзе сүрәнләнеп китте. +- Фу-у! Сүз биргән идең бит инде син бер! +- Аракы исе түгел бит ул, матурым! Кичә егетләр белән әз генә сыра каптык, арыганлыкны бетерер өчен генә! Син борчылма, урамга чыккач бетә ул, җилли... +Шулай да Җәмилә аны күңелсезләнеп озатып калды. +Дөресен әйткәндә, бу дипломда аның өлеше дә зур. Зариф моны белми түгел. Ул "вагон бушатып" арып кайткан чакларында Җәмилә, жәлләп, аңа гел булышкалап торды. Китапханәгә барып, кирәкле брошюраларын тапты, күчерәсен күчереп бирде, язган кадәресенең хаталарын тикшереште. Йә, моннан да тугрылыклы ярдәмче була аламы? +...Практика үткән мәктәп директорының "туры үзебезгә кил" дигән сүзләрен бераз уйлап йөрде дә онытты Зариф. Юк, шәһәр тормышы аның өчен түгел. Нәрсә, монда кемнеңдер почмагына фатир төшәргәме? Иркенлек, хөрлек ярата ул, бер мәктәп тормышы гына аның өчен тар булачак. Аннары, шәһәрнең үз законнары, анда олтан булып яшәгәнче, авылда солтан булу күпкә рәхәтрәк. Авыл дигәч тә, туган авылы түгел бит ул аның. Анда ул "Закир малае" түгел, ә "Зариф Закирович" булып кайтып төшәчәк! +Институт юлламасы буенча җибәрелгән районның мәгариф бүлеге мөдире белән дә Зариф бар осталыгын җыеп сөйләште. Профком рәисеннән искиткеч шәп характеристика яздырып алып килгән иде, аның белән танышканда, мөдир бер кәгазьгә, бер Зарифка карап-карап алды. +- Болай итәбез, - диде, берникадәр пауза ясап. - Мәктәпләргә "тәрбия эшләре буенча директор урынбасары" дигән яңа вазифа кертелде. Сезне Чияле мәктәбенә җибәрәбез, шул вазифаны йөклибез. Билгеле, сынау срогы белән. Характеристикагызга караганда, сезгә кулай эш булырга тиеш... +Чиялене килеп төшү белән ошатты Зариф. Йортлары төзек, халкы байларча яши булса кирәк. Авыл кырыеннан киң сулы, камышлы-төнбоеклы елга агып ята, ерак түгел генә нарат урманы башланып китә. "Мәктәп фатиры" дигәннәре дә юан нарат бүрәнәләрдән салынган алты почмаклы йорт булып чыкты. "Урнаш, эшеңне башла. Кем белә, безнең авыл кияве булып китүең дә ихтимал. Монда кызлар җитәрлек. Киленне башлап шушы йортка төшерүең дә бар. Аннары карарсың. Монда бер килгән кеше китми, бөтенесе йорт җитештереп, башлы-күзле булып яши", - диде директор аның белән беренче танышканда. +Кызлар кайда да җитәрлек лә ул. Аның Җәмиләсе кебекләр бар микән менә? Аерылышканда елап калды... +- Соң, әйдә, бергә китәбез, - диде аңа Зариф. - Укуыңны читтән торып та бетереп була аны. Аннары... отработка ике ел инде ул. Шуннан соң кабат әйләнеп тә кайтырбыз. - Бусын сүз югында сүз булсын дип кенә әйтте, алдагысы өчен бер планы да юк иде аның. +- Белмим инде. Әйтеп караган идем, әниләр борчыла. Беләсең бит... +Җәмилә беркатлы шул ул, бөтенесен сөйләп бармаса да була, югыйсә. Ышанычлы егеткә охшамаган, дип әйтәләр ди туганнары. Кызларын кем дип белә торганнардыр? Рас күңеле Җәмиләгә яткан икән, Зарифка рәхмәт кенә әйтсеннәр инде. Аның бит бер сызгыруы җитә, янына кызлар өерләре белән +Көнләшерлек шул! +- Абый, абый, бүген репетициягә калабызмы? +- Абый, ә сез безне баян уйнарга өйрәтә аласызмы? +- Ә сез шәһәрдәнме, авылданмы? Кайсы авыл матуррак? Безгә озакка килдегезме? Сезгә кадәр укыткан Харисов бер ел да тормады... +Дәрес беткәч тә укучылары җибәрми Зарифны, көн саен яңа сораулары туып тора. Өлкән класслардагылар якын ук килеп сөйләшә, артыннан чыгып, коридор буйлап озата китәләр: +- Йөргән кызыгыз бармы соң? +Бусын дәрестә аңа чекерәеп карап утырган Рәисә бирде. Үзе четер-четер көлә. Иптәшләре дә көлешә. +Зариф эшен бик җиңел башлады. Директор урынбасарларына дәрес атнага унике генә сәгать тиеш икән. Калган вакытыңда хет балалар белән бәйрәм концерты әзерлә, хет укытучылар бүлмәсендә берәрсе белән шахмат уйна, хет башка укытучыларның дәресенә кер. Әмма монысын "башкалар" өнәп бетерми. "Бер практикасы юк бит аның. Япь-яшь башы белән кеше дәресләрен тикшерергә! Вазифасы ул түгел..." - дип зарланалар. Берсендә директор андыйларны үзенчә тынычландырды: +- Тикшерми, ә өйрәнә, тәҗрибә туплый. Ә ошамаган якларын әйтә икән, аны ул кадәр фаҗига итеп кабул итмәгез инде... +Ә, алаймы? Шул көннән Зариф укытучылар коллективын үзе өчен икегә бүлде. Дәресләренә керүне ошатмаганнарның дәрестән тыш чараларын тикшерергә тотынды. Аннары җыелышларда кайнар чыгышлар ясый торган булды. Аны мөкиббән китеп тыңлыйлар кебек тоела, андый чакларда Зариф, гадәтенчә, үз тавышына үзе соклана башлый иде. +Ә менә авыл кешеләре белән уртак телне тиз тапты Зариф. Кичен клубка бер чыгып керүе җитте. Клуб баянының тавышын тикшергән булып уйнап карады, шуңа үзе үк кушылып җырлап та алды. Ун минут үтмәгәндер, яшьләр аны түгәрәккә алган иде инде, "тагын, тагын!" дип дәртләндереп тора башладылар. +Ул кичне Зариф клуб мөдире Әхияр белән туганлашып диярлек кайтты. Аннан аерылгач та, үзе яши торган йортны таба алмыйча, авылны өч әйләнде... Кичтән дәрес планы язарлык хәле калмаган иде инде. Дәрескә дә көчкә җитеште. Класска килеп керүгә, урындыкка ишелеп төште дә, теманы дәреслектән балаларның үзләренә укырга кушты. Гөнаһ шомлыгына, "үтеп барышлый" дәрескә директор сугылды. Зариф кызарынды, "безнең мөстәкыйль эш", дип акланды. Малайлар исә парта өстенә ятып пырхылдады... +...Ярый, аның ишеләре, әтисе әйтмешли, ерунда, тик менә ялгызлык изә. Керләреңне үзең уасы, үзең үтүклисе. Идәнне дә сөртми булмый - кайчак әйтми-нитми, йомыш тапкан булып, укучылар килеп керә. Беркөнне Рәисә чәчрәп чыкты: +- Абый, кая, идәнегезне юып бирик әле! - ди. Юк, ярамый. Аннары дәрестә "скидка" ясыйсы булачак бит аңа. +Ашау-эчү дә канәгатьләндерми. Мәктәп буфетында буш шулпа эчеп кайтканнан соң, үзеңә нидер әмәлләргә кирәк. Андый эшләрне элек тә өнәми иде ул. +Болар хакында зарлангач, Әхияр ике дә уйламады: +- Өйләндерергә кирәк сине, малай! - диде. - Иртәгә үк любой кызны табып бирәм мин сиңа! +Юк, "любой" кирәкми. Андыйларны башта үзеңә ияләндерергә кирәк әле. Ул "ияләндерүләр"нең кыйммәткә төшүен Зариф яхшы белә. Аның әзер кәләше бар - ныклап торып бер сөйләшү җитә, хәзер кайтып төшәчәк ул. +...Җәмилә июнь ахырларында - җәйге сессиясен тәмамлагач кайтып төште. Авылга да, мәктәп коллективына да тиз ияләште - әллә Зарифына булган мәхәббәте ярдәм иттеме? Баш-аягы белән эшкә чумды. Йөгерә-йөгерә бара, йөгерә-йөгерә кайта. Өй эшләрендә дә Зарифына ярарга тырыша. Тик менә авыл кешеләренең атна саен диярлек мәҗлес-кичәләргә чакырып торуы гына эчен пошыра. Парлап килегез, дип дәшәләр, безнең авылда ялгыз йөрүне өнәмиләр, диләр. Җәмилә үзе дә барырга яратмый, Зарифны да җибәрәсе килми. +- Ярамый алай, аппагым! - диде беркөнне Зариф. - Җәмгыятьтә яшәп, җәмгыятьтән аерым булып булмый, - дип үзенчә акыллы сүзләр сөйли башлады. - Алар бит безнең укучыларыбызның ата-аналары. Үзеңне авыл кешеләреннән өстен кую һич тә килешә торган эш түгел! +Кайсы эш килешә, кайсысы килешми икәнен кем белә инде! +- Җырласаң җырла, түлке эчмә инде, зинһар! - дип ялынды Җәмилә гадәтенчә. +- Кайчан эчкәнем бар инде, матурым? - дип, күзләрен хәйләкәр уйнатты Зариф. - Хуҗаның хәтерен калдырмас өчен әз-мәз кабып кую эчүгә керми бит ул! +Әй, күпме сөйләсәң дә, бер сүз инде! Ахыры да бертөрле тәмамлана: мәҗлестән көчкә өйгә кайтып егылу, Зарифны ялына-ялына йокларга яткыру, аннары ярты төнгә кадәр дәрес конспекты (үзенекен дә, аныкын да!) язып утыру. Иртән көчләп-зурлап йокыдан уяту, Зарифның: "Бүтән андый хәл булмас", - дип антлар эчүе, Җәмиләнең аңа чираттагы ихлас ышануы... +Институтның кышкы сессиясенә бик авырлык белән кузгалды Җәмилә. +- Зариф, җаным, мин югында үзеңне тәртипле тота күр инде берүк! - диде. - Укытучылар арасында төрлесе бар, чебеннән фил ясап куймагайлары! +- Кайчан тәртипсезләнгәнем бар минем? Әйтеп карасыннар! Миңа җитәргә әле аларга! +Ул шулай кистереп, имән бармагын югары каратып, нык тавыш белән әйтеп куярга ярата. Андый чакта хатын да тынычланып китә. +...Шәһәрдән кайтканның икенче көнендә үк Җәмилә эшкә чыкты. Зарифны да, мәктәпне дә сагынган иде. Гадәттәгечә, хатын-кызлар белән чәй өстәле артына утырып, каникул хәлләрен сөйләшергә тотындылар. Җәмилә дә: "Минем Зариф..." - дип нидер әйтә башлаган иде, тегеләр бер-берсенә сәер генә карашып алды. Җәмиләнең йөрәген нидер тырнап куйгандай булды. Эчкән килеш күренгән микәнни, Ходаем?! Кайтыр юлда Хәлимәне куып тотты - ул кеше хәтерен саклап тора торганнардан түгел, күңелендә ни булса, шуны тота да әйтә. +- Ни... Зариф белән бер-бер хәл булмагандыр бит мин юкта? - Җәмиләнең тавышы калтыранып чыкты. Хәлимә: +- Ни булган? Белмим... Син аны унынчыдагы Рәисәдән сора, ул белә булыр, - диде дә адымын кызулатып китеп тә барды. +Кайтып керү белән иренә ташланды Җәмилә - аның мондый кызулыгын Зарифның моңарчы күргәне юк иде әле. +- Унынчыдагы Рәисәгә ни булган? +Зариф бер мизгелгә генә югалып калгандай булды. Аннары, тавышын күтәреп, һөҗүмгә күчте: +- Син дә гайбәт җыеп йөри беләсеңмени? Китче! Чирегенә "өч"ле чыккан начарлык күрәсең? Ә анасы, теге Давыл Миңзифа инде, җилбердәп кереп, кызын бәргәләп алып чыгып китте. Җитмәсә, директорга барып әләкләгән. Җыен надан! +Җәмилә дәшмәде. Кеше сүзенә карап, ник чыгырыннан чыга соң әле ул? Чыннан да, ни гаебе бар монда Зарифның? Дөрес әйтә ул, көнләшәләр аннан. Көнләшмәслекме? Авыл халкының телендә гел ул, "Илһам Шакировың бер якта торсын!" дип кенә җибәрәләр. Концерт буласы көнне Әхияр өйгә үзе килеп җитә: "Җәмилә ханым, Зариф Закировичтан башка һич тә эш бармый безнең", - дип төчеләнә. Балалар да ярата үзен - дәрестән соң кайтып китми, гел аның тирәсендә кайнашалар. +Әйе, көнләшәләр аннан. +"Кем икәнлегемне беләсеңме?" +Гәүһәриягә бишек элгән көннән йорттан тынычлык качты. +Хәер, "бала" сүзен Зарифның башта ук ишетәсе килмәде. +- Син нәрсә! Яши дә башламаган килеш! Безгә башта йорт җиткерергә кирәк әле. Директор һаман искә төшереп тора, "мәктәп фатиры яшь белгечләр өчен ул", ди. Ә син бала дисең! Каян башыңа кереп утырды ул?! +Андый чакта хатын җавап бирми, үз эченә бикләнеп тик йөри. Дөрес анысы, биш ел буена (шулкадәр вакыт узып киткән инде монда тора башлаганнарына!) Зарифның "йорт" дип сөйләнгәне юк иде. Нинди акчага җиткерсен аны? Җәмилә үзе кызык ул, мәктәптә артык эш килеп чыктымы, уйлап-нитеп тормый, беренче булып килеп ябыша. Кем декрет ялына китә, кем больничный ала, кемдер уку елы уртасында китеп үк бара... Кайчакта атнасына утыз алтышар сәгатькә җиткән чаклары да була - ике ставка дигән сүз бит ул! "Акча дип үләсең инде, - дип көлә Зариф. - Тормышның тәмен белеп яшәп калырга кирәк!" Үзе ул шул унике сәгатеннән арттырмый, алай да кичләтеп кенә көчхәл белән кайтып егыла. Җәмилә: +- Үзең йорт дисең, үзең өстәмә акча эшләү турында уйламыйсың... - кебегрәк сөйләнә башласа, җен ачуы чыга: +- Ни җитми сиңа? Тамагың ачмы? Иҗат кешесе мин, беләсең килсә! Мин эшләгәнне берәү дә булдыра алмый! Үзең шуңа риза булып кайттың түгелме! - дип тавышлана. +Кайткан иде шул, анысы хак. Баштарак мәлне Зарифы авыл сәхнәсендә чыгыш ясаганда мөкиббән китеп тыңлый иде Җәмилә. Аның өчен горурлануы бугазын каплагандай була, халыкның котыра-котыра кул чабуы колагына матур музыка булып ишетелә. Ә хәзер... шул баян тавышын ишетмәс өчен башын әллә кайларга алып качасы килә. Соңгы вакытларда иренең мәктәп җыелышларында ясаган чыгышын, имән бармагын өскә каратып: "Гаепле кеше җәзасын алырга тиеш!" - дип зур пафос белән тәмамлап куюы да саруын кайната башлады. Коеп куйган артист... Андый чакларда ни өчендер ул үзен гаепле сизә, башын аска иеп утыра... +...Бик елак бала булып чыкты Гәүһәрия. Төннәр буе йокы күрсәтми. Зариф, башын-күзен томалап, зал ягына чыгып ята. Алай да Җәмиләнең кыштыр-кыштыр кереп-чыгып йөрүе ачуын китерә. Иртән мәктәпкә кара янып чыгып китә. +Соңгы вакытта эшендә еш кына командировкалар килеп чыга башлады тагын. Җәмилә - декрет ялында, ялгызы бала карап утырудан бик алҗыган иде. +- Ник һаман сиңа кушалар аны? Башка берәү дә юкмыни соң мәктәптә? - дип ризасызлыгын белдереп алды. +- Син минем кем икәнлегемне оныттың мәллә? Нинди должностьта икәнлегемне? - дип җикеренде Зариф. - Ашыйсың килсә, анысына гына түзәсең инде! +Түзми кая барасың! Анысына да түзә, кичке концертларына да. Аларыннан Зарифны төн уртасында Әхияр җилкәсенә салып алып кайта. +- Җәмилә ханым, компенсациясе күкрәк кесәсендә. Карап алыгыз... - дип аклана. +Җәмилә, ул әйткән кесәдәге алтыга бөкләнгән зәңгәр бишлекне, чыннан да, карап кына ала да кире куя. Иртән таптыра башласа, чыдап кына тор аннары! +Беркөнне Гәүһәрияне көч-хәл белән йоклатып кына җибәргән иде, давыллап, Миңзифа апа килеп керде. Исәнме юк, саумы юк, урындыкны дөбердәтеп (баланы уята дип, Җәмиләнең коты очты) килеп утырды да төкрекләрен чәчә башлады: +- Нинди мокыт соң син, ә? Иреңнең кайда йөргәнен беләсеңме әзрәк? +Җәмиләнең йөрәге "жу" итеп китте. Кайда йөри? Нишләп йөри? Каян белергә тиеш соң ул? Бала белән өйдә утыра ич! Башына мамык тутырылганмыни, Миңзифа каршында аңгыраеп тик басып тора. +- Минем кыз янына шәһәргә йөри ул! Рәисә янына! Бер акыл кермәсә дә кермәс икән сиңа! +Ничек килсә, ул шулай давыллап чыгып та китте. Хакмы бу, нахакмы? Әгәр хак булса?.. Ничекләр яшәп бетермәк кирәк, уф! +Зариф күтәренке күңел белән, шаулап кайтып керде. "Гәүһәриям, бәгъреем!" дип җырлый-җырлый, гомер булмаганча, хәтта баланы да күтәреп алды, үчтеки-үчтеки иттерде. Җәмиләнең кәефсез икәнен сизмәде дә. Моңа хатынның тагын да ныграк ачуы килде. Сыйлап кайтарганнар, димәк... Баланы идәнгә төшереп җибәрмәгәе... Кайнарланып килде дә Гәүһәрияне иренең кулыннан тартып алды, дәшми генә кече якка кереп китте. +- Нәрсә сытылып каршылыйсың әле мине? Ирең кайтты, ашыйсы килеп кайтты... - Зариф, каты-каты басып, аның артыннан иярде. - Бәйләнәсең килә мәллә? +- Килә! - Җәмилә ярсыды. - Туйдым! Ялганыңнан да... үзеңнән дә! +- Ә, алаймы? +Ярый әле баланы караватына салып өлгергән иде Җәмилә - Зариф, бармакларын тырпайтып, аның өстенә ташланды. Уңлы-суллы биргәләде дә ишекне каты ябып чыгып китте: +- Артымнан эзләп йөрисе булма! +Бала, әсәренеп, башта беркавым тынсыз ятты, аннары ачы тавыш белән кычкырып елап җибәрде. +..."Эзләп йөрисе булма!" Әй, ярата инде шулай куркытырга Зариф! Әле студент чакта ук, нәрсәгәдер көйсезләнеп, трамвай тукталышында калдырып киткән иде ул аны. Үзе, кызулап барган шәпкә башын гына борып, шул сүзләрне кычкырды. Җәмилә үзен гаепле сизде (гомер буе шулай үзен гаепләргә яратты инде ул), бик борчылды. Зариф үзе белән бер-бер нәрсә эшләмәгәе дип шикләнде. Тулай торакка кайткач, эзләмәгән җире, сорашмаган кешесе калмады. Йокысы йокы, ашы аш булмады. Өч көн үтте микән, Зариф, берни булмагандай, аның янына үзе ялтырап килеп җитте... Чияледә дә вакыйгалар нәкъ шул тәртиптә дәвам итте. Зариф көйсезләнә, чыгып югала, Җәмилә төне буе үлә-бетә аны эзли, тегесе иртән берни булмагандай кайтып утыра... +Ә бу юлы... бу юлы хатын гомерендә беренче тапкыр иренең чыгып китүенә сөенде. Калтыранган куллары белән баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысты. "Нишлик, балам?" Әле өйләнешкәнче үк бер кул күтәргән иде инде Зариф аңа. Артыннан ук гафу үтенде. Җәмилә кичерде. Аһ, кичермәгән булса шунда! +"Юк", дип әйтергә дә кирәк... +Соңгы араларда Зариф белән мәктәп директоры арасында әледән-әле низаг чыгып тора. Беркөнне кабинетына алып кереп сөйләште. +- Беренчедән, сез клуб работнигы түгел, ә мәктәп укытучысы, - диде, үзе кулындагы карандашы белән өстәлгә бәреп-бәреп алды. - Ә сез укучыларыгызга нинди үрнәк күрсәтәсез? Ата-аналардан да туктаусыз жалоба килә! Тегендә эчеп егылган, монда кәмит күрсәтеп йөргән... +Зариф аңа кызыл чүпрәк күргән үгез шикелле карап утырды. Кем соң әле син миңа акыл сатарга? Ярар, урынбасарлыктан алдың инде, үз дигәнеңә ирештең. Аңа карап, халык алдында абруем кимедеме әллә? Юкса, үзешчән сәнгатьтә ничә еллар буе алар мәктәбе гел беренче урында булды - Зариф исеме район башлыклары теленнән төшмәде. +Әлегә ул шулай эченнән генә кайнап утырды. Менә-менә тагын бер сүз... +- Икенчедән, мәктәп фатирын кайчан бушатасыз? Хатыныгыз киткәнгә дә бишбылтыр. Анда гаиләле яшьләр керергә тиеш - ничәнче кат исегезгә төшерәм инде... +Монысына Зариф түзмәде, "ялт" итеп урыныннан сикереп торды. +- Фатирың да кирәк түгел, мәктәбең дә! Иртәгәдән күрмәссең монда мине! Артымнан үзең эзләп килерсең әле! +Директор селкенмәде дә. "Ә" дә, "җә" дә димичә, шул халәттә утырып калды. +...Бөтенесенә әнисе гаепле! Артист булырга тиеш иде ул, монда балалар көе көйләп йөрергә тиешле кеше түгел иде! Шушы караңгы авылда талантын күмеп куйды, үзе бер кирәксезгә әйләнде. Җәмиләсен әйтер идем! Эт шикелле үзе ияреп килде бит ул монда, аңа ялынган кеше бар идеме? Кеше булды да ташлап китте. Кул күтәрәсең, дип елады. Хатын-кыз белән шунсыз буламыни? Баланы берүзем тәрбиялим, дип тә зарланды. Ничек берүзе? Ун яшькә кадәр бергә үстермәделәрмени аны? Артыннан ялынып килер дип уйлагандыр инде. Аннан башка тормышы бармас дип куангандыр. Юк! Тайгага кереп адашса да, ачтан үлә торган түгел Зариф абыең! Горур кеше ул!.. Хәер... Җәмилә китмәсә, бу көнгә төшмәгән дә булыр иде, мөгаен... +Шундый буталчык уйлар эчендә бара Зариф. Автобус сикертеп куйганда уянып киткәндәй була да, тагын шуларга кире кайта. Ялынып бармаса да, шәһәргә килгәндә керә ул Җәмилә янына. Шәһәр читеннән йорт сатып алган - туганнары булышкандыр инде. Үзе шуннан ерак түгел мәктәптә укыта. Гәүһәриясе - төс-кыяфәте белән өзелеп төшкән Зарифның үзе. Кечерәк чагында җырларга да яратты, тик Җәмилә гел тыеп килде: "Атаңа охшамагаең!" - дип, Зарифның үзе алдында ук кисәтеп куя иде. +Ә нәрсә! Тотарга да, Җәмилә янына барып, бөтенесен сөйләп бирергә! Хәер, бөтенесен дип... Кирәклесен генә инде. Үпкә-сапкаларны онытырга вакыт. Ахыр чиктә, рәсмиләштереп аерылышмаган да әле алар. Авырлык килгәндә, ир - хатынга, хатын иргә булышырга тиеш... +Күптәннән күрешкәннәре юк иде инде - Гәүһәрия җиткән кыз булган. Әүвәлге шикелле алдына утыртып ярата да алмады. Кызы аны чит тә итмәде, авыз тутырып "әти" дип тә әйтә алмады. Килгән саен "кунак абый" итеп кенә карады. +Җәмилә дә җитдиләнгән. Әллә олыгайганмы? Йөзендә бернинди җылылык юк, Зарифны да эшлекле кыяфәттә тыңлап утырды. +- Булгандыр инде гаеп икебездә дә... Ялгызлык рәхәт нәрсә түгел. Сезгә дә шулайдыр. Үз йортыгызда торгач, монда да ирләр кулы кирәктер... +Шул урында Җәмиләнең йөзендә мыскыллы елмаю чагылып киткәндәй булды. Зариф түзде, кабынып китүдән үзен тыеп калды. Ярамый хәзергә... Эшне бозып куюы бар. +- Синең шәһәргә күчеп килү теләгең бар, димәк. - Җәмилә авыр сулап куйды. - Нәрсә дим, торып карарсың инде - урамга куып чыгарып булмас. Ну белеп тор - элекке гадәтләреңне авылда калдырып килгән булсаң гына... +Зариф эченнән генә тантана итте. Сизде бит ул Җәмиләнең аны кабул итәчәген. Белмәссең, шушы көн җитәчәген көтеп тә торгандыр әле. Холыкны үзгәртеп булмый - килеп-китеп йөргәндә дә ашатты, эчертте, өстен-башын да карап чыгарды. Чын мәхәббәт дигәннәре шулдыр, мөгаен. Зарифның үзенә андый хисләр ят булды инде... +Икенче көнне туп-туры үзе укып чыккан институтка китте - теге вакытта профком рәисе булып торган Хәниф Хатыйповичның күптән инде шунда декан икәнлеген белә иде. Кем белә, иске дуслык хөрмәтенә ярдәм итеп куймасмы әле... +Хәниф Хатыйпович аны колач җәеп каршы алды. +- У-у... Ничә җәй, ничә кыш! Яле, яле, карыйм әле үзеңә... Тукта, болай гына булмас, күрешү хөрмәтенә... - дип шкафына үрелә башлаган иде, Зариф туктатты: +- Юк, юк, Хәниф Хатыйпович! Күрешкән чаклар булыр әле. Мин менә киңәшим дип кенә сугылдым сезнең янга. +Шул минутта үзенә шаккатты Зариф. "Юк" дип әйтә алуын күр син! Кирәк чакта булдыра ала икән бит. Җәмилә өйрәтеп чыгарганга гына түгел инде бу, язмышың кыл өстендә торганда, түзеп була икән! +Мәсьәлә ул көткәннән дә әйбәтрәк хәл ителде - Хәниф Хатыйпович аңа беренче курста тарих сәгатьләре тәкъдим итте. +- Мәктәп стажың җитәрлек. Синең эшкә җитди карый торган егет икәнлегеңне яхшы беләм. Ну башка өлкәдә дә деканат эшендә актив катнашырсың дип ышанам... +Аның яныннан чыкканда, Зарифның күңеле тулы кояш иде. Бар ул яхшы кешеләр! Чияле директоры үзен дөньяның кендеге дип исәпләп ялгыша! Менә күрсәтсен әле ул аңа! Синең укучыларың ук килмәсме минем янга укырга кертергә сорап. Менә шуннан соң карарбыз... +"Әле син алаймы?!." +- Озакка килгәнме соң ул безгә? +Әллә ничә кабатлады инде Гәүһәрия бу сорауны. Җәмилә дәшми, авыр сулап куя да икенче якка чыгып китә. +Урамга куып чыгара алмый бит инде ул аны! Ни әйтсәң дә, күпмедер гомер иткән ире. Өметсез - шайтан, ди, кем белә, акыл утыртып та килмәде микән әле? Эшкә дә урнашып кайткан әнә. +- Соң, атаң бит ул синең! - диде аннары, кызының кара коелып йөрүеннән туеп. - Элек әти ник безнең белән түгел, дип аптыраттың. Инде болай да ярамый. Аптыраш... +- Элек кирәк иде ул! Азып-тузып беткәч, килеп егылды. Хурланмыйсың дамы? +- Жәллим... Торып карыйк, аннан күз күрер... +Урам як тәрәзәсеннән Зарифның җил-җил атлап кайтып килүе күренде. +Әнә бит, бәхетеннән ташып тора. Ничек күңелен сүрелдерәсең инде аның? +Ул сүзендә торды - хәмер дигән нәрсә онытылды, дус-ишләрен җыеп кайту гадәтен мондагы йортка гомумән кертмәде. "Арткы як койма ишелергә тора, кыш чыгу белән рәтләп куярга кирәк", - дип тә сөйләнә башлады. Беренче хезмәт хакын, кош тоткандай, Җәмиләгә кайтарып бирде. +Тормыш җайлануга таба китте. Моңа Җәмилә генә түгел, хәтта Зариф үзе дә ышана башлаган иде. Шәһәргә йомыш белән килгән Әхияр харап итте. Ничек эзләп тапкан диген - Зарифның лекциясе бетүен коридорда көтеп торган. Кочаклашып күрештеләр. +- Вәт мала-ай! Борыннарына чирттең син безнекеләрнең! Институтның үзенә килеп бит! +- А как же! Чияле - дөньяның кендеге түгел лә ул! +- Авылда сине сорашмаган кеше юк, үзем барып күрим әле, дидем. +- Сәлам әйт бөтенесенә дә! +- И уындылар син киткәч. Бер эшләре бармый. Кире кайтыр дип көткәннәрдер инде. +Арттыра инде Әхияр, Зариф моны белми түгел. Шулай да матур сүз ишетү колакка рәхәт. +- Ни... Өйгә чакырыр идем... - Җөмләсенең ахырын уйлап бетермәгән иде, Әхияр үзе бүлдерде. +- Юк, юк! Моннан вокзалга ике адым, шуннан гына кайтып та китәрмен. Вакытың булса, әйдә, озат, алайса... +Кереп кенә чыгабыз диешкәннәр иде, кич җиткәнче утырдылар вокзал ресторанында. Әхияр сыйлады. Анысы яхшы булды, Җәмиләгә отчёт бирәсе булмаячак... +Ничек чыктылар алар рестораннан (әллә чыгардылар микән) - менә монысын хәтерләми Зариф. Әхияр белән ничек аерылышуларын да белми. Айныткыч эскәмиясендә җилкәсен ду китереп селкетүдән уянып китте. +- Тор! Хатының килеп җитте, әнә, топай өеңә! +Хатының килде, диме? Ник килгән? Кем чакырган аны? +Өстерәлеп кенә торып басты, ишеккә таба юнәлде. Анда, дөрестән дә, Җәмилә басып тора иде. +- Ай-яй, әтәчләнеп тә карады! Сез минем кем икәнемне беләсезме, дип янады. Кем соң ул? +Җәмилә айныткыч хуҗасына җавап биреп тормады, кулын гына селтәде. +Зариф бер карышусыз хатыны чакырткан таксига чыгып утырды. Юл буе бер авыз сүз сөйләшмәделәр. Кайткач, Зариф акланмакчы булып авызын ачкан иде, Җәмилә туктатты: +- Аннары. Юын, ял ит, айны... +Иртән сүз каты булды. Җәмилә элекке елак хатын түгел иде инде. +- Соңгы сынау сиңа. Торыр урыныңны алдан әзерләп куй. Тагын бер генә тапкыр кабатласаң да, бу йортка юлыңны ябык дип бел. +Ә-ә, әле син алаймы?! Зариф айнып җитмәгән иде, башында ботка әйләнә иде. Җилфердәп торып басты - чак әйләнеп барып төшмәде. +- Тукта, тукта... Син үз теләгең белән керттең түгелме мине монда? Керттең. Чөнки икебезнең дә паспортта пичәт бар. Бармы? Дөрес түгел диген... Димәк, син - минем хатын, мине карарга тиеш. Бу йортта пропискада тораммы? Торам. Анысын да үзең яздырдың, мин мәҗбүр итмәдем. Шулай булгач, хакың бармы синең минем белән алай сөйләшергә?! +Кара син аны, кеше булган бу хатын! Чияледә ничә ел буе аңа дип бирелгән фатирда яшәп ятты, Зариф хакына дип эшен дә таптылар. Ә хәзер Зариф хәтле Зариф белән, күр, ничек сөйләшә! "Ирсез хатын - йөгәнсез ат" диюләре хак! Күптән кулга алырга кирәк иде моны, килеп-китеп кенә йөргәч, артык иреккә чыккан бу! +Хатын, кулын селтәп, күптән аның яныннан чыгып киткән иде инде. Зариф кулларын болгый-болгый тагын бераз йөренде дә караватына йөзтүбән килеп +Кем гаепле? +Арзанлы туны эченә башын яшерә төшеп, таеп егылудан курка-курка гына, бозлы сукмактан Җәмилә атлый. Өйләре турысына килеп җиткәч, туктап, хәл алды. Күзләре белән капка янындагы аяк эзләрен тикшерде. Кайтмаган булса кирәк - эзләр күп, капка төбе чуарланып беткән, электән калгандыр. Ярар, ул юкта ятып, ял итеп алыр, ичмасам. Хастаханәдә врачка керү өчен чират иде, ярты көне бер мәгънәсезгә шунда үтте. +Соңгы арада кан басымы күтәрелеп, йөрәге кысып азаплый. Врач язган дару төймәләренең дә бер файдасын күрми. +- Ничек файдасы булсын, гел өстәлеп торгач! - дип тирги аны Гәүһәрия. - Гомерең шул алкашның көен көйләп үтте. Гарип-гораба түгел бит ул! Самолюбиең бер дә юк инде, әни, абау! Ничек туймыйсыңдыр! +Туймаган кая! Тик нишләтсен соң инде ул аны?! Авылдан килеп тора башлаган мәлендә: "Гаилә җылысы күргәнем юк минем", - дип зарлана иде. Миннән калмасын, дип, кадер-хасияттә яшәтергә тырышты Җәмилә. Булмады, барыбер ычкынды. Башта сирәк-мирәк кенә эчкәли иде, торган саен ешайта барды. Бөтен Чияле яшьләрен институтка кертеп бетерде бугай инде. Алар бит буш кул белән килми, әрҗәләп шәраб ташыйлар! +Аптырагач, чыгарып җибәрергә дә маташып карады. "Ә-ә-ә! Кумакчы буласыңмы? Бер көн дә тормыйм, үзем китәм! Яшә шунда үзең генә, артымнан эзләп йөрисе булма! Чияледә любой хатын колач җәеп каршы ала мине!" - дип җикеренә иде дә ике көннән, берни дә булмагандай, янә кайтып утыра иде. Читенсенүнең әсәре дә юк! Җәмилә түзә инде, ул шулай яратылгандыр, күрәсең. Менә институтында ничек түзәләр икән? +- Әни, неужели һаман яратасың син аны? - дип гаҗәпләнә Гәүһәрия. Үзенең кияүгә чыгуына да хәйран булды инде, терекөмеш шикелле малае үсеп килә. - Мин иремә үземнең яратуымны сиздермим, әти шикелле муенга менеп утырыр аннары, - дип акыл да өйрәтеп куя. +И кызыкаем, нинди ярату ди ул! Мәхәббәте күптән янып көлгә әйләнгән инде. Аның урынында нәфрәттән башка берни юк. Тагын... кызгану бар. Чыгарып җибәрсә, сукбай шикелле тегендә кунып, монда теләнеп йөриячәк бит ул. "Дуслары" күп, әле дә "тегендә аунап ята иде", "монда эчеп утырганын күрдек", дип, гел ирештереп торалар. +Беркөнне Зарифның балачак дусты кереп чыкты. Җәймәгә төреп, гармун күтәреп килгән. "Моны миңа әниең сакларга биргән иде, - ди. - Мин үлгәч, үзенә тапшырырсың, дигән иде. Аннан соң да илтергә җай чыкмады. Тиз генә барып җитә алмадым, гафу". И сөенгәннәре инде Зарифның, салмыш кайткан чагы иде, гармунын үбә-үбә елады. Бер дә кулыннан төшергәне юк хәзер. Шуның тавышын ишетмәс өчен Җәмилә еш кына кызларына китеп котыла. +Шуларны уйлый-уйлый, хатын озак кына кесәсеннән ачкычын эзләде. Тапкач, йозак тишегенә туры китерә алмый азапланды - куллары тыңламый, тора-торса гел калтырана башлыйлар шул. Ул арада ишек үзеннән-үзе ачылып китте - бикләми китте микәнни? Шулай үз-үзен битәрли генә башлаган иде, эчтән шаулашкан тавышлар ишетеп, тынып калды. И, Ходаем! Тагын... +Керде дә, чит йортка эләккәндәй, тукталып калды. Өстәлгә күз ташлады - аракы, сыра шешәләре, ачылган консерв банкалары... Табасы белән кыздырылган күкәй менеп кунаклаган... Ә кунаклар кем? Зарифның үзеннән башкалары - яшьләр: бер егет, ике кыз. +Бер мизгелгә тынлык урнашты. +- Бәрәч! Синең... онык карарга бара торган көнең түгел идемени бүген? Кунып кайтам, дигән идең... +Зариф хәйран "оешкан" иде, сүзләрен әвәләп кенә сөйләште. Кызларына бара торган көне иде шул - исерек булса да, анысын хәтерли тагын. План үзгәрде, Җәмиләгә врачка барырга туры килде - менә анысы хакында сине кисәтергә оныттым шул, җаным... +Хатын агарынды, җилпенеп, өстәлгә турылап китте. Аның хәрәкәтеннән шикләнеп калган Зариф аркылы басты: +- Чү, чү, сиңа артыгын кызуларга ярамый... Нервыланырга да... Менә, студентларым зачёт бирергә килде. Монда минем ни гаебем бар? +"Гомер буе бер гаебең дә булмады синең, Зарифкаем. Бөтен гаеп - минем үземдә. Сине үземнән артык яратуымда. Гафу, барыбер кеше итә алмадым..." Җәмиләнең башына килгән соңгы уе шул булгандыр, мөгаен. Ул җан ачысы белән эскәтерне йомарлап тотты да үзенә таба сөйрәде. Савыт-саба, шалтырап, аның өстенә ишелде... +Соңдыр шул, соңдыр... +Базар кайный иде. Шагыйрь әйтмешли, кемдер алдый, кемдер алдана... Зарифның боларның берсендә дә эше юк. Фанер әрҗәсен җайлап урнаштырып, гармунын ачты. Утырды, шыңгырдатып алды. Тавышы бозылган дип әйтимме... Бүген салкынча шул. Үзенең дә тамагы әчетеп тора. Гармуны белән икәүләшеп чирләп китмәгәйләре. +Гадәтенчә, "Сарман" көеннән башлады. Җырлап та җибәрмәкче иде, төртелеп калды. Юк, бусы булмый. Көннән-көн авырлаша бара анысы. Тавышы ыңгырашып чыга. Берәү үзенә үк килеп әйтте: "Абзый, уйнасаң уйна, түлке җырлама гына", - диде. Әйтсә әйтер, тамагын туйдырырга ярап куя әле ул. +Шул урында аның исенә кабат әнисе килеп төште. Тамак туйдыра торган үнәр түгел, дигән идеме әле? И әни, менә шуның көненә калды бит инде улың. Гармун булмаса, нишләр иде хәзер? +Бераздан аның янына сәләмәгә төренгән тагын берәү килеп төртелде. Көн саен шулай. Зариф аның исемен белми, бер-берсенә "яшьти" дип кенә дәшәләр. "Яшьти" аның янына бүтәннәрне якын җибәрми, сатучылар тиргәнә башласа да, күкрәген киереп, аны якларга торып баса. "Тән сакчың мин синең", - дип, тешсез авызы белән кетер-кетер көлә. Зарифка кайнар чәй дә алып килә. Пластик стаканда җыелган тиеннәрне дә ул санап бара. Кичен шуларны тотып, базар артындагы арзанлы кафега тамак чылатырга кереп китәләр... +Бүген салкынча. Зарифның бармаклары туңа башлады. Ул гармунын шыгырдатып япты да торып басты. Аякларны язып алырга кирәк... +Бусы кем тагын? Нәрсә дип аңа текәлеп каткан? Булса, акчаңны сал да, торма монда ачу китереп... +Уйлап кына калмыйча, сүзләрен кычкырып әйтмәкче иде, теге кеше аңа тагын да якынрак килде. +- Син дә кебек, син түгел дә... Ялгышсам, ачуланма берүк... +Зариф аңа күзләрен кысыбрак карады. Бә-әрәч! Әхияр бит бу! +- Каян килеп чыктың әле син?! +- Чыктым менә! Баядан бирле тыңлап торам... Безнекеләр күреп кайткан булган сине. Әйткәч, ышанасым килмәде. Булмас, аңа охшаган гынадыр, дим. +Зариф тураеп басты. Һе, ышанмаган, имеш! Аның кебек тагын кем шулай уйный алсын инде! +"Яшьти" тынычсызланды, бер алдына, бер артына төшеп, Зарифны танышы яныннан читкә алып китәргә маташты. +- Туктале син! - Әхияр аңа ачуланып дәште. - Торма әле күз көеге булып! - Аннары пластик стаканны җирдән иелеп алды да андагы бер уч тиен акчаны чыштырдатып тегенең кесәсенә бушатты. +"Яшьти" күзләрен чепелдәтеп Зарифка карады. Тегесе кулын гына селтәде. Миннән башка гына бар, янәсе. Бүген аның тамагы болай да тук булачак. +- Болай итәбез... Сиңа әйтер сүзләрем күп, Зариф туган. Синең өйгә кайтып буламы? Булса, кибеттән тегесен-монысын җыеп чыгабыз да... +"Тегесе-монысы" арасында бер генә шешә дә шәраб юк иде. Зариф тоташтан кара коелды. Ичмасам, пластик стакан да "яшьти"дә китте. +- Тукта, ярсыма әле, дус кеше. Бер генә кичкә килгән кеше мин. Түз. Аннары үзеңә карарсың. +Түзми нишлисең? Зариф Әхиярның өстәл әзерләгәнен иреннәрен чәйничәйни карап торды. +- Менә, кайнар чәй йотып җибәр. Өшеп үләсең бит син анда. +Зариф бераз тынычланган кебек булды. Әхиярдан авыл хәлләрен сораштырды. Тик аның сөйләгәннәре бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. +- Үзең ничек? +- Ник, күрдең бит инде ничек икәнне... Хатын вафат, бишенче елга китте. Кыз ташлады, үзе дә килми, барсаң да кертми. Эштән кудылар. Пенсия акчасын санап кына бирәләр. Ашарга да җитми. Кызыкмы? Менә шундый көнгә төште Зариф абзагыз. Ә кем идем мин, ә?! +Зарифның борыны мышкылдады, күзләре яшьләнде. Җәмилә исән булсамы?! Үзен карамады шул, балалар дип чапты. Ул исән булса, мондый көнгә төшмәгән булыр иде... +Әхияр аны күрмәмешкә салышты. +- Авылда мәчет салдырдык, - дип, сүзне икенчегә борып сөйләп китте. - Үземне мулла итеп куйдылар. Шәһәрдә укып кайттым. Ну мин элек тә белми түгел идем. +Зариф башын күтәрде, Әхиярга акаеп карап куйды. Әйттерерсең әлләни! Син дә булдыңмы мулла! +- Мин сине махсус эзләп килдем. - Әхияр аның мыскыллы карашын күрмәмешкә салышты. - Яхшылыкларың күп тиде. Әйбәт кеше иде, әрәм була бит, мин әйтәм. +Зариф үзен тагын жәлләп алды. Борыны кабат юешләнде. +- Торыйк иртән. Мунча ягып керик. Мин карап килдем - монда мәчет ике йорт аша гына икән. Барып килик. +Зарифның дәшми утыруын күреп, Әхияр тагын да дәртләнеп китте, аның салпы ягына салам кыстырырга тотынды. +- Теләсәң, булдыра торган кеше син. - Монысында Зариф тураеп ук утырды. - Мин булып мин эшли алганны. Син бит укымышлы кеше, зерә әрәм булып йөрисең. Менә бер генә кереп кара әле... +...Ап-ак карны шыгырдатып, урам сукмагыннан Зариф атлый. Мәчеттән кайтып килеше. Теге көнне Әхиярның бер алып керүе җитте - күңеле йомшарды, җанына тынычлык иңде. Базарга йөргән чакларын хәзер чирканып искә ала. Шул шыксыз вакытларны хәтерләтеп тормасын дип, гармунын да ераккарак яшереп куйды. Йортка хәмер кермәгәнгә дә байтак. Сәрхуш дуслары да кайсы кая таралып бетте. +Ул айныды. Ләкин югалтасын югалтып бетергән иде инде... +Наилә +Харисова +ЭССЕ ҖӘЙНЕҢ УН КӨНЕ +БӘЯН +БЕРЕНЧЕ КӨН +И Раббым! Хәерле көннәр кыл! Бәндәләреңне рәхим-шәфкатеңнән ташлама! Үзең җибәргән бу эсселеккә түзәргә сабырлыклар да бир инде. +Сабира, болдырдан төшеп, абзарга юнәлде. Кояш күтәрелеп кенә килә, ә үләндәге чык инде кибеп өлгергән. Бер тамчы яңгыр төшмәгәнгә айдан артты. Һавада да дым калмагандыр. Абзар ишеген ачуга, йөзенә парлы җылы һава килеп бәрелде. Хатын тиз генә талгын су алып кереп, сыер алдына салды. Аның йотлыга-йотлыга эчкәнен кызганып карап торды. +Малкайларга бигрәкләр авыр шул. Кешеләр теләгән чагында күләгәгә кереп, сусаганда су эчеп, авыр булса да, бу челлә кызуыннан кача ала. Ә маллар үзләренә хуҗа түгел. +Сабира сауган сөтенең өстен генә каплады да, урамда чыбыркы шартлаткан тавышны ишетеп, абзар ишеген ачты. Сыер белән тана ашыкмый гына урамга юнәлделәр. Капка төбендәге чирәмне чемченеп караганнар иде дә, авызга керердәй яшеллек таба алмагач, гадәтләнелгән сукмактан авыл башына юл тоттылар. Сабира карашы белән малларын борылышка кадәр озатты. Капка янында баскан килеш, бераз урамга карап торды. Көтү куучы сирәк. Берничә йорттан гына мал чыкты. Элек көтү куу үзе бер йола иде. Урам башына кадәр озату мәҗбүри булмаса да, авыл халкы малына ияреп бераз баргандай итә, күршесе белән тегесен-бусын сөйләшә, хәл-әхвәл сораша, төн эчендә туган яңалыклар белән таныша иде. +Мал асрардай кешесе дә кимеп бара бит аның авылда. Саный китсәң, авылда йә карт-коры, йә риэлторлар китереп тутырган шәһәр ялкаулары. Аннан тыш ата-анасы белән яшәп картая баручы берничә егет-җилән, колхоз эшеннән башканы белмичә, кияүгә чыга алмый калган берничә карт кыз белән ирдән аерылып кайткан хатын. Ул ялгызлар, болай да катлаулы дөньяда тагын ир хатыны мәшәкатен дә тартмыйм әле дип, сыңар канатлы булып яшәүне өстенрәк күреп гомер итә бирәләр. Пенсиягә чыккач, авылга кайтып төпләнүче берничә гаилә бар барын. Ә авылда җир җимертеп эшләүче, үзен авылда хуҗа итеп тоеп дөнья көтүчеләр сирәк, ай-һай сирәк! +Сабира өйгә кергәндә, ире Мидхәт торып чәй куйган, өстәл янында ипи кисеп тора иде. +- Бүген көтүгә кем чыкты? - диде, эшеннән аерылмыйча гына. +- Әхтәмнекеләр иде бугай. +- Балалары кайтты микән, берәрсен яллаганнармы? +- Кичтән Чаллыдагы малайларының кайтып туктаганы күренде, шул чыкмады микән?! +- Әхтәмнекеләр авыл юлына тузан төшерми. Миһербанлы балалар булып үстеләр. Узган атнада Маратлары кайткан иде. Аның белән сөйләшеп тордык. Авылны сагынам, Мидхәт абый, кайтып шушында гына төпләнер идем, үземә берәр шөгыль дә табар идем - балаларга бигрәк бернәрсә дә юк бит, ди. +- Мәктәп булып мәктәбенә кадәр бетерделәр бит. Коллективы унбиш кешедән артмаган мәктәпне башлангычка калдырып, зур экономия ясаганнардыр инде, адәм тәганәләре, - диде Сабира, ярсый төшеп. +Мидхәт, бу темага сүз башлап, дөрес эшләмәгәненә төшенде, тиз генә теманы алыштырырга тырышты. Гомерен мәктәпкә багышлаган хатынын бик яхшы аңлый ул. Оптимизация дип, гөрләп торган мәктәпне бетереп, унбер яшьтән балаларны күрше авылга йөреп укырга мәҗбүр итәләр. Авылдан бертөркем ата-ана кулларыннан килгәнчә көрәшеп караганнар иде дә, кая ул! Хакимияттә "чебен дулап тәрәзә вата алмаячагын" әйбәтләп аңлатып җибәргәннәр. Мәктәп директоры, үзенең туган авылында директорлык тәкъдим иткәч, сөенә-сөенә китеп барды. Монда ник мәктәпне бөтенләй ябып куймыйлар - исе дә китмәде. Райондагы бер мәктәпне бер елга булса да яптырмый калдыра алган директор турында сөйләделәр. Аларныкы яптырмаска тырышып та карамады. +- Килмешәк - килмешәк инде. Аңа синең авылың ни дә, балаларың ни, - дип, авыл халкы гөжләде-гөжләде дә ахырдан язмышына буйсынды. Салонында солярка исе аңкып торган автобуслары күпмегә чыдар тагын. +Шушы хәлдән соң берничә яшь гаилә авылдан күченеп китте. Кайсы - мәктәпле күрше авылга, кайсы - шәһәргә үк. +- Балык - тирән суны, кеше яхшы җирне эзли, диләр бит инде. Ата-баба нигезе дип авылга ябышып ятучылар юк хәзер. +Авыл киләчәге турында иртәнге сөйләшүләр, гадәттә, шундыйрак рухта тәмамлана. +- Әнисе, мин, болындагы эшләрне оештырып җибәргәч, районга кереп чыгармын. Югалтма. Ихсанны озак йоклатма. Көн кызуында бәрәңгене эшкәртеп кайтсын. Тагын бер-ике көнгә соңласак, тырпаеп торган сабактан башка берни дә калмаячак. +- Ярар, әтисе, исән йөр. Вакытың булса, мәгариф бүлегенә кереп, белешеп чык әле: ремонтка буяу кайтмадымы икән? +Сабира, гараж ишеген ябып, ирен озатып калды. Өйгә кереп киткәненә күп булса ярты сәгать вакыт үткәндер, ә кояш шул арада никадәр биек үрмәләгән. Иртән иртүк кыздыра. Күктә кулъяулык кадәр дә болыт кисәге күренми. Иртәнге җиләслек турында әйтәсе дә юк. Хатын, уйлана-уйлана, кош-кортка җим салды, качып чеби чыгарган ак тавыгын чебиләре белән иркен читлеккә чыгарды. Бозауны тыкрыкка чыгарып бәйләде. Улакларга су агызып куйды да бакчадагы беседкага кереп утырды. Көн дә шушы эш. Яшь барган саен, кош-кортны киметү, яшелчә бакчасын кечерәйтү ягын каерсалар да, Сабираның һаман да яшь чактагыча барысын да булдырып яшисе килә. Мидхәтнең көндәлек хуҗалык эшенә элек тә вакыты калмый иде, хәзер бөтенләй дә юк. Колхоз таралганчы, баш агроном булып эшләде. Берничә ел рәис булып та алды. Булдыклы булудан тыш, андый эштә кирәкле "өстәгеләргә ярый белү" дигән фәнне өйрәнергә теләмәү сәбәпле, озак тоткарланмады. Хәзер менә авылдашларының пай җирләрен туплап, фермер хуҗалыгы оештырды да, тырышып-тырмашып, шуны тарткан көне. Бусы инде колхоз гына да түгел. Үзең өчен эшлисең дисәләр дә, үзең дигән кешегә күпме кала икән? Гомумән, нәрсә кала икән? Тузган нервылар, йөрәк чире - анысы кала. Гаилә тормышында тынгысызлык: һәркөн күккә карап, Ходайдан яңгыр яудыруын, йә туктатуын теләү, көнгә ничә мәртәбә яхшыга өметләнеп, телевизордан, интернеттан алдагы көннәргә һава торышын карау... Сабираның соңгы елларда кәефе, яшәү рәвеше нәкъ һава торышындагыча: һәр катаклизм аның йөрәге аша үтә. Иренең борчылганын күреп, аннан да ныграк үрсәләнә, берничек тә ярдәм итә алмавыннан, гаҗизлектән интегә иде. +Хатын, бераз уйга чумып утыргач, өйгә кереп китте. Улы Ихсанны да уятырга вакыт. +Студент уллары - җәйге каникул вакытында әтисенең уң кулы. Авыл хуҗалыгы институтында укучы егеткә атасы басудагы теләсә нинди эшне, теләсә кайсы техниканы ышанып тапшыра. Кичә ташылып бетмәгән печән түкләрен саклап, әле таң алдыннан гына болыннан кайтып ятты. Әзер печәнгә хуҗа тиз табыла. Ташып бетерергә өлгермәсәң, иртәнгә күрше авыллар, кайчагында үзебезнекеләр үк, эшне "ярыйсы ук җиңеләйтеп" куялар. +- И бала-бала, иптәшләрең төн буе күңел ачып, төшкә кадәр йоклыйдыр инде. Син җәй буе эштән башканы күргәнең юк. Рәнҗемә инде безгә, - диде ана эчтән генә. +Әтисе белән кичтән сөйләшү буенча, ул хәзер гөнаһ шомлыгы колорадо коңгызларыннан бәрәңге басуын эшкәртеп кайтырга тиеш. Берсе булмаса, берсе булыр дип, Мидхәт игенчелеген дә, терлекчелеген дә ташламаска тырыша. Үзләренә бик күп кирәк булмаса да, ел саен берничә гектар бәрәңге дә утыртмый калмый. +- Бартерга, вак-төяк йомышка ярап куя ул, - ди. +Өстәл әзерләп, чәен кайнарлатып алды да Сабира верандага Ихсанны уятырга чыкты. +- Әни, тагын ун гына минут йоклыйм инде... +Балаңны жәлли-жәлли уятудан да авыр нәрсә бар микән? Кодрәтеннән килсә, үзе күптән эшләп куйган булыр иде инде. Юк шул, монда Ихсан кирәк. Вакыт та көтми. Сыекчасын әзерләп, басуга барып җиткәнче, кояшның нәкъ кыздырган чагы булачак. +Ярый, икенче тапкыр эндәшүгә, егет авырлык белән булса да торды. Тышта билдән салкын су белән юынып керүгә, Сабира улы алдына кайнар чәен куйды, сөт өстен, балын алдынарак этте. +- Әни, кичә болында бер кызык булды бит әле. Су буенда учак яктык та утырабыз шулай сөйләшеп. Төн урталары үткәч, Ташлы ягыннан машина тавышы ишетелә башлады. Тавышына караганда "КамАЗ" булырга тиеш, дибез. Бераздан фара яктысы да күренде. Таһир әйтә: "Әйдә, утны сүндерик тә төйи башлагач кына яннарына барырбыз, - ди. - Өстендә тоткач, милициягә +Илнур: +"Кирәкми, йә танышлар булып чыгар. Аннары гомергә Ташлыга кызлар янына да бара алмассың", - ди. Ул арада машина туп-туры безнең янга килеп туктады. Кабинадан егетләр коела башлады. Карасам, берсе үземнең группадаш Мәгъсүм". "Нишләп йөрисең?" - мин әйтәм. +"Әбигә печән әзерләшергә кайткан идем", ди. Аның әнисе Ташлыдан бит. "Әзерләдеңме соң?" - дим. "Булмады бит әле. Саклап утырасыз бит,- ди.Ярар, башка җирдә бетмәс әле." "Урлашып йөргәнче, нигә чапмыйсың соң?" - дигән идем, кычкырып көлде. +"Җүләрме әллә син, - ди. Әбисе дә ничек "әзерләгәнен" белә бит инде аның. Риза булып, чыгарып җибәрә. Үзе намаз укыган буладыр әле. Менә сөйләшеп кара син шундыйлар белән. +- Кеше һаман фермер хуҗалыгын элекке колхоз дип белә инде ул. Колхозныкы урлашсаң да җитә, урлашмасаң да бетә иде. Председательләр, белгечләр күпме кирәк урлаштылар, шуңа халыкка да каты кагылырга курыктылар. +- Исеңдәме, әни, бер елны бөтен кеше Сабантуйда ял иткән көнне, без бәрәңге утырткан идек. +- Ничек истә булмасын, улым. Онытырлык бәрәңге булдымыни ул. Беренче ел булгач, орлык бәрәңгесе дә, алырга акчасы да юк иде бит. Әтиең күрше райондагы бер колхоз базыннан чыгарып түгәсе калдык-постык, черек -чарык бәрәңге төяп кайтты. Шуннан әйбәтрәк дигәннәрен чүпләп утырттык бит ул елны. Мин аннан бәрәңге үсәр дә димәгән идем инде. Үсте бит. Көзгә таба хуҗалар да күбәйде. Берсендә әтиең шашардай булып кайткан иде. "Басуга төшсәм, кеше өмәгә килгәнмени! Кем матай белән, кем машина белән килеп туктаган. Янып-пешеп бәрәңге алалар. Мин күренүгә, күбесе качу ягын карады. Бер хатын һаман каерып-каерып казуын белә, ди. Янына килдем дә: "Ходай ярдәм бирсен", - дип әйтәм, ди. "Ярар, телеңә салышып торма. Эшләп тапкан малың түгелдер әле. Бер-ике капчык бәрәңгең кимегәннән хәерчеләнмәссең", - ди икән теге хатын. Шәһәр тикле шәһәрдән кайталар иде бит. Каравылчы ялламыйча булдыра алмады әтиең. +- Безнең як халкы ничек тә булса тир түкми мал табарга ярата. Үзебезнең тулай торакта яшәүчеләрдән дә сизәм мин аны. Нәрсәнедер башкалардан алданрак эләктерә алса, ул аны үзенеке дип исәпли. Хаклымы, түгелме - анысында эше юк. Дөреслекне эзли башласаң, "Бармаклар да тигез түгел", дип, үзен аклап куя. +- Эшләп табу почётта түгел шул хәзер, улым. Дөньясы шундыйга әйләнеп бетте. Алга таба тагын ни язгандыр. +Кичке ашка Мидхәт борчылып кайтып керде. +- Улым, син препаратны инструкциядә күрсәткәнчә салгансыңдыр бит? +- Әйе инде, әти. Беренче эшләвеммени? Нигә? Нәрсә булган? +- Син сиптереп чыккансың. Бер коңгыз да үлмәгән. Хәшәрәтләр бәрәңге сабагында берни булмагандай кукраеп утыралар. Районнан кайтышлый басуга кереп чыккан идем. +- Белмим инде, мин инструкция кушканча эшләдем, әти. Ялган препарат булгандыр. +- Менә ышанып ал син. Ел саен ала торган базадан алган идем, югыйсә. Шул гына җитмәгән иде. Тагын күпме расход, күпме солярка яндырырга кирәк! Мидхәт районнан болай да кәефсезләнеп кайткан иде. Язгы чәчүгә ярдәм йөзеннән дәүләт бүлеп биргән акчаны һаман ала алмыйлар. Урак өсте җитә бит инде. Комбайннарга ягулык алырга иш янына куш булыр дип, өметләнеп торалар иде бит. +- Иртәгә үк икенче төрлесен алып кайтып сиптерергә кирәк инде. +- Менә шуннан соң, үзебез үстергән экологик чиста бәрәңге ашыйбыз дип ашыйбыз инде, - дип сүзгә кушылды Сабира. Ирнең болай да янган йөрәгенә бу сүзләр утка керосин сипкән кебек тәэсир итте. +- Мин гаеплемени соң аңа? Сатып алып ашыйк алайса. Анысы чистарактыр. +Үзен гаепләмәгәнне белсә дә, соңгы вакытта бик тиз кызып китә торганга әйләнде Мидхәт. Хәлен сорамасаң: "Эшләрең ничек бара дип тә сорамыйсың", - дип үпкәли. Кайчагында, ялгышып, вакытлы-вакытсыз сорасаң: "Син дә сорап торма ичмасам. Ничек булсын инде!" - дип, орышып ташлый. Сабира иренә рәхәт булмавын яхшы аңлый. Тик һава торышы өчен дә (Ходай эше!), апрель аена кергәч кенә, алда чәчү торганын искә төшергән чиновниклар өчен дә, намуссыз алыпсатарлар өчен дә, авылны, халкын язмыш иркенә ташлаган җитәкчеләр өчен дә якын кешесеннән авыр сүз ишетәсе килми шул. Иренә үзе кебегрәк итеп җавап бирәсе килсә дә, хатын, Ходайдан сабырлык сорап, кулын гына селтәде дә ишегалдына чыгып китте. Бераздан, тынычланып, Мидхәт тә болдырга чыгып басты. +- Мин РОНОга кереп чыктым. Буяуның кайчан буласы билгеле түгел әле, диделәр. +- Нигә билгеле түгел, диделәр инде? +- Сезгә буяуны кайдан аласын да белмиләр әле. Поставщиклар арасында тендер уйнатылмаган диме. +- Июнь үтеп бара бит инде. Аны беренче сентябрьгә ремонтлап та чыгарга кирәк бит. Җиң сызганып, төзүчеләр бригадасы көтеп тора дип беләләрме? +- Менә анысын мин белмим инде, әнисе. +Мәктәпләрен башлангычка калдырып, балалар бакчасы белән куштылар да, яңа статус биреп, Сабираны мөдир итеп калдырдылар. Пенсиягә чыгар алдыннан чит коллективта эшләргә туры килер микәнни дип борчылып йөрүләр юкка булды булуын. Шулай да педагогикага кагылышы бик аз булган хуҗалык эшләре белән шөгыльләнү бер дә җанына канәгатьлек китерми шул. Тик эшләргә кирәк. Юкны бар итеп эшләргә! Ач паёкка утыртылган җирле үзидарәгә тагын кереп карарга кирәк инде. Буяудан башка да күпме эш башкарасы бар бит анда. Башына мең төрле уй салган авыл хатыны хуҗалыктагы кичке эшләренә тотынды. +ИКЕНЧЕ КӨН +"Имеш, җирдә күмелмәгән мәет ятса, яңгыр яумый икән". Авыл халкының җәһәннәм кызуыннан туюы тәмам җитеп, чигеннән ашты. Сәбәбен эзләп, төрле фаразлар кора. Кем: "Кешеләрнең гөнаһлары күбәйгәнгә, Ходай Тәгалә җәзасын җибәрә, - ди; кем табигать эшенә кеше күп тыкшына, шуның аркасында, ди. Ипилек-тозлык дога укый белгән мәчет картлары, югары басуга менеп, Ходайдан яңгыр сорап ялварып та карадылар инде. Әллә кызык өчен сөйләделәр, әллә чын булган, кайсыдыр авылда соңгы нәсел үгезен корбан итеп тә чалганнар, имеш. Тик яңгыр гына һаман юк. Ни генә булмасын, тормыш арбасы шыгырдый-шыгырдый алга тәгәри иде. +Сабира, гадәтенчә, көтү кууга, капка төбендә бераз басып торды да кереп Болай иртәләп болын ягыннан кем кайтып килә соң әле? Таныш та кебек үзе. Сабира, юк эшен бар итеп, капка төбендә тоткарланды. +- Исәнмесез, Сабира апа! +Шешенгән йөзле, таушалган киемле ир-атның элекке укучысы Вахит икәнен чамалап кына таныды. Аның эчүгә сабышканын белә, тик үзен күптән күргәне юк иде. +- Вахит, үскәнем, ни булды сиңа? +- Нигә алай дисез, Сабира апа? +Ир-ат, сорауга җавапны үзе дә белгәнгә, гарьләнгәндәй, йөзен читкә борды. +- Авырмый торгансыңдыр бит, дим. Йөзең бер дә матур түгел. +- Безнең чир билгеле инде, Сабира апа. Фермада каравыл өендә йоклаганмын. Шуннан кайтып киләм. +- И-и, бала, бала! Әти-әниең борчыла торгандыр бит. Ни дип уйлап төн чыктылар икән? Яшьләре зур. Нигә борчыйсың инде аларны? +- Алар өйрәнде инде. Борчылып-борчылмый нишләсеннәр. +Вахитка бу сөйләшү авыр иде. Хәле болай да мөшкел, башы чатный. Кешене түгел, үзен дә күрәсе килмәгән чакта, кирәк бит, мәктәптә укыганда бик хөрмәт иткән укытучысы каршысына килеп чыкты. Хәзер маңка малай кебек акланып тор инде. Шулай да укытучысының тавышында шелтәгә караганда кызгану тойгангамы, үзе һаман китми, таптанып тора. +- Сабира апа, ишегалдыгызга кереп, су гына эчеп чыгыйм әле. +- Әйдә, Вахит, кер соң. Бит-кулларыңны да ю. Азрак хәл кереп китәр үзеңә. +Сабира мәхлук хәленә калган егетнең йотлыга-йотлыга су эчүен, йомарланган битен шомартырга теләгәндәй, кабат-кабат юынуын күрмәмешкә салышып, юк-барны эшләп йөрде. Вахит, нигәдер, юынгач та чыгып китәсе итмәде, башын иеп, чиләкләр тезелгән эскәмиянең башына барып утырды. +- Менә шундый җүнсез булып чыктым инде мин, Сабира апа, ачуланмагыз инде. +Сабира, эшеннән туктап, сәрхушның янына килде. +- Мин ачуланмыйм ачулануын, Вахит. Эш анда түгел бит. Миңа син үзең кызганыч. Әрәмгә үткән яшь гомерең кызганыч. Картайгач, таянычыбыз булыр дип үстергән әти-әниең кызганыч. Өйләнеп, балалар үстереп, тормышка куанып кына яшәр вакытың бит, Вахит. +- Әй Сабира апа, сезгә әйтергә генә җиңел ул. Әллә мин теләмәс идемме аның шулай булуын. Ярар, тагын бер кат гафу. Ачуланмагыз, исән булыгыз! +Вахит укыганда иптәшләреннән берни белән дә аерылмаган авыл малае иде. Шаянлыгы булса да, явызлыгы юк; бик яхшы укымаса да, утырып калганы булмады. Башкалар кебек армиядә хезмәт итеп кайтты. Төпчек бала буларак, өйдә калды, СПТУ бетереп, тракторга утырды. Юлдан тайпыла башлауга беренче сәбәп, мөгаен, мәктәп елларында ук дуслашып йөргән сөйгән кызы Алсуның, медучилище тәмамлагач, авылга кайтмавы булгандыр. Эш урыны булмагач, кая кайтсын инде ул. Ике штаттан торган ФАПның язмышы да кыл өстендә торганда. Вахит Алсу артыннан шәһәргә китмәде, тегесе авылга кайтмады. Шулай аралары суынды. Алсу кияүгә чыгып, бала үстерә инде. Аннары колхозлар бетеп, дөнья инвестор дигән алпавыт кулына күчте. Фермалар бетте. Трактор-машина паркы бушап калды. Алар белән бергә авылда эш тә бетте. Элек ярыша-ярыша башкара торган җир эшкәртү, чәчү, урак уру кебек эшләрне инвесторның чит илдән кайтартылган көчле техникасы авыл кешесен мәшәкатьләми генә башкарып китә. Пай җирләрендә Шторм вакытында ярга чыгарып ташланган вак балыкка охшаган иде Вахит кебекләр. Тыпырчына-тыпырчына, елгага кадәр төшеп, йөзеп китә алырлармы, ярда җан бирерләрме? Үзләреннән тора дип әйтеп бетереп кенә дә булмый... +Мидхәт, иртәнге аш вакытында хатынының уйчанлыгын күреп: +- Ни булды, авырмыйсыңдыр бит? - дип сорады. +- Юк, тәнем авыртмый, җаным гына сызлый, - диде Сабира, ачылып бетми генә. +- Ни сәбәпле инде? +Хатын Вахит белән булган очрашу турында сөйләде. +- Ул эшләрдәй берәр эш юкмы соң синдә? Техника гына димәгән бит. Ялкауга охшамаган иде ул малай укыганда. Эшләсә, әллә эчмәс иде. +- Да-а-а... Минем хатын бөтен авыл юксыллары проблемасын хәл итәргә алынган икән, - диде Мидхәт көлемсерәп. - Фермада эшләп карады бит инде. Печән урлап саткан өчен куып чыгардым мин аны. Кабат, гафу үтенеп, ялынып килгән иде дә - алмадым. Шуннан бирле әти-әнисенең пенсиясен эчеп, теләсә кайда йоклап йөри инде ул. +- Бетә бит инде ул болай булса. Вакытлы булса да эш юкмы соң? Печән әзерлисең. Шунда кеше кирәк түгелме? +Мидхәт - эшкә бик җаваплы карый торган кеше.Үзендә эшләүчеләрдән дә шуны таләп итә. Вахит кебекләргә ышанып эш тапшыру ягында булмаса да, хатынын кызганыпмы: +- Ярар, уйлап карармын, - диде. +Аннары: +- Эчми чыдый алса, - дип өстәде. +Өйдәгеләр иртәнгене ашап-эчеп чыгып киткәч, Сабира көндәлек мәшәкатьләренә чумарга да өлгермәде, ишектә күрше хатыны Рәйханә күренде. Рәйханә гади күрше генә түгел, аның белән бергә мәктәптә эшләүче башлангыч сыйныфлар укытучысы, Сабираны әниседәй якын күрүче, эштә дә, хуҗалыкта да аның уң кулы иде. Әле кайчан гына йөзеннән нур коеп, кайчан карама борын астыннан күңелле генә җыр көйләп, өендә дә, мәктәптә дә җир җимертеп эшләүче хатыннан соңгы айларда күләгә генә калып бара. Әнә бүген дә йөзеннән нур качкан, агарып калган. +- Ни булды инде тагын, Рәйханә, төсең беткән? Балаларга ул-бу булмагандыр бит? +- Юк-юк, Сабира апа, балалар исән-сау, Аллага шөкер. Атлас... +Рәйханә сүз әйтерлек дәрәҗәдә түгел иде. Сабира апасының йомшак сүзен ишетүгә, моңарчы тыеп килгән яшьләренә ирек бирде. +- Каргамаган да идем югыйсә, Сабира апа, бик рәнҗесәм дә каргамадым. Күз яшьләрем төште микәнни? +- Тукта, Рәйханә, тынычлан әле. Атласка нәрсә булган? +- Машинасы белән әйләнгән... Үзен авыр хәлдә Актай больницасына алып киткәннәр... Машинаның бер төзек җире дә юк ди, үзен кабинадан көчкә сөйрәп алганнар, "Ничек исән калган?" - дип әйтәләр ди. +Хатын тыела алмый үкси иде. Сабира, күршесенең җилкәсеннән сүзсез генә кочып, аңа кайгысын күз яшьләре белән юарга вакыт бирде. Салкын суга тынычландыргыч тамчылар салып алдына куйды. Хәзергә нәрсәдер әйтү, юату файдасыз иде. +Рәйханә бераздан тынычлангандай булды. Суны алып эчте. +- Алмаз әтисе янына бармакчы була. Сабира апа, җибәрим микән? Янына кергән идем. Үзен генә җибәрәсем килми. Бала бит әле. Үзем алып барыр идем, теге нәрсәсен очратырмын дим. Йә бугазына ябышырмын. Пычранудан куркам. +- Барам дигән сүзе булмады бүген булуын. Бәлки, барасы да бардыр. Төшке ашка кадәр сабыр итеп карагыз әле. Аннан күз күрер тагын. Хәле авыр чакта әтисе янына җибәрмәсәң, бала аңлап бетермәс. +- Үзем дә шулай дим инде. Теге вакытта да әтисенең китүендә мине гаепләгәндәй йөрде бит, беләсең. +- Исемдә, исемдә. Онытырлык булмады бит инде. +- Ярар, Сабира апа, чыгыйм әле мин. Керәм дә үз проблемаларым белән синең башыңны катырып чыгып китәм. Ачуланма инде син. +- Ачулана ди тагын. Кайчан кирәк, шунда кер. Үзеңне бик бетермә әле. Хәле бик куркыныч та түгелдер, бәлки. Мидхәт абыең кайтсын. Киңәшербез. +Рәйханә бераз тынычланып чыгып китте. Ә Сабираның күңеле урыныннан кубып калды. Атлас белән Рәйханә, өйләнешкәннән соң, күршеләрендәге буш йортны сатып алып, монда күчкәннән бирле, күршеләр якын туганнардай бик тату яшәделәр. Мидхәт абыйсының киңәше белән Атлас яхшы гына эшкә тотынган иде. Моңарчы ул җәен Мидхәттә комбайнда эшләде. Сезонлы эш гаиләне мулдан тәэмин итәрлек акча бирми. Эшкә төгәл, тырыш күршесенә нинди җитдирәк шөгыль табарга дип, күптән уйлап йөри иде Мидхәт. Мәсьәләнең чишелеше аяк астында гына булган икән. Беркөнне Сабира сөт тапшырып кайтты да зарланып куйды: +- Торган саен оятсызлана бу сөт җыючылар. Һаман ике ел элек куйган бәягә алалар. Үзебезнең авылдан булсалар, ул кадәр кыланмаслар иде. Ни дисәң дә, авылдашың белән иртәгә дә яшисе. +- Берсе дә алынмый бит шул эшкә, - диде хуҗа, хатыны белән килешеп. - Алам дисә, кечкенә литражлы сөт машиналары да бар хәзер. Лизингка да алып була. Эш юк дип яту җиңелрәк бит. +- Кара әле, нигә бу Атлас белән сөйләшеп карамыйсың? Тәвәккәллеге бар бит ул егетнең. +Сабираның әйткәне фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килдеме, Атлас ике ел элек Мидхәт абыйсының киңәш-ярдәме белән лизингка машина алып, авыл эшмәкәре булып китте. Исәп-хисап эшенә Рәйханәсе булышты. Бер ел эчендә тирә-яктагы берничә авылның шәхси хуҗалыкларыннан сөт җыеп, эш рәтенә ярыйсы гына төшенде, акча тәмен дә сизде. Сөт тапшыручылар белән исәп-хисапны вакытында алдау-йолдаусыз башкаргач, кеше арасында абруе да күтәрелде. Гаиләсендә тәртип, ике малае үсеп килә. Олысы Алмаз инде кул арасына керә. Җиңел машина да алып җибәрделәр. Уңган-булган хатыны Рәйханә белән дә соклангыч яшиләр иде. Бүген "иде" дияргә генә калды шул. Әллә күз тиде үзләренә, заман афәте - бозыклыкның авылда ныклап тамыр җәю галәмәте булдымы, узган җәй тормышлары бозылды да куйды. Көзен бөтен авылны шаккатырып, Атлас гаиләсен ташлап чыгып китте. Кемгә диген - өч-дүрт ел элек Казан базарында сату итүче "кара кошларның" берсенә тагылып чыгып киткән, кыш көне каяндыр авылда пәйда булган Юмарт Сәлимә кызына. Ир-атны кулга төшерүнең бушлай академиясен яшьли тәмамлаган Венерага Атласны ияләштерү бөтенләй дә кыен булмады. Актайдан авылга кайту юлында, нишләптер, бик еш очрашудан башланган танышлык, тора-бара оят-әхлакны көйдереп юкка чыгарыр дәрәҗәдәге азгын хисләргә әверелде. Әй гарьләнде Рәйханә бу турыда ишеткәч! Дөрес, Атласына табыну дәрәҗәсендәге мәхәббәте башта ышанырга +- Нигә? +Һәм кыска гына җавап ишетте: +- Мин - ир кеше. +- Ә мин нишләргә тиеш? +- Моңарчы ничек яшәсәң, шулай яшә. Яшисең килмәсә, яшәмә. +- Балалар? +- Балаларга нәрсә булган? Мин аларны ташларга җыенмыйм. +Ирнең намусын уятырга маташуның мәгънәсе булмады. Күз яшен, ачурәнҗешен эченә җыеп күпмедер газаплангач, Рәйханә, җанын кая куярга белмичә, Сабира апасына киңәшкә керде. +- Аерылам да, балаларны алып, әнкәй янына кайтып китәм, Сабира апа. Бу оятсызлыкка түзәрлек хәлем калмады. +- Ашыкма әле, акыллым, кисү җиңел ул, ялгавы авыр. Ничек оста ялгасаң да, төене кала. Аннары әниең янында абыең гаиләсе барын да онытма. Ирдән аерылып кайткан хатын - эт тибенкесендәге кеше инде ул. Анысын да уйла. +- Яшереп тә тормый бит! Үзен хаклы саный. Әйтерсең, гөрләшеп яшәгән унбиш ел гел булмаган, әйтерсең, мәңге бергә булырга антлар эчмәгән. Миннән артыграк кеше белән булса, бер хәл иде, эткә салсаң, эт иснәргә җирәнә торган нәрсә бит. +- Шундый булсалар да, кулыннан эш килә торган ирләрне танып, чат ябыша белә андыйлар. Берсе дә урамда селкенеп йөргәннәргә якын килми, ялгыз булсалар да. Чөнки аларга акча кирәк, ир хисабына рәхәт яшәү кирәк. Әллә син аны Атлас белән дөнья көтү турында сөйләшәдер дип беләсеңме? Ә син үзең соңгы вакытларда ирең белән эштән башка нәрсә турында сөйләшкәнең булды? Ярар, балалар турында сөйләшкәнсездер инде. Тагын нәрсә турында сөйләштең? Хисләр турында... +- Анысы унбиш ел торгач, болай да аңлашыла бит инде, Сабира апа. Миңа үзеннән башка берәүнең дә кирәк түгеллеген дә белә. Кайчан кайтып керсә дә, якты чырай, өстәл тулы яраткан ризыгы. Тагын ни кирәк? +- Ир-атка иң беренче нәрсә кирәген үзең дә яхшы беләсең. Мин аңлатып торасы түгел. +- Бу бит - азгынлык, гаиләң алдында җавапсызлык. Моны бернәрсә белән дә аклап та булмый. Аңлый да алмыйм. Мин хәл иттем инде, Сабира апа, иртәгә Актайга барып, аерылырга гариза бирәм. +- Әй бала, бала! Ә син кияүгә чыкканда, аның ир генә түгел, балаларыңның атасы да буласын уйлап чыкмадыңмыни? Ирдән аерылу синең эш булса да, балаларыңны атасыз итәргә синең хакың бармы соң? Алар ризалык бирделәрме? +Рәйханә гариза бирмәде. Тик Атлас үзе чыгып китте. Олы улы Алмаз, теле белән әйтмәсә дә, әтисенең гаиләне ташлавына әнисен гаепле санап, башта үпкәләп йөрде. Рәйханә бая шул турыда искә төшерде. +ӨЧЕНЧЕ КӨН +Мидхәт печән ташучы соңгы машиналарны озатты да бушап калган болынга карап уйга бирелде. Аллага шөкер, малкайларга кышлык печән әзер. Пайчыларның да күңелләре булды. Һәркем үзенә тиешлесен алды. Эшләгән егетләрне әйтәсе дә түгел. Яздан бирле яңгыр яумагач, печән калын булып үсмәсә дә, кирәк кадәрен чабып, коры килеш җыеп алдылар. Кирәк булса, тагын чабарга да мөмкин. Ник дисәң, авылда мал асрап чиләнми хәзер халык. Кул белән чабучы бөтенләй юк диярлек. Шуңа күрә трактор белән кереп булмаган уйсулыклар, еллар буе чабылмыйча, кыргыйланып бара. Элек борынга төреп тыгарлык хуш исле болын печәне үскән кишәрлекләрне камыл баса. Чабыйм дисәң дә чабып булмый. +Мидхәт, бер яктан, төгәлләнгән эш өчен күңеле булып, икенче яктан, чабылмый калган җирләрне кызганып, болынга тагын бер күз салды да кайтыр юлга чыкты. Колхозчыларның болын тулып печән чапкан чакларын искә төшерде. Заманына күрә техникасы, эшлим дип торучылар да җитәрлек иде. Учакта зур-зур казаннарда ашарга пешереп, бергә әбәт ашаган, уен-көлке белән авыр эшне дә җиңел итеп башкарып, ярыша-ярыша печән әзерләгән вакытлар кайда икән?! +Гел-гел үткәнне сагынып кына да яшәп булмаганын аңлый Мидхәт. Замана кушканча яшәргә тырышу кирәк. Бүген аның авыл хуҗалыгында эшләр өчен тәҗрибәсе дә җитәрлек, авылда гына түгел, районда да яхшы җитәкче дигән авторитеты бар. Никадәр авыр булмасын, хуҗалыгы да үз аягында. Дәүләт ярдәмен чумырып ала торган эре хуҗалыклар белән ярышырлык булмаса да, җиргә дә тезләнмәгән. +Мидхәткә эш буенча республикадан читтә төрле төбәкләрдә булырга туры килә. Күбесендә авыл үзгәреп кенә калмаган, бөтенләй беткән - авыл үлгән. Ничәмә тапкырлар: "Без юкка зарланабыз икән, без әле оҗмахта яшибез икән әле!" - дип, туган төбәген, авылын сагынып кайтып кергәне бар. Шаккатмалы хәлләр: республиканың чиген генә үт, такта, хәтта салам түбәле өйләр, электрсыз авыллар, челтәрсез тәрәзәләр, асфальтны төшендә дә күрмәгән йөзләрчә чакрымнарга сузылган басу юллары... Бу якларда әллә соңгы илле ел бөтенләй дә булмаганмы соң дип уйлап куясың. Әле кайчан гына күп колхозларның төшенә дә кермәгән җиһазлар куелган фермадан яки гөрләп үскән иген кырларын урап, шартлары шәһәр йортларыннан берни белән дә аерылмаган өенә кайтып кергәндә, аның күңеле сөенеч белән тулган була. Ни дисәң дә, боларны ул үз куллары белән булдырды бит. Тегесе кирәк, бусы юк дип, кемнәндер көтеп ятмады. Фермерларны - өстәгеләр дисеңме, авылдашларымы - халык дошманына тиң күргән чорда, йөрәге җитеп, яңа эшкә алынды. Тырышты-тырмашты, көнне-төнне белмәде, авыр булса да, авылда хәләл көчең белән яшәргә мөмкин икәнен исбат итте. +Тик... тик... Мидхәт бу "тик"нең нәрсә аңлатканын үзе дә белеп бетерә алмый. Соңгы елларда авылның йөзе генә түгел, җаны да үзгәрде кебек. Әллә нәрсә җитми. Нәрсә үзгәрде соң? Бу сорауны ул үзенә еш бирә, җавап кына таба алганы юк. Нигә авылы турында уйлаганда, аның җаны сыкрый, күңелен канәгатьсезлек талый? Карап торышка әллә ни үзгәрмәде дә бит. Шул ук басу, шул ук болыннар. Язын тузынып алса да, соңыннан сабыр гына агып ятучы Киндерле елгасы да, авыл башындагы зират та шул ук. Авылдашларның да күбесен Мидхәт бала чагыннан ук белә. Дөрес, күчеп килүчеләр дә бар. +Ә уйлап карасаң... Адәм көлкесе бит: авыл кешесе кибеткә чыгып сөт, йомырка сатып ала. Озакламый бәрәңге утыртучы да калмаячак. Колорадо коңгызы ярдәме белән бакчалар болай да бәләкәйләнеп беткән иде, кайчан теләсәң, шул чагында юнь бәягә сатып алырга мөмкин булгач, нигә чиләнсен адәм баласы. Бәрәңгесен, икмәген үстергән фермер өчен күпмегә төшкәнен сорап торамыни ул. Анысы аның эше түгел. Алар турында хөкүмәт уйлансын, булышсын. Тик фермерга ярдәм итәргә ашыгып торучы юк икәнен Мидхәт һәм аның кебекләр генә белә. Дәүләт ярдәмен күрүче бәхетлеләр күп түгел. Ә 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять киңлекләрен айкап утырулары, йә бер максатсыз, әти-әни акчасына алынган матай-машинада чабулары, кулларына сәнәк-көрәк тота белми торган егетләр, сыерның кайсы ягыннан килеп сава белмәгән кызлар буыны үсеп килү берәүне дә борчымый. Әти-әниләрнең кайберләре сөенә дә: "Балабыз безнең кебек чиләнми, рәхәттә үсә". +"Авылда эш юк, яшьләр шуңа китә", диләр. Авылда эш бар, эшләргә теләүчеләр генә бик аз. Бүгенге көндә менә ул үзе тагын дистәгә якын кешене даими эш белән тәэмин итә алыр иде. Вакытлы эшне әйтәсе дә юк. Вакытлы гына дисәләр дә, алар еш кирәк булып тора. Шәһәрдә кеше почмагында кысылып, ярты хезмәт хакын түләп торса тора, авылга кайтып эшлисе килми хәзер кешенең. Авылдагылар арасында картлар пенсиясен ашап ятучылар җитәрлек. Көтүче булып эшләүне хурлыкка саныйлар, ата-анасы җилкәсендә яту - хурлык түгел. +Уйларның очы-кырые юк. Җавапсыз сораулар да җитәрлек. Авыл хуҗалыгы институтын бетереп, туган авылында эшли башлаганына утыз биш ел икән инде. Бер кеше гомере дисәң дә була. Март аенда сабакташлар белән очрашуга бардылар. Бер төркемдә укыган утызга якын кешенең дүртесе генә белгечлеге буенча эшли. Аның да берсе министрлыкта кәгазь эшендә. Мидхәтнең һаман авыл хуҗалыгында эшләвенә кемдер эчтән генә көлеп, "башка эш кулыннан килмәгәч", дип карады. Кемдер кызганды. Сокланучылар да булмады түгел. "Сабырлыгың да, белемең дә, җегәрең бар икән, молодец! Бүген җиргә тугры булып калу - батырлык ул. Безнең кулдан килмәде инде", - диючеләр дә булды. Иң авыры - Рафис сабакташының, болганчык елларда эшсез калгач, эчүгә бирелеп, дөньядан китеп баруын ишетү булды. Тулай торакта бер бүлмәдә торганнар иде. Теләсә нинди кыен хәлдән чыгу юлын таба белгән, күңел төшенкелегенә бирелми торган егетне дөнья каты китереп кыскан, күрәсең. Ташландык амбарда асылынган килеш тапканнар. +Мидхәт тамак ялгап алырга һәм уракка әзерләнүче комбайнчылар янына барырга планлаштырып, капка төбенә кайтып туктады. Кайтканын көтеп кенә торганнар. Юынып, ашарга утырырга да өлгермәде, капканың ачылып ябылуы ишетелде. Ул арада ишек кыңгыравына бастылар. Сабира: +- Наҗиядер инде. Көндез үк сине сорап кергән иде, чык, - диде. Мидхәт, тынычлап ашарга да ирек бирмәгәннәренә ачуы килсә дә, чыгасы итте. Ишегалдында, чыннан да, Наҗия атлы авылдашы көтә иде. Мидхәттән берике яшькә генә өлкәнрәк булса да, ул нигәдер аны баласытып сөйләшә. Бу хәл Мидхәткә ошап бетми, шулай да һәрвакыт: "Әйдә, вак-төяккә игътибар итеп, хатыншаланып тормыйм әле", - дип уздырып җибәрә. Бу юлы да Наҗия, Мидхәтнең баскычтан төшеп җиргә басуын да көтеп тормыйча, үзенә бик ышанган тонда сүзгә күчте: +- Мидхәт энем, менә без Якуб абыең белән аңлап бетермәдек: күрше Гамирларга да, Керәшен Микулайларга да, Бөке Хәйретдиннәргә дә печән кайтты - безгә юк. Безгә дигән печәнне кайчан кайтарырга җыенасың икән дип белешергә кердем. +- Наҗия, мин бит үзенең җир паен миңа ышанып тапшырган кешеләр белән печәндә эшләгәннәргә кайтарттым. Сезнең җирегез инвестор кулында. Паегыз өчен печәнне сезгә ул бирергә тиеш. +- Син нәрсә, укымаган дигәч тә, безне аңгырага санама. Колхозда ундүрт яшьтән бил бөккән Якуб абыеңның, башкалар алганда, дүрт-биш рулон печән нәсел печән чапкан Әхми аланын син чабасың. Әллә кайдан килгән инвесторга бил бөгеп барырга мине кем дип белдең? +- Наҗия, мин сиңа татарча, аңлаешлы итеп әйтәм ләбаса. Мин үземнең исемгә яздырып алган, налог түләп торган җирләремнән чабам, үземнең пайчыларыма, эшләгән кешеләргә печән әзерләп бирәм. Сезнең паегыз "Кызыл көч" кулында. Бирсәләр, аннан бирерләр. Минем сезнең өлешегездә бер катнашым да юк. +"Башкалар үз паен миңа биргәндә:"Бүген-иртәгә аяк сузасы Мидхәт хуҗалыгына бирәмме соң, Рәсәендә танылган чын хуҗага бирмичә", дип сөйләнеп йөргәнеңне оныттыңмыни?" - дип әйтәсе килде Мидхәтнең. Шулай да авылдашы белән бозылышасы килмичә: +- Чабасы килгән кешегә хәзер дә болында печән җитәрлек. Төшегез дә чабыгыз. Балаларыгыз да авылда бугай. Кайтарырга кирәк булса, булышырмын, - дигән иде дә, ник әйткәненә үкенде. +- Син нәрсә, әллә кем булдым дигәч тә, мине мыскыл итеп, кул белән печән чабарга кушасың? Кем дип белдең үзеңне шулкадәр? Сиңа гына управа табылыр. Иртәгә үк главага барам! Кешенекеннән артыграк итеп кайтарып аударганыңны сизми дә калырсың. +Наҗия төкерек чәчә-чәчә кычкырды да капканы дөбердәтеп ябып чыгып китте. +ДҮРТЕНЧЕ КӨН +- Әй, бу өйдә берәр кеше бар микән? Ерактан кунакка кайткан кызларын нигә чыгып каршы алмыйлар? +Сабира, сепарат тәлинкәләрен юган җиреннән бүленеп, верандага ашыкты. Кызы ич, Илсөяре кайткан! +- Әй балакаем, нигә шалтыратып хәбәр бирмәдең кайтасыңны? Йә абыең, йә әтиең каршы алыр иде. +- Җәйге кызу эш өстендә потомственный игенчеләрне изге хезмәтләреннән ничек бүләсең инде? Әтинең кәефсез чагына эләксәң, бетте баш! Бусы шаярып кына, әнием. Хәзер кешегә караганда машина күбрәк бит. Нигә кайгырасың, иномаркаларда җилдереп кенә кайттым. Миндәй яшь, чибәр кызга проблемамыни ул кырык чакрым юлны үтү?! +Илсөяр белән бергә өйгә күтәренке кәеф, шатлык, сөенеч кайтып керде. Төпчеге Казанда пединститутта укый. Җәйге сессиясеннән соң, төзелештә акча эшләргә дип, шәһәрдә калган иде. Чәй янында ана белән кызның сөйләшеп сүзе бетмәде. +- У-у, әни, күрсәң син ул Универсиада объектларын! Ул стадионнарны, спорт сарайларын, Универсиада үткәч, кем белән тутырып бетерерләр икән? Анда без кырмыскалар кебек, эшчеләрне әйтәм: үзебез күп, үзебез ул биналар янында кырмыска кебек шундый вак күренәбез. Әкәмәт инде менә! +- Кайтып булмас, бер көннән артыкка эштән китеп булмый, дигән идең бит. +Илсөяр шаян гына елмаеп куйды. +- Үзең әйтәсең бит, җан биргәнгә җүн биргән, дип. Безгә дә Ходай Тәгалә яшь, акыллы һәм чибәр прораб бирде. Атна саен чиратлашып, ике көнлек ял алабыз. Бу атнада минем чират. Калганнар тырышып эшләп, киткән кешенең нормасын тутыра. +- Ярый инде сүзе булмаса. Эше бик авыр түгелме соң? +- Без авыл балаларына нинди эш чыдасын! Буяучы эше шундый кызыклы эш икән. Бригададагы кызлар да шундый әйбәтләр. Мин пединститутны ташлап, әллә төзелешкә китим микән дип уйлый башладым инде. +- Мондый сүзләр сөйләп син мине борчыма әле, кызым. Авызыңнан җил алсын. +- Үзегез бит бөтен эш тә хөрмәткә лаек дип өйрәттегез. Миңа гади эшче булу ярамасмыни? +Кызының шулай нинди дә булса бер сүзне кызыкка алып аптырата торган гадәтен белсә дә, Сабирага бу фикер ошап бетмәде. +- Мин ярамый дип әйтмәдем бит. Тик яңа эш белән танышкан саен, фикерне үзгәртергә димәгән. Әллә син төзелештә эш җиңел дип беләсеңме? Яшьлегең белән генә сизмисеңдер. Эссе җәенә түзсәң дә, аның салкын кышы бар әле. +- Син нәрсә инде, әни, шаяртам гына бит. Авыр дигәннән, әллә укытучы эше җиңел булдымы сиңа? Ничек "җиңел" икәнен күреп үстем инде мин. Төзелештәгеләр ичмасам, эшләгәннәренә күрә акчасын да алалар. Өйгә кайткач, эшләре турында исләренә дә төшермиләр. Ире белән бергә йокларга ята, ире белән тора укытучы булмаган хатын. Төн буе дәфтәр тикшереп, план төзеп утырмый. +Авырткан җиренә басты кызы. Тик шулай да ул хаклы иде. +Сүз авылдагы хәлләргә, әтисенең басудагы эшләренә һәм Ерак Көнчыгышта хезмәт итүче абыйлары Камилгә күчте. Узган җәй өйләнешкән Камил белән Мәликә бәби көтәләр. Вакыты якынайган саен, мондагыларның да борчулары арта. Бигрәк тә булачак әби белән бабай беренче оныкларын дулкынланып көтәләр. "Кем туар?" - дип гөманлыйлар. Тегеләре дә УЗИ ни күрсәткәнне әйтми. "Сюрприз!" - диләр. +Кич гаилә бергә җыелды. Илсөярнең шаянлыгы башкаларга да күчтеме, соңгы көннәрдә эш күплектән күзенә ак-кара күренмәгән әтиләренең дә кәефе шәп иде. Уен-көлке сөйләп, кичке ашны ашадылар. +- Бүген шимбә. Клубта дискотека буладыр әле. Абый, син чыгасыңмы? - диде Илсөяр. +- Нәрсә калган анда миңа? +- Ничек инде нәрсә калган? Син - яшь, чибәр, перспективный кияү. Бүгениртәгә югары белемле белгеч. Бәлки әле галим булып та китәрсең. Кызлар күзләргә, үзеңне күрсәтергә чыгарга кирәк. Хәер, рөхсәт итсәң, синең арттан кызлар өерләре белән үзләре йөгереп йөрергә мөмкин. +- Әйе!!! Бигрәк тә әби-бабайларының пенсиясен ашарга кайткан шәһәр кызлары. Мин аларны су керергә Киндерле буена төшкәч тә күреп туям. Ни кызыгын табалардыр, көн буе шунда су кереп, кызынып яталар. Әбиләре бакчада колорадо корты чүпли. +- Абы-ы-ый! Аркаң кычытмыймы синең? Кашырга кирәкмиме? +- Нигә минем аркам кычытырга тиеш әле? Мин көн дә бик шәпләп юынып торам. +- Фәрештә канатлары чыкмый микән, дим. +- Ну сине! Ни сөйли дисәм... Тотсам, кирәгеңне бирәм. +Илсөяр чыелдап верандага чыгып качты. Абыйсы аның артыннан йөгерде. Буй җиткән балаларының үртәшү-шаярулары кызык иде. Бәхетле әти-әни яратып кына: +- И-и бу кызның теле! - диештеләр. +Клубта, чыннан да, дискотека бара иде. Дискотека мәйданына килеп җитүгә, Илсөяр дус кызларын очратты да алар белән түгәрәккә биергә кереп китте. Ихсан, көчле музыка астында аңлаешсыз хәрәкәтләр ясап, уртада селкенеп торуның мәгънәсен тапмый. Шуңа күрә читтә торучылар булмаганнары да җитәрлек. Егет сабакташларын күреп, алар янына атлады. Нәрсә турындадыр бәхәсләшүче егетләр Ихсан белән кул биреп күрештеләр дә үзара сүзләрен кызу-кызу дәвам иттеләр. +- Миңа бер кыек-мыек сүз әйтеп карасын, ник туганына үкендерәм бит мин ул падланы, - дип Тәбрис гайрәт чәчә. Калган егетләр тынычландырырга маташалар. +- Пычранма дидем бит мин сиңа, ахир. Ничаклы дөрес булсаң да, сине б...лап калдырачаклар. Көчленеке замана. Төкер. Бала-чага белән бала-чага булма! - ди берсе. +- Нәрсә, "Пычранма!" дип, җыен килмешәктән куркып, койрыкны кысып утырыйкмыни? Үз авылыңда аяк атларга куркып торыргамыни хәзер? +- Синдә дә гаеп бар бит, Тәбрис. Нигә дип аның машинасына килеп бәйләндең соң? Иномарка белән килсәни сиңа, "Жигули"дамы, "Белорусь" тракторындамы - барыбер түгелмени? Үзең башладың. +- Каным кайный минем шундыйларны күргәч. Эчәгеләрем актарыла. Нәрсә кырган әле бу маңка малай монда "Джип" белән килеп туктап, әллә кем булып йөрергә? +- Нинди маңка малай турында сүз бара, миңа да әйт әле сер булмаса? - диде Ихсан янәшәсендәге Барыйга. +Барый бераз читкәрәк китеп, хәлне аңлатып бирде: +- Әй, "Кызыл көч"нең безнең райондагы хуҗасы Хәсәновның малае авылга - Әхсән Хәйрулловичларга кунакка бик еш кайта башлады. Гөлүзәгә күзе төшкән бугай. Ә Тәбрисне беләсең инде, шул Гөлүзә дип саташа. Тегесе килеп туктарга өлгермәде, Тәбрис барып бәйләнергә тотынды: "Бу машинаны кем акчасына алдың? Монда нигә килдең? Дармоедлар, канэчкеч кандалалар..." Берсе дә калмады инде. Тегесе үзе генә түгел, әзмәвердәй ике иптәше белән. Алары башта катнашмый гына лач-лоч сагыз чәйнәп тордылар, аннары Тәбрисне култык астыннан күтәреп, читкә алып куйдылар да клубка кереп киттеләр. Хәзер Тәбрис тиресенә сыя алмый. Холык холык кынамы! +- Ә-ә, имәндә икән чикләвек! Зурга җибәрмәскә кирәк инде моны. Тәбрисне моннан алып китәргә кирәк, берәр җүләрлек эшләгәнче. +- Алып китеп булмый бит. Малайлар тырышып карадылар. Машинасына берәр каза салса, мәңге түләп бетерә алмаячак инде. +Ул да булмады, клубтан Гөлүзә белән чыгып килүче егет күренде. Кич булуга карамастан, кара күзлек, кысан джинсы чалбар белән футболка киеп, мускулларын уйнаткалап килүче җирле олигарх малае бер кулы белән машина пультын чөя-чөя, икенчесе белән кызның биленнән алган килеш, машинага юнәлде. Барый әйткән тән сакчылары якында күренмәде. +- Да, малай, егете ачуны китерә торганрак икән шул, - диде Ихсан эчтән генә. Ул арада Тәбрис кунак егет каршына килеп басты. Үзенең хаклыгына бер бөртек тә шикләнмәгән тавыш белән егеткә сүз катты: +- Син кая алып киттең әле безнең авыл кызларын? +- Абзыкаем, синнән сорарга онытканмын икән. Пардон! Гафу ит, ягъни,диде кунак, бөтен кыланмышына мыскыллы төсмер биреп. +- Оныттың шул! Энекәш! Тыңла һәм исеңдә калдыр: иртәгәдән башлап, кайсы аягың белән безнең авылга аяк бассаң, шул аягыңны кулыңа тотып китәрсең. Беренче һәм соңгы кисәтү шушы. Онытмаска әйбәт булыр, хәзергә менә монсын ала тор, Түбән Кизләү егетләреннән күчтәнәч. әйтелгән соңгы сүзләре белән бергә Тәбрис кунак егетнең колак төбенә ямады. Гөлүзә чыелдап ярдәмгә чакыра башлады. Сандык эченнән чыккан егетләр кебек, әллә кайдан гына тән сакчылары пәйда булды. Алар Тәбрисне бәргәли башлауга, кайсы аны яклап, кайсы сугышны туктатырга теләп, авыл егетләре килеп кушылды. Матавыкның ахыры канаган чырайлар, кызларның чыр-чуы, тәрәзә, машина фараларының ватылуы һәм кунакларның машинага көч-хәл илә утырып качуы белән тәмамланды. Ахыры бу булмаган икән әле. Авыл яшьләре булганын-булмаганын бергә кушып, кат-кат сөйләп чыгарга да өлгермәделәр, район үзәгеннән милиция наряды килеп, берничә егетне, шул исәптән Ихсанны да, машинага утыртып, сигналларын улата-улата алып киттеләр. +Илсөяр абыйсын кыстый-кыстый дискотекага алып чыгуына үкенеп бетә алмады. Үзе сугышып йөрмәсә дә, Ихсанда "һәр җирдә дөреслек урнаштыру теләге" көчле икәнен белә иде. Гауга башлану белән йөгереп килгән кыз, абыйсының сугышып түгел, авыл егетләрен кызмаска өндәп, тынычландырырга тырышуын күрде дә соң - аннан ни файда! +"Нишләргә? Абыйга бу хәлдә ничек ярдәм итәргә була? Әтисез генә эш майтарып булырмы? Ничек әнигә сиздермәскә? Болай да кан басымы борчып тора". Кызның башында сораулар өермәсе. Кем белән киңәшергә белмичә, клуб каршында басып калган икән. Дискотеканың яме китте. Яшьләр булган хәлне яңартып, үзара сөйләшә-сөйләшә, әкренләп таралыша башлады. Тукта әле, Илсөяр! Юкка гына сине мәктәптә укыганда "ут борчасы" димиләр иде бит. Син нәрсә булса да уйлап табарга тиеш! Тик нәрсә? Илсөяр клубка кереп китте. Клуб мөдире Эльза апаларының улы Рафаэль аппаратураларны җыеп ята иде. +- Нәрсә булды соң анда, Илсөяр? Аңлый алмый да калдым. Шушы эш белән гел иң кызык хәлләрне күрми калам инде мин, блин. +- Сиңа кызык. Менә миңа нишләргә хәзер? Абыйны да алып киттеләр бит. Өйгә кайтып әти-әнине борчыйсы килми. Бүген булса да тыныч йокласыннар инде. Кайтып йоклый да алмыйм. Нидер эшләргә кирәк, Рафаэль. Тик нишләргә, әйдә уйлыйк әле. +- Ихсанны да алдылармыни? Менә кызык! Менә мәзәк! Ул да сугыштымыни? +- Анда син сугыштыңмы дип сорап торучы булмады инде. Килеп төштеләр дә Тәбрис тирәсендә җыелып торган берничә кешене эләктереп, машинага тутырдылар. +- Кызык хәлләр, мәзәк хәлләр диген, ә! +- Таптың инде кызык нәрсә. Тычканга үлем, мәчегә көлке! Берәр нәрсә эшләргә кирәк дим мин сиңа. Киңәш сорыйм! Ә сиңа һаман "мәзәк", сиңа "кызык". Нишлибез? Куеп тор әле шушы бандураларыңны. +Рафаэль Илсөяргә кызык түгел икәнен, ниһаять, аңлап, эшеннән туктады да тавыш көчәйткеч өстенә менеп утырды. +- Нишләргә дисең инде алайса? Нәрсә булганын төгәл генә белүчедән сорашыйк әле башта. Ситуацияне белмичә нишләп була? +Рафаэль җайлап утырган "подиум"ыннан ялт кына сикереп төште дә клуб ишек төбенә чыгып кемгәдер кычкырды: +- Әй, кил әле монда! +Чакырган кешесе белән сүзне кыска тотты: +- Бер аягың монда, икенчесе тегендә булсын, тиз генә Бәләкәч белән Көтекне җир тишегеннән булса да табып китер. Рафа чакыра, диген. +Карышып маташкан малай белән Рафаэльнең талканы коры булды: +Чыннан да, күпмедер вакыт үтүгә, бөтен ыгы-зыгыда катнашса да, судан коры чыга торган, утта янмас, суда батмас өч яшүсмер пәйда булды. +- Хәзер миңа "олигарх" малае белән нәрсә булганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирегез әле, балалар! - диде Рафаэль. "Балалар", чыннан да, махсус карап торгандай, булган хәлләрдән бик хәбәрдар булып чыкты. +- Ну... алар теге ни... Кендекне... Гөлүзәне дискотекадан чакырып чыгардылар да...нитмәкчеләр... алып китмәкчеләр иде, Тәбрис нитте... аңа килеп бәйләнде ..." Нигә безнең авыл кызларын алып китәсең", дип. +- Шуннан? +- Анда Тәбрис башлады, кәнишне. +- Безнең авыл егетләре юкка башламас. Гаеп безнекеләрдә була алмый, балам. Колагыңа киртләп куй. Димәк, "олигарх" башларга мәҗбүр иткән! - диде Рафа, ике төрле сөйләшүгә урын калдырмыйча. +- Шуннан китте инде. Безнекеләг өегелеп килделәг дә моның иптәшләген тәпәли башладылаг, - диде Көтек дигәне. +- Анда Ихсан бар идеме? +- Бар иде. Ул... +Рафа сөйләүченең сүзен бүлеп дәвам итте: +- Ул сугышучыларны аерып йөргәндер, шулаймы? +- Әйе, тегенең иптәшләрен нитәләр иде безнекеләр, изәләр иде. Ярый Ихсан булды. Рәхмәт әйтсен "Олигарх". +- Гөлүзә кайда икән? Тегеләр белән киттеме? +- Юк, Гөлүзә кайгысы идемени аларда. Өенә кайтып киткәндер ул. +- Короче, аны табып сөйләшергә иде. +- Алып киликмени? +- Юк, кирәкми. Башта үзебезнекеләрне җыйыйк әле. Аннан карарбыз. +Ярты сәгать дигәндә, клуб ишегалдына яшьләр кабат җыелды. Нигә җыелганны аңлатуга, "моя хата с краю" диючеләр шыпан-шыпан гына караңгылыкка чумды. Калганнары, киңәшә торгач, төп шаһит Гөлүзәне табып сөйләшергә, ничек тә авыл егетләре файдасына "сайратырга" мәҗбүр итәргә дигән фикергә килделәр. Кыз яшәгән өйдән ерак түгел тыкрыкка җыелдылар. Гөлүзәне, кесә телефонына шалтыратып, яннарына чакырып чыгардылар. Гөлүзә, ни гаҗәп, "дәрәҗәле делегация"нең шартына бик тиз күнде. Сәбәбе болайрак булган: "кәттә кияүнең" авылдан чыгып качуына берничә минут үткәч, Гөлүзә "кыргый", "культурасыз" авылдашлары өчен оялып, егеткә шалтыраткан, хәлен белергә теләгән икән. "Олигарх малае" бөтенесен берьюлы, шул исәптән кызның үзен дә аты-юлы белән бик еракка җибәргән, "тирес кортлары" дип атаган. Киләчәккә матур хыяллары җимерелеп, һавадан җиргә төшерелгән кыз авылдашларының нәрсә теләгәнен бик тиз аңлады. Тагын бераз "кайдандыр килеп, монда хуҗа булырга маташкан акча капчыклары"н эт итеп сүгеп, иртәнге җидедә очрашырга сүз беркетеп, өйләргә таралышканда, җәйге таң атып килә иде инде. +Төнге оештыру эшләренең нәтиҗәсе булачагына бик ышанып, Илсөяр мыштым гына верандага кереп ятты. Иртәгә ничек тә әнисенә сиздермичә, (әтисенә белдерми калу мөмкин түгел, аннан ярдәм сорамый хәл итеп булмас) район үзәгенә барып, абыйсын коткарырга иде исәбе. Бөтенесе дә артта калгач, көлә-көлә әнисенә сөйләрләр, абыйсы да, әти-әнисе дә шундый эш майтарып чыгарганы өчен аны мактарлар! Илсөяр йокламаска бик тырышып ятса да, ничек +- Абыең кайда? Төнлә нәрсә булды анда сезнең? +Иртән көтү куарга чыккач, Наҗия килеп, "төнлә кызы Гөлүзәнең егетен аларның Илсөяре, көнләшүенә чыдый алмыйча, абыйсы Ихсаннан кыйнаткан. Хәзер Ихсанның башы төрмәдә чериячәк икән. Егетнең, ягъни "чүт-ли не кияүнең", әтисе шулай дип әйткән"ен сөйләгән. +Илсөяр әнисенә, төнлә нәрсә булганын бәйнә-бәйнә сөйләп, хәлнең ул кадәр үк куркыныч булмавын аңлатты. Бераз тынычланган кебек тоелса да, ананың күңеленә шом иңде. Торып чыккан гаилә башлыгына вакыйганы бәян иттеләр. Мидхәт бер сүз дә әйтмичә тыңлады. Чынлап та шулай уйлапмы, хатынын тынычландыру өченме: +- Яшьләр сугышмый тормый инде. Каннары кайный, көчләрен кая куярга белмиләрдер, бездельниклар. Кирәк бит, кырык эш кырык җирдә кырылып ятканда, шул гына җитмәгән иде, - диде. +Ананың йөрәге урыныннан купкан иде инде. Ул баласының хулиганнарча сугышып йөрмәвенә ышана. Тик бүген ул сак астында. Кайда, кем белән утыра? Кешечә мөнәсәбәт бармы? Гаепсезлеген исбатлый алырмы? Ичмасам, Мидхәт тә берни әйтмичә чыгып китте. Кем белән бәйләнгән бит! Гади сугыш чукмары гына булса, бер хәл. Болар бит районда хуҗа. Кәгазьдәге хуҗа үзе дә алар кубызына бии. Теләсәләр, тик торган багананы да гаепле дип табып аударырга, юл читенә алып атарга мөмкиннәр. Алар йөргән юлда тормасын! Без үзебез дөрес юлдамы соң дип уйлап тормаячаклар. +Илсөяр, сәгать җиде тулганчы, сөйләшенгән урынга барып баскан иде. Бераздан, йокысызлыктан кызарган күзен уа-уа, Рафаэль дә күренде. Соңгы сәгатьләрдә Илсөяр өчен аннан да якынрак кеше юк. Әгәр ул булмаса, кичә яшьләрне җыеп та булмас иде. Бераздан тагын берничә кыз белән егет-малай күренде. Гөлүзә юк та юк. Көтекне Гөлүзәләргә җибәрделәр. Анысы биш минуттан әйләнеп кайтты. +- Хана, малайлаг, эш. Гөлүзә киге уйлаган. +- Бармыйм димени? +- Мин аның үзен күгмәдем дә. Минем сызгыгуым булды, Наҗияттәй килеп чыкты капкадан. Фугия кебек. Чыккан шәпкә бәгеп очыга дип тогам, малай. Бег кая да багмый ул, показания бигеггә аны милиция начальнигы үзе килеп алачак, олы Хәсәнов үзе шалтыгатып,лично үзем белән сүләште: "Зинһаг, Гөлүзә килеп бөтен дөгеслекне сөйләп бигсен, малай аякка басу белән шаулатып-гөгләтеп туй ясагбыз дип әйтте", - ди. +- Ишкән икән ишәк чумарын. Олы Хәсәновның Наҗиягә мәңге шалтыратасы юк. Ул шалтыратса, милиция начальнигына шалтыратыр. Эш Гөлүзәдә. Үзенең бай егетне ычкындырасы килмиме, әнисе туздырганмы? - дип үзе белән үзе сөйләште Рафаэль. +- Кирәктер инде Гөлүзә андыйларга, күп булса берәр төнгә. +- Кендекләргә байлык кирәк бит, мактанырлык сәбәп кирәк, - диештеләр яшьләр. +Ике җиңел машинага төялеп, район үзәгенә чыгып китмәкче булып җыенып кына беткәннәр иде, тузан туздырып яннарына Мидхәт килеп туктады. +- Нишләргә җыенасыз тагын? Майтарганыгыз җитмимени? - диде машина тәрәзәсен төшереп кенә. +- Без, әти, егетләрне яклап, милициягә барырга җыенабыз, - диде Илсөяр, үзен башлап сөйләргә тиеш дип табып. +- Дөресе ничек булганын сөйлибез, Мидхәт абый. Ихсанның бер гаебе дә +- Йөрмәгез анда буталып. Сездән башка да чыгарырлар, гаепләре булмаса. +Мидхәт, ничек килеп туктаган булса, шулай кузгалып китте. Яшьләр ни әйтергә белми сүзсез калдылар. Илсөяр әтисенең болай кылануын һич аңламый, аңа үпкәләп, күз яшенә тыгылды. Башкалар да аптырап калды. +- Менә сиңа мә! Без аның малаен яклап бармакчы булабыз, ә ул... +Мидхәт, әйтерсең яшьләрнең күңелендәгесен ишетте, барган җиреннән шып туктады да машинасын артка биреп кенә кире килде. Бу юлы машина ишеген ачып, берни дә әйтми бераз торганнан соң: +- Ярар, егетләр-кызлар, алайса болай итик без: мин башта барып үзем обстановканы белеп кайтыйм. Ярдәм кирәк булса, сезне кайтып алырмын. Сөйләштекме? - диде. Илсөярнең иңеннән таулар төшкән кебек булды. Мидхәт аның: +- Әти, мин синең белән барам! - диюенә дә каршы төшмәде. Илсөяр башкаларга сиздерми генә Рафаэльгә төртеп алды. Егет аны сүзсез дә аңлап: +- Мидхәт абый, минем дә ГИБДДга барасы бар иде. Алмассыз микән? - диюенә: +- Утыр әйдә! - дигән җавап ишетте. +Арттагы ике урынга, рөхсәт тә сорап тормыйча, Ихсанның ике классташы - кичке вакыйганың шаһитлары менеп утырды. Мидхәт сүзсез генә кузгалып китте. Ул үзе дә улы өчен нык борчыла. Иртән әйткән, "Яшьләр сугышмый тормый", - дигән сүзләренә үзе үк башкача карый башлаган иде. "Кирәк бит кешесенә эләгергә! Бу инде безнең замандагы ике урам сугышы түгел. Ул вакытларда кызлар өчен тәпәләшеп алалар иде дә бергә утырып тәмәке тартып, дуслашып кайтып китәләр иде. Хәзер заманалар башка шул. Кешеләр дә башка". +Ял көне булгангадыр, полиция башлыгы эш урынында юк иде. Дежурный аңлаешлы бер сүз дә әйтә алмады. Мидхәт, полиция башлыгы белән моңа кадәр үзара яхшы мөнәсәбәттә булганга, ни булса да куып чыгармасына өметләнеп, туры өенә барып керергә җөрьәт итте. +- Мидхәт абый, аңлавын бик яхшы аңлыйм мин сине. Тик, ситуация белән ныгытып танышмыйча, һичшиксез, булышырмын дип сүз бирә алмыйм. Сәбәбен үзең дә аңлыйсыңдыр. Турыдан-туры гаебе булмаса, тикшерү озакка бармас анысы, тиз чыгарырлар. Тик бүген түгел инде. +- Аның гаепсез икәнен шунда булган иптәшләре раслап тора. Ул аерырга гына кергән. Мин, шаһит кирәк-фәлән булса дип, бер-икесен утыртып та алып килдем. +- Мин дежурныйга шалтыратып әйтермен. Күргәннәрен дөп-дөрес итеп язып калдырсыннар. Кирәк булсалар, кабат үзебез чакыртырбыз, - диде баш тәртип сакчысы. +"Әйе, үзегезгә кирәктә башкачарак сөйләшәсез сез. Безгә кирәк булса гына..." Мидхәт, сабырлыгын югалтмаска тырышып, машинасына чыгып утырды. +- Нәрсә диде, әти? - дип сорады Илсөяр, әтисеннән беренче сүзне көтеп ала алмагач. +- Хәзергә берни дә. +Егетләр, күргән-белгәннәрен мөмкин кадәр авылдашлары файдасына язып, анык кына берни дә белмичә, кире авылга кайтып киттеләр. Мидхәт: "Эшләрем бар", - дип кайтмый калды. Дөресе: ул алга таба нишләргә тиешлеген белми ял көне булса да, авылдагы ничә гаиләнең тынычлыгы югалганын аңларга була бит. Аннары Мидхәт башлыкны үзе үк аклап куйды: "Синең өчен ЧП булса, алар өчен гадәти хәл бит инде. Берәү дә үлмәгән, олы җинаять кылынмаган. Тикшерерләр дә кайтарып җибәрерләр. Менә басудагы эш туктап тора. Бүген комбайннарны уракка әзерләүне оештырып җибәрәсе иде бит ул. Ихсанның бүген анда булуы һава кебек кирәк". +Запчасть кибетләреннән кирәк-ярак җыеп, тынычланырга тырышып, берике сәгать вакытны сузгач, Мидхәт тагын полициягә сугыласы итте. Дежурный белән сөйләшеп, улы белән очрашырга иде исәбе. Ә анысы: +- Бу мөмкин түгел. Мин тәртип бозуга бара алмыйм, - дип кырт кисте. Мидхәтнең башын иеп чыгып китүдән башка чарасы калмады. +БИШЕНЧЕ КӨН +Сабира бу хәбәрдән аптырап калды. Ничек инде, бөтен шау-шуга сәбәпче Тәбрисне чыгарганнар, бер гаепсез Ихсанны - юк? +- Тагын үзем бармый булмас, ахры, - диде Мидхәт. - Тәбриснең үзен күрим дә Актайны әйләнеп кайтыйм әле. Ә син алдан ук борчылып, үз-үзеңне бетермә. Бүген чыгармау утыртып кую дигән сүз түгел бит әле ул. +Мидхәт Тәбриснең туры өенә барып керде. Ул кергәндә, тавышын бөердән чыгарып, өйдәгеләргә нидер сөйләүче егет, Мидхәтне күрүгә куырылып килгәндәй булды. Ирексездән Мидхәтнең башыннан: "Нәрсәдер чиста түгел монда", - дигән уй сызылып үтте. +- Йә, герой, ниләр булып бетте анда сезнең? Нигә Ихсанны чыгармадылар? +- Мин ничек булган, шулай сөйләп бирдем. Гаебемне таныйм, салган баштан кызып кителгән, дидем. Ә Ихсанны нигә чыгармаганнарын әйтә алмыйм, Мидхәт абый. Допростан бик кызып кайткан иде ул. +Тәбрис нигәдер күзгә карап сөйләми. Кечкенә генә елтыр күзләре, тукталыр нокта эзләгәндәй, әрле-бирле йөгерешә. +- Бәлки, башкачарак булгандыр, уйлап кара әле, егет. +- Башкача дип... Мин нәрсә кушсалар, шуны эшләдем. Ихсан андагылар белән бәхәсләшкән бугай. Минем бер гаебем дә юк, Мидхәт абый, валлаһи менә, баскан урынымда җир йотсын. +- Чамалап сөйләш, чыннан да йотуы бар! +Машина район үзәгенә тәгәри. Чакрымнарның саны булса да, ирнең башындагы уйларның чуты да, рәте дә юк. Соңгы көннәрдәге тынгысызлык йокыдан калдырды, хәлне алды. Әле дә күргән-ишеткәнен күз алдыннан үткәреп бара. +Мидхәттә Тәбрискә карата җирәнүгә охшаш бер хис туды. Сәбәбен хәзергә үзе дә аңлатып бирә алмас иде. Хәтерендә күп еллар элек булган бер вакыйга яңарды... +...Ата - улны, ана кызны белми торган 90нчы еллар иде. Мидхәт колхозда агроном булып эшли. Ничек тырышса, нинди яхшы уңышлар алса да, хуҗага эш белән ярап булмый. Идарә карары белән билгеләнгән премиясен бирмәс өчен, председатель чираттагы тапкыр төрле сәбәпләр табарга маташа. Мидхәт ул көнне дә хуҗаның затлы кабинетыннан ярсып чыгып бара иде, ишек кемгәдер каты гына бәрелде. Караса, ишек артында маңгаен уып, амбар мөдире Рахил басып тора. Мидхәт чыгуга, ул елгыр гына ишеккә чумды. Ә аннары озак та үтмәде, урамда Мидхәтне куып җитте. +- Әй, туймаса да туймас икән бу адәм баласы. Күсәкне әйтәм (авылда хуҗаның кушаматы шундый иде), ел тәүлеге колхозга бил бөккән кешеләрнең кадерен кайчан белә башлар бу?! +- Белер, көт! Андыйлар кеше кадерен белүнең ни икәнен күптән оныткан инде. Аларның корсакларын гына түгел, намусларын да, хәтерләрен дә май баскан. Ничава, элекке заман түгел, бер очы чыгар әле. +Бу сөйләшүне Мидхәт оныткан да булыр иде. Дүшәмбе көн идарә утырышында үзенең сүзләре, ноктасы-өтере дә югалмыйча, төкереккә манчылып, хуҗа авызыннан кире үзенә кайткач, Рахилнең кем икәненә төшенде. Рахил Тәбриснең әтисе иде. +"Уеннан уймак чыккан, ахры, монда. Әллә эш бөтенләй Ихсанда түгелме? Кемнең канына тоз салды соң әле ул үзе соңгы вакытта? Кемнең бугазына сөяк булып утырды?" +Мидхәткә эшне алып баручы тикшерүчене табуы кыен булмады. Кичәлебүгенле генә диплом алган яшь егет. Аны үзеннән өлкәннәр белән әдәпле сөйләшергә өйрәтмәгәннәр. Монысы беренче минутта ук аңлашылды. +- А-һа, геройның влиятельный әткәсе килеп тә җитте. Ким дигәндә ун ел төрмә көтә сөекле улыгызны! Хокук саклау хезмәткәрләренә каршылык күрсәткән өчен җиде елга кадә-ә-ә-әр, бер гаепсез кешеләрне авыр тән җәрәхәтләренә китергән кыйнау оештырган өчен дә өстәгә-ә-ә-әч... Йә кесәгезне бераз юкартасы була инде, абзый кеше. +Тикшерүче ике кул бармакларыннан рәшәткә ясап күрсәтте. Мидхәтнең бугазына төер килеп тыгылды, тыны кысылды. Бу яшь әтәч белән сүз көрәштереп тору мәгънәсез эш икәне болай да аңлашыла иде. Алай гына да түгел, чал башын иеп, аннан үзен тыңлавын, ситуацияне аңлатып бирүен үтенүне үзе өчен түбәнсенү дип санады. Әтисе еш кына: "Аюны җиңгән ярты ир, ачуын җиңгән бөтен ир", - ди торган иде. Күз аллары караңгыланганны сизеп, кабинеттан борылып чыгып китте. +Мидхәт туп-туры полиция башлыгының кабинетына юнәлде. Тик "иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас" дигән кебек, анысын да урынында тота алмады. Ишегалдына чыгып: "Инде ни хәл кылырга?" - дип басып торганда, машина белән үзләренең авыл егете Илдар күренде. Ул берничә ел инде хокук саклау органнарында эшли, яшенә күрә званиесе дә бар. Мидхәт фикеренчә, Илдар - төпле егет. Мондый очрашуга сөенеп, Мидхәт Илдарга каршы барып кул сузды, үзенең гозерен аңлатмакчы булып сөйли башлаган иде, Илдар аны бүлдерде: +- Мидхәт абый, мин барысын да беләм. Бу аяк өсте генә хәл ителә торган нәрсә булып чыкмады әле. Әйдә, бер сәгатьтән "Ядкарь" кафесы янында очрашыйк. Шунда сөйләшербез. Хәзер үк булдыра алмыйм. Кичектерә алмый торган эшләрем бар. +Мидхәт бер сәгатьне көчкә уздырды. Бик гади генә тоелган эшнең нинди борылыш алып катлаулануы мөмкин? Ата үз улын яхшы белә: Ихсан акылсыз егет түгел, уйламыйча берни дә кылмас. Дөрес, үзенә охшап, хакыйкать эзләп маташа торган гадәте бар анысы, күрәләтә оятсызлана башласалар, кискен итеп җавап бирергә дә мөмкин. Тик дөреслек эзләүнең туры юллары һәрвакытта да кирәкле нәтиҗәгә китермәгәнен үз тиресендә татыганы юк. Тормыш тәҗрибәсе сайрак, китапчарак эш йөртергә ярата. +Илдар сүзендә тора белүчеләрдән булып чыкты, бер сәгать узды диюгә, кафе янына килеп тә туктады. Мидхәт абый, - диде дә түбә астына тезелгән өстәлләрнең иң аулагына юнәлде. Салкын минераль су эчеп, сусавын бераз баскач, Илдар төп сүзгә күчте: +- Алдан ук әйтеп куям, Мидхәт абый, бер куркыныч нәрсә дә юк. Нервыларыңда уйнап алырлар алуын. Анысына әзер булсагыз иде. Әйт әле дөресен генә, "Кызыл көч" белән мөнәсәбәтегез, Хәсәнов белән дип әйтүем, ничегрәк? +- Ничек дип, Гали - үз эшендә, Вәли - үз эшендә. Очрашканда, эш турында сөйләшәбез, кунакка йөрешкән юк. Бер-ике тапкыр техника белән ярдәм итүен сорап кердем - булышты. Баштагы мәлне, инвестор кергәндә, бераз проблема булып алган иде инде. Мөстәкыйль булып калуымны яратып бетермәделәр. Аннан соң ничә ел узды бит инде. Аннары ул чагында Хәсәнов та түгел иде әле. +- Шуннан башка берни дә булганы юк дисең инде. Син әһәмият бирмәгәнсең генәдер. Хәсәновка ошамастай нәрсәләр булды бугай инде. "Кызыл көч"некеләр: "Нигә безнең хезмәт хакы түбән? Пай җирләренә түләү юк", - дип кызып йөргәннәрен хәтерлисеңме? Ул чагында бит үзләрен синдә эшләүчеләр белән чагыштырып күрсәттеләр. Мисалга, синекеләрнең зарплаталарын китерделәр. Җиргә керде инвестор, ә авылны эш белән тәэмин итә алмый. Пайларын кире сорап йөрүчеләр бар. Хәсәновның ачуын китерердәй сәбәп дип уйламыйсыңмы моны? +- Мин котыртып эшләнгән эш түгел бит болар берсе дә. Аннары Ихсан белән булган хәлне моңа ничек бәйләп була? +- И Мидхәт абый, авылдан торып, бәлки, мондагы хәлләр ачык күренмидер дә инде. Алар бит берсе белән берсе бәйләнеп беткән. Син малаеңны утыртып куйганны иртән генә белдең әле, шулаймы? Ә аның язмышы син йокыдан торганчы хәл ителгән иде инде. +- Ничек? Барыбер аңламыйм. +- Авылдан тукмалып чыгып качуга, Хәсәновның малае шунда ук әтисенә шалтырата. Бу вакытта безнең начальникның "олигарх" дачасында шашлык кимергән чагы була. Әлбәттә инде, төяп алып килгән авыл егетләре арасында кемнең кем икәне бик тиз ачыклана. Хәсәновка теге коры куык Мәҗнүн кирәкмени? Ун елга утыртып куябыз дигәнне ишетүгә, нәрсә кушсалар, шуны язып кул куя да аны чыгарып җибәрәләр. Калганнарыннан сорау алу тәк, исеме өчен генә эшләнә. Тәбрисне - төп шаһит итеп, аның күрсәтмәләренә нигезләнеп, бөтен гаепне Ихсан өстенә өеп куялар, ягъни аннан сугышны оештыручы ясыйлар. Эшнең ак җепләр белән тегелгәне юләргә дә аңлашыла, шулай да азрак сезне эштән аерып, чәчләрегезне агартырга сәбәп булырга ярап тора. Хәзер аңлашылдымы инде, Мидхәт абый? +Мидхәт эндәшмәде. Ишеткәннәр аның башына сыймый иде. Ни өчен? Хәсәновка ни зыяны тиде аның? Кызык өчен генә кеше язмышы белән шулай уйнап буламы? Тук песинең мескен тычкан белән шаяруы кебек. +Тиздән уракка төшәргә кирәк. Комбайннар әзер түгел. Корылыктан вакытсыз өлгергән игенне тиз генә җыеп алмасаң, ансыз да калуың бар. Ә ул монда талантсыз язылган комедиядә катнашып йөри. +- Илдар, син сөйләгәннәрнең дөреслегенә шикләнергә минем сәбәбем юк. Син шул кухня кешесе, нинди киңәш бирәсең: алга таба нишләргә, нинди адым ясарга миңа? +- Алдыңда ике юл, Мидхәт абый. Беренчесе - баш иеп, берни белмәгәндәй Хәсәновка бару, Ихсанның бу эше яшьлек юләрлеге генә икәнлеген коллегасының хәленә керә, малаеннан гаризаны кире алдырта. Икенче юл - әйбәт адвокат табып, улыңның гаепсез икәнен исбат итү. Аннары, Мидхәт абый, Ихсан кызулыгы белән эшне бераз катлауландырып куйган. Ялганга түзә алмыйчадыр, тикшерүчегә каршылык күрсәтеп, янап та алган. Шуңа күрә башкаларны чыгаргач та аны сак астында калдырганнар. Андый вакытта сүзне аеруча уйлап сөйләшергә кирәк шул. Һәр сүзең үзеңә каршы эшләргә мөмкин. +- Ихсан белән күрешә аламмы? +- Юк, рөхсәт итәрләр дип уйламыйм, Мидхәт абый. +- Соңгы сорау, энем: син боларны каян бик төгәл беләсең һәм нигә миңа сөйлисең? +Илдарның йөзенә сәер елмаю чыкты, аннары Мидхәткә карап көлеп куйды. +- Беләм, чөнки мин боларны белергә тиеш. Ни өчен әйтәмме? Моның ике сәбәбе бар. Беренчесе - мин сезнең намуслы кеше икәнегезне беләм, хөрмәт итәм. Икенчесе - бу уендагы кайберәүләр минем менә монда утыралар инде. - Илдар кулы белән бугазын сызып күрсәтте. +АЛТЫНЧЫ КӨН +Ихсанны утыртып куйганнарына атна тулырга бара. Сабираның кулыннан эш төште. Көндәлек эшләрне үзен мәҗбүр итеп кенә башкарып йөри. Җәйге ялда булса да, эшенә дә барып килергә кирәк. Анда бакча балалары бар бит әле. Укырга керәсе балаларның ата-аналарын тагын бер тапкыр күреп сөйләшәсе бар. Ремонтка да керешелмәгән. Җәйге ялда үзен алыштырган Рәйханә белән киңәштеләр дә, укучыларның ата-аналары белән сөйләшеп, әкренләп буяу эшенә тотынырга булдылар. Буяуны Сабира үз акчасына алып тормакчы. Җае чыккач, берәр ничек кайтарыр әле. +Сабира үзен озатырга чыккан Рәйханәдән сорыйсы итте: +- Атласның хәле ничек икән соң? Белешкәнең юкмы? +- Белешмәгән ди инде, Сабира апа. Көн саен Алмаздан хирургия бүлегенә шалтыраттырам. Хәле бик шәптән булмаса да, реанимациядән чыгарганнар инде. Кулына ясалган операциясе уңышлы булган ди. Оча сөягенә кире ясарга туры килмәгәе дип әйтә ди врачлар. +- Янында микән соң Венерасы? +- Белмим шул. Баладан сорый алмыйм бит инде. Үзе аны-моны әйтми. +- Шалтыратып, врачлар белән үзеңнең дә сөйләшәсең бар. Ни дисәң дә, балаларыңның атасы, ничә ел гомер иткән ирең. "Кеше булдыра алган иң бөек гамәл - кичерү", - дип әйткән ди бер акыл иясе. Кичер син аны. Хыянәте өчен аласы җәзасын алды инде ул. Үзеңнең дә күңелеңә җиңелрәк булып китәр. +Рәйханә җавап бирмәде. Сабира саубуллашып китеп барды. Аның соңгы атнада урамга чыкканы да юк диярлек. Чыкса, барысы да улы турында сорашып, йөрәген яралар кебек. Качып та ята алмыйсың. Хатын хуҗалык товарлары сатучы шәхси кибеткә юнәлде. Кибеттә булган буяуларны карады. Җитмәгәненә заказ бирде дә, эреле-ваклы пумалаларны сумкасына тутырып, өйгә кайтырга чыкты. +Соңгы көннәрдә күктә болытлар күренгәли. Тик бер тамчы яңгырның да төшкәне юк. Телевизордан гарасатлы яңгырлар яуганы, килгән зыяннар турында көн дә сөйләп торалар. Озак торган кызу көннәрдән соң шифалы тыныч яңгырлар - бик сирәк хәл. Сабираның соңгы вакытта интернетка кереп, алдагы көннәрдә көтелгән һава торышын да караганы юк икән. Ихсан турында борчылулар барысын да арткы планга күчерде. Ник әллә нишләп бетми шунда +- Сабира апа! Сабира апа, дим, туктап тор бер генә минутка! +Тавышка сискәнеп артка борылып караса, Кәринә йөгерә икән. Кәринә - авылда яңа кеше. Мөсәгыйт агай белән карчыгы бер-бер артлы үлеп киткәч, шәһәрдәге малайлары туган йортларын риэлторлар аша шушы хатынга сатып җибәрде. Үзләре хәтта кайтып та карамады, диде күршеләре. Карт белән карчыкның әллә ниләре булмагандыр булуын. Шулай да туган-үскән нигездә җанга якын ни дә булса каладыр дип тә уйламаганнар икән. Таш арасында яшәп, күңелләрнең катылануы шулдыр инде. +- Уф, Сабира апа, көчкә куып җиттем. Яшьләргә биргесез икән әле үзең. +Кәринә үзе әйткәнгә үзе куангандай авызын ерып җибәрде. Тәмәкедән саргаеп беткән тешләре арасыннан кичәге кәеф-сафа сасысы аңкып чыкты. Сабира артка чигенеп куйды. +- Иртүк торып, бүген урманга җиләккә мендем. Кура җиләге быел, Сабира апакаем, учлап җыярлык менә. Олы кеше үзе җыеп йөри алмый торгандыр, мәйтәм. Сатам, алмыйсыңмы соң? Сиңа арзанга гына бирәм. Бераз акча җыеп, Мишага мәктәп киемнәре алып булмасмы, дим. Үзегез матур киендереп йөртергә кушасыз бит. +Кәринә тагын авызын ерып хихылдады. +Кәринәнең берсеннән-берсе бәләкәй өч баласының олысы былтыр укырга керде. Беренче сыйныфка кемнәндер калган, ике-өч үлчәмгә зур костюм белән килде малае. Җиләге өчен акча бирсәң, аракы алып эчәчәк, малай тагын шул искесе белән йөриячәге көн кебек ачык. Җиләген алсаң ярар иде. Үзенең, чыннан да, урманга йөреп җиләк җыярлык мөмкинлеге юк. Мидхәт тә кайнатмасын ярата. Кышка киптереп куйсаң да әйбәт булыр иде. Тик бу сәрхушның кулына акча бирәсе килми. Нишләргә соң әле? +- Ярар, Кәринә, болай итәбез. Әле көн иртә. Мин хәзер чиләгеңне бушатып бирәм дә тагын бер чиләк җыеп төш. Аннары чутлашырбыз. Сиңа - акча, миңа - җиләк. +- Әй рәхмәт, Сабира апакаем! Тик син баш төзәтерлеген хәзер үк бирерсең инде, яме. +Башы төзәлеп кәефләнгән Кәринә чиләген тутырып кайтканчы, Сабира аның улын кибеткә җитәкләп барып, яңа костюм алып куйган иде инде. Малайның куанычының чиге булмады. Ике чиләк җиләк өчен түлисе акча җитеп тә бетмәде әле, үзенекен өстәде. "Мескен сабыйга хәердән булыр әйдә", - дип уйлады хатын. Укытучының хәйләсенә төшенгәч, Кәринәнең ачуы чыкты чыгуын, шулай да теле белән әйтергә намусы кушмады. +- Менә тагын өч йөз сум акча сиңа. Балаларыңа ризык алып кайт. Иртәгә тагын бер чиләк җыеп китерерсең. Тик ятмыйча дөрес эшлисең, Кәринә. Ходай бушка биргәндә файдаланып кал. Кыш көне кар астыннан табып булмас, - диде Сабира хатынның салпы ягына салам кыстырып. Кәринә, буш чиләге белән акчасын кыстырып, кибеткә чапты. +Кәринә үзе татар хатыны булса да, теле ташка үлчим. Фатир өчен түли алмыйча, "риэлторлар ярдәме белән" авылдагы иске өйләргә кайтып урнашкан аның кебек тагын берничә гаилә арасында татарча беравыз сүз белмәгәннәре дә бар. Шуларның берсе узган ел "татарча белмәгән өчен генә баласының укуы начар булуына борчылып", русча укытуларын таләп итеп, мәгариф бүлегенә барган иде. Завроно Сабираны чакыртып алды. Ата-ананың таләбе хаклы булуы, шартлар тудырылырга тиешлеге турында лекциянең ахырын тыңлап +- Роберт Альбертович, бу гаиләне авылга - татар авылына сез чакырып кайтардыгызмы? +- Нишләп мин кайтартыйм ди аларны. +- Менә мин дә кайтартмадым. Ул - ялкаулыгы аркасында, бер тамагын тыя алмыйча эчеп, шәһәрдәге фатирларын югалтып кайткан хатын. Олы балаларын карамаганга күрә, ана хокукыннан мәхрүм ителгән инде ул. Бу бала - фәләненче ирдән. Мәктәпкә килгәндә, сумкасын да, кием-салымын да авыл эшмәкәрләре алып бирде. Рәхәт бит хәзер: хатыннар ана капиталы өчен бала ташый, көне-төне эш дип чапкан кешеләр аларның балаларын мәктәпкә әзерли. Бу хатынның да баласы ничек укуы турында кызыксынганы юк. Баласы белән утырып берәр тапкыр дәрес хәзерләтсен иде хет! Иртән чәен эчертеп, мәктәпкә озатсын иде - юк бит! Ә монда килә белгән. Дәүләткә бер тиенлек файда китермәгән сорыкортлар семьялыгыннан ул. Аннары, рус авылына күчеп килгән татар баласы өчен берәр җирдә татарча укыту оештырылганын күргәнегез бармы Сезнең? +- Алай тирәнгә китмик инде, Сабира Хәмитовна. Безнең эш сәясәт түгел, балалар укыту. Балалар, кемнеке булуына карамастан, тигез хокуклы. +- Мин дә шулай дим, Роберт Альбертович. Ун татар баласы бер килмешәк хакына туган телдә белем алудан мәхрүм ителергә тиеш түгел. Математик булсам да, туган тел язмышына ул дәрәҗәдә битараф кеше түгел әле мин. Сезгә дә киңәшем шул. +Шушы сөйләшүдән соң Сабираның күңелен нидер талап, борчып йөри. Уку елы башланганчы әлеге темага әйләнеп кайтачакларын эчке тоемлау белән сизә. +Сабира, өйгә кереп, телевизорны ачты. "Хәбәрләр" тапшыруы башланды. Тагын бер чиновникның казна акчасын үзләштерүе фаш ителгән икән. Миллиардлап кына урлашалар хәзер. Вакланып тормыйлар. Күптәннән игътибар итеп килә Сабира: тотылучылар турында күп сөйлиләр, ә шул акчаларның дәүләткә кире кайтарылуы турында әйткәннәрен бер тапкыр да ишеткәне юк. Кайтарылмый микән, кайтарылуы турында әйтеп тормыйлар микән? Шулай дип сорагач, өйдәгеләр аннан кычкырып көлде хәтта. +- Шушы яшькә җитеп, балаларча самими булып кала алуыңа сокланам мин синең, әнием, - диде Илсөяр, тәгәри-тәгәри көлеп туктагач. +Көтү кайтырга иртәрәк. Сабира, өстен алыштырып, җиләк чүпләргә утырды. ТНВ каналын ачты. Анда концерт бара икән. Тавышы да, озынрак күлмәк алырга акчасы да булмаган кыздан соң, Раяз Фасыйховны куйдылар. Аны тыңларга була. Сабира бигрәк тә Раяз башкаруында "Кыр казлары" җырына мөкиббән. Бәгырьләрне актарып, күңелләрне иләсләндереп, әллә кайларга алып китә ул җыр. Йолдыз чире йоктырып, артыгын кылана гына башламасын. Таланты бар егетнең. +Концерт бетүгә, республика хокук органнары турында тапшыру башланды. Соңгы көннәрдә бу даирә кешеләренә ачуы ташып тора Сабираның. Шуңа тапшыруның һәр сүзенә бәйләнеп, сөйләгәннәренә ышанмыйча, игътибарсыз гына тыңлап утыра иде, таныш исем-фамилияне ишетүгә, ялт экранга күтәрелеп карады. Экранда - кайчандыр җанга бик якын булган, төн йокыларын качырган Булат Ганиев иде. Еллар үз эзен тирән итеп салырга тырышса да, йөз чалымнары бик таныш, сөйләү рәвеше, кул хәрәкәтләре дә нәкъ шул ук. Ул Казандагы криминаль хәлләргә аңлатма бирде. Экраннан нәрсә сөйләгәннәрен Сабира аңламады, аңларга да тырышмады. Ул бары Булат атлы кешенең Журналист Булат Ганиевның вазифасы һәм эш урынын кабатлап әйтте дә икенче темага күчте. +Булат, Булат... Менә нинди икәнсең син хәзер. Озак еллар бу исемне очратырга мөмкин булган бөтен җирдән эзләп барса да, бүгенге көнгә кадәр таба алганы булмады. Очратса да, берни дә эшләмәс иде. Бүгенге кебек: "Менә нинди икәнсең син хәзер!" - дияр иде дә хәтеренең иң ерак, кадерле истәлекләрне генә саклый торган урынына салып куяр иде. Казанга барса ничә еллар, күзләре гел аны эзләде. Соңгы елларда гына бу "чир"дән арынып килә. Югыйсә, Булат белән мәхәббәт тарихына нокта куючы Сабира үзе булды. Үзе китте. Яратып китте. Нәкъ Равил Фәйзуллин әйткәнчә: "Туеп кем дә китә, ә син яратып китеп кара..." +Тормыш тарафыннан яшьлегендә дә хисләр белән түгел, акыл белән яшәргә мәҗбүр ителгән иде Сабира. Тормышы авыр булса да, горур иде. Аңа җебеп төшәргә, мескенләнергә ярамый, үзе өчен ул һәрвакыт үзе хәл итәргә тиеш иде. +Сабира, сыерын савып, сөтләрне урнаштырып йөргәндә, Рәйханә килеп керде. Ремонт хакындагы иртән башланган сүзне дәвам итеп, алга планнар кордылар. Рәйханә: "Ихсан турында яңалык юкмы?" - дип сорашты. Аннары чыгарга кузгалды. Тик үзе чыгып китми: нәрсә турындадыр әйтәсе киләме, Сабираның нидер әйткәнен көтәме? +- Алмаз ни белән шөгыльләнә соң әле бу арада? Күзгә-башка күренми, - дигән булды Сабира, сүзнең очын ялгар өчен генә. +- Сабира апа, мин синең янга киңәшкә кергән идем бит. Үз хәсрәтең дә җитәрлек дип әйтергә кыенсынып торам. Алмаз бүген больницага шалтыраткан. "Әтиеңнең янында карарга бер кеше дә юк. Әниең ике көн инде килеп күренми. Ул бит үзе берни дә эшли алмый. Кем дә булса карарга килсен", - дигәннәр. Улы дигәч, теге шакшыныкы дип уйлаганнардыр инде. Ә ул, дөрес булса, авылда да юк икән. Монысын бакчада нянечка Гадилә апа әйтте. +- Гарип ир кирәк түгел инде аңа. Чыгып качкандыр алайса, тегендә дә, монда да булмагач. +- Алмаз: "Әтине карарга үзем барам", ди. Иртәгә илтеп куярмын инде. Үзе янына кермәсәм дә, врачлар белән дә сөйләшермен. +- Керсәң дә берни дә булмас. Ул синең законлы ирең ләбаса. Сездән башка бер якын кешесе дә юк аның. Ярый әле ата-анасы бу хәсрәтләрне күрми, мәрхүмнәр. Җаннары җәннәттә булсын инде. +- Әйе, оят өстенә кайгыны күтәрә алмаслар иде. Бигрәк тә әнкәй. Атласны соңгы көнгә чаклы сабыйны яраткандай яратты бит ул. +Рәйханә, күңеленнән уй-юшкыннар бераз юыла төшкәндәй, җиңел адымнар белән чыгып китте. +- Ярата, һаман өзелеп ярата. Ахыры хәерле генә бетсен, Ходаем. +ҖИДЕНЧЕ КӨН +Кичә Мидхәт, Казанга барып, Ихсан өчен адвокат сөйләшеп кайтты. Казандагы дуслары тәкъдиме белән сайланган тәҗрибәле белгеч дүшәмбедән эшкә керешергә тиеш. Мидхәт ике арада чәбәләнә. Монда уракка төшәр вакыт җиткән. Эшлисе эшнең очы-кырые күренми. Соңгы көннәрдә юлдан кайтып та кергәне юк. Юллар озын. Уйлар тагын да озын һәм буталчыграк. Ә ул уйларының очына чыга алмый. "Бу дөньяда гаделлек бөтенләй дә калмадымыни соң? Гаеплеләр тыныч кына рәхәт чигеп яши бирәләр, кирәк, намуссызларга, тагын да ныграк баер өчен, оятларын югалтып тору да җитә. Үзеңне, якыннарыңны гаделсезлектән яклыйм дисәң дә, акчасыз булмый. Гаделлекне акчага сатып алган кебек була. Бер логикага да сыймый бит бу!" +Сабира өй тирәсеннән читкә китә алмый. Телефон шалтыраса, тизрәк трубкага ябыша: Камилләрдән хәбәр бармы, әллә Ихсан шалтыратыр җай тапканмы? +Кичә Вахитны җирләделәр. Ялган аракы эчеп агуланган, диделәр. Төштән соң эчеп кайтып яткан. Икенче көнне иртән әнисе: "Нишләп бу бала бер дә селкенми дә йоклый соң?" - дип барып караса, суынып беткән булган инде. Көннәр эссе. Мәетне озак тота торган түгел. Шул көнне үк җирләделәр. Авылда ялган аракы сатучының кем икәнен дә беләләр, чара күрүче генә юк. Күрәсең, кемнәргәдер файдалы. +Мәктәптә буяу эшләрен башладылар. Һаман баласы яхшы укыган ата-аналар йөри. Кәринә кебекләргә синең мәктәбең ни дә... Шулай үтә көннәр. +Рәйханә - больницага барып кайтканнан бирле икенче кеше. Монда - хуҗалыгы, ике баласы, тегендә - хыянәте белән бәгырьләрен телгәләгән булса да, бүгенге көндә аның ярдәменә мохтаҗ ире. Кемнеңдер ярдәменә өметләнә торган түгел. +Атласка операцияне яңадан ясадылар. Кем дә булса янында булырга тиеш. Яткан килеш кулы белән нидер эшли алса да, утырып та тора алмый, аякка басу турында уйлыйсы да юк. Тулысынча кеше кулына карап ята. +Рәйханә, беренче тапкыр больница капкасыннан үткәндә, Атлас янына керермен дигән ныклы карарга килмәгән иде әле. Дәвалаучы табибын күреп сөйләшкәч, керәсе итте. Палата ишеген ачуга, койка белән тулы бүлмәнең кайсы почмагында ире ятканын тиз генә абайлый алмый торды. Түрдәге койка янында улы торып баскач кына, андагы авыруның Атлас икәненә төшенде. Чәчләре яртылаш агарган, күзләре эчкә баткан, йөзе саргайган кеше аның иреме? Гәүдәсенең күп өлеше марляга уралган. Әнисенең халәтен аңлап, Алмаз әтисенең өстенә җәймә япты. Рәйханә якын килеп иренең күзләренә карауга, җан газабы, рәнҗеш белән узган соңгы ел хәтердән югалып торгандай булды. Ул койка янындагы урындыкка утырды, Атласның, бармакларын гына калдырып, терсәгенә кадәр гипс белән катырып куелган кулын учларына алды. Атлас хәлсез генә аның кулын кысты. Монда сүзләр артык иде. +Авылга кайтырга чыкканда, Рәйханә ни булса да ирен ташламаячагын ачык белә, алга таба гарип ир белән тормышны ничек корырга дип уйлана иде инде. +СИГЕЗЕНЧЕ КӨН +Уракка төшкәнче яхшы гына бер яңгыр яуса иде дигән өметләр акланмады. Кояш җәй башында ничек кыздырса, шулай кыздыра. Болында маллар ашарлык яшеллек калмады. Үзләре ябыктылар. Алардан сөт өмет итү хәтта оят кебек. Авыл халкының мал тотканы пошаманда. Утарга кайтып кергәч, тегесен-бусын мал алдына салалар салуын, тик ел тәүлеге кулдан ашатырга калса, мал тотуның ни файдасы кала соң? Атлас авариягә эләккәннән бирле сөт җыюның да рәте китте. Алып киткәненә әле ачыган, әле майлылыгы түбән дип юньләп түләмиләр. Сыер тоткан хуҗалыклар өчен әйбәт кенә бер ярдәм иде - ул да бетте. +Мидхәт авыл хуҗалыгы идарәсеннән кәефе кырылып кайтып керде. Ашлыкка куелган якынча бәяләрне белеп кайткан. "Комбайн яңарту турында хыяллар быел да юл тузаны кебек җилгә оча икән болай булгач. Керем чыгымнарны да капларга җитмәячәк", - дип ачынып уйланды ул. Эксплуатация срогы күптән узган комбайннарны басуга чыгарлык итәр өчен күпме суммалар кереп киткәнен үзе генә белә. +Ихсанның эшендә дә яңалыклар юк. Адвокат, килеп, әллә ни кыра алмыйча, коры өметкә таяндырып китеп барды. +Ире кайтып керүгә, Сабира аның күзенә карый. Бүген дә өметләнеп төбәлгән карашы җавапсыз калды. Димәк: "Сөенерлек бер сәбәп тә юк, сорашып тормасаң да була", - дигән сүз инде бу. +Мидхәт тиз генә ашады да комбайнчылар янына ашыкты. Сабира өйдә тагын үзе генә калды. Иптәшкә - балалары турындагы бетмәс-төкәнмәс уй. Камилләр белән көн саен сөйләшеп торалар, шөкер. Интернетны күпме сүксәләр дә, тормышны аннан башка күз алдына да китереп булмый хәзер. Аралашуны никадәр җиңеләйтә. Элекке сыман атналар-айлар буе хат көтеп утырасы юк. Ерак Көнчыгышта кич булганда, аларда көн. Сабира, килене белән сөйләшеп, хәлләрен белде. Камил өйдә түгел. "Өйрәнүләр бара, Мәскәүдән зур кешеләр көтәләр", - диде килене. "Хатынының тулгагы башланганда, өйдә генә булса ярар иде, беренчесе бит, нишләргә дә белмәс", - дип борчылып куйды каенана. Югыйсә, борчылырлык сәбәп тә юк. Мәликә - үзе шәфкать туташы. Тирәягында күршеләре яхшы, диделәр Тик барыбер өтәләнергә кирәк бит. Нигә шулкадәр тынгысыз була икән бу ана йөрәге? +Олы улы тормышыннан да, хезмәтеннән дә (тфү-тфү, күз тимәсен!) хәзергә бик канәгать. Мәликә белән мәхәббәтләренә дә сокланып туймаслык. Коры мәхәббәт кенә түгел, хөрмәткә, бер-берен аңлауга нигезләнгән мөнәсәбәтләр. Үз тиңен тапты Камил. Тормышның бу ягы, мөгаен, иң мөһимедер. Халык юкка гына тибешкәндә дә үз тиңең кирәк" димәгән инде. Хәер, ул гел шулай булган. Яшьләрнең башына гына соңлабрак барып җитә. Ә Сабирага әнисе бу турыда бик ныгытып сеңдергән иде. Булат белән дә... Йә Ходай! Теге көнне экранда күргәннән бирле хәтернең әле бер, әле икенче почмагыннан килә дә калкып чыга. Онытылып бетте дигәндә... +...Югыйсә, мәхәббәт күгендә бер генә караңгы болыт та юк иде кебек. Булатның - юридик, Сабираның математика факультетында укулары тәмамланып килә. Университет белән саубуллашыр вакыт якынлаша. Тик алар бер-берсе белән саубуллашырга җыенмыйлар. Планнар инде күптән корылган, матур киләчәк бергәләп юралган. Булатка әти-әнисе күптән инде эш табып куйган. Кызыл дипломлы Сабираны да теләсә кайсы Казан мәктәбенә бишкуллап алачаклар. Әнә шулай җиңел генә, алар теләгәнчә генә барып чыгар кебек иде. Булат әти-әнисен сөйгәне белән таныштырды да инде. Башкаланың эре генә предприятиесендә баш финансист булып эшләүче әнисенә Сабираның киеме, үз-үзен тотышы, сөйләме артык гади, артык авылча тоелды. Әнисе белән генә үскән кыз икәнен белгәч, бигрәк тә эче пошты Казан бичәсенең. Тик улы алдында йөзенә чыгармады. Үзенең Казан кызы булуы белән чиксез горурланучы Фәсәхәт ханым (әти-әнисенең Казанга өйләнешкәч кенә килеп урнашканын, үлгәнче авыл белән элемтәләрне өзмичә яшәүләрен бик чәчелеп сөйләргә яратмый иде ул) улына затлырак партия юраган иде. "Тагын бер авыл гыйбадын кеше итәсе була икән", - дип уйлап куюдан башка берни дә әйтә алмады әни кеше. Хәзергә әйтә алмады. Хәзергә! +"Авыл гыйбадының беренчесе" - аның ире. Бүгенге көндә аның шәһәр прокуратурасында эшләвен Фәсәхәт ханым, һичшиксез, үзенең булдыклылыгы аркасында дип уйлый. Җае килгән саен иренә "кем аркасында кеше булганын" Өйдә дә үзен хуҗа исәпли. Тыштан шулай күренә. Фәсәхәтнең һәрнәрсәне ире исеме белән үзенчә эшләвен белсә дә, аның бу турыда уйлаганы да юк, уйлыйсы да килми. Бу хәл, Җәүдәт әфәндене артык вак-төяк мәшәкатьләрдән коткарганга күрә, икесенә дә кулай иде. +- Нәрсәсе ярамаган тагын? Акыллы кызга охшаган, югары белеме бар. Бер-берсенә ярагач, тагын ни кирәк сиңа? +Улларының булачак кәләшенә карата хатыны белдергән фикергә каршы җавап шундый булды. Җәүдәт әфәнде әйтәсен әйтте дә, хатынына арты белән борылып, гырылдап йоклап та китте. Фәсәхәт кенә йоклый алмады. +Ә вакыйгалар берәүдән дә сорамыйча гына, Фәсәхәт теләгәнчә генә борылды да куйды. Хәтта аның бер катнашы да булмады кебек. +Имтиханнар бетеп, күптән көтелгән җиңеллек, рәхәтлек килгән көннәр иде. Бүген алар Казансу буена төшәргә тиеш. Булат аны тулай торактан килеп алачак. +Тик Булат ул көнне дә, икенче көнне дә күренмәде. Сабираның билгесезлектән бәргәләнүен күреп, бүлмәдәше Римма егетне гаепләде, төрле сәбәпләр юрады. Дустын "бу алдакчыдан" башын алып качарга үгетләде. +- Аңа нидер булган. сәбәбен аңлатып тормыйча, болай гына югала торган кеше түгел Булат. +Үпкәсен җиңеп, гашыйк кыз Булатның өенә китте һәм кичен бүлмәсенә шакшы су белән коендыргандай хурланып кайтып керде. Булатның әнисе аны башта сәерсенеп каршы алса да, кызның егетне югалтып, борчылып килүен белгәч, ситуацияне үзе теләгән якка оста гына борып җибәрде. +- Ун көнгә базага тренировкага китте бит Булат. Чыгарылыш кичәсенә генә кайтачак. Сиңа әйтмәгән идемени? Күптән билгеле иде, югыйсә, барасылары. Әйтүне кирәк тапмагандыр инде, - диде дә Фәсәхәт ханым авызын кыйшайтып көлемсерәде. - Син, акыллым, Булатка өметләнеп йөрмә инде. Аңа пар түгел икәнеңне болай да аңларлык. +Тавис кошына охшаган кыяфәтле бу ят хатын, бармагы саен алтын йөзекле кулларын җәеп, затлы фатирга ымлады. Сүз шунда өзелде. Сабира, атылабәрелә, урамга ташланды. Әйтүне кирәк тапмаган! Әле соңгы очрашкан көнне дә сбор турында бер сүз дә булмады. Кыз сөйгәненең волейбол буенча университетның җыелма командасында уйнаганын, еш кына берничә көнгә шәһәр читендәге базага тренировка чыгып йөргәнен яхшы белә. Белә генә түгел, Булат уйнаган ярышларны карап барырга тырыша, аның оста уенчы булуы белән горурлана иде. Ә болай ...бер сүз дә әйтмичә... кирәк тапмыйча... Шундый вакытта... Сабира аңа икесе өчен дә бик-бик мөһим сүзне әйтмәкче иде бу очрашуда. Бу яңалык икесе өчен дә бик кыйммәтле булырга тиеш кебек иде. Хәтта киләчәккә планнарны да үзгәртергә тиеш иде. Ә Булат, аңа әйтеп торуны да кирәк тапмыйча, ун көнгә шәһәрдән китеп барган! +Сабира, үзен дөньяда иң бәхетсез кешегә санап, елый-елый бүлмәсенә кайтып егылды. Ярый әле Римма чыгып киткән. Җанга тиеп, төпченеп торучы юк. Булат та юк. Нишләргә дигән сорау һәм Сабира гына бар. +Казанның Сабира өчен яме бетте. Чыгарылыш кичәсенә кадәр әле бер атна. Гомумән, кирәк микән аңа бу кичә? Сабира егеткә үпкә тулы хат язып салды да авылга кайтып китте. Чыгарылыш кичәсе узгач, килеп дипломын алды, тулай торактагы урынын тапшырды. Казан белән алыш-бирешне бетерде, балтасы суга төшкән кешедәй башын иеп, барлы-юклы киемнәре белән китаплар тутырылган иске чемоданын сөйрәп, елга портына төште. Билет +- Нигә бик моңсу утыра әле бу чибәр кыз? Әллә Казаннан аерыласы килми инде. +Уйга батып, үзеннән алдагы рәттә генә кайтучы күрше авыл егете Мидхәтне дә күрмәгән икән. Мидхәт авыл хуҗалыгы институтында укый. Каникулга кайтканда-киткәндә еш кына юллары бергә туры килә. Әйбәт егет ул Мидхәт. Элегрәк, җәйге каникул вакытларында Сабираларның авылына дискотекага килгәч, аны озатып та куйганы бар. Болай, дусларча гына. Мидхәт аның Казанда йөргән егете барлыгын белә. Кыз ошаса да, сагызланып, үз дәрәҗәсен төшерми. +- Ә, Мидхәт, сәлам! Күрми дә торам. Син дә Казан белән саубуллашып кайтасыңдыр инде? +- Әйе, диплом кулда. Үтте дә китте биш ел. Көне-көне белән качасы килә иде бу Казаннан, хәзер әллә ничек, үземә дә ямансу кебек әле. +- Ә эшкә кайда билгеләделәр соң? - диде Сабира, Казан темасына әйләнеп кайтасы килмичә. +- Үзебезнең авылга инде. Мин бит колхоз стипендиаты. Ә син Казанда каласыңдыр инде? +Авырткан җиренә тиде бу сорау. Сабира, сер бирәсе килмичә: +- Мин кая теләсәм, шунда китә алам. Кызыл диплом. +Мидхәт Сабира янындагы буш урынга күчеп утырды. +- Дипломым кызыл дип кенә Казан егетен ташлап китмисеңдер инде. Туйлар кайчан була? +- Булмый! - диде кыз. - Туйлар билгесез срокка кичектерелә! +Ул көнне Мидхәт Сабиралар авылына дискотекага килде. Икенче көнне дә. Өченче көнне дә. Әллә ни дә сөйләшмәделәр бугай. Һаман да шул Казан тирәсендә әйләнде сүзләре. Атна-ун көннән Мидхәт үзенә хас турылыгы белән әйтеп куйды: +- Сабира, аңлавымча, синең Казан егете белән аралар өзелгән. Шулаймы? +Сабира сүзсез генә башын селкеде. +- Сабира, син миңа күптәннән ошыйсың. Егетең булганга күрә, моңарчы әйтми йөрдем. Әгәр мин нәрсәгәдер өметләнә алам икән, әйдә очрашуларны дәвам итик. Бүген үк димим, тора-бара, бәлки син дә мине ошатырсың. +Сабира эндәшмәде. Мидхәт моны уңайга юрап, килеп йөрүен белде. Иң авыр көннәрендә артыгын бәйләнмичә, аның күңелен ачып, башка бәйләнчекләрдән аралап, егет әкренләп кыз күңелендә үз урынын яулый бара иде. Тик үткәннәрне генә онытып булмый. Оныттырмас җепләр белән бәйләнгән иде Сабира Казанга. Бу турыда иртәме-соңмы Мидхәт тә белергә тиеш. Егетне билгесезлектә өметләндереп йөртмәскә кирәк. Сабира бер кичне, тәвәккәлләп, Мидхәт белән сөйләшергә булды. +- Мидхәт, син бик әйбәт егет. Ышанычлы дус. Шуңа да мин синең белән ачыктан-ачык сөйләшергә телим. Син уйлаганнан катлаулырак минем хәлләр. Очрашуларны дәвам итәбез дисәк, син моны белергә тиеш. Алга таба нишләсен үзең хәл итәрсең. Бәлки инде болай да аңлагансыңдыр. +Мидхәт кызның иңнәреннән тотып, озак кына күзләренә карап торды. +- Булган идемени хәлләр? +Сабира эндәшмәде. +- Күпме? +- Ике ай була. +Мидхәт кызны җибәрде. Мотоциклына барып сөялде, читтән урап килде, тору авыр иде. Сүзсезлек озакка сузылган кебек тоелды. Мондый вакытта эндәшүнең мәгънәсезлек икәнлеген аңлап, кыз китәргә кузгалды. Үзе генә калып уйласын. Соңыннан үкенерлек булмасын. +- Тукта! +Егет, аны үзенә таба борып, йомшак кына итеп күкрәгенә кысты. Икесенең дә йөрәге дулап тибә. Күкрәк читлекләрен каерып чыгып очарлар кебек. Моңарчы кочаклашулар булыштырса да, болай түгел иде бит. Әллә нәрсә үзгәрде. +- Ашыкма! Китәргә ашыкма әле. +Икенче көнне Мидхәт кыз сорарга әтисе белән әнисен алып килде. +...Сабира хатирәләргә чумып шактый утырды. Өч дистә ел элек булган хәлләр аны хәзер ул кадәр бик дулкынландырмый икән инде. Вакыт барысын да үзе дигәнчә урнаштырып куйган. Кайчандыр мәңге гафу ителмәслек тоелган нәрсәләр бүгенге проблемасы белән чагыштырганда бөтенләй чүп кебек кенә, бала-чага капризы гына икән. Хатын тормышыннан канәгать, бик канәгать иде әле, бу каза килеп чыкканчы. +Казан, Казан... Аларның саф хисләренә шаһит Казан урамнары һаман да шулдыр. Алар гына күптән икенче кешеләр... Булат хәзер әнә кем икән! Яхшы гына карьера ясаган. Шулай буласына Сабираның шиге юк иде. Егет үзе дә булган, әти-әнисенең мөмкинлекләре дә ярыйсы. Димәк, Булат - Казанда. Ничә ел офыктан югалып торганнан соң. Шулвакыт Сабираның зиһенендә, күк капусы ачылгандай, бер якты уй сызылып үтте: "Менә кем коткара ала Ихсанны!" +- Мин, укулар башланганчы, Казанга барып, Сәгыйдә апаның хәлен белеп кайтыйм әле. Әбәткә кайткач, кош-кортка тугым салсаң, калганын Рәйханә карар. Сөйләштем. Мин озак тормам, бер-ике көннән әйләнеп кайтырмын, - диде Сабира иренә кичен. +- Ярар, барып кайт. Ике көнгә генә түзәрмен. Механикның Казанга запчасть алырга барасы бар иде, иртәгә шуның белән җибәрермен. Кайтканда үзең карарсың инде. +Мидхәтнең бик күп яхшы якларының берсе - хатынының иреген тыймавы. Сабира гомер буе барасы җиренә барды, теләгән эшен эшләде. Бәлки, хатынының уйламыйча бернигә тотынмасына, чама хисен югалтмасына нык ышанганга шулай иткәндер. Бу юлы да иренең ризалыгы белән чыгып китте. Тик гомерендә беренче тапкыр сәфәренең чын максатын әйтмәде. Максаты - Булат белән ничек тә очрашу, аның ярдәме белән Ихсанны мөмкин кадәр тизрәк таш капчыктан чыгару иде. +ТУГЫЗЫНЧЫ КӨН +Булатның кабинет ишек төбендә кабул итүне көтеп торучылар шактый күп, ә Сабираның түрәләр ишек төбен саклау буенча тәҗрибәсе әллә ни түгел. Шулай да әдәп саклап, чират көтеп утырсаң, бүген эләгә алмаячагың көн кебек ачык. Ә аның эше ашыгыч, бик ашыгыч! Аның йөрәк парәсе кайчаннан бирле бер гаепсезгә ябылуда ята. Ана өчен баласына шундый чакта ярдәм итә алмаудан да зур газап бармы? Ул бүген теләсә кайсы принципларны атлап чыгачак! +- Зинһар, Булат Равилевичтан мине кабул итүен сорагыз. Исем-фамилиям шушында язылган. Үтенеп сорыйм. +Өлкән яшьтәге сәркатип хатын (ни гаҗәп, андыйлар да калган икән әле! Югыйсә, сәркатип диюгә, кыска итәкле, әнисе дә танымаслык итеп бизәнгән озын ботлы кызлар күз алдына килеп баса) Сабираның сүзләренә төшенеп Сабираның запискасын тотып, ишеккә юнәлде. Көтүнең һәр мизгеле сәгатькә тиң, диләр. Сәгать түгел, гасырга тиңдер ул. +Сәркатип, чыгып: +- Булат Равилевич Сезне көтә, - диюгә, мамык кебек йомшаган буыннарын тоймыйча, биек ишеккә юнәлде. +Булат аяк өсте иде. Сабира килеп керүгә, аңа каршы китте. Аннан, ярамаган эш өстендә тотылган кебек, кинәт кенә туктап калды. Сабираның ишек төбендә үк туктап: +- Рөхсәтме? - дип эндәшүе генә аны айнытып җибәргәндәй булды. +- Исәнме, Булат! +- Исәнме, Сабира! Бу чыннан да синме, күземә генә күренәсеңме? +- Мин бу, Булат, мин. Кабул итәргә, мине тыңларга риза булуыңа мең рәхмәт. Яшьлектә сине яратып ялгышмаганмын икән. Сине вакыт та, кәнәфи дә үзгәртә алмаган. Һаман да шулай кешелекле икәнсең. +Бу сүзләр кычкырып әйтелдеме, күзләр генә сөйләштеме - исенә килгәндә, Булат аның кулларын учында тотып, әкрен генә сыйпый иде. +...Сабираның Ихсан турындагы кыйссасын Булат Ганиев булдыра алган кадәр игътибар белән тыңлады. Сабира сөйләп бетерде дә, Булаттан җавап көтеп, тынып калды. +- Сабира, бүгенгә планнарың ничек синең? Бүген Казанда буласыңдыр бит әле, - диде Булат, бөтенләй башка темага күчеп. +- Әйе, бер килгәч, Сәгыйдә апаның да хәлен белеп чыгам. Кунарга шунда туктармын, дип уйлаган идем. Сәгыйдә апа - минем туган апам, аны син дә белә идең. Исеңдәме? +- Оныттыра торган апамыни ул! Синең янга йөргән чакларда, вәгазьләрне аз тыңламадым мин аннан. Исәнмени әле ул? Яше байтактыр инде. Ул чакта ук өлкән яшьтә иде. +- Ул чакта үзебездән зуррак бөтен кеше безгә әби-бабай кебек иде бит. Хәзер үзебезнең генә бер дә картаясы килми. +- Әйе, күңел һаман унсигездә кебек. Әллә миңа гына шулаймы дисәм... Менә хәзер дә сиңа карыйм да күрешмәгән утыз ел булмаган да кебек, Сабира. Әллә чыннан да булмаганмы соң? Менә бит каршымда - син. Нәкъ яшь чактагы кебек. Хәтта матуррак та бугай. Икенче төрле матур. +- Ярар, оялтма инде, Булат. Авыл хатыны утыз ел буе ничек матур кала алсын инде. +- Ә сиңа оялу шундый килешә. Элек тә шулай иде... Алайса, без болай итәбез. Минем тәмамлыйсы эшләрем бар. Син Сәгыйдә апаның хәлен белә тор. Сине хәзер анда илтеп куярлар. Мин дә эшләремне бетерим. Сөйләшүне кич дәвам итәрбез. Аңа кадәр мин кайберәүләргә шалтыратып та алырмын. +Булат торып басты. Мәһабәт гәүдәле ир-ат янында Сабира үзен кечкенә, яклауга мохтаҗ сабый итеп сизде. Шул ук вакытта аңа нигәдер рәхәт, бөтен проблемалары хәл ителгән сыман рәхәт иде. +Кич Булат Сәгыйдә апага күчтәнәчләр күтәреп килеп керде. Ә Сабирага ак чәчәк букеты сузды. "Онытмаган! Минем яраткан чәчәкләремне дә онытмаган!" +- Гөлкәем, болары сиңа! +Сабира ялт итеп Булатка күтәрелеп карады. Тәненнән ток узгандай булды. Ике уй арасында буталып, зиһене таркалды. Чигәсенә шаулап кан йөгерде. +- Яшь чактагыча, "Гөлкәем!" дип эндәшкәнгә ачуланмыйсыңдыр бит? Кара әле бер генә тапкыр күзләремә туры итеп, бер генә тапкыр, Сабира! +- Булат, ул чакларны искә төшереп торма инде син. Беренчедән, буласы булган, гомер узган. Икенчедән, миндә күзгә-күз карашып утыру кайгысымыни? +- Гафу ит, Сабира, онытылып киткәнмен. Гафу, мең мәртәбә гафу! Ул вакытта безне ашыгыч кына җыеп алдылар да Саратовта студент командалары арасында узасы ярышка әзерләнергә, диделәр. Мин сине эзләп тулай торакка чаптым. Римма: "Туган апаларына китте", - диде. Записка язып, Риммага тоттырдым, онытмыйча тапшырырга куштым. Ә сбордан кайтуга, әни синең хатны бирде. Сүзләреңне акылым һич кабул итә алмады. Бер минутта сине мәңгегә онытырга кирәк дип уйлыйм, икенчесендә эзләп чыгып чабасым килә. Бүлмәдәшең Римма:"Кияүгә чыкты ул, күрше авыл егетенә", - дип әйткәнче, шушы ике уй арасында өзгәләндем. Синең ни өчен болай эшләвеңнең сәбәбен аңлый алмадым. Сине хыянәттә гаепләдем. Тик күңелнең түрендә барыбер гаепсез булуыңа өмет үлмәде. Горурлыгымны җиңеп эзләп бармавыма күпме үкендем мин соңыннан. Римманың записканы сиңа бирмәве турында аерылышканда гына белдем. Аның белән тормыш барып чыкмаганына инангач, әни дә елый-елый әйтте: "Улым, синең бәхетсез булуыңда мин гаепле, зинһар, кичер. Ялгыштым мин. Әгәр очратсаң, Сабирадан да минем өчен гафу сора", - диде. Шул сөйләшүдән соң күп яшәмәде. Шуны сизгән булгандыр, ахры, үзе дә... Ә бу очрашуга мин бик шат, Сабира. Анам өчен гафу үтенә алган өчен генә түгел, сине күрә алганым өчен. Язмышның тагын бер кат синең күзләреңә карарга мөмкинлек биргәне өчен. Мин бу турыда гомер буе хыялландым. Ә үпкәләр күптән бетте инде алар. Үкенеч кенә калды. Ә улың... +Булат сүзеннән туктап калды. Башын түбән иде. Сабира өчен алда әйтелгән сүзләр шул мизгелдә бөтен әһәмиятен югалтты. +- Нәрсә, Булат? Әйт инде тизрәк, көттермә! Булып чыкмадымы әллә? +- Эшенең кыйммәте өч тиенлек кенә булса да, олы кешеләргә бәйле булып чыкты әле ул. Монда хикмәт җинаятьнең зурлыгы-кечкенәлегендә түгел, кайберәүләрнең минминлек чирендә. +- Ничек - чирендә? +- Сабира, син акыллы хатын бит. Уйлап кара! Сезнең Актаегыздагы зур абзыйның монда тагын да зуррак абзые бар. Эшләр катлаулана башлагач, хәлне Казандагы абзыйның да колагына салып куйганнар. Болай гына. Сүз арасында гына. Ничек әйтелсә дә, эшнең ахыры бу кечкенә "империя" файдасына булырга тиеш бит инде. Сезнең анда тыпырчынуларыгыз - мондагылар өчен чебен дулаган кебек кенә. +- Өметсез дип әйтмәкче буласыңмыни? Ә мин шулкадәр ышанып килгән идем сиңа. +Булат башын иде. Нәрсәдер әйтергә тели. Тик әйтә алмый иде бугай. +- Вакытсызрак, вакытсызрак чакка туры килде шул. +Бу сүзләр Сабира өчен әйтелмәгән иде. Булат үз-үзен нәрсәгәдер ышандырырга тырышамы? +- Нәрсә турында әйтәсең, Булат? Нәрсәгә вакытсыз? +Ир-ат эндәшмәде. "Сезнең малаегызның эше өчен мин карьерам белән түләячәкмен", - дип әйтсенмени! +- Булат, син миңа турысын әйт: эш нидә? Ихсанның гаепсез икәненә +- Гаепсез... Их, Сабира, белсәң иде син... +- Нәрсәдер эшләргә мөмкинме? Син булдыра аласыңмы? +- Булдыруын булдыра алам да... +- Эш нәрсәдә соң? Акчадамы? +- Акчада түгел. +- Алайса, синең үзеңдә? +Бу минутта Булатның кыяфәте бик мескен иде. Көндез генә үзе сокланган гайрәтле, горур бөркет кыяфәтендәге ирне Сабира хәзер шәбәргән тавыкка охшатты. +- Әгәр бу синең өчен уңайсыз эш булса, көчәнмә, турысын әйт - аңлармын, - диде Сабира. Аның тавышындагы боз салкынлыгы очрашудан туган җылы хисләрне мизгел эчендә юкка чыгарды. Алга таба сүз ялганмады. Булат, Ихсанның эшен уңай хәл итүгә бөтен көчен куячагына ышандырырга бик тырышып, тагын ниләрдер сөйләде. Сабира әдәп йөзеннән аны тыңлап утырды. Аннары ничектер кисәк кенә башына килгән сорауны биреп куйды: +- Булат, синең балаларың бармы? +- Юк, Сабира, Ходай миннән, нигәдер, кызганды ул бәхетне. Мәхәббәт булмаган җирдә булмаулары да хәерле булгандыр, бәлки. Риммага сиңа үч итеп кенә өйләндем бит мин. Дөресрәге, ул мине үзенә өйләндерде. +Салкын гына аерылыштылар. Булат үзенең визиткасын бирде. Сабираларның телефонын язып алды. Эш барышы турында хәбәр итеп торырга вәгъдә бирде. +- Исән бул, Сабира... Очрашырбыз әле. +- Хуш, Булат! +"Элекке мин яраткан Булат дип ялгышканмын икән. Ә балаң бар синең. Бер дигән улың бар. Тик син бу турыда беркайчан да белмәячәксең. Чөнки аңа мондый әти кирәкми". +УНЫНЧЫ КӨН +Кайтыр юлда күкне болыт сарганын күреп, Сабира сөенеп туймады. Юлы уңмаудан туган борчу да бераз арткарак күчкән кебек булды. Ниһаять, яңгыр килә! Их, рәхәтләндереп яусын иде бер, ашыкмый гына, сеңдереп кенә! Табигатьне баскан тузанны юып кына түгел, өметсезлек сарган җаннарны да сафландырып җибәрер иде. Шулкадәр кирәк бит бүген яңгыр! Дөньясы коргаксыды бит. Басулар яргаланып бетте. Шул ярыклар кочагында бер тамчы дым өмет итеп тә көтеп ала алмаган мескен ач башаклар... Озакка сузылган кызу көннәрдән соң яуган яңгыр, бик көтелгән булса да, дымы белән бергә проблемалар да алып килүчән. Хәере белән генә яусын иде инде. +Тик, кайта-кайта, сөенече куркуга күчте. Җил көчәйде. Хәтта машина булып машина каршы искән җилне сизә. Өермә тәрәзәгә җирдәге чүп-чарны, сынык агач ботакларын күтәреп китереп бәрә. Аннары ялтыр-йолтыр яшен яшьнәп, күк күкрәп коеп яварга тотынды. Боз катыш яңгыр машина тәрәзәсенә китереп сылый. Баш бармак тикле боз машина түбәсенә түгел, Сабираның башына бәрәдер кебек. Тоташ стена булып яуган яңгыр олы юлдагы хәрәкәтне туктатты. Чакрымнарга сузылган машина агымы катып калды. +Сабира авылга кайтып кергәндә, авылдан гарасат узган иде инде. Ялтырап кояш чыкты. Урамны иңләп яңгыр суы ага. Урам тулы сынган ботак, ауган агач, каерылган түбәләр, бакча ягына өелгән чүмәләләрдән таралган печән... миңгерәүләнгән кебек урамга сибелгән дә, ни булганын да аңламыйча, әле тегендә, әле монда йөгерә иде. +Ишегалдына килеп керүгә, беренче күзгә ташланган нәрсә тәгәрәшеп яткан үрдәк бәбкәләре булды. Кереп качарга өлгермәгәннәрдер инде бәләкәчләр. Аналары булса, җыйган булыр иде дә, инкубатор бәбкәләре иде шул. Бәрәңге бакчасында буразна аралары су белән тулган, бар яшеллек теткәләнеп туфрак белән буталган, теплица ишеге, каерылып, бакчаның икенче башына очкан иде. +- Нинди гөнаһларыбыз өчен бу җәзалар, әй Ходаем! +Өйгә, абзар-курага зыян килмәгән, Аллага шөкер! Сабира, ишекне ачып, өйгә керде. Мидхәт өйдә юк. Анысына бик гаҗәпләнмәде. Мондый көнне өйдә утырган булса, гаҗәп булыр иде. +Компьютерны кушты. Камилләрдән берәр хәбәр юк микән? Йә Раббым! Бар бит! Камил бүген төнлә уллары туганын, Мәликәнең дә, баланың да хәле яхшы булуын язган. Үзе белгән кадәр бөтен нечкәлекләре белән авырлыгын, буен, кайчан кычкырганын, күзенең төсе нинди булуын һәм тагын әллә нәрсәләр турында тезгән. Улының һәрбер сүзеннән әйтеп бетереп булмастай шатлыгы, сөенече ташыганы сизелә, күңеленең иң нечкә кылларына барып җитеп, яшь аралаш елмайта иде. +- Мидхәт белмәгәндер бит әле. Ничек хәбәр итәргә? Телефонына да җавап бирми. +Сабира,бер карарга килә алмыйча, ишекле-түрле йөргәндә, Рәйханә килеп керде. Гарасат ясаган хикмәтләрне сөйли башлаган иде, Сабира аны бүлдерде: +- Әй Рәйханәкәем, буласы булган инде, аны хәзер берни дә эшләтеп булмый. Безнең сөенчебез бар бит, улыбыз туган. Бәхете-тәүфыйгы белән генә туган бала булсын берүк. Мул ризыгы белән, ныклы сәламәтлеге белән туган бала булсын. Яңгыр ява да китә ул, Рәйханә, ватыкны төзәтерләр, ауганны торгызырлар. Әтиләре белми бит әле, ничек сөенче алырга белми торам менә. Телефонын алмый. +Рәйханәгә сүз әйтергә дә ирек куймыйча, шатлыгыннан нишләргә дә белмәгән Сабира тагын телефонына барып ябышты. +- Сабира апа, ул буа тирәсендә түгел микән? Ташу буаны алып киткән бит. Әллә барып кына кайтасыңмы? - диде күрше хатын, сәер генә. +- Буа киткән? Соң буа киткәч, түбән басулар нишләде икән соң? Мидхәтнең бөтен өмете шул басуларда иде бит. +- Белмим инде, Сабира апа, үзем барып күрмәдем. Алмаз гына әйтте. Механизаторлар су гүләгәнен ишетеп шунда йөгерделәр, диде. Шуңа әйтәм инде, Мидхәт абый да шундадыр дип. +Сабира ялт итеп Рәйханәгә күтәрелеп карады. Анысы карашын читкә алды. +- Нәрсә булды? Әйт дөресен! +- Берни дә белмим, Сабира апа. Сиңа мондый вакытта Мидхәт абый янында булуың хәерлерәк булмасмы дип әйтүем. +Сабира чыгып чапты. Рәйханә - аның артыннан. Урамга чыгуга, чыннан да, ерылган буаның гүләве аермачык ишетелә иде. Алар гына түгел, бу шомлы тавышны ишеткән олысы-кечесе буага таба йөгерә. +Сабира белән Рәйханә буа янына килеп җиткәндә, алданрак килүчеләр яр буенда туктап калганнар иде. Яр астында, ике якка җәелеп киткән уйсу болынлыкларда юылып төшкән иген сабаклары белән катыш пычрак су кайнап утыра. Буа тирәсендәге басулар су белән юылган. Табигать афәте Мидхәтне коры елларда уңышы белән авыр хәлдән азмы-күпме коткарган Түбән басулар танырлык түгел. Дамбаның ишелгән җире бераз эчтәрәк, каршы яктагы басуга таба, бетон белән ныгытылмаган ягында иде. Дамба өстеннән су ага. Кешеләр анда керми. Ерактан гына аргы якта нинди мәхшәр булуын гөманлап сөйләнәләр. +- Мидхәт абыегыз кайда икән? Күрмәдегезме? +Биленә тиңле балчык чәчрәп пычранган Сабирага башта ни дип тә җавап бирергә белми тордылар. Аннары берсе: +- Ә-ә-нә тегендә кереп китте, - дип, су белән көрәшә-көрәшә, буа ерылган җиргә баручы кешене күрсәтте. +- Кермә дип карадык, тыңламады. Су ярны юа бара бит. Төшеп китеп харап кына булмаса ярар иде, - диде икенчесе. +- Нигә керә инде ул анда? Кереп кенә нәрсәнедер үзгәртә торганмыни! +Хатын аягындагы чүәген салып ташлады, итәкләрен бераз күтәрә төшеп, ераклаша баручы Мидхәт артыннан суга кереп китте. +- Сабира апа, син нишлисең, икәүләп бетәсез бит, - дип өзгәләнүче күршесенең сүзләрен су гүләве каядыр алып китеп барды. Дамба өстендәге су тирән түгел, шулай да агымсуны ерып баруы авыр иде. Ул Мидхәтнең шушы минутта ниләр кичерүен беркем дә аңлый алмаганча аңлый. Бүген ире ел тәүлеге, юк, ел гына түгел, ничә еллар бөтен акыл көчен куеп, тир агызып тарткан хезмәтенең Алла алдында гына түгел, бәндә алдында да кадерсезләнә баруыннан, киләчәккә өметсезлектән гаҗизләнеп, төзәтеп булмаслык гамәл кылырга мөмкин. Соңгы вакытта Ихсан белән булган вакыйгалар, Ходай сынавы - корылык, кемнәндер ярдәм көтүнең мәгънәсе юклыгын аңлау - барысы бергә ир-егетнең җелеген суырган иде. Мидхәт үзен табигать тудырган упкын алдында түгел, тормыш упкыны алдында итеп хис итә, өметсезлек аны упкынга таба алып бара булыр. Ялгыш адымнан туктатса, аны бары гомер иткән хатыны гына туктата ала. Сабира берничә мизгел эчендә Мидхәт белән узган гомерен күз алдыннан уздырды. Бер шатлыкны ике итеп, борчу-хәсрәтләрне бергәләп күтәреп төзегән тормышлары челпәрәмә килергә тиеш түгел. Бирешергә иртәрәк. Аларның бит әби-бабай бәхетен татыйсылары бар. Дөнья бүгенге белән бетми, иртәгәсе көнгә өмет уятып, оныклары туган бит. Аларның дәвамы туган! Сабира хәле китеп туктый, суга тезләнә, тагын алга таба атлый. Тукталмаска гына кирәк, туктап калмаска! Тик көче бетеп бара шул. Сабира, суның шомлы гүләвен җиңәргә тырышып, бар көченә аваз салды: +- Мидхәт! Әтисе-е-е! Юк, бабасы-ы-ы! Оныгыбыз туган бит! Сөенче-е-е! Ми-идхә-ә-әт, сөенче-е-е! +Рүзәл +Мөхәммәтша +ХИКӘЯЛӘР +Җиктереп пар ат, Казанга... +Мин йокы сихереннән кайта башлаганда, җиһанда көз тантана итә иде инде. Аптырарсың да: кичә генә сыерчык бураны котырды лабаса. Тәүге яңгыр, тәүге яңгыр... кара син аны! Чын күңелдән, түбәләрне дөбердәтә-дөбердәтә ява, тәрәзәләрне челпәрәмә китерәм дип кага! Ә юрган астында җылы, рәхәт. Ачык калган форточкадан кергән җепшек кар исе, яңгыр исе килеп яңакны сыйпый, борынны үбә. Иренеп кенә кулымны чыгарам да өшегән танавымны сыпырып алам. Торырга кирәк, биш тулгандыр инде. Зәңгәрсу ялан тәпиләр ялтыравык идәнгә орынуга, бөтен гәүдә буйлап кырмыскалар йөгереп уза, бала йоннары тырпая. Үз-үземне кочаклап, бер аяктан икенче аякка ава-ава, биибии кече якка юнәләм. Әтәй чәй эчеп утыра. Башы салынган. Хәле авырдыр. Мин аңа карамаска тырышам. Авызымны турсайтып: +- Сәлам, әтәй, - дим дә, җавабын ишетеп тормастан, ишек уемына кереп югалам. Юлымда дәвәнәй очрый. Аның мал карап керүе булса кирәк. +- Сәлам, дәвәнәй. +- Намаз карчыгы алдында шәрәтән йөрмәсәң, ыштыр бит! - дип ул да миңа хәерле иртә теләп кала... +Мин кече йомышымны үтәп лапастан чыккан арада яңгыр йорт кыекларыннан яшь түгеп утырган үксез сабыйга әверелгән. Күк болытлы. Аяк асты - лыгыр. Төне буе дулап, тәки үзенекен иткән: язгы кар белән яңа күкрәк ачып килгән җир пычрагын бергә әвәләп, дөньядан зур бер сазлык боткасы ясап куйган. Менә кем ул ыштыр бит! +Өйгә кергәндә, әтәй "әппәр" итмәгән иде әле. Һаман чәй эчеп утыра. Мин аның янәшәсенә арт төрттем. +- Казанга барабыз. +Чалу сөягемә китереп суктымыни, бугазыма төер тыгылып, көчкә йотып җибәрдем, мәлҗерегрәк булсам, ихтимал, үкереп еларга да күп сорамас идем. +- Нигә? - дидем мин, чокыр өстенә иелә төшеп. +- Укырга керергә. Бүген ачык ишекләр көне, ди... +- Кем әйтте? +- Эчеп бетер дә җыен. +Шулай да, әтәйнең бу сүзләреннәнме, әллә буы ирен өстендәге төкләрне кытыклап, тамакны яндырып үткән кайнар куе сөтле чәйдәнме, эчкә җылы йөгерде. Казанга! Училищега! +Дәвәнәй бутыйларны юып куйган иде инде. Ботинкаларны пакетка тутырдык та, кулга алып, өчәүләп авыл башына юл тоттык. Әтәйнең хәле бик авыр, ахры. Көчкә бара. Аның каруы, дәвәнәй ыжгыра гына, артыннан куып җитмәле түгел. Сиксәннең якасына ябышкан булуына карамастан, ут уйната әле ул, әтәйнең дә, минем дә кирәгебезне бирә, баскан җиреңдә йоклап торсаң, урысча белгән өч-дүрт сүзен кушып, пешекләп алырга да күп сорамый. Намаз карчыгы, имеш! "Бисмилла" белән "җаппашмайт"ны аера белсә иде, ичмасам. Хәер, сүгенү дип уйламый да бугай ул аны. Кемнәндер ишетеп теленә кергән дә инде, кирәк санаганда, хәтер сандыгыннан актара да чыгара, чыгара да сала. Һаман саен шаккатам: шундый җеннән ничек шундый җебегән әтәй туа алды икән? +Тукталышка килеп җиткәч, бутыйларны пакеттагы ботинкага алыштырдык. Тезгә кадәр пычрак менгән иде, билгеле. Чирек сәгать саз ерып бар да! Дәвәнәй аяк киемнәребезне умырып алып, сукрана-сукрана, берүзе генә өйгә таба кайтып китте. Мескен карчык. Аңа бу яшьтә сөекле килененең кайнар ашларын ашап, үз почмагында мыдыр-мыдыр дисбе тартып ятасы лабаса. Ә ул... бөтен хуҗалык аның өстендә. Мин көне буе мәктәптә. Әтәй көне буе эштә. Аны, гадәттә, төн җитәрәк кайтарып кына куялар. Андый бәхет елмаймаган чакларда миңа авыл бетереп эзлисе. Дәвәнәй себереп чыгара: салкын карда йоклап әрәм булмасын, өстеннән трактор-мазар узмасын, этләр ботарламасын. И-и, минем күргәннәр... +Район үзәге белән ике арада автобус сәгать саен йөри. Шуңа күрә озак көтәргә туры килмәде. Дәвәнәй иртәнге алсулыкка төренгәндә, без авылдан чыгу юлына борылган идек инде. Их, юллары да юллары, ичмасам!.. Автобуста беркем дә юк. Әтәй белән икәү. Тиешле хакын алып, билет бирмичә генә үз урынына барып утырган йөртүченең дә тәмәке төтене генә күренә... +Дөнья караңгы. +Мин бу караңгылыктан бер котылырмын әле! +* * * +Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап... +Сорасалар, шушы шигырьне сөйләп күрсәтермен, мөгаен. Күңелемә бик туры килеп торган чагы. Нократ Аланына килеп җиткәнбез икән. Халык коела башлады. Шәһәр эчендә йөргән автобуска күчеп, вокзалга барасы да хәзер, аннан электричкада Казанга... Моңлы Казанга! Нурлы Казанга! +Аһ, ул кала төшләремә кереп йөдәтеп бетерде инде, валлаһи! Татарстан гәҗитләре дә, телевидениесе дә мактап туймый үзен! Меңьеллык мәркәзем! Чү, күңел төбендәге нинди уй "синең мәркәзең түгел ул" дип кәефемне кырмакчы? Нигә минеке булмасын?! Башка төбәктә тусам ни! Татарстанның Толлысына бездән бер карыш ара инде, чик буйлап чәнечкеле тимерчыбык сузылмаган алай, сакчылар тормый... Кемнеңдер йодрык төеп татар дөньясын вак кисәкләргә таркатканына минем ни гаебем бар? Җырдагыча, мин дә татар баласы ла... +Әтәйдән бөркелгән махмыр исе үземне дә шактый йомшарткан, ахры, оеп утырган җирдән бигүк торып китәсе килмәде. +- Нәрсә соң ул әртис? - дип тиз генә сөйләнеп алды әтәй, кырыкмасакырык төштән ямаулы, ватык йөрәкле һәм черек үпкәле "ПАЗ"дан төшешли. Ул һәрвакыттагыча ихлас иде. - Инжынир дисәң, аңлар идем әле, ыстраител дисәң... Әртислеккә дә укыталармыни? Нәрсә соң ул? +Халык агымын ерышлый, буфет яныннан үтәргә туры килде. Мин әтәйне тагын бер кызганып куйдым: +- Кереп чыкмыйбызмы соң? +- Нигә? +- Җиңелрәк булмасмы, дим... +- Юк. +Әтәй кытыршы иреннәрен бер-берсенә ышкып алды. Аннан ары узмады. Дәвәнәй аңа тиененә кадәр санап кына биргәндер шул. +- Миндә акча бар. +- Кирәкми. Син урысча яхшы беләсең бит, вокзалга илтә торган автобуска кайда утыралар икән? +* * * +Каршыма ук ыжгырып килгән тимер тауны күргәч, йөрәгем бертуктаусыз тибенә башлады - күкрәгемне бәреп чыга хәзер: "сау чагында табанны ялтыратыйк, юкса бу безне тирә-юньгә чәчрәтеп кенә ташлаячак!" ди бугай. Поездның ялына чытырдатып ябышкан алагаем гәүдәле зимагур җил перронда таптанган халыкны бер канаты белән сыпырып алыр да үзенә ияртеп китәр сыман тоелды. Тәгәрмәчләр сызгыра, сызгыра-а! Дөнья гүли, гүли-и! Бусының офык тарафыннан йотылуы җитте, артыннан куа килгән шикелле, яңасы пәйда булды, ул арада диктор җандагы иң рәхәт хисләрне сыйпап алырга ашыкты: +- Казанга бара торган поезд икенче юлга килә... +Халык бертөсле измәгә әверелеп вагоннарга ябышты, эчкә үткәч, агач урындыкларга җәелеп төште. Әтәй белән капма-каршы утырдык без. Ул салмак кына тизлек җыя башлаган дөньяга тәрәзәдән күз ташлады һәм янә үз эченә чумды. +Шундый матур иде минем әтәй! Шундый яшь иде! Әле кайчан гына бер агарган чәче, йөзен тырнап үткән бер җыерчыкның әсәре дә юк иде. Шундый көчле, зур иде ул! Өйгә килеп керүгә, мине күтәреп ала, түшәмгә кадәр чөя иде, мин көләм, миңа - куаныч! Үтереп кытык килә! Әти шырпыдай тыгыз сакалын муеныма батыра, сабый тәне тырнала, әчетә, ләкин барыбер коточкыч рәхәт, рәхәт! Ул вакытта әнәй дә бар әле. Дәвәнәй генә, уенын-чынын бергә кушып: "Төшер баланы, имгәтерсең!" - дип мырлап ала иде... +Картайды әтәй. Агарынган ефәк чәчләре тыңлаусызга әверелде, яңгыр бәргән печәнлек сыман әвеш-тәвеш яталар әнә, арадан кайбер әрсезрәк бөртекләре генә, табигатьнең бу холыксызлыгына буйсынырга теләмәгәндәй, тырпаеп тора бирә. Битенә дә түп-түгәрәк сакалы урынына өч-дүрт озын төк хуҗа. Маңгайда - буразналар. Яңаклары шәлперәеп төшкән, аскы ияктән күпмедер асылынып та торалар кебек. Куллары тупас, кытыршы, яргаланган. Киселмәгән калын тырнак аслары кер тулы. Механизатор бит ул. Аңа, ихтимал, шундый булу тиештер дә. Үзе алтын куллы инде! Теләсә нинди техниканы күз йомган килеш сүтеп-җыя ала! Кемнең "дружба"сы, кемнең матае, кемнең машинасы ватылды - барысы да аңа килә. Әтәй һәрвакыт ярдәмләшә, билгеле. Рәхмәт урынына сыйлыйлар. Аннары ул кереп түнә генә... "Капиталистлар дәүләте"ндә тугангамы: +- Нигә акчалата алмыйсың? - дип ачуланганым да булмады түгел. Хак ич: болай да дәвәнәйнең пенсиясендә утырабыз, букчам тузды, ботинка келәйдә генә тора, ә ул эчеп йөри... +- Авыл кешесеннән ничек оялмыйча акча аласың инде? +- Алайса чамалап кына эч, төтенгә әверелгәнче булмасын! +- Анысы безнең кулдан килми. +Отыры Кукмараны, Шәмәрдәнне уздык... Икеләнү хисләрен таратып: "Курса", - дип төгәллек кертте поезд радиосы. +Вагон гырлый. Әтәй дә изрәгән инде. Ләкин һаман, нишләптер, ныклап йокыга китә алмый изалана. Вакыт-вакыт елмаеп ала. Ул үзе белән бик горурланадыр хәзер: улын Казанга алып бара бит... +Мин, һичшиксез, училищега керергә тиеш! Менә ни-нәрсә икәнен белешеп кайтыйк та, җиң сызганып имтиханнарга әзерләнә башлармын. Мин, һичшиксез, артист булырмын! Мин меңләгән тамашачының күңеленә нур сибәрмен, йөрәгенә җылы салырмын, җаннарына утырган юшкыннарын юармын! Мин зур сәхнәдән берсеннән-берсе гүзәл шигырьләр сөйләрмен, җырлар башкарырмын! Халык мине алкышларга күмеп туймас! Минем Булатым "аһ" иттерер аларны, минем Хәлилем бәгырьләрен елатыр, минем Жан Баевичем егылганчы көлдерер, минем Хлестаковым чиркандырыр, минем Сатиным уйга калдырыр, минем Гамлетым алар белән бергә миллионлаган сорауларга җавап эзләр! +Әй-йа! Хыял-лый җүл-ләр! +Нәсел-нәсәбеңдә таш салучыдан югарырак һичкемең булмаган килеш! +Әтәй бер кәефсез чагында аңлаткан иде бит инде: "Башыңны чүбек белән тутырма, әнә, миннән калачак трактор ишегалдында көтә сине", - дип... +* * * +Безнең авыл елга буенда урнашкан. Агым буенча аскарак төшсәң, гаҗәп матур үзәнлекләр җәйрәп ята. Тал арасында калган болыннар элгәре заманнарда күмәк хуҗалыкныкы саналган, печәне чабылып, малларга кайтарылган, халык монда җәй буе гөр килгән, хәзер исә һичкемгә хаҗәтсез килеш, сагышлы күлкүзләрен күккә төбәп, тик аунап ята бирә. Хәер, алай ук түгелдер... Авыл көтүе шушы тарафларга төшеп утлый. И ул көтүнең рәхәтлекләре! +Таң тишегеннән авыл башына менәсең, чыбыркы шартлатып дөньяны мәрттән уятасың да, акрын гына малны җыеп, түбән очка төшә башлыйсың. Башта иң беренче йортлардан дүрт-биш сарык, бер-ике сыер чыга, түбән очка якынлашкан саен, мал-туар саны арта гына, утыз-кырык сарыкка, ун-егерме сыерга җыела, алары исә, аннары, авылдан чыгып китәрәк, ниһаять, чып-чын көтүгә әверелә! +Көзге салкынча иртә. Елга буе. Саргаеша башлаган үләннәрнең колак яфрагында энҗе чык тамчылары эленеп тора. Һавага дым сарган гүя. Юешлек исе. Кулыңны җилпеп җибәрсәң, җиңең, һичшиксез, сыгып алмалы булыр кебек. +Әтәй белән көтүдә һәрвакыт рәхәт. Җил куып йөрсәң дә, бер сүз әйтми. Ул, гомумән, ачулана белми. Кул күтәрүе турындагы уйны башыма да китерә алмыйм. Тфү-тфү! Тәүбә! Тугызлар җитәрәк, дәвәнәй тутырган әбәттән авыз итәсең. Анда, гадәттә, пешкән йомырка, ит салынган була. Иң әүвәл әтәй ала. Аннан алда ризыкка үрелергә йөрәк җитми. Йомыркага кул сузасың. Сак кына әрчисең дә, кабыгын җил уңаена очырып, тәмләп карарга ашыгасың. Шулвакыт әтәй пакет суза: +- Табигатьне чүпләмә, мә, җыеп ал. +- Монда бөтен тирә-юнь чүплек ич, - дип карыйм. Чыннан да, аяк асты - консерва савытлары, тәмәке каплары, аракы шешәләре... +- Булсын. Ә син чүпләмә, - ди ул. +Менә нинди ул минем әтәй!.. +Чүбеңне җыеп, шыпырт кына йөгереп киләсең дә урыныңа утырасың. +Тагын бер хәл истә калган. Җәй көне. Коеп яңгыр яуды. Җелеккә кадәр салкын үтте. Өс - манма! Якын-тирә тулы агачлык булса да, учак ягып җибәрә алмыйбыз, булганы - чи, чи түгеле - дымлы... Көч-хәл белән әллә каян туз табып, ниһаять, ут тергездек, уч төбендә җылынган кан, йөрәк тарафыннан куылып, бөтен гәүдәгә таралды, тәнгә рәхәтлек керде. Көне буе ул утны күз карасыдай сакладык без. Кайтып китәрәк, артык калган тузны да үрсәләнеп янган ялкын кочагына ыргытырга уйладым, әмма әтәй бу ниятемә кискен каршы төште: +- Шунда, учак кырыенда калдыр син аны, бездән соң килгән кешеләргә җиңелрәк булыр. +Менә нинди ул минем әтәй! +* * * +Әнәй шул юашлыгы аркасында ташладымы икән аны? Миңа, әлбәттә, "аны" дип чикләнү җиңелрәк, болай дигәндә, җан ярасы ул кадәр кузгалмый. Гәрчә, билгеле, әнәй аны гына түгел, икебезне дә ташлап китте. Дөресрәге, киткән. Мин ул вакытта сабый әле. Аннары икенче кешегә кияүгә чыккан дип ишеттек, ләкин әтәйдән дә начаррагы туры килгән, ахры - кычкырыша-талаша яши торгач, буып үтергән ирен. Төрмәгә тыкканнар. Миңа моның барысын тәфсилләп сөйләүче юк, әлбәттә. Тегеннән-моннан, авыл хатыннарыннан һәм... бергә укыган малай-кызлардан ишетеп кенә беләм. Икенче сыйныфларда идемме, берзаман кайтып җитте ул. "Каян килдең, шунда китеп югал! - диде әтәй. Юк, юк, җикеренмәде, тавышын беркадәр күтәрә генә төште. - Бу авылны, бу йортны оныт!" Әмма әнәй күпмедер вакыттан соң тагын пәйда булды. Әтәйнең эштә чагы иде. Дәвәнәй - бакча ягында. Мин берүзем ишегалдында таптанам. Чакырып алды да үземне, машинага утыртып, әллә кая алып китте. Рульдә күн курткалы куркыныч адәм утыра иде. Чәкәш, Мәтвиләрне узып, бераздан шәһәргә килеп кердек. Мин чыр-чу җылыйм! Әнәй тынычландырырга тырыша. Менә бу кеше яңа әтәең була инде, ди. Искесе нишләгәндер? Йортларына килеп кергәч, һушымны җуеп егыла яздым - черегән байлар икән ләбаса! Диварларда картиналар, баш очында әллә нинди төсләрдә уйнаган люстралар, сервантларында әллә нәрсәләр ялык-йолык килеп тора, ә уенчыкларның ниндие генә юк! Җәннәткә үттеңмени! Ике катлы, кышкы бакчасы булган чып-чын оҗмах, валлаһи! Мин андагы чагымны Тукайның Соснада уздырган көннәренә охшатам. "Исемдә калганнар"ны укыганыгыз бардыр, шәт? Әмма әтәй әллә каян пәйда булып, мине табып алганда, бу эчпошыргыч затлылык үзәгемә үтәргә өлгергән иде инде: юк, алтын читлектә бикләнеп тотылган сандугач булганчы, иректәге тиресендә казынган тавык булу мең артык! Шул дүрт дивар арасында күпме азапланырга мөмкин? Бәдрәфенә кадәр өйдә бит аның, ичмасам - һич югы, печ итеп кергән арада азатлык сулап калыр идең. +Әтәй үзе генә түгел, милициядә эшләгән Азат абый белән бергә иде. Анысына тагын икәү ияргән. Без чыгып киттек. Алар калды. Дәвәнәй сөякләремне авырттырып бетергәнче кочаклап, буыла-буыла елады... Елаганын шунда беренче һәм бердәнбер тапкыр күрдем. +Бераздан "Вятско-Полянская правда"да "яңа әтәемне" атып үтерүләре турында хәбәр чыкты. Ишләре белән "асфальт" бүлешә алмаганнар, диелгән иде. Әнәйне, нишләптер, тагын төрмәгә олактырдылар. Дәвәнәй бик озак вакыт авыз эченнән: "Бәхетсез хатын", - дип сөйләнеп йөрде әле. +Ләкин тормыш, гомумән алганда, яңадан үз көенә кайтты, бер көн икенчесен алыштырып, шулай бертөсле ага бирде, ага бирде... +* * * +Без Казанга кергәндә, монда да, календарьны инкарь итеп, көз тантана итә иде. Җанны изеп торган авыр болытлар белән офыктан-офыккача капланган дымлы, караңгы башкала идәннәре баскан саен аяк астында кыштырдый, ыңгыраша төсле иде. +Эри башлаган аксыл соры кар эреп бетә алмый интегә. Җиргә сылашкан ярымҗимерек йортларның нигез-почмакларындагы чүп өемнәре (гүя махсус эттереп куелган чүп өемнәре!) белән бергә бөгәрләнеп-череп яткан кар көртләре кимсенеп кенә, ниһаять, сап-сары кояш чыгып, аның кылычтай нурлары тарафыннан туракланып, бу калада җан асрарга мәҗбүр язның каһәрле күз яшьләре булып агып китәргә телиләр иде... +Без аяк астындагы туңдырма кәгазьләренә, тәмәке төпчекләренә һәм файдаланылган мәхәббәт капчыкларына басмаска тырышып, эчкәрәк - Казангарак керә бардык, керә барган саен, мәркәз махмырдан айнып бетмәгән бомжны хәтерләтте миңа. Җанымдагы ниндидер бер бик нечкә хис җебе вокзал төбендә үк чертләп өзелгән иде инде... +Халык чаба, чаба, чаба! Кая чаба, ник чаба? Машиналар ыжгыра, автобуслар, көчәнә-көчәнә, алардан калышмаска тырыша, зәһәр матайларга атланган гаярь матайчылар рәтләр арасыннан тиз генә, шома гына үтеп чыгарга тели. Күк тимерчыбыклар белән капланган. Кешенең өскәрәк, күккәрәк чыгарга хакы юк! Трамвайлар, троллейбуслар, шуларны алып атарга теләгәндәй, кулларын сузган, әмма орынуга, фәләнчә вольтлы читлек челтәре тешләп ала үзләрен, һәм алар, чабуына ут капкан шикелле, бу урыннан җәтрәк эз суыту ягын карый... +Трамвайга утырып күпмедер келтерәгәннән соң, ниһаять, таныш йортлар күзгә чалына башлады: Камал театры, "Болгар" кунакханәсе... Янәшәдә Милли университетка әзерләнгән бина, диделәр. Зу-ур бер кибет янындагы тукталышта төшеп калдык. +- Әйдә, Казанны күрсәтәм, - диде әтәй. +Унбергә кадәр вакыт бар әле, нишләп беркадәр сәйран кылмаска? +Әтәй бик күп еллар элек авыл хуҗалыгы институтына укырга керергә теләгән дә... урыс теленнән инша яза алмыйча кайтып киткән. Шулай да үзен мәркәзне белә саный. +Без Бауман урамына аяк бастык. +- Да-а, донҗалар үзгәргән икән, - дип, куян бүреген баш чүмеченәрәк этеп куйды ул. - Монда гел икенче төрле ие... +Иң беренче эш итеп игътибарым чатта урнашкан гарәп хәрефле сәгатькә төште, башымны әле бер, әле икенче якка аударып, ни язылганын укып та маташтым әле: "Әйтә иртәнге намазга бик матур, моңлы азан..." +"Макдоналдс"ны, "Казан" кунакханәсен, татар китабы кибетен (кайсыдыр гәҗит аны озакламый ябачаклар дип язган иде) урап чыкканнан соң, эскәмиягә гөрселдәп төштек. Аннары яңадан тәпиләп училищега юл тоттык. Тирләппешеп уку йортына килеп кергәндә, аяклар да, гәүдә дә ярыйсы гына алҗыган алган арада, безгә шактый күңелсез хәбәр килеп иреште: баксаң, ачык ишекләр көне... кичә булган икән. Йөрәк кысылып куйды. +- Бүген ничәсе соң? - дип сорады әтәй, каушап. Мин: "Унысы", - дигәч, маңгаена шап итеп берне сукты ул: - Анаңны-сс... +* * * +Казан дегеттәй төнгә чумды. Пыскаклап кына яңгыр ява. Шагыйрь әйтмешли: "Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый... Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы..." +Бик күп дөньяларга чыгара торган ишегенә җиткәч тә, мәркәзнең безне тиз генә үткәреп җибәрәсе килмәде әле. Әүвәл өч вокзал арасында адашып йөрдек. Аннары ялгышына кереп, ерак сәфәрләргә илткән поездга билет алдык. Нократ Аланына кадәр. Ат бәһасенә. Әтәй дурак калганын аңлап, билетларны кире тапшырырга ашыкты, әмма берьюлы ике урындыкны биләгән сөбханалла гына кассир ханым ярты бәядән артыгын кире кайтарырга уйламады да. Тәртибе шундый икән. +- Монда җитми бит инде, - дип үртәлде әтәй. +- Минем акча бар... +Шулай йөреп, төшке электричкага соңардык. Кичкесен көтәбез. +Әтәй терсәген тезләренә таяндырган да кәкре-бөкре бармаклары белән чәчен капшый, баш сөяген тишеп үтеп, эчтәге бер ми күзәнәгендә яшеренеп калган кайсыдыр фикер төшен чокып чыгармакчы була гүя. Үзе әледән-әле авыр көрсенеп куя. Ләкин бер сүз дә дәшми. Бер сүз дә. Ә мин дәвәнәйне кызганам. Бутыйларны күтәреп ничә кабат тукталышка чыккандыр инде ул... +Гадәти бер кич иде +Сәгадәт апа бу юлы да, сәламемне алып тормастан, сүзен арт сабагымны укытудан башлады: +- Кичә "Хәерле иртә"дә карадым. Чыгышың бер дә ошамады. Андый шигырь сөйлисе түгел иде... Ничек әле... Мин ватык ояның... ялгыш исән калган бер кошы... Шулаймы? Нишләп алай дисең? Гаиләң тулы түгелме? Кагылып үстеңме? Горабасыңмы? Җирбит! +Кич җитүгә карамастан, Сәгадәт апаның тавышы утырмаган иде әле, язгы җилдә кыюсыз яфрак лепердәве кебек кенә ишетелсә дә, тарткан саен языла барган йон йомарламыдай җиңел, үтә күренмәле сүзләренә кушылган зәһәре, үзегез күрәсез, чатнап чыкты. +- Мин дә сине күрүемә шат, Сәгадәт апа... +- Ничек кайтып җиттең? - дип беркадәр йомшара төште ул. +- Әйбәт кенә. Башта электричкада. Кукмарадан әти килеп алды. +- Җирләдегезме? +- Җирләдек... +Ленар абый турында сорашуы. Ай буе айнымыйча эчеп йөргән дә, өченче көн, болай булмый, дипме, ниһаять, элмәккә менеп котылырга уйлаган. Әнисенең бердәнбер өмете иде. Хәзер ул карчык ялгызы нишләр? +О, ул Ленар абыйның футбол тибүен күрсәгез сез! Дистәләгән Пелеларың яисә, кем әле анда хәзер, Мессиларың читтә торсын! Үзе шундый таза, шундый чибәр - куаклыкка кызлар үзләре ябышып керә иде артыннан. Бик озак Казанда эшләп алды. Аның чия "девятка"сы авылның җәйрәп яткан сазлавыклы урамнарыннан очып кына үтә иде! +Шул... Нәрсәдер килеп чыкмады менә... Кырау сукты үзен. Күпмедер вакыттан соң авылга кайтты. "Девятка"сын әүвәл кытай тракторына, бераздан анысын белорус мотоблогына, тагын күпмедәндер велосипедка, ахырдан анысын бер яртыга алыштырды. Әйе, әйе, валлаһи, нәкъ теге мәзәктәге кебек. +- Кеше күп идеме соң? +- Бар инде. Яшьләргә халык йөри бит... +- Мәгъсүм төшмәде, - диде Сәгадәт апа. Аннары сүзсез калды. Бер тынга. Соңрак, озакка сузмыйча, үт сытарлык ачы соравын чыгарып салды ул: +- Ник асылына алар? +Каушап калсам да, әһәмият бирмәскә тырышып, "тормышлары авырдыр" дип кенә котыласым килгән иде, әмма, бәхеткә, тыела белдем. Тормыш авыр, ансы. Авылда эшсезлек, азганы азды, талыйсын таладылар... Җитмәсә, ярты Татарстанны үзләштереп, хәзер менә, ничектер, "банкротка чыккан" инвесторның бурычларын да якын ун-унбиш ел эчендә авылдан савып алачаклар икән... Ләкин тормышның, гомумән, кайчан җиңел булганы бар соң? Бусы - бер. Икенчедән, җиденче елын ятакта аунаган сырхау карчыкка ничек алай дип әйтәсең инде? +Ә Сәгадәт апа бетерешкән. Бетерешкән Сәгадәт апа... Түшәккә сеңгән, бөгәрләнгән җәймәнең бер башыннан шырпыдай нечкә ике ап-ак аягы чыккан да, икенче башыннан йодрык кадәр ап-ак башы гына тырпаеп тора. Чиргә сабышкач, ире әллә кая шабашкага китте дә шуннан соң кайтып күренмәде. Улы үсеп җитеп, килен алып кайткач, алар арасына да сыймый башлады. Гадәти хәл, кыскасы! Моңарчы кереп-карап кына йөргән буйдак энекәшенең кулына калды. Әле дә ярый ул булды. Башта әтисен, аннары зиһене зәгыйфьләнгән әнисен соңгы юлга озатканнан соң, бушанып калган вакыты иде аның. Апасын үзе янына алды. Хәзер бергә яшиләр. +- Белмим шул, - дип мыгырдандым. Бүлмә янә тынып калды. Раил Садриевның телевизордан сикереп чыккан катыклы-әрсез тавышы гына дүрт дивар арасында адашып йөрде. +- Мәгъсүм абый эштәме соң? +- Кайтты инде. Каралты-кура тирәсендәдерме. +Һич рәхәт күрмәде инде ул, мескен. Өйләнгән иде дә... Әнисе белән тәлинкәвазаларны вата-җимерә бер талашканнан соң, хатынын: "Үзегезгә булсын!" - дип, алган җиренә кире кайтарып куйды. Шуннан соң буйдаклыкта. Авызына бер тамчы да капмый. Капса дураклана чөнки. Башы китә. Үзе җен кебек тырыш, эш аты инде. Былтыр зеңләп торган сап-сары чыршы бүрәнәсеннән нинди йорт җиткереп куйды, абзар тулы мал, чебидән алып сыерына кадәр бар, ишегалдында "УАЗ" кетердәп утыра... Өйгә килгәндә, анысына хатынкыз кулы җитми инде, билгеле: идән ярыклары пычрак белән томаланып беткән, тәрәзәдә таплар, чебен тамгалары... Түшәм белән дивар кавышкан почмаклардагы пәрәвездә үрмәкүчләр Сабан туе ясап мәш килә... +Ишегалдыннан: "Каһәреңне себерим!" - дигән янау белән бергә тереләй ысланган чучкадан чыккан җан ачысыдай хәтәр чинау ишетелде: Актүш тагын аяк астында буталып маташкан, димәк. +Бераздан тупсада Мәгъсүм абый үзе күренде. +- Нихәл, студент? +- Ярыйсы... +- Хәзер оныттың син безне, маңка чакта гына "чиле-пешле йомырка пешереп ашат әле" дип төшеп җитә идең... +- Юкны сөйләмә инде, кайткан саен киләм ич. +Мәгъсүм абыйның сипкелләрен каплап йөзенә чыккан шаянлыгы шул арада сүрелергә дә өлгерде, беркадәр җитдиләнә төшеп, әмма елмаюын җуеп бетермичә, Сәгадәт апага борылды ул һәм иллә дә ягымлы рәвештә: +- Ашап алабызмы, апа? - диде. +Җавап урынына түшәктәге җан иясе күзен генә йомып алды. +- Озак сөйләштегезмени? +- Әллә ни түгел инде... +Сәгадәт апаның беркадәр вакыттан соң шым булачагы мәгълүм иде миңа: тел очыннан ярты аваз да шудырып төшерә алмаган халәттә, ияген алга сузып, иреннәрен балык сыман чуп-чуп кына китереп ятканын үз күзләрем белән күргәнем бар. Чире нерв системасы белән бәйле. Тавыш ярыларына да тәэсир итәдер инде, күрәсең. +- Башта тәһарәтләник әле... +Эшнең нидән гыйбарәт икәнен аңлап, шыпырт кына кухняга чыгып киттем. Хәзер Мәгъсүм абый апасының астын алыштырачак. Газ мичендә быгыр-быгыр ботка кайнап утыра, утын беркадәр бастым, чәй ташыган, анысын сүндердем. Сөт салынган чокырда чалкан ятып йөзгән черкине калак арты белән генә алып аттым да, эчемлекне бер йотым уртлап куйдым. Залда карават шыгырдавы тынганнан соң, ике бүлмә арасындагы ишек тәрәзәләре зеңләп куйды: +- Манныйны бер тәлинкәгә салып чыгар әле... +Мин күндәм рәвештә аның боерыгын үтәргә ашыктым. Мәгъсүм абый "Бисмилла..." дип бер кашык тәгамне апасының авызына китерде, изге кәлимәне никадәр олылап әйтергә тырышса да, аның авызыннан кара көеп кыйналган бер имгәк сүз кебек мәтәлеп төште ул. Күпме шулай утырганбыздыр, карашым һич көтмәгәндә Сәгадәт апада абынып, умыртка баганасы буйлап җан өшеткеч салкын йөгерде: аның шар ачылган күзләрендә... яшәү уты дөрли ләбаса! Хәлсез иреннәре, бакчы, тәмсез боткалы ямьсез кашыкны ничек кысып капкан! "Җибәрмим!" - дип кычкырып тора! Беләзек кадәр генә калган муенына Газраил бармакларын батырырга уйласа, ул аны да, сау калган ярым-йорты дүрт-биш теше белән кимереп ташлаячак, чәрдәкләп бетерәчәк, ахыр чиктә, барыбер өзәчәк кебек иде. Билләһи!.. +- Йә, соң инде, киттем, - дип, хушлашырга ашыктым мин. Пәлтәмне ябынып, ишегалдына атладым да, Актүш оясына җиткәч, кадакланган төсле, баскан җиремдә катып калдым. Эт авыр көрсенергә дә куркып ята иде. Каты эләккәндер шул. Исәңгерәгән халәттә кайнар кар кәзе белән чыраемны сыйпап алган арада артымда Мәгъсүм абыйның аяк тавышы ишетелде. Өйалдыннан чыкмады ул. Шундагы баскычка чүгәләп шырпы сызды. +- Түбән оч Марат югалган иде бит әле... Кордашың... +- Ул миннән олырак... +- Бүген тапканнар шуны... Ташландык сарайга кереп буылган... +Саубуллашырга өлгердемме икән, юкмы, кабаланып үзебезгә, Югары очка томырылдым: тизрәк, тизрәк өйгә кайтып җитәргә! Җанны изгән бу авыр тәэсирләрдән котылырга! Әмма никадәр генә кызуласам да, Сәгадәт апаның әрнүле авазы "ә" дигәнче куып җитте мине, куып җитте дә, чирәмлеккә егып салып, бертуктаусыз яңаклый башлады: +- Нигә асылына алар?! +Мин чирәмгә буялган ямь-яшел кулымны йөземә китердем. Кеше үлгәнне ишеткәч, ни диләр соң әле? Тик кысылган ирен арасыннан бер сүз дә таммады. Мин бернинди дога да белми идем. +Беренче шигырь тукымасында көн-төн, ап-ак кызлар һәм күләгәләр кебек капма-каршы якта торган образлар кеше яшәешендәге ак-кара башлангычларын төгәлләштереп, лирик геройның яшәешкә бәясен алга куйса, икенчесендә субай һәм сукбай образларын уйнату аша Г.Рәхим тормыш рәхимсезлегенә юлыккан кеше язмышлары, җимерек тормыш хакында уйлана. +Тагын бер тенденция төсендә Г.Рәхимнең кыска шигырьләрендә кеше халәте - табигать янәшәлеге, параллелизмы алымының еш кулланылуы күзәтелә. Табигать образларына мөрәҗәгать итү, хис-кичерешне җиткерү юлында файдалану татар поэзиясе өчен традицион алымнардан санала. Ләкин Г.Рәхим укучының игътибарын табигать картинасындагы бик вак детальләргә, мизгел-күренешләргә юнәлтә һәм шигырь тукымасында табигать күренешләре, идеяне тулысынча ачыклаудан бигрәк, автор фикерен, позициясен эзләп табуга ачкыч хезмәтен үти. Мәсәлән: "Инде март, инде яңару, / Туктатам димәсеннәр. / Котылырсың инде, яфрак, / Бөреләр төрмәсеннән". ("Яз") +Беренче укылышта шигырь табигать күренешләре, яз килүе хакында хәбәр итә кебек, ләкин әсәр тукымасында бөре янәшәсенә язгы табигать матурлыгына хас булмаган төрмә образының урнаштырылуы аны башкача шәрехләү мөмкинлеген дә бирә. Әлеге ачкыч сүз аша укучы алтмышынчы еллардагы яңарышны, халык күтәрелешен дә таный ала, шушы дулкында дүртьюллык "йокысыннан уянган" халыкны туктату мөмкин түгеллеген искәртә. +Карамыйсың гөлгә кызыгып, +Чәчәкләре беткәч коелып. +Тик бит, дускай, нәкъ шул гөлләрдә +Яңа чәчәк өчен мең орлык. +("Карамыйсың...") +Биредә чәчәкләре коелып беткән гөл образы - өлкән, орлык - яшь буынны төгәлләштереп, автор фикерен ачуга этәргеч бирә һәм шигырь структурасында буыннар бәйләнешен, буыннардан буыннарга тапшырыласы тәҗрибәләр хакында уйланулар тергезелә. Аерым кыска шигырьләрдә Г.Рәхим, ассоциатив образлылыкка таянып, бер-берсеннән ерак торган төшенчәләрне тәңгәлләштереп, аларны көтелмәгәнчә берләштереп, яңа образ-сурәтләр дә тудыра. Мәсәлән: "Тал башында калды карга оялары, / Хуҗалары ташлап киткән авыл кебек. / Җәй буена шаулап торган ялгыз талга / Кыш чыгарга монда калу авыр кебек". ("Каргалар киткәндә") +Әсәр тукымасында сурәтләнгән карга оялары һәм шаулап торган талның ялгыз калуы көзге табигать күренешен күзалдына бастыра. Шул ук вакытта татар поэзиясенә хас традицион көз-картлык янәшәлеге шигырьне башка дулкында уку мөмкинлеген дә калдыра. Икенчел яссылыкта ул балаларын төрле тарафларга озатып, ялгыз калган аналарның яшәешен, татар авылларының халәтен тергезә. Шул рәвешле, гадәти генә күренешләр ярдәмендә автор татар авылларының язмышы, аналарның хәсрәте турында сөйли. Шулай да Г.Рәхим каләменнән төшкән кыска шигырьләрнең күбесендә дидактик фикер алга чыга, эзләп табылырга тиешле идея шигырь тукымасында турыдан-туры әйтелә. +1970 елларда ачык күренгән салмаклылыкка омтылыш тенденциясе бу буын шагыйрьләр иҗатына да тәэсир ясый, сыйфат үзгәрешенә алып килә: тышкы ярсу кими, алар да "тыныч лириклар" эзләнүләренә якынлаша. Беренче булып бу юлга Г.Рәхим чыга, хис-кичерешләр дөньясына үз юлын табып, сабыр лиризмга, төгәл ритмикага өстенлек бирә башлый. "Сандугач", "Оныттың бугай", "Уйнагыз, гармуннар", "Моңлы уй", "Сагышланма" кебек шигырьләрендә мәхәббәт, яшьлек, гомер агышы, кеше һәм табигать кебек мәңгелек төшенчәләр турында уйланулар урын ала. +Г.Рәхим иҗатының шактый өлешен иҗтимагый барышка бәя мотивына нигезләнеп язылган әсәрләр тәшкил итә. Мондый поэтик үрнәкләрдә камил булмаган җәмгыятьтә яшәүче халык тормышына бәя бирелә, аларны җәмгыятьтәге тәртипләрне тәнкыйтьләүче лирик герой тибы бер бәйләмгә туплый. Аларда, традицион төстә, метафора-символлар, эзоп теле аша җәмгыятькә, сәяси системага бәя урын ала, кешенең үз-үзен танып-белү мәсьәләсе төп проблема буларак күтәрелә, әсәрләрнең үзәгенә "без нигә мондый, тормыштагы гаделсезлеккә мин ничек җавап бирәм?" кебек сораулар куелып, тормыш гаделсезлеге тудырган борчылу, үкенү хисе эчтәлеккә үтеп керә. Шагыйрьнең "Үлән арасыннан йөгергән бөҗәк", "Әлли-бәлли бәү итмә", "Сызыклы уен", "Кеше башлы Гыйфрит", "Өч плакат" (Триптих), "Безнең ил" һәм башка шигырьләре шул хакта хәбәр итә. +Мәсәлән, "Өч плакат" әсәрендә плакат образы һәм аларның эчтәлеге аша кешеләр тормышына, шул чор хакимияте алга сөргән идеалларга бәя бирелә. Әсәрнең "Ышанырга!" дип аталган беренче өлешендә "Аллага ышанырга" гыйбарәсе уйнатылып, көрәк алласы, балта алласы, җир асты, җир өсте аллалары һ.б. аша динсезлек һәм денсезлек сәясәтенә ирония алымнары аша бәя бирелә. Әсәрнең икенче, өченче өлешләрендә дә икенчел эчтәлек аша кешеләрнең кушылганны үтәп яшәргә мәҗбүр ителү сыйфаты тәнкыйтьләнә. Лирик геройның борчылуы, сызлануы кешеләрнең бу тормыштагы авыр көнитешләре, өстән куелган таләпләргә буйсындырылуы белән бәйләп аңлатыла: "Кызганмаска / Җирдәге беркемне һәм бернине дә. / Табигать бар иткән / Һәр әйбер, һәр күзәнәк, һәр күренеш / Чиксез бөек. / Ә бөекләр булмыйлар кызганыч беркайчан да! / Шул исәптән син үзең дә!" ("Өч плакат") +1960-1980 елларда эзоп теленең хакыйкать темасы белән бәйләнештә активлашуы юмор-сатира үсешенә китерә, әлеге сыйфат Г.Рәхим иҗатын да читләтеп үтми. Шагыйрьнең "Ялган шигырь", "Гаилә рифмалары", "Шәрә шар", "Эт белән мәче кебек" һ.б. юмористик шигырьләрендә кеше холкындагы кимчелекле яклар, төзәтелергә тиешле сыйфатларын яхшы итеп күрсәтергә омтылган типлар яратып көлү үзәгенә алына. "Шәрә кендекле кызга", "Элек һәм хәзер", "Әйләнәдер куласа", "Ертык җырлар", "Тезләнүче акыл" кебек сатирик әсәрләрендә исә яшәп килүче җәмгыятьтәге бюрократлык, әхлаксызлык, социаль-көнкүреш җитешсезлекләр ачы тәнкыйтькә дучар ителә. +1990 еллардан Г.Рәхимнең иҗтимагый эчтәлекле шигырьләрендә милли теманың көчәюе күзгә ташлана. Аларга хас төп тенденцияләр буларак татарның бәйсезлеге, киләчәге, язмышы, үткәне өчен сызлануның яки аның милли сыйфатлары белән горурлануның алга чыгуы күзәтелә, символик образ, метафора, детальләргә мөрәҗәгать ителсә дә, алдагы әсәрләр белән чагыштырганда, милләт язмышы хакындагы фикерне турыдан-туры белдерергә омтылу сыйфаты калкулана, үзгәртеп кору биргән мөмкинлектән файдаланып, фикер әйтеп калу теләгенең көчәюе эзоп телен икенче планга күчерә. Мәсәлән, "Тамыр", "Татар җыры", "Татар кешесе", "Тукай", "Әй, Идел-йорт", "Халкыбыз дәшә", "Мин ирекле" һ.б. шигырьләрендә әлеге сыйфатлар калку чагылыш таба. +Г.Рәхим иҗатының буеннан-буена сузылган мотивларның тагын берсе - туган якны сагыну мотивы. Ул еш кына туган якка, әнигә мәхәббәт темасы белән керешеп китә. Мондый шигырьләргә тирән лиризм, табигать образларының байлыгы хас, аларны туган ягына мөкиббән, еракта аны сагынып сыктаучы лирик герой бер бәйләмгә туплый. "Сандугач", "Уйнагыз, гармуннар", "Урамнар артында яшел болын...", "Елагыз!", "Елыйсы да, көләсе дә", "Җилләп барам", "Натюрморт", "Туган як имәннәренә", "Кылганнар", "Хатирә", "Романтика" һ.б. шигырьләрендә Г.Рәхим туган як образын лирик-фәлсәфи төсмерләрдә баетып, үзенә иң якын, изге урын буларак төгәлләштерә: +Мин бит сезне бик сагынып кайттым, +Мин ич шушы җирнең баласы. +Имәннәрем, сезнең яшәештән +Килә минем өлге аласым. +("Туган як имәннәренә") +Югарыда аталган шигырьләрдә туган як белән горурлану, матурлыгына соклану хисе яки туган якны сагыну тойгысы алга чыкса, шагыйрьнең аерым лирик әсәрләрендә туган як темасының башка яссылыкта ачылышы да күзгә ташлана. Әйтик, "Туган якта" шигырендә лирик геройның әрнү хисенә кайчандыр шаулап-гөрләп торган, тулы канлы тормыш белән яшәгән авылның югалуы, андагы рухи яшәешнең үткәннәрдә калуы, яшь буынның әхлаксызга әверелүе, буыннар арасында рухи бәйләнешләрнең өзелүе фаҗигале төсмер бирә, авылның рухи бөтенлеген сакларга тиешле яшь буынның "нахалга әверелүе", илаһи матурлыкның югалуы, табигатьнең бозылуы хис тудыручы сәбәп булып килә: "Сары балчык... / Тузанлы юл... / Көтү таптаган ярлар... / Нахал оныклар үстерә / Без сөйгән асыл ярлар". +Һәр шагыйрь иҗатындагы кебек үк, Г.Рәхим шигъриятендә дә мәхәббәт мотивы әйдәп баручы сукмакларның берсен тәшкил итә. "Оныттың бугай", "Мәхәббәт", "Сөюдар", "Мәхәббәт хаты", "Йола сүз", "Камыш һәм кувшин", "Соңладык", "Кышкы җыр" һ.б. шигырьләре шул хакта хәбәр итеп мәйданга чыга. Аларда, гомумән, мәхәббәткә сокланучы, хәтта табынучы, сөйгән ярына мәдхия җырлаучы лирик герой алга чыга, традицион образ-сурәтләр мәхәббәтне яшәеш нигезе, яшәү мәгънәсе, асылы югарылыгына күтәрә. Мондый шигырьләрдә шагыйрь еш кына үзләре мәхәббәт символына әверелгән типларга яки шәркый символикага мөрәҗәгать итәргә ярата. Мисал өчен "Мәхәббәттә синең белән" шигырендә Таһир-Зөһрә образлары мәхәббәттә тугрылык темасын ачарга ярдәм итә: +Ләкин син дә минем белән Нишлисең, безнең сөюләр +Чатырлар куялмадың. Яшиләр ике якта. +Син Зөһрә булган чакларда Икесе бер үк ялгышу, +Мин Таһир булалмадым. Икесе ике хата. +Аерым шигырьләр традицион мәхәббәт-нәфрәт каршылыгына корыла. Әйтик, "Боз сөңге" шигырендә ут-боз сөңге янәшәлегенең мәхәббәт-нәфрәт күчешен җиткерүгә юнәлтелүе матур шигъри табыш булып тора. +Г.Рәхим иҗатында актив мотивларның тагын берсе - иҗат мотивы. Ул еш кына шигырь структурасында яшәү мәгънәсе, яшәү кыйммәте турында уйланулар белән үрелеп китә. "Шигырь", "Көч", "Тамыр", "Китап", "Сүз тәме", "Төрлесеннән язып карадык без", "Туар булсаң әгәр өтек хисләр", "Кичке шигырь" һ.б. шигырьләрендә иҗат мотивының мондый фәлсәфи уйланулар белән бер үремтәдә бирелүе Г.Рәхим иҗатының бер үзенчәлеген тәшкил итә. Мондый лирик үрнәкләрнең асылы шагыйрьнең "Вәгъдә" шигырендә үк урын ала, ул, гомумән, бу бәйләм шигырьләр арасында "программ шигырь" буларак та бәяләнә ала: +Йөрәкләр турында язасы бар әле - +Һәм исән йөрәкләр, +Һәм үлгән йөрәкләр, +Һәм сүнгән йөрәкләр турында. +(Мин беләм: +Бер исән йөрәкнең күптәннән сүнгәнен, +Бер үлгән йөрәкнең һаман да сүнмәвен...) +Экзистенциаль мотивлар белән сугарылган шигырьләрдә дә шигъриятнең мәңгелеге, үлемсезлеге сыйфаты калкытып куела. Мәсәлән, "Китмә" шигырендә әлеге күренеш белән очрашабыз: +Беркөн мине үлем алып китәр, +(Белмим, шагыйрь аңа ник кирәк?!) +Тик ул чакта китмә минем белән, +Бу дөньяда кал син, шигърият! +Охшаш мотивлар шагыйрьнең "Быжылдап оча божан", "Җир яңара" кебек шигырьләрендә дә урын ала. +Шул рәвешле, Г.Рәхим иҗатын иҗтимагый барышка бәя, туган якны сагыну, мәхәббәт, иҗат мотивлары иңләп ала. Шагыйрь поэзиясенең үзәгендә төрле статуслардагы - тормыш-яшәешкә бәя бирүче яки милләт яшәеше хакында уйлануларын җиткерүче, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылучы, шуның белән янәшәдә мәхәббәткә табынучы - лирик герой тора. Әлеге сыйфат-үзенчәлекләр барысы да Г.Рәхим иҗатының шигърияттәге традицияләрне дәвам итүе, үстерүе, яңартуы хакында сөйли. +Нурфия ЮСУПОВА, +филология фәннәре кандидаты +Редакциядән: +Каләмдәшебез Гәрәй Рәхимне олуг юбилее белән котлыйбыз! Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары, күңел көрлеге, рух ныклыгы, сәгадәтле гомер телибез! +ТУКАЙ ТУРЫНДА "КАРДӘШ КАЛӘМНӘР" +вә тәм нәрсәдә?", "Күңел йолдызы", "Монафыйкка", "Бер +татар шагыйренең сүзләре", "Таян Аллага", "Туган тел" +һ.б. әсәрләр Али Акбаш тарафыннан гаять төгәл - шигырь +төзелешенең формасын, жанрын, ритмын, яңгырашын +бозмыйча башкарыла. "Җөмлә фикерем кичә-көндез +сезгә гаид, милләтем; / Сыйххәтеңдер - сыйххәтем һәм +гыйлләтеңдер - гыйлләтем", дип җырлаган Тукайның +милли шигырьләренә аерым игътибар бирү шагыйрь +иҗатының төп асылын яктыртуга ярдәм итә. Г.Исхакый +сүзләре белән әйткәндә, "Казан кулдан киткәннән бирле +юксыллыкка, үксезлеккә баткан милләтенең кайгысы, +моңы Тукайның үзенең шәхси кайгы-хәсрәте төсене +ала вә Тукай милләт моңыны көйли торган, милләт +бәхетсезлегене җырлый торган әллә никадәр шигырьләр +мәйданга китерә, милли моңны шигыренең эченә ашлый". +Җыентыкта шигырьләрне сайлап алып урнаштыруда +төрек темасы чагылыш тапкан әсәрләргә басым ясау ачык күренә. Тукайның башлангыч - Җаек чоры иҗатының дини, дини-суфичыл шигырьләре белән госманлы диван әдәбияты арасында жанр, тел-стиль, образлар бирелеше, шигырь төзелеше һәм эчтәлек уртаклыгы бар. Шагыйрьнең Балкан илләре белән сугышта Төркиягә теләктәшлек белдергән, Төркияне зурлап, мәдхия җырлаган "Тәмсил", яшь төрекләр җитәкчесе Әнвәр бәккә багышланган "Әнвәр бәк" шигырьләре китерелә. Соңгысы янына Әнвәр бәкнең Петербургта укучы татар кызлары арасында төшкән фотосы (Р.Батулланың шәхси архивыннан) да бирелә. Шигъриятнең - иҗатның асыл вазифасын чагылдырган "Күңел йолдызы" да Тәнзимат әдәбияты вәкиле Габдулла Җәүдәтнең "Кыйтга"сыннан эпиграф белән башлануы төрек укучысына кызыксынуны арттыра. +Татар шагыйренең төрек мәдәнияте, тарихына зур игътибар бирүе, кардәш милләтләрнең киләчәк яшәеше, мәгърифәте, азатлыгы өчен борчылып иҗат итүе җавапсыз калмый. Төрек матбугатында Тукайга багышланган язмалар шагыйрь үлеменнән соң ук дөнья күрә башлый: "Тасвире әфкяр", "Ислам дөньясы", "Төрек йорды", "Төрек сүзе", "Кырым" кебек госманлы газета-журналларында тәгъзияләр, татар шагыйре турында кечкенә күләмле мәгълүматлар басыла. Моннан тыш, Төркиядән татар редакцияләренә тәгъзияләр, кайгы уртаклашулар, хатлар килә. Шуның бер мисалы буларак, "Кардәш каләмнәр" үз битләрендә Истанбулдан Русияле таләба җәмгыяте җибәргән "Бөек милләтчемез Тукаевның вафатыннан долае милләтемезнең гаиләсенә бәяне тәгъзият иләрез" эчтәлегендәге телеграммага һәм "Истанбулдан мәктүб" дигән язмага урын бирә. Болар барысы да киң катлам укучы өчен зур яңалык булып тора. +Әлеге санда дөнья күргән олы, урта буын галимнәре һәм яшьләрнең шагыйрь иҗатындагы төрле проблемаларны яктырткан язмаларының үзара чиратлашып килүе Тукай фәненең бүгенге торышын ачык чагылдыра. З.Мансуровның "Тукай белән әңгәмәләр"е китабына - Р.Зәйдулла тарафыннан, Р.Исламов һәм Җ.Миңнуллин төзегән "Тукай ядкярләрдә" икетомлыгына тәфсилле күзәтү ясала. Персональ энциклопедияләре булмаган төрек дөньясы өчен Р.Харрасованың Тукай энциклопедиясенең төзелү тарихы белән таныштыруы аеруча мөһим. Биредә Тукай фәне алдына куелган яңа бурычлар да ачык күрсәтелә. Димәк, әлеге фән алга таба да үсәчәк дип уйларга кирәк. +Журналда Әмирхан Еникинең "Ялганны яклау" язмасы совет идеологиясе нигезендә үсеш кичергән Тукай фәнендәге хилафлыкларны читтәге кардәшләребезгә ачыграк аңлатуга хезмәт итә. Билгеле булганча, 1971 елда Ә.Еники, З.Ишмөхәммәтовның "Тукай атеизмы" китабы дөнья күргәч, Тукай клубында лекция укый һәм "Тукай - атеист" гыйбарәсен кире кага: "Тукайдан идеология эзләү белән генә чикләнмичә, аның рухи халәтен тоя-аңлый белү кирәк. Шул чакта гына чын хакыйкатьне дөрес чамалап булачак", - дип, шагыйрь иҗатына сакчыл булырга чакыра. Бары ике дистә вакыт узгач кына, әлеге фикерләрен матбугатта бастыра ала. Шуны да искәртү кирәк: "Тукай атеизмы" китабы төрек дөньясы өчен дә таныш була. 1986 елда бу темага Төркиядә яшәүче милләттәшебез профессор Н.Дәүләт мөрәҗәгать итеп, "Тукай атеист идеме?" дигән язма белән "Төрек культуру" журналында чыгыш ясый. +Профессор Х.Миңнегуловның "Шагыйрьлеккә тугры Тукай", Н.Хисамовның "Шигърияттә Тукай феномены" мәкаләләре шагыйрь иҗатының асыл хасиятләрен ачарга ярдәм итә. М.Хәбетдинованың "Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә Тукай" мәкаләсе татар әдәбиятында Тукай традицияләренең чагылышын ачык яктырта. Р.Мөхиярова язмасында 90нчы еллар татар матбугатында Тукай шигырьләре ярдәмендә гарәп, фарсы, госманлы, төрки сүзләренең кулланыла башлавы мисаллар белән дәлилләнә. Р.Фәйзуллинның Тукайны "үлемсезлек символы", Р.Рахманның "халкыбызның бер тылсымы, дөреслек, милләтпәрвәрлек үлчәве" буларак бәяләве, Р.Гаташның "Тукайга мәхәббәт юлы"ндагы фәлсәфи-лирик уйланулары - татар шагыйренең бөеклеген аңлауга замандашларыбыз ясаган кирәкле адымнар ул. +Р.Батулла "Гасырлар могҗизасы" язмасында: "Без Тукайдан ерагая барган саен, Тукайның бөеклеге арта барыр; ул киләчәк буыннар өчен Алып батырдай биек-калку булып күренер, чөнки Тукай үз иҗаты белән Алып, үз шигыре белән каһарман", - диеп киләчәккә үз күзаллавын җиткерә. Басмада яшь буын фикерләренә дә аерым урын бирелә. Шагыйрь Р.Мөхәммәтшинның бер гасыр элек Тукай әсәрләрендә халкыбызның авыр иҗтимагый-сәяси тормышы нәкъ бүгенгечә яктыртылуы - Тукай фаҗигасе, безнең фаҗигабез булуы турында борчылулы язмасы бар. Язучы Р.Галиуллин хәзерге татар әдәбияты барышы хакында Тукай иҗаты югарылыгыннан торып сүз йөртә, профессиональлектән ерак торган, сүз-рифма уйнатуыннан буш эчтәлекле әсәрләр язып, үз акчасына китап чыгарып, исем алып йөрүче "шагыйрь, язучыларны" кискен тәнкыйть итә. "Тукайдан ераклашу - халыктан ераклашу", диеп җан ачынуын белдерә, Тукайга таянырга чакыра. Күргәнебезчә, тупланмага кергән әсәрләргә, теге яки бу проблемаларга автор мөнәсәбәте ачык чагылыш таба. +Журнал беренче битеннән үк Тукай фотолары белән бизәлеп бара. Тукай фотолары күп түгел. Алар 1903-1913 еллар аралыгында шагыйрьнең Мотыйгыя мәдрәсәсе шәкерте чакларыннан алып танылган шагыйрьгә әверелгәнче чорын, әйтик, Казанга күчеп килүен, татар язучылары, журналистлары арасында үз кеше булып китүен, төрле шәһәрләргә сәяхәт кылуын чагылдыра. Соңгы рәсемнәрдәге шагыйрь - Клячкин шифаханәсендә соңгы сулышын алучы Тукай. Шунысын да әйтеп узыйк: фотоларның төп нөсхәләре Г.Ибраһимов исемендәге ТӘһСИнең Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә һәм Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда саклана. +Тукай исән вакытта үзе төзегән китаплардан үрнәкләр дә бирелә. Шагыйрь исән чакта 22 исемдә 46 китабы "Мәгариф", "Сабах", "Үрнәк" матбагаларында дөнья күрә. Әлеге китаплардан берничәсенең генә булса да тышлыкларын журналда тәкъдим итү әдипнең 26 еллык кыска гомерендә никадәр зур эш башкарылуы турында тагын бер кат уйлануга чакыра. Журналда Татарстанның Казан, Арча, Чаллы, Алабуга, Азнакай, Әлмәт шәһәрләрендә генә түгел, Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Барда, Җаек, Анкара, Истанбулдагы Тукай һәйкәлләреннән фотолар бирү - татар шагыйренең бар дөньяга танылу алуы һәм хөрмәт ителүе турында сөйли. +Халык язучысы Аяз Гыйләҗев заманында: "Безнең әле Тукайның бөеклеген бүтән милләт вәкилләре дә кабул итәрлек дәрәҗәдә ача алганыбыз юк. Без аның татар тарихында тоткан урынын әлегәчә аңлап та, аңлатып та бетерә алмыйбыз", - дип яза. "Кардәш каләмнәр"нең Тукай юбилее уңаеннан чыккан саны бөек шагыйребезнең иҗатын төрки дөньяга тирәнрәк танытуда зур эш башкарды. +Алия МӨБАРӘКШИНА +Тукай һәм татар әдәбияты +ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: +ОРКЫЯ ИБРАҺИМОВА профессиональ артисткасы С.Волжская кебек олуг затларны мактаган җиңел каләме белән, ниһаять, татар шигъриятенә илгә эш күрсәткән кыз затларны мәдехләү килеп керә. Әйтик, Оркыя Ибраһимова күренекле педагог, Казанда дөньяви фәннәр укытылган беренче кызлар гимназиясен ачкан Фатиха Аитованы күкләргә чөя: +Китте кара болыт, чыкты кояш, +Атты якты, нурлы таңнары; +Калыкты хатын-кыз галәменең +Балкыган ак нурлы айлары. +Автор "Китте кара болыт..." әсәрендә Фатиха ханымны исеме тарихларга калачак фидаилар арасында күрә. Ике шагыйрьне дә иҗтимагый-мәдәни мәйданда беренчелекне алган хатын-кызлар сокландыра, икесе дә тасвир объектын мондый очраклар өчен традицион булган кояш һәм ай образларына тиңли. Шушы уңайдан, Тукай әсәрен дә искә төшереп узыйк: +Күр: ничек иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, - +Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина. +Бу икәүгә Тәңре биргән бертигез зур мәртәбә: +Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә. +Оркыя Ибраһимованың "Киңәш" дип исемләнгән шигыре белән Габдулла Тукайның берничә әсәре арасында текстара бәйләнешләр ачык тоемлана. Шулай да ул эчтәлеге белән шагыйрьнең "Кемне сөяргә кирәк?" шигыренә якынрак тора. Г.Тукай анда фаразланган әңгәмәдәшенә дөньяда беркемнең беркемгә кирәк булмавы, кеше хәсрәтенең башкаларга читлеге, дусларга ышаныч юклыгы, беркемнең ярдәмгә атлыгып тормавы һәм башкалар турында сөйли дә ахыр киңәшен шушы рәвешчә бирә: "Үзеңне сөй! Ярат үзеңне үзең!" +Инде Оркыя Ибраһимованың "Киңәш" әсәрен мисалга китерик: +Бар сүзем шул: һичвакыт барма адәмләр каршына, +Үзләрен дә һич чакырма бервакытта каршыңга. +Дөньяда тор ялгызың тик, һичбер иптәш эзләмә. +Бу миңа ярдәм итәр, дип, берәүне дә күзләмә. +Шулай ит син: дөньяда тор ялгызың тик, берүзең, +Сөй үзеңне - якты булыр кичләрең һәм көндезең. +Бигрәк тә Г.Тукай көче белән моннан бер гасыр элек татар сатирасында детальләштерү арта, интим лирикада кеше кичерешләренең бөтен нюанслары игътибар үзәгенә алына. Без моны О.Ибраһимованың "Китте шагыйрь" ("Хатынлар хамисе мәрхүм шагыйрь Габдулла Тукаевка ядкяран язылган") исемле әсәреннән дә күрәбез. +Текст, бер яктан, традицион көнчыгыш мәрсияләр рухында һәм аларның бөтен алымнарын кулланып иҗат ителгән: анда гомуми мактаулар да җитәрлек, кеше кылган реаль гамәлләр дә санала. Мактау объекты бик калку, сыйфатлары бары тик уңай, аны югалту - зур югалту. Шигырь электә патшаларны һәм югары урыннардагыларны, бигрәк тә вәзирләрне югалткач язылган ядкарьнамәләрне искә төшерә. Икенче яктан, әлеге жанр эчтәлек ноктасыннан шактый заманча, актуаль. Ул кешенең иҗатына, язганнарына бәя булып тора, анда интертекстуальлек гаять көчле. Автор Каләм иясен "милләт шагыйре" сыйфатында сурәтли, аерым юллардан Тукай әсәрләренекенә тартым аһәңнәр дә тоемлана: +И шагыйрь, ямьле шагыйрь, милли шагыйрь, син чын шагыйрь, +Күземездән түктереп яшь, хәсрәткә салган шагыйрь. +Игътибарга алыйк: +И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан! +(Г.Тукай. "Пар ат") +Алга таба шагыйрә Г.Тукай текстларындагы гыйбарәләрне, образ-хәрәкәтләрне үз әсәренә трансформацияли: +Ул нарат, чыршы агачлар һәрбересе кайгылы; +/.../ +Су буенда сайрый торган төрле-төрле кошлары - +Барысы да кайгыралар, ул Ходай былбыллары. +О.Ибраһимова шулай ук Тукай бастырып чыгарган соңгы һәм мөһим җыентыкларны ("Күңел җимешләре" - 1911; "Җан азыклары" - 1912) исенә ала. Әсәрдә шагыйрь каләме иҗат иткән образлар җанландырыла. Шагыйрә Алтын әтәч, Шүрәле һәм Су анасыннан табигатьне халыкка белдерүче, кадерле шәхеснең, милли һәм үткен телле шагыйрьнең китүе турында сүзләр әйттерә. +ХХ гасыр башында иҗтимагый тормыш никадәр генә җанланмасын, тормышчан интим лирика да, китаби образларга нигезләнгән абстракцион сурәтле мәхәббәт шигырьләре дә бихисап языла. Бу төр үзгәрешләр һәм Габдулла Тукай, һәм Оркыя Ибраһимова иҗаты мисалларында да ачык күзаллана. Хәтта ки "Китте шагыйрь" әсәрендә дә авторның гавам һәм табигать кичерешләре хакында үз интим хисләрен дә кушып сөйләвен ачык тоемларга була. Ахыр юлларны ул инде зур гомумиләштерү рәвешендә, милләт исеменнән сөйли: +Милләтнең каһарманы, чын шагыйремез, калмадың, +Бары калды безләргә (синең) ядкарь әсәрләрең. +Һич тә чыкмас исмемездән, Тукаев, исмең синең, +Керсә дә шул кара җиргә вакытсыз җисмең синең! +Әдәбият гомер бакый укучыга идеалдагы җәмгыять һәм кеше образын тудыру белән мәшгуль. О.Ибраһимова иҗатында аның иң көчле һәм ышандыргыч мисалы - Г.Тукай һәм ул хыялында күзаллаган ирекле, аң-белемле, башка дәүләтләргә тиңләшкән татар иледер. +Рифә РАХМАН Гамьле әңгәмә +ЯШӘҮ МАТУРЛЫГЫ - САУЛЫКТА +ИЛФАК ИБРАҺИМОВ сәламәт яшәвендә бүгенге көндә сулаган һавабыз, эчкән суыбыз, ашаган ризыгыбызның сыйфаты ни дәрәҗәдә?.. +- Менә, мәсәлән, намазны гына алыйк. Беренче чиратта, ул адәм баласын рухи яктан сафландыра, сәламәтләндерә. Гомумән, шәригать кануннарының барысы да шундый! Соң, шулай булмыйча, намаз уку үзе үк сәламәтлек, хәрәкәт бит инде ул! Аннан соң намаз алдыннан тәһарәтләнү? Болар бит чисталык, сафлык, ягъни тагын шул ук сәламәтлек дигән сүз. Хәмер эчәргә ярамый, тәмәке тарту тыела, хәрәм ашамаска һәм башкалар! Татарның барлык фольклор уеннары да хәрәкәтле, ә хәрәкәттә - бәрәкәт инде. Шунысы кызык: милли йолаларны элеккеге патшалар үзләренең указлары нигезендә тудырмаган, алар - халыкныкы! Сәламәт яшәү рәвеше гади халыкның тормыш фәлсәфәсе ул, димәк!.. Безгә аны үзебезнең булыр-булмас ясалма кануннар белән бозарга ярамый. Болар безгә Фрейдның психология китаплары аша түгел, әби-бабаларыбыздан ук килә. Буыннан-буынга тапшырылып бара, күзәнәкләр аша сеңә, геннар аша бирелә. Безнең авыл Казаннан өч йөз чакрым ераклыкта. Ләкин мин оныкларым белән авылда бик еш булам, алар хәзер үзләре дә анда кайтырга атлыгып торалар. Һәр елны туган авылда "Авыл көне" бәйрәме уздырабыз. Быел аны "Бәрәңге бәйрәме" итәргә исәп, чөнки сугыш вакытында безнең әби-бабалар бәрәңге аркасында гына исән калган. Әти дә, әни дә шулай дип сөйлиләр иде. Илһамланып китеп, бәрәңге хакында җыр да яздык әле, бәйрәмдә башкарырга уйлыйбыз. Мондый бәйрәмнәр табигать белән дә якынайта. Адәм баласының бар авыруларының сәбәбе ул табигать кануннарына каршы килү һәм аларга буйсынмыйча яшәүдән! Мин моны табиб буларак әйтәм! Аннан соң, экология бит ул заводтан чыккан төтен генә түгел, ул кешенең үзенең эчке чисталыгы, яшәү рәвеше дә. Билгеле, хәзер бик күп төзелә, тиеш булмаган җирләрдә күп катлы йортлар да калка, кайвакыт саклану чаралары да кулланылмый. +- Сезнең нәсел-тамырыгызны, шәҗәрәгезне барлап язылган китабыгыз белән танышканда, гаилә, нәсел-ыру традицияләренә булган тирән ихтирамыгыз нык сизелә. Тыйнаксызлык, димәгез, үзебезнең Хак динебезгә карата мөнәсәбәтегез ничек? Совет чорында атеистик темага лекцияләр уку табибларга һөнәри бурыч булып та йөкләнде бит. +- Мин, бу соравыгызга җавапны алдан ук биреп куйдым кебек, ә менә дин хакында, әлбәттә, кичләр буе сөйләшеп утырырга була. Хәер, моның өчен кичләр генә дә җитмәстер. Беләсезме, әлеге сорау мине кайчакта куркытып та куя, чөнки мондый сораулар еш кына модага әйләнеп китүчән һәм җаваплары да! Шуңа күрә, матур сүзләр кыстырырга тырышмыйча гына, бер-ике сүз белән җавап бирәм: диннең кешегә мөнәсәбәте ничек - адәмнең дә аңа мөнәсәбәте шулай ук! Элегрәк, халыкка ислам динебезнең "мөнәсәбәте" богаулап куелан иде, гомумән, барлык диннәр дә тыелды бит инде. Ә менә без, Аллага шөкер, авылда үскәч, рәсми рәвештә тыелса да, бала чакта ук аның йогынтысында тәрбияләндек. Әти-әниләр ярдәме белән! Авыл җирендәге гореф-гадәтләр аша! Диннең безгә "мөнәсәбәте", тәэсире булды. Аннан соң, дин әле ул мәчет яки чиркәү генә түгел, Ходай Тәгалә адәми затның, һәр бәндәнең күкрәк читлеге эчендә булырга тиеш! Ә ул исә анда бары тик ана сөте белән генә керә ала! Менә шул, күңелеңдәге Югары Акыл Ходай белән тоташа да инде. Мондый тәрбия орлыклары бала чактан ук салынган булмаса, аны булдыру, ай-һай, кыен эштер... Дини кануннар - алар тормыш фәлсәфәсе. Тик хәзер динне төрле максатларда файдаланучылар күбәйде. Шунысы куанычлы: Татарстан җитәкчелеге инде менә ничә еллар буе үзенең "рухи мәхәллә"сен булдыру өчен тырыша! Безгә исламдагы төрле агымнар түгел, ата-бабаларыбыз инанган, аларның яшәү асылы булган динебез кирәк! Үзебезнең дин белгечләре, дини уку йортларыбыз кирәк. Болгар ислам академиясе ачылу да зур куаныч. +- Әйе, Сез дөрес әйтәсез... Саулык, сихәтлек өчен инсаннарның акыл саулыгы, күңел-уй саулыгы тагын да әһәмиятле. Үзегезнең шәҗәрә китабында әтиегезнең яшәү рәвешенә, Ата кеше буларак гаилә тормышын алып барудагы роленә тирән ихтирам белдерәсез... Баксаң, гаилә - дәүләтнең бер күзәнәге, дип бәяләнү коммунистлар уйлап тапкан афоризм гына түгел. Безнең әткәйләр, сугыштан гарипЯШӘҮ МАТУРЛЫГЫ - САУЛЫКТА гораба кайтсалар да, үз гаиләләренең башлыгы, ханы, президенты да була белделәр. Фронтовик әтиегез, җиде бала табып үстергән әниегездән Сезнең аша балаларыгыз, оныкларыгыз, тагын җиде буынга нинди сыйфатларның күчүен теләр идегез? +- Ата-бабаларыбыздан килгән Иман нуры күчсен иде оныкларыбызга! Безнең тамырлар авылга береккән, дидек. Буш сүзләр генә түгел бу. 2011 елда "Сүз" нәшриятында туган ягым тарихына багышлап чыгарылган "Безнең тамырлар - Бизнәдә" китабы - шуның бер дәлиле. Китапка кереш сүздә оныкларга мөрәҗәгатем бар: +Үсә төшкәч, бу китапны Һәм минем тормыш гаме. +Укып чыгарсың әле. ...Каләмеңнән төшкән һәр сүз +Анда - мең сорауга җавап, Килер буынга калсын. +Анда - яшәүнең мәне. Укып гыйбрәтләр алсын да +Анда - ата-бабаларның Юлыннан горур барсын!.. +Яшьләргә шундый сорау да бирәсем килә: "Кайчан да булса үткәнеңә - тарихка әйләнеп караганың бармы? Анда ниләр күрәсең? Шул хакта балаларыңа, оныкларыңа ни рәвешле сөйләргә уйлыйсың, туган?" Оныкларның нинди булып үсүе дә фәкать үзебездән генә тора. +Оныклар дигәннән... Үзем җитәкләгән хастаханәнең ташландык балалар бүлеге хакында да берничә сүз әйтеп китим әле. Әйе, чынлап та, ташландык балалар анда! Кемдер сабыен вокзалда калдырып киткән, кайсысын чүплек савыты яныннан табып алалар һәм әлеге бүлеккә китерәләр. Мин аларның опекуны, ягъни "бабалары" булам. Ташлап киткәч, әлбәттә, аларның һәрберсенең диярлек сәламәтлегендә ниндидер тискәре үзгәреш була, без шуны дәвалыйбыз. Рәхмәт хөкүмәткә, ата-анасы баш тартса да, аларны ташламый. Менә бу балаларга иман нурын кем сеңдерер икән? Ана сөтен кем имезер? Күп нәрсә, ахыр чиктә, ана сөте белән керә, дидек бит. Никадәр генә яхшы шартлар тудырырга тырышсак та, без аларга барыбер әти-әнисен алыштыра алмыйбыз. Ана назын, ата кайгыртуын тоеп үсә алмыйлар бит алар - шунысы кызганыч. Гаиләләребезне, милли гаилә институтларын саклау, аның уңай үрнәкләрен алга чыгару каләм ияләренең дә эше, минемчә... +- Әйтегез әле, намус-әхлак төшенчәсе бүген актуальме? Гамил Афзал: "Мин минизм алга киткән заман, акча санап хисләр киткән заман", - дип ачы гына көлгән иде безнең заманнан? +- Кризис, икътисади кризис дип сөйләшәбез. Ходай кушса, узар ул, кайчан булса да. Ә менә рухи кризис килсә, китәргә дип килмәячәк! Монда таба килергә юлга чыккан инде ул!.. +- Әти-әниегезнең еш куллана торган нинди мәкаль-әйтемнәре исегездә калган? +- Әти - сугыштан күп орден-медальләр белән кайткан кеше, аның турында тулы бер роман язып булыр иде. Кызганыч, исән чагында сугыш турында гади солдаттан алынган мәгълүмат буларак күбрәк сөйләтеп калдырмаганмын. Әти әйтергә ярата иде: "Җиде кат үлчә - бер кат кис", дип. Хирургка бу исә тагы да мөһим. Утын кискәндә дә ул безгә барсын да бер үлчәмдә итеп, 20 сантиметр итеп кистерә иде. Күтәреп алырга уңайлы, матур булып тезелеп торсыннар, дип. Операциядән соң да тәннең җөйләре тигез, күзгә артык ташланмый торган булып төзәлә алу мөһим. Моңарга бигрәк тә хатын-кызлар нык борчыла. +- Гомер озынлыгы кыскара, авыруларның яше яшәрә, диләр. Кеше үзе гаеплеме, әллә һаман да шул ук экология мәсьәләсеме бу? Табибларның профессиональ эшчәнлеге дә роль уйнамыймы? Бәлки, кешенең үзеннән дә торадыр, әйтик, вакытында табибка күренмәү... +- Әйбәт табиблар күп булсын өчен, әлбәттә, табибка, беренче чиратта, яхшы шартлар кирәк. Түбән Камадан күчү көтмәгәндә булды. Республиканың ул чактагы сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов тәкъдим ясагач, бераз икеләнеп тә калдым, Түбән Камада тормыш көйләнгән иде бит инде. Камил Шагарович бу хастаханәгә күп көч куйган иде. Монда баш табиб булып эшли башлагач та, аның эшен дәвам итүче буларак, үземә максат куйдым: әлеге хаста ханә радиоприбор эшчеләрене ке генә түгел, шәһәр күләмендә иң яхшы хастаханәләрнең берсе булырга тиеш, дип. Кеше гомере - иң кыйммәт әйбер, ул аны сиңа ышанып тапшыра. Күренекле кардиохирург Ренат Акчурин, Америка Дәвалануның нәтиҗәсе - авыкардиохирургиясе патриархы Майкл Дебейко һәм башка олы руга төгәл һәм дөрес диагноз кунаклар 18нче хастаханәдә. +кую. Шуны күздә тотып, 1996 елны ук хастаханә базасында заманча җиһазландырылган, үз эченә компьютер томографиясен, ультратавыш, эндоскопия ысулларын алган район консультациядиагностика үзәге оештырдык. Бүгенге көндә хастаханә күп яктан алдынгы. Күпчелек табиблар хастаханә ачылган көннән бүгенгә кадәр эшлиләр икән - бу да хастаханәнең дәрәҗәсе турында сөйләмиме?! Алар барысы да югары квалификацияле белгечләр, күбесе фәнни дәрәҗәгә ия, мактаулы исемнәре бар. Терапия, неврология, хирургия һ.б. бүлекләр белән берлектә психотерапия бүлеге дә бар әле бездә. Көндәлек мәшәкатьләр, стресслар нерв авырулары килеп чыгуга сәбәпче була, биредә авыру комплекслы тикшерү уза, психолог киңәшләрен дә ала. Хастаханә каршында поликлиника булу да зур әһәмияткә ия, авыру тикшеренү узуга, тиз арада хастаханәгә урнаша. Сүз дә юк, һәр ясаган операцияң горурлык хисе бирә, ләкин яшь барган саен, ул хис кими төшә, ничек итеп кешенең гомер озынлыгын арттыру турында уйланасың. Анык беләм, 90 яшькә җитсә дә, кешенең үләсе килми. Без янгын сүндерүчеләр кебек: алар өйне саклап калырга тырышса, без кешеләрне саклап калырга тырышабыз, тик моның өчен чирне вакытында ачыкларга кирәк, янгынны да шулай бит. Без бүген бәхетле чорда яшибез. Югары технологияләр заманы. Медицинада бу бик мөһим әйбер. Безнең табиблар теләсә кайсы илдә эшли ала. Армиядәге кебек, медицинада да патриотизм хисе булырга тиеш. Авыруның табиб белән беренче очрашуында ук арада ышаныч туа алуы да бик мөһим әйбер. Сиздегезме, хастаханә ишегалдына килеп керүгә, үзгә бер һава, ис, мохит... Эрбет агачлары хикмәте бу. Эрбет агачлары паркы да безнең горурлыгыбыз. Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, сугыш ветераны, агроном Габбас ага Камалетдинов тырышлыгы белән булдырылган алар. Нарат һәм эрбет агачларыннан үсеп чыккан "кедрач" 1998 елда табигать һәйкәле, республиканың милли хәзинәсе дип игълан ителә. Шифасы барлыгын бирегә килгән һәркем әйтә. +- Мөмкин булса, түләүле медицина турында да сөйләшеп алыйк әле. Андый төре гадәтиеннән нәрсә белән аерыла? Халыкка кайсы яхшырак? Түләүледә чират юк, тик гади халык анда бик бара алмый... +- Мин - ике заманда да эшләгән кеше. Ләкин хәзерге заман түләүлене дә таләп итә. Без бит чит илләрдән дә күрәбез. Медицинаны дәүләт үз өстенә алды, югыйсә. Кеше налогын түли, бу бит инде ике тапкыр түләгән кебек килеп чыга. Аерым затларның үз акчаларына ачкан шифаханәләре, билгеле, түләүле. Сайлау мөмкинлеге кешенең үз ихтыярында. Түләүсез медицина бар һәм булачак дип уйлыйм. Чит илләрдә дә шулай. +- Табиблар, математиклар арасыннан иҗади сәләткә ия затлар, язучылар, көйязарлар чыкканын беләбез. А.Чехов белән үзебезнең Ш.Хөсәеновның исемнәрен әйтү дә җитә... Бүген дә ак халатлы дусларыбыз арасында иҗат белән яшәүчеләр бар. Республика клиник хастаханәсе табибы - пульмонолог, шагыйрь һәм прозаик Нәкыйп Каштанов та... Һәм - үзегез! Сезнең шигырьләргә җырлар ЯШӘҮ МАТУРЛЫГЫ - САУЛЫКТА языла... Әтиегезгә багышланган поэмагызны бүген һәр әдәби журнал бернинди ташламаларсыз бастырып чыгара алыр иде... Иҗатка ни-нәрсә этәрә? +- Бәлкем, безнең заманда милли мәктәпләребездә туган тел, әдәбиятны бик үтемле укытудандыр... Әдәбиятыбыз, халык авыз иҗаты бик бай бит безнең. Тукайлы халыкның күңелендә шигырь уты булу табигыйдер. Тукай - үзе бер могҗиза. Ни өчен каләм аламмы кулыма, белмим, төгәл генә җавап бирә алмам кебек бу сорауга. Табигатем шундыйдыр инде, күрәсең. Минем уемча, әгәр дә бар табиблар да шигъри күңелле була икән, начар булмас иде. Җитәкчеләр дә бераз шагыйрь булса, ә? Минтимер Шәрипович күптән түгел булган бер очрашуда: "Мин кайчак күңелгә килгән шигырь юлларын кәгазьгә төртеп куярга гадәтләнгән!" - диюе белән мине аяктан екты! Шагыйрь күңелле җитәкче! Шагыйрь күңелле олуг физик яки математик! Начармыни?! +- Тагы да әйтегез әле: коллектив җаваплылык төшенчәсе бармы ул? Бүген үзегез эшләгән хастаханәдә тулаем хәлләр өчен баш табиб күмәк җаваплылык куямы? Куйса, моңа ничек ирешелә? +- Бер генә җитәкче дә, эшендә ниндидер уңышка ирешкән икән, ул коллективтан башка була алмый. Мин үземнең коллективым белән чын күңелдән горурланам, аларның һәммәсенә рәхмәтлемен. Күз алдына китерегез: хирург кына операцияне башкарып чыга аламы? Һәр операциядә коллектив эшли. Җаваплылык та коллектив өстендә. Һәркем үз эшенең остасы булса гына, зур уңышларга ирешергә мөмкин. Һәрбер уңышыбыз - уртак җимешебез. +- Узган елдан бирле халык экраннардан Г.Әпсәләмов романы буенча төшерелгән "Ак чәчәкләр" фильмын карый... Бүгенге өлкән яшьтәге табиблар, аеруча хатынкызлар үзләренең әлеге һөнәрне сайлауда романның тәэсире булуын әйтәләр... Әлбәттә, романда да, фильмда да үрнәкләр бар... +- Хәтерлисезме икән, 60-70 нче елларда авылда иң абруйлы кешеләр табиблар һәм укытучылар иде! Хәзер исә бу хәл бераз кими төште. Табиб белән укытучының абруе зур булгач, димәк, медицина белән мәгариф тә абруйлы, ягъни кирәкле дигән сүз бит инде! Әлбәттә, аларның бүген дә кирәге бетмәгән. Дөньядагы кебек безнең илдә дә үзгәрешләр бара. Ләкин үзгәрткән чакта элеккеге традицияләрне дә онытмаска иде, чөнки үткәнгә таянмыйча, якты киләчәкне корып булмый! Билгеле, кайбер урында алга китсәк тә, кайберләрендә әле тиешле дәрәҗәдә эшләнеп бетмәгән әйберләр бардыр. Әйткәнемчә, кешеләр үзләре дә сәламәтлекләренә, Ходай биргән гомерләренә сак карасыннар иде. +Фильм турында нәрсә әйтә алам: миндә роман тәэсире әле дә яши... В.Аксёновның "Коллегалар" әсәре экранга менде... Г.Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр"е, ниһаять, тасмага язылды... М.Маликованың табиблар турында язган романнары бар. Язучылар бүген дә гомерләрен кеше сәламәтлеген кайгыртуга багышлаган табиблар турында әсәрләр язсын иде. +- Халык медицинасы турында да фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде. Имтомчы, күрәзәче-диагностлар, "сыпырып алып төзәтүчеләр" кемнәр дә, чынчынлап табигать үзе биргән сихәтләндерү көченә ия затлар кемнәр? +- Сүзне ерактан ук башлыйм әле. Халык медицинасы да, аның йолалары да, ырымнары да юктан бар булмаган. Мәсәлән, минем җаныма "җиделе" саны якын. Безнең халык борынборыннан бу санны үз иткән: җидегән чишмә, җидегән йолдыз, җиде юл чаты, җиде кат күк, җиде кат җир асты һ.б. Әтием белән әнием дә җиде малай тәрбияләп үстерделәр. Һәркемнең балачагы, яшүсмер вакыты, егетлек чоры була. Аннан инде гаилә корып җибәрәсең, балалар туа, ир уртасы дигән исем аласың... Мин, табиб булсам да, бервакытта да халыкның дәвалау чараларына өстән карамадым, аларны үз балаларым өчен дә куллана идем. Канга сеңгән инде ул авыл белән бергә. Без бит авыл малайлары, дип кабатларга яратам мин. Казанда гына түгел, Мәскәүдә, Парижда, Мисырда - пирамида иленә барып яшәсәк тә, шул ук авыл малайлары булып калырбыз. Кайчакларда, эчем пошып, үземә урын тапмый йөргәндә, хатыным Фәридә әкрен генә әйтеп куя: "Рөстәм, авылга кайтып килмисеңме соң?" Кайтып китәм шулай авылга, тәнгә генә түгел, җанга да сихәт алып киләм!.. Халык медицинасы да, беренче нәүбәттә, шул авыл җирлегендә туган түгелме соң?! Тәнне генә түгел, җанны да савыктыра торган авыл нигезендә... Безнең әни һәр чәчәк-үләннең исемен генә түгел, аның нинди авыруга дәва икәнлеген дә яхшы белә иде. Ул чагында адым саен аптекалар булмаган бит. Ә җиде малайны сау-сәламәт килеш аякка бастырырга кирәк!.. Тик шулай да медицина төп урында булырга тиеш. Медицинада төп девиз нәрсә: "Зыян салма!" Халык медицинасында да шул әйбер онытылырга тиеш түгел. Акча эшлим дип кешенең гомере турында онытып җибәрмәсеннәр иде. Гаилә учагы җылысы. - Сезнең нәсел белән танышканда, тагын бер гаҗәеп +вакыйгага юлыгасың: бер гаиләдән генә дә дүрт фән кандидаты, барысы да ил-көндә абруйлы шәхесләр. Бәлки, сезнең үрнәк нигезендә балаларыгыз табиб һөнәрен сайлаганнардыр әле дип уйлыйсы килә. +- Ике кызым - табиблар, бу һөнәрнең җаваплы да, дәрәҗәле дә, авыр да икәнлеген кечкенәдән күреп үстеләр, укыганда ук үземдә санитарка итеп эшләттем, кем әйтмешли, түбәннән күтәрелделәр, хәзер алар турында яхшы табиблар дип горурланып әйтә алам. +- Очрашуыбызны әңгәмәбез башындагы сорау белән тәмамлыйк әле: саулык өчен, алдагы көнең өчен ышанычлы өмет, өмет саулыгы да кирәктер, шәт... Бүгенге глобаль дөнья кешелек өчен аңлаешлымы? Адәм баласының киләчәге ышанычлымы? Табиб, ил агасы Рөстәм Сәйфулла улының милләттәшләребезгә - "Казан утлары" укучыларына теләге нинди? Бәлкем, шигырь белән җиткерерсез? +- Адәм баласының, иң беренче чиратта, үз-үзе белән килешеп, ягъни үз-үзе белән гармониядә яши алуы кирәк. Күп нәрсә кешенең үзеннән тора. Моны мин табиб буларак кына әйтмим. Әти-әниемә нык рәхмәтлемен. Әлеге рәхмәт хисләрен барча туганнарыбыз исеменнән дә энебез Рифкать Бакировның шигъри юллары белән җиткерәсем килә. Биредә барчабызның да уй-хисләре чагыла. +Әткәй, Әнкәй, мең-мең рәхмәт Сезгә - +Сез йөрәктә безнең һаман да! +Җиде гомер безгә бирдегез бит, +Бер бала күп, дигән заманда. +- Ихлас әңгәмәгез өчен рәхмәт Сезгә! Һәммәбезгә дә исәнлек-саулык насыйп булсын! +Әңгәмәне басмага Гөлзадә БӘЙРӘМОВА әзерләде. +ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ЭТНИК ТАРИХЫН ЯҢАДАН БАРЛАУ +Татарның кемлеге мәсьәләсе XIII йөз башларына кадәрге дәвердә билгеле булган +татарларның этник тамырлары Огуз каһанның башка исеме - Огуркаһан! Әйтелгәннәрне исәпкә алганда, Мәхмүд Кашгариның язганнарының очы-очка ялгана. +Тагын бер, Төрки каһанлык чоры буенча зур белгеч булган тарихчы Ю.Зуев хезмәтенә дә күз салу кирәк. Борынгы төрки чор буенча кытай чыганакларын тикшергәндә, ул кытайча "бомо" (төркичә - "ала ат") дип исемләнгән төркемгә игътибар итә. Кытай тарихының Тан чоры (Х гасыр) чыганакларында, галим билгеләп үткәнчә, ул кабиләнең исеме "элочжи/гэлочжи" дип бирелә. Югарыда аталган хезмәттә аның авторы бу кабиләнең исемен "алачи/алач/алчы" дип укырга кирәклеген күрсәтә һәм андый кабиләнең кыпчакларда да булганлыгын (улаш/алаш, русча - улашевичлар) искәртә. Ә без исә ул кабилә исемен Чыңгызхан белән көрәшкән көнчыгыш татарлары арасында булган "алчи/алчын" кабиләсе атамасына тәңгәлләштерәбез. Бу кабиләнең исеме монголларның "Яшерен тарихы"нда (XIII гасыр) һәм Рәшидеддиндә (XIV гасыр) күрсәтелгән татар кабиләләре исемлегендә дә бар. Менә ул исемлек: баргуй/алахуй, дутаут/тутукулйут, алчи, чаган/чаан, куин, терат. Тагы шуны искәртик, бәлки, монда китерелгән исемлектәге "терат" этнонимын кыпчакларда билгеле булган "дурут/терт" кабиләсе исеме белән тәңгәлләштереп буладыр. Ул очракта, татарларның кимаклар һәм алар арасыннан бүленеп чыккан кыпчаклар белән бәйлелеген исәпкә алсак, китерелгән фикер тагын бер тапкыр татарларның төркилеген раслый ала. +Ләкин татарлар турында сүз алып барганда, без XIII гасыр монгол чыганакларында һәм XIV гасырга караган Хулагуидлар дәүләтендә яшәгән фарсы галиме Рәшидеддиннең "Җамигъ әт-тәварих" исемле хезмәтендәге татар кабиләләре исемлеге белән генә чикләнсәк, мәсьәләнең төбенә үк төшеп җитә алмабыз. Ни өченме? Эш шунда ки, монголларның Чыңгызхан җитәкчелегендәге оешу дәверендә алар Үзәк Азиядә татарлар белән генә түгел, ә кайбер башка исемдәге кабиләләр белән дә (кереит, найман, меркит) каты сугышлар алып барганнар һәм төрки булганнар дигән фикерләр инде фәндә моңарчы да әйтелде. Сорау туа: ә аларның этник йөзен тагын да төгәлрәк итеп билгеләп булмыймы икән? Була дип уйлыйм һәм моны башкарып чыккач, шаккаткыч нәтиҗәгә килергә мөмкинбез. Моның өчен яңадан чыганакларга әйләнеп кайтырга тиешбез. +Иң әүвәл безне найман һәм меркит кабиләләре кызыксындырырга тиеш, чөнки алар монголлар белән каты сугышлар алып барган, алардан җиңелгәч, көнчыгыш кыпчаклары, ягъни кимаклар арасына чигенгән, соңыннан ахыргача тар-мар ителеп, Бөек Монгол империясенә кимаклар белән бергә кушылган. Ни өчен бу ике төркем игътибар үзәгендә булырга тиеш? Беренче чиратта, аларның төрки булганлыгыннан чыгып. Чыннан да, найманнарның исеме монголча "сигез" дигәнне аңлатып, VIII гасырга караган чыганаклардан билгеле булган "сикез огуз" конфедерациясенең атамасын чагылдырган, дигән фикер тарихи әдәбиятта моңарчы ук әйтелгән иде. IХ гасырда алар, уйгурларны җиңеп, Уйгур каһанлыгын тар-мар иткән кыргызларны үз чиратларында җиңелүгә дучар иттереп, элегрәк Алтай тирәләрендә яшәгән кереитларны Көнчыгышка таба кысып чыгарып, Кара Иртыш елгасы бассейнын һәм Алтай буйларын биләп тора башлаганнар. Кайбер галимнәр (М.Ерзин) найманнарны соңрак чорда кытай чыганакларында цзу-бу дип билгеле булган төркиләрнең көнбатыш өлеше дип уйлыйлар. Ә менә киданьнар X-XII йөзләрдә цзу-бу дип татарларны атаганнар. Булган тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә, найманнар үзләреннән көньяк тарафта яшәгән уйгурлар белән күп төрле багланышлар тотканнар, аларның мәдәни йогынтысын тоеп яшәгәннәр. Аерым галимнәр XII гасырда аларга киданьнар (кара кытайлар) да нык тәэсир иткән дип уйлыйлар һәм найманнарның берникадәр дәрәҗәдә монголлашуы турында да язалар. Дини яктан бу төркем вәкилләре башта тәңречеләр, аннан соң несториан христианнары, соңга таба буддистлар булганнар (П.Ратчневский). +Найманнарның көнчыгыш күршеләре булган кереитлардан да ерак яшәгән меркитлар Байкал күленнән көньякта, Селенга елгасының түбән агымы буйларында биләмәләр тотканнар. Бу төркемнең дә төрки булуы турында тарихи әдәбиятта элегрәк тә язылды, хәзер дә язалар. Шуны да искәртим: меркитлар кереитлар кебек үк несториан динен тотканнар, ягъни рухи яктан әлеге ике төркем үзара якын булган. Ләкин бу төркемне искә төшерү алар төрки булган өчен генә түгел, моның өчен башка бер сәбәп тә бар. Әйтик, Рәшидеддин биргән халыклар классификациясендә меркитлар "башта исемнәре монгол булмаган, хәзер генә монгол дип атала башлаган" халыклар рәтендә саналалар. Мәгълүм ки, татарлар да шул ук исемлектә күрсәтеләләр. Һәм бу бер дә юкка түгел, чөнки шул ук Рәшидеддин меркит кабиләсенең "патшасы" Токта турында: "... [ул] татар кабиләсеннән", - дип әйтә. Моңа өстәп, шуны да күрсәтеп китү кирәк: Рәшидеддин язганча, меркитларның 4 тармагының берсенең исеме "уйкур" булган! Димәк, бу очракта меркит кабиләсенең уйгурлар белән дә бәйләнгән булуы ачык күренә. Шулай ук меркитларның Чыңгызханга каршы найманнар белән союзда ахыргача сугышуына да игътибар итәргә кирәк, чөнки мондый хезмәттәшлекнең этник нигезләре дә булган дип уйларга тулы нигез бар. Әйтик, урта гасыр чорының күренекле тарихчысы Джуджаниның "Табакат-и Насыйри" (XIII йөз) исемле хезмәтендә найманнар "татар" дип билгеләнә, ә аларның монголлар басымы астында көнбатышка китеп кара-кытайларны җиңгән хөкемдарлары Кучлук ханның "татар" булганлыгы күрсәтелә. Гарәп тарихчысы Ибн әл-Асир шулай ук "Әл-Камил фи-т-тарих" (XIII йөз) исемле хезмәтендә Кучлук хан кул астында элекке ватаннарыннан күчеп килгән найманнарны "ас-Син ягыннан чыккан зур татар кабиләсе", дип атый, ә ханның "татар патшасы" икәнлеген аермачык тасвирлый. Шул исәптән, мәгълүм кытай-монгол чыганагы "Юань ши" әсәрендә сакланган найман-канглы төркемнәренең аксөякләре арасындагы кыз бирү-алу аркылы барлыкка килгән туганлык мөнәсәбәтләре турында да әйтергә кирәк. Ни өчен икәнлеге алга таба әле яхшырак аңлашылыр. +Ниһаять, меркитлар һәм кереитларның күршеләре, татарлар белән дә чиктәш булган жалайыр кабиләсенең дә төркиләрдән булганлыгы турында тарихи әдәбияттан инде билгеле. Әмма, бу төркем турында сөйләшкәндә, тагын бер фактны искәртү кирәк. Рәшидеддиндә китергән легендар мәгълүмат буенча, жалайыр кабиләсенең борынгы биләмәсе Каракорым янында булып, алар "уйгурларның хөкемдары гурханга" хезмәт иткәннәр. Күренә ки, бу төркем үз вакытында уйгурлар белән бәйле булган. Аларның Алтай төркиләре белән искедән килгән этник мөнәсәбәтләре турында жалайыр кабиләсенең джат/чат һәм тулангит/телингит, тури исемле тармаклары булуы да сөйли. +Ләкин иң кызыгы жалайыр кабиләсенең джат (чат) тармагыннан булган, Чыңгызханның иң ышанычлы батырларыннан саналган, аның Кытайдагы урынбасары дәрәҗәсенә (го-ван, ягъни "бөек хан") җиткән Мухулига кагыла. Эш менә нәрсәдә: 1221 елны кытайлы Чжао Хун үзенең Чыңгызханның Төньяк Кытайдагы урынбасары Мухули белән очрашуы турында сөйләгәндә, аның гел үз-үзен "без - татарлар", - дип атаганлыгын күрсәтә. "Аның кул астындагы дәүләт сановниклары һәм хәрби җитәкчеләр дә үзләрен шулай ук атап, монгол икәнлекләрен белмиләр", ди кытай илчесе. Һәм алар чыннан да монгол булмаганнар, чөнки 1217/1218 елларда Кытайны яулап алу өчен Мухулига бирелгән 23 меңлек гаскәрдә 10 мең онгут, 2 мең жалайыр, ә калганнары кидань һәм журжэн җайдаклары булганлыгы инде күптән билгеле (А.Кадырбаев). Шулай итеп, Мухулиның һәм аның якыннарының үз-үзләрен "татар" дип атаулары өчен, күргәнебезчә, ныклы нигез булган. +Нәтиҗәдә, монголларның Үзәк Азиядәге борынгы төркиләр җирләрендә көчәйгән дәвердә аларга нык каршылык күрсәткән татарларның күп тармаклы зур халык булганлыгы күренә: алты татар кабиләсенә без тулы ышаныч белән найман берләшмәсен, меркитларны һәм жалайырларны өсти алабыз. Аларга онгут (төгәл атамасы, бәлки, "он ук" булгандыр) исемле, Төньяк Кытай чикләрендә яшәгән, "ак татар" буларак билгеле кабиләне дә китереп куша алабыз. Моңа аларның атамасыннан тыш тагын бер өстәмә сәбәп тә бар: онгутлардан сакланган эпитафия материалларыннан күренгәнчә, аларның телләре кыпчак теленә якын булып, алардан бу "ак татарларның" найманнар белән тугандашлыклары да күренә (А.Кадырбаев). Димәк, бу төркемне юкка гына "ак татарлар" дип атамаганнар. +Күрсәтелгән этник массивтан кереит кабиләсе генә читтә кала кебек. Беренче чиратта, бу аларның этник тамырлары турындагы мәгълүматларның аз булуы белән бәйле. Шуңа да карамастан, кайбер галимнәр, мәсәлән, П.Ратчневский, кереитларның канглы һәм гуз (уз) төркемнәре белән туганлыклары булгандыр, дип яза. Чынлыкта, сүз күбрәк канглы кабиләләре белән этник бердәмлек турында барырга мөмкин, чөнки Хорезмшаһлар дәүләте һәм аның +кимаклар белән багланышлары проблеманы тикшергәндә генә алда китерелгән монголлар дәверенә кадәрге татарларның Урта Азия һәм аннан төньякта урнашкан далаларда тоткан урыннары яңадан өскә калка. +Мәгълүм ки, меркитлар һәм найманнарны куып барган монгол отрядларының (Җучи җитәкчелегендә) хорезмшаһ Мөхәммәд б.Текеш гаскәрләре белән беренче бәрелешләре һиҗри белән 615 елны (1218/1219) була. Шул елны Хорезмшаһлар дәүләте гаскәрләре, Джуджаниның "Табакат-и Насыйри" әсәрендә күрсәтелгәнчә, "Кадыйр хан, Татарлы Юсуф углы артыннан барып, Төркестанга үтеп керә һәм анда шулкадәр ерак китә ки, уйгурга [I-ghir], төньякка, Төньяк котыпка җитә". Чынлыкта монда сүз меркитлар һәм найманнар чигенгән җирләр турында бара һәм ул җирләрнең кайда булганлыгын без тарихи чыганаклар буенча чамалый алабыз. Монголларның "Яшерен тарихы"нда монголларның меркитларны һәм найманнарны куалап барулары турында язганда, алар "канглылар һәм кипчаутлар юнәлешен алдылар", - дип әйтелә. "Юань ши" әсәрендә Субәдәй баһадурның меркитларны куып баруы турында сөйләнгәндә, болай диелә: "Алар (ягъни, меркитлар - Д.И.) обогы башлыгы Хуту кыпчаклар арасына качты, Субәдәй алар артыннан барып, кыпчакларда Юйюй [УйгурД.И.] исемле тау үзәнлегендә аның белән бәрелеште һәм тар-мар итте". Дҗувейни хезмәтендә шул ук вакыйга ике хәбәр белән тасвирлана. Беренчесеннән күренгәнчә, меркитлар башлыгы Ток Тоган башта найманнар хөкемдары Кучлукка килә, аннан "Кам Кемчик (төгәл атамасы - Ком-Кыпчак - Д.И.) өлкәсенә" китә. Икенче хәбәрдә, бу автор шул ук вакыйгага кайтып, яза: хорезмшаһ Мөхәммәд б. Текеш "Ток Тоганның монголлардан качу хәбәрен алды", аларның "канглылар яшәгән Каракомга" китүләрен белде, - дип. Югарыда күрсәтелгәнчә, кыпчаклар (сүз монда кимаклар турында бара) башында нәкъ менә алда әйтелгән вакыйга вакытында яшәгән Кадыйр ханның татар булганлыгы күренә. Бу фактка беренче булып В.В.Бартольд игътибар иткән инде, ләкин ул Кадыйр ханның атасының ни өчен "татарлы" дип аталуына аңлатма бирмәде. Шуңа күрә, безгә мәсьәләгә ачыклык кертү өчен С.М.Ахинжановның кыпчакларга багышланган хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Казакъ тарихчысының фикере буенча, 1218/1219 елгы вакыйга Иргиз елгасы бассейнында, Кай һәм Кимгач елгалары арасында (хәзерге Оренбург өлкәсе һәм Казакъстанның Актүбә өлкәсе чикләренә туры килә) булып, анда кыпчак (кимакларның) һәм канглыларның мөстәкыйль биләмәсе яшәп килгән. Монда кимаклар (йәмәкләр), канглылардан тыш уйгурлар да булган. Хәтта аларның аерым кабиләләренең исемнәре дә билгеле - уран/оран, алпарлы/илбари, байаут. С.М.Ахинжанов язганча, кыпчак ханы Кыранның (Икран/ Акран) мөселман титулы "Кадыйр" (Гайр/Гайыр) булып, ул "Кадыйр/Кайр - Буку хан" буларак та билгеле. Аның атасының исеме - Алп-Кара Уран (монда Уран - кабилә исеме). Соңгысы исә, хорезмшаһ Текешның бер юлламасыннан күренгәнчә, 1182 елны Дженд шәһәренә (үз чиратында, бу үзәккә тагы Сыгнак, Барчинлигкент һәм Рибат шәһәрләре буйсынган) килгән - ә анда ул вакытта шушы хорезмшаһның өлкән улы хөкемдар булып тора - Алп Кара җитәкчелегендәге илчелек килү уңаеннан искә алына. Кызыгы шунда, килүчеләр арасында "югурларның уллары" да була. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә, хорезмшаһ Текеш Алп Караның кызына (исеме - Теркенхатын) өйләнә һәм шулай итеп көнчыгыш кыпчаклар-кимаклар белән союзга керә. Чынбарлыкта мондый багланышлар элек тә булган - хорезмшаһ Текешның атасы да исеме билгесез кимак ханы белән союзда торган. Алга таба мондый вакыйгалар билгеле: 1195 елны Сыгнак һәм Дженд тирәләрендә яшәгән кыпчаклар (җитәкчеләре - Кадыйр Буку хан) баш күтәргәч, хоремшаһ Текеш аларны бастыру өчен килә, шул вакытны Алп Кара Уранның оныгы булган Алп Дерек хорезмшаһ Текеш ягына чыга, аның белән гаскәрләрнең күпсанлы уран кабиләсе отрядлары да китә, Кадыйр Буку хан нәтиҗәдә алар кулына әсирлеккә эләгә. Ахыр чиктә Алп Дерек (ул, инде күренгәнчә, Теркен хатын белән туган булган), күрсәтелгән хезмәте өчен, хорезмшаһ Мөхәммәт б.Текешның урынбасары буларак, Отрар шәһәрендә утыра һәм 1218 елны анда монголлар белән очраша (ул вакытта аның титуллары "Кадыйр/Гайр/хан" һәм "Инальчук"; монда "инал" - тәхет варисы мәгънәсендә). +Инде китерелгән мәгълүматлардан ачык күренә - соңгы чор хорезмшахлар династиясе кимаклар белән тыгыз багланышта булган, ә бу багланышлар инде XI гасырда ук башланганнар, чөнки соңгы хорезмшаһлар династиясенә нигез салучылар - Ануш (Нуш) - тегин, яисә аның улы Кутб ад-Дин Айбек, XI гасыр ахырында Дженд һәм Хорезмга "Сахрадан, кыпчаклар һәм канглылар арасыннан киләләр" ("Табакат-и Насыйри"). Бу йәмәк кыпчаклары уйгурлар белән нык береккән булганнар, юкка гына Джуджани Ануш-тегинны бекдали/бегдели исеме уйгур кабиләсеннән, - дип язмый. Менә шушы йәмәк-уйгурлар белән бәйләнгән соңгы дәвер хорезмшаһлар династиясенә без ныграк игътибар итәргә тиешбез, чөнки алар белән бәйләнгән көнчыгыш кыпчаккимак кабиләләрен төгәлрәк билгели алсак, без аларнын борынгы тамырларын да эзләп таба алырбыз. +Инде күрсәтелгән соңгы хорезмшаһ булган Мөхәммәднең (1199/1200 елны үлгән) анасы Теркен хатын, кыпчак ханы Икранның кызы булып, бер мәгълүмат буенча канглы төркеменнән (Джувейни, ан-Насави), бүтән мәгълүматлар буенча уран/оран кабиләсеннән. Соңгы билгеләмә дөресрәк булыр, ләкин беренче вариант та мондый нәтиҗәгә каршы килми - уран кабиләсе канглы төркеменең өлеше булырга мөмкин. Чынлап та, уран кабиләсе Мөхәммәд хорезмшаһ тирәсендә мөһим роль уйнаган. Мәсәлән, Джувейни хәбәр иткәнчә, монголлар басымы астында ул Ирак ягына чигенгәндә, аның гаскәрләренең "зур өлешен оран исемле анасының кабиләсеннән булган төркиләр тәшкил иткәннәр". Ибн әл-Асир күрсәткәнчә, шушы ук кабилә вәкилләре хорезмшаһ Мөхәммәд уллары утырган аерым өлкәләрдә - Нишапурда, Гератта, Хамаданда хөкемдарлар булганнар. Джуджани язганча, Мөхәммәд хорезмшаһның тагы бер Арзали-шаһ исемле улы Олугхан Азам исемле (ул монголлар һөҗүме вакытында башта Багдадка, аннары Дәһли шәһәренә китә) кимак кабиләсе илбары/алпарлы төркеменнән чыккан шәхеснең кызына өйләнгән булган. Шушы хорезмшаһлар династиясенә кушылган көнчыгыш кыпчак тармагы турында Джуджани болай ди: "...аларның аталары Илбари кабиләсеннән булган күренекле шәхесләр булып, хан титуллы [иделәр] һәм күпсанлы ырудашлары һәм алардан бәйлеләр бар иде". Хәтта Джуджани хорезмшаһлар династиясе вәкиле белән туганлашкан Олуг хан Азали турында әйтә: "Ул Илбари ханы һәм йәмәкләрней шаһы [иде]", - дип. +Йәмәкләр һәм алар белән этник яктан бик якын канглы берләшмәсе вәкилләре чынлыкта монголлар Урта Азиягә бәреп кергәндә Хорезмшаһлар дәүләтендә төп хәрби көчне тәшкил иткәннәр. Әйтик, Джувейни күрсәткәнчә, 1220 елны Мөхәммәд хорезмшаһ Хорезмны ташлап китеп, анда үзенең улы белән шәһәрне саклау өчен 90 мең кешелек "төрки-канглы" гаскәре калдыра. Шушы ук автор, Җәләлетдин Мөхәммәднең Парван янында монголлар белән сугышуы турында сөйләгәндә, ул гаскәрнең бер канатында 40 меңлек канглы сугышчылары булуын әйтә. +Менә хәзер безгә инде анализланган Кимак каһанлыгының татар җитәкчелегендә оешуы турындагы мәгълүматларга кире кайту кирәк. Дөнья фәнендә татарлардан булган элитаның Кимак конфедерациясе башында торуы таныла (П.Голден). Кыпчаклар исә кимаклар арасыннан чыгалар. Хәлбуки, көнбатыш кыпчакларның этник составы көнчыгыш кыпчаклар-кимаклардан башка да булуы мөмкин. Шуңа күрә татарлыкны безгә беренче чиратта соңгылары арасында эзләү кирәк. Кимаклар арасында уйгурларның булуын да галимнәр таныйлар (П.Голден), димәк, инде күрсәтелгән "Сахрадан" Хорезмга килгән кыпчаклар (кимаклар) тирәсендә уйгурлар күренү бер дә очраклы түгел. Тагы бер фактны истә тотыйк: Мәхүд Кашгари татарлар турында язганда, аларның телләренең йәмәк, кыпчак, кай төркемнәре белән уртаклыгын күрсәтүен әйтеп үткән идем. С.М.Ахинжанов фикеренчә, "уран" этнонимының (мәгънәсе - "елан") монгол телендәге варианты - "кай". Шулай булгач, уран төркемендә татарлык чынлап та булган. Кайбер галимнәрнең XI гасырда яшәгән Газневид шагыйрьләренең кай кабиләсеннән чыккан гуләмнар турында язганда алар белән янәшә татардан чыгучыларны искә төшерүләре (С.Г.Агадҗанов) бер дә очраклы түгел, димәк. +Шулай итеп, монголлар көчәю дәвере алдыннан татарлар арасыннан чыккан затлы төркемнәр көнчыгыш кыпчаклары - йәмәкләр, канглылар, конкретрак, илбари һәм уран кабиләләре хөкемдарлары составында бик ачык күзаллана. Аларның кабиләдәшләре Монголларның Урта Азияне яулап алулары һәм +Җучи Олысы оешуның икенче чоры "...Чыңгызхан [Җучи] Дәште кыпчакны һәм шул яклардагы дәүләтләрне яулап алып үз биләмәләренә кушсын дигән боерык чыгарды", - дип. +Мондый боерык чыннан да булганмы һәм ул кайсы елга карый? Иң башлап, бу боерыкның 1221 елны Субәдәй баһадурга кушылган, әмма үтәлмичә калган планны кабатлавын әйтергә кирәк. Аннан соң, Җучига йөкләнелгән яу турында боерык чынлап та булган, чөнки ул турыда башка авторлар да язалар (Джувейни, Казвини). Шуның өстенә, Угәдәй каһан "төньяк өлкәләрне яулап алуны 1229 елны "Җучи нәселе вәкилләренә" йөкләгәндә, ул Чыңгызханның шушы турыдагы Җучига биргән боерыгына таянган дигән хәбәр бар (Рәшидеддин). Хәзер безгә ул боерыкның елын гына төгәлрәк аныкларга кирәк. +Аерым монгол елъязмаларында әйтелгенчә, "Тавык елында" (1225 ел) Чыңгызхан яулап алган җирләрне идарә итү буенча фәрманнар биргәндә, "Җучины бүлеп чыгарып, аны кыпчаклар өстеннән хөкемдар итеп җибәргән", башкача әйткәндә, ул Җучины "кыпчакларның өлкән даругачысы итеп юллаган" (Лубсан Данзан). Димәк, 1225 елны Җучиның Себердәге биләмәләренә кыпчаклар да - бу очракта сүз Хорезмнан төньякта яшәгән кимаклар һәм канглылар турында гына барырга мөмкин - кушыла. Ләкин, Рәшидеддин күрсәткәнчә, әйтелгән карарны үтәргә Җучи бер дә атлыгып тормаган, "төньяктагы илләрне" яулап алу эшенә тотынмаган гына түгел, атасы үз янына килергә боергач, авырганлыгын сәбәп итеп, Чыңгызхан янына килмәгән дә. Җучиның үзен шул рәвешле тотуын, Джуджани аңлатканча, аның "Кыпчак җиренә" мәхәббәте булуыннан күрү кирәк. Шушы автор язганча, "[Җучи] кыпчак җиренең суын һәм җирен күргәч, дөньяда бу җирдән дә матур, мондагы һавадан да яхшы, судан да тәмле, болыннардан һәм көтүлекләрдән дә киң [урыннар] дөньяда юклыгын күрде". Джуджани фикеренчә, аңарда атасына буйсынудан чыгу теләге туа һәм ул үз якыннарына болай дип әйтә: "Чыңгызхан шулкадәр халыкны юкка чыгарып һәм шулкадәр патшалыкларны җимереп, акылдан язган. Миңа аны ау вакытында үтереп, Мөхәммәд солтан (хорезмшаһ - Д.И.) белән якынаеп, дәүләтне чәчәк ату хәленә китерү һәм мөселманнарга ярдәм итү максатка яраклы булып күренә". +Бу бик мөһим мәгълүмат һәм чынлыкта Җучи Олысында 1225 елга кимак, канглы төркемнәренең һәм гомумән мөселманнарның күбәюе белән дә бәйле. Ләкин хикмәт анда гына түгел. Тагы бер сәбәп - Җучины тәхет тирәсеннән читләштерү. 1219 елны Чыңгызханның Урта Азиягә явы алдыннан Бөек Монгол империясенең тәхет варисы мәсьәләсе карала һәм сарайда шул вакытта Чагадай белән Җучи арасында низаг чыга - беренчесе үзенең абыйсын, ягъни Җучины, "меркит әсирлегенең мирасы" дип атый (Җучи аның анасы меркитларда әсирлектән кайткач туа) һәм шулай итеп аның Чыңгызханның генетик варисы булуын шөбһәгә ала. Чыңгызхан, Чагадайга нык шелтә белдерсә дә, тәхеткә өченче улы Угәдәйне утыртырга карар кыла, димәк, аңарда да Җучи турында төрле уйлар сакланган була. Шуның өстенә, башта Енисей буйлары һәм Саян таулары яклары Төп Монгол йортына кушыла, аннары Алтай да, бәлки, 1226 елны һәм әле тулаем түгел, империя үзәге белән бер булган биләмәгә күчә. Димәк, Җучи Олысы көнчыгыштан кысыла бара. +Джуджани язганнардан күренгәнчә, Чыңгызхан бу шартларда "ышанычлы кешеләрне" үзенең өлкән улын "агуларга һәм үтерергә җибәрә", хәтта башында Чагадай һәм Угәдәй торган гаскәр "Җучи тарафына" җибәрелә, Чыңгызхан үзе дә алар артыннан яуга чыгарга ниятли. Гаскәрләр хәрәкәткә килә, ләкин Җучи 1207 елның февралендә кинәт кенә үлеп китү сәбәпле - бәлки ул атасы боерыгы белән үтерелгәндер - яу булмыйча кала. Чыңгызхан өлкән улыннан соң озак яшәми, ярты елдан үзе дә бу дөньядан китеп бара, әмма Җучи Олысын улларының берсенә - Батыйга биреп өлгерә. +Шулай итеп, өстендә "меркит әсирлеге ләгънәте" эленеп торган Җучи, СеберАлтай төркиләре, кимаклар, канглы төркемнәре һәм бәлки найман-меркитларны үз эченә алган биләмә башында торганда - аңлыйсыздыр, монда "татарлык" таралган булган - империя үзәгеннән котылу турында уйлый башлаган дигән фикер әйтү мөмкин. Алай гына да түгел, чыганакларда Батый ханның энесе Бәркәнең (1206-1207 1 Даруга - монгол империясендә, Алтын Урдада һәм татар ханлыкларында административ-территориаль +берәмлек. Д. И. Җучи олысының (Алтын Урданың) формалашып +бетүе дәверендә татар факторының көчәюе сәер, чөнки Батый кулындагы Җучи Олысы нәкъ менә шул җирләр янында булган бит! Монда ике аңлатма бирергә мөмкин: 1) Батый биләмәсе эчендә баш күтәрүләр башланып, ул шуларны бастыру белән мәшгуль булган; 2) Үз биләмәсеннән Алтайны алып, Угәдәй биләмәсенә кушу уңаеннан ул, бәлки, империянең үзәк идарәсенә ризасызлык күрсәтү йөзеннән әйтелгән яуда катнашмагандыр. Шулай да без бу турыда төгәл генә белмибез. +Бер-берсенә бәйсез булган ике тарихи чыганак шушы 30 меңлек гаскәрнең сугыш хәрәкәте турында мәгълүмат бирәләр. Гарәп елъязмачысы Ибн Васил (XIII йөз) хиҗри белән 627 елны (1229/1230 ел) "татарлар (ягъни монголлар - Д.И.) һәм кыпчаклар арасында сугыш уты кабынды", - дип яза. Русларның "Лаврентьев елъязмасында" 1229/1230 елларга караган тулырак хәбәр күрәбез: "...Саксиннар һәм половецлар (ягъни кыпчаклар) Болгарга түбәннән (Иделнең түбән агымы ягыннан - Д.И.) татарлар алдыннан йөгереп күтәрелделәр һәм сакчы болгарлар Җаек елгасы янында татарлар тарафыннан кыйналып кайттылар". Күренә ки, 1229-1230 еллардагы монгол гаскәрләренең рейды беренче чиратта көнчыгыш кыпчакларга һәм болгарларга каршы юнәлтелгән була. Бәхеткә каршы, бу очракта чыганаклардагы "половецлар"/ "кыпчаклар" астында без хәзер кимаклар күз алдында тотылганны беләбез: сүз Бачман солтан исемле хөкемдар җитәкчелегендә булган илбары (алпарлы/олбурлик) кабиләсе кул астындагы берләшмә турында бара - аларның "Ак Түбә" исемле башкаласы хәзерге Оренбург шәһәре янында булганлыгы турында татарларда сакланган тарихи легендалардан билгеле. +Субәдәй баһадурның отряды кайбер уңышларга ирешә - 1231/1232 елларның кышында ул төркем, ахрысы, "Бөек шәһәр", ягъни Идел Болгарстаны башкаласы Биләргә кадәр килеп җитә, ләкин аны ала алмый һәм алга таба монгол гаскәренә өстәмә "ярдәм" кирәк була ("Яшерен тарих"). Нәтиҗәдә, Угәдәй каһан аерым корылтай җыеп, 1235 елның язында ".. әле буйсындырылмаган, үзләренең күпсанлы булулары белән горурланучы Болгар, ас һәм Рус илләрен яулап алу турында карар чыгара". Бу - гомумимперия походы булып, аңа шушы җирләргә күрше яшәгән Батый да кушылган. Ахрысы, нәкъ менә аңа бөтен армия белән идарә итү вазифасы да йөкләнә, чөнки, Рәшидеддин язганча, "барысы да Батый тирәсенә җыелып, төньяк илләрне яулап алу эшенә керештеләр". +Бу яу турында тәфсилләп язу кирәк булмас, аның буенча мәгълүмат күп тапкырлар анализланды. Әмма шушы һөҗүм белән бәйле берничә фактка игътибар итү кирәк. +Монгол гаскәрләре 1235 елның язында Идел Болгарстанын буйсындыргач (аның башкаласы "Бөек шәһәрне" алганда, Джувейни күрсәткәнчә, 270 мең кеше үтерелә), андагы Баян һәм Җикү исемле ике "юлбашчы" буйсынуын белдерәләр һәм алар үз биләмәләренә кире кайтарылалар, ләкин аннан соң "яңадан баш күтәрәләр". Шуңа күрә, Субәдәй баһадурга аларны яңадан буйсындырырга туры килә (Рәшидеддин). Димәк, Идел буйларында 1235 ел дәвамында тыныч булмаган. Икенче хәбәр (ул болгарларны яңадан буйсындыру турындагы хәбәргә бәйле рәвештә бирелә) шул вакыйгалар барышында монголларның камап йөрүләре белән бәйле - монгол гаскәрләренең "Сул канатыннан" Мәнгу җитәкчелегендәге төркем "диңгезнең (Каспий турында сүз бара - Д.М.) ярларыннан" хәрәкәт итеп, анда "кыпчак халкыннан булган олбурлик кабиләсенең әмире" Бачманны һәм "ас кабиләсеннән" булган Качира-укуль исемле шәхесне әсирлеккә ала. Аннан соң, Рәшидеддин күрсәткәнчә, алар үтереләләр. Шундый ук хәбәр Джувейнида да бар. Ә менә "Юань ши" әсәрендә без бу вакыйгага кагылышлы кайбер детальләрне күрәбез. Андагы хәбәрдә, Угәдәй каһанның Субәдәй баһадурга "авангардта булып, Бачман белән сугышырга боеруы" турында әйтелә һәм танылган монгол гаскәриенең "армия башына куелуы" күрсәтелә. Димәк, Җаек елгасы буйларында һәм Иделнең түбән агымы тирәләрендә яшәгән бу кимак төркемнәре зур көч булганнар, югыйсә аларга каршы Субәдәй баһадур кебек күренекле яубашы җибәрелмәс иде. +Шушы уңайдан тагын бер рус елъязмасында элегрәк күренгән мәгълүматка игътибар итү кирәк. Сүз русларның 1184 елга караган "Болгар җиренә" һөҗүме турында бара. Алар "Бөек шәһәргә" - Биләргә якынлашканда, далада бер гаскәри берләшмә күреп, аны болгарлар дип уйлыйлар, ләкин русларга алар арасыннан килеп "баш орган" 5 кеше бу хәрби берләшмәнең "болгар князе җитәкчелегендә Болгарны яулап алу өчен килгән йәмәк кыпчаклары" ("Половцы Емяковы"), икәнлеген белдерәләр. Руслар белән килешү төзеп, бу кимак гаскәре болгарлар белән сугышта катнаша. Моннан нинди нәтиҗә чыга соң? Минемчә, Җаек бассейнында яшәгән кимакларның XII гасырда ук болгарлар белән тыгыз мөнәсәбәттә булуларын күрсәтә бу. Ягъни, уйлап карасаң, монголларга кадәр үк татарлар кимаклар аркылы Болгар җирләренә йогынты ясап ятканнар. Һәм бу яңа күренеш булмаган. Әйтик, Ибн әл Асир 1043/1044 елга караган мондый хәбәр бирә: шул елда 10000 "кибитка" саналган "динсез [мәҗүси] төркиләр" - ә алар - "Баласагун һәм Кашгар якларына" һөҗүм итеп торганнар - ислам дине кабул итәләр. Ошбу тарихчы күрсәткәнчә, алар кышны Баласагун тарафларында үткәрсәләр дә, җәй вакытында "болгар якларында" яшәгәннәр. Минем фикеремчә, соңгы очракта да сүз илбары/алпарлы кабиләсе турында бара, чөнки Джуджани мәгълүматлары буенча, нәкъ шушы кабилә ханнарының бабалары булган Абар хан (ул XI гасырда яшәгән) 10000 "гаилә" өстеннән хакимлек иткән. Илбари кабиләсе җитәкчелегендә булган "кимак кыпчакларының" XII-XIII йөз чикләрендә Җаек бассейнында яшәүләре дә шул ук нәтиҗәне куәтли. +Хәзер безгә Җучи Олысы тарихының башлангыч чорын калдырып торып, анда Җучиның өченче улы булган Бәркә хан хакимлек иткән 1254/1267 елларга килергә кирәк. Эш менә нәрсәдә: үләренә күп тә калмастан, Батый хан Бәркәне элеккеге биләмәсеннән (аны берәүләр Кавказ алдында булган дип саныйлар, ә минем фикеремчә, ул Кавказ артында - төньяк Иранда булган) - Иделдән көнчыгышка күчерә. Кайбер тарихи мәгълүматлар буенча, аның яңа биләмәсе Сыгнак тирәләрендә, иске кимаклар яшәгән җирләрдә булган (Үтәмеш хаҗи). Джуджани, гомумән, аның ислам динен Ходжентта өйрәнүен, мөселманча яшәгәнен күрсәтеп, әйтә: "...үсеп җиткәч (Бәркә 1206/1207 елларда туган - Д.И.)... [ул] кыпчак җиреннән Бохара шәһәренә китә..., Җучи станында булган барлык мөселманнар аның гаскәренә билгеләнделәр". Алга таба күрсәтелгән автор бу гаскәрнең 30 мең сугышчыдан торып, аларның "җомга намазларын" үтәүләре һәм башка ислам йолаларын тотуларын яза. Гарәп елъязмачысы ад-Дзехаби (1348/1349 елны үлгән) Бәркәнең Бохарага 1240 елларда барганлыгын һәм ул сәяхәт вакытында аның янында булган "күп әмирләрнең" ислам динен кабул итүләрен тасвирлый. +Кыскасы, шушы шәхес турында төрле версияләр булса да, Бәркәнең элекке хорезмшаһлар биләмәсендә, төгәлрәге, аның төньяк-көнчыгыш өлешендә, инде ислам динен кабул итеп өлгергән кимаклар, канглылар һәм алар белән бәйле башка төркемнәр арасында яшәп, анда мөселманга әйләнүе ачык. Аның белән бергә янындагы "әмирләре" дә ислам динен кабул иткәннәр, димәк, монда шактый киң исламлашу күзәтелгән. Бу 30 меңлек мөселман төркемнәреннән торган армия саны Батый хан карары белән Бөек Монгол империясе тәхетенә Менгуны күтәрү өчен улы Сартакны анда озатып барган Бәркә янындагы 3 төмәннән торган гаскәр санына туры килә, ахрысы, ул шул бер үк армия булган. Һәм менә шундый сорау туа: 1229/1230 елларда Субәдәй баһадур кул астындагы гаскәрнең саны да 30 мең булганлыктан, сүз шушы яубашның 1224 елны Чыңгызханга бирелгән язмасы буенча канглы, кыпчак (кимак), найман һәм меркитлардан төзелгән "татар" армиясе турында бармый микән? Бу бик мөмкин, чөнки алар составында булган "көнчыгыш кыпчакларның" бер өлеше инде XI-XII гасырларда ук мөселманлашканнар. +Шушы фикерне куәтли торган ике дәлил китерәсе килә. Беренчесе - конграт кабиләсенең династик шәҗәрәсеннән. Ул шәҗәрәдә башка чыганаклардан да билгеле булган Салжидай гургэн искә алына һәм аның "уйгур кабиләсеннән" икәнлеге языла (Ю.Брегель). Чынлыкта исә ул шәхес Тукта хан һәм Үзбәк хан заманында яшәп, конграт кабиләсенең нойоны (бәге) булган. Ә менә аның Үтәмеш хаҗида "уйгурлардан" дип билгеләнүе монголларның, бу очракта конгратларның кимак-уйгур төркемнәре белән катнашуын күрсәтә дип уйларга тулы нигез бар. Соңгысы исә, Бәркә Урта Азия якларында торган заманнарда күзәтелгән булса кирәк. Юкка гына югарыда әйтелгән шәҗәрәдә конгратлар белән бергә аларга кушылып йөрүче күпсанлы "башка төркиләр" Җучи Олысы / Алтын Урда дәүләтендә +төп халыкның этник йөзе тоташалар. Дөрес, монголлар дәверендә алар берникадәр дәрәҗәдә монголлашканнар, ләкин төркилекләрен җуймаганнар. Саналган кабиләләргә якын яшәгән байаут төркемен кайбер галимнәр монгол телле булган дип саныйлар (Б.Зориктуев). Ләкин бу - бәхәсле фикер, чөнки XIII йөз тарихчысы ан-Насави хезмәтеннән күренгәнчә, байаут кабиләсе йәмәкләрнең бер тармагы саналган. Димәк, бу төркем кимак-татарлар белән бәйле булган. Саналган төркемнәрдән тыш, Җучига буйсынган "Урман халыклары" арасында кыргызлардан бик ерак тормаган урасут (урсут), теленгит (теленгут), хуштеми (кешдем), хапканас, тубас, тухас, тоялес, тас (таз), бачжи төркемнәрен атарга кирәк. Хәзерге заман тарихчыларының фикеренчә, алар барысы да төрки булганнар. Юкка гына Рәшидеддин урасут, теленгут, хуштеми төркемнәрен башта "монголлар" дип, аннан соң "монголларга охшаш" дип атамый инде. Дәвам итеп, шуны да әйтергә кирәк: хапханасларның исеме хакаслар составындагы хапкас ыруы исеменә туры килә. Мондый мисалларны тагын да күбәйтергә мөмкин әле (Б.Зориктуев бу турыда язды инде). Әмма "Урман халыклары" арасында монгол теллеләр (ойрят, бурят) һәм башка этник тамырлы төркемнәр дә булган. Мәсәлән, алар арасында саналган "шибер" төркеме угор тамырлы берләшмә булган дип уйларга нигез бар. Чөнки аларны болгарлар тарихыннан яхшы билгеле булган сувар/савирларның Себердә калган өлеше дип карарга мөмкин. Әйтергә кирәк, ул "халык" турында Себер татарларының тарихи хәтерендә әле дә легендар хәбәр бар - "сыпыр" халкын алар "вак гәүдәле, элекке заман халкы" дип саныйлар. Идел буе татарларында сакланган "ыбыр-чыбыр" сүзе дә шул этноним белән бәйле (тарихи чыганакларда Себер җирендә булган "Ибир-Сибир" төбәге атамасы да шул ук төшенчә) һәм аның беренче өлеше - "ыбыр", авар (обыр) этнонимын, икенче өлеше - "чыбыр" - күрсәтелгән "шибер" атамасын чагылдыра булса кирәк. +Әгәр дә без югарыда каралган мәгълүматны гомумиләштерсәк, нәтиҗә мондый булып чыга: 1207 елдагы яулап алулардан соң, тарихта яхшы билгеле кыргызлардан тыш Җучи Олысына күп кенә Алтай төркиләре килеп кушыла (араларында кимак-татар белән бәйлеләре дә булган), ә Җучиның биләмәләре көнбатышта Иртыш якларына килеп җитә, ягъни кимакларның борынгы җирләренә барып терәлә. Параллель рәвештә монголларның шул ук якларда яшәгән найман һәм меркитларны, ягъни борынгы татар этник тамырлы төркиләрне дә җиңеп, үз биләмәләренә кушуын да истә тотсак - ә аларның бер өлеше, һичшиксез, Җучи Олысына да кергән - татар этник аңы булган төркемнәрнең әле төп кимак җирләрен яулап алганчы ук сан ягыннан күбәя баруын күрәбез. Дөрес, Алтай - Саян буйлары 1219-1226 еллар арасында, ә бәлки 1229 елны, Бөек Монгол империясенең "Төп йортына", ягъни Үзәк биләмәсенә бирелә, ә бу исә Алтай төркемнәренең бер өлешенең Җучи Олысыннан алынуына китерә. Ләкин тарихи чыганаклардан инде бу вакыйга булганчы ук Алтай төркиләренең (найман һәм меркитларны да кертеп) шактый өлешен Җучи үз биләмәләренең башка төбәкләренә күчереп өлгергән дигән нәтиҗә ясарга була. Алда без моның шулай икәнлеген ачыграк күрсәтербез. Ләкин аңарчы безгә Җучи Олысының иң әүвәл шушы берләшмәнең этносәяси үзәген тәшкил иткән 4 мең сугышчыдан (9000 юрта/гаиләдән) торган төркеме мәсьәләсенә мөрәҗәгать итү кирәк. Алар чыннан да Җучи Олысы эчендә калганнармы соң? Мондый сорау урынлы, чөнки монголларның 1229-1230 елларда башланган Идел буйларына һөҗүме 1235-1242 еллар арасында булган гомумимперия масштабындагы "көнбатыш халыкларын" яулап алу походы белән алмашынып, анда элек Җучи Олысына кермәгән күп кенә башка төркемнәр дә катнашкан. Шуңа күрә, Җучи үлгәннән соң (1227 ел) Батый хан кул астында яшәгән биләмәнең дәүләт тотучы үзәген тәшкил иткән "монгол-татарларның" этник йөзен тагын бер кат барлап чыгу кирәк булыр. +Лубсан Данзан язганча, 1225 елны Чыңгызхан Җучины "кыпчаклар башлыгы" итеп билгеләгәч, инде бездә таныш Хукин нойонны (кингит/кенегес төркеме җитәкчесе) "биләмәнең көнбатыш яртысы" өчен җаваплы буларак "оросутлар һәм черкисутлар җирләре"н идарә итү өчен җибәрә. Шул вакытта аңа 8000 кеше дә бирелә. Күренә ки, башта меңбашы булган Хукин нойон хәзер темникка, ягъни 10000 сугышчы - төмән башында торучыга әйләнгән. Шул ук кулъязмада күрсәтелгәнчә, Хукин нойон тиешле "урынга" барып җиткәч, аның артыннан Мунгэту баһадур (сиджутлар җитәкчесе) җибәрелгән. Бу хәрби берләшмәләрнең көнбатышка күчү вакыты төгәл билгеле түгел, әмма сүз 1225 елгы карарны үтәү турында бара. Дөрес, инде әйтелгәнчә, Чыңгызханның ул боерыгын үтәү шактый озакка сузыла. Китерелгән мәгълүматларны Рәшидеддин да раслый. Әйтик, аның хезмәтендә Мунгэде нойон турында ул "Батый дәверендә гаскәр белән идарә итте", - дип әйтелә, аннан соң ул чыганакта Тукта хан заманында Черкес исемле "өлкән әмирнең" аның нәселеннән булганлыгы күрсәтелә. Димәк, сиджут (салжигут) төркеме Җучи Олысында кала. Шул ук Рәшидеддин Батый ханның абыйсы Орда Олысында аның оныгы Кунджи (Куинджи) кул астында яшәгән Хуран исемле "билгеле бөек әмир" (монголча - нойон) турында аның Хукин (Кутан) нойон нәселеннән, кингит төркеменнән икәнлеген күрсәтә. Бу автор әйтүенчә, инде безгә таныш булган Хушидай Бәйку (уйшын төркеме башлыгы) "Батый гаскәренең уң канаты белән идарә иткән". Күренә ки, Җучига иң элек бирелгән хәрби берләшмә (кингит, сиджиут, уйшын кабиләләреннән) Батый хан биләмәсендә кала һәм хәрби яктан көчәйтелә - меңбашы булган Хукин нойонның 8000 кешелек гаскәр белән җитәкчелек итүе нәкъ менә шул турыда сөйли. +Әмма бу Җучи Олысында яшәгән "монгол-татарның" югарыда күрсәтелгән кабилә гаскәрләренең башка төркемнәре дә булган. Әйтик, 1236 елның көзендә Болгар җирләрен яулап алуда Батый белән бергә катнашкан энесе Шибан янында 10 000 кешелек авангардта барган гаскәр составындагы "әмир", яки "богатырь", "воевода" (рус чыганакларында) дип билгеләнгән Бурундай искә алына. Хәзер безгә билгеле - бу шәхес кыйат кабиләсе вәкилләреннән торган бер төмән (10 000) гаскәре белән, элек Шибан кул астында булган 30 меңлек гаскәргә китереп кушыла. "Таварихы гузида -йи Нусрат-намә" исемле хезмәттән күренгәнчә, соңгылары 3 төмәннән торып, конграт, боркыт һәм төмән кабиләләреннән төзелгән булганнар. Конгыратларның Җучи Олысында калуын Рәшидеддин хезмәтеннән ачык күреп була. Ул Тукта хан вакытында Әбугән нойон исемле шәхеснең 5 меңлек "конгырат гаскәре" башында торганлыгын да яза. Кыйат кабиләсе вәкилләреннән торган гаскәр, шул ук тарихчыдан күренгәнчә, Тукта хан заманында бер төмән тәшкил иткән. Боркытлар монда инде безгә таныш булган Алтай-Саян зонасында яшәгән баргут кабиләсеннән булса, төмән төркеме шунда ук утырган тама (тамат/туба) кабиләсе вәкилләре булса кирәк (ләкин аларның уйшын кабиләсе белән дә ниндидер борынгы бәйлелекләре бар). Шулай итеп, күрсәтелгән 4 төркемнең икесе монгол (кыйат - Чыңгызханның бабалары кабиләсе; конгырат - алар борынгыдан туганлашкан төркем), ә икесе - Алтай төркиләре (боркыт, төмән/тама/ таман/тамйан). +Җучи Олысының төп халкының этник йөзен ачу өчен аның кабилә составын тикшергәндә, безгә XIII-XIV йөзләрдә Чыңгызыйларның хатыннары нинди кабиләләрдән булганлыгын да истә тотарга кирәк. Дөрес, бу мәгълүматларның бер кимчелеге бар: бердәм Бөек Монгол империясе яшәгәндә Чыңгызхан нәселеннән булучылар хатыннарны Төп йорттан да алып кайта алганнар. Шулай да күпчелек хатыннар Җучи Олысында яшәүче Чыңгызыйларга үз җирлегендәге кабиләләрдән китерелә. Әйтелгән принциптан чыгып, Рәшидеддин хезмәтен өйрәнгәч, инде көтелгән конгырат, уйшын кабиләләреннән чыккан хатыннардан тыш, меркит, найман, татар (алчи-татар), кыпчак, кереит, тулас, огунан (онгут) кабиләләреннән (төрки-татарлар) һәм ойрат, сулдус, җаҗират (җурьят), аргунан, йисут (монголлар) төркемнәреннән килгән хатыннар да күренәләр. Бу мәгълүматның дөреслеген кайбер соңрак чорга караган чыганаклар аша тикшереп карап була. Әйтик, Батый ханның кече энесе Тукай Тимурга "вилайат-и ас һәм Мангышлак", шулай ук Хаҗи Тархан бирелгәндә (Батый хан боерыгы нигезендә), аңа тагын 4 төркемнән торган "илләр" ("каучин" илләр) дә кушыла (Мәхмүд б.Вәли, XVII йөз). Менә алар: уйшын, минг, тархан, ойрат. Күрәсез, ойрат төркеме Җучи Олысына чыннан да кергән. Мондагы минг (мең) "Урман халыклары" арасында Җучи тарафыннан яулап алынган мингат төркеменә туры килә булса кирәк. Шулай итеп, бу фактлар "хатыннар базары" аша күзгә ташланган нәтиҗәне генә түгел, Алтай ягындагы монголларны (ойратлар) һәм төркиләрне Җучи олысының көнбатышына китерелүен ачыкларга да ярдәм итә. Моңа өстәп тагын Җучиның бишенче улы булган Шибан кул астындагы моңарчы каралмаган XVI-XVII гасыр чоры чыганакларындагы төркемнәр турындагы мәгълүматны тикшерү дә кирәк. Әйтик, "Таварихы гузида-йи Нусрат-намә" (XVI йөз) әсәрендә Шибан ханга хезмәт иткән кошчы кабиләсе күренә. Безнең фикер буенча, бу - Алтай төбәгендәге коштеми (куштеми) кабиләсе. Ә Әбелгазый Баһадурхан үзенең "Шәҗәрәи төрек" китабында (XVII йөз) Батый хан тарафыннан Шибанга бүлеп бирелгән 4 төркемне күрсәтә: кошчы, найман, карлук (карлык) һәм бөйрек (буйрак). +Билгеле, бу очракта найманнарны Җучи Олысына XIII йөз башларында ук кергән төркемнәрдән дип карарга кирәк. Ә менә карлыклар һәм алар белән бәйле бөйрек төркеме Шибанның үзенә түгел, а аның варисларына XIV гасырда Үзбәк хан карары буенча бирелә (Үтәмеш хаҗи). Монда кызыгы шул - Рәшидеддин буенча карлыкларны (димәк, бөйрек төркемен дә) һәм кыпчакларны (бу очракта - кимакларны) уйгурларның бер төре дип карап булганга - ә бу фикер, инде күргәнебезчә, тарихи чыганаклар белән раслана - бу карлык компонентын да татарга мөнәсәбәтле төркем дип карап була. Һәм Әбелгазый Баһадурхан шушы нәтиҗәне раслаучы сүзләрне үзе үк әйтеп бирә. Хива ханлыгына нигез салган ике төркем турында - алар уйгур һәм найман илләре булган - күпне белгән тарихчы болай дип яза: "Илнең башы ... татар ыруыннан булган (игътибар! -Д.И.) уйгурлар һәм найманнар". Менә шул рәвешле татар үзаңы булган көнчыгыш кыпчаклар-кимаклар арасында югары катламны тәшкил иткән төркемнәр тагын бер тапкыр күренеп китәләр. +Шулай итеп, Алтын Урдага әйләнәчәк Җучи Олысының үзәген тәшкил иткән "халык", монголлардан (кыйат, конгырат, ойрат, суджигут/салджигут, сулдус, җаджират/җурят, йисут, аргунан) тыш күпсанлы төркиләрдән, беренче чиратта, татар тамырлы төркемнәрдән (алчи-татар, кыпчак-кимак, найман, меркит, онгут), аннан соң Алтай төркиләреннән (уйшын, кереит, тулас, мингат, кошчы) торган дигән нәтиҗә килеп чыга түгелме? Аны тагын да көчәйтү өчен безгә китерелгән мәгълүматка кайбер башкаларын да өстәргә кирәк. Алар бик үк күп түгел, төп фикерне бераз нигезлерәк кенә итәләр. +Чыганаклар тулы булмау сәбәпле, Җучи Олысында/Алтын Урдада яшәгән барлык кабиләләрнең төгәл исемлеген әлегә төзеп булмый. Дөрес, кайбер соң чорларга караган тарихи әсәрләрдә Батый ханга буйсынган "кыпчак гаскәренең", ягъни Алтын Урда биләмәләрендә яшәгән, билгеле һәм мөһим кабиләләрнең исемлекләре очрый. Мәсәлән, Ибн Вәлинең "Бахр ал-асрар" (XVII йөз) дип аталган хезмәтендә Батый хан гаскәрендәге 12 кабилә санап кителә: аргун, огуз, конгырат, кереит, барлас, минг, усун/уйшын, уйрат/ойрат, кошчы, найман, карлык, бөйрек. Бу без югарыда китерелгән, XIII-XIV йөзләргә караган чыганаклардан җыелган исемлектән (анда барлыгы 26 кабилә күренә) шактый ким. Шуның өстенә бу XVII йөздә язылган чыганакта кайбер кабилә исемнәре гомумиләштерүдән барлыкка китерелгәннәр. Әйтик, "огуз" атамасы. Чынлыкта бу кабилә исеме түгел, ә зур этник төркем - угызлар, ягъни халык атамасы. Әгәр дә ул кабилә исеменә әйләнгән икән, күрсәтелгән төркемне төрле угыз кабиләләреннән җыелган ясалма кабилә дип уйларга туры килә. Шулай ук барлас кабиләсе (Аксак Тимернең шәхси биләмәсе, чөнки ул шушы кабилә әмире булган) башта Алтын Урда җирләрендә булмыйча (барлас иле иң элек Чагадай Олысына караган була), Сәмәрканд якларында яшәп, Ибн Вәли исемлегенә Тимуридлар чоры варисы буларак кертелгән, ахрысы. Ә менә кайбер билгеле кабиләләр, шул исәптән, XV-XVI йөз татар ханлыклары өчен, XVII йөз исемлегендә юк. Мисал өчен без Үтәмеш хаҗи хезмәтендә (XVI йөз) күрсәтелгән барын (барин), җалаир, кенегес, канглы, хытай (кытай), кыпчак, кыйат, сиджут (салджигут), уйгур, ширин кабиләләрен атый алабыз. Шуның өстенә бу автор 4 кабиләне (ширин, барын, аргун, кыпчак) Туктамыш ханның "күптәнге, бабалары заманыннан калган илләре", - дип билгели.Чыннан да, бу кабиләләр, беренчесеннән башка, безгә инде танышлар. Ә ширин кабиләсе, минемчә, XIII йөздә, Бачман солтан дәверендә, Каспий диңгезе буйларында монголларга буйсындырылган төркиләшкән ас кабиләсенең дәвамы булган. Туктамыш хан Тука Тимур нәселеннән булганлыктан (соңгысының кул астындагы кабиләләрнең, исегезгә төшерәм - минг, ушун/уйшын, тархан, ойрат атамалы икәнлеге билгеле), ширин (чынлыкта - ас) һәм кыпчак (кимак, бәлки, төгәлрәк, илбари кабиләседер; бу очракта "кыпчак" атамасы - гомумиләштерү нәтиҗәсе, ягъни, сүз җыелма төркем турында бара) төркемнәре Хорезм якларында яулап алу вакытларында буйсындырылган этник берләшмәләрдән оештырылганнар булып чыга. Күренә ки, кайбер чыгарылмалар булса да - ә аларны аңлату мөмкин - Батый хан биләмәсенең төп этник ядрәсен чамаларга була. Сүз, бәлки, чынлап та 1214 этносәяси берәмлек (кабилә нигезле хәрби төркемнәр) турында барырга мөмкин. +Шушы нәтиҗәдән чыгып караганда, татарларда сакланган XVII йөз ахырларында язылган дип саналган "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәре игътибарны җәлеп итә, чөнки анда да кабиләләр исемлеге бар. Дөрес, кайбер очракта ул чыганакта кабилә үзе түгел, ә аның сәяси җитәкчесе - бәге аталган, ләкин алар артында нинди кабиләләр яшерелгәнлеген ачыклап була һәм мин ул эшне заманында башкарып чыккан идем инде. Нәтиҗә мондый. Барлыгы 15 кабилә күренә: кыйат, конгырат (I), уйшын, мең (минг), тамйан/төмән, кыпчак (I), җорматы, кереит, муйтен, буржан, боркыт, катай, кыпчак (II, ягъни, кимак), сальжут, тангаур (конгырат II). Бәхеткә каршы, соңгы вакытта "Дәфтәре Чыңгызнамә" әсәренең яңа бер версиясе табылып, андагы кабиләләр һәм бәкләр исемлеге алдында мондый сүзләр язылган булып чыкты: "Җанибәк хан заманында торган бәкләр". Әһәмиятлесе шул - бу дәверне билгеләүче язу эпик вакытны белдерсә дә, ягъни ул "борынгы заман, күптәнге вакытлар" мәгънәсендә булса да, соңгы исемлек бер ягы белән кызыклы - анда кабилә исемнәре ачыграк бирелгән, хәлбуки барысы да түгел. Менә ул исемлек: мең, уйшын, алчын (алчын-татар), ак мангыт, найман, сиджут, кыйат, шырын, аргын, барын, буркыт, найман, тама, җалаир, кыпчак, конгырат. Барысы 16 төркем-кабилә. Китерелгән ике исемлек арасында аерма зур булса да (8 берәмлеккә, ягъни яртылаш), аларның уртак нигезләре дә барлыгы күренә. Шуның өстенә, XIII-XIV йөз чыганаклары аркылы торгызылган Алтын Урда кабиләләренең исемлеге белән дә бу соңгы дәвер чыганаклары арасында охшашлык шактый. Димәк, аларда сүз бер үк этник нигез турында бара, ә вариацияләр, бәлки, Җучи Олысының/Алтын Урданың ике канатка бүленгәнлеге белән бәйледер - кайбер очракларда аерым кабиләләр бер генә канатка караганнар, ә башка очракларда бер үк кабилә ике өлешкә бүленгән булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, Алтын Урданың төп халкының ике иң әһәмиятле этник тамырлы булуы көн кебек ачык: беренчесе - монголлар, икенчесе - төркиләр. Соңгылары исә күпчелекне тәшкил иткән татар этник тамырлы төркемнәрдән булганнар. +Нәтиҗә мондый: алга таба Бөек Монгол Олысы тарихын язганда шушы "татармонгол" мәсьәләсенә ачыклык кертеп язу кирәк. Ә бу исә борынгы төрки чор белән монгол дәверенең бер-берсенә бик нык бәйле икәнлеген күрсәтәчәк. Шушы яңа карашны алга чыгару өчен чыганаклар бар, аларга фәкать тик башка, әле фәндә урнашмаган, концептуаль яссылыктан чыгып карау гына кирәк. +Дамир ИСХАКОВ, +тарих фәннәре докторы +Юбилейга барышлый ЖУРНАЛЫБЫЗ ТУРЫНДА +Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ: +ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ? +* * * +Чыгарылыш кичәсе безнең өчен кавышу кичәсе дә булды... +* * * +Кинәт кемдер күземне каплады. Шундый җылы, йомшак иде бу ике кул. Бик тә, бик тә тансык иде миңа мондый җылы игътибар. Тик кем соң бу? +* * * +Бу заман кызы түгелдер инде мин. Кулъяулык чиктем әле менә. Тик ничекләр итеп кулына тоттырыйм икән моны? +* * * +"Фәһим Габделәхәтович, минем белән калып шөгыльләнсәгез иде!" — менә нинди язу тоттырган бит ХI б дан Назлыкаева... Кирәк булыр инде, әйе, кинәт "икеле"ләр ала башлады бит кызый. +* * * +Төбендә серле утлар янган кавыштырма казаны! Хыялга чумып, һәр кичне егермешәр, утызар кат урап чыгам бит мин аны... Тукта, тукта, каршыга кем килә ул? +* * * +— И, зәңгәр күк! Утыз яшемә җитеп тә, үземә пар таба алмадым бит җирдә! Ай кызын булса да төшер инде, ә? — шулай дип әйтүе булды, нәрсәгәдер сөртенеп, мәтәлепләр китте Гафур! +— Хәлең ничек, абзый? "Скорый" чакырыйммы? — Бик тә матур иде бу тавыш! +* * * +Кайчан кияүгә чыгасың дип теңкәгә тия башлагач, хәйләсен таптым бит: "Пенсиягә чыккач!" — дип җавап бирә башладым. Уйнап әйткәнем... утыз елдан соң чынга ашмасынмы! +* * * +"Привет! Сколько лет, сколько зим! Таныдыңмы?" Йокыдан уяныр-уянмас, күзләремне уа-уа, планшетымны табып алганда, әнә шундый хат килеп ирешкән иде. Юк, танымадым. Ашыга-кабалана хәбәр иясенең фотоларын барларга керештем. Булмас ла! Үзе микәнни? Үзгәргән... +* * * +"Элдеңме?!" — дип сүз башлады патрон. Аның исәнләшүе дә, таләбе дә, искәртүе дә, сөйләшүне дәвам итүнең төп шарты да — һәммәсе шул сүзгә сыеп беткән иде. +* * * +...Ир дигәне җай гына үз көненә яшәп, бернинди наз, ярату хисләрен тойдырмаганга илереп әйтте ул бу сүзләрне. +* * * +Бер елдан соң эзләп тапты ул Чыңгызын. Менә бергә булабыз, бәхетле тормыш корабыз дигәндә генә, язмыш аларны кабат аерды. Мәңгегә... +Тагын өч башламны биредәге хикәячекләрнең башында күрерсез. Язмыш сынавы Соң иде инде Матур яулык, яшел күз... Табигать һәм мин +ХАТИРӘЛӘР +Сары сандугач микән? +Камил Кәримовның үткән сандагы сандугачы, үрдәкләре уятты бу хатирәчекләремне. +Могҗиза түгел диген инде моны! Сандугач сайравын ерактан гына ишеткәләгән бар иде үзе. Ә монда дача бакчабызга килгәндә сандугач алмагачыбызда сайрап каршылад мине! Камил кебек сак кына якынаям моңа. Хәзер очып китә бит инде бу, барма юньсез, тукта, дип үз-үземне сүгә-сүгә. Метр ярымлап калгач кына тукталдым... Юк мине һич күрми-тоймый, шундый да илһамланып өздерепләр сайрый бит бу! Басып торам инде шулай әкияти ләззәт кичереп! Каян килә икән ошбу канатлы җан иясенә шундый гаҗәеп җыр, шундый тавыш, шундый илһам дип, һәм шунда... +Тукта әле, сандугачмы соң бу?! Сандугач соры булмый бит инде. "Кара карлыгач микән, сары сандугач микән..." дип җырлаганны ишетеп үскән кеше ләбаса мин! Шулай дидем дә үз-үземә, әкрен генә "Соры сандугач микән?" дип җырлап җибәрдем. Юк, "сары" дип җырлау күп рәхәтрәк икән бит, менә ни "редакцияләгән" икән җыр сүзләрен!.. Аннан, сандугач сайраганны аның соры түшкәенә карап тыңлаган тата ничә генә икән ул дип горурлык та кичереп алдым әле! +Мөгезле дусларыбыз +Бәләкәй чакта иң якын дустым ел саен алышынып тора иде. Минем генә түгел, дүрт яшькә олы Рәшит абыемныкы да. +Кәҗәбез һәр елны ике бәти тапты. Ап-ак бәтиләр. Аның берсе - минеке, икенчес абыемныкы була инде. И сөенүләребез шул чакта! "Тасмалыйбыз" үзләрен: муеннарын киң тасма куеп, аңа төрле төстәге тар тасмалар тезәбез. Бәләкәчләребез мич аралыгынд яшиләр, әниләре имезергә кереп йөри. Аларның дәртләнеп имүләре әле дә күз алдымда... Гел аралыкта гына яшәмиләр инде, пыр тузып чабып та йөриләр. Үсә төшкәч, җилле генә сикерә дә башладылар. Әле урындыкка, әле караватка, әле сәкегә сикереп менәләр Гади генә дә сикермиләр, һавада кыланчык бер борылыш ясап алалар... Иркәлибез инд үз бәләкәчебезне, сыйпыйбыз, аркасыннан кагабыз, мөгез тирәләрен кашыйбыз. Ә кыш җитәрәк аларны суялар да, ашыйбыз инде үзләрен. Тамактан үтә тагын!.. Ләкин, елла бер-бер артлы уза торса да, суйган чактагы үзәк өзгеч тавышлары хәтердән җуелмады Тора-бара аларның мәгънәсе киңәйде дә әле: нигә адәм балалары тере җан ияләрен ашыйлар соң? Һәм, ниһаять, тамакны җиңдем: ит һәм балык ашамый башладым. Күңелг рәхәтрәк булып китте. Һәм, шөкер, тән дә үпкәләми. Утыз ел шулай яшим менә. +"Әчегән, төчегән..." +Бер елны кышны кичкән, ягъни бәтилектән узып барган кәҗә сатып алдыла безнекеләр. Соры төстәге бик кызык кәҗә иде бу, Рәшит абый аны ияртеп йөрергә дә чыгып киткәли иде. Бер тапкыр мине дә дәште. Бара инде бу янда эт кебек. Бераз алга, бераз янга да чапкалап куя. Авылны чыгуыбыз булды, уңга таба китте бу чабы бөтен көчкә минсиңайтим! 300-400 метрлап чапты бугай. Курыктым инде, качты бу, минәйтәм. Әмма Рәшит абыйның шунда: "Әчегән, төчегән, ипи бирәм, маһ, маһ!" - дип кычкыруы булды, ажгырып килеп тә җитте "этебез". Абыйның нигә алай дип кычкырганын ул чакта сорамаганмын, хәзер менә сорар кешем дә юк инде... +Табигать мине кочып алды Ниләр күрми үрдәк башлары тюдының дәвамын язу миңа насыйп +өлешендә ай ярымлап бугай инде лим. Камилнең сигез-тугыз елла и? Бер тапкыр боларның яр буенд уеннарын сузып ялт-йолт караны лосипедчылар юлы. Этләр дә үткәли әл тиктомалдан гына булмаган инде ке зур йорт төзелешен калай койма унлап бәләкәй баласын "ышыкка" тыр эш башланасын каян белсен ди бристлар урамы кебек киң булмас ә ничекләр ут йотарга, баш ватарга +әнкә үрдәкләренә! +И, арысланкай! +Китү сәбәбе +1965 елда Казан университетына укырга кергәндә, абитуриент Разил Вәлиевне әдәбият галиме һәм университет доценты Гази Кашшаф әңгәмәгә чакырган. Әңгәмә вакытында булачак шәкертнең кылларын тарткалап, "шүрлегендә ни барын" чамалап карарга ниятләгән ахрысы. +"Нигә Казан университетына керергә булдың?" - дип сораган Гази Кашшаф. Разил аптырап тормаган, кистереп җавап биргән: "Чөнки монда Толстой укыган, Ленин укыган..." "Ярый, әйбәт, дөрес фикерлисең", - дип, Гази ага егетне мактап чыгарып җибәргән. +Икенче курстан соң, Разил, университетны ташлап, Мәскәүдәге Әдәбият институтына керергә ниятләгән. Документларын алырга рөхсәт сорап, Гази Кашшаф янына кергән. "Нәрсә, китәргә булдыңмыни? Моннан ике ел элек кызылавызланып "Толстой укыган, Ленин укыган" дип торган идең, нәрсә булды сиңа?" - дигән Гази ага. "Университетны Толстой да, Ленин да ташлап киткән..." - дип елмайган Разил. Гази Кашшаф кулын селтәгән дә Разилгә документларын бирергә кушкан. +Фамилияң охшаш булса... +Республика китапханәсендә директор булып эшли башлагач, Разилгә еш кына, эше төшеп, обком секретаре Морзаһит Вәлиев янына йөрергә туры килә. Бу турыда Разилнең хатыны Алия белән бергә эшләгән кешеләр арасында шундый сүз була: "Обком секретаре Вәлиевне ишетеп беләбез. Синең ирең дә Вәлиев. Соңгы арада аның гел обкомга кереп барганын күрәләр икән. Ирең әллә обком секретаре булып эшлиме синең?" - дип сораганнар моннан. "Юк ла, ул бит китапханәдә эшли, 200 хатын-кыз арасында, республикада барлыгы 5 мең хатын-кыз китапханәче бар. Шуларның башлыгы ул. Обком секретаре - башка Вәлиев, минеке - бабком секретаре", - дигән Алия ханым. +Бүген кая барасың? +Татарстанның халык депутаты булып сайлангач, Разил Вәлиевкә берьюлы Дәүләт Советында да, Милли китапханәдә дә эшләргә туры килә. Өйдән чыгып киткәндә, Алия ханым болай дип сорый икән: "Разил, син бүген иртән кая барасың: эшкәме, әллә Дәүләт Советынамы?" +Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ +Төшсә шигырь бәясе +Тукай фәкыйрь булмаган ул, +Санын милләт күтәргән! +Затлы кунакханәләрдә +Күп гомерен үткәргән. +Менә без ул - ыштансызлар - +Кагыйдәдән чыгарма: +Айлык пенсиям дә җитми +Бер кич кунып чыгарга... +Рәхмәтле кошлар +Өйләре кырыенда мәһабәт өянке төбендәге эскәмиядә янәшә утырган мәлләре. Марсель Гали вакланган солы бөртекләрен кабы белән сибүгә, ботакта йокымсырап утырган күгәрченнәр, дәррәү очып төшеп, җим чүпләргә керешә. +- Ашатма шуларны! Күгәрчен дә булдымы кош! - ди җәмәгате Динә ханым. +- Борынгы заманнарда күгәрчен халкы зур абруй казанган. Король-ханшаһ-солтаннарның почтальоны булып, алар ил белән ил арасында мөһим хәбәр йөрткәннәр, - ди Марсель Гали. - Мин аларны затлы бабалары өчен сыйлыйм... +- Син аларны ялкаулыкка өйрәтәсең. Нахлебниклар! - дип, Динә ханым һаман үзсүзләнә. +Ул арада, сибелгән җимне ялт иттергән кошлар, канатларын канәгать җилпеп, өянке ботакларына менеп кунаклыйлар. +Марсель Гали, шылтыраган кесә телефонын учына ала... Шул мәлдә өске ботактан нәкъ экранга турылап - ләчперт! Сыек солы коймагы секунд эчендә бөтен экранга җәелә. Динә ханым, борынын җыерып, читкәрәк тартыла: +- Әйттем ич, ашатма шуларны дип! +Марсель Гали, "авторы" кайсы микән, дип өскә күтәрелеп карый, әмма күгәрченнәрнең барысы да бертөрле-ипле тәртиптә утырганын күреп елмая: +- Сүз әйтмә, алар бит... рәхмәт белдереп, телефонга SМS җибәрделәр, - ди. +Хәвефле ымлык... +- Әй, чәй кайнадымы? - дип кычкырыбрак дәшә Марсель Гали үз бүлмәсеннән. Кухня ягыннан Динә ханым шундый җавап бирә: +- "Әй!" - димә миңа! "Әй!" - дигәнгә, әнә, Сталинның хатыны үзенә-үзе аткан... +Юлдашлар юмартлыгы +Өч язучы ерак бер районнан машинада кайтып килә. Юл йончыткан. Арыганнар. +Кама күперен чыккач кына салонда җанлану сизелә башлый, кәефләре күтәрелеп китә. Мөхәммәт Мирза учында җылынып беткән телефоныннан хатыны Рушаниянең номерын җыя: +- Күперне чыктык. Әйе, кайтып җитәргә күп калмады. Телефоннан тәмле ис килә, уха пешерәсең, ахрысы. Стерлядь янына судакларны салдыңмы? Алабугаларны онытма - балкондагы суыткычта... +Газинур Морат та, хатыны барлыгын капылт исенә төшереп, телефонын кабыза: +- Әлүү, күперне чыктык, Флүрә. Борай бәлеше дисеңме? Әйбәт! Борай бәлеше ханнар өстәлендә генә булган элек... Актаныш белән Азнакайларга бик тәтемәгән ризык... +Өченче булып Марсель Гали, телефоннан дәшеп, хатыны Динәне кузгаткан: +- Күперне чыгып җиттек. Син анда, фәнни эшләреңнән бүленеп, ашарга пешереп мәшәкатьләнә күрмә... Кайтышлый, минем әле ике өйгә кереп сыйланып чыгасым бар... Ухадыр, бәлештер ашап... +Юлдашларының кунакчыллыгына ышанган Марсель Гали ул көнне ач калган. \ No newline at end of file diff --git a/QU/2016-08.txt b/QU/2016-08.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..1a71529113558c3940d0408a7f0bb127fdd9943a --- /dev/null +++ b/QU/2016-08.txt @@ -0,0 +1,2412 @@ + +Әхтәм +Зарипов +ӘМАНӘТ +БӘЯН +4 БҮЛЕК +Көрәш баскычлары +Куркырлык сәбәпләр булмаса да, шомлануым тагы да артты. Беркая чыкмый, беркемгә шалтыратмый "сам"ның чакыруын көтеп ятам. Тагы температурам уйный башлады. Йә күтәрелә, йә төшә, кан йөрешен җиңеләйтеп, нервларны йомшарту өчен мунчада кызынырга киңәш бирделәр. Күрше подъездда яшәүче пенсионер белән парлашып, парланырга йөри идек. +- Кичә генә мунча кергән булсам да барам! - дип ризалашып кына калмады. - Үзем куганны күпме алыйм? - диде ул. +- Миндә аның кайгысы юк, күрше, рәхмәт. +- Ә нинди кайгың бар? +...Мин аңа кыскача, Коръән "тикшерү" вакыйгасын, Зәкәрия абзый белән танышуны, аннан заказлар кабул итүемне, "Религии мира" журналының хәбәрчесе белән булган әңгәмәне, шәхесемә кара яккан шикаять хаты килүне, "зам"ның янавын - барысын да кыска-кыска гына сөйләп: +- Нинди чара күрелү ихтималы бар? - дидем. +- Әгәр хат Диния нәзарәтеннән булса, пүчтәк эш түгел бу. Андагы халык грамотный: нәрсә язарга да, кемгә, кайчан язуны да беләләр. Хакимият белән бер йөкне тарткач, курку кимеде аларда. +- Диннең дәүләттә, дәүләтнең диндә эше юк ич. +- Юк иде. Хәзер бар, - диде күршем, бик яшерен сер чишкәндәй. +- Син мәсьәләне артык куертасың кебек. +- Син анда аңламаганыңны аңлату сорагансың. Мин дә сорар идем. Сорауларым тел очымда йөри. Мин шунысын нык беләм: саф күңелгә гөнаһ ябышмый. Иман ныклыгы шунда. +- Күңелең сафлыгына ышандыру авыр шул. +- Ә син аңа ышандырырга тырышма! Үзеңчә яшә! +- Буш имезлекне көчләп авызга каптырганда нишләргә? +- Татардан азган философ Чаадаев Рәсәйгә карата: "Её прошлое позорно, настоящее малосимпатично, а будущее более чем сомнительно", - дигән. "Сомнение" - "шикле", "шөбһәле" дип тәрҗемә ителсә, мин Чаадаевка ышанмыйм. Киләчәк шикле дә, шөбһәле дә булсын! Әмма булсын гына ул, килсен генә! Аның нинди булуы безнең үзебездән тора ич! Синнән, миннән! Әгәр сиңа буш имезлек каптыралар икән - син аны авызыңа капканчы, шикләнүеңә шатлан: һәр ачыш, һәр белем шикләнүдән башлана. Хафаланма, әйдә, киттек! +- Әләккә каршы дару юклыгын беләм. +- Әләкнең идәне черек, түшәме ачык! +...Мунча чыккач, термоска төрле үләннәр салып пешерелгән хуш исле чәй эчеп утырганда, үзенә-үзе каршы килеп: "Шикләндермәгән хакыйкать бар дөньяда. Мәсәлән - үлем. Ул, шиксез, килә торган хакыйкать", - диде күршем. +- Үлем турында сөйләшәсем килми. +- ...Теге кара елларда атылгач, безнең мулла бабайны "Архангельское зиратына Туганнар каберлегенә күмелде", дигәннәр. Урынын тапмасак та, чәчәк илтергә әни мине бер тапкыр алып барды. Бәлки, эзләнүләреңне шуннан башларсың? Анда кемнәр генә күмелмәгән?! Кәрим Тинчурин, Галимҗан Ибраһимов та шунда ята, диләр. +- Зәкәрия абзыйныкылар гади тимерчеләр булган бит... +- Тимерчеләрне дә сәясәт җинаятендә гаепләп атканнар. +- Анысы шикләндермәсә дә, рәхмәт... соңрак барырмын. +...Рәхмәт дисәм дә, эзләнүләрне Архангель зиратыннан башламадым. Зәкәрия абзый үзе язып биргән фамилияләрнең нәселләрен табып сораштырырга булдым. Бәлки, алар ни дә булса хәтерлиләрдер... +Гомере буе Зәкәрия абзыйлар эшләгән заводтан пенсиягә чыккан Әнвәр абзый сөйләгәннәрдә өметләндерү чаткылары бар иде: +- Ничәнче елда икәнен хәтерләмим - Брежневны күмеп, кәнәфигә Черненко утырган көз иде бугай. Җылы яклардан җирән чәчле бер әфицәр кайтып, анасын хәтерләүчеләрне эзләп йөрде. Фотосын күрсәтеп сораштырса да, очраткан марҗам түгел иде. +- Фотодан марҗалыгын белеп буламыни? +- Исемен "Люда" дигәч, сары чәчле булгач - марҗа булмый, кем булсын? Хикмәт шул блондинка улының һәйкәл куйдырырга кайтуында! Менә, ичмасам, бала дисәң дә бала! Ә безнекеләр... үзеңнән калган акчага да таш куйдырмаячаклар... тәүбә... +- Бала үзе үк ата-анага һәйкәл. +- Анысы да дөрес. Бу җирән кешенең янында улымы, оныгымы сөйләшүне тыңлап торды. Күрәсең, әбиләре аның өчен дә кадерле кеше... +- Һәйкәл турында тагы ни дә булса беләсеңме? Куелдымы ул? +- Үлгән кешегә дога гына кирәк дидем дә, шундый бала табып калдырган Ана рухына дога кылдым. Моны оныттым, дияр идем, отдел кадрдан бермәл Флүрә шалтыратты: заводта эшләп, шәхес культы чорында корбан булганнарга һәйкәл ачу тантанасына кил, ветераннарга күчтәнәч бар, шул Люда малае акча җибәргән, диде. Баралмадым, чирли идем. Минем өлешне кемгә биргәннәрдер. +- Һәйкәлен күрдегезме соң? +- Завод идарәсе янындагы стенага беркетелгән мәрмәр такта икән ул. Шунда язылган фамилияләр арасында "Людмила Александровна Терентьева" дигәне җирәннең анасы булгандыр инде. +- "Людмила"мы, "Любовь"мы? +- Анысын һәйкәлне ясаучыдан сорап дөресли аласың! Чөнки хәзер ул заводның хуҗасы ниндидер "ООО" ди. +...Идарә бинасы да, андагы мәрмәр такталар да каядыр күчкән булып чыкты. ...Рәссамнар берлегендә мин эзләгән сынчының вафат булуын, сәнгать әсәре дип саналмаган эшләрнең документлары сакланмавын әйттеләр. +...Генрихның, Казанга килгәч, кайда, кемнәрдә тукталуын белү зарурлыгы туды. Яшьтәш-танышларыннан кем дә булса берсе исәндер, алар белән очрашкандыр, дигән фикер мине кайчандыр Зәкәрия абзыйлар яшәгән бистәгә китерде. Бистәнең исеме сакланса да, бараклар урынындагы 9-12 катлы йортлардан Рыжий Генрихны хәтерләүчеләрне табу нерв бозу гына булачагын күргәч, сорашып та тормадым - киттем. +...Өмет Шаршада балалар йортында тәрбияләнеп таралышкан егеткызларның берәрсен табып, сораштыруга күчте. +Министрлыкларда Шаршада балалар йортының инде күптән ябылуын, авылының да бетеп баруын, кемнәрнең кайдалыгы турындагы мәгълүматларнең сакланмавын әйттеләр. Бу эшләрне отпускадан соң эшкә чыккач, телевидение исеменнән эшләү нәтиҗәле булачагына өметләнеп, Генрихны эзләүдән Зәкәрия абзыйның әтисе кайда күмелүен белеп, тартмадагы туфракны "җирләү" хәстәренә керештем. "Ритуальные услуги"га шалтыратып, кем белән сөйләшергә, аларның эш вакытларын белдем. Ландыш Радиковнага килергә куштылар, мондый мәсьәләләрне ул гына хәл итә ала, диделәр. +"Коры кашык авыз ерта"дан чыгып, аңа "Александрит" кашлы көмеш беләзекне бирергә булдым. (Бәхеткәме, бәхетсезлеккәме, алып кайткан бүләкләрне хатын: "Торсын әле, сәбәпсез өләшми тор", - дип тараттырмаган иде.) +Исеме Ландыш булса да, тигәнәккә тартым кыяфәтле мадам, бик мәрхәмәтле күренергә тырышып, "хуш киләсез, көтә идек, кемне озатабыз?" дип каршылады, кәгазь салфетка белән урындыкны сөртеп: "Утырыгыз!" - диде. +- Рәхмәт илтифатыгызга. +- Игътибар белән тыңлыйм - сөйләгез! - диде ул, кемгәдер телефон шалтыраткан арада. Күземә карамый гына ул номерлар җыя, мин "гозеремне" сөйлим. +Зәкәрия-Самуэль тарихының хаҗдагы очрашуларга кадәрен сөйләдем дә, тартманы күмү мәсьәләсенә күчкәч, тукталдым. Чөнки Ландыш Радиковна мине тыңламый, кем беләндер телефонда сөйләшә иде - ул да туктап калды. +- Прекрасная легенда, - диде ул, күзләремне бораулап, - кызганыч, Иске зиратка күмү, вообще юк; мәрхүм бик дәрәҗәле кеше булса, югарыдан күрсәтмә кирәк. Күрсәтмәсез күмү түгел, зиратка керү дә чикле. Яңа зиратка күмегез! Почётный гражданин булса, нибары кырык мең сум... +...Шунда мин, вакыт җиткәнен чамалап, кыйммәтле беләзекне чыгардым да, туфрак салган тартма күмеләчәк урынның шушы җиһазларны эшли торган фабрикалар хуҗасы өчен икәнен (аңларга теләгән кеше аңларлык), "җырлап", "буш итмәс" дип тә өстәдем... +...Ландыш Радиковна тагын телефон номерлары җыеп, бик тә җаваплы урын биләүче "вечный" депутатның исемен атады да: "Киңәшмәне башлый торыгыз, мине монда бүлдерделәр", - диде. Аңлашыла: бу аның үзен бик кирәкле "кишер яфрагы" булуын күрсәтүе иде. +Аннары ул, бер сүз әйтми, беләзекнең проба саннарына карап, "Александрит"ын тикшерде дә, "мәҗбүр иткәч, тыңламый булмый инде" кыяфәтендә, аны сул кулына киеп тә куйды. Шуның белән, "операция тәмам"лануын аңлатып, тагы телефонга үрелде. Һаман чыгып китмәвемә гаҗәпсенгәндәй, нәрсәдер әйтмәкче иде дә, ялгыш туфрак салган тартмама күзе төште. +- Күпме тора инде бу безнең акчага? +- Сатылмый бу, күмелә!.. +- Беләзекнекен сорыйм. +- "Жигули" шестёркасыннан ким түгелдер. +- Кемегез була үләчәккә претендент? +- Хаҗда таныштык... Аның байлыгы Австралиядә - җиденче, дөньяда йөз илле алтынчы урында. +- Кеше кесәсендәгене санамыйк... +- Әйттем исә кайттым... +- Сез мине уенчык биреп алдамакчы булсагыз - нык ялгыштыгыз; мин бирегә эксперт чакыртып, аның чын хакын тикшертә алам бит... +- Чакыртыгыз! Миңа да кызык булыр... +- Әтәчләнмик! Ул сезнең исәпкә булачак. Ә мин сезнең белән үзем уртак тел табарга телим. Мөмкин булса... +- Ә миңа тел түгел, урын кирәк. +- Үзегезгәме? +- Кулыгыздагы тартмага дип сөйләдем ич... +- Махсус шушындый операцияләр өчен эшләнгән тартмамы бу "иномарка" тартма? +- Бу тартмада диңгезгә чумганда медуза тешләмәсен өчен сөртенү мае булган. Зәкәрия абзый анда балчык салган. Чөнки бездә монда медузалар юк дип уйлаган. +- Тартмада чын балчык булуын раслаган нинди документыгыз бар? +- Соң... шул балчык үзе! Ягъни, туфрагы! Ачып карагыз! +- Исеме ничек? +- Австралия туфрагы. +- Урын туфракка кирәкме? +- Тартмасы белән күмәргә кирәк аны, урын биләр өчен. +- Кабер ташына "тартма" дип кенә куярсызмыни? +- Самуэль Конапацкий дип... +- Яһүдмени ул? +- Польша татары дип сөйләдем ич. +- Алласы кем? +- Алла һәммәбез өчен дә бер - Алла! +- Шулай икән, нигә католиклар зиратыннан урын эзләмичә, безгә килдегез? Польша кертмиме? +- Чөнки мөселман ул. +- Аларда мөселманнарны күммиләрмени? +- Ул күмелгән инде. 1945 елдан анда ята. +- Шулай булгач, нигә аңа Казан зираты кирәк? Ике җирдә ятмакчымы? Хи-хи-хи! +- Аңа түгел - урын Зәкәрия абзыйга кирәк, ягъни документ-тәзкирәсе буенча Конопацкийга. Тегендә Конопацкий Зәкәрия абзый исемендә ята. Монда Зәкәрия абзый Конопацкий булып ятачак. +- Урын кайсына кирәк? +- Зәкәрия абзыйга. Документ буенча Конопацкийга. +- Димәк, ике урын? +- Мин сезгә сөйләшүебезнең башында ук аңлаттым: бер урын кирәк! Авансом! +- "Аванс" сүзен әйтсәгез, күптән аңлаган булыр идем: әйтмәдегез. Нәрсәдер сөйләдегез дә сөйләдегез... Главное калган. +- Зәкәрия-Самуэль тарихын сөйләдем. +- Миңа тарих түгел, факт кирәк! +- Ә миңа әнә шул тартманы Зәкәрия абзыйның әтисе каберенә янәшә күмү кирәк. Факты бары шул гына. +- Ә авансы? +- Урын! +- Каберен таптыгызмы соң? +- Шуңа сезгә килдем. +- Сүзне шуннан башлау кирәк иде. Ә сез "ике исемле поляк", "Самуэль", "Зәкәрия" легендалары белән баш катырасыз. Конкретика кирәк! Натура! +- Хәзергә Австралиядә яшәүче Зәкәрия абзыйның әтисе белән янәшә Казанда җирләнәсе килә. Натурально. +- Аның мөселман яисә Польша татары булуын раслаган нинди документыгыз бар? +- Ул Польша татары түгел, ә казанлы! Хаҗда бергә булган казанлылардан шаһитлык белешмәләре яздырырга мөмкин. +- Аларны кем раслый? +- Кирәк дисәгез, Диния нәзарәтендә раслый алалар. Шаһитлар бар. Зәкәрия абзый өчен иң мөһиме - атасының каберен табу. +- Ничек табарга җыенасыз? +- Сезнең ярдәм белән! +- Казан зиратларында күмелүе турында документы бармы? +- Сездә булырга тиештер дип уйлыйм. +- Ә мин "бу абзый мине ни өчен шантажировать итә икән?" дип уйлыйм. +...Җитмеш ел элек күмелгәннәрнең түгел, җиде ел элек үлгәннәрнең дә данныйлары яңа зиратларда гына саклана, сакланырга тиешле булса. +...Мондый "иномарка" тартмаларны күмү өчен Диния нәзарәте рөхсәте белән крематорийдан белешмә язуы кирәк. Крематорий Казанда юк. Аның өчен мәетне Мәскәүгә алып барып яндыру кирәк. Әгәр Диния нәзарәтеннен һәм крематорийдан язуларың булмаса, бу тартманың эчендәген махсус лабораториядә тикшертеп, зарарсызлыгын раслатырга кирәк. Бәлки анда Сибирская язва микроблары тулыдыр? +- Туфрак кына, символ гына анда... +- Нинди символ, нинди туфрак? +- Туфрак - туфрак инде: карагыз. +- Барыбыз да туфрактан яралган. Кайсы Зәкәрия туфрагы, кайсы Конопацкийныкы булуын белергә кирәк. +- Ник аларны белү кирәк? +- Һаман аңламадыгызмы? +- Сез аңлагыз: Зәкәрия абзыйның атасы янында күмеләсе килә! Мин монда бер йомышчы гына, ягъни, акча - аннан, эш - бездән! +- Алайса тартманы калдырасыз. Анализлар үткәрү безнең оешма өстендә булыр. Рәсми заявка белән тикшертсәгез - илле биш мең, танышлык аша, квитанциясез эшләтсәгез, кырык биш меңгә төшәр. +- Минем бу өлкәдә танышларым юк. +- Мин сезнең танышыгыз булырга риза. Кайсы юлны сайлыйсыз? +- Кайсы тизрәк эшләнә? +- "Тизрәк" дигәндә, күпме вакыт сезне канәгатьләндерә? +- Сезнеңчә күпме? +- Максимум кырык көн. Минимумы бер ай. +- Риза. Тик мин өйгә кайтып, акча күчерү мәсьәләсен хәл итәргә тиешмен. +- Танышлык белән эшләнгән эшләр өчен банк яки почта аша түләнелми, ягъни квитанциясез генә. Алдым - бирдем и... вәссәлам. +- Миңа квитанция түгел - рөхсәт язуы кирәк. +- Менә сезгә пропуск. Шуны Иске зират администраторына биреп, озатучы алырсыз. Кая барып, нәрсә күрсәтүне ул белә. Эзләгән мәрхүмегезнең сезне көтеп ятуы бик ихтимал. +- Рәхмәт... +- Мин сезне иртәгә иртәнге сигезгә шушы бүлмәдә көтәрмен. Билетны урын тапкач алырсыз. Сөйләшкән шартларда, дигәнем... +...Икенче көннең иртәсендә хатыннан әҗәткә илле мең алып, кайбер нәрсәләрне ломбардка тапшырырга ниятләп, юлга чыктым. Трамвайга барганда, юлымны кара мәче кисеп узгач, такси тотып, ломбардка таксида илттердем. +...Акчаны Ландыш Радиковна кулына тотмады, гөл чүлмәге астына куярга кушты. "Куюны" күрүгә телефонга тотынды, кемгәдер утыз алты көннән дигәнне аңлатты да, миңа тагы бер билет бирде. Аннары күземә карамый гына: +- Уңышлар телим! - диде дә журналын актарырга кереште. +Бу инде миңа "эшең бетте, китәргә мөмкин" дигәнне күрсәтү иде. Гөл чүлмәге белән хушлаштым да Иске зиратка юл тоттым. +...Зират конторасына Ландыш Радиковна шалтыраткан булып чыкты - Әбелнәгыйм исемле егет көтеп тора иде. Бераз салмыш булса да, фикер йөртүенең ата-анасы бар: +- Син, абзый, ак болыт астындагы бозавыңны эзлисең. Аны күптән суеп ашадылар инде (сөяген дә таба алмассың). Иркенрәк бер буш урынны билгелә дә: "Таптым!" - диң. Мин шуңа чын шаһит! Өч шаһит дисәләр, өчне табам! Барысының да яше сиксәннән узган булыр. Олы мәчеттә язуын грамотно яздырып, мөһерен бастырып бирәм. Казу, күмү расходларына җәмгысы унбиш бөтен дә, плүс миңа чәйлек. +- Аңладым шикелле. +- Ризалык сүземе бу? +- Рөхсәт ителгән мөмкинлекләрдән файдаланып, әүвәл үзем эзләп карарга телим. +- Аны эзлисе юк. Андый урыннар, күп булмасалар да - барлар. Килешеп эшләгәндә... +- Хәзергә эшнең шушы этабында аерылышыйк. Татулык белән. +- Татулыкны тотып кибеткә кереп булмый. Аванс калдыр. Барыбер киләчәксең бит... +- Янымда наличный акчам юк, энем, ышан. Кыйммәтле муенсам бар, шуны калдыра алам. Кызларыңа шәп бирнә булыр... +- Минем кызым юк. +- Хатыныңа... +- Хатыным ялтыравыкка кызыкмый. +- Анаң исәндер? +- Мин детдом баласы. +- Кайсы детдомда үстең? +- Хәзер юк инде ул. +- Ничәнче елларда?.. +- Армиягә киткәнче... Мин соңгы потоктан. Безне Иж-Бубыйга кушкач бетте Шаршада детдомы. Хәзер инде авылы да беткән, диләр. +- Кызганыч... +- Син үзең дә шуннанмы әллә? Ник кызганасың? +- Анда тәрбияләнгән Генрих исемле кешене эзлим мин... Хәзер өлкән яшьтәге пенсионер булыр иде ул җирән малай. Исәнме-түгелме - белүче, күрүче юк. +- Безнең группада Генрих исемле җирән удмурт малае бар иде. Бик кыю, булдыклы иде - корт чагудан үлде ул. +- Детдомда медперсонал да юк идемени? +- Урманда була ул хәл. Карт юкә агачының куышында корт оясы табалар. Кояш баегач, балын алмакчы булып, агач түбәсенә менеп китә бу. Күзлек урынына битен майкасы белән генә каплый, аркасы ачыла... ...Үзем күрмәгәч, дөресен белмим. Кулын тыгып, кәрәзнең кайдалыгын белүе була - икенче тишектән чыккан күч моңа сарыла... ...Тәненнән йөздән артык корт угы алганнар. Бәлки, исән дә калган булыр иде - шешенмәс өчен дип, Иж суына чума ул. Кич бит, төн. Су салкын. Күрәсең, көзән җыерган мәрхүмне. Гәүдәсен икенче көнне күпер турыннан табалар. Бик кыю егет иде... +- Кыюлыкның урыны башка эштә кирәк шул. +- Чаңгы ярышларында ул гел беренче килә иде. Сабантуйларында баганага менү - аныкы. +- Бәлки аның исеме Генрих булмагандыр? Милләте дә удмурт түгелдер? Бакыр чәчле "рыжик"лар башка милләтләрдә дә бар ич. +- Ул кадәресен белергә мин бит кечкенәләр группасында идем. Аның чын дөресен детдомда тәрбияче булып эшләгән Мөслимә апа белергә тиеш. Генрихны күмгәч, аны гаепләп тә маташтылар; янәсе, карамаган, күздән ычкындырган... Син аның үзен күреп сораштыра аласың! Туксанны узган булса да, исән әле ул, Казанда, улларында яши. Аның белмәгәне юк. Казанга килгән-киткән белән очрашып тора. Ул белми калмас. +- Адресын әйтә аласыңмы? +- Аның улы театрда рәссам. Кәшфи атлы. +- Син миңа бик зур ярдәм күрсәттең, энем. Кызганыч, бүләгемне алмыйм, дисең... +- Хакын да белмәгән нәрсәне алудан ни мәгънә?! Килерсең әле. Зират - очрашулар урыны бит ул... Монда килми калган кеше юк. Килгәннең һәркайсына мин кирәк. Бигрәк тә мәрхүмнәргә... +...Мин бу Әбелнәгыйм атлы егетне дә Хызыр галәйһеәссәламдер дип кабул иттем. Ул миңа Генрихны эзләүдә туры юл күрсәтте. +...Рәссам Кәшфине Минзәлә театрында спектакль чыгара, диделәр. Адресын бирделәр. +Комиссионкага кереп, муенсаны тапшырдым да, күчтәнәчләр алып, Мөслимә апага киттем... +Ул ачык йөзле, үз көчендәге бик пөхтә әби икән. Күрешүгә торып утырды да, күчтәнәчләремне алып, дога кылгач: +- Сине хәтерләмим... Кем соң син? - диде. +Мин аңа Генрих исемле ниместән туган малайны эзләвем турында сөйләдем. +Ул: "Беләм, бугай", - дип кенә әйтте дә, оныгыннан фотолар тутырылган катыргы тартмасын китертте. Аннан сугыштан соңгы унъеллыклардагы "воспитанниклар"ның чыгарылыш-озату мәҗлесендә төшертелгән рәсемнәрне сайлап: +- Шушылардан, шәхсән, сине кем кызыксындыра? - диде. +- Мин аларның берсен дә күргән-белгән кеше түгел бит, апай. Зәкәрия абзый әманәте буенча, арадаш-эзләүче генә мин. Шулай да, "берсен дә танымыйм" дияргә, менә бу ак чәчле малай рәсеме белән миндәге аның атасы Ян Роммель фотосы арасында охшашлык бар. +- Эзләгәнең турында тагын ниләр беләсең? +- Атасы - Казанда укыган нимес-танкист, анасы Люда - шәхес культы корбаны. +- Барысын да беләм. Малайны детдомга китерә килгән хатын төн буе сөйләде: нимес шпионы дип гаепләгәннәр. Шуңа күрә, малаен нимес дип җәфаламасыннар өчен, без аны "татар" дип яздырдык. Гөнаһмы бу? Саклап калу өчен бит!.. Ул заманны хәтерләсәң... +- Рәнҗетүләр була идеме? +- Аны безгә китергәнче, "Правда"да, Эренбург дигән язучының "нимесне кайда очратсаң да үтерергә" өндәгән мәкаләсе чыккан иде. Шуны өйрәнергә мәҗбүр ителдек. Идел буе нимес автономиясеннән булган сабыйларны тәрбиягә алмаска, дигән яшерен боерык та бар иде... +...Нәкъ шул чорда безгә бакыр чәчле малай китерелде. Чын исеме Генрих булса да, "Гәрәй" дип яздык. Китерүчесе Югары Барҗыдан Казанга күчкән татар хатыны иде. +- Зәкәрия абзыйның анасы. +- Без аның белән ачыктан-ачык сөйләштек: малайның атасы Казанда укыган нимес курсанты икәнен, пожар булуын, малай анасының нимес шпионы түгеллеген, хөкем карары көтеп төрмәдә ятуларын - барысын шул чакта ук белдем. Төне буе серләштек. Шулардан чыгып, без баланың фамилиясен (анасының атасы Александр булудан чыгып) - "Искәндәров", Генрихны - "Гәрәй", отчествосын "Рәмилевич" дип яздырдык. Шулай тәрбияләнде, паспорт алды. Ялгыш-моңгыш берәрсе "нимес" дисә - сугыша иде. Җирән иде бит, бакыр чәчле, нимес кебек... +- Нигә "иде" дә "иде"? Үлдемени? +- Паспорт биргәч, аларны ФЗУга озаттылар бит. Ә ул укуга бик әвәс, ушлы, башлы иде. ...ФЗУны да бетергән, академияне дә. Эзләп тапты ул мине, килде!.. +- Шулай булмыйча... Сез бит аны коткаргансыз... +- Мине эзләп табуының сәбәбе күрешү өчен генә түгел. Атасы анасына фамильный герблы алтын балдак калдырган була. Бала шуны онытмаган, хәтерендә саклаган. Аны миңа китерүче, әманәт буларак, Гәрәй егет булганчы саклауны йөкләде. +- Ул балдак аңа кайтарып бирелгәндер бит? +- Бирелмичә! Балтач врачлары биргән мөһерле белешмә кәгазен дә, нимес биргән истәлек фотосын да, хатларын да саклаган идем - барысын да Гәрәйгә тапшырдым. Бик шатланып, рәхмәт белән кабул итте. Акча да бирмәкче иде - әманәткә хыянәт итмәдем. Шуңа шатланам. +- Балдакны Гәрәй кидеме? +- Киеп караган иде - шуып чыгарлык зур булды. Күрәсең, нимес олы гәүдәле, калын кеше булган. Балдакның кашында ниндидер тамгасы да бар иде; аңламагач, ни икәнен әйтә алмыйм. +- Хат алышмыйсызмы? +- Израильдән бер хаты килде. Хатынының туганнары шунда икән. Менә кара: фотоларын салган: бусы хатыны белән үзе, бусы кияве белән кызы. Ә менә монысы үлгән улының улы, оныгы Эмиль - студент. +- Уллары үлгәнмени? +- Машинада бәрелешеп улы белән килене вафат, онык боларда үскән... ...Кызлары балага уза алмый икән. Динен алыштырырга кушканнар, шуңа "Матильда"дан Мәликә булган, хаҗга да барган - тик һаман балалары юк, ди, Гәрәй, соңгы кайтуында кергәч сөйләде. +- Кайтып йөримени? +- Уллары Энгельс шәһәрендә җирләнгәнлектән, аны ташлап китә алмыйбыз, ди. +- Кызлары Матильда-Мәликә атасына да, анасына да охшамаган икән. +- Холкы да үзгә, ди, Гәрәй әйтә. Берәр сере бардыр, әйтәсе килмәгәндер. Әйтмәсә тагы, миңа аның кирәге дә юк... Әйе... Кияве дә, кызы да врачлар, үз поликлиникалары, дару сату әптикләре бар, ди. +- Бу фотоларны миңа биреп тора аласыңмы, Мөслимә апа? +- Алалар да кайтармыйлар шул. +- Ә мин фотографиягә төшертеп алам да бүген үк кайтарам. +- Күрдең ич инде. Нигә кирәк булыр алар сиңа? +- Мин шушы кияү тиешле кеше белән Хаҗда очраштым. Хатыны мин эзләгән Гәрәйнең кызы булгач, аның белән дә сөйләшергә кирәк булыр... +- Кайтарылуы кайчан? Улыма ни дип әйтермен? Өч йөз грамм кәнфит белән чәй салган күчтәнәч пакеты алып кереп алдыйлар да ядкарьләремне алалар... Мин бит шулар белән генә яшим! Алып тор, хәерле булсын! +- Детдом тормышыннан бүтән фото юкмы? +- Ул чакта фотога төшү дә олы бәйрәм, сирәк була иде... Болары өчен рәхмәт димисең... +- Рәхмәт кенә түгел, мин сиңа бүләк тә китерәм, Мөслимә апа, хафаланма. +- Хафа-җәфаларны күп күрдек инде. Нимеснең шушы бер хатын таптырып кына да Казанга ничә чакыртып сорадылар. Имеш, анда ниндидер шифр язылган! Пүчтәк! Нинди шифр булсын! Баланы табарга кушкан, кайчан булса да килеп алам, дигән. Әнә - укы: утыз сүзгә кырык хатадан торган гыйшык хаты! Шулай да, теләсә кемгә күрсәтмә аны. Бүген болай, иртәгә тегеләй дөньяда ышаныч юк. +- Миңа ышан, Мөслимә апа. +- Бар, тиз йөре. Бүләк көтмим. Тозлы кәбестә ашыйсым килә. +- Тозлысын да, төчесен дә алып керермен. Бик зур рәхмәт сиңа... +- Артык төчеләнми генә сөйләш. +- Ничек инде? Булды, табылды ич! +- Югалган нәрсә генә табыла. Ә мин берсен дә югалтмадым - сакладым. Син дә сакла! +"Гәрәйнең" "Генрих" булуына йөз процент ышансам да, аның үзен күреп сөйләшмичә Зәкәрия абзыйга хәбәр итү дөрес булмас. +Иң элек кызы белән киявен күрергә, күрешү мөмкинлеге булмаса, телефонда сөйләшеп, Гәрәйнең бу көннәрдә кайдалыгын ачыкларга кирәк. Сәламәтлекләре ничек? Үзенең Гәрәй түгел, ә Генрих булуына, Роммель нәселеннән булуына ничек карый? +...Дөнья очраклы хәлләргә бәйле, очраклы вакыйгалар белән тулы. Зәкәрия абзый белән очрашу да, Гәрәйнең кияве белән Хаҗда очрашуым да, Мөслимә апаны табуым да - барысы да очраклылык "җимешләре". Әллә соң очраклылык үзе бер канунлык микән? +...Кайсыдыр акыл иясе әйткән, имеш: алфавиттагы хәрефләрне шакмакларга язып, күккә чөйсәң, җиргә төшкәч, алар шигырь юлларын тәшкил итсә - бу очраклылык түгел, ә чөюченең чынга ашкан хыялы, дигән. Минем табышларым - табышмы, әллә шул хәреф чөюче теләгән язылмаячак шигырь юлларымы? Күңел "Генрих" дисә дә, әлегә тапканым "Гәрәй" бит?! +...Өйгә кайткач, докторның визиткасын эзләп таптым. Сәясәтчеләрчә сөйләшергә сорауларым әзерләп, телефон номерларын җыйсам - трубканы алучы юк, "автоответчик" кына язылырга куша. +Әгәр дә Гәрәй башка берәүне әтисе дип ышанып үскән булса, мин тапкан Гәрәй табышыммы, ялгышыммы? +Күзгә йокы керми әйләнә-тулгана ятканда, төн уртасында "междугордка" звоногы! Гадәттәгечә, трубканы хатын алды. +- "Родничок"ка сез шалтыраттыгызмы? - ди ерактагы хатын-кыз тавышы. +- Нинди "Родничок?" - диде хатын, миңа карап. +- Мәскәүдәге безнең "ООО", - диде телефон. +- "ООО"лар белән эшебез юк безнең. +- Телефонда сезнең номер чыга. +- Ә минем сезгә ачуым чыга: сәгатькә карагыз! +- Без егерме дүрт сәгать эшлибез. +- Сез кем соң? +- Фирманың хуҗасы идек, рөхсәт итсәгез... +- Фирмалар белән дә эшебез юк безнең. +- Простите... "пип-пип-пип"... +- Моңа кадәр фирмалардан шалтыратучы юк иде. Кемең ул? - диде хатыным. +- Үзеннән сорарга иде. +- Тагы ни сорарга кирәк иде? +- Һич югы исемен, - дидем мөмкин кадәр сак кына. +- Аның исеме миңа ник кирәк? - диде хатыным, бөтен өйне уятырлык кычкырып. +- Бәлки миңа кирәкле кешедер, - дидем, кроватьтан төшеп. +- Трубканы үзеңә алырга иде, - диде хатын, мендәрен алып, башка бүлмәгә күчешли. +- Синнән узыпмы? - дидем, Мәскәү номерларын җыя-җыя. +Бүлмә ишеге "шак" итеп ябылды, хатынымның, өйрәнгән гадәте буенча: "кем уйлаган, кем уйлаган", дип еларга тырышуын, телефондагы җавап оныттырды: +- Опять сез? +- Гафу итегез, ханым әфәнде, миңа доктор кирәк иде. +- Доктор тыңлый. +- Хаҗи доктор кирәк иде, дигәнем. +- Мин хаҗия. +- Бу сезнең исемегез түгелдер бит? +- Мин ир хатыны. Исемемә дә, җисемемә дә ул хуҗа. +- Хуҗагыз белән сөйләшергә ярыймы? +- Сез кем соң? +- Мин аның белән бергә Хаҗда булган "Казан ятиме". +- Аның приём сәгатьләре иртәнге тугыздан... +- Миңа сәгать түгел, минут җитә. +- Дарулар мәсьәләсендә булса, миңа әйтегез, сорагыз... +- Әтиегез хакында иде соравым. +- Әти үлгәнгә өч ел тула инде. +...Шунда мине ток суккандай булды. Күз алларым караңгыланып, башым әйләнеп китте, телефон трубкасы кулдан ычкынды. Тыңлый да, дәшә дә алмыйм. Кыска гудоклар ишеткәч кенә ушым кайтып, миллионнардан баш тартуыма үкенүемне тойдым. Кабат Мәскәү номерларын җыйдым. Бу юлы трубканы алучының тавышы миңа таныш докторныкы иде: "Слушаем"... +- Әссәламегаләйкем, хаҗи әфәнде, исән-сау яшисезме? +- Бу... теге кем... сезмени әле?! Как говорится, "вагалайкумсалям". +...Исәнлек-саулык йоласын үтәүгә, әзер соравымны бирергә ашыктым: +- Гафу үтенәм, хаҗи, әтиегезнең кайда җирләнүен белергә иде. Авылдамы, шәһәр зиратынамы күмелде? +- Ул бит шул якның Чишмәле авылыннан иде. Үз васыяте буенча, без аңа кремация ясатып, көлен Иж елгасына сиптек. Аңа тәрбия биргән Шаршада детдомы да якын, туган авылы да күренеп тора. +- Димәк, Матильданың әтисе исән булып чыга? Сезнең әти үлгән?! +- Мәликәнең әтисе әлегә табылмаган. Тереме, үлеме - белүче юк. Эзлиләр. +- Гәрәй абзыйнымы эзлиләр? Ачыкласагызчы... +- Мәликәнең әтисен дим ич. +- Гәрәй абзый Мәликәнең әтисе түгелмени? +- Документ буенча әтисе. ДНК анализы буенча юк. Анализларны Гәрәй бабай үзенең кем улы булуын Казанда яшәп ятучыда сакланган документлардан белүгә ясатты. Параллельно Мәликә дә. Туры килмәгәннәр. Чужие друг другу. +- Болар хакында Хаҗда чакта ук белә идегезме? +- Даже раньше! Хаҗга кадәр үк. +- Сез бит миңа Зәкәрия абзый нинди әманәт йөкләвен беләсез. Нигә дәшмәдегез? Моны яшерү сезгә ни бирә? +- Мин фашист фельдмаршалы оныгының ире дип кычкырырга кирәк идемени? Һәркемнең үз миссиясе... +- Ян Роммель фельдмаршал оныгы түгел бит... +- Исбатлый аласызмы? Юк! +- Тырышабыз. +- Исбатласагыз, "Мерседес" бездән. +- Ярдәм итегез. Сезгә олы бөтен мирас Роммельдән, әлбәттә. +- Ничек ярдәм итеп була? Әйтегез!.. +- Гәрәй абзыйны Мәскәүгә чакыртып, ДНК анализы ясатсагыз, ярты эш эшләнә дигән сүз. +- Бабай кабат бу эшкә бармаячак, килмәячәк. +- Кызы сораса? +- Ул аның үз атасы түгеллеген исбатлады инде. Алар конфликтта. Әмма конфликтта булу бабайның бала каршында җаваплылыгын киметми. Мирас мәсьәләсендә төп документ - туу турында таныклык! Анда "Матильда Гараевна Искандарова" дип язылган. Без инде төрле консультацияләр уздык, беләбез... Так что... +- Бу очракта да, барыбер, ДНК анализы кирәк булачак, хаҗи... +- Мең анализ булса да, бер якныкын гына исбатлау материалы була алмый. Законы шулай. +- Нигә хатыныгыз сүзгә катышмый? +- Шулай бүленгән: беребез сөйләшкәндә, икенчебез... язып бара. Әнә микрофон. Стенография... Үзебез генә калгач, мин Мәликә Гәрәевнага ситуацияне аңлатырмын. Процесс реаль нәтиҗәгә илтә торган булса, бездән концессия көтә аласыз. Булмаса - сюжетыгыз хыялда килеш калыр... Пока... "Пип-пип-пип..." +...Авыздан аш, кулдан эш китте. Эзләгәннең табылуы шатлык булса, аны исбатлау кирәклек тәмам уйларымны чуалтып, эзлеклелегемне югалттырды. Мәскәү белән сөйләшүнең дүртенче көнендә тагы "междугородка" звоногы: +- Тыңлыйбыз. +- Хәерле иртә! Эшкә киткәнче сөйләшергә булдык... +- Ханым әфәнде! Минем белән сөйләшүдән эш алга бармас... Сез әтиегез белән телефон аша сөйләшергә тиеш идегез. ДНК буенча. +- ДНК анализы поликлиникада бармактан кан бирү генә түгел. Мәсьәләнең социаль-мораль аспекты, экономикага, репутациягә, сәясәткә кагылышлы яклары, шәхес ирке, абруй саклау проблемалары - барсы да ДНК анализының кеше язмышында хәлиткеч гамәл икәнен тануны сорый. Сез шуны аңлыйсыздыр? +- Аңлыйм шикелле. +- Шулай икән - бу эшне кем финанслый? +- Нинди финанслау ул? +- Кем акчасына? +- Әгәр финалы без уйлаганча килеп чыкса, ягъни мирас сезгә булса... +- Легендадагы мираска таянмыйк. ДНК анализы автоном эш ул. Күп чыгымнар сораучы эш. Сез шуларны күтәрергә ризамы? +- Бу бит сезгә кирәк, ханым... Чыгымнарын нигә мин күтәрергә тиеш икән? Абсурд түгелме бу? +- Муссолини үтенече белән Африкага җибәрелеп, англичаннарга каршы сугышып, Ливияне буйсындырган танк дивизияләре фельдмаршалын - Гитлерның ышанычлы офицерын атамның туганы дип исбатларга тырышу абсурд түгелме? Бүген мине "кызым" дигән кешене Роммель нәселеннән дигәнгә куануны сорасалар, иртәгә Гудериан оныклары дигәнгә ышанырга кушсалар - абсурд түгелме? Абсурд! +- Татарда бер үк фамилиядә берничә нәсел булганны, нимесләрдә дә Роммель берәү генә микәнни? +- Сез бит кычытмаганны кашучы, процессны сез башлагансыз, кем заказы белән икәнен тикшертмичә. Әгәр очына чыксагыз - без каршы да, шат та түгел - битараф. +- Миңа сезнең шатлану да, кайгыру да түгел - әтиегезнең ДНК анализы гына кирәк. +- Яшермим - бездә бар ул. Әлегә копиясе. +- Шулайдыр дип уйлаган идем. +- Сезгә аның хакы турында уйларга кирәк иде... +- Сез әйткәч уйларбыз: күпме тора? +- Копиясе өчен мең доллар! Оригиналы миллион! +- Миндә андый акчалар юк. Ханым әфәнде, сез алданасыз, яисә алдаганнар сезне. +- Заказ бирүчеңнән сора: реквизитларым язылган карточкамны кулыңа бирәм. Бүген күчерелсә - ДНК копиясе иртәгә сезнең кулда булачак. +- Мин уйлармын. Уйлый алсам... Нәтиҗәсен шалтыратып әйтермен. Сөйләшербез. Сез дә уйлагыз. +- Мин кешеләр белән кешеләрчә генә, заманча гына сөйләшергә күнегеп киләм. Аңлыйсыздыр? Мәҗбүрмен. +- Безнең телдә булмаса да, "заманча сөйләшкәч" аз-маз аңлыйм кебек. +- Заман үзгәрә, заманга буйсынып тел дә үзгәрә, кеше дә. Башкача мөмкин түгел. +- Әмма кешелеген җуймый кеше булган кеше. +- Демагогия. +- Мин аңлыйм сезне. Шикләнмәгез... +- Ярый... сезнең эзләнүләрегез нәтиҗәсендә безнең әтинең атасы Роммель атлы немец булуы расланды, ди. Шуннан? +- Сезнең өчен бу зур шатлык китерәчәк. +- Нюренберг суды карарлары һаман үз көчендәме? Аброгациягә эләкмәдеме? +- Сез миңа нацизм адвокаты тамгасы сугарга җыенмыйсыздыр, шәт? +- Аны сез үзегезгә үзегез сукмагыз! ...Зурмы, кечкенәме - безнең көйләнгән бизнесыбыз, абруебыз бар. Барсыннан баш тартып, шикле мираска алданыргамы? Халыкара трибунал хөкем иткән партия әгъзасы исеменә күчәргәме? Никогда! +- Аталары гөнаһы өчен балалары җавап тотмый. +- Ә без үз атабыз Гәрәй өчен җаваплылыктан качмыйбыз. Аралар суынса да... бәйләнеш ныклы. Ул да баласын ташламас дип өметләнәбез. Амин. +- Өметсез - шайтан, диләр. "Пип-пип..." +...Мәликә-Матильданың "тел төбендә" үзен саклау инстинктымы, әллә башка төр сәбәпләре дә бармы? Кем белән киңәшләшеп, эзләнүләремнең юнәлешен тикшертергә? Бармы күзгә-күз, ачыктан-ачык сөйләшер кеше? +Гомере буе органнарда эшләп, подполковник дәрәҗәсендә ялга чыккан Хәйдәр хәзрәт белән киңәшләшергә җомга көн Иске бистәнең яңа мәчетенә киттем. Үз рөхсәте белән. +...Репродуктордан намазга чакырган тәкъбир яңгырый. ...Агылып булмаса да, намазга килүчеләр күренә. Койма буендагы эскәмиягә утырып, хәзрәт килгәнне көтәм. Килүчеләрдән берсе мине таныды, ахры, "әссәламегаләйкем"енә миннән җавап та көтмичә, намазга чакырды. +- Тәһарәтем шикле, - дидем шаяртмакчы булып. +- Тәһарәт бүлмәсендә җылы суы да, сөлгесе дә бар. Авыруың булса, шунда ук хәләл дарулар сатып алырга мөмкин. Мәчет - гыйбадәт урыны, зал ожидания түгел. +- Хәйдәр хәзрәт шушында көтәргә кушты. Килгәнен күрми калдым, ахры. +- Аның киткәне дә юк. Кәсебе дә, яшәве дә шушында. +- Гаҗәп икән... +- Гаҗәпләнәсе юк. Ул инде төрмәдә эшләгәндә үк ялгызак яшәүгә өйрәнгән. +- Ә менә үзенә мөритләр сайларга өйрәнмәгән. Беренче очраткан кешегә хәзрәтегезнең серләрен ачтыгыз да бирдегез. Бәлки мин аңа компромат эзләп йөрүче тикшерүче яки журналистмындыр?! +- Әгәр шулай булса, күбрәк тә сөйли алам: җинаятьче ул. +- Үзегез кем? +- Мин - ике ел Бохара мәдрәсәсендә укыган гыйлем иясе! Өлкән муллада икенче сәркатип идем. Бу подполковник килгәч, "үзсүзле" дип вазифамны кыскарттырды, кансыз... +- Бик кызганыч... +- Кемне кызгану кирәген намаздан чыккач сөйләшербез. Мин фактларга таянып сөйләү яклы, гайбәткә түгел. +...Намазны гадәттәгедән озаграк укыдылар. Китмәкче дә булган идем, көткән вакытымны әрәм итәсе килмәде, вәгъдәсез булып күренергә дә теләмәдем. Ике сәгать чамасы вакыт узуга, җомгачылар мәчеттән чыга башладылар. Кайберләренең кулларында "серле" флаконнар. Чыгалар да, ялт-йолт каранып, кемнедер эзлиләр: күзләре минем күзләр белән очрашуга, флаконнарын яшереп, сүзсез генә узып та китәләр. +"Гыйлем иясе" чыкмады. Ә Хәйдәр хәзрәт, озак көттерде, өч кеше озатуында яныма килеп туктады да, гафу үтенеп, сөйләшергә вакыты юклыгын, кемнеңдер баласына исем кушу мәҗлесенә ашыгуын, очрашуны якшәмбе көн сәгать унда шушы урында көтәргә кирәклекне әйтте дә сакчылары белән иномаркада китеп тә барды. Ничек кенә итәгатьле булырга тырышса да, подполковникта Хаҗда очраткан мөселманнан берни дә калмаган иде. +Ул китеп, булганнарны аңлап, анализ ясап өлгермәдем, "Гыйлем иясе" күренде. +- Синең белән сөйләшеп тору зур гөнаһ икәнен белсәм дә, вәгъдәмдә торып, чыктым. +- Нигә минем белән сөйләшү гөнаһ? +- Хәйдәр хәзрәт барын да сөйләде: Коръәнгә ревизия ясаучы икәнеңне, эшеңне Диния нәзарәте тикшерәсе икәнен, синең яклау эзләп килүеңне, үзеннән яклау сүзе чыкмаячакка ант итте. +- Гайбәттер болар... +- Мин дә аңа ышанмадым. +- Ә мин сиңа ышанмыйм: ялган сүз сөйлисең. +- Коръәнгә ышанмаган дәһринең миңа ышанмавы табигый. +* * * +...Өйгә кайтсам, хатын тузына: +- Җомгаң шимбәгә ялганды. Өч мәртәбә Мәскәүдән шалтыраттылар: әүвәл хатыны сорады, аннары ире, өченчегә тагы марҗасы. +- Марҗа түгел - хаҗия ул. +- Сизмәдем хаҗиялеген. +- Ни әйттеләр? +- "Пусть сам позвонит", диделәр. +- Миңа аларның позициясе ачык. Тагы шалтыратсалар, мәчеттә диярсең. +- Өйдә булсаң? +- Намазда... диярсең. +...Якшәмбе көн килешенгән вакытка килеп, Хәйдәр хәзрәтнең "хөтбәсен" тыңлыйм. +Башта ул эше күплектән, "хәләл әптик" ачканлыгын, Мәскәүдән дарулар кайтартуын, кыйммәтчелекне җиңә алмавын, конкуренция зурлыгыннан, чыгымнар күплектән зарланды. Тыңламавымны күргәч, кинәт, үзгәреп: +- Үзеңдә ни хәлләр? Табышларың бармы? - диде. +...Мин Ландыш Радиковна аша эш итүемне, тартмадагы туфракны анализга бирүемне, Мөслимә апа Гарифуллинаны очратып, аннан шикләнмәслек мәгълүматлар алуымны, Мәскәүләрнең ДНК анализы өчен мин түләргә тиеш дигән ялгышуларын сөйләдем. Хәйдәр хәзрәт: +- Мин боларның барсын да беләм бит, - диде. +- Каян? Ничек? Мөслимә Гарифуллинаны күреп сөйләштегезме? +- Мин күреп киткән Мөслимәләрне саный китсәң - алар күпләр. Иң мөһиме: без Мәликә хаҗия белән бәйләнештә. Алар минем партнёрларым; бизнеста, әлбәттә. Инде аның атасы белән конфликты мәсьәләсендә... Киңәш бирә алмыйм. Аларның хаклы булуына шигем юк. +- ДНК алар өчен кирәк бит. +- Алар аны кайчандыр эшләткән инде. +- Нинди эш өчен икәнен белмисезме? +- Белсәм дә әйтмәс идем. Коммерция сере. +- Бәя күтәрәсез. +- Ачышларга галимнәр төрле юллардан килә... Мәликәгә ачыш түгел - табыш кирәк икән - гаепмени? Бизнес! +- Ул бит эзләнүдән баш тарта. +- Кемгә кирәк - шул эзләсен. Без үзебезне үзебез тапкан, ди ул. +- Ничек инде тапкан? Исбатлый аламы? +- Зәкәрия абзыйга Роммельнең токымын табу кирәк. Мәликә кем оныгы документына ия булуын белә. Кирәк кеше исбатласын, ди ул. Мирас, һәрхәлдә, аныкы. +- Шантаж бу, наглость... +...Хәйдәр хәзрәт белән сөйләшү минем күзләремне ачып, тәвәккәлрәк адымнар ясарга этәрде. ...Мәскәүләр белән аның "партнёр" булуы гаҗәпләндермәсә дә, "барсын да Мәликә белә" дигәне интрига өчен генә әйтелгән сүзме? Әллә, чынлап та, кем оныгы булуын белеп тә (Мөслимә ападан Гәрәй абзыйга ирешкән хәбәрдән соң), рәсми белдерергә куркып яшиме? Фельдмаршал оныгы булуын дәгъва итү аны бизәмәүдән генә түгел, ни көткәнен белмәүдән булса? Ян Роммельнең, чыннан да, фельдмаршал белән туганлыгы юклыкны хәзер ничек раслап була? +Ял көннәрем беткәнлектән, "зам"га кереп, "үз исәбемә ял сорарга булдым. +- "Зам" да, "сам" да командировкада, реорганизация буенча чабалар, икеөч көнсез кайтмаслар, - диде секретарь. +Шимбә-якшәмбе ялларын да кушкач, аларны атна узмый күреп булмаячак, дигәннән чыгып, гаризамны, "сам"нан яисә "зам"нан кул куйдырып, кадрлар бүлегенә тапшыруны секретарьга калдырдым да расписаниеләр белешергә аэропортка киттем. Бер атнада урап кайтырмын, дип исәпләдем. +Сәмәркандка Казаннан рейс юк. Ташкентка бу айга билетлар беткән, тагы ун көнсез сату булмаячакны белдем. Дүшәмбе шәһәре аша очып, Сәмәркандка поезд белән бару ихтималы бар икән, әмма Таҗикстанга хәзергә һава юлы ябык, кайчан ачылуы - халыкара хәлләрдән тора, диделәр. +Рәшит Нуриевның визиткасын эзләп табарга туры килде. "Миграционная служба, наркоконтроль" дигән сүзләр аны миннән ерагайтса да, визиткада күрсәтелмәгән хаҗилыгы самолётка билет алуыма ышаныч тудыра иде. Рәшит Нуриевичка шалтыратсам, ул шикләнүләргә урын калдырмыйча: +- Паспортыңа ике билетлык акча кыстыр да иртән нәкъ тугызынчы яртыга алтынчы кассага килеп, Элеонораны сора, миннән сәлам тапшыр. Рейсыңны әйт, - Дүшәмбегә очарсың, -диде. +- Мин үзем генә ич! Нигә ике билет? +- Син үзең генә булсаң, кассир үзе генә түгел бит. +...Әйтелгән вакытына килсәм, "Әфган вакыйгаларына бәйле, Ташкент, Дүшәмбе юнәлешләре пассажир рейсларына билетлар аерым күрсәтмә булганчы сатылмый", дигән игълан эленеп тора. Аптырап, каңгырып йөрүдән дә, Элеонораны күрүдән дә эш чыкмаячак иде. Кабат Рәшит Нуриевичны күрергә булдым. +- Син бит Элеонорага әйтелгән вакытка килмәгәнсең... +- Белдерүне укыгач... килмәдем шул. +- Белдерү синең өчен түгел ич ул, хәзер инде көтәргә туры килер... +- Озак көтәсеме? +- Шалтыратып белешергә кирәк булыр. +- Кайчан? +- Өч көннән. +Бу көннәрем бушка узмасынга, Ландыш Радиковнадан туфрак анализы нәтиҗәләрен барып белергә булдым. +- Ландыш Радиковна Таиландта ял итә. Кайчан кайтуы билгесез, - диде аны алыштырган Ревекка Львовна атлы мыеклы ханым, тәмәке төтенен миңа таба өреп, көлен өстәлендәге савытка өч алтын балдак кигән юан бармагы белән чиртә-чиртә. +- Миңа Ландыш Радиковна үзе кирәк түгел, тикшерергә калдырылган туфракның анализ нәтиҗәләрен белергә кирәк. Менә шушы, ул биргән квитанция буенча эзләгез... +- Что за чепуха?! Безнең фирма, вообще, туфрак анализы белән шөгыльләнми, без ритуаль хезмәтләр күрсәтәбез, поминка, юу, күмү, кырыгын, елын уздыру, исем кушу, сөннәткә утырту, никах мәҗлесләре... Сезнең нәрсә: исем кушасызмы, сөннәткә утыртыргамы? +- Ханым әфәнде! Без инде тиешлесенә күптән утырган да, утыртылган да... +- Чем и поздравляем. +- Мин анализга калдырган туфрак әнә шул сез тәмәке төпчеге салган медуза сурәтле тартмада иде... +- Пепельницадамы? +- Пепельница түгел ул! Сибирская язва микроблары юклыкны тикшертергә калдырган туфрак иде анда! Австралиядән! +- Мин эшне кабул итеп алганда, монда Ландыш Радиковнаның тәмәке көле генә иде. Бернинди сибирская корона күрмәдем. +- "Корона" булса, күргән булыр идегез - "язва" турында сүз бара! "Сибирская!" +- Монда язвенниклар була алмый. Әнә - санэпиднадзорның күрсәтмәсе - укыгыз! +- Туфрак кая? +- Позвольте: зачем безгә австрийский туфрак? Түктем, разумеется. +- Кая түктегез? +- Сезгә туфрак кирәкме, справкамы? +- Икесе дә. +- Только что язва таптырдыгыз, инде справка, дисез. Конкретно: что вам? +- Анализ результаты, резюме! +- Уже третье... да нет - четвёртое... Вот это и есть язва... +- Где язва? Минме? +- Сезгә әйтмим - эзлим... Вот тут пыяла астында Ландыш Радиковна имзасы белән странная бер язва, то-есть, справка ята... Пожалуйста... Бик кирәк булса, туфрагын әнә шул фикус гөле чүлмәгеннән алыгыз, не жалко... Только без шума и скандала? +- Рәхмәт, мадам. +- Пожалуйста, без иронии. +- Ирония генә коткарса икән... +- А ведь Ландыш Радиковна тартма турында да, язва хакында да кисәтмәде. Так что! Мин сезгә добровольно благосклонность күрсәтәм. Бесспорно, заслуживаю адекватности. +- Анысы нинди язва тагы? +- Мин пөхтәлек яратам. Ничего лишнего не терплю на столе: только кофейница, сигареты и зажигалка. Сезнең бәхет җиңгән: пыяла астындагы справка сакланган - вернее, кул җитмәгән... +- Рәхмәт сезгә, мадам. +- Джентльмен җавабыгыз шушымы? +- Минем сезгә соравым да, җавабым да юк. Сез бик тә аңлаешлы субъект. +- Только без оскорбления! Мине "субъект" дип атарга сезнең ни хакыгыз бар? +- Ә кем соң сез? +- Объективно хотя бы... объект! Только серлесе. +- НЛО? Котлыйм! +- Миңа сезнең коры котлавыгыз түгел, ә "башкарылган эш буенча жалобам юк", дип, менә шушы журналга кулыгызны кую кирәк. Пожалуйста, будьте милостливы. +- Кайсы графага? +- "Поминка" дигәнгә, плюс, консультация өчен. Ничә минутымны ашадыгыз... +- Афёра бу, рэкетның бер төре. +- Күрәм: сез крупный мелочник икән. Куймагыз кулыгызны, калмасын заразный туфрагыгыз да, эзегез дә! Әнә - туфракны фикусы белән алыгыз! +...Эреләнми, вакланмый өч көнемне бушка уздыргач, телефон аша тагы Рәшит Нуриевич белән сөйләшергә булдым. +- Алло! Җиденче бүлек тыңлый, - диде ир тавыш. +- Сезне кем дип белик, энем? +- Наркоконтроль. Лейтенант Кәбиров. Ә сез кем? +- Мин - телевидениедән. Рәшит Нуриевич белән очрашырга иде. Срочно. +- Бүген аның кабул итү көне түгел. Кайчанга, сәгать ничәгә языйм? +- Миңа ул, күп булса, бер минутка кирәк, язылусыз, сорау бирер өчен генә: бүген. +- Полковник спецоперациядә. Сәгать өчтән соң гына бушавы ихтимал. Хәбәрегезне миңа әйтә аласыз. Наркотикларга бәйле эш булса, журналда теркәлергә тиеш. +- Теркәтер хәбәрем юк. +- Аны сез үзегез бәяли алмыйсыз. Әйтегез: нәрсә беләсез, ни күрдегез? Кайда? +- Туктагыз әле, лейтенант, без аның белән Хаҗда бергә булган идек... танышлар... йомышым бөтенләй башка юнәлештә. +- Андый танышлары күп аның. Приём өчен сәбәп түгел бу. Закон есть закон. "Пип-пип-пип..." +...Телефон өзелде. Калдым "калтаеп". Сәгать өч тулганчы ук аэропортка барып, эш урынына кайтуын сагалап торырга булдым. Килүем әрәм узмасынга, кассирша Элеонораны да күреп кую артык булмас, ятып калганчы - атып кал, дигәндәй... Ләкин Элеонора мине танымады. "Рәшит Нуриевичтан кайнар сәлам", дигәнемә каршы: "Дүшәмбегә самолётлар аерым боерык белән генә очалар, билетлар сатылмый", - диде дә форточкасын "шап" япты. +Урамга чыгып көтәргә булдым. Йөри-йөри уйлана торгач, кайдадыр укылган: "катлаулы эшне ялкауга тапшыр, ул аны җайлы гына эшләү ысулын табар", дигән фикерне хәтерләдем. Шуннан чыгып, "полковникны" түгел, берәр "сержантнымы", "ефрейторнымы" табып, йомышымны йомышларга ниятләдем. Андыйлар грузчиклар арасында табылуга өметләнеп, ангарга таба барганда, милиция машинасы очрый. Мин тукталуга, машина да туктала. Узып китмәкче булам, ишеге ачылып, аннан полковник Рәшит Нуриевич төшә дә, машинаны озатып, мине култыклап ала: +- Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди. Сәлам "ревизорга!" Мин сагынганны белдеңме, үзең сагынып килдеңме? +- Шул инде, Дүшәмбегә билет алып булмый. Ярдәмең кирәк. +- Рейслар Казанда формировать ителми хәзер. Безнең аэропорт арадаш пункт кына. Булмастыр, абзый, Мәскәү аша оч! +- Мин, ничек тә, Сәмәркандка барып, Зәкәрия абзый эзләткән Генрих-Гәрәй Рамилевич Искәндәровны күреп, бу эшкә нокта куярга телим. +- Табылдымыни? Котлыйм. +- Почти! +- Ничек таптың? +...Очраклы бер очрашудан соң Мөслимә апаны - Гәрәйнең детдомдагы тәрбиячесен табуымны, анда сакланган метрикәнең Гәрәй-Генрихка кайтарылып бирелүен, Мәскәүдә яшәүче кызлары Матильда-Мәликә белән сөйләшүләрне, аларның ДНК анализы ясатуга каршы булуларын - барысынбарысын сөйләдем дә, бары син генә ярдәм итә аласың Гәрәй-Генрих Рамилевичны табуда дип, сүземне төгәлләдем. +- Син дөрес юлда. Миңа Мәликәнең бунты гына аңлашылмый: ник ДНК анализына каршы алар? +- Йә ул фельдмаршал оныгы булудан курка, йә мирасны үзләренә генә үзләштерү өчен вакытны суза. +Без Рәшит Нуриевичның эш бүлмәсендә. Кәбировка беркемне дә кертмәскә, чәй әзерләргә боерды да, телефон номерлары җыярга тотынды ул. Ниһаять, берсен эләктерде, сөйләшүе яшерен төс алды. Бу мине гаҗәпләндерсә дә, игътибарны чәй белән бергә тәм-том керткән лейтенантка юнәлткән булдым. +- Шикәр салдыңмы? +- Ике шакмак. +- Миндә диабет. Алыштырсагыз иде. +- Рәхим итегез... +- Лимон ярый. +- Лимонны полковник үзе кисәргә ярата. +...Рәшит Нуриевич сөйләшүен ишеттермәскә бик тырышса да, сүзнең минем турыда баруы аңлашыла иде. Соңгы "игра свечи стоит" дигәнен генә әлегә кадәр аңлый алмыйм. Нинди уен, нинди "шом" турында әйтте ул? +Таможнячы полковник, берара үзенең кем булуын, ничек сөйләшергә кирәген уйлап утырды. Аннары трубканы куеп, өстәл янына килгәч, кулына иң элек пычак алды, лимон турады. Аны берәр генә телем икебезнең бокалга да салып болгаткач, бер йотым чәй эчеп куйды. Әйтерсең, шушы цейлон чәе аның өчен яшәү эликсиры иде. +- Син тотынган бу эш чәй кебек кенә болгатылмаган. Иң читене - нәрсәләр салынганын белеп булмый. Безнең чәйне күрәсеңме? Лимон салгач ничек ачылды! Ә синең Сәмәркандка барып, картны күрүгә, эшең ачыклануга ышанычың ныкмы? +- Әйе. +- Әгәр Гәрәй абзый "не признаю Роммеля" дисә? Бу вариант - версияне дә исәпкә алырга кирәктер, коллега. +- Менә син чәй белән безнең ситуацияне чагыштырдың. Безнең "чәй" дигәнебезгә салынган нәрсәләр эреп тәмам болганганчы мин синдә утырам да инде. +- Телефоннары җавап бирми, дидең. +- Үзәк телеграфлары "өздерелгән". Тоже серле. +- Менә нәрсә, хаҗи әфәнде... +- Әфәндесез генә инде. +- Әфәндесез ярамый. Син безнең өчен финанс министры бүген! +- Ә син минем өчен транспортныкы. Ха! +- Илне законсыз килгән эмигрантлар басты. Меңәрләп киләләр, йөзәрләп озатабыз. Әле менә тагы чираттагы группаны оештырдык. Шуларны махсус аэрорейс белән Дүшәмбегә озату мөмкинлеге чыгып тора. Кабул итүче ягыннан хәбәр көтәбез. Әгәр шуларны озатучылар составына сине тәкъдим итсәм - ризамы? +- Кем булып инде мин? +- Үзең буласың!.. Оператор! +- "Үкенәбез" дигән интервьюлар алыргамы? +- Әгәр җае чыкса, кирәк дип тапсаң... алырсың. +- Аларның күбесе - чарасызлыктан эш эзләп килгән, күп балалы мескеннәр. +- Әйе, чарасызлыктан. Но - нелегально. Законсыз. +- Кыскасы, алар - сәясәт тоткыннары. +- Шул тоткыннардан берсе, озын юллар узып, Термездан кырык капчык лавр яфрагы алып килә. Безнеңчәсе - дәфнә. Берничә капчыкта яфракка яфрак беркетеп марихуана яшерелгән. +- Тотылдылармы? +- Проблема үлем порошоклары яшерелгән капчыкларны адресатларына ирештерүнең серен ачуда. Шунысы авыр. +- Яфракка яфрак беркетелгәнен белгәч, нинди проблема булсын инде ул? +- Һәр капчыкка төрле цифрлар язылган. Әйтик, берсендә "15.VII.40" дигән саннар, ди. Бу "1940 елның 15 июле" дигәнне аңлатмый, капчыкта "157194 порция наркотик" дигәнне күрсәтә. Пароль бу! Капчыкларны тегеннән озаткан хуҗасы, оптовый базарга килеп, үзе капчык сатып мәшәкатьләнми - парольне генә сата. Пароль һәр кырык капчыкта да түгел. Алары өчен башка пароль. Тулы бер система. +- Мин ул системаны фаш итүдә нинди хезмәт күрсәтә алам? +- Самолётта Дүшәмбегә кайтып төшкән "нелегалларны" каршы алучыларны видеога төшерәсең. Инструктаж үткәргәндә, кемнәр каршылау ихтималын аңлатырлар. Фотоларын да күрсәтерләр. Бернинди катлаулылыгы юк, синең өчен таныш булган "кеше эзләү" процессы. Эшең беткәч, озата барган безнең майорга кассетаны биреп, үз юлыңны дәвам итәсең. Бары шул! +- Кыскасы, җай гына шпион статусына күчәм. +- Самолётка башкача утыру мөмкинлегең юк. +- "Стукач" кына түгел - "шпион"! Булмас эш тәкъдим итәсез, полковник әфәндем! Кем инде "менә без" дип видеога төшәргә аэропортка килсен?! Французларда: "Гаепсезне хөкемгә тартканчы, гаеплене яклау хәерлерәк" дигән әйтем бар. +- Без - татарлар - башкача уйлыйбыз. +- Белмәгән, күрмәгәнне гаепләүдә катнашырга хакыбыз бармы безнең? Бер хатаны төзәтергә йөргәндә, зуррак хата ясаргамы? +- Сиңа беркем дә гаепләргә кушмый. Дөрес аңламыйсың. +- Бер сатылгач - сатлыкның башкача кирәге калмый. Артык кашыкка әверелә ул. +- Сиңа тәкъдим ясалды. "Риза" дисәң, тиешле документлар тутырту өчен өске каттагы 403 нче бүлмәгә менәргә кирәк, булмасаң - хуш. +- Мин, сиңа мөрәҗәгать итеп, төзәтеп булмас хата ясавымны аңладым. Ләкин Сәмәркандка барырга кирәк. Самолётта булмаса - җәяүләп. Баку, Каспий аша... +- Хәсән Туфан мәвәрәэннәһергә җәяү барган. Үз исәбенә! Ә сине "акча чире" йөртә. Масаюың сине хакыйкать корбаны итми. Очсызлы комедиянең персонажы булуыңны гына күрсәтә. Үпкәләмим. Киңәшем: "Кеше эзлим" циклы алып барам, дигән идең. Син аны таптың. Ул - син үзең. +Чарасызлыктан гына ризалашуымны укучым кичерер дип өметләнәм. +Рәшит Нуриевичның җайлап, майлап, 403 нче бүлмәгә алып менеп, мине инструкторга тапшырды, эшкә урнашырга гариза яздыртты. +...Инструктор үз эшен яхшы белүче аз сүзле, мәгънәле һөнәрмәнд - белгеч иде. Бурычларымны аңлатып, саклану чараларына өйрәтте дә сораулар бирергә кушты. Ә нәрсә сорыйм? - Кеше эзләү минем төп эшем. Аерма нинди кеше эзләүдә генә! +- Шулай да бер соравым бар иде, яраса... +- Ярамаса, җавап бирмәм. +- Мин полковник белән Хаҗ кылырга баргач таныштым. Анда ул чукрак иде. Хәзер күрәм - пышылдап әйткәнне дә ишетә. Дәваландымы? Колак аппараты әйбәтме? +- Кирәклесен генә ишетеп, кирәген генә күрә белү - безнең эшнең иң төп, иң кирәкле үзенчәлегедер... +...Үземә-үзем хуҗа булып, кирәк кадәр генә үзгәреп, кирәклесен генә ишетеп, кирәклесен генә күреп, тапшырылган эшне тиешенчә эшләп, видеокассетаны озатучы майорга бирдем дә, кабат элекке хәлемә кайтып, үз юлымны дәвам иттем. Кызыклы очрашуларга тарыдым. Алар минем төп сюжетыма сыймый да, кирәге дә юктыр. +5 БҮЛЕК +Көндәшләр +...Ниндидер бер спектакльне әзерләгәндә, рольнең төрле якларына артык игътибар бирә башлагач, мәрхүм артист Гали ага Надрюков: "Портрет ясаганда аның колагы белән күп маташсаң, кешенең сурәте югала", - дип кисәткәне хәтердә. Әгәр бу "мәвәрәэннәһер" сәяхәтендә очратып, күргәнишеткәннәремне бәян итүгә күчсәм, төп хикәям онытылыр, аларга тими тору дөрес булыр. +Дөресен дөрес... Сәнгать юлында дөреслек кенә хәл итмәстәйләр дә очраштыра. Талантлы рәссам буларак танылса да, режиссёрлык һөнәренә өстенлек биргән артист Празат Исәнбәтнең әйткәннәре гыйбрәт булырлык: "Кеше образын сурәтләү өчен аның бөтен гәүдәсен ясау кирәкми. Күзенә, борынына гына карап та кемнең кем булуын танып була. Менә - карагыз: кем борыны бу?" +"Ширияздан Сарымсаков!" - дип куя иде янындагылар. +...Сюжет, фабула кагыйдәләренә буйсынмыйча, "колак", "борын", "күзләр" белән мавыгып, финалны сузуым өчен, укучымнан гафу үтенеп, очрашуларымның кайберләре турында язмый чарам юк. +...Мәккә каласында актык тешен суыртырга чират көткән Сәлим бабаны хәтерлисездер?! Шул хаҗины Дүшәмбе-Термиз поездында очраттым. Сакалмыегын чын мөселманча җиткезгән, калын бишмәте өстенә укалы чапан бөркәнгән, башында чалмалы бүрек. Карлыккан булса да тавышы, Коръән сүрәләрен көйләгәндә, Сәлим "баба" икәнен таныта иде. +Кемдер авыруыннан котылу өчен, кемдер ташлап киткән ире кайтсын, кемдер балага узу өчен дип, сәдакасын кызганмый. Гарәп телен белгән кеше тыңласа, бу көйләвенең Коръәнчә булмыйча, гарәпчә дә түгеллеген җиңел әйтер иде. +Мин дә, эзләп барган кешемне очрату өчен юл догасы кылырга дип, сәдакамны суздым. Ышанырсызмы, юкмы - алмады! +- Андый сүрә барлыгын белмим мин, - диде ул. +- Башкаларга гел бер үк аятьне укыдыгыз ич, миңа да шул ярыйдыр?! +- Ә сезгә укымыйм. Чөнки сезне мин таныдым, хаҗи. +- Мин дә танып эндәштем. Әссәламегаләйкем... +- ...Сезнең өченгә танымавыгыз хәерлерәк булыр иде. Мин монда үзем генә түгел. Миннән бигрәк алар сезне күзәтәләр. +- "Алар" дигәнегез кемнәр? +- Болай сөйләшеп торуны артыкка санаучылар. +- Сөйләшергә түгел, хаҗиларча күрешергә дә өлгермәдек бит әле. +- Сез мине, мин сезне белмәү кирәк. Аллаһу әкбәр... +6 БҮЛЕК +Әсир кыз әсирлегендә +...Сәмәркандка өченче төнгә кергәндә генә барып җителде. +Таңны вокзалда каршыладым. Шәһәр уянуга, такси яллап, үзәк кунакханәгә киттем. Россия наркоконтроленең Казандагы бүлеге кулга биргән маршрутта кайсы шәһәрләрдә, нинди кунакханәләрдә тукталасы күрсәтелеп, тиешле оешмаларга хәбәр дә ителәчәк дигәннәр иде. +Кызганычка каршы, чакырылмаган кунак булып чыктым: урын юк, диде дежур администраторша. "Урын юк" дигәнне күп ишеткән мосафир буларак, урын табылуы ни хак торганлыгын сорадым да: +- Командировочное удостоверениегә дә күңел биреп карагыз: мин - хөкүмәтләребез килешүе белән дәүләт мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче, - дип тә өстәдем. "Батты" сүзем! +...Администраторша, күзлеге өстенә тагы бер күзлек киеп, тәзкирәләремне тикшерде дә, янында әмер көтеп торган ханымга: "К нам пожаловал ревизор!" - диде. +Мин: "Гогольдә башкачарак", - дидем, "радиодулкынны" тотканлыгымны аңлатмакчы булып. Бу сүзем дә "батты": +- Сезнең кебек "особаларга" саклаган люксым бар... Әгәр безнең шартларга ризалашып, ике тәүлеккә алдан түләсәгез - оештырырга өстемә алам - урнашасыз. +- Мин бит ялгызым гына килдем, нигә миңа ике урынлы бүлмә? +- Ялгыз килгән - ялгыз кунармы? Аппетит приходит когда? +- Анысын сезнең госкомитет хәл итәр, - дидем комарланып. +"Госкомитет" сүзе үз вазифасын үтәде - администраторша, счёт-фактура тутырып, кулыма бирде дә: +- Беренче кат, дүртенче бүлмәгә урнаштыр, - диде тын да алмый көтеп торган хәдимәгә. +- Дүртенче ике урынлы бит, - диде хәдимә, - ә аңа бер урынлы кирәк! +- Нәрсә кирәген ул үзе дә белми... +...Озын коридор буйлап бүлмә карарга барганда, бер урынлы өч буш бүлмәне ачып күрсәтте дә: +- Катырак торсагыз бер урынлы бүлмәләр икенче катта да бушлар, - диде хәдимә. +- Ә нигә әле сез мине якларга булдыгыз, сеңлем? +- Документларыгызга күз салгач, сез миңа якын булып киттегез. Мин Кукмара кызы ич! Исемем - Гөлназ! Йомышларыгызны үтәргә әзермен. +- Рәхмәт, Гөлназ, шул дүртенче бүлмәдә генә калырмын инде мин, хафаланмагыз. +...Счёт буенча түләп, ике урынлы люкска урнашып, буфетларында тамак ялгап алгач, адреслар бюросында белешеп, Гәрәй Рамилевич Искәндәров белән очрашуга киттем. Иңемдә фотоаппарат, уемда шатлыклы хәбәрләр алмашу. +Тик... Гәрәй Рамилевич... хатыны Әлфия белән Саратов өлкәсе Энгельс шәһәренә киткән булып чыкты. +- Атна узды инде, кайтыр көннәре җитә, - диде аларның фатирына күз-колак булырга калган күрше кызы. - Кирәк дисәгез, ачкыч авырып яткан көндәшемдә. +- Миңа ачкыч түгел, үзләре кирәк иде шул, кызым. +- Зәйтүнә атлы татар хатыны мин, "кызым" димәгез, кырнак, ягъни әсир кыз мин. +- Кызганыч... +- Минме, алармы кызганыч? +- Үзем. +- Рәсәйдән бирегә кадәр аларны күрер өчен генә килмәгәнсездер бит? +- Шуның өчен генә... +- Ышандырмыйсыз... +- Эш сезнең ышану-ышанмауда гына булса икән... +- Ә нигә алдан хәбәрләшмичә килдегез? +- Телефоннары эшләми, диделәр телеграфта... +- Кызлары Матильда белән кинәт аралары суынгач, өздерделәр шул. +- Сез Матильданы яхшы беләсезме? +- Хәзер кабат Мәликә булып йөри, диләр. Бу арада очрашканыбыз юк. Аларның тарихы үзе бер кинолык. Әлфия апа белән Гәрәй абзый кызганыч. +- Ник кызганыч алар? +- Улларын югалтудан һаман аңга килә алмаганда, кызларын да югалту фаҗига ич. +- Үлдемени? +- Бу хакта бер-ике сүз белән генә әйтү сорауларыгызны гына арттырачак. Аннары... сез минем өчен әлегә күршеләрне сорап килгән юлаучы гына бит... Гәрчә, очрашулар булса да... Бер генә дә түгел. +- Алайса, танышыйк: мин Казаннан, телевидениедә "Кеше эзләгәндә" дигән цикл алып баручы журналист-режиссёр. Шул эзләнү мәшәкатьләре бирегә китерде, сезнең белән таныштырды. +- Безнең бу беренче генә очрашу түгел. Күзегезне ачыбрак карагыз: бәлки хәтерләрсез? +- Кояшка туры карый алмаган кебек, артык чибәр кызларга күз тутырып карый алмыйм. +- Дөрес эшлисез дип әйтер идем, сезнең миңа күз тутырып каравыгызны күрмәгән булсам. Кызганыч, мин пока ир хатыны шул... кома - кырнак. +- Шушы йорт хуҗасының әсиреме? +- Кайчандыр киленнәре идем. Элекке каенанам - хәзерге көндәшем урын өстендә, минем бала табуымны көтеп ята. Онык кирәк аларга. +- Төшенмим: "каенанам", "көндәшем", дисез... ирегез уртакмыни? +- Беренче ирем - аларның уллары - Әфганда шәһид китте. Икенче ирем, ягъни беренче иремнең атасы Тәмирлан хаҗи үз эшләре белән Термиз якларында йөри. Тагын өч-дүрт көннән кайтыр дип көтә көндәшем. +- Сез көтмисезме? +- Мин сезгә тиешлесеннән артыграк та әйтеп ташладым шикелле. Эзләгәнегезне табу насыйп итсен Ходай. +- Бик кызыклы ханым белән очраштыруына мин Ходай Тәгаләгә рәхмәтлемен. +- Сезнең халыкка йә бик кызыклы, йә бик кызганыч язмышлар кирәк шул. Кибәргә эленгәннәр сезне кызыксындырмый. Ә андыйлар биредә күпчелектер... +- Сезнең бәхетегез йөзегезгә чыккан. Кибәргә эленгәннәр мондый булмый. +- Мин бу иремнең улына чыгып, туебыз узгач, туксан бер көн генә бәхетле яшәп калдым. Кайтуына малай табып көтәргә вәгъдә биреп озаттым үзен. Кырык көннән буш табутын кайтарып күмгәндә, "выкидыш" булып, бала имезү бәхетеннән дә мәхрүм. Инде менә "мең ел", ирле килеш тол булып, калым хакын чыгарып, "оҗмах" дигән "тәмугта" көн уздырам. Сез мине кояшка тиңләдегез. Эчемдәге ялкын шулай күрсәткәндер шул. +- Сез әле яшь, дәртле күренәсез. Сездәге чибәрлек белән тиңегезне табу проблема булмас. Ә инде бу "александрит" алкагыз, "фенакит" беләзегегез, "рутил" төймәгез сезгә күз тидермәү өчен генә тагылган. +- Сез - ирләр, барыгыз да калку күкрәкләргә генә күз атасыз шул, ачыккан сабый кебек. Ялтыравыклы тәтәйләр кыйммәт. Күкрәк астындагы йөрәкне күрмисез... Анда көйрәгән утлы күмер дә пешерми сезне. +...Мин ундүрт яшемдә "шәрык гүзәле" ярышында икенче урын алган... тоткынмын. "Милләтең кем?" дигәнгә "татар" димәсәм, беренче урын минеке иде. Татар - тартар кебек теленнән табар дигәнгә бер мисал бу, елау түгел. Әнием башкорт татары, әтием - пуштуннан азган үзбәк фанаты иде. Хәзер мин ялгызлардан да ялгызмын. Кырнак, ягъни әсир кыз. Кома - наложница. +- Бала табу, дидегез. Ә көндәшегез моңа ничек карар? +- Алар икесе дә шуны көтә. Табып биргәч, калдырып китсәм дә ризабәхилләр. +- Табып бир дә котыл бу зинданнан! +- Тәвәккәлләр очрамый шул, абзый. Акыллылар күп, ә менә хыялыйлар юк. +- Үзеңә дә реалист булу кирәк. +- Хыял әнә - тәрәзәләргә капланып, безне күзәтә. Һәркайсында бер тамашачы булса да, йөз күз. Икенче бер чынбарлык - кемгә кем керүен тикшереп утыручы "шымчы". +- Эше шулмы? +- Төп эше, имеш, зират сакчысы... Әнә ничек күзәтә безне... +- Күзәтерлек гамәл кылганыбыз юк, сезнең бизәнү әйберләрегезне карыйдыр. +- Берне биш итеп, юкны бар итеп сөйләргә сылтау кирәк. +- Алайса, фатирыгызга керик, күрмәсеннәр. +...Бу сүземә ханымның җавабын ишетеп өлгермәдем, йортның ихатасындагы эсселектән шиңгән төрле чәчәкләрне йокыларыннан уятырлык кыңгырау шалтырады. Юлына кергән җәяүлегә трамвай йөртүче шундый сигнал бирә... +- Каенанам - көндәшем чакыра. Рөхсәт иткәненнән артыграк торуны күтәрә алмый. Үзе һаман "чык, йөре, эзлән" дип колак итемне ашый. Аңламассың, көнчелләрнең холкын. +- Киш-миш яфраклары арасыннан кояш нурлары да узмый. Йөри дә алмаган сырхау ничек күзәтә безне? "Курыкканга куш" түгелме бу сезнең? +- Гайбәтчеләре җиде кат җир астындагыларны да ишетеп җиткезәләр. Ирем кайткач килерсездер бит? +- Миңа сезнең ирегез түгел, әнә шул җиде кат җир астындагыларны күреп, ишетеп торучыларның берәрсе белән күрешеп сөйләшү зыян итмәс иде. +- Аларның тел ачкычы көндәшемдә. Әүвәл аның белән сөйләшегез. +2 нче кат, 16 нчы фатир. Сезне куркыткан трамвай звоногын шушында гына көтегез. Ике кыска, бер озын шалтырау - керергә рөхсәт дигәнне аңлатыр. Хушлашмыйм... +...Үлгән кешеңне дә уятырлык кыңгырау тавышын көтеп күпме утырылгандыр - шалтырау булмады - калтырау булды. Серле чибәрне бүтән күрә алмам дип күңелем калтыравы иде бу. Ниләр генә уйланылмады да, нинди генә хыялларга бирелмәдем! Җан картайса да, тән картаймавы идеме бу, әллә киресенчә - тән картайса да, җан картаймавы идеме - мин үземдә көч артуын, җиңеләю сиздем. Шунда ук үземә үзем: "Җиңеләймәскә, онытылмаска, азмаска, шайтан коткысына бирелмәскә", - дип, яшерен боерык бирдем. Кабынуымны, кәрәчине бетеп сүнәр алдыннан сукыр лампаның "леп-леп" итеп, яктырак балкып куюына тиңләдем, "җитте, булды, бетте!" - дидем. +Кыңгырау шалтырамады, беседка түбәсендәге репродуктор, пытыр-пытыр килде дә: "Керегез!" - диде. Бөтен нәрсә техникага көйләнгән икән монда! +Празат абый хаклы: кеше образын тудырган сурәт ясар өчен, аның бөтен сыны кирәкми. Мәхәббәттә дә шулай, күрәсең: кырнакның "керегез" сүзе миңа мәхәббәт монологы булып ишетелде. Шунда ук "тәҗрибә авазы" бер колагыма: "Әйдә, синнән генә калганмы, бер яшьлектә, бер картлыкта", - дисә, икенче колагыма: "Барсы ялган, уен, алданма, ышанма", - дия иде. +Шулай да керергә булдым. 16 нчы фатир, диде. Аскы катта "14" белән "15". Өстә бер генә ишек. Димәк, ике фатирны бергә кушып ясаганнар. Хуҗасының Обком кешесе булганлыгы сизелә. Гаҗәпләндергәне фатирның эчендәгеләр иде. +Елаудан алсуланып калган килен кеше - көндәше - каенанасына нидер әйтте дә каядыр китте. Чыгышлый миңа бер генә җөмлә пышылдады: "Мин сезне үзем табармын!" +Бу җөмлә монолог кына түгел, тулы бер сценарий, фильм-спектакльгә бәрабәр яңгырады. +Кая килеп эләгүемне белергә тырышып, ишек төбендә чакыру көтәм. Тыңлыйм. Күзәтәм. +- Керегез! - дигән чакыру сүзен ишетәм. Кереп, авыру хатын яткан караватны эзлим - күренми. +- Әссәламегаләйкем... Хәерле көн! - дим. +- Сәлам, якташ, сәлам бездән сезгә мул итеп. Узыгыз, әнә шул кәнәфигә утырыгыз да сорауларыгызны җиткерегез. Мин чаршау артыннан гына җавап бирергә тырышырмын. +- Кешенең күзенә карамыйча сөйләшә алмыйм шул, ханым. +- Көндәшем әйтүе буенча, сезне 14 нче фатирда яшәүчеләрнең кызлары Матильда кызыксындыра икән. Моның өчен минем күзләремә багуның ник кирәге бар? +- Дөреслек күзләрдә чагыла. +...Ни булса - шул, дип чаршау артындагы ханымга Роммель-Зәкәрия мирасына варислар эзләвемне, Матильда-Мәликәнең Гәрәй Рамилевичтан ДНК анализы ясатуга нигәдер каршы булуын, таныклыгы буенча гына эш йөртергә теләвен сөйләдем. +Әгәр дә Роммельнең токымын табып исбатлый алсам, алар өчен дә, үзем өчен дә мөлкәт-хәзинә чыганагы ачылачагын, булдыра алганча үтемле телдә тасвирлап (үземдәге документ күчермәләрен дә күрсәтеп), монда килүемнең төп сәбәбен аңлатырга тырыштым. Сөйләвемнең тәэсирен күрә алмасам да, "биш миллион доллар" дигән сүзләрдән соң максатыма ирешүемне "дөп" итеп идәнгә ауган тавыштан чамаладым. +Ханым йөрәге ярылып үлгәндер, дип куркуымны язмасам да аңлыйсыздыр. Һушым китеп, үзем егылудан ханымның: "Фу, шайтан", - дигән сүзе коткарды. +Ни булуын карарга чаршауны ачсам, каршымда көндәше-киленнән ким булмаган сөйкемле ханым басып тора иде. Паралич дигәннең төсе дә, исе дә юк. +- Култык таягының идәнгә бәрелү тавышы куркыткандыр сезне. Үземнең дә котым очты. Нервлар. Гафу итегез... +- Сүзем, озынга китеп, арытканмындыр дип курыктым. +- Арытмадыгыз, терелттегез. Хәер, мин авыру түгел бит. Авыруга сабышуым ирем белән аны аздырган киленемә үч итүдән генә. Аларның мине күтәреп бәдрәфкә йөртүеннән ләззәтләнәм. +- Ышана алмыйм. Сез андыйга охшамаган. +- Бар рәхәтем - мәрхүм улым фотосына карап, хыянәтчеләрне үз кубызыма биетү. +- Кубызда шәп уйныйсызмы? +- Минзәлә педучилищесында укыганда, мандолинада уйнарга өйрәнгән идем, хәзер инде дошманнарымның нервларында гына уйныйм. Көндәшем әйтүенә караганда, сезгә Матильда-Мәликә турында чын дөреслек кирәк. +- Дөреслекнең дә ялганы буламыни? +- Бөтен дөнья ялган дөреслек белән тулган. Матильда да шуның бер буыны. Сөйлимме? +- Көтәм. +- Ишекне эчтән бикләү хәерле булыр +- Кунак - хуҗаның ишәге. Рәхим итегез. +- Хуҗаны буйсындырып яшәүдән тәм табучы кол мин. +- Сезгә буйсынган ир үзен бәхетле саныйдыр. +- Төчеләнмәгез. Миндә диабет. Татлыны яратмыйм. Ризыкта да, телдә дә. +- Гафу итегез... +- Без Әлфия белән институт торагында бергә яшәдек. +- Әлфия кем ул? +- Кемне эзләп килсәгез, шуның хәләле. Бу исемне аңа детдомда татарлар кушкан. Чын исеме - Альба. Ак, якты, чиста дигәнне аңлата. Энгельс шәһәрендә туган немка ул. Калинин указы белән иленнән күчерелгәндә, авырып, әнисе поездда үлгәч, апасын бер яһүдә медичка үзенә ала, ә сабый Альбаны Әгерҗе детдомына тапшыралар. Гәрәй абзый белән алар шул детдом чорында танышалар. ...Паспорт биргәч, төрлесен төрле якка җибәрү сәбәпле, алар тиз аерылышалар. ...Берчак безнең торакка курсант авиторлар ияләште. Шунда алар кабат очраштылар. +- Шунда өйләнештеләрме? +- Диплом алгач, Әлфияне нимес теленнән укытырга Кәттә-Курган ягына җибәрәләр. Гәрәй исә хәрби авиаполкта, адресы саннар белән генә языла. Мин, укуымны дәвам итеп, Ташкентка киттем. +Шунда кияүгә чыгып, Сәмәрканд өлкәсе Ыштыханга кайттык. Ирем, мамык совхозында баш агроном булып бер ай эшләүгә, авыл хуҗалыгы идарәсенә күтәрделәр. Докладларын мин язып бирәм. Ул шуларны трибунадан укып, дәрәҗәсен үстерә, бүләк ала. Ике ел дигәндә, мамык планын арттырып үтәгән өчен, үзен Обкомга алдылар... Бер күтәргәнне бездә гел күтәрделәр бит, йә ефәк корты үрчеткән өчен, йә мамык өчен дип, иремнең түшенә орден арты орден тактылар. Түрәләрнең хатыннары да, ирләреннән калышмый, һаман үргә үрмәләде. Мине дә мәгарифне җитәкләү түрәсе иттеләр. Көлке булса да көлмәдем: түздем, эшләдем. +...Берчак хезмәтем буенча Кәттә-Курганга барсам, Әлфияне очраттым. Мамык сазлыкларында бизгәк эләктереп, озак кына больницада яткан икән. Торыр урыны - ишле үзбәк гаиләсенең чоланы, ди. Председательне таптырып, торак мәсьәләсен хәл итәргә вәгъдәсен алып, Әлфия белән елашып аерылышабыз. +...Булдырды, эшләде рәис. Үзегез беләсез, бу заманда бер эш тә коры рәхмәткә эшләнми... +...Туганнары юк, круглый ятимә, дусларыннан аерылган нимес кызы - блондинка кая барсын, ни белән түләсен? Колхоз рәисе Корбанов аннан хак сорамый, үзен сорый. Әлфия бирелергә мәҗбүр. Корбанов алдакчы булмаса да, яшь хатын белән качып аерым яши алмый - коммунист, алты баласы бар... +...Гәрәй Рамилевич отпускасында Сәмәркандка курсташлар очрашуына килгәч, Әлфиясе турында ишетеп, ялгышын төзәтергә, язмышын үзгәртергә карар кыла. Ирем ул чак Обком кешесе, өлкәнең мамык басуларына самолёттан агу сиптерү авиаотрядлары белән мәшгуль иде. Гәрәйне, штурман итеп, вакытлыча эшкә урнаштыра. +Беренче очуда гына Әлфияне "качуга" күндерә алмыйлар, билгеле. Җан кергән көмәнен югалтудан да, тугач аны ятим итүдән дә курка ул. +РОНО белән сөйләшеп, райздравны җигеп, баланы саклап калу сылтавы белән, Әлфияне райком машинасында алып килеп самолётка утырталар да - озаталар. Гәрәй Рамилевич, эз югалтыр өчен, Әлфияне үзе хезмәт иткән хәрби частька алып киткәч, кайда, ничек яшереп асрагандыр - бер мәл инде. Үзбәкстанның астын өскә китергән Рәшидов процесслары башлана. Шул зилзиләдә ханның мөритләре дә, хурлык тамгасы сугылып, хөкемгә тартыла. Рәис Корбановны да эләктерәләр. Әлфияне эзләүче дә, эзәрлекләүче дә булмый. Вакыты җиткәч, нәкъ атасына - Корбановка охшаган кыз таба ул. Аңа Матильда дип исем кушалар... +...Ирем ярдәмендә монда күченделәр, фатир алдылар. 14 нче фатир аларныкы. ...Гәрәй Рамилевич, табигый, баланы үз кызы итеп яздыра. Уртак уллары тугач та, кызга игътибар кимеми, артыграк та булмаса... Төрле түгәрәкләргә йөртү димме, музыка, бию репетиторлары яллау дисеңме - күп тырыштылар. Шул артык игътибар "бозмадымы" икән Матильданы: үзсүзле, көйсез булып үсте ул. Ата-анасына каршы дәшә башлады, сәбәпсезгә энесеннән көнләште. Әмма, ни хикмәттер, унынчыны медальгә тәмамлады. Мәскәүдә, ике институтта укып, врач һәм юрист һөнәрләрен үзләштерде. Эшкә дә Мәскәүдә урнашып, бергә үскән егетенә кияүгә чыкты... ...Фатир проблемасы тугач, акча кирәкте. Энесе үлгәч, оныклары әти-әниләре өстендә. Аны да, укытып, кеше итәргә, йорт-җирле итәргә кирәк. Моңа Матильданың "җене" чыга. +...Шул чордамы, соңракмы - Рәшидовчыларга караш-мөгамәлә йомшара башлады. Матильда, кемнәндер ишетеп, Гәрәй Рамилевичның үз атасы түгеллеген белә, алдагансыз, дип баш күтәрә. +Бермәл үзбәкләрдә бензин сибеп үз-үзләрен яндыру мордарлыгы таралды бит. Ирләреннән җәбер күргән хатыннар шулай үч алалар, янәсе. ...Матильда да ата-анасына: "Әгәр үз атамның кем булуын әйтмәсәгез, мине тере килеш озатмассыз", - дигән ультиматум куя. Аңа дөресен әйтергә мәҗбүр булалар: "Корбанов". Газеталарда миллионер Корбановның яшерелгән хәзинәләре турында берсеннән икенчесе уздырып ялган үрчегән чор иде. Матильдага эш арты эш чыга: ДНК анализлары ясатырга кирәк. Гәрәй абзыйдан ваз кичү, үз атасын эзләү, исемен үзгәртү мәшәкатьләре. Тик мәсьәлә бик тиз арада чишелә: Корбановның миллионер дигәне төрмәдә корбан булган: икенче бер Корбанов, рәис булып эшләсә дә, байлыгы юк фамилиядәш кенә икән, өченче Корбановның тугыз баласы өстенә, унынчыга тагы бер кызы табылу шатлык булса да, Матильдага хәсрәт кенә китерә: бу Корбанов үпкә чире белән ярдәм көтеп ята икән. Әлфияне белми, Кәттә-Курганда булганы да юк икән... +...Гәрәй абзый Казанга баруының берсендә үз ата-анасы турында дөреслекне белеп, документ табып кайта. Көлсәң - көлерлек, еласаң - еларлык "сәхифә" башлана: Матильда-Мәликәдән кабат Матильдага әверелә. Тик күңел бит пыяладай: Гәрәй абзыйның кызына рәнҗеше тирән, гафу итми кызны. +- Һәр сугыш солых белән бетә, килешерләр әле. +- Сугышның яңасы башланмаса... Израильдә йөреп кайткач, нык үзгәрделәр. Гәрәй абзый да, Әлфиясе дә нимесне мактыйлар. Ирем белән дә гел шул милләт турында бәхәсләшәләр. Минеке: "Барыбыз да Алтын Урдага бурычлы", - дисә, Гәрәй абзый: "Елизаветадан соңгы урыс патшаларының һәммәсендә нимес каны", - ди. Шуннан бәхәс китә, үпкәләшү белән бетә. +- Икесе дә хаклы булса кирәк... +- Икесе дә бәхетсез: бердәнбер улларын югалткан бәхетсезләр. Безнең улыбыз югалуга атасы үзен гаепли: мөмкинлеге була торып, Әфганнан алып калмады. Үрнәк күрсәтә, янәсе. Обком, имеш!.. +- Улыгыз кем иде? +- Математик, яшь белгеч. Сорамагыз, елап, кәефегезне бозармын. Чынлап кызыксынсагыз, бүлмәсенә кереп әйберләрен карарсыз. Музей иттердек без аны. Ташкенттан килеп бизәделәр. Узганыбыз шул бүлмәдә, каршы бүлмәдә - иремнең бүгенгесе. +- Киләчәк башка бүлмәдәме? +- Киләчәгебез узганнарда гынадыр инде безнең... Карагыз, күрегез. +...Музей бүлмәсенә күчтек. Түрдә - уллары Вильдан почмагы. Тууы, ЗАГСта язылышуы турында таныклыклар, грамоталар, фотосурәтләр, көндәлекләр... Табут фотосына беркетелгән үлем хәбәре. Сабый чак киемнәре белән янәшә эленгән өр-яңа кителе, "Мастер спорта" значогы. +- Нинди спорт белән мавыга иде? +- Боксны гына яратмады. "Мордобойство", дия иде. Иң яратканы - шахмат уены. +- Грамоталары да күп күренә. +- Атасын отканда, аннан гафу үтенә иде. Шатланасы урында, атасы шуңа хурлана иде. Әнә фотода улына грамота тапшыралар, атасы кире якка борылган. +...Музейның каршы яктагы экспонатларын карауга күчтек. Бүлмәнең бу өлеше нәкъ Обком секретарьлары кабинетыдай җиһазланган: почмакта Кызыл байрак, Ленин бюсты, Рәшидов сыны. Ни сорасаң, шуны "юк" дип утырган "секретутка" гына юк. +Диварларда грамоталар белән аралаш фотолар эленгән. Күбесендә орден кадау мизгелләре. Кайсы ни өчен бирелүен ачыкламакчы булып борылсам, хуҗабикә гөлләргә бу сибү белән мәшгуль, үзе тавышсыз гына елый иде. Соравымны "соңыннан"га калдырып, кием шкафына күз салмак булдым. Анда эленгән пиджаклардагы орден-медальләр телсез калдырды. Ничәү булгандыр - колодкасы гына бишәү иде бугай. +- Герой исемен алырга җитмеш кило мамыгы җитмәде; Нәмәнганныкына биреп: "Чиратың киләсе елга!" - дигәннәр иде, киләсе ел килмәде. +"Килмәде" сүзен ишетүгә, ханымга таба борылсам, ул инде иренең "бүгенгесенә" күчкән. Монда күчү белән күзгә ташланган нәрсә "Батулла бүреге" булгандыр. Аны аерым элгечкә элгәннәр. Шикләнәсе юк: мин Мәккә-Мәдинәдә очраткан хаҗи-хаҗияләр "хозурына" килеп эләккәнмен. Ышаныргамы моңа? Очраклылыкның мондый ук "оятсызы" очрау очраклары буламы? Әгәр башка берәр автор язмасындагы персонажлар шундый хәлгә юлыкса, бу мине ышандырмас, уйлап чыгарылган ясалма күренеш булып тоелыр иде. Инде менә үземә шундый сәер, көтелмәгән очрашу турында язарга кирәк. Ярый, язуын да язармын. Тик үзең ышанмаганга ничек укучыны ышандырырга?! Бер генә юл кала: укучыдан ышанычны әҗәткә алып, эшемне дәвам итәргә. +...Бу карарым чибәр ханымның, ягъни көндәш-киленнең "җан тартмаса - кан тартыр, кан тартмаса - җан тартыр", кебек кинаяле сүзләрен хәтерләп, үземне-үзем юатсам да, шикләнүләрем бар иде. +Бүреккә таянып кына фикер йөртү дөрес булырмы? Кая мин күргән, камыт бөяте кебек чыраен каплаган сакал-мыеклы мөселман фанатигының һич югы бер фотосы? Диварларда гел орденлы коммунист абзый сурәтләре генә. +...Бүлмәне тутырган комган, келәм, паласлар йорт хуҗасының диндарлыгымы? Әллә яңа төр "театр"ның реквизитлар цехымы бу? +Пыяла шкафның аерым бер шүрлегендә җиде китап ята. Берсеннән икенчесе матуррак бизәлгән тышлыклы Коръән нөхсәләре икән. Кайсы - ерак Мисырдан, кайсы - Әнкара бүләге! Ә берсе, әйе - анысы үземдә дә бар... Сораулар бирергә җай чыгып: +- Ирегез Хаҗда булган икән, - дигән идем, ханымның "тел тегермәне туктамый тарта" башлады: +- Ике ел рәттән үз ишләре төркемен хатыннары белән алып барды. Минем көндәшкә Хаҗ кылу кирәкмени? Бүләк кирәк аңа! Ике баруында алдырган бүләкләрен саный китсәң, мәктәп тотарлык чыгым. "Ияртмә!" диеп күпме ялварсам да, тыңламады карт алаша", - дип, тамагы карлыкканчы сүкте картын мәгариф ветераны. +...Бер тукталышында барасы җирләрем, күрәсе урыннарым күплекне сылтау итеп, китәргә кирәк, дигәч: "Ничек инде, килмәс борын китү ди ул? Шулкадәр юл узып, расходланып кил дә - кит, имеш! Мин бит әле сез көткән хәбәрне әйтмәдем. Нәкъ менә шул хәбәр сезгә реаль ярдәм булачак. Юк, юк - китмисез! Җибәрмим! Чәй эчә-эчә сүзне шунда дәвам итәрбез". Шуннан соң электр чәйнүгендә чәй кайнатылды, тәм-томнар чыгарылды, күлмәк алышынды, яңа монолог башланды... +...Агыйдел буе кызы икән, әти-әниләре белән бәхилләшергә кайта алмавына иренә рәнҗүен әйтүгә, кинәт, кулымны тотып: "Коткарыгыз мине бу тәмугтан! - диде дә ул, кулындагы кыйммәтле беләзеген, никах балдагын салып, алдыма куйды. - Болар сезгә, сүзләремнең чынлыгына дәлил дә, гарантия дә. Акчам да бар. Зинһар, җаен табып, ияртеп, илгә алып кайтыгыз!" +- Минем өчен иң кирәкле хәбәрегез шушымыни? +- Башка җай чыгуына ышаныч юк. Илемә бик тә кайтасым килә. +- Гәрәй абзыйның атасыннан калган балдак булса, табышыма гарантия дияр идем, ә болар сезнең шантаж элементлары! Алыгыз, ханым, киегез үзегез! Ирегез алып кайтсын! Адресым бирәм. Каршылармын! +...Ханым тырышлык белән генә тамызуга ирешкән күз яшьләрен сөртеп, тынычланган кыяфәт алды. Чәй йотып куйды. Аннары, партком карарын укыганда күнеккән рәсми интонациядә: +- Бүдәнә базарында "Һөд-һөд" дигән ломбард бар. Хуҗасының исеме Шпигельме, әллә Штигельме - "Шәкә" дип йөртәләр. Ул да теге чакта Казакъстанга куылган нимес токымыннан. Ятим калгач, уйгыр гаиләсендә үскән, татар кызына өйләнгән. Телен белмәсә дә, үзен "нимес", ди. Гәрәй Рамилевичнең дусты... Матильдалары белән мөнәсәбәтләре какшагач, ул-бу була калса, оныгына тапшырырга балдак белән таныклыкны "Һөд-һөд"тә саклыйлар. +- Оныгына ышанычы юклык түгелме бу? +- Курсант бит әле, югалтуы да ихтимал... Аннары: курсант өчен нәрсә соң ул балдак? ...Тел ачкычы тапсаң, Шәкә сөйләр. +- Йөзек белән таныклык турында сез каян беләсез? +- Әлфиядән! Ахирәтләр ич без. +- Бүлмәгез саен утта янмас, суда батмас сейфыгыз бар. Нигә сездә генә калдырмадылар икән? +- Аларның берсендә - депутат мандаты белән партбилет. Икенчесендә - орден-медаль документлары. +- Кайсыгыз депутат! +- Теге чакныкы. Дөньялар үзгәрсә, кирәге чыгар дип саклый. +- Үзгәрдек бит инде! Дөньясы да, үзебез дә башка. +- Эшегез барып чыкса да, чыкмаса да, хәбәрләрем хакына сез миңа бурычлы. +- Балдак тарихын ирегез беләме? +- Минем ирем һаман "көтү баш" булырга омтылучы. Башында балдак түгел, ә мин. Көтүдән качарга телим, сер саклый белмим: хыялым - ялгызлык. +- Елгалар гел кушылырга омтыла... Кешеләр гомер ахырында аерылырга... качаргамы? +- Сез мине аңларга теләмисез. +- Аңласам да, яклый алмыйм, ханым. ...Гәрчә, минем өчен яңалык әйтмәсәгез дә, хәбәрегез өчен рәхмәт. +- Рәхмәтегезгә рәхмәт белән, исемем - Зөлхиҗә. +- Илгә кайтырга, дисез... Күчереп утырткан чәчәк корый бит, ялгышмыйсызмы? +- Минем бөтен гомерем ялгышлар төзәтү белән узды. Күнеккән дә, чыныккан да. +- Анда да, мондагы кебек: көтүләр элекке "көтүбашлар" куеп калдырган көтүчеләр кулында. Иярмим дисәгез дә, бер көтүгә иярми яши алмаячаксыз. +- Сезгә иярермен. +- Үз язмышына һәркем үзе җаваплы. Ләкин без алдануыбызда кемнедер гаепләргә яратабыз. +- Алданабыз шул. Мин дә, сезгә күңелемне ачмакчы булып, алдана яздым. Бүдәнә базары ахшамнан ясигъ намазына чаклы гына эшли. Әтәч-бүдәнә сугышларыннан башланып, эт сугыштыру белән тәмамлана. +- Миңа ул сугышларның кирәге юк. +- Ломбард шул вакыт эчендә генә ачыла. Үзбәкне ничек, кайчан алдарга белә нимес. +- Анда үзбәкләр генә җыеламы? +- Калинин указы белән куылган һәр милләтнең вәкилен очратырга мөмкин, имеш, диләр. +- Бәйнәлмиләл икән. +- Үзем барып күрмәгән. Гәрәй абзый сүзе. Греклар да, абиссиниялеләр дә очрый дип... Менә, бу сезгә иремнең теге чактагы визиткасы. Бәйләнә-нитә калсалар, күрсәтерсез. Чебен дә кундырмаслар. Абруй билеты. +...Күңелгә шом салынса да, киттем "Һөд-һөд"кә таба... Ахшамга иртәрәк. Борынгы кала Сәмәркандның тарихи истәлекләре - Регистанны, Биби-ханым мәчетен, Гүр-Әмир, Ишрәт-хан, Шаһи-Зинда мавзолей ансамбльләрен театрыбызның Үзбәкстанга 1963 елгы гастрольләре вакытында күргәнлектән, бу юлы мәшһүр каберстаннарын карарга ниятләдем. +...Экскурсиям тәэсирле булса да, ахырдан чыгу юлын табалмый адашып йөрүем шомландырып кына калмады, үземне-үзем белешмичә, кинәт: "Коткарыгыз, чыгарга ярдәм итегез!" - дип кычкырырга да мәҗбүр итте. +Шуны гына көткәндәй, артымда кисәтү яңгырады: "Зиратта кычкырып сөйләшергә дә ярамый. Әрвахлар рәнҗи". +- Трамвайга чыгу юлын югалттым. +- Юл табылыр, иман югалмасын. +- Күрсәтмәссезме? +- Син инде чыккан, трамваең гына күренми... Бүдәнә базарына барасыңдыр бит? - диде өстенә ак җилән, ак түбәтәй кигән ак сакаллы абзый, мине куып җитеп. - Читтән килгән татар шунда бара, мәзәк эзләп... +- Миңа "Һөд-һөд" кирәк иде. Ломбард... +- Зират кылгач, әүвәл мәчеткә бару тиеш, син адашкансың, бәндә. +- Адаштым шул. +- Адашуыңны тану - дөрес юлга басу. +- Гөнаһым шул гына булса. +- Дөнья - адашу урыны. Ахирәттә генә тыныч, - диде дә сул кулы белән уң кулымны тотты бу, - әйдә! +...Мәет кулы тотканым булмаса да, бу сәер кешенең кулы үлгән кеше кулыдай тоелды миңа: үзе суык, үзе юеш. +- Рәхмәт сезгә. Кая килеп чыкканымны аңладым шикелле, - дидем дә кулымны ычкындыруга ирештем. - Мин бит сезне күптән түгел генә күрдем шикелле. +- Кешеләр кыямәт көнендә очрашу өчен дөньялыкта аерылышалар. Берберебезгә догада булыйк. +- Аны кемнеңдер көткәнлеге сизелә иде. +- Бераз гына көтсәгез, мәрхүмнәр рухына дога кылырга сәдака бирер идем, вагым юк, йөз сумны алыгыз, зинһар. +Шулай да, сәдакамны алды бу. Әмма, сул кулы белән алды. Җиң эченә яшерелгән уң кулының бармаклары юклыгын шәйләдем. +Ай күрде, кояш алды, дигәндәге кебек, әллә берәр төрбә эченә керде, әллә инде җиргә сеңде... Юк! Югалды кеше. +Үзем мистикага ышана башласам да, укучымны да шуңа ышандырырга тырышу - "колак ясау" булыр иде. Бүдәнә базарына ашыктым. +...Мин ашыга дип, трамвай ашыкмаса да, әтәч сугышына өлгердем... +...Базар дигәннәре метр ярым киңлектәге арыкның ике як ярындагы ярты гектар чамасы мәйданда икән. Уртада ашханә корылмасы, казан аскан урдалар; киез палас япкан сәкеләрдә төрле самавырлар кайный; дивар чөйләренә эленгән тимерчыбык читлекләрдә сатлык бүдәнә, әтәчләр сүгенә. Яр буендагы алыча агачларына дөя-ишәкләрне ялган бау белән генә бәйләп, алларына кукуруз сабаклары ташлаганнар, хуҗалары сәкеләрдә "чәйләп" утыра. Яңа килүчеләр исә арыкка иелеп, болганчык суда кул чылатып, "гөсел коенгач", чапан итәкләренә сөртенәләр дә, танышлары белән күрешеп, сәлам алмашалар. Шуннан соң кәвешләр салынып, кая утырырга, кем сәкесе отышлы булуны юрау, сайлау башлана. +Сәкедәгеләр авызларындагы яшел боламыкны, утырган киез паласларын күтәреп, төкерәләр дә, шул ук киез белән аны каплагач, яңа килүчегә, кыйммәтле бүләк биргәндәй, урын тәкъдим итәләр. Тамашаның "хуш килдегез, көтәбез, мәрхабә!" өлеше икән бу. (Монысын соңыннан сорашып белдем.) +...Мең мәртәбә ишетелгән бер үк төрле сорауларга бер үк төрле җаваплардан соң, сәкедәге чынаякларның ниндие, кемнеке булуын тикшереп тә тормыйча, яшел чәй эчү тантанасы башлана. Бусы үзенә бер аерым "спектакль". Гадәттә, яңа килүченең янчыгы буш түгеллектән, чәйдән соң, кальян белән сыйлашу "уены"на (кысташу) чират җитә. +...Төрепкәнең кем авызларында булып чыкканын тикшереп тормый, азмаз "төтәсләнгәч", диварга эленгән читлекләрдәге "гладиатор"ларны сайлау иң җаваплы эш. Сайлауның нәтиҗәсе сатучының сата белү осталыгы белән алучының "гладиатор" кошлардан гаеп таба белүеннән чыгып билгеләнә. +Ниһаять, сугышчы мәхлуклар сайлана, "аренага" күчәргә вакыт җитә. Боларын мин ишетеп түгел, үз күзләрем белән күрдем. +...Җәтмә белән капланган читлектә сугышып канга баткан ике бүдәнә ята. Икесенең дә хәле беткән. Тамашачылар аларны җанландырырга теләп кычкыралар, аты-юлы белән сүгенәләр, икмәк-нан ыргыталар. +"Гладиаторлар"ның хәлләре нан калҗаларыннан гына терелерлек булмый шул... +...Мин икесенең берсе үләчәк бу мескен кошларны калдырып, каршы як яр буйлап тезелгән насвай тәмәкесе сатучылар хозурына күчтем. +Алучыларыннан сатучылары күп бу базарның кәсепчеләре ят кеше булуымны күреп, насвайларын чама югалтып мактауларын фотога төшермәкче булган идем, өлгермәдем, кокардалы сакалбай: "Ярамый!" - диде дә фотоаппаратыма кулын сузды. +Инстинктив рәвештә чигенеп, тиз генә, Зөлхиҗә ханым биргән визитканы күрсәттем. Мин кунак, дип тә өстәдем. +Кокардалы карашын бер визиткага, бер фотоаппаратка юнәлтә. Нинди карарга килгәндер: +- Боларны сурәткә төшерү сезгә нигә кирәк булды? - диде ул, һәр сатучы каршында өелеп торган каз тизәге өеменә күрсәтеп. +- Миңа ул өемнәр түгел, телләре телгә йокмаган сатучыларның йөзләре кирәк иде. Типажлар бит. +- Антисанитария типажлары! Убрать! +...Шул сүз чыгуга, насвай сатучылар, кунаклаган каз "ояларыннан" калган яшел өемнәрне, җирдән алып, арыкка аттылар да, шунда ук, кулларын чайкап, кокардалыга бактылар. +- Дәвам итегез! - диде тәртип сакчысы. Миңа әйттеме, насвай сатучыларгамы - сорамый гына күрсәткән визиткамны алырга кулым суздым. +- Бу визитка сезгә каян килеп эләккәндер - тикшереп тормыйм. Тәмирлан әкә әле тиз генә кайтмас, йомышыгызны Шәкәгә әйтеп калдырыгыз. Ул мондагы иң ышанычлы связной... Кем булуыгызны да, каян һәм нигә килүегезне дә сорап тормыйм, чөнки оперативкада әйттеләр, кунакханәдә, 4 нче бүлмәгә урнашуыгызны да беләбез. Мәгез, бу катыргы кисәген, алыгыз! +...Базар шау-шуыннан, саз исеннән, чебен болытыннан котылырмын дип, күперчектән чыгып, ломбардка керим дисәм, чүкеч тоткан берәү: +- Күпер ябык, монда хәзер эт сугышы башлана, - дип, чинаган этләр ябулы ике тимер читлеккә күрсәтте. +Нәкъ шул мизгелдә, дөнья бетүгә хәбәр салгандай, дөя үкерде, сәкедә утырган голәмәнең үтә дә канәгатьләнү хисе белән көлү тавышы яңгырады. Баксаң-күрсәң, борынына җикән сабагы тыгып кытыклауга хурланып, дөя "бичәсе" көнозын чәйнәгән чүбеген сәрхуш хуҗасының йөзенә чәпәгән икән... Голәмә "ха-ха-ха"сына сәбәп шул иде. +...Бу мәрәкә базар халкына, зур вакыйга итеп сөйләр өчен, айдан төшкән кешене күрүгә бәрабәр иде. +Әйдә, алар көлә торсыннар. Без, "колак" ясауны калдырып, "Һөд-һөд"кә керик. +- Әссәламегаләйкем! +...Җавап ишетелмәде, электр лампасы кабынды. "Ломбард" дигәннәре вокзалдагы саклау камераларын, авыл кибетләрен, хуҗалык әсбапларын төзәтү остаханәсен хәтерләткән тимер рәшәткә тәрәзәле таш келәт иде. +Сәламемә җавап булмагач, аны кычкырыбрак кабатладым. Бу юлы җавап көттермәде: +- Ут кабызу сәлам алынуны күрсәтәдер, кардәш. Ни китердек? Бездә пашпорт белән әйберне күрсәтеп сөйләшү төп шарттыр... +Мәгарә хуҗасы, шушы сүзләрне әйтә-әйтә, шкафлар артыннан чыгып, өстәле янына килде, бер күзлеген салып, икенчесен киде, журналын ачты, каләмен тотты. Мин исә, сүз ялгансын өчен, үземчә, бик саллы сорау бирдем: +- Биредә Генрих Роммель атлы нимес карты нард уйнарга йөри дигәннәр иде. Бүген ул юкмыни? +- Ә кем соң ул? +- Гитлер фельдмаршалы Роммельнең туганы түгелме икән - шуны белешмәкче идем. +Җавабым үземә эффектлы тоелса да, ломбардчыга ошамады. Ул сүзне дәвам итәргәме-юкмы дигәндәй, урынында таптанды да, күземә карап: +- Төп һөнәрем химик-технолог минем. Хәтерем ялгышмаса, Менделеев таблицасының өченче төркемендә Бериллий дигән элемент күрсәтелгән. Исеме бар, чынбарлыкта күргән кеше юк. Алтыннан да кыйммәтлерәк металл булса да, аны табигатьтә саф килеш очрату мөмкин түгел. Шуның шикелле монда чын нимес эзләү - мамык басуында Бериллий эзләү кебек. Бизгәк эләктерүең ихтимал... Бусы - мәсьәләнең бер ягы. Икенчедән, нигә кирәк сиңа нимес карты? Әллә Идел буе нимесләре автономиясен тергезергә йөрүчеме син? +- Булса, ни? +- "Аве Мария" дигән җырны җырлау автономиясенә генә ирешәчәксең. Анысы да лагерь үзешчәннәре хорында. +- Ә нигә лагерьда? Сездә җырлар идек. "Аве, Мария"ны гына түгел, нимес композиторларының операларыннан арияләрне, романсларны. Музыка коралларыгыз бар күренә. Әйтик, Бетховен әсәрләрен, - дигән булдым, каяндыр бөек композиторның фамилиясен хәтерләп. +- Сәйдәшнең "Хуш, авылым"ы белән Мозаффаровның "Син кайтмадың"ын яңгыраткалыйбыз. +...Әйткәннәрен расларга теләгәндәй, ломбард хуҗасы киштәсеннән курайга охшаш бер нәрсә алды, авызга каба торган мөштеген кулъяулыгы белән сөрткәләп, тын өрүе булды, шуннан чыккан моңлы көйне генә көткәндәй, базарда котырып этләр өрә башлады. Шәкә каушады. Каударланып, уен коралын шүрлегенә куйды да кулына бохар түбәтәе белән намазлык алды. +- Шушы кәләпүшне ки дә, намазга утырыгыз. Монда хәзер эт сугышы фанатлары керер, - диде, "син"гә күчеп. ...Мин намазлык җәеп утырырга өлгермәдем - өстендәге һәр киеменең сәдәфләре ычкындырылган (әллә өзелгәнме?), авыз-борыны корымланып, суга чумып чыккандай тирләгән "берәү" керде дә, сәлам дә бирмичә, Шәкәнең өстәленә, "шап" итеп, "Хезмәт Кызыл байрагы" орденын салды. +- Үтермә! Тиз генә тиешле хакын бир дә, сугып егыйм тегеләрне. Отыштан соң икеләтә түләп алырмын. +- Дүкәмитләрең күрсәт, Хәйдәрхан. +- Кереп алам дим ич. +- Кайчан? +- Откач! +- Син "мая" салган эт җиңмәсә? +- Ышанмасам, салмас идем. +- Теге юлы да "отам" дип оттырдың. Әнә ята медалең. Сораучы да юк, үзең дә кирегә алмыйсың. +- Ул чакта судья сатлык булды. Бүген үзебезнеке. +- Мондый нәрсәләрне дүкәмитсез алу ярамый, Хәйдәрхан. Тарих өзелә. +- Әткәй мәрхүмнеке икәнен беләсең ич инде. +- Законы юк. +- Алайса, мә ал. Институт значогын корбан итәм. Үземнеке. +- Дипломыңны күрсәт: нумеры туры киләме. +- Хәйруштән диплом сорамагансың бит, алгансың... +- Дипломсыз значокның хакы яртылаш кына була. +- Бир миңа да яртылык! +Шул сүзне ишетүгә, Шәкә миңа карап алды, аннары ишетелер-ишетелмәс кенә: +- Ярый, сиңа бөтенлек бирәм. Әмма кире алганда икеләтеп кайтарырсың. Алмасаң - утыз көннән сатуга куела, - диде. +- Бүген үк сатсаң да бәхил! +...Китте дәрте кабынган фанат (эт сугышына!) бер яртыга ромбасын да, атасыннан калган истәлек орденын да сатып. "Орденыңны онытасың!" - дип кычкыруын көтсәм дә, дәшмәде Шәкә, сейфына бикләде. Ә ромбаны исә өстәл тартмасына гына салды. Карамыйм дисәм дә, күзем төште: тартмада төрле ромбалар ята иде. +- Сораучысы бармы шуларны? +- Һәр товарның үз алучысы, үз вакыты. +- Кыйммәт йөриме? +...Бу сорауның кинәт булуы шикләндердеме - Шәкә сагаеп калды: +- Сиңа да кирәкмени? +- Зыян итмәс иде... +- Дипломы белән булганда, кайсы ВУЗ, нинди һөнәр сайлавыңа карап хакы. +- Диплом да эшлиләрме? +- Чыннан ялганны аерып булмас бу бозык заманда ни генә эшләмиләр! Доллар ясап саталар! +- Туу турында таныклык ясыйлармы? +- Машина хакы бирсәң, патша заманы мөһерен басып бирәләр. +- Чәч машинасымы, тегүнекеме? +- Син нәрсә миннән көлеп утырасың? Дөресен әйт: каян син? Кем син? Миннән ни кирәк сиңа? +- Миңа Гәрәй Рамилевичнең алтын балдагы белән, бала тугач бирелә торган белешмә язуы кирәк иде, ягъни вәсикасы. +"Һөд-һөд" хуҗасы миңа ни кирәген ишетүгә, башта "ха!" диде; аннары, аптечкасыннан дару алып, аны су белән эчеп куйды. Нидер эзли башлады. Нәрсәләрдер тапты. "Ревизия" дип язылган катыргыны чыгарып элгәч, ишеген эчтән ике йозакка бикләп, кулына газ баллоны алды. Мин инде "каравыл" кычкыру хәлендә идем. +- Нигә сорауларның баштагы икесеннән качып, өченчесенә генә җавап бирдең? +- Баштагы икесенә - мәгез, паспортыма карагыз... +- Кем җибәрде сине монда? Мәскәүләрме? +- Австралия капиталисты! Миллиардер! +Бу җавабымны ишеткәндә, "Һөд-һөд" хуҗасының күзләре алышынды, йөзеннән кан, җаныннан миһербан качты, сулышы сизелми башлады. Үлә дип торам. Чын курку белән куркып калдым. Чыгып китү җае да, сүз үзгәртү мөмкинлегем дә юк. Ирексездән, Роммель-Зәкәрия кыйссасын сөйләргә керештем. Каушадым, буталдым, әмма финалга җиттем: +- Әгәр Гәрәй Рамилевич Искәндәровның Ян Роммель улы булуы расланса, аңа күчереләчәк мирасның документлары әзер, Зәкәрия-Самуэль Австралиядә миннән хәбәр генә көтә. +Ышанырсызмы-юкмы - ломбардчының йөзенә кан йөгерде, күзләре минем күзләр белән очрашты, тирән итеп сулыш алды, әмма сөйләшүе юк. ...Утыра да утыра. Мин, тын алырга да кыймыйча, аннан хөкем карары көтәм. Бик озак булып тоелган ун секундтан ул күз карашын минем күздән күчерде. Мин дә урындыкка утырырга кушуы дип аңладым. "Үл" дисә, үләрлек хәлдә һаман хөкемен көтеп утырам. Ни әйтер?! Әйтмәсә, нишләргә? Чү! Башын калкытты. Ниһаять, кабат күзләр очрашкач, авызын ачып, "эн..." диде дә... тотлыкты бу. +Мин, хөкемдарга ярарга тырышып, "эн"га башланган сүзләрне тезәм, ягъни суфлёр булдым: +- Эндокринология? Энциклопедия? "Эндшпиль?" +- Энтропия! - диде ул, Менделеев таблицасына өстәргә яңа элемент тапкандай. - Мөмкин булган эшне башкару ихтималы юк, дигәнне аңлаткан очрак бу. Энтропия! +- Миңа ышанмыйсыз, димәк? +- Сөйләгәннәреңә ышанам, башкарып чыгуыңа ышанмыйм. Чөнки син ялгыш юлда. +- Тәүбә... +- Күрдең: миңа орден-медальләр китерәләр. Ата-бабаларыныкын яисә туганнарыныкын. Алам. Очраклы табылдыклар да килгәли... Төрлесе бар. Алам. Югалмасын өчен алам. +...Шулай диде дә сейфыннан йолдыз тотып килде. +- Менә бу Алтын йолдыз Әмирханов Хәтемҗанга бирелгән булган. Аны миңа теш кою остасы сатты. Ә ул үзенә кем сатуын, кем китереп тапшыруын хәтерләми, сораган хакын биргән дә алып калган. Ә мин, тикшертә торгач, эзенә төштем: "Хәтемҗан" дигән батырҗан бер ялгызы егерме сигез фашист офицерын әсир иткән өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган уйгур егете икән! Отпускамда Казакъстанга кайтып, уйгур авылыннан аның үзен эзләп барсам, "Әмирханов Хәтемҗан"ның сугышка китәр өчен чит кеше исемен алган нимес булуын белдем. Сугыштан соң, чын исемен әйтеп, Жуковка хат та язып караган, тик җавабы килгәнче, мәрхүм булган. Ялгызлыкта, ярлылыкта үлгән батырҗан. +- Нигә үз исемен яшергән ул? +- Нимесләрне сугышка алмаганнар бит, трудармиядә генә җиккәннәр. +- Сугышта булган нимесләр дә күп ич... +- Күп булмаса да бар. Кагыйдәдән качып, алдап-җайлап киткәннәр, ватан өчен батырларча һәлак булганнар. Мин сиңа исключительный очракларның берсенә бер мисал күрсәттем. Инде Роммельнең балдагына килгәндә... Әйе, сиңа Зөлхиҗә ханым дөрес әйткән - балдак та, бала тугач бирелгән белешмә вәсика язуы да миндә саклана. Ләкин аларның кемнеке булуын исбатлау ихтималы юк. Ә менә бу Алтын йолдызның чын хуҗасы кем булуын номеры буенча юллатып белдек. Номер - күп сорауларга җавап чыганагы ул. +Балдактагы вензельдән без аның Роммель атлы кешенеке икәнен белсәк тә, Роммельнең кем булуын белә алмыйбыз. Номеры юк! +Гәрәй абзый Израильгә баргач, вензельләр каталогы табып, махсус белгечләрдән тикшертеп, бу вензельдә нинди фамилия күрсәтелүен ачыклаган. Әмма шуннан уза алмаган. Чөнки узу мөмкин түгел. Хәзер инде безнең бурыч - Роммельләр шәҗәрәсенең чишмә башын табу. Кемнәр алар? Ни белән шөгыльләнгәннәр? +- Анысы да энтропия түгелме? +- Түгел! Тыңлатмакчы булып флейта күрсәттемме? +- Флейта идемени ул? +- Роммель дигән оста тарафыннан 1760 елда эшләнгән флейта ул. Нимесләр Рәсәйгә мылтык тотып түгел, флейта тотып килгәннәр. Вензель шул ук: Роммельнеке. +- Иң мөһим сер чишелә түгелме соң? Мәсьәлә ачык! +- Адаштыра торган гына ачыклык ул. +Ломбард хуҗасы кыза барып, арттагы бер шкафыннан һава өрдергеч тире күрекле корал тотып килде дә, бик кыйммәтле табышын күрсәткәндәй: +- Менә моны нидер дип беләсең? - диде. +- Балдак-беләзекләр ясаганда күмергә өрдереп, металл эреткеч җайланма түгелме? +- Портатив орган бу! "1784 ел" дигән, шул ук әби патша чоры! Лейпциг дигән нимес шәһәреннән Идел буена алып киленгән, 1941 елдан Казакъстан даласына сөрелгән, хуҗалары үтерелгәч, чүплеккә чыгарып ташланган могҗиза бу. ...Киң диапазонлы, кул мануалы белән уйналучы флейталар ансамбле - орган! Виктор Гюго яза: "Орган концертында яңгыраган тылсымлы ыңгырашу авазыннан изрәп, күктәге йолдызлар еларга җиргә төшәрләр", - ди. Безнең өчен аның кыйммәте органның музыкаль мөмкинлекләрендә түгел - ясаган остасында. Кара: "Alt goidschmied Meister" - "Золотых дел мастер Роммель" дигән. Менә кем нәселеннән килә Гәрәй Рамилевич Искәндәров - яки оксидлашкан Генрих Янович Роммель! Инде Гәрәйдә нимес каны акканны исбатлыйсы гына кала. +- Мөмкинме бу? +- Аның өчен һәр ике якның ДНК анализы булу кирәк. Балдак та, музыка кораллары да, каннар туры килүе ачыклангач, уйнар өчен генә ярый!.. +- Миндә Ян Роммельнең анализ күчермәләре бар. Зәкәрия абзый биргән иде. +- Ә миндә Гәрәй абзыйныкы саклана. Ләкин мин аны сиңа күрсәтә дә, бирә дә алмыйм. Саклауның төп шарты шулай. Вәгъдә - иман. +- Миңа нишләргә боерасыз? +- Һәрнәрсәгә әзер булып, сабыр итәргә, көтәргә! ...Әгәр рөхсәт итсә, мин аларны сиңа күрсәтергә дә, бирергә дә риза. Урыс әйткәндәй, "овчинка выделки стоит". +- Аның кайтканын көтеп ятаргамы? +- Мин аңа телеграмма сугам, адресы белән телефонга чакырып та заказ бирәм. Иртәгә җавап булыр дип өметләник тә көтик. +Киртәдән чыкмый гына хакимнәрне сүгеп, "тегеләрне" мактый-мактый, кипкән инжир кабып чәй эчәргә утырдык. Никадәр генә шакысалар да, ишекне ачмадык; Гәрәйдән уңай хәбәр килсә, "ничек-ничек нитәргә, ничек дөнья көтәргә" мәсьәләләрен бергәләп чишәргә килештек. +- Уңай хәбәр килмәү ихтималына сәбәп бармыни? - дидем мин, өченче чәшке чәемне ясатканда. +Шәкә әфәнде җавап бирергә ашыкмады. Җавапсыз калуы да аның холкында түгел, ахры. Шулай да, җавабына бик урау юлдан килде ул. +- Эшләр сез сөйләгәнчә, без теләгәнчә барса, Гәрәй Рамилевич Искәндәровка "Генрих Янович Роммель" исеменә паспортын алыштырырга кирәк булачак. Мирасны монда торып кына кабул итеп булмаячак, Австралиягә барырга кирәк булачактыр бит? +- Әлбәттә. +- Шунысы куркыныч шул. +- Әгәр паспортны монда эшләмәсәләр, Россиядә эшләтер. Роддом справкасы белән, ДНК анализлары булгач, шикләнәсе юк. +- Гәрәй абзыйның үзеннән шикләнәм мин: исемен алыштыруга бармаса ни булыр? +- Принципиальномы? +- Анысы да, монысы да мөһим аның өчен. Кирелеге дә бар, чыгымы да... +- "Монысы" дигәнең нәрсә? +- Бу яшькә җиткәндә, нимескә әверелү өчен госпошлина түләү генә җитмәячәк бит аңа. +- Эш акчага гына терәлеп калса, миндә рутил кулон бар... Менә ул... муенга аскан. +- Күреп торам... +- Шуны синең ломбардка салып - аңа!.. +- Кулон хакы гына торса икән... пашпорт... +- Алтын чылбыры белән! Мин аны кирәге чыкса дип кенә алган идем, биркасы бар, "Зәкәрия" фирмасыныкы, ягъни затлы нәрсә, кыйммәтле җиһаз. +- Миндә нәкъ шундый уенчык берәү ята. Шул ук "Зәкәрия" фирмасыныкы. Чит илләргә чыгу пашпорты алу өчен, Роммельгә мондый кулон ничәү кирәк булыр икән? +- Яхшылап кара: чын рутил бу, ясалма түгел. "Башлаган эш - беткән эш", дисәләр дә - гомер чикле. Ашыгырга кирәк, Шәкә әфәнде. Сүз түгел, гамәл кирәк. +- Минем чын исемем Шпейдель. Гитлерга каршы фетнәчеләрнең берсе шул фамилиядә булган, имеш. "Шәкә" монда кушылган кушамат кына. Тулысы - Шакирҗан. Мин аңа күнеккән, хурланмыйм да, кимсенмим дә. ...Минем бабамнар Идел буена күчеп килгәч, иң беренче булып су тегермәннәре төзегәннәр, сугару системасы керткәннәр. Хәзер ул урыннарда тегермәне түгел, елгалары да юк. Булдырабыз дип бетерделәр. +- Аңлашыла торган метамарфоза. +- Ә без Гәрәй абзый белән мылтык тотып түгел - музыка кораллары алып килеп, урыска мәдәният тараткан милләтнең йотылуын аңлый да, кичерә дә алмыйбыз. Шул берләштерә безне. +- Аңламау берләштерми, аңлау кушылдыра, Шпейдель әфәнде... +"...Шпейдель әфәнде" дигәнемне ишеткәч, Шәкә "ялт" итеп миңа карады да, елмаеп: +- Дөрес әйтәсең - "Шпейдель"; юкса, "Шпигель" дип бутыйлар, - диде. Аннары гаиләсе тарихын, бай тормыш юлын, ирешкәннәрен, югалтутабышларын - барысын-барысын бер тын алуда сөйләп бушангач, кинәт тынып калды. +Гомере буе саклаган серен беренче тапкыр очраткан чит кешегә сөйләвенә үкенә иде булса кирәк. Әйе, ул сөйләде, мин бүлдермәдем. Тыңлавым - арабызда дуслык җепләре пәйда булудан түгел, ә серен саклап йөргән ир-егеткә сабырлыгы, түземлеге өчен хөрмәтемнән булгандыр. +Әнә - утыра ул хәзер тавышсыз уйланып. Иртә картайган яшь кешегә дә, яшьлек кыяфәтен җуймаган картка да охшаган... әбине дә, бабайны да хәтерләтә... ...Аның бердәнбер куанычы... куанычы? Юктыр, булмагандыр аның куанычлары... Ә юанычлары? Очсызга алганны кыйммәткә сатудамы? +...Әгәр дә "Кеше эзләгәндә" дигән исем белән чикләнгән булсам, хикәямдә Шәкә минем бик тә үзенчәлекле табышым булыр иде. Хәзергә мин аны калдырырга тиешмен. +- Шпейдель әфәнде, мин сезне арыттым, ахры. Транспорт тукталганчы китим инде... Кунакханә телефоны аша элемтәдә торырбыз. +- Монда күргән, монда ишеткәннәр шушында калса иде. Сакланган сер үзен аклый. +- Сәмәркандта Шәкә-Шпейдельдән башка бүтән серләшер танышым юк. +- Ә зиратта очраткан кешең? Кунакханә хәдимәсе? Сине миңа җибәргән Зөлхиҗә ханым белән көндәше? Менә алардагы сер грамм белән үлчәнми, тонналап кына. Акча исен сизсәләр, әтисеннән кызын биздергәнне - алар безне тиз тешләрләр... +- Эш берләштергәнне тешләп кенә аерып булырмы? Аннары Гәрәй белән кызы Матильда тарихы бөтенләй башка... кыйсса. +- Сәбәбе шул ук - акча, мирас. +- Эшебез уң булсын, Шпейдель әфәнде, акчасы булыр. +- Амин! Шулай булсын дип юрыйк. +...Шпейдель-Шәкә, авыз эченнән нидер укып, битен сыйпап куйды. +- Карале, Шәкә әфәнде, син католик түгелмени, ислам дине тотасыңмыни? +- Аллага ышансам да, дини йолаларга илтифатым мактанырлык түгел... Бөтенләй үк ваемсыз булмасам да, азартым юк. Кем белән утырсам, шуның кәефе өчен тегеләй дә, болай да булгалый. Үпкәләмә тагы. Ә Алла бардыр, бердер. Ышаныч кирәк. Көч - ышанычта. +Кунакханәгә такси яллап кайтсам да (икеләтә хакка), сәгать төнге уникене сугып узганлыктан, ишекләре бикләнгән, каравылчы ир дә, кизү торучы администратор ханым да йокларга ятканнар иде. Аларны уятканчы кат-кат кыңгырауга басып, ишек шакырга туры килде. Кырык сүзгә җитеп, ачкычларын тотып, ишек ачарга килгән бывший "КГБ"шник, мондый очракларда тиешле булган "чәйлек" күрсәткәч, сүгенүдән туктап, ишекне ачты. +Администратор, ятагыннан башын күтәрми генә: +- Ничәнче нумер? - диде. +- Дүртенче. +- Дүртнең ачкычы монда юк. +- Кая киткән? +- Анысын сездән сорарга кирәктер, мөхтәрәм казанлы. Кемгә бирдегез? +- Беркемгә дә бирмәдем... шикелле. Бәлки хәдимә алгандыр? Җыештыручы? +- Хәдимәләрдә запас ачкыч бар-барын. Тик алар иртәнге сигезсез эшкә килми. +- Миңа бүген керергә кирәк бит. +- Бик үтенеп сорасаң, каравылчы Әхмәдиша җаен табар. Табарсыңмы, Әхми? +- Ачкыч ясау хакына ризалашса, тәвәккәлләрбез, - диде сөйләшүебезне ишетеп яткан каравылчы. +...Риза булмый кая барам? Баскан урынымнан кузгалмый гына көтеп торырга боерып, китте йөзләгән ачкычны бер бауга тезеп муенына аскан коткаручым дүртенче "бастионны" алырга. +...Сулыш алырга да куркып, бер сәгать булып тоелган бер минут чамасы узуга, килә бу. Хәйләле елмаюдан "авызы колагына" җиткән, күзләрендә очкыннар уйный. +- Бар, кунак, рәхәтен күр, безне дә онытма - оҗмах ишегең ачык! +- Шул арада ничек ачтыгыз? +- Без бит хакны вакыт сарыф иткән өчен дип түгел, нәтиҗә өчен алабыз. +- Күпсенеп әйтүем түгел. Рәхмәт илтифатыгызга... Йөз аклыгы өчен алыгыз. +- Йозаклык булды инде бу... Сдачам юк. +Сак кына атлап, номерыма кереп, ишекне эчтәм элим дисәм, ачкыч эчке йозак тишегендә мине көтә! ...Әхмәдишаны гаепләмим, "ачкыч юк"ны ишетүгә, үзем килеп тикшерәсем калган. Бәлки, шулай ишектә онытылып калгандыр ул? +"Видеокамерам очмаганмы?" дигән шик эчкәреге бүлмәгә уздырды. +...Бүлмә ишеген ачуга... ни булганын язар өчен минем урында физиолог, психолог, тикшерүче һөнәрләрен камил үзләштергән белгечлекләре өстенә ялангач хатын-кыз фигуралары ясап дан яулаган Алексей Кравченкодан остарак сынчы-рәссам да булырга кирәктер. Саналган һөнәрләрнең берсенә дә ия булмагач, ир кеше буларак кына күргәнемне тасвирлап карыйм. ...Әйе, килеп керүгә... юк - булмый... +...Ир-егетләр минем хәлне аңлар, хатын-кыз, мыскыллап, елмаер гына. Ни-нәрсә булуын, битараф күзәтүче "күзлеге киеп", тасвирларга җөрьәт итәм. Франц Базен: "Мәхәббәт уенында тәннең кирәкле бер әгъзасын гына күрсәтеп, бик күп нәрсә аңлату - бар булган мөлкәтеңне күрсәтеп, бер фикер әйтмәүдән кыйммәтрәк", - ди мәгълүм формуласында. +Назлану фонында фикер хөрмәт ителмәсә дә, булган фикерне (зурмы, кечкенәме) үтемлерәк әйтү отышлырактыр. Ә үтемле әйтергә осталык белән кыскалык кирәк. Ул мәлдә миндә, гомумән, бер фикер дә юк иде. Кыскасы, мин шок хәлендә. Шик диңгезендә, сихри дөньяда, тылсым тоткынлыгында идем. Ә ул... ул ята, ята йокыга талган гүзәл... +...Өстәлдә бик аз гына салып эчелгән бер литрлы шешәдә затлы шәраб, сындырылган шоколад кисәкләре, печеньелы тартмалар, суы суынган электр чәйнүге, тиелмәгән "Липтон" чәе пакетлары ята. Барсы да ята... +...Шунда ук ятучы пластик флакондагы ниндидер дару шикләндерсә дә, язуын укыгач, тынычландым: йоклата торган "сәдәфләр" икән. Күрәсең, көткән-көткән дә номер хуҗасы кайтуга үзе "номер" күрсәтмәкче булган. Тик, түземлеге җитмәү өстенә, Базен формуласын белмәве көчсезләндергәч, шәраб салып эчкәндер дә, шул җиткәндер - ауган гүзәлбикә. ...Әгәр мин бу хәзинәне күрүгә "нәфсем уянмады", "кызыкмадым" дип язсам, моңа беркем дә ышанмаячак. Кыскасы, минем ихтыярым аның ихтыярында иде. Башка сүз табалмыйм. (Хәзер инде укучым теге анекдоттагы кебек, "дальшедальше", диячәк. Ләкин "дальше было раньше" җавабы булмаячак.) +...Уятып, мең соравымның һич югы берсенә җавап алу турында уйларлык түгел: гүзәл - татлы йокыда. Әнә аның ир-егетләрне кол иткән хәзинәләре, горурлыгы - барысы да якында гына. ...Уянгач, үз хәленнән үзе оялмасынга, ефәк җәймә белән кайбер "детальләрен" күздән яшердем дә, уянганын көткән арада, бәллүр фужерга шәраб салып, эчмәк булдым. Салдым, кулыма алдым... Тукта... чү... ни бу? +...Шәраб түгел икән - ниндидер мин күрмәгән, мин эчмәгән коньяк исе килә, ни булса - шул дип, эчтем бу "иномарка"ны. Таныш түгел нәрсәнең ничек тәэсир итүен белгән юк, "Восток - дело тонкое" дигәннән чыгып кабатламадым. (Әлегә кадәр булган вакыйгалар эзлекле һәм өзлексез тасвирланса, хикәямнең шушы урынында аерым бер бүлекне язмый узуыма укучымнан гафу үтенергә тиешмен. Язсам, анда яңа фикер дә, адәм балаларына ят гамәл дә булмас иде.) +7 БҮЛЕК +Ирнең үгие булмас +...Яткан караватымның шыгырдап тибрәлүеннән уянып киткәндә, сәгать ничә булгандыр, әмма тышта яктырган иде инде. +Янымда яткан гүзәлнең йөзе нурлы да, бәхетле дә булу, мине дәртләндереп, көч тә өсти кебек. Без тагы ләззәт диңгезендә йөзәбез. +Кем караватына кайсыбыз башлап күченгәндер, хәзер инде ятакларыбыз гына түгел, җаннарыбыз кушылганлыктан, безне бернинди көч тә аерырга җөрьәт итмәс дигән ышанычта хозурланабыз. +Аның һәр әйткәне миңа хакыйкатьнең үзе булып тоела. Минем белән булып узганнар да, бүгенгем дә аны җилкендерми, аның өчен бары тик киләчәк кенә кирәк, кирәкле булганга, киләчәк кенә әһәмиятле аңа. +Аңа ияреп, миңа да хыялга бирелеп яту - рәхәт. +...Шагыйрь Илдус Гыйләҗев: "Ышаныч яулап алына, мәхәббәт үзе табыла", - дип яза. Безнең очракта башлап мәхәббәт (күз аша) безне сүзсез таныштырып, күңелләрне кавыштырды, шул кавышу бер-беребезне эзләргә этәрде; тапкач, ышаныч уятты. Шушы яшькә җитеп, шашып ярату барлыгын да, мәхәббәтнең һәрнәрсәдән көчле булуын да белмәгәнмен, тоймаганмын. Бар икән, дөрес икән, яши икән... Яшәсен мәхәббәт! +Бу - һич кенә дә гомер иткән хатынымны сөймәгәнмен икән, дигән сүз түгел. Әмма мин аны күбрәк аның үзе өчен, аңа рәхәт булсын өчен дип яратканмындыр. Аның янында мин ышанычлы, бәхетле тормыш тапсам да, ләззәтле гомер кичердек дип әйтә алмыйм. Матур булганга яхшы күрендеме ул, яхшы булганга матур күрендеме - өзеп кенә анысын да әйтү кыен. Һәрхәлдә мин хатынымның хосусый милке булып саналсам да, күңелем биләүле түгел иде. Аңа хыянәтсез гомер кичерүемне көчле холыктандыр дип тә санамыйм. Кирәге булмагач, кызыгын тапмаганмын, кызыксыз нәрсә кызгануны уята. Мөгаен, шуннан куркылгандыр. Яшәлгән, яшибез, яшәлер. Яшьлектәге бер күңел дәфтәремә кемнеңдер дүртьюллыгын язып куйганмын: +Вчера давно уже умчалась, +Завтра может не придёт. +И лишь в одном сегодня +Радость, бесспорно, человек найдёт. +Кем шигыре булса да, фикере белән килешәм. +Шул ук вакытта куркам да: җәйдән соң кыш килгәндәй, шатлыкны кайгыхәсрәт алыштырмаса иде, дим... +* * * +...Бүген ул гомере буе йола-кагыйдәләр тыеп килгән теләкләрен, сүнү хәленә җитеп, тумыштан килгән дәртен, комарлыгын, азгынлыгын, үз ихтыяры белән әрәм-шәрәм ителмәгән хис, тойгыларының калган көчен сынап карау мөмкинлеге чыгуга язмышына рәхмәтле булып, теләгәнчә рәхәтлек кичерергә тырыша. Мин аны аңлыйм һәм ул теләгән ир булырга тырышам. Ахыры хәерле булсын. +Шатлыктан изрәп, хаталарны танып, беркая чыкмый, мәхәббәт, "иномарка" һәм шоколад белән генә туенып, өч тәүлек яшәдек. +Ниһаять, минем өчен бөтен дөнья рәхәте, баксаң-күрсәң, хатын-кызда икән, дигән фикерем оеп килгән мәлдә генә телефон шалтырады. Шатлык дәвамлырак булсын өчен, трубкага ашыгып ташланмадым, майкамны, чалбарымны кидем. Шуннан соң гына телефонга. Мин көткән Шәкә-Шпейдель тавышы түгел, ә дежур администраторныкы иде: +- Әгәр номерны бушатмасагыз, акча түләргә тиеш буласыз. Бүген көндезге сәгать унбергә кадәр түләмәсәгез, бер тәүлеккә артык яшәлгән исәпләнә... "пип-пип-пип"... +- Гаҗәп икән... "бер тәүлеккә артык яшәлгән", имеш. Кем миңа күпме яшәүне билгели? Нинди серле кисәтү бу? +- Мин ишетмәдем. +- Карале, кем, исемең исемнән чыккан... +- Безнең халыкта исем белән эндәшү юк. Ир дә, хатын да бер-берсенә "син" дип кенә дәшә. Син дә миңа "син" диң. +- Син бит минем хатыным түгел. +- Ә кемең??? +- Бәлки "сөяркәм"дер? Ләкин бу сүзне кычкырып әйтмиләр, сер итеп саклыйлар, яшерәләр. +- Ә минем сөяркә булуым белән горурланасым килсә? +- Бу оятсызлык дип атала түгелме? +- Табигате сораганны канәгатьләндергәч, ни өчен хатын-кыз гына оялырга тиеш? Теләкләренең табигый юлына аркылы төшмәү нәтиҗәсендә нәсел калдыру мөмкинлеген ир дә, хатын да тигез бүләләр икән, нигә аның өчен хатыннар гына оятлы? Ни өчен теләкләре тигез булса да, хатыннар карышкан атлы булырга тиеш? +- Оялчанлык - хатын-кызның иң көчле коралы. Күз карашының яшеренлеге, тәненең нәфислеге, тавышының йомшаклыгы, сүзләренең серлелеге - барсы да ирләрне буйсындыру коралы. Әмма шунысы бар: корал кирәк чакта гына кулланыла. +- Хатын-кыз өчен аларның кирәкмәгән чагы юк. Чәчәк ни өчен һәрчак матур да, хуш исле дә була? Күбәләкләр, бал кортлары еш кунсын, серкәләнсен, җимешләнсен өченгә! Кызыктыру исәбе үсемлекләрдә бар! +- Төссез, иссез дә гөлләр була. Алары да чәчәк ата, орлык сибә... +- Син мине нинди гөлгә тиңләмәкчесең? +- Лотоска! Ул матур да, хуш исеннән башлар әйләнә, имеш. Һиндстанда булган егетләр сөйли: лотос күле төн буе "гөж" килә, ди. Ширбәтенә рәхәтләнгән бал корты туену белән очып китмәгән. Ә, төн җиткәч, суынгач, чәчәк ябылган - зинданга әверелгән, кояш чыкканчы нечкәбил тоткын җырын җырларга мәҗбүр. +- Кызганыч. Нечкәбиле дә, лотосы да. Мәхәббәткә лаек түгел, алар - тамакнәфес коллары. +- Хәзер бу турыда сүз куертырга вакытым юк. Син давай, кызый, тор, юын, киен дә, өеңә кайт. Көндәшең көтеп зарыкмасын. Мин "Һөд-һөд"кә барып нинди хәбәрләр килүен белешим. +- Ә минем кайтыр юлым киселгән, өем - шушы, ирем - син. +- Шаярырга моменты ул түгел. Әгәр хәбәр килмәгән булса, нинди чара күрү турында уйларга кирәк миңа. Минем бит әле кайтыр юлга билет та алынмаган. +- Качу турында уйласаң - ялгышасың... Мин сине җибәрмәячәкмен! Китсәк - бергә! +- Саташма, кызый!.. +- "Сөяркәдән" "кызыйга" әверелдекмени? Хәмергә нәрсәдер салып эчереп миңгерәүләткәч, "кызыйга" түгел, кәҗәгә дә әверелерсең... "Наркоконтроль", имеш... "Бар-бар, тик озак юанма, тизрәк йөре. Мондагы халык үшән булса да, эшне тиз тота, каты тота. Тотканын ычкындырмый... Бигрәк тә минем Тәмирлан кулына эләккән эшнең эш булмый калганы юк. +- Нинди эш турында сөйлисең син? +- Ярый. Син аның хатынын алдалап, азындырырга ирештең, ди. Ә... эшеннән тыя алмыйсың бит?! ...Ул инде былтырдан бирле "инюрколлегия"дәге дуслары аша әнә шул нимес Ян Роммельне эзләтә... Синең кебек теләсә кайда, теләсә кемгә сер таратып, күләгә куып йөрми. +Бар, бар - аптырама... Ишеткәнеңнән бигрәк әле ишетәселәрең алда... Син кайтуга мин монда никахыбызга шаһитлар әзерләп көтәрмен. Хәер, алар һәрчак, һәрнәрсәгә әзер... +* * * +- Синме соң бу? Ни сөйлисең син? Мин ялгышаммы? Синме? +- Икебез дә ялгышабыз. Шул безне таныштырды, кавыштырды. Кая минем киемнәрем? Чишендергәнсең икән - киендерә дә бел! +- Мин каравылчыдан ишекне ачтырып кергәндә, син шушылай йоклап ята идең... +- Йокыга сабышып!!! Ишекне дөбердәткәндә генә чишенеп яттым әле мин. Сынар өчен! Ә син мине өемә озату урынына... +- Шантаж! +- Әнә шул таблеткалар шантаж түгелме? Тикшертикме? Чакырам! +- Кирәкми! Беркемне дә чакыру кирәкми! Сөйләшербез, аңлашырбыз. Үзебез, үзара... Уф... Шулай булырсың дип курыккан идем. Уйлаганым алдымда калтырап тора. Шаяруымны аңламас ир-егет! Шуны гына бел: миннән качып котылу ихтималың юк. Чөнки, чөнки син миңа бик тә ошыйсың. Әлегә җитте. Бар, эшеңне бел. +...Бу сөйләшүдән соң тагы ниләр булганын язып, кәеф бозасым килми. "Колак ясау" дип узып китү дә дөрес булмас. Чөнки "инюрколлегия" аша Роммельнең нәселен эзләтү ихтималы булу - игътибарсыз үткәрердәй хәбәр түгел. Шпейдель белән киңәш кылырга кирәк. Видеокамерамны алып, киттем таныш ломбардка. Бүдәнә базары эш көннәрендә ябык булса да, "Һөд-һөд" ачык иде. Хуҗасы гына "бикле" кебек. ...Шәкә-Шпейдель әфәнде үпкәләгән кебегрәк каршылады: +- Беркемем дә юк дигән идең, ике көн буе телефонга да килмисең, "кунагы бар", диләр. Кеше өч көн буена кунак булмас - кемең иде ул? Әллә тегеләрнең берәрсеме? +- Ялгышыммы, язмышыммы, табышыммы, югалтуыммы? - әлегә әйтә алмыйм. Бәлки синдәге хәбәр айнытыр: әйт тизрәк. +- Гәрәй Рамилевич белән сөйләштек тә, телеграммасын да алдым. Мә, үзең укы. Ул синең Саратовка килүеңне көтә. Ә бусын менә бирергә кушты. Балтач больницасы биргән белешмәнең күчермәсе белән вензельдәге тамганың зурайтылган фотосы. Калганын үзе белән сөйләшкәч хәл итәрсез... Ул каршы түгел, барсына да риза. +- Миңа калса, буласы булды, буявы сеңде дияргә түгелме? +- Гәрәй Рамилевич "күчерелгән милләтләр мәдәниятен саклау" фонды оештыру мәшәкатьләреннән аерыла алмау сәбәпле, үзе кайта алмый. Сине көтә. Ничек тә сузмый барырга, күрешергә тырыш. Сунарчылар син генә түгел. +...Беренче очрашуымда күзем төшкән гүзәлне монда тагы очратуымны, аның да миңа күңеле төшкәнлеген, кунакханәгә кайтуыма көтеп ятуын, хәмер эчеп гөнаһка керүебезне - барсын-барсын бөтен нечкәлекләре белән сөйләдем дә Шпейдель әфәнденең күзләренә багып хөкемен көтәм: ни әйтер? +- Монда хәмер гаепле түгел, - диде ул, бераз тын утыргач. +- Үзебезме? +- Гаепле юк. Барысы да чарасызлыктан. Аның чынлап та коллыктан котыласы килә. +- Котылабыз дип тотылсак? Прощай, карьера, эш, иҗат, гаилә - барысы, барысы оча. +- Син инде тотылган. Бу проблеманы чишәм дип баш вату - мәгънәсезлек. Шул проблема белән яшәргә кирәк. +- Ягъни? +- Ягъни аны үзең белән алып китәргә кирәк. Анда акча җитәрлек, аерым фатир табып урнаштыруда ярдәм итәрсең. +- Саташма! +- Ул - монда бала чагыннан Тәмирланның колы хәлендә яшәүдән туйган хатын. ...Башта үзе файдаланып, аннары, малаен өйләндереп... хуҗабикә ясап... Барысын да күрмәсә дә, белеп, сизеп яшәде халык. +Хакимияттән китсә дә, хакимлеге һаман көчле аның. Шунысы куркыныч: кая карама ул һаман хуҗа. +- Шулай булгач? +- Без "халыклар иреге, милләтләр иреге" дип барабан кагарга яратабыз. Ә бер кешене коткарудан куркып качабыз. Тәвәккәллек кирәк!.. +...Аласыларын алып, бирәселәрен биреп, әйтәселәрне әйтештек тә, мин Шпейдель-Шакирҗан белән хушлашып, билет алырга вокзалга киттем. Ул Гәрәй Рамилевич белән сөйләшергә телеграфка юнәлде. +...Эшләремнең барысы да теләгәнчә барып чыкса да, җаным тыныч түгел, тагы нидер булыр һәм алары куркынычрактыр кебек тоела иде. +Күңелем сиземләве алдамаган: Ташкенттан Саратовка оча торган самолётка түгел - Ташкентка кадәр поездга да билет юк иде. "Бу белешмәне күрсәтүчегә һәрьяклап ярдәм итегез!" - дигән көчле язуны сузсам да, кассир хатын аңа карарга да теләмәде, "юк" диде дә, билетларын кире тапшыручыларны көтеп торсагыз, сез беренче булырсыз, дип тынычландырды. +Инде ничәнче тәүлек нормаль йокы күрмәгәч, эскәмиягә утыру белән изрәп киткәнмен. Сыбызгы тавышына күзләремне ачсам, каршымда үзен маршалдан да өстен санаучы старшина басып тора: +- Гражданин пассажир, тут спат нилҗә, эс вас штраф! - ди. Бәхәсләшеп тормыйча, көткәнен алса да, тәртип саклаучы икенче залга чыгарга боерды. +- Билетын кире тапшырырга килүчене шушында утырып көтәргә кушты бит... +- Сәфәрең кай якка? +- Ташкент аша Саратовка, аннан Казанга иде. +- Кая, китер акчаңны. +- Ничә сум кирәк? +- Ничә сум жәл түгел. +- Билет бәясе күпме торса, шул суммадыр инде? Ике билет. +- Билет хакы бездә кешесенә карап, көне белән - җомга, шимбә, якшәмбе бер бәя, эш көннәрендә - башка хак. +- Прейскуранты бардыр бит? Безнең акча белән ничә сум кирәк? +- Сиңа прейскурант кирәкме, билетмы? +- Билетның хакын белү кирәк. Чөнки миндә доллар түгел, ә рубль. Ике билет! +- Алайса, утырасың инде, абзый, рублеңне саклап, прейскурант карап... билетларын тапшырырга килүчене көтеп... +- Билет миңа бүген, хәзер кирәк иде бит, старшина. +- Ә безгә монда ничек тә үлми яшәргә кирәк. Кассирга да, миңа да. +...Китте старшина, калдым аның "тел төбен" төшенмичә. Күпмедер утыргач, видеокамерамның "эшчәнлеген" тикшерергә теләп, саквояжымда актарына башлауга, каян күреп, нәрсә сизенгәндер - очып дигәндәй, тагы каршыма килеп басты бу: +- Тут снимат нилҗә. Стратегик объект, органнардан аерым рөхсәт язуы кирәк. +- Миндә рөхсәт язуының төрлесе бар. Рәхим итеп танышыгыз... +- Ә нигә аны баштан ук күрсәтмәдегез? Монда мин бит... Мин... +- Кассир да, администратор да язуны укымадылар. +- Миңа күрсәтергә кирәк иде! Закон сагында мин! Менә ич - язган: "Местные отделения правоохранительных учреждений должны содействовать", - дигән. Киттек кассага! Бүлмәсенә керәбез! Ач, Дөркәй. Мин бу - старшина Байтирәков. +- Бикле түгел ишек - ач та кер, Байтирәк Черекбаев. +- Син нигә бу иностранецка билет сатмадың? +- Сорамагандыр... +- "Билет бармы?" дигәч, "юк" дидегез ич, ханым. +- "Билет бармы" соравына бездә һәрчак стандарт җавап: "юк". Әгәр кая кирәген әйтеп сорасалар: "бераз сабыр итегез, эзләргә кирәк", дигән булыр идек. Кирәк кеше көтә дә, көттерми дә. Ә бу Казан татары шунда ук сиңа чапкан... Куркыта, янәсе!.. +- Хәзер үк оформляй!.. +- Уже пишу. Сезгә ничә билет, әфәндем? +- Ике. +- Нинди урыннар кирәк? +- Ике кешелек купе бармы? +- Күпме кирәк - шулкадәр. Паспортларыгызны һәм ике билетлык... +- Миндә паспорт үземнеке генә. Минем исемгә языгыз. +- Алай ярамый. Үз паспорты белән килеп алыр. Кем дип языйк? +- Паспортым алдыгызда. +- Аңа дигәнен бронялау өчен фамилиясен әйтегез, дим! +- Кайчандыр "шәһәр гүзәле" конкурсында икенче урынны алган. +- Кая бара Тәмирлан хатыны сезнең белән? +- Эш буенча... +- Тәмирлан әкә риза булып җибәрәме? +- Анысын үзеннән сорарсыз. +- Мәҗбүрбез! Кайсы хатыны? Аның хатыннары... күп. +- Конкурста җиңгәне! +- Байтирәков, ишетәсеңме?.. +- Старшина булганыма ике ай тула бүген. +- Старшина Байтирәков! Көек исе сизмисеңме, дим? +- Көек исе дә, киек исе дә бар бу эштә. Чыгып торуыгызны сорыйбыз, әфәндем. Бүлмәне җилләтеп алырга кирәк булыр. Ишетмисезме әллә? +- Паспорт, билет, акчам? +- Алар вакытлыча кассада калып торыр. Ситуация ачыклангач килеп алырсыз. Тиене дә югалмас. +...Аларга ситуация ачыклангандырмы, юкмы, әмма минем өчен катмарланды гына: кичкә кадәр утырсам да, билет та булмады, акча да кайтарып бирелмәде, паспортка өстәмә командировка документларын да сорап алдылар. Имеш, Сәмәркандта буласым анда атап күрсәтелмәгәнлектән, Үзбәкстан шәһәрләрендә генә диелгәнлектән, нинди учреждениедә булсам, шул оешмалар аны үз мөһерләрен сугып, расларга тиешләр икән. Командировочныйда ул графа буш. Ни өчен буш? "Һөд-һөд" госучреждение түгел, шәхси сату-алу урыны гына икән... "Уф, Алла!" дими, ни диярсең?! +- Иртәгә иртәнге сәгать унга килерсез, - дигәнгә ризалашмасам да, сүз куертмыйча, кунакханәгә юл тоттым. Бу юлы ачкыч үз урынында, ә гүзәлнең урынында калдырган язуы гына ята иде: "Ачкычыңны алып, бүлмәңдә үземне монафикъларча тотуым өчен гафу үтенәм. Без, кешеләр, барыбыз да артистлар ич - тугач та уйный башлыйбыз. Сөйләшү-алдашу, ялган өчен уйлап табылган чара ул. Кунакханә хәдимәләренә ачу, үпкә тотма, алардан гафу көтмә, ни дә булса дәгъва итмә. Алар мине яхшы белгәнлектән, ни теләсәк, ничек теләсәк, кайчан теләсәк - ничек кирәк, шулай үтәргә сүз биргән халык... Кыскасы, аңлагансыздыр: бу кунакханәнең хуҗабикәсе мин булам. Чәчтараш, матурлык салоннарын санап, әйтеп тормыйм. Матурлар анда йөрми. Мине эзләмә. Сине үзем табармын. Бу язуны укыгач, яндырып, көлен унитазга агыз да суыткычта көткән "Наполеон" белән таныш. Аннары, узганнарны төшеңдә күреп йокла". +"...Йокла", имеш! Йокларсың монда! Мәрхәмәтле хуҗабикә булып күренәсе килгәч, "Йоклама!", "Уян!" дисә иде... Мин бит болай да, тегеләй дә, менә ничәнче тәүлек инде, гел йокылы-саташулы халәттә йөрим. +Мин, һаман саен, авырткан башны тарарга тимер тарак эзләгәндә, проблемага юлыгам икән бит! Проблема өстенә проблема. Әгәр дә ул, чынлап та хуҗабикә булып, "очрашу"дагы сөйләшүләр диктофонга яздырылса? Яшерен микрофоннар булыр урыннарны эзли башладым. Мин табарлык булса, яшерен булмаслыгын уйлап кына, эзләнүдән тукталдым. +Хуҗабикә булуына шикләнәсе юк. Үзебезнең Казаныбызда да, байлыгын "хуҗабикәләре" исеменә яздырып, миллиардерга әверелгән чиновниклар азмыни? Ә кем соң бездә "бу завод минеке", "бу кунакханә минеке", "бу урман минеке" дип йөри? +Ишеткәннәргә ышансаң, илдәге җирләрнең генә түгел, җир астындагы хәзинәләрнең дә, күлләр, елга-чишмәләрнең дә "хуҗабикәләре", халыкка кушылып, хуҗаларны сүгешә, зарланган була. +...Микрофон-видеокамералар күз-колагыннан саклану йөзеннән, суыткычка таба борылып та карамыйча, йокларга булдым. Хәлем чыннан да авыр иде, ярдәм көтәр кешем юк. Бердәнбер өметем Хызыргаләйһеәссәламдә дияр идем - аны гөнаһлы кешедән читләшә, диләр... +Шулай уйланып күпме ятканмындыр, ишегемне шакуга уянып киттем. Дөрес уйлыйсыз: бу ул иде. Тик бу юлы ул тәненең бер өлеше дә күренмәслек итеп ефәк чадрага төренгән, мин уема да китерә алмаслык ярсыган, җилкенгән, ашыга. +- Киен, - диде ул, бөркәнчегеннән котылуга, - менә сиңа заказың буенча самолётка ике билет, болары Ташкентка кадәр поезд билетлары - иртәгәгә. Ә бусы калдырган акчаң. +- Иртәгәгә самолётка билет юк дигән иде бит... +- Такси белән китәсең. Шунсыз өлгерә алмыйсың. +- Нигә ике билет? Син дә минем беләнме? +- Мин әлегә калам. Җиңәр өчен вакытлыча җиңелү тактикасы бу. Аңа мине "китте" дигән хәбәр барып ирешүенә шикләнмим. Тикшерәм дип кайтса, мин өйдә... Сиңа очарга кирәк. Әгәр тоткарлансаң, ул синнән котылу чарасын күрәчәк. +- Куркытма, зинһар... +- Кисәтү бу. Наркоконтроль инспекторы икәнеңне белгән булыр ул. Бусы сиңа көтелмәгән юл чыгымнарыңа. +- Сатып алуның бер формасы инде бу. Рәхмәт. Мохтаҗлыгым юк. +- Кирәге чыгарын беләм. Мине эзләмә. Сине үзем табармын. Хәбәр көт. +- Нинди хәбәр? +- Шатлыкка булыр дип өметләнәм. +- Мин сине аңламыйм, кызый: без ике телдә сөйләшәбез. Чынында кем соң син? Хаҗияме? Тылсымчымы? Сихерчеме? Уйнашчымы? Интриганкамы? Нәфес колымы? Артисткамы? Кем син? Язмышыммы? Ялгышыммы? +- Чынында санаганнарыңның һәркайсы һәр хатын-кызда бардыр. +- Ә минем сине генә беләсем килә? Кем син? +- Мин синең коткаручың - Хызыргаләйһеәссәлам! +- Мин хәзер чынбарлыкка гына ышанам шул. +- Үзеңә ышанычың бетмәсен! Иң мөһиме - үзеңдәге көчтә, абзый. Кил, киләчәк өчен дип, кирәкмәгәнен онытып, кирәген онытмаска вәгъдә биреп, кочаклап үп тә, хушлашыйк. +- Һөнәрем актёр булса да, тормышта уйный алмыйм, матур төшем, сиңа да уяныр чак җиткәндер... Хуш, сау бул! +8 БҮЛЕК +Яхшыга тиң юк, яманга им юк +...Юл газаплары тоймыйча, таксида да, самолётта да йоклап кына баргач, кунакханәгә урнашканчы туры Гәрәй Рамилевичка илттердем. Өч бүлмәле "хрущёвка"ның бер бүлмәсенә - Әлфиянең ерак туганнарына урнашканнар икән. Киләсемне Шәкә-Шпейдель шалтыратып әйтүе буенча белсәләр дә, бүген килер дип көтмәгәннәр; хатыны кунак каршыларга ризык алырга дип базарга киткән, Гәрәй Рамилевич нотариуска җыена иде. Очраштык, шатлык һәм саклык белән генә сынашып, "эшлекле сөйләшүгә күчтек". +...Кинәт кенә Сәмәркандтан китүемнең сәбәбен үземчә йомшартыбрак сөйләсәм дә, Тәмирлан гаиләсе белән бәйләнешемнән канәгать түгеллеге сизелә иде абзыйның: +- Хатыннары үзләренчә яшиләр. Күрмәскә, ишетмәскә тырышсак та, без капчыкта ятмый бит... Ут күршеләребез буларак, конфликтка кермәскә, күрмәскә тырышабыз. Сер сөйләүдән, ачылудан сакланабыз. Һәрнәрсәдән үзләренә файда эзлиләр. +- Хатыннары дамы? +- Хатыннары Тәмирланның кайларда нинди "чишмәләре" барлыгын да белми булыр. Булсын да, кесә тулсын... ...Бер туганы Термезда загранпаспортлар бирү буенча ниндидер түрә, шул эше аның чабыш аты да, җигүлесе дә. Дөньяны читтән килгән килмешәкләр белән тәэмин итү алар кулында. Шулардан чыгып әйткәндә... +- Гәрәй Рамилевич! Сез мине бик кирәк дип чакыргансыз. Тәмирлан турында гайбәт сөйләр өчен түгелдер, шәт?! Минем вакытым бик аз. Мөмкин булса, чакыруыгызның сәбәбенә күчсәгез иде. +- Шул сәбәпләр турында сөйлим бит инде мин. +...Эш болай тора: Мөслимә ападан әти турында мәгълүматлар алып кайткач, шатлыгымны күршем Тәмирлан белән уртаклаштым. Ул шунда ук инюрколлегия аша әтине эзләтү хәстәренә алынды. Язды, шалтыратты, сөйләште. Анысы хак. Нәтиҗәдә, минем әтинең фельдмаршал туганнарыннан берсе булырга тиеш, кайда һәм ничек үлүе турында хәбәрләр юк дигән язу кайтарып тоттырды. Бу кәгазь кисәге безгә бик кыйммәткә төште. Без моңа ышанмадык. Шуңа күрә эзләнүләребезне үзебезчә дәвам иттек. +Хатыным Әлфиянең апасына кунакка Израильга баргач, алар ярдәмендә эзләнүләребез шундый нәтиҗә бирде: Роммельләрнең шәҗәрәсе күп тармаклы. Бер тармагы - рыцарьлар - сугышчылар, икенчесе - галим - уйлап табучылар, өченчесе - музыкаль кораллар ясау осталары. Вензель тикшерү белгечләре безнең шул тармактан булуны раслады. Илгә кайткач, мин шул юнәлештә эзләнүләр алып барып, шактый табышларга ирештем. Күчерелгән халыклар музее оештыру буенча рөхсәт артыннан йөри башладым. +Тәмирлан каршы төшеп, миңа "фашист туганнары исемен мәңгеләштерергә йөри" дигән тамга суктырды. Рөхсәт бирмәделәр. Мин сүнмәдем, сүрелмәдем. Роммель фамилияле нимесләрнең адресларын эзләтә башладым. Израильдәге белгечләр ярдәмендә табышлы булдым. ...Фельдмаршалның 1928 елгы бердәнбер улыннан беркем дә калмавын, Аргентинага барып чыккан энеләре Карл белән Герхардның опера җырчылары һәм стоматолог, сеңлесе Хеленаның музыка укытучысы булганлыкларын, балалары калуын белдем. Алар белән бәйләнешкә кереп, Рәсәйнең Энгельс шәһәрендә музей ачарга теләгем барлыкны, спонсорлар эзләвемне белдердем; фондыбызның реквизитларын җибәрдем... +Кыскасы, безнең фондыбызга юмартларча акча килә башлады. Читтә яшәүче нимесләрдән генә түгел. Уругвайдан, Чилидән, Боливиядән - төрле милләтләрдән: ассириецлардан, греклардан, босниецлардан - ягъни, Советлардан җәбер күргәннәрнең токымнарыннан. Хәзер безнең фондыбызда музей яки кирха төзетергә генә түгел, кунакханә йорты, парк төзетергә дә хәлебездән килә. Проблема урын алуда. Саратов түрәләре бу мәсьәләне чишүне, төрле сылтаулар табып, юри сузалар. Идел нимесләре автономиясен тергезүнең башы булмасын дип куркудан, элекке нимес колонияләреннән бушап калган (әрем баскан) җирләрдән урын таба алмыйлар. Көләр идең - елыйсы килә. Янәсе, федераль органнардан рөхсәт әмере кирәк. Аның кайчан булуы билгесез. Без газеталарга да яздык, имзалар җыеп та җибәрдек. Берсеннән дә җавап юк... +...Синең эзләнүләрең хакында ишетеп белгәч, без сине попечительский советыбызга керттек. Фонд белән идарә итү составына кертү өчен дә, Мәскәүләр белән сөйләшү алып бару группасына кертү өчен дә ризалыгың кирәк. Аның өчен син фонд идарәсенә гариза кебек нәрсә язып бирергә тиешсең. +- Әгәр сезгә шулай кирәк икән - кертерсез. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, минем Мәскәүләр артыннан чабарга вакытым да, теләгем дә юк. Андагы чиновникларның һәр демократик чыгышта милли азатлык өчен көрәш чаткылары күрәчәкләре "ярылып ята". Ә нигә кызыгыз Матильданы бу эшкә җикмисез? Киявегезне? Аларның мондый эшләргә тәҗрибәсе дә, белеме дә җитәрлек. +- Анасы шалтыратып сөйләште. Фондның уставын җибәрегез, нигез капиталыгызның суммасын, функцияләремне әйтегез, уйлашырбыз, - дигән. Ризалашмавыдыр. +- Ничек тә бу эшкә аларны җигәргә кирәк. Матильданың таләпләре урынлы. Аны гаепләмәгез... +- Без бит партия түгел. Нигә кирәк гади максатлардан чыгып оешкан фондның уставы?! Без фондыбызның төп капиталын Израиль банкларында саклыйбыз. Максатчан суммада гына монда күчереләчәк. Шулай булмаганда, без бер кило кадак алырга да мондагы бюрократларга ришвәт бирергә тиеш булабыз. Төзелеш башланса, кадак белән генә эш бармас бит... Бу мәсьәләдә Рәсәй белән Сәмәрканд кануннары игезәкләрдәй охшаш. +- Гәрәй Рамилевич! Сез хаклыдыр. Минем Зәкәрия абзыйга биргән сүзем - әманәтем сезне табып, "таптым" дип аңа хәбәр итүдән гыйбарәт. Ниһаять, мин сезне таптым, таныдым, сөйләштем. Табылган документларның күчермәләре дә, фотолары да бар. Сездән дә нидер булыр, нидер өстәрсез дип өметләнәм. Безгә, әтиегез фотосы белән чагыштырып, охшашлыгыгызны дәлилләр өчен, сезнең фоторәсемне нотариуста раслатып җибәрсәк, минем миссиям - әманәтем үтәлгән була. Музей ачу мәшәкатьләрегезгә килгәндә, миннән әлләни ярдәм була алмас. Андый эшләргә катнашыр маһирлыгым да, җорлыгым да юк. Аннары... вакытым да юк. Болай да төп эшемне калдырып, күп йөрергә туры килде. +- Мәскәүдә Матильданы күреп, вазгыятьне аңлатсагыз, бәлки, акылга килеп, йомшарыр, безнең гадәләтне яклашыр иде. +- Әйе, аңа ситуацияне аңлату зыян итмәс. Әмма мирас турындагы фикерен үзгәртүне өстемә ала алмыйм. +* * * +Саратовтан Мәскәүгә самолёт билеты өч көннән соң гына булыр дигәч, поездда китәргә булдым. Анысын бер тәүлек көтсәм дә, үкенерлек түгел: Гәрәй абзый музейларын ачу өчен җыйган антиквариатларын күрсәтте, аларны кайлардан, ничек табуы турында сөйләде. Төрле тегү-чигү машиналарын, дивар сәгатьләрен саклар өчен гараж һавасының зарарыннан зарланды, аларның күпчелеге бердәнбер булуы белән мактанды. Күзгә күренеп торган шушы гамәлләре өчен генә дә мактауга лаек иде алар. Әмма мактау түгел, музей ачу өчен рәсми вәсика-документ кирәк иде аларга. +Китәр алдыннан дәстархан әзерләп, якын кешеләрен җыеп, мәҗлес үткәрделәр. Миннән кабат Зәкәрия - Роммель тарихын сөйләткәч, зәвык белән киенгән зыялы бер карчык, музей ачу өчен иганә йөзеннән, Америкада яшәүче улының фондка мең доллар акча җибәргәнен игълан итте. Кунаклар таралышкач, Гәрәй абзый бу карчыкның медицина фәннәре докторы Броун булуын, улының химия өлкәсендәге ачышлары өчен Нобель бүләге алуын сөйләде. +Үзебез генә калгач, Әлфия ханым миңа рәхмәт әйтеп: "Шундый мәҗлесләрдән соң, шундый милләттәшләр булуын белгәч, тагын бер гомер яшисе килә. Сезнең тырышлык белән табылган бу бәхет чынга ашса, ихтимал, яшәрбез дә", - диде. +- Ташламагыз безне, - диде, хатынының сүзен куәтләп, Гәрәй абзый, - әти белән очрашкан кебек булдым, рәхмәт сезгә. +Казанга Мәскәү аша кайтырга сүз биргән идем. +Поездларның Сызрань-Рязань юлы белән барганына билет хакы Тамбов аша йөргәннекенә караганда кыйммәтрәк тә, юлы да ураурак, әмма тиз йөрешле, имеш. Кайсына билет алырга белми икеләнеп торганда, кассирша, ашыктырып, сүгенә башлагач, чираты миннән соң булган тәкъва татар: "Сызрань аша барганы соңрак китсә дә, Мәскәүдә иртәрәк була", - дип икеләнеп торуымнан коткарды. +Киңәше белән кыенлыктан коткарган бу мосафирның билеты минем поездга булуы, баскычлардан менә-төшә буталмыйча, тиешле платформаны җай гына табуда да ярдәм итте. +Аның бу юлларда йөрү тәҗрибәсе һәр адымында күренеп тора. Әлбәттә, һәркем үз вагонына утырды. Минем билет купейный вагонга иде. +Кузгалып киткәч, өч сәгатьләр вакыт узуга, йокларга дип урын җәйгәндә, купема шул юлдаш мосафир килеп кермәсенме! Ресторанга чакыра. +- Сәгать ничә соң? +- Ничә булса да ачык. +- Миндә диабет. Ресторан ашы ярамый. +- Аларда кемгә нинди ризык кирәк - барсы бар. +- Соң бит инде. "Ятыр корсак ятыр, озакламый таң атыр", дигәндәй... +- Борчылмагыз, барысы да минем исәпкә. +- Мин намазга баскан, хәмердән баш тарткан кеше, - дидем, чалбарымны сала-сала, - сездән шикләнүдән түгел, йомышларым бик күп. Мәскәүгә аек барсаң да, йөри-йөри исерәсең. +- Мин бит сезгә исертәм димәдем. +- Ресторанга кергәч - эчми булмый, эчкәч - исерми булмый. +- Куркасыз? +- Мин - сәнгать кешесе. Фильм төшерү буенча килешүләр төзисе бар, мирас юллау мәсьәләсендә юристлар белән җитди сөйләшү көтелә, - дидем, сыйдан баш тартуыма сәбәпләрнең "важныйлыгын", үземнең дә "вип персона" булуыма ишарәләп. Тәкъва татар ялганыма ышанды кебек, ә минем аңа карата ниндидер шигем уянды. Тавышы таныш тоелдымы, әллә кыяфәтеме - әйтә алмыйм. Әмма шигем уяну рас. +- Әрсезлек дип уйламагыз, тагын бер үтенечем бар иде, - диде ул, якыная төшеп. +- Нинди үтенеч? +- Саксофонымны сезнең карамакка калдырырга ярыймы? +- Ни өчен минем карамакка? Кондукторга калдырыгыз. Алар обязаны... +- Сезнең ышанычлы кеше булуыгыз йөзегезгә чыккан. Юл озын. Кондуктор урынында гына утырмый. Үзегез әйткәндәй, ресторанга кергәч, бераз "чирттерми" булмас... Алла "сакланганны саклармын", дигән. Калдырыйм, зинһар... +- Сез кем соң? Мин бит сезнең кем икәнегезне дә белмим. +- Минем сезне белүем җиткән. Сез Казанга кайтасыз. Кайчандыр мин дә Казанда Лундстрем оркестрында эшләп алдым, Кытайдан кайткач... +- Сез Кытайда булдыгызмы? +- Кайда гына булмадык икән без?! +- Хәзер кайда яшисез? +- Хәзер без - гражданин мира. Ирекле! Кавказы да, Мәвәрәеннәһере дә минеке. Җәйләрен туристлар белән теплоходта йөзәм, кышын рестораннарда биетәм. +- Ялгышмасам, без хәзер, җәй булса да, поездда барабыз, шикелле?! Теплоходта түгел, - дидем, сүзне беткәнгә санап. +- Теплоходка мин югарыдан түбәнгә акканда гына утырам. Кесәләре бушаган халыкка музыка түгел, тизрәк кайту кирәк. +- Арыган кешегә йокларга кирәк. +- Гафу итәсез. Сез "ит изгелек, көт явызлык" кешесе икән, абзый. +- Кайда сез миңа изгелек иттегез? Билет алгандамы? +- Адашкан чагыгызда, Сәмәрканд зиратында. +- Минем адашканым юк. Туры юл сорау адашу түгел. +- Шулай да саксофонымны калдырып торырлык танышлыгыбыз бар бит?! +- Кайда төшәсез? +- Бәлки әле сезнең белән Казанга кадәр барылыр. Анда да турист теплоходларының маршруты башлана ич. +- Кызыксынганым юк. +- Сезнең һәрнәрсә белән булмас, тик күп нәрсә белән кызыксынучан кеше икәнегезне күзләрегез сата. +- Ярый. Сатса сатадыр. "Бәладән башаяк", диләр. Калдырып торыгыз саксофоныгызны. Тик, рестораннан чыккач, йокыдан уятып йөрмәгез, иртән кереп алырсыз. Өстәл астына куегыз. +- Зинһар өчен, астыгыздагы багаж сандыгына! Үз тиңнәре арасында виолончель тавышлы Джерри Мюллиган эше бу саксофон. +- Миңа барыбер. +- Страдивариус скрипкасына тиң саксофон ясау остасы Мюллиган эше сезнең өчен барыберме? +- Кадерле нәрсә булса, иске капчыкта йөртмәс идегез. Беркем тимәс, ишекне эчтән бикләп ятармын. +- Рәхмәт, коллега. +- Мин сезгә коллега түгел, ә очраклы юлдаш. Әйткәнемчә, иртән кереп алырсыз. +- Аңладым. +Ә мин - ахмак, күземә ышанмыйча, алдануымның сәбәбен әлегә кадәр аңламыйм. Имештер, гел миңа гына кайчандыр, кайдадыр күргән кеше очрармы? Сызлаганчы тешләрен суыртучы да, чибәр Зәйтүнә белән бу музыкант та сюжет сырлансын өчен "махсус очрыйлар", диярсез. Юк шул, укучым. Шул очраклы очрашулар тәэсире кулдан каләмемне төшерми, язмамны дәвам итәргә этәрә... +Йокыга китеп, күпме ятканмындыр - купе ишеген ачарга маташуны сизеп: +- Мин бит сезгә уятып йөрмәскә куштым, - дидем. +- Откройте, милиция! - диделәр коридордан. +"Моя милиция меня бережёт" дигән ялганга ышанып яшәгән кеше буларак: +- Мне никто ничем не угрожает, я сплю, - дигән булдым, урынымда яткан килеш. +Шул арада мин аңламаган-белмәгән тылсым-кодрәт белән бикле ишек ачылып, пистолет тоткан ике милиционер купега керде; кондуктор белән янәшә баскан пижамалы пассажир: "Это вероломство, вы не имеете право ворваться в чужую квартиру", дип күкрәк кага башлады. Милициянең дүрт йолдызлысы, пистолетын миңа төбәп: "Где саксофон?" - диде дә саный башлады: "Раз, два, три..." Өч йолдызлысы: "Если до тридцати не дадите - предупредительный выстрел, а тридцать один - на поражение!" - диде. +Пижамалы һаман "не имеете право!" дигәнен кабатлады. Мин исә, анымоны уйламыйча: +- Спросите у хозяина, он в ресторане, - дидем. +- Хозяин в мешке. Где его саксофон? +- Тоже в мешке, - дигән булдым, тавышымны акрынайтыбрак. +- Должен быть в футляре, - диде кондуктор, икеләнүле тавыш белән. +Тынлык урнашты. "18" дип әйткәч, санаучы офицер тукталып калды да кондукторга: +- Откуда вы знали, что в футляре саксофон? +- Из радиограммы, вашей... +- Значит, самого саксофона не видели? +- Если он в футляре закрыт, а футляр в мешке... как? +- Я тоже не видел, хозяин сказал, что инструмент как скрипка Страдивариуса. +- Но вы же утверждаете, что видели только мешок? +- Было темно, электричество выключили, вагон спал. +- Значит, не видя лица незнакомца, вы взяли от него мешок? +- Лица я его видел у кассы в Саратове. +- Предъявите ваши документы. +Документларның Рәшит Нуриевич биргәне шикләндердеме, нинди эш белән йөреп кайтуыма ышанмадылармы: +- Одевайтесь, вы арестованы, - диде дүрт йолдызлы офицер, - проверим. +Шуннан соңгы узган мизгелләр онытылган төш кебек кенә хәтердә. +"Саксофон" дигән җиз торба мини пакетларга салынган порошок белән тулы иде. +Аларның һәркайсын кечкенә бизмәннәрендә үлчәп, "пүнәтәйләр" алдында акт төзеделәр дә, һәркайсыбыздан кул куйдыргач, кондукторга: +- Сообщите вашему бригадиру - в Саранске вылезаем, - диде дүрт йолдызлы. +- У меня билет до Казани, - дисәм дә, мине ишетүче булмады. +Саранскка килеп төшкәндә, кояш күтәрелгән булса да, минем кояшым болыт астына кергән иде: сорау бирергә ярамый, тәкъдим кабул ителми, документлар алынган. +Милиционерның сул кулына богауланган "саксофонист"ны - аерым машинада, мине үзләре утырган "УАЗ"икта каядыр алып киттеләр. Тимер ишекләр ачылып, бер бүлмәгә кергәч, анда басып торган "музыкантка" күрсәтеп: "Бу кешене таныйсызмы?" - диде микрофон тоткан өч йолдызлы. Дүрт йолдызлысы дәфтәргә язып барырга кулына ручка алды. +- Кабатлыйм: бу кешене таныйсызмы? - диде татарча. +- Нигә баштан ук татарча сөйләшмәдегез? Үз телегездә сөйләшү хурлыкмыни? +- Ответьте только на вопрос: кто перед вами? +- Минем купега саксофонны сакларга калдырган музыкант. "Гражданин мира", диде, исемен әйтмәде. Туристлар теплоходында йөзәм, диде. +- Знаем мы его где он плавает: то в Термезе, то в Самарканде, иногда в Саратове и в Казани. +- Моңа кадәр очрашканыгыз бар идеме? Булса, кайда? Нинди шартларда? +Шунда музыкантның күзләре белән минем күзләр очрашты. Кайда очратуны әйтсәң, ни булыр да, әйтмәсәң ни була? Дәшмим. Сорау тагы кабатланды. +- Һич хәтерли алмыйм. +- Күрдегез, әмма кайда күрүегезне хәтерләмисез? +- Күрүемне хәтерләмим. +- Хәтерләмәгән дә, белмәгән дә кешенең әйберсен сакларга алып калгансыз. Ул сезгә нәрсә вәгъдә итте? +- Иртәнгә кадәр уятмауны вәгъдә итте. +- Димәк, беренче мәртәбә күрүегез поездда, купеда булды? +- Беренчесе дә, соңгысы да. +"Музыкант" "ха" дип куйды. Көлүе идеме, хуплавымы - аңламадым. +Шундый ук сораулар "музыкантка" да бирелде. +- Бу кешене таныйсызмы? +- Ялган сөйләүче булуын таныйм. Ул мине "музыкант", саксофонын сакларга калдырган "гражданин мира", диде. Карагыз минем кулга: саксофонда түгел, барабанда да уйный алмыйм мин! +Шунда мин аны, чынлап та, Сәмәрканд зиратында күрүемне хәтерләдем. Әйе! Биргән хәерне сул кулы белән алды. Әйе, уң кулының бармаклары юк иде! Бу турыда әйтергәме, юкмы! Әйтсәм ни була да, әйтмәсәм ни көтә? Баткакка кереп бата баруымны тоеп, курка калдым. +- Ярый, саксофонда уйнамыйсыз, ди. Башка вагоннан күчеп, капчык тотып килүегезне кондуктор күргән, - диде дүрт йолдызлы. +- Капчык тотып йөрү җинаятьме? +- Наркотик таратып йөрү җинаять. +- Сез "саксофон" кемнеке булуын, аны сакларга кем куюны ачыклагыз. Монда кондукторның кулы уйнавына шикләнәсе юк. Махсус оештырылган эш бу, - диде музыкант. +Сорау алу сәгатьтән артык вакыт дәвам итсә дә, музыкантның "уйный башлаган көе бозылмады", һаман "минеке түгел", "үзегез оештыргансыз"ны кабатлады. Бирелгән өстәмә сорауларга җавапларымда мин дә: "күрмәдем", "белмим", "белмәдем", "ишетмәдем" киртәсеннән чыкмадым. +Допростан соң "саксофонист"ны ябык машинада каядыр алып киттеләр. Мине тәрәзәсез бүлмәгә бикләп, тикшерүче килгәнче дип, хыялларым белән генә калдырдылар. Ә хыялларым исә "су бирерләр микән", "йокларга ярыймы икән" дигән уйлардан ары узмады. +Буяу исе бетмәс бүлмәдә унике көн "кыл иләктән иләнеп" "ял иттем". Сорауларга бирелгән җавапларның дөреслеген тикшерү шулай озакка сузылдымы, тикшерүчем тәҗрибәсез идеме - таможнячы Рәшит Нуриевич йомышы белән Дүшәмбе шәһәренә очканнан башлап, Саранскка төшкәнче ниләр булган, кемнәр белән очрашып, ни турында сөйләшенгәннәр язылган дәфтәрнең һәр битенә кул куйдырып, мөһерен басты да, дипломатына салып бикләгәч, миңа карап: "Наконец", - диде тикшерүче. "Наконец, эш бетте", дигәнне аңлата идеме, әллә "наконец, эләктең", дигән сүзе идеме - ничек аңларга белми икеләнгәч: +- Бу дәфтәргә язылганнарның күчермә нөсхәсе миңа бирелмимени? - дидем. +- Хөкемгә кадәр беркемгә берни бирелми. Эчтәлеге белән танышкач, "барсы да дөрес" дип раслап кул куйдыгыз - безгә шул җиткән. +- Миңа да суд булачакмы? +- Сез - төп "участник операции". Ә кем буларак катнашуыгызны хөкем карарыннан соң белерсез. +- Катнашым юклыкны сөйләдем ич инде. +- Шулардан баш тартмакчымы хәзер? +- Булганнарыннан ничек баш тартыйм?.. Бухгалтериядә тоткарлануымның чын сәбәбен сорасалар, ни диярмен? +- Анда барысын да беләләр. Билетыгызга сугылган штамплардан да аңларга була. Кирәксә, белешмә җибәрелер. +- "Музыкант"ны кабат очрату ихтималы бармы минем? +- Повторно эләгүе. Егерме елдан да ким бирмәсләр. +- Кызганыч... +- Рецидивист кызганычмы? +- Минемчә, гаеплене хөкем итүгә караганда, аны аклау юлларын эзләү саваплырактыр. Уникаль талант иясе ул. +- Сез аны милләттәш дип кызганасыз. Кем белән утырса, шуның телен өйрәнгән полиглот гагауз ул. +- Бөек артист булыр иде... Талант! +- Билетын тикшергәндә, кондуктор аның дүрт бармагы юклыгын шәйләп безгә хәбәр итмәсә, тагы ниләр көткәнен чамаларга Шерлок Холмс зирәклеге кирәкмидер. Исән-аман котылуыгызга шатланып, кондукторга рәхмәт әйтегез. +- Ул да сезнең кешеме? +- Безнең эштә безнеке булмаган кеше юк. Сезгә дә рәхмәт. +Мине тынычландырыр өчен генә әйтелсә дә, хәлем тынычланырлык түгел иде. "Бухгалтериядә беләләр" дигән хәбәр дөньямны икегә бүлде: акка-карага, кайнар-салкынга, юмарт-саранга, яхшы-яманга. Яшәүне елга агышы белән чагыштырсак, ярларының берсендә - явызлык, икенчесендә - игелектер. Елга агарга тиеш, яшәү рәвеше шулай аның. Кешеләргә дә бер-берләрен юкка чыгарган ике көч уртасында өченче көч булып яшәргә кирәк: югалтып-табып, котыла-тотыла, биреп-алып, сөелеп-сүгелеп... +Мин бу күңелсез уйлар сазлыгына шул "саксофонист" белән "ЧП"дан соң кереп баткан булсам, аны Казан вокзалында Мәскәү-Дүшәмбе поездына утырганын күргәннән соң, тәмам чыга алмастай баткакка чумдым. Әйе, булды бу эш, күрдем - ышанмадым. "Булмас" диясем килде, "күрдем" дигәне җиңде. Кеше ышанмасны дөрес булса да сөйләмә, диләр. Үзем дә ышана алмаган очракка тукталып, тагы бер "колак" ясау ярамас. Әмма күрүем хак. "Дөньяда бер-берләренә охшаш йөзләр дә, бармаксыз-кулсызлар да очравы ихтималына ышаныйк та үз кыйссабызга кайтыйк. Хызыргаләйһеәссәлам белән күзгә-күз очрашкан гөнаһлы бәндәнең күзенә тагы ни генә күренмәс тә, башына нинди генә уйлар килмәс!.. Уй килмәсә, дөньяда "хорафат" дигәне бар. Саташу, хыялланулар да кешенеке. Болардан тыш иң серле, иң мавыктыргыч "детектив" дигән һөнәр бар. Эше булгач, кешесе булмасмы? Күңелне шундый уйлар белән алдалап алга барыйк. +Мәскәүгә килеп төшүемнең "ялкынын" Матильданың Австралиягә очкан хәбәре сүндерде. Телефонда хаҗи - доктор тавышы иде: +- Әле тиз генә кайтмас. Бабасының каберен зиярәт кыласы, андагы гадлия органнарына керәсе, нотариуста варислык-мирас мәсьәләләрен ачыклыйсы бар. Кыскасы, эше күп, аны көтеп вакыт әрәм итүегез нәтиҗәсез мәшәкатьләнү генә булыр. +Гәрәй абзыйның Матильда белән сөйләшүе вәсика белән фотоларны Зәкәрия абзый адресына салгач булганмы? Әллә Ата белән Ана йомшарып, кызларын гафу итеп, Австралиядәге чынбарлыкны белеп кайтуны аннан үтенгәннәрме? Бу мәсьәләгә оныкларының карашы ничек? +Казанга кайтуыма Мостафадан бандероль көтеп яту - яшәү маякларымны сүндереп, план-хыялларымны "челпәрәмә" китерде. +"Ике хат алдык. Берсе - Хәйдәр хәзрәттән, икенчесе - атказанган юристтан. +Зәкәрия абзыйның әтисе кайда җирләнүне раслаган вәсикалар җибәргәннәр. Ике хатта ике зират күрсәтелү, үлү-күмелү көннәренең төрлелеге бу эштәге ямьсез бостанлыкны дәлилли. Нык борчылудан, Зәкәрия абзый сырхауханәгә кереп ятарга мәҗбүр булды. Тиз арада вазгыятьне ачыклаган хәбәр көтәбез. Мин хәзер вәкаләтнамәле васый. Без хәзергә Австралиядә үз вилаятебездә. +Тегеләрдән килгән вәсикаларның күчермә нөсхәләрен җибәрәм. Сәлам белән, инак Мостафа". +Уйларга баш эшләми, җавап язарга кулым бармый. Әйтерсең, җанымны паралич сукты. Учлап дару, бал белән мәтрүшкәле чәй эчеп, атна буе өйдә аунасам да, ныклы фикергә килә алмадым. +Шантажмы бу? Мошенниклыкмы? Уенмы? Әллә шуларның җинаятьчел кушылмасымы? +Дәрт-ялкыным сүнеп, ни кылырга белми ятудан файда юк иде. Эш урыныма барып, кайтканымны белдерергә, кайчаннан һәм нинди эшкә тотыначагымны ачыкларга кирәк иде. Эш кенә эзгә бастырачагына, борчылуларымны оныттырачагына өметләнеп, утыз ел эшләгән эш урыныма киттем. Тик анда күргән-белгән үзгәрешләрдән ни әйтергә белми телдән калдым: безнең телерадиокомпания икегә бүленгән: яңага һәм искегә. Мине яңасына яратмаганнар, искесенең исемлегендә калдырганнар, әмма штатымны бетергәннәр, чөнки минем эшләрнең кирәге калмаган, вакытка сыймый икән, Мәскәүнең әмере шулай, имеш. Һөнәремне кирәксез иткән үзгәреш хәбәрләре мине аяктан егып, больницага кереп ятара мәҗбүр итте. +- Безгә һөнәрчеләр түгел, күндәм кәсепчеләр кирәк, - диде замнарның яңасы. +Больницадагы табышларым шул булды: стресстан шикәр авыруы башлану белән "котладылар", аденома таптылар; йөрәкне, мае бетәр-бетмәс лампа януы белән чагыштырып, "филтәсен" алыштыру кирәклеген искәрттеләр. +Үлемнән ычкынып, больницадан чыккач, язмышым белән кызыксынып, янә "эшкә" дип барсам, мине инде онытканнар. Кайчандыр ярдәмчеләрем булып эшләгән кәсепчеләр минем белән сөйләшеп торудан "таешалар", кая кереп, кемгә дәшмим - читкә карап, яңа тәртипләр урнашуы, тапшыруларның продюсерлашып, ягъни тышлыгы алышынып, эчтәлектән котылу белән мактаналар. +Элекке кадрлар бүлегендәге "главный специалист" дигән сәер вазифа иясе, язмышымны ачыклау буенча сорауларыма җаваптан качып, минем "персонага" махсус органнар тарафыннан аерым игътибар булуын әйтеп "сөендерде". +Алардан теге яки бу резюме килмичә, статусыгыз билгесез, диде. +Статус - резюме - статус... Аңласаң - аңла, аңламасаң - шартла: нинди "резюме"? Нинди "статус"? Ни өчен "орган" гына түгел, ә "органнар"? "Нар" өстәлү "саксофончы" эше өстәлүне күрсәтәме? +Уемда да, күз алдымда да шул сораулар. +1964 елны театрыбызның Ташкент гастрольләре вакытында, "Комсомольское" дигән сулык буена кызынырга төшкәч, бер яшь артистыбызның киемнәрен урладылар. Шуннан соң аның (хәзергәчә) "су керү", "кызыну" дигән сүзләрне ишетүгә, аллергиясе башлана. Казалы булуы турындагы кыйссасын сөйләгәч кенә тынычлана. Ярты гасыр бер үк сүзне сөйли. Искә төшермә, зинһар, шуны, дисәң: мин төшермим, үзе төшеп җәфалый, ди. +Инде менә үзем шул хәлдә: кемне очратсам, минем белән "органнар" кызыксынуын сөйләп, ник икән дип сорыйм да теләктәшлек көтәм. Булмагач, инде менә колагым ишетми, күзем күрми, телем тотлыга башлады. Серләремне саклау авырлашкач, үзе дә "шулар" теңкәсенә тиюдән йөрәк чирлегә әверелгән сабакташыма тагы киңәшкә киттем. Гаебем юклыкка аны ышандырдым шикелле. +- Алар гаепне таба, анысы өчен борчылма. Синең кайчан, кайда нәрсә кылганың, гамәлләрең генә түгел, кайда ни уйлаганың да өстәп теркәлгән. +- Судка чакыру килер, диделәр, дәшкән кеше юк әле. +- Кычытмаганны кашымыйлар. Сугышырга әзерлегеңне белсәләр генә, син - шәхес, син - батыр. +- Алайса һәр батыр шәхес булып чыга? +Безнең татар егете Шакирҗанга кадәр кырык дүрт солдат шул ук батырлыкны кылган. Алтын йолдызны "Шакирҗан"нан "Александр Матросов" ясап, аңа тагалар. Тагын ике йөзләп солдат, шул ук батырлыкны кабатласалар да, Алтын йолдыз бирү кими башлый һәм гел туктала. +- Чөнки үлеп котылу массовый төс ала. +- Хикмәт анда гынамы икән? +- Төп сәбәп шул. Әйе, Матросов герой, әмма шәхесме ул? +- Рейхстагка җиңү байрагын кадаучы Гази булса да, Алтын Йолдыз грузин егетенә тагыла. Мин һәр батырны шәхес димәс идем. Әмма һәр шәхестә батырлык бар, дигәнгә кушылам. +- Геройларны хакимият билгели, шәхесне заман тудыра! Александр Невский да, Дмитрий Донской да - хакимият заказы белән тудырылган геройлар. +Сабакташым аша органнарда минем белән кемнәр кызыксынуы ихтималыннан чыгып, ике фамилияне ачыкладым да, телефоннарын белеп, шул көнне үк шалтыраттым. Беренчесе, рус фамилиялесе, җавап бирмәде. Икенчесе - Мир-Мирич дигән татар икән. Очрашу урынын ул үзе әйтте. +Җомга кичендә елга портына киттем. Үземчә күзаллап, китель кигән майорны эзләп йөрим... Эскәмиядә утыручы ак кәчтүмле ир-егет миңа исемем белән дәшкәч, ул икәнен аңлап алдым. +- Сез Мир-Миричме? Исәнмесез! - дидем. +- Тулы исемемне белсәгез дә, бусына да риза. Исән-саумысыз? +- Мине беләм, дидегез инде... Әйе... Мин шул бәндә булам. +- Сезне белмәгән татар юктыр. +Сүз шулай башланып, ресторанның кешесез бер почмагында дәвам итте. Заказ бирмәсәк тә, ике кружка сыра белән ике кипкән балык китереп куюдан, майорның монда үз кеше булуын аңладым. +- Эштән соң биредә булгалыйм. Монда аулак, тыныч. +- Сезнең өчен эш урыны кайда да аулактыр. +- Сез - сәнгать кешеләре - безнең ише плебейлар трактирыннан ерак йөрисездер? - дип, майорым мин биргән тонны кабул итмәвен сиздерде. +- Миндә диабет. Шунлыктан ашавымны мәҗбүр итмәскә тырышам. +- Ресторан күргәзмә урыны түгел, билгеле. Әмма Станиславский белән Немирович-Данченко театр төзү буенча ресторанда килешкәннәр. +- Без дә килешербез дип өметләнәм. +- Нинди мәсьәләдер бит. +- Мир-Мирич сыра эчте, мин балык чистарттым. +- Сырасын эчмәгәч, нигә әрчисез аны? +- Сезгә дип. +- Ләкин бит сез бәйсезлек турында вәгазь сагынып, вобла әрчергә килмәгәнсез? +- Сезне сагынып килүчеләр дә бармыни? - дидем мин, үзем дә сизмәстән бәхәскә керә барып. +- Яратмасалар да, эшебезнең кирәклеген белгәч, сагынучылар булгалый. Сагынмаучыларга да түзәбез. +- Ник соң күпчелек сездән һаман курка? Курку булган җирдә тигезлеккә урын юк бит. +- Бәхәсләшәсегез килә ахры? +- Без - "утопияләр" илендә тәрбияләнеп үскән буын. +- Ә хәзер реаль үзгәрешләр чоры. Утопияләр утоплены. Теләкләргә ирешү мөмкин чорда яшибез... +- Дибез. Ничек? +- Әйтик, депутатлыкка сайланып. Юлбашчы булырга да тулы ирек бар. +- Акчаң булса. Юк икән - акчалы белән дус булу кирәк. +- Анысын сез тапкансыз түгелме? +Шушы сораудан соң майорның Зәкәрия абзый тарихы белән, аның миңа йөкләнгән йомышлары - әманәте белән таныш булуына шигем калмады. Кемнәр "җиткерүен" чамаласам да, нинди максаттан чыгып "җиткерүләрен" белү кирәк иде. Сынау дәвам итте... +- "Саксофонист" операциясенә катнашыгыз юклыгы расланган. Сезгә "тагылган" Зәкари мәсхәбе дә яралгы хәлендә, бездә тамыр җибәреп, үрчү ихтималы юк... +- Шундый да мәсхәб бармыни? +- Аларның баш габиде белән шартнамәне сез төзегәнсез ич. Димәк, башлангычы бар. +- Кем белән шартнамә төзегәнмен инде мин? +- Шул мәсхәбнең башлап йөрүчесе - Башгабид белән, ягъни... +- Моннан да примитив яла булмас. Шуңа ышанасызмы сез? +- Ышансам, сезнең белән ресторанда утырмас идем, махсус бинаның яшерен бүлмәсендә сөйләшкән булыр идек. +- Шартнамә төзүем хак. Нимес офицерының Рәсәйдә туып үскән улын табу буенча. Самуэль атлы Австралия кешесе белән. Аның чын исеме - Зәкәрия, Казанныкы ул. +- Шуннан? +- Таптым мин Роммельнең улын! "Гәрәй Искәндәрович" исеме белән Сәмәркандта яши, бер кызы, оныгы бар. Кирәкле вәсикалар белән ныгытып, Гәрәйнең фотоларын салдым. "Алдым" хәбәре килсә, әманәтем үтәлгән була. Бары шул. +- "Биш миллион доллар салдык", дигән хәбәрне көтмисезме? +- Җибәрсәләр алырбыз, җибәрмәсәләр - гаепләү булмас. Әманәткә хыянәт итмәдем. +- Ә менә Гәрәй Искәндәровичның кызына ата-анасына хыянәт итү берни тормый. Бар эшен ташлап, бабасыннан калган мирасны үз исеменә күчертү буенча чаба. +- Дөрес эшли. Әмма аңа Австралиягә очарга кирәкми иде, әти-әнисе белән татулашу кирәк иде. Ата малы балага калмый кемгә булсын?! +- Ә ул сезгә калмасын өчен, сезне яманатлы итеп, әтисен Израиль шпионы итеп күрсәтергә маташа. Шуңа ялган материаллар җыя. Көлке түгел, юләр ул. +- Сезнең фирмага мөрәҗәгать иттеме? +- Безнең системада эшләп чыккан шәп юрист бар. Аңа килгән. Сезгә компромат эзләп. Аннары миңа... +- Сез, әлбәттә, таптыгыз инде?! +- "Юк", дидем ич: эзләсәк тә тапмадык. +- Алайса, минем статусым тиздән билгеле булачак? +- Үзегезнең кем икәнегезне белмисезмени? Сез - режиссёр. +- Сүз түгел - эш кирәк миңа! Аны сезнең кулда, диделәр. +- Эш булыр. Тик "Идел нимесләре автономиясе"н тергезү оешмасы белән бәйләнешне өзсәгез... +- Беренче тапкыр ишетәм. Шуның өчен мине эшемнән мәхрүм иттеләрме? +- Эшләсәң - эш булыр, дим ич. +- Кайда? Сездәме? +- Тиздән республика мөселманнары мөфти сайлаячак. +- Сайлана торган вазифа түгел ич ул. +- Шулай хәл иткәннәр икән - сайларлар. +- Кемне? +- Кандидатлар бар. Һәркайсы үзенә фирка туплый. Яшерен дә, ачыктан-ачык та дим-дәлаләт, ягъни агитация эшләре алып баралар. Һәркайсына спонсор кирәк, акча ягъни. +- Кемне тәкъдим итәр идегез? +- Әгәр сезне дисәм? Коръәнне беләсез, Хаҗда булдыгыз? Эчмисез, тартмыйсыз... Хатыныгызга хыянәттән куркасыз... +- Шаярмагыз. +- Биш миллион долларны "вакыф малы" дип Диния нәзарәтенә күчертәсез дә, амин-Аллаһ әкбәр, мөнбәр сезнеке. +- Мин сезнең белән шаярырга дип килмәдем, майор әфәнде. +- Депутатлыкка узмагач, монда да узмам, дисезме? +- Мин сезне, җитди урында утыргач, үзегез дә җитди офицер дип килгән идем. Рәхмәт сыегызга. Тәкъдим итәчәк кандидатыгызга Ходай - тел ачкычы, батырачак кандидатыгызга сабырлык бирсен. +Көннәрем әрәм узмасын дип, Мостафага (вазгыятьне аңлатып) хат язып салырга булдым. Аңарчы Мәхмүт абый белән Хәйдәр хәзрәтне күреп сөйләшергә кирәк иде. +Очрашу вакытын билгеләргә Мәхмүт абыйга шалтыратсам, атказанган юрист гаҗәпләнеп калды: +- Син өйдәмени? Эшеңнән, бездә эшләми ул, диделәр. Ни йомыш? +- Зәкәрия абзый йомышлары буенча сөйләшергә иде. +- Мин инде тиешле урыннарда булып, вәсикалар эшләтеп җибәрдем. Урынны барып карадым. Үзәк аллеядан ерак түгел... +- Кайсы зиратта? +- Бистә зиратында ук табарбыз дигәннәр иде, андый кеше өчен үзәк тә булсын дип тырыштык. Дәрәҗәле дә, ышанычлырак та. Мин Зәкәрия абзыйга: "Туфрагыңны җирләргә урын табарбыз", - дип сүз бирдем. Сүземдә торып урын таптым. Алла каршында да җавабым шул булыр. +- Аңа урыннан да бигрәк, әтисенең каберен табу кирәк. Мин шуны, ничек кенә эзләсәм дә, таба алмадым... Зәкәрия абзыйга шулай дип ачыктан-ачык язып салыйммы? Алар миннән җавап көтә. +- Мин аңа туфрагыңны җирләрбез, дип вәгъдә иттем. Хәтерлисеңдер, аның әманәтен кем үтәсә, "отыш" шунда булыр, дип килештек. +- Бу бит ялган җиңү... +- "Табалмадык" дигән дөреслек язып, өлкән кешене җәрәхәтләүдән ни фәтва? +- Ул инде җәрәхәтләнүдән узган - больницада ята. Сез җибәргән ялганнардан яраланып. Дөресен әйтеп языйммы? +- Без җибәргән хәбәрләрдән җәрәхәтләнгән булса, син язган дөреслек аны үтерәчәк. Кайсын сайлыйсың - шулай эшлә... +Сөйләшү өзелде, телефон трубкасы куелды. Атказанган юристның "файдалы" ялган белән Зәкәрия абзыйның гонорары өчен генә тырышуы ачыклангач, аның белән сүз көрәштереп торудан мәгънә юк иде. +* * * +- Нигә икәнен әйтмәдеме? +- Сине чакыргач, миңа ник әйтсен икән? Үзеңә генә әйтер сүзе бардыр. Озак йөрмә, маргарин салып ашарга солы боткасы пешердем. +- Анда хәзер ике хуҗа. Кайсыныкы чакырды? +- Эше булса, кайсына да ярамыймы? Икесенә дә кер! +Элекке эшемә килеп, "секретётка" ханым каршына бастым, күрештем. Елмаерга тырыштым. +- Сиңа Ташкенттан хат бар, "заказной". Мә - тот! +- Ташкентта беркемем дә юк бит минем. +- Белгән кеше булганыңа күрә генә алып калдым инде, моннан соң шәхси хатларыңны өй адресыңа җибәрсеннәр, син хәзер безнең штатта түгел. Гаеп итмә. +Сүз арттырудан фәтвә юк иде. Хатны кулга алып, саклык белән генә ачтым... Ташкенттан булса да, җылытыр хәбәрләр юк иде. Хәтта, киресенчә, өскә чиләге белән бозлы су сипкәндәй, суыксытып җибәрде, күз алларым караңгыланып, башым әйләнеп киткәндәй булды. +Үземне ничек кирәк, алай "кулга алып", урамга чыгарга ашыктым. Хатны укып чыгу бер эш булса, аны тиешенчә аңлау башка эш иде: "...Мине дә, үзеңне дә котлый аласың: теләгемә ирешәм бугай. Күптән көткән бәхетемне сакларга акушерство үзәгенә Ташкентка килдем. Атна-ун көн ятылыр, диделәр. Шатлыгым белән уртаклашырга көндәшемә шалтыраткан идем, ул кайгысы белән уртаклашты: Термезда вагонга товар төяткәндә, Тәмирланны кулга алганнар. Үз кешесе саткан. Кем сатса да, ирек яулавыма юл ачык. Әмма минем исемгә язылган күчемсез малны ташлап китү үз-үземә хыянәт булыр. Син нинди киңәш бирсәң, шуны үтәргә әзермен. Гәрәй абзыйлар кайттылар. Тормышларында зур үзгәреш булу көтелә. Матильдаларын каядыр җибәргәннәр иде, әйләнеп кайтканын күрмәгәч, нинди эш белән йөрүен белмим. Татуланышулары сизелә. Әлфия апа көндәшемә сине чакырырга ниятләре булуын әйткән. Ризалашма. Синең ярдәмгә без дә бик мохтаҗ. Адресыңны төгәл белсәм дә, квартира алырга җыйгам акчамны "до востребования" дип махсус җибәргән идем. Эшләр болайга киткәч, алмый торуың дөрес булыр. Тик ятмасын дисәң, үз кирәгеңә тота аласың. Вакытлыча. Бер җай чыгарып, үзең килеп китсәң иде. Гаиләңне ташлама, туачак бәхетемне дә ятим итмә. Мин ирле килеш тол яшәргә күнеккән инде. Җайлашырбыз. Сиңа ышаныч белән: Сәмәрканд бәхетлесе". +Хатны мөмкин кадәр вак кисәкләргә ерткалап ташласам да, тәэсиреннән туган каршылыклы уйларны ерткалап җилгә очырып та, суга агызып та булмас иде. Шантаж гына түгелме бу? Провокацияме? Товар төяткәндә кулга алганнар, имеш. Димәк, көндәшләргә ирләренең кәсебе алдан ук билгеле булган? Әгәр шуны миңа белдерүдән курыкканнар икән, димәк?.. Групповой җинаять бит бу?.. +"Димәк"ләргә җавап эзләгәнче, почта бүлекчәсенә киттем. Алырга дип түгел, белергә, чынлап та, сүзендә торып, фатир алырлык акча җибәргән булса, ул бит хәләл акча булмас... Бусы - хатны укудан соң туган сорауларга бер җавап. Интрига өчен булса - икенче төрле җавап сорала. +Почта бүлекчәсенә, чынлап та, акча килгән иде. Ул аны көндәшеннән хәбәр ишеткәнче салган булырга тиеш... Әгәр бу акчаны алсам һәм үз кирәгемә куллансам, мин - "соучастник", ягъни җинаятьчел төркемдә катнашкан кеше булам түгелме? Ә инде алмасам, коллыктан котылырга теләп миңа ышанган кешегә хыянәт иткәндәй килеп чыга. Нишләргә? Икеләнү-шикләнүләремнән оператор ханым коткарды: +- Безнең почта кассасында бу кадәр суммада акча булмый. Заявка бирербез, әзерләрбез. +Рәхмәттән башка сүз таба алмадым. +Әзерләүләренә ышансам да, көтмәгәндә килеп чыккан бу хәлгә ышану да мөмкин түгел иде. Четерекле хәлләргә тарыганда, хатыным белән киңәш кылып котыла торган идем. Бу очракта аңа дөреслекне әйтсәм, болай да киеренкелектәге тормышыбыз чатнап кына калмас, челпәрәмә килеп уалыр кебек тоелды. +* * * +Миңа кадрлар бүлегенә кереп, хезмәт кенәгәмне алудан башка чара калмады. Аның соңгы битенә: "Уволен в связи с ликвидацей ГУ ГТРК "Республика", пункт 1, статья 81 Трудового кодекса РФ", дип язылган иде. Бу әмердә мине иң гаҗәпләндергәне эштән бушатылган көннең туган көнемә туры килүендә иде. Димәк, уйлаганнар, исәпләгәннәр. Шунысына рәхмәт. +Кемгәдер үпкәләп, төшенкелеккә бирелеп йөрүдән статусым үзгәрмәячәк, нинди дә булса эш табарга кирәк иде. Мунчага бергәләп йөри торган күршем - пенсиядәге милиционер дустым, аскы урамдагы балалар бакчасына төнге каравылчы кирәклеген әйтте. Акчасы әлләни булмаса да, башка эш тапканчы, эшләп торырга булдым. Укыйсыңмы, язасыңмы, сурәт ясап утырасыңмы - төн синеке. Кухнясында иртә-кич ашарлык ризык калдыралар, телевизоры да, телефоны да минем хозурда. Әдәби әсәрләр укып, болай да ярсыган йөрәкне "җилкендерәсе" килмәде, татарчага тәрҗемә ителгән Коръәнне өйрәнә башладым. Атна-ун көннәр үтеп, җаным бераз тынычлана төшкәч, телевизор кабызсам: "Киләсе җомга кичендә мөфтилеккә өч кандидат катнашында телевизион диспут булачак, сорауларыгызны телефон аша да, язмада да бирергә мөмкин", - дигән игълан ишеттем. +Күңелне көнчелек хисе "кытыклап" узды. "Эх, үзем булсаммы!" дигән уйдан узылмаса да, сорауларны телефон аша җиткерергә ниятләдем. Хаҗ вакытында шәехкә язып биргән сорауларның һәммәсе хәтердә иде. Шуларны "сипләп", яңартып, бераз үзгәртеп яздым да, телефон номерларын җыйдым. +- Бер кешедән - бер сорау, - диде дежурда утырган кыз тавышы. +- Безнең сораулар коллектив исеменнән! - дидем үҗәтләнеп. +- Почта аша җибәрсәгез, өлгермәячәк. Үзегез китереп бирсәгез, сораулар папкасына салырбыз, дигән җаваптан канәгатьләнеп, икенче көн иртәсендә (кеше эшкә килә башлаганчы) телевидениенең проходноендагы почта тартмасына илтеп салдым. +Түземсезлек белән җомга кичен көтеп алдым. Дөресен әйтим, көтүем әрәм булмады. Диспутны, өч кандидатка егермешәр минут бирелгән вакытны кушып, бер сәгать эшләгәннәр. Җаваплары, нотык-чыгышлары, нигездә, шул мин язып биргән сорауларга җаваплар иде. Күпчелек җавапларны миңа таныш булмаган яшь хәзрәт бирде, юрист Мәхмүт абый да, подполковник Хәйдәр хәзрәт тә, оппонентларын дөресләгән кыяфәттә, баш кагып, "әйе, шулай, дөрес" дип утырудан узмадылар. Бу моназарада, ягъни диспутта яшь хәзрәтнең җиңүенә куанып кына калмадым, телефон аша рәхмәтемне дә белдердем. +Иртән дәртләнеп кайтып керүемне хатынымның кәефсез каршылавы сүрелдерде: +- Юк-бар сорауларың белән борчыма, дияргә яратсаң да, әйтергә мәҗбүрмен, сиңа телеграмма бар, чит илдән. +- Кемнән? +- Син бит карамаска, укымаска куштың, карамадым, ачмадым. +- Оныт шундый ваклыкларны. +- Тел ярасы онытылмый шул. +Телеграмма Мостафадан булып, хәбәрләре дөньямның астын-өскә әйләндереп ташлады: "Матильда белән очрашудан соң кинәт кенә Зәкәрия абзый мәрхүм булды, мөселман зиратына җирләдек. Шартнамәгез буенча, "Кеше эзлим" дигән фильм төшерергә тиешсең икән. Тиз арада фильмның бер күчермәсен салып җибәрсәң яисә үзең килер булсаң, түләү операциясенә керешер идек. Бу эшне үзәк банк белән килешүсез эшләп булмый. Килешү дәүләт органнары соравы буенча гына эшләнә, ди. Сездәге тәртип ничектер, бездә Үзәк банктан килешү алмыйча, чит мәмләкәткә акча күчерү тыела. Мондагы кагыйдәләрне үзгәртү дә, законнар таләбен үтәмәү ихтималы да юк. Ышаныч белән җавап көтеп, васый - варис Мостафа". +Ни кылырга икәнен белмәүдән, мин шушы әсәрне язарга утырдым. +Үзәк банкларга йөрүдән дә, төшерелгән фильмым юклыктан да, бәлки шушы бәяным коткарыр. Әллә инде, бернигә карамый, Сәмәрканд гүзәленең фатир акчасын алып, фильм төшерә башларгамы? Шул турыда киңәшләр көтеп калам. +Сирень +Якупова +ЯТИМ ЙОРТ +ХИКӘЯ +Ятимлек ни ул? Балачактан әти-әнисез, яклаучысыз-саклаучысыз калып, язмыш суыкларында туңып, ялкыннарында янып, куырылып үсеп балигъ булу дияр иде уң як күршебез Минзифа. Ятимлекме?! Аһ, ятимлек ул, өч балаңны җил-яңгыр тидерми, иркәләп-сөеп үстереп кеше иткәннән соң картлык көнеңдә ялгыз башың тилмерүде-е-р... Монысын сул ягыбызда гомер иткән Галимәттәй әйтер иде. Ятимлек ачысын берни белән дә үлчәп тә, аңлатып та булмый. Аны үзе татып караган гына белә... Акыллы, сабыр хуҗам Хәдичә авыр сулап шулай җөпләп куяр иде... Иде дим... Чөнки аларның берсе дә бүген исән түгел. Ә мин менә картайган, чалшайган булсам да, җан асрыйм әле. Син кем буласың соң, диярсез. Ни, нәрсә буласың соң, дип сорагыз. Мин - илле яшьлек, әй, илле еллык авыл йорты. Бушап калган ятим йорт... Җан асрыйм, дидемме? Дөресе дә шул. Гәүдәм агачтан, түбәм калайдан, күз-йөзем пыяладан булса да, сызлана, моңлана белгән җаным, сукрана, куана белгән йөрәгем, сизгер, бик тә сизгер күңелем бар минем. Әнә моннан биш ел элек бердәнбер кызы бик үгетләгәч, Сарытау якларына яшәргә китәргә ризалык биргән Хәдичәнең үлеме турында миңа беркем дә хәбәр итмәде бит. Җаным сизде, күңелем тойды. Май иртәсе иде. Ян бакчадагы сиреньнәрнең шәмәхә дулкынлы диңгезне хәтерләтеп шаулап чәчәк атып утырган мәле. Ышанасызмы-юкмы, кинәт чәчәкләр төсен үзгәртте, таҗларын түбән иде, "диңгезем" каралып калды. Минем бүрәнәләрем дә кысылып куйды, бөтен тәрәзләрем, ишекләрем белән мәңгелеккә югалтуның җанны сытарлык авырлыгын тойдым шикелле. Сабыр гына бер көн, бер төн көттем. Хуҗакаемның гәүдәсен туып үскән, сиксән бер ел гомере үткән авылына алып кайтырлар, якын зиратка әнисе Миңсорур янына җирләрләр дип уйладым. Капкаларны тутырып ачарга әзер торыгыз дип, таң җилләрен кисәттем. Тик юкка... Гаепле кешедәй башын иеп, Хәдичәнең туганнан туган энесе генә ачып керде ишегемне. Яшел сандыктан апасының үлемтекләрен алып чыгып ак машинага салды да, ирле-хатынлы якын күршеләрне утыртып, ерак юлга кузгалды. Нишлисең, язмыш... Бердәнбер баласы, оныклары янында каласы килгәндер мескенкәемнең... Соңгы әманәте шул булгандыр. +И-и-х, бу юлысы бигрәкләр дә китәселәре килмәгән иде! Үлемнең салкын сулышын тойгач та, туган йортыма кайтып, үз ятагымда җан бирер идем дип ыңгырашкандыр бичаракай. Аралар бик ерак шул - алты йөз чакрым, алты йөз... +Исән-сау чагында, ерак араны якын итеп, елга ике-өч мәртәбә барып кайтыр иде Хәдичәм газизләре янына Сарытауга. Бик тә күңелсез булып кала иде миңа ул киткәч. Ике көнгә бер күрше кызы кереп, гөлләргә су сибеп чыга да соң. Ай күрде, кояш алды дигәндәй... Түзә идем. Чөнки белә идем, бик тиздән хуҗам туган нигезен, туган йортын, ягъни мине, өзелеп сагынып кайтып җитәчәк. Мин ташланмаган, мин ятим түгел. И аның капка тоткасын бәйләгән әлүмин чыбыкны кабаланып сүтүләре, өйалды ишегендәге кечкенә, үзе әйтмешли, "фасун" өчен генә эленгән йозакны ачып, болдыр баскычыннан менүләре, бисмилла укый-укый бусагамнан атлап керүләре, чиксез ярату, җирсү белән мөлдерәмә тулган яшьле күзләренең һәр почмагымны сыйпап, барлап чыгуы! Аннан чәй табыны әзерләү, бер-бер артлы күрше-күлән, туган-тумачаның хәл белергә агылуы... Дөресен генә әйткәндә, бездән беркайчан да кеше өзелмәде. Яшермим, шушы хәлгә ишек-идәннәремнең зар елаган чаклары да булмады түгел, булды: берсе лап-лап атлый, берсе дөп-дөп дигәндәй, берсе ишегемне каерып ача, икенчесе бар көченә шапылдатып ябып куя. Түз генә! Инде менә аңлыйм, бик бәхетле вакытлар булган икән лә ул! Хәзер айга бер тапкыр да капка келәсе күтәрелми. Ишегалдын кычыткан, әрем, өрәңге басты. Кайчандыр тыйнак матурлыклары белән җанны иркәләгән сиреньнәр дә әллә нишләде. Тәмам аздылар, әрсезләнделәр. Чәчәк атуларының гел рәте-чираты юк. Әллә минем кебек картайдылар, әллә ялкауландылар. Хәер, алар да ятим бит, ятимнәрдән ни көтәсең... +Менә тагын бер таңны аттырдым. Дүрт тәрәзәм дә кояш чыгышына карап торганга, алсу нурлар иң беренче булып күптән юылмаган, тоныкланып калган пыялаларыма төшә. Эчке якка үтеп керә алмый алар, әллә сагыштан, әллә вакыт тәэсиреннән сап-сары булып калган челтәр-пәрдәләр гел тарттырылган килеш. Эх, ачучы булсамы! Идән такталарында, акка буялган бүрәнәләремдә "кояш куяннары" биешер иде. Алар тыпырдаудан кузгалган кояшлы тузанга карап булса да күңелем күтәрелеп китәр иде ичмасам. Юк шул, юк. Ник бер адәм заты керсен. Үтәләр дә китәләр, үтәләр дә китәләр. Ара-тирә миңа караш ташлыйлар ташлавын. Кем кызгана, кем бәяли дигәндәй... +Әлләү! Әйттем исә кайттым, Түбән урам Ралия төпчек малае Әмир белән туп-туры миңа төбәп киләләр түгелме?! Билләһи, миңа таба киләләр! Әнә капка келәсен чыңлаттылар, ачтылар, ишегалдына керделәр. Керделәр дә туктап калдылар. Як-якларына караналар... Кулларында көрәк, балта, чалгы. Ни кылырга җыеналар болар, уйларында ни?! Әллә, Алланың рәхмәте, кычыткан-әремнәргә, өрәңге үсентеләренә каршы орышка чыкмакчылармы? Сөйләшәләр, тыңлыйм әле. +- Карале, әни, икебез генә булдыра алырбызмы икән? Монда урманчытырман бит. Джунгли! +- Әйдә, бисмилла әйтеп башлыйк, улым. Иртәгә апаңнар да кайтып җитәр. Бөтенебезне түләүсез ялга җибәрделәр дип шалтыраттылар. +- Син аларның бу өйгә кайтып торачакларына ышанасыңмы? +- Ник ышанмаска? Пенсиягә чыккач, очтыртып кайтырлар. Мәктәпне бетергәч, очып чыгып киткән кебек. +- Кайчан була инде ул?! +- Тә-ә-әк... Апаңа ел ярым, җизнәңә өч ел калып бара бугай. "Эһ" дигәнче үтә дә китә ул вакыт. Сизелми дә. +- Аңа тиклем җәйләрен ял көннәрендә монда яшәрләрме? +- Шулай диделәр ич! Үз теләкләре. Авызларына сугып әйттермәдем. Туган җир тарта ул, улым. Магнит кебек. Белерсең әле. +- Мин авылдан китмәячәкмен! +- Барысы да шулай әйтә. Тик аттестат алуга, выжт шәһәргә! Башта укып һөнәрле булам да кайтам, ди, аннан бераз эшләп алгач кайтырмын, дип үзүзен алдалый, аннан өйләнә йә кияүгә чыга, аннан балалар туа, аннан тегесемонысы... Шулай итеп, чит җирләрдә гомерләре үткәнен сизми дә калалар... Йә, улым, башлыйк булмаса, бир чалгыны. +- Чалгы үземнеке! Әнә синең урагың бар. +Үз колагыма үзем ышанмыйм! Кайталар ди бит! Яшәргә кайталар ди! Тә-ә-к, документ буенча мин - Ралиянеке. Тик аларның таштан салынган хан сарае сыман үз йортлары бар. Димәк, үксез баланы асрамага алган кебек, мин - ятим йортны башка берәүләр асрамага алмакчы! Кемнәр икән? Нинди кешеләр? Апаң, дидеме әле? Болай булгач, күргән-белгән кеше булып чыга бит инде. Авылыбызныкы. Түбән урамныкы. Иртәгәгә чаклы ничекләр түзәрмен, ә? Карале ничек эшкә ябыштылар. Әбәткә тиклем ишегалдын ялт иттереп куячаклар бу уңганнар. Ян бакчага керерләрме икән? Коймаларны буяр булсалар, куакларны жәлләми кыркырга кирәк. Үсә ул куак, беркая да китми. Тамырлары җирдә бит! Тамырлар сау булганда, куркыныч түгел лә ул... +Сөбханалла, булса да булыр икән әнисенә охшап олыгайган бала! Тач Мәдинур инде менә. Хәдичәнең ахирәтен әйтүем. Ул йөзе, гәүдәсе, атлап йөрешләре дисеңме. Исеме дә исемә төште үзенең - Гөлсинә! Мәдинурның телендә гел шул кызы иде бит. Гөлсинәм бишлегә генә укый, Гөлсинәм тегә, Гөлсинәм чигә... Соңрак, Гөлсинәмә хат яздым, Гөлсинәләр кайтып китте... Гөлсинәләр нишләптер озак кайтмый... +Аңлагансыздыр инде, төне буе керфек тә какмый тагын бер таңны аттырып, булачак хуҗаларымны каршы алуым. Киләләр бит, киләләр! Иң алдан Әмир улым җилдерә. Бераз арттанрак Гөлсинә һәм озын буйлы, чандыр гәүдәле ир-ат атлый. Монысы тәгаен Гөлсинәнең хәләле. И карый инде ерактан ук миңа зәңгәр күзләрен тутырып. Тәвәккәл кешегә охшаган үзе. Кире уйламас, иншаллаһ. Ирле-хатынлы икесенең өстендә дә карасу зәңгәр төстәге кием, баш киемнәре дә шул төстә, ниндидер рәсеме дә бар, әллә ат төшерелгән шунда. Ат кебек эшлибез дигәнгә ишарәдер инде бу. "Списовка" дип атала бугай мондый күлмәк-ыштаннар. Безнең авылда да бик күп хәзер шундыйны киючеләр. Төсләре генә икенче - яшел, "татнифет" дигән язуы чекерәеп тора. Их, гөнаһ шомлыгына, кояш та болыт артында бит әле бүген. Нурлары тәрәзләремә, түбә калаена төшеп уйнакламый. Бераз матуррак, күңелгә ятышлырак булып күренер идем диюем. Хәер, буяулары тоныкланган кәрнизләргә, бик күптәннән чишмә суы белән йөгертелеп юылмаган тәрәз күзләренә кояш нуры төште ни дә, төшмәде ни. Бер сүз белән генә әйткәндә, кеше кызыгырлык түгел инде кыяфәткенәм, түгел. Аның каравы, ачык күңелем, дөресрәге җырлап ачыла торган капка-ишекләрем бар. Әнә җырлатып килеп тә керделәр... тораташтай басып та каттылар. Әллә телсез дә калдылар инде. Юк икән... +- Да-а, малай! +- Лапасны, баз өстен, утын сараен, мунчаны сүтәсе... +- Сүтмиселәрен генә сана, хатынкай. Исемлектә бер пункт та калмаска охшап тора әле монда... +- Ызбаны да сүтәсезмени?! Ни бит... Хәдичә әби... +- Бигрәкләр дә тузган икән шул бу йорт, Әмир энем. Ерактан ничава гына булып күренгән иде дә соң. Искегә тисәң исең китәр, дигән бит борынгылар. Бәладән башаяк, әллә соң сезнеке кебек ап-ак кирпечтән... +- Чүегез әле. Ул турыда соңрак сөйләшербез. Әнә каен түмәркәләре. Җайлап утырыгыз да бүгенге эш фронтын барлый торыгыз, яме. Ә мин башлап өйгә кереп чыгыйм... үзем генә... +Гөлсинәнең тавышы калтырап чыкты. Күзләре дә дымланды кебек. Дулкынлана балакай. Өч дистә ел читтә яшәгәннән соң, туган авылына кайтып төпләнергә җыена диген, ә?! Кесәсеннән кайчандыр Хәдичә апасы үз куллары белән чүпрәк бауга бәйләп куйган ачкычны чыгарды. Йозакка туры китерә алмый азаплана. Ачты, баскычтан күтәрелде, керде... Йә, Ходаем, карашы! Шундый өздереп, якын итеп карый. Сак кына атлап яшел сандык янына килде. Әллә ничә кат ачып-ябып карады. Балачагын исенә төшергәндер. Ул заманда көмеш калай белән бизәлгән яшел-зәңгәр сандыклар һәр өйнең күрке иде бит. Бүген сандык миндә генә калды бугай. Күңелем шулай тоя. Әйткәнемчә, күңелем мине беркайчан да алдамый... Түр якка үтте. Диванга иелеп чәчәкле япманы сыйпый... Күз яшьләренә төелде... елый... Шул диванны тутырып шат елмаеп утырырга яраткан әнисен исенә төшерде бугай. Әй, гомерләр диген... Агач рам эчендә эленеп торган шамаилгә бакты. Дога пышылдый. "Бисмилләһ-иррахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил галәмин. Әррахмәнир-рахим..." +Укы, балакай, укы. Киткәннәрнең рухы шат булсын, үзеңнең күңелең чистарынсын, пакьләнсен. Ничә ел инде Китап сүзен ишетергә зар-интизар булып яшим. Һай, ялганлыйм! Кяфер сүз сөйлим. Авылыбызда биш иман йорты бар ла безнең. Икесен хәтта мин дә күрәм, уңга карасам - яшел манара, сулга баксам - көмешсыманы, очларында айлары балкый. Ходай күпсенмәсен берүк, көненә биш тапкыр төрле яклап яңгыраган азан моңына гына чумып утырам! +Бераз тынычланды бугай. Күрче, хатын-кыз хатын-кыз инде, кесәсеннән кулъяулыгын чыгарып, тонык көзге янына килде. Күз яшьләрен сөртте, иреннәренә сизелер-сизелмәс кенә елмаю да кунды әле. Шулай, сеңлем, яшәү дәвам итә. Дәвам иттерергә кирәк тормышны, дим. Минем белән бергәләп. Һәр бүрәнәсе, һәр идән тактасы изге күңелле Хәдичә апаң, җор телле, оста куллы әниең, күрше-күлән, авылдашларың турында бик күп якты хатирәләр саклаган өйдә. +Их, пәрдәләремне ачса! Әллә ишетте инде. Урам якка караган бер тәрәзәмнең пәрдәсен күтәрде! Уф! Никләр күтәрде дияргә калдым. Күрче, турыбыздан алпан-тилпән атлап ике ир-ат үтеп бара. Салмышлар. Ишегалдындагы кешеләрне шәйләделәр бугай. И карыйлар каерылып. Карарсың шул. Ничә ел ялгызы кукраеп утырган йорт тирәсе җанлансын да! Гөлсинә танымаса гына ярар иде боларны. Соңгы елларда танымаслык булып үзгәргән бу ирләрнең берсе - аның сабакташы Рәсим, икенчесе - бездән берничә йорт аша гына яшәүче Сәлим. Сәлим дигәннән, аны бу хәлдә күрүе бигрәкләр дә кызганыч инде. Ятим бала ул. Үз балалары булмагач, ирле-хатынлы Самания белән Закир балалар йортыннан алып кайтканнар иде янып торган җирән чәчле, ак йөзле, почык борыны өстенә бизәкләп тезгән кебек вак сипкелләр сибелгән тиктормас малайны. Шушы ристан күз алдымда үсте, мәктәпне бетерде. Әтиәнисе генә озын гомерле булмадылар... Егет тагын тома ятим калды. Икенче тапкыр... Шул сәбәплеме, тормыш юлы да кыеккарак китте: бүген укымый да, беркайда эшләми дә әнә. Йөри, адашкан бәрән сыман, кирле-кирәкмәгән кешеләргә ияреп. +Гөлсинә дә авыр сулап куйды. Таныгандыр, танымый. Карашында аптырау, жәлләү, тагын әллә ниләр. Типсә тимер өзәрлек ирләр көпә-көндез абынасөртенә трай тибеп йөрсеннәр дә. Бер дә күңелле хәл түгел шул. Андыйлар тагын бар әле авылда. Уттай эш өстендә, диген. Юньсезләр. Кирәк бит ә, кешенең күңелен төшереп... Дөресен генә әйткәндә, минем бөтен курыкканым да шул иде. Ник дисәң, читтә яшәгән һәрбер авыл баласы өчен туып-үскән ягыннан да изге, газиз җир юк бит инде. Аның табигате дә гүзәл, кешеләре дә уңган, эчкерсез, саф күңелле булып хәтерләрендә саклана. Туйлар узгач, туннар тузгач дигәндәй, көннәрдән бер көнне шул авыл балалары туган ояларына әйләнеп кайталар да авылдагы үзгәрешләрне күреп "аһ" итәләр. Елгалар да саеккан, балыксыз калган, күлләр дә кипкән, урманнар да киселгән, авылдашлар да элеккечә ихлас, ярдәмчел түгел. Һәммәсенең телендә акча, уенда байлык, мал җыю... Шулай итеп, кайткан берсенең бөтен татлы хатирәләре, өметышанычлары челпәрәмә килә дә куя инде. Күбесе йөрәк әрнүләренә чыдый алмый бераз каңгырып йөри дә тагын шул торган шәһәрләренә китеп югала. Бу юлысы бөтенләйгә. Аннан соң зиратка берәм-берәм гәүдәләре генә кайта... +Күрәм, Гөлсинәм дә өзгәләнә. Телгә килеп: "Дөньясы үзгәрде бит, кызыкай. Шәһәре дә, авылы да танымаслык булып үзгәрде, нишлисең..." - дип юатасым, үгетлисем бик килә үзен. Тик сизеп торам, акылы белән барысын аңласа да, Гөлсинәнең йөрәге бу ачы хакыйкать белән бер генә дә килешәсе килми шул. Әнә, уйларымны раслагандай, күзем күрмәсен ичмасам диптер, пәрдәне шалт итеп ябып куйды да диванга барып утырды. +"Утырып уйлар уйлар өчен җиткән икән буйларым", диеп җырлыйлар мәле? Әйе, авыл балаларына утырып уйлар вакыт бик җитте. Авыл да тере организм ласа. Йорт-каралтылар - аның күзәнәкләре, бормаланып сузылган урамсукмаклар - тамырлары. Авыл яшәсен, үлмәсен өчен шул урам-тамырлардан гөрләп "авыл каны" агарга тиеш. Таңнан торып эшкә ашыгучы ир-егетләр, малтуарларын көтүгә куучы яшь киленнәр, өй тирәсендә мәш килүче әби-апалар, яшел хәтфә үләндә тәгәрәп үсүче бала-чага, тавык-чебиләр, каз-үрдәкләр, хәтта дөбер-шатыр килеп чапкан матай-машиналарына хәтле - барысы да туктаусыз хәрәкәттә булырга тиешле авыл каны. Бер йорт-нигез юкка чыккан саен, бер гаилә шәһәргә күчеп киткән саен, тамырларда кан азая, тамырлар кысыла, кибә-корый. "Үлә бит авыл..." Бу сүзләрне Гөлсинә белән икебез берьюлы әйттек бугай. Иңрәүне хәтерләткән кайтаваздан сайгакларыма хәтле ыңгырашып куйды... +Ә Гөлсинә ниндидер бер катгый карарга килгән кешедәй капылт кына урыныннан сикереп торды да ишеккә юнәлде. Әллә авылга кайтып төпләнәсе килү уеннан ваз кичтеме? Әллә инде мине сүтеп, утынга тураклап, яңа өй салу уе тудымы башында? Белмим. Нишлим инде, ничек туктатыйм үзен? Тагын бер тапкыр ялварып күзләренә багар идем. Чыгып китә бит. Ишек тоткасына кулын куйды. Гөлсинә-ә-әү... Борылып карады! Кабат күзләре яшьләнде... Кинәт карашы матчадагы бишек элә торган чөйгә абынып, имәнеп китте. Үзе дә сизмәстән бугай, бишек җыры көйләгәндәй шигырь сөйли башлады: +Бишекләрдә тирбәлмәгәч, +Каян килсен балага моң? +Талбишеккә салмак булам +Инде үсеп буйга җиткән +Балаларын замананың... +Никадәр әрнү, чарасызлык, иксез-чиксез моң-сагыш иде аның тавышында! Һәм... ялгышмасам, күзләрендә кайчандыр, бик-бик күптәннән югалтканны табу шатлыгы да чагылды кебек. Әйе, әйе, аларда өмет, ышаныч чаткылары кабынуын күрдем мин! +Чү, әзият кәлүшләрен чыштырдатып, Фәйрүзә күрше кереп килә түгелме? Монысы ни "сайрап" куандырыр инде. Дөрес, Гөлсинә сеңлем, күрше апаңа әлегә ничу өйгә керергә, күзләре кирәккәнне дә, кирәкмәгәнне дә шәп шәйли аның. Шулай, шулай. Берни булмагандай шат елмаеп чыгып бас алдына. "Фәйрүзә апакаем, нихәл, разведкага килүеңме әллә?" - диепләр җибәр. +- Саумы, Фәйрүзә апа! Хәлләрең ничек? +- Безнеке картларча инде. Авылга кайтабыз дисез алайса. И-и мондагы чүп-чар, галәмәт икән. Ну-у, Маскыва ни сразы строилась... +- Һай, шәп әйттең, апакай! Күз курка, кул эшлинең урысчасы була инде бу, әйеме? +- Галимулла абзагыз яңа эш башлаган саен шулай кабатлый торганые мәрхүмкәем. Ызбаны да сүтәсездер бит? +- Юк. Сүтмибез! Эчен-тышын яңартып, курчак өе кебек матурлау безнең исәп, әйеме, Әмир энем? +- Әйе, Гөлсинә апа! Очып кына шулай дип әнигә әйтеп килим әле. Эче пошып калган иде. Мин хәзер, яме! +И игелекле күңел, артына борылып карый-карый йөгерә балакай. Ул минем өчен сөенә, мин аның өчен дигәндәй. Сөенми! Хәдичә әбисе Әмир улыма бик иртә дөнья куйган әбекәен алыштырган кеше бит. Әнисе әзерләп биргән күчтәнәч төенчекне тотып көн аралаш ялт итеп менеп җитә иде нәни егетебез. Утыралар иде картлык белән балачак чөкердәшеп чәй эчеп, гәпләшеп. Хәзер менә апаларына кунакка килеп йөрер. +Могҗиза, язмыш бүләге дими ни дисең инде. Әле берничә көн элек кенә мин тома ятим калган, ташланган, онытылган бер өй идем. Бүген исә яңа хуҗаларым табылды, хәтта күршекәем Фәйрүзә дә керер сукмагын бик тиз исенә төшерде әнә. Бу иксез-чиксез шатлык-куанычымны кем белән генә уртаклашыйм икән? Бөтен дөнья белән инде, бөтен дөнья белән! +Әй, сорыйм әле. Сиреньнәрем-гөлләрем, киләсе язларда элеккечә шаулапкайнап чәчәк атарга вәгъдә бирәсезме? Кичә бөтен булган ботакларыбызны кистеләр, дисезме? Ә тамырларыгыз? Алар бит исән! Тамырларыбыз назлы, йомшак, миһербанлы туган җир туфрагында! Шулай булгач, яшибез әле, гөрләп чәчәк атабыз! +Редакциядән: +Каләмдәшебез Сирень Якупованы юбилее белән котлыйбыз! Аңа исәнлексаулык, иҗат уңышлары телибез! Яңа исемнәр +Айзирәк +Гәрәева +НИ ҺОУ! ЯКИ НИХӘЛ? +ХИКӘЯ + +Интернетта "Фейсбук" дигән дөнья бар. Кайчак ул авылда көтү каршылаганда, берара буш вакыт табып, урамда күрше-тирә белән тегесен-монысын "чәйнәп" алуны хәтерләтә, кайчак анда, билгеле бер төркемнең эчендәгесе тышына чыксын дип, махсус оештырылган җыелышларга, хәтта митингларга килеп эләккән кебек буласың. Менә шушы дөньяда фикер алышу, вакыйгалар агышы төймәләре таралып киткән муенсаны хәтерләтә. Әмма ул төймәләр барыбер бер сәйләнгә тезелер төсле... Ул сәйлән дигәннәре - интернетка язылганнар белән компьютер каршында утыручылар һәм чын тормыш арасындагы хакыйкать инде. Хикәяне язарга да шул төймәләре таралган муенсаны хәтерләткән "Фейсбук"тагы танышлар, фикерләр, аралашулар этәрде... +Клавиатурадагы хәрефләр буйлап бармаклар бер-ике секундка гына туктап ала да тагын йөгерәләр. Менә шулай, мең чакрымнар еракта яшәүче, төгәлрәге, Төркиягә төрек телен өйрәнергә чыгып киткән дустым белән электрон почтадан язышам... Дөресрәге, ул бәйләнепме-бәйләнә... +- Яз. +- Җитте... +- Яз, дим. +- Кемгә кирәк?! Хет шуны әйт! +- Кытайларга яз. +- ??? +- Кытайларга!!! +- Алар бит безнең телне аңламыйлар. +- Аның өчен кайгырма. +- Алайса, нигә нәкъ менә аларга? +- Кытайларга яз. +- Нигә, дим? +- Чөнки аларга бөтен нәрсә кирәк... Чөнки алар бөтен дөньяда... Ә синең уең гына дөньяда. +- Үзем Казанда. +- Шул-шул. Кытайларга яз. +- Бәйләнмә әле, ә! +- Ә менә син башта кытайларга нидер эшләп кара! +- ??? +- Язып кара, дим! +Чыннан да... Клавиатура буйлап йөгергән бармаклар туктап калды. Шул вакытта телевизордан сөйләгән колакка керә. Кытайларны мактыйлар. "Ни һоу!" диләр. Бу кытайларның исәнләшү сүзе икән. Миңа ул "Нихәл?" дип ишетелә. +- Ни һоу! Нихәл? +Бармаклар кабат җанланды... +Берәүне дә үчекләргә теләмим, шулай да кытайларга язам дип язам хәзер. Бөтенләй үк ачу китермәс өчен, башка бу хакта кабатларга тырышмам, һәрхәлдә әлегә шулай уйлыйм. +- Ни һау! Нихәл? +Нихәл дип... +Бу шәп дөньяның шундый бер гаҗәп һәм серле үзенчәлеге бар. Билгеле бер мизгелдә төрле тарафларда каңгырап йөргән бәндәләрне бер ноктага җыя. Нокта дигәч, ныграк аңлашыла кебек, ә минем өчен ул күбрәк җөйне хәтерләтә. Менә тәнгә кадалган укол эзе нокта гына кебек, ә чынлыкта ул - бөтен бер организмдагы күзгә күренмәс бер җөй. Ул җөйнең юкка чыкканы сизелми дә калырга мөмкин. Ә дөнья тәнендә андый җөйләр миллионлаган гына түгел, миллиардлаган һәм тагын без башка да китереп карамаган саннар хисабында. Күпчелек очракта аларның да барлыкка килү һәм юкка чыгулары сизелми эзсез үтә. +Без дә бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек. +Ярый, без әле беркөнне генә бер ноктада очраштык, дип әйтим. Ярый, бүген генә юллар чатында табыштык, дим. Ярый, бу атнада очраклы хәл аркасында бәйләндек, диик... Дөрес, нәкъ шулай! Әмма без бер көнне дә, бүген дә, бу атнада да түгел, әллә кайчан бер җөйгә укмашкан күзәнәкләр булганбыз. Тере күзәнәкләр. Әйе, тере күзәнәкләр. +Бу хактагы хәбәр мине тораташ итте, бәреп екты, артыма утыртты, телсез калдырды... Әгәр ул чактагы халәтем хакында сорасалар, менә шулайрак җавап бирер идем. +...Аны күрүгә, урамда аунаган дип уйлыйсың, чөнки чалбарлары тузанга баткан. Урамда аунаган, димәк, алкаш инде. Ә бәлки, аның киемнәрен юа торган якын кешесе юктыр. Кер юу машинасы ватылгандыр әле. Алтмыш яшьләр тирәсендәге, тәбәнәк буйлы, ябык кына гәүдәле, сукбай кыяфәтле абзый үзен тыныч тотарга тырышты. Йөзе сәер шешенгән, эчә торган кеше инде бу, ә бәлки, йөрәктер, бәлки, кан басымыдыр, олы кеше бит. Нигәдер, шуны бер бетереп ташлыйм да киредән агарта башлыйм... Ниһаять, сәбәбен аңладым: бу бәндәнең бит бөтенләй башка төрле чагын күргәнем бар! +Ул арада кыска, җыйнак кына сакаллы, кырык-илле яшьләрдәге ир аның янына урындык китереп куйды. Ниндидер бер түбәнчелек белән генә сукбайга утырып торырга ишарәләде. Читтән караганда шактый тәкәббер тоелган, шактый ыспай костюм кигән ирнең сукбай көен көйләргә тырышуы үзе үк мәзәк иде. "Бусы кем булыр икән?" - дигән уйга калдым. Бәлки табибтыр, хәлсез кешене тиз күреп алды... Юк, әнә табиб дигәннәре, өстәл артында бик тә зәһәрләнеп утыра, болар бер дә охшамаганнар бит. Ул бары гап-гади бер ир-ат, шул ук вакытта безнең барчабызга караганда да үз кадерен үзе белгәне һәм ныклыгы күз карашыннан сизелеп тора. +Хәтта телефоныннан бертуктаусыз кем беләндер һава торышы "проблемасын" хәл иткән утыз-утыз биш яшьләрдәге, мөлаем гына хатын да моңа игътибар итте. Үзе сөйләшә, үзе иргә күз ташлап-ташлап ала. Әмма бу гадәти хатын-кыз кызыксынуыннан бигрәк, аптырау галәмәте икәне күренеп тора. Күзләрендә: "Ничек инде шушындый кеше дә безнең белән?!" - дигән кебегрәк сорау язылган иде. Аның белән бергә дүрт-биш яшь чамасындагы кызы да бар. Кыз таныш түгел абыйларга карап, тыныч кына курчагын тотып утырды. +Ясалма гөлләргә күмелгән табиб бүлмәсендә очрашу озакка сузылмады. Ул тиз генә аңлатып чыкты. Өлкән яшьтәгеләрнең телләре көрмәкләнә башлаячак икән. Урта яшьтәгеләргә ишетми башлау һәм, бигрәк тә хатын-кызларга, хәтер югалту яный. Яшьрәкләргә ничек тәэсир иткәне әлегә билгесез... Бу билгесезлек миңа кагыла, чөнки мин әле үземне, егерме тугыз тулса да, яшьләр рәтендә дип ышанып йөри идем. +Менә шулай, ясалма гөлләр арасына күмелеп утырган табибтан без үзебезгә ялгыш кадалган, тикшерү узмаган яңа төр витамин уколының нәтиҗәсен белдек. Үзебезнекен әйтмичә, төгәлрәге, кычкырмыйча китмәдек тагы. +- Немедленно хатагызны төзәтегез! - дип бәргәләнде абзый. +- Мин сезнең башны судта черетәм! Зыян салган өчен түләми генә карагыз! Кызымны карарсыз! - дип өзгәләнде яшь ханым. +- Сабыр, сабыр, җәмәгать, имансызланмыйк... Дарудан гына тормый бит, - дип башкаларны тынычландыра-тынычландыра сабырсызланды ир. +- Язып чыгармын әле менә! +...Һәм шулай бераз әйткәләшеп алгач, таралыштык. +Без шул вакыттан башлап бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек. +Гадәттә, елгага карыйбыз һәм, беренче чиратта, ике яр арасыннан туктамыйча аккан суны күрәбез. Ул безгә кадәр дә аккан һәм киләчәктә дә үз җаена агачак. Шул агым янында тукталырга була. Бәлки, бик азгадыр, бәлки, озакка. Шул елгага машинаның тишек тәгәрмәчен атып китәргә дә, табигый матурлыгына сокланырга да мөмкин. Тыныч кына утырып, шунда балык тотып кара! Бәлки, йөгереп килеп чумаргадыр?! Суда йөзеп йөргән чүпләрне җыйсаң да була икән. Һәм тагын әллә нәрсәләр эшли аласың. Әйтик, бер кеше килә дә: "Нигә суга чүп ташлыйлар инде!" - дип, башкаларны аты-юлы белән сүгәргә тотына. Суга карап сүгенсәң дә гаҗәп түгел. Әле борчуларыңны агымсуларга салып агыз, дип тә әйтәләр бугай... +Тагын... +Беренче карашка, елга ул - менә шулай ике яр арасыннан ерак-еракларга агучы агымсу. Безнең тормыш барышына буйсынганыбыз менә шушы агымга ятып йөзү белән бер инде. +Икенче карашка - башкачарак, әйтик, елгага карыйбыз, әмма су акканына да, елга озынлыгына да игътибар итмибез. Шушы елганың бары бер адым арасын гына күрә алсаң, анда тормыш кайный! Әнә бик эшлекле кыяфәттә бер бака тыныч кына утыра, калганнары әрле-бирле сикерә, балыклар йөзә, куыша, су чебеннәре мыжгый. Ярда әкәм-төкәм кабырчыклары кыймылдый. Беркая агып китәргә җыенмаган, шунда үсеп, шунда чери торган үсемлекләр акрын гына су агымына ияреп тибрәлә. Алар өчен, бәлки, су агымы ул - су да түгел, ә искән җил генәдер! +Елга буена туктаган бәндә менә шулай, төрлечә карап башын катырырга да, катырмаска да мөмкин, үз ихтыярында, чөнки аңа андый җаваплылык турыдан-туры йөкләнмәгән бит. Елгага ялгыш төшкән кәгазь төсле агып китсә дә, атылган таш кебек су төбендә утырып калса да, бер сүз әйтә алмыйсың. +Җөйгә укмашкан дүрт күзәнәкнең берсе әмир иде. Моны студент елларыннан бирле диплом карамалары арасында сакланган журнал да раслады. Хастаханәдән кайткач та, балкондагы иске-москы кәгазь арасыннан шуны актарып табып чыгардым. +...Саргаеп беткән журнал битендә көянтәләренә каз аскан, каз йоны йолкыган апайларның фотолары тезелгән. Тагын бер фотода ак шәлъяулык бәйләгән әби каралты-курасында казлары каршына баскан да кулларын догага күтәргән. "Борын-борын заманда... Без үскән чакта каз асрыйлар иде, һәркемдә икешәр-өчәр оя була торган иде. Беренче кар төшкән, каз өмәләре башланган көн иде", - дип башланып китә фото астындагы язма. +Кулымдагы журналның беренче битен кат-кат әйләндереп карыйм, февраль саны диелгән. Ә монда беренче кар турында, каз өмәсе хакында язганнар. Февральдә үк ноябрь хакында уйлан дияселәре килгәнме?! Бәлки, ишегалды фотоларына журнал түрендә урын февраль санында гына табылгандыр, кем белгән?! +1991 елның февралендә утырганны болайрак язарга кирәк булгандыр ла... +"Борын-борын заманда... Без үскән чакларда өстәл астында талчыбыктан үрелгән кәрҗиннәрдә казлар ысылдап утыра иде. Тәрәзәгә күз ташласаң - бар җирдә аклык. Авыл урамнары карга күмелгән һәм гомергә дә кыш бетмәс кебек тоела. Кышта әллә нинди үчең бар төсле: "Кайчан бетә инде бу кыш?" - дип уйлап куясың. Ялгыш аягың өстәл астындагы кәрҗингә тиеп китә. Каз аягыңны эләктереп ала. Шунда ук бик тиз аңлыйсың. Казлар инде йомыркага утырган, димәк, язга күп вакыт калмаган. Шунда ук ана казны тышка, ата каз янына чыгарып, су эчертеп керергә кирәклеге искә төшә. Лапас тирәсендә, салам-печән коелганга, кар тизрәк эри торган урында казларга савыт белән су, ашарга куясың да, күзне чагылдыра торган язгы кояш астында ана казның бик тә әлләкемләнгән кыяфәтеннән, ата казның биеп-биеп алуыннан көлеп карап торасың..." +Бүгенге кешегә "Борын-борын заманда казлар казак какканда", дип башланып китә торган әкияттәге кебегрәк күзаллана инде бу. +Ә хәзер ни язар идем соң? +"Көне-төне кәрҗиндә йомыркаларын җылытып утырган ана казлар ишегалдындагы табактан су эчкәндә, ата казлар биеп-биеп алган заманнар үтте инде... Хәзер авыл казлары да ояга утырып бәбкә чыгармый. Авыл халкы апрель-майны һәм шул чакта үскән бәбкәләрне сатып йөрүчеләрне көтә..." +Журналның алдагы битләренә күз ташлыйм. Чынын әйткәндә, казлар, кәрҗингә утырып, бәбкәләр чыгарган заманнарда чыккан журналдан баш әмирне эзлим. +Менә ул! Саргаеп беткән журналдагы казлар янында кулын догага күтәреп басып торган ак шәлъяулыклы әби фотосурәте белән янәшә биттә аның җаваплары да урнаштырылган! +Казлар кәрҗингә утырган заманнарда ил бәйсез иде. Шул дәрәҗәдә бәйсез иде, хәтта шул бәйсезлекне яклый торган махсус кешеләргә кадәр бар иде. Аларны "әмирләр" дип йөрттеләр. Алар арасыннан берсе, әлбәттә, баш әмир итеп билгеләнде. +Хәзер менә шушы баш әмир белән корылган әңгәмәне укып утырам. Катлаулы озын-озын сорауларны да, аларга бирелгән тагын да авыррак һәм озынрак җавапларны да күзләрем бертөсле укый, аңым еллар аша көлгән булып та, бераз мыскылларга тырышып та шәрехли бара. Шул шәрехләү генә хәтергә сеңә тора. +- Бәйсезлек яклап маташасызмы? +- Бәйсезлеккә ирешү өчен, иң беренче чиратта, илдәге милекне файдалану мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Әйтик, шул милекнең 80 проценты - без кергән берлеккә, 18 проценты - берлек кергән берлек карамагында булгач, безгә күпмесе кала булып чыга? Икесе. Менә шушы ике процентлы без. +- Алга таба нишләргә? +- Юлы бар аның. Партия дә, милек тә бирә торган документ язылды. Әйтәсе генә калды: "Без менә шушында язылганнар буенча яшибез һәм яшәячәкбез!"Анда партиябез дә, милкебез дә бар, дип язылган. +- Гафу итегез, бер шәхси сорау бирәм. Сез кем? +- Хатыным да, үзем дә галим-голәмә, безне җәмәгать эшлеклеләре дип әйтүчеләр дә бар. Шигырьләр дә языштырам. Шагыйрь дә әле мин бераз. Әмирләр турында язам! Гаиләм - минем терәгем. Балаларым үсеп килә менә. Киләчәктә алар да әмирләр булыр дип торам. +Казлар кәрҗиндә бәбкә чыгарган, ата казлар тыпыр-тыпыр биегән чак иде... +Саргаеп кына беткән булса да, сәер хисләр, тойгылар уятты кулымдагы журнал. Февральдә ноябрьдәге каз өмәсе турында 240 мең дә 851 кешегә укыта алганнар. Тиражы - дөнья күләмендә. Шулар ук баш әмир турында да белгәннәр. Егерме өч елдан соң исә мине 240 мең дә 852нче укучыга әйләндерделәр. Ә мин, мыскыл итеп, расшифровка ясап утырган булам тагы. +Бер атнадан соң кабат хастаханәгә юл тоттым. Үзләре, шалтыратып, килүемне үтенделәр. Менә шул чакта янә әмирне очраттым. Хастаханәгә илтә торган юлның икенче ягыннан бөрешкән, кипкән күзәнәк хәлендә калган баш әмир өстерәлеп бара иде. +Егерме өч ел элек чыккан журналның иң кирәкле герое димәссең. Кыяфәте бетсә бетсен инде, картлык галәмәтен чигендерә торган көч әмирләрдә дә юк анысы. Әмма еллар үткәч тә мәртәбәсен югалтмаган бер галим, шагыйрь булып күренсә, мин дә аңа барып эндәшергә уңайсызланып тормас идем. Ә болай, урам кешесенә барып сәлам бирү, әллә ничек бит... Җирәндерә дисәм, үзем алай пычрактан курка торган кеше дә түгел. Кыскасы, дип әйткәндә, әмир төшкән мескенлек чиркандыра, менә шул. Әмирне чолгап алган мескенлек куркыта, артка таба чигенергә мәҗбүр итә. Әйе, бу сүзләр бик тәкәббер яңгырый, "әллә кемдәй кылану" булып күренә. Ләкин дөресе шул бит, нишлим?! Менә институтта укыганда, лекцияләрнең шактые аның хакындагы әңгәмәләрне, мәкаләләрне тикшереп, өйрәнеп үткән иде. Әмир язганнарны укый-укый, горурлыктан борыннар түшәмгә тия яза иде: "Без менә нинди булган! Без хәзер менә нинди! Без хәзер менә нинди булачакбыз!" +Әмир бер кибет диварына барып терәлде, тагын кузгалып китте, тагын терәлде. Иң авыры - көче ташып торган ир-атны хәлсез бабай хәлендә күрүдер. Аннан да бигрәк яманы - мескенлеккә төшүдән кача алмаган ялгыз әмирлекне күрү. +Күңелдә кызгану хисе уянгач, юл аркылы чыгып: "Мин сезне таныдым. Хәлләрегез ничек? Балаларыгыз кайда?" - дип сорыйсым килде. Студент чаклар истәлеге булып, саргаеп беткән журнал сакланган, диясем килде. +Светофорның яшел уты янды, юлның әмирле ягына чык инде! Кызган мескенне! Һич югы, хәлен бел! +Әмма барыбер, хәтта кызгану хисе дә аякны атлата алмады. Бу юлы тәкәбберләнү дә мишәйтләмәде, без болай да бер җөйдә бит, дигән уй туктатты. +Светофорның инде әллә ничәнче мәртәбә яшел уты янды, баш әмир ераклашканнан-ераклаша барды. +Менә шулай озын-озын елганың шаулап-гөрләп агып киткәндәй тоелган бер адым арасына бактым. Шул арага 240 мең дә 851 укучы белән бергә баш әмир дә, ихатасында дога укып торган ак шәлле әби дә, каз йолкып утырган апалар да, алар янында гармун тартып торган абзый да сыйган... +Янә яшел ут янды. +Юлның теге ягында югалган әмир тагын да ерагаеп бара иде. Шунда әллә ни кузгатты, артыннан чаптым. +- Исәнмесез! +Йончып беткән урам картын татарча эндәшү туктатты. Ул миңа тонык күзләре белән бик шикләнеп текәлде, тәнем чымырдап китте. Үзем дә аңламастан, аклангандай әйттем: +- Сез безне укыткан идегез... Башта ук танымадым, өйгә кайткач исемә төште. +Ул бер сүз эндәшмәде. Шулай да, ничектер, ирен чите белән генә елмаеп куйды. Тонык күзләренә дә нур кереп киткәндәй тоелды. Башын да чөебрәк җибәрде, күз алдында карт бераз тураебрак китте төсле. "Менә мин кем!" дигән горурлыгы уяндымы, әллә үткәндәге мактанырлык эшләре искә төштеме, белмим, миңа болары барыбер иде. Аңардагы башка үзгәрешне көтү ныграк куркытты. +Ул арада вак-вак җыерчыклар эченә яшеренеп үк беткән зәңгәр тонык күзләре дымланып китте. Томан сарган үзәнлектән тыныч кына ерак-еракларга аккан елга шәйләнде төсле. Шулчак аның бөтен тәне дерелдәп куйды. Күзләре як-якка йөгерешә башлады, кызып-кызып нидер аңлатырга теләде, кулларын болгарга кереште. Әмма авызыннан сүзләр урынына аңлашылмый торган авазлар гына бүленеп чыкты. +- К-к-к... Аң... Б-б-б... Әй-т-т... +Күпме генә омтылса да, көрмәкләнгән теле сүзләр ясый алмады. Карт әмир кабат бөкшәеп калды. Шулай бөкшәйгән килеш китеп тә барды. +Мин аңардан тетрәнеп читләштем, чөнки бу хәлгә озак карап торырга ихтыяр көчем дә, теләгем дә җитмәде. +Җөйгә укмашкан дүрт күзәнәкнең берсе - кабат табылган әмирнең телсез калган чагын күрү җанны өтеп алды. +Әйтерсең лә аның теле кайчандыр 240 мең дә 851 кеше укыган саргаеп беткән журналга качты. +Икенче тарафтан хәтер пышылдады: "Күр, табиб кисәткәннәр чынга аша башлады". Миңа ни булыр?! +Хастаханә ишегалдында тагын бер күзәнәкне - "судка бирәм", дип янап куркыткан хатынны очраттым. Күрмәмешкә салыштымы шунда, әллә танымады, үтте-китте. +Аны да артыннан барып куып тоттым. +- Гафу итегез, ни кылырга уйладыгыз... +Хатын миңа аптырап карады. +- Нәрсә дисез? Сез кем? +- Танымыйсызмы? +- Юк. +Әле әмирнең телен югалтуын күрүдән туган кичерешләр генә җитмәгән иде, хәзер менә тагын бер "сюрприз". +- Ничек инде, без бит бер җөйдә! - дидем үртәлеп. +- Нәрсә? Гафу итегез, ашыгам... +Башка бер сүз дә әйтә алмадым, хатын китеп барды. Танымады. Бу юлы йөрәккә хәнҗәр кереп чыккандай тоелды. Хәтерен югалткан, димәк, баласы барлыгын да оныткан! Ә бит "кызым", дия-дия, ду куптарган иде. +Хастаханәгә кереп, узган атнада булган кабинет каршына бардым. Шунда табиб кисәткәннәр чынга ашуны аңлап, билгесезлектән, чарасызлыктан һәм куркудан нишләргә белми, шактый аңгыраеп утырдым. Бу кабинет безнең өчен махсус эшлидер кебек тоелды, югыйсә, әнә башка кабинетларга чират тезелгән. Биредә беркем юк. Ләкин шуңа карамастан, ишеген ачарга җөрьәт итә алмадым. +Күргәннәренең хәле билгеле, башкалар ни хәлдә икән? Башкалар дигән булып, үзең дә, теге иманлы "костюм" гына калды. +Суд белән хакыйкать эзләргә йөргән кеше беренче булып бирешкән. Хәтерен югалткач, аңа нәрсәгә инде хакыйкать?! Хакыйкать табыла да югала, югала да табыла, менә баласы кызганыч. Ул сабый анасына да кирәкмәсә, тагын кемгәдер кирәк булуы бик тә икеле. +Шунда авыр уйлардан арынырга һәм кабинет ишеген ачудан качарга бер көтелмәгән сәбәп килеп чыкты - якында гына торган урындыктагы китапка күз төште, шуңа үрелдем. +Бер як тышы алсу, икенче ягы яшел төсле китапка "Бәхет китабы" дип язылган иде. Беренче битендәге җөмлә үк бәхет кошы тоткандай елмаерга мәҗбүр итте: "Бу китапны алдыннан да, артыннан да укырга була. Теләгәндә автобуста укы, теләсәң - диванда. Буш калган битләренә үзең теләгәнне яза аласың. Бу үзе үк бәхет түгелмени?" Чыннан да, чарасыз калган кешегә синең сайлау хокукың һәм хәтта, әлбәттә, иренмәсәң, язу хокукың бар, диеп өмет бирсеннәр әле! +Авыр уйларны оныттырып, алдымда яңа төр сайлау мөмкинлеге ачылды. Китапны ачуга күрдем: гадәти басма язулы битләре кулдан язылган язулар белән аралашкан иде. Китап язган кешене укыргамы, әллә аны укучынымы?! +Менә шул сорауга җавап эзләп, табибка керү кирәклеген онытканга сабышып, хастаханәдән чыгу юлына таба атладым. +"Бәхет китабы"ндагы басма язу: "Теләгәндә хәзерге көн белән киләчәк арасында да, чарасызлык белән чарасызлык чигендә дә бәхет табыла". +"Бәхет китабы"на кулдан язылган язу: +"Без икебез ике яссылыкта гомер үтәбез. +Мин туфракта чагында, син - күктә. +Мин суда чагында, син - чүлдә. +Мин чәчәкле болында чагында, син - карурманда. +Менә шушы яссылыклар чигендә бер бәхет йөри. +Таң атар алдыннан "саташкан" әтәчләр кычкырып-кычкырып алган мәлдә, туфрактагы дым күкләргә күтәрелгәндәге кебек ул. +Озын-озак вакыт көткәннән соң килеп яуган яңгыр коп-коры чүл ерганакларын юган кебек ул. +Җәйге җиләс җил урман чәчәге орлыгын болынга алып барып чәчкән кебек ул. +Шушылай бер-берсен кабатламаган, үзләштермәгән, бер-берсенә яраклашмаган ике яссылык очраша. Бәхет мизгеле менә шунда яши. Безнең бәхет. Табигый бәхет. Мәхәббәтле бәхет". +"Бәхет китабы"ндагы яңа язу: "...Без бер яссылыкта, келәм түшәлгән идәндә утырабыз. Бер яссылыкта кем генә утырмас. Менә, әйтик, ул да, мин дә каршы түгел. Шуңадыр да без бер яссылыкта. +Ничектер, күңелнең башка кешегә сыенуга ихтыяҗы шулкадәр зур иде, бермәлгә янымдагы кешене яратканым дип уйладым. Хәтта ышандым. Шул вакытлыча гына барлыкка килгән ышану хисенә бирелеп китеп, аның да мине якын итүен теләдем һәм күңелне бушаттым. +- Беләсеңме, мин бит кош, - дидем. +Ул торып утырды да пультка үрелде. +- Чынлап, мин бит кош. Шуңа күрә аларны кешеләргә караганда да ныграк кызганам һәм аңлыйм. +Ул берни эндәшми генә телевизорны кабызды. Алай да туктамадым. +- Синең берәр кайчан кошларны күзәткәнең бармы? +Ул җавап биреп тормады. Пульт белән бергә, берни эндәшми генә, кабат яныма килеп утырды. Ә миңа шул гына кирәк иде дә. Аның куенына сыенган килеш, сөйләвемне дәвам иттем: +- Күз алдыңа китер әле. Кош канатларын җилпи-җилпи, хәтта каршы искән җилләргә дә исе китми, күкләргә күтәрелә. Бертуктамый оча-оча... Биеккә... Еракларга оча... Ул бар нәрсәдән ирекле, кая тели - шунда оча. Башка илләргә, җирләргә... Карурманнар, океаннар өстеннән оча. +Минем аркылы гына каналларны барлый торгач, берсенә тукталды. Шунда йөзенә бик җитди кыяфәт чыгарып, әмма шул ук вакытта шаярткандай әйтеп куйды: +- Минем синең очканны күргән юк. Димәк, син - тавык. +Әле генә күкләрне иңләгән асыл, тылсымлы, кабатланмас бер кош идем... Әле генә, бер мизгелгә генә булса да, яраткан кешесен табуына ышанудан канатлары үскән бер җан, бер канатлы рух идем... Һәм менә тавык булып җиргә төшеп утырдым. +- Үпкәләмә инде, башка үзе канатлы, үзе очмый торган кошны белмим... Син кош булганда гына тавыктыр... +Сикереп торганымны сизми дә калдым. +- Нәрсә инде, шаяртканны да аңламыйсың?! Үзе башлады да. +Ха, бары оча алмый торган бер тавык. Шул мизгелдә, таш атып кудылар диярсең, канатларын тиз-тиз кага-кага, кошлар рухы чыгып очты. +Зәңгәр күкләр генә бирә торган иреккә тартылу, уйларда гына булса да ерак офыкларга барып кагылу теләге дә бетте. Күктә очмагач, канатларның да, җирнең дә кирәге шулкадәр генә кала икән, кадере китә. Җир гомер беткәнне көтеп басып-атлап йөрер өчен генә файдалы урынга әйләнә дә кала. +Тавык куначадан биеккәрәк оча алмый. Караңгы кетәклектә ябылып ятса, аның күзләре дә күрми башлый, диләр. +Мин әле күрәм бугай. Бәхет шул, күрәсең. "Бәхет китабы"на язарлык бер бәхет, димме, бар бәхет, димме, шул". +Без бит бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек. +Бөтенләй күрми башлаганчы дип, иманлы "костюмны" юллап киттем. Хастаханә регистрациясендә утырган кызлар табарга булышты. Карточкасына карап, кайда эшләгәнен әйттеләр. Шәхси эшкуар ярдәмчесе булып чыкты. Әмма офистагылар аның өч-дүрт ай элек эштән чыгуын җиткерделәр. Шунда берсе, рәхмәт яугыры: "Авылга кайтып китмәде микән, берәрсе ашка чакыргандыр", - дип сүзгә кысылды. +Авыл кибеттән башлана. Бигрәк тә анда мәчет ае күрмәсәң. Кибеттә сатучы һәм тагын ике карчык үз сүзләренә шулкадәр бирелгәннәр, кемдер кергәнгә игътибар итәргә уйламыйлар да. Шундагы юк-бар әйберләрне караштырган булып, сүзләренә колак салдым. +- Нижнекамнан кызларын үле килеш табып кайтаргач, бөтенләй бетештеләр шул. +- Хөррәттәй алдан китмәсә дә, болай ук гыйбрәткә калмас ие. +- Чынлап кортлаганмыни? +- Соң, шуны сөйләп торабыз лабаса, озата барган картлар мәет артыннан кортларын чүпләп барганнар дие. +- Кит инде! Әллә нәрсәләр сөйләп торма! Уф... +- Бер атна ятсаң, кортламассың, кортламай ни! +- Кит! +- Соң күршеләре дә кермәгәнме? +- Кемгә кем кирәк хәзер! Балаларның исәнлеген бирсен инде. +- Ярый әле, имам кайтып җитте, үзе юган, үзе ясин чыккан, кортларын да ташлатмаган, үзе тутырып куйган ди мәет янына. +- Әстәгем, нигә?! +- Алар мәетне ашаган, бергә күмелергә тиеш дип әйткән ди... +- Ярар, авылдан мәет чыккан көнне гайбәт сатып тормыйк инде. Сәгыйть абзыйның кешегә әллә ни зыяны тигәне булмады. Авыр туфрагы җиңел булсын. Хөррәттәй күптән көтә иде инде аны... Монда кеше кулларына калып, урын өстендә ятканчы, тизрәк китүең. +- Шулай, шулай... +Кибеттән әбиләрдән алдарак чыктым да шунда ишек төбендә көтеп торырга булдым. +Күп тә узмады, карчыклар сөйләнә-сөйләнә кибеттән чыгып җиттеләр. Аларны сүзләреннән бүлеп, мәчетне сорадым. Урам башындагы бер өйгә таба төртеп күрсәттеләр. Шул тарафтан манара эзләдем. +- Манарасы күренмиме соң моннан... +- Безнең авыл мәчете манарасыз, балам. Аптырама, бар, бар. Шул безнең мәчет. Имам шәһәрдән кайтып йөри. Үзенең әти-әнисе йортын мәчет итте. Әле зираттан кайтып җитмәгәннәрдер. Җомга намазы вакытына чамалап барсаң, шунда булыр. Җомгага ярты сәгать чамасы бардыр әле барын, - диде карчыкларның берсе. +Карчыклар кибет каршындагы тыкрыкта юк булдылар. Кибеттән су алып чыктым да, мәчет урамындагы бер өйнең капка төбенә утырып вакыт уздырдым. Ул арада акрын гына кыймылдаган берничә бабайның мәчеткә кереп киткәне күренде. Бераздан тыкрыктан тагын берничә бабай күренде. Шуннан соң гына мәчеткә таба атладым. +Мәчетнең элекке авыл өеннән бернинди аермасы да юк иде. Тәрәзәләренә кыска ак пәрдәләр эленгән, буялмаган яңа агач идәнендә җылы келәмнәр... Түрдә мөнбәр булуы гына мәчеткә кергәнне искәртте. +Мулла мөнбәрнең беренче бусагасына утырган да китапка оеган. Беркемнең сәламенә җавап бирми. Бабайлар исә сәлам ишетмәүләрен үзләренең колаклары каты булганга сылтапмы, бер дә аптырашмый гына тезелеп утырдылар да тынып калдылар. +Ачык калган тәрәзәдән җиләс җил исә, пәрдәләр белән уйный. Хатын-кызларга дигән урындыр дип чамалап, мич янындагы чаршау белән капланган аралыкка кереп утырдым. Тартылып бетмәгән чаршау артыннан мөнбәр тирәсе уч төбендәге кебек күренә иде. Алда хәзрәт китабына чумып нидер укый. Бабайлар аңа карап тын калып көтәләр. Әллә хәзрәт кычкырып укый, ә бабайлар бирелеп тыңлыймы? Мин генә, бәлки, берни дә ишетмимдер? Бу кадәр тынлык басмас иде! Инде бит биш-ун минут узды! Хәтер кабат табиб әйткәннәрне кычкырды: "Кемдер ишетми башларга да мөмкин..." Бермәл үземнең ишетми башлавыма ышанып, бөтен җанымны курку били башлады... Мәчеткә атылып кергән яшүсмер малай коткарды. Ул кычкырып сәлам бирде дә алга ук барып чүгәләде, һәм аның мулла колагына пышылдаган сүзләре тып-тын калган мәчет эченә яңгырап таралды. +- Әти, ачуланма, яме! Азан тавышын ишетми калганмын. +Бабайлар бер-берсенә карап, урыннарында кыймылдашып куйдылар. Арадан бераз яшьрәгенең тавышы чыкты: +- Ишетмәгәнгә ике азан әйтмиләр. +Аннары картрак абзый кырыс кына әйтеп куйды: +- Азан бит әле булмады, улым. Без ашыгыбрак килгәнбез бугай. Әтиең дә әйтергә ашыкмый. +Малай бер әтисенә, бер бабайларга күз төшергәч, нидер аңлап алды кебек. Башка сүз әйтеп тормыйча, кыйблага карап азан әйтергә басты. +...Бабайлардан бераз соңгарак калдым. Әле аларга да, азан әйтеп, аннары намазын укыгач та чыгып йөгергән малайга да бер хакыйкать барып җитмәгән иде. Мулла бит азанны ишетмәде. Ул бабайларны да ишетмәде. +Ул бары гыйбадәтне хәтереннән генә башкарды. Намаз укыды, дога кылды, кул биреп саубуллашты. Башкаларга ишетми башлавын сиздермәде. Әле ул үзе дә бу хакта белмидер... +Барыбер бу хәлгә ышанасы килмәде. Чаршау артыннан чыктым. Су алганнан соң кесәмдә калган унлыкны капшап карадым да үзенә эндәштем: +- Хәзрәт, дога укытасым килә... Дүртебезгә дә... Хәзрәт, вакытыгыз булса... +Ул ишетмәде, тыныч кына бабайлар артыннан иярде. +- Хәзрәт, озакка түгел... +Борыл инде хет! +- Без бит бер җөйдә... +Колагы белән карап, авызы белән тыңлаган кеше ничек борылсын! Унлыгымны учымда бөгәрләгән килеш чүгәләдем, чөнки аягым калтыраудан инде басып торырлык хәлем калмаган иде. Әйтерсең, ул борылып карасын өчен үземнең бөтен җан көчемне бирдем. Әллә ниятем артык авыр булды да бар көчемне алдымы - хәлсезләнеп утырдым. +Бары тик әмирләр телсез калмасын, аналар балаларын беркайчан онытмасын дип сорап дога кылдырмакчы идем. Аннары 240 мең дә 851 укучыга багышлатмакчы идем догаларны... +Хәлем китеп утырган мәлдә авыл әбиләренең зурлап сөйләгәннәре дә исемдә кебек иде, иманлы "костюм"ның ишетми башлавында үзе гаепле түгеллекне дә беләм югыйсә, әмма, барыбер, мәчеттә дога кылдыра алмаудан күңелем өшеде. +Ун тәңкә сәдакамны калдырырга кулым тартмый чыгып киттем. +Без бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек. Кер юу машинасы "ватылган" карт, иманлы "костюм", һава торышы "проблемасын" кайгыртучы ханым һәм 240 мең дә 852 нче укучы. +Без бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек. Телен югалткан әмир, баласын оныткан ана, мәчет картларын ишетми башлаган имам... +Һәм җөйгә укмашкан дүрт күзәнәкнең тагын берсе - очмый торган кош, бәлки әле, ул - канатлары сынган рухтыр. +Без дөнья тәнендәге бер җөй идек. Дүрт күзәнәктән укмашкан бер җөй... +Ниһаять, берничә көннән, авылда йөреп кайтканнан соң, кабинет ишеген ачарга җөрьәт иттем. Иң тәүдә ишек төбендәге урындыкка "Бәхет китабы"н куеп калдырдым. Әйдә, башкалар да беразга гына булса да бәхет, өмет, мәхәббәт барлыгына ышансыннар. +Кабинетта исә бөтенләй башка, тегесеннән бик нык аерылып торган табиб утыра иде. Күп дигәндә, үзенә кырыклар бардыр, күзлеге генә бераз өлкәнәйтеп күрсәтә. Яшь өсти. +- Исәнмесез. Чакырган идегезме? +- Исәнмесез. Кем буласыз? +- Миңа... Безгә яңа вакцина кадаганнар ие. Шуннан соң беренче мәртәбә килүем. Монда башка табиб утыра ие, исемен оныттым, дип аңлатырга ашыктым. +- Ул табиб эшләми хәзер. Ә нинди соравыгыз бар? +- Юк. Соравым юк алай... Мине бит шалтыратып чакырдылар, шушы бүлмәгә керергә куштылар. +- Ә-ә-ә... +- Без дүртәү... +- Әйе, әйе, беләм. +Табиб башта серле генә елмаеп алды. Күзлеген салып өстәл читенә куйды да, аннары елмаюын яшерергә тырышкандай, кире алып киде. Аңа нигәдер бик кызык иде. Җитдилек сакларга тырышып сөйләп китте: +- Беләсезме, бу урында эшләгән табиб бераз ялгышкан, шуңа аны эшеннән алдылар. Ул сезгә гадәти вакцина кадаган, әмма башка бер тикшерелмәгән укол белән бутадым, дип ялгышкан. Бу хакта шул көнне үк аңлаган, шуңа, икенче көнне бит, тиз арада дүртегезне дә җыйдылар. Сез генә килмәдегез. +- Ничек алай?! Килдем мин! Балалы хатын танымыйча узып китте. Аңа табиб, хәтерең югалачак, дигән иде... +- Гомергә бер тапкыр күргән кешене икенче юлы танымау гаҗәп түгел. +"Бәхет китабы"нда дөрес язылган икән, чарасызлык белән чарасызлык чигендә дә бәхет табыла. Баласын онытмаган булып чыга бит, үзем дә сизмәстән сөенеп куйдым. Әмма әле табибка һаман ышанасы килмәде. +- Ә әмир... Бабай белән үзем сөйләштем бит. Ул, табиб әйткәнчә, сөйләшә алмый башлады. Теле көрмәкләнде... +- Сез теге инсульттан егылган картны әйтәсезме? Яшисен яшәгән... Тормышны күрмәгән түгел, күргән. Беребез дә мәңгегә килмәгән. +Шул мизгелдә кабат елга агымына баккандай булдым. Бер адым арасына. Төбендә агып китмәскә утырып калган, еллар дәвамында су агымы шомарткан ташларны шәйләдем. Әмир ташы - елга төбендә, ә теле журналда калган икән, бәгырькәемнең... Дога да укыта алмадым. +Иманлы "костюм" искә төште, ул бит ишетми башлаган иде. Аны да үзем күрдем. Табибка тизрәк аның турында әйтергә ашыктым: +- Без бит дүртәү идек. Тагын урта яшьләрдәге ир бар, ул ишетми башлады. +Табиб, "тәмам туйдырдың" дигән кыяфәт чыгарып: +- Бәй, ул укол кадаганчы ук ишетми, бездә күптәннән учётта тора. Дүрт ел инде аппарат кигәненә, авариядә зыян килгән. Син күргәндә аппаратын йә оныткан булгандыр, йә салган булгандыр. Әле күптән түгел Германиядән яңа төр аппарат кайтартты. Ул сиңа, миңа караганда да яхшырак ишетә, - дип куйды. +Уф... Чын мәгәр, тавык икәнсең! Караңгы кетәклектә озын-озак утыргач, дөнья яктысын күрми башлаган тавык баш! Барысын күрәм дип йөргән була әле! Ун сум сәдакасын кызганган башы белән! +...Без бер җөйгә укмашкан дүрт күзәнәк идек. Ярый, без әле бер көнне генә бер ноктада очраштык, дип әйтим. Ярый, бүген генә юллар чатында табыштык, дим. Ярый, бу атнада очраклы хәл аркасында бәйләндек, диик. Әмма, чынлыкта, без - бер көнне дә, бүген дә, бу атнада да түгел, әллә кайчан бер җөйгә укмашкан күзәнәкләр. Тере һәм үле күзәнәкләр. Бәхетле һәм бәхетсез күзәнәкләр. Иманлы һәм милли күзәнәкләр. Язучы һәм укучы күзәнәкләр. Ташка әйләнгән һәм канатсыз күзәнәкләр. +Дөнья тәнендә җөйләр күз алдына да китермәгән исәптә, берләре бетә, эзсез югала, икенчеләре зурая бара. Иң гаҗәбе һәм тетрәндергәне - үзләре бер җөй хасил итәрдәй күзәнәкләрнең таш булып утырганнары... +Уйларымнан табибның көр тавышы бүлде: +- Кайгырмагыз, бар да тәртиптә. Ну, әгәр дә инде моральный ущерб түләтергә уйласагыз, ансы - сезнең хокук. Түләтегез, рәхәтләндереп. +Ничектер, бу яшь табиб үзен егетләрчә тотмады кебек. Әле хезмәттәшеннән көлде, әле бездән, димме. Шушы уй күңелгә яшен утыдай атылып керде дә янгынга күмде. Ачу утын кабызды. +- Моральный ущербмы?! Баш әмир үлгән! Менә шушы рухи зыянны күтәрә аласызмы? - дип кычкырдым. Табиб телсез генә түгел, аңламыйча, шүрләп үк калды. Шулай да үзен тиз кулга алды. Сөйләшү беткәнне аңлатып, урыныннан торып басты. +- Үзегезгә карагыз. +Аның тынычлыгы тагын да күңелгә тиде. Әмма диварга кычкырудан ни мәгънә?! Аты-юлы белән сүгенеп чыгып киттем. +Ишек төбендәге урындыкка күзем төште, буш иде. "Бәхет китабы"н шул арада тагын кемдер эләктереп киткән, күрәсең. +Бармаклар клавиатура буйлап йөгерә, Төркиядә Казанны сагынып ятучы дустым белән язышам. +- Син дигәнчә булмады инде. Кытайларга түгел, кошларга яздым. Күкләрне, дөньяларны иңләгән һәм җир кадерен белгән кошларга. +- Ок! Аерма юк! +- Шунысы бар: җөйгә укмашкан дүртенче күзәнәкнең берсе - кемдер, төгәл генә үзем дә белмим. Бәлки, ул - канатлары сынган коштыр... Бәлки, бәхет эзләгән җандыр. Бәлки, елга агымының бер адым арасына бага алган бәндәдер... Бәлки, 240 мең дә 853 нче укучыдыр... +ТУРГАЙЛАРНЫҢ ТУГАН ЯГЫ +Мәгълүм ки, бу фани дөньяда адәм баласы һәрбер җан иясе кебек, туа-тумыштан, әйләнә-тирәсендәге һәр күренештән үзенчә мәгънә эзләп, яңа тәэсирләр тапкан булып көн кичерә. Кош-кортлар, хайван-бөҗәкләр дөньясында һәр яңа күренешне аңлау, үзләштерү үзенә бер төрле яшәү, исән калу мәктәбе буларак санала - тик белгәннәр генә исән кала. Моңа артык гаҗәпләнәсе дә юк - яңалыкны тою, үзләштерү сәләте тереклек ияләренең һәркайсына Табигать-анабыз тарафыннан салынган. Кеше дә көндәлек котылгысыз тормыш мәшәкатьләренең бертөрлелегеннән арынырга теләп, яңалыкка омтылып яши - берәүләр яңа очрашулар эзләп, турист сыйфатында ил гизәргә чыгып китә, икенче берәүләр, әле тузарга өлгермәгән булса да, инде кия-кия туйдырып бетергән кием-салымын алмаштырырга керешә, йорт-җирен яңача үзгәртеп кора - көнкүрешендәге аз-маз яңалыгыннан да тәм тоеп яши. +Сәнгатьтә, әдәбиятта яңа һәм үз сүзен әйтә белүчеләр генә олы ихтирамга лаек. Шушы уңайдан инде прозабызга күз салыйк. Гомумән алганда, бүгенге татар прозасының зәгыйфьләнә баруы турында сөйлибез икән (ә бу сүзләрдә, чыннан да, хаклык бар һәм аның үз сәбәпләре дә билгеле), бу, иң беренче нәүбәттә, заман темасына багышланган әсәрләрдә эчтәлек һәм тема материалларының, стиль-композиция алымнарының эчпошыргыч бертөрлелегендә һәм кабатлануында чагыла. Бу өлкәнең мәйданы артык зур булмаганлыктан, кимчелек күзгә аеруча ташланып тора. Язучыларыбызның күбесе заман темасыннан, бигрәк тә аның һәркемгә җиңел аңлаешлы реалистик юнәлешеннән читләште. Әдәбиятта ат уйната торган әдипләребезнең күбесе башлыча тарихи темаларны яктыртуга күчте (мәсәлән, Марат Әмирханов, Вахит Имамов, Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла, Солтан Шәмси һ.б.), кайберәүләр авангардлык һәм модерн агымнарына мөкиббән китеп, мистик күренешләрне аеруча үз итәләр яисә әсәрләрен халык авыз иҗатыннан һәм борынгыдан килгән легенда-риваятьләргә нигезлиләр (Галимҗан Гыйльман, Зиннур Хөснияр һ.б.). Кайбер белгечләр монысын да реализм киртәләренә урнаштырырга теләп, бу күренешне метафизик реализм дип атыйлар (А.Шамсутова. Татар әдәбиятында яңарыш. - К.: Татар.кит.нәшр., 2010 ). Без бу урында башка төрле - ягъни саф реализм турында сүз йөртәбез. Шул рәвешчә, бүгенге татар реалистик прозасының яшәү даирәсе тагын да тарая төшә. Бу урында әле яңа гына мәктәп яисә вуз тәмамлап, олы прозага аяк басучы яшь каләм ияләрен вакытлыча һәм шартлы рәвештә чигереп торабыз - шөкер, берән-сәрән булса да, андыйлар да күренә башлады (Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин, Алмаз Мансуров һ.б.) Аларның әйтәселәре алда әле. +Менә шундый, безнең тарафтан шартлы рәвештә киртәләп куелган бүгенге реалистик әдәбият кишәрлегендә язучы Камил Кәримовның иҗат тәҗрибәләре шактый кызыклы, гыйбрәтле һәм нәтиҗәле тоела. Бу иҗатның кайбер үзенчәлекләренә галим филологлардан Рүзәл Юсупов, Фоат Галимуллин, Тәлгат Галиуллин, Фәрит Яхин, язучы Рафаэль Мостафин, Фоат Садриев, Рабит Батулла һ.б.лар игътибар итте. Әмма комплекслы, һәръяктан эзләнүләрне эченә алган башка хезмәтләрне безгә әлегә очратырга туры килмәде. Хәлбуки, бүген бу могтәбәр сүз художнигының иҗатына җентекләбрәк күз салыр вакыт бик җиткән дип беләбез. +Бик күпләр яңа китапларны кулларына бер тойгы - һәр гадилектә яңалык, шуның аша үзеңне күрү теләге белән алалар. Ә җимне безгә талантлы әдипләр бирә. Менә шундый каләм осталарының берсе ул Камил Кәримов - ул һәр романы белән безне 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +МИЛЛӘТНЕ ХӘТЕР ВӘ РУХ ЯШӘТӘ +Дөресрәге, аны хәтер һәм ата-бабалар рухы аша тәрбияләнгән югары милли аң яшәтә. Фаҗигале үткәнебездән бу бик тә ачык күренә. Чыннан да, бәгъзеләр, татарның чын тарихын бозып һәм каралтып күрсәтеп, ничек кенә аның иманын какшатырга, рухын сындырырга һәм хәтереннән яздырырга тырышмасын - моңа барыбер ирешә алмады. Чөнки тарихи хәтер һәм атабабалар рухы, аның канына сеңеп, геннар дәрәҗәсендә, нәсел күзәнәкләре аша сакланып калган. Шуңа күрә, язмышның гаҗәеп дәрәҗәдәге авыр сынауларына да карамастан, милләт һаман да исән, яши һәм, Ходай насыйп итсә, алга таба да яшәр. Ул гына түгел, татар рухы бүген яңарыш та кичерә. Көлдән яңарган феникс кошы кебек, милләт кабат алгарышка юл тота. +Ә менә иҗтимагый фикерләү дәрәҗәсенә килгәндә, ул әлегә андый югарылыкта түгел. Чөнки моның өчен халыкның югары кимәлдәге (әлеге миссияне танырлык дәрәҗәдәге) милли аңга ия булуы таләп ителә. +Югары милли аң тәрбияләүдә, әлбәттә, гомуммилләт дәрәҗәсендә үткәрелә торган чаралар да гаять зур әһәмияткә ия. Рухи вә милли-мәдәни маяклар ролен үтәргә тиешле андый чаралар, милләт тарихындагы мөһим вакыйгалар яисә аның күренекле шәхесләре белән бәйләп үткәрелгәндә, нәтиҗәләре күпкә югары булачак. Ә татар халкы гомуммилли әһәмияткә ия булырдай вакыйга вә чараларга бик бай: һәр елны 26 апрельдә үткәрелә торган "Шигырь бәйрәме", җәй башына туры килә торган "Сабан туе", 30 августта үткәрелә торган "Республика көне", октябрьдә билгеләп үтелә торган "Хәтер көне" һ.б. Андый чаралар ел дәвамында һәр айда үткәрелсә дә артык булмастыр. Әмма, аңлашыла ки, алар югары һөнәри дәрәҗәдә, ата-бабаларыбыз рухына туры китереп һәм тирән эчтәлекле итеп үткәрелгәндә, шулай ук татарлар яшәгән барлык төбәкләргә дә барып ирешерлек итеп киң яктыртылганда гына милләт ихтыяҗларына җавап бирәчәк. +Ә элгәрләребез борынгы ата-бабаларыбыз рухын хасият белән, югары дәрәҗәдә саклаган, алар исеменә бервакытта да тап төшермәскә тырышкан. Үз тарихыңны һәм нәсел-нәсәбеңне белү, халкыңның гореф-гадәтләрен һәм сәнгатен тирәнтен өйрәнү алар өчен горурлык чыганагы саналган. Мәгълүм ки, Азия һәм Аурупа киңлекләрендә татар теле гомумаралашу теле дә булып хезмәт иткән. Ә үз нәселеңнең сәламәтлеге һәм затлылыгы турында кайгырту элгәрләребезгә рухи вә физик яктан сәламәт булып калырга, өзлексез чыныгырга һәм камилләшә барырга ярдәм иткән, җәмгыяви үсештә яңа үрләр яулау өчен этәргеч биргән. Шуңа күрә нәсел турында кайгырту һәм яшь буынны ата-бабалар рухында тәрбияләү алар өчен һәрчак изге бурычлардан саналган. Шан-шөһрәт элгәрләребездә байлык белән түгел, ә рух югарылыгы һәм иман ныклыгы аша билгеләнгән, кешенең таланты, тырышлыгы һәм кылган изге эш-гамәлләре белән үлчәнгән. Әлеге рухи кыйммәтләр милләт алгарышы өчен бүген дә өлге булып тора. гел яңалыкка ымсындыра, уйланырга чакыра һәм... бер генә очракта да өметләребез акланмый калмый. Яңалык төшенчәсен бик зурдан - әдипнең тормыш позициясе, аның әдәбият үсешенә алып кергән зур өлеше итеп бәяләп тә була торгандыр. Әдипнең һәр әсәрендә гел үз сүзен әйтергә омтылуы - ягъни әнә шундый Яңалык феномены Камил Кәримов иҗатындагы әйдәүче категорияләрнең берсенә әверелә - тәҗрибәләре, язганнары әсәрләренең бар тукымасына, күзәнәкләренә тарала - хәтта ниндидер яңалык доминантын тану аркылы кабатланмас иҗат стиле турында сүз башларга мөмкинлек бирә. +Камил Кәримов яңа гасыр бусагасын атлап керүчеләргә "Ком сәгате" романын бүләк итте. Романнар күгендәге шушы беренче карлыгач әдип иҗатында яңа циклның башланып китүе - инде кайчандыр яшьлек елларында туган "Мәхәббәт чокыры" хикәясе авторының башка югарылыкларга күтәрелүен үзенең укучысына хәбәр итүе иде. Шуннан соң бер-бер артлы әлеге романның дәвамы булган "Сакау күке", роман-фарс дип уйланылган "Игезәкләр йолдызлыгы", эстрада артистлары тормышына багышланган "Уен" һәм роман-элегия дип аталган "Тургайлы болытлар" романнары дөнья күрде. Үз укучысына дип әйтүебез дә очраклы түгел бу урында - чөнки үз укучысы булырга язмаганнар бу әсәрләр яныннан илтифатсыз һәм салкын битарафлык саклаган булып, "әй, беләбез инде Камил Кәримовның кем икәнлеген - сәхнәдә юмор сөйләгән булып, кеше көлдереп йөрүче нинди романчы булсын ул?" дип уйлаучылар нык ялгышырлар. Аның каравы, башка бик күпләр, укый башлаганда бераз сәеррәк тоелган (чөнки бүтәннәр язганча түгел?!) мондый китапка бераздан тәмам мөкиббән китеп, башларын күтәрә алмыйча утырырлар. Мин үзем дә шул соңгылары рәтенә керәм бугай - тик, тәнкыйтьче буларак, миңа, хискә артык бирелеп, онытылырга ярамый - чөнки төп вазифам - җитди, төгәл һәм гадел анализ ясау. +Беркадәр гаҗәбрәк тоелган һәм парадоксаль синдром хакында да әйтмичә булмый торгандыр. Әлеге романнар стихиясенә чумып, иҗатына дөрес һәм объектив бәя бирим дисәң, вакытлыча , билгеле бер мәлгә, Камил Кәримовның кем икәнлеген, тагын ниләр белән шөгыльләнгәнлеген, ягъни аның үтә дә сәләтле журналист, концертларны бик җанлы, күңелле итеп алып баручы юморист-конферансье икәнлеген онытып торырга кирәк була. +Биш романының бишесе дә заман темасына багышланган - барысы да замандашларыбыз, кардәшләребез кичергән яисә бүген кичерә торган хәлләр турында. Моны үзенә бер төрле феноменаль күренеш дисәң дә ярый торгандыр - мин әдипнең гел заман хәлләренә ябышып, шулардан аерылмыйча язуы турында әйтәм. Бүгенгедән аерылмыйча, көнебезнең тәҗел мәсьәләләрен үзәккә куеп, аларны һәрьяклап өйрәнүче прозаикларыбыз хәзер юк диярлек, булсалар да, андыйлар бик сирәк. Калганнарын да аңларга була - заман кырыслыгына, кычкыртып талауга күндерелгән җәмгыятьтә яшәүче кешеләрнең, бигрәк тә мескенлеккә төшерелгән олы буын вәкилләренең хәлләрен бәян итеп, әдипләр-романчылар шуларны укучыларның күзләренә озаклап карап тора алмыйлар. Бу зур ихтыяр көче сорый. Ә менә укучыңны үзең белән тормышның бик еракта калган, романтик өрфиягә төренгән, истәлекләр сәхрасына алып китсәң, җан иркәләнә, рәхәтләнә, көндәлек хәсрәтләрең дә онытылып киткәндәй була. Шуңа күрә микән, бу алымнан тәҗрибәле романчыларыбыз бик теләп файдалана. Романнары да су буена сузыла. +Камил Кәримов андый отышлы кебек тоелган, ләкин инде нык тапталган юлларга басмый, фәкать үз акылын, үзе кичергән һәм күргәннәрен эшкә җигеп, яңа сүз - үз сүзен әйтергә омтыла. Шушы яктан аның криминаль фарс рәвешендәге "Игезәкләр йолдызлыгы" романы бик кызыклы, ул - язылышы, эшләнеше, стиле иҗтимагый, социаль яңгырашы ягыннан моңарчы күрелмәгән әдәбият үрнәге дип саналырга хаклы. Вакыйгаларның вакыт ягыннан алмаштыргалап, чиратлаштырып бирелүе шартлылыгын укучы бик җиңел кабул итә. Чөнки автор аны бүгенге көн җирлегеннән читләштерми. Ул вакыйгаларның ике яссылыкта тасвирлануын аңлап, күреп тора, тик аны бөтен әсәр дәвамында бер сорау борчый: ничек болай була соң бу? - әсәр башында журналист Нур Шәехнең үтерелүе турында хәбәр тарала - әсәр дәвамында без геройның үз фаҗигасенә якынлаша баруын күзәтәбез - тик аңа кагылышлы фаҗига булмый кала: фарс законнары буенча төзелгән сюжетта, аңлашылмау аркасында, укучыга бөтенләй таныш булмаган берәүнең гомере киселә. Ә героебыз исән-сау гына, үзенең мәхәббәт кошына ияреп, каядыр чит илләргә тая. Әсәр тәмамлана - журналистның ничек үтерелгәнен белергә, күрергә нәүмизләнеп көткән, зарыккан укучыбыз, теге исемсез корбанны бөтенләй белмәгәнлектән, кайгырырга да өлгерми кала. Ул икенче бер нәрсәгә төшенә: алдашуны, ялганны өстен чыгарып яшәүгә күндерелгән тирәлектә ялгышулар, бер-береңне буташтырулар, шуның аркасында очраклы үтерешләр, гөнаһсызларның каны түгелү гайре табигый хәл түгел икән. Фарс жанрын һәм аның алымнарын эшкә җигеп, автор мондый хәлләргә карата үз сүзләрен шактый кыю әйтә алган. Мондый буташтыру алымнарының шактый драматик һәм кызыклы үрнәкләрен без Европа һәм татар әдәбиятларында элек-электән байтак еш күргәләп торабыз ("Патша малае һәм хәерче", "Бергамодан килгән Труфальдино", "Швед шырпысы", "Хаҗи әфәнде өйләнә", "Галиябану" һ.б.). Ә Камил Кәримов бу очракта ялган детектив һәм фарсның кызыклы алымнарын бүгенге татар җирлегенә күчерүгә ирешкән. +Гомумән алганда, үтә дә оптимистик табигатьле, тормышның һәр мизгеленнән сөенеп, шатланып, күңел ачып яшәү тарафдары буларак, Камил Кәримов укучының да нәзакәтле сизгер күңелен фаҗигале һәм кан коюлы хәлләр, күренешләр белән җәрәхәтләмәскә, яраламаска тели - әсәрләрендә дә тормышның андый хәтәр якларыннан читләтебрәк узарга тырыша. Аның әсәрләрендә заманыбызның үзебезгә бик таныш яклары, хәтта кайберләребезнең яисә күбебезнең башларыннан узган хәлләр чагылдырыла. Әмма без ваемсыз, битараф кына яннарыннан үтеп йөргән хәлләр, вакыйгалардан да әдип мәгънәле нәтиҗә, яңача чагылышлар табып, күңелләрне җилкетә, күзләрне ача белә. Ә әсәрләренең эченә тирәнгәрәк кереп, мавыгып, бирелеп укый башласаң, халкыбызның сүз, тел байлыгының күпсанлы энҗе-мәрҗәннәренә юлыгасың, аларны үзеңнеке итәсең, йә күңел-фикер кесәләренә салып куеп, дусларыңа, фикердәшләреңә өләшәсең. +"Чорларның ызаны юк, чорлар арасындагы межаны сагыну дигән төшенчә билгели", "яшьлек ул - альбомнарда кала торган фото гына", "озаграк яшәгән саен, күбрәк югалтабыз", "җиңел килгән бәхетнең кадере юк аның", "яшьләр кулында яшәрерсең, карт кулында картаерсың", "әгәр өендә көтеп торучы кеше булмаса, ирләр бомжга, сукбайга әверелә", "ана кеше бала үстергән бишек кебек кенә ул, балаларың очып киткәч, бишекнең кирәге калмый", "без йозак күрми үстек" һ.б.лар. Хикмәтле сүзләрнең күбесе җиңелчә юмор белән өретелә: "кушканны кулының очы белән генә эшли", "хәзер кирәкле кешене хөрмәт итә беләләр", "бюджет акчасын капка төбенә җәйгән яңа байлар", "Хрущёв чәкчәк күргәч, "кукуруза что-ли?" дип сораган ди... Бүгенге татар укучысына бу гыйбарәләрнең мәгънәләрен шәрехләп торуның кирәге булмас дип уйлыйбыз. Канатлы сүзләр артында нәрсә ятканын һәммәбез бик яхшы белә. Камил Кәримов боларны гына аңларлык укучыларына исәп тотып яза торгандыр... +Әлбәттә, мондый мөнәсәбәт әдәби күренешләргә үзеңчәрәк якынлашуны да күздә тота. Шуны аңлаган һәр укучы бу әдип иҗат иткәннәрнең тарафдары, якын теләктәшенә әверелә ала. Бу урында сүзне Камил Кәримовның кабатланмас, шактый ук оригиналь стиле барлыгын искә төшерәбез. Чыннан да, бу - тормыш тәҗрибәсен үзенә туплаган, аның асыл мәгънәсен фәлсәфи тирәнлегендә күрергә теләүче, халкыбыз теленең, сөйләменең нечкәлекләрен бөтен камиллегендә тоемлаучы художник стиле. Шулай гадәткә кергән инде ул: гадәттә әдәби күренешләрне бәяләгәндә төрле янәшәлекләр янына куеп карап, авторның үз иҗат билгеләрен эзлисең. Бу очракта да шулай. Камил Кәримов, күргәннәре-белгәннәренә таянып, гел үз юлыннан барырга, беркемне дә кабатламаска тырыша. Әмма яңа әдәбият беркайчан да буш урында туа алмый - әдәбиятка килүче, үзе моны телиме-теләмиме - инде күптән уелган эзләргә килеп төшә - монысы - котылгысыз хакыйкать. Әгәр дә аны үзебезнең һәм тугандаш халыклар әдәбиятлары күренешләре янына куеп, җентекләбрәк карасаң, Камил Кәримов язмаларында Фатих Хөсни, Андрей Платонов, Михаил Зощенко, Василий Шукшин, Ильф һәм Петров кебек осталар иҗатларындагы аерым чалымнарны, телгә аеруча ихтирам һәм игътибарлылыкка нигезләнгән кайбер нечкәлекләрне танырга мөмкин булыр иде. Әлбәттә, бу урында сүз әдәбият корифейлары тапканнарны турыдан-туры кабатлау яки аларга иярү турында түгел, ә милли тел байлыгына, аның нечкәлекләренә, бизәкләренә аеруча нәзакәтле игътибарлылык турында гына бара. Нәкъ шушы фактор төрле һәм кабатланмас әдәби стиль ияләре - остазларның иҗатлары янәшәлегенә үзебезнең әдип тапкан ачышларны да куеп карау һәм өйрәнү мөмкинлеген бирә. Без мондый охшашлыкларның кайберләрен бәлки алдагы анализ барышында күрербез әле. +Бу анализ Камил Кәримовның аеруча күренекле әсәрләре - "Ком сәгате" ("Сакау күке") дилогиясе, "Уен" дип аталган бәяны һәм "Тургайлы болытлар" дигән романэлегиягә нигезләнер. Дилогиядәге Фазыл язучы Фатих Хөснинең мәшһүр герое Сәфәргалине дә ("Җәяүле кеше сукмагы") хәтерләтә сыман. Ләкин характеры белән түгел, ә үткән юллары һәм язмыш борылышлары белән. Фазыл да шундый ук тар тормыш сукмакларыннан атлаучы мосафир ул, тик бүтәнрәк шартларда - әле күпләр хәтерендәге совет тормышы тирәлегендә аякка баса, егыла, сугыла, имгәнә-имгәнә үзүзен табарга, аңларга тырыша. Көнкүреш казанында кайный торгач, ул күп нәрсәләргә төшенә, тормыш аны үзенчә талкый, сабакларын бирә. Беркатлырак Фазыл, үз күңеле саф, чиста булгач, теләсә кемгә ышанып та йөри. Әмма зирәк авыл малае буларак, тиешле нәтиҗәләрнең кайберләрен ясарга да өлгерә - тик барысын да түгел - бигрәк тә шәхси тормышында күп абыначак әле ул. +Геройларын, персонажларын әдип үзенә таныш һәм якын тирәлектән алырга тырыша, аларда, характерларда һәм вакыйгаларда шәхси биографиясенә кагылышлы әйберләр һәм элементлар да очрарга мөмкин - мондый якынлыкны автор үзе дә яшерми - тик шулай да бу әсәрләр саф автобиография дә, документаль проза үрнәкләре дә түгел. Шул рәвешчә, заман кешеләренең, геройларының тотрыклы моделе табыла. Төп герой - югары биеклекләргә омтылмыйча, яшьтәшләреннән, замандашларыннан аерылмыйча, гел гади булып калырга теләүче, намуслы, итагатьле, тәртипле кеше - ягъни совет һәм постсоциализм чорының беренче елларында күпләп тәрбияләнгән замандашларыбызның берсе. +"Без - социализмда яшәгән буын - иске машиналарыбызга төялеп капитализм дигән дөньяга килеп кердек. Димәк, без дип инде гомер көзендәге картлар исеменнән әйтәм. Без - социализмның соңгы малайлары". Әдип әнә шулар исеменнән сөйли. Язганда һәрдаим үз укучысын - үзенең лирик җанын һәм оптимистик җор күңелен, юмористик табигатен аңлардай чордашларын истә тота. "Ком сәгате", "Сакау күке", "Тургайлы болытлар" (беренче кисәк) романнарының буеннан-буена әнә шул герой үтә: һәртөрле кыенлык-каршылыкларны, эш-мәшәкатьләрен, гаилә-көнкүреш матавыкларын сабырлык белән кичерә ул, кешечә яшәп, өй-гаилә җылысын тоеп, кеше рәтендә эштә уңыш-дәрәҗә казанып яшисе килә аның. Ул - башкалар ничек көн итсә, үзе дә алардан бер ягы белән дә аерылырга теләмичә, ягъни гел кешечә булсын дип яшәүче намуслы, совет чынбарлыгында тәрбияләнгән ир-ат затындагы яшь кеше образы. Дилогиянең буеннан-буена үтүче Фазыл һәм "Тургайлы болытлар" романындагы автобиографик герой укучы күз алдына бер кеше, бер индивидуум булып килеп баса. Бәлки, укучы да бу шәхестә үзен, әйләнә-тирәлектә үзе күргән-белгәннәрне яисә шуңа охшаганнарны очрата торгандыр. Сораштырганым бар: күпләр "бу әсәрләрне укырга тотынсаң, аерылып булмый", диләр. Моның төп сәбәпләренең берсе шул охшашлыкта түгел микән?.. Әйе, мөнәсәбәтләрдәге аңлашылучан гадилек, яныңдагы иптәшләреңнең кайчан да таянычлы ышанычлы булулары - һәр коллектив әгъзасы, үзен җәмгыятьнең бер күзәнәге дип исәпләүче һәркем әнә шундый тирәлеккә ихтыяҗ кичерә. Бүген исә мондый сафлыкка ихтыяҗны бигрәк ачык тоясың. +Камил Кәримов үзенең әсәрләрендә соңгы елларда инде әдәбиятыбызның көн тәртибеннән төшерелеп, онытыла башлаган игелекле хезмәт темасын яңартып җибәрә.Тормыштагы муллыкка, яшәешнең чын хозурлыгына тик тырыш хезмәт аша гына ирешеп булуын һәркайсыбыз бик яхшы аңлый. Әмма хезмәткә мөнәсәбәт чорына, вакытына күрә үзгәргәләп тә тора. Шундый заман килде - бүген бик күпләр өчен фидакарь эш, файдалы хезмәт дигән төшенчәләрнең кыйммәте, дәрәҗәсе кимеде - алдашулы базарга корылган җәмгыятьтә "эшләп кем баеган?", "үзләренә кирәксә, әнә җүләрләр эшләсен" дигән гыйбарәләр өстенлек итә башлады. Әлбәттә, бу - җәмгыятьнең барыбер кайчан да булса үтәчәк узгынчы чире. Моңа һич тә шигебез юк. Безне кызыксындырганы - моңа әдәбиятыбыз әһелләре ничек карый икән? Шунысы аянычлы: соңгы елларда әдәбиятыбызда да игелекле хезмәт, кешене кеше итүче тырыш хезмәт темасы ни өчендер арткы планнарга чигерелеп килә - татар прозасыннан бүген намуслы хезмәт каһарманнары образларын табу кыенлаша башлады. Аларны - хезмәттән ямь-тәм табып яшәүчеләрне, кыр батырларын, ферма алдынгыларын, нефтьче геройларны, кем әйтмешли, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, бүгенге әдәбиятыбыздан таба алмассың. Тәнкыйтьчеләребез дә өстенлекне эштә уңганнардан бигрәк, эчке кичерешләрендә чамадан тыш хисчән, кичерешле, сызланучан персонажларга бирә башлады кебек. Хәер, бу соңгысын проза һәм әдәбият фәне өлкәләренә нечкә тойгылы хатын-кыз авторларыбызның күпләп пәйда булу тенденциясе белән беркадәр аклап та була торгандыр. +"Ир язмышы - ил язмышы" дигән канатлы гыйбарә һәркайсыбызга мәгълүм. Ул - һәркайсыбыз ил гамен, ил кайгысын тоеп яшәргә тиеш дигәнне аңлата. +Романнардагы баш герой Фазыл үзенең төп профессиясе итеп артезиан коеларын бораулауны сайлый, дистәләгән еллар дәвамында сусызлыктан корыган авылларда интегеп яшәүчеләргә саф сулы чишмәләр бүләк итә. Яраткан хезмәте аша аның яшәвенең мәгънәсе ачыклана, ә сулар һавасы булган кешелекнең икенче зур ихтыяҗы һәм ләззәте - эчәр суга автор герое белән бергә үзе мәдхия укый. Хәер, бу урында герой белән авторның үзара бик якын торулары турында да искәртеп китү урынлы булыр. Прототипны да ерактан эзләп торасы юк - язучы үзе гомеренең иң зур өлешен нәкъ шул хезмәткә - Фазыл сайлаган профессиягә багышлаган. Гомумән, әсәрләрне фәкать үзеңнең күргәннәрең-белгәннәреңә генә таянып яки нигезләп язу - әдипнең төп иҗат кредосының иң әһәмиятле ягы булып саналырга хаклы дип тагын бер кабатлыйбыз. Әгәр дә Камил Кәримов язганнарның һәр юлыннан тормыш дөреслеге бөркеп тора икән - бәлки, аны нәкъ менә шушы фактор - лирик геройның авторның үзенә бик якын торуы белән аңлатып була торгандыр. +Әлеге якынлык вакыйгалар, сюжет охшашлыгында гына түгел, характерлар тәңгәллегендә дә чагыла. Бу урында замандашларының характер билгеләрен үзендәгеләре яисә якындагыларының сыйфатлары белән аралаштырып язарга яраткан мәшһүр рус әдибе Василий Шукшин тәҗрибәләре дә искә төшә. Әсәрләрендәге аның замандашлары - бераз сәеррәк, әмма ниләр беләндер мавыгып, тормышны үзләренчәрәк аңлап, үз кыйблаларына бирелеп, шул карашларымны яклыйм, шуларны саклыйм дип ышанып гомер итүчеләр. Камил Кәримовның да тормыш казанында кайнап, аның котылгысыз катгый кануннарына җиңел генә җайлашып яшәргә өйрәнгән ярымзыялы, ярымконформист рәвешендәге ир-ат затындагы хезмәт ияләре образлары да кайсыдыр яклары белән шул Шукшин геройларын хәтерләтәләр. Әмма бу татар балаларының характерларында Шукшин персонажларындагыча текә, креатив, башбирмәс бунтарьлыкның эзе дә юк. Алай булгач, уртаклык нәрсәдә чагыла соң? Характер типлары төрле, тик аларның һәркайсы халыктан, халыкның үз арасыннан, илне ил итүче, бар материал һәм сәламәт рухи байлыкларны булдыручы, әмма бүгенге көндә авторитеты, дәрәҗәсе калмаган гади халык катламыннан. +Чыннан да, бу милли характер ярсу Катунь елгасы буенда хөрлектә, иректә үскән рус баласыныкы түгел, ә тыныч агымлы ямьле Мишә буе чирәмнәрендә тәгәрәп, шук булса да, олылар, әти-әни, әби-бабайлар сүзеннән чыкмыйча, тыңлаулы, итагатьле бала булып үскән татар кешесенеке. Камил Кәримов әсәрләрендә бик күбәүләр бәлки үзләрен күрерләр, үз язмышларын яисә, һич булмаса, үз тормышларының кайбер чалымнарын танырлар дип тагын кабатлыйбыз. +"Сакау күке" романы биш бүлектән тора - аларның һәркайсы артезиан коеларын бораулаучы эшчеләр - шул эшнең белгечләре, осталары исемнәре белән аталган: Фазыл, Әмир, Шәйхи, Мәдияр, Текә Вәли. Геройларның һәркайсының үз язмышы, үз характер сыйфатлары табылган. Бу бигрәк тә аеруча җылы язылган Фазыл, Әмир һәм Мәдиярга багышланган бүлекләрдә чагыла. Боларны укып, әлеге профессиянең нечкәлекләрен, кыен, уңай, тискәре һәм башка хикмәтле якларын, шунда эшләүчеләрнең психологик хәлләрен шактый тулы итеп күз алдына китереп була. Бу - үзе генә дә бик зур яңалык - әлегә әдәбиятларда бу өлкәдә эшләүчеләр тормышы турында язылган әсәрләрнең күренгәне юк иде әле. +Фазыл - әсәрнең төп герое - ул дилогияне композицион яктан бәйләп торучы образ буларак, әсәрнең буеннан-буена үтә... Аны заманыбызның Дон Кихоты дисәң дә була торгандыр. Ул да - Сервантесның мәшһүр герое сыман, һәрчак юлда, сәяхәттә. Тик аның аты - Росинанты гына юк. Аның каравы фургоны - яшел вагоны бар - аны теләсә кайсы машинага тагып, илләр, юллар гизеп була. "Бөтен яшьлегем шушы вагонда үтеп китте. Эш урыным, клубым, китапханәм, нигезем, гаиләм дә шушы вагонда... Инде улым үсеп җитеп, утка-суга керердәй егет булгандыр; ә мин һаман вагон карачкысы..." Бораулаучылар бер урында гына торып эшли алмыйлар - эшнең үзенчәлеге шундый: яңадан-яңа урыннарда артезиан коелары ачарга кирәк. Инде илле яше тулу белән, пенсиягә озатсалар да, Фазыл илне үзгәртеп кору елларында шул бригада вагонын үзенеке итеп хосусыйлаштыру җаен таба һәм аны ташбака кабыгы кебек, үзеннән калдырмыйча, очраклы машиналарга тагып өстерәтеп йөри - шуның белән аңа төп профессиясенә яңадан әйләнеп кайту мөмкинлекләре дә ачыла. +"Юл - өмет ул! Юл - маҗара! Юл - гомер! Юл - эзләнү!.." "Ах, бу юллар... Сәфәр чыксаң, адәм баласын шайтан өермәсе кебек бөтерә дә ала". "Балалар, олы юлда уйнамагыз, юл алып китәр!.." "Әниләр тагын нидер кычкырып кала, тик инде без ишетмибез..." +Камил Кәримовның хисси герое гомере буена үзенең язмыш салган юлларыннан атлый. Юллар - очрашулар, ә һәр очрашу яңа таныш, яңа кешеләр белән аралашу дигән сүз. Фазыл, Сервантес романының мәшһүр герое кебек, үзенең Дульсинеясен эзләп йөри. Әсәрләрдәге лирик линия - мәхәббәт темасы аеруча ягымлылык, җылылык белән сугарылган. Хатын-кызлар образлары роман өлешләре булган новеллалар циклын хасил итә. Бу новеллалар тезмәсе, тормыш юлындагы маяклар кебек, геройның гомер юлын яктыртып, бизәп тора. "Ком сәгате" әсәренең һәр бүлегенә бер гүзәлнең исеме куелган. Менә алар: Зөмәйрә, Фәризә, Хәмдия, Әлфинә, Суфия, Динә, Язилә һәм Галина. Һәр героиня яисә персонаж үзенә генә хас характер сызыклары яки язмышында юлыккан хәлләре, маҗаралары белән укучының хәтеренә тиз урнашып кала. Бу яктан Камил Кәримовны хәрәкәтчән яки динамикалы портрет ясау остасы дисәк тә, һич тә ялгышмабыз. +Татар классик әдәбиятында мәхәббәттә яшьлек хатасына юлыгып, алданып, шуны кичерә алмаган яисә тормышлары бозылып, җүнсез юлга баскан яшь кызлар образлары күп очрый. Камил Кәримов әсәрендә исә булачак гаилә тормышын җимерерлек хатаны егет үзе ясап, үзе алдана. Тәҗрибәсезлегеннән файдаланып, саф күңелле, беркатлы Фазылны тизрәк язылдырып, өйләндерергә керешәләр. Ә тегесе, хатаны төзәтә алмавыннан гаҗиз булып, башын комга тыккан страус хәлендә кала, проблемадан качам дип, яңа маҗараларга, очрашуларга, тагын хаталарга тап була - мондый сюжет сызыгы юмористик һәм лирик яңгырашында дилогиядә һәм "Тургайлы болытлар"да төрле вариантларда кабатлана. +Дилогиядәге Әмир карт, кызы Язиләне тизрәк кияүгә бирәм дип, рәсми никахлаштыру актын, авылга кайтып тормыйча, артезианчыларның мәгълүм яшел вагоны янында башкарырга ниятли. Менә әсәрдән бер өзек: +"Маңгаена "Агыйдел" дип язылган "Кубань" автобусыннан берәм-берәм туй кунаклары төште. Кемнәр икәнен кай арада хәтерләп өлгергәндер, Әмир агитбригада җитәкчесе кебек таныштырып барды. Иң беренче булып автобустан ак кепкалы, күн чабаталы, соры футболка өстеннән ашыгычлык белән бәйрәм пинжәге кигән түгәрәк гәүдәле, әмма җитез агай төште. +- Суксу авыл советы председателе, кулында пичәт белән ЗАГС журналы! - диде Әмир тантаналы пафос белән. Ак кепкалыга шәмәхә сатин халатлы ике хатын ияргән иде. - Болары - никахның пүнәтәйләре! Гафу итегез - ике свидетель, алдынгы сыер савучылар. Төшке ашка кайтып килешләре. Кызым, доярка апаңнарга аш сала тор... +...Авыл советы, язылышу турындагы таныклык тутыру өчен Фазыл белән Язиләне вагонга алып кереп киткәч, калган кунаклар учак янындагы брезент җәймәгә аяк бөкләп утырдылар. Алай да Мәдияр, ыгы-зыгыдан файдаланып, гармун тавышын җиңәрлек итеп кенә Әмирдән сорашып өлгерде: +- Бу кадәр халыкны ничек күндерә алдың? +- Һәммәгезнең дә өй түренә кое бораулап бирәм дидем. +...Күчмә загс эшне тиз тотты. Язилә "шпилька" үкчәсе белән вагон баскычына чык-чык басып, язылышу турындагы таныклыкны укый-укый, брезент җәймә янына килеп басканда, Әмир майга томаланган килька белән ташкабак уылдыгы банкасын гына ачып өлгергән иде әле". +К.Кәримов әсәрләренең баш герое әледән-әле йә драматик, йә көлкеле, йә фаҗигале хәлләр эчендә кала. Мәхәббәт, гаилә өлкәсендә уңышсызлыклар, өметләрнең киселүе яисә бөтенләй юкка чыгуы аның ихтыярын гел сынап, характерын чарлап, эзәрлекләп тора. "Инде ныклап тормыш корып җибәрсәм үзе белән - ул гомерлек терәгем булыр" дип өметләнгән ярлар да бәхет алып килми. "Тургайлы болытлар"да күз атып йөргән мәгъшукасы Сәвияне, кеше сүзеннән куркып, вакытлыча калдырып, ерак Магаданнарга кадәр барып җитә, әмма сөеклесенең еракка, җир читләренә китәргә йөрәге җитми шул. Өметләр тагын өзелә. Герой күңеленә бәгырь ярасы булып калырдай күренешләр бик тәэсирле язылганнар. Менә Магадан якларында ялгыз, чарасыз калган егетнең халәте: +"...минем өчен якты җир өстендә тормыш бетте... Сүнгән тау эчендәге шахталарга ләхет салкынлыгы үтеп керде. Ләкин аңа карап җавап үзгәрмәде..." Ник килмәдең, Сәвия?.. Минем бу дөньяда бүтән бер соравым да юк... Очты-очты самолётлар очты..." +Вәгъдәсезлекне, хыянәтне гасабиланып әнә шулай бик авыр кичерә егет. Ә тормыш юлында төрле күңел газаплары бик күп очраячак әле... Болай тиз һәм үлеп гашыйк булучыларга бу дөньяда көн итүләре бигрәк авыр шул... Әмма вакыт барын да юа. Егетебез дә моң диңгезенә чумып, бик озак утыра торганнардан түгел икән - кайдадыр өмет йолдызы булып, аңа Актаныш якларындагы Әлфинәсе балкып тора башлый. Тик аңа да барып җитә алмый Фазыл. Гомумән, мәхәббәт коллизияләрен, фаҗигаләрен кичерү ягыннан К.Кәримов геройлары танылган мәхәббәт җырчысы Фатих Хөсни тасвирлаганнардан һич тә ким түгел. +Күп еллар узгач, гомер буе читтән генә яратып, юксынып яшәгән ярларның - әллә кайларда, ерак елларда калган сөйкемле хатын-кызларның инде үсеп җиткән кыз балаларының күз карашлары аша томанлы өрфиягә төрелеп калган ямьле яшьлек истәлекләре яңаргандай була. Юк - алар Фазылның үз балалары түгел. Автор әсәрләрен нык тапталган баналь сюжетларга нигезләми. Болар лирик табигатьле геройның үзенчә җылы сурәтләнеше генә. Фазыл кебекләрнең язмыш сынауларын кичерә белүләре, күңелләренең һәркайчан яхшы, яктылыкка юнәлгәнлеге сокландыра. +Язучы сафлык, намуслылык, матурлыкның күңелгә аваздаш символларын, детальләрен дә таба алган. Шуларның берсе - әлегә әдәбиятыбызның проза дигән өлешендә моңа кадәр тиешенчә яктыртылмаган, җырланмаган су образы, су сурәте. Ир-ат затындагы геройлар гомерләрен, эшләрен халыкка чиста су бүләк итүгә багышлыйлар. Су темасы күп тарафлардан яктыртылган. Автор еш кына контраст алымнар куллана. Менә Казанның Яңа Савин бистәсендәге иске өйләрдә яшәүчеләр су басудан, идән асларына су керүдән интегәләр. Ә Идел буйларында яр кырыена бәйләп куелган иске баржа ычкынып китеп, су төбенә төшеп югала. Су - ул хәтәр дә, куркыныч та. Икенче яктан су - ул кешелек өчен яшәү чыганагы да. Ә К.Кәримовның игелекле геройлары сусызлыктан җәфаланып яшәүче төбәкләрдәге кешеләргә артезиан коелары бүләк итеп, чиста экологик сулар өләшеп йөриләр. +Су темасы әдипкә тарихыбыздагы гыйбрәтле хәлләр, яшәешебездәге аянычлы борылышлар, тискәре якка юнәлгән үзгәрешләр турында сөйләргә дә мөмкинлек бирә. Тыгыз концентрацияле берничә җөмлә аша иҗтимагый процессның асыл мәгънәсе һәм авторның мондый хәлләргә үз мөнәсәбәте яктыртыла: +"Зур су тирәсендәге авыллар ачлыкка бирешмәгән, корылык елларны җиңелрәк кичергән. Борынгы бабаларыбыз халыкны үрчетер өчен Идел белән Чулман кушылдыгына күчеп утырган. Хәзерге эшкуарлар мөлкәтләрен саклар өчен күл тирәсенә тамыр җәя. Элеккегеләр сулы корылмалар белән дәүләтнең башкаласын саклаган. Хәзергеләргә су күңел ачу өчен кирәк. +Элек су чыгару бөтен авыл сөенерлек изге эш иде. Хәзер исә Фазыл бораулау остасы дигән һөнәре белән масая алмый. Чәнечкеле таш коймалар эчендә бикләп сакланган персональ чишмәләр суга сусаган гади халыкны куандырмый... Байларга эшләүнең сөенече юк... Ишегалларына кергәч, үзеңне батрак итеп тоясың..." +Гомумән, Камил Кәримовны хәзерге татар тормышының елъязмачысы дип санап була. Күренекле тел галиме Рүзәл Юсуповның "татар тормышының энциклопедиячесе ул" (Ком сәгате дөрес йөри // Казан утлары, 2012. - №4), дигән сүзләрендә тирән хаклык бар. Илдәге, җәмгыятьтәге, төбәктәге булып торган хәлләр, үзгәрешләрнең берсе дә әдипнең үткен күзеннән, игътибарлы, иронияле, хәтта сарказмлы карашыннан читтә калмый. Алар арасында тормышларыбызны тамырдан үзгәртеп корабыз дип башланган илкүләм хәрәкәт-вакыйгаларның шактый аянычлы нәтиҗәләре дә чагыла: +"Унсигез миллион коммунист сулъяктан уңга борылып яткач, байракларның төсе алышынды, кешеләрнең холкы үзгәрде, дөньяның асты-өскә килде - явызлар өскә менде, мәрхәмәтлеләр аска төште..." Прагматик ихтыяҗлар хакына җәмгыять тормышындагы үзгәртү-үзгәрешләрнең күп очракларда акланып җитмәвен автор реаль һәм романтик сурәтләр аша ачып бирә алган. Менә туган авылда соңгы биш ел эчендә булган үзгәрешләр турында ничек яза ул: +"...720 баланы ел дәвамында укыта алган ике катлы агач мәктәпне утынга сүткәннәр... Авыл уртасында "Яшьләр үзәге"нә әверелгән мәдәният йортын хуҗалык кирәк-яраклары сата торган кибет иткәннәр. Борынгыдан Сабан туе аланы була килгән "Мәдрәсә бакчасы"н бүлгәләп өйләр салганнар. Җыеннар мәйданы олы юл тузаны өстенә күчкән..." "Шомырт тегермәне"н яшен суккан, пардан киенгән ир уртасы наратларны егып, җиләкле аланнарны каезлап, шомыртлы әрәмәләрне күмеп, Чаллы ягына юл җәяләр. Туган ягым манзарасы кире кайтмаслык итеп җимерелгән. Яшьлегеңне сагынып кайтсаң, эзләп табарлык түгел..." +Көн дә җәмгыятебездә булып торган яңалыклар, үзгәрешләр яссылыгында автор кызыклы ачышлар ясый, аларның кайберләреннән әсәрләренең сюжет-композиция алымнары сыйфатында да файдалана. Аеруча нык басым сурәтләнгән күренешләрнең тормышчан дөреслегенә һәм композицион тарафтан логик акланганлыгына һәм мотивлаштырылуына ясала. "Тургайлы болытлар"дагы лирик геройның маҗаралары автомобильгә бәйләнгән: искесеннән арынырга бик вакыт, җае да чыгып тора - хөкүмәт әйбәт карар чыгарган: утильгә тапшырсаң, 50 мең сум акчалы да буласың - яңа машина алырга да бераз җайлы була - машина җене кагылган укучылар өчен бик тә аңлаешлы ситуация. Героебыз үзе дә әнә шул һәвәскәрләр рәтеннән һәм ул автор белән бергә әйләнә-тирәдәге һәрнәрсәгә автомобильче күзләре белән карый башлый. Машина багында 200 чакрым юл йөрерлек бензины калган икән - аны да әрәм итәсе килми - файдаланып, яндырып бетерергә кирәк. Башка зур максатлар да юк сыман. Җитмәсә, хатыны утильгә бәйләнешле теге 50 меңне гел искә төшереп тора. Һәм героебыз тагын үз стихиясендә - ул һаман да шул элеккеге Дон Кихот икән: юл маҗараларында рәхәт мизгелләр кичерә, акча артыннан кумый - утильгә тапшырылган машинасы эчендә онытылып калып, пресс астында сытылган кесә телефоны кебек вак-төякләргә дә борчылып тормый. +Мәгълүм ки, бүген техника заманында гомер итәбез. Күренекле рус язучысы, яңача язу алымнары тарафдары Андрей Платонов, техникага, шуның белән бәйләнгән яраткан профессиясенә мөкиббән китеп, паровозларга, электр станцияләренә, тимер юлчыларга дан җырлап, үлмәс әсәрләр калдырган. Камил Кәримов сурәтләренә юлыкканда, ирексездән әлеге классик искә төшә. Болар икесе дә кайчагында кеше кулы белән тудырылган техник әсбапларга, машиналарга җан өргәндәй итәләр, хәтта аларны әңгәмәдәшләренә әйләндерәләр. +Әдипнең җанлы сурәтләр дөньясында һәркем үз тормышы, үз исәбе белән яши. Әлеге хәл кешеләргә генә түгел, теләсә кайсы җан ияләренә, хәтта җансыз предметларга, машиналарга да бердәй кагыла: "Хат ташучының сумкасыннан төшкән газетаны кыштырдатып укый Дияр агай. Кәнәфинең читенә үк китеп сузылган соры песи хуҗасының ниләр укыганын тойган кебек елмаеп ята". Йорт хайваны, өйдә яши торгач, үз кешегә, ягъни персонажга әверелгән. Менә өйгә икенче берәү - күршеләре килеп керә: "Сәлимнең килеп утыруын соры песи өнәмәде, елмаюын югалтып, кояшлы бакчага шылды - ике ир кеше булган җирдә өстәлгә ни куеласын белә иде инде ул, шушы түбә астында ничә ел яшәгәч". Тагын бер-ике мисал: туң җирне ертырга азапланган экскаватор, бу эштә тешем сынмагае дип, үз хуҗалыгына кайтып китә. Менә салкын кышлар да уза. "Тәки кышны җиңдек дип, бугаз киереп төтен өреп яткан ТЭЦ морҗалары да шәһәр пейзажына килешеп тора". Ә җәйге юл кырыенда тукталып калган "Matiz" машинасы безгә яңа чабылган яшел үлән чүмәләсе булып күренә. +К.Кәримов геройлары ел фасыллары алышынуын, табигать балалары - агачлар, үсемлекләр, кошлар-бөҗәкләрнең үзләренчә гомер итүләрен сизеп-күреп, сокланып яшиләр: "Күчмә кошларның кайтасы кайтып, нигез ипләде, ояларда яңа авазлар ишетелергә тора. Язгы җилләр, кемгә дә ярарга белмичә, аркылы-торкылы исә. Кышкы йокымсыраудан уянып чыккан бал кортлары гыйшыклы тал песиләрен кытыклый. Җимеш агачларында чәчәк бөреләре бүрткән..." Озак та үтми, табигатьнең киеме тагын алмашына: "...Мишә елгасының безнең авыл бәхетенә тигән өлеше шомырт урманына төренгән. Гасырлар буена үсә торгач, шомыртлык әкренләп күрше-тирәне яулап, күл читләрен, сазлыкларны, хәтта урман юлларын да басып алды". +Камил Кәримовның сайлаган төп мәсләге нәрсәдә икәнлеге турында автор үзе дә ачык әйтә: "Курантларны вакыт эталоны белән тигезләгән кебек, бүгенге прозаны Ф.Хөсни, М.Мәһдиев, Ф.Шәфигуллин, Г.Мөхәммәтшиннар каләме белән төзәтепкөйләп, җөмлә төзелеше, стиль, тел күркәмлеге, сурәтләү чараларының күплеген кайтаруга ирешсәк, матур әдәбиятыбызның гомере озынаер иде" (К.Кәримов. Ирләр кырыкта сынала. "Казан утлары", 2012. - №12). +Бүген без татар прозасында моңа кадәр очрамаган күренеш - Камил Кәримов феномены дигән иҗат дөньясы турында сүз йөртә алабыз. Хезмәтебездә талантлы әдип иҗатының тик кайбер якларына гына кагылып уздык. Журналистлык хезмәтенең барлык нечкәлекләрен тасвирлаган "Тургайлы болытлар", сәнгать дөньясы кешеләренә багышланган "Уен" романы, яшьләребезне тәрбияләүгә юнәлдерелгән повестьлар һәм хикәяләр циклы махсус һәм әтрафлы өйрәнүне сорый. Автор күзләре белән без тормыш стихиябезнең барышын күзәтәбез, югалтуларыбызны барлыйбыз, алдагы язмышларыбызны ачыкларга тырышабыз. Бу хәрәкәттә безгә әдипнең оптимистлык нурларына коендырылган якты, яхшылыкка, матурлыкка чакырып, шуңа өндәп торучы иҗаты ярдәм итә. Аның белән танышканда, күңелләребез сафланып киткәндәй була - гүзәллек чишмәләренә гел әйләнеп кайтасы килеп тора. Тукай һәм татар әдәбияты +ТУКАЙ ОЧЫРГАН КАРЛЫГАЧЛАР: +"БЕЗДӘ ЮК, БУЛСА ДА БИК АЗДЫР, +БЕЛӘМ, ТӘНКЫЙТЬЧЕЛӘР" +Татар тәнкыйтенең рухи зәгыйфьлеге, сыйфат ноктасыннан түбәнлеге генә түгел, хәтта микъдари да азлыгы турында еллар дәвамында язабыз, әмма аның уңай нәтиҗәләргә китергәне юк. Әдәбиятны бәяләүчеләр азлыгы, булганнарының тиешле дәрәҗәдә анализ бирә алмавы турында борчылулар моннан бер гасыр элек тә күзәтелгән, әмма ул вакытта кешеләр сүзләрдән эшкә күчкән. Минем үземне шул заманнардан бик сөендергән бер күренеш шулдыр: Г.Тукай, Г.Ибраһимов һәм башка зур талант ияләре генә алынырга җөрьәт иткән бу өлкәгә, батырлыклары җитеп, хатын-кызларыбыз да үтеп кергән. Белемле һәм үзләре дә иҗатка сәләтле ханым-туташларның язганнары исем алу өчен генә иҗат итүче кайбер ир-атларыбызның да борынына чиртерлек булган. Инде минем, төп фикер агымына керешкәнче әйтәсе килгән сүзем шул: ханымнар, җенестәш каләмдәшләрем, әйдәгез әле, бергәләп тамырлары бик борынгыда ятса да, Тукайлар чорында гына ныклап җанланып киткән тәнкыйтьне ирләрне шаккатырырлык итеп җанландырыйк. Бу юлда безгә үрнәк булырлык мисаллар бар. Ерак барасы да түгел. Нибары бер гасырлык ара. Җир шарының без күзаллый алмаслык саннар белән билгеләнгән гомерендә ул мизгел дәрәҗәсендә дә түгелдер. +ХХ гасыр башында Тукайның шигъри каләме, үткер фикере, башкалар иҗатына бәяләмәләре тәэсирендә әдәбият мәйданына баскан күпсанлы хатын-кызларыбыз арасында сүз сәнгатенең иң кыен өлкәсе булган тәнкыйтьне алга җибәрүгә көч куючыларның берсе - Мәфтүха Вәлидия. Бу өлкәдәге бушлыкка һәм, чын тәнкыйть булмаганлыктан, үзенчәлекле һәм мөстәкыйль текстларның сан ягыннан артмавына борчылган Мәфтүха Вәлидия "Кыйтга" шигырендә болай ди: +Бездә юк, булса да бик аздыр, беләм, тәнкыйтьчеләр, +Шул нисбәттә бездә бик күптер сукыр тәнкыйтьчеләр. +(Шул сәбәпле бездә бик күптер сукыр рәвештә ияреп язучылар.) +1915 елда Казанда басылган "Күңел бүләкләре" исемле җыентыгына керештә М.Вәлидия (1894-1925) шигырьнең укучыга хисси тәэсире һәм тәрбияви йогынтысы турында сүз алып бара; каләм иясенең "Фәлсәфи бер тәнбиһ" шигырендә исә, татар вакытлы матбугат органнарының күпсанлы исемнәрен төрле мәгънә яссылыкларында файдаланып, берьяктан, әлеге органнарның эчтәлек-мәсләкләрен билгеләп уза, икенче яктан, яңа заман укучысының, яшьләрнең, гомумән, татарның нинди булырга тиешлеге турында сөйли: +Сезгә әйтәм, туганнарым, тырышсак, Һич шик вә шөбһәсез, "Аң"лы булырбыз, Күрсәтик без йөзебезне "Кояш"ка, Йитәр, күп йөрдек инде карап аска. Асыл таш тикле юк бит кыйммәтебез, Чыгадыр, ятмый урынында асыл таш та. Булыйк без сүзебездә "Бәянелхак", Сөйлик гәрчә, ачы булсын хакыйкать. +Бу шигырьдә М.Вәлидия Г.Тукай хезмәттәшлек иткән газета-журналларга югары бәя бирә. Шагыйрәнең үз иҗатына да Тукай йогынтысы сизелерлек. +Маһруй Мозаффария (1873-1945) "Габдулла әфәнде Тукаевның хатын-кыз галәменә тәэсире" язмасында татар әдәбиятындагы бәйләнешләр турында заманына күрә югары дәрәҗәдә сүз алып бара. Монда ул Г.Тукай иҗатының һәр сыйныфка адреслануы, эчтәлеге, рухы, әлеге иҗатта хатын-кызларга мөнәсәбәт кебек проблемаларын күтәрә. Мәхбүбҗәмал Акчурина шулай ук, Тукай һәм аның даирәсендәге башка талантлы каләмдәшләре үрнәгендә, "Иске әдәбиятымыз"га күзәтү ясый, "Сәйфелмөлек", "Таһир илә Зөһрә" кебек әсәрләргә анализ биреп үтә, милли ядкарьләрне саклау, сүз сәнгатенең, музыканың борынгы тамырлары турында төрле фикерләр язып уза. +Г.Тукай, гадәттә, вакытлы матбугат материалларына, басмаханәчеләргә, теге яки бу басмада хезмәт итүчеләргә юмор-сатира ракурсыннан карый, ә менә аны олылыклаган шагыйрә туташлар татарча дөнья күргән һәр язманың уңай якларын тотып алырга тырышалар. Алар шул ук вакытта, Тукай кебек үк, татар сүз сәнгатендә хатын-кызлар тавышы күбрәк яңгырауны кайгырталар. Дөрес, вакытлы матбугаттагы материалларга, аерым авторларга, аларның эш-гамәлләренә тәнкыйди бәяләмәләр бирүчеләр дә юк түгел. Әйтик, Фәрханә Алушева "Сибирия хатынларының тавышы" язмасында каләмдәшләренә, Тукай стилендә - аныңча төрттерүләр белән, шушы рәвешчә мөрәҗәгать итә: "Әй, кардәшем Сөләйманова мөкаддәмләре, сезләрнең мәкаләләреңезне "Казан мөхбире"ндә укып шатланмыш идек. Нә булды сәңа, тавышың бетте? Әллә Һади әфәнденең әлифбасындан чыга алмыйсыңмы? Куй аны, ал кулыңа хөрмәтле каләмеңне! +И Шәфыйка ханым! Сезләр бик олуг исемдә журнал нәшер идә башлап та, берничә чигү канар вә берничә негр хатинларының рәсемләрен күстәреп, бик тиздән инәңезне башыңыза кадап уйкуга талдыңыз. Нә гаҗәп, бик тиз гайрәтеңез кайтты? Синең атаң ирләр өчен 25 сәнә күпме агырлыкларга тәхәммел идеп, хезмәтендә дәвам итте. Гыйбрәт! Гыйбрәт!" +Әдәбиятка нисбәтле фикерләрне Мәхмүдә Мозаффариянең шигъри текстларыннан да табарга мөмкин. "Ханымнар" әсәрендә Тукай иҗтимагый тормыштагы искелекне, ахмаклыкны, мәгънәсез эш-күренешләрне тәнкыйть иткән пародиясенә сюжетын нигез итеп алган "Кисекбаш" поэмасын шагыйрә шушы рәвешчә телгә алып уза: +Иҗек-миҗек, "Кисекбаш"тан туйдык инде, +Искелекне җилкәсеннән суйдык инде. +ХХ гасыр башында иҗат иткән шагыйрәләребезнең нәфис текстларында Г.Тукай иҗатына бәяләмәләр шактый югары. Мәсәлән, Х.Шаммасова "Наме үлмәс!"тә Г.Тукай язганнарга фикер төзеклеге, бөеклеге, милләтҗанлылык хас икәнлекне ачык аңлаешлы яза. Шагыйрәләр мирасыннан иҗат лабораториясе, илһам, язып китү һ.б. күренешләр турында фикерләр табарга мөмкин (Х.Шаммасова. "Каләмәем"). +Мөнирәнең "Шагыйрьләрдән илтимас" язмасында, Г.Тукай кебек, милли көйләребез, әдәбиятыбыз нинди булырга тиешлеге проблемасын күтәрә, аның узган чордагы әдәбиятка бәяләмәләре билгеле бер күләмдә Г.Тукай карашлары белән аваздаш. +Шулай да хатын-кызлар каләменнән төшкән саф тәнкыйди-публицистик язмаларның бик мөһиме - Мәрьям Мөхетдиниянең шагыйрь вафатына өч ел тулу мөнәсәбәте илә иҗат ителгән "Габдулла Тукаев әдәбияты" язмасы. Анда Г.Тукай шигърияте танылган урыс шагыйрьләре җирлегенә куеп бәяләнә һәм үз чоры өчен, халыкка хезмәт итү ноктасыннан якын килгәндә, аларныкына караганда да кыйммәте зуррак икәнлеге күрсәтелә. Әдибә фикеренчә, моның сәбәбе шунда: Тукай фаҗигале язмышка ия татар халкының һәр социаль катламының язмышын кайгырта, проблемаларын җырлый: "Безнең бүген искә төшерә торган милли шагыйребез Тукай да тормышның бер генә кылын чиертми: аның шигырьләрендә җырланмыйча калган нәрсә, аның күңелендә искә төшермичә үткәрелгән хәятның һичбер тармагы юк; ул кышларны, җәйләрне көйли, шәһәр вә авылларны, иске мәктәп вә мәдрәсәләрне искә төшерә; дус вә дошманнарны, кайгы вә хәсрәтне, гашыйк вә мәгъшукларны берсен дә калдырмый шигырьләрендә яд итә (искә ала)". +Тәнкыйтьче милли гамьнәр, мәгариф һәм мәгърифәт, яшьләргә өмет һәм башка проблемалар белән янган шагыйрь иҗатында хәтта мәхәббәткә дә тиешле дәрәҗәдә урын бирелгәнлеген күрә, бу хисне чагылдыруның романтиклыгы турында да язып үтә: "Хәят суының һәрбер дулкынында йөзә торган шагыйрь хатыннар турысында да сызланмый калмый. Ул үзенең шигырьләрендә гыйшкыны көйли, аңар күп урын бирә; ләкин дикъкать итәргә кирәк: Тукайның мәхәббәте гали һәм пакь рухани мәхәббәт". +Шул ук вакытта, автор фикеренчә, Тукай бары тик мәхәббәт хисләрен җырлау белән генә чикләнми, хатын-кызның җәмгыятьтәге ролен үстерүне, аны ирекле итүне дә кайгырта: "Сөйкемле хатыннарның коллыкта, тоткында торулары шагыйрьгә начар тәэсир итә. Ул адәмнәрнең яртысы булган ханымнарның хөр, ирекле булуларын чын күңеленнән тели. /.../ Шагыйрьнең хатыннарга вә бөтен адәмнәргә хөрлек теләве аның табигатенең гали булганлыгына куәтле бер дәлилдер". +М.Мөхетдиния Г.Тукайның төрле катламнарны аңлавын, һәрберсен ирекле итәргә теләвенең сәбәбен шәхси сыйфатлары - үзенең дә ирек сөюе белән китереп бәйли. Шагыйрь үзенең бу карашларын тормышта да булдырырга тырыша, аның гали табигате агымга ияреп коллыкка бирелми, дип белдерә. +Тәнкыйтьче Г.Тукай иҗат иткән лирик минне шагыйрь белән тиңләштерә, күпмедер инфантильрәк тотышын холкындагы горурлык чагылышы дип кабул итә: "Шагыйрьнең үзен яратканнарны гына яратуы да горурлыгын ап-ачык күрсәтә. /.../ +М.Мөхетдиния тәнкыйте бу заманда да шактый актуаль яңгырашлы. Ул тәнкыйтьчеләрнең дустан дошманы күбрәк булу, урынсыз һөҗүләргә дучар ителүе турында да сүз алып бара. +Тәнкыйтьче ханым Тукайны аңлауга бик тиешле күрсәтмәләр биреп уза: "Шагыйрьнең мондый шигырьләре тәрбия өчен бик мәгъкуль, ләкин мөрәбби вә мөрәббияләребез (тәрбияче ир һәм хатын-кызларыбыз), шагыйрьне тормыштан югары иде, әҗәл тели иде, дип уйлап, шул ук фикерне шәкертләренә дә тукып, пессимистлар җитештермәсеннәр иде. /.../ Юк, Тукай башта чын күңеле белән дөньяны сөя, әҗәл теләми иде. /.../ Аның кайсыбер шигырьләрендә "дөньядан туйдым" дигән сүзләре булса да, психология буенча һәр күңел тынычланырга тырыша. +Менә безнең Тукай да дәртенә дәрман булмагач кына, әҗәлдән кача алмаслыгын белгәч кенә, үзен тынычландырыр өчен, "әҗәл сөям" дип күңелен юата. "Ләззәт вә тәм нәрсәдә?" дигән шигырендә ул дөньяның тәмен эзләп карый: сөюен, ачуын, патша вә башка могътәбәр кешеләр булуын, сугышта нишан алуны да уйлый, тагы әллә нәрсәләр башына китерә..." +М.Мөхетдиния тәнкыйтендә, үз сүзләре беләнрәк әйткәндә, Тукайның милли шагыйрьлеге, хәзерге һәм киләчәк буын татар балаларының рухын тәрбия итәчәклеге, аның тирән мәгънәле шигырьләре күп кешеләрне якты, яңа тормышка алып барачаклыгы турында сөйләнә. +Әдәби тәнкыйтьнең форма-алымнары бихисаптыр. Әле ул махсус өлкә булып аерылып чыкканчы, каләм ияләре, шул ук Кол Гали, Кандалый һәм башкалар сүз нәфислеге, мәгънәлелеге, иҗатның максат-бурычлары турында шигъри текстлар эчендә әйтеп биргән. Соңрак әдәби-публицистик формалар тәнкыйтьнең бер оясын калыплаштырган. Әле татар тәнкыйтенең мөстәкыйльләшеп килгән чорында да поэзия ярдәмендә иҗат турында фикер йөртүләр киң таралышта булган. Язучыларга язылган мәрсия-мәдхияләр дә, эчтәлекләренә бәйле рәвештә, шушы оя эченә керә ала. +ХХ гасыр башының танылган шагыйрәләре арасында йөргән Оркыя Ибраһимованың күләмле "Китте шагыйрь" ядкарьнамәсе шагыйрь иҗатын шактый киң ача, аның милли рухлылыгына, халыкчанлыгына, тормышчанлыгына, фольклор белән бәйләнешләренә игътибар итә. Ул шушы рәвешчә башлана: +ГОМЕР - БЕР МИЗГЕЛ +МИҢГОЛ ГАЛИЕВКӘ 75 ЯШЬ +Безнең авыл зур түгел (йөз хуҗалык чамасы), ләкин элек-электән җидееллык мәктәбе булган, биш-алты авылның балалары башлангыч класслардан соң безнең авылда укыдылар. Безнең чорда бөтен районга ике урта белем алу мәктәбе бар иде. Унъеллык мәктәп тәмамлау ул зур дәрәҗә иде. Без унбиш бала беренче класска кердек. Бер кызның гына әтисе бар, ул да сыңар аяк белән сугыштан кайткан почта начальнигы! Безнең очта гына яши торган бер малай һәм аның апасы белән бер класста укыйбыз. Кичләрен башны башка терәп, сукыр лампа тирәсендә йә дәрес әзерлибез, яисә шашкалы уйныйбыз (бу инде әтидән калган хәзинә), табышмаклар әйтешәбез. Әниләр башка өйдә кич утыралар: ямау ямыйлар, оек-бияләй бәйлиләр, чабата үрәләр, моңлы җырлар җырлыйлар, елыйлар. +Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, җәй көне абыем ялга кайтты, мине үзе белән Украинага алып китте (ул - капитан!). Бер авыз урысча белмәгәч, миңа башта уку авыр булды. Шулай да сөйләшергә, укырга бик тиз өйрәндем, спорт мәктәбенә дә зур теләк белән йөрдем. Сабакташларым ихтирамлы булдылар. Күбесе офицер балалары. +Сигезне тәмамлаганчы ук, абыемны Германиягә күчерәселәре билгеле булды. Мин авылга кайттым. Укыйсы килә... Пенсия дә егерме биш сумга җитте (минем әти сержант булган!). +Авылда бер ел укымыйча торган иптәш кызым бар иде, әнисе "укытырга мөмкинлегем юк", дип җибәрми, ул пенсия алмый, әтисе хәбәрсез югалган, имеш, пленда үлгән, "халык дошманы" кызы. Елашабыз. Ниһаять, Мамадыш урта мәктәбенең 9 "Б" классына килеп кердек. Миңлегол белән тәүге очрашуым да шунда булды... +Ул шул мизгелне болай дип искә ала: "Бер чибәр генә, бераз кыланчыграк, "гы"ны украинчарак әйтүче бер кыз класска килеп керде". +Авыл аралары якын гына булса да, без Миңлегол белән очрашмаганбыз (югыйсә 100нче квартал посёлогына без аларның өйләре каршыннан ипигә, майга йөри идек). Миңлегол дүртенче классны тәмамлауга, алар мәктәбендә бишенче, аннан алтынчы... класслар ачылган, ул безнең авылга укырга килмәгән, ә абыйсының безнең авыл мәктәбендә минем абыем белән бер класста укыганын хәтерлим. +Без, сугыш вакытында туган, төрле авыллардан җыелган иллеләп бала, тулай торакта - Мамадыш башлангыч мәктәбенең (ярымподвал) өч бүлмәсендә яшибез. Һәр шимбә укудан соң авылга җәяүләп кайтып, алга таба яшәү өчен биштәргә тутырып бәрәңге, өч тәңкә акча (анысы кибеттән ипи, токмач алып, җылы аш пешереп ашарга кирәк) алып киләбез. Шулай йөргәндә, 1958 елның февраль бураннарында, безнең авыл егете - 9нчы класс укучысы Иванны югалттык. Аны яз көне яр астыннан әнисе табып, җитмеш көннән соң гына Җир-Ана куенына тапшыру насыйп булды +Кышкы каникулдан соң, М.Фәйзинең "Асылъяр" спектаклен куярга өйрәнә башладык. Рольләрне кем бүлгәндер, белмим, Миңлеголга - Шәрәф (билгеле инде, ул җырлый), миңа Ләлә ролен биргәннәр. Шәрәф белән кара-каршы сөйләшү һәм җырлар күп. Миңлеголга мине җырларга өйрәтү җиңел булмады (мин аның беренче укучысы!). +Ул спектакльне безнең авылда да, Миңлеголлар авылында да, мәктәптә дә куйдык. Иске Комазан авылы балалары мине өйләнешкәнче "Ләлә апа" дип йөрделәр. +Миңлегол искиткеч матур итеп, ничектер тамагы белән бераз сызгыртып җырлый иде. Ата-аналар җыелышына спортзалны тутырып тол әниләр килә (әтиләр саны кул бармакларына сыеп бетә торган гына). "Әниемнең җылы кочагы", "Әниемә хат"ны һәм халык җырларын гаять моңлы итеп башкара ул, сагышлы-моңлы әниләребез елап утыралар. Зур концерт әзерли идек без ул очрашуларга. Миңлегол бик актив, аны яратмый мөмкин дә түгел. Класс җитәкчесе Шәмсинур Габдрахман кызы: "Миңлегол, иртәгә мәктәп радиосыннан сөйләргә кирәк! Стенгазета чыкканмы? Бәйрәмгә концерт әзерме?.." - дип кенә тора иде. +Класста парталар өч рәт. Мин өченче рәттә беренче партада утырам, Миңлегол - икенче рәттә икенче партада, стенада Гёте портреты эленгән, шуңа караганда күз карашларыбыз очраша иде. +Без тулай торакның бер бүлмәсендә тугыз кыз торабыз, бары ике авылдан килеп укучы егетләрне генә (биш-алты кеше) кертәбез. Уйныйбыз, көләбез. Бер тапкыр Арташ авылы кызлары: "Мунчалы" уйныйбыз", - диделәр. Ул болай була: ике урындыкны артлары белән бер-берсенә терәп куеп, егет һәм кыз утыртыла. "Бер, ике, өч" - дип әйтүгә, икесе ике якка борылса, бу пар уеннан чыгарыла. Мине Миңлегол белән утырттылар, "бер, ике, өч", диюгә, ялт итеп бер якка карадык. Безне "барыгыз мунчага", дип коридорга чыгарып җибәрделәр, бераздан "керегез", диләр. Алда - Миңлегол, ишекне ачуга, бер чүмеч суны өстенә койдылар. +"Йолдыз санау", "Кем сукты?" уеннары... Ачлы-туклы яшәешебезне шулай тулыландырабыз. Егетләрнең чәчләрен йолкыйбыз. Шулай бервакыт айнып киткән кебек булдым, мин Миңлеголның чәчен йолкымыйм, җиңелчә тартам гына икән... Шуннан көндәлек яза башладым. Аны бергә укучы туганы Мөҗип алып Миңлеголга күрсәткән. Мин көндәлекне шул көнне үк мичкә яктым, кызганыч... +Ә Миңлеголның беренче шигъри хатын сакладым мин. Менә ул: Кечкенә генә шигырь язам сиңа, Күңелеңне белдем, дөрес булса, Тиз-тиз генә йөри каләмем. Дәфтәреңнән укып ике бит. Керсез күңелемдәге уйларымны Ачуланма миңа, классташым, Менә хәзер ачып саламын. Күңелем кушты миңа, гафу ит. Синең көндәлегең укыдым мин, Һич чыкмыйсың минем исемнән, Чын күңелдән язган сүзләрең. Күңелем һаман тели күрергә, Шул вакытта килде күз алдыма Сөям сине, әгәр теләсәң, Очкынланып торган күзләрең. Керсез дустың булам гомергә. Ышанмадым башта язганыңа, Көндәлегең укыгач, белсәң иде, Мөмкин түгелдер дип уйладым. Күңелемдә туган сөенечне. Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем Үткән көннәремне сөйләр идем, Кире якка борды уйларым. Син теләсәң, матур бер кичне. Тулай торакның ишегалды бик зур, иртән физзарядкага чыгабыз. Миңлегол - малайлар, мин кызлар уртасында - физруклар! +Көннәр җылынып, мәктәп ишегалды кипкәч, бик матур итеп кичке уеннар оештыра идек. Могҗизалар була инде анда. Нинди генә уеннар уйнамый идек! Илья Рязанов бик матур итеп гармун уйный. Башлап йөрүчеләр - Дүсмәт егетләре: Михаил Ефимов, Иван Степанов, Николай Гурьянов - бииләр! "Тыкрыклы", "Йөзек салышлы", "Чүпләмле", "Түгәрәкле уен"... Шулай бер кичне уеннан соң Миңлегол белән капкадан чыгып, торак тәрәзәсе каршында сөйләшеп торабыз. Беренче очрашу! Берәү кесә фонарен яктыртып килә. Безнең янга җитәрәк, утын сүндереп узды да, яңадан кабызып алга таба китте. Мәктәп директоры Павел Петрович Шипшов булган бу! Класс җитәкчесенә әйткән, ул соңрак безнең белән аерым-аерым сөйләште. +Тугызынчыны тәмамлар алдыннан, әлеге дә баягы тулай торакның тәрәзәләре каршында торабыз, саубуллашканда иреннәр иренгә тиеп алды. Полисадник коймасына басып, койма аша бакчага сикердем дә шаулап үсеп утырган кычыткан арасына килеп төштем. Уынып озак утырдым, елап туйгач, әкрен генә койма кырыена өеп куйган утын әрдәнәсе өстенә мендем. Миңлегол көтеп тора икән, мине күтәреп алып җиргә төшерде. +Икенче тапкыр үбешүне дә яхшы хәтерлим. Яхшы укыган балаларны җыеп Казанга турбазага җибәрделәр. (Ул Гвардия урамында, Г.Кутуй тукталышында иде.) Кызларны - агач йортларга, малайларны дүртәр кешелек палаткаларга урнаштырдылар. Шәһәрдә экскурсиядә булып кайткач, безнең авыл егете Михаилдан сорыйм: "Миңлегол нигә күренми икән?" Ул: "Аның борчуы зур, ул кыек якалы чиккән күлмәк алган һәм кибеттә үк югалткан", - ди. Мин хәлен белмәкче, юатмакчы булып палаткага кердем. Ул үзе генә, караватка сузылып яткан иде. Сөйләшеп утырдык, аннары... иреннәренә иренемне тидердем дә чыгарга дип ыргылдым. Ишек дигәнем тәрәзә булган икән. Миңлегол йомшак кына нидер эндәште, мин борылып ишектән чыгып йөгердем. Без бит үбешергә дә ояла идек, бер-береңә сыенып утыру - иң рәхәт мизгелләр иде ул. +Без, авылның егет һәм кызлары, бер чакрымдагы Акман авылы Сабан туена төштек.. Элек бит сабан туйлары авылларда чиратлап була, яшьләр бер-беренә кунакка йөрешәләр иде, шунда танышулар, көз көне кавышулар бик күңелле була торган иде. Миңлегол да килде Сабантуйга. Без, авыл яшьләре, соң гына кайтырга чыктык. Гөжләтеп яңгыр ява башлады. Барыбыз бергә авыл башындагы ферма өенә кереп тулдык. Андагы кандала! Яңгыр озак яуды. Таңда яланаяк, туфлиләрне кулга тотып, авылга кайттык. Әни кәҗә сава иде инде. Мин әкрен генә кереп яттым. +Минем әби бик дини иде, ул бездән урман аша ун чакрымдагы Җөри авылында яшәде, сирәк күрешә идек. Бер барганда: "Җырак әби, мин татар егетен яратам бит, әгәр башканы ярата алмасам, нишләрмен инде?" - дип сорадым. Әби тезде генә: "Кызым, Алла бар, ул бер генә. Кем аңа ничек табына, анысы үз эше. Сезнең заманыгыз шундый (1958 ел), кешеләргә начарлык кылмагыз, чәчүлек орлык урламагыз", - тагын әллә ниләр, әллә ниләр... Бүгенге муллалар вәгазеннән ким булмаганча акыл өйрәтте. Аллага шөкер, Алла биргән язмышым - Миңлеголым булды. +Каникул. Авыллар арасы - дүрт чакрым. Миңлегол колхоз атларын көтә. +Көндез эш күп. Кич җитүгә, инде мин "көтәм": Миңлегол килгәнне! Әни белән өйалдында йоклыйбыз, өйдә кызу. "Ике йолдыз" көенә әкрен генә сызгырып, атка атланып, Миңлегол килә. Мин тиз генә торып, өйгә кереп, тәрәзә аша урамга чыгам. Әни ишетмәсен, янәсе. Таң ата башлаганчы усак бүрәнәләр (абыем өй салырга дип алып куйды) өстендә сыенышып утырабыз. Рәхәт. Ат усак кайрысы кимерә. Әни иртәгесен: "Озак утырасыз, ни сөйләшәсез шулхәтле?" - дип сорый. Мин: "Без сөйләшмичә генә утырабыз, әни", - дим. +Тулай торакта безнең ике тәрбияче апабыз бар иде. Унынчыда укыганда, Резидә Гаязовна дигәне безнең бүлмәнең ишеген киереп ачып, бер матур гына апа белән килеп керде дә: "Миңсылу апа, менә, синең булачак киленең шушы инде", - дип миңа төртеп күрсәтте. Алга таба кем нәрсә әйткәнен хәтерләмим, ничектер читенсендемме, оялдыммы?! Әмма дә ләкин бу сүзләр Аллаһы Тәгаләнең "Амин" дигән вакытына туры килгәндер. Алланың биргәненә рәхмәтләр укып яшим. +Чытлыграк идем. Хәзерге типография алдында Ленин һәйкәле иде (анда хәзер Шәйхи Маннур һәйкәле тора), янында - агачлар, утыргычлар. Шулай ямьле җәйге кичтә Миңлегол белән утырабыз. Мин аның куен кесәсенә тыгылдым (бик матур сары, ак, зәңгәр, кара вак шакмаклы күлмәк), ә анда папирос! Әкрен генә алып, сытып ташладым. Ә ул шул чакта үзенә "гомеремдә дә тәмәке тартмам" дип сүз биргән икән һәм шулай булды да. +Урта мәктәпне тәмамлагач, иртән иртүк бөтен класс белән көймәләргә төялеп Нократ елгасының аръягына чыктык. Анда комлык, анда киңлек, хозурлык... Коендык, кызындык, кыскасы, соңгы тапкыр җыелышып, көнне бергәләшеп киләчәк турында сөйләшеп, истә калырлык итеп үткәрдек. Кайтырга җыенганда, Миңлегол миңа бер кочак гөлҗимеш чәчәкләре бүләк итте, алар роза чәчәкләре кебек эреләр, бик матурлар. (Тормыш иткәндә дә һәрдаим бүлмәдә чәчәкләр булды, билгеле инде, чәнечкелеләре дә булгалады.) +Мин медсестра булып эшли башладым (сигез айлык курсларда укыган идем). +Җәй үтте. Миңлегол килми, инде сентябрь. Ул беркемгә дә әйтми генә консерваториянең хәзерлек курсларына кергән, биш егет - Миңлегол, Шамил Әхмәтҗанов, Котдус Хөснуллин, Ясир Нурлыгаянов, Рәис Сабиров - районда гастрольләрдә йөриләр икән. Хатыны Фәния ханым белән +Шуннан хат аша аралашу башланды. +Без бер акушерка белән эшлибез, урыс кызы - Галя. Безгә кадәр медпунктта Әминә белән Тамара байтак еллар эшләгәннәр иде, бик тә хөрмәткә лаек кызлар. Эш күп. Өч авылга хезмәт күрсәтәбез, иртән медпунктка килүгә, әбиләр укол ясатырга җыела (бабайлар яуда ятып калган). "Кызым, син җиңел ясыйсың", дип, күбесе миңа чират тора. Аннан мин дүрт чакрым ераклыктагы зур авыл - Комазан башына сумка асып чыгып китәм. Көн саен. Төннәрен хатыннар өйләрендә бәби таба, ирләре тизрәк безне алырга килә. Районга бер больница, анда бала табарга бармыйлар , ул бик ерак. Акман авылыннан бер хатынның бәбиләгәнен төне буе көттек. Иртәнге якта колхоз рәисе Зәйнулла Шәйхулловичның "УАЗ"игын сорап алып, район больницасына дип чыгып китеп, баласын юлда кабул иттек. +Ул вакытта авыллар гөжләп тора. Бер тапкыр "Әти" дип әйтергә тилмереп үскән балалар үзләре ата булдылар. Әле тол әниләр, ярлары яуда ятып калган парсыз кызлар да үз көчендә. Эше дә, ашы да җитәрлек. Терлекләр хуҗалыкта да, колхозда да исәпсез. Кукуруз үстерәләр, кырларда икмәк, бәрәңге үсә. Халык җәй буе басуда, һәммәсенең чүбен кул белән утыйлар. Әле урак белән иген җыю да шул чорга кадәр булды, соңрак ярдәмгә анда-санда комбайннар күренә башлады. Ә басуның бер кишәрлеге дә чәчелмичә яисә утыртылмыйча калмады. Авылдан басу капкасын чыгуга - иген кыры, казларны елгага куу да читен, алар икмәккә ашыга, ә анда - сакчы (полевой). Икмәкнең һәр бөртеге кадерле. Ул вакытта гектарыннан ун-унике центнер уңыш алу зур дәрәҗә иде. +...Казанда ел ярым чамасы укыгач, Миңлегол Октябрь бәйрәме көннәрендә кайтты. Армиягә китә икән, миңа ефәк баш яулыгы бүләк итте. +Мамадышка еш йөрелә, дарулар алып кайтасы бар. Шулай көзге бер көндә район үзәгенә барганда (җәяү йөри идек, егерме чакрым), Иске Комазанны үткәч, ат арбасына төялгән яшьләр куып җитте, мине дә утырттылар. Әллә нәрсә, ат та кызу бара алмый, юл пычрак, җәяү дә атлыйбыз, озак бардык. Сөйләшәбез, көләбез... Шунда Миңлеголның абыйсы Салих абый да бар икән. Беренче һәм соңгы очрашу (ул гармунда бик матур уйный торган булган). Армиядән кайткан, әле хәрби формасын да салмаган, военкоматка бара. Үзе бик чибәр, кара тут йөзле, урта буйлы, акыллы сөйләшә, минем белән дә сөйләшеп, ат артыннан озак атладык. Казанда энесе белән очрашкач: "Кызың бик ошады, ташлама, син өйләнмәсәң, үзем аңа өйләнермен", - дигән. Тик ул озак яши алмады, Сахалинга эшкә барырга армиядә үк юллама алган булган, шунда мәңгелеккә ятып калды. +Миңлеголның икенче абыйсы белән дә юлда таныштык. Инде җир каткан, кар яумаган әле. Районда икмәк кабул итү пункты каршында авылга кайтырга машина көтеп торам. Шәп гәүдәле, солдат киемендәге бер егет тә көтә. Салкынча, селкенми торсаң, туңасың. Каткан карлы кәсне шайба урынына типкәләп, җылынып җиткәнче уйнадык. Бераздан фураж төялгән машина килде. Сузылып менеп яттык. Теге егет шунда әйтеп куймасынмы: "Кем белән "шайба" типкәнеңне белдеңме? Мин синең абыең", - ди. Аптырадым инде. "Әйе, әйе, мин Миңлеголның абыйсы", - ди. Миңа читен дә, рәхәт тә булып китте. Аллага шөкер, Миңнехан абый һәм аның гаиләсе белән җан дуслар - туганнар булып яшибез. +...Кичке уеннарга да чыккалыйбыз. "Түгәрәкле уен"да берәү - уртада, калганнар, кулга-кул тотынышып түгәрәктә әйләнәләр. Гармунчы салмак кына халык көе уйный, берсе җыр башлый, башкалар кушылалар. Көй кызулана, уртадагы кеше, биеп килеп, берәрсен уртага чакыра, култыклашып әйләнәләр, чакырылган кеше уртада кала. Кеше күп булса, ике түгәрәк була, икенче түгәрәк каршы якка әйләнә. Уртадагы кешегә төртмәле - үртәбрәк җыр башкарыла. Миңлегол консерваториядә укыганда, миңа: +Иркәң китте артистлыкка, +Сине өзелеп сөя. +Нихәл итәрсең, сөюе +Булса репетиция?! - дип, иске Яңа елга каршы төндә "Балдак салу" (күрәзә) уенында, Миңлегол армиядә вакытта: +Китте иркәң еракларга, +Армиядә бит әле. +Тагы да бер ел, тагы да бер ел, +Тагы да бер ел көт әле! - дип җырладылар. Хәзер дә аптырап куям авыл кызларының тапкырлыгына. +Кыш көне, Миңлегол армиядә вакытта, ял көннәрендә, ат җигеп, мине Комазанга Миңсылу апа (Миңлеголның әнисе) янына алып төшәләр иде. Без хатлар укып, язып; оекбашлар бәйләп, Миңсылу апа җырлап, мөнәҗәтләр әйтеп (тавышы искиткеч матур) кич утыра идек. Шулай оекбашлар бәйләп, посылка салдык, Себердә хезмәт итә бит. Мин хат яздым, Миңлегол: "Әйтәм бер носки җылырак булды", дип язды. Тик кемне мактавы булгандыр, мин үземә дип кабул иттем ул чакта. Миңлегол әнисе белән гарәп имлясында хат языша иде. +Ат арбасы шыгырдаса да, машина гөрелтесе ишетелсә дә, әни белән торып утырабыз. Әни: "Тагын сиңа килделәр", - ди. Тәмам таушалдык. Әни әйтә: "Кызым, бу белемең белән калып булмас, алга таба укы", - ди. Мединститутка кереп карадым, экзаменнарны да яхшы бирдем, тик бер урынга унбер кешедән артык иде - узмадым. Ул чорда ук "блат" чәчәк атып килә иде (1961 ел). +Красноярскида ике буын абый бар. Әни: "Казанга барма, шунда кит", - ди. Миңлеголны Казанда артистлыкка укый дип уйлый. Миңлегол армиядә, Ачинскта хезмәт итә. Красноярск белән Ачинск картада берсе өстенә берсе язылган. Өч ел эшләгәч, Ачинскка юл тоттым, ара дүрт сәгатьлек юл икән. Күрешә алмадык. Миңлегол, дүрт айда унбер айлык авиамеханик курсларын тәмамлап, Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәренә тагын ике ел хезмәт итәргә китеп барды. Алар Казаннан өч егет - Айрат, Фиргәт, Миңлегол - өч ел бергә хезмәт иттеләр. +Без дүрт ел күрешмәдек. Миңлегол армиядән кайткач, җәйге каникул вакытында очраштык. Бер-беребезгә сыенып, хәтта сөйләшкәнне дә хәтерләмим, озак утырдык. Аерылыр алдыннан, Миңлегол: "Күзеңне йом", - ди, йомдым. Ул кесәсеннән нидер алды, муеныма такты. Муенса! Тик күзне ачкач та күренми: бердән, караңгы, икенчедән, муенда. Аерылышу белән өйалдына кердем дә, муенымнан салып, шырпы яктыртып карадым. Муенса күп төрле төсләр белән яна! Кадерләп саклап кына таккаладым. Тик 1991 елда фатирыбызны караклар басты. Бик кирәкле һәм кадерле әйберләребезне алып чыктылар. Муенса да шулар кулына төште. +...Миңлегол, мин юллама буенча племзавод "Элита"да зоотехник булып эшли башлагач, кышкы каникул вакытында яныма килде. Без юллама буенча Оренбургтан җибәрелгән агроном кыз белән махсус бирелгән ике бүлмәле фатирда яшибез. Мин эштән пирог рецепты язып алып кайттым, бөтенесен язылганча эшләдем, ә пирогның эчлеге ага, ни генә эшләтмәдем, асты яна (май ике тапкыр артык язылган булган икән). Миңлегол мичтән пирогны алып, астын кырып ташлап, шуның белән чәй эчерде. Мин елыйм, ул: "Ничәнче мәртәбә пирог пешерәсең?" - дип сорый. "Беренче", - дим. "Менә унынчы тапкыр пешергәч, остарырсың әле", - диде. Ул киткәч тә, шул сүзләрне искә алып, күп еладым. +Бераздан Миңлегол белән икәү аның Черногорскида гаиләсе белән яшәүче апасына кунакка бардык. Шунда Миңлеголның классташы Әюп һәм аның гаиләсе белән очраштык. Әюп минем исемемне исенә төшерә алмый тора: "Дуся..." Ике дә уйлап тормыйча: "Фәния", - дидем. Ә исемем - Федосия. Красноярскидагы абыйга килеп төшкәч, хатыны Васса Николаевна: "Юк, алай дип әйтмә, Фаина буласың", - дип, миңа икенче исем кушты. Шулай итеп, минем дүрт-биш исемем булды. Миңлегол шуннан соң хатларында "Фәниям" дип яза башлады. +Язмамда гел "Миңлегол" (миңле угыл) дип яздым, бу - аның әнисенең әтисе Исхак бабай кушкан исем, күрәсең, туганда ук миңнәре күп булгандыр. Ә "Миңгол" дип аны музыка белгече Зәйнәп апа Хәйруллина, радиода эшләгәндә, беренче язмасы Хөснул Вәлиуллинның "Урал таңы"н эфирга чыгарганда атый. +Хатлар, хатлар... +Мин эшлим, Миңлегол әле укый. Яза: "Фәния, кайт инде, бозылуым бар", - ди. Мин: "Суыткычка кереп утырып торгала", - дип язам. Ул: "Ярый, алайса, үзем барып алам", - ди. Мин: "Бер юлны ике тапкыр тиресләмик инде", - дип кайтырга булам. +Казан, Казан - хыял үзәге!!! +Минем белгечлек белән ничек эшкә урнашырсың? Аллага шөкер, юлымда бик күп яхшы кешеләр очрады... Ике атна эчендә пропискага кереп, эшкә урнаштым. +Июль ае. Бер атнага ял сорап, авылга кайттык. Авыл советында язылыштык. Печән өсте. Миңлеголның туганнары күп. Кунактан кунакка йөрдек. Аннан үзебездә - Миңлеголларда кичә ясадык. Кичен Миңнехан абый (ул урманда эшли): "Энем, әбиеңә ике машина утын китердек, ярырга кирәк булыр", - ди. Иртәгесен Дүсмәткә киттек. Миңлегол көне буе утын ярды, юан-юан каен кискәләрен. Без авылның очында торабыз, безнең очта кәнсәләр, машиналар паркы, пилорама, ындыр табагы... Эшкә баручы, кайтучы шуннан йөри. Өлкән ирләр: "Егет, тукта, эштән чыгасың", - диләр. Миңлегол яра, мин җитешкәнчә өеп торам. Тәки кичкә утынны ярып бетерде. Әни тәмле итеп ашарга әзерләгән, бер акбаш та чыгарып куйды. Миңлегол эчмәде. Ашагач: "Минем тәнемне аракы белән у әле, Фәния", - диде. +Безнең бакча артында гына үзән, тау - бер ягында наратлар, икенче ягында имәннәр үсә. Кич искиткеч матур, җылы, тын. Миңлегол кырын ятып әкрен генә җырлый. Ул җыр бөтен авылга ишетелгән икән. Шуннан соң "Фәния артистны гына түгел, менә нинди егетне көткән икән!" - дип, авыл халкы сүзсез генә миңа фатихасын бирде. +Казанга кайттык, торыр урын юк. Миңлегол Татарстанның ун еллыгы исемендәге мәдәният сараенда эшли, җәй көне Петров паркында яшьләрне таганнарда атындыра. Ике атналап мәдәният сараенда тордык. Мәннәф абый (урыны җәннәттә булсын) - Миңлеголның әнисенең энесе дә шул сарайда эшли. Ул безгә яшәргә бер әбине (С.Сәйдәшевнең кече улының хатыны Тәлия апаның әнисе) табып бирде. Бер бүлмәле квартира, яшибез: кешеләр өчәү, бозау хәтле унөч яшьлек эт, ике мәче, аннары дүрт балалары туды, язга алты мәче булды. Эш күп: Миңлегол укый, эшли, этне карда коендыра, тарый, мәчеләрнең комын алыштыра, тырнакларын кисә, ә мин йон җыям да юам, йон җыям да юам... +Мин кайткан елны ук, ел ахырында "Мәхәббәт тәүбәсе" спектаклен сәхнәгә куйдылар. Миңлегол Энҗе исемле бик чибәр кыз белән төп рольләрдә уйныйлар. Яхшы уйнадылар. Мин спектакльдән кайтканда: "Дустым, болай булса, без бергә яши алмабыздыр", - дигәч, Миңлегол: "Ярар, ашыкма, син дә яңадан сәхнәгә басарсың, шунда аңларсың", - диде. Шулай итеп, Дилюс абый Ильясов сәхнәләштергән "Фәйзи" спектаклендә - Миңлегол-Фәйзинең кызы; Гөлсем апа Миргасимова сәхнәләштергән "Гөлшат" спектаклендә - төп рольләрдә; "Яшь йөрәкләр"дә Хәйретдин белән Сәрби булып уйнадык. Шунда төшендем инде, сәхнә белән тормыш арасында бәйләнеш юк икән. "Асылъяр"да гына үзебез булып уйнаганбыз икән... +Аннан, хәзерге "Сәламәтлек комбинаты" урынындагы бер складтан ясалган квартирда тагын бер ел яшәдек. Улыбыз Марат шунда туды. Хуҗабыз, Просковья Никоноровна бик күп авырлыклар кичергән акыллы хатын, тормыш ваклыкларыннан ничек чыгарга икәнен өйрәтте, аның соңгы сулышынача аралашып яшәдек (урыны оҗмахта булсын). +Миңлегол консерваторияне тәмамлады. Культура сараеның директоры Савченко: "Квартир бирәм, үзебездә кал", - диде. Әйбәт кеше иде. Безнең бәхетсезлеккә каршы, үлеп китте. Яңа директор, усал хатын - Дунаева, безгә барактан унөч квадрат метрлы бүлмә бирде. Шунда балалар, әни һәм туганнар сыйды. Без анда унөч күрше бер коридорда, бер кухняда ашарга пешереп, чөкердәшеп яшәдек. Әни һаман саен шул вакытны сагына иде. Кызыбыз Роза туды. Тикмәгә генә халык мәкалендә: "Һәр бала үз ризыгы белән, үз бәхете белән туа", дип әйтелми, кызыбыз тугач, безгә минем эштән квартир бирделәр. +Икебез дә җаваплы эшләрдә эшләдек, икебез ике өлкәдә республика халкына хезмәт иттек. +Музфонд директоры булып эшләгәндә Миңлегол, өлкә комитетының икенче секретаре Рәис Кыямович Беляев ярдәмендә, Композиторлар союзына шәһәр үзәгендә бина алып, искиткеч зур тырышлык белән ремонтлатып, гүзәл Музыка йорты ясатты. +Татарстанның халык артисты, КФУ профессоры Миңгол Вәгыйз улы Галиев, ягъни минем ирем, 1977 елдан музыка факультетында укытып, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән йөзләрчә баланы олы тормыш юлына бастырды, һәм алар һәркайсы үз урынында халкыбызга хезмәт итә, остазларына зур хөрмәтлеләр. Татар милләтенең моңын, телен саклауда хезмәт куялар. Аның бүгенге шәкертләренең яше өчтән сиксәнгә кадәр. +Мин Авыл хуҗалыгы министрлыгы системасында утыз ел өлкән белгеч булып эшләдем, гел колхозларда нәселле терлекләр үстерү, сату, учёт, отчёт эшләрен тикшереп, ярдәм итеп йөрдем, республикабызда мин булмаган хуҗалык сирәктер. +Без ике бала үстердек. Марат авиация институтын тәмамлады, бөтен инженерларга инженер - олы белгеч, кызы Наилә 11нче сыйныфта укый. Розабыз кабатланмас илаһи тавышлы җырчы, укытучы, тормышны яратучы талант иясе иде. "Иде", дим, чөнки 37 яшендә 9 яшьлек улын, 6 яше тулмаган кызын калдырып, 2010 елның август ае челләсендә вафат булды. Иске Комазан авылы зиратында, әбисенең баш очына күмелде. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә мондый хәсрәтне бирмәсен иде. +Әнием соңгы ундүрт елын безнең белән бергә Казанда яшәде. Мин - командировкаларда, Миңлегол - гастрольләрдә. Әни балалар үскәндә бик булышты, өйнең бизәге дә, йозагы да булды. 76 яшендә мәңгелеккә күчте, туган авылы Җөри зиратында әби, бабай, туганнар янында җирләнде. +Гомер - бер мизгел шул, бик тиз үтә. Безгә быел инде 75 яшь тула, Алла боерса. +Аллага шөкер, бер-беребезгә тугрылыклы булдык. Урта мәктәпне тәмамлагач, ун ел хат языштык, менә инде кырык сигез ел бергә. +Бер-береңә ышанып, бер-берең, балаларың өчен яшәү һәм кешеләр белән аралашып, ярдәмләшеп гомер итүне зур Бәхет дип саныйм. +СӘХНӘДӘН НУР ЧӘЧЕП +- Тукта, кайда соң әле мин? - дип уйлап куйды кыз, батып барган кояш нурларыннан аллана башлаган болытларга карап. Ә-ә, аркасына чалкан яткан хәлдә Кабан күлен бер яктан икенче якка иңләп йөзә икән. Әнисе үлгәннән бирле, Дания гел шушы Урта Кабанда булды. Җәен коенды, кышын чаңгыда шуды. Бер ярында аларның үз йортлары, каршы якта ботан бакчасы. "Бәрәч, кояш та сүрелеп беткән", - дип ашыга-ашыга өйләре торган яр ягына колачлап йөзеп китте кыз. Көндездән үк җыеп куйган сулары тәмам җылынып җиткән, Дания яшелчәләрне ипләп кенә коендырып үткәч, җимеш агачларын да сугара башлады, шунда бер дә көтмәгәндә аның күңелен "нигә барып карамаска, ашамаслар әле" дигән уй чеметеп алды. +Әмма дә ләкин бөтен күргән-белгәннәре тарафыннан "чын артистка" дип макталган кызны конкурста төшереп калдырдылар. Ялгыштылар микәнни? Алай дисәң, имтихан алучыларның беренчесе - Камал театрының баш режиссёры Ширияздан Сарымсаков, икенчесе - шәп артист булу өстенә режиссёрлыкка да укып кайтып, инде танылу алган Празат Исәнбәт ләбаса... +Училищега керә алмавында, бәлки, үзенең дә гаебе булгандыр. Зур алма, гадәттә, соң өлгерә - балалыгы баштан ашкан... Аның көндәшләре янып торалар, искиткеч чаялар да. Сәхнә чи утынга охшаган артистларны өнәми шул. +Тагын бер ел үтте. Дания инде тугыз класс тәмамлаган, бер айдан паспортлы да буласы зур кыз. Шулай да каршысына килүче егет-җиләннең туктап артыннан озынозак карап калуларына ияләнә алмый. Вахитов клубындагы концерттан соң булса кирәк, аның янына өлкән яшьтәге фотограф килеп: "Кызым, рөхсәт итсәң, фотога төшерер ием", - диде. Кабат-кабат, төрле ракурслардан торып төшергәч, көрсенеп: +- Мэрилин Монроң бер читтә торсын, кызганыч, мондый чибәрләр бәхетле була алмый! - дип, аптырап калган Дания яныннан уйчан гына китеп барды. +Нишләп алай ди бу карт абый, әнием үлгәнне белеп кызганамы? Әйе, театральныйга бу юлы да алмасалар, бәхетсез итәрләр шул - яңа курсны өч-дүрт ел үткәч кенә җыясылар икән. Дания өенә моңсу гына кайтып керде. Һәммәсе инде йокыда. Әнисе өйрәткән догаларны укыгач, ул да эреп йоклап китте. Иртүк торып трамвай тукталышына йөгерде һәм, якынлашып килгән 8нче трамвайның ачык баскычына очып кына кунып, Казанның үзәге булган Кольцо ягына юл тотты. Баумандагы Республика фәнни-методик үзәге урнашкан йорт каршында төркем-төркем булып яшь җилкенчәк урала. Абитуриентлар, йортның беренче катыннан икенче катына алып менүче текә баскычларны да сырып алганнар, имтихан буласы бүлмә каршындагы коридор да умарта оясыдай гөж килә. "Керергә теләүчеләр былтыргыдан да күбрәк икән!" - дигән уй яндырып үтте Даниянең күңелен. Аңа таба төшеп килүче арык кына малай, әйтерсең, аның уен сизеп: "Артист булырга теләүчеләр 500ләп диделәр анда", - дип дивардагы исемлеккә ымлады. Имтихан алучыларның шул узган ел үзен кире борып кайтарган режиссёр абыйлар икәнен дә абайлап алды кыз, әмма курыкмады, ни әйтсәң дә, былтыргы "шөкәтсез үрдәк бәбкәсе" түгел инде ул, тугыз класс тәмамлаган, бер айдан паспортлы да буласы зур кыз... Имтиханнар берничә көнгә сузылса да, Дания ару-талуны сизмәде. +Әлеге аралашучан малайның исеме Юныс икән. Ул, Данияне җитәкләп: +- Әйдә, алынганнарның исемлеген чыгардылар!.. - дип, аны үзе белән ияртеп алып китте. Фамилияләрен туйганчы карагач, кайтырга дип баскычлардан торган тышкы коридорга чыктылар. +Әле иске исемлекне дә алмаганнар! (Әлеге исемлекнең берничә бите мәкалә авторында саклана.) Дания ансын да карарга булды. Тик чандыр малайның: "Ә хәзер менә монда кара, апа!" - дигән сүзен ишеткәч, "Ниткән апа булыйм ди мин сиңа?" - дип турсайды. +- Мин сигезне бетереп килдем, ә син, әнә, тугызны!.. Ярар, ачуланмасаң, "Дания" дим алайса... +- Шулай диң шул, "энем" Юныс. Без бит курсташлар! +1962 елның 15 июленнән бирле 53 ел вакыт узып китсә дә, берни онытылмавы сәер һәм сәер дә түгел. +- Кара әле, Дания курсташ! Монда сиңа кадәргеләрдән - 16 кешене, синнән соң булганнардан 12сен сызганнар. Сине 28 кеше арасыннан сайлап алганнар булып чыга түгелме соң?!. +Имтихан алучылар аеруча шуны ачыкларга тиеш: булачак артист үзендә зур рухи көч тәрбияли алу сәләтенә ияме? Режиссёр ягыннан искән җил уңаена гына борылгалап торучы флюгерь булып калмасмы? Әнә бит: "Җитте, җитте, җырыңны туктат!" - дип торганда да, Даниянең үзсүзлеләнеп: "Юк-юк, җырлап бетерәм, җырлап бетерәм! Әле мин сезгә биеп тә күрсәтәм!" - дип чәчрәп торуын начар якка да юрап була лабаса. Әйтик, артистлардан җансыз курчаклар ясарга хыялланучы бүгенге сектант режиссёрлар Данияне, һичшиксез, кире борып чыгарырлар иде. Чөнки аларга кысыр фантазияләрен тормышка ашыру өчен крепостной крестьян дәрәҗәсенә төшерелгән артистлар кирәк.Даниянең театр дөньясына килеп керүе, әлбәттә, җентекләп өйрәнүгә лаек. 1961 һәм дә 1962 ел курсларына сайлап алынган утызлап кыз арасыннан бары ул гына театр сәнгатенә һаман да бөтен күңеле белән хезмәт итә. Әйе, театр сәнгатен фәнни өйрәнүчеләр бу артистканың иҗаты ничек шулай озын гомерле булуын, өстәвенә һаман үсештә икәнен дә күреп, артистканың болар өчен көчне кайлардан алуын махсус өйрәнергә тиешләрдер... +1962 елның 16 июлендә "Укырга алынганнар исемлеге" каршында кичергән мизгелләрнең дәвамы булып кояшлы сентябрьнең беренче көне килеп җитте. 3нче, 5нче, 8нче маршрутларның трамвайлары даңгыр-доңгыр килеп йөргән К.Маркс урамының протез заводы итеп үзгәртелгән чиркәвенә каршы якта физкультура институты бар. Әнә шуның икенче катындагы иң зур аудиториядә башланды инде бу яңа җыелган төркемнең беренче адымнары. Уку башланып киткәндә, кызлар егетләрдән күбрәк иде. Физкультура институтында соңгы елларын укып, иртәгә педагог булып чыгабыз дип йөрүче ир-ат халкы берьюлы шулчаклы күп матур кыз белән очрашканда: "Каян гына табып бетерделәр икән боларны?" - дип аптырап кала. Беренче елны ук унлап кыздан колак какты курсыбыз. Моны кыз баланың кияүгә чыгып калырга дигән омтылышы белән генә бәйләп карау бик үк дөрес тә булмас. Иң аяныч сәбәбе дип шул чорда Камал театры кичергән шаукымны атар идем. Татар тамашачысының татар театрыннан бизгән чоры иде бу. Празат Исәнбәт, Дамир Бәдретдинов, Асия Хәйруллина, Шәхсәнәм Әсфәндияроваларның дәресләре ничек кенә җанлы барса да, татар театрын ябып куярга хәзерләнәләр дигән шомлы сүзләр күңелләргә керә торды. +Әмма безнең остазлар да төшеп калганнардан булмады: сәхнә теле укытучыбыз Асия Хәйруллина, аның ире Халит Кумысников, татар теле һәм әдәбиятын укыткан Вахит Хаков, француз теле укытучысы Миләүшә Маннурова, икенче курс студентларына сәхнә теленнән дәресләр бирүче атаклы Габдулла Шамуков (Наил Әюп, Хәлим Җәләлов, Наил Шәйхетдин һ.б.ларны укытканда, безне дә якын итеп үз канаты астына алгалый иде) кебек чын милләтпәрвәрләребез безгә күп нәрсәне төшендерде. Дания, сәхнә теле педагогы, җан җылысы ташып торган, ихлас күңелле, милли җанлы Асия Хәйруллинага сыенды. Аңардан көч алды. Асия апабыз да үги ана тәрбиясендә калган бу кызга чын ана булырга тырышты. Яшүсмер кызга кирәкле киңәшләрен биреп торды. Рухын үстерде. +Празат Исәнбәт киткәч, актёрлык осталыгын укыту Рәфкать Бикчәнтәев белән Нәҗип Гайнуллинга күчте. Рәфкать абый режиссурадан да дәресләр бирде. Сәхнә хәрәкәтләрен Шәхсәнәм Әсфәндиярова, биюләрне Анна Гацуллина, фехтованиене исә Марсель Сәлимҗанов үткәрде. Дания алардан да үзенә кирәкне ала белде. 1965 елны Ширияздан Сарымсаков өченче курста укып йөрүче Даниягә Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә"ге Шәфәкъ ролен тапшырып, үзе Дәрвиш роленә алынып, репетицияләр башлады. Безгә репетицияләрен дә, спектакльләрен дә күп тапкырлар карау бәхете тигәнгә, ул көннәр дә яхшы ук истә. Спектакльнең иң көчле тәэсир иткән ягын әйт, дисәләр, Даниянең моң, наз, тетрәндергеч сагышларны сыйдырган көчле күкрәк тавышына Ширияздан абыйның чын трагикларда була торган көр тавышы килеп кушылган мизгелләрне искә төшереп, үземне шунда бөтенләй башка бер ят театрда утыргандай хис иткәнемне сөйләр идем. Ә бит Станиславский "Трагик булыр өчен ни кирәк?" дип сораучыга "тавыш" дип, юкка гына әйтмәгәндер. Сәхнә тәҗрибәсе җитенкерәмәгән студентка гына булса да, нәкъ менә Ходай Тәгалә бүләк иткән гүзәл тавышы белән Шәфәкъне ул дәһшәт чәчүче олы көчкә ия Дәрвиш белән көрәшерлек шәхес итеп гәүдәләндерә алды. Үз теләгенә ирешә алмаган Дәрвишнең күк күкрәгәндәй итеп, "теләсәм, айны да сүндерәм" диюенә каршы, "яхшы чакта чыгып котыл" дип гайрәт белән нәгърә орулары әлегәчә хәтердә. +19 яшьлек студентканың Шәфәгын икърар иткән Ширияздан Сарымсаков, шул ук елны, Әхсән Баянның "Күзләре нинди иде?" дигән әсәрендәге Айса ролен дә Даниягә ышанып тапшырды. Дөрес, әлеге спектакльләр артык озын гомерле булмады кебек. Бигрәк тә соңгысы ифрат аз уйналды. Әмма монда төп рольләрдә уйнаучы Даниянең һичбер гаебе юк иде. Болар режиссура сайлаган юл белән бәйле. Әйе, артист иҗатын тулы тасвирлау өчен, режиссёр эше белән бәйләп өйрәнү сорала. Образ дөньяга аларның уртак җимеше булып туа... +Марсель Сәлимҗанов театрның киләчәген бары үз шәкертләре кулында гына итеп күрергә тели иде. Ул, табигый теләгенә каршы килеп булса да, башка мәктәп үткән студентканы үзендә калдырасы итте. +Карт фотограф Дания турында Мэрилин Монроң моның бер ягында торсын, дигән. Ә бит чыннан да бик кәттә киенмәсә дә (күп очракта шактый киелгән яшел җәйге пәлтәдән йөрер иде), бизәнмәсә дә, Даниянең ир-атларга тәэсире чик-чамасыз иде. Хәтта үз курсыбызның бик тәҗрибәле егетләре дә Калинин посёлогында яшәүче Нургаяз абзый (Даниянең атасы) янына барып, 18 яшьлек кызын кияүгә сорап йөдәттеләр. Бергә укулар күп чакта бер-береңнән биздерә, туйдыра, чөнки күп кенә кирәкмәгән нәрсәләргә дә күзең төшә. Ә менә безнең ир-егетләрдә Дания, киресенчә, бик яхшы тойгылар уята алган булып чыкты. Әгәр Дания ризалык биргән булса (бу турыда уйлавы да куркыныч), театр училищесыннан ук бала да үстерә башлаган булыр иде. Һәм бу очрак тулаем өлгереп җитмәгән артисткага үсешен тоткарлаучы, күп нәрсәдән мәхрүм итүче бер авыр йөккә әверелер иде. Шуның белән бергә, ире башка театрга билгеләнгән очракта, Даниягә дә ерак шәһәргә китү куркынычы янар иде. +Соңгы уку елында Данияне Х.Уразиков куйган "Хуҗа Насретдин"да биюче персонаж сыйфатында да сынап карарга өлгерделәр. +1969 елда армия хезмәтендә йөреп кайтсам, театрда азәрбайҗан режиссёры Агакиши Кязимовның диплом спектакле бара. Мин киткәндә, Дания "Хуҗа Насретдин"да сүзе дә булмаган Кара Җарияне биеп калган иде, инде Җаббарлының "Айдын"ында да эпизодик роль белән биеп каршылый... шәп биесә дә, кайда моның сәхнә үсеше, дими ни дисең?! Шул ук ярым ялангач гәүдәсе белән кызыктыру гына бит инде! Үзгәреш - өстәлгә үк менгереп биетүләрендә - Шансонетка Сусанна оятсыз булып күренсә дә ярый, диюләреме... Әлбәттә, Даниядән күпне көткән курсташын нәүмиз итте бу хәл. Аның каравы, берничә көн үтүгә, Данияне "Миркәй белән Айсылу"да күргәч, курсташым янына кулларым алкышлардан, күзләрем исә елаудан кызарган килеш атылып кердем. М.Гафуриның "Кара +йөзләр" повесте буенча Н.Исәнбәт язган бу пьеса М.Сәлимҗанов тарафыннан сәхнәләштерелеп 1966 елда ук сәхнә тота башлаган икән. Танышлар: "О, ул Марсель Сәлимҗанов!" - дип сөйләсәләр дә, бу яңа баш режиссёрның 1966 елда "Соңгы хат"ын гына күрү насыйп булганга ("Бәйрәм кичендә" комедиясен ул әле мин армиягә киткәндә башлап кына калды), Рәфкать Бикчәнтәевнең кояш тулы милли спектакльләрен күргән мин фәкыйрьнең күңелендә Марсель Сәлимҗанов исеме әлегә ифрат бертөсле, эчпошыргыч уйлар гына уята Ф.Бүләков. "Сөясеңме, сөймисеңме?" иде. Ә менә аның режиссурасындагы Карчык - Д.Нуруллина, Карт - Р.Шәрәфиев. "Миркәй белән Айсылу" тетрәндергеч +югарылыкта ачылып, Данияне бөтен куәтенә балкыткач, мин ни әйтергә белмәдем. Курсташым: "Мәскәү Кече театрыннан Новохижин килеп куйган спектакльне дә кара әле, бу юлы минем чират", - дигәч, анысына да бардым. Даниябез А.Островскийның "Соңгы корбан"ында Юлия Тугина ролендә иде. Бу роль беркайчан да очраклы артистларга бирелми. Аны заманында рус сәхнәсенең иң бөек артисткалары М.Н.Ермолова, А.К.Тарасовалар уйнаган. Даниягә дә башта Юлияне уйнаучы Шәхсәнәм Әсфәндиярова янәшәсендә халык күренешләрендә генә йөрергә туры килгән икән. Әмма соң булса да, уң булган, сәхнә тормышын әле башлап кына җибәргән артистканың инде шундый катлаулы рольгә дә өлгереп җитүе Даниянең генә түгел татар театрының да үсештә булуын күрсәтә иде. +- Образларың бер-беренә охшамаган, Шәфәкъ, Айсылу, Юлия шундый да төрлеләр, палитраң бик бай икән, - дип мактавыма "Партнёрларым әйбәт!" дип кенә куйды Дания. Чыннан да, "Миркәй белән Айсылу"да Ринат Таҗетдин белән уйнаса, Юлиянең Дульчины - Шәүкәт Биктимер, Прибытковы - Фуат Халитов - өчесе дә татар сәхнәсенең гигантлары! Кайбер артисткаларга мондый бәхет ун елга бер елмая! +Әмма шагыйрь Фәйзуллин шигырендәгечә, "шатлыгы да, кайгысы да бөтен бездә" дигән дөреслекне дә оныттырмый аңа сәхнә. Хатын-кыз үз вакытында иргә дә чыгып калырга тиеш. Ярый ла ире хатынын сәхнә белән бүлешергә риза булса! Бу сынау Дания җилкәсенә дә төште. Сәлимҗанов "театрны ташлама", дип күпме орышып та тыңлата алмагач, "ирнең сәхнә ярата торганын да таба алыр идең, дура син!" дип озатып кала. Ике елын радиода сәхнәсез тилмереп уздырган Дания, ире белән аерылышып, 1972 елгы кечкенә Айсылуын - олы юанычын тоткан хәлдә театрга кире кайтты. Марсель Сәлимҗанов, ачуын онытып, аны кабат төрле рольләр белән каршылады. Нурихан Фәттахның "Кол Гали" әсәрендәге онытылмас Чәчәк образы сәхнәгә нәкъ шул 1974 елда күтәрелде. 1975 елны исә гастрольләр уңае белән "Огонёк" журналының август санында Мәскәү театр белгече Г.Данилованың "Старейший национальный" дигән мәкаләсе чыкты. Анда шундый юллар да бар иде: "Заметны работы Д.Нуруллиной, у неё своя, звучная, чистая и трепетная интонация..." Дания әлеге Мәскәү гастрольләрендә Чәчәктән тыш Б.Горбатовның "Бер төн"е буенча М.Сәлимҗанов куйган спектакльдә илбасарларга каршы туган илен якларга күтәрелгән Варяны да уйнады. +Марсель Сәлимҗанов: "Дания, ике елга китеп торган арада артистка буларак шактый күпне югалтырга өлгергән", - дип сукрангаласа да, үзе аның белән яратып эшләде. Даниягә дә аның белән иҗатташлык итү җан рәхәте иде. Кайбер режиссёрлар "икенче план, икенче план" дип туктаусыз сөйләнсәләр дә, аларның спектаклендә икенче планның эзе дә булмас, эксперимент дигәннәре дә ватык машина әрҗәсенә утырып йөрүгә генә охшар, күпне сыйдыручы системадан шыткан Марсель Сәлимҗанов режиссурасы исә япон яки немец машиналары кебек күп чакрымлы араларны да җиңел үтәр, тегеләрнекедәй бер урында таптанып, болганып, ялган хәрәкәт кенә күрсәтеп маташмас. Артистның алтын вакытын беркайчан да юк-барга әрәм итмәүче, иң мөһиме, Станиславский системасындагы "жизнь человеческого духа"ны ачуга хезмәт иттерүче Сәлимҗанов режиссурасын Дания бүген дә сагына. Алар бергә тапкан утыздан артык образ арасында Т.Гыйззәтнең "Ташкыннар"ындагы Биктимер картның (Шәүкәт Биктимеров) килене, ире өстеннән йөрүче оятсыз, зәһәр телле Зәмзәмбану да бар. Шушындый үткен характерлы рольләре рәтендә Аяз Гыйләҗевның "Китмәгез, тургайлар!" драмасындагы дәрте чиктән ташып торган Фаягөлне дә күрсәтергә була. +Дания, алда әйтелгәнчә, сәхнә партнёрлары мәсьәләсендә дә бәхетле иде. Андый сәхнә бәхете артистканың гомерлек юлдашына әверелде. Шәүкәт Биктимер белән иҗатташлыклары "Зәңгәр шәл"дә Ишанның икенче хатыны Мәрфуга, "Баһадирлар"да Ленин-Биктимеров һәм Ирина-Нуруллина, "Алты кызга бер кияү"дә Хәдичә һәм дә Рәхмәтулла ролендә дәвам итте (дөрес, бу ролен Шәүкәт абый якын итмәде, бер-ике уйнауга ук ташлады); Ринат Таҗетдин белән бергә уйнаган роле янына да тора-бара яңалары өстәлде. Кол Гали һәм аның "Кыйссаи Йосыф" поэмасын уттан да саклап кала алган Чәчәк булып уйнадылар, "Кичер мине, әнкәй"дә Рульсез Кирам белән тотнаксыз Дилфүзә булып уртак баланы апаларына ташлап киттеләр, "Илгизәр + Вера"да исә ваемсызның ваемсызы булган ире Хәлиулла янәшәсендә, беркатлы хатыны булып марҗа киленнәре Вера белән интектеләр, "Баскетболчы"да беренчесе - данга сусаган баскетболчы Сократ, икенчесе бу хыялый иреннән тәмам гарык Люция булып та мәш килделәр. Кыргызларның моңсу комедияләрендә Празат Исәнбәт аларны Бопуш Миңколаев һәм Кукуш ханым итеп тә уйнатты. Монда да комик осталыклары яңа яктан ачылды. Дания Равил Шәрәфи белән дә тамашачы һәрчак яратып карый торган пар була алды. "Һиҗрәт"тә Гайнетдин (Шәрәфиев) мулланың Саниясе, "Хуҗа Насретдин"дә Хуҗаның Гөлбануы, "Канлы күләгәләр"дә Габриэль Фастосның сеңлесе Клара Фастос дисеңме, артистканың хәтта Равил Шәрәфи "Сөйгән ярым ятка кала" комедиясендә уйнаган Харамша сәүдәгәргә берүзе берьюлы өч хатын ролендә, ягъни Сыңарсылу (зифа буйлы ямьсез хатын), Майҗыя (чибәр йөзле иләмсез хатын) һәм Артистка Әфсания Арчинская булып партнёрлык иткәне дә бар. Әлбәттә, берьюлы өч роль уйнау авыр. Монда да артистканың "партнёрдан да тора" дигәне искә төшә. Бу фикергә режиссёрдан да күп нәрсә тора дип өстәр идем. "Сөйгән ярым ятка кала"га тормыш бирүне бик кызыклы, беркемнекенә дә охшамаган алымнар белән эш итүче Фаил Ибраһимовка тапшырулары артистканың уенын отыры баетты, театрның репертуарына да бик мөһим бизәк өстәде бу спектакль. Иҗатчыларга бик үк камил булмаган бу пьеса белән җиңү яулау авырлыклар аша килсә дә, артистканың эш алымында яңа төсләр пәйда булды. Әйе, яңа режиссёрлар белән эшләү бик мөһим. Үз казанында гына кайнаучы артистлар иртә үтмәсләнә. Дания хәтта япь-яшь, тәҗрибәсезрәк режиссёр белән дә бик теләп эшли. Вакытында әдәби бүлек башлыгын Марсель Сәлимҗанов "Сөясеңме, сөймисеңме?" әсәрен алып кергәне өчен, "мондый юк нәрсәләр белән йөрмә инде", дип кире борган иде. Радик Бариев шуны театр китапханәсеннән табып булса кирәк, төп рольләргә Дания Нурлы белән Равил Шәрәфине алып, яшь чакларын уйнауны талантлы яшьләргә дә тапшырып, сәхнәгә менгезгәч, зур уңышка иреште. Әйе, режиссёр һәм артистлар әсәрнең ясалмалылыгын тормышның үзеннән тапкан тере орлыклар белән баетып, эш барышында шулардан татлы һәм ачы җимешләр үстереп, әсәрне бүгенге тамашачылар да тетрәнеп карарлык спектакль итә алды. +Яшь режиссёр дигәннән, Даниянең моннан 23 ел элек Ренат Әюп белән берлектә иҗат иткән Кәбирәсен дә искә төшерү зарур. Монда да Дания Равил Шәрәфи белән партнёр иде. Гафур Каюмовның "Һинд кызы" дигән комедиясе нигезендә туган бу гаҗәеп кызыклы спектакль, тамашачылар кырылып йөрүгә карамастан, үзенә тиң мактау сүзләре ишетмәде. Ул чактагы сәнгать яшьләренең хәле бүгенге яшьләрнекеннән бик аерыла иде шул. Хәзергеләр бер-ике спектакль куюга, йә булмаса бер-ике пьеса язуга, классиклар дәрәҗәсендә йөри башлыйлар. Без яшь чакта фикерләре күптән искергән драматургларның әсәрләре дә яшь көчләрнең әсәрләренә юлны яба ала иде. Ә хәзер шундый гаҗәп заман килде: тере драматургларны да тизрәк күмеп куярга ашыгалар. Мин ни өчен "Һинд кызы"н сокланып искә төшердем соң, чөнки ул Т.Миңнуллин "Дивана"сында кузгаткан теманы моннан 23 ел элек үк, искиткеч табигый рәвештә күтәрә алды. Кәбирә (Дания) белән Габдрахманның (Равил Шәрәфи) авыл халкы килеп капкан тозактан, үзен һәрьяклап урап алган ямьсез тормыштан саташа башлаган кызлары чит ил кинолары тасвирлаган гүзәллеккә гашыйк булып, дивана рәвешендә йөри башлый. Ата-ана - авыл җитәкчеләре дә булгач - кызы савыксын өчен, авылда һинд киноларында гына була торган матур тормышны булдыра. Ренат Әюпның бу эше Вахтангов режиссурасы ирешкәннәргә таянганга, аеруча шуны артистлар уены аша да тормышка ашыра алганга, спектакль үз йөзе булган гаҗәеп бер камиллеккә иреште. Бу уңышның ныклы нигезе артистларның, шул исәптән Даниянең дә режиссёр сайлаган яңа форманы һич икеләнүсез кабул итеп тормышка ашыруларында да иде. Элек-электән биюләр аша катлаулы гәүдә ритмикасына күнеккән артисткага режиссёр теләгән яңа уйнау алымнарына күчү, шуңа эчке ритмиканы табу да беренчеләрдән булып килде, эзләнүләре, тырышлыгы башкаларга да шушы юнәлештә үсәргә үрнәк булды дияр идем. +Дания Нуруллинаны универсаль артистка дип тә әйтеп буладыр. Чөнки ул сәхнәдә бик еш очрашып тормаган артистлар белән дә уртак ансамбльне тудыра ала. Бу уңайдан иң беренче итеп Наил Дунаевны искә алыр идем. "Ай тотылган төндә"ге Шәфәкъ һәм Акъегет арасындагы тирән фаҗигадән соң Марсель Сәлимҗанов куйган "Агыйдел"дә (М.Әмир) Гаяз һәм Артыкбикә образларын тудырдылар. Аларның бу уңышлы эшләре спектакльгә онытылмаслык үзгә аһәң өстәде. Марсель абый аларны Островский һәм Соловьёв бергә иҗат иткән "Җимерелгән бәхет" драмасында кабат очраштырды. Төп рольләрдә булмасалар да, аларның оста уенын тамашачыларның алкышлап караулары истә. +Наил Әюпов белән, театрда әле эшли генә башлаганда, берсе - Салават (бу рольдә Дамир Хәйруллин да уйнарга өлгерде), икенчесе Айса булып күренгәч, Сәлимҗанов аларны "Миңлекамал"ындагы Кылый Хәлим белән дәртле Мәймүнә рольләрендә сынады. Бозыклыкта гаҗәп тиң булган парларны тудырды алар. Артистларының иҗади мөмкинлекләреннән канатланган режиссёр аларны "Портфельле кияү"гә алды. Назга котырган Мәстүрә һәм җай чыкканда типтереп калырга маһир швейцар Хизбулла Төхфәтуллин рольләрен башкаручылар (Дания белән Наил) заманында агитпьеса рәвешендәрәк язылган "Портфельле кияү"не дә чын тормыш белән тутырдылар. Чөнки режиссёр һәм артистлар фарс чараларын калку итү белән бергә рус сәхнәсенең Вахтангов, Лобанов кебек бөек режиссёрларының табышларыннан да иҗади файдаланганнар иде. Әлбәттә, әсәргә һәм Наил белән Даниянең уенына тирәнлек бирүдә Мәстүрәнең ире Миргаянны уйнаучы Әзһәр Шакиров та, ТактабашевБиктимеров та, Камаретдин - Шәрәфиев тә зур өлеш кертте. Бик үзенчәлекле артист Әсхәт Хисмәт "Казан сөлгесе"ндә Илдар Хәйруллин белән Ильяс шәкертне чиратлап уйнады. Әлеге Ильяска гашыйк Саҗидә ролендәге Даниягә аларның икесе белән дә уйнарга туры килде. Дания һәр ике партнёры белән дә тәңгәллеккә иреште. Әсхәт белән аларны әлеге "Миңлекамал" очраштырды. "Әни килде"дә Максуд белән Саимә булып та шатландыра алдылар. Даниянең Саимәсенә Мәскәүдән килгән театр белгече А.Иняхинның бәясен дә искә төшерик: "...сверкающая озорством, обоянием и жизнелюбием характерность, высший пилотаж в которой демонстрирует Д.Нуруллина в роли Саимы, бабёнки суматошной, простодушной и порядочной, хоть всегда готовой к обороне. За исполнение этой роли артистка удостоена наград фестиваля им. К.Тинчурина" ("Театральная жизнь" журналы, 1999 ел, 12 сан). Бу бәя Мәскәүнең иң дәрәҗәле театр белгече тарафыннан әйтелүе белән икеләтә кадерле. Без биредә телгә алган спектакльләр - асылда Марсель Сәлимҗанов спектакльләре. Чыннан да, уйнаган рольләренең күпчелеге М.Сәлимҗанов режиссурасында дөнья күрде. Театрны 35 ел җитәкләү дәверендә бу режиссёр беркайчан да ялкау, сәләтсез артистлар белән эшләмәде. Халтура күрсә, рольдән куып чыгарырга да күп сорап тормый иде. Дания Нуруллинаны ул үзенең утыздан артык спектакленә алган. +Бер режиссёрга күнеккән артист белән икенче режиссёрлар эшләргә бик яратмый. Дания исә күпкырлы. Аның белән П.Исәнбәт тә яратып эшләде. Әмма читтән чакырылган режиссёрлар Данияне күбрәк М.Сәлимҗанов белән П.Исәнбәт тапкан кысалардарак файдаландылар. Дания белән Ф.Бикчәнтәевнең эшләргә алынуы артисткага гына түгел, Данияне күптән белеп бетердек дип уйлаучы тамашачыларга да кызыклы бүләккә әверелде. "Мин төш күрдем" пьесасын Зөлфәт Хәкимнең уңышлы әсәре дип әйтеп булмый. Бик күп тамашачылар, спектакльдән чыгып барышлый, күбрәк чемоданны уйнаттылар, аны ни өчен төрле төсләргә буяганнарын барыбер аңламадык, дип китәләр иде. Әмма бу спектакль яшь режиссёрның эксперименты буларак кызыклы иде. Бергә эзләнүләре аларны соңрак Т.Миңнуллинның "Дивана"сына китерде. Аеруча Даниядә моңа кадәр бик ишетелмәгән кылларның яңгырап алуы кадерле мизгелләр булып истә саклана. Кайчак бертуктаусыз бер-беренә охшаган рольләр бирелү аркасында күбрәк үз казанында кайнарга мәҗбүр булган артист ирексез кабатлана башлый. Әмма баштан ук күп режиссёрлар белән эшләргә гадәтләнгән Дания элекке табышларына гына ябышып ятмаска омтылуы белән Фәрит кул астында да кирәкле нәтиҗәгә иреште. Бөтенләй башка алымнар, башка буяулар эзләде, башка стильдә яшәп алды. Өстәвенә Дания чын татар хатын-кызларыдай тыйнак, оялчан. Тыйнак булган зур талантларга мактаулы исемнәр шактый соңлап килә, әмма борыннарын салындырмаганнарын һәрчак яңа ачышлар, яңа эшләр көтә. +Ркаил Зәйдулланың "Үлеп яратты" әсәре буенча Илгиз Зәйни куйган спектакльдәге Мөхлисә Бубый роле Дания Нурлының әнә шундый яңа уңышы булды. 2011 елда куелган бу спектакль менә инде берничә ел буе татар халкының иманлы балаларын театрга тартып китерә. +Бу урында безгә кабат Дания Нурлының Радик Бариев сәхнәләштергән "Сөясеңме, сөймисеңме?" спектаклендәге Карчык образын искә төшерергә туры килә. Татарстанның барлык театрлары катнаша торган "Тантана" бәйгесенең театраль премияләре җиңүчеләргә Халыкара театр көнендә тапшырыла. Һәм менә шушы гүзәл бәйрәм барган 2015 елның 27 мартында Дания Нурлы әле атаган соклангыч эше өчен "Иң яхшы хатын-кызлар роле" номинациясендә зур җиңү яулады. Г.Камал театрына җыелган күпсанлы театр сөючеләр, татарларыбыздан гына түгел, рус театрларыннан да килгән йөзләрчә артистлар Дания Нурлы исеме яңгырауга бердәм күтәрелеп, мактау сүзләрен әйтә-әйтә, алкышларга тотындылар. Бу алкышлар шул чаклы озакка сузылды ки, күздән шатлык яшьләре тәгәрәшә башлады. Әгәр бу көнне безнең арада Ширияздан Сарымсаков, Празат Исәнбәт, аеруча Марсель Сәлимҗанов булса, алар үз тырышлыкларының юкка китмәвен, үзләре үстергән татар театры традицияләренең җимеш бирүен күреп, юкка яшәмәгән икәнбез, дип шатланырлар иде кебек. Талант дигән асылташ халкына шатлык китерсен өчен, режиссёрларыбызның гына бөек булуы җитми шул. +Дания Нурлының радиода алып барган тапшырулары да, телевизион спектакльләрдәге эшләре дә халык арасында һәрчак кызыксыну уята. Аның тамашачылары кайсы өлкәне алсаң да җитәрлек. Тагын бер кадерле ягы: менә унбиш ел буена ул йөзләгән бәйрәмебезне Сөембикә ханбикә булып бизәп килде. Бер генә милли бәйрәм дә аңардан башка үтмәде. Милли бәйрәмнәребездә ел да Сөембикә киемнәрендә балкыган Данияне күреп, тамашачылар аның аша Сөембикәнең татар сәхнәсенә күтәрелүен дә теләделәр, әмма ул артисткадан гына тора торган нәрсә түгел шул - насыйп булмады. Яңарулар безнең халыкка кайбер өлкәләрдә соңлап та килә, бәхәсләр эчендә адашып та калгалый. Камал сәхнәсе өчен "Сөембикә" әсәренең язылмый калуына да әнә шундый таркаулык гаепле. 2006 елда "Сөембикә ханбикә" дигән китап нәшер ителде. Һәм мин аның соңгы битләрендә рәссам Рифкат Вахитовның "Сөембикә образында Дания Нурлы" дип исемләнгән портретына юлыктым. Милли фаҗигане тирән тойган күзләрендә дөрләп янган хәсрәт уты, милли терелү хакына үлемгә дә барырлык рухи көчкә ия булуы тетрәндерерлек итеп сурәтләнгән иде анда. Шунда мин тагын бер кат, замандашлары Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы Дания Нуруллинаны юкка гына азатлык символын чагылдыручы Сөембикә итеп кабул итмиләр икән дип уйлап куйдым. +Гамьле әңгәмә +ТЕАТР - ТЫЛСЫМЛЫ УЧАК +Россиянең халык артисты, Россия Дәүләт премиясе, Башкортстанның С.Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Оренбург рус драма театрының баш режиссёры Рифкать Вәкил улы Исрафилов белән "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов әңгәмәсе. - Театр сәнгате уенга корылган. Шулай булса да, ул безнең тормышыбызның чагылышы... Һәрхәлдә, параллель дөньяны күрсәтми ул... Әмма театр дөньясы дигән дөнья да бар бит әле... Бүгенге глобаль дөньяда театр сәнгате, театр дөньясының йөзе - портреты нинди... Нинди үзгәрешләр кичерә ул... Моннан йөз ел элек Тукаебыз әйткәнчә, яктылыкка, нурга илтәме ул кешелекне?.. +- Театр - кешеләрне тормыш турында уйлану, үз-үзләренә эчтән карау өчен үз тирәсенә җыя торган тылсымлы учакка тиң ул. Театр турында шулкадәр күп язылган ки, безгә аны өр-яңадан ачу, мөгаен, мөмкин булмастай эштер. Хәтта борынгы греклар да, шәһәр төзергә керешер алдыннан, башта театрның кайда булачагын уйлаганнар. Юкка гына түгелдер. Кайсы гына шәһәргә килсәң дә, анда театр булмаса, шәһәрнең үз йөзе юктыр кебек тоела. Телисезметеләмисезме, рухи дәрәҗә барыбер театр, сәнгать һәм мәдәниятнең торышы белән билгеләнә. +Күп еллар дәвамында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать лидеры һәм җитәкчесе Марсель Сәлимҗанов булды. Бөек режиссёр, ул үз заманының сәнгать зәвыгы кануннарын да булдыручы иде. Һәм Татар театрының даны бөтен Россиягә яңгырады. Әлбәттә, театрлар күптөрле: кемдер рус психология театрын яклый, кемдер рус психологиясе мәктәбе кысаларында яңа формалар табарга омтыла. Кемдер, искелеккә санап, Станиславский системасын кире кага. Театр тирәсендә нинди генә бәхәсләр кабынса да, җанлы театр үзгәрешсез кала! Әгәр сәхнәдә ниндидер җанлы тормыш бара һәм ул кешенең күңеленә кагыла икән, димәк, мондый сәнгатьнең яшәргә хакы бар. Ә бит безнең театр эшенең нигезендә өч кит ята. Беренчесе - фәлсәфә. Сәхнә әсәре нинди фикер алып килә. Ә без беләбез: фикер хисләрне тудыра, һәм шуннан икенчесе - образлы сәнгатьлелек, ул спектакльнең эмоциональ энергетикасын барлыкка китерә. Шунда инде өченчесе - тамашачының катнашы (мөнәсәбәте) беленә. Ягъни тамашачы спектакльнең тууында катнашучы булып чыга. Әгәр шушы компонентларның барысы да булса, югары сәнгать - җанлы театр туа! +- Бүгенге театр дөньясы дигәндә, әлбәттә, милли театрыбызның хәл-әхвәле турында фикерләрегезне беләсебез килә... Гәрчә сез инде ике дистә елга якын Оренбургта, рус театрында - баш режиссёр. Шуңа да карамастан, Сезнең милли театр сәнгатеннән читләшкәнегез юк. Бүгенге заман театрының герое, каһарманы кем? Тамашачы нинди образларны күрергә сусаган бүген? +- Мин рус һәм милли театр проблемаларын әллә ни аерып карамас идем. Аларның мәктәбе бер. Марсель Сәлимҗанов, Азәрбайҗан Мамбетов (М.Ауэзов ис. Казакъ академия театрына җитәкчелек итте) кебек талантлы режиссёрлар һәм башка бик күпләр театраль белемне А.Луначарский исемендәге ГИТИСның күренекле рус театраль педагогларыннан алдылар. Үзләренең милли театрларында Мәскәү театраль уку йортлары программалары буенча актёрлык кадрларын әзерләү методларын керттеләр. Ягъни укыту һәм әзерләү методикасы бер үк иде. Артист осталыгының база мәктәбе бер үк. Бездә актёр уенының тереклек рәвеше һәм табигате психологик кичерешләр театры мәктәбенә нигезләнә. +Әлбәттә, күпмедер дәрәҗәдә аерымлыклар бар. Милли театр актёры үз героеның эчке кичерешләрен чагылдыруда эмоциональрәк, ачыграк, әмма җанлы уенга нигезләнгән театрның тегесендә дә, монысында да фикер тирәнлеге бердәй. Атаклы режиссёр Питер Брук әйтүенчә, җанлы булмаган театрда актёрлар вакыйганы яшәмиләр, ә сөйләп күрсәтәләр, ягъни сәхнәдә барысы да текст дәрәҗәсендә бара. Ә без сәхнәдә кеше җаннары өчен көрәшүче, оятсызлык, тупаслык белән көрәшүче кыю, намуслы геройларны күрергә телибез. Сәхнәдә герой төзүче булырга тиеш, ә җимерүче түгел. Тискәре персонажмы ул, уңаймы - барыбер. +- Алдагы соравым очраклы түгел иде... Соңгы гастрольләрегездә Василий Шукшин әсәрләреннән төзелгән тамаша-спектакль тәкъдим иттегез. Шукшин - чын-чынлап халык әдибе. Халыкның рухын, эчке потенциалын халыкның үз фольклоры, йолалары, традицияләре белән күрсәттегез. Ике ел элек Петербург рус драма театры, Фёдоров романын сәхнәләштереп, биш сәгатьлек спектакль күрсәтеп әсир иткән иде. Әлбәттә, алар кассовый спектакльләр түгел... +- Безнең театр репертуарында В.Шукшин, А.Вампилов, В.Гуркин һәрвакыт аерым урын алып тора. Игътибарыбыз халык драмасына юнәлтелгән. Алар рус халкының өметләрен һәм әрнүләрен, авылның кискен проблемаларын, крестьянлык нигезләренең ничек акрынлап җимерелә баруын эчтән торып белгән. Бу проблемалар бар кешене дә, татар тамашачысын да борчый. +Моннан күп еллар элек без Башкорт академия театры белән Хәйбулла районында гастрольләрдә булдык. Зур авыл, кечкенә генә клуб. Бөтен авыл спектакль карарга килде, тәрәзәләр ачылды, барысын да сыйдыру өчен могҗизалы баскычлар куелды - спектакльне эленгән хәлдә диярлек карадылар. Ә аннары, тамашачылар соравы буенча, артистлар кояш чыкканчы концерт куйдылар, колхозчылар шуннан турыдан-туры җырлый-җырлый эшкә таралды. Бүген менә мондый рухны без югалттык! +Хәтеремдә, минем туган авыл - Башкортстанның Мәчетле районындагы Яңа Мөслим авылында кешеләр иртән эшкә җырлап китәләр, ә кояш баеганда җырлап кайталар иде. Ачлар - ашар әйбер юк. Әмма рухи күтәренкелек һәрвакыт бар иде. Мин әнә шуларның барысының юкка чыгуы, алмашка җимереклек килү турында спектакль куйдым. Бу - Василий Шукшин темасы. Минем әрнүләрем дә ул! Бүгенге чынбарлыкка ни дәрәҗәдә аваздаш булды, тамашачыны, үз йөзен күрсәтә алдымы ул? Минемчә В.Шукшин безгә әле бик озак еллар кирәк булыр... +- Театр сәнгате - борынгыдан сүзгә, әдәбиятка корылган сәнгать. Эсхил, Софокл, Аристофаннардан алып, Шекспир театры, Мольер театры, Гольдони театры, Лопе де Вега, Ибсен, Островский, Чехов, Галиәсгар Камал, Тинчурин, Мостай Кәрим, Туфан Миңнуллин театры - бар да драматурглар... Бүгенге +театрда әдәби сегмент нинди урында? +Аның урынын кечерәйтеп күрсәтүгә +Сезнең карашыгыз нинди? +- Театр сәнгате хәрәкәткә нигезләнгән. Бу хәрәкәттә нинди фикерләр үстерелә - төп момент шул үзе инде. Кайчакта А.П.Чехов сүзләр урынына "пауза" дип яза. Бу паузада сүзләр юк, әмма актёр фикерне сүзсез дә җиткерә алырга тиеш. Һичшиксез, хәрәкәттә сүзләр мөһим, әмма анысы - соңгы инстанция. Әгәр текст фикерсез генә уйналса, бу начар театр, Питер Брук әйтмешли, "үле театр". Безнең театр репертуарында "Письма памяти" ("Хәтер хатлары") дигән искиткеч спектакль бар. Анда бер генә сүз дә ишетелми, әмма гаҗәп дәрәҗәдә фикер һәм хәрәкәт үстерелә - тамашачылар елый! Тик бу факт һич тә драматургның икенче урында калуы турында сөйләми. Юк һәм тагын бер кат юк! Драматург, әлбәттә, драматургик материалга салынган үз фәлсәфәсе, фикерләре белән - беренче Ю.Поляков."Гөмбәләр патшасы". урында. Без, режиссёрлар, авторның юл арасына яшерелгән тирән фәлсәфәсен ачарга тиеш. Инде бу хакта В.Шукшин мисалында фикерләремне җиткердем. +Без ГИТИСны тәмамлаганда, күпләребез теләсә кайсы китаптан, хәтта телефон белешмәлегеннән дә спектакль куеп була дип уйлый иде. Бу тәҗрибәсез чыгарылыш студентларының, әле бер тапкыр да авызлары пешмәгән "бала-чага"ның, тирән ялгышуы иде. Мин күптән болай уйламыйм инде! Әлбәттә, минем өчен беренче урында үз фәлсәфәсе булган автор тора. Миңа күренекле драматурглар - рус һәм чит ил классиклары, милли авторларның пьесалары белән эшләү бәхете тиде. Туфан Миңнуллин, аның иҗаты белән очрашу иҗат тормышымның бәхетле чоры булды. Туфан Миңнуллин пьесаларын кую минем өчен сөенеч иде! Аның пьесалары Россиянең күп театрларында зур уңыш белән барды. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры артистларының ничек илһамланып эшләүләрен искә алам, репетицияләр тоташ бәйрәм иде. Театр тарихында Туфан Миңнуллин иҗаты үзе бер чор тәшкил итте. Димәк, Туфан Миңнуллин ТЕАТРЫ бар иде һәм бар! +- Соравымны икенче яктан болайрак итеп бирим әле... Станиславский театры, Таиров, Мейерхольд, Товстоногов, Эфрос, Струве театрлары, Марсель Сәлимҗанов, Рифкать Исрафилов театрлары булды һәм бүген дә бар... Болар инде даһи режиссёрлар. Театр режиссурасында үз мәктәбен булдырган мастерлар. Санап үткәннәрнең һәркайсы әдәбиятның ролен иң беренче урынга куйдылар. Әллә заман, модернизм дигәннәре башка юнәлешкә өстенлек бирүне кулайрак күрәме? +- Әлбәттә, һәрбер сәнгать дөньясы үз театрын төзиячәк. Һәркемнең үз театраль почеркы. Әмма база мәктәбе - психологик театр мәктәбе нигез (фундамент) булып кала. Югарыда телгә алынган театр эшлеклеләре үз иҗатларында нәкъ менә рус психология мәктәбе ярдәме белән канат ярдылар. Аларның һәркайсы форманы үзенчә һәм төрле юллар белән эзләде һәм эзли, әмма сәхнәдәге тормыш үзгәрешсез кала. Әдәбият исә һәрвакыт беренчел чыганак булды һәм шулай булып кала да. +Театр тарихында экспериментлар күп булды. Хәзер дә интенсив рәвештә яңа формалар, яңа "сәхнә теле" эзләү дәвам итә - кайчакта уңышлар, кайчакта оттырулар белән. Бу - театр үсеше тарихының табигый барышы. Тик беркайчан да чын авангардны "колхоз авангарды" (Анна Кузнецованың "Литературная газета"да әйткән гыйбарәсе) белән бутарга ярамый. Ә менә бу мәсьәләдә, ни кызганыч, "Алтын битлек" милли премиясе кайчакта ялгышкалый. +- Без - Сәлимҗанов театры традицияләрендә үскән буын... Исрафилов режиссурасында төп үзенчәлек, минем күзәтүемчә, ул спектакльләрнең поэтик чишелеше булуда... Сез 70нче елларда Казанга алып килгән "Галиябану" (М.Фәйзи), "Тапшырылмаган хатлар" (Г.Кутуй) спектакльләре белән тамашачыны әсир иттегез... "Галиябану"да каеннарның шашып шаулавы, биюләре... Гомумән, шигъриятле, хисле тамашалар... Гафури театрында эшләгән елларыгызда бөтен татар классикларын сәхнәләштердегез... Тамашачы аңына җаны аша үтеп керүдә шигъриятне ачкыч итеп куллануга ничек ирешәсез? +- Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театрындагы эшчәнлегемне югары бәяләвегез өчен зур рәхмәт. Казандагы беренче гастрольләребезне һәрвакыт җылы итеп искә алам. Режиссёрлык эшчәнлегемне югары бәяләгән Казан тамашачылары онытылмас хисләр калдырды. Ул чакта бик шәп татар язучысы Рабит Батулла Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" спектакле турында "Бөек сәнгать белән очрашу" дигән искиткеч мәкалә язып чыкты. "Тапшырылмаган хатлар" спектакленә Минтимер Шәймиев килде. Шунда мин беренче тапкыр бу гаҗәеп кеше - акыл иясе һәм философ белән таныштым. Минем иҗади тормышымда ул биниһая зур роль уйнады. Булдыра алганча, ул минем яңа эшләремне карап барды, һәрвакыт аларга үз бәясен бирде һәм хуплады. Һәрвакыт аның аталарча кайгыртуын тойдым. Башкортстанда вазгыять кискенләшкәч, без аның белән берничә тапкыр очраштык һәм ул тагын ярдәм кулын сузды... Аңа чиксез рәхмәтлемен. Хәзер мин Казанга гастрольләр белән башка - Оренбург театры белән киләм, тик барыбер үземнең эчке тоемлавым аша әле дә рухташым - Минтимер Шәймиев каршында хисап бирүемне дәвам итәм. Аллаһ аңа озын гомер насыйп итсен! +Гастрольләр вакытында кызыклы шәхесләр - Туфан Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Илдар Юзеев... белән таныштым. Ул чакта халык язучылары һәм шагыйрьләре түгел иде әле алар. Алар белән аралашу үзе бер рәхәтлек бирә иде. Андый шәхесләр белән аралашу сине һәрчак баета, халыкта юкка гына: "Дустың кем икәнен әйтсәң, синең кем икәнеңне әйтермен", - димиләр бит. Мин алар белән озак дуслашып йөрдем, безнең очрашулар һәрвакыт кызыклы булды. Ни кызганыч, Туфан белән Илдар инде бакый дөньяга күчтеләр. Ә менә Равил белән күптән түгел гастрольләрдә очраштык. Аның дачасында, каен суы эчеп, иртәнгә кадәр сөйләшеп утырдык... +Шигърият, шигъри чишелеш мәсьәләсенә килгәндә, бу инде безнең һәркайсыбызның шәхесенә, иҗат итү стиленә дә бәйле... Безнең милли йөзебезне, уртаклыгыбызны билгеләүче илаһи бер халәт, төшенчә бар бит әле... Ул - Моңыбыз... Аның төгәл аңлатмасы юк, дибез... Әмма Моң шигъриятсез була алмый... Ул аның төп элементы... Болай әйтү ваклау була: Шигъриятсез - Моң, Моңсыз Шигърият була алмый... +Спектакльләр чишелешендә аны, ягъни шигъриятне кертәм-кертмим дип уйламыйсың... Ул үзеннән-үзе, пьесаның әдәби тукымасыннан килеп чыга... Үзегез дә әйттегез, В.Шукшин белән дә шулай килеп чыкты. Мин спектакльгә рус фольклорын керттем. Ул үзе үк шигърият... Моң дәрәҗәсендәме? Анысы инде тамашачының күңелендә туа. Тамашачы сәхнәдәге уеннан әнә шул сихри, мәңгелек көчкә ия шигъриятне көтә. Бу - театр өчен генә түгел, эстрада өчен дә хас күренеш... Моңлы тамашага без тамашачы белән ирешәбез, чөнки тамашачы, халкыбыз моңлы, шигъриятле... +- Милли театрларыбызда халкыбыз тормышына, милли каһарманнарыбызга багышланган әсәрләр куелмавы, куелса да, репертуардан төшеп калуы уйландыра. Бу хакта журналыбызда махсус фикер алышулар да уздырып, укучыларга тәкъдим иттек. Меңьеллык дәүләтчелеге булган халыкның милли каһарманнары азмы әллә? Сез, мәсәлән, Оренбург рус театрында Г.Державинның "Сююмбика - царица" драмасын, Казанда яки Уфада Гаяз Исхакыйның "Олуг Мөхәммәд" трагедиясен куяр идегезме? Әллә Шекспир трагедияләре барыбыз өчен дә чын-чынлап универсалмы?.. +- Театрның репертуар сәясәте - шактый катлаулы процесс. Репертуарны төзегәндә, бик күп әйберне истә тотарга кирәк. Әлбәттә, беренче урында - теге яисә бу сәхнә әсәренең сәнгати дәрәҗәсе. Пьеса вакыт сорауларына һәм таләпләренә җавап бирәме? Бервакыт мине башкорт классикасын куймауда гаепләделәр. Бу классикадан заманга туры килгәннәрен куйдым, ә калганнары - гадәти уртакул пьесалар иде, аларны ничек куясың? Әгәр теләсә кайсы тарихи драма А.Пушкинның "Борис Годунов"ы дәрәҗәсендә язылса - ышаныгыз, күп театрлар аларны үз репертуарына кертәчәк. Әгәр нибары даталар гына билгеләнгән булса - нәрсә куярга? Советлар чорында язылган тарихи темалар, шул исәптән тарихи шәхесләргә кагылышлы әсәрләрдә дәүләтнең ул чактагы идеология таләпләре ярылып ята иде. Ул чакта ук күп ак таплары булган вакыйгаларны сәхнәгә алып менү ихлас иҗатчы алдында бик күп әхлакый сораулар да куя... Совет заманы гына түгел, Сез атап үткән йөз илле, ике йөз ел элек язылган әсәрләрдә дә шул чорның идеологиясе ярылып ята. Бүген аны шул хәлендә сәхнәгә менгерүнең зыяны сәхнәләштермәүгә караганда күбрәк... +Бу фикерем һич кенә дә мондый спектакльләр булмаска тиеш дигәннән түгел... Алар кирәк һәм репертуарда һәрчак булырга да тиеш. Тарихилык шәхесләрсез булмыйдыр. Әмма безнең фольклорыбыз, мифларыбыз, әкиятләребез дә сәхнәгә менәргә чират көтеп ята. Бүгенге көн әдипләре, бәлки, иң әүвәл балалар театрлары өчен язарлар тарихыбызга кагылышлы пьесаларны... Әлбәттә, "Галиябану" (М.Фәйзи), "Ат карагы", (Т.Миңнуллин) да тарихи әсәрләр... Әмма шәхесләр турында язу кирәк. Шәхес дигәннән, Сез бер Шекспир җитәме, дидегез... Бездә, чыннан да, аның "Ричард III"е зур уңыш белән бара. Тарих нәрсә ул? Ул - бүгенге, кичәге көнебез! Бүгенге көндә тарихи әһәмияткә ия әсәрләр яза алсак, тарихи әһәмияткә ия спектакльләр куя алсак, зур эш башкарган булырбыз. +- Рәсәй - түнтәрелешләр, үзгәртү-реформалар иле... Хәзер кабат сыйнфый бүленеш, социаль тигезсезлек, гаделсезлек күренешләре калкып чыга. Алар сәхнәгә юл сорамыймы? Илне, җәмгыятьне алдан кисәтү өчен, бүген "Борис Годунов"ны кую кирәктер, бәлки, барлык драмтеатрларда?.. Оренбург - гади, гадәти шәһәр түгел... +- Яхшы театр һәрвакыт заман белән бергә атлый. Үз спектакльләрендә үз заманының проблемаларын күтәреп, театр барометр булып тора. Шуңа да театрлар һәрвакыт бүгенге көн әрнүләрен чагылдырган спектакльләргә кабат әйләнеп кайта. Шул исәптән, А.Пушкинның "Борис Годунов"ына да. +Әгәр исегездә булса, моннан күп еллар элек, әле совет заманында ук, Е.Вахтангов театры Азат Абдуллинның "Унөченче председатель"ен куйды. Бу спектакльне күп тапкыр тыйганнар иде һәм, ниһаять, аны караганнан соң, Косыгин үзенең фатихасын бирде. Ә бит спектакльдә Советлар Союзының булу-булмау мәсьәләсе күтәрелгән иде. Театрлар ул чакта ук чаң какты! Ишеттеләрме? Юкмы? Ә нәрсә килеп чыкты? +- Казандагы гастрольләрегез бик уңышлы булды. Ишетеп белүебезчә, Сез тулы сәнгать тормышы белән яшисез. Спектакльләр кую белән бергә, үзегезнең театр мәктәбендә шәкертләр әзерлисез, Уфа, Казанда милли театрларыбызда спектакльләр куясыз. Т.Миңнуллинның "Эзләдем, бәгърем, сине" әсәре буенча куелган спектакль минем өчен газиздән-газизрәк. Кызганыч, репертуардан төшеп калды. Алдагы көннәрдә безнең театрларыбызда спектакльләр куярга тәкъдимнәр бармы? +- Оренбург драма театры Премьерадан соң. эшчәнлеген яхшы бәяләвегез өчен рәхмәт. Шөкер, бүген безнең театр спектакльләренә ихтыяҗ бар. Алла бирсә, 2016 елның 18 сентябрендә, Калуга шәһәрендә, фестиваль оештыручылар чакыруы буенча, В.Шукшин хикәяләренә нигезләнгән "Милые люди" ("Сөйкемле кешеләр") спектаклен күрсәтәчәкбез. Бу бик кызыклы, Россиянең борынгы театрлары фестивале. Ә 24 ноябрьдә шушы ук спектакльне Мәскәүдә, "Золотой витязь" фестивалендә куярга җыенабыз. +Мин, Оренбургка килү белән, иң элек өлкә җитәкчелеге алдына сәнгать институтында актёрлык факультеты ачу мәсьәләсен куйдым. Һәм үзебездә, Оренбургта, актёрлар әзерли башладым. Хәзер театр труппасының сиксән процентын үзебезнең институтны тәмамлаучылар тәшкил итә. +Инде күп еллар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына талантлы режиссёр Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелек итә. Без аның белән күптәннән дуслар. Ул мине яңа куелышларга чакыра, ләкин үз театрымны берничә айга калдырып китү авыр. Урыныма калдырыр кеше юк. Артистлар эш белән тәэмин ителергә һәм бары иҗат белән генә шөгыльләнергә тиеш. Аларны, балалар кебек үк, озакка ташлап китәргә ярамый! +Әлбәттә, гаҗәеп драматург Туфан Миңнуллин иҗаты белән кабат очрашасы килә - ул әсәрләрендә яшәвен дәвам итә. Аллаһ насыйп итсә, бәлки, теләкләребез тормышка ашар! +- Инде күренгәнчә, Сез киләчәккә өметле ышаныч белән карыйсыз. Димәк, безнең милли мәдәниятебез, сәнгатебез бар, яши... Безне рухи савыктыру, яшәүгә өметләндерү миссиясен алга таба да үти алачак. Ихлас әңгәмә өчен Сезгә зур рәхмәт! +Редакциядән: +Рифкать Вәкил улын 75 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз! Аңа исәнлексаулык, озын гомер, иҗат уңышлары телибез. +СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... +ҺАДИ АТЛАСИНЫҢ ТУУЫНА 140 ЕЛ +Әйе, Һади Атласи - ахырга хәтле татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, гомере буе төрки халыкларны берләштереп, бер бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән, шуңа омтылган, шушы уй-гамәлләре өчен гомере белән түләгән соңгы туранчы ул... Һади Атласи үзенең төркиче-милләтче (пантюркист) булуын беркайчан да яшермәгән, төрки-татарлар бары тик үз бәйсез дәүләтләре булганда гына исән калачаклар, дип матбугатка да язган, кулга алынгач, сорау алганда да шушыны кабатлаган, судта да соңгы сүзе итеп милләтнең азатлыгы турында сөйләгән. Ул үз халкына гына түгел, хәтта палачларына да һәр милләтнең ирекле булырга хакы барлыгын исбатларга тырышкан, басып алучылар кул астында яшәргә мәҗбүр булган татар халкының әкренләп бетүгә таба баруын аңлаткан. Кайбер тарихчылар Атласи бу сүзләрне, бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә омтылуын төрмәләрдә кыйнауга түзә алмыйча әйткән, үзенә карата алдан әзерләнгән гаепләүләр белән ризалашкан, дип язалар. Әмма Һади Атласи сорау алганда да, мәхкәмә барышында да үзенең милләт азатлыгы өчен гомер буе көрәшүен яшермәгән, төрки халыклар бергә булганда гына исән калачакларын әйткән. +Һади Атласи соңгы утыз ел гомерендә дүрт тапкыр төрмәдә утырган, беренчесе - 1909 елда патша зинданында, икенчесе - 1920 елда большевиклар төрмәсендә, өченчесе - 1929-1933 елларда Сталин концлагеренда һәм дүртенчесе - 1936-1938 елларда Казан төрмәсендә, соңгысында аны "халык дошманы, чит ил шпионы" дип атып үтерәләр. "Атласовчылар-Атласовщина" дип дан алган, бөтен Татарстанны тетрәткән бу җинаять эше буенча 1936-1937 елларда Әлмәт-Бөгелмә-Шөгер төбәгеннән 107 татар кулга алына, алар арасында 54 интеллигент-зыялы, 35 мулла, 18 "кулак-сәүдәгәр" була. Күпчелеге укытучылардан торган бу төркемнең башлыгы итеп танылган тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, язучы-публицист, мөгаллим Һади Атласи "билгеләнә". 1937 елның 23-28 октябрендә Казан шәһәрендә шушы төркемнән 24 кешегә суд була, Хәрби трибунал 9 татарны атып үтерергә, дип хөкем карары чыгара, калганнарын төрле елларга төрмәгә ябалар, аларның күпчелеге шунда үлеп кала... +1938 елның 15 февралендә хөкем карары тормышка ашырыла - "бәйсез төркитатар дәүләте төзергә теләгән" 9 татар зыялысы атып үтерелә. Менә алар, динебез, телебез, бәйсез дәүләтебез өчен шәһит киткән каһарман татарлар: Һади Атласи (тарихчы) - 1876-1938; Гани Алтынбаев (укытучы) - 1902-1938; Касыйм Исхаков (имам) - 1890-1938; Фазыл Туйкин (язучы) - 1887-1938; Кәбир Туйкин (укытучы) - 1878-1938; Сабир Уразманов (укытучы) - 1892-1938; Барый Фәттахов (имам) - 1875-1938; Зәкәрия Фәттахов (хезмәткәр) - 1910-1938; Рәшит Яруллин (имам) - 1880-1938. Урыныгыз җәннәттә булсын, газиз кардәшләребез, без сезне онытмадык һәм догада калабыз... +Халык арасында "Милләтчеләр", "Укытучылар" дип аталып йөртелгән 2242нче номерлы бу җинаять эше буенча кулга алулар һәм мәхкәмәләр әле соңыннан да дәвам итә, татар зыялыларының чыннан да бәйсез төрки дәүләт төзергә әзерләнүләренә палачлар үзләре дә ышана башлый, халыкны да шуңа ышандыралар. Әйе, һәр заманда, хакимияттә кем генә утырса да, Россиядә нинди генә режим булса да, урыслар татарларның үз бәйсез дәүләтләрен торгызуын теләмиләр, аңа каршы эшлиләр, шул уй-теләк белән йөрүчеләрне төрле сәбәпләр белән юк итәләр... Атласилар төркемен дә, чит илдәге мөһаҗир татарлар белән берләшеп, СССРга каршы эшләүдә, аны җимереп, бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләүдә гаеплиләр. +"На территории Тат.АССР на протяжении многих лет существовала широкоразвлётвленная, контрреволюционная, националистическая, повстанческая, разведывательная организация, созданная по указаниям представителей иностранного государства (иноразведки), занимавшаяся контрреволюционной работой по подготовке свержения советской власти, с целью образования на территории СССР т.н. независимого тюрко-татарского государства буржуазно-демократического строя. Организацию непосредственно создал и ею руководил главный обвиняемый по настоящему делу Атласов Гади, известный в СССР татарский буржуазно-националистический деятель, пантюркист, бывший правый эсер, бывший член 2-й Государственной думы, бывший белогвардеец, дважды судимый в прошлом за контрреволюционную деятельность", - дип языла гаепләү карарында. (А.Л.Литвин. Запрет на жизнь. - Казань, 1993, стр.44.) +Тарихта әле мондый хәлнең булганы булмый - "бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә теләгәннәр" дип, берьюлы, бер көндә, бер сәгатьтә, үз туган илендә, үз туган җирендә 9 татарны атып үтерәләр, алар арасында өч мулла, өч укытучы, ике тарихчы, бер хезмәткәр була. Милләтнең иң асыл ир-егетләре, иманлы мөселманнар, акыл ияләре, нахакка гаепләнеп, фаҗигале рәвештә гомерләре өзелгән золым корбаннары... Бу хәлләр бит фашист Германиясендә түгел, ә СССР дигән илдә, үзебезнең совет Татарстанында барган! +Әлбәттә, мондый яшерен оешма булмаган, хөкем ителүчеләр беркайчан да шпионлык һәм җимерү-диверсия эшләре белән шөгыльләнмәгәннәр, алар моны судта да әйткәннәр. Әмма хөкем ителүче татарларның һәрберсе диярлек бәйсез татар дәүләте турында хыялланган, кайберләре, шул исәптән Һади Атласи үзе дә, 1917-1918 елда Милли Мәҗлес эшләрендә катнашкан, Идел-Урал штатын төзү юнәлешендә гамәлләр кылган. Сталин төрмәләрендә утырып чыкканнан соң, шомлы утызынчы елларда, бу илдә, бу чорда бәйсез татар дәүләте төзеп булмасын Атласи үзе дә аңлаган, ул дәүләт аның хыялында гына калган. Әмма, ахыргача тугры кеше буларак, ул сорау алганда да, суд барышында да дөресен әйткән, "татар халкы бары тик үз бәйсез дәүләте булганда гына милләт буларак исән калачак", дигән. +Һади Атласиның 1937 елның 24 октябрендә Казанда, мәхкәмәдә сөйләгән соңгы сүзе дә бик әһәмиятле. Ел ярым Казан төрмәләрендә кыйналып, тән һәм җан саулыгын югалтса да, ул, үлемнең күзенә карап, "Мин - тарихчы, революционер, милләтче һәм пантюркист... Мин бердәм һәм бәйсез төрки-татар дәүләте төзү максаты куйдым, ләкин моңа эволюция юлы белән барырга теләдем", дип әйтергә көч таба. Мин, шушы юлларның авторы, 2016 елның 29-30 гыйнварында Бөгелмә шәһәрендә Һади Атласиның оныгы Әлфия Атласоваларда махсус булып, аннан бабасы белән бәйле документларның күчермәсен эшләтеп алган идем. Бу документлар арасында Һади Атласидан 1936-1937 елларда төрмәдә сорау алу беркетмәләре дә, аның мәхкәмәдә соңгы сүзе дә, кайбер башка материаллар да бар, алар барысы да рус телендә. Әмма, аңлавымча, Атласи һәм аның тарафдарлары судта татарча сөйләгәннәр, алар өчен махсус тәрҗемәче китерелгән, ул Бауман райкомында сәркатип булып эшләүче Улунбәков фамилияле кеше булган. Бу хакта тарихчы Булат Солтанбәков менә нәрсә яза: +"Председателя суда Микляева, членов Тулина и Кутушева не интересовало выяснения истины. Они обрывали обвиняемых, требовали от официального переводчика (им был назначен секретарь Бауманского райкома Улунбеков) краткости, детали их не интересовали". (Б.Ф.Султанбеков. Хади Атласов предупреждает // Б.Ф.Султанбеков, С.Ю.Малышева. Трагические судьбы. - Казань, 1996, стр.100.) +Шулардан чыгып, әлеге язмабызда Атласиның судтагы чыгышыннан өзекләрнең кайберләрен татарча бирергә булдык. Аның бу сүзләре үзенә үлем карары игълан ителүгә дүрт көн кала яңгыраган... +"Мин инде карт, элеккеге җәмәгать эшлеклесе. Тарихчы һәм укытучы. Революциягә кадәр үк төркичелек (пантюркизм) хәрәкәте белән таныша башладым. Чит илләрдән газеталар яздырып алдырдым. Шул газеталар аша төркичелек хәрәкәте белән таныштым. 1900 елларда Европа һәм рус әдәбияты белән таныша башладым. Сәясәт белән яхшы таныш идем. Ул вакытта Россиядә бер генә дә үзәкләшкән татарча газета юк иде, бары тик Кырымда гына бер татарча газета чыга иде. (...) Мин - мулла малае, ләкин ятим үстем. Бала чактан крестьян эшен башкардым. 1901 елдан үз әсәрләремне яза башладым, 1902 елда беренче китабым басылып чыкты. Аннан тарих белән кызыксына башладым. 1907 елда Дәүләт Думасы депутаты итеп сайландым. (...) Патша заманында (самодержавие) язган китабым өчен 1909 елда хөкемгә тартылдым. Брошюрамны яндырдылар. (...) Февраль түнтәрелешенә кадәр мин полиция күзәтүе астында булдым. Ул вакытта бик күп тарих белән шөгыльләндем. (...) Үземнең төркиче (пантюркист) булуымнан баш тартмыйм. Мин социалист идем, чөнки Энгельс әйткән, үз территориясе, үз мәдәнияте булмаган милләт социализм төзи алмый, дигән. Без башка милләтләр өстеннән хакимлек итә торган дәүләт төзергә тиешбез, дип мин беркайчан да әйтмәдем. Яшермим, бөекдержавачылык шовинизмына каршы көрәштем. Тарихчы буларак, таркалып, юкка чыгу мәсьәләләре белән шөгыльләндем. Мин татар милләте әкренләп үлә бара, дип исәплим, әйтик, Кырымда 16 гасырда 2 миллион кеше (татар) булса, хәзер анда 80 меңләп кеше калды. Юкка чыгу совет чорында да дәвам итте, 1921 елда 4 мең татар ачтан үлде. (...) Татар теле тулы мәгънәсендә дәүләт теле, университет теле булып тормый, ул гаилә, кухня теле булып кына санала. (...) Совет власте килгәч, мәктәпләрдә тарих укытылмады. Дин кирәк дип исәплим, динне кискен рәвештә бетерү милләтнең үлеменә алып бара. Шушылар нигезендә мин төркичегә әйләндем. Мин - дарвинчы, чөнки ул, яраклаша алмау - бетү билгесе, ди. Башка милләт тәэсире астында булган милләт яши алмый. Мин бәйсез төркитатар дәүләте төзү буенча оешманы җитәкләргә булдым, әмма ул оешмада мин берьялгызым идем. Судта мине совет властена каршы күтәрелергә тели, дип әйттеләр, бу дөрес түгел. Кайберәүләр исә мине совет власте җимерелгәч, төркитатар дәүләте оештырырга уйлый, диделәр, менә монысы дөрес. (...) Әмма мин баш күтәрүләргә каршы, ничек инде ни коралың, ни ярдәм булмаган килеш, коры кул белән, хакимияткә каршы күтәрелергә мөмкин? Шпионлык белән беркайчан шөгыльләнмәдем, ул яктан үземне чиста дип саныйм. Мин элеккеге кеше инде, бүгенге заман кешесе түгел - элеккеге укытучы, элеккеге эсер, депутат, элеккеге тарихчы... (...) Ә Төркия илчесенә мин республиканың хәле, аның экономик һәм географик торышы турында сөйләдем. Мин Төркия илчесенә үземнең соңгы максатым - бөтен төрки халыкларны бер зур төрки-татар бәйсез дәүләтенә берләштерү икәнлеген әйттем, алардан ярдәм сорадым. (...) Бәйсез төрки-татар дәүләтен советлар власте җимерелгәндә генә төзеп буласын аңладым, ә аның җимереләчәгенә мин ышандым..." (Атласиларның шәхси архивыннан.) +Хәрби трибунал беркетмәсеннән күренгәнчә, мәхкәмә рәисе Һади Атласины берничә тапкыр бүлдерә, аңа чит илләрдә яшәүче мөһаҗир татарлар - Гаяз Исхакый, Әгъдәс Нигъмәти, Галимҗан Идриси, Габдрахман Шәфиев (Шәфи Алмаз), Әхмәт Яруллин (Әхмәт Тимер), шулай ук Бубыйлар Диния нәзарәте турында өстәмә сораулар бирә. Атласиның җавапларын язмабызның алдагы бүлекләрендә бәян итәрбез, инша Аллаһ! Шулай ук Һади Атласиның яшьлегендә "дарвинизм" белән мавыгуын, әмма моның маймыл белән кеше арасындагы бәйләнешләр булмыйча, ә аны дөньяның һәм милләтләрнең үзгәреш-эволюциясе кызыксындыруын да аңлатырбыз. Тарихчы буларак, ни өчен Һади Атласи беренче булып Казан ханлыгы чорын түгел, ә Себер тарихын өйрәнә башлавына да җавап табарга тырышырбыз. Мулла малае, төпле дини белем алган, үзе дә мәктәп-мәдрәсәләрдә укыткан, бер чорда Әлмәттә мәчеттә имам булып торган Һади Атласи ни өчен төркичелек-туранчылык белән мавыга башлаган? Тарихчы буларак, ул чор өчен Атласи нинди ачышлар ясаган - инде бу сорауларга да җавап бирер вакыт җитте. Әмма безнең өчен иң кадерлесе - ул мөселман булганы хәлдә, милләтебезнең бәйсезлеге, азатлыгы өчен шәһит киткән кеше. Милли каһарман. Соңгы туранчы... +15 февральне татарлар төрлечә билгеләп үтәләр - кемнәр өчендер ул шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне, җырчы Илһам Шакиров та шушы көндә туган, 15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуын да искә алучылар бар. Әмма милләтнең бер өлеше өчен 15 февраль - Хәтер көне, Һади Атласи һәм аның тарафдарлары атып үтерелгән көн, моны Бөгелмәдә шулай билгеләп үтәләр дә. Татарның дәүләт бәйсезлеге, милләт азатлыгы, дин иреге өчен ахыргача көрәшеп, ахыргача мөселман-татар булып калган, безгә дә шушы изге нәрсәләрне васыять итеп дөньядан үткән шәһитләрне дога һәм ант белән искә алу көне. ХӘТЕР КӨНЕ. +Атласиның беренче төрмәсе +Һади Атласи үз чоры өчен, бигрәк тә егерменче йөзнең башларында олуг фикер иясе, зур тарихчы, үткен публицист булып саналган, хәзер дә аның күп кенә хезмәтләре тарихчылар һәм милли зыялылар өчен үрнәк булып тора. Югыйсә, ул бит бары тик авыл мәдрәсәләрендә генә белем алган, чит илләрдә уку һәм эшләү аңа эләкмәгән, әмма, шуңа карамастан, динне дә, фәнне дә бик яхшы белгән һәм тормышында кулланган, татар, төрек, гарәп, фарсы, рус телләрен яхшы белгән, соңрак немец, француз, инглиз телләрен дә өйрәнгән. Һади Атласи - егерменче йөз башларында милләтнең мәңгелек рухи төпкелләреннән күтәрелеп чыккан акыл иясе, тере күзәнәге, язмышына үз халкы өчен корбан булу язылган бөек һәм фаҗигале шәхес... Ул гомер буе үз өстендә эшләгән, кая барса да, гыйлем һәм гыйбрәт алган, эзләнгән, милләтнең асыл тамырларын барлаган, белгәнен һәм мөгаллим, һәм язучы, һәм тарихчы буларак башкалар белән дә уртаклашкан татар зыялысы... Без дә аның тормышы, иҗаты һәм гомер юлы турында укучыларыбызга бераз мәгълүмат биреп үтик. +Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы 1876 елның 29 августында элеккеге Сембер губернасы Буа өязе Түбән Чәке авылында мулла гаиләсендә туа, хәзер ул төбәк Татарстанның Чүпрәле районына керә. Башлангыч белемне Буа мәдрәсәсендә ала, аннан соң Оренбург төбәгендәге Татар Каргалысы авылында татар мәктәп-мәдрәсәләре өчен өч еллык укытучылар курсын тәмамлый (1899-1902). Мәгърифәтле Оренбург Һади Атласига шәхес буларак формалашуга нык тәэсир итә, биредә ул алдынгы карашлы татар зыялылары, шул исәптән Гаяз Исхакый, Фатих Кәримиләр белән таныша, шәрык телләрен өйрәнә. Туган төбәге Буа мәдрәсәсенә кайтып бераз укыткач, 1902-1903 елдан Һади Атласины Әлмәт авылы мәчетенә имам итеп билгелиләр, ул биредә укыту эшләрен дә башлап җибәрә. Биредә ул үзенең гаилә бәхетен таба - Түбән Чыршылы авылы мулласы Габделфәттах хәзрәтнең кызы Хөсникамалга өйләнә, алар бергәләп авыл балаларын укыта башлыйлар. +Әлмәт чоры - Һади Атласи тормышында иң бәхетле, иң нәтиҗәле, иң мәртәбәле вакытлар, дип әйтер идем. Бу чор 1902 елдан 1917гә кадәр, ягъни Атласилар гаиләсе янәшәдәге Бөгелмә шәһәренә күчкәнче дәвам итә. Дөрес, бу вакытка Һади Атласиның, Дәүләт Думасына депутат итеп сайланып, 1907 елда өч ай ярым Петербургта яшәгән көннәре дә керә, шулай ук 1909 елда, язганнары өчен хөкем ителеп, өч ай төрмәдә утыруы да шушы чорга туры килә. Һәм, әлбәттә, даими рәвештә Казанга, Уфага, Оренбургка, Петербургка, Мәскәүгә, Түбән Новгородка, Себер-Уралга барып торулар, анда архив-китапханәләрдә эшләүләр, төрки-татарлар, рус галимнәре белән очрашулар... 1906 елда Атласиның Петербургта үткән "Иттифакъ әл-мөслимин" фиркасе съездларында актив катнашуын, хәтта бу партиянең Үзәк комитетына сайлануын да әйтеп үтәргә кирәк. Шушы чорда ул танылган дин әһеле, галим, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов белән якыннан таныша, Петербургта яшәгәндә, аларда еш була. Думадагы мөселман депутатларының җыелышлары да еш кына Габдрәшит Ибраһимов квартирасында үтә, анда Атласи да катнаша. +"Члены фракции наметили время заседаний на каждую пятницу и сняли квартиру, - дип яза бу хакта тарихчылар. - ...Заседания фракции нередко проходили и на квартире Габдрашида Ибрагимова". (Диляра Усманова. Хади Атласи в Государственной Думе // Һади Атласи. - Казан, 2007, стр.285.) +1907 елның июнь башында Дума куып таратылгач та, мөселман депутатлары, шул исәптән Һади Атласи да, тагы Габдрәшит Ибраһимов квартирасына җыелалар, әмма аларның эзләренә бастырып полиция килеп җитә һәм моннан да куып тарата. Һади Атласиның Рәсәй җәза органнары белән беренче бәрелеше шушыннан башлана һәм ул гомер буе дәвам итә. +"Роспуск второй Думы не стал для мусульманских депутатов неожиданностью, но произвёл на всех крайне удручающее впечатление, - дип яза тарихчылар. - Поздно вечером 3 июня около двадцати членов мусульманской фракции собрались в квартире Рашида Ибрагимова, чтобы обсудить преждевременный роспуск Думы и последствия для мусульман нового избирательного закона. Приблизительно через час в квартиру Ибрагимова прибыли полицейский пристав с городовыми и дворниками. На вопрос о причинах собрания бывшие депутаты заявили, что пришли побеседовать друг с другом и попрощаться с хозяином квартиры перед отъездом из столицы. Тем не менее, пристав велел всем собравшимся немедленно разойтись, что и было осуществлено бывшими депутатами. Уходя, пристав заявил хозяину квартиры, что он доложит градоначальнику об устройстве им в квартире незаконного собрания. 9 июня вышел последний, 85-й номер газеты "Ульфят", издаваемой Р.Ибрагимовым, а сам издатель вскоре был выслан из столицы". (Диләрә Усманова, күрсәтелгән хезмәт, 299 бит.) (По словам столичных надзирающих органов, Г.-Р.Ибрагимов "в день роспуска Думы 2-го созыва учредил у себя собрание членов Государственной Думы, за что и был выслан из Петербурга". Цит.по: РГИА. Ф. 821. Оп. 133. Д. 449. Л. 161 об.) +Шулай итеп, Петербургта "сәяси чирканыч" алганнан соң, Атласи тагы Әлмәткә кайта, өендә аны гаиләсе, берәм-берәм туган нәни сабыйлары көтеп тора... Әлмәттә Һади Атласи үзенең иң көчле әсәрләрен, тарихи хезмәтләрен яза, аларны Казан, Оренбург матбагаларында бастырып чыгара. Шушы чорда Атласи тарафыннан язылган һәм милләтнең алтын мирасы булып саналган хезмәтләр - "Себер тарихы" (Казан, 1911), "Казан ханлыгы" (Казан, 1914) һәм "Сөен-бикә" (Казан, 1914) китаплары. Без әле алдагы бүлекләрдә бу хезмәтләргә аерым тукталырбыз, ә хәзер Һади Атласины төрмәгә яптырган хезмәте - 1906 елда Оренбургта басылып чыккан кечкенә генә китапчык-брошюра турында мәгълүмат бирербез. +"Яңа низам вә голямаларыбыз" дип аталган бу китапчык нибары 14 биттән тора, ә ул тудырган шау-шу берничә елга бара, авторын төрмәгә утырта һәм эшсез калдыра. Һади Атласиның моңа кадәр дә матбугатта хезмәтләре басыла башлаган була, әле 1902 елда ук аның Казанда "Гыйльме һәйәт" ("Астрономия фәне"), "Тарихе табигый" (Табигать гыйлеме тарихы") китаплары дөнья күрә. Әйткәнебезчә, Атласи яшьлегендә дарвинизм өйрәтүләре белән мавыгып ала, әмма, дин әһеле буларак, "кеше маймылдан килеп чыккан" дигән түбәнлеккә төшми, ә дөньяның эволюция юлы белән үзгәрә баруын өйрәнә, "яшәү өчен көрәш" теориясенә килеп чыга. Ул Чарльз Дарвинның бу тәгълиматын милләтләр һәм кавемнәр тарихына күчереп чагыштыра, "башка милләт кул астында булган һәм үз хокуклары өчен көрәшмәгән милләт юкка чыга", дигән фикерне алга уздыра. Соңгы судында да Атласи шушы фикеренә тугры булып кала: +"Минем максат бердәм төрки-татар бәйсез дәүләтен төзү иде, ләкин моңа мин бары тик эволюция юлы белән генә барырга теләдем, - ди ул. - Ни өчен мин бәйсез төрки-татар дәүләте төзү тарафдары булдым? Мин - тарихчы, мин төрки халыкларның тормыш-халәтен, тарихын, руслар тарафыннан изелү аша таркалып бетүен һәм үлә баруын өйрәндем". (Атласиларның шәхси архивыннан.) +Һади Атласиның беренче суды һәм төрмәсе дә милләт өчен була, ул нәкъ йөз ун ел элек мәктәп-мәдрәсәләрне урыслаштыруга каршы күкрәге белән каплана. Бу урында укучыларыбызга ул чордагы вазгыять турында бераз мәгълүмат биреп үтик. Билгеле булганча, узган гасырларда татарларның күпсанлы мәктәп-мәдрәсәләре империя кануннарыннан бераз читтә, чагыштырмача мөстәкыйль эш алып бара. Россия империясенең карагруһ шовинистик көчләре, бигрәк тә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләре, татарларның мәктәп-мәдрәсәләрен үз кулларына алырга, үз тәртипләрен кертергә берничә тапкыр омтылып карыйлар. Бу хакта татар тарихчылары менә ничек яза: +"1905 елның маенда Русиянең көнчыгышында "урыс булмаган" халыкларны уку-укыту мәсьәләләре буенча хөкүмәт махсус киңәшмә үткәрә. Анда империя тарафыннан изелгән халыкларның милли аңы үсешенә киртә кую максаты белән татар әлифбасын урыс хәрефләренә күчерү (димәк, бу Сталин һәм партия башлангычы түгел), аларның мәктәпләрендә урыс теле укытуны мәҗбүри итеп кую, урыс рухында тәрбияләү мәсьәләләре карала. Киңәшмәнең карарлары 1906 елның мартында мәгариф министры тарафыннан кагыйдәләр җыелмасы рәвешендә расланып, бастырып чыгарыла. Карагруһчыларның шовинистик планнарына кискен протест белдереп, Һади Атласи 1906 елда искә алынган мәкаләсен яза. Бу публицистик әсәрендә ул хөкүмәтне изелгән милләт ихтыяҗларын исәпкә алмавы, бары тик урыс халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуы өчен каты тәнкыйть итә". (Сәлам Алишев, Рәшит Галләмов. Ут эчендә калган күгәрчен // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. - Казан, 2007, 375-376 битләр.) +Күрәсез, империячел көчләр, козгын кебек, һәрвакыт татарның мәктәпләренә тырнакларын батырган, ә милләтнең Атласи кебек уллары, бөркет булып, бу үләксә козгыннарына каршы ташланган. Хәер, "Яңа низам вә голямаларыбыз" дигән ялкынлы язмасында Һади Атласи үзен "ут эчендә калган күгәрчен" белән чагыштыра. "Бу тарихтан өч-дүрт ел элек мин үзем бюрократиянең безне бетерәчәген, динебезне вә милләтебезне корытачагын бик ачык белмәктә, "бетәбез, юк булабыз!" җөмләләрен җан ачысы белән кычкырмакта, ни кылырга белмәенчә, ут эчендә калган күгәрчен кебек ахылдап, төрле тарафка чапмакта идем..." - дип яза. (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 2 том. - Казан, 2010, 17-18 битләр.) Чыннан да, Атласиның бу язмасыннан ялкын бәреп тора, аның җан авазы ишетелә, милли мәктәп бетсә, милләт үзе дә бетәсен ул гасырлар аша безгә ачыргаланып кычкыра, кисәтә, ашыгыч чаралар күрергә чакыра... +"Бу хәреф үзгәртү мәсьәләсе - тышкы яктан бик кечкенә генә вә бик тә әһәмиятсез генә күренсә дә, ләкин эчке катта гаять зур вә соңгы олуг нәтиҗәле бер мәсьәләдер, - дип яза ул. - ...Белгәне вә яратканы каһәр вә золым булган бу хөкүмәтнең безне бетермәк вә җир йөзеннән корытмак фикере - бик иске вә бик тә борынгы һәм дә үзенчә беренче дәрәҗәдә кирәкле фикердер. Ничә йөз меңнәрдән гыйбарәт булган мәкруһларны рәсми сурәттә христиан итүе, ислам дине тотдыклары хәлдә араларына миссионерларны күндерүе, поплар җибәреп, аларга ирексезләп христианлык иңдерүе, башын бөкмәгәннәрне Сибирия сахраларына сөрүе - барчасы да күз алдыбызда ап-ачык вә кояш кебек япяктыдыр. Тугрысы, кыскача әйткәндә, бюрократиянең беренче максаты - безнең динебезне вә милләтебезне юк итмәк, җир йөзеннән корытмактыр". (Күрсәтелгән хезмәт.) +Һади Атласи бу язмасында Россияне "дөньяның иң артта калган, надан, караңгы мәмләкәте", дип атый, анда "гыйлем урынына - наданлык, хөррият урынына - пулемёт, мәктәп урынына төрмәләр" хөкем сөрүен яза. Әмма Атласины иң ачындырганы - бу илнең, бу хөкүмәтнең үз халкына, беренче чиратта, мөселманнарга, татарларга карата кылган золым-җәберләре, аларны руслаштырырга һәм христианлаштырырга омтылулары. Ул Россиядә инде йөз меңләгән карендәш халыкларның көчләп чукындыруларын, әгәр уянмасак, инде безне дә шул көн көткәнен кире каккысыз дәлилләр белән исбат итә. +"Безне дә шуларча итмәк, дин вә милләтебезне үзенең сөйдеке дине белән алмаштырмак хакында изүче хөкүмәт чук заманнан бирле иҗтиһад итеп килмәктә, максатын акрынлап булдыра бармакта, күпме еллардан соң безне дә тәмам хак христиан итәчәгенә канәгать кылмакта, ачыктан-ачык гаскәр вә куәтле җәбер кулланмаганда да, хәрби куәт канаты астында булган миссионерлар, инсафсыз вә вөҗдансыз чиновниклар аркасында безне корытачагын куя, расламакта вә, сугым симерткән кебек, вакыты җиткәнче симертмәктә иде. Заманнар искечә барганда, җилләр һаман, бюрократия теләгәнчә, уңайлы яктан гына исеп килгәндә, безне бетерәчәгендә, дин вә милләтебезне тузан бөртеге итәчәгендә тузан кадәр дә шик вә шөбһә дә юк иде", дип яза Һади Атласи. (Күрсәтелгән хезмәт.) +Әйе, Һади Атласи бик дөрес тотып алган - урыс хөкүмәте соңгы татарларны гаскәр һәм сугыш белән түгел, әкрен-әкрен мәктәпләр аша, миссионерлар һәм түрә-чиновниклар ярдәмендә, барыбер чукындырып бетерәчәгенә ышанган һәм эшчәнлеген шул юнәлештә дәвам иткән. Һади Атласи ул елларда ук милләт өчен хәреф алмаштыруның - тел һәм динне алыштыру белән тәмамланачагын бик яхшы аңлаган һәм безне алда көткән инкыйраз фаҗигасе турында йөз ел элек кисәтеп чаң каккан! +Һади Атласи, сизгер сәясәтче буларак, патша хакимиятенә бу мәкерле эшләрен башкарып чыгарга илдә барган хәлләрнең комачау итеп торуын аңлата, ягъни 1905 елгы демократик күтәрелешләр, Россиянең шул елларда японнардан хурлыклы җиңелүе татар мәсьәләсен бераз оныттырып тора. Әмма кара реакция елларында барысы да яңадан үз урынына кайта - тышкы сәясәттә җиңелү хурлыгын каплау өчен, илдә эчке дошман кирәк була, һәм бу урынга тагы мөселманнарны-татарларны "билгелиләр". +"Ләкин хөррият хәрәкәтләре вакытында тау тишегендәге боеккан елан кебек боегып яткан зәһәрле еланнар бу көндә терелә башлады, - дип яза Атласи. - Җыенда үзен куштаннар кыйнап эт иткән мужикның өенә кайтып ачуыннан күсәк белән атын, чыбыркы белән хатынын кыйнарга башлаганы кеби, инсафсыз вә кара йөрәкле бюрократлар да хезмәтчеләр ачуын бездән ала башладылар. Бу көндә мәгълүм сурәттә динебезне вә милләтебезне рәнҗеттеләр. Җәнабе хак тарафыннан пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһис-салавате вәссәлам, аның белән Кәляме Шәриф иңдерелгән мөкаддәс хәрефләребезне, тел вә әдәбиятыбызны аңлатуда бөтенләй җитешсез булган рус хәрефләре белән алмаштырып, уку хакында законнар чыгардылар". (Күрсәтелгән хезмәт.) +Империянең мөселман-татарларга карата алып барган мәкерле сәясәтен Һади Атласи бик үтемле тел белән, тормышның үзеннән мисаллар китереп аңлата. Аның әдәби чагыштыруларына, метафораларына таң калырлык! Хөррият заманында тынып торырга мәҗбүр булган залимнәрне ул "яшеннән качкан шайтаннар", "карчыгадан качкан чыпчыклар", "бүредән качкан этләр", "күзлекле еланнар" белән тиңли, залим бюрократияне "черек карт имән агачы" белән чагыштыра, бары тик хөррият җиле генә аны җимерә алуын әйтә. Әмма Атласиның төп максаты - шушы залим хакимиятнең милләтебезне бетерү өчен ахыргача көрәшүен халыкка аңлату, аларның бөтен карталарын ачып салу: +"Сәяси вә гражданский хокукларыбызны алып җәберләү җитмәгән кебек, рухани-дини булган җәберләрне бу көнгәчә татыганлыгыбыз туярлык булмаган кебек, иң актыккы җәберләргә бу көндә тагын да башладылар, - дип яза ул. - Әүвәлдәге рәнҗүләре бетмәгән, борынгы яралары да төзәлмәгән йөрәкләребезгә хәнҗәрләр белән тагын да чәнчеделәр... Корырга җиткән каннарыбызга, чыгарга җиткән җаннарыбызга тагын да агулар сиптеләр... Беренче буларак эшне хәреф үзгәртүдән башладылар. Әле дә сезне күп саклап килдек, вакыт җитте, диеп, һичбер каршы төшүләребезгә илтифат итми эшкә керештеләр. Акрынлык белән эш булачак түгеллеген, аз булса да уянуыбызны күреп, көч белән тиз заманда эшне башкарырга уйлап һөҗүм иттеләр. Ильминский кебек ислам бәласе булган адәмнең планын аз заман эчендә тормышка ашырып, дин вә милләтебезгә хатимә бирергә (азагына китерергә) чын көч белән керештеләр... иман ярып! Илаһым хакына... дәһа кыскарак аңлата алам: бюрократиянең әүвәлге вә хакыйкый фикере - безне бетермәктер. Хәреф үзгәртү - шуның башыдыр". (Күрсәтелгән хезмәт.) +Йә, милли вә дини хәлебезне моннан да ачык, моннан да ачы, моннан да үзәк өзгеч итеп кем аңлата ала? Һәм шушы йөз ел эчендә нәрсә үзгәрде? Әйе, ул вакытта милләтнең Атласи кебек асыл уллары, илаһи хәрефләребезне, динебезне, милли хокукларыбызны бирмәс өчен утка ташландылар, төрмәләрдә утырдылар, гомерләрен бирделәр. Әмма ул көн килде - мең ел буе милләтебезгә хезмәт иткән гарәп хәрефләрен башта - латинга, аннан кирилл әлифбасына алыштырдылар. Атласи латинга да каршы була, 1929 елда кабат төрмәгә утыртылуына ул да сәбәпче булгандыр, инде латинны да урыс хәрефләренә алыштырыр алдыннан, 1938 елда Һади Атласины инде милләтче буларак атып үтерәләр. +"Яңа низам вә голямаларыбыз" дип аталган язмасында Һади Атласи, иң беренче чиратта, дин әһелләренә мөрәҗәгать итә, аларны диннән вә дөньядан бихәбәр булып ятмаска өнди. Әйе, бер караганда, мәктәп-мәдрәсәләрдә русча укытыла башлауга, изге Коръән хәрефләрен урысныкына алыштыруга иң беренче чиратта дин әһелләре, мөфтимуллалар каршы чыгарга тиеш иде кебек. Әмма, Атласиның язмасыннан күренгәнчә, моңа каршы бары тик Оренбург имамнары һәм мөселманнары гына протест белдерә. "Тавышларын җир кырыена кадәр ишеттерделәр. Дини гайрәтнең һәм милли уяулыкның нәрсә икәнлеген фигыльләре белән күрсәттеләр, күңелләрендә иман нуры вә Коръән игътикады барлыгын мәйданга куеп, иманлы вә хак мөселманнар тарафыннан чын күңелдән ихлас калеб белән булган рәхмәт вә догалар алдылар. Яшәсен Оренбург имамнары вә мөселманнары!" - дип яза ул. +Һади Атласи бу язмасында дин әһелләренә шактый каты һәм урынлы бәрелә. Хәер, аның дин әһелләре белән бәрелешләре беренчесе генә булмый, алар аның "Ахырзаман ишаны", "Мәктәп һәм мулла" кебек язмаларын һәм дарвинизм белән мавыгуын кабул итмәгән булырга тиешләр. Шулай ук Һади Атласиның дингә һәм дөньяга бөтенләй яңача карашы, зур эрудицияле булуы, күп кенә дин әһелләре белмәгәннәрне белүе, үз фикерен ныклы дәлилләр белән, сеңдерерлек итеп аңлата алуы кайберәүләрне аннан читләштерә һәм куркыта. Бу язмасында да ул дин әһелләрен бик конкрет һәм усал сораулары белән стенага тери: +"Әйе, дин башлыгы - хисап ителгән безнең пәйгамбәрләрнең укымышлы варислар! Сезләр кайдасыз? Сезнең гайрәтегез вә химмәтегез кайдадыр? - дип сорый ул алардан. - Сезнең мөселманлыгыгызның мәгънәсе нидер? Пәйгамбәр варислары булуыгыз кай кулыгызда, кай җирегездәдер? Кайда сезнең иман вә Коръән гайрәтегез? Кайда сезнең иманнан тумыш уяулыгыгыз? Кайда сезнең милләт кайгыгыз? (...) Дине исламга каршы диеп, кирәкмәгән җирләрдә ач бозау кадәр кычкырдыгыз хәлдә, динебезгә хакыйкый хиляф булган кебек урыннарда, дин вә милләтебезне юк итәргә беренче сәбәп булган бу кебек мәсьәләләрдә ни хәйлә таптыгыз да постыгыз? Нигә протест бирмисез? Нигә бирергә өндәмисез?" +Һади Атласиның бу сүзләре бүгенге дин әһелләренә дә туры килә. Мәктәпләребез тоташ урыслашып барганда, инде мәчетләргә дә урыс теле үтеп кергәндә, милләтнең бер өлеше үзенең туган теле дип урыс телен санаганда, кайда моңа каршы дин әһелләренең протесты? Атласи сүзләре белән әйткәндә, "...сезнең бу кадәр гайрәтсез, вә бу кадәр ваемсыз, вә бу кадәр каткан булуыгызның мәгънәсе нидер?" Батыршалар шушының өчен көрәштеме, Атласилар шушының өчен корбан булдымы? Милләт шушы ачы нәтиҗәгә килер өчен тереләй сират күперләрен кичтеме? Без урыслашу өчен, урыс милләтен үрчетү өчен исән калдыкмы?! +Әлеге китабы өчен Һади Атласины хөкем итәләр һәм төрмәгә ябалар. Бу хәл 1909 елның 19 июнендә була, китапның нашире Фатих Кәримине һәм авторы Һади Атласины Саратов шәһәренең суд палатасы хөкем итә. Нәтиҗәдә, Фатих Кәримигә штраф салына, китапның барлык нөсхәләре яндырыла, ә Һади Атласи төрмәгә озатыла. Судның "Обвинительный акт" дип аталган гаепләү карарында түбәндәге юллар язылган: +"Брошюра эта составлена по поводу распоряжения правительства от 31 марта 1906 года о введении в русско-татарских школах транскрипцию татарских текстов буквами русского алфавита и заключает в себе призыв к мусульманскому духовенству о необходимости самого решительного протеста против этого правительственного распоряжения и об оказаний противодействия введению его в жизнь. Автор брошюры Атласов указывает в ней, что русское правительство, стремящееся по отношению ко всему русскому народу держать его в невежестве и на требования о свободе и образование отвечающее пулемётами и ссылкою в Сибирь, в отношении мусульман задалось целью обрусить их, обратить в христианство и уничтожить их национальность и в конце концов "стереть с лица земли". (Татарстан Республикасы Милли архивы. Фонд 1370, тасвирлама 1, эш 5, 2-3 битләр.) +1906 елда чыккан китапчык өчен бары тик 1909 елда гына хөкем итүләренең дә үз сәбәпләре бар, беренчедән, 1907 елда Һади Атласи Дәүләт Думасы депутаты булып тора, икенчедән, ул бөтен Рәсәй империясе буенча бик күп сәяси дуслар таба, өченчедән, аның үз халкы алдында да абруе бик зур була. Шул сәбәпле, Һади Атласига тотынмыйчарак торалар, әмма соңыннан барыбер хөкем итәләр. Атласиның иҗатын һәм тормышын махсус өйрәнеп, фәнни монография язган тарих фәннәре кандидаты Алсу Мөхәмәтдинова бу вакыйгаларны менә ничек тасвирлый: +"Хөсникамал Атласованың язма истәлекләрендә әлеге вакыйга турында мондый юллар бар: "Һади Атласиның әнисе - Сәхипҗамал апа - аның ирегеннән мәхрүм ителүен белгәч, елап җибәрде. Һади Атласи, әнисен тынычландырып: "Әни, минем ябылуыма борчылма. Мин үз милләтемнең азатлыгы хакына төрмәгә керәм, минем өчен бу - бер шәрәф", - ди. Һади Атласи тарафыннан 1909 елда әйтелгән бу сүзләр, безнең карашыбызча, аның тормышы һәм иҗатының мәгънәсен шактый тулы ача". (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. - Казан, 2009, 15-16 битләр.) +Безгә Һади Атласиның ул вакытта кайсы төрмәдә утыруы билгеле түгел, суд Саратовта булгач, анда утыруы да мөмкин. Күренекле галим Әхмәт Тимер үзенең истәлекләрендә җизнәсе Һади Атласиның төрмәдә бер ай утыруын яза, әмма ул вакытта ул әле тумаган да була, шуңа күрә ялгышуы да бар. Дөрес, Хөсникамал абыстайның истәлекләрендә дә иренең бер айга төрмәгә хөкем ителүе турында хәбәр бар, әмма рәсми язмаларда өч ай дип күрсәтелгәч, без дә шунсына тукталдык. Атласиның "Выборог мөрәҗәгате"нә кул куеп, шуның өчен бер ай төрмәдә утырып чыгуы да билгеле, бәлки шуның белән бутыйлардыр. 1200 данә чыккан "Яңа низам вә голямаларыбыз" брошюрасы берничә көн эчендә полиция тарафыннан җыеп алына. Хөкем барышында Атласиларның өендә дә тентүләр була, бу хакта апалысеңелле Хөсникамал һәм Зәйнәп абыстайлар (Әхмәт Тимернең әнисе) газетага хат язып җибәрәләр: +"Мөхтәрәм мөхәррир әфәнде! +12 февраль кич сәгать дүрттә пристав, стражниклар килеп, Әлмәт карьясендә имам Атласов йортында тентү ясады. Тентү ике сәгать дәвам итте. Өйдә булган барча нәрсәләре актарылып, бераз мәктүб вә башка зарарсыз кәгазьләр алынды. Кызлар мәктәбен ябарга әмер итеп: "Укытасыгыз килсә, губернатордан разрешение сорарсыз, әгәр минем бу юлы тыюыма карышып укытсагыз, өегезне дә печатьләрмен!" - дип катгый тыйды. Вә беренче дәрәҗәдә гүзәл итеп каракаршы салынган кызлар өчен махсус мәдрәсәдә иртәдән башлап кичкә кадәр гөрләп укый торган балалар, бүген һәрбере килеп елашып, мәдрәсәдән аерылма мәҗбүр булдылар". ("Вакыт", 1909, №436.) +Шушы хәлләрдән соң Һади Атласины имамлык хокукыннан мәхрүм итәләр, мәктәбен яптыралар, үзе исә 1917 елга кадәр полиция күзәтүе астында була. Әмма ул төшенкелеккә бирелми, вакытын әрәм итми, башы-аягы белән татар тарихын өйрәнүгә кереп чума. Әйткәнебезчә, бу чорда аның милләт язмышы турында иң көчле публицистик язмалары, татар тарихы турында иң көчле әсәрләре дөнья күрә, алар турында алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез. +Быел күренекле галим, тарихчы, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, шәхес культы корбаны Һади Атласиның тууына 140 ел тула, ә аның "Яңа низам вә голямаларыбыз" хезмәтенең язылуына һәм басылып чыгуына - 110 ел. Милләт дип янган, милләт өчен язган, милләт өчен үлгән бу бөек шәхесебезнең олуг юбилеен милләт дәрәҗәсендә билгеләп үтәсе иде. Кызганычка каршы, ни Казанда, ни Әлмәттә Һади Атласи исемендәге урамнар юк, ул яшәгән һәм эшләгән йортларга истәлек такталары куелмаган, аның иҗаты буенча фәнни-мәдәни чаралар уздырылмый. Хәзергә бары тик Бөгелмәдә һәм Атласиның туган ягы Чүпрәледә генә аны онытмыйлар, зурлап искә алалар. Югыйсә, Казанның Менженский исемендәге клуб диварына да, 1937 елның октябрендә Һади Атласига һәм аның көрәштәшләренә үлем карары чыгарылган НКВД бинасына бу тугыз татарның исемнәре уеп язылган истәлек тактасы куярга күптән кирәк иде. Шулай ук Атласиның хезмәтләрен Төркиядә һәм төрки республикаларда бастырып чыгару, халык арасында иҗатын пропагандалау эшләрен башлап җибәрергә вакыт. Моңа кадәр Һади Атласиның бай мирасын нигездә тарихчылар гына өйрәнде, инде язучыларга, мәгърифәтчеләргә дә аның иҗатына йөз белән борылырга вакыт җитте. Кайда татарның дәүләт бәйсезлеге өчен атып үтерелгән тугыз татар ир-егете турында шигырь-поэмалар, хикәя-романнар, фильм-спектакльләр? Язмабызның бу өлешен Һади Атласиның үз сүзләре белән тәмамлыйсы килә: +"Үзенең кем икәнен белмәгән инсан ничаклы хиссез исә, үзенең милләтенең тарихын белмәгән инсан да шул нисбәттә хиссездер... Без татар балалары да юкка чыгарга теләмәсәк, мөмкин кадәр әдәбиятыбызны баетырга, бөек бабаларыбызның нурлы эшләре язылган якты тарихларыбызны белергә тиешлебез". +Моңа өстәп, шуны әйтәм: һәм, һичшиксез, милләт өчен башын салган каһарман татарлар тарихын, Атласилар язмышын килер буыннар өчен дә язып калдырырга тиешбез! +Атласиның милли-сәяси язмалары +Һади Атласи үзенең күләмле тарихи әсәрләренә милләт темасына язылган публицистик язмалары аша килде, ягъни, тарих төпкелләренә чумганчы, милли чишмәләрдә чирканчык алды, үзен шуларда сынап карады. Аның бигрәк тә 19061914 еллар арасында язылган мәкаләләре үзләренең тема төрлелеге, актуальлеге, тел үткенлеге һәм үтемле булулары белән аерылып тора. Бу елларда Һади Атласи бигрәк тә Оренбургта чыга торган "Шура" журналы һәм "Вакыт" газетасында, шулай ук Казандагы "Аң" журналында һәм "Йолдыз" газеталарында еш басыла. Темасы ягыннан исә Атласи күтәргән проблемалар киң колачлы була - монда тел-милләт, милли мәгариф-мәктәп, төрки тарих, ислам һәм дин әһелләре, иҗтимагый-сәяси хәлләр турында язмалар урын алган. Язылу рәвеше, тел-өслүбе белән Атласи мәкаләләре полемика-бәхәс формасында да, фәлсәфә алып бару рәвешендә дә язылган, алардан һәркем үзенә кирәкне эзләп таба ала. Әмма барлык мәкаләләреннән дә шул күренә: Һади Атласиның төп өйрәнү өлкәсе - үз халкы, аның чишелмәгән проблемалары, төзәлмәгән җан яралары, милләт хәдимнәре вә милләт ятимнәре... Атласи публицистикасының бу ягына танылган галим Миркасыйм Госманов та игътибар иткән: +"Авторның үзалдына куйган төп һәм бердәнбер дип әйтерлек максаты ул - туган халкын, газиз милләтен гасырлар буе хөкем сөргән торгынлыктан чыгаруга өлеш кертү, - дип яза ул. ...Һәр конкрет мәкаләдә, ни турында гына сүз бармасын, авторның әйтергә теләгән төп фикере һәрвакытта укучыларын аң-белемне үстерүгә, тәрәккыяткә чакыруга кайтып кала. Бу алым, кызыл җеп булып, Һади Атласиның бөтен публицистикасы буенча уздырыла". (Миркасыйм Госманов. Яңа сыйфатлар ачыла бара // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 2 том. - Казан, 2010. 7-8 битләр.) +Әйткәнебезчә, Атласи үз өстендә бик нык эшли, язмаларында күп чыганаклардан файдалана, укучыга татар тормышыннан гына түгел, дөньядагы вазгыять, тарих, классик әдәбият, сәясәт буенча да күп мәгълүмат җиткерә. Әйтик, 1901 елда Оренбургта язган һәм 1902 елда Казанда басылып чыккан "Тарихе табигый" хезмәтендә ул "Хөсәения" мәдрәсәсендә булган бай китапханәдән, имам Газали хезмәтләреннән файдалана. Анда булган Шәрык һәм Европа әдәбиятына таянып, әмма иң алга Коръәнне куеп, 25 яшьлек Һади Атласи милләткә җир һәм күкләрнең төзелешен аңлатуга алына. Бу хезмәтендә ул, саф татар телендә, һәркемгә аңлашырлык популяр жанрда, җир астында һәм өстендә булган хәлләр, һава һәм сулар, таулар һәм янартаулар, табигать торышы һәм кешелек тарихы турында яза. Һади Атласиның бу китабын язуының төп сәбәбе - "иҗтиһадка юл ябык", дип, Коръәннең асыл мәгънәсен халыкка аңлатуны тыючы дин әһелләренә җавап булып тора. Атласи фикеренчә, Коръәнне халыкка аңлату кирәк, әмма аның өчен динне генә түгел, фәнне дә, әйтик, шул ук астрономия, биология, анатомия, геология (җир гыйлеме), табигать белемен дә белү кирәк. +"Һәр милләт үзенең хокукын, дәрәҗәсенең ни кебек икәнен белергә бурычлыдыр, - дип яза ул. - ...Кыскача әйткәнемдә, бөтен гыйлем һәм хикмәтне җыеп, "Әгәр... диңгез суы яза торган кара булса" аяте белән олуглыгына ишарә ителгән Коръәнне өйрәнү, андагы хикмәтләрне аңлап, шул кыйммәтле булган хикмәтләр белән хәрәкәт вә идарә итү безнең милләттәшләребезгә лязим булган хокукларның берседер. Шул бөек булган хокукларын танымаулары өчен дә араларында шайтаннарны куркытырдай низаглар вә сугышлар барлыкка килә вә шунда тәкфир, шелтә телләрендә күпме вакытлар зикер ителгәннән соң, ак кәгазьләр өстенә язылып, бөтен дөнья адәмнәрен хәйрәттә калдыра вә фикерле адәмнәрне "аһ" дип тәкрар иттерә. Йа Аллаһ! Ни олуг хәсрәт! Гыйбрәт күзе белән Коръәнгә бер карау! Ни әйткәнен аңлау! Безнең сәгадәтебезгә сәбәп ул түгелме соң?!" (Тарихе табигый // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 2 том..., 303-304 битләр.) +Халыкка шушыларны аңлатасы урында, "ысулы җәдидә-ысулы кадимә" дип "дөнья сасытып" ятуны яшь кеше, булачак зур галим Һади Атласи, әлбәттә, кабул итә алмый. Ул тормышының башында ук, диннән китмәгәне хәлендә, үз юлын эзли башлый, дарвинизм белән мавыгып алуы да шушы елларга туры килә. Ул елларда Һади Атласи Петербургтан либераль газеталар яздырып ала башлый, дөньяның барышы, сәясииҗтимагый хәлләр турында яһүди һәм рус интеллигенциясенең дә фикерләре белән танышып-кызыксынып тора. Ул нәрсә генә укыса да, нәрсә генә белсә дә, аны татар тормышы белән чагыштырып карый, дөньядагы шушы үзгәрешләрдә милләтнең тоткан урынын табарга тырыша. Һәм таба алмый - милләт барысыннан да читтә. Һәм тагы өзгәләнеп-бәргәләнеп яза башлый, үз татарларымыз арасыннан фикердәшләр эзли... +Үзенең эволюция юлы белән үзгәрә баруын Атласи судта, 1937 елның 24 октябрендә дә сөйли. Ул либераль газеталарның анда русларга карата ышанмау тәрбияләвен, миссионерлар язган хезмәтләрнең дә мөселманнарга каршы булуын әйтә, әмма тора-бара, социалистларның хезмәтләрен өйрәнгәннән соң, барлык урысларны да мөселманнарга каршы дип исәпләргә ярамавын аңлавын сөйли. Суд беркетмәләре рус телендә тутырылган булганлыктан, Атласиның чыгышыннан бу өзекне дә шул телдә тәкъдим итәбез. +"Я - старый общественник, историк, педагог. Ещё задолго до революции я начал знакомиться с пантюркским движением. Я выписывал газеты из-за границы. Через эти газеты я знакомился с пантюркским движением. В 1900 годах стал знакомиться с европейской литературой и с русской литературой. Я был хорошо знаком с политикой. В это время издавалась только одна татарская газета (в Крыму), в России не было ни одной центральной татарской газеты. С русской литературой я начал постепенно знакомиться с 1898 года. Я читал газету "Свет". Эта газета воспитывала во мне недоверие к русским. Впоследствии я начал знакомиться с миссионерскими книгами; студентами был издан сборник, в котором были статьи против мусульман. В то время я думал, что русские против мусульман, против тюрко-татарского населения, тогда я ещё не был знаком с националистическими произведениями. С конца 1905 года я начал знакомиться с социалистическими произведениями. Я сделал открытие, я решил, что нельзя всех русских считать противниками мусульман. Я предполагал, что есть люди, которые защищают интересы угнетённых классов, угнетённых национальностей. Я начал постепенно знакомиться с Марксо-Энгельсскими произведениями, во мне произошёл крупный переворот". (Атласиларның шәхси архивыннан.) +Бәлки Атласи Маркс-Энгельс турында сүзләрен суд карарын йомшарту нияте белән генә әйткәндер, чөнки аның бу темага язмалары юк диярлек. Киресенчә, узган гасыр башында аның бөтен язганнары - милләт, милләт, бары тик милләт турында! Мулла башы белән, аның ярсып каләмгә тотынуының да сәбәбе - милләткә дөньяда барган кискен үзгәрешләрне аңлатучы булмаганнан, аның наданлык аркасында харап булуыннан куркуыннан, хокуксыз татарны башка халыклар дәрәҗәсенә күтәрергә теләүдән килеп чыккан. 1907 елның башында Россия Дәүләт Думасына депутат итеп сайлангач, Һади Атласига үз халкының хәле тагы да ачык булып күренә. Биредә ул үз өстендә эшләүгә дә күп вакыт бирә - монда аңа Санкт-Петербургның данлыклы китапханәләрендә шәркый әдәбият, төрки тарих буенча фәнни хезмәтләр белән танышу мөмкинлеге ачыла. Алар аша Һади Атласи рус тарихчыларының да бу темага язылган хезмәтләренә, елъязмаларга килеп чыга, алга таба татар тарихын язар өчен кыйммәтле материал белән кораллана. Ул шулай ук дөньякүләм энциклопедик сүзлекләрне, төрле тарихи белешмәләрне дә хезмәтләрендә файдалана, андагы мәгълүматларны татар тормышы белән чагыштырып өйрәнә. +"Россиядә Шәрыкны өйрәнүче эре үзәк булган Санкт-Петербургта торып, Һ.Атласи шәхси китапханәсен кыйммәтле фәнни-әдәбият белән баета, - дип яза галимә Алсу Мөхәмәтдинова. - Шәһәрнең мәдәни-тарихи мохите һәм Петербургның электән килгән гыйльми традицияләре аның фәнни тикшеренүләре өчен кирәкле чыганаклар базасын әзерләвенә файдалы тәэсир ясаган". (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. - Казан, 2007, 18 б.) +Бераз алга китеп, шуны да әйтергә була: Һади Атласиның төрки-татар тарихы белән профессиональ дәрәҗәдә һәм нәтиҗәле эшләвен күреп, аны Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң Петербург университетының шәрык бүлегенә эшкә чакыралар. Хатыны Хөсникамал абыстай Әлмәттән китәргә теләми, шул сәбәпле Атласи да Петербурга күчмичә кала. Атласиның Франциягә, Сорбонна университетына укырга китәргә әзерләнүе дә, Беренче Бөтендөнья сугышы башлану сәбәпле, тормышка ашмыйча кала. Егерменче еллар урталарында да ул берничә тапкыр Төркиягә китәргә омтылып карый, әмма бу эше дә барып чыкмый, тимер капкалар ябылып өлгерә. Хәер, болары турында алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез, ә хәзер тагы Атласиның Әлмәт чорына әйләнеп кайтыйк. +Әйткәнебезчә, Әлмәттә яшәсә дә, Атласи үзенең үткен һәм төпле язмалары белән бөтен татар дөньясын дер селкетеп тота, аңа яңадан йокыга китәргә ирек бирми. Сез аның мәкалә исемнәренә генә игътибар итегез - үлгән кешең сикереп торырлык! "Төрек галәменнән" (1907), "Ислах ни димәктер?" (1908), "Йогышлы рәнҗү һәм татарлар" (1910), "Наданлык вә аның җимешләре" (1910), "Миссионерлар җәмгыятьләре" (1910), "Дин саклау вә аңа ләякать" (1909-1910), "Бай һәм ярлы телләр, төрекчә югалган сүзләр" (1910), "Борынгы эш вә борынгы сүзләр" (1910), "Безнең тел" (1910), "Безнең тәрәккый" (1910), "Ике дөнья" (1911), "Әрәм акчалар" (1913), "Ярлылык вә аның сәбәпләре" (1913), "Кытай фетнәсе" (1913), "Инкыйраз вә аның сәбәпләре" (1913), "Күчмәлек вә аның зарарлары" (1913), "Америка көтепханәләре" (1914), "Аурупа дәүләтләре" (1914) һәм башкалар, һәм башкалар... Әлеге язмаларның күпчелеге 2007 һәм 2010 елларда Казанда басылып чыккан Атласи җыентыкларына кертелгән, хезмәтебезнең бу бүлегендә без дә шулардан файдаландык. +Һади Атласиның барлык мәкаләләрендә дә диярлек дин һәм төркилек мәсьәләләре алгы урынга чыга, ул аларны милләтнең рухи нигезе дип саный. Әмма шул ук вакытта Атласи надан, дөньядан артта калган дин әһелләрен кискен тәнкыйтьли, аларны "икейөзле наданнар", "сукыр суфилар", "мәче башлы ябалаклар", "эшсез суфидәрвишләр", "кабер коллары", "исламның черек әгъзаләре", "ялган доносчы Ишми нәселе", "Кизләү мөридләре" дип атый. Атласиның "Кизләү вә аның мәдрәсәсе" дип аталган мәкаләсен укыгач, безгә "традицион ислам"ның кайдан килгәнлеген аңлый башлыйсың. "Кизләү мөридләре" өчен Коръән һәм хәдисләр нигез булып тормыйча, Кизләү авылы гореф-гадәтләре күрсәтмә булып торган икән. +"Русиядәге ишанлыклар арасында Кизләү чаклы үз халкын надан калдырган һичбер ишанлык юктыр, - дип яза Атласи. - Һинд мәҗүсиләрендә генә була торган әллә нинди бозык инанулар барысы да шуның табгысындадыр. Кизләү үзе артка калырга ничаклы хезмәт итсә дә, аның мәдрәсәсе дә шулчаклы хезмәт итте. Ул мәдрәсәдән чыккан шәкертләр өчен Кизләүнең гореф-гадәтләре мәҗбүри кануннар кабиленнәндер. Ул гореф-гадәтләрдән бер адым алга вә яхуд артка атламак катыгыян мөмкин түгелдер". +Чистай өязендәге бу авылның Кизләү чишмәсе янында, әүлия күмелгән дип, Самар, Сембер, Казан губернасы мишәрләренең өелешеп ятуын Атласи ачынып һәм аптырап яза, моның саф дингә бернинди катнашы булмаганлыгын әйтә. Йә, бүген дә авыл саен әүлия кабере, изге чишмәләр эзләп йөрүчеләр, ат төкләрен бәгъзе кешеләрнең сакалмыегы дип күтәреп йөрүчеләр, "традицион ислам" битлеге астында милләтне яңадан мәҗүсилеккә өстерәүчеләр юкмыни? Бар, ишаннары да бар, мөридләре дә бар, әмма шуларны күзләренә карап әйтүче Атласилар гына юк... +"Черегән агачлардан чыдамлы биналар ясамак мөмкин улмаганлыгы кеби, нигезе череп эштән чыгып беткән мәҗүс схоластика илә дә мәктәп-мәдрәсәләребезне ислах итмәк, шунлар илә милләткә хәят бирүче адәмнәр җитештермәк мөмкин түгел хәлдер", дип яза ул үзенең "Ислах ни димәктер?" дип аталган мәкаләсендә. Әлбәттә, Атласи ул чордагы мәктәп-мәдрәсәләр алдына үтәп чыга алмаслык бурычлар куя, алардан "хаким, фәйләсуф, мөхәррир, мөҗтәһиде голәмә (энциклопедист)"лар әзерләүне көтә, әмма моның өчен милләтнең үз институтлары һәм университетлары булу кирәк бит! Болар булсын өчен, үзеңнең мөстәкыйль дәүләтең булуы шарт. Дөрес, Атласи тора-бара шушы фикергә килә, шуның өчен гомере белән түли, әмма милли көрәшенең башында дин әһелләрен, мәктәп-мәдрәсәләрне кискен тәнкыйтьләү белән мавыга, бар нәрсәдә аларны гаепли. +"Мин дә әйтәм: "Наданлык һәм аның нәтиҗәсе булган инкыйраз үзләренә күрә бер төрле чокырлардыр ки: милләтне ул чокырларга динне тар аңлаучы руханилар илтеп батыралар. Түбәнлек һәм мескенлек. Аллаһның иң олуг җәзаларыдыр ки, шунларга милләт начар галимнәр сәбәпле дучар була", дип нәтиҗә ясый ул "Дин саклау вә аңа ләякать" мәкаләсендә. Атласи руханилардан бик күп нәрсә таләп итә, әмма, иң беренче чиратта, ул алардан милләтне торгынлык, мескенлек, ваемсызлык, наданлык, өметсезлек баткагыннан алып чыгуны көтә, моның өчен дөньяви гыйлемнәр дә алуны таләп итә. Үзенең язмаларында дин әһелләренә шактый каты кагылса да, Атласи милләтне яратып һәм кызганып яза, аны "гаять юаш вә гаять җәберләнгән зур бер милләт", дип атый, аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. +Инде төркилек, татарлык, милләтчелек мәсьәләләренә килгәндә, Атласи башта ук үзен зур төрки цивилизациянең бер вәкиле, дип игълан итә. "Мин үзем төрек (төрки - ред.), милләтем төрек, иң сөйгән нәрсәм дәһа төрек булдыгы өчен, мактаулар булсын, төрекләрнең тарихы һәм теле хакында байтак нәрсәләр укырга муафыйк булдым", дип яза ул үзенең "Мәктүп" дигән мәкаләсендә. Әмма шул ук вакытта төрки халыкларның, шул исәптән татарларның да, "дин бозылу сәбәпле, ләхеткә дип багышланган җирләреннән дә мәхрүм ителүләрен" яза. Атласи "төрекләр" дигәндә, еш кына аңа бөтен төркиләрне, шул исәптән татарларны да кертә, гел уртак тарих, уртак тел һәм дингә ишарә ясый. +"Урынсыз тәгассыб (фанатизм) һәм наданлык шомлыгында без төрекләрнең оҗмахка охшашлы өлкәләре харап булып беткән кебек, борынгыдан бай булган телләре дә төрекләрнең үзләре кебек харап булырга якынлашкан. Алай да үлекләрне торгызган көчле Аллаһның рәхмәте белән соңгы заманнарда төрекләр уяна, вә шул нигездә төрекләр "төрек" булып яшәр өчен ниләр кирәк икәнне төшенә башладылар. Төрекләрнең ата-бабаларын тикшерүләре, шулай ук югалган төрек көч-куәте белән онытылган төрек телләрен торгызырга тырышулары - барысы да төрекләрдә төреклек галәмәте була башлауга иң чын галәмәтләр", дип яза ул үзенең "Безнең тел" мәкаләсендә. +Шул ук вакытта Һади Атласи госманлы Төркиясенең үзендә телнең бик ярлы булуын әйтә, аларны үз телләрен башкалар белән бутаганнары өчен тәнкыйть итә. "Госманлылар исә, һаман да шул борынгы начар гадәт белән китеп, безнең өчен изге булган төрки сүзләрне күмеп калдыра килгәннәр, - дип яза ул. - Мин үзем чын госманлы(ны) сөюче булсам да, госманлы телен һич сөймим. Алар сөйләгән төрекчәне төрек теле дип белмим. Аңарга гарәпчә, фарсычадан вә бераз гына төрекчәдән катыштырылып ясалган боламык дип кенә карыйм", дип яза ул "Бай һәм ярлы телләр, төрекчә югалган сүзләр" дип аталган мәкаләсендә. Каты әйткән, әмма хак әйткән. Шуңа күрә Атласи госманлы төрекчәсен төрки телләр рәтенә кертми, башка төрки халыкларны да шуңа өнди. "Без татарлар үзебезне госманлы төрекләреннән гыйлем вә мәгариф алырга шәкерт итәргә тиешле дип белсәк тә, тел ягыннан аларга шәкерт булырга ихтыяҗыбыз юк!" дип яза ул шушы ук мәкаләсендә. Атласи фикеренчә, телне төрекләштерү өчен әдәбиятта борынгы төрки сүзләрне һәм халык сөйләшен куллану кирәк. +Һади Атласи алга таба төркичелек, тел-дин мәсьәләләреннән тарих проблемаларына күчә, татар тарихы аның төп темасына әйләнә. Атласиның тарих темасына язган мәкаләләре зур тарихи әсәрләр язган чорга туры килә, алар бергә иҗат ителә. Милләтнең аңын уятуда, үзенең КЕМ булуын һәм кемгә әйләнүен аңлатуда Атласи тарихның зур ролен күрә. "Бер милләтнең яшьләренә бабаларының борынгы хәлләре, аларның кылган эшләре белән сөйләгән сүзләре билгеле булса, ул милләт шиксез бар булып килә вә киләчәктә дә бар булачак", дип яза ул "Борынгы эш вә борынгы сүзләр" мәкаләсендә. Нинди хак сүзләр! Һәм ни кызганыч, әле бүген дә шушы хакыйкатьне аңлап бетермиләр - үз тарихын белмәгән, аннан гыйбрәт алмаган милләтнең киләчәге дә юк. Бөек акыл иясе Атласи моны әле моннан йөз ел элек үк аңлаган һәм безләргә дә васыять итеп язып калдырган. "Без татар балалары да юкка чыгарга теләмәсәк, мөмкин кадәр әдәбиятыбызны баетырга, бөек бабаларыбызның нурлы эшләре язылган якты тарихларыбызны белергә тиешлебез", дип әйткән. Ничек дөрес һәм матур әйткән - "бөек бабаларыбызның нурлы эшләре язылган якты тарихыбызны белергә тиешбез", дигән. Ә без, бүгенге татарлар, беләбезме бөек бабаларыбызның нурлы, якты тарихын, әллә һаман "татар-монгол изүе" дигән әкияткә ышанып йөрибезме? +Атласи үзенең тарих турында мәкаләләрендә бик борынгы заманнардан үзе яшәгән чорларга кадәр араны колачлый, Кытай-Монголияләрдән алып, Хәзәр каганатларына кадәр ил-дәүләтләргә, ыруг-кабиләләргә, халыкларга бәя бирә. "Саркыл шәһәре" мәкаләсендә ул хәзәрләрнең төрки булуларын, "Кытай фетнәсендә" - гасырлар буе Кытай белән идарә иткән манчьжурларның кытай милләтеннән булмавын, башка хезмәтләрендә, бигрәк тә - "Себер тарихында" - скифларның төрки халык булуын һәм Себернең ул заманнарда Скифия-Туран иле дип аталуын ул татар тарихчыларыннан беренче булып әйтә. Һади Атласиның тарих турында язмалары милләт тарафыннан да, рус зыялылары тарафыннан да зур кызыксыну белән, яхшы кабул ителә. 1913 елгы мөселман календаре аны "милләтнең алмазы-асылташы", дип атый, ә рус зыялылары Атласины шул ук елда Казан университетының Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә хакыйкый әгъза итеп сайлый. Атласи өчен зур тарихка - меңьеллыкларны колачлаган төрки-татар тарихына юл ачыла... Болар хакында алдагы бүлекләрдә бәян итәрбез, инша Аллаһ! +Һади Атласиның "Себер тарихы" +Егерменче гасыр башында татар дөньясында барлык өлкәләрдә дә зур җанлану, уяну сизелә. Инде үз милли байлары барлыкка килгән татарлар мәгариф, матбугат, дин, тарих, әдәбият өлкәсендә дә нык алга чыгалар, милләт тормышында зур үзгәрешләр башлана. Бу уянуны җәдитчеләр-кадимчеләр көрәшенә, дини реформаларга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде, халыкта, бигрәк тә укымышлы яшьләр арасында дөнья тормышы, узганнар, аеруча милли тарих белән кызыксыну арта. Бер-бер артлы Казанда, Оренбургта, Уфада, Әстерханда, хәтта империя башкаласы Петербургта татарча газета-журналлар чыга башлый, аларның даими авторлары һәм укучылары барлыкка килә, милли матбугат татар тарихына да зур урын бирә һәм алга таба бу өлкәдә күләмле хезмәтләр тууга сәбәпче булып тора. +Һади Атласи менә шушы рухи уяну, милли тамырларны эзләү башланган яңарыш чорында шәхес буларак формалаша, үзе дә башы-аягы белән шушы дәрьяга ташлана... Әйткәнебезчә, тарихи темага язуларын ул башта газета-журнал битләрендә сынап карый, халыкта моңа ихтыяҗ һәм зур кызыксыну күргәч, зур тарихи хезмәтләргә тотынырга батырчылык итә. Дөрес, ул бу өлкәдә беренче булмый, егерменче гасыр башында татар зыялылары арасында милләт тарихы буенча күләмле хезмәтләр язучылар инде күренә башлаган була. Бу урында Хәсәнгата Габәшинең "Мөфассал тарих кауме төрки" китабын (1909), Гайнетдин Әхмәровның "Болгар тарихы" (1909), "Казан тарихы", (1910), Габделбари Батталның "Төрек кабиләсе тарихы" (1912), Зәки Вәлидинең "Төрек вә татар тарихы" (1912), Ризаэддин Фәхреддиннең "Асар"ын һәм унтугызынчы гасыр галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани, Габденнасыйр Курсави һәм башкаларның хезмәтләрен атап үтәргә була. Әлбәттә, Һади Атласи аларның барысы белән дә таныш булган, кайберләрен үз хезмәтләрен язганда да файдаланган, әмма шушы темага булган рус чыганакларына өстенлек биргән. Бу хәлгә бүгенге тарихчылар да игътибар иткән: +"Төрки-татарлар тарихына караган материаллар җыйганда, яшь галим төрки-татар дөньясы галимнәре тарафыннан үз тарихларының начар яктыртылуы кебек үзенчәлеккә игътибар итә, - дип яза алар. - Бу хәлне Һ.Атласи төрки телләрдәге чыганакларның аз булуы яки бөтенләй булмавы белән аңлата. Шәркый чыганакларны әтрафлы өйрәнеп, яшь тарихчы алга таба рус тарихи әдәбиятына һәм рус елъязмаларына мөрәҗәгать итә. Әлеге материалларның бер өлешен ориенталистика буенча сирәк басмаларны Һ.Атласи нәкъ менә СанктПетербургта туплый". (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. - Казан, 2009, 14-15 битләр.) +"Себер тарихы"на кереш сүзендә Атласи милли тарихыбыз булмавына кайгыруын белдерә, "үз галимнәребез шул хосуста бернәрсә дә язмаганнар", ди. Әмма бу дөреслеккә туры килеп бетми, әйткәнебезчә, ул чорда инде бездә дә тарихи хезмәтләр күренгәли башлый. Әмма, әйткәнебезчә, Атласига татар тарихын язарга төп этәргечне урыс галимнәренең хезмәтләре бирә. Бигрәк тә Петербург чоры Атласи тормышында, иҗатында тирән эз калдыра һәм дөньяга карашын үзгәртә. +Әйе, 1907 елда Россия Дәүләт Думасына депутат итеп сайланганнан соң, Һади Атласи берара Петербургта яшәп ала. Биредә ул депутат эшчәнлегеннән тыш, үзенең белемен арттыру өстендә дә эшли, буш вакытын башкала китапханәләрендә һәм архивларында уздыра. Төрки-татар темасына руслар тарафыннан язылган әдәбият һәм тарихи хезмәтләр белән җентекле танышу Атласига күп яңа мәгълүмат бирә, әмма ул алар белән артык мавыгып китеп, кайбер фактик һәм идеологик хаталар да җибәрә. Ул хаталарга хезмәтләрнең үзләрен тикшергәндә махсус тукталырбыз. +Атласи зур тарихи хезмәтләрен язганда, инде бер тапкыр төрмәдә утырып чыккан була, шуңа күрәдерме, ул алга таба урыс-татар мәсьәләсенә бик сак килә, хөкүмәткә дә артык тел тидерми. Аның урыс чыганакларына таянып эшләве дә, бәлки, шул сәбәпле булгандыр, чөнки ул хезмәтләр барысы да цензура тарафыннан расланган, рөхсәт ителгән китаплар булган. Ә Соловьёв, Карамзин, Татищевлар, гомумән, рәсми тарихчылардан саналган һәм патша хакимиятендә шик уятмаган. Милләтләре белән алман булган Миллер, Радлов хезмәтләре дә империя цензурасын үтеп, ышанычлылар исемлегендә йөри, Атласи аларның хезмәтләрен дә киң файдалана. +"Иге һәм чиге күренми торган татар өлкәләре ят милләтләр тарафыннан басып алынгач, аларның мәмләкәтләре илә катнашып, икенче төскә кердекләре кеби, милли тарихларыбызга караган вакыйгалар да, тегеләрнең тарихларына катнашып, икенче төскә кергәннәр, - дип яза Атласи бу турыда. - ...Без - татарлар - бу көндәге урыс мәдәниятеннән файдалар иттегебез кеби, тарихыбызга караган нәрсәләр хакында да урыс голәмәсеы тарафыннан язылган тарихлардан бик күп файдалар итәчәгебез мәгълүмдер". (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. - Казан, 2009, 46 бит.) +Әмма шул ук вакытта Атласи кайбер урыс елъязмачыларының һәм тарихчыларының фанатизмга артык бирелеп, вакыйгаларны үзгәртеп язуларын да кисәтә. Ул вакыйгаларны гадел тасвирлаган урыс тарихчылары барлыгын да әйтә, "Себер тарихы" хезмәтенең кереш сүзендә аларга үзенең рәхмәтләрен җиткерә. "Урыс телендәге төрле фәннәргә даир язылган санап бетергесез китаплар татарлар өчен олуг хәзинәләр булганлыкларына охшашлы, тарих фәненә даир язылган китаплар да алар өчен иң кыйммәтле мөкаддәс нәрсәләрдер... Төрки-татар тарихына карата русча язылган бик күп кыйммәтле әсәрләр бардыр". (Күрсәтелгән хезмәт.) +Һади Атласи Петербургта яшәгәндә, шәркый галимнәр (востоковедлар) белән дә очрашкан булырга тиеш, соңрак аны башкала университетына эшкә чакырулары да шәхси мөнәсәбәтләр сәбәпле булырга мөмкин. Ә менә "Себер тарихы"н язганда, ул Казанда тюрколог Николай Катанов белән махсус очраша, бу турыда аның мәкаләсе дә бар. Бу хәл 1910 елның октябрендә булган булырга тиеш, чөнки Атласиның "Профессор Катанов илә мөсахәбә" язмасы 1911 елда "Шура" журналының 23нче санында басылып чыга. Атласи Катановның төрки тарихтан бик мәгълүматлы булуына таң калса да, аның кайбер фикерләре белән килешмәвен дә сиздергән. Әйтик, Катанов скифларның төрки булуларын кире кага, ул шулай ук Туран турында да каршылыклы фикерләр әйтә. Әйе, алар тарихтан бик мәгълүматлы булсалар да, әлеге мирасны татарга бирмәс өчен тагы да күп дәлилләр чыгарып салалар. +Бу урында мин Атласиның үзенең дә кайбер фикерләрен кабул итеп бетермим, әйтик, Катанов белән очрашуы турында язмасында ул берничә урында "надан татарлар" сүзен куллана, имеш, әнә тегеләр ничек гыйлем дә, менә безнең татарлар тарих-фән өлкәсендә нинди надан... Әмма бу "наданлыкның" бик җитди сәбәпләре бар бит, туганым! Басып алучы хаким халык белән яулап алынган һәм кол ителгән милләт берничек тә, бер өлкәдә дә тигез була алмый, бу мәгариф-фән өлкәсенә дә кагыла. Узган гасырларда татар, Катанов кебек чукынса гына, бу университетларга якын килә алган, аңа басып алучыларның гыйлем мәгарәләре ачылган. Безнекеләр исә гыйлемне дини китаплар аша алганнар, шулай ук Шәрыкның тарихчылары да аларга таныш булган. Әйтик, шул ук Һади Атласи үзе дә тарихи хезмәтләрен язганда, Әбелгазый Баһадир ханның "Шәҗәрәи төрек" әсәреннән, шулай ук урта гасырлар галимнәре Рәшидеддиннең "Елъязмалар җыентыгы"ннан, Ибне Баттута, Ибне Гарәбшаһ, Якут әл-Хәмәви хезмәтләреннән киң файдаланган. Әмма ул үзенең тарихи хезмәтләрендә шәркый галимнәрнең кайберләрен генә искә ала, калганнарын чыганак буларак күрсәтми. +Урыс чыганакларына өстенлек бирсә дә, Һади Атласи татар тарихчыларының үзенә кадәр язылган тарихи хезмәтләрен дә өйрәнгән. "Һади Атласи төрки-татарларның килеп чыгышы проблемаларына, аларның дәүләтчелеге үсешенә караган татар чыганакларының ул заманда булганнарын тулаем диярлек барлап чыга, - дип яза бу хакта тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова. - Моннан тыш Шиһабеддин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Хәсәнгата Габәши хезмәтләрен өйрәнә. Галим тәүгеләрдән булып 1523 елгы Сәхибгәрәй хан ярлыгы, "Ханәкә-солтан" тарихи бәете кебек беренчел чыганакларны файдалана һәм фәнни әйләнешкә кертә". (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., 16 бит.) +Безнең фикеребезчә, үзенең тарихи хезмәтләрен, бигрәк тә "Себер тарихы"н язганда, Һади Атласига Әбелгазый Баһадур ханның "Шәҗәрәи төрек" һәм Хәсәнгата Габәшинең "Мөфассал тарих кауме төрки" нык тәэсир иткән булырга тиеш. Хәсәнгата казыйның тарихи фикерләре турында Атласи Катанов белән очрашканда да уңай яктан искә ала, әмма үз хезмәтләрендә аның исемен телгә алмый. Моңа тарихчы Сәлам Алишев та игътибар иткән: +"Себер тарихы" тулысынча урыс тарихчыларының хезмәтләренә нигезләнеп язылган, - дип яза ул. - Авторның Ш.Мәрҗанигә, Әбелгазый Баһадур ханга һәм кайбер башка төрки, гарәп китапларына берничә урында искәрмә ясавы бу нәтиҗәне какшата алмый. Авторның "татар халкының тарихы юк" дигән сүзләрен китергән идек. Менә мондый сорау туа: нигә Һ.Атласи аңа кадәр басылып чыккан татар тарихларыннан файдаланмый? Аңа кадәр Гайнетдин Әхмәров 19091910 елларда Болгар һәм Казан тарихлары, Хәсәнгата Габәши 1909 елда борынгы төрки кавемнәр хакында китаплар бастыралар. Габәшинең китабында Себердә борынгыда булган әллә никадәр төрки шәһәрләрнең исемнәре язылган. Атласиның, бәлки, мөмкинлеге булмагандыр йә булмаса белми калгандыр. Шулай булса да, Атласиның бу китабы кирәк иде һәм аның әһәмияте зур булды. Ул татар халкын үзенең кардәш халкы - Себер татарлары белән таныштырды, күп төркиләрнең ватаны булган Себернең соңгы вакыттагы хәл-әхвәлен аңлатты". (Сәлам Алишев. Татар тарихчылары. - Казан, 2006, 194 бит.) +Ә бит Хәсәнгата Габәшинең төрки кавемнәр турында 1909 елда басылып чыккан бу китабы - энциклопедик хезмәт! Дөрес, ул дәреслек рәвешендә язылган, кыска-кыска бүлекләрдән тора, әмма биредә скифлар, һуннар, Туран иле, төрки-татар кавемнәр турында шактый мәгълүмат алырга мөмкин. Һәм Атласи, һичшиксез, бу хезмәтне белгән. Хәсәнгата Габәшинең аңа кадәр дә 1897 елда - "Төрк ыруглары", ә 1899 елда "Мохтасар тарих каум төрки" китаплары басылып чыккан була. Безнең уебызча, Һади Атласи нәкъ менә Габәши хезмәтләрен укып-өйрәнеп Туран иленә - Себергә-Скифиягә килеп чыккан, төрки-татар тарихының никадәр бөеклеген аңлаган, үзе дә шушы теманы дәвам итеп, кулына каләм алган. Катанов белән булган әңгәмәсендә дә Атласи, аңа каршы төшеп, скиф-төрки мәсьәләсендә Габәши фикерен яклый, "Скифларны төрекләр дию өчен Хәсәнгата казый дәлил әйтте. Скифларның төрекләр булуы бик ышанычлы тарихи дәлилләр илә шиксез булганлыктан, табигый, без үзебезнекен дөресләп сөйләдек", дип яза. +Әмма Һади Атласиның "Себер тарихы" үзенең бербөтен-монолит булуы, бары тик Себергә генә багышлануы һәм бай мәгълүматлы, хисчән булуы белән аерылып тора. Автор "Язучыдан бер-ике сүз" дип аталган кереш сүзендә үк бу китабын милләтебез өчен язуын ачыклап куя, тарихны өйрәнүгә зур бәя бирә. "Инсанны чын мәгънәсе илә инсан иткән гыйлемнәрнең беренчесе, һич шөбһәсез, тарих гыйлемедер, - дип яза ул. - Үзенең кем икәнен белмәгән инсан ничаклы хиссез исә, үз милләтенең тарихын белмәгән инсан да шул нисбәттә хиссездер. Тарих гыйлеме инсанда милләт хисе уятучы гыйлемнәрнең бердәнбере булганлыгы сәбәпле, алдынгы милләтләр үз тарихларына фәүкылгадә әһәмият биргәннәр вә һаман бирмәктәдер. Безнең бабаларыбыз булган төрек-татарлар борынгы заманнарда иң атаклы халыклардан булганлыклары сәбәпле, аларның тарихлары иң парлак тарихлар җөмләсеннәндер". +"Себер тарихы"на кереш сүзендә Атласи милли тарихыбызның булмавына, дин әһелләренең моңа игътибар бирмәвенә зарлана. Бу урында дин әһелләрен яклап үз сүземне әйтәсем килә - татар тарихы буенча беренче күләмле хезмәтләрне Шиһабетдин Мәрҗани, Хәсәнгата Габәши, Ризаэддин Фәхреддин, Морад Рәмзи кебек дин әһелләре язды, Һади Атласи үзе дә мәдрәсәдә имамлыкка укыган һәм мәчеттә мулла булып эшләгән кеше бит! Ә менә ул заманда татар мәктәп-мәдрәсәләрендә милли тарихыбызның укытылмавы хак, аның дәреслекләре дә, укытучылары да, программасы да булмый. Һади Атласи үзенең тарихи хезмәтләрен менә шушы бушлыкны тутыру өчен дә яза, милли чыганаклар булмаганлыктан, рус галимнәре хезмәтләреннән файдалануын әйтә: +"Мин үзем милли тарихыбызның юклыгына чын күңелемнән кайгыра идем, - дип яза ул. - Күз алдыбызда язарлык милли чыганаклар булмаганлыктан, ул тарихның вөҗүдкә киләчәгенә дә бик авыр ышана идем, ләкин төрле рус голәмәсе тарафыннан язылган тарихларны җентекләп өйрәнә башладыгым заманнан алып, мин татар тарихының вөҗүдкә киләчәгенә чын күңелемнән ышана бардым. Шушы ышану нәтиҗәсе буларак, тәвәккәллек илә татар тарихына караган нәрсәләрне язарга ният итеп эшкә керештем. Иң әүвәл буларак шушы Себер тарихын язарга керешеп, аның әүвәлге җилден яздым". +Атласи "рус тарихчылары" дип язса да, аның "Себер тарихы"нда өлге булып алман Миллерның "История Сибири" хезмәте ята. Гигант хезмәт, ун ел буе бөтен Себерне иңләп, Төньяк Боз океаныннан Тын океанга хәтле араны узып, һәр халык, һәр кавем, һәр кала һәм сала турында җентекләп язылган китап. Әлбәттә, анда да, цензура кулы кагылу сәбәпле, идеологик төгәлсезлекләр бар, аларны Атласи да кабатларга мәҗбүр, әмма Миллер хезмәте дә, аның артыннан барган Атласи китабы да халыкка Себердә яшәгән төрки халыклар, беренче чиратта, татарлар турында бай мәгълүмат бирә. Габәши китабы кавемнәр тарихы булса, Атласи хезмәте - турыдан-туры Себер тарихы. Безнең өчен бигрәк тә хезмәтнең "Төркиләр, Скифия, Туран, Себер" дип аталган башлангыч бүлекчәсе кадерле, монда Һади Атласиның һәм тарихчы, һәм төркиче-туранчы буларак, дөнья тарихына карашы, фәнни концепциясе бирелгән. Әйе, Атласи төрки-татар халкының Ана-Ватаны Себер икәнлеген, заманында аның Скифия яки Туран иле дип аталуын, төрки-татарларның борынгы бабалары скифлар булуын ачыктан-ачык яза. Дөрес, аңа кадәр шундыйрак фикерләрне Хәсәнгата Габәши хезмәтләреннән дә укырга була иде, әмма Һади Атласи скифларны Себер белән бәйләп карый һәм бу хакта зур ышаныч белән яза. Ул гына да түгел, әле моннан дүрт мең еллар элек Себердә - "Тын океан илә Урал таулары, Төньяк котып океаны илә Хәзәр (Каспий) диңгезе араларында" төрки-татар кавемнәр яшәвен, аларның "кайчагында бөек дәүләтләр тәшкил итүләрен" әйтә. +"Димәк ки, юнан голәмәсенең Скифия дип атадыклары урыннар төрки халыкның утрагы булган Төркестан, ягъни иранилар тарафыннан Туран исеме бирелгән өлкәдер, - дип яза ул. - Тугрысы, Туран, Төркестан дип төркиләр илә утрак ителгән җирләргә әйтелгән кебек, борынгы юнанилар тарафыннан "Скифия" дип шушы төркиләр анда таралып утырган урыннарга әйтелгән. Димәк ки, Туран, Төркестан, Скифия сүзләре бер урынга бирелгән төрлечә исемнәрдер... Хәзерге Сибирия борынгы Скифиянең бер кисәге икәнчелеге мәгълүм буладыр... Туран исеме астына борынгыда хәзерге Сибирия тарафлары да кергән икәнчелеге бик ачык аңланадыр... Аңланадыр ки: ираниларның Туран дип атаган җирләре юнаниларның Скифия дип аталдыклары урыннардыр. Соңгыларның скиф атадыклары халыклар да төркиләрдер". +Һади Атласи бик ачык итеп аңлатканча, фарсылар Себерне - Туран, дип, ә греклар - Скифия дип атаган, ә анда яшәүчеләр төрки-татарлар булган. Язмасыннан күренгәнчә, Атласи үзе Себерне Туран дип атау ягында, ул Әбелгазый Баһадур ханның да үз хезмәтендә Себерне бары тик Туран дип кенә атаганын әйтә. Бу, чыннан да, шулай. Төрки кавемнәрнең зур тарихын язган милләттәшебез Хәсәнгата Габәши дә үзенең хезмәтендә Себер сүзен телгә алмый, ә бары тик, Туран, арилар, скифлар, һуннар, төрки-татарлар һәм башка халыклар турында яза. Атласи фикеренчә, "себер" атамасын урыслар кушкан булырга тиеш, бу сүз "север" - "төньяк" мәгънәсен дә, татар башкаласы исемен дә, хәтта төрки-татар кавеме атамасын да аңлатырга мөмкин. Ни булса да, исем мәсьәләсе ачык кала һәм бу темага бәхәсләр бүгенге көнгә кадәр дәвам итә... +Атласи алга таба Себер тарихын Чыңгыз хан заманы белән дәвам итә, ул Төрки каганатлар чорына кагылып тормый. Чыңгыз ханны ул Себердә, хәзерге Чита өлкәсендә, Монголия чигендә, Онон елгасы буйларында туган, дип яза, әмма җәйләрен Алтай таулары тирәсендә дә яшәүләрен әйтә. Чыңгыз хан турында зур булмаган бүлектә Атласи аның туганнан алып үлгәнгә кадәр тарихын бирә, ул яулап алган хисапсыз илҗирләр турында яза. Атласи Чыңгыз ханга зур бәя бирә, аны "Дөньяның иң атаклы сугышчыларыннан, Себер тарихын тәртипкә китерүче", дип атый. +"Давая оценку Чингизхану, Х.Атласи видел в нём всемирно известную историческую личность, великого полководца, основателя могучего государства, выдающегося политика", дип яза бу хакта бүгенге тарихчылар. (А.Х.Мухаметдинова. Хади Атласи: общественный деятель и историк. - Казань, 2004, стр.71.) +Себер тарихын язганда Атласи үз чоры өчен кул астында булган бик күп чыганакларны өйрәнгән, бигрәк тә тарихчылар Фишер, Небольсин, Миллер, Карамзин, Радлов, Татищев, Андриевич, Соловьёв, Ключевский, Буцинский, Словцов, Межов, Витзен хезмәтләренә, рус елъязмаларына, Брокгауз-Ефронның энциклопедик сүзлегенә, Мәрҗани, Әбелгазый, Габәши язмаларына нык игътибар иткән. Урыны-урыны белән ул башка авторларның тексты белән шулкадәр мавыгып киткән, моны хәтта тәрҗемә әсәр дип тә кабул итә башлыйсың. Шул мавыгу сәбәпле, Атласи рус тарихчыларының хаталарын да кабатларга мәҗбүр булган. Хәзер шуларның кайберләренә тукталып үтик. +Үзенең бу хезмәтендә Атласи кыргызларны (казах) бик күтәрә, бөтен Себердә аларны хуҗа кебек итеп күрсәтә. Шул ук вакытта үзенә үк каршы килеп, ул "Сибирия урыслар тарафыннан яуланганчыга чаклы, ул тарафларда татар ханнарының падишаһлык иткәнлекләре тарих илә мәгълүм булган бер мәсьәләдер", дип яза. Урыс елъязмачыларына ияреп, Атласи Тайбуганы Көнбатыш Себернең беренче ханы, дип атый, аны кыргыз ханының улы, ди. Болар да хата, чөнки Тайбуга Себернең беренче ханы түгел, милләте буенча да ул җирле татарлардан була. Татищев хезмәтләренә артык ышанып, Атласи, Казан алынганнан соң, татарлар арасында таркаулыкны, үзара каршылыкны ерткычлык дәрәҗәсенә күтәрә, бу да һич дөрес түгел. Себер ханы Ядегәрнең Явыз Иванны Казан алынуы белән котлавын һәм Мәскәүгә ясак түләвен дә ул бөтен татарларның гаебе итеп күрсәтә, ул чактагы вазгыятькә дөрес бәя бирми. +"Бу заманнарда татарлар арасында дуслык, мәхәббәт, туганлык, берлек кебек матур сыйфатларның һичберсе калмаенча күчеп китүләре сәбәпле, алар үз туганнарының канына һәм җанына сусаган ерткычлар булып әверелгәннәр иде", дип яза ул. Аерым кешеләрдә мондый сыйфатлар булса да, моны тулаем татарларга карата әйтергә ярамый. Онытмыйк, бу милләтнең кан эчендә үлем көтеп яткан еллары, илсез-җирсез, дәүләтсез калган иң фаҗигале чоры! Кара урманнарга качып, тау куышларына яшеренеп, сазлыкларда ятып, исән калу өчен җан тартышкан вакытлары... Рус тарихчылары безне шушындый яралы чакта да ерткыч итеп күрсәтергә теләгәннәр икән, алар артыннан безгә бу ялганны кабатларга ярамый. Шул ук Татищевка таянып, алга таба Атласи болай дип яза: +"Русларның ул дәвердә кылган эшләренең һәрберсе милләт хисе, дин гайрәте илә кылынган файдалы эшләр булса да, киресенчә, татарларның һәрбер эше имансызлык илә вөҗдансызлык сәбәпле кылынган милли һәм дини җинаятьләр иде", дип яза. Милләткә карата мондый тискәре бәя белән һич тә килешеп булмый. Нинди имансызлык, нинди вөҗдансызлык? Безме кемнеңдер илен басып алып, халкын суеп чыккан?! Безме башкаларны тереләй утларда яндырган, бозлы суларда батырып үтергән?! Урысларның бу эшләре үзләре өчен файдалы булса да, милләтебез өчен канлы фаҗига, мәңгелек яра бит! Атласиның аерым сатлык татарларга булган нәфрәте бөтен милләткә карата кара тамга булырга тиеш түгел иде, моны укучылар искә алсыннар иде. +Һади Атласиның "Себер тарихы" хезмәте, нигездә, урыс чыганакларына таянып язылса да, ул урыны-урыны белән рәсми фикергә каршы килә, моңа бүгенге татар тарихчылары да игътибар иткән. "Автор байтак урында үзенең фикерен үткәрергә тырышкан, - дип яза Сәлам Алишев. - Мәсәлән, ул Н.М.Карамзин һәм С.М.Соловьёвларның Ермакны Строгоновлар чакырып алдылар, Себергә поход әзерләп, анда җирләр басып алу өчен җибәрделәр, дигән карашларына каршы килеп, Ермак үзенең теләге белән, бандасын ияртеп, талау походы ясый, анда җирле халыкны талап, үзенчә яшәргә уйлаган, ди. Ермакны Күчем хан тырышлыгы белән үтерделәр. Ә Күчем хан үзе картаеп, ләкин бирешмичә каядыр китеп югалды, ди". (Татар тарихчылары..., 194 бит.) +Атласи Урал һәм Себерне үзләштерүдә урыс байлары Строгоновларның ролен шактый җентекле яза, ул шулай ук башкисәр Ермакның бу якларга ничек килеп чыгуын да дөрес тасвирлый. Әмма Атласиның Ермакны берничә урында "Сибирияне алучы" дип язуы белән һич тә килешеп булмый, чөнки Ермак Себер ханлыгының башкаласы Искәрне генә ала, аны да татарлар үзләре вакытлыча калдырып чыгалар. Атласи Ермакның Себергә сәфәре елларын да дөрес күрсәтмәгән, чөнки бу дата урыс чыганакларында да каршылыклы. Шулай ук бу сәфәрнең елларга сузылуы да дөрес түгел, ул су юлы буйлап берничә ай гына дәвам иткән, анда катнашучы казаклар саны да меңнәрчә булмаган. Хәер, Һади Атласи бу мәгълүматларны ул чактагы урыс чыганакларыннан алган, ә алар хәзер дә бик каршылыклы, очы-очка ялганып бетми. +Атласи язганча, Күчем хан башкаласыннан чыгып качмый, ә вәзирләре белән киңәш-табыш иткәннән соң, халкын алып, шәһәрне калдырып чыга, кешеләрне урыс мылтыгы астына куясы килми. Ермак биредә нибары өч ел була, Искәр тирәсендәге кала һәм салаларны талау һәм кыру белән шөгыльләнә, ике кыш рәттән Искәрдә чолганышта ятып, казаклары ачтан үлеп беткәч, Себердән чыгып качу юлларын эзли башлый. Әмма татарлар аңа котылырга ирек бирмиләр - Күчем хан яугирләре белән орышта башкисәр Ермак Вагай суы төбенә китә. Шулай ук Атласиның, Күчем хан чүлдә качып йөрде, казаклар өстенә сугыш белән бармады, дип язуы да урыс тарихчыларына артык ышанудан килеп чыккан ялгыш, чөнки Күчем хан һәм аның яугирләре Ермак бандитларына каршы туктаусыз сугышлар алып баралар, нәтиҗәдә, аларның исән калганнарын Себердән чыгып качарга мәҗбүр итәләр. +Патша тарихчысы Николай Карамзинның Ермакны күкләргә чөеп мактавыннан хисләнеп, Атласи да аңа башкисәр дип түгел, батыр дип бәя бирә, бәлки цензурадан үтү өчен шулай язгандыр. "Бер уч иптәшләре илә олы мөселман ханлыгын басып алуга ирешкән Ермакның нинди гайрәт вә дәрт иясе булганлыгы үзлегеннән күренәдер, - дип яза ул. - Бу кебек эшләрне тормышка ашыру өчен ничаклы фидаилык вә ничаклы түземлелек кирәклеге һәрбер гакыл иясенә мәгълүмдер". Әйе, кешенең иленә вә өенә килеп, бу кадәр явызлыкны кылу өчен зур батырлык кирәкми, ерткыч башкисәр булу да җитә. Күчем хан һәм себер татарлары моны яхшы аңлаган һәм Ермак бандасы белән ахыргача сугышкан. +"Тиңдәшсез дошман булган Ермакның үлүе, шулай ук калган казакларның да Искәрне ташлап Русиягә качулары татарлар өчен чиктән тыш шатлык булды", дип яза Атласи үзе дә хезмәтенең "Русларның Себердән качулары" дип аталган бүлегендә. Ни булса да, Атласи үз белгәнен язган, үз фикерен дә әйтергә тырышкан. Ул Күчем ханга карата аерата бер хөрмәт белән карый, аның Чыңгыз хан нәселен дәвам итүче булуын да, урысның иң зур дошманы икәнлеген дә, үз иреге белән илен бирмәвен дә шактый дөрес тасвирлый. "Урысларның Себерне икенче кат алулары" дип аталган бүлектә Атласи, Ермак үлгәннән соң, 1585 һәм 1600 еллар арасында Күчем хан гаскәре һәм Мәскәүнең Себер өстенә ябырылган регуляр армиясе арасында барган канкойгыч сугышлар турында хәбәр итә. +"Рус тарихчыларыннан кайсыларының әйтүенчә, Күчем хан руслар өчен гайрәтле, куркынычлы, арымый торган дошман иде. Себердә яуланган җирләрне имин итәр өчен, урысларга Күчем ханны бетермәк тиеш иде". Әйе, Күчем хан Мәскәүнең утлы корал белән янавына да, ярлыклар вәгъдә итеп алдавына да карамый, татар илен үз иреге белән дошманга бирми, тарихта андый хурлыклы эз калдырмый, 80 яшенә кадәр яу кырында сугышып үлә. Атласи үзенең язмасында Күчем ханның диненә, милләтенә, холык-фигыленә дә бәя биргән, аны бөтен яктан тасвирларга тырышкан. +"Алтын Урда ханлыгына буйсынган халыклар арасында ислам дине таратып, аны ныгытырга тырышучы Үзбәк хан булган кебек, Себер ханлыгына караган халыклар арасына ислам таратучы, һич шөбһәсез, Күчем хандыр, - дип яза ул. - ...Күчем ханның, Ядкәрләр кебек хиссез булмаенча, мөкаддәс уйлар иясе булуы үзе генә дә аны аерым бүлектә яд итүне таләп итәдер иде." +Әмма шул ук вакытта без Атласиның Күчем ханны кырт кисеп кыргыз-казакъ ясавын кабул итмибез, чөнки ул Чыңгыз хан нәселен дәвам итүче татар ханы булган, тарихта моны исбат итүче дәлилләр күп. Шулай ук Күчем ханның биләмәләрен Төмән-Тубыл белән генә чикләү дә тарихи дөреслеккә туры килми, чөнки Себер ханлыгының җирләре ике океан арасында җәйрәп яткан, Бараба далаларын, Татар сахрасын, Котып тарафларын үз эченә алган. Казакъ урдасы белән Себер ханлыгын тәңгәл кую да тарихи дөреслеккә туры килми. Шул ук вакытта Атласиның Күчем ханны "Себер халкын агартучы" дип атавы - бик уйлап һәм бу шәхесне озак өйрәнгәннән соң ясалган нәтиҗә. +"Күчем хан Себер йортына хан булгач та, андагы халыкларны дине ислам илә нурландыру өчен иҗтиһадлар сарыф кыла башлады, - дип яза ул. - ...Мондый олуг эшне ялгызы гына башкару бик кыен икәнен белгәч тә, Күчем хан атасы Мортазадан ярдәм сораган... Бәгъзе бер хәбәргә караганда, Күчем хан Казаннан да бик күп галимнәр китермеш". +Әйе, ярыммәҗүси Себердә ислам динен таратырга Күчем ханга Бохара һәм Казан галимнәре зур ярдәм итә. Бу урында Атласи, урыс тарихчыларыннан тыш, Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин һәм Морат Рәмзи хезмәтләренә дә мөрәҗәгать итә. Әмма ул кайбер урыннарда Мәрҗани хәзрәтләре белән бәхәскә дә керә, бигрәк тә Күчем ханның соңгы көннәре турында язганда, ул Мәрҗани фикере белән килешми. +"Бу хосуста Мәрҗани хәзрәтләре: "1003 елда мәмләкәтләренә Ермак ибне Тимофей атлы зат басып алып, шәһәрен дә сакларга хәле булмадыгыннан, Русия дәүләтенә бигъ итте вә Күчем хан кадерсез рәвештә башкорт арасына китеп вафат улды", дидер. Минем белүемчә, Мәрҗанинең Күчем хакында мәмләкәтен Русия дәүләтенә бигъ итте (сатты) диюе дә хата булдыгы кеби, башкорт арасына китеп вафат булды диюе дә хатадыр. Чөнки Күчем русларның иң чын дошманы булып, үзенең соңгы сулышларына чаклы Русия дәүләте илә сугышуы бик күп ышанычлы ярлыклар илә исбатланганлыктан, аның мәмләкәтен Русиягә сатуын уйларга һич тә юл юктыр. Башкортлар ул заманнарда Русия кул астына кереп беткән булдыклары сәбәпле, Күчемнең башкортлар арасына качуын да уйларга мөмкин түгелдер", дип яза ул "Себер тарихы"ның ахырында. +Хак сүзләр. Күчем хан соңгы сулышына кадәр иле, җире, дине, дәүләте өчен көрәшә, яу кырында батырларча үлә. Мәскәү патшалары аңа башта да, соңрак та каткат мөрәҗәгать итәләр, сугышмыйча буйсынган очракта, үзенә дә, нәселенә дә рәхәт тормыш вәгъдә итәләр. Әмма Себернең соңгы татар ханы мондый хурлыклы коллыкка бармый, ил-җирен, дәүләтен үз иреге белән дошманга бирми, тарихта сатлык дигән кара тап калдырмый... Нәкъ менә шуның өчен ул татар тарихчысы Һади Атласиның хөрмәтен һәм мәхәббәтен яулаган, милли каһарман булып, аның әсәрендә дә теркәлеп калган. +Әлбәттә, бу хезмәтендә Атласи бөтен Себер тормышын, андагы милләттәшләребез яшәешен яктыртуны үзенә максат итеп куймаган, бу - сугышлар тарихы, тагы бер татар дәүләтенең барлыкка килү һәм юкка чыгу тарихы. "В историческом труде "История Сибири" главным для Х.Атласи являлась проблема происхождения, эволюции и гибели татарского государства", дип яза бу хакта тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова югарыда телгә алган хезмәтендә (68 бит). Бүгенге көн күзлегеннән караганда, кайбер фактик һәм идеологик хаталары булса да, Һади Атласиның "Себер тарихы" хезмәте 1969 елда Мәскәүдә басылып чыккан "Советская историческая энциклопедия"дә Себер ханлыгы буенча иң ышанычлы хезмәтләрнең берсе, дип аталган. Ә күренекле галим, академик В.В.Бартольд Атласиның тарихи хезмәтләрен "татар патриоты" күзлегеннән язылган әсәрләр, дип бәяли. Һади Атласиның тормыш юлы һәм иҗаты буенча фәнни монография авторы Алсу Мөхәмәтдинова аның "Себер тарихы" хезмәтен гомумтөрки тарих белән бәйләп карый. +"Историю Сибири Х.Атласи прежде всего увязывал с историей тюрков, - дип яза ул. - Исследователь определил ключевое место в Сибирской истории именно тюркских народов. Начало всей татарской истории он рассматривал в масштабах Сибири в неразрывной связи с тюркским миром. Тем самым Хади Атласи отстаивал принцип целостности и единства тюрко-татарской истории". (А.Х.Мухаметдинова. Хади Атласи..., стр.67.) +Әйе, Һади Атласи "Себер тарихы" аша зур төрки дөньяга ишек ача, татар укучысын үзенең асыл тамырлары белән таныштыра. Ул бу әсәрендә үзен, чын мәгънәсендә, зур дәрәҗәдә төркиче-туранчы итеп күрсәтә. 1936-1937 елларда Казан төрмәләрендә сорау алган вакытларда да Атласи үзен төркиче-пантюркист дип атый, бөтен төрки халыкларны берләштерү фикереннән беркайчан да кире кайтмый, шушы идея өчен атып үтерелгән "Соңгы туранчы" булып тарихка кереп кала... +Атласиның "Казан ханлыгы" хезмәте +Һади Атласиның "Сөембикә" китабы - 1913 елның ахырында, ә "Казан ханлыгы" 1914 елның башында Казанда басылып чыга. Кайбер галимнәрнең әйтүенчә, алар башта икесе бер хезмәт булган, аннан Атласи "Сөембикә"не аерып алып, аерым китап итеп чыгарган. Бу бик мөмкин хәл, чөнки "Сөембикә", чыннан да, үзе аерым зур тема, һәм аны "Казан ханлыгы" кысаларында гына ачып бетерү мөмкин түгел. Атласиның Казан ханбикәсе Сөембикәгә карата зур хөрмәте һәм мәхәббәте дә шуңа этәргән булуы бар. "Сөембикә" алданрак басылып чыкса да, без сүзебезне "Казан ханлыгы"ннан башларбыз, чөнки Казан тарихыннан башка Сөембикә язмышын да тулысынча ачып бирү мөмкин түгел. +Казан ханлыгы турында Атласига кадәр дә хезмәтләр булган, рус тарихчылары да, татарлар да бу теманы яктыртырга тырышканнар. Әмма Атласи алар арасында бар тарихи хезмәтләрне җыеп өйрәнеп, чагыштырып, анализлап, бер системага салучы буларак аерылып тора. "Заслуга Х.Атласи состоит в том, что ему на основе многочисленных источников, многие из которых впервые вводились в научный оборот, удалось воссоздать более целостную картину исторического развития государственного образования татар", дип яза бу хакта галимнәр. (А.Х.Мухаметдинова. Хади Атласи: общественный деятель и историк. - Казань, 2004, стр.81.) +Әйткәнебезчә, Һади Атласи үзенең Казан тарихы турында фәнни хезмәтләренә бары тик Себер тарихын өйрәнгәннән соң гына тотынган. Башта аның өчен татарларның асыл тамырларын ачыклау мөһим булган, Себерне ул төрки-татарларның Ана-Ватаны, милли бишеге дип караган, татарларны скиф-һуннарның дәвамчысы итеп күргән. Бары тик шушы хакыйкатьне ачыклаганнан һәм шуңа ахыргача инанганнан соң гына, Атласи Казан тарихына тотынган. Әлбәттә, бу хезмәтендә дә ул урыс тарихчыларына нык таянган һәм аларга артык ышанган, шул сәбәпле милләт өчен шактый зарарлы гомумиләштерүләргә дә килгән, аларга алга таба тукталырбыз. Атласи шулай ук татар тарихчыларының үзенә кадәр язылган хезмәтләрен дә яхшы белгән булырга тиеш. Әйтик, шул ук Шиһабетдин Мәрҗанинең дә, Гайнетдин Әхмәревнең дә ул вакытта инде Казан тарихы турында саллы-саллы хезмәтләре басылып чыккан була. Дөрес, цензура пычагы аша үткән, нигездә, урыс чыганакларына таянып язылган бу әсәрләрдән татар файдасына идеологик яктан әллә ни табып булмый, әмма алар да фактик яктан шактый мәгълүмат бирә. +Замандашы буларак, Атласи бигрәк тә Гайнетдин Әхмәров әсәрләренә игътибар иткәне сизелә. "Казан тарихы"ның болгар чоры белән башланып китүе, аны Болгар белән бәйләргә тырышу да шул тәэсир сәбәпле булырга мөмкин. Атласиның "Казан ханлыгы" белән Гайнетдин Әхмәровның "Казан тарихы" әсәрләре төзелешләре белән дә охшаш - икесендә дә Казанга нигез салыну, ханнар тарихы, урыслар белән сугышлар һәм Казанның алынуы тасвирлана. Гайнетдин Әхмәровта Казан ханлыгында яшәгән башка милләтләр турында аерым бүлекләр бар, Атласида ул әсәрнең эчендә бирелгән. Гайнетдин Әхмәровта Сөембикә ханбикә турында аерым соңгы бүлек булса, Атласида Сөембикә аерым китап итеп бирелгән. +Әмма, әйткәнебезчә, Һади Атласи "Казан ханлыгы"н язганда, төп мәгълүмати нигез итеп урыс чыганакларын файдалана, ул шулай ук чит ил тарихчыларының хезмәтләренә дә мөрәҗәгать итә. Ул чор өчен чыганаклар базасы бик бай, Атласи шуларның һәрберсен җентекләп өйрәнеп чыккан, чагыштырган, әсәрләрендә файдаланган. Бу нисбәттән галимнең эшчәнлегенә, тырышлыгына таң калырлык, ул Казан тарихы буенча борынгы рус елъязмаларыннан алып үз замандашларының хезмәтләренә кадәр өйрәнгән һәм кулланган. Монда Никон, Воскресенская, Ермоловская, Симеон, Лаврентьев, Львов, Авраам, Тверь, Софийская елъязмаларына, Россия тарихчылары Вельяминов-Зернов, Карамзин, Татищев, Пинегин, Арцыбашев, Ашмарин, Миллер, Рычков, Новиков, Щербатов, чит ил галимнәре Рубрук, Герберштейн, Иовий, Олеарий, Плано Карпини, Лависс, Рамбо хезмәтләренә, шулай ук "Соловецкий список", "Казанская история", "История о взятии Казани", "Бархатная книга", "Царственная книга", "Русский хронограф", "Сказания князя Курбского" язмаларына, сүзлекләргә искәрмәләр ясалган. Ә бит бу хезмәтләрнең күпчелеге - иске славян хәрефләре белән кулдан язылган хезмәтләр. Атласи аларның барысын да күз нурларын түгеп укыган, юкка чыккан дәүләтебезнең тарихын урыс архивларыннан, чиркәү һәм монастырь базларыннан эзләргә мәҗбүр булган. +Бу хезмәтендә Атласи Шиһабетдин Мәрҗанинең "Мөстәфадел-әхбәр фи әхвали Казан вә Болгар" ("Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр"), Әбелгазый Баһадир ханның "Шәҗәрәи төрек", Рәшид-әд-диннең "Җамиг әт-тәварих", шулай ук "Тарихы мәдәният", Хисаметдин Мөслими хезмәтләренә, татар халык авыз иҗатына искәрмәләр ясый, әмма Гайнетдин Әхмәровның "Казан тарихы"н искә алмый. Гайнетдин Әхмәров инде 1911 елда ук үлгән була, һәм без бу ике тарихчының шәхси мөнәсәбәтләрен белмибез. Атласи шулай ук Ризаэддин Фәхреддиннең "Шура" журналында чыгып килгән татар ханнары турында язмаларын да яхшы белгән булырга тиеш. +Һади Атласи бу хезмәтендә Казан ханлыгының тарихын Олуг Мөхәммәдтән башлап җибәрә, яңа татар дәүләтенә Болгар ханнары түгел, ә Алтын Урда ханнары нигез салганлыгын ассызыклый. "Безнең максатыбыз Казан ханлыгы исеме илә тарихта атаклы һәм дә мәркәзе Идел буендагы Казан булган ханлыкны язу булганлыгы өчен, сүзне шул ханлыкның барлыгына сәбәп булган Олуг Мөхәммәд ханнан башлыйсыбыз килә вә шуңа күрә теге Алтынбәк илә Галимбәкләрне зикер итәсебез килмидер", дип яза ул. (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. - Казан, 2009, 268 бит.) Олуг Мөхәммәд ханнан соң "Мәхмүдәк хан, аннан соң - Хәлил, Ибраһим, Илһам, Мөхәммәдәмин, Габделләтыйф, Шәехгали, Сәхибгәрәй, Сафагәрәй, Җангали, Үтәмешгәрәй, Ядкәр" ханнарның Казан дәүләте белән идарә итүләре тасвирлана. Гайнетдин Әхмәровта исә Себердән Мамук хан да өстәлгән, аерым бүлек багышламаса да, Казан ханнары исемлегенә ул Алтынбәк белән Галимбәкне дә керткән. Ризаэддин Фәхреддиннең "Казан ханнары" хезмәтендә исә татар ханнарның исемлеге Һади Атласиныкы белән туры килә. +Әйткәнебезчә, Атласиның "Казан ханлыгы"нда төп чыганак булып урыс елъязмалары тора, галим уңга-сулга карамыйча алар артыннан бара, бик сирәк кенә тукталып комментарийлар биреп куя. Әйе, әлеге китап - татар падишаһлары һәм урыс-татар орышлары турында. Әмма шуңа карамастан, бу хезмәттән Казан ханнарының тормышы да, милләт язмышы, дәүләт югалту фаҗигасе дә ачык күренә. Ул гына да түгел, Һади Атласи, урыс чыганакларына таянып булса да, Мәскәү белән Казан арасында барган дистәләрчә сугышларның сәбәбен ачкан, урысларның - талау, татарларның үз-үзләрен саклау өчен сугышуларын язган. Моңа бүгенге тарихчылар да игътибар иткән: +"Х.Атласи... подчёркивал, что казанское правительство никогда не ставило перед собой захватнические цели. В большинстве случаев казанские походы являлись ответом на предшествующие русские вторжения или же действиями защитного характера... Исследователь стремился объективно воссоздать военные события. Он указывал на то, что русская сторона вела войны с целью обеспечения своих экономических интересов, с целью наживы. При этом он подчёркивал мысль о том, что казанские татары, противодействуя русским вторжениям, отстаивали тем самым свою независимость", дип яза алар. (А.Х.Мухаметдинова. Хади Атласи..., стр.91.) +Әйе, бу чыннан да шулай, һәм урысларның татарларга карата талау, басып алу сәясәте алып барганлыгын инде күп тарихчылар исбат итте. Һади Атласи да, урысларга бик каты бәрелмичә генә (бәлки, каты әйткән урыннарын патша цензурасы алып ташлагандыр), Мәскәүнең Казанга каршы алып барган сугышларын яулап алу сугышлары икәнлеген ача алган. Әмма урыс чыганакларына артык ышану Атласины көтелмәгән нәтиҗәләргә дә китергән. Моның иң әрнетеп һәм күзгә, күңелгә бәрелеп торганы - галим Казан ханлыгының җимерелүендә, татар дәүләтенең юкка чыгуында, нигездә, татарларның үзләрен гаепли. Бигрәк тә, ил белән идарә итүчеләрне, җитәкчелек тирәсендә булучыларны, милли һәм дини элитаны сатлык коткычылар, дип атый. Әлеге фикер Атласи хезмәтенең башыннан ахырына кадәр кара тамга булып бара, моның белән килешәсе килми, чөнки бу бөтен милләткә карата нахак бәя булып яңгырый. Моңа бүгенге татар тарихчылары да игътибар иткән. +"Урыс чыганакларына, бигрәк тә елъязмаларга таянып, алардагы барлык сүзне дөрес дип хуплап, автор Казан мәмләкәтенең һәлакәте бары тик татарларның үзләренең сатлыкҗан, хыянәтчел булуыннан гына булган дип, җан өшеткеч "ачыш" ясый, - дип яза Сәлам Алишев. - "Алар үзара тату-тыныч яши алмадылар, һәрчак ызгыш-талаш белән мәшгуль иделәр, дәүләт һәм милләт мәнфәгатьләрен кайгыртмадылар, бары тик үз шәхси файдаларын гына уйладылар, байлык өчен куып бер-берсен саттылар, бүре бүре итен ашамаган хәлдә, казанлылар бер-берсен дә, Казанны да ашадылар, саттылар", - ди. Дәүләтнең мөстәкыйльлеген саклый алмаган өчен, татар халкын гаепләү әсәрнең буеннан-буена кызыл җеп булып сузылган. Урыс елъязмаларында да бу шулай". (Сәлам Алишев. Татар тарихчылары. - Казан, 2006, 196-197 битләр.) +Тарихчы Сәлам Алишев каты әйткән, әмма хак әйткән. Мин дә Атласиның татарларга карата шулкадәр нәфрәтен аңлый алмыйм. Моны урыс тарихчыларына, елъязмаларга артык нык ышану дип тә, цензура тәэсире дип тә аңлатырга мөмкин, әмма ниндидер шәхси сәбәп тә булуы бар. 1909 елны ул төрмәгә татарлар әләге буенча утыра бит, аннан соң да матбугат битләрендә аерым дин әһелләре белән бәрелешләре булып тора, әмма болар, тарихи хезмәт язганда, милләтеңне хыянәттә гаепләү өчен сәбәп булып тора аламы? Юк, әлбәттә. Ни кызганыч, Казан алыну фаҗигасен, тарихчы буларак, ни Мәрҗани, ни Гайнетдин Әхмәров, ни Атласи ахыргача ачып бирә алмаган, алар, нигездә, урыс елъязмаларындагы фактларны гына сөйләп чыкканнар, дигән фикер кала. Аларның бөтен ялгыш-хаталарын, татарларның үзләрен гаепләп язып калдырган ялганнарын, шәрехләмичә генә, татарчага аударганнар. +Казан ханлыгы тарихын, татарларның милләт буларак бөеклеген, аның дәүләт югалту фаҗигасен беренче булып иң дөрес ачучы тарихчы - рус кешесе Михаил Георгиевич Худяков. Әгәр ул "Очерки по истории Казанского ханства" китабын патша заманында чыгарган булса, ул бу рәвештә дөнья күрмәс иде, урысларны, Мәскәүне гаепләгән бөтен урыннарын алып ташларга кушкан булырлар иде. Аның әлеге китабы 1923 елда, Казанда басылып чыга, ул вакытта патша заманындагы бөтен явызлыкларны ачарга һәм тәнкыйтьләргә рөхсәт ителә, большевиклар шулай итеп үзләренең нинди юл белән хакимияткә килүләрен акларга тырышалар. Ә Худяков шул форсаттан файдаланып, үзенең татарлар турында иң дөрес китабын чыгарып өлгерә... Хәер, бу китабы өчен җәза аны барыбер куып җитә - Михаил Худяковны, халык дошманы дип, 1936 елның декабрендә Ленинградта атып үтерәләр, ә Атласи ул вакытта Казан төрмәсендә хөкем карары көтеп ята... +Тагы Һади Атласиның "Казан ханлыгы" хезмәтенә кайтыйк, галимне аңларга тырышыйк. Әлбәттә, дәүләт кадәр дәүләтне югалту фаҗигасен ул да күңеленнән бик авыр кичергән, тарихның канлы тузаннарында казынып, моның сәбәпләрен табарга тырышкан. Кызып яки мавыгып китеп, ялгышуы да бар. Белүебезчә, ул бит "Казан ханлыгы"ның дәвамын язарга теләгән, бу турыда матбугатта да белдергән, әмма хезмәтенең дәвамы булмаган. Бәлки, язылып та, туктаусыз тентүләр һәм төрмәләр сәбәпле, кулъязмасы юкка чыккандыр, бәлки, бу теманы кабат күтәрүнең вакытсыз икәнен аңлагандыр, бәлки, кирәген дә тапмагандыр... Хәзер тагы татар тарихчыларының Атласи хезмәтләрен бәяләвенә тукталыйк. +"Атласи аерым мәсьәләләр буенча төрле авторларның хезмәтләренә, фикерләренә туктала, - дип дәвам итә Сәлам Алишев. - Кайвакыт аларга каршы килә, үзенең фикерен үткәрергә тырыша. Шул ук вакытта ул күп кенә очракларда чыганакларга анализ ясамый, елъязмаларда язылганны кабатлый. Мәсәлән, ул, "Казанская история" ялганына ышанып, 1552 елда Казанны алгач, йөз мең урыс әсире коткарылды, дип, шул фантастик әкиятне кабатлый. Патша Россиясенең ничә еллар буе Казан дәүләтен һәм Себерне яулап алу өчен сугышуына тиешле бәя бирә алмый. Ул русларны һәм аларның патшасы Иван IVне мактап, "алар милли хисле, ә татарлар хиссез иделәр" дип яза. Бу патшаның әшәкелекләрен күрми һәм әйтми. Бәлки, цензурадан курыккандыр, ул бит хөкүмәткә каршы язганы өчен төрмәдә утырып чыккан, эшен югалткан, полиция күзәтчелегендә яшәүче кеше иде". (Сәлам Алишев. Татар тарихчылары..., 197-198 битләр.) +Һади Атласиның иҗатын һәм тормышын фәнни яктан өйрәнгән галимә Алсу Мөхәмәтдинова да аның бу якларына игътибар иткән, әмма болар хакында тынычрак әйтергә тырышкан. Ул Атласиның татарларны гаепләп язуына җитди сәбәпләр булырга тиешлеген әйткән, төп сәбәп - дәүләтчелекне югалту фаҗигасе икәнлеген сиздергән. Галимә фикеренчә, Атласи татар ханзадәләренең һәм бәкләренең милләт өчен хәлиткеч вакытта халыкны милли һәм дини яктан бер байрак астына туплый алмауларына, адым саен бер-берләре өстеннән әләк белән Мәскәүгә йөгерүләренә әрнегән, аларны кискен гаепләгән, шуңа күрә, сатлыкҗаннар һәм хыянәтчеләр, дип атаган. +"Учёный главной причиной падения Казанского государства называл отсутствие у татар единства и организованности, недостаточный уровень религиозного и национального чувства. Это проявилось в борьбе различных сил внутри татарского общества, ослаблявших это общество. Мыслитель критиковал самих же татар, считал их ответственными за гибель собственного государства. Здесь Х.Атласи выполнял своеобразную роль судьи, не оправдывал поведение своих соплеменников какими-то объективными причинами". (Алсу Мухаметдинова. Хади Атласи..., стр.109-110.) +Әйе, Казан ханлыгының җимерелүендә Атласи дәүләтне саклый алмаган татарларның үзләрен гаепли. Әмма, безгә калса, бу - зур проблемага, милләтебез өчен җиһани фаҗигагә берьяклы гына караш. Михаил Худяков исә үзенең "Очерки по истории Казанского ханства" хезмәтендә Мәскәүнең Казанга, татарларга карата алып барган мәкерле сәясәтен бик дөрес ачып бирә алган, дәүләт бәйсезлеге юкка чыгуда татарларны гына гаепләп калдырмаган. Димәк, шулай да язып була?! Атласи Казанга ярдәм итмәгәннәре өчен төрки-ислам дәүләтләрен, бигрәк тә Төркияне һәм Кырымны да гаепли, ә Нугай Йортын, аның хуҗаларын "каткан, кара күңелле азгыннар", дип атый. +"Нугайлар белән казанлылар бер дин, бер милләт кешеләре булсалар да, болар арасында туганлык, берлек юк иде, - дип яза ул. - Урыс князьләренең Казан ханлыгы белән шаяруларында, шулай ук Казан йорты өстенә туктаусыз баскынлык итүләрендә Казан олугларының зур катнашлары булган кеби, нугай мирзаларының да шулчаклы катнашлары булды". (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. - Казан, 2009, 432 бит.) +1549 елда Нугай иле башлыкларының, урыслар белән берләшеп, Казан өстенә яу белән килергә әзерләнүләрен дә Атласи кискен гаепли. "Йосыф мирза Сөенбикәнең атасы, Үтәмешгәрәйнең бабасы була торып та, Казан ханлыгының шундый авыр көннәрендә кызы белән торынына ярдәм итмәве, Иван белән бергәләшеп Казан өстенә йөрергә әзерләнүе искитәрлек бер эш иде, - дип яза ул. - Дөнья яратылганнан бирле мондый эшне һичкем эшләгәне юк иде исә дә, Йосыфның каткан күңеле аны эшләүдән тартынмады". (Күрсәтелгән хезмәт, 438 бит.) +Әйе, без никадәр төрки берлек турында сөйләсәк тә, тарихта аның киресе күренә, бу бигрәк тә Казан фаҗигасендә ачык чагыла. Төрки-мөселман булган Кырым белән Нугай иленең туктаусыз тарткалашулары, инде аларның Казанга үтеп кереп тә үз тәртипләрен, үз кешеләрен урнаштырырга тырышулары татарлар арасында зур каршылыклар тудырган һәм нәтиҗәдә дәүләт бәйсезлеген югалту белән тәмамланган. Һәркем Казан тәхетенә үз ханын куярга тырышкан, хакимияткә кырымлы яки нугайлы килгәнгә карап, аңа каршы булганнар кырып салынган; исән калганнар, ярдәм сорап, Мәскәүгә качкан. Менә шулай итеп, Казанның үз эчендә дә, тышында да аңа каршы көчләр - төрки-татар оппозициясе барлыкка килгән, һәм алар, иваннарга ияреп, Казан өстенә яу чапкан... +"Урыслар өчен казанлыларның кырылулары күңелле эш булган кеби, Казан өстенә һөҗүм иткән татарларның кырылулары да күңелсез түгел иде. Этне эт белән талату ничаклы көлке булса, татарларның берсен икенчесеннән талату да урыслар өчен шулай ук көлке иде", дип яза ул, әрнеп. (Күрсәтелгән хезмәт, 454 бит.) +Һади Атласи Казанга иң нык каршы эшләүче татарлар дип Булат бәкне, Хөршидә бикәне, Боерган сәедне атый, "Булат Казанның иң азгын бәкләреннән булып, аңарда изге тойгыларың берсе дә юк иде. Бу кеше кайчагында йорт өчен тырышкалый иде исә дә, тискәреләнгән чагында йортны сатудан да тартынмыйдыр иде", "Хөршидә илә Булат Казанның иң зур коткычыларыннан вә шуның белән бәрабәр Сафагәрәй ханга дошман кешеләр...", "үзара орыш-талашлар белән кешелектән чыгып беткән казан татарлары", дип яза. Ибраһим ханның кызы Гәүһәршад-Хөршидә бикәгә Атласидан бигрәк тә нык "эләгә", ул аны "тезгенсез хатын" дип атый. +"Бу кеше үзе хатын гына булса да, аның Казан ханлыгына иткән зарарлары мең ирнекеннән артык булды, - дип яза ул. - Казан ханлыгының бетүенә көч куйган кешеләр арасында бу хатын иң зур урын тотты. Бу тезгенсез хатын көчсез ханлыкның бетүе өчен батыр хезмәтче булды". (Күрсәтелгән хезмәт, 384 бит.) +Каты әйткән! Хәер, Гәүһәршад-Хөршидә бикәнең Казан ханлыгында тоткан урыны турында әле бүген дә бәхәсләр бара, дөресен бер Аллаһ кына белә. Атласи Казан бәкләренең, татар түрәләренең үз дәүләтләренә каршы алып барган сәясәтләрен аңлый алмый, аңларга да теләми. Һәм аның бу сатлыкҗаннарга, хыянәтчеләргә биргән кискен бәясе белән кайчагында килешмичә дә мөмкин түгел. Гомумән, бер Казан ханлыгында гына түгел, бөтен төрки дәүләтләрдә дөрес тышкы сәясәт булмаган икән, сугыша белгәннәр, ә тышкы дөньядан килгән мәкерне күрә һәм аңа җавап бирә белмәгәннәр, дигән фикергә киләсең. Киресенчә, күпчелек казан һәм нугай татар түрәләре, үз мәнфәгатьләре өчен илне дә, җирне дә, хәтта телне-динне дә сатканнар. +"Казан бәкләренең күбесе йорт өчен файдалы эш кылырга булдыра алмасалар да, аның зарарына байтак эш кылырга хәлләреннән килә иде, - дип яза Атласи. - Боларда изге тойгылар булмаганлыгы сәбәпле, алар өчен йорт сату шалкан ашау кебек җиңел иде. Болар ил файдасын күзәтмиләр. Йорт өчен кайгырмыйлар, шуңа күрә үзләренең шәхси файдалары өчен ханлыкны корбан итүдән тартынмыйлар иде. Бер нәрсә өчен ханга күңелләре калса, урыс князьләренә хәбәр җибәрәләр, Казанны килеп алуларын алардан үтенәләр иде. Берәүгә ачулары кабарса, шуны, дингә һәм милләткә җинаять кылып булса да, басудан чиркәнмиләр иде. Казанның бу оеткысы бара торгач бигрәк тә көчәйде. Казанда шуның белән агуланмаган берәү дә юк иде. Бу оеткы соңгы буыннарга да мирас булып калды". (Күрсәтелгән хезмәт, 411-412 битләр.) +Әлбәттә, бик авыр һәм кискен бәя, әмма монда дөреслек тә бар, бу милләтнең, бигрәк тә, җитәкчелекнең ни дәрәҗәдә эчтән череп таркалуын-диградацияне күрсәтә. Казан үзенең фаҗигасенә менә шундый хәлдә килеп керә, сукыр татар түрәләре Казан алынуны чираттагы тәхет алышыну итеп кенә күрәләр, әмма бу гасырларга сузылган һәм хәзер дә дәвам иткән коллык булып чыга... Һәм Атласи, халык арасыннан чыккан татар тарихчысы, бу фаҗигане бөтен йөрәге белән тоя, аңлый, сатлыкҗаннарны, хыянәтчеләрне каләме белән хөкем итә. Әйе, боларны белү - гыйбрәт өчен кирәк, милләт һәм дәүләт фаҗигасенә китергән ялгышлар кабатланмасын өчен кирәк, алга таба дөрес яшәү өчен кирәк... +Һади Атласи турында, "русларны мактаган, татарларны хурлаган" дип әйтүләр дә дөреслеккә туры килми, ул русларның үз-үзләрен тотышларын татарларның хәлфигыльләре белән чагыштырган, һәм бу чагыштыру татар файдасына түгел икәнен күрсәткән. Әлбәттә, монда аңа рус елъязмаларының да көчле тәэсире булган, әмма ул һәр ялганга ышанып утыра торган кеше түгел бит, Атласи нәтиҗәгә карап бәя биргән. Ә нәтиҗә безнең файдага түгел. Дин-милләт-дәүләт дигәндә, урысларның омтылышыргылышлары безгә караганда күпкә көчле булган, ул хәзер дә шулай. Моны, әлбәттә, Атласи да тойган һәм шундый нәтиҗә ясаган: +"Шушы чакларда урыслар, христиан дине өчен бар көчләрен сарыф итеп, татарлар белән орышмакта һәм дә аларның князьләре үзләренең халкын сугышка өндәгәндә, христианлык исеменнән өндәмәктә исә дә, татар олуглары арасында ислам дине өчен тырышкан юк, аның файдасын күзәткән дә юк иде. Киресенчә, алар урыс князьләренең теләкләренә сукыр корал булып хезмәт итәләр, дин һәм мылтыкларын юк бәягә саталар иде. Боларның күңелләрендә туган кайгысы булмаенча, торганы корсак кайгысы гына иде. Менә шундыйларның берсе Хөршидә исемле әлеге тезгенсез хатын иде". (Күрсәтелгән хезмәт, 409 бит.) +Әлбәттә, бу бәя бөтен милләткә кагылмый, һәм бу ямьсез сыйфатлар да бөтен татарга хас түгел. Урысларның Казан өстенә дистәләрчә тапкыр яу белән килүе билгеле, татар ирләре аларны батырларча кире кага, урысларны яу кырында сугышып җиңә, илдәүләт өчен сугышып үлә. Ә менә диннең зәгыйфьләнүе булган булырга мөмкин, чөнки иман көчле булса, туган туганга, мөселман мөселманга кул күтәрмәс иде. Ә КазанКырым-Нугай илләренең тарихында юк өчен дә үзара дошманлашу, бер-берләренең җанын кыю, бер-берләре өстеннән кяфергә әләк белән бару очраклары шактый бит! Әлбәттә, тәҗрибәле тарихчы Атласи да моны күргән, һәм мөселман, һәм төркиче буларак, моңа җаны әрнегән, бу хакта килер буыннарга да язып калдырырга теләгән. Һәм ул урыс белән татар арасындагы кайбер аерымлыкларны да күрсәтеп биргән. +"Урыслар белән татарлар арасында дошманлык бик нык тамыр җәйгәнлеге сәбәпле, аны тиз генә бетерергә мөмкин түгел иде, - дип яза ул. - Урыслар татарларны чын күңеленнән яратмадыклары кеби, татарлар да урысларны яратмыйлар иде. Шулай булса да, ике арада аерма бар иде: урыслардан, татарларга килеп, үз падишаһлыкларының серләрен сатучылар булмадыгы хәлдә, татар олуглары төркем-төркем Мәскәүгә киләләр, йортларының бөтен серләрен ачып бирәләр иде". (Күрсәтелгән хезмәт, 449 бит.) +Ни кызганыч, бу бүген дә шулай бит! Казан түрәләре белән килешә алмаган күпме татар ир-егетләре Мәскәүдә сыену таптылар, шунда качып котылдылар. Аларны ниндидер дәүләт серләрен ачканнардыр дип әйтеп булмый, әмма татар буларак үз илендә урын тапмыйча, урыс җирендә сыену табулары Казан түрәләренең чал тарихтан гыйбрәт алмауларын күрсәтә. Һади Атласи Сөембикә ханбикәнең, Казан алынмас борын, Мәскәүгә әсир итеп бирелүен дә бик авыр кичергән. "Мондый вакыйганың охшашын тарих күрмәгән булса да, татар күңеле аны эшләүдән тартынмады. Борынгыдан бирле берсе икенчесенең канын агызып килгән, үзара талашуны йола иткән аталарның балаларына бу эш ят күренмәде", дип язып калдырган. (Күрсәтелгән хезмәт, 461 бит.) +Әйе, Сөембикә ханбикә язмышы - ул милләт язмышы, аның әсирлеге - ул милләт әсирлеге, Сөембикә фаҗигасе - ул милләт фаҗигасе... Һәм аның аянычлы нәтиҗәсе - Казанның урыслар тарафыннан алынуы, татар дәүләтенең юкка чыгуы, гасырларга сузылган коллык... Урыс чыганакларына таянып булса да, Һади Атласи Казан алыну күренешен милләткә җиткерергә тырышкан: +"Болар (урыслар) тизлек белән татарлар артыннан җитеп, аларны кыра башлады. Үлгән һәм яраланган кешеләр сансыз иде: Казан елгасыннан урманга чаклы булган болынлык, шулай ук урман кырыендагы аланнар, эчендәге яланнар - барысы да татар үлекләре белән тулган иде. Шәһәрнең эче белән тирәсе бигрәк тә куркынычлы булып, аның һәрбер урамнары үлекләр белән тулган, йөрүчеләр үлекләр өстеннән йөриләр иде. Хан йорты артындагы чокырлар, Казан елгасы буе, болынлык - барысы да татар үлекләре белән тулып, кайсыбер урыннарда өем-өем яталар иде. Татарлардан үлгән һәм яраланган кешеләрнең саны ачык билгеле булмаса да, аларның 10ар меңләп булганлыгы билгеле иде. Татарлардан үлүчеләр сансыз күп булдыгы кеби, тоткын ителүчеләр дә бик күп булды. Иван аларның хатын-кыз һәм яшь балаларын тере калдырырга боерып, эшкә ярарлык ирләрнең барчасын үтерергә боерды. Тере калдырылганнары урыс гаскәренә өләшенеп, аларның һәрберсенә диярлек берәр тоткын тигән иде. Шулай итеп, Казан алынды, ханы тоткын ителде, Казанның ялавы да урыслар кулына төште. Атаклы Казан ханлыгының хуҗасы урыслар булып калды. Урысларның борынгыдан бирле дошманы булып килгән ханлыкның бетүе алар өчен сөйләп бетергесез шатлык булды". (Күрсәтелгән хезмәт, 549 бит.) +Әйе, тарих ул - гыйбрәт, тарих ул - сабак, тарих ул ачы үкенечләрдән һәм ялгышлардан да тора... Һади Атласиның "Казан ханлыгы" әсәре - моның ачык мисалы. Әйе, кабул итүе авыр, әмма бу хәлләр татар тарихына канлы тамгалар белән язылган, алардан ваз кичеп булмый. Әйе, тәкъдир безгә явыз күршеләрне биргән, бездә алар мәкеренә каршы торырлык мәкер булмаган, бар усаллык үзара ызгышларга, бет ваклыгына киткән... Дәүләт төзи белгән татар ирләренең аны тотарлык җиһани сәясәтләре булмаган, дөнья гел шулай барыр дип уйлаганнар. Бу сәяси сукырлыкның нәтиҗәсе дәүләтнең явыз күршеләр тарафыннан яулап алынуы, милләтнең аларга кол булуы белән тәмамланган. Татар тарихчысы Атласи шул хакта кисәткән, шул хакта килер буыннарга язып калдырган... Юбилейга барышлый +АБ-225 +ОЧЕРК +Минем снайперлар ротасына яңа гына килгән көннәремнең берсе иде. Кичке тикшерүдән соң рота командиры лейтенант Буров: +- Иртәгә АБ-225кә багышланган кичә булачак, әзерләнегез, иптәшләр, - диде. Янымда басып торган иптәшләр һәммәсе бер авыздан: +- Бик яхшы, була ул. Без һөнәрне күрсәтербез, - дип җавап бирделәр. +Димәк, кичә булачак. Нинди көн соң иртәгә? 23 июль. Нәрсә соң ул AБ225? Һөнәрне күрсәтегез, хәзерләнегез, - ди лейтенант. Димәк, кичә кызыклы вакыйгаларга бай булачак. Кичәнең артистлары да минем янда ук басып торалар. Шулай да ни өчен соң кичә АБ-225кә багышлана? Полкның да, дивизиянең дә номеры алай түгел. +Гомумән, мине кызыксынулы борчу биләп алды. Иптәшләрдән бу санның һәм кичәнең серен сорыйм, ә алар, тирән сер саклаган кыяфәттә, хәйләкәр елмаялар гына. +- Әле син белмисеңмени? Алайса күрерсең, кызык ул. +Минем белән беренче көнне үк танышып өлгергән татар егете Абдуллин да, кара кашларын сикертеп: +- Ашыкма, якташ, иртәгә күрерсең, - дип шаяртып кына җавап бирде. +Ә икенче көнне иптәшләр хәзерләнә үк башладылар, һәркем төймәсен ялтырата, итекләр чистарта. Абдуллин әллә кайчан итеген дә, төймәләрен дә чистартып өлгергән, ак якачыгы аңа аеруча матурлык биреп тора. Ул ыспай гына йөри. Гармунчы егет баянны ыңгыраштыра, бер төркем егетләр аңа кушылып яңа бер көйне өйрәнәләр. Музыка тавышы күңелләрне кузгата, солдатны казармалардан тышка, кояш янына чакыра кебек, көйне озак итеп тыңлыйсы килә, уйлар еракка, авыл урамына, сабан туенда кызларны биетеп утырган чакларга китә... +Димәк, бүген концерт була. Мин дә, итекнең "җанын алганчы" сукно белән ышкып, кояш нурлары итеккә төшкән чакта туры почмак ясап, икенче бер караңгы урынга шәүләсен җибәрерлек иттем. Көтеп йөрим. Биеп ташларга да ният юк түгел. Югарыдан кунаклар да килергә тиешлеген ишеттем. +Көтелмәгән минутлар килеп җитте, без ял иткән район үзәгенең клубында кичә башланды. Мин ни күрәм? Президиумда Абдуллин да утыра, ниндидер полковник аның белән нәрсә турындадыр сөйләшә, алар көлешәләр. Ә стенада Абдуллинның рәсеме. +Безнең ротаның командиры кичәне ача һәм һәркемгә ишетелерлек итеп: +- Данлыклы снайперыбыз гвардияче өлкән сержант Абдуллин Бәхетгәрәйнең 225 немецны үтерүенә һәм аның икенче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүенә багышланган кичәне ачык дип саныйм, иптәшләр, - диде. +Залда "ура" тавышлары һәм: "рәхмәт сиңа, батыр Абдуллин". "Батыр снайперга кайнар сәлам!" - дигән сүзләр яңгырады. +Абдуллинның сугышчан дуслары, бер-бер артлы сүз алып, аны тәбрик иттеләр һәм котладылар. Мин дә, серле санның ачылуын күреп, якташымны тәбрик иттем, уңыш теләдем. +Билгесез полковник Абдуллинны Икенче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләү турындагы приказны укыды һәм залдагы кул чабулар, тәбрик тавышлары астында үз кулы белән орденны атаклы снайперның күкрәгенә кадады. Абдуллин, полковникның кулын кысып: +- Рәхмәт бөек ватаныма, бу соңгы орден булмас, - дип, елмаеп җавап бирде. +Аның сүзләре тагын залга ыргытылган девиз булып яңгырадылар, залдагылар аны тагын алкышладылар. Абдуллинның күкрәгендә балкыган Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз, Өченче дәрәҗә Дан орденнары һәм "Батырлык өчен", "Сталинград оборонасы өчен" медальләре янында тагын бер орден артты. Аның күкрәгендә - сугышчан юлы. "Гвардия" һәм "Отличный снайпер" значоклары, яралану билгеләре... +Абдуллин үзе чибәр генә егет. Урта буйлы, калку күкрәкле, кара бөдрә чәчле. Үткен шомырт кара күзләре өстендәге кыйгач, кара кашларын сагынып җырлаган кызлар аз түгелдер. +Абдуллин аяк өстендә, елмаеп залга карый, уң кулын күтәреп, үзен тәбрикләүчеләргә рәхмәт белдерә. +Менә аның тавышы залны яңгыратты: +- Сталинград өчен каты көрәшләр башланган вакытта мин, снайперлар мәктәбен тәмамлап, фронтка килдем. Безнең командир, миңа снайперлар винтовкасын биреп: +- Кара аны, иптәш Абдуллин, винтовканың сериясе синең инициалга бик килешле АБ, саны - 225, сиңа тик 225 немецны үтереп инициал янына өстәргә генә кала, - диде. Бу сүзләр мине, чыннан да, ашкындырдылар, беренче көнне мин өч немецны үтердем, икенче "ау"да тагын биш немец дөмекте. Янган танк эчендә өч көнгә сузылган "авымда" безнең якка үрмәләгән немецларны чүпләп яттым. Тик санбатка алып барган чакта гына, өч көндә 28 немецны үтерүемне исәпләп, яра газапларын онытып, чын күңелемнән шатландым. Кыскасы, түбәндәгечә: Сталинград далаларында - 61 немец, Орёл өлкәсендә - 114, Белоруссиядә - 38, Польшада - 12. +Ничек сугышканымны күрдегез, арагызда үстем. Бирелгән бурычны намус белән үтәү өчен тырышуым, Ватан алдында үземне җаваплы сизүем нәтиҗәсендә, илемнең хөрмәтләвенә ирештем, моның өчен мине үстергән Ватаным, Бөек Сталинга рәхмәт! Һәрвакыт миндә шушы АБ серияле, саны 225лe винтовка булды, һәрвакыт АБ инициаллы снайпер охотага йөрде һәм 225не тигезләде. +Залда күңелле көлү, алкышлар. +Мин дә 225нең серен тәмам аңладым. Кичә бик күңелле үтте, сынатмаска тырышып, кичәдә бик яхшылап биеп тә ташладым. Казармага мин Абдуллин белән бергә кайттым. +- Дус булып йөрисең тагын, ә миңа моңа чаклы сөйләгәнең дә юк иде, - диюемә, ул шаркылдап көлде: +- Мактанып булмый инде ул, үзең кызыксынып сорамагач, - диде. +Мин, үземнең гаепле булуымны сизеп: +- Мин каян белим синең бөтен фронтка данлыклы булуыңны, - дип куйдым. +* * * +Кайчандыр Минзәлә районында гади колхозчы булып эшләп йөргән Татарстан егете, хәзер Висла елгасын узып, Польша җирендә сугышчан юлын дәвам итә. +Аның винтовкасы 225 нче номерлы булып калса да, үтерелгән немецлар саны күптән үк артып китте инде. +Килер көннәр, сугышып үткән юллары аша Абдуллин сөекле Идел буена ашыгыр. Аны поляклар озатып: +- Безне азат итүче ул, - диярләр. Белорус халкы аны: +- Таныш егет, безнең герой ул, - дип ихтирамлап озатып калыр. +Орёл җирендә ул үзе узган җирләрнең "үзе куганын" тагын татып, халыкның рәхмәтен алыр. Сталинград урамнары аша горур атлап үтәр, Сталинград халкы аңа хөрмәт белән карар. +Татарстан аны олылап каршы алыр, түрдәге иң кадерле урынын күрсәтер, сыен-хөрмәтен куяр, әнкәсе, ике күзен талдырып көткән бердәнбер улын каршына утыртып, туйганчы карар һәм: +- Я, улым, сөйлә, ниләр күрдең, ничек сугыштың? - дигәч, Бәхетгәрәй шушы гади татар егетенә багышланган шатлыклы кичә турында да сөйләр. +Зәкәрия АХМЕРОВ. +"Совет әдәбияты", 1944 ел, №10. +Укучы фикере +"Казан утлары" журналын мин үзем инде бик күптәннән укыйм. Гомер буе фермада сыер саудым, эшләгәндә дә, хәзер ялга чыккач та журналдан аерылганым булмады. Беркайчан да бәясеннән куркып тормыйм, ул бит елга унике китап булып килеп тора! Һәр санын җыеп барам, күп кеше миннән алып укый. Ике улым хәзер Казанда яши, авылга кайткач, алар да кич, бала чактагы кебек, идәнгә ятып, аерыла алмыйча укыйлар. Үзләре, көлеп: "Карале, әни, Интернетсыз да торып була икән бит, искә дә керми", - диешәләр. +Менә журналның соңгы, 7нче санын да бик яраттык. Наилә Харисованың "Эссе җәйнең ун көне" дигән әсәрен бер утыруда диярлек укып чыктым. Корылык бик куркыныч нәрсә, үзебездә дә үләннәр саргаеп беткән иде. Ярый әле соңгы араларда бераз яңгыр яуды. Бу әсәр йөрәктән чыгып язылган, андагы проблемалар авыл кешесенә бик таныш. +Әхтәм Зариповның "Әманәт" дигән повесте да бик әсәрләндерде. Хаҗда мин бер генә проблема да булмый торгандыр дип уйлый идем... Әсәрне укыганда, үземне шунда йөргәндәй хис иттем, бик мавыктыргыч язылган. +Журналны бер хәрефен, бер өтерен төшереп калдырмыйча укыйм, соңгы елларда һәр саны берсеннән-берсе матуррак, баерак булып чыга, шигырьләрне дә бик яратам. "Яңа килгән журналның исләренә тиклем тәмле бит аның", дим мин. Ай саен күрешеп торырга язсын! +Бәләкәйләр +БӘЛӘКӘЙ МӘСГУТ +Миңа бүген - 86. Байтак гомер яшәлгән. Үткәннәрне уйлап утырам. +Мин туган ягыма бөтен җаным-тәнем, сулышым белән береккәнмен икән. Озак кайтмыйча торсам, кайтасым килеп интегәм, кайтсам - китәсем килми йөрим. Күңелемдә гел җыр, гел моң. Андагы таулар мине һаман хәтерлиләр кебек; инешләре, чишмәләре мине күргәч челтерәбрәк агалар төсле; җилләре дә шаярыбрак, назлабрак исәләр сыман; урманнары да шаулабрак куялар - шулай сәламлиләр микән әллә үземне?.. Еш кайтам туган якка, кайтмыйча һич түзә алмыйм. Малай чакта йөгереп узган сукмаклардан атлыйм, тыкрыкларга керәм, картайган таныш каеннарны кочаклап торам: иркәлим, иркәләнәм. Киткәндә моңсуланып, инде кабат күрешмәбез дигән сыман озаталар бит алар. +Туган ягым каеннары калалар инде, +Озатыша баралар инде. +Йөрәгемдә яфраклар яралар инде. +Сагышларга салалар инде... +Зиратларда йөрим. Әнием янында утырам. Картәти, картәни белән сөйләшәм. Алар күптән бакыйлыкта булсалар да, минем менә монда - күкрәк эчемдә... Йөрәгем әрни... Их, кешечә яшәтеп булмады үзләрен!.. Бала идем бит, малай гына идем... Гомер буе рәхәт күрмәделәр, дөресрәге, күрсәтмәде аларга ул вакыттагы тормыш дигән нәрсә. Картәтинең дә башы сөргендә черегән иде, ярый әле әти, үзенең тормышын куркыныч астына куеп, бабакаемның гаепсез икәнлеген исбатлап, коткарып калган. Ә үзенең, ә үзенең башы таш ватудан арынмаган. Мин аны хәтерләмим дә. Әни, бәгырькәем, мине берүзе үстереп азапланды, җәфаланды. Ләкин мин аның беркайчан да зарланганын ишетмәдем. Күз яшьләрен дә бер генә мәртәбә күрдем, бәлки, башка вакыттагысын күрсәтмәгәндер. +Тормышыбызның авырлыгы еламаслык түгел иде... +Кием урлату +Миңа ул вакытта алты яшь чамасы булгандыр. Әни миңа базарданмы, кибеттәнме шунда, моряк киеме алып кайтты. Якалары да бар, башка кияргә бескозыркасы да. Әй, сөенгәнемне белсәгез! Тизрәк киеп чыктым да барак буйлап йөрим, күрсеннәр, янәмәсе. Яныма малайлар җыелды. Мине тотып карыйлар, әйләндерәләр, чеметәләр. Күзләремдә горурлык чаткысы, ә аларныкында - көнчелек. Әһә, күрдегезме инде, мин, сез уйлаганча, бик үк ярлы баласы түгел. Беләмме-белмимме, моряк булып йөреп күрсәтәм боларга. Байтак шулай малайларны кызыктырып маташканнан соң, Мулянка елгасына барып су коенырга булдык. Җәй. Барыбыз да чишендек тә әй чумабыз, әй йөзәбез, әй су чәчрәтешәбез. Шулай итеп, дөньябызны онытып, рәхәтләнеп коендык. Мин арттырыбрак та коендым әле. Инде кайбер малайлар күптән судан чыгып, киенеп, кайсы кайда югалдылар, ә мин һаман суда. Ахыр чиктә, җитәр дип, мин дә чыктым. Эзлим, киемнәрем юк. Кемнән сорарга белмим, малайлар да күренми. Аңладым, кемдер чәлдергән! Күлмәксез, ыштансыз кайтып киттем. Баракка кермәдем, койма артына постым, оят бит, ничек кеше күзенә күренәсең?.. Чүгәләп, кычыткан арасында утырам. Эштән кайткач, әни белән күршеләребез барак тирәсендә кычкырып, мине эзләп йөри башладылар. Эшдәшмим. Гел шулай утырып булмый бит инде... Беткән баш беткән, чыктым мин кычыткан арасыннан. Шуннан соң өйгә алып кереп кыйнаган иде әни. Гомерендә бер мәртәбә елый-елый кул салды миңа әнием, бәгърем. Аңа бу киемне табу бик авыр булгандыр, күрәсең. Ә мин шул көнне үк югалтып кайттым! +Әни, абый, картәти +Миңа тугыз яшь тулган көннәр иде, ягъни июльдә бу. Әнине хастаханәгә салдылар. Табиблар картәтигә: "Мондый авыруга медицинаның көче җитми. Кызыгызны авылыгызга алып кайтыгыз, анда һава килешер", - дип әйткәннәр. Без, картәти, әнинең сеңлесе Фәридә апа һәм мин әнине пароход белән алып кайттык. Август аенда әни җан бирде. +Авылда әниемнең энесе Тәүфикъ абый бар иде. Ул мине тәрбиягә алды. Моның өчен документлар тутырдылар. Аның кул астында рәхәт яшәдек, мул тормышта дисәк тә була. Чөнки ул колхозда тракторчы булып эшләде. Аннан соң ул елларда иген дә әйбәт уңды. Мин икенче класска, без яшәгән Чириз авылыннан ике чакрымдагы Иске Чат мәктәбенә укырга йөри башладым. Безнең авылда ун гына йорт булу сәбәпле, анда мәктәп юк, ә Иске Чат зуррак авыл, шуңа күрә дүртьеллык мәктәбе дә, авыл советы да бар иде. Без менә икенче, өченче, дүртенче классларны шул ике араны көн саен йөреп, өч-дүрт бала укыдык. +Ике елдан соң Тәүфикъ абыемны армиягә алдылар. Май ае иде. Хаты килде. Пермь өлкәсенең төньягындагы Кудымкар дигән җирдә хезмәт итә икән. Агач кисәбез, дигән. Трудармия инде. Аның бер күзенә ак төшкән иде. Бераз зәгыйфьрәк кешеләрне шундый армиягә алалар бит. +Картәтием: +- Бәтәч, бу бит безне сөргән җиргә барган, шунда интегеп кайттык бит без, мин беләм ул төшләрне, улымны күрергә барам, - диде. +- Минем яраткан абыем бит ул, әти-әни урынына калган абый, картәти, мин дә барам, - дим. +Бездән кырык чакрым баргач, Кама елгасы янында Оса дигән шәһәр бар. Анда пристань. Барда районының зур дөнья белән элемтәсе - Пермь, Казан, Мәскәүләргә бару өчен шул бердәнбер юл иде ул елларда. +Картәти көне буе юлга ризык әзерләп йөрде. Иртән иртүк менә шул Осага киттек картәти белән. Кайда атка утырып, кайда җәяү, кайда ничек... Осага барып җиткәндә, кояш байый иде инде. Туп-туры кассага бардык. Кассир: +- Бүген бөтен пароходлар китеп бетте югарыга, иртәгә килерсез, билет та булыр, китәрсез дә, - ди. +Картәти: +- Улым, бүген өлгереп булмады, моннан өч кенә километр ераклыкта, шәһәрдә, Александр исемле таныш дустым яши, әйдә, шунда кереп куныйк та иртән пристаньга төшәрбез, - диде. +Киттек. Тиз таптык аларны. Үзләре янында зур, җиткән кызлары да бар икән. Кич буе кунак булдык. Ике бабай сөйләшеп туя алмыйлар, ә мин әлеге апа белән уйныйм. +Иртүк торасы бар - йокларга яттык. Урынны картәти белән миңа идәнгә җәеп бирделәр. Арылгандыр инде, тиз йоклап киттек, яткач ук. +Нәрсәдәндер борчылып уянып китсәм, таң аткан, картәти, Александр бабай, аның хатыны, кызлары почмактагы кара тәлинкә радионы тыңлыйлар. +"Вероломное нападение на Советский Союз..." +Менә шунда ишеттем: сугыш башланган! Мин, сикереп торып, картәтине барып кочакладым да тыңлап торам. Русча аңлыйм. Радиодан: "Приказ Главнокомандования... призыв всех запасников..." Армиягә алалар инде. Туган елларын әйтеп баралар. Картәти бармагын бөкләп тора... "Бәйрәмхуҗам китте, ди, Мөхлисем китте, ди, - аннан соң миңа борылды да... - Тәүфигыбыз сугыштадыр инде. Ул бит армиядә. Бүген үк сугыштадыр, балам, янына барып йөрмәбез, әйдә, кире кайтып китик, улым", - ди. +Ничек кайтканыбызны хәтерләмим. Шуннан сугыш мәшәкатьләре башланды. +Тәүфикъ абый сугышның беренче көннәреннән үк алгы сызыкка эләгеп, Мәскәү тирәсендә хәбәрсез югалды. Дөресрәге, үлгән инде. Аның соңгы хәбәре күршебез Шәрифулла абыйдан килде. Шәрифулла абый Тәүфикъ абыйның Смоленск ягына таба атакага барганын күргән. Ул чакта аның үзенең аягына ядрә тиеп, үкчәсен алып киткән була. Санитарлар яралыны кирегә өстериләр икән. Шулчак, дулкын сыман, икенче атака күтәрелә. Күрә, Тәүфикъ абый йөгерә. Ул: "Шәрифулла, исән кайтсаң, безнекеләргә сәлам әйт", - дип кычкырып үтә. Тәүфикъ абыйның соңгы сүзләре бу. +Бүреләр +Без ике чакрым ераклыктагы авылга йөреп укыдык дип әйткән идем бит. Кышын юлыбызга бүреләр чыга торган иде. Ул елларда алар бик аздылар. Хәтта авылга килеп сарыкларны буып киткән чаклары күп булды. Бездә сарыкларны берәү дә утарга япмый, иректә куналар, урамда да калгалыйлар. Бер мәртәбә бүре көтүе килеп 20ләп сарыкны харап итеп киткән иде. Ашамаганнар, бугазларын чәйнәгәннәр... Безнең авылда юкәдән кап сугалар. Менә шул кап сугудан юкә кабыгы коела, шуннан, җыелышып, аркан сыман әйбер ишәбез. Аркан дип тә әйтеп булмый аны, чөнки ул начар сыйфатлы юкәдән эшләнә - жгут ясыйбыз. Аны өчәр, дүртәр метрлы итеп эшлиләр, шуның башына ут төртәбез дә янарга ирек бирмибез, көйрәтеп кенә тотып барабыз. Уттан бүре бик курка. Кайчагында юлда безне көтеп өчәр бүре утыра, ачлар, тешләрен ыржайтып торалар. Утны уйнатып барабыз, күрүгә бүреләр кирегә чабалар, ә без мәктәпкә баруыбызны дәвам итәбез. Куркыныч, ләкин яшәргә кирәк бит. Кайбер балаларның әни-әниләре, безне озатып йөрү өчен, тавышланып колхоздан ат сорыйлар иде. Алай да, күп вакытны йә ат авырый, йә йөртүчесе юк, йә чанасы ватык. Без тагын җәяү. Бүреләр күбесенчә безне дәрескә барганда, иртәнге якта көтеп торалар иде. +Аюлар очрамады. Безгә сөйләделәр генә. Өйләрендә аю тиресен идәнгә, яки стенага элгән кешеләр күргәнем булды. Әйтүләренчә, аю кешене интектереп үтерә икән. Берәү шулай аюга очраган. Галәмәт зур аю ди. Әлеге кеше моның астында калган. Тәпәли дә тәпәли икән чатан тәпи моны. Инде үлгәндер дип уйлаганда, теге кеше каяндыр көч табып, шактый озын җәпле пычагын чыгарып, аюның корсагын ярып җибәрә һәм үзе тиз генә астыннан кырыйга чыгып баса. Шулай итеп, исән кала. +Туңдырылган аш +Үскәч кемдер булу хыялы юк иде миндә. Картәни генә гел кабатлап торды: "Балам, әниең укытырга кушты, укысаң, инженер булырсың, кәтлит ашарсың, укы, яме!" - ди торган иде. Бишенче класска күчкәч, инде үземнең туган авыл - Каенавылдагы җидееллык мәктәпкә бардым. Картәти шунда җибәрде. Шунда квартир сөйләштеләр, шунда укыдым. Әлеге дә баягы һаман сугыш еллары бу. +Җәй буе урман җимешләре җыеп, азык запасын тулыландыра идем. Кайчагында колхоз эшенә барып тыгылырга туры килгәли иде: көлтә җыю, печән әзерләүләр... Черек бәрәңгедән пешергән көлчәләрне дә күп ашадык. Аннан соң безнең басуларда чеберкәй дигән үсемлек үсә, аның җир астындагы бәрәңге сыман әйберен бик яратып ашашлы иде. Без аны берәр чиләк җыйган чаклар булды. Чеберкәйне чи килеш тә, ашка салып та кулланалар. Кыш көне картәни чеберкәйне турый, торна борчагы оны сибә, шомырт оны да куша, бераз бәрәңге дә, тегенди онны да бутап аш пешерә. Менә шул ашны картәни алты тәлинкәгә бүлә, ул туңа. Мин алты туң ашны биштәргә тутырам да Каенавылга укырга китәм. Көн саен бер тәлинкәне (ул тәлинкәләр табак хәтле инде) өчкә бүлеп, иртән, көндез, кич ашап яшим. Һәм ялга авылга кайтып китәм. Картәни тагын туңган ашларны хәзерләп куя. +Әле һаман үскәч кем булу турында уйлаган юк. Мин әле картәтинең авыз эчендә генә сызгырып йөрүен тыңлыйм. Үзе генә белә торган бер көе бар иде аның, гел шуны сызгыра, дөресрәге, өреп йөри. Картәнинең җырлаганын ишеткәнем булмады, ә менә әнинең сеңлесе Фәридә апада андый талант бар иде. Ул сыер сауганда җырлап җибәрә, минсиңайтим, сыеры да рәхәтләнеп тыңлап тора, селкенми дә, койрыгын да болгамый хәтта. Сыерыбыз җыр тыңларга яраткан, күрәсең. Мин дә шунда таң калып янәшәсендә утырам. Нигә кушылып җырламадым икән? Оялганмындыр инде... +Икенче класста укыганда, ата-аналар җыелышында сөйләргә миңа бер шигырь бирделәр. Тәүфикъ абый әле армиядә түгел, өйдә иде. Мәктәпкә Тәүфикъ абый белән икәү барабыз. Ике чакрым юл тәпилисебез бар бит инде. Абый мине юл буе, барып җиткәнче, сөйләтте бирелгән шигырьне. Оятка каласы килми бит. Мәктәптә сәхнәфәлән юк, зуррак бер класс. Менә шунда сөйләргә кирәк. Минем бөтен максатым - ничек кенә булса да ялгышмаска! Сөйләдем инде. Әйбәт килеп чыккан, күрәсең, шуннан соң миңа гел шигырь бирә башладылар. Мәктәп концертларында чыгыш ясап алгалый идем. Мактап, нәрсә булса да бирәләр иде: сабыннар, бер вакытны чалбар да бүләк иттеләр. Белмим, ятим булгангамы, әллә яхшы укыгангамы? +Иң бәхетле көн +Каенавылда радио ике кешедә бар иде: мәктәп директорында һәм тагын бер укытучыда. Мин мәктәпкә йөри торган юл уңаендагы директор Мәхмүт абыйның өендәгесе урамга ишетелерлек итеп кычкырып сөйли. Иртән дәрескә барганда, алар тирәсенә җиткәч туктыйм, шул тирәгә кар өя, көрт артына посам да совинформны тыңлап утырам. Минем нәрсә беләсем килә: беренчедән, сугыш кайда бара, нинди шәһәрне алган безнекеләр, нинди шәһәрне дошманга калдырганнар; икенчедән, ишетеп булмас микән Тәүфикъ абыйның хәбәрен. Йә үлгән дип әйтерләр сугышта, йә булмаса герой булган дип әйтерләр кебек. Имашев Тәүфикъ дигән сүзне көттем мин радиодан сугышның башыннан ахырына чаклы. Үлгән дигән хәбәре юк иде әле ул вакытта. Мин шуны көрткә чумып тыңлыйм. Янәшәдә генә авыл советы, шуннан бер тапкыр җыештыручы Оркыя апа чыкты да: +- Син, малай актыгы, директор тәрәзәсе төбендә нишлисең? - ди. +Бик шикле күренгәнмендер инде мин моңа - шпион булып. +- Оркыя апа, сугыш хәбәрләрен тыңлыйсым килә, абыем турында ишетеп булмас микән дим. +- Алай булгач, туктале, син бит болай салкын тидерәсең, менә мин авыл советында җыештыручы булып эшлим, иртән гел шунда, телефонны алып тыңласаң, ул стенада эленеп тора - агач телефон, аннан шул ук радио сөйли. Бар әле, кереп тыңла, - ди. +Мин кердем дә, трубканы алып тыңласам, чыннан да, радио сөйләп ята. +- Менә шулай иртүк кил дә тыңла, яме! +- Ярар. +Оркыя апага рәхмәттән башка сүзем юк. +Һәм беркөнне трубканы алуым булды:"Капитуляция... Подписан договор. Война кончилась!.." Бик матур хәбәр бит бу. Трубканы ташладым да тәрәзәне ачып җибәрдем. "Сугыш беткән, сугыш беткән!" - дип акыра башладым. Сугыштан яраланып кайткан бригадир Сәфәр абый атына атланып эшкә нәрәт биреп йөри. +- Нәрсә акырасың? - ди. +- Сәфәр абый, сугыш беткән бит... +Сикереп төште дә атыннан, телефоннан ике генә сүз тыңлады да, яңадан атланып, авыл буйлап чапты: +- Сугыш беткән, сугыш беткән!.. +Бу минем иң бәхетле көнем иде. Чөнки авылдашларыма алар зарыгып көткән сөенечле хәбәр җиткердем. +Тәкый абый җыры +Һаман шул сугыш вакыты. +Укытучылар спектакльләр куялар. Безне дә шунда уйнарга чакыралар. Кайда колхозчы баласы, кайда солдат малае, кемдер әсир, разведчиклар... Йөрибез инде укытучылар арасында уйнаган булып. "Кайту" дигәнне дә куйдылар. Ныграк истә калганы "Ак калфак" спектакле булды. Монда көтүче егет хуҗабикәсенең кызы Хәмдиягә гашыйк була. Шәрәф исемле бай егете дә йөри ул кыз артыннан. Ярлы көтүче егетнең исеме - Бакый. Бу спектакльдә без көтүче малайлар булып катнашабыз. Бакый роленә безнең яшь укытучы Тәкый абыйны билгеләделәр. Үзе дә мәктәпне яңа гына бетергән япь-яшь егет. Хәмдиянең ярдәмче иптәш кызлары бар. Бер дусты - авылда медсестра булып эшләүче марҗа апаның кызы Аня. Репетициядә дә, спектакльдә дә бер тапкыр да "Бакый" дип әйтә алмады. "Тәкый" ди дә "Тәкый", ди. Спектакльнең бер кызыгына әйләнде аның шулай дип әйтүе. "Тәкый", дигән саен халык егылып көлә. +Тәкый абыйның беркайчан да җырлаганы юк. Теге көтүче Бакый җырларга тиеш. Репетициядә аңа, җырла, диләр, ул, юк, спектакльдә генә җырлыйм, ди. Спектакль башланды, тегенең тавышы килә, үзе күренми, җыр ишетелә. Укытучылар һәм без калтырап торабыз инде нәрсә булыр дип. Җыр булмаса, спектакльнең эчтәлеге ачылып бетми бит инде. Бакый җырлап килеп чыкты, малай! Шундый моңлы тавыш! "Хәмдия" көен безнең якта берәү дә белми ул вакытта. "Нурия" дигән җыр бар бит әле: "Башымдагы эшләпәмне элеп куйдым киртәгә..." Шул көйгә җырлый бу "Хәмдияне". Шигырь юллары ята "Хәмдия"гә моның. Әй, кул чаба шунда халык, әй, чаба!.. +Ул җыр халыкка бик зур бүләк булды, мин чын җырчыны беренче мәртәбә шунда ишеттем. +Кич белән премьера булды. Кесәсендә сугышка китәргә килгән повесткасын тотып җырлаган икән ул Бакый абыебыз. Китеп озак та тормады,"батырларча һәлак булды" дигән похоронкасы килде. +Сабантуйда +Менә җиденче классны да тәмамладык. Чыгарылыш кичәсе дә узды. 17 июнь - көндезге сәгать бердә Сабан туе. Сугыш еллары бит әле. Шундый дәһшәтле елларда да бер елны да Сабан туе булмый калмады. Шул Сабантуйда беренче мәртәбә йөгерештә катнаштым. Унлап малайны бер абзый километр чамасы ераклыкка алып китте. Шуннан старт бирергә барыбызны да тезеп бастырды да "Внимание!" диюе булды, малайлар тоттылар да чаптылар. Нәрсә карап торасың, ди теге абзый миңа, бар йөгер, ди. Мин әйтәм, "Марш" дигән команда булмады бит. Кем туктата инде аларны хәзер, бар, артларыннан йөгер, ди. Ярышта беренче стартым шундый булды минем. Йөгердем. Куып җиттем тегеләрне. Алтысын уздым, дүртенче килдем. Сөлге бирделәр. Чигүле. Тукыган. Иң тәүге ярыш бүләгем шул иде. +Секретарь булдым +Алга таба укырга кирәк миңа. Картәти белән сөйләштем дә сигезенче класска район үзәге Бардага киттем. Миңа танышлык буенча квартир таптылар. Картәти: +- Әйбәтләп укырга тырыш, улым! - диде. +Бер айлап укыгач, күзгә арпа чыкты. Мәктәп директоры Галиева дигән апага: +- Менә, күрәсезме, күземә арпа чыкты. Мин авылга кайтам, - дидем. +Ул: +- Бар, кайт, картәтиең белән күзеңне дәвала, килерсең, укырсың, - дип әйбәтләп озатты. +Кайтып киттем. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлаттым. Картәти әйтә: +- Ярар. Монда әле авыл советы председателе Нәҗмехан абыең килгән иде - Иске Чатныкы, ул: "Биш авылым бар, ләкин секретарь булырлык бер кешем юк. Җиде класс белемле берәү - ул синең малаең, миңа Мәсгут кирәк", - ди. - Үзең беләсең, улым, мин бит хәзер эшләмим, сине чакырып торалар эшкә, бар, үз көнеңне үзең күрә башла! +Бардым Чатка, әйттем: +- Нәҗмехан абый, чакырдыңмыни? +- Абый, мин бер эш тә белмим, җиде класс кына бетергән, мәктәптән генә. +Үзен дә яңа гына председатель итеп куйганнар: +- Өйрәтермен! - ди. +Авыл советы секретаре булып Чат авылында хезмәт юлым башланды. Миңа нәрсәләргә генә өйрәнеп бетәргә туры килмәде: авыл халкына мең төрле справка кирәк. Көнбагыш үстерәләр безнең якта, аны шәһәргә илтеп сатарга рөхсәт сорыйлар, урлаганга түгел, үзең үстергәнгә. Колхоз идарәсе белән бер бинада авыл советы. Нәҗмехан абыйны чакыралар да сыйлыйлар солдатка хатыннар. Эчә дә эчә бу. Өч ай чамасы эшләдем, мине өйрәтү юк, үзем нәрсә уйлап табам, шуны эшләп утырам. Көтмәгәндә райисполком секретаре килеп керде. +- Имашев, председателегезне тыеп булмый, алыштырабыз. Менә, яңа председатель алып килдек, Рәшит Бәширов, - ди. +Мин нәрсә әйтим инде. Ярар. Эшли башладык Рәшит абый белән. Ул чыннан да аек, эчми, документларны ничек дөрес тутырырга өйрәтә. +Бераз эшләгәч, ул минем фамилиягә игътибар итте. +- Имашев, син кайсы авылдан? - дип сорады. +Мин әйтәм: +- Каенавылдан... +Ул безне төяп сөргенгә озаткан кешеләрнең берсе булып чыкты. Минем мондагы эшләр кирегә китә башлады: кычкыра, төрттереп сөйләшә, эшкә өйрәтми. Кеше саны алу кампаниясендә: "Тегендә бар, кайда йөрисең, нишләп алай итәсең?"- дип бәйләнергә тотынды. Мин кайтып картәтигә сөйләдем: шундый-шундый хәлләр, Рәшит абый минем белән усал кылана. +Картәти әйтеп куйды: +- Ә-ә, Бәшировмыни әле... +Исенә төште аның да. +- Түз, улым, түз, әзрәк хезмәт хакың бара, аннан соң ашау-эчү карточкага бит. Аз булса да карточка белән бирәләр сиңа, - дип тынычландыргандай итте картәтием. +Ләкин минем күңелгә "ычкынырга кирәк!" дигән фикер ныклап кереп калды. +Кыз булып уйнадым +Шулай күңел төшенкелеге белән йөргәндә, авыл яшьләре спектакль куярга маташалар. "Үги кыз" дигән пьесаны сайлап алганнар. Уйныйсы килә. Уйнаганым да бар бит инде. Репетициягә килдем, спектакльдә үги кызны уйнарга кыз юк. Ул кыз спектакльдә җырларга тиеш. +- Синең җырлаганың бармы? - дип сорыйлар миннән. - Җырлап күрсәт әле! +Мин җырладым. Хәйран әйбәт килеп чыккандыр инде. Болар әйтә: +- Бүтән кешене эзләмибез, бетте! Давай, син уйныйсың үги кызны!.. Тавышың да нечкә, нәкъ кызлар тавышы. +Ул яшьтә тавышым кызларныкы кебек нечкә иде шул. Ризалаштым инде. +Ярар, спектакльне чыгарыр вакыт җитте. Клуб юк, кызыл почмак кына, шунда сәхнә ясаганнар. Чаршау корылган, шуннан чыгабыз инде. Спектакль башланып китте. Мин сәхнәдә күрендем. Халык борын төбендә генә утыра бит инде. Апаларның берсе кычкырып: +- Сөбханалла! - дип карап тора миңа. - Бу малайдан матур гына кыз чыгасы булган икән, борыны гына мишәйт итә! - ди. +Авыл советы секретарен халык таный бит инде, зал тәгәри. Спектакль кайгысы бетте халыкта. Ничек үзем дә көлми түзгәнмендер мин анда уйнаганда? Юк, бирешмәдем. +Ярый, бу өлеш бетте, мин җырлый башладым. "Каз канаты". Шул көйгә пьесадагы сүзләрне җырлыйм. Барсы да тып-тын булды. Сулыш та алмый тыңлап утыралар. Җыр тәмамлангач, алкышларның чиге-чамасы булмады. Алга таба спектакльнең эчтәлегенә кереп тын калдылар. Ананың усаллыгын, атаның явызлыгын, кызның юашлыгын күреп хәйран аптыраштылар. Елаткан җирләре дә, көлдергән урыннары да булды ул тамашаның. +Мин, шул алъяпкычлы кыз булып, авылым кешеләре күңелендә калдым. +Икенче мәртәбә секретарь +Бервакыт район үзәгендә авыл советы секретарьларының семинары булды. Егермеләп секретарь җыелган иде анда. Минем туган авылдан да Гарифә исемле секретарь килгән. Ул миңа: +- Мәсгут, син нишләп Иске Чатта секретарь булып эшләп йөрисең? Әйдә, туган авылыңа кайт! - диде. +Мин: +- Анда син эшлисең бит, - дим. +- Хәзер эшләмим инде. Председатель итеп Камил абыйны сайладылар, ул сугыштан кайтты, мин аңа кияүгә чыктым, - ди бу. - Председатель белән секретарьга бер гаиләдән булырга ярамый. Мин эштән китәм. Син Каенавылга секретарь булып кайт. +Чатка кайттым да гариза бирдем. "Прошу уволить!" +Секретарьга кеше юк бит. Бәширов: +- Никакуй... Эшлисең! - ди. +Хәзер мин картәти белән киңәш итәм. Башка кешеләр белән дә... Ничек ычкынырга?.. +Кайсыдыр акыллы кеше әйтте: "Укырга китәм, дип әйт. Укырга китүгә каршы килә алмый ул. Шундый закон бар!" +Әһә!.. Мин моңа шундый эчтәлектәге гариза яздым. "Укырга барырга ният!" +Тешен кысып риза булды Рәшит абый. +- Ярар, китәрсең инде, - дип усал гына карап калды. +Каенавылга бардым. Эшли башладык. Председательнең бернинди белеме юк. Рәшит абый кебек түгел, кәгазьгә кулын куйганда, Мостаев дигән фамилиясенең "М" хәрефен генә ясый да койрыгын дулкынлатып куя. Кәгазьләрне укып тормый, нәрсә язылганын сорый да теге "М"ын сырлый. Справкаларны мин язам. Эшли башлагач, аңлап алган бу минем Имашев нәселеннән икәнне. Ул да, теге вакытларда, комсомол булып, халыктан дошман ясап йөрүчеләрнең берсе икән. Җитмәсә, әле безнең картәтинең өлкән улы Бәйрәмхуҗа белән алар яшь чакта икесе бер кызны яратып йөргәннәрме, сугышып та алганнармы шунда - бер сүз белән әйткәндә, берберсен күрә алмаганнар. Нишләргә? Укырга китәргә кирәк. Шулвакыт авыл советына повестка килеп төште - минем туган елгыларны ФЗОга алалар. Мин китәсе кешеләрнең исемлеген яздым, шул исәптән үземне дә. Кәгазьне алды да сорый: +- Үзеңне яздыңмы? +Мин әйтәм: +- Яздым. +Миңа усал итеп карап тора. +- Яздым, - дим кабатлап. +Иртәгесен ике арбага төялдек тә җыелышып районга китеп бардык. Армиягә алынган күк медкомиссия үтәсе бар икән. Мәдәният йортының залында бара бу эш. Дусларымны берәм-берәм кертеп җибәрдем дә иң ахырдан чишенеп үзем кереп киләм. Сәхнәдә зур өстәл. Өстәл артында дүрт-биш кеше утыра - комиссия. Вербовщиклар инде болар. Райисполком секретаре Гайнуллин да шунда. Мине күреп сикереп торды бу. +- Син кая барасың? +- ФЗОга! - дим. +- Кем кушты сиңа? +- Минем елгыларны алалар. +- Бар, кайт, йөрмә монда! +Утырып торучыларның берсе өстәл артыннан сикереп торды да моңа каршы: +- Враг народа вы, самый рабочий человек пришёл, а вы не хотите его отдавать! - дип кычкырды. +Бу тегеләргә: +- В районе я выращиваю одного грамотного секретаря, у меня не хватает кадров, не с кем работать, я вам его не отдам! - ди. +Мин чыктым да киттем. Начальнигым әйтеп тора бит. Шулай итеп, миңа кайтып китәргә туры килде. +Кайткач, Камил абый сорый: +- Кемнәр китә? +- Башкалар барысы да китә. +- Ә син нигә китмисең? +- Гайнуллин абый җибәрми. +Миңа барыбер китәргә кирәк иде - укырга. Укырга, укырга, укырга... Инде бер ел эшләдем бит секретарь булып. Киттем Пермьгә. +Уңышсыз омтылыш +Минем картәтинең өлкән улы Бәйрәмхуҗа абый, ул да заманында авылдан куылган кеше, авылга кайтмыйча, Пермьдә заводта эшләп калган. Өйләнгән, ике кызы, бер улы белән шунда яшиләр - зурлар инде миннән. Аларга барып төшәм, туган абый бит. Мин әйтәм: +- Укырга керергә килдем. +- Үзең кара, үзең кара инде... - ди абый. +Менә шунда мин документларымны тимер юл техникумына бирергә бардым, ләкин анда керү имтиханнары тәмамланган булып чыкты, әмма елга техникумына өлгердем. "Капитан-штурман дальнего плавания" дигән бүлеккә алдылар һәм "жди вызова", диделәр. +Кич белән Пермь шәһәренең ерак Сталин районындагы бер Мәдәният сараенда үзешчәннәр спектакль куя икән. Мин әйтәм, барып кайтыйм әле. Бардым. "Балыкчы кызы" дигән спектакль карадым. Бик әйбәт уйнадылар, чын артистлар кебек, суфлёрсыз-нисез. Абыйларга кайттым. Йокладым. Иртә белән уянсам, температурам - 39. Костыра, эч тә китә. Миңа "Ашыгыч ярдәм" чакырттылар. Табиблар килделәр дә сораштыра башладылар, кем ул, кайдан? Менә авылдан укырга килгән иде, диләр. Табиб әйтә: "Немедленно обратно в деревню, Пермьская атмосфера не для него", - ди. Абыйлар тора торган җирнең күршесендә генә хәрби завод, мартен цехлары, янәшәсендә генә тагын кислота заводы икән. Алардан җитмеш төрле төтен чыга. Кеше гомере өчен куркыныч яный икән монда. Ничек яшиләр соң абыйлар? Аптырарсың... +Пароходка утырып яңадан авылга кайтып киттем. Укый башларга җай чыкмады. +Тагын авылга кайттым +Авыл советына керсәм, минем урынга бер өлкән яшьтәге абыйны секретарь итеп алганнар. Ул өч ел буе, ни сәбәпледер, төрмәдә утырып чыккан икән. Камил абыйга кердем дә: +- Миңа берәр төрле эш табалмассыңмы? - дип сорадым. +- Хәзер бит инде менә Әхәт абыең эшли синең урында, - дигән җавап алдым. - Әнә колхозның клубы хуҗасыз - шуны ал. Клубны да, кызыл почмакны да, агитбригаданы да җитәкләрсең. Давай! +Шулай итеп, мин, малай-шалай, клуб мөдире булып эшли башладым! Укытучы агитаторларның башлыгы итеп тә билгеләделәр әле. Концертлар куюны җәелдереп җибәрдек. Спектакльләр әзерлибез. Тик менә пьесалар табып булмый. Һич безгә ошаганы юк. Бар алар, ләкин 20шәр артист уйный торган. Ә бит авылда аның хәтле уйнарлык кеше табып булмый. +Өйгә кайтып, баш ваттым-ваттым да, туктале, мәйтәм, бигрәк ошады бит миңа Пермьдә караган теге "Балыкчы кызы". Утырдым да яздым хәтерләгәнчә - иртәнгә пьеса әзер! Яшьләрне җыйдым. Менә шундый пьеса бар дип укып бирдем. Булган бу, диделәр. Бөтен образлар каршымда утыра. Балыкчы да монда, гаскәр башлыгы да... Давай, куябыз! Шуны куеп, унлап авылны йөреп чыктык. Халык яратып карады. +Тәмәке тартучыларга комсомол ярдәме +Шуннан, ярый, бер ел тагын клубта эшлим, агитатор да мин. Мәҗбүр итәләр, завклуб булгач. Чәчүчеләр бригадасына барам, русча булса да гәҗит укыйм. Тыңлыйлар, киткәндә, рәхмәт, рәхмәт,диләр. Сорыйлар: +- Карале, син бу гәҗитләрне тагын берәр җиргә барып укыйсыңмы? +- Бүген сез - соңгысы. +- Кара, гәҗитеңне биреп калдыр әле, тәмәке төрергә кирәк, - диләр. +- Мәгез. +Укылган гәҗитне кулларына тоттырам. +Бу хәл минем күңелдә калды. Тәмәке тартырга өйләрендә гәҗитләре юк икән бит. Монысы - бер. Икенчесе, гәҗит ертып маташып, тәмәкесен төреп, кадерле вакытларын әрәм итәләр бит болар. Мин - комсомол! Туктале, боларга ярдәм йөзеннән ни эшли алам икән? +Кызыл почмак тулы подшивкалар ята. Кайчы алам да гәҗитне папирус озынлыгы итеп кисеп чыгам, бөтерәм дә шуны тәмәке төрергә җайлыйм. +Берничә көннән тагын шул бригадага эләктем. Сөйләшеп алулар тәмамлангач, мин боларга әйтәм: +- Менә сез тәмәке төрергә гәҗитебез юк, дисез, мин сезгә гәҗитне уңайлы итеп кисеп, папирос төсле ясап килдем. Махоркагызны гына саласы, төкерегегезне генә жәлләмисе. +Таратып та чыктым. Шунда үземнең туганым Әүхәт абый: +- Ну малай, карагыз әле, шулкадәр саран булыр икән бу, - дип әйтеп куймасынмы? +Әйләндереп салды мине, рәхмәт ишетәсе урында. +Ниһаять, ФЗОга эләктем +Тагын бер ел үтте. Укырга китәргә кирәк барыбер. Мин бу хыяллар белән йөргәндә, классташларым район үзәгендә унны бетерделәр. Бер партада утырган дусларымның берсе Мидхәт тә белгән минем укырга китәргә җыенганны. Килгән бу миңа. +- Ал әле мине дә, үзем генә барырга шикләнәм, укыйсы килә, - ди. +- Әйдә! - мәйтәм. +Киттек Пермьгә. Тагын Бәйрәмхуҗа абыйларга кердек. Аның улы Салих абый да өйдә иде +- Салих абый, менә укырга килдек. +- Бик әйбәт! Мин механическийны тәмамладым, хәзер заводта инженер булып эшлим, шунда ук әниең ягыннан туган Нәгыйм абыең да укыды. Ул конструктор булып эшли. Керегез шул техникумга, укып чыгыгыз да безнең белән бер заводта эшләрсез, - диде. - Техниклар булырсыз, - дип тә өстәп куйды. +Ярар, Салих абый белми әйтми инде. Сугыштан кайткан абый ул. Документларны икебез дә шунда бирдек. +Без имтиханга иртәрәк килгәнбез икән. Мидхәт әйтә: +- Әйдә, берәр җирдә эшләп торыйк, - ди. +Аның да әти-әнисе ярлы гына кешеләр инде. Ярдәм итәр кешесе дә юк. Шул техникумга кердек, анда ремонт бара. Бригадирларыннан: +- Сезгә ремонт эшләренә эшчеләр кирәкмиме? - дип сорадык. +- Кирәк. Нәрсә эшли беләсез? - ди бу. +- Ни кушсагыз, шуны эшлибез, - дидек. +Әзрәк акчасы булса, шул җитә безгә. Шулай итеп, үзебез керәсе техникумны ремонтлый башладык. Безгә буяу эше куштылар. Тәрәзәнең эчләрен буйыйбыз. Мидхәт әйтә: +- Әйдә, кичке эшләр дә карыйк әле, - ди. +Техникумнан ерак түгел яшелчә саклый торган урын бар. Инде көз якынлаша. Бәрәңге китерә башларлар. Бардык. Сорыйбыз: +- Сезгә бәрәңге сортировать итүчеләр кирәк түгелме? +- Кирәк. Түлке төнге сменага, - диләр. +Безгә шул гына кирәк инде. +Көндез - ремонт, төнлә бәрәңге чүплибез. +Шулай бер айга якын эшләдек, аннары кабул итү имтиханнары башланды. Бирдек. Икебез дә кердек. Мидхәт унны бетереп килде бит, ә мин җидене генә. Язма эштән минем хаталар киткән, шуңа күрә миңа "өчле" куйганнар. Ләкин, шуңа карамастан, алдылар тагын. Утыз беренче август көнне спортзалда беренче курска керүчеләр өчен җыелыш үткәрделәр. Басып торабыз. Директор чыкты да укый башлады: "Новое постановление Советского правительства на новый учебный год". Китте, китте укып... "С этого года с тройками стипендия отменяется". Бәтәч, стипендия булмагач, мин ничек укыйм ди. +- Болай булгач, Мидхәт, мин документларны алып бүтән җиргә укырга китәм инде. +- Син укымагач, мин дә укымыйм монда, синең белән бергә йөрим, документларымны алам, - диде Мидхәт. +Чыгып киттек. Шәһәр буйлап белдерүләр карап йөрибез. Өстен карамыйбыз белдерүләрнең, астын гына карыйбыз. Кайда тулай торак бар, кайда безнең өчен җай туры килә - шуларны гына эзлибез. Бер җиргә килеп эләктек бит. "Обеспечиваются общежитием, рабочей, парадной одеждой, трёхразовое бесплатное питание". +- Мидхәт, карале, безгә бит бу! +- Безгә! +Башны күтәреп караган идек - "ФЗО-43 металлургов". +- Мидхәт, - мәйтәм, - бу безнеке! Әйдә, киттек. +Бардык. Директор: +- Вы, молодой человек, будете кузнецом-штамповщиком, - ди миңа, а вы - печником доменно-мартеновских печей, - дип Мидхәткә төртеп күрсәтте. - Согласны? +- Согласны. +- Идите в общежитие. Устраивайтесь. Получите обмундирование и в столовую. +Шулай ФЗОда укып йөрдек. Алты сәгать эшлибез заводта, ике сәгать теория укыталар. +Миңа эшләү, уку гына җитми - бер клубны эзләп таптым. Татар түгәрәге бар икән. Кердем, ни эшләтәләр икән монда дип. Спектакльләр куябыз, җырлыйбыз, биибез, сөйлибез, концертлар белән йөрибез, диләр. +- Килергә мөмкинме соң? +- Ә нәрсә эшли беләсең? - диләр. +- Җырлап та, биеп тә, сөйләп тә караганым бар, - дим. +- Давай, җырлап күрсәт әле! - диләр. +Җыелган халык байтак, барысы да түгәрәккә йөрүчеләр. Җитәкчеләре - Гариф абый Дашкин. +Җырлап күрсәттем. +Гариф абый әйтә: +- Күрдегезме инде, куялмыйбыз да куялмыйбыз, дисез, иртәгә үк башлыйбыз репетицияне "Галиябану"га. Менә Хәлил килгән! +Шулай итеп, сәнгатькә кереп киттем... +Ак җилкән +ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ? +Тәңрем ташламасын +- Әгәр дә әбиләр кебек яулык бөркәнеп, төренеп йөри башлыйсың икән - мин сине ташлыйм! - диде Азат каты гына итеп. - Әнә, дөньяда ниләр бара! Сиңа да берәр сылтау табып бәйләнсәләр? - Кыз икеләнеп, юк, икеләнеп түгел, уйланып калды. Егеткә зур зәңгәр күзләре белән карап алгач, болай диде: +- Ә син якламас идең дә мәллә? Сине ныклы таянычым дип йөри идем... +- Син минем белән йокларга да теләмисең. Ничек мин сине яклыйм ди? +- Аңа килгәндә, минем уемны беләсең. Бары никахлашканнан соң гына. +- Магазинда итек алганда да киеп карап алалар. Син никах та, никах, дисең. Әнә башкалар никахсыз да яшәп яталар. +- Мин - итек, тормыш кибет түгел, - диде Рауза, егет белән ачуланышырга теләмичә, әйткәләшүне уенга борып. +- Ташлыйм дигәч, ташлыйм. Ябалак кебек бөркәнеп йөрисең, - диде дә егет борылып китә дә башлады. +- Аллага шөкер! Ташларга мин ватык чынаяк түгелмен. Ходаем үз мәрхәмәтеннән ташламасын! - диде кыз, тамагына төелгән яшен йота-йота. +- Во... во, шул Аллаң свиданиегә чакырыр. Ходаең белән җитәкләшеп йөрерсез. Ха... ха... ха! Ходай, имеш! Мәчеткә йөри, Ходай янына. Ха-ха!!! +Азат шулай шаркылдап көлә-көлә китеп барды. Кыз, зиһене буталып, кая барганын белмичә, урамның икенче ягына чыгарга теләде. Урамда җыелып яткан күлләвеккә аягы белән килеп баскач кына һушына килде. Тик соң иде: зур тизлектәге бер машина аны баштанаяк пычрак су белән коендырды. Ярый асфальттагы суга басып туктап калды. Юкса, машина астында калачак иде. Үтеп киткән машина, артка чигеп, елап басып торган кыз кырына килеп туктады. Аннан озын буйлы, киң күкрәкле егет чыгып, кызның тетмәсен тетеп әрли башлады: +- Син нәрсә? Тилекәй! Машина астына ташланасың? Үләсең килә... +Егет кызның хәлен чамалап, аннан да бигрәк аның чибәрлеген күреп туктап калды. Суланып кыз тәненә сылашкан күлмәге аның зифа буен тагы да ныграк бизәп, тагы да сылурак итеп күрсәтә иде. Егет: +- Әйдә, утыр! Хәзер ипкә китерербез, - дип, Раузаны җитәкләп машинага утыртты. Үзе хуҗа булган супермаркет магазинына алып килде. +Алар Салих белән менә шулай танышып киттеләр... +Бер атна үтәр-үтмәстән, Азат, Рауза яшәгән фатирга килеп, кыз белән сөйләшеп аңлашырга, гафу үтенергә теләгән иде дә барып чыкмады. Анда Раузаның күчеп китүен әйттеләр. Һәм бу вакыйгаларга бер ел үткәч, Азат аны көтмәгәндә очратты һәм бу хәл бөтенләй башкачарак килеп чыкты. Кызның мәчеттә әби-апаларга гарәп теле һәм дин дәресләре өйрәткәнен белә иде ул. Мөгаен, адресын беләләрдер дип кергән иде. Рауза исә мәчет ишек төбендәге аяк киемнәрен тәртипкә китереп, төшкән чүп-чарны себереп булаша иде. Азат, елмаеп: +- Нәрсә, һаман әби-сәби карап, мәчет себереп йөрисеңме? - диде. +Рауза, тураеп, аңа бер күз сирпеп алды да, берни дәшми капка төбендәге "Лексус" машинасына утырып китеп барды. Кыз бармагындагы алтын балдак елтыравы егетнең йөрәгенә утлы уклар булып кадалды. +Раузаның түгәрәкләнгән билен чамалап, егетнең тамагына төен утырды. Күзләренә яшь тулган егет мәчет бусагасында берүзе серәеп басып калды... +Хәерче +Әлеге вакыйга инде онытыла да башлаган иде. Тик менә бүгенге хәл аны барсының да янәдән исенә төшерде. Таныды ул аны. Менә бүген аның алдында нәкъ ул басып тора. Ә бит күпме эзләде ул аны. Кибет төбендә, яргаланып беткән кулын сузып, калтыранып басып тора. Сакал баскан битендәге ярасы да урынында. Карлыккан тавыш белән, кергән-чыкканга: +- Әпәйлек булса да бирегез әле, рәхим итеп, - ди. +Тәүдә ул аңа бер иллелек бирергә уйлады, таныгач, бу уеннан кире кайтты. Кайбер нәрсәләрне ачыклыйсы бар! Каршыда торган кафены күреп: +- Икмәклек бирмим. Әйдә, үзеңне бер сыйлыйм, - дип, кафега башы белән ымлады. Хәерче танымады. Аны сыйларга теләгән ир бүтәнчә сүз катмый гына кафега таба атлады. Хәерче дә тыйтаклап аңа иярде. +Бик тә сәер иде: зал түрендә кыйммәтле ризыклар тулы өстәл артында икәү утыра. Берсе - урамдагы бомж, карарга җирәнгеч. Икенчесе - олпат гәүдәле, бик яхшы киемгалстуктан, түгәрәк йөзле, әйтерсең лә берәр завод директоры. Чынлап та, ир бер зур гына оешманың җитәкчесе иде. Бомж гына ашыга-ашыга ризыкларны авызына озата. Менә ул туя башлады, ахры, ашавы сүлпәнләнде. Ир, бокалга кыйммәтле вино коеп, бомжгарак этәрде дә: +- Сөйлә!!! - диде. +- Нәрсә сөйлим? +- Ничек бу көнгә төштең? +Бомж винога үрелде. Тик түрәгә охшаган ир бокалны кулыннан ычкындырмаган иде. Ул виноны кире үзенәрәк тартты: +- Башла! Монысы дөресен сөйләсәң генә. +Бомж озак кына үзенең тормышын барлады. Гаиләсе турында, ничек төрмәдә утыруын - барсын да сөйләде. Директор дәшми генә тыңлап, каралтылган күзлеге аша хәерчене күзәтте. Теге ашап туйды шикелле, тагын бокалга сузылды. Дәшми генә тыңлап утырган кара күзлек тамагындагы төердән карлыккан тавыш белән әкрен генә: +- Хәлимә кайда? - дип сорады. +Сорау бомж өчен аяз көнне күк күкрәгәндәге кебек көтмәгәндә яңгырады. Аның йөзе аклы-күкле булып китте. Бокалга сузылган кулын кара елан тоткандай кинәт тартып алды. Йөзендә әллә нинди үзгәрешләр чагылып, куллары гына түгел, ияге дә калтырарга тотынды. Хәтта тешләренең бер-берсенә бәрелеп шыкылдавына чаклы ишетелде. Һәм ул, чак ишетелерлек итеп: +- Хәлимә үлде, - диде һәм, бераз дәшми торгач: - Үч алырга уйлыйсыңмы? - дип куйды. +Каршысында утырган кара күзлекне хәзер бомж да таныды. +- Юк, Хәлимә хөрмәтенә сиңа тимим. Бу кадәр шакшы бәндәгә кулымны пычратасым килми. Тик кисәтеп куям: кайдан кайттың, шунда олак! Югыйсә сине бетерәчәкмен. Башкача районда күренәсе булма!.. +Ир озак кына уйланып утырды. Ул армиядә чакта шушы шакшы ничек итеп аның сөйгәне Хәлимәне җиләк җыйганда көчләп, аңа өйләнүен дә, аннан соң кайдадыр чит якларга чыгып качуын да белә иде. Ярый юньле-рәтле яшәгән булса, юк, гаиләсенә һич игелек күрсәтмәде. Хәлимәне имгәтеп, мине карамыйлар дип, балалары белән судлашып та йөрде әле... +Күзле бүкән +...Ир дигәне җай гына үз көненә яшәп, бернинди наз, ярату хисләрен тойдырмаганга илереп әйтте ул бу сүзләрне. Әйе, әйе, шулай диде. Тик ирнең моңа бик исе китмәде. Гадәтенчә бер тутырып карап алды да елмаеп кына куйды. Хатынның моңардан җен ачулары килеп, тәмам ярсып: +- Син... Син кеше ирләре кебек әрләшә-сугыша да белмисең бит. Түмәр син, түмәр! Хет яратып кына булса да бер яңакка чабып җибәрер идең. Сугып егар идең, тартып торгызып яратыр идең! +Күрәсең, ирнең тәмам ачуы кабарды. Ул, елмаюын яшерергә тырышып, хатыны кырына шәп-шәп атлап килде дә, көрәктәй учларын җәеп, кулын өскә күтәрде. Моны көтмәгән Гүзәл чытырдатып күзен йомды һәм җир ярып кычкырып җибәрде. +- Ай... ай... Үтерәләр! +Тик ир дигәнең тәүдә хатынының ансыз да бәләкәй генә гәүдәсенә, аннан үзенең өскә күтәргән килбәтсез зур кулына карап алды. Һәм, гадәтенчә кулбашын сикертеп, кире үз эшенә барып тотынды. Ә хатын, һаман чәрелдәвен белеп: +- Сугып кына кара, сугып кына кара! Бармагың белән чиртсәң дә, иманыңны укытып, унбиш тәүлеккә утырттырам. Бүкән син! Күзле бүкән! +Хатын пыр тузып әниләренә чыгып китте. Ул тагын әнисенә барып ирен яманларга уйлады. Әнисе дә кызының холкын белә. Киявенә сүз тидерми. Тик Гүзәл әниләренә барып җитә алмады. Юлдан шәп итеп килгән машина астына эләкте. Хатынны больницага озаттылар. Ничәмә-ничә операция ясап, аны яңадан җыйдылар дисәң дә була. Бүтәнчә ярдәм итә алмыйбыз диеп, өлкә больницасыннан кире кайтардылар. Насыйп булса, берәр елдан аягына басар, язган булса, сөйләшә дә башлар, диделәр. +Менә шул насыйпны, Ходай язганын көтеп, унбиш ел үтеп тә китте. Балалар да башлыкүзле булып, аерым торалар. Ярый олы кызлары урам аша гына яши. Көнаралаш килеп, әнисен юындырышып караша. Бер килгәнендә әтисенә, инде ничәнче тапкыр дигәндәй: +- Әти, әллә безнең күршедә торган Минзифа апаны алып килеп торасыңмы? - диде. - Әнине үзебезгә алып кайтып, үзем карыйм. Әле бит сиңа илле дә тулмаган. Үзеңә дә җиңелрәк булыр. Минзифа апа риза, - дигәч, әтиләре: +- Юк, кызым, булмас инде. Әниегездән башка кеше белән яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм. Яраттым мин аны, нык яраттым. Әле дә яратам. +Шул чакны кыз белән әти кешене аптыратып, менә инде ничәмә еллар сүзсез яткан Гүзәл: +- И-и, күзле бүкәнем! Тискәренең тискәресе бит ул, - диеп ыңгырашып куйды. +Һәм, ни могҗиза, шул көннән башлап әниләре күзгә күренеп арулана башлады. Алты ай дигәндә аягына басты. Чир белән Гүзәлнең иренә шар-бар килеп кычкырыну гадәте дә китте. Тик кайчакларны гына иренә сыенып, кулларыннан тотып сырпаланып: +- Ичмасам, менә болайрак итеп кочакла, - дип, иреннән үзен кочаклатып яраттыра иде... +Күрше кызы +- Әни, мин күрше кызы Сәлимәгә өйләнәм! - диде Дамир. +- Юк! Юк! Юк! - диде әнисе. +Авыл сәхнәсеннән әлеге сүзләр ничектер үтә җитди яңгырап, бик тә табигый килеп чыкты. Ә бит бу спектакльдә әни ролен башкаручы Рәмилә алай дип әйтергә тиеш түгел иде. Әни кеше: "И балам, без бу мизгелләрне күптән көтеп йөри идек. Бик тә тәүфыйклы бала. Үзебезнең күз алдыбызда үсте", - дияргә тиеш иде. Менә сиңа мә! Буталды Рәмилә, буталды. Ни уйлап шулай дип әйтте соң ул? Әллә сүзләрен оныттымы? Үзенең ялгыш зур хата җибәргәнен аңлап, берчә куркудан, берчә аптыраудан Дамирга карап, нәрсә эшләргә дә белми, сәхнәнең уң ягында торган караватка барып утырды. +Барысына да капылт тамаша залына килеп кергән ире Ринат гаепле иде. Спектакль куярга барырга әзерләнеп йөргәндә генә, әлеге шул сыер турында сүз кузгатудан килеп чыкты бу. Имеш, быел печән әзерләү кыен, сыерны бетерергә кирәк дип, шул бер балык башын чәйнәргә тотынды. Авылда яшәп, сыер да асрамагач, ничек була инде ул? Ире эш ягына авыррак кузгала иде шул. Сыер да асрамагач, балаларга сөт-катыгын каян аласың ди? Үзең дә каймаклап чәй эчәргә яратасың лабаса! Юк, юк, сыерны бетермибез, дип ишекне каты гына ябып, клубка, үзе эшләгән урынга төшеп киткән иде. Менә бит ничек килеп чыкты. Нәкъ Дамир үз ролендәге сүзләрне әйтә башлауга, залга Ринат килеп керде. Рәмиләнең башыннан, вәт җен алыштырган нәрсә, казларны да ябып тормый килеп җиткән, сыерны да эләктермәгән инде бу, дигән уй яшен тизлегендә йөгереп үтте. Ул гына да түгел, сыер турындагы бер сәгать элек кенә әйтешкәннәре исенә төшеп, авызыннан шушы сүзләр чыгып очты: +- Юк, юк, юк! - диде. +Менә хәзер сәхнәдә, ярга чыгарып ташлаган балык кебек, авызын бер ачып, бер ябып зиһенен җыя алмый утыра. Ул гына җитмәгән, алдагы әйтәсе сүзләрен дә онытты. +Бу ялгышу, бу буталудан егет ролен уйнаучы Дамир да югалып калды. Тагын бераз шулай торсалар, спектакльдән, давылда печән чүмәләсе тузгыгандагыдай, теткәләнгән күбә генә торып калачак. Авылдашлар алдында мәсхәрә булачаклар. Районнан килгән жюри әгъзалары ни әйтер тагын?! +Ярый әле сәхнәгә чыгарга үз вакытын көтеп торган әти кеше ролен башкаручы тракторист Вәли хәлне аңлап алды. Сәхнә уртасына чыгып басуга ук: +- Нәрсә булды? Балтасы суга төшкән татар кебек утырасыз? - диде ул. +Бу сүзләр дә пьесада юк иде. Шулай да әти кеше улы Дамирга карап сүзен дәвам итте: +- Нәрсә булды, улым? Нигә әниеңнең төсе качкан? +Шуны гына көткән диярсең, әни кеше дә спектакльдә буталганын бетерергә тырышып телгә килде. Тик баягы сыер турындагы, ире белән әйтешкән хәлләрдән аерыла алмый һаман шул "сыер" сүзе телендә буталды буталуын: +- Сыер, сыер Сәмиясенә өйләнәм ди бит. Ничәмә ирдән кайткан, ике баласын балалар йортына озаткан Сәмия ди бит. +Бу хәл, бу сүзләрдән телсез калып, әти кеше дә аптыраулы карашын улы Дамирга күчерде. Дамир, чая, яшь егет, тиз генә башын эшләтеп: +- Сыер Сәмиясенә түгел, күрше Сәлимәгә өйләнәм! - диде. +Бу килеп туган хәлдән чыгу юлын тапкан Вәлигә, аннан да бигрәк авылга практикага кайткан булачак ветврач һәм спектакльдә Дамир ролен башкаручы Илдарга рәхмәтле иде Рәмилә. Шатланып урыныннан ук сикереп торды да өзелгән диалогын дәвам итәргә чамалады. Залга карап алды. Ишек төбендә хатынының ничекләр оста итеп уйнаганына сокланып авызын ерып торган ирен күреп: +- Якын киләсе булма сыерга! Сыер сыер инде ул, - дип, иренә йодрык күрсәтеп алды. Аннан пьесада ничек язылган, шулай дәвам итте: - Ай, улым! Бик тә дөрес ниятләгәнсең. Без каршы түгел. Үзебезнең күршедә, күз алдыбызда үскән бик тә уңган инсафлы бала. Бу мизгелләрне күптән көтә идек, - дип, улының аркасыннан да кагып алды. Ә үзе эчтән генә: "Бу бик үткер һәм уңган егет азаккы курста укый. Ишетүенчә, Илдар Рәмиләнең кызын ныклап озатып йөри шикелле. Иншаллаһ, шушы бала гына кияү булырга насыйп булсын", дип уйлап куйды. Тик спектакльдә тагы да ялгышудан куркып, бу турыда уйламаска тырышты. +Шушы өлеше халыкка бигрәк тә нык ошап китте. Зал дәррәү озак кына алкышлап алды. Спектакль шәп килеп чыкты. Хәтта жюри әгъзаларына да шәп тәэсир итте. Һәм алар бу спектакльне район сәхнәсендә күрсәтергә дә лаеклы дип таптылар. +СЕРЛЕ КУНАКЛАР +ХИКӘЯ +Барча тереклеккә хәерле иртә теләп, Кояш киң итеп елмайды, болытлар арасыннан Җиргә күз салды. Авыл читендәге чәчәккә күмелгән гүзәл йортның киң тәрәзәләреннән Кояш малайлары кереп, ятакта аунап ятучы кызның битеннән, чәчләреннән иркәләделәр. Кыз, уянасы килмичә, иркәләнеп киерелде, кояшның җылы, рәхәт нурларында коенды. +Иркә уянганда, Кояш шактый югары күтәрелгән иде инде. Бүлмәгә җиләк исе таралган. Димәк, әниләре җиләктән кайтканнар. Аякларына йомшак башмакларын киеп, йокы бүлмәсеннән чыгып барганда, өстәл уртасында кукраеп утырган ак тартмага күзе төште. Ни өчен кабат өстәлгә менеп кунаклаган соң әле бу? Бу ак тартма дигәнебез ишегалдында чирәм чүпләп, йөгереп йөргән каз-үрдәкләрнең "әнкәсе" иде. Үткән атнада гына, үз вазифаларын җиренә җиткереп үтәгәч, тәртипкә китереп, Иркә аны үзе келәткә чыгарып куйган иде ләбаса. Кыз, кызыксынып, тартма капкачын күтәрде һәм "аһ!" итте: тартма эчендә ниндидер серле кошчыкның чуп-чуар нәни генә йомыркалары! +* * * +...Кояш, җир тирәли сәяхәтен дәвам итеп, Кушкаен үскән аланга тукталды. Нәрсә булган аланга? Танымаслык булып үзгәргән, гүя аланның күлмәген умырып төшергәннәр. Йомшак җилгә иркәләнеп, җай гына тирбәлеп утырган аллы-гөлле чәчәкләр дә, шул чәчәк таҗларына кунып, чык тамчылары суыручы күбәләкләр дә күренми. Шәрәләнгән аланны үрсәләнеп кычкырган кош тавышы ярып узды. Чү! Нәрсә бу? Кушкаен янында тузып яткан кош каурыйларын күреп, Кояшның йөзе караңгыланды. Һәркөн аны каршылаучы, нәсел дәвамчыларының борын төрткәнен көтеп ояда утыручы ана кош канга баткан. Нарасыйларын саклап калырга теләгәндәй, сыңар канатын ояга салган кошның үле гәүдәсе ята. И кошкаем, Кушкаен төбенә оялаган булсаң, бәлки, исән дә калган булыр идең. Юк шул, кечкенәләрең көн дә кояш күрсен, җылыда булсын дип, агач күләгәсеннән качып, ачыклыкка оя кордың. Ә Кеше дигәннәрең табигать балаларын бер дә аямый шул, үзенә буйсындырырга теләп вата, кыра, җимерә. Менә бит син дә йомырка эченнән борын төртергә дә өлгермәгән кошчыкларыңны ятим калдырып китеп бардың. +* * * +Тормыш дәвам итте. Һәр иртәдә Кояш барчасына: көчле-көчсезгә, явыз-яхшыга тигез итеп җылысын, яктысын өләште. +Бүген дә Кояш яшь киленнәрнең каккалап, суккалап кабартылган мендәрләре кебек болытларны куып таратты да үз биләмәләрен барларга чыкты. Кушкаен аланында бытбылдыкның сөенечле тавышын ишетеп хәйран калды. Әткә кошны чуар, мамык кебек йомшак йомгаклар сырып алганнар. Бу шатлык әткә кошка Иркәнең әти-әнисеннән бүләк иде. +* * * +Теге көнне, көтүләрне озаткач, Иркәнең әтисе белән әнисе, көн суыгында җиләк җыеп кайтырга дип, аланга килгәннәр иде. Аланның печәнен күптән түгел генә чаптырып киткәннәр икән. Җиләкне чиләккә түгел, тәлгәшләп кенә җыя алдылар. Аланга килгәч, һәрвакыттагыча, икесе бергә үрелеп үскән гашыйк каеннарның хәлен белергә дип, берике адым гына атладылар да җан тетрәндергеч күренешкә тап булып катып калдылар: яшәү өчен көрәшеп яткан кош һәм чуар нәни генә йомыркалар иде анда... Әнкә кошка берничек тә ярдәм итеп булмый, ә менә кошчыкларны коткарырга өмет бар. Шамил абзый әле суынып та өлгермәгән йомыркаларны түбәтәенә тутырды да күкрәгенә яшерде. +* * * +...Көн кичкә авышты. Әткә кош кошчыкларын канат астына җыйнады. Кушкаен аланында бытбылдыклар тавышы тынмаячак, аның нәсел җепләре өзелмәгән, исән, яшиләр. Табигать һәм мин +ҖИҢҮЧЕ КЕМ? +Беренче вакыйга +Безнең "Казан утлары" журналы редакциясе урнашкан бинадан ерак түгел бер күл бар. Юлны метро туннеленнән чыгып Энергетика университетын гына узасы. Беркөнне төш вакытында шул күлгә барып килергә булдым. Үзем генә киттем. Хезмәттәшләремнең күбесе чираттагы ялда. Киттем күлгә. Ни хәле бар икән? Шәһәр үзәгендә тончыгып, җан биреп ятмыймы? Әнә Идел белән Казансуны көн саен күреп торабыз. Безнең редакция тәрәзәсеннән уч төбендәге кебек күренеп тора алар. Суларының муллыгы, ярларының матурлыгы белән күңелгә ямь, эшкә дәрт бирәләр. +Аллага шөкер, күл исән, кипмәгән дә, беркая да китмәгән. Бер як ярына брусчатка җәеп, эскәмияләр куйганнар. Суга кереп торган тимер басма да бар. Басып торам шул басмада күл белән хозурланып. Әнә теге ярдан бер оя үрдәк бәбкәләре йөзеп килә. Уч төбенә сыярлык йомры-йомшак, җанга ятышлы йомгаклар. Тын гына шуып килделәр. Ана үрдәк, җим эзләп булса кирәк, камышлар арасына кереп югалды. Бәбкәләр үзләре генә калды. Шул мизгелдә, көтмәгәндә, алар янында күлдән күтәрелгән албасты, матурлыкның ямен алган гыйфрит кебек, су күсесе пәйда булды һәм бәбкәләргә ташланды. Тын күлдә мәхшәр башланды: бәбкәләр як-якка сибелде, тирә-якка су чәчрәде, дулкыннар кузгалды. Күр әле бу ана үрдәкне, камышлар арасыннан ни арада чыгып өлгергән? Аның яссы томшыклары ялтырап-ялтырап, кыска муены сузылып-сузылып алды. Су күсесенең иманын киде ул. +Тасма койрыкка читкә таба йөзеп китүдән башка чара калмады. Ул хурлыгыннан нишләргә белмәде. Аптырашта калды. Аннары яр буена йөзеп килеп, үткен тешләре белән черт иттереп камыш кисеп алган булды. Үрдәккә бирешкәч тә, ул алай ук беткән җан түгел әле, янәсе. +Бәбкәләр пипелдәштеләр, елтыр-йомры, шомырт күзләре белән әнкәләренә карадылар, үзләрен коткарып калган газиз җанга олы рәхмәт, яннарында шундый терәк булганга тыелгысыз куану, чиксез ярату хисен тоярга була иде бу карашлардан. +Су күсесе камышны колга кебек өскә күтәрде дә теге як ярга таба йөзеп китте. Яшел әләмнән илаһи яктылык, төрле төсләргә кереп балкыган нур сибелеп калды, гәрчә аны су күсесе күтәргән булса да. +Икенче вакыйга +Безнең ишегалдында бер кара мәче яши. Дөресрәге, җан асрый. Хуҗасы үлеп ялгыз калганмы? Ташлап киткәннәрме? Кайчандыр кемнеңдер кадерлесе булгандыр инде ул. Бүген кайда ышык урын тапса, шунда йоклап, кайдан ни юнәтсә, шуны ашап йөрергә мәҗбүр. Кешеләргә зыяны тими. Бирсәләр - ашый, бирмәсәләр - комсызланмый. Шуңа күрә аңа әйбер әйткән кеше юк. Этләр генә яратмый үзен. Аны гел талап торалар. Кайчан карама, яралы бу песи. Йә битләре тырналып беткән була, йә сыртыннан кан тибеп тора, йә аягына басалмый. +Беркөнне безнең йортта яшәүче күрше егете Фәрит белән дүртенче катта подъезд балконында басып торабыз. Песи кибет почмагында утыра. Агачлар арасыннан (безнең Имәнлек урамының бер ягы - урман), алагаем зур этен ияртеп, өстенә спорт костюмы кигән, чәчен баш түбәсенә күпертеп өеп куйган бер хатын чыгып бара. Бозау кадәр овчарка ярсып өрергә тотынды. Каян, ничек күреп алган диген, теге мәчегә өрә икән. Йоннары ялык-йолык ялтырап торган бу затлы эт тә йолкыш мәченең, пычрак хәшәрәтнең үз территориясендә йөргәнен яратмады. +Бу этне күрүгә үк җаның табан астына төшәрлек. Менә ул хатын кулыннан ычкынып китте дә абалап өрә-өрә мәчегә таба чаба башлады. Без дүртенче каттан йөгереп төшеп җиткәнче ул мәхлук мәчене ботарлап ташлаячак. Мин кычкырам: +- Мәче, югал тизрәк! +Фәрит кычкыра: +- Мацы, кац! +Безнең кычкыруларны песиебез койрык астына да элмәде. Алай гына түгел, песи песиләнеп тормады. Овчарканы ул сыртын кабартып каршы алды. Башта сыртын кабартты, аннары дугага әверелде. Басып тора шулай эт каршында, дәһшәт каршында кара дуга булып. Күзләрендәге утлы нәфрәтне әйтеп-аңлатып бетерерлек кенә түгел. Эт - песигә, песи эткә караган. Коточкыч киеренкелек! Мондый хәлне көтмәгән овчарка каушап калды. Күзен читкә алды. Аннары акрын гына чигенде дә хуҗасы янына шылды. Ул киткәч тә, ачулы песи байтак вакыт шулай дуга булып басып торды әле. +Ну, песи, эт икәнсең, җиңдең бит! +Өченче вакыйга +Майның кояшлы, җылы бер көне иде. Быел беренче тапкыр Биектау районындагы бакчама килдем. Минем белән Рифкать Хуҗи да килде. Казан технология университеты доценты ул. Хикәяләр дә яза. "Казан утлары"нда, "Идел"дә басылганы бар. Без кечкенәдән таныш. Пионер булып йөргән чакларда бергә Бөтенроссия лагере "Орлёнок"та булдык. Рифкать бакча эшен шәп белә. Үзенең дә бакчасы бар. Ул үстергән йөземнәр Ташкент йөземнәре белән янәшә куярлык. Башкасын әйтеп тә тормыйм. Дустым бакчада миңа да булыша. Сезонны бергә ачабыз, бергә ябабыз. +Рифкать килүгә гадәттәгечә эшкә ябышты. Кулына әле көрәк, әле пычкы, әле балта ала. Казый, тырмалый, кисә. Мин исә утын, су кертеп мунча миченә ут салдым. Шулвакыт алмагач ботагына кунган бер кош өзелеп-өзелеп кычкыра башлады. Очы аска кәкрәеп торган озын томшыклы урман күгәрчене иде бу. Канатлары күгелҗемкоңгырт, аксыл түшендә тимгел-тимгел таплар. Нигә шулай ярсып кычкыра соң ул? Нигә безне ошатмады? Һәрхәлдә монда килеп эшләп йөрүебезне мәгъкуль күрмәде бит инде. +Бераздан кошкай алмагачның очына ук менеп утырды һәм "разбой" сала башлады. Аннары тынды. Юкка чыкты. Юк, әллә кая китмәгән. Урман күгәрчененең тәрәзә йөзлеге өстендә оясы бар икән бит. Ул шул ояга кереп чүмәшкән. Анда йомыркаларыдыр, күрәсең. Димәк, тиздән балалары чыгачак. Без килгәнче тыныч кына, матур гына утырган инде ул. Хуҗа булып утырган. Бүген исә көтмәгәндә-уйламаганда ниндидер адәм затлары килеп керде дә, кулларына көрәк-балталар алып, тыз-быз йөри башлады. Хәтәр кешеләр болар. Кош үзе өчен борчылмый, балалары өчен борчыла. Тиздән дөньяга аваз салачак газиздән-газиз, кадерледән-кадерле җан ияләренең иминлегенә куркыныч яный! Юк, бәгырь җимешләрен саклап-коткарып калырга тиеш ул. Адәм затларын моннан куарга кирәк! Йөрмәсеннәр әле әллә кем булып. +Күгәрчен һөҗүмгә күчте. +Беренче атакага Рифкать Хуҗи дучар ителде. Дөресрәге, маңгае дучар ителде. Кош очып та килде һәм... Беренче һөҗүм уңышсыз булды. Шулай да пырхылдап өстенә килгән кошны күреп, Рифкать сискәнеп китте, башын артка ташлап чалкан төшә язды. Урман күгәрчененең икенче омтылышыннан соң дустымның маңгае кызарып чыкты. +Оя тирәсенә бүтән бармаска, кошны борчымаска булдык. Мунча кереп чыккач, онытылып китеп, оя янына барып басканмын бит. Урман чибәре канаты белән колагыма кундырды. +Бакчадан тизрәк китү ягын карадык. +* * * +Көчле җиңә. Бу - табигать кануны. Мин сезгә сөйләгән өч вакыйгада исә көчсезләр җиңде. Үрдәк - су күсесен, песи - этне җиңде. Урман күгәрчене безне кыйнап җибәрде. Үрдәкнең суда йөзәргә, песинең урамда йөрергә, кошның тынычлап (бу бакчаның минеке икәнен белми бит ул) бала чыгарырга хакы бармы? Бар! +Димәк, табигатьтә гаделлек тә җиңә! +Вакыйф НУРИЕВ +Редакциядән: +Кадерле авторларыбыз һәм укучыларыбыз! Бу сәхифәгә язмаларны сездән дә көтәбез. Шаян сәхифә +УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ +Туфан МИҢНУЛЛИН +Ашыкма! +М.Горький исемендәге ял паркы янында троллейбуска утырдым. Алгы рәтләрне чегән хатыннары сырып алган. Шулар янына барып бастым. Телләрен аңламасам да, аларның үзара сөйләшкәнен тыңларга яратам. Шау-гөр киләләр. +Троллейбус Татар академия театры янына җиткәндә, урамга карадым. Театрның афишалар элә торган тактасында "Премьера. Туфан Миңнуллин. "Адәм баласына ял кирәк" дип зур хәрефләр белән язылган белдерү тора. Күңелдә рәхәтлек. Масаю да бар, әлбәттә. Чөнки мин инде премияләр алгалап, тәнкыйтьчеләр тарафыннан шактый ук иркәләнеп, бераз гына бозыла башлаган кеше. Җае туры килгән саен, "мин" дигән сүзне дә кулланам. Бу юлы да, мине күрәләр микән, дип кукраеп, як-ягыма карангалап алдым. Тәрәзәдән карап баручылар минем исем-фамилияне укыр өчен генә тәрәзәгә караганнардыр кебек тоелды. +Рәхәт! Валлаһи, дип әйтәм, рәхәт! Күпләрнең күз карашы афишага ябышып калды. Хәтта чегән хатыннары да татарча язылган афишаны укып үттеләр. Әйе, әйе, укып үтүләренә әз генә дә шигем юк иде. Ник дигәндә, тәрәзәгә төбәлгән чегән хатыннарының берсе, тәрәзәдән күзен алып, миңа карап куйган сыман итте дә, драматург, диде. Кирәк бит, ә? Татары белә дә белә инде мине, анысына печтик тә шикләнгән юк. Керфек буйый, күз төбе каралта, каш сыза торган карандаш сатып табыш итүче чегәннәр дә мине таныйлар икән ләбаса. Әнә үз телләрендә кызыпкызып сөйләшәләр, драматург, драматург, дип туктаусыз кабатлыйлар. Билгеле инде, сүз минем турыда бара. Троллейбуста драматург мин генә, афишада минем исем. +Шунысы гаҗәп: исемемне, фамилиямне ни өчендер телгә алмыйлар. Югыйсә афишадан укыдылар ич инде. +Колакларны тагын да сагайтыбрак тыңлыйм: бәлки, әйтәләрдер минем исемне, мин генә ишетеп өлгерми каламдыр! Тыңлый торгач, чегәннәр сөйләшүендә "Армавир", "Константиновка" дигән сүзләр ешрак чыга башлады. Туктале, Армавир, Константиновканың драматургка, ягъни мәсәлән, миңа ни катнашы бар? Әллә минем пьесалар Армавир шәһәрендә, Константиновка авылында куелып, бу чегәннәр шунда спектакль караганнармы? +Троллейбус базарга якынлашканда, ниһаять, барысы да ачыкланды. Чегән хатыннары, драматург, димиләр икән ич, Краматорск, диләр икән. Ялгышмасам, шундый шәһәрме, станцияме бар. +Пырхылдап көлеп җибәргәнемне үзем дә сизми калдым. Чегән хатыннары базарда төшеп калгач та, вокзал тукталышында үзем төшкәч тә көлдем. Үткән-сүткәннәрне гаҗәпләндереп, эчемне уа-уа көлдем. Шушы вакыйганы дусларга сөйләп тә көлдем. +Ә язганда көлмичә генә язам. Чөнки бик гыйбрәтле вакыйга бит. Масаюның куркыныч чир икәнен янә бер кат исбатлаучы вакыйга. Масаю чире колакны томалаган, Краматорскины драматург дип ишеттергән. +Димәк, хәтта күзеңә карап, кабат-кабат исемеңне әйтеп мактаган очракта да, күккә сикерергә ашыкма. Бәлки, сине мактаучы, Краматорск, дип әйтәдер?! \ No newline at end of file diff --git a/QU/2016-09.txt b/QU/2016-09.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..a0e25f35540e10137f7fa735faceafe5625c02b9 --- /dev/null +++ b/QU/2016-09.txt @@ -0,0 +1,1630 @@ + +Фәрит +Имамов +МӘХӘББӘТ ТАЛИСМАНЫ +ФАНТАСТИК БӘЯН +Эшмәкәрләрнең халыкара форумы. Берничә көн барган бу олы киңәшмәнең соңгы көне. Төш вакыты җиткәч, тәнәфес игълан иттеләр. Делегатлар, сәгатьләр буе оеп утырган уңайлы кәнәфиләреннән торып, залга сибелде. Фойеның әле теге, әле бу почмагында, төркем-төркем җыелып, үзара әңгәмә коручылар күренә. Биредә кара-каршы торып, күзгә-күз карап сөйләшүләр киңәшмәләр залында рәсми төстә фикер алышуларга караганда үтемлерәк тә әле. Танышлыкны тагын да тирәнәйтергә теләгәннәр, беренче катның аргы башындагы кафе-ресторанга кереп, өстәл янында әңгәмә коралар. Мондый шартларда сөйләшү - үзара аңлашуга янә бер зур адым. Гадәттә, ул киләчәктә хезмәттәшлек итүгә нигез булып тора... +...Азаматның кәефе күтәренке иде. Шулай булмыйча соң, чит илләр белән хезмәттәшлекне киңәйтү буенча шактый эшлекле тәкъдимнәр керде. Алар Азамат җитәкләгән холдинг компаниясенә зур өстенлекләр вәгъдә итә. Сәүдә офыкларын тагын да киңәйтү, киләчәктә дөнья базарына чыгу мөмкинлеге дә тудыра. Төрдәш компанияләр белән көндәшлеккә бирешмәскә, үз аягыңда нык басып торырга ышаныч өсти... +Аның утырышлар залыннан чыгуын ярдәмчесе Динар көтеп тора икән. Азаматны күрүгә, янына ашыкты. Ярдәмчесенең, нәрсәдер әйтергә теләп, үзенә таба килүен ул бик үк ошатып бетермәде. Мондый чакта кая барырга, нәрсә эшләргә кирәклеген "хуҗа" үзе хәл итә. Форумдагы чыгышында нәкъ менә үзе шөгыльләнә торган бизнес тармагын үстерү буенча кызыклы фикерләр әйткән бер эшмәкәр белән күрешеп сөйләшермен, дип уйлап куйган иде ул. Мондый форсат тагын кайчан була әле? Азамат - киләчәккә карап эш йөртүче, заман кешесе. Шулай булмаса, яшь кенә килеш, хәзерге дәрәҗәгә ирешер идеме?! Илдә бармак белән генә санарлык иң бай катлау рәтендә йөри ич. Россиядә көнкүреш һәм электрон техника белән сәүдә итүче эре компаниянең хуҗасы ул. Олигарх диләр андыйлар турында! Байлыгы хәттин ашкан. Кем әйтмешли, җиде буынга җитәрлек... +Каршысына килеп, нидер әйтә башлаган Динарны: "Бераз гына сабыр итәргә туры килер, дускай, минем әле эшләрем бар", - дип читкәрәк тибәрергә Фәрит ИМАМОВ (1960) - язучы, журналист; "Югалган эзләр", "Дөньяның кеме юк...", "Күләгә" уйлаган иде. Ләкин ярдәмчесенең үтә җитди кыяфәтен күргәч, кызыксынмыйча кала алмады: +- Нәрсә, балтаң суга төшкән кебек кыланасың? Берәр күңелсезлек килеп чыкмагандыр бит? Әллә тешең сызлыймы? - дип башлады ул сүзен, шелтәле тавыш белән. +Динарның йөзе җитди, шул ук вакытта бераз шомлы да иде. Якынрак килгәч, бу аеруча күзгә ташланды. Ул, үзенә аталган сорауга нәрсә дип җавап бирергә дә белмичә, "ык-мык" итте, каушап калды. Иң киеренке вакытларда да зирәклеген югалтмаган киңәшчесенең мондый халәтен һич аңларлык түгел иде. +- Э-э... ни... "Як-18" самолёты һәлакәткә... тарыган... +Динар бу сүзләрне әйткәндә, карашын яшерде. Форумдагы чыгышлар тәэсиреннән әле дә айнып җитмәгән Азамат колагына кергән сүзләрнең мәгънәсенә тиз генә төшенмәде: +- Аның нәрсәсенә гаҗәпләндең, хәзер көн саен бер самолёт мәтәлеп төшә, - дип башлаган иде, кинәт, аңышып, ярты сүздән бүленде һәм сораулы карашын ярдәмчесенә текәде: +- Ничек "Як" самолёты?.. Сөмбеләме?.. +Динар "босс"ка күтәрелеп карады. Аның йөзендә үзен гаепле итеп сизү чалымнары чагылып узды: +- Мин сезнең кесә телефонына шалтыраттым, алмадыгыз. Әле моннан чирек сәгать элек кенә, хатыныгыз утырган "Як" самолётының хәбәрсез югалуы хакында, әниегез хәбәр итте... Ул сезгә дә шалтыратып караган... +Азамат, утырышлар залына кергәндә, кесә телефонын тавышсыз режимга куйган иде шул. Дөрес, берара, бил каешына беркетелгән күн футлярдан телефонының дерелдәвен тойган кебек тә булды. Тик чыгыш ясаучыларны мавыгып тыңлаганлыктан, ул хакта тиз онытты... +Мондый чакта озаклап уйлап торырга вакыт юк. Азамат - хәрәкәт кешесе. Аның шигаре: "Тимерне кызуында сук!" Юк, бу ордым-бәрдем эшләү дигән сүз түгел әле. Уйламыйча һич ярамый. Алга бурыч куеп, эшне эзлекле алып бару вакыйгалар агышын тизләтәчәк. Моның шулай икәнлеген Азаматка һөнәри сизгерлеге әйтеп тора. Ул - һәр адымын төптән уйлый торган кеше. Тик аның планнары да хәрәкәт иткәндә оеша. Һәрчак киеренке акыл хезмәте белән яшәүче Азамат өчен бу - ике икең - дүрт булган кебек үк гади нәрсә. +Беренче эш итеп ул, Свердловск шәһәренә шалтыратып, хәлгә ачыклык кертергә кирәк, дигән фикергә килде. Сөмбелә бүген, шәхси самолётына утырып, шул шәһәрдәге Инна исемле дустына - кайчандыр Мәскәү дәүләт мәдәният институтында бергә укыган курсташына кунакка очкан иде... +...Заманалар үзгәрә. Самолётлар да әкренләп шәхси кулларга күчә. Азамат шикелле калын кесәле кешеләргә, транспортның әлеге төреннән иркен файдалану гына түгел, аны сатып алу мөмкинлеге дә туды. Олигархлар, гадәттә, чит илләрдә эшләнгән самолётларны үз итәләр. Бүгенге көндә "Боинг"лар бик популяр. Әлеге лайнерларның бәяләре дә миллион долларлар белән исәпләнә. Андый очкыч алырга Азаматның да финанс мөмкинлеге бар. Тик "Боинг" кебек кадерле "уенчык" үзен акламаячак. Аек акыл белән фикер йөртеп, чыгымнарны киметеп, табышларны арттыруга йөз тотучы уңышлы бизнесмен өчен, очкыч иминлеге белән беррәттән, үзе җитәкләгән компаниянең финанс иминлеге дә әһәмиятле. Илдә демократлар хуҗа булып алгач, совет чорында тупланган дәүләт байлыгын хосусыйлаштырып, санаулы еллар эчендә генә мал түгел, әтинеке жәл түгел" дигәндәй кыланалар. Андыйлардан аермалы буларак, Азамат үз көче белән түбәннән күтәрелгән миллиардер. Бу биеклеккә аны үҗәтлеге һәм искиткеч тырышлыгы күтәрде. +Азамат "Як-18" самолётын моннан ярты ел элек хатыны өчен махсус сатып алган иде. Каян ишеткәндер дә, күңеленә кем коткы салгандыр: чын самолёт штурвалы артына утырып, күктә очасы килде Сөмбеләнең. Очучы лицензиясенең юклыгы да комачауламады. Шәхси очучылыкка өйрәнү өчен Сөмбелә тиешле 120 сәгать дәрес һәм 42 сәгать очу практикасы узды. Шул исәптән, 10 сәгатен үзе штурвал артына утырып очып карады. +"Як" - ышанычлы самолёт. Җиңел самолётлар классына керүче "Як-18" күп еллар дәвамында совет авиаторларына тугрылыклы хезмәт иткән. Сынатмаган, гел макталган. Идарә итәргә җиңел бер моторлы бу моноплан, гадәттә, өйрәнүләр һәм күнегүләр өчен файдаланылган. Шуңа күрә очучылар, үзара сөйләшкәндә, шаярып, аны "оча торган парта" дип тә атыйлар икән. Күп кенә танылган очучылар авиациягә юлны нәкъ менә шушы самолётлардан башлаганнар. Дөрес булса, хәтта Юрий Гагарин да беренче мәртәбә очарга шундый "Як"та өйрәнгән, диләр. +Бүген иртән Азаматның сөекле хатыны Свердловск шәһәренә шул бер моторлы "Як-18" самолётына утырып очты. Дөрес, самолётта ул берүзе генә түгел иде. Мондый ерак арага хатынының беренче очышы. Әлегә тәҗрибәсе бик аз булганлыктан, авиаинструктор Фәнисне дә аның белән очарга күндерделәр. Барганда штурвал артына Фәнис утырса, кайтканда идарәгә Сөмбелә үзе күчәчәк, дип сөйләштеләр. +Фәнис - профессиональ очучы, тәҗрибәле авиаинструктор. Самолётларның төрлесендә очканы булган. Күпьеллык һөнәри тәҗрибәсендә төрлесен күрергә туры килгәндер. Ләкин теләсә нинди катлаулы хәлләрдән дә чыгу җаен тапкан, кыен шартларда да самолётын җиргә утырта алган очучы-ас ул. +Самолёт та ышанычлы, янәшәсендә тәҗрибәле инструктор да булгач, бернинди күңелсез хәлләр килеп чыгарга тиеш түгел иде дә бит... Ә бәлки бу хәбәр ялгышлыктыр, буталганнардыр, дип үзен юатты Азамат. Менә хәзер Иннага шалтыратыр да, бар да ачыкланыр. Бәлки, хафаланырлык нәрсә дә юктыр?! +Сөмбелә дус кызының телефон номерын биреп калдырган иде... +Инна, көтеп торган диярсең, трубканы бик тиз алды. Кыскача гына хәләхвәл белешүләрдән соң, Азамат төп мәсьәләгә күчте: +- Сөмбелә турында... - дип сүз башлаган иде, Инна аның сораштыруын да көтеп тормыйча, ашыга-кабалана үзе сөйләргә кереште: +- Сөмбеләнең самолёты, алдан билгеләнгәнчә, Мәскәү вакыты белән 9.20дә аэропортка төшәргә тиеш иде. Без ирем белән аларны каршыларга монда бер сәгать алдан килдек. Самолётны көткән арада, бер-ике мәртәбә Сөмбелә белән кесә телефоны аша элемтәгә кереп сөйләшеп алдым. "Очабыз. Барысы да тәртиптә", - диде. Соңгы сөйләшкәндә, аэропортка 20 минуттан төшәчәкләре турында хәбәр итте. Көттек - егерме минут та узды, егерме бише дә, ә алар һаман күренми. Кабат шалтыраткан идем, элемтә бөтенләй юк - "не доступен" күрсәтә. Аптырагач, аэропортның һава диспетчерларына мөрәҗәгать иттек. Алар үзләре дә аптырашта. Берни аңламыйлар. Төшәргә ун минутлап кала, самолёт белән элемтә югалды, диләр... +- Сездә һава торышы ничегрәк соң? - дип әңгәмәне бүлде Азамат. +- Яхшы. Көн кояшлы... +Азамат бүтән нәрсә сораштырмады: +Форумга җыелган эшмәкәрләр арасында шәхси очкычлары булганнар да бар, билгеле. Кайберләрен Азамат та белә иде. Шуңа күрә ул, әле форум төгәлләнгәнче үк, күптәнге танышы Николайның Свердловск шәһәренә илтеп куюын үтенде. Кайчандыр Азаматка үз үрнәгендә "Як" самолёты алырга киңәш иткән Николай - киң күңелле, башкалар хәленә керә белә торган кеше. Азамат әйтү белән күнде. Николайның самолёты торган аэропортка Динар машинасында бардылар. +2010 елга кадәр Россиядә шәхси самолётлар сатып алырга яисә алардан файдаланырга рөхсәт булмады. Акчалы кешеләргә дә бу мөмкин эш түгел иде. Хәзер кече авиация очышлары рөхсәт ителә һәм алар алдан хәбәр итү юлы белән гамәлгә ашырылганлыктан, һәр аэропортта да шәхси самолётлар өчен түләүле урыннар бүленгән. "Россия Федерациясендә һава хәрәкәтен оештыру буенча дәүләт корпорациясе" берләштерелгән предприятиесендә, күп каналлы телефон һәм Интернет челтәрләре ярдәмендә, шәхси самолётларның системалы очышлар планы булдырылган. Баштарак шәхси самолёт хуҗасы очышка кадәр өч көн алдан махсус рөхсәт сорарга тиеш булса, хәзер һава хәрәкәте белән идарә итү органнарына очыш алдыннан гына мөрәҗәгать итәргә дә була. Җиңел самолётлар "G" классындагы очышларга кертелә. Һәвәскәр очучы, моңа рөхсәт алу өчен, кече һәм җиңел авиациядә очарга өйрәнү буенча тулы уку курсы үтәргә тиеш. Николайның очучылык стажы ике ел. Ул да укып пилот таныклыгы алган. Самолёты белән үзе идарә итә. Бизнес өчен кирәкле техника, ди ул аны... +Аэродромга килеп, ангарга кергәч, авиатехник самолётны очышка әзерләгән арада, Николай Россия Федерациясендә һава хәрәкәтен оештыру үзәгенә Интернет аша заявка җибәрде. Метеорология һәм аэронавигация мәгълүматлары белән дә җентекләп танышып чыкты. Очышка рөхсәт алынгач, самолётлар күтәрелү һәм төшү полосалары турында да өстәмә мәгълүмат бирделәр. Ангардан чыгар алдыннан, Николай техниктан күпме күләмдә ягулык һәм май салынуы һәм аларның сортлары турында җентекләп сорашты, гомумән, самолётның очышка әзерлеге турында белеште. Уңай җаваплар гына ишетсә дә, үзе дә самолётын әйләнеп, тышкы яктан бер кат карап чыкты: бәрелгән урыннары юкмы, капот һәм люклар дөрес ябылганмы, ягулык-май аккан урыннар күренмиме, янәсе. Шассиларга да тибеп-тибеп алды. Хәтта кабина тәрәзәләренең чисталыгын да игътибар белән карады. Шуннан соң гына Азаматны кабинага чакырды. Әле моның белән дә эш бетмәгән икән. Кабинада Николай төп узелларны һәм приборларны бер кат күздән кичерде, штурвалның һәм идарә педальләренең торышын тикшерде. Очыш югарылыгын күрсәтә торган приборның укларын башлангыч сызыкка куйды, барометрның хәзерге вакытта һава басымына туры килүен, элемтәне барлады. +Азамат, самолётны очышка әзерләү бигрәк мәшәкатьле эш икән, дип уйланауйлана, элемтә наушникларын колагына беркетте. Анда җиңелчә генә гөжләү һәм радио аша хәбәрләшү тавышлары ишетелә. Менә Николай диспетчерлардан очышка рөхсәт сорады. Уңай җавап ишеткәч, самолётын акрын гына старт юлыннан борды да, алда берничә йөз метрга сузылган очыш юлыннан күзен алмыйча гына, идарәне очу режимына күчерде. Тигез бетон өслектән берникадәр баргач, очкыч сәгатькә 120-130 километр тизлек алды һәм җирдән күтәрелеп китте. +"Менә бит, шәхси һава транспортыннан файдалану бездә дә гадәти бер нәрсәгә әверелеп бара", - дип уйлап куйды Азамат. Чыннан да, очышка рөхсәт алганга ярты сәгатьләп уздымы-юкмы, алар инде күктә. Менә, самолёт 50 метрга, аннан соң әкренләп 1000 метрга кадәр күтәрелде. Һава торышы шәп, күз күреме яхшы. Аста кечерәк шәһәрләр, авыллар кала. Тасма булып сузылган елгалар, яшел урманнар, болыннар, күлләр уч төбендәге кебек кенә. Күз алдындагы бу манзарага сокланып карап туймаслык та бит... Тик Азамат мондый хәлендә бу матурлыкка хозурлана алмый шул. Күптән түгел генә Сөмбелә дә шушыннан очып узган бит инде. Югарыдан җир өслеген күзәтергә бик ярата иде хатыны. Җилдән җитез очкычка утырып, кошлар белән узыша-узыша күктә очу турында хыялланды ул. Һичшиксез, мондагы матурлыкка сокланмыйча калмагандыр. +Азамат хатынының бәхетле елмаюын күз алдына китерде. Татлы хыяллар дөньясына кереп киткәнен үзе дә сизмичә калды. Бергә булган бәхетле көннәрен генә түгел, һәрбер мизгелне аерым-аерым барлап чыкты ул. +Вакыт тиз узды. Менә самолёт кирәкле аэродромга якынлаша. 15 километрлап калгач, Николай, диспетчерлар белән элемтәгә кереп, очыш полосасына төшү өчен рөхсәт сорады, төшү шартлары турында белеште. +Самолёт аэродромга якынлашкан саен, биредә һава хәрәкәте киеренкелеге ныграк сиздерә. Диспетчерлар якындагы самолётлар белән туктаусыз хәбәрләшеп торалар. Элемтәдә бер үк вакытта биш-алты самолёт булгалый. Кемдер очарга әзерләнә, кемдер төшә, кайберләре үз чиратын көтеп, аэропорт өстеннән әйләнә. +Әнә төшү полосасы да күренде. Диспетчер күрсәтмәләр бирүдән туктамый. Навигаторда тайпылышлар юк. Берничә минуттан очкычның шассилары җиргә кагылды. Полоса буенча берникадәр баргач, самолёт, борылып, янәшәдә шушындый ук кече класслы өч самолёт һәм вертолёт торган урынга килеп туктады. +Аэродромның кече класслы самолётларга хезмәт күрсәтә торган бу өлеше шәхси эшмәкәр карамагында икән. Килгән самолёт хуҗаларына һәм пассажирларга хезмәт күрсәтү бизнесы да җәелә башлаган. Шушында ук кунакханә, ресторан, балалар бүлмәләре, мунча, бассейн һәм уеннар өчен тиешенчә уңайлыклар булдырылган. Азаматлар килеп төшеп, самолётны урнаштыруга, әлеге халык киң күңеллелек күрсәтеп, үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итә башлады. Тик Азаматның, нәкъ менә хәзер, аларны тыңлап торырга вакыты бик тар иде. Ул тизрәк аэропорт җитәкчелеге һәм диспетчерлар белән сөйләшергә, әгәр кирәк икән, югалган очкычны эзләү эшләрен тизләтү өчен, бөтен мөмкинлекләрне дә эшкә җигәргә тели иде. +Аэропорт начальнигы Александр Петрович - беренче карашка ук киң күңелле адәм - аны дустанә каршылады. Азамат сөйли башлауга ук, эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлап алды. +- Әйе, мин хәбәрдар. Мондый гадәттән тыш хәлләрнең инде күптән булганы юк иде, - диде ул, хәлгә керергә тырышкандай. +Аннан соң Азаматның кем булуын ачыклауны кирәк санап: +- Сез очкычтагыларның берәрсенең туганымы? Белүемчә, самолётта икәү булганнар, - дип сорады. +- Әйе, минем хатыным белән авиаинструктор иде анда. +Авыр тынлык урнашты. Бераздан Азамат: +- Эзләү эшләре башландымы? Ничегрәк бара? - дип кызыксынды. +- Элемтә югалып, ярты сәгатьләп кабат бернинди хәбәр дә булмагач, эзләүкоткару төркеме оештырылды. Биш кешедән торган төркем, "Ми" вертолёт белән самолёт югалган квадратка очты. +- Аларның кирәкле җиһазлары бардыр инде? +- Әйе, вертолёт гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан. Коткару эшләре +Шулчак телефон чылтырады. Александр Петрович кем беләндер биш минутлап сөйләште. Трубканы куйгач, өзелгән әңгәмәне дәвам итте: +- Сезнең Казан да тикшерү өчен төркем оештырган икән. Менә, яңа гына, телефоннан шул төркемнең җитәкчесе Фоат Хәмитович Хәбиров дигән кеше белән сөйләштем. Мондагы хәлләр белән кызыксынды. Аның белән алга таба да элемтәдә торачакбыз. Тик әлегә кадәр берни дә ачыкланганы юк... +Александр Петрович, чарасызлыктан нишләргә белмәгәндәй, кулларын як-якка җәйде, иңбашларын сикерткәләде. +- Гаҗә-ә-әп, фән-техника алгарышы заманында яшибез, һәр җирдә компьютерлаштыру... Шул ук вакытта көпә-көндез самолёт кадәр самолёт югала һәм, инде менә ничә сәгать шуның эзен дә таба алмыйлар. Самолёт печән кибәнендәге энә түгел ләбаса... +Азамат бу сүзләрне бераз гына тавышын күтәребрәк әйтте. Ләкин Александр Петрович анысына игътибар итмәскә тырышты. Ни дисәң дә, аның каршысында бәхетсезлеккә тарыган кеше утыра. Кадерле кешесен югалту ачысын никадәр генә сиздермәскә тырышса да, беркемнең дә нервлары тимер түгел. Җитәкче бу очракта шуны яхшы аңлады. Монда инде үзара кычкырышып утырудан мәгънә юк. Ничек тә булса Азаматны юату иде уенда. +- Әлегә барысы да бетте, дип уйларга нигез юк. Самолётта нинди дә булса төзексезлек килеп чыгып, ул мәҗбүри рәвештә җиргә төшкән булырга мөмкин. Ни генә дисәк тә, яхшыга юрыйк... +- Самолёт төзек булмагандыр, дип уйларга нигез юк. Барлык сынаулар да, техник хезмәт күрсәтүләр дә төгәл үтәлгән. Экспертлар тарафыннан уңай бәяләнгән. Ышанычлы очкыч икәнлеге расланган. Мин аны шуңа да хатыныма сатып алдым инде. +Теле белән шулай сөйләнсә дә, Азамат үзе Александр Петрович әйткән фаразны хуп күрә иде - самолётта аз гына төзексезлек килеп чыккандыр да, ул җиргә төшәргә мәҗбүр булгандыр. Бу тирәләрдә авыл-бистәләр бик күп. Әгәр очкыч һавада шартлаган булса, берәр кеше күреп калып, әллә кайчан хәбәр итәрләр иде инде. +Гомумән, Азаматның шартлау турында башына да кертәсе килми. Аның өчен Сөмбеләсе исән. Тик, һич тынгылык бирмичә, күңелен борчып торган бер нәрсә бар: әгәр исән икән, ни өчен Сөмбелә кесә телефоныннан хәбәр бирми соң? Бәлки... Бәлки, аңсыз хәлдәдер?.. Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел. Сөмбелә аңсыз хәлдә?.. +Азамат, караңгы уйларын куарга теләгәндәй, башын чайкаштырды. Аның нәрсә уйлаганын сизгән диярсең, Алекандр Петрович: +- Бездә кесә телефоннары өчен антенналар челтәре тиешле дәрәҗәдә урнаштырылмаган. Күп урында элемтә юк, - дип, үз фикерен белдерергә ашыкты. +Менә монысын Азамат аңлый. Сүз дә юк, хәзер сөеклесе нәкъ менә шул сәбәпле телефон аша элемтәгә керә алмыйдыр. Бәлки, ул тиздән кесә телефоннары тота торган зонага килеп җитәр. Хәбәр бирер. Ул чакта барысы да җиңел сулар. Бөтен борчулар артта калыр һәм алар элеккедән дә бәхетле гомер итә башларлар. +Азамат, үзе дә сизмәстән, татлы уйларга бирелә баруын тойды. Ләкин мондый чакта йомшарырга ярамый. +- Гафу итегез, техника бик нык алга китте дип аталган хәзерге заманда самолётларның очышын локаторлар ярдәмендә күзәтеп булмыймыни? Каршысында утырган бу кешене рәнҗетмәслек, шулай ук хәзерге авиатехниканы да бөтенләй юкка чыгарып ташламаслык итеп нинди җавап табарга соң? +- Беләсезме, хәзерге вакытта Россиядә коткару хезмәте тирән кризис кичерә. Кече авиация визуаль очыш кагыйдәләренә генә буйсынганлыктан, очыш барышында радиоэлемтә аша гына хәбәрләшеп була дигән сүз. Кече классларга керүче шәхси самолётлар хәрәкәте, гомумән, радиолокаторлар аша күзәтелми. Чөнки радиолокаторлар түбәннән очучы очкычларны күрерлек диапазонда эшләми. Сезнең хатыныгыз утырып очкан "Як" кебек самолётларны радар экраны аша күрү мөмкин түгел. +- Ә менә хәзерге самолётларда, һәлакәткә тарган очракларда, сигнал бирү өчен радиомаяк кебек нәрсә дә юкмыни? Мин бу өлкәдән бик ерак кеше, әлбәттә. Ләкин... +Сүз дә юк, сорау бик урынлы иде. Андый радиомаяк булса, һәлакәткә очраган самолёт бик җиңел генә табылыр иде дә бит... Ләкин бу мәсьәлә Александр Петровичның үзен дә борчый иде булса кирәк. +Диспетчерларның әйтүенә караганда, "Як" самолёты белән элемтә югалырга берничә секунд кала, штурвал артында утыручы очучы өзек-өзек сүзләр белән: "Шайтан алгыры... Берни дә аңламыйм... Юнәлешне билгеләү..." - дип, ашыгып нидер сөйләнгән. Шуннан соң алар бүтән элемтәгә кермәгәннәр. +Гадәттә, очкычлар һәлакәткә тарса, һава торышына сылтау дигән нәрсә бар: җил-давыл, явым-төшем, яшен, томан... Һәлакәтләрнең күпчелеге, чыннан да, нәкъ менә һава торышының начарлыгыннан килеп чыга. Бу очракта да шулай уйларга мөмкин. Өстәвенә пилотның "юнәлешне билгеләү..." дигән соңгы сүзе дә шуңа ишарә кебек. Ләкин "Як" самолёты хәбәрсез югалган көндә явымтөшем дә, болыт та күзәтелмәгән. Һава торышы хакында алынган мәгълүматлар да ул сәгатьләрдә күк йөзенең аяз булуы турында сөйли. +Азамат сораган радиомаяк, чыннан да, самолётларда булырга мөмкин. Фаҗигагә тарган очракта, эзләү эшләрен җиңеләйтү өчен, махсус сигналлар бирә торган радиостанция куела икән. Коткару вертолёты, шул сигналларны тотып, тиз генә эзләп таба ала. Тик әлеге җиһазларны ток белән тәэмин итү элементлары инде күптән тузган, аларның эшләвенә гарантия юк. Ә Җир орбитасындагы иярченнәр аша хәбәрләшә торган аппаратуралар Россиядә мондый җиңел очкычларда, гомумән, юк икән... +Аэропорт директоры сөйләгән һәр сүзен Азаматка аңлаешлы итеп җиткерергә тырышты. Аэрофлот эшчәнлегеннән бик ерак торган кеше өчен монысы да әһәмиятле, әлбәттә. Аның белән әңгәмә корганнан соң, Азамат берникадәр тынычлангандай булды һәм шул ук көне кабат Казанга очты. +* * * +Билгесезлек кешене бичара хәлендә калдыра. Азамат та шундый хәлдә иде. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, бу авыр хәлдән ничек чыгарга?.. Аның баш миен әнә шундый сораулар туктаусыз бораулый. Теләсә нинди кыен хәлдән дә чыгу юллары бар, диләр. Шулай икән, Азамат очрагы өчен нинди юллар эзләргә соң?.. +Бәлки, нәкъ шушы вакытта аның сөеклесенә ярдәм кирәктер? Шушы минутларда ул да кыен хәлдән чыгу юлларын таба алмыйча гаҗизләнәдер, бәгырькәй. Әйе, әйе, ул исән. Теләсә нинди шартларда да берничә атнага тәнендә җан сакларга көч таба алачак аның хатыны. Яраткан ире - Азаматы, туачак балалары - бәгырь җимешләре хакына ул андый көчкә ия. Азамат моңа кала алырына өмете зур. Шуның өчен ул бөтен мөмкинлекләрдән, хәтта беренче карашка өметсез булып тоелганнарыннан да файдаланырга тырышты. Әнә шуларны истә тотып, күрәзәчегә мөрәҗәгать итәргә ниятләде дә инде. Шушы яшенә җитеп, беркайчан да багучылар белән аралашканы, нәрсә дә булса юратырга теләп, аларга барганы булмады югыйсә. Теге яки бу мәсьәләдә күрәзәчеләргә мөрәҗәгать итеп, алардан уңай яки тискәре җаваплар ишеткән танышларының сөйләгәннәренә дә көлемсерәп кенә карады, шундыйларның күпчелеге кебек, багучыларны шарлатаннар, алдакчылар дип уйлый иде. +Табигатьтән өстен көчләргә ышану - Азамат өчен, гомумән, ят нәрсә. Ул - аяк терәп җирдә басып тора торган Җир кешесе. Чынга ашмас хыяллар, гайре табигый хәлләр белән кызыксынмый. Аның алга куйган максаты бер - матди яктан уңышка ирешү. Шуны тормышка ашыру өчен, як-якка карамыйча гына, армый-талмый алга атлый ул. +Нишләргә белмәгән үрдәк күлгә арты белән чума дигәндәй, Азамат та күрәзәче юравыннан юаныч табарга уйлады. Беркөнне, Динарны үз янына чакырып: "Миңа шәһәрдәге иң яхшы күрәзәчене тап", - диде ул. Ярдәмчесе бу сүзләргә бераз сәерсенеп караса да, хуҗасының теләгенә каршы килмәде, "баш өсте, әфәндем", дигәндәй, кушканны үтәү хәстәренә керешер өчен, тизрәк борылып чыгып китү ягын карады. +Нинди юллар, нинди элемтәләре аша тапкандыр, бер тәүлек дигәндә, Азаматның эш өстәлендә адреслары күрсәтелгән исемлек ята иде инде. +- Оһо, дистәдән артык болар монда. Безнең шәһәрдә шулкадәр багучы барлыгы башыма да килеп карамаган иде, - диде Азамат, исемлеккә күз төшерүгә. +- Саный китсәң, алар шәһәрдә тагын да күбрәк әле. Тик кайберләрен язып та тормадым. Күрәләтә кеше алдаучылар, акча өчен теләсә нинди ялганга баручылар. Бу хакта, аларга мөрәҗәгать итеп, авызлары пешкән кешеләр әйтте. +- Ә шушыларның иң көчлесе кайсысы соң, белешә алмадыңмы? +Динар икеләнеп калды. Ул, өстәлдә яткан исемлекне кулына алып, кабат игътибар белән карады. +- Кайсысы, дип... Менә, Госманова Зәрия яхшы юрый, диделәр. Әйткәннәре күп очракта туры килә, имеш. Тагын Луиза Әкбәрова дигәне дә көчле икән. Сөйләүләреннән аңлавымча, иң көчлесе дә шулдыр әле. Исемлектә мин аның фамилиясе астына сызып та куйдым. Тик ул хәзерге вакытта беркемне дә кабул итми ди бугай. Кемнәрдер шикаять язган да җирле хакимият белән аралары бозылган, дип ишеттем. Шул сәбәпле, хөкем, кеше хокуларын саклау органнарына да күп йөргән. +- Без нәкъ менә шул Луиза дигәненә мөрәҗәгать итәрбез, мөгаен... Түләрбез, акчасыннан тормабыз... +- Тик ул бушка да, акчага да беркемне дә кабул итми, диделәр. Тәмам ваз кичтергәннәр бичараны. +- Шулай инде, көндәшләр күп булганда, үзара көрәш шикаятькә бата. Һәм бу очракта, гадәттә, иң гадел кеше зыян күрә. Астыртын көндәшләренең Луизадан нәкъ шундый юл белән үч алган булулары бик ихтимал. Хәер... Безгә аларның үзара ничек аңлашулары мөһим түгел. Әүлиябыз шарлатан булмаса, дөресен әйтеп бирә ала икән, безгә кайсысы да ярый. Эчке сиземләвемчә, әгәр күрәзә дигән нәрсә чыннан да бар икән, Луиза нәкъ менә без эзләгән кеше булырга тиеш. Шуңа барыйк. Аннан соң тагын берәрсенә кереп чыгарбыз. Әйтик, Зәрия дигәненә... +Азаматның уйлаган эшен шунда ук тормышка ашырырга яратканын белсә дә, Динар бу сорауны бирмичә кала алмады. Һәм, чыннан да, үзе фаразлаган җавапны ишетте. Азамат, озак уйлап тормастан: +- Ә нишләп кичектерергә, адреслары бар бит, хәзер үк кузгалыйк, - диде дә, бераз тынып торганнан соң: Вакыт югалту, акча югалту белән бер, - дип, үзе яратып әйтә торган сүзне дә өстәде. +- Хатыныгызның фотосурәте яки берәр шәхси әйбере кирәк булыр. Икесе дә булса, тагын да яхшы, - диде Динар. +Азамат ярдәмчесенә текәлеп карады: +- Ә алары нәрсәгә? +- Кешенең кайдалыгын, исәнме-түгелме икәнлеген күрәзәчеләр шуннан беләләр, имеш. +Азаматның да бу хакта ишеткәне бар иде, тик оныткан гына. Кайчандыр бер танышы, сугыш вакытында хәбәрсез югалган бабасының кайда күмелгәнлеген ачыклау өчен, фотосурәтен тотып, күрәзәчегә барган. Хикмәт димә, күрәзәче шуңа карап, бабасының кайсы шәһәрне азат иткәндә һәлак булуын да, хәтта кайсы туганнар каберлегенә җирләнүен дә дөп-дөрес әйтеп биргән. Соңыннан хәрби архивларда казынып табылган документлардан, чыннан да, бабасының шул шәһәрне алган чакта һәлак булуы, шундагы туганнар каберлегенә күмелүе ачыкланган. +Менә шул күрәзәчене тапсаң иде хәзер! Тик моның өчен башта әлеге танышын табарга кирәк, аннан соң теге күрәзәчене. Ә вакыт ашыктыра. Кем белә, ул күрәзәче нәкъ менә шушы Луиза үзедер әле... +Азамат, уйларыннан арынып, әле һаман да янәшәсендә сүзсез генә басып торган ярдәмчесенә эндәште: +- Син машинага чыгып утыра тор, мин озак көттермәм, кирәкле әйберләрне генә алам. +Эш өстәлендә, асылташлар белән бизәлгән кечкенә генә рамда Сөмбеләнең фотосы тора. Азамат шуны алды. Әле туйларына кадәр төшкән фото. Сөеклесенең балкып елмаеп торган бу сурәтен бик ярата ул. Сызылып киткән кара каш, самимилеге бөркелгән зур күзләр, бераз гына иннек сөртелгән кызгылт алсу иреннәр, килешле генә түгәрәкләнеп килгән ияк - барысы да шулкадәр якын, газиз һәм кадерле. +"Бу минутларда кайда икән син, җанкисәк? Шушы матур йөзеңне нинди кайгылар сарды икән? Синең исән булуыңа чын күңелдән ышанам. Син дә минем хакта уйлыйсыңдыр", - дип үзалдына сөйләнде Азамат. +Күзеннән кайнар яшь тамчысы тәгәрәп, фотосурәткә тамды. Үзенең шушы йомшаклыгыннан оялгандай, Азамат рәсем өстендәге пыяланы учы белән ышкып сөртергә ашыкты. Сурәтне иреннәренә якын китереп үпте дә барсеткасына салды. Ә менә Сөмбеләнең шәхси әйберсен каян алырга? Һәрхәлдә, хатынының монда нәрсәдер булса алып килеп калдырганын хәтерләми ул. +Азамат өстәл тартмасын ачты. Менә берничә ручка, карандаш очлагыч, блокнот, кемдер кайчандыр бүләк итеп биргән аудиоплеер, кайчы, хәтта затлы гына зажигалка да бар. Тарау-торау яткан вак-төяк әйберләрне бармак очлары белән этеп күчергәләде. Әнә бер читтә дистәләп фоторәсем ята. Анда Сөмбеләнең сурәте дә бар. Тик алар шәхси әйберләр рәтенә керми шул. +Әле туйга кадәр үк сөеклесе белән бергәләшеп тә, аерым да фоторәсемгә төшкәннәр иде. Фотолар, ни өчендер, шушы көнгәчә өстәл тартмасында ята. Сөмбеләсе тирбәнгечтә утыра, бусында канәфер чәчәге өзә, ә менә монда... Тукта, бу сурәттә Сөмбелә түгел бит. Азамат рәсемне йөзенә якынрак китерде. Күзләреннән ирексез җылы нур бөркелгәндәй булды. Бу - Азаматның Сөмбеләгә туй бүләге итеп биргән кыйммәтле асылташ сурәте иде. "Ул безнең мәхәббәт талисманы булыр. Аннан беркайчан да аерылмам, һәрвакыт үзем белән йөртермен", - дип, Сөмбелә аны алтын чылбырга эләктереп, муенына асып йөри башлаган иде. Бу асылташны мәхәббәт символы итеп, йөрәк формасында эшләтте Азамат. Асылташның тагын бер үзенчәлеге бар - билгеле бер торышта аннан Азамат белән Сөмбелә исемнәренең баш хәрефләрен укырга була. Иң оста зәркән ясаучы яллап, зур акчага эшләтте бу асылташны. Хәер, яраткан кешесе, сөекле Сөмбеләсе өчен бернәрсә дә җәл түгел. +Асылташ сурәтенә Азамат озаклап һәм сокланып карап торды. Бу фото Сөмбеләнең шәхси әйбере түгел-түгелен. Ләкин хатынының тәнендә йөргән, аның тән җылысын һәрчак үзендә саклаучы асылташ рәсемен дә алырга булды Азамат. Кем белә, бәлки файдасы тиеп куяр, дип, аны да барсеткасына салып куйды да, соңга калмагаем дигәндәй, ашыгып ишеккә юнәлде. +* * * +Башка йортлар кебек үк гадәти бер йортның дүртенче катына менеп, пластик материал белән тышланган ишек янындагы кыңгырау төймәсенә шактый басып торганнан соң, эчке якта хәрәкәт сизелде һәм тонык кына: "Кем бар?" - дигән аваз ишетелде. +- Безгә Луиза Әкбәрова кирәк иде, - диде Азамат, сабырсызланып. +Үзе керергә теләгән ишекләрнең һәрчак ачык булуына һәм аларга бер каршылыксыз керә алуына чын күңелдән ышанган Азамат өчен бу ишек тә киртә булыр кебек түгел иде. Ул инде күңеле белән аннан әллә кайчан кергән һәм фатирның түрендә утыра. Тик эчтәгеләр тиз генә ачарга ашыкмадылар. Ишек артында бер генә кеше түгел, күрәсең, өзек-өзек сөйләшкәннәре колакка керә. Ниһаять, аннан: +- Нәрсәгә кирәк ул сезгә? - дигән тавыш ишетелде. +Монысы инде беренче сораган кеше түгел, тавышы өлкәнрәк кешенекенә охшаган. +- Сөйләшәсе бар, - диде Азамат. +Фатир эчендә тагын тынлык урнашты. Һәм ул шактыйга сузылды. Көтепкөтеп тә бернинди хәрәкәт сизелмәгәч, Азамат тагын кыңгырау төймәсенә үрелде, шулчак эчтән, катгый итеп: +- Ул кабул итми! - диделәр. +Ишекне ачтырып, күзгә-күз карашып сөйләшүдән әле дә өметен өзмәгән Азамат: +- Аңлагыз, монда кеше язмышы турында сүз бара. Акчасыннан тормыйм, зинһар өчен, үтенечемне аяк астына салмагыз, - дип кычкырды. +Әлеге сүзләрнең тәэсире булдымы, бераздан ишекнең теге ягында "шалтшолт" ачкыч борган тавыш ишетелде. Ишек ачылып, башта урта яшьләрдәге бер ханымның башы, аннан 13-14 яшьлек кыз баланың кызыксынучан йөзе күренде. Бу кыңгырау тавышына беренче эндәшкән кыз иде булса кирәк. Алар кунакларны баштанаяк күздән кичерделәр. +- Мин - Азамат Таһиров, бер якын кешемнең бүгенге язмышы турында кызыксынмакчы идем. Без аны өч көн элек югалттык. Зинһар, ярдәм итегез, - диде Азамат, ишекне япканчы әйтеп калыйм дигәндәй, ашыгып. +Кыз ишектән башын алды, ханым Азаматка сөзеп кенә карады да эчкә керергә ишарәләде. +Фатирның зал ягына үтешли, ханым үзалдына мыгырданды: +- Кабул итәргә исәбем булмаса да, яхшы ният белән йөргәнегез өчен генә керттем. Начар күңелле кеше түгел икәнлегегезне беләм, аңладым. Юкса, килүчеләрнең төрлесе була. Барысын да күрергә туры килде. +Ханым шулай сукрана-сукрана залга үтте. Юл уңаенда, Динар белән кызына күрше бүлмәгә чыгып торырга кушты. Чәйләп утырырга, кунакка чакырылган кеше түгел лә, эшне шунда ук башладылар. Азамат барсеткасыннан теге ике фоторәсемне алды. Башта ул күрәзәче алдына Сөмбеләнең портретын шудырды. +Луиза ханым, йә нәрсә сорыйсың, ни әйтергә телисең, дигән кебек Азаматка текәлде. Шунда гына Азамат әңгәмәне ничек башларга, сорауны ничек бирергә әзер түгеллеген аңлап алды. Ык-мык итте, ләкин башына, каршысында тишәрдәй булып карап утыручы шушы хатынга, тел әйләндереп сүз әйтерлек бер акыллы фикер дә килмәде. Хәер, мондый уңайсызлык өчен күңеленнән үзен битәрләргә дә ашыкмады. Күрәзәче булгач, барысын да үзе белергә тиеш, сорауны әңгәмәдәшенең баш миендә барлыкка килүгә үк аңларга тиеш, дигән уй күңеленә береккән иде аның. Чыннан да, иң катлаулы сорауларга да җавап алырмын, дип ышанып килгән күрәзәче, синең башыңны бораулап торган сорауны да белмәгәч, нинди күрәзәче була соң инде ул?! Азаматның фикер сөреше әнә шундыйрак иде. +Сүзсез генә карашып утыру вакыты көтелгәннән озаккарак сузыла башлагач, Азамат түзмәде: "Мине менә бу сурәттәге хатынның бүгенге язмышы кызыксындыра", - диде. Луиза ханым портретны кулына алды, җентекләп карый, өйрәнә башлады. Шактый шулай утыргач, ул: "Чибәр ханым!" - дип куйды. Менә сиңа ачыш! Аның чибәрлеген күрү өчен күрәзәче булу кирәк тә түгел, югыйсә. Азамат аннан мондый сүз көтмәгән иде. Шулай да ул, күңел хакы өчен дигәндәй, аның сүзен хуплап, баш селкегәндәй итте. +Ханым портретны өстәлгә куеп, анда бармакларын йөрткәләде. Бераздан соң, шактый көттереп кенә, аның авызыннан: "Ул сезнең хатыныгызмы?" - дигән сорау чыкты. Күрәзәченең шулай озак мыштырдавыннан Азаматның сабыры төкәнгән иде инде. Ул: "Әйе", - диде дә шунда ук хәлне төшендереп бирергә ашыкты: +- Әйе, ул минем хатыным, Сөмбелә. Моннан өч көн элек ул утырып очкан самолёт... +Азамат туктап калды. "Фаҗигагә очрады", - дип әйтәсе килмәде. Фаҗигагә очрау, димәк, үлем-китем дә булган, дигән сүз. Ә Азаматның күңеле Сөмбеләнең үлүенә ышанмый. Башкалар теләсә нәрсә уйласыннар, ләкин Азамат өчен ул исән, ул яши. Шуңа күрә, җөмләсен: "...радар экраннарыннан югалган. Элемтә дә юк. Мине аның кайда һәм нинди хәлдә булуы кызыксындыра", - дип төгәлләде. +Күрәзәче аны, берәр сүзен колак читеннән уздырмагаем дигәндәй, дикъкать белән тыңлады. Һәр сүздән вакыйгаларга бәйләнеш табарга тырышканы әллә каян күренеп тора. "Күрәзәчеләрнең күбесе, күрәзәлек итүдән бигрәк, оста психолог. Алар кеше әйткән сүзләрдән чыгып, вакыйгалар агышына анализ ясарга сәләтле", дип ишеткәне бар иде Азаматның. Бу да шул үзенә кирәкле мәгълүматны көтә иде кебек. Ниһаять, ул телгә килде: +- Сабыр, сабыр... Мин хәзер хатыныгызның самолёт белән элемтә югалган чактагы халәтен күрергә тырышам... +Хатын бармакларын кабат фотосурәт өстендә шудыра башлады. Ә үзе аңа керфекләренең ара-тирә калтыранып куюы һәм кашлары арасында тирән җыерчыклар хасил булу, аның бик киеренке уйда икәнлеген күрсәтә. +Менә хатынның бераз ачылган иреннәре арасыннан: "Берни дә күренми... Томан... Ниндидер аңлашылмаучанлык... Юнәлешне югалту... Аңлашылмый торган тирәлек..." - дигән сүзләр кысылып чыкты. +Хатын кинәт кенә сөйләвеннән туктап, күзләрен ачты. Ике учы белән кат-кат битләрен сыпырды. Ул бу халәттә, яңа гына ниндидер киеренке эш башкарып, бик нык арган кешене хәтерләтә иде. +Луиза, аны яңа гына күргәндәй, Азаматка текәлеп карады. Һәм әлерәк транс хәлендә әйткән сүзләрен дәвам иткәндәй: "Мин томан күрәм. Бәлки ул чакта көн томанлы яисә болытлы булгандыр? Болыт эченә килеп кергәч, тирәлектәге урынны һәм юнәлешне билгеләү кыенлаша. Очкыч, нык түбәнәеп, биек агачка яисә тауга килеп бәрелгән булуы да ихтимал", - дип тезеп китте. +- Бөтен гаҗәпләндергәне дә шул: ул көнне күк йөзе чалт аяз булган. Томан да күзәтелмәгән. Ул өлкәнең метереология мәгълүматлары аяз һава торышы күрсәтә. Аэродром диспетчерлары да бертавыштан шуны раслый. +Күрәзәче хатын, "белмим инде" дигәндәй, иңбашларын сикертте. Хәлгә ачыклык кертердәй бүтән нәрсә әйтә алмады. +Инде китәргә дип, урыныннан кузгалырга җыенган Азаматның өстәлдә яткан икенче фоторәсемгә күзе төште. "Ә монысы турында нәрсә әйтерсез?" - дип, аны да ханым алдына этәрде. Луиза янә күзләрен йомып, бармакларын фото өстендә йөртә башлады. +- Бик кыйммәтле асылташ... Каяндыр тапканнар... җир астыннан, димме... Ниндидер пыяла калпак эчендә... Табылдыклар саклана торган урында... +Ханым күзләрен ачты. Башын селкеткәләде. Янә битләрен сыпырды. +- Сез нәрсә, бу асылташны берәр ювелир кибетеннән алынган, дип әйтмәкче буласызмы? +- Әйе, шундыйрак урында. Ювелир кибетендәме, музейдамы шунда... +Азамат урыныннан сикереп торды. Аның йөзендә мыскыллы зәһәр елмаю чагылып узды. Ханымның ялганын тотып, оялтырга теләү, шуның белән тантана итәргә җыену аның кыяфәтенә чыккан иде. +- Бу асылташ... бу асылташ, бик беләсегез килсә... минем хатында. Зәркәнчедән ясатып, аңа мин бүләк иттем. Ул аны уртак мәхәббәтебез хакына, талисман итеп үзендә йөртә... Музей, имеш... +Әһә, бүтән селкенер урының калмадымы, ялганың тотылдымы дигәндәй, Азамат хатынга тагын да мыскыллы караш ташлады. Ләкин Луиза бер дә читенсенмәде кебек. Һәрхәлдә, аның үз сүзләренә ышанычы зур иде. Һәм ул шуны сиздереп калырга ашыкты: +- Әйе, әйе! Музейда! Ул әле дә шунда саклана. Анда шундый әйберләр бик күп. Мин хәтта аның якынча кайсы тирәдә, кайсы шәһәрдә икәнлеген дә күрсәтә алам. +Ханым, урыныннан торып, стенага эленгән карта янына килде һәм бармак очы белән бер урынны әйләндереп күрсәтте. Бу Мәскәү тирәсе иде. +- Мәскәүдә, димәкче буласызмы? +- Бик мөмкин!.. +Сүз дә юк, күрәзәче хатын әйткән җаваплар Азаматны канәгатьләндермәде. Шулай булса да, чыгып киткәндә, ул, илтифат саклап, ханымга бер яшел кәгазь акча сузды. Ханым аны алырга ашыкмады: "Кирәкмәс. Мин ул кадәр файдалы барыбер өстәлгә куйды да, кырт борылып, чыгу ягына атлады. Юл уңаеннан, күрше бүлмәдә күрәзәченең кызы белән бик күңелле әңгәмә корып җибәргән Динарны да үзе белән әйдәде... +Алар шактый вакыт сөйләшмичә бардылар. Азамат уйларына бирелгән иде. Ә Динар башлап сүз әйтергә кыенсынды. Офиска кайтып җитәрәк, Азамат үзе сүз башлады: +- Шарлатан! Томан, болытлы көн, имеш! Очкычларның күп очракта начар һава шартларында һәлакәткә очравына тәңгәл китерергә тырышып әйтүе инде бу хатынның. Аның өчен артык белем кирәк түгел. Асылташ турындагысы да охшатырга тырышып сөйләшү генә. Сүз дә юк, кыйммәтле асылташ. Аның затлы икәнлеген хәтта фотодан да чамаларга була. Асылташларның җир астыннан табылуы да гаҗәп түгел. Мин теләсә нинди асылташ турында үзем дә шундый фикерләр әйтә алам... +Динар хуҗаның зарларын сабырлык белән тыңлый бирде. Азаматның мондый кызып киткән чаклары сирәк була. Гадәттә, ул теләсә кайсы мәсьәләне салкын канлылык һәм үтә тынычлык белән хәл итә. Кем белә, бусында кызып китүе үзләрен күрәзәче дип атаучы ниндидер надан хатыннарга ышанып йөрүен аклау өчендер. Хәер, суга батучы соңгы чиктә саламга ябыша дигәндәй, Азаматның бүтән юлы да калмады. Бер караганда, бу хәл аның әлеге сантыйлыгын аклый кебек. Динар аның зарларын ахырынача тыңлап бетерде дә: +- Әле безнең тагын бер күрәзәчебез бар бит, - дип әйтеп куйды. +Азамат, аңышмыйчарак, ярдәмчесенә текәлде. Аның күз карашында, әле шушы хәлдән соң да син күрәзәчеләргә ышанасыңмы дигәндәй, гаҗәпләнү катыш аптырау галәмәте дә бар иде. +- Ник, Луизадан соң Зәрия Госмановага да кереп чыгарбыз, дип үзең әйттең түгелме? Бәлки, аннан берәр төпле сүз ишетербез. Җитмәсә, ул Зәрия дигәннәре менә шушы тирәдәрәк кенә яши икән. +Азаматны беләсез, ул - сүз кешесе. Әйткән сүзеннән чыкмый, вәгъдәләрен үтәргә ярата. Әйтеп тә аны үтәмәгән кешене көчсезләр рәтенә кертә иде. Шуңа да, инде башында, күрәзәчеләргә карата ышаныч юк, дигән фикер ояласа да, ул сүзен сүз итәр өчен булса да, Зәрия атлы күрәзәчегә дә керергә булды. +- Алай бик якында гына яши дигәч, әйдә соң, аңа да сугылып чыгыйк, - диде. +* * * +Зәрия алдагы күрәзәчегә караганда яшьрәк икән. Ул Луиза кебек карышып тормады. Эшне сораштырудан башлады. Бу аның өчен гадәти нәрсә, күрәсең. Күрәзәче янына күпләр киләдер һәм алар арасында якыннарының язмышы белән кызыксынучылары да шактыйдыр, әлбәттә. +Азамат барсеткасыннан фотоларны алып, Сөмбеләнең портретын өстәлдән аның ягына шудыруга ук, ханым: "Сезне бу ханымның язмышы, исәнметүгелме икәнлеге кызыксындырамы?" - дип сорап куйды. +- Сорауны "исәнме-түгелме" дип куймыйк әле. Чөнки аның исән икәнлегенә иманым камил. Мине аның хәзер кайда икәнлеге һәм язмышы борчый, - диде Азамат. +- Сез аны югалткан идегезме?.. +Азамат авыз чите белән генә елмаеп куйды. Әңгәмә башыннан ук сорауҗавап рәвешен алды. Тик сорауны Азамат түгел, ә күрәзәче бирә түгелме? Азамат башкачарак күз алдына китергән иде. Үзе сораулар биреп, аларга киресенчә. Рольләр алмашынды түгелме?! Шулай да, әңгәмәнең болай башлануына ризасызлыгын күрсәтмәскә тырышып, көчәнеп диярлек: +- Әйе, югалды шул. Бу минем хатыным. Моннан өч көн элек ул утырып очкан самолёт... ни... хәбәрсез югалды, - диде ул. +- Аңлашылды... +Менә сиңа мә. Әле яңа гына аңлашылды аңа. Югыйсә, күрәзәче, Азамат әле ишектән кергәнче үк, барысын да белеп торырга тиеш иде бит. Ул - шуңа да күрәзәче. Зәрия, өстәлдәге фотога иелеп, үзенең "ырым-шырым"нарын башкарганда, Азамат әнә шулай уйланды. Күрәзәче, фотосурәт өстендә куллары белән йөртеп, аны озаклап "әфсенләде". Шактый вакыттан соң гына: +- Ул исән түгел, - дип куйды. +Бу хатынның үзе өчен нинди дә булса төпле сүз әйтәчәгенә бераз гына да ышанычы юк иде Азаматның. Ул җавапка битараф калды. Шуңа күрә: "Үлгән дип әйтмәкче буласызмы?" - дигән соравы да, ничектер, мәгънәсезрәк яңгырады. Кеше исән түгел икән, аның үлгәнлеге ап-ачык югыйсә. Ләкин күрәзәче аның бу соравын мәгънәсезлек дип кабул итмәде булса кирәк. Ул тагын да үҗәтлек белән кабат фотосурәткә иелде. Куллары белән пасслар ясый башлады. Бу нинди күрәзәче?! Кешенең инде исән түгеллеген белгәч, аның үле икәнлеген раслау кирәкме? +- Әмма... әмма ул үлеләр исәбендә дә юк. +Гаҗәпләнүдән Азаматның күзләре маңгаена менде. Ләкин, аннан да битәр, күрәзәче үз сүзләренә үзе гаҗәпләнде. +Әнә шулай авызларын ачып, бер-берсенә карашып торганнан соң, ниһаять, Азамат телгә килде: +- Сез әле генә киресен раслаган идегез түгелме? Моны ничек аңларга?.. +Зәрия инде менә өченче мәртәбә куллары белән фоторәсемне "әфсенли". +- Мин аны исәннәр арасында да, үлгәннәр арасында да күрмим. Аңлашылмый... Берни дә әйтә алмыйм. Минем өчен монда каналлар ябык... +Әһә, бу "күрәзәче" башта үлгән дип, аннан исән дип, кыек атып туры тидермәкче иде. Кайсысы да булса туры килер, дип уйлагандыр. Хәйләсе барып чыкмады. +Азамат Зәриягә текәлде. Тик аның күз карашында ялганы тотылган кешенекенә охшаган нәрсә күрмәде. +Карап карыйк, монысына нәрсә ялганлар икән дигәндәй, Азамат асылташ сурәтен аның каршысынарак этәреп куйды. +Зәрия бусында берни дә сораштырмады. Фотоны игътибар белән карарга кереште. +- Асылташ, - диде ул, ниһаять. - Кыйммәтле, - дип тә өстәде. +Асылташның затлылыгын фоторәсемнән дә чамаларга була анысы. Моның өчен әллә нинди гайре табигый сәләткә ия булу мөһим түгелдер. +- Хәзер бу әйбер ниндидер пыяла тартма эчендә, күргәзмәдәме, музейдамы саклана. +Азамат бу сүзләрдән имәнеп киткәндәй булды. Карале, бу да Луиза Әкбәрова сүзләрен кабатлый түгелме?! Сүз берләшкәннәр диярсең. Бу очраклылыкмы, әллә?.. +- Тагын нәрсәләр әйтә аласыз... +Зәрия фотоларны кабат әйләндергәләде. Ләкин бүтән бернәрсә дә әйтә алмады... +Азаматны машинада көтеп утырган Динар аңа сораулы карашын төбәде: +- Артык искитәрлек яңалык ишетмәдем. Алай да, гаҗәпләнерлек бер сүз әйтте. Талисман рәсемен күрсәткәч, Луиза Әкбәрова кебек үк бу да, асылташ ниндидер музейда яки күргәзмәдә саклана, диде. +Динар бу сүзләрдән кычкырып көлде генә. +- Үзләренең шундый беркатлы алдау-йолдаулары белән кешеләрне ничек ышандыралар бу күрәзәчеләр... +* * * +Көн артыннан көн узып, югалган очкычны эзләүдә бернинди алга китеш тә булмады. Бер җылы сүз - күңел юаткыч, диләр. Азамат бу көннәрдә тирәяктагыларның, якыннарының ярдәмен, кайгыртуын тоеп, күңелен шулар белән юатты. Иң авыр чакта да: "Ә бәлки табылыр... Бәлки менә бүген нинди дә булса шатлыклы хәбәр җиткерерләр", - дигән өмет белән яшәде ул. +Бу көннәрдә рәсми органнар гына түгел, ә җирле халык та самолётны эзләүдә үзләреннән күп көч кертте. Студентлар, яшьләр, инициатива күрсәтеп, үзләре эзтабарлар отряды төзеделәр. Волонтёрлар очкыч фаҗигагә очраган дип фаразланган урында, рәткә тезелеп, шундагы урман эчен "тарадылар", һәр карыш җирне тикшереп чыктылар. Шулай җентекләп эзләү дә уңай нәтиҗәләр бирмәде. Эзләү барышы озакка сузылган саен, өметләр өзелә барды. Табуга зур ышаныч белән керешеп тә, бернинди нәтиҗә күрмәгәч, волонтёрлар сафы сирәгәйгәннән-сирәгәйде. Инде рәсми комиссия дә, көймәнең комга терәлгәнен һәм барлык тырышлыкларның бушка икәнен аңлап, эзләүне сүлпәнәйтә башлады. Ахырдан бернинди нәтиҗәгә килмичә, "серле шартларда югалды" дигән мөһер белән, югалган самолётны эзләүне бөтенләй туктаттылар. +Чыннан да, эзләү озаккарак сузылган саен, һәлакәткә тарыган кешеләрнең исән-имин булуларына өмет тә югала бара иде. Никадәр генә алга киткән илдә яшәсәк тә, "олы дөнья"дан аерылган хәлдә кеше озак яши алмаячак. Хәзер инде көн генә түгел, сәгать узган саен, өметнең нечкә генә җепләре аяусыз өзелә бара иде. Өмет иң соңгы чиктә генә өзелә торган нәрсә. Бу көннәрдә Азаматны да бары тик өмет кенә яшәтте. Ул һаман нәрсәгәдер өметләнде, ышанычын югалтмады. Һәр телефон шалтыравын, менә яхшы хәбәр җиткерерләр, дигән өмет белән кабул итте ул. +Әнә шундый көннәрнең берсендә Азамат "Як" самолётын эзләү эшләре алып баручы төркем эшендә Татарстаннан вәкил буларак катнашкан Фоат Хәмитовичны өенә чакырды. Эзләү барышында җыйналган мәгълүматлар буенча экспертның фикерен белү иде исәбе. Гомумән, һөнәри белгеч буларак, Фоатның сүзе Азамат өчен бик әһәмиятле. +Очрашу рәсми түгел. Гадәти көнкүреш шартларында иркенләп сөйләшергә мөмкин. Рәсми даирәләрдә әйтелмичә калган фактлар да ачыла мондый вакытларда. +- Соңгы арада самолётларның техник хәле начарайды мәллә? - дип сүзне кырт башлады Азамат. +Фоат Хәмитович әлеге әңгәмәгә инде күптән әзерләнгән булса да, сүзне нәрсәдән башларга икән дип, аптырабрак калды. Чөнки самолётның сәер шартларда юкка чыгуы аның үзен дә гаҗәпләндерә. Үзең аңламаган нәрсәне башкаларга аңлатырга тырышудан да авыррак нәрсә бармы икән дөньяда?! +- Һич кенә дә алай дип әйтергә җыенмыйм, сәбәпләре бөтенләй башкададыр, мөгаен. Кече авиация шәхси кулларга сатыла башлагач, андый төрдәге самолётлар рөхсәтсез оча. Иң аянычы: "G" классына караган бу очкычлар, пассажир самолётлары оча торган юлга килеп кереп, аларның очышына куркыныч тудыра. "G" классында очучы самолётлар, нигездә, торак пунктлар булмаган урыннардан очарга тиеш. Шунысы өстенә һәвәскәр очучылар күбәйде. Дәүләт теркәве узмаган самолётлар да бихисап сан. Россиядә шәхси самолётларны теркәмәүнең тагын бер сәбәбе бар: "Як" кебек тотылган самолёт үзе йөзләрчә мең сум торса, аны рәсми теркәү өчен "Ространснадзор"га тагын шул кадәр акча чыгарып салырга кирәк. Еллык техник карау да 50 мең сумнан башлап 200 мең сумга кадәр төшә. Ә Америкада эшләнгән ыспай "Боинг" лайнерларының бәясе миллион долларлар белән исәпләнә. Әле бит аларны теркәү һәм техник карау өчен дә бермә-бер артык акча түләргә кирәк. Тик самолётны транспорт буларак түгел, ә җәмгыятьтә тоткан урынны күрсәтүче мөлкәт буларак бәяләүче миллионерлар, законнарны читләтеп булса да, шундый купшы очкычларга ия булырга омтылалар. Һәлакәтләр әнә шуңа күрә дә артты... +Азамат, сүзгә мавыгып, артык тирәнгә керә барган әңгәмәдәшен бүлдермичә булдыра алмады: +- Сабыр итегез әле! Безнең "Як" самолёты теркәлгән. Очышларга һәрчак алдан заявка бирелде. Самолёт югалган көнне дә очыш хакында тиешле органнарга алдан хәбәр ителде. Бу яктан бернинди дә шик булуы мөмкин түгел, - диде ул. +- Мин сезгә, самолётыгызны законсыз тоткансыз, дип әйтергә җыенмыйм. Бары тик шәхси самолётлар аркасында аварияләр еш була дип кенә искәртәм. Статистика буенча, Россиядә көн саен өч меңләп шәхси очкыч һавага күтәрелә. Шуларның нибары өчтән бере генә теркәлгән. Ә калганнары беркайда да исәптә түгел. Шуңа күрә дә Россиядә ел саен 250ләп шәхси очкыч мәтәлеп төшә икән. +- Ләкин аларны табалар бит. Ә безнең самолёт эзсез юкка чыкты. Менә шуны ничек аңларга? +Дөнья авиациясе тарихында самолётларның эзсез югалган очраклары байтак. Аларның югалулары да ниндидер серлелек пәрдәсе артында. Мин шуңа күрә нәрсә дип аңлатырга да белмим. +- Мистиканың катнашы бар дип уйламыйсызмы? +- Бернинди дәлилләр булмагач, чынлап та, әллә нәрсәләр уйлый башладым инде... +- Мистика дигәннән, аптырагач, күрәзәчеләргә дә мөрәҗәгать итеп карадым бит әле мин. +- Нәрсә диделәр соң? +- Аларның әйткәннәреннән мине бернәрсә генә гаҗәпләндерде: талисманның фоторәсемен күргәч, алдан килешенгәндәй, икесе дә бер үк сүзне кабатладылар... +- Нинди талисман ул? +Азамат, өстәл тартмасыннан барсеткасын алып, аннан фоторәсемнәрне чыгарды. +- Менә шушы асылташның рәсемен күрсәткән идем. Алар икесе дә, хәзер бу асылташ күргәзмәдә яисә музейда саклана, диделәр. +- Нәрсәсе гаҗәп аның? Мин үзем дә, беренче карауда ук, бу затлы әйбернең урыны музейда яисә берәр ювелир кибетендәдер дип уйлап куйдым. Ә бу асылташның югалган самолётка нинди катнашы бар соң? +- Турыдан-туры... Бу кыйммәтле асылташны мин, иң оста зәркәнчедән алтын чылбыр белән һәрчак муенына асып йөртте. Самолётка утырганда да... Шулай булгач, ул асылташ ювелир кибетендә дә, музейда да түгел, ә Сөмбелә кайда булса - шунда. Аның тәненә тиеп тора, - диде Азамат. +Шунда кинәт кенә Фоат Хәмитович рәсемне күзләренә әле якын китереп, әле ерагайтып карый башлады. +- Минем бу асылташны кайдадыр күргәнем бар... Нәкъ шушындыйны. Хәтерләмим генә бит... +* * * +Фоат чыгып киткәч, Азамат озак уйланды. Кара син аны, ул булып ул да, асылташны кайдадыр күргәнем бар, дип тора. Күргәне юк, әлбәттә. Ялгышадыр. Әллә соң зәркән ясау остасы нәкъ шундый ук асылташны тагын берне ясадымы икән? Затлы асылташ үзенчәлекле эшләнеше белән дә һәркемне үзенә җәлеп итәрлек. Килешле форманы табу өчен зәркәнче остага күп көч түгәргә туры килгән иде ул чакта. Азамат аңа эскизларны кат-кат эшләтте, кечкенә генә детальне дә күз уңыннан ычкындырмады. Куйган хезмәтләр юкка гына булмады, нәтиҗәдә, сокланып туя алмаслык сәнгать әсәре туды. Бәлки, талисманны Азаматка эшләп тапшыргач, ювелир остасы кемгәдер тагын шундыйны ясап биргәндер?.. +Әлеге гаҗәеп талисманны эшләгән Зөбәер Гатин - Татарстанда гына түгел, тирә-як өлкәләрдә дә танылган ювелир остасы. Төрле шәһәрләрдә үз эшләреннән дистәләгән күргәзмә оештырган. Соңгы вакытта аралашырга туры килмәсә дә, аның телефон номеры Азаматның блокнотында саклана әле. Хәер, андый танылган кешеләрне эзләп табу алай ук кыен да түгел. +Кая, бер шалтыратып алыйм әле. Хәл белешү дә булыр, үземне борчыган сорауга җавап та алырмын дип, Зөбәернең телефон номерын җыйды. +- Әйе, тыңлыйм, - диде элемтәнең теге башындагы ир. +Аның бераз тыңкышрак ягымлы тавышын Азамат шунда ук таныды. +- Нихәлләрдә, Зөбәер әфәнде? Бу Азамат иде. Таһиров. Әгәр онытмаган булсагыз?.. +Зөбәернең тавышы бермә-бер җанланып китте: +- О-о-о, Азамат Закирович! Шактыйдан тавышыгызны ишеткәнем юк иде. Эшләрегез ничек? - дип гөрелдәде ул трубкага. +- Эшләр бара... +- Тагын берәр ювелир әйбергә заказ бирергә уйлыйсызмы әллә? Теләсә кайсы вакытта үтәргә әзермен, Азамат Закирович. Теге вакытта без сезнең белән нинди асылташ ясадык бит, ә?! Уртак иҗат җимеше! Шедевр! Мәхәббәт талисманы дип атадыгызмы әле аны? Шә-ә-әп!.. +- Әйе, шулай дип атаган идем. Минем бу шалтыратуым кабат заказ бирү өчен түгел. Хәл-әхвәлегезне белеп алыйм, дигән идем. Беррәттән әнә шул мәхәббәт талисманына кагылышлы соравым да бар иде. +- Тыңлыйм, Азамат Закирович, нинди сорау ул? +- Сез ул асылташ шикелле үк яисә аңа бик нык охшаган икенче талисман ясамаган идегезме? Бәлки, шәхси күргәзмәгезгә кую өчен, шуңа охшашрак берәр нәрсә эшләгәнсездер? Хәтерләп карагыз әле! +Трубкадан берара тавыш ишетелмичә торды. Зөбәер нәрсәдер уйлый иде кебек. +- Юк, андый нәрсә булмады, ышандырып әйтә алам. Ул бит бер минеке киңәшләрегез белән күп көч куйдыгыз. Юк, уртак хезмәт җимешен үзләштерә торган кеше түгел мин. Мин анда ювелир буларак башкаручы гына идем... +Аннан соң, шикләнеп: +- Асылташка кагылышлы берәр күңелсезлек килеп чыкмагандыр бит? Кәефегез дә юк кебек тоела? Сөмбелә ханым ни хәлләрдә соң? - дип тә өстәде. +- Юк, аңа кагылышлы күңелсезлек килеп чыкмады. Ә кәефләргә килгәндә, безнең эштә төрле чаклар була. Гел елмаеп-көлеп кенә йөрмибез. Сөмбелә дә... +Азамат баштарак Сөмбелә белән килеп чыккан вакыйганы да әйтмәкче иде. Аннан кире уйлады. Туганы түгел, якын дусты түгел... Бу темага болай да башлар кайнаган. Тагын да сүз боткасы куертып торасы килмәде. +Шуңа күрә ул: "Барысы да тәртиптә. Калганын кабат очрашкач сөйләрмен", - диде дә телефонны куярга ашыкты. +"Карале, гел гаепсез кешедән шикләнә башладым. Нервлар беткән", - дип уйлады ул. Зөбәер сүзне бертөрле әйтеп, икенчене эшли торган кеше түгел. +Азамат суыткычтан башланган шешә алып, бәллүр бокалга коньяк салды да аз-аз гына йоткалап куйды. Шокалад кисәге сындырып, авызына капты. Чыннан да, соңгы көннәрдәге киеренке хәлләрдән соң, үзен бик алама хис итә ул. +Ни өчен Зөбәердән шикләнде соң әле? Ниндидер багучы хатыннар, талисманны кайдадыр, күргәзмәдәме, музейдамы күргәнебез бар дип ышандырырга маташкангамы? Алдау-йолдау юлы белән акча эшләп шомарып беткән ул адәм актыкларының ошатып кына сөйләүләре бик мөмкин. Азаматның үзенә дә шундый асылташ рәсемен күрсәтеп, бу кайдагы әйбер дип сорасалар, музейда яисә ювелир салонында, диячәк, әлбәттә. Кеше психологиясен бик яхшы аңлаган күрәзәче хатыннар, кыек атып туры тидерербез, бәлки, дип уйлап, музейда дигәннәр, билгеле. +Ә Фоат Хәмитович?.. Аны күрәзәче хатыннар белән чагыштырып булмый бит инде. Һәр сүзен төптән уйлап әйтә торган кеше. Картлык галәмәте, буталгандыр, дисәң... Фоатка картаерга иртәрәк әле. Ир уртасы кеше. Хәтере дә - күз тимәсен, тфү, тфү... Хаталанса гына инде. Аның һөнәре ювелир әйберләргә кагылышлы түгел бит. Үзе шул өлкәдә кайнамаган кеше өчен асылташ ни дә, чуерташ ни. Фоат, асылташ рәсемен күргәч, бөтен нечкәлекләренә төшенеп тә тормагандыр, бәлки. Кайчандыр шуңа охшаш берәр нәрсә күреп, шул исенә килеп төшкәндер. +Азамат әнә шулай итеп үз сорауларына үзе җавап эзләп маташты. Һәм үзен канәгатьләндерерлек җавапларны тапты да кебек. Һәрхәлдә, шикләреннән арынып, тынычлангандай булды. +* * * +Ләкин сорауларга җавап гел Азамат уйлаганча булмаган икән. Икенче көнне иртән Фоат кабат шалтыратты. Ул бераз дулкынланган иде. Хәл-әхвәлләр сорашкач: +- Азамат Закирович, дускай, кичә син миңа бер асылташ рәсеме күрсәткәч, мин, кайдадыр күргәнем бар, дигән идем. Син бу хакта оныткансың инде. Ә мин менә төне буе уйланып чыктым. Барыбер искә төшердем бит, әй, - диде. +Нишләп онытсын инде?! Азамат кичә үзе дә ничә сәгать буе шул хакта уйланып баш ватты лабаса. Күңеленнән шулай уйласа да, Азамат ул турыда артык сүз озайтмады. Аның Фоат авызыннан теге асылташны кайда күргәнен тизрәк ишетәсе килә иде. +- Әйт, кайда күргән идең? - дип кабаландырды ул Фоатны. +- Минем Нияз Хафизов исемле бер танышым бар. Галим-голәмәләр арасында кайнашучы, бераз сәеррәк адәм инде шунда. Бервакыт, ниндидер йомышым төшеп, аның өендә булырга туры килде. Аның китаплары бик күп. Шуларның берсен караштырып утырдым. Син күрсәткән асылташ рәсемен дә шунда күргән идем. +- Ялгышасыңдыр, дускай. Кичә син, күргәнем бар дигәч, үзем дә озак уйландым. Ялгыш күргәндер, икенче бер асылташ белән бутагандыр дигән нәтиҗәгә килдем. +Фоат, үзе дә шикләнгән шикелле, бераз эндәшмичә торды. +- Белмим инде, бәлки хаталанамдыр. Ул чакта шул асылташ рәсеменә сокланып, бик җентекләп караган идем. Ә мин бер мәртәбә күргән әйберне бик озакка истә тотам. +- Фоат Хәмитович, син ул танышыңда кайчанрак булган идең? +- Һм-м... Моннан өч-дүрт ел элек... +Аның әйтеп бетергәнен дә көтеп тормыйча, Азамат кычкырып көлеп җибәрде. Моңа үтә гаҗәпләнгән Фоат, әңгәмәдәшенең көлеп бетергәнен көтеп торды да: +- Гафу! Мин берәр ялгыш сүз ычкындырдыммы әллә? - диде. +- Юк, барысын да дөрес әйттең. Тик беләсеңме, монда бер каршылык бар: өч-дүрт ел элек ул "мәхәббәт талисманы"ның исе дә юк иде әле. Мин аны моннан ике ел элек зәркән остасы Гатин Зөбәергә заказ биреп ясаттым. +Элемтәнең теге ягындагы әңгәмәдәш тагын туктап калды. Сүз дә юк, Азамат китергән дәлил үз-үзенә нык ышанган, әле яңарак кына, мин күргән әйберемне озакка истә калдырырга сәләтле, дип торган кешенең мин-минлегенә тимичә калмагандыр. Азамат әңгәмәдәшен бу кыен хәлдән чыгару җаен карады: +- Фоат Хәмитович, андый гына ялгышулар була инде ул. Мин сине гаепләргә җыенмыйм. Әйдә, онытыйк бу турыда. Югыйсә, башка мөһим эшләр өчен күп вакытыбызны югалтабыз, - дип тынычландырырга тырышты. +Фоат, әле яңа гына йокысыннан уянган кеше кебек: +- Ә? Әйе, әйе!.. Бәлки ялгышканмындыр, - диде дә, бик дустанә генә саубуллашып, трубкасын куйды... +Азамат та, үз чиратында, шикләренең гел юкка гына булганлыгын уйлап һәм бу теманы ябылганга исәпләп, үзендә ниндидер бер җиңеллек тойды. +Тормышлар кабат үз эзенә төште. Ләкин аның бер эздән генә бернинди үзгәрешсез баруы Азаматны борчый иде. Чөнки Сөмбелә турында һаман бернинди хәбәр дә юк. Әнә шулай итеп, ай күрде кояш алды диярсең, кеше кадәр кеше югалды. +Ләкин ике-өч көн уздымы икән, Азамат тормышына яңа, тагын да гаҗәбрәк нәрсә килеп керде. Көннәрдән бер көнне Фоат Хәмитович аңа кабат шалтыратты: +- Нихәл, дускай? Әгәр вакытың булса, мин сиңа сугылып чыгармын дигән идем. +Азаматның эшендә дә, гомумән, тормышында да киеренке вакыт. Шуңа күрә әңгәмә куерту яисә хәл белешү өчен генә кем беләндер кара-каршы утыруны кирәк санамый. Ә монда Фоат шалтырата. Ул вакытны бушка уздыра торган кеше түгел. Әгәр кереп чыгарга уйлаган икән, ниндидер җитди сәбәпләре бар, күрәсең. Бәлки, Азамат өчен дә әһәмиятле нәрсәдер. Шуңа күрә, вакыты бик +Фоат Хәмитович нәрсәдәндер бик дулкынланган. Ул Азаматның каршысына килеп утырды да, кулындагы "дипломат"тан бер китап алып, өстәлгә куйды. Нәрсә тапты икән инде моннан? Азамат китапны кулына алды. Тышлыгына күз төшерде. "Сәер табылдыклар", - дип кычкырып укыды ул. +- Азамат Закирович, кәгазь кыстыргыч куелган битен ач әле... +Азамат ашыкмыйча гына күрсәтелгән битне ачты... Аның кыяфәте күзгә күренеп үзгәрде. Авызы ачылган көе калды. Беравык хәтта сүзен әйтә алмыйча торды. Аннан ул ачык китапны өстәл өстенә тотып ыргытты да кәнәфиенең артына терәлеп, киерелебрәк утырды. +- Бернәрсә дә аңламыйм, - диде ул, учлары белән маңгаен тотып. +- Әйе, мин дә шул турыда баш ватам. Китапның тышлыгындагы исеме хәлгә бераз ачыклык кертә сыман... +Азамат кинәт урыныннан торды да өстәлдәге китапны кабат кулына алды һәм яңабаштан йотлыгып карарга кереште. +- Шайтан алгыры, ә бит, чыннан да, бу минем асылташ. Мәхәббәт талисманы. Монда бернинди шикләнерлек урын да юк. Мис-ти-ка! Башка сыймаслык хәл!.. +Азамат китап тышлыгының беренче битен ачты. Аның датасына күз төшерде: +- Китап 2010 елда чыккан. Юк, юк, кара әле син, ювелир остасы әле асылташны ясарга керешмәгән, ә шуннан ике ел алдан чыккан китапта аның рәсеме бар. Моның булуы мөмкинме? +Фоат Хәмитович китапны үзенә сорап алды, актаргалап бер битен ачты: +- Тыңла, бу асылташ турында китапта менә нәрсәләр язылган. Әлеге асылташка 1974 елда Свердловск шәһәре тирәсендә казу эшләре алып барган археологлар тап була. Ул хәзерге заман технологияләренә нигезләнеп, бик хикмәтле формада эшләнгән. Иң гаҗәпләндергәне шул: асылташ табылган җир катламы моннан 250 миллион ел элекке перм чорына карый. Шуннан чыгып, галимнәр бу асылташка да шул яшьне бирәләр. +Фоат Хәмитович, инде монысына ни әйтерсең дигәндәй, әңгәмәдәшенә күз ташлады. Тик Азамат өчен бер миллион елы ни дә, 250 миллион елы ни - барыбер бер кебек. Карашыннан шуны аңларга була иде. +- Исеңә төшер әле, кеше кавеменә охшаш тереклек ияләре кайчан барлыкка килгән? - дип сүзен дәвам итте Фоат Хәмитович. +Азаматның кашлары җыерылды. Озак уйланганнан соң ул: +- Белмим. Дөресрәге, мәктәптә укып белгәннәр онытылган, - дип кенә әйтә алды. +Фоат Хәмитович, үзенең бу турыда күбрәк хәбәрдар икәнлеген күрсәтергә теләгәндәй, тантаналы рәвештә: +- Белүемчә, кешегә охшаган маймылсыманнар, ягъни приматлар моннан 55-60 миллион еллар элек яшәгән. Ә хәзерге кешегә охшаган акыллы затлар, ягъни Хомо Сапиенс моннан 40-50 мең еллар элек барлыкка килгән, - диде дә, китапны шапылдатып ябып, өстәлгә куйды. +- Сез... син... бу асылташ җирдә әле тереклек барлыкка килгәнче үк шул урында яткан димәкче буласыңмы?.. +- Мин алай димәдем. Моннан 250 миллион еллар элек җир йөзендә кеше кавеме булмаса да, тереклек булган. Ул чорларда җир йөзе динозаврлар белән мыжлап торган... +- Каян килеп чыккан икән соң бу асылташ ул чорга? +- Мондый сәер табылдыкларның бу беренче очрагы гына түгел икән. Дөнья буенча андый артифактлар бик күп. Күргәнеңчә, алар турында шактый гына калын китап чыгарылган. Бу китапта төрле гасырларда һәм елларда җир йөзенең төрле урыннарында табылган сәер табылдыклар турында мәгълүмат күп. Кайдадыр кечкенә самолёт моделе табылган, икенче бер урында сәгать механизмы, ике тәгәрмәчле велосипед, хәтта шул ук динозаврлар чорында заманча аяк киеме табаныннан калган, ташка әйләнгән эз дә тапканнар. Бу фактларның барысын да бер нәрсә берләштерә: аларны фәнни яктан аңлатып бирү мөмкин түгел. +- Шулай ук аңлатып булмаслык микәнни? Ә бит югыйсә, галим-голәмәләр, җир йөзендә фән аңлатып бирмәслек нәрсәләр юк, дип шапырынырга яраталар. +- Дөрес, әлеге табылдыкларны өйрәнүчеләр арасында кыю гына фикерлеләр дә бар. Андыйларның күпчелеге, әле кешеләр барлыкка килгәнче, хәтта динозаврлар яшәгән чорларга кадәр, җир йөзендә алга киткән икенче бер цивилизация булган, дип расламакчылар. Барлык табылдыклар шуларның акыл һәм кул хезмәте нәтиҗәсе, диләр. +- Ләкин асылташка аларның нинди катнашы бар соң? Ул заманнарда алга киткән цивилизация булган очракта да, алар нәкъ безнең заман зәркәнчесе ясаган талисманны ясый алганнармы? Инде безнең заманның зәркән остасы анда ясалган шушы таштан үрнәк алган дияр идек... Бу ташны ясаганда, остага караганда минем көчем күбрәк керде. Барлык эшләнмәләр һәм идеяләр минем аша узды. Ә мин бу китапны үз гомеремдә дә күргәнем дә, андый сәер табылдыклар турында ишеткәнем дә булмады. +- Әйе, сезнең асылташ очрагын элек яшәгән цивилизацияләр белән аңлатып булмый. Әгәр асылташ табылып, сез аны танымасагыз, аны да борынгы цивилизациядә яшәүчеләр эше дияр идек. Тик... +Фоат Хәмитович сүзен әйтеп бетермәде. Дөрес, ул алга таба ни әйтергә дә белми иде кебек. Шуңа күрә, ә үзең нәрсә уйлыйсың дигәндәй, әңгәмәдәшенә текәлде. Тик Азаматның нинди дә булса акыллы сүз әйтү түгел, барлык шушы мәгълүматны башына сыйдырырлык белеме дә юк. Ул бит гап-гади авыл малае. Тырышып-тырмашып тир түккән, үтә сизгерлеге һәм киеренке акыл хезмәте, сабырлыгы аркасында гына җәмгыятьтә үз урынын тапкан, югары дәрәҗәгә ирешкән кеше бит ул, фән әһелләренә генә таныш булган мондый сәер нәрсәләрне аңларга сәләтле түгел. Тагын бер атнадан дөнья базарында доллар курсының ничек үзгәрәчәген чамалап әйтеп бирергә мөмкин әле ул. Ә менә археологлар җир астыннан казып чыгарган әйбернең кайсы чорга караганын һәм ничек итеп анда килеп эләккәнен аның акылы белән генә фаразлап булмый... +Аның уйларын Фоат Хәмитович бүлде: +- Ә беләсеңме, тагын да үзгәрәк фикерле галимнәр дә бар. Әлеге очракны аларның фаразлары буенча аңлатып бирергә була. +- Алары нинди юрамалар тагын? +- Менә бу китапның авторы - Хафизов Нияз, нәкъ шундый теория өстендә эшли дә инде. Дөресрәге, ул физиканың җитдирәк тармагын өйрәнә. Ләкин бу табылдык асылташ язмышына кагылышлы кыю гына фикерләре дә бар. Сиңа +Нияз Хафизов фатирына Азамат ялгызы гына бармады. Элекке танышы буларак, Фоат Хәмитович үзе дә иярде. Әңгәмәгә кереп китү тизрәк булыр, диде ул. Юлда барганда, Ниязның бераз гына сәеррәк кеше икәнлеген дә әйтергә онытмады. +Аның сәерлеген Азамат фатир ишеге ачылуга ук аңлады. Каршысында саргылт чәчләре бераз тузган, инде берничә көн кырынмаган, калын пыялалы күзлеген борын өстенә, ничектер, сәер итеп кыек утырткан, шакмаклы күлмәгенең түш төймәләре чишелгән, спорт чалбарының бер балагы кайтарылган, икенчесе идәнгә үк тиеп торган бер адәм чыгуга, аның Нияз икәнлеген чамалады. +Нияз, бик түбәнчелек белән кат-кат башын иеп: "Исәнмесез", - диде. Ул килүчеләрне тиз генә танымады. Күзе ияләнә төшкәч, Фоат Хәмитовичны танып, күрешергә кулын сузды. Аннан соң Азамат белән дә күреште. Кунакларны өйгә дәште. +Ике бүлмәле фатир бик тар һәм уңайсыз. Биредә теләсә кая чәчелеп, тарауторау яткан өс киемнәреннән җыйнаксызлык күзгә ташлана. Фәкыйрь генә җиһаздан, кыршылып беткән обойларыннан фатирга инде күптән ремонт ясалмаганлыгын аңларга була. +Алгы бүлмәдә, Ниязның хатыны булса кирәк, бер ханым көзге каршында төзәтенеп маташа. Керүчеләрне күргәч, ул өстәлдә яткан сумкасын алды да чыгу ягына борылды. Кунаклар яныннан узганда, йөзендә ниндидер мыскыллы елмаю чагылгандай булды. Авыз эченнән генә нәрсәдер мыгырданды. Аның ризасыз кыяфәтен күргәч, Азамат: "Җайсызрак вакытка туры килдек бугай", - дип уйлады. Алдан хәбәр итмичә килгәч, шулай инде, хуҗаларны уңайсыз хәлгә куюыңны көт тә тор. +Хатын артыннан ишек шапылдап ябылды. Ябу өчен кирәгеннән артыграк та көч куелды булса кирәк, алгы бүлмәдә торучы зур көзге дә зыңгылдады. Азамат уңайсыз атмосфераны тоеп, түргә үтәргәме-үтмәскәме дип, аптырабрак калды. Тик Нияз хатынының бу кыланмышына артык игътибар бирмәде. Бу хәл беренче мәртәбә генә түгел, аның мондый холкына инде күптән ияләнеп беткән, күрәсең. +Ул кунакларны бүлмәгә чакырды. Бу кечерәк кенә йокы бүлмәсен Нияз үзенә эш кабинеты итеп җайлаган икән. Уртада кечерәк өстәл. Стенаның бер ягын тулысынча диярлек китаплар шкафы алып тора. Өстәл өстендә иске фасондагы мониторлы компьютер. Янәшәдәге кечерәк журнал өстәлендә китаплар чәчелгән, ачылган көе идәндә ятучылары да бар. Күрәсең, өстәл өстенә сыймаганнарын үзе шунда куйган. Болай барысы да күз алдында бит. +- Сез хатынга игътибар итмәгез. Ул гел нәрсәдән булса да канәгать түгел, - дип кунакларны уңайсыз хәлдән чыгарырга тырышты хуҗа. +Кухня ягына үрелеп, аннан ике артсыз урындык алып керде дә утырырга тәкъдим итте. +- Фоатны беләм инде, ә сез, аңлавымча... - дип әйтә башлаган иде, аның сүзен Фоат Хәмитович дәвам итте: +- Бу теге көнне мин әйткән кеше инде. Таныш булыгыз: Азамат әфәнде. Сезгә аның авыр хәлдә калганын сөйләгән идем. +- Ә, әйе, әйе... Бик күңелсез хәл. Кайгыгызны... ни... авыр хәлегезне уртаклашам. +Нияз үзе дә ниндидер кайгы кичергән кыяфәт ясады. Бу аның шулай итеп Азаматка теләктәшлек күрсәтүе иде. +- Нияз әфәнде, сез күп еллар гыйльми эш белән шөгыльләнгән кеше буларак, бу вакыйгаларга нинди дә булса аңлатма бирә аласызмы? Сез тикшерә торган фәнни эшләр, берникадәр дәрәҗәдә, самолётлар югалуга кагыла бугай. Узган очрашу вакытындагы әңгәмәдән шулайрак аңладым. Фикерләрегезне Азамат Закирович белән дә уртаклаша алмассызмы? +Нияз, сүзне ничек башларга белмичә, бераз уйланып утырды. Киеренкелектән аның киң маңгаендагы җыерчыклары тагын да тирәнәйгәндәй булды. Ул уң кулы белән инде шактый чаларган чигә чәчләрен сыпыргалады. Ияк очындагы тырпаешкан төкләрен тикшергәндәй, чеметкәләп, йолкыгандай итте. Тамагын кырганнан соң, ниһаять, сүзләрен өзеп кенә сөйли башлады: +- Гыйльми эшләрем турыдан-туры самолётлар югалуга кагылмый, билгеле. Мин Фәннәр академиясенең вакыт үзенчәлекләрен өйрәнү институтында эшлим. Дөресрәге, эшли идем. Әле күптән түгел аннан китәргә туры килде. Кыскартуга эләктем. Безнең бүлекне гомумән яптылар. Фәнни коллегия тарафыннан мин эзләнүләр алып бара торган тармак кирәксез дип табылды. Үзен акламый торган эшчәнлек белән шөгыльләнә, дигән карар кабул ителеп, мине эштән кыскарттылар. Шулай булгач, кадерлеләрем, мин хәзерге көндә бөтенләй эшсез... +- А-а-лай икән, - дип сузды Азамат, галимнең хәленә кергәндәй. +- Дөрес, эштән китсәм дә, тик утырмыйм, - дип дәвам итте сүзен Нияз. - Вакытны физик процессларның агыш формасы буларак өйрәнүне дәвам итәм. Төгәлрәк әйткәндә, вакыт агышының акрынаюы һәм тизләнеше кызыксындыра мине. Вакытның турбулентлылыгы... Әйе, әйе, кадерлеләрем, вакыт өермә рәвешендә дә булырга мөмкин. Мин әнә шул юрама өстендә эшлим... +Нияз сөйләгән саен илһамлана гына барды. Аның күзләрендә ниндидер сәер очкын кабынды. Үзе фанатларча ышанган нәрсәне тыңлаучылар табылганга сөенеп, озаклап сөйләргә җыена иде кебек. Менә ул өстәл өстендә чәчелеп яткан кәгазьләр арасыннан нәрсәдер эзли башлады. Аларны актарган арада, алар ишелеп, идәнгә чәчелде. Галим аларны җыярга теләгән иде. Ләкин, киресенчә, бутап кына бетерде. Аннан соң кулын селтәде дә тарау-торау яткан кәгазьләрне читкәрәк сыпырды, өстәлдән үзенә кирәклесен эзләвен дәвам итте. Ниһаять, тапты булса кирәк. +- О-о, менә, - диде ул, кош тоткандай сөенеп, ике-өч кәгазьне өскә күтәрде. Аларны, тантаналы рәвештә, Азаматның кулына тоттырды. - Игътибар белән карагыз, хөрмәтлем, безнең тикшерүләр ахырына якынлашып килә иде инде... Тагын аз гына тырышсак... Менә монда барысы да ачык... +Нияз нәрсәнедер расларга теләгәдәй, үзенең сөякчел имән бармагын кәгазь битенә төртте. Тик формулалар белән чуарланып беткән биттә Азамат аңларлык бернәрсә дә юк иде. Ул, уңайсыз хәлдән чыгарга теләгәндәй, күзләрен челтмелт йомгалады. Бәлки, аңлашыла торган язмасы шундадыр дип, кәгазьнең артын әйләндерде. Ләкин анда да шул ук формулалар һәм ара-тирә, "без дә бар бит әле монда" дигәндәй, саран гына язылган сүзләр очраштыргалый. +- Гафу, Нияз әфәнде, тик мин... +- Бернәрсә дә аңлашылмый, шулаймы? +- Мин мәктәптә укыганда да физиканы бик яратып бетерми идем... Ә монда, әнә, формулалар гына... +- Нияз әфәнде, әйдәгез әле, безне кызыксындырган мәсьәләгә якынрак килик. +- Ә-ә-ә, самолёт югалу турындамы?.. +Тик ул җавап бирергә ашыкмады, киресенчә, үзе сораштыра башлады: +- Бәлки ул көн болытлы булгандыр? Яки томан?.. Идарәне югалткан самолёт берәр җиргә мәтәлеп төшкәндер дә... +- Юк, юк, ул көнне һава чалт аяз иде. Хәтта мәтәлеп төшкән очракта да аннан нәрсәдер калган булырга тиештер бит? Ә монда бөтенләй бернәрсә табылмады. +Нияз ниндидер авыр мәсьәләне хәл итәргә җыенгандай, эшлекле генә ишекле-түрле йөренде, тамагын кыргалады, ябык кулының учы белән, тырпаешкан тыңлаусыз чәчләрен артка сыпыргалады. +- Мин төп эшемнән тыш, аномаль күренешләрне өйрәнү белән дә шөгыльләнәм. Гайре табигый хәлләрне. Бу - минем хобби. Сер түгел, мондый күренешләрне, нигездә, энтузиастлар өйрәнә дә инде. Ә фән үзе аңлатып бирә алмаган теләсә нәрсәне инкарь итә. Ә аны аңлатырга тырышкан кешеләрне шарлатаннар дип атый... +Нияз озаклап сөйләргә җыена иде булса кирәк. Хәер, моны ул үзе дә яшермәде: +- Бу темага мин сезгә, хөрмәтлеләрем, сәгатьләр буе лекция укый алыр идем. Бик кызык ул... +- Әгәр самолёт югалуга нинди дә булса ачыклык кертердәй булса, без тыңларга әзер, - диде Азамат. +- Менә, тыңлагыз алайса... Мин әле студент елларымда ук аномаль күренешләр, гомумән, гайре табигый хәлләр белән кызыксына башладым. Курсташларым, мәхәббәт романнары укып, ләззәтле уйлар белән исереп йөргәндә, эзотерик китаплар укып җенләнә идем. Мин хәтта оча торган тәлинкәләргә, чит дөньялардан очып килгән гуманоидларга, полтергейстка, өрәкләргә һәм башка шундый гаҗәп хәлләргә кагылышлы язмаларны газеталардан кисеп алып, бер альбомга терки башладым. Алар миндә шактый җыелды. Әле һаман саклыйм... +Нияз, китап шкафының иң югары бүлемен ачып, аннан калын гына альбом алды да Азаматка тоттырды. Альбомның һәр битенә газета кисәкләре ябыштырылган. Вакыт һәм келәй саргайткан кәгазь кисәкләренә кайсы елда һәм нинди газетадан алынганлыгы пөхтәләп язып куелган. +- Мин аларны, нинди тематикага кагылышлы булуларына карап, аерып җыйдым, - дип дәвам итте Нияз "лекция"сен. - Шунысын да әйтим: анда сезне кызыксындырган сәер археологик табылдыклар турында язылганнары да байтак. "Сәер табылдыклар" дигән китабым нәкъ менә шуларга нигезләнеп язылды да инде. Төрле елларда җирнең төрле почмакларында табылган сәер әйберләр турында ул. Анда язылган әйберләрнең һәрберсенә "серлелек" мөһере сугылган. Әйтик, кайчандыр, әле динозаврлар яшәгән заманнарга ниндидер тешле тәгәрмәчләр яисә сәер механизм калдыклары каян килгән? Моны галимнәр ничек аңлатырга белми. Фән әһелләренең күпчелеге аларны күрмәмешкә салышудан артыгын булдыра алмый. Кыюраклары үз фикерләрен белдерергә тырыша, төрле юрамалар тәкъдим итә. Кешелек барлыкка килгәнче, җир йөзендә югары үсешкә ия икенче бер цивилизация яшәгән һәм әлеге сәер табылдыклар шуларның эшчәнлеге нәтиҗәсе дигән фикердә күпчелек. Чыннан да, бу иң Табылдыкларның кайберләре нәкъ менә безнең заман технологиясе белән эшләнгән. Мисаллар китерәм. Санкт-Петербург археологлары, Камчаткада эзләнү эшләре алып барганда, ниндидер механизмның ташка әйләнгән детальләрен табалар. Механизм яткан җир катламын тикшергәч, аның моннан 400 миллион ел элекке чорга караганлыгы мәгълүм булган. Кытайда бер борынгы каберлекне тикшергәндә, галимнәр кечкенә генә Швейцария сәгате табалар. Сәгатьнең эчке ягына "Swiss" дип гравёрлап язган сүзне дә укырга мөмкин була хәтта. Ягъни "Швейцария" дигәнне аңлата. Ә бу каберлекне 400 ел дәвамында беркем дә казымаган. Каян килгән анда заманча Швейцария сәгате? Тагын бик күп мисаллар китерә алам. Шулай булгач, хәзерге заман технологияләренә нигезләнеп төзелгән әйберләрнең табылуы элекке цивилизацияләр калдырган дигән юраманы юкка чыгара түгелме соң? Бу хәлне аңлатып бирү өчен башка юллар эзләргә кирәк. Мин тәкъдим иткән гипотеза буенча, әлеге әйберләр борынгы заманнарга вакыт аралыгы аша күчкән... +Әлегә кадәр галимне игътибар белән тыңлап утырган Азамат сабырсызлана башлады: +- Ягез, шуннан, ә самолёт югалуга боларның нинди катнашы бар соң? +"Лекция"сен бирелеп тыңлауларына куанган Нияз, үз бәясен белеп кенә һәм шул ук вакытта тыңлап утыручыларга аңлаешлы итәргә тырышып дәвам итте. +- Турыдан-туры катнашы бар. Альберт Эйнштейн турында ишеткәнегез бардыр дип уйлыйм. О-о, аны белмәслекме соң?! Егерменче гасырның иң даһи акыл иясе. Аның мәшһүр чагыштырмалылык теориясе генә дә ни тора бит! Чын мәгънәсендә фәнни шедевр! Бу картлач вакыт турында бик кыю фикерләр әйтеп калдырган. Алай гынамы, бөек галим аларны теоретик яктан исбатлап та биргән. Без вакытны нәрсә дип беләбез әле? +Нияз Хафизов мәктәп укучысыннан сорау алган укытучыга охшап калды. Ул, башын ия төшебрәк, күзлек өстеннән, үзен тыңлап утыручыларга текәлде. Сорауны ишеткәч, ничектер бөрешебрәк утырган Азаматка мыскыллы караш ташлады. +- Аңлашыла, сез мәктәптә укыганда, икеле капчыклары булгансыз. Укытучы биремнәрне тикшергәндә, алда утыручы иптәшегезнең киң җилкәсе артына поскансыз, өй эшләрен партадашыгыздан күчергәнсез, имтиханнарга кергәндә, учыгызга шпаргалка язгансыз... Фоат Хәмитович, бәлки, сез мәктәптә физиканы яхшы белгәнсездер? Исегезгә төшерегез әле. +- Вакыт - материянең үзлеге, - дип, дәресен бишлегә белгән укучыдай чатнатып җавап бирде Фоат! +- Нәкъ шулай, хөрмәтлем. Ләкин без, кешеләр, вакытны үткәннән киләчәккә таба юнәлгән, даими тизлектә агучы бер нәрсә итеп күз алдына китерәбез. Елгада су аккан кебек. Юкка гына, "гомер үтә аккан су кебек", дип җырланмыйдыр... +Фән корифее, мәзәк хәл турында сөйләгән кешедәй, елмаеп куйды. Ләкин ул халәте озакка бармады. Йөзе бик тиз җитдиләнде. Бу алга таба әңгәмәнең җитди булачагына ишарә иде. +- Гомуми чагыштырмалылык теориясе буенча, вакыт хәрәкәт итми. Пространствода бирелгән тизлек буенча үзебез хәрәкәтләнәбез. Без акылыбызга сыйдыра ала торган вакыт хәрәкәте, ягъни аның үзгәрүе, объектлар арасындагы ераклыкны үзгәртү яки бер объекттан икенче объектка таба хәрәкәтләнгәндә тизлекне үзгәртү ул. Эйнштейн бу теориясе белән физика өлкәсендә чын акылы җитмәслек гаҗәп хәлләрне дә менә шул теория нигезендә аңлатып булыр иде... +Нияз маңгаена бөрчек-бөрчек бәреп чыккан тирне кулъяулыгы белән сөртеп алды. Өстәлдәге стаканнан су эчте. "Аудиториядә студентлар каршында лекция укыгандагы кебек хис итә бу үзен", - дип уйлады Азамат. Ә лектор, бераз тын алгач, "лекция"сен тагын да кызыбрак дәвам итте: +- Вакыт могҗизалары турында сөйләгәнче, мин сезгә пространство хикмәтләре турында да әйтеп китмәкче булам. Пространствоның кәкрәйгән яки бөгелгән урыннары булуын берегез дә күз алдына да китерә алмас, мөгаен. Ә бит андый урыннар бар һәм теория буенча да күптән исбатланган. Менә бу мисал сезгә кызыклы булыр дип уйлыйм. Җирдән галәмгә ракета очты, ди. Ул галәм тирәнлегенә ераграк китә икән, кире әйләнеп кайтканда, бу ракетадагы космонавтның җирдә калган замандашларыннан берсе дә исән булмаячак. Чөнки галәмдә озак вакыт сәяхәт ясаганда, ракетадагы космонавт, әйтик, ун елга гына картайса, җир өстендә калганнар утыз, кырык елга картайган булалар. Бу мәсьәләгә кагылышлы тагын бер кызык нәрсәне әйтим. Галәмгә очкан космик корабльнең тизлеген арттырган очракта, вакыт агышы җирдә дә, космик ракетада да бердәй булырга мөмкин. Ә инде космик ракета тагын да зуррак тизләнеш белән очса, кире әйләнеп кайтканда, космик ракетага әле старт бирелгән чакка да туры килеп булыр иде хәтта. Яисә космонавт үзенең бала вакытына да кайта алыр иде. Әйтик, ул кайтканда, җирдә аны ун яшьлек малай чагы каршылый. Болар - теория, әлбәттә. Чынбарлыкта андый нәрсәгә ирешү өчен, космик ракета яктылык тизлегенә ирешергә, ягъни секундка 300 мең километр тизлектә очарга тиеш. Әлегә бу мөмкин түгел... +Үзенең ялкынлы чыгышыннан рухланып, һаман кыза гына барган Ниязны туктату һич мөмкин булмас кебек. Ул үзен тыңлап утыручыларны да күрми, аларны оныткан, бөтен барлыгы белән үзе генә аңлаган һәм белгән фән дөньясына кереп чумган иде. +"Бу хыялый үзенең фәне белән бөтенләй саташкан", - дип уйлады Азамат, аның акылдан шашкан кешенекедәй күзләренә карап. Ниязның фән дөньясына һаман тирәнрәк керә баруы һәм төп темадан читләшүе Фоатны да борчый иде булса кирәк. Ул да, сабырлыгын югалтып, инде менә икенче мәртәбә аңа: +- Нияз әфәнде, сез тагын мавыгып киттегез бугай, - дип, төп мәсьәләгә якынрак килүен үтенде. +Кинәт әйтелгән бу сүздән Нияз шып туктап калды, аптырау һәм гаҗәпләнү галәмәте чагылган күзләрен Фоатка текәде. Аның бу карашы иң кызык чакта уеныннан бүленергә мәҗбүр ителгән сабый баланыкын хәтерләтә иде. Шулай да ул тиз генә үз-үзен кулга алды. Инде тынычлана төшеп: +- Нәрсә турында сөйләшә башлаган идек әле? - дип кайтарып сорады. +Аның бу кыяфәтен күргәч, Азамат чак кына көлеп җибәрмәде. Сабый балалар самимилеге. Нәрсә белән булса да бик мавыгып китү, таркаулык. Таркаулык - даһилыкның бер сыйфаты, диләр. Әйе, әйе, бу хакта кайдадыр укыганы бар иде. +- Сүз башыбыз "Як" самолётының көпә-көндез бернинди эзсез юкка чыгуы турында иде, - диде Азамат, үртәлеп. +- Ә мин сезгә нәкъ шул хакта сөйләргә җыенам да инде. Вакыт дигән нәрсәнең без уйлаганга караганда күпкә гаҗәп икәнлеген аңлатмакчы булган идем. Вакыт аралыгы аша бер заманнан икенчесенә күчү, хәзергә шул исәптән, сезнең самолёт югалу очрагын да бары тик шуның белән генә аңлатырга мөмкин. Свердловск өлкәсеннән табылган менә бу асылташ, "мәхәббәт талисманы" дидегезме әле, нәкъ менә шуңа дәлил булып тора. Сезнең хатыныгыз утырган "Як" самолёты да Свердловск шәһәренә җитәрәк юкка чыккан түгелме?.. +Азамат, әйтелгәннәрне аңлап бетердемме дигәндәй, сөйләнгән сүзләргә ачыклык кертүне кирәк санады: +- Самолёт, вакыт аралыгы аша узып, башка заманга күчкән, димәкче буласызмы? +- Дөрес аңлагансыз. Нәкъ шулай дип уйлыйм. Менә инде сез дә эшнең нәрсәдә икәнлегенә төшенә башладыгыз. +Нияз Хафизов, әле генә сөйләгәннәренең юкка булмаганына, әңгәмәдәшен үз сүзләренә ышандыра алуына куангандай, горур гына башын чөйде. +- Галәмдәге "кара упкыннар" турында ишеткәнегез бармы? - дип дәвам итте ул сүзен. - Андый вакыт-пространство чоңгыллары белән галәм мыжлап тора. Теоретикларның әйтүләренчә, вакытның гаҗәп могҗизалары шундый урыннарда була да инде. Нәкъ менә пространство бик нык кысылган һәм кәкрәйгән ул урыннарда вакыт өермәсе турында сүз алып барырга мөмкин. Дөрес, бу "кара упкыннар" читтән күренми. Чөнки очраган һәр нәрсәне үзенә йотучы әлеге комсыз чоңгыллар үзләреннән бернинди яктылыкны да, башка төрле нурланышларны да кире кайтармый. Шуңа күрә без аларны күрмибез. Вакытның турбулентлылыгын китереп чыгаручы андый чоңгыллар безнең Җир тирәсендә дә очраштыргалый. Кинәт кенә юкка чыккан кешеләр, әнә шул вакыт аралыгына эләгеп, элекке заманнарга күчүчеләр инде. Мин җыйган гайре табигый мәгълүматлар арасында аларга кагылышлылары да шактый. +Нияз Хафизов шкафта озаклап актарына торгач, ниндидер китап алды. Аның эчтәлеген игътибар белән карады да, бер битен ачып, кычкырып укый башлады: +- Бу хәл 1980 елда була. Ике альпинист тауга күтәрелә. Алдан баручысы арткарак калган иптәшенә борылып карый да гаҗәпләнүдән тораташ ката. Аның иптәше ниндидер синусоид формасына килеп бөгелә һәм өскә таба озынаеп сузыла башлый. Сузылган саен, нечкәрә бара һәм кинәт кенә юкка чыга. Җирдә аның боз чапкычы гына кала. Шунысы гаҗәп: ул тип-тигез урында җир йоткандай юкка чыккан. Һәм иптәшенең тирә-якны тикшереп чыгып эзләнүе бернинди дә нәтиҗә бирмәгән... +Нияз, китабын ябып, кире үз урынына куйгач, укыганына нәтиҗә ясагандай: +- Мондый мисалларны күпләп китерергә була. Шулардан чыгып, чыннан да, пространствоның теләсә кайсы өлешенә, теләсә нинди ерак араларга да, хәтта үткән яисә киләчәк заманнарга да мизгел эчендә күчү мөмкин дип уйларга нигез бар. Әлегә фәндә өйрәнелмәгән мондый күренеш телепортация дип атала. Ә инде һич көтелмәгән урыннарда кешеләрнең юкка чыгуына "кара упкыннар" сәбәпче булырга бик мөмкин. Димәк, шундый урыннарга очраклы гына туры килгән кешеләр мизгел эчендә башка урыннарга күчәргә мөмкин. +Теләсә кемне гаҗәпкә калдырырлык әлеге мисаллар Азаматның да күңелен кузгатты. +- Шулай күп мәгълүмат була торып та, аларның берсе дә фәнни яктан тикшерелмәгәнме? Монда инде очраклылык турында гына сүз бармый шикелле. Фактлар хәттин ашкан. Ничә еллар дәвамында җыелган күз алдындагы хәлләргә аңлатма бирә алмагач... - дип, үз фикерен әйтеп калырга +- Бу өлкәдә өйрәнүләр гел алып барылмаган дияргә җыенмыйм. 1943 елның октябрендә Америка Кушма Штатларының Хәрби диңгез көчләре тарафыннан "Филадельфия эксперименты" дигән киң масштаблы тәҗрибә үткәрелүе турында ишетеп беләсездер. Дөрес, моның турында бернинди рәсми мәгълүмат булмаган. Ләкин кайбер чыганакларга һәм, имештер, шунда катнашкан кешеләрнең матбугатка барып ирешкән азмы-күпме сүзләренә караганда, андый эксперимент булган дип исәпләнелә. Хәтта аларга Альберт Эйнштейн үзе җитәкчелек иткән дигән фаразлар да бар. +Тагын Эйнштейнга кереп китте. Болай булса, фәнни лекция озакка сузылмагае, дип исәпләгән иде Азамат. Тик бу юлы Нияз артык җәелмәде: +- Анда эксперимент объекты булган "Элдридж" эсминецы пространствода күз ачып йомганчы берничә дистә миль ераклыкка күчкән. Эсминец кадәр зур корабль пространствода күчеш ясый ала икән, вакыт-пространство өермәсе өчен бер моторлы кечкенә "Як" самолёты чүп кенә инде. Мин үземнең тикшерүләрдән чыгып, сезнең "Як" самолёты, вакыт барьеры аша узып, икенче заманга күчкән дигән фикердә. Шуңа күрә аның бернинди эзе дә табылмаган... +Нияз моны бер шәһәрдән икенче шәһәргә бару шикелле гадәти нәрсә кебек әйтсә дә, Азамат өчен бу башка сыймаслык хәл иде. Кеше, һич уйламаганда, хәзерге заманнан гаип булып, икенче заманга күчсен әле! Димәк, вакыт аша үткән заманнарга гына түгел, киләчәккә дә күчәргә мөмкин дигән сүз бит бу. Ләкин аны бер нәрсә борчый: вакыт аша күчкәндә, Сөмбелә исән була микән, әллә соң анда самолёты гына күчкәнме? Ул күңелен тынычсызлап торган бу сорауны Ниязга да бирде. +- Әйе, иң беренче чиратта хатыныгызның сәламәтлеге кызыксындырганы аңлашыла. Һм-м... 250 миллион еллар элек... Тик ул заманнар... җир йөзендә динозаврлар хакимлек иткән чор... +Нияз Хафизовның, һәр сүзен үлчәп, өзеп-өзеп әйтүеннән, үткән заманнарга күчүнең шактый ук куркыныч икәнен искәртергә теләве сизелеп тора. Уйлаганының бөтенесен дә әйтеп, әңгәмәдәшен куркытасы да килми иде аның. Җирдә аҗдаһага охшаган гигант тереклек ияләре яшәгән чорда; зур гәүдәле динозаврлар, үзләрен туендырып тору өчен, җир йөзен чын мәгънәсендә канлы көрәш мәйданына әверелдергәннәр, дисенме? Бер-берсен азык чыганагы итеп кенә күргән бу борынгы җанварларда, тереклек нигезен тәшкил итүче аксымның һәрчак табигый әйләнештә булганлыгы хакында әйтсенме?! Әллә соң, синең гүзәл хатының берәр динозаврга азык булгандыр, ә син бүләк итеп биргән кадерле асылташ - "мәхәббәт талисманы" шул куркыныч җанварның иткә туймас ашкайнату ситемасы аша узып һәм, әлбәттә, андагы ферментлар тәэсиреннән аз гына да зыян күрмичә, табигый юл белән тирәлеккә чыгарылгандыр да, археологлар казып алганчы, шунда 250 миллион ел буена бернинди үзгәрешсез ятачак дип, Азаматның йөрәген җәрәхәтләсенме? +Әнә шуңа күрә галим, сүзләрен уйлап әйтергә тырышып, әңгәмәсен дәвам итте: +- Хатыныгыз ул заманнарга исән-сау күчкәнме икәнлеген хәзер фаразларга гына кала, билгеле. Ләкин шул ук аңлатып булмаслык сәер хәлләр антологиясенә күз салсак, вакыт аша күчкәндә, кешеләрнең сәламәтлегенә зыян килми, дип уйларга да нигез бар. Әйтик, гел көтмәгәндә, Җир шарының теге яки бу өлешендәге шәһәрләрдә һәм авылларда элекке заманнардагыча киенгән кешеләр пәйда булган очраклар бар. Алар, гадәттә, үзләренең бу урынга каян һәм ничек эләккәннәрен аңлатып бирә алмыйлар. Үзләрен узган вакытларда тикшеренгәннән соң, чыннан да, алар әйткән елларда шундый исемдәге кеше яшәгәнлеге ачыклана... +Нияз Хафизов никадәр генә ышандырырлык итеп, тормыштан мисаллар китереп һәм фәнни яктан нигезләп сөйләмәсен, Азаматның аларга бик үк ышанып җитмәгәнлеге әллә каян күренеп тора. Хыял канатына чикләр юк шул, хыял белән кайчак чынга ашмастайга да ирешергә була. Ә аек акыл башкачарак хәл итә. Ул, тукта әле, булмастайга ышанма дип, хыялый уйларны тезгенләп тора. Азамат та әнә шундый халәттә... +- Хөрмәтле Азамат дускай, сезгә асылташны үз күзегез белән барып күрергәдер бәлки? - дип әйтеп куйды Нияз. +- Ә каян табарга соң аны? +- Хәзерге вакытта ул асылташның кайда саклануы минем "Сәер табылдыклар" дигән китабымда күрсәтелгән иде кебек. Хәтерем ялгышмаса, Мәскәүдәге бер археологик музейда ул... +Нияз Хафизов өстәлдә яткан китапны актарып, кирәкле битен ачты: +- Менә, рәхим итегез... +* * * +Мәскәү - зур шәһәр. Азамат белән Динарга музейны табу алай җиңел булмады. Ярый әле навигаторлары бар иде. Инде үзләре эзләгән урамны тапкач та, әле шактый әйләнгәләп йөрергә туры килде. Музей дигәннәре аулак кына бер почмакта, подвал шикеллерәк урында икән. Монда кешеләр дә аз йөри, керүче кеше бармы икән, дип уйланды Азамат. +Имәннән ясалган борынгы авыр ишек ачылуга, аңа тоташтырылган шалтырамалар үзара бәрелеп, чылтыраган тавыш чыгардылар. Артык зур булмаган бүлмәне алып торган музейның алгы ягындагы йомшак кәнәфидә йокымсырап утыручы бик үк яшь булмаган хатын, тавышка сискәнеп, "дерт" итеп китте, күзләрен ачты. Икенче бүлмәгә керә торган ишек янындагы утыргычта сканворд чишеп утыручы сак хезмәткәре дә, "эш"еннән бүленеп, керүчеләргә күтәрелеп карады. +Бу - төрле елларда һәм Россиянең төрле төбәкләрендә казып табылган археологик экспонатлар музее икән. Стена буена тезелеп киткән витриналарның пыяла капкачлары астында сөяк калдыклары, борынгы кешеләрнең эш һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре, металл акчалар һәм тагын әллә нинди көнкүреш кирәк-яраклары бар. Алар барысы да билгеле бер кагыйдәләр буенча, хронологик тәртипә урнаштырылган. Һәрбер экспонатка аңлатма язуы куелган. Анда әйбернең кайчан, кайда һәм кем тарафыннан табылуы язылган. +Биредәге бердәнбер фәнни хезмәткәр - экскурсияче-гид хезмәтен дә башкаручы ханым: "Кызыксындырган сорауларыгыз булса, әйтегез, җавап бирәм", - диде. Сораулар бар иде, билгеле. +- Музеегыз кеше күзеннән еракта урнашкан. Махсус яшереп куелган, диярсең. Халык йөриме соң ичмасам? - диде Азамат. +Ханым үзләренең эшсез утырмауларын белдерергә ашыкты: +- Биредә кеше өзелми. Төрле уку йортларыннан, мәктәпләрдән еш киләләр безгә. Алар белән даими элемтәдә торабыз. Әле хәзер мәктәпләрдә каникуллар булгач кына килүчеләр сирәгәйде, - дип аклангандай сөйләнде. +Хәер, Азамат өчен болары әһәмиятле түгел. Сүз бәйләнеше өчен генә сорады. Аны хәзер бер генә нәрсә - "мәхәббәт талисманы" гына кызыксындыра. Ул шушы тирәдә генә түгелме икән дип, берничә өстәлне караштырды да, һәр бүлмәдәге экспонатны аерым-аерым карап чыгу шактый вакытны алачагын аңлап, гидка үзен кызыксындырган төп сорауны бирде. Дөресрәге, ул аңа баштан асылташның үзләре белән алып килгән сурәтен күрсәтте дә: +- Менә бу рәсемдәге асылташка охшаган экспонат сакланмыймы сездә? - дип сорады. +Рәсемгә карагач, ханымның йөзе яктырып китте: +- Әйе, бу бездәге экспонат рәсеме, - диде ул, елмаеп. - Әйдәгез, мин сезгә аны күрсәтә дә алам. +Ханым аларны үзе артыннан ияртте. Тар гына аралык аша үтеп, тагын бер бүлмәгә килеп керделәр. Түрдә артык зур булмаган пыяла шкаф тора. Аның өске өлешенә "Необъяснимые находки" дигән язу эленгән. Янәшәдә генә Альберт Эйнштейнның телен чыгарып төшкән рәсеме. Азаматның бу рәсемне кайчандыр күргәне бар иде. Тик даһи акыл иясенең, әнә шулай балаларча шуклык белән төшкән рәсемен һич кенә дә аңлый да, башына да сыйдыра алмый ул. Гомумән, бу кешегә җитдилек хас дип уйлый иде. +Экскурсияче хатын аларны пыяла япкыч белән капланган бер экспонат янына алып килде. "Менә!" - диде ул, эзләгән әйберне табышуда зур ярдәм күрсәткән кешедәй, йөзенә тантаналы төс чыгарып... +Азаматка нәрсәдер булды. Ул кинәт кенә башы әйләнгәнен тойды. Әйтерсең, аяк астындагы идән чайкала башлады. Ул каядыр упкынга оча кебек. Ярый әле янәшәсендә Динар бар. Ул хуҗасының хәлен аңлап, җиңелчә генә аны терсәгеннән тотты. Хәер, бу вакытта Динар үзе дә Азаматтан ким гаҗәпләнмәгәндер. Алар каршында әле кайчан гына Сөмбелә түшенә асып йөргән асылташ, "мәхәббәт талисманы" ята бит! Дөрес, ул бераз гына тоныкланган кебек. Ләкин ул, һичшиксез, шул асылташ - "мәхәббәт талисманы". +Әле кайчан гына ул Азаматның да, Сөмбеләнең дә шәхси әйбере иде. Аңа алар гына хуҗа иде. Ә бүген талисман бикле йозак астында. Ул дәүләт байлыгы булып исәпләнә. Азаматның аңа бернинди хокукы да юк. +Азамат акылы белән шуларны уйласа да, моны күңеле белән кабул итә алмады. Ул асылташны үзенең хәләл акчасына алды, зәркәнчедән зур акча түләп ясатты, иң затлы әйбер дип, сөеклесенә бүләк итеп бирде. Бу бит аның шәхси милке. Үз милкеңә үзең хуҗа булмагач, нәрсә инде бу?.. +Әнә шуларны уйлаган Азаматның ачуы, ярсу булып, тышка бәреп чыкты. Ул бөтен тәне белән калтыранып куйды. +Аның сәер халәтен экскурсияче дә күреп алды. +- Сез үзегезне начар хис итәсезме әллә? - диде ул, хафаланып. +Ләкин Азамат аны ишетмәде дә. Ул, гомумән, бу минутларда беркемне дә ишетми, фани дөньяда бөтенләй гаме булмаган кеше кыяфәтендә тораташтай катып калган иде. Шулай булмый хәле дә юк... +Тик бераздан соң гына аның авызыннан: +- Бу асылташ минеке, - дигән сүзләр сытылып чыкты. +Гид, күзләрен түгәрәкләндереп, бер Азаматка, бер Динарга карады. +- Гафу итегез, нәрсә дисез? +- Бу асылташ минеке, - дип, катгый итеп, баягы сүзләрен кабатлады Азамат. +Экскурсовод, бер адым артка чигенде, чыгу ягына каерылып карады. +- Сез нәрсә, акылыгыздамы? +- Әйе, әйе, бу минеке. Мин аны әле моннан ике ел элек кенә сөекле хатыным Сөмбеләмә бүләк итеп биргән идем. Ул - безнең мәхәббәт талисманы... +Ярсыр дәрәҗәгә җиткән Азаматны Динар чак-чак кына тотып тора. Аны +- Акылдан шаштыгызмы әллә? Ике ел элек бүләк иткән идем, дисез. Экспонат астындагы язуга карагыз. Ул 1974 елда археологик казынулар вакытында табылган. Ә аның күпме вакыт җир куенында ятканлыгын беләсезме? 250 миллион ел! Әгәр тагын бер сүз әйтәсез икән, мин сак хезмәткәрен чакырачакмын... +Ләкин аның чакыруы кирәк булмады. Биредәге шау-шуны ишетеп булса кирәк, сак хезмәткәре үзе килеп керде дә билендәге каешка беркетелгән пистолет кобурасына ябышты. Ул Азаматны экспонатны урларга җыена дип уйлады булса кирәк. Эшне зурга җибәргәнче, моннан чыгып таярга кирәклеген чамалаган Динар, алгарак чыгып, хәлне аңлата башлады: +- Гафу, гафу, минем дустымның шулай өянәге килә торган гадәте бар. Курыкмагыз, сезнең экспонатларга беркем дә тимәячәк. Без хәзер чыгып китәбез, - диде дә, җиңеннән тотып, Азаматны үз артыннан сөйрәде. +Бусында Азамат карышмады. Ул кыска гына вакытка булып алган йомшаклыгыннан үзе дә оялгандай, Динарга буйсынып, чыгу ягына атлады. Ишек янына җиткәч, Азамат кабат экспонатлар саклана торган пыяла шкаф ягына борылып карады. Эйнштейн портреты... Әле бая гына, бирегә кергәндә, аның шук малайларча елмаеп, телен чыгарып торуын Азамат килештермәгән иде. Ә менә хәзер аның болай төшкән рәсеме бик урынлы кебек тоелды аңа. Бала чакта үзләренең дә бер-берсен шулай тел чыгарып үртәүләрен искә төшерде. "Бә-бә-бә", - дип үчекләп, кемнең дә булса булдыксызлыгыннан көләләр иде. Бу портретны тикмәгә генә куймаганнар монда. Ул экспонатлар карарга кергән һәр кешене: "Ә-ә, гаҗәпме? Дөньяда андый табышмаклар күп инде ул. Кешелек әле тиз генә аларның серенә төшенә дә алмас. Бә-бә-бә", - дип үртәп озата кебек. +* * * +Мәскәүгә барып, талисманның үзен күреп кайткач, Азамат нык үзгәрде, бөтенләй үз эченә бикләнде. Хәтта бизнеска кагылышлы төп вазифаларының кайберләрен тугрылыклы ярдәмчесе Динарга ышанып тапшырды. +Соңгы вакытта фәлсәфи уйлар тынгылык бирми аңа. Элегрәк ул фәннең бик көчле булуына чын күңеленнән ышана иде. Хәзер ышанычы югалды. Бу дөньяда фән аңлатып бирә алмаган әйберләр бик күп икән ләбаса! Әле кайчан гына, күрәзәчеләргә ышанмыйча, аларны шарлатаннар дип, көлеп йөргән иде. Ул сөйләшкән күрәзәчеләрнең асылташ турында әйткәннәре хак булган икән бит... +Тик Азаматның язмыш зилзиләләре алай тиз генә тынарга җыенмаган икән әле. Соңгы вакытта көннәр, атналар мәңгелекнең үзе кебек озак узды. Инде кичергәннәре дә аз түгел югыйсә. Ә язмыш аңа яңадан-яңа сынауларын чәпәп кенә тора. Әллә бу дөнья тоташ могҗизалардан гына торамы икән, дип уйлый башлады Азамат. Чөнки сынауның чираттагысы аны гаҗәпләндереп кенә калмады, һушын җибәрә язды... +...Гадәти иртә иде ул. Йокысыз үткән төннән соң, таң алдыннан азрак кына черем итеп алды Азамат. Хәер, аны черем итү дип тә булмый. Йокылы-уяулы төш күреп, саташып ятты шунда. Уянып, ике кешелек караватының читенә торып утыргач та, авызын ачып иснәнгәләп, күргән төшен искә төшерергә азапланды. Тик юкка гына... Күпме тырышып та, берни дә барып чыкмагач, урыныннан кузгалды. Шулчак аңа йокы бүлмәсендә тагын кемдер бар кебек тоелды. Артына борылып караган иде, имәнеп китте. Карават башына тотынып торуы гына егылудан саклап калгандыр - анда ниндидер хатын-кыз ята лабаса. Йөзе белән тәрәзә ягына борылган, ә менә мендәргә чәчелгән чәчләре Азаматка бик таныш кебек күренде. Әйе, әйе, Сөмбеләсенекенә охшаган бит! Азамат, иртән уянгач, мендәр өстендә дулкынсыман таралып яткан әнә шул чәчләреннән сыйпап иркәләргә, назларга ярата иде сөеклесен. Нәрсә бу? Соңгы вакытта башыннан узган аяныч вакыйгалар психикасына зыян китермәгәндер бит? Галлюцинация башланмагандыр югыйсә. Әллә соң ул һаман төш күрәме, саташамы? Азамат ирексездән беләген чеметеп карады. Юк, ул уяу. +Шунда, әллә үзенә текәлгән караштан, әллә йокысы туйган - караватта ятучы хатын-кыз кулларын сузып киерелеп куйды, башын Азаматка борды. Йә, Хода!.. Бу - Сөмбелә үзе иде. Азамат тораташтай катып калды. Әле кайчан гына сөйгән хатынын исән-имин күрү өчен җанын бирергә әзер иде. Берничә көн элек кенә, Сөмбеләмнең нурлы йөзен бер генә күрсәм иде дип, Ходайга ялварды. Нинди генә могҗиза белән булса да хатынын үзенә кайтаруын сорады. Менә Сөмбеләсе каршысында ята. Теп-тере, исән-сау. Бу үзе үк могҗиза түгелмени?.. +Әллә соң?.. Кайдадыр озаклап югалып торып, таң алдыннан сиздермичә генә ире янына кайтып яткан хатын турында нәрсә уйларга була?.. Ләкин Азамат мондый караңгы уйларын тиз онытты. Ул сөеклесен теләсә нинди шартларда кабул итәргә әзер иде. Тик үзендә аңа каршы атларлык көч юк. Аяклары тартмый. Сүз әйтергә теле әйләнми. Кулын сузып, кочагына алыр иде, кыршау белән уралгандай, бөтен тәне тораташ катып калган. +- Ә беләсеңме, сөеклем, мин нинди төш күрдем?.. +Менә сиңа мә! Әйтерсең лә алар кичә генә икәүләшеп шушы ятакка башларын төрткәннәр. Төне буе сөю-сәгадәт бакчасының татлы җимешләреннән ләззәтләнгәннәр дә арып-талып йокыга талганнар. Әйтерсең, бу ятакны Азамат айлар буе ялгызы гына җылытмаган... +Берни әйтмичә, үзенә текәлеп торуы озаккарак сузылды ахры, Сөмбелә кабат телгә килде: +- Нишләп эндәшмисең, бәгърем? +Азамат, уянып киткәндәй, дерт итеп куйды. Бик авырлык белән генә телен әйләндереп: +- Синең нинди төш күргәнеңне беләм, кадерлем. Самолёт... бик борынгы заманнар... динозаврлар, - диде ул. +- Юк, юк, алары турында мин сиңа соңрак сөйләрмен. Ә менә хәзер генә, уяныр алдыннан гына күргән төшемне сөйләмәкче идем. Әгәр сине ул кызыксындырмый икән, динозаврлар турында сөйлим... +Сөмбеләнең соңгы сүзләре шундый гади килеп чыкты, әйтерсең лә динозаврлар безнең көндәлек тормышыбызда еш очрый торган гадәти тереклек ияләре һәм ул гомере буе шулар арасында яшәгән. +- Самолётыбыз Свердловск аэропортына җитәрәк кенә әллә нәрсә булды, - дип башлады сүзен Сөмбелә. - Очкычыбызның приборлары чыгымчыларга тотынды, ориентир югалды. Фәнис, никадәр генә "ас" очучы булмасын, ул да каушап калды. Штурвалны әле тегеләй, әле болай боргаласа да, самолёт аны тыңламады. "Шайтан алгыры... Берни дә аңламыйм... Юнәлешне билгели алмыйм", - дип сөйләнгәнен хәтерлим. Аннан соң самолётыбызның тәрәзәләрен куе ак томан сара башлагандай булды. Ул, һаман саен куера барып, сөт төсенә керде, бөтен дөнья ап-ак иде. Шуннан соң тәнемнең һәр күзәнәгендә көчле калтырау тойдым. Һуштан язганмын... Аңыма килеп, күзләремне Торып утыргач, ерак та түгел, кулына олы таш кисәге тоткан Фәнисне күреп алдым. Ул минем якка борылып та карамый. Каядыр алга текәлгән. Мин дә шул тарафка күз ташладым, 100-150 метрлап арырак, албасты шикелле тереклек иясен күрдем. Ул Фәнискә таба килә иде. Фәнис таш белән шуны каршыларга җыенган, күрәсең. Менә теге албасты якын ук килеп җитте. Миңа андый җанварлар кинолар, китаплар аша таныш. Динозавр, дип аталалар. Аҗдаһага охшаган бу ерткыч Фәнискә җитәрәк туктады. Аның янында Фәнис бөтенләй кечкенә булып күренде. Динозавр башын әле тегеләй, әле болай боргалап күзәткәннән соң, очлы тешле авызын зур ачып үкерә башлады һәм корбанына ташланды. Шул мизгелдә Фәнис кулындагы ташны динозаврга томырды. Ләкин ул ерткычка бернинди зыян да салмады. Аның гәүдәсенә килеп бәрелгән таш, стенага сибелгән борчак шикелле, читкә тәгәрәде. Ә җанвар... ә җанвар... +Сөмбелә сулкылдап еларга тотынды. Азамат хатынын кочагына алды. Шактый вакыт узгач кына, Сөмбелә, тынычланып, сөйләвен дәвам итте. +- Динозавр Фәнисне мизгел эчендә ботарлап-өзгәләп ташлады. Берничә минут узуга, кан исен сизеп булса кирәк, аның тирәсенә үзе шикелле үк албастылар җыйналды. Ә тегенең корбанын беркем белән дә бүлешәсе килми. Берәрсе якыная башлауга, ырылдап, өстенә ташлана. Санаулы минутлар эчендә Фәнис торган урында кызыл тап кына калды. Ялманып, тирә-якны иснәнгәләп йөрүче бер динозаврның күзе миңа төште. Миндәй җан иясен аның үз гомерендә дә күргәне булмагандыр, мөгаен. Шуңа күрә ул кабер салкынлыгы бөркеп торучы күзләре белән озак текәлеп торды. Бу нәмәрсә ашарга яраклымы-юкмы? дип тикшергәндер инде. Мин урынымнан кузгалырга теләп талпынып куйдым. Хәрәкәт итүче һәр нәрсәне ашарга ярый дигән хайвани инстинкт буенчамы, җанвар, авызын зур ачып, яман үкереп, миңа ташланды. Сакланырга бер коралым да юк. Тирә-якта ник бер агач, йә таш кисәге күренсен?! Динозавр миңа җитәргә дүрт-биш метр калгач, башка чарам юк, муенымдагы талисманны йолкып алып, аңа томырдым. Ләкин тидерә алмадым. Менә җанвар бөтенләй якында гына. Аның иләмсез зур ачылган авызын гына түгел, андагы һәрбер тешен ап-ачык күрәм. Әле алай гынамы, тешләре арасына кысылган ит калдыкларыннан чыккан яман сасы ис тә борыныма килеп бәрелде кебек. Тагын берничә мизгел һәм... +Сөмбелә, җаннарны өшетерлек дәрәҗәдә куркыныч мизгелләрне исенә төшереп, бөтен тәне белән калтыранып куйды... +- Ләкин шулчак могҗиза булды, - дип дәвам итте ул сүзен, бераз тынычлангач. - Ниндидер нечкә генә кызгылт нур, минем баш очымнан узып, динозаврның башына барып кадалды. Шул мизгелдә, җанварның коточкыч олы гәүдәсе, ком тутырылган капчык кебек, шапылдап җиргә ауды. Әлеге кызгылт нурның чыганагы, һичшиксез, минем артымда булуы аңлашыла иде. Алдарак җыелып торган ерткычлар төркеме турында да онытып, артыма борылып карадым. Миннән нибары йөз-йөз илле адым арырак һавада ниндидер түгәрәк очкыч асылынып тора. Аның көмеш сыман өслеге кояшта ялтырый, тирәли урнашкан түгәрәк яктырткычлары төрле төсләр белән җемелди. Динозаврга төбәп җибәрелгән әлеге нур менә шул очкычтан килә икән. Минем андый очкычларны рәсемнәрдә күргәнем бар иде... +- Оча торган тәлинкә?.. НЛО? - дип аның сүзләрен бүлде Азамат. +- Әйе, моңа кадәр күргән кешеләр тасвирлаган, оча торган тәлинкәләргә охшаган. Озак та үтмәде, "тәлинкә" җиргә төшеп утырды. Астагы люгы башладылар. Килеп җиткәч, кулларымнан тотып, сөйрәп диярлек, "тәлинкә"гә алып киттеләр. Күз кырые белән артыбыздан дәррәү ташланган динозаврлар көтүен күреп калдым... +Сөмбелә, шул чактагы куркыныч вакыйгаларны кабат кичергәндәй, сөйләвеннән туктап, озак кына бер ноктага текәлеп утырды. Киеренке тынлыкны бетерү өчен, Азамат үзе сорау бирде: +- Һәм син, оча торган тәлинкәгә утырып, күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак планеталарга сәяхәт кылдың инде, э-эме? Сириус йолдызының берәр планетасында кунак иткәннәрдер әле үзеңне? Безнең кояшка иң якын йолдыз Сириус дип беләм. Хәер, ераклыкның монда әһәмияте дә юк. "НЛО"лар теләсә нинди ераклыкны мизгелләр эчендә үтә ала, дип ишеткәнем бар иде. Планетасын гына түгел, Йолдызын да иң заманча телескоплар белән күреп булмаган, бездән миллионнарча яктылык елы ераклыгында урнашкан берәр планетага барып чыккансыздыр әле?.. +Сөмбеләнең йөзе кабат кояштай балкыды: +- Юк, белмәдең. Мин күргәннәрне син күз алдына да китерә алмаячаксың. Без бернинди чит планетага да очмадык. Җирдә калдык. Мин ерак планеталарга түгел, ә киләчәк заманнарга сәяхәт кылдым. Киләчәк заманнарда булып кайттым бит, бәгърем, аңлыйсыңмы?.. +Азамат кылт итеп Нияз Хафизовны исенә төшерде. Ул да чорларның бер заманнан икенчесенә күчә алуы турында сөйләгән иде. Аның фаразлары дөрескә чыга түгелме? +- Әгәр сер булмаса, кайсы заманнарга барып җиттең соң? +- Аңлавымча, егерме икенче гасырның урталары иде... +- Нинди телдә аңлаштыгыз? +- Үземне коткарган ике кешедән башка беркемне дә күрмәдем. Чөнки мине карантинда тоттылар. Ул заманнарда йогышлы чирләрдән тулысынча арынганнар икән инде. Шуңа күрә борынгы заманнардан килгән кешеләрнең йогышлы авырулар таратуыннан саклану йөзеннән, алар белән аралашмыйлар, ара саклыйлар. Аларда бер заманнан икенчесенә күчү - гадәти бер нәрсә. Безнең татар теленә бик якын телдә аралаштык. Һәрхәлдә бик җиңел аңлаштык. Вакыт аралыгы аша күчешнең фәнни теориясенә нигез салучының да татар кешесе булганлыгын әйттеләр миңа. Аның голографик портретын да күрсәттеләр хәтта. Исеме... исеме Нияз Хафиз кебек. Хәтерлим, аның сурәте астына "Максатлы эшнең ахыры хәерле була" дигән канатлы сүзләр дә язылган иде әле... +- Нияз... Хафиз? - дип көчкә телен әйләндереп сорады Азамат. +- Әйе, әйе, Нияз Хафиз! Ә нигә гаҗәпләндең аңа?.. +Соңгы вакытларда булып узган вакыйгалар Азаматның башын тәмам әйләндергән иде. Гайре табигый хәлләргә кагылышлы мәгълүмат ташкыны, әллә соң саташаммы, дигән уйларга этәрә. Ә андый мәгълүматны аз-азлап кына сеңдерү өчен вакыт кирәк. Вакыйгалар агышын ашыктырырга һич кенә дә ярамый. Шуңа күрә Нияз Хафизов турында сүзне озынга сузарга теләмәде ул. +- Андый исемне каядыр ишеткәнем бар иде, - дию белән чикләнде... +Нияз Хафизовның тузгыган тыңлаусыз чәчләрен, төк баскан какча яңакларын күз алдына китерде Азамат. Эшләү өчен аз гына мөмкинлек, шартлар тудырылмаган көе дә ул нинди зур эшкә тотынган бит әнә! Кыскартуга эләктем, ди. Бүгенге көндә эшсез. Хезмәт хакы юк дигән сүз. Кеше ничек яшәргә, исеме киләчәккә барып ирешкәч, ул кеше фәнни эшләрен ташламаган, дәвам иткән һәм ахырына кадәр җиткергән булып чыга инде. Нәкъ кирәкле вакытта, кирәкле урында Сөмбеләне динозаврлардан коткарып калу да шул Нияз башлаган эшкә бәйле түгелме икән? Талисманны тикшергәч, ул заманнардагы фәнни теорияләр буенча, пространство һәм вакыт координаталарын билгеләү авыр булмагандыр. Вакыт аша күчеш мөмкинлеге килеп тууга, иң беренче эш итеп, Сөмбелә күчкән заманга "очкан" булулары ихтимал... +- Киләчәк матурмы? - дип сорап куйды Азамат, уйларыннан бүленеп. +- Искиткеч! Дөрес, мин шәһәр урамнарында йөри алмадым, кешеләр белән дә аралашмадым. Алдан әйткәнемчә, карантинда тора идем. Төрле заманнарда яшәүчеләр белән аралашу гадәти хәл, күрәсең, карантинда утыручылар бер мин генә түгел идем. Ә мин барлык уңайлыклары тудырылган һәм безнең шушы заманга туры килерлек зәвык белән җиһазландырылган бүлмәдә яшәдем. Миңа голографик картиналар күрсәттеләр. Шулар аша киләчәк кешеләренең көнкүрешләре, яшәешләре белән таныштым. Аларның тормышын сүзләр белән генә аңлатып бетерерлек түгел. Ул заманнар бөтенләй икенче дөнья кебек. Мин сиңа берәр вакыт бу хакта озаклап сөйләрмен әле, бәгърем. +- Ә ничек минем ятакта пәйда булдың соң син? Ни өчен мин бернәрсә дә сизмәдем? +- Мине шул ук оча торган тәлинкәдә безнең заманга китереп куйдылар. Син, төнлә уянып, тәрәзәдән күк йөзен күзәтә идең. Тәлинкәне күрдең. Тик очкычтагылар сиңа үзләренең нур чәчкеч приборларын төбәгәч, һушыңны югалттың. Ә күргәннәреңне хәтереңнән "сөрттеләр". Шуңа күрә син ул вакыйгаларның берсен дә хәтерләмисең. Бәлки, төш күргәндәй булгансыңдыр... +Азамат, нәрсәнедер хәтерләргә тырышкандай, кашларын җыерды. Ләкин күпме генә уйламасын, төнге вакыйгаларны исенә төшерә алмады. Аннары барысына да кул селтәде дә: +- Динозаврларга азык булган Фәнис кызганыч, - дип әйтеп куйды. +- Ә ул исән, - диде Сөмбелә, берни булмаган кыяфәттә. +Менә сиңа кирәк булса, иске авыздан яңа сүз! Азаматның күзләре маңгаена менде. +- Карале, кадерлем, әле менә яңарак кына, Фәнисне динозавр ялмап, ашап бетерде, дигән идең түгелме? Инде исән, дисең. Мин саташа башладыммы әллә? +Сөмбелә энҗедәй ак тешләрен күрсәтеп, матур итеп елмайды. Иңнәреннән кочып, Азаматны тынычландырырга ашыкты. +- Юк, саташмыйсың. Борчылма, Фәнис исән. Киләчәк заманнарга кайтып, Фәнисне кызганып, балавыз сыгып утырганымны күргәч, мине динозавр авызыннан йолып алган кешеләр ни өчен кайгыруымны сораштылар. Мин аларга Фәнис турында әйткән идем, шуларның берсе, аны коткару мөмкин эш, диде. Мин дә башта, синең шикелле гаҗәпләнеп, авызымныачып калдым. Аны борынгы җанвар ашап бетерде бит инде, үлгән кешене ничек коткарырга була соң, дим. Алар елмаешып куйды. Вакытның катлы-катлы булуы һәм өермәлелеге турында нидер аңлатып маташтылар. Ләкин мин аларның берсен дә башыма сыйдыра алмадым. Безнең заман кешесе өчен акыл ирешмәслек нәрсәләр! Кыскасы, шул ук вакыт могҗизасы! Фәнисне динозавр ашаганчы булган мизгелләргә вакыт аралыгы аша күченеп, аны динозаврлардан йолып калырга була икән. Һәм шулай эшләгәннәр дә. Үзебезнең заманнарга Кәефләрем яхшы, диде. Соңыннан, карантин вакыты узгач, аны да нәкъ минем шикелле, безнең заманга кире кайтарачаклар... +Юк, болары Азаматның башына барып җитә алмады. Аның акылы өчен кирәгеннән артык катлаулы нәрсәләр... +* * * +...Сөмбелә табылды. Аның шулай кинәт кайтып керүе Азамат өчен бер яктан сөенеч булса, икенче яктан кыенлыклар да китереп чыгарды. Моны кешеләргә ничек аңлатырга? Ай дәвамында бөтен җәмәгатьчелекне аяк өстенә бастырдылар бит. Югалган самолётны эзләүгә кемнәр генә җәлеп ителмәде!.. Иң оста эзтабарлар, иң заманча эзләү чаралары эшкә җигелде. Ә самолёт җир йоткан шикелле юкка чыкты. Аның белән бергә Сөмбелә дә югалды. Инде менә һич көтмәгәндә кайтты да керде. Аның шул рәвешле кайтуы бер гаҗәп булса, сөйләгәннәре тагын да искитмәле. Кешеләр шуңа ышанырлармы? Кемгә дә булса ул хәлләрне расларга маташу үзеңнән көлдерү булмасмы? Хатыным мине кызык итәргә теләп, ай буе кайдадыр качып яшәгән яисә сөяркәсе куенында булган, дигән сүзләргә ышаначаклар. Ә менә, хатыным киләчәк заманнарга күчеп, вакыт аша сәяхәт итеп йөргән, дисәң, кычкырып көләчәкләр. Чигәләренә бармакларын куеп бөтерәчәкләр, әмма бу сүзләргә һич ышанмаячаклар. Ә Азамат үзе ышаныр идеме? Юк, әлбәттә. Моннан берничә ай элек кемдер аңа бу хакта сөйләсә, ул аны җитди кабул итмәс иде. Әкият сөйләп йөрмә дип, кул гына селтәр иде. +Ә менә фән әһелләре, галим-голәмәләр бу хәбәрне ничегрәк кабул итәрләр иде икән? Берничек тә! Тыңлап та тормаячаклар. Юкса, гасырлар дәвамында кешеләр аңында ныклап формалашкан фәнни теорияләрне, теоремаларны, пастулатларны яңадан карап чыгарга туры киләчәк. Гыйлем ияләре фәндә революция ясардай яңалыкларны кабул итәргә әзер түгел. Алар яңага тотынганчы, искегә ябышып ятуны кулайрак күрәчәк. Гомумән, кешелек дөньясы яңалыкларны авыр кабул итүчән. Урта гасырларда яңалык кертергә маташучы галимнәрне инквизиция кырса, әле кайчан гына бастырсалар, әле якын үткән заманнарда, башкалардан үзгәрәк уйлаучыларны "сары йорт"ларга тыгып котылганнар. Хәзер исә андыйлар, Нияз Хафиз кебек, җәмгыятьтән кысрыклана. Фән тармагында гына түгел, әдәбият-сәнгатьтә дә, эстрадада да "новаторлар"ны бик өнәп бетермиләр. Бу очракта да шулай булачак. Матбугат бер кат шаулап алыр, билгеле. Ләкин Сөмбелә ирен кызык итәргә теләп, ай буе шәһәр кунакханәләренең берсендә качып яткан да инде менә сагындырып кына аның янына кайтып кергән, дигән сүзләр кешеләр өчен чын дөреслектән якынрак булачак. Чөнки аларга шулай кызыграк... +Азамат - соңгы елларда бер китап та укып карамаган кеше - Нияз Хафизовның "Сәер табылдыклар" дигән китабын бу көннәрдә кулыннан төшермәде. Вакыт аша күчешкә кагылышлы бүлекләрен укыганда, аны гаҗәпләнү катыш хафалану биләде. Фәндә аңлашылмаган урыннар әнә бит ничек күп икән! Бөтен көч белән шуларны өйрәнәсе бит югыйсә. Ә фән, киресенчә, үзе аңлатып бирә алмаганнарны инкарь итәргә генә белә. Профессорлар, докторлар кебек гыйлем ияләре белән дөнья тулган. Аларның күпчелеге мондый эшләрдә бармакка бармак та тидерми кебек. Нияз Хафиз әйткәнчә, бүгенге көндә гайре табигый хәлләрне аңлатып бирү тулысынча энтузиастлар өстендә. Хөкүмәттән бернинди ярдәм дә күрмичә, алар бу өлкәдә нәрсәдер эзләнәләр әле. Эш өчен заманча лабораторияләр турында әйтеп тә торасы юк, хәтта хезмәтләре өчен бернинди аксакаллары чигә тирәсендә бармакларын бөтереп кенә бәяли. Бу энтузиастлар әнә шундый гомуми кинаяле көлү астында гыйльми эшләр белән шөгыльләнеп яшәп яталар. Яшәпме, әллә көн күрергә тырышыпмы?.. +Уйлый торгач, Нияз Хафизга финанс ягыннан ярдәм итәргә, дигән катгый карарга килде Азамат. Ул аңа эшләү өчен бина бирә ала, кирәк булса, кыйммәтле җиһазлар алырга да ярдәм итәчәк, эшенә карата лаеклы хезмәт хакы да бирәчәк. Миллионнар, миллиардлар белән эш йөртүче кеше өчен мөмкин эш бу. Әгәр Нияз гыйльми эзләнүләрен ташлый икән, фән өчен зур югалту булачак. Галимнәр фәннең әлеге тармагына бүгеннән ныклап тотынсалар, йөзләрчә еллар узгач, чыннан да, вакыт аша очраклы "кара упкыннар"дан түгел, ә ясалма күчеш каналлары аша да киләчәккә ашыгу һәм үткәнгә җиңел генә кайту мөмкин булыр. Кайчан да булса кемдер бу эшне башларга тиештер бит инде?! Иң соңгы чиктә, үткәннәргә кайтып, Сөмбеләнең динозаврлар авызыннан котылып калуы хакына бу эш башланырга тиеш... +* * * +Азамат, ярдәм итәргә дигән ният белән, Ниязның өенә китте. +Ишекне хуҗа үзе ачты. Тик Азаматны танымады булса кирәк, бернинди соравын да көтмичә, аклангандай: +- Ни... Мин акча тапмаган идем шул... Минем әле түләрлек акчам да юк... Әгәр тагын бераз сабыр итсәгез... Фәнни эшләрем өчен гонорар бирәчәкләр... Бирерләр, дип уйлыйм... +- Нинди акча?.. Нәрсәгә? - дип кайтарып сорады Азамат, аңламыйча. +Нияз ишектән керүчегә калын пыялалы күзлеге аша игътибар белән карады: +- Ник, сез суд приставы түгелмени? Беркөнне, коммуналь хезмәтләр өчен бурычыгыз күп җыелган, түләмәсәгез, фатирыгызны бушатырсыз, дип килеп әйткәннәр иде. Ул сез түгел идегезмени? +Аннан соң Азаматны кайда күргәнлеген исенә төшерде бугай: +- Ә-ә, сез теге... ни... хатыныгыз самолёт белән югалган... Әйе, әйе, шул кеше икәнсез. Гафу итегез, мин бит пристав акча даулап килгәндер, дип уйлаган идем. +Өй эчендә теге көнге шикелле үк тәртипсезлек: әле тегендә, әле монда китаплар, кәгазьләр аунап ята. Һәм шулар чолганышында, бүлмә уртасында мескен хәлдә Нияз басып тора. Ул тирә-якка чәчелгән кәгазьләренә караган да туктаусыз үзалдына сөйләнә: +- Хәлләр мөшкел бит әле, хөрмәтлем. Акча бетте. Хатын ташлап чыгып китте. Түли алмагач, фатирдан да куып чыгарсалар... Вакытлыча гына булса да берәр эшкә урнашыргамы инде?.. Тәмамлыйсы гыйльми эшләрем бар... Беләсезме, алар бик әһәмиятле... Минем теория буенча... +Ул менә хәзер үзенең теориясен сөйли башларга җыенгандай талпынып куйды. Тик башлаганын әйтеп бетермәде. Чарасызлыктан нишләргә белмичә, кулларын як-якка җәйде. +- Сез ул фәнни эзләнүләрегезне дәвам итәчәксез, әлбәттә. Күзегезгә карап вәгъдә бирәм, - диде Азамат тыныч кына. +- Ничек? Аңламадым... Сез миңа эш тапмакчы буласызмы? +- Эш булыр анысы. Мин сезгә фәнни эшләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек таптым кебек. Ә хәзерге вакытта сезгә нинди ярдәм кирәк? Тартынмыйча әйтегез. +Нияз, бу кеше чынлап сөйлиме, әллә үрти генәме, дигән кебек, шикле карашы белән әңгәмәдәшенә текәлде. Азамат аңа хәзер акча кирәклеген үзе дә чамалый. Фатир өчен бурычлар бар, диде бит. Юкса, чыннан да, куып чыгарырга да күп сорап тормаслар. +Азамат "дипломат"ына тыгылып, аннан ике төргәк акча алды да өстәлгә куйды. Аларны күргәч, Нияз ачкан авызын ябарга да онытты. Бары тик бераздан соң гына һушына килеп: +- Юк, бу кадәр акча кирәк түгел. Мин ул кадәр акчаны кире кайтарып бирә алмаячакмын. Әле гонорар бирерләрме, - дип сөйләнде. - Әгәр эш тапсагыз, мин эшләргә алыныр идем. Мин беразга гына йөк төяүче-бушатучы булып эшләргә дә риза... +Ләкин Азаматның тавышы кискен яңгырады: +- Алыгыз! Боларны фәнни эшләрегезгә гонорар дип уйлагыз... +Шулчак кинәт кенә өстәлдә эшләп торучы компьютер чылтырый башлады. Бу интернет элемтәсе - "скайп" иде. Нияз, кабаланып, "мышка"га барып ябышты. Аның төймәсенә басты. Бераздан экранда бер хатын-кызның кыйшайган йөзе пәйда булды. Азамат Ниязның хатынын шунда ук танып алды. Теге көнне килгәндә күреп калган иде бит... +- Нәрсә, ялгыз яшәү рәхәтме? - дип кычкырды ханым. +Бу сүзләрнең, иренең хәленә керүдән бигрәк, ачуын басарга җыенудан әйтелгәнлеге аның кыяфәтеннән үк күренеп тора. Кереш сүзе, үзенчә... Әгәр шуларга каршы берәр җавап ишетсә, бөтен ачуын чыгарырга әзер ул. +- Рәхилә!.. Син бигрәк инде... Әлбәттә, читен синсез, - дип аклангандай сөйләнә башлады Нияз һәм хатынының кармагына килеп тә капты. Эх, син, мәми авыз! Эндәшми калсаң, нәрсә була иде?! Хатынның кабынып китүенә шул сүзләр җитә калды: +- Хәчтерүш, әлегә кадәр яшәвең белән миңа бурычлы син. Мин булмасам, бетәсең бит. - Рәхилә, сүзләрен үтемлерәк итү өчен булса кирәк, үкереп елый башлады. - Син бәдбәхеткә кияүгә чыгып, чәчкәдәй яшь гомеремне әрәм иттем. Укыганда, талантлы кеше чыгар дип, бик күтәргәннәр иде шул үзеңне. Мин дә, галим чыгар, дәрәҗәсе дә югары, акчасы күп булыр, дип уйлаган идем. Өметләрем акланмады. Синең белән бергә укыган Вил Тимурович, әнә, югары даирәләр арасында кайнаша. Докторлыкны яклады. Эше бар. Акчаны көрәп ала, диләр. Син, мәхлук, кандидатлык диссертациясен дә рәтле-юньле яклый алмадың бит. Фәннең төплерәк тармагында да эшләргә мөмкинлек биргәннәр иде югыйсә. Ә син, хыялый, тормышка ашмас нәрсәләр белән баш ватып, вакыт әрәм итәсең... +Хатын һаман саен ярсый гына барды. Сөйләгән саен йөзендәге кызыл тимгелләр артты гына. Нияз, аны тынычландырырга тырышып: +- Рәхилә, дим. Зинһар өчен, чәпчемә әле. Күрәсең, өйдә үзем генә түгел. Кунак бар... +Арттарак торган Азаматны Рәхилә шунда гына күреп алды. Аның кыяфәтендә мыскыллы елмаю чагылып узды. Ул тагын да ныграк чәпчергә тотынды: +- Кунак, имеш. Беләм мин синең кунакларыңны. Аралаша торган кешеләрең арасында бер җүнле кеше бар дип беләсеңме?.. Барысы да үзең шикелле саташканнар, җитәр-җитмәс, тиле-милеләр. +- Рәхилә, нишләп шулай дисең инде?.. +Нияз әле компьютер экранына, әле Азаматка карап алды. Шулкадәр мыскыл итүгә түзә алмыйча, биргән акчаларын кире алмасын, дип шикләнә иде булса кирәк. Ә хатыны аның шикләнүләренә исе китми, һаман кыза гына бара. +Менә ул тозлап-борычлап зәһәр сүзләр кычкырды да, ахырдан, ачуына Элемтәнең теге ягында нәрсәдер шакылдады. Өстәлендәге веб-камерага эләгеп, ул килеп төште булса кирәк, экранда Рәхиләнең йөзе юкка чыкты. Нәрсәдер дөбердәде, шакылдады һәм элемтә өзелде. +Инде сабырлыгы калмаган Нияз, хатынының тагын шалтыратуыннан курыккандай, компьютерны бөтенләй сүндереп куйды. +- Әй, минем хатын бер чәпчи башласа, туктатып булмый, - диде ул, аклангандай. +Әлеге тамашаны берни эндәшмичә карап торган Азамат: +- Ала-а-ай икән, - дип сузды. +Аннан соң, конкрет бер фикергә килеп: +- Менә нәрсә, Нияз әфәнде. Сез иртәгә үк үзегезне тәртипкә китерегез. Мунчага барып, яхшылап юынып кайтыгыз. Кырыныгыз. Чәчтарашка кереп чыгыгыз. Аннан соң өстегезгә берәр рәтлерәк кием алыгыз. Кыскасы, кеше янында кешечә күренерлек булсын. Галстугы-мазары дигәндәй. Яхшылап ял итегез. Берсекөнгә менә шушы адреста көтәм. Эшләргә әзерләнеп килегез, - дип, Ниязга үзенең визиткасын тоттырды. +- Ә нинди эш? Әгәр әйтергә мөмкин булса?.. +Азамат, аңа сынаулы караш ташлап: +- Һәрхәлдә, йөк бушатучы түгел инде, - диде. +Ул чыгып китәргә җыенган иде инде. Ләкин соңгы чиктә, кире уйлап, өстәл янәшәсендә торган урындыкны үзенәрәк тартты да шуңа утырды. Аның әле сүзе бетмәгәне, нәрсәдер әйтергә теләгәне күренеп тора. Нияз, дикъкать белән тыңларга җыенгандай, аңа текәлде. +Азамат: +- Минем тагын бер соравым бар, - диде дә тукталып калды. +Тик менә Азаматның уйлары чуалды булса кирәк, ул фикерен тиз генә туплый алмыйча азапланды. Шактый утыргач кына: +- Нияз әфәнде, ә менә вакытны үзгәртеп, киләчәктән хәзерге заманга күчү очраклары бармы? Безнең заман кешесе ерак үткәннәргә күчә алгач... +Үзе кызыксынган темага кагылгач, Нияз Хафиз бермә-бер җанланды. Әле ярты сәгать элек кенә мескен күренгән кыяфәте, ничектер, тантаналы төс алды. Хәер, бүген аның кәефен күтәрердәй вакыйгалар да булды бит: ниһаять, акча мәсьәләсе хәл ителде. Фатирына булган бурычларын тиененә кадәр түләп бетерәчәк. Суд приставы килсә дә, борчыласы түгел, хәзер ул аның белән аяк терәп сөйләшәчәк. Кем белә, Рәхиләсе дә кайтыр әле, бәлки. Тотрыклы хезмәт хакы алып эшли генә башласын! Әнә бит, каршында утыручы шушы гаярь ир заты аңа эш табам диде. Шуңа күрә Нияз бүген аның теләсә кайсы соравына җавап бирергә әзер иде. +- Азамат Закирович, хөрмәтлем, киләчәк заманнардан хәзерге вакытка күчү очракларына дистәләп мисал китерә алам. Сезгә мәгълүм "Сәер табылдыклар" дигән китабымда алар хакында язган идем инде. Кирәк булса, аннан укый аласыз. Бу уңайдан минем тагын да кызыклырак юрамаларым бар... +Ниязның күзләре очкынланып киткәндәй булды: ул башын чөеп җибәрде; бармакларын тырпайтып, тыңлаусыз чәчләрен артка таба сыпыргалады; кинәт кенә ишекле-түрле йөренеп алды. Аның нәкъ шундый халәтен Азамат хәтерли әле. Фоат Хәмитович белән беренче мәртәбә бирегә килгән көнне дә, галәмдәге "кара упкын"нар, вакыт-пространство могҗизалары турында "лекция" укыганда да аның күзләре нәкъ шулай ук әсәрләнгән иде. +Менә ул йөренүеннән кинәт кенә туктады да Азаматның каршысына ук +- Сезнең НЛОлар турында ишеткәнегез бармы? - дип сорады. +Әллә соң моңа Сөмбеләнең сәер генә "кайтып төшүе" турында сөйләргәме икән, дип уйлаган иде Азамат, тик тәвәккәлләмәде. Әгәр бу хакта әйтсә, барыбер коткарганнар дип, гыйльми эшләрен дәвам итмәскә дә мөмкин бит ул. +Азамат та, Ниязга ияреп, тавышын түбәнәйтте: +- Мин үзем ул НЛОларга бик үк ышанып бетмим. Ә менә ишетергә туры килгәләде... Оча торган тәлинкәләр... гуманоидлар... чит планета кешеләре... +- Менә, менә, чит планета кешеләре. Оча торган билгесез объектлар турында сөйләшкәндә, без чит планеталарны, чит галактикаларны күз алдында тотабыз. Шулай бит? +- Шулай, күрәсең... +- Ләкин, минем уйлавымча, тәлинкәләр барысы да чит планеталардан килүчеләр түгел. Аларның кайберләре Җирдән. +Азамат елмаеп куйды: +- Җир кешеләре Җиргә очып килә, димәкче буласызмы? +- Юк, очып килүчеләр түгел. Киләчәктән безнең заманнарга күчкән җир кешеләре алар. Кем белгән, йөз ел да узмас, кешелек "кара упкын"нарны үзенә буйсындыра башлар. Хәтта бер заманнан икенчесенә күчү өчен "вакыт тоннельләре" төзү дә мөмкин булыр. Һәм иң кызыклысы нәрсә дип уйлыйсыз, хөрмәтлем? Сез моны, хәзерге замандагы кебек, очраклы гына вакыт аралыгына туры килеп, үткәннәргә күчеп, вакыт корбаны булу белән бутамагыз. Ул заманнарда вакыт аша сәяхәт итү - хәзер чит илгә сәфәр кылып кайту белән бер булачак. +- Теләгән кеше, тукта әле, фәлән гасырның фәләненче елына барып кайтыйм, дип җыенып чыгып китә алачак, димәк. +- Әлбәттә! Самолётларга да, поездларга да, автобусларга да билет алган кебек, "юл хакы" түләү дә булыр, билгеле... +Бу минутларда Нияз хыялларының чиге-чамасы юк иде. Аның фантазиясе теләсә нинди чынбарлык киртәләрен үтеп чыгарга сәләтле кебек. +- Әле алай гынамы, - дип дәвам итте ул сүзен. - Бер заманнан икенче заманга кунакларга йөрешү, өйләнешү, әйтик, урта гасырлардан кырыгынчы гасырга килен төшерү... +Нияз, хыялына бирелеп, җиңелчә генә Азаматның касыгына да төртеп алды хәтта: +- Урта гасырның затлы дворян нәселеннән тәрбияле, нәзакәтле, гүзәл кәләш алу начар түгел бит, ә-ә?! Алар инде минем Рәхилә шикелле тәртәгә типмәячәкләр. Тәрбия икенче... +- Болар барысы да мөмкин хәлләрме соң? +- Әле ничек кенә мөмкин! Ә менә тагын тыңлагыз: борынгы экологик чиста көтүлекләрдә тукланган малларны ризык урынына файдалану. +- Динозавр итенме? +- Ә нигә динозавр? Борынгы җанварларның үлән белән туклана торганнары да булган. Әйтик, киләчәк кибетләрендә стегозавр итеннән ысланган колбаса, рестораннарда трицератопсның парда пешерелгән ите, казылык, кентрозавр эчәкләреннән тутырма торадыр, бәлки. Янәшәсенә берәр борынгы үсемлекнең итләч яфракларыннан салат та булса... Де-ли-ка-тес! +Нияз ирексездән иренен ялап куйды. Муенындагы төере уйнаклап алды... +Ул көнне алар озак сөйләштеләр. Азамат урамга чыкканда, әлерәк кенә ялтырап кояш күренеп китә. Асфальт иңкүлекләрендәге күлдәвекләр өстендә хасил булган нәни генә шадраларда кояш нурлары чагылып җемелди. +Шуларга карый-карый, Азаматның уйлары кабат Сөмбеләгә әйләнеп кайтты. Менә бит язмыш аларга нинди сынаулар әзерләгән! Ни өчен кеше ышанмастай бу хәлләр алар башына гына төште соң әле? Аңламассың. +Тик ул күпме генә тырышса да, уйларының очына чыга алмады. Аннан соң, кулын селтәп, күлдәвекләрне әйләнеп уза-уза, ашыгып машинасына атлады. +* * * +Иртәнге планёрка тәмамланып, кабинетыннан ярдәмчеләре һәм бүлек җитәкчеләре чыгып беткәч, Азамат компьютерда шәхси электрон почтадан хат-хәбәрләрне карарга җыенган иде, ишектән тартынып кына бер адәм килеп керде. Кем ул? Нишләп йөри? Монда керергә кем рөхсәт иткән аңа? +Азамат, гаҗәпләнеп, керүчегә төбәлде. Ак кәчтүм-чалбардан, өр-яңа матур галстук, чәчләрен килешле генә артка тарап куйган. Ә үзе кыенсынып кына елмая. Кайда күргәне бар иде бу кешене? Исенә генә төшерә алмый бит! +Кинәт Азаматның хәтере яктырып киткәндәй булды. Карале, онытып тора икән бит. Ул Ниязны чакырган иде бит. Әле кабул итү бүлмәсендә утыручы референтына, әгәр килсә, бернинди тоткарлыксыз туп-туры миңа керт, дип әйткән иде. Менә килеп тә җиткән... +Азамат, колачын җәеп, керүче каршысына килеп басты. Аның иңнәреннән тотты да, бераз читкәрәк каерылып, кабат баштанаяк күздән кичерде. +- Танырлык та түгел сезне - менә монысы шәп! Югыйсә, эткә салган сөяк шикелле, кадерсезләнеп йөрисез. +Аннан соң, шушы минутта гына кабинетка килеп кергән Динарга да мөрәҗәгать итеп: +- Ә хәзер эшкә тотыныйк. Нияз әфәнде, мин сезгә өченче каттан олы бер бүлмәне бирәм. Ул сезнең эш урыныгыз булыр. +- Ә мин нәрсә белән шөгыльләнермен соң анда? - дип сорады Нияз, мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышып. +- Үзегезнең гыйльми эшләрегезне дәвам итәчәксез, әлбәттә. Нинди җиһазлар кирәк, исемлеген төзеп китерегез. Кайтартырбыз. Бүгеннән башлап эшкә керешегез. Динар сезгә бүлмәне күрсәтер. Әйдәгез, хәерле сәгатьтә! - диде. +Аннан соң, гафу үтенгәндәй: +- Вакытым юк. Кичекмәстән хәл итәсе мәсьәләләр бар, - дип, ашыгып, чыгу ягына борылды. +Инде китәм дигәндә, тагын нидер исенә төшерде: +- Әгәр фәнни эшегезне ахырына җиткереп, вакыт аша башка заманнарга күчү мөмкинлеге табасыз икән, беренче чиратта минем хатынымны - Сөмбеләне ахыргача коткарырга ашыгыгыз. Аңа хәзер кичекмәстән психологик ярдәм кирәклеген мин аңлыйм... +Азаматның үзенә теләктәшлек итүенә Нияз чын күңеленнән куанды: +- Әлбәттә, хөрмәтлем. Алга шундый максат та куйгач, һичшиксез, ерып чыгарбыз. Максатлы эшнең ахыры хәерле була, - диде ул, авызын колагына кадәр җәеп... +Ралия +Кәримова +ТАШЛЫ ТУФРАК +ДОКУМЕНТАЛЬ БӘЯН +Якыннарымның якты истәлегенә +багышлыйм... +Поезд килеп туктауга, халыкны аралап, алар вагонга таба ашыктылар. Иң алдан Әгъзам абзый, аның артыннан зур фанер чемоданнар тоткан уллары - унбиш яшьлек Әгъләм атлый. Әйбер авырлыгыннан бер якка янтайган йөкле Тәлига апа кече кызын - Фәһимәсен җитәкләгән, олырагын - Әдибәсен янәшәсеннән иярткән. Һәркемнең кулында, аркасында әйберләр, төенчекләр, юл капчыклары. +Ленинградка алып китмәкче иде Әгъзам үз гаиләсен. Ләкин ул дигәнчә барып чыкмады. Уйлаштылар да Чиләбегә барып, шуннан Ташкентка китәргә булдылар. Менә бүген китәрләр, Аллаһы боерса! Авылда үзенә көн бетәчәген, рәтләп яшәргә ирек бирмәячәкләрен күптән аңлады Әгъзам. +Яңавылда поездга утыруга, ир белән хатын тамбурга чыктылар, туган яклары белән саубуллашып, тәрәзәгә текәлеп озак кына карап тордылар. Паровоз пар болытлары пошкыра-пошкыра әкрен генә кузгалып киткәндә, күңелләр тулды. +Күзләренә килеп төелгән яшьләрен күрсәтмәс өчен, ире башын иде, Тәлига исә түзмәде, елап ук җибәрде. Исән-сау әйләнеп кайтулар насыйп булыр микән газиз туган якка? Ниләр күрер бу башкайлар чит җирләрдә? Хуш, Яңавыл - Туган җир! Китәсе килеп китмибез, туган илдән кем туйган дип җырлаулары бигрәк дөрес икән лә... Дөньялар болганды шул. Тырыш хезмәт белән төн йокламый тапкан малларын пыран-заран китерсеннәр дә, ничек үзәгең өзелмәсен? Җыен хөрәсән әллә кем булды, бөтен ялкау хуҗа хәзер дөньясына! Күпме кеше "халык дошманы", "кулак" дигән исем тагылып юкка чыкты кырмыска оясыдай кайнаган илдә... +Ирнең аксыл йөзе сулып киткәндәй. Уртаклашмаган кайгы, эчкә бикләнгән хәсрәт бигрәк тә авыр, аеруча газаплы була икән. Ул хатынын беләгеннән тотып вагон эченә әйдәде. Алар бер-берсен тынычландырып, балалары янына барып утырдылар. Ә балаларга иң кызыгы - поездга утыру, каядыр китү иде. Бу серле яңалык алар тормышына ниндидер шатлык өсти. Таныш түгел юллар буйлап алга ыргылучы поезд тәрәзәсеннән дә аларга әле өр-яңа дөнья ачыласы бар! +Ир белән хатын вагондагы күңелле шау-шуны ишетмәделәр, шомлы тынлыкка чумдылар. Поезд тәгәрмәчләре бер көйгә текелдәп, аерылышу көен сузды. +Чиләбегә килеп төшүгә, аларны Әгъзамның дусты Нури каршы алды. Ул авылдан күптән чыгып киткән, монда төпләнеп яши, сату-алу эше белән мәшгуль иде. Туган якка кайткан саен очрашалар алар. Әгъзам китә алмады, туган авылы Салихта өйләнеп торып калды. Якташлар вокзал буендагы буш эскәмиядә бераз сөйләшеп утырдылар, киңәшләштеләр дә каядыр барып килергә ниятләделәр. +- Әйберләргә, апаеңнарга күз-колак бул, яме! - диде Әгъзам улына, хатынына да нидер пышылдады һәм алар биек йортларга таба киттеләр. +Биш яшьлек Фәһимә әткәсенең тротуар буйлап каядыр китеп баруын абайлап алды. Шул арада, ай күрде - кояш алды дигәндәй, кызчыкның аларны куып җитмәкче булып артларыннан йөгерүен һичкем күрми калды. +Тротуар тулы халык каядыр ашыга, кеше арасыннан әткәсе белән теге абыйның аркалары гына күренгәләп ала. Юл буендагы зур кибетләрнең ялтырап торган тәрәзәләренә карый-карый, абына-сөртенә йөгерә торгач, кечкенә кыз әткәсен күздән югалтты. Ул адымнарын кызулатты, бөтен көчен җыеп алга йөгерде. Арыгач, ниндидер зур йорт янына җитеп, туктап калды ул. Тирә-ягында кешеләр күп, ләкин әткәсе беркайда да күренми! Кире борылырга, әнкәсе янына кайтырга кирәк! Кызчык борылып, берничә адым атлауга, аптырап туктап калды... Юл чаты дүртәү, кайсына борылырга соң? Кая барырга белмичә, ул елап ук җибәрде. Янына тукталып, үзенә нидер әйткән кешеләрне дә аңламады Фәһимә. +Як-ягына карап, елап торган бала янына килеп баскан озын итәкле, кара чәчле хатын, аның саргылт бөдрә чәчләреннән сыйпап, ягымлы тавыш белән: +- Не плачь, девочка, а где твои родители, где твои мама, папа? - дип аңа текәлде. Бала русча берни аңламаса да, бераз тынычлангандай булды. Ул кулы белән алга күрсәтеп сөйләнде: +- Әнкәйләр пуез буенда, шунда барасым килә! +- Красивая девочка, хорошая! +Кызны җитәкләп, хатын аны каядыр алып китте. Кызыл тасмасын салдырып, кулына тоттырды, итәк кесәсеннән катып беткән түгәрәк кәнфит алып бирде. Фәһимә елавыннан туктады. Озак кына ашыгып атладылар алар, чегән хатыны юл уңаенда кешеләрдән акча сорады, кемнәрнеңдер кулларын тотып нидер карады. Тирә-якта ыгы-зыгы артты, кайберәүләр кызга карап нидер әйтте, тик Фәһимә русча аңламады. Ниндидер татар хатыннары туктады: +- Кара әле, чегәннәр бу баланы урлаганнар ахры, аларга охшамаган бу кыз! +- Милиция чакырырга кирәк! +Шау-шу көчәйде. Халык күбәйгәннән-күбәя иде, алар атлы арбалар тезелгән базар янына килеп җиттеләр. Бер кырыйда аллы-гөлле озын итәкләрдән, матур төймәләр, алкалар таккан чегән кызлары бии. Кызчык аптырап тирә-якка карады. Шулвакыт, йә Хода! - кинәт кенә Фәһимәнең каршысына әтисе килеп чыкты. Кызчык хатыннан кулын тартып алды да, каты итеп: +Әткәсе, аптырап, син монда каян килеп чыктың, дип, баланы кулына алуга, теге чегән хатыны кеше арасына кереп югалды. +- Йә Ходай, кызымны чегәннәр урлап китә язган бит! Рәхмәт, Раббым, баламны каршыма чыгардың! - Әгъзам баланы кысып-кысып кочаклый, үбә иде. +Ерактан ук күрде Фәһимә: әнкәсе, абыйсы һәм апасы елашып беткәннәр, бик борчулы кыяфәттә як-якка караналар, һаман аны эзлиләр иде. +- Кая китеп югалдың, балакаем, нигә киттең? - дип, әнкәсе кызарган күзләрен тутырып карады да аны кочагына алды. Ташкент поезды китәргә сәгатьтән артыграк кына вакыт калган иде. +* * * +Поезд тәгәрмәчләре текелди дә текелди. Тәрәзәдән күренгән куе урманнар, яшел болыннар, текә таулар, түгәрәк күлләр инде артта калды, аларны саргайган үләнле көйгән җирләр, комлы сәхрәләр, шәрә зәнгәрсу таулар алыштырды. Яшеллек аз, үсемлек юк диярлек җирләр дә бар икән... Кәкре-бөкре булып үсә алмый утырган вак кәрлә каен, саксаул агачлары, сәмәннән эшләнгән тәбәнәк өйле кышлаклар, икешәр өркәчле дөяләрне күргән балаларның күзләре гел тәрәзәдә. +- Әткәй, монда елгалар юк микән әллә? - дип, Әгъләм әткәсенә текәлде. Әткәсе җир йөзендәге унике зур елганың җидесе Азиядә булуын әйткәч, ул шатланып куйды. Үзләренең Урал авылы янындагы төлке фермасында булышуларын, тегермән буасында ничек балык тотканнарын сөйләп баручы улының йөзенә сокланып карап торды Тәлига. Кече кызы сыман, шулкадәр дә әткәсенә охшар икән бу бала! Хатын тагын уйлар йомгагын тәгәрәтә башлады... +Ул Башкортстанның гүзәл почмагында урнашкан авылын, үзләренең иркен йортын, биек ат абзарларын, мал-туарын күз алдына китерде. Нык иде шул тормышлары, шуңа көнләшүчеләр дә күп булды. Ире тырыш, эшчән, булдыклы, укымышлы иде, яңача гәҗитләрне дә авылда беренче булып ул алдырды. Барын да укып, алдан белеп торды. +Абруйлы иде ул авылда. "Кулак" диеп кулга алгач та, төрмәгә утыртмадылар аны, ул үз-үзен аклап кире кайтты. Чөнки бар малын - ике сыерын, өч атын яңа төзелгән колхозга илтеп тапшырган иде инде. Тырма-сукалар, ат эшлияләре, хуҗалык кирәк-яраклары, олавы белән ташылып, күмәк хуҗалык милкенә әйләнде. Хуҗалык рәисе булып алган яшьлек дусты Габделхәй белән дә кистереп, каты сөйләште Әгъзам. Тагын кулга алып, төрмәгә тыгулары да бар иде. Ә өйләрен колхозга алырга, избач итәргә дип карар чыгаргач, ул бик хурланды, Тәлиганың да җаны өзгәләнде. Алар тиз генә җыенып, авылдан китәргә булдылар. +- Илдә чыпчык үлми, баш исән булсын, эшләрбез дә яңадан корырбыз дөньяны, - диде ире. Тик хатынының йөкле булуы, сигез баладан өчесе генә исән калуы бераз шөбһәләндерә иде аны. +Китәр алдыннан Ленинградтагы туганнарын, Ташкенттагы танышларын, Сәмәркандтагы якташларын искә төшерделәр. Кайларга гына таралмаган инде бу татар халкы?.. Хәзер илдәге давылда таралышкан, төрмәләрдә юкка чыкканнар күпме тагын! Әгъзамның Иж-Бубый мәдрәсәсен бетергән укымышлы абыйсын - авыл мулласын бер ай элек төнлә килеп ГПУга алып киттеләр, һаман бер хәбәре дә юк бит! Исән-сау гына булсын инде, Алла сакласын үзен! Төрмәләрдә иза чигә микән, ни хәлләрдә икән Имаммөхәммәт +Күрше вагонда Төркестан фронтына баручы ГПУ кешеләрен күрү дә төрле уйларга этәрә. Ә Әгъләм тукталышларда гел шулар тирәсендә бөтерелә, сугышчыларның киемнәренә сокланып карый малай. Лангар, Бассаган якларына, басмачларның соңгы зур төркемнәрен тар-мар итәргә баралар икән ди алар. +* * * +Инде өч-дүрт тәүлек буена көне-төне тыкылдаган тәгәрмәчләр тавышы гына түгел, ашау җитмәү дә, билгесезлек тә хәлсезләндерә. Керүче-чыгучылар - капчык, төен, сумка күтәргән кешеләр күренмәсенгә, шүрлек башларына чыпта сыман пәрдә элеп куйдылар. Балалар бертөрлелектән арып, үзләренә уен таптылар. Әгъләм сеңелләренә кызык-кызык сораулар бирә: +- Күзеңне йомгач, нәмә күрәсең? - ди ул Әдибәгә. +- Үзебезнең ишегалдын күрәм, - ди кызкай. +- Мин бернәмә дә күрмәем, - ди Фәһимә. +Абыйлары тагын: +- Эт ния өрә? - дип сорый. Кызлар уйланып торганда, үзе үк: +- Сүләшә белмәгәнгә! - ди. Алар өчәүләп көлешәләр. Әдибәнең чая кара тут йөзе, авыл кызларына гына хас тыйнак елмаюы мут шаянлык сирпеп торса да, бармагыңны авызына куйма, тешләп өзәр! +- Уты юк - яна, канаты юк - оча, аягы юк - йөгерә, ул нәрсә? - дип табышмак әйтә абыйлары. Кызлар уйга калалар. Үзе Фәһимәгә карап, тәрәзәгә, кояшка күрсәтә. +- Кояш, - ди бәләкәче. +- Болыт, - дип өсти икенчесе. +- Су, - дип тәмамлый егет үзе. +- Ягез, балалар, тамак ялгап алыйк! - дип әнкәләре бүлдермәсә, уйныйлар иде әле. Улына титаннан кайнар су алып килергә кушып, әчмуха чәен ача башлады. +Тышта, комлы чүл өстендә җил чәнечкеле дөя үләнен тәгәрәтә... Ә ир белән хатын кайгы касәсеннән авыз итә-итә, балаларын билгесезлеккә таба алып баралар. +Менә поезд тизлеген әкренәйтә башлады да ниндидер станциягә килеп туктады. Су, ризык алырга, хәл җыярга чыгучылар ком бураны туздырып чабып килүче җайдаклар төркемен күрделәр. Иң алдагы җайдак кулындагы кара байракны күрүгә, кемнәрдер: +- Чума! Чума! Кара үлем! - дип кычкырыша башладылар. Халык тиз генә кире тынчу, эссе вагоннарга кереп тулды. Коточкыч авыру һәркем өчен куркыныч иде. Озак та тормады, паровоз пошкыра-пошкыра кузгалып та китте. Әгъләмгә монда бар да кызык, ят, яңа. Ул өстәге шүрлектә, тәрәзәдән күзен алмыйча, каршысында яткан сеңлесен дә ишетмичә, тирә-юньне карый, күз күрмәгән җирләр белән таныша иде. +Поезд Чимкент дигән зур гына шәһәргә килеп җитте. Юлаучылар вагоннан төште. Монда да гаҗәп хәлләр күп икән... +Менә өсләренә иске чапан кигән, чалма ураган, кулларына таяклар тоткан бертөркем сәләмә генә киемле кешеләр, беравыздан: "Йә, Алла! Йә Алла!" - дип кабатлап, учак тирәли әйләнәләр. Арадан берсе: +- Бүгүн ислам галәме үлкән мүсибәтга, огур җудоликкә учради... Шәйх Содик Мүхәммәт Йосуф хәзрәтләри уафат! - дигәч, берничәсе бергә: +- Аллох өз рәхмәтига олсин! - дип кабатлый иде. аның артыннан ук кара кием белән капланган, баш түбәсенә юка гына ипигә охшаган көлчәләр өеп тоткан хатын-кыз атлый. +Шундагы бер апа кычкырып сорап куйды: +- Минга нимә алыб килдиңез? +- Сут, катик, коймок келди... +Әгъләм, Әдибә һәм Фәһимә, исләре китеп, шуларга карап тордылар. Яннарыннан ялтырап, керләнеп беткән малахай бүрекле, ишәк җитәкләгән карт, чигелгән түбәтәйле, буйлы матур халатын чуклы билбау белән ураган егет, яулыгын чөеп бәйләгән, киң йөзле, кысык күзле хатын, аллы-гөлле күлмәк, шундый ук чалбар кигән, озын кара чәчләрен әллә ничә чатка үреп салган чибәр кызлар үтеп китте. +- Әнә дүрт аяклы печән чүмәләләре килә! - дип кычкырып җибәрде Әгъләм, алга таба күрсәтеп. Кечкенә ишәкләргә бик биек итеп зур йөк - печән төягән ирләр узды. Әгъзам тагын балаларын кисәтте: +- Карагыз аны, монда балаларны урлап китәләр, бер-берегезнең кулын җибәрмәгез, җитәкләшеп кенә барыгыз, - дип, аларны базар мәйданына алып китте. +Чинар агачының җәенке ботаклары астында утыручы, башына бәрән бүрек кигән карт аларга: +- Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһ! - дип эндәшкәч, әткәләре дә сәлам бирде. Мөселман кешесе бит! +Тирә-яктагы чүп-чар арасыннан китеп, уң якка борылуга, бик матур, чынаяктан ясалган төсле ялтырап торган зур, бизәкле таш мәчет, аның каршында шундый ук зәңгәрсу киң һәм биек капка күренде. Әдибә, әнкәсенекедәй елтыр кара күзләрен зур ачып: +- Хөррият капкасыдыр инде бу, әйеме, әткәй! - дигәч, Әгъзам көлеп җибәрде. +Хөррият дигәннәре кайда, кайсы җирләргә китеп югалды икән соң? Кайчан да булса күреп булыр микән аны? Гаепсез килеш илеңнән качып диярлек китеп бар инде... Әле ярый, эзләп табып яңадан берәр гаеп такмасалар. Менә ничек болгана ил... Шулай уйланды ир. Алар базардан ят ризыклар - кавын, карбыз, ләвәшләр алдылар да вагонда әйберләрен саклап калган әнкәләре янына ашыктылар. +Тәгәрмәчләр текелдәвенә тәмам ияләшеп беткән балаларга Ташкент шәһәренә якынлашып килүләрен ишетү зур сөенеч иде. Әйберләр барланды, төенчекләр төйнәлде, догалар укылды... Алда юлчыларны шомлы билгесезлек көтә иде. +* * * +Ташкент янындагы кышлакка килеп урнашуларына бүген ике ай булды. Торыр почмак алырга җыелган акча сизелеп кими иде. Гаиләсенә торыр куыш, үзенә эш эзләп йөреп, Әгъзам вакытның үткәнен сизмәде дә. Бер таҗик картының иске генә өен сөйләштеләр. Җиденче сыйныфны тәмамлаган улына да эш эзли әткәләре. Ерак түгел җирдә, горноспасательная станция дигән урында яшь егетләрне эшкә җыялар икән, дип ишеттеләр алар. Бүген шунда бардылар, шөкер, юллары уңды! Өйрәнчек итеп алырга булдылар Әгъләмне. Әдибәне үзбәк мәктәбенә укырга бирделәр, төпчекләре әнкәсе янында, өйдә. Өй дигәне кечкенә алачык. Тәлига өйнең түшәмнәрен юды, стеналарын агартты, чистартты, үзенчә матурлады. Юкны бар итте, гаилә учагын тергезер өчен көченнән килгәнне эшләде ул. Эшнең рәтен белеп, тырышып дөнья көтте. Алачык янындагы кечкенә бакчаны бик яраттылар, кичләрен, һава җиләсләнә төшкәч, бергәләп шунда чыктылар, ташлы туфрагында казындылар, чистарттылар. Тик туган авыл истән чыкмады, сагындырды, андагы зур йортлары, бакчалары күз алдыннан китмәде. Тәлига моңланып әкрен генә җыр сузды: +Һаваларда ике аккош, +Агыйделдә кышлавы. +Бигрәкләр дә авыр икән +Туган илне ташлавы... +Тирә-юньдә йөзем куаклары, тут агачлары үсә, гөлчәчәкләр хуш ис бөрки. Бу комлы-ташлы туфракта ничек үсә икән алар? Әгәр җире безнең авылдагы кебек булсамы? Һәр якның үз туфрагы, үз үсемлекләре, читтән китереп утыртсаң, тернәкләнеп китәр идеме икән алар? Кешеләр дә шулай: яңа җиргә күченеп утыруны авыр кичерәләр, тик нишлисең, тәкъдирдә шулай язылгандыр... Шулай фикер йөртте хатын. +Әйе, яңа җирдә тормыш корып җибәрү җиңел түгел икән. Кышлакта күбрәк гади дихканнар яши. Төрле милләт кешеләре - үзбәкләр, таҗиклар гына түгел, татарлар, руслар да бар. Җир эшкәртеп, мамык үстерүчеләрдән тыш, шахтёрлар да, терлекчеләр дә очрый. Ярый әле халык тыныч, күршеләр әйбәт булып чыкты. Әле бер әйбер кирәк, әле икенчесе юк - күршеләр белән тиз танышып, аралашып киттеләр. Бары - бергә, югы - уртак, дигәндәй, әкренләп мондагы тормышка ияләшә башладылар. +Үзбәкстанның эссе һавасына күнегү генә Тәлига өчен аеруча кыен булды: көндез өйдән чыгарлык түгел, эссе һава тыннарны куыра, карынындагы баласы тынычсыз булыр, ахры. Кичке якта бакчадагы агачлардан җиргә коелып калган җимешләрне - алыча, өрек, чикләвекләр җыеп йөргән кызларына карап, зур өметләр баглый, күңелен тынычландыра, алар өчен шатлана ул. Биредә ачтан үлмәсләр, ризык табарга була икән! Ире танышларын эзләп тапты, район кулланучылар җәмгыятендә яхшы гына эшләп китте. +1934 елның көзге аяз бер көнендә Тәлига бәбәйгә чирләде. Якын-тирәдә бүлнис юк, кендек әбисен чакырыйк, диделәр дә бер үзбәк карчыгын алып килделәр. Төнгә кадәр тулгаклап җәфаланды ул, хәлдән тайды. Тик бала туарга ашыкмады. Әгъзам бер кереп, бер чыгып йөрде, хатынының кулларын тотты, маңгай тирләрен сөртте. Ниһаять, иртәнге якта муенына кендеге уралган, зәңгәрләнеп беткән бала дөньяга аваз салды. Кичергән борчылулары эзсез калмаган, күрәсең, малай бик хәлсез, зәгыйфь иде. Бераздан кечкенә Мәгъдәнне әнкәсенең күкрәгенә куйдылар. +- Әй сабыем, мә, имәргә тырыш, улым! +Икенче көнне генә авызына ими алды бала. "Балык тәнле" булып туды сабый, тән тиресе кытыршы иде. +- Тернәкләнеп китәр микән балакаем! - дип өзгәләнде ана. +Авыру баланы ничек кенә дәваламадылар, ниләр генә сөртмәделәр, нинди генә үлән суларында юмадылар, тик файдасы булмады. Табиблар климат ярамавын сәбәп итте. Йокысыз төннәр борчулы көннәрне алыштыра торды. +Язмыш сынаулары бетмәгән икән әле, дүрт кенә ай яшәде сабый якты дөньяда, Үзбәкстанның ташлы туфрагына салып куйдылар бу оҗмах кошын... +Җиргә ямьле яз кояшы карауга, Тәлига мамык үстерү бригадасына эшкә чыкты. Беркөнне улы эштән кайтып, өйрәнү өчен бер айга базага җибәрәчәкләрен әйтте. База дигәннәре еракта, Тянь-Шань таулары буенда, Чимган дигән җирдә икән. Унбиш яшьлек баланы ничек шул тикле ерак җиргә җибәрмәк кирәк инде. Борчуга калды ана. Тик ире аңа: +- Кайгырма, карчык, мин үзем озата барырмын, мин эш белән Наманганга барам, шул якка, - дигәч, тынычлана төште. +Әгъләм ярыйсы гына үзбәкчә өйрәнде, яңа җиргә, эшенә тиз ияләште. Озын буйлы какча гәүдәсе тазарып, матурланып китте. Шәһәрдә кайнап торган тормыш, яңа дуслар кызыксынучан егетне моңарчы күрелмәгән башка дөньяга алып кереп китте. +Шәһәрдә әледән-әле яңа завод-фабрикалар, уку йортлары ачыла торды, үзбәкчә, русча гәҗит-журналлар чыга, төрле концертлар куела иде. Абдулла Кадыйри исемле дусты аны мәдәният яңалыклары белән таныштырып кына тора. Искелекнең җиңелүе, илнең үсеше, индустрияләштерү, хатын-кыз иреге, җирле халык тормышы турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер ул. Хикәяләр яза үзе, язучы. Сәмәркандта "Кызыл каләм" исемле әдәби берләшмә ачуларын, анда катнашкан яшь язучылар Хәмзә, Фитрат, драматург Зәфәри, шагыйрь Гафур Голәм, тагын әллә кемнәр турында сөйли. (Тик бу егетләрнең утыз җиденче елда репрессия корбаннары булып юкка чыгачагын әле берсе дә белми иде шул.) Әгъләм дә рабфакта укыр, аннары, бәлки, Төркестан дәүләт университетына да керер, Алла боерса! Ташкентта утызлап югары уку йорты, йөзләп техникум бар, анда кырык дүрт мең студент укый, ди бит дусты. Шундук өстәп тә куя: "Һәр мөселманның бурычы - белемгә омтылу! Беләсеңме, моны Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән!" - ди ул. +Үзбәкстанның Россия составына кушылуына ун ел тулуны бәйрәм иткән көннәрдә егетләр Язучылар союзы ачылу тантанасына бардылар. Рәссамнар берлегендә булып, күргәзмә карадылар, Әгъләмгә Урал Таксынбаев дигән яшь рәссамның яңа гына язылган "Хатыннарны азат итү" картинасы бик ошады. Бәлки әле ул үзе нәрсә дә булса иҗат итеп карар, кызык бит! Рәсем төшерү өчен дә укырга кирәк икән шул. +Шундый уйлар белән канатланып йөргәндә, Чимганга китәр көн дә килеп җитте. Кирәк-яракларны җыеп, юл биштәрен әзерләп, алар юлга чыкты. +Йөз чакрымлап юл үткәч, өч юлчы, поезддан төшеп, көнчыгышка борылды. Барасы юл кыскара, алда, тау буендагы зур таш янында учак яна, тирәсендә кешеләр кайнаша иде. Өчаякка эленгән казаннан тирә-юньгә хуш ис бөркеп шулпа исе, яңа суелган куй ите исе тарала. Тау буена тирмәләр корылган. Күптән түгел агып төшкән ерганаклар эзе тау битен чуарлаган. Юлчылар якынаюга, тирмә тирәсендә кешеләр күренде. +- Әссәламегаләйкем! - дип эндәшүгә, хуҗалар аларны учак янына чакырды. Хәл-әхвәлләр сорашып, танышып, кая баруларын белештеләр, сөйләшеп киттеләр. Кунакчыл халык яши икән бу якларда, туганын күргәндәй ягымлы, әдәплеләр. Якындагы тирмәдән чыккан Әлимхан белән Гыйлемхан исемле ике чабан ипле генә әңгәмә корып җибәрүгә, Корбан исемлесе коштабакка салып майлы калҗалар китереп куйды да: +- Утырыңыз, Әгъзам әкә! - дип, аларны дастархан янына чакырды. Сүз иярә сүз китте, Әгъзам аларга үзенең туган ягы, ничек бу якларга килеп чыгулары турында бәян итте. Дөнья хәлләрен сөйләшеп алдылар. Егетләр тау ягына күрсәтеп, андагы яшерен сукмаклардан атлы төркем килеп чыгу Туплау пунктына сәгать дүрткә барып җитәргә тиешлекләрен уйлап утырган Әгъләм егеттән: +- Ә син татарча кайда өйрәндең, яхшы сөйләшәсең? - дип сорады. Әлимханның әтисе Оренбург ягында, Каргалы мәдрәсәсендә укыган икән. Тамак ялгап, әйрән эчелде, бераз хәл җыйгач, Әгъзам: +- Менә бит, Хода бәндәләре, якташларны күргән кебек булдык, - дип рәхмәт әйтте, алар саубуллашып барыр юлларына кузгалдылар. +Тирә-якның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел иде: алда горур чал түбәләре белән болытларны терәп утырган Зур Чимган таулары күренде. Йөзәр мең еллык серләрне, байлыкларны саклаучы бу тауларда нинди могҗизалар саклана икән? Ерак түгел хәрби киемле кешеләр кайнаша. +Йөргән таш шомара, ятканы мүкләнә, дип юкка әйтмәгәннәр шул. Әгъләм белән иптәше үз хезмәтләре турында бер ай эчендә бик күп яңалыклар белделәр. Тауларда коткаручы югары хәзерлекле, белемле, физик яктан көчле булырга, элемтә чараларыннан дөрес файдаланырга, техниканы, альпинизм кагыйдәләрен яхшы үзләштерергә тиеш икән. Егетләр көндезләрен бик эссе, төннәрен салкын булуга карамастан, иртәдән кичкә кадәр укыдылар, тауларда йөрделәр, сикерделәр, әзерләнделәр. Ашау ягы яхшы иде, биргәнне сыпыртып кына куйдылар. Бер атна эчендә каракучкыл төскә кереп, кояшта каралдылар. Тик тау инженерлары укыган лекцияләрдә русча терминнарны аңлап бетерү мөмкин түгел иде: "горные выработки, эксплуатация подземных сооружений, спасение и эвакуация людей, пожарная безопасность и работа по тушению пожара, особые условия несения службы" кебек катлаулы сүзтезмәләрнең мәгънәләре татар аңына тиз генә барып җитә алмый икән шул... Застава начальнигы, чик сакчыларының отряд башлыгы да татар кешеләре булып чыкты - аңлашылмаганны сорарга да мөмкин иде. +Кыска вакытлы ялда аларны таулар арасында диңгездәй җәелеп яткан Чарвак сусаклагычына алып бардылар. Андагы матурлык, бәллүрдәй чиста һава, иртәнге сихри таңнарны каршылау барлык авырлыкны юып алгандай итә.Тауларның шифалы һавасы җанга рәхәтлек өсти, күңелләрне җилкендерә. Ә Чимган тауларының биеклеге өч мең өч йөз метрдан да артуын, көнбатышка өч йөз егерме чакрымга сузылганын белгәч, Әгъләм соклануын яшерә алмады. Искиткеч бит бу! Безнең якларда мондый карлы, биек таулар юк... Их, авылда калган дус малайларга күрсәтәсе иде бу тауларны! +Ташкентка кайткач та, егет бу манзараларны озак оныта алмады. Сеңелләре, бигрәк тә Әдибә зур кызыксыну белән таулар турында, абыйсының ниләр күрүе турында җентекләп сораштыра, географияне яратуын, үскәч укытучы булырга теләвен сәбәп итеп куя. Гаиләдә кичке сөйләшүләр гадәткә әйләнде. Шулай итеп тагын бер ел үтеп китте. +Тик кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. Инде тынычландык дигәндә, көтелмәгән хәл - Әгъзамны тикшерергә тотындылар. Милициядән килеп документларын сорадылар, бүлекчәгә чакырдылар. Тәлига да пошаманга төште. Нишләргә, кая барырга, кемгә сыенырга? Тагын тынычлап яшәргә ирек бирмәсләр микәнни? Нинди гаепләр тагарлар? Син кулак, төрмәдә синең урын, димәсләрме? Ирен кулга алсалар, нишләргә мөмкин соң? Урысчасы начар, яңача укый-яза белми. Хатын аптырашта калды. Балаларны, улын хәвефләрдән ничек сакларга? Әлегә бу +Халык мыжлап торган шәһәр урамы буйлап көпә-көндез елый-елый кайту беркемгә дә килешә торган эш түгел түгелен, тик шулай да күз яшьләрен тыя алмый Әдибә. Менә китү көне, иптәшләрдән, дус кызлардан, сыйныфташлардан аерылу көне дә билгеле инде: әткәсе иртәгәсе көнгә билетлар алган. Ул иелеп салкын арык суында битен чылатты, тынычлангач, карт ябалдашларын җәеп үскән карагач төбенә басып, тирә-юньгә күз салды. +Еракта, томан эчендәге кебек Тянь-Шань тауларының чал түбәләре шәйләнә. Таулардан искән йөгерек җил шәһәргә җиләс һава китерә. Таулар да, ерганаклардан агып төшкән, кушылып көчле ташкынга әверелгән салкын сулы арыклар да, иртә яздан шау чәчәктә утырган хуш исле җимеш бакчалары, җәен ак алтындай җәйрәп яткан мамык басулары - бары да торып калачак! Сыйныфташларын, бигрәк тә Әдибәне читтән генә гел күзәтеп йөрүче кара күзле, озын буйлы чибәр малай Бабодҗанны бүтән күрә алмас инде ул. +Иске шәһәр базары янына бертуктамый чылтырап кызыллы-сарылы трамвай килеп туктады. Сирәк кенә булса да Өске Җува ягына баручы автобуслар узгалады. Менә инде ул Ташкент - таш кала! Иске шәһәрнең кәкре-бөкре, тар һәм серле урам-тыкрыклары, ташлы балчыктан сыланып эшләнгән коймалары, йортлары яшеллеккә чумган! Кая карасаң да мәчет манаралары, тарихи биналар, алар бихисап монда! Кызкай абыйсын көтә торгач, тагын үз уйларына чумды. +Кичә генә укытучы абыйлары тарихи урыннар турында сөйләп, тиздән балаларны экскурсиягә алып барачагын әйткән иде. Якында гына борынгы акыл иясе, бөек суфи Зәнки-ата һәм аның хәләл җефете Канбәр-бибинең зираты, мавзолей хәрабәләре бар икән. +- Зәнки атаның чын исеме - Шәех Айхуҗа ибн Ташхуҗа Мансур, ә аларга мавзолейны 1390-1409 елларда Аксак Тимер үзе төзеткән, - диде мөгаллим. - Инде искереп җимерелә башласа да, халык онытмый, ул урынны карап, җыештырып тәртиптә тота. Изгеләр зираты бит ул! +Әнкәсенең дога укыганда әйтә торган Зәнки бабай сакчы булсын, дигәне әллә шул шәхес турында микән?! +Әдибә кызыксынып тирә-якка карады, ашыгып килүче абыйсын күреп каршысына чыкты. +- Абыем, эшең беттеме? - диде кыз. - Әйдә тизрәк мәктәпкә, әнкәй дә көтәдер инде. +Мәктәптән белешмәләр, кирәкле кәгазьләрне алып, мәктәп белән соңгы кат хушлашып, алар өйләренә ашыктылар. +Ишек төбеннән түргәчә тезелгән төенчекләр, кием-салым салынган капчыклар, чемоданнар, сумкалар тагын үз хуҗаларын көтә иде. Китәргә булгач китәргә инде! Яңа гына беренче сыйныфны тәмамлаган Фәһимә кадерләп кенә дәреслекләрен актарып утыра: алып та китә алмый аларны, калдырырга да жәл! +Тәлига улы белән сөйләшкәннән соң бакчага чыкты, тандырда пешкән юка икмәкләрне юл кәрзиненә тутырды, әйберләрен җыйды. Әгъзамы кайтканда, ул барысын да хәстәрләп бетергән иде инде. +- Әйдә, Әгъзам, зиратка барып, улыбыз кабере белән дә саубуллашып кайтаек! Чит җирләрдә ялгызы кала бит!.. +Туган якларга якынрак булу теләге көчле идеме, Свердловск тирәсенә кайтып урнашырга риза иде хатын. Авыр вакытта сыендырган, ризык-нан биргән бу үзбәк якларын калдырып китүе дә жәл иде. +Икенче көн дә китү мәшәкатьләре белән бик тиз үтте. Озатырга күршеләр җыелды, изге теләкләр әйтелде, догалар укылды. +Өч ел элек Ташкент вокзалына килеп төшкән көннәрне уйлап, монда аларга яшәргә мөмкинлек биргән, сыендырган, туендырган, сыйлы-икмәкле якка рәхмәтләрен әйтеп, кичке якта бу гаилә тагын поездга утырды. Ике катлы тонык тәрәзәдән вокзал бинасы күздән югалганчы карап бардылар. Поезд тизлеген арттыра башлады, ә тышта инде караңгылык куерганнан-куера иде. Юллар, юллар, тагын билгесезлек... Урал таулары ничек каршылар икән аларны? +1937 елның июнь уртасында юлчылар Ревда бистәсеннән Дегтярка ягына юл алдылар. Урта Урал Русиянең авыр промышленность үзәге буларак күптән билгеле як, табигый байлыклары белән дан тоткан як икән! Әгъләм монда чуен кою, бакыр эретү заводлары булуын белде, эш табуы авыр булмас кебек тоелды аңа. Әтисе ничектер уйга чумган. Әнкәсе, сеңелләре тирә-юнь белән танышкандай, якындагы катнаш урманнарга карап баралар. Бар табигать йокыдан уянып, урман-кырлар яшеллеккә чумган, болын чәчәкләре күренә, аллы-гөлле күбәләкләр оча. Гел туган яклардагы кебек инде. +Тәлига күңеле белән авылында, яшьлегендә йөри. Әгъзамы белән чишмә тавында очраша иде алар. Чишмә тавышын тыңлыйлар иде.Чишмәгә суга барган җирдән урлап алып китте дә инде аны Әгъзамы. Чөнки абыйлары каршы булды. Ябышып чыгу оят иде ул заманда. Шуңа да ике ай буена килмәделәр дә, өйгә дә кертмәделәр. Чишмә тавындагы карт тирәкләр генә аның борчуларына да, бәхетенә дә шаһит иде. И-и, ул салкын чишмә, эчәсе иде суларын, тәме һаман онтылмый! Авылына, Салихка кайтасы иде! Күңеле нечкәрде аның, күзләре яшьләнде. Онытылмый, юк шул, онытылмый икән туган як! Барыбер бер кайтырлар әле... +Дегтярка бистәсе тигез урында урнашса да, аның тау асты дип йөртелгән өлеше дә бар икән. Шунда килеп җиттеләр дә Аксәет авылы кешеләрен - Зәки исемле кодаларын эзләргә керештеләр. Сораша торгач, тиз таптылар. Зәки белән Мөкәррәмә ачык күңелле, бик мөлаемнар, кешелекле икәннәре күренеп тора. Кызлары Хәния белән Сәкинә дә кунак кызларын тиз үз итте. Балаларга йокларга урын табылды. Кунаклар юл тузаннарын кагып, мунчада юынып та чыккач, өстәл әзерләнде, төн буена сөйләшеп сүзләр бетмәде. Туган-тумачаның хәлләрен, авылга кайтып килүләрен сөйләделәр. +- Нишләргә икәнен ачык кына уйлап та бетермәдем, - диде Әгъзам, - эшкә урнашканда энәсеннән җебенәчә тикшерерләр инде. +- Хәзер закун бик каты, Әгъзам туган. Көчленеке замана. Менә сине, Әгъләм, урнаштыру авыр булмас кебек. Синдәй камсамуллар, спортсменнар кайда да кирәк. +Икенче көнне үк егетне ияртеп алып китте ул. Барганчы кызык вакыйгалар турында сөйләде. +- Эшчеләр бистәсе Свердловскига якын, турыдан кырык чакрым да юк. Монда ике йөз еллар элек үк атаклы Демидовлар бакыр эретү, тимер, чуен кою эшләрен башлап җибәргән, - ди Зәки абыйсы. - Хәзер бу эшләр киң күләмдә башланды, илгә тимер, чуен күп кирәк. +- Урман, су, руда булгач, эш барадыр инде. Елгалар да зур гына күренә. +- Су юллары буйлап, Чусовой елгасы белән безнең якка, ә Исет елгасы буйлап Азия ягына китәргә мөмкин, безнең Дегтярка Азия белән Ауропа чикләренең уртасында утыра, - ди Зәки абыйсы. +- Әй, энем, әллә ни зур түрә түгел, бригадир гына. Каен агачыннан күмер яндырабыз, ә тузыннан дегет агызабыз. Ревда тимер юлына шуларны җибәреп торучы инде мин. Ә сине "Дегтярский рудник" начальнигы иптәш Гарновский янына алып барам хәзер, - диде ул. +Икенче көнне үк эшкә урнашты егет. Горноспасатель булып эшләгәнен исәпкә алып, аңа ике урын тәкъдим иттеләр. Бер атнадан остазы Галимулла абзый Әгъләмне җыелышка алып китте. Җыелышта бик кызык хәбәрләр ишетте ул. "Дегтярский рудник" бакыр җитештерү планын арттырырга тиеш икән. Совет власте урнашканда, 1917 елда элекке хуҗалары шахталарга су тутырып яраксыз хәлгә китергән булалар. 1925-1930 елларда монда вакытлыча килешү нигезендә "Лена-Голдфилдс" дигән америка фирмасы торгызу эшләре алып барган. "Москва", "Петербург" шахталары кебек үк хәзер "Нью-Йорк" һәм "Лондон" шахталары да ачылырга тиеш ди. +- Принята Государственная программа интенсивной разработки Дегтяровского месторождения, - дип сүз башлады Гарновский. Озак сөйләде ул. Партия һәм иптәш Сталин күрсәтмәләре буенча ниләр эшләнергә тиеш, барысы да җентекләп тикшерелде. Җыелыш ике сәгатькә сузылды. +Көн артыннан көннәр узды. Егет кичләрен укыды. Соцгород дигән районнан бер баракның ике бүлмәсен бирделәр Әгъләмнәргә. Тәлига Зәки янына, урман кисүчеләр бригадасына урнашты. Әгъзамның хезмәте бистәдән читтә, мал азыгы, атларга печән хәзерләү белән мәшгуль, кеше күзенә бик күренеп йөрмәскә тырыша, кунарга да кайтмый. Төрле мәшәкатьләр белән вакыт тиз үтте. +Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп йөргән көннәр иде. Кызыл почмакта бертөркем кызлар шау-гөр килә. Араларында ак челтәр кофта, кара борчаклы итәк киеп, нечкә билен каеш белән буган, бик сөйкемле кызны күреп Әгъләм туктап калды. Мәрмәрдәй нәфис муенына төшкән саргылт чәчләрен, йомры күкрәкләрен, тулы иренен күздән кичерде. +- Что, парень, уставился на нашу Майю? +Кызлар чыркылдашып көлешә башладылар. Егет кызарынды, иптәше артыннан китапханәгә кереп китте. Кичен өйгә кайтканда, Әгъләм белән Дима өч кызны куып җитте. Аларның уртадагысы - Мәйсәрә исемлесе нәкъ шул кыз иде. +- Аня, - дип таныштырды үзен бик чаясы һәм ике иптәшенең дә исемнәрен атады. +Саҗидә белән Мәйсәрә үзләрен басынкы һәм тыйнак тоталар, Аня кебек күп сөйләшмиләр. "Үзебезнең тәрбияле татар кызлары!" - шулай уйлады егет. Яшьләр клубында кичке уеннарда, бию кичәләрендә алар еш очраша башладылар. Кызлар бу чибәр, басынкы егеткә тиз ияләште. Киноларга бергә йөриләр. Мәйсәрәне бик тә ошатты егет. Кыз озатып кайту кыюлык өстәде аңа. Якыннанрак танышып, сөйләшеп йөри торгач, ул аны ныклап яратуын аңлады. +Чәчәкле, җылы май җитте. Эшкә барганда, кайтканда, Мәйсәрә очрамасмы, дип як-ягына карый Әгъләм, юк сәбәпне бар итеп почтага, аның эшләгән урынына да кергәли үзе. Аны күрсә, йөзендә елмаю уйный, күзләре балкып китә егетнең; ул баштанаяк шатлык нурына күмелде, чөнки бәхетле иде. Сөйгәненең зәңгәр күзләреннән, якты карашыннан мәхәббәт уты, яшәү дәрте ала! +- Син бит минем язгы кояш нурларында коенган зәңгәр чәчәгем, - ди Әгъләм, уенда булса да кызны иңбашларыннан кочып. +Бүген дә чалбарын юып, матрац астына кибәр-кипмәс тигезләп салган +- Абый, син аны үтүкләнсен өчен шунда куйдыңмы? Син тагын клубка барасыңдыр инде, анда күңеллемени? - дип абыйсы янында бөтерелде. +- Әйе, хезмәт хакы алгач, бер үтүк юнәтергә кирәк инде. Әйдә, сеңлем, сине дә алып барам, дәресләреңне хәзерләп бетер! +Кызчык шатлыгыннан аны кочаклап алды. Бик әйбәт шул аның абыйсы. Укып та йөри, эшендә дә яраталар үзен. Абыйсы белән горурлануын яшерми Фәһимә. Әдибә апасын алмый, ә аны ияртә! Апасының үз иптәшләре, дуслары. Хәния белән көн дә очрашалар, серләшәләр. Мөкәррәмә апа яңа күлмәк тегеп биргән әле үзенә. +Бу ялда комсомол яшьләр җыелышып "Бәллүр тау" карьерына бардылар. Кварц, гранит катламнары белән дан тоткан бу тау ерактан ук төрле төсләргә кереп ялтырап тора. Кызгылт, зәңгәр, аксыл, сары төсләр чиратлашып чагыла. Урал тау байлыклары турында күпме легендалар, әкиятләр чыгарганнар, чынбарлыкка туры килгәннәре дә күп икән. - Комсомол секретаре шулай сөйли: элек малахитны император сараена җибәргәннәр, эрмитаҗда да малахит зал бар икән. Күпме байлыкны, асылташларны чит илләргә озатканнар, алар белән француз корольләренең резиденциясен, Версаль сарайларын бизәгәннәр. Ә хәзер алар халыкныкы, үзебезнең эшче-крестьяннар байлыгы, ди секретарь. Элек бакыр рудасын мичләрдә яндырып эреткәннәр, акча сугу өчен 480 тонна бакыр җитештергәннәр. Алтын рудасы да башта Уралда табылган! Корыч коюны әйтәсе дә юк. +Әгъләм бу сөйләшүдән соң зур горурлык хисләре кичерде. Үз эшенең мөһимлеген аңлап, дәүләт өчен файдалы кеше булуына шатлана ул. Борчыла да үзе, теге вакытта әткәсенә тагыла язган кара мөһер - кулак исемен һичкемгә белдерми, искә аласы да килми. Илдә репрессия көчәйде, кешегә ышаныч бетте. Халык дошманнары да йоклап ятмый, күрәсең. Ачылып китеп сөйләшергә куркыныч. Һәркөн шундый яңалык: кемнедер алып киткәннәр. Партиянең күренекле вәкилләрен дә, түрәләрне дә аямыйлар, төнлә дә кулга алалар, гаеп табалар. "Халык дошманы" дигән ярлык тагып, үзләрен генә түгел, гаиләләрен, балаларын төрмәгә утырталар. Шушындый шомлы заманда кулга алынган Иван Петрович урынына Әгъләмне смена начальнигы итеп куйдылар. Башы белән эшкә чумды егет. +Политинформациядә бөек юлбашчыбыз Сталинның яңа карарларын, илнең хәрби көч-куәтен ныгыту максатында эшләнергә тиеш эшләр турында сөйлиләр. Златоуст заводларында туп снарядлары кою өчен чимал кирәклеге, СССРда яңа төр техника үзләштерү, ашыгып корал җитештерү - болар барысы да сугыш чыгу куркынычын искәртә, күңелгә шомлы уйлар килә башлый . +Дусты Дима белән "Ворошиловча төз ату" значогын алганнан соң, Әгъләм спорт нормативларын тапшырырга ялгызы йөрде. Дима тиздән өйләнергә җыенуын сәбәп итеп, спортзалга килә алмады. "Аня белән безнең мәшәкатьле чагыбыз, дустым", диде ул. +Уйга калды Әгъләм. Ул да кайчан да булса өйләнер, тик кая алып кайтыр ул сөйгәнен? Бик бәхетле яшәрләр иде алар. Дима белән Аня да бәхетле булсын... +- Абый, Германия белән дуслык килешүе төзелгән, - диде сеңлесе Әдибә, абыйсы кайтып керүгә. - Бүген радиодан сөйләделәр. +Эштә дә, өйдә дә гел шул турыда сөйләштеләр. +- Герман белән дуслашкач, сугыш чыгар дип куркасы юк инде, улым, сине әрмиягә алсалар да, әйбәт кенә хезмәт итеп кайтырсың, Алла бирсә, - ди әнкәсе. Әткәләре генә бу хәбәргә бик ышанып бетми. +- Борчылма, әткәй, безнең Кызыл Армия көчле ул, сугыш башласалар, +- Менә бит хәзер солдатка да унсигездән ала башларга дигән карар чыккан, юкка түгел ул, улым. Сине дә озак тотмаслар, ичмасам бәләкәй генә булса да бер йорт төзеп керергә кирәк ие. Илләр тыныч торса. +- Үзебезнең өй белән мунча булсамы, картым! +Тәлига бу хәбәргә ышаныргамы-юкмы дигәндәй, әле иренә, әле улына карады. +- Безнең бригатта сүләп тордылар, бура сатучылар бар икән монда, әткәсе! Өчебез дә эшләп торганда, дим. +- Беләм, мин карап йөрдем, хакын да сөйләштем инде. Акчасын гына ничек җиткерәсе...Түбә тактасын белешәсе калды. +Уйлаштылар, сөйләштеләр дә яңгырлар башланганчы землянка казырга, бура алып, күтәреп куярга дигән фикергә килделәр. Көнне төнгә ялгап эшкә тотындылар: урын алып, барын әзерләделәр. Бурычка бата-бата, дус-ишләр, танышлар белән өмә ясап, бураны өеп куйдылар. Кызлар җил-яңгырга карамый йомычка җыйды, йорт тирәсен чистартты. Эштән туктаган арада апасына карап: +- Кайда бакча, кайда түтәлләр булыр икән, апа? - диде Фәһимә. Аның күз алдында шаулап торган җимеш бакчалы үз өйләре пәйда булгандай тоелды. +Ноябрь аенда җир идәнле җыйнак кына өй калкып чыкты. Тәрәзәләргә такта кактылар. Шатлыгы эченә сыймады Тәлиганың. Авылларындагы зур, биек йортлары түгел дә соң, тик үзләренеке бит! Язга бетереп тә куярлар әле. Идән-түшәмен, морҗасын җиткерсәләр, җәйгә күчәрләр дә, Алла бирсә! +Бүген Әгъләм эштән борчылып кайтты. +- Нәрсә булды, улым? Эшеңдә ул-бу булмагандыр бит? +- Юк, әнкәй, фин сугышы башланган, - диде Әгъләм. - Миннән яшьрәк егетләрне дә военкоматка чакыралар. Ә миңа повестка һаман юк! +- Син эшеңдә кирәгрәктер, улым! Синдәйләргә бронь бирәләр бит. - Әткәсе малаена карап торды да өстәп куйды: - Иртәгә мин Яңа соцгородка барам, вербовщик итеп эшкә чакырдылар. +- Ярый ла ахыры хәерле булса, - диде Тәлига, кызлары янына барып басты да өстәл әзерли башлады. Өстәлгә кабыклы бәрәңге янына катык, аннары арыш ипие куйды. +Өстәл тирәсенә, җиделе лампа яктысына җыелдылар. Сугыш турындагы хәбәр барысын да борчуга салса да, табын артына утырдылар... +Бисмилла әйтеп ашый гына башлаганнар иде, урамда кемнәрнеңдер шаулашып кычкырышканы ишетелде. Бар да сикерешеп торды. Кинәт шунда барак тәрәзәсенә каты итеп суктылар. +- Пожа-ар! Йортыгыз яна! +Котлары алынып, бөтенесе урамга йөгерде. Бар халык чиләкләр, багорлар күтәреп ярдәмгә ашыга. Түбәндә, тау астында биек ут көлтәләрен салкын җил уйната, гүелдәп аларның яңа йорты яна иде! Ут яктысында кешеләр кайнаша, якындагы йортларны очкыннан, ялкыннан саклыйлар, күрәсең. Ах, нишләргә, өйләре инде янып бетеп килә! +Тәлига, нишләргә белмичә, әле чиләккә, әле багорга ябышты, аннары хәле китеп җиргә утырды да кычкырып елый башлады. Күрше марҗасы килеп юаткандай итте: +- Вставай, Тайя, мокро и холодно, заболеешь! - Ул җирдән торырга булышты. Шул арада корымга буялган Әдибә белән куркынган Фәһимә килеп әнкәләрен кочакладылар, алар да кушылып еларга тотынды. Күршеләре +- Монда инде берни эшләп булмый! Әйдәгез, янып бетте бит, җиле дә нинди көчле! +Кар катыш яңгыр ява башлады. Ике сәгатьләп вакыт үтүгә, киемнәре юешләнгән, корымга баткан Әгъзам белән Әгъләм кайтып керде. Мөкәррәмә белән Зәки күренде. +- Ут төрткәннәр булса кирәк, кем этлеге булыр бу? +- Бер явыз бәндә бар монда, шул булмагае, тик тотылмаган бур түгел... +Якты хыяллар белән шатланып төзегән бу өйләре дә үзләренә язмаган икән бит! +- Ярый әле үзегез, балалар исән-сау, ул тиклем елама, Тәлига! - дип тынычландырды Мөкәррәмә. +Кышкы салкыннар башланды. Кияргә җылы кием, ягарга утын алырга акча юк иде. Тормыш ничектер тагын да авырлаша барды. Ипи алырга барганда Әдибәнең кулыннан талон кенәгәсен талап ала яздылар. Ярый җитезлеге коткарды кызны. +- Азык-төлекне норма белән генә бирүләре СССР белән Финляндия арасындагы сугыш аркасындадыр инде. - Шулай дип гөманлады Әгъзам. - Ай-һай, тормышлар аруланыр микән соң? +Язгы кояш җиргә турырак карауга, Әгъләмгә хәрби комиссариаттан повестка китерделәр. Эшләгән эшен тапшырып, медкомиссиядә каралып, әти-әни, туганнар, дуслар белән саубуллашып, вакыт тиз узды. Мәйсәрәсе белән кулга кул тотынышып кич буе урамда йөрделәр алар, сөйләшеп сүзләре бетмәде. +- Көтәрсеңме мине, зәңгәр чәчәгем, - диде егет, кызны кочагына алып, - өч ел бит, аз гомер түгел! +- Биш түгел лә, тик кайткач карт кыз димәссеңме соң? - дигән булды кыз, иркәләнеп. +- Әйтәмме соң, мин бит сине би-и-ик нык яратам! +- Мин дә. Менә сиңа бүләккә кулъяулык чиктем. Мине онытма, хатларыңны ешрак яз, җаным! - Мәйсәрә Әгъләмнең күкрәгенә капланды, аның күзләре яшьләнгән иде. +Иртән вокзалга җиткәндә, Тәлигага нидер булды: әйтерсең лә аның йөрәген суырып, җанын өзеп алдылар. Бердәнбер улы - ныклы терәге китә бит, исәнсау әйләнеп кайтыр микән? +- Борчылма, әнкәй, СССР зур һәм көчле ил, ак финнарны җиңдек, мин тынычта хезмәт итеп кайтырмын. Исән-сау гына яшәгез! Мин кайткач, зур итеп өй бетерербез! Әткәй, синең белән дә бар да яхшы булыр дип уйлыйм. Кызлар, әткәй-әнкәйне борчымагыз, тырышып укыгыз! - Башта Фәһимәне күтәреп алып үпте дә: - Кара аны, тагын чегәннәр урлап китмәсен! - дип шаяртты. Аннары әнкәсенең күз яшьләрен сөртте, озак кына кочагыннан чыгармый торды. Зур сеңлесе һәм әткәсе белән хушлашуга, "По вагонам!" дигән фәрман ишетелде. Башкалар белән бергә Әгъләм дә вагонга таба атлады, борылып, "сау булыгыз", дип кычкырды да вагон ишегеннән кереп юк булды. +...Әгъләмнән хатлар килүен түземсезләнеп көтәләр: Әдибә белән Фәһимә, почтальон килмәсә, почтага ук баралар. Мәйсәрә кызларны күрүгә, вакыт табып, яннарына чыгып урый. Соңгы хатында абыйлары үзен Түбән Новгород дигән шәһәргә танкистлыкка укырга җибәрәчәкләрен әйтеп язган иде. Озак кына хаты булмый торды. Менә бүген зур шатлык - көтелгән хат килде! Тәлига кулларын алъяпкычына сөртеп, ашыгып сәке читенә утырды. 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +ЯНГЫН ЧЫККАЧ СОҢ БУЛЫР +Узган гасырның 60нчы еллары уртасында, миңа алты-җиде яшь булгандыр, бездән өч чакрымдагы Келәтле авылы тарафыннан төнге якта ялкын күтәрелгәнне күреп котсыз калган идек. Янгын чыккан һәм Келәтле яна дип кайгыга баттык. +Соңрак белдек: Келәтле тавы артында яңа төзелеп килгән "Нефтехим" берләшмәсенең беренче торбасыннан чыккан ялкын булган икән ул. +Хәзер инде биек-биек торбаларны санап бетерерлек кенә түгел һәм аннан чыккан төтеннәргә, якты ялкыннарга беребезнең дә исе китми. Туган җир тиз арада үзгәрде, Түбән Кама каласы белән бергә "Нижнекамскнефтехим", "Нижнекамскшина", Техник углеродлар заводы һәм башкалары калкып чыкты, янәшә генә КамАЗ гиганты колачын җәйде. Авылдашларымның күбесе шул заводларда эшли, яшәү рәвеше шул комплекска яраклашты һәм безнең төбәк инде илле елдан артык шул цивилизация кануннарына буйсынып яшәп ята. +Әйе, Келәтле ягыннан күтәрелгән ялкын алты-җиде яшемдә котсыз калдырган иде, хәзер исә туган ягымны шул ялкынлы торбалардан башка күзаллау мөмкин дә түгел, кеше бар нәрсәгә күнегә, ияләшә. Әмма соңгы вакытта мин Кама Аланы тарафыннан афәт ялкыны күтәрелмәгәе дип куркып яшим. Анда атом станциясен төзи башларга җыеналар дигән хәбәр котны ала. +"КамАЗ", "Нижнекамскнефтехим", "Нижнекамскшина" кебек ил масштабындагы объектлар уңышлы, табышлы эшләп килгән төбәктә, Идел буена тоташкан Кама буенда атом станциясе төзү бөтен Кама-Идел регионын котылгысыз куркыныч астына куя түгелме? Чернобыль катастрофасыннан соң ничә ел үтте, ә Припять елгасының суын һаман да әле эчәргә ярамый, алай гына да түгел, гомумән, ул тирәдә яшәргә ярамый. Японнарның Фукусима фаҗигасе бөтен кешелеккә дә янамыймы? +Прогресс яхшы нәрсә, әмма аның бер куркыныч җитешсезлеге бар - ул торымнан-торымга шартлап кую сыйфатына ия. Денем өчен түгел, көнем өчен дип яшәүче кешеләр хәл итмәсен иде төзелеш планнарын. +Егерме беренче гасыр безнең өчен Америкада небоскрёбларны җимерү белән башланды. Терроризмның үзенең дә радиациягә тиң сыйфатлары бар. Планета күләмендә иң көчле, иң тотрыклы, иң бай булып саналган Америкада да шундый катастрофаларны кисәтә алмадылар бит. Россия уртасындагы Кама-Идел регионында атом станциясенең киләчәктә өстебезгә килерлек коточкыч афәтләр ихтималы икәнен кисәтү - бүген бөтенебезнең дә киләчәк буыннар алдындагы әхлакый бурычы ул. +Барчасына да аерым-аерым күп сәлам юллаганнан соң, үзе турында шундый юллар язган иде улы: +"Минем хәлләрем яхшы. Безне кыска сроклы танкистлар курсында укыталар. Вакыт тыгыз, занятиеләр күп. Тиз генә язалмам". +Җавап хатын бергәләп яздылар. Үзебезнең тормышыбыз бер көе, үзгәрешләр юк, диделәр. Әгъзамны тагын тикшерүчегә чакыртуларын әйтмәскә булдылар. +Менә җәйнең иң матур чагы - чәчәкле июнь җитте. Тәлига белән Әгъзам озак кына уйлаштылар да ике-өч көнгә генә туган якларына кайтып килергә булдылар. Кызлар янына иптәшкә Сәкинә килмәкче булды. +Вокзалда билетлар алуга, яннарына ике кызылармеец килеп басты. +- Фахров Әгъзам син буласыңмы? +- Әйе, сезгә нәрсә, иптәшләр? +- Нинди иптәш булыйк без сиңа. Әйдә, атла! +- Кая? +- Баргач күрерсең! +Әгъзам Тәлиганың борчулы йөзенә карап елмайгандай итте. +- Борчылма, хатын, бар, өйгә, балалар янына! Мин кайткач китәрбез. Мин тиз кайтырмын, - дип ышанычлы адымнар белән ишеккә таба борылды. Аннары хатынын кочаклады, күз кысты, аны шулай алып киттеләр. +Тәлига вокзал уртасында ялгызы калды. +Озак көтте Тәлига ирен. Шомланып, борчылып көтте ул. Эшендә дә аңа юньле киңәш бирә алмадылар. Шул китүдән Әгъзам кире әйләнеп кайтмады. +Кайгы ялгызы гына йөрми, диюләре хак бит ул. Әгъләмнән кыска гына хат килде, аларның танк бригадасын чик буена җибәрәләр икән. Шул көнне радио илебездә Бөек Ватан сугышы башлануын, безгә фашист илбасарлары һөҗүм итүен җиткерде... +* * * +Дегтярка мәктәбендә дә яралы солдатлар өчен госпиталь ачылды. Өлкән сыйныф укучыларын госпитальгә дежурга билгеләделәр. Ундүртенче яшь белән баручы кызга эш кайда да күп иде, Әдибә дәресләр бетүгә әнкәсенә ярдәм итәргә йөрде. +Тәлига төнге сменадан арып кайтса да, бераз хәл алуга, Ревдага, төрмәгә ашыкты. Бүген кабул итү көне икән. Иренең хәбәрен белә алмый озак йөрде ул. Бер атна элек кенә урау юллар аша хәбәр килеп иреште: 58 нче статья белән гаепләнгән, бик ябыккан, кыйналган Әгъзамны Бәдрәш авылы мулласы дизентерия белән авыручылар барагында күргән! Хәле бик начар иде, ашарга бирмиләр ди, исән микән, исән булса, тиздән аларны Чиләбегә күчерергә мөмкиннәр, дип әйтергә кушкан. +Үзбәкстанда чакта ире алган зур чуклы шәлен сатып, бераз ризык юнәтте дә, ашарга әзерләп, төрмә капкасы янына китте Тәлига. Озын, биек таш койма буендагы чират акрын бара, кайберәүләрнең әйберен кире боралар, алганнарыныкын бик озак тикшерәләр. Инде чират җитә дигәндә генә, кабул итү пунктын шап итеп ябып куйдылар. Ашыйсы килүдән, арудан күңеле болганса да, ул тагын көтәргә булды. Бер сәгатьләп вакыт үтүгә, такта тәрәзә күтәрелде, ачулы йөз пәйда булды. +- Фамилия? Статья? +- 58 нче, Фахров Әгъзам, - диде хатын, куркуын җиңеп. +- Нәрсә дигән сүз инде бу, нишләп не числитсә? +Хатын чираттагы халыкка, артындагы озынча ябык иргә сораулы караш ташлады. +- Юк , диделәр сиңа, бар, өеңә кайт! - диде ир, йомшак кына итеп. +Хатын тагын берәр хәбәр булмасмы дигәндәй, бераз көтте. +Ярсып, үкси-үкси елады ул баракка кайтканда. Гаепсез кешене дә юкка чыгара торган нинди залим дөнья бу? Иблисләр бастымыни аны? Кайда икән, ач, авыру килеш нинди җәфалар чигә икән аның газиз ире? Исән микән, юк микән? Сораулар җавапсыз иде. +Кызлары да, үзе дә бик сагындылар әткәләрен, кичләрен үзәкне өзеп, гел аны сөйлиләр, искә төшерәләр дә елашып алалар. Аннан башка ничек яшәргә? Кадере юк кешенең бу илдә! +Атна саен барды Тәлига төрмә капкасы янына. Нишләргә? Ни өчен кулга алдылар ирен? Гаебе нидә? Кайчан суд булган? Тик мондый сорауларга җавап бирергә теләүче дә юк иде. Нишләргә соң? +Илдә канкойгыч сугыш бара, безнең гаскәрләр һаман чигенә, диләр. Ниләр күрербез, билгесез... Улы ут эчендә, хатлары бик сирәк килә, шулай да борчыла, киңәшләр бирә үзе: "Авылга, Башкортстанга кайтып китсәгез, яхшы булыр иде, әнкәй, - дип язган ул. - Илдә чыпчык үлми! Котылып чыккач, сезне әткәй дә авылдан эзләр. Фашистларны җиңгәч, сугыш беткәч, мин дә авылга кайтырмын! Ышаныгыз, Җиңү безнең якта булыр!" +Ачлык дигән бик яман нәрсә үзен еш искә төшерә башлады. Мәктәптән кайткач, кызларга ашарга берни юк! Кечесенә иртән бер кашык балык мае эчертә Тәлига. Эштә бирелгән паёк бик тиз бетә. Сугыштагы улы да, төрмәдәге ире дә сыйланып ятмыйлар бит, алар да ач йөридер, дип юата хатын үзләрен. Түзәргә кирәк, бөтен ил өстенә килгән хәсрәт бит бу! +- Помнишь, апа, Ташкентта базардан сухофрукты алып кайта идек, - ди Фәһимә. +- Анда булсакмы... - Әдибә уйга калды. - Әллә, әнкәй, чынлап та авылга кайтабызмы? +- Кайда яшәрбез соң, балакаем? - Аннары уйланып торды да: - Без узарга тиеш юллар бетмәгәндер шул әле, - дип куйды... +Иртән эшкә килгәч, яңа гына смена начальнигы итеп билгеләнгән Настя исемле хатын Тәлигага таба карап сөйләнде: +- Безнең арада халык дошманы хатынына урын булмаска тиеш! +- Нәрсә сөйлисең син, Настя, нинди халык дошманы ди ул? +- Аның улы сугышта танкист, командир, - диештеләр хатыннар. +Тәлига аптырашта калды. Кичкә инде ул катгый бер фикергә килгән иде. Ашыгып өенә кайтты, аннары Мөкәррәмә янына китте. +- Зәкидән хат һаман юкмы? +- Юк, Тәлигакаем, исән булса, бер язар иде, берәр нәрсә булгандыр, әллә ранин булып ята микән... +- Сугыш бит ул, төрле хәл булырга мөмкин, Әгъләмемнән дә бик сирәк килә хәзер. Нимес Мәскәүгә уктала ди бит! +- Әй, ул каһәр суккырының муенын кайчан борырлар инде! Бик авыр бит тормышлар!Үзегез ничек кенә яшәп ятасыз соң? +Хәлләрен сөйләп биргәч, дусты: +- Ни әйтсәң дә, туганнарың - апаң, җиңгәләрең янында җиңелрәк булыр. Кызларың үсеп килә, кайт илеңә! - диде ул. - Иреңнән хәбәр булса, йә улыңнан +Саубуллашканда, Мөкәррәмә кызларының кечерәйгән киемнәрен төреп Тәлигага бирде. +Мәктәпкә баргач, кызларга төрле яктан сораулар яуды: +- Файка, вы ещё приедете? +- Ада, ты дальше учиться будешь или работать? +- А дежурить в госпитале ты уже не будешь? +Фәһимә почтага барып, Мәйсәрә апасы белән дә хушлашырга өлгерде. +- Абыеңнан хат киләме, нәрсәләр яза? +- А я сама ему писала, - диде кызкай, горурланып. - Сестра только адрес написала. +Үзләренең авылларына кайтып китәселәрен әйткәч, Мәйсәрә күңелсезләнде, кызны кочаклап алды да хат язып торырга кушты. +Дус-ишләр белән хушлашып, әйберләрен күтәреп, алар тагын вокзалга киттеләр. Репродуктордан Левитанның көчле тавышы яңгырады: +- Передаём сводку Совинформбюро! +Хәбәрләрдән ниндидер кырыс, күңелсез чынбарлык тарала, шул җанга үтеп керә иде. +Тәлига тирә-якка карады. Вокзалда хәрбиләр күп. Ул үзенең улын, аның хушлашып хезмәткә китүен, үзләренең бергәләп аны озатып калуларын, аннары шушында иренең кулга алынуын исенә төшерде. +Вокзал янында ыгы-зыгы. Диварларда сугыш турындагы плакатлар, фашистларны дөмбәсләүне төшергән карикатура рәсемнәре. +Танклар, сугышчылар төялгән эшелоннар туктап та тормый, Көнбатышка таба китә тора. Каршы якта килеп туктаган составтан станоклар бушаталар. Икенче вагоннан сәләмә киемле немец әсирләрен төшерә башладылар. Әдибә белән Фәһимә, шаккатып, шуларны күзәтте. Менә ул фашистлар, кешелекнең дошманнары! Күпме шәһәр-авылларны җимергән, яндырган, күпме кешеләрне, солдатларны үтергән алар! Мәктәптә укытучылар сөйләгән, киножурналларда күрсәтелгән вәхшилекләрен искә төшерде Әдибә. Ул йодрыкларын кысып, нәфрәт белән тегеләр ягына карады: +- Абыкаем, күбрәк кырыгыз сез бу хәшәрәтләрне! - диде кыз, пышылдап. +...Таш-таулар арасыннан поезд алга омтыла. Вагоннар иске, салкын. Красноуфимск станциясенә дә җиттеләр. Алда - Яңавыл - Туган җир! Ничек каршы алыр аларны туган авыл? Кемнәргә кайтырга икән ике бала белән? Авылдашлар, туганнар ничек икән - ничә еллар үтте бит инде. Бөгелмәде, сыгылмады, сындырырга тырыштылар - сынмады. Тик барыбер бик авыр икән лә кайтып керүе. Шундый уйлар тынгылык бирми, эчке дерелдәү йөрәккә кадәр үрмәли иде. +Эленке-салынкы болытларны куып, көзге җил исә. Поезддан төшеп, вокзал алдына чыгуга, аларны салкын һава бөтереп алды. Килешле генә башлык астыннан бүселеп чыккан саргылт бөдрәләрен эчкәрәк яшереп, кара-көрән юка пәлтәсен тарткалады Фәһимә. Көчәйткечтән тигез тавыш яңгырады: +- Санитарный состав прибыл на первый путь! +Сугыштан кайтучы яралы ирләрен каршыларга поезд янына хатын-кызлар ашыга. Кайсылары кул арбасы тартып килгән. Киемнәр тузган, йөзләр сагышлы... +Кемнәрнеңдер газиз баласы йә кадерле ире кан эчендәдер, үлем белән тартышадыр... Кайсысы кулсыз, аяксыздыр... Йә Ходаем, үзең ярдәмеңнән ташлама шуларны! Минем улым ничек икән, исән микән балакаем?.. да күшеккән куллары белән өздереп гармун уйный. Баш очындагы чаганның сирәк сары яфракларын сары сагыш итеп җил туздыра. +- Өши башладыңмы, кызым? - дип, Тәлига юл капчыгыннан калын шакмаклы шәлен алды. Унбер яшендә генә булса да, буйга тартылып, озынаеп киткән кызын шәл белән төреп, чукларын артка тартып бәйләп куйды. Кызчык бераз җылынып киткәндәй булды. Олысы бирешми, ныклырак анысы... Хатын авылга кайту өчен ат белешергә китте. +Җиде еллап гомер үтеп китсә дә, Яңавыл әллә ни үзгәрмәгән икән. Вокзал янында шул ук бер-ике катлы агач йортлар, алар искерә төшкән дә җимерек ихаталар гына күбәйгән. Монда юлаучылар аз, атлар янында берничә кеше кайнаша. Тәлига белешә торгач, бер бабай белән сөйләшеп килеште. Арык атның иске генә арбасына булган әйберләрен төяделәр дә кайтыр юлга чыктылар. +Көн болытлы, агачларның шәрә ботаклары салкын җилдә селкенә, арба тәгәрмәче туң җирдә шыгырдап бара. Кызлар үзара русча нидер сөйләшәләр, тик уйга баткан хатын берни дә ишетми. Ул һаман фронттагы улы, бәлагә тарган ире, авылдагы туганнары турында уйлый. Аның бетмәс уйларын бүлеп бабай сорап куйды: +- Йә кызым, читтән кайтасызмы, ирең сугыштамы? +- Әйе, Сверлау ягыннан, - диде ул теләр-теләмәс кенә, чит кеше алдында ачылып китә алмыйча . +Көн кичкә авышып, җиргә караңгылык иңә башлагач, алда авыл шәйләнде. Авыл башындагы зиратны уздылар, арырак кура җиләге бакчасы утырта башлаганнар икән. Йортлар искергән, читән-коймалар да сирәкләнгән. Утын әзерләргә ирләр юк шул хәзер. Чишмә тавы гына элеккечә һаман биек, аста үсеп утырган тал-тирәкләр юанаеп үсеп киткән. Бер чакрым да юктыр, янәшәдә генә Мәликә түтәсе яшәгән Урал авылы шәйләнә. +Менә ничек кайтып керергә язган икән туган авылга!.. Хәтерендә Тәлиганың... Китәр алдыннан председатель, халыкны җыеп: +- Бу кулаклар белән сөйләшмәгез, ярдәм итмәгез, йөрешмәгез! - дип үгетләп маташканда, Мәликә түтәсе: +- Үз туганым! Синнән куркып тормам! Ишектән кертмәсәң, морҗаларыннан төшәрмен! - дип чәчрәп чыккан. Менә шул куркусыз түтәсенең кечкенә өенә ике бала белән кайтып төште Тәлига. Елашып, кочаклашып күрештеләр, сөйләштеләр. Әгъзамның фаҗигале язмышы өчен бик борчылды түтәсе. Үзләренең дә ир туганнарының берсе теге елларда ук атып үтерелгән иде, ә энеләре сугышта. Төпчек энеләреннән хәбәр юк икән. Бар җирдә дә җитмәүчелек, юклык күренеп тора, авылларны нужа баскан! +Урал дигән кечкенә авылда Тәлига җиң сызганып эшкә тотынды. Таҗетдин җизнәсенә ияреп урман кисте, карлы-бозлы эскертне каерып, малга салам ташыды. Әдибә дә колхоз эшенә чыкты. Көннәр кыскарды, төннәр озынрак була башлады. +Октябрь бәйрәменнән соң Фәһимә дүртенче сыйныфка үзләренең Салих авылы мәктәбенә барды. Мәктәп салкын, укучылар күп түгел. Укытучы Мәрзия апа балаларны яңа кыз белән таныштырды. Арифметика дәресе иде, парта өстендә укучыларның саргылт кәгазь кисәкләре, каләмнәре ята. Фәһимә өр-яңа дәфтәрләрен алды (сугышка кадәр абыйсы Горькийдан посылка итеп җибәргән иде аларны), барысына да уртасыннан берәр табак алып өләшеп чыкты. Дәрестә кызның сорауларга рус телендә җавап бирүе генә малайларга аңласын өчен русчалап та кабатлый. Өч-дүрт ай эчендә укытучы апасы кызны ярыйсы гына татарчага өйрәтте, иптәшләре дә ярдәм итте, үзләре русча аңлый башлады. Февраль бураннарында бер чакрымдагы Уралдан мәктәпкә бару, аннары Мәликә әбиләренә кайтып йөрү бик арыта. Аннары ачлык та тинтерәтә! Үзе бала күрмәгән Мәликә түти кызларны өнәп тә бетерми ахры, әнкәләрен чәй эчәргә чакырганда, кызлар читтән карап торалар. Тәлигага бу газап, әлбәттә. +Елга аша чыгып чыршы, элмә кисәргә барганда, кайчак Фәһимәне дә ияртә әнкәләре, фермага утын, сарыкларга элмә кайрысы алып кайталар. +Сугышның иң авыр чорлары иде бу. Авылда әле бер йортка, әле икенчесенә кара хәбәр килә. Дегтяркадан хат алдылар: "Зәки Сталинград өчен барган сугышларда авыр яраланган, аяксыз икән, госпитальдә ята икән. Исән калуына бик сөендек! Язгы ташулар үткәч, бәлки кайтарырлар. Ә Әгъзам турында берни белә алмадык!.." Мөкәррәмә шулай язган иде. +Ай артыннан айлар үтте. Чәчү башланыр алдыннан һәр хуҗалык басуга тирес чыгарырга тиеш. Мал-туар урынына абзар-кураларда җилләр генә киләп сала... Абзар артларында электән калган тиресне, тиресле җирне кырып-себереп кырга ташыдылар. Югары уңыш алу өчен ниләр генә эшләмәделәр. Җиргә коелып калган башакны берәмләп чүпләделәр. Тылда калган халык ач булса да, фронтка кирәк икмәк! Бөтенесе дә фронт өчен, җиңү өчен тырышып эшләде. +Беркөнне Тәлиганы җиңгәсе чакырып җибәргәч, кызларын ияртеп аларга барды ул. Җиңгәсе авыл хәлләрен сөйләде: +- Бер-ике уч бодай алып кайтканда тотылган Әсманы төрмәгә алып киткәч, ике баласы өйдә япа-ялгыз калды бит! Ачтан үлмәгәйләре... Шунда күчеп яшәсәгез, сабыйларга зур таяныч, ярдәм булыр ие, - диде җиңгәсе. Шулай итеп, алар Салихта яшәп калдылар. +Дүрт балага ашарга юнәтү бик авыр инде, тик нишләмәк кирәк! Илгә килгән хәсрәт бит! +Тәлига үҗәтләнеп эшкә ябышты. Яшәү өчен көрәш дәвам итте. +Ашлыклар өлгереп җиткәч, уракка төштеләр. Иртә таңнан кара төнгәчә кырда, басуда хатыннар. Председатель очраган саен ашардай булып карый, Тәлигага бәйләнә. Бүген дә: +- Менә миннән йөз чөереп, Әгъзамны сайлаган идең дә, ул кайда да мин кайда! Ул кем дә мин кем! - диде ул, масаеп. - Бүген кич минем янга амбарга килерсең! +Үзеннән әче бал исе килә. Тәлига читкә тайпылды: +- Дөньяда ир заты беткән дисәләр дә, сиңа карыйсым юк, бәйләнмә миңа, Габделхәй! Әнә авылда күпме ялгыз хатыннар... +- Ачка катарсыз әле... - Тегесе сүгенеп китеп барды. +Тәлига йөрәге ярсуга түзә алмыйча тагын ире турында уйлады. Намусын сатып ләззәт ала торган хатын түгел лә ул! Сизә, исән түгел инде аның Әгъзамы! Сугыш чыккач, ашарга бирмичә ачтан интектергәннәр, газаплап үтергәннәр аны! Төшенә дә гел шулай керә. Яратышып яшәделәр алар, тик бәхетләре генә гомерсез булды! Чын хуҗа иде, балалары өчен дә үлеп тора иде әткәләре. +Кич Әдибә эштән елап кайтып керде. Кызлар фермадан кайтканда, хуҗа очрап аны арбадан куып төшергән: +- Нәрсә дип син, кулак калдыгы, колхоз атына утырып йөрисең, бар, җәяү кайт! +Бәрәңге утыртырга җир бирмәве дә үчлектән инде, аны кызлар да аңлый. Урта Азиядә алынган матур киемнәр бәрәңгегә алыштырылып бетте. тәңкә алтын коела! Җилләр яфрак туздырып йөргәндә, укырга күрше Күрдем авылына киткән Фәһимәләр атнага бер-ике тапкыр гына кайта башладылар. Бер ялда, абыйларыннан инде өч ай хат килмәвенә аптырап, Ленинградтан эвакуацияләнгән рус хатыны Полина янына керде кызлар, бергәләп командование исеменә хат яздылар. Җавап көттереп килде: Курск юнәлешендә барган, миллионлаган корбаннарны йоткан коточкыч авыр бәрелештә - танк сугышы дип аталган мәхшәрдә булган абыйлары хәбәрсез югалган икән! Ачы хәсрәттән Тәлига йоклый да, ашый да алмады. Берничә айдан бу гаиләнең бөтен өметен өзеп, һәммәсен зур кайгыга салып, кара мөһерле хат килеп төште: "Сезнең улыгыз танкист Фахров Әгъләм Орлов өлкәсенең Чегатаево авылы янында батырларча һәлак булды", - диелгән иде бу хатта. Баһадирдай улы танкта янып үлгән бит! Аның фаҗигале төстә һәлак булуы - соңгы ышанычның, өметнең өзелүе иде... +- Улым, багалмам! Җиңеп кайтырбыз дигән идең! Шулчаклы инсафлы, акыллы булып үсүләрең кемнәр өчен булды соң? Бөтен өметем синдә генә ие бит! +Елап туйгач, ул үз-үзенә: +- Хуатит! Тукта, Тәлига! Күпме еласаң да, кире кайтмаслар бит инде! - диде. Тәне буйлап, чеметтереп әллә нәрсәләр йөгерешкән сыман булды. Тәлиганың кечкенә нәфис гәүдәсе тагын да бәләкәйләнде. Аның тормышы тоташ югалтулардан гына тора микәнни соң? Кызлар да, абыйларын уйлап, кара кайгыга батты, әнкәләре өчен борчылды. +- Әнкәй, син чирләп егылсаң, без нишләрбез, бигрәк бетерендең! Ашарга юньле ризык та юк бит ичмасам! +- Каенсар төбендә кар булмас, кайгылы йөрәктә май булмас! - дип куйды ул. +Данлы җиңүләрне, сугыштагы уңышларны хәбәр итеп, озак көтелгән яз җитте. Кардан арчылган урыннарда яшел үлән баш калкытты.Үлән кабарып, яшел хәтфә өстендә беренче чәчәкләр - умырзаялар күренде. Һавадагы яз исе, сыерчыклар килүе күңелгә рәхәтлек өстәде. Урман инде яшелләнә башлады, агачлардагы нәни яфраклар рәхәтләнеп кояш нурында коена! Менә тиздән кузгалак, юа, какы үсеп чыгар! Фәһимә җентекләп үләннәрне карый. Черек бәрәңге боламыгы ашап эчләр авырта инде! Оны булган кеше берәр учлап кына арыш онын боламыкка салып болгата, аш ясый. Үзләренә карата булган мөнәсәбәткә, ачлыкка түзалмыйча, Әдибә апасы Кемеровога эшкә китеп барды. +Мәктәптә укулар әйбәт кенә бара, җиденче сыйныф бит, сынатмаска инде. Ярый әле укытучылар әйбәт: хәлгә керәләр, ярдәм итәргә тырышалар, киләчәккә зур өмет уяталар. Фәһимә дусты Наилә белән һәрчак бергә, серләре дә уртак, киләчәккә төрле план коралар, туйганчы икмәк ашау турында да бергә хыялланалар. Менә бүген дә пионервожатый Әнгам (булачак халык шагыйре Атнабаев) политинформация үткәрде. Укучыларыннан бер-ике яшькә генә өлкәнрәк булса да, озынча гәүдәле, шинелен кысып буып куйган бу егет Фәһимәгә аерым игътибар итә. Тик кыз аңа күтәрелеп карарга да ояла. +- Сиңа ничек карады... сиздеңме? - ди Наилә. +- Кит инде, сүләмә юкны! - Фәһимә кызарып читкә карый. - Мәктәпне тәмамларга вакыт җитеп килә, имтиханнар турында уйла. +Тугызынчы май көнне мәктәптә укучыларны быргы-барабаннар тавышы астында "линейкага" тезеп бастырдылар. Завуч тантаналы итеп: +- Балалар! Бүген илдә зур шатлыклы хәбәр! Фашистларга каршы дүрт ел буе барган канкойгыч сугыш тәмамланган! Ишетәсезме, сугыш беткән, балакайлар! +Рус теле укытучысы Гайшә апалары да, Мәрзия апалары да елый иде! +Бар да дәррәү "ура" кычкырды! Бала чагын сугыш афәте урлаган яшь буын шатлыгыннан нишләргә белмәде! Дәресләр булмады, укытучылар да, укучылар да өенә, авылларына сөенеч хәбәр алып кайтырга ашыкты. Нәдим, Җәмилә, Наилә, Марс, Фәһимәләр - алты-җиде бала авылларына елый-елый йөгереп кайттылар: +- Җиңү, Җиңү! Сугыш беткә-ә-ән!!! +Авыл халкы урамга чыкты, шатлыктан кочаклашып елашулар башланды. Кемнәрдер мәтәлчек атты, ура кычкырды. Яулыклар, ирләреннән калган иске бүрекләр һавага очты. Яраланып кайтканнар да шатлыктан күз яшьләрен сөртте. Чит җирләрдә ятып калган якыннарын юксынып та, әрнеп тә, исәннәренең кайтуына өметләнеп, шатланып елаучылар да - һәммәсе бер- берсен Җиңү бәйрәме белән котлады! Бу шатлык аһәңе әйтерсең лә дулкын булып Җир шары буйлап тарала, киләчәктә тормышларның яхшырачагына ышаныч, өмет тудыра иде. +Сугышта һәлак булган улын, гаепсезгә төрмәгә эләгеп юкка чыккан ирен уйлап, Тәлига үксеп-үксеп елады. Бәхетлеләрнең ирләре кайтыр... +Күз яшьләре, кайнар эз ясап, бите буйлап сузылды да сузылды. Ә аңа тагын да нужа арбасына җигелеп, дөнья йөген тартырга, җан сакларга гына түгел - кызларын тормыш юлына чыгарырга кирәк иде. +Элек үзләренеке булган зур, алты почмаклы матур йорт колхоз карамагында, өстә колхоз идарәсе, астын китапханә иткәннәр. Килендәшенә баргач, озаклап, күз яшьләрен йотып карап тора Тәлига өйләренә, ихатасына: +- Исәнме, газиз йортым! +Әнә түрбакча, бу якка караган өч тәрәзә, аларның күптән буявы уңган! Бакча да ташландыкка әйләнеп беткән. Себерелгән чиста ишегалды буйлап, салмак елмаю белән, әкрен генә атлап, каршысына ире килә сыман... Йөрәге, бөтен җаны әрнү-сызлаулардан сыкрый, газапка чума ул, күзләреннән яшь тәгәрәп төшә. Кереп урап чыгасы килсә дә түзә. Күптән үзенеке түгел шул инде! Их, дүрт почмаклы түгел, хәтта өч кенә почмаклы булса да, үзләренең йорты булсамы!.. +Сугыш беткәч, орден-медальләр тагып, авылга ирләр кайта башлады. Әсманың ире дә кайтып җитәргә тиеш, кая барырга? Тагын кемгә йортка керергә? Авылдашлары, ахирәтләре булдыралганча ярдәм итәргә тырыштылар, киңәш бирделәр. Тик һәркемнең гаиләсендә ярлылык, ачлык, җимереклек һәм юклык! Мәликә апасы тагын үзләренә чакырды. +- Олы кызым безне үз янына Күмертауга алдырмакчы, бер дә чыгып китәсем килмәй шул, - диде Тәлига апасына. +Әдибә Кемерово ягында эшли башлаган, почтага телефонистка булып урнашкан иде. +- Фәһимәңне кияүгә бир! Сугыштан кайткан, өе булган берәр кешегә! +- Ни сүләйсең, аңа әле уналты да тулмады бит! +- Тулыр нибуч! Авылда кызлар буа буарлык, алучы булса, димен инде. +Юраганы юш килгәнме, уналты яшь ярымнан кияүгә бирде ул кече кызын. Тулып пешкән җиләк кебек, чибәр, килешле, эшчән кызга күз атучылар булды. Фәһимә Гатаны сайлады, кияү тугыз яшькә зуррак иде. Ата-анасыннан калган кечкенә генә иске өен яңартып башка чыктылар, шунда яши башладылар. Чистартып, ташларын җыеп, бәрәңге бакчасы ясадылар, аны коймалап алдылар. Бу ана хыялының иң югары, тантаналы ноктасы иде бит! Үзенчә бәхетле иде ул, кызын урнаштырып кала алуына, аның юньле кешегә тап булуына бик шатланды. Чөнки Гата - дөньяның ачысын-төчесен татыган, +Гата әткәләре 1921 елгы ачлыкта үлгәннән соң туды, әтисен бөтенләй күрмәде. Михнәтне күп кичергәнгәдер, Гатага җиде яшь тулганда, балаларын ятим калдырып, әнкәсе дә якты дөньядан китеп барды. Үлгәндә хәлсез тавышы белән уртанчы улы Фатыйхка пышылдады: "Бәләкәй энеңне ташлама, улым!" Ташламады аны абыйсы. Гата, мәктәпкә йөреп, дүрт сыйныфны тәмамлады. Аннары көтү көтте, бөтен эштә дә абыйсының ярдәмчесе булды. +Зур абыйлары үз гаиләләре белән яши, Фатыйх абыйсы да өйләнде. Ә апасы еракка кияүгә китте, хәбәре юк. Инде тормыш көйләнеп бара сыман. Кәҗүннәй урманыннан агач кисеп, искесе янәшәсенә яңа йорт җиткереп чыктылар, сыерлары бар. Их, әткәсе-әнкәсе дә булса иде!.. Инде буй җиткереп килгәндә, абыйсы белән җиңгәсе җилкәсендә ятарга теләмәгән үсмер бәхет эзләп авылдан чыгып китте. +Җәй уртасы җитеп килгән, юкәләр шау чәчәктә утырган чак иде. Шәһәр вокзалы янына кеше күп җыелган. Гата килеп җитте дә, үзе чамасындагы бер егеткә карап: +- Монда нәрсә бирәләр? - дип сорады, ә тегесе: +- Атаң башы! - диде дорфа гына. Гата китә башлагач, ул: +- Эшкә язалар, вербовщиклар килгән, яңа шәһәр төзергә кешеләрне чакыралар, - дип аңлата башлады. +- Кайда икән соң ул шәһәр? +- Җир читендә! Комсомольск на Амуре дип атала ди! +- Миңа да эш бик кирәк тә соң, ундүртем генә тулды шул әле! +- Ә син уналтыдамын дип әйт, гәүдәң озын күренә, бергә китәрбез! Миңа да уналты, ә исемем Вәсил минем, Васька дип йөртәләр. +- Гата! +- Гришка булырсың! Әйдә, бас минем янга! +Көтмәгәндә шулай үзгәрде дә куйды аның тормышы. Кичтән Вәсилләргә кайтып чоланда йокладылар, кечкенә йортта алар унбер бала икән. Юлга бераз ризык - иске бәрәңге юнәттеләр. +Икенче көнне көндез, исемлек буенча тикшереп, аларны поездга утырта башладылар. Менә поезд шуышкан еландай әкрен генә кузгалып китте, малайларны куркытып, каты итеп паровоз кычкыртты. Озатучылар вагондагыларга кул болгый, саубуллаша, якыннарының исән-сау эшләп кайтуларын тели иде. +- Китү шушы инде, озак барачакбыз, - диде Вәсил, тәрәзәгә карап, энеләренә кул болгагач. +Поезд тәгәрмәчләре бер көйгә текелди дә текелди. "Коры паёк" дип бераз икмәк бирделәр, кайнар су титанда, күпме телисең, шулай алырга ярый. Кызык! Вагондагылар яңа шәһәр турында гәп корды: +- Шәһәр карурманда, тайга уртасында булачак ди. +- Кытай чигенә якын икән. +- Әй, ул гынамы, бездә әле иртә, ә анда инде кич, кояш бата ди! +- Менә хикмә-әт! +Шултикле ерак микәнни, ниндирәк икән соң ул шәһәр? +- Бөек юлбашчыбыз Сталин чакыруы буенча яңа төзелешкә барабыз, иптәшләр! Сез - комсомоллар, илебезнең ышанычлы яшьләре, сынатмассыз дип уйлыйм, - диде вербовщик. - Ә хәзер кем нәрсә эшли белә, нинди һөнәргә өйрәнергә тели, шул турыда сөйләшик. Җир казучылар кирәк булачак, урман кисүчеләр, балта осталары, ә ташчылар бармы арагызда? Урынга барып җиткәч, теләсәгез, яңа һөнәргә өйрәнерсез! +Бу вагондагы халыкның күбесе җир сөргән, икмәк үстергән гади җир кешеләре, тик авыз тутырып ипи ашамаган, матур тормыш күрмәгән крестьяннар иде. +- Балта-пычкы тоткан бар инде, җирен дә казырбыз анысы, яшәр куыш, ашарга икмәк, хезмәт хакы булсын! +- Булыр! Сезнең өчен озын-озын бараклар төзелгән инде анда! +1935 елның август башында "төзүчеләр бригадасы" Хабаровск дигән шәһәргә килеп төште. Аларны шунда ук елга вокзалына алып килделәр дә, "Коминтерн" пароходына төяп, Амур елгасы буйлап төньякка таба алып киттеләр. Киң, зур елга буйлап пароходлар, йөк төягән баржалар уза. Амурдан хәтта Тын океанга да барып җитәргә мөмкин икән! Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрне кызыксынып күзәттеләр Гата белән Вәсил. Яннарында урыс, татар, бурят, башкорт егетләре бар иде, тагын чукча, коряк, хант кебек әллә кемнәр җыелды, гаиләле, балалы кешеләр - һәркем үз телендә сөйләшә, шаулашалар! Нинди генә милләтләр юк икән монда! +Көндез һава эссе иде, кичкә таба бераз салкынайтты. Бу тирәдә сазлыклы җирләр күп, диләр, шуңадыр һавага черки, вак чебен таралды. Безелдәп муенга, биткә ябышалар, алардан качып котылыр хәл юк, тән кычыта. Урынга барып җитеп, тизрәк юынасы, вәгъдә ителгән баракларга урнашасы килә. +Пароход иртән Пермское дигән авыл янына килеп туктады. Килүчеләрне ике ир каршы алды. Тирә-юньдә баткаклык, юл юк, йортлар аз күренә, бараклар төзелеп бетмәгән икән, икенче ярда үтә алмаслык куе урман - күз күреме җиталмаслык булып җәелгән яшел тайга... Халык яр буенда ук шаулаша башлады: +- Ә шәһәр кайда? +- Где обещанное жильё? +- Безне монда һич кенә дә көтеп тормаганнар бит! +- Ничек шалашта яшәмәк кирәк? +- Обманули нас!.. +Халыкны бригадаларга бүлделәр. Гаталар бригадасын якындагы Дземги дигән авылга алып килделәр. Мондагы җирле халык нанаецлар икән. Телләре аңлашылмаса да, үзләре юаш, игелекле күренә, ярдәм итәргә тырышалар. Кайберәүләрне, жәлләп, шунда ук үз торакларына алып киттеләр. +Яңа җирдә яңа тормыш шулай башланды: ачлы-туклы халык землянкалар казыды, шалашлар ясады, брезент палаткалар корды, торыр куыш әтмәлләде. +Сазлыклар белән уратып алынган тайгада йөзәр еллык мәгърур наратлар, кедр агачлары ябалдашлары белән күк йөзен терәп торалар сыман. Яшькелт хәтфә келәмдәй үлән арасыннан табып нарат җиләге ашады егетләр, тик бригадирлар аларга озак юанырга ирек бирәме соң?! Кул пычкылары белән юан-юан агачларны бүрәнәләргә кисү башланды, тайга эче шау-шуга күмелде. +- Ерак түгел Хабаровскига тимер юл салучы ГУЛАГ тоткыннары урман кисә, анда барып чыга күрмәгез! - дип кисәтте бригадир. +Бер бригада ауган агачларны кисеп, бруслар ясар өчен лесозаводка ташыды, икенчеләре бруслар ясады, чөнки йортлар һәм баракларны кышкы салкыннарга кадәр төзеп куярга кирәк иде. +Ерак Көнчыгышның табигате кырыс, бик үзенчәлекле, быел октябрь +Бөтен илдән җыелып килгән "төзүчеләр" дә, армия хезмәтендәгеләр дә, тоткыннар да түзә алмаслык авыр шартларда егермешәр сәгать эшли башлады. +Җыелышларда - купшы сүзләр, ә тайгада пычкы, балта тавышлары тынып тормады. Бик зур авырлыклар белән булса да, йортлар, кибет, телеграф-почта, хастаханә төзелде. Һәр елны яңадан-яңа кешеләр килә торды, шәһәр халкы күзгә күренеп артты. Хезмәт энтузиазмы югары булса да, салкында авырып яки туңып үлүчеләр дә күп иде. +Гатаның иптәше Вәсил телгә оста, хәйләкәрлеге дә бар, эш дип артык бетеренми. Яңа килгәннәрдән Жиган кушаматлы һәм ерак Днепр буеннан килгән Микола Жук исемле егет белән дуслашты ул. Акчага кәрт уйнатып, Гатаны да әздән генә төп башына утыртмады. Ярый әле Гата кемнең кем икәнен тиз төшенде. Ипи карточкасын уенда оттыргач, шунда бүтән кәрт тотмаска ант итеп сүз бирде һәм сүзендә торды, ай буе ачлы-туклы йөреп, гомерлек сабак алды бит! +Бер кичне кинога баргач, егетне "Ударник" клубына, хор түгәрәгенә чакырдылар. Түгәрәктә татар яшьләре дә байтак булып чыкты. Монда халык җырларын, төрле маршлар, русча романслар өйрәнделәр. Тик татар җырлары гына бөтенләй ишетелмәде. Бер кичне Гата түзмәде, күкрәген тутырып сулыш алды да татар халык җыры "Рәйхан"ны сузып җибәрде: +Аклы ситсы күлмәгеңнең +Якаларын кем уйган? +Их Рәйхан, +Исемең матур, кемнәр куйган, +Сине лә күреп кем туйган!.. +Бөтенесе - музыкантлар да, җырчылар да тын калып татар җырын тыңлый! Чал дулкынлы Амур өстенә татар моңы тарала! Дөньяга сибелгән татар халкының ачы язмышын бәян итмәсә дә, үзәкләрне өзеп елыйсыны китерә иде бу җыр! Милли җанлы гади бер егетнең үз телен, илаһи моңын, гореф-гадәтен сакларга омтылуы чагыла иде аның җырында! Барысы да кул чаба башлады. +- Ещё, ещё спой, Гриша! +- Вот, татарчонок, дай-ёт, артист настоящий! +Тавышы көчле, сулышы киң иде егетнең. Ул татар халык җыры "Карурман"ны сузып җибәрде: +Кара да гына урман, караңгы төн, +Яхшы атлар кирәк үтәргә... +Татарча аңлаганнарның күзләрендә яшь ялтырады. Хорга йөрүчеләр арасындагы өлкәннәр дә, чибәр кызлар да бу зәңгәр күзле озын буйлы егеткә сокланып карап торды, бар да аны мактады, котлады. Сашка исемле егет белән бергә кайтырга чыктылар. +- Син кайсы якныкы? +- Башкортстаннан, Яңавыл стансасыннан. Ә үзең? +- Мин Саратовтан, Сарытаудан, чын исемем Сәхип минем. +- Бәй, анда да татарлар бармыни? +- Һе, татар булмаган җир юк ул! Элекке татар җирләре бит ул Сарытау. Минем мәрхүм әнием дә татар кызы, мин аны бик ярата идем, әле дә сагынам. Синең әниең бармы? Җиде яшьтән ятим дисеңме? Син кайсы бригададан әле? +- Ярар, бик шәп булыр! +Бер айдан яңа баракка күчтеләр алар. Сашка бик акыллы егет булып чыкты. +Вакыт сизелми дә үтте. Егетләр бөтен көч-дәртләрен биреп эшләделәр. Шәһәр күзгә күренеп үсте, матурланды. Озын булып төп урам - Комсомоллар проспекты шәйләнә башлады. Ул бер яктан - шәһәрне, икенче баштан Дзёмги бистәсен бергә тоташтырды. Амур буенда шәһәрнең яңа районнары булып "Пожарный" һәм "Аварийный" бистәләре калыкты. Вакытлыча төзелгән электростанцияләр эшчеләрнең гомум торагындагы бүлмәләрне яктыртты, күңелләрне җылытты. +...Бөтен дөньяны аклыкка күмеп, тагын кыш килде, яңа ел башланды. Беркөнне Сәхип: +- Синең якташың Васька кеше үтергән! - дигән хәбәр алып кайтты, - кичә кич урамда бер егетне талаганнар, акчасын алып, пычак белән чәнечкәннәр ди. Бүген Миколаны, Васьканы кулга алганнар, ә Жиган юкка чыккан! +Коточкыч хәл! Гата Вәсилнең гаиләсен, әнисен күз алдына китерде... Яхшы күңелле, әйбәт кенә егет иде бит, нишләгән ул, кемнәргә ияргән?.. Нинди аяныч язмыш! Тик һәр кеше үз язмышын үзе сайлый, бәхете дә, тынычлыгы да үз кулында! +Якташының киләчәге турындагы уйлар аңа һич тынгы бирмәде. +Армиягә алыныр вакыты җиткәч, ул туган авылына кайтып килергә уйлады. Башкортстанга - Яңавылга кайтып җитеп, поезддан төшкәч тә, урам буйлап Вәсилләр йортына таба китте ул. Вәсилнең әнисе йорт алдында йөри иде, капкадан кереп аңа эндәште: +- Исәнмесез, апа! Мин Вәсил яныннан кайттым, хәтерегездәдер, без бергә киткән иек! Менә ул сезгә күчтәнәчләр җибәрде! +Озын кара плащ кигән ыспай егет сәләмә киемле, чабаталы малайга һич тә охшамаган иде. +- Шулаймыни, нишләп үзе кайтмай, хат та язмай башлады хәзер. +- Анда эш бик тыгыз, апа. Яңа шәһәр төзибез бит, вакыт юк. Язар әле, борчылмагыз! +Дөресен әйтергә кыймады егет. Ашыгып хәрби комиссариатка китте. +Авылына кайтып, туганнары белән күрешү шатлыгы бераз басылгач, әтиәнисенең каберенә барды, аннары урман-кырларны карап кайтты. +Хәрби хезмәткә чакырып көтелгән повестка килде. Ни гаҗәп, армия сафларына алынгач, Гатаны берничә егет белән Ерак Көнчыгышка билгеләделәр. Кайткан юл белән кирегә, аннан да арырак - Сахалин утравына таба алып киттеләр аларны. Хезмәт итә башлаганда, аның урыс телен белүе дә, җырга осталыгы да бик ярап куйды. Бер кәлимә сүз әйтә белмәгән якташлары алдында да, башка солдатлар каршында да дәрәҗәсе югары иде. Җитмәсә, ротада Гатаны башлап җырлаучы - запевало итеп билгеләделәр. Хезмәт итүнең авырлыгы әллә ни сизелмәде. Ату коралларын да тиз үзләштерде егет. Тик җиде ел буе шушында булырмын дип юри дә уйламаган иде. Хезмәт срогы бетеп өлгермәде, 1941нең июнендә немец фашистлары башлаган канлы сугыш аны шулай озынайтты да куйды. Көньяк Сахалинны Германиянең союзнигы булган японнардан сакладылар алар. +Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән медальләрен чыңлатып, бары тик 1946 елда гына туган авылына кайтты Гата! Авылда туган-тумача белән күрешеп, хәл белеп, бераз ял итәрмен дә, тагын Амур буйларына +- Китмә син, кал, апаем, без бит ир туганнар икәү генә калдык, икебез ике җирдә булаекмени? Туган бик кирәк ул, кадерле ул туган! Өйләнеп җибәрерсең, өй бар, авылда күпме чибәр кызлар, татар кызлары! Тегендә китсәң, берәр марҗага кабарсың. Читтә дә читән башына элеп куймаганнардыр... Ә эш кайда да җитәрлек ул хәзер. Чит җирдә олтан булганчы, үз илеңдә солтан булу яхшырак түгелмени? +- Ярар, беләм, монда кирәгрәктер шул мин, зур абыйларның балаларына да ярдәм итәргә кирәк, әтисез үсәләр бит! +Кичке уенга чыккан беркөнне ул бар дөньясын оныттырган Фәһимә исемле матур кыз белән танышты. Кыз да бик ошатты үзен. +Сөйләшергә уртак темалар да күп: бер үк юллардан йөргәннәр икән бит! Озакка сузмадылар, өйләнешеп тә куйдылар. Гатаның иске йортын сипләп күтәрделәр дә яңа урамга башка чыктылар. Морҗа чыгару белән, Фәһимә идәннәрне юды, өйне чистартты. Әнкәсе белән тәрәзәләргә челтәр, пәрдә кордылар, мич буена кашага элделәр. Урын-җирне кабартып, сәкегә мендәрләрне өйделәр, каплап куйдылар. Эштән кайтып кергән Гата ишек төбендә тукталып калды, соклануын яшермәде: +- Ай-һай, бигрәк матур булган бит үз өебез! Хур кызлары төшкәндер монда! +- Әйдә, кияү, ашыбыз җитеште, тары оныннан тәбикмәк тә пешердем! +- Әй безнең әби! Алтынга тиң бит ул! Бабай яшь чагында ук белгән. "Җирдәге алтынны алмам, Тәлиганы алырмын!" дип өйләнгән бит аңа! +Әбисе канәгать, үзе кеткелдәп көлә. Ана назы күрми үскән егет әбисен яратты, хатыны да тырыш, эшчән, булдыклы иде. +Фәһимә белән Гата икәүләп киңәштеләр дә туй сыман мәҗлес үткәреп алырга булдылар, азрак ит юнәттеләр. Абыйсы умартадан бераз бал бирде. Кунаклар чакырылды, өстәлгә булган ризыклар куелды. Әнкәләре чөгендердән дә әллә нинди ризыклар әзерләде. Абый-җиңгәләренә мәҗлес тә, аларның матур куышы да ошады. Балавызлы балдан куелган әче бал шәп иде, кунаклар хушланып утырдылар, аннары Гатаның көр тавышына кушылып җырлап җибәрделәр: +Ай югары, ай югары, +Айга менәсем килә. +Айга менеп, түбән карап, +Сезне күрәсем килә! +Апалары алып килгән ал чәчәкле матур кытай ашъяулыгы бигрәк ошады Фәһимәгә. Әдибә апасы да кияүдә инде. Ул Кемеровода эшләгәндә үк үз якларыннан килгән татар егете Габдулла белән танышты. Өстенә кара драп пәлтә, башына тәбәнәк каракүл бүрек кигән чандыр гына бу егет, Әдибәне эштән көтеп ала, фатирына озатып куя. Сүзгә дә оста үзе. +- Яңавылда безнең үз өебез бик зур, биек. Минем әткәй күрше авылда колхоз рәисе булып эшли, - ди ул, сер бирмәгән кызга карап. +Тора-бара Әдибә дә бу шома егеткә ияләшә, үз язмышын бәян итә: ничек авылдан китүләрен, чит җирләрдә яшәүләрен, әткәсе, абыйсы турында, авылдагы кимсетелүләр турында сөйли. Бер-берсен яратып йөреп, берничә айдан алар өйләнешәләр дә туган җирләренә кайтырга булалар. +Яңавыл кырындагы авылга кайтып төшкәч, Әдибә артына авып китә яза: аларны җимерек йортта күп балалы ярлы гаилә каршы ала. Иренең шундый оста ялганчы булып чыгуына исе китә Әдибәнең. Авылга кунакка килгәч, әнкәсенә, сеңлесенә елый-елый сөйли ул бу хәлләрне. +- Кызым, балага да узгансың, баланы ятим итеп яшәрсеңмени, аерылышу бездә булмаган хәл, кеше көлдермә! - ди әнкәсе. +Әнкәсенең сүзен аяк астына салмый Әдибә, иренең ялганнарына өйрәнсә дә, тик аңа бер ышанычы да калмый. Бераздан аларның кызлары туа. Фәһимә кырык чакрым дип тормый, бәби котларга апаларына җәяүләп барып җитә: он, бәрәңге күтәрә, сөтен-каймагын ала, кызчыкка матур итеп күлмәк тә тегә. Бераздан әнкәсе дә бала карарга дип анда китә. Әдибә сатучы булып эшкә урнаша, ә кияү ит комбинатында тракторчы булып эшли. Әкренләп Яңавыл кырыена йорт сала алар, тормыш дәвам итә. Тик Әдибә өчен аның бер кызыгы да булмый. Ә Фәһимәләрнең гаиләсендә бер-бер артлы дүрт кыз дөньяга килә. +* * * +Шулай сизелми дә еллар үтә, оныклар үсә... +...Сабырлыгы, акыллы киңәшләре белән кешеләр күңелен яулаган Тәлиганы хәзер инде авыл халкы үзара Акъәби дип йөртә. Күзләренең төсе җуелып, битен-маңгаен җыерчыклар сарса да, зиһен үткенлеген җуймаган Тәлига янына күрше-күлән һаман да киңәшкә керә әле. Үз гомерендә беркемгә дә бернинди начарлык кылмаган Тәлигага ни өчен соң язмыш шундый авыр сынаулар бирде - утларына салып яндырды да бозларына салып туңдырды?.. Соңгы вакытта ул бер ноктага текәлә дә уйга бата. Ирен, улын уйлый, аларның сөякләре, кадерсезләнеп, кай җирләрдә ята икән? Әгәр алар исән булса, үз нигезендә картаймас идеме әллә Тәлига?! Юк, хәзерге тормышыннан зарланмый, кызы да, кияве дә кадер-хөрмәттә генә яшәтәләр үзен. Әмма үз нигезеңдә адымнарың да бүтән, үз йортыңда һавасы да җанга шифа шул... +Ястык почмагын учы белән чытырдатып кысып, Тәлига үз җанын биләгән сагыш-сагыну аша тулган айга текәлде. Аның сагышы айга да күчә һәм ай да аның белән бергә өзгәләнә, гүя ай да "үз нигезем" дип пышылдый сыман тоелды. Әй, җүләр, айның үз нигезе була димени инде?! Ә бәлки иксез-чиксез галәмдер аның нигезе? Кем белә... Тәлиганың җыерчыклы йөзеннән әкрен генә күз яшьләре ага да ага. Юк, күз яшьләре түгел, аның үз нигезеннән читтә үткән еллары, язмыш сынаулары да ташка әйләндерә алмаган күңел хисләредер ул. Үз нигезең... +Ә нигезенә кайтты, барыбер кайтты Тәлига. Ташлы туфракларны күргән Тәлига... Ул чор кешеләре язмышыдай кырыс, җаннарны өтеп алырдай салкын февраль аенда кайтты ул. Кызлары-кияүләре, бакыйлыкка күчкән әниләре җәсәден, ике-өч минутка гына булса да үз ихатасына алып кереп, җиргә куеп тордылар. Шул мизгелдә, февраль күгендә кинәт кыска гына вакытка ялтырап кояш күренде. Җем-җем килгән ниндидер яктылык бормаланып очып, күккә күтәрелде. Шуны гына көткәндәй, кояш болытлар артына яшеренде, җиңелчә генә җил исеп куйды һәм бу яктылык зәңгәрсу караңгылыкта эреп югалды... +Алмаз +Хәмзин +БАРМАГЫҢНАН ҮБӘР ИДЕМ... +БӘЯН +...Әгәр берәрсе минем баштан кичкән бу хәлләрне үзенеке итеп сөйләсә, һич ышанмас идем. Ничек инде шулай башыңны югалтып гашыйк булырга мөмкин? Тәҗрибәсез, тормыш күрмәгән яшүсмер дә түгел бит үзем. Инде буй җиткән, яшәүнең байтак ачы-төчесен татыган, кырыкмаса-кырык мәртәбә ялгышкан, кыйналган, алданган егетнең дөньясын онытып, каяндыр репетиция бүлмәсенә килеп кергән кызга, бер күз төшерү белән, акылы томалансын!.. Әй, егет, уян! Акылыңа кил! Ләйсирәләрең, Рәзинәләрең нишләр? Алар да бит сиңа гашыйклар. Күзләренә ничек туры карарсың? +Хәер, минем аларга "яратам!" дип әйткәнем юк әле. Ләкин бит алар - "җан кисәкләрем", "күз нурларым", "бәгырькәйләрем" миңа өмет баглап, гомерлек тормыш юлдашым булырга өметләнеп йөриләр. Ләйсирәне генә алыйк: ансамбльгә килгән һәр кичендә миннән күзен алмый, гел текәлеп карап тора иде бит, җаныкаем. Репетицияләр, концертлар тәмамлангач, өенә хәтле озаттырып кую аңа бәхет мизгелләренең иң кадерлесе булгандыр. Үзем дә, кышларын, аның татлы иреннәреннән аерыла алмыйча, подъезд эчендә, ә җәйләрен клуб каршындагы эскәмиядә төн үткәрә идем. Әй, шаян да, шук та инде, чибәркәй. Үзе: "Бар кит!" - дия дә, китә башласаң, очып килеп куна, аякларын билемә атландырып. Китәрсең, бар... Муенымнан кочып алган кулларыннан ычкынырмын димә. Үзе көлә дә көлә, "кит!" дигәннән башка бүтән бер сүз дә эндәшми. Яратасыңмы, дип тә сорамый. Мин дә тыныч кына гыйшык шаукымында эрегән. Рәхәт бит... Инде шулай икенче ел озатышып йөрибез. Әллә нәрсәсе бар шуның үзенә тарта торган! Ирен читендәге чак беленеп торган сөйкемле чокырымы, күзенең нурлы зәңгәрлегеме? Хәтта кыска итеп кистерелгән аксылрак чәче дә Ләйсирәгә килешеп тора. Аяклары төп-төз, буе калку, тик менә биле генә нечкә түгел. Әй, анысына игътибар иткән юк ла... Тәмле итеп үбә белү осталыгы барында андый гына җитешсезлеге пүчтәк нәрсә. Биле юан дигән нәрсә уйга да керми. +Шул, үбешүдән башка мәхәббәт тирәнгә китми безнең. Ярамый. Өйләндереп куярлар да, институт тәмамламыйча ук, бала карап ятарсың аннан соң... +Институттагы курсташ Рәзинә искиткеч, үземә тиң кыз да бит менә, ләкин... Ләкин ул: "Мин, укып бетергәч, авылга кайтачакмын, син барыбер шәһәрдә калырга хыялланасың", - ди. Анысы шулай инде. Авыл хуҗалыгы институтын ташлап, Төзелеш институтына, архитекторлыкка шылырга уйлап йөрим. Җырчылыкны камилләштерергә дә исәп юк түгел. Матурын да матур Рәзинә, тыйнак та, акыллы да, нишлисең, күрәсең, безгә бергә булырга язмаган - язмышым каядыр сөйри, алда нәрсә буласын чамалый алмыйм. Күңелемә яткан сәнгать дөньясы мине үзенә тарта, бәлки шунда юнәлермен... +...Шулчак янәшәмдә утырган дустым Мәхмүт, касыкка төртеп, уйларымнан бүлде. +- Ачык авызыңны яп! Селәгәеңне сөрт! - дип кискен тавышы белән әйтеп куйды. Мин, әлеге кыз бүлмәгә кергәннән бирле, һаман шуңа карап утырам икән. Айнып киттем. Кулъяулыгым кайда соң? Таптым. Кесәмнән чыгаруым булды, Мәхмүт тагын: +- Елыйсыңдамы әллә? - димәсенме. +- Көлмәле! - мәйтәм. - Күрәсеңме нинди шәп кыз. +- Күрәм, күрәм... Сукыр түгелмен... Синдә генә шундый күз бар дип уйлыйсың мәллә? +- Нинди күз? +- Рәссам күзе. Ай-яй, малай, күрдеңме атлавын - йөзә, юк, йөзми, бизәк чигә... +Минем шаккатудан һаман авызым ачык икән әле. Инде мондый хәлемне күптән сизеп алган Ләйсирә килеп эндәшкәч, яңадан айнып киттем. +- Күзең итәгенә ияреп китә инде! +Китә шул. Менә шунда карап утырам бит. Итәге тибрәлә, тез буыннарын сыйпап, күңелне кытыклап тора. Ә өстәрәк... ә өстәрәк, билгә хәтле җире дерелди, шул дерелдәвек итәгенә дулкын ясата түгелме? +Ансамбль җырлый... +Елга порты яннарында +Чайкала диңгез. +Су буйлап безгә кунакка, +Дуслар, килегез, +Дуслар, килегез! +Әйе... Биле күлмәгендә дулкын куптара. Их, шул дулкыннарда чайкаласы иде. Менә-менә акылымны җуям бугай дигән хәлдә күзләремә томан кунды. Зиһен дә, күзләр дә томанда - ачык изүдә ниндидер "хикмәтләр" бар - анысын инде мин сезгә аңлата алмыйм. +Ләйсирә: +- Зәбир, әллә авырыйсыңмы? - дип, борчулы күзләрен миңа төбәп карап тора икән. +- Башым әйләнә... Әллә нәрсә булды, - дидем бугай мин шунда Ләйсирәгә. +Мәхмүт, көлеп: +- Аның шундый өянәге бар, - дигән булды. +- Әйдә, чыгып керик. +- Юк, юк, Ләйсирә, хәзер үтә бу шаукым. +Үтми икән шул. Мин әлеге кызның томан эчендә генә булса да чия төсле уймак хәтле иреннәрен төсмерләдем, озын керфекләре астындагы шомырткара күзләреннән исәрләнеп калдым... Чәчләре кара, ләкин кыска иде бугай... +Шул көннән соң "чирләдем". Диагнозым - мәхәббәт. +Ул кызның исеме Сәбилә икән. Кустанайдан Казанга Мәдәният институтына укырга килгән. Монда популяр "Сөмбел" ансамбле бар икәнен ишеткән. Менә шуның клубта репетиция үткәрелгән чагында бүлмәгә килеп керүен күзәтеп, бер күрүдә гашыйк булуымны сөйләвем бу. +Дөресен әйтим: шул көннән соң әллә нәрсә булды миңа. Боектым. Репетициягә барам да, дөньямны онытып, һаман аңа карап утырам. Ләйсирәнең дә миңа карашы үзгәрде. Без озатышмый башладык. Ләкин ачуланышу булмады. Ләйсирә бу хәлне үтәр дип уйлады, күрәсең. Шулай уйлавына сәбәп тә бар иде. Чөнки Сәбиләгә якын килә алмыйча озак йөрдем. Телгә-сүзгә хәйран оста һәм батыр кеше булып саналсам да, Сәбиләгә сүз катарга кыймадым. Аңа карыйм да янам-көям, вакыты-вакыты белән күкрәгемне яшен ярып үткән сыман тоела. +Тора-бара бу халәтемне ансамбль җитәкчесе Виртуоз Актанышев та сизде. Мәхмүт әйткәндер инде. Ул, гашыйк егет хәлен аңлаганга күрәдерме, минем белән сөйләшүне төпле итеп, ягъни "по душам" алып барды. "Бер дә аптырама, бер синең генә баштан үтмәгән андый хәлләр, без дә кыенлыклар кичтек, әле хәзер дә башлар буталгалап, җүләрләнеп куям. Әллә ни исең китмәсен, кирәк булса, үзе килеп муеныңа асылыныр!" - дип тынычландыргандай әйтте. +- Тик үзең асылына күрмә! - дигән җөмләсен Мәхмүт арага тыкмаган булса, сөйләшүебез ирләрчә булачак иде дә, әйтеп, әңгәмәбезне пүчтәккә әйләндерде. Көлешкән булып таралыштык инде. +Әйттең дә бетте, әйттең дә сөйләшкәнчә була дигән сүз түгел бит әле ул. Йөрәк һаман көя. Сәбиләне күрүем була, баш салкын кан белән эшләвеннән туктап, кайнарга керешә. Виртуоз: "Муеныңа килеп асылыныр", - дип әйтсә дә, әле монда ул асылынганчы түзәргә кирәк ич - акылдан шашарсың... +Интегеп йөрүдән туйгач, беркөнне кич, репетициядән соң бөтен кыюлыгымны җыеп, Сәбиләгә: +- Сәбилә, сине озата барыйм әле? - дидем. +Ул кисәк борылып, нигәдер русчалатып: +- Бесполезно! - диде. Колагым дөрес ишетәме? +Аптырап калдым: +- Нәрсә? +- Бесполезно! - диде ул, кабатлап. +Үземне чәйнәп ташланылган сагыз итеп тойдым. Моңа хәтле күпме кызның кумиры булып йөргән Зәбирме мин?! Никадәр тамашачы каршында һәрвакыт "бис"ка җырлаган җырчы Зәбир шушы буламы инде? Гарьләнерлек, җәберләнерлек сүз әйттеме ул? Юк, минем күңелемдә ачу кайнамый, юк, юк... Аны бит үзем үлеп гашыйк булган кыз - Сәбилә генә әйтте. Болай гына, уйламыйча, үртәп, үчекләр өчен генә... Мин аның бу сүзен йоттым. Бетте ул сүз - әйтелмәгән... +Бу вакыйгадан соң мин репетициядә ике атна буе күренмәдем. Виртуоз шуңа күрә тулай торакка мине эзләп килгән икән. +- Авырдыңмы әллә? - генә диде дә, иртәгә Җитен комбинаты клубында концерт буласын әйтеп, чыгышымның бик кирәклегенә аеруча басым ясап иде инде. Мәхмүт белән Ләйсирә әйтмиләрме соң аңа. Бәлки Виртуоз һәм Сәбилә арасында бу мәсьәләдә сөйләшү дә булгандыр - анысы миңа ачык түгел. +Мин, әлбәттә, Сәбиләгә бернинди дә дәгъва белдерә алмыйм. Егерме алты яшькә якынлашып, пеләшләнә башлаган егеткә ник карарга тиеш соң ул. Чибәрлегем дә ташка үлчим генә. Әле күкрәгемдә югары уку йортын тәмамлагач тага торган ромбигым да юк. Юанычым шул: җырлыйм инде. Җырлаганымны яраталар бугай... +Менә Җитен комбинаты клубында концертыбыз бара. Залда халык шыгрым тулы. Ансабльнең һәр җыры көчле алкышларга күмелә. Күңелем тулы һаман сагыш булса да, бар көчемне җыеп, сынатмаска тырышам. Элеккеге кебек, күтәренке рух белән, кызлар арасында йөрим. Күренүгә Ләйсирә яныма килеп басты. +- Авырдыңмы әллә, Зәбир? +- Юк, - мәйтәм. - Сагынсыннар әле дип яттым, югыйсә минем барлыгымны да белмисез. Инде кияүгә чыгып беткәнсездер дип уйлаган идем, һаман ялгыз йөрисез икән әле... +- Син килмәгәч белмисең дә инде, кияүгә чыкмасак та, әнә кайберләребез парлаша башладылар бугай, - дип Сәбилә белән Мәхмүткә төртеп күрсәтте. +Килүгә үк, күзгә чалынган дустым Мәхмүтнең Сәбилә янында чуалганын абайлаган идем инде. +- Матур пар! - дип кенә әйтә алдым. Сүземне тәмамлауга, күкрәгем буйлап тагын яшен уты чатнап үтте. Көчкә хәлгә килдем. Ләйсирә сиздеме-юкмы - әйтә алмыйм. Сизгәндер... Бәлки, аңа минем шулай әйтүем кирәк булгандыр?.. Ә бәлки юктыр... +Матур пар... Минем сәхнәгә чыгып җырлыйсым бар - тиз генә хәлгә килергә кирәк. Кирәк, кирәк!.. Мәхмүткә караганда шәбрәк җырларга! Әйе, шәп итеп җырларга! Ниндине? "Гел елмайны!" Илһам Шакировча - боргалап, үзәкне өзәрлек итеп! +Сәхнәгә мине дәштеләр. Виртуоз: "Шул сөйләшкән җырмы?" - дип сорады да, сәхнә уртасына чыгып, аякларын киереп басып, уйнап җибәрде. Ул да сизә бит инде бүген ничек уйнарга кирәклеген. Әйдә, Зәбир, сынатма, бир кирәген, багышла тегеңә җырыңны, янәмәсе. Каян чыккандыр ул көнне гайрәт-көч, шәп бәрдем мин ул җырны: +Бер генә елмаеп карадың, +Гомергә калдырдың газабын. +Гел елмай, гел кара күзләремә, +Ялкын сал, ут када йөрәгемә, +Җил генә үтмәсен үзәгемә, +Тик өметемне өзмә генә!.. +Белсәгез, күрсәгез иде ул кичтәге миңа булган алкышларны! Кабат-кабат чакырып җырлаттылар. Ахыргы мәртәбә җырлаганда, микрофон эшләмәде. Шнурыннан тотып, идәнгә төшердем дә юри таптагандай итеп, шунда ташладым. Виртуоз уйнавын дәвам итте, ә мин, микрофонсыз гына, җырның соңгы сүзләренә хәтле дәвам иттем. Бер ялгансыз - халык торып басып кул чапты. Ә Сәбиләнең исе дә китми, нүжәли шулхәтле битараф инде ул миңа? Тирә-юньдәгеләр шатлыгымны уртаклаша, кулымны кысалар, кызлар битемнән үпкән булалар... Мәхмүт каядыр олаккан, күренми... +Җитен комбинатындагы уңышлы чыгышымнан соң, ансамбль кызлары үземә ягымлырак карый башладылар. Хәер, элек тә мөнәсәбәтләре начар түгел иде, ләкин күңелләре миндә түгел иде аларның. Кычкырып әйтмәсәләр дә беләм, һәммәсенең яратышкан егетләре бар. Яратмаслык та түгел ич үзләрен - чибәрләр, тәртиплеләр, тыйнаклар. Кайберләрен каршы алырга егетләре клубка хәтле килә, репетициядә җырлаганнарын көтеп утыралар, ансамбльнең бәйрәмнәрендә, кичәләрендә катнашалар. +Үзегез беләсез, мөнәсәбәтләр гел үзгәреп тора бит. Бүген-иртәгә ирең булырдай кеше, берсекөнгә кисәк кенә, ниндидер аңлашылмаучанлыктан, чит кешегә әверелә дә куя. Кешенеке бик җайлы хәл ителә кебек тә: алар борчылмыйлар да сыман, исләре дә китми шикелле; бүген шулай, иртәгә икенче төрле, шуннан нәрсә булган - алдыңнан артың яхшы, диләрме әле? Менә миңа алай кирәкми шул. Мәхмүт, ачу китереп, Сәбилә янында бөтерелә. Ә минем сару кайный. Үҗәтлегем юк түгел дә бит, нишлим соң, нахалланып ябышып булмый. "Бесполезно!" - дип әйтте бит инде... Бәлки, кызулык белән генә ычкынгандыр ул сүзе? Бәлки, инде менә хәзер, кемлегемне - нинди шәп җырчы булуымны үз күзләре белән күреп, үз колаклары белән ишеткәч, фикере үзгәргәндер. Инде андый сүзне ник әйткәненә үкенәдер? +Виртуоз да әнә беркөнне: +- Тегенең белән эшләр ничек соң? - дип сорап торды. +- Ничек булсын инде, - мәйтәм, - шул килеш, якын китерми... +- Алай икән. Ә син кыюрак бул! Син бит, Зәбир, бик әйбәт егет, тора-бара, менә күрерсең, әйтте, диярсең, ул сине яратачак! +- Тора-бара... Ә хәзергә Мәхмүт белән торып торсынмы? +- Әй, Мәхмүт - шалапай бит ул... Мин сиңа шуны гына әйтә алам: ычкындырма кызны, тагын бер кат сүз башлап кара! +Виртуоз шулай дигәч, Сәбиләгә сүзне ничек дип башларга кирәген бик озак уйлап йөрдем дә, бер кичне клуб коридорыннан үтеп барышлый каршыга очрагач, җайлап әйтелергә тиешле сүзләрне әйтеп тә тормыйча, тегене стенага китереп кыстым. +- Син нәрсә, үзеңне патша кызы дип белдеңме әллә, чибәркәй?! - дидем. +- Көч белән алам дисең инде? Всё равно бесполезно! - ди бу, һаман үзенекен тукып, киребеткән нәрсә. Инде бу юлы болай килеп чыгасын көтмәгән идем. Татарчасын да җүнләп белми бит әле, себер марҗасы. Шуңа гашыйк булып йөрим бит, үзем дә уҗым бозавы инде. +- Бар, гуляй! - дидем дә ычкындырдым кочактан. Ник чукынып китми шул Мәхмүте белән!.. +Ярар, килешмәсә килешмәс әлеге гамәлем, ягез, җәмәгать, мин моның белән нәрсә эшли алам инде?.. Тагын бүтән кагылсаммы?.. +Күңелгә уелган яра төзәлми икән шул. Янда йөри бит - ташлый алмыйм мин җырны, җырлыйсым килә, җырлыйсым. +Менә тагын сабантуйлар җитте. Безнең ансамбльне һәр елны Аккош күле янында уздырыла торган Киров районы сабан туена чакыралар. Зур мәйданда шау-гөр килеп җырлыйбыз да, бәйрәм уңаеннан җыелышып, күркәм генә урында, күбрәк тирәкле күл кырыенда, өстәл корып бәйрәм табыны оештырабыз. Ансамбльнең кызлары, әйткәнемчә, барысы да чибәрләр. Тавышларыннан сандугачлар көнләшерлек. Халык арасында тикмәгә түгелдер инде аларның популярлыгы. Үзләренә генә түгел, тавышларына таң калган, гашыйк булган егетләр менә шушы сабантуйларда аларны хөрмәт итеп, җыр Мактау сүзләре җыр белән үрелеп бара. Уен-көлке тамашага әйләнә. Мин генә ни әйтергә белмичә тик утырам. Әллә инде берәр чәркә шәраб җиффәреп алыргамы? Бәйрәм бит. Виртуоз да, әнә, табын түреннән чокырын күтәреп миңа ымлый. Ярый, андый талантлы җитәкче белән, бергә ирешкән уңышларны искә төшереп, эчмәсәң гөнаһ булыр. Рәхмәт, Виртуоз! Ансамбльнең уңышлары өчен, әйдә! +Карале, хәйран әйбәт булып китте бу. Ул арада яныма Мәхмүт килеп җитте. +- Әйдә, дустым, синең уңышлар өчен, - дип, чәркәмә акны салды да, минем эчкәнне көтеп тормыйча, үзенекен чүмәлтеп куйды. +Нәрсә? Сынатып утырыйммы? Колхоз председателе малае әле абзагыз, бик беләсегез килсә!.. Үзем Сәбиләне күзәтәм, сизәм, ул да күз кырые белән генә миңа төбәлеп ала. Бер сулыш белән, мөлдерәмә чәркәмне каплап куйдым. +Шулвакыт Сәбиләнең бер карашын тотып алдым да: +- Һаман бесполезномы, Сәбилә? - дидем. +Ул миңа акаеп кына: +- Дурак! - диде. +Мин күтәрелеп аңа ыргылдым. Бирәм хәзер кирәген... Җимерәм чибәрлеген... Күлмәген умырам... Чурту матр - китәм Себергә! Ул, бу мәсьәләнең юньлегә бетмәсен аңлап, куаклыкка йөгерде. Шулчак аяк астыма каяндыр корыч аркан кисәге килеп төште, абынып егылдым. Кемдер ыргытты түгелме? Сәбилә кая югалды? Электәге кебек, бу юлы корсакка якынрак, ләкин йөрәктән түбәнрәк җирдән сызылып әрнү йөгерде. Мин "уф!" дип кенә әйтә алдым, әмма сер бирмәскә тырышып, яңадан торып утырдым. Корсагымда әрнү катыш җылылык сизәм - рәхәт кенә. Аракыны чама белән генә эчсәң файдалы, диләр, шулай икән шул. +Сабантуй матур гына үтеп китте. Җәйге озын көннең караңгысы төшкәч кенә, тулай торакка кайтып, егылдым. Күлмәк өстеннән кигән җиңелчә курткамны салдым. Күлмәгем дә салынырга карышып маташмады. Нигәдер майкамны тәнемнән куптарып булмый, корсак өлеше коңгырт төскә баткан. Бүлмәдәш дусларым аптырап карап торалар, әйтерсең лә мин аларны хәзер Сабантуйдагы кызык хәлләрне сөйләп көлдерергә тиеш!.. Нәрсә булган майкага? Тәннән купмый гына бит. Җитмәсә авырта хәзер. Тәки әкрен генә куптардым моны - бүксәмнең биш сантиметрлап җире киселгән бит... Менә сиңа мә!.. Яңадан әкренләп кан саркый башлады. Яра төбендә элпә генә. Аның теге ягында эчәкләрдер инде? Шаккатып карап торган дусларымның берсе - Рудамир дигәне, аңын югалтып, караватка ауды. Мин майкамны ертып, корсак әйләнә ярамны бәйләдем. Үземнең дә хәлем китте. Ниһаять, Рудамир аңына килде: ул, Әлфәт исемле бүлмәдәшем белән мине җитәкләп, Губкин урамындагы әллә ни ерак булмаган травмпунктка алып киттеләр. Килү белән, табиблар өстәлгә сузып салдылар да, бер-ике укол кадап, милициягә хәбәр итәргә кирәк дип, ярамны тегәргә тотындылар. Мәйтәм, милициягә әйтергә кирәк түгел, Сабантуйда троска абынып егылып шулай булды ул. Ярый әле ышандылар, милиция чакырмадылар. Юкса, бу җәй көне шабашкага китеп булмый иде. Ныгытып бәйләгез, иртәгә үк төзелеш отряды белән Арчадагы бер авылга сыерлар абзары төзергә китәсем бар, дим. Көләләр. Кая монда андый эшкә бару, бер-ике атна урын өстендә ятарга тиешсең, диләр. Ике көннең берендә повязканы алыштырырга кирәк булачак икән. Аларны тыңлау юк инде, киттем дә бардым, җәй буе бүлнистә ятыйммыни, акча эшләргә кирәк. +Безне каршылаган төзелеш начальнигы Рудамирга: +- Нинди инвалид алып килдең син монда? - ди икән. Ничава, шул тишек корсак белән дә сынатмадым әле башкаларга. Ни бит, Сәбилә янына акчалы булып, яхшы кәчтүм киеп, пеләшемне парик белән каплап кайтып керсәм, "бесполезно" булмас, бәлки. +Колхоз бәрәңгеләре алып, ферма түбәләре ябып, байтак акча эшләп, сентябрьнең унбишләрендә институтка кайтып кердек. Шулай, эшләгән кешегә сүз әйтүче юк институтларда - соңга калып кайтсак та. Укулар күптән башланса да, эленке-салынкы йөрисең башта. Әле менә үземә яхшы кәчтүм эзләдем. Шәһәр кибетләрен аркылы-торкылы йөри торгач, таптым тагы үзен - шәп, караңгы коңгырт төстә, минсиңайтим. Министрлар гына кия торган. Күзе маңгаена менсен әле Сәбиләнең. +Киеп барып кердем репетициягә, исе дә китмәде, мәнсезнең. Ә үзе, ә үзе - тагын да ныграк чибәрләнгән. Ул чәчләрен эре дулкын ясатып бөдрәләтүен әйтимме, өстендә теге беренче күргән вакыттагы кебек күлмәк кенә түгел, бик бай кеше кызына охшап, купшы туташларда гына була торган куе зәңгәр кәчтүм. Минекенә, әйтәм ич, борылып та карамады. Фу, дигән сыман карашын гына күреп калдым. Үземнең әллә исем киттеме? Тач мәктәп завучы булган да куйган инде, менә шул. Беләм, күрәм, сизәм - тагын янына килсәм, "бесполезно" диячәк. Җитмәсә, ачу китереп, Мәхмүт белән сөйләшеп тора бит әле. Мәхмүтен дә әйтер идем инде, "дус, дус" дигән булып йөри, ә үзе һаман шул Сәбилә кырыенда бөтерелә. Янәмәсе Сәбиләнең хисләрен бик хәйләкәр генә белешеп, миңа җиткереп торачак. Нигәдер һаман җиткерә алмый әле. Дус түгел син, Мәхмүт - төлке, ә тегесе - елан. +Мин үзем бу хәлгә күнегеп тә, күнеп тә барам төсле инде. Тик менә баш белән йөрәк кенә тарткалаша. Баш, мескенлеккә калып йөрмә шуның белән, ди, ә йөрәк... ә йөрәк, нигәдер, киреләнә. +Башыма караганда, йөрәгем Сәбиләне ныграк ярата шикелле. Йөрәкнең бәгыре бар шул аның. Гадәттә, приборлар янып чыкмасын өчен, предохранитель куялар. Минем йөрәгемнең предохранителе йомшак бугай, менә-менә янып чыгарга тора. Эчемдәге бәгырь, предохранитель ролен үтәрлек түгел, түзмәс, озакламый янып чыгар, эшләр болай барса. Электр тогы арткан чакта приборлар эштән чыкмасын дип, көчәнешне киметәләр, миңа да мәхәббәт утын сүндеребрәк "нуль"гә төшерергә кирәк булыр. Һәм шулай иттем дә. +Сәбиләгә гупчым игътибар итмәгәндәй булып йөрим. Бер репетицияне калдырмый ансамбльгә киләм. Кыска гына вакытка концертлар белән якынтирә авылларга чыгып керәбез. Укуыннан бушаган чакларында Сәбилә дә баргалый. Ул ансамбльдә икенче сопрано партиясен алып бара. Тавышы матур. Андый үзгә тавышлы кызлар ансамбльдә өчәү генә: Рания, Рушания һәм ул. Сәбиләне пианинода бик яхшы уйный, диләр, ләкин аның уйнаганын беркайчан күргәнем дә тыңлаганым да булмады. Шулай да кечкенә чагында Кустанайда музыка мәктәбендә укыганлыгы миңа мәгълүм иде. Сәбиләнең ансамбль кызлары рәтендә үтә матур итеп басып җырлавы күз алдымда: алар ярым түгәрәк ясап тезеләләр дә, ул, үзәккә бераз яны беләнрәк борылып, сул кулын артка яшерер, башкалар да аның төслерәк, талгын гына тибрәлеп, җыр сузалар. Сокланып туя алмаслык күренеш һәм халәт. +Җырла, комачауламыйм, тимим теңкәңә, язмышыма шулай язгандыр, бәхетле бул, күңел кошым! Мин синең янәшәңнән үз юлым белән барам, ялгызым, җаныма сагыш тулган килеш, җырларым белән... +Мәхәббәт утында өтәләнеп инде менә өченче ел үтеп бара. Сәбиләнең миңа карата карашы чак кына да үзгәрмәде. Бу халәткә инде, берәрсе булса, күптән кул селтәгән булыр иде, Их, Сәбилә, Сәбилә... Ник очрадың соң син минем гомер юлымда?.. Әллә берәр җиргә китеп югалыйм микән? Еракка-еракка... Ичмасам онытылыр идең... Себергә?.. Анда да җырчылар кирәктер? Танылып, данлыклы җырчы булып, яңадан Татарстанга кайтып керсәм, син нәрсә дияр идең?.. Уйларга гына җайлы, анда суык шул. Катып-туңып йөргәнче, Ташкентка китсәм дә була. Йә, бардым ди, шуннан нәрсә? Сәбиләгә ачу итепме? Аның ни гаебе бар? Җүләр дә инде мин. Әнә, берәү, кем әле - Кәрим Питрәчев дигән егет, Магаданга барган ди бит. Өзелеп сөйгән яры: "Дөнья читенә алып китсәң дә риза!" - дигәч, ул, башта үзем барып урнашыйм, аннан сине чакыртырмын, дип шул җәһәннәм тишегенә китеп барган. Менә бит мәхәббәт нишләтә? Алтын приискасына эшкә кергән егет, сөйгәненә килсен дип акча җибәргән, ә тегесе монда кияүгә чыгып йөри икән. Менә син ышан кызларга. Ә Сәбилә бит миңа ым да какканы юк. Җүләрләнеп Себергә китәмме соң?! Нәрсәгә миңа Сәбилә? Йөрсен Мәхмүте белән, бәхетле булсыннар! "Бесполезно"дан башка сүз дә белми бит ул. Бетте-китте, бу турыда бүтән уйлау юк. +Ромео белән Джульеттаныкы кебек мәхәббәткә әверелгәнче туктатырга кирәк безнең арадагы мөнәсәбәтне. Аларның болай булган бит: Джульетта ярату хәсрәтеннән дару каба да озаграк йоклый, ә Ромео аны үлгән дип белеп, үзен-үзе үтерә. Йокысыннан уянгач, Джульетта, аны үлгән хәлдә күреп, янәшәдәге кинжал белән үзен кадап үтерә. Мондый чарасызлыкка барып җитмәгән бит әле мин. +Ләйлә белән Мәҗнүн мәхәббәтен искә алыйк. Алар бер-берсе белән гаиләләренең дошманлыгы аркасында кавыша алмыйлар. Ләйләне башкага кияүгә бирәләр, ә Мәҗнүн чүлгә китеп ялгыз яши башлый. Ләйләгә багышлап җырлар яза, күп газаплар кичерә. Соңыннан икесе дә сагыштан саргаешып үләләр. +Юк инде, Сәбиләкәй, мондый ук хәлгә төшәргә Мәҗнүн түгел әле Зәбир - өмет итмә! +Таһир белән Зөһрәнең язмышлары кызганыч. Таһирны сандыкка салып суга агызалар. Ул, исән калып, читтә өйләнә, аннан, кире әйләнеп, туган ягына кайта. Ә монда аны тотып алып, гәүдәсен тураклыйлар. Зөһрә сөеклесен кырык көн буе елап озата. Бигрәк кызганыч. Мине кызганып еларлык сөйгән яр да юк бит. Сәбиләнең күзеннән кырык көнлек түгел, бер секундлык яшь тә чыкмас, мөгаен. +Отелло белән Дездемонаны кара инде син. Көнчелектән сөйгәнен буып үтерүгә барып җитә бит Мавр. Ну, Мәхмүт, болай йөрсәң, Дездемона ясыйм мин синнән!.. +Үземне дә "Сүнгән йолдызлар"дагы Мәхдүмгә тиңлим түгелме соң? Ул бөкре, ә мин - пеләш. Юк, туктале, Зәбир, бирешмә, башыңны югары тот! Җырлавыңны бел! Менә быел бишенче мәртәбә "Кышкы эстрада" җыр фестивале була, шунда син лауреат булырга көрәш! +"Химиклар" мәдәният сараенда уздырыла торган бу фестивальгә ансамбль быел аеруча нык әзерләнде. Безгә - Мәхмүт белән икебезгә аерым җырлау номинациясендә чыгыш ясау хокукы бирелде. Мин Рим Хәсәновның "Син композиторның "Сиңа тагын мин бер киләм әле" җырын сайлады. Исәбе - бу юлы лауреат исемен алу иде. Миңа нәрсә, күнегелгән, инде өч елда өч мәртәбә лауреат булдым, ә Мәхмүт көнләшә. Инде өч елның берсендә дә дипломант исеме эләктерә алганы юк бит. Кызганып та куям үзен. Быел бирсеннәр иде инде аңа да. +Залдагы халыкның күплеге - сөендергеч хәл. Буш урындыкларга карап җырлавы бик авыр. Дәртләнә алмыйсың, дулкынлану да булмый. Җырны җиренә җиткереп башкару өчен тамашачының сулышын тою мөһим. Кемгә ничектер, миңа шулай. Бераз дулкынлану җаваплылыкны арттыра. +Бүген һәр җырчыга бер җыр башкарырга кушылган - шул бәяләнә. Алдан җырлау чираты Мәхмүткә эләкте. Ул бу очракны бәхеткә санады, күрәмсең, шатлыгы йөзенә чыккан иде. Чөнки миннән соң җырлау аңа кыен булыр, жюри аны-мине чагыштырып карагач, өстенлек кемгә биреләчәге көн кебек ачык. Дөресен әйтим, шәп җырлады ул көнне Мәхмүт, аның өчен сәхнә артында чын күңелемнән җан атып утырдым. Алдан әйтеп куям, аның исеме "Кышкы эстрада" фестивале дипломантлары арасына кертелгән иде. +Ниһаять, Мәхмүттән соң ике номенант җырлагач, миңа чират җитте. Җайлап кына, уйланып, җырның эчтәлегенә чумып, көйгә кушылдым. Рәхмәт Виртуозга, ул уйнаса уйный инде!.. +Акты ташып, акты ярсып кар сулары, +Шулдыр инде язның... +Кинәт микрофонда тавыш бетте. Әллә сүндерделәрме?.. Ләкин җырлавымны дәвам иттем. Уйнавыннан туктап, аптырап калган баянчым Виртуоз Актанышев миңа яңадан кушылды. Тавышымны көчлерәк чыгарырга тырышып, көчәнебрәк җырларга керештем. Тамакка әллә нәрсә булды - әче төер утырды, тавыш кырылып чыга башлады. Микрофонга җырлагандагы кебек хисләнеп җырлауның эзе дә калмады. Карлыккан тавышым бөтенләй бетәр дип, сәхнәдән чыгып киттем. Залдагы тамашачы бу хәлгә ризасызлык белдереп, тавыш куптарды. Кайберләре: "Звукорежиссёр, на мыло!" - дип кычкыра ук башлады. Сызгыру, дөбердәүләр... +Әмма бераздан микрофон терелде. Фестиваль үз эшен дәвам итте. Ләкин мин инде кабат сәхнәгә чыгып җырларлык хәлдә түгел идем. Ул елны мин "лауреат"сыз калдым. +Нигәдер соңгы еллар миңа гел кирелеген генә күрсәтеп тора әле. Мәхәббәт мәсьәләсендә дә эшләр уңай якка бармый, инде менә җыр өлкәсендә дә бәхетсезлекләр өстәлеп тора. Андый минутларда, һәрвакыт, элегрәк печән чапкан чакта, урманда, бер кара еланны аракыдан бушаган шешәгә кертеп калдырганым искә төшә. Шунда, һәркөнне барган саен, шешә эченнән тилмереп карап тора иде, җаныкаем. Нигә аны шулкадәр җәфа чиктердем икән? Ни гаебе бар ул җан иясенең минем каршыда? Бер начарлык та кылмады бит югыйсә ул. Йөрсен иде рәхәтләнеп үзенең аланында. Ә мин аның башына җәпле таяк белән бастым да, шешәгә тыгып куйдым. Җиңдем, янәмәсе... Агулы нәрсәне үтерергә кирәк, диләр бит инде. Тиктомалдан вәхшилек кылдым түгелме соң? Хәзер менә шул еланны искә төшерәм авыр чакларымда. Әллә шуның җәбере тия микән, дим? Еланнарның каргышы төшә, диләр бит. Шулайдыр. Шулай булмаса, мондый михнәтләр үземне читләп узар иде. Ярый, Аллага тапшырган инде. Үлде инде ул елан шунда, хәерлегә булсын алдагы язмышым. +Ансамбльдәге көннәр гадәттәгечә үтә торды. Мин, Авыл хуҗалыгы институтын ташлап, Төзелеш институтының кичке бүлегенә укырга кердем һәм төзелешкә эшкә урнаштым. Архитекторлар әзерли торган бүлеккә эләгеп булмады, Промышленность һәм гражданлык объектлары төзү бүлегенә алдылар. Бу болайрак булды. +Әйе, архитектор буласым килә, керү имтиханнары тапшырып йөрим. Рәсем ясауга махирлыгым бар. Мәктәптә укыганда да андыйрак эшләрне миңа тапшыралар иде. Математикадан әллә ни мактанырлык чамам юк югын, әмма укытучыбыз Вера Павловнаның безне интектерүе белемгә гаять файдалы нигез салгандыр, шулай дияргә нигез бар. +Менә математикадан имтихан бирәм. Мәсьәлә, мисалларны тиз генә чишеп, иң беренчеләрдән булып, имтихан алучы япь-яшь кыз алдына килеп утырдым. Чибәр дә инде, нәгаләт! Миннән яшьрәк тә бугай. Кай арада югары белем алып, бездәй "ломоносовларны" сыный бит, әй. Институтлар ташлап йөрсәң, шулай була ул, Зәбир. Менә яшь кызлар үзеңнән сынау алалар хәзер. Яңаклар уттай яна, колаклар кызыша. Тирли-пешә чибәркәйнең мәсьәлә-мисалларымны тикшерүен күзәтәм. Алай сызгаламый, ялгышлар юк, күрәсең. Менә тотынды бу өстәмә сораулар яудырырга: логорифмнар, ди, интеграллар... Соңгы терминны гомумән ишеткән юк. Үтмәдек без аларны мәктәптә, минәйтәм. Шундый чибәр кыз сораулар биргәндә, җавабын да тиз генә табып булмый бит әле аның. Тәмам батырды бу мине. Тотлыга ук башладым. Күз алларым томаланып китте. Томан артындагы әлеге кыз җә убырлы карчыкка әверелә, сихерче рәвешләренә керә, аждаһа төсле дә булып китә. Агулы сорауларын чәчеп бетергәч, "дүртле", диде. "Дүртле?" Нишлим ул "дүртле" белән? Конкурстан үтмим бит. Димәк, армиягә! Шагом марш! Нишлисең, юри батырды инде бу мине, юри. Конкурс зур, кемнедер сызарга кирәк, димәк, мине. +Хезмәт итеп кайтсам кайтам, әмма "бишле" куегыз инде, дип ялынмаячакмын. Соңыннан гарьлеген кая куярсың. Председатель малае бит мин! +* * * +Еллар үтте. Армия хезмәте дә артта калды. Ансамбль кызларының кайберләре кияүгә чыкканнар, шул исәптән Ләйсирә дә. Мине көтсенмени - бестолковыйны. Сәбилә никтер ялгыз икән әле. Үземнең дә башыма өйләнү фикере керми. Өйләнсәң дә, ни торыр җир юк, ни институт бетерелмәгән. Әллә инде акылга да утырып бетелмәгән?.. Дуслар да бер-бер артлы башлы-күзле булып, гаилә корып яшиләр. Инде соңгысын өйләндереп йөрим - шаһит егет булып. Күпмесендә бу вазифаны башкарганмындыр, санаган юк. Дустым Азат өйләнә. Булачак хатыны Хәдичә - искиткеч сөйкемле, уңган-булган кеше. Каян табалар шундыйларны, миңа бер дә очрамыйлар. Шул кичне Хәдичә, колагыма кирт киртләп, туйга үзенең менә дигән сердәше шаһит кыз булып киләчәген әйтеп куйды. Кара аны, ычкындырасы булма, ялгышырсың, дип тә өстәде. Ярый, килсен, китәр әле! Инде миңа өйдәгеләр дә күп кандидатуралар күрсәттеләр, күнегелгән. +Менә туйга җыеналар. Кунаклар арасында кемнәр генә юк. Барысы да бәхетлеләр, парлылар, мин генә дуадак ата каз кебек басып торам. Әле кызмаганмын. Бераз шәраб чеметеп алсам, туктатып булмас үземне - баянны алып уйный да, җырлый да, бии дә башлыйм. Дөресен генә әйткәндә, шуның вакытлыча аерылып, минем янга бер кызны җитәкләп килә. Ерактан ук сүзен безне таныштырудан башлый: +- Менә бу - Зәбир, шаһит егет, безнең дустыбыз. Ә бу - минем сердәшем, Төзүчеләр институтының яшь доценты Галия. +Мин күзләремә күренәме, бу өнемме-төшемме дигәндәй, авызымны ачып, әлеге Галиягә карап каттым. Шул бит бу, әйе... теге вакытта имтиханда мине батырган кыз. +Хәдичә сүзен дәвам итте. +- Нәрсә өнсез калдың, башка вакытта бик кыю бит үзең, - дип, миңа күзен кысып, кызның сыйфатын баш бармагы белән бәяләп, Азаты янына йөгерде. +Хәдичә бу кыз белән теге вакытта очрашканымны белми ич. Каян белсен?.. Монысы да хәтерләми. Аллага шөкер! +Минем уңайсыз хәлдә калуымны аңлап булса кирәк, Галия сүз башлады. +- Хәдичә сезнең турыда бик күп сөйләде. Төзүчеләр институтын тәмамламыйча армиягә алынуыгыз турында да. Карагыз әле, нигә шунда үземә мөрәҗәгать итмәдегез. Мин бит еш кына керү имтиханнарын кабул итәм. Хәзер яңадан бездә укырга теләгегез юкмы? Терәк барында сезгә уку бик җиңел булыр иде. Сезнең талантлы икәнлегегез йөзегезгә чыккан. Сезнең кыяфәтегез зыялы, сез - музыкант, шагыйрь, композитор - бу күркәм сыйфатларыгыз арасында архитекторлык юнәлеше аеруча калку күренер. Әйдәгез, бергә булыйк! +- Рәхмәт сезгә. Менә бит мине тормышта нинди бәхетле борылыш көтә икән! Сез иреклеме? +- Әйе. Гафу итегез, мин сезгә һич яшерми әйтә алам. Инде, ялгышлык белән кияүдә булдым. Яшьлек хатасы. Бер студентым тәкъдим ясап, яшәп карадык. Хәзер, укып бетергәч качты. Ә сез акыллы, һичшиксез, акыллы. +- Анысын дөрес әйтәсез. Әйдәгез, ул турыда сүз кузгатмыйк әле. Бүген бәйрәм - дусларыбызның тантанасы! Җырлыйк, биик! +Ага сулар, ага сулар, +Ага сулар ник болай? +Аккан сулар кире кайтмый, +Яшь гомерләр дә шулай. +Без аның белән бүтән беркайчан да очрашмадык. +* * * +Армиядән кайткач, мин Төзелеш институтында укуымны дәвам итеп тормадым, документларымны алып, Пединститутның музыка укытучылары әзерли торган факультетына имтихан бирдем. Комиссиядәгеләр пеләш башыма карап тордылар да, тавышыма сокланып, укырга алырга булдылар. Яңадан җырлы тормыш башланып китте. Югыйсә бит Сәбиләгә минем Авыл хуҗалыгы институтында укып йөрүем ошамыйдыр, ярый алайса, Төзүчеләр институтын бетереп, йортлар төзү комбинатының директоры булырмын дип хыялланып йөрүләрдән чыккан иде бу җүләрлекләр. Менә шулай һаман укып, җырлап, Сәбиләгә карап янып-көеп яшим. Бәйрәмнәре дә булгалый яшәешебезнең. Ансамбль кызларының туган көннәрен үткәрәбез җыелышып. Әнә Гөлиянең егерме биш яше тулган - шуның юбилей кичәсендә өйләрендә утырабыз. +Дөресен әйтим, соңгы араларда кызларыбызның миңа карата мөнәсәбәте аеруча җылы юнәлеш алды. Сизелә. Әллә картаябыз дип уйлыйлар микән? Ансамбльдә өйләнмәгән шундый егет бар, понимаешь, ә алар күктәге бөркетне эзләсеннәрме? Картаеп кияүгә чыкмыйча калсалар, яннарындагы чыпчыктан да мәхрүм калалар ич. Кара инде, кара, каршымда күзләрен уйнатып утыручы Сәрияне! Янәшәсендә Сәбилә, миңа карата игътибары - "нуль". Әй, җаныкаем, синең дә яшең бара!.. Сәрия өстәл астыннан аягы белән миңа төртә, нәрсә әйтмәкче буладыр... Һаман саен онытылып Сәбиләгә карап утыргангамы икән? Карамаска тырышам бит инде. Ул бертуктаусыз аякка төртә, башы белән ымлап, мине каядыр чакыра. Нәрсә булган моңа, чыгып керик әле, ди ахрысы. Ярый, чыктым да ди, шуннан нәрсә? Әллә инде күбрәк киткәнме - әйткән тостларның берсен дә калдырмый эчеп утыргач? Ярый, чыгыйм инде, тилмертмим кызны? Берәүгә дә сиздерми, чыгып керүемә сәбәп тапкан булып, Сәрия артыннан юыну бүлмәсенә юнәлдем. Керүем булды, шарт итеп эчке яктан ишекнең келәсен элде дә куйды Сәрия. Стенага мине китереп терәде дә, күкрәкләрен оясыннан чыгарып, битемне уа башлады. +- Нәрсә кирәк сиңа, ник аның артыннан тилмереп йөрисең, кара монда, аның мондыйлары юк та әле, - дип "кавыннарын" кулыма тоттырды. Әле күзгә, әле биткә каплавыннан сулыш ала алмый тончыгып үлә яздым. +- Бүген түгел, Сәрия, - мәйтәм, - бүген түгел!.. +- Кайчан, кайчан?.. +Ул бу сүзләрнең кайчан үтәләчәген гомере буе көтеп йөрде бугай... +Ә минем күзләр һаман башкада булды, беләсез... +Юыну бүлмәсеннән Сәрия белән бергә чыктык. Шул минутта Гөлиянең әтисе ике шешә аракыны форточкадан урамга атты, ә әнисе... Әле генә миңа "кияү" дип ычкындыргалаган әнисенең йөзенә кара болыт кунган иде. Әлбәттә, кунакка чакырылу күңелле булып бетмәде, хуҗаларның ниятенә туры килеп җыелмаганбыз икән шул. Әти-әнисенә "кияү"нең чәчле яки чәчсез булуы да мөһим түгел икән - акыллы гына булсын. Күрәләр бит, ишетәләр, сыныйлар - Зәбир төпле кеше: эчми, тартмый, әлегә өйләнмәгән, ялгыз - кызларына менә дигән пар түгелме соң? Кызларын кавыштыру, дөресрәге чын-чынлап ярәштерү өчен, туган көне дигән булып җыйган мәҗлестә Сәрия эләктереп маташа түгелме аны? Ачуы чыккан әти кешегә мәҗлесне тарату өчен бер литр аракыны тышка томыру - урынлы гамәл, минемчә. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп таралыштык... +Аңладым, пеләш булу мәхәббәткә комачауламый икән бит. Ләкин барыбер эч поша, чәч булса, мишәйт итмәс иде әле. Гаеп миндә түгел лә - нәселдә - безнең, ир-затларның берсендә дә юк ул чәч дигән нәрсә. Шулай да өйләнмичә калмаганнар. Бик акыллы булу галәмәтедер инде бу - чәч коелу, шулай диләр ич. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, җитмәсә, артист булып киттем бит әле. Өстәвенә атаклы кызлар ансамбле "Сөмбел"дә җырлап йөрим. Кызлар, пеләшлек килешми, диләр. Парик киеп җырларга кушалар. Язмыштан узмыш юк, бу кирәклекне инкарь итеп булмый, "ялтыравыкны" каплап, парик киеп җырлап йөри башладым. Югыйсә, башым болай да матур - йомры. Виртуозныкы кебек түгел. Үзе әйтмешли: "Безләр нишләр, чәчсез калсак - чүмәлә башлар!" +Аллам сакласын, чыннан да, ул пеләш калса - эше харап: утыз-кырык җөйле, ямау өстенә ямау баш, ярый әле чәченең куелыгы каплап тора ул кичергән язмыш сырларын. Җә, ярый, монысы аерым тема. +Авылым сабан туена бер кайтуымда да киеп куйдым бит мин бу парикны. рәхәтләнеп моңланып, дуслар белән туйганчы сөйләшеп, күңел өчен генә, туган якның матурлыгы, халкының гүзәллеге, яшәүнең чамасыз ямьлелеге өчен бераз "тамак чылатып" алгач, мөлдерәп миңа карап торган кызга күзем төште. Сөйләшеп, читкәрәк, зиреклеккә кереп киттек. Яныбыздан челтерәп инеш ага. Көмеш суында елтыр-елтыр килеп балыклар уйный, янәшәдә генә ишетелеп торган Сабантуй музыкасына бииләр. Кыз минем җырлавыма, тавышыма соклануын дулкынлану катыш белдерде. Йөзе моңлы, керфекләре, иреннәре, каушаудан микән, дерелдиләр. Иягендәге сөйкемле чокыры, муенындагы бәләкәй генә миңе муенса төймәләренең дәвамы ителеп, әле кояшка да үрелеп карарга насыйп булмаган түшендә миңа карап тора сыман. Их, егетләр! Шунда кереп югалыр идем! +Мин, ирексездән, үз-үземне белештерми, кызны кочып, янәшәдә үсеп торган зирек агачына кыстым. Ул: "Нишлисез сез, җибәрегез, кеше күрер", - дип чәчемә ябышты. Башымда парик икәнлеге шунда гына искә төште. Кыз: "Гафу итегез!" - диде дә, зиреклектән чыгып, халык арасында югалды. Мин ул салдырып биргән паригымны тотып, нишләргә белми калдым. +Бу хәлне күрмәделәр микән, дигәндәй тирә-юньгә карыйм. Шаһитлар юк: күктә болытлар җыела башлаган, агачлар шаулый, инеш ага, балыклар качкан. Ниндидер яшел бака гына, "мин күрмәдем" дигәндәй, үлән арасына сикерде. Ачудан кулымдагы парикны бака сикергән якка томырдым да яңадан Сабантуйга, дуслар янына юнәлдем. Тормыш дәвам итә. +Бер еллап вакыт үтте. Авылда яңадан Сабан туйлары гөрләп узды. Теге кыз күренмәде, ләкин күңелдә аның якты образы һәрвакыт яши бирде. Көннәрдән бер көнне почтальон миңа таныш түгел кешедән хат тапшырып китте, шаккатырсың - теге кыздан. Мин аның исемен дә белми идем. Ләйлә икән. Хатында: "Теге вакыттагы хәл өчен тагын бер тапкыр гафу итегез! Сез һаман күңелемнән чыкмыйсыз. Быелгы Сабантуйга кайтырга батырчылык итмәдем, чөнки мин кунак кызы гына шул. Инде сезне бөтенләйгә югалттым, ахрысы", - диелгән иде. Үзе адресын язмаган. Оныткандыр. Бәлки, әле тагын язар... +Менә ул бер күрүдә мине оныта алмый икән. Бер күрүдә бит әле - минем шикелле, Сәбиләгә гашыйк булган кебек. Сәбилә хәзер кайда йөри, Кустанаена кайтып киткәнме, Казандамы? Җәйге яллар үтеп китсен инде - көзгә таба күрешергә насып булыр. +Авылдагы тормыш үз җае белән дәвам итте. Халык печәндә, бакчада. Инде җәйге ялымның соңгы көннәре бетеп бара. Шул арада, урман бете кадалып, авылның бер малае авырып китте. Менә бәла - ул хәтерсезләнеп калды. Беркөн моны бөтенләй югалттылар. Авыл халкы бер гаилә кебек бит - бөтен дөньяны бетереп эзләү башланды. Үлде микән әллә дигән фикерләр дә булмады түгел. Эзлиэзли җәфаланып беткәннән соң, көн азагына таба, Сабантуй үтә торган җирдән бер йомгак чәч табып кайттылар. Әлеге малайныкына охшаган - бакырсыман. Бөтен халык аптырашта. Ничек болай булырга тиеш соң бу? Нүжәли?.. +Күрше колхозның кукуруз басуын турарга киткән агайлар югалган малайны ияртеп кайтып керделәр. Ничек ул анда барып чыккан?.. Сөенечнең чиге юк. Шунда, кукуруз басуыннан чыга алмыйча, адашып йөргән. Арган. Йоклаган. Теге чәч йомгагын бер читкә атып бәрделәр дә, җиңел сулап, барысы да өйләренә таралыштылар. Мин китмәдем. Ныклап карыйм, әлеге дә баягы минем парик икән. Кызганып куйдым үзен. Инешкә төшеп, юып, селкеп, элекке хәленә кайтарып киптердем - кирәге булыр... яланбаш, йә түбәтәй, йә эшләпә киеп үтә. Парик - пенсиядә, кирәге юк. Ята шунда - шүрлектә. +Беркөн яныма дустым, атаклы баянчы Лимар Ашмарук килде. Аның белән, гомумән, еш күрешәбез. Килгән саен әлеге парикны киеп көзгегә карый. Ул - пеләшнең пеләше. Карый да: +- Күрәле, кордаш, унсигез яшь бит, ә! Нишләп безне Ходай каргаган икән? - дип уфтана. +- Ал үзеңә! - мәйтәм. - Киеп чык сәхнәгә! +- Нигәдер оялта... +- Күнекмәгәнгә ул, - мәйтәм, - бер күнексәң, салмассың да әле! Бүген Оперныйда концертың, на всякий случай ал үзең белән, кисәң киярсең, кимәсәң - юк. +- Әлфия Авзалова ни дип әйтер бит әле? +- Ә син аннан сорап торма! +Шундый фикергә килдек тә концертка киттек. Утырам карап, әнә Әлфия апа сәхнәгә чыга, әле баянчылары күренми, җырлый башлый: +Нихәл итим, гармунчыбыз, +Гашыйк булды үземә... +..................................... +Күрәсең, шулай уйланылган. Шул сүзләрне әйткәч кенә, баянчылар ике яктан уйнап чыгарга тиешләр икән. Чыктылар. Карыйм, Лимар кигән бит тегене. Әлфия апа яңадан баянчылар уйнаганга кушылып: "Нихәл итим..." - дип җырлап, Лимарга каравы булды... шып итеп туктады. Микрофонда актанышча "бәтәч" дигән сүз әйтелде. Бу матур гаҗәпләнү, ревер аша кабатлана-кабатлана, Опера театрының бөтен бизәкләренә сыланды. Халык беркавым өнсез торды... Һәм зал көчле алкышларга күмелде. Белмим, кайчан да булса Опера театрыбызда мондый кул чабуларның ишетелгәне булды микән?.. +Шулай итеп, минем парик Лимар башында дөньяның күркәм сәхнәләренә гастрольләргә йөри башлады. +Соңрак Лимардан: "Аны урладылар..." - дигән хәбәр килде. +Кем башларында матурлык символы булып халкыбызга хезмәт итә икән ул хәзер? +* * * +"Сөмбел" ансамбленең концертлары өзелеп тормый. Менә тагын "КамАЗ"га чакырганнар. Сәбилә дә бара. Ни әйтсәгез дә, егетләр, әле һаман яратам мин аны. Армиядә ике көннең берендә төшемә керә иде. Кияүгә чыккан. Тормыш иптәше итеп компьютерлар белгечен сайлаган. Әллә шуңа тагын да ныграк борынын чөеп йөри дисәм ялгышамдыр, бәлки, миңа гына шулай тоеладыр. Мәхмүт барыбер аның күләгәсе... Ни җитми инде аңа - мин армиядә чакта үзе дә өйләнгән бит. Хатыны бик чибәр, Киноплёнка заводында эшли, уңганбулган дигәндәй... +Сәбиләнең ире гаять кырыс икән. Кызлар шулай сөйли. Машинасы белән ансамбльгә китереп куя, каршы ала. Тыгыз гәүдәле, озын буйлы, тик татарчасын юньләп белми торган чи татар, диделәр. Менә нинди ир кирәк булган икән аңа?! +"КамАЗ"да меңәрләгән тамашачы каршында чыгыш ясаганнан соң, Казанга кайтып төштек. Ноябрь ае. Киткәндә шактый җылы көннәр торса да, кайтып кергәндә, башкалабызда кар ява башлаган иде. Суык. Мин салкын тия күрмәсен тагы дип, башыма "КамАЗ"га барыр алдыннан алган яңа паригымны киеп куйдым. Ныграк җылыну өчен "Чулпан" ресторанына кердек. Кызларыбыз бу тәкъдимгә каршы килмәде, Сәбилә дә... Безне күргәч, ресторандагы халык җанланып алды. Чүтеки данлыклы "Сөмбел" ансамблен күрәләр түгелме соң алар? Табыныбыз әллә ни мул булмаса да, бераз "тамызып" алгач, күңелләр йомшарып китте, эчкә җылы керде, Виртуоз Актанышев баянын тартып җибәрде, җыр таралды, биючеләр дә табылды. Безнең кызларның билләрен чит-ятлар коча башлады. +Урыслар да әрсезләнде. Берсе килеп, биергә теләмәгән Сәбиләне чакырып җилтерәтергә кереште. Сәбилә чыкмый. Теге һаман үҗәтләнә. Мин очып барып урыска күкрәк терәдем. +- Бесполезно! - мәйтәм, Сәбиләнең үзеннән отып калган коточкыч сүзен моңа акырып. - Она не хочет танцевать! +Урыс сугышырга маташа. Мин нәрсә, карап торырга тиешме? Үлсәм үләм, валлаһи манчыйм мин бу бәндәне! +Эш катлаулыга китәргә торганда, безне дуслар аерды. Тегенең дә яклаучылары бар икән. Төртешә торгач килештек - урамга чыгып бәрешергә! Шулай дип уйлавыбыз булды - без инде "Кольцо" мәйданында. Сугышырга тотындык. Кем кем белән туры килә - бүленешеп бәргәләшәбез. Бу тамашаны карарга дип безне халык сырып алды. Мин теге урыска портфель белән сылыйм, ә ул, миңа караганда остарак икән, күренеп тора - бокс белән шөгыльләнгән. Төя дә төя башны. Селки торгач, кулымда кәчтүмнәр тутырган портфельнең сабы гына калды. Чүтеки урыс шәп сугыша, үзем дә сабантуйларда батыр калган егет тә бит, ләкин теге биленнән алырга ирек бирми, тибенә дә әле. Урысның йодрыгы дөп-дөп башка тия, ләкин мин егылмыйм. Тагын дөп-дөп... Тагын, тагын... Нигәдер күз алларым караңгыланып китте - кич җиткән дип уйладым. Көндәшем шулчак, нигәдер, каршымда маймыл кебек читкәрәк сикерә башлады. Үзе миңа куркып карый. Шулай маймылланды-маймылланды да мәйданны читләтеп алган тимер читән аша сикереп чыгып, зур тизлектә үтеп баручы машиналар арасыннан әллә кая китеп югалды. Сугыш шып туктады, "дошманнар" каядыр качты. Минекеләр: "Нәрсә булды да нәрсә булды?" - дип сорыйлар. +Мәйтәм: +- Бернәрсә дә булмады, ул нигәдер качты? +Юньләп бернәрсә дә күренми. Әллә күзем чыкканмы дип пошаманга төштем. Юк, башымны теге дөмбәсли торгач, паригымның арты алга күчкән икән. Баш кабыгын куптардым бугай дип уйлагандыр ахрысы теге. Куркуыннан шылган. Искә төште, мин бит парикны салырга онытканмын. Әй көлештеләр дә инде шунда дусларым. +Байтак вакыт күгәргән күз төпләре белән йөрелде, әмма Сәбиләгә кагылдыртмадым... +Еллар үтә торды. Инде, соң булса да, укырга кергән институтымны тәмамладым. Укытучы булдым. Исемем халык арасына таралды. Урамга чыксам да таныйлар. Яраталар да бугай. Инде өйләндем дә. Ансамбль үз эшен һаман дәвам итә. Виртуоз булганда, әле ул бик озак халыкка хезмәт горур, борынын чөеберәк йөрүчесе - Әлфинур гына ялгыз калды. Ул Киров өлкәсендәге кайсыдыр район башкарма комитеты рәисенең гаҗәеп күркәм, чибәр кызы иде. Искиткеч көчле һәм матур тавышлы, беренче сопранодагы кыз. Аларның гаиләсе Казанга күчеп килгәч, әтиләре үлеп китте. Еш кунак була идек без аларда. Соңгы елларда, әнисе мине күргән саен: +- Әй, Зәбир, бик ярата идем үзеңне, киявем була алмадың, - дия торган иде. +- Якын килеп булмаслык иде бит, Гайшә апа, кызыңа! Кыргый, дип әйтимме? +- Зәбир җаный, өйләнгәнче әйтәсем калган үзеңә, буып сал син аны караватка, диеп. Инде ничә мәртәбә, кунакка чакыргач, икегезне дә эчертеп бергә яткырырга дип уйлап караган идем... Эчмисең бит... +- Рәхмәт, Гайшә апа, рәхмәт, шулай мине яратып сөйләвеңә! - дип кенә юата алдым аны. - Әлфинур чыннан да алтын кеше, язмышына шулай язгандыр, бәлки берәрсе туры килер әле - бар бит яхшы кешеләр. +- Балаларыгызны үзем карап, юанып яшәрмен дигән идем, - дип китеп барды шул соңгы очрашуыбызда Гайшә апа. Шуннан соң озак яши алмады инде. +Ансамбль туктаусыз юлда. Илебезнең без булмаган почмагы калмагандыр. Ул Себерләргә бару дисеңме, Урта Азия, чит илләргә чыгып керүләрне әйтәсеңме?.. +Бервакыт Мәскәүдән поездда кайтып киләбез. Ансамбльнең иң көчле чагы. Кызлар барысы да элеккеләр, тәҗрибәлеләр, теләсә-нинди конкурста җиңеп чыгардай чаклары. "Космос" залында концерт биргән идек. Поезддагы урыннар плацкарттан алынган. Арылгангамы, һәркем үз эше белән мәшгуль: кемдер китап укый, кайбер кызлар үзләренә бәйләм эше алганнар, кайсы-берсе чәй эчә, йоклар өчен урын-җир көйләүчеләр дә бар. Минем урын Сәбилә белән янәшә туры килде. Ара-тирә аңа күз төшереп алам. Бала тапканнан соң бераз сулыккан кызый. Әллә гаилә тормышы җайлы гына бармый микән? Ишетәсе килмәсә дә, кызларның "чыш-пышы" кайвакытта ишеттергәли шул. Иренең чит-ятлар куенында кунып йөрүләре хак микәнни соң? Ышанасы килми, бу кадәр чибәр хатынны да санламагач, нинди кеше икән соң ул? Бар шул, бар Сәбиләнең йөзендә хәсрәт чаткылары. Әнә кызларның күбесе ирләренә минут саен телефоннан шалтыратып, хәл белешеп торалар. Ә аңа шалтыратмыйлар да, үзе дә телефонына үрелми. Кызганыч хәл. Мин түзмәдем, аның кулларына үрелдем. Каршы килмәде. Аннан соң, кыюлыгымны җыеп, күзләренә карадым, анда менә-менә тамам дип торган тамчылар җыела башлаган иде. +- Нигә мин сине шулхәтле нык яраттым икән, Сәбилә? Бармакларыңнан үптер, ичмасам? - дигәч, сул кулының никтер тумыштан үсмичә калган чәнти бармагына күзем төште. Ул кисәк сикереп торды да, үкси-үкси елап, тамбурга йөгерде, мин аның артыннан. +- Елама, Сәбилә!.. +Ул елаудан туктар хәлдә түгел иде. Тамбурга кызлар йөгереп чыкты. +- Нәрсә булды да нәрсә булды? Нишләттең аны? +- Бернәрсә дә эшләтмәдем... +Үксүеннән чак туктап: +- Аның гаебе юк, - дип кенә әйтә алды Сәбилә. +Ул кичне поездда Мәхмүтне югалттык. Сәгать төнге унбер - ул һаман юк. Виртуоз эзләтергә кирәк булыр дигән карарга килде. Монда Сәбиләнең хәле - хәл, җитмәсә монысы әллә кая китеп олаккан... Инде проводницага кереп, бу турыда хәбәр итмәкче идек - Мәхмүт пәйда булды. Күрше вагонда булган икән. Йөзендә ниндидер канәгатьсезлек, психлана, әллә бераз "тамагын да чылаткан" инде? Исе килә. Ярый, кайтты, шунысына рәхмәт. +Йокларга яттык. Минем күзгә йокы керми. Сәбилә дә боргалана бугай, стена аша шуны тоям. Нәрсәгә ул шулхәтле үксеп елады? Гаиләсендә бер-бер хәл булганмы? Мин әйткән сүзләр күңелендәге берәр ярасын кузгаттымы? Ярый, иртәгесе кичтәгедән зирәгрәк диләрме әле? Бик озак борчылып ятсам да, йокыга киткәнмен икән... +- Әй, торыгыз, Казанга җитәбез! - дигән тавышка уянып киттем. Кызлар күптән аяк өсте, юыналар. Виртуозның да тавышы ишетелә. Мәхмүт әле һаман башыннан бөркәнгән килеш ята. Аны төрткәләп торгыздык. Күзем белән Сәбиләне эзлим. Юк, ул минем якка карамый, урын-җирен җыя. Карале, мин аның йөзенә туры карарга куркам ич. Гафу үтенергә кирәк бит, ләкин бу гамәлем артыграк булыр сыман тоелды. Җә, ярый, берәр уңай вакыт табылыр әле... +Безгә юынырга чират җитмәячәген аңлап, юынмаган килеш кенә чемоданнарны күтәреп, вагоннан төшәргә әзерләндек. Менә поездның тәгәрмәчләре шыгырдап туктады. Состав соңгы юлга куелган икән. Кызлар вокзалга таба атлады. Ә безне КамАЗ машинасы артыннан өерелеп чыккан унлап егет төркеме чолгап алды. +- В чём дело, егетләр? +- Хәзер белерсез. +Күрше вагон тәрәзәсеннән проводница карап тора. Әлеге егетләрнең берсе шуннан сорый: +- Кайсысы? +Мәхмүт кызның җавабын көтеп бетермәде, КамАЗның подножкасына сикереп менде дә, кабинасына кереп бикләнде. +Кыз: +- Әнә, машина кабинасына кереп киткәне. +Виртуоз: +- Егетләр, без бернәрсә дә аңламыйбыз, в чём дело? +- Хәзер белерсез! - диде дә берсе минем корсакка пычагын батырды. Мин аңымны югалтып җиргә аудым. Калганын хәтерләмим. +Хастаханәдә аңыма килдем. Пычак тагын шул трос белән яра ясалган эзгә туры килгән икән. Йөрәктән түбән. Ярый әле ул урындагы кесәдә Сәбиләгә бирелергә тиешле унбишләп фотография булып, бирелмичә калган. Пычак шуларны тишеп, эчәкләргә әлләни зыян ясый алмаган. +Калганын болай аңлаттылар. Мәхмүт ул кичне, Сәбиләгә үч итеп, күрше вагондагы проводницага "мәхәббәт куертып" маташкан. Эчкәннәр. Проводница ярыйсы гына чибәр кыз - сүзгә килгәннәр. Мәхмүт кызны җәберләрлек сүзләр әйткән, һәм кызый, иртән поезд Казанга килеп төшүгә, үзенең бандитларын чакырган. Нәтиҗәсе менә шул, мин җиргә егылгач, тегеләр качып беткәннәр. Әлбәттә, аларны проводница аркылы таптылар. Ләкин Мәхмүтнең этлеген миңа татырга туры килде. +Килде ул яныма, хастаханәгә, гафу үтенде. Барысы өчен дә: ике мәртәбә +Бу вакыйгадан соң озак яши алмады Мәхмүт якты дөньяда. Көнчелеге эчтән ашады аны. Ә башка яклары белән әйбәт кеше иде бит, югыйсә. +Еллар арты еллар үтә торды. Инде "Сөмбел" ансамбле дә юк. Атаклы баянчыбыз Виртуоз Актанышев та вафат. Ә мин әле эстраданы ташларга исәпләмим. Кайбер төркемнәр, җырчы кирәк булгач, үзләренә чакырып торалар. Гастрольләр җитәрлек. Тамашачым да әле онытмый. +Күптән түгел генә филармония залында иҗат кичәм узды. Анда Сәбилә дә килгән иде. +- Менә, Зәбир, бу минем әтием, - дип әтисе белән таныштырды. +Әтисе дә: +- Беләбез, беләбез, телевизордан без аны бик яратып карыйбыз, - диде. +Аннан соң минем 50 яшьлек юбилеемда да Сәбиләне күрергә туры килде. Монысында инде әнисе белән дә таныштырды. Әнисе: +- Шушымыни инде ул, Зәбир? - дигән булды шаяртып. +- Әйе, - мәйтәм, - "Сөмбел" ансамблендә Сәбиләгез белән җырлап йөрдек. +- Беләбез, беләбез, Зәбир, бик яхшы яктан беләбез сине. Сәбилә сөйләде. +- Рәхмәт, апа! Яхшы кыз үстергәнсез! +- Яхшысын яхшы, тик менә... +Сәбилә әнисенең касыгына төртте. Ана кешенең сүзе ярты ачылган иреннәрендә эленеп калды. Сәбилә үзе дәвам итте: +- Ярый, Зәбир, без китәбез, тагын кайчан була концертың? +- Бу араларда юк әле. +- Без килербез. +- Килегез, кил!.. +Бу вакыйгалардан соң тагын байтак вакыт үтте. +Беркөн тукталышта кузгалып баручы автобуска сикереп мендем. Күрәм, сул яктагы утыргычта ул: +- Ай, Сәбилә, синме бу? +Шулчак Сәбилә кулларын тиз генә сумкасы астына яшерде. +- Зәбир! +- Танып буламы әле? +- Бер дә үзгәрмәгәнсең, Зәбир, һаман шул килеш! +- Рәхмәт. Ничек кенә мактасаң да, узган гомере кеше йөзендә һәм йөрәгендә сырлар калдыра инде ул, Сәбилә. +- Шулай. Син хәзер төшәсеңме? +- Төшәм шул... - дидем мин, уфтанып. +- Телефоныңны әйт әле. Йомышым бар иде... +- Рәхим ит: 89172961505. +Мин кузгалып киткән автобусның артыннан карап калдым. Әкрен генә сибәләп ява башлаган яңгыр тамчылары, аның күз яшьләре белән кушылып, пыяла битеннән агалар иде... "Эх, Сәбилә, Сәбилә, бармакларыңнан үбәр идем!.." БУ ХЫЯЛЛАР НИГӘ ЯКТЫ ДИСӘҢ... китапларның берсен булса да эләктереп чыгарга тырыша. Кызның күңелендә: "Әткәй кайтуга, бөртекләп булса да җыела торсын әле", - дигән самими уй бөтерелде микән? Тик ул чакта бер киткәннәрнең кире кайтуы гына ай-һай... Нурдидә абыстай, төпчек улы Нәсихне җитәкләп, Актаныштан Минзәлә төрмәсенә кадәр җәяү бара - күчтәнәчне алып калсалар да, ире белән күрешергә рөхсәт бирмиләр. Әй шул чакта Нәсихнең елаулары... Икенче тапкыр килгәч, "передача"ны да алып тормыйлар - Әбелхарисны Казан төрмәсенә күчерелде, диләр. Бу аерылышуның гомерлеккә икәнен Нурдидә абыстай сизенми калмагандыр, башын иеп Актанышка кире җәяү юл тотканда, "ни өчен" дигән бер соравына мең җавап эзләгәндер, таба гына алмагандыр. Кайда, кайчан, ни рәвешле юк иткәннәр аның газиз ирен, балаларының газиз атасын - бу сорауның җавабы да хәзергәчә җиде кат сер астында кала бирә... +Еллар үтеп, билгесезлек пәрдәсе күтәрелә төшкәч, талап алынган байлык өчен дәүләт беркадәр компенсация түли түләвен. Әнкәсе Һидаяның ул тиеннәрне күз яшьләрен сөртә-сөртә, "бабагыздан, сезнең өлеш", дия-дия, балаларына, оныкларына таратканын Фирдәвис абый яхшы хәтерли. Гаиләнең малы да, гаилә башлыгының гомере дә әнә шул тиеннәр белән бәяләнә... +Инде үзе әни кеше булып, пар канаты - Гайнетҗаны белән өй тутырып бала үстергәндә, Һидая апаның гыйлем хәзинәсе, тел йозагы астында сакланган сагышы, күңел моңы, күңел матурлыгы нарасыйларына күчә: Хәмдиясе, Мөдәррисе, Фирдәвисе, Дифинәсе, Гөлсинәсе, Фәрүсәсе һәммәсе эшкә уңган, төскә булган... Фирдәвисе бигрәкләр дә укуга һәвәс, рәсем төшерергә дә кулы килешеп тора. +- Авыл йортында эш тавык чүпләп бетермәслек бит инде ул, шулай да, мин укуга сәләтле булгач, артык эш кушмыйлар, ә менә Мөдәррис абыйга эләгә иде... Әнкәй миңа рәсем ясарга бирә иде. Акбур белән дә, күмер, карандаш белән дә ясыйм. Бервакыт чегәннәр авыл буйлап келәм сатып йөрделәр, әнкәй берне сатып алды да миңа да шундыйны ясарга кушты. Чүпрәкне таякка тарттырдым да, әнкәй теләгәнчә, үзебезнең күлләрне, аккошларны, казларны төшереп, буяу белән картина ясап куйдым. Стенаның бер ягында - чегән "картинасы", икенче ягында минеке эленеп торды, - дип балачак хатирәсен яңарта Фирдәвис абый. - Туган авылым Актанышбашта башлангыч мәктәп кенә иде, аны тәмамлагач, Актанышка йөреп укыдык. Авыл башында Изгеләр зираты дип йөртелгән иске зират бар, шуның янында бер-беребезне көтеп торабыз да, җыелышып беткәч, кыр казлары кебек тезелешеп, Актанышка китәбез. Юлда туктап, ял да итеп алабыз. Мине "Художник" дип йөртәләр иде, чөнки мәктәптә биш-алты ватман кәгазе ябыштырып ясалган су буе стена газетасын бизим. Рәсем дәресендә укытучыбыз, сыңар куллы Энгель абый да мине кыстый-кыстый рәсем ясата: портрет төшерәм, открыткалардан чәчәкләр күчерәм, укытучым кушканча, торналар, куяннар ясыйм... "Художник" кына түгел, "Бөрлегән малае" дигән кушаматым да бар иде әле... +Монысының - үз тарихы. Әнкәсе, инде бала табар вакытым җиткән дип тормый - елдагыча, сентябрь аенда бөрлегәннән кайтып керми. Беркөнне, хатын-кызлар белән җыйнаулап бөрлегәнгә киткәч, кинәт кенә тулгагы башлана. Ахирәтләре аны күтәреп, көч-хәл белән Әҗәкүл авылына кайтарып җиткерәләр, бер әбинең йортында Фирдәвис дөньяга килә. Аннан соң ул Кендек әби Гайнетҗан абыйлар йортында һәрчак кадерле кунакка әверелә. Ә менә малайга "Бөрлегән малае", "Бөрлегәндә туган" дигән кушамат берегеп кала. +Таш стена арасында түгел, табигатьнең үзендә аваз салырга ашыккан малай күңеленә ак болытлар аклыгы, болыннар киңлеге, урманнар сере, йолдызлар хыялыйлыгы күчте микән әллә? Җырлап торган күңел бу кадәр гел матурлыкка тартылмас иде... Җанда бөреләнгән хыял да бүтәннәрнекенә охшамаган: рәссам булырга! Бары тик рәссам! +- Мәктәпне тәмамлап, рәхәтләнеп ял итеп алгач, пароходка утырып, Казанга чыгып киттем. Ният - бары тик сәнгать училищесына керү, бары тик художник булу бит инде. Вестибюльдән җил-җил атлап кереп барганда, туктатып: "Сез кая?" - диләр. Минәйтәм, как кая - укырга керергә... "Соңга калдыгыз, инде өченче имтихан бара", +АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА +дип ушны алдылар... Утырып +килгән пароходым кич белән +кире Уфага китә иде - шуның +белән авылга юл тоттым. Бө +тен план җимерелгән, елыйсы +килә. Чөнки башта шушы +бер генә хыял бар иде. Иртән +ишегалдына кайтып кердем, +әнкәй сыер савып утыра. Кы +яфәттән күренгәндер инде: +"Нәрсә, улым?" дип ике генә +сүз әйтте... Вузга керергә +теләүчеләр өчен справочник +бар иде өйдә - шуны яхшылап +актара торгач, КИСИда (төзе +леш институты) архитектура +Түбән Каманың йөз күрке - Җәмигъ мәчете. +факультеты барлыгын, анда +Архитекторлары - Ф.Ханов, Р.Макуев. +керү өчен рәсемнән имтихан +бирергә кирәклеген күреп алдым. Кем ул архитектор, нишли - аны белү юк, рәсем булгач рәсем бит! Ничек кермәскә ди, гомер буе художник булып йөр дә... Канатланып тагын Казанга киттем дә... рәсемнән имтихан биргәндә "жирный икеле" алдым. Авыл баласы аның бөтен тәртибен каян белсен, сәнгать мәктәбендә укып килгәнме... +Барлык юллар да Римга илтә, диләр бит... Ул Казанны барыбер алачак әле, тик бераздан, берничә елдан... Әлегә - әнисе ягыннан туган тиешле апасының: "Авылга кире кайтып нишләрсең? Монда заводка эшкә кер, кич курсларда укырсың", - дип акыллы киңәш бирүе яшь егетнең тормыш сукмагын үз юлында калдыра. Казанның фотожелатин заводында слесарь өйрәнчеге булып эшли башлаган Фирдәвис, үҗәтләнеп, бөтен курсларга йөрергә тотына, спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба (самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат титулы да бар!), завод рәссамнары яныннан кайтып керми, алардан бик күп нәрсәгә өйрәнә. Әлеге тырышлыгы бушка китми, армия хезмәтендә дә терәк була: ни әйтсәң дә, штаб рәссамының тормышы гади солдатныкыннан күпкә аерыла. Якутиядә, штабта ике татар егете - берсе Казаннан, икенчесе Актаныштан - гөр килеп татарча сөйләшәләр... Армиядән кайткач та, егет үзенең хыялларыннан ваз кичәргә уйламый: шул ук заводта бишенче разрядлы слесарь булып эшләгән җиреннән әзерлек курсларына йөри башлый, нияте - КИСИны барыбер буйсындыру. Буйсындыра да. Икенче елны, имтиханнарның бөтенесен "бишле"гә генә тапшырып, студент булу бәхетенә ирешә. Шунысы кызык: мәктәп кенә бетергән яшел авызларны - бер төркемгә, ә Фирдәвис кебек акыл утыртып, тормыш тәҗрибәсе туплап килгәннәрне аерым төркемгә җыялар. Һәм ул төркемдәгеләрнең барысы да диярлек, институт бетергәч, сайлаган һөнәрләренә тугры калып, архитектор булып китә... +Ә ул чак - яшьлек дәрте, яшьлек романтикасы белән тулы чак. Яллар җиткән саен, күңелне җилкендергән пятачоклар... Мәктәп елларыннан ук гармунны юлдаш иткән Фирдәвис ул кичәләрдә күз өстендәге каш кебек. Гармун уйнарга өйрәнүе дә үзе бер вакыйга булып истә калган: +- Минем әткәй гомер буе амбарда хуҗалык мөдире булып эшләде, көне-төне накладнойлар белән утыра торган иде. Ничәмә-ничә колхоз рәисе алышынды - гадел, намуслы булганга, әткәйне берсе дә эштән алмады. Әткәй - сугыш ветераны, Ленинград фронтыннан яраланып кайткан. Күргәннәрен бер дә сөйләми иде. Уң як калак сөяге астына пуля кергән, мунча кергән саен, әткәйнең аркасына "авыртмый микән", дип кызганып карый идем... Аның дусты - сугышта бер аягын югалткан Гаяз абый бар иде, икесе дә гармун уйнарга кызыкканнар болар. Шабашка акчасына икесенә бер хромка сатып алганнар. Гаяз абыйның бармакларын күрсәң - бүрәнә юанлыгы диярсең... Гармунның ике теленә берьюлы баса икән. Шуннан, булмаслыгын аңлап, БУ ХЫЯЛЛАР НИГӘ ЯКТЫ ДИСӘҢ... гармунны әткәйдә калдырган. Әткәй, пыр туздырып уйнамаса да, ипле генә, ятышлы гына уйный иде. Бишенчеме, алтынчымы класста укыганда, мәктәптән малайлар белән сикерешеп кайта идек, егылып, умрау сөяген сындырдым мин. Байтак кына өйдә ятарга туры килде, шулчак гармунның бер ягында уйнарга өйрәндем. Әткәй бер көйнең аккордларын өйрәткән иде, шатлыгымнан йоклый алмый яттым ул төнне... Икенче елны, шаярып кайтканда, тагын умрау сөяген сындырдым. Бу юлы башка ягын. Өйдә инде икенче кул белән гармунның икенче ягын шыгырдатам... Шул вакытларда башта хромкада, аннан баянда абый белән бергәләп җыр-бию көйләрен уйнарга өйрәндек. Безнең авылда гармунчылар күп иде, клубка чыккач, гармунның бушаганын көтеп кенә торалар... +"Гармунчы булсын ярың", дип җырларда гына җырланмый. Апас кызы Розалияне дә шушы гармун моңнары үз дулкынына урап алгандыр әле. Студентларның бик күбесен әнә шул пятачоклар табыштырып-кавыштырып куя да инде - яшьләр соңгы курста укыганда, гөрләтеп туй ясыйлар. Уртак хисләр, уртак оя, уртак хыяллар... +Әнә шул хыяллар яшь гаиләне 1978 елда Түбән Кама шәһәренә алып килә. Фирдәвисне иң кызыктырганы - беренчедән, туган якларга якын, икенчедән, килүгә үк өлкән архитектор урыны, тиз арада бер бүлмәле фатир тәкъдим итәләр. Бирегә киләм дип ашкынып торучылар юк, чөнки халык телендә "зеклар шәһәре" дигән атамасы йөри... "Эшләп карыйм әле, бәлки кире дә китәрмен", дигән уйлар белән аяк баскан егет шушында төпләнеп калырбыз, балалар, оныклар үстерербез дип күз алдына китермәгәндер... Яшьләр башта Фирдәвиснең армиядә бергә хезмәт иткән дусты янында яшәп торалар. Ай үтүгә, үзләренә бер бүлмәле фатир бирәләр. Ни дисәң дә, Казанның кеше почмагында яки тулай торак бүлмәсендә яшәп яту түгел инде! +Яшь архитекторны эш дигәннәре колач җәеп көтеп торган: ничә еллар ташландык яткан тимер юл вокзалын бүгенге көн таләпләренә җавап бирерлек итеп үзгәртеп ясарга кирәк. Бу объектның эшен төгәлләгәнче күпме йокысыз төннәр узгандыр... Эш урынында, повидлолы пирожки белән генә тамак туйдыра-туйдыра, төн уртасына кадәр тоткарланулар... Ташландык ике катлы бетон бинаның уңайлы, заманча автовокзалга әверелүе яшь белгечкә карата ихтирам уята, үз һөнәренең остасы икәнен раслый. +Аннан инде - биш йөз кешелек залы булган Җәмигъ мәчете төзелешенә тотыну. Ул чакта әле шәһәрдә дипломлы дин белгечләре дә юк; мәчетнең эчен ничек бизәргә, анда ниндирәк җиһазлар булырга тиеш - андый белгечләр дә тезелеп тормый. Фирдәвис абый, Уфага барып, барысын да җентекләп өйрәнеп кайта. Алай гына да түгел, гарәпчә рәхәтләнеп яза белгән әнисе алдында оят дип, үзе дә гарәп графикасын өйрәнә башлый. +Язылышу сарае да бүген Түбән Каманың гына түгел, республиканың мактанычы булып тора. Элекке тар, кысан бина урынына зәвыклы һәм романтик бизәлешкә, үзенчәлекле проектка ия мәһабәт сарай калкып чыга. +Җәен гөрләп Сабан туе үтә торган "Ильинка" мәдәни-күңел ачу үзәге дә - архитекторның һәм төзүчеләрнең гаҗәеп иҗат җимеше. Хәер, мондый хезмәтләрне берәмләп барлый башласаң, бөтен һәйкәлләрне, Мәңгелек утны, фонтаннарны, паркларны, гомумән, ярты шәһәрне санап чыгарга кирәк булыр иде. Фирдәвис Ханов юкка гына 2004 елда Россиядә уздырылган профессиональ осталык конкурсында "Иң яхшы архитектор" исеменә лаек булмый! Җан җылысын кушып эшләгәнгә күрә, аның хезмәте үз бәясен ала. +Шәһәр үзәгендәге Тукай паркы кемнең генә игътибарын җәлеп итмәс?! Һәрберсе аерым һәйкәл булып "терелеп" баскан Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык кебек геройлар, китап битләре, ачык сәхнә олысын-кечесен үз янына тартып торучы әдәби бер учакка әверелгән. +- Тукайның һәйкәле 1993 елда ук ачылган иде, шуннан бирле мин монда кайда нәрсә булачагын хыялда күзаллап, берәм-берәм кәгазьгә төшерә бардым. Тик барысы да финансларга килеп терәлә бит... Әзер проектны 2012 елда Мәскәүгә конкурска алып барган идем, "Иң яхшы проект" дипломы алып кайттым, бу хезмәт, иң яхшы +АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА +эш дип, каталогка да +керде. Бирим дигән +колына - чыгарып +куяр юлына дигән +шикелле, былтыр +Парклар һәм скверлар +елы булды бит, шәһәр +башлыгы Айдар Рәис +улы Метшин үз янына +чакырганда, мин инде +шушы әзер проектны +тотып кердем. Менә +шулай, вакыты бик +җайлы туры килде, +паркны тиз арада ма +турлап сафка да басты +рдык, ул Татарстан +да иң яхшы парк дип +бәяләнде. Менә быел +Кама яр буен төзеклән +Тукай паркы - Түбән Каманың гына түгел, +республиканың горурлыгы. Проект авторы - Фирдәвис Ханов. дерү буенча бик зур +эш башлап җибәрдек, монда да елның исеме уңайлы туры килде... 2013 елда ук, пляж зонасы проекты белән Мәскәүдә халыкара конкурста катнашып, диплом алып кайткан идем. Быел да шәһәр башлыгы янына әзер эшне тотып кердем. "Нишлибез, нинди тәкъдимнәр булыр?" диюгә, "Миндә инде барысы да әзер", дигәч, ул ышанып та бетмәде, планшетны ачып күрсәттем. Хәзер менә яр буеннан кайтып кергән юк, республикадан акча бирелгәч, анда эш кайный. Елга эчендә зур фонтан булдыру күздә тотыла, шәһәр халкы өчен бик матур, уңайлы, заманча ял итү үзәге булыр дип өметләнәм. +Озак еллар шәһәрнең архитектура һәм төзелеш идарәсе җитәкчесе булып эшләгән, аннан китеп, берара район башлыгының киңәшчесе вазифасын да башкарган, бүгенге көндә янә элекке хезмәтенә кайткан Фирдәвис абыйны мин үзем тынгысыз бал кортына охшатам. Гел эзләнүдә, гел хезмәттә... Түбән Камада инде озак еллар Актаныш якташлар җәмгыятен җитәкләүче, зәвыклы кичәләр үткәреп, якташларына бәйрәм бүләк итүче дә әле ул. (Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: бу җәмгыять Актаныш районы җитәкчелеге белән даими элемтәдә тора. Нинди генә чара үткәрелмәсен, аралашып, кулга-кул тотынып эшлиләр.) Туксанынчы елларда милли хәрәкәтнең күтәрелеш чорында актив катнашкан милләтпәрвәр шәхес тә. Шунысы гаҗәп: иҗтимагый үзәк белән җитәкчелек икесе ике якта калгандай тоелса да, администрациядә эшләгән Фирдәвис абый алтын урталыкны таба белә. Бервакыт, милли хәрәкәттәге утызкырык кеше ниндидер дәгъва белән мэрия ишеге төбенә килгәч, ул чактагы шәһәр мэры И.Р.Метшин: "Бар, синекеләр килде, чык, сөйләш", - дип, Фирдәвис абыйны шунда чыгарып җибәрә. Күңеленә "эштән дә куар", дигән шик йөгерсә дә, ишеккә күрсәтүче булмый булуын. +- Милләт дип кычкырып йөрү бер нәрсә, үзеңдә шул рух булырга тиеш. Без гаиләдә гел татарча сөйләштек. Бервакыт балаларның класс җитәкчесе, марҗа хатыны: "Сез, мөгаен, өйдә татарча сөйләшәсездер? Сөйләшмәскә тырышыгыз, телләрендә сизелә", - дигәч, әй ачуым килде. "Сез нәрсә, әллә өйдә үз телебездә сөйләүдән тыймакчы буласызмы?" - дип ярсып киттем... Улыма да, кызыма да гел әйтә килдем: башка милләт кешесенә күзегез төшсә, карагыз аны, ди идем. Балаларым йөзгә кызыллык китермәде. Улым минем сукмакны сайлады, дисәм дә була, ул дизайн өлкәсендә эшли. +Хәзер инде елмаеп һәм тыныч күңел белән әйтелсә дә, бу сүзләр артында күпме тәвәккәллек, ныклык, үз телеңә, милләтеңә никадәр хөрмәт ята! Кызы Айгөл дә, улы БУ ХЫЯЛЛАР НИГӘ ЯКТЫ ДИСӘҢ... Марат та, оныклары Әминә белән Кәрим дә - Фирдәвис абыйның төп горурлыгы. Иңне иңгә куеп гомер кичергән Роза-Розалиясе исә - сабырлык үрнәге. +- Авыр мәлләр дә булмады түгел... Эш-эш дип йөгергәндә, вакыт белән исәпләшеп торулар юк бит. Җитәкче булып эшләгәч, соңга калып кайткан чаклар була, сәгатьне оныткан... Андый чакта үзеңне үзең беләсең, акланып маташмыйсың - сине гаепле итеп күрсәтәләр икән, "әйе, әйе, соңга калдым", дип ризалашасың инде. Шуннан зурга китми... Өйдә дә төн уртасына кадәр эшләп утырганда, хатыным чәй күтәреп керә, аннан әкрен генә чыгып китә иде, - дип татулык сере белән уртаклаша Фирдәвис абый. Аның: "Алдаган кешене яратмыйм!" диюе тормыш девизы кебек яңгырый. +Кыска-кыска җәһәт сорауларга җавап алганда, кешеләрнең эчке дөньясы ихласлыгы һәм еш кына көтелмәгән яклары белән ачылып китә. Язмам герое, сүз уңаеннан, Һади Такташ иҗатына хөрмәт белән каравын да җиткергән иде, үзенә күрә бер сере бар икән: нәсел шәҗәрәсен ясатканда, Такташның икенче хатыны Гөлчирә Мансурованың Фирдәвис абыйга әбисе ягыннан туган булуы ачыклана. Шагыйрь Актанышның ак каеннарына гашыйк булса, Фирдәвис абый яшькелт төскә мөкиббән. Гармунының әле дә кулыннан төшкәне юк, "Язлар җиткәч кайтырмын" дигән җыр - күңеленә иң якыннардан. +"Сайлаган һөнәрегездән туйган, башка эш табарга теләгән чакларыгыз булмадымы?" - дип соравыма Фирдәвис абыйның җавабы әзер һәм кискен икән. +- Юк! Башыма да килмәде! Архитектор - иң-иң шәп профессия ул. Рәссамнан аерыла! Сүз дә юк, рәссам - ирекле кеше, үзенә-үзе хуҗа. Яшәү, киенү рәвеше дә башка. Архитектор үзгәрәк... Бөтен күренешне энәсеннән җебенә кадәр алдан ук күз алдына китерәсең. Материалы нинди булыр, төсе. Кай урында агач утыртылыр. Кеше бу объектка җәяү киләчәкме. Эскәмияләрне кая урнаштырырга. Машина белән килгән очракта, кайдан, ничек борылырга, машинаны кая куярга... Менә шундый сораулар бөтен ваклыгына кадәр күз уңында тора, аларның бөтенесе әһәмиятле. Эшләгән эшең матур да булсын, кешеләргә файда да китерсен. +* * * +Мәктәп елларында Муса Җәлилнең: +Син яшәмә җирдә файдасыз бер +Түмгәк булып тигез урында. +Янып калсын гомрең маяк булып +Үзеңнән соң килер буынга, - дигән шигъри юлларын фәлсәфәсе турында баш ватмый гына ятлап куябыз. Аңлау еллар узгач килә: чыннан да, кешеләргә кирәкле, файдалы булып, гомер сукмакларын матурлыкка омтылып һәм шул матурлыкны үз кулларың белән тудырып яшәү - җан асрау түгел, чын-чынлап Яшәү дип аталырга хаклы. Фирдәвис Ханов яраткан җырдагыча, кошлар кебек талпынып, ташкын кебек ашкынып, җитез җилләрне узып, тормыш матур булсын дип яшәү иңнәргә хыял канаты куя. Якты хыяллар исә дөньяны да яктырта... +Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА "ҖИДЕГӘН ЧИШМӘ"ЛӘРГӘ +ЙӨЗЕК САЛДЫМ... +Татарстанның Халык язучысы Туфан Миңнуллинның юбилей кичәсеннән соң. 2011 ел. Маннанов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык шагыйрьләре Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим һәм башка бик күп, һич арттырусыз, милләтебезнең алтын баганаларын тәшкил итүче шәхесләр белән очрашулар безнең күңелләрдә мәңге җуелмас хатирә булып калды. Яшьләребез сиксән сигез яшьлек Бакый ага Урманче башкаруында музыкасыз-нисез халкыбызның борынгы "Ончы Фәхри" җырын тыңлау бәхетенә ирештеләр. Алма-Ата шәһәрендә яшәүче ике бертуган: берсе - Казакъстанның, икенчесе СССРның халык артистлары Рәшит һәм Ришат Абдуллиннарның җырларын тыңлап таң калдылар. Кыргызстаннан чакырылган кунагыбыз, Муса Җәлилнең көрәштәше Рушад ага Хисаметдиновның җәлилчеләр эшчәнлеге турындагы истәлекләре белән уртаклашуы, туган телен белмәү кәсәфәтенең хәтта Колыма сөргенендә дә кешене яшәү белән үлем арасына китереп җиткерүе хакындагы гыйбрәтле хәлләрне бәян итүе залда утыручыларның берсен дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Ә инде тугандаш башкорт шагыйрьләре Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, чуваш шагыйрьләре Порфирий Афанасьев, Василий Эндин, Педер Эйзин, халык җырчысы Владимир Чекушкиннар белән булган очрашулар милләтләр арасындагы дуслыкның матур бәйрәменә әверелде. +Хөрмәтле кунакларга истәлекле бүләкләр тапшыру да безнең традициягә керде. Хәтерлим әле, "Җидегән чишмә" җырының авторлары Гомәр Бәширов, Сара Садыйкова белән очрашуда олпат язучыга затлы түбәтәй, ә Сара ханымга "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Мәсгут ага Сибгатов: +Сандугачым, илһам качып +Китсә әгәр хәлләрең, +Исеңә ал, җилкәңә сал +Түбән Кама шәлләрен, - дигән шигъри сүзләр белән шәл бүләк иткәч, зал гөрләтеп кул чапты. +"Җидегән чишмә" кичәләренең тагын бер үзенчәлеге шунда: әгәр тамашачы аның беренче бүлегендә залда утырса, икенче бүлегендә инде ул үзе "артист"ка әйләнә. Фойеда Флүр Гайнемөхәммәтов җитәкләгән "Ләззәт" ансамбленә кушылып җырлый, бии, бер-берсе белән таныша. Кичәләребезнең әнә шулай дәртле, яшьләрне дә күздә тотып оештырылуын исәпкә алып, 1988 елда "Җидегән чишмә" әдәби-музыкаль берләшмәсе республикабызның Муса Җәлил исемендәге бүләгенә лаек булды. +Фәтхулла АБДУЛЛИН +Түбән Кама педагогика көллиятенә - 35 ел "БАЛАЛАРНЫ... БАШКА ЗАМАН ӨЧЕН +УКЫТЫГЫЗ" педагогик технологияләр һәм ресурслар институты белән ныклы хезмәттәшлек алып бара. +Көллиятнең бүгенге җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Фәйрүзә Яхъя кызы Манихова - укытучылар гаиләсеннән. Һәр укытучы үзенчә талантлы. Берсе ул талантны әти-әнисеннән мирас итеп ала, берәүләре бу сыйфатларга үзенең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә ирешә, өченчеләренең таланты исә иҗади коллективта үсә. Ә Фәйрүзә Яхъя кызында бу сыйфатлар бер төшенчәгә тупланган. Тырыш, тынгысыз, талантлы җитәкче ул. Мәгариф системасының барлык нечкәлекләрен төптән аңлаган Фәйрүзә ханым бар көчен бүгенге тотрыксыз заманда көндәшлеккә сәләтле, дәүләт белем стандартларының барлык таләпләренә дә җавап биргән белгечләр әзерләүгә юнәлтә. +Көллияттә үз эшләренең остасы булган, югары квалификацияле, һәрвакыт эзләнүчән, яңа ачышлар ясарга, педагогик камиллеккә омтылган, үз укучыларының мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен биш бармак кебек белгән, аларны үз балаларыдай якын күргән укытучылар эшли. +Без яңача фикерләүгә игътибар бирелгән, тормышта әледән-әле яңа ачышлар ясала торган заманда яшибез. Үсеш-үзгәрешләр уку-укыту, тәрбия процессына да кагыла. Укыту-тәрбия өлкәсендә моңа кадәр билгеле булмаган ысуллар, чаралар гамәлгә керә, таныш булган метод-алымнар үзгәреш кичерә, камилләшә. Түбән Кама педагогика көллияте дә заман сулышы белән яши: камиллеккә, яңалыкка омтыла. Бүгенге мәгариф системасында вариативлык принцибы киң җәелә бара. Педагогик процессны камилләштерү максатында теләсә кайсы модельне (технология, авторлык программалары) сайлап алу мөмкинлеге тудырылды. Мәгарифнең алга таба үсеше нәкъ менә шушы юнәлештә алып барыла: аның эчтәлегенең төрле вариантлары төзелә; мәгариф структураларының нәтиҗәлелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә. +Укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен, яңа педагогик технологияләрне белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала. Бу җәһәттән Риза Фәхреддиннең сүзләрен искә төшерү бик тә урынлы булыр иде: "Балаларны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр". Чынлап та, XXI гасыр укытучысы, булган белемнәре белән генә чикләнеп калмыйча, яңадан-яңа үрләргә омтылырга, киләчәкне күздә тотып эш итәргә тиеш. Җәмгыять бездән шуны таләп итә. +Шуларны исәптә тотып, бүгенге көндә Түбән Кама педагогика көллиятендә дүрт инновацион педагогик мәйданчык эшли. Болар - Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе; Ш.А.Амонашвилиның шәхескә хөрмәт белән карау технологиясе - "Тормыш мәктәбе" концепциясе; Сингапур мәгариф системасы технологияләре; Яңа федераль дәүләт белем бирү стандартларының нигезе - укыту тәрбия эшендә системалы-эшчәнлекле юнәлеш. +Әлеге мәйданчыклар булачак педагогларга мәгариф системасының асылына төшенергә, көллиятне тәмамлаганда, педагогик эшчәнлекне дөрес оештыра алучы, көндәшлеккә сәләтле белгеч булырга өйрәтә. +Кыскасы, 35 еллык тарихы булган педагогика көллияте, бай тәҗрибә туплап, яңадан-яңа үрләргә омтылып яши. Мәктәпләребезне һәм балалар бакчаларыбызны югары культуралы, зыялы, зәвыклы, белемен даими күтәрүче педагогик кадрлар белән тәэмин итүне максат итеп куя. Заман таләпләренә туры килгән, инновацион юнәлешкә корылган укыту системасы булдырып, мәгариф системасы алдына куелган бурычларны уңышлы үтәрбез дип уйлыйбыз. +Люция ГАЛӘВЕТДИНОВА, +фәнни-методик эшләр буенча +директор урынбасары ЯШЬ ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬ ТЕАТРЫ спектакльләрнең бизәлеш сәнгатенә зур өлеш кертә. +1990-1996 елларда театрның баш режиссёры Рөстәм Галиев була. (1996-2002 елларда баш режиссёр - Рөстәм Фатыйхов, 2002 елдан бүгенге көнгәчә - кабат Рөстәм Галиев.) Аңа репертуар сәясәтен төгәл ачыклау, тамашачыны театрга җәлеп итү бурычы йөкләнә. Яшь шәһәрнең гади, әле театраль булмаган эшчесе өчен шундый ук гади, аңлаешлы сюжетлы тор- Театрның ачылу тантанасына килгән кунаклар. 1989 ел мышчан спектакльләр куярга кирәклеген аңлый ул. Шуңа да Галиев беренче елларда катлаулы булмаган комедияләр, көнкүреш драмаларын сәхнәгә чыгара. +1990 елның 7 июнендә "Кызлар кызык итәләр" (Т.Миңнуллин)комедиясе белән (беренче исеме "Ак тәүбә, кара тәүбә") Түбән Кама татар театрының пәрдәсе ачыла. 1976 елда язылган бу комедия студентларның совет елларында популяр булган төзелеш отрядлары турында сөйли. Әмма 1990 елда андый отрядлар булмый инде, һәм режиссёр, бу теманы читләтеп үтеп, пьесадан музыкага, җыр-биюгә, үзеннән-үзе туып торган мәзәкләргә, ул чакта модага кергән чупа-чупс, стиморол һ.б. шуның ише сүзләргә бай җиңел, күңелле тамаша ясый. Сүз уңаеннан, "Кызлар кызык итәләр" озын гомерле булып чыга. Ул бүгенгәчә куела, тик актёрлары гына башка. Беренче спектакльнең нәкъ менә Туфан Миңнуллинныкы булуы да символик мәгънәгә ия, чөнки еллар үткәч, театрга аның исеме бирелә. +Шул ук елларда Галиев Т.Миңнуллинның тагын бер пьесасын - "Яшьлек белән очрашу"ны сәхнәләштерә, анысы да бүгенгәчә үзенең актуальлеген югалтмаган. Анда кешеләрнең шәхси мөнәсәбәтләре турында сүз бара. Пьесаның герое Гыйльфан 25 ел элек ниндидер сәбәпләр аркасында сөйгән кызы Равиләгә өйләнмәгән, авылдан Казанга китеп барып, башка кыз белән тормыш корган. Ә биредә аның Айдар исемле улы үсеп җиткән. Гыйльфан беренче мәхәббәтен оныта алмый һәм истәлекләрендә әледән-әле яшьлегенә кайтып тора. Р.Галиев тарафыннан гәүдәләндерелгән Гыйльфан образы гаять тәэсирле килеп чыга. Инде урта яшьләрдәге бу кешенең тышкы яктан хисләргә саранлыгы, тотрыклылыгы, серле сүзсезлеге артында борчу-сагышлары, беренче мәхәббәтен оныта алмавы ярылып ята. Улы Айдарны актив, эмоциональ, заманча хәрәкәтчән (пластик) егет итеп А.Кәримов уйный. Ф.Вафиев уйнаган Зөфәр, кай ягы беләндер мәгълүм комедия актёры Р.Шамкаевны да хәтерләтеп, тамашачыны көлдерә. +Иң мөһиме - беренче уйналган комедия һәм драма спектакльләре тамашачыны җәлеп итә, һәм ул инде театрга даими йөри башлый. +Беренче унъеллыгында театр үзенең репертуарын төрле авторларның - З.Хәкимнең "Зәхмәт", Г.Каюмовның "Адашкан чәчәкләр", Ю.Сафиуллинның "Йөзек һәм хәнҗәр", Г.Исхакыйның "Өч хатын белән тормыш", Х.Ибраһимовның "Мөхлис һәм иблис", Ф.Яруллинның "Каракның бүреге яна", К.Тинчуринның "Ил" пьесалары һәм башка комедияләр, драмалар белән баета. Алар арасыннан Һ.Такташның "Җир уллары трагедиясе", И.Юзеевның "Соңгы төн", М.Кәримнең "Ай тотылган төндә" дигән фәлсәфи трагедияләре аерылып тора. +Р.Галиев сәхнәләштергән тәүге фәлсәфи, трагик пьесаларның берсе - башкорт шагыйре, драматургы Мостай Кәримнең "Ай тотылган төндә" әсәре. Спектакль кешенең рухи коллыгы турында сөйли. Биредә сүз пьесаның героинясы - ыруның +ИЛЬТАНИ ИЛЯЛОВА +көчле ихтыярлы, +буйсындыручан нык +холыклы җитәкчесе +Тәңкәбикә (Г.Зәйнул +лина, Г.Фәхразыева) +турында бара. Тик +күптәнге яшьлек ха +тасы - җилдән туган +улы Дивана - ахыр +да фаҗигале вакый +галарга китерә. Күп +еллар узганнан соң, +аның гөнаһына шаһит +кеше - Дәрвиш пәйда +була. Аны искиткеч +итеп Рөстәм Галиев +Театрның 25 еллыгы. 2014 ел үзе уйный. Бу - өлкән +яшьтәге, чәнечкеле +рәхимсез карашлы, гомерен Аллаһыга коллыкка багышлаган, ләкин ахырда мәгънәсез яшәгәнлеген аңлаган ямьсезрәк кеше була. Ул көчле эчке энергетикага ия, тормышка ашмаган ирлек асылы аны эчтән кимерә. Һәм Тәңкәбикә, бер уйласаң - таш-хатын - аның ихтыярына буйсынырга мәҗбүр. Кайбер вакыйгаларны карап кичергәннән соң, аның ырудагы борынгы, искереп беткән кануннарны уза алмаячагы ачыклана. Ул шушы кануннарның колына әверелгән. Һәм анасы (!) үзенең улы Акъегетне, сөйгән кызы Зөбәрҗәт (Ф.Гыйниятуллина) белән бәйләп, далага үлемгә озата. Ягъни бу - кешенең вакыт белән үлчәнми торган рухи коллыгы турындагы спектакль. +Озакламый тагын бер көчле фәлсәфи әсәр - "Җир уллары трагедиясе" куела. Пьеса, мәгълүм булганча, 1920 еллар башында язылган һәм шуңа күрә заман рухына туры килеп, актив, пафослы рәвештә Аллаһыга каршы көрәш мотивында яңгырый. Җир уллары трагедиясе Аллаһыга сукырларча ышану нәтиҗәсендә килеп чыга. Әсәр кую өчен бик тә катлаулы дияргә кирәк. Асылда ул - поэма, шигъри диалог. Сюжет өчен Такташ Кабил белән Һабил турындагы сюжетны, аның мәгънәсен үзенчә үзгәртеп язган. Сүз уңаеннан, пьеса Байронның "Каин" трагедиясен хәтерләтә. Анысында да, монысында да сүз җирдәге беренче үтереш турында бара. Каин, Такташта - Кабил, Аллаһыга каршы ярсулы көрәшчегә әверелә. Моннан тыш, татар авторының пьесасы монологка корылган, фәлсәфи яктан кискенләштерелгән, бүгенге көндә Аллаһыга каргышлар яудыру үзенең актуальлеген югалткан. +Спектакльне куючы Р.Галиев оригиналь чишелеш тапкан - аның фикеренчә, трагедия ХХ гасырда СССРда һәм Германиядә диктаторлык, тоталитар режим барлыкка килү сәбәпле туа. Бу идея Б.Насыйхов сценографиясендә төгәл чагылыш таба. Таулы караңгы җир өстендә вакытны, җирне символлаштырган зур тәгәрмәч әйләнеп тора. Шунда ук, кинәт кан-кызыл төскә керүче тәгәрмәч өстендә әле Сталин, әле Гитлер портретлары күренеп кала. +Пьесада һәм спектакльдә катнашучы затлар күп. Әмма төп герой - Кабил. Аны А.Кәримов уйный. Аның герое көчле темпераментлы, эчтән табигый, тыштан хәрәкәтчән, пластик. Иң мөһиме - актёр геройның фаҗигале халәтен, тиранлыкка каршы көчле протестын төгәл күрсәтә. +Театрның шундый ук юнәлештәге эшләренә И.Юзеевның "Соңгы төн" әсәрен кертергә мөмкин. Р.Галиев - үзенчәлекле режиссёр, ул комедия, мелодрама, психологик драма кебек күптөрле жанрдагы пьесаларны сәхнәләштерсә дә, аның аеруча яратканы - катлаулы, метафорик, фәлсәфи трагедия. Һәм менә "Соңгы төн" дә, "Җир уллары трагедиясе" кебек үк, диалоглардан торган поэма. Пьеса аз күренешле, аз хәрәкәтле. Дөрес, андагы фикер бик җитди һәм мәгънәле. Ул Муса Җәлилнең җәзалану алды төне, андагы уйланулар, сагышлар, ә иң мөһиме - аның рухи ныклыгы, ЯШЬ ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬ ТЕАТРЫ туган җиренә мәхәббәте, кайнар патриотизмы турында. Автор һәм режиссёр конфликтны чынбарлыкка тәңгәллек линиясе буенча түгел, фәлсәфи яктан коралар. Мусаның камерасына Мефистофель керә (Гёте трагедиясендә Фауст янына Мефистофель килгән кебек). Анда да, монда да сүз яшәү мәгънәсе турында бара. Әмма, Гётедан аермалы буларак, Юзеевның иблисе хыянәт өчен Мусага җәннәт вәгъдә итә. Шунысы кызык: Мефистофель ролен, мөгаен, беренче тапкырдыр, "Яра" (Мансур Гыйләҗев инсценировкасы) +спектакленнән бер күренеш ир-ат түгел, хатын-кыз - актриса Г.Зәйнуллина уйный. Куелышның үзенчәлеге дә шунда. Хатын-кыз иблис тагын да кызыклырак. +Мусаны ул пьесада Шагыйрь дип атый. Рольне А.Кәримов башкара. Актёр үз героеның характерын төрле яклап һәм төрле очраклар аша ача. Ул фаҗигале, сагышлы, һәлакәткә дучар ителгән, әмма ирләрчә башбирмәс, наз белән үзенең сөеклесен (артистка Г.Кашаева) искә ала, уйларында моңланып әнисе (Г.Фәхразыева) белән очраша, Мефистофель белән кыю көрәшә. Шагыйрь шәхесен күпкырлы итеп ачу образны киң күләмле, тамашачыга кызыклы итеп күрсәтә. +Спектакльдә Тиран образы (Рәис Галиев) беркадәр читкәрәк куелган иде. Актёр аны сатирик плакат рәвешендә тасвирламады. Тиран йөзендә, аның әйткән сүзләрендә Гитлер шәйләнә. Әмма Галиев, аның манераларын җиңелчә генә кабатлап, Тиранның, гомумән, тираниянең гомумиләштерелгән образын булдыра. Тыштан ул бөтенләй явыз да түгел, хәтта елмаючан, күпмедер дәрәҗәдә мәче сымак йомшак кеше. +Б.Насыйхов иҗат иткән караңгы абстракт бизәлеш өч төрле күренеш урынын күздә тоткан: уңда - Шагыйрь, сулда - Тиран, уртада - Мефистофель, Палач, лаборантка кызлар. Үзгәреп торган яктыртылыш, әлбәттә, режиссёр трактовкасы, актёрларның эше белән беррәттән, бөтен спектакльнең трагик атмосферасын булдырырга ярдәм итә. +Театр даими үсә, күтәрелә бара, һәм күпмедер вакыттан соң аңа сәхнә сыман корылмасы булган иске бер бина бирелә. Ничек кенә булмасын, бу инде сәхнәне һәм хәтта кайчакларда залны да файдаланып, репетицияләр ясарга, спектакльләр куярга мөмкин булган үз бинаң дигән сүз! Ә тагын берничә елдан бинага реконструкция ясала һәм ул ярыйсы гына уңайлы (бигрәк тә тамашачылар залы), күркәм, театр бинасына әверелә. Дөрес, ул әле дә театр җитәкчесен, коллективны канәгатьләндереп җиткерми, алар, хаклы рәвештә, махсус үзләре өчен төзелгән заманча театр бинасына ия булырга тели. +Чирек гасыр вакыт эчендә труппа коллективы ныклап оеша, мактаулы исемнәр алган актёрлар да барлыкка килә. Алар - ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Нәсыйхов, ТРның атказанган артистлары Д.Карпова, А.Ибраһимов, Р.Галиев, Г.Зәйнуллина, Г.Фәхразыева; күпләргә Дамир Сираҗиев исемендәге театраль премияләр бирелде, С.Батыршина "ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булды; яшь актриса Гүзәл Шәмәрдәнова "Тантана" фестивалендә ике тапкыр "Иң яхшы хатын-кыз роле өчен" (А.Ивановның "Гөнаһлы мәхәббәт өрәге" спектаклендә Мария - 2015 ел, Чыңгыз Айтматовның "Анам кыры"нда Ана - 2016 ел) лауреат булды. Рөстәм Галиев исә - ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның халык артисты, Дамир Сираҗиев исемендәге премия лауреаты һәм, мөгаен, Марсель Сәлимҗанов шәкерте өчен иң кадерлеседер - Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия беренчеләрдән булып аңа бирелде. +Театр игътибарга лаеклы спектакльләреннән Туфан Миңнуллинның шулай ук +ИЛЬТАНИ ИЛЯЛОВА +билгеле, гадәти булмаган +пьесасы "Ай булмаса, йолдыз +бар"ны китерергә мөмкин, +театрда ул "Мәдинәм-гөл +кәем" дип атала. Күптәнге бу +пьеса беренче тапкыр Әлмәт +театрында 1978 елда куела +һәм аның өчен драматург +Т.Миңнуллинга, режиссёр +Г.Хөсәеновка, актриса Д.Ку +заевага Тукай премияләре +бирелә. Соңыннан бу пьеса +башка театрларда да берничә +тапкыр уйнала, һәм менә - +Түбән Камада да. Нәбирә Гыйматдинованың "Бүре каны" әсәре буенча куелган +спектакльдән күренеш Конфликтның асылы ав +тор тарафыннан беркадәр уйлап чыгарылган. Миңнуллин драмага Автор образын керткән. Дөрес, дөнья драматургиясендә андый мисаллар очрый. Авторны спектакльдә ышандырырлык итеп Альберт Ибраһимов уйный. Нәкъ менә Автор, үзенең героинясын язмыш сынаулары алдында башын идерү, елату максатын куеп, аның өчен бер-бер артлы авыр, драматик очраклар уйлап чыгарып тора. Бу максатның чишелеше - кешенең ныклыгын күрсәтү. Драманың һәм спектакльнең мәгънәсе һәм җәлеп итү көче дә әнә шунда төенләнгән. +Спектакль төгәл һәм ачык - кешенең, бу очракта Мәдинәнең батырлыгын, сыгылмас характерын күрсәтү. Мәдинәне Г.Кашапова уйнады, актриса үз героинясының характер үсешен - мәхәббәтен, бәхетен, институтта укуын, ахырда гаиләсенең җимерелүен, иренең хыянәтен, кызының һәлакәтен, күзләре сукыраюын - төгәл җиткерә алды, героинясының төрле тормыш этапларын, һәм драматик басымнарны. ныклы корыч характерын саклаган хәлдә, сынмый-сыгылмый үткәрүен ышандырырлык итеп уйнады. Әмма эчке асылының ныклыгы Мәдинәне хатын-кыз йомшаклыгыннан, кешелеклелегеннән мәхрүм итми. Нәкъ менә төп героиня образы аша сәхнә әсәренең образлы-шигъриятле мәгънәсе ачыла да инде. +Әсәрнең конфликтында Мәдинәнең әйләнә-тирәсендәгеләр - аның авыру, сукыр, авыр характерлы әнисе Разыя (Г.Фәхразыева), күренешләр барышында үзгәрәчәк Мирзанур (А.Кәримов) катнаша. Соң чиккәчә нерв киеренкелегенә ия актёр героеның асылын - Мәдинәне ихлас яратучы яшь кешедән башлап, хатынына хыянәт итүгә һәм ахыр чиктә эчүчегә әверелгәнгә кадәр һәрьяклап ачып күрсәтә. Мәдинәнең туганы Исхак персонажы да (Рәис Галиев) шактый кызыклы иде. Тыштан елмаюлы йөзе артында үзенең комсыз, юньсез асылын яшергән оятсыз, шома, җирәнгеч тип. Актёр, үзенчәлекле кабахәтлек фәлсәфәсен тормышчан итеп ачкан чагында, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның танылган рольләренең берсен - Ш.Хөсәеновның "Әни килде" спектаклендәге Ислам образын хәтергә төшерде. +Соңгы ун елда труппага Казан театр училищесын тәмамлаган яшьләр төркеме - Роза Аникина, Гүзәл Шәмәрдәнова, Юрий Павлов, Рафил Зәйнуллин, Раушан Асатов килеп кушылды. Р.Вәлиевнең "Әйдә барыйк, кызлар карыйк" комедиясендә, нигездә, гел яшьләр уйнады. Гадәттәгечә, Р.Галиев комедияне үзенчә куйды. Рәссамы - Б.Нәсыйхов. Беренче актта ниндидер тәгәрмәч-караватта егетләр йоклый. Алар төшләрендә үзләренә бишек җыры җырлаган кызларны күрә. Тәгәрмәч-карават тормышны, җир әйләнешен символлаштыручы хезмәтен үти. Икенче актта бу карават бәйрәмчә Яңа ел өстәленә әверелә, аның тирәсендә гадәти булмаган киемле егетләр-кызлар җыела. Бу - күп музыкалы, җырлы, яшь актёрларның дәртле биюләре белән тулып торган, шук-шаян, күңелле, фантазияле, оптимистик спектакль булып чыга. Т.Миңнуллинның "Кияүле кызлар кияве" комедиясе, соңрак Л.Леронның "СССРда эшләнгән" комедиясе дә шундый ук рухта уйнала. Алар режиссёр яраткан синтетик театрның махсус төрен тәшкил итә, һәм ул үзенең актёрларының күптөрле ЯШЬ ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬ ТЕАТРЫ +Театр коллективы Төркиядә гастрольләр вакытында. 2012 ел символик метафораларда, пластика, музыка кулланылган сәхнә әсәрләре төрләрендә уйный белүләренә, үз геройларының характерларында тормышчан дөреслекне чагылдыруларына ирешергә тели. +Түбән Кама театры, өлкәннәргә куелган спектакльләр белән беррәттән, нәниләр өчен дә, шул исәптән, Яңа ел тамашалары да әзерли. Моннан тыш, 2006 елда театр каршында бүгенгәчә эшләүче эксперименталь Курчак театры булдырыла. +Әмма шул ук вакытта Рөстәм Галиевнең төп эшчәнлеге - җитди, драматик спектакльләр кую. Шуңа дәлил буларак, соңгы еллардагы игътибарга лаек эшләре - М.Гыйләҗевнең Аяз Гыйләҗев романы буенча куелган "Яра" спектакле һәм Н.Гыйматдинова повесте буенча куелган "Бүре каны". +"Яра" спектакле узган сугышның фаҗигале хатирәсе буенча көчле реквием булып яңгырады. Димәк, ул Казан яшь тамашачы театры Хәрби-патриотик темага оештырган спектакльләр фестивалендә юкка гына Гран-прига лаек булмаган. Сәхнә әсәрендә сугышта гарипләндерелгән, йөзе җәрәхәтләнгән улларын атасы белән анасының да танымавы тамашачылар йөрәген соң чиккәчә сыкрандырды. Спектакльдә актёрлар Айдар Кәримов (Габдулла), Рәис Галиев (Сөләйман), Гөлгенә Зәйнуллинаның (Зөләйха) талантлары ачык күренде. Сабыр, аз сүзле, күзләре тулы яшь, җаннарында әрнүле яра булган картлар янәшәсендә аларга баккан күзләрендә тетрәндергеч сүзсез сорау саклаган, танылмаган уллары йөри. +Шундый ук фаҗига - шулай ук Ватан сугышы темасына Чыңгыз Айтматовның күренекле "Анам кыры" әсәрендә. Спектакль Советлар Союзының фашистлар Германиясен җиңүгә 70 ел тулуга багышланган иде. Гүзәл Шәмәрдәнова баш рольне - Тулганай ана ролен уйнады. Яшь актриса сугышта ирен, улын югалткан ананың трагик образын ышандырырлык итеп тудыра алган. Аның, кисеп төшергәндәй, җиргә авуы һәм чиксез газап белән: "Әйт, туган җирем, кайчан, нинди заманнарда ананың, улын бер мизгел генә күреп калу өчен, шулкадәр газапланганы, интеккәне бар?" - дип инәлеп соравы тамашачыны тетрәндерми калмый. +Башка тематика, вакыйгаларның бүгенге заманда баруы белән аерылып торса да, проблеманың җитдилеге белән шушы ук сафта "Бүре каны" (Н.Гыйматдинова) фәлсәфи спектакле тора. Әсәрнең сюжеты гадәти түгел. Авылда бер гаилә яши. Гомере буе улы булу турында хыялланган гаилә башлыгы Аю Кәрим (Рәис Галиев) картайган көнендә, ниһаять, теләгенә ирешкәч, улын бүре кебек көчле һәм усал итеп тәрбияләргә тели. Үзе бүре аулаучы буларак, чираттагы бүресен үтергәч, улын бүре канын эчәргә мәҗбүр итә. +Ике төп герой - атасы белән улы - спектакльдә кызыклы үсеш кичерә. Башта Аю Кәрим кырыс һәм тупас булып күренсә дә, соңрак үз гамәле өчен үкенүче сыйфатында гәүдәләнә. Ә аның улы Рамазан (Рафил Зәйнуллин), киресенчә, балачак елларында йомшак күңелле булса - атасының аңа бүре канын эчерүе дә шул сәбәптән - үскәч һәм шәһәрдә җитәкчелек вазифасына да керешкәч, явыз, тупас һәм рәхимсез кешегә әверелә. Монда яшь актёрның сәләтен билгеләп үтми булмый, ул Рамазанның төрле якларын, холкындагы үзгәрешләрне һәм, иң мөһиме, үзенең кырыс усаллыгы белән беррәттән, икенче планда беренче мәхәббәте Гөлнараны сагынуын чагылдыра. +Спектакльдә тагын бер гайре табигыйлек - бүреләрнең үз дөньясы, ул беркадәр "Чыңгыз Айтматовның "Ахырзаман"ы белән дә аваздаш булып тоела. Бүреләр, үз туганнарын харап иткән өчен, Аю Кәримнән үч ала. Бу үзенчәлекле сюжет бию куючы Рөстәм Фәтхуллин тарафыннан тәэсирле итеп эшләнгән. Куәтле, кыю, явыз, динамик, актив пантомимик чагылыштагы бүреләр көтүе фикерне, бумеранг образын - хаксыз гамәл өчен үч барлыгын символлаштырып, бөтен спектакль аша диярлек үткәрә. +Бурятлар "фэнтези" дип исемләгән әлеге сәхнә әсәрен "Казандагы "Нәүрүз", Улан-Удэдагы (Бурятия) "Золотая коновязь", Коньядагы (Төркия) "Мең сулыш һәм бер тавыш", Санкт-Петербург Халыкара фестивальләре тамашачылары алкышлады. +Әле күптән түгел, 2015 елда, Р.Галиев үзен яңа өлкәдә - драматург буларак күрсәтте. Ул "Кадер кичәсе" дигән драма язып, сәхнәгә чыгарды. Әсәр - авылның үлеме, кешенең рухи нигезләре җимерелү, аның ялгызлыгы, ата-бабалар турындагы хәтере, тарихи хәтере югалу турындагы сагышлы бәян (Аяз Гыйләҗев, Фёдор Абрамов, Василий Распутин романнары, повестьлары, Илдар Юзеев пьесаларындагы кебек). Зират Козгынының сәеррәк ролен үзенә хас дулкынланулы кайнарлык белән, балаларча беркатлылыкка картларча зирәклекне кушып, Ю.Павлов уйнады. Йөзләрчә еллар буе яшәүче һәм үткән замандагы кешеләрнең лаеклы тормышларын күзәткән бу кош үз тарихын, тамырларын, рухи көчен югалткан бүгенге буынга куркыныч диагноз куя. +Җитәкче буларак, Рөстәм Галиев яшьләргә үсәргә булыша. Ә режиссёр буларак, К.Станиславский әйтмешли, "режиссёр-бакчачы булып", актёрлар фантазиясенә ирек бирә. Яшь артистларның кайберләре, мәсәлән, Ю.Павлов, үзен режиссёр буларак та сынап карый. Ул М.Байҗиевның "Назлыгөл" драмасын куя, ә чуваш язучысы Н.Угаринның "Каһәр суккан мәхәббәт" пьесасын Казанда яшь режиссёрларның "Һөнәр" фестивалендә күрсәтеп, уңай бәя ала. +Түбән Камалыларның спектакльләрен Татарстанда гына түгел, - Башкортстан, Чувашиядә, Самара, Ульян өлкәләрендә, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта да яратып карыйлар. Театр "Нәүрүз", "Тинчурин" фестивальләрендә актив катнаша. Театр залын тутырып килгән тамашачылар коллективны юмарт рәвештә үзенең алкышлары белән бүләкли. Спектакльләрне татар тамашачысы гына түгел, рус телле татарлар да яратып карый. Театр социаль юнәлешле, анда ташламалар һәм аз керемлеләр өчен хәйрия спектакльләре системасы да каралган. +...Метафораларга бай сәхнә теле, үзенчәлекле кую алымнары, музыкаль һәм пластик бизәлеш, ансамбль куелышында актёрларның тормышчан дөреслеге режиссёрның да, шулай ук бөтен коллективның да иҗади өлгергәнлеге турында сөйли. Шушы иҗади кайнарлыкның еллар буе дәвам итүен Аллаһ насыйп итсен. +Ильтани ИЛЯЛОВА МАЭСТРО +АЛМАЗ ХӘМЗИН +Абзый да "өянкеләр"нең нәрсә - агачмы, +җырмы икәнен белмичә, халык соравын +кабатлап, кычкыргалаган булды. +- Абзый, син үзең кайдан? +- Чиләбедән, ә нәрсә? +- Бернәрсә дә түгел, аңлашылды, - +мәйтәм. +Рафаэль "Өянкеләр"не башлады. +Сезгә эндәшми, мин кемгә +Эндәшим, өянкеләр? +Җитте минем дә сезнең күк, +Картайдым, дияр көннәр. +Бу җырның музыкасы ишетелүгә үк, +Аяз Гыйләҗевның күзләреннән яшь бәреп +чыга, дип чордашларының сөйләгәннәрен +ишеткәнем бар иде. Аннан соң "Минем +таныш өянкеләр, сезгә баш ияр кемнәр?" +дигән җиренә җиткәч, сулкылдап җылый да +торган булган ул. Инде бу юлы үзем дә күр +дем. Тамагыма ачы сагыш төене утырды, +тынлык, Рафаэль залны елата. Ирексездән +Нәҗип Җиһановның "Алтынчәч" әлеге дә баягы абзыйга карыйм, ул да кулъ +операсыннан күренеш (сулдан уңга): +Идеал Ишбүләков, Рафаэль Сәхәбиев. яулыгы белән битен каплаган да: +- Өянкеләре дә калмаган шул авылымның, өянкеләре дә... - дип, күзләрен сөртеп утыра иде. +Хәзер, олыгая төшкәч, без Рафаэль белән ешрак очрашабыз. Туган авылыбызга да бергә кайтулар күбәйде. Сабантуйларда бергә булабыз. Сөйләшүләребезнең күп темасы, нинди чирдән интегүебездән кала, шул сәнгать һәм шул өлкәдәге хәлләр, кешеләр турында бара. Аяз абыйны Оперныйда җылатып җырлаганнан соң да бит инде 25 елдан артык вакыт узган, чүтеки. +- Син, Рафаэль, - дип башлыйм мин сүземне, - опера җырчысы булу белән бергә, теләсә кайсы концертта теләсә нинди җырны бик теләп һәм зур осталык белән башкарасың. +- Рәхмәт, Алмаз. +- Минемчә, мондый сәләт һәр җырчыга да бирелми. +- Җырчы өчен музыкаль жанрлар аерып куелмаска тиеш, дип саныйм мин. +- Җырчының төрле жанрларга: ягъни операга, халык җырларына, эстрада әсәрләренә тигез каравы аның талантының иксез-чиксез булуын раслый түгелме? Италиядә бит бер генә җырчы да аерым жанрларга бүленеп иҗат итми. Анда хәтта тембрларны бүлеп сөйләүләр дә гадәткә кермәгән. Син нәкъ шундый карашны яклыйсың бугай? +- Әлбәттә. +- Синең күпьяклы репертуарыңа сокланмый мөмкин түгел. +- Минем радиога яздырган йөзләрчә әсәрләрем, халык күңеленә кермичә, кайдадыр ята. Алар арасында романслар да, опералардан арияләр дә, төрле композиторларның әсәрләре дә, халык җырлары да, рус һәм чит ил классикасы үрнәкләре дә - һәммәсе бар. +- Минем аларның "Өммегөлсем"нән башкасын ишеткәнем юк. Ә кайда соң ул язмалар хәзер? +- Кем белгән? Радиолар күп, ә шуларны яңгыратучы юк. +- Радиолар хәзер коммерцияләнгән, төп максатлары - акча эшләү, ахрысы. +- Шулайдыр... +- Хәтерлим әле: композитор Луиза Хәйретдинованың Равил Фәйзуллин шигыренә МАЭСТРО язылган "Менә без дә үсеп җиттек, әни" җырының авылыбыз урамнарында яңгыравын. Багана башындагы динамиктан тарала, малай, синең тавыш. Авылда туып үскән егетнең әнисенә һавадагы кыр казлары очып җылы якка китүен үзенең китүе белән чагыштырып җырлавы... Ух! Шуңа ничек әнисенең йөрәге түзде икән?.. +- Ул миңа: "Җырлама әле, улым, шул җырыңны! Үзең ешрак кайтып йөр!" - дия торган иде. +- Бер тапкыр син миңа Рөстәм Яхин белән булган иҗади дуслыгыгыз турында сөйли башлаган идең, оныгың Нариман телефоннан шалтыраткач, сүзебез өзелеп калды. +- Әйе шул. Җыр буенча мин бик күп композиторлар белән эшләдем. Сине Рөстәм Яхин кызыксындыра икән, шуны рәхәтләнеп сөйлим. Мин аның дистәләрчә җырын, романсларын беренче башкаручы булдым. "Романтика" (Р.Байтимеров шигыре), "Иделкәем минем", "Өянкеләр" (С.Хәким) исемле җырларын, Ренат Харис шигырьләренә язылган романслар циклын үзе белән бергә радиога яздырдык. Рөстәм аганың җырларын башкару бик җиңел, ноталарын күрү белән үк, алар күңелгә табигый рәвештә агылып керәләр. Үзе рояльдә уйнаганда, аның белән җырлау бигрәк тә рәхәт һәм җиңел иде. Бик атаклы композитор булса да, ул яшь башкаручыларга зур хөрмәт белән карый иде. Аның әсәрләре җырчылар өчен бер зур мәктәп булып тора. Юкка гына аның романсларын М.Глинка исемендәге конкурсның мәҗбүри программасына кертмәгәннәрдер. Шуңа күрә аларны Е.Серкибаев, А.Днишевлар җырлый. Композитор Рөстәм Яхинны белмәгән рус һәм башка милләт җырчылары юктыр. +- Мин сине күбрәк Фасил абый Әхмәтов янында очрата идем. +- О-о! Ул бит бик юмор яратучан кеше иде. Без аның белән гел дус булып яшәдек. Фасил абый мине консерваториядә гармония буенча укытты. Ул фән шундый авыр, бездәй авыл малайларының теше үтәрлек түгел. Шуңа күрә ул аны безгә йомшак кына итеп аңлата, йә үзе эшләп күрсәтә, йә булмаса, класстан чыгып китә дә үзара күчерешергә ирек бирә иде. Аның музыкасы үзенә генә хас, бүтәннәргә охшамаган. Мин аның "Җитен чәчәк" (Разил Вәлиев шигыре), "Тәрәзә юа кызлар" (Әхсән Баян) җырларын, Равил Фәйзуллин шигыренә иҗат ителгән "Юатма син мине" романсын бик яратып башкардым. +- Ә Мирсәет Яруллин белән мөнәсәбәтләр ничек иде? +- Аның белән дә мин бик дустанә мөнәсәбәттә булдым. Ул иҗат иткән "Казан утлары" җыры белән без икәүләшеп бөтен СССРны әйләндек. Мин шунда Рәсәйнең мәшһүр композиторлары Ян Френкель, Оскар Фельцман белән таныштым. Мирсәет абый һәрвакыт пөхтә, матур итеп киенеп йөрүе белән безгә үрнәк булды. Ул, гомумән, дөрес кеше иде, кыек-мыек сөйләшмәде. +- Опера җырчысы буларак, сиңа шуларның берәрсе йогынты ясадымы? +- Беркадәр булгандыр инде, чөнки аларның җырлары белән тавышны чарлау файдага киткәндер. Бу мәсьәләдә миңа Нияз Даутовның ярдәме зур роль уйнады. Хәтерлим, әле мин театрда стажёр булып эшләгән вакытта ул Чиләбедән Казанга кайтып төште. Театр шундук башкача эшли башлады. Остаз безне сәхнәдә ничек йөрергә, образны ничек тудырырга өйрәтте. Уйнаган ролеңә ничек ышанырга? Монысын да аңлатты. Без яшьләргә зур партияләрне ышанып тапшырды. Нияз Даутовка безнең буын артистлары барысы да зур рәхмәтле. +- Оныгың Нариман бу араларда күзгә чалынмый әле. Телевизордан да күрсәтмиләр. +- Күрсәтмәү - анысы табигый нәрсә инде ул бездә. Аптырашлы түгел, күнегелгән. Аннан соң аның берара тавыш алышыну чоры барды. Үзем дә җырларга рөхсәт итмәдем. Ә хәзер музыка училищесында әйбәт кенә укып йөри. +- Ул синең дәрәҗәңне тагын да югарырак биеклеккә күтәрде. Аның Австриядә, Чехиядә, Мәскәүдә үткәрелгән халыкара фестиваль, бәйгеләрдә лауреат исемен яулавы, Мөслим Магомаев исемендәге конкурста Гран-при алуы, шулай ук Татарстан, Рәсәй Мәдәният министрлыклары, халыкара Владимир Спиваков фонды стипендиаты булуы миндә дә зур горурлык хисе уятты. Спиваков ярдәме белән Нью-Йорк, Төркия, Франциянең затлы концерт залларында чыгыш ясап, дан казанды. +АЛМАЗ ХӘМЗИН +- Рәхмәт. Мин бик шат. +Рәхмәт әйтердәй дуслар бик +аз инде хәзер. +- Нигә алай дисең? +- Менә мин хөрмәт ит +кән, аның җырларын яратып +башкарган Рәшит Абдул +лин да якты дөньядан китте. +Аның Разил Вәлиев сүзләренә +язылган күп җырларының +байтагын миңа башкарырга +насыйп булган иде. Ярый +әле 14 җырын язып, бер диск +чыгарырга өлгердек. +Хәйдәр Бигичев та юк +инде. Ул консерваториягә +керергә соңга калып килде, +ләкин тавышын тыңлап ка +рагач, аны берсүзсез укырга +Оныгы Нариман белән "Сәйдәш аланы" сәхнәсендә. алдылар. Нияз Курамшевич +ның театрга кайтуы аңа да зур бәхет китерде. Ул Хәйдәргә зур өметләр баглап, эшкә кереште. Чыннан да, "Алтынчәч"тә Җик Мәргәнне аның шикелле җырлаучы булмагандыр. Ул тыштан карап торганда тыныч кына күренсә дә, эчтән әллә нинди драматик хисләр кичереп башкара иде бу образны. +"Җәлил" операсы - Нәҗип Җиһановның бөек әсәре. Ул елларда Хәйдәр Бигичев булмаса, "Җәлил"не сәхнәгә куя алмаслар иде, минемчә. Хәзер "Җәлил" бармый, чөнки Хәйдәр юк. Бу спектакльдә мин Канзафаров ролен башкардым. Аңа карап, үзең дә бирелеп уйный башлыйсың, җырлавың белән дә аннан калышмаска тырышасың. Операның азагында ул "Сау бул, Казан!" ариясен башкарганда, мин сәхнә кырыеннан Хәйдәрне елап тыңлап тора идем. Оркестр белән җитәкчелек иткән Фуат Мансуров та: "Җәлилне еламыйча тыңлап булмый", - дия иде. +- Рафаэль, син үзеңне һәрвакыт түбәнрәк сыйфаттагы опера җырчысы итеп тасвирлап сөйлисең сыман. Моны синең артык тыйнаклыгың дип кабул итәргәме? Әллә бу чыннан да шулаймы? Син бит, югарыда әйтеп үтелгәнчә, "Җәлил" операсында шактый катлаулы Канзафаров образын тудырган артист, "Севильский цирюльник"та төп рольләрдән - Фигаро, "Евгений Онегин"да - Онегин, "Снегурочка"да - Мизгирь, "Фауст"та - Валентин, "Пиковая дама"да - кенәз Елецкий, "Алтынчәч"тә - Хан Колахан, "Җиһангир"да - Ислам, "Самат"та - Нургаяз һәм "Башмагым"да Вафаны уйнаган кеше. Гомумән алганда, утызлап операда шулхәтле образ тудырдым дип әйтә аласың. +- Минем эшемне, осталыгымны, иҗат мөмкинлекләремне башкалар бәяләсен. Мин бит үземне үзем мактап, миннән дә шәп артист юк дип әйтә алмыйм. Бу минем эчке дөньяма, халәтемә туры килми. Ә менә дусларым, иҗатташларым турында рәхәтләнеп сөйли алам. Алар минем сыйфатнамәмә мохтаҗ түгелләр, аларны халык болай да белә, хөрмәт итә, тыңлый, ярата. Мөнир Якупов, Зилә Сөнгатуллина, Хәйдәр Бигичев, Руслан Дәминов, Клара Хәйретдинова, Сәет Рәинбәков, Равил Идрисов - без бер буын җырчылары операбызның гөрләп эшләгән чагында танылу бәхетен татыдык. +Беркөнне мин аңа көтелмәгән сорау бирдем, ахрысы, ул аптырабрак калды. +- Рафаэль, син - опера җырчысы. Бөтен күзәнәкләрең опера белән сугарылган, опера белән тукылган. Сине берәр дөньяви дәрәҗәдәге җырчы белән тиңләмиләр идеме? Тавышыңны чагыштырып, кыяфәтең, манераларың буенча? Әйтик: "Син - Карузо!" - дип җиппәрмиләр идеме? Миңа сине кемдер шулай атагандыр кебек тоела. МАЭСТРО +- Юк. Азат Аббасов белән чагыштырдылар. Драматик рольләрне башкару мәсьәләсендә Азат абый шәп иде. Манераң, тавышың шуныкына охшаган дип әйткәләделәр. Ул - драматик тенор, ә мин - лирик баритон. Шул бер тирә инде. Яшьрәк вакытта Эмиль Җәләлетдинов, диләр иде. Мин үзем дә аңа тартым икәнлегемне белә идем. Әмма ул булып җырларга омтылыш юк иде, һәрвакыт үзем булып калдым. Кемдә юк инде ул андый охшашлыклар?.. Күп бит алар, мәсәлән, Илһам тавышлылар. +- Сиңа оперетталарда уйнау бик килешә. +- О-о, мин анда йөзәм. "Сильва"дагы бер кызык моментны әйтеп үтим әле. Анда мин отставной генерал булып уйныйм - спектакльнең башыннан ахырына кадәр коляскада утырып йөрергә тиешмен - инвалид. Иң ахыргы күренештә бокалымны тотып торып китәм. Әйе, үз аякларым белән. +Шул хәлне күргәч, залдагы бөтен тамашачы тәгәрәп көләргә тотына. Мондый эпизод классик күренешләрдә юк. Мин моны үзем уйлап чыгардым. Петербургтан килгән режиссёрга әлеге мизансцена бик ошады. Һәм ул аны башка чакта да шулай итәргә кушты. +Әйе, мин оперетталарны, музыкаль комедияләрне яратам. Анда рәхәтләнеп уйнарга мөмкинлек бар. Операда кысалардан чыгып булмый. Оперетталарда "отсебятина"ны кушарга җай чыга. Азат Аббасов шулай иткәнне яратмый. Аңа үзеңнән уйлап сүз әйтсәң, гримёрныйга чыккач: "Ты, твою мать, прекращай!" - дип сүгә башлый иде. +"Башмагым"да кияү Вафа булып уйнаганда, ниләр генә эшләмим, автор сүзен бөтенләй кулланмыйм. Бер көнне - бер сүзләр, икенче көнне - икенчеләре. Сәхнә артындагы артистлар, бүген нәрсә әйтер икән, дип кырыйдан көлеп карап торалар иде. +Мизансценаларны да үземчәрәк эшләдем. Шуңа күрә мине консерваториягә режиссёр-педагог итеп алдылар. Ул болай булды: Светлана Нәҗиповна - Нәҗип Җиһановның кызы, кафедра мөдире - беркөнне миңа әйтә: +- Кил әле, әйдә, режиссёр бул! - ди. +- Мин эшли алмам бит, - дим. +- Юк, юк, эшлисең! - ди бу миңа, ышаныч белән. +Шулай ул мине консерваториягә укытырга алды. Шуннан бирле мин - режиссёрпедагог, доцент. Хәзер минем бер студент кыз Лондонда җырлый - Влада Баравко. Беркөнне "Культура" каналыннан күрсәттеләр. Уфада, Ижауда, Саранскида, Волгоградта минем опера классын бетергән студентлар. Менә хәзер миндә бер татар егете укып йөри - Яромир исемле. Бик өметле! Тавышы, кыяфәте, диапазоны, тембры шулхәтле шәп! +Күптән түгел телевизордан Ободзинский турында кино карап утырдым. Әйбәт җырчы иде, мәрхүм. "Эти глаза напротив" дигән фильм. Мин хәзер кинода эчпошыргыч әшәке кешеләр булса, телевизорны сүндерәм. Менә монысында да андый персонаж бар - Сафонов дигән бер артист. Бик әшәке кешене уйный - партком секретарен. Ободзинскийның хатыны артыннан йөри ул анда. +Менә шундый заразалар каян килеп чыга? Тормыш юлымда күп күрдем аларны. Әле күбесен белеп тә бетереп булмый. Сәнгать дөньясында көнчелек, астыртын этлек эшләү күп бит. Хәер, бүтән өлкәдә дә, бүтән мохиттә дә байтактыр Сафоновлар... +Ләкин аларга игътибар биреп кәефемне бозып йөрмәдем. Алдагы юлым ачык иде - җырлыйсым булды. Вак-төяк интригаларга бирелеп, нервы бетереп йөрергә вакытым да юк иде. +Аннан соң хәзерге операның хәленә борчылам. Үземне үзем тынычландырып йөрим. Миңа: "Нигә шулхәтле борчыласың?" - диләр. Хәзер төрле өлкәдә, тармакта гаделсезлек күп. Сәнгатьтә дә. Зур урында эшләгән кешенең гаебе күбрәк, дию дөресрәк булыр. Булса да, әллә ни еракка алып атмыйлар, икенче җылырак урынга утыртып кына куялар. Юк, юк - чыгарып атмыйлар. "Карга карганың күзен чукымый". Номенклатурный кеше, диләр дә җайлыйлар. Нинди номенклатурный булсын, мәйтәм, макулатурный ул. +- Опера кирәкме соң ул? - диләр. - Нәрсә өчен файдасы бар аның? - дип өстәп тә куялар. +- Опера бөтен халыкларда да бар. Татар гына аннан мәхрүм калырга тиеш түгелдер. Җырлы-биюле уеннар татар милләтенә хас күренеш бит. Дөрес, татарча опера спектакльләренә тамашачылар азрак йөри, ә театр ачылган елларда халык агылган гына. Казанда да, башка төбәкләрдә дә милләттәшләр, әйтик, "Башмагым" спектаклен бик ошаталар. +Опера - драма, җыр, бию, рәсем сәнгатьләреннән тупланган чәчәк бәйләме кебек матур бер сәнгать бит ул. Эстрада кырыкка төрләнәчәк, ә опера барыбер яшәячәк. Әмма опера сәнгатен үстерүдә дәүләт ярдәме зарур. Бөтен илләрдә дә опера театрлары хөкүмәт булышлыгында яши. Аннары милли кадрларны барлыйсы, күтәрәсе иде. +Бервакытны мин "Молодые голоса России" дигән фестивальдә катнашкан идем. Анда Марусиннар, Сметанниковлар да бар иде. Безне сәхнәгә тезеп куйдылар. Бу - "Россия" залында булган хәл. Шунда безнең каршыга Иван Семёнович Козловский чыгып басты - бөек тенор. Аңа соңгы сүзне әйттерәләр. "Опера ул шундый сәнгать, бер вакытта да үләчәк түгел, гомумән, сәнгатьне операсыз күз алдына китереп булмый, - диде дә: - да здравствует Русский наро-о-о-о-д!" - дип, бик югары нотаны тотты. Озак сузып торды. Һәм бөтенебезгә кул биреп чыкты. +Аның бу гамәле "опера сәнгате мәңгелек" диюе булгандыр. +Әйе, һичшиксез, татар опера җырчысына мәйдан кирәк. Ул мәйданны безгә кем булдыра? Әйтик, миңа каядыр еракка сикерү өчен, таяну ноктасы кирәк - трамплин. +Шул уңайдан, уйларымны көлкелерәк рәвештә исбатлап, бер мисал китерәм. +Минем бер уртача җырлый торган җырчы студентым, Бельгиягә китәм, ди. Хәтта уртачадан түбән дәрәҗәдә җырлый ул. Син Мамадышка барам, дисеңме, дим, ишетеп бетермәгән булып. Үпкәләде. Ләкин шунда барып, шундагы җыр конкурсында икенче урынны алып кайтты. Котлыйм, дидем инде. +Кайчагында уйлап ятам, нигә безнең менә дигән "Алтынчәч" операбызны, үзебезнең талантларыбызны, чит илгә алып чыгып, дөньяны шаулатмаска? Грандиоз опера! Музыкасы искиткеч. Нәҗип Җиһановның даһилыгы бу. +Максат куеп, Ауропага алып чыгарга кирәк Татар операсын. Безнең дөньякүләм танылган җырчыларыбыз бар: Альбина Шаһиморатовалар, Аида Гарифуллиналар, Эльмира Кәлимуллиналар, егетләр арасыннан санап бетерерлек түгел талантлар, тагын-тагын әллә кемнәребез!.. +Менә шуларны зур сәхнәгә тезеп, Иван Семёнович Козловский кебек, алларына чыгып җырлар идем. +"Сез кайсы халыктан?" - дисәләр, +Батырлар исемен атадым. +Батырлар утларга керделәр, +Тик исән булсын дип Ватаным... +Алмаз ХӘМЗИН РӘССАМ +РӨСТӘМ ГАЛИЕВ +Бу да - халыкның күңеленнән чыккан моңлы җырларның берсе. +Казан юлының маягы, +Уртасынды аның таягы. +Шул юлларда йөри-йөри, +Ямь тутырды яшь йөрәккә. +Мин башта уйлый идем: "Нинди мәгънәсез җыр җырлый Әхсән абый", дип. Торабара, иҗат кешесе буларак, аңлый башладым, читтә яшәүче татарларга мөнәсәбәте турында язган, күңелгә тигән мәңгелек җырларның берсе икән. +Әхсән абый бик уңган кеше иде. Ул тәүлекнең 24 сәгатен эшләп уздырыр. Күбрәк бакчасында эшли, остаханәгә ул килгәләп кенә китә. Ияләргә шул бакчада чыктым, дия иде. Әлбәттә, Әхсән абыйның иҗаты турында мин бүген яңа сүз әйтә алмам. Аның иҗаты барыбызның да күз алдында. Кызыксынучыларга күргәзмә залларында эшләренең барысы да бар. Әхсән Фәтхетдинов иҗатын яктырткан китап та дөнья күрде. Түбәнкамалылар аны зурладылар, бик матур урында, үзе суларын эчкән чишмә янында, Кама елгасына терәлеп торган гүзәллек кочагында йортын булдырдылар. Болар өчен җитәкчеләргә рәхмәтле иде ул. Юбилей көннәрендә бу йорт Әхсән абый рухына зур мәртәбә булып халык карамагына тапшырылачак һәм "Әхсән Фәтхетдинов йорты" дип аталачак. +Әдәбият һәм сәнгать әһелләре дә аны ярата иде. Шагыйрь Зөлфәт Маликов "Остаханә" исемле олуг шигырен аңа атап язган. +Ул хәлләрне син аңларсың инде... +Әхсән туган, тамырдаш ла син! - +Күктән ишеп яуган кардаш та син, +Таңда койган яңгырдаш та син! +...Фикерең хак, дустым... +Бу дөньяның +Юк-бар җилләрендә җиллибез! - +Җир астына кереп +Сеңеп яткан +Тамырларны гына белмибез... +Әхсән абый үзенчәлекле шәхес иде. Мин озак еллар аның белән аралашып яшәдем. Аның төрле чакларын күрергә туры килде. Усал, шаян, йомшак, балалардай сөенгән чакларын... Иҗатка тотынса йомыла, дәшми торган булып кала. Эше беткәч тә бик тиз генә игә килә алмый торган иде. Бервакыт шундый хәл булды: Әхсән абый югалды. Беркайчан да эшенә, бакчасына хилафлык китермәгән кеше бакчада да күренми, остаханәдә дә уты сирәк яна. Беркөнне шулай очраклы рәвештә юлда очрады бу, бер кызны җитәкләгән. Авызы ерылган, чүпрәк сеткасы кулында, остаханәгә юл тоталар. Озак вакытлар бу матур күренеш дәвам итте. Җәй үтеп, көз җитте. Әхсән абый моңсу гына бакчага йөри башлады. Бу аның шушы кызга гашыйк булып йөргән көннәре икән. Кызыбыз Мәскәүдә сәнгать белгеченә укып бетереп, ялга кайткан булган, көз көне китеп барган. +Әхсән абый юмор ярата иде. Шундый мәзәк тә йөри: бервакыт "Җидегән чишмә" кичәсеннән соң Илһам Шакировлар машинасына утырып Казанга китеп бара бу. Юлда барганда, болар "дөньяны матурлыйлар". Әхсән күбрәк сөйләргә яратканга, сөйли дә сөйли. Күп сөйләргә яратмаган Илһам, күрәсең, тыңлый-тыңлый йокымсырап киткән. Уянып китсә, Әхсән "Кара урман"ны җырлый, ә машина элдертә. Илһам: "Тукта, җырлама!" - ди Әхсәнгә. Әхсән: "Нигә, әллә сиңа гына җырларгамы?" - ди. Соңыннан бу хәлне Мөдәррис Әгъләмовка Илһам Шакиров: "Мамадышка килеп җитәбез. Йокыдан айныбрак китсәм, ишетәм, кайдадыр таулар ишелә, сулар шаулап ага, сыерлар мөгри, сарыклар кычкыра. Нәрсә булган, ахырзаман мәллә дисәм, Әхсән "Кара урман"ны җырлап бара икән", - дип көлә-көлә сөйләгән. РӘССАМ +Туганнарын зурлап яшәде ул. Нәрсә сөйләргә тотынса да, "безнең әти" (Сарим), әни (Мәгъмүрә), Мидхәт абзый, Әкълимә, Әхтәм, Әсхәтләрне гел исендә тотты. Аларга багышлап әсәрләр иҗат итте: "Әти", "Әни", "Умарталык иясе" (Әхтәмгә багышланган). Әхтәм Фәтхетдинов Әлмәттә яши. Озак еллар газета мөхәррире булып Әхсән Фәтхетдиновның "Ияләр"еннән күргәзмә. эшләде, язучы, шагыйрь, берничә китап авторы. +Бервакыт халыкта шундый сүз тарала: "Теге рәсем ясаучы Тукай булган икән!" Бу исем аңа дәүләтебез Тукай исемендәге премияне биргәч таралды. Халык бик шатланды. +Әхсән абый теләсә ничек, теләсә кайсы темага кулын тыкмады. Ул җәмгыятебезне борчыган сорауларга җавап эзләде һәм аларны халык белән уртаклашырга тырышты. Иҗатына күз салыйк әле: +Беренче цикл: Шүрәле. Халкыбызның мифологиясе, әкиятләре. +Икенче цикл: Ияләр. Аның иҗатында алар зур урын алып тора. Һәрбер нәрсәнең иясе булырга тиеш, бу - табигать законы. Адәми затларның әлеге законнарга буйсынасылары килми. Табигать, чишмә-урманнар, болын-елгаларның иясе булганда гына, матурлык сакланыр. +Өченче цикл: Портретлар. Бакый Урманче, Әти, Әни, Шукшин, Әгъләмов, Фәйзуллин һ.б. +Дүртенче цикл: Атлар. Татарның яшәеше атлар белән нык бәйле булганга күрә, атлар темасы аның иҗатында зур урын алып тора. Ботаклы-чатаклы такта кисәкләреннән күп атлар ясады ул. Марсель Сәлимҗанов әйткәндәй, ул атларның күзләре барысыныкы да татар күзләре. +Бишенче цикл: Баганалар. Гомеренең азагында иҗат иткән җансыз баганаларга җан кертеп, дөньядан китеп барды. Аның фәлсәфәсе - бу дөньядагы багананың да үз язмышы бар. +Әхсән Фәтхетдиновның үз баганасы. +Сынлы сәнгатебезнең биек, нык, какшамас баганасы! +Рөстәм ГАЛИЕВ, +Туфан Миңнуллин исемендәге +Түбән Кама Татар дәүләт +драма театры җитәкчесе +ЭЛЬМИРА КӘЛИМУЛЛИНА: "МИН - ТҮБӘН КАМА КЫЗЫ!" картиналарында да шул наратлар бит инде! Эльмира ясаган рәсемнәрдә дә! Күп рәсемнәре туган йорты диварларын бизи хәзер. Алмагачлары ак чәчәкле майда да, алмалары пешеп утырган көзләрдә дә матур шәһәре! Киң урамнар, аллеялар, чәчәкләр... Алары да - күңелендә һәм... рәсемнәрендә. Түбән Камада урам исемнәре дә үзенчәлекле: Яшьлек урамы, Химиклар, Шинниклар проспектлары...Эльмираның әтисе Рамил дә, әнисе Лилия дә нефть химиясе шәһәрен төзүчеләр. Александра Пахмутова белән Николай Добронравов "Смелость города берёт" дигән җырны яшьлек каласы Түбән Камага багышлап язган, диләр. Эльмира кайткан саен Чулман яры буйларыннан, Красный ключтагы Изге чишмәләр тирәсеннән урый. Баскычлар, фонарьлар, беседкалар... Әллә нинди сихри бер почмак. Ай тулганда, әйбәт уйлар, изге ният белән килүчеләрнең теләкләрен чынга ашыра торган серле урын, диләр аны. +Мин тагын бер яңалык ишеттем: Эльмира Кәлимуллина "Бигеш" халыкара аэропортының "тавышы" булачак икән! Аның матур тембры озакламый пассажирларга игъланнар җиткереп, хәерле юл теләп торачак. "Сере бик гади: Эльмира - Түбән Кама кызы. "Бигеш" аэропорты да - Түбән Каманыкы. "Ил үзенең геройларын белергә тиеш", - ди аэропортның коммерция директоры. +Ул - шахматчы, телләр өйрәнә, велосипедта йөри, парашюттан сикерергә хыяллана, сәяхәтләр ярата (Америкага баргач, Сан-Францискода прокатка машина алып, бөтен Калифорнияне аркылыга-буйга әйләнүләрен, серпантин юлларны, гаҗәеп хайваннар дөньясын көлә-көлә искә төшерергә ярата ул. Исландиядә бензин беткәч, нинди маҗараларга очраулары хәзер көлке тоела...) Автомобиле тәгәрмәчле кечкенә өй кебек. Үзенә күрә бер дөнья, кызыклы хәлләрнең шаһиты. Концерт костюмнары, туфлиләр дә шунда. Ә "бөке"ләрдә - җырлый Эльмира. Мин аны менә шундый итеп тә беләм хәзер. +...Шактый еллар узса да, минем өчен ул һаман кара бөдрә чәчләрен ике толым итеп үреп салган, шомырттай күзләреннән очкыннар чәчеп торган 15-16 яшьләрдәге шукшаян кызый. Иң беренче тапкыр аны 2003 елда Кырымда узган "Сөембикә варислары" фестивалендә күргән идем. Тере, үзсүзле, кызыксынучан, шат күңелле булып хәтергә уелып калган. Атаклы "Нәүрүз" балалар бию ансамбле, Илнара Хуҗиева, Марат Фәйрушин, Эльмира Кәлимуллиналар Түбән Каманың мактанычы иде ул чакта ук. Эльмира чия кызыл күлмәге белән әллә каян күзгә ташлана: кипарислар күләгәсендә дә, диңгез дулкыннарына кушылып җырлаганда да, уттай кызган йомры ташлардан ялантәпи йөгергәндә дә... Тәненә шоколад төсе дә кунгач, кырымтатар кызлары Алие, Әмине, Айшелар белән бутадылар үзен. "Мин - Эльмира, Түбән Кама кызы", - диде ул шул чакта, елмаеп. Ялтаның диңгез яры буе мәйданындагы концертта Эльмира, "Әдрән диңгез"не җырлап, халыкны таң калдырды. +Хәер, музыка аның тормышына бала чагында ук ныклап кереп урнаша анысы. Җыр дөньясына тартылуы Болгар авылында яшәүче әби-бабасыннан килә, диләр якташлары. Әтисе Рамил ягыннан әбисе - укытучы Мөнәвәрә апа - мандолинада, бабасы Мидхәт гармунда уйный. Әнисе Лилия ягыныкылар - Тимербаевлар да искиткеч музыкаль халык! Аларга башкорт далаларының, Урал тауларының моңы күчкән, күрәсең. Кыңгыраулы яшел гармунда уйнаган, вальска биергә яраткан Лотфулла бабай, моңлы тавышлы "тәти әби" Зәйтүнә, спектакльләрдә җырлы рольләрдә уйнаган Маһиҗиһан әбекәйләр... Ә әнисенең сеңлесе - Алия апасы музыка мәктәбендә Эльмираның беренче укытучысы. "Хәтерлим, Алия апа өйгә килеп, абый белән мине музыка мәктәбенә бирү турында сөйләшүләр алып бара башлады. Әнинең, билгеле инде, безне шәһәрнең бер башыннан икенчесенә йөртәсе бик килеп тормый. Болай да гимнастикага, биюгә чабам бит. Бәхеткә, шул елны икенче фатирга күчендек. Ә аннан музыка мәктәбенә биш минутта барып җитмәле. Шулай итеп, балалар музыкахор мәктәбенең фортепиано классына йөри башладым. Пианистка булып музыка училищесына керәсем килә иде. Классик музыка, хор музыкасында тәрбияләндек без. Вокал классында Ольга Михайловна Сапёровадан дәресләр алдым. Әти белән әни миңа башлаган эшне ахырынача җиткерергә кирәген бик яхшы сеңдерделәр. Әй, бу ялкытты, кызык түгел, дип, әле бер эшкә, әле икенчесенә тотынып, берсен башлап, икенчесен ташлап йөрсәң, тормышта үз-үзеңне таба алмыйсың, дип аңлаттылар". +(Быел февраль аенда "Мечта" музыка-хор мәктәбен төрле елларда тәмамлаучыларны С.Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятенә юбилейга чакыралар. Эльмира да кайта. Ак күлмәктән, дулкын-дулкын чәчләрен иңсәсенә таратып салган... "Умырзая", "В горнице", "Адажио" яңгырый.) +Шул бөтерчек кебек кыз ун яшендә үк, Түбән Кама шәһәре хакимияте призына үткәрелгән вокалистлар конкурсында катнашып, дипломант була. "Сандугач сайрар илем" гала-концертында исә Гран-прига лаек булуы аның юридик лицей тормышын 180 градуска борып куя! Бөтенроссия "Көмеш тавыш" конкурсында (Иваново), "Көмеш эдельвейс" халыкара конкурсында (Мәскәү) лауреат исемнәрен яулый. Югыйсә, милиция формасыннан иртәнге җидегә ничек тә гомуми тезелүгә соңга калмаска дип ашыккан, капитан приказын ялгыш кына үтәмичә, нарядтан тыш идән юган, хокук белеме, криминалистика, сугышчан көрәш төрләрен өйрәнгән, хәтта Макаров пистолетыннан да ата белгән, мәктәптә укыганда ук автомобиль йөртеп караган кыз. (Балачактан ук руль артына утырып йөрергә, зур "Джип"та Түбән Кама юлларыннан җилдерергә хыяллана ул.) Тугызынчыдан соң юридик лицейга түгел, музыка училищесына керәсе килә. Тавышың юк, дип кабул итмиләр. (Тавыш түгел, акча кирәген каян аңлап бетерсен соң кыз бала!) Музыкага бүтән борылып та карамыйм, дип, күз яшьләре белән кайтып кергән кызын тагын әнисе тынычландыра. "Кызма, әйдә, тормышыңны бер сәгатьтә үзгәртеп атмыйк. Фортепиано дәресләренә дә йөр, вокал, сольфеджио белән дә шөгыльлән, хорны да ташлама. Тормыш барысын да үз урынына куя ул. Иң кирәген генә сайлап алырсың ахырдан", - ди. +Максатчан кыз Казан университетының икътисад факультетын, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый. 2007 елда инде Казан дәүләт консерваториясенең әзерлек бүлегенә укырга керә. Менә шунда укытучысы Гөлнара Мурзиева күреп ала аны! Эчке темпераментын тоеп, тиешле юнәлештә үстерә. Тырыш, үҗәт, бик тә җаваплы бу кызга ышаныч белдерә. "Голос" проектында җиңгәч тә, иң беренче булып Гөлнара Рәгъде кызы смс-котлау юллый укучысына. +Без Эльмираны "Алканат" рок төркемендә "Бушлык патшалары" җыры белән хәтерләп калдык, Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым" музыкаль комедиясендә Җиһан карчык такмаклары өчен яраттык, Эльмир Низамовның "Алтын Казан" мюзиклында сокланып тыңладык. Бүген композитор Эльмир Низамов белән уртак альбом яздыралар. Дискка исем уйлап тапканнар инде - "Рәхмәт сиңа" дип атала. Хыялы, тырышлыгы, максатчанлыгы, тәвәккәллеге белән Эльмира үзенең матурлыгын, талантын күрсәтә ала. (Инстаграмда Эльмираның elmiramatur аккаунтын искә төшереп, елмаеп куям.) Соңгы арада радиостанцияләр аның "Төнге учак", "Аксылу җыры"н, "Бәллүр чыклар" композициясен кат-кат яңгырата. +Сайтында ул үзе турында, шаяртып, "Сихерче" дип язып куеп, фанатларын шаккатырган иде. Серен болай аңлатты: "Сихерче - ул мистик образ. Тормышымда чынлап та шундый хәлләр булгалап тора: бер нәрсә турында уйлап кына куясың, нәкъ шулай килеп тә чыга! Мәсәлән, "Рубин" матчында миңа өч тапкыр Татарстан гимнын җырларга туры килде - өчесендә дә "Рубин" җиңде! "Голос" проектында да конкурстан узуны бик нык теләп йокларга яттым. Төшемдә коридор буйлап үтүемне, сәхнәгә чыгуымны, софитлар яктыртуын һәм... миңа бер кресло борылуын күрдем. Өндә нәкъ шул кабатланды! Уйлар материальләшә шулай..." +Яраткан язучысы Пауло Коэльо сүзләрен көндәлегенә тикмәгә генә күчереп алмагандыр инде: "Ахыргача үз язмышыңа буйсын. Һәм исеңдә тот: нәрсәнең дә булса чынга ашуын бик-бик теләсәң, бар Җиһан сиңа ярдәмгә киләчәк". +Шулайдыр, бик-бик тырышсаң, бик-бик теләсәң, шул уй-хыялларың белән янсаң, бар Җиһан синең якка борыладыр. Эльмира Кәлимуллинаның һәр көне, сәгатеминутлары үзенең тормыш шигаре күчәрендә әйләнә. Әнә бит нәрсә ди: +- Үз-үзеңә ышанырга, үзлегеңнән үсәргә кирәк. Кеше башка берәүдән түгел, кичәге "мин"еннән яхшырак булсын. Бүгенге Эльмира кичәге Эльмирадан бер карышка гына булса да яхшырак булырга тиеш! +Эльмира ЗАКИРОВА Әдәби берләшмәләрдә +ИЛҺАМЛЫ ЕЛЛАР +Төзәтми тор! Күпме шәһәрләрнең нигезенә Без таш булып Бу дөньядан күчтек! Октябрьның давыл көннәрендә Кызыл җилләр булып без ул истек! Әмма һаман: Ул - тарихның яман хатасы, дип, Аны бары ваклап сатасы, дип, Саттылар. +Юмор +Илдар ХӘЙРУЛЛИ ГАИЛӘ КРИЗИСЫ АПТЫРАР ДИП УЙЛАМА... Шаян сәхифә +УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ +Уйланыгыз, наданнарым! Кояш: "Әйтер сүземне "Тәңкәле тау"да әйтеп бетердем, тикшерүгә килеп йөрмим", - диде. +Атилла Расих. Тем лучше. Исегез китмәсен, Разил өчен, әнә, Әхәт Гаффарга карап сөйләрсез, ә Кояш урынына, әнә - Ләбибә бар. Йә, кайсысын башлыйбыз. +Репликалар. Разилне, Разилне! +Атилла Расих. Түрдәгеләр, сүз сезгә бирелә. +Мөхәммәт Мәһдиев. Мин әле Разилнең кулъязмасын укып өлгермәдем, шулай да сөйләргә була... Мәсәлән, исеме - "Яшисе килә" дип куелган. Бик ялтыравык исем. Исемнәр... (Исем фигыль, атау исемнәр, исемнәрнең килешләргә төрләнеше турында ярты сәгатьлек чыгыш). +Атилла Расих. Рәхмәт, Мөхәммәт, үзеңнән соң сөйләүчегә сүз дә калдырмадың. Мин, шәхсән, бу повестьны җентекләп укып чыктым, шуңа күрә болай иркенләп сөйли алмам. Әсәр үзенең темасы белән ошады миңа. +Мөсәгыйт Хәбибуллин. Повестька романтика җитми. +Марсель Галиев. Геройның әти-әнисе исән, шуңа күрә дә авторга ирек җитми. +Мансур Вәлиев. Әсәрнең документлары чиста. +Атилла Расих. Фатих абый, сез дә әйтегез инде! +Фатих Хөсни. Кояш турындамы? +Атилла Расих. Юк, Разил турында. +Фатих Хөсни. Син, Ләбибә, яклап маташма! +Ләбибә Ихсанова. Нишлисез, Фатих абый?! Тик кенә утырам ич, ләм-мим! +Фатих Хөсни. Ләбибә түгел - Ләм-мимә син! Ә Кояш турында әйтергә кирәк. Ник Болгар шәһәрендә казынып йөри ул? Нәрсәсен югалткан?! +Марсель Галиев. Болгарны яклап чыкмасак, бүген-иртәгә чувашлар аны үзләренеке итәчәк. +Фәрваз Миңнуллин. Көн тәртибенең башланган пунктын түгәрәкләп куяргадыр: "Яшисе килә" повестен тулыландырыр өчен авторның үзенә кире кайтарырга кирәк. +Марсель Галиев. Соң инде. Ул повесть "Казан утлары"ның апрель санында чыгып килә. +Фәрваз Миңнуллин. Димәк, өлгереп була. +Марсель Галиев. Наданнарым, аңлагыз! Разил Вәлиевнең бу повесте инде Җәлил премиясенә тәкъдим ителде. Банкетында утырганда, йөзегез кызарыр бит. Лапа! +Атилла Расих. Марсель, бу сүзләреңне беркетмәгә өстәмәсәң дә була... Җәмәгать, ике сәгать утырдык, әйдәгез, тәнәфес ясап алыйк!.. +Язучыларның "Тынгысыз каләм" +дивар газетасыннан. +Март, 1982 ел +Сәхифәне Марсель ГАЛИЕВ әзерләде. +Игътибар! +Хөрмәтле абунәчеләребез! 1 сентябрьдән 2017 елга газета-журналларга, шул исәптән "Казан утлары" журналына язылу башланды. Басмабызга элемтә бүлегендә 73210 (Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен), П2365(Татарстанда яшәүчеләр өчен) индекслары белән язылырга мөмкин. Юридик затлар өчен индекслар - 16262 (Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен), П2368 (Татарстанда яшәүчеләр өчен). +Киләчәктә дә бергә булыйк! + +Мин, Хәерова Ләйсән Ринат кызы, 1998 елның 1 октябрендә +Әлмәт районының Мәмәт авылында туганмым. 6нчы сыйныфка +кадәр Мәмәт урта мәктәбендә белем алгач, 7нче сыйныфка +Әлмәт шәһәренең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге тата +гимназиясенә укырга килдем. 6нчы сыйныфтан шигырьләр +һәм кечкенә хикәяләр яза башладым. 2016 елда "Ак җилкән +Бөтенроссия әдәби әсәрләр конкурсында Гран-прига лаек +булуыма, танылган әдипләрдән киңәшләр алуыма бик шатмын. +Мондый чаралар яшь каләм ияләренә җилкәннәр куя, иҗатка +үсендерә. +Быел, мәктәпне тәмамлап, КФУның Г.Тукай исемендәг +Татарны өйрәнү һәм тюркология югары мәктәбенә укырг рдем. Биредә татар әдәбиятын үзләштерүне һәм иҗат эшен дәвам итәрмен ди +етләнәм. +КОЯШ ХАЛКЫ +ХИКӘЯ +Кышкы кич Буран Битлекләр Мәктәп ытмакч бәрерг штә күрә аләмнә тискәр арынна л. Курча нан гына чкырды ырдатып арыды.. ы күреп дия иде ыяфәтен ларына ридорг өһиме ан ела киңәюе ! Күргә +Әби Таһир Ул - минем профессия Кояш җылы! Алар исә боздай салкын бер таш кисәге! Кешеләр! - дип нәфрәт белән кычкырды кыз. Тавышы утырганчы өзгәләнде. +- Китмә, әби, - дип елады аннары. Кызга кеше кирәк. Дус кирәк. Ышанучы кирәк. +...Дүшәмбе көнне алар Таһир белән тагын түбәгә менделәр. Егет кызга әйтәсе сүзләрен үз эченнән генә күп тапкыр кабатлады. Бетон плитәләр, кич җитүгә карамастан, һаман җылы. Кояш, түбә читенә кунгандай, бер ноктада эленеп тора. +- Сәфинә, мин сине яратам, - дип дәште Таһир. +Сәфинә моны белә. Үзе дә өзелеп сөя. Ләкин егет тагы нидер әйтергә тели. Мәхәббәт - иң мөһиме түгел. +- Мин гел синең белән булырмын! Мин сине ташламамын! Мин синең кояшыңны күрәм, Сәфинә! Мин сиңа ышанам! +Сәфинә елмайды. Кулын күтәреп, Таһирның җилкәсендәге күгәрченне сыйпады. Егет исә кызның һаваны капшаган кулын гына күрде. +- Сәфинә! - Кыз кинәт борылды. Күкрәгендә әллә ни болганды, чәлпәрәмә килде. +Әбисе! Ул бит хәзер китәчәк! +- Нигә әйттең миңа?! Нигә?! Ул китә! - дип кычкырып җибәрде кыз, Таһирның кулларын этеп җибәреп. Егет берни аңламады. +Чөнки Таһир табылды! Хәзер аны кайгыртучы бар! Ә әбисе китә!!! +- Ул гаепле түгел, кызым! Ул - синең кояшың, терәгең! Бәхетле бул, кызым! - диде Әнисә карчык, түбә читенә таба атлый-атлый. +Аның ябык гәүдәсе кояш нурында ялтырап тора. Назлы йөзе әллә нигә елмая, ак яулыгының очларын җил тарткалый. +- Юк! Кал! Син миңа кирәк! - дип кычкырды кыз, өрәк артыннан йөгереп. +Сәфинәнең күзләрендәге яшьләр әбисенең күзендә дә пәйда булды. +- Хуш! +Әнисә карчык борылып китте. Ул туп-туры түбә читенә кунаклаган кояшка таба атлады. Ераграк киткән саен, аның гәүдәсе яктыра барды. Сәфинә күзләрен куллары белән каплады, яктылыкка түзә алмыйча, күзен ачмады. Инде ап-ак нур гына калганда, кыз түбә читенә, әбисе киткән якка таба йөгерде. Ул үзенең тугызынчы катта икәнен бөтенләй онытты... +Сәфинә өрәктән калган ак нурда адашты, як-ягына каранды, һавадагы энҗе бөртекләрен учларына җыйды. Түбә читенә йөгерде. Тизрәк! Куып тотарга! Калдырырга! Әби! +Таһир кызны түбә читендә тотып калды. Аныңча, кыз сикермәкче иде. +Сәфинә аңа яшьле күзләрен күтәреп карады. Кызның иреннәре калтырады, нидер пышылдады. +- Син! Синең аркада китте ул! Таһир! - дип кычкырды Сәфинә, егетне этеп җибәреп. +Таһир берни дә аңламады. Кызның нигә елаганы да, кем белән хушлашканы да аның өчен сер иде. Ул Сәфинәне, башыннан сыйпап, берсүзсез кочып алды. +- Син! - дип һаман кычкырды кыз, кайнар яшьләрен сөртеп. - Син! +- Тынычлан. +Кыз Таһирның кочагында озак елады. Үзе яратты ул аны бу минутта, үзе күрә алмады. Егет үзенең кояшын кочагында качырды. Бөтен кешедән, бөтен кайгыдан, бөтен сагышлардан качырды. +- Кояшым минем! - диде Таһир, Сәфинәнең күзләреннән яшьләрен сөртеп. - Кояшым! +Кояш нуры белән тулган түбә читендә Сәфинәдән кала беркем дә юк. Ул берүзе, кемнедер кочаклаган кебек, кулларын сузып, үксеп елый иде. Бәләкәйләр +БӘЛӘКӘЙ РӨСТӘМ +Туган як яме +Мин үземнең туган авылыма, аның тирә-ягына, кешеләргә гашыйкмын. Безнең яктагы чыпчыкларның чырык-чырык килүләре башка җирдәге сандугачларның чутчут сайравыннан матуррак, ягымлырак, назлырак тоела миңа. Җилләре дә, нинди генә булсалар да, көчлеме, талгынмы - мине танып, битемә кагыла төсле, иркәли сыман. Каргасының карылдавы да күңелгә рәхәтлек биреп тора, билләһи. Авыл тыкрыкларында безнең ялан тәпиләрнең эзләре күптән җуелган инде. Ләкин күңелемдә, хәтеремдә алар бар да саклана әле. Кайларда гына булсам да, бик еракларда йөрсәм дә, сыер мөгрәүләре, сарык бәэлдәүләре, эт өрүләре, әтәч кычкырулары, тавык кытаклаулары, каз каңгылдаулары колагымда һаман яңгырап тора. +Дөньяга күз ачу +Мин - Чаллы районының Чыршылы авылында 1952 елның 2 февралендә туып үскән малай. Шунда укый башладым. Әнием дә, әтием дә укытучылар иде. Әтине Үзбәкстанга укытучы итеп җибәргәннәр. Ни өчен шулай иткәннәрдер - анысын белмим инде. Шуннан сугышка да алганнар. Сталинград сугышына эләгеп, каты гына яралана да госпитальдә ята. Башына күп яралар алып, контужен булып, бер кулын юньләп күтәрә алмыйча кайтып кергән кеше ул. Шул контузиясе аркасында аңа инде укытырга рөхсәт итмәгәннәр. Сугышта аның башыннан кичкән хәлләрдән берсен миңа Бәкер бабайның улы Бәширов Равил сөйләде - ун ел чамасы элек бу. Мин шуннан ирләр арасындагы чын дуслыкның нинди булганлыгын белдем. +Бәкер бабай - безнең авыл кешесе. Аның унбер баласы бар иде. Сугышка хәтле ундүрт яшьлек кызга өйләнеп киткән кеше ул. +Сугышта, алгы сызыктагы гаскәрне тулыландыру өчен, яңа солдатлар алып киләләр. Әтине госпитальдән соң алгы сызыкка җибәрмәскә булалар. Ул, араларында якташлар юк микән дип, боларны карап йөри дә күрә: Бәкер бабай! Күрешәләр. Кочаклашалар. Шуннан соң әти Бәкер бабайны, безнең частьта калсын әле дип, сорап калдыра. +Бер атакадан соң Бәкер бабай кайтмый. Әти, күңеле ниндидер афәт сизеп, эзләргә чыгып китә. Яу кырын байтак таптый ул. Бер заман караса, ярты гәүдәсе күмелгән Бәкер бабай ята. Алып кайта инде әти... Алар фронттан да бергә кайталар... +Учебкада без парашюттан өч тапкыр сикердек. Беренче мәртәбә сикергәндә, миндә курку булмады. "Ан-2"дән сикердек - "кукурузник"тан. Самолётка ун кеше кереп утырдык, берсе артыннан берсе күтәрелеп, сикерә торалар. "501, 502, 503, 504, 505" дигәчтен, боҗраны тартасың. Авызны ачарга ярамый. Сикергәч, һава агымы, авызыңа тулып, күкрәгең кабарып шартларга мөмкин. Мин теге саннарны санап тормадым, боҗраны тартып та җибәрдем, стабилизирующий парашют ачылып та китте. Һәм бөтенесеннән дә биек булып һавада калдым. +Андагы дөньяның матурлыгын күрсәң - шаккатырлык, зур парашют та ачылып китте бит әле - шатлык. И, ул Кавказ тауларының очындагы карлар, андагы зәп-зәңгәр күк! Ә аста, ә аста мәк кырлары - кып-кызыл. Нинди ләззәт, нинди хозурлык! Менә моны үзеңә күрергә кирәк, үзеңә! +Икенче, өченче сикерүләр - уйландыра. Җиргә төшкәч, җил парашютны үз уңаена тарта башлый, син аны тиз генә җыясың да, җыйгачтын, күккә карап ятасың. Күпләр әле һаман самолёттан сикерә торалар. Ә бит синең парашютың ачылмаска да мөмкин иде... Менә шуны уйлау сикергәндә икеләнү тудыра башлый инде. Аннары үзем дә бер мәртәбә сикергәч, елга яры кырыена эләгеп, аякны кайшалттым. +Бер заман шундый хәл булды. Чабаксардан бер малай бар иде. Самолёттан сикердек, парашют ачылды. Матурлыкка сокланып, зур рәхәтлек тоеп, дөньямны онытып төшеп киләм. Карасам, минем аяклар теге малайның парашюты өстендә. Нишләргә, бетәбез бит. Ул, мине күреп алды да: +- Что ты делаешь, ненормальный татарин?! - дип кычкыра. +Купол өстеннән тиз генә ычкынырга кирәк бит инде миңа. Стопорны тартып, үзеңнең парашютны кырыйга чыгарырга кирәк. Һәм шулай итә алдым да. +Бер ел үтте дигәндә, безне Рязаньдагы десант училищесына алып киттеләр. Минем балачак менә шунда төгәлләнде... +Рөстәм ГАНИЕВ ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ? +Дамир әнисен кочып алды е Сәлимәгә өйләнәм! - диде Дамир. +диде әнисе. ары егерме ел артка, яшь чакларына ә ереп, апасы янына Үзбәкстан якларына ките +рып та бәби алып кайтмагач, кире туган ягы ангамы, күршесе, беренче мәктәп еллары мә нен аңлады. Наил дә Сәкинәне күргәч, бөте ады. Алар сөю дөньясында йөзеп, аңнарына дылар. Тугыз айдан Сәкинә тап-таза малай п малайның эндәшүеннән Сәкинә уянып, а ең укып бетерәсең, эшкә урнашасың бар, +кызы иде, әүвәл Наил белән сөйләшергә к рме ел вакыт узганын алар бер-берсенең к икәү калганнары юк иде әле. ады: ит, тик балаларны бер-берсеннән аерырга к аптырап калды, аның башы әйләнеп китте. , нишлибез? генә: +үз кызым түгел. Балаларга каршы килми +әйтте дә китеп барды. кинә түземсезлек белән көтте. ерү белән: "Кыз сорарга әзерме син, улы н әнисен кочаклап алды... +Аңа болытлар елмайды \ No newline at end of file diff --git a/QU/2016-10.txt b/QU/2016-10.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..b9d3445e68b9b4f387026ef0535ec238049acd0f --- /dev/null +++ b/QU/2016-10.txt @@ -0,0 +1,1558 @@ + +Марсель +Галиев +ТИМӘ, ЯШӘСЕН! +РОМАН-НОВЕЛЛА +Апрель күләгәсе +Көне лә көне... +Чалт аяз күк йөзеннән Апрель кояшы тәкатьсез нурларын коя. Табигатьнең өрфия яшеллеккә өретелә барган кыз чагы. +Әмма нигәдер... Артык якты, артык әрсез нурларга коенган мондый көн хозурлыгыннан күңел сагая. Нидән соң бу? Җанны тыенкы шом сизелерсизелмәс кенә чәнчеп ала. Нигә дип килдем соң әле мин бу төбәккә? Ни калган соң әле монда миңа? Кояшның зәһәр яктысыннан изрәгән аң-зиһенем тышаулы халәттә: уйлыйсым килми - уйлыйм, атлыйсым килми - атлыйм, күрәсем килми - күрәм... Еракта шәйләнгән яшькелт ярлар, яктырып аккан Кама суы мираж гынадыр шикелле... +Монда рәхимсез рәвештә җирнең тән тиресен тунаганнар. Арырак - актарып ташланган, өем-өем кара балчык таулары күренә. Тирә-юнебездә бер мыскал җан иясе барлыгы сизелмәгән кызыл балчыктан торган ач дала. Без менә шул үзле дә, үле дә тоелган кызыл балчыклы чиркангыч кыр буйлап каядыр атлыйбыз. Күләгәләр гадәттән тыш куе, тыгыз булып күренә. Бәлки, бу кар өстенә җиңел күләгәләр генә төшкән кыш айларына күнегүдән соң туган тойгыдыр. Апрель күләгәсе, дип куям эчемнән генә. Төркемнән артка калып, чишелгән ботинка бавын бәйләргә дип иеләм. Иелгән килеш, башны кырынайтып карыйм да... йә Аллам! Артык яктылыктан шулай зиһенем салулыймы: бүтән планета бит бу! Әнә, аягына бәйләнгән шомлы шәүләләрен өстерәп, ике аяклы ниндидер җан ияләре бара. Болар, җәннәт кебек болыннарны харап итеп, кызыл балчыкка төшкән Әэҗүҗ-Мәэҗүҗләр бит! Болар үз җиребезнең газизлеген таптап, үле планета ясаучылар... Болар! Юк, нәкъ менә болар түгел, ике аяклы җанварларның өстәге, хәтәр биектәгеләре... Әмер ияләре... +Без дигәнем һич тә әллә кемнәр түгел, Казаннан килгән берничә язучы да, шушындагы эшчеләр белән без очрашырга тиешле "Кызыл почмак"ның хуҗасы Кузьма агай һәм тагын бер-ике таныш түгел кеше. +Менә безнең кызыл балчыкка чалкан төшкән шәүләләребез, киселеп, туктап калды. Алдыбызда, салкын сулышын бәреп торган, алагаем тирән упкын авызы ачылды. Йә Хода! Йотарга торган җәһәннәм авызына карап, тетрәнеп басып торам. Шайтани бер көч гәүдәңне аска, һушсыз тирәнлеккә суырып алыр кебек. Шул караңгы бушлыкка очуның котырткыч ләззәтен тоясы килү дәрте тәнгә салкынча чемердәү булып тарала, ирексездән, артка чигенеп куясың. +Күргәнем бар бит югыйсә: ак чалмалы кыя-тауларны, акыл төшеп ярылырлык упкыннарны якыннан торып тамаша кылганым, алар каршында үземне энә күзенә сыярлык бөҗәккә санап, көчсезлегемне тойганым бар. Әмма илаһи кодрәт белән яратылган ул манзаралар, никадәр дәһшәткә ия булсалар да, җанны юата торган табигый шифа биреп, әфсенли беләләр. +Ә монда... Адәм куәте белән, интегеп, алагаем көч түгеп, черәшеп казылган түм-түгәрәк упкын. Чиркангыч яра. Җир-әнкә тәненә уелган коточкыч әрнүле җәрәхәт... Менә шушы котлованга төшеп утырачак икән атом реакторы! +- Казып та куйганнар, ә! - дип сокланып, тел шартлатты янәшәдәге татар агае. Гадәттә, йә соклану, йә нәфрәтләнү кебек ике тойгының ботагын гына кисәргә һәвәс татардан аермалы буларак, түшәмгә карап уйланып ятарга күнеккән рус кешесенә фәлсәфи фикерләү хасрак. Безне монда алып килгән Кузьма агай да шундый кавемнән иде. Менә ул арзанлы тәмәкесен суырып, җәһәннәм чокырына черт итеп төкерде, колагын сагайтып, төкерегенең төпкә төшеп җиткәнен бераз көткәндәй итте дә: +- Одесса өлкәсендә Бабий Яр дигән җир турында ишеткәнегез бардыр, - дип сүз башлады. - Фашистлар анда меңнәрчә яһүдләрне атып үтереп күмгәннәр. Миңа ул каберләрне күрергә туры килде. Җитмешенче елларда... Казу эшләре бара иде... Зур-зур чокырларга мәетләр әрдәнәләп күмелгән... Андагы зур чокырлар моның баласы гына... Бу котлованга тулы бер халык сыя... +Кинәт минем күз аллары караңгыланып китте. Юлдашларыма сиздермәс өчен, кызыл балчык иелеп алып, учымда әвәли башладым. Баягы тавыш, чаң сугу авазы кебек, еракка китеп, саңгырауланып кабатланды: +- ...Бу чокырга тулы бер халык сыя... Нәкъ шушындый чокырлар алты реакторга алтау булачак монда... +Ә көн шундый аяз. Күк гөмбәзе шундый биек. Керләнмәгән һава шундый саф. Кинәнеп кенә яшәргә дә яшәргә югыйсә. Хәтәр эшкә тотынган җир кырмыскасы - кеше затларына Кояш, биектән торып, нидер искәртергә, кисәтергә теләп, көйдергеч нурлары белән чагарга телиме әллә... (Күп еллардан соң да мин ул көнне искә төшерәм дә, чынлап та шулай булгандыр шикелле тетрәнеп куям.) +Сәяхәтебез дәвам итә. Менә нинди икән ул Кама Аланы дигән шәһәр төзеләчәк җирләр. Атомчылар каласы. Станциянең исемен дә тапканнар бит: "Татарский атомный". "Атом" дигәндә, үзеннән-үзе "Атам!" дигән сүз кычкырып тора. Ике саллы исем янәшә килгән бит әнә-татарһәматом... +Җиребез җелегеннән суыртып кара алтын чыгаручы оешманы +"Татнефть" дип атаганнар,"Татарнефть" дип исем куярга нишләптер +җөрьәт итмәгәннәр. Тат халкы - Хәзәр дәүләтеннән калган таулы +яһүдләр - бүгенге көндә Кавказда яшиләр. +Димәк, нефтьне көне-төне җир астыннан суыртучылар - татарлар, +ә хуҗалар татлар булып чыга. Шуңа ишарә түгелме бу? +Безне озатып йөрүче Кузьма агай тумышы белән шушы төбәктән икән. Авылының нигезен кубарып ташлап, ачы-кызыл туфрак өстендә шәһәр төзеләчәгенә сөенәме, әллә көенәме - белмәссең. Кама ярындагы иксез-чиксез тугайларга ишарәләп ул: +- Монда кара урманнар иде элек. Ширәмәт урманнары, - дип ирен арасына кыстырылган тәмәкесен сызгыртып суырып куйды. - Граф Шереметьев хакында беләсездер. Шуның биләмәләре булган бу төбәкләр. +- Үз татарыбыз. Казанны Явыз Иванга яулап бирешкән воевода нәселеннән, - дип сүзгә кысылып алды бер юлдашыбыз. +"Ширәмәт" дигән сүз дә зиһенем аланыннан гамьсез генә үтеп китте бугай. Актарып ташланган җирләргә карап кәефем төшә, уйлар сүлпәнләнә бара. Нишләп йөрим мин монда? Шундый матур көндә... Атом станциясе төзүче эшчеләр белән очрашырга дип килдек тә... Нишләп соң беркайда беркем күзгә чалынмый, тирәюньдә сәер тынлык. Бер хәрәкәт сизелми. Гүя ниндидер шайтани көч мондагы бөтен техниканы, җан ияләре белән бергә, тораташка әйләндереп куйган. Кузьма агай гына, тынгысызланып, безнең тирәдә кайнаша. Аңа шулай кушылган, күрәсең. +- Әнә, Чехословакиядан кайтартылган кран. Мондый гигантлар бөтен илгә өчәү генә, - дип, ул безне шул кран янына алып бармакчы. Әмма, биниһая авыр реакторларны бер селтәнүдә күтәреп алып, түгәрәк кабергә төшерергә тиешле бу гулливер кранны да, нигәдер, якыннан күрәсе килми. Күңелдә - сүлпән битарафлык. Битарафлык кынамы, нидер сизенү, тирәндә өнсез сулкылдаган шом, чарасызлык... Төзелеп кенә килгән бу корылмалар фаҗигале киләчәгебезнең нигезе түгелме? Монда һәр нәрсәдән күзгә күренмәгән, исе-косы сизелмәгән радиация агуы саркыйдыр кебек. Бу - моңарчы күрелмәгән хәтәр куркыныч агуның асылында нинди дәһшәт ятканын без әле аңлап та бетермибез шикелле. +Күңелгә әллә нинди шикле уйлар килә. Бермуд өчпочмагы әллә кайда, Атлантик океанда түгел, ә без туып-үскән шушы бәрәкәтле җиребездә түгелме соң?! Менә без аның бер почмагында басып торабыз. Моннан ике йөз чакрымнар ераклыкта - Мәләкәстә (исеме Димитровград дип үзгәртелгән, Ульян өлкәсенә керә) икенче почмагы, анда инде атом станциясе дистә еллар буе эшләп килә. Моннан ике йөз илле чакрымда өченче почмак - Актаныштан ерак та түгел гүзәл тугайлыкта Башкортстан атом станциясен төзү эшләрен күптән инде башлады. Менә сиңа татар милләтенең иң куе яшәгән оҗмах җирләренә өч тәмуг кисәве... Шулай итеп, халыкның асыл төш - үзәге радиация зәһәреннән мәңгегә агуланачак җир-сулары, тау-урманнары белән шул "Бермуд өчпочмагы"на керә дә утыра. +Тереклек чылбырындагы иң кечкенә, күзгә күренми торган бактерия, микроб, вируслар мыжлаган яшәеш төпкеленнән алып, бөҗәкләргә, хайванат дөньясындагы җәнлек патшаларына кадәр - барысы да, имеш, кеше затына буйсынырга, фәкать ул теләгәнчә яшәргә тиеш. Әмма бу - әүвәле һәм ахыры булмаган терек һәм җисми дөнья кеше акылыннан өстен кодрәткә ия. Аның һәр бөртеге - җиһаниҗанның аерылгысыз кадеренә ия. Микроблардан алып, планета-галактикаларга кадәр шушы җиһани җан тибрәнешендә кырыс канунга, бер ритмга буйсынган яшәү асылы бара; туа, үрчи, бәрелешә, чәлпәрәмә килә, таркала, яңадан туа. Җиһан кальбендәге һәр бөртекнең үз даирәсе, үз тәкъдире, үз омтылышы, үз үҗәтлеге, үз вәкаре... Син, кешем, шушы гадәләтле тормыш кайнамасына акылың белән кизән генә - көтелмәгән бәла убыла да төшә, читтән тыкшынган акыл ихтыярына бер каршылыксыз буйсыну күндәмлеге табигатькә хас түгел. Тирәнгә кермичә генә бер мисал китерик: Арыслан яки юлбарыс кебек гаярь җәнлекләрне дә өендә асрап караучылар булды. Бәләкәйдән кулга ияләшкән бу җәнлекләр зур үсеп, куәт җыйгач, үзләренең кеше затыннан күпкә өстен көчкә ия икәнен аңлый башлыйлар. Никадәр тәмле ашатма, ничекләр генә яратып уңайга сыйпама, нинди генә ягымлы сүзләр әйтеп үзеңә каратма - барыбер, бердәнбер көнне, һич көтмәгәндә, җәнлекләр патшасы кинәт ярсып ыргыла да хәнҗәр хәнҗәр тешләрен хуҗасының муенына батыра... Нигә шулай? Ни өчен? Ни сәбәптән? Әйе, күзгә күренмәгән бактерияләрдән алып нәни бөҗәкләргә, кош-кортларга, кеп-кечкенә җәнлекләрдән алып иң куәтлеләренә - юлбарыс филләргә кадәр һәммәсе дә тумыштан бирелгән илаһи тәртип-горефкә буйсынып яши. Ләкин ниндидер бер мизгелдә шушы җан ияләре илаһтан иңдерелгән тәртипне бозып, чыгымлап ала. Кыска гына арада булып алган бу "холыксызлык" адәми затлар өчен фаҗига булып кайта. Җаны атом төштән торган матдә-җисемнәр белән дә шундыйрак хәл: галәми канунга аяусыз буйсынган хәрәкәт кинәт бозыла да куя. Атом-зәррә - Ходай ихтыярындагы дуамал кодрәт. Аны таркатып, эшкә җигеп, адәми зат беркайчан да тулысынча үзенә буйсындыра алмаячак. Атом станцияләренең дә гомер буе, кеше ихтыярына буйсынып, карусыз-күндәм эшләүләренә ышанасы килми. Дәһшәтле көчкә ия реактор, гел бертөрле ритмнан арып, кинәт, бер мизгелдә, чыгырыннан чыгып, холыксызланырга мөмкин. Ни сәбәптән? Кешелек акылы бу сәбәпкә китергән чараны соңлап кына ачыкларга да булдыра ала. Күпьеллык тәҗрибәгә таянып, йөз сәбәпкә каршы торырлык йөз төрле саклану чарасын алдан күрергә дә сәләт җитә, әмма уйга килмәслек, һәм бөтенләй көтелмәгән йөз дә беренче сәбәп калкып чыгып, фаҗига тудырып куйса... Мондый очракта инде аң-зиһен үткенлеге - чарасыз.. Галәмнең тереклек таҗы - Кояш үзе дә... Вакыт-вакыт көйсезләнеп "чыгымлап" ала түгелме?! Кинәт ярсып, карыныннан утлы лава төкерә дә миллионнарча чакрымнарга коточкыч тизлектә агулы-зәһәр давыл бөрки. Гомумән, атом-төш энергиясе кайнаган, акылдан өстен көч-кодрәт чәкәшкән урында ярсып-тузгып-шартлап алулар галәм тукымасында табигый халәт күрәсең. Кешенең аң-зиһене монда көчсез. Бу дуамал кодрәт уртасында ул каһарман түгел, ә корбан гына була ала. Әмма кеше затына үз-үзен аямыйча - асылында комагайлык яткан - бөек омтылыш дәрте бирелгән. Кешелек - "җылыйсы килгән бала атасының сакалын тартып уйнаган" сабый кебек, һаман сабак ала алмый, котылгысыз рәвештә үз һәлакәтенә суырылып тартыла бара. Җиһанның хасияте - илаһи канунга, мәңгелек шәкел-кагыйдәгә буйсынган атом-нейтроннарның кафияле биюеннән тора. Бу хәтәр симфониянең дирижёры - бердәнберАллаһ!Нигә мин шушындый изүе ачык кояшлы көндә кара шәүләле уйларга биреләм соң әле? Актарылып ташланган япан кырларны күреп күңел дә актарыламы? Безнең мондагы нәрсәләрне күрергә бик үк ясканып тормавыбызны Кузьма агай сизде ахры, хәер, үзе дә ул безнең белән йөрергә бик ашкынып тормый, эчтән ниндидер уй кимерәме, җан белән тәне аерылгандай, бераз тараурак шикелле иде ул. Тагын менә ашыга-ашыга каядыр китеп торды да, курач гәүдәсен җиңел генә йөртеп, әйләнеп тә килде. Кул изәп, "Кызыл почмак" бинасының ишеген төбенәчә ачып куйды. Куе яктылыктан килеп керүгә - күзләребезне тышта калдырып кергәнбезме - берни аера алмый тордык. Аннары гына төн шәүләсе онытылып калган зур бүлмәдә өстәл-урындыклар барын шәйләп алдык. Кузьма агай шыгырдап ачылмалы иске шкафтан өчпочмаклы сөт каплары чыгарып, Мисыр пирамидалары кебек итеп өстәлгә тезде, күсәбәсе белән кара ипи чыгарды: - Менә, егетләр, гаепләмәссез, бөтен сый шушы, ак шәрабне тотып куйыйк та... саубуллашабыз. Очрашу булмый, бер объектта өзеклек килеп чыкты, бөтен эшчеләрне шунда алдылар... - диде. Бусы минем өчен бик тә сөенечле хәбәр иде. Югыйсә, бу кызыл чүлгә әйләндерелгән кырда җан тарыга башлаган иде. Кузьма агай үтмәс пычак белән сөт пирамидаларының очларын "җылатып" кисте дә капрон стаканнар тезеп куйды. Сөтне агыза башлауга, өрсәң дә очып китәргә торган җиңел каурый стакан авып китте, ул арада әрсез җитезлек белән җәелгән сөт, пластик өстәл читенә җитеп, идәнгә тама башлады. Мин дерт итеп киттем. Идәнгә тып-тып сөт тама... Түм-түгәрәк тамчылар төшеп бәрелә дә челпәрәмә килә... Гүя минем балачак хатирәсеннән саркылып ак кан тамчылары шулай тама... Бик еракта, еллар аръягында калган кышкы көн... куркудан дерелдәп басып торган малай... Шуннан бирле килә бит ул сәер бер тойгы миндә: тустаганда чакта - сөт, түгелдеме, өстәл кырыеннан тып-тып тама башладымы - ак кан тамчыларына әверелә дә куя. Ширәмәтурманы дигән сүз дә шул тамчыларның чаң сугуы кебек зиһенемә кереп калган ич... Менә мин гомер аръягында калган салам түбәле өйнең хәтер тәрәзәсеннән эчкә күз салам. Нәзек бармаклары арасына каләмне чытырдатып кыскан малай нидер язарга азаплана. Кул астында әтисе Бөгелмә базарыннан алып кайтып биргән хуш исле альбом. Тел өстеннән тәгәрәп төшкән һәр авазны, хәрефкә әйләндереп, кәгазьдә сурәтләргә мөмкин икән бит! Шул хәрефләрне бергә җыеп укысаң, нинди дә булса сүз килеп чыга. Могҗиза түгелмени бу?! + Почык борынлы малай янәшәсендә Рәзинә апасы, түшенә яткырып салган калын чәч толымының очын тешләп, күзәтеп утыра да: +- Җил аудара бит бу хәрефеңне, бигрәк кылтырап утыра, - дип энекәшенең каләмле кулын учына кысып, кыю хәрефләр тездерә башлый. +"А" хәрефе - алфавитның бисмилласы икән. Җиңел әйтелә торган рәхәт аваз. Малай авызын нык ачып, сөенеп кабатлый бу рәхәт авазны. Мендәр кырыенда көяз йомарланып йоклаган песинең колак очы әнә кытыкланып, селкенеп куя. "А"лый торгач, кычкырыбрак әйтеп ташлады ахрысы, песи, сискәнеп уянды да, татлы төшне бүлдердең, дигән шикелле өнәмичә генә карап куйды, аннары, бөтен гәүдәсенә сузылып алды, авызын кече теле күренерлек итеп киереп ачып, ләззәт чигеп иснәде дә малайның түм-түгәрәк "А" авазын тәмләп йотып җибәрде. Малай, песине үртәп, телен күрсәтеп алды да тагын каләмгә тотынды. +- Булдырасың бит! Менә нинди матур килеп чыкты, - дип апасы энекәшенең башыннан сыйпады. - Зур үстең бит инде син. Дүрт яшь тулды үзеңә. Армиягә китәргә дә күп калмый, - дип, ул энекәшенең бармакларын бөгә-бөгә саный башлады. - Бер... биш... ун... Тагын ундүрт кенә ел калган... +"А"дан "Б"га бер генә адым икән. Рәзинә апасы икенче хәрефне ничек язарга икәнен күрсәтә дә: +- Безнең авылның исеме ничек әле? - дип сорап куя. - Шулай... Без Балтач авылында яшибез. Безнең авылның исеме "Б" хәрефеннән башлана, шулай бит! +Тизрәк, тизрәк дип ашыктыра малайны үссенү, очыну дәрте. Тизрәк укырга-язарга өйрәнеп алса, аның каршында әллә нинди серле капкалар ачылып китәчәк. Ул җир йөзендәге бөтен-бөтен китапларны чишмә суы кебек эчеп чыгачак. Тик менә әкрен кыймылдаган үсү шаукымын ничек кенә ашыктырырга! +И ул ярлы гына өйнең ягымлы бәрәкәте: әнисе дә өйдә чак, апасы да янәшәдә. Маңгаена Шишкин аюлары сурәтләнгән тукмаклы сәгать теле әле уңга, әле сулга тайпылып, келт-келт килеп, вакытны үчекли. Сәгать астына әтисе эштән кайткач битен ертып алып укый торган численник эленгән (календарьны шулай дип атыйлар иде). Тәрәзәләрне ак абагалы боз каплаган. Әнисе кече якта кайнар мич каршында булаша, бит очлары алсуланган. Тыштан, каядыр өй түбәсенәме кунган саескан, тимер шарлар бәрелешкән тавыш чыгарып, чикаклап куя. Менә әнисе мичтән чыккан кайнар арыш ипиләрен мендәрләр өстенә җәелгән сөлгегә каплап тезә. Улына дигәне аерым, мич төбендә пешкәне - күәс кырындыгыннан әвәләнгән нәни шишара. Әнисе чүлмәктән ак калай кружкага сөт бүлә, пешәләнә-пешәләнә кайнар шишараны урталай сындырып куя. Өстәл янына килеп утырган улының башыннан сыйпап, һәр иртәдәгечә, бисмиллаңны әйтергә онытма, дип үз шөгыленә керешә. Малай мондый иртәнге ашау сәнгатен яхшы белә: сөтен генә капсаң, салкыныннан тешең камаша, ипиен генә капсаң, кайнарлыгы аңкавыңны пешерә, икесен берьюлы каба белеп капсаң гына... юашланган тәмнең ләззәте тәнгә йөгерә. Салкын сөт белән кайнар ипи - дөньяда иң тәмле ризык дигәнгә ышаныч аны гомер буена искәртеп торачак әле... +Бар да әйбәт. Әле генә малайның аягына сарылып, тавышсыз гармун күреге сыман мырылдаган песигә дә өлеш чыкты. Мич кырыена куелган сөтле тәлинкәсенә таба бер генә сикерде. Әнә ничек, мыегын чылатып, елдам телен чулт-чулт китереп, койрык очын рәхмәтле селкеткәләп хозурлыкка бирелгән. Мондый чакта песи бәхетен бүлдерү гөнаһ. +Ә малайның бисмилласын тупас рәвештә бүлдерделәр: иң элек капканың карлыккан шыгырдавы, аннары баскычта дөпе-дөпе аяк тавышлары ишетелде, аннары ишекләрне бәрә-суга ачып, көн салкынын үзе белән ияртеп, бригадир Махиян абзый килеп керде. Каш астыннан сөзеп карый торган, һичкайчан елмая белмәс, төмсә чырайлы бригадир, керә-керешкә үк: +- Өч минут вакыт сезгә. Кызыңны юлга җый! Урман кисәргә алып китәбез! Капка төбендә ат көтә! - дип, һәр сүзен кадаклап куйгандай әйтте. Мичкә сөялеп торган әнкә аңга килә алмыйча бер тын торды да, үҗәт-кырыс холкын калкытып, ярсу тавышына күчерде: +- Шушыдый салкында! Бала гына бит әле ул?! +- Нинди бала ди, мәктәпне бетергән! +Әнкә эчтән сызып куйды. Мәктәпне бетергән дип мыскыллап тора бит әле. Бишенче класска күчкәч, Рәзинә күрше авылдагы мәктәптән качып кайта да килә, кайта да килә. Кыйнап та карады кызын, әткәсенең сүзе дә үтмәде, тәки ташлады бит укуын. Менә, тыңлаусызлыгы нәрсәгә килеп терәлде... Чарасыз калган әнкә бригадирга инәлеп карап, җылап җибәрде. Бригадир Махиян абзый чулак иде. Сул кулын Сталинныкы сыман итеп терсәктән бөкләп йөри. Сугыштан шулай гарипләнеп кайткан. Куак төбендә бәрәңге әрчеп утырганда нимес пулясы адашып килеп тигән, дип мыскыллап сөйлиләр иде аның турында. Йөз суының яктысын гомерлеккә җуйган бу җимерек чырайның туң җаны эрисе юк дип, әнкә, билен турайтып, кычкырып җибәрде: +- Беркая да җибәрмим кызымны! Каторжан түгел бит ул урман кисәргә! +Шушы сүз җитә калды бригадирга. Тамак төбеннән күкле-яшелле тавыш бәреп чыкты. +- Нәрсә, без каторжанмыни! Илгә утын кирәк! Анда - капиталистлар баш калкыта, пенимаеш. Ә син совет илен артка сүрәмәкче, - дип кычкырды да өстәлгә исән кулы белән шундый итеп китереп сукты, саллы йодрык астында өстәл такталары сыгылып, кире үз хәленә кайтканда, кружка сикереп, янтаеп авып төште. Өстәл өстендә, куркып кына үрмәләгән кебек, сөт яктысы җәелә башлады. +- Җыеныгыз, җәтрәк! Якты күздә Ширәмәткә барып җитәргә кирәк! +Өйдә мәхшәр купты. Кая итекләр, бишмәт, бияләйләр... Күз ачып йомган арада киенделәр. Ярый әле җылы ипекәйне төенчекләп кызына тоттырырга ушы җитте әнкәнең. Аннары... Рәзинә апасын җылатып алып чыгып киттеләр. Малайның бәхетенә урам як тәрәзә өлгесенең бер чите катмый калган икән. Шул зәңгәр кыерчыктан урамга күз салды. Капка турында җигүле ат тора. Сыртын ак күбеккә охшап бәс сарган. Чанадагылар әнә Рәзинә апасын үз араларына суырып алдылар. Инде кузгала дигәндә, әнкәсе мамык шәлен салып Рәзинәнең иңенә ябып өлгерде. Тегендәрәк тагын да шундый ук җигүле атлар булган икән. Тезелешеп киттеләр. Чана табаннары астында кар ыңгырашып калды. Нәүмиз халәттә, япа-ялгызы калган малай өшегән кебек калтыранып куйды. Әнә бит, каршыдагы йортның морҗасыннан чыккан төтен дә, күшегеп, җылыга кире кереп китәргәме дип тора. Кояш та күк йөзенә ябышып туңган кебек, җитмәсә, салават күпере төсендә ике колагы да бар. Малай тәрәзә катыннан төшүгә, өй эче караңгыланып китте сыман. Өстәл читеннән тыптып идәнгә тамган сөт тамчыларын күреп ул дерт итеп куйды. Бая гына ул эчәргә җыенган бисмиллалы сөт иде бит... хәзер әнә тамчы-тамчы булып идәнгә төшеп бәрелә дә чәлпәрәмә килә. Сөт түгел, ак кан тамчылары... Шул тамчылар төшәсе турга учын куйыйм дигәндә, ниндидер куәт, иңенә басып, аны идәнгә чүктерде, куркудан ул эре-эре күз яшьләре белән җылап җибәрде. +Хәтер - күңел дәвасы. +Гомернең сабыйлык яры ерагайган саен, самими хатирәләр җетерәк булып күз алдына килә икән. Бер мизгелдә сызылып кына үтә. Әмма аң-зиһен хәятында мең төрле җептән уралган йомгакка әверелеп сине үз артыннан ияртә. Әкияттәге кебек: тәгәри китте йомгагым, тапмадыңмы... дип кемнән сорыйм соң? Әлбәттә, үземнән, фәкать үземнән генә. Ул бит минем белән гомернең аргы ягына чыгасы дөньям... +Йәле, ни булды соң әле җылауны җиңгәч? Апамны юксыну озайткан көннәр елга тиң иде. Ачам да карыйм "Әлифба"ны, ачам да карыйм: анда - баганабагана хәрефләр тезелеп төшкән, алар ятим, апамның күз карашы төшмәгәч, боегып, сулып калырлар инде... һаман шул "А" белән "Б"ны яза торгач, кәгазьне "канатып" бетердем. Ә тышта тоташ аклык. Агачлар, өйләр тирәли әйлән-бәйлән килеп буран дулый. Ничә көн шулай ярсыганнан соң, буран тәмам алҗып, ак итәгенә төренеп йокыга талды. Көн сындырды, диделәр өлкәннәр. Кояшлы иртәдә бөтен кеше капка төпләрен көрәргә чыкты. Җепшек-тыгыз сырындылар өстендә кош тәпие эзләре өч япьле чигү булып тезелгән. Мин дә кулыма бәләкәй көрәк тотып, әти белән әнигә булышам. Рәхәт. Күңелле. +Шул мәлдә капка турына җигүле ат килеп туктаганны сизми дә калганбыз. Ике егет җитез генә төшеп, чанадагы нидер төрелгән толыпка тотынгач, әни, и Ходаем, дип, сыгылып төште. +- Хәвеф-хәтәр юк, Икълимә апа, - диде егетләрнең берсе. - Салкын тидереп, авырыбрак тора кызыгыз. Менә кайтардык... +Рәзинә апаны өйгә кертеп, толыбыннан коткарып, караватка салдылар. Агач баскандыр, харап иткәннәр кызымны, дип соң дәрәҗәдә хәвефләнгән әни, үзалдына өнсез сөйләнә-сөйләнә, Рәзинә апаның ут булып кызган тәнен калтыранган куллары белән капшап чыкты. Апаның йөзе агарып, суырылып калган иде. Чатнаган иреннәре арасыннан хәлсез генә сүз өзелде: +- Борчылма, бар да әйбәт, әни... +Соңрак белдек, Ширәмәт урманын кискәндә, мондый хәл булган икән. Аударган агачларны бунап, ботагын ботакка өя барганнар. Рәзинә апага шул өемнәрне яндырырга кушылган. Чи ботакларга ут элдерә алмыйча ул бер кап шырпыны исраф итеп бетергән. Бригадир килеп аны "җебегән, булдыксыз" дип аты-юлы белән керендереп сүгеп ташлаган. Апам кимсенеп, җылап, урман эченә кереп киткән, бөтенесенә кул селтәп, кайта да китә янәсе... Урман эчендә генә сизелмәгән, ялан кырга килеп чыккач, ул буран эчендә торып кала. Кай тарафка барганын белмичә, юл катысын тоеп атлый да атлый. Аннары юл катысы да бетә. Шулай урамалап йөри торгач, ул ялгыз каен кәүсәсенә бәрелә язып туктый. Каенны кешегә тиңләп ялвара-ялвара сыгылып төшә дә изрәп йокыга тала. Карлы җил итәге кызның гәүдәсен әкерен генә урый-урый күмә бара, күмә бара, шәл эченнән сулыш алган туры гына уемтык булып капланмый кала. Кичкырын атлы чаналарда урманнан кайтып баручы Ширәмәт авылы кешеләре аны табып алалар. Өйләренә алып кайтып, соң чиккә җитеп суынган тәнен зәһәр самогон белән ышкып җан кертәләр, үләнле, баллы чәй эчереп, мул, эре йонлы тунга төреп, гаҗәеп иркен, гаҗәеп кайнар мич башына яткыралар. Туңып үләсе кызны рус кешеләре, шулай итеп, үзләре генә белгән ырымнарны кулланып, янәдән тормышка кайтарганнар. +Менә апа өйдә хәзер. Түр караватта, калын юрган астында "пешеп" ята. Манма су булган күлмәген салдырып, аны мич кашагасындагы бауга кибәргә элә дә әни, икенче коры күлмәк кигезә. Гел шулай алыштыра тора. Кайсы мәтрүшкә, кайсы кәнфит йә такта чәй кисәге тотып кергән күрше апалар хәләхвәл белешәләр, киңәш-табыш итешәләр. Ярсу буран биләвеннән йолып алып, кызыкайның гомерен коткарып калган Ширәмәт авылы кешеләре исәнлегенә дога кылына. Рәшидәттәй, Шәмсияттәй, Зәйтүнәттәйләрнең шул мәлдә әйткәннәре әле дә хәтердә: +- Кара син, әй! Урыслар да кеше икән ләбаса... +Аяктан кергән суык чыкмый, диләр. Район үзәгеннән килеп киткән табибларның да, үлән-сүлән белән дәвалаучы белемче карчыкларның да шифасы тиде ахрысы, чирне җиңеп, апа аякка басты. Аяк йөзе күмелгәнче спирт салынган кайнар табага бастырып, гәүдәсен юрганга төреп, аны шулай вакыт-вакыт "парда" тотканнары хәтердә калган. +Бу юлларны язып утырганда, аңа кесә телефоныннан шылтыраттым да... "Мин базда әле", дигәч, йөрәгем жу итеп китте. "Бәрәңге алырга төшкәнием", диюеннән үзалдыма елмаеп куйдым. Азнакайда фатиры булса да, авылга кайткалап, үзе кайчандыр килен булып төшкән йортның нигезен догаландырып тора бит әле. Сиксәннән узган апам өч йөз алтмыш чакрымлык Казан арасын, баздан торып та, кесә телефоны белән тоташтыра бит әле, шөкер... Кайчакларда, кан басымым ике йөзгә җитте, аякларым сызлап тора, көн бозылыргадыр, дип уңайсызланып кына, үзалдына сөйләнгәндәй, юаш кына зарланып алгалый. Бу дөньяга ике малай, бер кыз үстереп биргән апа олыгайгач та шулай оялчан, хискә бирелеп сөйләшкәндә, бит очлары кызара торган булып калды. +Менә бит, ялгыш кына сөт түгелмәгән булса, хәтер-хатирәләр чайпалыр идеме?! Юк, сөт түгел, ак кан тамчылары... идәнгә тамып челпәрәмә килгән тамчылар ничә елдан соң янә кабатланды. Әчегән күләгәле бу бүлмәдә җан тарыга башлады. Ишекне бәреп ачып тышка ыргылдым. Тыелгысыз яктылык йөзгә бәрде. Күз ияләшсә дә, акыл ияләшеп бетә алмый бит әле. Минме бу? Шушы төбәкме бу? Монда гасырлар буена Ширәмәт урманы шаулаган. Тамырларына кадәр рәхимсез суырып алынган урман каберлегендә - кызыл туфраклы ач дала уртасында басып торам. Кайчандыр апам, күшеккән хәлсез куллары белән чи ботакларга ут элдереп, яндырып җибәрә алмаган турда - дәһшәтле учак - атом учагын кабызачаклар. Монда атом станциясен төзеп, алагаем бәхет китерәчәкбез дип, тамак ялына ясканып йөрүче эшчеинженерларны ярый әле күрергә насыйп булмады. Ниһаять, безне алып китәргә автобус килде. Кузгалабыз. Кузьма агай да әнә котылу шатлыгын яшермичә хушлаша. Безне алда - Чаллы, үзәк мәйданда Шигырь бәйрәме көтә. +Көне лә көне. Соклануың көчсез. Истә кала торган шундый да нурлы көн. Тагын күңелгә сагаю-шик күләгәсе сузыла инде: мондый ук та эчкерсез нурлы була алмый бит, нидән болай ук та зәһәр камашлы яктылык соң әле бу, әйтче, галәмнең мәңге йомылмас күзе - галибанә Кояш?! +Бу - 1986 елның 26 апреле иде. +Украинада Чернобыль атом станциясенең дүртенче блогы шартлаган көн. +Каядыр коточкыч фаҗига булганлыгын уйга да китермичә, Татар атом станциясе калкачак урыннан китеп барабыз. +Чернобыль - Припять елгасы буена урнашкан атом станциясенең исеме. Русча - чернобыль, украинчасы - чорнобиль - бу ике телдә дә полынь, зур әрем дигәнне аңлата. Безнеңчә - кара әрем. +Монда коточкыч фаҗига булганлыгы хакында бөтен ил берничә көн буена бер хәбәрсез яшәде. Мәскәү Кремленең партия бурзайлары куркып калган иде.Кол рухлы куштан матбугат - ләм-мим. +Аллаһ барлыгы көчләп оныттырылган ил өстенә бу дәһшәт күк катларыннан иңдерелдеме әллә? Шунысы гаҗәп: яңа эрага кадәр, христианнарның моннан ике меңнән артык еллар элек язылган изге китабы - Кадими тәүратта (Ветхий завет) менә нинди сискәндергеч, күрәзәчел юллар бар икән бит: "...Третий Ангел вострубил, и упала с неба большая звезда, горячая подобно светильнику, и пала на третью часть рек и на источнику вод. Имя сей "Звезда Полынь"; и третья часть вод сделалась полынью, и многие из людей умерли от вод, потому что они стали горьки" (Откровение. 8-10 ). +Икенче көнне Казанга кайтып төштек. Шәһәребез язгы чистарыну кичерә. Агачлар күбәләк канаты тияргә өлгермәгән саф яфраклары белән апрель яшеллегендә коена. Күз камаштыргыч кояшлы көннәр. Яшәү дәрте - кешеләр йөзендә, шаулы шәһәр урамнарында, аяз күк хозурлыгында чагыла. Кышкы туныннан котылып, җиләсләнгән күңелләр җиңел рәхәтлектә кинәнә. Берни сизмибез, берни белмибез. Кайдадыр коточкыч фаҗига булганлыгы хакында ник бер сүз ишетелсен. Без без инде, без - еракта. Фаҗиганең үзәгендә - Чернобыль якынында авыл-посёлокларда яшәүчеләр дә, хәвефкә бирелмичә, ваемсыз гына яшәп ятканнар икән бит. Ургылып таралган радиация зәһәрен йотып кына аккан Припять елгасында су коенганнар, балык тотканнар, урманкырларда истирәхәт кылып йөргәннәр. +Бүгенгедәй хәтердә: Май бәйрәменә бер-ике көн кала, төштән соң кинәт кояш сүрәнәя башлады, Казан күгенә тымызык пәрдә тартылды, салкын җил чыкты. Тотрыклы җәй килгәненә ышанып, иртән җиңел-юка киенеп чыккан халыкны кичен эштән кайтканда коточкыч салкын куырып алды. Әллә нинди, җелеккә үтә торган, ябышкак бозлы, мәкерле-туң салкынлык иде бу. ("Атом кышы"ның безнең төбәккә дә килеп җитүен ул чакта белдекмени!) +Кояшны үпкәләтеп, май ае да рәтсез килде: кар, боз, зәһәр җилләр. Июнь башында табигатькә чыгу гадәтем бар иде. Урман энҗесе - ландышларны сыйпап, якыннан карап сокланып, серле матурлыгыннан хозурланырга ярата идем. Әмма ул елны ландыш таҗларының купшы аклыгы көйдереп алынган кебек, җирән кунык белән өретелгән иде. Балачактан бирле тәмен татырга күнеккән юа, кузгалак ише үсемлекләрнең дә шифалы сутын сизмәдем. Гомумән, табигатьнең изүе ачык түгел, ул эчтән рәнҗегән шикелле иде... Болар минем хәтер ябалдашыннан йөгертеп узган җилсу фикерләр генә. Ул көннәрдә бар тереклекнең асылын, эчке хасиятен зәһәр агу күпме микъдарда ялмап алган - моны белү адәми зат акылына бөтен тулылыгы белән бирелмәгәндер. +Көнчыгыш Ауропа илләре исә радиация таралуын фаҗиганең беренче сәгатьләрендә үк сизеп алып, чара күрә башлаганнар. Иң беренче афәтле дулкын Финляндия һәм Голландия илләренә эләккән. Аннары, отыры җәелә барып, бөтен планетаны ялмап узган. +Әлбәттә, Хиросима һәм Нагасакины көл иткән бомбалардан куәтлерәк шартлауга дучар ителгән Дүртенче блокны зарарсызландыру буенча көнетөне фидакарьләрчә эш барган. Мәҗбүри дә, үз ихтыяры белән дә, белеп тә, белмичә дә үлем күзенә керүчеләр меңнәр булгандыр. +Ниһаять, ике тәүлектән соң, партиянең Үзәк Комитеты карары буенча Чернобыль тирәсендә утыз чакрымлы зонада яшәүчеләрне, нигезеннән кубарып, күчерү башлана. Шартлаудан соң ике тәүлек үткәч! +Йөзләрчә автобуслар китертелә. Бер әйберегезне дә алмыйсыз, дигән әмер бирелә. Халыкта паника купмасын өчен, озакка түгел, өч көннән әйләнеп кайтачаксыз, диләр (бу ялган бәлки котылгысыз, кирәкле ялган булгандыр). Күченү вакытындагы мәхшәрне күз алдына китерүе дә тетрәнгеч. Күпме күз яше, яшәүгә өмет киселү, өнне алган чарасызлык... Күз тегәп, күңел биреп үргән тормыш челтәрең көтмәгәндә, уйламаганда рәхимсез рәвештә умырылсын әле; авызыңнан өзеп җыйган бар мал-мөлкәтең кала, пешеп җитмәгән ашларың кала, утарларда күзеңә мөлдерәп карап мал-туарың кала. Журналистларның бу мәхшәрне сагаеп кына сурәтләгән язмасындагы аянычлы бер момент хәтеремә уелып калган: һәммә кешене дозиметр белән тикшереп, автобусларга төягәндә, бер сабый игътибарны җәлеп итә. Аңа якын китерелгән дозиметр шкаласы соң чиккәчә җитеп "ярсый". Тикшереп карасалар, бичара сабый куенына песи баласын яшергән икән. Коточкыч мул радиация нурланышын үзенә сеңдереп "балкыган" песи баласын йолкып алып юл читенә ыргыталар. Баланы, әнкәсе каерып алып, автобуска утырта. Бала, тәрәзәне нәни куллары белән умырып төшерергә теләгәндәй, сөекле песиенә ыргыла, илереп җылый. Юл читендә аңа инәлеп төбәлгән песи баласы үкси. Бу ике самими җан иясенең аерыласы килми. Гөнаһсыз җан ияләре гомерлеккә бәхилләшүләрен белми әле... +Кошларның да үз ватаны, туган җире бар. +Ул елны да Украина һәм Белоруссиянең бу төбәгенә күпме кошлар очып кайткандыр. Табигать матурлыгыннан кинәнеп сайрауларында - үрчү дәрте... оя корырга, бала чыгарырга дип, Экватор аша, тау-дәрьялар, чүл-далалар, урман-кырлар кичеп кайткан бит алар. +Кеше акылының нинди саксыз гөнаһ кылганлыгын алар беләмени! +Җир өсте, җир асты, су өсте, су асты, һава, җил-яңгыр-болытлар - сулыш алган, хәрәкәт иткән, йөрәге типкән барча җисем исе-төсе, тәмеҗәме сизелмәгән мәкерле агуга манылган. (Фән теле белән әйткәндә, атом төше шартлаганда, йод, цезий, теллур һәм тагын күпме шундый зәһәр радионуклидлар күпләп тарала икән. Стронций, цезий кебек изотоплар утыз елда таркалып бетсә, плутоний һәм америций кебекләренең таркалуы меңәр елга барачагы исбатланган.) Яшәешнең кагыйдәсен бозган, төш-асылын җимергән бу фаҗига агулы тырнакларын алдагы гасыр тәненә дә батырган. Ике башлы бакалар, өч мөгезле бозаулар - тагын шундый чиркангыч гариплекнең уйга килмәс төрләре туу - радиация тәэсиренең вакытка бирешмәгән астыртын эше. Аналар карынында ук яралгының зәгыйфьләнүе, өлгереп җиткәч тә гарип тууы - бу афәтнең тереклек кодына янаган иң хәтәр шомы... +Әллә соң Җир йөзендәге яшәеш тарихында атом айгырын дулатып алулар инде бер тапкыр булды микән? Шайтани көчне авызлыклый алмыйча кабатланабызмы? Кадими язмаларга ышану беркатлылык түгелме? Әмма, бәхәссез хакыйкать бар бит: кайсы гына легенданың да асылында чынбарлык ята, булмаганны кеше акылы юктан уйлап чыгара алмый... +Моннан егерме биш гасыр элгәре Һиндстанда санскрит телендә язылган "Махабхарата" да мондый юллар бар: "... ургылып чыккан ялкын ташкынын ияртеп Брахма Угы атылды. Төтенсез ялкын гарасаты бөтен тирә-якка дәһшәт салып таралды. Ун мең кояшка тиң балкышлы күз камаштыргыч утлы төтен баганасы коточкыч биеккә күтәрелде, кояштан саклана торган чатыр рәвешенә керде. ...Бу - бөтен кеше затларын көлгә әверелдерүче Тимер Яшен иде. Тәннәре көйде. Исән калганнарның чәчләре коелды, тырнаклары купты. Чүлмәк савытлар үзеннән-үзе чатнап ярылды, тирә-юньдәге кош кортларның канаты чаларды. Беркадәр вакыттан соң инде бөтен азык төлек агуланган иде". "...Коточкыч үлем илчесе - Яшен уты кешеләрне яндырды, елга суына ташланганнар исән калды, аларның чәче коелды, тырнаклары купты... Шуннан соң берничә елга кояш, йолдызлар, күк йөзе болытлар белән капланып һава бозылды..." "Дхапур - Веда" дигән хәрби язмада мондый юллар бар: "...Бу шәһәрдә яшәүчеләрне мин брахмаастр ярдәмендә утка тоттым. Ун мең кояштан яктырак ут кодрәте бала яралгысын аналар корсагында ук үтерде..." +Ә без, ваемсызлар, узган гасырның сиксәненче елларында, Татар атом станциясе салыначагын, бөек төзелеш дәвере, дип шау килеп йөрдек, коррпунктлар булдырдык. Уе качкан каләмнәр эшкә җигелде; данлап шигырьләр язылды, яңа каһарманнар табылды. +Төзелеш туктатылып, ун еллар үткәч, миңа Кама Аланында кабат булырга туры килде. +Станциягә хезмәт күрсәтергә тиешле зур-зур биналар моңаеп утыра. Тәрәзә пыялаларын коеп бетергәннәр, чокып чыгарылган кара-кучкыл күз уемнары сыман, афәтле сорау-рәнҗү белән дөньяга текәлгәннәр. Бөтен корылма-биналар таланган, куптарылган, каерылган, тетелгән. Гүя моннан сугыш давылы узган. Тынлыкны умырып, каргалар каргылдавы ишетелә. Шом салып, "корык, корык" козгын тавышы яңгырап китә. +Бу төзелешкә кире кайту була гына күрмәсен, Ходаем, дип эчтән ялварып, шыксыз-кызганыч хәрабәләргә карап куанам. Табигый сәбәптән чыккан афәтләр күп кабатланып тора Җир йөзендә: торнадо, җир тетрәү, су басу, янгын чыгу кебекләр... Мондый афәт китергән бәла-казалар эзе дәррәү тотынып төзәтелә. Ә менә атом-төш шартлавына кагылышлы афәтнең тамыры тирәнгә китә... Иң хәтәре... Мең-мең күздән яшерелгән анакарынында җан яралу могҗизасы - Аллаһ карамагындагы тылсым бит, уйласаң. Шушы илаһи тылсым сүрүенә үлем угы кертү - бу инде кичерә алмаслык гөнаһтыр. Моннан соң Кеше затының йөгәнсезләнгән акылына Күк Иясенең каһәре төшсә дә гаҗәп түгел. +Ә көн шундый аяз. Кояш талгын гына дөрли. Күләгәләр йомшак. +Теге чакта... Кояшның гадәттән тыш чекерәеп балкуында, бәлки, кисәтүле тирән мәгънә кайнагандыр. Җир белән Ходай арасында калкан булып калыккан Кояш котылгысыз һәлакәтнең дуамал кодрәтен, бәлки, йомшартып кала алгандыр: "Тимә, яшәсен!" +Байбаклар ватаны +Туган төбәгемдә табигатьнең үзе шикелле гадел карашлы кешеләр белән аралашып үсүемне олы бәхет дип саныйм. Юк, бәләкәйдән үк Парижларны күрергә, дөньялар гизәргә насыйп булмады. Әмма язмышыма үпкәләмим. Ярлы бала чагым күңелле узды. Шуңа да мин яшәү дигән очраклы могҗизаның тирән дә, серле дә коесына еш тукталып карыйм - уйланам. Өметне алдагыга күчерә торып, аздан да канәгатьлек алу - миңа нәселдән бирелгән сыйфаттыр, мөгаен. +Минем өчен Эйфель манарасы авылымның пожар каланчасы иде. Тегермән шарлавыгы - Ниагара, аръяк болын түмгәклегендә үскән аксыргаклар - бала чагым пальмалары, шул тугайлар өстеннән юк сәбәптән дә сыктап әйләнгән тәкәрлекләр - адашып калган диңгез акчарлаклары иде. +Туган ягымдагы инеш-күл, тау-үзән исемнәрен әйткән чакта җан рәхәт сулкылдый, сутлы тамырлар аша җиргә тоташканыңны тоясың. Ул исемнәр туган як шәмаиленә язылган догалыкның аерым бер сүзләре кебек. +Дөнья картасына карасаң, Татар бугазыннан алып Карпатка кадәрге тулы бер кыйтганың елга-күлләре, тау-үзәннәренә төрки-татар атамалары кушылган. Гасырлар буена барган бөек күчешләр дә, яулап алучыларның тарих хәтерен көл итәргә адарынулары да үзгәртә алмаган бу географик атамаларны! Моңа Ходай Тәгалә үзе ирек бирмәгән. Ул исемнәр шул төбәк-табигатьнең үз тынысулышыннан татар аһәңе белән кушылып яратылган да мәңгелек яңгыраш алган. +Алтайдамы син, Уралдамы, Байкал яисә Азов (Азак) ярында гомер сөрәсеңме - әлмисактан бирле үземнең ата-бабалар бишек иткән җиремдә мин, дип, башыңны горур тотарга иде дә бит, кеше туганым, үткән зурлыкларыңны аң-зиһенеңә сыйдыра алмыйсың шул әле. Күпләргә инде моны якынча белү дә төс түгел, ә бәлки, чит милләт горурлыгына күчеп, кан бозу гына язгандыр... +Малай чакта биниһая озын чыбыркы белән селтәнгән булып, киредән аны җыеп ала алмыйча чуалып азапланган кебек, әллә кая таралган уйларымны хәтер йомгагына чорнап, тау өстендә ятам. +Мөкәтә тавы... +Коры үләнлек арасында нәзберек-тыйнак көмешсу әремнәр яктырып күренә. Тау бите буйлап, түбәтәй-түбәтәй булып, вак, җете чәчәкле җамбул (чәбрис) учмалары сибелгән. Исе шулкадәрле дә үткен, аны, гадәттә, мунча кызып өлгерер алдыннан, ләүкәгә, себерке суына салалар. Кайнар пар белән кыргый җамбул исе кызышып кушыла да... куе бальзамлы хуш искә түзә алмыйча кытыкланган мунча ишеге шартлап ачылып китә... +Тау иңенә чалкан төшеп, туарылып аккан болытларга карыйм. Мин йөзәмме, болытлармы... Сирпелеп киткән тымызык әрем исендә - яшәү дәрте, исерткеч тәм, йомшак җил пышылдавы... Ваемсыз балачактагы кебек, күңелгә тыелгысыз хис тула, тау, яшел мендәр булып, үз кочагында тирбәтә. +Менә ул минем туган ягым. +Аны күрү, колачлау өчен чама белгән биеклек кирәк. Арырак бу манзараның икенче каты башлана. Болары инде тагын да биегрәк - киртләч сукмаклы, итәгендәге кучкар-кучкар таш арасыннан җидешәр толымлы чишмәләр бәреп чыкканы, куеннарыннан шәрә тезле кызчыклар кебек җитәкләшеп каеннар менеп барганы - Язулы тау. Дегет тавы. Ял таулары... +Арырак, тагын да биегрәге - офыкны иңенә күтәргән зәңгәр дулкын кәрваннары - ерак Урал кыяларының юашланган соңгы аккордлары. Боларның иң горуры, уртадан зәңгәр пирамида булып калыкканы - Чатыр тау! Тәңре тәхете!.. +Шушы өч төстә, өч яссылыкта торган таулы манзарага карыйм да, сокланудан, кочагыма сыйдыра алмаудан, табигатьнең кодрәте каршындагы көчсезлегемнән, гомер кыскалыгын оныттыра торган хозурлыгыннан күзгә нәүмиз-татлы яшь килә. Шул мәлдә, әни кулы сыйпаган кебек, сизгер җил керфектәге тозлы яшь тамчысын итәге белән сыпырып ала. +Гаҗәп бит, тыйнак кына Мөкәтә тавыннан әнә нинди ераклыклар күренә. Ә артымда, ак күбекле карабодай кыры уртасында, түм-түгәрәк гөмбәз булып, япа-ялгыз курган - Суыр тавы калыккан. Кайчандыр аның иңендә саллы гәүдәле суыр дигән җәнлекләр йөргәндер. Ни сәбәпледер бу җәнлекләр ераккарак, Чатыр тау тарафларына китеп барганнар. Үзләре урынына карсак йомраннарны калдырганнар. Шунысы гаҗәп: йомран да, арткы аягына утырып, дөньяны тамаша кылырга ярата, хәвеф-хәтәр сизенсә, әче итеп сызгырып куя. Суыр да нәкъ шулай. Төсләре дә охшаш. Аермалары - песи белән юлбарыс кебегрәк. Холыклары исә чагыштырырлык та түгел. Йомран - Бонапарт холыклы, кәрлә, чәберчек, ярсу, тешләк. Суыр исә олпат җәнлек, зур гәүдәле булса да, үлән генә ашаганлыктан, явыз түгел. Өненә кереп качарга өлгерә алмыйча чарасыз калса, үзен рәнҗеткән кешенең күзенә карап утыра да, алгы аяклары белән битен ышкый-ышкый, адәм баласы сыман үксеп елый. Аның инәлеп елавына да карамыйча, зыян салган кеше гомерлек каргыш ала, алдагы тормышында мантый алмый инде. +Суыр әдәби телебездә "байбак" дип атала... +Өненнән чыгып, кызгылт ком-балчыктан үзе өйгән постаментка горур һәйкәл булып баскан суыр каршында гөнаһсыз уй белән туктал син, кеше туганым! Бу җәнлекнең тарихы, нәсел шәҗәрәсе ерак гасырларга барып тоташа. Алар - мәңгелек сагында торган бакый таулар белән бер тиңдә сөйләшергә хаклы җан ияләре! +Тарих фәне атасы Геродот безнең эрага кадәр 450 ел элек Һималай таулары арасында алтын эзләүче кырмыскалар барлыгы хакында язып калдырган. Бу кырмыскалар эттән бәләкәйрәк, төлкедән зуррак, үзләре куе йонлы, имеш. Алар, Греция кырмыскалары кебек үк, җирне казып оя ясыйлар, дип язган Геродот. Һәм шуларның өннәреннән алтынлы ком җыючы дард дигән халык турында да искәрткән тарихчы (дард дигән җыелма исем астында бүгенге көндә шина, кашмир, кхо, кихистан халыклары күздә тотыла). +Шулай итеп, алтын эзләүче кырмыскалар хакындагы легенда, әллә нинди әкияти сурәтләр алып, төрле кыйтгаларга тарала. Кыю сәяхәтчеләр төрле тарафларга - Грециядән башлап Кытай диңгезенә, Монголиядән алып Һиндстанга кадәр шул кырмыскаларны табу өмете белән юлга чыгалар, әмма максатларына ирешә алмыйлар. Ике мең елдан артык дәвер эчендә бу серле кырмыскаларны таба-ачыклый алмыйлар. Шул чорлар эчендә галимнәрнең фараз кылып язылган күпме хезмәтләре дөньяга туа. +Александр Македонский да Һиндстанга яу сәфәре вакытында алтын табучы кырмыскаларның эзенә төшү максатын куйган була. Ләкин ул гаскәрен бүтән юлга борып җибәрүе аркасында ниятенә ирешә алмый кайта. +Ә бу легенданың башы каян килә соң? +Төньяк Һималай төбәгендә зәңгәр күзле, аксыл чәчле, сугышчан, гаярь кабилә яшәве билгеле була. Алар фарсы патшасы Дарийга күпләп алтын китерәләр һәм алтын таба торган сәер җан ияләре хакында әйтәләр. Дарий моның белән кызыксына, затлы сараена бу җәнлекләрне китертә. Әлеге хәбәр фарсылардан Геродотка барып ирешә һәм ул бу җәнлекләрне кырмыска дип атый. +Берничә гасыр үткәч, фарсы хакименең сараенда йонлы, гаҗәп зур кырмыскалар күрүе хакында атаклы Страбон да язып калдырган (яңа эрага кадәр һәм яңа эраның 64/63-23/24 елларында яшәгән). +Ниһаять, безнең чорларда бу хикмәтле кырмыскалар белән француз галиме, этнограф Мишель Пессель кызыксына башлый. Сорбонна, Оксфорд, Гарвард университетларында белем алган, Мексикада Юкатан ярымутравында джунгли арасыннан майяларның уннарча шәһәрләрен тапкан бу галим күп кенә хезмәтләрне, бигрәк тә немец галимнәренекен җентекләп укып чыга. Сөйләшерлек дәрәҗәдә булса да тибет телен өйрәнә һәм берничә елын Һималайга сәяхәт кылуга багышлый. Ул анда минаро дигән халык яшәгән авылларга барып чыга. Галим шакката: минаролар нәкъ европача кыяфәтле, зәңгәр күзле, аксыл чәчлеләр икән. Ул алар белән дустанә мөнәсәбәткә керә, гореф-гадәтләрен өйрәнә. Минаролар Будда динендә саналсалар да, һаман әле, борынгы гадәтләре буенча, Бабалачын (Зур тау ата) дигән аллага һәм әби-Лхамга (Алиһә әбигә) табыналар икән. +Алтын эзләүче кырмыскалар хакында Пессель күпме генә сорап караса да, берәү дә ул хакта берни дә белми. Сәяхәтен дәвам итеп, ул Һиндстан, Пакистан чигендәге демаркацион сызыкны үтеп чыга, моңа кадәр чит кеше аягы басмаган тарлавыклар, хәтәр кыялар аша узып, ул, үзенең юлдашлары белән, Дансар тау яссылыгына килеп җитә. Минаролар моңа кадәр бер генә европалыны да бу җирләргә аяк бастырмаган булалар. Тәкәббер немец галимнәре, әлбәттә инде, җирле халык белән җылы мөнәсәбәткә керә алмагандыр. Шуңа күрә ачыш та француз тәрбиясе алган Мишель Пессельне көтә. +Диңгез өслегеннән дүрт чакрым биеклектә яткан Дансар тау яссылыгына килеп чыккач, ул хәйран кала. Күз күреме җирләргә нәни таучыклар булып суыр оялары сибелгән. Минаролар аңа: "Безнең ата-бабаларыбыз шушындагы оялардан алтын комы җыйганнар. Болар - алтын табучы җәнлекләр", - дигәннәр. +Егерме биш гасыр элек Геродот кузгаткан сер, шулай итеп, 1980 елда француз галиме тарафыннан ачыла. Оя казыганда алтынлы җирнең комын чыгарып өюче җан ияләре кырмыска түгел, ә суыр дигән җәнлекләр икән бит! +Шунысы хикмәтле: минаро телендә бу җәнлекләр байбак дип атала икән... +Минаролар, кайбер галимнәр фикеренчә, борынгы бабаларыбыз скифларның нәсел башы санала. Димәк, алар Европага таба күчеш чорында, кайсы таулыкларда алтын барлыгын белү өчен, суыр-байбакларны үзләре белән алып, үрчетә-үрчетә, тауларга җибәрә барганнардыр. Менә ни өчен Алтайдан алып Идел-Дон арасындагы далаларга кадәр сибелгән скиф курганнарында гаҗәеп бай алтын әйберләр табыла. Скифларның "җәнлек стиле"ндә искиткеч сәнгатьле эшләнгән алтын әйберләре грекларның антик сәнгатенә тиң куярлык түгелмени! +Шулай итеп, минем туган ягымның йөзек кашы булган Чатыр тау тезмәләрен туган җире иткән суыр-байбакларның нәсел тамыры әнә кая, дөньяның түбәсе - Һималай кыяларына барып тоташа. +Шушы тарихны белгәннән соң, бу үтә дә гадел, самими җәнлекләргә хөрмәтем тагын бер башка артты. Бер җәйне хәтерлим әле: кояшлы июнь көне иде. Чатыр тауның иң биек ноктасына менеп, саф җилендә коенып алдык та янәшәдәге таулар куенына төштек. Чаукалыкта учак яна, асылма казанда шулпа кайный. Күмер өстендә шашлык кымырҗый. Табын мул, кәеф шәп. Магнитофоннан ургылып музыка агыла. Бервакыт тау битләре буйлап тезелгән кызгылт өркәчләр артында хәрәкәт купты. Безнең ул кадәр үк явыз түгеллегебезгә тәмам ышангач, суырлар бала-чагалары, бөтен гаиләләре белән оялары кырыена чыгып яттылар. Изрәп музыка тыңлыйлар. Астарак, безнең учактан ерак түгел генә, оядан чыккан суыр үрә басып сакта тора. Якын бара башласаң, бөтен гәүдәсен селкетеп, койрыгы белән көч биреп, сызгырып куя: бүтәннәргә хәбәр сала, янәсе. Мин аңа таба отыры якынаям, суыр күзгә туптуры карап тора. Үзе чамалаган кадәр ара калгач кына ялт итеп оясына чума. +Тагын аңлашып булмады... Югыйсә тау битендәге бөтен суырларны җыеп әйтәсе идем: +- Ничәмә-ничә гасыр буена күпме галимнәрнең, алтынга кызыгучы башкисәрләрнең хыялында йөргән, сокландырган, аптыраткан, табындырган җәнлекләр бит сез! Кышларын, озын йокыга талгач, ата-бабаларыгызның туган җире - бәллүр кар түбәле Һималай кыялары төшегезгә керәме?! +Керәдер, мөгаен... +Әгәр сезне Геродот хәзрәтләре кырмыска дип атап, акыл ияләрен саташтырмаган булса, европалылар тарафыннан күптән инде кырылып беткән булыр идегез. Рәхмәт аның бөек ялгышына! Рәхмәт аның егерме биш гасыр чишелми килгән табышмагына! +Кызыгам мин сезгә, мәҗүси җаннар. Туган ягымның туграсына тере бизәк булып керәсе галиҗәнап байбаклар!.. +* * * +Чишмә тавыннан караганда, туган авылым кочакка сыя да бетә. Әнә, каен урманының ике тарафыннан Нөгеш, Чат сулары агып чыга да, авыл эчендә кушылып, Эстәрле инешенә әверелә. Өянке тамырларына тотынып аккан шул инеш буаларында мин йөзәргә өйрәндем. Тал күләгәсендәге серле кумырыклардан дөмберт белән балык куа идек. Бидәлгә яисә кәрҗингә эләккән балыкны җыясың, кара төстәге этләч балыгын ташлый барасың. Тегермән буасында беләк буе чуртаннар эләгә, болар безнең авыл өчен акула дәрәҗәсендә, өлкәннәр генә эләктерә ала торган патша-балыклар. +Тегермән шарлавыгыннан соң инеш тараеп, зирек куаклары арасыннан шәбәеп ага. Анда тәңкә балыклар белән бергә "кылыч балыклар" да эләгә. Уйламыйрак тотынсаң, сырты кулыңны кисә торган, үрдәк борынлы, бармак буе бу балыкларны без, ниндидер хәшәрәт эләктергән кебек чирканып, суга ыргытабыз. +И җүләр чак! +Кылыч балык дигәнебез кара уылдык бирә торган затлы чөгә (стерлядь) булган икән. Аларның әнкәләре Камадан Ык аша безнең Эстәрлегә - тыныч суга, уылдык чәчәргә керә торган булганнардыр. Маймычлары үсә төшкәч, киредән Ык аша Камага китеп барганнардыр. Без, мокыт ташбашлар, әнә шул ерак сәфәргә җыенган, киләчәктә зур үсеп, Мәскәү Кремле өстәлләренә куелырга тиешле "чөгә малайларын", тотарга чирканып, иреккә җибәргәнбез икән... +Эстәрлебаш авылы яныннан башланган чишмә калын урман эченнән көн яктысы эзләп ага, үз юлындагы салкын чишмәләрне җитәкләп, авылның "казлар һөҗүменә" җиткәнче сафлыгын саклап килә. Урман күләгәсе төшкән сай суда бик тә елгыр балыклар йөзә. Ярдан күләгәңне күрүгә, ук кебек атылып, әллә кай арада юкка чыгалар. Тәмле булсалар да, бу балыкларны яратып бетермибез. Шул бер-ике дистә елгыркайларны тоту өчен чытырманлыкта таланып, юешләнеп, көне буена йөрергә кирәк. Соңы күңелле, әлбәттә. Балыклы савытың белән өйгә кайтып керүең - үзе бер тантана! Тамагың ач, әмма бәхетлесең, күзләреңдә, борынгыдан килгән кыргый дәрт булып, сунарчы хисе яна. Балыгыңны чистарту, йомырка белән кыздыру эшен, ясканып, әти үз өстенә ала. +Табигатьнең сулышка иркен чаклары! +Хәзер инде ул ярларга әйләнеп кайтсаң да юк... Чат суыннан, үзебез дә белмичә, патшаларны кикертә торган керкә (форель) балыгы тотканбыз икән шул малай чакта. +Күпме күзәткәнем бар: авылдашларым, балык күргәч, әсәренеп китәләр, күзләрендә мәҗүси очкын кабына, сирәк тәтегән ризыкка олы бер канәгатьлек белән тотыналар. Моның сәбәбе нәрсәдә икән, дип уйлаганым бар. Бәлки, безнең ата-бабаларыбыз, бу якларга күчеп килгәнче, зур сулар ярында яшәгәннәрдер. Балык аларның көндәлек-гадәти ризыгы булгандыр. Балыкка табыну, тәм хәтере буыннан-буынга бирелә микән әллә? +Авылымның нәсел башы гомер сөргән урыннарда калын нарат-чыршы урманнары шаулагандыр. Наратка табыну да буыннан-буынга күчә барган, күрәсең. Ник дисәң, авылыбызга якын гына тоташ каен-усак-имән урманы, ә зиратка, гадәттә, нарат-чыршы утырталар. Каенның әсәре дә юк. Ихата буенда каен үстерү - монысы инде бөтенләй күрелмәгән хәл. +Бәләкәй чакта хәтерлим әле: тау өстендәге зиратның иң калку урынында карт нарат бар иде. Яшенле давыл купкан гарасатлы төндә ул авып төште. Киң ябалдашлы, куе ботаклы, каерылып үскән дәһшәтле-мәһабәт нарат иде ул. Авылымның тере шәҗәрәсе, иң карт хәтере булгандыр, мөгаен. Төнге яшен уты күк йөзен ялмап алганда, ул тарафка карасаң, тетрәп китәсең, ботаклары көчле җилдән иңрәп кайный, нарат унике башлы дию сыман талпына, йолкына, төбе-тамыры белән бөтен авылны кубарып алып, галәмгә алып менеп китәр шикелле. Тыныч кичләрдә исә, каршы як тау артында кояш баеганда, наратның бирчәйгән кәүсәсе алтынсу төскә маныла. Иңкүлектәге авылыма инде моң гына төн җәелә, ә карт нарат очында әле һаман онытылган шәфәкъ нуры көйри, шул тымызык яктылык еллар аша минем күңелемдә аҗаган булып сулкылдый... +Туган авылымның исеме - Балтач. Мондый исем каян килә? +Халык телендә йөргән риваятьләр мондый: имеш, безнең авыл урынында элек кичеп чыккысыз кара урманнар булган. Юан кәүсәләренә оялаган бал кортларының гөжелдәве агач шауларын да күмеп китә икән. Эссе җәй көннәрендә агач ботаклары арасыннан тач-тач бал тамып торган. "Тач-бал"лы төбәк әнә шулай тора-бара халык телендә "Балтач"ка әверелә, имеш. Кара урманнар булуына да, бал тамып торуына да ышанам. Әмма телдә нинди дә булса атаманың кирегә әйләндерелүе - юк дәрәҗәсендә сирәк була торган очрактыр. Димәк, борынгы заманда Балтачы дигән атаклы кеше булган. Төрки бабаларыбыз һәйкәлләрнең гомере кыска булуын чамалап, шәһәр-авылларга дан алган кешеләрнең исемнәрен кушып, мәңгелеккә калдырганнар. Менә ни өчен Көнчыгыш Европа, Украина, Идел-Урал төбәгендә, Себердә Балтач исеме белән аталган авыл-посёлоклар бихисап. +Малай чакта серле Чатыр тау бездән бик ерак кебек тоела иде. Тау итәгендә мәгарә бар икән, анда яраннары белән Пугачёв үзе яшеренеп яткан, йөрәксенеп эченә кергән кешеләр хәзер дә әле кылыч-хәнҗәр, ук-калкан ише кораллар табып чыгалар икән, дип сөйлиләр. Ул мәгарә минем төшләремә керә иде. +Еллар узгач, шундый бер тарихи китапка тап булдым. Себердән кайтышлый, 1722 елда Пётр Симон Паллас безнең якларга да сугылып чыга. Медицина докторы, табигать фәннәре профессоры, Санкт Петербург һәм Рим академияләре әгъзасы Симон Паллас үз күзе белән күргәннәрен бөртекләп язып барган. Яшенле яңгыр үтеп китәр-китмәстән үк, кызыгып, ул Чатыр тауга күтәрелә. Тауның уң як итәгендәге иңкүлектә берничә рудник бар, дип яза ул. Халык телендә аларны бакыр базы дип йөрткәннәр, соңыннан инде мәгарәгә әйләнгән. Паллас килгән дәвердә бу рудниклардан кыш буена мең пот мәгъдән алганнар. Йөз пот рудадан ике пот чиста бакыр чыга икән. Руданы купец Мясников кул астындагы Иштирәк бакыр кою заводына ташыганнар (бер потка бер тиен түләү исәбеннән). Паллас Туйкә авылында кунып чыга. Икенче көнне Чалтаймас елгасын кичеп, ул иске Бөгелмә юлыннан, безнең авыл кырыеннан гына узып китә. Балташеводан өч чакрымнар киткәч, туйралы Ялтай тау тезмәсе башланды, дип яза галим. Ул тауны бүген дә халык телендә Ял тавы дип атыйлар. Шунысы гыйбрәтле: Паллас килеп киткәнгә җәмгысы ике йөз елдан артык вакыт узып киткән. Шул еллар эчендә табигать ничек үзгәрә икән. Чатыр тау итәгендә, бакыр базлары казылган иңкүлектә, хәзер сарык көтүе йөри, суырлар оя кора. Ә элек, Паллас килгән чакта, ул төбәкне менә болайрак язган: "В тёплой долине, в которой находилися рудники, много цвело Бобовнику, дикаго Миндалю, также на некоторых местах распускали свои первые цветы вишни, ракитник и Aftragalus phyfodes. Я от рудника возвратился опять в деревню, в коей меня ожидали мои повозки". Чатыр тауга мин беренче тапкыр утыз өч яшемдә мендем. Анда бернинди кеше эзе дә юк иде. Бу биеклекнең илаһи тәэсиреннән мин шаккатып калдым. Һәм гомерлеккә яраттым. Ярату хисен үз күңелемдә генә күмеп калдырмыйча, кешеләргә таратасым, аны дөньяга кычкырасым килде. Бөек тойгылар уяткан бу туфани тауга минем менә шушындый мәдхия язасым килде... Исәнме, мәгърур тау! Туган як тәхете - Чатыр тау, исәнме!.. Бакый заманнарда, дәһшәтле бозлык чорында мамонтларның күз карашын хәтереңә сеңдереп калыккансың да, бүген инде, туган ягымның йөзек кашы булып, күпме күңелләрне әсир иткәнсең. Янәшәңдәге дулкын-дулкын таулар иңенә басып меник әле синең ияреңә. И бу җиһанның гадел минутлары... И бу җанның убылыр упкыннары... +Уй-хыялларыңа канат куяр өчен шушындый лаек биеклек кирәк икән. Кочагында - рәшә сулышыннан тибрәнгән япан киңлекләр. Бу кодрәт каршында үзеңнең бик кечкенә зат икәнеңне беләсең, әмма тау, үз биеклеге белән исертеп, сиздермичә генә олылау хисе - юаныч бирә, күңел дөньяңның чиге офык сызыгына тоташа да... йөрәгең тау йөрәге белән бер аһәңдә тибә башлый... +Ә җиле... +Чатыр тау җиле үз катына кешеләр менгәнне нинди ярата, зарыгып көткән була; уйнаклап килеп кочаклап ала да, шатлыгыннанмы - әле җырлый, әле көлә, әле үкси... Аннары, үлән өстенә ятып мәтәлчек ата, билеңнән алып көрмәкләшә, аягыңа сөт тешле көчек булып сарыла, куеныңа кереп, суык борынлы песи булып мырылдый, сабый булып чәчеңне тузгыта, йолыккалый. Юк, мондый җил, мондый да саф, мәҗүси җил бүтән беркайда да исми, валлаһи исми. +Рәхмәт сиңа, Чатыр тау җиле! Күңелдәге юшкынны, гөнаһларны тараткан өчен мең рәхмәт сиңа! +Җирсегән чакта җилне дә сагынасың икән... +Тауларга карап күк тирәнлеген күрергә була. Башын күтәреп күк йөзенә карый белгәннәргә күпне белү язган. +Шушы тауның текә маңгаеннан торып күпме шагыйрьләребез Эстәрле, Ык буе тугай-кырларын тамаша кылдылар. Андагы хозурлыклар!.. +Балыклары сикереп чыгып, арба тәгәрмәченә урала торган күлләреме, еракларга китәсе килмичә, бормаланып кайта-кайта тау куеныннан иркәләнеп аккан елгаларымы, билгә каеш итеп урарлык йөгерек юлларымы, аяк тавышын ишетүгә, үлән арасына поса белгән мут-кызыл җиләкле аланнарымы, чатлы мөгезе белән муенын кашый-кашый, ыспай гына атлап су эчәргә төшкән пошиларымы, саллы имәннәр янәшәсендә чытлыкланып бөтерелгән көяз каеннарымы - бу ганимәтләр һәммәсе дә шагыйрь каләме кытыклап алуын көтеп тын калганнар. Тау кашагасына басып, җил алкышыннан ләззәт кичереп торган шагыйрьләргә кара син. Шушындый илһамлы мәлдә шагыйрьләр күңелендә киләчәктә таудан калыккан һәйкәл буласы килү теләге туса да гаҗәп түгелдер... +Еллар үтсә дә онытмыйлар казанлы дусларым, туган якка кайтам дисәм, "Чатыр тауга сәлам әйт!" - дип, нәүмиз-кызыгып калалар. +Тау артында таулар бар, дигәнгә мин, юл йөреп, үз күзләрем белән күреп ышандым. Җил-Су-Кояш берсеннән-берсе гүзәлрәк манзаралар хасил иткән икән. Якынайган саен ерагая барган кар чалмалы Кавказ сыртлары дисеңме, канлы язмышлар шаһиты - Кырым даглары дисеңме, Андалузиянең мәрмәр күкрәкле Сьерра-Невада өркәчләре дисеңме, самолёт канаты астыннан үрелеп калган Альп кыялары дисеңме - болар һәммәсе дә кешедән өстен горурлыкта, хәтәр упкыннар сагында... +Ә Чатыр тау - башка... +Идел-йортыбызның иң биек түбәсе саналса да, иңенә ятып еларлык яшел мендәр дә ул, рухыңа дәрт өстәрлек мәгърур биеклек тә ул, балачак иленә кайтара алган җил ияре дә ул. Чатыр тау сине, учына алып, күк гөмбәзенә чөя дә яңадан үз биеклегенә төшереп бастыра. Син шул мизгелдә бөтен уйвөҗүдеңнән аерылып, Аллаһы катына якынаеп алганыңны, күзгә күренмәгән сәмави затның җил-канат белән башыңнан сыйпап алганын, һәм, үзеңнең бер карышка олыгаеп киткәнеңне тоясың. Димәк, син бу тауның мәңгелек чишмәсеннән кәүсәр нуры эчтең. Моннан соң инде, бер-бер эш кылыр алдыннан, яхшылыкмы, яманлыкмы бу, дип, икеләнгән күңелеңне Чатыр тау биеклегенә куеп кара, бөтен күзәнәкләреңә кадәр сыйпап искән самими җилен исеңә төшер; шул мәлдә син күләгәсез яктылык белән туганлашырсың. +Түбәсендә кылганнар йөгергән Чатыр тауга менеп син Тарих хәтерен уятасың. Кара диңгез ярындагы Чатыр даг белән Урал бусагасындагы Чатыр тау - табигатьнең игезәкләре, иксез-чиксез киңлекләрне биләгән төрки-татар мәмләкәтенең тере маяклары... +Саубуллашыр алдыннан, күңел догаңны укы да, иелеп, тау маңгаен сыйпап ал. Күпне күргән олпат таулар да юатуга мохтаҗ... +Ераклашкач, Чатыр тауга соңгы тапкыр борылып кара син. Тик бер генә тапкыр борылып күз сал. Олы юлга фатиха алып чыкканда, капка төбендә озатып калган әниеңә дә шулай бер генә тапкыр борылып кул болгый идең бит... күз яшеңне күрсәтмәс өчен. +Һәр хушлашуда - бәлки бу соңгысыдыр... дигән, бәхилләшү төсмере бар... Әмма саубуллашкан чакта безгә бу хакта оныту бәхете бирелгән, соңыннан инде татлы үкенер өчен. +Йә, хуш, Чатыр тау! +Бәхетем дә, ләхетем дә синдә булсын, туган җир... +Ә син, эчкерсез тау җиле, яшеннәр оясын туздырып уйна шулай, безкешеләр уенына кызыгып төшә күрмә, илаһи биеклектә кал! +Ярабби... +Ибадибалар күрдем +Үлчәү йолдызлыгының бәрәкәтле нурлары җиргә туры караган мәлдә малай тапкан әнигә "Сталин бүләге" - биш метр сатин биргәннәр. Ачлык-ялангачлык патшалык иткән чорда бу да зур бүләк булып тоелгандыр. Әнием, бизәкле тукыманы йөзенә якын китереп, аның исерткеч хуш исеннән күзләрен рәхәт йомып, бер мәлгә хозурлык кичергәндер. Октябрьнең вак яңгырлы тымызык көнендә тәкъдирдән юаныч, җанына сабырлык сорап дога кылгандыр. +Без түбән очта аерылмас өч дус бергә үстек. Өйләребез дә бер урамда, капкаларыбыз да күренеп тора. +Зөфәр - зәңгәр күзле, куе саргылт чәчле, карлыкканрак тавыш белән сөйләшә. Әллә ниләр уйлап чыгарырга ярата. Аларның өе басу капкасы ягында. Өч яше тулып узгач, ул, арыш арасыннан юл сабып, межага барып чыккан. Шулай итеп, ул дөньяны танып белергә дип беренче сәяхәткә кузгалган. Анда - Бөгелмә юлы, ак ташлы, агарып яткан шоссе юл. Халык телендә - "сашайка". Аннан ара-тирә машиналар үтеп тора. Зөфәр агач төбенә утырган да исе китеп шул машиналарны күзәтә икән. +Аны сәгатьләр буе эзләп тә ихата тирәсендә таба алмагач, арыш арасыннан сузылган эзеннән барып тапканнар. Зөфәр шулкадәр әсәренгән булган: +- Әни, мин ибадибалар күрдем! - дип үзенең машиналар күрүен үз телендә аңлатып биргән. Аның бу мәзәк сүзе шунда ук бөтен очка таралды. Өлкәннәр дә аны туктатып: +- Ибадибалар күргәнеңне сөйлә әле, үскәнем, - дип, Зөфәрне аптыраталар иде. Шулай итеп, аның кушаматы "Ибадиба" булып калды. +Фаварис - кылыч борынлы, чем-кара күзле, маңгайдан ук башланган каты кара чәчле, безгә караганда гәүдәгә чандыррак иде. Биш апасы куенында үскәнгәме, холкы бик йомшак, чигү чигә, тальянда уйный, бии белә, хыялы - артист булу иде. +Өчебез өч төрле булсак та, безне Челтер чишмә суы, Эстәрле инеше, тауүзәннәр җиле берләштереп, үсәсе килү дәртен әниләрнең уртак догалары сугарып торгандыр. +Малайчакта әнигә мин күпме борчу-әрнүләр китергәнмендер. Еллар аша кайта-кайта уйлыйм да дерт итеп китәм. Ә бит кеше гомере күзгә күренмәгән упкын-үткелләр аша уза. Кайсы чатта нинди хәвеф сагалап тора - моны берәүгә дә алдан белү язмаган. +Менә син такыр юл аркылы чыгып барган нәни генә бөҗәккә кара: үҗәт бер максат белән, кечтек кенә күләгәсен ияртеп, бара бит ул әнә; үлән төпләрен, җирнең чатнап ярылган урыннарын әйләнеп үтә-үтә алга үрмәли. Бу җәяүле җан иясе тояк астына эләгеп, йә аяк табанына, йә тәгәрмәчкә туры килеп тапталырга мөмкин бит. Иң актыкта - кош очып төшеп, чукып алуы да ихтимал. +Кеше гомере дә бөҗәкнеке кебек үк - көтелмәгән хәвеф-хәтәрләр чолганышында талпына. Сиңа озын гомер насыйп ителгән икән, димәк, куркыныч янаган мәлләрдә, учын куеп, "Тимә, яшәсен!" дип, хәвефтән йолып кала торган фәрештәң уяу тора... +Күбесе онытыла, ә менә кан чыгу белән бәйлесе хәтердә уелып кала икән. Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Безнең инеш суы тездән генә. Өянкеләр күләгәсеннән, бер төркем малайлар, чыр-чу килеп, судан узышып йөгерәбез. Кинәт, минем аяк кытыршы әйбергә тиеп китте, авырттырып чәнчеп алган да кебек булды. Әмма мин, мондый вак-төяккә игътибар да бирмичә, һаман йөгерәм. Берчак аяк турыннан кызыл кан шәүләсе чагылып киткәндәй булды. Туктап, күтәреп карадым да, атылып-бәрелеп, сөзәк ярга чыгып аудым. Уң аякның баш бармагы төбеннән кайнар кан чәптерә. Куркудан кычкырып җибәрдем. Малайлар йөгерешеп килеп җиттеләр. Кан гөрләвек кебек ага, инеш суы кып-кызыл булды - һәрхәлдә, миңа шулай тоелып хәтердә калды... "Әни, әнием..." дип җылыйм, ул чөгендер басуында, утауда, Зөфәр шунда торып йөгерде. Фаварис - югары очка, медпунктка. +Канны ничек тыярга белмибез. Болын буйлап кайтып килүче бер әби безнең янга тукталды. Тал төпләреннән әрекмән яфраклары җыеп килергә кушты. Кулъяулыгын тасма-тасма ерткалап, бер-берсенә төйнәп, әрекмән каплап, яраны бәйләгән кебек итте. Әрекмән яфраклары шунда ук лычма булды, кайнар кан эчтән бәрә, аны туктатырлык чара юктыр сыман. "И, улым... и, улым..." дип эчтән ниндидер дога укына-укына яраны уч арасына кысты. Канның дулавын болай гына басарлык түгел иде. +- Су төбендә ватык шешә төбенә баскансың, улым... Төп тамыры киселгән бит... Син курыкма, төзәлер, Аллаһ боерса... - дип, әби бер малайның чалбарын буган киндер каешын салдыртып алды, яралы аякны күтәреп торырга кушты, балтырны, тез астыннан каеш белән кысып, буып куйды. Минем бөтен тән калтырый, кинәттән бу көн нишләп болай салкынайтты соң әле? Тәндә хәлсезлек. Яра турысы сулыгып-сулыгып әрни. Барысы да төш кенә кебек. Күз үзеннән-үзе йомыла. Әнинең яңгыравык тавышы ишетелгәч кенә сискәнеп киттем. +- И Ходаем, тагын ни булды инде? - дип, әни мине күтәреп алды. Өшим, өшим, туңам, миңа салкын. Әнинең түше җылы, йомарланып куенына керәсе килә. Нигә бөтен тәнем калтырый, әнинең йөрәк тибеше калтыратамы әллә?.. Өске урамга менеп җиткәч, күрәм: ни гаҗәп - мәчет ишегалды дип йөртелгән, без уйный торган чирәмлек сап-сары төстә. Әле бая гына су буена төшеп киткән чакта ямь-яшел иде бит. Бакчаларда агачлар да сап-сары. Әле Сабан туе үткәнгә бер атна гына бит, көз җитте дәмени? Аяк әрнүе әллә кая тирәнгә төшеп китте бугай. Рәхәт оетып, тәннән бөтен теләк-уйларым чыгып бара сыман. +- Әни, төшер мине, йокым килә, шушында җиргә ятып кына торыйм, - дип ялынам. Башым әнинең иңенә салынып төшә. +- Хәзер, өйгә кайтып җитәбез. Түз, улым, түз, медпункттан Рәхимә апаң да килеп карар, - ди әни. +Бакчалардагы агачлар да сары, әнә, Миргазиян абыйларда гына үсә торган кузгалак куагы да сары... Без аның авызны бөрештерә торган әчкелтем яфракларын койма башына менеп ботарлый идек бит... Хәзер миңа берни дә кирәкми... +Бу сарысу дөнья да керфекләр арасына кысылып сүнә бара, сүнә бара. Мин йокы чоңгылына төшеп йомылам. +"Икълимәнең малае үлем хәлендә икән, каны агып бетә язган", - дип, күрше-тирәләр хәл белергә килә башлаган. Югары очтан әнинең якыннары да килеп киткәннәр. Кем чәй-шикәр, кәнфит, кем бал, тәм-том камыр ризыклары күтәреп килгәннәр. Медпункттан Рәхимә апа килеп укол кадаган, аяктагы яраны бинт белән бәйләгән, ниндидер ят исле дарулар калдырып киткән. +Мин боларның берсен дә сизмичә, аңымны җуеп йоклаганмын. Бервакыт уянып киттем, керфекләрне күтәреп карарга хәл җитми, әнинең тавышын ишетәм, өстәл янында кем беләндер сөйләшеп утыра ахрысы. Кем дигәнемнең тавышы таныш ла, Ак түти ич бу! Азнакайдан килгән чакта, ул безгә кермичә калмый. Аны бөтен авыл кардәш дип саный, өйдән-өйгә кунак итәләр, һәр сүзен йотып, авызына гына карап торалар. Шунысы сәер: нигә Ак түти? Ул бит каратут йөзле, кап-кара чәчле, чигә турларында гына чаларган уемтык бар... +Ишетәм, сизәм, әни җылап та алган ахрысы. Сулышы, тавышы - яшьле... +- Гел минем улыма бәла килә дә тора... Әллә күз тия инде, әллә берәрсенең бозымы кергәнме?.. +- Догадан узып, әллә ниләр уйлама, Икълимә килен, - ди Ак түти. - Терелер. Бу хафаны да җиңеп чыгар, Аллаһы боерса... Ун яшькә кадәрле өч мәртәбә сыналыр улкаең. Өч мәртәбә... +- И-и Ходаем...Тагын ниләр күрәсе бар микән? Инде күргәннәре дә... - дип әни тынып калды, авыр итеп сулаганы ишетелде. Шактый тын утырганнан соң гына сүзгә кереште: +- Бервакыт... Нөгеш кырында урак урып, көлтә бәйлибез шулай... Баланы ышанып калдырыр кеше юк... Арба тартып йөрибез инде эшкә. Үз кишәрлегемне бетереп, кайтырга чыктым. Камыллы кырдан шактый баргач, нишләп баланың бер тавышы да чыкмый дип карасам... балам юк, кабык арба төбеннән төшеп калган. И Ходаем, дип, җылый-җылый йөгерәм. Барып җитә алмам, җен алыштырып куяр шикелле... Берсеннән-берсе шомлы уйлар килә башыма. Шул мәлдә әллә каян гына ак күбәләк пәйда булды, и очына инде, бер алга китә, бер миңа таба килә, әнә шунда балаң, әнә шул якта, дигән кебек мине әйдәкләп алып бара инде. Баланың исән икәнен күргәч, шатлыктан хәлем китте... Ята инде, үзалдына "ыгы-ыгы" дип сөйләнеп. Җыламаган да шикелле. Ә күктә тургай өзепме-өзә. +Теге ак күбәләк камыллы кырны чыкканчы озата килде. Менә шундый хәл... - дип, әни сүзен тәмамлады. Бу вакыйганы мин барында бер дә сөйләгәне юк иде әле, беренче тапкыр ишетәм. +- Бусы - сынау түгел әле, кисәтү генә булган, - диде Ак түти. +- Ашлык сукканда ярты авыл кубарылып чыга бит ыстанга. Яше-карты, бала-чагасы. Үзебез ашлык сугабыз, үзебез ачлы-туклы. Калайга җәеп, учак өстендә балаларга ясмык йә бодай кыздырып биргән булабыз. Ул чакта улыма дүрт яшьләр булды микән, көлтә төялгән атка утырып йөриләр инде, бер көтү малай... Бәла минекенә килә бит ул. Йөк башында утырып кайтканда, арба янтаеп киткән дә, көлтә белән бергә шуып, башы белән җиргә кадалган. Камыл биеклегендә кәҗә сакалы төбе киселеп кала бит әле кырда, тимер кебек катып кибә ул. Аягың тиеп китсә дә, тиресен суеп ала торган була. Менә шундый каты камылга, түтикәем... әйтергә дә куркыныч... каш турысы белән килеп төшкән бит балакай... Әле дә Ходай саклаган... Күзенә керәсе булган бит... И шеште инде, бөтен бите кара янып чыкты. +Ишетәм, Ак түти ярымпышылдап ниндидер дога укып алды. +- Шунда... тәүге сыналуны үткән... - диде Ак түти. Аллаһы боерса, өченчесен дә кичеп чыкса, улың фәрештә канаты астында яшәр, бар теләгәненә ирешеп, озын гомер кичерер... +Икенче көнне иртүк мине, печән түшәлгән арбага утыртып, Сәпәй хастаханәсенә алып киттеләр. Әти кулында дилбегә. Атны җай гына атлатып бара. Янәшәдә әни. Таулар менәбез, таулар төшәбез. Юл катысы, тәгәрмәчләрдән күчеп, аркамны җай гына дерелдәтә. Төш белән өн арасын йокы белән ялгап, тирә-якны күзәтеп барам. Тау-үзәннәр, ерактагы дулкындулкын урманнар - бар да сары төстә. Мин аларның кайчан да бер яшел төскә керәсенә ышанмыйм да инде хәзер. Әни: +- Сиңа баллы ашарга кирәк, улым, - дип, миңа вакыт-вакыт мендәр кәнфит каптыра. +Сәпәй хастаханәсе комташтан төзелгән, зур тәрәзәләре тезелеп киткән хәйран олы бина икән. Әмма эче тулы кеше, районда бер булганга, бөтен авыллардан монда агылалар ахрысы. +Минем яраны тектеләр микән, уколлар кадап, нинди дарулар биргәннәрдер - берсе дә хәтердә калмаган. Коридорда, сарык табырындагы кебек, кешеләр дуены арасында бик борчулы төн кунганымны ачык хәтерлим. +- Кайтып китик, әни, өйгә кайтыйк, - дип мышкылдап та алгач, икенче көнне безне кайтарып җибәрделәр. +Берничә көн мин урынга ятып кына тордым, яра җөе йомылганчы беркая чыкмадым. +Әти миңа кәкре башлы таяк ясап бирде. Шундый матур. Кабыгы салдырылмаган юкәдән, сипкелле булып тора. Мин таякны кулга тоткач, бер башка үсеп киткәндәй булдым. Мин дә Берлин, Кенигсберглардан җиңеп кайткан ветеран агайлар белән янәшә тора алам хәзер! +Өйалдында, ярым караңгыда яту тәмам туйдырды. Бер аякка сандали, икенче аякка бинт өстеннән ак йон носки киеп, ниһаять, урамга чыктым. Кояштан күз чагыла. Менә бит, дөнья сары төсен җуйган, тирә-як кабат яшеллегенә кайтып бара. Яралы аякның кырые белән басып, таякка таянып, сукмак буйлап киттем. Ул арада Зөфәр белән Фаварис та килеп җитте. Мин сер бирмим. Мин - горур. Европаны гизеп кайткан солдатлардан кай җирем ким. Үзем аксыйм, кулда - таяк. Сизәм, көнләшәләр дусларым. Утырып, пәкеле уйный башладык. Бер арада Зөфәрнең теленнән ычкынды бит: +- Кит әле, аксак тәре! +- Мин сикереп тордым. Таякны атып бәрдем: +- Кем аксак?! Әйдә, узышабыз! +- Син нәрсә, яраң төзәлмәгән килеш, - дип, Фаварис аркылы килде. Юк, узышабыз икән, узышабыз инде. Бәбкә үләне йомшак, аякны авырттырмас әле. Зөфәр белән янәшә тигезлектә бастык. Фаварис та биреште, минем таякны селкеп, команда бирергә булды. +Ыргылдык. Минем беркайчан да Зөфәрне йөгерүдә уздырганым юк иде. Бүген дә... Йөз метр ара үттек микән, аякның кайнарлана башлавын сизеп, күз төшереп алсам... Ак носкиның кунычы гына ак, калган җире - кып-кызыл. Бәхеткә, өйдән ерак китмәгән идек, әнинең дә төшкә кайткан чагы туры килде. "Тагын ни булды инде, улым", - дип әни манма канга манчылган носкины салдырып, бинтны сүтүе булды - әллә кай арага кан чәптерә башлады. Моны күреп торган Зөфәр белән Фаварис, Рәхимә апаны чакырырга дип, медпунктка йөгерделәр. Ул арада күрше Нургали абзый килеп керде. +Мин шундый көч белән бәреп, кан сиптерүен күргәч, кинәт күз алларым караңгыланып китте, хәлсезләнеп, әнинең кочагына аудым. +Бер атнадан соң гына дөньяга чыктым. +Көзгегә карагач, имәнеп киттем: симез түгәрәк йөзле малайдан тәбегә кысылган шәүлә генә торып калган. Почык борын гына элеккечә, мине үртәп, өскә чөелеп тора. +Кичен капка төбендәге утыргычта күрше-күлән гәп куерта. Мотыйк абзый, агач аягын сузып, ботак-чатакларын кыерлап ясаган таягын кырыена куйган. Мин дә, яралы аякны сузып, янәшәсенә кәкре башлы таягымны яткырып куйдым... +Аякның ярасы төзәлгәч, зур әнәйләргә кунакка бардык. Әти арба төбенә яңа чапкан үлән түшәде, аның өстенә җәймә япты. Әни кызыл шакмаклы төенчеккә күчтәнәчләр төйнәде. +Юл тигез, көн матур. Мәгъмүрә исемле алмачуар атыбыз үр төшкәндә тыйнак кына юырта, үр менгәндә гәүдәсен сузыбрак атлый. Күктән тургай җыры сибелә. Мин аны гади бер кош дип, һич тә уйламыйм, күрергә теләп, күк чоңгылыннан эзләп азапланмыйм да... Миңа калса, күк гөмбәзе, галәмәт зур кыңгырау буларак, үзе шулай чурыйлап тора шикелле. +Зурәнәйнең дүрт улы бар. Икесе - Әнвәр абый белән Мөнир абый - Бөгелмәдә эшлиләр. Ике улы - Индус белән Әмир - тимер юлда, берсенә -18, икенчесенә 16 яшь. Зурәнәйнең йорты да Бөгелмә белән Ютазы арасындагы урман куенында, тимер юл буенда гына икән. Әллә ничә бүлмәле, зур йорт, каралты-куралары, җиләк-җимеш бакчасы белән, тирә-юньдә бердәнбер булып, кукраеп утыра. +- Җәннәт инде монда, җәннәт, - ди әни. +Әти сүзсез генә көрсенеп куя. +Олылар күрешеп, хәл-әхвәл белешеп, атны туарып, әйберләрне урнаштырган арада, мин "җәлт" кенә тимер юлны карап килдем. +Монда ниндидер сәер, ят ис аңкып килә. Бу ис минем тизрәк үсеп, ерак дөньяларны күрәсе килү теләген котырта (соңыннан белдем, шпалны буйый торган креозот исе икән бу). +Кояшны тәгәрәтеп, әллә кай ераклыкларга кереп югалган серле рельсларны, тальян гармун бирналары кебек тезелеп киткән шпалларны күргәннән соң, кыбырсый башладым, бер урында утырып тора алмыйм. Кайчан күренә инде бу поезд дигәннәре, нишләп юл буш тора? +Ул арада куаклар аша әнинең борчулы тавышы ишетелде. Мине эзли чыккан икән. +Яфраклары лепердәп торган усак, юкә агачлары күләгәсендә озын өстәлгә табын әзерләнгән. Зурәнәйнең энә күзеннән чыккан кебек нечкә, еламсык тавышы әллә каян ишетелеп тора. Бер якта учак өстенә кара корымлы казан асылган... Өстәл түрендә түшен киергән самавыр... Өстәлдә нинди генә тәмтомнар юк. Әнвәр абыйның кызы, миннән бер яшькә кече Роза белән әлегә сөйләшеп китә алмыйбыз, бик бирелеп яшел кыяр кимерә бит әнә. +Ул арада зурәнәйнең уллары - Индус абый белән Әмир абый кайтып керделәр. Велосипедларын бастырган килеш бер-берсенә сөяп куйдылар да, безнең белән күрешкәч, агач кәүсәсенә беркетелгән юынгычта кулларын юып, өстәл янына килделәр. Табын түгәрәкләнде. Кунакта ризык та тәмлерәк тоела бит югыйсә, әмма минем тамактан үтми, гел бер уй усак яфрагы кебек атына: кайчан инде поезд килер, кайчан күрермен?.. +Ризыкка үрелгән сыман итеп, чемченеп утыра торгач, колакка бер ят тавыш ишетелгәндәй булды: "тык-кы, ты-кы, ты-кы..." Әнинең ике уч арасында, иләкне биетеп, он иләгәндәге кебек. +- Уфа поезды... - дип куйды Әмир абзый. Индус абый, кесә сәгатен чыгарып карады да: +- Унбиш минутка соңарып килә, - диде. +Димәк, әнә шулай "тык-кы, ты-кы" тавыш чыгарып, чынлап та, поезд килә. Моны күрми калалар диме, мин шым гына торып, куак арасына кереп чумдым. Тимер юл үзе биектәрәк, як-ягына кулга йомшак тоелган түгәрәк ташлар сибелгән. Офыкка карыйм. Әнә, бөдрә төтене дә күренеп алды - килә, поезд килә! "Тык...кы, ты-кы"сы да көчәйгәннән көчәеп ишетелә. Паровоз, кара дию пәрие кебек, зурайганнан зурая бара. Артында яшел вагоннар. Ян-якларыннан пармы-төтенме бөрки-бөрки, дәһшәтле бер көч белән ажгырып, үз җилен ияртеп килгән паровоз нәкъ минем турга килеп җитте, ачык ишегеннән машинист миңа карап елмайды да, ым кагып, сыңар кулы белән нәрсәнедер тартты. Шул мәлдә... яман зәһәр гудок тавышы бөтен дөньяны ярып төшереп, коточкыч ярсулы уларга тотынды. Куркуымнан чырыйлап кычкырып җибәрдем. Артыма чүмәлеп, бу җилле тавыш гарасатыннан очып китәрмен кебек, җиргә ябышып, бармакларымны батырдым. Ул арада табындагылар чабышып килеп җиттеләр. Мин шулкадәр каты кычкырганмын икән, хәтта гудок тавышын да җиңгәнмен. +"Әй Ходаем, бетте балам", - дип хәвефләнеп йөгереп килгән әни, агарып чыккан, дер-дер калтырап торган улын кочагына алып: "И бала, и бала..." - дип сөйләнә-сөйләнә, күлмәгемне күтәреп, тел очы белән генә тәнемә төкергән сыман итеп, дога укырга, өшкерергә кереште. +Тәннән әле курку да чыгып бетмәгән, миннән бер яшькә бәләкәйрәк Розаның көлеп торуына ничек инде гарьләнмисең. +- Поезддан курыкты. Куркак син, куркак, - дип, телен чыгарып, үртәгән була бит әле җитмәсә... +Кайтып китәр алдыннан үч алдым үзеннән. Аның сап-сары ике уенчык үрдәге бар иде. Нәкъ чын зур үрдәк кадәрлеләр. Каурыйлары - сап-сары, борыннары - кызыл. Шул үрдәкләрнең берсен бер рельска, икенчесен - икенче рельска утыртып куйдым да поезд килгәнен теләп ятам. Көттермичә генә килде бит тәки. Паровоз алдындагы итәк сыман рәшәткәсе килеп бәрелүгә, сары үрдәкләр, чәрдәкләнеп, тирә-якка чәчрәп очты. +Роза сеңелнең тимер юл буеннан җылый-җылый сары каурый кисәкләрен җыеп йөргәне бүгенгедәй күз алдымда. Ул чакта ук минем инде гарьләнүдән үч алуымны үкенү алыштырган иде. +Үчлек энә булса, үкенү исә шул энәгә тагылган җеп икән. +Авылга кайткач, поезд күрүемне сөйләп, и мактанган булдым. Аның гудок тавышы әллә каян яңгырап ишетелә, дим. Куркуым хакында - ләм-мим. +Икенче җәйдә Индус абый белән Әмир абый икесе ике велосипедта Сабан туе алдыннан кайтып төштеләр. Безнең ике йөз капкалы авылда велосипед иярләүчеләр икәү генә. Берсе - югары очта Малик абзый, икенчесе - күршебез Нургали абзый. Икесенең дә иске, шыгырдап, шыңгырап тора. Ә боларның өр-яңа. Германиядә эшләнгән "Дайман" велосипедлары, хәтта фарасы да бар, бөтен җире елык-ялык итеп тора. Малайларның күзен кыздырып, урам әйләндертергә дә була. +Сабан туе көнне киенеп-ясанып бәйрәм мәйданына чыгып киттеләр. Индус абый читек кебек җиңел-юка, кунычлары сыдырулы хром итек кигән, кунычыннан төсле ташлардан эшләнгән хәнҗәр тоткасы күренеп тора. Кара чалбар, җиңе сызганулы ак күлмәк кигән, кепкасы астыннан чәч учмасы ташып чыккан. Иңендә - гармун. +Әмир абый гәүдәгә аннан калкурак. Ботинка кигән, чалбардан, ак күлмәктән. Кап-кара чәчен майлап тарап куйган. +- Ипле генә йөрегез, - дип, әти аларны капкадан озатып калды. Читән буендагы велосипедларны янәшә китереп, терәп куйды. Киндер торыпша алып чыгып, өсләрен каплады. Кояш буявын уңдыра күрмәсен, янәсе... +Әти-әниләрнең күз уңыннан китмичә генә, без дә мәйданда булдык. Зөфәр әтисе җигеп йөри торган Җирән кашканы ярышка алып чыкты. Аның тузанга батып, өченче булып килгәнен Фаварис белән ут йотып карап тордык. Зәки абзый, дәртсенеп, башын чайкап, их, яңабаштан ярышсакмы - беренчелекне бирмәс идем, дигәндәй үкенүле кешнәп куйган Җирән кашканың йөрәген суытырга дип, тезгененнән тотып, болынга алып китте. +Пардан булсын дип, әниләр өчебезгә дә ак сатиннан, сыңар кесәле күлмәк тектергәннәр иде. Зөфәрнеке менә тояк тузаныннан күгелҗем төскә кергән. Кара чалбарындагы ябага йоны да кагып кына бетмәле түгел. Фаварисның аягында зәңгәр төстәге киндер чүәк, Зөфәр - шахтёр башмагы, мин исә әти тегеп биргән кара күн сандали кигәнмен. Сандали - минем мактанычым. Йөзе нәни генә түгәрәк биш тишекле, атлаганда, барлыгын искәртеп, чылтыр-чылтыр итеп куя торган тимер аеллы, үкчә туры ике катлы итеп, эченә каен тузы куеп калдырып тегелгән. +Без менә шулай өчәү, кыска шәүләләребезне әле сулга, әле уңга ташлап, билле прәннек ашап, әйрән эчеп, истирәхәт кылып йөрибез. +Бер читтә җиткән кызлар, егет-җилән түгәрәкләнеп басканнар, бию бара. Индус абый гармуны белән уртада. "Иң чибәр кыз авылда кем, исеме ничек?" дип әнидән сораган. Әмир абый да шунда. Әнә ул, пар толымын түшенә салган, бөтерелмә итәкле Гөлсиринә апаның кулыннан тотып бии. Их, Әмир абый урынында булсаң иде хәзер, шул түгәрәкне бер итеп биесәң иде, авылның иң чибәр кызын, каерып алып, канатлы атта очыртып алып китсәң иде - еракка, еракка... Кесәдәге компасны капшап карыйм. Төшеп калмаганмы. Мин бит Төньяк полюс белән Көньяк полюсның кайсы якта икәнен ачыкламыйча йөри торган малай түгел. +Менә көрәш кыза. Быел да Сәгыйрь абзыйны җиңәрдәй кеше күренми ахрысы. Каерып ала да, баш аркан ыргыта, микылдап кына барып төшәләр. Кайсылары, башы әйләнгән кебек, аңкы-миңке килеп тора, андыйларны култыклап, читкәрәк алып китеп чирәмгә утырталар. +Пәһлеван гәүдәле булгангамы, Сәгыйрь абзыйны "Өлкән Сәгыйрь" дип йөртәләр. Ул, чынлап та, куркыныч дәрәҗәдә дәү гәүдәле, салынып төшкән йөнтәс-куе кашлары арасыннан утлы күмер күзләре уйнап тора, таза имән ботагы кебек беләк, куллар... Печән өйгәндә эскерт очларга дигән печән күбәсен ул гына шундый биеккә чөеп бирә ала. Өч япьле агач сәнәген - кая күтәрү - кыймшата да алмыйсың, Алып батыр сәнәге диярсең, сабы шундый юан, биниһая озын. +Ике потлы герне дә ул капка башыннан чөеп кенә уйный. +Быел тагын кояш астында көтеп әлсерәгән тәкәне, елдагыча, Сәгыйрь абзый иңенә салдылар. Мәйдан гөр килә. Мин дә куанам. Ни дисәң дә, Сәгыйрь абзый минем әнинең бертуган апасының ире бит... +Инде без өйгә кайтып чәйләр эчкән идек. Мәйдан таралса да, бәйрәм кайтавазы әле һаман авыл өстендә тирбәлә. Сызылып кына гармун тавышлары яңгырап ала. Урамнан ара-тирә кыңгыраулы атлар узып китә. +Кешеләрнең йөрешендә, капкаларның шыгырдап ачылуында, морҗалардан чыккан сыек төтеннең коймаклы исендә, этләрнең этлеген итеп кенә бәйрәмчә өреп куюында - һәммә тарафта үзгә бер җанлылык сизелә. +Кояш өйләдән авышып, инеш турын атлап чыккан чакта, мин бәйрәм күлмәген салып, урамга томырылам дип, баскычка чыккан гына идем, Индус абый кайтып керде. Йөзе агарып чыккан, күлмәгенең дә сыңар җиңе ертылып, чалбар каешыннан чыгып, итәге кайтарылып тора. Гармун каешын икенче иңгә күчерде дә, ашыга-ашыга торыпшаны алып ташлап, билсәпитен кузгатты, шунда гына мине искәреп алгандай: +- Мин киттем, - дип капканы ачты. Юлга чыгып, тегермән межасы ягына таба ашыгып китеп барды. +Бераздан хәбәр килеп җитте. Индус абый булган җирдә нинди дә булса буталыш чыкмый калмый иде. Бүген дә авыл егетләре белән чәкәләшеп алган. Мәйданнан авылга төшкәч, районнан бәйрәмдә тәртип сакларга дип җибәрелгән милиционер аның юлына аркылы төшкән. Үзе генә булганмы, янында берәр авыл егете булганмы - анысы нәмәгълүм, Индус абый теге милиционерны каерып тоткан да, кибет каршындагы коеның чиләгенә бөгәрләп утырткан. +Чыгырын әйләндереп бер төшерә, суга манчытып ала да, бер меңгерә икән бу милиционерны. Унбиш метрлы тирәнлектәге кое бит ул. Бурасының эчтә бозлары җәй көне дә эреп бетми. Милиционер ялына икән моңа. +- Сиңа ышанганчы, суга таянам мин! - дип, Индус абый тәртип саклаучы утыртылган чиләкне соңгы мәртәбә, туң салкыны бәреп торган караңгы су көзгесенә чаклы чупылдатып төшергән дә китеп барган. Бу хәлне пәрдә читеннән, капка ярыгыннан карап торганнар. Индус абый китеп күмелгәч кенә милиционерны бозлы коедан коткарганнар. +Кичкә таба безгә авыл советы рәисе Миргалифан абый белән милиционер килде. Индус абыйны сорыйлар. Әтинең "китте" дигәненә генә ышанмыйча, өйне, абзар-кураларны, тентегән сыман, бер әйләнеп чыктылар. Яшәү урынын сорагач, әти: +- Әкияттә язылган бит әле: барам шунда - белмим кая, табам шуны - белмим нәрсәне, - дип көлде. - Җил кайда яши, дип сорагыз лутчы. +Әти боларны табынга утыртып, каклаган каз, казылык ише нигъмәтләр белән сыйлап, ачыбал белән йомшартып җибәрде: +- Син Миргалифан дус, вакланып йөрмә инде, милициягә дә хәтәррәк эш бетмәгәндер, бәйрәм көне, яшьләр бит, буыны катмаган килеш сугып сындырмыйк, - диде. +Әмир абый исә бу хәлләрне белмәгән-ишетмәгән икән. Чат урманына кызлар белән китеп, лесник өендә аулагөй ясап ятканнар. Икенче көнне иртән генә кайтты. +Төштән соң мине велосипед артына утыртып, үзләренә кунакка алып китте. Башта без Яшәр дигән авылда кундык. Кичен Әмир абый, ниндидер кызларны чыр-чу китереп, капка төбендә утырган сыман булды да каядыр китеп югалды. Мин бакчада, биек агач астына урын җәелгән сәкедә берүзем ятам. Күңелсез. Ялгызлыктан кимсенеп, мышкылдап та алам. Шулай бәргәләнеп, Әмир абыйның кайтуын көтә торгач, изелеп йоклап киткәнмен. Керфекләрне аерып, күзгә кояш нуры үрмәләгәч кенә уяндым. +Тагын юлга чыктык. Үр менәбез, үр төшәбез. Урманнар калка, кырлар җәелә торгач, бер авылга килеп кердек. +Өйләр сәер икән бу авылда; түр тәрәзәләре белән урамга бәреп чыккан. Нигезләре ятма читән белән үрелгән. Аңа туфрак төеп тутырылган. Урыныурыны белән читән сүтелеп киткән дә, тишектән туфрак агып тора. Тәрәзәләр кечкенә, кыеш-мыеш түбәләрнең биле сынган. Безнең авылда да өйләрнең күбесе салам түбәле, әмма бездә ничектер пөхтә, җыйнак эшләнгән, наличниклар да ачык буяулы, тәрәзәләрдән эре чәчәкле гөлләр көлеп тора. +- Рус авылы бу, - диде Әмир абый. +Урамда очраган апаларны искәреп барам: барысы да кара-зәңгәр күлмәктән, маңгайга төшереп бәйләгән каракучкыл яулыктан. Боларга безнең әниләр кебек чәчәкле якты күлмәк кияргә, ак яулык бәйләргә ярамый микәнни?.. Болай бит төмсә йөзле, усал, куркыныч булып тоелалар. Кайчандыр минем адашып калган Рәзинә апаны коткарган руслар да шушындый булды микән? Әнә, чабаталы ирләре дә озын итәкле кара күлмәктән, билен буган, ямьшек киез эшләпәле. +Бер капка төбендә берничә хатын-кыз җыелып тора, кара каргалар кебек. Әмир абый велосипедын шулар янына китереп туктатты. Аякларны яшел чирәмгә төшердек. +Сүзгә керештеләр болар. Әмир абый да тегеләр телендә теттереп сөйләшә. Мин бер сүз дә аңламыйча, тик басып торам. Шул мәлдә күрше капкадан чиләк тоткан озын буйлы бер кыз чыгып, коега таба китте. Нечкә билле гәүдәсен ыспай сыгылдырып атлый, дулкынланып торган итәкле ачык зәңгәр сарафаны да үзенә килешле; таратып җибәргән, куе, якты сары чәче кояш шарлавыгы сыман агып бара кебек. Кара каргалар арасына әкият иленнән ялгыш кына килеп төшкән сылудыр бу! +Әмир абыйның аңа йотылып карап калуын күреп, кара түтиләр елмаешып, Әмир абыйга төртә-төртә, нидер әйтешеп алдылар. +"Городская" дигән сүз генә сөзелеп аңыма керде. Ни дисәң дә, быел көздә мин бит укырга керәсе. "Белмим" дип акланудан "беләм" дип мактануга күчәргә вакыт. +Әмир абый болардан нидер сорый, нәрсәгәдер төшендерә торгач, кара түтиләр олы урам уртасыннан болай таба килүче хатынны дәшеп алдылар. Галушын сүс җеп белән бәйләгән, каткан ипи кисәкләре салган алъяпкыч итәген җыеп тоткан бу апага нидер аңлатырга керештеләр. Ул, башын иеп, моңсу гына тыңлап торды, кабартма битен кул аркасы белән сөртә-сөртә елап та алды, аннары сары сипкелле, тузгак чәчле бер малайны җитәкләп китерде. +Миннән әз генә калкурак бу малай олы апалар әйткәнгә карышып торган сыман булды, әнисе арт шәрифенә бер шапылдатып алгач, күнде бугай, баш кагып кына тора башлады. +Соңыннан аңладым: Әмир абый аны көтү көтәргә яллаган икән. Исеме - Коля, үскәч, Николайга әверелә, ди. Аны ияртеп, Әмир абыйларның тимер юл буендагы өйләренә алып кайтып киттек. +Төнлә мин, яңа урында борсаланып, уянып алгаладым. Ишетәм, Коля мышык-мышык елап ята. Ничек итеп эндәшим соң аңа. Әнисеннән, туган йортыннан аерылуны авыр кичерәдер. Ул бит минем кебек кунакка килмәде, аны мәҗбүри җибәрделәр. +Икенче көнне төш турында зурәнәй белән урман ягына чыктык, Коляга ашарга илтергә. Зурәнәй иртүк аңа көтүне кайда йөртергә, кайсы аланга чыгарга, кайчан урман эченә керергә - барын да төшендереп кайткан иде. Көтү дигәч тә, безнең авылдагы кебек, күз күреме җирләргә тарала торган, югары оч, түбән оч көтүе кебек ишле мал түгел инде. Коля карамагында җәмгысы - бозаулары белән бергә җиде баш сыер да, аклы-каралы утыз ике баш сарык кавеме икән. +Безнең авылда берәү дә көтүче булырга теләми. Әмма өй борынча, чират җиткәч, һәммә кеше көтүче булып ала, ихатадагы мал санына карап, бер, ике йә өч көн кыр-урман-тугайларның хуҗасына әвереләсең. +Зурәнәй ашъяулык җәеп, Коля белән икебезгә дә каен төбенә табын әзерләде дә үзе җиләк карарга дип, алан эзләп китте. Коля белән сүзсез генә тәгам җыеп утырабыз. Әллә ничек. Аптыраганнан, аның битендәге сипкелләрен санап чыгасымы... Минем өчен ул - телсез. Аның өчен мин - телсездер. Ике телсезне кушкач, кул хәрәкәтләре белән аңлашу, ымлыклар ярдәмгә килә. Зурәнәй янәшәдә булса, сүз ялганыр иде. Русчаны ул ярыйсы сукалый шикелле. +Бераздан Коляны үзен генә калдырып, зурәнәй белән кайтып киттек. +Бер турда зурәнәй мине чуен юлына алып чыкты. Мин бүген дүрт поездны каршылап, кул болгап озатып җибәргән идем инде. +Паровоз машинисты минем якка күз төшереп алган сыман була, "кычкырт әйдә, кычкырт гудогыңны бар көченә, барыбер курыкмыйм!" дип, үҗәтләнеп, йодрыкны кысып калам. Әмир абый аңлатты миңа: гудок тавышы паровозның морҗасыннан чыга икән... +Шпаллар буйлап күпмедер баргач, зурәнәй тукталып, авыз эченнән дога укыды. +- Шакирым - әтиеңнең иң олы абыйсы иде. Син аны ишетеп беләсеңдер, - дип сүз башлады зурәнәй. - Менә шушы урында... шырпы кабы, тәмәкесе чәчелеп ята иде, кабызырга өлгермәгән мескенем... Менә шушы төштә рельска утырган булган... Төнлә бит... Урталай өзеп киткән поезд. +Юл буе зурәнәй миңа үткән гомерләрен сөйләп барды. Шакир абзый бик гаярь ир затыннан булган. Эстәрлебаш авылы янында кирпеч заводы төзеткән. Анда егерме биш марҗа эшләгән. Киңәергә, заводны зурайтырга дип йөргәндә, кулак дигән бүкәй уйлап чыгарып, ил буйлап, иң булдыклы ирләрне Себергә сөрү мәрәкәсе башланып китә. Шакир абзый, алданрак сизенеп, заводын таратып өлгерә. Балтачта ул чакта ике тегермән була. Югары очта - Пауыл тегермәне, түбән очта - Шакир абзыйныкы. Бер елны шук малайлары - Мөнир белән Индус, түбә астына чыпчык оясы карарга дип менеп, ут төшерәләр. Дөрләп кабынган ут күз алдында бөтен түбәне ялмап ала, малайлар качып китәләр. Тегермән нигезенә кадәр янып, кара күмергә генә кала. +- Нишлисең бит, төянеп чыгып киттек инде, чуен юлына эшкә килеп урнаштык. Бер айдан соң, пожар чыгарган малайлар да табылды. Менә шуннан бирле яшибез инде монда. Агачларны төпләп, бакча булдырдык. Урыслардан күреп, алмагач, чия, карлыган куаклары утырттык. Татар да, бисмилла әйтеп утыртса - үсә икән, бәрәкәте белән, - дип зурәнәй, күңелен ачып ташлады. Югыйсә ул гел зарланган, нигәдер шелтәләгән сыман сөйләшә иде. Якын булып, чынлап та, әнкәйнең зуры булып тоелды бит әле ул бу мизгелдә. +Икәү генә шулай чөкердәшеп шпаллардан барабыз. Ерак дөньяларны тоташтырган парлы рельслар зәңгәр сызык булып офыкка китеп югала. Баш очында тургай сайрый. Күктә кояш елмая. Рәхәт. Шпаллар өстеннән бару җайсыз икән: бер атлам җитми, ике атлам артып китә. +Кыз кеше белән уйнау кызык буламыни. Роза белән уйнаган сыман итәм. Минем кесәдә компас, ике япьле пәке йөри. Мин аңа полюсларның, көньягытөньягы кай тарафта икәнен күрсәтәм: шуны белмәгән килеш йөргән була бит әле. Роза миннән сагая, үрдәкләрен поезддан таптатуны кичерә алмый, уенчыкларын миннән яшереп куя. +Төнлә поездлар үтүе серле дә, шомлы да. Мин шул серлелек бишегендә тирбәлеп, йокыга чумам, шомы төшкә керә... +Таң монда кошлар сайравы белән куерып ата. +Кояш нуры сузылып, битне сыйпап алса да, уянмыйм әле, йокы ялына чытырдап ябышам. Черки бик нәзек тавышка колакны бораулый - барыбер уянмыйм дип иркәләнеп ятканда, сарай ягыннан зурәнәйнең хәвефле тавышы яңгырады. Бу сиңа черки безелдәве генә түгел. +Күз кабакларын каерып ачып, болдырга чыккач, шуны белдем: төнлә көтүче малай качып киткән! +Башта моңа ышанып җитмичә, сипкелле Коляны төрле җирдән эзләп карадык. Кычкырып, урман ешлыгын уяттык, кыр ягына чыгып, офыккача күз текәдек - әллүр Коля, бирчәеп, чатнап каралган үкчәсен ялтыраткан. +"Менә сиңа кунак, кунак башыңа тукмак!" - дип, үземне кызганып куйдым. Болай булгач, көтү бәласе миңа кала бит инде. +Беләм мин, көтү көткәндә вакытның кереш кебек сузылганын, беләм... Күктә кояш, тышауланган кебек, гел бер урында үшәнләнеп тора, урман артына тәгәрәп төшәргә һич тә ашыкмый. Бездә бит сыер терлеге урманда, аланнарда аерым көтелә, ә сарык-марыкларның яраткан үләне - тауларда. Анда бит бар да уч төбендәге кебек күренә. Ә монда - урман арасы. Сыерлар да әнә әсәренгән, кигәвенгә түзә алмыйча, койрыгын туры күтәреп, байрак итеп болгыйлар. Сарыкларның мондый эсседә аңы парга әйләнә. Каен төпләренә өелешеп, үз күләгәсен иснәп, йокымсырап торалар. Сыер-таналарның - үз дуамаллыгы, бөдрә йонлы сарыкларның - үз барлыгы. Менә шушы ике төрле холыкның җаена төшеп берләштерү - көтүче вазифасы инде. +Өч көн изаланганнан соң, мин дә качып кайтып китәргә уйладым. Чуен юл буйлап китеп барсам, Бөгелмәгә барып чыгам инде... Ерактыр. Куркыныч та... Урманны кичеп, кыр юлына чыксам... Нинди юлдан, кайсы якка китәргә? Кесәңдә компас йөрткән буласың! Төньяк полюсны белүеңнән ни фәтва, авылың тарафын да чамалый алмагач... +Юк, качып китсәм, зурәнәйне рәнҗетермен. Ул миңа әнә ничек күңелен ачып, якын итеп, хәтер изүен чишеп салды бит... Түзәргә, түзәргә... +Бу көннәрдә урман хозурында тагын күпме кан югалттым икән? Бусында инде - сиздерми генә кунып, тәнгә энә кадаган черкиләр, авыр итеп килеп бәрелгән кигәвеннәр файдасына. +Җиде көннән соң әти мине килеп алды. +Бер атна эчендә мине талап тәмам көрәеп, үзләшеп беткән кигәвеннәр белән хушлашырга туры килде... +Капка төпләрендә утыргыч +Без сугышның кайтавазын тоеп үстек. +Авылда сугыш кырларыннан Европага кадәр ил-җирләр гизеп кайткан фронтовиклар шактый иде. Аксаклары, аяксызлары - безнең өчен аерым чутта йөри. Ат караучы Шәрәфи абзый сыңар аягын агачтан үзе ясап кия, очына кыршау сугылган агач аягы, җирне төеп, түгәрәк-батынкы эз калдырып бара. Югары оч Садыйк абзый "ак эштә" - кәнсәләрдә. Аның кием шәп: куе зәңгәр френч, шундый ук төстәге галифе. Сыңар аягы да хөкүмәтнеке. Утыргач, протез аягын сузып куйса, галифе балагыннан түгәрәк резинасы гына түгел, ялтыр тимере дә күренә. Аның таягы кәкре башлы, бик матур эшләнгән. Ни гаҗәп, без малайлар өчен таякка таянып йөрүче аксак фронтовиклар гарип булып тоелмыйлар иде. Киресенчә, чын ир-ат нәкъ менә шундый булырга тиеш дип уйлап, аларга кызыгып карый идек. Үзебез дә таяк юнәтеп, аксак булып уйнап мәш килә идек. +Менә шаулы Бөгелмә базары. Һәркайда ыгы-зыгы, сату-алу бара. Ә мин хәер сорашучыларны күзәтәм. Күбесе - фронтовиклар, өсләрендә уңып, сүсәреп беткән солдат гимнастёркасы. Әнә берсе, сыңар куллысы, өздереп тальянда уйный, аның янәшәсендә ике аягы да бот төбеннән өзелгән, кулдан ясалган дүрт тәгәрмәчле нәни арбага утырган димме, баскан димме - гармун моңына кушылып җыр суза. Алларында - тиен акчалы пилотка. Бернинди льготалар күрмичә үлеп бетәсе мондый фәкыйрьләр күпме иде ул елларда! +Авылга еш кына кинолар килә, сугыш турында булмаса, без аны карап вакланмыйбыз. Кинода безнең солдатлар һәрчак сәләмә киемле була, сазлыкка батып пычранып беткән солдатлар ардыра башлагач, кайчан немецлар күренер икән дип көтәсең. Безнең офицерларның погоннары да иләмсез, коргаксыган чабата олтырагы сыман калҗаеп тора, ә тегеләр ялтыр киемнән, погоннар нәфис итеп үрелеп ясалган, ике кокардалы фуражкалары текә маңгайлы. Эчендәге тимерчыбыгын киереп, без үз фуражкаларыбызны шулай текә маңгайлы итмәкче булабыз - барып чыкмый гына бит... +Немецлар хәрби киемне бик зәвык белән, малай чактан ук кызыгырлык итеп тегә белгәннәр икән шул. Ниһаять, ике кокардалы, биек маңгайлы фуражкаларны Россия офицерларына да туксанынчы елларда кияргә насыйп булды. Партизаннарны да, сугыш бетеп кырык ел үткәч, энәдән-җепкә киендерә башладылар. Кер дә кунмаган ап-ак якалы, кардай ак туннардан землянкадан чыгып киләләр, минсиңайтим... Әлбәттә, киноларда гына шул... Бик соңлап... Хәерчелектән башы чыкмаган илдә авырлыкларны сәләмә кием белән генә күрсәтү, сәнгатьтәге өтеклек культы табигыйдер, мөгаен. "Муса" операсында Җәлилне дә бер күренештә умырык гимнастёрка белән чыгаралар. Үз чорында Мусаны якыннан белгән бельгияле Андре Тиммерманс, Казанда бу спектакльне карагач, болай ди: - Муса болай сәләмә түгел иде. Һәрчак ак күлмәктән, бик пөхтә йөрде... Без караган фильмнардагы, укыган китаплардагы сугыш вакыйгаларында кырылган немецларның исәбе-хисабы юк иде. Безнекеләр таш яисә агач артына посып атып яталар, ә немецлар, үрә басып, пуля яңгыры астына өерләре белән кереп кырылалар иде. Фильм төшерүчеләр шулкадәр арттырып җибәрәләр, немецларга карата нәфрәт түгел, киресенчә, кызгану хисе уяна иде. Хыялда кырганбыз икән фашистларны, сугыш беткәч санап карасалар (алман халкында кеше кадере исәпле икән шул), әллә ничә ил белән сугышып та, алар сигез миллионга якын корбан биргәннәр. Ә безнекеләрнең әле дә очына чыга алганнары юк... Утызмы, иллеме миллион... Минем төшкә илле елга якын гел сугыш күренешләре кереп җәфалады. Баш очында граната шартлап өлгергәнче уянып китә идем. Манма тир... Мендәр коткара иде. Әгәр беркөнне уянырга өлгерә алмасам дигән курку гел миемне бораулап торды. Шөкер, хәзер инде андый мәхшәрләр төшкә керми, ничә еллар буе караган фильмнардан йоккан опиум тәэсире каннан чыгып бара, күрәсең. Онытырлыкмыни?!. Кичләрен капка төбенә фронтовиклар җыела. Китә хатирәләр... Әллә нинди серле исемнәр - Варшава, Кенигсберг, Прага... Мин, сулышымны да алмыйча тыңлап, чирәмдә ятам. Их, без үсеп җиткәч тә шулай зур сугыш булыр микән, яу кырларында батырлык күрсәтеп кайту безгә дә тәтер микән, дип, матур хыялларга биреләм. Соңрак, Әпсәләмов романнарын укый-укый, бу теләгем тагын дә көчәйде. Сугыш - кызыктыргыч романтика икән ләбаса! Һәлак булуың да мөмкинме?! Булса ни, совет үлеме ич ул!.. Ике дә уйламыйча ашкынып, яуга кереп үзен корбан итәргә әзер империя солдатын әнә ничек тәрбияләгәннәр икән. Ә капка төпләре башка иде... Күршебез Нургали абзый сөйли башласа, дөньяңны оныттыра да куя. Минем әти сугышка кермәгән, Мәскәүдә метро төзелешендә эшләгән. Шуңамы, ул, сугыш сөремен Мәскәү аша гына чамалаганга күрә, бик белдекле булып сүзгә катнашмый, әйбәт тыңлаучы сыйфатында көч биреп кенә утыра. +Нуркалей +Авыл өстендә моңлы рәшә тирбәлә. Малахай колагын җилфердәтеп, язгы кар суларын чәчрәтә-чәчрәтә, урам иңләп бер малай килә. Ярты бәхеткә ирешкән юеш танаулы малай... Бер аягына нык табанлы Америка ботинкасы, икенче аягына күтәртмәле чабата кигән. +Әгәр мин рәссам булсам, узган гасырның егерме бер яшьлегенә кайтыр идем дә, шушы күренешне тымызык сурәткә төшерер идем. +Ачлык гарасатыннан сыгылып килгән авыл, яңаклары эчкә баткан бөкре карчык шикелле, өмет белән тулган хәсрәтле күзләрен олы юл ягына төбәгән. Гаҗәп бит: Американың бай кулы, океан аша сузылып, Эстәрле инеше буендагы Балтач дигән фәкыйрь авылны ничекләр тапкан да, үзенең ярдәмен баткакчытырманлы, канлы-даулы Россия аркылы ничекләр китереп җиткергән диген! +- Егерме беренче елгы ачлыкта Америкадан китерелгән аш, кофе бирәләр иде. Бервакыт кием-салым өләштеләр, - ди Нургали абзый. - Чират җыелды. Иң соңыннан, Сабира дигән кыз белән икәү басып калдык. Өләшүче кулында бер пар ботинка. Бүтән әйберләре таратылып беткән. Карап торабыз инде күзенә. Икебезнең дә нәүмиз каласы килми. Шулай итеп, Сабирага ботинканың бер сыңарын, миңа икенче сыңарын бирделәр. Киеп йөрдек шулай, чабата белән аралаштырып... +- Үземне белә башлаганым шул елларга туры килә, - ди Нургали абзый. - Ач булгангадыр инде, күп нәрсә нык истә калган. Нәрсәдер урлап тотылган Көчтер Хөсәенне ат кырыена, тәртәгә бәйләп, авыл советы рәисе, чыбыркы белән яра-яра, урам буйлап әйләндерде. Бурлашканы өчен Кашап абзыйны, эт итеп кыйнап, биниһая юан бүрәнә белән биленнән бастырып куйганнарын хәтерлим. Яңа тәртипләр шулайрак керә башлагандыр инде авылга... +"Ат үләте" дигән афәтле шаукым Азнакай төбәгендә егерме сигезенче елны башлана. Беркем каршы сүз әйтә алмый. Ярым хәрби тәртипләр халыкның өнен алып бара. Район үзәгеннән килеп төшәләр дә, бик шикле анализлар алган булып, иң таза атларны гына чирлеләр исемлегенә кертәләр. Чатыр тау итәгендәге Уразай авылы янына галәмәт зур, тирән чокыр казыталар. Һәм аны киртәләп алалар. Тирә-як авыллардан китертелгән атларны шул киртә эченә кертеп, бәйләп куялар да колагына терәп аталар. Тетрәп киткән малкай, бөтен гәүдәсе белән гөрселдәп, чокырга төшеп китә. +- Безнең атны да чирле дип таптылар, - ди Нургали абзый. - Ул чагында атсыз калу аяксыз-кулсыз калу белән бер иде... Әти атны үзе җитәкләп китте. Аның кайтканын өчәү - әни, түтәй, мин - тәрәзәгә капланып, көне буе көттек. Кич белән, кояш баер алдыннан, кулына бау кисәге тоткан әти күпер тавыннан төшеп килә. Күңел һаман ышанмый әле, ул башка кешедер, безнең әти, һичшиксез, атка атланып кайтырга тиеш, дип, йөрәк сулыгып тибә. Әмма ул безнең әти иде шул... Чыраена үлек төсе кергән, кайтып кереп, сүзен әйтә алмыйча, бик озак сәкедә утырганнан соң: "Канатсыз калган кош кебек, менә без дә атсыз калдык..." - диде. Моңа кадәр әле җылы сүз ишетергә гаҗиз булып утырган әни, түтәй дә, мин дә кычкырып елап җибәрдек. Әти, башын аска игән килеш, читкә борылып, күз яшен сөртте... Гаярь иде безнең бахбай, соңыннан белдем, аны киртә эченә кертә алмыйча шактый азапланганнар, үлем исен сизгән булгандыр, бичара. Бер мәртәбә аткач та, ул әле егылмаган, күкрәге белән бәреп, чокырның икенче ягына ыргылып чыккан, аңа тагын, тагын атканнар... Шуннан соң гына чокырга мәтәлгән... - дип, Нургали абзый тын кала. +Ул чакта авыллардагы иң шәп атларны гына җыеп үтертү вәхшилеге таза хәлле җир кешесен аяктан егу өчен махсус эшләнгәндер, мөгаен. +Яңа казылган чокыр... Колагына терәп аткач, гөрселдәп егылган атның рәнҗүле ялварган күз карашы Нургали исемле самими малайның төшләренә кереп, күпме саташтыргандыр. Аннары инде, еллар үткәч, Нургали солдат, мондый тетрәндергеч күренешләрне кешеләр мисалында, сугыш аланнарында күргән. Фронт кануннары катгый. Хәрби трибунал карары белән хөкем ителгәннәрне дә чокыр кырыена бастырып атканнар. Гыйбрәт булсын өчендер инде, тамаша кылырга коралсыз солдатларны да җыеп китерә торган булганнар. +- Берсендә шулай, - ди Нургали абзый, - Бобруйск шәһәре янында калкулык итәгенә чокыр казылган иде, безне каршыга тезеп утырттылар. Бераздан машина килеп туктады. Өч автоматчы кулы бәйләнгән бер солдатны төшерде. Чырае кап-кара тегенең, күзләре чем-кара, үзе чокыр кырыенда елмаеп басып тора. Фронтка барып яткан вагоннан төшеп кала икән дә бу, комендатурага кереп, мин үз эшелонымнан аерылып калдым, дия икән. Тегене җыелу пунктына кабат җибәреп, яңа частька билгеләгәнче, ике-өч ай вакыт үтеп китә. Шулай итеп, бу җиде мәртәбә эшелоннан төшеп кала, сугыш соңынача шул рәвешле йөрмәкче була... +Команда буенча өч автоматчы берьюлы атып җибәрделәр тегеңә, ә ул ничек елмаеп торган булса, шулай басып тора. Башкалар таш кебек чокырга ава торганнар иде... Ә бу берничә секунд шулай торганнан соң гына чокырга түгел, үҗәтләнеп, кырыйга ауды. Командир килеп аның гәүдәсен аягы белән чокырга этеп төшерде дә пистолеттан тагын ике мәртәбә башына атты. Һаман да әле күз алдымда тора ул бәндә, үлемнән көлеп үлде... - ди Нургали абзый. +Сөтле чәй кебек нурлы йөзле әбиләр, чуклы шәлъяулыкларын иңенә салып, төркем-төркем булып ашка баралар. Чирәмле капка төбендәге утыргычта илләр гизеп кайткан ирләр. Түбән оч парламенты шушыннан башлана... И бу газиз күренеш... Кайда соң ул, илленче елларның салам түбәле өйләре, авылның эчкерсез кунакчыллыгы, гадел ярлылыгы. +Без, агач мылтык, хәрби кепка өчен җанын бирә торган малайлар, сугыш хәлләрен сөйләгән абзыйлар эргәсендә, колакларны шомрайтып, чирәмлеккә тезелгәнбез. Без үсеп җиткәч тә шулай сугыш чыксын иде дә, орден-медальләр тагып, дөнья күреп кайтсак иде, дип, аларга кызыгып карап торабыз. +Арада Нургали абзый булса, башкалар тын кала. Чөнки ул ялындырмыйча, йөгерек сүз тәмен белеп, мавыктыргыч итеп сөйли белә. +Карелия фронтына Нургали солдат авылдашы - югары оч Кәшфи белән эләгә. Аларны җиңел чаңгы батальонына билгеләп, Финляндия чигенә таба походка алып китәләр. Өстә җылы кием, поляр өлкәнең паёгы да мул бирелә. "Икенче тапкыр Америка ярдәмен фронтта күрергә туры килде, - ди Нургали абзый, - һәртөрле ризык салынган капта, борыч-тоз кебеген әйтмим дә инде, калак, җыелмалы стакан, теш казый торган әйберенә кадәр бар иде... Ә күпме кием, сугыш кораллары, машиналар... Ул ярдәме өчен Америкага җүнле рәхмәт сүзе бүгенге көнгә кадәр әйтелмәде бугай..." +Сугышта да авыз ачып командир әйткәнне генә көтеп торсаң, әз генә дә үз башыңны уйлатмасаң, бәлагә тарыйсыңны көт тә тор. +Финляндия чигенә якыная барган саен, җелекләргә үтәрлек салкын җил көчәя бара. Күпләр аягын өшетеп, госпитальгә озатыла торалар. Нургали абзый, тегүче һөнәрен белгәнгәдер, җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган кеше. Алдан ук хәстәрен күргән. 39 нчы размерлы аягына 43ле ботинка алып, аягын җиде кат чолгавыч (бишесе җылы) белән урап чыккан була. Һәр көнне солдат башына йөз грамм аракы бирелә. Нургали абзый аны аякларын көзән җыера башлап, хәле киткән авылдашы Кәшфигә эчертә. Хәмер тәэсире беткәч, Кәшфи бөтенләй аяктан кала икән. +Нургали абзый аны шулай өч йөз чакрым буе чаңгысына утыртып тартып бара. Хуҗалары ташлап киткән бер авылга ялга туктагач, чистартырга дип алынган бер солдатның мылтыгы атылып китә дә, пуля, Кәшфинең табаны өстендәге чөй сөяген ватып, икенче солдатның беләге аша чыгып, стенага шартлап барып керә. Тиз арада врач-санитарлар, тикшерүчеләр килеп җитә. +Нургали солдат авылдашы белән саубуллаша, чатнама суык көн, чанада әле күпме барасы бар, тиз генә өйдән мендәр алып чыга да, уртасын тишеп, Кәшфинең яралы аягын йон арасына тыга. Сызлануы басылмасмы дип, авызына бер шакмак шикәр каптыра. +- Сине, Кәшфи, барыбер өйгә кайтарырлар, кулыңнан килгән кадәр минем әни карчыкка да ярдәм иткәлә инде... - дип, аны озатып кала. +Моны сөйләп, Нургали абзый тын калгач, "ярдәм иткәнме соң?" дип, аны берәү дә бүлдерми. Бары тик әче тәмәкеләрдән, өнсез сорау булып, эчкерсез төтен генә күтәрелә. Шулчак Нургали абзый, учына төкереп, папиросын сүндерә дә: +- Кәшфи минем үтенечне онытмаган, - ди. - Кладовщик булып эшли башлагач, түтәйгә бер кесә алабута оны биргән... +Нургали абзыйга төрле хәрби һөнәрләр үзләштерергә туры килгән. Шуның иң хәтәре - элемтәче. Әгәр шул чорда чыбыксыз телефон гамәлдә булса, йөз меңнәрчә элемтәче исән калган булыр иде. Япан кырда, тычканны уйнаткан мәче кебек, финнар аларны "уйнатып" кыра торган булалар. +- Бервакыт, - дип, Нургали абзый сүзен башлап җибәрүгә, капка төбе тын кала. - Июнь айлары иде, телефон чыбыгының өзелгән урынын эзләп киттем. Батареядан ерак түгел генә өзеклекне табып ялгадым да кайтырга чыктым. Карыйм, бәрәңге кыры, казылган казылуын да... бер-икене булса да җир яшереп калдыргандыр әле дип, сапёр көрәген алдым да казый башладым. Тавык йомыркасының сарысы кадәр генә берәү килеп чыкты, тагын, тагын... Котелокны тутырмый кайтмыйм, Аллаһы боерса, дип уйлап кына бетердем, финнар ягыннан миномёттан ут ачтылар. Тирә-ягымда чинашып миналар ярыла башлады, кая барырга белмәле түгел, мин суы кипкән канау төбенә йөгереп төштем дә... бөтенләй кирегә, финнар ягына таба җитмеш-сиксән метрлар чамасы йөгереп туктап калдым. Финнар канауның безгә таба киткән ягын тетепме-тетәләр, канау кырыендагы агачлар төбе-тамыры белән кубарылып һавага оча. Бераздан бу мәхшәр тукталды, мин сак кына үзебезнең якка киттем. +Дустым Андреянов бар иде. Болар, Нургали харап булды, дип, блиндаждан карап яталар икән. Минем үле гәүдәмне алып кайтырга дип чыккан булган, юлда очраштык. Андреянов шаккатып тора, бер агач исән калмады, син ничекләр котыла алдың, ди. Канау буйлап финнарга таба йөгерүемне әйткәч, ну хәйләкәр татар, ди. +Соңыннан котелоктагы бәрәңгене юып пешердек тә кабыгы белән бергә ашадык. +Капка төбендәгеләрдән берәрсе: +- Бәрәңге дип, харап була язгансың, - дип куя. Китаплардан гел геройлар турында гына укыганга, без малайларга да солдатның вак бәрәңге казып йөрүе мәзәк тоела. +- Һы! Тамак йөртә кешене, - ди Нургали абзый. - Дөнья бу, туган. Безнең частьта әнә ике солдатны, азык-төлек сагында торганда, өч-дүрт сохарины алып куенына тыккан өчен, хәрби трибуналга куеп, атып үтерделәр. +Сугыштан соң ун еллар үткәч, Андреянов Казаннан Нургали абзыйларга кунакка килде. Без, малайлар, Нургали абзыйның теттереп русча сөйләшә белүен шул чакта күрдек. Һәм аны үз артында, Андреяновча, "Нуркалей" дип атый башладык. +Мәзәк хәлләр... Гыйбрәтле хәлләр... Кеше гомеренең хәтер тавында үзенә бер төрле маяклар булып яна. Нургали абзыйның "елъязмасында" андый телдән телгә күчәрлек хикмәтле вакыйгалар байтак. +Утыз бишенче елларда яшь егет Нургалине авыл советы секретаре итеп куялар. Шуннан ул Миннебаевка әверелә. Бервакыт аңа, киңәшкә дип, түбән оч Талип абзый килә. Ул таза хәлле Шакировлар нәселеннән. Өйләнеп башка чыкканда, Талип абзыйга калай түбәле йорт тигән була. Менә шул калай түбә аркасында хәлләр башлана да инде... Район үзәгеннән атна саен киләләр дә калай түбә өчен умыртып салым салалар икән моңа. +- Нишлим, Нургали энекәш, ул каһәр суккан калай түбәне кубарып ыргытмыйча котылып булмас, ахры?! +- Болай ит син, Талип абзый, кубарып мәшәкатьләнмә, калай өстеннән салам белән яп та куй... +Шушы сөйләшүдән соң Талип абзыйның калай түбәле йорты өр-яңа арыш саламыннан "алтын" түбәлегә әйләнә. +"Йөз грамм" дигән сүз чыкса, Нургали абзыйдан тагын бер мәзәк сөйләтәләр. Йөз мәртәбә ишеткән булсалар да, рәхәтләнеп тыңлыйлар. Чөнки Нургали абзый һәрчак яңа төсмерләр кушып сөйли белә: +- Урыс авылында торганда, сугыштан соң... Авыл советы рәисе өйгә килеп керде беркөнне, әзрәк кызмача бу. Кәшифә апагызның өстәлгә түтәрәме белән кайнар ат ите китереп куйган мәле. "Менә безнең кайбер урыслар ат ите ашамаган булып кыланалар, ә мин яратам, койрыгына кадәр кимереп бетерәм", - ди рәис. Мин өстәлгә чәкүшкә чыгарып куйдым. Бүлә башлауга, теге: "Нуркалей, мне сто грамм, больше неззя, врачи не разрешают, вот справка", - дип, түш кесәсеннән кәгазь чыгарды. Мин эчтән генә сөенеп, талымлы кунакка йөз грамм куйдым. Утырабыз гәпләшеп... Бераздан миңа төртә бу: "Нуркалей, только сто грамм, вот справка", - ди. Тагын бүләм. Күпмедер вакыттан соң справкасын кабат чыгара кунагым: "Вот видишь, только сто грамм положено, больше низзя", - ди. Шулай йөз граммлый торгач, Кәшифә апаңны кибет тарафына ике-өч мәртәбә йөгертергә туры килде. Төн җиткәч, мәлҗерәгән кунакны өенә илтеп, бусага аркылы идәнгә аударганда да: "Только сто грамм, больше низзя", - дип гырылдап йокыга китте. +Нургали абзый сөйли, менә мин аның күзләрендә чиркану күрәм: кышкы салкында бер солдат - Васька-запевала - немец офицерының мәетен тенти. Бармагындагы алтын йөзеген салдыра алмагач, төптән үк кисеп ала, ул гынамы, хром итегенә кызыгып, мәетнең аякларын да тездән кисеп алып кайта, тимер мич каршында шуларны эретеп утыра... "Катюша"ны аннан да шәп җырлаучы юк иде взводта, үзе моңлы, ә күзләре нигә салкын икән дип йөри идем, ди Нургали абзый. +Менә мин Нургали абзыйның күзләрендә сагыш күрәм: әнә полкташы - Омск егете Нургали снаряд тутырылган әрҗә сөйрәп бара, шул мизгелдә әрҗәнең нәкъ өстенә дошман снаряды килеп төшә, коточкыч шартлау яңгырый. Нургали абзыйның күз алдында адашы, вак кына кисәкләргә таркалып, һавага оча. +Менә мин Нургали абзыйның күзләрендә самими елмаю күрәм: гаҗәп күпсанлы сыер көтүе тоткан монгол юртасы янында бер солдат көзгегә карыйкарый кырына. Хуҗа монгол килә дә көзгедә үзен күреп ала. Шакката бу. Көзгенең арт ягын борып та карый, гомерендә беренче тапкыр үзен көзгедән күрүе икән. Солдат хәйләкәр елмая, маңгаена мөгез куеп, ике бармагын күрсәтә. Янәсе, ике сыерыңны бирсәң, көзгене алышырга була. Монгол шунда ук риза икәнен белдереп баш селки. "Совет солдаты көзгене ике сыерга алышкан" дигән даныбыз әллә кайларга таралыр дип, солдатны командир тыеп кала. +Повар - Кострома егете Капустин - эре тешләрен ыржайтып көлә: +- Томана да икән бу монголлар, ә?! Танк гасырында көзге күргәне юк, тфү! Шушы чүчмәкләр безне өч йөз ел буена изеп тотканмы? Ышанмыйм, братва, билләһи ышанмыйм! Татар булса, бер хәл, шулай бит, Нуркалей! +Көзгегә исе киткән монгол Капустинга елмаеп карый, аның мыскыллавын аңламый. +- Бервакыт Хинган таулары арасыннан ага торган елга буена килеп җиттек. Безгә аргы якка чыгарга кирәк. Су тирән түгел, бот төбеннән, шулкадәр тиз ага үзе... Повар Капустин атка җигүле поход кухнясы белән килә бит, дилбегә тотып арба артына тәпи баскан, кухня морҗасыннан төтен чыгып бара. +- Кермә суга, бетәсең! - дип кычкырабыз, кая ул, Капустин батыр... Ярдан аз гына керүгә, кухня да ауды, аты да егылды, Капустин үзе дә мәтәлде. Дулкын белән бергә бөтерелә-бөтерелә агалар. Бөтенесе харап булды дигән идек, йөз илле метрлар киткәч, Капустин, борылыштагы агач тамырларына тотынатотына, ярга чыгып ауды. +Пехотачыларны аргы якка монгол солдатлары чыгарды. Рәтен беләләр икән, каһәрләр, ун баш атны йөгән тезгене белән берсенең койрыгына икенчесен бәйләп тезделәр дә... Алдагы атта - монгол, калган тугыз атка икешәр пехотачыны утыртып чыгардылар теге якка. +- Йә, ничек, Капустин, монголлар томанамы?! - дип ым кагам Капустинга. Шәбәргән, тез башлары умырылган Капустин, баягы мәхшәрдән аңына килә алмыйча, тасрайган күзләре белән елмайгандай итеп, яр кырыенда ята. +Хәтәр хәлләр... +- Бервакыт тирән генә чокырга төшеп яттым, һөҗүмгә әзерләнәбез, - ди Нургали абзый. - Нидер ошамадымы, ара ун метрлар булыр, алдагы окопка күчәсе иттем. Борылып карыйм, артта мин калдырган окопка бер солдат килеп кенә җитте, Васька-запевала икәнен танып кына өлгердем, шул мәлдә снаряд төшеп, күз алдымда аны тетеп тә ыргытты. Кырыема нидер шапылдап төшкәнгә башымны күтәреп карасам... окоп кырыенда өзелгән кул ята, урта бармагында алтын балдак... Теге, немец офицерыннан салдырып алынган балдак... +Бусы бер хәл, мине яшәү белән үлем арасындагы сизенү тетрәндерә. Нургали абзый бер окоптан икенчесенә нигә дип күчкән, берничә секундтан аның гомере өзелергә мөмкин икәнен кем белгән, "Тимә, яшәсен!" дип нинди илаһи кодрәт аны алга этәргән? Кеше акылына сыймый торган өстен бер көч карап торганмы әллә? Кәшифә ханым белән тигез гомер итәсе, биш бала үстереп, унбиш оныгы белән милләтне баетырга тиешлеге, бәлки, тәкъдиренә язылган булгандыр. +* * * +Капка төбендә "сугыш китабы"н актару бара. Армия хезмәтен бетереп кайткан егет-җиләннәр дә Нургали абзыйны йотлыгып тыңлыйлар, төрле сораулар бирәләр. +Рус армиясендә элек-электән үк шундый гадәт хөкем сөргән - басып алган җирдә, күпме кирәк, шулай талау, көчләү өчен, "день солдата" бирелгән. Бу сугышта ничек булды, дигән сорауга: +- Андый рәсми приказ булмады, - ди Нургали абзый, - әмма тыю да сизелмәде. Берлинда ничек булгандыр. Җиңү көнен мин Кенигсбергта каршыладым. Офицерлар вагон-вагон әйбер, хәтта машиналар алып кайтканнар, ә солдатка күпме күтәрә ала, шулкадәр мал алырга рөхсәт ителгән, диделәр. Безне исә... эшелоннарга төяделәр дә каядыр алып киттеләр. Сочига, Кара диңгез буена ялга барабыз икән дигән хәбәр таралды. Сөенештек инде, ничә ел окопта үтсен дә гомерең... Поезд Мәскәүгә килеп җитмичә, кая барасын белми идек әле. Перронда себеркесен култык астына кыстырган бер карт безнең вагон янында тукталды да: "И балалар, бу сугыштан исән калгансыз инде, тегесеннән дә исән чыгарга язсын Ходай", - диде. "Нинди сугыш?" - дип аптырап калдык. "Һе, мине белми дип уйлыйсызмы әллә. Япуннар инде, япуннар", - дип хәйләкәр елмая картыбыз. Моны ишеткәч, без тынсыз калдык. +Әгерҗе станциясендә Нургали абзый вагон ишеге төбенә туктап, бик җентекләп карап торган карчыкны күрә: "Әллә син татар әбисеме?" - дип сорый. "Әйе, балам, берәр таныш кешем кайтмасмы дип торам". Нургали абзый бердәнбер байлыгын - кесәсендәге көмеш калагын ала да: "Минем исәнлеккә дога кылырсың", - дип, әбигә бүләк итә. +- Сугышта да гаделлек юк иде, - ди Нургали абзый. - Кем окопта ут эчендә кайнаган, аларга орден-медальләр бик эләкмәде. Менә Салихны гына ал. Дивизия штабында писарь булып хезмәт иткән. Мылтык тотканым булмады, ди. Аның өч Кызыл Йолдыз ордены, "За отвагу" һәм тагын әллә күпме медальләре бар иде. Зәки абзый да дивизия командирының ат караучысы булган. Аның да өч Кызыл Йолдыз ордены бар иде. +Бүләкләү хакында өстән күрсәтмә бирелә иде. Хәтерлим әле. Кытай ягында "Зур Хинган" операциясе өчен бүләкләү хакында күрсәтмә килде. Анда геройга урыстан, украиннан, белорустан ничә кеше тәкъдим ителергә тиешлеге язылган иде. Тагын берничә милләт саналган, шулар арасында бер грузин да бар. Геройга куелган һәр кеше партияле булырга тиеш, диелгән... Башка милләтләрдән "батырларны" тиз таптылар, грузинга чират җиткәч... Хисаплап-барлап чыктылар, бөтен дивизиягә бер грузин бар. Ул да итек тегүче, мылтыкны үз гомерендә ялгыш кына да тотып караганы юк. Җитмәсә, партиясез иде әле. Менә шуны, узган айлар числосы куеп, сәгать эчендә партия әгъзалыгына кандидат иттеләр. Характеристикада язылганнарны укысаң... бу кеше алдында баш ими кала алмыйсың. Ул - Хинган елгасын кичкәндә ничә офицерның тормышын саклап калган, ул - ничаклы япон солдатына каршы берүзе сугышкан, ул - күпме дошманны кырып салган... Гаҗәп инде батырлыклары... Шулай итеп, итекче грузин күз алдында Советлар Союзы Героена әверелде дә куйды. +Бер кеше - Нургали абзый мисалында минем өчен "сугыш китабы" ачылганнан-ачыла бара. Күп сорауларымны мин алдагыга калдыра торам, ә күп нәрсәгә әлегә сорау бирерлек акыл да җитми... Кабат алданмас өчен, хакыйкатьнең үзен явыз гасырның шаһиты булган өлкәннәрдән алып калырга кирәк. +- Кырык өченче елдан соң татарларга герой исемен бик үк бирми башладылар. Күпкә китә, дип уйладылар бугай, - ди Нургали абзый. - Әгәр халык санының пропорциясе белән исәпләсәң, сугышта иң күп кырылган халык та безнең татардыр әле... шулай... хәтәр үткәч, татарның кирәге бетә... +Судабикерга утырган бар +Озакламый безгә дә тере солдатларны якыннан күрергә туры килде. Шундый тын җәйге кич иде. Кояш иренеп кенә Суыр тавы артына төшеп бара.Сөтле тузан исе аңкытып көтү кайтыр вакыт җитеп килә. Фаварис белән икәү генә капка төбендә утырабыз. Ул тальянын мыгырдата. Бармакларының хәле җитмиме, көйне рәхәтләндереп уйнамый, авазларны зәгыйфьләндерә. Үземә өйрәнергә туры килер ахрысы... Бакаларын батырып басып, күреген киереп тартып, кычкыртып бер уйнамагач... гармунны нигә интектерергә... дип уйлап бетермәдем, югары очтан ниндидер шомлы гөрелте ишетелә башлады. Колаклар шомырайды. Көтелмәгән һәр яңалык гел шулай югары очтан килә. +Әнә, Миргарифан абыйлар турындагы үрдән галәмәт зур машина килеп чыкты. Аның артыннан тагын, тагын... Бер-бер артлы тезелешеп киләләр. Өй тәүмәле бу сәер машиналар инде безнең турга җитеп килә. Әрҗәсенә, нәкъ кинодагы кебек, солдатлар тезелешеп утырган. Без куркышып калдык. Фаварисның гармуны чирәмгә шуып төште. Ул кинәт: "Нимесләр килә, нимесләр!" - дип, кычкырып җылап җибәрде. Тузан күтәреп, уннарча машинаның урамны, өйләрне тетрәтеп үтүе шомлы иде, менә хәзер туктап, солдатлар безгә төбәп ата башлаячаклар дигән курку минем дә күзгә яшь булып төелде. Тавышка Фаварисның әнисе Фәгыйләттәй йөгереп чыкты. +- Нинди нимес булсын! Курыкмагыз, үзебезнең солдатлар ич, - дип, безне кочаклап алып, тынычландырырга кереште. Күзне ачыбрак карасак, солдатлар безгә карап елмаеп, кул болгап үтеп киттеләр шикелле. Бөтен түбән оч, капка төпләренә чыгып, моңарчы күрелмәгән машиналар кәрванын күз белән озатып калды. Безнең авылның бердәнбер машинасы - Заһид абзый йөртә торган бөкре кабиналы полуторка бу хәрби машиналар эргәсендә өтек чебеш кебек кенә кала бит! +"Студебеккер" дип аталган ун тәгәрмәчле, фара алдында тимер рәшәткәле бу мәһабәт машиналар Америкадан кертелгән булган. Без аны америкача ук әйтергә теләмичә "Судабикер" дип, үз телебезгә яраштырдык. Һәм бу хәтәр машиналарның кабинасына утырып, дөньяга биектән карап җилдерү бәхетенә дә ирештек. +Без курыккан солдатлар алай ук усал булып чыкмады. Аларны Бөгелмә - Азнакай арасында яңа юл - асфальт төзергә җибәргәннәр икән. Тиз арада Туйкә-Балтач арасындагы үзәнлектә землянкалар казып, ихата корып, әллә каян күренеп торган матур капка ясап, палаткалар торгызып, үзләренә тору урыны ясап куйдылар. +Тимерхан дигән казакъ егете истә калган. Минем әти-әнигә ул "әткәй", "әнкәй" дип кенә эндәшә, "кызыгызны Казакъстанга алып китәм", ди. Безгә килсә, Рәзинә ападан күзен ала алмый. +Гаҗәп матур итеп рәсемнәр ясый белә иде ул. Зөфәр дә, мин дә аңардан күреп, төсле карандаш белән рәсемнәр ясый башладык. Тимерхан абый сабыр гына безне өйрәтә, әллә ничек уйнаган кебек кенә сызып ала, күз алдында кәгазьдә тере сурәтләр ярала - бу могҗиза безнең юка акылыбызны әсир итә, шаккатыра, каләмгә тотыну дәртен котырта. Зөфәр - миннән, мин Зөфәрдән көнләшеп, ярыша-ярыша сурәт төшерәбез. Бу шөгылебезгә Фаварис кына битараф калды. +Тора-бара солдатлар, авыл кешеләренең күңелен яулап, үзләшеп беттеләр. Кичке уеннарга да киләләр, төнне фара яктысы белән айкап, клуб янына да машиналары белән килеп туктыйлар. Түгәрәк уеннарга керәләр. Без, малайлар, әлбәттә инде, авыл егетләре белән солдатлар арасында киеренке хәл туганны белми идек. +Бер иртәдә "югары очта кичә төнлә бик нык сугышканнар икән", дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды. Без, малайлар, авылның үзәк мәйданына йөгердек. Шаккатмалы хәл: клубка терәлеп торган мәктәп ихатасының бер генә исән коймасы да юк. Бар да кубарылган, тапталган, каерылган. Төнге мәхшәр узган урыннан табыш җыябыз. Кемгә ялтыр сәдәф, йолкынып калган погон, кемгә эләктергече сынык йолдыз эләгә, бер малай изелеп беткән кычыткан уйдыгы арасыннан ип-исән пилотка табып алды - йолдызы да бар. Бу инде көннең иң бәхетле малае булды. +Төнлә монда сугыш аяусыз булган икән. Элгәләшеп алу иң әүвәл клубта башланган. Аннары, ташып, мәйданга чыкканнар. Ул арада солдатларга ике машинага төялешеп ярдәм килеп җиткән. Монда инде яшь-җилкенчәк кенә түгел, авылның таза ир-егетләре, бөтен югары оч купкан. Ике машина солдатны күсәкләр, койма такталары сынганчы ярып җибәргәннәр. (Еллар үткәч тә, мин бу вакыйганы горурланып искә алам: нинди гаярь булган бит авылдашларым, хәзерге көндә булсамы... ике машина тулып килгән солдатны күрүгә, җаннары үкчәсенә китәр иде...) +Минем иң беренче уем: "Тимерхан абый ничек микән? Ул да катнашты микән?" - дигән хафада иде. +Авылга офицерлар, Азнакайдан милиционерлар килде. Кемнәрнедер чакыртып сорау алулар ай буена барды. +Тимерхан абый берничә көннән соң судабикеры белән капка төбенә килеп туктады. Гадәтенчә, рәхәт елмаеп килеп керде. Бераздан белдек, ул сугыш чыккан көнне дневальный булган, катнашмаган икән. "Дневальный" дигән хәрби сүз менә шул чактан йогып калды инде миңа. +Солдатларның авылдан ике чакрым ераклыкта иген кырын кыл туры ярып асфальт салырга тотынулары бу яклар өчен олы бер вакыйга булды. Иң башта алар иген кыры уртасыннан туп-туры итеп буразна сыздылар. Аннары казу эшләре, таш-ком ташу башланды. Әлбәттә, бу эшкә солдатлар гына түгел, гади халык арасыннан да ялланучылар булгандыр. Өлкәннәр бер-берсе белән гәпләшкәндә дә, сүз олы юл төзелеше хакында кузгалмыйча калмый иде. Гүяки шушы юл төзелеп бетсә, көзге кебек асфальт өстеннән кояш белән бергә тәгәрәп, әллә каян, күрелмәгән бәхет киләчәк. +Ә бер көнне... июнь аеның матур бер таңында (1953 ел) авыл халкы көтелмәгән хәбәрдән тынсыз калды: төнлә солдатларны тревога белән күтәреп, каядыр алып киткәннәр. Вакытлыча гынадыр, белмәссең хәрбиләрне, берәр учениегә тартканнардыр, дигән өмет-фаразларны гарнизон урынын барып караган агайлар юкка чыгарды. Бөтен нәрсәләрен төяп алып киткәннәр. Байрак күтәрә торган колгалары да аударылган. Учак урынында көл астында күмерләр генә суынып бетмәгән иде әле, диделәр. Әллә каян күренеп торган матур капка гына утырып калган. Ул да берничә көннән юкка чыкты. +Тимерхан абыйның истәлеккә рәсемнәре генә калды. Без, малайлар, кире кайтырлар, көтмәгәндә кайтып төшәрләр дип күпме көттек... юк, студебеккерлар гөрелтесе бүтән ишетелмәде. Рәзинә апам да бераз моңсуланып йөрде шикелле, югыйсә, танк гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан, кара шинельле Мирхәтим дигән егете (минем булачак җизни) бар иде, аны котыртып, Тимерхан исеме белән көнләштереп йөрү апаның, бәлки, күңел мутлыгы булгандыр... +Шулай итеп, киттеләр дә югалдылар солдатлар. Тормышның ниндидер бизәгеннән мәхрүм калган кебек булдык. Хәтта, аларны күралмыйча, көнләшеп йөргән кыдрач авыл егетләре дә ямансулап калды. +"Эчке гаскәрләрне, тревога белән, Мәскәү астына туплаган булганнар", - диделәр бөтен нәрсәне белеп торучы авыл күрәзәчеләре. (Бу вакыйгага бәйле булгандыр бәлки, Лаврентий Берия 1953 елның 26 июнендә кулга алына.) +Юк, күпме көтсәк тә, солдатларны төяп, студебеккерлар кире әйләнеп кайтмады. Ул машина моторларының эшләве колакта үзе бер көй булып хәтердә калды. Бу сиңа "ибадиба" гына түгел инде. +Туйкәгә барышлый, Вафа абзый тегермәнен узгач, су буендагы аланлыкта солдатларның яшәгән урыннары инде җир белән тигезләнеп килә. Без умырзая дип ут сары чәчәк җыя торган дымсу-сазламыграк урында кап-кара балчыгы актарылып чыккан тәгәрмәч эзләре ярылып ята. Студебеккердан истәлек булып калган. Ул эзләргә үлән баш төртмәгән. Көчле тәгәрмәчләр балчыкны төбе-тамыры белән каерып чыгарган. +Моны мин әти белән Азнакайга, Салиха түтәйгә кунакка барырга дип юлга чыккач искәрдем. Әтине генә түгел, мине дә: "Сентябрь җитә бит, укырга кергәнче күреп калыйм", дип, кунакка дәшеп хәбәр җибәргән Салиха түтәй - әтинең олы апасы. (Хәер, аның кече апасы беркайчан да булмаган.) +Туйкәгә килеп җиткәндә, ялтырап асфальт юл күренде. Солдатлар киткәч, төзүче булмас инде, дип курыккан иде халык. Менә бит, яктырып шәйләнә яңа юл. Тик әлегә йөрергә рөхсәт ителми икән. Кырыйдан, тагын иген кырын таптап, юл салганнар. Һәркайда эшчеләр кайнаша. Гудрон исе килеп торган асфальт юлның вак ташлы читләрен тигезлиләр. Анда-санда таш-ком өемнәре. Эстәрле инеше кисеп чыккан турга да, куе тал каплаган сазламык турына да күпер салганнар. Калын таш баганалар арасына бизәкле рәшәткәләр беркетеп яталар. +- Болай булгач, барып чыга бу! - дип, әти тел шартлатып куйды. +Азнакай үренә җитәрәк, асфальт бетеп, күтәртелгән гади юлга әверелә. Һәркайда эш кайный, тракторлар, машиналар. Игене урылмыйча тапталган бодай кырына кара төскә буялган тимер рәшәткәле галәмәт озын баганалар тезеп ташланган. +- Монда подстанция булачак, - ди әти. - Югары көчәнешле электр тогы эшли торган, - дип аңлатуны кирәк таба. Мин электрны "тотып" карамаган, "түбән көчәнешле"сен дә белмим. Манара кебек үрә баскан бу челтәрле баганалардан сузылган тимер чыбыклар аша ток йөриячәк икән. Ничек йөри - анысын шайтан белсен. Шайтанны уздырып, төгәл генә әти дә аңлата алмый, тракторист булса да... +Азнакайның шәһәр ягында шифер түбәле икешәр катлы йортлар төзелеп килә, аскы якта - бараклар. Бер урам гел фин йортларыннан гына тора. Алсу чирәп түбәле. Бер гаиләгә әллә ничә бүлмәле ди. Бакчасы, ихатасы бар. +- Финляндиядән төяп алып киләләр дә берничә көн эчендә җыеп та куялар, - дип аңлата әти. +- Монда кемнәр тора соң? - дип сорыйм. +- Урында эшләүчеләр, улым. Безнең ише кара халыкка тәтеми мондый йортлар, - ди әти. +- Без бит рус авылындагы шикелле карадан киенеп йөрмибез. Без нишләп кара халык булыйк ди?! +Әнә, фин йортының биек баскычыннан киң читле эшләпә кигән абзый малаен җитәкләп төшеп килә. Малае матроска кигән, ике тасмалы кудруксыз (козырёк) кепкасына "Черноморский флот" дип язылган. Ул арада капка төбенә яшел "Москвич" килеп туктады. +Бу малайны танып калырга кирәк, армиягә китәр алдыннан бер тукмап аласы булыр, дигән уем шул мизгелдә ныгып, эчкә төшеп утырды. +Азнакайның үзәк урамыннан төшеп, авыл ягына чыгасы күпер төбендә әти тукталды. Яр өстендә утырган биек, таш бинага ымлап: "Кереп чыгыйк әле. Монда - минем МТСта бергә эшләгән дустым Хәбри хуҗа", - диде. +Эчкә уздык. Биек түшәмле зал. Зур-зур дизель моторлары, бер-берсеннән күрмәкче, гөр-гөр эшләп утыра. Бина үзе дә дер-дер калтырап тора шикелле. +- Азнакайга электр тогы тарата болар, - диде әти. +Әти әйткән Хәбри хуҗа, дәү-дәү тимер тауларыннан яралган сыман, кулын чүпрәккә сөртә-сөртә, әллә каян гына килеп чыкты. Йөзе майлы корым ягылып, куныкланган шикелле. Ирен читендәге түмгәк-миңне бер кырыйга тайпылдырып, бөтен тешләрен күрсәтеп, авызын ерып килә. Күрештеләр дә, кочаклашкандай итеп, бер-берсенең аркасыннан кагып куйдылар. Солярка исе йоктырып, ул минем кулымны да учына чумырып алды. +Мотор тавышларын бүлеп, авызны - колакка, колакны авызга куеп әй сөйләшергә керештеләр болар, ә мин киттем мондагы хикмәтле нәрсәләрнең җанын капшап карарга. Кая карама, шунда корыч, җиз-бакыр, көмеш ялтыравыгы белән мактанышып утырган әллә нинди могҗизави приборлар арасында ничек инде тыныч каласың ди, күңел мәтәлчек ата. +Бер чатка борылып керсәм... шаккатып туктап калдым. Тезелеп киткән шундый матур фарфор чәшкеләр. Очлаеп тәмамланган һәр чәшке башына әллә каян гына чыгып, алтынсу сары төстәге җиздән үрелгән чыбыклар тоташкан. Мин шуның берсен кузгатып алып, тотып карарга дип үрелдем генә... Кинәт... бармак очын чертләтеп, нидер чәнчеп алган кебек булды, күз алдым караңгыланып китте, шул мәлдә ниндидер куәт мине күтәреп алып, таш идәнгә томырды. Куркудан кычкырып куйдым микәнни, ул арада әти белән теге Хәбри абзый йөгерешеп килеп җиттеләр. Төсе качкан әти "ул-лым", дип, мине таш идәннән көрәп алып торгызды. Хәбри абзый кул бармакларын, беләкләрне тотып карады, күкрәк турына колагын куеп, йөрәк типкәнен тыңлады да: +- Тотынырга өлгермәгән... - дип, җиңел сулап куйды. - Кара күмер була идең бит, бала. Монда бит алагаем көчле ток эшләнә. Үзебез дә инде мәнсезләр, күз уңыннан ычкындырасы түгел иде, югыйсә. Әнә, кара, - дип, ул өскә таба ым какты. Анда "Кагылмаска!", "Не трогать!" дигән язулар куелган икән. Могҗизалар минем буйлыкта булганда, кем инде баш очына күтәрелеп карый. +- Әтиең укый-яза белә, дигәч, сине егет булгансың инде дигәнием, - дип, Хәбри абый мине каядыр алып китеп, калын бер тимерчыбыкка кулымны тоттырды. +- Заземление, - диде. - Менә хәзер эчеңдә оялап каласы энергияне җир ала, моннан соң инде башың, кул-аягың тагын да шәбрәк эшли башлый, - диеп, чамадан тыш ак булып күренгән тешләрен күрсәтеп елмайды. +- Нык курыктыңмы? +- Куркырга өгермәдем - дидем дә... Секунд эчендә мине йомарлап ыргыткан зәһәр көч каршында мин, чынлап та, берни аңышмый калдым. Курку соңыннан килде бугай. +Әти әле һаман да тынычлана алмый, "Ничек, улым?" - дип хәлемне гел сорап, башын үкенечле чайкап ала. Мин саташулы төштән уянып бетә алмаган шикелле тарау халәттә утырам. Авызда ниндидер ят тәм бар. Электр тогының тәме шундый була микән әллә, дип уйлап куям. Нинди тәм бу? Аны берни белән дә чагыштырып булмый. +- Берәр җирең авыртмыймы? - дип сорап куя әти. Күзгә күренмәгән шайтан тешләгән шаһәдәт бармак очыннан кала бер төшем дә авыртмый, әмма әтине шушындый хәлгә куйган өчен кыенсыну бөтен авыртулардан да көчлерәк иде. +Бу бинаның ишеген ачып чыгуга, мин сискәнеп куйдым: без кереп киткәндә карап калган дөнья үзгәргән, күк гөмбәзе дә, кояш та, урам да икенче төсмердә шикелле... Аптырап, сүзсез генә барам, гүя минем тән кабыгымны аерып, эчкә ниндидер бер балигъ булган затны кертеп калдырдылар. Бүтән беркайчан да шуклык кылмам, тәртип бозмам, башны югалтып болагайланмам шикелле. +Салиха түтәй безне куанычын бөтен торышына таратып каршы алды. Күкрәгендә, гадәттәгечә, талир тәңкәләр чыңлый, кырыслыгын оныттырып, йөзендә елмаю уйный. Табынны ул, әллә ничек, күз иярмәс тизлектә корып куя белә. Аның ризык әзерләр алдыннан кылган догасы, бисмилласы Күк иясенә барып ирешә, күрәсең, кеше кулыннан андый да искиткеч тәмле ризыклар пешә алмыйдыр мөгаен. Аны Азнакайның авыл ягы хөрмәтли-санлый белә. Берәр йортта туй шаукымы кузгалса, яисә ашка җыю көне билгеләнсә, чәкчәк, кош теле, шырпылы гөл, дурычмак, гөбәдия кебек тәм-томнар пешерергә дип, Салиха әбине чакыралар. Чәкчәкне аның кебек берәү дә уңдырып пешерми, кәнфит-җимешләр тезеп, гаҗәеп матур итеп бизи алмый. +Салиха әби 1898 елда туган. Байбичә килен булган. Авылның иң күркәм, хәлле кешесе Әмәт байның олы улына кияүгә чыккан. 1928 елда, кинәттән, ире үлеп киткән. Салиха әби, утыз яшендә тол калып, яңадан төп йортка кайтып төшкән. +- Каената йортыннан киткәндә, миңа ике тай, биш сыер терлеге, утыз баш сарык, кисәк-кисәк тукыма бүлеп бирделәр, - ди Салиха түти. - Хәзер уйлыйм да... Ирем исән булса да, бәхет күрмәс идек барыбер, Себергә сөргән булырлар иде... +Ат табуннары тоткан, зур-зур җир биләмәләре булган Әмәт байны да аямыйлар, бөтен мөлкәтен тартып алып, Чиләбе өлкәсенә сөрәләр. +Безнең малайчакның әкияти дөньясы - шул Әмәт байдан колхозга калган ат абзары иде. Олы капкасыннан керүгә, эреле-ваклы келәтләр, печән сәндерәләре, утарлар бер-берсенә тоташып, бер ишегалдын хасил итә. Иртәләрен монда кайсы кая эшкә билгеләнгән халык сбруй алырга, ат җигәргә дип җыела. Шорник (сбруй биреп торучы) Шәрип абзыйның серле келәте төбенәчә ачып куелган. Аның күзенә генә карап торалар. Бөтен сбруй, каеш, ат ябагасы исе килеп торган камыттыр, дилбегә-йөгәндер - һәммәсе шушы келәттә, идәннән түшәмгә кадәр таслап куелган. +Без бу могҗизалы урынны куннидбур (конный двор) дип йөртәбез. Мондый куннидбурлар авылда тагын икәү бар, берсе авылның югарыгы башында, икенчесе - авыл уртасында. Әмма аларның берсе дә безнең очныкына җитми, кай ягы беләндер ким кебек. Качышлы уйнап, салкын җилләрдә ышыкта, печән өстендә ятып, күз күрмәгән дөньялар турында җыелышып хыялга бирелергә, төрле уеннар уйнап көн үткәрергә гадәтләнгәч, без куннидбурны яратып өлгергәнбездер шул. +Әмәт чишмәсе дә янәшәдә генә. Суы мул, ике кеше колачы да җитмәслек имәннең эчен чокып, биниһая зур, озын улак эшләнгән. Ул һәрчак су белән тулып тора, әмма ташып чыкмый, чөнки арткан су ботак тишекләреннән чамасын белеп кенә чәптереп тора. Бу улактан атлар көтүе су эчә, бу улакта хатын-кызлар шапы-шопы сугып кер чайкый, чишмә яны гөр килеп тора. Анда йөремсәк мәзәкләр дә туа. Бервакыт ат караучы Талип абзый, атларын чишмә яныннан алып киткәндә, битәрләгән булып каулый икән: +- Их, Риянның ике көпшәле мылтыгы белән атарга! +Риян - Талип абзыйның олы малае. Чишмә янына җыелганнар төшенеп кала: әһә, Риян, димәк, ике көпшәле мылтык сатып алган... Шул яңалыкны, атларга эндәшкән булып, халыкка хәбәр итә Талип абзый. +Салиха түтәй: +- Әмәт чишмәсе исәнме әле? Суы качмадымы? - дип сорагач, әллә ниләр искә төште менә. Сагына, димәк, шуңа сорый. +Салиха түтәйнең әле хәзер дә кайбер тешләрендә кара лак эзе күренеп китә. Яшьлегендә ул чор кызлары тешкә кара якканнар. Һиндстаннан кайтартылган шундый махсус эмаль булган. Модага иярәм дип, кара теш балкытып йөрү чабаталы, киндер күлмәкле кызларга килешеп тә бетмәгәндер. Һәм андый буяуны теләсә кем юнәтә дә алмагандыр... +Салиха түтигә һавалы тәкәббер холык яшьтән үк йогып калгандыр, мөгаен (ә, бәлки, тумыштандыр). Кемнәрдер турында сүз чыкса, ул борынын җыерып кына: "Ул да йөри бит кеше чутында", "Һи-и бетәмәт! Исәпкә бар, санга юк!", "Җан көеге булып йөри инде, акыллыдан ала туган", "Шул сантыйны авылга баш итеп сайлыйлармы?!" дип эчкерсез турылык белән бәя биреп куяр. Үзе һәр эшне иҗтиһат белән, күңел биреп, оста башкарып чыга белгәнгә күрә, аның бүтәннәргә дә таләбе зурдан. Әгәр ул байбичә булып, ялчылар тотса, аларның бер эшеннән дә канәгать булмыйча, өере белән куып чыгарып, бөтен шөгыльгә үзе барып ябышыр иде. +Менә без, әти белән, түтәйнең гадәти бер адәми зат туглап ясаганына шик тудыра торган искиткеч тәмле коймагын авыз итеп, чәйләп утырабыз. Ул утырган килеш кыстый белми, басып, өстәл тирәли йөреп кыстый. +Әти миңа вакыт-вакыт сынап та, кинаяле дә карап куя: "баягы хәлне телеңнән ычкындыра күрмә, янәсе..." +Бирелеп ашаганда, мин капылт кына туктап, бер ноктага төбәлеп, онытылып утырам икән, моны түтәй искәреп, үзенчә юрап: +- Иманга оеп утырма. Мәктәпкә барасыңны искә төшереп, пошаманга калдыңмы әллә? - дип башымнан сыйпап куйды. +И түтикәй! Күп нәрсәне белгән башың белән, берни дә аңламыйсың бит минем хакта. Мин, җүләр, ток бәргән теге халәтне кабатлыйсы килеп утырам ич... Шул мизгелнең әүвәленнән алып соңына кадәрге араны әкренәйтеп, сузып, җеген-җеккә аерып, кабаттан кичереп карыйсым килә. Еллар үткәч тә, шул хәтәр көнгә кайта-кайта уйланам. Кайчакта, чынлап та, шул коточкыч мизгелне кабат кичереп карыйсым килә. Куркыныч ләззәтнең тәме әле дә истә, хәтернең тел очында тора. Ни хикмәт ята электр тогы агышында? Килеп кагылуга, юктан бар булган кодрәт иясе бәреп чыга да, гәүдәңне урамалый алып, әле - бөтен тән-әгъзаларыңны камырга әйләндереп әвәли, әле - тораташ катыра, әле - афәтле дулкынына таратып талкый, әле - күк-җир йөзе белән бергә бөтен барлыгыңны тетрәтә... Бу бит бер мизгелдә, секундның меңнән бер бүлемтегендә шулай... Иблис үзе чарасыз калырлык нинди кодрәт бу?! Күз ачып йомган арада каян ярала диген? Кем моңа фатиха бирә? Әйткәнемчә, тетрәнү халәтен кабат кичерергә теләп, шул афәтле мизгелне таркатып, әкренәйтеп, аңымда таратып карыйм. Шунысы гаҗәп: мин ул афәтле мизгелнең тиз генә үтмәвен, тагын, тагын да дәвам итүен тән күзәнәкләрем белән теләгәнмен икән бит! Акыл-зиһен туктатырга җитешә алмаган бу теләк шулкадәр көчле булган ки, җан сүрүе ертылырга микъдар гына ара калганда, галәмнең кара төннеге җанны суырып алырга әзер дигәндә... кинәт... "Тимә, яшәсен!" - дигән әмер Күк катларыннан бирелгәндер дә... бу әмергә, карусыз буйсынып, дуамал кодрәт иясе, юашланып, мине учыннан таш идәнгә төшереп җибәргәндер. Аннары кысылып, бер ноктага әверелгән гәүдә-буыннарым языла, киерелә барып, кул-аякларым элекке торышын алган да... Мин исән калганмын. Ни хикмәт, ләззәтле курку тойгысы суынгач, тән һәм акыл берлеге үз халәтенә кайткач, инде бар да онытылды дигәндә... шул афәтле, гасабилы мизгелне кабатлыйсы килү теләге тууны ничек аңларга? Моның сәбәбе нидә? Курку ләззәтенең шундый да котырткыч әфсене бар мәллә? Бәлки, бу - кулымнан эләктерә алмау үкенеченнән теге кодрәт иясенең котыртуыдыр... Юк, бу мәхшәрне яңадан кабатларга Ходай язмасын. Уйның уйнап алуы, акылның кылын тартып каравы гына булсын. "Тимә, яшәсен!" - кирәкле шәйдә бер генә әйтелә, кабатлана алмый. Ярабби, шулай булсын... Кичкырын кунактан кайтырга чыктык. Вакытлыча салынган чокырчакырлы юлны үтеп, Туйкә турыннан авыл ягына, такыр юлга борылгач, әти әйтеп куйды: - Бүгенге хәлне әниеңә әйтә күрмә! Борчымыйк аны, - диде. Мин уйланып барам. Киресенчә, әни гел борчу-хафада яшәячәк бит. Дөресен әйтеп бирсәк, хафалы уйларыннан арынып, җиңел сулап калмасмы?! Чынлыкта әти үзе өчен кайгыра, баланы күздән яздырып, харап итә язгансың, дип әни битәрләячәк бит аны. Тегермән турын узгач, зирек күләгәсеннән ыргылып аккан тар гына инеш суы ярыннан барабыз. Эстәрле арырак икегә аерыла. Бусы - кызу акканы - тегермән куласасын әйләндерү өчен аерым тармак. Шушында без тауүзәнлекләргә болыт-болыт булып таралыша торган казларны саклыйбыз. Шалаш корып, җыйнаулашып, җәйне монда үткәрәбез. Мин кәрт уйнарга өйрәнү гөнаһын шушында җыйдым. Укырга кергәч инде каз саклап ятып булмас... Зирек күләгәсендәге шалаш эргәсендә туктап, ял итеп утырдык. Әти, алдан кисеп әзерләнгән гәзит кәгазенә янчыгыннан тәмәке салып, төкрекләп ябыштырды да, кабызып җибәрде. Үткен тәмәке исе һаваны кисеп узды. Шул мәлдә мин, шыгырдавык арба тәгәрмәче сыман, юл буе күңелне кыршып килгән уемны әтигә ачып салырга булдым: - Әти, электр тогы сугып, кешене чынлап та үтерә аламыни? - дигән соравымнан ул "дерт" итеп куйды. - Ничек кенә әле... - дип, әти тәмәкесен тирән итеп суырды да, ютәлли башлады, аннары, тынычланып алгач: - "Кара күмер итә", - диде бит Хәбри абыең, - диде. - Алайса, бүген ни булганын әнигә әйтик без, - дигән идем, әти, тәмәкесен җиргә ташлап, ботинка табаны белән каты-каты басып, бөтенләй изеп бетерде. - Аяк яралангач, авырып ятканда, мин бер төш күрдем: Ак түти безгә килгән, имеш... +- Ә ул чынлап та килде бит! +- Мин аны төштә дип белдем. Ак түти әйтте әнигә, улың ун яшькә кадәр өч тапкыр үлем белән сынала, диде. Беренче мәртәбә арба өстеннән каты камылга күз турысы белән егылып төшә язуымны, аннары аяк ярасыннан каным агып беткәндә исән калуымны - шушы сыналуларның икенчесе булган диде ул. Әнигә догада булырга кушты. Миңа бит ун яшь тулмаган әле. Бүгенгесе - өченче тапкыры була түгелме?! Әнине, тагын кайчан өченче бәла килер, дип, ут йотып яшәткәнче, әйтик без аңа, әти, сөйләп бирик. +- Мин бу хакта белми идем, әниең үзе генә йөрәгенә йомып җан асрый икән бит. Ярар. Болай итик без, - диде әти. - Мин бу өч тапкыр сыналу турында берни белмим, янәсе. Бүгенгене сөйләп бирәм, ничек бар - шулай. Электр тогының нинди хәтәр нәрсә икәнен күз алдына да китерә алмый инде ул. Ышандырып булса ярый ла... +Без, шулай сөйләшә-сөйләшә, арып-талып өйгә кайтып кердек. +- Исән-имин генә барып кайттыгызмы, - дип каршылады әни. +- Исән... - диде әти, көрсенеп. Салиха түтәй җибәргән күчтәнәчле төенчеген куйды да, ашыгып, тәмәке янчыгына тотынды. Төтенгә уралып, игътибарны читкә юнәлтү - нинди җиңел алым. +Мин тәнем аша кереп, шайтани көч тетрәтеп чыккан гәүдәмне ястыкка аудардым. +Иртән эшкә китәр алдыннан, уянганымны сизеп, әни яныма килде дә юрган аша гына тупылдатып сөеп китте. Аның кырыс холкына хас булмаганча йомшаклыгын үземчә юрадым. Димәк, сөйләшү, аңлашу булган. Әнә бит, савыт-саба, чынаяк шылтыраулары икенче. Өстәлдә мин яраткан тары тәбикмәге тәлинкәдә өелеп тора. Каты бал яксаң, җем-җем эреп, кайнар тәбикмәкнең тулган ай кебек түгәрәк йөзенә тарала инде - әх, аның тәмлелеге! +Әни кәефле булса, өй эче дә нурланыбрак китә, тыштан караганда, тәрәзәләр дә елмая, хәтта төтен дә морҗа башыннан итәген бөтереп, биеп чыга. +Беренче калсын беренче +Ишегалды - чирәмле, капкалы дөньям. Монда һәммә җан иясе үз гамендә. Мөгезе белән чөеп кенә капка элгечен ачкан сыерның гөрселдәп кайтып керүе... Тук казларның, утырган җиреннән генә түшен биетеп, борын эченнән гаң-гаң килеп гәпләшүләре... Юеш танаулы сарыкларның мекер-мекер печән уртлавы... Бердәнбер кәҗәнең, "Төкердем мин сезгә", дигән салкын карашын төбәп, күн иренен кыйшайта-кыйшайта сагыз чәйнәве... Гөнҗәлә койрыклы әтәчнең, күрше тавыкларын койма ярыгыннан күзәтеп, баскан урынында тәкатьсез тыпырдап алуы... Мендәр өстеннән уянып чыккан песинең, ак тәпиләрен җиргә тидерәсе килмичә, баскыч биеклегеннән әлеге маллар ягына - "кара халыкка" - түбәнсетеп кенә карап утыруы... Менә шул инде минем түгәрәк дөньям. +Ярый әле Африканың берәр илендә тумаганмын. Коенырга дип төшсәң, суда чиркангыч крокодиллар көтеп ятар иде. Урманына керсәң, бегемотлар, юлбарыслар... Ул кыргый явызлар эргәсендә үсеп, дүрт саны төгәл калган малайлар була микән? +Капканы ачып чыгуга... Бу дөньяның хикмәтләрен беренче тапкыр күрү, беренче тапкыр ишетү, беренче тапкыр татып карау, кичерү... үзе бер могҗиза бит. Күп вакыт ул "беренче тапкыр"ның ни буласын башыңа да китерә алмыйсың. Бәлки, шуның белән кызыклыдыр да ул. Икенче, өченчегә киткәч, инде күнегелә, шаккатудан гадәтилеккә күчә барасың, һәм шул гадәтилектән арып, кайчакларда беренче тәэсирнең кабатланмас хатирәсенә әйләнеп кайтып, бер чистарынып аласың. +Әнә, капкасыннан Шәйми агай чыгып килә. Көрән эшләпәдән. Төтене төтәп торган төрепкә капкан. Подтяжкасын баш бармагы белән тыгыз корсагына чирттереп килә. Ул төрепкәсен кулына алып, иреннәрен түгәрәкләп, бөтен күкрәген калкытып сулышны көрәп ала, шуңа күрә без аңа "паровоз" дип кушамат тактык. Әнә, карчыгы Хөсниттәй коедан су тарта. Аларның чирәмле ишегаллары бик иркен. Онытып торам икән, бүген аларга гурт керәчәк бит! +Күргән бар. Без малайлар өчен шаукымлы булачак икән бүгенге көн. +- Гурт килә! Гурт килә! - дип бер-беребезне уздырып, кычкырышакычкырыша, авыл башына йөгерәбез. Әнә, тегермән яныннан ишелеп бозау көтүе килә. Колагына тимер алка тагылган хөкүмәт маллары. Якын-тирәдәге районнардан кан-яшь чыгарып җыелган маллар. ("Гурт" - сугымга куылучы көтү, алман сүзе, диелә Даль сүзлегендә. Гур - борынгы төрки телдә "халык", "күп" дигән мәгънәне белдергән. Алманнарга бу сүз һуннардан кергән булырга тиеш.) +Кичкә көтүне Хөсниттәйләрнең иркен ихатасына ябачаклар. Боларны бездән кырык өч чакрымдагы Бөгелмә шәһәренә куып баручы көтү башлыгы - гуртотправ дип атала. Ул - бердәнбер ир кеше, калганнары - көтүче хатынкызлар. Хөсниттәйләрнең мондый чакта төне буе өендә ут сүнми, мәҗлес бара, итле аш исе урамга ук саркып чыга. Гуртотправ белешеп тора: әгәр инде Бөгелмәдә, төрле яклардан көтү килеп тулу сәбәпле чират икән, гуртны куарга ашыкмый, хуҗалык көтүен болынлыктан бер читкә этәреп, үләнлерәк җирдә атналар буе хөкүмәт малларын көтәләр. +Хөсниттәйләрнең ихатасы киң булса да, барыбер эре мал өчен кысанрак шул. Кай төннәрдә, таналар тынычсызланып сөзешә башлый, бер-берсен таптау очраклары да була. Мондый чакта, караңгылы-яктылыда килеп, гуртотправ сугымчыларны уятып йөри, минем әтигә дә чират җитә. Төш җиткәндә генә ул арып-талып кайта: "Биш сыер җәнлеген суеп-тунадык..." - ди. Шул көндә үк гуртотправ тана түшкәләрен атка төяп, Бөгелмәгә юл тота. Илленче еллар бит, каты заман, малның бер тоягын җуйса да, үз башын бүкәнгә куячаклар. Хөсниттәйләр өендә көн дә сый-мәҗлес, табын иттән сыгылып тора, диләр. Бу сүздә бераз хаклык та бардыр, чөнки авыллар аша үткән чакта, гурт көтүенә хуҗалык маллары да ияреп китә, бер-ике көннән иясе табылмаса, алкасыз малны чалып, корбан итәләр. +Безнең дә бер көздә танабыз югалды. Бөгелмәгә җитәрәк, Толчайкадан барып тапты әти. Гуртка ияреп киткән булган. Гуртотправ: "Бер көнгә соң килгән булсаң, абзый, бозавыңны хәл итә идек", - дигән. +Ничә тапкырлар гурт узгандыр безнең авылдан: танасы, сарыгы, тай көтүе... Беренче тапкыр без дуңгыз көтүен дә күрдек. Лайлага баткан бу шыксыз җанварларны тамаша кылырга бөтен оч җыелды. Борыны такта белән бәреп тигезләнгән сыман, кызыл каймалы, тасрайган күзле бу хәшәп хайваннарны минем беренче күрүем иде. Аптыраудан гаҗиз калып, өлкәннәрнең сүзләренә колак салам: +- Әнекәйгенәм! Урыс шушы нәмәстәкәйне асрый микәнни?! +- Табигать ялгышыдыр бу! +- Бу шакшының итен ничек ашамак кирәк! +- Ничек кенә ашадык әле! Сугышта Әмерикә салосы булмаса, ачка киселәсе идек. +- Күзеңне йомып кабып җибәрәсең тоз сибелгән кара ипекәй белән... Ашказаны телсез Нуриәсма кебек шым була. Өшетми дә... +Дуңгызларның җыбылҗык исе Хөсниттәйләрнең ихата-курасында икенче язга да сакланып калган иде әле. Шуннан бирле алар ишегалдында бер чеметем дә үлән баш төртмәде. Дуңгызның тәрәте үләнне тамырына кадәр яндыра, диделәр. +Ә бүген... Көтәбез малайлар белән. Түземсезләнеп, тегермән янын күзәтәбез. Туйкәне узып, шуннан килеп чыгарга тиешләр. Тып-тын. Мал-туар тавышы ишетелми. Ниндидер хатын-кызларның килгәне күренә, бүтән берни юк, дисәк... Басу капкасына җитәрәк кенә күреп алдык. Казлар килә! Казлар. Адәм тәганәсе. Мондый хәлне беренче күрүебез. Казлар, бер эзгә тезелгәннәр дә, елан муеннарын сузып, үзара зарланышып киләләр. Каз көтүенең бер очы Туйкә белән ике арадагы Җайлы яр чокырында, икенче очы, кәс-кәс басып, ашыкмыйча гына басу капкасыннан кереп килә. Ике яклап, шактый ара калдырып, сыек чыбык тоткан хатын-кызлар тезелеп бара. Бу бичара казларны, шулай җәяү тәпиләтеп, Бөгелмәгә кадәр ничекләр исән-имин илтеп җиткермәк кирәк... +Казлар, ихатага кертеп япкач, кычкырышырга, бер-берсе белән талашырга тотындылар. Бөтен оч күкле-яшелле тавыштан тетрәп торды. Аннары... арып, карлыгып беткәч, үзара солых төзеделәр бугай, тынычланып өч көн буена тордылар. Шул арада гуртотправ каяндыр ялтыравык капчыкларда гудрон кайтартты. Аны авызы зур итеп, кисеп эшләнгән тимер мичкәнең астына учак ягып эреттеләр. +Бөгелмәгә кадәр барып җитәргә казларның тәпие юкарып бетеп чыдамас дип, шуның өчен, сыек хәлгә килгән кайнар гудронны аерым савытка алып, суыта төшкәч, берәм-берәм казларның өч җәпле тәпиләрен шуңа манып-манып алдылар. Казлар башта, моның белән риза булмыйча, гауга чыгарсалар да, соңыннан инде, аякларына ялтырап торган "кара штиблет" киеп куйгач, канәгать калдылар бугай, атлаулары икенчеләнеп китте. Шулай итеп, казлар кәрваны, кырык өч чакрым ераклыкка - Бөгелмәгә таба, дисбе кебек тезелеп юл алды. +Кар төшкәнче, кара көз буена шулай авылыбыз аша үткән гурт көтүләреннән тәэсирләнеп, әнидән: "Боларны Бөгелмәдән соң кая алып баралар?" - дип сораганым хәтердә. "Вагоннарга төяп, Мәскәүгә алып китәләр, - диде әни. - Анда ил башлыклары яши. Рәсемнәрен күргәнең бар бит. Сталин бабаң. Ворошилов. Будённый. Тагын... Аларның эшләре авыр. Кайсы ат ите ярата, кайсы каз ите, кайсы чучка... Тьфү, тьфү..." +Шул төндә мин гаҗәп төш күрәм: Мәскәү каласы безнең Суыр тавы артында гына, имеш... Һау-һаулап, безнең авыл-болыныннан шул тарафка гурт куалар. Кызыл мәйданга Сталин бабай чыгып баскан, аның янәшәсендә Ворошилов, Будённый... Өчесе дә авызларын, мәгарә чаклы итеп, киереп ачканнар. Мал көтүләренең бер башы безнең авылда, икенче очы, борыла-сырыла, Кызыл мәйданга барып җиткән. Әнә Сталин бабайның авыз-мәгарәсенә тезелешеп казлар кереп бара. Ворошилов авызына дуңгызлар агыла. Мыеклы иң зур авыз - Будённыйныкы. Анда, кешни-кешни, тайлар көтүе уйнаклап керә. +Бу төшемне сөйләгәч, әни бер мәлгә тынып калды. Авыз эченнән ниндидер дога укыды, иреннәре пышылдавыннан "...әшһәдү әннә..." дигән сүзен генә абайлап калдым. Бу доганы ул яшен яшьнәп, күк күкрәгәндә укый иде бугай... Бераздан ул миңа тыныч кына итеп: "Төшеңне беркемгә дә сөйләмә, улым", - диде. Бер генә әйтте, һәм шунда төшемдә ярамаган нәрсә күрүемне аңлаган кебек, башымнан ниндидер дәһшәт канаты сыйпап алганын тойгандай булдым. +Әни акыллы булган, оныттырырлык итеп бер генә әйткән, кат-кат кабатлап, ачуланып ташлаган булса, кирелегем уянып, мин ул төшне, һичшиксез, бүтәннәргә сөйләүдән тыелып кала алмаган булыр идем. +Бүгенге көннән торып уйлыйм: нинди дәверләр булган, ачлы-туклы авылларның бәгыреннән өзеп алып, этап белән, көне-төне мал кудылар ул елларда. Каядыр, этап белән, кешеләр төркеме, кешеләр генәме - нигезеннән кубарылган халыклар болыты Себер якларына куылды. Ил эчендә гел хәрәкәт, коллар хәлендә - маллар, маллар хәлендә - коллар. Империянең бирән авызы ачылган, барысын йота, кайнатып юк итә тора. Россиядә кешене ачлы-туклы тотып, хакимиятнең күзенә генә карап торган күндәм-ихтыярсыз коллар итү борын-борыннан килә. Урта гасырларда оброк җыйган кебек, комсызланып, бер кулга азык-төлекне туплап, әрәм-шәрәм итү - җәмгыятьнең законлаштырылган җинаяте иде. Элеваторлар, ит комбинатлары, гадәттә, тимер юл яисә зур сулар ярына урнашкан була. Моннан байлыкны каядыр алып китү уңайлы. Ачка интегә башласа, искереп, тәмен җуйган азыкны шул ук өлкәләргә саран гына кайтарырга да мөмкин. Рәтле илләрдә эткә дә бирелми торган ризыкны ашханәләргә, санаторийларга, балалар бакчаларына таратып: - Мәгез, коллар! - дип өләшергә була. Күп еллардан соң миңа Бөгелмә ит комбинатында булырга туры килде, һәркайдагы кебек үк анда да - чират, мәхшәр иде. Кан, үлем исе... Алда котылгысыз үлем көткәнен сизәләр икән шул мәхлук малкайлар, сизенәләр, шуңа күрә алларына салган азыктан да баш тарталар. Бәлки, алар, соңгы минутларында чарасыз калып, адәмнәрнең вәхшилегенә моңсу күзләре белән карап, эчтән генә каргый, ләгънәт укыйлардыр. Алла каһәре өстенә мал каргышы да төшәдер адәми затларга. Мин мондагы мәхшәрне күрдем дә, күрмәдем дә шикелле. Сурәтләргә алынсаң, каләм калтырар... Чиратта озак торудан һәм куркудан шактый авырлыгын җуйган сыер терлеге тар аралыктан куып кертелә дә электр тогы белән бәреп үтерелә. Шул мәхшәрдә мал тәненең һәр җепселенә, һәр күзәнәгенә коточкыч курку, тетрәнү, дәһшәт дулкыны күчеп кала. Мондый куркулык коелган ит ризыгы ничек инде җанга ятышлы булсын! Нигә безнең илдә кешеләрнең күбесе сытык чырайлы, салкын күзле, куркак, шикчел, дуамал дип уйлыйсыз? Иҗтимагый сәбәпләрдән кала, кешенең сәламәтлеген какшата торган үләксә ите ашаудан. Бәлки, большевиклар дөньяны басып алу максатын тормышка ашыру өчен, махсус шулай кешеләрне биологик яктан үзгәртеп, күндәм-буйсынучан, кирәк чакта ярсу-дуамал итеп тәрбияләргә теләгәннәрдер. Адәм баласын маңкортка әверелдерү өчен, алар юкка гына әллә нинди биологик һәм химик тәҗрибәләр үткәрүче лабораторияләр ачмадылар бит. +Беренче тапкыр... дигәнем һәркайда, һәркөнне безне сагалап тора. Үзеңнеке түгелне үзеңнеке итәргә дә өйрәнеп киләбез. +Бурлашу - караклыкның баласы гына. Малайчакның нәфесе, теләге кануннар белән исәпләшеп тормый. Колхоз кырында кишер өлгергәнме - өлгергән. Димәк, син аның тәмен татып карарга тиешсең. Иркен кырда, җилкояш хозурында чама белми үскән кишер ай-һай тәмле була бит ул. Тешләрең арып, гүли башлаганчы кимерергә була. +Караңгылык урманында, ике үр арасындагы алан-кырда яшелчә бакчасы бар. Кайчан нәрсә өлгерә - моны белеп торырга кирәк. Шалкан, кыяр, помидор, кәбестә бу кырда котырып уңа. Ләкин берсен дә үтешли генә өзеп чыга алмыйсың. Үр өстендә, урман кырыенда Габделгали абзыйның ялгыз өе тора. Куе мыеклы, эшләпәле, төрепкә капкан Габделгали абзый һәрчак уяу, җитмәсә, иңенә мылтык аскан булыр. Мылтыгын тоз белән корып, йомшак җиреңә ату гадәтен дә ишетеп беләбез. Урман кырыеннан яшелчә бакчасына шуышып кереп, аны да алдый идек бит. +Авыл башында, тегермәнгә кадәр арада (ике-өч гектар булыр) сөрелмичәчелми торган җир бар. Шунда, урман булып, киндер үсә. Орлыгы җитешкәч, капчык белән җыеп кайтабыз. Әниләр аның маен да чыгаралар иде. +Суган урлауның безнең авылда гына уйлап табылган үз җайланмасы бар иде. Ул бик гади: ике метрлы таяк аласың, бер башын ярасың да, чатын ачып, чөй кертеп куясың. Чөйгә бау бәйләнгән була. Шуннан, көпә-көндез, берничә малай, яшел кыяклы суганы өлгергән ихата буена килеп, сөйләшеп, шаярышып утырган буласың. Шул арада таякны астан гына түтәлгә таба сузып, чатын суган сабагына кидерәсең һәм бавыннан тартып, чөйне ычкындырасың. Таякның чаты суган сабагын кысып ала, аннары таякны бөтереп, тартып аласың. Төбе-тамыры белән йолкынган суган - синең кулда. Моны берничә тапкыр кабатлагач, суган учмасын яшереп кенә тауга менәсең. Һәр малай кесәсендә ипи-тоз алдан әзерләнгән була. Аннары инде, суганның һәр кыягын ярып, кире ягы белән тасмалап төреп, тозга манып... Валлаһи дип әйтәм, үз бакчаңдагы суган мондый тәмле булмый. +Кемдә, нинди мәк өлгерәчәген дә алдан чамаларга кирәк. Чәчәгенә карап: алсу-кызыл таҗлары кечкенә булса, мәк савыты да зур булмый, өстен каплаган "тәлинкә" астында әйләнәли тезелгән ачык тәрәзәләреннән, җил искән саен, мәк бөртекләре сибелеп тора. Мондый мәк, юмарт хәерче кебек, байлыгын тарата да бетерә. Ә инде коштабак чаклы, бәрхет төсмере биреп, ут-кызыл чәчәк атканы мулдан кылана: мәк савыты чукмар чаклы, авыр, саллы була. Ярып җибәргәч, көмешсу-кара мәк бөртекләре кушучыңа сыя алмыйча ташып чыга. Бер кимчелеге бар, аны тиз генә өзеп алалмыйсың, бөтерергә дә бөтерергә кирәк. +Мин моңа каршы чара таптым бит. Кесәгә кайчы тыгып чыгасың да керткерт итеп кенә барасың. Әлбәттә, мин үзем бакчага кермим, кайчан, ничек, кем бакчасына төшү планын гына сызып бирәм һәм сакта тора идем. Соңыннан малны гадел итеп бүләсе дә бар бит әле... +Беренче тапкыр тотылып, сыналу да кичерергә язган икән. +Кирәк бит, көпә-көндез ясалган һөҗүмдә нинди хата киткән, бәлки безне үзебезгә артык ышану, сагаеп йөри белмәү харап иткәндер. Солтан абзыйларның бакчасы аскы урамда, инеш буенда, таллыклар белән каймаланган иде. Өе дә арырак, яшелчә түтәлләреннән шактый еракта иде. Тирә-юньдә беркем шәйләнми, өянке ботакларындагы каргалар да хәтта, безгә теләктәшлек йөзеннән, тынып калган иде. +Китте малайлар бакча ягына, кинодагы солдатлар сыман таралып. Балакны гына сызганып инешне кичеп чыктылар да таллар арсында кереп күмелделәр. +Бервакыт купты тавыш, этләр өрә башлады, бу ярга инеш суын ертып кына чыкты малайлар. Таралышып, боларны өч-дүрт адәм куа килә, карасам, өянке төбендә, команда пунктында утырган мине дә арттан камап алганнар икән. +Эләктереп алдылар. Барыбызны да. Безнең разведка ясап йөргәнне сизгәннәр болар. Ярның теге ягында бура бурап яткан чаклары булган. Алдан әзерләнгәннәр, хәтта кычытканны да себерке итеп бәйләп, тотыр урынын әрекмән яфрагы белән уратып куйганнар. +Команда пунктында торган килеш, шушылай адәм мәсхәрәсенә калып тотыл инде, җә! Шул кирәк, чалбарны төшереп и пешекләп тә куйдылар зәһәр уклы кычыткан миллеге белән. +Ярый әле Зөфәр белән Фаварис күрмәде, без бит өчәү бергә чакта өчебез дә акыллы. Кайчакта, алардан арып, мин үземнән яшькә кечерәк малайларны туплап, алар арасында үзем генә акыллы буласы килә. +Болар бар да малайчакның зирәклеген уятып, хәрәкәттә тоткан ысул булган икән. Асылда тамак йөрткәнгә урлашу, чын караклык түгел. Ә бәлки, беренче тапкыр чит әйбергә кул сузу, урлашу, бәлки, сабак алу өчен кирәктер дә. Әгәр икенчегә, өченчегә китеп, тора-бара кәсепкә әйләнмәсә... +Минем беренче һәм соңгы тапкыр әйбер урлавым болайрак булды: "бездә артезиан коесы казыйлар икән", дип авылда хәбәр таралды. Имеш, суы бик тирәннән чыгачак, махсус насос белән суыртылып, торба аша тау башына менә, анда биниһая зур чанга тула, аннан үз хуты белән фермага торба буйлап төшә дә улаклардагы җайланмага кереп туктала. Сыерның түбәнчелек белән генә килеп юеш борынын тәлинкә сыман җайланмага төртүе була, аннан йомшак кына бүлкелдәп су чыга башлый. Сыер борынын алса, су янә туктала икән. Моны ишеткәч, авылдашлар шаккаттылар, "әкият бу" дип, күпләр ышанмады. "Арты зыян" булып чыкмасмы, дип коткы салучылар да булды. +Фронтовикларның гына бик исе китмәде: "Булыр, булыр... Андыйны күргән бар. Нимес әллә кайчан ясап куйган инде аны", диделәр. +Тора-бара бу "әкият" чынга ашты бит. Нәкъ шулай булып чыкты. Кое казылды. Насос куелды. Торба сузып, тау башына галәмәт зур тимер чан утыртып, аны ишеге бикләүле, түбәсе ябулы бура белән төреп куйдылар. Хәзер инде ферма сыерларын гына борынны ничек төртеп су эчәргә өйрәтәсе калды. +Насоска һәм аны хәрәкәткә китерәчәк моторга (такта яру да шунда булачак икән) аерым бура буралды. Менә шул тирәдә уйнап йөргән чакта без, галәмәт көчкә ия моторны күрергә дип, шул бураның ишеген каерып кердек тә инде. Әллә нинди сәер, сәерлеге белән кызыктыргыч мотор иде ул. Йокыга талган шомлы җан иясе кебек ябылуда утыра. Теге төшен борып карыйбыз, бу төшенә килеп кагылабыз - бирешми, нык бу, берәгәйле ясаганнар моны! +Шунда бер хикмәтенә күзем төште бит! Гаҗәп матур, бронза төсендә, сырлы, түгәрәк башы кулга йогышып тора, билен буып торган пружинасы да бар, карышмыйча борылып тора үзе. Сүтеп алып, малайлар күрмәгәндә, кесәгә шудырдым мин моны. Шактый авыр үзе. Ярый әле каешы бар чалбарның... +Алып кайтып, мин моны үзем генә кулда биетеп, туйганчы карадым да, чүпрәккә төреп, койма артына яшердем. +Икенче көнне авылга хәбәр таралды. +Артезиан коесын эшләтә алмыйлар икән. Бик кирәкле бер детален урлаганнар... +Бу хәбәр миңа кагыла дип һич башыма килмәде, колак яныннан гына бер тәэсирсез үтеп китте. Зөфәргә дә, Фавариска да, башка малайларга да берәмберәм теге әйберне күрсәтеп, мактаным алдым: "Менә миндә нинди хикмәт бар, миндә генә!" +Ике-өч көн эчендә хәбәрләр куера башлады. Кем урлаган? Бу сорау авылның пожар каланчасыннан яңгыраган чаң кебек, хәвеф салып таралды, минем аңыма да үтеп керде. Сүз, димәк, мин урлаган әйбер турында бара. Нишләргә? Шундый да кирәкле әйберне алганмын микәнни? Зуп-зур мотор шушы кепкечкенә нәрсәгә терәлеп калганмыни? +Урынына илтеп ташларгамы - куркам. Шулай, ни кылырга белми йөргән көнемдә, Туйкә мәктәбеннән кайтып килүче югары оч абыйлары безнең турдан үткәндә, мине дәшеп алдылар. Капка турыннан читкәрәк, тыкрыкка алып китеп, исемемне, кем малае икәнемне тыныч кына сораштылар. Берсе кесәсеннән кәгазь акчалар чыгарып күрсәтте дә: +- Менә бу акчалар синеке була. Велосипед алырга җитә. Артезиан коесының моторына куелган әйбер синдә бит, әйеме. Сат син аны безгә, - диде. Бүтәннәре янәшәдә аның сүзен хуплап торды. +Боларның сүзенә ышанмау мөмкин түгел иде. Чүпрәккә төрелгән әйберне бик тиз алып килеп бирдем. Теге абый әйберне карап, шул икәненә ышангач, кесәсенә тыкты, яңакка чапты да, иптәшләрен ияртеп, югары очка китеп барды. +Мин шулкадәр гарьләнүдән җылауны да онытып басып калдым. +"Шул кирәк, сиңа димәгән әйбергә кагылма!" - диде күңел тавышы. +Икенче көнне артезиан коесының су бирә башлавы турында өйдә ишеттем. Аның хуҗасы итеп минем әтине куйганнар икән... +Әти янына барган саен, мин теге әйберне карап китәм. Ул көннән-көн шомара, алтынсу төскә керә бара. Чөнки әтинең кулы гел шуңа тотына, ягулыкны йә арттыра, йә киметә торган, ягъни газны көйли торган бик кирәкле әйбер икән ул. +Әти бер кулыма таяк, бер кулыма йозак ачкычы тоттырып, тау өстендәге чанны карарга җибәрә: су туларга күпме калган, шуны белеп төшәргә кирәк. Мин баскычтан менеп карыйм, шаулап аккан су тавышы шомлы караңгылыктан ишетелә, күз ияләшкәч кенә су өсте ялтырап шәйләнә башлый. Мин туларга күпме калганын таяк белән үлчим дә, ишекне бикләп, кайтырга чыгам. +Әти, таякның мин билгеләгән чамасын карап: +- Тагын ярты сәгатьтән тула, - ди. +Ул моны миңа түгел, такта ярдырырга дип көтеп торучыларга әйтә. Чөнки насос ягын туктаткач кына, мотор пычкы ягына эшли башлый. +Станокка беркетелгән түгәрәк пычкының янына килергә куркыныч, үткен тешләре карчыга борыныдай барысы бер якка бөгелгән сыман, дәһшәт салып тора. Жуылдап әйләнгәндә, үз җиле белән гәүдәңне суырып алыр шикелле. Шуып килгән бүрәнә башына ул тешләрен батыра да, коточкыч чинау тавышы чыгарып, агач тәнен ярсып кимерә башлый. Мотор бүлегендә кечкенә тәрәзәдән карап торган әти нәкъ шул мәлдә, теге кайчандыр мин урлаган җайланманы борып, моторга көч бирә, бүрәнәдән сыңар такта аерыла барып, аргы башы килеп җитүгә, әти газны киметә. Шулай итеп ул моторга да ял бирә, ягулыкны да янга калдыра. +Пычкының әче-зәһәр тавышы бөтен авыл өстенә тарала. Шул тавыш аша мин, ерактан торып та, әтинең кайчан эш башлаганын, кайчан бетергәнен белә идем. +Моторны сүндергәч тә пычкы һаман әле ажгырып әйләнә, әти такта кисәген янтыгына көч белән терәп торып кына аның ярсуын тыеп, бөтенләй туктатып куя иде. Мин аңа кулны сагаеп кына тигезеп карыйм. Кайнар. +Берәү булса, тирә-якта бердәнбер такта ярдыручы буларак, гозер белән килгән һәммә кешедән астан гына әҗерен ала торып, шактый бөтәер иде. Әти бүтәнчәрәк иде шул. Калын дәфтәр тота. Шуңа эш көннәрен таяк белән билгеләп бара. Кем такта ярдырганын да терки. Алар бихисап, чиратка язылалар иде. Көне җиткәч, әлбәттә, үзләренчә әзерләнеп киләләр. Эш беткәч инде табын корыла, хәмер, ипи-тозга дөнья хәлләрен кушып, бер бушанып алалар. +Ел фасыллары алышына. Вакыт ага. Кыш үтә дә, тагын җәйләр килә. Һаман шулай... Әти дирижёрлык иткән пычкы музыкасы авыл өстендә тирбәлә. +Ә беркөнне... көтелмәгән фаҗига. +Такта ярганда... Ибәт агай пычкыга киселгән. Киселгән генәме, урталай өзелеп чыга язган. +Соңыннан бу фаҗигане әти үзе сөйләде. +...Ибәт абзый пычкының теге ягына чәчрәп киткән такта кисәген тотып калырга дип үрелгәндә, аягы таеп киткән дә, нәкъ дуылдап әйләнгән пычкы өстенә килеп төшкән. Әти шул мәлдә моторны сүндереп, йөгереп чыккан. Күтәреп алганнар... Такта яручы ирләрнең берсе - медпунктка, икенчесе телефоннан ашыгыч ярдәм чакырырга дип йөгерешкәннәр. "Ике кулым белән тоткан килеш, гәүдәсен тез өстемә яткырып утырам. Кулым арып әз генә бушаса да, ярасы ачылып китә, эчтә йөрәге типкәне күренеп тора, алагаем кан ага, коточкыч инде", ди әти. Ашыгыч ярдәм машинасы районнан егерме минутта килеп җиткән. Өч көн буе табиблар ничек кенә коткарырга тырышып карасалар да, саклап кала алмаганнар. +- Тимер көрәк калган иде такта ярган җирдә, алып кайт, - дип соңгы сүзен әйткән Ибәт абзый хатынына. +Әти бу фаҗигане бик авыр кичерде. +Үлемнең, һәр мизгелдә сагалап, янәшә йөри икәненә мин дә үз акылым белән беренче тапкыр төшендем... +Тәлгат +Галиуллин +И, КАРАК... +БӘЯН +Кайнар мич янында маташкан Зәйнәп ханым "җомга көнне Рәфигым мәктәптән бу вакытта кайта торгание", дип уйлап та өлгермәде, көткән кешесе, ишекне хуҗаларча киң ачып, язгы җил ташкынын ияртеп, үзе пәйда булды. Кулындагы табагачын сөяп куеп, ана, тәүге кат күргәндәй, карашы белән улының буй-сынын иңләп алды. Кай арада ялгыз үскән нарат кебек буйга күтәрелгән, ныгыган, әле күптәнме соң, башлангыч мәктәпне тәмамлагач, абзарга керергә карышып интектергән үгез кебек, укуын дәвам итәргә теләмәгәч, атасының "кәтүк Мидхәт малае кебек гомер буе науыз изеп яшәрсеңме", дип әрли-әрли укырга озатканы бүгенгедәй хәтерендә. Борыны тозлы суга артык юмарт малае тугызынчы сыйныфны тәмамлаганда, чистый егет булып җитешеп килә ләбаса. Куян бүреге җылысын алыштырырлык куе, очлары бөдрәләнеп киткән кара чәче, иягендә анык беленә башлаган чокырчыгы, өстендәге киемен тарсынып киңәеп киткән җилкәләре, ак киң маңгае... Әй гомернең узулары. Нәсел агачы үзенекен итә икән, әтисе кебек җырга, моңга һәвәс булып үсә, яшел гармуннарын вакыты булганда кулыннан төшерми... Үзе тартынучан күренсә дә, дуамаллык белән чиктәш тәвәккәллеге бар. Менәзенең шул сыйфаты аның үзенә дә, якыннарына да шактый мәшәкать тудырачак әле киләчәктә. +Ана карашыннан бер шәйне дә яшереп булмый шул. Зәйнәп улының боланныкыдай зур соры күзләрен читкәрәк алуында, ике авыл арасын тырыклап үтеп, язгы кояшлы урамнан керсә дә, йөзенең каны качкандай аклыгында аңа карата билгесез серне яшергән эчке дулкынлану галәмәте сизде. Имтиханнары якынлашып килүе борчыймы йөрәк парәсен, әллә башка берәр сәбәбе бармы? +- Кайттыңмы, улым, нәрсәгәдер борчылгансың кебек тоела, әллә берәр фәннән койрыклысын эләктердеңме? +Улының төнге төнбоек кебек тиз генә ачылырга ашыкмаганын белгән ана, җавапка дәгъва итмичә, сүз юлын башкага күчерде. +әлгат ГАЛИУЛЛИН (1938) - язучы, тәнкыйтьче; филология фәннәре докторы, Татарстанның +- Әйдә, чишен дә кулларыңны ю, - диде, тавышына мөмкин чаклы ягымлы төсмер бирергә тырышып. - Хәзер бәрәңге дә пешеп җитә, ашарга утырырбыз. +Чандыр гәүдәле, талчыккан кыяфәтле булса да, ак, сөйкемле йөзле, ситсы яулыгын маңгаена кыйгачлап бәйләп, аркасына җәеп салган әнкәсенең һәр күзәнәге кадерле вә газиз иде Рәфикъка. Җир йөзендә кешеләр бик күп булса да, аның әнисен алыштырырдай, әтисе үлгәннән соң, янәшә куярдай башка зат юктыр. Бу юлы анасының күзенә карамыйча, сәламләшүгә, кәлимә алышуга вакытны сарыф итмичә, яшьләргә хас кызулык белән бер тын әйләнешендә фикерен җәеп салды. +- Әни, мич тирәсендә чәбәләнүеңне ташла да хәзер үк кирәк-ярагыңны алырга кибеткә йөгер! Шырпы, сабын, керосин, тоз ише вак-төякне алырга да акча юк, дип зарланып торганыең. "Ходай газиз колына чыгарып куяр юлына" гыйбарәсен кабатларга яратасың. Мин дә шулар рәтенә керәм бугай, юлдан акча таптым. +Улының төрттереп, үртәшеп сөйләшүенә күнеккән ана аның сүзләрен җитдигә алмады. Урамдагы көләч яз хәерчелекне, ертык галошлар кайгысын оныттырып, иң боек күңелләрне күкләргә иңдерә, йөрәкләргә бәхет орлыгы сирпи. +- Шаяртуыңны ташла әле, улым. Ачуың чүпрәгә куелган камырдай күпермәсен, син Мирсәетне куып чыгарганнан бирле, кибеткә юлны онытып барам инде. Ак абажур башлы Хрущёв бабаң акчаның кадерен бетереп, дөньяның астын өскә китергәннән соң, тиеннәр кулга сирәк-мирәк кенә тәтесә дә, бәрәкәте бөтенләй юкка чыкты. +Кинәт кенә озын-озак сөйләвеннән үзе дә имәнеп киткәндәй булып, мичтәге кара чуен чүлмәкне әйләндерә-әйләндерә, "иске бәрәңге озак пешә, тәме дә әллә ни түгел, эне-сеңелләрең, әнә, ачка үләбез дип шыңшып утыралар", диде дә, һаман улы аны ирештерә диеберәк фараз итеп, үзе дә сизмәстән, ахыры хәтәр уенга тартылды. +- Нәрсә, иптәш Гайнанов, әллә латарыйда, комарлы уенда мач килдеме үзеңә? Алай дисәң, билетларың да юк иде кебек. +Рәфикъ "юк" дигәнне белдереп, көлтәдәй чәч тубалын биетеп алды да ашыга-ашыга әйтеп салды. +- Ышансаң ышан, ышанмасаң - үз ихтыярың. Мәктәп капкасын узып, кайту юлына чыгуга, юл кырыенда, Ләйсән егылырлык кына чокырчыкта, ике унлык белән бер бишлекне күреп алдым. Мине көтеп торганнар, диярсең. Акчаларга сразы ташланмадым. Башка укучылар узып киткәнче, галошым белән каплап тордым. Берәрсе, ник бер урында катып калдың, дип бәйләнмәсен өчен, сумкамны актарган булдым, ә үзем манма тиргә баттым. Бер ачыгавызы төшереп калдырган. +Ошбу бәянны соңгы җөмләсенә чаклы тыныч кына тыңлаган ананың сөттәй ак йөзе, өлгергән кура җиләге сипкәндәй, кинәт кызыл тимгелләр белән капланды, улыныкы кебек зур соры күзләрендә очкыннар биеде һәм, үзе дә сизеп, бәяләп бетермәстән, табагачын өскәрәк күтәреп, улына таба китте. +- Тузга язмаганны сөйләп, миемне черетеп торма! Кемнеңдер бу авыр заманда акча төшереп калдырасына ике яшьлек Ләйсән ышанса гына. Колгадай буеңа карап тормам, табагач белән тондырырмын арт саныңа. Каян алган төшеңә илтеп куй, миңа хәрәм акча кирәкми! +Рәфикъ, үҗәтләнеп, үзен дөрес аңламаганга гарьләнеп, "таптым мин ул акчаны", дип тәкрарлавын белде һәм "менә алар", дия-дия, киң балаклы, кара, арзанлы ыштан кесәсеннән Ленин башы төшерелгән ике кызыл унлыкны һәм бер бишлекне чыгарып, сәке кырыена җыеп куелган юрган өстенә ташлады. +Акчаларны үз күзе белән күргәнче, улы һаман үртәп, борчак сибә дип уйлаган ана, ни әйтергә белмичә, бүрәнәләре бүртәя башлаган дүрт тәрәзәле өй уртасында тораташтай катып калды. Йөрәге "жу" итеп китте, егылудан таянып өлгергән табагачы һәм җылы мичкә сөялүе генә саклап калды. +Өйнең талгын тынычлыгын алган акча ни-нәрсә булганны аңларлык гаилә әгъзаларында ике капма-каршы хис уятты. Бердән, ифрат кирәкле, көтеп алынган булсалар, икенче тарафтан, ошбу кәгазьләр куркыныч, шомлы, тәшвишле иделәр. Сәке кырыена күктән төшкәндәй килеп кунган акчаларга карап, икесе дә, телләрен йоткандай, өнсез калдылар. +Төрле уйлар өермәсендә зиһене таралып киткән ананың аң төпкелендә оешкан тәүге фикере - бу тәңкәләрнең урланган булуы иде. Улының, корчаңгы сыер тиресе мисле кыршылып беткән, җитмәсә дым үткәрә торган галош миндә генә калды, нинди генә булса да аяк киеме юнәтү кирәк, дип йөрүе миен бораулады. Җитмәсә үзе дә, каны саркып торган ярага тоз сипкәндәй: син ике кат оек белән әтиеңнең итекләрен киеп йөри аласың; минем сабыным бетте; ярты әчмуха чәем, өч салырлык тозым калды; мич якканда, инде ничәнче кат утлы күмерне Хәдичә түтәңнән алып чыгам, дип, моң-зарын чиләкләп түккәне хәтеренә төште. Үзен һәм мине кызганып, кеше кесәсен яисә берәрсенең сумкасын айкаган булырга охшый. Шик юк. Нинди хәлгә төшердем газизләремне, дигән шомлы, вәсвәсәле уйлар күңелен көйдереп алды. Шундый тайгак юлга кереп китсә, эшләр харап, Ходаем. Әйүб пәйгамбәр сабырлыгын бир үземә. +- И-и улым, бәгырь кисәккәем, син шундый хурлыкка төштеңме? +- Нинди хурлык турында сөйлисең? Аяк астында яткан акчаны берәү дә калдырмас иде. +Ана улын ишеттеме, юкмы - әйтүе кыен, мәгәр үзгәргән йөзе, кызыл чөгендер төсенә кергән колаклары кан басымының күтәрелүенә, ананың чиксез дулкынлануына дәлил иделәр. +- Караклык - кешелекнең иң астыртын, үтә явыз дошманы. Безнең нәселдә иң авыр сугыш елларында да хәрәм малга кул салган, кеше кесәсенә кергән очрак булмады һәм була да алмады. Дөньяда шуннан да хурлыклы нәрсә юктыр. Кеше исәбенә баеп, чын бәхеткә тарган адәмне белмим. Мәрхүм атаң үзенекен бирмәде, кешенекенә тимәде. Бай да булмадык, хәер дә сорашмадык, тапканнан тәм табып яши белдек. +Ана, тыны кысылып, туктап, авыр-авыр сулап дәвам итте. Кызым сиңа әйтәм, киленем син дә тыңла дигәндәй, Зәйнәп, төлкедән куркып почмакка елышкан тавыклардай, сәке кырыенда бер-берсенә сыенып утырган Әсхәт белән Алсу өчен дә сөйләгәнен соңрак кына бәяли алды. +- Караклык ул сазлык кебек, үзенә суыра, аннан вакытында котыла алмасаң, яисә тартып чыгаручы булмаса, шунда батып каласың. Ходай Тәгалә безне фани дөньяга сынау өчен җибәрә. Аның ышанычын акламасаң, мәңге тәмуг утында яначаксың. Син, Рәфикъ - гаиләбезнең өмете, ышанычы, ә карак кеше бу авыр йөкне күтәрә аламы? +- Нинди карак, кем карак, нәрсә сөйлисең син, әни? - дип карышкандай булса да, үсмер егетнең сытылыбрак чыккан тавышы ышанычлы яңгырамады. +Дөресен әйткәндә, Рәфикъ анасының озынга киткән нотыгын (укытучыларга кытлык булган сугыш елларында Зәйнәп башлангыч мәктәптә уңышлы гына эшләп алган иде) зиһен казанында эретеп, аңлап бетерүдән бигрәк, аның чытылган, чит булып киткән йөзеннән, боз кебек салкын, ят карашыннан куырылып төште. +Ана үзе дә, хәле бетеп, гаҗизләнеп, сәке кырыена килеп сыенды һәм нәҗескә буялган кеше кебек, ашыга-ашыга кулларын алъяпкычына сөртергә тотынды. Җитмәсә, авыр хезмәттән биртәйгән куллары бизгәк тоткандай калтырыйлар иде. +- Каты куллы, кырыс булса да, атаң гадел кеше иде, шунда урында ятса да, бу хурлыкка төшәр, бу хәсрәтне күтәрер идекме? Соңгы көннәренәчә акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Аптыраганнан Мирсәетне өебезгә керткәч, Газизнең элеккеге дуслары, туганнарының күбесе мине күрмәс булдылар. +Йомышка кергән күрше малае кебек, бусага янында таптанып торган улына рәнҗү катыш сынаулы карашын ташлап, Рәфикъ ягына борылмыйча гына: +- Имтиханнарыңны тапшыруга, фермага яисә тракторга эшкә чыгарсың! Аннан күз күрер, уку - бер нәрсә, ә тормыш - бөтенләй икенче тамаша. Соңгысында инде, өйгә бирелгән эшне күршеңнән күчереп кенә яшәп булмый. +Шунда аның идәнгә сеңгәндәй кечерәеп калган улына, аягындагы кыршылып беткән иске галошларына күзе төшеп, тыела алмыйча елап җибәрде. +- Әй улым, улым, гафу ит, барысына да үзем гаепле, сезне кешечә яшәтә алмагач, син шул тайгак юлга бастың. +Әле генә умарта күчедәй гөжләп торган, чыр-чуы белән юк-бардан тәм табып яшәгән бәхетле өйдә, әтиләре илаһига күчкән көндәгедәй, шомлы тынлык урнашты. Дүртенчене тәмамлап килгән Әсхәт белән икенче сыйныф укучысы Алсу, аш өлгергәнне көтеп, эчләрендә улаган бүреләр турында да онытып, бер-берсенә елышып, өйнең яртысын диярлек алып торган агач сәкенең кырыена ук күчеп, тынып калдылар. Кече сеңелләре, ике яшьлек Ләйсән генә, гаилә иминлегенә ниндидер афәт карачкысы төшкәнне, ни-нәрсә турында сүз барганны аңламаса да, олы абыйсының, гадәттә, хуҗаларча атлап йөрүенә, аякларын салып, сумкасын ташлап, түргә узу белән аны кулына алуына күнеккән сабый, йөрәге, җаны белән ярамаган нәрсә булуын сизенеп, Рәфикъның аягына барып сыланды. +Әнисенең әрләвен кызарынып-бүртенеп тыңлаган, гаиләгә ярдәм итү теләге белән кылган гамәленең ахыр мәгънәсен аңлаган Рәфикъ, Ләйсәнне кулына алып, мамыктай йомшак алсу бит уртасыннан үпте дә, сеңлесен сәке кырыена утыртып, ашыгыч эше исенә төшкән кешедәй, үзе генә белгән катгый карарга килеп, ләм-мим сүз әйтмичә өйдән чыгып китте. Әнисенең акчасызлыктан читлектәге кош кебек бәргәләнүләрен, сыктауларын күреп, ярдәм итәм дип, киресенчә, начарлык эшләгәнен, аяз күк йөзедәй тормышларына кара болыт шәүләсе төшкәнне аңламаслык үсмер түгел иде ул. +Шул чыгып китүеннән Рәфикъ авыл урамнарын, сирәк күренгән кешеләрнең күзенә чалынмаска тырышып, шактый иңләде. Күңелен шул ук каһәр суккан акчалар борчыды. Ник алды ул аларны, ачка үлмәсләр, керосиннары бетсә, караңгыда утырырлар иде. Менә аяз зәңгәр күккә битараф ай эленде. Анысы да, ачу китереп, Рәфикъны сынап карагандай яктырта, шунда көянтәсе-чиләге белән калган Зөһрә кыз, Рәфикъның гамәленнән хәбәрдар булгандай, аңа бармак янагандай тоелды. Иң дөресен хөрмәт иткән укытучысы, авылдашы Нәсим абыйсына сөйләп, киңәш-табыш итәргә ниятләп, икеләнеп, куркып, урамдагы мунча бурасы кырыенда озак таптанды Рәфикъ. Ниятен тормышка ашырырга карар кылып, укытучысы өенә таба бер адым атлауга, ул аннан чыгып килүче таныш гәүдәне - әнисен күреп алды һәм барысын да миенә сеңдереп, һәммәсен аңлап, бераз ара калдырып, ни язган булса, шуны күрермен дип, үз йортлары ягына борылды... Ни гаҗәп, Зәйнәп, берни булмагандай, улын мәктәптән кайткандагы шикелле җылы каршылады. +- Әйдә, улым, бәрәңге суына, коймак авызларда эреп бетеп бара, ашамыйча каласың. +Тыштан кырыс күренсә дә, нечкә җанлы, миһербанлы әтиләре, Ленинград өчен сугышта алган яралары белән көрәшә-көрәшә, фани барлыктагы тормышын уналты елга озынайта алса да, үзеннән соң шактый таушалган йорт һәм сөекле Зәйнәбенә өч бала калдырып, урын өстендә ярты ел әҗәл белән тартышып ятканнан соң, күзләрен мәңгелеккә йомды. Шуннан соң тормышлары көтелмәгән юнәлеш алды. +Колхоз идарәсендә хисапчы, халык телендә "читавут" булып эшләүче, ире исән чакта йөзенә күтәрелеп карарга да курыккан чатан Мирсәет Зәйнәпкә нарат чәере кебек ябышты. Аны ихласи ошатуы, күптәннән гыйшык утында януы, тәрбияле балаларын үз итүе турында такылдавын белде. Кыскасы, колхоз ихатасына керерлеген калдырмады. Ялгыз тол хатын, сыгылма билле, төз аяклы, тулы күкрәкле, ачык йөзле булса, аңа гайбәткә урын табыла. Бармагын тидерергә өлгермәсә дә, чатан Мирсәет Зәйнәп куенында ләззәтле мизгелләр кичереп яшәүче бәхетле ирләр рәтенә керде. +Тормышның уңай якка үзгәрмәве, балаларының киләчәге турында кайгыртуы, "йөриләр икән" дигән сүз дә телчә телләргә кереп, ирен Ходай хозурына тапшыруларына ике ел узгач, Зәйнәп Мирсәетне өйләренә алып кайтырга тәгаенләде. +Ирле-хатынлы булуы җиңел икән, ә бу хатаны төзәтүе шактый кыен, мәшәкатьле икән шул. Зәйнәп тә гаиләләре яшәешендә яра калдырырлык хата эшләгәнен бик тиз аңлады. Колхоз малы хуҗаларының берсе артык акча чыгаруны яратмый торган, гаять кысмыр адәм булып чыкты. +Элек бер-берсен аңлап, соңгы кисәкләре белән бүлешеп, абый, сеңелкәш, әни, әнкәй дип яшәгән өйгә чит ис белән тынгысызлык, борчу керде. Юкка гына халык: ач тамагым, тыныч колагым, дип үрсәләнми торгандыр. +Мәгәр иң четереклесе, зрә катлаулысы башкада иде. Олы улы Рәфикъ, Мирсәет өйләрендә яши башлаганчы, әнисенә "үзеңә кара", дигән булса да, үги атасын бөтенләй кабул итмәде, бусагадан кире какты. Батыр әтиемә алмаш була алмый, тиеш тә түгел, дигән максималистик иманда тордымы, әллә төсе уңган яшел чаршау артына, шыгырдавык тимер караватка, чит ир куенына кереп яткан әнисен көнләштеме, кеше күңеле төпсез кое диләр, өздереп әйтүе кыен, тик Мирсәет белән Рәфикъның аралары көннән-көн киеренкеләнә барды. Ә кечкенәләр өчен фани дөньяда абыйларыннан да олы абруй юк иде. Чатанны ул кабул итмәгәч, аларга хәтта сирәк-мирәк булса да күчтәнәчләр алып кайткаласа да, күңелләрендә яңа әтиләре сыярлык җылы почмак табылмады. Рәфикъны килештерергә, дустанә үк яши алмасалар да, бер-берсенә авыр сүзләр әйттерүдән сакларга тырышып, Зәйнәп бозга кысылып калган бүрәнә кебек, улы белән ире арасында бәргәләнсә дә, нәтиҗәсе булмады. Һәрдаим ачык йөзле, кояштай балкып торган ханым күзгә күренеп картайды, күз төпләрендә кара тимгелләр пәйда булды. Ничарадан бичара, балаларны кешечә ашатырга, киендерергә ярдәм итәр дип, имгәкне өенә керткән Зәйнәпкә бигрәк тә кыен, диварга эленгән рәсеменнән Газизе, барысын да аңлап, рәнҗеп карап торгандай, Мирсәет аңа кагылганда исә, вафат иренең күзләрендә ялтйолт итеп ут чаткылары уйнагандай тоела иде. Чаршау артына йокларга кереп яту алдыннан, Зәйнәп ни кыйланганны карап тормасын дигәндәй, фотоны бисмилла әйтеп, ак тастымал белән каплап куеп, һәр кичне: "Син анда, яңа өеңдә рәнҗеп ятма, хыянәт итүем түгел, бу адымга оланнарыбыз өчен бардым, яныңа килгәч, барысын да аңлатырмын, синнән башка берәүне дә яратканым булмады", - дип кабатлавын белде. Яңа ире, аңардан торса, Газизнең сурәтен ерткалап, олы шпанасы белән бергә урамга ук чыгарып ташлар иде дә, терсәкне тешләп булмый шул. +Балаларымны кешечә яшәтеп булмасмы дип, үзен көчләп диярлек кушылган Мирсәет белән улын татулаштырырга тырышуның, ут белән суны кушып булмаган шикелле, бер кәррә дә файдасы тимәде. Һәр икесенең бер-берсенә дәгъвалары кире кагып булмаслык артты һәм гаҗиз Зәйнәп җиңәрлек кенә түгел иде. Әнисенең ачулану катыш юмалавын Рәфикъ кабул иткән кебек башын селкеп тыңласа да, шул мизгелдә үк үз дәлилләрен, тәсбих төймәләредәй тезеп китеп, тулысынча кире какты. +- Минем батыр, туган илебезнең азатлыгы өчен хәләл канын (каян сүзен таба диген) койган әтине алыштырырлык кешемени ул?! Синең Мирсәетең (соңгы сүзгә көчле басым ясалды) сугышка бармас өчен, агач астына тыгып, аягын махсус имгәткән. Бергә торган хатыны да, үлгән дигән хәбәре расланмагач, ире кайтып төшүгә, үзен икенче көнне үк ташлап киткән. Әти гарип булып, урында ятса да, син аны калдырып башкага ябышып чыгар идеңме? +Зәйнәп улының бу сүзләрен, чынлыкта гаепләвен, бик авыр кабул итте. +- Сиңа кешеләргә бәя бирергә иртәрәк әле, улым. Тормыш син уйлаганнан катлаулырак. Мирсәет тә аягын махсус имгәтмәгән. Фронт өчен ягулык әзерләргә урманга җибәргәч, башкалар еккан агач аягына ауган, үзе чак исән калган. Хатынының ташлап китүе дә аңардан гына тормагандыр. Аерылышудан кемгә яхшы, кемгә фаҗига буласын бер Аллаһ кына белә. +Сүзләрен катырак итеп әйтергә тырышса да, күзләре дымлануны тыя алмады Зәйнәп. +- Бу адымга сезгә яхшырак булмасмы, адәм рәтлерәк яшәп китмәбезме дип кенә барган идем. +Мәхәббәт шикелле үк, нәфрәт тә үзе генә йөрми икән шул. Мирсәетнең дә Рәфикъка дәгъвалары отыры арткан иде. +- Малаең белән уртак тел табарга күпме генә тырышсам да, барып чыкмады. +Ата-ана тәрбиясе эләкмәгән дип әйтмәкче иде дә, Зәйнәпнең йөзе кырысланганын, күз керфекләре тартыша башлаганын күреп, үзен тыеп кала алды. +- Йә, әйт әле, улым сиңа нинди начарлык эшләде дә кайсы сыйфатлары белән ошамый, Мирсәет? +- Әйтсәм әйтим инде, бигрәк тә үзең сорагач! Ул минем кесәләрне тикшереп кенә тора, тәмәкене урлый, бутаган булып носкиларымны кия... +- Рәфикъ тәмәке тартмый, анысын мин точно беләм. +- Дуслары өчен ала торгандыр. Минем белән теш аралаш кына исәнләшә... Болай барса, без кешечә яши алмабыз. Мин эт тормышы эзләп килмәдем! +- Балаларың ошый дип телеңә салынган идең бит, минем арттан йөргәндә. +- Мин аларны, бигрәк тә олы малаеңны белмәгәнмен. +Мирсәетнең дәгъваларын улына җиткергәч, тегесе тәмам чыгырыннан чыкты, олыларча тузынды, туарылды. +- Соңгы сүзем шул: мин аны әтием салып калдырган йортта яшәтмәячәкмен. Чатан Мирсәетеңне бездән артыграк күрсәң, аның өенә күчен! Укуымны ташлыйм да эшкә чыгам. Илдә чыпчык та үлми, дисең, балаларны үзем үстерермен. Кешедән ким-хур булмабыз, нәселебез зур, туганнар да ярдәм итәр. +Хуҗаларча, олыларча фикер йөрткән улына сокланып та, үзен берьяклырак аңлап чәпчегән өчен рәнҗеп тә карап торганнан соң, ана мәсьәләгә ачыклык кертүне кирәк тапты. Улы үскән, аның белән шаярырга ярамый икән инде. +- Балакаем, Мирсәет әтиеңне алыштыра алыр дип тә, артык күңелем тартып та кияүгә чыкмадым дигән идем. Инде үзем дә үкенәм. Юлда аунап яткан ташландык бүрәнәләрдән өй салып булмый икән шул. Ишелеп төшкәнче сипләп торып кына була. Аның аягы түгел, башы чатан булып чыкты. Тиеннәрен каткат санап тамыза торган карун бәндә икәнен хәзер генә аңладым. +Әнисе Мирсәет белән чәчәкле чаршау артына кереп яткач та, Рәфикъ, тавыш-мазар чыкса, сикереп торырга әзер булып, үзен чеметә-чеметә йокламаска тырышса да, яшь вакытта күзләр сиңа буйсынмый шул, бик тиз йомылалар. Олыгайгач кына алар шырпы белән терәтеп куйгандай, төн ката шыр ачык торырга мөмкин. +Кыскасы, Рәфикъ күпме генә әнисен сакларга тырышса да, үги аталары, иш янына куш дигәндәй, үзе чыгып китсә дә, Гайнановлар гаиләсенә бер кыз бүләк итеп калдырган булып чыкты. +Алгарак китеп булса да, шул хәтлесен дә искәртергә кирәктер: Ләйсән исеменә лаек булган бала Рәфикъның иң яраткан сеңлесе булып чыкты, үсә төшкәч, абыйсы бусаганы атлап узуга, әүвәл аякларына барып сарыла, кулына алгач, нечкә беләкләре белән муенын кочаклый торган булды. Соңрак, Мирсәет янә бер тол хатынга өйләнеп, балалары булмагач, Ләйсәнне миңа бирегез, үзен бал-майда гына йөздерермен, алтын-көмешкә коендырырмын, дип сорап килгәч, инде тракторчы ярдәмчесе булып эшләүче, ныгыган Рәфикъ сүз әрәм итеп тормаган, дәгъвачыны баскычтан ук тәгәрәтеп төшергән һәм шуннан соң чатан Мирсәет алар урамын читләтеп үтүне исәнлеккә файдалырак санаган, диләр авылның төерле телләре. +Авыл советы сәркатибе булып эшләүче сеңлесе Рәйсә ярдәмендә Зәйнәп Ләйсәнне үлгән ире Газиз кызы итеп яздыра. Шул сәбәпле, бала иркәләүдән мәхрүм Мирсәет, мәхкәмә аша да кызга дәгъва белдерә алмый. Мәгәр баласына якынлашырга бер омтылыш ясап карый ул. Ләйсән беренчеме-икенчеме сыйныфка укырга йөри башлагач, аны урамда туктатып, прәннекме, конфетмы тәкъдим итә. +- Рәхмәт, абый, әнием чит кеше кулыннан әйбер алырга рөхсәт итми. +- Мин сиңа ят кеше түгел. +- Мин сезне белмим. +- Колхоз правлениесендә хисапчы булып эшләүче Мирсәет абыең булам. +- Минем анда булганым, сезне күргәнем юк. +Чатан Мирсәет кызга якынаерга икенче яктан омтылыш ясап ала. +- Исемеңне онытып җибәргәнмен. +- Ләйсән булам мин. Сезгә ул нәрсәгә? +- Ләйсән сеңлем, сумкаң да таушалган, күлмәгең дә уңган, Алсу апаңнан калган булырга охшый. Сиңа акча бирим әле, өс-башыңны яңартып, ялтыравык сумка алырсың, бу чүпрәгеңне ташлап. +- Ят кешедән әйбер алырга әни рөхсәт итми, дип әйттем бит мин сезгә. - Олылар әйтә алмаслык җөмлә белән таныш түгел кешенең авызын томалаган Ләйсән. - Гайнановлар сатылмыйлар. Мине тагын шулай урамда туктатсагыз, Рәфикъ абыема әйтәм. Мин киттем. +Мирсәет, суга батканда теләсә нәрсәгә ябышырга әзер кешедәй, соңгы дәлилен китерергә ашыга. +- Сеңлем, бер генә секундка туктап тыңла инде. Әйтим инде, мин чит-ят кеше түгел, синең әтиең булам. +Боларның барысын да читән кырыена качып тыңлап торган шомран Хәтимәсенең сөйләвенә караганда, Ләйсән тавыш күтәрмәгән, җылап җибәрмәгән, бәйләнчек адәмнекенә охшаган сары-яшькелт күзләрен бәйләнчекнең үзенә баккан да: +- Минем әтием Газиз, ул - Ватан сугышы батыры, шунда алган яраларыннан мин туган елны үлгән, - дип, кистереп әйтеп, өенә юл алган. Акча гына ата назын алыштыра алмый күрәмсең. +Әлбәттә инде, туры сүзлелеккә, бер нәрсәне дә әнисеннән, Рәфикъ, Әсхәт абыйларыннан, Алсу апасыннан яшермәскә өйрәтелгән Ләйсән өйдә барысын да түкми-чәчми сөйләп бирә. +- Әнием, мине урамда бер абый туктатып, конфет, акча бирәм, диде. Мин берсен дә алмадым. +Ананың йөрәге жу итеп китте. Теге мәлгунь серне чишкән булса, эш харап, аңа гомерлек борчу тудырырга мөмкин. +- Тагын нәрсәләр әйтте теге? +- Мин акчаны алмадым. Әллә саташканрак абзый инде, мин синең әтиең, ди. +- Син ничек җавап бирдең ? +- Минем әтием Газиз, ул - сугыш батыры, мин туган елны үлгән, дидем. +Утны-суны кичкән Зәйнәп авыр хәлдә калды. Авылда бер шәйне дә яшереп булмасын күзаллаган ханымның алдакчы булып каласы да килми, туу турындагы таныклыкта Газиз кызы дип язылган балага дөресен дә әйтеп булмый. +- Кызым, дөньяда сәер, шаян кешеләр очрап тора. Чатан абзыең шундыйларның берсе инде. Сине тагын шулай урамда туктатса, сөйләшеп торма, исәнләш тә яныннан кит, дип Зәйнәп Мирсәет белән вакытында араны өзгәнбез, тәки баланы тартып алыр иде, дип аерылышу мизгелләрен күз алдына китерде. +Гаилә терәге булыр дип үстергән улының артык катгый, ике төрле уйлауга урын калдырмый торган сүзен, кырыслыгын тыштан хупламаса да, эчтән аның нык торуына теләктәш булуын тоеп, Зәйнәп хәлиткеч мизгелдә бәгыреннән өзелеп төшкән улы ягын ала. Ир кисәгенә әйтәсе сүзләрен, сихерле бөти кебек берничә көн кабатлап йөргәннән соң, галәмәт зур авызлы мич янына чакырып, фикерен теленә ышанып тапшыра. +- Мирсәет Гаянович (үз өендә беренче һәм соңгы тапкыр атасының исеме белән әйтүе), зинһарлап сорыйм, үпкәләмә дә, рәнҗемә дә, синең белән гаиләбезгә ярдәмең тияр, балаларга ата булырсың, дип кушылган идем. Барып чыкмады. Гаеплене эзләп, тирәнгә кереп тормыйк. Олы улым якын итмәгәч, башка балаларым да сиңа ачык чырай күрсәтмәде. +Мин - картайган көнемдә алар кулына каласы кеше. Рәфикъның холкы атасыныкы шикелле, кальбе кабул итмәсә, башыңны ташка бәрсәң дә, гөманын үзгәртмәячәк. Үзең дә алдан күрүчән, хәйләкәр булдың, күперләреңне яндырмадың. +- Минем күперләрем юк, - дип сүзгә кысыласы итте Мирсәет. +Тыңлап бетер дигән мәгънә салып, Зәйнәп кулын күтәрде. +- Өеңне саттырмадың, диюем. Син кем, Мирсәет, шыпырт кына шунда күчеп кит инде. Хурлыгы, сүзе барыбер миңа булыр. Истәлеккә күчтәнәчең кала кебек, күңелем болгана, косасым килә. Адәм көлкесе, кырыкка җитеп килгәндә, бала табып йөр инде. +Мирсәет, үзенә таяныч ноктасы елмайгандай, Зәйнәпнең соңгы җөмләсен эләктереп ала. +- Ник бу турыда элегрәк әйтмәдең? Уртак сабыебыз хакына без бергә яшәргә тиешбез! +Зәйнәп күперенке иреннәрен елмаюга тартым төстәрәк җәйде дә: +- Күңелең тыныч булсын! Минекеләр белән бергә үсәр. Икесе кул астына кереп баралар инде. Мал-туарны карау алар өстендә. +Улының авызыннан төшкән халык сүзләрен аңлаган хәлдә дә кабатламыйча кала алмады: +- Илдә чыпчык та үлми, диләр. Һәр адәм баласы дөньяга үз ризыгы белән килә, дип тә ишеткән идем. +- Минем балам да ачлы-туклы яшәрме? - дигән Мирсәетнең сүзләрен Зәйнәп колагына да элмәде. +- Сиңа киңәшем шул: җылырак, ягымлырак бул икенче яртыңа, аңа ышанып, ышыкланып яшә, тапканың уртак булсын. Бигайбә! +Мирсәет үзе дә Рәфикъның астан сөзеп каравыннан шиңә барды. Үсмернең көннән-көн ныгый килгән иңбашларын, йодрыкларын күреп, "мин ул маңкадан курыкмыйм", дип үзен ышандырырга тырышса да, очрашканда куырылып төште, начар төш кебек борчып торып гел күңеленә килде. Авылда тол хатыннар, кияүгә чыга алмыйча утырып калган кызлар буа буарлык, дип үзен юатып, аерылышканда, кабул ителгән гадәт буенча, үпкәләүгә охшатып, чыраен чыткан булса да, җиңел генә котылганына сөенеп, үз өенә күчеп куйды. +Яңа ирен куып чыгаргач, балалар матди хәлләренең хөртиләнеп китүен сизмәсеннәр дип, Зәйнәп үзен кызганмыйча, төрле эшкә алынып җигелде. Бала табу ялына да бик азга гына чыкты, анда да җәй көннәрендә үз урынына Рәфикъны җибәрә торган булды. Бөтен ышанычлары бәрәңге, кишер, суган утыртылган бакчаларында һәм куе сөтле, мәгәр бик азгын, бер мөгезле, Чаланка исемле сыерларында иде. Балалар кояшка тартыла барган саен, киемнәргә ихтыяҗ арта торды. Зәйнәп, үзен гаепле кешегә санап, тешен шыгырдатып түзде-түзде дә, һәр көнне ихтыяҗы чыгып торган вак-төякне, кирәк-яракны алуга да акча юнәтә алмагач, үзе дә сизмәстән, олы улын битәрләп алды. +- Характерыңны күрсәтеп, күкерт кебек кабынмыйча, үзең акча эшли башлаганчы булса да, Мирсәет абыеңны куып чыгармыйча түзсәң, мондый мескен хәлгә төшмәс идек. Аңардан артмаса да тамгалап тора иде. +- Әни, мин сине аңладым. Быел укуымны тәмамлыйм да тәкә Хәлименә тракторчы ярдәмчесе булып барам. Читтән торып, Чистайның механизаторлар курсына укырга керермен. +Әнисенең газаплануын күрү Рәфикъка да бик авыр иде. Иң якын кешесен кызганудан үз йөрәге дә сыкрана, чөнки ул гаилә кичергән кыенлыклар өчен үзен гаепле итеп сизә. Ник шулай пырдымсызланды соң ул, Мирсәет шунда аягын сөйрәп йөрсә, дөнья җимерелер идеме? Бер-берсен тапканнар икән, яшәсеннәр иде шунда. Рәфикъ, күңеленең нечкәрүен сизеп, әнисенә җылы сүзен ирештерүне кирәк тапты. Аның уйларын җырлагандай моңсу тавышы белән янә әнисе бүлдерде. +- Юк, улым, укуыңны ташламыйсың. Урта белемне ал, аннан соң үзең карарсың. +Рәфикъ, әнисен ишетмәгән кеше сыман, үзенең күптәнге хыялын ярып салды. +- Исән булсам, беренче получкамнан син кызыгып яшәгән, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән Ырынбур шәлен алып бирермен. +- Әй балам, балам, рәхмәт инде үзеңә, может, киләчәктә тормышыбыз рәтләнер, гел болай булмас, әле бүгенгесен яшисе бар. Әйттем бит, лампага салырга ярты литр карачиным, ике әчмуха чәем калды, сабын урынына савытлар юарга ком кулланам... Әтиең үләр алдыннан, ничек тә балаларны укытырга тырыш, безнең нәсел башлы булса да, уку эләкмәде, дип әйтеп калдырган иде. +* * * +Әнисе белән ихлас аңлашу Рәфикъның чираттагы ял көненнән соң, күрше Әлмәт авылына укырга китүе алдыннан булды. Бернинди бәла-каза, кайгыхәсрәт турында уйланырга да урын калдырмаслык язгы, кояшлы иртә иде. Эреп бетмәгән карлардан җыелган гөрләвекләр ярыша-ярыша байлыкларын Мораса елгасына ташый. Атна ахырында Рәфикъның урамнан акча табып кайтачагы турында бар шәйдән хәбәрдар саба җиле дә сизенми иде әле. Ә өйдә исә, хәзер сәке кырыенда аунап яткан акчаларның мәктәп янындагы чокырда сибелеп ятуларына сөекле әнисе шик белдергәч, Ленин башы төшерелгән кызыл кәгазьләр, каз бәбкәләре кебек аналарына ышанып, сыланып, барына канәгать булып, артыгын таләп итмичә, тыныч кына яшәгән гаиләгә борчу, сагышлы тынгысызлык алып килде. Балалар, куркыныч еланнан качкан шикелле, сәкенең аргы башына ук күченеп утырдылар, дигән идек. Берсе дә кымшанмады, акчага кагылмады. +Өйләргә ут, газ кергәнче, авыл хатыннарының иң күп вакытын уздыра торган, эш, уй-фикерләрен тәртипкә китерү урыны, сердәше, аңлаучысы мич иде. Ул кешеләрне салкыннан саклаучы, дөньяда иң тәмле коймак, кабартмалар, җәймәләр, ипиләр белән сөендерүче чыганак булып торды. Табагачы белән чуен чүлмәкне, табаны алыштыра-алыштыра кайнашкан арада Зәйнәпнең уйлары тулы иреккә чыкты. Әлбәттә инде, аны иң борчыганы Рәфикъ алып кайткан каһәр суккан акчалар иде. Улының кеше кесәсенә яисә сумкасына керүенә аның һич кенә дә ышанасы килми. Ул бит бөтен киләчәк тормышыңа, намусыңа кара тамга салу дигән сүз. Кемдер хәләл акчасын саксызлыгы, ваемсызлыгы белән төшереп калдырган булса да, укытучыларга әйтергә, төрле юллар белән хуҗасын табарга, һич югында, директорның үзенәме, башка берәүгәме кертеп бирергә тиеш иде. +Эссе мич янында озаграк туглануданмы, әллә тынгысыз уйларыннанмы, башы авырта башлаган Зәйнәп, чуенын утлы күмер азрак җиргә күчереп куйды да, катгый карарга килеп, хуҗасыз һәм гаепсез акчаларны әүвәл, тизрәк котылырга теләгәндәй, алъяпкыч кесәсенә тыгып, аннан аңына килеп, эш киемен салып, соры бамбази күлмәгенә урнаштырып, балаларына: +- Шыпырт кына өйдә утырыгыз! Мин озак тормам. Аш та шул арада пешеп җитәр. Әсхәт, Ләйсәнне кара, мичкә якын килмәсен! - дип, тиз-тиз атлап, олы улы Рәфикъ артыннан ук диярлек чыгып та китте. +Мәгәр ул, агачтан туймаган ут кебек, акчалы кешеләр өчен ишекләрен һәрдаим ачык тоткан кибет ягына борылмады, ә Рәфикъ укый торган Әлмәт авылына йөреп эшләүче, тарих укытучысы Нәсимнәргә юл алды. Ул карт әнисе белән авылның Чебил дип аталган (элек анда хәзер тулысынча татарлашкан чувашлар көн иткән, исеме шуннан калган, диләр) очында яши иде. Өйләре тышкы кыяфәте, купшылыгы белән күршеләренекеннән аерылып тормаса да, аңлатып булмаслык эчке сөйкемлелеге, мәгърифәт нуры белән үзенә тартып торгандай тоелды Зәйнәпкә. Урамда каз үләненә кәвешләрен сөртеп, кече капканы ачканда, кулларының калтыравын басарга тырышып, эчкә үтте. Әнисенә балаларча ярдәм итәм дип, әхлакның тыюлы сызыгын үтеп, тайгак юлга басуын аңлаган Рәфикъның да шул ук урамдагы мунча бүрәнәсе артында качып торуыннан Зәйнәп хәбәрдар түгел иде, әлбәттә. +Бар кыюлыгын йөрәгенә төйнәп, ясалма күн белән тышланган ишекне ачып кергән ханымны уртачадан калкурак буйлы, түгәрәк йөзле, коңгырт күзле тарих укытучысы, тыштан ачык чырай белән, чынлыкта бераз сәерсенеп, хәтәр хәбәр көткәндәй сагаебрак каршы алды. Яшел төскә ак сызыклар төшерелгән спорт костюмы гәүдәсенең төзлеген күрсәтеп тора. Әлбәттә, зыялы кеше ошбу бусаганы бик сирәк атлап кергән ханымга гаҗәпләнүен сиздермәде. +- Рәхим итегез, Зәйнәп апа. Әни, бездә кунак бар, чәеңне сикерт. Ни йомыш төште, Зәйнәп апа? +Үзе үк ашыгыч бирелгән соравы өчен оялгандай: +- Минем фәннән Гайнанов начар укымый. Тәртибе дә, белүемчә, малайлар өчен тавыш күтәрерлек түгел. Ул интернатта кунарга калмаганда, еш кына чакрымнарны бергә саныйбыз. Сезне бик хөрмәт иткәне, яратканы тавыш төсмереннән сизелеп тора. +- Рәхмәт инде җылы сүзләрегез өчен, - дип, Зәйнәп йомгакны ничегрәк сүтәргә белмичә, беразга югалып калды. +- Йомыш дисәң дә ярый. Бик авыр хәлдә калдым әле. Дөресе, киңәш-табыш итәргә дип сезгә килгәнием +- Рәхим итеп түрдән узыгыз! +Ханым янәдән, ник килгәненә үкенгәндәй, эшнең зурга китәсен аңлап, әйтергәме икән, әллә улының өлгерешен белешеп чыгып китәргәме дип, икеләнеп торды да, бу хәлне ачыкламыйча калдырырга ярамый дигәндәй, тавышының калтырануын басарга тырышып: +- Беләсезме, Нәсим Кадырович, Рәфикъ юлдан таптым дип, өйгә 25 сум акча алып кайтты. Хәзерге заманда кем шулчаклы акчаны төшереп калдырсын инде! Бу хәлнең шәһәрдә, һич югында район үзәгендә булуы мөмкин әле. Улым турында начар сүз әйтәсем килми. Үзем дә гаепле. Кирәк-яракны алырга акчабыз юк, дип зарланып торам. Мине жәлләп берәр укытучының сумкасына кермәдеме икән? +Нәсим шунда ук бүген генә директор бүлмәсендә булган сөйләшүне исенә төшерде. Башкортстаннан эшкә җибәрелгән биология укытучысы Рәсимәнең, өенә кайтырга чыкканда, укытучылар бүлмәсендә дәреслеген онытып калдыруы исенә төште. Коридор тәрәзәсе төбендә калдырган сумкасыннан акчасы югалуын һәм, гомумән, күрше авыллардан килеп укучылар өчен ачылган интернатта урлашу очраклары ешаюы турында сүз булган иде. Ул гына да түгел, Рәсимә тавыш күтәргәннән соң, бу очракны тикшерүне, ягъни бурны кояш яктысына чыгаруны, озак еллар директор вазифасын башкаручы, каракны тотып булуга ышанмаса да, җаваплылыкны үз өстеннән төшерү өчен, бу эшне, тавышын бөердән чыгарып, Нәсимгә тапшырды. +- Син, иптәш Нәсим Кадырович, тарихчы, психолог, комсомол оешмасы секретаре, әхлак, тәрбия мәсьәләләре синең кулда. Кирәк булса, милиция белән дә куркытып ал! Бу эшне башка кешегә тапшырсаң, үпкәләвең бар, - дип, арзанлы шаяртып та куйды. +Нәсимнең Замир Ярулловичтан: +- Ә сез каракны табып булуга ышанасызмы? - дигән соравына директорның җавапка сүз әрәм итеп тормыйча, күп мәгънәле итеп, җилкәләрен сикертеп куюы хәтеренә төште. Кулы кычыткан карак малаен анасы үзе тотып китерә, шома балык үз теләге белән җәтмәгә килеп керә түгелме? Хәзер үк участковыйны чакыр да егетне каталашкага озат! Ә сиңа нәрсә, мәктәп, комсомол, бәлки әле РОНО буенча ялтыравык рәхмәт кәгазе эләгер. Эшне зурдан җибәреп, сасысын чыгарасың килмәсә, Гайнановны якасыннан тот та директор каршысына китереп бастыр, бу очракта да синең чын тәрбияче, намуслы укытучы буларак абруең артыр! +Шул авыл кешесе буларак Нәсим Гайнановларның, әтиләре үлгәннән соң, мохтаҗлыкта яшәсәләр дә, хөрмәткә лаеклы, горур гаилә икәнлеген яхшы белә. Аларның кемнедер нахакка рәнҗеткәне, кеше малына кул сузганнары ишетелгәне юк. Нәсим алдында оятыннан кара янып, битен ертып малаен фаш итәргә килгән ханымнаң дүрт баланы җидегә ярылып эшләп, аякка бастырырга, намуслы, милли җанлы кешеләр итеп тәрбияләргә тырышуыннан да хәбәрдар иде ул. Әгәренки, Нәсимнең фани дөньяда иң якын кешесе булып киткән Рәсимә туташ, акчасын төшереп калдырып, Рәфикъ тапкан булса, яшь кешене гаепсезгә рәнҗетсәң, гөнаһысын кем белән уртаклашырсың? Егет кисәге, әнисенең гаҗиз чарасызлыктан бәргәләнүен күреп, сумкадан акчаны алган булса да, бер тиенен дә үзенә тотмаган очракта да иптәш Гайнановны берничек тә аклап булмый. Киңәш бирергә бик маһир олы педагоглар бу очракта үзләрен ничек тотарлар иде икән? +- Зәйнәп апа, чәйдән баш тартсагыз, өегезгә кайтыгыз да шул акча кисәген кирәк-ярагыгызга тотыгыз. Бәлки, аны кемдер чыннан да төшереп калдыргандыр, ә үткен күзле Рәфикъ аны күреп алгандыр. Әлләни зур сумма түгел, әйтик, борыны мышкылдаган берәрсе кесәсеннән кулъяулыгын алганда, акчасын ияртеп чыгарып, чәчеп калдырган булуы да ихтимал. Укытучылар - оешып җитмәгән, инспекторлар, көтелмәгән тикшерүләр, контроль эшләр, дәгъвалы ата-аналар белән куркытылган, сәер халык. Сез - бу казанда кайнаган кеше, барысын да беләсез. +Бу мизгелдә тарих укытучысының йомры башына мәшәкатьле, хәтта хәвефле, шаян бер уй килә. Өч ел элек кенә Казан дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлаган, урта гасыр татар әдәбияты, суфилар фәлсәфәсе, хикмәте белән яхшы ук таныш Нәсим кайсыдыр кыйссадан укыган бер әхлакый сабакны исенә төшереп елмаеп куя. Гадилеге белән гали бу мәзәк булган хәлне чагылдырганга охшаган. Бер хан сараенда барган, хәзергечә әйтсәк, киңәшмә көндезге намаз вакытына туры килә. Күбесе өсләрендәге затлы халатларын, тәһарәт алганда, чөйгә элеп куя һәм шунда бер вәзирнең янчыгы белән алтыны юкка чыга. Тавыш-гауга куба. Хан күрәзәчесен чакырта. Акыл иясе, шактый уйланып торганнан соң, ханның үзенә генә мондый киңәшен бирә имди. +- Намаз вакытында сараегызда булган барча кешегә бертигез итеп киселгән таякчыклар таратыгыз. Һәм "берсе минем чәнчи бармак калынлыгында башкаларыннан озынрак, шунысы бурга эләгер" дип тә өстәгез. Кәкре куллы адәм тотылып, хур булудан шөлләп, таякчыкны караңгы бүлмәдә кыскартыр һәм шул гамәле белән тотылыр. Бурны хәбескә озатканнан соң, каракның бүреге яна мәкале шул вакыйгадан соң туган, диләр. Нәсим ошбу риваятьне исенә төшереп, сумкага кергән баланың кем булуын тәгаен белгән тәкъдирдә дә, әкәмәт серле уенны дагалап карарга булды. Гасырлар агып, иҗтимагыйсәяси вазгыятьләр үзгәрсә дә, кешенең, бу очракта каракның эчке дөньясы, үз-үзен яклау, курку хисе үзгәреш кичерми. +Интернатта һәр төнне бер укытучы кунарга тиеш иде. Нәсим, аның кизү көне булмаса да, бер сылтау табып, үз чиратын алыштыра. Мәктәпкә килгән уңайда ук, җәннәт агачыннан ясалган Муса таякларын, алыштыра алмасалар да, үз бурычларын үтәрләр дип көлемсерәп, кырдан арыш камылларын кисеп ала килеп, кунарга калган укучыларга тарата. +- Барыгызга да тигез итеп киселгән камыллар өләшәм. Тик берсе генә аз гына озынрак. Шул салам эләккән укучы Рәсимә апагыз төшереп калдырган (сумкасыннан урлаган дип әйтә алмады) һәм хуҗасына акчаны кире кайтарырга оялган кеше булыр. Хәерле сәгатьтә, камылларыгызны сытмагыз, бөкләмәгез соңыннан, һәркайсыгыздан янәдән үлчәп, җыеп алырмын. +Укучыларны бу сынау шатландырды дип раслау дөрес булмас иде. Берәүнең дә, бөтен көтүне пычраткан сыер өчен җавап бирәсе килмичә, без шул хурлыкка лаекмы дип уйласалар да, ахыр чиктә, бу югалтуны миңа сылтап калдырмасыннар өченгә дип, мырлый-мырлый булса да ризалаштылар. Дөресен генә әйткәндә, Нәсим Кадырович алардан сорап та тормады. Укучыларына янәдән бер ачыкламыш та кертте. +- Акчаны тапмаган, алмаган булсагыз, нәрсәсеннән шөлләп торасыз. Чистарынып, борынгы греклар әйтмешли, катарсис узарсыз. +Уенның хикмәтен аңлап җитмәгән бер укучының: +- Әгәр ул озын камыл гаепсез кешегә туры килеп, кемдер нахакка рәнҗетелсә? - дигән соравына укытучының Аллаһ ялгышмый дип әйтәсе килсә дә, марксисттарихчы, комсомол оешмасы сәркатибе башкарак аңлатма бирде: +- Гаебе булмаса, гафу үтенербез. Һәм беркадәр тантаналы төстәрәк өстәп куйды: - Биредә сезнең намусыгыз, ахыр чиктә мәктәпнең абруе сынала. +Укучылар йоклаган бүлмәләрне төн ката диярлек күз уңында тоткан Нәсим Рәфикъның йокыга китә алмыйча, кыбырсынып, боргаланып ятуына игътибар итми кала алмады. Укучыларны махсус иртәрәк уятып (бер гөнаһлы өчен барысының да интегүен аңласын теге), берәм-берәм чакырып, юри һәр камылны үлчәгән булып, дәфтәргә яза барды. Барысының да камыллары шул килеш сакланган, тик Рәфикъныкы гына кыскарак, бер очы киселгән булып чыкты. "Әй Рәфикъ... Рәфикъ... мин сине акыллырак дип уйлаган идем, борынгылар кулланган иң гади капкынга килеп эләктең. Кыскарту, озынайту уенының психикасы зәгыйфь кешеләр өчен уйлап табылганын аңламадыңмыни?" Камыл белән "йоклаган" барча укучыларны бергә җыйгач, тарихчы башкачарак нотык тотты. +- Укучылар... Сез барыгыз да ошбу сынауга җитди карап, сынамышларны измичә, сытмыйча, вакытында тапшырдыгыз... +Каракның эчке халәтен сынау өченрәк, укытучы озын-озак тукталыш ясады. +- Тикшерүне барыгыз да намус белән үтте. Бөтен камыллар... мин таратканча, бертигез булып чыктылар. Арада чәнчи бармак хәтле генә озыны бар дип мин юри әйттем. Безнең, сезнең арада караклык, кеше әйберенә кул салу, урлашу кебек капиталистик җәмгыятькә хас гадәтләр булырга тиеш түгел. Шулаймы? +- Нәкъ шулай, - дип, бердәм рәвештә кычкырдылар өсләреннән гаеп алынуга шатланып, тынычланып калган укучылар. +Олы, бигрәк тә мәктәп кебек, белемле кешеләр белән шыплап тутырылган коллективта сер саклыйм димә. Шуңардан тарихчының ниндидер сәер, хәзерге китапларда язылмаган тәҗрибә уздыруы, әмма дә ләкин каракны таба алмавы турындагы хәбәр директор колагына да барып ирешә. +- Ну иптәш, сихерчеме, күрәзәчеме, шарлатанмы шунда, - дип башлый сүзен директор, җиңүче кыяфәте белән күзләрен ялтыратып. - Уңышлар кай тирәдәрәк, бур фаш ителдеме, бүреге янамы? +- Юк шул, Замир Яруллович, каракның әлегә бер җире дә янмый. Без гаеплене эзләп, олы җәнҗал күтәреп, зур хата эшләгәнбез бугай. Гаепле кеше мин үзем бит. +Текә борылышларны җене сөймәгән директорның күзләре зәһәр ялтырап алды. +- Нәрсә дигән сүз бу? Ничек була инде, аңлатыгыз. Акчаны сез урладыгызмы? +- Бик гади күренеш бу, Замир Яруллович! Туебыз өчен срочно акча кирәк булгач, кирәкле сумманы Рәсимә Салаватовнаның сумкасыннан алырга туры килде. Үзенә әйтергә өлгермәдем, ул, дөнья җимерелгәндәй, тавыш күтәргән. +- Ну и ну, - дип, югалып калган директор русчага ук күчә. Ну и нравы у современной молодёжи... +- Рәсимә Салаватовна бу хакта үзе беләме соң? Ни пычагыма сез укучыларга дәрескә әзерләнергә, йокларга ирек бирмичә, шикле, төрлечә юрарга урын калдырган тәҗрибәләр уздырасыз? Мин бу хакта РОНОга әйтмичә булдыра алмыйм, җәзасын үзләре билгеләрләр. +Беткән баш беткән, дип Нәсим янәдән алдау юлын сайлады. +- Рәсимә, әлбәттә, белә. Безнең бар тапканыбыз уртак. Тиздән туебыз булачак, шул хөрмәткә РОНО шелтә чәпәсә, шәп котлау, нур өстенә нур булыр! +Директор, тәмам рольгә кереп, яше мөмкинлек биргән тизлек белән урыныннан сикереп торды да, хуҗаларын тыңламыйча, як-якка сибелгән чәчләрен тәртипкә салганнан соң, йодрыгы белән, кулын авырттырмаслык итеп кенә өстәлгә китереп сукты. +- Прямо балалар бакчасы. Үзара уртак тел таба, аңлаша алмаган кешеләргә коммунизмда яшәячәк яшь буынны тәрбияләүне ышанып тапшыр инде! Өлкән буын, ягъни без сәхнәдән төшкәч, кем кулына калыр инде кадерле илебез, мәгърифәт учагы?! +Әдәп-әхлак темасына тәмләп, ноктасын-өтерен куеп, озын-озак нотык тотарга яраткан Замир Яруллович Нәсимне күңелен бушаткач кына җибәрә. +Ә тарих укытучысының кайгысы башкада, тизрәк Рәсимәсен табып, тавыш күтәреп, югалган акчаңны эзләп йөрмә, дип кисәтү иде. Үзен кызган таба өстенә бастыргандай хис иткән Нәсим директорның сүз сөрешен аңлады да, аңламады да. +Хуҗа тозагыннан котылуга, Рәсимәне эзләп китте, хәтта аны, ишек шакып, дәресеннән үк чакырып чыгарды. Бер-берсенә тәүге очрашуда ук гашыйк булып, язылышу көнен билгеләгән, һәрдаим очрашып яшәгән Нәсимнең дәресне бүлдереп дәшүен Рәсимә берәр хәвеф-хәтәр булмадымы икән дип, куркып ук кабул итте. +- Нәрсә булды, Нәсим? Ахырзаман җиттеме әллә? Унбиш минут кына көтә алмадыңмы? +- Юк шул, Рәсимәкәем, түзәрлек булса да, чыдарлык тәкатем калмады. Сагындым үзеңне, хәтта һава җитми. +Рәсимә аңа карап, сокланып, илһамланып, башкалар да бу гүзәллекне күрә дип көнләшеп яшәрлек кыз иде шул. Тормыш бизәкләрен бәяли белгән теләсә нинди ирне ымсындырырлык гәүдә, җилкәсенә ишелеп төшкән, ат ялын хәтерләткән чем-кара чәч, өлгергән карлыган кебек күзләр, елмайганда чокырчык ясап, эчкә батып торган бит алмалары, үбәсене китереп торган дымлы тулы иреннәр - һәммәсе Нәсимгә газиз һәм якын, ә инде төз аяклары тарихчының зиһенен чуалтырлык иде. Хәзер исә Рәсимәнең табигый матурлыгы белән хозурланып торырга вакыты юк егетнең. +- Рәсимәкәем, ишегеңне ныграк ябып, читкәрәк китик әле. Берәр чит колак үзенә шөгыль тапмасын. +- Йә Нәсим, тизрәк әйт, нәрсә булды? - дип пырдымсызланды Рәсимә, Кавказ төне кебек куе кара керфекләрен биетеп. +Нәсим ыкы-мыкы килеп, әйләнеч юлларны эзләп тормыйча, турысын ярып салды. +- Сумкаңнан югалган егерме бишне мин алган идем. +- Не может быть! Сорамыйча сумкага кердеңме, миңа әйтсәң, бирмәгән булыр идемме? +- Шулай туры килде, җаныем. Мин шофёрыбыздан, район үзәгенә бара калса, йомшак урындыклар ала кайтуын сораган идем. Ул мин хәзер шунда китәм диде, срочно 50 сум акча кирәк булды. Янымда шуның яртысы гына иде. Коридорда, тәрәзә төбендә яткан таныш сумкадан 25 сумны алып бирдем. Менә акчаңны алып килдем, хәтта процентлап та бирә алам. +Рәсимә булачак иренә сәерсенебрәк күз сирпеп алды да, сүзне зурга җибәрмичә, ипләп кенә үз фикерен әйтте: +- Сразы әйткән булсаң, тавыш чыгарып, кемнәрнедер караклыкта гаепләп, гөнаһсыз кешене рәнҗетеп тә йөрмәгән булыр идек. +- Гафу, гафу, җимешем! Әүвәл туры китерә алмадым, аннан соң, онытыбрак җибәргәнмен. +Кыз егетнең сүзләренә ышандымы, юкмы, әйтүе кыен, кеше күңеле төпсез кое дип юкка гына әйтмиләрдер. Кыз өзелеп төшәргә әзер карлыгандай күзләрен уйнатып алды да үз нәтиҗәсен ясады. +- Кирәккә алгансың икән акчаны. Бергә тора башлагач, хет кунакларны оялмыйча утыртырлык йомшак урындыкларыбыз булыр. Юкса, синең өеңдә шаром покати, бер рәтле-башлы җиһаз юк. Урындыклар - беренче уртак малыбыз булыр. +- Алай ук хурлама инде, матурым, киләчәктә үзең яшәячәк өеңне. Тиздән аны син бизәячәксең. +- Мине җиһаз урынына аласыңмы? Мин сиңа хатын буларак бармакчы идем. +- Гүзәл кеше фонында иң иске, иң тузган әйбер дә затлы, ямьле булып күренә, - дип кенә салам кыстырмакчы идем. +Ике авылны бер итеп, гөрләтеп туй ясап, гаилә корып, бергә тора башлагач, Нәсим "синең акчаңны ифрат авыр матди хәлле гаилә малае алган, дүрт баласын җидегә бөгелеп үстерүче, бик тәрбияле ханымны кызганып, гөнаһысын үземә алган идем", дигәч, Рәсимә, күбәләк канатларыдай озын керфекләрен биетеп, аска карады. +- Мин синең ялганыңны шунда ук сиздем. Йомшак урындыкларың да каядыр юлда адашып калганнар. +Нәсим сөеклесенә аңлавы, гафу итүе өчен рәхмәттән башка берни әйтә алмады. +Директор белән сөйләшкән, Рәсимәсе белән аңлашкан көнне үк, Нәсимне коридорда борчылуы, дулкынлануы йөзенә, гәүдәсенә чыккан Рәфикъ көтеп тора иде. +- Сезгә зур рәхмәт, Нәсим Кадырович! +- Ни өчен дип белик инде, дәүләт сере булмаса? - дигән булды тарихчы, башын юләргә салып. +- Рәсимә апаның... сумкасыннан акчаны мин алган идем. Мин - карак. Минем урыным төрмәдә. +- Соң мин аны, әниең акчаңны алып килгәнче, арыш камылы белән тәҗрибә уздырганчы күп алдан сизенгән идем. Әниеңне кызганып, бу юлга басуыңны аңласам да, гафу итә алмыйм. +Үсмер, иске кепкасын кулы белән угалап торды да: +- Минем өчен иң изге кеше әнием, әтиемнең рухы белән ант итәм, башка беркайчан да, сорамыйча, кешенең шырпысына да кагылмаячакмын. Бу минем тормышымда иң зур сабак булды. Сезнең яхшылыгыгызны, Нәсим Кадырович, мин үлгәнче онытмам. Арыш камылының миңа озыны эләккәндер дип бер сантиметрга мин кыскарткан идем. +- Анысы да миңа мәгълүм. Камыллар барысы да бертигез киселгән иде. Аңлаштык кебек. Хәзер сагыз чәйнәп тормыйк. Теге акчаларны, әниең миндә калдырып китте. Сиңа бурычка утыз сум акча биреп торам. Дәресләр бетүгә, өегезгә сабын, шырпы, керосин, җитсә, үзеңә, чүпрәктән булса да, аяк киеме юнәт. Ярар, ярар. Кулларыңны аркылыга куйма. Син әлегә боксёр түгел. Мин аларны сиңа чәч тубалыңның матурлыгы өчен бирмим. Беренче яисә икенче получкаңнан кайтарырсың. Шыпырт кына кесәңә шудыр да ычкын! +Рәфикъ үзен гафу иткәнгә, көтмәгәндә акчалы булганга сөенеп , укытучысына рәхмәтләр укып, кибеттән алып кайткан вак-төяккә, машина откандай сөенеп, тирә-юньгә нур сирпеп утырган әнисен күз алдына китереп, кибеткә йөгерде. Гадәтенчә, мич янында кайнашкан әнисе "эшләп алганчы бурычка батасың", дип әрләгәндәй булып, аннан да бүтән олы җанлы Нәсимнең улына "карак" тамгасын ябыштырудан коткарып калуы өчен мең рәхмәтләр укып, Ләйсәнен итәгенә алып, кич буе белгән догаларын укыды. +Укытучы белән укучы араларыннан җил-яңгыр үтмәслек якын кешеләр булып киттеләр. Рәфикъ урта мәктәпне уңышлы тәмамлагач, тракторчы ярдәмчесе булып даими эшкә урнашты һәм беренче хезмәт хакыннан, вәгъдәсен үтәп, әнисенең иңенә ак Ырымбур шәлен салды. Егет әүвәл төрле курслар, аннан соң авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады. Гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, читтән торып укып, институт дипломына ирешеп, техниканы, халык әйтмешли, су кебек эчкән белгечкә әйләнде, бер олы гына предприятиедә баш инженер дәрәҗәсенә күтәрелде. +Кем генә булмасын, кая гына эшләмәсен, инде чәчләре коелгач та, Нәсим белән Рәсимәнең иң турылыклы дусты, таянычлы ярдәмчесе булып калды. Эне-сеңелләрен дә укытып чыгарды, фани дөньяны ташлап киткәнче, әнисен өрмәгән җиргә утыртмады, кадер-хөрмәттә яшәтте, аның күзләрендә Тәңре нуры балкый дип кабатлаудан туймады. Балаларына, хәтта оныкларына, җае чыккан саен, олы җанлы, миһербанлы Нәсим абыйсы һәм иң кирәк вакытта ул биргән 30 сум акча турында җылый-җылый сөйләүдән туктамады. Менә шул ул Әлмәт мәктәбе укучысы Рәфикъ Гайнановның гыйбрәтле караклык тарихы. +Яңа исемнәр +Айсылу +Хафизова +ЯЗЛАРЫМДА КАЙТЫРСЫҢ +ХИКӘЯ +Шомыртның, инде әле сагынылмаган кышны хәтерләтеп, ап-ак кар бөртекләредәй чәчәк атып утырган чагы иде. Табигать уянып, яңа сулыш ала: агачлар - искән җилләр көенә куанып, кошлар әйтерсең лә үз уйларыннан моңаеп язны ашыктыралар. Һәм шушы язның ямьле бер аланында куе, биек булып үскән чирәм арасында күренер-күренмәс булып кына икәү ята. Егет бар җаны-тәне белән җиргә сеңгән булса, кыз бала исә, итәк астына букчасын салып утыра иде. Әйе, бу җир инде күптәннән аларның урыны. Дәресләр беткәч, алар беренче булып шунда йөгерәләр иде. Бүген дә монда, күк йөзендәге болытлар турында сөйләшеп, кырны сукалап йөргән тракторны күзәтеп шаярышалар, табигать кочагында хозурланып ял итәләр иде. +- Булат, синең трактор йөртеп караганың бармы? - диде кыз, күзләрен киң ачып. +- Ничек булмасын инде, син нәрсә! - дип җавап бирде малай, үзенең гомерендә тракторга утырып караганы булмаса да. +- Шә-ә-ә-п, - дип куйды кыз. +- Камилә, кара әле, сиңа соравым бар иде. +- Әйе, тыңлыйм. +- Ничек уйлыйсың, сугыш башланса, мин йөземә кызыллык китермичә, Ватанны саклый алыр идемме икән? +- Син нәрсә сөйләгәнеңне үзең аңлыйсыңмы?! Нинди сугыш?! Мондый җитди әйберләр белән шаярмыйлар, Булат! - диде Камилә, кызып китеп. +- Ә шулай да? - дип, үз сүзендә торды малай. +- Әлбәттә инде, мин синең батырлыгыңа шикләнмим. +- Ә мин менә шикләнәм... Нинди батырлыкка ия булырга кирәк бит ул, үлемнән курыкмас өчен!.. +- Ярар, Булат, кайтыйк инде. Яңгыр яварга җыена, өй эшләрен дә бик күп бирделәр, - диде Камилә, кәефе кырылганны сиздермәскә тырышып. +- Шуның өчен дә үпкәлиләрме инде? - Кыз җавап бирмәде. - Ярый, кайтабыз әйдә. Чыннан да, яңгыр яварга охшап тора. +* * * +Укуларының соңгы көннәре иде. Сыйныф җитәкчесе Сәрия апа билгеләрне әйтеп, җәйге каникулда укырга тиешле китаплар исемлеген бирде. +- Сәрия апа, җәйге ялга уку елына караганда да күбрәк китап бирдегез бит! Китапханәдән кайтып җитә алмассың - авырлыгыннан. Ярый Камиләнең Булаты бар күтәрешергә, - диде Әлфия, кулларын һавада чайкый-чайкый. +- Нишләп әле мин аныкы булыйм?! - диде Булат, ярсып. +- Әй, бөтен кеше белә бит инде сезне: китапларын күтәреп йөрисең, ә ул синең өчен өй эшләрен эшли. Вәт, ичмасам - мәхәббәт! +- Кара әле, күптән тукмаганнары юкмы әллә үзеңне?! +- Мин үзем теләсә кемне тукмый алам, - диеп кабынып китте Ислам. +- Йә, тикшереп карыйк соң?! - диде Булат, җиңнәрен сызганып. +- Малайлар, тынычланыгыз әле! - дип бүлдерде аларны Сәрия апа. - Нинди тәртипсезлек бу тагын?! - дип ачуланып та куйды ул. +Бу әйткәләшү вакытында Камилә башын иеп, берни дәшмичә утыра бирде. Соңыннан, Булат белән, һәрвакыттагыча үз урыннарыннан торып, юлларын яраткан җәйләүгә таба дәвам иттеләр. +- Булат, бүген мәктәптә ни кылануың булды ул? - диде Камилә тыныч кына. +- Үзе гаепле! Үртәгән була әле, "мәхәббәт", имеш, - диде янә кызып китәргә әзер булган малай. +- Соң үртәсен, без үзебез моның ялган икәнлеген беләбез бит. Дуслар гына ич без, - дип төзәтергә ашыкты Камилә. +- Әйе, дуслар гына... - диде Булат та төксе генә. Ә үзе күңеленең иң тирән, һәм дә иң матур хыялларына чумды да батты. +Бу сүзләр, бер яктан, аның йөрәген яралый иделәр. Булат инде күптәннән үзенең Камиләсеннән башка яши алмаячагын аңлаган иде. Сөеклесенең төнге күк йөзе төсле күзләренә, озын толымнарына, назлы елмаюына көннәр буе сокланып карап утырырга әзер иде ул. Икенче яктан килеп караганда, сыйныфташлар төрттермәс өчен дуслар гына дип йөрүләре дә бик кулай иде кебек. Дуслыкларын олуг хисләр, мәхәббәт сүзләре белән тиңләп карарга, чынлап торып икесе дә, бу турыда сөйләшергә, оялалар иде бугай әле. +* * * +Җәйнең рәхәт, әмма эссе көннәре башланып китте. Урамнар, болыннар, елга буйлары яшүсмерләр белән тулды. Булат белән Камилә дә еш кына су коенырга, җиләк җыярга баргалыйлар иде. Тик барыбер үз урыннарына хыянәт итә алмадылар. Бу - гади булмаган тылсымлы урында Камилә Булатка китаплар укый, ә Булат күзләрен еракка төбәп, ләззәтләнеп татлы хыялларга чумып, тыңлап ята торган иде. Ләкин бер көнне бу якты һәм бәхетле көннәрне караңгылатып ямьсез хәбәр килде... +Камилә, гадәттәгечә, өйдә идән-сәкеләрне юып йөргәндә, әтисе белән әнисе ашыгып кайтып керде. Әнисе шундук әйберләр җыя башлады: йон оеклар, бер чиләк бәрәңге, йомырка, берничә күлмәк. Камиләнең әтисе, Нурислам абый, йодрыкларын кысып урындыкта утыра иде. Берзаман ул хатынын чакырып алды да: +- Әлфинур, йә, җитәр инде. Кил әле монда. +Хатын ире каршына күңелсез генә чүгәләп утырды. +- Нигезебезне сиңа ышанып калдырам. Газиз әнкәебезне карарга да, Камиләбез, мәхәббәт җимешебезне, күз карасы кебек саклап торырга да тик сиңа гына ышанам. Авыр булыр... Тик нишләтәсең, түзәргә кирәк булыр, - диде дә газиз һәм дә сөекле хәләл җефетен күкрәгенә кысты. Күпме ярсу катыш ләззәт иде ата күңелендә... +- Йә Ходаем, ярдәмеңнән ташлама... Исән-сау гына әйләнеп кайтса ярар иде инде минем җаныем, - диеп, ярсый-ярсый елап алды ана. +Нурислам аптырашта калган Камиләсе янына килде дә, аның алсу алмадай битләрен учларына алып: +- Кызым-йолдызым минем... Әниеңне тыңла, яме? Һәрбер эштә дә ярдәм ит, булыша күр әниеңә. Теге иптәшең, кем әле? Булат бит? Ул да кирәк чакта булышыр дип ышанып калам. Бик акыллы егет дип күрәм мин аның үзен. +- Әтием, аңлат инде зинһар, нәрсә булды? Син кая шулай җыендың? Нишләп миңа бернәрсә дә әйтмисез соң? - дия-дия өзгәләнде кыз бала. +- Барысын да әниең аңлатыр, кызым, исән-сау булып тор, - дип ишеккә таба атлады ата. Кайгылы сүзләрне һич кенә дә кабатлыйсы килмәде аның. - Озата бармагыз, тиздән кайтырмын кебек тоелсын. Хушыгыз, кадерлеләрем, - диде дә чыгып ук китте Нурислам. +- Әнием! Әнием, дим, ни булды соң инде бу?! Кая китте соң әти? Нишләп туктатмыйсың син аны?! Әни җавап бир инде... - дип өзгәләнде бала. +- Сугыш, кызым... Әтиең сугышка китте. +- Әти? Сугышка?! - дип пышылдады эченнән Камилә. Тамак төбендәге шактый каты төерне авырлык белән йотып, кызчык тәмам буталып, бернәрсә дә аңышмас булып утырды да утырды... +* * * +Булат исә, инде ике сәгатьтән артык, дусты-сөйгәне, Камиләсен көтә иде, аларның яраткан урыннарында. Моңарчы болай соңга калганы булмагач, Булатның башына әллә нинди шомлы уйлар да килгәләп алды. Ниһаять, толымнарын тузгыткан Камиләсе күренде, тик аның кәефе юклыгын, йөзендә борчу барын Булат шул ук мизгелдә аңлап алды. +- Ай-һай, хан кызы булдыңмы әллә, болай ук соңга калырга? - диде Булат, шаяртырга теләп. +Камилә нәфрәт тулы күзләре белән Булатка текәлде. +- Син!.. Бары син генә гаепле! - дип кычкырып җибәрде ул. +- Синең соңга калганыңамы? Һаман да шаяртырга тырыша иде әле Булат. +- Сугыш башланса, йөземә кызыллык китермичә Ватанны саклый алыр идемме дип сораган идеңме?! Юраганың юш килде. Бар, сынап кара, әнә, сугыш башланган! +- Камилә, нишлисең син?! Тынычлан әле, - диде малай, кинәт җитдиләнеп. +- Тынычлан? Тынычлан?! Әле генә әтине сугышка алып киттеләр, ишетәсеңме?! Син... син генә юрадың! Күрәлмыйм... күрәлмыйм мин сине! +Камилә күз яшьләрен сөртә-сөртә китеп барды. Булат тораташтай басып калды. Тозлы күз яшьләре генә аның битләре буйлап йөгерә иде... Кайгы-хәсрәтеннән, бер дә кирәкмәгәнгә, Булатын рәнҗетәм дип һич тә уйламады шул кыз күңеле. +Җәйге кояшлы көннәр кышкы буранлы көннәргә әверелде. Авылда кайгыхәсрәт үсә барды. Камиләнең дәү әнисе авырып китте, шул сәбәпле ул аны карап өйдә утырырга мәҗбүр булды. Әнисе Әлфинур апа да атналар буе эштә югала башлады, фронтка утын әзерлиләр иде алар. Өйдә моңсулык, салкынлык хөкем сөрә. Кыш булганга түгел, ә яраткан әтиләре Нурисламнан хат булмаганга борчулы иде бу йорт. +Камилә белән Булат соңгы очрашудан соң аралашмый башладылар. Элекке күңеллелеген югалткан дәресләрдә дә алар хәзер аерым утыра иделәр. Өйгә кайтыр вакыт җиткәч тә, инде бергә кайтмый башладылар. Тик бу Камилә өчен генә шулай иде. Булат исә аны көн саен диярлек читтән качып кына өенә озата торган булды. Ләкин күңелне алдап булмый шул, алар бер-берен бик юксына иделәр. Мәгәр икесе дә бер-берсенә юл куймыйча, беренче адымны, дуслашу адымын ясарга кыенсыналар иде. +Көн артыннан атна, атна артыннан айлар уза барды. Сугышның да инде ике елы үтеп китте. Моңсу көннәрнең берсендә, дөньяларны ямьләндереп, почтальон кыз Әминә килеп керде. +- Әлфинур апа! Әлфинур апа, хат! Нурислам абыйдан! - Бөтен өйне яңгыратып кычкырды Әминә. +Әлфинур калтыраган куллары белән хатны укырга кереште, барысы да аңа текәлеп хәбәр көтәләр иде. Ана яшьле күзләрен күтәрде, күзләре яшьле булса да, йөзендә аның чиксез елмаю иде: +- Кызым, әтиең исән-сау. Җиңелчә яраланган. Тиздән кайтачак. +Их, белсәгез иде шушы минутта күңелдәге шатлык мизгелләренең ничек ташып акканын?! Соңгы ике елда бу нигездә күңелле хәбәрләр, гомумән, ишетелмәде шул. +Ә тормыш дигәнең Камиләгә тагын бер сынау әзерләп куйган икән. Төнлә Камилә әтисе кайтачак сөенеченнән йокыга китә алмыйча ята иде, берзаман кемдер тәрәзәгә чиертә башлады. Камилә пәрдәне ачып караса - сыйныфташы Ислам тора! Камилә аяк очларына гына басып, урамга ашыкты. +- Ни кирәк? Нишләп йөрисең бу вакытта, Ислам? +- Вакыт юк,тыңла гына! Булат иртәгә сугышка китә. Камиләмне читтән генә күзәтеп йөреп яши алмыйм башка, сугышта, бәлки, берәр нинди файда булыр үземнән, ди. Беләсең бит, хәзер сугышка унсигезең тулмаса да алалар, ә инде үзең теләк белдерсәң, ике куллап. Нәрсә дияргә тиеш идем соң әле...Әй Алла, уйларым чуалды инде!.. Ә! Зинһар өчен, озатырга кил. Ярата ул сине. Үзеңә килеп сүз башларга кыймый ахры. Кирәкмәгән сүзләр әйтеп сине кабат үпкәләтермен, дип уйлый торгандыр. Син бу горур үпкәләшүне җиңә аласың. Мин сине бик яхшы беләм, классташ. Син тиеш аның белән очрашырга. Ишетәсеңме, тиеш! Атла беренче адымыңны! Иманым камил, уйларында гел син, тик сине генә уйлап борчылып яши ул. +- Сугышка?..Тукта, бу - башка сыя алмаслык хәл! Нишләп ул? - дип гаҗәпләнде кичке салкынны да тоймыйча яланаяк торган Камилә. +- Камилә, сүз бир, киләм, диген! Юкса, соңыннан үкенечкә калуы бар. Мин әйткәнне сиздермә инде үзенә, ярыймы?! Арада сүз йөрткән кешене берәү дә өнәми бит. Мин тик яхшы нияттән генә. Бик тә килешеп торасыз бит сез бер-берегезгә. Чын йөрәктән бергә булуыгызны телим. Мин киттем. Иртәгә иртүк Булатларга кил, сау бул! - дип рәшәткә аркылы сикереп, Ислам күздән юк та булды. +Камилә урамда торды. Башында тик Булат һәм татлыдан-татлы мизгелләр генә иде. Күк йөзенә дә бик озак карап торды. Йолдызлардан да Булатының исеме җыела кебек тоелды аңа. +Камилә дәү әнисенең сандыгыннан ниләрдер табып алып, таң атканчы, селкенмичә утырды да утырды. +Әлфинур йокысыннан торганда, Камилә инде киенеп, чыгып китәргә әзерләнгән иде. Камилә әнисенең уянганын күреп, күңелендәген аңлатыр өчен сүзләр эзли башлады. +- Әни... Мин... Теге... Булат бит... - дип мыгырдана башлады кыз. +- Кирәкми, кызым. Мин кичә барысын да ишетеп тордым, төне буе йокламаганыңны да беләм. Кая, күрсәт бүләгеңне, матур булдымы соң? Искиткеч, кызым... Камилә, балам, дөрес эшлисең, бар, кызым, бар. Алла боерган булса, кайтыр. Ходай гашыйкларны аермый ул. Бар, кызым, соңга кала күрмә. +Камилә өйдән ук кебек атылды. Тамагын төер тырмалап тора, аяклары гәүдәсен тотмый кебек. Тик күңелдә әллә нинди рәхәтлек хисе ургый. Менә Булатларның йорты. Йортта ата кулы булмаганлыгы сизелми дә иде, бар җире дә тәртипләп каралган. Менә капка төбендә Суфия апа - Булатның әнисе газиз баласын - улын кочаклап тора. Бер адым. Ике. Менә ул күзләр... Күпме күрешмәгән, тик барыбер онытылмаган, мәхәббәттән оялып та, шашып та бер-берсенә төбәлгән күзләр... +- Камилә?! Син?! - диде. +Аның йөзе кинәт балкып китте, күзләре тагын да нур чәчеп алды. Шушы, алдында басып торучы чын "Фәрештә", чибәр булып үскән зифа буйлы кыздан, җаны-тәне белән өзелеп сөйгән кешесеннән, күзкәйләрен ала алмыйча яна иде егетнең йөрәге. +- Мин, Булат... Булат, кичер мине... Зинһар, - дип пышылдады кыз. +Булат Камиләне кайнар кочагына алды. Кыз оялып читкә тайпылды. Егет аңа бик үзгәргән кебек тоелды. Әйе, ул инде хәзерге мизгелдә чын егет иде. Мәктәп арасында очрашып йөргән оялчан егет, чын мәгънәсендә үзгәреп, олыгаеп киткән иде. Күзләрендә җитдилек барлыкка килгән. Тик шулай да ул барыбер Камиләнең иптәш малае Булат булып кала бирде. +- Булат... Үзем тырышып чиккән кулъяулыкны сиңа дип, мине хәтерләтеп торсын дип алып килдем. Кабул итеп алчы?! Йөрәгең турындагы кесәңдә йөрт, ул, һичшиксез, саклар сине, Аллаһы боерса. +- Камилә, мин дөрес аңлыйммы? Бу. Бу синең... - нәрсә әйтергә дә белмәде егет. +- Әйе, бу минем сиңа вәгъдәмне аңлата, Булат. Соң аңласам да, аңладым. Мин ялгышканмын, әтием китү кайгысыннан кирәкмәгән сүзләр әйтеп үпкәләттем үзеңне. Мин сиңа, дуслыкка караганда да көчлерәк хисләр кичергәнмен икән. Гафу ит мине, зинһар... - диде Камилә, яшьле күзләрен яшереп. +- Әлбәттә, гафу итәм. Камилә, сүз бирәм, мин кайтырмын! Сау бул, озын толымым минем... Көт мине. Хуш, әнием, газизем... - диде дә ашыгып китеп тә барды ул. +Камилә әле озак кына Булат киткән юлга карап торды... Аннан соң яратып очраша торган урыннарына барды. Башында кинәт балачак мизгелләре яңарды, бар әйтелгән сүзләр, кичерелгән хисләр искә төште. Камилә хушыннан язмас өчен чирәмгә утырды. Күккә карады. Ә күктә... күктә һаман да шул ук болытлар... кырда һаман да шул трактор йөри иде. Ә астарак бер нәни кызчык белән малай утыра. Алар башларын югары тотып, бармаклары белән төртә-төртә нәрсәдер турында сөйләшәләр. Әйе... Бу нәни дуслар аларның, бары тик аларның истәлекле дә, бәхетле дә балачакларын хәтерләтә иде. +Дөньяга тагын ямьле яз килде... Табигать үз тормышы белән яши... аның өчен Камиләнең борчулары да, шушы каһәр суккан сугышы да юк иде... Тик Камиләнең күңелендә яшәгән өмет шушы назлы язның һәрвакыттагыча уку елының тәмамлануын гына түгел, ә кара кайгылар китергән сугышның тәмамлануын да алып киләсенә ышана иде. +"МИН ДӨНЬЯНЫ ҮЗЕМ ИҖАТ ИТӘМ..." +ӘНВӘР ШӘРИПОВКА 75 ЯШЬ +Холкым шундый: тормыш юлымда очраган кешеләрнең бик сирәген генә шунда ук үз итә алам. Аларга ияләшкәнче, уңай сыйфатларын күрә башлаганчы, миңа күпмедер вакыт кирәк. Яшьрәк чакта, кемнәрнедер тота-каба гына үз итеп, соңыннан шактый кыен хәлләрдә калгаларга да туры килгәне бар. Авызың бер пешкәч, өреп кабарсың, диләр бит. Шулай да, күрәсең, һәр нәрсәдән чыгарылмалар да була ала. 1975 елда мине, Әнвәр Шәрипов белән бергәләп, Кукмара районының Мәчкәрә якларына студентларның фольклор-диалектология экспедициясенә җитәкчелек итәргә җибәрделәр. Бу коллегамны әле беренче генә күрүем иде. Ул инде бу вакытта фән кандидаты булырга да өлгергән. Гәрчә икебез дә сугыш башланган 1941 елда туган булсак та, белем эстәү, фән юлына кереп китү аңа шактый иртәрәк насыйп булган. Мин исә өч елдан артык армиядә хезмәт итү һәм кайбер башка сәбәпләр белән, бу мәсьәләдә арткарак калышкан идем. Кешене әйбәтләбрәк таныйм дисәң, аның белән юлга чык, диләр бит. Без дә әле яңа гына беренче курсны тәмамлап килүче утыз-кырык егет-кыз белән минем туган якларыма юнәлдек. Менә шунда, яңа кеше буларак, мин аны да күзәтәм: пөхтә киемле, тыйнак-җыйнак, ачык йөзле Әнвәр яшьләр белән дә җайлы гына итеп сөйләшә, кирәк нәрсәләрне бөртекләп аңлата. Аларның күңелләрен аңларга омтыла. Болары инде укытучыларга хас һөнәри сыйфатлар. Аралашканда еш кына йөзендә елмаю билгеләре чагыла. Нәрсәдән дә булса кызык тапса, тыенкы гына түгел, тезелеп торган ап-ак тешләрен күрсәтеп рәхәтләнеп көлә. Минем белән дә мөнәсәбәте тигез. Баргач, авыл халкы белән дә итагатьле итеп сөйләшеп, күңелләрен яулады. Кыскасы, менә дигән кеше, студентлар өчен үрнәк булырдай остаз. +Мәчкәрә - гади генә авыл түгел. Инкыйлабка кадәр монда бөтен татар галәменә билгеле мәдрәсә булган. Күренекле дин галиме, атаклы фәлсәфәче Габденнасыйр Курсави да шушы мәдрәсә шәкерте. Бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Шуңа күрә авыл кешеләре кулында борынгы кулъязмалар, китаплар булу мөмкинлеге дә табигый иде. Әле Казанда ук сәфәргә кайсы якка чыгу турында мәслихәтләшкәндә, Мәчкәрә төбәгенә җыенуыбызны белгәч, аның бу юнәлешне яратып хуплавына ук игътибар иткән идем. Дөресен әйткәндә, авыл халкы андый кадерле ядкарьләрне теләсә кем кулына тоттырырга бер дә атлыгып тормый. Әнвәр әби-бабайлар белән сөйләшүнең, уртак тел табуның остасы инде. Шул рәвешле, байтак кыйммәтле табышларга юлыкты ул. +Бүген инде бу сәяхәткә кырык елдан артык вакыт узган. Менә шушы дүрт дистә ел буена безнең бер-беребезгә булган уңай мөнәсәбәтебез үзгәрми, аны хәтта дуслык дигән олы сүз белән дә атап буладыр. Ни өчен дигәндә, сирәк кенә очрашкан чакларда сөйләшеп сүзләребез бетми, аралашудан күңелләр ялыкмый. Бу инде әдәбиятка, фәнгә, педагогик эшчәнлеккә бердәй караш, мөнәсәбәт булудан да киләдер. +Гөманымча, мондый үз итешүнең тагын бер җитди нигезе бар: ул да булса, язмышларыбызның охшашлыгы. Без - сугыш аркасында ятимнәр. Мин әтидән өч айлык булып калсам, Әнвәр исә әтисе сугышка киткәннән соң өч ай үткәч кенә туган. Мине, төпчек малаен, әти әле кулына алып тирбәткән, тартып йөрер өчен, үз кулы белән бик матур итеп бала арбасы ясаган (тимерче бит!). Әнвәрне исә әтисе бер тапкыр да күрмәгән. Минем әнием - өч ир бала, ә Маһипәрваз апа дүрт бала белән тол калган. Боларны искә алу тикмәгә генә түгел: атадан калган балалар белән әти тәрбиясен күреп үскән малайлар арасында күңел дөньясы ягыннан дисеңме, холык-фигыль җәһәтеннәнме, барыбер, күпмедер аерма була. Аталы баланы кыерсытырга җөрьәт итмиләр. Атасыз балага ни әйтсәң дә, аңа нинди мөнәсәбәт күрсәтсәң дә ярый дип уйлаучылар табыла тора. Шуңа күрә ул басынкы, сабыр, әмма, хәлнең ниндилегенә карап, үзен-үзе якларлык көрәшче сыйфатына да ия булып үсә. Чөнки таянычың - үзең генә. +Әнвәр Мәгъдәнур улы туган Кәрәкәшле авылы Ютазы төбәгендә яхшы мәгълүм. Бу авыл талантлы шагыйрь, Һ.Такташларның каләмдәше Сирин Хәниф улы Батыршинны, төрки дөньяга мәгълүм тел галимнәре Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевне һәм Фәһимә Миргалим кызы Хисамованы биргән. Кәрәкәшле музеенда булып, андагы бай экспонатлар белән танышканнан соң, биредә элек-электән затлы, белемгә омтылган, талантлы халык яшәгәнлегенә ышанасың. Әле хәзер дә ул тирә-якта мәгърифәтлелеге белән үрнәк булып тора. Әнвәр дә Кылы инеше буенда урнашкан шушы зур авылда беренче авазын биргән. Әмма әнисе, ире сугыштан кайтмагач, яшәү җиңелрәк булмасмы дип, балаларын алып, үзе туып-үскән авылы Зәй-Каратайга күченеп кайткан. Әнвәргә бу вакытта ун яшь була. Ул биредә дүртенче сыйныфтан укып китә. Илленче елларның икенче яртысында Ш.Бикчурин район үзәге булган Лениногорскида иҗат берләшмәсе оештыра. Төбәк гәзитенә мәкаләләр, шигырьләр җибәрә башлаган Әнвәр дә, моны ишетеп, өлкән сыйныфларда укыганда, аның утырышларына йөри башлый, әдәби иҗат белән шөгыльләнүнең хасиятләрен белергә омтыла. Нәкъ менә шушы кызыксыну 1960 елда аны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә дә. Мондагы иҗади мохит тә каләм тибрәтүгә бер этәргеч була. Һәр яшь каләм әһеле кебек, ул да үзен дөньяның үзәге итеп сизә, аңа да бөтенесен үзе теләгәнчә матур итеп үзгәртеп корып булыр кебек тоела. Шагыйрь Разил Вәлиев әйтмешли, "йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса үзем үзгәрәм" дип, каләмен эшкә җигә. +Мин дөньяны үзем иҗат итәм: +Һәркөн - иртән, +Көндез, кичләрен... +Иҗат иткән саен камилләшә, +Тулылана бара +Рухи дөньям, фикер-хисләрем. +Бу шигъри юлларда Ә.Шәриповның яшәү мәгънәсе аермачык булып билгеләнә - яшәүне матурлау, үзе өчен генә түгел, гомум кешелек өчен. Шул ук вакытта егет тагын бер нәрсәгә төшенә: ул, хис кешесе булу белән бергә, акыл белән эш итүгә өстенлек бирүче дә икән бит. +Берәү әйтә миңа: "Уйлан, кеше, +Бер минутка гына туктал да: +Чынлап уйласаң бит, +Тормышыңның +Бар мәгънәсе - акыл туплауда!" +Бу "берәү" кемдер түгел, иң әүвәл Әнвәр үзе. Иң отышлысы - кешенең үз-үзенә акыл бирүе. Табигать аңа әнә шул акыл туплауның барыннан да мөһим икәнлеген аңлауны бала чагыннан ук искәрткән. Тик акыл җыю аның өчен ахыргы нәтиҗә, үзмаксат кына түгел, акыл Әнвәргә халыкның бик ераклардан килә торган фикер хәзинәсен замандашларына ачып бирү, шуның белән килер буыннарны да коралландыру. Яшәү мәгънәсенең шушы юнәлеше үз вакытында билгеләнүе аңа бөтен гомере буена түгелмичә-чәчелмичә бер юнәлештә - затлы элгәрләребезнең күңел байлыгын туплап, аларга үз күңеленнән, фикер-хисләр хәзинәсеннән бар булганын өстәп, фәндә яңаданяңа казанышларга ирешеп яшәүне тәэмин итә. Яшәү беренче карашка гына гади кебек, таң ата да кич була, дигәндәй. Аның һәр көне шуны күрә, бәяли белгән кеше өчен бөек дәрес. Кайберәүләр уйлый: кеше яшь чагында гына өйрәнчек була, аннан соң инде ул үзен теләсә кемгә дәрес биреп яшәргә хаклы дип саный, масаеп, дөньяга сыймыйча йөри башлый. +Икенчеләр алай һаваланмый, +Тыныч кына туплый тәҗрибә. +Ялгыша да, җиңелә дә кайчак, +Акыл туплый әмма һәр җирдә. +Бу инде чын галимнәргә хас сыйфат. Әнвәр Мәгъдәнур улы бу юлларда үзенең эчке тоемын, кешеләр арасында үз-үзен тотышының бар булганын бәян иткән. Ялгышуы да, кайчак җиңелеп чигенүе дә - үзенеке. Моның шулай икәнен аңлау өчен, аның "Үзем турында үзем" дигән автобиографик эссесын гына укып карау да җитә. Анда сурәтләнгән тормыш сәхифәләре белән мәгълүматлы булгач, бу шәхесебезгә, аның гамәлләренә, җәмгыятьтә үз-үзен тотышындагы үзенчәлекләрнең асылына ачкыч табасың, ул синең өчен дә аңлаешлы зат булып әверелә. +Аның моңа кадәр яшәлгән гомере шигърият белән юлдаш булды, дисәк, һич тә хата булмас. Н.Юзиев җитәкчелегендә язган диплом эшенең шигърияткә кагылышлы темасы юкка гына барлыкка килмәгәндер, ул "Хәсән Туфан иҗат процессының кайбер мәсьәләләре" дип атала. Кырык еллык иҗат гомерендә ХХ йөзнең "ак шагыйре" үткән тормыш һәм иҗат юлы шигърият галиме белән студентны әсәрләрнең эчтәлеге белән генә түгел, форма катлаулылыгы белән дә җәлеп иткәндер. Хәзерге вакыт булса, "кайбер мәсьәләләр"не ачыктан-ачык билгеләп булыр иде. Әле тоткынлыктан котылуына нибары тугыз гына ел булган шагыйрьнең иҗатын гомумирәк планда гына булса да тикшерергә алыну заманы өчен билгеле дәрәҗәдә кыюлык та сорый иде. Әйе, фән белән шөгыльләнү өчен иң кирәкле сыйфатларның берсе - кыюлык. Әмма университетны тәмамлаганда егерме дүрт яшьтә булган Әнвәрдә исә бу сыйфат артык тыйнаклылыгы күләгәсендә калгандыр дип уйларга урын бар. Югыйсә, аңа, ике дә уйламыйча, аспирантурада калырга да мөмкин булган бит. Ә ул дүрт ел буена район күләмендә радиотапшырулар алып бару, газеталарда эшләү, балалар укыту кебек эшләрнең берсеннән икенчесенә күчә-күчә, алтын кебек вакытын уздыра, армиядә дә бер елы үтә. Ниһаять, егерме сигез яшендә КДУда профессор Хатыйп Госман җитәкчелегендә аспирантурада укый башлый. Бу да очраклы түгел. Х.Госман дидекме, үзеннән-үзе күз алдына борынгы әдәбият сәхифәләре, гарәп графикасы белән кулдан язылган серле булып тоелган әсәрләр, язмалар шәйләнә башлый. Ул Әнвәрләр күңеленә дә шул әсәрләрнең затлы хасиятләрен әле студент чакларында ук сеңдерергә, күңелләрен шулар белән нурландырырга өлгергән. Менә шулар алга таба фәнни тикшеренүләремнең юнәлеше булыр дип, Әнвәр ул вакытларда башына китереп карадымы икән? Алар әле студент чагында ук гарәп язуын өйрәнгәннәр иде. Ә менә хәзер, фән яшәү мәгънәсе булып әверелгәч, аны гомуми планда гына белү җитми икән. Кулъязмалар бер-берләреннән аларның авторларының яки күчереп язучыларының шәхси язу алымнары белән шактый нык аерылалар, шул ук вакытта алар гарәп графикасының бертөрле генә үрнәкләреннән файдаланмаганнар. Әйтик, күфи, сөле, нәсх, рокъгә, дийвани кебек гарәп графикасы белән язу алымнары бар, аларның тагын әле үзләрендә дә бүленеш күзәтелә. Димәк, шушы язу үрнәкләренең кулъзмаларын ялгышмыйча укырга, аңларга өйрәнү үзе бер зур гыйлемлелек тәшкил итә. Өйрәнә Әнвәр, остазының булдыклы дәвамчысы булып әверелә. Менә шундый ныклы әзерлек белән генә XVIII-ХIХ йөз шагыйребез Габдерәхим Утыз Имәнинең иҗатын өйрәнүгә керешергә мөмкин иде. Ул калдырган әдәби һәм фәнни мирасны тулысынча барлыйм дисәң, тикшеренүче гарәп, фарсы телләрен дә үзләштерергә тиеш, чөнки аның хезмәтләре һәм әсәрләре арасында бу телләрдә язылганнары да байтак. Татар телендә булганнарында да гарәп, фарсы алынмалары мул файдаланылган, төрек теле тәэсире дә шактый көчле. Ике теллелекнең бер үк әсәрләрдә очраганнары да бар. Әйтик, "Тәнзиһ әл-әфкяр фи нәсаих әл-әхйар", "Әл-карзы микъраз әл-мәхәббәт" поэмалары татарча, фарсыча аралаштырып язылган" (Казан утлары. - 1984. - №11. - Б..). Димәк, Әнвәргә әлеге көнчыгыш телләрен өйрәнүдән башка юл юк иде. +Бу кадәр хәзерлек таләп ителү дә аны юлыннан тайпылдырмады, өркетеп калдырмады. Ул, теше-тырнагы белән дигәндәй, шушы гыйлем дөньясына торган саен тирәнрәк кенә керә барды. +Сүз дә юк, Г.Утыз Имәни шәхесе һәм иҗаты Ә.Шәриповка кадәр үк күпмедер мәгълүм иде. Әмма бу белү шактый чикле иде әле. Мисал өчен Г.Утыз Имәни хакында 1963 елда чыккан "Борынгы татар әдәбияты" җыентыгында бирелгән бүлекне (авторы Ү.М.Беляева) Ә.Шәриповның 1986 елда әзерләп бастырган "Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари" дигән китап белән чагыштырып карасаң, шушы ике дистә елда бу мәсьәләдә никадәр алга китешне күреп була. Болар - Ә.М.Шәрипов тикшеренүләре нәтиҗәсе. Бу юлда галимнәр эшчәнлегендәге бер-берләрен дәвам иттерүдә хезмәттәшлекнең матур нәтиҗәләр бирүен дә искәртү соралып тора. Шул ук Ү.Беляева, шагыйрь Әхмәт Исхак белән бергә, яшь коллегасы Ә.М.Шәрипов хезмәтен бәяләүдә дә катнашкан. Дәвамчысының эшенә бик сөенеп фатиха биргән. Шул ук җыентыкта мәгълүм галим Миркасыйм Госмановның "Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари: чор, иҗат һәм мирас" дигән зур күләмле мәкаләсе дә урын алган. Әлеге әтрафлы тикшеренүдә Ә.Шәриповка карата бернинди бәя булмаса да (шактый сәер, әлбәттә), аның ул төзегән җыентыкта урын алуы барыбер яшь коллегасын тануы дип уйларга нигез була ала. +Күз алдына китерәм: никадәр зур хезмәт куелган. Кайсысы кайда таралып яткан кулъзмаларны барлау, эзләп табу, алардагы һәр тәгъбирнең нинди мәгънә бирүен ачыклау, ниһаять, аларның сүзлеген төзү, шәрехләмәләр язу өчен никадәр армыйталмый эшләү, үҗәтлек һәм фидакарьлек кирәклеген аңлау Ә.М.Шәриповка карата хөрмәт уята. Менә шулар нигезендә кандидатлык диссертациясе язу - дүрт, ә әлеге җыентыкны әзерләп чыгару унҗиде елга сузыла. Аның каравы Г.Утыз Имәни шәхесе һәм иҗаты хәзерге фән дөньясына нык тикшерелгән хәлдә тәкъдим ителә алды. Шигырьләр һәм поэмаларның оригиналларын транскрипцияләү, аларның хәзерге телебезгә юлга-юл күчермәләрен урнаштыру һәм Ә.Исхак эшкәртүендә кайберләрен хәзерге әдәби телебездә поэтик яңгырашта бирү текстларны аңлау, аларның сәнгатьчә камиллекләрен күрсәтү өчен бик әһәмиятле иде. Бу кадәр катлаулы эшне менә дигән итеп башкарып чыга алуы яшь галимнең зур казанышы буларак бәяләнде дә. +Ә.М.Шәриповның бу өлкәдәге табышларын калку итеп күрсәтердәй бер генә мисал китерик. Ул үзе яза: "Алтмыш елга якын сузылган иҗат дәверендә Г.Утыз Имәни, бүгенге мәгълүматлар буенча, туксан тугыз хезмәт язып калдырган. Алар Утыз Имәнинең үз чорының олы шагыйре генә түгел, бәлки күпкырлы галим дә булганлыгын күрсәтеп торалар. Шушыларның алтмыш җидесенең тексты табылган. Егерме бере әле соңгы вакытта гына, ягъни алтмышынчы-җитмешенче елларда шушы юлларның авторы тарафыннан табылды һәм фәнни кулланылышка кертелде" (Шәрипов Ә. Гыйлем-нурдыр... // Казан утлары. - 1984. - №12. - Б..). Мондый олы шагыйрь һәм галимнең бер генә язмасына юлыгып, аны гомуми әдәби-фәнни хәзинәбезгә әверелдерү дә зур эш саналыр иде. Биредә исә ике дистәдән артык язма турында сүз бара. Әлбәттә, мәгълүм текстларның һәммәсен дә бер җыентыкка урнаштыру мөмкин булмагандыр, шуңа күрә төзүче бу басмага кермәгәннәренең исемлеген генә булса да бирә. Алар - 10 шигырь, 3 поэма, 15 проза, 6 гыйльми һәм тәрҗемә китаплар. Аларның тасвирламаларын бирү дә җитди фәнни хезмәт буларак кабул ителә. Шулай ук Г.Утыз Имәнинең басылган китапларын һәм аның иҗатына караган әдәбият исемлеген бирү дә җыентыкның фәнни тулылыгын тәэмин итә. +Әйе, Ә.М.Шәрипов, фән белән мавыккан шәхес буларак, үз кызыксынуы өлкәсенә караган бер генә нәрсәне дә игътибарыннан читтә калдырмаска тырыша. Бу очракта ул Г.Утыз Имәнигә кагылышлы басманы, нинди дә булса чыганакны, эреме, вакмы - һәммәсен тиешле урында теркәп куя. Л.Җәләй - 1937 елда, Б.Яфаров 1950 елда Г.Утыз. Имәни турындагы мәгълүматларны 8 нче сыйныф дәреслекләренә керткән булганнар. Галим аларны да чагылдыру җаен тапкан. Ү.М.Беляева исә 1949 елда ук "Утыз Имәни иҗаты" дигән темага кандидатлык диссертациясе яклаган булган. Яшь галим, киң күңеллелек күрсәтеп, моны да әйләнеп үтми. Ү.Беляева аның 1986 елда чыккан җыентыгына бәяләмә язган. Әйе, фәнни эшнең уңышы, алга китүе, үстерелүе бары тик әнә шундый төрле буыннарның намуслы вәкилләре хезмәте белән генә тәэмин ителә. +Чын галим, никадәр мавыкмасын, бер тема, проблема белән генә чикләнә алмый. Бер нәрсә белән кызыксынып тикшеренүләр алып барганда, үзеннән-үзе үтә кызыклы башка шәхесләр, аларның эшләре дә күзгә ташлана, аларга кагылышлы көтелмәгән чыганаклар килеп чыга. Әйтик, җитмешенче еллар башында Ә.Шәрипов ул чагындагы Ленинградның Көнчыгышны өйрәнү институтында, кулъязмаларны берәм-берәм күз алдыннан үткәреп утырганда, бер шигъри текстка юлыга. Әле студент чагында ук исеме колакка чалынган Кол Шәриф дигән шагыйрьнең "Кыйссаи Хөбби Хуҗа" исемле әсәренең өзекләре хәтерендә эленеп калган икән. Кулъязманы укып карагач, анда язылганнарның әлеге поэмага кагылышлы икәне ачыклана. Әлегә кадәр Ә.Ясәвинеке дип йөртелгән шушы кулъязмадагы әсәрнең, шул рәвешле, беренчедән, чын авторы ачыклана, икенчедән, поэманың моңарчы билгеле булган кадәргесенә шушы текстта бәян ителгән киңәйтелгән эчтәлеге өстәлә. Кол Шәрифнең "Бакырган китабы"ннан да дүрт әсәрен туплап, Ә.Шәрипов "И күңел, бу дөньядыр..." китабын әзерләп бастыра (1994). Бу да халкыбызның рухи байлыгын барлаудагы матур бер казаныш буларак бәяләнде. Аның дөньядагы төрле илләрдән килгән татар конгрессы делегатларына таратылуы да мәгънәле булды. Бу елларда, дин әһеле һәм шагыйрь буларак кына түгел, халкыбызның азатлыгы өчен көрәштә һәлак булган әлеге тарихи шәхесебезнең исеме кабат телләргә кергән иде. Шуңа күрә затлы китап һәркем өчен кадерле бүләк иде. +Шушындый саллы хезмәтләрне эшләгәндә, телиме-теләмиме, галим үзенең таррак булган тикшерү юнәлешендә генә кала алмый. Ул мәсьәләгә ераграк һәм киңрәк карый башлый. Мәсәлән, Кол Шәриф, Г.Утыз Имәниләр дәвам иттергән традицияләрнең элеккерәк дәверләренә мөрәҗәгать итә, ягъни аларның элгәрләре иҗатларын барлый башлый, татар авторлары язганнарны төрки һәм шәрыкның гомуми яссылыгында күзалларга омтыла. Шулай итеп, якындагы вакытта максат итеп куйган бурычны үтәүгә юнәлдерелгән эзләнү барышында, параллель рәвештә, билгеле бер вакыт җиткәч, кирәк булыр дип, кулына эләккән, күзе күргән һәр мәгълүматны туплап бара. Алар, кәгазьдә генә түгел, галимнең күңелендә дә урнашып, аңа тынгылык бирми, уйлана торгач, ул бихисап мәгълүматлар билгеле бер системага салуны сорый башлый. Әнә шулай фәндә тагын бер зур адым ясалырлык хезмәт барлыкка килә. Ә.Шәриповка килгәндә, аның шундый хезмәте "Борынгы төрки һәм урта гасырлар төрки-татар әдәбиятында шигъри жанрлар системасы" дип атала. Әлеге хезмәт аңа 2001 елда филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә китерде, шул ук елда монография буларак та дөнья күрде. Ул ике зур бүлектән тора. "Сөйләмә һәм борынгы язма төрки шигырьнең килеп чыгышын өйрәнү мәсьәләләре" дигән беренче кисәк үзе өч аспектны иңли: төрки-татар теоретик поэтикасының барлыкка килүе һәм үсеше; төрки-татар шигъри жанрлар системасы теориясенең үсешендә һәм камилләшүендә гарәп-фарсытаҗик классик сәнгатьчәлегенең урыны; ХI-ХV гасырлар төрки-татар авторларының хезмәтләрендә шигъри жанрлар системасы теориясе мәсьәләләре. Икенче кисәктә исә шигъри әсәрләр жанрларга бүлеп карала, аларның һәм фольклор, һәм язма әсәр буларак барлыкка килүләре, халыкта яшәешләренең эволюциясе үзәк проблема итеп куела. Тарихи чорларның ике төрле системага бүленеп каралуын да билгеләү мөһим. Беренчесе ислам диненә кадәр һәм ислам дине дәверләренә бәйле рәвештә булса, икенчесе - дәүләтчелегебез яшәешенең төрле чорларына мөнәсәбәттә. Хезмәттә, шул рәвешле, вакыт, җәмгыяви үсеш җәһәтеннән гаять киң даирә алынган кебек, шигъри системалар жанрларының барлыкка килү һәм яшәеш үзенчәлекләре уннарча гасырларны үз эченә алган вакыт дәвамлылыгында карала. Мондый киң колачлы хезмәтне бер галимнең генә башкарып чыгуы үзе бер могҗиза булса, андагы мантыйк төзеклеге, кулланылышка кертелгән нәзари һәм гамәли нигезләмәләрнең, әйтергә яраса, очсызкырыйсыз күп булуы, аларның төзек теоретик системада каралуы тагын бер искитмәле күренеш. Галимлеген рәсми рәвештә югары дәрәҗәдә тануга китергән хезмәте белән Ә.М.Шәрипов, чыннан да, үзенең моңа лаек булуын раслады. Әгәр дә бездә Ә.Шәриповка кадәр шигъри жанрларның генезисы һәм яшәешенә кагылышлы бер төзек системаны тәшкил иткән хезмәт булмаганлыгын искә алсак, әлеге тикшеренү нәтиҗәләренең фәндәге зур яңалык буларак кабул ителүенә гаҗәпләнергә кирәкми. Проблеманың һәм нәзари, һәм гамәли якларын аерым-аерым өйрәнү, ахыр чиктә икесен бербөтен итеп, үзара бәйләнештә карау - аның әһәмиятенең төп күрсәткече. Хезмәттә үзеннәнүзе эволюцияне тарихилык принцибыннан тайпылмыйча тикшерү сорала иде. Галим нәкъ шулай эшли дә: пратотөркиләр, фольклордан язма әдәбиятка килү, ахыр чиктә шигъри жанрлар системасының язма әдәбиятта җитлегүе. Шулай итеп, йолалар һәм мифлар синтезында башлангыч алган бу хәрәкәттә төрки элгәрләребезнең сәнгатьчә фикерләвенең, ислам динен кабул итүләре сәбәпле, тагын да ачыграк рәвеш ала баруы эзлекле күрсәтелеп барыла. Гарәп-фарсы-таҗик әдәбиятларының гамәли генә түгел, нәзари үсештә дә төрки әдәбиятларга да йогынтысы булуы бәхәссез иде, әмма шуны бөтен бер системада күрсәтеп бирү Ә.Шәрипов өлешенә төште. +Тагын шунысы мөһим: Ә.Шәрипов төрки әдәбиятның кулъязма мирасындагы әсәрләрне җентекләү нәтиҗәсендә дә кызыклы күзәтүләр бирә. Әйтик, М.Кашгариның "Диване лөгатет-төрек" хезмәте белән Й.Баласагуниның "Котадгу белек" поэмасы иҗат ителүләре ягыннан бер үк заманга карый. Әмма М.Кашгари китергән үрнәкләрдәге һәм Й.Баласагуни кулланган сәнгатьчә чаралар бердәй түгел дигән нәтиҗә ясала. "Котадгу белек"тә, сүз дә юк, ХI гасырның җитмешенче елларындагы сәнгатьчә фикерләвебезнең торышы чагыла. М.Кашгари хезмәтендә тупланган эстетик күзаллауның географиясе дә, вакыт киңлеге дә күпкә баерак. Шуңа күрә аның хасиятләрен язылган елларына гына нисбәт итеп булмый. Без әлеге хезмәттәге тагын күп кенә кызыклы мисаллар турында сүз алып бара алыр идек. Ләкин юбилей мәкаләсе жанры мөмкинлекләре артык җәелүне өнәми. Шулай да аның фәнгә керткән өлеше турында башка коллегаларыбызның фикерләрен дә китерү урынлы булыр. 2001 елның 25 октябрендә диссертация советы утырышында күренекле галим Н.Хисамов болай дигән иде: "Бу хезмәт аңа филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә бирергә лаек. Аның диссертациясе татар әдәбият белемендә генә түгел, ә бөтен төрки телле әдәбиятлар белеменә дә зур өлеш булып керә" (Л.Шәрипова. Әнвәр Шәриповның фәнни-тәнкыйди һәм әдәби эшчәнлеге. - Казан: "Сүз" нәшр., 2011. - Б..). Шунда ук профессор М.Бакиров биргән бәя дә хәтердә калган: "Ул татар әдәбияты белемендә беренче буларак шигъри жанрларның функциональ үзенчәлекләрен дә, аларның синкретик табигатен һәм иерархиясен дә җентекләп анализлый. Болар барысы да бары тик хуплауга гына лаек эшләр" (Шунда ук, Б..). +Мондый олы бәяләнгән хезмәтләр язу тәҗрибәсе булу Ә.Шәриповка югары уку йортларында укытуны уңышлы алып барырга да ярдәм итә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында берничә ел эшләгәнлеген исәпкә алмаганда, ул гомере буе студентларга белем бирде. Алабуга, Чаллы педагогия институтларында, Чаллының өзлексез белем бирү институтында йөзләгән-йөзләгән белгечләр әзерләде, декан, проректор, кафедра мөдире вазифаларын башкарып, укыту-тәрбия эшләренең үзәгендә торды. Чаллы педагогия институтында декан вазифасын ике ел дәвамында хәтта җәмәгатьчелек эше тәртибендә башкарды, ягъни хезмәт хакын алмыйча эшләде. Мин үзем дә шактый еллар факультетка җитәкчелек иткән кеше буларак, моның җилкәгә никадәр өстәмә мәшәкатьләр һәм җаваплылык өстәвен бик яхшы беләм. Мондый фидакарьлеккә бары тик халкына, аның туган теленә һәм әдәбиятына чын мәгънәсендә бирелгән һәм киләчәккә өмет белән караган кеше генә барырга мөмкин. +Үзенең тормыш юлына багышланган бер язмасында Ә.Шәрипов татар галиме өчен Казаннан читтәрәк яшәүнең өстәмә кыенлыклар тудыруы турында әйтә. Уйлап карасаң, дөрес тә бит. Башкалада бай китапханәләрдән, чыганаклардан файдалану өчен мөмкинлекләр күп. Ә.Шәрипов үзенең төп хезмәтләрен әле интернет дигән могҗиза яшәешебезгә үтеп кергәнче башкарды. Шуңа күрә һәр мәгълүматны каядыр барып, эзләптабып кына укырга кирәк иде. Казандагы галим-голәмәләр мохите үзе генә дә кешегә уңай йогынты ясый, аның фикерен генә түгел, хисләрен-күңелен дә күпкә бай итәргә мөмкин. Әйтик, быелның 25 августында, Кремль янында булган җәлилчеләрне искә алу мәрәсименнән кайткач, мин Чаллыга шалтыратып, аңа бу хәтер җыенының ничек үткәнлеге турында сөйләдем. Чулпан ханымның бер төркем язучыларга әтисенең 110 еллыгы уңае белән чыгарылган истәлек медальләрен тапшыруын әйттем. Зыялыларыбызның һәм башка милләттәшләребезнең татарның шушындый каһарманнары белән ихлас горурлык кичергәннәрен бәян иттем. Әнвәр Мәгъдәнур улы әлеге җыенның шулай мәгънәле үтүенә сөенгәнлеген белдерде, шул ук вакытта башкаладагы андый урыннарда үзенә бик сирәк булырга туры килүенә уфтанганлыгы да сизелеп калды. Әйе, Ә.Шәрипов 1978 елдан алып бүгенге көнгә кадәр (кырык елга якын) Алабуга, Чаллы шәһәрләрендә яшәгән хәлдә тикшеренүләр алып бара. Шуңа күрә үзен читкәрәк тибәрелгәнрәк тоюы бер дә гаҗәп түгел. Әмма җае туры килгән чакларда җөмһүриятебез күләмендәге әдәби хәрәкәттә дә катнаша килә. Казанның әдәби-фәнни даирәсе аны һәрвакыт үз сафында дип саный, мөмкин кадәр шушы чолганышта тотарга тырыша. Мин моны аңа карата үзем күрсәткән игътибарлылык мисалында да әйтә алам. Казан дәүләт педагогия университетында телләр буенча докторлык диссертациясе советы дистә еллар дәвамында эшләп килде. Тора-бара аңа тагын бер белгечлек - әдәбият буенча да яклау оештыру вазифасы бирелде. Советның рәисе Р.А.Юсупов белән без советка әгъза итеп әдәбиятчы галимнәрдән кемнәрне кертү турында киңәштек. Мин иң беренче булып Ә.М.Шәрипов исемен атадым. Ул елларда Әнвәр кордашыбыз Чаллыда татар әдәбияты буенча бердәнбер фән докторы иде. Аның советта булырга тиешлеге шул ягы белән дә мөһим булгандыр. Тубыл педагогия институтында да татар филологиясе буенча диссертацияләр яклау мөмкинлеге булган совет оештырдылар. Бу эштә безнең элеккеге студентыбыз, аннары Себердәге шундый ук югары уку йортында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшләүче Флёра Сәгыйт кызы Сәйфулина башлап йөрде. Миннән дә шул советка керергә рөхсәт сорадылар. Әмма мин болай да ике диссертация советында эшли идем инде. Шуңа күрә бу тәкъдимне Ә.М.Шәриповка ясауларын үтенеп мөрәҗәгать иттем. Һәм безнең Әнвәр Мәгъдәнур улы ничә еллар Чаллы-Тубыл арасында шушы вазифаны бик теләп һәм зур җаваплылык тоеп башкарып йөрде. Минемчә, аның "Юл чатында очрашу" дигән хикәясендә нәкъ менә шушы Төмән якларына сәфәрендәге хәлләр сурәтләнә. +Әйе, ул бер үк вакытта үзе дә әдәби әсәрләр иҗат итә. Аның каләменнән бигрәк тә шигъри әсәрләр еш төшә. Аның мондый иҗат җимешләренә хас булган сыйфатларны тотып алу кыен түгел, ул - ихласлылык. Үзенең кабатланмас яшьлек мәхәббәтен искә төшереп язамы, әти-әнисенә, туган-үскән авылына, халкына, үзенә илһам биргән бөек шәхесләргә мөнәсәбәтен белдерәме, яки үзенең укытучылык вазифасы белән горурланамы - ул һәрчак ихлас күңелле шагыйрь булып кала белә. Ул катлаулы образлар белән эш итми, бары тик үзе кичергән уй-фикерләрне һәм хис-кичерешләрне укучыга түкми-чәчми җиткерергә омтыла. +Әнвәр Шәрипов - бөтен күңел дөньясы белән укытучы. Ул бу эшкә барлык белемен, эрудициясен, күңел байлыгын бирә, әлеге хезмәтнең романтикасын тоя. Шуның белән горурланып, "Мин - укытучы!" дигән поэмада менә ниләр әйтә: +Мин яратам бу һөнәрне... +У-кы-ту-чы! +Нинди горурлык! +Минем алда киң, зур дөнья ачык. +Бу бит - бәхет! +Бу бит - бик зурлык! +...У-кы-ту-чы! +Ул - зур җаваплылык +Бөтен халык, милләт алдында! +Халкыбызның кыз һәм улларын +Олы шәхес итеп тәрбияләү +Безнең бурыч, безнең кулларда! +Автор тормышны җыр һәм музыкадан башка күз алдына китерә алмый. Шуңа күрә ул җыр текстлары да иҗат итә. Композиторларыбыз һәм һәвәскәр көйчеләребез аның шигырьләренә байтак җырлар да иҗат иткәннәр. +Әйе, Әнвәр Шәриповны замандашларыбыз кабатланмас шәхес, бер үк вакытта олуг галим, менә дигән укытучы-остаз да, шагыйрь дә, гомумән алганда, әйбәт кеше буларак беләләр һәм бәялиләр. Олыгайган көннәрендә дә аның шушы кыйблага тугры булып калачагына ышаналар. +"БЕЗ БУ ҖИРГӘ ЮККА КИЛМӘГӘН!" +МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВКӘ 70 ЯШЬ +Язучыга иҗат юлы ныгысын өчен +үз нужасы гына җитми, +ул халык күргәннәрне, +милләт кичергәннәрне +иҗатының үзәгенә куйсын. +А.Гыйләҗев +Аяз Гыйләҗев архивын системага салганда, без әдипнең татар әдәбияты һәм аның тарихына һәр язучының керткән өлешенә багышланган гаҗәеп кызыклы уйлануларына тап булдык. Бу очракта язучының Марсель Галиевкә язган хаты турында сүз бара: "Без, әдипләр, тормыш дигән елгада бер көймәдә йөзәбез. Мин аның бер кадагы булсам, син икенчесе яки, киресенчә, нумерларны теләгәнчә һәм бик иркен алыштырып була. "Беренче нумерлы кадак"ны дәгъвалый икән дип уйлый күрмә, барыбыз да кирәк, беребез генә булмаса да, көймәнең таралып, сүтелеп китүе бик ихтимал. Ә елга ага, бусагалар аша үтеп, кыяларга кага-кага ага, көймәнең бер урында бөтерелеп, тыелып торган чаклары да була, кемдер кыеп яньчелгән кадак булып кереп утыргач, көймәгә су кергән мизгелләр дә була. [...] +Ә мин болай яратып, ышанып уйлыйм. Көймә чайкалып аумасын өчен, кадакларның төрлесе кирәк! [...] +Әдәбиятның биеклеген, урынын бары тик милләтнең язмышы гына билгели. [...] +Халыкның географик урнашуы да аның холкына, характерына тәэсир итә һәм әдәбиятның, сәнгатьнең эчтәлеген билгели. Татарның таулары юк, диңгезләре ерак, елгаларының берсе дә "татарныкы!" дип горурланырлык түгел, "Волга - русская река!" [...] +Каян рух алып, тарихның кайсы баганаларына таянып ныгысын татар күңеле?! Илһам каян килсен аңа?.. [...] +Таралган, таркалган, йомшарган булса да, милләт калган лабаса! Тел дә әз-мәз сакланган. Без хәзер көймәдә, елга иркенә баш биреп, теләсә кая агарга тиеш түгел инде! Безгә шәп ишкәкчеләр, адашмас лоцманнар, барыннан да бигрәк, бөркет күзле, нык куллы рулевойлар кирәк. Безнең буын онытылып бара торган төп бер сорауга җавап эзләргә бурычлы: ничек сакланып калган татар халкы? Динме? ХХ гасырда диннең йөзен ертканнар. [...] Кем яшәткән татарны? Ничек яшәткән? Һәм бу яшәү куәте озак елларга бара алырмы? Менә сез, урта буыннар, яшьләр - Ркаил Зәйдулла, Зиннур Хөснияр, Газинур Моратлар аңа ни дәрәҗәдә өлеш кертерсез? [...] +Син - талантлы егет, сәләтле каләм. Синең тере җаның бар. Әйдә әле, берәүләрне шаккатыр, берәүләрне сөендер. Яз әле, татарны сикереп торырлык итеп яз әле!". +Гыйләҗевнең хатлары - аның әдәби тирәлеге белән тыгыз бәйләнештә торган, язучының башкаларга булган мөнәсәбәтен күрсәткән уникаль материал. Әлеге хат 1990 елның 2 ноябрендә язылган. Олпат әдип яшь язучы Марсель Галиевнең иҗатына ничек шәфкатьле, тирән һәм зирәк итеп бәя бирә! Һәм иң мөһиме - бу сүзләрдә өмет бар: яшь каләм иясенең нәсыйхәтне ишетүенә һәм буыннар арасындагы бәйләнешнең югалмавына өмет. Без исә бу үзенчәлекле хатның ни өчен нәкъ менә М.Галиевкә язылуын һәм хат адресатының киләчәктә замандашларын гаҗәпләндерә, сокландыра, куандыра алу-алмавын ачыкларга тырыштык. +Без Марсель Галиевне, иң беренче нәүбәттә, шагыйрь, классик җырлар авторы буларак кабул итәбез. Киң даирәгә ул татар эстрадасында Х.Бигичев тарафыннан башкарылган "Миләүшә" җырының авторы буларак таныш. Филологик белем алгач кына, без гади булып тоелган бу җыр артында шагыйрьнең катлаулы хезмәте яшерелүен аңладык. Үз әсәрен шагыйрь халык җырына охшатырга тырышмый, стилизация ясамый, ә бәлки традицияләрне сюжет, композиция, тел төзелеше дәрәҗәсендә иҗади эшкәртә, шул ук вакытта халыкның дөньяны тануы белән үз җыры арасындагы органик бәйләнешне дә саклап кала. Формасы һәм эчтәлеге белән бу җыр татар халкының мактау-макташу җырларына якын тора. Татар филологик фольклористикасында мактау-макташу җырларының жанры билгеләнмәгән. Мондый жанр парадигмасын, җырның вазифасын күздә тотып, фольклорист музыка белгечләре аерып чыгара. +Шагыйрь игътибарын кияүгә бирерлек яшькә җиткән кызга юнәлтә. Традицион рәвештә макталу объектына бары тик иң яхшы сыйфатлар гына хас: "Авылыбызның гүзәле, дип / Бөтен халык сөйләшә, / Миләүшә!"; "Мең ел гомер теләп сиңа / Кәккүкләр дә эндәшә". Гади сүзләр, кыска җөмләләр ярдәмендә автор каһарманының портретын тудыра. Кызның зифа буен ул Миләүшә / каен параллеле аша ача. Аның хезмәт сөючән булуын "Кырда, җырда һәм җәйләүдә / Бар кыз сиңа тиңләшә" юллары әйтеп бирә. Фольклор сурәт шәркый сурәт (мәхәббәт өчен көрәш) белән кисешә: "Бер егеткә күз сирпесәң, / Җитмеш егет көнләшә, Миләүшә!". Гиперболизация алымы әсәрнең жанр формасына туры килә. Туй йоласына хас булганча, кияү дә кәләшкә туры килергә тиеш; ул - "Сабан туе батыры". +Марсель Галиевнең татар халык җыры традицияләренә мөрәҗәгать итүе, беренчедән, аны формалаштырган мәдәни мохиткә, икенчедән, сәләтенең табигатенә бәйле; өченчедән, шагыйрьнең фольклорны лаеклы әдәби әсәр өчен универсаль чыганак дип санавы, халык җырының эстетик һәм дөньяга карашны булдыра торган нигезләрен аңлавы, халык милли характерын ачарга һәм үз шигъриятендә тудырырга тырышуы белән аңлатыла. +"Миләүшә җырына Сабантуй, Татар иле батырын зурлаган "Көрәшчеләр затыннан без" җыры аваздаш. Бу җырда героик коннотация потенциалын үзләрендә туплаган "мәйдан", "батыр", "Казанның ак сөлгесе" кебек милли дөнья образлары бар. Үсешендә үзгәреш кичергән халкының киләчәгенә ышаныч хисе җырның буеннанбуена кызыл җеп булып сузыла: "Батырлары булган халык / Билен бирми мәңге дә". +Автор тарафыннан жанры әтиләр җыры буларак билгеләнгән "Кайту" җырының тексты да бу нисбәттән игътибарга лаек. Шагыйрьнең бу әсәре "чит җирләрдә бәхет эзләүчеләр моңы" (чаг"Ир-егетләр", "Без барасы юллар") төркеменә кергән лирик халык җырларына якын тора. Ир-ат образларының героик потенциалы "яу", "атлар" образлары аша тормышка ашырыла. Якыннардан һәм Ватаннан аерылу темасы исә хронотоп бирелешендә чагылыш таба: "туган як", "олы юл", "авыл башы". "Үз" һәм "чит" ("туган як" / "ерак илләр") арасындагы чикне Марсель Галиев әсәрендә "куш нарат" саклый. Әлеге образның тамырларын шулай ук татар җыр традицияләреннән эзләргә кирәк. Борынгылар куш агачның теге дөнья белән бәйләнешле булуына ышанган, күп кенә халыкларның фольклорында нарат үлемсезлек символы булып тора. М.Галиев образларны параллель итеп бирү яклы: аның әсәрендә аерылу сагышы ирләргә ("әтиләргә") генә түгел, ә атларга да хас: "Авыл башындагы куш наратка / Атлар да бит борылып карады". Җил исә, туган яктан хәбәр китерә. +Марсель Галиев турында сүз йөрткәндә, аның сәләтенә һәм иҗатына хас булган моңлылык хакында әйтмичә мөмкин түгел. Әлеге сыйфат йомшак лиризмда да, әсәрләренең аһәңле, көйле булуында да, шагыйрьнең лирик "мин"енең халык аңының тирәнлеген, үзенчәлеген табигый рәвештә чагылдыра алуында да күренә. Бу сыйфатның иң ачык чагылышы исә - Ватанга багышланган әсәрләр ("Урсай җыры", "Тымытык җыры", "Актүбә чишмәләре", "Туган җиргә мәдхия"). Ркаил Зайдулла бик дөрес билгеләвенчә, Марсель Галиев - "туган ягын яратып, аның һәр маҗигыннан фәйләсүф ясап язучы" . Бу әсәрләрнең лирик герое үзен туган җир чишмәләренең, елга-күлләренең, болын-кырларының, урман-тауларының матурлыгын мактап җырлаучы тургае итеп сурәтли: "Җырласам да, җыласам да / Сокланып туялмадым, / һәй!" ("Тымытык җыры"). Туган җирне ярату мотивы күп кенә җырларда аерылышу, сагыш мотивы белән аваздаш. Шагыйрь еш кына гаҗәеп сурәткә корылган оригиналь образлар тудыра: "Әй туган җир, тауларыңа / Таңнарда меним әле. / Кояшның тауга таянып / Чыкканын күрим әле" ("Актүбә чишмәләре"). Бу җырларындагы фольклоризм аның тирә-юнендәге күренешләрне җанландырырга (анимизация) һәм кешеләштерергә (антропологизация) теләвендә күренә һәм үзенчәлекле метафорика, символикада, параллелизмның төрле формаларында (психологик, образлы, композицион, синтаксик) чагылыш таба. +Тарихи җырларга якын торган җырлар исә аерым бер үзенчәлекле төркем хасил итә. Гасырлар аша Марсель Галиев замандашларының рухи мөстәкыйльлеген күрергә тели. "Дала хәтере" җырында язучының карашы Алтын Урда тарихына, төрки тарихның алтын гасырына юнәлгән: "Күктә - тәңре. Җирдә - Илхан, / Алтын Урда уллары. / Заманында байракларны / Күтәрдек без югары". Нәкъ менә бу җырда лирик геройның бүген күңелен борчыган сорауларга җавап табасы килә. +"Дала" - борынгы бабаларыбыз табынган хәрби рухның чагылышы, бөек цивилизация символы. Шагыйрь пространствоны "курган", "таш балбаллар", "әрем" образларын әсәргә кертеп җибәрү ярдәмендә миллиләштерә. "Киек каз юлы" образы исә вертикаль тудыра. +Лирик герой бөек цивилизациянең таркалуы, бөтенлекнең югалуы хакында ачынып яза. Алтын Урда тормышы чәчәккә күмелгән гөлбакчага тиңләштерелә. Шәһәрләрнең сакраль үзәге булып мәчетләр тора. Шамаилләр, җырлар цивилизациянең мәдәни маркерлары ролен уйный. Тәңре һәм таш балбаллар образлары пространствоның өзеклеген җиңәргә булыша. Шулай итеп төрки тарихның борынгыдан - Билге-каган һәм Күлтәгин хөкем сөргән заманнан бүгенге көнгә кадәрге бөтенлеге яңадан тудырыла. Дәүләтчелекнең юкка чыгуы "сүнгән учак" образы ярдәмендә сурәтләнә, Алтын Урданың таркалуы даланың йөрәге туктау белән чагыштырыла. Эчке чуалыш герой тарафыннан адашу булып бәяләнә: "Кайсы юлда адаштык без, / Алтын Урда уллары?" Курганнар өстендә күтәрелгән ярымай даланы ана карыны кебек якын күргән төрки халыкларны берләшүгә чакыру кебек кабул ителә: "Кайсы телдә җырлый хәзер / Алтын Урда ирләре?"; "Кайда соң без, җиһангирлар, / Алтын Урда уллары?" Борынгы бабаларыбыз тавышы мәкальләрдән дә ишетелеп киткәндәй була: "Ана күңеле - балада, / Бала күңеле - далада". +"Дала хәтере" җыры белән тематик яктан "Казанымның җиде капкасы" җыры аваздаш, бу әсәрдә Ватан - башкаласы Казан шәһәре булган Идел-Йорт төсмерен ала. Хан образы укучыны Казан ханлыгы чорына кайтара. "Җиде капка" образын әсәргә кертеп җибәрү нәтиҗәсендә шәһәр үзе дә сакральләшә. Мөселман мифологиясендә Галәм җиде җирдән, җиде диңгез һәм җиде кат күктән тора. Ханның догасы Аллаһка багышланган. +Ханның ярдәм сорап ялваруы ("Идел-йортны кирәк якларга!") һәм дастаннардагы җырлар аша безгә килеп җиткән нәсыйхәте ("Казан чүксә, каза таралыр да / Нигезеннән кубар йортыгыз") хикәяләүгә драматик төсмерләр өсти. Дәүләтчелекне торгызу ярдәмендә Казан шәһәренең элекке бөеклеген кайтару идеясе җырны буеннан-буена колачлый. +"Туган җир кадере" җыры туган якны ярату гимны булып яңгырый. Ил пространствосын Идел, таулар кәрваны һәм бөдрә ярлар тудыра. Безгә бабаларыбыздан мирас итеп калган васыять бар: "Ил кайгысы, ил шатлыгы / Ир-егеттә сынала". Туган ягын чын күңеленнән яратучы лирик герой замандашлары арасында илебез язмышы өчен җаваплылык алырга әзер батырлар булуына ышана: "Асыл затлар - азаматлар - / Бар ул, бар ул халыкта. / Булган ирләр мәйдан тотса, / Манаралар калыккан". +Туган якны ярату темасы шагыйрь иҗатында якыннарга мәхәббәт темасы белән үрелә. Р.Фәйзуллин "Су буеннан әнкәй кайтып килә" җырын "классик җырлар, киләчәккә барачак шигырьләр" рәтенә кертеп бик дөрес эшләгән, безнеңчә. "Кеше рухының нинди генә тибрәнешләре юк" бу җырда. "Шушы җырың белән әниеңә / Һәйкәл куйдың, - диләр", - ди шагыйрь үзе дә. Аның әлеге җыры сюжетлылыгы, ситуативлыгы белән аерылып тора, ул герой язмышы хакындагы кечкенә драматик новелланы хәтерләтә. Бу сыйфатлар әсәрнең хасиятен халык җырларына охшата. Су буена илткән сукмак гомер сукмагы дәрәҗәсенә җиткерелә. Беренче карашка көндәлек тормыш детале булып тоелган "каз каурые" сюжет үстерелешендә көнкүреш символына әйләнә. +Билгеле булганча, халык җырларында казлар да, сандугач һәм тургай кебек, туган җир образын тудыра (чаг.: "Ишкәкче карт җыры"). Аларның очышы геройның туган ягыннан аерылуы, аны сагынуы булып аңлашыла (чаг.: "Ир-егетләр"). Җырларда еш кына ятим каз бәбкәсе образы очрый (чаг.: "Су өсләрендә бөдрә тал"). Танылган җырында Марсель Галиев бу мотивларны бер ноктага җыя. Әни - туган оя төзүче: "әни учак яккан йорт". Аның яңа йорттагы гаилә тормышы суга бару йоласыннан башланып киткән (чаг.: "чишмәдән су алган кыз чагын"), ул су буеннан узган, ә тормыш ахырында вакыт елгасында эреп юкка чыккан. "Тал мамыгы" - ел фасылын күрсәтә торган билге генә түгел, әни җылысын гәүдәләндерә торган деталь дә. Геройның күңеле җирсү хисләре, балачак хатирәләре белән тулган. Әнисенең үлеме туган яктан аерылуны символлаштыра. "Шигырь самимилеге, садәлеге белән" укучыны "үзенең колы итә" . +Марсель Галиевнең мәхәббәт җырлары халык җырларының катлауландырылган һәм шәхсиләштерелгән үзенчәлекле вариациясен хасил итә, шул ук вакытта автор классик шигърият һәм ХХ гасыр лирик җырларының тәҗрибәсен дә исәпкә ала ("Көзге моң", "Айлы сагыш", "Кил минем дөньяма!", "Соңгы теләк", "Елмай син", "Көнләшмә!", "Нинди моң бар төнге күзләреңдә?", "Таныр идең микән?", "Миләшле көз" , "Гаепле түгелсеңдер"...). Алар лирик геройның монологы яисә аның сөйгән яры белән хыялындагы диалогы формасында язылган. Аларда Марсель Галиев җырның чылбырлы төзелеше, образларның баскычлы тараюы, төрле кабатлаулар, боҗралы композиция, даими эпитетлар кебек алымнардан файдалана. Анализлау өчен без шагыйрьнең иҗади тәҗрибәләренең юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирә торган җырларны алырга тырыштык. +"Көзге моң" әсәрендә шагыйрь элегик шәһәр романсының потенциалын тормышка ашыра. Автор игътибарының үзәгендә бөтен тирәнлегендә кешенең интим хисләре тора. Көйле-сузылмалы стихия әсәрнең эчтәлегендә дә, поэтикасында да чагыла. "Көзге моң" әсәре драматик һәм трагик төсмерләргә бай. Романска аерылышу һәм бәхетсез мәхәббәт темалары хас. Сөю тарихы үрнәк аранжировкада бирелә: көз төсмерләрен үзендә туплаган пейзаж; соңгы чәчәк таҗын өзеп сөю юрау. Очрашып, табигатьтә йөрү, диалог һәм кадр артындагы тавыш бер-берсен алыштыра. Марсель Галиев романсына әйтелмичә калганлык хас; укучы, шәхси хатирәләре, хыяллары белән тулыландырып, мәхәббәт тарихын үзе уйлап бетерергә тиеш. +"Көзге моң" әсәре метафорик характерда. Хисләр үсеше этапларына бер-берсен алыштырып килүче ел фасыллары туры килә: хиснең тууы - яз, иң югары ноктасы - җәй, юкка чыгуы - көз. "Көз" һәм "җәй" образлары аеруча көчле психологик басым белән сурәтләнә. Лирик геройның драматик хисләре синтаксик яктан ике тапкыр, өч тапкыр кабатлау, шулай ук инкяр итү, сорау җөмләләрне бер-бер артлы куллану ярдәмендә чагылыш таба. Бу алымнарның барысы да авторга лирик геройның хистойгыларын җиткерергә ярдәм итә. +"Төрек кызы" җыры шәрык мәхәббәт шигъриятенең традицион мотивларын бер урынга туплый. Бу әсәрдә җир йөзендәге бердәнбер һәм кабатланмас кызның матурлыгы мактала. Идеал төрек кызы - гөл антитезасы аша раслана. Портретка гомуми сыйфатлар хас, алар индивидуаль түгел: "дөньяда бер чибәрлегең", "күзләреңнән йолдыз чәчеп, / көләсеңдер", "күз карашын / өзәсеңдер". Мәхәббәт хисе сакральләшә: "гүзәллеккә сокланудан яктыра җан". Төрек кызы хисләр белән идарә итүче төсмерен ала: "күңелләрне күңелләргә челтәр итеп / үрәсеңдер". Шәркый эчтәлек һәм күтәренке эмоциональлек үзенчәлекле ритмик рәсемдә чагылыш таба; автор бу вакытта өчләштерү, эндәшү алымнарыннан һәм тойгылы конструкцияләрдән файдалана. +Марсель Галиевнең дөньясы - капма-каршылыклар белән сынып беткән, шулай да берникадәр бөтенлеген саклап кала алган халык аңы һәм теле дөньясы; яңа модалы, ят шаукымнарга иярмичә, борынгылыгын, табигыйлеген, үзенчәлекле рухын җуймаган, шул ук вакытта замананың асыл сыйфатлары белән баетылган дөнья; фольклор, төрки-татар, җырлы-стихияле, ягъни хәзерге индивидуалистик-рефлектив аң фонында коллектив-аңсыз булып тоелса да, үз мифын аңлы рәвештә тудырган тирән, үтә шәхси, үз-үзен танырга, табарга тырышкан автор дөньясы; кинәт туган эчкерсез лириклык, чынбарлыкны фәлсәфи күзлектән аңларга һәм аңлатырга тырышу, тарих һәм заман дөньясы; шигъри стильләр төрлелегендә шагыйрьнең үз шәхесен күрсәтә алган дөнья. +Марсель Галиев - сәләтле прозаик та. Аның "Ак абагалар" (1973-1974), "Алтын тотка", "Нигез" (1984) повестьлары, "Ерак урман авазы" (1981) романы үз укучысын бик тиз таба. Д.Заһидуллина фикеренчә, повестьларында әдип классик романтизмның иң яхшы традицияләрен тергезә, модернистик алымнарны кулланып, реализм кысаларын киңәйтә. Проза әсәрләрендә язучы кеше җаны-рухындагы тирән уй-хис тирбәлешләрен заман, туган җир, туган табигать һәм тарихи хәтер белән бәйләп, тормыш вакыйгаларын югары сәнгать кимәлендә гәүдәләндерә. +"Туксанынчы еллардан башлап матбугатта өлешләп басыла килгән һәм 1998 елда аерым китап булып нәшер ителгән "Догалы еллар" исемле сәнгати-публицистик әсәре язучының күңел дөньясын - уй-гамьнәрен, әрнү-шатлыкларын, өмет-кичерешләрен, заманның һәм үткәннең тарихи вакыйгалары фонында күренекле шәхесләрнең, үз чордашларының җанлы портретларын шагыйранә бәян итә". Әдипнең "Догалы еллар" җыентыгына кергән әсәрләрне замандашлары үтә дә нык кызыксынып укып барганнар. А.Гыйләҗев архивында бу китап турында бик кызык фикерләр сакланган: "Кызыксынырлык әсәрләр генә үзенең шаукымы белән күңелләрне әсир итә... Марсель Галиев - үз ягының - Азнакай төбәгенең Олы бер патриоты. Китап - шул якка тирән мәхәббәтенең шаһиты. Китап "Чатыр тау җиле" исемле әсәр белән ачыла. Бу әсәр гади генә кереш сүз түгел, бу югары дәрәҗәдәге мәхәббәт поэмасы! Әдипнең һәр сүзе дога, кайнар ут бәйләме! Һәр ишарәсе - көрәшкә өндәү шигаре! Менә ул татарның, татар теленең бөеклеге, гайрәте, көче! +Аерым шәхесләргә багышланган гүзәл хатирәләр заманыбызның нинди катлаулы, каршылыклы фәлсәфи, сәяси буталышларының тирәнлеген аңларга ярдәм итә. Арадан берсен, чорыбызның зур шагыйре Равил Фәйзуллинга багышланган юлларын укыганда, кан кайнарланып китә. Шагыйрь алга дәшеп, үзе артыннан ияртеп, тормышыбызның кырыс чынлыгына алып керә. Җыентык бүгенге татар дөньясына тирән мәхәббәт белән сугарылган. Шулай да китапның төп максатын "Әрем исе әрнүле" әсәре чишеп җибәрә кебек. Ул моңлы уйларга, кайнар хатирәләргә манчылган, вакыт-вакыт күз яшьләрен сытып чыгара торган тарихи истәлекләргә багышланган. Автор татар халкының бөеклеген, аның тарихының горурлыгын ачар өчен татарлар озак еллар яшәгән, милләт буларак югары күтәрелгән, үз гасырында исеме күпме телләрдә кабатланган мәшһүр Алтын Урда мәмләкәтенең башкаласы Сарай Бату каласына барып җитә. Баксаң, татарлар гадел яшәгәннәр икән! Без мәктәп елларында каһәрләп укыган Чыңгыз, Бату ханнар нинди бөекләр булганнар! Ә бит аларның бөкрәйгән, хәерчегә тартым сурәтләре уку китапларында урын алган иде, безнең каныбызга начар яктан аңлатып сеңдерелгән иде. (Канга сеңгәнне кисеп ташлап булмый...) Белемле, зирәк, кеше кайгысына игътибарлы булганнар. Төзегән шәһәрләрендә бүтән милләт вәкилләрен кимсетмәгәннәр. Башка дин вәкилләре чиркәүләр салып, урысы урысча, әрмәне әрмәнчә - әмма бөтен милләтләр бер булып, бер асылзатка - ханнарга якынаеп яшәгәннәр. Марсель Галиевнең бөек Бату ханга багышланган сәхифәләре искиткеч кызыклы. Ул аны матур сүз өчен уйлап чыгармаган. Байтак кына тарихи чыганаклардан файдаланып хан һәм заман турында хакыйкатьне әйтергә теләгән. Һәм теләгенә ирешкән дә! Бу әсәрдәге шигърият хакында, авторның үз милләтенә, үз тарихына тирән мәхәббәте хакында озаклап сөйләп булыр иде [...]. +Тарих белән беркетелмәгән әдәбият та, әдәбият белән ныгытылмаган тарих та хәтәр заманнарда үзләрен-үзләре күтәреп тора алмыйлар, җимерелеп төшәләр. Тарих ул аерым кешеләрнең язмышыннан тора. Һәркем шул язмыш ияләрен эзләп табып, аларга һәм алар кылган гамәлләргә халыкның кичерешләрен ышанып тапшыра. Тарихи шәхесләр әдипнең уй-хыялларын, өметен буыннан-буынга күчереп киләләр [...]. +Бар ул бездә, татарда егетләр, бар! Аларны көнгә чыгарып, яктыда күрсәтергә генә кирәк. Марсель Галиев бөркет күзе, алмаздай нык иманы белән тарих төпкелләренә төшеп китә. Нәтиҗәдә, "Догалы еллар" кебек фәнгә дә, әдәбиятка да ныклы терәк булырлык, инде күгәрә башлаган күңелләрне дә кузгатырлык әсәр туа". +Безнең өчен Марсель Галиевнең китабы - ХХ гасырның икенче яртысы татар интеллигенциясе тормышының һәм эшчәнлегенең бәһасез әдәби елъязмасы. +"Догалы еллар"да Марсель Галиев, үзен татар әдәбиятында 70нче еллар буынын чагылдырган иҗади шәхес итеп сурәтләп, биографик миф тудыра. Башлангыч нокта булып Казан университетының журналистика факультетында укыган еллары турындагы хатирәләре тора. Соңгы аккорды исә - "Юлына - шигъри җәймә" язмасы, монда автор замандашы Ркаил Зәйдулла хакындагы уйланулары белән уртаклаша, шул ук вакытта үзенең әдәби юлын анализлый. +Язучының әдәби портретлары үзендә эссе һәм публицистика билгеләрен туплый. Алар өчен геройларны шәхсиләштерү хас, бу исә авторның сурәтләнгән геройлар белән тыгыз элемтәдә торуына нигезләнә. Әдәби портретларның структурасы ирекле, текстка хатирәләр, искәрмәләр, аерым сурәтләүләр, шәрехләүләр һәм интервьюлар кереп китә. Җәенке хикәяләү формасында геройның холкы, үз-үзен тоту манерасы, биографиясенең һәм иҗади эшчәнлегенең аерым чорлары тасвирлана. Нәтиҗәдә укучы аерым кеше турында гына түгел, ә тарихи чор образы турында да төрле һәм кызыклы материал укый ала. +Заманында Ф.Сафиуллина әлеге әсәргә бик тә зирәк бәя бирә: "Бу әсәрдә - хөр фикернең ирекле агышы; бу әсәрдә - халкыбызның ачы язмышы, аның данлы үткәне белән горурлану; бу әсәрдә - "татар феномены"ның асылын аңларга тырышу; бу әсәрдә - күңелне ярып кергән риваятьләр, тарихи вакыйгалар...". +2005 елда Татарстан китап нәшриятында әдипнең "Рух" исемле китабы басылып чыга. Аны эчтәлеге һәм язылу стиле буенча "Догалы еллар"ның дәвамы дип карарга мөмкин. Китапның нигезен татар рухының асылын ачуга багышланган "Рух" поэмасы тәшкил итә. Поэма кысаларга утыртылган: әсәрнең иң башында билгеләп үтелгән шагыйрь һәм шигърият темасы әсәр ахырында кеше рухының мөстәкыйльлеге чыганагы булып аңлашыла башлый һәм сакральләшә. +Поэманың нигезендә шагыйрьнең рухка терәк булырдай төшенчәләр хакындагы уйланулары ята. Алар тел, җыр һәм хәтер булып төгәлләшә. Сүзгә һәм Туган Телгә багышланган өч эссе бүлеп булмаслык бөтенлек хасил итә. Аларда автор кешенең үзен сүздә чагылдыру ихтыяҗы артында нәрсә ятуын белергә тырыша. Укучыга әдип туган телдәге сүзләрнең искиткеч зур потенциалын ачып бирә һәм аларның бүгенге көндә саегуына борчыла. Бу уйлануларның иң югары ноктасы булып авторның туган телгә, милләт күңелен туендырып торучы чишмәгә мәдхия укуы тора. +Җыр рухны шатландырып, көчәйтеп торучы терәк итеп сурәтләнә. +Эсселарның аннан соңгы циклы рухның нигезе булган хәтергә багышлана, төрки тарихның бөтенлеге аңлатыла. Автор игътибарының орбитасында - ат, җир-су, дала, фән кебек образлар. Тарихны кешеләштерү өчен, Марсель Галиев легендар хакимнәр образларын тудыра һәм аларны хронологик тәртиптә бирә: Атилла, Бөек Төрки каганлык каганнары, Чыңгызхан. Автор ихтыяры белән хәтер милләт юнәлергә тиешле офыкка әверелә. Моңарчы үсеп, киңәеп килгән автор фикере, ниһаять, тарая башлый. М.Галиев "милләт рухы" төшенчәсен һәм "татар" этнонимын аңлатырга алына. "Рух" 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +1552 ЕЛ: ХӘТЕРЛӘР ЯҢАРУ +Ни өчен татарның тарихи хәтере гел 1552 елга әйләнеп кайта? Бер карасаң, әле бит башка татар дәүләтләре соңрак та яшәгән. Кырым ханлыгы, гомумән, госманлы төрекләре кул астындагы протекторат буларак 1783 елга кадәр килеп җиткән. Шуңа да карамастан, 1552 ел бөтен татар дөньясын да борчый торган дата булып тора. Ахрысы, эш XVI гасыр уртасында татарларның дәүләт суверенитетларын югалтуында гына түгел. Казан ханлыгын яулап алудан соң, Мәскәүдән Көнбатыш илләренә киткән хәбәрдә "Возвысилась руна христианская над мусульманами" дигән сүзләр бар. Ягъни йөзләрчә еллар буена (Болгар дәүләте чорын да истә тотсак) мөселман цивилизациясенең бер өлеше булган татар дөньясы XVI гасырның икенче яртысыннан башлап чит цивилизация басымы астында кала. Бу, билгеле, колониаль халәт булган, ләкин икътисади һәм сәяси яктан гына түгел, рухи яктан да. Әмма, татарлар бу гадәттән тыш шартларда, Мәскәү дәүләте күпме генә тырышса да, сынмыйлар, рухи дөньяларын саклап калалар, ягъни тулаем алганда православ цивилизация эченә кермиләр. Алай гына да түгел, тарихтан килгән толерантлык ияләре буларак - ә бусы күпмилләтле Алтын Урда җәмгыятенең варисы - татарлар шушы урыс-православ цивилизациясенә дә уңай йогынты ясый алганнар һәм үз-үзләренең мөселман буларак яшәешләрен тәэмин иткәннәр, ә XIX йөздә илдә гомуми шартлар үзгәрүгә, мәдәни мирасларына таянып урыслар башкара алмаган нәрсәне - Аурупа өчен генә хас реформацияне (җәдитчелек шул инде ул) үткәреп, чын милләт формалаштыру эшенә тотынганнар. Әйтергә кирәк, дөньядан бу юнәлештә әллә ни артка калмыйлар алар, чөнки Көнчыгыш Аурупада башка халыклар да милләт төзелешен XIX йөздә генә башкарганнар. +1552 елдан - безнең милләтебезнең суверенитеты - эчке эшләрен үз ирке белән башкару мөмкинлеге әле безгә шул дәвердән соң кире кайтарылмады диярлек. Ләкин милләтебез исән, рухи дөньясын яшәтү һәм үстерү юлындагы көрәштә. Халык үз бәхете өчен ныклап көрәшә икән, алдагы көнгә өмет бар дигән сүз. +Казан ханлыгының соңгы сәеде Кол Шәриф язганча, татар, син "китмә бу җирдән, газа өмидегәр булса". Ә Аллаһыбыз күңелләрендә һәм эшләрендә аңа таянучыларны ташламас, бу очракта исә, Коръәндә әйтелгәнчә, безне "һичкем җиңә алмас" (Коръән, III сүрә, 160 аять һәм IX сүрә, 25 аять). Дөрес, безнең эшебез өчен көрәш тиз генә тәмамланмас, шуңа күрә алга таба да бабаларыбыз тәҗрибәсенә таянып хәрәкәт итәсе булыр. +Дамир ИСХАКОВ поэмасын авторның үз халкы өчен борчылуы камап алган. Һәм әдип милли рухны тергезү өмете чаткысын Коръәннән табарга хыяллана. +"Догалы еллар" һәм "Рух" китапларында язучы үзен сыгылмалы, нәзакәтле сүз остасы итеп күрсәтә. Автор укучыны киң эрудициясе, фикерләренең фәлсәфи тирәнлеге белән генә түгел, туган теленең байлыгын белүе, һәр сүзнең әһәмиятен, мөмкинлеген, яңгыраш потенциалын тоя алуы белән дә җәлеп итә. +Соңгы елларда язылган шигырьләрендә Марсель Галиевнең тәнкыйди фикере көчәя, тавышында аксакал ноталары ишетелгәндәй була. Бигрәк тә татар халкына адресланган "Ничек хәлең?" шигыре игътибарга лаек. Ул шагыйрьнең туган халкы белән сөйләшүенә, диалогына корылган. Укучыны татар халкы язмышы хакында уйланырга чакырыр өчен, Марсель Галиев җеп йомгагы архитипик образына мөрәҗәгать итә. Татар халкының бүгенгесе формага кермәгән бер тотам йонга охшаган. Шагыйрьнең тавышында никадәр фидакяр сөю, яшерен сызлану, көчле ярсу, гадел ачу яшеренгән! Замандашларын йокыдан уяту, иллюзияләрдән арындыру теләге дә табигый яңгырый: ("Әйтә татар: / - Булмагае!"). Шагыйрьнең диагнозы кырыс, карашы үтемле: бүгенге татар - таркау, куркак, басынкы, тырыш халык. Шагыйрь тырыш замандашларына үз эшләренең нәтиҗәсеннән файдалану язмаганлыгы хакында яза. Татар җиренең байлыкларын туздыру аеруча шагыйрьнең ачуын чыгара. Аның масштабы һәм тизлеге ат чабышы имплицит образы аша ассызыклана, бу очракта автор нефть торбаларын узышу сукмагы белән чагыштыра. Аның сүз уйнатуында (җир / "чир майлары"), чагыштыруында ("тел өзәрлек / Кармак йоткан балыкмы без?") никадәр сарказм яшеренә! Рефрен исә шигырьнең эмоциональ кызуын көчәйтү өчен кулланыла. +"Шагыйрьләр түтәле буйлап", "Куркыныч төш" шигырьләрендә автор заман шагыйренең иҗат кредосын формалаштырырга тырыша. Бу әсәрләрнең беренчесендә шаярып әйтелгән мәзәк сүзләр артында авторның хәзерге татар шигъриятеннән, иҗтимагый позициясен йөзгә бәреп әйтә алмаган көчсез шагыйрьләрдән канәгать булмавы яшеренә. Икенче шигырьдә автор, антиутопия сыйфатлары хөкем сөргән төш формасына мөрәҗәгать итеп, шигъриятнең гражданлык потенциалы турында сүз алып бара. Шагыйрьнең нәтиҗәсе куандырырлык түгел: "Яши дөнья, яшьни дөнья, кешни дөнья, / Шигъри дога кысылса да..." +"Дәһшәтле чибәрлек" шигыренең нигезендә "айлы алка таккан чын әниләр" - "замана чәчәге" антитезасы ята. Шагыйрь укучыларны татар хатын-кызының милли идеалы хакында уйланырга чакыра. Әсәрнең өчтән бер өлешендә ул авторның үз сатирик очлы сүзе ярдәмендә сурәтләнә (яшь ана портреты). Күңелендә исә автор моңлы бишек җырлары җырлаган, догаларында борынгы бабаларыбыз зирәклеге, буыннар арасындагы бәйләнеш сакланган әнисе турындагы хатирәләрне саклый. +"Марсель Галиев үз халкының кайгысын иңенә алып, гасырлар сулышын тоеп, киселгән хәтерне, имгәтелгән тарихны дөреслек юлына алып чыгу рухы белән яши". Язучы "сүзенең тәмен, эчке аһәңен, җегәрен сиземләп яза". "Аның өчен иң мөһиме - тел. Әсәрне тәсбих тезүче сүз - [...] аның бердәнбер коралы. Бу өлкәдә ул "милләтче", - бик дөрес бәяли М.Галиевнең иҗатын Т.Галиуллин. +Танылган әдип - шагыйрь, прозаик һәм драматург М.Галиев заманында әдәби эстафетаны Ә.Еники, М.Мәһдиев, А.Гыйләҗев кебек татар әдәбияты классиклары кулыннан кабул итеп ала. Татар мәдәнияте хәзинәсенә ул үз өлешен кертеп калдыра. Ярты гасырдан күбрәк вакыт аралыгында татар тормышы яисә бу тормышның әһәмиятле өлеше Марсель Галиев иҗатының сихри көзгесендә чагылыш таба; ул көзгегә карау - үз-үзеңне аңлау белән бер. +РУХИ КАМИЛЛЕККӘ ОМТЫЛУ +Бүгенге прозада татар әдәбиятының күркәм +традицияләрен, Ә.Еники, А.Гыйләҗев, М.Мәһдиевләрдән +килгән эчке аһәңен дәвам иттерүчеләр булуы сөендерә. +Нәбирә Гыйматдинованың соңгы еллар прозасын +шул ызанга мөнәсәбәтле бәяләп булыр иде. "Нәбирә +Гыйматдинова - повесть жанрына тугрылыклы автор. +Елга бер мәртәбә повесть бастырмаса, Нәбирә Нәбирә +Гыйматдинова булмас иде", - диюе белән Л.Лерон +тулысынча хаклы. +Соңгы еллар татар прозасына бәя биргәндә, +Н.Гыйматдинованың "Нурулла" бәяны проблема +куелышы ягыннан да, әдәби алымнар кулланылышы +җәһәтеннән дә аерым игътибарга лаек. Әсәрдә татар +иренең аң төпкелендә язылган тыйнак-горур, заман +шаукымына буйсынмас асылы ачылу тарихы сөйләнелә. +Нурулла белән бәйле вакыйгалар аша автор кешедәге +курку хисенә бәя бирә, курку хисен тормышка, кешеләргә, сөйгән ярга мәхәббәтне тану гына җиңә ала, дип раслый. Бәян экзистенциаль мотив белән өретелгән: төп герой Нурулла тарихы яшәү-үлем чикләрендә бирелә. Клиник үлем кичергән Нуруллага авылдашлары Әүлия дигән кушамат тага. Мәдәни герой образы алга чыгарыла: җиргә җаны-тәне белән береккән әүлия-Нурулла бетү юлына чыккан авыл-колхоздагы иманны тергезү өчен фани дөньяга кайтарыла: "Ике дистә елда шушы хуҗалыкка җаны белән береккән иде ул. Басу-кырларның кара туфрагына аның күпме сәламәтлеге чәчелде, тик кире шытмады... Йөрәге чәнчегәндә, күкрәген уып, буразна кырыйларында әзме утырды рәис?! Җәйләүләрдә, терлек тоягы астында никадәр исәнлек тапталды..." +Нурулланың рәислектән алынуының сәбәбе "авылыбызга дуңгызларны кертмибез", дип чаң сугарга йөрүе белән бәйле булса, янәдән хуҗа булгач, Нурулла, ни гаҗәп, берникадәр куркып кала: "Аннары ул үзе дә икеләнә башлады. Буяласы буялган инде... Әллә тимәскә микән? Хуҗалык өшәнгән, җирләр сөрелмәгән, сыерлар картаеп, сөтен киметкән иде. Бердәнбер карап торган нәрсә - шушы тукмак борыннар". Геройның портретын биргәндә, автор эчке әрнүләренең нәтиҗәсе итеп тән газабын сурәтли: "Өч айдан тәмам ябыкты Нурулла. Ә бер көнне... Хәер, таң сызылган иде инде. Ул уяу иде, күзен түшәмгә төбәп, чәбәләнгән уйларын бер җепкә тезмәкче иде, гәүдәсе кинәт кенә, авырлыгын җуеп, караваттан күтәрелгән сыман тоелды". Әрнү-сызланулар сызыгы төш алымы, аң агышы ярдәмендә көчәйтелә: "...Кинәт аны торгызып, аягына бастырдылар. Ир, күзен уып, алдына карады. Ямь-яшел уҗым кырында - озын өстәл артына ап-ак киемле, ап-ак чәчле бабайлар тезелешеп утырган иде. Түрдәгесе Нуруллага эндәште: "Йа, углан, син иманыңны каралттың, вәләкин без сине хөкем итмибез, без сине мотлак кисәтәбез: хәрәмне себереп түкмәсәң - авылың бетә, углан!" Ул: "Бәй, син ерак Киләхмәт бабай түгелме соң?" - димәкче иде, гәүдәсе, төртеп еккан төсле, ятагына ишелде". Нурулла бетү ягына чыккан авылда (җәмгыятьтә) иманны тергезү өчен исән калырга тиеш: "...Ул караңгы тыкрыктан каядыр очты. Алда гаҗәеп матур нур балкышы иде, ир шуңа орынам дигәндә генә катгый боерык ишетте: "Борыл, кире борыл, Нурулла! Дөньялыкта бер бурычың үтәлмәгән, Нурулла-а-а!" +Авыл-җәмгыятьне хәрәмнән тыелу, иманга килү генә коткарып кала ала, дигән автор карашы әрвахлар тавышы - Киләхмәт бабай сүзе кебек ишеттерелә. Нәсел-буыннар сөйләшүе төш, үлем саташуы алымнары, Чурайбатыр атамасы аша мәгълүм миф белән тоташтыру, Әүлия кабере дип бирелгән урын образын сакральләштерү аша бирелә. Экзистенциаль мотив пейзаж бирелешендә дә тоемлана: "Куе зәңгәрсу күк йөзендә ярым ай калыккан иде, гүя дулкыны бәрелеп, аның бер чите нарат өстенә кителде. Урман калтыранып куйды". +Субъектив образ - хикәяләүчесе ярдәмендә автор "тавышы" яңгыратыла, буыннардан килгән милли яшәеш фәлсәфәсе үткәрелә: "Тик мулла абзый ялгышты: беркем дә "әүлия" янына килеп маңгаен ормады. Адәм баласына фани дөньялыкта гел дөрес кенә яшәргә кирәк микән? Ялгышмыйча, читкә тайпылмыйча туры юлдан гына атласаң - табаныңа гөнаһ тузаны сыланмыйдыр һәм мин Аллаһ каршысына ак килеш, пакь килеш килеп басармын дип өметләнәсеңдер. А, юк, туган, бер нәни генә хатаң мең изгелеккә тиңләшергә мөмкин". +Үз туеннан качып киткән, ләкин шул ук вакытта үлем ягына борылган сөйгәнен фани дөньяга кайтарган Туйбикә-Нурулла сызыгы романтик яссылыкта. Әдәбият галиме Д.Заһидуллина Н.Гыйматдинованың 1980-2000 еллар иҗатын анализлап, аның әсәрләрендә романтик геройларның вазифаларын тәгаенләштергән иде. Бу әсәрдә язучы реалист Нурулланы олы хисләр, яшерен әрнү-сызланулар ярдәмендә "чистарта", романтик итә. Чөнки Нуруллага йөкләнгән миссияне - авыл һәм җәмгыятьне гөнаһ баткагыннан тартып алуны реалист герой гына башкарып чыга алмаячак. Әсәрдә романтик сызык авторның мөнәсәбәтен күрсәтү өчен кирәк булып чыга. Әйтелгәнчә, Нурулла-Туйбикә сюжеты шушы йөкләмәне үти. Вәгъдә - иман, дип инанган ир заты сүзендә тора: "...ун машина табылды, ЗАГС белән кафе сөйләшенде, үзе дә, энәдәнҗептән киенде... Әле моңарчы Чурайбатырда болай зурдан кубып беркемнең дә килен төшергәне юк иде". Табигать тарафыннан идеаль чынбарлык кору өчен салынган көчне тою кешене бәхетле итә - гармониягә якынайта, ди автор. Кияүне каршылаган яртылаш бөкрәйгән "ананың чырае болыт сарган сыман караңгы иде". "Туйбикәбез кичәгенәк зур укуларга дип Казанга китте" дигән сүзләр Нурулланың "гәүдәсен тораташка әйләндерә", "ул телен дә көчкә кыймылдата": "Бүг...ен без...нең ЗАГСта языл... язылышу көне! Таг... тагын бер сәгатьтән!" Автор Нурулланың эчке халәтен болай тасвир итә: "Егет тораташ гәүдәсен капкага табан сөйрәде. Хәзер инде аяк җирдә - чынбарлык аны хыял иленнән аска табан тарткан иде. Күктәге болытлар да якын, бик якын, тик алар хәзер таш кебек укмашып баш түбәсенә ышкылалар иде". +"Күзен хәсрәт элпәсе каплаган" Нурулла башка сыймаган гамәл кыла - юлында беренче очраган кызга өйләнә, шулай үзеннән кача, кальбенә гамьсезлек, курку хисе кертә. Гамьсезлек - кешенең матур хисләрен үле хәлгә китерергә сәләтле халәт. Укучы күңеленә курку хисе кешедәге иң матур тойгыларны җимерә алучы, аны түбән тойгыларга таба боручы көч, дигән хакыйкать урнаша. Әмма күңелендә курку хисе урын алган кешеләр асылда үзләрендәге бу хисне күралмый, аның табигый түгеллеген белә, хөрлеккә, бәйсезлеккә ирешү юлларын эзли. Тыйнак, басынкы, "мыштым" Саҗидә Нурулланың йөрәгенә тирән оялаган әрнүләрне, билгеле, баса алмый, Туйбикә турындагы хыял берөзлексез ирнең күңелен тырнап тора, ымсындыра, кызны күрүгә, ир заты янәдән үз асылына кайтырга омтыла: "Бу хатын, Казаннан күченеп кайтканнан бирле тып-тын гына аккан гомер елгасында дулкыннар уйната иде. Нурулланы ике яктан ике көч йолыккалый: аның берсе - горурлык, икенчесе - ярату иде. Тик соңгысы көчлерәк иде. Йөрәкне кырык хәнҗәр белән чәнчегән Туйбикәгә ул һаман суынмады". Н.Гыйматдинова кешегә үзгәрер, дөрес юлга чыгар өчен бирелгән мөмкинлек турында кабатлап әйтә. Туйбикә үлеп барган Нурулланың тәнен яшәү ягына алып чыга, ләкин җанын коткару өчен яратуын танырга өйрәтергә кирәк, шуңа шарты да катгый: "Өйлән миңа, Азизов, минем капризым шул". Шул рәвешле, күңелдәге мәхәббәт хисен танып, аның өчен җаваплылык тоеп яши башлаганнан соң гына ир заты горур-буйсынмас холкын кайтара ала, үзенә ышанып яши башлый. Нурулла аң төпкелендә моңа әзерме соң: "моңарчы яшәлгән гомер"не "балта белән чабып ыргытып булмый", ләкин "яраткан кешеңне сагынып узган елларны да гамәлдән сызып булмый. Булмый! Берни эшләп булмый!" "Нурулла дәшмәде. Әйтә алмады ир, син бу юлысы да йөрәгемне телем-телем кисеп китәсең, тик монысы авыррак, монысы хәтәррәк, дия алмады". Шул рәвешле, югарыда китерелгән фикерне җөпләп китик: әсәрдә йөрәктәге курку хисен тормышка, кешеләргә, сөйгән ярга мәхәббәтне тану гына җиңә ала, дип дәлилли әдибә. Кешелек горурлыгын гамьсезлеккә алыштырып, аны бер тапкыр әйләнеп үткәннәргә - яшәеш тәртибен курку хисенә көйләгәннәргә тормыш-яшәеш төзәлү мөмкинлеге бирми, дип Нурулланы янәдән яшәү-үлем чигендә калдыра. "Болыт әсәре түшәлмәгән чип-чиста күк йөзенең нәни генә уемы каралып яшь койды. Бу - Туйбикә күзләре иде..." Туйбикәнең күзләре образы ярдәмендә тәкъдим ителгән горур-тыйнак булып үз асылыңа хыянәт итми яшәү турындагы хакыйкатьне әдибә башка әсәрләрендә дә үтемле итеп җиткерә. +Милли яшәеш фәлсәфәсен әдибә милләт хәтере, нәсел тарихы төшенчәләренә бәйләп аңлата. Татарстандагы иң бай кешеләрнең берсе дип тасвирланган Минһаҗев образы аша нәсел-ыруны инша язу өчен генә барлау, үзенең дөньяга ник килгәнен дә абайламый, иренең исемен дә кыскартып әйтә торган мыштым куркак Саҗидә образы аша кем баласы икәнеңне белмичә ятимә булып йөрү проблемалары кабыргасы белән куела: "Дәфтәргә исем теркәп кенә шәҗәрә ботакларында яфрак бөреләнми ул", - дигән Нурулла фикере автор тавышы кебек кабул ителә. +Шул рәвешле, А.Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" әсәрендә күтәрелгән мотивларны дәвам итеп, үстереп, Н.Гыйматдинова кеше тормышының мәгънәсе - рухи камиллеккә омтылу, гамәлләреңнең нигезен шул омтылыш белән үлчәү, үлем ноктасыннан бәяләү, дип раслый. Нурулла исә - үз асылына кайту юлына баскан татар ире-әмире. +Н.Гыйматдинова әсәрләрендә экзистенциаль мотивлар калку билгеләнә. Еш кына өметләрнең өзелүен, рухи бушлыкны кичерү кешене яңа сынау - яшәүне, матурлыкны юкка чыгаручы үлемне кабул итәргә әзерли, дигән мотив алга чыгарыла. "Ачкыч" әсәрендә шул ук фәлсәфә дәвам иттерелә. Хикәяләүче сөйләме буларак тәкъдим ителгән автор тавышы: "...бәндәнең күкрәге бик-бик тар итеп яратылган. Тәкъдир бизмәнендә һәркемгә үз өлеше генә үлчәп бирелә. Шуңа канәгать бул, шуңа шөкрана кыл, димәк". Авыл мулласы Йосыфның кан туганы Шакир авылдагы изге урынны - ата-баба ядкәре Әүлия тавын бозып, йорт салдыра, таудагы суырлар адәм ыңгырашуы белән елый. Озак та үтми, Шакир, җыйган барлык мөлкәтен комарлы уенда оттырып, йөрәк белән егыла, үлә. Йосыф исә - балта остасы. Ул үз хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара. Йосыфның үз куллары белән эшләнгән әйберләре аның күңел матурлыгын чагылдыра: "Йа Хода! Нәрсәләр генә юк иде монда! Идәннән түшәмгә кадәр тезелгән биек киштәләрдә кечкенә күләмдәге ишек, тәрәзә, өстәл, урындык үрнәкләре... Тылсымчы кулы һәрберсенә аерым-аерым бизәкләр "чиккән". Яшәешне нәрсә матур һәм мәгънәле итә? Кешенең хезмәте, башкаларга ихлас мөнәсәбәте, җиренә җиткереп башкарган гамәлләре белән башкалар алдында ышаныч яулавы, дип җавап бирә әдибә. +Шакирны соңгы юлга озатырга килгән Илсөяр язмыш борылышы алдында: "Илсөяр артистмы, әллә тамашачымы? Тамашачы икән, кәмитчелектән туеп, залдан чык. Әгәр артист икән, аның уенны өзәргә хакы юк, ул, җебен җепкә ялгап, ахырга кадәр үз ролен башкарырга тиеш". Автор хикәяләүче теле белән фәлсәфи проблеманы иҗтимагый мотивлаштыра, күз алдына "иман йортларының саны артып, бәндәдән иман югала башлаган замана" - ХХ гасырның 90нчы еллары килеп баса: "Илдәге үзгәрешләрдән явызланган нужа бабайның табиб, укытучы, галимә хатын-кызларны, дыңгычлап, сыйфатсыз чүпрәк-чапрак төялгән кул арбалары тарттырып, көтүләре белән урам базарларына куган көннәре иде. Дөньяда яңа төрдәге сәүдә туып маташа иде: монда әлегә берәүнең дә сату-алу тәҗрибәсе юк, монда һәммәсе дә тигез: алдашыргаалданырга, тәмәке тартырга, пыяла чәркәләрне чәкештереп аракы эчәргә дә барысы бергә өйрәнәчәк, соңрак кына, иләктә иләнгәч, кемдер батачак, кемдер яначак, ә кемдер акчага коеначак иде". Илсөярнең дусты Дамирә теле белән бу хакыйкать даими кабатлана, ул кызын ялагайлану, директорга төчеләнү, ясалма елмаю, ясалма көлү, гайбәт ташу талантына өйрәтергә тырышып карый. Әмма "иҗат колы" Илсөяр ни йорты, ни гаиләсе, ни акчасы булмаган мескен булып яши. Шакир белән танышу "халыкны җырлары белән елаткан" кызны үзгәртә, ир йорт ачкычын артистка Илсөяргә васыять итә. Ләкин Илсөяр йортны инде саттым, инсафлы, тыйнак Йосыфны үземнеке иттем дигәндә, Дамирә бу изге тауны бозып, халыкны рәнҗетеп салынган йортны алудан чиркануын әйтә... Автор тавышы: "Табигатьне адәм заты гына пычрата бит. Кулы белән дә, уе белән дә". +Бу өлештә янәдән инде күп тапкырлар әйтелгән фикерне кабатлыйсы килә. Н.Гыйматдинова иҗатында да мифлаштыру күренешенең колачы сокланырлык. Ислам диненнән мәгълүм детальләрне, әдәби мотивларны уйнату, мәдәни мәйданга чыгару яссылыгында әдибә иҗатын фәнни якын килеп өйрәнәсе бар әле. Алда әйтелгәннәргә өстәп, Кушнарат авылы, Әүлия тавының сакральләштерелүен билгеләп үтик: "Яз уртасы иде. Әүлия тавының сул канатын кояш ныграк җылыта да, анда күзне иркәләп ямь-яшел үлән шыта иде". Әхлак югалу, эчүчелек, ришвәт һ.б. авырулардан котылу юлын бары тик дингә кайтуда гына күрә автор. Шакир нихәтле начарлыклар кылып яшәсә дә, үлгәндә асылына кайтып, Йосыфтан дога белән озатуын сорый: "Барча нәрсәгә хуҗалык Аның кулында булган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, Аңа кайтарылырсыз..." +Ә.Еникиләрдән, М.Мәһдиевләрдән килгән милли-әхлакый нигезләрне саклау проблемасы калку куелган иҗатында әдибә әхлаксызлыкны, динсезлекне каракош дип тамгалый, ак торналарның - күңелдәге изгелекнең юкка чыгуына, "уңган халкының кырылганлыгына" сызлана, Минсаралар тавышы болынны кисеп үтә: "Татар - үз-үзен санламаган халык! Һәркайсы үзенчә бәхетле һәм бәхетсез дә". +Н.Гыйматдинова повестьларына фәлсәфи гомумиләштерүләргә алып килү дә хас. "Тәкъдир" әсәре яшәү / үлем бинар оппозициясен үзәккә ала. Утыз биш яшьлек талантлы артистка "әкрен генә үлеп баручы" Нәзирәнең җан халәте ул уйнаган образ - сөйгәненең Әфганстанда үлгәнлеге хакында ишеткән Нуриянеке белән тәңгәл: "Мин исә сәхнә уртасына тезләндем дә сулыгып-сулыгып еларга тотындым. Бәгыремнән актарылган авазлар, һәр хәрәкәтемне күзәткән залны тетрәндереп, бер мәлгә сулышсыз итте. Андый мизгелләр сирәк туа, бит монда ике хатынның фаҗигасе бергә кушылган иде". Ире хыянәтен кичергән Нәзирәгә язмыш мәрхәмәтле кебек, хатын, үзен җуйган хәлдә, Саматны очрата, яшәү серен ача, ләкин "тәкъдирдә язылган роль катлаулырак" булып чыга. Нәзирә сөеклесе белән кавышканнан соң яңа, тагын да авыррак сынау кичерә. Хатынга Чечня сугышында башын салган Саматның улы нәни Саматны тәрбияләргә, тәүге мәхәббәте Илһамның таянычын тоеп яшәргә язган икән. Автор тавышы: "Бер уйласаң, тормыш үзе дә сәхнә, тик аерма шунда гына: син анда үзеңне уйныйсың". +Н.Гыйматдинованың "Тыңла, сөйлим..." бәянында Мәликәнең сакраль / профан чиген үтүе тәкъдир ителә. "Бөтенесенә дә кәҗәләр гаепле иде" дип башланып киткән әсәрдә кабатлау алымы уңышлы кулланыла: төп образ Мәликәнең кушаматы да Кәҗә: "Чөнки мин "катымөгезлеләр"нең карендәше идем, минем кушаматым "Кәҗә" иде". Башка кешеләрдән үзенең нечкә күңелле булуы белән аерылып торган Мәликә образы табигатьнең, хайваннарның телен аңлый кебек: "Йа Аллам, сөтлебикә миңа шулкадәр охшаган, аңарда миндәге буй-сын, миндәге кирелек, миндәге тәвәккәллек, миндәге түземсезлек иде!" Кәҗәләрнең хуҗасы - Дәүләтша карт татар әдәбиятындагы Миңлебай картларның (Ә.Еники) һ.б.ларның рухи дәвамчысы - аксакал архетибы: "Ул, чынлап та, җен иде: каш-керфекләре ап-ак, чәч-сакал ап-ак, озын җиңле күлмәге белән чалбары да ак тукымадан тегелгән". +Гармониягә ирешү юлындагы Мәликә Лариса образы белән капма-каршы куелып чагыштырыла. "Төркемдә иң чибәр кыз" булган Лариса "ике алгы теше сынык" сәрхуш хатынга әверелгән, хәзер ул "үзенә күрә кечкенә генә җитәкче вазифасы"н үти, ул - "бомжлар анасы". Мәликә исә югары дәрәҗәләргә ирешкән хатын-кыз статусында: "Без икебез ике җәмгыять вәкиле идек. Алар арасында тирән упкын ята иде. Әгәр төсләр белән тамгаласак, без контраст идек, ак белән кара идек. Шуңа күрә узган-барган берсе - сәләмәгә уранган, икенчесе - энәдән-җептән киенгән хатын-кызларда нинди уртаклык бар икән, дип гаҗәпләнә иде". Мәликәнең фатиры җентекләп сурәтләнә: "Яңа фатирым якты һәм иркен иде. Диңгез төсендәге зәвык белән тегелгән тәрәзә пәрдәләре, ак күн белән тышланган диван-кәнәфиләр, аш-су бүлмәсендә имән өстәл тирәли тезелешкән аркасы челтәрле урындыклар, шкафтагы чех пыяласыннан койган алтын каймалы савыт-саба, көмеш кашык-чәнечкеләр минем җитеш тормышка ирешүемә бер мисал иде". Лариса яшәгән урын исә Мәликәнең фатирының "кире көзгесе" итеп тасвирлана: "Идәне таш бүлмә чүплек базын хәтерләтә, дивар кырыйларына сәләмә матраслар җәелгән иде. Ә уртадагы тәбәнәк кенә такта өстәлдә консерв банкалары, буш шешәләр, кырлы стаканнар чәчелешеп ята иде". +Мәликә үз язмышына туры килгән хәсрәтләрне кичерү өчен көч, егәр эзли, әрни, төрле юлдан китеп карый: "Биек таудан өстемә шыбыр-шыбыр каты әйбер яуды. Бу - хәсрәт ташлары иде... Нишлим? Бәдбәхет дип, ир бәндәсенең битен тырныйммы, әллә "ташлар" өеме астында сытылган җанымны юатыйммы? Түз, түз җан..." "Дәүләтша карт йортының ишеген бикләп, капкасын япканда, бәгыремне үткен пычак телде. Ильясның хыянәтеннән соң мин андый авыртуны тойган идем инде. Ирем мине ташлады, ә мин оямны ташлыйм... Икесе дә бер үк төрле әрнетә..." +Әсәр дәвамында геройларның психологик халәтләре вакыйгага, урынга карап тасвирланып килә. Мәсәлән, Мәликәнең "җир асты"нда яшәгән "тормыш төбендәгеләр" янында психологик халәте бирелеше: "Мин, керпе сыман йомарланган нерв төене, һичничек язылалмыйм, үз энәмә үзем кадалып җәфалана идем". Яки Илдарны өйләнгән дип белгән Мәликә хисләре: "Моңарчы күтәргән авыр йөгемә тагын берсе өстәлде: монысы сагыш иде. Әнә ул, күңелемне нечкәртеп, бөтен гәүдәмне йомшарта да, атларга комачаулап, аякларыма урала..." +Мәликә яратуга, назга мохтаҗ, аның күңеле берөзлексез сызлый: "Җанымны томан кебек үзәк өзгеч сагыш чолгады. Ә Илдар кайда икән? Кайда?"; "Болыт сыман баш очымда эленгән ялгызлык карлы яңгырлары белән өшетә-туңдыра иде. Мин дә җылы тансыклый идем". +Мәликә үз тормышы турында уйлана, ялгыш адымнары өчен үзен битәрли: "Йөрәгемне нәрсәдер борып-борып чеметте. Көя күбәләге төсле җанымны тапаган ялгызлык иде ул, ялгызлык! Кем өчен чәчем белән җир себерәм соң мин?! Ирсез, баласыз хатын көн-төн акча эшли! Ни кызыгы, йә?!" Ул үз хисләрен аңларга тырыша: "Ә нигә җанга бетмәс-тынмас сагыш оялаган соң?! "Беркем дә түгел..." Моны телем генә тәкрарлый, ә акылымның үз мантыйгы: "Кайчакта синең күңел тәрәзәңә берәрсе бер мизгелгә генә бага, ә сурәте пыялада мәңгегә үрелеп кала... Ә көн-төн тәрәзәңне күзләгән кешенең шәүләсе дә күренми..." Автор төш мотивын яратып куллана: "Шул төнне төшемдә Илдарны күрдем. Нәкъ өндәге төсле! Бу төш сагышымны көчәйтте генә", "...Төшем буталчык иде. Ләкин матур иде... Ваннаның суы нинди җылы... Хәзер юынам да, соңгы мода белән тегелгән күлмәгемне киеп, офиска киләм... Аннары фермага юнәләм... Ап-ак кәҗәләрем белән исәнләшәм... Без Илдар белән туйга әзерләнәбез... Яшерен сөю булып күңелемдә бөреләнгән шушы дорфа ир-егет кенә мине бәхетле итәчәк..." +Шул рәвешле, Н.Гыйматдинова хатын-кыз кичерешләрен тирән, үтемле, уйландырырлык итеп сөйләп бирә, моның өчен психологизмның төрле алымнарыннан уңышлы файдалана. +Бу җәһәттән, "Хатыннар сагышы" әсәренә игътибар итик. Биредә дус хатыннар язмышы тасвир ителә. Ниса Әхмәрова образы эшләнешенә бәя бирик. Язучы ханымның яшәеш фәлсәфәсе - "төче ялганга караганда ачы хакыйкать кыйммәт!" дигән гап-гади канун: "Ниса теле белән көрәшмәде, эчке халәте белән һәр ялганга, һәр икейөзлелеккә каршы чыкты". "Эшсезлектән арган журналистлардан" горур хатын хәзерге җәмгыятьтә кыргый булып тоелган ялган сөймәү гадәте, китап укырга хирыслыгы белән аерылып тора: "Ниса һаман каядыр йөгерә, ул һаман кемгәдер кирәк". "Җәмгыятьтә борын чөярлек бәләкәй генә статус - ир хатыны" булу бәхете аңа әлегә тәтемәгән: "табигать мәрхәмәтсез: ул хатын-кызны сайлау мөмкинлегеннән мәхрүм итә, шуңа дөньяда бәхетсез хатыннар, сагышлы хатыннар күбәя". +Бай ир хатыны Сандугач исә дустының кемгәдер кирәк булуына кызыгып карый, чөнки аның "өч кешелек гаиләсендә һәркемнең үз урыны". Сандугач авылын, үткәнен, бәхетсез мәхәббәтен сагынып сызлана, ире Бәдри Саматовичны хезмәтче Рокыя апаның гомер буе яратып яшәвен ул бик очраклы гына белеп ала... Икътисад бүлеге җитәкчесе Шакирә исә улын Самат Азаматовичның "акчаларына" өйләндерү хыялы белән яши. Улы "ничек инде ул, ирегеңне сат та, коллыкка төш", дигән фикердә тора, башка юл сайлый. +"Көн саен таң ата да, көн саен кояш бата торган" шушы кырыс чынбарлыктан качып, "караңгы белән яктылык арасында бәргәләнүче җанына урын эзләгән" кичәге түрә Бәхтияр Сәфәров белән горур язучы Нисаның урманда очрашуын күзәтик: "Хатын яланаяк иде. Сукмакны сарган кырмыскаларны сытмас өчен, табанын ылыс инәсенә кадата-кадата, кырыйдан атлады ул. Адәм ышанмаслык хәл! Казандагы офисның урам яктагы баскычына кадәр сакчылар куйдырткан иң зәһәр түрә япа-ялгызы киселгән имән төбендә утыра, язучы аңа сөт белән ипи китерә... Арган... Карашы кайсыдыр агач яфрагында..." +Әсәрләрдә субъектив фикер катламын сакраль / профан оппозициясе оештыра. Өч хатынның язмышын хикәяләүче субъектив герой автор тавышын ишеттерүче буларак кабул ителә, аңлана: "Адәм баласына тынгы юк: ул гомере буе көйсез җанын көйләп яши. Яраларымны тизрәк дәвалыйм, хаталарымны тизрәк төзәтим дип өметләнә. Ә җан, үчеккәндәй, мәшәкать арты мәшәкать өстәп тора. Чөнки ул фани дөньяныкы түгел. Аны шушы ыгы-зыгылы һәм гөнаһлы Җиргә вакытлыча гына очыртып җибәргәннәр, һәм җан, бу тарлыктан, бу кысанлыктан туеп, һаман каядыр билгесезлеккә ашкына". +Табигать күренешләренең сурәте дә сакраль / профан оппозициясенә буйсындырыла. Мисалга "Икебезгә дә авыр" повестенда сюжетка керергә әзерләүче пейзаж элементына игътибар итик: "Бу төн бик караңгы иде... Әйтерсең, җиһан, күктә йолдызларын кабызырга онытып, йокларга яткан. Айдан саран гына яктылык сирпелсә дә, күңел сөенер иде. Кайчагында төн кояшы бер иптәш кебек була. Тик төпсез "Тоба"ны анысы да яктырып та кинәндерми шул: яңгырлы төннәрдә дөньяга чыраен чытып, болытлар арасына чума". Урман, бүреләр - мифологик мотивларны барлыкка китерүче символлар. Төркиләрдә изге саналган бүреләр - "җан саклар өчен Тобага төшеп утырган", ярты гомерен чокырда уздырган Зәмзәмиянең дуслары: "Угрыларны йодрыгын селки-селки орышты ул. Бүреләр ырылдамады, гаепләрен таныган сыман, койрыкларын кысып, куак эченә шылды". Үзен мәңгегә ялгыз иткән "бәндәләр буйсынган законнар белән, бәндәләр үтәгән гадәтләрне үтәргә ярамаган чокыр"да көн күрүче хатын сыкрана, зар елый: "Аның "өстәгеләр" белән уртаклыгы калмаган". Повестьта герой әнә шулай серле, могҗизалы чынбарлыкта сурәтләнә, төгәлрәге, кеше күзеннән читтә торган, шом тудырган гап-гади чокырга сакраль мәгънә салына. Әтисе Хәбир күрсәткән башка чынбарлык кызын да кешеләр җәмгыятендә хөкем сөрүче явызлык, гаделсезлектән коткара, аның киләчәк язмышын билгели. "Чәчләре арыш саламы төсендәге кызны көтеп картайган" Вәгыйзьне дә үзгә чынбарлыкның бер вәкиле итеп күрәбез. +Шул рәвешле, Н.Гыйматдинованың сакраль / профан оппозициясе алга чыккан әсәрләрендә лейтмотив булып дөньяны хис аша танып-белү, мәхәббәт ярдәмендә хакыйкатькә якынаю турындагы фикер тора. +Н.Гыйматдинова повестьлары - хәзерге татар прозасының энҗе-җәүһәрләре. Язучының әсәрләрендә тәкъдим ителгән дөнья сурәте чынбарлыкның үзгә моделен төзи, гомумкешелек кыйммәтләрен ныгытуга хезмәт итә. +Гөлфия ГАЙНУЛЛИНА, +КФУ доценты +Редакциядән: +Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, озын гомер, иҗади уңышлар телибез! +Мөдәррис Әгъләмнең тууына 70 ел +ӘКӘ +Ян, йөрәгем! +Ян, белеп: +Гомерлек гәүдәң эчендә +Тыпырчына мәңгелек. +М.Әгъләм +Ташка уеп язарлык әлеге шигъри юлларны шагыйрь 24 яшендә иҗат иткән булган. Ул чакта әле аның "Кыңгырау" дигән тәүге китабы гына басылып чыккан, Әкәбезне ХХ гасырның иң зур шагыйрьләреннән берсе итеп танытачак "Учак урыннары" да, "Исәнме, йөрәк" тә, "Киләчәккә кайту" да, "Мин әйттем" дә дөнья күрмәгән, "Тукайдан хатлар" поэмасы да язылмаган. Ә үзендә нинди зур вә тирән ышаныч! "Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул"дан һич кенә дә ким түгел. Тукай үзен хәкарәтләүчеләргә "Җавап" шигырен 22 яшендә язып куйган, ләкин аны беркайда да бастырмаган. Мондый янәшәлекне тыйнаксызлык булыр дип уйлагандырмы ул, әллә үз шәхесе тирәсендә әледән-әле кубып торган ыгы-зыгының тагын да көчәеп китүен теләмәгәндерме - хәзер инде әйтүе кыен. Шулай да вакыт галиҗәнаплары Тукайның әлеге "тыйнаксызлыгын" мотлак икърар итте - аны кешелек тарихындагы иң бөек шагыйрьләр янәшәсенә куеп зурлады. +Әдәби даирәдә еш кына безнең дәвернең Тукаена тиңләштереп йөртелгән Мөдәррис Әгъләм дә, мәңгелеккә дәгъва кылып, һич кенә дә ялгышмаган бугай. Юк, шагыйрь бу очракта үз шәхесен, иҗатын гына күздә тотмый, ул, беренче чиратта, туган халкының мәңге яшәячәгенә иман китереп гомер кичә, иҗат итә. Шул очракта гына үз иҗатының да кадерле рухи байлыкка әвереләчәгенә ышана. Ә җаныңда шундый ышаныч йөртер өчен, халкың бәгыреннән өзелеп төшәргә кирәктер ул... +Шулай туры килде: безнең яшьлек совет хакимияте йогымында гына түгел, Мөдәррис әкә йогынтысында да үтте. Билгеле, ул гел уңай гына да булмагандыр, ләкин әдәбият гыйлеме, шигърият буенча биргән сабак-дәресләре өчен безнең буын егетләре - Ркаил Зәйдулла, Ләис Зөлкарнәй, Ләбиб Лероннар аңа бик тә рәхмәтледер дип беләм. Дөресен генә әйткәндә, без студент чакта, гомумән дә, шагыйрь кеше Мөдәррис Әгъләм шикеллерәк булырга тиештер, дип уйлый идек. Үзе дәрвиш, үзе җитди, үзе мәзәкчән, үзе хәйямләнергә дә, үзе өчен бер файдасызга борчак шыттырып юанырга да маһир, үзе "патшалар ятлап алырлык шигырьләр дә яза". Өстәвенә буйсыны да иң кәттә шагыйрьләрнеке кадәрле генә. Шигырьне дә чәчәннәрчә осталык белән, үзәккә үтәрлек итеп уку-сөйләү куәсенә ия. Кыскасы, шагыйрь буласы килеп, тәртәгә тибәргә кыҗрап йөргән бездәй сары томшыклы яшьләргә менә дигән өлгеүрнәк иде ул. Шуңа күрә без аңа, нәкъ шәркый кардәшләребезчә итеп, Әкә дип олылап эндәшкәнбездер дә инде. Юкса ул чакта аның үзенә дә 33 яшьләр чамасы гына булган ич әле. Ә бу яшьтә күпләребезгә яшь шагыйрь статусы да бик килешеп торадыр... +Мин үзем университетка укырга килгәндә, Мөдәррис Әгъләмов дигән шагыйрьне "Учак урыннары" дигән китабы аша белә идем. Яшерен-батырын түгел, китапханәдән шагыйрьләрнең куен кесәсенә җайлы гына сыешлы байтак җыентыкларын чәлдердем мин пионердан комсомолга күчеп йөргән чакларда. Роберт Әхмәтҗановның "Йолдызстан"ын, Равил Фәйзуллинның "Аҗаган"ын, Рәдиф Гатауллинның "Кояшлы утраулар"ын, Ренат Харисның "Кайтаваз"ын, Гәрәй Рәхимнең "Вәгъдә"сен, Разил Вәлиевнең "Зәңгәр кабырчыклар"ын, Зөлфәтнең "Язмышлар ярында"сын, Мөдәррис Әгъләмовның "Учак урыннары"н мин әнә шул рәвешле кулга төшердем. Мәктәп баласының үзенә күрә дәреслекләрдә язылмаганчарак, ирекле формадагы чатлыботлы шигырьләр укып карыйсы килү галәмәте булгандыр инде бу, күрәсең. Дөрес, Зөлфәт белән Мөдәррис, безнең күз ияләнгәнчә, һаман да шакмаклап яза язуын, әмма шигырьләре күңел төпкелендә гел яңача яңгырап тора. +...Үз халкыңның киләчәген, +Үткәнен, бүгенгесен; +Кайгысының, шатлыгының +Зурлыгын белер өчен, +Еракка китеп кара син, +Еракка китеп кара! +М.Әгъләмне бик яшьли зур шагыйрь итеп танытачак "Еракка китеп кара" шәлкеменнән бу шигъри юллар. Белмим, ул заманда әле татарда үз халкының кемлеген белер өчен еракка китеп карарга өндәгән башка берәр каләм әһеле булды микән? Ни әйтсәң дә, безнең хак тарихка тулаем табу салынган, цензорлар хәтта күпнокталардан да "криминаль" мәгънә эзләп матавыкланган, тел яшереп яшәлгән чорсыз чорлар ич бу. Тарихчы галимнәр дә "еракка китеп карау" хокукыннан мәхрүм ителгән. Ә шагыйрь шигырьдән шигырьгә шушы хокукны даулап оран салуын белә. Әнә ул, галимнәргә ияреп, археологик экспедициягә чыга. Билгеле инде, археологларга чордан чорга күчеп сәфәр кылыр өчен бик еш кына утлар, сулар кичәргә дә туры килә. Менә бу юлы да аларга юлларында очраган елганың аргы ярына чыгарга кирәк була. Бирге яр буенда көймәләр дә чайкалышып тора торуын, әмма алар бәйдә - тимер чылбыр белән йозаклап куелган. Һәм шулчак без чарасызлыктан өзгәләнгән шагыйрьнең җан авазын ишетәбез: +Син көймәгә басып кычкырасың +Ерак бабаңнарга: "Көймә ю-ю-к!" +Экспедиция. Йозакларга +Күзне текәп, ятам уйланып. +Әйе, ул чакларда көймәләргә генә түгел, телләргә дә амбар йозагы салынган иде. Революциядән соң гына культурага ирешкән, укый-язарга өйрәнгән, бәхет-сәгадәткә тиенгән милләтләр партия җитәкчелегендә, тигез сафларга тезелешеп, бердәм совет халкына әверелеп бара. Милли мәктәпләр, ата-аналар соравы буенча, бер-бер артлы ябылып тора. Бик күпләр бу хәлләргә күңелдән ризасызлык белдерсә дә, йә эндәшми кала, йә дөрес җирдә дөрес сүзләр сөйләп йөрүне кулайрак күрә. Билгеле, милли сәясәттәге әлеге башбаштаклыкны фаш итәргә кыюлыгы җиткән, аз санлы, гаярь "фетнәчеләр" дә була, ләкин бу илдә андыйларны игә китерүнең иң камил ысуллары да эшләнгән шул. Ә менә осталык куәсең җитсә, шигырь телендә үз заманың, үз халкың өчен иң көнүзәк, иң кирәкле сүзләрне дә әйтергә мөмкин. Һәм шагыйрь әйтә дә: +Мин дә җавап эзлим әткәм кебек, +Мин табышмак чишәм нәселемә. +Аяк-кулын вакыт чишәр аның, +Сөйләр телен кемнәр чишәр менә... +...Мин табышмак чишәм нәселемә. +Моннан кырык биш ел чамасы элек иҗат ителгән шигъри юллар бу. Ни аяныч, бүген ул тагын да актуальрәк яңгырый башлады. Хәзер милли мәктәпләрне ябып куярга да, ана телен үгисетергә, хәкарәтләргә дә бернинди "ата-аналар теләге" дә кирәкми. Хәзер барысы да кануни нигездә, ачыктан-ачык эшләнә. Әмма кайбер җор теллеләрнең БДИ дигәннәрен бердәм дәүләт изасы дип тә шәрехләвен истә тотсак, иртәгә телебезне кемнәр чишәсен чамалавы кыен түгел... +Мөкәммәл дәрәҗәдә иҗат ителгән гамьле шигырьнең табигате шундый: кайсы заманда, кайсы дәвердә язылуына карамастан, ул синең чордашыңа, уйдашыңа һәм әңгәмәдәшеңә әверелә. Сине җитәкләп тормыш-яшәешнең куе чытырманлыкларына да алып керә, Киек Каз Юлы буйлап күкнең җиденче катына да менгезеп куя. +Үзе иҗатта бик тә гаярь, кыю, баш бирмәс, хәтта беркадәр тәкәббер зат булса да, шигырьләрен канатлы атның каурые белән йөрәк канына манып язса да, Әкәбез көнкүрештә үтә дә тыйнак, дәгъвасыз, сабыр, үз-үзен яклый алмас дәрәҗәдә карусыз, күндәм Алла бәндәсе иде. Син бу дөньяда гомерең буе диярлек паспортсыз яшәп кара әле! Андый хәлнең кыргый утрауда яки джунглида гына булуы мөмкин. Ә ул яшәде. Хәтта күп кенә бөек элгәрләреннән дә кыенрак шартларда, сукбай хәлендә, ил-көнне кайгыртып, милли гамь белән сугарылган шаһәсәрләр иҗат итеп, халкының газиз шагыйре булып, Тукай белән хатлар языша-языша яшәде. Ул утыз ике ел гомер уздырган Аккош күлендә, дөресрәге, язучыларның иҗат йортында, аның алачыгында минем үземә дә булырга туры килгәләде. Әкәнең пычкы чүбен катырып ясалган такталардан укмаштырылган, беркайчан да хатын-кыз кулы тимәгән шактый ук шыксыз, әмма шагыйранә җылы куышында, күңелләрне җилбәгәй җибәреп, озаклап сөхбәтләшкән, ара-тирә пирәшләп утырган чакларны хәзер инде сагынып искә алырга гына кала... +Ә безнең якыннан аралашулар студентлык елларында ук башланды. Дөресен әйткәндә, шигырь-мигырь калыплап йөрүче бездәй яшь-җилкенчәккә ул вакытта аралашыр өчен Әгъләмнән дә иплерәк, җайлырак кеше юк та иде шикелле. Үзе зур шагыйрь булуына карамастан, һаваланмый, көязләнми, үзе буйдак, өстәвенә, безнең сымаграк, тәртипнизамны да бигүк өнәп бетерми. Менә шул тәртип ягыбыз чамалырак булу аркасында бер тапкыр без үзебез дә Әкәне шактый кыен хәлдә калдырдык бугай. Шулай бервакыт бер көтү яшьләр җыйнаулашып Аккош күленә шагыйрьнең хәлен белергә барганбыз да анда озаграк тоткарланганбыз, төн ката, язучы халкының тынычлыгын бозып, җырлашып ук утырганбыз. Мөдәррис җитәкчелегендә тәмам чыгырдан чыкканбыз, ягъни мәсәлән. Ә язучы хатыннарына шул җитә калган: алар, эшне тиз тотып, Әкәне соңгы сыену урыныннан да мәхрүм итү мәсьәләсен күтәргән. Язучылар үзләре дә, хатыннарыннан узып, шагыйрьне яклап сүз әйтә алмаган, күрәсең. Аның өчен дә кыюлык, тәвәккәллек кирәк шул. +Әнә шундый хәлләрдә Әгъләм безнең университет тулай торагындагы 194нче бүлмәнең Әгъләмисинасына әйләнде дә куйды. Зөлфәт әйткәнчә, шуыша белмәгәне өчен университеттан куылган шагыйрь (ә ул уку йортыннан, чыннан да, хәрби әзерлек дәресләренә йөрмәгәнгә чыгарыла) кабат студентлык елларына кайтып төште. Шулай итеп, дүрт ятаклы бүлмәдә без бишәүләп яши башладык. Яшьрәк булу сәбәпле, Ләискәме, Ләбибкәме җыелмалы караватка күчеп ятарга туры килде. Ә Ркаил, үзегез беләсез, үз урынын алай тиз генә беркемгә дә бирә торганнардан түгел. Сират күперләрен кичә-кичә, 5нче курска кадәр барып җитә алган мине дә егетләр кузгатырга яхшысынмагандыр инде. Ни әйтсәң дә, 2нче курста гына укып йөриләр ич әле. Шуңа күрә сайлап-сайлап кына кайбер лекцияләргә дә баргалап кайталар. Мин дә бөтенләй үк түшәмгә төкереп ятмыйм, билгеле: диплом язарга үземчә түл җыеп йөрим. Диплом эшенең темасы да гел заманча - "Хәзерге татар поэзиясендә фольклор образлары" дип атала. Анысын фәнни җитәкчем профессор Хатип Госман тәкъдим итте. Тик менә эшне кайсы башыннан тотып башларга гына белгән юк. Шунда Мөдәррис әкә әйтте: "Татарның бөтен җүнле шагыйре халык иҗатыннан борынлап чыккан, кайсы турында гына язсаң да, кыек атып туры тидерерсең", - диде. Һәм без, бисмилланы әйтеп, эшкә дә керештек, тиз арада "кибән"не очлап та куйдык. Комиссия уртак хезмәтебезне югары бәяләсә дә, декан апабыз сүзенә каршы килә алмады - "биш"лене "дүрт"легә төзәтергә мәҗбүр булды. Сәбәбе дә үземә яхшы мәгълүм: заманында деканыбызның лекцияләренә сирәгрәк йөрелгән иде шул... Нинди оятсызлык!.. +Юк, безнең иҗади хезмәттәшлек диплом эше язу белән генә бетмәде әле, аның дәвалы дәвамы да булып чыкты. Бүлмәдәге шагыйрь егетләр каникулга таралышкач, мин, кыюланып китеп, Әкәгә бер төргәк шигырь тоттырдым. Кыюланып дигәч тә, ул чакта күңелне барыбер дә сагаю тойгысы тулаем биләп алган иде инде анысы. Яшь чакта шигырьне бик күпләр яза, ә менә "нәни гигант" сиңа нәрсә дияр бит әле? +Ни гаҗәп, ул минем язмалар белән әллә ни озак юанмады, төзәтүләре дә, нигездә, строфадагы икеюллыкларның урыннарын ара-тирә алыштырып куюдан гына гыйбарәт иде. Бактың исә шигырьнең мәгънәви егәрен шулай да арттырып, яңгырашын шулай да көчәйтеп була икән ич! +Әкә мине шигырьнең әнә шундый нечкәлекләренә дә төшендерде. +Һәр заман олуг шагыйрьләрен нигәдер гел үгисетеп, каһәрләп торырга яраткан. Ул Мөдәррис Әгъләмгә дә һич кенә дә миһербанлы булмады. Шагыйрь үзе дә, бер классик әйткәнчә, минем бәхетле булырга хакым юк, чөнки мин язучы, дигән принцип буенча яшәде кебек. Йә кем инде өстәгеләрдән фатир сораганда: "Әгәр миңа фатир бирергә теләсәгез - бирегез. Мин каршы түгел", - дип гариза яза?! Бездә андый кабатланмас зат берәү һәм бердәнбер - Мөдәррис Әгъләм генә була ала. "Мин киемне ел фасылы кайда куып җитсә, шунда салып калдырам", - дип әйтер өчен дә Әгъләмисина шуклыгы кирәктер. +Дөрес, гомеренең соңында Әкә паспортка да, фатирга да тиенде. Вафаты алдыннан гына үзенә "Халык шагыйре" дигән шәрәфле исем дә биреп куйдылар. Ләкин "ашыгыч ярдәм" арабасы, гадәттәгечә, бу юлы да бераз гына соңарган булып чыкты. +...Җирдә чакта сабыр иңнәреңә +Сыгылдырыр йөкләр төшсә дә, +Тукай алган биеклекне алгач, +Китү ярый Яңа Бистәгә. +Әлеге шигырь шагыйрьнең остазына багышлап язылса да, ул аның үзенә дә бик ятышып тора. Мөдәррис Әгъләм гомер буе бу җиһанны Тукай бизмәне белән үлчәп яшәде, иҗат итте. Ул да, Тукай шикелле, үз халкының сюрреалистик сурәтенә охшабрак тора иде... +Газинур МОРАТ +Мөдәррис +Әгъләм +КИТӘ АЛМЫЙМ ШУНЫ БЕЛМИЧӘ +Баралмасам әгәр +Вәгъдә биреп, вакыт җитеп, +Баралмасам сиңа: +— Мәгарәдә ята, — диген, — +Әбүгалисина. +...Зур дөньяның ваклыклары +Үзе белән торсын — +Минем алда үз кодрәтен +Ача шигъри тылсым. +Ачылалар (ачылмый ул +Шакымыйча гына). +Кем ут өргән без җылынган +Шигырь учагына? +Рафаэль Сибатның тууына 70 ел +ҮЗЕБЕЗНЕҢ "ТАТАР ШОЛОХОВЫ" +"...Гадәт-холкы белән әйткән һәр сүзе гаять тә тәңгәл +килә торган кешеләр күп очрамый. Әдип һәм шагыйрь +Рафаэль Сибат - менә шундыйларның берсе. +Хәер, олысына, кечесенә карата ифрат ихлас җанлы +бу ир-егетнең күңелендә җәүһәрләр җемелдәшкәнен +бер карауда гына сизеп булмый. Иң элек аның күңел +тәрәзәсенә күз салырга кирәк... +Рафаэль Сибатның шигъри талпынышы - сүзнең +барлыкка килгән чорындагы саф хисен кайтарырга +омтылу". +Заманында Казан дәүләт университетының татар +теле-әдәбияты бүлегендә бергә укыган сабакташыбыз +һәм дустыбыз - чын мәгънәсендә халыкчан, трибун +шагыйрь, ялкынлы публицист, оста драматург һәм +тәрҗемәче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай һәм М.Җәлил премияләре лауреаты Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) әйткән сүзләр бу. Аларда, иртәнге чык бөртегендә Кояш чагылгандай, чын хаклык ярылып-балкып ята. +1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булган Р.Сибат дигән уникаль шәхеснең, кабатланмас талант иясенең нинди затлардан булуын ачыклау өчен, иң элек укучыбызны аның үзенчәлекле тормыш юлы, иҗат өлкәсендәге ачышлары һәм табышлары белән таныштырып үтик. +...Рафаэль Шәйхуҗа улы Хуҗин (әдәби кушаматы - Рафаэль Сибат) 1946 елның 28 октябрендә Киров өлкәсенең Вятские Поляны (Нократ Аланы) районындагы Түбән Шөн авылында туа. Шул авылда урта мәктәпне тәмамлагач, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Дипломлы яшь белгеч 1970-1978 елларда туган ягында мөгаллимлек итә, урта мәктәп директоры була; аннары Казанга килеп, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында - администратор вазифасын, тулай торакта тәрбияче хезмәтен башкара. Бераздан Кукмарага кайтып, район халык театрында - режиссёр, Киров шәһәрендә классик көрәш буенча тренер булып эшли (яшьлек елларында Рафаэль үзе дә мәйдан тоткан, күп мәртәбәләр батыр калган ир-егет!) +Р.Сибат 1988 елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылында яшәде. Ике ел дәвамында Түбән Шөн авылының мәдәният йортында - сәнгать җитәкчесе, соңгы унөч елда Киров өлкәсендә татар телендә чыга торган "Дуслык" газетасының Нократ Аланындагы үз хәбәрчесе һәм әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшләде. +Рафаэль Сибатның әдәби язмалары республикабыз матбугатында 1966 елдан күренә башлады. Без аның белән нәкъ шул елда - моннан төп-төгәл ярты гасыр элек - якыннан танышып, үзара аңлашып-аралашып, ихлас рухташлар булып киттек. Университетны тәмамлагач, без төрлебез төрле якта эшли башладык. Шулай да, еллар узгач, Галиҗәнап Язмыш безне яңадан табыштырды һәм - Рафаэль бакыйлыкка күчкәнче - гомерлеккә якын дуслар, сердәшләр итте. Улым Рушан ул яшәгән төбәктә, дөресрәге, Түбән Шөн күршесендәге Чарлы авылы урта мәктәбендә (Кукмара районы) директор урынбасары булып эшли башлагач, без Рафаэль белән айга ким дигәндә ике мәртәбә очраша башладык. Соңгы унбиш ел дәвамында мин аның гаҗәеп дәрәҗәдәге тынгысыз иҗади эшчәнлегенең тере шаһиты булдым. Шунысы аеруча кызыклы: Рафаэль тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, һич ару-талуны белмәс "робот" кебек, бертуктаусыз каләм тибрәтүдә иде. (Ул язу машинкаларын да, компьютерларны да сөймәде - әсәрләрен кул белән генә язуны хуп күрде. Аңа кирәк кадәр кәгазьне һәм үзе бик тә яраткан "гельевай ручкалар"ны Казаннан ташып кына тора идем.) +Түбән Шөн авылына Рафаэль каләмдәшебезнең хәл-әхвәлен белү өчен бергә килгәләп йөргән Татарстан Язучылар берлегенең шул чордагы игътибарлы һәм ихтирамлы рәисе - күренекле галим һәм әдәби тәнкыйтьче Фоат ага Галимуллинның да күзәтүләре кызыклы: "...Р.Сибат берәр әсәр язарга тотындымы, инде бу дөнья кешесе түгел иде. Ашау-эчүне тәмам онытыр, тәүлек буе каләменнән аерылмас. Язылган кәгазь битләре һәр җиде-сигез минут саен өстәлдән идәнгә коела барыр. Бер утыруда җитмеш-сиксән бит язар. Аның каравы, әсәргә нокта куелгач, ул шунда ук өстәлгә башын куеп, йокыга да китәр..." +Р.Сибат, университет елларыннан бирле күп язса да, ул аларны аерым китап итеп чыгарырга ашыкмады. Һәр жанрда - проза һәм шигърият, публицистика һәм эссеистика, әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәсендә үзен оста "ат уйнатучы" итеп танытса да, "Ялгызак" исемле 272 битле беренче романы Татарстан китап нәшриятында 2001 елда гына дөнья күрде. (Анысын да әле нәшриятка үзебез әзерләп биргән идек.) +Ошбу китапның киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнүе һәм Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге мәртәбәле премиясенә лаек булуы Рафаэль каләмдәшебезнең күңелен бердән күтәреп, рухландырып җибәрде. Шуннан соң аның тылсымлы каләме бер дә тик тормады. "Көлдән күтәрелгән гөлләр" трилогиясе (2002), якын дусты - "Яңа тормыш" арендаторлар берләшмәсенең данлыклы җитәкчесе Рәфыйк ага Рәүфовка багышланган "Без дә җирдән күтәрелдек..." роман-монологы (2003), дүрт романнан торган "Кайту" тетралогиясе (2005) Рафаэль Сибатны чорыбызның күренекле язучысы, үзебезнең "Татар Шолоховы" итеп танытты. (Каләмдәшебез үзенең барлык әсәрләрен дә диярлек туып-үскән нигезендә иҗат итте.) Китапларда һәм газета-журналларда дөнья күргән 9 роман, 21 повесть, 12 поэма, дистәләрчә әдәби портретлар, эсселар, йөзләрчә әдәби тәнкыйть мәкаләләре авторы да әле ул. +Соңгы вакытта Рафаэль дустыбыз "Дөнья әдәбиятында татар кешесе образы" дигән темага җентекле эзләнүләр үткәреп, күләмле фәнни хезмәт тә яза башлаган иде. Әмма аны төгәлләргә өлгерә алмый калды - 2003 елның 15 августында иртәнге сәгать дүрттә әдипнең тынгысыз-ярсу йөрәге тибүдән туктады. Эш өстәле артында иҗат итеп утырганда... +Үзенең мәңгелеккә - бакый дөньяга тиздән күчәсен алдан сизенгәндәй, Рафаэль Шәйхуҗа улы шул ук елның 20 июль таңында көндәлегенә: +Безне алда нинди еллар көтә? - +Соң минутны гына беләмен... +Үләр өчен диеп яшәмәдем, +Яшәр өчен бер көн үләрмен... - дип язып куйган... +Туган авылы зиратында зур кадер-хөрмәт күрсәтеп җирләнгән Рафаэль каләмдәшебезнең рухы шат булсын: ул безнең күңелләрдә һаман да балкып яши! Моңарчы дөнья күрмәгән әсәрләрен дә, тузаннарыннан арындырып, яраткан укучыларыбызның кулларына тапшыру максатыннан, бу өлкәдә эшне, күңелебез кушканча, хәзер дә дәвам итәбез... +Шаһинур МОСТАФИН, +Р.Сибатның иҗади мирасы комиссиясе рәисе +Тукай һәм татар әдәбияты +ТУКАЙЧА КӨЛӘМ +Шул давыллы чорда чөнки туып-үстем, +Шул давыллы чорны кичтем! +Әхмәт Исхак +Чын галим дә, чын язучы да булган каләм ияләренә, кыскасы, зур талантларга һәрвакыт сокландым. Андыйлар әдәбият һәм фәнне бер көрәккә салып этеп барган бульдозер сыман тоела миңа. Үзэткеч көрәгеннән вак-төяк коелып барган кебек, әлеге шәхесләр дә, ялкынлы да, үтемле дә каләмнәре ярдәмендә, нәфис әдәбиятны буш әсәрләрдән арындыруга зур көч куя, аның үсешенең туры векторларын билгели. Шундыйлар арасында мин гаҗәеп талантлы шәхес Әхмәт Исхакны да күрәм. +Әхмәт Габдулла улы Исхаков (1905-1991) - үз чорының атаклы шагыйре, тәрҗемәчесе, тәнкыйтьчесе иде, кызганыч ки, бүгенге әдәбият сөючеләрнең зур күпчелеге инде аны сатира-юмор остасы буларак кына белә, яшьләребез арасыннан бөтенләй белмәүчеләр дә күп. Ә бит ул, сөекле Тукаебыз кебек, үз чорының төрле жанрларда эшләүче иң актив иҗатчыларыннан була, тормышның игътибарга алырлык һәр мөһим күренешенә, ил һәм хәтта дөньякүләм вакыйгаларга оператив рәвештә мөнәсәбәтен белдереп бара. Ә бу нинди кыюлык, белемлелек, күзаллау офыгының киңлеген, фаразыятка осталык таләп итә! +Ә.Исхак иҗаты белән якыннан танышканнан соң, һичшиксез, инанасың: ул - Тукай мәктәбе сыйфатлары ачык күренеп торган каләм ияләреннән. Бердән, Ә.Исхак әдәбиятка Тукай чорының тәэссораты нәтиҗәсендә һәм олы шагыйрьгә замандаш әдипләрнең лаеклы алмашы сыйфатында килә. Әле һичкайсы татарның теленнән Тукай исеме төшмәгән бер вакытта - узган гасырның егерменче елларыннан аның шунда ук әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын яулаган шигырьләре, иҗтимагый темаларга язган мәкаләләре, очерклары көндәлек матбугатта басыла башлый. +ХХ гасыр башы әдәбияты яңалыкка ничек кенә тартылмасын, анда назирәчелек һаман да - көчле күренештер. Бер яктан, бу борынгыдан килгән традицияләрнең яшәү сәләте турында сөйләсә, икенче яктан, яңачалыкның да назирәчелек аша әдәбиятта популярлаша алуын күрсәтеп тора. Өченче яктан, кайбер язучылар, яңалыкка омтылыш аркасында, укучы җанына якын һәм милли рухыбызны ачканда бик отышлы булган форма-калыпларның онытыла баруы өчен дә борчыла, ә аларның вакыты чыкмаганлыгын Тукай иҗаты аша раслау җиңелрәк, отышлырак була. Шуны аңлап алган Әхмәт Исхакның Тукайга ияреп язган әсәрләре татар әдәбиятында назирәчелекне, пассив кулланышка күчкән кайбер калыпларны җанландырып җибәрә. +Оригиналь әсәрләр язарга да маһир Ә.Исхак, билгеле ки, Тукайга таянмаса да, зур язучы данына ирешкән булыр иде, әмма шагыйрьнең актуальлеген югалтмаган һәм тематик киң мирасы аның өчен тормыш китереп чыгарган проблемаларга җавапны бирә дә тора. Шәхси тормышта көймәбез комга терәлгәндә, кулыбызга Коръән алган кебек, әдәбиятта һәм иҗтимагый чынбарлыкта теге яки бу проблемалар көн кадагына сукканда, шагыйрьләр әнә шулай еш кына Тукайга килә. Ә.Исхак та, белгәнебезчә, Тукайга бигрәк тә тормышның теге яки бу күренешенә тиз арада җавап бирергә кирәк булганда мөрәҗәгать итә. Сугыш башлангач, ул "Дөнья бу!", "Тотса Мәскәүләр якаң" һәм башка әсәрләрендә, Тукайның шул исемдәге шигырьләренә ияреп, фашистларның хурлыклы киләчәкләрен фаразлый: +Ни кылырсың, әй фашист җан, тотса Мәскәүләр якаң? +Как ты будешь отвечать там, тотса Мәскәүләр якаң? /.../ +Кол итәргә мин тудым дип, лаф орып йөргән идең, - +"Ник тудым?" - дип аһ орырсың, тотса Мәскәүләр якаң? +Сүз уңаеннан шуны да әйтик: Тукайның халыктан алган әлеге гыйбарәсе татар әдәбиятында шулкадәр күп очрый ки, аларны туплап, хәтта фәнни хезмәт тә язарга булыр иде. "Тотса Мәскәүләр якаң" цитатасын нәкъ менә талантлы каләм ияләре, милләтпәрвәр әдипләребез куллана. Тукайдан алынган тирән һәм асмәгънәле бу юллар кайберәүләрне иҗтимагый-сәяси эчтәлекле әсәрләр язуга этәрә, текстларында алар шуңа яисә интертекстуаль бәйләнешләргә ишарәләп үтә; икенчеләр аны милли тарихны яктырткан әсәрләргә эпиграф, атама итә; өченчеләр теге яки бу вакыйга-хәлнең, проблеманың алшартын, сәбәбен ачканда, киңсыйдырышлылыгын, асмәгънәлелеген исәпкә алып, нәкъ Тукай аңлаганча куллана, ә Ә.Исхак аннан рәдиф-рифма ясаган. Кушма җөмләләрнең соңгы өлешендә килүенә карамастан, интертекст шигырьдә һәрвакыт доминанта позицияне алган һәм шул сәбәпле текст лейтмотивының кыскартыла алмый торган бер кисәгенә әверелгән. "Тотса Мәскәүләр якаң, нишләргә дә белмәссең", ди шагыйрь. +Бигрәк тә бүгенге шагыйрьләребез милли теманы ачканда файдалана торган әлеге цитата Ә.Исхакта уртак Ватанны - Россияне саклауга әйдәүче, патриотик яңгырашлы һәм фашистларга янаучы әсәрдә кулланылган. Дөрес, аңа карап кына, Ә.Исхак аның мәгънәсен башка тематик яссылыкка тулысынча күчергән дип әйтеп булмый, монда татар халкының ачы тарихи-милли тәҗрибәсе бик оста яшерелгән. Без инде сезне ни көткәнен үз үткәнебездән чыгып, бик яхшы беләбез, дип әйтә кебек шагыйрь. Шунысы бәхәссез: әлеге шигырь сугыш башлангандагы урра-патриотизм әсәрләренең берсе булып тора. Ә бит ясалма пафослылыкка корылса да, үз заманында андый җыр-шигырьләрнең халыкны бердәм фронт рәвешендә дошманга каршы күтәрүдә роле бик зур булган. +Ә.Исхак алга таба да Тукайга таянудан, аны пропагандалаудан туктамый. 1946 елны язган бер әсәрендә ул Тукайның, әсәрләренең халык күңелендә мәңге яшәячәген сөйли. Каләм иясенең Тукай образын әдәбиятта чагыштырмача аз сандагы һәм иҗатчыдан метафорик фикерләү, сүз үтемлелеге, композиция төзү осталыгы һәм башкаларны таләп иткән балладаларда, шул ук "Җырчы һәм үлем турында баллада"да чагылдыруы - әһәмиятле күренеш. Аның шундый әсәрләреннән "Тукай һәм яшь шагыйрь турында баллада"ны (1968) да искә алырга мөмкин. +Ә.Исхак мәсәлдә дә Тукай традицияләрен дәвам итүче санала. С.Хәким, аның әлеге форманы татар әдәбиятында җанландырып җибәрүенә бәйле рәвештә, түбәндәге фикерләрне әйткән иде: "Әйтерсең, мәсәл жанры шагыйрьнең бушаганын озак вакыт көтеп торган. Мәсәлләр Ә.Исхакта үз кешесен тапты. Ул кеше үткен телле, шаян, шук, урынына карап үтергеч усал. Бу жанрда ул үзен ничектер бөтенләй җиңел сизә, иркен тота, аның чын мәгънәсендә хуҗасына әйләнә. Минемчә, таланты аның шунда: Тукайлардан, Гафурилардан соң мәсәлне яңадан безнең шартларда үстереп җибәрде ул". +Шагыйрьнең балаларга аталган әсәрләре белән Тукайныкылар арасында да янәшәлекләр уздырырга мөмкин. Ә.Исхак бигрәк тә сюжетлы шигырьләрдә балаларның, үсмерләрнең көндәлек тормышын җанлы картиналарда күзаллап булырлык яктырта, җиңелчә юмор, гыйбрәтле хәлләр тасвиры аша аларга теге яки бу тискәре сыйфатларыннан арынырга ярдәм итә, аларны заман зәвыгын тоеп иҗат ителгән әкият геройлары арасында йөртә. Ә.Исхакның кече яшьтәгеләр өчен язылган әсәрләрендә шулай ук Тукай образын чагылдыруын билгеләргә кирәк ("Безнең урам"). +Тукай иҗатында, дәреслекләрендә тәрбияләнгән һәм шигъри калыпларга, фикерләү рәвешенә өйрәнгән Ә.Исхак бигрәк тә юмор-сатира өлкәсендә Тукай традицияләрен үстерүгә көч куя. Әйтик, аның "Мещан базары яхуд киселгән тел" пародик поэмасы Тукайның мәгълүм "Кисекбаш"ына интертекстуаль бәйләнештә иҗат ителгән. Ә.Исхак иҗатында юмор-сатираның зуррак урын алып торуы бер дә гаҗәп түгел. Сугыштан соң, "Чаян" журналында эшли башлау, бигрәк тә 1963-1969 елларда аның баш мөхәррире вазифасын үтәү каләм иясенең көлү-тәнкыйть итү талантын тагын да ачып җибәрә. Ул күпсанлы эпиграммалар, чәнечкеле парчалар, актуаль яңгырашлы шаян мәсәлләр, такмаклар, мәзәкләр һ.б.ларны иҗат итә. Һәм элеккечә үк һаман да Тукайга таяна. Ә бит юкса... шагыйрь мирасын бәяләгәндә, ул да еллар барышында абынып куйгалый... +Кайчандыр Тукайның халык мәнфәгатен кайгыртуына, милләтпәрвәрлегенә сокланган Ә.Исхак берара, вульгар социологизм шаукымына бирелеп алып, Тукайны үз халкын сыйныфларга бүлеп карамауда, тулысы белән бәхетле яшәтергә теләүдә, милләтне азатлык өчен көрәштә бердәмлеккә чакыруда гаепли, буржуаз-демократик инкыйлабка зур өмет баглап ялгышты, дигән фикерләр дә әйткәли, башка хата карашлары да юк түгел, әмма ул әкренләп алардан арына бара кебек... +Хәер, Әхмәт Исхак бит узган чорның битлеге тулаем сыдырып төшерелгән елларда яшәргә өлгермәде диярлек. Бердән, ул үзгәртеп кору елларының тәүге этабын гына күреп калды, икенчедән, туксан беренче елда вафат Ә.Исхак инде актив иҗат эшчәнлеге алып бармый иде. Без дә партия кул астында һәм аның ныклы күзәтчелеге астында эшләгән җитәкченең чын йөзен, асылын белә алмый калдык. Әгәр дә яңадан ун ел иҗат итсә, әдипнең актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган чоры булса, туксанынчы елларда беленер иде аның Тукайның миллилеге, җәдидчелеккә мөнәсәбәте, алфавит алмаштыруга карата фикерләре һәм башка яклары турындагы чын һәм ихлас уйлары, шагыйрьнең һәр текстындагы асмәгънә идеяләргә, эчтәлеккә бәяләмәләре... +Әле шуңа игътибар иттем: нәкъ менә сәяси-иҗтимагый яссылыклардан торып фикер йөрткәндә, Ә.Исхак үз чорының өстән тагылган карашларын яклый түгелме? Әллә якларга мәҗбүрме? Талант иясен теге яки бу карашлары өчен гаепләү дә кыен. Чын хакыйкать беребезгә дә ахыргача ачык түгел бит. Теге яки бу фикерне язуның асыл сәбәп-шартларын без берничек тә белә алмаячакбыз. Кайвакыт, бер кыю әйберне имгәтеп булса да халыкка ирештерү өчен, авторлар үзләренә хилафлык та кылалар, текстларга төзәтмәләр кертәләр һәм куелган шартларга да ризалашалар иде. Партия инструкцияләрен турыдан-туры тормышка ашыручы, аның үткер күзе булган юмор-сатира журналын җитәкләүче берәр журналистның ялганга бөтенләй дә бармый калганы, гел үзе инанганны гына язганы булдымы икән? Юктыр! Булса да, ышандырмас иде! Ул төр матбугат партиянең иң көчле коралы булды бит. +Редакторларның, теге яки бу органнарның җавапка тартуыннан куркып, кеше текстларына тиешсез тыкшынулары турында әйтәсе дә юк! Бу күренеш исә яңадан көчәя бара! Күпләргә таныш хәл: син бер нәрсә язасың, сөйлисең, әңгәмәң яисә язмаң басылып чыккач, кайвакыт андагы иң мөһим фикерең шулкадәр үзгәртелгән була ки, күзләрең маңгаеңа менә. Элегрәк диссертацияләр яклаганда гына түгел, хәтта курсдиплом эшләре язганда да, аны башкаручылар әйтелергә мәҗбүри һәм әйтелергә тиешле карашлар турында кисәтеләләр иде. Фән өлкәсендә туксанынчы елларда шактый кыю фикерләребезне язып калдырсак та, хәзер баш өстебездә күсәкнең тагын да зуррагы, юанрагы күтәрелеп килә. Заман флюгерлары да ачыклана башлады кебек... +Ә.Исхакның Тукай мирасына мөнәсәбәттә җил уңаена ышаныпмы, ышанмыймы борылулары күзәтелүгә карамастан, аның Тукайны халыкка аңлатуда, халык язучысы сыйфатында, Зур Шагыйрь буларак танытуда роле биниһая зурлыгын кире кагу мөмкин түгел. Тукайның рус әдәбияты белән бәйләнешләрен ачканда, Ә.Исхак шактый кызыклы нәтиҗәләргә килә, укучыга һәр фикерен теге яки бу әсәр ярдәмендә исбатлап, аңлатып күрсәтә, Тукайның Лермонтов, Пушкин, Жуковский һәм башкалар белән ни дәрәҗәдә һәм нинди яссылыкларда якынлыгын ача, ни өчен аның иҗатында Некрасов шигърияте тәэсиренең көчлелеген әйтеп бирә. +Әхмәт Исхакның тукайчылык фәнендә алга таба калкуланачак төп юнәлеш-фикриятне билгеләгән "Татар халык шагыйре Габдулла Тукай" язмасының Сталин үлеменнән (5..3) соң, ягъни шул елның апрель аенда басылуы - кызыклы бер факттыр. Тукай шәхесенә, иҗатына багышланган конференция эчтәлегенә илкүләм афәттән котылу ниндидер үзгәреш кертми калмагандыр дип беләм. Әле ул турыда язучылар, бәлки, булыр да. +Ә.Исхакның фәнни эзләнүләре арасында иң күреклесе һәм капиталь хезмәте - "Тукайның шигъри осталыгы". Ул анда Тукайның иҗат лабораториясе серләрен - поэтикасының технологик ягын ача: узгандагы мирас белән бәйләнешләрен күрсәтә; әсәрләренең көнчыгыш поэзиясеннән һәм халык җырларыннан килгән сыйфатларын, әйтик, калып-үлчәм, рифмалаштыру, яңгыраш үзенчәлекләрен билгели. Ә.Исхак Тукай кулланган сөйләм составының, структурасының, әдәби алымнарның һәм стильсурәтләү чараларының татар шигырен музыкальләштерүе, интонацион көчәйтүе һәм халыкка якынайтуы турында әйтә. Тукайның чираттагы юбилее көннәрендә әлеге китап яңадан кибет киштәләрендә пәйда булса иде. +Тукайга ияреп язучыларыбыз да, Тукайны укучыларыбыз да, Тукайны өйрәнүчеләребез дә байтак, әмма арада иң-иң тукайчы дигәннәре күп түгел. Ә.Исхак - әнә шуларның берседер. +КӨЛҮДӘ ДӘ ХИКМӘТ БАР +Белеме буенча ул - актёр да, режиссёр да түгел, укытучы. Университетның тарих факультетын тәмамлагач, әле төрле өлкәләрдә "үзен эзли". Сәхнә исен тоя, ярата башлау хисе, бәлки, аңарда эшмәкәр чагында, камаллылар куйган "Казан егетләре"н сәхнәләштергәндә, аларга иганәче булганда ук уянгандыр... Кем белә... "Сәгате сукмаган булган", диләр кайберәүләр мондый вакытта. Чынында, үзгәртеп кору еллары күпләрдән башка һөнәр иясе ясады, берәүләр үзен тапты, икенчеләр, киресенчә, югалып, адашып калды. Мәскәү социаль-гуманитар институтында, соңрак туган ягы Буага кайтып, Буа һәм Тәтеш социаль-юридик институтында фәлсәфә фәне укыту да аңа дөньяга башка күзлектән, башка яссылыктан карарга өйрәнергә булышкандыр. +Кемнәрнедер нәрсәгәдер өйрәткәндә, акыллы кеше үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә ала. Кайчандыр район театрлары арасында алдынгы саналган, нигез ташын салуга алар нәселе кешеләренең дә өлеше кергән Буа театрының сүнеп, тарала баруы тынгылык бирми аңа. Күп театрлар ябылып беткәндә, кайберәүләргә аның театрны яңадан яшәтеп җибәрү артыннан йөрүе эшкә ашмастай бер шөгыль булып кына күренә. 2002 елның 15 февралендә үзешчән яшьләр җыелып, район мәдәният сараенда Т.Миңнуллинның "Гөргөри кияүләре"н куярга әзерлек башлыйлар. Җитәкчесе Раил Садриев булган әлеге труппа, республика халык театры конкурсында җиңеп, "халык театры" статусына лаек була. Исемне аклау, үзләренең янәдән театр буларак чын-чынлап яшәргә хаклы икәнлекләрен раслау өчен көрәш әнә шул көннәрдән башлана һәм 2007 елда театрга "Дәүләт драма театры" исеме бирелә, теге заманнарда ук театрныкы булган тарихи мәһабәт бина да, заманча яңартылып, кире кайтарыла. +...Үткәнгә әйләнеп карасак, авыл театрлары юктан гына барлыкка килмәгән бит. Буа театрының тарихы да 1917 елларга ук барып тоташа. Февраль-октябрь түнтәрелешләре яшәешнең барлык өлкәләренә үтеп керә, яңача яши башлау зарурлыгы көнүзәк мәсьәләгә әйләнә, клублар ачылып, театр түгәрәкләре оеша, спектакльләр куела башлый, алар исә күңел ачудан бигрәк идеология вазифасын үтәргә тиеш була. Бу эшләргә авыл активистлары, укытучылар, алдынгы карашлы яшьләр җәлеп ителә. Искечә яшәүне кабул итмәгән, заман белән бергә атларга теләгән Буа яшьләре дә 1917 елның 4 маенда беренче тапкыр "Казанга сәяхәт" дип исемләнгән әсәрне сәхнәләштерәләр. Искелек белән яңалык көрәше, билгеле, каршылыкларсыз гына булмый, башка төбәкләрдәге кебек +үк янау-куркытулар монда да үз эшен эшли, тамаша барышын кораллы солдатлар белән саклап торырга мәҗбүр булалар. 1918 елда инде түгәрәк 20 кешелек труппага әйләнә, артистлар өчен аерым шартлар тудырыла, куелган спектакльләр саны да ишәеп, халыкта кызыксыну көчәйгәнне күреп, хөкүмәт тарафыннан игътибар арта, аерым бина бирелеп, "Буа шәһәр театры" дип йөртелә С.Латыйпов. "Кодалар-кодачалар". Рольләрдә (уңнан-сулга): башлый. Буа яшьләре белән И.Солтанов, Р.Хәмидуллина, Г.Кәмәртдинова. эшләргә Казаннан Камал I, +Камал II, Мутин, Камская, Айдарский һәм башка күренекле шәхесләр килә. Алар килгәч театр бермә-бер җанланып китә, халык күпләп йөри башлый, кешеләрдә театрга чын мәгънәсендә мәхәббәт уяна. (Г.Камалның "Беренче театр"ын искә төшерик...) Буа театрының иң кайнаган вакыты ул чорда 1924 елларга туры килә, театрга аерым бина, Габдулла Кариев исеме бирелә. "Колхоз-совхоз" театрларының әле терелеп, әле сүрелеп китүенә, билгеле, илдә барган сәяси вакыйгалар да йогынты ясамый кала алмый. Сугыш китергән ачлык-ялангачлык та, сугыштан соңгы илнең матди хәле дә театрларның алга таба яшәү-яшәмәвендә зур роль уйный, театрлар акрынлап таркала башлый... +Әнә шундый катлаулы еллар аша бүгенге көнгә килеп җиткән Буа дәүләт театры рәсми төстә "драма театры" дип аталса да, халык арасында "сатира театры" буларак та танылу алып бара. Көлә белеп көлсәң, көлүдә дә хикмәт бар. "Театр - ул цирк түгел, анда кәмит карар өчен килергә кирәкми", - дип әйтә торган булган күренекле язучы, фикер иясе Аяз Гыйләҗев. Тамашачы акыллы фикер ишетеп, уйланып кайтып китәргә тиеш театрдан. Югыйсә, Тукай әйткәнчә: "Нигә кирәк мәгънәсе юк көлкеуен?" Сатираның асыл мәгънәсе дә фикерне юмор аша җиткерүдә бит. (Татарда исә бу йомшак җәеп катыга утырту дип атала.) +"Шул да булдымы театр? Бөтен белгәннәре очсызлы юмор", - дияргә дә мөмкин кемнәрдер алар хакында. Сабый йөрергә егыла-тора өйрәнгән кебек, һәрбер иҗат төркеменең башлангыч чорында үз юлын, кыйбласын эзләгәндә, хаталары, күрепбелеп җиткермәгән нечкәлекләре дә булырга мөмкин. Адәм баласы гомер буена эшлиэшли өйрәнә, өйрәнә-өйрәнә эшли... Тормышның тискәре, кара якларын яктыртабыз, тәнкыйтьлибез дип, үзеңнең дә каралып бетүең бар. Бу урында М.Сәлимҗановның акыллы сүзләрен искә төшереп алсак та артык булмас. "Театр - кеше күңеленә турыдан-туры юл салучы сәнгать, һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый. Милли театр бигрәк тә". +Коллектив эзләнүдә, үсештә. Максатыбыз - аларны күккә чөеп мактау да, түбәнлеккә төшереп тәнкыйтьләү дә түгел, ә башлангычы узган гасырга барып тоташкан, бүгенге көндә инде дәүләт театры статусына ия, үз йөзе, башкалардан аерып тора торган үз мәсләге булган театрның эшчәнлеген яктыртып үтү. +"Безнең театр - районның "фишкасы", - дияргә ярата җитәкче Раил Садриев. +Яшерен-батырын түгел, кайбер театрларда куелган спектакльләрне карагач, кайчак күңелдә канәгатьсезлек хисләре дә туа, бигрәк тә классик әсәрләрнең, заманча куябыз дип, "бозылганын" күргәннән соң. "Татар театры кая бара? Милли театрның киләчәге бармы?" дигән сораулы бу чорда труппаның репертуарын җентекләп карасаң, аның киң кырлы булуына игътибар итми калып булмый. Анда танылган драматурглар әсәрләре дә, замандашларының пьесалары да, балалар өчен махсус ике телдә куелган әсәрләр дә, телевидениедәге төрледән-төрле проектлар да - барысы да бар. Бу аңлашыла да, театр Буа районы киңлегендә генә иҗат итми, елның күп вакытын Рәсәй буйлап гастрольләрдә уздыра, анда билгеле инде, Татарстан чиген узуга, мохит үзгәрә... +Театр белән бәйле республика күләм чаралар уздыру да аларның эшлекле традицияләренә әйләнеп бара. Буа дәүләт театрының оешуына 100 ел тулуны театр быел март аенда "Театраль Буа - 2016" театр айлыгы белән билгеләп үтте. Биредә ай дәвамында төрле төбәкләрдән килгән дәүләт театрлары катнашты, егермегә якын кол- Р.Хоудон. "Булса да була икән..." Рольләрдә (уңнан-сулга): лектив егерме җиде спек- И.Солтанов, Г.Кәмәртдинова, Ә.Сәгыева, Б.Гәрәев. такль күрсәтте. Данлыклы Камал театры, тинчуринлылар, Чаллы, Түбән Кама, Мәскәү, Чувашия, Пенза, Димитровград һ.б. бик күп театрлар өчен тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу айлыгы да булды ул. +Театр үзләренә алмаш, яшь тамашачы әзерләүне күздә тотып, мәктәп яшендәге балалар һәм яшүсмерләр белән "Ният" театр фестивале уздыра. Әлеге чара, бердән, талантларны барлау булса, икенчедән, татар мәдәниятен, сәнгатен тарату, балаларга үзара аралашу, танышу мөмкинлеген дә бирә, күңелләрендә матурлыкны күрә белү хисе тәрбияли, Тукайча әйтсәк, яктылыкка илтә. +Барлык театрлар да өч баганага таянып яши, үсә, иҗат итә. Алар - репертуардраматургия, актёрлар, тамашачы. Хәер, соңгы багананың ныклыгы беренчесе белән икенчесенең кушылуыннан, бер-берсенә терәк була алуыннан тора да инде. Дәүләт театры дәрәҗәсенә ирешкәнсең икән, үзешчәнлек белән шаккатыра алмыйсың, актёрларыңның уйнау осталыгы югары, профессиональ дәрәҗәдә булырга тиеш. +"Ул үзе бер юмор", - диләр күпләр, Татарстанның атказанган артисты Раил Садриевның, сатира театры артистларына хас булганча, сәхнәгә чыгуга ук йөзкыяфәт, килеш-килбәт белән тамашачыны үзенә җәлеп итүенә, хис-фикерләрне мимикалар аша гына да тудыруына, образга бөтен барлыгы белән керә алуына сокланып. "Ул - чын мәгънәсендә комик артист", - диләр драматург дуслары аның хакында. "Әйтергә теләгән фикерләрне халыкка мәзәк аша да җиткерергә мөмкин бит. Тамашачы ял итә, проблемалы дөньяны онытып тора. Шул ук вакытта уйланырга, үз тормышыңа читтән карарга да ярдәм итә. Театр - заманның көзгесе, йөзе. Милли театрларның йөзен тамашачы билгели", - ди режиссёр, җитәкче Раил Садриев. +Әйбәт актёр, талантлы режиссёр, театр җитәкчесе булу өчен, татар әдәбиятын ярату, тарихын, бүгенгесен белү кирәклеге дә бәхәссез. Аның Тукай-Җәлилләрне, Такташ-Дәрдемәндләрне, бүгенге көн шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләве үзе бер моноспектакль. Районда әдәбият-сәнгать ияләре, язучылар белән әдәби очрашуларның даими оештырылып торуы да - әдәбиятны зурлауның бер билгесе. +Билгеле, труппа туплаганда, җитәкченең күңелендә район җирлегендә яхшы артистлар туплап булырмы, яшьләр кайтырмы, дигән шик-шөбһә тумый калмагандыр. Ни генә әйтсәк тә, өметле яшь артист әле оешып кына килгән театрга түгел, башкала театрында урнашып калу җаен эзли. Труппа, нигездә, яшьләрдән генә тора, дип әйтсәк тә, ялгыш булмас, биредә 70кә якын хезмәткәр, шуларның 25e - артистлар, күпчелеге +- югары белемле, Мәдәният һәм сәнгать институтын, театр училищесын тәмамлаучылар. Репертуар яңарып торуга зур игътибар бирелә. Хәер, елның күп вакытын гастрольләрдә уздырган театрда шулай бул мыйча мөмкин дә түгелдер, үз кабыгыңда гына бикләнеп яшәсәң, елга ике йөзгә якын тамаша куелыр, репертуарга утызлап спектакль керә алыр идеме... Театр өч баганага нигезлә неп эшли, дидек. Буа дәүләт драма театрының беренче ике К.Людвиг. "Байбичәләр". Рольләрдә (уңнан-сулга): баганасын - репертуар һәм Ш.Шәфыйков, Г.Кәмәртдинова. актёрлар составын күздән ки черсәк, анда автор тудырган герой белән актёрның никадәр тәңгәллеге, образга туры килгәнлеге күренә. +Вильнур Шәйхетдинов - врач Мансур Гәрәфиевич (К.Людвиг, "Байбичәләр"), Бәчке (Т.Миңнуллин, "Кияүләр"); Айгөл Сәгыева - Камилә (Х.Ибраһим, " нумер"), Гөлфинә (Т.Миңнуллин, "Эх, кызлар"), Сабира (Р.Сәгъди, "Утын пүләне"); Ильяс Киньягулов - Роберт (М.Камолетти, "Ничарадан бичара"); Шамил Шәфыйков - Җәгърап (Т.Миңнуллин, "Кияүләр"), Ленар Касыймов (К.Людвиг, "Байбичәләр"); Илфир Солтанов - Хәлис (Р.Сәгъди, "Утын пүләне"), Гөргөри (Т.Миңнуллин, "Кияүләр"); Ирек Гайнетдинов - Барый (К.Людвиг, "Байбичәләр"), Ваня (Р.Сәгъди, "Алсу томан артында"); Гөлзада Кәмәртдинова - Әүдәки (Т.Миңнуллин, "Кияүләр"), Сәркәй әби (Б.Сәләхов, "Көтү"), Ана, санитарка (Д.Салихов, "Киллер"); Наилә Иманголова - Биби (М.Камолетти, "Ничарадан бичара"), Үринә (Т.Миңнуллин, "Кияүләр"); Рима Хәмидуллина - тылсым иясе (Х.Ибраһим, "Арыслан булса Сарбай"), Рәшидә (Л.Лерон, "Кычыткан чыпчыгы"); Булат Гәрәев - Әсхәт Нуриевич (Ә.Камалиев, "Әкәмәт кәмит") һ.б. Әлеге һәм башка спектакльләр тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителеп, башкаручылар үзләренең талантларын ача, тамашачыга җиткерә алганнар. +Р.Садриев эстрадага да күп кадрлар әзерли. Бүген эстрада артистлары булып танылган Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Ринат Рахматуллин, Рамил Шараповлар һ.б.ның иҗат юллары башлангычы да әлеге театрга килеп тоташа. +Тик шулай да, җиңел кабул ителә торган сәнгать - уен-көлке, җыр-бию, эстрада белән артык мавыгып китү - театрның драматик ягы аксауга китермәсен иде. +Труппа "Театраль Буа - 2016" театр айлыгында тамашачыларга Р.Харисның "Афәрин, Артист" премьерасын күрсәтсә, юбилейга исә Камал театрының баш режиссёры Ф.Бикчәнтәев куелышында З.Хәкимнең "Килә ява, килә ява" пьесасын сәхнәләштерә. +Буа дәүләт драма театрына -100 ел... Узган юлына әйләнеп карасаң, бәлки, шулайдыр да... Алда - гомер, иҗат, еллар... Уңышлар аларга! +СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... +ҺАДИ АТЛАСИНЫҢ ТУУЫНА 140 ЕЛ +Атласиның "Сөен-бикә" әсәре +Һади Атласи бу әсәренең жанрын "Тарихи хикәя" дип куйган, ханбикәнең исеме дә без өйрәнгәнчә "Сөембикә" түгел, ә "Сөен-бикә". Урыс чыганакларында да Сөембикә исеме бик буталчык һәм төрле, Атласи исә, нугай-татар гадәте буенча, "сөенмәк" сүзенә "бикә" - олуглык билгесен өстәгән. Без үзебезнең текстта Сөембикә дип язарбыз, ә Атласидан өземтәләр китергәндә, автор язганча, Сөен-бикә дип калдырырбыз. Ә инде әсәрнең жанрына килгәндә, ул күбрәк тарихилыкка тарта, чөнки чыганаклар һәм тарихи фактларга нигезләнеп язылган. Бәлки, "Казан ханлыгы"ннан аерып алып, Атласи Сөембикә ханбикә темасына бер әдәби әсәр дә язарга җыенгандыр, әмма тарихилык ягы җиңгән, шул ук вакытта анда авторның хис-тойгылары да югары дәрәҗәдә бирелгән. +"Сөен-бикә" әсәре белән "Казан ханлыгы"ның тарихи чыганаклары уртак булуы күренә - шул ук урыс елъязмалары, Рәсәй һәм чит ил тарихчылары хезмәтләре, үзебезнекеләр язган китаплар, аларны кабатлап тормыйбыз. Шул ук вакытта Сөембикә образының урыс әдәбиятында да шактый тасвирлануын, аның язмышы турында поэмалар һәм драма әсәрләре булганлыгын да әйтеп үтәргә кирәк. Әйтик, М.Херасковның 1779 елда Мәскәүдә басылып чыкка "Россияда" поэмасы тулысы белән Казанны яулап алуга багышланган һәм анда Сөембикә ханбикә образына зур урын бирелгән. Шулай ук А.Н.Грузинцевның 1810 елда дөнья күргән "Покорённая Казань, или Милосердие Царя Ионна Васильевича IV, проименного Грозным" трагедиясендә дә Сөембикә ханбикә төп образларның берсе булып тора. С.Н.Глинканың "Сумбека или Падение Казанского царства" драмасында да Сөембикә ханбикә образына зур урын бирелгән. +Дөрес, бу әсәрләрнең барысы да урыс күзлегеннән чыгып язылган, ул замандагы рәсми шовинистик идеология белән сугарылган, аларда Казанның алынуы зур җиңү итеп күрсәтелгән, татарлар түбән җаннар итеп тасвирланган. Әмма барлык авторлар да диярлек Сөембикә ханбикәне үз дәүләтенең бәйсезлеге өчен ана арыслан кебек сугышчан булуын, урысның төп дошманы икәнлеген ассызыклыйлар. Әлбәттә, аларда тарихи ялгышлар, уйлап чыгарулар да күп, әмма бу рәсми идеологиягә һәм әдәби әсәр таләпләренә туры килгән. Һади Атласи урыс язучыларының әлеге әсәрләрен "Сөенбикә" хезмәтендә чыганак буларак күрсәтмәгән, әмма ул аларны белгән булырга тиеш. +Һади Атласиның "Сөен-бикә" әсәренә үз заманында да, хәзер дә төрлечә бәя бирелә, нигездә, хезмәтнең уңай якларына басым ясала. Бары тик Зәки Вәлиди генә әсәр басылып чыккан елны ук "Сөембикә" журналында күләмле тәнкыйть мәкаләсе бастыра, ул Атласи хезмәтенең тарихчан булмавын, әдәби әсәргә тартым булуын әйтә. "Ошбу сәбәпләр өчен китап, һәр сәхифәсендәге әллә никадәр выноскаларына карамыйча, Сөен бикә хакында бер роман булып чыга да, беренче чыганаклардан алып китергән сүзләре никадәр кыйммәтле булсалар да, фәнни бер тәртипкә куелып, фәнни сурәттә эшләнмәгән, таркау һәм күп урында мөәллифнең хосусый игътикадына тугры килмәү кебек сәбәпләрдән имгәтелгән хәлдә калалар", дип яза ул. (Зәки Вәлиди. Сөен бикә // Сөембикә, 1914, №4, Б.-11; №5, Б.-6.) +Зәки Вәлиди Атласиның Казан дәүләте җимерелү сәбәпләре итеп эчке каршылыкларны күпертеп күрсәтүен, шулай ук Нугай-Казан мөнәсәбәтләрен артык куертуын да кабул итми. Ул Атласины үз каһарманын - Сөембикәне артык идеаллаштыруда да гаепли, Казан ханлыгының бетү-бетмәве бер бу хатын белән генә бәйле түгел иде, кебегрәк фикер уздырырга тырыша. Зәки Вәлидичә, бетәсе дәүләт барыбер беткән булыр иде, имеш, моның икътисади-иҗтимагый сәбәпләре дә булган, килеп чыга. Ул шулай ук Атласины, автор буларак, "һәрвакыт аерым шәхесләрнең эшләренә артык әһәмият бирә һәм аерым шәхесләргә кайтырга тиеш булган хөкемне бөтен җәмгыятькә хөкем итә", дип тәнкыйтьли. +"Мөәллиф карашында Сөен бикә Казан халыкларының вакчыллык һәм тойгысызлыкларына, Нугай мирзаларының имансызлыкларына корбан булып киткән бер Казанның бәйсезлеге өчен көрәшүче каһарман (героиня) булып чыга, - дип яза ул шул ук хезмәтендә. - Әгәр интрига һәм хыянәт (подлость)лар бу каһарманны харап итмәгән булса икән, Казан мәмләкәте дәвам итеп киткән булыр иде". +Дөресен әйткәндә, бу мәкаләсендә Зәки Вәлидинең үз фикерләре дә шактый буталчык, язмасының шактый өлешен Атласи хезмәтеннән күләмле өземтә алып тора, ни әйтергә теләгәне ахырга кадәр аңлашылмый. Алай да аның билгесез урыс авторы тарафыннан әвәләп ясалган "Казанская история" хезмәтен кискен тәнкыйтьләве дөрес, аңа таянып әсәр язарга ярамый. Зәки Вәлиди "Сөен-бикә" әсәренең уңай яклары итеп Атласиның тарихыбыз турында урыс телендәге әсәрләргә күпләп мөрәҗәгать итүен атый. Ул шулай ук автор тарафыннан Сөембикәнең тышкы кыяфәте һәм холык-фигыле дә шактый тулы ачылуын билгеләп үтә. +Шул ук елны "Йолдыз" газетасында тарихчы Габделбари Батталның "Алтай" псевдонимы белән "Сөен-бикә" әсәрен яклап язган мәкаләсе дөнья күрә, ул Атласиның бу хезмәтен бик югары бәяли, аның тарихи чыганакларга бай булуын ассызыклый. Гомумән, татар җәмәгатьчелеге Атласиның "Сөен-бикә"сен хуплап каршы ала, чөнки ул озак еллар бастырылып торган милли тарихның бер очкыны булып бәреп чыга. +Атласи соңыннан Сөембикә темасына әйләнеп кайтканмы-юкмы - безгә билгесез, чөнки кулъязмалары калмаган, бу хакта хатирәләре дә юк. Әлеге китап бары тик 1992 елда гына, репринт басма рәвешендә, Казанда яңадан басылып чыга, чөнки милли кузгалыш елларында халыкның моңа ихтыяҗы зур була. Китапның анонсында ук Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә турында: "Аның авыр тормыш юлын тарихчы Һади Атласов гаҗәеп бер җылылык, тормышчан кырыслык белән тасвирлаган", дип язылган. Китапка соңгы сүз язган галим Миркасыйм Госманов та Атласиның бу хезмәтенә зур бәя бирә. Ул авторның татар-нугай мөнәсәбәтләрен көчле итеп ачып бирүен, үзара дошманлашып, ил-дәүләтне кулдан ычкындырган түрәләрне кырыс хөкем итүен яза. Миркасыйм Госманов шулай ук Атласиның Сөембикәне бик яратып, ихласлык һәм аерым бер җылылык белән тасвирлавын әйтә, шул ук вакытта аның, "фантазиягә бирелми, бәлки документаль истәлекләргә, беренче чиратта, үз чорыннан калган русча тарихи чыганакларга таянып фикер йөртүен" билгеләп үтә. +"Галимнең эчтәлекле тарихи хезмәтләре, шул җөмләдән күпсанлы мәкаләләре арасында Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәгә багышланган, кат-кат басылган китабы аерым урын биләп тора, - дип яза Госманов. - Әйтергә кирәк, бу хезмәтен язган чакта автор шул вакытта фәндә мәгълүм булган чыганакларның һәммәсен дә файдаланган, мөһим документларны җентекләп тикшереп, кайберләрен каткат анализлап фикер йөрткән. Шул рәвешчә, Сөембикәнең фаҗигале язмышын шактый тулы, төгәл яктыртуга ирешкән". (М.Госманов. Авыр тарихның моңлы кайтавазы // Һади Атласов. Сөембикә. - Казан, 1992, Б.-67.) +Шушы ук чорда, ягъни татарның милли күтәрелеш елларында, танылган китап галиме Әбрар Кәримуллин да бу темага мәкаләләр яза. Ул Һади Атласины: "Халкыбызның бик тә яраткан кешесе - аның тарихын торгызу, социаль һәм милли аңын уяту, милли азатлык өчен ару-талуны белмичә эшләгән күренекле галим, зур җәмәгать эшлеклесе, танылган педагог һәм публицист, актив журналист һәм полиглот", дип атый. +Галим Атласиның "Сөен-бикә" әсәренә зур бәя бирә, аның фәнни яктан чыганакларга нигезләнеп язылуын, шул ук вакытта романга тартым булуын, теленең халыкчанлыгын әйтә. +Милләтнең ачы язмышы өчен яну Атласины кайта-кайта моның сәбәпләрен эзләргә мәҗбүр итә, ул аны дәүләт югалтуда күрә, ә бәйсезлекне югалтуда төрки-татарларның үзләрен гаепли. Шуңа күрә кайвакытта артык каты әйтә, бар гаепне татарларның үз өстенә өя, "ут эчендә калган күгәрчен" кебек, җаны милләт өчен бәргәләнә... +1993 елда Һади Атласиның "Себер тарихы", "Сөен-бикә", "Казан ханлыгы" әсәрләре Казанда бер китап булып басылып чыгалар. 100 мең тираж белән дөнья күргән бу китап милләт өчен зур бүләк була, ул бик тиз таралып-сатылып та бетә. Җыентык тарих фәннәре докторы Сәлам Алишев редакциясендә, аның кереш сүзе һәм искәрмә-белешмәләре белән чыккан, китап фәнни яктан бик яхшы эшләнгән, каршылыклы яки аңлашылмаган урыннарга аңлатмалар бирелгән. Шулай ук китапта тулы "Исемнәр күрсәткече" һәм "Библиографик чыганакларның тулы һәм дөрес язылышы" дип аталган белешмәләр дә урнаштырылган. Ә кереш сүздә исә Атласиның тарихи әсәрләренә төпле анализ бирелгән, аның тормыш юлы бәян ителгән. +Һади Атласиның "Сөен-бикә" әсәренә тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова да җентекле анализ ясаган. Аның фикеренчә, Сөембикә урыс дошманы булса да, илен, милләтен, дәүләтен саклап калу өчен Мәскәү белән дә дипломатик сөйләшүләр алып барырга мәҗбүр булган, аның зирәк акылын һәм тәвәккәллеген Явыз Иван да танырга мәҗбүр булган. Әмма Сөембикәнең төп таянычы - үз халкы булган, автор фикеренчә, халкын саклап калу өчен, ул үзен корбан иткән, Атласи да Сөембикә ханбикәнең шушы соңгы адымына аеруча игътибар биргән. (А.Х Мухаметдинова. Хади Атласи: общественный деятель и историк. - Казань, 2004, стр.-104.) +Һади Атласиның "Сөен-бикә" әсәре зур түгел, нибары 60 бит, шуның да илле битләр тирәсе Сөембикәнең соңгы берничә елы турында. Әмма нинди еллар бит! 1549 елның язында ире Сафагәрәй кинәт кенә үлеп китә (үтергән булулары да мөмкин), кулында - ике яшьлек улы, әле шуның өстенә Мәскәү ягыннан да, туганнары Нугай ягыннан да Казанга туктаусыз яулар килә... Илнең үз эчендә Сөембикәгә һәм Кырым төркеменә каршы әледән-әле фетнәләр күтәрелеп тора, ире үлгәч, аның үзен дә тәхеттән алып бәрү өчен астыртын эшләр бара. Ә аңа нибары утыз яшь, янында таянырлык ире дә, ата-анасы, туганнары да юк... Әмма иң авыры, иң дәһшәтлесе - ил өстенә ябырылып килгән яулар, Казанны, дәүләтне югалту куркынычы... Бу хакта Атласи менә ничек яза: +"Сөен-бикә Иванның дошманы булдыгы кеби, Иван да Сөен-бикәнең дошманы иде. Сафагәрәй ханның Русия өстенә еш-еш баскынлык итүендә вә шуның илә бәрабәр Русия кул астына кереп бармакта булган Казан ханлыгын ирекле бер ханлык итүендә Сөен-бикәнең бик зур катнашы булганлыгын Иван ачык беләдер иде. Сөен-бикәне яратмаучы Иван гына булмаенча, аны русларның барысы да яратмыйлар иде. Казанлылар Сөен-бикә теләгәнчә эш итсәләр, атасы Йосыф мирза ушандык нугай мирзалары Казан ханлыгына ярдәмдә булынсалар иде, Казанның беренче ханлык булып калачагы вә бинаән галәйһи русларны тетрәтеп торачагы билгеле иде. Ләкин эш Сөен-бикә теләгәнчә булмады". (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр. 1 том. - Казан, 2009, Б..) +Әйе, бу - Сөембикә-ханбикә өчен бик авыр еллар була, 1549-1550 елларда урыслар һәм нугайлар берләшеп, Казан өстенә яу чабалар, аны алып, тар-мар итү нияте белән киләләр. Бигрәк тә 1549 ел кайгы-хәсрәтле һәм борчулы була - яз көне Сөембикәнең ире үлә, шуны гына көткәндәй, көзен инде урыслар-нугайлар берләшеп, Казанга яный башлыйлар. Һади Атласи да әсәрендә бу елны Сөембикә өчен "кайгылы ел булды", дип билгеләп үтә. +"9 елның көзендә руслар Казан өстенә йөрергә әзерләндекләре кеби, нугайлар да шуңа әзерләнмәкче булалар иде, - дип яза ул. - Кызганыч, Сөен-бикә бер яктан - руслар, икенче яктан үзенең ыруглары, туган вә якыннары илә орышырга тиешле иде. Бу ел Сөен-бикә өчен иң кайгылы ел булды. Иренең үлүе, баласының яшьлеге, ата вә туганнарының, руслар илә бер булып, Казан өстенә йөрергә теләүләре аны чиктән тыш борчыйлар, кайгырталар иде. (Күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Әмма рус-нугай армиясенең 1549 елның ноябрендә Казанга каршы башланган яулары алар өчен 1550 елның 25 февралендә хурлыклы җиңелү белән тәмамлана. Урыс-нугай гаскәре Казанны ике атна камалышта тота, әмма ала алмый. Тарихчылар моның сәбәпләрен һава торышы бозылып китүдә яки ике якның да сугышка атлыгып тормауларыннан күрсәләр дә, ул чакта ук Казан өчен каты сугышлар була. "Иван, Казанны 11 көн камап торса да, алырга булдыра алмады. Каткан күңелле нугай бәкләреннән Сөен-бикәгә ярдәм булмаса да, багышлаучы Тәңре аны ташламады. Куәтле ягмыр явып, русларның эшләренә комачауладыгы кеби, бик көчле җил чыгып һәм аларның эшләренә шактый комачаулык итте", дип яза бу хакта Һади Атласи. +Рус тарихчысы Михаил Худяков та "Походы 1549 и 1550 годов потерпели полную неудачу, и русское правительство занялось пересмотром своей военной программы", дип яза. (М.Худяков. Очерки по истории Казанского ханства. - Москва, 1991, стр..) Ягъни, алга таба руслар Казанда хан алыштыру белән мавыкмыйча, Казан ханлыгын тулысынча яулап алу һәм дәүләт буларак юк итү максатын куялар. Һәм 1552 елда шуңа ирешәләр дә. "Только на рубеже 40-х и 50-х годов XVI в. в области русской внешней политики в отношении стран Востока и в отношении Казанского ханства, в частности, происходит существенный перелом. Возникает идея проведения завоевательной активной политики к востоку и к югу от среднего течения Волги и о присоединении к Московии пространств от Волги до Урала и от Казани до Каспийского моря включительно. Орудием этого нового внешнеполитического направления Русского государства (царства) должна стать не активная дипломатия, а неприкрытая, явная и притом цинично проявленная военная сила. Территориальные присоединения должны были добываться в основном вооружённой рукой", дип яза татар-урыс мөнәсәбәтләре турында уникаль фәнни хезмәтләр калдырган һәм рәхимсез рәвештә үтерелгән галим Вильям Васильевич Похлёбкин. (В.В.Похлёбкин. Татары и Русь. 360 лет отношений. 1238-1598. - Москва, 2000, стр..) +Шулай итеп, 1549-1550 еллардагы фронт сызыгы Сөембикә язмышы аша да үтә, ханбикә буларак, ул илен, милләтен, дәүләтен урыс басып алуыннан саклап һәм яклап тора. Тарихчылар бу еллардагы Казан өчен сугышны табигать шартлары сәбәпле өзелгән, дип язсалар да, татарларның дәүләтне көч-гайрәт белән яклавы да урысның җиңелүенә китерә. Без югарыда урыс язучысы М.Херасковның "Россияда" әсәрендә Сөембикә образына зур урын бирелгәнлеген әйткән идек. Бу теманы махсус өйрәнгән галим Фатих Урманче менә нәрсә яза: +"Ил куркыныч бер хәлгә калганда, Сөембикә казанлыларга махсус нотык белән мөрәҗәгать итә. Әйтергә кирәк, Сөембикәнең патетик-трагик рухта яңгыраган нотыгы - поэманың иң көчле урыннарыннан. "Безнең илаһи ата-бабаларыбыз булган Чыңгыз белән Атилла алдында бөтен дөнья калтырап торадыр иде, - ди ханбикә. - Безне Җиһан скифлар дип белә иде. Җиһандагы барлык халыклар алдында шөһрәт вә дан казанган шушы халыкның варисларымы сез? Кайчандыр тик безнең рөхсәт белән генә тәхеткә утырып, безгә һәрвакыт тугрылык сакларга ант итеп, ясак түләп торган коллар хәзер безгә каршы баш күтәрмәкче булалар. Хәзер инде Казанның көче бетүгә йөз тоткан. Тау ягы безнең ихтыярга буйсынмый. Дошманнар безне үзләренә буйсындырырга тырыша! Кем соң безгә яный, безне куркытмакчы була? Безгә әле күптән түгел генә ясак түләп торган халыклар! Әгәр сез алардан куркасыз икән, барыгыз көтү көтәргә! Онытыгыз данлыклы ата-бабаларыгызны! Онытыгыз ватаныгызны! Яисә уяныгыз, булыгыз скифлар кебек!" (Фатих Урманче. М.М.Херасковның "Россияда" поэмасында - Сөембикә // Сөембикә ханбикә. - Казан, 2001, Б..) +Моны бит урыс кешесе яза, ул Сөембикә ханбикәнең чын мәгънәсендә көрәшче, көчле рухлы лидер икәнлеген танып яза! Димәк ки, 1550 елда урысларның Казанны ала алмауларында Сөембикә ханбикәнең роле бик зур булган, хәтта хәлиткеч булган! Шул вакыйганың тере шаһиты Кол Шәриф хәзрәтләре үзенең "Зафәрнамә-и вилаяте Казан" әсәрендә Казан өчен сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч һәм каты булганлыгын язып калдырган. Ул урысларның Сафагәрәй хан үлеменә чиксез шатланып, Казан өстенә ябырылуларын тасвирлый, Явыз Иван турында "...ул денсез кяфер, тәкәббер, кинәле, ямьле көннәрне бозучы, дөньяга фетнә салучы ике шайтанның берсе иде", дип яза, "...имансыз Иван, башта булган бөтен гаскәре, сансыз туплары, төфәңнәре, чама белән сигез йөз меңлек гаскәре белән килеп, Казан шәһәренең әйләнә-тирәсен сарып-чолгап алдылар. Кяферләрнең гаскәре кырмыска һәм саранчалардан да аз түгел иде. Алар, Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ нәселеннән булып, Адәм нәселеннән түгелләр иде", ди. (Кол Шәриф һәм аның заманы. Кул Шариф и его время. - Казан, 2005, Б..) +Әлбәттә, урыс гаскәре монда бик күп күрсәтелгән, әмма аларның иксез-чиксез санда булуын тарихчылар да танырга мәҗбүр. Моның өстенә урыслар кулындагы утлы корал, алманнар идарә иткән туплар, аларның Казан өстенә көне-төне утлар чәчеп гөрселдәп атып торулары... Казан кирмәне чолганышта, урыс-нугай гаскәре инде Болак һәм Черек күл буенда... Һәм Сөембикә ханбикә үзенең гаскәре белән шушы чирүгә каршы торган, ул халкын дошманга каршы көрәшкә оештыра һәм күтәрә алган. Казанның һәр капкасында татарның батыр угланнары сакта торган, урамнарда ике гаскәр бугазга-бугаз килгән, "кыскасы, ике гаскәр, тимергә чолганып, бер-берсенә каршы торып, сугыш һәм көрәш белән мәшгуль булдылар", дип яза бу турыда Кол Шәриф хәзрәтләре. +Кол Шәриф Казан өчен бу сугыш "уналты кичә һәм көндез туктаусыз өзелмичә дәвам итте", дип яза, ахырда "рухы төшкән кяфер кире ташланды һәм каһәрләнеп чигенде", ди. Әлбәттә, сугыш булгач, ике яктан да югалтулар була, әмма Кол Шәриф язганча, урыс гаскәре тулысынча кырып салына. "Бәхете кара һәм җиңелгән дошманны казанлылар шулкадәр кырдылар ки, "аларның барлык эзләре җир йөзеннән агып китте", - дип, Кол Шәриф изге Коръән аятьләрен китерә. - Тәңре явыз кавемне соңгы кешесенә кадәр юк итте, Тәңрегә мең шөкер булсын. Каланың ике тарафында кара кяфер үлесе кылыч һәм хәнҗәр ризыгы, кортларга ризык булып ятырлар иде. Аяк басарлык та җир калмады". (Күрсәтелгән хезмәт, Б.. ) +Әмма Сөембикә ханбикә тышкы дошманны җиңә алса да, ил эчендәге каршылыкларны җиңә алмый, һәм алар аның башына җитәләр. Бер яктан - урысларның Зөягә килеп урнашулары, икенче яктан - ханлыкның үз эчендә Сөембикәгә каршы фетнә күтәрелүе, кырымлыларның Казанны ташлап чыгулары һәм харап булулары вакыйгалар агышын кискен үзгәртә - татар ханлыгы үзенең бетүенә юл тота. Сөембикә ханбикәне нәни улы Үтәмешгәрәй белән мәскәүләр кулына тапшыру шул фаҗиганең башы була. Һади Атласи бу вакыйганы урыс елъязмаларына таянып яза, шул ук вакытта татарларның үз ханбикәсен чарасызлыктан урыслар кулына әсир итеп тапшыруларын сиздерә. +"Бу чакта Казан иң уңайсыз хәлдә булынып, аның һичкайдан ярдәм алу ихтималы юк иде, - дип яза ул. - Сугышсыз вакытларда да тыныч тора алмаган казанлыларның, бу чакта гына тынычланып, ханлыкның яшәве өчен кирәкле булган эшләргә керешүләре мөмкин түгел иде". (Һади Атласи. Сайланма әсәрләр..., Б..) "Сөен-бикәнең тоткын ителүе" дип аталган бүлектә ул, урыс елъязмачыларына артык ышанып, ханбикәнең Казанда соңгы мизгелләрен бик куркыныч итеп тасвирлый. Имеш, Сөембикәнең елый-елый бит-күзләре шешенеп беткән, ул йөзен кайгыдан ертып канаткан, иренең кабере өстенә егылып, чәче-башы тузып, кычкырып елап яткан икән... Имеш, кайгыдан ул инде аяк атлап йөри алмас хәлгә килгән, аны башта култыклап, аннан күтәреп йөртә башлаганнар. Моңа ышанасы килми, чөнки мөселман хатыны, бер илнең патшабикәсе, хатын-кыз булса да, халык алдында мондый хәлләргә төшмәс иде. Сөембикә горур булган, зирәк булган, искиткеч гүзәл булган, һәм нинди хәлдә дә, шушы сыйфатларын югалтмаган. +Урыс елъязмаларына таянып, Һади Атласи бу әсәрендә Сөембикә ханбикәнең озын-озын ике чыгыш-монологын бирә. Аларны "Сөембикәнең сыктавы" (егълавы) дип тә атарга була, урыс әдәбиятында бу популяр жанр. Беренчесендә Сөембикә, ире Сафагәрәйнең кабере өстендә канлы яшьләрен түгеп, аңа мөрәҗәгать итә, икенчесендә ул, Идел буенча әсирлеккә китеп барганда, Казан каласына карап соңгы бәхилләшү сүзләрен әйтә. Сөембикәнең бу сыктаулары әдәби яктан да, мәгънәви яктан да югары дәрәҗәдә эшләнгән, Атласи монда чын әдип буларак ачыла, ул әсир ханбикәнең халәтен җан тетрәндергеч сүзләр аша җиткерә алган. +"И-и минем сөекле падишаһым, мин сөекле углың илә Рус йортына тоткын булып китәмен, - дип сөйли ул моңлы тавыш белән. - ...Мин синнән аерылмыйм, көлке һәм мыскыл ителер өчен телләре һәм диннәре башка булган ят җиргә китмим. ...Мин кайгымны кемгә сөйлим: углыма сөйлимме - ул сөттән аерылмаган; атама сөйлимме - ул моннан бик ерак; казанлыларга сөйлимме, - алар бит үз ирекләре илә ант итеп мине русларга бирделәр. ...Менә монда, ишек төбендә, мәрхәмәтсез гаскәрләр торалар, алар мине, ерткычлар кыр кәҗәсен алып киткән кебек, синең яныңнан алып китмәкче булалар. Бер чагында синең хатының булган, бөтен Казан падишаһлыгының бикәсе саналган кеше хәзерендә кызганыч тоткын, ярлы һәм арык кол булып калды. Борынгыдан куанычлар, андагы кәеф-сафалар өчен хәзерендә еглаулар, ачы күз яшьләре килде. Электәге ханлык шатлыклары урынына мине рәнҗүләр, кайгылар, бәлаләр чормады". (Күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Сөембикәнең Казан белән бәхилләшүе дә Атласи тарафыннан югары стильдә, көчле хиссият белән, нәфис әдәби телдә язылган. Ханбикә Казанның көчле, мәгърур, бәхетле чакларын искә төшерә, кат-кат әрнеп, "кайда хәзер ул бәйрәмнәр, ул шатлыклар, кайда синдәге угланнарың, мирзаларың, матур кызларың" дип сорый да, "барысы да югалды, бетте", дип нәтиҗә чыгара. "Хәзер синең ул урыныңда халыкның ыңгырашуы, уфылдавы, еглавы, үксүе генә калды, хәзерендә анда синең кешеләреңнең каннары агадыр, ачы яшьләре коеладыр, рус кылычы аларны бетергәнчегә чаклы кипмидер", дип өзгәләнә. Сөембикә бу хәлләр өчен Шаһгалине һәм казанлыларны гаепли, үзенә килгән кайгылар алар башына да килсен, дип тели. Әлбәттә, тормышта, бәлки, алай ук та булмагандыр, мөселман хатыны кеше каргап утырмас, әмма урыс елъязмалары артыннан Атласи да шуларны кабатлаган. Сөембикә Казанда кечкенә генә җирдә яшәргә дә риза булуын әйтә, атасы йортына, нугай далаларына кайтып китәсе килүен дә сөйли. Әмма аның иң көчле теләге - "Мәскәүгә баруга, Рус йортында мыскылланып, көлке ителеп яшәүгә караганда, ире янында булу артыграк, ачы үлемне тату яхшырак булыр иде", ягъни Сөембикә әсир булуга караганда. Казанында үлүне артыграк күрә. +"Кызганыч син, канлы, кайгылы шәһәр! - ди ул, Казан белән бәхилләшеп. - Синең башыңнан таҗың төште. Син хәзерендә тол хатын кебек булып калдың. Син хуҗа түгел инде - кол булдың. Синең атаклылыгың барысы да китте. Син, башсыз арыслан кебек, хәлсез калып беттең. Һәрбер падишаһлык гакыллы падишаһ илә идарә ителә, көчле гаскәр илә сакланыла. Шулар булмагач, кем синең падишаһлыгыңны алмас?" (Күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Һәм шулай була да - моңа тарих шаһит. Сөембикә ханбикәне 1551 елның августында Мәскәүгә әсир итеп бирәләр, нәкъ бер елдан урыслар килеп, Казанны да канга батырып яулап алалар. Инде ханбикә генә түгел, милләт кол ителә, һәм бу коллык гасырларга сузыла... "Сөен-бикә" әсәрен язганда, Һади Атласи бу фаҗигане бөтен йөрәге белән тойган, аның сәбәпләрен аңлаган, шуларны милләткә дә аңлатып калдырырга тырышкан. Әлбәттә, Атласиның кайбер сүзләре, милләтне гаепләүләре кайвакытта артык кискен булып тоела, әмма аны да аңларга мөмкин - ул тарихчы, бүгенге хәлебезнең дәүләт югалту фаҗигасе нәтиҗәләре икәнен яхшы белә. Шуңа күрә ул кайта-кайта нугай мирзаларының Казан һәм Сөембикә алдында гаепләре турында ачынып яза, мөселман буларак аларның зур гөнаһлы булуларын әйтә. +"Сөембикәнең авыр үлем илә вакытсыз үлүендә казанлыларның ничаклы гөнаһлары булса, нугай мирзаларының да шулчаклы гөнаһысы булды, - дип нәтиҗә ясый Атласи. - Болар Сөембикәнең аһ-ваһларыны ишетмәделәр, ул бичараның канлы яшьләрен туктатыр өчен аз гына булса да егетлек күрсәтмәделәр. Руслар Казан өстенә йөргән чагында нугай мирзалары Казанга ярдәм итсәләр, Иванның аз гына бүләкләренә алданмаенча, Рус йорты өстенә йөргән булсалар иде, Казан руслар кулына китми калган, Сөен-бикә дә шушы кызганыч хәлгә төшмәгән булыр иде." (Күрсәтелгән хезмәт, Б. 240.) +Атласиның бу әсәре "Сөен-бикәне сагыну" һәм "Сөен-бикә манарасы" дип аталган кыска-кыска бүлекчәләр белән тәмамлана. Беренчесендә ул Казан халкының Сөембикәне һаман сагынуын, аның яхшылыкта һәм матурлыкта тиңе булмаган патшабикә булуын яза, "татар хатыны тагы да шундый булдыклы хатыннар тугдырсын иде", дип тели. Соңгы бүлекчәдә исә Атласи Сөембикә манарасының татар заманында ук салынган булуы турында мәгълүмат бирә, аның татар телендә "Хан мәсҗеде", дип, ә рус телендә "Сөембикә манарасы" дип атап йөртелүен әйтә. "Минем белүемчә, Сөен-бикә манарасы диеп аталуы Казаннан киткән чагында Сөен-бикәнең шушы манара янында ире Сафагәрәйнең кабере илә исәнләшүе сәбәпле булырга кирәк", дип нәтиҗә ясый Атласи. +Күргәнебезчә, "Сөен-бикә" әсәре - Һади Атласиның иң яратып язган хезмәте, монда хис белән акыл, мәхәббәт һәм нәфрәт бергә кушылган, тарихчы татар ханбикәсенең олуглыгын һәм фаҗигасен бөтен барлыгы белән ачып биргән. Атласи, татар тарихчыларыннан беренчеләрдән булып, Сөембикә ханбикәне милләткә кире кайтара, аның нурлы йөзеннән тарихның канлы тузаннарын юып, киләчәккә юллый... Без дә бүген шул Сөембикәне беләбез, шуны яратабыз, шуны олылап искә алабыз... +Атласиның Бөгелмә чоры һәм икенче төрмәсе +1917 елдан Һади Атласиның Бөгелмә чоры башлана, ягъни ул гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күчеп килә. Бу күчүнең дә үз сәбәпләре булган, әлбәттә. 1909 елгы хөкем карарыннан соң патша чиновниклары Атласиның Әлмәттәге кыз балалар мәктәбен ябалар, үзен каты күзәтү астына алалар. Әмма Һади Атласи, хатыны Хөсникамал абыстай белән бергә, 1915 елда тагы кыз балалар өчен үз акчасына мәктәп ача, тик 1916 елда патша чиновниклары аны да ябалар. "Атласи тарих, география кебек фәннәрне укытса, хатыны Хөсникамал балаларга гарәпчә уку-язуны өйрәтә, - дип яза тарихчы Алсу Мөхәмәтдинова. - Бераз вакыттан соң патша чиновниклары бу мәктәпне ябалар. Һ.Атласиның укучысы Г.М.Мостафина-Рафикова истәлекләрендә язылганча, "язгы шатлыклы уку көннәренең берендә география дәресенә бер усал чиновник килеп керә. Ул дивардан хаританы тартып ала. Ә мөгаллимне - Һади абыйны - үзе белән алып китә". Күрәсең, мондый мәктәпнең эшчәнлеге властьлар тарафыннан рөхсәт ителмәгән булгандыр". (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. - Казан, 2007, Б..) +Әлмәттә узган соңгы елларында Атласиның күләмле хезмәтләр язуы билгеле түгел, бәлки ул "Казан ханлыгы" китабының дәвамы өстендә эшләгәндер, әмма ул басылып чыкмаган, кулъязмалар калмаган. 1915 елның 28 февралендә Фатих Кәримигә язган хатында Атласи: "Бөгелмә өязе хакында да бик кыйммәтле мәгълүмат һәм иске документлар җыйган идем", дип хәбәр итә, әмма алар да соңыннан матбугатта күренми. 1915 елда Атласиның бер генә язмасы билгеле, ул "Шиһаб хәзрәт кем иде?" дип атала. Ул Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең йөз еллыгы уңаеннан язылган һәм "Мәгариф" нәшриятында уртак җыентыкта дөнья күргән. Һади Атласи Шиһабетдин Мәрҗанине "олуг муслих (реформатор)", дип атый, аны хәтта католик-реформатор Лютер белән янәшә куя, "шимал мөселманнары арасында бер мөселман Лютеры пәйда булды", дип яза. Атласи, шул рәвешле, татар динендә булган төрле ырым-шырымнарга, мәҗүси йолаларга, ишан-мөридлекләргә тагы бер тапкыр кискен рәвештә каршы чыга, боларны наданлык галәмәтләре, дип атый, Мәрҗанине саф исламны кире кайтаручы, дип бәяли. "Менә шушы меңьеллык шомлы кагыйдәләрнең картлыкларына һичбер игътибар итмичә, "әл-хакк әхакку бил-иттибаг" өндәве белән безнең мөҗаһид, мәйданга чыгып, аларның тамырларыннан тетрәтте, - дип яза ул. ...Мәрҗанинең һөҗүме исә бик уңышлы чыкты. Заманасына муафыйк бик ачы каләм кулланып, шушы зәһәрле каләмнең очын катып калган бозык галимнәрнең туңган калебләренә илтеп кадады. Иң кирәге дә шунысы иде. ...Яман шешләр кызган тимерләр белән дәваланган кебек, яман игътикадлар да фәкать Мәрҗани каләме кебек кызу каләмнәр белән генә дәваланачаклар иде". +Әйткәнебезчә, Атласи һәртөрле фанатизмга, наданлыкка, ислам битлеге астында эшләнгән ырым-шырымнарга кискен каршы булган, ул һәр заман алгы урынга мәгърифәтне, гыйлемне куйган, "чын дин Коръән белән хәдистән генә гыйбарәт", дип язган. Атласи Шиһабетдин хәзрәтне бөтен барлыгы белән таный, аның хезмәтләренә зур бәя бирә, остазы итеп кабул итә. "Мәрҗаничә милләтнең тәрәккые белән исламның саф хәленчә саклануы "нигез" итеп алынганнан, аның сөйләгән җөмләләренең һәрбере шушы максатларны аңлатудан гыйбарәт булулары белән бәрабәр, дини һәм дөньяви нәтиҗәләрен биргәннәр иде", дип яза ул. +Шушы мәкалә белән Атласиның Әлмәт чоры ябыла, алда аны кайнап торган яңа тормыш, шомлы тормыш, канлы язмыш көтеп тора... Атласи әле боларны белми, ул Бөгелмәгә зур өметләр һәм дәрт белән күченә. Аңа нибары 40 яшь, янында - яраткан хатыны, балалары, артта - милләт өчен язган зур-зур хезмәтләре, алда - тагы да зуррак эшләр башкарырга план-өметләр... Татар зыялылары февраль революциясен шатланып каршы ала, Һади Атласи да шулар арасында була. Ничә гасырлар буе татар милләтен изеп торган патша режимының бәреп төшерелүен алар азатлык алган кебек кабул итәләр, әмма яңа режимнарның үзләре өчен нинди коточкыч язмыш әзерләгәнен татар зыялылары белми әле... +Һади Атласи гаиләсе белән Бөгелмәгә күчеп килгәндә, ул инде гөрләп торган шәһәр була, анда сигез мең кеше яши, биредә күпсанлы мәгариф учреждениеләре белән бергә, тимер юл вокзалы, почтасы-банклары эшләп тора, хәтта хәрби часть та була. Урыс шәһәре исәпләнсә һәм Самара губернасына караса да, Бөгелмәдә мәчетмәдрәсәләр дә, танылган татар байлары, киңәш-табыш итәрлек кешеләр дә була. Биредә Атласины мәгърифәтче буларак яхшы беләләр, аңа зур хөрмәт белән карыйлар, килү белән өяз земство идарәсе әгъзасы итеп сайлыйлар, ә инде 1918 ел башында ул инде бу оешманың рәис урынбасары була. Һәм Һади Атласи бөтен көчен Бөгелмәдә милли мәгарифне торгызуга, татар мәктәпләре ачуга, милли кадрлар әзерләүгә бирә. Шунысын да әйтергә кирәк: Бөгелмәдә совет власте 1918 елның 22 февралендә генә урнаштырыла, Атласины алар да, тәҗрибәле педагог буларак, үзләренең башкарма комитетларына сайлап куялар, галим милли мәгариф өлкәсендә эшчәнлеген дәвам итә. +Әмма Атласи, ул вакытта ук милләтнең танылган бер кешесе буларак, Бөгелмәдә генә бикләнеп ятмый, ә милләт язмышы хәл ителә торган бөтен зур җыеннарда һәм эшләрдә дә катнаша. Ул 1917 елның маенда Мәскәүдә үткән беренче Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда катнаша һәм чыгыш ясый, шул ук елның июлендә Казанда үткән икенче Бөтенроссия мөселманнар корылтаенда өч тапкыр чыгыш ясый. Атласины бигрәк тә, тәҗрибәле тарихчы буларак, бу яңа власть-режим шартларында татарларның милләт буларак Россиядә тоткан урыны, алга таба хокукый-дәүләти статусы мәсьәләләре борчый. Исегезгә төшерәбез - бу әле Вакытлы хөкүмәт заманы, 17нче елның җәе, большевикларның октябрь түнтәрелешенә кадәр әле берничә ай вакыт бар. Һәм татарлар, форсаттан файдаланып, җиң сызганып, гасырлар буе хәл ителмәгән үз проблемаларын чишәргә алыналар, эшне милләтнең дәүләти статусын билгеләүдән башлыйлар. +Бу заманда "автономия" сүзе-термины бик популяр була, Габдрәшит Ибраһим хәтта шул турыда махсус хезмәт тә яза. Татарлар автономия-мохтариятне милли дәүләтчелеккә бер адым итеп карыйлар, гасырларга сузылган коллыктан соң аны милли үзбилгеләнү, дип кабул итәләр. Татар зыялылары арасында "милли-мәдәни мохтарият" яки территориаль автономия статусы турында айлар буе кайнар бәхәсләр бара, Мәскәү корылтаенда туфракчы-территория тарафдарлары җиңгән булса, Казанда инде милли-мәдәни автономия яклылар өскә чыга. Һади Атласи, төркиче-туранчы пантюркист буларак, милли-мәдәни мохтариятне яклый, чөнки бөтен Рәсәй империясе буйлап сибелгән төрки-татарларны бер Татарстан канаты астында гына саклап калып булмасын яхшы аңлый. +"7 елның июлендәге мөселман корылтае утырышында Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте игълан ителә, - дип яза галимнәр. - Садри Максуди җитәкләгән Милли-мәдәни мохтариятне гамәлгә ашыру коллегиясенә Һади Атласи да сайлана. Соңгысы ул вакытта әле Россия составында татарларның милли үзбилгеләнүен тормышка ашыру идеясенә ышана торган була. Һ.Атласи Вакытлы хөкүмәт белән бәйле демократик үзгәрешләргә шактый өмет баглый. Әмма бу өметләр акланмый. Тора-бара Атласи Россиядә ирекле һәм тигез хокуклы милли үсеш өчен реаль мөмкинлекләр һәм шартлар юклыгы турындагы фикергә килә". (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы..., Б..) +Һади Атласи бу фикергә килгәнче, әле ил тормышында да, милләт тормышында да давыллы вакыйгалар булып уза, вазгыять яшен тизлегендә үзгәрә, һәм бу үзгәрешләр алга таба татар файдасына булмый. 1917 елда, искечә октябрьдә, яңа стиль белән 6 ноябрьдә хакимиятне большевиклар басып ала, шул ук айның 20 ноябрендә (3 декабрь) Уфада Милләт Мәҗлесе эшен башлап җибәрә, Һади Атласи да анда депутат буларак катнаша. 120 депутаттан торган Милләт Мәҗлесе иллешәр кешелек ике зур фракциягә - "төркче"ләргә һәм "тупракчылар"га бүленә, тагы берничә вак төркем дә була. Һади Атласи "төркче"ләргә, ягъни милли-мәдәни мохтарият төркеменә керә, Гаяз Исхакый да шунда була, Милләт Мәҗлесе рәисе Садри Максуди дә шушы идея тарафдары була. Милләт Мәҗлесе шунда ук комиссияләргә бүленеп эшли башлый, Һади Атласи исә яңа кануннар проекты комиссиясенә һәм тупраклы мохтарият комиссиясенә әгъза булып керә. Шунысын да әйтергә кирәк: Атласи соңыннан "тупракчылар", ягъни территориаль автономия тарафдары булып китә, чөнки бу идея дәүләтчелеккә якынрак торганын аңлый. +Милләт Мәҗлесе ике айга якын баш күтәрми эшли, каршылыкларны, икеләнүләрне, бәхәсләрне җиңә-җиңә, Идел-Урал дәүләтен игълан итәргә әзерләнә һәм 1917 елның 20 декабрендә, яңа стиль буенча 1918 елның 2 гыйнварында Галимҗан Шәрәф тарафыннан булачак татар дәүләте проектлары тәкъдим ителә. Һади Атласиның яңа кануннар проекты комиссиясендә эшләвен истә тотсак, Идел-Урал дәүләте проектын булдыруда аның да катнашы бар икәнен аңларбыз. Галимҗан Шәрәфнең чыгышыннан бер өзек: +"Үткән көннәре шанлы, алдагы көннәре парлак татарларның (төрктатарларның) мөхтәрәм вәкилләре! +Бөек дәүләт эшлеклесе Блунчлу "дөньяда никадәр милләт булса, шуның кадәр дәүләт булырга тиеш", дип әйткән. Аның теләгенә кайсыгыз кушылмый? Дөньяның башка милләтләре белән кулга-кул тотынышып яшәргә кайсыгыз теләми? Милядтан элек V гасырда Аурупаны басып алган һун төркләре, VI йөздә Азияне басып алган түкью төркләре, XII гасырда бөек яулап алучы Чыңгыз һәм аның балалары дәүләт корганнары өчен түгел, шулай ук бабаларыбыз Болгар ханлыгын яки Казан ханлыгын төзегәннәре өчен түгел, бәлки киләчәктә безнең дә яшәргә хакыбыз булганы өчен үзебезгә аерым дәүләт төзү фикерен алга сөрәбез. Ата-бабаларыбыздан калган тарихи әсәрләр һәм исемнәр исебезгә төшкәндә, кайсыбыз гына "кайчан без мөстәкыйль ил төзү уңышына ирешербез соң?" дип уйламый икән? Моңарчы ясаган һәр адымыбызны бу теләгебезгә якынлашу өчен ясый иде". (Надир Дәүләт. Милләт Мәҗлесе. - Казан, 2008, Б.-228.) +Бу текстны әзерләүдә тарихчы, Милләт Мәҗлесе депутаты, ике мөһим комиссиянең әгъзасы Һади Атласиның да кулы, тәэсире сизелә. Әйе, борынгы төркиләрнең даншөһрәте, һуннар һәм скифлар турында, Чыңгыз хан, Болгар вә Казан ханлыклары турында моңа кадәр ул язды, милләтне гафләт йокысыннан уятып, янә шул бөеклекләргә әзерләде. Һәм менә ул көн килде - дүрт гасырлык коллыктан соң, 1918 елның 6 гыйнварында Милләт Мәҗлесе Идел-Урал дәүләтен төзү турында карар кабул итә! Проектта ул "Идел-Урал өлкәсе" дип язылса да, соңрак "Идел-Урал штаты" дип әйтелсә дә, бу - бәйсез татар дәүләтен игълан итү була. Нибары 7 маддә-статьядан торган бу тарихи карар 1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советында кабул ителгән дәүләт бәйсезлеге Декларациясенә тәңгәл килә. Һәм бу изге эшләрнең башында, Садри Максудилар, Гаяз Исхакыйлар белән бергә, татар тарихчысы Һади Атласи да тора. +". Эчке Русия вә Сибирия мөселманнарының Милләт Мәҗлесе үз милләтенең күпчелеге яшәгән Көньяк Урал белән Урта Идел даирәсе арасында бу җирләрдә яшәгән башка милләтләрнең милли һәм икътисади мәнфәгатьләрен күз уңында тотып, мохтар (автономия) ил (өлкә) төзүне кирәкле тапты", дип башланып китә бу тарихи документ. Әйе, анда да, монда да - милләтләргә һәм диннәргә тигез хокуклар, Россия белән Кушма Штатлар дәрәҗәсендә эш йөртү, әмма шул ук вакытта, кайбер вәкаләтләрне Россия карамагында калдыру... Соңгысы күбрәк Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамәгә туры килә. Милләт Мәҗлесе үзенең эшен 1918 елның 11(24) гыйнварына кадәр дәвам итә, бу вакыт эчендә Милли идарә-хөкүмәт, министрлыклар төзелә, Конституция кабул ителә, бюджет раслана, милләт өчен мөһим мәсьәләләр карала, болар барысы да матбугатта яктыртылып барыла. +"Әйтергә кирәк, Милләт Мәҗлесенең беренче чакырылышы депутатлары парламентар системаны бик уңышлы эшләтеп җибәргәннәр, - дип яза галим Надир Дәүләт. - Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, 365 ел үткәч, бу региондагы татар-башкорт халкының тәүге тапкыр үз иреге, үз ихтыяры белән демократик сайлаулар нигезендә Русиядәге бик буталчык вазгыять шартларында милли парламент оештыруы, әлбәттә, тәкъдир итәрлек вакыйга". (Надир Дәүләт. Милләт Мәҗлесе..., Б..) +Милләт Мәҗлесенең икенче чакырылыш сессиясе шул ук елның 1 маенда җыелырга тиеш булса да, ул булмыйча кала. Инде тарихтан билгеле булганча, большевиклар Казанда Идел-Урал штаты игълан итәргә ирек бирмиләр, 28 февраль төнендә корылтай җитәкчеләрен кулга алалар, 1918 елның язында совет хакимияте Милләт Мәҗлесе карарларын юкка чыгара. Кызганычка каршы, милләт алдында, тарих алдында кылынган бу җинаятьчел эшләрдә үзебезнең татар коммунистлары да катнаша. Бу хакта тарихчы-галим Индус Таһиров менә нәрсә яза: +"В записке на имя В.И.Ленина 7 августа 1919 г. М.Султан-Галиев писал: "Ликвидация Всероссийского Мусульманского Совета, Всероссийского Мусульманского Национального Совета, Национального парламента мусульман внутренней России в момент, когда все они угрожали превратиться в активных противников большевизма, - вот моя основная заслуга перед революцией." В записке особо подчёркивается, что "декреты об их устранении были изданы лишь после совершившегося факта". (И.Р.Тагиров. История национальной государственности татарского народа и Татарстана. - Казань, 2000, стр..) +1918 елда милли корылтайларны һәм оешмаларны куып тараткан, милли лидерларны кулга алуда катнашкан Мирсәет Солтангалиев ун елдан үзе дә шушы хакимият тарафыннан кулга алына, Соловки төрмәләренә озатыла. Бирегә шулай ук Һади Атласи да сөргенгә сөрелә һәм алар биредә очрашалар... Дөрес, соңрак Мирсәет Солтангалиев та төрки берлек, милли дәүләтчелек идеясенә килеп чыга, әмма аларның бу хыяллары тормышка ашмый кала, Атласи - 1938 елда, Солтангалиев 1940 елда төрмәдә Сталин палачлары тарафыннан атып үтерелә... +Хәзер тагы 1918 елның яз айларына кайтыйк. Милли лидерларның бер өлеше кулга алынган, бер өлеше чит илләргә чыгып качкан, бер өлеше ил эчендә качкынлыкта йөри... Атласи исә яңадан әйләнеп Бөгелмәгә кайта. Ул арада Бөгелмә дә кулдан-кулга күчеп йөри башлый, аны әле аклар, әле кызыллар ала, ул чехлар кулында да була, Колчак явын да күрә. Нинди хакимият килсә дә, укытуларны алып барырга, эшне дәвам итәргә кирәк, һәм Һади Атласи шулай эшли дә. Ул Бөгелмәдә Укытучылар семинариясендә белем бирә, төрле урыннарда тарих, география буенча лекцияләр укый, алман телен укыта. Бу чорда Атласины укытучылар съездында консультант итеп сайлыйлар, ул шулай ук Бөгелмәдә балалар йорты ачтыруга ирешә, милли мәгариф өлкәсендә күп көч куя. Һади Атласи мәктәбендә белем алган мәгърифәтче Вәли Хаҗиевның истәлекләреннән күренгәнчә, 1918 елның маенда Казанда үткән мөселман укытучыларының Бөтенроссия корылтаенда төбәкләргә ярдәмгә алты төркем җибәрелә, Бөгелмә төркемендә Һади Атласи, Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар, Сабир Уразманов та була, соңыннан аларны бергә атып үтерәләр. Бу төркем өстендә урында наданлыкны бетерү, укытучылар әзерләү курслары оештыру, милли белгечләр әзерләү бурычы була, болар барысы да советлар күзәтүе астында алып барыла. Милләткә белем бирү хакына, Атласи монысына да риза була, Бөгелмә төбәгендә мәгариф өлкәсен җигелеп тарта башлый. +Ул арада Бөгелмәне Колчак яулары басып ала, советлар шәһәрдән чыгып кача, Атласи исә, һәрвакыттагыча, халык белән кала, эшен дәвам итә. Тәҗрибәле бу педагогны яңа хакимият тә күреп ала һәм аны земство идарәсе рәисе итеп куялар. Менә шушы хәл алга таба Атласи язмышына зур үзгәрешләр кертә һәм хәтта куркыныч астына куя. 1919 елның маенда аклар Бөгелмәне ташлап чыкканда, земство идарәсен дә башка урынга күчерәләр, аның җитәкчесе Атласи да шәһәрдән китеп торырга мәҗбүр була. Менә шушы вакыттан Атласиның бер елга сузылган, билгесезлеккә юнәлгән сәяхәте башлана. Башта ул колчакчылар белән Уфа, Златоуст шәһәрләренә килә, аннан - Чиләбе, биредә Атласи, алардан аерылып, үз юлын дәвам итә. Ни өчен Атласи Колчакка ияреп, ахыргача бармаган соң? Чөнки ул акларның да, кызылларның да милли мәсьәләдә бертөрле карашта булуларын, татарларга да, башка милләтләргә дә ирек бирмәячәкләрен шушы сәфәрендә яхшы аңлаган. Аклар үзләре дә бу татар милләтчесеннән шикләнә башлаганнар, аны теләсә кайсы урында атып үтерергә мөмкиннәр иде. Һәм Атласи алардан аерыла. Әмма Бөгелмәгә кире кайту да куркыныч булган - ул бит советлар өчен инде ышанычсыз кеше! Галимнәрнең язуынча, Һади Атласи алга таба Европага, Германиягә китәргә уйлаган, әмма чикне уза алмаган. Көзгә таба ул Троицк, Актүбә, Гурьев, Петровский калалары аша Иранга килеп чыга, бу хәл 1919 елның 28 сентябрендә була. +Бер караганда, менә ул - ирек, Рәсәй коллыгыннан да, советлар эзәрлекләвеннән дә котылу! Алга таба Иран аша Төркиягә дә, гарәп илләренә, хәтта Европага да чыгып китәргә була! Әмма бәндәне тәкъдир йөртә, диләр шул... Иранда яшәүче татарлар Атласины анда калырга күпме үгетләсәләр дә, мәдрәсә-мәктәпләр ачып бирергә вәгъдә итсәләр дә, ул Азәрбайҗанга чыга. Беренчедән, әле ул вакытта Азәрбайҗанда совет власте урнашып өлгермәгән була, икенчедән, биредә аның Думада депутат чакларыннан танышып калган фикердәшләре, көрәштәшләре яши. Бәлки, Азәрбайҗанда урнашып калып, гаиләсен дә шунда китертергә уйлагандыр. Атласиның 1920 елның сентябрендә Бакуда узган Шәрык халыклары корылтаенда катнашуы да билгеле. +"Иранда озак тормыйча, ул Бакуга кайта, - дип яза бу чор турында тарихчылар. - Биредә Һ.Атласи элек бергә II Дәүләт Думасында эшләгән мөселман җәмәгать эшлеклеләре белән очраша. Бакуда ул Халык мәгарифе комиссариатының төрки нәшрият бүлегендә эшли. "Азербайджанец" газетасында берничә мәкаләсен бастыра. Һ.Атласига Баку университетында Шәрык тарихын укытырга тәкъдим итәләр, ләкин галим тарафыннан бу чакыру кире кагыла." (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы..., Б..) +Дөресен әйткәндә, Атласиның бу Баку чоры бик аз өйрәнелгән, ул хакта язмалар, хатирәләр юк дәрәҗәсендә. 1920 елның сентябрендә Азәрбайҗанда да совет власте урнаша, инде халык арасында күренә башлаган Һади Атласига да чират җитә һәм ул кулга алына. Сәбәп тә бик өстә ята - Атласиның Колчак хакимияте белән хезмәттәшлек итүе, ягъни советларга каршы эшләве. Чистай Ревтрибуналы документларыннан күренгәнчә, Атласины кулга алуны сорап, Бакуга телеграмманы Бөгелмә идарәсе җибәргән була. +"... Атласов ...в течение года находится в Азербайджане - столице демократической республики, с рядом лидеров которой (М.Э.Расул-Заде, ХанХойский и др.) он поддерживал дружеские отношения ещё с "думских времён", - дип яза бу хакта Булат Солтанбәков. - После падения Азербайджанской Республики Атласов был арестован в сентябре 1920 г. и содержался в Баиловской тюрьме вместе с Расул-Заде". (Б.Ф.Султанбеков. Хади Атласов предупреждает // Б.Ф.Султанбеков, С.Ю.Малышева. Трагические судьбы. - Казань, 1996, стр..) +Азәрбайҗанда Һади Атласи белән Рәсүл-Задәне төрмәдән коткару өчен бик зур көчләр хәрәкәткә килә, Нариман Нариманов, Тукембәтов бу хакта хәтта шул чагында Кавказда булган Сталинның үзеннән дә сорыйлар. Сталин ярдәм иткәндерме-юкмы, әмма ул чагында Атласины атып үтермичә калалар, ул гаеп белдерелмәгән килеш өч ай төрмәдә ята. Күренекле азәрбайҗан җәмәгать эшлеклесе И.Яһудин ревкомга Атласины яклап хат яза, Нариманов эшне тизләтергә кушып, имзасын сала. Нәтиҗәдә, Атласи артыннан Бакуга Бөгелмә милиционеры Марк Германюк килә һәм аны тоткын буларак алып кайтып китә. 1921 елның апрелендә Бөгелмәдә Атласига суд була. Аңа каршы шаһит итеп үзебезнең татарларыбыз Шәңгәрәев, Исхаков, Рахманкулов китерелә, хөкем документларыннан күренгәнчә, алар шактый буталчык күрсәтмәләр бирәләр. Әйе, Атласи Бөгелмәгә аклар килгәч, аларга хезмәт итәргә мәҗбүр булган, яңа хакимият басымы астында, Колчакка котлау телеграммасы да җибәргән, соңыннан аларга ияреп китеп тә барган. Шул ук вакытта ул шул ук Закир Исхаковны аклар төрмәсеннән коткарган, Салих Рахманкуловны да зинданнан азат иткән, ә кызыл комиссар Зыя Гыймазетдиновны аклар үтерүеннән үз өендә яшереп алып калган. Суд барышында болар барысы да ачыла. +Бу суд эшен Чистай районы Революцион трибуналы карагач, күп галимнәр хөкем эшен Чистайда булган, дип язалар, әмма бу дөреслеккә туры килми. Атласига суд 1921 елның 22 апрелендә Бөгелмә шәһәрендә була, моның берничә дәлиле бар. Беренчедән, Һади Атласиның улы Угыз Атласов үзенең истәлекләрендә "1 ел. Бөгелмәдә Чистай трибуналының утырышы бара", дип яза. (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр // Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. - Казан, 2007, Б..) Икенчедән, Чистай Трибуналы "Заключение"сендә Атласов эшен урынга барып (выездная сессия) тыңлау турында язылган: "...назначить к слушанию выездной сессии, представить обвинение гр. АТЛАСОВУ в службе (...) в антисоветской политике и эвакуации с белыми...", диелгән. (Күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Суд документларыннан күренгәнчә, Хәрби трибунал Атласины аклый, җәзадан азат итә. "...Руководствуясь революционной совестью и коммунистическим правосознанием, Суд ПОСТАНОВИЛ: +АТЛАСОВА Гади, 45 лет, происходящего из граждан города (...) от наказания освободить". (Күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Әлбәттә, бу - могҗизага тиң котылу була, чөнки ул вакытта контрреволюцион эшчәнлек өчен терәп атканнар! Эшне Хәрби трибунал карый бит, ә алар юк-бар нәрсәгә алынмый, аклыйсы булсалар, эшне судка кадәр җиткермәсләр дә иде. Ә халык сөйләве буенча, башта Атласины атарга дип карар чыгаралар, бераздан трибунал рәисе һәм әгъзалары үзләре үк бу карарны үзгәртергә мәҗбүр булалар. Хәзер Атласиның укучысы, атказанган мәгърифәтче Вәли Хаҗиевның истәлекләреннән бер өзек китерик, ул бу мәсьәләгә бераз ачыклык кертә: +"Атласи чехлар отрядына коммунистларны тотып биргән, диеп, хәрби трибунал аны атарга дигән хөкем чыгарган. Шунысы игътибарга лаек: хөкем карары чыгарылуга карамастан, Атласи судка килгән халыкка "Дарвинизм" дигән лекция сөйләргә теләге барлыгын белдерә. Трибунал рәисе аның соңгы теләген үтәргә ризалык бирә. Лекция тирән эчтәлекле була. Халык бу галимнең лекциясен сокланып та, кызганып та тыңлаган вакытта залга 3-4 кеше килеп керәләр дә: "Суд карары ничек булды?" - дип сорыйлар. "Атарга!" - дигән сүзне ишеткәч, бу карарның ялгыш булуын исбатлый башлыйлар. Аларның берсе, Җәләй Гыйльметдинов, Атласи фатирында өч көн чехлардан яшеренеп ятуын, Закир Исхаковны "үлем вагоны"ннан Атласиның ничек коткаруын һ.б. сөйләгәч, трибунал рәисе үзе үк үлем карарын юкка чыгарырга мәҗбүр була. Атласи бу юлы үлем җәзасыннан шулай котылып кала. (Миңа бу хакта Җәләй абый Азнакайда райком секретаре булып эшләгәндә сөйләгән иде.)" (Вәли Хаҗиев. Һади Атласи мәктәбе // Һади Атласи..., Б..) +Әйе, ул чагында нәкъ шулай булган булырга да мөмкин, бик болганчык еллар бит! Ревтрибунал рәисенең ЛОНДОН фамилияле кеше булуы да, бәлки, хөкем карарын үзгәртүгә сәбәпчедер. Ә инде Атласиның дарвинизм турындагы лекциясенә килгәндә, ул аның яраткан темасы була, галим аны "яшәү өчен көрәш" концепциясе, дип атый. Угыз абыйның истәлекләреннән күренгәнчә, халык аның әтисен суд залыннан кулларына күтәреп алып чыга. "Бу вакыйганы бер карт бабай сөйләгән иде: "Миңа 13-14 яшьләр булгандыр, - дип яза ул. - Суд барган урамда шыгрым тулган халык, андый күп җыелган халыкны күргәнем юк иде. Борчылалар, кайвакытта кычкырып әйткән сүзләр дә ишетелә. Берничә сәгать узгач, Һади аганы яшь егетләр суд бүлмәсеннән кулларына күтәреп урамга алып чыгалар. Менә ул халык казанган абруйның күренеше". (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр..., Б..) +Һади Атласины халык өенә кадәр кулларына күтәреп алып кайта... Ә анда аны карт анасы Сәрвиҗамал әби, яраткан хатыны, фикердәше Хөсникамал абыстай, балалары Сәлма, Габделбәр һәм сабый Илтөзәр өзелеп көтеп торалар, ул төрмәдә ятканда, 1920 елда Казанда икенче тапкыр басылып чыккан "Казан ханлыгы" китабы көтеп ята, милләт өчен эшлисе тау-тау эшләр көтеп тора... Һәм тагы төрмәләр, төрмәләр, төрмәләр... Хәер, акыл иясе Һади Атласи хәзергә әле боларны белми, хәзергә аны милләте, кулларына күтәреп, өенә алып кайта, киләчәккә алып бара... +Атласиның өченче төрмәсе +Һади Атласиның Бөгелмә чоры әнә шулай шау-шулы, ярсулы, тынгысыз башлана һәм шулай дәвам да итә. Хәер, бу елларда һәркемнең язмышы шундый тарих тегермәне аша узгандыр, мөгаен, бигрәк тә милләтнең танылган шәхесләренә бу яңа җәмгыятьтә үз урыннарын табу җиңел булмаган, хәтта ки мөмкин дә булмаган. Дәүләт идеологиясенә әйләнгән алласызлык-дәһрилек, сыйнфый дошманлык тәрбияләү, милли рухны совет пропагандасына алыштыру, пролетариат диктатурасы, башкача уйлаганнарны кабул итмәү һәм эзәрлекләүләр - болар барысы да яңа коммунистик җәмгыятьнең нигезен тәшкил итәләр. Әлбәттә, Атласи кебек милли титан бу ясалмаялган кысаларга сыймый, аның карашлары әлеге кызыл идеологиягә туры килми, чөнки анда дингә дә, татарлыкка да, үзгә фикергә дә урын юк - партия кушмый, совет власте рөхсәт итми. Һәм шушы шартларда да иманыңны сатмыйча, йөзеңне, кешелегеңне югалтмыйча яшәргә, эшләргә, тормышны алып барырга кирәк... +Һәм Атласи, бөтен кешелек дөньясы тарихын өйрәнгән һәм белгән, әсәрләре белән милләтнең күзен ачкан даһи Атласи, әле кайчан гына татарга үз бәйсез дәүләтен төзергә дип карарлар язган һәм кабул иткән милли сәясәтче Атласи, шушы шартларда бөтен көчен мәгарифкә, мәктәпләргә бирергә уйлый. Әмма советлар бернәрсәне дә онытмыйлар, аның Колчак олавы белән китүен дә кичермиләр, халык басымы астында суд Атласины акласа да, коммунистлар өчен ул ахыргача чит кеше булып кала, ышанычсызлар исемлегендә йөри. Шуңа күрә Атласи тиз генә эш тә таба алмый, Бөгелмәдән Зәй-Каратай, Шөгер мәктәпләренә йөреп укытырга мәҗбүр була. Әмма соңрак ул үзенең төп көчен Бөгелмә шәһәренә бирә, биредә татар укытучылары, милли кадрлар әзерләүне үзенә төп бурыч итеп куя һәм шуңа ирешә дә. Һади Атласины, чын мәгънәсендә, урыс шәһәре булган Бөгелмәдә милли мәгарифкә нигез салучы дип әйтергә була. +"1 елдан 1929 елга кадәр Һ.Атласи Бөгелмәдәге икенче баскыч мәктәбендә тарих, география, немец теле укыта, - дип яза бу турыда тарихчылар. - ...0 еллардагы ачлык вакытында Һ.Атласи Бөгелмәдә балалар йорты оештыруга булыша, өяз советында мәгариф мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Бу чорда ул илнең төрле югары уку йортларында белем алучы якташ студентларга матди булышлык күрсәтүче ярдәм комитетын җитәкли. Һ.Атласи 20нче елларда Урта Азия шәһәрләре буйлап күп йөри, Россиядән тыш белем алуларын дәвам итсеннәр өчен, балаларны чит илләргә җибәрү белән дә шөгыльләнә". (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., Б..) +Кызганычка каршы, Атласи турында фәнни монография язган Алсу Мөхәмәтдинова аның Бөгелмәдәге бу чорын тулысынча ачып бетерә алмаган, кыска-кыска хәбәрләр бирү белән генә чикләнгән. Югыйсә, бик кызыклы нәрсәләр турында хәбәр бирә бит үзе - Атласиның ил буйлап йөрүе, чит илләргә студентлар җибәрү белән шөгыльләнүе, якташ студентларга ярдәм итүе... Болар турында Атласиның үз истәлекләре юк, башкаларда да очратмадым. Кыскасы, Атласи үзенең мәгърифәт өлкәсендә эшчәнлеген Бөгелмә белән генә чикләми, зур дөньяга чыгу юлларын да эзли һәм таба. Болар - Атласиның гаять активлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә ирешелгән уңышлар, яңа хакимият аңа барыбер шикләнеп карый, бу абруйлы затны хәтта сайлау хокукларыннан да мәхрүм итә! +"5 елның 12 октябрендә Бөгелмә кантон башкарма комитетына язган гаризасында Һ.Атласов болай ди: "Шушы вакытка кадәр мин тавыш бирү хокукыннан мәхрүм ителгән булып саналам. Миңа, карт революционерга, совет властеның сигезенче ел яшәү дәверендә хокуксыз булу - аңлашылмый торган нәрсә. Минем әлеге гаризам тиз арада тикшерелер һәм тавыш бирү хокукым кире кайтарылыр дип ышанам..." (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., Б.-38.) +1923 елның маенда Мирсәет Солтангалиев беренче тапкыр кулга алынгач һәм бөтен эшләреннән, дәүләт эшлеклесе статусыннан мәхрүм ителгәч, партиядән чыгарылгач, татар элитасына, бигрәк тә аның элеккеге милли лидерларына яшерен һөҗүм башлана. Милли дәүләтчелек мәсьәләсендә үзенә каршы төшкән Мирсәет Солтангалиев өчен Сталин бөтен татар милләтеннән үч ала башлый, 20-40нчы еллардагы татарларга каршы репрессияләр шуны күрсәтә. Солтангалиевтан үз фикерләреннән баш тартуын таләп итсәләр дә, ул моңа бармый, нәтиҗәдә, аны сәясәттә "тере мәет"кә әйләндерәләр, ул Мәскәүдә шактый авыр шартларда яши. Ул чакта Мирсәет Солтангалиевне атып үтермиләр, әмма арага да кертмиләр. Аннан - 1928 ел, тагы кулга алу, Соловки төрмәләре, анда ат караучы булып эшләү, 1937 елда - тагы хөкем ителү һәм 1940 елның башында атып үтерү... +Мирсәет Солтангалиев кулга алынганчы, җете большевик, ата коммунист була, партия идеаллары хакына татарларның милли һәм дини оешмаларын тар-мар итүдә дә катнаша. Әмма шул ук вакытта ул, Атласи әйтмешли, эволюция юлы белән, милли дәүләтчелек идеясенә килеп чыга һәм шуның көчле теоретигына әйләнә. Алар Атласи белән, әлбәттә, таныш булганнар, Казанда һәм Мәскәүдә берничә тапкыр очрашканнар да. Атласиның кече улы Угыз Атласов та бу турыда язып калдырган: +"8 елда абыем Габделбәр институтка керү нияте белән Мәскәүгә китә, - дип яза ул. - Әти аңарга Солтангалиевнең адресын бирә, урнашканчы аларда торырсың, ди. Мәскәүдә, Солтангалиевнең квартирасына килгәч, ул (Солтангалиев - ред.) хатыны белән чыгып бара икән. Ачкычларын абыйга биреп, үзләре дачага китәләр. Абый аларда берничә көн тора.". (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр..., Б..) +1923 елны Мирсәет Солтангалиевне кулга алу монда калган бөтен татар милләтчеләре өчен шомлы хәбәр, сигнал була - бу илдә аларның һәрберсен шушы хәл көтәргә мөмкин. Һәм Һади Атласи да илдән китү нияте белән йөри башлый. Мәскәүдәге Төркия илчелегендә ул аны илче Мохтар бәйгә ачыктан-ачык әйтә. "Һ.Атласи Төркиягә даими яшәргә китү теләген белдерә, үз теләген авыр матди хәле белән дәлилли. Бу вакытта Һ.Атласиның гаиләсе 6 кешедән тора, аның хезмәт хакы 9 сум 30 тиен тәшкил итә. Һ.Атласи илчегә тарихчы буларак үзенә СССРда кулланылыш таба алмавын әйтә, шул ук вакытта кайбер урындагы кешеләр тарафыннан яла ягылуы турында да искә ала. Аның үтенече канәгатьләндерелми." (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның..., Б..) Атласи моннан соң да Төркия илчелеге аша берничә тапкыр илдән китәргә тырышып карый, әмма уңышка ирешә алмый, тимер капкалар инде ябылган була... Аның бу адымнары, төрекләр белән аралашуы, илдән китәргә тырышуы соңыннан судлар вакытында үзенә каршы көчле корал булып кулланыла, кыйнау һәм газаплаулар астында Атласи болар турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирергә мәҗбүр була... +"Почувствовав над собой карательный пресс и не видя ясно смысл и перспективы своей работы, Атласов в 1923 г. дважды посетил турецкое посольство в Москве, - дип яза тарихчылар. - При встречах с сотрудниками посольства он рассказал о бедственном положении верующих мусульман, продолжающемся разрушении мечетей, выразил сожаление по поводу ускоряющейся ассимиляции татарского населения. И тогда, и в 1926 году, когда он вновь был в посольстве, Атласов сетовал на своё тяжёлое материальное и духовное состояние и просил помочь ему переехать в Турцию, где бы его знания и возможности как историка были бы более полезны. Когда же ему дали немного денег, Атласов купил в букинистической лавке в Москве тома своего любимого Гёте на немецком языке и потом с увлечением занимался переводами". (А.Л.Литвин. Запрет на жизнь.- Казань, 1993, стр..) +Атласиның бу елларда басылып чыккан хезмәтләре юк, язылганнары булган булырга тиеш, әмма алар да сакланмаган. Мәсәлән, аның Бөгелмәдә яшәгәндә "Элеккеге һәм яңа Россиянең тарихы" дип аталган күләмле хезмәт өстендә эшләгәне билгеле, тик ул бер җирдә дә басылмаган, кулъязмалары да сакланмаган, мөгаен, 1929 елгы тентүләр вакытында юкка чыккандыр. Шул ук елларда Атласи тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә - Сәгъдинең "Гөлстан" әсәрен фарсычадан татарчага тәрҗемә итә, әмма ул да басылып чыкмыйча кала. Ә инде "Казан ханлыгы"ның дәвамына килгәндә, Атласи аны язарга дип материал җыйса да, язганы яки бастырганы билгеле түгел, бәлки аның да караламалары хисапсыз тентүләр вакытында юкка чыккандыр. 1923 елда Казанда Михаил Худяковның "Очерки по истории Казанского ханства" китабы басылып чыккач, бәлки, Атласи бу темага язмаска да уйлагандыр, чөнки Худяков инде әлеге хезмәтендә әйтәсен әйтеп бетергән була. Худяков китабының кереш сүзендә "большая работа Атласова "Казанское ханство" ("Казан ханлыгы")", дип, аның да исемен зурлап телгә ала. +Бу елларда Һади Атласиның Галимҗан Ибраһимов турында да зур хезмәт язганы билгеле, әмма ул да матбугатта күренми. Моннан тыш татарлар турында тарихи-фәлсәфи хезмәтләре дә дөнья күрмичә кала. "В те же годы Атласов продолжает работать над крупномасштабным трудом по истории татарского народа на фоне мировых событий, - дип яза тарихчылар. - К середине 20-х годов было написано более тысячи листов. Но надежда на издание не было. Такая крупная политическая фигура, как Хади Атласов, постоянно находилась в поле зрения "органов". Он был окружён осведомителями, регулярно докладывавшими о высказываниях учёного и оценках им событий". (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает..., стр.-89.) +Әйе, Һади Атласины шымчылар, әләкче-доносчылар, провокаторлар сырып ала, алар "буржуаз милләтче"не "фаш итү" өчен ни генә эшләмиләр! Аның дәрес вакытында, эштә, урамда, хәтта өендә сөйләгән сүзләрен дә "тиешле урыннарга" барып әләкләүчеләр була. Кунакта нәрсәләр сөйләгән, совет властена мөнәсәбәте нинди, шәхси милеккә ничек карый, тарих турында язарга аңа кем кушкан - сексотшымчылар барысын да ОГПУга җиткереп баралар. "Атласов быстро обнаружил за собой негласное наблюдение, перлюстрации своей корреспонденции, только он не мог предположить, что будет окружён плотным кольцом друзей-сексотов, которые будут докладывать о каждом сказанном им слове, а главное - давать нужную начальству интерпретацию сказанного, что начнёт собираться против него компромат во многих томах, дабы "выстрелить" в него в подходящий момент..." - дип яза тарихчылар. (А.Л.Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Угыз абыйның истәлекләреннән күренгәнчә, аларда еш кына төрле урыннарда укучы-студентлар туктала торган булган, хәтта аларның да кайберләре шымчылар булып чыккан, соңыннан Һади Атласины контрреволюционерлыкта гаепләп, имзаларын куйганнар. Хәер, Атласи үзе дә фикерләрен яшереп тормаган, бу власть турында нәрсә уйлавын да, моның нәрсә белән бетәсен дә ачыктан-ачык ярып салган. 1927 елның 11 июнендә ТатЦИК рәисе Шәймәрдан Шәймәрдановка язган хаты - шуның ачык мисалы. Бу хатны шымчылар эләктереп алалар һәм 1929 елда Атласиның үзенә каршы эш башлап җибәрәләр. +Атласи, галимнәргә хас төгәллек һәм ачыклык белән, шул ук вакытта илдәге бу башбаштаклыкка җаны әрнеп, Татарстан җитәкчелегенә хат юллый. Ул чекистларның татар зыялыларын туктаусыз эзәрлекләүләрен, юк җирдән дә дошман эзләүләрен, үз фикере булган һәр татарга милләтче ярлыгы тагарга тырышуларын, шул ук вакытта шовинистларның котырынуларын күрмәмешкә салынуларын яза. Ул халыкның бу хәлләр белән риза булмавын, ил өстендә сугыш афәте куеруын, шул сәбәпле, милли мәсьәләләрнең кискенләшәсен кисәтә. Атласи коммунистлар адресына да каты-каты фикерләр әйтә, татар зыялыларының алар белән тыгыз хезмәттәшлек итүләре үз башларына җитәчәк әле, дип фаразлый. +"Тогда же Атласов написал большое письмо на имя председателя ТатЦИКа Шаймардана Шаймарданова, - дип яза тарихчылар. - Ему внушала тревогу ухудшавшаяся жизнь людей, нехватка в деревнях школ и больниц, возможность конфронтации на национальной почве, одиозная и комплиментарная коммунистическая пропаганда. "Ведь вы, коммунисты, не любите, когда критикуют вас самих. Вы не совсем верите в то, что есть правдивые слова, правдивые мысли и у других, кроме вас. Как будто всю правду знаете вы одни, вся правда ушла в ваши головы и для других ничего не осталось. По-нашему это не так", - писал Атласов. Перлюстрированное письмо во многих копиях легло в его уже объёмистое дело". (Литвин, күрсәтелгән хезмәт.) +Атласины, зыялы кеше, галим буларак, илнең, милләтнең упкынга баруы, кара хаос башлану мөмкинлеге бик нык борчый, чөнки ул боларны гражданнар сугышы елларында күрде инде. Шуңа күрә ул хәтта шушы совет властеның яшәвенә дә ризалашырга мәҗбүр, аңа каршы эшләми, әмма кисәтә, кисәтә, кисәтә... +"Почему же всё-таки я стараюсь за Советскую власть, желаю её существования? - дип яза ул Шәймәрдановка. - Если бы кончились только вы, то я бы сказал, пусть кончаются, дохнут, да пойдут их души в ад. В том-то и дело, что кончаетесь не только вы одни, а вместе с вами кончаемся и мы, братец..." (Рамзи Валеев. Признаю себя невиновным. - Казань, 2007, стр..) +"Без дә бетәбез", дигәндә, Атласи илне, милләтне күздә тота, халык өстенә киләсе зур афәтләр турында кисәтә. Кызганычка каршы, ул әйткәннәр барысы да диярлек дөрескә чыга - башта кулак һәм халык дошманнары, дип миллионлаган халыкны кырып салалар, аннан сугыш тегермәнендә тагы миллионнар кырыла, Атласи кисәткән милли бәрелешләр, илнең таркалуы, совет хакимиятенең җимерелеп төшкән көннәре дә килә... Атласиның "сезнең белән бергә без дә бетәбез", дигән сүзләре дә дөреслеккә чыга... +"Впрочем, всё это было гласом вопиющего в пустыне - власть не была заинтересована в правде, - дип нәтиҗә ясый тарихчы Булат Солтанбәков. - Конец письма звучит пророчески - война или внутренний кризис, полагает Атласов, приведут к распаду страны на многочисленные национальные образования, "пойдут убийства на национальной почве. СССР из государства братства превратится в государство врагов, и его захлестнёт волна мятежей, убийств и грабежей". От этого пострадает в первую очередь интеллигенция, которой не простят сотрудничества с коммунистами, особенно татарской. "Мы погибнем вместе с вами, мулла Шаймардан", - заканчивает это письмо-предупреждение Хади Атласов". (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает..., стр.-91.) +1927 елда Атласи хакимиятнең җенен котыртырлык тагы бер адым ясый - латин әлифбасына каршы чыга. Билгеле булганча, ул инде егерме ел буе татар милләте өчен гарәп әлифбасын, мөкатдәс Коръән хәрефләрен саклап калу өчен көрәшә, шуның өчен хәтта 1909 елда төрмәдә дә утырып чыга. Бу юлы исә совет хөкүмәте ныклап тотына, татарны меңьеллык әлифбасыннан, әдәбиятыннан һәм мәдәниятеннән мәхрүм итәр өчен, аңа латин алфавитын көчләп тага һәм бу мәкерне тагы үзебезнең милли коммунистлар кулы белән эшли. Хәреф алыштыру фаҗигасенең милләтне меңьеллык мирассыз калдырасын Атласи шул вакытта ук яхшы аңлый, бу турыда чыгышлар ясый. Һәм 1927 елда, Атласи кебек милли рухлы 82 татар латин әлифбасына каршы Сталинга хат яза, шундый ук хат ВКП (б)ның Татарстан өлкә комитеты пленумына да җибәрелә. Әмма бернигә карамый, 1927 елда, хөкүмәт карары белән, гарәп әлифбасы латинга алыштырыла, ә инде 1939 елда татарлар латиннан кириллицага күчәргә мәҗбүр булалар. Милләт ун ел эчендә ике тапкыр хәреф алыштыра, ике тапкыр барысын да яңадан башлый, моңа кадәр бөтенләй язуы булмаган халыклар рәтенә куела һәм меңьеллык язма мирасыннан мәхрүм кала... Ә инде латинга каршы кул куйган татар зыялыларының күпчелеген төрмәләргә утырталар, атып үтерәләр, сөргеннәрдә черетәләр... +Һади Атласиның баш өстендә дә кара болытлар куера башлый. Әйткәнебезчә, 1928 елда башта яңадан Мирсәет Солтангалиевне кулга алалар, аннан, "солтангалиевче"лектә гаепләп, йөзләгән-меңләгән татарны төрмәләргә ыргыталар. Һади Атласига чират 1929 елда җитә. Хәзер Атласиның ул вакыттагы шәхси тормышы турында да бераз мәгълүмат бирик. Аларның Сәлма һәм Габделбәр, Илтөзәр исемле балалары турында язган идек инде, 1922 елда Сылу туа, 1925тә - Көн, 1927дә - Угыз, 1929 елда - игезәкләр Илсөя һәм Илсөяр. Соңгы исемлекләрдә Илтөзәр юк, мөгаен, ул вафат булгандыр, карт анасы Сәрвиҗамал турында да бу вакытта мәгълүмат юк. 1920 елның көзендә Әлмәттән Бөгелмәгә Рәшит Яруллин гаиләсе дә күчкән була, ә ул - Һади Атласиның баҗасы, ягъни хатыннары Хөсникамал һәм Зәйнәп абыстай - бертуганнар. Бу ике гаилә бик дус, фикердәш булалар, Рәшит хәзрәт Бөгелмә мәчетендә имам була, Атласи мәктәптә укыта, хатыннары да мөмкинлек булган урыннарда белем бирәләр, хатынкызлар арасында актив эш алып баралар. Атласи һәм Рәшит хәзрәтнең балалары да бик дус була, хәзер исә оныклары, туганлыкны онытмыйча, якыннан аралашалар. Ә Рәшит хәзрәт белән Атласины бергә атып үтерәләр... +Мөхәммәтрәшит хәзрәт Яруллинның улы, танылган галим Әхмәт Тимернең шәхес буларак формалашуына, тарих фәнен яратуына, алман телен камил өйрәнүенә җизнәсе Һади Атласиның да тәэсире бик зур була. Истәлекләреннән күренгәнчә, Һади Атласи, гомумән, нинди заман булса да, бөтен милләт өчен сынмый-сыгылмый торган абруйлы шәхес, лидер булып исәпләнә. Әхмәт Тимер аны үзен милләт өчен корбан итүче, дип саный, үзеннән соң татарлар турында бик күп тарихи хезмәтләр калдырды, ди. Җизнәсе аның хәтерендә баһадир кыяфәтле, зур башлы, көчле тавышлы, үзфикерле, максатчан, тугры кеше булып сакланып калган. +"У татарского народа в то время были лидеры, которые поддерживали национальное самосознание нации, они без оружия в руках, словом и делом вели борьбу против ненавистного режима, - дип яза ул. - Это были некоронованные короли нации. В Бугульме одним из таких лидеров был наш зять, народный учитель и борец за независимость Хади Атласов". (Ахмет Тимер. Возвращение. - Казань, 2012, стр..) +Әлбәттә, Һади Атласиның милләт тарихында һәм тормышында нинди урын тотканын яңа хакимият тә яхшы белгән - ул татарның иректә калган соңгы азатлык көрәшчесе, соңгы могиканы булган. Атласи мәгариф өлкәсендә никадәр бирелеп эшләсә дә, аңа ышанмаганнар, аннан курыкканнар, аннан арынырга тырышканнар. Һәм ул җай килеп чыккан - "солтангалиевче"лектә гаепләп, Һади Атласины 1929 елның 29 гыйнварында кулга алалар. "Мин 29 елның 29 гыйнварында тотылып, бер көн Бөгелмә төрмәсендә кунганнан соңында Казанга алып кителгән идем, - дип яза ул апасы Хәлимәгә сөргеннән. - Анда ике ай чамасы яттыктан соңра Москвага озатылдым. Москва төрмәседә 17 айлар чамасы яттым. ... елның 5 августында Москвадан концлагерьга озатылган идем". (Һади Атласи. Тарихи-документаль җыентык. - Казан, 2007, Б..) +Атласи белән бергә Бөгелмәдә тагы җиде кешене кулга алалар һәм хөкем итәләр, алар арасында Рәшит хәзрәт Яруллин да булган булырга мөмкин, чөнки ул шушы елларда беренче тапкыр сөргенгә сөрелә. "Атака начинается и на всю татарскую интеллигенцию, - дип яза тарихчылар. - Особенно усердствует начальник ОГПУ ТАССР Кандыбин. По его инициативе, в том же году в Бугульме обнаруживается "антисоветская националистическая группа" во главе с известным историкомучёным, учителем Хади Атласи. Было перехвачено одно из писем, написанных им Шаймарданову". (Рамзи Валеев. Признаю..., стр..) +Язган хатларыннан күренгәнчә, 1928 елда Һади Атласи эшсез кала, димәк, моның сәбәпчесе чекистлар тарафыннан астыртын башланган эш була. Әйткәнебезчә, Атласи 1929 елның гыйнварында кулга алына. Бу вакытта игезәк балалары әле тумаган булгандыр, алар 1929 елгы, дип язылган, ә ел әле башланган гына булган. Ишле гаиләне яшәгән өйләреннән урамга куып чыгаралар, бөтен милекне тартып алалар, бәхетле ояны пыран-заран китерәләр. Рәшит Яруллин гаиләсен дә шушы хәл көткәнгә, алар нәселләре белән урамда калалар. Болар хакында Атласиның улы Угыз абый менә нәрсәләр язып калдырган: +"0 ел. Әтине 10 елга концлагерьга хөкем итәләр. Бөтен милек: өй, әтинең китапханәсе (3меңнән артык китап), киемнәр, савыт-саба, өй җиһазлары, сыер конфискацияләнә. Безне өйдән куып чыгаралар. Әнинең кулында биш баласы: Сылу - 1922 елгы, Көн - 1925 елгы, мин - 1927, игезәк Илсөяр белән Илсөя - 1929 елгылар. Безгә киемнәрне дә бирмиләр. Өйдән куганда, бу ноябрь аеның башларында була, җыелган халык кычкырган: "Сабый балаларга юрганнарын бирегез!" Көн белән миңа бер пальто биргәннәр, аякларыма кияргә дә аяк киемен бирмәгәннәр. Шулай безнең гаиләгә фаҗигале еллар башлана. Подвалларда, мунчаларда өстерәлеп йөргәндә, Көн чирләп китә. Әнием үзенең көндәлек дәфтәренә язып калдырган: +"Көн. Әнием, син миңа оя ясап бир, мин шунда торыр идем. +Әни. И балам, бу сүзләрең җанымны өзәләр." +Тиздән Көн үлә. Аның артыннан озакламый игезәкләр дә берсе артыннан берсе үләләр. Бу җинаятьне онытып та, гафу итеп тә булмый икән". (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр // Һади Атласи. - Казан, 2007, Б.-64.) +Әйе, бу җинаятьне онытып та, гафу итеп тә булмый. Болар бит - меңнәр, миллионнар, үз илләрендә, үз җирләрендә тереләй тәмуг газабы кичкән золым корбаннары! Милләтнең иң асыл, иң затлы балалары, акыл ияләре, догачылары! Шушы ерткычлыкларны кылган бу илне аңлап та, гафу итеп тә булмый! Һәм алар үзләре дә моның өчен милләттән гафу үтенмәделәр, үз явызлыкларын танымадылар, мәкерле эшләрен дәвам иттеләр... +Угыз абый китергән исемлектә Атласиларның олы балалары Сәлма һәм Габделбәр күрсәтелмәгән, чөнки алар инде зурлар булган. Габделбәр Атласов турында да бераз мәгълүмат биреп үтим. Әтисен кулга алгач, Габделбәр иптәшләре белән Төркиягә качарга уйлый, бу вакытта аңа 18 яшь була. Әхмәт Тимер истәлекләреннән күренгәнчә, алар 1929 елның җәендә, ике төркем булып Бөгелмәдән чыгып китәргә һәм Батумида очрашып, Төркия ягына качып чыгарга тиеш булалар. Әмма Габделбәр Атласов, Зәкәрия Фәттахов һәм Борһанов төркемен Кавказда тотып алалар һәм төрмәгә утырталар, ә бераз соңрак юлга чыккан Әхмәт Тимер һәм юлдашы таулар аша Төркиягә качып чыга ала. Һади Атласиның хатыны ягыннан туганы булган Зәкәрия Фәттахов һәм аның әтисе Барый Фәттахов 1938 елның 15 февралендә Казанда Һади Атласи белән бергә атып үтерелә... +Ә улы Габделбәр белән Һади Атласи Мәскәүдә, Бутырка төрмәсендә очраша! Кирәк бит - ата белән ул төрмәдә очраша! Нинди зур дөньяда - нинди тарлыкта күрешү... Бу вакытта Габделбәрне Төркиягә дип качкан җиреннән Батумида тотып алып, Мәскәү төрмәсенә китерәләр, ә Һади Атласи исә биредә хөкем карары көтеп ята... Бу очрашу турында Угыз Атласов менә ничек яза: +"Әтине кулга алгач, Бөгелмәдән 5 егет: Әхмәт Яруллин (Әхмәт Тимер), Әхәт Биккулов (Урал), Габделбәр Атласов, Зәкәрия Фәттахов һәм Борһанов, Төркиягә укырга китү нияте белән ике төркемгә бүленеп, Батумида очрашырбыз, диеп, Бөгелмәдән чыгып китәләр. Беренче төркемне, өчесен, Батумида тоталар да Мәскәүгә алып кайталар. Әхмәт белән Әхәт, уңай юлын табып, Төркиягә китәләр. Тотылганнарны Мәскәүдә Бутырка төрмәсенә утырталар. Беркөнне, абый әйтүенчә, прогулкадан камерага кайтышлый, икенче төркем тоткыннар белән очраштык, шул вакытны Зәкәрия миңа төртте: "Әнә әтиең". "Әтием", - дип кычкыргач, әти мине күрде дә гаҗәпләнде. Икенче көнне миңа өстәге камерадан, тәрәзәдән, ботинка җибәрәләр. Әти очрашуда күреп алган икән минем яланаяк булуымны. Үзе икенче яктагы камерада булса да, тоткыннар аркылы миңа ботинка тапшыруны оештырган". (Угыз Атласов, күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Мәскәү. Бутырка төрмәсе. Аталы-уллы Атласилар да биредә тоткын. Атасы улының яланаяк икәнен күргәч, аягындагы ботинкаларын салып аңа бирә... Үзе исә яланаяк килеш, Себер төрмәләренә чыгып китә... Бу мизгелләрдә миңа Атласи, кул-аяклары богауланган хәлдә, Себер юлы буйлап атлаган карт каторжанны да, кыя-тауларга чылбыр белән кадаклап куелган Прометейны да хәтерләтә... Ә аның бавыр-бәгырен - балаларын көн дә килеп, козгыннар чукый, козгыннар чукый... +Шулай итеп, Атласиның гаиләсе бер кочак бала белән урамда кала, ә өйдән исә милиция бүлегенә төне буе алты ат йөге китап, кулъязмалар ташыйлар... Аннан Һади Атласиның үлемсез хезмәтләренең битләрен базарда җимеш төреп саталар, тәмәке тартучыларга саталар... Бөгелмә халкы танып, кайберләрен Хөсникамал абыстайга да китереп бирә. Ә дистә еллар җыелган бу бай архив, китап булып чыгып өлгермәгән кулъязмалар, хатлар һәм истәлекле фотолар мәңгегә юкка чыга. Угыз абый язып калдырганча, "...Риза Фәхретдиновның 20 хаты, Фатих Кәриминең 14 хаты, фотоальбомында татарның бөек шәхесләре белән төшкән рәсемнәре. Шулай шәхеснең иҗади хезмәтләре белән аның хәтерен дә сызып ташларга керештеләр". (Күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Хәзер тагы Мәскәүгә, Бутырка төрмәсенә кайтыйк. Һади Атласины биредә ел ярым тоталар һәм "солтангалиевче"лектә гаепләп, ун елга каторгага хөкем итәләр. Атласига Мирсәет Солтангалиев белән танышлыгын да, латин әлифбасына каршы булуын да, коммунистларны тәнкыйтьләвен дә, советларны яратмавын да исенә төшерәләр. Тарихчы-галим Булат Солтанбәков Атласины берничек тә Солтангалиев белән бәйләп булмый, дип яза, суд барышында Һади Атласи да шул ук сүзләрне кабатлый, Мирсәет Солтангалиевне лидер түгел, ди. +"Впрочем, никаких его связей с Султан-Галиевым и его соратниками даже с помощью натяжек и фальсификации доказать не удалось, - дип яза ул. - Причём Атласов с искренним возмущением отверг саму мысль о вхождении в группу, возглавляемую Султан-Галиевым, ибо тот, по его мнению, не обладает качествами лидера и теоретика, и Атласов считал бы для себя унизительным идти у него на поводу". (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает..., стр..) +Апасы Хәлимәгә сөргеннән язган хатларында Атласи үзе дә "солтангалиевче"лектә һич катнашы булмавын, мөгаен, үзенең бу исемлеккә "Туран-Төрек берлеге уртаклыгы" сәбәпле эләгүен яза. "Солтангалиев мәсьәләсенә мине катнаштыру чынында нахак, төпсез, яшерен вә әшкярә уларак ялган иде. Шулай да булса минем абруем һәм халык арасындагы игътибарым тоткынлыгыма сәбәп булды булса кирәк", дип фаразлый. (Һади Атласи. - Казан, 2007, Б..) +Бераз алга китеп, Атласиның Солтангалиев, "солтангалиевчелек" мәсьәләсендә 1935 елның 22 маенда Сталинга язган хатыннан да өзек китерик. "В письме Сталину (1935 г.) Атласов писал, что был арестован в Бугульме и обвинён в султангалиевщине. "Хотя я и был знаком с Султан-Галиевым, - писал Атласов, - но к султангалиевщине не принадлежал. Верно, я в национальном вопросе имел свои собственные взгяды, как то: представление великорусского шовинизма слишком широким и глубоким. Я считал, что пролетарская диктатура, хотя и уничтожила великорусское владычество, но она не могла искоренить закоренелый инстинкт господства великорусов над другими нациями". (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б.-56.) +Атласига һәм аның тарафдарларына (7 кеше) җинаять эше ачу һәм аларны төрмәгә яптыру өчен ОГПУның ул чагындагы Татарстан бүлеге җитәкчесе, надан, кансыз Дмитрий Кандыбин күп көч куя. Заманында Төньяк Кавказ, Тамбов, Воронеж халкын канга батырган бу палач Татарстанга килеп тә шул кара эшен дәвам итә, татар зыялыларын һәм дин әһелләрен юк итү юлына баса. 1930 елның башында ук бу явыз бәндә халыкка каршы җәза алымнарын катылату турында директива чыгара, ул анда "кулак һәм дин әһелләренә каршы рәхимсез көрәшергә, совет дошманнарының тамырларын корытырга" чакыра. Бу кара исемлеккә шулай ук башка төрле фикер ияләре, кайчандыр башка сәяси партияләрдә торучылар, чит илләрдә укучылар, бигрәк тә зыялы интеллигенция вәкилләре дә кертелә, аларны кулга алырга һәм юк итәргә рөхсәт бирелә. Куллары канга баткан кандыбиннар булган җирдә милләт улы атласиларга, әлбәттә, урын булмый... +"Назначенный в 1927 году начальник Татотдела ОГПУ Дмитрий Кандыбин был опытным и вероломным провокатором, - дип яза бу хакта тарихчылар. - Для него люди, стремящиеся сохранить старую татарскую письменность, были контрреволюционерами, а родители, отправляющие детей в национальные школы, националистами. ...Это он утвердил в 1928 году разработку об антисоветской группе в Бугульминском кантоне, возглавляемой Атласовым. Согласно этому документу, в группе было 7 человек (Атласов, учителя Кабир Туйкин, Хабиб Кадыров и др.), которые ставили целью пробудить у учащихся национальное самосознание, а среди населения посеять неудовлетворённость правами автономной республики и понимание того, что улучшение положение тюрко-татарского народа невозможно при существующем строе. Это по приказу Кандыбина было систематизировано досье Атласова и утроено число сексотов вокруг него". (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Бераз алга китеп, шунысын да әйтик: 1935 елда бу кабахәт Кандыбин СССР Югары судының Хәрби коллегиясе әгъзасы итеп сайлана һәм меңәрләгән кешегә, шул исәптән, бик күп татар зыялыларына үлем карары чыгара. Һади Атласиның 1936 елда соңгы тапкыр кулга алынуында һәм атып үтерелүендә дә шушы явызның кулы уйнаган булырга мөмкин. +Инде тагы утызынчы еллар башына кайтыйк. Менә шушы ялган-ялалар нигезендә һәм кандыбиннар тырышлыгы белән, Атласины, "солтангалиевче"лектә гаепләп, ун елга хөкем итәләр һәм 1930 елның 5 августында этап белән төньякка җибәрәләр. Атласиның апасы Хәлимәгә язган хатларыннан күренгәнчә, башта аны Мурманскига китерәләр, аннан - "Апатит" дигән урынга, ноябрь азагында - "Үлем атавы" дип йөртелгән Конд утравына китереп ташлыйлар. Атласи монда ачлыктан һәм йокысызлыктан бик интегә, каты авырып, хәтта шифаханәгә эләгә. 1931 елның җәендә аны Соловкига озаталар, монда ул ел ярым концлагерьда була, хокуксыз тоткын нинди газаплар кичерсә, Һади Атласи башыннан да бу авырлыклар уза. Истәлекләрдән күренгәнчә, бу вакытта Соловки төрмәләрендә бик күп татар зыялылары утыра, алар арасында Мирсәет Солтангалиев, Бакый Урманче һәм башкалар да була, һәм Атласи биредә алар белән кабат очраша. Истәлекләрдән күренгәнчә, Атласи бер очрашуда Бакый Урманчега "Туран" дип аталган җыр җырлап күрсәтә (кайбер истәлекләрдә "Туран" шигырен укыган, диелә), әмма рәссам соңыннан аның сүзләрен оныта. +"Наказание отбывалась в Соловках, - дип искә ала бу хакта Булат Солтанбәков. - Там был сосредоточен цвет национальной интеллигенции многих народов СССР. Учитывая возраст и состояние здоровья, к тяжёлым работам Атласова не привлекали. В одном из писем Султан-Галиев, встречавшийся с ним в лагере, не без иронии писал, что Хади-абзы научился хорошо плести лапти для лесорубов и скотников, сам же автор, ухаживавший за лошадьми в лагпункте Анзер, не преминул заметить, что дело это знает с детства". (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает..., стр..) +Шулай, милләтнең асыл ирләре, үз бәйсез дәүләтләре булса, патша булып тәхеттә утырасы кешеләре, Сталин концлагеренда чабата үрәләр, ат карыйлар... Үзләренең гаять тырышлыклары һәм чыдамлыклары белән, бу юлы бу тәмугтан да исән калалар, әмма Сталинның кургаш ядрәсе аларны барыбер куып җитә һәм гомерләрен өзә... Дала бөркетләренең азатлыкка таба җиһани очышларын өзә, ирек турында мәңгелек җырларын өзә, хыялларын өзә... Әмма киләчәккә юллаган өметләрен, васыятьләрен өзә алмый, алар, азатлык авазы булып, милләткә килеп ирешәләр... +Матбугат битләрендә Һади Атласиның Соловки сөргене чорын башкачарак тасвирлаган истәлекләрне дә очраттык. Утызынчы елларда Казан шәһәре рәисе урынбасары булган, партия-совет җитәкче эшләрендә эшләгән, үзе дә репрессияләр корбаны Павел Аксёнов Атласиның Соловки лагерьларындагы тормышын башкачарак сурәтли. Хәбәрләрдән ишетелгәнчә, Атласи анда инглизләрдән калган китапханәне тәртипкә китергән һәм шушы эшеннән зур ләззәт тапкан. Аксёнов аның Соловки лагерендагы бу эшен "Профессор Атласовның кечкенә бәхете" дип атаган. +"Атласов татар милли-азатлык хәрәкәтенең иң күренекле эшлеклеләреннән санала, - дип яза Аксёнов. - Зур ихтыяр көченә һәм акылга ия булган югары белемле бу кеше үзенең бөтен гомерен татар халкының азатлыгы өчен көрәшкә багышлый. Рус патшалыгының дошманы буларак, ул күп тапкырлар төрмәләрдә утыра, сөргенгә сөрелә. Бөек Октябрь социалистик революциясе җиңгәч, ул аны кабул итмичә, Совет властеның актив дошманнары арасында кала. Һәм яңадан төрмәләр, лагерьлар, сөргенгә сөрелүләр... Атласовның бөтен гомере шулай үтә. Картлык белән бергә көрәшнең өметсезлегеннән туган хәлсезлек, күңел төшенкелеге килә. Шәхси тормышны җайга салу ихтыяҗы туа. Шунысы гаҗәп: мондый бәхет аңа 30нчы еллар башында, СССР Эчке эшләр министрлыгының аерым киңәшмәсе белән җибәрелгән Соловецк лагерьларында эләгә. +Атласовның профессор икәнлеген, шуның өстенә инглиз телен су урынына эчүен белгәч, лагерь чиновникларыннан берәү лагерь башлыкларына Атласовка инглиз интервентлары тарафыннан ташлап калдырылган зур китапханәне барлап чыгу һәм тәртипкә китерү эшен тапшырырга тәкъдим ясый. Таш биналарның берсендә гаять зур китаплар байлыгы күп еллар дәвамында үзенең хуҗасын көтеп ята. Һәм менә шушы китаплар патшалыгына Атласов хуҗа булып килә. +Иксез-чиксез хәзинә арасына кергәч, Атласов үзен иң бай, иң көчле һәм бәхетле кеше итеп тоя. Боларга өстәп аңа урманда йөрергә, гөмбә, җиләк җыярга, гөмбә киптерергә һәм тозларга, варенье кайнатырга һәм башка иреклекләр рөхсәт ителә. Бу шөгыльләр аның тормышына яктылык бирә, авырлыкларны оныттыра". (Павел Аксёнов. Соңгы ышаныч // Казан. 1993, №1, Б.-161.) +Әлбәттә, китаплар дөньясында яшәү һәм эшләү Атласовның төрмә тормышына бераз яктылык биргәндер, әмма моны барыбер тулы бәхет дип әйтеп булмый. Соловки сөргенендә китапханәдә эшләве турында Атласи апасы Хәлимәгә әйтми, әмма Архангельскига күчерелгәч, "тегендә хөкүмәт торагында торамыз, аның азыгын ашыймыз һәм аның киемен киямез идек", дип яза. Шулай берничә ел Соловки лагеренда булгач, Атласины, сәламәтлеге начараю һәм картлыгы сәбәпле, концлагерьдан азат итеп, өч елга Архангельскига сөргенгә сөрәләр. Бу хәл 1932 елның декабрендә була. Дөресен әйткәндә, бирегә Атласины да, аның кебек башка мәхбүсләрне дә ачтан үләргә җибәрәләр, һәм күпләр монда мәңгегә ятып кала да... Үзегез уйлагыз - торырга урын юк, ашарга ризык юк, акча юк, барысын да үзеңә табарга кирәк. Шуның өстенә, син сөргенгә сөрелгән тоткын, тулысынча ирекле түгел, көн дә комендатурага теркәлергә барырга кирәк, башка чикләүләр дә бар. +Атласи чагыштырмача ирекле булуына, сакчысыз йөри алуына башта сөенсә дә, кунарга урын, ашарга ризык таба алмыйча тилмерә башлагач, хәленең ни дәрәҗәдә яманлыгын аңлый. Гаиләсеннән ярдәм сорый алмый - алар үзләре ачлы-туклы, кеше мунчаларында, подвалларда яшәп көн күрәләр. Элеккеге дуслардан һәркемнең үз хәле хәл, күпләр төрмәдә утыра яки күзәтү астында, "халык дошманы" белән аралашудан куркалар. Сөргендә вакытта Атласига иң нык ярдәм иткән кеше - аның бертуган апасы Хәлимә була. Иж-Бубый авылында яшәгән бу мәрхәмәтле хатын үзенең һәм гаиләсенең авызыннан өзеп диярлек энесенә ярдәм итеп тора - аңа каклаган итен дә, сары маен да, сохариен да җибәрә, акча да сала. +"Кайда җитте, шунда кунып йөрим, - дип яза ул сөргеннән апасы Хәлимәгә. - Чакчак кына урамда кунарга туры килмәде. ...Өйләр, бүлмәләр шыгрым тулы. Кешеләрдә башкаларны кызгану, аларга мәрхәмәт итү кебек тойгыларның эзе бик калмаган дияргә була. ...Килгәннән бирле тамагым туйганы юк, көн буенча ач йөри идем. Бара торгач, ихтимал, эшемне рәтләр, хезмәт өчен дә бер урын табармын. Ләкин хәзергә бик яман булды. Кулымдагы акчам, ярым ач торганда, коры икмәк белән генә яшәгәндә, берәр атнага җитәр, айга да җитәрлек түгел. Менә минем хәлем шуннан гыйбарәт. ...Үзең беләсең, минем һәр җирдә абруем бар иде. Монда аның да бер тиенлек кадере, хөрмәте һәм әһәмияте юк". (Һади Атласи. - Казан, 2007, Б.-169.) +Шушы ачлы-туклы, авыр сөрген тормышында Һади Атласиның сәламәтлеге нык какшый, үзе язганча, гәүдә авырлыгы чирек өлеш кими. Әмма ул шушы адәм чыдамаслык сөрген шартларында да кешелек сыйфатларын саклап калырга, күңелен төшермәскә тырыша, рухын сындырмый. Хәер, Атласи Соловкида да "иң рухлысы, иң чыдамлысы, иң кайгырмаучысы" булып санала бит, ягъни ул сабырлык күрсәтә, өметен өзми, үзен юк-бар белән бетерми. Ул хәтта концлагерьның да "файдалы" якларын күрерә өйрәнә. "Әллә ниләр күрдем, әллә ниләр белән таныш булдым. Аларны күрү, алар белән таныш булу минем өчен лязим иде", дип яза ул апасына. "Шулай булса да, мине бик йөдәгәндер, гаҗиз булгандыр, мәлҗегәндер дип уйлама. Мин ул хәлгә төшкәнем юк һәм төшмәм дә. Башкалар ачыккан кебек мин дә ачыктым. Ләкин бик йөдәмәдем, тилмермәдем", дип Атласи апасын тынычландыра. +Ул сөргендә дә гыйлем иясе булып кала - өстәмә рәвештә инглиз телен өйрәнә, күп укый, хәтта көн саен рус телендә "Известия" һәм инглиз газетасын да укып бара, ни әйтсәң дә, Архангельски зур шәһәр бит, анда китапханәләр дә, почта-киосклар да булган. "Үземнең тамагым бик үк тук булмаса да, рухым тук. Күп укыйм, күп моталәгә итәм, һичбер вакытым әрәм китми. Гел китап уку өстендә үтә. ...Күбрәк тән туклыгының кимчелеген дә җан туклыгы белән сипләргә, матди ачлыкны мәгънәви туклык белән ямарга туры килә", дип яза ул Хәлимә апасына. Гомумән, Атласиның сөргеннән язган хатлары - үзе бер тарих, алар аның авыр тормышын да, кырыс холкын да, акыл-фигылен дә ача. Атласи, әлбәттә, гаиләсенә дә хатлар язган, әмма алар сакланмаган, 1936 елгы соңгы тентүләр вакытында юкка чыккан булырга мөмкин. Апасы Хәлимәгә исә Атласи бу хатларны сакларга, алардан оялмаска куша, Сталин золымының, большевиклар режимының адәм баласын нинди коточкыч шартларга куюын, бәлки, шулай тарихта теркәп калырга тырышкандыр... +Атласи апасына сөргеннән дистәдән артык хат язган, алар арасында галимнең фәлсәфи уйланулары, дини юатулары да чагылып китә. Кайвакытларда ул, сөргеннән торып, апасын рухландыра, төшенкелеккә бирелмәскә чакыра, үгет-нәсихәтләрен бирә. "Ярлы булсам да, иманым, өметем байдыр, - дип яза ул апасына. - Агъланган, егъланганым булмаган кебек, уфылдаган, дөньядан ваз кичкәнем дә юктыр. Чынында бу тормыш егълаудан үтте, көләр хәлгә килде инде. Сиңа да өмидсезләнмәскә киңәш бирәм. Кайгырма, борчылма, өмидсез һәм инанычсыз булма! Нимес хәкимнәренең иң олугларыннан булган Гёте "кешеләрне бәла диңгезләреннән сагъ, кечерәк (сәламәт алып чыгачак) бер көймә булса, ул да - диндер", диде. Син бит динле, иманлы кеше, кайгырмак һәм өмидсезләнмәк сиңа килешеп бетмәс, ярап та бетмәс, диясем килә". +Хәлимә - Төркиягә китеп, шунда яшәп калган танылган галим Габделхәмит Зөбәер Кошайның Иж-Бубыйда яшәүче туганы Мансур Зөбәеровның хатыны, бу ике нәсел элек-электән дус һәм фикердәш булган. Истәлекләрдән күренгәнчә, Атласи сөргендә вакытта Хәлимәнең ире Мансур да вафат була, энесе аңа юатып һәм тынычландырып хатлар яза. Дөресен әйткәндә, Хәлимә апасының ярдәме Һади Атласины сөргендә ач үлемнән коткарып кала, ул аңа гомер буе рәхмәтле була. +"Мин синнән бик разыймын, күп ярдәм иттең һәм итәсең, - дип яза ул аңа сөргеннән. - ...Син уңган, булдыклы һәм тормышка яраклы кеше. Синең кебек булдыклы һәм уңган кешегә яшәү өчен ул кадәр кайгыру килешеп һәм ярап бетмәс дип беләм. Бөтен кеше үлгәндә дә, син үлмәссең, бөтен кеше ачыкканда да син ачыкмассың дип ышана алам. Син бит Чәке авылында үскән, һәртөрле агыр эш эшләп тормышка чыккан һәм ипләнгән. Олы Чәке авылы белән Буа мәдрәсәсе мине дә тормыштан курыкмас хәлгә китергәннәр иде. Аларны күрмәгән булсам иде, бүген җир өстендә булмас, күптән җир астында булыр идем". +Атласиның бу сүзләре аның кыйбласын ачыклау өчен бик мөһим - димәк ки, холкының төп нигезе дә туган якларында салынган, бетмәс көчне һәм сынмас рухны ул шуннан алган! Сабантуй батыры, уку алдынгысы, пәһлеван кыяфәтле татар егете Буа-Чүпрәле якларыннан килеп, милләтне уяткан, милләткә хезмәт иткән, милләт өчен корбан булган... Һәм иң авыр вакытларында тагы туган якларын искә төшергән, Аллаһ сүзен, ислам динен алга чыгарган. "Рәхәт көннәрдә һәркем динле була ала, ләкин агырлык көннәрендә генә үзенең кай дәрәҗәдә идекен чынлап күрсәтә ала. Шул көннәрдә генә ялган динлектән аерыла... Мин дә үлмәм, син дә үлмәссең "Вә ля ләһләку вә ля тәхрәмну вә әнтум әл-әгълун" (кайгырмагыз, мәлҗерәмәгез, киләчәктә сез өстенсез) сүзе сиңа түгел, миңа да юл күрсәтүче ула белер", дип яза Һади Атласи сөргеннән апасына. +"Киләчәктә сез өстенсез..." Бу бит мөселманнарга карата әйтелгән Коръән аяте, димәк, Атласи тормышының иң авыр көннәрендә Аллаһ сүзен үзенә таяныч итеп алган, шул өмет белән исән калган. Дин белән башланган тормыш тагы дингә килеп чыккан, әмма күпме сынаулар үтәргә, күпме газаплар күрергә туры килгән! Һәм әле алда тагы күпме күрәсе бар... Сәламәтлеге начараю сәбәпле, Атласины сөрген срогы тулмыйча азат итәләр, бу хәл 1933 елның җәендә була. Сөрген шартлары буенча, тоткынны гаиләсеннән кем дә булса килеп алырга тиеш була, Атласи бу хакта өенә хат яза. Һәм 8 август көнне Хөсникамал абыстай Архангельскига килеп тә җитә. "Сөргенлек мөддәте тулганчыга чаклы азат ителде" дигән мөһерле документларны кулга алгач, 12 август көнне Атласилар гаиләсе кайтыр юлга чыга. +"Димәк, сөргенлектән котылдым була, - дип яза ул бу хакта апасына. - Ахыры хәерле булсын! Киләчәктә тынычлык, саулык, иркенлек һәм ирек белән яшәргә насыйп булсын иде дип өмид итәргә генә кала". +16 август көнне алар Бөгелмәгә кайтып җитәләр. Ә анда инде элеккеге өй, элеккеге тормыш юк, сабый балалары ул сөргендә вакытта ачтан үлгән, эш юк, элеккеге танышлар кайсы атылган, кайсы төрмәдә, кайсы моннан бөтенләй күчеп киткән. Баҗасы Рәшит Яруллин да сөрген срогын тутыргач, гаиләсе белән Махачкалага күчеп киткән. "Кайту кызыклы булса да, кайткач ул кадәр кызыклы тоелмады, - дип, ул моннан да апасы Хәлимәгә хат юллый. - Тормышым ватылган, нигезем тузган һәм яшәр өчен таяныч булачак бер генә нәрсәм дә калмаган. Шулай булса да артык борчылмыйм, аһ-ваһ ормыйм, кайгырмыйм. Сагълык, тынычлык булса, шаять, тормышны көйләп булыр дип өмид итәм". +Шулай итеп, Атласиның Бөгелмәдә сөргеннән соңгы чоры башлана, әмма ул бик кыска була. Эшсезлек, яшәү шартлары булмау, кирәксезлек һәм кадерсезлек аны бу хәлдән чыгу юлларын эзләп Уфага һәм Казанга илтә, элеккеге танышларын барларга этәрә. Әмма репрессия золымы инде барлык тармакларга да үтеп кергән була, кешеләр куркытылган, күпләр Атласи кебек төрмәдән кайткан карт милләтчедән ерак торырга тырышалар. +"Монда да тормыш бик үк матурдан түгел кебек сизелә, - дип яза бу еллар турында Атласи. - Хосусилә безнең кебек кырык кат кыркылган кешеләр өчен җиңел түгел, шактый читен булыр төсле тоела. Көлгән вә шаркылдаган тавышларны монда да бик сирәк ишетергә тугры килә. Көлүчеләр бардыр, алар бездән ерак, без булса алардан еракмыз. Шунлыктан, күбрәк уфылдаучылар беләнрәк эш итәргә һәм аларның аһваһларын ишетергә тугры килә". +Бөгелмәдә эш таба алмагач, Һади Атласи 1934 елда гаиләсе белән Казанга күчеп китә. Шул китүдән ул инде Бөгелмәгә яңадан кайтмый, бары тик ярты гасырдан соң гына, хәтер булып, исеме кайта, әсәрләре кайта, улы һәм оныклары кайта... Алары турында алдагы бүлектә бәян итәрбез, инша Аллаһ! +Фәүзия БӘЙРӘМОВА +(Ахыры киләсе санда.) +КАЛӘМНЕ - МИКРОФОНГА, +МИКРОФОННЫ КАЛӘМГӘ ТИҢЛӘП +Татарстан радиосы үзенең киләсе елны узачак 90 еллык юбилеена әзерлеген башлап җибәрде. Шушы узган юлны күзаллап карасак, гаҗәп бер хәлгә тап булабыз: радионы оештыруда да, тугыз дистә елга сузылган үсеш чорында да язучыларыбыз һәрвакыт хәлиткеч роль уйнаган. +Безнең язучыларыбыз гомер бакый Татарстан радиосы белән тыгыз бәйләнештә торды, үз әсәрләрен шушы радио эфиры аша халыкка ирештерде, күбесенең ул хәтта хезмәт урыны да булды әле. Шуңа да карамастан, әдәбиятыбызда яшәп килгән радио жанры ни өчендер җитди эш итеп күзалланмады, өйрәнелмәде. Ә бит шушы бер гасырга якын чор эчендә никадәр әсәр эфир өчен махсус язылган, йөзләгән радиоспектакльләр, радиотамашалар әзерләнгән - яңа бер жанр үсеш алган. +Радиога Ленин ук зур игътибар бирә: радио дулкыннары аша халык аңына, аның зиһененә нинди көчле йогынты ясап булачагын ул бик яхшы аңлаган, күрәсең. Ләкин Татарстанда адәм акылы уйлап чыгарган бу могҗизага артык әһәмият бирмиләр. Башка җөмһүриятләр башкалаларында бер-бер артлы радиостанцияләр аваз сала башласа да, Казан радиосы һаман телгә килми. +Үз заманының техник яңалыклары, казанышлары белән тирәннән кызыксынган һәм мавыккан язучы Шамил Усманов бөтен күңелен салып, бу эшкә җиң сызганып керешмәсә, әлеге хәл күпмегә сузылган булыр иде икән, әйтүе кыен. Ул хыялланып, көне-төне Татарстанның үз радиосын булдыру артыннан чаба. Бу эшнең нинди мөһим икәнлеген дәлилләү өчен, Татарстан Халык Комиссарлары Советына җентекле язмалар юллый, өлкә партия конференцияләрендә ялкынлы чыгышлар ясый, газетажурналларда русча һәм татарча мәкаләләр бастыра, җөмһүрият җитәкчеләре белән күзгә-күз күрешеп сөйләшә. Ярты юлда туктый белми торган кеше буларак, башлаган эшне җиренә җиткерергә тырыша, кулдан килгәнне барсын да башкарырга омтыла. Һәм, Октябрьнең якынлашып килүче 10 еллыгын да искә алып булса кирәк, җитәкчелек тә, ниһаять, "хыялый" Шамил Усманов тәкъдимнәре турында уйлана башлый. Шулай итеп, яңа оешма туа һәм аның башлыгы итеп язучы Шамил Усманов үзе үк билгеләнә. Ул башы-аягы белән оештыру эшләренә чума, зур кыенлыклар белән булса да тиешле техник җиһазлар юнәтә, үз янына үзе кебек фидакарь, фанатикларча эшкә бирелгән хезмәткәрләрне туплый. +Һәм менә зур түземсезлек белән көтеп алган көн килеп җитә. 1927 елның 7 ноябрендә радиоалгычтан: "Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли! Сынау тапшыруларын тыңлагыз! Сезне, кадерле иптәшләр, Бөек Октябрь социалистик революциясенең ун еллыгы белән тәбрик итәбез!" - дигән тарихи сүзләр яңгырый. Бу - татар халкы радио дулкыннары ярдәмендә дөнья киңлекләренә чыккан көн! Бу - чәчелеп-таралып яшәгән халкыбызны берләштерүче яңа көч барлыкка килгән көн! Бу - сәнгатебезнең радио дип аталган яңа төре туган көн дә! +Һәм аның башында Шамил Усманов дигән язучы тора. Радио - сәнгатебезнең яңа төре, дидек. Әйе, нәкъ шулай! Радиода, беренче көннәреннән алып, сәясәт белән бергә әдәбият-сәнгатькә дә зур әһәмият бирелә. Тиз арада Шамил Усманов тирәсендә язучылар, композиторлар, артистлар, Шамил Усманов . +җырчылар, музыкантлар оеша. Беренче диктор - язучы Гадел Кутуй (ул тапшыруларны татар һәм рус телләрендә алып бара), беренче әдәби мөхәррир шагыйрь Хәсән Туфан була. Башлангыч чорында радиостудия Татар академия театры бинасында төпләнә һәм концертлар, спектакльләр шуннан турыдан-туры эфирга трансляцияләнә. Тәүге концертлар, нигездә, Гөлсем Сөләйманова, Асия Измайлова, Газиз Әлмөхәммәтов, Исмәгыйль Һилалов, Солтан Габәши катнашында үтә. Әдәби тапшыруларга килсәк... Ул заманда Язучылар берлеге юк әле. Яшь язучылар, яшь шагыйрьләр хәзерге ТЮЗ бинасында урнашкан "Татар мәдәнияте йорты" каршындагы әдәби түгәрәккә берләшкән була. Ул түгәрәккә йөрүчеләрне - Һади Такташ, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Гомәр Гали, Фәхри Әсгать, Мөхәммәт Гали, Мәхмүт Галәү Беренче диктор +Гадел Кутуй кебек әдәбиятыбызның күренекле вәкилләрен - үз канаты астына ала. Әдәби тәҗрибә уртаклашып, иҗатларына юнәлеш биреп, аларга зур сәнгатькә юл ярырга ярдәм итә. Бу әдипләр үзләре дә, алар тәрбияләгән яшь каләм ияләре дә яңа ачылган радиога тартыла, радиотапшыруларда әледән-әле чыгышлар ясап, аның актив авторлары булып китәләр. Яшьләр монда үз иҗат офыклары мөмкинлекләрен ачыклый, җегәр канатларын сыный. +Радио көннән-көн зуррак популярлык ала, абруй казана. Сүз арасында шундый бер вакыйганы да әйтеп үтәргә кирәктер: 1928 елда атаклы шагыйрь Владимир Маяковский Казанга килгәч, радиодан аның чыгышы оештырыла. Маяковский бик канәгать калып, соңыннан берничә тапкыр микрофонга ишарәли: "Моннан мине ничаклы халык тыңлады бит, ә!" - ди. +Язучылар берлеге булмаган кебек, композиторлар берлеге дә, консерватория дә, филармония дә ул чорда әле ишетелмәгән нәрсә. Мансур Мозаффаров, Нәҗип Жиһанов, Александр Ключарёв, Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи, Заһид Хәбибуллин кебек композиторлар үзләренең әсәрләрен, беренче чиратта, радионы күздә тотып иҗат итәләр һәм аларны халыкка җиткерү юлын да шунда табалар. Студия каршында халык уен кораллары оркестры барлыкка килә, Салих Сәйдәшев җитәкчелегендә җыйнак кына симфоник оркестр оеша. Шагыйрьләр яңа туган шигырьләрен иң әүвәл микрофоннан укыйлар, язучылар хикәяләрен, әсәрләреннән өзекләрне башта радио аша яңгырата. Радио ул чорда язучыларга да, композиторларга да, җырчыларга да, артистларга да киң дөньяга чыгарга чиксез мөмкинлекләр бирә. Тора-бара барлык әдәбият-сәнгать көчләре дә радио тирәсенә сыена башлый һәм Татарстан радиосы Беренче әдәби мөхәррир Хәсән Туфан язучылар җитәкчелегендәге төрле иҗат төркемнәрен +берләштерүче бер мәдәни мәркәзгә әверелә. Шулай итеп, тиңе булмаган яңа әдәбият-сәнгать үзәге туа. Ул замандагы радио - әдәбият учагы да, театр да, филармония дә, консерватория дә. Ерак араларны якынайтып, өеңә үк килеп кергән җан дустың, остаз-киңәшчең, күңел юаткычың да. Менә нәрсә ул шул еллардагы радио! Шәхестән дә күп нәрсә тора шул, әле бүген дә: "Безнең телевидение ачылганда, их, үзенең бер Шамил Усмановы булган булса!" дигән көрсенүле сүзләр ишетергә туры килә... Һәм тагын бер нәрсәне искәртеп үтәргә кирәк дип уйлыйбыз: Татарстан радиосы, барлыкка килгән көннән башлап, нинди генә идеология басымы астында булмасын, нинди генә кыен шартларга куелмасын - татар халкына хезмәт итәргә омтылды, аның әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятен үстерергә, гореф-гадәтләрен, телен саклап калырга тырышты. Ул Татарстан радиосы гына түгел, ул һәрвакыт ике +телдә сөйләүче чын Татар радиосы булды. Моның өчен без татар язучыларына аеруча бурычлы. Беренче чиратта, анда хезмәт куйганнарына. Радио оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр анда 60ка якын язучы хезмәт иткән (алга китеп булса да, шуны билгеләп үтик: совет әдәбияты чоры классикларыбыз барысы да диярлек шушы радио мәктәбен узган кешеләр). Монда сүз СССР һәм Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булган кешеләр турында гына бара. Ә Язучылар берлегендә теркәлмәгән, үзләренең сәләте, иҗади куәсе белән профессиональ язучыдан бер дә калышмаган, үз эшенең чын остасы булган күпме каләм иясе эшләгән радиода бу дәвердә! Чын талант ияләре Ләбиб Айтуганов, Эльс Гадел, Рим Шириязданов, Рим Кәримовларны гына искә алыйк... Язучы дигәч тә, ул әле гел әдәбият-сәнгать Гомәр Бәширов, 1942-1944 елларда радиокомитет рәисе урынбасары редакцияләре тирәсендә генә кайнашучы кеше түгел, кирәк булса, язучы пропаганда бүлеге мөдире дә, яшьләр тапшыруы хәбәрчесе дә, авыл хуҗалыгы редакциясе мөхәррире вазифасын да башкарган. Административ өлкә дә чит-ят булмаган язучыга, аңа җитәкче урыннарны да биләргә туры килгән. +Радиода турыдан-туры хезмәт итмәгән язучыларның да радио эшенә керткән өлешләре зур. Мәсәлән, шагыйрь Мөхәммәт Садри штатта тормаса да, гомеренең шактый өлешен радио белән бәйләгәнгә күрә, үзен чын радио кешесе итеп саный иде. Нәкый Исәнбәт, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни, Әхсән Баян, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, галим һәм язучы Миркасыйм Госманов, Тәлгат Галиуллин, Рөстәм Кутуй, Рафаэль Мостафин, Равил Фәйзуллин, Рабит Батулла, Айдар Хәлим, Ренат Харис, Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һәм башка бик күпләрнең иҗат эшчәнлеген радиосыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Халык "Турыдан-туры элемтә" дигән тапшырулар барганда, аларның тере тавышларын ишетеп кенә калмады, хәтта алар белән эфир аша аралашып, фикер алышып та торды. Тапшыруларда чыгыш ясамаган, анда катнашмаган, һич югында шигыре яки нәсере булса да яңгырамаган бер генә шагыйрь дә, язучы да калмагандыр. Язучылар һәрвакыт радионың актив авторлары булдылар, радио белән тыгыз элемтәдә тордылар, тормышыбызның төрле актуаль мәсьәләләренә караган чыгышлар ясадылар, әдәбиятыбыз, сәнгатебезгә багышланган программаларның түрен бизәделәр. Һәм иң мөһиме, аларның шигырь-поэмалары, хикәя-повестьлары, әсәрләре буенча эшләнгән радиокомпозицияләр, радиотамашалар, радиоспектакльләр тыңлаучыларның иң яраткан, иң көтеп алган тапшыруларына әверелделәр. Шул рәвешле, татар әдәбиятында радиодраматургия дигән яңа бер жанр барлыкка килде. Аларның күңелләренә уелып калганнары бүген дә Татарстан радиосының хәтер сандыгы - алтын фондында саклана һәм, даими хәрәкәткә китерелеп, эфирдан яңгырап тора. +* * * +Беркадәр хронологик тәртип саклап, 30нчы еллар башына әйләнеп кайтыйк. Ул вакытта әдәбиятыбыз-сәнгатебез кискен күтәрелеш чорын кичерә. Әдәбиятка яңа алмаш килә, сәнгатьнең яңа төрләре үсеп чыгып, композиторлар, музыкантлар, рәссамнар, сынчылар пәйда була. Радиода яңарыш уты белән янган бер төркем яшь язучы эшли башлый. Алар арасында Әсгать Айдар, Абдулла Алиш, Әминә Бикчәнтәева, Газиз Иделле, Гариф Гобәй, Рахман Ильяс, Хөсни Кәрим, Гамир Насрый, Мин Шабай, алда телгә алынган Гадел Кутуй һәм Хәсән Туфан кебек киләчәктә татар әдәбияты тарихында тирән эз калдырачак шәхесләр була. Төрле тармакларда эшләсәләр дә, төрле вазифалар башкарсалар да, бу яшь йөрәкләрне милли әдәбиятны, сәнгатьне үстерү теләге, халыкка ихластан хезмәт итү хисе берләштерә. +Радиотапшыруларның формалары һәм жанрлары турында бәхәсләр шактый күп булса да, шушы чорда радио эшчәнлегенең төп юнәлешләре ачыклана һәм аның структурасы формалаша. Татарстан радиосында иҗтимагый-сәяси, әдәбият сәнгать, музыка, балалар өчен тапшырулар секторлары, бүгенгечә итеп әйтсәк, редакцияләре булдырыла һәм әйтергә кирәк, кайбер Студия - театр сәхнәсе үзгәрешләрне санамаганда, +редакцияләрнең мондый бүленеше, төзелеше әлегә кадәр сакланып килде. Үзгәреш шунда гына: барлык секторлар ике баш редакция - нәфис тапшырулар һәм иҗтимагый-сәяси редакцияләр канаты астында берләште. Җитәкчелек тарафыннан иҗтимагый-сәяси редакциягә игътибар һәрвакыт зуррак булса да, аңа гел өстенлек бирелеп килсә дә, нигездә, язучылар хезмәт иткән нәфис тапшырулар редакциясе эшчәнлеге халыкка күпкә үз һәм якын иде. Тыңлаучылар күңеленә хуш килгән тапшырулар әзерләү белән бергә, аның әдәбият-мәдәният, музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше дә әйтеп тә, бәяләп тә бетергесез зур булды. Тора-бара әдәбият-сәнгать редакциясе әзерләгән тапшырулар союзкүләм эфирга да юл яра башлый. Мәсәлән, Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев бергәләп иҗат иткән "Зәңгәр шәл" музыкаль драмасы Бөтенсоюз радиосыннан трансляцияләнә, шуннан ук радиофестивальләр өчен әзерләнгән татарча концертлар да яңгырый. Яшь алмаш тәрбияләү мәсьәләсе дә читтә калмый. Радио әкренләп балалар дөньясына да үтеп керә. Абдулла Алиш, Ибраһим Гази, Гариф Гобәй, Фатих Кәрим кебек язучылар, берсеннән-берсе мавыктыргычрак тапшырулар әзерләп, сабыйлар, яшүсмерләр күңелен яулый. Гадел Кутуйның кайбер өлешләре атаклы "Рөстәм маҗаралары" китабына керәчәк "Яшь герой маҗаралары" тапшырулар циклы да язучы нәкъ менә балалар редакциясендә эшләгәндә языла. Дөрес, бу инде соңрак чорга - сугыш елларына карый... +Әйе, бу чорда радио чын мәгънәсендә әдәбият-сәнгатьнең бөтен төрләрен берләштергән, мәгърифәт нурын чәчкән, халкыбызның рухи офыкларын киңәйткән тиңдәшсез бер үзәк була. Безнең төп сүзебез язучылар турында булса да, монда алар белән бергә иңгә-иң куеп эшләүче һәм иҗат итүче Салих Сәйдәшев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Василий Виноградов, Александр Ключарёв кебек композиторларны, Исмәгыйль Һилалов, Фәйзи Биккинин, Мөхәммәт Яушев кебек музыкантларны, Гөлсем Сөләйманова, Галия Кайбицкая, Гайшә Камаева, Мөхәммәт Сафин, Усман Әлмиев кебек җырчыларны, Мохтар Мутин, Хәким Сәлимҗанов, Камал III, Кәшифә Тумашева кебек артист-режиссёрларны да тирән ихтирам белән искә алырга тиешбез. Ул заманда радиодан яңгыраган җырлар, музыкаль әсәрләр, радиотамашалар - болар барсы да аларның уртак хезмәте, уртак иҗат җимешләре. +Ләкин, ни үкенеч, ул чордан безгә бернинди язма да килеп җитмәгән. Ник бер язучының, композиторның чыгышы, ник бер артистның, җырчының тавышы сакланып калсын! Дөрес, техник мөмкинлекләр бик чамалы булу сәбәпле, ул чакта күпчелек тапшырулар турыдан-туры студиядән барган. Шулай да бик гади, бик примитив булса да, тавыш яздыру җиһазлары булган лабаса. Шуларның берсе - тасма урынына балавыз валик кулланып эшләнгән җайланма - фонограф. Ул фонографка шактый чыгышлар, тапшырулар язылган булган. Үзенә күрә бай бер фонд булдырылган. Моны шул чор кешеләре дә раслый, ул язмаларны юк итү турындагы акт кәгазе дә дәлилли (1975 елларда бу документ радионың нәфис тапшырулар баш мөхәррире Рим Кәримовта саклана иде). Радионың музыкаль тапшырулар редакциясе мөхәррире Зәйнәп Хәйруллина имзасы да теркәлгән, биш-алты җөмләдән торган бу акт барлык язмаларның да чүплеккә чыгарылып яндырылуы хакында сөйли. Аларның исемлеге актта чагылмаган. Кем белә, бәлки бу тапшырулар эчендә Муса Җәлил, Гадел Кутуй, Мохтар Мутин, Фәрит Яруллин, Салих Сәйдәшев кебек олпат шәхесләрнең тавышлары да янып көлгә әверелгәндер?! Нинди 1939 елдан 2007 елга кадәр радио Горький урамындагы тарихи язмалар, нинди рухи шушы бинада эшли. байлык, бәяләп бетергесез хәзинә юкка чыгарылган бит! Чыгарылган түгел, чыгарганнар! Күчереп калсалар ни булган?! Әлбәттә, Зәйнәп Хәйруллина бу эшнең төп инициаторы була алмый, ул кушканны күндәм үтәүчеләрнең берсе генәдер, ихтимал. Түрәләрнең милли әдәбиятсәнгатькә, әдәби-мәдәни мираска, тарихи һәйкәлләргә (монда Татарстан радиосы да күздә тотыла) бүгенге мөнәсәбәтен күрәсең дә инде үткәндәгеләрнең бернәрсәсенә дә гаҗәпләнмисең. Ә бу вәхшилек акциясенә килгәндә, документ кул астында булмагач, төгәл датасын әйтү кыен, шулай да ул 50нче еллар башына карыйдыр. Моңа ике сәбәп бар. Беренчедән, бу елларда Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Әмирхан Еники кебек карышып булса да әлеге язмаларны саклап калырлык милли җанлы, олпат шәхесләр инде радиода эшләми. Икенче сәбәп: бу - магнитофоннар кулланышка керә башлаган заман. Татарстан радиосы фонды (фондының яңа тарихы дип әйтикме?) нәкъ менә тапшырулар магнитофон тасмаларына язылып, аларны сакларга да, кабат кулланырга да шактый уңай шартлар туган чор исәпләнә. +Утызынчы еллар - шанлы-данлы еллар гына түгел, бу шомлы еллар - репрессия еллары да. Татарстан радиосының чишмә башында торган атаклы җитәкче, язучы Шамил Усманов халык дошманы дип нахакка гаепләнеп, кулга алына һәм җәзалап үтерелә. Радионың беренче әдәби мөхәррире Хәсән Туфан да егерме елга якын сузылган Сталин лагерьлары "сәфәренә" юл тота. Радионың беренче дикторы Гадел Кутуй өстендә дә болытлар куера. Дөрес, алар инде бу вакытта рәсми рәвештә штатта тормыйлар, ләкин радио белән араны беркайчан да өзмиләр, аның эшендә турыдантуры катнашып киләләр, хезмәттәшлекне дәвам иттерәләр (гомумән, радиода бер эшләп, аның белән "агуланган" кеше тиз генә читкә китә алмый, китсә дә, күп очракта кире әйләнеп кайта. Шуңа күрә кемнең күпме һәм кайсы вакытларда эшләгәнен кистереп әйтү дә кыен). +* * * +Дәһшәтле сугыш еллары килеп җитә. Күп кенә газета-журналлар чыгудан туктап кала. Аның вакытында чыкканнары да әле, кәгазь юклыктан, юлсызлыктан, башка сәбәпләр аркасында, укучысы кулына атна-ун көн дигәндә генә барып ирешә. Бу шартларда, берәү әйтмешли, "сукырның да колагына кергән", бернинди чиккиртәләрне белмәгән радио иң җитез, иң оператив, иң күп "тиражлы" бердәнбер мәгълүмат чарасына әверелә. +Бу ифрат та газаплы елларда бөтен авыр йөк язучылар җилкәсенә төшә дисәк, бер дә хата булмас. Бөек Ватан сугышы башланган чорда радиода язучылардан Гариф Гобәй, Мирсәй Әмир, Кави Нәҗми, Гадел Кутуй, Мин Шабай, Гамир Насрый, Газиз Иделлеләр эшли. Аларның ялкынлы сүзе көрәш коралына әверелә. Хәер, бик тиздән Гадел Кутуй, Гамир Насрый, Газиз Иделлеләргә кулларына чын хәрби корал алып чын сугыш кырларына юл тотырга туры килә. (Алга китеп булса да, шуны да әйтеп үтик: фронттан Казанга Кутуй бер кайта. Югары җитәкчелек белән килешеп, аннан радиода эштә калуын үтенәләр. Кутуй күнми. "Фронтта шундый авыр сугышлар барганда, ничек мин тылда утырып калыйм?" - ди.) Ә Мин Шабайны Хәсән Туфан язмышы көткән булып чыга. Ул кулга алына һәм этап белән Себер якларына озатыла. Радиода язучылардан Гариф Гобәй, Кави Нәҗми һәм Мирсәй Әмир кала. 1942 елның җәендә аларга ярдәмгә Гомәр Бәширов килеп кушыла. Дөресрәге, аны монда өстән билгелиләр. Радиокомитет рәисе Гариф Гобәй, партия өлкә комитеты вәкиле буларак, гомеренең күп өлешен районнарда үткәрә, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Бөтен җаваплылык, тапшырулар әзерләү башлыча әлеге дә баягы шушы өч кеше - Кави Нәҗми, Мирсәй Әмир һәм яңа килгән Гомәр Бәшировка йөкләнә. Әлбәттә, бөтен тапшыруларның үзәгендә - сугыш темасы: фронттагы батырлык, тылдагы фидакарь хезмәт. +Ул чорны тулырак күз алдына китерү өчен, язучы Гомәр Бәширов истәлекләренә мөрәҗәгать итик: "Чиксез кыен шартларда дәүләткүләм әһәмиятле һәм җаваплы җитди вазифалар башкаруыңны сизеп-тоеп эшләргә туры килде. Көн саен эфирга тапшырылган материал калын бер том тәшкил итә иде. Эш сәгатьләренә сыеп булмый, гадәттә, бер хезмәткәр ике кеше эшен башкарып килде. Иң киеренке вакытларда мин, баш мөхәррир буларак, иң җитди бүлекләрдән берсе булган агитация-пропаганда бүлеге җитәкчесе Кави Нәҗмигә мөрәҗәгать итә идем. Янына барып утырам да: "Ялкынлы сүз кирәк бит, Кави, бик кирәк!" - дим. Без аның белән яшьтәшләр, икебез дә Гражданнар сугышында катнашкан кешеләр. Болай да бер-беребезне аңлап, бик тату эшли идек. Кави урыныннан торып китә дә, папиросын көйрәтеп, бераз йөренгәләп ала. Белеп торам: аның хәле болай да җиңел түгел. Ул көн саен иң актуаль сәяси темаларга 20-30 минутлык югары сыйфатлы материал биреп торырга тиеш. Шуның өстенә ул елларда Кави, өенә кайткач, төне буе "Фәридә" операсының либреттосын яза иде. Ләкин нишләмәк кирәк?! Сугыш вакыты берни белән дә исәпләшми ләбаса! Кави папиросын суыргалап йөри-йөри дә сорап куя: +- Кайчанга кирәк? - ди. +- Ашыгыч кирәк, Кави. Беренче кичке тапшыруга өлгертсәң, шәп инде! - дим. Кави кичекмәстән эшкә керешә. Ул гаҗәеп тиз эшли торган иде. Берничә минут эчендә үзәк газеталарны актарып чыга. Шул арада кемнәргәдер шалтыратып, нәрсәдер сораштырып алырга да өлгерә. Ул да түгел, папиросын төтенләтеп язарга да тотына. Мин исә тынычланып үз эшемә керешәм. Чөнки Кавиның беркайчан да кыен хәлгә калдырганы булмады. Тагын бер-ике сәгатьтән аның 15-20 минутлык һәйбәт, шома язылган җитди мәкалә кертеп бирәчәгенә нык ышанырга мөмкин иде. +Әдәби-драматик тапшырулар өчен дә борчылырга туры килмәде. Чөнки бу бүлектә "Агыйдел" повесте һәм талантлы хикәяләр авторы буларак күптән танылган, сугыш вакытында "Миңлекамал" кебек мәшһүр пьеса язып чыккан тәҗрибәле һәм талантлы язучы Мирсәй Әмир җитәкчелек итә иде. Әдәби-драматик һәм музыкаль тапшыруларга без аеруча игътибар итәргә тырыштык. Аңлашылса кирәк, бу тапшырулар тылда яшәүчеләргә рухи азык та булырга, күңелләрен дә ачарга, фронттан кайгылы хәбәр алучыларга кайгы-хәсрәтен җиңелрәк кичерергә ярдәм итәргә тиеш иде". +Гомәр ага Бәшировның истәлекләреннән алынган өзек шушының белән тәмам. Озынга китмәсен өчен без истәлекләрдән радио хемәткәрләренең төнге сәгать икедә, өчтә торып эшкә килүләре, ягылмаган бүлмәләрдә пәлтә-тун киеп, каләмнәрен бозланып беткән карага манып тапшырулар әзерләве турындагы өлешләрен монда китереп тормадык. Аларның нинди шартларда нинди олы йөк тартканнарын болай да чамалап була. Ләкин сугыш еллары кыенлыклары радио хезмәткәрләрен, үзләре үк әйткәнчә, бер-берсенә якынайткан, бер-берсенә ярдәм кулы сузарга гадәтләндергән, бер гаиләдәй яшәргә, соңгы телем икмәгеңне бүлешергә, авырлыкларын сыкрану, зарланусыз җиңеп чыгарга өйрәткән. +Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтик: радиода алыштыргысыз кешеләр булсалар да, башта Гомәр Бәшировка, аннары Мирсәй Әмиргә партиянең өлкә комитеты юлламасы белән Төньяк-Көнбатыш фронтта татарча чыга торган "Ватан өчен" газетасы редакциясенә китеп, өч-дүрт ай фронтта йөреп кайтырга да туры килә. +Сугыш чоры истәлекләре... Аларны тетрәнмичә укып булмый. Менә сугыш чорында балалар редакциясендә эшләгән Зәкия Бадыйгова-Рәсүлева хатирәләреннән өзек: "Көннәрнең берендә икенче катка күтәрелим дисәм, репродуктордан үзәкләрне өзеп Гөлсем апаның "Гөлҗамал"ы агыла. Сулга кереп китә торган ишек яңагына терәлеп, кап-кара кашлы, кап-кара күзле, шундый ук кара чәчле бер офицер онытылып, дөньядан тәмам аерылып, җыр тыңлый. Бу - бик азга фронттан кайтып, ашкынып радиокомитетка килгән Фатих Кәрим иде. Шушы кешенең, кабат фронтка китеп, бер атнадан үлем хәбәрен ишетү безне һуштан яздырды. Моңа берничек тә ышанып булмый иде. Һәм бүген дә, радио бинасының икенче катына күтәрелсәм, Гөлсем апаның "Гөлҗамал"ын ишетермен, ишек яңагына сөялгән килеш онытылып, сулыгып-сулыгып җыр тыңлаган сөекле шагыйребез Фатих Кәримне очратырмын сыман..." +* * * +Ниһаять, Бөек Ватан сугышы тәмамланып, тыныч тормышка күчү, илне аякка бастыру, сугыш җәрәхәтләрен дәвалау чоры башлана. Радио да җанланып, тернәкләнеп китә. Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Мирсәй Әмирләр сугышның иң авыр елларында үз вазифаларын намус белән үтәп, хәзер инде тынычланып, үзләрен иҗат эшенә багышлыйлар, аларга алмашка фронтовик язучылар кайта: әдәби драматик тапшырулар редакциясен Әмирхан Еники җитәкли, пропаганда бүлеген Гамир Насрый алып бара, балалар өчен тапшыруларны Мостафа Ногман әзерли. Газиз Иделле, Әсгать Җәүдәт Фәйзи 50нче елларда музыкаль тапшырулар мөхәррире булган. Айдар кебек элеккеге тәҗрибәле хезмәткәрләр дә кабат радиода эшли башлый. Аларга яшь фронтовик язучылар Әдип Маликов, Мөнир Мазунов кушыла. Киләчәккә зур өметләр баглап, иҗатка, тыныч тормышка сусаган бу яшь язучылар дәртләнеп эшкә ябыша. +Радиога 1945 елның язында урнашкан күренекле язучыбыз Әмирхан Еники бу вакытны болай дип искә ала: "Минем өчен бәхетле көннәр башланды. Аз гына вакыт эчендә бик күп эш эшләнде, зур-зур радиопостановкалар дөнья күрде. Лев Толстойның заманында бөтен СССРда шаулап барган "Анна Каренина"сы татар тыңлаучысына да ифрат көчле тәэсир итте. Гомәр Бәшировның "Намус" романына нигезләнгән радиопостановка да тыңлаучылар күңеленә хуш килде. Фронтовик язучыларның әсәрләре эфирда шулай ук даими яңгырап торды". "Сугыштан соң озак та үтмәде, - дип дәвам итә Әмирхан ага, - хәл кискен үзгәрде. Сугышка кадәрге режим яңадан көчәйде. Халыкны үз тарихы, үз халәте, бүгенге һәм киләчәк язмышы турында уйланырга, уянырга мәҗбүр итә торган әсәрләр партия сәясәтенә комачаулый башлады. Минем дә ярты ел элек кенә яратып, хупланып, алай гына түгел, макталып кабул ителә торган тапшыруларым инде җитәкчеләрнең тешләрен сызлата, үзәкләренә тия иде", - ди ул. Шулай итеп, нибары ел ярым чамасы гына эшләп, Әмирхан ага яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр була. +Ни генә булмасын, нәкъ менә шушы елларда, элеккечә әйтсәк, радио эчтәлек һәм форма ягыннан үз йөзен таба. Аның структурасы, ягъни редакцияләрнең үзара бүленеше, алар башкарасы эшләрнең юнәлешләре, максатлары тәмам ачыклана һәм конкретлаштырыла. Радиожурналистиканың бөтен төр жанрлары да үзләштерелә һәм үсеш ала. Әдәби-драматик, музыкаль, яшьләр һәм балалар редакцияләрен үз эченә алган нәфис тапшырулар баш редакциясенең дә хәле җайланып китә. Штат арттырыла, эш һәм финанс шартлары яхшыртыла. Бу инде төрле радиокомпозицияләр, инсценировкалар, радиотамашалар әзерләргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта республика театрларының иң яхшы спектакльләрен, радиога язып алып, эфирдан тапшыру өчен дә юл ачыла. Бу матур традицияләр 1990 еллар ахырына хәтле дәвам итте дияргә була... +Радиотамашаларга килгәндә... Әмирхан ага Еники алда телгә алган радиопостановкалар бу юнәлештә эшләнгән беренче җитди адымнар булгандыр, мөгаен. Аның җиңел кулы беләнме, әйтүе кыен, һәрхәлдә бу еллардан алып, радиода уенлы тамашаларга киң урын бирелеп, радиопостановкалар чоры башлана. Алга китеп булса да, шуны да әйтеп үтик: сөекле язучыбыз Әмирхан Еники радиода ел ярым чамасы гына эшләсә дә, радио аннан беркайчан да аерылмады, аның һәр яңа әсәре түземсезлек белән көтеп алынды һәм радио дулкыннары ярдәмендә меңләгән һәм меңләгән тыңлаучыга ирешә торды. Аларның күбесе радиопостановка рәвешендә барды. "Әйтелмәгән васыять", "Гөләндәм туташ хатирәсе", "Йөрәк сере", "Без дә солдатлар идек", "Матурлык", "Төнге тамчылар", "Бер генә сәгатькә", "Ялгызлык" һ.б. шундыйлардан. Әсәрләреннән шулхәтле радиотамаша эшләнгән тагын бер башка татар язучысы бар микән?!. +Бүгенге көндә Гаяз Исхакый, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Җамал Вәлиди, Мәхмүт Галәү, Гомәр Бәширов, Кави Нәҗми, Ибраһим Гази, Габдрахман Әпсәләмов, Фатих Хөсни, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Илдар Юзеев, Зәки Зәйнуллин, Миргазиян Юныс, Ринат Мөхәммәдиев һәм башка бик күпләрнең әсәрләре буенча эшләнгән радиотамашалар, моноспектакльләр Татарстан радиосының алтын фондын тәшкил итәләр һәм халкыбызда газиз ана телебезгә, гасырлар буена буыннанбуынга күчеп килгән изге гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга карата хөрмәт һәм мәхәббәт уятып киләләр. +Халыклар дуслыгын әдәбиятлар дуслыгыннан тыш күз алдына китереп булмый, диләр. Чыннан, әгәр дә без бер-беребезнең тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яхшырак белсәк, безнең бер-беребезгә хөрмәт тә, ихтирам да күпкә артыр иде. Без барыбыз да бер күк астында яшибез. Халыкларның үзара тату һәм дус яшәве күпмедер дәрәҗәдә мәгълүмат чараларына, шул исәптән радиога да бәйле. Татарстан радиосында, кайчак ул декларатив төс алса да, моңа зур игътибар бирелеп килде. Шуңа күрә тыңлаучыларны илебез һәм чит ил халыклары әдәбиятының иң яхшы әсәрләре, иң яхшы үрнәкләре белән таныштырып баруны изге бурычларының берсе дип санады. Монда да радиода иң популяр жанрларның берсе - радиотамашаларга мөрәҗәгать ителде. Шулай итеп, радио фонды элеккеге СССР чикләрендә яшәгән язучылар Тулен Абдиколы, Чыңгыз Айтматов, Виктор Астафьев, Мар Байжиев, Нар Дос, Константин Паустовский һ.б. әсәрләре нигезендә эшләнгән радиотамашалар, моноспектакльләр белән баеды. Шулай ук ерак чит ил язучылары да радиога чит-ят булмады, аларның геройлары да эфир аша саф татарча сөйләште. +Республикабызның профессиональ театрлары спектакльләрен язып алып эфирга бирү эше дә тора-бара тәмам җайга салына. Телебез уртак диярдәй якын булу сәбәпле, шулай ук ут-күрше Башкортстан театрлары да, үзебезнең һәвәскәр иҗат коллективлары да радио игътибарыннан читтә калмый. "Театр - микрофон алдында" дигән циклдан барган спектакльләр радиотыңлаучыларның һәр якшәмбе көнне зур түземсезлек белән көтеп алган һәм яратып тыңлаган тапшыруларына әверелә. +Шуны да искәртеп үтик: Татарстан радиосы ул берничек тә шәхси оешма түгел, ул һәрвакыт дәүләт рупоры, аның идеологик коралы булып килде. Шуңа күрә аның фондында сакланган кайбер әдәби-драматик тапшырулар, хәзерге күзлектән караганда, артык сәясиләштерелгән, артык беркатлы булып тоелырга мөмкин. Нишлисең, алар да тарих, алар да үз чорының көзгесе. Шөкер, андый язмалар әлләни күп түгел! Сөенеп әйтергә була: күбесе, бик күбесе вакыт сынавын үткән, бүген дә, иртәгә дә, киләчәктә дә рәхәтләнеп тыңлана торганнар! +Радиода рус әдәби редакциясе дә зур абруйга ия иде. Аның эшен үз һөнәренең чын остасы, нечкә зәвыклы, киң эрудицияле, фәлсәфи әңгәмәләргә һәвәс кеше - Эльза Гобәйдуллина алып барды. Дөресен әйткәндә, ул вакытта безнең җирлектә мәйдан барыбызга да тар иде, үз фикерләрен кешеләргә җиткерергә, әсәрләрен ничек дөньяга чыгарырга белмәгән рус һәм рус телендә язучы әдипләргә ул редакция күңел юанычы да, иҗат йөгеннән беркадәр бушану урыны да булды. Бу редакциянең икенче бер зур миссиясе - татар язучыларының әсәрләрен рус телле тыңлаучыга ирештерү иде. Бу юнәлештә дә эш бик уңышлы барды. Һәр яңа тәрҗемә ителгән юньле әсәр беренче булып радиога килеп керде һәм бернинди тоткарлыксыз эфирда яңгырады. Татар язучылары әсәрләреннән шактый гына радиотамашалар да әзерләнде. Инсценировкаларның авторы күп очракта шул ук Эльза Гобәйдуллина булды. Үз тирәсенә Рөстәм Кутуй, Геннадий Паушкин, Диас Вәлиевне, татарча язучылардан Сибгат Хәким, Рафаэль Мостафин, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин кебек язучыларны туплаган бу редакциянең эшчәнлеге радио тормышында матур бер сәхифә булып калыр. +Тормыш алга бара. Радиода төрле елларда язучылардан Зыя Мансур, Гөлшат Зәйнашева, Марс Шабаев эшләп ала. Зыя Мансур белән Марс Шабаев әдәби редакциянең эшен алып барса, Гөлшат Зәйнашева музыкаль редакциянең мөхәррире була. Алар радиода урнашкан ныклы традицияләрне дәвам иттереп, классик язучыларыбызның үрнәкләрен, музыкаль мирасыбызны халыкка җиткерәләр, тыңлаучыларны әдәбиятсәнгать яңалыклары белән таныштырып торалар, әдәби-музыкаль тапшырулар жанрын эзлекле рәвештә үстерү юнәлешендә эшлиләр. +* * * +1960-1980 еллар Татарстанда гигант төзелешләр, индустриянең яңа тармаклары барлыкка килү, нефть чыганакларының яңа ятмаларын үзләштерү чоры буларак тарихка кереп калды. Әлеге зур үзгәрешләр башка мәгълүмат чараларында да, радио эшендә дә чагылмыйча калмады, әлбәттә, җитәкчеләрнең бөтен кайгысы Түбән Кама, КамАЗ һәм нефть яклары иде. Иҗтимагый-сәяси редакция хезмәткәрләре моңарчы күрелмәгән бу башлангычларның төп елъязмачылары булды. Әдәбият-сәнгать бүлекләренә дә үз чаралары белән агымдагы вакыйгаларны яктыртып бару бурычы йөкләнде. Бу уңайдан редакция "Язучы мөнбәре" дигән яңа тапшырулар циклы Сулдан уңга: Рөстәм Акъегет, Җәүдәт Дәрзаман, +Минвәгыйзь Зәйнетдинов, Әхмәт Рәшит. ачып җибәрде. Анда чыгыш ясаган язучыларның цензура иләге аша узган чыгышлары никадәр ихлас, чын күңелдән булгандыр да, алар тыңлаучыларга ничек тәэсир иткәннәрдер, әйтүе шактый кыен, чамалап кына була. +1960-1980 еллар торгынлык чоры булып исәпләнсә дә, бернәрсә дә бер урында тормаган кебек, татар әдәбияты да үз юлын яра барды. Ул вакытта әле әдәбиятыбызның аксакаллары Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еникиләр исән. Алар ышыгында атаклы язучылар Аяз Гыйләҗев, Гариф Ахунов, Нурихан Фәттах, Миргазиян Юныс, Туфан Миңнуллиннар бар көченә иҗат итә. Шулчак көтмәгәндә генә татар әдәбияты түрендә Мөхәммәт Мәһдиев пәйда була, аның артында Зәки Зәйнуллинның шәүләсе шәйләнә. Шигърият күгендә Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Роберт Әхмәтҗаннар йолдызлары белән бергә Равил Фәйзуллиннар буыны дип аталган шагыйрьләрнең йолдызлыгы балкый. Ходайның күге киң, анда башка бик күпләрнеке белән бергә Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон, Газинур Моратларның да үз йолдызлары кабына. Менә шундый заман. Бу исемнәрнең күбесе ул елларда радионың актив авторлары иделәр, чыгышлар ясадылар, әсәрләрен укыдылар. Ул чакта радио әдәбият-сәнгать кешеләре өчен үз йорты, үз иҗат мәйданы иде. Аларның тавышыннан радио коридорлары яңгырап, диварлары зыңгылдап торды... Радионың баш мөхәррире Рим Кәримов белән +дус булгангамы, радионы Мөхәммәт Мәһдиев аеруча ярата иде. Язган әсәрләрен дә иң әүвәл радиога китерер иде. Йә үзе укый, йә артистка тәкъдим итә. Ә артист халкы аның әсәрләрен көтеп торды, аларны радиодан башкаруны зур дәрәҗә дип кабул итте. Мөхәммәт ага радио өчен махсус чыгышлар да ясады. Аларның күбесе ана телебезгә карата игътибарлы һәм сак мөнәсәбәттә булу, аның сафлыгын, җегәр-куәтен саклап калу турындагы Дикторлар Камал Саттарова һәм Эльс Гаделев. уйлар белән сугарылган иде. Бу чыгышлар, нигездә, "Тел күрке - сүз" тапшыруында барды. +"Тел күрке - сүз" тапшырулары циклы нәкъ бүгенгечә, илдәге халыкларны бер халык итеп карау, урыс телен барлык халыклар өчен дә бердәнбер тел итү сәясәте алып барылган 1970 еллар уртасында, шәһәрләрдә татар мәктәпләре инде тәмам бетте дигәндә, авылларда урысча укытыла башланган караңгы бер чорда ачылды, ягъни тоталитар система чәчәк аткан чакта. Бу тапшыруларда ана телебезнең бүгенге хәле, хәзерге торышы нинди, әдәби тел кагыйдәләрен дөрес кулланабызмы, элек-электән килгән укыту традицияләрен дәвам итәбезме, сүзләребезнең килеп чыгышын, тарихын беләбезме, башка халыклар үз телләре язмышы турында ниләр уйлыйлар кебек бик күп сораулар куелды һәм аларга хәлдән килгәнчә җавап бирергә тырышылды. Шуны да истә тотарга кирәк: тәҗрибә алырга башка төрки халыкларда мондый тапшырулар юк иде. +Кырык елдан артык барган "Тел күрке - сүз" тапшыруларында Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Нурихан Фәттах, Хәсән Сарьян, Әбрар Кәримуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Равил Фәйзуллин, Рабит Батулла, Вахит Хаков, Хуҗи Мәхмүтов, Илдар Низамов кебек күренекле каләм осталары һәм тел галимнәре даими катнашып килделәр, дистәләгән, йөзләгән чыгышлар ясадылар, тыңлаучыларыбызда туган телебезгә карата ихлас ярату хисләре уяттылар, аны камил итеп үзләштерергә, киләчәк язмышын кайгыртып яшәргә өндәделәр. +Олы юл башында әдәбиятыбызның күренекле вәкилләре Шамил Усманов, Гадел Кутуй, Хәсән Туфан кебек шәхесләр торгангамы, Татарстан радиосы беренче көненнән алып ана телебезнең сафлыгын һәм чисталыгын һәрвакыт күз уңында тотып яшәде. +Үзе дә 1960-1970 елларда радиода эшләгән, дистә еллар буе "Тел күрке - сүз" тапшыруларын алып барган язучы, әдәбият галиме, профессор Фоат Галимуллин үзенең бер интервьюсында бу уңайдан болай ди: "Туган телебезне саклауда, татар телен популярлаштыруда, дөрес сөйләшүне тәэмин итүдә искиткеч роль уйнады радио. Ул вакытта теге яки бу сүзнең әйтелеше ничек дип бәхәсләшкәндә, "әнә радио шулай әйтте бит" дип җөпләп куя иделәр. Радио дөрес сөйләшүнең эталоны, үрнәге дигәнне аңлата бу". +Радионың бу мәсьәләдә үрнәк булуы бер язучы-журналистлар, мөхәррирләргә генә бәйләнмәгән. Күп нәрсә дикторларның эрудициясенә, профессиональ осталыгына бәйле. Соңгы сүз аларда, соңгы төзәтмә кертүчеләр дә алар. Шушы җәһәттән күп еллар радиода диктор булып эшләгән Данил Ибраһимов фикерләре кызыклы: "Дикторның иң изге бурычы, - ди ул, - татар теленең иң яхшы сыйфатларын саклау һәм үстерү. Диктор, әдәби телнең матурлыгын, аһәңен миллионнарга җиткереп, туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Тыңлаучы аның укуына карап үзенең сөйләм телен барлый, камилләштерә. Тел - мәгълүм булганча, милләт байлыгы. Тел бетте исә милләт бетә. Димәк, диктор - мәгълүм дәрәҗәдә милләт сакчысы да". Бик дөрес һәм акыллы сүзләр! +Дикторлар, "туган тел аһәңнәрен миллионнарга җиткерүчеләр" турында сүз чыккан икән, монда без берничек тә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Айрат Арслановны телгә алмыйча үтә алмыйбыз. Рәсми рәвештә радиода эшләмәсә дә, Татарстан радиосы тарихын аның исеменнән башка күз алдына китереп булмый. Тапшыруларда ул диктор буларак та катнашты, кирәк чакта аларны алмаштырып та торды, ләкин Айрат ага күбрәк нәфис сүз остасы буларак танылды. Аның башкаруында язучыларыбызның йөзләрчә әсәрләре эфирга чыкты һәм күбесе радиобызның алтын фондын баетты. Рус телен камил белгәнгә, ул татар әдәбиятын рус телендә пропагандалауга да зур көч куйды. Әгәр дә аның ягымлы тавышы белән радиобыздан Гаяз Исхакый, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев хикәяләре, Тукай, Такташ, Җәлил, Туфан, Сибгат Хәким шигырьләре һ.б. бик күп язучыларыбызның әсәрләре даими яңгырап тора икән, димәк, ул әле һаман да халкыбызга хезмәт итә. +Ана телебезне эталон итеп тотуда без ул елларда радиода эшләгән язучылар Фарсель Зыятдинов, Әхмәт Рәшит, Мидхәт Миншин, Зиннур Насыйбуллин, Фәнзаман Батталларга да бурычлы. Алардан соң язучылар эстафетасын дәвам итеп килгән Флүс Латыйфи, Җәүдәт Дәрзаман, Рөстәм Акъегет, Зиннур Хөснияр, Лена Шагыйрьҗан, Рафис Корбан, Зиннур Мансуров, Заһид Мәхмүди, Дания Гайнетдинова, Шәмсия Җиһангирова да туган тел мәсьәләсендә радиода урнашкан матур традицияләргә тугрылыклы калдылар. +Язманың телгә кагылышлы өлешен йомгаклап, шуны гына билгеләп үтәсе килә: Татарстан радиосы әле дә төрле шивәләрдә сөйләшкән халкыбызны әдәби тел канаты астында берләштерүдә бик зур роль уйнады һәм бүген дә уйный. Без моны сизмибез генә. +* * * +Сиксәненче еллар уртасыннан дөньялар үзгәрә башлады, иҗат көчләренә яңа мөмкинлекләр ачылды. Бу яңарыш халык тавышына әверелгән радио эшчәнлегендә дә үзен нык сиздерде. Башта шагыйрь Зиннур Мансур, соңрак Әхмәт Рәшит җитәкчелегендә әзерләнгән әдәбият-сәнгать редакциясе тапшырулары бар көченә яңгырый башлады. Кол Галинең күләгәдә калып килгән "Кыйссаи Йосыф", халкыбызның моңарчы тыелып килгән "Идегәй" дастаннары эфир дулкыннарына чыкты. Борынгы тарихыбызны чагылдырган "Мирас", "Еракка китеп кара", "Веков связующая нить", читтә яшәүче милләттәшләребез тормышын чагылдырган "Кардәшлеккә чикләр юк" кебек яңа тапшырулар цикллары ачылды, "Иман иңсен күңелләргә" дигән дин дәресләре бирелә башлады. "Кардәшлеккә чикләр юк" тапшыруы, соңрак эчтәлеге һәм эфирда яңгырау вакыты киңәйтелеп, "Татарстан дулкынында" исеме белән дөнья күрде. Аны ул заманда Россиянең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә Язучы, "Щит России" төбәкара +фестивале лауреаты тыңлап була иде. +Дания Гайнетдинова. +80нче еллар урталарында алдагы чор хакимияте шартларында хаксыз рәвештә әдәбиятыбыздан, халкыбыз язмышыннан читләштерелгән милләтебезнең асыл улларын кайтару өчен көрәш башланды. Шуларның иң күренеклесе, һичшиксез, халкыбызның бөек улы, әдәбиятыбыз классигы Гаяз Исхакый иде. Аның исеме өстеннән кара болытлар тарала башлагач, Гаяз Исхакый иҗаты турында татар телендә иң беренчеләрдән аваз салган иҗат оешмасы радионың әдәби-драматик тапшырулар редакциясе булды. Ул, үз традицияләренә тугры калып, бу эшне эзлекле дәвам итте. Әдипнең эфирда яңгыраган "Теләнче кызы", "Башкорт бәхете", "Сөннәтче бабай", "Мулла бабай", "Локман хәким" һ.б. әсәрләреннән соң "Зөләйха" спектакле һәм "Жан Баевич" комедиясенең радиотамашасы әзерләнде. Шулар белән бергә башка язучыларның да моңарчы тыелып килгән әсәрләре халыкка кире кайтты. Галимҗан Ибраһимовның "Адәмнәр", Фатих Әмирханның "Шәфигулла агай" исемле повестьлары нигезендә эшләнгән радиотамашалар шундыйлардан. +90нчы еллар ахырларына кадәр диярлек Татарстан радиосы армый-талмый гөрләп эшләде, эфирга чыгу вакыты гомердә булмаганны тәүлегенә 17 сәгатькә җитте, көн саен "Азатлык" радиосы трансляцияләнеп барды һәм, алда әйткәнебезчә, "Татарстан дулкынында" дигән программабыз Россиянең төрле төбәкләрендә генә түгел, дөньяның бөтен почмакларында да яңгырады. Көне-төне радиодан әдәбият-сәнгать әһелләре өзелмәде. Алар радионың актив авторлары, ышанычлы терәге булды. Әдәби-драматик редакция хезмәткәрләре дә ул вакытта җиң сызганып, дәртләнеп эшләде һәм алар эзерләгән тапшырулар, радиокомпозицияләр, радиотамашалар эфир дулкыннары аша бик еракларга ирешеп, бихисап үз тыңлаучысын таба торды. +* * * +Кызганыч ки, дөнья куласамы, ак өметләр белән көтеп алынган егерме беренче гасыр башы Татарстан радиосына шатлык-сөенеч китермәде. Киресенчә, бу еллар аны бик тә катлаулы, авыр, сикәлтәле, хәтта хәвефле юлларга алып керде... Ниләр генә кичерелмәгән - җитмеш еллап гомер кичергән, икенче туган йортка әйләнгән, шәһәр үзәгендәге үз тарихи бинасыннан китәргә мәҗбүр ителү, Бөтенроссия телерадиокомпаниясенең хокуклары һәм функцияләре тәмам чикләнгән бер филиалына әверелү, эфирга чыгу вакыты нык киметелү, дулкыннар үзгәртелеп, бихисап тыңлаучыларны югалту, әдәбият-сәнгать тапшырулар редакциясе, кайбер милли җанлы депутатлар һәм җитәкчеләр ярдәмендә күпмедер дәрәҗәдә сакланып калса да, оргиналь нәфис тапшырулар эшләргә бернинди матди җирлек калмау, шул сәбәпле информацион программаларның өстенлек итүе, сафлар шактый сирәгәю һәм сәләтле кадрларга зур кытлык кичерү һәм башкалар, һәм башкалар... Адресы саташтырылгач, мондый радиога әллә ни ихтыяҗ калмагач, язучыларның да, шулай ук башка сәнгатькярләрнең дә аңа сукмагы өзелде. +Ни гаҗәп, бары тик халык кына, электән калган гадәт буенчамы, бу үзгәрешләрне сизсә дә, аларны көн саен Татарстан гимны белән уяткан, гасырга якын узган юлы булган радиога һаман да әле тугрылыклы, һаман да әле рәхмәтле булып кала килә. Ләкин, кем әйтмешли, бу инде бөтенләй башка кыйсса, бөтенләй башка тарих... +Шулаен шулай да... Өметсез шайтан гына, диләр, Ходай кушып, заманалар үзгәрсә, үзенең нәсел-нәсәбе, халкы алдында җаваплылык тойган җитәкче кешеләр яшәгәндә, бүгенге көндә аз санлы булуына карамастан, радио әле яңадан аякка басарга, элеккеге хәленә кайтырга сәләтле дип уйларга кирәк. Тапшыруларына караганда, моңа анда эшләүчеләрнең иҗади куәте дә, тәҗрибәләре дә, рухи потенциаллары да, үҗәтлекләре дә җитәрлек кебек. +Заманында Татарстан радиосының иң абруйлы җитәкчеләреннән берсе Рәис Төхфәтуллин радионың 75 еллыгы алдыннан биргән интервьюсын тәмамлаганда: "Тирән аккан елганы ләм басмас. Татарстан радиосы үзенең йөзен саклап калыр, аның дәрәҗәсе югалмас!" - дигән иде. Моңа бик ышанасы килә. Бу сүзләр әйтелгәнгә инде унбиш еллап вакыт узса да... Татар хикәяләре хәзинәсеннән +Габделхәй +Сабитов +БИЗӘКЛЕ ЧИЛӘК +Минем бүлмәгә беренче кат кергән кеше беразга аптырап кала. +Почмакта акай күзле ябалак утыра, ике тузбаш твист бии. Киселгән агач төбе янында шүрәлеләр домино суга. Бөкресе чыккан карт аю, зур таш өстенә утырып, үзенең иске чабатасын ямый. Сихерче карчык киледә ярма төя... +Миңа калса, боларның әллә ни аптырар нәрсәсе юк. Төрле ботак-сатактан, тамыр-томырлардан үзем юнып ясаган әкәмәтләр. +Агач шүрәлеләрне тамаша кылып күз ияләшкәч, кергән бер кеше иң соңыннан түр стена каршысына килеп туктый. Анда чатлы-ботлы зур мөгез - поши мөгезе эленеп тора. Мөгезнең бер чатында ак бизәкле кечкенә генә зәңгәр чиләк. +Кунак бу мөгез янына килдеме, аның нинди сорау бирәсен мин инде алдан ук чамалыйм. +- Балан куагымы? Бусын да үзең әтмәлләдеңме? +- Юк, агач түгел монысы. Чын мөгез, поши мөгезе, - дим. +Бу җавапны ишеткәч, кайберәүләр сәерсенеп тынып кала, ә кайберәүләр сак кына сорап куя: +- Ничек соң, рөхсәт белән аттыңмы? Әллә болай гына чәпәдеңме? +- Юк, атмадым. Бу мөгезнең хуҗасы хәзер дә карурманның иңен иңләп, буен буйлап йөридер әле, - дим. +Никтер ышанмыйлар. Шул мөгезгә, шул уенчык чиләккә бәйләнешле шактый кызыклы бер вакыйганы баштанаяк сөйләп чыгарга туры килә. +Моңарчы инде, теге кем әйтмешли, йөз кат сөйләгән булсам да, бер сүз башлагач, сезгә дә сөйләми булмас. Тыңлагыз. +Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый, диләр. Үземне бүре диюем түгел, әмма тумыштан авыл баласы булгангадыр инде, язлар җиттеме, күңел гел урман-кырларга ашкына. Әгәр дөнья бимазасы белән берәр язда шомыртлар чәчәк атканны күрми калсам, арышлар серкә очырганда җир исен, кырлар һавасын сулый алмасам, кыш буе эшем эш түгел. +Көннең көнозын берьялгызым урман сукмакларында каңгырап йөрергә яратам. Шыбырдык усакларның үзара серләшүен тыңлап, сәгатьләр буе аунап ятарга яратам. +Минем шулай иләс-миләсрәк хыялый бер бәндә икәнемне инде дус-ишләр белеп бетергән. Узган кыш художниклар күргәзмәсендә яшьтәшем Госман белән очрашкач, ул турыдан-туры шул хакта сүз башлады: +- Син, урман шүрәлесе, яз җитү белән берәр яры чыгып таярга җыена торгансыңдыр инде. Кил әле безнең дачага. Рәссам кешегә җан азыгы җитәрлек анда. +Рәссам дип алай авыз тутырып әйтүе күңел хушлыгы өчен генә инде, әлбәттә. Гап-гади эшче мин. Хезмәтем гел тимер-томыр арасында. Шул җан азыгы итеп кенә кайчак кәгазь-киндер буяп, агач сырлап маташкалыйм. Тик дустым шулай ачык йөз белән чакырып торгач, артык ялындырмадым. Ялга каршы буяуларымны, этюдникларымны төяп, художниклар дачасына, Касә-күл буена киттем. +Эңгер-меңгер чакта гына барып төшсәм дә, төнге урман авазларын тыңлап бер әйләнеп кермәкче идем, Госман ирек бирмәде, якамнан алып, өстәл артына утыртты. +Шулай итеп, ул көнне җан азыгы урынына шулпалы бәлеш белән хушланырга туры килде. +Аның каравы иртән кояш белән бергә кузгалдым. Хуҗаларны уятмаска тырышып, шыпырт кына ишеккә юнәлдем. +Верандага килеп чыгуга, таң балкышыннан күзләрем чагылды. Чыклы үлән өстендә салават күпере уйный. Яшь алмагачларның һәр яфрагында, өй тирәсен уратып алган чыршыларның һәр ылысында меңләгән чык бөртекләре җемелди. Әйтерсең урман, мин килгәнне сизеп, болай да иләс-миләс күңелне тагын да җилкетү өчен, хәзинәсендәге барлык энҗе-сәйләннәрен чыгарып чәчкән. Күргәнең бар идеме әле мондый хозур дөньяны, янәсе. Күр инде менә, күргәнең булмаса!.. +Чыннан да... Белми сайламаган икән художник халкы дача урынын. Көнгә каршы йөз куеп яткан ямь-яшел тау иңе. Тау дисәң, тау да түгел, гөрләвекләр гөлдерәп агарлык кына авыш бер алан. Хәтфә келәм җәелгән театр идәне диярсең. Биниһая зур бу театрның түшәме - зәңгәр күк, стеналары - өч яктан яшел урман. Тик бер ягы гына тоташтан ак каенлык. Бусын инде яшел түрләмәле ак чаршау корылган сәхнә дияргә була. +Баксаң, артистлары да бар икән бу театрның. Хәйран тамаша күрсәттеләр үземә. +Дачаны уратып алган биек койма артыннан сәер бер чытырман күренеп китте. Кемдер берәү урманнан агач тамыры күтәреп кайта дип торам. Ләкин шулчак озын сакаллы котсыз зур баш койма аша эчкә сузылды. Мин аны-моны абайлап та өлгермәдем, чытырман мөгезле, озын торыклы ата поши, ыргылып, эчке якка төште. +Ул, миңа һич игътибар итмичә, тәкәббер генә атлап, дача йортлары арасыннан узды да яшь бер алмагачның сусыл ботагын шырт итеп сындырып алды. Тәмен татыгандай, ашыкмыйча гына чәйнәде. "Ничава, ашарга ярый" дигән кебек, баш кагып, сакалын селкетеп куйды. Тик ни сәбәпледер башка агачларга кагылмады, ничек килгән булса, шулай салмак атлап кире китте. +Шунда гына күреп алдым: тышкы якта аны кечкенә бозавы белән ана поши көтә икән. +Алар койма аша башларын сузып, бераз иснәшеп тордылар. Үз телләрендә нәрсәдер сөйләшеп, серләшеп алдылар, күрәсең. Мәгънәсе тиздән миңа да аңлашылды. +- Иснәгез әле минем авызны! Рәт бар монда, керегез! - дигән, ахры, Мөгезбай. +Шулай инде ул ата күңеле. Баласы авыз күтәреп торганда, тамагыннан аш узамы соң?! +Кинәт кенә бераз артка чигенде дә күкрәге белән коймага китереп бәрде. Ихатаның ун-унбиш адымнар чамасындагы бер кисәге шатырдап җиргә ауды. Ана поши, бозавын ияртеп, шул ачыклыктан эчкә узды. +Әле күптән түгел генә яшел төймә тезгән яшь алмагачлар кызганыч тоелды миңа. Верандадан төшеп, һай-һайлап кычкырырга керештем. Һич исләре китмәде. Тик ата поши гына, "Нинди җир корты бимазалап йөри монда!" дигәндәй, өстән генә миңа карап куйды да тагын алмагач ботарларга кереште. +Чакырылмаган кунакларның бу тикле әрсезлегенә ачуым кабарды. Өй почмагына сөяп куелган көрәкне алып һөҗүмгә киттем. +Поши бозавы, куркынып, әнисенә сыенды. Әнисе дә бер-ике адым читкәрәк тайпылды. +Әмма Мөгезбайга бу минем тәвәккәллек ошамады, ахры. Ул кинәт кенә каты итеп пошкырып куйды. Алай да чигенергә исәбем юклыгын күргәч, чытырманлы башын түбән иеп, бөтен гәүдәсе белән алга омтылды. Аннары, кинәт тукталып, тоягы белән җир актарырга кереште... Тана башы кадәрле зур-зур кәсәнкәләр, алмагачлардан биегрәк күтәрелеп, әллә кайларга очтылар. +Мин, көрәгемне ташлап, читкә тайпылдым. Баскычка килеп җитәрәк абынып егылдым. +Дөресен әйткәндә, бу вакытта эшләр мөшкел иде минем. Котым ботыма төшеп, башым ни дә булса уйлау сәләтен тәмам югалткан иде. +Тик колак төбемдә генә яңгыраган көчле шартлау авазы аңыма китерде. +Күтәрелеп карасам, пошилар, гамьсез генә юыртып, үзләре ачкан "капка"дан урман ягына чыгып баралар. Ә янәшәмдә, кулына мылтык тотып, базык кына гәүдәле бер малай басып тора. Аның аягындагы резин итекләре, юка сатин чалбары тез тиңентен үлән чыгына баткан. Өстендә сары майка, башы ялангач. Минем кычкырганны ишетеп, әле генә йокыдан уянып чыккан, күрәсең. +Күрер күзгә сигез-тугыз яшьләрдән ары булмаса да, малай шактый кырыс табигатьле күренә. Тавышы да, хуҗаларча, бөердән чыга: +- Кем син? Нишләп йөрисең монда таң тишегеннән? +Аның шулай дорфарак дәшүенә бераз кәефем кырылса да, үземне бәладән коткарган кешегә каты бәрелмәдем, сүзне уенга бордым: +- Кунакка килгән идем дә, алай бик ачылып каршыламый икән шул мондагы хуҗалар. Сөзеп егарга торалар. +- Коры кул белән бозаулы пошига якын бармыйлар аны. Әле ярый килеп җиттем. Күрсәтер иде күрмәгәнеңне! +Һәм ул баягы соравын кабатлады: +- Каян килдең? Кемгә? +- Шәһәрдән. Госманнарга. +Бу җавапны ишетүгә, малайның йөзе яктырып китте. +- Ә-ә-ә! Назыйм абый инде син, алайса. Син дә художник бит, абый. Әйеме, абый? +- Художник дип... Мин ясаган рәсемдә усакны каеннан, бурсыкны куяннан аерырга була инде. +Малай урман яңгыратып көлеп җибәрде: +- Шаярма-а! Сөйләде миңа Госман абый. +- Таныштырырга өлгергән икән. Миңа әйтмәде тагын. +- Рөстәм исемле мин. Каравылчы Фарук малае. Әти өйдә юкта үзем каравылчы... Белеп тор, Назыйм абый, якын барма кабат бу гыйфриткә! Күрдеңме әнә мөгезен? +- Килмәсләр бит инде кабат. Куркыттың. +- Һи! Исе китә аның кысыр патрон шартлатканга. Кыштан бирле шушы тирәдә. Күл буендагы яшь усаклыкны талкыйлар. +- Күлегез еракмы соң? +- Кул сузымы гына. Әнә шул сукмак туп-туры алып бара. Көтсәң, соңрак бергә төшәрбез. Калган ашны җылытып Юлбарыска бирәм дә... +- Бик назлы икән Юлбарысың. Ашны да җылытып ашаткач. +- Чучкамыни ул салкын апара чөмерергә! Европа овчаркасы! Бүре буа торган нәселдән. +Малайның тавышы тагын бөердән чыга башлады. Минем аны бераз үртәп карыйсым килде. +- Эт симерсә, иясен тешли, диләр, сак бул! +- Тешләде ди! Койрык болгап кына йөри ул минем алда. +- Соң, койрыгы булгач, нишләтсен аны. Мин ашатсам, миңа болгар иде. +- Ашатып кара! Ят кеше кулыннан сынык алырга урам көчеге ди ул сиңа!.. Юлбарыс! Юлбарыс! Маһ-маһ!.. +Баягы вакыйгадан соң әле һаман тез буыннарым калтырап тора иде. Инде бу малай Юлбарысын чакыра башлагач, күңелгә тагын пошаман төште. Этюднигымны алу сылтавы белән тизрәк өйгә шылдым. Бүре буа торган холыксыз этнең кәефен күтәреп булмасмы дип, өстәлдәге савыттан кесәгә шикәр-конфет тутырдым. Тик бу юлы юкка курыкканмын икән. Мин чыкканда, малай китеп барган иде инде. +Аның әйләнеп килгәнен көтеп тормадым, яшел коридор кебек тар гына урман сукмагыннан күл буена төштем. +...Касә-күл! Исеме җисеменә туры килә икән. Һәрьяктан урманлы таулар чорнап алган. Тирән яшел касә төбендә яткан көзге кебек, кечкенә генә, түптүгәрәк күл. Бөдрә толымлы зифа каеннар, миләш, юкә агачлары, су буена ук килеп, һәммәсе шул көзгегә текәлгәннәр. Тал-тирәкләр исә, күл эченә үк кереп, тубык тиңентен суда торалар, әз генә җил исеп куйдымы, иелеп-сыгылып үзләренең яшь яфракларын юалар. Күлнең бер читендә ярга якын ук кечкенә генә утравы да бар. Анда сирәк-мирәк кәрлә каеннар, зирек, тал куаклары үсә. Ярдан утрауга кадәр басма урынына нечкә генә ике каен сузылган. +Шул басма аша утрауга кердем. +Сәер утрау иде бу. Баскан саен җир өсте тирбәлеп куя, аяк асты йомшак ястык кебек батып керә дә, чупырдап саз суы сыгылып чыга. Күпме эзләсәм дә, бер коры түмгәк таба алмадым. Әмма күл буеның этюдын ясау өчен моннан да уңай урынны табу мөмкин түгел иде. Нечкә куакларны җиргә иеп, шулар өстенә киндерле урындыгымны җайлап куйдым да эшкә керештем. +Сагындырган эшем белән артык мавыгып, вакыт узганын сизми дә калганмын. Кинәт кенә төрле яктан ишетелгән сәер авазлардан сискәнеп башымны күтәргәндә, кояш урманлы таулар өстеннән сөңге буе күтәрелгән иде инде. +- На-а-зыйм... А-аыйм... А-шар-га... А-га-га... +Госман мине эзләп чыккан иде, күрәсең, ләкин тавышларның кайсы яктан килгәнен һич абайлап булмый. Әйтерсең йөзләгән кеше йөзләгән юнәлештән бөтен урманга сөрән сала. +- Мин монда-а... +Минем җавабым да күлне әйләндереп алган урманлы тауларга бәрелеп челпәрәмә килде, сүзләремнең ватык-санаклары кат-кат яңгырап үземә кире кайтты. +- Мин... о-он... а-а-а... Ин... о-он... а-а-а... +Кешегә мәшәкать ясаганым өчен уңайсызланып, тизрәк кайтырга җыендым. +Әмма басма турысына килеп чыгуга, бөтенләй аптырашта калдым... Утрау белән яр арасындагы бугаз икеләтә киңәйгән. Әле күптән түгел генә үзем басып кергән каен киртәләр утрау кырыенда суда ята. +Күзләремә ышанмыйча, бер киртәне ярга таба сузып карадым. Җитми. Хәтта икесен бергә ялгасаң да җитешле түгел... +Сәер күренеш иде бу. Су арткан дисәң, куаклар да үз урынында, яр комындагы киртә эзләре дә пичәт кебек ярылып ята... +Инде нишләргә?.. Йөзеп чыгудан башка чара юк. +Киемнәремне салып, барысын бергә чалбар каешы белән бәйләдем дә, чалкан йөзеп, ярга чыгардым. Этюдникларым өчен икенче кат керергә туры килде. Аларны кулга күтәрергә уңайсыз иде. Теге ике каен киртәне бәйләп, сал сыманрак нәрсә әмәлләдем дә әйберләремне шунда төядем. Салымны күкрәк белән этә-төртә, ярга таба йөзеп киттем. +Чыгып җитәргә ун-унбиш адымнар ара калгач, башымны күтәреп карасам... Тагын бер хәйран тамаша! Әлеге пошилар! Нәкъ минем киемнәр янында, яр читенә тезелеп, күлдән су эчәләр... Китәргә һич исәпләре юк. Эчеп туйдылар да шул тирәдәге яшь усакларны ботарлый башладылар. +Мин әле һаман муен тиңентен су эчендә. Ярга чыгып, өстемә киенергә йөрәгем җитми: бая алган сабагым бик яхшы хәтеремдә. +Күл суы боздай салкын. Озакламый бөтен тәнем бизгәк тоткандай калтырый башлады. Андый чакта теше тешкә тими, диләр дә бит, тимәгән кая!.. Сыерчык томшыгыдай шыкы-шыкы бәрелә тегеләр! +Түзәр хәлем калмагач, кире утрауга чыгып, бераз җылынырга уйладым. Әмма анда бер газап урынына мең газап. Канечкеч озынборыннар шунда ук бөтен тәнемне кара капкачтай каплап алдылар. +Яңадан суга кердем. Тагын ярты сәгать чамасы сыерчык булып сайрадым. +Ярдәм сорап кычкырырга да җай юк. Авыздан бер аваз чыктымы, чытырман башлы теге гыйфрит, "Кычкыр, якты дөньядан туйган булсаң" дигәндәй, күзләрен акайтып карый... +Туңып, бөтенләй эштән чыкмас өчен бердәнбер чара - анадан тума, шәрә килеш дачага йөгерү... +Тик шунда минем бәхеткә дача сукмагыннан Рөстәм килеп чыкты. Бер кулында кармак таягы, икенчесендә кечкенә генә зәңгәр чиләк. +- Ве-ве-ве... Вөстә-әм... - дидем мин аңа. - По-по-по... По-ши чы-чычыгармый!.. +Сүзләремне аңлавы ничек булгандыр, әмма төшенде малай минем хәлне. Дөньяга сөрән салып маташмады, юкә куаклары артына посып килде дә кулындагы зәңгәр чиләкне кинәт кенә ата пошига томырды. Чиләк шалтыршолтыр итеп пошиның чытырман мөгезенә барып эленде. +Көтелмәгән бу хәлдән Мөгезбай, кинәт сискәнеп, арт санына чүкте. Аннары, яр балчыкларын чәчрәтеп, урман ешлыгына атылды. +Мин, өстемә киенеп, бераз сүз әйтерлек хәлгә килгәндә, Рөстәм яр буенда кармак салып утыра иде. +- Бик мәзәк икән сезнең бу утравыгыз, - дидем мин аңа. - Бер карасаң, кул сузымы, бер карасаң, күл уртасында. Әллә юкса йөзеп йөри инде, әкәмәт! +- Әйе шул, йөзмә утрау ул, - ди Рөстәм, һич исе китмичә. - Җил уңаена күчеп йөри. Кояш чыгышыннан исә бит җил. +Күчмә утраулар турында моңарчы аннан-моннан ишеткәләгәнем булса да, дөресен әйткәндә, юньләп бернәрсә дә белми идем. Шуңа күрә, артык сер бирмичә генә, читләтеп, Рөстәмнән сөйләтергә тырыштым: +- Аргы як ярга бәрелеп, су төбенә китмәсә ярый инде... +Ләкин Рөстәм шәрә кармакка каба торган малай түгел иде, күрәсең. +- Китмәс. Тамырлары җибәрми аны, - диде ул, хәйләкәр елмаеп. - Син, Назыйм абый, безнең түгәрәккә языл. Яшь натуралистлар түгәрәгенә. Ике айда бөтенесенә төшенерсең. Әнә кара, су читендә черегән ботак-сатаклар өелеп ятамы... Алар өстенә агач башларыннан тагын әллә никадәр вак ботаклар сынып төшә, көз көне тау кадәр яфрак өелә. Шунда үлән, агач орлыклары да очып төшкәли. Урман ышыгында булгач, җил туздыра алмый. Язын шул орлыклар шытып чыга. Зуррак үскәч, тамырларын күл төбенә үк җибәрәләр. Әнә теге утрауны да каен тамырлары якорь бавы кебек тотып тора. Бер чамадан ары җибәрми. +Наданлыгымны ачып салганчы, сүзне икенче якка борырга уйладым: +- Каптыр инде әйдә бер зур балык. Уха ашасак, эчкә җылы керер иде. +- Һи, бар ди монда. Узган ел Госман абый зур гына бер чуртан тоткан иде. Шуннан бирле юньле балык тоткан юк. +- Тота белмисең инде алайса. +- Булса, белер идек анысы. +- Соң, Госман тоткан бит. +- Шул берәү булган инде ул. +- Һавадан төшмәгәндер бит ул ялгыз чуртан? +- Һавадан төшкән шул менә. +- Сәяхәтче бака турында ишеткәнем бар иде. Әмма сәяхәтче балык турында белмим. +Рөстәм, бу мәсьәләдә дә үзенең өстенлеген сиздереп, тагын елмаеп куйды. +- Сәяхәтче балык түгел, сәяхәтче уылдык. Зур суларда йөзгәндә балык уылдыгы үрдәк каурыена ябыша да шушындый урман күлләренә күчә. +Аның сүзен раслагандай, шулчак калкавыч тирбәлеп куйды. Рөстәм чәнчә бармак кадәрле генә балык тартып чыгарды. +- Әһә, мая бар. Ярап тора ул Юлбарыска. Юлбарыс! Юлбарыс! Маһ-маһ!.. +Мин тагын итәк-җиңемне җыя төштем. Кесәмнән конфет алып, ашыгаашыга, кәгазен сүтә башладым. +Әмма куркаклыгым бераздан үземә үк көлке тоелды. Рөстәмнең бүре буа торган Юлбарысы йомраннан әз генә калкурак, мәчедән кайтышрак кәкре аяклы бер көчек булып чыкты. +- Юлбарыс! Конфет яратасыңмы? Мә, Юлбарыс! +Көчек соры йомгактай тәгәрәп яныма килде. Рөстәм, корт чаккандай, кармак таягын бер читкә ыргытып, эте артыннан ташланды: +- Юлбарыс! Чужой! Ярамый, ташла! +Әмма көчек шоколадлы йомшак конфетны кабып йоткан иде инде. Тагын өмет итеп, кырыемда биеп тора иде. +Рөстәм аны күтәреп алды да әзрәк арт санын чәбәкләп куйды: +- Әйттемме сиңа! Әйттемме, чит кеше кулыннан азык алма, дип! +- Чит күрмәгән ул мине, Рөстәм. Үз кешегә санаган. +Әмма бу юлы малайның миңа хәтере калган иде, ахры. Бер сүз дә дәшмичә, кырт борылып, сукмакка таба атлады. +Бу килүемдә мин Рөстәмне кабат күрә алмадым. Көз көне килгәндә дә өйдә булмады. Интернат-мәктәптә торып укый, диделәр. Шуннан соң елдан артык вакыт узгач, һич көтмәгәндә ул үзе минем фатирга килеп керде. Башта танымый да торам. Үсеп киткән, тәмам егет булган. Өстендә кара костюм, ап-ак күлмәк. Муенында кызыл галстук. Җитен сүседәй сары чәчләрен кыйгачлап тарап җибәргән. Күзләре ут яна егетнең. Авызы колагына җиткән. +- Җыеныгыз, Назыйм абый, сезне алырга килдем. Бер кызык бар, - ди. - Тизрәк булыгыз, тизрәк! Соңгы автобус китә. +Юлда барганда, болай ут капкандай эзли килүенең сәбәбен сорап, күпме төпченсәм дә, бер сүз дә ала алмадым. Көлә генә: +- Алдан әйткәч, кызыгы бетә. Баргач күрерсез, - ди. +Килеп төшүгә, туп-туры урманга алып кереп китте. +Юлсыз, сукмаксыз караңгы ешлыклар аша күкрәк белән юл ярып шактый баргач, Рөстәм юан бер имән төбенә килеп туктады. Имәнгә сыенып үскән чикләвек куакларын аралап, өскә таба ымлады. Күтәрелеп карауга, мин ирексездән кычкырып җибәрдем: +- Поши мөгезе! Синең чиләк бит!.. +Әйе, җирдән ике метр чамасы биеклектә имән ботагында поши мөгезе асылынып тора иде. Ә мөгез чатында әлеге дә баягы шул зәңгәр чиләк. +- Бүген иртән гөмбә җыярга чыккач тап булдым, - ди Рөстәм. - Күрү белән сезгә йөгердем. Алып барырга уйлаган идем дә, ни кызыгы булсын үзең күрмәгәч... +Рөстәм, тиз генә агачка менеп, мөгезне алып төште дә миңа сузды: +- Бүләк булсын. Истәлек. Сезне туңдырып үтерә язган теге Мөгезбай истәлеге. +- Мөгезбай түгел, Мүкләкбайдыр инде, болай булгач. +- Булыр сиңа! Күптән түгел күрдем мин аларны. Яңа мөгез үстерә башлаган. Монысыннан да хәтәррәк булмакчы! +- Аннары тагын өстәп куйды: - Укыганыгыз бардыр инде, яз башында бөтен пошилар да мөгез сала. Март аенда... Ярты ел буе шушы чиләкне шалтыратып йөргән икән, сакаллы сабый... +Без кайтырга борылганда, урман эчендә күз бәйләнә башлаган иде инде. Касә-күл буена җиткәндә, бөтенләй төн булган иде. +Кара бәрхет ябынган җәйге тымызык төн. Меңләгән йолдызларга бизәлгән сихри төн. +Күл төбендә, төпсез тирәнлектә, алтын урак ялтырап ята. Ниндидер илаһи зат аның тирәсенә учлап-учлап йолдызлар сипкән. Су өстендә вак балыклар уйнаганда, алар челпәрәмә килеп ватылалар да тирә-якка сибеләләр. Ул очкыннар берсен-берсе эзләп табып, яңадан кушылалар, аннары тагын чәчелеп китәләр. +Яр буендагы агачлар этешә-төртешә тыгызланып күл читенә елышканнар да хәйран калып шул тамашаны күзәтәләр. Киң итәкле яшел чапан кигән мәһабәт карт чыршылар, башкалардан бераз читтәрәк, үзләре бер төркемгә җыелганнар. Аз гына җил истеме, "Ай-һай! Бар бит бу дөньяның хикмәтләре" дигәндәй, очлы бүрек кигән башларын уңга-сулга чайкап куялар. +...Әйе, бар шул дөньяның хикмәтләре. Исәпләсәң исен китәрлек могҗизалары бар. Әле аның кеше ачмаган, кеше акылы ирешмәгән яшерен серләре күпмедер! +Юбилейга барышлый +Габдрахман Даллин +ҺАДИ ТАКТАШ КЫЗЫЛ АРМИЯДӘ +1920 елда миңа - Ташкенттагы мөселман пехота командирлары әзерләү курсларының укытучысына (мин курсантларны атта йөрү осталыгына өйрәтә идем) Төркестан фронтының штабы Төркестан Үзәк Башкарма Комитетына турыдан-туры буйсынган аерым эскадрон оештыру бурычын тапшырды. Эскадрон төрле милләт вәкилләреннән төзелде. Анда руслар да, үзбәкләр дә, казакълар да, төрекмәннәр дә, кыргызлар да, каракалпаклар да, башкортлар да, татарлар да, кытайлар да бар иде. Эскадронга чит ил вәкилләрен каршылау, дәүләт өчен аеруча зур әһәмияткә ия булган аерым йортларны һәм объектларны саклау кебек эшләрдән тыш, сугышчан бурычлар да йөкләтелә иде. Эскадрон, тиз хәрәкәт итә торган удар группа буларак, басмачыларның төрле районнарда очраган бандаларына, хәтта сирәк-мирәк Ташкент тирәләренә кадәр килеп чыккан аерым төркемнәренә һөҗүм ясап, аларны тар-мар итәргә, коралсызландырырга тиеш иде. +Эскадронны бик ашыгыч рәвештә оештырып яткан көннәрнең берсендә безнең военком иптәш Наумов мине бер яшь егет белән таныштырды. Әлегедәй ачык хәтеремдә калган: бу егет яланбаштан, шуңа да артка ятып торган озын чәчләре аеруча күзгә ташлана иде. Аягында шактый дөнья күрергә өлгергән ботинка. Үзен кыюсыз, оялчан тота, ап-ак тигез тешләрен күрсәтеп, үзен гаепле тойган кешесыманрак елмаеп карый. Наумов миңа бу егетнең эскадрондагы җирле халык сугышчыларын укыту, аларның белемнәрен күтәрү өчен җибәрелүен, фамилиясе Такташ икәнлеген әйтте. Мин Оренбург газетларында Һ.Такташ имзасы куелган берничә шигырь укыган идем. Шуңа күрә Наумов алып килгән егеттән: +- Сез Һади Такташ түгелдерсез бит? - дип сорадым. +Егетнең күзләренә шаян чаткылар йөгерде, ул бөтен йөзе белән мөлаем елмаеп, үзенең ара-тирә шигырьләр язу белән дә шөгыльләнүен, ләкин әле бу өлкәдә уңышка ирешә алмавын белдерде. Кулыма төшеп укыган шигырьләре үземә ошаганга күрә минем сүзләремә каршы аның үзен шулай тотуын артык гадилек дип атадым. Ул тагын елмайды, ләкин бу турыда сүзне артык озайтмады: +- Монда эшләячәк эш миңа бик кызыклы тоела, ошый, - дип, безнең сөйләшүнең темасын икенче якка борып җибәрде. +Без Такташ белән дусларча кул кысышып аерылыштык. Мин аңа эшендә һәм иҗатында уңышлар теләдем. +Һади Такташка Наумовның рөхсәте белән хәрби кием бирделәр. Шул көннән Такташ безнең эскадронның алдынгы бер сугышчысы, солдаты булып китте. +Такташ эскадронда бик тырышып, бөтен көчен, энергиясен салып, зур дәрт белән эшләде. Үзенең төп эшеннән тыш ул стена газетлары чыгаруда, газетжурналларны сугышчылар алдында кычкырып укуны оештыруда да актив катнаша иде. Еш кына үзенең шигырьләрен дә укый иде. +Такташка сугышчылар аеруча зур хөрмәт белән карый иделәр. Аны үзе укыткан җирле халык сугышчылары гына түгел, руслар да, башкортлар да, дунганнар да, төрекмәннәр дә бик яраталар, зурлыйлар иде. Дунган һәм төрекмәннәр Такташны олылап "муллахан" дип атап йөртәләр иде. +Такташ һәрвакыт сугышчылар арасында булды, алар белән бергә ашады, еш кына алар белән бергә казармада йоклады. +Такташның эше аеруча күп иде. Шуңа күрә политбүлек аңа үзенә бер ярдәмче алырга рөхсәт итте. Такташ ярдәмчене бик тиз тапты. Эскадронда наданлыкны бетерү буенча шул көннән башлап Һади Такташ эшне киң җәелдереп җибәрде. Нәтиҗәдә эскадронда бөтенләй надан булган кешеләр калмады. Элек яза да, укый да белмәгән, культура ягыннан артта калган кешеләр, аеруча дунганнар һәм төрекмәннәр, укый-язарга өйрәнеп, өйләренә ана телләрендә хатлар яза башладылар. Бу - безнең өчен дә, Такташ өчен дә зур шатлык иде. Командование эскадронда шундый талантлы укытучыөйрәтүчеләрнең булуы белән чын-чыннан горурлана иде. +Бервакытны мин Такташны очратып, аның укыту эшен ничек шулай оста итеп оештыра алуы турында сораштым: +- Һади, син бит җирле халыкларның телләрен белмисең, ничек алар белән эшли аласың? +Ул миңа аларны укыту, өйрәтү белән генә чикләнмичә, үзенең дә укуын, аларның телләрен, тормыш-көнкүрешләрен өйрәнүен сөйләп бирде. +- Төркестан халыкларының телләрен өйрәнү миңа киләчәктә ул халыкларның әдәбиятларын өйрәнергә ярдәм итәчәк, - диде ул. +Такташ, тәрбия-укыту эшенең уңышлы нәтиҗәләр бирүен күреп, үзе дә чын күңеленнән шатлана иде. Ул эшен яратып, сөеп башкара иде. Шуңа да курсантлар арасында аның авторитеты зур булды. +Безнең часть Фәрганә фронтына киткәндә, миңа Такташ белән аерылышырга туры килде. Без кочаклашып саубуллаштык. Армиядән кайтканнан соң, миңа инде аны күрергә туры килмәде. Күп еллар үтте һәм мин аерылышканда Такташка әйткән теләк тормышка ашты - ул чыннан да татар халкының сөекле һәм зур шагыйре булып танылды. Ләкин, кызганычка каршы, аның нәфис шигъри сазы күп уйнамады - иҗатының чәчәк аткан бер вакытында сүнде. +Шулай да күңелдә ул һаман да тере кебек... Аның шаян, үткен сүзләре, матур шигырьләре, сөйләп бирергә дә кыен булган гаҗәп көчле оптимизмы хәтергә төшә, үзенә нәрсәсе беләндер тартып торган нурлы йөзе күз алдына килә. Ул гаҗәп киң белемле, югары культуралы, интеллектуаль бер кеше иде. +Без, гражданнар сугышы ветераннары, шагыйрьне ул елларда якыннан күреп белгән сугышчылар, бу гади, күркәм һәм чын кешене, зур шагыйрьне һәрвакыт истә тотабыз. Шаян сәхифә +УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ +Марсель ГАЛИЕВ +Рапорт +Университетның хәрби кафедрасында дәрес башланырга тора. Ул чактагы студент Зөлфәт дежурлыкны курсташы Мөдәррис Әгъләмовка тапшырган. Менә-менә ишектән майор Шакиров килеп керергә тиеш. Мөдәррис рапортын инде йөз мәртәбә авыз эченнән кабатлаган. "Товарищ преподаватель! Во время моего дежурства..." дип башлыйсың да... +Менә ишек ачыла, класс дәррәү аягүрә баса. Майор Шакиров рапорт кабул итү кебек ләззәтле мизгелгә әзерләнә. Мөдәррис "Смирно-о!" командасы бирә дә җитез адымнар белән майор каршына килеп баса, киноларда немец солдатларыннан күреп калганча, үкчәсен үкчәгә бәреп честь бирә. Чатнап торган тавышын яңгыратып рапорт бирә башлый: +- Товарищ предатель!.. +Аһ, каһәр суккан чытырманлы рус теле! Җиңел генә әйтәсе иде бит... Класс гөр килеп көләргә тотына. Мөдәррис тотлыгып кала. Майор Шакиров агарып чыга. Дулкынланган чакта шундый гадәте бар аның: сул күз кабагы тартыша башлый, уң терсәге белән ул үз касыгына төртеп куя. Совет майорына "предатель" дигән хәтәр сүз әйтүдән каушап калган Мөдәррис тә нәкъ Шакиров хәрәкәтләрен үзе дә сизмәстән кабатлый: сул күз кабагы тартыша, уң терсәге белән үз касыгына төртеп куя. +Моны ук көтмәгән майор кычкырып җибәрә: +- Ещё дразнишься!.. Вон из класса! +Шул китүдән Мөдәррис Әгъләмов хәрби кафедрага бүтән әйләнеп кайтмый. Университет белән дә хушлаша. +Шуннан бирле, урамда хәрби кеше күрсә, Мөдәррис Әгъләмнең сул күз кабагы тартыша, уң терсәге касыгын эзли торган була... +Фәлсәфи төкерек +Америка Кушма Штатларында йөргән чакта мин бәхетле очракка туры килдем. БМОның Генераль секретаре Бутрос Гали безнең атаклы шагыйребез Мөдәррис Әгъләмне милли мәсьәләләр буенча киңәшкә чакыртып алган икән. Утыз ике катлы штаб-квартира каршында журналистлар җыелган, кара болыт кебек. Кайсы гына илдән килмәгәннәр. Мин дә шулар арасына барып кысылдым. Көтәбез. Бөтенесенең дә телендә "Мөдәррис..." Кытайлар, Мү-Дәлли, диләр, аларда "р" авазы юк бит. Греклар - Мударриссиус, абхазлар - Амөдәррис, грузиннар - Мударриссилиани, кхмерлар "Мө!" дип кычкыралар. +Менә бервакыт ишекләр ачылып китте. Яхшы ашаган таза-таза адәмнәр арасында безнең курач гәүдәле Мөдәррисебез күренде. Гәүдәгә озынлык ягыннан кыска буйлы Мөдәррисне Бутрос Гали иелеп кочаклады да өч мәртәбә үпте. Ирләр белән үбешү тәрбиясе алмаган Мөдәррис Әгъләм кул аркасы белән битен сөртте, аннары капкара тәрәзәле, гаҗәеп озын "Линкольн" лимузинына утырыр алдыннан, полиция кордоны чак тыеп торган журналистлар ягына вәкарь белән генә карап, бармагын Ренат Харисча пистолет итеп төзәп торды да, мине күреп алгач, ым какты. Ул арада мине, күтәреп диярлек алып килеп, "Линкольн"га утырттылар. Машина эче гаҗәп икән: телевизор эшләп тора. Экранда - бер-берсенә уралышып беткән лесбиянкалар. Көмеш чиләкләрдәге боз эченнән шампан шешәләренең кукрайган борыны күренә. Арттарак - яшькелт зәңгәр сулы бассейн. +Машина кузгалып китүгә, Мөдәррис Әгъләм киемнәрен салып ташлады. Тетелеп бетсә дә, социализм чорының карасу төсен җуймаган трусигын да таслап төреп куйды. БМОның Азия-Африка илләренә ярдәм фондыннан бирелгән, крокодил тиресеннән эшләнгән затлы плавкины киеп карады. Чылатырга кызгандымы, киредән салды, бассейнга кереп, бөтен дәүләтен таратып та ташлады. Су астыннан ике бармагын чыгаргач, мин аны, Черчилль кебек, "Виктория" дигән билгене күрсәтә микән, дип уйлаган идем, кырыйда утырган хезмәтче негр малае, шундук аның теләген аңлап, сигара кабызды да Мөдәрриснең ике бармагы арасына кыстырып та куйды. Мөдәррис Әгъләм, алкалы төтеннәр чыгарып, Манһеттен небоскрёбларына таба өрде дә: +- Арылды... Бутрос Гали белән җиде илнең азатлыгын хәл иттек инде, - диде. +Кымырҗып торган салкын шәраб эчкәч, күзләрен йомып, су өстендә яткан килеш бераз черем итеп алды. Күзләрен ачып, тәрәзәдән небоскрёблар урынына тәбәнәк-иске йортлар күргәч: +- Әллә Казанга кайтып та җиттекме?! - дип сорады. +- Юк, сэр, - диде шофёр. - Нью-Йоркның негрлар яши торган кварталы бу. +Мөдәррис, тынычланып, бассейнга башы белән чумды, бөтенләй күмелеп, Җир йөзеннән, тарихтан, татар халкыннан ике минутка югалып торды. Милләт язмышы өчен хәвефле минутлар иде бу... +Бассейнга Һималай кыялары арасында үскән җитмеш ике төрле үләннән кайнатылган, Тибетның далай-ламалары гына куллана торган ислемай салынган иде. Зәй ягының ярым керәшен авылында үсеп тәрбия алган Мөдәррис тәненә чат килешеп тора иде бу хушлык. +Менә ул судан чыкты. Негр малае тәнен корытып, изрәтеп массаж ясый башлагач, егерменче гасырның фәлсәфә ташын йоткан бу бөек шәхескә мин бер сорау бирмичә түзә алмадым: +- Мөдәррис әфәнде, сезнең Президент булырга ниятегез юкмы? +- Равил Фәйзуллин дөрес эшли, - дип башлады ул җавабын. - Дөрес эшли үз акчасына үз һәйкәлен ясатып. Киләчәккә ышаныч юк хәзер. Шәйхи Маннур да әнә исән чакта үзенә ике һәйкәл ясаткан иде. Берсен, Ленин һәйкәлен этебрәк, шуның урынына Мамадышның үзәгенә куйдылар. Икенчесе - туган авылы Тулбайда. +- Мөдәррис әфәнде... +- Әйе, әйе, аңлашыла соравың... Зөлфәтне сакларга кирәк, туган. Әгәр аны, төрмәгә утыртып, өч ай одиночный камерада тотсаң, өч томлык шигырьләр язып өлгертә, билләһи! Әлбәттә, шартлар тудырып... Шәп ашау-эчү, атнага бер хатын-кыз. Чибәрлеге мөһим түгел. Чит күзләр кызыгырдайларны Зөлфәт өнәми. Юк, мин гомуми халык төрмәсе хакында әйтмим. Казан тирәли "Поле чудес" кырында төзелә бит әле икешәрөчәр катлы, тәрәзәләре рәшәткәле... +- Коттеджларны әйтәсеңме? +- Коттеджмы, кат тизме - анысын белмим... Шәһәр читендә унбиш сутый җире булган, ишек-тәрәзәләре рәшәткәле ике-өч катлы суверен төрмә кирәк иде инде Зөлфәткә дә... +- Минем сорау... +- Батулланы әйтәсеңме?! Әй изделәр дә бит Батулланы Брежнев чорында, әй сыттылар... Унсигез ел буена талкыдылар. Хәтерлисездер, шул дәвер эчендә Батулла 12 китап бастырып чыгарды, СССРның төрле театрларында 7 пьеса куйдырды. Өч театрда бер-бер артлы баш режиссёр булып эшләде. Партийный булмаган килеш, юри, сынар өчен куйдылар Батулланы. Шул чорда ул тагын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе булып алды. Православие динендәге хатынын аерып, егерме җиде яшьлек чибәр татар кызына өйләнде. Казанның епискобы күршесендәге йортын сүткәч, ике җирдән фатир алды. Беренче машинасы бәрелеп хыянәт иткәч, анысын үз хакына җибәреп, яңаны юнәтте. Шушы кадәр эшкә ничек чыдамак кирәк! Болай ук бәхетле изелгән бүтән берәр язучы булды микән ул елларда! Дөрес, хикәяләрен бастырмадылар. "Черек күл"гә чакырып: "Язма хикәя, язма хикәя!" - дип, өстәл сугып, Төркиягә чыгарып ташлау белән куркытып, көнаралаш сүгәләр иде үзен. Шул еллардагы тыелган хикәяләрен Батулла күптән түгел редакциягә китергән иде... Берсен дә басарлык түгел. КГБда да җүләр малайлар утырмый, теге елларда ук сизгән булганнар ни язып йөргәнен. Батулла КГБга мәңге рәхмәтле хәзер. Йөрер иде әле һаман шырдый-бырдый хикәяләр язган булып. Әнә күр, бүген нинди романнарга тотынды. +- Сез Президент булырга телисезме, дип сорау бир-рр... +- Бер көрәшчебез бар иде бит әле. Яшьләрнең "Азатлык" оешмасы башлыгы. Мәйданнарда сөйләргә өйрәнеп килә дисәм, Австралиядә яшәүче татар кызына кияүгә чыгып китте дә барды. Хәзер анда верхолаз булып эшли, ди. +- Кем, кем дисең? +- Верхолаз. Баскыч куеп менә дә жирафның колак артын кашып утыра икән. Безнең министрларныкы дәрәҗәсендә, ди, хезмәт хакы. +- Мөдәррис әфәнде, без төп сорауга кайтыйк әле... +- Ә! Туфан Миңнуллинмы?! Хельсинкига киткән ул. Поезд белән булмыйча! Самолётка аллергия ич аның. Союз председательлегеннән аласы елны кызык иттек без аны, ә! Якутларның съездына өч ай алдан җибәрдек моны поезд белән. Съезд беткәч, өч айдан соң кайтып төште. Кем инде мондый заманда алты ай юлда йөри. Әнә, Гариф Ахунов кабинетын алты көнгә дә калдырып китми иде. Туфан кайтып кергәндә, күпме үзгәреш: Союз ишегалдында пропискадагы кәрлә эт үлгән, вахтёр - җүләрләр йортында, секретарь карчык урынында колагына кадәр менгән якты боттан гына торган мадонна утыра. +- Сез кайсы авылдан, иптәш? Керергә ярамый! - дип каршы ала Туфан әкәне. +Җитмәсә, кабинет ишеген дә биегәйтеп, озын буйлы кешегә чамалап яңаны куйганнар, йозак та алышынган. +Шуннан соң депутатлыкка китеп барды бит Туфан әкә. Әле Хельсинкидан интервью биргән. Базарлы Матакка кадәр ишетелә торган Бөтендөнья татар радиосына. Казанга кире кайтасым юк, юбилейга бүләк ителгән өй бурасын Мәрәтхуҗадан Тампере шәһәренә тракторлар белән тарттырып китерсеннәр, дигән. +- Нигә кайтмаска булган, үпкәләгәнме әллә? +- Академия театрында Зөлфәт Хәким диктатурасы урнашып килә, миңа көн бетәчәк, дибәйтеп әйтә, ди. +- Минем сорау... Тукай премиясе... +- Премия дигәннән, Роберт Миңнуллин күренәме? Ул алырдай премия бетсә, яңасын уйлап чыгарырга кирәк. 2038 елда аңа туксан яшь тула. Сөн суында юынганнар озак яши, ди. Ике тапкыр туксанга җитә әле ул, Аллаһы боерса. +Тәки соравыма туры җавап алырга өлгермәдем. Машинабыз Кеннеди аэропортына сызгырып кына килеп керде дә "Боинг" самолёты янында тукталды. Трап тирәсендә берсеннән-берсе чибәр стюардесса кызлар, сөлгеле подносларга чәкчәк куеп, Мөдәррисне көтеп зарыкканнар иде. Бөегебез өч бармагы белән ике чәкчәк эләктереп капты да, тозы әзрәк булган, дип, траптан өскә күтәрелә башлады. Мин, баядан бирле тулгаклаган соравымны кабатларга дип, аның артыннан иярдем. +Трапның иң биек ноктасына җитеп, самолётның буаз корсагына кереп китәр алдыннан Мөдәррис Әгъләм борылды да, Америка киңлекләренә мәгънәле караш ташлап: +- Президентлыкка кадәр миңа бабаларыбыз уңлы-суллы өләшеп калдырган җирләребезне бер кулга тупларга кирәк әле, - диде. - Америка да безнең әмирлек икәнен искәртә башларга вакыт. Майялар безнең бабаларыбыз түгелмени! Арканзас, Ак аю, Алабама. Тел яңгырашын гына тыңлап кара. Барысын да кайтарып алырбыз! Төркидән башланган дөнья төрки белән бетәргә тиеш! +Мөдәррис Әгъләм, Атлантика җиленә аркасын куеп, ике теш арасыннан черт итеп нәзакәтле төкерде. +Америка маңгаена чәпәлгән фәлсәфи төкерек иде бу... Укучыларыбыз иҗаты +ТОРМЫШЧАН ХИКӘЯЛӘР +Ул безне бәйли иде... +Сәгыйдә миңа елышыбрак утырды, ягымлы, йомшак тавыш белән: "Әйдә, Хавис, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле", - диде. +Аның турында. Ул Илнур иде. Минем балачак дустым. Әлбәттә, Сәгыйдә аны күреп белми. Ләкин Илнур хакында мин аңа еш сөйли идем. Кызык итеп кенә, чөнки Илнурның тормышы үзе бер романтика иде. Балачак шуклыклары, Себердә Совет Армиясе сафларында хезмәт итү. Аннары шунда калу, тауметаллургия комбинатында эшләү. Илнурның Казандагы хәзерге тормышы. Аларның һәрберсе маҗаралы вакыйгаларга бай иде. +Илнурның читтәге тормышын мин хатлардан гына күз алдына китерәм һәм сөйләгәндә аларны кызыклырак, тулырак итәргә тырыша идем. Әйе, мин аларны башта кызык итеп кенә сөйләдем. Ләкин вакыт узган саен, Илнур Сәгыйдә белән безне бәйли кебек тоела башлады. +- Әйдә, Хавис, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле. +Сәгыйдәнең икенче мәртәбә әйтелгән бу сүзләре мине айнытып җибәргән кебек булды. Тынлык озакка сузылмады. Мин кабаланып кесәгә тыгылдым. Ниндидер серле әйбер алган кебек, аннан хат чыгардым. Хат эченнән чыккан фотоны минем һәр хәрәкәтемне күзәтеп торган Сәгыйдәгә суздым. Ул аны ашыкмыйча гына кулына алды. Ә фоторәсемдә соңгы мода белән киенгән, кара чәчле, шундый ук мыеклы дустым Илнур елмаеп тора иде. +- Йә, ничек? - дидем мин. +Сәгыйдә дә минем бу сүзләрне: "Йә, сөйләгәннәр туры киләме?" - дигән мәгънәдә аңлады шикелле. Килешле йөзенә кызыллык йөгерде. Ул фотоны кире миңа сузды. Бары тик: "Моданы ярата икән!" - дип кенә куйды. +Бу очрашуга күп көннәр үтте. Мин Сәгыйдәне Казанга озаттым. Ул сәүдә техникумына укырга керергә тиеш иде. Озатканда: "Сәгыйдәне каршыла", - дип Илнурга телеграмма сугарга кушуым да әле генә кебек. Кузгалып киткән поезд вагоны ишегеннән кул болгап: "Сау бул!" - дип кычкыруы да әле һаман колагымда яңгырый. +Ләкин Сәгыйдәдән хат килмәде. Хатларында дустым Илнур гына аны каршы алуын, тулай торакка урнашырга ярдәм итүен, имтиханнарга бергә әзерләнүләре турында язган, аңа карата булган беренче хисләре белән уртаклашкан иде. +Хатны тагын да бер мәртәбә укып чыктым. Сәгыйдәне күз алдына бастырдым. Ул шулвакыт: "Хавис, әйдә, аның турында нәрсә дә булса сөйлә әле", - дип эндәшкән кебек булды. Чыннан да, күңелдә Илнурның хаты тудырган яңа хисләр турында Сәгыйдәгә нәрсә дә булса сөйләү теләге туды. Әмма бу мөмкин түгел иде. +Сәгыйдә сәүдә техникумында укый башлады. Ләкин мин аның тормышын бары тик дустым хатларыннан гына күз алдына китерәм. Илнур, гүя, безне әле һаман да бәйли иде... +Көтүдә +Авылда чиратлап сыер көтү дигән нәрсә тормышка керде. Чөнки хәзер беркемнең дә профессиональ көтүче буласы килми. Ул һөнәр дип аталудан туктады дисәң дә ялгыш булмас. Шәһәрдән ялга кайтуымның бер көнендә мин дә көтүгә чыгасы иттем. Чөнки эш-мәшәкать белән мавыгып, табигать кочагына чыгарга форсат-җай табып булмый иде. +Монда вакыт күп, хозурлык. Дөрес, кайберәүләр көтүдә вакытның әкрен үтүенә зарлана. Ә мин - юк. Миңа ошый. Мин җирдәге бөҗәкләрне, үләннәрне кызыксынып күзәтәм. Аяк астында очраган җир җиләкләрен өзеп кабам. Без бала чакта маллар күп иде. Шуңа күрә бу җирләрдә җир җиләге үсә алмады. Ул вакытта болынлыклар кистерелгән газонны хәтерләтә, алар өстеннән йөрү бик җиңел иде. Ә хәзер кайбер урыннарда үлән биеклеге тезгә җитә. Минем көтү дә зур түгел - егерме баш тирәсе генә. Сыерлар әкрен генә Тол буена таба бара. Мин артларыннан атлыйм. Алар кырын карап кына мине күзәтә: мин берәр нәрсә белән мавыгып, малкайларга игътибарны киметсәм, читкәрәк китүдән дә баш тартмыйлар. Менә шундый бер күңеллелек белән елга буена якынлашам. Һәм шунда үземне сискәндергән бер күренешкә тап булам: Тол буенда өлкән яшьтәге ике исерек хатын йоклап ята. Яннарында шешәләре дә күренә. Боларның инде үзләренә күрә табигатькә ял итәргә чыгулары. +Күңелемдәге шатлык, күтәренкелек каядыр югалды. Алар урынына бу хатыннарга карата нәфрәт һәм бер үк вакытта үзләрен кызгану хисләре дә туды. +Мин әкрен генә көтүне икенче якка бора башладым. Әмма бу күренештән тиз генә арынып булмады. Әле хәзер дә Тол буе турында уйлый башлыйм да, шул хәл искә төшеп сискәнеп китәм. +Мин аны юксынам +Мин аның турында уйласам, күңелемне ниндидер сагыш, юксыну биләп ала. Югыйсә, без аның белән бик аз гына аралаштык. Үткән гасырның 80нче еллары уртасы иде. Махсус шифаханәдә кемдер тикшерү уза, кемдер дәвалана. Ашханәдә бергә җыелабыз. Безнең өстәлгә бик тәкәббер, горур кыяфәтле, төксе бер кеше туры килгән. Ул миңа кадәр үк монда булган инде. Аны Пермь драма театрының атказанган артисты, диделәр. Бер-ике көн үткәч, күрәм, шул кеше урынында яңа пациент пәйда булды: ягымлы карашлы, чал сакаллы, элеккесенең нәкъ капма-каршысы. Ул рәссам Анатолий Тумбасов икән. Таныштык. Миңа күчтәнәчләр һәм Төньяк боз океанына иҗатын багышлаган бер рәссам турында альбом күтәреп керде. Аралашу вакытларында без нәрсәләр турында сөйләштек - анысы истә калмаган. Әмма без дуслар булып аерылыштык. Соңрак мин аның остаханәсендә булгаладым, ул районга килгәндә, миндә кунак булып китте. Очрашканда китапларын да бүләк итә иде. Аннары мин башка шәһәргә күченеп киттем. Күпмедер еллар узгач, Пермь картиналар галереясендә аның хакында сораштым. Аны инде вафат, диделәр. Бу минем рухи дусларымның берсен югалту иде. Шуннан соң аның язмаларын тагын бер кат игътибар белән укып чыктым. Очраклы рәвештә генә Барда районы газетасында аның шул районда иҗат сәфәрендә булуы хакындагы язмасы һәм шунда төшергән эскизлары белән таныштым. Аларның берсендә - түбәтәйле, өстенә мөселман күлмәге кигән картның чәй эчүе, икенчесендә мөселманча яулык ябынган хатынның елгада кер чайкавы сурәтләнгән иде. Димәк, рәссам безнең гореф-гадәтләребезне, динебезне хөрмәт иткән, аларга иҗаты белән дә игътибар биргән, ошбу күренешләрне күңеле аша үткәргән. Һәр милләткә тигез караган. Ул, гомумән, кешелекне, яшәүне яраткан, аңа үз йөрәге җылысын өстәргә тырышкан. Ягъни, ул чын кеше булган. +Юксынам мин сине, Анатолий Николаевич! +Күпме хөрмәт күрсәтсәк тә аз +Мин бу тормышта үземне бик тә бәхетле саныйм, чөнки аның төп өлеше әни белән аралашып, әни дип эндәшеп үтте. Яшьрәк чагымда ата-аналары вафат булучыларны күз алдына китерәм дә, алар моны ничек кичерә ала икән, дип уйлый идем. Үземә мин моны кичерә алмам төсле тоела иде. Шуңа күрә мин әниемнең гомерен озынайтырга тырыштым. Булдыра алганча аңа игътибар, хөрмәт-тәрбия күрсәттем. Ике-өч атна саен дүрт йөз чакрым җир үтеп, аның янына кайта идем. Кышларын әнине шәһәргә ала торган булдым. Авылда чагында аңа игътибартәрбия җитмәүне күреп, бик тә әрни идем. Әмма берни эшли алмыйм: гел әни янында гына да утырып булмый. Авылдан: "Әни ашамый башлады", - дигән хәбәр килсә, тиз генә кайтып, аңа аякка басарга ярдәм итә идем. Берчакны зур бер чарага әзерләндек: озак кына кайтып булмады. Әнием шул вакытта ашаудан бөтенләй калган. Мин тиз генә кайтып, элеккечә, аны аякка бастырырга омтылдым. Шуңа ышана идем. Әмма әни инде бу юлы тамагына ризык алырлык хәлдә булып чыкмады. Ике көннән ул бакыйлыкка күчте. Аны хөрмәтләп җир куенына иңдердек. Безгә олы мирас булып аның яшәү үрнәге генә калды. +Әниемнең бөтен гомере көрәштән генә тора. Шуңадыр, ахры, ул кинәт кенә вафат булмады, ә еллар дәвамында әкренләп сулды. Ул яшәү өчен соңгы сулышына кадәр көрәште. Мин моның шаһиты булдым. Соңгы сәгатьләрендә авыр-авыр сулаучы әниемнең нинди хәлдә икәнен беләсем килеп, колагына иелеп: "Әни, мине ишетәсеңме?" - дип сорыйм. Ул ап-ачык итеп: "Ишетәм", - дип җавап бирә иде. +Мин аның тормышын күз алдына китерәм: ул тулысынча яшәү өчен көрәштән гыйбарәт. Авыр сугыш елларында халыктан сөт җыю, эремчек, сөт калдыклары алып кайтып, ятим балаларга өләшү... Аны авылда хөрмәтләп "Эремчек апа" дип атаганнар. Әти эчүгә сабышкач, ул тормышны үз кулына алган. Берәүләрдән абзар сатып алып, аны өй дәрәҗәсенә җиткергән. Әнинең тырышлыгы белән без кечкенә чакта ук сыерлы булдык. Әни безне, кечкенәдән ятим калган дүрт баласын, беркайчан да какмады-сукмады. Бай рухи тормыш белән яшәргә дә ихтыяр көче, вакыт тапты. Олыгая башлагач, энем алып биргән радиотапшыргыч аша "Азатлык" радиосын тыңлап, андагы дини тапшыруларның эчтәлеген башкаларга да сөйли иде. Бик күп вафат булучыларны юып соңгы юлга озатты. Авылның үзе кебек намаз укучы апалары аңа киңәшкә килә, безнең алда аңа эч серләрен сөйлиләр иде. Ул безгә үзенең тарикать юлында булуын, диндәге остазы - үз әтисе, ягъни безнең картәти икәнлеген искәртә килде. Хәер, без моны үзебез дә күреп, аңлап үстек. +Әни кешегә күпме генә хөрмәт күрсәтсәң дә, ул аз икән. Вакыт узган саен, бу миңа ачыграк аңлашыла бара. +Макталуларсыз ничек яшәр? +Без кайчандыр аның белән бик тә якын дуслар идек. Миңа аның романтик рухы, татар җанлылыгы ошый иде. Ул инде студент булганчы шактый тормыш кичкән, Поляр яктагы бер шәһәрдә эшләргә дә өлгергән. Андагы күренекле татарлар турында Татарстан гәҗит-журналларына язарга өлгергән. Беркөнне ул Галимҗан Ибраһимовның "Алмачуар" китабын алып кайткан. Аны хикәянең соңгы юллары аеруча тәэсирләндергән иде. Ул шул юлларны безгә кат-кат укып: "Автор менә ничек көчле әйткән бит ә?!" - дип, соклануын белдерә иде. Без бергә бер ел да укымадык - юлларыбыз аерылды. Ул икенче уку йортына күчте. Әмма безнең бәйләнешләр өзелмәде. Мин аның моннан соңгы тормышыннан хәбәрдар идем. Ул шактый уңышлы карьера ясый башлады. Инде дустым теге чактагы кебек хисләргә бик бирелеп тормый. Аның өчен иң мөһиме - байлык, дәрәҗә. Шулай уңышлы гына үсеп килгәндә, ул, никтер, югары хуҗаларына ошап бетмәде һәм урамда калды. Мин ул вакытта күптиражлы бер газетаның мөхәррире идем. Эш сорап килгәч, аны үземә сыендырыр өчен, штатны киңәйтеп, үземә беренче урынбасар ясадым. Әмма күпмедер вакыт узгач, бу аны канәгатьләндерми башлады. Ачык рәвештә булмаса да, ул мөхәррир урынын дәгъвалады. Шуның аркасында танышым белән саубуллашырга туры килде. Ул вакытта аның элеккеге хуҗасы алышынган иде. Дустым милли хәрәкәт лидерларына ышанычка керде, алар аша төрле интригалар ясап, үз урынында калган мөхәррирне эшеннән бушаттыруга иреште. Яңадан шул элеккеге кәнәфиенә кереп утырды. Ул инде хуҗалар белән саграк эш итә, аларга ничек тә ярарга тырыша иде. Шул ук вакытта ул үзен дә онытмады, тапшыру уңышлы булса, авторлар исемлегенә үзен беренче яздырта, зур җитәкчеләр, киң публикага билгеле кешеләр килсә, кытыршырак итеп булса да, алар белән әңгәмәне үзе үткәрә. Мөмкин булганча эфирда үзен мактата. Бу эшкә сәбәп чыкмаса, аны ясалма рәвештә булса да эзләп таба. Озакламый бу аның чиренә әйләнде, чөнки ул, ни сәбәпледер, шактый гына хезмәтләре булуга карамастан, үз-үзенә, үз көченә ышанып бетми иде. Танышым үз шәхесенә, үз истәлекләренә бәйле тапшырулар әзерләтә башлады. Хәтта эфир аша болында печән дә чабып күрсәтте. Мөмкин булган барлык бүләкләрне, дәрәҗәле исемнәрне яулап алды. Яше лаеклы ялга китәргә җиткәч, аны кечерәк мәгълүмат чарасына - газетага күчерделәр. Инде шул газета битләре аның фоторәсемнәре, истәлекләре, хикәяләре белән тулып чыга башлады. Ул биредә дә үзенә мөмкин булган барлык дәрәҗәле исемнәрне, бүләкләрне алды. Һәм, ниһаять, аны чын-чынлап лаеклы ялга озаттылар. Киткәндә, шул газета битендә аның "Мин, мин, мин..." дигәнрәк язмасы күзгә чалынып калды. +Соңгы елларда якын мөнәсәбәттә булмасак та, мин аның турында уйланам, борчылам. Танышымның кулында инде эфир да, газета да юк. Шундый мактауларга күнеккән, алардан башка яши алмаучы бу дустым киләчәктә ниләр кичерер? Ул аңа артык авыр сынау булмасмы? +Чын кеше +Мин бу хакта таныш-белешләргә сөйләгәнем булмады диярлек. Сөйләсәм дә, аңа күпләр игътибар бирмәс иде. Әмма ул вакыйга күңелемә нык кереп калган. +...Совет чоры. Авылда бер колхозчы агайны урманга утын кисәргә яллап алып бардым. Безнең якта элегрәк утынны язын урманда кисеп, шунда ярып, кибәргә өеп калдыралар иде. Аны көзен генә авылга кайтаралар. Агай дигәнем безгә бик үк ят кеше түгел. Аның җәмәгате белән әнием дуслар. Алар бергәләшеп намаз укыйлар, мәет юарга да йөриләр иде. Ә агай эчәргә ярата. Намаз әһеле түгел. Ул үзе шундый кеше - беркемгә дә авыр сүз әйтмәс. Колхозда ат җигә. Өендә сугым-фәлән булса, өйдән чыгып китүне кирәгрәк саный. Шуңа күрә мал чалдыруны хатыны оештырырга мәҗбүр була. Үсә төшкәч, шуңа ахры, бу эшкә уллары өйрәнде. +Менә шушы агай белән утын кисәбез. Мин шактый юан каен агачларын "Дружба" пычкысы белән кисеп аударам. Ә ул аларны ботакларыннан арындыра. Шулай бик бирелеп эшләгәндә, бер мәлне, ул миңа кинәт кенә ачуланып кычкыра: "Син нәрсә, егылган агачларны төпләреннән өзеп бетермисең. Алар бит җаннары чыга алмыйча интегеп ята". +Мин шундук ул әйткәнчә эшли башладым. Һәм бер үк вакытта аның сүзләре мине сискәндереп җибәрде, аптырашта калдырды. Ул агачларны тере итеп күрә, аларның шундый язмышка таруы белән килешеп бетми иде. +Күңелемдә йөргән шушы вакыйганы мин соңрак - дин иреге бирелгәч - бер мәдрәсә мөгаллименә сөйләдем. Һәм аңа да бу шактый нык тәэсир итте. Танышым бераз сүзсез торгач: "Мәчеттәгеләр түгел, ә менә әлеге абзый - чын дини кеше", - дип әйтеп куйды. Кайтаваз +ҮЗЕМ ӨЧЕН ЯҢА АВТОР АЧТЫМ +"Казан утлары"ның 6нчы санында берничә хикәя басылды. Роберт Батулланың "Аклы-каралы хикәятләр"е һәм Фоат Садриевның "Тургай"ы укый башлау белән үзләренә җәлеп итте. Бу авторларны күптән беләбез, яратабыз. Ә менә хикәясе шул ук санда чыккан Илдус Диндаров дигән автор минем өчен яңалык булды. "Боз өстендә" дип аталган хикәяне баштарак, берәр балыкчы турындадыр инде бу, дип, теләмичәрәк кенә укый башлаган идем, мавыгып китеп, укып чыкканымны сизми дә калганмын! Бу хикәя белән мин үзем өчен яңа автор ачтым дип саныйм. +Әсәрнең башында җәй уртасы тасвирлана. Рәхәтләнеп йоклап яткан сабыйны ачы таңнан көтүгә кәҗә куарга уяталар. "Сынык мөгезле киребеткән, сумаладай чем-кара кәҗә" турында укыганда, әлеге кәҗә каршыңа килеп баскандай була. "...Инсаф, җиңел сулап, "инде котылдым кәҗә тәресеннән", дип, кайту ягына борылды. Күпмедер барып, үрдән төшүгә, артына әйләнеп караса, ни күрсен, калкулыкның нәкъ түбәсендә, һәйкәл булып, Сынык мөгезнең кара сыны катып тора. Кичәге кебек үк, тагын яшь хуҗасының койрыгына тагылган бу..." Малай адымнарын ешайтса, тегесе дә җәтрәк кылана. Туктаса, гаепсез кыяфәт белән нидер чемченгәндәй итә. Кызык бит! Йорт хайваннарының да үз холыклары була һәм монда бу холыкфигыль бик тулы, тере, чын итеп тасвирланган. +Хисмәтулла - әсәрнең төп герое. Аның турында укыганда ашыгырга ярамый, һәр сүзне сеңдереп, игътибар белән укырга кирәк. Миңа аның күзләрен сурәтләү бигрәк тә нык тәэсир итте, күзләренең икесе ике төстә булуы гаҗәпләндерде һәм уйландырды. Мондый күзләр, мөгаен, бик үзенчәлекле кешеләрдә генә була торгандыр. Ник дигәндә, мин андый күзле кеше белән якыннан таныш идем. Нуриханның (язучы Нурихан Фәттах - Р.Ф.) күзләре турында төп-төгәл әйтә алам. Аның күзләре тиктормас, тере, очкынлы иде. Кайчакта ул күзләр ут чәчә, андый вакытта дәшмәвең хәерлерәк, шып буласың. Нык борчылганда яисә гадәттән тыш берәр хәбәр ишеткәндә, күзләренең берсе үз төсендә кала, ә икенчесе куе яшел төскә керә иде. Һәм, тынычлану белән, үзгәргән күз үз төсенә кайта торган иде. Нуриханның холкы үзенчәлекле булуын күпләр беләдер, бу хакта күп яздылар, ә менә күз төсенең үзгәрүчән булуын беренче тапкыр әйтәм. +"Боз өстендә" хикәясенә кире кайтыйк әле. Әсәрнең соңгы юллары, бер караганда, кеше ышанмаслык хәл кебек. Әмма бу өлешне укыгач, күптән булган бер хәлне искә төшердем. 1995 ел тирәсе иде бу. Минем Биектау районындагы, тәртипсез авырулары белән даны чыккан Каменка хастаханәсендә эшләгән чагым. Беркөнне урта яшьләрдәге бер авыруны кабул итеп, дәваланырга яткырдым. Чистай якларыннан иде бугай ул, милиционер. Икенче көнне эшкә килсәм, дежур табиб әлеге кешенең больницада кунмавын хәбәр итте. Икенче, өченче көнне дә килмәде бу. Шуннан, рәсми документ тутырып, диспансерга хәбәр иттек тә (кабул ителгән авыру дәвалану процессын өзеп, табибларга әйтми-нитми больницадан китеп барса, шулай эшләргә тиешбез) оныттык, дияр идем. Әмма дүртенче көнне килде бу. Моны ашыгыч рәвештә эшенә чакырганнар булып чыкты, районда ЧП булган икән. Бик зур комиссия килгән, тикшерүләр уздырылган. Ә ЧП менә мондый: кайсыдыр авылдамы, дачадамы бер исерек бәндә бакчасындагы алмагачка асылынган. Күршеләре, йөгерешеп килеп, тиз генә элмәктән төшергәннәр, коткарганнар һәм милициягә шалтыратканнар. Ә дежур милиционер, асылынган адәмнең исән булуын әллә аңлап җиткермәгән шунда: "Что вы наделали! Нельзя было его трогать, с вами прокурор разберётся!" - дип кычкыра ук башлаган. Һәм "прокурор" сүзеннән котлары очкан күршеләре бу адәмне тиз генә кире асып куйганнар! +Нәрсә бу? Наданлыкмы, әллә хакимият вәкилләреннән курку шул дәрәҗәдә канга сеңгәнме?.. Шуңа әсәрдәге соңгы абзац, трактор астына кысылып калган кешене коткармаулары да ышандыра мине. Чыннан да, авторның соңгы сүзләре дөп-дөрес. +Авторга рәхмәт әйтеп, исәнлек-саулык, иҗат уңышлары теләп калам. \ No newline at end of file diff --git a/QU/2016-11.txt b/QU/2016-11.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..5ff7979a4cd28384fbc3e33fb46be12afee35a55 --- /dev/null +++ b/QU/2016-11.txt @@ -0,0 +1,2553 @@ + +Данил +Салихов +ЧУКРАК +РОМАН +Чукракны, Гөлйөземе үлгәннән соң бер атнадан, чишмә буенда атасы белән анасы кабере өстенә үзе утырткан каеннарның юанрагыннан кисеп төшерделәр. Кесәсеннән авылдашларына язган хатын алып, хатта язылганча, шәригать кануннарына туры китереп, зиратка кертмичә, ике каен арасына - Мотавал хәзрәт белән Мөсәгыйдә абыстай уртасына җирләделәр. Халык таралгач, Нурбәк кабергә каен үсентесе төртте. Мифтах дога укыды. Җир өстенә беренче кар төште. +* * * +Ул көнне Мотавалның юан нарат бүрәнәләрдән салынган калай түбәле сигез почмаклы йортының биек коймалар белән әйләндереп алынган урыс капкалы ишегалды, гөж килеп, умарта оясын хәтерләтә: бишек баласыннан алып, соңгы теше белән дә бәхилләшергә өлгергән картына кадәр - бары да шунда иде. Җыелган халыкның авызыннан чыккан: "Аллам сакласын!", "Дошманыңа да күрсәтмәсен...", "Шул кирәк!", "Нишләргә инде?", "Актык кәҗәмне ашадылар...", "Аларсыз нишләрбез?.." - дигән елау, сыктау авазлары, көлү тавышлары белән кушылып, авылга терәлеп аккан елганың сөзәк ярларына бәрелә-бәрелә, киредән, кайтаваз булып, урамнарга, тыкрыкларга таралды, авылга шом салып, күңелдә авыр тойгылар тудырды. +Коймага менеп кунаклаган бер малайның кинәт кенә: +- Мулла абзыйны - хәзрәтне алып чыгалар! - дигән чәрелдек тавышына барысы да тынып калдылар. +Озак кына тынлыктан соң, ач яңаклы, нечкә, озын гәүдәле кырык-кырык биш яшьләр тирәләрендәге Гапсаттар: +- Алладан да, мулладан да курыкмыйлар. Эт симерсә, хуҗасына ташлана. Күрәселәрегез алда әле! Бу - әле баласы гына... Алда әле аның анасы, - дип, борын астыннан мыгырдана-мыгырдана, халык төркемен ера-ера, капкадан урамга атлады. +Төркем эченнән Кәҗә Шәрифулласы атылып чыкты да, Гапсаттар чыгып киткән якка карап, янаулы тавыш белән: +- Телеңә хуҗа бул, Гапсаттар, телеңә... - диде. +- Үз телем, Аллага шөкер, синнән әҗәткә алып тормадым. Нәрсә телим, шуны сөйлим, - дип җаваплады тегесе. +- Үзеңә дә шул көн килмәгәе, - дип, җөмләсен төгәлләмәкче иде Шәрифулла, - ишектән чалма-чапаннан Мотавал, төенчек тоткан Мөсәгыйдә абыстай белән хәзрәтнең яшь хатыны Мәсрүрә, алар артыннан Арслан белән Батырҗан чыкканнарын күреп, каушап калды. Бераздан, үз-үзен белештермичә, куркудан койрыгын бот арасына кыстырган эт кыяфәтендә, ишегалдын әйләнеп чыкты да, шатлык катыш пышылдау тавышы белән: +- Җәмәгать, тавышларны бетерик, чыгалар, - дип, халык арасына кереп югалды. +Арслан мылтык приклады белән Мотавалның ике калак сөяге арасына төртте: +- Әйдәгез, әйдә, тизрәк булыгыз, кызурак атлагыз! Ашка дигәндә, йөгерәйөгерә чыга идегез. +Мотавал, аркасына килеп бәрелгән мылтык прикладыннан алга сөрлегеп, баскычтан түбәнгә - җиргә тәгәрәде. Озак кына тын ала алмый ятканнан соң, күзен ачты. Башын күтәрә төште. Томанланган күз алдында торган ике пар кәкрәеп каткан кирза итекне күреп, карашын итек хуҗаларына - югарыга текәде. Аның күзләре, менә-менә үзенең - аларга сабак өйрәткән хәлфәләренең - йөзенә, битенә карап, тәһарәтләрен бозарга әзерләнгән кыяфәттә басып торган Арслан белән Батырҗанга төбәлде. Мотавал, торырга азапланып, өзек-өзек калтыранган тавышы белән: +- Гафу итегез, балалар. Бу көннең килүенә мин үзем гаепле. Сезгә сабакны тиешенчә өйрәтергә хәлфәлек булмаган миндә, хәлфәлек... Хушыгыз, авылдашлар! Бәхил булыгыз! Дөньялыкта кылганнар дөньялыкта калсын. Догаларыгыздан безне дә калдырмагыз, - диде. +Арслан мылтыгы белән Мотавалны янәдән төрткәләде: +- Әйдә, әйдә, атла! Синең вәгазеңне күп тыңладык, безнекен тыңларга вакыт. +Батырҗанның Арсланнан һич кенә дә калышасы килми иде: +- Әйдә, әйдә, тартынма! - дип, Мотавалны алга, капкага төртте. +Шәмсия әбинең, елаулы тавыш белән, бөкресен турайтмакчы булып: +- Нигә төрткәлисең аны, денсез! Ахырзаман пәрие! - дигән сүзләре, үзенә килеп бәрелгән Арслан җиленнән өзелеп, кайтавазны хәтерләтеп, һавага чәчелде. Әби, әлеге җилдән чайкалып китеп, Гыйльмулла картның кочагына ауды. Җанын саклап, капка ышыгында басып торган Гыйльмулла карт, куенына килеп кергән кешенең кем икәнен абайламыйча, күзләрен шытырдатып кыскан хәлдә, бар көченә кочаклап, яшьлегендә кызлар белән капка артында басып торган чакларын исенә төшереп, курка-курка гына, уйлаган хыялларым чәлпәрәмә килмәгәе, дип, күзләрен ачты. Биткә бит терәлгән җыерчыклы йөзне күрүгә, куркуыннан, чалбар балагыннан аягы буйлап җиргә тәгәрәгән бер-ике тамчы "су"ны сизми дә калды. +- Ә, син икәнсең әле. Кермәгән тишегең юк. Карга! +Халыкның дәррәү көлүеннән котылыр өченме, тиз арада үзен кулга алып: +- Шул безнең ише картларга гына көчләре җитмәсә, бүтәнгә тешләре үтми бу дуңгыз көтүчеләренең, - дип мыгырданды. +- Әйдәгез, әйдә, тизрәк! Өйләгә кадәр өязгә барып җитәргә кирәк. Боерык шундый. Атлар әзер. +Артта тыныч кына басып торган арык гәүдәле, көрәк сакаллы җитмешҗитмеш биш яшьләр тирәсендәге Зиннәтулла карт алар каршына чыкты: +- Ашыкмагыз әле, энекәшләр. Галимҗан энем, акылыңа кил. Егерме беренче елгы ачлыкта атаң Сәлимҗан ачтан үлгәч, син имгәкне ачлык тырнагыннан кем йолып калды?! Шушы мулла абзаң - Мотавал түгелме?! +Арслан, бөкресен турайта төшеп, Зиннәтулла картка укталып, Галимҗанга башы белән ымлады: +- Кара син моны, ә, Галимҗан?! Нинди акыллы! Кызганучан! +Кинәт кенә арбага сикереп менеп, үзенең бөкресенә чыбыркы сабы белән сукты. +- Ә син беләсеңме?! Минем бөкрем ничек чыкты?! Галимҗанның бөкресе каян килгән?! Менә шушы карт шайтанның җирен сөреп, сука тартып! Ә син беләсеңме безнең аңа шул егерме беренче ел өчен күпме түләгәнебезне?! Юк, белмисең? Белмисең шул! Белмисең! +Чыбыркысын һавада шартлатып: +- Кит күз алдымнан! Бәбәгеңне чыбыркы сабы белән чокып алганчы! Югал! - дип акырды. +Еларга җитешкән Зиннәтулла карт, кая керер тишек тапмыйча, бер алга, бер артка атламакчы булып, кулларын алга сузган хәлдә: +- Җәмәгать! Авылдашлар! Нәрсә карап торасыз?! Ник дәшмисез?! Нигә авызыгызга су каптыгыз?! Әйтегез бер сүз! - дип инәлде. +Халык арасыннан, аерылып, берничә ир-ат алга - Арслан каршына чыкты. Арслан арбадан алар алдына сикереп төште: +- Сәвит властеның боерыгына буйсынмыйсызмы?! Авылыгыз белән Себер китәргә телисез?! Ә син, Батырҗан, аягүрә нигә йоклыйсың?! Мөсәгыйдә карт абыстай белән яшь абыстай - Мәсрүрәне бирегә алып кил! +Батырҗан, Мөсәгыйдә белән Мәсрүрәне төрткәләп: +- Әйдәгез, әйдә, атлавыгызны белегез! - дип кычкырды. +Мәсрүрә, кабалана-кабалана, Арслан алдына тезләнде. Куллары белән Арсланның каткан, тузанлы итекләрен кочаклап, елый-елый: +- Калдыр мине? Калдыр! Аяк астыңда туфрак булыйм! Барысы да син теләгәнчә булыр! Барысын да син теләгәнчә эшләрмен! Җаның ни тели, боер гына, барысын да эшләрмен! - дип ялварды. +Арслан, Мәсрүрә кочагындагы итекләрен тартып ала алмый азапланып, елак тавыш белән: +- Кит әле, кит! Нишләвең бу?! Алыгыз, алыгыз әле үзен! - Көч-хәл белән Мәсрүрәдән арынып, маңгай тирен җиң очы белән сөртте. - Уф Алла! Җенләнә башлаган бу. +- Авылдашлар! Кызганыгыз мине. Минем гаебем юк. Мине ундүрт яшем тулар-тулмас бу карт шайтанга көчләп бирделәр. Мин гомерем буе бу көннең килгәнен көтеп яшәдем. Мин бу карт иблисне беркайчан да яратмадым. Мин яраткан кеше - әнә ул! Мин сине, бары тик сине генә яратып яшәдем. Арслан, минем синнән... - дип чәрелдәде. +Җыелган халыкның күпмедер өлеше, бигрәк тә яшьрәкләре, кычкырып ук көлмәсәләр дә, өлкәннәрдән оялып, битләрен каплап, кеше артына яшеренеп пырхылдаштылар, картлар исә, як-якларына төкеренгәләп, сукрана-сукрана: "Адәмнән оялмасалар да, Ходайдан куркырга кирәк иде..." - дигән сүзләр белән шаулашып алдылар. +Арслан, эшнең тирәнгә китүен сизеп, котылу чарасы эзләде. Көтелмәгән хәлгә аңгыраеп, озак кына аптырашта торганнан соң, күзе бура абзарның чормасына менә торган баскычның урта бер җиренә кунаклаган Миркасыймга төште. Тәне буйлап кайнар кан йөгерде. Елак тавышына калынлык билгеләре керде: +- Кит әле моннан! Әкиятеңне әнә диваналарга сөйлә! Әнә Миркасыйм үзеңне чормага - печәнлеккә алып менәргә баскычыгызны әзерләп, көтеп утыра. Үзеңнән унбиш яшькә яшь Миркасыйм белән печәнлектә, чормада адашып йөргәнеңне оныттыңмыни? Онытсаң, исеңә төшерербез! +Арслан, бераз арлы-бирле йөргәннән соң, азрак тынычлана төшкәч: +- Ярый. Ул әле яшь! Сабый гына. Бәлки, үз хатасын аңлар. Син дә, үз теләгең белән, Мотавалның байлыгыннан баш тартасың. Миркасыйм белән матур гына оя корып җибәрерсез. Без дә ярдәмебездән ташламабыз. Елап торган балаларыбыз юк. Өйләнмәгән. Шулай бит, Батырҗан?.. Ә, Галимҗан? Сәвит власте сезне, безне бәхетле итәргә дип төзелгән. Шулай бит, авылдашлар! +Аның бу сүзләрендә ниндидер сиземләү бар иде. Мотавал мулланың яшь хатыны Мәсрүрә абыстай Миркасыймнан күзен алалмый, үткән-сүткәндә аңа елышып, Миркасыймның "серкәсен" үзенә йоктырырга тели, кеше-фәлән юк вакытларда, аулаграк урыннарда хәтта, кочаклап, "приказчигым минем" дип, үбеп тә киткәли иде. Миркасыйм аның белән ачыктан-ачык очрашудан качса да, аулакта күрешүнең җае чыкканын көтеп кенә йөри, мулла абзасының ерак юлга, озак сәфәргә юл чыгасын ишетүгә үк, үзенең көткән минуты - абыстай куенына керү хыялы тормышка ашмасмы, дип, ашкына-ашкына, туры бия белән җирән бияне тәртә арасына кертә иде. +* * * +Халык янәдән аларның юлларын бүләргә дип алга атлады. Миркасыйм гына, аерым дәүләт кебек, "өйләнү" сүзеннән ләззәт табып, авызын җыеп алалмыйча, Мәсрүрәне кызгануын да онытып, рәхәтлек кичереп, киерелергә дип торып басмакчы иде, Арсланның револьвердан һавага атуыннан коты алынып, баскычтан егылып ук төште. +Зар-зар Кәрименең, ахылдап: +- Ах! Хараплар гына булдык. Кияү имгәнде! - диюен һәм Арсланның: - Артка, барыгыз да артка! - дигән сүзләренә, Миркасыйм, куркуыннан, күз ачып йомганчы дүртаякланып, баскыч буйлап абзар чормасына - печәнлеккә таба өч кенә атлады һәм юкка да чыкты. Бераздан чорманың челтәрләнгән ишегеннән ялтыраган ике күзе күренде һәм зәгыйфь тавышы ишетелде: +- Үзе баскычны куйдыра. Үзе ата. Мин минават! +Зиннәтулла, көрәк сакалын уң кулы белән сыйпап, Миркасыймга кызганулы карап: +- Әллә бу бала тулы түгел инде, - дип, үзалдына мыгырданып алды. +Төркем уртасыннан Кәҗә Шәрифулласы атылып чыкты: +- Җәмәгать, сез нәрсә... Алар бит үз белдекләре белән закон чыгарып йөрмиләр. Өстән ни кушсалар, шуны үтиләр. Ул кадәр надан, аңгыра булмагыз. Менә мин үзем - ундүртенче елда законга каршы баруның тәмен татыган кеше. +Төркемнән: +- Татысаң! Кадалып кит! Бар! Үзләренә кучер булып бар. Башың астыңа килгере! Шул сугышта бәреп үтергән булсалар, ичмасам, җан көеге булып яшәмәс идең, - дигән тавышлар ишетелде. +Кәҗә Шәрифулласы изүен куллары белән ике якка тартып ертмакчы булды: +- Син сүзеңне чамалап сөйлә, Мөхәррәм! Юкса... +Халык арасыннан Читән Мәчтиге, нәзек кенә тавышы белән: +- Шәрифулла! Чамалап, чамалап... Кыш бик салкын киләсе, ди. Озакламый - кыш. Соңгы күлмәгеңнән дә колак каксаң, кышны ничек чыгарсың?.. Мулла абзыйны да алып китәргә җыеналар. Ул киткәч, сиңа кереп күңел ачарга абзарындагы... Кереп йокларга мунчасы да калмаячак! - дип чәрелдәде. +Халык тагын сагайды. Тагын Арслан белән Батырҗан өстенә килә башладылар. +Мөсәгыйдә абыстай, авыр көрсенү белән: +- Кирәкми, авылдашлар! Җибәрегез! Юл бирегез! Безгә ярдәм итмәкче булып, кан, күз яше түкмәгез! Гөнаһыбыз Аллаһы каршында күп булгандыр. Без күрәсен эт күрмәс. Авылдашлар, кичерегез! Сезнең алда кылган гөнаһларыбыз булса, рәнҗемәгез, мәрхәмәтегездән ташламагыз. Кичерегез безне. Әй, Тәңрем, үзең ярлыкагыл!.. - диде. +Шәмсия карчык каткан бушлатының җиңе белән яшьле күзләрен сөртте. +- Хәзрәт, Мөсәгыйдә абыстай, бәхил булыгыз! Сез - Аллаһы Тәгаләнең үзеннән без фәкыйрьләрне аңлы, белемле итәргә җибәрелгән изге җаннар. Ходайның кодрәте киң. Ул сезгә юлдаш булсын. Үзенең рәхмәтеннән ташламасын. Ярабби, бер Ходай. Нишлик?.. диде, үксеп. - Көчебез җитми. Зинһар, безне каргамагыз... +Төркемдәге кешеләр дә аңа кушылды. Күпләр елый иде. +Арслан револьверын өскә күтәрде: +- Җиттеме сезгә, юкмы? Әгәр хәзер юл бирмәсәгез, нишләргә кирәген белермен. Галимҗан, ат белән өсләренә мен! +Бу мәхшәрне тыныч кына читтә күзәтеп торган Гыйльмулла карт: +- Менәрсез... Анысын булдырырсыз, - дип пышылдады. +Мотавал, калтырана-калтырана, үз-үзенә урын табалмый, күзе белән аяк астыннан нәрсәдер эзли, ара-тирә бер үк сүзне кабатлый: +- Алланың кодрәте киң. Алла... +Һәрвакыт халык күз алдында, алгы рәттә булырга омтылган, дөресрәге, черки кебек күзгә керергә әзер Шәрифулла, төркемнең алгы рәтендә басып торган баһадирдай Мофаззалның култык астыннан башын чыгарган да: +- Китап шулай диме әллә, мулла абзый? - дип шыркылдый. +- Кит, башыңны сугып ярырмын! Хахылдама, тинтәк! - дип кычкырды кемдер. +Мотавал сабыр гына: +- Кирәкми, Нурислам. Бу сүзләрне ул үзе әйтми. Җеннәре котырта, - диде. +- Әллә күзеңә җеннәр күренәме, хәзрәт? +- Күренә шул. Әллә сиңа күренмиме, Шәрифулла? +- Юк! +Мотавал сабыр гына, Арсланга күтәрелеп карап: +- Әнә! Камчысын, чыбыркысын тотып каршыңда басып тора, - диде. +- Әллә өшкерәсеңме, хәзрәт? +- Юк! Озакламый алар өшкерә сезне, Шәрифулла. +Батырҗан, ачуыннан, чыбыркы сабы белән үзенең каткан итек балтырына сукты: +- Бетте! Мулла абзыкай, сезнең власть бетте! Сәвит власте килде. Сәвит власте күрсәтә әле сезгә күрмәгәннәрегезне, кулак-мулла калдыклары!.. +- Энем Батырҗан, җибәрегез инде! Бераз бездән - авыл картларыннан +- Шулаймы? Җибәрикме, Гыйльмулла абзый?! Күп тел яшердек, сездән оялыр туныбыз тузган. Беләм мин сезне. Сине дә бик яхшы беләм, син үзең дә - кулак! Ни өчен хәзрәтне яклаганыңны да беләм. Шулай түгелме, Галимҗан? +- Үзләренә чират җиткәнне сизәләр. Тишегенә су салынган йомрандай кыланалар, - диде тегесе. +- Алланың биргәненә шөкер, сезнекен урламадык, Галимҗан. Гөнаһланма! Үз хәләл көчебез белән таптык. Син җил чыгарып йоклап ятканда, без инде эшләп арыган идек. +- Сөйлисе юк инде, Гыйльмулла, сөйлисе юк. Их, шушында хәзрәтнең уллары булса... - дип ахылдады Зиннәтулла. +Арслан, Зиннәтулланы тотып ашардай булып: +- Кайсы малаен әйтәсең, Зиннәтулла абзый?.. Теге, патша хезмәтенә китеп, тәре тагып кайтканынмы, әллә аклар ягындагысынмы?! - дип кычкырды. +- Мин аларның кайсы - тәре таккан, кайсы - кызыллар, кайсы аклар ягында сугышканын белмим, кем, энем Арслан. Әмма саңгырау колагыма, Мотавалның бер оланы - кызыллар ягында бик зур кеше икән, дигән сүз чалынды. +- Әнә шул тәре тагып кайтканы - Нуриәхмәте була инде аның, Зиннәтулла абзый. Кечкенәсе - атасына каршы сугышып йөри торганы. +- Ялгышасың. Минем бер улым да үземә каршы сугышмый. Ярар. Авылдашлар, безгә кузгалырга вакыт. Ашыйсын - ашадым, яшисен - яшәдем, дигәндәй... Нахакка рәнҗеткән булсам, кичерегез. Үз гөнаһым үземә булсын. Минем... - диде хәзрәт, сәер тынычлык белән. +- Хәзрәт, үзең дә безгә рәнҗеп китмә. Сабакка өйрәттең, авыр вакытларда ярдәм кулын суздың, - халыкка күтәрелеп карап, - шулай бит, җәмәгать?! - диде Нурислам. +Халыкның күпчелеге, гөр килеп: +- Шулай, шулай! Бик дөрес, Нурислам абзый! - диештеләр. +Батырҗан гына мәкерле елмайды: +- Кычкыртып талаган чакларың да күп булды. +- Их энем, энем... Егерме беренче елгы ачлыкта шушы Мотавал абзаң булмаса, әллә кайчан гүр иясе була идең бит син, иблис!.. +- Ялгышасың, Зиннәтулла, ялгышасың. Мин - Мотавал түгел, Ходай саклаган аны, Ходай! Иң үкенечлесе шул. Шушы җирдә туып, шушы җирдә үсеп, туган җиребездә җан биреп, туган туфрагыбызга күмелмәбез микәнни? +- Тәкъдиргә шулай язылгандыр, атасы. Нишлисең, Ходай шулай кушкандыр, - дип сүзгә кушылды абыстай. +- Соңгы үтенечем, соңгы васыятем шул, авылдашлар: Аллаһы Тәгаләдән ераклашмагыз, аң булыгыз! Алласыз җирдә беркайчан да бәхет, шатлык, изгелек булмаячак. Укыган, кылган догаларыгыз Хак Тәгаләгә ирешеп, ахирәттә оҗмах ишекләрен ачып кереп, бергә-бергә оҗмахта очрашырга насыйп итсен, ярабби, бер Ходам! +Халык бер тавыштан: +- Амин, хәзрәт! - диеште. +Мотавал бер-ике адым алга атлады. +- Сезгә булган соңгы үтенечем шул. Шушы туган җиремнең бер уч туфрагын алырга рөхсәт итегез. +Зиннәтулла карт, җиргә иелеп, учы белән туфрак алды. +- Әйдәгез, Гыйльмулла, Мөхәррәм. Мостафа яшьти, син кайда? +Авыл аксакаллары Мотавал каршына килделәр. Мөсәгыйдә абыстай Зиннәтулла карт учындагы туфракны кулъяулыкка салды. Мотавал, кулындагы туфракка озак кына карап торганнан соң: +- Газиз ата-анам җире, ни көтә сине? - дип иңрәде. +Мотавал туфраклы кулъяулыгын учына кысты. Арслан аны каты гына этеп җибәрде, Мотавал алга таба сөрлегеп китте. Кулъяулыктагы туфрак җиргә чәчелде. +- Хәерлегә булсын. Туфрактан туфракның да аерыласы килми. Хуш, туган туфрак! Хуш, туган җирем! Бәхил булыгыз, авылдашлар! Әйдә, әнисе. +Теләр-теләмәс кенә ыңгырашып ачылган урыс капкасыннан авыл хәлфәсе урамга атлады. Аңа халык иярде. Халыкның елау, сыктау, көлү авазлары, урамнарга сыеша алмыйча тау итәкләренә ятып, үзәннәргә тулып, үзәкләрне өзәрлек кайтаваз булып, шактый вакытлар авыл өстендә чыңлап эленеп торды. +Нургата, Мотавалдагы төпчек кызын - Мәсрүрәсен сөргеннән саклап калыр өчен, волостьтан кайтып кермәде. Кеше күзенә бәрелә торган байлыгыннан үзе теләп баш тартса, үзе генә белә торганын, кара көнгә дип, тирәнгәрәк яшерде. Ничек итсә итте, кызын, Мотаваллардан аерып, сөргеннән алып калды. Дөньяның кемнәр кулына калачагын сизгән Нургата, төннәрен кызы - Мәсрүрәсе янына мунчага Арсланның килеп йөргәнен белсә дә, күрмәмешкә, сизмәмешкә салынды. +Беркөн шулай урамда Арсланның, астыртын елмаеп: +- Нургата абзый да мунчасын ягып җибәргән. Хәзрәт киткәч, кызының аркасын кем юадыр инде, - дигән соравына, як-ягына каранып, кеше-фәлән юклыгын тикшерде дә: +- Борчылма, энем. Авыл хәзрәтсез дә, хәсрәтсез дә тормый ул. Берсе китсә, икенчесе табыла, - дип җаваплады. +Арслан, борынын җыерып, елмая төште: +- Шәп бабай син! Зирәк бабай! +- Тормыш бу... Синең дә балаларың булыр. Мотавал балаларының да балалары туар. Дөнья - куласа, бер әйләнә - бер баса! Өметсез - шайтан, дигәннәр. Кем белә... Дөньялар үзгәреп, бәлки, безнең оныклар да сезнең бакчага йөрер әле. +- Усал син! Мунчаң янына бәйләгән этең кебек усал! +Нургата, Арсланның тел төбен бик тиз аңлап, шул ук кичне усал Алабаен мунча кырыннан ишегалдына кертте, кызы Мәсрүрәнең мунчага керү вакытын соңгарак күчерде. Янәсе, мунчага иң соңгы булып кергән кеше мунчаны юып, чистартып чыгарга тиеш. Моңа Нургата хатынының көче җитми. Мәсрүрә яшь. Бу эшне ул башкарырга тиеш. +Нургата хатыны кызының кырын эшләрен сизеп, белеп торса да, әле генә Мотавал куеныннан төшеп калган Мәсрүрәсен Арсланга тагып булмасмы, дигән уй белән, иренә әйтергә куркып йөрде. Нургатасы авызыннан мондый сүзнең чыгуына шатланып: +- Безнең әтисе гомере буе зирәк, акыллы булды инде ул, - дип, иренең башыннан сыйпады. +Гарьлегеннән шартлар хәлгә җиткән Нургатага моннан да зуррак түбәнлек юк иде. Ул тешләрен кысып: +- Нәрсә?! Әллә сине дә соңгы мунчага җибәргән чакларым булдымы? - дип, башыннан кулларын сыпырып төшерде дә, ишекне каты итеп ябып, урамга +Колактан-колакка күчеп: "Мотавал мулланың ундүрт яшьлек самавырчы малае Миркасыйм хәзрәтнең яшь хатынына - Мәсрүрәсенә чүпрә салган икән", - дигән хәбәр тулысы белән дөреслеккә туры килмәсә дә, авыл халкының сүзендә дә әзме-күпме хаклык барлыгын раслап, яшь абыстай көннән-көн түгәрәкләнде, иреннәре тулыланып, бит алмаларына тут кунды. Туачак бала Миркасыймныкы булмаса да, халыкны ул нахак бәла ягудан үз ялгышы - яшь абыстай куенында бер-ике кич йоклап чыгуы белән коткарды. Беренчедән, бу - Арсланга котылу өчен уңай булса, икенчедән, Арсланның кызларын барыбер кияүгә алмаячагын белгән ата белән ана өчен дә кулай иде. Ничек тә Арсланга кияүгә чыгарга өметен өзмәгән Мәсрүрәнең генә моның белән килешәсе килмәсә дә, кая барсын. Көннәрдән бер көнне Ислах, дөньяга туачагын сиздереп, корсакка типте. Миркасыймны Мәсрүрәгә бала туасы булганга күрә мәҗбүриләп өйләндерделәр. Миркасыймның атасы Нуркасыйм да каршы килмәде. Гаиләсендә бер кашык кимер. Мәсрүрә шул сабыйны ир итеп саный икән, нигә каршы килергә. Ачка үтермәс. Мәсрүрәнең ата-анасы, агай-энеләре дә таза тормышлы. Җәйгә, әнә... Нургата, Арслан аркасында колхозга бирми саклап калган бура абзарын читкә мүкләп һәм сипләп салып, үзләрен башка чыгарырга да уйлый икән. Бала туган йортта икенче балага да ризык табылыр әле, дип, улын өйләндерергә булды. Озак та үтмәде, ике атна дигәндә, бабасы Нургата нигезендә Ислахның тәүге авазы дөньяга сөрән салды. +Кояшлы матур көн иде. Миркасыймны уйнаган җиреннән чакырып керттеләр. Кендек әби чаршау артыннан яңа туган сабыйны, ата буласы кешенең күлмәгенә төреп алып чыгып, Миркасыймга тоттырганда, янәшәсендә Мәсрүрәнең өрлектәй өч абыйсы: +- Кияү, төшереп җибәрә күрмә, кияү, - дип, кулларын сузып, ярдәмгә әзер торалар иде. Шул көннән башлап, Миркасыйм - Мәсрүрәнең уң ягында, Ислах сул ягында йоклый башладылар. Атаның малаеннан көнләшкән чаклары да күп булды. Күкрәк аркасында да ыгы-зыгы чыккалады. Бу мәсьәләдә аңлату эшләрен аңа бабасы Нургата башкара иде: +- Кияү, сабыйга күкрәк ризык өчен, имәр өчен кирәк. Ә сиңа... Уйнар өчен. Акыллы бул инде. Көнләшмә. Тешләмә хатыныңның күкрәген. Балаңны ачтан үтерәсең бит. +Ашау - байдан, үлем - Ходайдан, дигәндәй... Миркасыйм өчен иң авыры - бала карау. Ул бала салынган арбаны сөйрәп урамга чыга да, баласын карарга да онытып, онытылып, үз яшьтәшләре, урам бала-чагасы белән кәшәкә сугып, әбәк уйнап көн уздыра. Мәсрүрә аны көнаралаш яшьтәшләре алдында мәсхәрә итеп өенә алып кайтса да, Миркасыймының кыска гомерле икәнен сизгәндәй, беркемнән дә кактырмады, суктырмады, беркемгә дә көләргә ирек бирмәде. Баласы яшендә генә булса да, ир итте. Өендә ялгыш кына савыт-саба шалтыраса, ишек катырак ябылса, урындык, эскәмия ауса, берәр җире бәрелеп күгәрсә, урам буйлап, мактанып: "Ирем - Миркасыймым кыйнады әле", - дип, очраган бер кешегә сөйләп, шуннан ләззәт таба иде. +Миркасыймы кырык өчнең көзендә сугышка китте дә, күп тә үтмәде, үле хәбәре килде. Хат ташучы өчпочмаклы хатны китергәндә, ул өенең нигезенә туфрак өя иде. Кулына хатны алуга, Мәсрүрә тетрәнеп куйды. Кулындагы агач көрәге белән тиз-тиз хәрәкәтләр ясап, үзалдына сөйләнеп, борын астыннан мыгырданып: +- Мондый вакытта кеше үләмени, мондый кызу эш вакытында кеше үләмени?.. - дип, нигезен күмүне дәвам итте. Атасыннан... Юк, бабасыннан калган, сарык тиресеннән кечерәйтеп тегелгән кырык ямаулы тун кигән Ислахының янына килеп басканын тоеп, айнып туктап калды. Бердәнберен күкрәгенә кысып, үксеп елап җибәрде. +...Ислах чибәрлеккә дә, буй-сынга да дан булмады. Тукмак борын, яссырак бит. Җилкә дә әллә ни киң түгел. Атасы Миркасыймга да, бабасы Нургатага да охшамаган. Укыганда да әллә ни шаккатыра алмады. Бер елын утырып та калды бугай әле. Аңарда авылның икенче бер кешесенең холкы, чалымнары иде. Теле телгә йокмас, алдакчы, аферист. +* * * +Мотавалларны озатканнан соң өч-дүрт ай да үтмәде, Арсланны районга чакыртып, иртәгә авылга колхоз төзү өчен вәкил килә, Мотавал мулланың өен бушатып, халыкны җыеп, җыелыш үткәрерлек итеп әзерләргә, ул йортта колхозның идарәсен урнаштырырга, дигән боерык һәм байрак тоттырып, кире авылына озаттылар. Арсланның шатлыгы эченә сыймады. Авылына кайтып җиткәнче, ул байракны ун тапкыр сүтте, ун тапкыр күкрәгенә кысты, иснәде, ун тапкыр төрде. Шатлыгыннан елап та алды. Куен кесәсендәге боерыкны да игътибарсыз калдырмады. Кесәсеннән чыгарып, тегеләй әйләндерде, болай әйләндерде, укый-яза белмәгәненә һич тә исе китмичә: +- Мондыйларны күп... күргән инде, - дип, кесәсенә салды. +Урман аланына кергәндә, ул инде, хыялы белән, Мотавалның байрак эленгән сигез почмаклы, калай түбәле йортының зур бүлмәсендә, өстәл артында рәхәтлек кичерә иде. Атының пошкырганына айнып, күзләрен ачты. Каршында уфалла арбасына чыбык-чабык төягән, җитмеш җиде ямаулы күлмәк, алача ыштан кигән, янгыннан соң каралтыда янып бетмичә берән-сәрән очлаеп, тырпаешып калган койма, абзар баганаларын хәтерләткән сирәк-мирәк тешләрен "ялтыратып" басып торучы Шәмсия әбине күреп, чак кына атыннан егылып төшмәде. +- Шәмсия?! Син нәрсә?! Патшаны бәреп төшердек, дигәч тә, бу урманның хуҗасы юктыр, дип уйлыйсыңмы?! Бар аның хуҗасы! - Байракны сүтеп, җилкәсенә салды. - Менә аның чын хуҗасы! Ишетсен колагың! Бүтән минем урманда эзең булмасын! Хәзер үк бушат! - дип акырды. +- Тукта әле, кем, энем Арслан. Син бик тиз баегансың түгелме соң? Төн чыкканчы җон чыккан, дигәндәй, кинәт кенә баерга мине дә өйрәт әле. +- Менә минем кебек ач-ялангач, салкын акупларда ятып рвәлютциә яса, панимаешли, баерсың. +- Ярар инде алайса. Урманыбыз чит-ят кешегә түгел, үзебез кебек хәерчегә калган икән. Шундый калын урманы булган кеше Шәмсия уфалласындагы бер күтәрәм чыбыкны күпсенмәс әле. +- Ярар! Телеңә салынма! Иртәгә мине авыл рәисе итеп куярга килгән район вәкиле алдында җавап тотасың килмәсә, хәзер үк бушат! Мотаваллар янына Себергә озатырга да күп сорамам. На, малкай, - дип, атының итегенең үкчәсе белән корсагына бәреп, атын куалады Арслан. +Шәмсия, үзалдына сөйләнә-сөйләнә: +- Ярар. Булды, булды, аңладым. Беләбез. Хәерче баеса, чабатасын түргә элә. Син кайтып кергәнче, мин турыдан гына кайтып җитәм әле, - дип, тәртә арасына керде. - Әйдә! На, җенле Шәмсия! Җеннәреңне җик тә, кушаяклап, авылыңа җилдерт! - Арслан ашыгып, урман караңгылыгына кереп югалды. +Урманны чыгып, авыл капкасына якынлашуга, үзенең кемлеген белдерергә теләп, байракны авылдашлары күрерлек киң җәеп, кырыйга чыгарып тотты. Кызу эш вакыты булганга күрә урамнарның бушлыгына эче пошып, аратирә кычкыргалап, атын куган булып, авылдашларының игътибарын үзенә юнәлтмәкче иде дә, аның акырган тавышына күнеккән халык урамга борылып та карамады. Капка төбендә басып торган, моңарчы байракны ашъяулыктан аермаган авылның бердәнбер диванасы Имамның: +- Арслан абый, әллә чүпрәк сатучы килгәнме? - дигән шат тавышы ишетелде. +Арслан, урамда җан әсәре булмавына, шатлыгын уртаклашырга авылының бердәнбер кешесе - анда да дивана чыгып басканына үртәлеп: +- Килгән! Сата! Анаңны да, атаңны да сата! - дип акырды. +- Әткәй белән әнкәй кирәкми. Боларыннан да туйган. Орышалар. Ыштан кирәк. Күлмәк кирәк. Өйләнергә хатын кирәк, - диде Имам, күлмәк ертыгыннан шатыр-шотыр корсагын кашып. +* * * +Арслан төне буе йоклый алмады. Хыялы белән Мотавалның өендә саташып йөрде. Өстәлне әле болай, әле тегеләй куеп карады. Районнан алып кайткан байракны бер - баскыч өстенә, бер өйнең кыегына элде. Аннары сугышта ялгыш, очраклы гына, командир бүлмәсенә кергәнен исенә төшереп, шатлыгыннан көлеп җибәрде. Анасының: "Әллә саташасың инде. Ярты төн уртасында шаркылдап көлеп ятасың! Бастырыласың бугай, бисмиллаңны әйтеп, борылып ят әле", - диюенә: +- Юк. Төш күрдем, - дип акланды. Командир бүлмәсендә байрак нәкъ командир утырган кәнәфинең артында эленеп торуын исенә төшереп: - Нигә?! Мин дә иртәгәдән командир булам лабаса. Минем командирлардан кай җирем ким, - дип, байракны үзе утырасы кәнәфинең артына элмәкче булды. +- Юк! - диде ул, үзе дә сизмәстән, кинәт кычкырып. +Тавышка әнисе торып утырып: +- Нигә акырасың?! Нәрсә юк?! Алладан ераклаштың. Җеннәр белән саташасың. Мәчетне ябып, көфер почмагы ясарга уйлыйсың! Саташасың! Бастырыласың! Йокла! - диде. +- Рәхмәт! Күп йокладым. Син йокы симерт! - дип кычкырды улы. +Байракның икәү булмаганына үртәлеп, иртәгә районнан килгән вәкилдән тагын берәрне сорарга тәвәккәлләп, юрганын башыннан ук бөркәнде. Йоклый алмады. Шыбыр тиргә батып, юрганы астыннан чыкты. Тәрәзәдә таң сызылып килгәнен күреп: +- Ярый, торырга кирәк. Минем, Мәликәнеке кебек, эшем бетмәгән. Муеннан эш көтә, - дип, мыгырдана-мыгырдана, киенеп чыгып китте. +Арслан түбәгә менәргә баскыч сөяп маташканда, берәм-берәм, Батырҗан, Галимҗан, Гөлйөзем дә килеп җитте. +- Йоклап йөрисез, иптәшләр. Йоклап. Озакламый, районнан вәкил килеп җитә. Безнең бер эшебез дә эшләнмәгән. Арт саныгызга кояш төшкәнче йоклыйсыз! Ничек уйлыйсыз: җыелышны өйдә үткәрәбезме, әллә ишегалдындамы? +- Минем уйлавымча, ишегалдында үткәрү дөресрәктер. +- Батырҗан, әйтимме бер сүз? Син уйлавын уйлагансыңдыр да, син уйлаганнан бер нәрсә дә үзгәрми шул. Моннан соң менә мин ничек уйласам, шулай булыр. Җыелышны өйдә, кәнсәләрдә - минем бүлмәдә үткәрәбез. +- Әйттем исә кайттым. Халык сыярмы соң? +- Сыяр! Сыйдырырбыз! +- Халык сыймыйча, районнан килгән вәкил алдында кыен хәлгә кала күрмә, диюем генә. +Арсланның бар хыялы - районнан килгән түрә белән беррәттән, янәшәсендә, үзенә булачак бүлмәдә утыру булса да, җыелган халыкның бүлмәгә сыймау куркынычы шикләндерә иде. Вәкил алдында шелтә алудан шүрләп, төссез, бернинди дә мәгънә аңлатмый торган нурсыз, аңлаешсыз күзләре белән Батырҗанга карап елмайган булып: +- Шаярттым! Өстәлне ишегалдына чыгарыгыз, - диде. +Галимҗан белән Батырҗан идарә урнашкан йорттан озын өстәл алып чыгып, баскыч төбенә куйдылар. +- Галимҗан, йоклап китәсең бит инде. Бар, тизрәк халыкны җый! +Галимҗан алан-ялан каранды да: +- Була ул, - дип, урамга чыгып йөгерде. +- Ә син, Батырҗан, эскәмияләр ташы! Мин районнан алып кайткан байракны эләм. Гөлйөзем, нәрсә аягүрә йоклап торасың?! Бар! Өстәлгә комач постау җәй! +Алар әзерләнгән арада, үзара гәпләшеп, шау-гөр килеп, ишегалдына халык җыела башлады. Кайберләре аптырашта, кайсыларыдыр көлә. Читән Мәчтиге генә, диванага сабышып: +- Нәрсә булган соң, җәмәгать?! - дип сорады. +Мәчтикне өнәп бетермәгән Гапсаттар, сүз юктан сүз булсын, дигәндәй: +- Бушка шикәр өләшәләр, - дип куйды. +Җыелган кешеләрнең күпчелеге көләргә тотынды. Урамнан Аю Кәрименең капка тәләкәсе кадәрле генә сакау малае килеп керде дә бөтен ишегалдына ишетелерлек итеп сөрән салды: +- Килделәл! +Төркем икегә аерылып, уртадан юл ачылды. Ишегалдына күн тужуркадан, күн фуражкадан, галифе чалбар, хром итек кигән, кыр сумкасы аскан Минһаҗев, аның артыннан шундый ук киемнән Нуриәхмәт килеп керде. Авылдашлары, Нуриәхмәтне күреп, умарта күчедәй гөжелдәп алды. Кайберләре, сискәнеп, артка чикте. Кайсыларыдыр, кызыксынып, Нуриәхмәтне якыннанрак күрү теләге белән, алга чыктылар. +Арадан берәү: +- Карагыз әле тегене, "янарал" булып кайткан түгелме соң? Алдатамы соң! Мулла баласы әле ул! - дип кычкырды. +Икенче берәү: +- Менә хәзер күрмәгәнегезне күрсәтәчәк, - дип өстәде. +- Күрсәтә, дип, мин гомерем буе Мотавал хәзрәткә зыян китергән кеше түгел, - дип чәчрәп чыкты Чөлдерек Гафиятулласы. +Арслан сигезгә бөгелеп, башын иеп, ике кулын сузды: +- Исәнмесез, иптәш Минһаҗев! +Минһаҗев, көр тавыш белән: +- Исәнмесез, иптәшләр! - диде. +- Аллага шөкер! Әлегә зарланмыйбыз, кем... Иптәш! Район кунагы. Хак бит, Гыйльмулла яшьти. Зарланырлык түгел бит. +- Шулай, Нурислам. Әлегә зарланырлык түгел, - дигән тавышлар ишетелде. +Кәҗә Шәрифулласы, ялагай тавыш белән: подполковник... то есть полковник?.. Полковник! - дип, Минһаҗевка кулын сузды. +Арслан, Шәрифуллага карап: +- Әй син, кәҗә, күземнән югал! Кемгә әйтәләр! - дип пышылдады. +Шәрифулла, һаман әрсезләнеп, ялагай тавыш белән ике кулын сузып: +- Исән-имин килеп җиттегезме, иптәш полковник. То есть подполковник! - дип кычкырды. +Минһаҗев, Шәрифулланың наданлыгыннан көлеп, нәкъ аныңча итеп ике кулын биреп: +- Рәхмәт! Тувариш, рәхмәт, - дип күреште дә өстәл артына атлады. +Шәрифулла, район вәкиленең кулын кысу бәхетеннән исереп, кая басканын белмичә, аңа иярде. Батырҗан, Шәрифулланың башындагы бүреген алып, артка - ишек төбенә ыргытты. +- Сиңа әйттеләр түгелме? +Шәрифулла: +- Ысылдама миңа, ата каз! Күрмисеңмени, ул - минем күптәнге танышым. Ике кулын биреп күреште! Хәзер тигезлек. Ур-ра, рвәлүтсия җиңде! - Минһаҗевның алдына чыкты да, уң кулы белән өстәлгә күрсәтеп: - Түргә, түргә рәхим итегез, иптәш нәчәльник! - дип өтәләнде. +Галимҗан астыртын гына, Минһаҗев күрмәгәндә, Шәрифулланы иңсәсе белән халык арасына төртеп җибәрде. +- Ычкын күз алдымнан! +- Нигә төртәсең син мине? Кая сез сөйләгән тигезлек? +Шәмсия әби, аптырап: +- Моның шикәре күренми ләбаса, - дип сөйләнде. +Халык гөр килеп көлешеп алды. Зиннәтулла, Шәмсиянең колагына, халыкка ишетелерлек итеп: +- Шәмсия, төенчегеңне тыгып куй. Бу юлы оныткан ул аны, - диде. +Минһаҗев җайлап кына өстәл артына кереп басты. Фуражкасын салып, кулъяулыгы белән маңгаен сөртеп алганнан соң: +- Иптәш Мотавалов, нәрсә аптырашта калдыгыз?! Минем яныма узыгыз. - Уң ягында басып торган Арсланга карап: - Иптәш, Мотаваловка урын бирегез! - диде. +Арслан, теләр-теләмәс кенә читкә китеп: +- Нуриәхмәт, син нәрсә, чит кеше кебек басып торасың? Түргә үт, түргә, - диде. +Нуриәхмәт Минһаҗев янына кереп баскач, ул: +- Булыр, иптәшләр, шикәре дә, икмәге дә булыр. Шулаймы, иптәш Мотавалов, - дип, Нуриәхмәтнең иңсәсеннән какты. +Арслан, сигезгә бөгелеп, ялагай хәрәкәтләр ясап, муенын суза төшеп: +- Башлыйбызмы, иптәш Минһаҗев? - дип куштанланды. +Минһаҗев ризалык белдереп баш селкеде һәм Нуриәхмәткә, утырабызмы, дигән хәрәкәт ясады: +- Иптәш Мотавалов, рәхим итегез! +Нуриәхмәт сабыр гына район вәкиленең утырганын көтте. Ул утырганнан соң гына утырды. +- Җәмәгать! Дөресрәге, иптәшләр, авылдашлар! Таныш булыгыз, волостьтан килгән кунагыбыз, яңача әйтсәк, район вәкиле, Галәү иптәш Минһаҗев! - Арслан кул чаба башлады. Кул чабарга иренеп утырганнарга усал караш +- Мин аны Чталин иптәш дип уйлаган идем... +Гыйльмулла карт, пышылдап: +- Тик кенә утыр инде, Шәмсия. Чталин иптәшнең мыегы бар, - диде. +- Әби, Сталин иптәшнең авыл саен йөрергә вакыты юк. Менә шуның өчен ул мине бирегә җибәрде дә. "Иптәш Минһаҗев, барып, барысына да аңлатып, сөйләп кайт", - диде. Мин сөйләгән сүзләрнең барысын да бөек атабыз Владимир Ильич Ленин һәм Сталин сүзләре дип кабул итәрсез. +Арслан кыңгырау шылтыратты. +- Җәмәгать, тавышларны бетерик. Кунакка хөрмәт дигән нәрсә булсын. +- Әй, кыңгырау чыңлагач, бигрәк күңелле булып, яшь чакларым искә төшеп китте, - дип кеткелдәде Шәмсия карчык. +- Нәрсә, Шәмсия, әллә кияүгә чыккан чагың исеңә төштеме? +- Шәмсиянең кыңгырау тавышлары күп булды инде аның. Мин белгәне генә дүртәү! +- Ялгышасың, Гыйльмулла энем, өчәү генә. Ике-өч ел саен үлделәр дә тордылар, үлделәр дә тордылар. Мозаффарым ундүртенче елда сугышта һәлак булды. Ә Исмәгыйлем... +Арслан, утырган җиреннән торып: +- Җитте инде сезгә. Үлгән ирләрегезне санарга килмәдек ләбаса. Тавышны бетерик. Сүз иптәш Минһаҗевка бирелә, - диде. +Минһаҗев урыныннан торды: +- Җыелышның беркетмәсен кайсыгыз язып бара? +Шәмсия әби: +- Әнә Арслан безнең бик оста. Беркемгә дә авыз ачарга ирек бирми. Телгә басарга гына тора, - диде. +- Ни бит әле, иптәш Минһаҗев, мин үзем җыелышны алып барырмын дигән идем. Менә иптәш Батырҗан язып барса, сез ничегрәк уйлыйсыз? +- Укый-яза белмәгәнемне беләсең ич инде. Әнә Галимҗан булдыра ул эшне, - диде Батырҗан, авызын турсайтып. +- Син нәрсә, әлифне таяктан аера белмим. Булмый миннән, - дип кул селтәде тегесе. +- Юк, аннан булмый. Мондый очракта минем - Шәрифулла абзагызның фикерен тыңлагыз. Аңгыра лабаса ул! Аңгыра булганга, мулла сабагына да йөртмәделәр аны. Булдырса, Арслан булдыра инде аны. Ул көне-төне, сәвит башлыгы булырга тырышып, бишкә ярылырдай булып йөри. - Озак кына чыраен чытып, муенын кашып, уйлаган булып торды. - Хотә... Юк, аннан да булмый, иптәш нәчәлник. Чыбыркыны утыз ике чаттан менә дигән итеп үреп бирә ала, әмма укый-яза белми. Чеп-чи надан! - дип кычкырды. +- Үзең яз! Ике сүзнең берендә: "Мин - авылда бердәнбер укымышлы кеше!" - дип авыз чайкыйсың. +- Уйлап чыгарма. Минем белән булышуыңны ташла, Арслан. Мин сиңа Батырҗан да, Галимҗан да түгел. Тешләрмен, тешләгән җирдән өзәрмен! - дип чәрелдәде Шәрифулла. +- Шәрифулла, нигә, теге заманда син йөрдең түгелме соң? Староста үлгәч, минем грамотам җитәрлек, мине староста итеп куегыз, дип. Күпме вулыс юлын таптадың! +- Минме?! Син нәрсә, Зиннәтулла?! Үз акылыңдамы?! дип, үзең сөйләп йөрдең ләбаса. Сүзем ялган булса, әнә Гыйльмулла үлмәгән, ул сүземне раслар. +- Булды, булды андый хәл, Зиннәтулла. Хак сүз. Ундүртенче елгы сугышта да писер булдым, дип сөйли идең. +- Каян беләсез? Бәлки, мин секретный телдә язганмындыр! +Чынында, Шәрифулла герман сугышы тәмамланырга ике атна чамасы кала сугышка алынып, бер немец та күрмичә, атна-ун көннән әйләнеп кайткан иде. +- Бәйләнмәгез инде шуңа. Кәҗәләр теленнән гайре берни дә белми ул! - дип чәрелдәде Мәчтик. +Халык гөр килеп көлешергә тотынды. +- Әй, кем сөйли бит, кем сөйли... Мәчтиккә дә тел чыккан! Мин Кәҗә булсам, син - Читән! +Шәрифулланың иң үртәлгәне - үзенә "кәҗә" дип әйтүләре иде. Яшьтәшләре сакал-мыекка күмелгәндә, аның битендә ялгыш кына ник бер төк булсын. Хатын-кызныкы кебек шоп-шома йөз, авылның Алабай Шәмсиясенекеннән дә нечкәрәк тавыш, уйнаклап торган арт сан, кәҗәнеке сыман алан-йолан карана торган күз, үткер караш... +Шәрифулла гомерендә дә хатын-кызга күтәрелеп карамады. Җитмәсә, шул килешсез кыяфәтенә өстәп, үз-үзенә, "кәҗәгә дә Ходай сакал биргән, мине шуннан да мәхрүм иткән", дип сөйләнеп йөреп, кушамат та тактырды. +Авыл халкының телендә Мәснәви дигән исем дә юк, "Читән Мәчтиге" дигән кушамат кына бар. Аның исемен авылның берничә картыннан башка беркем дә хәтерләми, һичкем дә белми. Мәснәвинең нәсел башы - элек-электән тирәякта дан тоткан, талдан читән, каз оясы, әрҗәләр, бала арбалары, байларга тарантас, өстәл, урындыклар үргән осталар - Коләхмәтовларга барып тоташа. Шул хезмәтләре өчен аларны "читән мастеры" дип атаганнар да. Тора-бара, нәселдән килгән һөнәр кулдан-кулга күчә-күчә вакланган, кул киткән. Мастер - Мәчтирга, ә Мәчтир - Мәчтиккә әйләнгән. +Шәрифулла башын селкеп торды да: +- Сез наданнар белән ерак китеп булмас, - дип, халык арасына кереп югалды. +- Әйдә, әйдә, Арслан энем, син хуҗа булырга җыенасың, дилбегәне чит кешегә тоттырма. Аллам сакласын, мәхрүм булып калуың бар. Үзең күрәсең, җил борылырга тора, - диде Зиннәтулла. +Шәрифулла, халык арасыннан башын чыгарып: +- Зиннәтулла, телеңне әрәм итмә. Булмый, булмый ул аңардан. Үзе көткән кәҗәләрне дә йә Нуриәхмәттән, йә Галиәхмәттән саната иде ул. +Минһаҗев кыңгырау шалтыратты: +- Тынычланыгыз! Иптәшләр, тынычланыгыз! +- Улым, сиңа әйтәм. Килгән кунак! Шалтыратмасана шул кыңгыравыңны. Күңелем тула. +- Ярый. Әби, сез тыныч кына булсагыз, бүтән шалтыратмам. Уку-язуга килгәндә, зыян юк, иптәшләр. Совет власте укырга да, язарга да өйрәтер. Алайса, иптәш Мотавалов, синең үзеңә язарга туры килер, - диде Минһаҗев. +- Ул яза. Ул безнеңчә дә, сезнеңчә дә яза. Аның грамыт җитәрлек. +- Нурислам абзый, тылмач кирәкми. +- Анысы хак. Арслан энем, тылмач түгел, без наданнарның сүзен теркәп бару өчен писер кирәк, - дип гөжләде халык. +- Иптәшләр! Без, Нуриәхмәт иптәш Мотавалов белән Совет власте өчен көрәшеп, ике елга якын окопларда бергә яттык. Ул - минем гомеремне саклап калган чын кызылгвардеец. Ул гына да түгел, Нуриәхмәт иптәш - минем остазым. Мине хәреф танырга, укырга өйрәткән беренче мөгаллимем. Ул күрсәткән батырлыкларны санап китсәң, шактый вакыт кирәк булыр иде. Кичә бу батыр кызылгвардеецка - Мотавал улы Нуриәхмәткә - РСДРПның партия билеты тапшырылды. Ул - сезнең авылның беренче коммунисты. Рөхсәт итегез, Мотаваловка партия билетын сезнең алдыгызда тапшырырга! - дип кычкырды. +Сумкасыннан билет алып, Нуриәхмәткә тапшырды да, кулын кысып: +- Революциягә һәм партиягә һәрвакыт тугры булып калыгыз! - дип кул чаба башлады, аңа авыл халкы кушылды. +Арадан берәү: +- Имәндә икән чикләвек! - диде. +Читән Мәчтиге: +- Дөньялар үзгәрә... - дип пышылдады. +Кәҗә Шәрифулласы да, йомшак кына тавыш белән, кызганулы кыяфәт чыгарып: +- Кара әле, Нуриәхмәт, Мотавал хәзрәтнең хат-хәбәре юктыр? - дип белеште. +- Бар, ди. Сиңа, кәҗә киявенә, сәлам әйткән, ди! +Халык көлүеннән өстәлдәге графин белән стаканга кадәр зыңлап торды. Халык озак кына тынычлана алмады. Арслан кабат-кабат кыңгырау шалтыратты. +- Синнән сорамыйлар, Читән! +- Иптәшләр! Тынычландык, тынычландык. Тыңларга өйрәник. Шулай, Шәрифулла. Тартар теленнән күргән, ди. Борчылмагыз, безнең авылда да коммунистлар артыр. Коммунистлар рәтендә тотарлык егетләребез бар. Иптәш Минһаҗев, хәзер нишләргә? - дип, иелә төшеп, Арслан Минһаҗевның колагына пышылдады. +- Көн тәртибен куй. +Чарасызлыктан нәрсә эшләргә дә белмәгән Арслан, каткан җиңе белән тирләгән битен сөртеп алганнан соң: +- Нинди көн тәртибен? Безгә кайтмады бит ул, - диде. +- Урыныңа утыр. Иптәшләр, бүгенге җыен, ягъни җыелыш ике көн тәртибеннән торса, каршылар булмасмы? +- Мин каршы. Мин ике көн җыенда утыра алмыйм, кәҗәмне савасым бар! - дип кычкырды Шәмсия карчык. +Арслан графинга чиртте: +- Шәмсия әби, аңламыйсың икән, тик кенә утыр. Кәҗәңне саварсың да килерсең! Район вәкиле ике көн тәртибе дисә - ике көн, өч көн дисә, өч көн утырырбыз! +- Юк инде. Иптәшләр! Иң күп дигәндә, өйләгә кадәр җыелышны бетерәбез. Беренче көн тәртибе - коллективизация, ягъни колхоз төзү, икенче көн тәртибе - шушы төзелгән колхозга рәис билгеләү, - диде Минһаҗев. +- Улым, рәис кирәктерме, юктырмы, анысын белмим. Менә шул калхуҗ дигәнен күптән сөйлиләр. Шунысын аңлатсаң иде. Нәрсә була инде ул калхуҗ? +- Ашыкма, Шәмсия әби, хәзер барысын да аңлатырбыз. +Шәрифулла, көлә-көлә: +- Үзем аңласам, диген, Арслан, - дип чәрелдәде. +- Менә анысын синнән сорармын. Җыелыштан соң, яме, Шәрифулла. +- Менә син бик акыллы булып кыланасың да бит, Шәрифулла, нигәдер, безнең арада утыруың гына гаҗәп. Өстәл янына чакырмыйлар үзеңне, - диде Салисә атлы хатын. +- Бик талпынма, талпынма, Саескан. Йә очып китәрсең. Синең ише күкәй каракларын - Саескан Салисәләрен күп күргән. Беләсең килсә, Шәрифулла абзаң ундүртенче елда ук өстәл артында генераллар белән утырган, - дип җаваплады Шәрифулла. +Минһаҗев кыңгырау шалтыратты: +- Иптәшләр! Иптәшләр, тавыш!.. Тавышны бетерик. Болай булса, без төнгә кадәр утырачакбыз. Менә мин бүген партиябез кушуы буенча бирегә, ягъни сезнең авылга колхоз оештырырга килгән вәкил буларак, беренче көн тәртибен үзем башлап җибәрәм. Каршылар юкмы? +- Юк инде, юк! Башлагыз инде, башлагыз! +- Иптәшләр, илебез буйлап коллективизация бара. Коллективизация ул инде - колхоз... +Шунда, халыкны ерып, Үрдәк Әсмабикәсе чыкты да капкага таба атлады. Минһаҗев сөйләвеннән туктап, аның җыелышны ташлап чыгып китүенә гаҗәпсенеп, озак кына сүзсез басып торганнан соң: +- Сез, иптәш, кая болай? - дип сорады. +Халык арасыннан: +- Имиенә сөт төшкәндер. Баласын имезергә кайта ул. +- Яшь баласы бар аның. +- Имезсен, имезсен! - дигән тавышлар ишетелде. +Минһаҗев, Әсмабикә чыгып киткән якка карап, башын чайкый-чайкый: +- Илебез буйлап... - дип дәвам итмәкче иде, халык арасыннан: +- Кара әле, Әсмабикә, тукта әле! Минем чуар тавыгыма да күз төшер әле, - дигән сүзләр яңгырады. +Арслан урыныннан торды: +- Җитәр инде сиңа, Шәмсия әби! +- Нәрсә җитәр?! Нәрсә җитәр?! Җәй буе йомыркасын сезгә салды! +Минһаҗев, сүзне икенчегә борырга теләп: +- Колхоз ул, иптәшләр... - дип җөмләсен генә башлаган иде, урамнан Әсмабикәнең: "Батырҗан, кәҗә тәкәгез урамда йөри", - дигән тавышына Батырҗан, сикереп торып: +- Бәреп үтерәм кылый тәрене! - дип сөйләнә-сөйләнә, капкага таба китте. - Шул Шәмсиянең сукыр тәресе, көн-таң атса, кычкырып чакыра да ята шуны, - дип, капканы тибеп ачып, чыгып та йөгерде. +Минһаҗев сөйләвен дәвам иттерде: +- Коллективизация - ул инде "колхоз" дигән сүз. Менә шушы байлардан, кулак-муллалардан тартып алынган җирләрне бергә эшкәртеп, бергә икмәк үстереп, бергә уңыш алып, бергә бүлеп... +Мәчтик, Минһаҗевны бүлдереп, бик җитди кыяфәт ясап, тирән уйга баткан булып: +- Бергә бүлеп?.. - дип куйды. +- Әйе, бергә бүлеп. +Читән Мәчтиге урыныннан торды: +- Нуриәхмәт, яз! Бергә бүлеп, дип язарга онытма. +Минһаҗев: +- Анысын язма! Ашавын өйгә алып кайтып ашарбыз. +- Артып калган керемне сатабыз. Шул акчага мәктәп, булнис, клублар төзибез. +Шәмсия әби "бүлү" сүзеннән айный алмыйча утырганнан соң, кинәт уянып: +- Бик әйбәт! Бүлү - бик әйбәт! Энем, атың коргыры, исемең ничек әле... Бик әйбәт! Бергә-бергә тигез итеп бүлүгә ни җитә! - дип кычкырды. +- Бөек юлбашчыбыз иптәш Ленинның әйтүенә караганда, колхоз ул - күмәк хуҗалык, күмәк тормыш дигән сүз. Димәк, авылда сарык абзарлары, сыер утарлары төзибез. Күмәкләп эшлибез, күмәкләп ашыйбыз. Бергәләп, культуралы ял итәбез, - дип дәвам итте Минһаҗев. +Нурислам, кулындагы чыбыркысына карап: +- Утыз ел буе сыер, кәҗә, сарык артыннан өстерәп чапкан чыбыркымнан да котыласым бар икән, - дип куйды. +Урта рәтләрдә утырган Мөхәррәм карт, җилкә чокырын кашып: +- Котылырсың, бар, алай гына. Кара сакалың кабергә кадәр озата бара дигәндәй... - дип мыгырданды. +- Нигә алай дисең, Мөхәррәм. Соң бит, күмәкләп эшлибез, ди. Көтүгә дә бөтен авылыбыз белән чыгабыздыр инде. +- Кара әле, энем... Районнан килгән бала, сиңа әйтүем. Мин үзем аш-суга бик оста. Ашны авылыбыз белән бергә пешерү килешеп бетмәс. Нигә дигәндә, чисталык ягыннан чыгып әйтүем. Безнең авылда атнасына, аена бер тапкыр тәһарәт яңартмаучылар да бар, - диде Шәмсия әби. +Шәрифулла, Шәмсиянең итәк астыннан калкып: +- Кем бар, кем? Кешесен әйтеп сөйлә, Шәмсия кортка! - диде. +- Менә - син! Шәрифулла! +- Үзеңне бел! +- Тик торганнан әйтүем түгел, синең сасы исеңнән чыгып әйтүем. Кит әле янымнан, сасы көзән! Исеңнән башым әйләнә. Җилгәрәк чыгып утыр. Ә минем комганым гел үзем белән. Аш-суны үзем пешерермен, рәхәтләнеп, җирәнмичә ашарсыз, - дип кычкырды Шәмсия әби. +Җыелышның башыннан алып бер сүз дә дәшмәгән Нуриәхмәт түзмәде: +- Авылдашлар, уеннан узды! Сабыр гына тыңлап бетерик, - диде. +- Менә бит, энем Нуриәхмәт, дөнья куласа - бер әйләнә, бер баса. Атаң Мотавал хәзрәтнең дә мунча казанының кирәге чыкты. Иртәгә, Аллаһы боерса, чишмәгә алып төшеп, ком белән юып алып менәрмен әле мин аны. Сөйлиләр иде аны, калхуҗга кергәч, бөтен авыл бергә, җыйнаулашып, зур казаннан ашыйлар, бер юрган астында йоклыйлар икән, дип. Хак икән, - диде Шәмсия әби, аш пешерергә әзерләнеп үк бетеп. +- Син, Шәмсия, мытырыйгыңны сузма. Яшьләр безне үз яннарына салмаслар. Безгә, картларга, шул салам түшәлгән иске сәке булыр инде. +- Зиннәтулла абзый, җәмәгатең Бибисара җиңги рөхсәт итсә менәрсең сәкегә. +- Анысын - ул ягын онытып ташлаганмын икән әле. Хак сөйлисең кем... энем Галимҗан, - дип гөжләште халык. +Халыкны тынычландырырга теләп, Минһаҗев кабаттан кыңгырау шалтыратты. +- Иптәшләр, читкә китмик. Кем дә кем, беренче көн тәртибенә кушылып, колхозга член булып керергә ризалык белдерә, шуларның иптәш Мотаваловка килеп язылулары сорала. +Авылның алыптай гәүдәле Мофаззал атлы кешесе, халыкны ерып, алга - +- Мине беренче итеп, үз теләгем белән калхузга языгыз! +- Менә, иптәшләр, сезнең колхозның да беренче члены итеп бер иптәш кенәгәгә теркәлде. - Минһаҗев, ике куллап, Мофаззалның кулын кысты. - Котлыйм, иптәш! Котлыйм! Яңа төзелгән колхозның члены булуыгыз белән котлыйм! +- Рәхмәт! Рәхмәт! Менә син, иптәш, чәчәбез, урабыз, җыябыз, бергә бүлеп ашыйбыз, кирәк дип тапсак, артыгын сатабыз, дидең. Сатканнан килгән акчага мәктәп, булнич, тагын нәрсә әле... аты коргыры... +- Клуб, клуб төзибез. +- Ә... Әйе. Әнә Мөхәррәм исемә төшерде. Клублар салабыз, дидең. Әйтегез әле, ә ул икмәкне каян алып чәчәбез дә нәрсә белән эшкәртәбез?! Сабан, тырма каян алырбыз? Сыер, сарык, кәҗә абзарларын нәрсә белән төзербез?! - дип сорады Мофаззал. +Зиннәтулла карт та: +- Әйе? Ул абзарларга мал-туарны каян алабыз? - диде. +Халык гөж килеп шаулап алганнан соң, Мөхәррәм карт, бик белдекле кыяфәт ясап: +- Әйе. Бүлүен бүләрбез... - дип мыгырданды. +- Аңлатам. Син миңа абзый тиешледер инде. Исемегез ничек булды әле? +- Анысы мөһим түгел. Авыл халкы мине Мофаззал дип йөртә. Аңлат шул, Минһаҗев иптәш, аңлат. +- Менә шушында колхозга язылган иптәшләр - колхоз членнары, дип аңлаттым бит инде. Шушы кешеләр, бер гаилә булып, бер хуҗалык булып яшәгәч, үзләренең атларын, сыер-кәҗәләрен, сабаннарын, тырмаларын колхозга тапшырырга тиеш булалар. Менә шул сабаннар, атлар белән җыелган икмәкне... - дип дәвам итте Минһаҗев. +Мофаззалның башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып алганнан соң, тезелешеп, ишегалдыннан чыгып барган тавыклары, сарыклары, кәҗә бәтиләре, сыерлары, бозаулары, камыт, эшлиялары күз алдына килеп басты. Ул бер - көлмәкче, бер, күңеле тулып, еламакчы булды. Ирене кипте, бугазына төер утырды. Калтыранган, зәгыйфь тавыш белән: +- Тукта әле, син берәр нәрсә аңладыңмы, юкмы, мин нигәдер бернәрсә дә аңламадым, - дип, әле уңга, әле сулга карады. +Сул як күршесе, көлемсерәп: +- Аның нәрсәсен аңлыйсы бар инде. Менә син үзең, үз теләгең белән, беренчеләрдән булып, калхузга кердең. Димәк, син, үз теләгең белән, беренчеләрдән булып, атыңны, сыерыңны калхузга китереп тапшырырга тиеш буласың, - диде. +- Ярый. Мин атым белән сыерымны китереп тә тапшырдым, ди. Ә менә аты, сыеры булмаган кешеләр нишли? Мәсәлән, менә Шәмсия әбинең сыңар күзле кәҗәсеннән ары бернәрсәсе дә юк. +- Ул кәҗәсен тапшыра. +- Аның сыңар күзле кәҗәсе белән минем сыерымны бергә бәйләп куябызмы?! +- Шуның өчен дә колхоз инде ул, иптәш, - дип кырт кисмәкче булды Галәү. +Мөхәррәм карт, сүзгә кушылып: +- Ә кәҗәсе дә булмаган кеше нишли? - диде. +Нурислам карт өстәл янына килде. +- Кәҗәсе дә булмаган кеше, Мөхәррәм яшьти, калхузга чыбыркысын бирә. +- Пычагымамыни ул синең чыбыркың! +- Алай димә, Мөхәррәм. Алай димә, туганкаем. Эш коралы ул! Синнән - сабан, аннан - җилгәргеч, миннән - чыбыркы. Менә сиңа сәвит, менә сиңа калхуз! Сезгә, сәвиткә, кирәге чыгачак әле аның, чыбыркының. +Мофаззал, чыгырыннан чыгып: +- Юк. Бу шаярудан узды. Районнан килгән вәкил, син миңа аңлатып бир! Кәҗәсе дә булмаган кеше нишли? - дип кычкырды. +- Әгәр колхозга языла икән, ул да колхоз члены була. +- Юк! Минем член буласым килми. Мин, үз теләгем белән, калхуздан чыгам. Мине сыз! +Шәмсия әби, урыныннан торып, бөкресен турайта төшеп, капкага таба атлады: +- Мин дә кайтыйм инде. Члин булам дип, үзем белән бергә картайган кәҗәмне бирер хәлем юк. +Минһаҗев, шаулашкан халыкны тынычландырырга теләп, графинга сукты. +- Иптәшләр, дөрес аңлагыз! Бүгенге көн белән генә яшәмәгез, киләчәккә карагыз! Менә син, әби, колхоз члены булдың, ди. Кәҗәңне колхозга тапшырдың, ди. Дөньялар яхшырып, колхоз баегач, социализм чәчәк атып, коммунизмга аяк баскач, синең ул ике имчәкле кәҗәң урынына сәвит хөкүмәте бушка, беләсеңме, нәрсә бирәчәк?! +- Нәрсә? +Арадан берәү: +- Дүрт имчәкле сәвитский кәҗә! - дип кычкырды. +- Туктагыз әле, оланнар. Буталып беттем. Ничек инде, дүрт имчәкле сәвитский кәҗә? +- Дүрт имчәкле булгач, ике башлы, сигез аяклы кәҗә тәкәсе була торгандыр инде ул! +Батырҗан кабаланып килеп керде дә, сүз аның кәҗәсе хакында бара дип уйлап: +- Сиңа, Мөхәррәм абзый, үзеңнең аңгыралыгың гына җитмәгән, инде кеше башын бутыйсың. Кәҗә тәкәсенең имчәге була димени?! Тәкә ич ул, тәкә! Каһәр суккан тәкә! - дип акырды. +Җыелган халык, кәҗә тәкәсе артыннан чабып, шабыр тиргә баткан Батырҗанның хәлен аңлап, дәррәү көлергә тотынды. Арслан Батырҗанга: +- Тик кенә тор. Син үзең кәҗә! - дип ысылдады. +Батырҗан Арсланга акаеп һәм җирәнеп карап алганнан соң: +- Син каян беләсең соң? Кәҗә күргән кешемени син?! Синең бетле тавыгыңнан гайре нәрсәң бар соң?! Ике башлы кәҗә буламыни? - дип ырылдады. +Зиннәтулла карт: +- "Дүрт имчәкле кәҗә" сүзе чыккач, аптыраганнан әйткәндер, Шәмсияне кызганып. Ашатырга җиткерә алмас, уфалла арбасы белән генә ташып, - дип аңлатты. +- Ярый, иптәшләр, мине вакыт кыса. Әле минем тагын өч авылда буласым бар. Хәзер без икенче көн тәртибенә күчик. Колхозга рәис билгелик. Каршылар юкмы? - диде Минһаҗев, моннан тизрәк китәсе килеп. +- Мин каршы. Башта мине калхуздан сызыгыз! - дип кычкырды Мофаззал. +- Без ул эшне булдыра алмыйбыз, иптәш. +- Ничек булдыралмыйсыз?! +- Сезне колхоздан чыгару өчен, колхоз утырышына куярга кирәк. +- Утырышка куяр өчен, колхоз членнары өч кеше булырга тиеш. +- Ә сез, ә мин? +- Беренчедән, мин - сезнең колхоз члены түгел, районнан килгән кеше, икенчедән, сез үзегез генә. Әйтеп торам, кимендә өч колхоз члены булырга тиеш, дип. Шуларның икесе, сезне колхоздан чыгарырга, дип, тавыш бирсәләр - кул күтәрсәләр, сезне колхоздан чыгарып булыр иде. Хәзергә мин бу эшне эшли алмыйм, - диде Минһаҗев. +- Ярар, сүз куертма. Берүзең бер калхуҗ булып яшәрсең әле. Теге рәис дигәне нәрсә була тагын? - диде Шәмсия карчык. +- Анысы, Шәмсия, сәвит старостасы, дигән сүз була торгандыр инде. +- Юк, бабай, ялгышма. Исемегез ничек була әле? +- Гыйльмулла атлы карт булам мин. +- Староста түгел, Гыйльмулла абзый. Яңа төзелгән колхозның җитәкчесе була. Йә, иптәшләр, нинди тәкъдимнәр бар?! - диде Минһаҗев. +Батырҗан, Арслан карашын тоеп, ашыга-ашыга урыныннан торды: +- Җәмәгать, авылдашлар, мин үзем Арслан иптәшне тәкъдим итәр идем. +Галимҗан, урыныннан кубып: +- Мин дә Батырҗанга кушылам. Нәрсә генә дип әйтсәгез дә, безнең авылда Арсланга җиткән тәвәккәл кеше юк! - диде. +- Ә менә хәзер мине тыңлап карагыз! Мин сезгә кушылмыйм. Үз калхузым! Колхозның бердәнбер члены мин. Үзем рәис булам. Берегезне дә калхузыма алмыйм. Надан Арсланга минем калхузда урын юк! - диде Мофаззал. +Берничә карт та үз фикерләрен әйттеләр: +- Мин үзем калхуз дигәннәренә кермим. Башта, кулак, дип, атымны, сыерымны алып чыгып киттеләр. Хәзер, калхуз төзибез, дип, актык кәҗәмне - балалар ризыгын тартып алмакчы булалар. Юк, барып чыкмас! Шулай бит, Гыйльмулла, Мөхәррәм яшьти?! +- Бик дөрес сөйлисең, Зиннәтулла. Мин дә калхуз төзүгә каршы. Мөхәррәм ничек уйлый торгандыр! +- Таптылар савым сыеры! Атна саен килеп талыйлар. Безне Никүләй патша да болай таламады. +- Кемнәрнеңдер калхуз төзеп яшисе килә икән, без картларның киңәше шул: әнә, Нуриәхмәтне сайласыннар. Ялгышмаслар. +- Дөрес, Зиннәтулла! Аның аң-белеме җитәрлек. +- Гыйльмулла, хак сөйлисең. Иң кулай кеше шул. Булдырса, ул гына булдыра. +- Җәмәгать, сез Нуриәхмәтнең мулла баласы икәнен дә онытып җибәрмәгез. Шулай түгелме, Галимҗан? - диде Батырҗан. +- Шулай булмыйча! Барыбер калхуз тәгәрмәченә таяк тыгачак ул. +- Арслан да, Галимҗан да хак сөйлиләр. Икмәк бирер чак кына килеп җитсен, ул үзенә барыбер артык алырга тырышачак. +- Дөрес, Батырҗан! Каны бозык аның. Мулла баласы ич ул. Иптәшләр, район вәкиле иптәш Минһаҗев, мин Нуриәхмәтне калхуз рәисе итеп куярга каршы түгел. Әмма ләкин шунысы бар бит әле аның. Безне районга җыйгач, шундый сүзләр әйтелгән иде. Калхуз белән кулак, мулла балалары гына түгел, хәтта аларның туганнары да идарә итәргә тиеш түгел, дип. Алай гына да түгел, хәтта аларны калхузга алу да - законга каршы бару. Бу исә яңа төзелеп килә торган калхузларның, Сәвит властеның таркалуына китерәчәк, дип. Шулай +- Димәк, Нуриәхмәтне калхуз рәисе итеп кую түгел, хәтта калхузга да алырга ярамый. Без сине дөрес аңладыкмы, Арслан? +- Бик дөрес! +- Төш өстәл артыннан. Бир урыныңны Арсланга! +Шулчак Нуриәхмәт торып басты: +- Авылдашлар! Әйе, мин - мулла баласы. Әмма ләкин мин, үз теләгем белән, коммуналар төзү нияте белән, революция җиңсен дип, көнне төнгә ялгап, үз атама, үз абыема каршы сугышып йөргән кеше. Болар барысы да сезнең күз алдыгызда булды. Мин рәис булырга җыенмыйм. Минем аңа грамытым да җитеп бетми. Әмма ләкин мин үземне колхоз члены булырга лаеклы дип саныйм. Моңа сез дә, район вәкиле Галәветдин иптәш Минһаҗев та каршы килмәс дип уйлыйм. +- Нишләп каршы килсеннәр?! Шулай түгелме, Нурислам? +- Бик дөрес, Шәмсия. Кем тели, рәхим итсен. +- Сез шулай дисез дә ул, Шәмсия әби, Нурислам абзый, барыбер халыкны алдау юлына басачак ул. Кеше өлешенә кызыга торган затлар алар, - дип өтәләнде Батырҗан, урыныннан сикереп торып. +- Борчылма, Батырҗан. Синең өлешең кирәкми миңа. +- Ялгышма, энем Батырҗан. Аның нәселе андый түгел. Мотавал абзый андый комагай кеше түгел иде. Мәхдүм булса да, кечкенәдән урак тотып үскән бала ул Нуриәхмәт. Без, аның өлгерлегенә карап, шаклар ката идек. Мотавал хәзрәт аларның икесен дә кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерде, - диде Зиннәтулла карт. +- Син, Зиннәтулла абзый, бик кистереп әйтмә. Авылдашлар, әйтегез әле, район вәкиле алдында... Атасы Мотавал авыл халкын аз таладымы? +- Энем Батырҗан, егерме беренче елгы ачлык чорында, Мотавал абзаң булмаса, син инде әллә кайчан каткан була идең, - диде Зиннәтулла карт, тыныч кына. +Батырҗан, ярсып, сүзен әйтәлми озак кына авыз эчендә ботка болгатканнан соң, кинәт теле ачылып, өзек-өзек авазлар чыгарды: +- Зиннәтулла абзый, торасың да, егерме беренче ел, дигән буласың, торасың да - егерме беренче ел... Әйе, харап икән! Нишләде Мотавалыгыз?.. Егерме беренче елны нәрсә җимерде, ә?! Гыйльмулла абзый?! Мөхәррәм абзый?.. Сезнең сүзегезне көтәм, картлар. +- Ачка шешенеп, әллә кайчан бөтен авылыбыз белән дөмегә идек. Минем сүзләремне авылыбызның иң өлкән карты Нурислам бабагыз куәтләр. +- Хак! Мотавал булмаса, хәзер без монда, калхуз төзибез дип, баш ватып, җыен җыеп утырмас идек. Бу җирдә авыл түгел, алабута үскән булыр иде. +- Харап иткән инде Мотавалыгыз, уч тутырып, көнаралаш икмәк биргән! Ачтан үтермәгән, имеш, - дип мыгырданды Батырҗан, картларны ашардай булып. +- Син бирәнгә икмәкне кадаклап бирсәң, син бит аны төн чыкканчы тыгынып бетерә идең дә икенче атнада ук ачтан аяк суза идең ләбаса! +- Иптәшләр! Мин дә, сез дә, райондагы хуҗалар да Нуриәхмәт иптәшнең кемлеген яхшы беләбез. Партиябез үз сафына алган коммунист иптәшне шелтәләп, мыскыллап, нахак бәла ягу - үзе закон бозу. Ә безнең яңа төзелеп килә торган Совет иле нахак бәла тагучыларны да җәзасыз калдырмас. Район җитәкчеләре Нуриәхмәт иптәшне яхшылап тикшерделәр һәм аны чын коммунист, революционер дип таныдылар. Мин үз исемемнән, сезнең исемегездән, район хуҗалары фикерен исәпкә алып, колхоз рәисе итеп Нуриәхмәт иптәшне билгеләргә, дигән тәкъдим кертәм. Кемнәр шушы куллар күбрәк күтәрелә, шул иптәш колхоз рәисе итеп сайлана. Әйдәгез, иптәшләр, кайсыларыгыз беренче тәкъдимгә кушыла, кулларыгызны күтәрегез! - диде Минһаҗев, җыелышны тизрәк тәмамларга ашыгып. +Халыкның яртысыннан күбрәге кулларын Нуриәхмәт файдасына күтәрсә, тора-бара, берән-сәрән, калганнары да башкаларга кушылдылар. Чарланган район вәкиле Галәветдин Минһаҗев, йоклап калган, аңлап җиткермәгәннәрне дә, тәмле теле белән сыйлап, үз файдасына эшләтте. +- Нурислам абзый, сезнең кулны күрмим. +- Улым, ике кулымны да күтәрсәм ярыймы? +- Җәмәгатегез өчен дә, дисезме? +- Әйе. +- Ярый. +Батырҗанга усал карап, йомшак кына итеп: +- Ә сез, иптәш революционер?.. +Батырҗан үзе дә сизмәстән, каушавыннан кулын күтәрде: +- Минем бер кулым авырта, берсен генә күтәрсәм ярыймы? +Шәмсия әби ике кулын да күтәргән Шәрифуллага: +- Әй, син, бер генә кулыңны күтәр. Синең җәмәгатең юк, - диде. +Минһаҗев, матур гына елмаеп, Арсланга карады. Арслан теләр-теләмәс кенә кулын күтәрде, аңа Галимҗан кушылды. +- Каршылар?.. +Берничә кеше кулларын күтәрергә генә җыенган иде, Галәү шунда ук: +- Әйе, тыңлыйм сезне. Сез инде, колхозга кермәгән кешеләр нишлиләр, дип сорамакчы буласыздыр. Колхозга кермәгән кешеләр үзләре теләгәнчә яшиләр. Патша заманында, патшага каршы барган кешеләр ничек яшәсә... Хәзер бит Николай заманы түгел. Башка заман! +Каршы күтәргәннәр шунда ук кулларын төшерделәр. +- Каршылар юк! Димәк, күпчелек тавыш - Нуриәхмәт иптәш файдасына. Нуриәхмәт иптәш, сез яңа төзелеп килә торган колхозның беренче рәисе итеп билгеләндегез. - Минһаҗев Нуриәхмәтнең кулын кысты. - Тәбрик итәм! Шуның белән җыелышны төгәллибез. Колхозга караган нинди генә сорауларыгыз булса да, бүгеннән башлап, Нуриәхмәт иптәшкә мөрәҗәгать итә аласыз. Сау булыгыз, иптәшләр! +Минһаҗев, урыныннан торып, чыгарга җыенды. Нуриәхмәт, Мофаззал һәм тагын берничә кеше, аны озатырга дип, урыннарыннан кузгалдылар. +Шәрифулла, урындыгына басып: +- Тагын шулай килегез, иптәш нәчәльник! Кунак булып, туп-туры үземә килегез! - дип кычкырды. +Арсланның тәмам ачуы чыкты. +- Туп-туры үземә килегез, туп-туры үземә килегез... Кайда чакырмакчы буласың?! Кәҗә абзарынамы?! Өтәчке! +- Ә сине барыбер рәис итеп куймадылар! - диде тегесе, үртәп. +Арадан берәү: +- Үземә килегез, иптәш. Бар булганы белән кунак итәрмен, - диде. +- Рәхмәт, иптәшләр, рәхмәт. Кунак булырга иртә әле. Эшлисе эшләр күп. Илне аякка бастыргач, кунактан кунакка йөрербез. +Шәрифулла, кулларын күкрәгенә куеп: +- Миңа ышаныгыз, иптәш нәчәльник. Бастырырбыз, иншалла, бастырырбыз! +Минһаҗев, Нуриәхмәтне култыклап, капкага атлады. Тавышын бүтәннәр ишетмәслек итеп: +- Дилбегәне каты тот! - диде. +- Иптәш, мин сезне аңлап җиткермәдем. Ниндидер фронт турында сүз алып бардыгыз. Мин сезне беренче тапкыр күрәм. Сез мине кем беләндер бутадыгыз бугай. Мин сезнең белән окопта ятмадым. +- Ялгышасыз, иптәш Мотавалов Галиәхмәт, то есть Нуриәхмәт иптәш. Ялгышасыз. Трантаста бергә утырып килү - окопта ятуга караганда да мөһимрәк. Миңа, шушы хуҗалыкка сезне колхоз рәисе итеп куярга, дип әмер бирелгән икән, димәк, мин аны үтәргә тиеш. Димәк, без - туганнар! Димәк, без бер окопта, бер шинельне ябынып ятканбыз! - диде дә кызу-кызу атлап чыгып китте. Халык аңа иярде. +Ишегалдында Арслан, Батырҗан, Галимҗан гына утырып калдылар. +Галимҗан бар көченә бер урындыкны тибеп очырды да алагаем озын эскәмиягә атланып утырды: +- Барыбер үзләренчә эшләделәр. Эт - этлеген, мулла баласы муллалыгын итте. +Бу сүзләрне әйткәндә, ул үртәлгән булып кыланса да, Арсланның рәис булалмаганына эчтән куана, күпме генә эчке халәтен сиздермәскә тырышса да, калтырап чыккан тавышы аның уйнавын сиздерә иде! +- Атасы китте, малае калды... +- Сез җебегәннәр белән мин бәйләнгән... +- Алай димә әле, Арслан. Нишли ала идек соң? +- Йоклап утырмыйлар иде аны. Ничә тапкыр өстәл артында йоклап китә яздың! Терсәк белән төртеп, кабыргаңны сындырасым калган! Ә монысы җыелыш буена кәҗә тәкәсе куып йөрде. +- Борчылма, Арслан. Атасын сөргәнне, монысына гына теш үтәр! +- Үтәр, эш узгач! Ник сайландым көненә төшерәм әле мин аны. Нәселен корытып туктамасам, исемем Арслан булмасын! +* * * +Нуриәхмәткә өстән, атасы йортының бер бүлмәсендә вакытлыча яшәргә рөхсәт бирелсә дә, ул бу бүлмәдә яшәүнең кыйммәтен, киләчәктә нәрсә белән бетәчәген, аны күралмаган авылдашларына адым саен "кулак, мулла калдыгы" дип төртеп күрсәтергә, бәйләнергә сәбәп булачагын яхшы аңлады. Шуңа күрә, атасы нигезенә аяк басмаска теләсә дә, туган авылында баш астына мендәр салырлык, баш төртерлек башка почмак табалмаячагына тәмам ышангач, чарасызлыктан, үзе үскән ишегалдында, атасыннан калган, усак агачыннан бурап, мүкләп салган "җәйге йорт, кияү йорты" дип аталган кечкенә генә, мунча кадәрле, өчкә-өч зурлыгындагы йортта яшәргә мәҗбүр булды. +Мотавал капкасының келәсе шыкылдаган көзге төн шыксыз, кар катыш яңгырлы, бәгырьләргә үтеп керерлек ачы җилле иде. Вакыт-вакыт, тирә-якны шомландырып, агач яфраклары кыштырдый. Ара-тирә этләр өргәли. Алар тынган арада, бер эт бүре кебек озын итеп улап ала. Тәрәзәдән ут саркыды. Елап, сыкрап, ишек ачылды. Ишектән бушлат бөркәнгән, шахтёр лампасы тоткан Нуриәхмәт чыгып, лампасын югарырак күтәреп, тирә-якка яктырткалап алды да: +- Кем бар анда?! Ярты төн уртасында?! Эт тә йөрмәслек караңгы төндә, - дип, борын астыннан мыгырданып, бөкрәеп, кире керергә дип, ишегенә борылды. Келә тагын шакылдады. Ишеккә юнәлгән гәүдә катып калды: +- Кем бар анда? +Капка артыннан пышылдаган тавыш ишетелде. +- Мин әле бу, энекәш. Мин... +Пышылдап чыккан бу авазны каты искән җил ара-тирә өзгәләп, юкка чыгарып, гарипләндереп, имгәтеп, Нуриәхмәт колагына өзек-өзек, аңлаешсыз итеп кенә ирештергәнгә күрә, ул, бу сүзләрнең кем авызыннан чыкканын аңламыйча, соравын яңадан кабатлады: +- Кем бар анда? +- Мин әле бу, энекәш, мин - Галиәхмәт. +Нуриәхмәтнең умыртка сөяге буйлап яшен йөгереп узгандай булды. Тешләрен кысты. Каты кысылган йодрыкларыннан дөрләп янган учактагы нарат, чыршы кисәүләреннән генә чыга торган шыртлау тавышын хәтерләткән аваз ишетелде. Ул бөркәнгән бушлатын иңсәсенә күтәрә төшеп, лампасын алга сузып, капкага юнәлде. +- Җиде төн уртасында нәрсә кирәк? +- Ач әле! +- Соң инде, яктыргач килерсең. +- Нәрсә, энекәш, әллә бертуган абыеңнан да куркасыңмы? +- Куркам. Эт тә йөрми торган чакта нишләп йөрисең? +- Китеп барышым. +- Юк, ачмыйм. +- Нигез белән саубуллашып китим, дигән идем. +- Синең нигезең юк! +- Атам нигезе бар! +- Атам нигезе, атам нигезе... Син үзең генәме? +- Үзем генә. +Фонаре белән тирә-якны җентекләп яктыртып караганнан соң, ашыкмый гына, капканың аратасын шудырды. Сак кына кечкенә капканы ачты. Башын сузып, урамны күзәтте. Өстенә кожан кигән Галиәхмәт ишегалдына үтүгә, тиз генә аратаны тартып, капканы бикләде. +- Сине күреп китим, дидем. +- Өйгә чакыра алмыйм. Үз өем түгел, сәвитнеке! +- Нинди өйгә чакырмакчы буласың?! Ут мунча тәрәзәсеннән саркый түгелме соң? Әй, ялгышам икән лә. Кияү йортының тәрәзәсеннән икән лә. Кияү ясаганнар синнән. Кияү йортында гына яшәтәләр! Төп йортны сиңа калдырмадылармыни? Алар өчен, Совет өчен бик тырышып йөрдең. +- Кирәге юк. +- Нәрсә өчен сугышып, кан коеп йөрдең соң? +- Тигезлек өчен! +- Тирә-якта сине, бик батыр булган, дип сөйлиләр. Мин инде сине... +- Синнән калышасым килмәде. Бер ата-ана балалары бит. +- Ишәккә камыт кидереп, ат ясамакчы буласыз. Барып чыкмас! +- Качып барасыз түгелме соң?! +- Ашыкма! Киләчәктә Рәсәйдә алабута үстертәсебез алда әле. Бу җирдә кычыткан үсәчәк. Чүп арасында адашып йөриячәксез! +Нуриәхмәт, капканың аратасын тартып алып, бар көченә капкага китереп типте. Ачык капкага төртеп күрсәтеп: +- Нигез белән бәхилләштеңме? Әйдә, юлыңда бул! Үкчәләреңне ялтыратырга +Галиәхмәт, мәкерле елмаеп: +- Куркытканнар сине, ай, куркытканнар, - диде. +- Сезнең аркада! +- Нишләп әле ул безнең аркада? +- Сезгә бит артык булсын да күп булсын. +Галиәхмәт Нуриәхмәтнең лампалы кулын югары күтәрде. Лампа яктысына уң кулын куйды: +- Менә биш бармак. Алар тигез түгел. Ходай шулай яраткан. Адәм балалары да шулай. +- Анысы хак. Сүзгә син кеше кесәсенә кермисең. Сиңа бит уку күп эләкте. Дөнья күргән, хаҗга барган кеше. Мин - надан! Без, наданнар, үзебез генә, үз теләгәнебезчә генә яшәп карыйк әле! +- Яши алмыйсыз! Бетәсез! Корчаңгы ат хәленә төшәсез! Менә шушы кулыңдагы лампа кебек, бераздан пыскып сүнәсез. Пилтәдәге корым хәлендә каласыз. +- Карап карарбыз! +- Алдыйлар сез наданнарны. Кычкыртып алдыйлар. Җир бирәбез, дип алдыйлар. Сабыйга уенчык биргән кебек. Алдыйлар. Уйнап туйгач... - Җайлап кына, Нуриәхмәтнең кулындагы лампаны алып, капкадагы чөйгә элеп куйды. - Әнә лампаңны куйган кебек, буй җитмәслек җиргә алып куялар. +- Надан халыкны сез алдадыгыз ни дә, Сәвит алдады ни, шуннан нәрсә? Менә сезнең алдануыгыз кызык әле миңа. +- Карап карарбыз, кызыгы кемгә булыр. Бүгенге көн белән генә түгел. Киләчәк бар, энекәш. Ки-лә-чәк! +- Нигә әткәй белән әнкәйне бер дә исеңә төшермисең, сорашмыйсың да? +- Әткәй-әнкәй дияргә батырчылыгың җиттеме?! Бүтән кайгың булмаса, борчылма. Барысы да хәл ителгән. Озакламый очрашабыз. +- Нәрсә?! Үзең теләп Себергә китәсеңмени?! +Галиәхмәт Нуриәхмәтнең күзенә керердәй булып, өстенә менеп: +- Энекәш, Себердән дә урау юллар бар. Себер - безнең өчен түгел, Себер - сезнең өчен! Себер - синең өчен! Себер котыплары менә болар... - Чәнти бармагын Нуриәхмәтнең күзенә якын китерде. - Чабаталылар өчен. Безгә - җылы ягы! Хөрмәле ягы! +- Абзыкай, бер алдандыгыз бит инде. Соңга калдың! Соң-га кал-дың. Граница ябык, паровоз китте. +- Ялгышасың, энекәш! Безнең өчен махсус паровоз киләчәк. +- Анысы хак. Әткәйнең алтын-көмешләре җитәрлек иде бугай шул. +- Шуны белә торып, нәрсә уйладың син, ахмак! Нигә кирәк иде ул сиңа Совет, ни өчен? +- Миңа байлык түгел, туган җир кадерлерәк, абый. +- Кайда байлык - шунда туган җир, энекәш! Туган җирдән торган җир кадерлерәк! +- Яшәп карагыз торган җирегездә. Ә без монда... +- Нишләрсез монда, ә?! Чәчәк, гөл итәрсезме? Социализм, коммунизм төзерсезме?! - Галиәхмәт, кукиш ясап, Нуриәхмәтнең борынына төртте. - Менә сезгә социализм, коммунизм! Чабаталы Ибрайга ил тоттырып, җир тоттырып, коммунизм төзеп булмый, энекәш. Аңла шуны, надан! +- Җирне кем эшкәртә, кем карый, җир - шуныкы! җырлап, ерак китә алмассыз! Бер тапкыр утырдыгыз бит. Утырдыгыз. Күпләрегез сөннәтсез калдыгыз. Әле дә булса аңламадыгызмыни?! Татар акылы - төштән соң. Ул сезнең динегезне дә, денегезне дә бер чирек сасы көмешкәсенә сатып алып, үзегездән дуңгыз ясаячак. +- Сезнең җырны җырлап карадык. Күңел болгана башлады. +- Энекәш! Арт санына кояш төшкәнче йоклый торган халыкка камчы кирәк. Камчы тотарга чын хуҗа кирәк. Юк ул хәзер сездә чын хуҗалар һәм булмаячаклар да. Сарык көтүе кебек, бер күләгәдән икенче күләгәгә йөрерсезйөрерсез дә барып терәлгәнегезне сизми дә калырсыз. +- Күрербез. Алдагысын тормыш күрсәтер, - диде Нуриәхмәт, сабыр гына. +Галиәхмәт кулы белән капкага сөялде. +- Сиңа туган җир кирәкми. Сиңа тудырган анаң белән атаң да кирәкмәде. Сиңа бүтән нәрсә кирәк. +- Син нәрсә беләсең?! +- Беләм, энекәш, беләм. Сиңа мине яратып йөргән чабатачы Мостафа карт кызы кирәк. Чабатачы кызы! Ишетәсеңме, чабатачы кызы! +- Кагыласы булма Гөлйөземгә! Ул минеке! Бары тик минеке! Ул сине яратмый. +Галиәхмәт, кинәт сагаеп, тирә-якны күзәтте. Аннары, астыртын елмаеп: +- Энекәш, әгәр ул сине бик яратса, әгәр ул сиңа бик кирәк булса, барып ал! Ул сине тегермән буасы янында төенчеген асып көтеп калды. - Сәер һәм кисәтүле пышылдап: - Көмәне дә үзе белән, - дип өстәде. +Нуриәхмәт Галиәхмәтнең бугазыннан эләктереп алды. +- Өлгердең, бәдбәхет! +Галиәхмәт, энесенең кулларын оста гына үзеннән этәреп, астыртын көлемсерәп: +- Барысына да өлгерергә тырышабыз инде, энекәш. Туган җиргә орлык чәчми китсәң, кабаттан кайтып булмас. Барысын да алдан уйлап эшләргә кирәк. Ашык-пошык, пистун атып кына, революция ясап, дөньяны озакка үзгәртеп булмый аны, энекәш, Нуриәхмәт, - диде. +- Ах син, кабахәт! Мыскыл иттең! Үтерәм! - Нуриәхмәт, абыйсына ташланып, буа башлады. +Галиәхмәт, Нуриәхмәтнең кулларын үз бугазыннан ипләп кенә, җайлап кына төшерде дә кесәсеннән револьвер чыгарып, энесенең чигәсенә терәде: +- Акыллы бул, энекәш, акыллы бул. Мин тырыштым, сиңа үстерәсе генә калды. +Як-ягына карап алгач, салмак кына итеп: +- Сау бул, энекәш. Очрашканга кадәр! - дип өстәде. +Һәм, капкадан чыгып, тау астына, таллыкка атлады. +Нуриәхмәт йодрыклары белән капка баганасына китереп сукты. Аннары, йөзен кулы белән каплап, җиргә тезләнде. +Нуриәхмәт төне буе йоклый алмады. Таң атып килгәндә, кабат капкасының келәсе шыкылдаганын, капканың ачылып ябылганын ишетүгә: "Капкада кем? Идарә идәнен юарга килүче Гөлйөземме, әллә башка кешеме", - дип тәрәзәсенә капланды. Төп йортка атлаган Гөлйөземне күреп, баштанаяк гәүдәсен тикшереп чыкты. Күзе белән корсагына барып төртелде. Үзенең кирәкмәгән эш белән мавыкканыннан үзе оялып, эсселе-суыклы булып, сырма салынган сәкесенә утырды. Күзеннән яшь атылып чыкты. Бугазына төер утырды. Шытырдатып, +Тормыш! Ни өчен син шундый рәхимсез?! Ни өчен әле мин, мунча төнлеге кадәр генә тәрәзәдән карап, үз нигеземдә, атам йортына, үзем үскән йортка, кача-поса гына, сөйгәнемне идән юарга озатам? Ни өчен әле мин атам капкасын киереп ачып, шул сөеклемне кулларыма күтәреп алып баскычка кадәр алып килеп, менә шушы мендәргә бастыралмыйм? Кем идәнен юарга?! Ни өчен?! +Бар байлыкларын талап алып бетергәннән соң, ата белән анадан соңгы истәлек булып калган, анасы Мөсәгыйдә абыстайның төсе - үз куллары белән йолкыган каз мамыгы тутырылган мендәргә капланып, Нуриәхмәт үксеп елады. Күз алдыннан җаны кебек газиз күргән туганы - Галиәхмәт, сабый чак дуслары Батырҗан, Арслан, Галимҗан белән су коенган, ат коендырган, бер-берсенең киемнәренә каз муены ясаган балалык, үсмер вакытлары килеп басты. +Төшендә, елга буендагы таллар арасыннан Гөлйөземнең ялварулы елаган тавышы ишетелгәндәй булды. Гөлйөзем, елап: +- Кирәкми! Зинһар, кирәкми! - дип ыңгыраша иде. +Нуриәхмәт сискәнеп уянып китте. Тәрәзәсендә Гөлйөземнең елаудан шешенеп беткән йөзен күреп, торып утырды. Берни аңламыйча, башын селкеп, яңадан тәрәзәгә карады. Тәрәзәнең теге ягыннан Гөлйөземнең каты елаудан сулкылдап чыккан тавышына, "Б-б-б-ба...тырҗ-җ..ан! Б-б-б-ба...тырҗ-җ..ан!" - дигән сүзләренә йокысыннан айнып, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, чалбар, күлмәген кияргә дә онытып, урамга ыргылды. Берничә минуттан ул инде колхоз идарәсе урнашкан атасы йортының түр бүлмәсендә иде. Бүлмәдә өстәл ауган, сүгенгән, сугышкан тавышлар ишетелде. Ишек ачылып, ишегалдына будёновка кигән Батырҗан очып килеп чыкты да җиргә егылды. Аның артыннан ук Нуриәхмәт чыкты. Батырҗан, егылган җиреннән: +- Ах син, мулла калдыгы! Үтерәм мин сине, бәдбәхет, суям! Мулла калдыгы! Контр! - дип акырды. +Сикереп торды да ишек яңагына сөялеп торган Нуриәхмәткә ташланды. Нуриәхмәт аны күкрәк тирәсеннән эләктереп алып өскә күтәрде дә баскычтан түбәнгә ыргытты. +- Коткарыгыз! Коткарыгыз! Каравыл! Үтерәләр!.. +Тавышка кызылгвардеецлар киеменнән Арслан белән Галимҗан килеп җитте. Батырҗан, үрмәли-үрмәли, алар алдына килде дә, Нуриәхмәткә күрсәтеп: +- Күрәсезме, күрәсезме, ул мине ничек кыйнады?! Карарлыгымны калдырмады! - дип зарланды. +Тавышка бер төркем авыл халкы килеп кушылды. Алар арасында Гыйльмулла, Зиннәтулла, Мөхәррәм картлар да бар иде. Батырҗан бер - киемнәренә, бер йөзенә күрсәтеп: +- Күрәсезме сез моны? Күрәсезме бу галәмәтне?! Менә ул мине нәрсә эшләтте! Ю-у-у-к, ул мине түгел, ул Сәвитне җиргә салып таптады. Тотыгыз үзен! Ул котырган! Ул үзенең атасы Мотавал үчен бездән - Сәвиттән ала! Әйе, әйе, ул контр! Ул Сәвиткә аяк чала! Эләктерегез, нәрсә карап торасыз, эләктерегез үзен! - дип кычкырды. +Галимҗан белән Арслан Нуриәхмәтнең кулларыннан эләктереп алдылар. Батырҗан җыелган халыкка: +- Нәрсә карап торасыз?! Бау бирегез, бау! Бәйләп озатабыз үзен. Нәрсә карап каттыгыз?! Ат китерегез! - дип бакырды. +Арадан берәү: +Нуриәхмәт, бар көченә кычкырып: +- Җибәрегез мине! - дип, Галимҗан белән Арсланны икесен ике якка селтәп атып бәрде. Шул арада берничә ир-ат, уртага чыгып, Нуриәхмәтне эләктереп алдылар да җиргә сузып салып бәйләделәр. +Батырҗан урыныннан торып, тузанга баткан киемен кага-кага: +- Хәзер үк үзен волостька озатырга! - дип кычкырды. +Нуриәхмәт: +- Акылыңа кил, Батырҗан, ялгышма! - диде. +- Ялгышма?! Кем?! Минме?! Ха-ха-ха, - җитдиләнеп, Арслан йодрыгы белән Нуриәхмәтнең ияген өскә күтәрде: - Мин синеме, мин сине әле авызлыклармын! Телеңне тешләтәм әле мин синең! Камыт кидерәм әле мин сиңа! +Төркем арасыннан чыгарга азапланган Зиннәтулла: +- Туктагыз әле, балалар. Нәрсә булды соң? Юньләп кенә аңлат әле, Арслан энем, - диде. +- Нәрсә булды, нәрсә булды? Күрмисезмени, күзегез чыкканмыни?! Мостафа кызының аркылысы буйга килә башлаган лабаса. Диванага сабышмагыз. Әнә тегенең белән... - Гөлйөземгә төртеп күрсәтеп, - кәнтәй белән - чабатачы Мостафа кызы белән Сәвит йортында уйнаш итеп ятканда, өсләренә Батырҗан барып кергән! +Зиннәтулла, төкереп: +- Тфү, ләгънәт! Йөзләре кара! Адәмнән оялмасагыз, Алладан куркырга кирәк, - диде. +Нуриәхмәт, чыгырыннан чыгып, Арсланны ашардай булып: +- Нәрсә алдыйсың син, хәерче! - дип кычкырды. +- Син, Нуриәхмәт, сүзеңне чамалап сөйлә. Кем әле монда хәерче?! - дип, аннан да катырак кычкырды Батырҗан. +- Сез! Батырҗан, сез! +- Ә, шулаймыни?! Димәк, Сәвит - хәерче, ә ул, мулла калдыгы, контр - бай! +Арслан, халык алдында йөри-йөри: +- Җәмәгать, ишеттегезме? Барыгыз да ишеттегезме? - дип сорады. +Читтә ялгызы гына басып торган Мөхәррәм карт: +- Әй, энем Нуриәхмәт, бер дә кирәкмәгән эш белән мавыккансың. Мәхдүм кешегә килешә торган эш түгел, - диде. +Нуриәхмәт, ике кулын күкрәгенә куймакчы булып: +- Мөхәррәм абзый, алдый ул. Ул үзе Гөлйөземне көчләмәкче иде. Йокыга гына төнәлеп килә идем. Тәрәзәмдә - Гөлйөзем тавышы... Бәреп керсәм... +Батырҗан, бөкрәеп, муенын алга сузып: +- Алдама, контр! Башта чалбарың белән күлмәгеңне ки. Аннары алдарсың, - дип кычкырды. +Мөхәррәм, карт башын аска иеп, җирдән нидер эзләгәндәй итеп кенә: +- Бик ышанасы килә дә бит, менә ыштансыз басып торуың гына күңелгә шик сала, мәхдүм, - диде. +- Кая шаһитларың?! Кая? Әйт, кая? - дип бакырды Арслан. +- Әнә Гөлйөземнең үзеннән сорагыз! +Батырҗан, Нуриәхмәтнең каршысына килеп, башын уйнатып: +- Шулайдыр шул! Ул дөресен сөйләр... Сез уйнаш кылып яттыгыз да, ул безгә дөресен сөйләр, көтеп тор. Диваналар бар иде монда. Ә менә миңа ышанмасагыз, җәмәгать, минем шаһитларым берәү генә түгел, икәү! Арслан, +- Җәмәгать, дөрес сүзгә җавап юк, Батырҗан дөрес сөйли. +Нуриәхмәт, гаҗәпләнеп, Арсланның оятсызлыгына таң калып: +- Җирбит икәнсең, Арслан! - диде. +Арслан, күзен дә йоммыйча, Нуриәхмәтнең күзенә тутырып карап: +- Миңа ышанмасагыз, әнә Галимҗан үлмәгән, аннан сорый аласыз. +Галимҗан, бик озак азапланганнан соң: +- Ни... теге... ни... Шулайрак инде, авылдашлар, - дип мыгырданды. +- Их Галимҗан, Галимҗан... Мин булмасам, син бит бүген монда басып торалмый идең. Ачлыктан шешенгәч, мин бит, мин, сине әткәй картның икмәген урлап ашатып аякка бастырдым, - диде аңа Нуриәхмәт. +Галимҗан, баскан урынында таптанып, нәрсә эшләргә белмичә, бер мәгънәсезгә кулларын болгый-болгый, акланырга сүз эзләде: +- Ат китерегез инде, ат! Тизрәк районга озатырга кирәк! +Читән Мәчтиге, бик җитди кыяфәт ясап: +- Туктагыз әле, җәмәгать, мин сөйлим әле. Кызмагыз. Ялгышмыйсызмы?.. - диде. +Арслан чыбыркысының сабы белән Читән Мәчтигенә төртте. +- Нәрсә, Мәчтик?! Кызмабыз!.. Атасы безнең канны эчкәне җитмәгән, хәзер монысы... +Арадан берәү: +- Монысы Сәвит канын эчәргә хәйлә белән калган. Шулаймы, Батырҗан? - диде. +- Дөрес! Ниндидер этлек эшләргә калган ул. Тик торганда гына атасы байлыгыннан баш тарттырырсың, бар! - диде кайсыдыр. +- Ялгышмыйсызмы, җәмәгать?! Нуриәхмәт абыйсы Галиәхмәткә охшамаган. Сәвит өчен кан коеп, сугышып йөргән кеше. +- Син нәрсә соң?! Читән тәресе! Ачуым килмәгәе... Нәрсә, аның кан коеп сугышып йөргәнен карап тордыңмы әллә?! - Батырҗан башындагы будёновкасын салды: - Менә кара! Кан койган кешенең башы нинди була аның! Бер башта - өч яра! +Ялганга түзеп торалмаган Гыйльмулла карт: +- Арттырма инде, энекәш. Кечкенә чагыңда, Зиннәтулла кетәклегеннән йомырка урлаганда, Зиннәтулла абзаң бәреп тиште түгелме соң синең башыңны?! - дип кычкырды. +Җыелган халык шау-гөр килеп көлешергә тотынды. Ул арада капкадан күзе-башы акайган, кулына чыбыркы тоткан Мостафа карт килеп керде. Халык тынып калды. Мостафа, сулышына буылган хәлдә, көчкә-көчкә тын алып, җыелган халыкка күз йөртеп чыкканнан соң: +- Кая алар? Кая ул уйнашчылар?! Ә, син мондамыни? - дип, кызы Гөлйөземне, сөйрәп, уртага тартып чыгарды. +- Бу хәл дөресме?! - Елавыннан туктый алмыйча, сыктап, шешенеп беткән Гөлйөземнең иягеннән чыбыркы сабы белән өскә күтәрде. - Дөресме?! +Гөлйөзем җавап бирмәде. +- Кемнән? - дип акырды атасы. +Гөлйөзем елавыннан туктый алмыйча, көчкә-көчкә тын алып, өзеп-өзеп: +- Мо-о-о-та-а-а... +Батырҗан, котылу шатлыгыннан күккә сикерердәй булып: +- Менә! Әйттем ич, Мотавалларныкы, дип. Ә сез миңа ышанмаган буласыз! +Мостафа чыбыркысы белән Гөлйөземгә китереп сыдырды. +- Син мине картлык көнемдә рисвай иттең! Мә! Уйнашчы, мә! Мин сине, анасыз килеш, төннәрен керфек тә какмыйча бишек селкетеп үстердем. Мин сиңа соңгы сыныгымны бирә идем. Рәхмәтең шушыдыр. Мә, себерке, мә! Син мине авыл урамына чыкмаслык иттең! Мә, бәдбәхет, мә, рәхәтен күр! - Чыбыркы белән янә сыдырды. +Нуриәхмәт үзен тоткан кешеләрдән арынмакчы булып, талпынып: +- Мостафа абзый, ялгышма. Үтерәсең. Аның гаебе юк! - диде. +- Син, селәгәй, тик кенә тор. Уйнаш итүегез генә җитмәгән, шуның өстенә, оялмыйча, акыл өйрәтмәкче буласыңмы?! Мә! Сиңа да өлеш чыгарам. Мә, сиңа да берне! - дип, чыбыркысы белән Нуриәхмәткә сыдырды. +- Мә, тагын берне. Куш булсын! - Тагын сыдырды, аннары, кызына карап: - Син себеркене өемә кертәсем юк! Дүрт ягың кыйбла! - дип кычкырды. +Чыбыркысы белән тагын сыдырмакчы булганда, Мөхәррәм белән Зиннәтулла карт аның кулыннан тоттылар: +- Җитте, Мостафа, җитте, үтерәсең. +- Бүтән бусагамнан атлап керәсе булма. Әнә сиңа урам! +Мостафа, чыбыркысын кизәнеп җиргә ыргытты да, төкереп, капкадан чыгып китте. +Шулвакыт урамнан ат алып килергә дип киткән кешенең тавышы ишетелде: +- Ат булды, җәмәгать. Алып чыгыгыз! +- Бик яхшы. Батырҗан, бу контраны волостька Галимҗан белән синең үзеңә илтергә туры килер. Карагыз, ныклап бәйләгез, кача күрмәсен, - диде Арслан. Аннары Гөлйөземгә төртеп: - Батырҗан, теге ана кәнтәен дә алыгыз! - дип кычкырды. +- Юк! Гөлйөземенә кагылмагыз, - дип җавап кайтарды Батырҗан. +- Барыгыз инде, барыгыз! Тизрәк, өйләгә кадәр барып җитегез. +- Мин бармыйм. +Арслан Галимҗан каршысына ике аягын аерып, куллары белән бөеренә таянган килеш килеп басты. +- Син нигә бармыйсың, Галимҗан?! Сәвиткә хезмәт итүдән баш тартасың?! Яхшы... +- Тартмыйм. Минем әнкәй сырхаулап тора. +- Үлмәс! Барыбызныкы да сырхау. Сәвит өчен үлсә дә, берни дә булмас! Кушканны үтә! +Нуриәхмәтне бер ягыннан - Батырҗан, икенче ягыннан Галимҗан тотып, алып чыгып киттеләр. Алар артыннан халык иярде. +Елап шешенеп, тузанда аунап, өсте-башының карарлыгы калмаган Гөлйөзем җирдән башын күтәрде: +- Йа Раббым, Йа Ходаем, минем нинди гаебем бар? Ал, ал минем газиз җанымны, ал! Минем яшәрлегем калмады. Минем мәрхүмә әнием янына барасым килә. Әнием-бәгърем янына! Ал җанымны, яррабби бер Ходаем! - дип, үксеп җиргә капланды. +Акрынлап халык таралды. Гөлйөзем янына Шәмсия карчык килде. Җайлап кына Гөлйөземне сөяп утыртты. +- Әйдә, кызым. Үземә кайтыйк. Җирдә утырма. Җир салкыны безгә - хатынкызга ярамый. Әнә агачларга да кара яшел кунды. Бераздан сары кунар. Өем кечкенә булса да, бер сәкедә кыш чыгарбыз әле. Анаң Гөлҗиһан белән сер үземне чакырганнар иде дә, әллә нигә каушадым ла. Тупсагызны атлап керүгә коелдым да төштем. Йөрәкле хатын иде. Ай, йөрәкле иде. Синең кендекне үзе кисте. Әйдә, миңа кайтабыз, - дип, Гөлйөземне култык астыннан тотып аягына бастырды. Ипләп кенә капкадан алып чыгып китте. +Сәкесенә урын җәйде. Сөялеп ятса, стена ягыннан салкын тимәсен дип, мич башыннан кырык ямаулы сырмасын алып, стена буена салды. Сәке астыннан иске сандык сөйрәп чыгарды. Сандык капкачын ачып: +- Йөрәкле хатын иде анаң, йөрәкле! Кендек әбиең булалмасам да, мине дә буш итмәде. Үзенең кәшемир яулыгын бүләк итте. Ике генә тапкыр ябындым. Берсе - теге күп итеп шикәр саткан Исмәгыйль бабаңа кияүгә чыккан елны, икенче тапкыр - хәзерге кәҗәм Сөтлебикәмнең әбисе Майимчәгем Гыйззәтулла коймасының ике тактасы арасына муенын тыгып асылынып үлгән елны. Шуннан инде мин аны сандыгымның төбенә үк салдым. Исән булсам, бу баланың кияүгә чыккан көнен күрергә насыйп булса, туй көнендә, әнисе Гөлҗиһанның истәлеге булып сакланган шушы яулыгын, туй бүләге итеп, Гөлйөземнең җилкәсенә салырмын, дигән идем. Күрәсең, яулыкның туй көнен көтәсе килмәгән. Бүген мин аны синең өстеңә ябам. Авырткан яраларыңны анаң назы белән шушы яулык җылытып дәваласын. Йокла, кызым. Вакыт адәм баласын дәвалый. Вакыт!.. - дип сөйләнде. +Анасының төсен, кыяфәтен, хәтта тавышын да күз алдына китерә алмаган Гөлйөзем, бераздан, төшендә әнисе Гөлҗиһан белән урман аланында җиләк җыеп йөри иде. Кинәт анасы каядыр куаклар арасына кереп югалды. Урман аланына атасы Мостафа килеп чыкты да, ярсып-ярсып, яшь юкәләрнең кайрыларын каерып төшерә башлады. Гөлйөзем, тәненең авыртуына чыдый алмыйча, ыңгырашып алды. Аның тәне уттай яна иде. Шәмсия аның маңгаена салкын сулы чүпрәк куйды. Гөлйөзем кабаттан көлтә бәйләгән сабый, үсмер чакларына кайтты. Төшендә Галиәхмәтен күрде. +Сихри көй агыла иде. Капкаларның олысы да, кечесе дә ачык. Олы капкадан, җитәкләшеп, йөгереп, шат күңелле Гөлйөзем белән Галиәхмәт килеп керделәр. Гөлйөзем, Галиәхмәтнең кулыннан ычкынып, кечкенә капкадан чыгып йөгерде. Аның каршысына олы капкадан Галиәхмәт килеп чыкты, Гөлйөземне тотмакчы булды. Гөлйөзем капка баганасын кочаклаган хәлдә: +- Шаярма, егет. Әткәйгә әйтәм! - дип чыркылдады. +- Бабай миңа берни дә әйтмәячәк. +- Харап икән. Бик тиз бабайлы булгансың түгелме?! +- Ах син! - Гөлйөземне эләктереп алды да, күтәреп, ишегалдына алып керде. +- Колагыңа бер генә сүз әйтимме? +- Юк, кычкырып әйт. Әмма берне генә. +- Юк, икене! +- Хәерчегә якты йөз күрсәтсәң, ямаулык сорый, ди. +- Бары тик икене генә. +- Ярый, синеңчә булсын. +Галиәхмәт, пышылдап: +- Мин си-не я-ра-там! - диде. +Гөлйөзем, үпкәләгән булып, читкә китте. +- Гөлйөзем, әллә үпкәләдең инде? +- Үпкәләдем шул. Син мине алдадың. +- Минме? +- Ничек алдадым? +- Ике сүз әйтәм, дидең, өчне әйттең. +- Мин сине яратам! Бөтен авыл ишетерлек итеп кычкырыйммы? +- Җүләрләнмә! Нишлисең, Галиәхмәт? Кешеләрне уятасың. +- Уянсыннар! Йоклап ятмасыннар. Күрмисеңмени, ике яшь йөрәк берберсенә тартыла. +Галиәхмәт кычкырмакчы булды, Гөлйөзем аның авызын учы белән каплады. +- Тс-с! Шаярма, егет! +- Кычкырам! Мин беркемнән дә курыкмыйм! +Гөлйөзем, пышылдап: +- Мин бү-тән-не я-ра-там! - дип чытлыкланды. +Галиәхмәт, җитдиләнеп: +- Нуриәхмәтнеме? +- Юк. Галиәхмәтне! +Тагын шаярып куыша башладылар. Галиәхмәт Гөлйөземне, куып тотып, кочагына алды. +- Нишлисең? Җибәр. Кеше-фәлән күрсә... +- Җибәрмим дә, беркемгә бирмим дә. +- Нуриәхмәткә дәме? +- Нуриәхмәткә дә! +- Галиәхмәткә дәме? +- Галиәхмәткә дә! Тю! Син әле шулаймы?! Мин сине, мин сине беләсеңме хәзер нишләтәм?.. +Егет кызны, куенына бөтереп алып, үпмәкче булды. +- Тс-с! Мотавал хәзрәт чыга! - диде Гөлйөзем. +Галиәхмәт, сискәнеп, читкә карады. Гөлйөзем чыгып качты. +- Ах, син шулаймы әле! +Егет Гөлйөземне куа башлады. Шактый куганнан соң эләктереп алды. +- Җибәр, җибәр, дим. Юкса Нуриәхмәткә әйтәм! - диде Гөлйөзем, көлә-көлә. +- Борын асты кипмәгән. Кызлар яулыгы тотып караганы юк әле. +- Ә ул синнән көчлерәк. Сугышып алачак. +- Көчем җитмәсә, син ярдәм итәрсең әле. +- Икәү кирәген бирербез, яме? Җиңгәсенә сәлам хатлары яудырмасын. +- Сәлам хатлары?.. +- Әйе, сәлам хатлары. +- Ах, йөзе кара, үтерәм! +- Ә синең кулъяулык тотып караганың бармы, Галиәхмәт? +- Юк! Бирүчесе юк. +- Әнә Рабига, Сәгыйдә... Алар сине телләреннән төшермиләр. +- Кайсы, теге иләк авыз Рабигамы? Теге күпер асты бөкре, әрекмән колак, шадра бит, камыт сыйрак Сәгыйдәме? Аллам сакласын! Бөтен байлыклары белән соңгы кәҗәләрен бирсәләр дә, алачагым юк. +- Яшермим. Оят булса да әйтим. Мин дә сине... Мин сизәм. Без барыбер берберебезнеке булалмаячакбыз. Дөрес. Мин сине гомеремнең соңгы минутына кадәр оныта алмаячакмын. +Гөлйөзем, җиңеннән кулъяулык чыгарып, Галиәхмәтнең түш кесәсенә тыкты. Галиәхмәт яулыкны кесәсеннән алып, борынына китерде. +- Гөлйөзем, синең исең килә. +- Үзең чиктеңме? Мине уйлап чиктеңме? +- Үзем чиктем. Сине уйлап чиктем. +- Син мине яратасың, шулай бит?.. Яратасың? +- Яратам, Галиәхмәт. +Кыз, оялып, башын аска иде. Галиәхмәт аны печәнлеккә өстерәде. +- Әйдә бүген үк бер-беребезнеке булабыз. +Гөлйөзем, төш аралаш, өзгәләнеп: +- Кирәкми! Галиәхмәт, кирәкми! - дип кычкырды. +Шәмсия Гөлйөзем янына килде. +- Кызым, кызым Гөлйөзем, бастырыласың, төш күрәсең бугай. Борылып ят. Әллә яткан урының җайсызмы? Әй, бәбкәем, бәбкәем... Бигрәк каты кыйнады шул. Бигрәк каты. Хатын кызның язмышы кеше кулында шул ул. Яраларың сызлыймы? Хәзер төнәтмә кайнатам. Өем, зимләнкә генә булса да, сыярбыз әле. Күңелең киң булсын. Кышын ишле яшәсәк тә, язын, җәен икәү генә яшәрбез. Кәҗәм, Сөтлебикәмне, бәтиләре белән, кышын, кызганып, үз яныма кертәм. Алар да җан иясе бит. Хәзер мин сиңа җәен җыйган үләннәремнән төнәтмә әзерлим. Сөтлебикәмнең сөте бик шифалы. Үләннең очын гына, чәчәген генә кыркып ашый ул, - дип сөйләнде, аның өстенә япкан кәшемир яулыкны рәтли-рәтли. +Гөлйөзем туганнан бирле ана назын тоймады, күкрәк сөте тәмен белмәде. Гөлҗиһан Гөлйөземен табып ике атна да тормады, Мостафасы белән сабыен ятим калдырып, якты дөньядан китеп барды. Ятимәгә күкрәк сөтен авыл халкыннан җыелган сәдакага сатып алынган түбән оч Чәүкә Мәгъфүрәсенең "Мәликә" кушаматлы кәҗәсенең бәтие "Гөлҗиһан" алыштырды. Мостафа авыл халкының кәҗә бәрәненә яраткан хәләленең - Гөлҗиһанының исемен кушуларына рәнҗесә дә, соңга таба күнде. +Мостафа кабыктан ясалган арбасына сабые Гөлйөземне утырта да, арбага кәҗәсен җигеп, чабатага юкәлек дип, иртәдән кичкә кадәр урманга китеп югала. Арканын урман аланына кагып куйган казыкның уртасыннан эләктереп, кәҗәсен - арканның бер башына, кызы Гөлйөземне аягыннан икенче башына бәйләп, үзе печән чаба, мунчалага, чабата үрергә, чабата киндерәсенә юкә кисеп, урман аланындагы күлгә бүрттерергә сала. Ара-тирә аланга чыгып, кызы белән кәҗәсен күзәтә: бер чыкканда, алар агылый белән тагылый кебек болын буйлап йөрсәләр, икенче чыкканда, агач күләгәсендәге сабые ике куллап кәҗәнең имчәген тоткан хәлдә йоклый торган була. Шуңа күрә авыл халкы ул кәҗәгә "Гөлҗиһан" дип кушамат такты да. +Ямьле җәй кичләрендә урман ягыннан кыңгырау тавышы яңгырауга, авыл халкы, бөтен эшен ташлап, арбага җигелгән кәҗәсен җитәкләгән Мостафаны каршы алырга дип, капка төбенә чыга. Урам тутырып, бизәкле камыт, кыңгырау, чәчәкләр белән бизәлгән дугалы арбага җигелгән кәҗә кайта. Кабык арбада, башына аллы-гөлле чәчәкләрдән үрелгән такыя кигән, кулына эре-эре җир җиләкле тәлгәш тоткан Гөлйөзем утырган була. Арбаның уң ягына да, сул ягына да җыйнак кына арыш капчыгы эленгән. Алар да мәтрүшкәләр, сабын чәчәкләре белән бизәлгән. Капка төбендәгеләр уңдагы капчыкка - Гөлйөземгә, сулдагысына кәҗәгә күчтәнәч салалар. Мостафа Гөлйөземенең кулындагы җиләк тәлгәшләрен, берәм-берәм, капка төпләрендә утырган сабыйларга суза. Суза да: +- Сиңа дип урмандагы куян Гөлйөзем аша күчтәнәч җибәрде. Ал, олан. Ал, кызым, - дип, һәр сабыйга өләшә. Кайберәүләр бу тамашадан кызык табып +Нуриәхмәтне алып киткәннән соң, имеш-мимешләр күп йөрде. Берәүләр: "Нуриәхмәтне төрмәгә конвой белән алып барганда, ике сакчыны да үтереп качкан, имеш, вулыста сурәтен элеп куйганнар, күрше авылның Чатан Гарифулласы күреп кайткан", - дип сөйләсәләр, башкалары: "Кулга алынып, Батырҗан белән Галимҗан аны волостька илткәндә, аклар ягындагы абыйсы Галиәхмәт урман чатында качып көтеп торып коткарган икән", - дип әйттеләр. Ә икенче берәүләр: "Мотавалның алтын-көмешләренең яртысы - Галиәхмәттә, ә икенче яртысы Нуриәхмәттә булган, шул үзендәге алтын-көмешләрне Батырҗан белән Галимҗанга бүлеп биргән дә, алар аны качырганнар, моның шулай икәнен Арсланга Галимҗан тишкән, Батырҗан Гөлйөземне үлеп яратса да, Арсланнан шүрли, шуның өчен дә Гөлйөзем янына бармый, кызга Арслан ияләшкән икән", - дип шаулашалар иде. +Халык телендә нинди генә гайбәтләр йөрсә дә, берсе дә чынбарлыкка туры килмәде. Нуриәхмәтне кулак итеп сөрелгән Гарәфи байның хәзер районның милиция бүлеге урнашкан, таштан салынган ике катлы йортының подвалына бикләделәр. +Кечкенә тәрәзәле бу подвалның һавасы - тынчу, идәне - җир, стеналары акшарланмаган, түрдәге почмагында - ат тәртәсе сыярлык күсе тишеге. Нуриәхмәтнең күзе шунда төште. Тишектән озын мыек чыгып, ике күз ялтырый иде. Нуриәхмәтнең башында шик туды. Андый-мондый йоклап китсәң (йокламый да булмас, йокы синнән сорап тормый), тереләй кимерәләр болар! Күсе егете, Нуриәхмәтнең уй-фикерләрен укыган кебек, коерыгы белән гәүдәсен сөйрәп тишектән чыкты да, "менә без шундыйрак инде" дигәндәй, башын югары күтәреп, мыегын селкетеп иснәштергәннән соң, аңа таба килә башлады. Нуриәхмәт, куркуыннан итеген салып, күсегә ыргытты. Күсе стенага сикерде. Шап итеп, Нуриәхмәт каршына килеп төште, арт аякларына басты. "Тукта әле, агай-эне, монда, бу подвалга без хуҗа!" - дигәндәй ысылдап алды да иренеп кенә тишегенә кереп китте. Нуриәхмәт тишекне томаларга әйбер тапмагач, аптыраганнан, итегенең башын тыгып куйды. Бераздан күз кабаклары авырайды, солы ашаган атны хәтерләтеп, күсенең нәрсәдер кимергән авазына эреп йокыга китте. +Тимер ишекнең дөбер-шатыр ачылуына уянып, күзләрен ачты. Тәрәзәдән зәгыйфь кенә кояш нуры саркый иде. +- Мотавалов, на выход! - дигән әмергә торып, тишектәге итеген алды. Күсе егете күселеген, егетлеген эшләгән: итекнең башын әллә Нуриәхмәтнең тир исен яратканнан, әллә чын тиредән - күннән булганга, тәмләп кимергән иде. +Шул ук көнне конвоирлар аны, Казанга - изоляторга илтергә дип, милиция бүлегеннән тимер юл вокзалына озаттылар. +* * * +Нуриәхмәтне алып китәсе паровоз, вагоннарын сөйрәп, тимер юл станциясенә туктауга, конвоирлар ике яклап тезелештеләр. Нуриәхмәт вагон баскычына басарга гына җыенган иде, янәшәсеннән узып барган товар вагонының аз гына ябылып бетмәгән ишегенә күзе төште. Ишек ярыгыннан сәер карашны тоеп, өнсез калды. Бераздан, аңына килеп, бар көченә, ачыргаланып: +- Әткәй! - дип кычкырган сүзләре атасы утырган паровозның әче гудогы тавышына күмелде һәм, җимерелеп, "әткәй" сүзе кысылган тешләр аша саркыды да, кипкән иреннәргә сылашып, имгәнеп, үз яныннан ерак китә алмыйча, тезенә коелды. +Паровозның өзек-өзек гудогы, әтисе Мотавалның улына: "Сау бул! Бәхил бул, балам!" - дигәндәй, саубуллашу, бәхилләшү сүзләре булып яңгырап калды. +Нуриәхмәт утырган поезд берничә станциядән соң кабат туктады. Бу - Әгерҗе станциясе иде. Нуриәхмәтне вагоннан төшереп, вокзал мәйданына тезелгән, ирегеннән мәхрүм ителгәннәр янына китереп, беренче рәткә бастырдылар. Бәгырьләргә үтеп керерлек рәхимсез салкын җил исә. Тешләр тешкә бәрелә. Бераздан, аяктагы күсе тишегеннән кереп, бармакларны салкын куыра башлады. Аякларга җан кертергә, кан йөгертергә, сикерергә, хәрәкәтләндерергә дә рөхсәт юк. Нуриәхмәт агасы Галиәхмәт белән атасы нигезендәге соңгы очрашуны исенә төшерде. "Кем өчен сугышып йөрде?! Нәрсә өчен?! Нигә кирәк иде?! Атаңа, туганыңа каршы барып... Галиәхмәт, бәлки, хаклыдыр". Шулвакыт аны "Мотавалов!" дигән тавыш сискәндереп җибәрде. +Колачын җәеп, елмаеп, аңа таба килгән киң җилкәле полковникны күреп, Нуриәхмәт чак кына артына аумады. Көч-хәл белән үзен тотып калды. Аның каршында - әле кичә генә кебек, акларга каршы сугышып йөргән полкының командиры - Сергей Катюхин басып тора иде. Катюхин Нуриәхмәтне кочакламакчы булды. Әмма арага сакчы керде. +- Не положено, товарищ полковник! - дип честь бирде. +- Отставить, рядовой! +- Никак нет, товарищ полковник! Я на службе! +- Штаб где?! Рядовой... +- Так точно, товарищ полковник! В седьмом вагоне. +Катюхин: +- Мутавалов, дорогой, я сейчас! - дип, поездның койрыгына китте. +Кичкә Нуриәхмәтнең өстендә - үзенең чинына туры килә торган өр-яңа хәрби кием, ялтырап торган хром итек, кулында - Ижау шәһәренең иң затлы ресторанының кашыгы иде. +Сергей Павлович Катюхин Мәскәүдән Ижау шәһәренә яңа гына хәрби комендант итеп җибәрелгән иде. +* * * +Нуриәхмәтне кулга алып озатканнан соң ике-өч атна да үтмәде, Арсланга Мотавал йортының кунак бүлмәсендә түрдә - өстәл артында утыру бәхете тәтеде. Авылга, колхоз рәисе сайларга дип, районнан яңа, икенче бер түрә килеп төште. "Исәнмесез, колхозчылар", - дип башлады ул сүзен. Халык арасыннан Шәрифулланың: +- Позвулте спрасит! Минем дустым, иптәш Галәветдин Минһаҗев килмәдемени? - дигән соравына, сорау бирүченең кем икәнен чамаламый калган вәкил, җитди кыяфәт, кискен көр тавыш белән: +- Юк, килмәде! Бу сорауны кем бирде, торып бассын! - дип кычкырды. +Вәкилнең әллә кискен соравыннан, әллә көр тавышыннан куркып, эскәмиядән идәнгә шуып төшкән Шәрифулланың җан бирергә әзерләнгәндәй зәгыйфь тавышы ишетелде: +- Мин фәкыйрегез булам, ахрысы... +- Ул кулга алынды! +Шәрифулла, бу сүзләрдән соң, куркуыннан, янәшәсендә утырган Шәмсия карчыкның итәк астына ук кереп качты. +- Деникин армиясенең поручигы Минһаҗев кулга алынды һәм сөргенгә сөрелде, - дип өстәде район вәкиле. +Арсланның бар көченә шашынып, кул чабып: +- Контрларга безнең илдә урын юк! Урра, иптәшләр! - дип бакыруына Батырҗан белән Галимҗан да кушылып, аны уздырырга теләсәләр дә, Кәҗә Шәрифулласының Шәмсия кортка итәге астыннан әче һәм нечкә "Урра!" дигән ялагай тавышы янында аларның кычкыруы ишәк кычкырганда черки безелдәве булып кына ишетелде. Шәмсия карчык, үз күкрәгеннән чыккан Шәрифулла тавышына аптырап, читенсенеп, бер - уңга, бер сулга карап алганнан соң, берни аңламыйча, гаҗәпләнеп, үзалдына көлемсерәп тә куйды. Үзенә сәерсенеп карап торганнарын тоеп, читенсенеп, "кая олакты соң бу каһәр төшкере Шәрифулла, тавышы бугаздан чыга, үзе юк", дип, кабат күкрәгенә карады. Итәге астында дүрт аяк күреп, телсез калды. Сиксән яшьлек Шәмсия карчык куркуыннан эскәмиягә менеп кунаклаганын сизми дә калды. +- Нишләвең бу, Шәрифулла?! Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла, картаймыш көнеңдә, килешмәгәнне! +Җыелган халык дәррәү көләргә тотынды. Идәндә, аякларын бөкләп, ияген тезләренә куеп, менә бетәм, менә сүнәм, дигәндәй, пыскып янган чыра утыдай җилфердәп, Шәрифулла утыра иде. +Арслан, Нуриәхмәтнең кайтмаячагына тәмам ышанып, тизрәк үзен рәис итеп сайлаганнарын түземсезлек белән көтеп, өстәлдәге графинга сукты. +- Авылдашлар, тавышны бетерик. Тынычланыйк, иптәшләр. Районнан килгән вәкилнең безнең белән көне буе утырырга вакыты юк. +- Дөрес, иптәшләр! Колхозчылар! Аның хәзер көне дә кыска. Кире кайтасы да бар. Сезнең колхозның элеккеге рәисе, кем соң әле, аты коргыры... +Арсланның: +- Мотавалов Нуриәхмәт! Мотавал мулла малае - Нуриәхмәт! - дигән сүзенә халык арасыннан берничә кеше дә кушылды. +- Әйе. Сезнең авылның беренче коммунисты Нуриәхмәт иптәш Мотавалов, бертавыштан, районда дингә каршы яңа гына төзелгән "Көрәш" комитетының рәисе итеп сайланды. +Халык дәррәү купты: +- Ничек?! Ул төрмәдә ләбаса?! +- Шулай инде. Кул - кулны, ике кул битне юа! +- Бүре башын бүре ашамый! +- Халык белми сөйләми. Теге вакытта Мотавалның яшергән алтынкөмешләре үз эшен эшли, - дигән тавышлар яңгырады. +- Очы чыгар, - диде Арслан. - Аны төрмәгә озаткан кешеләр дә үлмәгән. Алар да кинәт кенә баеп китмәсләрме... Шулай бит, егетләр. Ничек уйлыйсыз, Батырҗан, Галимҗан?! +Аптырашта калган Шәрифулла, бу сүзләрдән айнып, урыныннан сикереп торды да районнан килгән вәкилгә: +- Булыр, булыр! Мин ышанам. Минем туган ул, - дип чәрелдәде. +- Кем? Нуриәхмәтме?! Саташасыңмы әллә? Кәҗә - мал түгел, баҗай туган түгел. Син Мотавалларның кияүләре генә түгелме соң, Кәҗә! +- Менә, гел шулай ул. Сүз әйтергә дә ирек бирми. Гел телгә баса. +- Арслан, колагыңа гына бер сүз әйтимме?! +- Әйт! Әллә куркыр дип уйлыйсыңмы?! Берне түгел, унны әйт. +- Унны ук әйтмим. Саный алмассың. Синең көнең бетте, - дип, берничә кеше кычкырышып алдылар. +- Телең бик озын шул синең, Шәрифулла, телең бик озын. Чыгарасың да болгыйсың, чыгарасың да болгыйсың. Җыеп алалмыйсың. Басу гына түгел, таптап та китәрләр әле синең ул телеңне, - дип сөйләнде. +- Ярар, җәмәгать! Мин җыелышны ачык дип игълан итәм һәм беренче көн тәртибенә тукталам. Кемнәрдә колхоз рәислегенә кандидатуралар бар? Рәхим итегез. +Халык шау-гөр килгән бер мәлдә, Шәрифулла халык арасыннан, эскәмияләр астыннан үрмәләп, алгы рәткә - президиум өстәле янына килеп, тезләнгән килеш кенә, районнан килгән вәкилгә: +- Языгыз! Мин үземне үзем тәкъдим итәм, - диде. +Авыл халкы бертавыштан: +- Кит әле моннан, Кәҗә! Сиңа тагын... +- Зиннәтулланы йә булмаса Нурулланы, һич тә булмаса, Гыйльмулла картны сайлыйбыз! - дип кычкырыштылар. +Үзенең исеме авылдашлары теленнән, хәтта Батырҗан белән Галимҗаннан да чыкмавына шартлар хәлгә җитешкән Арслан, әгәр шунда Зиннәтулла карт төлке якалы туны белән торып басмаса, йә булмаса районнан килгән вәкилнең күзенә Мөхәррәм аягындагы "фитыр" итекләр күренмәсә, биредә, өстәл артында, уйланып, тирән хыялларга чумып утырыр иде микән?! +Районнан килгән вәкилнең күзе Арслан башындагы бер колакчыны өзелә язган бүреккә төште: +- Менә сезнең белән, колхоз белән кем идарә итәргә тиеш! Понимаешь ли. Менә шушы, башына каешланып каткан бүрек кигән иптәш идарә итәргә тиеш. Күрәсез, бу иптәшнең төлке якалы туны да, шыгырдап торган "фитыр" итеге дә юк. Понимаешь ли. Һәм ул аңа кирәкми дә. Понимаешь ли! - диде. +Әле алай да халык арасыннан кыюрак бер бәндәнең: +- Аңа калса, безнең авыл Шәйхәттар абзый бүрегенең ике колагы да юк. Аны сайлыйк, - дигән тавышы ишетелде. +- Кая ул? Торып бассын. Күрик. Понимаешь ли. +Урта рәтләрдә утырган Шәйхәттар, урыныннан торып басып, бүреген киеп: +- Бу бит - бүрек түгел, түбәтәй! Сырылган һәм тирән итеп тегелгән түбәтәй! - диде. +Районнан килгән вәкил агарып чыкты: +- Бу кандидатура батмый, понимаешь ли. Религия - опиум народа. Понимаешь ли. Бүген түбәтәй кигән, иртәгә чалма, чапанлы булыр. Динне алга сөрүчеләр кирәкми, понимаешь ли! +Шул ике колаксыз бүреге аркасында, Шәйхәттар картка бик күп тапкырлар район юлын таптарга туры килде. Районга барып кайткан саен, ул: "Арслан урынына калхуз рәисе итеп куярга дип җанны ашыйлар, бу юлы да ризалык бирмәдем. Әгәр миңа яңа бүрек тектереп бирмәсә, үзенә үпкәләсен. Андый кысуларга түзеп торып булмас. Ризалыгымны бирергә туры килер", - дип, халыкны көлдерә торган иде. Уен гына булса да, Арсланда ул шик уята иде. Шушы хәлләрдән соң озак та үтмәде, Шәйхәттар, кемнәрнеңдер тырышлыгы белән, бер төндә юкка чыкты. +* * * +Авыл ир-атларының, иртән иртүк каравыл йортына җыелып, төн чыкканчы илдә-көндә, күрше-күләндә булган хәлләрне уртага салып, чынын-ялганын бергә кушып, бер-берсен уздырып, бүлдереп, энәсеннән җебенә кадәр тикшергәч, Кәҗә Шәрифулласының бер-ике ялганын рәхәтләнеп тыңлаганнан соң, өйләренә тарала торган гадәтләре бар. Кичәге хәбәр - кояш батырга берике сәгать кала, Чишмә тавында ике юлчының җир казып кабер ясап китүләре - күпләрнең күңелләрендә шик уятты. Яшьрәкләр каберне казып карарга кирәк, диделәр. Картлар барысы да каршы төште: "Безнең халыкта мәетне казып рисвай итү бернинди дә шәригать законына туры килми, кем тели, шул казысын, диделәр. Менә чишмәгә ат эчертергә төшкән Саескан Салисәсенең улы Вәриснең, "җир чокучының берсе нәкъ Нуриәхмәткә охшаш булуын сурәтләве генә күпләргә, бигрәк тә Галимҗанга тынгы бирмәде. Аннары, чишмәгә кер чайкарга төшкән авыл хатыннарын күреп, бер юлчының атына атланып китеп баруы, авыл картлары җыелып төшкәндә, икенче юлчының да ашыга-ашыга китеп баруы күпләрдә шик уятса да, кабер ачарга, каберне актарырга берсенең дә батырчылыгы җитми иде. +Арслан белән Батырҗанның гына күңеле тыныч. Алар юлчыларның икенчесен, арттан киткәнен, кем булуын, нишләп йөрүләрен ачыклар өчен куып тотып, урман борылышында кыйнап, өстендәге сырмасын салдырып, мари кешесенең авызыннан: "Ерак сәфәрдән кайтканда, атыбызның колыны үлде, шуны Чишмә тавына күмдем. Хатыным белән бергә идек. Ул алданрак кайтып китте", - дигән җавап алып кайтканнар иде. Арслан, каравыл өендәгеләрне тынычландырырга теләп: +- Борчылмагыз, авылдашлар. Марилар алар. Ирле-хатынлы марилар. Юлда колыннары үлгән. Чишмә тавына шуны күмгәннәр, - диде. +Сүзгә кушылырга кыймыйча утырган Саескан Салисәсенең ире Шадра Мәхмүт улыннан юлчыларның ниндирәк булуларын, киемнәренең нинди икәнен, сакал-мыеклары, төс-кыяфәтләрен, нәрсә хакында сөйләшкәннәрен кат-кат сораганга күрә, юлчыларның икесе дә ирләр булуын аңлап, алдан китеп барганының, озак итеп, кыйблага борып салынган, чүпрәк капланган әйбергә карап җеназа укыганын һәм нәкъ Галиәхмәткә охшаганлыгын белгәнгә, иренер-иренмәс кенә: +- Ирле-хатынлы, дисең инде, - дип куйды. +- Әйе, марилар! +- Ярар. Аллага тапшырып, безнең диндәге марилар да бардыр дип уйлыйк. Тик менә күрше мариларына безнең авылның Гөлйөземе нигә кирәк булды икән, - дип, борын астыннан мыгырданып алды. +Каравыл өендәгеләр инде таралабыз дип торганда гына, кабалана-кабалана, Ләң-ләң Мотыйгулласы килеп кермәсенме: +- Җәмәгать, Шәмсияттәйне күрмәдегезме? +Оеп, үз ялганыннан үзе ләззәт табып, чүгәләп утырган Кәҗә Шәрифулласына Ләң-ләң Мотыйгулласының каравыл йортына кереп сөрән салуы ошап җитмәде. Утырган җиреннән теләр-теләмәс кенә торып, йоны коелган өтек бүреген кия-кия: +- Нәрсә булды, Мотыйгулла?.. Минем авыл картларына сөйләгән файдалы киңәшләремне сеңдерергә дә ирек бирмичә, чабуыңа ут капкандай акырасың, - диде. +- Кабар да! Әнә Мостафа абзый кызы Гөлйөзем уйнаштан бала табалмый азаплана, - дип чыгып та йөгерде тегесе. +Каравыл йортында тавыш-кычкырыш башланды. +- Менә сиңа мә! Ишеттеңме, Гыйльмулла! +- Ишетмәгән кая, Зиннәтулла. Адәмнән оялмасалар да, Ходайдан оялсыннар +- Ахырзаман килүе шушыдыр, ата - улны, ана кызны белми башлады. Шулай бит, Нурислам. +- Ходайның барлыгын онытып барабыз. Мотавал хәзрәтнең васыятен онытып барабыз, - дип мыгырданды Нурислам. +- Ха! Мотавал мулланың васыятен онытабыз, имеш. Мотавал баласы җил чыгарып, серкә очырып, кызларыбызны кабартып йөри, ә алар Мотавалны сагынып чак еламый! - Арсланның акыруы каравыл өен тутырды. +- Шулайрак килеп чыкты бугай шул, кем, энем Арслан. Синең сүзең хак булып чыкты бугай. +- Зиннәтулла абзый, сине дә аңлап була инде. Мотавалга син рәхмәтле булмый, кем рәхмәтле булсын. Авыл халкы белми сөйләмидер. Халык теленә керсә, хак, диләр. Яшь чагында, синең дә хәләлең - хатының бик чирләшкә булган, Мотавал өшкерүе белән генә яшәгән, диләр, - дип авыз ерды Арслан. +- Арслан, минем белән булышма. Күрәселәрең алда әле. Әнә авылга яңа Мотавал аваз сала. Киләчәк аның кулында булмагае. +- Шулай, Гыйльмулла авылдаш, шулай... Дошманыңа да күрсәтмәсен! Үзебезнең оныклар үсә. Бала-чагаларыбызны ярдәмеңнән ташлама, яраббым бер Ходаем! Үзең яраткансың, үзең сакла, - дип, Зиннәтулла карт ишеккә таба китте. +- Саклар, бар! Үзегез сакламасагыз. Нуриәхмәтнең җиле тия күрмәсен. Шулай. Димәк, бүгеннән Нуриәхмәт ата була. Ә, Батырҗан? - дип, әле бер кешегә, әле икенчесенә бәйләнде Арслан. +Куәтеннән килсә, читлеген җимереп чыгарга җыенган кыргый арысландай үз-үзенә урын табалмаган Батырҗан, белештермичә, йодрыгы белән стенага сукты: +- Җиттеме сиңа, юкмы?! Тешеңне коям! +- Син минем тешкә кагылма, Нуриәхмәтнең тешләрен чамала. Кайгырма, Гөлйөзем юмарт ул. Сиңа да өлеш чыгарыр, - диде Арслан, ыржаеп. +- Син бер телеңә хуҗа буласыңмы, юкмы?! +- Нигә?! Галиәхмәт белән йөрде, Нуриәхмәт белән "шаярды", ә баласын сиңа каратыр. +Батырҗан, Арсланны бугазыннан эләктереп: +- Ах, син, бәдбәхет! Үтерәм мин сине! - дип акырды. +- Җиттеме инде сезгә, юкмы?!! Бераз картлардан оялыгыз! - диде Галимҗан. +- Син, көчек, тик кенә тор! Сатылгансың икән, юлыңда бул! +- Кем көчек? Минме? +Зиннәтулла карт кулындагы таягы белән баскыч тактасына сукты. +- Җиттеме сезгә, дуңгызлар! Өелешеп, кеше көлдерәсез! Әйдә, Нурислам, кайтабыз. +- Әйдә. Акыллы булыгыз, балалар. Акыллы! +Тегеләр өчесе дә тынды. +- Шулай, Зиннәтулла абзый. Сез бит теге вакытта, кәнсәләрдә, минем сүзгә ышанмадыгыз. Кем уйнаш иткән булып чыга инде, ә? Ник дәшмисең, Зиннәтулла абзый? +- Әйдәгез, картлар, булмаса, кайтыйк. +- Барыгыз, бар! Әйтер сүзегез беттемени, аксакаллар? +Нурислам, Зиннәтулла, Гыйльмулла картлар башларын иеп чыгып киттеләр. +- Ә сез нигә кайтмыйсыз? Әллә сезне бәби чәенә чакырдылармы? +- Әгәр дә мин ул мулла баласының башын кисеп буага ыргытмасам, исемем +- Батырҗан, чамалап. Күрмисеңмени, Нуриәхмәтнең ике колагы, кем дисең әле син аны... Ә, әйе, көчеге, Галимҗан тыңлап тора. Йә, ярый. Мин киттем. Акыллы киңәш кирәк булса, үземә кил. Берәр җаен уйлап табарбыз, - дип көлемсерәде Арслан. +* * * +Караңгы төшеп килгәндә, Галимҗан атын Шадра Мәхмүтнең капкасына бәйләде. Капка келәсен шыкылдатты. Өй ишеге ачылып, Салисәнең: +- Кем бар анда? Капка ачык, - дигән соравына ат хуҗасы тик тормаган атының, алга тартылып, үз өстенә менгәнен күреп, маңгаена йодрыгы белән берне тартты да алагаем сүгенеп алды. +Салисә өй ишеген ябар-япмас, өйдәгеләргә: +- Сүгенүенә караганда, Галимҗан, ахрысы, - диде. +- Нәрсә кирәк инде аңа? Тыгылмаган җире юк, - дип мыгырданды Шадра. - Малай, Вәрис, сиңа әйтәм. Синнән сорау алырга керә. Ишетсен колагың. Артыгын сөйләмә. Белмәдем, күрмәдем! Аңладыңмы?! Кабер казучының Гөлйөзем апаң хакында сораганын оныт. Бәласеннән башаяк! Ач тамагым, тыныч колагым дигәндәй, кадалып китсеннәр. +- Син, әткәй, бигрәк инде. Саескан малае дигәч тә, син мине саесканга санама инде. Мин әле аның барысын да сиңа да сөйләп бетермәдем, - диде Вәрис, пышылдап. +Галимҗан килеп керүгә: +- Вәрис энем, теге колынын күмгән мыеклы мари сиңа тагын нәрсәләр сөйләде? - дип сорады. +- Беренчедән, ул мари түгел иде. +- Мари инде, мари! +- Мари түгел. Мин марича белмим. Икенчедән - безнеңчә сөйләшә. Өстәвенә мыегы юк иде. +- Ә менә кер чайкарга төшкән апаңнар, кап-кара мыеклы иде, диләр. +- Беләләр, әбиеңнекен! Беләсең килсә, алар төшкәндә, ул инде киткән иде. Мыегы юк иде шул. Борын астында кап-кара миңе бар иде, мыегы юк иде. +- Миңе бар иде, дисең инде. +- Кап-кара миңе бар иде. Мыегы юк иде. +- Рәхмәт, энем. Башка соравым юк. Шул үзе. Галиәхмәт эше. Миңлесе - Галиәхмәт, миңсезе - Нуриәхмәт инде аның. Шулай бит, Мәхмүт агай? Кайсын алып кайтып җирләде микән? Мөсәгыйдә абыстайнымы, әллә Мотавал хәзрәтнеме?.. Кайсы гына булса да, урыны җәннәттә булсын. +Сүзне Мәхмүт тә җөпләде: +- Әйе, әйе. Кайсы гына җирләнсә дә, безнең эш түгел. Бар инде, бар. Галимҗан. Вакыт соң. Бала-чага нәрсә сөйләмәс. Без йокларга җыенган идек, - дип, Галимҗанга аркылы басты. +- Ә син борчылма, Мәхмүт агай. Миннән чыкмас. Үз туфрагына, үз җиренә кайтып яткан. Син дә, энем, бу хакта оныт. Куркыныч әйбер бу. Аллам сакласын, - дип, Галимҗан ишекне тышкы яктан япты. +Ата Шадра ябылган ишеккә карап, улына коры гына әйтеп куйды: +- Сыбызгы! - Аннан соң Вәрис булып өстәде. - Беренчедән, икенчедән!.. Менә тегендә, районга өстери башласалар, бармак бөгеп санарсың әле мыекларыңны. Беренчедән, икенчедән, өченчедән!.. +Улының башын уч төбе белән катырак сыйпап алды. +Вәрис: +- Мин нишләгән соң әле? Нәрсә күрдем, шуны әйттем, - дип, үпкәләп түр бүлмәгә кереп китте. +- Үпкәләмә, улым. Хәзер - күргән-белгәнеңне дә сөйләргә ярамый торган замана. Аң бул, - дип, үзалдына сөйләнеп калды Мәхмүт. +* * * +Гөлйөзем Мифтахын Шәмсия өендә тапты. Мифтах, бик авырлык белән, эре сөякле булып туды. Җиргә басып атлап китүе дә соң булды. Авыл халкының телендә ул - "төптән туган", кушаматы да "Алпавыт" иде. Ул үзенең Мотаваллар нәселеннән икәнен белсә дә, чын атасының кем икәнен белмәде. Ата назы күрмәде. Күпләр аны Гөлйөземнең уйнаштан, Нуриәхмәттән туган малае, дисәләр, икенче берәүләр - Галиәхмәттән, өченчеләр, Сәвит йортында Батырҗаннан туган, дип уйлыйлар иде. Мифтах сабый чагыннан ук авылда кагылды-сугылды, юньле сүз ишетмәде. Арслан гына, үзенең мәкерле планнарын тормышка ашырыр өчен, аны үз итте, үз янына сыендырды. Эчәргә, тартырга өйрәтте. +* * * +Көннәрдән бер көнне Шәмсиянең капкасыннан Нурислам карт килеп керде дә өй эченә үтте. Сәкедә Мифтахын куенына алып йоклап яткан Гөлйөземне күреп, уятырга теләү нияте белән, кыяр-кыймас, җиңелчә генә тамак кырды. +- Гөлйөзем кызым! Уян әле, уян, кызым, уян. +Гөлйөзем сискәнеп күзен ачты. Торып утырды. Нурислам урындык алып аның янынарак килде дә: +- Ни бит әле... Ни... Нык бул, кызым, нык бул, балакаем. Әй ятимкәем, ятимкәем. Без күрәсен кеше күрмәс. Нык бул, түз, балам. Нишлисең, тәкъдирдә шулай язылгандыр. Ходай шулай кушкандыр. Хәерсез таң атты, кызым, хәерсез... Бердәнбер таянычың - атаң Мостафа яшьти дә бүген төнлә, кирәкмәгән эш эшләп, арабыздан вакытсыз китеп барган. Анаң мәрхүмә белән сине дөньяга китерделәр дә, анаңнан япь-яшь килеш ялгыз калып, берүзе, сине үстерәм дип, көнне төнгә ялгап, ачлы-туклы, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде-эшләде дә, ялгызыңны калдырып, бүген китте дә барды. Авыр туфрагы җиңел булсын инде мәрхүмнең... - дип сөйләнде. +Гөлйөзем, берни аңламаган хәлдә: +- Нәрсә сөйлисең син, Нурислам абзый? - диде. +- Күңелеңә авыр булса да әйтим, кызым, атаң Мостафа бүген төнлә үзегезнең абзарыгызда муенына чабата киндерәсеннән элмәк салган. Гөлйөзем, буыла-буыла, үкси-үкси елап: +- Әткәй бәгърем! Нишләдең син, нишләдең?! Нигә мине ялгызымны ташлап киттең?! Нигә калдырдың мине бу рәхимсез җирдә?! Әткәем, бердәнберем, кемнәргә ташлап киттең син мине, бәгърем?! Мин, мин гаепле барысы өчен дә! Мин, мин җиттем синең газиз башкаеңа! Мин сине гүргә илтеп тыктым... - дип, мендәренә капланды. +Тавышка, куркып, вакытсыз йокысыннан уянган сабые Мифтах та җан авазы белән елый башлады. Нурислам карт Мифтахны кулына алды. +- Чү, чү! Олан, тынычлан, балакаем, тынычлан. +Ир-ат күрмәгән сабый, башта, Нурисламга карап, елавыннан туктап тынып калды. Озак кына шикләнеп карап торганнан соң, елмаеп, картның ап-ак кәҗә сакалына үрелде. +- Менә шулай. Егет бит син! Егет бул! Тфү, каһәр! Суйган да куйган бабасы Мотавал хәзрәт инде. Төптән туган. Батыр булыр бу. Акыллы булыр бу. Бабасы кебек аңлы, зиһенле булыр бу. Тынычлан, тынычлан, кызым. Үлгән артыннан үлеп булмый. Яшисе бар. Менә бу оланыңны да аякка бастырасың бар. Синең гаебең юк. Мин барысын да күреп, белеп торам. Күңел ул сизә, аны алдап булмый. Авыз тулы кан, төкереп булмый. Йотарга туры килә. Гомер буе йотарга. Элек староста башны ашады, хәзер - болары. Влач булып алдылар да мыскыл итәләр. Без ярлыга кайда да шул. +Кинәт өйнең ишеге ачылып, Арслан ишек төбенә кереп басты. +- Нәрсә, Нурислам абзый, Сәвит башны ашый, мыскыл итә, дисең инде?! +- Син мине, энем, мушкыга алма. Мине ундүртенче елда нимеч тә куркыта алмады. Куркыр туным тузган. Мин бер аягым белән җирдә, икенчесе белән - гүрдә, - диде Нурислам карт, Мифтахны Гөлйөземгә биреп. +- Анда төшкәч тә, казып алып, мәсхәрә итәргә күп сорамаслар, бер телеңә хуҗа булалмасаң! - дип янады Арслан. +- Анысын сездән көтәргә була. Эт оясында көчле. +- Нәрсә, Сәвит хәзер эткә әйләндемени? Нәрсә, Сәвит сиңа ошамыймыни?! - дип, кызганнан-кыза барды Арслан. +- Безгә нәрсә, безгә... Ярлы кешегә патша да бер, Сәвите дә бер. Барыбер бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләргә дә эшләргә. Сезгә авырга туры килә инде. Сезне кызганам. Сезгә тагын үзгәрергә туры килә. Влач алдында. Элек старостага ялагайланып көнегез үтте. Патшага дан җырладыгыз. Хәзер - Сәвиткә. Тагын алдагы тормышыгызда кемнәр җырын җырлыйсыгыз бардыр әле, - диде Нурислам, Арсланның әтәчләнүенә әлләни игътибар итмичә. +- Күбрәк сөйләш әле. Телең аркасында... +- Атаңны кабереннән торгызырга иде. Күрсәтер иде ул сиңа Сәвитне. Син бит - атаңны бәреп үтергән староста Сәлахка ялланган бәндә. Нәрсә дип синең белән тел әрәм итеп сөйләшеп торам! Әйдә, Гөлйөзем кызым, атаңны соңгы юлга озатыйк. Ә сиңа, энем, киңәшем шул. Сәвит икәнсең, әнә Мостафа абзаңны күмү турында кайгырт. Кәфенлек тап! Җил куып йөрмә. Адәм баласын юкә мунчалага төреп ләхеткә төшереп булмый. +- Мин мулла түгел, мин - революционер! Ишеттеңме?! Революционер! Син кайгырт кәфенлекләреңне! - дип акырды Арслан, үзен хуҗа итеп күрсәтергә теләп. +Нурислам ишек катында туктап, артына борылып: +- Мин синең атаңны үз кәфенлегем белән җирләдем. Үземә вакыт җитеп килә. Ярар. Энекәш, без ярлы булсак та, Аллага шөкер, күңелебез бай. Мәрфуга җиңгәңнең кәфенлеге белән җирләрбез. Мостафа да - кемнеңдер газизе. Мунчалага төрмәбез. Бездә, ярлы-хәерче халыкта, кеше аеру дигән нәрсә юк, Аллага шөкер. Әйдә, кызым, - дип, башын иеп чыгып китте. +Югары оч Саескан Салисәләренә җиткәндә, аны ат арбасына утырган Батырҗан белән Галимҗан куып тоттылар. Батырҗан, дилбегәсен тартып: +- Тр-р, малкай! - дип кычкырды. - Исәнме, Нурислам абзый! Хәлләрең ничек? +Нурислам, аларга борылып та карамыйча: +- Һәрхәлдә, Мостафаныкыннан шәбрәк, - диде. +- Нәрсә анда, түбән очта? Халык җыелган. +- Мостафа кунакка чакырган. Сезне чакырмадымыни? - диде Нурислам, үртәлеп. +- Озату кичәсенә! +- Кая китә? +- Картайгач кая китәләр соң? +Галимҗан, гаҗәпләнеп: +- Әллә үлгән? - дип сорады. +- Үлгән шул. +- Әле кичә генә йөри иде бит. +- Менә бүген йөрми инде. Асылынган! +- Асылынган?! +- Дөньясыннан туйган. Юкәдән бау ишеп, чабата киндерәсенә асылынган. - Арба белән янәшә атлаган Нурислам үз-үзенә, борын астыннан мыгырданды: - Гомере буе эшләп, асылынырга бау алырлык та хәле булмасын. Нигә яшәргә?! +- Гомере буе Мотавал җырын җырлады бит. Мотавал бау биреп калдырмаганмыни? - дип ыржайды Батырҗан. +- Җитте инде сиңа. Без, без үтердек аны, - диде Галимҗан. +Батырҗан ат арбасына сикереп торып басты. Галимҗанга: +- Нәрсә?! Кем үтерде?! Без үтердекме?! - дип җикеренде. +Батырҗан бар көченә дилбегәсе белән атка китереп сукты, ат кушаяклап алга ыргылды. Бераздан алар Моңлы Кәримнәр тыкрыгына кереп югалдылар. Батырҗан атны туктатып, арбага тезләнде дә Галимҗанның муеныннан эләктереп алды: +- Син нәрсә, селәгәй?! Авызың сөйләгәнне колагың ишетәме?! Тының чыкмасын! Башны Себер җибәрәсең! Авызыңа ыштыр тутырасы нәрсә! Ул бәхетле. Ул үз нигезендә, үз абзарында асылынып, үз туфрагына күмелә. Ә син, бер телеңә хуҗа булалмасаң, әнә өтермәдә кандалашка чылбырына асылынырсың! Ишеттеңме?! - дип ырылдады. +Галимҗан, яшьле күзләре белән, көчкә-көчкә, елап җибәрмәскә тырышып, Батырҗанның кулларын этәреп: +- Мостафа абзый изге күңелле, әйбәт кеше иде. Шул үргән чабатаны киеп үстек. Ярдәм итәргә кирәк, - диде. +- Әйе, ярдәм итәргә кирәген синнән башка белмиләр иде. Нәрсә белән?! Бетебез беләнме?! Ярар, телеңә салынма! - Арбага шым гына килеп утырган Арсланны сизмичә, дилбегәсен тартты. - Әйдә, малкай! Ярдәм итү - синең белән минем эш түгел. Әнә Арслан баш ватсын. Ул придсидәтель. Башкага ул - гел беренче. Аның әле юньлесенә дә, сәвит өчен тырышып йөргәннәренә дә, кәфенлек табып булмый, - дип мыгырданды. +- Аңламадым? +Батырҗан, Арсланның тавышына сискәнеп, куркуыннан чак кына арбадан егылып төшмичә, тотлыга-тотлыга: +- Юк, ни... теге... Сәвит башында торганнарына, диюем инде. +- Син нәрсә?! Мине кәфенгә төреп, үзең минем урынга утырмакчымы?! - дип, Арслан Батырҗанның бугазыннан эләктереп алды. +- Син нәрсә инде, Арслан? Нишләвең бу?! Мин сине зурлап әйтүем генә. Минем ише надан кешегә андый урын турында уйлау түгел... - диде тегесе, көч-хәл белән бугазын Арслан бармакларыннан аралап. +Арслан аңа бармак янады: +- Син мине алай зурлама, агай-эне, ишетсен колагың! +- Ярарыгыз инде, егетләр, ярар. Тик торганда, тип-тигез урында тавыш чыгарасыз. Килешмәс, Мостафа абзыйны озатырга барыйк. Син бер-ике кәлимә +- Нигә мин?.. Әнә Батырҗан әйтер! Иртәгә районнан киләсе вәкил каршында сөйләргә әзерлек алып бара түгелме соң? Чирканчык ала торсын. +Батырҗан, карашын җирдән алмыйча гына, үзалдына мыгырданып: +- Тел куәсен Ходай безгә бирмәгән. Син инде ул, син! Пүләмит урынына аттырасың! - диде. +Арслан, астыртын елмаеп, сүзләрен теш арасыннан гына сыгып чыгарды: +- Борчылма! Бездән дә остарагы кайта. Нигә, ишетмәдегезмени әле?! Иртәгә теге сез тапшырып кайткан мулла көчеген кайтаралар ди түгелме соң?! +- Без ишетмәдек. Синнән беренче ишетәбез, - диеште тегеләр. +- Атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен биргәндер. +Батырҗан үзенең әле генә Арслан алдында Советка каршы ялгыш җөмлә ычкындырганына борчылып, җанына тынычлык тапмый оеп утырган җиреннән кинәт айнып, уянып киткәндәй булды. "Җае чыкты, - диде ул. Чукынды марҗа калачка", - дип, диванага салынды: +- Ишетми калдым. Нәрсә дидең әле, иптәш придсидәтель, Ясәвиев Арслан?! +- Хәтерләмим. +Батырҗан, колагын Галимҗанга сузып: +- Ишетми калдым. Кабатла әле, Галимҗан. Нәрсә диде әле ул иптәш придсидәтель?.. +Галимҗан, шар ярып: +- Колак! Атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен тегеләргә биргәндер, диде! - дип акырды. +Батырҗан аңламаганга сабышты: +- Кемнәргә, тегеләргә?! +- Кемнәргә, кемнәргә?! Кемнәргә тапшырып кайттык соң?! Шуларга! +- Кемнәргә? Шуларга?.. +- Органнарга! Бальшавикларга! +- Ә... Димәк, без Сәвит дошманын органнарга, бальшавикларга тапшырып кайтканбыз. Ә кызылгвардеец Ясәвиев Арслан әйтүенчә, ул, без тапшырган Сәвит дошманы, үзен бездән кабул итеп алган иптәшләргә, ягъни органнарга!.. Ишетәсеңме, Галимҗан? Органнарга? Атасыннан калган алтын-көмешләрен биреп, иреккә чыккан, ди. +- Мин андый сүз әйтмәдем. +- Мин дә ишетмәдем. +- Галимҗан, бәлки, син дә ишетмәгәнсеңдер, ә?! +- Нәрсәне? +- Кызылгвардеец Ясәвиев Арслан әйтүенчә, ул, без тапшырган Сәвит дошманын бездән кабул итеп алган иптәшләргә, ягъни органнарга, атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен биреп, иреккә чыккан. +- Нигә акырасың?! Мин чукрак түгел. Кемнең кемгә нәрсә әйткәнен дә ишетмәгәч, мин яңа төзелеп килгән Сәвиткә нигә? +- Менә. Арслан, син шушы кешене дус дип саный аласыңмы?.. Барысын да ишеттем, ди. Ә менә мин үзем ишетмәдем. Синең, кызылгвардеец Ясәвиев Арсланның, без тапшырган Сәвит дошманын бездән кабул итеп алган иптәшләргә, ягъни органнарга, атасыннан калган алтын-көмеш кисәкләрен биреп иреккә чыккан, дигән сүзеңне ишеттем, ди. +Арслан, Батырҗанны тотып ашардай булып, озак кына карап торганнан соң: +- Кабахәт һәм куркыныч кеше син, Батырҗан, - дип ысылдады. +Мостафаны соңгы юлга озатырга килгән хатыннар өй эчен сөртеп, мәрхүмнең сәләмә киемнәрен юып ишегалдына элгәннән соң, Шәмсия үзләрен чәй эчәргә чакырды. Хатыннар ризалыкларын бирсәләр дә, Гөлйөзем кайтмаска булды. Аның үз өендә бердәнбере - газиз улы белән генә каласы, бушанасы, туйганчы елыйсы килде. +- Шәмсияттәй, ачуланмасаң, мин бүгеннән монда калам инде. Кылган яхшылыкларың, игелекләреңне Ходай сиңа меңе белән кайтарсын! Нинди генә авырлыклар килсә дә, бер-беребезне ташламыйк, бер-беребезгә терәк булыйк. Картайган көнеңдә улым белән булышчың булсак иде. Шулай бит, улым, - дип, улын күкрәгенә кысып елады. - Мин синең кылган яхшылыкларыңны гомергә дә онытачак түгелмен. Синең өй - минем өй, минем өй - синең өй! Кайгыларыбыз да, шатлыкларыбыз да уртак булсын. +Бу сүзләрне тыңлаганда, Шәмсия карчыкның күз яше бите буйлап иякләренә ага, ияктән алдына тама, кулын алга куеп, талпына-талпына: "Амин, яраббым бер Ходаем, амин", - дип елый иде. +Авылдашларына яхшылыктан гайре берни дә теләмәгән, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышкан бу ятимә карчыкның "Амин" дигән сүзләре фәрештәләрнең "Амин" дигән чагына туры килеп тормышка ашкандыр да. Шәмсия карчыкның, Мифтах өйләнеп, беренче баласы туган көнне Ходай ризалыгы белән, ураза аеның җомга кичендә җаны чыгуы, өйләгә кадәр җир куенына урнаштырганда, җыелган халыкның күплеге, хәер таратучыларның чират торуы - моның бер мисалы иде. +Шул көннән Гөлйөзем белән Мифтах үз нигезләрендә яши башладылар. Авыл халкы хәер итеп керткән ризыклар белән Мостафаның өчесен, җидесен, кырыгын уздырдылар. +Язга чыккач, Читән Мәчтигенә Шәмсия бүләк иткән кәҗәнең беренче бәтиен биреп, аталары өстенә читәннән чардуган үрдереп, Гөлйөзем улы белән, урман аланыннан төбе-тамыры белән казып алып, сабын чәчәге утыртты. Соңрак ул читәнне Нурбәк затлы таш чардуганга алмаштырачак иде. +* * * +Арслан, айнып, урыныннан торды. Тәрәзәгә килде. Озак кына урамга карап торганнан соң, киредән өстәле артына кереп утырды. Бүлмәне барлап чыкты. Күзе бүлмәнең бер почмагындагы Мотавалдан калган кәнәфигә төште. Шул җирән күннән эшләнгән кабарып торган кәнәфигә утырып, авыл белән идарә итә алмаганына ачуы чыкты. Хәерчегә җил каршы, дигәндәй, дүртенче көнне үк урманнан юан бүкән кистереп, аның өстенә каткан сырмасын салып, кәнәфине бүкәнгә алыштырды. Гомер буе сәке тактасы шомарткан Арсланга мулла мөнбәре хәрәм иде. Каен бүкәненә янтаебрак утырып, куен кесәсеннән төргәк чыгарды. Төргәкнең унсигезенче катын сүткәч, аның эченнән мөһер чыкты. Озаклап мөһергә карап торганнан соң: +- Кем идем бит. Кем булдым! - дип мөһерне үпте. Иренендә зәңгәр түгәрәк эз калды. Батырҗан килеп кергәндә, ул утыру рәвеше һәм борын астыннан мыркылдавы белән нәкъ арт санына утырган дуңгызны хәтерләтә иде. +- Нишләп бик озакладың? - дип каршы алды ул Батырҗанны. Өстәлдәге мөһер төргән кырыкмаса-кырык чүпрәкне яшерде. +Район үзәгеннән арып-талып, ачлы-туклы әйләнеп кайткан Батырҗан, Арсланның дорфалыгына тәмам ачуы чыгып, хат эчендәге боерыкның эчтәлеген белгәнгә күрә, курыкмыйча, тегенең авырткан җиренә - аңгыралыгына, укый-яза белмәгәнлегенә басым ясап, үзеннән өстәп, "асубы сикритный!" дип, хат сузды. +Арсланның әздән генә тәһарәте бозылмый калды. Аның өчен "асубы сикритный" сүзеннән дә зуррак сүз юк иде. +- Что ты гәвәрич! Кирәк бит. Панимаешь ли. Секретно! Миңа... +Хатны биш-алты тапкыр әйләндереп карагач, берни булмагандай, бернәрсәгә дә исе китмәгәндәй: +- Мондый хатларны күп... күрдек инде, - дип, куен кесәсенә тыкмакчы иде дә "тукта әле, бу хатны кемнән укытырга соң" дигән уй төште башына. Кемнән укытырга... Моннан, Батырҗаннан... Таңга кадәр иҗекләп булса да укып чыгачак. Ну... "Ну"сы бар шул. Шәрифулла ничегрәк булыр?.. Юк, Шәрифулла булдыралмас. Ул ярлы халыкка килгән хатларны гына тегеннән сипләп, моннан сипләп, үзеннән өстәп кенә укый ала. Ә бу хат - районнан. Монда үзеңнекен кушып булмый. Өстәвенә "асубы сикритный"! Шәрифулла булса, хатны язган кешене күреп сөйләшергә - районга барырга ат сораячак. Кинәт Арсланның шатлыктан йөзе яктырып китте. Күрше авылга - моннан утыз биш чакрымдагы Күперле Саз авылындагы Сәләхетдин янына барырга кирәк! +- Тәк, панимаешь ли. Мин хәзер тиз генә бер җиргә барып кайтам. Панимаешь ли. Үземнең урынга сине калдырам. Панимаешь ли. Ишетсен колагың. Панимаешь ли. Миннән башка бернинди дә эш эшлисе булма. Кем генә керсә дә, үзе кайткач хәл итәр, диген, панимаешь ли. Пичәт миндә, панимаешь ли. Минем урынга каласың, панимаешь ли. Ишетсен колагың, панимаешь ли. - Ул бу "панимаешь ли"ны районда бер түрәдән ишетеп кайткан иде. +Батырҗан "яхшы" дип башын күтәргәндә, ул инде ат өстендә капкадан чыгып бара иде. +Икенче көнне үк авылда "Арслан югалган" дигән хәбәр таралды. Арслан төнлә өенә кунарга кайтмаган. Берәүләр, аның үле гәүдәсен Күперле Саз авылы янындагы урманнан тапканнар, ди. Сөргеннән качып, урманда ятучы кулаклар эше икән. Унҗиде җиренә сәнәк белән кадаганнар, ди. Гәүдәсен районга алып киткәннәр, иртәгә кайтаралар икән, дип сөйләсәләр, икенче берәүләр, юк, урманнан тапмаганнар, җәтмәгә төреп, елгага ыргытканнар, яр читеннән балыкчылар тапканнар, имеш, диләр. Ә Кәҗә Шәрифулласының иртән каравыл йортында сөйләве буенча, имеш, Арсланны Түбәләс чокырында үсеп утырган ялгыз имәнгә асканнар, ул аны үз күзе белән күргән. Хәтта районнан килгән милиционер белән бергә баудан кисеп төшергән. Түбәләс чокырында нәрсәң калган иде, дип сорагач, ноябрь ае икәнен онытып, җиләк җыярга барган идем, дигән. +Арсланның югалуы бигрәк тә аны соңгы тапкыр күреп калучы Батырҗан өчен бер дә яхшы булмады. Иртән иртүк аның янына Арсланның нәселнәсәбе җыелды. Тиктормас теле аркасында, мин аңа кич "асубы сикритный" хат тоттырдым, дип, ялгыш җөмлә ычкындыруы сәбәпле, алар: "Арсланның югалуында төп сәбәпче - син! Син Мотавал мулла сабакларына бик теләп йөрдең. Мәхдүм Галиәхмәт белән дә, Нуриәхмәт белән дә бик дуслар идегез. Шул кулак, мулла балалары белән бер сүздә булып, аның укый-яза белмәгәненнән файдаланып, "особо секретный" хат, дигән булып, үзең Арслан урынына утырыр өчен, туганыбызны урманда качып яткан контраларга тотып бирдең. Без синең +Арслан Күперле Саз авылы урамына таң сызылганда гына килеп керде. Авылда беренче очраган кешедән Сәләхетдиннең йортын сорады һәм, соравына җавап итеп, Сәләхетдиннең җомга көн кичкырын якты дөньядан китеп баруын ишетте. "Авылда тагын укый-яза белгән кешеләр бармы?" - дип сорады. Үзе җавапны әллә ишетте, әллә ишетмәде, китеп барды. +Кояш баеп, караңгыланып килгәндә, Тана Култыгы авылына барып чыкты ул. Ат өстеннән төшеп, атын Исрафилның капкасына бәйләде. Ат өстендә озак йөргәнгә, бот арасы чиләнеп, суелган Арслан, ике ботын аерып атлап, кечкенә капкага килде. Вакыт соң булганга күрәме, капка бикле иде. Келәне шакылдатты. Ишегалдында эт өрә башлады. "Кем бар анда?" - дигән тавыш ишетелде. +- Мин әле бу. Күрше Кушкаен авылы придсидәтеле - Арслан атлы кеше булам. +- Хәзер. Этне генә бәйлим дә капканы ачам. +Бераздан капка ачылып, капкадан кулына лампа тоткан хуҗа чыкты. +- Йә, сөйләп кара. Кара төн уртасында, ерак араларны якын итеп, нинди йомыш белән килдең? +- Хат укытырга килгән идем. +- Хат укытырга?.. Авылыгызда хат укырлык та кеше юкмыни? +- Бар ла. Тик хат гади түгел. Асубы важный! Асубы сикритный! - диде Арслан. +Исрафил сагая төште: +- Особо секретный?! Юк. Булмый. Секретный хат укып, Себер китәр хәлем юк. +- Туган, үтермә! Өч көн ашаганым юк. Өч көн йоклаганым юк. Үтермә! Укы! - дип ялынды Арслан. +- Дөресен әйткәнгә ачуланма. Менә син укый белмисең. Укый белмәгәч, закуннарны да белмисең. Менә мин укый белгәч, ул закуннарның көчен бик яхшы беләм. Хат бит миңа килмәгән, сиңа килгән. Өстәвенә, "особо секретный". Үзеңә юлланмаган хатны уку, өстәвенә "особо секретный" хатны... Кимендә биш ел өтермә! Йә булмаса - сөрген! +- Үтермә! Укы! Тиз арада җавап бирергә кирәк. Бушлатымны салып бирәм, - дип, Арслан өстендәге бушлатын сала башлады. +- Кирәкми, туган, кирәкми. Бердән, күрәсең, урамда июль ае түгел, көз уртасы, салкын. Катып үләсең. Икенчедән, бушлатыңның киярлеге калмаган, ямаудан гына тора. Атың ябык ябыгын да, шулай да, бирсәң, зыян итмәс иде. Ну үзеңнең кайтасың бар инде. Менә атыңның йөгәнен бирсәң генә инде. Син үзеңне колхоз рәисе, дидең бугай. Син табарсың. +Бу минутларда Арсланның бөтен тәне буйлап ачу катыш нәфрәт кайный иде. +- Ә мин йөгәнсез ничек кайтырмын соң? +- Ә мин сиңа берәр чабата киндерәсе бирермен. +- Бирәм! Укы гына. Йөгәнемне дә, бушлатымны да, чалбарымны да бирәм. Сәвит власте өчен җанымны да бирәм! +- Чалбарыңны бирсәң, кайтырга эчке ыштаның бармы соң? - дип елмайды Исрафил. +- Төпсез ыштаным бар. +- Юк. Аның белән җитмеш чакрым кайта алмыйсың. Катып үләсең. Уңышларны җыеп бетергәч, бер кагылырмын әле. Икмәк бирерсең. +Арслан, кесәсеннән хатны алып: +- Бирермен, бирермен. Килерсең. Зинһар, укы гына, - диде. +Исрафил сул кулы белән хатны алды да, уң кулындагы лампасы белән хатка яктыртып, аны әйләндергәләп караганнан соң: +- Каян килеп секретный хат булсын ди бу?! Мин моның "секретный" дигән бер генә дә язуын күрмим. +- Секретный инде, секретный! Укы! - диде Арслан, ашыгып. +- Юк. Бу - секретный хат түгел. Гап-гади хат бу. +Арсланның түземлеге бетеп: +- Сикритныймы - түгелме, асубы важныймы - түгелме, укы инде, - дип ялынды. +- Ярар. Аллага тапшырам. Мә, лампаны тот. - Исрафил конвертны ачып, хатны җәйде. - Яктырт әле. Нәрсә соң бу?! +- Хат! +- Нинди хат!? +- Сикритный хат! +- Хат түгел бу. Боерык бу. Синең колхоз рәислегеннән азат ителүең турындагы боерык. +- Булмас! Ялгышасың! - дип калтыранды Арслан. +- Ышанмасаң, тыңла! Укыйм! "Район башкарма комитеты, райком карары нигезендә, район һәм колхоз, совхозлар белән җитәкчелек итә торган кадрларның иң кимендә җиде класс белемнәре булуы мәҗбүри. Шул нәүбәттән чыгып..." Менә үзең кара. Райком секретареның кулы куелган, мөһере дә сугылган... +Шул мизгелдә: +- Тр-р-р, - дигән тавышка алар икесе дә борылдылар. +Тарантаста - ике кеше, аның берсе - Нуриәхмәт, икенчесе райкомның беренче секретаре иде. Районның Дингә каршы көрәш комитетының беренче рәисен, Нуриәхмәтне яңа вазифага, үз авылына колхоз рәисе итеп билгеләргә дип кайтып барышлары икән. +...Картлар, түбәноч Фәрвәзен җирләп, кайсы - кайдан: бакча, абзар артларыннан, тыкрыклардан өйләренә таралганда, авыл башына якынлашып килүче җигүле атны һәм арбага бәйләнгән икенче атны күреп, сагаеп калдылар. Арсланның аты белән үле гәүдәсен кайтаралар, дигән хәбәр яшен тизлегендә авылга таралып, ат авыл капкасын кергәнче, авыл халкы мәчет алдын камап алган иде инде. Ат килеп җитәрәк, арбаның тарантас икәнен, тарантасның кучерын һәм ике кеше утырганын чамалап, халык арасыннан кайберәүләр: +- Юк. Тапмаганнар. Тикшерүчеләр. Районнан килгән тикшерүчеләр, - диештеләр. +Ат тагын да якынаюга, кучерның - Арслан, тарантасның уң ягында - Нуриәхмәт, сул ягында билгесез кеше утырганын күреп, аптырашта калдылар. Ат килеп туктауга, Арсланның туган-тумачасы, елый-елый, аңа ташлансалар, кайберәүләр, бигрәк тә картлар, Нуриәхмәт белән күрешергә ашыкты. +Арслан районнан килгән беренче секретарьның үз башына килгәнен белгәнгә күрә, туганнарына да, авылдашларына да бик дорфа дәште, чылбырыннан ычкынган эт төсле, кемгә ташланырга белмичә, бәйләнер кеше эзләп, күзе идарә баскычының кашагасындагы ике байрак арасына "Коммунар колхозы" дигән тактаны беркетеп яткан Батырҗанга төште. +- Нәкъ кешесе, - диде ул, аскы иренен чәйнәп. Янына килде. - Нәрсә, +Батырҗан, Арслан тавышыннан куркып, сискәнеп, чак кына баскычның соңгы басмасыннан егылып төшмәде. +- Тфү, каһәр! Син икәнсең. Кая барасың?! Без синең белән - кушканны үтәүчеләр генә. +- Димәк, җыелыш буласын теге көнне үк әйтеп кайтарганнар. Мине мыскыл итеп, үз башыма язылган боерыкны тоттырып, җәһәннәмгә озаттың?! Ярар. Мин моны истә тотармын. Безнең урамда да бәйрәм булыр, - диде дә, райком секретареның, син җыелышка кирәк, дигән сүзенә дә колак салмыйча, өенә кайтып китте. +Җыелыш озакка сузылмады. Халык бертавыштан Нуриәхмәтне рәис итеп сайлады да сәгать-сәгать ярым дигәндә таралышты. +Атна-ун көн дә үтмәде, Нуриәхмәт районнан күңелсез хәбәр алып кайтты. Бу хәбәр авыл халкы өчен кара кайгы булса, Арслан өчен көтеп алынмаган шатлык иде. Хәбәрне ишетүгә үк, шатлыгыннан кая басар урын тапмыйча, бакча артлатып кына Батырҗаннарга чапты. Ул килеп җиткәндә, Батырҗан ишегалдында арбасының арткы өлешен дугасына күтәртеп, тәгәрмәчен салдырып, күчәрен дегетли иде. +- Нихәл?! Әдютант вашего привасхадителства! Нишлисең?! +- Күзең чыкмагандыр. Күрмисеңмени, күчәр майлыйм лабаса, - диде Батырҗан, ачуы килеп. +- Галимҗан кая? +- Каян белим. Йөридер шунда. Ул аннан көчек ясады ич инде. +- Әйе. Ул - көчек, ә син... Нуриәхмәт арбасына тагылган дегет чиләге! Ташла әле. Барыбер әллә кем булалмадың. Сүзем бар. Теге, кире Зиннәтулла белән Мөхәррәм картны да калхузга керергә күндергән, диме?.. Синең белән мине читавад итеп тә куймады, ә?! Шул бер аягы белән кабергә баскан Нурислам картны куйды. Ишеттеңме соң әле, югарыдан яңа указ, боерык алып кайткан. +Батырҗан, дегетле кулын арбадан печән алып сөртә-сөртә: +- Нинди указ? - дип сорады. +- Мәчет манарасын кисү хакында! +- Кит аннан, булмас! +- Әйе. Безнең районда да өч авылныкын кискәннәр ди инде. Нигә сине кантурга чакырмадымыни? +- Юк! Синнән беренче ишетәм. +- Шулай, Батырҗан дус, синнән кистермәгәе әле, - дип астыртын елмайды Арслан. +- Ассалар да кисәсем юк! Әнә Галимҗан киссен! Ул бит куштанлана. +- Пычкының ике башы бар! +- Сыңар кул пычкысы белән кисәр! Йә булмаса, әнә Нуриәхмәтнең үзе белән кисәрләр! - дип каршы килде Батырҗан. +- Дөрес! Нуриәхмәт киссен! Нишләп әле Галимҗан йә булмаса Батырҗан кисәргә тиеш аны?! Мотавал мәчетендә Галимҗан белән Батырҗанның нинди катнашы бар? Мотавал салдырган, улы Нуриәхмәт кисәр дә! - дип әтәчләнде Арслан. +- Дөрес! +- Ишетсен колагың, ризалык бирә күрмә! Бүген төнлә берничә кешене җайлап-майлап кайттым. Алар минем яклы. Мыегыңа чорнап куй. Авыл халкының каргышы белән ерак китә алмассың! Ходай каршына барасыбыз Нурислам, Гыйльмулла, Зиннәтулла картларның идарә йортына барганнарын күреп: +- Әнә, картлар кузгалган инде. Әйдә, без дә барыйк, - диде. +Батырҗан тиз-тиз башын чайкады: +- Мине чакыручы юк! Чакырганнар барсын! +- Чакыргач, соң була ул. Картларны үз ягына аударып куймагае, дим. Аркылы пычкының бер башы безгә калмасын, дип куркам, - диде Арслан. +- Шулай дисеңме?.. +- Шулай дим. Берни дә белмәгән булып барыйк. +- Ярый. +Алар килеп җиткәндә, Нуриәхмәт, кара көеп, атасы Мотавал баскычында утыра иде. +- Җыелып беттекме, - дип, итек балтырыннан кәгазь чыгарды. - Иптәшләр! Кайсыгыз каян урын табасыз, утырышыгыз! Авылдашлар, дөресрәге, колхозчылар, районнан менә бер документ килеп төште. Иптәш Сталин үзе кул куйган, - диде. +Арслан, астан сөзеп, астыртын елмаеп, кайгылы кыяфәт ясап: +- Сталин дисеңме?.. Иптәш Сталинның кулы да торгач, андый-мондый гына документ түгелдер. Игътибарлы булыйк, иптәшләр, игътибарлы, - диде. +Озак кына уйланып торганнан соң, Нуриәхмәт: +- Бу документта - авылыбыз мәчетенең манарасын кисү турында карар, - диде, авыр сулап. +- Нәрсә?! Кайсысына кирәк булган инде ул мәчет манарасы? +Арслан җитди кыяфәт алды: +- Нишлисең, искелекне җимермичә, яңа тормыш төзеп булмый торгандыр инде ул, Зиннәтулла абзый. +- Аллам сакласын. Бүген-иртәгә Ходай каршысына барырга торам, минем мәчет янына якын да барасым юк. Син ничек уйлыйсың, Гыйльмулла? +- Зиннәтулла, син ничек уйласаң, мин дә нәкъ шулай уйлыйм. Җәмәгать! Гафу итегез, атам-анам, бабам, үзем гыйбадәт кылган Аллаһ йортының манарасын кисеп, тәмуг утында янасым килми. +- Мин сезне аңлыйм, картлар. Үлем якаңнан алгач, Аллаһы Тәгалә каршында гөнаһ кылу авыр, әлбәттә. Мин үзем, яшь булсам да, бу юлга басарга батырчылык итмәс идем. Менә Батырҗан белән Галимҗан ничек уйлыйлардыр? - диде Арслан, каш астыннан сөзеп карап. +- Ничек уйлыйм? Югарыга менсәм, башым әйләнә минем, Арслан. +- Әнә безнең калхузның актив члены Галимҗан киссә генә инде?! +- Юк инде, Батырҗан! Манара кисәсе көнне мин авылдан ук чыгып качачакмын! +Чарасызлыктан нишләргә белмичә, башын түбән иеп утырган Нуриәхмәт: +- Качып булмый шул, Галимҗан, качып булмый. Әнә Зирекле авылында баш тартып караганнар, икенче көнне үк колхоз рәисе белән берничә кешене кулга алып, волостька ук алып киткәннәр. Әле дә булса кайтканнары юк, ди. +- Әле дә булса юк, диген, ә?! Алып китәләр. Ике дә уйламыйлар, алып китәләр. Яшерен-батырын түгел, барыбызга да мәгълүм закуннар, Аллага шөкер, усал! Күп авылларда төннәрен кешеләр югалганын да ишеттереп, белдертеп торалар. Халык дошманнары күбәеп китте ләбаса, - дип, җөмләсенә нокта куярга җыенган Арслан, үзенә таба сузылган Нурислам колагын күреп, Халык дошманнары, - диде. - Мин инде чынбарлыкны сөйлим. Безнең колхозыбызның коммунисты да бар бит әле. Син нигә дәшмисең, Батырҗан?! +- Коммунистлар - һәр эштә әйдәп баручылар. Мондый эшне безнең ише надан кешегә ышанып тапшырмаслар. Аннары, безнең калхузның хуҗасы - рәисе дә бар бит әле. Рәис нәрсә дияр бит? Нуриәхмәтне тыңлап карыйк, - диде Батырҗан, җитди кыяфәт белән. +- Мин нәрсә дип әйтә алам? +- Сине авыл халкы, ышанып, тәвәккәл булганыңа күрә, рәис итеп сайлады. Батырҗанның соравына җавап көтәбез, иптәш коммунист! - диде Арслан. +- Дөрес, мин дә читтән генә карап тормам. Борчылма. +- Менә син үзең менеп кисәрсең дә! Дөрес, без дә читтә калмабыз, үзеңә ярдәм итәрбез! Бау белән астан тартырбыз. Закун - закун инде ул, Аллаһ сакласын! +- Ярый, кисәрмен! Мин күрәсен эт күрмәс! Чәнчелеп китсен! +- Менә бик дөрес. Үзең - калхуз хуҗасы... Калхуз рәисе! Коммунист! Өстәвенә тәвәккәл! Беренчедән, хөкүмәт алдында дәрәҗәң артыр, икенчедән, чын коммунист икәнеңне расларсың, - диде Арслан, җиңүче кыяфәтенә кереп. +- Аны раслыйсы юк, расланган! +* * * +Көн төнгә авышып килгәндә, бала күтәргән Нуриәхмәт белән Гөлйөзем, Мостафа ихатасыннан чыгып, Мотавал капкасына якынлашып киләләр иде. Тыныч кына барган җиреннән, Гөлйөзем, корт чаккандай, кинәт кенә баланы тарткалый башлады. +- Бир баламны! Бир, дим! +Тарткалаудан куркыпмы, әллә берәр җиренә ялгыш кагылганнанмы, кырык ямаулы юрган эченнән Мифтахның ярсып елаган тавышы ишетелде. Тавышка Чутыр Нәҗибенең мәче кадәрле генә эте дә уянды. Капка астыннан чәң-чәң килеп чыкты да Нуриәхмәтнең аяк арасына килеп керде. Аннары уралып, буталып, чыгар тишек тапмыйча, маңгае белән Мотавал капкасының баганасына бәрелде. Куркуыннан чиный-чиный, кире үз капкалары астына кереп качты. Әмма капка астыннан, мин барыбер этлегемне эшлим, дигәндәй, чәң-чәң өреп калды. +Нуриәхмәт, Мифтахны тынычландырырга теләп, куенына кыскан хәлдә селкетеп, селкенүдән өзелеп-өзелеп чыккан тавышы белән: +- Нишләвең бу? Акылыңа кил, - диде. - Ул мунчада балаңны үтерәсең. Дүрт стенасыннан да җил уйный. +- Сиңа мунча булса, миңа - атам йорты. Бир, бир миңа улымны! +- Мин бит сиңа яхшылык телим. Бары тик сиңа ярдәм итмәк булам. +- Кирәкми, берегездән дә ярдәм кирәкми! Берегезне дә күрәсем килми. Бир баламны! Ул синеке түгел. Ул... +- Беләм, Гөлйөзем, беләм. Ул - барыбер минем нәсел. Минем кан. Ул - барыбер Мотавал нәселе. +- Юк, юк, ул сезнеке түгел, ул Мотавалларныкы түгел. +- Яшермә, Гөлйөзем. Ул - Галиәхмәт баласы. Галиәхмәтнең малае. - Аның тавышы ачулы-ярсулы иде. - Әйе, әйе, ул - Галиәхмәт калдырган бүләк. - Үз-үзен кулга алырга тырышып, - ә мин аңа ата булырмын. Үз улым кебек күрермен. Мин сиңа җил-яңгыр тидермәм. Бала турында кайгырма. Мин аны үземнеке итәрмен. Беркем берни белмәс, - диде. +- Юк. Мин биредә калмаячакмын, - диде Гөлйөзем. +- Кая бармакчы буласың? Кемгә сыенмакчы буласың? Балаң белән кемгә кирәк син? Күрәсең ич, үз балаларын да авырлык белән үстерәләр. Балаңны - сабыйны гына югалтачаксың. Ә мин сиңа да, ул балага да терәк булырмын. Телисеңме, мин сиңа беркайчан да кагылмам. Үзең теләгәнчә яши бирерсең! - диде Нуриәхмәт. +- Бир баламны! Болай да үзеңне күралмаучылар күп. Алар сине изәчәкләр. Җиргә салып таптаячаклар, - дип карышты Гөлйөзем. +- Ялгышма. Алар әле мине аңлаячаклар. Мин синең өчен җәһәннәм утында янарга да ризамын! - Нуриәхмәт, Гөлйөземнең кулыннан эләктереп алып, өстерәп диярлек, капкадан алып кереп китте. +Күк йөзендәге кап-кара болытлар, аларның кереп киткәннәрен генә көтеп торгандай, үз киңлекләрен сихри йолдызларга калдырып юкка чыгуга, Нуриәхмәтнең кечкенә генә тәрәзәсеннән төнге тулган ай яктысы саркыды. +- Ай яктысы гына җитәме? Лампаны кабызып тормыйм. Мич артына урын салынган. Бала белән анда сиңа җылырак булыр. +Бераздан тар гына өйнең мич артыннан Гөлйөземнең мышык-мышык борын тартканы һәм сабыйның лач-лоч күкрәк имгәне генә ишетелә иде. +* * * +Койма өстендә кара шәүлә күренде дә ишегалдына сикереп төште. Җайлап кына капканы ачты. Ишегалдына кергән Батырҗанга, пышылдап: +- Ташлары кызган. Беренче балалары туганга кайчан, икенчесенә әзерләнәләр, - диде. +- Җитте сиңа, Арслан! Кыздырма мине! Хәзер өсләреннән биклим дә ут төртәм! Минем генә йөрәк янмасын! Алар да көл-күмергә әйләнсеннәр. Гөлйөземсез тормыш миңа пычагымамыни?! +- Ахмак син! Уйлат ул миңгерәү башыңны! Үзеңне каторгага алып киткәннәрен телисеңмени?! Бераз мине - Арслан абзаңны тыңларга өйрән. Сәвитнең безнең өчен дә уңай яклары бик күп аның. +- Әйт кенә. Гөлйөзем өчен теләсә нәрсә эшлим. +- Синең колагың ишетәдер бит. Авыллардан кичләрен мөгаллимнәр, рәисләр югалгалап тора... +- Тиз тот! Сабырлыгым калмады. +- Бу тинтәк бәндәне дә тагын бер тапкыр алып китсәләр, ничегрәк булыр дип уйлыйсың? Гөлйөзем бөтен кул-аягы белән үземнеке булачак бит, дип уйлап караганың юкмы? Төнлә югалганнарның берсенең дә әйләнеп кайтканы юк. +- Бу кайта. Бер тапкыр кайтты бит инде. +- Аннан икенче тапкыр кайтармыйлар. +- Юлын өйрәт! +- Өйрәт, дип... Миңа бит Гөлйөзем кирәкми... Син үзең уйлап кара инде. +- Башым эшләми. +- Синең башыңның эшләгәне бармы соң? Минем аркада гына кеше булып йөргәнен оныткан! - дип, пышылдап сөйләшергә кирәклеген дә онытып, Арслан чак кына кычкырып җибәрмәде. +- Сөйлә инде, сузма... +- Ашыкма. Алар хәзер пес-пес итәргә дә чыкмаячаклар. Алар рәхәтлек кичерәләр. шушы кулларым белән буып, менә шушы бармакларым белән ике күзен чокып алачакмын! - Батырҗан гарьлегеннән калтырый иде. +- Үз теләгең... Карап тор, үзеңне иртәгә үк, ат арбасына бәйләп салып, Себергә озатачаклар. Сәвит закуны! Коммунистка кул күтәрү, тырнак белән чиртүнең ни икәнен син яхшы беләсең. Өстәвенә, калхуз хуҗасы! Син китәрсең дә олагырсың, кортлар симертерсең, алар рәхәтләнеп яши бирерләр. Уйла! Ныклап уйла! Әнә берсен-берсе ничек назлыйлар... +- Яхшы, назлансыннар... Кадалып, чәнчелеп китсеннәр! Ә миңа нишләргә?! +- Борчылма. Арслан койма аша бирегә сикереп төшкән икән, димәк... +* * * +Барысының да карашлары - мәчет манарасында. Күзләрдә - моңсулык, курку, өметсезлек. +Урамга манараны бәйләгән юан арканнар төште. Балта, пычкы, баулар тотып, ирләр чабыша башладылар. Манара кискән тавыш ишетелде. +Дөнья тынып калды. Таң тынычлыгын бозып, пычкы гына ыңгыраша иде. Читән артына качкан Шәмсия карчык, җиргә тезләнгән хәлдә кулларын мәчет манарасына сузып, Ходайга ялвара, елый: +- Башы астына килгере! Кыямәт көнендә дуңгыз булып кубарылып йөрсә ярар иде бу имансыз бәндәң! Яраббым, бер Ходаем! +Кешеләр качкан җирләреннән чыгып, акрын-акрын гына капка төбенә җыелыша башладылар. Телләрендә: "Мотавалдан тумаган, җен тудыргандыр бу иблисне. Вылас өчен адәм баласы ниләр генә эшләми. Атасын-анасын сатты бит инде. Тагын нәрсә җитми..." - дигән сүзләр иде. +Бу күренештән ләззәт табып, пычкы тавышына бөтен җаны-тәне белән бирелеп, аккан селәгәен сөртергә дә онытып басып торган Кәҗә Шәрифулласы: +- Алай димәгез әле, җәмәгать. Алай димә әле, Читән. Сугышта бер марҗа белән шаярган, диләр аны. Шул, бозык салып, харап итмәде микән дигән шигем бар минем, - дип чәрелдәде. +- Син табасың инде! Төннәрен уйлап ятасыңмы соң син боларны? Сөйләмә юкны! Кеше ышанмаслык тузга язмаган әкиятне син уйлап чыгарасың инде. Мотавал абзыйның хәер-фатихасын алмаган дуңгыздан нәрсә көтәсең?! Атаана бәхиллегеннән башка ерак китеп булмый ул! - диеште картлар. +Ишегалдыннан Арслан, Батырҗан, Галимҗан, тагын берничә ир-ат йөгереп чыктылар да бауларга тотындылар. Халык, куркып, читкә тайпылды. Аркан тартучылар барысы бергә: +- Әйдүк! Әйдүк! Әйдүк! - дип, бертавыштан кычкырып, арканны тарта башладылар. +- Әйдүк! Бер! Ике! Өч! +Манараның яшелгә буялган калай гөмбәзе белән алтын ае, урыныннан кузгалып, иртәнге таң кояшы нурларына манылып, карап торучыларның күзләрен камаштырып ялтыр-йолтыр уйнап алганнан соң, гөрселдәп, җиргә төште. Урам кап-кара тузанга күмелде. Авыл халкы, куркыша-куркыша, елашаелаша, кайсы кая качты. +Бик озак тынлыктан соң, тузан арасыннан ыңгырашкан тавыш ишетелде. Тузан басыла төшүгә, җирдә аунап яткан Нуриәхмәт күренде. Аның янына Гөлйөзем килде. +- Нишләдең? +- Нишләдең син, Нуриәхмәт, нишләдең?! +- Гөмбәздән, гөмбәздән егылып төштем, аяксыз калдым бит, Гөлйөзем, - ул, ыңгырашып, аңын югалтып, җиргә егылды. +- Алла кичермәслек эшләр эшләдең шул син, Нуриәхмәт! +Гөлйөзем, үксеп, Нуриәхмәтнең күкрәгенә капланды. +* * * +Арслан белән Батырҗанның ишегалдына сикереп керүләренең сере ачылды. +Хәзрәт өе янындагы коймага сөялгән Шәрифулла янына Гыйльмулла карт килеп басуга, уйга чумган Шәрифулла, сискәнеп: +- Абау, каһәр! Тәмам котымны алдың! Килгәнеңне ерактанрак сиздереп булмый идеме, - дип төкеренде. +- Икенче юлы шулай эшләрмен. Капкадан чыгуга ук кычкырырмын. Иртә таңнан уйга баткансың. Нинди кайгың бар? +- Шуны уйлап торам әле. Хәзрәтнең бу өе, заманында догалы, ашлы-сулы булса да, бер дә тыныч нигез булмады. +- Нигә алай дисең? +- Бәй, ишетмәдеңмени?! +- Нәрсәне? +- Сталинны аскан бит! +- Тфү, тфү! Әстәгъфирулла! Нәрсә сөйлисең син?! Нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетәме? Кем аскан? +- Нуриәхмәт! +- Нуриәхмәт?! +- Шыпырт инде. Акырма! Бөтен авылга шар ярасың. +- Берни аңламадым. Кем кемне аскан да кайда аскан?! +- Нуриәхмәт бүген төнлә, менә шушы - атасы Мотавал нигезендә Сталинны аскан. +- Нәрсә, Сталин монда килеп чыккан булганмыни? +- Әллә син тинтәк, әллә тинтәк булып кыланасың! Сталинга бу авылда бетем калганмыни?! Портретын аскан! +- Таптым сөйләшер кеше. Син дивананы тыңлаган мин тиле! Портретны асалар инде аны. +- Асалар! Тик башын аска куеп түгел. +- Син шуны Нуриәхмәт аскандыр дип уйлыйсыңмы? +- Ә кем аскан соң алайса? +- Ул бит инде стенада асылынып тора иде. Әйләнгәндер. +- Әйләнгән. Дүрт почмагыннан кадакланган портрет әйләнгән ди! - Иелә төшеп, Шәрифулла Гыйльмулланың колагына, - авыл халкы ишетмәсен. Үзеңә генә сер итеп әйтәм. Миннән гайре авылда беркем дә белми. Мин беләм дә районның милиция начальнигы гына белә. Сталинның күкрәгенә пычак кадаган ди, - дип пышылдады. +- Кит аннан?! Ә син каян белдең? +Шәрифулла, серле һәм шомлы итеп, тагын да иелә төшеп, як-ягына каранып, кеше-фәлән юклыгын тикшергәннән соң: +- Аю сөйләде, - диде. +- Аю каян белгән? +- Аю Кәримгә - Моңлы Кәрим, Моңлы Кәримгә Зар-зар Кәрим сөйләгән. +- Ә Зар-зарга кем сөйләгән? +- Каян белим?! Мин бит авыл буйлап гайбәт җыеп, гайбәт сөйләп, гайбәт таратып йөрмим. Ишеттең, авызыңа су кап! Безнең авыздан чыкмасын. Алла сакласын. Аның өчен нәрсә буласын беләсең, - диде Шәрифулла, пышылдап кына. +- Ә Кәримнәргә?.. +- Нинди Кәримнәргә?! +- Моңлы, Зар-зар, сиңа сөйләгән Аюга?.. +- Моңлысы - моңланып алдар, Зар-зары - зарланып, Аюга нәрсә булсын! Тайга, Себер хайванына. Ә менә сиңа уйланырга туры килер! +Шул арада ишегалдына халык җыела башлады. Идарә йортыннан районнан килгән тикшерүче, Арслан, Батырҗан һәм Галимҗан чыктылар. Чыктылар да ишек бусагасында туктап калдылар. +Арслан сүз алды: +- Иптәшләр, авылдашлар! Бүген безнең авылыбызга кара тамга сугылды. Без үзебезнең арабызда кара елан асрап ятканбыз. Бүген төнлә халык дошманы Нуриәхмәт Мотавал мулла улын, Сәвит карары нигезендә, кулга алдылар. +Шәмсия әби, як-ягына төкергәләп, янәшәсендә басып торган Нурислам картка: +- Аллаһы Тәгалә бар ул! Күрә ул! - диде. +- Сөйлисе юк инде, Шәмсия, сөйлисе юк. Әй бала, бала... Үз башыңа ашкынгансың икән. +- Безнең рәисебез коммунист түгел, ә контрреволюционер булган. Ул төннәрен, акларга хезмәт итүче абыйсы Галиәхмәт белән очрашып, Сәвит властена каршы заговор корган һәм иң аянычы, иң куркынычы шул, җәмәгать: безнең атабыз Сталин иптәшнең портретын аягыннан аскан, - диде Батырҗан, бик кайгырган кыяфәттә. +- Алай гына булса. Иң аянычы, Батырҗан туган, әйтергә оныттың. Сталин атабызның күкрәгенә пычак кадаган. Авылдашлар! Без, революциянең тугры уллары, Мотавалов Нуриәхмәтне үз авылыбыз кешесе икәнлеген онытырга гына түгел, күңелебездән сызып ук ташларга тиешбез! Алай гына түгел, җәмәгать, ягъни иптәшләр, сез теге вакытта минем сүземә ышанмаган идегез. Ул - уйнашчы! Ул - контр! Ул - халык дошманы! Сез моны хәзер барыгыз да яхшы беләсез. Нуриәхмәт атасыннан калган мәчет аен яшергән. Бу расланды. Нәрсә өчен яшергән?.. Элеккеге - атасы заманын кайтару нияте белән. Элекке заманны кайтару турында уйламаган кеше бу эшне эшләми. Нигә авызыгызга су каптыгыз, аксакаллар?! - дип кычкырды Арслан, ярсып. +- Сталин кадәрле Сталинны мыскыл итсен инде, җәмәгать. Шуннан үзегез уйлап карагыз. Атасы каргышы гына төште мәлгуньгә! Башы аска килсен кяфернең! Өстәвенә, авылыбызны пычратып, уйнаштан туган бала калдырып китә. Ул балада - Мотавал каны. Теге кәнтәе белән баласын да озатырга кирәк, җәмәгать! - дип чәрелдәде Шәрифулла. +- Син, Шәрифулла туган, алай ук өздереп нәтиҗә чыгарып куйма әле. Ул балада кем каны акканын Ходай үзе белә дә, Гөлйөзем генә белә... +- Нигә?! Әллә үзеңнеке димәкче буласыңмы, Галимҗан?! +- Нигә минеке? Авылда ир-егетләр җитәрлек! Бәлки, синекедер, Шәрифулла?.. +- Ә нигә? Бәлки, минекедер. Минем кай җирем сездән ким! +Җыелган халык Шәрифулланың тышкы кыяфәтенә һәм үзен тотышына +- Син, Шәрифулла, андый мәшәкать белән шөгыльләнеп тормыйсың түгелме соң? - дип ыржайды Арслан. +- Ярар инде, Арслан, ярар! Син генә акыллы инде. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый! +- Туктагыз әле, оланнар. Гөлйөземнең нинди гаебе бар?! Ир-ат көчләгән, көче җитмәгән, - дип каршы төште Шәмсия карчык. +- Дөрес, Шәмсияттәй. Без - Сәвит төзегән егетләр. Гөлйөземне генә тәртипкә китерербез һәм шул ук вакытта баласын да чын сәвитчә тәрбияләп үстерербез. Батырҗан, бүгеннән башлап, син ул малайны сәвитчә тәрбияләү өстендә эшләрсең! +- Ә син - Гөлйөзем өстендәме?! +- Нишлисең, берүзеңә авырга туры килер. Без дә тырышырбыз. Иптәшләр, авылдашлар, колхоз рәисе сайлаганда, мине "надан" дигән кешеләргә бераз гына уйлансалар да ярый торгандыр. Минем үземдә шундый шик уянды. Бу кешеләр дә Нуриәхмәт заговорында катнашучылар, ягъни халык дошманнары түгелме икән? - диде Арслан, корсагын киереп. +- Син, Арслан, хаталанма. Менә минем - Зиннәтулла абзаңның сүзләренә дә бераз гына булса да колак сал. Без синең Нуриәхмәттән зирәгрәк икәнеңне яхшы беләбез. Нишли ала идек?! Вулыс, район вәкиле ничек каты торды. Үзең күрмәсәң, җыелышта булганнардан сора. +- Хикмәт бит әле укый-яза белүдә генә түгел, хикмәт - халык белән эшли белүдә! +- Дөрес сөйлисең, Зиннәтулла. Бик дөрес сөйлисең! Арслан - зирәк бала. Укырга да, язарга да өйрәнер. Рәислеккә Арсланнан башка кеше булмаячагы көн кебек ачык. Авылдашлар! Җыелышып, вулыска, районга Арслан иптәшне рәис итеп куюларын сорап хат языйк, булмаса! +- Дөрес, җәмәгать! Бик дөрес уйлыйсың, Гыйльмулла абзый. Ул лаек! Хак сүз! - диеште җыелган халык, куштанланып. +- Ай-яй грамытный да инде син, Галимҗан. Әйдәгез, картлар, кәнсәләргә керегез. Ә сез, авылдашлар, таралышыгыз. Әнә Галимҗан, районга Арсланны рәис итәргә хат язам, ди. +- Нәрсә?! Әллә сине куярга идеме?! Аңгыра! - Иелә төшеп, Батырҗанның колагына, - мин укый-яза белмәсәм дә, ярый беләм! Ә син... Укый да, яза да, ярый да белмисең! Сукыр син! Өстәвенә - томана! Синеке түгел ул. Күптән инде ул аңа күз салды, - диде Галимҗан, мыскыллы елмаеп. +Марсель +Галиев +ТИМӘ, ЯШӘСЕН! +РОМАН-НОВЕЛЛА +Үлеп укыйсым килә +Мәктәп - авылның күз карасы. Тәрәзәләрен балкытып, ул бөтен өйләрдән биек булып, күркәм урында утыра. Олы урам, тыкрыкларын ияртеп, мәктәп бинасына алып килә. Бакчасында агачлар мулрак үсә. Кече капкасы да мәгънәле шыгырдап ачыла. Монда бар да белмәвеңне белүгә корылган. +Алты яшьтә чагымда ук, кызыгып, мәктәпнең ишеген ачып кердем бит мин. Кердем дә зур коридорда югалып калдым. Беренче классларны укытучы Фатыйма апаны читтән генә күреп белә идем, үтеп барышлый тукталып миңа сүз катты: +- Әллә укыйсың киләме? +- Үлеп укыйсым килә... +Фатыйма апа көлеп җибәрде. Нигә дисәм, минем "үлеп" дигән сүздән көлүе икән. Ул аны янәшәдән үтеп барган укытучы абыйга: "Шулай дип әйтте бит менә бу үскән малай", - диде. Икесе дә көлештеләр. Нәрсәдән кызык таптылар, аңламыйм. "Үлеп ашыйсым килә" яисә "үлеп йоклыйсым килә", диләр бит инде өлкәннәр... +Фатыйма апа мине җитәкләп класска алып керде. Иң арткы партадагы буш урынга утыртты. Дулкынланудан калтырыйм. Үзем сөенәм, бу - минем өчен белем ачкычына тәүге тапкыр үрелеп алу мизгеле иде. +Батырлыгымны җыеп, тагын шулай, тагын килгәләдем. Шөкер, куып чыгармадылар. Бәхеткә арткы партада урын гел буш була иде. +Менә мин бүген, беренче класска барырга дип, урамга чыктым. Карыйм, Зөфәр килеп ята, ул арада капкадан Фаварис чыкты. Өчебез дә ак күлмәктән, кара чалбардан. Зөфәрнең китап-дәфтәрләрен әнисе зәңгәр яулыгына төреп, кул тоткычы калдырып төйнәп биргән. Фаварис киндер букча тоткан. Минем кулда әти фанердан ясап биргән "дипломат": тоткалы, элгечле. Яшел төскә буялган. Аның каравы - һәрберебезнең "Әлифба"сы бер үк төрле, сыныйм бу малайларны дип, эчтән кыҗрап торадыр әле. +Кибеттән матур сумка алу турында хыяллану да өметсезлекнең өметсезлеге иде илленче елларда. Бар акылын, бар куәтен танкларга, пушка коюга тоткан ил бала-чагага уку сумкасы тегеп ваклана димени?!. +Әллә нинди купшы тантаналы җыелыш булмады шикелле, турыдан-туры дәрескә кереп киттек. Тактага олы итеп язылган, бригадир Габделхәй абзыйның җир үлчи торган саженена охшаган хәреф - "А" хәрефен, алфавитның гаскәр башын, мин күптән инде беләм бит, беләм!.. +Беренче тәнәфескә чыккач, күрәм: малайлар ишелеп бетеп, өелешеп көрмәкләшә, шулкадәр кызыгып, өсләренә сикердем генә... Кемдер якамнан эләктереп, сөйрәп төшерде дә ияртеп алып китте. Карасам, Фатыйма апа икән. Укытучылар бүлмәсенә алып кереп, ишек катына бастырды да: +- Мин сине яшең тулмаган килеш мәктәпкә алдырдым, әтиең сүзен тыңлап... - дип, кайнар тыны белән ысылдап, мине битәрләргә кереште. Элеккеге Фатыйма апа түгел иде бу. Хәер, мин дә элеккеге түгел бит, бүгеннән чын укучы саналам... +Укытучылар бүлмәсеннән кикригем шиңеп чыкты. Бер гаебем юк иде бит югыйсә... Капылт өскә чыгарга ярамыйдыр шул, әнә, аста әүмәкләнүчеләргә берни булмады... +Укудан кайтканда, мине юл уртасында шорник Шәрип абзый туктатып: "И-и, син дә үсеп җиттеңмени инде?" - дип, яратып кына борынны кысып китте. Бармагыннан шундый куе ис йогып калды. Бара-бара бу ис тирләгән ат ябагасы, җебегән каеш, ат тизәге, әче тәмәке - тагын әллә нинди төсмерләргә таркалып, борынны үчекли башлады. Мин йөгерә-йөгерә кайтып, кат-кат сабынлап борынымны юсам да, бер атна буе шул истән котыла алмадым. (Еллар үткәч тә, шорник Шәрип абзыйны күрсәм, теге исләр җыелмасы, берсен-берсе уздырып, борын төбендә сирпелеп китә торган иде.) +Икенче көнне дәрес барышында Фатыйма апа шундый сүз әйтеп алды: +- Менә бөтен хәрефләрне өйрәнеп, укый-яза башлагач, китапханәдән укырга кызыклы китаплар ала башларсыз... +Аның бу сүзе күңелне кабалый гына бит. Соңгы дәресе дә сузылганнан сузыла бит аның. +Китапханәче Әнисә апа үзе бер затлылык үрнәге булып тоелды миңа. Кара костюмнан, куе сары төстәге блузка якасы күренеп тора. Чәч толымын арт чүмеченә җыеп китереп, төенләп куйган. Үзеннән әллә нинди нәзберек тәмле хушбуй исе килә. +- Укуның икенче көнендә китап сорап килгән бала юк иде әле, - диде ул, елмаеп. Шул елмаюын сүндермәгән килеш, үрелеп кенә бер юка китап алып бирде, укып күрсәтүемне үтенде. +Йөгертеп кенә укып биргәч, машалла, дип башын чайкап куйды да, исемфамилиямне сорап, яза башлады. +Фанер "дипломат"ка мин хуш исле китапны урнаштырып өйгә йөгердем. +И ул чаклар... +Агач ручкага кигезелгән корыч каләмне карага манып язабыз. Кара савыты һәркемнең үзенеке. Тел очына тисә әчеттерә торган шәмәхә төстәге сыеклык салынган кара савытын мәктәпкә килгәндә-киткәндә алып йөртү - үзе бер бәла. Бу савыт, карасы агып чыкмасын дип, капкач ягыннан эчкә таба тараеп эшләнсә дә, гел түгелергә генә тора; укучы баланың борын очы, кул бармаклары, җиңе, итәге яисә чалбары гел шушы шәмәхә төс белән чуарланып, ерактан ук кычкырып тора. Нинди әрсез, тешләк төс ул шәмәхә төс... (Кием-салымында, кул бармакларында шәмәхә төснең муллыгына карап, кайсы баланың ничәнче класста укуын чамалап була иде.) +Минем дә фанер сумкамның бер чите, эчтә түгелгән кара агып чыгып, Татарстан картасына охшап җәелде. Хәзер инде минем шапшаклыгымны бөтен урамга кычкырып барасы бу сумканы ничек тотып йөрим... +Шуннан соң әти миңа каешын иң аша асып йөрешле күн сумка алып кайтып да бар. Моны күрүгә, малайлар, көнләшеп: "Ат печүче, ат печүче сумкасы таккан, ыстырам", - дип үртәргә керештеләр. +- Командирлар сумкасы бу!- дигәч кенә тындылар. +Дүртенче классны тәмамлаганда, мин китапханәдәге бөтен татарча китапларны укып чыккан идем инде. Бөтен дим дә... Әлбәттә, меңләп түгел, билгеле... Шулай да шактый бар иде. +Ике китап кына укылмыйча калды. Берсе - Тургеневның "Рудин"ы, икенче калын китап - Войничның "Кигәвен" романы. Икесе дә тәрҗемә. Мин аларны укый башлап, берни аңламыйча һәм аңларга да теләмичә ташладым. (Бик күп еллардан соң сатып алдым мин Этель Войничның "Овод" дигән китабын. Ятты-ятты, тотына алмадым. Малайчакны үпкәләтермен шикелле тоелды, актыкта букинистка илтеп аткардым.) +Менә ул - без бишенче класска укырга килгән Туйкә сигезьеллык мәктәбе. "Г" хәрефе сыман төзелгән, кызыл түбәле мәһабәт бина. Комташ диварлары яңгырлы көндә каралыбрак китә, кояшлы көндә төрле төсләргә кереп яктыра, кышын һәр ташына сыкы сара да көмештән коелган шикелле җем-җем итеп тора. +Зәңгәр рамлы зур-зур тәрәзәләре тезелеп киткән мәктәп бинасы Парфенон сарайларыдай бик борынгы заманнарда салынгандыр кебек. +Җиз кыңгыраулы мәктәп... Куе бакча... Нинди иркен, чирәмле ишегалды... Салам-шифер түбәле авыл уртасында үзенә бер оазис, серле утрау... +Менә шул утрау уртасыннан, кулын артка куеп, Усманов абый килә. Куе зәңгәр төстәге каплавычлы кесәле френч, яшькелт төстәге галифе чалбар кигән. Билендә - портупеялы офицер каешы. Хром итекләре гаҗәп пөхтә ялтыратылган, хәтта яңгырлы, пычрак көннәрдә дә бер генә тап та күрмәссең - көзге кебек. Текә маңгаеның дәвамы булып куе кара чәче өскә чөелгән, тигез кыркылып, баш чүмеченә таба юкарып төшә. Муены белән гәүдәсе тоташ, шуңамы, ул башын иебрәк йөри. Калын күзлек пыялалары аша күзләре кечкенә генә булып, бик тирәннән күренә. +Әгәр мәктәп директоры булмаса, бик зур гаскәр башлыгы - генерал итеп куярлар иде аны, дип уйлый идем мин. +Без аны "директор абый" дип йөртәбез. Менә ул, хром итекләрен шыгырдатып, мәктәп коридорыннан килә. Син инде үзеңнең бөтен шуклыкларыңны күңелеңнән барлап чыгасың. Эчкә курку йөгерә. Буйга тагын да кечерәеп, стенага кереп китәр шикелле барасын. Исәнләшү дә авыз эченнән зәгыйфь кенә пышылдауга әйләнә. +Гадәттән тыш усал тоела иде ул. +Корыч тавышы белән дәрес башлануын игълан итүгә, класста шундый үткен тынлык урнаша ки, хәтта канның тамырларда типкәне ишетелеп тора. Күрше класстагы тавышлар калын стена аша саркып керә башлый. +Таушалып, ялгау урыннары куба башлаган дөнья картасы алдында басып торганымны һич тә онытасым юк. Сорау бирелгән. Директор абыйның шундый гадәте бар: башта ул сине ашыктырмый, кабаландырмый, уйланырга мөмкинлек бирә. Иелеп, журналга нидер яза, күтәрелеп карамаса да синең нинди халәттә торуыңны үтәли сизәдер кебек. +Сорау бирелгән: "Мәрмәр диңгезенә көньяктан нинди бугаз аша кереп була?" Директор абыйның тавышы минем колак төбендә, яңгыравын җуя алмыйча, тирбәлеп тора. Картасы да биек эленгән бит аның, вак язуларны укымалы да түгел. Куркудан минем аяк астында идән чайкала башлый. Тынычлану өчен вакытны азга гына булса да сузарга иде... Кайсы тирәдә икәнен томанлы гына чамалыйм инде чамалавын. Каушаудан, тал чыбыгыннан шомартып эшләнгән кытыр сыпырып торган малай, нәкъ егерме өч елдан соң, шушы Гибралтар бугазы ярында, Испания ягыннан Марокконың кызгылт тауларына карап торырмын дип, әлбәттә, уена да китерә алмагандыр... +Кысып тоткан кул калтыравы күчкән таяк очы, эзләнә-уйлана, Урта диңгез буйлап йөзеп килә. Дөресен әйткәндә, мин аны диңгез итеп күзаллый да алмыйм. Зурлыгы безнең инеш сыман гына тоела. Тоташ зәңгәрлек булып бара югыйсә, әз генә култык ясап кердеме - бүтән исем. Нигә тоташтан бер Урта диңгез генә дип аталмый. Шуңа һич башым җитми. Бер үк су акмый микәнни соң бу ярлардан?! +Таяк очы, икеләнеп, Сүәеш каналы яныннан кире борыла, тагын шул диңгез дулкыннарына кереп адаша. Әнә Кара диңгез, Каспий, Арал, яңгырдан соң җыелган күлләвек шикелле, әллә каян балкып тора. Һәрберсенең үзенә койган елгасы, йомык ярлары бар. Ә монда... Табып кара син диңгез эченнән диңгезне! +Директор абый күрсәткән иде бит узган дәрестә ул Мәрмәр диңгезен. Бишле алгач, киләсе дәрестә барыбер сорамый дип астан гына рәсем ясап утырган идем шул. Колагыма керде, югыйсә, "мәрмәр" дигән сүз, диңгезгә таш исеме кушалармыни инде, дип аптырап та калган идем, күтәрелеп карарга исә баш җитмәгән. +Мин, ярдәм эзләгәндәй, яшен тизлеге белән класска күз төшереп алам. Арткы партадан, гел елмаерга кызыгып торган җәйпәк битле Мәхәсим кулы белән "болай таба, болай таба" дигәнне аңлата. Күрсәткеч таягым Кызыл диңгезгә кереп чума. Директор абый, коры чыбык сындырган шикелле итеп, тамак кырып, минем тарафка юнәлә. Бетте... Мәхәскә ышанып соң. Ике көн дәрес калдырганы өчен бүген иртән генә директор абый кызык итеп сүккән иде бит аны. Сәбәбен сорагач, Мәхәсим: +- Сыер суйдык, вакыт булмады килергә, директор абый, - дип җавап бирде. +Усманов абый тыныч кына: +- Ите күп чыктымы? - дип сорап куйды. +- Бер түшкә инде, директор абый. +- Мае күп чыктымы? +- Бер табак инде, директор абый. +Мөхәс шулай беркатлыланып җавап бирә, без исә тыела алмыйча көләбез. Шуның сүзен тыңлап соң... Сүәеш каналына нигә керергә иде миңа?! Әнә директор абыйның симез бармагы үрелде дә (чак укып өлгердем...) Эгей диңгезенең ярын шакый башлады. Дистә еллардан соң мин нәкъ шул бармак үткән төштә, Эгей диңгезенең зөбәрҗәт дулкыннарында су коенырмын. Иреннәргә йоккан тозлы дулкын тәме миңа аерата кадерле булыр. Зәйтүн куаклары төбендә, Азиянең эре йолдызлы күгенә карап, мин карта алдында торган шушы "бәхетсез" чагыма бер генә минутка булса да кайтып килергә кызыгырмын. +- Эгей диңгезеннән килеп Мәрмәр диңгезенә бары тик Дарданелл бугазы аша гына эләгергә мөмкин! Менә ул! +Бармак безнең инеш кумырыгы кебек кечкенә генә уентыкка барып төртелә. Менә сиңа Мәрмәр диңгезе! Аргы яры күренмәгән гаҗәп зур диңгез икәненә мин аның соңыннан, үз күзләрем белән күргәч кенә ышанырмын. +Директор "икеле"не алай тиз генә куймый. Бер белмәүдән соң күңел нечкәрә, баш мие өчләтә тизлектә эшли башлый. Шуңа күрә директор абый икенче белмәүгә кадәрге араны файдаланып кала. Хәзер ул мине карта буенча "куа" башлаячак. Бүген миңа "диңгез көне" килде ахрысы... +- Тимор диңгезен күрсәт! +Күрсәткеч таягым Австралия кырыена очып куна. Бу диңгезне мин Аркадий калган идем. Нигә Тимур, безнеңчә тимер бит инде югыйсә... Сизеп торам, хәзер бөтенләй икенче киңлеккә барып төшәчәкмен. +- Бофорт диңгезе... +Таяк очы Аляска тирәсенә төртелә. Күз алдымда пәрәвез ятьмәсе кебек меридианнар, параллельләр биешә. +- Целебес!.. +Мин тагын тропикка кайтып төшәм. Икенче белмәвем Тасман диңгезендә тәмамлана. Һәм кичәге "бишле" кырыена журналда сытык чырайлы "өчле" урын ала. Кеше башы бутап... океаннарга, диңгезләргә бүлгән булып... чынлыкта бөтен материклар да бер үк океан суы өстендә ята түгелме соң?! +Бу картаның нигә тузганын аңладым мин. Безгә кадәрге чабаталы малайлардан башлап, бездән соңгы буыннар да күпме йөзәчәк әле бу океан киңлекләрендә... +Атна кич - мәктәптә танцы көне. Менә шунда инде Усманов абыйның директор икәне онытылып тора. Ул, чалбары ышкылып ялтырамасын өчен, тез башларына бәрхет чүпрәк яба да баянын кулына ала. Үзалдына елмайган шикелле бирелеп уйный. Китә бию, төрле уеннар. Укытучылар да безнең арада. Иң яшь укытучыбыз - Алия апа. Ул һәр сүзне тәмле, ягымлы итеп әйтә белә. Чәченең бер генә бөртеген дә аерып калдырмыйча, үтә дә пөхтә итеп артка толымлап үреп куйган булыр. Киеменнән ниндидер тыйнак хушбуй исе сизелер-сизелмәс кенә сирпелеп китәр. Куллары шундый йомшак, нәфис бармаклы. Менә шул йомшак кулны тотып, аның белән танцы итү өчен без малайлар арасында яшерен бәхәс, чират бүлешү барлыкка килә. Алия апа исә беребезне дә нәүмиз калдырмый. +Без, чит авылдан килеп укучылар, тулай торакта яшибез. Алия апа безнең яңа тәрбияче. Йокы сәгате җитәр алдыннан килеп керә. Пальтосын, мамык шәлен салып куя да өйгә бирелгән эшләрнең үтәлешен тикшерә башлый. Әгәр ул укытучы булмаса, гел елмаеп кына торыр иде. Ә болай, җитди булырга тырышудан ике каш арасына җыерчык сызыла. Шул җыерчыкны кул белән тигезлисе, Алия апаны гел ягымлы итеп күрәсе килә. Бераздан ул кызлар бүлмәсенә кереп китә. Без, каударланып, аның элгечтәге пальтосы янына җыелабыз. Мондый пальто авылда беркемдә дә юк. Якасы гаҗәп йомшак, күпереп торган затлы мехтан. Хуш исле якага йөзебез белән чумып та, кул белән сыйпап та карыйбыз. Бер-беребездән көнләшү китә... Шул чакта ишек ачылса, корт чаккан кебек, элгеч яныннан дәррәү сибелешәбез. +Сәгать унбердә Алия апа безгә хәерле йокы теләп утны сүндерә дә өенә кайтып китә. Әмма "хәерле йокы" безгә тиз генә килми шул әле. +Менә кемдер тамак кырып куя. Карават шыгырдый. Ул арада ут кабызыла. Торып, чалбарларга гына тотынабыз - ишек ачылып китә. Алия апа! Чалбарның сыңар балагын гына кияргә өлгергәннәр, титаклый-титаклый килеп, одеял астына чума. Мендәр читен тешләп, көлүдән чак тыелып ятабыз. Алия апаның ризасызлыгы йөзенә алсулык булып чыккан. Ул тавыш күтәрми, бер мәл сынаулы карап тора. Укытучының шелтәле күз карашын төбәп, мәгънәле тын торуыннан да хәтәр мизгел бар микән?.. +- Ә мин сезнең турыда бүтәнчә уйлаган идем... +Ут сүнә. Ишек ябыла. Тын да чыгармый ятабыз. Безнең бит әле сукыр тәкәле, арка чабышлы, тагын әллә ниләр уйныйсы бар, кызлар стена какканчы дөбердәп, ду киләсе бар. Без шуңа күнеккән идек бит... Нигәдер барыбызга да оят. Ут кабат янмый. Стенада беркайчан да күкесе ишеген ачып чыга алмый +Ачулануы да матур иде, килешеп тора иде үзенә Алия апаның. Без аңа сабыйлык яратуы белән сокланып караганбыз, ахрысы... +Ул безнең мәктәптә бер генә ел эшләде дә Башкортстанга, үзенең туган төбәгенә китеп барды. Күңелдә нәүмиз-якты моң гына калды. (Ничә еллар үткән бит инде югыйсә, ул һаман шулай сөйкемледер, ул һаман шулай унтугыз яшендәдер дип уйлыйм мин. Әгәр кайда да булса, нинди дә булса хатын-кызның тупас кыланышын, тәмсез сүз әйткәнен ишетсәм, гүзәл генә буласы җанның үз-үзен кимсетүенә әрнегән күңелемә дәва эзләп, мин еллар аша Алия апаны искә төшерәм...) +Укытучыларыбыз арасында Рафика апа - үзе бер дөнья. Ул кысыграк күзле, җиңел, нәфис гәүдәле. Тигез, ак тешләрен балкытып елмайса, класс эче яктылык белән тула иде. Директор абыйның дәресендә киеренке утырып оеган буыннарны без тәнәфестә генә язып бетерә алмыйбыз, Рафика апа дәресенә дә кала. Ул тактага борылган арада бер-береңә төртешеп алырга да, хатлар ыргытып "сөйләшергә" дә мөмкинлек туа. Әмма без Рафика апаның әйбәтлегеннән алай ук усал файдаланмыйбыз. Чама белеп кенә. +Ул чакта, хәзерге кебек, Җир шарын футбол тубы кадәр итеп кенә күрсәткән телевизорлар юк иде. Дөресен әйткәндә, чын футбол тубын да кулга тотып караганыбыз булмады. Әгәр бүгенге мәктәпләрдәге кебек бай спорт заллары булса, безнең арадан да, бәлки, дөньяга исеме билгеле спортчылар чыккан булыр иде. +Ләкин без, барыбер, дәрестән тыш вакытларны күңелле үткәрә идек. Рафика апа ни генә уйлап чыгармый. +Беркөнне ул район үзәгеннән күп итеп лозунг яза торган каләмнәр алып кайтты. Зур-зур хәрефләр әнә ничек җиңел генә языла икән! Әмма Рафика апа кулыннан матур яралган хәрефләр безгә алай тиз генә бирешергә теләмәде. Дәррәү, класс белән тотынсак та, бу һөнәрне үзләштерүчеләр соңыннан бер-ике генә калды. +Рафика апа мәктәпкә мандолиналар кайтартты. Тагын без, күмәкләшеп, уйнарга өйрәнә башладык. Бармак битләре канап, тиресе берничә кабат сыдырылып төшкәнче айлар буе маташсак та, шома итеп уйнауга берничә кеше генә иреште. Концертлар куйганда, без ике егет, ике кыз сәхнәдән мандолинада уйный идек. +Фототүгәрәк оештыргач та шулай булды. +- Сәләтсез кеше булмый, һәммә кешегә дә тумыштан нәрсәгә булса да сәләт бирелгән, - дия иде Рафика апа. Юк мөмкинлекләрне дә бар итеп, ул бездә нинди дә булса һөнәргә кызыксыну уяткан икән. +Рафика ападан без беренче тапкыр "коллекция", "коллекционер" дигән сүзләрне ишеттек. Хикмәтен аңлагач (ул чакта ни бар иде соң әле...), ярышып, шырпы кабындагы рәсемнәрне җыя башладык. +Хыял чикләрен киңәйтә белгән Рафика апаның "поход түгәрәге" оештыруы барыбызга да хуш килде. Күп тә үтмәде, без, чаңгылар тагып, җылымса, кояшлы көндә беренче сәяхәткә кузгалдык. Укытучыбыз: "Туган җир матурлыгы", - дип аңлаткач, карлы таулар, урманнар күрер күзгә күнегелеп беткән булса да, бөтенләй яңа яктан ачылып китте. Тирән тарлавыклар, боз астында яшеренеп яткан инешнең кар бүрекле текә ярлары, чытырманлы урман ешкынлыклары - бар да ниндидер сергә өртелгән кебек. Әйтерсең, моңа кадәр беркем дә монда аяк басмаган, гүя без, беренче эзләр салып, яңа дөньялар ачарга чыкканбыз. +Ләкин көтелмәгән "хәл" маршрутны үзгәртте дә куйды. Урман арасыннан калкып торган текә таудан төшкәндә, мин каты гына егылдым. Рафика апа кызлар белән бергә тауны әйләнеп узарга дип астан киткән иде, күрми калды. Тауның иң хәтәр җирендә кинәт нәрсәдер тез астына шартлап бәрелде дә, сынмый калгандыр. Малайларның бердәм көлүе астында сызлаган тез тирәсен уа-уа тордым. Куаклыкка кереп карасам, чалбар балагы ертылган, тез шәмәе астыннан канлы уылдык бәреп чыкканмыни. Рафика апа күргәләгәнче дип, итекне тиз генә салам, кесәдән кулъяулыгым чыгарам. Яра туры әрнеп сызлыймы, өшиме шунда? Малайлар кулъяулыкны бәйләргә булышалар. Аяк үземә генә сизелерлек булып калтырый. Чаңгыны көчкә беркетәм. Ул арада Рафика апа яныбызга килеп җитә. +- Ни булды, егылдыңмы? - дип сорый. +- Берни дә юк, Рафика апа, - дип кузгалам. Аякны бөгеп булмый. Барыбер сиздермәскә кирәк. Шундый матур сәяхәтне ярты юлда өзеп булмый бит инде. Әмма Рафика апа нидер сизенә: +- Берәр җиреңне авырттырдыңмы әллә, кая күрсәт әле? - ди. Мин аның саен үзсүзләнәм. Очраклы хәл аркасында кире борылыргамы? Тешне кысып булса да түзәргә кирәк. Ләкин чалбар ертыгын яшерергә тырышуым ярдәм итмәде, Рафика апа итегемне салдыртып, чалбар балагын күтәртеп карады да, манма кан булган кулъяулыкны күргәч, теш арасыннан авыртулы сызланып куйды. Шулай итеп, кире борылырга туры килде. Якындагы авылның ферма йортына кергәч, Рафика апа яраны юып, тиресенә йод сөртте, аннары ап-ак марля белән бәйләп куйды. Яра шактый тирән, сөяккә кадәр җиткән булып чыкты. +Мин кыенсынудан, оялудан авыртуны да онытып утырам. Чыраена борчылу чыккан Рафика апа әледән-әле: "Сызлыймы?" - дип сорый. "Юк", - дим, үз-үземә ачу килүдән тешне кысып. Минем җебегәнлек аркасында шундый көнгә калдык бит. Ә малайлар: "Мин дә чак егылмый калдым ул төштә..." дип бер-берсен уздырып минем хәлгә керергә тырышалар. Берсенә дә күтәрелеп карый алмыйм, шундый уңайсыз халәт... Рафика апа ул арада мине кайтарып куярга дип ат белешеп керә. Бусы тагын бер мәшәкать. +- Әйдәгез, капкалап алабызмы?! - дип, Рафика апа күңелсез тынлыкка җиңеллек кертә. Кытай термосыннан булары чыгып торган кайнар чәй агызып иң элек миңа бирә. Табын түгәрәкләнә. Май яккан арыш ипие, шикәр, "мендәр кәнфитләр" кебек нигъмәтләр уртага куела. Рафика апа һәммәбезгә дә берәр төче коймак өләшеп чыга. Шунда мин аның беренче тапкыр, гап-гади кешеләрчә, ашап утыруын күрдем. Укытучыларның ашавын мин уема да китереп караганым юк иде. +Мине өйгә атлы чанада китереп куюлары, әнинең куркынып каршы чыгуы, медсестра килеп: "Яраңны Азнакай хастаханәсендә тектерергә иде, булмый инде, йод сөрткәч... Бер ай буена аягыңны бөкләмәскә тырыш, бөкләсәң, җөе аерылып китәчәк", - диде. Аның ике атна буе урында гына ятарга кушып китүе төш кебек кенә хәтердә калган. Ярый әле, икенче көнне ял иде. Әни чыгып киткән арада йөреп карыйм, тез бөгелми. Агач аяклы Мотыйк абзый кебек үрә катып йөрергә туры килә инде. +Дүшәмбе көнне иртән, караңгылы-яктылыда, мәктәпкә юл тоткан иптәшләрем, кар сайратып, тәрәзә турыннан үтә башлагач, минем йөрәк тә очынып тибәргә тотынды. Җиденче класска җитеп, минем бит әле бер дә дәрес калдырганым юк. Минсез мәктәптә әллә нинди яңалык булыр кебек. Нишләргә белмим, өйдә һава җитми кебек. Бик үтенеп, елап сорагач, ниһаять, әни күнде, инде яктырып килгәндә, бригадирның түрле чанага җигелгән атын алып кайтты. Бер атналык ризык һәм чаңгыларымны күтәреп, мин чанага чыгып утырдым. +- Савыкмаган килеш, гарип калсаң, кемгә кирәгең булыр!.. - дип әни юл +Әгәр мин барып күренмәсәм, Усманов абыйдан эләгәчәк Рафика апага. Яңадан безне бер тапкыр да походка җибәрмәячәкләр. +Күрше авылга юырттырып кына барып кердек. Тулай торакка әйберләрне кертеп урнаштыргач, әни минем сүзгә каршы килмәде, атын борып, кайтып китте. Бөгелми торган аягыма чаңгы кидем дә, исән аягым белән этенеп барам. Аксау сизелми болай... Безнең класс тәрәзәсе капка ягына карый. Беренче дәрес Рафика апаныкы, ул тәрәзәдән күреп торачак. Ишек янына җиткәч, чаңгыны салып карга кададым. Иң кыены баскычтан менү, аякны бусага аша атлату булды. +Рафика апа минем өчен нык борчылган булгандыр күрәсең, ишекне ачып керүемә, эчке шатлыгын яшерә алмыйча, бер тын карап торды да: +- Килер әле бу, - дигән идем. - Дәрестән соң без синең янга барырга торабыз тагын... - дип елмайды, парта янына килеп, җилкәмнән сыйпап алды. Мин шунда гына аңладым: әнием белән тиң күреп яратам икән бит мин аны... +Сигезенче класста укыган чагыбыз, бер көнне Фаварис йөгереп килеп керде. Әсәренгән. +- Бездә - яңалык! - ди. Авылга эшләргә агроном килгән. Резидә апа. Ул бездә фатирда торачак, белдеңме! +Актанышның Пучы авылында туып-үскән Резидә апа каршында башта ятсыныбрак торсак та, сизмичә дә ияләштек, тора-бара ул күңелләребезне яулап алды. Үзенә тиң итеп сөйләшү рәвеше, үз-үзен тотышы бөтенләй башкача, әллә нинди җене бар иде аның. Юктан да кызык таба белә, мавыктыра, аның авызына гына карап торабыз. Ул безне үз биеклегенә күтәреп, үзен безнең биеклеккә төшереп гәп кора белә иде. Ул безне, кинәт кузгатып, йокыбыздан уяткан шикелле булды. Комсомол өмәләре үткәрәбез, концертлар куябыз. Бизәкләп стена газетасы чыгарабыз. Клубка эленгән ул газетаны олылар да кызыксынып укый. Шул газетага Резидә апа һәммәбезгә шигырь язып килергә кушты. И азапландык инде, сүзләр шигырь калыбыннан бүселә дә чыга, өйрәтелмәгән тай кебек, рифмага буйсынып, тәртә арасына керәсе килми. +Сүзләрне тыңлата алмыйча аптырагач, мин Такташка ияреп, "Коммунизм кыры күренә" дип тәмамлап бер такмак әтмәлләдем һәм бүтән мәңге шигырь язу газабына алынмаска дигән исәпкә килдем. Бу - аерым бер кешеләр... юк, кеше дию генә аз, аерым бер затлар гына ирешә торган шөгыльдер, мөгаен. +Резидә апа безне иң якын кешеләре итеп каршы ала, нинди китаплар укуыбыз турында сораша, әллә нинди язучыларның исемнәрен әйтеп, укырга киңәш итә. Кызганыч, ул әйткән китаплар русча булып чыга шул... +Җәй көне Казаннан Резидә апаның энесе кайтып төште. Бу хәбәрне ишеткәч, Зөфәр белән мин Фаварис янына дип килдек. Фәгыйләттәй коймак пешереп йөри, Казан кунагы чишмә яннарын карап кайтырга дип аръяк болынга чыгып киткән икән. +- Әллә җүләр инде ул, - ди Фәгыйләттәй. - Көзге каршына килә дә, кулларын бутап, көзгедәге үзе белән сөйләшә, - ди. +- Шигырь укый бит ул, әни, - дип, кунакны яклый Фаварис. Без шаккатып калабыз: нинди шигырь, үзе язамы әллә? +Кичен клубка чыккач кына Резидә апаның энесен күрергә туры килде. Зур түгәрәк башлы. Куе, тубал кебек чәче башын тагын да зуррак итеп күрсәтә. Аксыл пинжәк кигән. Кыска аяклы. +Клубта ду килеп бию, танцы бара, ә ул, бернигә игътибар итмичә, озын блокнотын ачып тезенә куйган да нидер язып утыра. Матур авторучкасы ялык-йолык итеп ала. чыгардылар. Кунак егет карышмады, түгәрәк йөзенә елмаю җәелде. Болай, язу гамен алып ташлагач, йөз-кыяфәте шактый күркәм, чибәр булып китә икән моның. +Клубтан ул берничә кызны култыклап, озата кайтты. Без читтән-читтән генә күзәтеп барабыз. Тавышы шәп, яңгырап тора. Сүзләрне әллә ничек, түгәрәк итеп, матур аһәңле итеп әйтә. Кинәт туктала, кулларын бутый-бутый такмак әйтә. Кызлар аны чыркылдашып мактыйлар. +Төнге Балтач урамын бер итеп барган, оста теле белән кайбер кызларның йокысын калдырган Казан кунагы - киләчәктә журналист-язучы булып танылачак Рахмай Хисмәтуллин булып чыкты. +Бер көнне өйдән-өйгә шундый хәбәр таралды: "Чёрный кайткан, Чёрный Фәрит кайтып төшкән!" +Хәтерлим бит мин аны. Язын, карлар эреп беткәнче үк майкадан йөрер иде. Җәй көне инде корымга баткан кебек, тулаем каралып бетә. Әнисе дә ак чырайлы югыйсә, әйтерсең лә ерак заманнарда бу нәселгә негр каны кереп калган... +Менә шул Фәрит абый кайтып төште дә, сайланып тормыйча, Резидә апабызга гашыйк та булды. Клубтан хәзер без түгел, ә Фәрит абый озата кайта Резидә апаны. Әлбәттә, көнләшәбез. Әмма ачуыбыз кабармый. Чөнки Фәрит абый бик ипле, ягымлы итеп сөйләшә. Аның хакында "төрмәдә утырып чыккан икән", диләр. Ышанасы килми. Күзләрендә тимер рәшәткә шәүләсе сизелми. +Клубның бер почмагында штанга, ике потлы герләр бар. Фәрит абый безне штанга күтәрергә өйрәтә башлады. +Армиядән соң ул кайсыдыр бер шәһәрдә яшәгән. Спорт белән шөгыльләнгән. Инде спорт мастеры була дигәндә... Кичке танцы мәйданчыгында аңа салмыш бер егет бәйләнә. Фәрит абый моны кысып алып, тынсыз калдырып тора да селтәп җибәрә. Көчсезлеген тойган егет, үчегеп, пычагын чыгара да Фәрит абыйның ботына кадый. Авыртуны әле сизеп тә өлгермәгән Фәрит абый теге егетне, бөгәрләп алып, койма аша ыргыта. Теге егетнең бу хәлне читтән күзәтеп торган дуслары булган икән. Берәм-берәм ташланалар Фәрит абыйга. Ә ул койма аша берәм-берәм ыргыта тора икән боларны. Шулай итеп, биш егетне ул томырып өлгерә. Аннары, дружинниклар урап, кулга алалар үзен. Кайсының ничек: кулы тайган, аягы сынган, кабыргасы чатнаган теге егетләр судта шаһит булалар... +Резидә апа бәхетеннән балкый иде. Янәшәсендә шундый егет калкан булып торсын әле. Кара костюмнан, ыспай гәүдә, тимер кебек тыгыз мускуллы. Иңнәре шакмакланып тора. Карасу йөз, кыска итеп алдырылган кыл каты кара чәч, шакмакланып тәмамланган ияк - бөтен торышы арба кендеген бөгә ала торган ир-егет икәнлеген тантана итеп тора. "Чёрный" яки "Кара" Фәрит дигән кушамат та чат килешә үзенә. +Ул да Резидә апага гашыйк иде. +Өйләнештеләр дә Азнакайга китеп оя кордылар. Очыбыз ятим калды. Хәер, безне дә бит Азнакай, шәһәр шаукымы белән, үзенә тартып алды... +* * * +Икенче мәктәпкә күчү икенче илгә күченү белән бер. Бөтен яклап яңабаштан корылырга кирәк. Бар да үзгә, парталар, тәрәзәләр икенче, хәтта ишек тоткалары да ятсынып каршы ала. +Азнакайның беренче мәктәбен үз итеп, болгавыр дөньяга уралып кереп китәрме күңел? Әллә гел ятсынып, Туйкә мәктәбен сагынып, үз эченә йомылырмы? +Тугызынчы "А", тугызынчы "Б" классында без аерым-аерым санаганда утыз бишәр, бергә кушып караганда, йөз кырык күз, йөз кырык колак, җитмеш борын икәнбез. Укытучылар аптырый, мондый ташкынны күргәнебез юк иде әле, диләр. Һәм бик куаныч та күрсәтмиләр шикелле. +- Беренче чиректә үк кыскартачакбыз. Эленке-салынкы йөргәннәр белән хушлашырга туры киләчәк! - дигән кисәтү, шом салган карга кебек, баш түбәбезгә менеп кунаклады. Мондый чакта: "Кемне дә булса куачаклар, тик мине түгел", дигән самими өмет һәркемне эчтән юатып тора бит ул... +Монда мөгаллимнәр укучыларга "сез" дип эндәшә икән. Күнегелмәгән. Сез, диюгә, үзеңне әллә ничәгә таркатылган кебек хис итәсең. Әкиятләрдә дию пәрие җиде башлы әнә, барыбер аңа "сез" димиләр... +Мәктәп директоры Хәмзин абый биләмәсендә төрле классларда алты йөз укучы, корт күче кебек быжылдый. Ул, кәкре башлы таяк тотып, сул аягын яннан алдырып, аксап йөри. Һәр авазны түгәрәкләп, ачык итеп, басым ясап, һәр сүз арасында чирек сулышлык ара калдырып сөйли. Мине гаҗәпкә калдырганы шул булды: фикерне сул ягы белән әйләндереп, кире яктан да белдерергә мөмкин икән бит. Әйтик, дежур укучы стенага элә торган карта эзләргә дип чыгып китә, шактый күп карталар саклана торган урыннан тапмыйча, башын иеп класска килеп керә. Шул чакта Хәмзин абый, бик җитди итеп, һәр сүзен кадаклап, болай ди: +- Син аны табар идең инде, таба гына алмагансың... +Без көләргәме-юкмы дип аптырап калабыз. +Икенче вакыт ул, югары классларны (йөзләп укучы) коридорга хәрбиләрчә тезеп бастырып, стенаны аягы белән тибеп кем пычратканы хакында сорау алды. Бик озак интектергәннән соң, берәү дә "мин" дип чыкмагач: +- Мин ул укучының фамилиясе Хәкимов икәнен әйтеп тормыйм инде, таралыгыз! - диде. +Класс җитәкчебез - математикадан укытучы Туйкин Әхсән Хәсән улы. Атаклы Туйкиннар нәселеннән. Кыска буйлы. Аягында йомшак кунычлы кара читек. Мао-Цзе-Дунныкы сыман, утыртма якалы, каплавычлы ике кесәле кара-зәңгәр төстәге френч киеп килә. Чәчен такыр итеп кырдырган. Ап-ак чәч бөртекләре, ап-ак сакал-мыек төкләре чак сизелеп, җемелдәп тора. Кашы гына кап-кара. Ул һәрвакыт каядыр ашыккан шикелле, гәүдәсен алга омтылдырып, очынып-очынып йөри. Аңа алтмыш яшьләр булгандыр ул чакта. Бакчасында төрле җиләк-җимеш, хәтта йөземгә кадәр үстерсә дә, аның төп дөньясы - математика иде. Синус, косинус кебек телгә ят сүзләр аның әйтүендә ниндидер серле яктылык белән өртелә, әллә нинди катлаулы тигезләмәләр белән мәсьәлә чишеп күрсәткәндә, ул, яңа бер планета ачкан кебек, бәхетле халәткә безне дә алып керә, мавыктыра белә иде. Саннардан шигърият табу - һәркемгә бирелмәгән шул. +Минем кебек математикага битараф туң башларны да ялыктырмас өчендер бәлки, Хәсән ага дәрескә нинди дә булса яңа кәеф өстәп куя белә. Менә ул ишектән атылып керә-керешкә үк: +- Бишенче, унбишенче, егерме бишенче, утыз бишенчеләр - тактага! - дип чатнаган, әче тавышын яңгыратып өстәл янына ашыга. Журналдагы үз номерын һәркем хәтерли. Парта капкачлары шапы-шопы ачыла-ябыла - дүртәү тактага таба юнәлә. Хәсән ага безнең исем-фамилияләребезне яхшы белә, гадәттә, болай номерлап йөртми. Бу очракта... дәресне кызыграк итәсе килүдән генә... +Һәм ул, җитез генә килеп, янәшә торган ике кара тактаның да урта бер җиреннән акбур белән сызып төшерә. Үрелгән вакытта френч итәге күтәрелеп, эчтән зәңгәр майкасы күренеп ала. Тактадагыларга аерым-аерым мәсьәләләр +Шулай биш-ун минут вакыт үтә. Каләм кыштырдавы, тактага тиеп-тиеп киткән акбур шакылдавы, ара-тирә пышылдашып алулар... Әгәр Хәсән ага яңа тема аңлатса, класс яңгырап торыр иде. Колакка катырак булганга, ул кычкырып сөйли бит. +Ә бүген ул аягын-аякка чалыштырган, тезен кочаклап тик утыра. Болай утыру ялыктыра күрәсең, хәрәкәт кирәк. Менә ул кинәт шапылдатып аягын идәнгә төшерә. Без, сискәнеп, ялыктыргыч саннар дөньясыннан башны күтәрәбез. Тактадагылар да борылып карый. Хәсән ага, бөтен классны дертләтүдән канәгать, мут елмаеп, ияген сыпырып ала да: +- Эшләгез... - ди. +Тактада, ниһаять, беренче булып мәсьәләнең очына чыккан укучы кыюсыз гына эндәшә: +- Мин бетердем. +Хәсән ага үзенә эш чыгуына куанып сикереп тора, тактадагы өстән-аска кадәр чыбырдап тулган саннар буйлап күз йөгертеп төшә дә, кинәт кычкырып җибәрә: +- Әллә шулай чыкты?! +Укучы тиз генә чүпрәк белән җавапны сөртеп куя. Ачулы кыяфәттә Хәсән ага, сөзеп карап тора да, шыпырт кына: +- Утыр... - ди. +Укучы болай гына бирешергә теләми, яңадан акбурны кулына ала, дөрес җавапны тапмыйча, мәйданны алай җиңел генә бирәсе килми. Ләкин Хәсән ага бу юлы катгый итеп, иренен кысып әйтә: +- Утыр! +Укучы, башын иеп, сытылган кыяфәттә үз партасына таба китеп бара. Ул арада Хәсән ага акбурны алып, нәкъ баягыча җавапны калын итеп язып куя. +- Нигезле белмисең, җавабың дөрес иде. Үз-үзеңә ышанычың юк! +Сүзенең ничек тәэсир иткәнен ул класска карап күзәтеп тора да, өстәле янына килеп, журналга иелә. +- Дүртле... +Хәсән ага, сабыйларча елмаеп, башын күтәрә. "Икеле"гә өметләнгән баягы укучы да җиңел сулап куя. Хәсән аганың ачулы кыяфәте белән елмаюы арасында секундлык кына ара була. +Ул һәр дәресен үзенчә иҗат итә. Бүгенге гадәте кабатланыр дисең - юк, кабатланмый, ул әнә шулай, көтелмәгән яңалык уйлап табуы белән безне яраттырган ахрысы. +Коридорда этешә-төртешә черәшеп, дәрес расписаниесе язып торучыларга аптырап карап үтәм. Шакмаклап язылган расписание сурәте ерактан рәшәткә булып күренә. Миңа аны белмәү кызыграк. +Быел мин бер уку китабы да сатып алмадым. Кып-кызыл төстәге юка сумкамда фәкать дәфтәрләр генә. Дустым Фаварисның әнә Туйкә мәктәбендә дә шыплап китап тутырылган сумка күтәреп йөреп, бер җилкәсе төшенке калды, бастырыгы кыек тарттырылган печән олавы кебек. +Астрономия, тарих, география фәнен яратырмын, ахрысы. Сызымны әйткән дә юк. Әллә инде косинус, котангенс, гипотенуза, биссектриса кебек сәер яңгырашлы билгеләмәләре ошадымы - тригонометрияне дә бик якын китермәдем. (Күп еллар үткәч, бер астролог әйтте миңа: "Син 1646 елны беренче тапкыр Рим империясендә тугансың", диде. Сәер яңгырашлы сүзләр +Ходай Тәгалә, минем хәлгә кереп, янәшәмә, партадаш итеп, Марат Хәлиуллин дигән Азнакай егетен утыртып куйган. Унберенче классны бетергәнче миңа түзәрме - белмим. +Математика, химия, физика кебек фәннәрдән өзлексез мәсьәлә чишү ярамас, баш миен сакларга кирәк, дип мин бу эшне тулаем Марат җилкәсенә салдым. Кыска буйлы, карусыз, һәрчак ярдәмгә ашкынып торган эчкерсез бу егет мәсьәләләрне үзенә бирелгәнне дә, минекен дә ничекләр чишеп өлгергәндер - шуңа хәзер дә гаҗәпләнәм. (Алга таба ул, еллар үткәч, хәрби академия бетереп, полковник булды.) +Тирә-як авыллардан, чит районнардан укырга килгәннәр арасында ияләшә алмыйча йөрим. Туйкә мәктәбеннән беренчеләр рәтендә укып кил дә, монда буталып, кикригең шиңеп калсын әле... Җитмәсә, холкым да җайлы гына аралашучан түгел. Тулай торакта яшәсәң, бер хәл иде. Салиха түтәй мине фатирда тота. +Бер ай укыгач, мондагы кырыс шартларга түзә алмыйча, чирек беткәндә барыбер куылачагын сизенеп, дустыбыз Зөфәр мәктәпне ташлап китте. Бөгелмәгә барып, шофёрлар курсына укырга керде. Без, авылдашлар, дүртәү калдык: Фаварис, Әхсән, мин, мәктәпнең иң чибәр кызы - Гөлсиринә... +Коры көздә велосипед белән авылга кайтып йөрибез. Велосипедларны Салиха түтәйнең һәрчак ишеге ачык торган таш сараена куеп торабыз. Укулар сәгать көндезге бердән кичке җидегә кадәр дәвам итә. Шуннан соң инде, егерме ике тиенлек батонны күши-күши авылга кайтып китәбез. Төн караңгы. Асфальт тар. (Ничек бәреп китмәгән машиналар, хәзер дә искә төшсә, дертләп куям.) +Арттан машина фарасы яктыртканда, күләгәләребез, биниһая озынаеп, әллә кай еракларга сузыла. Машина якынайган саен, күләгәң кыскара-кыскара үзеңә таба килә дә, машина яннан үтеп киткәндә, кинәт өскә сикерә шикелле. +Сигез чакрым араны көн дә шулай үтеп, клубка кайтып төшәбез. Мин кызларны биетерлек кенә хромка тарткан булам. +Октябрь бәйрәме алдыннан, мәктәп балалары да катнашында көндез концерт булды. Шунда мин, бер-берсен бүлеп шигырь сөйләп торган ике кызга игътибар иттем. Дөресрәге, берсеннән һич күземне ала алмыйм. Кызыл галстуктан, чәчендә ак бантик, ак челтәр якалы, көрән күлмәктән. +- Ничәнче класслар? - дип сорыйм Фаваристан. +- Җиденчедә укыйлар, Туйкәдә. +- Әнә, уң яктагысын карап кал. Үсеп җиткәч, ул минеке булачак. +Концерттан соң, халык таралышып бетә язганда, теге ике кыз да җитәкләшеп чыгып килә. Юлларына аркылы бастым: +- Исемең ничек? - дип, бая күңелемә хуш килгәненең кулыннан тотып алдым. +- Фәния, - диде ул, кара керфекләре арасына күзен яшереп. +- Тизрәк үсеп җит. Мин көтәм, бүтән бер кызга да карамыйча. +Фәния, пионер галстугын төзәтеп, миңа зур күзләре белән шундый гаҗәпләнеп, аптырап карады ки, мин уңайсызланып калдым. Күңелем дерт итеп куйды. Бу бит умартачы Солтан абзый кызы, бу бит Талиянең сеңлесе булып чыга. +Малай чагымда хәтерлим әле, Талия Азнакай мәктәбеннән җәяү кайтышлый, безнең урамнан үтә иде. Кулына кыр чәчәкләре тоткан. Нәкъ менә шушындый: ак челтәр якалы күлмәктән, ике толымы очында бантик. Мин урам читеннән аңа сокланып карап бара идем. Ә бер көнне... Асфальттан егетенең велосипедына утырып кайтканда машина бәреп киткән. +Мин, үлемнең барлыгына ышана алмыйча, югары очка мендем, Солтан абзыйларның чирәмле ишегалдына халык җыелган иде. Талияне мәңгелеккә +Менә бит, нинди кабатлану! Еллар аша, Талиянең чагылышы минем каршымда басып тора. Дөресе, кулын тартып алып, тизрәк китәргә ашыга. Күзләрендә - олылар күрмәсен дигән курку. +Шуннан соң мин аны Туйкә мәктәбенә тезелеп баручы укучылар арасында сирәк кенә күреп, велосипедымны туктатам да: +- Кайчан үсеп җитәсең инде? - дип теге сорауны кабатлыйм. Ул исә өнәп бетерми шикелле, бервакыт, салкын тавыш белән генә: +- Үскән кадәресе үземә җиткән, - диде. +Укулар бара. Яңа ел алдыннан, чирек тәмамланганда кемнәрнең төшеп каласы шәйләнә башлады. Шулар җөмләсендә мин дә... +Бер караганда, шома гына бара кебек. +Рус теле укытучысының: +- Сезнең класста рәсем ясый белүче бармы? - дигән соравыннан соң башланды хәлләр. Ике көндә бик тырышып, рус теленә багышланган газетаны бизәп ташладым. +Буа ерылды, география фәненә, химиягә, тарихка багышлап та ярты елга бер газета чыгарырга кирәк икән бит. Укытучылар хәзер инде каршы очраганда мине шәүлә итеп, үтәли ерып чыгып китмиләр, күрәләр, искәрәләр. Яуладым мин боларның күңелен. Журналда билгеләр дә йолкыш хәлендә түгел, кукыраеп күренә башлады. +Тик менә физикадан гына алдырып булмый. Туйкә мәктәбендә төрле приборларның эчен актарып, рәсемен тактага ясап, гел бишлегә укып килгән малай, әллә нинди сукыр сан-хәрефләр тезелгән чытырманлы формулалардан гаҗиз булып, чарасыз калды. Моны ярату да, аңлау да мөмкин түгел иде. +- Дүртенче икелене куям, Галиев! - дип кисәтү ясады кутырлы ирененнән елмаю качкан Ләмига апа. +Декабрь ае кереп килә дигәндә бит бу, чирек тәмамланырга бер ай калганда... Шулчаклы икеле өерен төзәтеп бетерергә ничек көч җитсен. Мондый чакта тракторист Җәүдәт абзый: "Сливай воду!" - дияр иде. "Эштән туктыйбыз, трактор радиаторындагы суын агызырга кирәк, юкса, төнлә суык төшеп бозланыр да моторны ярыр", дигән сүзе инде бу. +Юк, язмыш мине болай гына тибәрә алмый, нидер булыр, дип эчтән генә өметне кашып, берәр чара көтеп йөри торгач, бер көнне нур кунды ла төмсә болытка, яктырып китте дөньялар... +Ләмига апаның: +- Классыгызда рәсем ясаучы бармы? - дип соравы минем өчен котылу догасы булып яңгырады. +Физикага багышланган газетаны да, дәрестән соң калып, гөр килеп эшләдек. Ләмига апа якыннан алай ук усал түгел икән. Кутырлы ирененә елмаю да куна, җылы гына сөйләшә дә. Тырышып та куйдым соң бу юлы. Төсләрне соң балкышынача коендырып бизәдем. Ләмига апа газетадан бик канәгать калды. +Шуннан соң инде журналдагы "икеле"ләр пошаманга төште, китте - тешләнгән крендель кебек "өчле"ләр, әйләндерелгән урындык сыман "дүртле"ләр, хәтта бер "бишле" дә симез корсагын күрсәтеп алды. +Ләмига апа да ягымлыланып китте, иренендәге кутырлар да күренми башлады шикелле. +Юк, Ләмига апаның миңа карата йомшавын тою уңайсыз иде миңа... Җим көткән кош баласы кебек, авыз ачып тормыйча, ныклап әзерләнеп килә башладым, партадашым Марат та ярдәмгә тартылды. Уңайга сыйпау ярамый +Көтмәгәндә, буранлы бер төндә, йокларга җыенып йөргәндә, Салиха түтәйләргә Туйкин ага килеп керде. +- Киен әйдә, киттек газета чыгарырга! +Мин бер карусыз аңа ияреп чыгып киттем. Өе тыкрыктан кереп, якында гына икән. Кызы (миннән берме-икеме яшькә кечерәк булыр) чәй әзерләп көтеп торган. Тиз генә чәйләп алдык та, тар бүлмәгә кереп, эшкә тотындык. Туйкин ага ике ватман кәгазен ябыштырып, әзерләп куйган. Төсле карандашлар, акварель буяулар - ни кирәк - барсы да әзер. Вакыт-вакыт Туйкин ага, кызын чакыртып ала, безнең янда булашырлык берәр йомыш кушкан була. +Төнге бергә кадәр шулай мәрәкә килдек, "Иртәгәгә дә калсын", дип Туйкин ага эшебезне туктатты, мине Салиха түтәйнең капкасына чаклы озата килде. +Икенче көнне Туйкин агаларга иртәрәк бардым. +- Бүген эшне бетермичә кайту юк! - дип каршы алды ул. Өендә ул мәктәптәге сыман шәрран ярып сөйләшми, чүәк кигән тыныч өй картына әйләнә. +Шкафларда шыгрым китап. Минем бу кадәр дә күп китаплы өйне күргәнем юк иде әле. Өр-яңа Коръән дә бар хәтта. Коръән бит, гадәттә, тышы искереп, купшаклап беткән, саргайган битләре коелып торган, чит-читләре вакыт тарафыннан кимерелгән була. Шул кадимилеге белән серледер дә ул. +Ә монда... кул белән тотарга уңайсыз... +Мин Туйкин ага кычкырып җибәрмәсен тагы, дип сак кына үреләм, ә ул минем кул хәрәкәтенә хәерхаһлы булган шикелле ым кагып тора. +Менә бит ничек, дөньяда яңа Коръән дә була икән. Минем гаҗәпләнеп бу изге китапны каравымны үзенчә юрап, Туйкин ага: +- Хаҗдан алып кайттым мин аны, - диде. Бу сүзе мине тагын аптырашка калдырды. +- Хаҗга революциягә кадәр генә барганнар түгелме соң? +- Совет заманында да баручылар бар. Сирәк кенә... +Мин Туйкин аганы атеист дип йөрткәннәрен, халык каршында Коръән сүрәләрендәге хаталар турында клубларда лекцияләр сөйли икән, дип ишеткәнем бар иде, әмма бер дә үземә тыңларга туры килмәде. +- Сез Коръәннең гарәпчәсен укый беләсезме? - дип соравыма, ул тыныч кына: +- Беләм, - диде. Минем кулдан китапны алып, бер битен ачты да, гарәпчә моңлы итеп сузып, укып җибәрде. Аннары шуны татарчага тәрҗемә итте. Минем җилсу акылга болай ук тирән керү кирәк түгел иде... Әмма Туйкин ага бу темадан китәргә ашыкмады. +- Минем халыкка укыган лекцияләрне тыңлаганыгыз булмадымы? +- Коръән сүрәләрендәге ялгышларны фаш итүегез турындамы? +Кинәт, калкынып, Туйкин ага ишекле-түрле йөри башлады. Тавышына гадәттәге ачылыгы кайтты: +- Кем әйтте сезгә фаш итте дип? +- Халык әйтә. +- Нинди халык, кая ул халык?! - дип Туйкин ага, кызып китеп, йодрыгы белән өстәлгә сукты. Ул арада, кызы йөгереп кереп, әтисенең иңеннән кочып, тынычландыра башлады. Әмма Туйкин аганың күзләре зәһәр очкынланып, иреннәре бөрешеп килде. Ниндидер бик тирәнгә күмгән фикерен әйтергә тели, әмма әйтергә ярамаганын акылы исенә төшереп, аны тыя иде сыман. +- Дин бит ул... Дин ул! - дип тавышын күтәреп, бармагын күк тарафына чөеп әйтә башлаган сүзен, кинәт, икенчегә борды. - Халык бит ул син сөйләгәнне печән-утын әзерләү кайгысы, акча җитмәү, бәрәңге алу, баланы мәктәпкә әзерләү... Мең-мең борчуы аша ул иң очраклы бер фикерне йотып җибәрә дә шуны кайнатып чыгара... Сүрәләрдә хата түгел, ә чагышмау хакында сүз бара. Мин шуны искәртеп, халыкның игътибарын Коръәнгә юнәлтергә телим түгелме? Ә сез хата, дисез! Башыгыз яшь әле. Аңларсыз бер, әмма ул чакта мин булмам... +Бит арасына кәгазьләр кыстырган бу Коръәнне ул вакытлыча гына шкафка куеп торган ахрысы, менә хәзер ниндидер мәчет манаралары төшерелгән юка, бәрхет келәмгә төреп, ул аны сандыгына салып куйды. (Мәккә мәчете төшерелгән намазлык икәнен мин бик күп еллардан соң гына аңладым.) +Математиканы су урынына эчә торган картыбыз бүген минем өчен бөтенләй яңа яктан ачылды, бәлки, яңа яктан ябылгандыр... ул япкан ишекнең тоткасы минем буй җитәрлек түгел иде шул... +Ул төндә, газета эшен тәмамлап, иртәнге икедә генә кайтып киттем. Бу юлы да Туйкин ага мине озатмакчы иде дә, мин ук кебек очып кайтып җитәм, дип, буранлы төнгә кереп күмелдем. +Мине үзебезнең класс газетасына да рәссам итеп билгеләделәр. Яңа ел газетасына мин зур итеп, һәрбер ярусындагы бизәлешләрне, хәтта күп сурәтләрдә күзгә ташланмаган аюларын да төшереп калдырмыйча, кечкенә бизәкләренә кадәр бөртекләп, биш көн буена Мәскәү Кремле рәсемен ясадым. Мәктәп буенча конкурста ул беренче урынны алды. +Рәхмәт укытучы Рафика апага. Рәсем ясау теләгемне ул ныгытты. Ул һәр ясаганымны күзәтеп, киңәшле сүзен әйтеп торды. "Хәтта төрмәдә дә бу һөнәрне белгән кеше югалмый", - диде. +Беркөнне укудан кайтып керәм, Салиха түтәй тәрәзә катына басып, тышка карап тора, борылгач та мине күргән дә, күрмәгән дә шикелле. Күз төпләре кызарган. Мин, "ни булды?" дип сорарга куркам. Билгесезлек тагын да яманрак. +Салиха түтәй, авыр гына кузгалып, кече яктан кара сумка тотып чыгып, минем алга куйды: +- Алып бар бүлнискә. Тәмәке сорады, өзлексез тарта, - дип ул, яулык чите белән күзен каплап, җылый башлады. Беренче тапкыр мондый хәлдә күрәм Салиха түтәйне. +- Ни булды?! - дип гасабиланып соравыма ул, карлыккан тавыш белән: +Әтиең кулын өздергән бит... Шул... каһәр суккан пычкысында инде... - диде. +Мин "лып" итеп урындыкка утырдым. +- Дүрт бармагын да өздергән, - диде Салиха түтәй. - Бар, янына барып кайт. Сумканы онытма! +Әти йөри дә алмыйдыр кебек тоелган иде миңа, палатадан үз аягы белән чыкты. Сул кулы калын итеп бинт белән бәйләнгән. Йөзе суырылып калган. Бакчага чыгып утыргач, ул тәмәке чыгарды, шырпы кабын утыргычка куеп,к абызырга азаплана башлагач, мин алып, тәмәке очына ут элдердем. Әллә ничек, комсызланып суыра, минем күп итеп тәмәке алып килүемне белгәч, сөенгән сыман булды. +- Тәмәке авыртуны баса, - диде, акланган сыман итеп. Сизеп торам, ярасы авырта, әмма сиздермәскә тырыша. Бармак төпләре исән калган булган да бит, табиблар төптән үк кисәргә мәҗбүр булганнар. Шунсыз, уч төбенең дә, кул аркасының да тиресен тарттырып китереп, яраны каплап, тегеп булмый икән. +- Гәрбил такта кысылды да... Үрелеп алыйм дигәндә... Пычкы суырып сикерешеп яталар. Бармакның да җаны тиз генә чыкмый икән, - дип, әти сүнеп барган папирос утын яңага күчереп өлгерде. +Әтине ничек юатырга да белмим. Әни дә монда икән. Сөт-катык алырга дип, хастаханәдән кибеткә чыккан булган. Аның да яңгыравык тавышы сүнеп калган. Ярымпышылдап сөйләшә. +Күздән яшь бәрә дә чыга, әти-әнигә күрсәтмим дип, иеләм дә ботинка бавын чишеп бәйлим, иеләм дә ботинка бавына тотынам. Кайгы-бәла артында һәрвакыт кире кайтарып булмый торган үкенеч, сызлану ята. Аңа бернинди дәва да юк. +Сулагай иде бит ул. Эшкә иң алдан сузыла торган кулындагы әллә нинди хикмәтле әйберләр ясый торган, оста, зиһенле бармакларын харап иткән. +Мин бәләкәй чакта урманнан утын төяп кайтып барганыбызны хәтерлим. Атны туктатып, юл читеннән кура-көпшәләр кисеп алды да, үткен пәкесе белән, үзе генә белгәнчә үлчәп, тишекләр уеп, курай ясады. Әле генә каралҗым булып юл читендә утырган курадан шундый да моң агылсын әле - могҗиза бит бу! Әтинең шундый оста итеп, курайны моңлы сыздыртуына минем исем китте. +Рәзинә апа да: "Мин бәләкәй чакта... атта барганда, юл буе курайда уйнап барды", - дип сөйләгәне бар. +Менә шулар хәзер "кылт" итеп исемә төште. Күпме еллар үткәч, тагын бер генә уйнап күрсәт әле, әти, дип, нишләп бер дә сорамадым икән, дип үземне битәрлим. Хәзер инде менә сорасаң да юк, курай уйныйсы бармаклары... юк, ышанасы килми... +Бәләкәй чагымда нинди генә уенчыклар ясамады ул миңа. Хәтта авыл өстеннән оча торганына охшатып, яшел аэроплан ясап бирде. Ике канатлы, канат арасында тартылган тимер чыбыкларына кадәр бар иде. Җилгә каршы тотсаң, пропеллеры чөрелдәп әйләнә. Аннары төрле калынлыктагы җиз чыбыклар тарттырып мандолина ясады. Үзе кылларын чиртеп, "Әпипә"не уйнап та күрсәткән иде. +Авылга кайткач, әтинең эш коралларын алып карадым. Сул кулының бармак эзләрен хәтерлидер болар. Яңадан тотына алмас микәнни? Күзгә яшь килә. +Сугымга әзерләнгәндә, елкылдап торган пычакларын кыныларыннан алып тезеп куя иде. Бер кырыйда - игәүләре. "Бусы - алмаз кайрак, - дигән була ул. Вак-вак ташлары җем-җем итеп торган кайрак чынлап та затлы токымнандыр. - Бусы - имән кайрак. Имән тамыры сазлыкта, кырык ел буе һава кермичә су төбендә ятса, чын тимергә әйләнә, менә кара, чыңлап торамы?.." +Мин чынлап та тимергә әйләнгән, агач җепселләре ачык күренеп торган кайракның авырлыгына, катылыгына хәйран калып, учымда әвәрә китерәм. +Әти пычакларны үзенә бер көйгә җырлатып иги, чарлый, кайрый - мәш килә. Шулкадәр тәм белән бирелеп эшли, сабыйларча, тел очы иреннәре арасына кысылып калган. Аннары... пычакларны тезеп куя да бермәл сокланып карап тора, әллә инде әфсен өреп нидер пышылдый, гүя коралларның эчтә уянып үрсәләнгән җанын тынычландыра... +Аннары... аелыннан чөйгә эленгән озын каешны сузып тота да пычакның әле бер ягын, әле икенче ягын әйләндереп, шундый бер җитезлек белән ышкып-ышкып ала. Ялык-йолык иткән пычак йөзеннән чагылган лампа яктысы әтинең күзләрендә хәтәр очкыннар булып җемелди. Бу мизгелдә минем әти - салкын коралның кодрәтен тойган мәҗүси, кыргый җәнлек эзенә төшкән аучы, иртәгә хәрби сәфәргә кузгаласы яугир... Юк, бу турыда ул үзе белми-уйламый да, мин дә аны читтән күзәтеп хыялга гына биреләм. Пычак йөзендә уйнаклап алган ялкын шәүләсендә ата-бабамнарның ерак гасырларда дәверләрдә коралны сәнгатьле итеп ясау бер хәл, аны сурәтләгәндә дә никадәр матурлыкка ирешкәннәр: "Ут елдырым яшен таш - чын булаттан корычы, аждаһадай сулаган ул кылычның сулышы". +Гаҗәп бит: сулышы... дигәннәр. Чынлап та, мин әтинең тетрәп яткан саллы пычакларына орынырга куркам, аларның салкын сулышын тойгандай була идем. Миңа иң ошаганы - әтинең баш бармак бите белән, арфа кылын чирткән кебек итеп, пычак йөзенең үткенлеген сынавы, аннары пычакларның кайсын күн, кайсын киндердән эшләнгән кынысына тыгып, яшереп куюы иде. Бу күренеш инде бүтән мәңге кабатланмас микәнни? Моның белән килешәсе килми, шуңа күрә үҗәт акылым белән әлеге кадерле чорны алдагыга күчереп, кабат-кабат алдану рәхәтен кичерәм сыман. +Ярасы төзәлеп, җөе йомылып беткәч, әти сул кулына кияргә дип махсус бау ясады. Әйбер тотырга иткәндә, шул бауга кыстырып тота. "Ярый әле, баш бармагым исән, үзе бер бәхет бит ул", дип куя. (Аннан соң да җиде ел эшләде, табибларга бер дә күренмәде, инвалидлык алмады.) +Язның матур бер көнендә асфальт юлдан, күләгәм белән узышып, велосипедта авылга кайтым барам. Руль, минем ихтыярга буйсынмыйча, үзеннән-үзе Туйкә ягына борылды бит. "Нигә?" дип, сорау бирмә, күңел! Беләсең, сизәсең бит. Бар да әйбәт бу дөньяда, әмма нидер җитми. Күбәләккә күбәләк кушыла, болытка - болыт, җилгә - җил. Дөньяда бөтен җанлы-җансыз ияләр үзенең парын эзли. +Кызыл галстуклы кызый, нигә син болай әкрен үсәсең? Кайчан соң ул галстугыңны яшьлек учагыннан өзеп алган ялкын итеп җилгә очырырбыз икән... +Менә ул мәктәпнең яшел чирәмле олы мәйданга тиң ишегалды. Мин килеп туктауга, тәнәфескә чакырып, таныш кыңгырау тавышы яңгырады. Тәрәзәләр аша күрәм, класс ишекләре ачылды, бераздан тышкы ишектән дә без былтыр үз урыныбызга калдырган сигезенче класс малайлары ташып чыкты. Мине урап алдылар. Китте күрешү, бер-беребезне бүлдереп сөйләшү. +Минем күз карашы тәрәзә ягын сиздермичә генә өтеп ала. Күренерме - күренмәсме? Әгәр күренми, күрми икән, димәк, үсмәс һәм үсмәячәк тә! Гасабиланып кысылган йодрыгым үзеннән-үзе языла: әнә бит ул - Фәния үзе! Тәрәзәдән минем якка карап тора. Сиздермә, күрмәмешкә салыш. +Озын тәнәфес беткәнче ул бер урында басып, шулай карап торды. Димәк... Дәшмә, сүзләр көчсез монда... Эчтән күңелне бәхет шакый. Нинди капкалар да тардыр бу бәхеткә. Зәңгәр рамлы тәрәзә уемында тере рәсем - кызыл галстуклы кызый. +Межа буйлап авылга очып кына кайтам. Ачык зәңгәр күктә уйдык-уйдык болытлар. Кояш болытлар белән качышлы уйный. Чәчне йомшак кына җил сыйпап ала. Юл да кәефле, шундый тигез, дыңгылдыкларын, чокырчакырларын каядыр җыештырып куйган. +Кече капканы алгы көпчәк белән бәрдереп кенә ачып, ишегалдына кайтып керәм, велосипедны чирәмгә яткырып куям да, өйалдына кереп, чиләктән чүмеч белән чумырып алып, йотлыгып салкын су эчәм. Шулчак әни килеп чыга: +- Чәй эчәргә кер, улым, - ди. +Нинди чәй, ди, күңел ташына салкын су чыжылдап төшә монда. +Җанны кая куярга белмичә, ишегалдын бер итеп, арлы-бирле йөренәм. Бакчага кереп чыгам. Аякка уралган песине сыйпап алам, ул, рәхәт мырылдап, дүрт санын дүрт якка таратып, иркенләп үзен сөйдерергә әзерләнә. Юк, минем вакыт юк, мин киләчәгемә ашкынам. Анда - кызыл галстугын чишеп салып, бара, зурая, киерелә, кабара - мин бу шаукымны җанга-тәнгә сыйдыра алмыйм бит! Рәхәт шашкынлы бу хиснең олылыгы мине тынсыз калдырып, кысып ала да... кыргый тавыш белән кычкырып, үз-үземнән ыргытылырга теләгәндәй сикереп куям, йодрыгымны сузып, күк гөмбәзенә бәреп алам. Шул мизгелдә рәхәт бушану, илаһи бер очкынның таралуын сизәм. +Артымда әнинең тавышы ишетелә. Күзәтеп торган икән: +- Алай итмә, улым. Белмәгән кеше, "җүләр икән бу", дип уйлар. Үзалдыңа кычкырып, тәккә сикерәләр диме. +Миңа оят булып китә. Дөньяда берүзем генә калган кебек онытылганмын. Тел төбеннән, эчтән елмаюыннан сизеп торам: битәрләп тә, шикләнеп тә әйтми әни. "Күңелең саф чакта, тәнең җиңел чакта, баш очындагы бәхетне сикереп ал, еллар йөге иңеңә басып авырайткач, болай сикерә алмассың. Мондый мәл бер генә була. Үкенечкә калмасын", дигән ишарә ясагандыр ул... +* * * +Унынчы класстан соң җәйге каникулда ныклап бер эшләп алырга булдым. Унберенче класска бу киемнәр белән барып булмас, яңартырга кирәк. Әзмекүпме тәҗрибәм бар. Бәләкәй чактан ук әтинең тракторына, комбайнына утырып, бөтен кырларны гизеп чыкканмын. Соңгы елларда, каникул вакытларында, урак уруда, чәчүдә, тырмалауда "белемне" ныгыттым. ДТ-74 тракторын йөртергә өйрәндем. +Мине сабанчы (прицепщик) итеп иң шәп тракторчы Җәүдәт абыйга беркеттеләр. Шундый да ипле, сабыр кеше булыр икән. Сөйләшүе дә тынычәкрен, сүзләрне сузып, тел өстендә тәмен суырып тоткан кебек, ашыкмыйча сөйли. Иң мөһиме - эш рәтен белә. Умырабыз болай булгач акчаны! - дип эчтән сөенеп куйдым мин. +Бервакыт Чалтаймас кырына, Кара куак дигән шомлы урман янәшәсендәге кырга күчендек. Сутка куабыз. Көннән - төнгә яисә төннән көндезге сменага күчкәндә, "сутка куу", ягъни тәүлек буе тоташ эшләргә мәҗбүрсең. Мондый чакта өйдән ашарга дүрт йомырка, ярты шишара ипи, ике шешә чәй, аның янына берничә шакмак шикәр аласың. +Төнге сменада кайсы вакытта йоклап алу файдалы икәнен Җәүдәт абый төшендереп бирде. Иртән сәгать дүрттән алтыга кадәр йокының иң симез чагы була икән. Нәкъ шул вакытта җелеген суырып калсаң, көне буена башың саф, күңелең көр була, имеш. Чынлап та шулай икәненә мин саламга төренеп, өскә күк гөмбәзен ябынып йоклап алгач төшендем. +Кара куак кырына барып җиткәч, ул, тракторын җир башында туктатып, мине урман янәшәсендәге юлга алып чыкты. Барабыз җәяү. Бер урында юл чокырга төшеп ала. Нишләптер, нәкъ юл уртасында тирескә әйләнеп беткән иске печән өеме ята. Кара чүпрәк кисәкләре дә күренә. Җәүдәт абый шул турыда туктап, башын иеп торды да: +- Бергә укыган идек трактористлыкка, - диде. - Чалтаймас егете иде. Менә шушында узган ел янып үлде... +Мин шунда гына аңлап алдым. Менә ни өчен юлның бу төшен үлән баскан, икенче яктанрак юл сапканнар икән бит ... +Кабинасыз гына "Белорусь" тракторында, печән төягән арба тагып, кайтып килгәндә... тизлеге хәйран булган, ахрысы, чокыр төбеннән күтәрелә башлауга, тракторы артка чүмәлеп киткән дә, егетне арба белән печән арасына китереп кыскан. Печәнгә ут капкан. Акырып янып үлгән, бичара. +Миңа бу шулкадәр тәэсир итте, кабат-кабат бу фаҗигане күз алдына китереп, үз тәнемнән сызылып узган кебек, тетрәнү кичердем. +Тракторны, сабанны көйләп-майлап, яңа җирнең фатихасын алганда, болытлы август төне өстебезгә убылып кына төште. Шундый караңгы. Кара куакның төне урманнан ишелеп чыга, шуңа күрә дә шомлы була, диләр иде, дөрес икән. +Менә хәзер безгә кырның бу башыннан теге башына чаклы туп-туры итеп загон сызарга, ягъни, беренче буразнаны туры итеп салырга кирәк. Соңыннан, сөреп бетергәндә, кыр итәгендә чөй калмавы шуннан тора. +Фараларын яндырган трактор каршыннан мин, салам күбәсе кочаклап, алга таба киттем. Егерме адымнар китүгә, фара яктысының көче бетте, кырт киселеп төн караңгылыгы башланды. Тома караңгылык ягына чыгарга аяклар тартмый гына бит, иелдем дә ут төрттем күбәгә. Караңгылык алгарак чигенде. Ул арада трактор кузгалды, минем утлы күбәгә таба үкереп килә. Тиз генә мин арырак китеп, тагын бер күбәгә ут салдым. Тагын, тагын шулай, бераз атлыйм да караңгылык чигенә җиткәч, күбәгә ут төртәм. Җитмәсә... янган егет гәүдәсе күз алдымнан чагылып ала, ул төш якында гына, кара кучкыл урман шәүләсе эргәсендә генә... +Трактор камыллы җиргә тезелеп киткән ут эченнән килә. Утлы күбәләр ике гусеница арасында, тракторның мазутлы корсагы астында кала бит! +Тракторын туктатып, гусеницага чыгып баскан Җәүдәт абый кычкыра: +- Алгарак китеп як! Тракторны яндырасың бит! - дип, читкә алмыйча һаман утлы күбәләр өстеннән килә. +Юк, булмый, янасаң да, еласаң да булмый, яктыдан караңгыга чыгарга һич кенә дә батырлыгым җитми. Үземне ничек мәҗбүр итәргә, ничек чыбыркыларга да белмим. Җебегән тәре! - дип сүгә-сүгә, елый-елый кибәннәргә туктаусыз ут төртеп барам. Шулай итеп, кыр башына җитеп аудым. Күз яше аша трактор факелга әйләнгән кебек күренә. Мин куркып сикереп торам. Юк, исән, исән! Әнә ул, утлы яланны таптап, еш-еш сулу алган, әсәренгән айгыр кебек, кыр башына җитеп туктады. +Берәү булса, сикереп төшеп, мине әйләндереп җибәрер иде, ә бу - Җәүдәт абый шул, кабинадан төшеп, артка борылып карады да: +- Күрдеңме, ыжламый да чыкты ут эченнән, - диде. Бүтәннәрнеке кебек мазутка баткан түшле булса, дөртләп кабына иде бит... +Минем курыкканлыгымны искәрмәскә тырышты, рәхмәт аңа. +Кара куак, төн ишелгән кыр, утлы күбәләр... Сез минем хәтергә гомер буе очкын салгалап торырсыз, мөгаен... +Август азагында миңа кырык биш сум акча түләделәр. Җәүдәт абыйның да акчасын кискәннәр. "Син колхоз рәисеннән күбрәк хезмәт хакы алырга тиеш түгелсең", дигәннәр. Нишләргә була бу акча белән? Миңа бит киенергә кирәк... +Киттем Бөгелмәгә. Кибетләргә керәм - минем акча күләменнән чыгып караганда, бар да кыйммәт. Илдә химия шаукымы баш калкытып килгән заман бит ул. Имеш, нефтьтән, газдан бөтен нәрсәне ясап була. Эленеп торган кием-салымнарны карыйм: шыкырдап торалар, ялтырыйлар, төсләре - гадәттән тыш җете, исемнәре ят: нейлон, кримплен, джерсилар... Кыйбат булуга карамастан, халык шуларга ташлана. +Барып керәм бәяләре төшерелгән магазинга. Йөз егерме тәңкәлек драп пәлтә егерме ике сум тора. Килеп тотынам - кулга рәхәт, табигый икәне сизелеп тора. Киеп карыйм - бераз озынрак. Кыскарттыру - безнең эш. Сугып кына алдым мин моны. Шул ук кибеттән йон тукымадан тегелгән чалбар, күн табанлы ботинка һәм ике сум илле тиенгә шакмаклы кепка алдым. Шулай итеп, кырык биш тәңкәгә баштан-аяк киенеп чыктым мин. Химиядән артта калган, +Шулай да... рәнҗүем калды. Тәүлекләр буе тузан эчеп алган акча күз ачып йомган арада бетте. Автобуста кайтып килгәндә, үзебезнең урман-кырларга карагач, үпкәләвем тагын да көчәйде: "Бүтән беркайчан да бу кырларга кайтып, тир түкмәм инде мин, беркайчан да! - дип үз-үземә, тешне кысып, сүз бирдем. Мине бүтән дөньялар көтә. Анда китеп, бер иркенәйдемме - мин инде монда кайтып, туган җир читлегенә кабат керә алмам. +Нинди дөньялар көтә - мин аны тоям, сизәм, чамалыйм, әмма күз алдыма китерә генә алмыйм әлегә... +Шулай итеп, унберенче класска энәдән-җепкә киенеп килдем. +Укулар башланды. Минем сумка елдагыча - коймак калынлыгы гына. Бәлки, быел ныклап "бишле"гә генә укып күрсәтергәдер? Хыялланма, егетем. Быел да узган елдагыча булачак. Китапның һәр хәрефен ятлап алган белемнең ябагасы бик тиз коела. Син һәр фәннең ныклы үзәген тешләп өзеп ал. Син - уртача укучы. Әнә бит, быел да, расписание тирәсеннән чирканып узып киттең. +Чөнки син дәрестән чыгарга звонок булгач кына, алдагы дәреснең нинди буласын күршеңнән сорыйсың. Сиңа шулай, секунды җиткәч кенә, белү кызык. Берничә минут эчендә, башыңда давыл кубарып, миеңдәге сырларны кыймылдатып аласың. Узган дәрестә сөйләгәннәрне (тарих, әдәбият, җәмгыять фәне кебекләр), һәр фикере, тавыш тембры, нәрсәгә басым ясап әйтүләренә кадәр хәтереңә уелып калган була. Шуңа күрә, дәреслеккә йөгертеп карап алу җитә. Ә инде алгебра, физика, химия кебек каһәрле мәсьәлә чишүгә корылганнары... Марат аларны өендә "хәл итеп" килгән була, сиңа күчереп аласы гына кала. +Шулай... +Укулар бара. Әдәби китапларны бер-бер артлы "эчеп" кенә торам. Каядыр алгысыну җанга һич тынгы бирми. Әллә нинди, томанлы фикерләр күңел ишекләрен кага, кайсы ишекне ачып, аларны ничек азат итәргә белмим. Их, янда бер акыл иясе булсын иде дә ачып җибәрсен иде томан пәрдәләрен. +Туйкә мәктәбендә сигезенчене тәмамлар алдыннан Рафика апа, безне җыеп, "кем киләчәктә кем була?" дигән сөйләшү оештырган иде. Минем хакта ул: "Киләчәктә ачышлар ясаячак", - диде. Без, әлбәттә, көлешеп куйдык. Ә укытучыбыз бу сүзе белән минем уй-гамемә, тын гына пыскып яткан кисәү салды. Вакыт-вакыт ул кисәү эчендә йокымсыраган ут, кабынып ала, мине алгысыта, җылыта, төшенкелеккә бирелгәндә, күләгә төшкән күңелемне, нәни генә өмет уты сирпеп, яктырта иде... Әйе, белмәвен белмәгәннәр - һәрчак алга чыгарга, ә белмәвен белгәннәр белемгә омтыла... +Декабрьнең хәтергә ак карлар ияртеп керәсе сигезенче көне. Авылга төрле тарафтан ялга кайтып, клубта җыелыштык. +Күкнең кайсы катларыннан ният кылынды микән безне кара-каршы китерергә? Көтмәгәндә, Фәния белән йөзгә-йөз очраштык. Сүзсез карашып торабыз. Хисләрен сиздермәү табигыйлеге аңа тумыштан бирелгәнлеген мин бит әле белмим, "Кайчан үсәсең инде?", "Пионер галстугыңны кайчан саласың?" дигән сүзләр белән, элеккечә шаярта да алмыйм. Аның тугызынчы класска, Азнакайның рус мәктәбенә укырга керүен ишеткән идем. Каядыр, бүтән дөньяларга китәргә хыяллана ахрысы, мин аның белән янәшә баралмам, юкка өметеңне сузма, дигән бер икеләнү-кисәтү дә мине чарасыз калдырган иде. Каядыр, үзем генә белгән күңел утравында матур бер үкенеч булып, сызылып калыр сыман иде. Менә бит, бүген ул җиргә төшкән! Бер җепкә тезелеп, карлар яуган тын төндә ул минем каршыга, мин аның каршына килеп тукталганбыз. күзләрендә тыенкы очкын кабынам дигәндә, куе керфекләр күләгәсе аны яшереп өлгерә. Билгесезлек сүрүе эчендә нинди җан тибә, нинди сер яшеренә, нинди тойгылар талпына - моны миңа ачарга язганмы? +Клубка кергәч, мин аны танцыга чакырам. Ул, уңайсызланып, елмая: +- Аягымда киез итек бит, - ди. +- Мин дә тиз генә киез итек киеп килимме соң, икебез дә бертөсле булабыз,дим. Елмая. Минем "прощай молодость" дигән ботинкаларга карап ала. +Их, өзделәр бит әле ялгана башлаган язмыш җебен. Өлкәннәр әйтмешли, "әргәнче" уйнап арган икән, хромканы минем кулга китереп тоттырдылар. Кызышып бию башланды. +Бармаклар уйный, күзләр үткенләнә, акыл уяу. Күрәм, моңарчы барлыгы гына билгеле булган яңа кош төштемени арабызга - сынап, чукып карыйлар - малайлар әле берсе, әле икенчесе Фәниянең янәшәсенә утырып, сүз катып, ешынып ала. Ә ул тыныч, ипле генә аларны сүз белән "этеп" куя шикелле. +Кайтыр якка чыккач, бер төркем булып оешабыз. Бүген Зөфәрләрдә аулагөй бит әле. +Фәния аулагөй дигән сүздән аптырап, бу нинди искелек калдыгы дигән сыман, куркып кала. +- Юк, мин бармыйм! - дип, ишетергә дә теләми. +Култыклап алам. Менә хәзер, киреләнеп, мине калдырып китсә... ихтыяр көчен җуйган бер мәмкә булам да калам. +- Хәзерге аулагөй бик гади бит ул, өлкәннәр сөйләгәнчә түгел. Әти-әнисе кунакка киткәч, йә малае, йә кызы өйдә хуҗа булып кала. Алар үзләренең дус-ишләрен чакыралар. Анда төрле уеннар уйныйлар. Бәлеш пешерәләр, чәй эчәләр. Менә шул. Бик гади бит. +"Теләгән парлар куна кала", дисәм, харап итә идем. Бик гади чишелешне шәрехләп биргәч, Фәния карышмый башлады. Үзе дә сизмичә безгә иярде. Иярмәсә, үзен бала-чагага санарлар дип тә шикләнде бугай. +Аулагөйда бер-ике сәгать утырганнан соң, Фәния колагыма пышылдады: +- Китик, уникедән дә соңга калсам, әни үтерә, - диде. Беренче тапкыр чирканчык ала бит әле, ничек кыстыйм. "Китик" дигән сүзе колакта кытыкланып калды. Ул бу сүзне мондагы теләсә кайсыбызга әйтә ала иде бит. Бу очракта миңа, миңа гына төбәп әйтте бит ул аны. +Чыксак, дөнья үзгәргән. Кар туктаган. Болытлардан чишенгән күк йөзендә түгелеп калган йолдызлар чекердәшә. +Күңел бии. Әллә нинди купшы сүзләр эзләп үрсәләнә дә гап-гади сүзгә килеп абына. Үзеңнән акыллырак, үзеңнән матуррак, үзеңнән батыррак күренәсе килүнең тәүге адымнары. +- Кайчан үсеп җитәсең инде, дигән сүзең гел колак төбендә яңгырап торды. Төшкә шулай керә идең. "Юк, үсмим, гел шушы килеш калам!" дип үзсүзләнәм. Ә син көләсең генә. "Мин әйткәч, үсәсең инде син, артка юл юк", - дисең. +- Үсеп җиткәнемне каян белермен, - дим. - Аны мин генә әйтә алам, - дисең. +- Сизми дә кала яздым бит, әз генә соңласам, башкалар эләктерә иде үзеңне. +- Рус мәктәбендә укый башлагач, бүтән планетага эләккән кебек йөрдем. Укырга авыр. Ташлап китәргәме дигән чакларым да булды. Сентябрьдән бирле ябылып укыдым да укыдым. - Күп нәрсәдән куып җитәргә кирәк иде. +- Бөтенләйгә югалдың дип уйлаган идем инде. +Кар салкыныннан кул кызыша. Фәниянең бияләен салдырып кулын тотам. +Кулга кул тотышкач, икебезне бер итеп уйлап барам түгелме... Тәүге янәшәлек кенә бит әле бу. Бәлки аның сайлаганы бүтәндер?.. Бүген аулагөйдә бит әнә, йөзек салыш уенында, Ирек тә гел аның янына тартылды, күзендә тояклар уйнатып алды. Бер арада мине алгы якка алып чыгып, юеш ирене арасыннан көнләшүле тынын өреп: "Аны син озатасыңмы?", - диде. +Мин күреп алгач кына, күзең ачылды бит, егетем. Моңынчы кайда идең? Аларның үзәк урамда калкып торган йорты турыннан үтеп-сүтеп йөргәндә, бер дә бәхетең абындырмадымыни! Бу сүзләрне тишмичә, уемда гына калдырдым, әлбәттә. +Сайлаганы бүтәндәдер, дигән буламмы, юк, егетем, ирәеп, кыланып кына барган буласың бит, бүтәндә була алмый бу төндә! +- Сиңа минем дус кызым гашыйк бит. Аның күзенә ничек күренермен. +- Кем ул? +- Син аны бер аулагөйдә туры килгәч үпкәнсең бит... +Мин көлеп куйдым. Яшәү кануны буенча, хәзер аклана башларга, юк, күргәнем дә юк, дияргә тиешмен бит инде. Фәния дә әнә беренче ялганымны көтә. +- Ничек була микән, үбешү дип кенә... Сине күз алдымда тотып. +Фәниянең йөзенә рәнҗү төсмере чыкты. Әмма ул үзен тиз кулга алды. Бүген генә, әле генә безнең эзләребез бергә килде. Алда безне моңарчы күрелмәгән таҗлары ачыласы киләчәк көтә, нигә аны безгә кадәрге төннәр белән күләгәләргә... +Авыл үзәгенә, Фәнияләр өе турына кайтып җиттек. Кече капканың гадәттән тыш юан баганасы күләгәсендә торабыз. Күктә чалкан яткан урак ай да күренде. Авылның күпме гашыйкларына шушындый ялгыз ай, шушындый капка баганасы сиздерми генә көч биреп, ышыклаган, кавыштыргандыр, һәм сер иясе булып калгандыр. +"Фәния..." дип пышылдыйм, бу исем уелып йөрәккә языла. Кысып кочаклыйм. Бераз ятсынган, бераз куркынган иреннәрдә самими дәрт тетрәп ала. Төнге күзләр йомыла. Кинәт ул мине читкә этәрә, кыенсынып йөзен читкә бора. Аркасы белән миңа сыена. +Минем бар җиһанга хәбәр саласым килә: +- Минемчә бит бу дөнья, мин уйлаганча! +Безнең мәхәббәт беркемнекенә охшамаганча булачак. Без беркемне дә кабатламаячакбыз! +Кайчандыр мәктәп тәрәзәсеннән миңа карап торган кызыл галстуклы кызый, ниһаять, син мине куып җиттең, менә без - янәшә, шәүләбез дә уртак. Чигенегез, өйләр, киңәегез, урамнар! Безгә ике шаһит җитә: капка баганасы, урак Ай... +Хушлашыр алдыннан, Фәния кесәсеннән кәгазьгә төрелгән әйбер чыгарып, учыма салды. +- Мә, теләсәң нишләт, - диде. +- Сүтеп карыйм: таслап төрелгән кызыл галстук! Йөземә тигереп, иснәп карыйм: аның миңа кадәрге чоры, самими еллар исе килә. +- Яндырыйкмы әллә? +Юк, галстук үзе дә учак ялкыныннан яралган. Ошый иде ул миңа, муенны җылытып торган өчен генә түгел. Ябылып, укып яткан мәктәп баласының ак чыраен да нурландыра иде бит ул. +- Әйдә, икегә бүләбез. Яртысы - синдә, яртысы - миндә саклансын. +Үткен пәкемне чыгарам. Капка баганасына җәеп куеп, галстукны икегә бүләбез. +Икенче көнне мин, уянып, бәхетле хисне тәнгә, җанга, уема сыйдыра +Гаҗәп, мин яңадан туганмын түгелме! Мин хәзер ялгыз түгел. Уйлансам, уемда - янәшә, җырласам, җырымда - янәшә, күктә, җирдә, төшемдә, өнемдә якыннан-якын кешем бар. Язмыш тәлинкәсендә нинди тигезлек. Эчке дөньямның гүя мөкәммәл түгәрәккә әверелүен сизәм. Моңа кадәр минем хисси күңелем ятим булган, нидер мине читләтеп узган. Ялгыз булганмын. Бөтенләй яңа, күрелмәгән халәт минем барлыгымны били; икенче ярымшарымны күпме эзләгәнмен, юксынганмын, көткәнмен ич мин. Хәзер менә һәр уй-фигылем, һәр кылганым икегә төрләнеп, бер бөтен булачак. +Күтәрә алырмынмы бу икең бер булу могҗизасын?! Үземне ипле кысаларга кертеп, тыйнак күренер өчен генә көчемне сарыф итә алу - холкыма ят! Күңелдән бәреп чыккан хисне акыл белән куша алмыйча, үз мин-минлегемнең тоткыны булып калырмын да, үкенечле язмышка юлыкмаммы? +Күпме сораулар, еллар боҗрасына кушылып, йөрәкне чорнаячак әле... +* * * +Безнең күңел сәгате ун ел укуга көйләнгән иде бит. Мәскәүдә утырган кайсы түрәнең юка башына килде икән унберенче классны койрык итеп тагып кую! Янәсе, һөнәргә өйрәтеп чыгаралар. Ә сайлау мөмкинлеге юк. "Киң профильле механизатор" таныклыгын җиде классны бетерер-бетермәсләр дә алып чыга. Син миңа ун класска тиң һөнәрне тәкъдим ит! Юкмы? Алай булгач, бер ел гомер заяга узды дигән сүз. +Безнең тракторчылар группасына тегүче һөнәрен алырга теләмәгән берничә кыз да язылды. Арада - "Б" классыннан, мәктәпнең комсоргы - Роза Зәйнуллина (киләчәктә Туфитуллова фамилиясе белән танылган журналист булыр) да бар. +Без төп бинадан читтәрәк, махсус әзерләнгән класста укыйбыз. Парталар рәте уртада. Ян-якта, артта өелгән тимер-томырның исәбе юк. Моторлар, төрле валлар, подшипниклар - ни генә юк анда. +Безне РТСтан килгән инженер укыта. Кыска буйлы. Кечкенә башы, муенны көтеп тормыйча, җилкәдән генә бәреп чыккан. Шуңа күрә ул як-якка яисә артка караганда, бөтен корпусы белән борыла. Без аңа Чәкүшкә дип исем куштык. Күренеп тора, үзе әйбәт, юаш кеше, әмма аңа укытучы сәләте бирелмәгән. Ә болай үзе техниканы яхшы белә, аңлатуын тәмләткечләр белән кашыкка салып бирә генә белми. +Бервакыт мин моны кызык итәргә булдым. Тәнәфестә бер-ике тимерне парта астына алып куйдым. Дәрес башланып, Чәкүшкә класска арты белән торып тактага нидер яза башлагач, тимерне алдым да артка томырдым. Китте дөбердәү, китте күкрәү... өемдәге тимерләр гүя бер-берсе белән котырып сугыша, үзара тибешә башлады. +Чәкүшкә, борылып, классны күзе белән эчеп чыкты да, колак тондыргыч тавыш тынуга: +- Кем?! - диде. +Тып-тын. Берәү дә дәшми. Чәкүшкә яңадан тактага акбур белән яза башлады. Мин икенче тимерне парта астыннан алып, артка селтәп ыргыттым. Инде бер мәртәбә уянган тимер өеме тагын да дуамалрак дөберди, чаң суга башлады - мәхшәр. +Чәкүшкә тагын борылды да, сабыр гына: +- Кем?! - диде. +Тып-тын. Берәү дә дәшми. Мин дә берни булмагандай самими кыяфәт чыгарып утырам. Кызлар да дәшми. Хәер, кызлар алгы партада утыра, кем тавыш чыгарганны белмәүләре дә табигый. +Икенче атнада тагын шулай, дәрес алдыннан ике тимерне парта астына яшердем. +Чәкүшкә класска керде. Төрле плакатлар элде. Тактага борылып, ниндидер формулалар яза башлады. +Мин бер тимерне алып, арттагы өемнең куе җиренә ыргыттым да дәфтәремә иелдем. Артта дөбердәп тимер туе башланды. Малайларның авыз ерылды. Кызлар җитди кыяфәт белән, бу шуклыкны өнәмичә, теләктәшлек белдереп, Чәкүшкәгә төбәлделәр. +Бу юлы Чәкүшкә борылды да: +- Га-ли-ев, бас. Икенче дәрескә директор белән бергә керерсез, - диде. Мин сумкамны алып чыгып киттем. Моңынчы бер дә сугылмаганны, уку соңында гына Хәмзин кабинетына кереп булмас, дип кайту ягына борылдым. +Уйланып барам: димәк, кемдер саткан, алдан әйтеп куйган. Бу - баласы гына, киләчәктә олы сатуларга юлыгасымны мин ул чакта белми идем әле... +Комбинезоннар киеп, бер ай буена РТС цехларында эшләдек. Мотор цехы, җыю цехы, ремонтлау цехы... Һәрберсе озын, иркен, мазут, солярка исе җир идәннәргә кадәр сеңгән. Беләктән майга батып, төрле детальләрне юабыз, чистартабыз, сүтәбез, җыябыз - цехлар гөр килеп тора. Кызлар да безнең белән беррәттән, калышасылары килми, үзләренә ниндидер ташлама ясауны да таләп итмиләр. +Беркөнне мин Розаның җитдилек битлеген салдырып карарга булдым. Бит очларын чокырайтып, иреннәрен чама белән генә терелтеп елмайганда, ул гаҗәп нурланып, чибәрләнеп китә, әмма сирәк елмая, комсорг кырыс булырга тиеш дигән максат куйганмы үзалдына - белмәссең. +Роза Зәйнуллина бөтен мәктәпнең күз уңында; югары класслар өчен кызыклы чаралар үткәрүдә башлап, ясканып йөри иде. Шундыйлардан Советлар Союзы герое Михаил Девятаев белән очрашу истә калган. Ул безгә әсирлектән бер төркем иптәшләре белән нимес самолётында качуларын мавыктыргыч итеп сөйләде. +- Сез алып чыккан самолёт хәзер кайда? - дип сорау биргәч, Девятаев елмаеп куйды да: +- Сезнең ашханәдәге калаклар, бәлки, шуннан ясалгандыр, - диде. +Икенче вакыт Роза Зәйнуллина, Казаннан нефть районнарын күрергә дип чыккан шагыйрьләр - Хәсән Туфан белән Сибгат Хәкимне чакырып, мәктәп укучылары алдында гомердә истә калырлык очрашу кичәсе оештырды. +Шундый кешеләр белән янәшә йөр дә җитди булмый кара. Бәлки, ул якыннан аралашканда, олыларча тотышын онытып, үз табигыйлегенә кайтып төшәдер дә чибәр, гади, мөлаем туташ булып каладыр. +"Б" классында бергә укып, шәһәр ягында да бер тирәдә яшәгәнлектән, Фаварис дустым аның белән күбрәк аралаша. Бергә укырга киләләр, бергә кайталар. +Фаварис берчакны Розаның редакция каршында оешкан әдәби түгәрәккә йөрүен, киләчәктә язучы булырга хыялланганын сер итеп кенә әйтте. Мин аның бу сүзен ишеттем дә, ишетмәдем дә, аптырадым да, аптырамадым да шикелле. +Китап язучы - шагыйрь ул гадәти кеше сыйфатларыннан өстен биеклектә торучы сирәк туа торган зат булып тоела иде миңа. Юк, бу бер хатадыр, ялгыш ишеткәнмендер, безнең белән бер мәктәптә укып йөр дә язучы бул, имеш... Моны акылыма сыйдыра алмыйча, дустымның бу серен игътибарымнан читкә тибәрдем бугай ул чакта. Өч-дүрт сүзне кулга-кул тотыштырып, рәтле җөмлә төзи алмаган башым белән бу хакта уйлау да оят иде миңа... +Нишлим соң, кайчакларда шаяртырга яратам. Киек-җәнлекләр, кошлар, хәтта нәни бөҗәкләр дә, тамагы туйгач, кәефе шәп чакта, бер шаяртып алалар бит. Бу - Ходай Тәгаләнең терек җаннарга күңелсезлекне җиңәр өчен бирелгән уенчак сыйфаттыр, мөгаен. +Ул көнне мотор цехында шаярту болайрак килеп чыкты. Җиргә яртылаш күмелеп яткан бер сырлы тәгәрмәчне табып алып, чистартып, тутыгын сөрткәндәй иттем дә, арабыздагы эчке хөсетен сиздерми торган, иң тыйнак саналган Иреккә тоттырдым. +- Розага бир әле шуны. Әнә, цех башындагы үзебезнең мастерны күрәсеңме, ул сорады, илтеп бир, диген. +Ирегем, карусыз гына, теге сырлы тәгәрмәчне Розаның кулына тоттырды. +Һәрнәрсәне әллә ничә тармаклы итеп, кат-кат уйлап эшли торган кешеләр, кайчакта, бик беркатлыланып, юкка да ышаналар. Роза белән дә шулай булды. Китте бит бу, нык адымнар белән, цех уртасыннан бара бит, әй! +Барып җитте, теге нәрсәне мастерга сузды... Ишетеп торабыз, мастер: +- Нәрсәгә бу миңа! - дип, шаркылдап көлде дә искереп беткән тәгәрмәчне җиргә ыргытты. Розабыз кырт борылды, килә, минсиңайтим, тәвәккәл адымнар белән килә, безнең төркемгә якынлаша бу... Мин алгы рәттән, бик каударланмыйча, сак кына арткарак чигендем. +Килеп җитте дә Розабыз, Ирекнең яңагына чатнатып сукты, аннары кырт борылып китеп барды. +- Вәт комиссар бу, ичмасам! - дип куйды кемебездер. Ирек бурлат кебек кызарып чыкты. Ул кызыллык битендәге каратут сипкелләре арасында бер суынып, бер кызышып, кичкә кадәр адашып йөрде. +Яз көне кырга чыгып, трактор йөртү (езда) буенча имтихан биргәндә каршылык килеп чыкты. Инструктор беребез йөртеп килгәннән соң, тракторны сүндерә, икенчең яңабаштан кабызырга тиеш була. Ә ДТ-74 тракторы кадими алым белән кабызыла: пускач шкивын, бер очы төенләнгән каеш бауны кисәк тартып әйләндерергә кирәк... Миңа бу электән үк ошамый, чиркандыра иде. Минем чират җиткәч тә инструктор тракторны сүндерде дә, яңадан кабызырга пускачка беркетәсе бөлдеркәле каеш бауны миңа сузды. Мин бауны җиргә ташлап, моторны кабызудан баш тарттым. +- Без ракеталар очырган чорда яшибез. Хәзерге тракторлар кнопкага басуга кабынырга тиеш! +- Кабызырсың, нибуч, аттестат аласың килсә! +- Кабызмыйм! - дип, кыр буйлап китеп барам, инструктор куып җитеп, җиңемнән тартып туктатты: +- Шушы юк нәрсә аркасында унбер ел укыганыңны харап итәсең бит! +Шул мәлдә, әтиләрнең кайчандыр җилдә, бозлы яңгырлар астында бернинди кабинасы булмаган, тупас тимердән генә торган, аңгыра трактор йөртүләре, кеше чыдамаслык шартларга түзеп, аларның бер карусыз изелү, мәсхәрә ителүләре күз алдымнан сызылып үтте. +Алар өчен ачынып, йодрыкны кысып, гасабиланып кычкырам: +- Кнопкага баскач, кабынырга тиеш! +Инструктор минем кызып китүне үзенчә юрап, чигенә башлады, кул селтәп, каеш бауны иелеп алды да, үзе кабызырга ниятләп, пускачка урый башлады. +Кабынды. Киттек кузгалып. Күпме йөрткәнем бар минем бу "ДыТы"ны, көндезләрен дә, төннәрен дә. Мотор тавышының үзенә генә хас көе, дерелдәве, "борылырга" дигән командаларын төгәл үтәп, кузгалып киткән эзебезгә кайтып туктагач, ул: "Үзсүзле икәнсең, миңа охшагансың", - дип "биш"ле куйды. +Берничә айдан соң районга куе сары төстәге бөтенләй үзгә төрдәге ДТ-75 тракторлары күпләп кайтты, кнопка белән кабына торганы, яңалары... +Хуш, мәктәп! +Ниһаять, мәҗбүри белем богауларын салып ташлап, иреккә чыгабыз. Унбер ел әйләнешендәге кырык дүрт фасыл... үтеп тә киттеме? +Хуш, мәктәп! Сагынмам ахры мин сине. Сизәм бит, борынгы диварларыңны җимерерләр, безнең кул тигән ишек тоткалары булмас инде, без баккан тәрәзәләр дә күзләрен йомар. Кече капка төбендә һәр көнне каршылап-озатып калучы карт тупыл да, Хозыр Ильяс кебек, еллар аръягына китеп барыр... Хәтерне үпкәләтеп, бар да үзгәрер, яңадан корылыр... Менә шуңа сагына алмам мин сине. +Салиха түти минем хакта әтигә болай дигән: +- Кеше чыкмас моннан. Өч ел буена сумкасын бер дә ачып карамады. Гел кирәксез китаплар гына укып ятты... +Юк, алай гына бирешмәм әле, күңелемдә мин ауганда да аумый торган манара горурлыгы йөртәм. Ул манара нигезендә - сездән күбрәкне күрәм, сездән күбрәкне беләм, дигән ышаныч ташы ята. +Тик менә... алай җиңел генә бирелми икән шул әле иреккә чыгу, мин авылда гомерлек коллыкка беркетелгәнмен ләбаса. "Паспорт" дигән хикмәт ат дигән хайваннарга гына җиңел бирелә, унсигезе тулган егеткә тәтеми икән бит. Укырга керәм дип бу бәйдән ычкынсаң гына. Ә минем укудан ял итеп, бераз өс-башны карыйсым, кесәмдә акча кыштырдавын тоясым килә. +"Нишләргә?" дигән сорауны төрләндереп, хокуксыз йөргән бер мәлдә, кемдер миңа киңәш итте: "Паспорт алу өчен генә булса, Уфага бар, ике генә имтихан бирәсең дә..." дип, техникум исемен әйтте. Шул көнне үк УАДТ (Уфимский автодорожный техникум)га хат юлладым. Озакка сузсам, тирәмдә бригадирлар, эшкә чакырып, кашына башлаячак. +Алтынчы августка чакыру килде. +Киттем. Беренче тапкыр поездга утыру... Таулы-өркәчле Өфө калаһын күрү - дулкынландыргыч минутлар иде. Поездан төшеп, сораштым да кирәкле трамвайга утырдым. Итәген уңны-суллы болгап, шакы-шокы бик озак теркелди бу, шулкадәр озак бара микәнни, ике тукталыш узгач, җиткәндер дип, төшеп калдым. Сорашам, "әле ерак, барасы да барасы", диләр. Икенче трамвайга утыргач, өч тукталыштан соң, түземем бетеп, төшеп калдым. Баксаң, алда тагын ярты сәгатьлек юл икән. +Документларны тапшыргач, ындыр табагы чаклы, түгәрәк, зур бер палатка эчендә, шәрә карават пружиналарын пинжәккә батырып, утыз-кырык егет ятабыз. Җитмәсә, имтиханнардан соң, техникум бинасын ремонтлау өчен, безне тоткарларга ниятлиләр икән. Бердәнбер костюмымны акшарга батырыргамы... Имтиханы да - математика. Монда бит партадашым Марат мәсьәлә чишәргә көтеп тормый. Ул каядыр хәрби училищеда имтихан биреп ята. +Кыскасы, ата-ана куеныннан ерак китмәгән малайга монда берни дә ошамады, "төкерим паспортына, берәр җае чыгар әле" дип, кайтырга кузгалдым. Әлбәттә, документны бирми йөдәттеләр, унберне бетергәннәр аерым чутта йөри икән монда. +Кайтып төштем. Беркемгә берни аңлатмыйм. Әллә нинди эш кырган сыман, серле генә йөрим. Юк, мин болай тапталып калмам, нидер булыр, нидер булыр да мине бу билгесезлектән йолып алыр кебек... Ә барыбер чарасызлык эчтән кыршый, кәефемә көя төшерә. +Зөфәр белән печәнлектә ятабыз. Ул "Москвич"та колхоз рәисе Әхмәтшин абыйны йөртә. Бүген аның ял көне икән, машинасы көйсезләнгән, "запчасть эзлиләр", ди. +Ә минем телдә бер кайгы - ничекләр итеп паспорт юнәтү зары. Зөфәр үзенең Әхмәтшин абыйга паспорт сорап керүен сөйли: +- Кабинетына кердем, шофёрлыкка таныклык алып кайттым, дим. Котлыйм, якынрак кил, дип, таныклыкны алып карады. Паспорт кирәк иде, Әхмәтшин абый, дим. Урындыгыннан торып басты да чалбар каешын чиште, аннары ширинка сәдәфләрен ычкындыра башлады, - нишләргә уйлый бу? - дип, тынсыз калдым. - Кулына карандаш алды да: "Менә, шушы карандашка ике мәртәбә урап карыйм, өченчегә калса, паспорт - синеке!" - диде. Аңладым, Әхмәтшин абый, дип ишеккә таба чигенә башлагач, туктатты да: "Яңа "Москвич" кайта, утырырга теләгең юкмы?" - диде. Кемне йөртергә? - дим. "Төшереп калдырмасаң, мине инде", - ди. Менә шулай. Эттән сөяк алып була, Әхмәтшиннан паспорт ала алмыйсың. +Печән исенә изрәп ята торгач, Зөфәр йоклап китте. Минем дә күз кабаклары йомылмакчы була, әмма эчке гамь-исәп таралырга ирек бирми. Кинәт... каяндыр ишелеп төшкән кебек, башыма бер уй килә, тиз генә печәнлектән төшеп, өйгә керәм, Уфа техникумыннан килгән чакыру кәгазен кулга алам. Озын гына кәгазь бите. Аста мөһере дә бар. Имтиханга керер алдыннан фәлән...төгән... дигән урынын кисеп төшерәм дә... Аны кайчы белән түгел, ә үткен пычак белән, линейка куеп, кисәргә кирәк. +Минем үтә дә кара төстә майлы итеп яза торган сәер карандашым бар. Шәмәхә кара белән язылган сүзләрне өстеннән катлап чыгам да... алтынчы дигән санны "егерме алты"га төзәтәм. Шулай итеп, "егерме алтынчы августка килергә" дигән кыска гына язу торып кала. Почта мөһере сугылган конверты да бар. Мөһердәге вак саннарны үткен лезвие белән кисеп, үзгәртәм. Менә бит - Филькина грамота әзер! +Моны ничек, җай табып, Әхмәтшин абыйга күрсәтергә? Нәрсә сондың миңа, дип кычкырып, мыскыллап ташламасмы? Аның бит шул мыскыллы көлә белүе, җор-үткен сүзгә осталыгы өчен халык ярата. Кырда бөгелеп чүп утаучы хатыннар аның өчен "күт белән йолдыз үбүчеләр", тиргә батып, юан аягын-аякка ышкытып йөрүче мул гәүдәлеләр - "аяклы әбрәкәй", ябыклары - "ядәч сөяге". +Тарантаслы чордан ук ул бик пөхтә киенеп йөри: кара костюм, ак күлмәк, һәрчак галстук таккан булыр. Озын буйлы, чибәр. +Алтмышынчы еллар башында авылда иптәшләр суды дигән шаукым кузгалды. Кемнең кемлегенә карамыйлар, тоталар да судка бирәләр. Гел кәнсәләр тирәсендә йөргән электрик Миргазыян абый судья итеп билгеләнгәч, авылның йөзек кашына әйләнде. +Пеләш башлы, күгәрчен йоткан кебек кенә тыгыз корсаклы, шәп костюм киеп, култык астына күн папка да кыстыргач, башкала түрәләренә биргесез чын судья булды да куйды. "Шакиров" дип кенә йөртәләр үзен. +Иптәшләр суды тын гына йөргән халыкны кузгатып җибәрде. Концерттеатрларың бер кырыйда торсын. Клуб шыгрым. Берсе өстенә берсе басып кешеләргә кадәр ишетеп кайткан. Хәтта, кабереннән торып, зираттан төшүчеләр дә булды бугай... +Башта парторг Хәбибуллин абыйны судка бирделәр. Медпунктта эшләүче, чибәр генә Рәхимә апа белән күргәннәр, имеш. Кайный халык, һәммәсе сүз сорый, сүз ала. Үз акылыңны күрсәтеп калырга нинди иркенлек. Шунда Әхмәтшин абый чыгып, парторгны яклап бер генә җөмлә әйтте: "Ана эт сорамаса, ата эт атланмас". +Икенче судка амбар мөдире Вагыйз абыйны тарттылар. Кибет янәшәсендә торучы Нәфисә апаны "Пырасковия" дип мыскыл иткән икән... "Кайчан күргән ул минем пырасковия булганны?" дип и ярсыды теге. Халык та моңарчы хөрмәт итеп йөргән Вагыйз абзыйны (безнең яшьти Абрекның әтисе) хатын-кызга әшәке сүз әйткәне өчен өзгәләп ташларга әзер иде. Инде бетте Вагыйз абзый, тапталды дигәндә... соңгы сүзне үзе алып, трибунага чыкты. +- Җәмәгать, - диде ул тыныч кына. Трибуна өстенә Чехов, Горький, Толстой кебек рус язучыларының китапларын тезеп куйды. Кәгазь кыстырган битләрен, чулак кул бармагы белән ачып укый башлады: +- Менә бусында "Прасковья Фёдоровна" дигән исем кырык тугыз мәртәбә кабатлана. Менә бусында Прасковья Филимоновна нинди чибәр хатын, аны күргәч, ирләр тәкатьсез кала. Ә бусында - Прасковья Степановна нинди эшчән кыз, татардан бер дә ким түгел! Болар бит мәшһүр язучылар тарафыннан калын-калын китапларга кертелгән исемнәр. Мин бит безнең Нәфисәне дә чибәр, эшчән булганы өчен шуларга тиңләп, сокланып әйткән идем, җәмәгать! +Бая гына кызышып ярсыган халыкның шул мәлдә башы иелде. Вагыйз абзыйның бер гаебе юк икән ләбаса. Нәфисә апа, "кичерегез мин наданны", дип, сытылып, җылап җибәрде. +Акладылар Вагыйз абзыйны. Соңыннан ишетелде: аны Әхмәтшин абый шулай дип әйтергә котыртып куйган икән... +Ферма мөдире Шаһәдәт абзыйны да судка тарттылар. Фермада үз кул астында эшли торган, унсигезе тулып җитмәгән, Сәлимә дигән кызның башын әйләндереп йөргән, йөреп кенә калмаган, ыштиен суыткан, имеш. +Зал котыра, Шаһәдәт абзыйны салып таптарга әзерләр. Ирләрнең күзе иләсләнгән. Мул күкрәкле яшь кыз судьяның сорауларына башын иеп кенә җавап бирә. Мондый чакта шаһитлар калыкмый буламыни. Җәйләүдә, төш вакытында да урманга кереп китәләр иде, кичләрен инде әйткән дә юк, диләр. Шаһәдәт абзыйның сары песнәккә охшаган хатыны чәпчи генә, үз-үзен ыргытып ярсый, имеш, салам эскерте астында яткан чакларында фонарь белән барып тоткан. +Иң соңыннан Шаһәдәт абзый сүз алды. Кесәсеннән ниндидер кәгазь чыгарды да: +- Менә, иптәшләр, справка, вырачлар кул куйган, пичәте басылган. Бу язу - Сәлимәнең саф кыз булуы хакында, - диде. +Зал "аһ" итеп калды. "Шәдәйне беләбез, хатын-кызны ул болай гына калдырмый!" дигән сүзләр яңгырады. Халыкның тынганын көтеп торды да, Шаһәдәт абзый иң мөһим сүзен залга ташлады: +- Иптәшләр, чын йөрәктән әйтәм, кирәксә, ипи тотып ант итәм: кагылмадым мин аңа! Билләһи тимәдем. Яшермичә әйтәм, кызыгып, яратып йөрдем, бер атна җитми калды, бер атнадан минеке була иде бит! - дип, ул коточкыч үкенү кичергән аваз белән: - Их! - диде дә яшь бәреп чыккан күзләрен учы белән каплады. Әле генә көнләшеп, аңа каршы кызышкан ирләр, "булмаган икән" дип, сөенешеп тә, кызганып та сүрелеп калдылар. соң, межада, агач күләгәсендә пирәшләп утырганда, Шәдәй абзыйдан сорадым (ул әле һаман нык, чүкеч кебек иде). "Теге чактагы справка дөрес идеме?" - дигән соравыма ул, сары тешләрен күрсәтеп, сары керфек-кашларын уйнатып, көлде дә: +- Каян килеп дөрес булсын инде, - диде. - Юк, справка белән генә ышандырып булмый иде халыкны. Хәтерлисеңме, нәрсә дидем бит? Бер атна җитми калды, кыз минеке була иде - дидем. Шул хәл итте судны. Булдым, дисәм, бетерәләр иде. +Бара торгач, колхоз рәисе Әхмәтшин абыйның үзен дә судка бирделәр. Шул инде, хатын-кызга карата мутлыгы аны да эшафотка менгерде. +Никита Хрущёв тәхеттән төшкәч, "демократия" дип аталган ИЯ артык җәелеп киткән итәген җыя башлады. Иптәшләр суды сирәгәйде, түрәләрне тетеп салу беткәч, халык көтүче, комбайнчы кебекләрне хөкем итүнең кызыгын тапмый башлады. +Мин менә шул авылның кан тибешен тоеп, ни кыласын үтәли күреп торган зирәк-елдам кешегә - Әхмәтшин абыйга уч төбе кадәрле кәгазь сузарга дип, ике көн йөрим бит инде. Велосипедыма атланып, ындыр табагына да барам, кыр станына да... Кешеләр арасында күрәм дә, якын килергә базмыйм. Минем кәгазьне тотып карар да, "шушының белән алдарга теләдеңме мине!" - дип, кешеләр янында алагаем сүгеп ташлар кебек. Аннары авылда мәзәк чыкканын көт тә тор! +Шулай, киләп сарып йөргәндә, мине бригадир Мөхәммәтгали абзый эләктереп алды: +- Илле сутый борчак чабасың бар. Үлчәп, казык кагып, исемеңне язып куйдым, - ди. Кайсы төштә икәнен аңлата. +Икенче көнне иртәнге сәгать дүрттә мин инде борчак җирендә идем. Бәхеткә, үрлерәк җир, борчак сабагының чуалып, үрелеп, егылмаган кишәрлеге туры килде. Табигатем ялкаурак булса да, җенем белән тотынсам, каршымда эш ике кулын күтәреп, тез чүгә. Әти чүкеп, игәп-ипләп биргән чалгы бу юлы да сынатмады. Покослар су урынына савылып бара. Илле сутый борчак җирен, бер саплам да ял итмичә, су-мазар эчәргә дә тукталмыйча, көндезге сәгать өчкә чабып чыгуыма әле дә ышанмыйм. +Кичен, бар кыюлыгымны җыеп, нәрәт башланганчы, Әхмәтшин абый кабинетында үзе генә чакта барып кердем. +- Укырга чакыралар. Инженер-механик булып үзебезгә кайтачакмын. Армиягә дә алмыйлар, шунда лейтенант дәрәҗәсе биреп чыгаралар, дип гипнозладым да теге кәгазьне суздым. Язмышымны хәл итәсе бу мизгел сират күперен кичүгә тәңгәл иде. +Әхмәтшин абый язуны әйләндереп-тулгандырып карады да: +- Мондый документ белән сине тоткарлап булмый инде, - дип, кул куям дигәндә... Бригадир Мөхәммәтгали абзый килеп керде бит. Миңа ым кагып: +- Чабуын чапкансың, маладис. Суктырырга комбайн керерлек итеп, өч пакусны бер итеп чыгасың бар бит әле, - диде. +- Шулаймыни! Эшеңне төгәлләгәч килерсең, - дип, Әхмәтшин абый минем кәгазьне өстәл пыяласы астына кыстырып куйды. "Бетте, болай булгач", дип, йөрәгем төшеп китте. Барысын да бик тиз хәл итәргә кирәк, кешеләр айнырга өлгермәсен, дип никадәр каударлансам да, каршылык чыга тора. +Иртәнге өчтә, таң атып килгәндә торып, велосипедка сәнәкне беркеттем дә, кырга элдердем. Сәгать иртәнге алтыда инде мин, эшне бетереп, идарә ишеге +- Шул арада бетердең дәме? - дип, Әхмәтшин абый сынап карап алды да кәгазьгә кул куйды. +Иртәнге сигездә мин авыл советы рәисе Тәлгат абый катында идем. Ул кәгазьләр тутыртып, эшне бетерә дигәндә, почта йөртүче Вәсилә апа килеп керде. Төпченеп белеште дә, "бу арада сиңа хат килгәне юк бит", - дип ярып салмасынмы. Тәлгат абыйның да хәлиткеч урынга кул куярга дип сузылган кулы туктап калды. "Йә бетәм, йә калам", дип торган мизгелдә юка баш та икеләтә тизлек белән эшли бит ул. +- Хат Азнакайга килгән иде бит, - дим мин, ашыгып. "Ә-әә", дип Вәсилә апа җаваптан канәгать калу ымлыгын суза. Тәлгат абыйның икеләнеп туктап калган кулы, хәрәкәткә килеп, тамга сала. +- "Булды бу", дип куаныч итәгенә уралып, кабинеттан чыккач, теге хат конвертына күз төште дә, йөрәгем "жу" итеп китте. Хат бит бер ай элек авылга килгән булган! Караган булсалар, бетә идем бит... Нидер саташтырды боларны... +Ашыгам. Кемдер сизеп алып, минем бу операцияне туктатыр кебек. Азнакайда, Әдрәнә апаның танышлыгы аша тизләткәч, икенче көнне хуш исле паспорт минем кесәдә иде инде. +- Минем паспортым бар! Күрегез, абзагыз - паспортлы гражданин! - дип бөтен дөньяга кычкырасы килде. Әлбәттә, Мөкәтә тавына менеп. +Алданмас өчен +Тиздән миңа унсигез яшь тула. "Стиляга" сүзе, "заманча" дигән мәгънәгә ирешеп, колакны иркәли, яңа модага иярәсе килгән чак. Кигәндә, интегеп тартылудан җөйләре ыңгыраша торган үтә тар балак. Эчтән сабын сылап үтүкләнгән, кылыч кебек үткен йөзле кыска балак астыннан җете кызыл носкилар каравыл кычкырып тора. Эре шакмаклы күлмәк чыгарып салынган. "Спартак"ның эшкәртелеп бетмәгән күнле аяк киемнәре дә юк заман, каяндыр юнәтеп, аяк ярым аяк сыярлык кырык өченче размер туфли киеп җибәргәнмен. Бу кыяфәтем белән мин Чарли Чаплинны бер кырыйгарак этеп куйдым шикелле. Чәч "канадка" итеп алдырылган. "Шейк"ка биегәндә, кабарынкы чәч учмасы маңгайга төшеп сыйпап-җилләтеп алсын өчен, гәүдә хәрәкәтләреннән өстен башны Куба негрларына хас нәзакәтле селкеп-селкеп аласың. Унсигезгә бер адым... Елмаясы гына килгән чаклар... +Мәктәптә уяна алмый калган акыл каядыр тирәндә йокымсырый, әмма дөньяга үзеңне күрсәтәсе килеп, аек хис өстенлек итә. Мин әле яңа гына эшкә кергәнмен. "Художник" дип йөртсәләр дә, төрле плакатлар ясарга өйрәнеп килсәм дә, кызларның гашыйк карашыннан очынып йөрсәм дә... нидер җитми, хыял каядыр ашыга, үз-үземне узарга, кемнедер шаккатырырга теләп, майлы буяуларга тотынам. Әмма төсләр тартыша, бер-берсе белән кушылырга теләми - карыша. Тумаган килеш үлгән билгесез бөек, көчсезлеген тоеп, төсләр әлифбасын өйрәнергә соң икәнен аңлап, пумаласын ачу белән ыргыта: киндердә пәйда булган язмыш сурәте телен чыгарып үрти генә... +Ә барыбер яшәү матур, дөнья киң! Ниләр генә гаҗәпләндерми, ниләр генә сокландырмый безне. Бер җәй эчендә джунгли кебек үсеп чыккан кукуруз кырлары дисеңме, югары көчәнешле электр баганаларын Эйфель манарасына тиңлисеңме... Шуларны ясап, рәссамнар егерме ел буе тукландылар. Мәскәү Кремленең борынгы диварларын пычраталар, дип, Кызыл мәйданның мактанычы булган күгәрченнәрне көчле насослар белән суыртып алганнан соң, поэзиядә, тынычлык күгәрчене темасыннан чыгып, яңа офыклар ачкан чаклар бу. Химиянең киләчәктә могҗизалар тудырачагына һич кенә дә шигебез юк. Каядыр океан артында елгалар пычрануы, һаваның зарарлануы турында хәбәрләр саркып кергәли, ләкин ул безгә кагылмый. Буржуаз илләр өстеннән агулы яңгыр төяп килгән болытлар, безнең ил чигенә җитүгә, кире борылачак. Безнең күкләрдән чиста болытлар гына агыласы, безнең елгалар саф сулы каласы... Ашыгабыз... Йөзләрчә гектар урманнар, үрә баскан килеш акырып, ГЭС буасы астында кала. Бездә урманнар чиксез. Ашыгабыз... Ялан кырларда меңләгән факеллар янганын күргәнегез бармы? Бигрәк тә кышкы, сыкылы салкында... Җемелдәп торган түмтүгәрәк салават күпере уртасыннан чиксез галәм тирәнлегенә утлы баганалар сузыла... искиткеч күренеш! Ак төннәр. Син алтын колонналы әкият иленнән барасың. Миллиард сумлык газ янганы башыңа да килми. Кояш тәгәрәрлек асфальт кырыйларында матур лозунглар: "Американы куып җитәрбез, узып китәрбез!" Машина бортларында шундый язу: "Не уверен - не обгоняй!" +Шулай. Һәркемдә күтәренке рух... Ашыгабыз. Сиксәненче елда безне коммунизм көтә... Мин авылда Нәфисәттинең ишелә башлаган йортына карыйм. Кайчан яңа йорт салдыра башлый инде бу ялгыз карчык, оялмыйча, коммунизмга салам түбәле йорт белән барып кермәссең бит! +Съезд делегаты, өч класс белемле өлкән яшьтәге бер ханымның сөйләгәне хәтердә: "Кремль сараенда биш-алты көн буе рәхәттә йөздек. Ул кибетләр, минсиңайтим, ни кисәң, ни ашасаң, шул бар. Һәр әйткән сүзгә кул чабасы гына килә. Мин кайтуга, авылым да шулай үзгәргәндер, аллы-гөлле капкалардан гына килеп керермен кебек. Кайтып төшсәм... берни үзгәрмәгән, тузган ферма, өшәнгән сыерлар... Француз майлары сөртеп йомшарткан кулымны салкын суга тыгарга чирканып, эшкә керешә алмыйча исәнгерәп йөрдем", - дигән иде ул. +Әйе. Әкиятнең чынга ашасына бик тә ышанасы килгән заман. Мич башында яткан Иванушканың көлдән борчак чүпләп, түшәмгә карап хыяллануы, "Мең дә бер кичә" әкиятләрендәге һәртөрле нигъмәтне бетмәс-төкәнмәс итеп яралдыра алган тылсымлы ашъяулыклар менә кайчан гамәлгә ашачак икән!.. +Тукның күзе - хикмәттә, диләр. Тамак туйгач, өс бөтенәйгәч, нишләрбез, рух нинди биеклектә калыр? Анысы ерак офык артында. Әдәбият-сәнгатьтә җырланган, түшләренә төсле металл тезгән уңай геройлар фанфаралар астында, алар безне киләчәккә илтә. Экологик афәт чаң кагасы еллар Маяковскийлар сокланган завод торбаларыннан башланган төтен мисалында киләчәк йөрәген агулый. Ашыгабыз. Бер мәртәбә дә аваз салмаган "Патша-кыңгырау" кебек, "Дөньяда иң зур!", "Дөньяда иң биек!", "Дөньяда иң көчле!", "Дөньяда иң беренче!" дип көчәнгән төшенчәләр астыннан ургылып чыккан саннар кешенең аңын томалый. Кайчан башланган бу? Шул саннар зурлыгыннан хозур алып, чабаталы, сәләмә килеш тә бәхетле елмаерга мәҗбүр итеп, утызынчы елларда ялган эйфория тудырган шәхес турында мин унсигез яшемдә башкача уйлый идем әле. Диңгез төбендәге Атлантида кебек җиде йозак астында яткан дөреслек кояш яктысына чыкмаган иде. +Кеше бер генә тапкыр табына ала. Икенче тапкыр кабатланырга аның гомере җитми, күрәсең. Олы алдану кичергәннән соң, ул инде чираттагы шаукымга сагаеп карый, тормыш баскычларыннан күтәрелү өчен, икейөзлелек кылып уйнарга мәҗбүр була. Намус, фидакарьлек саклап, тарих тәгәрмәче астында калу - сирәкләр өлеше. +Сталин рәсемен мин, мөселман булсам да, икона кебек кабул иткәнмен, 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +БУ - МИНЕМ ФИКЕРЕМ! Үзенчәлекле кыяфәтеме? (Соңыннан белүемчә, ретушерлар, рәссамнар тырышлыгы белән.) Әллә инде корыч салкынлыгы бәреп, яңгырашында тылсымлы көч сизелеп торган, беркемдә кабатланмаган исемеме? Әгәр Джугашвили булып кына калса?.. Мисыр фиргавеннәренә хас серле псевдоним алмаган булса?.. Шул магик сүзгә әллә нинди исерткеч мәгънә салынган кебек иде бит: СТАЛИН... Мин аның рәсемен күрүгә, бөтен тәнемә рәхәт калтырану тарала, илаһи көче, сүз белән аңлатып булмас төшенчәләргә таркалып, акыл чиген уза, зурая-зурая бөтен барлыгымны били. Алтмышынчы елларда "шәхес культы" дигән сүз гамәлгә керсә дә, мин аның хаталарын бар чынбарлыгы белән күз алдыма китерә алмыйм. Күңелнең үз алласына хыянәт итәсе килми. Мин табынган сурәттәге кеше бүтән, ул минем күзәнәкләремә, һавага, бөтен киңлекләргә таралып һаман да яши, тыңлый, ишетә, күрә, аның ялгышуы мөмкин түгел... Ул дөньяны калдырганда, миңа җиде генә яшь иде югыйсә, курку түгел, чиста, плебейларча табыну сеңеп өлгергән. Курку хисен министрдан алып вахтёрга кадәрге тыю сагында торучылар сугара. Ә ул югарыда. Меңнәрчә кешеләр "Коткар, якла!" дигән өмет белән аңа төбәлгән. +Хрущёв инде башка. Йөз-кыяфәте дә гади. Иңендә затлы погоннар да юк. Чигүле украин күлмәген дә киеп җибәрсә... Үзен фиргавеннәргә хас серле ераклыкта тотмый, гел хәрәкәттә, гел халык арасында. Рәсемнәре көн саен газета битләрендә тулып чыга. "Шушы кадәр зур илнең таяну ноктасы берәү генә микәнни, бүтәннәр кая?" дип ризасыз уйланып та куясың. Мин аңа шәхесне кечерәйтә торган аңсыз табыну аша түгел, кешечә, хөрмәт белән карыйм. Концлагерь капкалары белән бергә күңел капкалары да ачылган чак. Телгә куәт иңгән чак. Җан иреген тойган замана. Кибетләрдә соңгы арада ит-колбаса, шикәр-конфет беткән икән, бу - вакытлы күренеш. Алда - кояшлы мираж. Сиңа унсигез яшь була. Күп нәрсәне белмәвеңне белмәгән бәхетле чорың. +1964 елның августы. Якты көннәр. Азнакай илнең беренче кешесен - Никита Сергеевич Хрущёвны каршыларга әзерләнә. +Мәгърур Чатыр тау, абагалы каен урманнары, гүзәл Ык, сез кайчандыр Екатерина II нең безнең төбәкләрдән үтүен күреп калгансыз. Әби патша күперләре әле һаман да саклана. Фанерлардан төзелгән "Потёмкин авыллары" гына юк инде, ул тау башларында гамьсез сарык көтүе йөри. Заман башка, күз буяу хәзер акыллырак эшләнә. Бөгелмә - Азнакай трассасында татар авыллары бик күренми, үр артында кала. Салаяз исемле бары тик бер авыл гына юл кырыена ук урнашкан. Салам түбәле фәкыйрь рус авылы көн ярымда танымаслык кыяфәткә керде: ак-кызыл түбәле өйләр, яңа шәльяулыгын күрсәтергә чыккан киленнәр кебек, ияләнмәгән купшылыктан бераз оялган да шикелле елмаеп тезелешкән. Азнакайның биек йорт фасадлары да яңа төсләрдә балкып китте. Яшеллеккә чумган үзәк урамның муртайган тәбәнәк коймаларын кубарып алдылар. +- Их, дәүләт башлыклары көнаралаш килеп торса, ал да гөл итеп яшәр идек. +- Алдың кәррә, артың шәрә шушы була инде, - дип тел чарлады күпне күргән агайлар. +Өстәрәк кемнәргәдер йокысыз төннәр килгәндер. Кунакчыллык табыннан башлана. Меню бай булырга тиеш. Безнең суларда йөзми торган затлы балыклар китертелгәндер. Ашлама кертелмәгән үләннән генә яралган сөт эчеп үскән бозаулар суелгандыр. Диңгез аръягыннан кайткан деликатеслар янына куяр өчен каклаган каз, тутырган тавык, ат казылыгы, чөгендер катыгы, карабодай коймагы, гөбәдия, өчпочмак, чәкчәк, бавырсак, төш - кыскасы, татар бер-берсен уздырырга тырышып, кул кыздырадыр. Бал кортлары, икеләтә тырышып, юмарт чәчәкләрдән генә бал җыядыр. Казан аэропортында каршы алганда, милли киемле кызлар чәкчәк китергәч, "Кукурузамы бу?" дигән олы кунакның күңелен күрү өчен күпме акыл, көч, сәләт, вакыт, финанс сарыф ителгәндер, шушы форсаттан файдаланып, кемнәр кесә калынайткандыр - Олимп тавы мине кызыксындырмый, минем үз каланчам, үз даирәм. +Мин турыдан-туры постройком председателе Әхмәтбаевка буйсынам. Ибәт Әхмәтбаевичка буйсынмау, тәвәккәллегенә сокланмау мөмкин түгел. Мәһабәт буйлы. Җил ашаган таштан эшләнгән шикелле тотрыклы борын. Калын иреннәр. Көр тавыш. Ул, төзелеш идарәсенә килеп керүгә, гөрелдәтеп аваз сала, кабинетлар буйлап пышылдау китә: "Әхмәтбаев килде... Әхмәтбаев үзе..." +Утызынчы елларда ул исполком председателе булып эшләгән. Аны шәп тройка атларда гына җилдереп йөрткәннәр. Казанга, зур җыелышларга аны тау өстендәге аэродромнан махсус самолёт алып киткән. Әгәр инде Әхмәтбаев берәр авылга килеп төшсә, каршылаучылар арасында, аерым бер игътибар җәлеп итеп, укытучы-табиб кавеменнән чибәр ханым яисә чибәр кыз балкып торган. Әгәр инде шул авылда, чибәркәйне ошатып, кунып та калса... аңгыра хайваннар, мөгрәп, дәрәҗәле кешене вакытыннан элек уята күрмәсен дип, сыерларга борынчак кигереп, көтүне аскы урамнан куа торган булалар. Ниндидер сәбәпләр аркасында, сугыш алдыннан хөкем ителеп (судтан соң аны, төрле авыллардан килгән унҗиде хатын-кыз елап озата), ун ел утырып чыкканнан соң, ул, кадер-хөрмәттә үткән еллар шавын күңел төбенә яшереп, бүгенге язмышы белән килешеп яшәргә мәҗбүр иде. +Бу көннәрдә Әхмәтбаев ут чыккан кебек йөрде. Кабинетына кайтса, кулы - телефонда. Никита Сергеевич Хрущёв килеп керәсе урамга транспарантлар элдерүгә ул җаваплы. +Бүген ул яңа костюм кигән. Чыкылдап торган ак якалы күлмәк. Яңа галстук. Шушындый зур вакыйгага үзенең дә катнашы булудан ул күндәм канәгать. Борын сыртындагы шадралар арасыннан тибеп чыккан тир бөртекләрен дә сизми. +- Бар әле, - диде ул, минем якка авыша төшеп, - участокка, Харис абыеңа бар, бәдрәфне ясап бетерәләр микән, тиз йөр! +Тавышына шомлы мәгънә салып әйтте, гүя сүз ниндидер бер хәрби объект турында бара. +Харис абзый мәзәк яратучан. Ирен читләре, мимылдап, гел елмаерга кыҗрап тора, борын очы таеп, өскә чөелгән. Кулында һәртөрле корал уйнап кына тора үзенең. Җырлап эшли. Мин аңа беренче тапкыр килгәндә, шундый сүз булган иде: +- Иптәшең белән килдеңме? +- Юк, үзем генә, Харис абзый. +- Мин сиңа андый иптәш турында әйтәммени? Галифе чалбар турында әйтәм бит! +- Мин бит әле армиядә булмадым, Харис абзый. +- Вәт син аны, ә! Мин сиңа андый галифе турында әйтәммени! Менә кара, - дип, ул буш шешәне чалбар кесәсенә тыгып, кабартып күрсәтте дә шаркылдап көлә башлады. +Мин әле сүз хикмәтенең сул ягын әйләндереп карый белми идем, шешәгә кул тидерүне дә гөнаһ саный идем, яман кызарып ишеккә борылдым. +- Сабыр ит, ачылыр фабрик, - дип, Харис абзый туктатты да минем гозерне +Ә бүген... Мин барып җиткәндә, шәп нарат тактадан ышкылап ясалган бәдрәф янында Харис абзый һәм тагын берничә балта остасы кайнаша иде. Эчтән ялтыравыклы фанера кадаклыйлар икән. +- Тәһарәтле булсаң гына кагыл, патшалар әбрәкәе бу, - диде Харис абзый. - Минем кул авыртмаса, әллә кайчан бетерәсе идек. Чәнти бармакны сындырдым бит. Утыз биш тәңкә акча түләделәр шуның өчен. Былтыр кабырганы сындырып илле алты тәңкә алган идем. Страхавой дигәне шәп нәрсә икән, каһәр, элегрәк белмәдем аны. Ату латарей билеты алган буласың - сукыр бер тиен чыкмый. Ә болай... юк-бар җиреңне егылып сындырган буласың да... - дип, Харис абзый, акча кыштырдаткан кебек, бармакларын уып куйды. Кинәт җитдиләнеп, мине бер кырыйга алып китте: - Бер сәгатьтән өлгерә, диген. Кая алып китәселәр икән патша бәдрәфен? Ярар, ярар, маташтырма, начальство тирәсендә уралып, шуны да белмәгәч... +* * * +Һәркайда әзерләнү бара. +Азнакай кызыл маңгайлы таулар ышыгында урнашкан. Бөгелмә ягыннан килгәндә, үр астында кинәт кенә икешәр-дүртәр катлы ак түбәле шәһәр пәйда була; анда ЦКРС, ЦКППН, УАДТ, ПАТП һәм башка шундый кыскартылган исемле дистәләрчә нефть һәм транспорт оешмалары чәчелгән. Әлмәт ягыннан кергәндә исә сыер-сарык, тавык-чебеш асраучы, шәп ихата-куралы авыл сине каршы ала. Авыл, үз йөзен җуярга теләмичә, суы чыпчык тезенә җиткән инеш яры белән шәһәр ягыннан аерыла. Хрущёв, Әлмәттән кузгалып, нәкъ менә шул авыл яклап килеп керергә тиеш икән. Авылның үзәк урамына котлау сүзләре язылган кызыл транспарантны, машина-кран алып, унлап эшче Әхмәтбаев җитәкчелегендә куеп кайтты. +Икенче көнне иртән Әхмәтбаев идарәгә кара коелып килеп җитте. Авыр таш капкан кебек ияге асылынган, күзләре чарасыз иләсләнгән. +- Беттек, җегетләр! +- Нәрсә булды, Әхмәтбаев абый? +- Теге елларда моның өчен, беләсезме, нишләтерләр иде?.. +Инженер Шәрәфиев белән без, сагаюлы тын калып, аның зур авызына текәлдек. +- Транспарант колгаларын җил сындырып төшергән. Өстеннән, хәкарәләп, сыер көтүе үткән. Карарлык та түгел... +- Ничек хәкарәләп? +- Шуны да аңламыйсыңмыни! Тычып үткән, сыердан да аңгыра хайван бармыни дөньяда! +Шәрәфиев елмаерга исәпләп җәелә барган авыз читенә учын куйды да, артык җитди кыяфәткә кереп: +- Әйттем бит мин, кыскарак язарга дип, егерме биш метрны нинди колга күтәреп тора алсын, - диде. +- Әйттең, әйттең! - дип, Әхмәтбаев өметсез кул селтәде дә телефонга барып ябышты. Калтыранган кулы саннарны җыя алмыйча азапланды. +Берничә сәгатьтән "Хуш киләсез!" дип башланган котлау сүзләре язылган, элеккесенә караганда таррак колачлы транспарант әзер иде инде. Әмма барыбер Әхмәтбаевның күзендә шом, курку бетмәгән. Бусын инде ул төне буе үзе саклап чыгарга әзер иде. +Ниһаять, көткән көн туды. Иртәдән үк Азнакайның үзәк урамы мыжлаган халык белән тулды. Олысы-кечесе - бары да бәйрәмчә киенгән. Кайлардан җыеп китергәннәрдер, урамның як-ягына кызыл погонлы милиционерлар тезелгән. Бөгелмәгә чыгып китәсе асфальт буп-буш, ник бер хәрәкәт булсын. Дәүләт машиналарын иңеннән үткәрәсе юл, тынлыкка күнегә алмыйча, йокымсырап ята. +Мин алгы рәттән, урамның кырыеннан ук урын алдым. Хрущёв нәкъ минем турда туктап төшә дә халыкка мөрәҗәгать итә, имеш. Шулай уйлыйм. Ышанычым шулкадәр көчле, хәтта бу уемны бүтәннәр белән бүлешергә дә кызганам. Нигә минем турда? Тегендәрәк Ленин бар бит әле, Ленин һәйкәле тора, анда, үзәктә, тукталмыйча үтәр микәнни? Юк, мондый сораулар башыма килми. Көтәбез. Кояш төшлеккә җитте. Кыздыра. Кинәт кычкырган тавыш: +- Килә-ә! +Озак көтеп арудан гамьсезләнә башлаган гавам, кайнап, бер сулыштан тупланып өлгерде. Минутлар үтә, урам буш. Шаяртканнар гына. Билгесезлек каршында алдану җиңел. Тагын берничә тапкыр шулай кычкырдылар. Андый чакта барыбер ышанып алданасың икән. Әз генә читкә тайпылсаң да күрми калырсың, узып китәрләр кебек. +Шулчак урам уртасына бер аягына титаклап җүләр Асия килеп чыкты. Беләгенә аскан сумкасы шактый авыр күренә. +- Җүләрләр! Нишләп ятасыз монда?! Кибетләргә колбаса-май чыгарып өйгәннәр. Ул карт китүгә җыеп алалар бит аны! Барыгыз, мокытлар! +Ул арада Асияне ике милиционер култыклап алды. Асия халык арасына кереп чумар алдыннан, каерылып, тагын бер, чын күңелдән, инәлеп кычкырды: +- Авыз ачып каласыз бит, ул карт китүгә... +Аның кызыл яулыгы калкавыч сыман бер батып, бер калкып күренгәләде дә халык дулкыны эчендә йотылды. Җиңелчә көлү тавышлары яңгыраса да, кибет ягына тартылганнар берән-сәрән генә булды. +Асия, аксаклап, беләгенә иске кара сумка асып, гел кибет тирәләрендә йөрергә ярата. Ул килеп туктаган урында шунда ук тавыш-гауга чыга. Сүзе туры, уйлаганын бәреп әйтә, тыңлап торсаң, акыллы гына сөйли. Ул һәрчак дөреслек эзли, шуңадырмы халык аны җүләр дип йөртә иде. Гадәттә, җиңел акыллы дип уйлаганнарның күбесе үзен беркайчан да алдатмый, чөнки андыйларның акыл җебе фәкать үзенә генә уралган була. Асия дә үз дигәнен эшләми калмый иде. Берничә ел элек ул беренче секретарьның фатирына барып керә, коридордан эчкә үтмичә генә, ярып сала: +- Торыр урыным юк, куып чыгарып карагыз гарип хатынны, бөтен миргә рисвай итәм! - дип шәрран яра. Фуфайкасын аяк астына җәеп, сузылып ята. +Икенче көнне Асиягә барактан фатир бирәләр. Азнакайдан ерак түгел генә бер авылда тагын бер җүләр хатын бар иде. Аның да исеме Асия. Ул, посёлокка килүгә, адашын эзләп таба, икәүләшеп кибет мәйданында кыран-әкәмәт килеп талаша да башлыйлар. "Әллә син җүләр инде?!" "Син үзең җүләр, чүпрәк баш!" дип, бер-берсен мыскыллап, чәчләрен умырышып сугышуга кадәр барып җитәләр. Үзен бердәнбер санаган авыл Асиясенең посёлокта да беренче буласы килә. Күрәсең, беренчелек өчен тартыш акыллы җүләрләр арасында гына бармыйдыр... +Көтәбез. Инде төш авышты. Арыган халык барыбер таралмый. Газоннардагы мул үләнлек тәмам изелеп бетте. Аяк астында шиңгән, тапталган чәчәк бәйләмнәре аунап ята. Ил башлыгы ачык машинада килә дип көткән халыкның нияте изге, чәчәк белән күмү иде. Ташлаттылар. Имеш, чәчәк бәйләменә таш дә башыма сыйдыра алмыйм. "Таш атканга - аш ат" дигән мәкаль ана сөте белән кергән безгә, юк, ышанмыйм, якташларым арасында чәчәк белән ташны янәшә куючы имансыз кеше табылмас иде. Бүтән тәрбия, бүтән яклар гадәтедер ул... +Без зарыгып көткән вакытларда Хрущёв, Ык буендагы миллионер "Авангард" колхозы җирләрен карап йөргәннән соң, Сәпәй умарталыгында төшке ашка тукталган икән (әлеге урынны хәзер дә "Хрущёв урманы" дип йөртәләр). +Анда әлеге дә баягы чәчәк аркасында шундый хәл була: бөтен ритуаллар, кемнең кайчан, ничек, нәрсә әйтәсе, нинди хәрәкәт ясыйсы мең кат уйланылган бит югыйсә, ә монда... кинәт кенә урман эченнән бер кызчык йөгереп чыга. Ак бантиклы, үзе кадәр чәчәк бәйләме күтәргән. Җаваплы кешеләр катып кала. Нишләргә? Бу бит программада каралмаган. Тән сакчылары ничек искәрмәгән? Кызчыкны туктатыр идең... бу бит ил чиген үтеп кергән төклетурага пушкадан атуга бәрабәр. Никита Сергеевич үзе каршы килеп, кызчыктан чәчәк бәйләмен кабул итеп, аны үз оныгы кебек итеп сөеп куюга, тирә-юньдә чүгеп калган җаннар, тураеп, үз рәвешен ала. +Ә без эссе кояш астында һаман, түземлек саклап, көтәбез. Баштагы киеренкелек инде йомшаган, халык таркау, кайсы кая утыра, яшьләр генә аяк өстендә. +Ниһаять, урамның аргы очыннан башланган дулкын, күкрәп, безнең тирәгә әүмәкләнеп килеп җитте: +- Килә! Киләләр! +Халык, тетрәп, урамның як-ягына тыгызлашты. Мин алгы рәттә, арттан бәргән кайнар сулыш, күкрәк көчен тоеп торам. Килә... урам уртасыннан елыкялык итеп тимер ташкын килә. Иң алдан, юлны авыр дерелдәтеп, брезент түбәле мәһабәт "ЗИЛ" үтеп китте. Аннан йөз метрлар кала шундый ук машинада, ниһаять - Үзе! Күпме сурәтләрдә күреп күнеккән түгәрәк, симез чырай. Ян тәрәзәдән кул болгап килә. Тизлек уртача. Вакытны туктатырга тырышып, текәлеп карыйм... Менә ул миннән бер сулышлык арада. Катлы-катлы ияк, арыган кыяфәт... Халыкның шашып сәламләвенә артык исе китми кебек. Ул шофёр кырыенда. Артта галәмәт зур гәүдәле хәрби кеше. "Генерал" дип уйлап өлгерәм. +Миңа тарих җиле кагылып уза. +Тукталмады. +Без суырылып карап калган машиналар артыннан зур тизлектә берәм-берәм "Волга"лар уза башлады. Тәрәзәсеннән чагылган тук чырайларда фаталь горурлык. +Нәүмиз калып басып торабыз. Көне буе көткәнебезнең соңы шулай тиз төгәлләндеме? Тукталмады. Тере тавышын ишетәсе килгән иде бит... +Бездән ул Октябрьск шәһәренә китте. Анда нефтьчеләрнең колонналы мәдәният сарае каршындагы мәйданда халык кайнап көткән. +Бервакыт колонналар арасыннан ак эшләпә кигән, мул чырайлы, юан корсаклы берәү чыгып килә икән. +- Әнә ул! - дип халык кызган баштан ташлар, чи йомыркалар ата башлаган. Аннары искәреп алганнар, илбашы түгел, үзләренең ресторан директоры икән. +Мәдәният сараеның еллар буе кагылынмаган арт ишеген каерып ачып, Хрущёвны сәхнә артына өелгән тузанлы плакатлар эргәсеннән җитәкләп алып кертергә мәҗбүр булганнар. +Ә теге ресторан директорын, олы кунак киткәч, Хрущёвка нык охшаганы өчен, эшеннән алганнар. +Ат аунаган җирдә төк кала, диләр. Соңыннан төрле сүзләр таралды. "Авангард"ка соң, үз дуңгызларын бүлешә алмыйча, председательләр арасында гауга чыккан, имеш. Умарта ояларын җете кызылга буяганнар да, кортлар качып беткән, имеш. Кайсы чын да кайсы ялган - халык арасына таралганны җыеп ала алмыйсың. +Азнакайны шаулатып узган олы вакыйгадан соң өч ай вакыт үтте микән, гадәти эш көне булырга тиешле иртәдә Әхмәтбаев кабинетына Әхбәр Шәрәфиев атылып килеп керде: +- Ишеттегезме, Ибат Әхмәтбаевич, Хрущёвны төшергәннәр! +Көтелмәгән хәбәр сискәндереп яңгырады. Күкрәккә сыймаслык ниндидер шатлык биләүдән мин урындыгымнан калкынып куйдым. Димәк, яңа үзгәрешләр булачак! Әхмәтбаевның аскы ирене салынып төште. Күзендәге утын сүндереп бер тын утырды да, капылт йокысыннан айныган шикелле, эре бармаклы йонлач кулын алга сузды: +- Чү! Алай димә! Арыды ул... Ар-рыды-ы... Үзе китте. +Арыды, дигәндәге тавышы, бәгыреннән кайнап чыгып, олы бер түгәрәк сыман тулышып, бөтен бүлмәгә җәелде. Мин урындыкка сеңдем. Аңа ышанмау мөмкин түгел иде. Әхмәтбаев кайгылы кыяфәт белән, маңгаен учлап, тын калды. Миңа аның каршында оят иде. Тизрәк чыгып китәргә, күңелдә мәтәлчек аткан сөенечтән ялгызым гына ләззәт алырга кирәк иде. Димәк, тиздән яңа үзгәрешләр булачак. Пирамиданың иң биек ноктасында кем китә, кем килә, минем өчен аның язмышы билгесез, мин аннан хәбәрдар түгел, миңа ул ерак. Көтелмәгән яңалыклар була торсын. Миңа унсигез яшь тула... +Ул чакта... үзгәрешләр нидән башланды соң әле? Кибетләргә һәртөрле товарлар чыгып тулды. +- Менә бит! - дип тел шартлатты беркатлылар. +- Власть алмашыныр алдыннан, ризасызлык тудыру өчен, товарны махсус яшерәләр, - диде кабатланырга яраткан тарихны белүчеләр. +Әмма унсигез яшьлек егет өчен болар вак нәрсәләр иде. Аны иң шаккатырганы постройком председателе кабинетында үзе күргән хәл булды. Беркөнне, парторг буларак, Әхмәтбаевны райкомга чакыртып алдылар. Н.С.Хрущёвның хаталарын ачып салган яшерен хатны (Мәскәүдән Үзәк Комитеттан килгән) тикшергәндә, кемдер берәү, кыюланып: +- Күптән кирәк иде алып ташларга! - дип кычкырган. +Безнең Әхмәтбаев та, үзенең политик сизгерлеген күрсәтергә ашыгып: +- Пы-рауильно-о! - дип, калын тавыш белән җөпләп куйган. +Райкомнан кайткач, ул киң төпле урындыгына утырды да, тирән сулап: +- Теге чакта ук сизгән идем аны... - дип, транспарантның сынып җиргә төшүен, аның өстеннән сыер көтүе узуын искә төшереп алды. +Мин соң дәрәҗәдә гаҗәпләнүдән сулышсыз калдым. Кыска гына арада әллә ничә төскә керә алу маһирлыгын беренче күрүем әле. Кеше асылына икейөзлелек тумыштан бирелә микән әллә?.. Үз күңелеңә күләгә төшермәс өчен, шәхеснең беренче чиратта якты ягын күрә белергә кирәк дигән ышанычым тетрәп алды. +Алданмас өчен, берәүгә дә сукырларча табынма! +* * * +Төзелеш конторасы барак дип аталган бер этажлы бинага урнашкан. Анда минем дә, инженерларныкы кебек үк булмаса да, бәләкәй генә үз кабинетым бар. +Азнакайны шәһәрләштерү нигезен салган Төзелеш-монтаж идарәсе заманында иң көчле оешма саналган. Үзенең паркы, түгәрәк танцы мәйданы, фонтаны, зур Мәдәният сарае гөрләп эшләгән. Хәзер инде бу байлыкларны Пионерлар йортына биреп, төзелеш идарәсе үзе бер этажлы бинада утырып калган. +Менә тагын бер объект өстәлде үзенә. Сәпәй умарталыгында ил башы - Хрущёв үзе сынап караган бәдрәфне контора кырыендагы бакчага кайтардылар. Базын казып, берничә эшче шунда мәш килә. +Әхмәтбаев абый мине кабинетына дәштереп алды: +- Күзең очлы синең, бар әле, искәртеп кил, авыш итеп урнаштыра күрмәсеннәр, - диде. - Авыш бәдрәфле ихата мескен күренә, - дип тә өстәде. +Чыктым яннарына. Бастырып куйганнар объектны. Берничә эшче, чөкерчөкер сөйләшеп, тәмәке көйрәтеп утыра. Ул арада Харис абзый да килеп җитте. "Сабыр ит, ачылыр фабрик", дип ул тотынса, эш барып чыкмый кала димени. +- Шәп тактадан, иренмичә ясаганнар моны, - ди берсе. +- Эче дә шәп, тышы да шәп, Харис абзаң корган шәт, - ди Харис абзый. +- Матур нәрсә кантурда утыручыларга гына тәти инде. +- Матурның күте кантур, - дип җөпләп куя Харис абзый. +Көлешәләр. Көлү дәртен тополь ботакларын сыгылдырып утырган каргалар күтәреп ала. Карга тавышына сискәнеп, сары яфраклар коела. Җилдә - көз исе. +Плакатлар ясый торган урыным - каршыдагы өч катлы йорт подвалында. Иркен. Җылы. Якты дию генә аз, нык якты. Прожекторга куела торган туп хәтле лампочкалар чама белми яктырта. Бүлмәмнең мактанычы - тәртипсезлегендә. Кая карама, анда - иске, яңа плакатлар, эреле-ваклы рамнар, төрле рәсемнәр, буяу тюбиклары, тагын әллә ниләр - боларны ипле тәртипкә салдыңмы - бүлмәнең сере, анархиясе югала. +Буяу исен яратам. Әлегә химия борынын тыкмаган, табигый ислеләр. Олифа дигәне дә үсемлек маеннан, ипигә ягып ашарлык. +Мин рәссам-бизәүче генә түгел, спорт эшен дә җитәкләргә тиеш икәнмен. Ләкин җитәкләр кеше генә юк. Оешманың бөтен яшьләрен Төмәнгә, яңа төзелешкә озатканнар. Алны-ялны белмичә эшләп, "Северный"ны да кушкач, айга меңнән артык хезмәт хакы алалар икән. Ә профсоюз взносы монда ишелеп кайта. Ул кадәр акчаны үз вакытында рәтен белеп туздыру Әхмәтбаев абзыйның зирәклегенә бәйле. +- Спортка нәрсә кирәк, язып керт! - дип юмартлыгын сиздереп тора. +Складта карыйм: ботинкалы чаңгылар утызлап пар. Ул тимераяклар... Хәтта, "ножи" дип аталганы, чын спортчылар кия торганнары да бар. Бәләкәйдән үк конькида шуып үскән малай буларак, бусы минем күңелгә бигрәк тә хуш килде. +Үземнең кабинет шкафында да киштә-киштә спорт киемнәре, бар да минем үлчәмгә килеп тора... +Шкафтан футлярга салынган саллы фотообъектив табып алдым. Ә фотоаппараты юк. Бу минем нәфесне котыртырга җитә калды. Әхмәтбаев абзыйга кәгазь тотып керәм. Ул гаҗәпләнгән сыман, борынына атландырган күзлеге өстеннән миңа төбәлә: +- Фотоаппарат кирәк дигәнсең, моның спортка ни катнашы бар? +- Турыдан-туры. Ярышларны төшереп барырга кирәк бит. Соңыннан альбом чыгарырбыз. +- Дисеңме...Үзең карап, кыйбатлысын ал! +Мин "Зорький" фотоаппаратына тукталдым. +Миңа яшәп торырга бер бүлмәсе тәгаенләнгән тулай торак биек топольләр ышыгына сыенып утырган бер катлы бинада икән. Эче иркен. Чиста. Тыныч. Идәненә келәмнәр җәелгән. Яшьләр аз. Күбрәк - буйдак, сазаган ирләр яши. оператор булып эшкә кергән. Соңгы өч елда бергә укысак та, аның белән якыннан аралашкан юк иде. Эчкә баткан күзләреннән салкынлык бәреп торган төмсә чырайлы бу Карамалы егете миңа ошап бетми иде. Менә, язмыш безне уйламаганда янәшә китереп куйды. Ул юктан да фәлсәфә чыгарырга ярата икән: +- Танышканда син кызларның башта аягына карыйсыңмы, әллә йөзенәме? - дип, ул мине аптырашта калдырды. Бу хакта уема да килгәне юк иде. +- Башта аягын күзләп ал. Хөләпә икән, китәсең дә барасың. Ә инде башта йөзенә карап, гашыйк булсаң... аннары җеп сыйраклы икәнен күрсәң дә, ычкына алмыйсың... +Аның сулышын эчкә алып әйтелгән бу сүзләре күңелемә кереп оялады. Хатын-кызның гәүдә-аяк матурлыгын күз ачып йомган арада бәһаләп алу - ир кешенең табигый мутлыгы икәнен ул чакта мин белгәнмени?! +Беренче хезмәт хакын алгач, тукымалар сата торган кибеткә кереп бик озак сайландым. Мәктәп елларында вельвет тукымадан ике кесәле куртка тектереп, бик яратып кия идем. Ул чакларда йә кара, йә көрән төстәгеләре генә була торган иде. Менә бит, вельветның да төрлесен уйлап чыгарганнар. Мин әнигә күлмәклеккә дип, вак кына бөрчек чәчәкләр төшкән куе-яшел вельвет алдым. +Икенче айдагы хезмәт хакына өйгә шифоньер, зур көзге, "Рекорд" исемле радиола сатып алдым. Боларның тышы чын агачтан эшләнгәнлектән, хаклары икеләтә арзанайтылган, халыкның келәйгә катырып, йомычкадан ясалган агачсыман әйберләргә кызыга башлаган дәвере бу. +Октябрь бәйрәме алдыннан көне-төне эшләргә туры килде. Плакатлар язам, транспорантлар эшлим. Язганда кул армый, ә бөтен киеренкелек аякка төшә. Шуңа күрә таш идәнгә, аяк астына иске плакатлардан кубарып алынган чүпрәкләрне җәям. Тулай торакка кайтып яткач, аяклар гүли. +Рамнарга тарттырырга дип, алагаем зур рулон белән кызыл ситсы кертеп ташладылар. Сатин яңа чакта ялтырап тора, сокланып, җете-кызыл өслеген сыйпап карыйм. Шул мәлдә әнинең әйткәне искә төшә... "Син тугач, биш метр кызыл сатин бирделәр... Сталин бүләге"... Их, иптәш Сталин бабай, саранлангансың, менә мин хәзер сине уздырам, ун метр үлчим дә әнигә алып кайтып бирәм..." Һәм шулай эшләдем дә. +Ул айда миңа өч йөз җитмеш сум акча язганнар. (Ул чакта авыл кешесенең айлык пенсиясе унике сум иде шикелле.) Баедым. Кесәңдә акча күп булганда, баш чөелә, йөреш үзгәреп китә икән. Дөнья - тубыктан, бөтен нәрсәне булдыра алам, дигән җүләр бер "минминлек" туа. Юк, мин алай исереп китмәдем, акчалы хыялның койрыгын тиз кистем. Путалы, шәл якалы кышкы һәм тагын куе яшел төстәге көзге пәлтә сатып алдым. Чалбар, күлмәк, бүрек һәм... муенга аса торган кобуралы кечкенә радиоприёмникка да акча җитте. +Айга ике-өч мәртәбә посёлокның урам тәртибен саклау өчен төнге дежурга чыгу, җиңгә кызыл бәйләп, дружинник булып йөрү көннәре һәр оешмада катгый приказ белән алдан билгеләнгән. Минем кабинетта кыска погонлы, ачык зәңгәр төстәге биш пинжәк эленеп тора. Махсус тектерелгән дружинник формасы. Хикмәт шунда: районның халык дружинасы хәрәкәтен Рейниш дигән бик сәер бер кеше җитәкли иде. Рәвеш-кыяфәте, киеме белән дә үзенә бер булып аерылып торган Рейниш тиз арада Азнакайның иң билгеле кешесенә әверелеп китте. Халык хәзер милициядән түгел, ә Рейништан курка башлады. Автоколонналарда эшләүче иң гаярь шофёрлар кавемен дә ул үзенә табынырга мәҗбүр итте. Теләсә кайда, теләсә кайчан кул күтәреп туктата, документларын тикшерә. Хәтта +Аның сүзен тыңламаска җөрьәт иткән бердәнбер кеше - безнең очның Талип абзый улы Әнвәр - аңарга шофёр булып эшкә кергән иде. Өенә яисә эш урынына килгәч, Рейнишның пәлтәсен салдырышып, кидерешеп торырга кирәк икән, моны белүгә, ярпач Әнвәр: "Мин сиңа холоп түгел!" - дигән дә ачкычын ыргытып чыгып киткән. +Менә шул Рейниш бөтен оешмаларга кыска погонлы зәңгәр пинжәк тектертергә күрсәтмә биргән. Аның хәзер үз карамагында бинасы бар. Кабинеты, дружинниклар өчен бүлмәсе, тотып кайткан ярсу хулиганны тынычландыру өчен каталажкасы бар. +Рейниш үзенә үзе уйлап чыгарган ярымхәрби киемнән йөри: кыска погонлы зәңгәр костюм, якасына ялтыр ромбиклар беркетелгән, погонында шактый эре ике йолдыз, каймалы зәңгәр пилотка, портупеялы каешына пистолет кобурасы асылган. Әллә кайсы илнең пөхтә офицеры диярсең - килешеп тора үзенә, каһәр... +Мәскәүгә барып ул бу кием формасын күрсәтеп, халык дружинасының нәкъ менә Азнакайда гына гамәлгә кертелгән эш алымнары белән таныштырып кайтты. Күп тә үтми, "Азнакай тәҗрибәсе", "Татарстандагы башлангыч" дип, зур-зур газеталар язып чыктылар. Шуннан соң, Рейниш районның күз өстендәге кашына әверелеп китте. +Хәтерлим, без, бер төркем дружинниклар, төнге урамнарны айкап йөргәндә, болагайланып, тавыш чыгарган, кызмача хулиганны эләктереп кайтабыз да Рейнишның кабинетына кертеп бастырабыз. Рейниш кобурасыннан пистолетын чыгарып, өстәлгә яткырып куя да тегеңәрдән сорау ала башлый. Үзенә бер ләззәт белән, чирканып, тегене сыта, камырга әйләндерә. +Октябрь бәйрәмендә ул, бер өер дружинниклар төяп, бөркәвечле машинада безнең авылга килеп төште. Сәбәбе бик гади: елдагыча, Гыймай Заһиты көпә-көндез, клубта кызган бәйрәм шаукымын бозып, сугыш чыгарган иде. Моңа халык инде күнеккән, кунакка кайта алмый калганнар да: "Ничек үтте бәйрәм, Гыймай Заһиты сугыштымы?" дип сорый торганнар иде, әгәр инде ниндидер сәбәп белән Гыймай Заһиты сугышмый калса, "Бәйрәм барып чыкмаган" санала иде. Үзе ул, алагаем йодрык төеп, явызларча сугышмый да, билдән чишенеп ташлап, борын канатырлык яисә бит тиресен сыдырырлык кына дыңкып ала. Аңа - бөтен кешенең игътибар үзәгендә булу, шау кузгату, тынычландырырга теләп, үгетләп йөрүче төркем уртасында калкып тору, көчлелегенә ышандырып, дәһшәт салу кирәк. +Менә шул кырпак кар төшкән бәйрәм көнендә, кемдер районга шылтыраткан күрәсең, дружинниклар машинасы килеп җиткәндә, Гыймай Заһиты тирәсендә кайнаган төркем клубтан карлы урамга ташып чыккан иде инде. Рейниш машинаның ишеген ачып, кабина баскычына чыгып кына, пистолетын болгап: +"Забра-ать!" дип кычкырды. Юка зәңгәр шинельдән, кокардалы пилотка, портупея, галстуклы ак күлмәк, ыспай гәүдә рәвеше - бу мизгелдә ул без киноларда күргән нимес офицерларына охшаган кебек иде. (Хәер, кинолардагы нимес офицерлары ролендә Мәскәүнең яһүд артистлары уйный түгелме соң?..) Менә хәзер, клуб янына тамаша карарга җыелган халыкка карап, Рейниш: "Ятыгыз!" дип команда бирсә, нишләр иде микән авылдашларым? Калды микән аларда элеккеге башкисәр дуамаллыгы?.. +Ай-һай... Әнә бит, Гыймай Заһитларын дружинниклар әрдәнәләп төяп киткәндә, каршы төшеп, алып калырга теләүчеләрнең тавышы бик юаш чыкты. Элеккерәк еллар булса, бу машинаны Рейнишы-ние белән кимендә өч тапкыр +Әлбәттә, Рейнишның Азнакай җирлегендә кинәт болай калкып чыгып, отыры канатларын җәеп, бәйсез бер кенәзгә әверелә баруы белән өстәгеләр, ягъни, райком дәрәҗәсендәгеләр килешеп, битараф карап торгандыр дип уйламыйм. Астыртын нинди агымнар бөтерелеп алгандыр - анысы безгә караңгы. +Көтмәгәндә Рейнишны яңа, олы төзелеш кайнаган Төмәнгә алдылар. Үзе белән ул бер төркем шофёрларны, шул исәптән безнең Әнвәрне дә махсус чакыртып алып китте. +Күпмедер вакыттан соң шофёрлар кире әйләнеп кайттылар. Рейниш турында ләм-мим, бер сүз әйтмиләр, телләре йозаклы иде. Шундый хәбәрләр йөрде: дөреслек, гаделлек сагына үзен багышлаган Рейниш зур акчалар актарылган җирдә нәфесен тыя алмаган, имеш, кулга алганнар, утыртканнар икән, диделәр...Азнакайга ул бүтән әйләнеп кайта алмады. +Кинәт мин үземне бу чиксез дөнья уртасында япа-ялгыз итеп тоя башладым. Тирә-юнемдә тормыш кайный, әмма ул шаукымга мин табигый генә кушылып китә алмыйм кебек. Дуслар да таралды: мәктәп ишегеннән ыргылып чыктык та, беребез - уңга, беребез - сулга, беребез - турыга китеп сибелдек менә. Һәркем үз гамендә... Аңга килеп кабаттан җыела башларбызмы - кем белә... +Фәния дә ерагаеп бара кебек. Ул энә белән кое казый. Әбүгалисина мәгарәсеннән тартып чыгарырга телим үзен, юк, уку үҗәтлеге акылын томалаган. Йөзендә - аҗаган кебек сүрән, арган елмаю. +Мин үзем туң утын пүләнеме әллә, күңелендә ут кабыза алмыйммы? Юк, болай булмый. Сизәм бит - быел мине армиягә алачаклар. Кая да булса укырга кереп, посып калырга мин әзер түгел. Хәрби кануннар әсирлегендә минем иң матур өч елым бу тормыштан төшеп калачак. Аннары башкача була инде ул. Армиядән кайткан, диячәкләр. Акыл утыра башларга вакыт дип, гел искәртеп торачаклар. +Тәртә арасына кермәгән тай вакытының кадерен белеп калырга кирәк. Абынсаң да, кагынсаң да - үзеңнеке, иркәләнү дә, яшьлек җүләрлегенә аркалану да килешә бит әле безгә... +Иптәшкә Рәфәтне кузгатам, киттек беренче мәктәпкә, бүген җомга, танцы көне. +Муенга ак шарф салам. Өстә ромбик тезеп сырылган утыртма якалы нейлон куртка, яшел чалбар. Салкынны санга сукмыйча гына яланбаш чыгам. Баш туңса да, чәч өшемәс әле... Рәфәт минем киемгә күз кырыен гына төшереп, үзенең соры пәлтәсен өнәмичә генә кул аркасы белән каккалап алды. +Быел тугызынчыга өч класс тупланган икән бит! Мәктәп тарихында күрелмәгән хәл. Спортзал кайный, музыка, чытлыкланып көлү авазлары тибрәнә, йөзеп кереп киттек ваемсыз яшьлек куелыгына - кызлар төркеменә барып кушылдык. Гүя безне генә көткәннәр монда танцыга чакырып, ым кагарга өлгермисең, кул арасына суырылып керәләр. Мин яңа танышуны өнәмичә, әкәм-төкәм кебек үз кабыгыма бикләнә торган идем, бүген әллә нәрсә булды, ачылды күңел капкалары, бернинди тартыну белмәгән кызлар мине дә җилбәзәк халәткә буйсындырдылар. Ул арада Рәфәт каядыр юкка чыкты. +Танцыдан соң, төнге Азнакай урамын бер итеп кайтып киләбез. Тугызынчы "А", "Б", "В" классыннан чибәр өч кызны сайлап алганмын. Берсен генә култыкласам, калган икесе үпкәли, икесен култыкласам, берсе артып кала. Өчесе дә ошый бит әле боларның. Сөйләшергә җиңел, уенчак холыклы кызлар. Менә шулай... гашыйклыкның бәгырьгә сызып төшми торган, өстән генә сирпелеп алган юка катламы да була икән... +Уенын-чынын бергә кушып, сүзгә-сүз ялгана. Кызларның чыркылдашуы +- Кайсыбызга гашыйк булдың инде, әйт дөресен?! +"Минме?... Минме!.." дип, һәрберсен кабаттан күздән кичерәм. +Ул арада "Б" кызы җылаган атлы булып, битен каплый: +- Мин түгел... Аһ, сайлаганы мин түгел... +"В" кызы, беләгемнән кулын алып, үпкәләгән атлы булып, урам читеннән бара башлый. Янәшәмдә "А" кызы гына торып кала: +- Ниһаять, үз урынын таптылар болар, - дип алардан көлә. +Кызларны бер учка җыеп игълан итәм: +- Өчегезгә дә гашыйк бит мин! +- Алайса, безгә дуэльгә чыгарга туры килә инде. +- Тарихка керсен әйдә: кызлар дуэле. +- Секундант буласыңмы? +Бармакны югары чөеп кызларны тынычландырам. Хикмәтле сүз әйтәм, янәсе. +- Сез һәммәгез дә чибәр. Ни өчен икәнен дә беләм. Көн дә иртән көзге каршына килеп, "мин чибәр, мин чибәр, мин иң чибәр!" дип өч мәртәбә кабатлыйсыз, шулаймы? Ә "мин акыллы, мин акыллы, мин иң акыллы!" дип өч мәртәбә кабатлаганыгыз бармы? Юктыр шул. Ә мине акыл ягы да кызыксындыра. Конкурс игълан итәм. Сорау тарихтан: Тимерләң, Аксак Тимер турында ишеткәнегез бардыр. Менә шуның кайсы аягы аксак булган? +Кызларым гөр килә башлады: "Шундый сорау буламыни?", "Кайсы аягы аксак булса да барыбер түгелмени?", "Ул бит атка атланып йөргән!" +Дөресен әйткәндә, Тимерләңнең кайсы аягы аксак булганын мин үзем дә белмим. Аптыраганнан гына әйтүем. Җавап соралмый да... Кызларда йомгакка уралмаган җеп очы калсын дип кенә... +Алар мине тулай торакка кадәр озата килделәр. Бүлмәмә кергәч, утны кабыздым, пәрдәне тартып куярга дип тәрәзә катына килсәм, тротуарда басып торалар. Кул болгап хушлаштылар да култыклашып китеп бардылар. +Китап - йокы даруы. Мендәр куенына башны терәп, инде китап битендәге юллар бер-берсенә кушыла язып, йокы пәрәвезен үрә башлаган иде... бүлмә ишеген чорсыз ачып, Рәфәт килеп керде. +- Бүтән синең белән беркая бармыйм, - диде, һәр сүзенә аерым басым ясап. Мин аптырап калдым. Юк, шаяртып әйтми кебек үзе. Болай да елмаю сирәк куна торган йөзенә болыт күләгәсе тагын да калынрак булып ягылган кебек. +- Ник алай дисең? +Рәфәт соравымны кулы белән җилпеп төшергән кебек хәрәкәт ясады да: +- Үзең беләсең! - дип, ишекне каты ябып чыгып китте. +Шуннан соң мин аны үзеннән яшькә зуррак, чагыр күзле, буйдак адәм белән күргәли башладым. +"А", "Б", "В"лар кыю булып чыкты, йә берсе килеп нәни ташны тәрәзәмә "черт" итеп ыргыта, йә икенчесе эш урынында пәйда була, йә өченчесе... Өлгер генә, кинога алып барам, урамда йөрибез, катокта шуып туйганымны сабыр гына карап, көтеп торалар.Үзләре шуа белмиләр, өйрәнергә теләкләре дә юк. +Бер атна вакыт болар белән юанып үтеп тә киткән. Беркөнне, төш җиткәч, пәлтәмне киеп чыгарга әзерләнгән генә идем, эш кабинетымның ишеген шакыдылар. Ачсам, бусага төбендә Фәния басып тора. Үткән көннәрем ваемсызлыгын җуеп, әллә кая артка чигенде. +- Ничә көн инде, күренмисең... Курыктым, - ди. +- Бүтән планеталарга китеп адашып йөргәнмен, - дим. ул түшемә сыенып, пәлтә якасына битен куеп, җылый башлады. Кыен булып китте, ничек юатырга да белмим, мондый халәттә калганым юк бит әле минем. +- Мин гаепле... Әйдә, моннан соң көн дә күрешеп-очрашып торыйк, яме... - дип, ул эре-эре күз яшьләре аша миңа төбәлә. +Ни әйтим. Ничек аңлатыйм. Башымда уенчак уйлар бөтерелә. Алай ук җитди кабул итмә, берни булмады, мин үземне сынап кына карарга теләдем, дияргәме? +Күз яше кирәкми иде... +Якам юпь-юеш. Урамга чыгабыз. Кар ява. +Сынап карау... Унсигез дә тулмаган килеш... Без бит үз күңелебезнең Магелланы... Күңелнең яшерен утрауларын үз вакытында ачасы, исерткеч томаннарын таратасы килә. +Ым кагу җитә, миңа кызлар күзе төшә икән бит! Бу - хәтәр хакыйкать түгелмени! Күпме вакытлар икеләнеп, үз бәямне белмичә кимсенеп, төрле хорафатлар колы булып юкка йөргәнмен. +Фәния киләчәк өчен яшәргә әзерләнә. Ә миңа бүген яшәп калырга кирәк. Мине алда көткән ниндидер олы максатлар бимазаламый әлегә. Уйныйм, шаярам, көләм, гашыйк булган булып кыланам. Болар бит үзеңне танып белүгә уенчак адымнар гына. +Фәния - башка... Ул - күкләр тарафыннан тәгаенләнгән мәхәббәтнең гомер соңына кадәр ачыла барачак тылсымлы таҗы... Безгә бер-беребезне сакларга кирәк. +Сүз белән ничек аңлатыйм. Мин ялгызлыкны күрәлмыйм. Шундый тойгы биләп ала мине: үлемнән түгел, ә яшәүдән курка башлыйм. Авыру дәрәҗәсендәге бу астыртын тойгыдан бары хатын-кызның янәшәдә булуы, тыны, ягымлы тавышы гына мине йолып ала; очраклы танышлыкмы ул, үтешли күз төшүме - барыбер! Яшәүнең куркытып янавыннан шундый мизгелдә сихәтлек аласың, олы мәхәббәтеңне җуймас өчен... +Беркөнне Рәфәт эш урыныма килде. Тулай торакта сирәк күренә иде. Ун көннәр элек ул, авылына ялга кайтканда, минем ромбик төшереп сырылган нейлон курткамны сорап торган иде. Киемне кешегә биреп торсаң, кире кайтканда үпкәләгән була, үзеңнән үч ала икәнен белә идем, югыйсә, саран исеме күтәрәсем килмәде, ни дисәң дә классташ бит... +Кайткан Рәфәт авылына, клубта егетләр бәйләнешкәннәр. Кан чәчрәгән куртканы әнисе кайнар суда юып "пешергән"... Рәфәт аны, миңа күрсәтергә уңайсызланып, шактый көннәр әйтмичә йөргән. Аңлаштык инде соңыннан. Кабырчыкка әйләнгән куртканы мин шифоньерның аскы киштәсенә ыргыттым. Гуд бай! - немец теле укытучысы Сагындыкова апа әйтмешли... +Беркайчан мул сөйләшергә яратмый торган Рәфәткә бүген нидер булган: юкбарны сөйләшеп утыра да утыра. Шатлыктанмы, кайгыданмы дулкынланган - анык кына белә алмыйсың. Утыра торгач, сәгатенә карап алды да: +- Әйдә, урамга чыгабыз, шундый матур кар ява бүген, - диде. +Чыктык. Стадион янына, аулак урынга җиткәч, ул: +- Син мәктәптә минем тугызынчы класстан алып, унберенчегә кадәрле бөтен малайны кыйнап чыкканны беләсеңме? - диде. +- Юк, берәүнең дә сиздергәне булмады. +- Тимәгән бер син калдың... - дип, Рәфәт төмсә йөзенә саран гына елмаю саркытып алды. - Кыйнау дию дөрес тә түгелдер... Мин бит дәрес бирәм... Шау-шу кузгатмыйм. Сүгенмим, кызмыйм, тыныч кына... Ул приёмны мин +- Кирәкми. Кешегә кизәнү - Аллаһка кизәнү белән бер, дия минем Салиха әби. +- Һы, бу тормышта кизәнмичә генә яшәп булмый. +Сүзсез калып, карлы стадион сукмагыннан әрле-бирле йөрибез. Рәфәт тамак кырып куя, гүя күңелендәге әйтелмәгән уйларын барлый, актара, чүбеннән арынырга тели. +- Күз алдыңа китер: мәктәп коридорыннан килә берәү... бәхетле елмаеп килә, киеме дә синекеннән шәбрәк... Аулак урынга чакыртып алам мин моны: "Син миңа ошамыйсың, егет", дим дә... Кара-каршы баскан уңайдан иңсәсеннән кисәк кенә тартып китерәм, шул моментта ике ударны берьюлы бирәм - берсе тез белән җан җиренә, икенчесе маңгай белән ияк астына... һушсыз калып авып китмәсен өчен иңсәсен җибәрмим... сыгылып кына төшә дә җиргә тезләнә. Ул бит минем каршыда тезләнә! Шулай итеп, мин мәктәптә күпме тәкәббер малайны тезләндереп, сабак бирдем. +Рәфәт моны шулкадәр канәгатьлек белән, олы бер серен ачкан кебек сөйләп бара, мин шаккатып калдым. Тып-тыныч холыклы кебек иде, кемгә дә булса тавыш күтәргәне, кызып киткәне булмады. Эчке уена баткан үтә сабыр кеше сыман иде. +- Блокнотымда синең исем турында сызык тора. Шуны бетерим дип килгән идем яныңа, тагын булмады, тезләнмәгән бер син калдың, - дип, ул рәнҗегән сыман сәер караш ташлады да, кырт борылып, китеп барды. Стадион капкасына җиткәч: +- Иртәгә мин Себергә китәм, хуш, - диде. +Мин Рәфәтнең кинәт шулай күңелендәге кара капкасы ачылуын акылыма сыйдыра алмыйча басып калдым. Бу - хушлашу түгел, ә бәхилләшү иде сыман... +Аның тугызынчы класста иң тере, иң җитез кызыбыз Светланага гашыйк булганлыгын барыбыз да сизә идек. Рәфәтнең баянда уйный белүе дә шул чакта ачылды. Светлана - Советлар Союзы герое Әкрам Вәлиев кызы иде. Әмма әтисенең батырлыгы белән беркайчан да мактанганы булмады. Нечкә күңелле, очынып йөргән Светлана унынчыга күчкәч, басынкыланып калды кебек. Рәфәттән дә читләште бугай. Бәлки ул аның яшерен генә башкарып килгән әлеге яман гадәтен белгәндер... +Тормыш - уен, дип йөр менә. Кешеләр карурманы куерак та, шомлырак та түгел микән әле?.. Менә кем булып чыктың син, төмсә йөзле классташ. Тормышта кичергән нинди үчлек йөзеңә төн карасы сеңдерде? Сирәк кенә елмаюың да синең табигый түгел, ә елмаю хәрабәсе генә булган икән бит... +Тимераяк ярышында катнашырга Тресттан чакыру килгәч, мин озын спорт конькиларын алып, стадионга киттем. Анда эшләүче спортсмен кыздан бөтен серләрен кыска гына арада өйрәнеп алу малайчактан ук боздан кайтып кермәгән "тәҗрибәле" аякка кыен булмады. Гаҗәп икән ул озын конькилар. Борылышларда аякларны алдан чалыштырып алу, озынга барганда арттан чалыштыру өчен үзенә бер осталык, төгәллек кирәк. Ә тизлек көчәйгәннәнкөчәя, конькилар гүя үзеннән-үзе суырып алып бара. Куллар - канат. Аяклар чигү чигә. Бу ләззәтне каток иркен чакта, аяк астында бала-чагалар чуалмаганда гына алып була шул... +Мин инде ярышта үзем дә катнашырга әзер идем, әмма һөнәр училищесыннан кызлар командасы гына туплап булды. Аның каравы, яшьләр булмаса да ярый, дигән ике ярышта - шахмат һәм ату ярышларында катнашып, Бөгелмәдә Трест +Язның матур бер көнендә Спорт тауарлары кибетенә кергәч, шаккатудан телсез калдым. Каршымда - спорт мастерлары халыкара ярышларда гына катнаша торган велосипед балкып тора. Күземә генә күренәме, каян килгән бу Азнакайга? Ул - ыспайлыгы! Ул - җиңеллеге! Бөгелеп төшкән руле - таудан сикерәсе кәҗә мөгезе кебек тора. Тизлекне кул хәрәкәте белән бер-бер артлы ун төргә күчереп була. Тәгәрмәчләре бер рычагны боруга, автомат рәвештә салына. Мин күпме еллар кызыккан, хыялымда йөрткән могҗиза бит бу! +Тотып-тотып карыйм, сокланудан куллар калтырый. Сулышыма кабып торуымны күреп, кибетче минем янга килде: +- Кызыктыңмы әллә? - ди. - Берәү генә ул. Заказ белән кайтардык, - ди. - Бай бер нефтяник малае алырга тиеш иде... фаҗигагә эләккән, диделәр. Килә алмый инде... +Мин акча күчерү юлы белән иртәгә үк алабыз, дип, кибеттән кирәкле кәгазь юнәтеп, конторага йөгердем. Тыным-көнем бетеп, Әхмәтбаев абый кабинетына барып кердем. Хәлне аңлаткач, аңлаган кебек булды да, барыбер, кайтарып сорамыйча калалмады: +- Хакы йөз сиксән биш сум дисеңме? Кырык биш сумлыгы ярамаганмы! +- Андые ишәк бит аның, Әхмәтбаев абый, - дим, - ә бу - аргамак. +Ул арада бухгалтер Рәмилә апаны чакыртып, тиз арада акча күчерү документын өлгертергә кушты. Ә миңа, төне буе теләк теләп чыгарга гына кала... +Икенче көнне иртән Рәмилә апаның банктан кайтканын дүрт күз белән көтеп тордым. Күңелсез генә кайтып килә. Йөрәгем урыныннан купты. +- Булмады бит әле бу, - ди. - Бланкта хата киткән. Икенчегә кул куйдырырга Әхмәтбаев абыең Бөгелмәдә. Кич кайтса да кереп тормас, ял алды бит... +Болай булса, кулдан ычкына бердәнбер велосипед. Каршылык тудымы - чигенмәскә, ул каршылыкны җимереп булса да алга барырга, дип тиз генә акылны эшләтеп алдым. Минем ярсыну шулкадәр көчле иде ахрысы, Рәмилә апа хәтта минем тәкъдимгә каршы килә алмады. +Менә мин, кабинет ишеген эчтән бикләп, пыяла аша төшереп тә, болай гына да Әхмәтбаев абыйның кул кую рәвешен кабатларга керештем. Шулкадәр четрекле, озын итеп куйган кулны, йөз мәртәбә генә язып караганмындыр.Үзем сәгатькә багам, банктан акча күчерү вакыты чыгарга утыз минут кына калып бара. Ниһаять, яңа бланкка Әхмәтбаевча кулны куеп, кертеп бирдем Рәмилә апага. Бланкны карады-карады да: +- Банк белән шаярырга ярамый. Шулай да барып карыйм, - диде. Күрәсең, минем чырайдан әгәр шушы операция барып чыкмаса, зур фаҗига буласын төсмерләгәндер. +Әй көтәм, әй көтәм әйләнеп кайтканын. Күңелдән әллә нинди хорафатлар уйлап чыгарып, үземчә фаразлыйм. +Исән-имин кайтып килде бит Рәмилә апа. +- Ну, малай, сиңа фальшивомонетчик кына буласы калган, - дип көлә. +Акча күчерелгән кәгазьне тотып, аргамакка тиң иң затлы велосипедны алырга дип кибеткә йөгерәм. +Бәхетле тукталыш +И бу - тургай моңына манылган җәйге хозурлыклар! +Күк гөмбәзенең аяз төпкеленнән без белмәгән дөньяларның кызыктыргыч шәүләсе саркып күренер кебек. +Велосипедта җилдергән унсигез яшьлек егет күңелендә нинди уйлар кайный? Әллә соң - уйлы икәнен белмәгән уйлы чагымы, бәхетле икәнен белмәгән бәхетле чагымы? +Педальне күз иярмәс тизлектә әйләндергән аякларында ап-ак спорт чүәкләре чагылып кына кала, кыска җиңле ут-кызыл футболкасын җил кабарткан. Велосипедның ялтыр тәгәрмәчләреннән җем-җем килеп кояш нуры сибелә. Җете балкыш! Бар да әйбәт. Бар да имин. Рәхмәт сиңа, унсигез яшьлекнең ирекле җәе!.. +"Сагынырсың, сагынырсың әле, ничек кенә сагынырсың", - дип пышылдый йомшак, ягымлы җил. Велосипед тизлегеннән туган бу җил: "Үзең уяттың да!" - дигән шикелле үрсәләнә, чытлыкланып, чәчне тузгыта, иркәләнеп куенга тула, алга йөгереп китеп, мине үз артыннан әйдәкли. +Үр менү белән үр төшү арасында аерма юк. Рульнең сул як очындагы "өтер"гә кагылып кына алам - тизлек үзгәрә, рульнең сул ягындагы "өтер"дә биш төрле тизлеккә күчерешле хикмәткә ия. Очам гына. Машиналарны узып китү - җан рәхәте. Дулкын-дулкын таулар, яшел тугайлар, үзән-кырлар - һәммәсе минем тизлеккә ярашып, бер юнәлештә агып бара... +Туган җир күкрәгенә каеш булып уралган юл тигезлеге, сынатма, сакла син, ярлыка, тизлек җиленнән исергән башсыз улыңны! Бер генә була бит ул, гомереңдә бер генә була бәхетнең җиденче катында очу мизгеле. Искәреп кал, бүтән аны кабатлап булмый, сагынырга гына кала... +Шундый хәтәр тизлек белән җилдергәндә... җан үзәгендә кабара барган кыргый хисне сыйдыра алмыйча, кулларны рульдән ычкындырам да, күккә сузып бер талпынып куям... Мин шулай бу җирдә яшәвем өчен Ходайга рәхмәтемне җиткерәм түгелме! +Асфальттан авылым юлына борылам. Колакта жуылдаган җил сүрелә, тизлек акрыная, велосипедның тизлектән ярсыган тәгәрмәчләре ризасыз гына вак-төяк чокыр-чакырларны санап бара. Ике тау арасында посып утырган авылым, үзенең барлыгын раслап, кинәт каршымда пәйда була. Күрәм бит, мин төшәсе тау, каты булмасын дип, юлын бәрхет тузан белән түшәгән. Сизәм бит, мин ачып керәсе капка келәсе, алдан ук әзерләнеп, кытыкланып куйды. +Менә ул - ваемсыз яшьлекнең кадерле тукталышы! Чирәмле ишегалды. Алтын шарлар итеп бал кортларын чөеп уйнаган бакча. Менә ул - бауга ак керләр элеп йөргән яланаяклы кызый. Кисәк ачылган капка тавышына сискәнеп борыла, зур ачылган күзләрендә якты моң. Ниндидер акыллы сүзләр көчсез бу мизгелдә, ашкынып килгәнемне сиздермәс өчен, җүләр бер дулкынга күчәм: +- Кем син, танымыйм? +- Мин - Фәния. Ә син кем? +Дымлы керләрдән чирәмгә ләйсән тамчылар тама. Бал кортлары үз көенә гөжелди. Койма буенда песи таралып ята. Фәниянең аяк йөзен юеш туфрак сипкелләгән. +Кысып алган бәхетле хистән күзгә яшь килә... +Гөлүсә +Батталова +САВАПЛЫ САБАК +ХИКӘЯ +Гайшәбикә карчыкның тирләп-пешеп эчкән мәтрүшкәле-сөтле чәенең тәмен кинәт кенә телгә килгән телефон тавышы бозды. Әллә нигә бер шылтыраганга каушап киттеме, җиңелчә калтыранган кулы белән трубкага үрелде: +- Әлү... Әлү?.. +- Алло, әни! Нихәл? +- Кызым, Люция, синме бу? Ару гына әле. Үзең ничек, балам? +- Ничек, ничек?! Чәчләр агара монда! Синең тәрбияң җимешләрен бирә башлады. Рушаның, әнә, детдом йолкышын ияртеп кайткан. Пыраклатып куып чыгардым! Алай-болай сиңа кайтып күренсәләр, бусагаңнан да атлатасы булма, ишетсен колагың! +- Тукта, кызым, берни аңламадым. Ипләбрәк сөйлә әле. Рушан улым нишләгән дисең? +- Нишләсен, өйләнәм, дип, детдомда үскән бер салам сыйракны алып кайткан. Синең белән таныштырасым килә, әни, дигән була, юньсез. Мин аны бетле хәерчеләр өчен үстермәдем. Өйләнә икән, әнә, хәллерәк гаиләдән кыз тапсын. Тиен санап, очын-очка ялгап яшәүдән болай да гарык. Ярар, әни, син мине ишеттең. Бусагадан да кертәсе булма, кара аны... Иллә дә мәгәр, түреңә меңгезеп утыртсаң шуларны, үлсәң дә, сыңар аягымның берсен дә атламыйм! +Сөйләшү ничек кинәт башланды, шулай өзелде дә. Гайшәбикә карчык берара уйларының җеп очын табалмый утырды. Рушан өйләнәм дип әйтә диме? Бәрәкалла, егет кешенең вакытында башлы-күзле булуы әйбәт. Яше барган саен, күңеле-башы үзгәреп, бөтенләй өйләнми калса, ни әйтерсең? Авылда буйдакларның исәбе-чуты юк. Детдом баласы, диде диюен дә, килен буласы кешенең исемен дә әйтмәде. Әстәгъфирулла, марҗа-фәлән генә була күрмәсен! Әнә күрше Раузалиянең алма бөртеге кебек кызы тотты да урыс егетенә чыкты да куйды. Ата-анасы теше-тырнагы белән каршы торып карадылар да, тик кая ул! Барам булгач барам - бетте китте. Әй, татар урыска барса да, урысны алса да, урыс үстерә диюләре дөрес инде... Күршегә оныклар кайта хәзер, кемнән кем туганы исемнәреннән үк билгеле: малай - Захар, кыз - София. Раузалия берсенә - Зәкәр, икенчесенә Суфия дип дәшә дәшүен дә, тик менә бер кәлимә татарча белмәгән оныкларның алай гына татар буласы килми шул. Соңгы кайтуларында муеннарына тәре асканнар, кая барыйм, дип, тәгәри-тәгәри елады күршекәе. Йә Аллам, ни юрап утыра соң әле, марҗа түгелме, имеш, авызыннан җил алсын! Рушан улының күзе ачык, бер дигән кыз баладыр әле, Ходай кушсын. Люциясенең пырдымсызлануы бүген генә түгел. Балабаладан әллә ниткән холыксыз, мамыксыз булып үсте шул. Әллә тәрбия, әллә җан җылысы җитмәде. И, кая җитсен! Бала туып, ае тулмады, Хәлиулласы китеп барды. Йөрәк өянәге, диделәр. Улын җир куенына салган каенанасы бу кайгыны күтәрә алмады, ярты елдан гүр иясе булды. Тәртә башында япа-ялгызы торып калгач, нишли аласың, тормышны җигелеп тартты - көн эшләде, төн эшләде. Бер караңгыдан икенче караңгыга тиклем колхоз эшендә. Әле ярый, ул елларда авылда яслесе ачылды. Сабыеның ничек тәпи киткәнен дә, сөйләшә башлаганын да хәтерләми. Люциясен башта ясле, аннан соң мәктәптә октябрят, пионер дружинасы, быргы-барабан тәрбияләде. Әни дип, авыл дип өзелеп тормады, сигезне бетерүгә, шәһәр ягын каерды. Сагынмады, авылга кайтуны бар дип тә белмәде. Акча-мазар, тегесен-монысын җибәрүне сораган хатлары гына килеп торды. Дәү укуларда укыйдыр, шуңа вакыты юктыр, дип, үзен-үзе юатып яшәп ятканда, Люциясе борын төбенә җиткән корсагы белән авылга кайтып утырды. "Ай, балам, тормышка чыктыңмы, кияү кеше кайда, никахны кайчан укыттыгыз?" - ише сорауларына җавап һәрвакыттагыча коры иде: "Нинди никах? Синең искелек калдыгың кемгә кирәк? Комсомол туе ясадык. Радик Казакъстан якларына эшкә китте. Общагага бала белән кертмиләр, монда гына табам". Кызының сүзләренә ул чакта ни көенергә, ни сөенергә белмәде... +Тупырдап торган ир бала тапты Люция. Руслан дип исем кушам дигән кызына бу юлы Гайшәбикә каты торды. "Сәвиткә ияреп, сиңа Люция кушканым да җиткән, Руслан түгел, Рушан булсын. Бик мәгънәле, бик матур исем бит", - дигәч, кызы каршы килмәде, бала туып, атна-ун көн үтүгә, мең төрле сәбәп табып, шәһәренә китеп тә барды. "Әлегә Рушанны калдырам, аннан күз күрер. Син хәзер пенсиядә, эшең юк, бер баланы гына карарсың, миңа тормышымны җайларга кирәк", - Люциясе әнисенең дә, баласының да алдагы көнен әнә шулай җайлы гына хәл итте дә куйды. +Исеме җисеменә туры килде нарасыйның, Гайшәбикәнең бертөрле аккан тормышына якты нур өстәлде. Күкрәк сөтеннән аерылды дип борчылган иде, урам аша күршесе Әминә үз баласы белән бергә Рушанны да имезергә ризалашты. Кайчандыр кызына бирә алмаган бар күңелен, йөрәк җылысын оныгына багышлады Гайшәбикә. Люциясе анда-санда бер кайтып киткәләде, малай авылда үсте. "Әбием" дип өзелеп торса да, әнисен бик сагына иде. Әти кешене бөтенләй белмәде. Ахрысы, ул Радик дигәннәре бөтенләй юкка чыккан иде. Әбисен сөендереп, Рушан әйбәт укыды, тәртипле-тәрбияле егетләр исәбендә йөрде. Мәктәпне тәмамлауга, ике дә уйламый, армиягә китте. Хезмәтен тәмамлап, җилкәләре киңәеп, буйлары үсеп, көрәеп кайтып та төште. "Агрономлыкка укырга керәм, әби, кулга диплом алуга, синең яныңа кайтам", - дип елмайган оныгына карап, күзләре дымланды Гайшәбикә карчыкның. Улының шәһәргә укырга керүенә, үзе янына яшәргә килүенә Люция генә бик шатланмады. Кем әйтмешли, пирчәткә урынына ирләрен алыштырган хатын өчен малай ашына төшкән таракан кебек булды. Нәкъ менә шуның өчен дә фатирлы бер кыз табып, үзе яныннан ничек +...Капка шыгырдаган тавышка Гайшәбикә карчык уйларыннан айнып китте. Ул арада өй ишеге ачылды да, һәрвакыттагыча балкып, Рушан килеп керде. "Исән-сау гына тордыңмы, әби?" Оныгы артына посып диярлек бусагадан атлаган чандыр буйлы кыз бала, Гайшәбикә карчыкның күзләренә карап, исәнмесез дигәндәй баш селкеде дә керфекләрен аска төшерде. +- Кайттыгызмы, балалар, нишләп әле ишек төбендә генә торасыз? Рушан, улым, әйдәгез әле, узыгыз әле, - дип, каушавын яшерергә тырышты карчык. +- Әби, таныш бул, минем булачак тормыш иптәшем - Айсылу. +- Исәнме, әби... +- Сөбханалла, үзебезнең татар кызы икән бит, күрешик, савап булсын! - дип, шатлыгын яшермәде Гайшәбикә әби. Ул да түгел, йөгереп диярлек барып, чәйнеген плитәгә куйды, өстәл япмасын җыеп алып, табын хәстәрли башлады. +- Әби, болар Казан күчтәнәчләре иде, аз булса да, күп итеп кабул итеп ал инде, - Айсылуның йомшак кына ягымлы тавышы Гайшәбикә әбинең күңеленә сары май булып ятты. +- И, мәшәкатьләнмәскә иде, кызым, Алланың рәхмәте яусын, урыны кимесен, хәзинәсе артсын! +Гөрләшә-гөрләшә чәй эчтеләр. Айсылу да, әллә ни күп сөйләшмәсә дә, күптәнге танышлары янында утыргандай, ихлас елмаеп, әңгәмәгә кушылыпкушылып алды. Чәй тәмам булуга, Рушан йорт тирәсенә чыгып китте. Айсылу җитез генә савыт-сабалар юарга, өстәл җыештырырга кереште. Гайшәбикә әби, үз эшләре белән мәшгуль булгандай, сиздерми генә, яратып, Айсылуны күзәтте. +- Әби, хәзер нәрсә эшлик, нинди эш бар? - дип сорады Айсылу, соңгы чынаягын сөртеп, шкафка урнаштырганнан соң. +- Кичкә аш куйыйк, кызым, токмач җәеп, кисеп алырбыз. +- Мин токмач җәя белмим шул... +- Борчылма, балам, берәү дә белеп тумый. Миңа да кайчандыр кемдер өйрәткән инде аны. +- Ә син мине өйрәтерсеңме соң? +- Безгә - карт-корыга өйрәтергә генә куш! Өйрәтмимме соң! +- Нәрсәдән башлыйбыз, әби? +- Иң әүвәл, кызым, бисмилланы әйтик, башыңа менә шушы ак яулыкны бәйлә. Кулларны юып алыйк. Безнең куна тактасы белән уклауның урыны биредә, әйдә, эшкә тотыныйк. Бисмилләһир-рахмәнир-рахиим. +Гайшәбикә әби - белгәнен өйрәтер кеше табылганга, Айсылу өйрәтүче булганга сөенә-сөенә эшкә керештеләр. Эш арасында Гайшәбикә карчык алай да сорыйсы итте: +- Кай яклардан син, кызым? Кайсы районда туып-үстең, үзебезнең Татарстанныкымы диюем инде. +Шул сорауны гына көткәндәй, Айсылу ачылып китте: +- Мин биш яшемнән балалар йортында үстем. Әти-әнием Сарман ягыннан булганнар. Аларны бөтенләй хәтерләмим. Юл һәлакәтенә очраганнар, миңа яшь тә тулмаган булган. Әтием ягыннан әбием тәрбияләгән мине, биш яшем тулганда, ул да үлеп китте. Ә әниемнең әти-әнисе күптән вафат. Башка якын туганнарыбыз юк, мине балалар йортына урнаштырдылар. Мәктәпне бетердем, бер ел элек укытучы дипломы алдым. Балалар укытам. +- Бала чагың хәсрәтле булган икән, кызым, инде алдагы көнегез куанычлы, +- Рәхмәт... Әби, токмачны шулай киссәм ярыймы, калын булмыймы? +- Ярамаган кая, күргәзмәгә куярлык булган болар, күз тимәсен! Мин борынгырак кеше шул инде, кибет токмачын өнәп бетермим, үзең җәйгәнгә җитми инде. Әле беркөнне гәҗиттән укыдым, имеш, уклау тәгәрәткәндә, уч төбенә массаж да ясала икән. Менәтрәк, массаж ясату модада, диләр, без кемнән ким, шулай бит, кызым? - дип көлемсерәде Гайшәбикә карчык. +- Борынгылар белми эшләмәгәндер, әнә бит син нинди матур, кулларың да шундый йомшак! +Бу сүзләрдән тәмам эрегән Гайшәбикә әби кет-кет көлеп куйды: +- Үзебезнең авыл кызлары да: "Гайшәбикә әби, синең буй-сының бигрәк төз, яшь кызлар кебек әле син", - дигән булалар. Соң, төз булмыйча, гомер буе көянтә белән чишмәдән су ташыдым лабаса мин, дип әйтәм аларга. +- Әби, көянтә белән су ташысаң, буең зифа буламы? +- Борынгылар шулай диләр иде. +- Алайсам, хәзер мин дә көянтә белән су алып кайтам! +- Һай, балам, мин аны болай гына әйткән идем лә, өемә су кергән, краннан агып тора, мәшәкатьләнмә, кызым... +Шулай да Айсылу, Гайшәбикә әбинең күптән эшсез яткан көянтәчиләкләрен асып, чишмәгә китте. Ян тәрәзә буенда уйга талган карчыкны Рушанның болдыр баскычыннан менгән аяк тавышлары сискәндереп җибәрде. +- Яшь килен чишмәгә киттемени? - дип ерды ул авызын, керә-керешкә. +- Бәхете булсын бу баланың, бик яраттым Айсылуыңны. Шулай да үзе юкта сөйләшик әле, улым. Өйләнергә карарың ныкмы? Кыз баланың башынкүзен әйләндереп кенә йөрүең түгелме? Кара аны, бу баланы елатып, шәләйвәләй йөрсәң, мәңге риза буласым юк! Аннан соң, никахны кайчан укытырга уйлыйсыз? Айсылу авылда яшәргә ризамы? Киңәштегез, сөйләштегезме? +- У-у, прокурордан ким түгел син, әби! - дип көлде Рушан. - Син бигрәк инде, кызлардан көлеп йөри торган егеткә охшаганмынмы мин? Үзең тәрбияләп үстергән оныгыңнан да шикләнеп торырга инде! Уем җитди, тиздән диплом алам, колхоз рәисе Самат абый, кайчан кайтасың, дүрт күз белән көтеп торабыз, энем, ди. Айсылу да авылда яшәргә риза, укытучы кешегә кайда да эш табылыр. Син менә үзең безне сыендырырга ризамы соң, әби? Картлык көнемнең тынычлыгын алдылар дип ачуланмассыңмы? Каршы килмәсәң, никахны да монда - авылда укытыр идек. +- Улым, ниткән ачулану ди ул? Син шәһәргә укырга киткәннән бирле ялгыз башым тилмерәм ләбаса. Берьялгызың утырып чәй дә эчәсе килми. Бик риза, улым, бик риза. Никахын да укытырбыз, боерган булса... Шулай да, улым, иң әүвәл әниеңне ризалаштырырга кирәк. Миңа бүген шылтыраткан иде... Нинди генә булса да, нәрсә генә әйтсә дә, әниең ул синең. Ана хакын хакларга кирәк, балам. Янына бар, сөйләшеп кара, аңламый калмас. +Рушан авыр сулады: +- Ярый, тырышып карармын... Фатирга барып булмас. Әни минем яшьләрдәге бер ирне йортка керткән, безне куып чыгаруы да шуның аркасында. Базарга, әнинең сату иткән җиренә барырмын. Авылда яшәргә калабыз, дисәм, бәлки, бик дуламас. +Ул арада, май кояшыдай балкып, чишмәдән Айсылу кайтып керде. Аш өлгерде, күңелле генә итеп ашап-эчеп алдылар. Табыннан кузгалуга, Рушан диплом эшенә тотынды, Гайшәбикә әбинең намаз вакыты керде. Өстәл җыеп, Гайшәбикә әбигә кызыгып-кызыгып күз салгалады. Тәсбихын читкә куеп, намазлыгын җыя башлаган карчык янына аяк очларына гына басып килде ул: +- Әби, намаз уку авырмы ул? +- Авыр түгел, балам, "Әлхәм"не, "Кульһуаллаһу"ны өйрәнсәң, бернәрсәсе дә юк. +- Әлхәмдү лилләәһи раббил гәәләмииин. Әр-рахмәәнир-рахииим. Мәәлики йәүмиддииин... Шушы догамы, әби? +- Сөбханалла, кызым, өйрәнгәнсең бит! +- Мин аны кайда, кайчан өйрәнгәнемне белмим, әби. Ахрысы, мәрхүмә әбием өйрәтеп калдыргандыр. +- Шулай ул, балам, сабый чакта өйрәнгән бер дә хәтердән чыкмый. Менә, иртәгедән намазны икәү бергә укырбыз, боерган булса. +- Минем намазлыгым да юк шул әле. +- Анысы өчен кайгырма, кызым, сандыгымда кайчандыр үзем чиккән бик матур намазлыгым бар. Сиңа насыйп булган икән, Аллага шөкер. +Гайшәбикә әби эчке бер сөенеч белән сандыгы өстеннән кабартып куйган мендәрләрен алды. Үзе белән бергә картайган, шулай да бизәкләренең төсен, ямен җуймаган сандыгының капкачын сак кына күтәрә төште. Серле шыгырдап, гүя тылсымлы дөнья ачылды: Гайшәбикә әбинең сөякчел куллары сандыктагы һәр әйберне сыйпап-кагылып узды. Моңа кадәр бары музейларда гына очраткан чүпләмле сөлгеләр, чигелгән ашъяулыклар, тәрәзә пәрдәләрен күреп, Айсылу аһ итте: +- Әби, син боларны үзең чиктеңме?! +Гайшәбикә әби моңсу елмайды: +- Кем булсын инде, балам, үзем чиктем. Элек бит хәзерге шикелле кибет тулы мал юк иде. Үзебез чигеп, тегеп, бәйләп, булмаганны булдырып яшәдек инде. Сиңа дигән намазлыгым да биредә икән. Мин үлгәч тә, төсем итеп, намаз укып тотарсың... +- Рәхмәт, әби... +Икесенең дә күңеле тулды. Авыр тынлыкны Рушанның көр тавышы бозды: +- Әби, Айсылуга минем кечкенә күлмәгемне күрсәттеңме әле? +Гайшәбикә әбинең дымлы күзләре көлеп җибәрде: +- Ә, хәзер, улым! Менә, Рушан улымның шушы күлмәккә сыйган вакытлары да бар иде. +Гайшәбикә әби сандыгыннан кул яссуы кадәр генә бумази күлмәк алды. Айсылу бер күлмәккә, бер Рушанга карады: +- Истәлек өчен сакладыңмы, әби? +- Аның өчен генә түгел, кызым. Атасының күлмәген кигән бала атасына бик якын була, диләр бит. Рушанымның баласына дип саклыйм бу күлмәкне. +- Күрсәткәч-күрсәткәч, минем кендекне дә күрсәт инде, әби, - дип көлде Рушан. +- Кендекне?! +- Менә бу төргәктә Рушан улымның кендек җебе. Бала тугач, өч-дүрт көннән өзелеп төшә ул, үзең әни булгач белерсең, кызым. Әле ярый, Рушан район бүлнисендә туды. Шәһәр роддомында кендек җебе дип хәбәрләнмиләр анда! Сандык төбендә ятса да, кешене гомер буена туган җиренә, туган нигезе белән бәйләп тора ич ул! - Гайшәбикә әби, тыңлаучылар булганда сөйләп калыйм дигәндәй, дәвам итте: - И, элек... Дөньяга сабый бала туу белән күңелле үзем юдым. Тән төзәткечләре бетсен дип тозлы суда коендырдым. Беренче чәчкә күз тиючән була, хасиятләп, аны алдым. Чәч авырлыгы кадәр көмеш бәһасеннән садака бирдек. Мулла чакырып, исем куштырдык... +- Кызык... Мин бу гореф-гадәтләрнең, бу йолаларның берсен дә белмим икән бит... +- Борчылма, Айсылу! Безнең бит аяклы энциклопедиябез бар! Өтеренә, ноктасына кадәр өйрәтер, шулай бит, әби! +- Өйрәтермен, боерган булса, өйрәтермен! Аллаһы Тәгалә сезнең балаларны да күрергә насыйп итсен! +Рушан белән Айсылуның бит очларына алсулык йөгерде. +- Кызым, шушы калфакны бүләк итим әле сиңа... +Айсылу күтәрелеп карады да телсез калды. Гайшәбикә әби кулындагы, энҗе-сәйләннәр белән чигелгән кетер ак калфак бүләк өчен артык затлы иде. +- Юк, әби, шулкадәр зур бүләкне ничек алыйм? +- Ал, ал, кызым. Бер булса да кияргә иде дип, үзем чиккән идем, күпме хыялландым... Тол хатынга килешмәс дип, базмадым. Син яшь әле, сиңа килешер. Аллаһ кушса, никах мәҗлесендә киярсең, ал, кызым! +Айсылуның язмыш тарафыннан шактый кыйналган, шулай да каешланмаган күңеле рәхәт сулкылдады. Үз әбисенә, үз әнисенә сыенгандай, Гайшәбикә әбине кочып алды. +- Яле, киеп күрсәт әле! - Рушан бер кичтә инде икенче кабат үксеп елаудан коткарып калды. Айсылу ишек катында торган өч өлгеле көзге каршына килеп басты. Кара-коңгырт чәчләрен тыгызлап ике толымга үрде, калфагын беркетте. Рушан сөйгәненнән күзен алмады: җырларда җырланган, әкиятләрдә макталган чын татар кызы бит аның Айсылуы! +- Сөбханалла! Күз тимәсен, кызым! Рушан улымны бәхетле итәргә туган бала бул! - Гайшәбикә әби үз эченнән генә әллә теләкләрен, әллә догаларын пышылдады, яшьлек хыялының чынбарлыктагы чагылышы булган Айсылуга сокланып, ихластан яратып карады. +Илаһи мизгелне бозып, каты итеп ишек дөбердәттеләр. Гайшәбикә әбинең, нидер сизенгәндәй, бөтен эчке дөньясы калтырады. Тик яшьләргә берни сиздермәде, аларны түр якта калдырып, ишеккә юнәлде. Сизелерлек үк дерелдәгән куллары белән ишек келәсенә үрелде. Шуны гына көткәндәй, кемнеңдер авырлыгына чыдашмыйча, ишек ачылып китте... Бусагага таушалган, пычранган, хәлдән язган гәүдә ауды. Кетер актан киенгән, кетер актан басып торган Гайшәбикә әби каршында аунаган бу мескен адәмдә үз баласының, үз газизенең, үз йөрәк парәсенең йөз чалымнарын таныгандай итте. +- Йә Раббым, рәхмәтеңнән ташлама, балаларыма иман байлыгы бир, калебләренә мәрхәмәт орлыклары сал... - дип пышылдады аның иреннәре. +Тәкъдир сикәлтәләрендә абына-абына, соңгы көчен җыеп, туган нигезенә кайтып егылган кызының ни үле, ни тере гәүдәсенә карап, Гайшәбикә әби нигәдер җиңел сулап куйды. БЕР СӨЙЛӘШИК, ИКӘҮ КАЛГАНДА... дип халыкара темаларга лекция сөйләүчеләргә сәгатьләр буе тел чарларлык тема бүләк итә. Безләрдәге "авыз мәсьәләсе"нә килгәндә, нәрсә, ул инде Ватан сугышында һәлак булган ата ятимлеге чорыннан ук ачылган һәм әле булса ябылмаган, чөнки ятимлек, социаль күренеш буларак, буыннардан буыннарга күчә, бала-оныкларга кадәр дәрәҗәдә чагыла бара. Татарның "Атадан яшь калдым, акылдан буш калдым" дигән бер даһи мәкален исегезгә төшерәм. Минем шушы ятимлек аркасында, кара төндә, упалнамучлар сагы астында комбайннан ашлык ташыганда, беренче тапкыр урлашып, йөгемне абзарыбызга кертеп, бер капчык колхоз игенен үз сәндерәбезгә шылдырганым хәтердә. Ятимлек мине унбиш яшемдә балтырымнан тирес эчендә үзем өчен яңа социаль тип - карак итте. Менә илле ел мин аны хикәя итеп язарга җыенам. Һаман булдыра алмыйм. Аркама салкын тир бәрә дә чыга. Чөнки: +Басу юлы - икмәк юлы бит ул, +Икмәк юлы - илнең төп юлы. +Басу иңләп +Комбайннар килә, +Бункерларда бодай туп-тулы... +Тулылыкка тулы ла ул, Салават дустым, әмма безнеке түгел. Чөнки хезмәт көненә түләнми, акча бирелми, таяк кына сызыла. Кайвакыт бу бригадир таягы сыртка да төшә. Менә шушындый гаделсезлек сиңа "хәйләләрсез саф татарча микән бәйгеләрнең сыйфат билгесе?" дигән гомерлек катгый сорау куярга хокук бирә. Бу сорауны син иген яланында, Сабантуйда гына түгел, шигырьдә дә бирәсең. Дөрес эшлисең. Һәм әле булса җавап таба алмый газапланасың. Газапланма. Киләчәк аңа җавап бирәчәк. Тормыш бит ул. Бәя үзе килә. Торып тормыш, димәк. Дан белән үлемсезлекне үзең бергә тиңләдең түгелме? Кабул итеп ал! "Бер кысылыр йөрәк, бер язылыр: Иң соңыннан... Шагыйрь чыгачак!" - дип раслыйсың. Монысы да дөрес. Ләкин, тукта, бездән "шагыйрь чыксын өчен", теге бер капчык бодай гына җитми бит әле. Чын шигърияткә блат белән кереп булмый. Блат белән кергәннәрне ул кире чыгара. Шигърият-түткигә мәңгелек ягулык кирәк. Дус кирәк. Дошман кирәк. Алар монда, янәшәдә генә, борыннарын тыгарга әзер торалар: +Ятларгамы сине калдырырга? +Тереләм мин! +Нишләп терелми?! +...Дошманнарым чын дошманнар икән, +Дуслар ялган икән: күренми... +Әйе, "куанырга" гына кирәк: яхшы шагыйрь чыксын өчен барлык шартлар да тудырылган: +Җаныма ни кирәк - барсы да бар +Шушы якты дөнья йөзендә. +Күгемнең дә куе зәңгәрлеге +Зәңгәрләнә зәңгәр күземдә... +Шартларның иң беренчесе һәм иң мөһиме - мәхәббәт. Нәфрәт дигәнен эзләп маташмасаң да була. Анысы да, тимер юлы составындагы вагон кебек, үзе ияреп килә. Шулай итеп, бүгенге Башкортстан татар шигъриятендә генә түгел, барлык татар шигъриятендә мәйдан тоткан шагыйрьләребезнең берсе Салават Рәхмәтулла шигъриятендә "мәхәббәт - дус - дошман" темасының мәңге сүнмәс-туктамас кайнар өчпочмагы яратыла. Шигъри язмышының чишмә башыннан алып Салават Рәхмәтулла мәхәббәт җырчысы була язып куя. Ни өчен "була язып" кына? Тукта, Рәхмәтулла, ди югарыдан сак аваз: син яз, әмма синнән алда Кол Гали, Петрарка, Шекспир, Кандалый. +АЙДАР ХӘЛИМ Пушкин, Тукай барлыгын онытма. Син үз чорыңның мәхәббәт җырчысы булуга иреш. Һәм мәхәббәт темасы аның өчен эчеп сусавын кандыра алмас гомерлек чишмә суына әверелә. Менә ни өчен ул теге өчпочмакны берләштергән калеб-җан кайнарын җитмеш биш яшенә җиткән көннәрендә дә суындыра алмый. Бу өчпочмак җаный өлешнең иң зурысын таләп итә: +Миңа килеп җиткән нәсел җебе, +Миңа җиткәч (?) кинәт өзелә... +Ник өзелә миндә?! +Гаеп кемдә? +Әллә миндә?! +Хәер, кем белә? +Инде адәм баласын, бу очракта шагыйрьне, көтү-көттерү газаплары озатып йөри башлый. Көтү, көтә белү, бер-береңә тугрылык - тормышның күзгә күренмәс двигателе. Аеруча совет-социалистик, рәсәй-демократик фатирсызлык шартларында. Нәсел җебе, синнән туган балалар да - кызлармы алар, ир балалармы - шул көтү-сагындыру, көтә вә көттерә белү җимеше. Бу хәл сыйнфый бүленешләрне танымый. Тугрылык ярлыга да, байга да бер дәрәҗәдә зарури. Әлбәттә, алтын сарайларда аның температурасы, бәйләнеш-чишелеш форматы бүтәнчәрәк булуы мөмкин. Игътибар иткәнегез бар микән, дөнья романистикасының шактый өлеше көтү факторына багышланган? Каренинның аңлашу өчен Аннаны, Аннаның Вронскийны көтүе, ә?! +- Сау бул! - дидем... +Кичкә кил, димәдең, +Кисәтмәдең, башка килмә, дип. +Ишегеңне эчтән элми калдың, +Әйтәлмәдем, +Кич тә элмә, дип... +Кешелекнең көндәлек трагедиясендә гадәти чирканчык алган шагыйрь, гадәттә, лирик, лиро-эпик иҗатчы буларак канатлана. Йөрәк җебе өзелгән, аеруча мәхәббәт яралаган чакларда, бу йөрәкне табигать дәвалый һәм ялгый. Әгәр шулай булып, әл-хәл тапмаган очракта кешелек катастрофага барып кипкән-корыган булыр иде. +Сөйгәнемне ятлар алды - +Бирәсем килмәсә дә шул, +Бирәсем килмәсә дә. +Йортка кердем - утка кердем - +Керәсем килмәсә дә шул, +Керәсем килмәсә дә... +Менә шушы эчке-тышкы бердәмлек аны иҗатчы итә. Кешелек тарихы белә: бу өзеклектә - кызык бит, өзеклектә! - иң бөек, хәтта даһи язучы-шагыйрьләр, әсәрләр яратыла. Табигатьтән "кеше генә" булып туган кеше 360 градусны күргән-кичергән гражданин-шәхес булып өлгерә. Моның өчен электр уты да кирәк түгел, керәчин яктысы да җитеп тора. Шәхестә шушы сыйфат - мәхәббәт, аеруча беренче саф сөю никадәр көчле булса, аңарда шагыйрьлек тә шулкадәр куәтле була. Табигать шулай итеп үз баласына әҗерен кайтара. Аның әҗере, беренче чиратта, татарның милли агачы - талларда тупланган. Таллар яз сулышы белән "песи койрыкларын" чыгара, аларга тышка чыгарылган умарталарның беренче ач бал кортлары килеп егыла. Менә шуңа күрә татарга талларны кисү йөрәкне кисү белән бер. Кайрысын салдыру тирене тунауга тиң. Мин үзем дә, тиремне туната-туната, тал тиресен мул тунадым. Бу мәсләктән чыгып караганда, без Салават белән язмышташ: БЕР СӨЙЛӘШИК, ИКӘҮ КАЛГАНДА... +Таллар, таллар! Яшәр өчен кистек, +Кызык өчен сезне кисмәдек. +Типсәк тимер өзәр булып үстек, +Хулиганнар булып үсмәдек! +Яшь талларда, ахры, яшь сөяккә +Витаминнар булган үсәрлек: +Витаминнар гына ашап үстек - +Дошманнарны тотып кисәрлек!.. +Дошманнардан алда әле үзебезне үзебез кисәсебез бар. Татар тарлыгын. Пошмаслыгын. Көнчелеген. Онытучанлыгын. Таркаулыгын. Үз лидерын үстермәс өчен, әллә ниткән валчык-ваклыкларга баручанлыгын. Моның өчен милләткә милли берләшү кирәк. Һәм атаклы Солтанморат авылыннан Салават Рәхмәтулла, дәүләтчелегебез өчен башын салган бөек язучыбыз Галимҗан Ибраһимовның канкардәше, авылдашы, үткән гасырның туксанынчы еллары башында Татарстан белән Башкортстанга килгән бәрәкәтле яңарышның, әйдәп бармаса да, "әй!"ләп баручы шагыйренә әверелә: +Көрәшергә кирәк: берләшергә, +Кузгалырга кирәк ил белән! +Торгынлыкны тәүдә җиңү кирәк. - +Фидаилар кирәк илкүләм!.. +...Кирәк! Кирәк!.. +Җиңелмәскә кирәк! +Көрәш кирәк җиңү килгәнче! +Авылкүләм, +Кала, +Илкүләмдә +"Җиңдек!" диеп байрак элгәнче!.. +Килеп туган шартлар аңардан "Болгар"дагы Тукай спартанлыгын таләп итә. Үзе әйтмешли, ул "нәкъ Тукайча яши": бернәрсә юк артык теләгән. Нәкъ Тукайга капкан шигъри ялкын хәзер минем җанны биләгән", - ди шагыйрь, горурланып. Әмма кичәге "сәвит гостинкасы"нда гына яшәп, Апуш булып буламы? Ул совет заманнарында биләнгән рухи пәрәвездән арынырга тырыша-тырышуын, әмма "яңа капитализм"ны да кабул итә алмый. "...Эх! Картлар йорты да булмаячак. / Илбашыннан "добро" көтәләр... / Карт-корылар чөнки / Пенсиягә чыкканчы ук үлеп бетәләр..." Чакырулар арасында аптыраган шагыйрь, алтмышынчы еллар уртасындагы Р.Фәйзуллинны кабатлап: "Көрәшчеләр булыйк! - дип оран салып карый. - Әхлаксызлык / Үлгәннәрдән йөрү үч алып... / Юлбашчылар табалмаган юлны / Без табарга тиеш: / Без - халык!" +Меңләгән милләтләр белән чуарланган кешелек картасының мәдәниятмәгърифәттән башка алга тәрәккый итә алмаячагына тагын бер тапкыр ышана. Шушы юлда тагын да табышлар табуына куанып та өлгермәстән, яңа югалтулар, яңа әрнүләр кичерә: +Авырлыкны җырлар җиңеләйткән! +Яшәмәдек без дә җырларсыз! +Лениннарсыз яшәп була... Булмый +Сәйдәшләрсез, Гафуриларсыз!.. +Салават кардәшем теләсә нинди тарихи борылыштан халкын эзли. Халкында халкын тапмаган очракларын да яшерми. Ул бүгенге "даһилар" кылган хаталарны безнең үзебезгә төзәтергә кирәк булачагын тәсдыйклый. Менә шушы төштә көрәшчеләр темасы тагын да куера. "Кремльдә ятып уйлансак та, / Бу чарабыз - / Соңгы чарабыз: / Киләчәккә борылып карый-карый, / Үткәннәргә китеп барабыз..." +Шагыйрь милләткә рухи-рухани ит кундырмаган, киресенчә, тәнне генә түгел, җанны да талаган коры сәясәттән арый-талчыга. Ул кешенең камиллеген гармониядә, эстетик матурлыкта, ягъни шуларның мохиди чыганагы булган мәхәббәттән эзли. Идеалын тапмаганлыктан, нишләргә дә белмичә, табигатьтән - мәхәббәткә, мәхәббәттән табигатькә кайта. Бу яктан караганда, аның "Ат башы кадәр алтын" дигән якты этюды аеруча игътибарга лаек. Беренче карашка ул артык "шәхси безделушка" кебек. Юк, җәмәгать. Мәхәббәт туры юллардан түгел, тугры юллардан йөри. Сез уйлап кына карагыз, җир йөзендә яшәгән миллиардларның тормышы, мәхәббәте һәм нәфрәте - гомумән, бәхет чыганагы артык "шәхси вакланулар"дан тормыймыни? Аларны шулар коткармыймыни? Яшәүгә дәрт бирмимени? Кыскасы, шигырьдә ирегет сөйгәне алдына, ул кушкач, "ат башы кадәр алтын" кайтарып куя. Бүлмә якты нурга тула. Алиһә булдыклы егетен мактый. Кояш та байый. Төн җитә. "Хезмәтеңә күпме алтын бирим соң сиңа ватып?" - дип сорый кыз. Җавап, әлбәттә, бик гади: бер генә тапкыр елмай! Әмма кызның ватып бирергә дигән алтыны теге "ат башы кадәр алтын"нан кыйммәтрәк булып чыга: +- Хак сорый белдең, егет! - дип +Елмайган-көлгән булдың. +- Ат башы кадәр алтының +Кирәкми! - дигән булдың... +Көнчыгыш әкиятләреннән безгә килгән мондый матур сүз уйнату күз уйнатуга гына кайтып калмый, әлбәттә, ә бәлки ике яшь йөрәкнең сөю тантанасына әверелә. Бәхетле булу өчен адәмзатка күп кирәкме? +Озакламый таң сызыла... +Алтын... ни пычагыма?.. +Сары толымнарың сүтеп +Сарылдың кочагыма... +Хас әкияттәге сыман: +Чәчләрең сары ялкын... +Бөтен дөньям нурга чумды, +Кочагым тулы алтын!.. +Шагыйрь сүз белән менә шундый алхимик реакцияләр үткәрү могҗизасына ия. Мәхәббәтне табуы гына авыр, югалтуы бик җиңел. Яр сайлау да гармун сайлау гына түгел шул. Мин Салаватның оста гармунчы икәнлеген белә идем. Мәхәббәте белән ант итеп әйткәч кенә, мин гармунның аның үзенә язмышташ икәнлеген белдем: "Сайлап-сайлап-сайлап сөйгән яр да / Гомерлеккә насыйп булмады... / Яшьлек узгач, килеп: "Гафу ит!" - дип, / Гармуныма ятып елады..." +Салават Рәхмәтулланың безгә тәкъдим иткән шигъри бүләкләре болар белән генә чикләнми. Алар шактый. Әле без белмәгәннәре дә бардыр. Әмма биш йөз битлек китапка кергән шигырьләрнең тематик ракурсы, минемчә, укучыга шушы киселештә ачыла. Әлбәттә, бүләкләр булган җирдә теләкләр дә бар. Шагыйрьгә андый теләкләр миндә дә бар. Поэма жанрын акламаган озын шигырьләрне поэма атамасы астында китапка кертмәс идем. Җыентыкны төзүче таләпчәнрәк күзлектән төзегән хәлдә, анда авторның бигрәк тә соңгы елларда язган "Сигезьюллыклар"ында, "Кыска шигырьләр"ендәге кабатланулар да биредә урын алмаган булыр иде. Аннан, яшермим, китапның башыннан азагына кадәр кансырап торган бөеклеккә ашкыну, шундый ук бөеклекне башкаларга тарату темасы да, гомумән алганда, бүгенге татар шигъриятенә яңа төсләр, яңа аһәңнәр өсти торган күркәм китапның бәясен бераз киметә кебек. +Айдар ХӘЛИМ "КУРИЛКА-КУХНЯЛАРДА"Н - +КИҢ ӘДӘБИ МӘЙДАНГА! +МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА аралыгындагы хатлары өйрәнелеп, 4 томлык итеп бастырып чыгарылды . Алдагы ике том 1986-2002 еллардагы хатларга һәм истәлекләргә нигезләнеп бастыралачак. +Халык язучысы А.Гыйләҗевнең шәхси архивында З.Зәйнуллин белән булган мөнәсәбәтләргә ачыклык кертерлек шактый гына хат нөсхәләре саклана (19 данә). Алар арасында З.Зәйнуллинга адресланганнары да (6 данә), аның исеме аталганнары да, аның биографиясендәге фактлар кергәне дә (13 данә) бар. +Язучының архивында Ф.Миңнуллинга, Р.Низамиевка (25 март, 1986 ел), М.Хуҗинга (31 март, 1986 ел), А.Литвинга (4 апрель, 1986 ел) язылган һәм сакланган хатларда А.Гыйләҗевнең "Балтыйк буе татары"на мөнәсәбәтен чагылдыра. Ф.Миңнуллинга язылган хат рецензияне хәтерләтә: +"Фәрваз! Ригадан мине Зәки Зәйнуллин эзләп тапты һәм ике повестеның кулъязмасын калдырды. Икесен дә укып чыктым. Икесен дә калдыруы ярады, әгәр берсен, беренчесен генә укысам, Зәки хакында фикер төгәл үк булмас иде. Хәзер авыз ачып фикер йөртеп була. Беренче повесть миңа искиткеч ошады. (Минем мавыгып китә торган гадәтне беләсең!) Урыны белән көлә-көлә, урыны белән күз яшьләремне агызып, яратып, сокланып укыдым. +Безнең прозага, беренче нәүбәттә, минем үземә, ни җитми? Татарлык, миллилек. Татар милләт буларак үзе дә таркау, без аны белмибез диярлек, җирле гореф-гадәтләрне, тел үзенчәлекләрен белмәгәнгә, без ниндидер уртача, тасланган, шомарган, һәркайда да ярый торган, шактый төссез вәкилләрне язабыз. Минем үземә керәшен авылында яшәү, анда үсү комачаулый, сизәм. Мөхәммәт Мәһдиевкә мин ни өчен сокланып һәм көнләшеп карыйм: ул татар дөньясын безнең барыбыздан да ныграк тоя. Белә, димим, тоя, язучы өчен халыкны белү генә бик аз, ул аны җанының бөтен күзәнәкләре белән тоярга тиеш. Мөхәммәттә ул бар, әйтик "Торналар төшкән җирдә" романындагы аерым-аерым кешеләр - татар дөньясында гына була торган, татар җирлегендә генә чәчәк ата алырлык, "нәкъ безнеңчә милли моңлы" кешеләр. "Әйа, агач, яшең күпме?", "Төлке уйный торган орлар бар" һ.б. бүлекләр - татар җанына үтеп керә алган тиңсез бүлекләр... +Милли әдәбият кенә яши ала, чөнки әдәбиятны яшәтә ала торган уңдырышлы җир - милләт, үз милләте, үз укучысы, сәнгать әсәрләрен алтын вә башка кыйммәтләр белән "тәэмин итеп торучы" халкы булмаса, әдәбият яшәми, сүнә, тарая, пыскый. Татарның чын, үз язучылары булмаганга, минем җаным гел җылый, үртәлә, без халкыбызны ярым-йорты гына беләбез. Ярым-йорты гына!.. Һәм Зәки Зәйнуллинның "Үрләр аша" повесте, минемчә, татар җирлегендә яралган энҗе бөртеге. Повесть гадәти, традицион сюжетка корылса да, әле анда тел ягын байтак карыйсы булса да, гаҗәеп кешеләр белән, ихлас күңелле татарлар белән, аларның гаҗәеп җаннары белән мул тутырылган әсәр! Автор милли чын хисләр белән мул сугарылган төбәктә, шундый авылда яшәгән булса кирәк, ул бик күпне, гадилектәге бөеклекне, бөеклектәге гадилекне төшенеп алган һәм түкми-чәчми безгә китереп тапшырган. Кемне генә телгә алмасын, әсәрдә персонажлар шактый ишле, кемне генә вакыйгаларга ялгамасын, алар бер булып, бөтен булып күз алдына килеп басалар. Фурман тартып, тыр-тыр таудан төшеп килүче татар авылы хатыннары бөек җаннар булып бәгырьне телгәли, аларга теләктәшлектән җан яна! Тора-бара телендәге инверсияләр муллыгына да күнегә башлыйсың, башкасына да. Зәки Зәйнуллин теле - без инде белеп оныткан, ләкин туган телебезнең гүзәллеген саклый алган чын тел, саф тел, татар халкы теле. Китап булып чыга калса, бу повестьны бик сак редакцияләргә кирәк, алмаздан бриллиант ясагандагы кебек белеп эш йөртергә, ялгыш-молгыш үзебез хәзер сөйләшә торган корама телдән сакланырга кирәк! +Инде алты хатын белән, аларның ирләре, тамырлары белән танышып беткәч, повестька тагын ике бөек зат килеп керә: Нурислам белән Фатыйма әби. Автор шушы ике кешене тасвирлаганда, шулкадәр җылы сүзләр тапкан ки, ирексездән: "Менә бит татарлар нинди булган, нинди изге җаннар!" - дип җылап җибәрәсең... Хәзер безнең кешеләрдә андый мөнәсәбәтләр юк, алар югалды. Аларны без киләчәк өчен сәнгать әсәрләрендә генә беркетеп кала алабыз. Кирәк тә. 89нчы биттә Вагыйз кире белән аның хатыны Бибигайшә катына беренче тапкыр оныклары кайткан чак тасвирлана. Оныгын күргәч, каты күңелле Вагыйз калтай сәке йөзлегенә утырып җылап җибәрә. +"Бибигайшә түти дә йомшап китте. Лышык-лышык танавын тарткалап, чыкмаган яшьләрен сөрткәләп, картының тула оегы өстеннән бәйләнгән чабата киндерәсенең очын эзләде". Күз алдына килә дә куя! Әсәрдә тапкыр сүзләр, уңышлы кушаматлар, гыйбарәләр искиткеч урынлы, ырымы-ырымга берегеп ятканнар... +Икенче повесть таркау, йомшак, авторның фикере һәм максаты ачыкланмаган, тема табылмаган. Димәк, Зәки Зәйнуллинга әле үз хезмәтенең эчтәлеге турында бик нык уйланырга кирәк. +Әлбәттә, беренче повесть зур түгел, биш табаклар чамасы. Әллә шуны аерым китап итеп чыгару турында уйлашасызмы? Кулъязма сиңа да кергән дип әйтте, әгәр шулай икән, менә минем фикерем: "Үрләр аша"ны яхшы кереш сүз белән бастырып чыгарасы иде!" +1986 елның 25 мартында Р.Низамиевка язылган хатында "Үрләр аша" повестен "Казан утлары" журналында бастыру кирәклеге турында яза һәм редактура вакытында текстның милли үзенчәлеген сакларга өнди: "Повестен бик дулкынланып, сөенә-сөенә, сокланып, кызыгып, гаҗәпләнеп укыдым. Әле татарның мондый теле дә, мондый кешеләре дә сакланып калган икән!" +М.Хуҗинга адресланган хатта әдәбиятка аяк баса башлаучы әдипнең повестена карата шактый сак бәягә тап булабыз: +"Зәки Зәйнуллин килеп чыкты. Ике повесть алып килгән. Укыдым. Чакырдым. Тагын бер кочак әсәрләр - пьеса, хикәяләр һ.б.ларын китергән. Хикәяләре үзенчәлекле. Гомумән, бу иптәш халыктан читтә, урыс-улак арасында йөреп, консервациядә калган ахрысы... Укыдым да күптән түгел генә журналларның берсендә күзгә ташланган фикер күңелгә килде...[...] +Зәки Зәйнуллинны гениаль дип әйтергә җыенмыйм, мәгәр бу кешедә табигый тел, халык җаны, чын татар халык вәкилләре бар. "Үрләр аша" повестен сокланып, көлә-көлә, моңлана-моңлана укыдым. Нишләп моңарчы басылмаган ул? Кайда яткан? Зәки турында без синең белән ничектер сөйләшкән идек инде, аның миңа бер хаты да килгән иде. Ул кешегә ашыгыч ярдәм кирәк. Сак ярдәм, акыллы ярдәм. Яза-яза, ә әсәрләре өстендә эшли белми. Теле гүзәл, әмма шапшак. Уйлары кызык, әмма чуалчык. Үзенчәлеген саклаган хәлдә бу кешене аз-маз эшкә өйрәтеп, таләпчәнлекне киметмичә, бераз дөньяга чыгарасы иде бит! Мин Фәрвазга да, Рашат Низамиевка да хат яздым, кайткач һәммәсен ачыкларга тырышырмын". +Тарихчы А.Л.Литвинга 1986 елның 4 апрелендә язылган хатта З.Зәйнуллин белән танышу турында А.Гыйләҗев шатланып яза: "Здесь я встретился с интересным человеком, полковником, доктором технических наук, преподавателем военной какойто школы, Заки Зайнуллиным, татарином из Башкирии. Любопытный человек, много знает, много видел, живой в разговоре, с прекрасной памятью... Хорошие люди - счастье, утверждает Селимович, не верить ему у нас нет права". +А.Гыйләҗев 1987 елның 25 августында язылган хатында әдәбият мәйданында яңа язучы пәйда булуга чын күңелдән сөенә, З.Зәйнуллинның үзгәртеп кору дулкынында үз сүзен әйтүенә ышаныч баглый: +"Әдәбиятыбыз хәзерендә бик сыек, күренеп торган яшьләр юк чамасында, ә заман бик кызыклы! Хәзер дә язып калмасаң, тагын кайчан язарсың? Үзгәреш безнең өчен бераз соңрак башланды, нишлисең, йөгереп китәр идем, аякларның хәле чамалы..." +А.Гыйләҗевнең З.Зәйнуллин кулъязмаларын халыкка күрсәтү белән дә шөгыльләнүе күренә: Ф.Миңнуллин, Г.Шәрәфетдинов белән булган аралашу шуны дәлилли. Әдипнең бу омтылышын Ф.Миңнуллин гына түгел, Ш.Рәкыйпов та ассызыклый: "Ярый, бүгенге журналда, союзда, нәшриятта сиңа яхшы караш тудыра ала торган Аяз абыең, Фәрваз, Шамилләр бар". Шуның нәтиҗәсе буларак, авторның "Үрләр аша" исемле беренче повесте "Казан утлары" битләрендә дөнья күрә. Күп тә үтми, 198814 , 198915 елларда З.Зәйнуллин әсәрләре Татарстан китап нәшриятының планына да кертелә. А.Гыйләҗев повестьның беренче өлешенә кереш сүз язарга, автор иҗатына хәерхаһлык белдерергә җыена. Нәтиҗәдә, әсәр "Казан утлары"нда басылып чыга (№10, 1987). +А.Гыйләҗевнең 1987 елның 3 октябрендә язылган хаты киңәш рәвешендә: ул яшь язучыга М.Әгъләмовның үзенчәлекле иҗатына игътибар итүенә, аеруча андагы тирән милли рухны аңлавына басым ясый. Шул юл белән З.Зәйнуллинның язучылык осталыгын, тирән милли эчтәлекле үткен сүз әйтүен тели: "Әле китапларың чыкмаган хәлдә борыныңны җилгә тотасың, бер-бер артлы китапларың чыкса, син нишләрсең?! Ә китапларың чыга, 88дә, 89да татар әдәбиятында яңа бер исем ныгып калачак. Тик ул "исем" "әйдә!" дигәннең кодагые булып, теләсә кемгә баш биреп яшәмәсен иде! Хәзерге армия турында язарга син әзер түгел. Яздың, гомереңне бирдең, ни кырдың, синең эшкәртелмәгән кишәрлегең - Башкортстан татарлары! Сөр дә чәч шушы уңдырышлы кырны! Әгәр язучы үз төбәген тәүге адымнарыннан ук таба икән, бу аның бәхете. Синең кулыңда хәзинә - сыгылмалы, гүзәл телебез, хәтереңдә йөзләгән, меңләгән кызыклы шәхесләр, яз да яз!.. Татарча яза белүчеләр дефицитка әверелгәндә, син безнең өчен тере хәзинә!" +1987 елның 30 октябрендә язылган хатның эчтәлеге ике язучы арасындагы шактый тирән мөнәсәбәтләрне чагылдыра. З.Зәйнуллин, хәрби хезмәт карьерасын калдырып, язучылык эшенә күчү турында киңәш сорый. Тәҗрибәле әдип, тормыш шартларын тирән аңлап, З.Зәйнуллинга теләген ике елга кичектереп торырга куша . Үз фикерен, беренчедән, гаиләнең матди хәле авыраячагы белән, икенчедән, психологик халәткә йогынты ясавы белән аңлата (кинәт күчеш башлап язучыга да, аны чолгап алган гаилә әгъзаларына да тискәре йогынты ясарга мөмкин). Күрәсең, А.Гыйләҗев З.Зәйнуллинның ике елдан ТАССР Язучылар берлеге әгъзасы булып китүен күздә тоткандыр. Шуның өстәвенә А.Гыйләҗев З.Зәйнуллинга Литфонд аркылы юллама алу турында мөрәҗәгать итеп карый. Л.Лерон А.Гыйләҗевкә, З.Зәйнуллинның Язучылар берлеге әгъзасы түгеллеген искәртеп, бу үтенечне үтәр өчен мөмкинлекләр булмау хакында аңлатма бирә . +З.Зәйнуллинга А.Гыйләҗев әсәрләрнең аерым өлешләрен теркәп бару, аларның эчтәлеген төгәл күзаллау өчен "куен дәфтәре" башларга да киңәш итә: "Хәзерге армия турында минем язасым килми", дигәнсең. Ялгыш караш! Гәрчә мин моңарчы синеязмаскаүгетләп килдем, авылны, үзең тирәнтен белгәнне, яратканны яз, дидем. Чөнки ачы тәҗрибәне күрдек: син армия хакында язарга әле әзер түгел, әлегә син ул темага керерлек дәрәҗәдә өлгермәгәнсең. Тора-бара армия турында да язачаксың, язарга кирәк тә. Ләкин курка-поса түгел, үзең татыганны, үзең әрнегәнне, күңелең аша үткәргәнне язарлык дәрәҗәгә җиткәч язарсың. Ул тема синнән качмас. Качарга да ярамый, син армиягә гомереңне биргәнсең, ул, һичшиксез, татар әдәбиятында чагылыш табарга тиеш. Аның эскизларын хәзер үк әзерләргә, куен дәфтәрендә теркәп барырга кирәк. Нигә татарлардан беренче генерал-полковник хакында "Азат хатын" журналында җыйнак кына, әмма бик төпле, фикерле очерк бастырмаска?.. Бер атка ел да атланып, Сабан туенда, бәйгеләрдә гел-гел җиңәрмен дип уйлама. Эстәрлебаш тарихы, вакыйгалары, кыйссалары ялыктыра башласа, аш төрләндереп алырсың. [...] Рух яңалык тели, язучы каләме төрле кырны күтәреп, сөреп-сукалап шомара, син "аны язмам, моны язмам!" дип +телендә. соңгы антыңны әйтергә ашыкма, түз, килер, тулыр, син ак белән караны аера башларсың, язылыр". Сүз уңаеннан, З.Зәйнуллин тәҗрибәле язучының киңәшләрен истә тоткан булса кирәк. Аның тормыш сәхифәләренә караганда, язганнары арасында балалык хатирәләренә багышланган әсәрләр генә түгел, хәрби тематика да киң чагылыш таба. Язучы каләменнән бер-бер артлы "Полковникны озату" (1991), "Ракета училищесы" (1997), "Атом полигоны" (1998), "Ил-28" (2001) әсәрләре төшә. +А.Гыйләҗев, З.Зәйнуллинның беренче повесте басылуга аеруча шатланып: "Да-а, брат, "Казан утлары"ның 10нчы саны килгәндә, синең янда буласы иде. Ничек кабул итәрсең икән? Ничек? Зур журналда олы әсәр бастыру сөенеч, әлбәттә. Сөенечеңнән очып кына китмә, синдә аз-маз бүтәннәргә кимсетеп карау бар, шул җөмләдән минем әсәрләргә дә әче-әче бәяләрне җибәрәсең. Шулай булып кал, ләкин беренче уңыш - соңгы уңыш түгел. Үсәргә кирәк, үсәргә!.. Осталык тәҗрибә белән килә. Кыюлыкка үз-үзеңне җиңеп ирешәсең..." - дип яза. +А.Гыйләҗев 1988 елның 21 гыйнварында язган хатында З.Зәйнуллинның икенче повестеның ни дәрәҗәдә язылуы белән кызыксына, шулай ук аның татар әдәбияты тарихындагы үзенчәлекле урыны турында уйлана: "Капчыгың тыгыз тутырылган, анда безгә бик кирәк мәгънәле нәрсәләр күп, син саранланмыйча гына, төбенә кадәр селкеп, бар булганын халыкка кайтарып бир инде! [...] Башкорт кул астына эләккән татарларның язмышы, гореф-гадәтләре, яшәеше хакында үтемле, мәгънәле һәм эчтәлекле әсәрләр бик кирәк! Һай, сезнең якларда нинди хәзинәләр ятмыйдыр әле! Аларны синнән башка кем яза алсын?! Синнән соң туган татарлар чын татарлар түгел инде алар, хөрлек юк аларда, милли горурлык хисе тоныкланган. Без хәзер кешеләрдә кешелек хисе, горурлык, гражданлык тойгылары тәрбияләргә телибез. Милли хис - әгәр ул бүтән милләтләрне кардәш дип карый ала икән - бөек, тәрбияви хис..." Шунда ук А.Гыйләҗев Башкортстанда яшәүче татарлар турында чын күңелдән кайгыртучанлыгын да белдерә. +1988 елның 7 августында А.Гыйләҗев З.Зәйнуллин белән заман турындагы хәвефле фикерләре белән уртаклаша . Аны татар халкы, татар теле, милли белем бирү мәсьәләләре борчый. А.Гыйләҗев КПССның ХIХ партконференциясендә Татарстан обкомының беренче секретаре Г.Усмановның Б.Ельцинга каршы булган чыгышын хупламый. Язучы әлеге чыгыш ТАССР язмышына тискәре тәэсир ясар дип борчылуын З.Зәйнуллинга белдерә. +А.Гыйләҗев архивында З.Зәйнуллинга адресланып җибәрелми калган хатта әдип татар язучысы алдында торган бурычлар турында фикер йөртә. А.Гыйләҗев ике төшенчәне төгәл аерып кую турында уйлана: "татар язучысы" һәм "Татарстан язучысы". Татар язучысын ул "Илче" дип атый. Шундый миссияне, аның фикеренчә, үз вакытында Г.Тукай, С.Сәйдәшев һәм ХХ гасырның икенче яртысында җырчы И.Шакиров кына үти алган. А.Гыйләҗев борчылып үз замандашлары турында уйлана: "Без, асылда, татар язучылары түгел, Татарстан язучылары гына. Моны аңлау безнең күңелләргә тарлык, курку, ярарга тырышу өстәмимени?! Талант иясе, чын язучы үз халкының тулы хокуклы һәм гадәттән тыш вәкаләтле Илчесе ул, шулай булмаганда аның бөтен барлыгына ясалмалык өретелгән була. Без барыбыз да ясалмалар, чыннар түгел әлегә". +Классик язучы үзенең шәхси язмышы мисалында рухи һәм иҗади ирексезлек фаҗигасенең сәбәпләрен эзли: "Мин дә үз чорымның җимеше түгелмени?.. Берара мин проза язмый тордым, пьесалар куйдырдым, әдәби эшкәртү дигән нәмәрсә белән акча төшереп алдым, димәк, шабашкага йөрдем... Моны мин сизеп, һәлакәтле юл икәнен ачынып-белеп тордым. Әмма кыланырга да теләгем булмады, чынлыкны язарга йөрәгем җитмәде... Чынлык тирәсендә кырын-кырын карап йөргән чаклар иде бу! +Тәмамланмаган хат. +МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА аклану. Сабан туе үткәннән соң, син ун батырны егып салсаң да, син - Сабан туе батыры түгел инде, тәк себе..." +Үзгәртеп кору чорында татар һәм латыш халыкларының тормышы турында уйланганда, язучы шундый нәтиҗәгә килә: татарларның союзный республика статусыннан мәхрүм ителүе аркасында халыкның рухи халәтенә зыян салына. Татарларга оешканлык җитми, дип яза А.Гыйләҗев. "Уфадагы очрашуларда Әмирхан Еники болай дип белдерде: "Безне, татарларны, илдә җиде миллион дип саныйлар. Кызганычка каршы, шул җиде миллионлы халыкны сизмибез, без җиде миллионлы халык вәкилләре түгел". Әрнеп әйтелгән бу сүзләрне мин бик күптәннән кабатлап киләм. Әмирхан аганың фикере, аның шушы уйга килүе кыйммәт!" +А.Гыйләҗев архивындагы хатлар арасында З.Зәйнуллинга адресланмаган, ә бары тик аның иҗатын бәяләп язылганнары да бар. "Казан утлары" журналына язылган хатта язучының "Сугыш алды балалары" повестена тәнкыйди фикерләр дә очрый. А.Гыйләҗев түземсезлек белән көткән әсәре турында үзенең гайрәте чигүен дә яшереп кала алмый. Ләкин рецензиядә әсәрне бастыру кирәген искәртә. З.Зәйнуллинны язучы буларак югалтырга ярамый, дип фикере белән уртаклаша" . +Татар әдәбияты классигының сынаулы карашыннан З.Зәйнуллинга хас тәкәбберлек, үҗәтлек, үз-үзен ярату кебек сыйфатлар да читтә калмаган. А.Гыйләҗев язучыга аталарча якын итеп киңәш бирә, аның үз өстендә күп эшләргә кирәклеген ассызыклый. "Идел" журналының мөхәррире М.Галиевка юллаган хатында әдип З.Зәйнуллинның "Полковникны озату" әсәрендәге кайбер урыннарны кыскартырга киңәш итә: "Зәки Зәйнуллин язмаларында үзен бүтән кешеләрдән мактаткан өлешләрен чак кына кыскартырга да кирәк иде! Оста кеше, каһәр, утны җиде кат җир астыннан йөртә белә, аның кыланмышларында байтак уңай якларны белгән хәлдә, татарның мактанчыклыгы тагын бер тел аркылы ачылган. Әгәр аның кылган эшләре Латвиядагы милли хәрәкәткә анык ярдәм китерсә, язмалар безнең файдага". +Шул рәвешле, А.Гыйләҗев хатларында З.Зәйнуллинга һәм аның иҗатына карата ярдәм кулы сузу, ихтирамлы мөнәсәбәт сизелә. Аңа адресланган хатларында А.Гыйләҗев аерым үзенчәлекле сыйфатларга ия, игътибарлы, кайгыртучан, бастырып чыгарырга ярдәм итүче, таләпчән остаз, яшь авторның уңышларына куанучы, тәнкыйтьләүче кеше булып күз алдына килеп баса. +Язучының эпистоляр мирасының бер катламында З.Зәйнуллинның милли-азатлык хәрәкәтендә катнашуына урын бирелә. Аларда татар язучысы латышларның азатлык хәрәкәтендәге уңышлары белән тирәнтен кызыксына. А.Гыйләҗев татарларның 1990 еллардагы милли-азатлык хәрәкәтен дә күзәтеп барган. Үзе читтәрәк торуны хуп күреп, төп миссиясе иҗат булуын ассызыклый. Зәки Зәйнуллин милли-азатлык хәрәкәтенең үзәк көченә (лидерына) әйләнгәч, А.Гыйләҗев 1991 елның 4 ноябрендә язган хатында, шомланып, бу лидерлар фаҗигагә китермәсләр микән, дип шикләнә . Бу хакта ул 19911992 елларда Н.Гыйләҗевага, М.Мәһдиевкә язган хатларында да әйтә. Р.Низамиевка юлланган хатында әдип полковникның иҗтимагый эшчәнлегенә кискен тәнкыйтен белдерә . 1994 елның 27 апрелендәге көндәлектәге язма да шул рухта. +А.Гыйләҗевнең З.Зәйнуллинның иҗтимагый эшчәнлеген мактавын 1997 елның 17 мартында Марат Әмирхан юбилее уңаеннан язылган мәкаләсендә күрәбез". 26 Шунда ук. 27 Шунда ук. 28 А.Гыйләҗевнең "Казан утлары" редакциясенә 1990 елның 11 июнендә язган хаты. - Казан. - 3 кәгазь. +Татар телендә. 29 А.Гыйләҗевнең З.Зәйнуллинга 1987 елның 30 октябрендә язган хаты. - Пицунда. - 2 кәгазь. Татар +телендә. - 1нче кәгазь. 30 А.Гыйләҗевнең М.Галиевка 1991 елның 17 августында язган хаты. - Казан. - 4 кәгазь. Татар телендә. +- 2нче кәгазь. 31 А.Гыйләҗевнең Н.Гыйләҗевага 1991 елның 4 ноябрендә язган хаты. - Казан. - 7 кәгазь. Татар телендә. +- 4нче кәгазь. 32 А.Гыйләҗевнең Н.Гыйләҗевага 1991 елның 19 ноябрендә язган хаты. - Казан. - 3 кәгазь. Татар телендә. +- 3нче кәгазь; А.Гыйләҗевнең М.Мәһдиевкә 1992 елның 16 февралендә язган хаты. - Казан. - 9 кәгазь. +З.Зәйнуллин китабында күзгә ташланган төгәлсезлекләр: +1) 71нче бит: "1987 ел. Март ае. Рига". +А.Гыйләҗев Дубултыда 1986 елда ял итә. З.Зәйнуллин белән шул елның мартында таныша. Бу вакыйга турында Ф.Миңнуллинга, Р.Низамиевка (25 март, 1986 ел), М.Хуҗинга (31 март, 1986 ел), А.Литвинга (4 апрель, 1986 ел) яза. +2) 79нчы бит: "1990 елның февраль ае иде бугай. "Казан утлары" журналында берничә ай инде минем "Галимулла бабай күгәрченнәре" исемле повесть ята [...]". Т.Әйди З.Зәйнуллинга А.Гыйләҗев язган рецензияне укырга бирә. 82нче бит: "Башта азагын, имзасы кемнеке икәнне карыйм: "Аяз Гыйләҗев. 15 гыйнвар, 1991 ел". +З.Зәйнуллин 1990 елда 1991 елда язылган документны укыган булып чыга!!! А.Гыйләҗев архивында 1990 елның 11 июнендә язылган рецензиясе бар: +" июнь, 1990 ел. +"Казан утлары" редакциясе түрендә утыручы мөхтәрәм егетләргә. +Нигә без шундый тарау? Таркау? Хәтерсез һәм көчсез?!. +Моннан берничә еллар элек Дубулты иҗат йортында яшәгәндә, Ригадан мине эзләп бер полковник килеп керде. Ил агасы диярлек адәм, затлы, сүзе көчкә ия, үзе миңа фикердәш тә булып чыкты... Яза, имеш. Повестен, хикәяләрен, пьесаларын калдырып китте. Гадәтемчә, һәр яңа каләм тибрәтүчегә комарланып ташландым, әсәрләрен тиз арада сөреп чыктым. "Үрләр аша" повестен тиз-тиз "Казан утлары"на тәкъдим иттем, нәшриятка хәбәр салдым. Ул анда да басылды. Егет дигәнем кеше җиленә тиз бил бөгә икән! Һич ярамаган эшкә ябышты, Әфганстан турында хикәяләр язды, дөреслектән, хак сүздән бик читкә китеп, бүгенге заман армиябез хакында повесть язарга тотынды. +"Сугыш алды малайлары" әсәренең берничә хикәясен дә шул чакта ук укып сокланган идем! Һәм очрашкан саен, хат алышкан саен, мин Зәкине җилкендереп, дәртләндереп килдем. "Кайчан тәмамлыйсың инде әсәреңне?" дип җелегенә төштем... Язу-язмау һәркемнең үз эше, алай да талантлы татар баласыннан эш барышын сорарга минем хакым булгандыр лабаса? +Берзаман Балтыйк буе татарлары калкып чыга башлагач, Зәки Зәйнуллин кан кардәшләребезне туплаган, латышлар белән арадашлыкны ныгыткан дигән хәбәрләр, имеш-мимешләргә тоташып, безнең сагая башлаган колакларга да килеп иреште. Афәрин! Бирсен Ходай, безнең милләт эшчән егетләргә бик мохтаҗ, дип мин Зәкидән зур эшләр көттем. Вакыт үтә торды, мин һаман сугыш алды малайлары белән очрашырга ашкынам, берзаман, "Зәки Зәйнуллин югалган!" дигән хәвефле хәбәр таралды. Мин борчылам, мин көяләнәм, Зәкинең эш урыны урыслары егетне чәйнәп ташларга җыеналар дигән хәбәр дә ишетелгән иде, мөгаен, шулайдыр, шул шовинистлар кабып йотканнардыр кадерле кардәшемне, дип ут йотам... +Телефоннан кат-кат Ригага шалтыратам, дус-ишләрдән белешәм... Гаип булды егет, суга батты... Фәрваз Миңнуллин янына кереп хәсрәтемне уртаклашам, һәр әңгәмәбезне "Сугыш алды малайлары"н жәлләп тәмамлыйм. Бервакыт яңа хәбәр колагыма чалына: югалмаган икән Зәки Зәйнуллин, җир дә йотмаган аны, аю да ашамаган (аерылса да!), монда, үзебезнең Казанда яшь кәләшләр табып, гыйшыкгашрәт күреп көн үткәрә икән. Качкан Ригадан, эзен суыткан... +Шаккаттым, эчемә ут төште. Әле кайчан гына янымда юргалап йөргән, Переделкинога бер ярты спирт кыстырып килгән, бал авызлы, тәмле телле егетем... шунда, яныбызда булып, миңа ник бер хәбәр салсын! Фикердәш уены уйнаган идек ич, бер казаннан аш ашадык... Димәк, сукмакның баш өлешендә мин аңа кирәккәнмен +МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА икән... Миңа теләктәш булып, милләт, халкыбыз, дип сайрашып утырулар һәммәсе күз буяу булган икән... +Ниһаять, "Сугыш алды малайлары" кулымда. Көткән әсәрем, өметем, Зәкинең зарыктырган адымы... +Нинди авыр уйлар йөгәнләгәндер егетне соңгы елларда, белмим. Нинди көрәш, каршылык кырларында ачы тирен түккәндер. Балтыйк буе шовинистлары белән сугышып кашын канаткандырмы... Белмим, әйтә алмыйм. Билгесез. Әмма "Үрләр аша" белән татар халкы алдына чыгып киң күкрәген ачкан егет өчен бу әсәр - үтелгән юллар, җырланган җыр... Сугыш алды елларында татарлар чүпрәк-ситсы почкакларын җыеп барып, шакмаклы өй паласы-җәймә тегәләр иде. Безнең әни зур сандык өстенә җәяр өчен андый җәймә-паласларны байтак текте. Почкак-җәймә матур, чуар! Ярлы татар өенә килешеп тора. Әгәр дөньяда затлы Иран келәмнәре барын белмәсәң, тарихлары китапларга теркәлгән гобеленнар турында укымасаң, ярап тора. Почкак палас та сандык калайларының күгәреп, калшая башлавын яшерә ала!.. Ләкин почкак паласның гомере кыска! Нуры ишек катыннан үтми! Татар йөрәкле, телле-тешле, таза хәтерле, йөзләрчә, меңнәрчә юлдашларының холкын, гореф-гадәтләрен хәтер сандыгында бикләп асраучы замандашым тугры Зәкидән мин күбрәк көткән идем. Беренче өлеш искиткеч шәп! Малайлар, аларның кәртечкәгә төшү мизгелләре, бәрәңге утаулар, авыл халкының һушын алган мәзәк тамашалар безнең күңелне умырып алалар да... әллә кайларга илтеп җиткергәндәй булалар. Кызганычка каршы, тора-бара бу җылы өметләр суына, чиерый, фикер өстенә боз ката, боз тушлый, катлы-катлыга әйләнә, астагы агым сизелми, тына, үлә. Әсәр чуар-чабар почкаклардан тегелгән арзанлы паласка әйләнә... +Башкорт бабайга багышланган бүлек йомшак, авторның җорлыгы, тапкырлыгы, сүз хәрәкәте кими, ул сүз сөйләүгә күчә. Һәм, гомумән, соңгы бүлекләр, ау-сунар күренешләре сүлпән язылганнар. Дөрес, әсәр югары пафос, моңлы аккорд белән бетә... +Зәки - телнең хуҗасы, татар теленең пружинасын, сыгылмалы агышын үзенчә тоя! Ләкин 166 битлек кулъязмада укучыны тел белән генә юмалап, алдап булмый. Авторга ваем, гамь җитешми. Әле яңа гына Вахит Юнысовның Гыйрактан килгән язмаларын укый башладык. "Татарстан яшьләре" гәҗитендә. Вахит гарәп дөньясын ачам дип, нигездә, татар язмышына, милләтебезнең хәл-әхвәленә бәя ныгытып бара. Иншалла, алда да шул туры сызыгыннан тайпылмас. Зәки Зәйнуллин - һичшиксез, талантлы егетебез исә, бу әсәрендә әнә шул аерым манзараларны берләштерә торган уртак фикерне тапмаган. Әлбәттә, әсәрне басарга кирәк булыр, автор икеле-микеле чорны үтәр, гомерен хатын-кыз кыерлауга гына багышламас, элгәрге фикердәшләреннән йөз чөермәс, татар халкының хак улы булып үсәр. Егетне югалтасы килми, ярамый да!" +Бу хат өлешчә рецензия формасында язылган, өлешчә - З.Зәйнуллин шәхесенә караган фикердән тора. Иҗат мәсьәләсенә килгәндә, А.Гыйләҗев бик таләпчән булуын дәлилли. +Танылган җәмәгать эшлеклесе Ф.Сафиуллин "Кеме генә юк татарның?" кебек китапларның пәйда булу максатын шактый төгәл билгели: "Алдагы буыннарга адресланган ялган яла". Ул, шул рәвешле, З.Зәйнуллинның 1990 елларда татар милли иҗтимагый хәрәкәте турында язылган "Ачлык мәйданы" (2007) китабына бәя бирә. Ф.Сафиуллин роман авторын татар иҗтимагый хәрәкәте вәкилләрен пычратып күрсәтүдә һәм чынбарлыктагы вакыйгаларны бозып сурәтләүдә гаепли. Һәрхәлдә, ул ике фактны инкяр итә: +1) Татар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) гамәлгә куелу съезды алдыннан татар иҗтимагый хәрәкәтенең активистларын барлауга юнәлтелгән оештыру җыелышын үткәрү (16 февраль, 1989 ел). +Үз китабында З.Зәйнуллин түбәндәгечә яза: "Корылтай башланганчы ук килгән делегация җитәкчеләрен җыеп, Татарстандагы милләтпәрвәрләр белән таныштыру утырышын үткәрәләр. Башлап йөрүче Казан университетында тарих укытучы 36 А.Гыйләҗевнең "Казан утлары" редакциясенә 1990 елның 11 июнендә язган хаты. - Казан. - 3 кәгазь. +Татар телендә. 37 Сафиуллин Ф. За свободу и равноправие. Воспоминания, публицистика, интервью. - Казань: Жыен, +2016. - С.. "КУРИЛКА-КУХНЯЛАРДА"Н - КИҢ ӘДӘБИ МӘЙДАНГА! галим Марат Мөлеков икән. [...] Аның янында [...] сәяси запастагы полковник Фәндәс Сафиуллин..." +2) Рус авылларын кабат торгызырга өндәгән Ф.Сафиуллинның ТИҮнең беренче гамәлгә кую съездындагы чыгышында түбәндәге фикере яңгыраган, имеш: "Без, татарлар, эшчән халык, урыс авыллары бетмәсен өчен, безнең ярдәм кирәк аларга..." +"Зал ризасызлык белдереп гүли башлый. Яртылаш кычкырып әйтелгән сүзләр ишетелә". +Ф.Сафиуллин ТИҮнең 1989 елның 17-18 февралендә узган гамәлгә кую съездында чыгыш ясавын инкяр итә һәм залда русофоб идеяләр яңгырамаганын ассызыклый. "Татар иҗтимагый үзәгенең 1 нче съезды стенограммасы"на (1989 ел) игътибар итсәк, моңа ышану кыен түгел. +1991 елның 7 апрелендә узган митингта Ф.Сафиуллинның рус халкын Пасха бәйрәме белән тәбрикләргә өндәве мәзәкчел очракны хәтерләтә. Бу көнне (1991 ел, 20 май) Татарстан Республикасы халкының ТР Конституциясен кабул итү турындагы митингы уздырыла . Ф.Сафиуллин әлеге митингта бөтенләй чыгыш ясамавын һәм андый белдерү белән чыкмавын әйтә. +Гомумән, З.Зәйнуллинның "Ачлык мәйданы" романы (2007), "Кеме генә юк татарның?" хикәяләр җыентыгы (2016) татар иҗтимагый хәрәкәте һәм татар халкының иҗади интеллигенциясе вәкилләренең эшчәнлеген каралтып күрсәтүгә юнәлтелгән. Йомгак ясап әйткәндә, ТР Язучылар берлеге, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР халыкларының мәдәниятен һәм телләрен үстерү идарәсе һәм киң җәмәгатьчелек З.Зәйнуллинның "Кеме генә юк татарның?" (2016) дигән китабы турында үз сүзен әйтер. Татар мәдәниятен үстерүгә лаеклы өлеш керткән татар халкының күренекле улларын каралтырга юл куймас. Китапта тәкъдим ителгән материалларның, гомумән, инкяр ителүен таләп итәр дип ышанып каласы килә. +Батырларның батыр булганлыгы +Сугыш кырларында беленә, +Уңган кешеләрнең уңганлыгы +Эшкә килгән чакта күренә. +Бик күпләрнең, әйтик, кемлекләрен +Еллар буе белми барасың, +Кинәт, бер вакыйга уртасында күреп, +Аның кемлегенә хәйран каласың. +Һади Такташ 1930 елда бик дөрес сүзләр язып калдырган. +Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА, +филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты искәртеп бара. Олы тормыш юлының мәдәният дөньясына бәйле башланып китүе аңарда шәхес сыйфатларын уята, ул үзенең җәмгыятьтә урынын дөрес тоемлый башлый. Дөрес, мәдәният дөньясында Габделнур тыныч яши алмаячак, аңа дәрәҗәле дә, мактаулы да, акчалы да эш кирәк. Ә ул чорда мондый кешеләр - гадәттә, эшче сыйныфыннан. Габделнур да моңа тиз төшенеп өлгерә. Хәер, акыл бирүчеләре дә, юл күрсәтүчеләре дә бар! Алар - аның бәхетенә! Трилогиянең беренче китабында менә шул бәхет стихиясендә күңел канатларын киң ачып җәйрәгән Габделнур солдатка алына, матрос булып хезмәт итә. Әмма янгын сүндерүче матрос кына булуы күңелен кимсетә. Моның өчен хәсрәт чигүләре - болар әсәрдә психологик планда матур ачылган. Габделнурның егетлек күрсәтәсе килә. Аның мәдәнияткә хезмәт итү юлын сайламавы, тормышын үзгәртеп җибәрүе дә шуңарга бәйле. Ул, эшчеләр арасына китеп, "черек интеллигенция" вәкиле булудан котыла, бәхетен социалистик җәмгыятьнең авангард сыйныфы вәкиле булуда таба. Әмма, югары белем алу мәсьәләсендә, университетның нигәдер тарих бүлеген сайлый. Тагын да шул "черек интеллигент" хәленә кайтырга җыена түгелме соң? Армия хезмәтендә чагында партиягә кергән егет, әгәр дә тарих бүлеген дә бетерсә, әлбәттә, кимендә партком җитәкчеләреннән берсе булырга тиеш иде. Моңа комачаулаучылар да юк кебек. Йөргән кызлары да кемнәр бит әле: чибәрләрдән-чибәрләр, назлыларданназлылар! Азлармы ул чорда шуларның иркә кочагында гөл булып күтәрелеп үсеп чыкмады да илнең күген каплап торырлык мәһабәт имәнгә әверелмәде? "Олы юл да сикәлтәле"дә алар матур яктыртыла. Хәер, ул юл да тибрәтеп, йоклатып кына алып бармый, сикерткәләп тә куя, төшереп тә калдыргалый. Ныклап тотынуың мәслихәт! Габделнур да уйсыз-аңсыз егет түгел. Дөрес, ул кемнәргә тотынырга, үзен кайсы яктан күрсәтергә кирәклеген белә. Егет изге идеал өчен үзен корбан итә белә. Моны "корбан ителү" дип атау уңышлы түгел, анысы. Чөнки автор ул хакта сүз дә кузгатмый сыман. Әмма мондый адымга герой табигый рәвештә, әсәр вакыйгалары эчендә үзеннән-үзе бара. Хәер, башкача була да алмый. Әсәр тукымасында ул сурәтләр соралып тора. Тормышның үзен тасвирлаганда, автордан фәлсәфә кору таләп тә ителми. Болай да аңлашыла. Бөек максатлар шәхесләрне вак-эре дәрәҗәләргә корбан булудан саклый. Габделнурның да бөтен сыйфатлары шундый шәхес икәнлеге хакында сөйли. Әмма бөек максаты нидән гыйбарәт соң? Монысын бер-ике урында укучыга аңлатып китәргә дә мөмкин иде. Хәтта кирәк иде! Сурәтне ул тагын да конкретлаштырыр иде. Ә менә Габделнурның бәхетле гаилә корырга теләве моны аклый түгелме соң? Бик тартып-сузып кына. Санаулы хезмәт хакына риза булып, бөек эшләр башкарган артистларны, җырчыларны, галимнәрне, язучыларны азмы беләбез? Габделнур, бу яктан, ягъни иҗтимагый эш ягыннан, дивар газетасы чыгаручы буларак кына сурәтләнеп, укучы каршында әллә ни отмый. Аңлашыла ки, егеткә эшче булу тормышын көйләп җибәрү өчен генә кирәк. Тиздән ул бөек максатына хезмәт итүгә күчүе белән укучыда шәхесенә карата соклану хисләрен көчәйтергә тиеш иде. +Болай гына булса, барысы да китапча килеп чыгар иде. Бездә ул тема инде шактый эшләнелгән. Р.Кәрами - акыллы, эзләнүчән, талантлы язучы. Ул безгә тормышта шәхеснең һәртөрле үзгәрешләргә, аяк чалуларга, түбәнсетүләргә әзер булырга тиешлеген күрсәтә. Әдәбият фәнендә "тәнкыйди реализм" исеме белән йөртелгән "җитди реализм" алымнарын яңадан тергезеп, аларга заманча юнәлеш бирә. +Габделнур - җәмгыятьтә гади кеше булып яшәүне өстен күргән шәхес образы. Беренче карашка гади генә тоелган герой, шул рәвешле, бөтенләй дә яңача сурәтләнә. Монысы өчен Р.Кәрамигә рәхмәтлебез! +Трилогиянең беренче китабы асылы белән яшьлек романтикасына нигезләнгән күренешләрне үз эченә ала. Ашкын хисләр, матур сурәтләр һәм аларга бәйле туган тойгылар арта һәм көчәя бара. Габделнурның һәр адымын илдәге сәясәт алдан ачыклап куйган. Бәхетнең колачын ул аңа киң җәя. Хәрби хезмәткә алынуы, Балтыйк диңгезе буенда матрос булуы, яшьлек, командирларының башбаштаклыклары, +ФӘРИТ ЯХИН начармы-яхшымы, коммунистлар партиясе сафына басуы, Казанга кайтуы, күңелендә Рәйсәнәгә карата мәхәббәт хисләрен саклавы - болар төп геройның тәкъдири тормыш юлы. Икенче китапта без аны - Казанда Оргсинтез заводы төзелешендә, ә өченчесендә - карьера баскычында күрәбез. Һәм Габделнур тирәсендә утызкырыклап герой. Алар әсәрдә фрагментлар рәвешендә яшиләр, күренгәләп кенә алганнары да байтак. Бу геройлар трилогиянең роман жанрында язылган булуын искәртә. Структур яктан караганда, роман ул - ике яки берничә сюжет линиясеннән гыйбарәт киң пландагы әдәби жанр, тормышны тулы канлы итеп күрсәтүне максат итеп куя. Әсәрнең эчтәлек ягыннан катлаулы тормыш материалларыннан гыйбарәт булуы роман жанрына гына карамый, анысы. Әмма бу очракта, стиль үзенчәлекләрен дә искә алып, "Озын юл да сикәлтәле" трилогиясе "яңа типтагы роман" буларак бәяләнергә хаклы. Мондый тәҗрибәне З.Хөснияр да "Терсәк сугышы"нда ясады. Сюжетны фрагментлардан коруны уңышсыз дип әйтмәс идек. Р.Кәрами моны аңлап эш иткән. Композиция ягыннан трилогия М.Горькийның "Клим Самгин" әсәрен хәтерләтә. Бу форма - бүгенге татар әдәбиятында әдәби күренеш буларак яши һәм үсә бара. +Трилогиянең беренче китабы "Олы юл да сикәлтәле" дип атала (без аны шушы трилогиянең төп исеме буларак та кабул итәбез, чөнки автор әсәрнең башка кисәкләрендә шул хакта искәртә), һәм ул 2007 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Икенчесе 2011 елда шул ук нәшрият тарафыннан бастырып чыгарылды, "Сөеп туймас чакларың" дип атала. Өченчесе әле күптән түгел (2015 ел) халыкка иреште. "Казан утлары" журналы да аңа берничә санын багышлады. Анысы "Кая чабасың, гомер юртагы?" дип атала. +Трилогиянең беренчесе - Габделнурның тормыш юлында төрле сикәлтәләргә очравы, рухи яктан формалашуы һәм үсеше, үзенең максат һәм идеалларын яңабаштан барлаулары, үзгәртүләре белән бәйле, менә шуңа да "олы юл", менә шуңа да "сикәлтәле". Икенчесе - мәхәббәт маҗараларын яктырта, аның "Сөеп туймас чакларың" дип аталуы да юкка түгел. Өченчесе - гомер узу фәлсәфәсенә корылган, аны безгә автор "гомер юргасының чабуы" белән искәртә. Болар барысы да - кеше тормышы, кеше гомере. Әгәр дә һәркемнең дөньяда бер генә тапкыр яшәп алуын истә тотсак, укучыга бу трилогия башкаларның тормыш тәҗрибәсе (бу очракта Габделнурның) белән танышырга мөмкинлек тудыра. Бу яктан әсәр бөтен, тулы канлы һәм мәгънәле. Төп геройдан яки башкалардан үрнәк алу гына түгел, әсәрне укып, "тормыш ничек башлана һәм дәвам итә?" дигән сорауга да җавап алабыз. Монда типлар - җитәрлек. Үз бәхетеңне ничек корырга соң? Яшьлектә Габделнур кебек бер "иләнеп" алыргамы, әллә Гөлзәрия кебек булыргамы, башкасымы? Р.Кәрами аларны юкка гына, "баллы-шикәрле" вакыйгалар белән матурлап, укучыны мавыктырыр өчен язмаган, билгеле. Алар һәркайсы - кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе. +Габделнурның язмышында уңышлы һәм уңышсыз хәл-вакыйгалар җитәрлек. Әмма ул үз тормышын дөрес юнәлешкә бора алган, бу яктан үрнәк була ала. Аның дусты Ирек (Гайнемов, Мәкыймович) гаилә корганда гыйбрәтле хата ясый. Ул әсәрдә аерым тема итеп бирелгән, аерым тукталып китүне сорый. +Тормышта була торган, совет чорында типиклашып киткән вакыйгаларның берсе ул. Ирек милициягә эшкә керә, чөнки аның теләге - юридик факультетта уку. Органнарда хезмәт итсә, аңа белем алу да бермә-бер җиңелләшәчәк. Һәм менә ул, тәүфыйк иясе егет, Фәнирә исемле кызга өйләнә. Шунысы хикмәт: әсәрдәге татар хатын-кызлары арасында азып-тузып йөрүчеләре дә байтак. Бу - социалистик җәмгыятьнең эчке тәртипләреннән чыгып кабул ителә, милли фаҗига буларак та аңлашыла. Эшче халкындагы ирекле мәхәббәт әсәрдәге вакыйгалар барышында гадәти, хәтта табигый күренеш итеп тасвирланган. Вөҗдан, җан газабын алар кичермиләр дә сыман. Хәер, Габделнур үзе дә кызларны алдау юлына кереп, башта яшь хатыннар янына "сукмак сала", аннары Тамара исемле кызга "мәхәббәте төшеп", аны алдауга ирешә. Кыз исә бу юньсез егеткә гашыйк булырга өлгерә. Аны эзләп, СИКӘЛТӘЛЕ ЮЛ КЕШЕСЕ ничәмә-ничә тапкыр артыннан килгәли, әмма таба гына алмый. Габделнур аңардан качып йөри. Кыз, рәнҗеп, егетне күрә алмас хәлгә төшә. Әмма кияүгә чыгуы, күңел хисләренең суынып җитмәве өченче китапта ачыла. Университет дипломын алган көнендә Габделнур аны очрата. Кияүгә чыккан, үз иреннән көмәнле Тамара, бәхетле булуын әйтә, тик күңелендәге хисләренең "күмер очкыны" әле дә калуын сиздерә. Габделнурның аның белән очрашырга теләге дә юк түгел, әмма Тамараның "авызы бер пешкән", ул моны һич онытмаячак. +Ә менә Ирекнең хатыны Фәнирә - бөтенләй башка, аңа ир өстеннән йөрү берни дә түгел, алдый да, тиранлык та күрсәтә. Аңарда иман, тәүфыйк һәм кешелек сыйфатлары бөтенләй юк. Әмма ул үзен иң акыллы, иң булдыклы, иң ышанычлы, хөрмәткә иң лаеклы, ягъни чын мәгънәсендә һәрьяктан өстен итеп тоя. Аны "эгоист" дип тә атап булмый, күңеле дә, кочагы да, байлыклары да башкалар өчен ачык. Кем икәнлеген хезмәттәшләре дә белеп тора. Ул - чын пролетариат холкына ия, хәтта Ирек тә аның өчен бары тик иптәш кенә. Ир булуы-булмавы да кадерен арттырмый. Ә Иректә - башка холык. Хатынын ярата. Әмма аны әхлак принципларының үзара туры килмәве түгел, бәлки Фәнирәнең хәтта баласының да аныкы түгеллеген, башка ирдән икәнлеген әйтүе генә "айныта", ул гаиләдән китәргә, хатынын ташларга мәҗбүр була. Мондый вакытта Ирек үзенә башка хатын табарга тиеш. Бу - табигый. Һәм менә ул Нуршидәне очрата. Ул - яшь ханым, бакча яшендәге бала анасы, ире - милиция лейтенанты һәлак булган. Чибәр, акыллы, тугры. Аларның гаиләләре матур, төзек, ышанычлы булачак. Монда шик юк. Шунысы сәер: совет чорында пролетариат шулай әхлаксыз, тотнаксыз, тәмам ирекле хәлдә яшәгән иде микәнни? +Укырга кергәнче һәм уку барышында Габделнур җилбәзәк була, әмма диплом алган елында без аны холкы утырып җиткән егет итеп күрәбез. Вакыйгаларның сурәтләнеше укучыны шулай уйлауга этәрә. Димәк, гыйлем, мәгърифәт кешеләрнең аңын, акылын, күңелен сафландыру, холкын тәртипкә китерү көченә ия. Әгәр бу чыннан да шулай икән, кешелек дөньясы өчен аның әһәмияте бәяләп бетергесез. Шулай да монда белем-мәгърифәтнең әллә ни катнашы юклыгын искәрергә тиешбез. Юккамы автор студент кызларның "итәгенә" кызыккан доцент белән бәйле вакыйганы сөйләп ала, аның көлкегә калуын тасвирлый? Кешеләрнең сафлыгы, җәмгыятьнең әхлакый чисталыгы гаилә принципларының тотрыклы саклануына бәйле икәнлеген искәртүе белән Р.Кәрами хаклы түгелме? Аң-белем, мәгърифәт, холык - болар шәхесне тәрбияләүдә генә түгел, җәмгыятьнең аң ягыннан күтәрелешендә дә төп рольләрне башкара, әмма гаилә принципларының төгәл саклануы, аларның кагылгысыз булуы иҗтимагый тормышта әйдәп баручы көчкә ия. Язучы үзенең әсәрендә менә шуны әйтергә тели. +Р.Кәрами үз геройларын бәхетле кешеләр буларак күрсәтә. Аларның күбесе авылдан чыккан. Тормышта туктаусыз алданалар, ялгышалар, әмма максатларына ирешә баралар. Аларның яшәү рәвешләре дә гади. Барысы да диярлек - тулай торак кешеләре. Совет тормышы башкача булмады да инде. Анда казарма системасы иде. Пролетариат өчен бараклар төзеделәр, күпкатлы йортлар да шул баракларның тәрәккыйләштерелгән бер рәвеше генә иде. +Әсәрнең геройлары ял көннәрен кино-театрларда, паркларда уздыра. Табын корып, кәефләнеп алган чаклары да булгалап тора, әмма бу җәһәттән аларга ирек юк. Тәртипләрен даими күзәтеп торалар. +Үзләре - патриотлар. Кайнар нокталарга да үз теләкләре белән китәргә әзерләр, булып та кайтучылары бар. Бездәге патриотик хисләр сәеррәк шул, ул башка халыкларга кимсетеп карауга, сукыр мәхәббәт стихиясенә корылган, бәхетне, иминлекне яклауга түгел. Бу яктан татар әдәбияты җитди югарылыкка иреште. Муса Җәлил, Фатих Кәрим кебек бөекләребезне генә искә төшерик, алар бу теманы шактый тирәнтен ачкан. +Менә шул советча, патриотик хиснең трилогиядә вакыт-вакыт күрсәтелеп алуы Р.Кәраминең дә бу мәсьәләдә җитди уйлануы хакында сөйли. Хөкүмәтнең, илдәге +ФӘРИТ ЯХИН җитәкчелекнең барча гамәлләре дә дөрес дигән уй-тойгы өченче китапта кире кагыла. Бу инде сукырларча мәхәббәт идеясеннән арына баруны да күрсәтә. +Габделнурның дусларыннан Хөрмәт автор тарафыннан шулай ук аерым игътибарга алып сурәтләнә. Ул - спортчы, башкаларны да милли көрәш серләренә өйрәтә. Мәнвия белән гаилә кора. Матур, тигез мәхәббәт учагын тергезәләр. Ул да, югыйсә, пролетариат сыйныфыннан, әмма Фәнирә кебек җилбәзәк, бөтенләй иреккә чыгучылардан түгел. +Ничәмә генә ханым һәм туташның "җиләкләрен ашап" йөрмәсен, Габделнурның электән, яшьли сөйгән кызы да бар. Ул - Рәйсәнә. Әмма егетнең ышанычын акламаган, башка кешегә кияүгә чыккан. Хәрби хезмәттә чагында бу хәсрәтен авыр кичергән Габделнур, аны Казанда китап кибетендә очрата. Урамда көтеп алып, сүз ката. Егетнең өметендә күңел хисләрен яңартырга омтылыш барлыгын Рәйсәнә дә сизенә, моның һич тә мөмкин хәл түгеллеген дә искәртә. Аның үз гаиләсенә тугры булуы, хатын-кыз намусын саклавы Габделнурга тәэсир итми калмый. +Әсәрдәге вакыйгаларның үстерелешендә егетнең беренче мәхәббәт хисләрен оныта баруын тоябыз. Аның күңеле утыра, хатын-кызга кызыгу гамәлләреннән ул баш тарта. Хәер, башка яклары белән Габделнур тәүфыйклы, әдәпле, тәрбияле. Егет - "фортовый". Автор бу сүзгә аерым мәгънә сала. Ул "күзгә кереп, аерылып торучы" мәгънәсен ала. Шушы "фортовый" егет трамвайда чибәр кызны очрата һәм аңа тиздән гашыйк та була. Менә шушы Гөлзәриягә мәхәббәтендә Габделнур яңа яклары белән ачыла. Аңардагы тәүфыйк, сөйгән ярына карата хөрмәт, аны ялган сүзләрдән сакларга тырышу омтылышының көче укучыга да уңай тәэсир итми калмый. Каракүл якалы пальто. "Москвичка" бүреге кигән бу фырт егет бик тә булган, акыллы, уңган, чибәр кеше сыман тоела башлый. Аның инде сүзләре дә кеше хәленә керү омтылышы белән сугарылган. Әмма иске хаталарын танышлары онытмаган, тәүфыйк юлына баскан егетне алар төрлечә "сыныйлар", хәтта аздырмакчылар да. Ул бирешми. Ышанычлы, бозыклыкка адым да атламаган, чиста Гөлзәриянең "кулын алу" бәхетенә ирешә. Аларның алдагы тормышы уңай якка таба бара башлый. Партком секретаре Афанасий Митрохин, техника куркынычсызлыгы сагындагы инженер Солтангир Шәйгазамов, башка җитәкчеләр дә Габделнурның карьерасын кайгырталар. Тиздән ул профком рәисе була. Эшен белә, ярата. Әмма иске хатасы монда аңа аяк чала. Энҗе Фиразовна егетнең юлына аркылы төшә, аның хәтта карьерасын бозып ташлый. Яшь вакытларында араларында булган вакыйгалар аркасында килеп чыга бу хәл. +Энҗе Фиразовна - чибәр, акыллы, белемле туташ буларак сурәтләнә, әсәрдә аерым урын алып тора. Габделнур аның белән "мәхәббәт уены" корып җибәрә. Алар - университетта бергә укып йөрүче эшче яшьләрдән. +Габделнур аңа ияләшеп китә. Кыз - тугры түгел, үзендә шулай ук пролетар холкы. Аның әнисе белән сөйләшүләре егетнең дә колагына кергәләп ала. Әмма аралары аңа карап кына бозылмый. Кызның ниндилеген белгән егет аның кочагына ныграк елыша. Энҗе аңарга гашыйк та кебек. Әнисе дә Габделнурның яхшы ир булачагын тоя. Әмма Энҗе аны үзенә тиң күрми. Аралары кискен өзелә. Габделнур Энҗене ташлый. Кызның да моңа исе китми төсле. Чөнки аны Энҗе Фиразовна күптән читкә этәргән инде, йөрүләре дә - болай гына, вакыт уздыру өчен икән. Икесе дә моны белә. Әмма ни өчен Энҗе Габделнурның карьерасына аяк чала соң? Әллә бу мәсьәләне авторның үзенчәлекле чишүеме?! +Энҗе Фиразовна белән Габделнурның юллары берничә тапкыр кисешә. Егет райкомга партия взносы акчаларын тапшырырга килгәч, коридорда очрашалар. Ханым аны танымыйча уза. Аннары, бәйрәм алдыннан урамга транспарант-шигарь элгәндә, Габделнур Энҗе Фиразовнаның әмерен тыңламый, киреләнә. Аларның бер-берсен хөрмәт итмәве автор тарафыннан ачылып җитмәгән, әмма нәкъ менә шул сыйфаты аркасында Габделнурның бәхетенә зыян килгәнлеге әсәрдә аерым игътибарга алынып искәртелгән. Әйе, асылда, Энҗенең өстенлеген Габделнур таный алмый. Бу - аның хатасы. Әгәр дә үзенә карата аңардан хөрмәт хисен сизсә, ханым бәлки башка төрле булыр иде? "Бәлки", дидек, чөнки әсәрдә аларның шушы СИКӘЛТӘЛЕ ЮЛ КЕШЕСЕ вакыттагы мөнәсәбәт-хәлләрен тирәнрәк ачарлык вакыйгаларның азлыгы сизелеп ала. Төп геройның карьерасындагы зур үзгәрешнең сәбәбе җитдирәк рәвештә тасвирлана да ала иде, әлбәттә. Хәер, дөньяның тотрыксызлыгы кешеләрнең көнчелегенә бәйле. Габделнурның тәүфыйкка ирешүен, рухына хас табигатен Гөлзәрия белән бәйле вакыйгалар ничек тәэсирле һәм матур ачса, шундый урыннар монда да кирәк иде. Моның өчен әсәрдә материал җитәрлек, югыйсә. Әмма нәрсәләрнеңдер яшерелеп калдырылганын, ачыкланып җитмәгәнлеген тою укучыда тумый калмый. Авторның үз биографиясенә мөрәҗәгать итсәк, ул үзе дә яшьлегендә төзелештә профком рәисе вазифасыннан Язучылар берлегенә җаваплы эшкә күчә. Димәк, кайсы очракларда кешеләрнең олы карьерадан баш тартуларын, үз тәҗрибәсе күрсәткәнчә, ул яхшы белә. Әсәрдә Габделнур белән бәйле булган шундыйрак бер вакыйга кирәк иде. Монда бөтен бәлане партком аппаратындагы Энҗе Фиразовнага сылтап калдыру аклануга омтылу төсмерен ала. Аннары, әсәрнең морален чыгару өчен дә кулай әле ул! "Габделнурга тормышында яшьлек хаталары комачау иткән", дисең дә - бетте-китте. Бу нәкъ мәгърифәтчеләрчә була да чыга. Җәмгыятьтәге бүгенге көндә таралган фикерләргә дә туры килеп тора. +Әмма Р.Кәрами - хәзерге татар әдәбиятында үсеш алган җитди реализм вәкиле. Аның шулай булуын бу трилогиясе раслап тора. Җитди, шулай да көлкеле урыннары да җитәрлек. Аларны бигрәк тә кеше исемнәре тудыра: Фәнирә (Фанера), Рәйсәнә, Фәүҗәт, Сәрим, Дөбәрис, Хөрмәт, Мәнбия, Мәсния, Дәнисә, Әлфит, Әлфәс һ.б. Болар исем уйлап чыгаруда милли чиребездән килә. Безгә Камил, Габдулла, Фатих ише исемнәр ярамый, Трактор, Ракета, Комбайн кирәк, Дөбәрис, Гөлзәрия яхшы. Моны автор оста тотып алган, әсәрендә дә чорга бәйләп файдаланган. Бу исә язучының стиль үзенчәлеген көчәйтү өчен дә хезмәт итә. Шулай итеп ул "урта стиль"не "түбән стиль"гә якынайта төшә. Моның өчен автор үз туган ягына хас сөйләм телендәге "апаем" сүзен егет кешеләргә дә бәйле куллана, очраклы сүзләрне, тезмәләрне әсәр теленә кертеп җибәрә (мәсәлән, азу ярган эчкече). Моңардан тыш, сурәтләү манерасы мөмкин кадәр гадиләштерелгән җөмләләр агышыннан гыйбарәт, фәлсәфи, тарихи вакыйга-күренешләр аерымаерым, әсәр тукымасына "ябыштырылган" формада бирелеп барыла, хәтта әсәр геройлары да, көтелмәгәндә бүлмәгә килеп кергән яисә урам чатында, коридорда очраклы очраган кешеләр төсле. Әсәр шуның аркасында таркау сыман да тоелырга мөмкин. Әмма боларның хикмәте бар: Габделнур үзе шундый, ул күп кешеләрне белә, алар белән очраклы яки максатлы рәвештә аралаша һәм, шунысы әһәмиятле: аның өчен һәммәсе дә кадерле. Аннары, бу геройлар-образлар татар халкының төрле төбәкләрдән Казанга җыелуын сиздерү өчен дә кирәк табылган кебек, табигый төс ала. +Трилогия татар әдәбиятының бүгенге хәлен, аның яңа формаларга һәм эчтәлеккә омтылышын аңларга, тоярга, ачыкларга ярдәм итә. Һәр чор үз үзгәрешләрен алып килә, аны язучыларга җәмгыять үзе тәкъдим итә. +Фәрит ЯХИН, +профессор ЙОЛДЫЗНЫҢ СЕРЛЕ ДӨНЬЯСЫ +Фантастика... Уеңда һәм Каләмеңдә менә шушы сыйфат булмаса, балалар өчен язылган шигырьләр тәэсир көченә ия булмас иде. Китапның "Каен алмасы" дигән исеме үк сискәндереп куя: ничек инде каен ботакларының очында алсу алма булсын икән? Бактың исә... Көне буе кояшның ал нурын җыйган болыт каен очында кып-кызыл алма сыман эләгеп калган икән! +Кыскасы, баланың фантазиясен үстерә һәм дөньяны танып-белүгә ярдәм итә торган китап бу. Автор балалар психологиясен, алар яшәгән-кайнашкан мохитне яхшы белә. "Начар булма!" дип маңгайга бәреп акыл сатмый ул, кызыклы, гыйбрәтле, шаян яисә җитди вакыйгалар аша бала күңеленә үтеп керерлек үтемле сәнгати чаралар белән тәрбияви сабак бирә, үзенең яшь укучыларын уйланырга мәҗбүр итә. +"Әни йөрәге" дигән шигырьдән менә нинди юллар укыйбыз: +Әнинең кочагы җылы - Урлама да ялкауланма, +Куенына кереп яттым. Кыл һәрвакыт изгелек. +Йөрәге сөйли икән бит! Шатланып та, сөенеп тә +Тыңлап торып шаккаттым. Сөйли йөрәк "тек" тә "тек". +Шигырьдә нәтиҗә көтелмәгәнчә ясала - һәр әнидә әнә шундый йөрәк бар, тыңлый белергә генә кирәк икән ләбаса! +Бик табигый, елмайта торган шигырьләр дә күп китапта. Әнә, малайның әнисе ерак юлга җыена, арырсың-еларсың дип, кечкенә улын сәфәргә алмаска ниятли. Ә малай, баш вата торгач, җаен таба: иң зур чемодан эченә җай гына кереп ята. Хәйләкәр елмеп, үзе безгә дәшә: +Менә инде минсез генә +Китеп карасын хәзер! +Икенче бер "Герой" (апасының энесе) кышны бик ярата. "Ярамый!"га карамыйча, кар өстендә рәхәтләнеп ауный. Апасы бирелергә мәҗбүр: +Әйтеп булмый +"Шапшак" дип. +Пычранмаган - +Ап-ак бит! +Ә инде җитди шигырьләр дисезме? Алары да бар әлеге шигъри бакчада. "Коралсызлану" дигән үткен шигырь белән танышып китик. Малай, бүтән сугышлы уйнамыйм дип сүз бирә дә уенчык мылтыкларын чүплеккә ташлый, атмасыннар әле диеп, уенчык танкларын да вата. +Үлем кораллары икән, Һәммәсен, ташлыйм, диеп, +Кирәкми миңа алар: Бер читкә куйдым өеп. +Мылтыклар, сөңге, кылычлар, Өлкәннәр дә миннән үрнәк +Танклар һәм бомбалар. Алмаслар микән, диеп. +Вәт ичмасам акыллы малай! Зурлар акылы бар аңарда, өлкәннәрне әнә нинди мәслихәт үрнәккә чакыра бит ул... Зур булып үсеп җикәч, мин аның оборона министры булуын теләр идем. Вәт ичмасам ут-ялкынга, дәһшәткә сусап торган сугыш чукмарларының кулына суга белер иде ул! Алай гына да түгел, Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) иң зур башлыгы итеп куяр идем мин аны. Чөнки үлем коралларын ясаучы, аларны гел камилләштереп торучы конструктор галимнәргә кыю чакыру ташлый бит ул! Чыннан да шулай: кеше үтерүче коралларны чөеп мактамаска кирәк, конструктор абыйларга орден-медальләр тагуны да гамәлдән чыгарырга вакыт. Чөнки болар бөтенесе - кешегә, кешелеккә каршы эш. Ә малайның исән-сау үсәсе килә. +Гомумән, авторның иҗаты балаларны да, хәтта әти-әниләрне дә сискәндерә, төртеп "уята" торган шигырьләргә бай. Мин аның тагын бер сыйфатына игътибар иттем - балалар өчен языла торган шигырьләр аңа үзләре "йөгереп" килә кебек. Моның сәбәбен фантазиягә бай булудан гына түгел, тагын бер "фактор"га бәйләп тә аңлатырга кирәк икән. Йолдыз - биш бала анасы, дүрт малай, бер кыз үстерүче әни. "Әгәр балаларым, алар белән куаныч-мәшәкатьләрем күп булмаса, мин бу кадәрле темаларны тапмас та, күп-күп итеп шигырьләр язмас та идем, мөгаен", - дип ихластан сөйләде ул миңа. +Үзенең шигырьләренә матур, истә калырлык исемнәр кушкан кебек (әйтик, "Антенналы бәрәңге", "Тылсымлы түбәтәй", "Кәефсез куян", "Колаклы коймаклар" һ.б.) аның гаиләсе үзләренең балаларына да бик күркәм, милли исемнәр куша белгән: Сәйдәш, Ядкарь, Айнур, Газиз, Әдилә. Булачак шагыйрәнең үзенә дә әнисе матур, тылсымлы исем кушкан ич - Йолдыз. Ул - яшәү үрнәге, гаилә тормышы һәм иҗаты белән дә үзенең исемен аклап яши. Китапка кереш сүз язган Роберт Миңнуллин болай ди: "Йолдыз үзенә кадәрге иҗат иткән әдипләр мирасыннан үрнәк алып, алардан өйрәнеп, үзеннән өр-яңа төсмерләр өстәп иҗат итә". Моның белән килешми мөмкин түгел. Әйе, аның шигырьләрендә юмор да, хикмәт тә, хәтта моңсулык микъдары да бергә диярлек үрелеп бара. +Иҗатын мактау белән бергә, сүз уңаеннан һәм киләчәк өчен дип, авторга кайбер тәнкыйть фикерләрен дә җиткерәсе килә. Әйтик, "Ялкау тел" шигырендәге: +Ялкаулансаң һәрвакытта, +Шулай була шул ул, бел! - дигән юлларны укыганда, укучы, һичшиксез, "абынып" китәчәк. Чөнки өч тапкыр рәттән "л" һәм "у" хәрефләренең янәшә килүе берничек тә аллитерация кануннарына туры килми. +"Бу машина - уенчык тик" дигән җөмләне укыганда да сөрлегеп китәргә ерак түгел. "Салават күпере" дигән шигырьдә, төсләр күп булса да, аның ныклы үзәге, хикмәте табылып җитмәгән. "Энем белми" шигырендә бар да әйбәт кенә бара: бакчага йөри башлаганчы, татарча уйлый һәм татарча елый белгән бала менә ничек дип мактана: +Сөйләвем дә урысча, +Көлүем дә урысча. +Хәтта урысча уйлыйм, +Хәтта урысча уйныйм. +Мин бу шигырьнең азагы "туган телне яхшы белергә кирәк" дигәнчәрәк берәр хикмәт белән тәмамланыр дип көткән идем. Ә бит бик күпләребезнең, хәтта татар язучыларының да оныклары, шушы шигырьдә әйтелгәнчә, бакчага йөри башлау белән, туган телен оныта һәм ватып-сындырып диярлек урысча сөйләшә башлый. Мондый хәл - милләтебез өчен зур фаҗига дип саныйм мин. Юкса безнең буынны заманында Шәйхи ага Маннур бик матур кисәткән иде: +Урысча да яхшы бел, +Татарча да яхшы бел... +Икесе дә кирәк тел. +Шөкер, әлеге китапта мондый уңышсыз җөмләләр һәм шигырьләр бармак белән генә санарлык. +Мин балалар шагыйрәсенең җиденче китабына юлыкканмын икән. Аның инде җәмгысе дистәдән артык китабы дөнья күргән. Төркиядә "Кардәш каләмнәр", Азәрбайҗанның "Мәдәният" журналларында шигъри бәйләмнәре басылып чыккан, мәктәп дәреслекләрендә иҗади үрнәкләре бирелгән. +Кыска гына мәкаләдә Йолдызның иҗатын, барлык китапларын колачлау мөмкин түгел һәм максатым да ул түгел иде. Иң мөһиме - ул үз балачак илен, балачак дөньясын тудырган һәм шушы серле дөньяны яшь дусларына бүләк иткән. +Рашат НИЗАМИ Тукай һәм татар әдәбияты +"ШИГЫРЬ ТӘСБИХЕНЕҢ БИСМИЛЛАСЫ..." +РИФӘ РАХМАН кеше белән дә таныштык. Бу кеше, авылдан авылга гизеп, думбра уйнап, үләң әйтепҗырлап йөрүче бер акын булып чыкты. Сөйләшергә бик ярата торган бу акынның сүзләренә караганда, ул һәр елның җәендә Трейдинга барып, ул чакта граммофон пластинкаларындагы җырлары белән билгеле булган җырчы Мирфайза Бабаҗановның кымызханәсендә бераз үләң әйтеп кайта икән. Ул чактагы күпчелек казакъ акыннары кебек үк, бу акын да укый һәм яза белми иде. Ләкин, шулай булуга карамастан, ул аңсыз һәм артта калган бер кеше түгел. Ул бик күп белә һәм бик күп нәрсәне хәтерендә саклый торган кеше булып чыкты. Шуның аркасында аның сүзләре җырлар, мәкальләр һәм хикмәтле әйтемнәр белән бергә үрелеп бара. Аның телендә Абай һәм Акмулла акыннарның исемнәре һәм сүзләре бик еш кабатланып тора. +Ул шагыйрь Акмулланы мактап хәтергә алды. Аның Троицк төрмәсендә утырган чакта, казакъ бае һәм түрәсе Исәнгилдене әрләп язган шигырьләренең бер бүлеген сүз арасына кыстырып җибәрде. Шуның өстенә бу акын, ниндидер бер татар укытучысының ярдәме белән, Тукайның кайбер шигырьләрен дә ятлап алган. Ул гына да түгел, акын Тукайның "Күңел" дигән билгеле шигырен "Тәфтиләү" көенә җырлап та күрсәтте. Акынның әйтүенә караганда, ул 1912 елның җәендә Тукайның Троицк шәһәренә килүен дә ишеткән. Шагыйрь белән танышыр һәм, шигырь әйтешеп, ярышып карар өчен, эзләп, Габдрахман мулла Рахманкуловның өенә дә барган булган. Ләкин ул, кызганычка каршы, үзе әйтмешли, нугайның өлкән акынын күрә алмаган. Чөнки ул эзләп барган чагында инде Тукай Казанга кайтып киткән булган икән. Ул Тукайны, казакъ җәйләүләрендә йөртеп, кунак итәргә бик теләгән, ләкин барып чыкмаган. Акын моның өчен әле булса үкенеп бетә алмый. Әгәр дә Тукай тагын бу якка килеп чыга торган булса, ул аны, мотлак (һичшиксез), барып күрәчәк..." +Киләчәктә Г.Тукай энциклопедиясенә өстәмәләр хәзерләгәндә, С.Кудаш публицистикасы төп таянычларның берсе булырга тиеш. Анда башкарылган белешмәлектә Тукайга бәйле шәхесләр даирәсенә караган материаллар эчендә моңа кадәр телгә алынмаганнарның исемнәре шактый очрый. С.Кудаш язганнар Тукай турында киләчәктә иҗат ителәчәк нәфис әдәбият өчен дә бер чыганак була алыр иде. Аларда Тукайны югалту көннәрендә халык кичергән ачы хәсрәт хисләре дә реаль күренешләрдә чагылыш тапкан: +"...Беркөнне шулай, көндәге сәяхәттән кайтып кергән җиребезгә, безне әлегә кадәр булмаган бер күренеш һәм яңа бер мосафир каршы алды. Җиткән һәм тузган кара чәчле утыз яшьләрдәге бер кеше елый-елый гармун уйнап утыра иде. Без килеп кергәч тә, ул күтәрелеп карамады. Бәлки, һичбер нәрсәгә игътибар итмәстән, тирән бер кичереш белән онытылып, һаман да уйнавында дәвам итте. Гаффан Сафаров әле гармунчыга, әле постоялый двор хуҗасына карап торды да: "Әллә бераз төшереп алганмы?" - дип, тамагына чиртеп күрсәтте. Моңа каршы постоялый двор хуҗасы, юк, алай сөйләшергә ярамый, дигән кебек итеп, башын чайкап һәм кулын селтәп куйды. Ләкин хуҗаның бу бернәрсә дә аңлатмый торган җавабы Гаффанны канәгатьләндермәде булырга кирәк. Ул хуҗага якынрак барды да: +- Нәрсә, моны сөйгән кызы алдаганмы әллә? - дип сорады. +- Юк, белмим, - диде хуҗа. +- Алай булгач, ата-анасы берьюлы үлгәнме әллә? - дигәч, хуҗа: +- Соңыннан сөйләрмен, - диде дә Гаффанның яныннан ук китте. +Гармунчы бу сүзләрне ишетмәде дә, Гаффанны күрмәде дә кебек. Уйнавында дәвам итте. Тирән итеп бер көрсенеп алды да, тыйнак кына моңлы тавыш белән, гармунга кушылып җырлап та җибәрде. Шулвакыт гармун тавышының моңы белән - тынлыкка талган өйдә Тукайның: +Яшь вакытта яшьнәдем, көчле вакытта күкрәдем, +/.../ +Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем, - дигән юллары яңгырады. +Гармун чыңлаудан туктады. Моңлы җыр тавышы тынды. Өйдәге тынлык тагын да куера төште. Өйдәгеләр, кай җиреннән тотып сүз башларга белмәгән кешеләр сыман, гармунчыга текәлгән хәлдә, сүзсез тордылар. Ләкин бу хәл озакка бармады. Аны башлап гармунчы үзе бозды:" +- Нигә гаҗәпләнәсең, әллә дөньяга бүген генә тудыңмы? - диде ул Гаффанга. Кешегә туры карап сөйләшергә ярата торган кыю Гаффан кинәт бирелгән бу сораулардан бөтенләй аптырап калды һәм: +- Юк, бернәрсәгә дә гаҗәпләнмим, - диде, ничек җавап бирергә дә кыймыйча. +- Белмәсәң бел, туганкай, мин бүген аракы эчеп исермәдем. Сөйгәнем дә алдаганы юк. Әтием белән әнием дә тереләр. Бүген мин бөтенләй башка кайгыдан исердем. Бу кайгыдан кайгырмаган татар, ике акыллы булса да, кеше түгел ул. +Үз кайгысы - кайгы түгел кешенең, +Үз хәсрәтем өчен түкмим яшемне. +Мең кат янып, бүген мең кат өшедем, +Халкым кайгысы идерде башымны... - дип, мосафир үзенең сүзләрен дәвам итте: +- Халкыбызның шатлыгы да, кайгысы да. аның йөрәге аркылы үтеп, җырга һәм шигырьгә әйләнә иде. Хәзер инде менә шушы шигырь тәсбихенең бисмилласы өзелде - бөек шагыйрь Габдулла Тукай юк! Рәхимсез үлем аны безнең арабыздан тартып алды... Ләкин аны безнең йөрәкләребездән тартып алырга бернинди көчнең дә кулыннан килмәячәк!.. - диде һәм тагын да гармунын уйный башлады. Без, бу көтелмәгән хәбәрдән аптырашып, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, бер-беребезгә карашып, хәрәкәтсез һәм телсез калдык. +Гармунчы бераз тынычлана төште. Аннан тагын да безгә күтәрелеп карады һәм, әле беребезгә, әле икенчебезгә төбәлеп: +- Ышанмыйсызмы? Ышанмагыз! Чөнки бу - кеше ышанырга яраклы хәбәр түгел. Мондый хәбәрләр һәрвакытта да дөрес булмый калсыннар иде! Ләкин алар дөрескә чыгалар икән шул. Ышанмасагыз, әнә Габдрахман Мостафинның китап магазинына барыгыз. Анда әллә ничә төрле газет килгән. Ләкин барчасы да шул бер шомлы хәбәрне раслап сөйлиләр, - диде һәм эчәргә салкын су сорап алды. Әлегә чаклы бернәрсә дә аңламыйча гаҗәпләнеп, бер як читтә басып торган украинец, Гаффан янына килде дә, яшерен бернәрсә турында сораган кебек итеп, әкрен генә тавыш белән: +- Нәрсә булган? Бу кеше нинди бәхетсезлеккә очраган? - дип сорады. +- Татар халык шагыйре Габдулла Тукай үлгән, - диде Гаффан, авыр көрсенеп. +- Нигә, бик зур шагыйрь идемени? - дип сорады украинец, кайгының шул чаклы зур булуына ышанасы килмәгән бер кыяфәттә. +- Татарның Пушкины һәм Тарас Шевченкосы иде, - диде Гаффан, үзенең горурлыгын яшерә алмыйча. Бу сүзләрне әйткәч, Гаффан минем алдымда кинәт үсеп киткән төсле булып күренде. Димәк, ул, ничек кенә булмасын, бөек Пушкин һәм Тарас Шевченконы да белә торган бер егет! Без теге гармунчы мосафир әйткән Габдрахман Мостафинның "Тәрәкъкый" исемле китап магазинына, ягъни Кустанай шәһәренең бердәнбер культура учагына юнәлдек. +Без, магазинга барып җиткәнче, гармунчы сөйләгән хәбәрнең ялганга чыгуына исәп тоткан идек. Ләкин, анда баргач, теләсәк тә, теләмәсәк тә, ул хәбәрнең чын икәнлегенә ышанып кайтырга мәҗбүр булдык. Шул көннең истәлеге итеп, без кесәдәге барлык байлыгыбыз булган 17 тиен акчаның 12 тиененә Тукайның үзе тере чакта чыккан һәм иң соңгы җыентыгы булган "Җан азыклары" китабын алып кайттык". +С.Кудашның поэзиясендә дә Тукай темасына мөһим урын бирелә. Аның 1917 елда язылган "Тукай" шигыреннән түбәндәге өзекне күпләр яттан белә, һәм ул еш кына шагыйрь иҗатына бәйле мәкаләләрнең, ана теле хакындагы әдәби кичәләрнең шигаре рәвешендә сайлана: +Телсез идек, Тукай безне телле итте. +Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте. +Күгебезгә балкып торган йолдыз булып, +Кара төндә өстебезгә энҗе сипте. +Рифә РАХМАН СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... +ҺАДИ АТЛАСИНЫҢ ТУУЫНА 140 ЕЛ +Атласиның Казан чоры "милләтче-пантюркист" буларак җавап бирә, аны хөкем итү өчен шушы да җиткән булыр иде. Имеш, халыкның хәлен җиңеләйтерлек чын революция әле булмаган, һәм тиздән совет власте бәреп төшереләчәк икән. Имеш, акыл ияләре дин белән фәнне бергә алып барырга чакыралар икән, шул сәбәпле марксизм-ленинизм фикере дә ялгыш икән... "На первый вопрос Атласов ответил так: "В России ещё нет и не было действительной революции, могущей обеспечить интересы рабочих и крестьян, и поставила их в тяжёлое положение. Высказывая эту мысль, Атласов сослался на мыслителя-революционера Каутского". На второй вопрос Атласов ответил так: "Великие учёные осознали неверность теории несовместимости религии с наукой, поэтому они встали на защиту религии, приблизили её к государству и религия там торжествует. Поняли несостоятельность марксизма-ленинизма. Исходя из этого нельзя даже допускать мысли об уничтожении религии. Ответами Атласова Фахрутдинов остался доволен". (Атласиларның шәхси архивыннан.) +Бу сүзләрнең кайсы ялган, кайсы чын икәнлеген аеру кыен, дин турындагылары дөрес булырга да мөмкин. 1937 елның 10 маенда Иманкулов белән кара-каршы очраштыру (очная ставка) вакытында Атласи аның сөйләгәннәренең бер өлешен кискен рәвештә кире кага. Әйтик, Уфада казыйлар алдында "Известия" газетасыннан Кытайда Синь-Цзянь мөселман дәүләте төзелгәнлеге турында хәбәрне укып, Атласи аны "Бөек Туран дәүләте төзелүнең башы", дип бәяләгән. Имеш, бу эшкә Төркия дә катнашкан булырга тиеш, чөнки киләчәктә ул да Туран дәүләтенә керергә тиеш икән. Ул гына да түгел, бу яңа дәүләт СССРның көнчыгышындагы милли төбәкләр аерылып чыгу хисабына киңәйтеләчәк икән. Кадыйров-Иманкулов бу күрсәтмәләрен раслый, ә Атласи, андый сөйләшү булмады, дип кире кага. Имеш, Бубыйлар шушы Бишмунча кешесе барында Атласига бәйсез төрки-татар дәүләте белән идарә итәрлек кадрлар әзерләүләре турында сөйләп тора икән... Шулай ук, имеш, Үзбәкстанда шушы төрки-татар дәүләте төзү буенча контрреволюцион оешма бар икән. Әлбәттә, Атласи боларның барысын да кире кага, ә Иманкулов раслый. +Кара-каршы очраштыру вакытында Уфада барган тагы ниндидер яшерен сөйләшүләр, серле хатлар, шикле эшләр турында да ишарәләр бар. Имеш, Атласи мөфти Ризаэддин Фәхреддингә ниндидер хат күрсәткән, тегесе бик шатланган икән. Имеш, Атласи бу Бишмунча кешесенә үз идеяләренә ахыргача тугры булуы, яшерен эш алып барырга кирәклеге турында әйткән, Диния нәзарәтендә дә серләр күпләргә билгесез икән, ә менә Бубыйлар һәм Атласи биредә ышанычлылардан санала икән. Әлбәттә, Атласи боларның барысын да кире кага, ә Иманкулов раслый. +Әле 1936 елның 14 ноябрендә үк, үзеннән сорау алганда, Кыям КадыйровИманкулов Атласиның хакимияткә каршы яшерен эшчәнлегенә ишарәләр ясый. +"Вопрос: Говорил ли Вам Атласов в эту поездку в Уфу и при последующих с ним встречах об организованной его к-то работе? +Ответ: Атласов об организованной к-р работе как своей, так и других мне прямо не говорил, но о наличии такого рода работы намекал. Это я сужу из следующих конкретных фактов: +1. Однажды в данную поездку в г.Уфу в беседе со мной Атласов сказал: "Наше дело очень большое и строго секретное. Наши дейтвуют на строгих началах конспирации, работают дружно". +2. Он говорил примерно так: "Я за свою идею и за свою партию отдал всю свою жизнь и никогда никому не продавался. Ведь если бы я продался, мне бы заплатили большим золотом, но я предан своей идее". (Атласиларның шәхси архивыннан.) +Бу сорау алуларны г/б лейтенантлары Мозаффаров һәм Әхмәтов алып баралар. Җаваплар ни дәрәҗәдә дөрес булуын һәм дөрес язылуын хәзер исбатлап булмый, әмма Атласига каршы эш башта ук аны контрреволюцион эшчәнлектә гаепләүгә юнәлдерелгән була. +Инде тагы 1934 елга әйләнеп кайтыйк. Атласи Уфада эшкә урнаша алмый, әмма элеккеге дуслары белән аралашып, рухланып кайтып китә. Ул гына да түгел, сорау алу беркетмәләреннән күренгәнчә, Уфадагы дин әһелләре дә Атласи белән очрашудан бик канәгать калалар, аларда киләчәккә ниндидер өмет уяна. "Кыям Кадыйров-Иманкуло сүзләренә караганда, галимнең килүе һәм әңгәмәләре ярым ач казыйларны һәм мөфтиләрне терелтеп җибәрә, - дип яза тарихчылар. - Ул, оптимист буларак, дусларына күңел күтәренкелеге биргән, рухларын, киләчәккә өметләрен уяткан". (Алсу Мөхәмәтдинова. Һади Атласиның тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Һади Атласи. - Казан, 2007, Б..) +Атласи Бөгелмәдә дә, Уфада да эш таба алмый, төрмәдән кайткан карт милләтчегә күпләр шикләнеп карый, һәркем үзе өчен курка. 1934 елда Атласи ишле гаиләсе белән Казанга күчеп китәргә мәҗбүр була, әмма биредә дә шактый вакыт эшсез йөри. "Казанда әтинең танышлары Яңа бистәдә квартира табарга булыштылар, - дип яза улы Угыз Атласов. - Казанда да әти бер елдан артык эш таба алмады. Аптырагач, күрәсең, Сталинга хат яза. Үзен гаиләсе белән Төркиягә җибәрергә рөхсәт сорый. Җавап булмый, ләкин 1935 елның көзендә 12нче мәктәпкә немец теле укытучысы итеп алалар. Озак вакыт та узмый, 1936 елның башында мәктәптән куалар". (Угыз Атласов. Әтием турында хатирәләр // Һади Атласи. - Казан, 2007, Б..) +Бу урында кайбер даталарга төгәллек кертү сорала. Атласи тормышын махсус өйрәнгән галимә Алсу Мөхәмәтдинова, мәсәлән, архив материалларына нигезләнеп, аның 12нче мәктәпкә немец теле укытырга урнашуын яза, бу - 1934 елның көзе булырга тиеш. "1935 елның мартында Һ.Атласи сәяси ышанычсызлык сәбәбе белән эшеннән чыгарыла, - дип яза тарихчылар. - Илдә сәяси репрессияләр дулкыны көчәя. Бөтен Россия буенча халык дошманнарының советка каршы эшчәнлеген фаш иткән эшләр ачыла. Куркынычсызлык органнары Һ.Атласи өстеннән күзәтүне яңадан көчәйтә. ...Соңгы ел ярымда Һ.Атласи эшсез торган. Аның тирәсендә кабат "кара болытлар" куера. 1936 елның 28 июлендә Һ.Атласи кабат кулга алына". (Алсу Мөхәмәтдинова, күрсәтелгән хезмәт, Б.-43.) +Ягъни, Атласи Казанга күчкән елының көзендә эшкә керә, ә киләсе елның язында инде эшсез кала, 1935 елның 3 февралендә эштән чыгарыла, дигән мәгълүмат та бар. Угыз Атласовның истәлекләрендә ул даталар башкачарак. Эшкә урнаша алмагач, Атласи Совнарком рәисе Абрамовка керергә тырышып карый, әмма кабул итүгә ирешә алмый. Соңгы чик итеп, Сталинга хат яза. Алдарак телгә алынган әлеге хат 1935 елның 22 маенда языла. Бу хат турында мәгълүматны Алексей Литвинның "Операция "националисты" дип аталган мәкаләсеннән табарга була, ул аның "Запрет на жизнь" китабында басылып чыккан: +"В мае 1935 г. он обращается с письмом к Сталину: "Теперь я без работы, голоден, по моему адресу делается ряд незаслуженных издевательств". Атласов просил Сталина помочь ему устроиться на работу, дать пенсию, не мешать детям получить образование, или разрешить "выезд на постоянное жительство с семьей в Турцию". Ответа он не получил". (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Ул хатның караламаларын соңгы тентүләр вакытында алып чыгып киткәннәр. Күргәнебезчә, Атласи соң чиккәчә золым иленнән котылырга омтыла, бу хакта хәтта тиранның үзенә хат язырга мәҗбүр була, нәтиҗәдә, аннан йөрәгенә кургаш ядрә ала... Хатның Солтангалиев турындагы өлешен без инде язмабызда файдаланган идек, Атласи Бакуда кулга алынгач, азәрбайҗан сәясәтчеләренең Сталинга мөрәҗәгатен дә искә алган идек, биредә аларны кабатлап тормыйбыз. Атласиның Сталинга язган хатының бер өлешен укучыларыбызга тәкъдим итәбез: +"Атласов, 1935 елның 22 мае. +Мин, төрки-татар дөньясының карт җәмәгать һәм фән эшлеклесе, революционер, шушы өлкәдә узган гасырның соңгы елларыннан бирле эшлим. ...Мин - беренчеләрдән булып урыс самодержавиесенә һәм мөселман руханиларына каршы сугыш ачканнарның, беренче булып татар мәктәпләрендә география, табигать белеме, физика һәм астрономия кебек фәннәрне укыта башлаучыларның, аз санлы татар революционерларының берсе. +Җәмәгать эшләрендә шактый дәрәҗәле урыннар биләдем. II Дәүләт Думасы әгъзасы булдым һәм анда эсерлар фракциясендә тордым. Бу партиядә 1905 елдан 1918 елга кадәр әгъза булдым. Алардан китүемнең сәбәпләре - Брест килешүе һәм сугыш мәсьәләләре буенча социаль революционерлар белән карашларыбызның туры килмәве. СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... +1906 елда язган брошюрам һәм революцион эшчәнлегем өчен 1909 елда мине крепостька ябарга хөкем иттеләр һәм шул елны эшемнән кудылар. 1908 елдан 1917 елга кадәр полиция күзәтүе астында яшәдем һәм хокукларымнан мәхрүм ителгән идем". (Алексей Литвин. "Милләтчеләр" эше // Һади Атласи, 2007, Б..) +Әйткәнебезчә, Сталинның Атласига бернинди ярдәме дә булмый, ул Төркиягә дә китә алмый, эшкә дә урнаша алмый, үзен сырып алган шымчылар арасында бу хәлләрнең ахырын көтеп яшәргә мәҗбүр була. Атласи белми - әле 1934 елның язында ук Казанга Мәскәүдән әмер килә - мөселманнар тагын Туран дәүләте турында хыяллана башлаганнар икән, аларның үзәген табарга һәм юк итәргә. Әлбәттә, ул үзәк - Казанда, ә аның җитәкчесе - Атласи булырга тиеш була. Шулай итеп, карт милләтчене чекистлар алдан әзерләп куйган мәкерле кысаларга куып кертәләр һәм туранчы татарларны гаепләү буенча зур эш башлана. +"В апреле 1934 года из Москвы в национальные республики была направлена разработка ОГПУ о том, что мусульмане возобновили агитацию за создание независимого "Туранского государства", что необходимо найти, разоблачить и ликвидировать центр по созданию такого государства. Казанские гэпэушники решили, что настал их час отличаться: "центр" находится в Татарии и во главе его - Атласов". (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Мондый шартларда Атласиның иртәме-соңмы кулга алыначагы котылгысыз була. Сталинга хатны да ул шуны сизенеп язгандыр, әмма тиранга бер татар зыялысының үткәндәге хезмәтләре дә, бүгенге тормышы да кирәкми. Гомумән, Солтангалиевтән соң татарларга карата җене котырган Сталин җай чыккан саен алардан үч ала, сөргеннәргә сөрә, аларны җир йөзеннән юк итү турында хыяллана. Ә Мәскәү даирәләрендә, бигрәк тә чекистлар арасында Атласига Мирсәет Солтангалиев эшен астыртын дәвам итүче куркыныч милләтче итеп карыйлар, алар өчен аның язмышы инде хәл ителгән була. +Кулга алынганчы, Һади Атласи Казанда татар зыялылары белән аралашырга тырышып карый, аны бигрәк тә яшьләр якын итәләр, чөнки Атласи алар өчен тере легенда була. Патша заманында ук милләт өчен төрмәләрдә утырган, татар халкының күзен ачкан тарихи әсәрләрен язган, Идел-Урал бәйсез татар дәүләте төзибез, дип, Милләт Мәҗлесләре оештырып йөргән, Соловкиларның үзендә зинданнарда яткан атаклы Һади Атласи бит ул! Яшь язучылар, шагыйрьләр, журналистлар Атласи тирәсендә кайнаша, ул аларга киңәшләрен бирә, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Атласи бигрәк тә Сирин Батыршин исемле яшь шагыйрьгә зур өметләр баглый. +"Сирин: прерванный взлёт" дигән мәкаләсендә Булат Солтанбәков, ОГПУ архивындагы материалларга таянып, бер шымчының түбәндәге хәбәрен искә ала: "1935 елның февралендә Сирин Һади Атласи фатирында, үзенең башка әсәрләре белән беррәттән, Сталинга язган эпиграммасын да укыган. Эпиграмма тексты безгә килеп җитмәгән, әмма Б.Солтанбәков аның эчтәлеген китерә. Анда "Сандугачым, һәр җырыңда син Сталинны мактап җырла. Шул чагында сине күреп алырлар һәм сиңа "СССРның атказанган сандугачы" исемен бирерләр", дигән сүзләр була. Бу инде, әлбәттә, репрессияләр кайнап торган бер заманда Сириннең башка сыймас кыюлыгы, утны турыдан-туры үзенә юнәлтүе". (Әнвәр Шәрипов. "Горур башым түбән иелмәс..." // Мәйдан, 2015, №12, Б..) +Атласи фатирында советка каршы шигырьләрен укыган шагыйрь Сиринне 1935 елның августында кулга алалар, 1938 елның февралендә аны биш елга Себер төрмәсенә сөрәләр, ул аннан тәмам ватылып, сынып чыга. Бу вакытта инде язучыларны, галимнәрне кулга алулар, төннәрен килеп алып китүләр башланган була, ышанычсызлар исемлегендә йөргән Атласи да күзәтү астына алына. Һади Атласины исә, әйткәнебезчә, 1936 елның июлендә, 60 яшьлек юбилеена бер ай кала кулга алалар һәм 1938 елның 15 февралендә атып үтерәләр. Атласи тирәсендәге шымчылар өере арасында аның якын туганы, олы кызы Сәлмәнең ире Җиһанша Дунаевның булуы да бик аяныч. Ул - Каменка туберкулёз больницасының баш врачы булган, Атласилар гаиләсе өчен ышанычлы кеше саналган, аннан серләрен яшермәгәннәр. +"НКВД органнарына Һ.Атласиның кияве Җ.Дунаев та хәбәр җиткереп торган, - дип яза тарихчылар. - Ул органнарга Һ.Атласиның сәяси фикерләре, теге яки бу мәсьәләгә карашлары турында мәгълүмат биреп барган. Менә, мәсәлән, 1936 елның 25 декабре көнне булган сорау алу вакытында Дунаев Һ.Атласиның "коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең милли мәсьәләдәге сәясәте - патша хөкүмәтенең шул ук урыслаштыру сәясәте инде ул. Рус милләте элек тә бөекдержавачыл иде, хәзер дә шундый", дигән сүзләрен хәбәр итә һ.б." (Алсу Мөхәмәтдинова, күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Атласиның бу сүзләрендә бернинди ялгыш юк, Рәсәйдә нинди хакимият булса да, ул башка милләтләрне урыслаштыруга кайтып кала. Әмма Атласиның милли мәсьәләдә коммунистлар партиясен патша хөкүмәте белән тиңләштерүе, шулай итеп, гасырларга сузылган урыслаштыру сәясәтен ачып салуы совет властена ярамый, карт татар милләтчесен дошман дип игълан итәргә сәбәп була. +Һади Атласины кулга алганда, Хөсникамал абыстай өйдә булмый, улы Угыз белән шул шымчы кияүләренә киткән була. Бәлки, органнар үз агентлары белән килешеп шулай эшләгәннәрдер, болай ул җинаятьнең шаһитлары да, тоткынга ярдәм итүче дә юк бит. Бу хәлләр турында Угыз Атласов менә ниләр язып калдырган: "1936 ел. Җәй. Без әни белән - апаларда, Каменка санаториенда. Ире Дунаев Җиһанша анда баш табиб. Беркөнне көндезен, әтине кулга алдылар, дигән хәбәр килде. Кайтсак, Сылу апа елый: "Төнен әтине алып киттеләр", - диде. Тентү ясаганнар, хатларын, Соловкида алып барган ике калын тышлыкта көндәлек дәфтәрләрен дә алып киткәннәр. Нинди вәхшилек, кешене үзен генә түгел, аның хәтерен дә бетерергә тырышалар". (Угыз Атласов, күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Әйе, Һади Атласины соңгы тапкыр кулга алалар, соңгы тапкыр аның архивын, кулъязмаларын юк итәләр, соңгы тапкыр ирегеннән, гаиләсеннән, милләтеннән аералар... Аннан - ел ярым буе төрмә газаплары, кыйный-кыйный сорау алулар, судлар һәм атып үтерелү - Мәңгелеккә күчү... Ә хәзергә гаиләсе, Хөсникамал абыстай, яралы, ялгыз аккош кебек, аны эзли, бөтен Казан төрмәләре, органнар буенча, сөекле ирен - Мөхәммәтһадиен эзли... Аның ире белән аралашкан кешеләрнең күбесе инде шулай юкка чыккан, кайда икәнлекләрен дә белмиләр, кулга алынмаганнар бар нәрсәдән, хәтта аралашудан да курка. +"Тем временем тучи над головой Хади Атласова сгущались, - дип яза тарихчылар. - В недрах НКВД спешно прорабатывались новые операции, призванные задушить любые проявления инакомыслия в обществе. Особенно усилились они после загадочного убийства Кирова, использованного как "детонатор" для нового витка репрессий. Важную роль в этой системе террора против своего народа играли операции, направленные на ликвидацию многих представителей национальной интеллигенции тюркских народов и, в первую очередь, татарской, как наиболее развитой и многочисленной. Волей судьбы Хади Атласов оказался одним из немногих оставшихся в стране крупных татарских интеллигентов, выдвинувшихся на авансцену общественно-политической деятельности еще до 1917 года. Поэтому к нему и Ильясу Алкину было приковано сугубое внимание "органов". (Булат Султанбеков. Хади Атласов предупреждает // Б.Ф.Султанбеков, С.Ю.Малышева. Тригические судьбы. - Казань, 1996, С.-94.) +Шулай итеп, Атласины "СССРны җимереп, бәйсез төрки-татар дәүләте төзергә җыенган, шушы максатлардан, контрреволюцион оешма оештырган, илдә шпионлык эшләре алып барган, чит илләрдәге агентлары ярдәмендә диверсияләр әзерләгән" террор төркеменең җитәкчесе итеп "билгелиләр". Бер караганда, кеше ышанмаслык сүзләр, кеше ышанмаслык гаепләүләр, дәлилләр булмау сәбәпле, бу җинаять эше башлану белән туктатылырга тиеш кебек иде. Әмма - Россия бит бу, кешесе булса - статьясы табылыр. Атласины кулга алуны һәм өендә тентүләр оештыруны "үз татарымыз", чекист Әхмәтов башкарып чыкса да, алга таба эшкә Мәскәү чекистлары Айзенберг һәм Ратнер килеп кушыла. Атласидан "җиң сызганып" сорау алулар башлана, бөтен татар милләтен фаш итәрлек, башын идерерлек, азатлык хыялыннан мәңгегә баш тарттырырлык хөкем әзерләнә... +Ул арада аның гаиләсе, якыннары берни белми, аны таба алмыйлар. Бу хакта Атласиның улы Угыз абый менә нәрсәләр язып калдырган: "Әни 4 ай чамасы төрле Атласиның дүртенче төрмәсе һәм мәңгелеккә күчүе... +ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА +"1937 елның 2 маенда сорау алу беркетмәсеннән: +(Һади Атласиның 1923 елда Мәскәүдә, Төркия илчелегендә илче Мохтар-бәй белән очрашуы турында.) +ВОПРОС: Изложите сущность Ваших переговоров с Мухтар-Беем? +ОТВЕТ: Мои переговоры с Мухтар-Беем выразились в следующем: +Я в начале переговоров дал Мухтар-Бею в подробной форме информацию о политико-экономическом и культурном состоянии тюрко-татарских народов, населяющих СССР. +Конкретно, в своей информации я, насколько мне теперь помнится, говорил: +1. Советская власть разрушила тюрко-татарские медресе, разрушила религиозные учреждения, т.е. то, что имеет существенное значение для роста тюрко-татарского народа. +2. Что тюрко-татарская деревня в условиях Советской действительности находится в тяжёлом экономическом положении. +3. В условиях Советской действительности тюрко-татары ассимилируются, вырождаются. +И дальше я высказал Мухтар-Бею сомнение в возможности дальнейшего существования Советского государства. +В заключение этой, контрреволюционной по содержанию информации, я высказался перед Мухтар-Беем о том, что тюрко-татарскому народу необходимо создать своё самостоятельное государство и при этом просил его (а в его лице Турции) оказать нам - тюрко-татарам соответствующую помощь. +Мухтар-Бей внимательно выслушал мою информацию, после чего стал расспрашивать меня подробно о дислокации тюрко-татарских областей в СССР. Численности в них коренного населения, их экономике и т.п. На все эти вопросы я дал Мухтар-Бею исчерпывающие справки со статистическими и фактическими данными, что тут же записывал присутствующий при этом секретарь посольства Анас-Бей". (Атласиларның шәхси архивыннан.) +Шушы ук көнне Атласидан "контрреволюцион оешмасының" программасы турында да җентекле сорау алалар. Әлбәттә, андый оешма да, аның программасы да булмый, әмма Атласи үзенең бу хакимият турындагы уй-фикерләрен, татар халкының авыр хәле турында программа рәвешендә сөйләп бирә. +"ВОПРОС: Сообщите программу Вашей контрреволюционной организации. +ОТВЕТ: Написанной программы организация не имела, но я, как руководитель её, исходил в работе организации из следующих программных установок: +1. Политика Коммунистической Партии и Советского Правительства в национальном вопросе не обеспечила полного уничтожения неравенства между тюрко-татарами и русскими (великороссами). +2. Что в силу этого русская нация с ее инстинктом господства над другими нациями и в условиях Советской действительности продолжает оставаться великодержавной нацией, находясь в более привилегированном положении по сравнению с тюрко-татарами. +3. Тюрко-татары в условиях Советской действительности в вопросе языка остаются неравными по сравнению с русскими, ибо их язык не имеет достаточно полного применения у государства. +4. В вопросах национальной культуры тюрко-татары лозунг Коммунистической Партии и Советского Правительства "культура национальная по форме, социалистическая по содержанию" не обеспечивает сохранения и роста национальной культуры тюрко-татар в её подлинно-национальном облике. Поэтому и в противовес ему выдвигался другой лозунг: "Культура национальная и по форме и по содержанию". +5. Что в силу вышеуказанных факторов в условиях Советской действительности происходит процесс ассимиляции тюрко-татар в направлении их русификации, что ведёт к их вырождению. +Плюс к этому в программных установках организации имели отражение ещё следующие моменты: СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... +1. В условиях Советской действительности в экономическом отношении тюркотатары не имели и не имеют роста в силу таких явлений, как сокращение посевов, сокращение животноводства, применение продовольственной развёрстки в годы военного коммунизма, а в последующие годы - коллективизации сельского хозяйства. +2. Национальные традиции во всей её разновидности и религия тюрко-татар в условиях Советской действительности уничтожаются. +Исходя из этих основных предпосылок в программных установках организации делался вывод, что тюрко-татары в условиях Советской действительности продолжают вырождаться, вымирать, что для предотвращения этого необходима борьба за независимость - для достижения конечной цели - объединения тюркотатар в независимое, тюрко-татарское государство с буржуазно-демократическим государственным строем. +Это тюрко-татарское государство проектировалось образовать в следующих территориальных пределах: Татария, Башкирия, Узбекистан, Туркменистан, Казахстан с присоединением к ним Восточного Туркестана. +Образование этого государства мыслилось ко времени крушения Советского Союза в престоящей войне со стороны капиталистических государств". (Атласиларның шәхси архивыннан.) +Менә бу сүзләр Атласиныкы булырга охшаган, чөнки ул аны гомере буе шулай сөйләгән - илдә руслар белән татарлар тигез хәлдә түгел, татарлар үз дәүләтләре булганда гына милләт буларак исән калачак. Ә алга таба чекистлар өстәгән текст булырга да мөмкин, имеш, Атласи совет власте белән көрәшү өчен шушы оешмасын төзегән, моның өчен чит илләр белән элемтәгә кергән, аларның СССРга каршы сугыш башлавын гына көтеп торган һәм башкалар, һәм башкалар... Атласи боларга да уңай җавап биргән, әмма бу дөреслеккә охшамаган, йә бу сүзләрне аннан кыйнап әйттергәннәр, йә үзләре өстәп куйганнар. +Шушы ук көннең беркетмәләрендә Атласидан Гаяз Исхакый, аның чит илдә бәйсез Идел-Урал дәүләте төзергә әзерләнүе турында да сораулар бар, ул моңа да уңай җавап бирә. Кайвакытта Атласи бу сүзләрне сорау алучылар өчен түгел, ә киләчәккә - безгә төбәп, махсус әйтеп калдырган кебек тоела. Әйе, ул да, чит илләрдәге мөһаҗир татарлар да үз бәйсез дәүләтләрен төзү турында хыялланганнар, шуңа омтылганнар, булдыра алганча, шушы юнәлештә хәрәкәт иткәннәр. Һәм шушы изге максатны безгә дә васыять итеп әйтеп калдырганнар. Бу очракта, төрмәдә сорау алу-допрос беркетмәләре аша булса да... +"ВОПРОС: Известно ли Вам контрреволюционная работа татарской, белой эмиграции в лице Гаяза Исхакова и других по подготовке создания так называемого независимого тюрко-татарского государства "Идел-Урал"? +ОТВЕТ: Да, известно. [...] +ВОПРОС: Как реагировали Вы, как руководитель контрреволюционной организации на эту контрреволюционную работу татарской белой эмиграции? +ОТВЕТ: Реагировал положительно, так как цели и задачи образования независимого тюрко-татарского государства, как у организации, мною возглавляемой, так и у татарской белой эмиграции, в лице ГАЯЗА ИСХАКОВА и других - одинаковы. +ВОПРОС: Значит, работа Вашей организации по подготовке образования тюркотатарского государства явилась частью указанной выше общей работы зарубежной контрреволюции в лице татарской белой эмиграции? +ОТВЕТ: Да, выходит так. +ВОПРОС: Была ли известна контрреволюционная работа Вашей организации по подготовке создания указанного тюрко-татарского государства заграницей, в частности татарской белой эмиграции в лице ГАЯЗА ИСХАКОВА и других? +ОТВЕТ: Вероятно была известна, так как об этой нашей работе знал ШАФЕЕВ АБДРАХМАН, который, как мне известно, был связан с ГАЯЗ ИСАКОВЫМ и другими представителями татарской белой эмиграции. +ВОПРОС: Из Ваших показаний видно, что возглавлявшаяся Вами контрреволюционная организация, по общей контрреволюционной работе по подготовке создания так называемого независимого тюрко-татарского государства, представляла собой филиал контрреволюционной работы белой эмиграции в СССР. Признаёте ли Вы это? +ОТВЕТ: Да, признаю". (Атласиларның шәхси архивыннан.) +Беркетмәләрдән күренгәнчә, бу көнне Һади Атласидан озак һәм бик җентекле сорау алганнар, чөнки моның җитди сәбәбе бар. Эш шунда: Атласины сак астында тоту вакыты инде 1937 елның 13 апрелендә үк чыккан була, ә эшне судка тапшыру өчен ул гаебен һаман тулысынча танымый. Һәм шул елның 27 мартында УГБ НКВД АТССР, Һади Атласиның сак астында булу вакытын 1937 елның 13 июненә кадәр озайту соравы белән, Мәскәүгә мөрәҗәгать итә. НКВД карарыннан күренгәнчә, бу эш буенча инде кырыкка якын кеше кулга алынган була һәм кайберләре белән Атласины күзгә-күз очраштыралар. Ни кызганыч, ахрысы каты кыйналулар сәбәпле, Атласиның кайбер якыннары аңа каршы күрсәтмәләр бирә, контрреволюцион оешма булганлыгын, Атласиның совет властен бәреп төшереп, бәйсез татар дәүләте төзергә теләвен, боларны да шуңа котыртуын таный. +Инде тагы 1937 елның 2 май сорау алу беркетмәләренә килик, аңа НКВД комиссары Рудь һәм УГБ лейтенанты Мозаффаров кул куйган, димәк, допросны да алар алган. Сорау алуның азагында Атласи барысын да кире кага башлый, аңа "Вы говорите неправду!", "Неправда!", "Это не всё!", "Вы продолжаете говорить неправду!" дип акыралар, болар да беркетмәгә язылган. Атласидан, чит илдәге татарлар безгә монда бәйсез дәүләт төзергә ярдәм итте, дип әйттерергә тырышалар, ул моны кире кага. Чекистлар шулай ук 1929 елны Төркиягә качкан Әхмәт Тимер (Яруллин) төркемен һәм кача алмыйча калган Атласов Габделбәр белән Фәттахов Зәкәрияне искә төшерәләр, "аларны чит илдәге татар эмиграциясе белән контрреволюцион элемтәләр урнаштырырга сез җибәрдегезме", диләр, Атласи моннан баш тарта. Алга таба Атласины 1936 елда чит илгә качарга җыенуда гаепләргә тырышалар, имеш, сорау алганда, Исхаков Касыйм шулай дип әйткән, Атласи моны кире кага. +Шушындый провокацион сораулар арасында "бәйсез төрки-татар дәүләте" турында бик җитди сорау да куела, имеш, Атласи да аңа бик җитди, канцелярия телендә җавап бирә. Беркетмәнең бу өлешен, Атласины ахыргача батыру өчен, чекистлар үзләре өстәгәндер, дип тә уйларга мөмкин, чөнки ул, тәҗрибәле сәясәтче, болай җавап бирмәс иде. Органнарның ничек мәкерле эшләүләрен күрсәтү өчен, беркетмәнең әлеге өлешен дә язып үтәбез: +"ВОПРОС: В чём конкретно заключалась работа Вашей контрреволюционной организации по подготовке создания так называемого тюрко-татарского государства? +ОТВЕТ: Практическая работа организации заключалась в агитации и пропаганде, направленной: +1. На создание недовольства Советской властью и Компартией в национальном вопросе. +2. На разжигание националистических настроений среди тюрко-татар. +3. На разжигание национальной розни между тюрко-татарами и русскими. +4. На популяризацию идеи борьбы за объединение тюрко-татар в самостоятельное государство с буржуазно-демократическим государственным строем. +5. На подготовку кадров-организаторов дальнейшего движения по созданию указанного независимого, тюрко-татарского государства. +Другой контрреволюционной деятельностью наша организация не занималась. +ВОПРОС: Это не всё! Вы скрываете от следствия остальную контрреволюционную деятельность Вашей организации. +ОТВЕТ: Другой контрреволюционной деятельностью организация не занималась". (Атласиларың шәхси архивыннан.) +Алга таба, "Туйкиннар һәм башкалар әйтте", дигән яла белән, Атласины татар авылларында баш күтәрүчеләр әзерләүдә гаепләргә тырышалар, имеш, сугыш башланса, алар совет дәүләтенә каршы көрәшергә тиеш булганнар. Атласи бу гаепләүне дә кире кага. Аны шпионлык итүдә, 1934 елда оешма әгъзасына Казанның дары заводы, СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... Госбанкы, Татарстанның промышленносте һәм авыл хуҗалыгы буенча шымчылык мәгълүматы тупларга кушуда гаеплиләр - Атласи моны кире кага. Уфадагы Үзәк Диния нәзарәтен, инде вафат булган Ризаэддин Фәхреддинне дә контрреволюцион оешма белән бәйләргә тырышалар - Атласи моны да кире кага... +"ВОПРОС: Следствию известно, что Ваша организация состояла в контрреволюционной связи с Центральным Духовным Управлением мусульман? Признаетёсь ли в этом? +ОТВЕТ: Нет, не признаюсь, так как такой связи не существовало. +ВОПРОС: Вы говорите неправду! Вы, как показали выше, вовлекли в свою организацию муфтия ФАХРУТДИНОВА РИЗУ. Вы посещали несколько раз ЦДУМ, где вели с его руководителями разговоры на политические темы. К Вам приезжал член ЦДУМ СУЛЕЙМАНОВ АБДУЛЛА, с которым Вы вели контрреволюционные разговоры. Эти факты и ряд других, которыми располагает следствие, подтверждают наличие указанной связи между Вашей организацией и Центральным Духовным Управлением Мусульман. Предлагаем признаться! +ОТВЕТ: Повторяю, указанной связи между нами не было. +ВОПРОС: Вы продолжаете говорить неправду. Вам зачитываются показания участника Вашей организации БИКБОВА КАМИЛЯ: "Наша организация имела в контрреволюционных целях связь с Центральным Духовным Управлением Мусульман... Связь осуществовалась АТЛАСОВЫМ Гади и ЯРУЛЛИНЫМ Рашидом... Через Центральное Духовное Управление Мусульман наша организация использовала мулл для ведения контрреволюционной агитации против Советской власти. Признаетесь ли Вы теперь? +ОТВЕТ: Нет. Вновь повторяю: указанной связи не существовала". (Атласиларның шәхси архивыннан.) +Беркетмәләрдән күренгәнчә, шушы урында нидер булып ала. Моңа кадәр күпчелек гаепләүләрне кискен рәвештә кире кагып барган Атласи кинәт кенә үзгәрә һәм бу ялаларны үз өстенә ала. Гадәттә, сорау алулар төнлә барган, бик озакка сузылган, ахырга таба Атласины кыйнап, булмаган гаепләрен үз өстенә алырга мәҗбүр иткәннәрдер. Бу хәлне башкача аңлатып булмый. +"ВОПРОС: Из Ваших показаний видно, что Вы создали и руководили контрреволюционной организацией, которая на протяжении целого ряда лет вела организованную контрреволюционную работу по подготовке создания так называемого независимого, тюрко-татарского государства, с буржуазнодемократическим государственным строем. Вы в этой контрреволюционной работе состояли в неофициальной, контрреволюционного характера связи с представителями иногосударства, давали им сведения, могущие быть использованными ими в ущерб Советского государства. Признаёте ли Вы себя в этом виновным? +ОТВЕТ: Да, виновным себя целиком и полностью признаю. +Я - старый, убеждённый националист, пантюркист. Я - бывший эсэр, участник 2-й Государственной Думы. Дважды судимый Советской властью за контрреволюционную деятельность. +Имея такое политическое прошлое, я в действительности почти с первых же дней существования Советской власти встал на путь организованной борьбы с Советской властью, которую я вёл на протяжении многих лет - за осуществление основной идеи, вытекающей из моих пантюркистских убеждений, идеи тюрко-татарского объединения в самостоятельного буржуазно-демократического типа, государство. +Ответы, на поставленные мне вопросы записаны правильны, мне зачитаны, в чём и подписуюсь - Г.Атласов". (Атласиларның шәхси архивыннан.) +Кулга алынганнан соң, шушы ун ай вакыт эчендә Һади Атласидан менә шулай газаплап, дистәләрчә тапкыр сорау алына. Атласи үзе тиз генә бирешмәсә дә, көрәштәшләренең аңа каршы биргән күрсәтмәләрен нигез итеп алып, карт милләтчене әкренләп үлем карарына әзерлиләр. +Менә тагы бер сорау алу беркетмәсе, аңа 1937 елның 4 апреле датасы куелган, ул Атласиның ни дәрәҗәдә дөньякүләм масштабта фикер йөртүен күрсәтә: +ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА +"ВОПРОС: Ваша контрреволюционная организация, прежде всего в Вашем лице, занималась германо- и японофильской агитацией. Подтверждаете ли Вы это? +ОТВЕТ: Отрицаю. +ВОПРОС: Неправда! Вы, среди целого ряда лиц своего окружения, неоднократно занимались указанной агитацией. Признайтесь. +ОТВЕТ: Вновь отрицаю. +ВОПРОС: Вы продолжаете врать! Вам зачитывается показание известного Вам УРАЗМАНОВА Сабира, уличающее Вас во лжи: "...в разговоре, происходившем между мною и АТЛАСОВЫМ Гадыем в январе месяце 1936 года, он - АТЛАСОВ Гады - восхвалял Германию и Японию как могущественные государства, которые уничтожат Советский Союз". Признаёте ли Вы теперь? +ОТВЕТ: Да, подтверждаю. +ВОПРОС: Вам зачитывается показание другого, также Вам хорошо известного человека, а именно ИСХАКОВА Касыма: +"...в одну из встреч с АТЛАСОВЫМ Гадыем, в период с 1934 по 1936 год, в разговоре со мной АТЛАСОВ Гады высказал своё явно контрреволюционное отношение к существующему Советскому строю. Говорил..., что Германия выступит против Советского Союза и захватит его". +ОТВЕТ: Такого разговора с моей стороны не было. +ВОПРОС: Вы продолжаете врать! В подтверждение этому Вам приводится показание известного Вам САТУЛЛИНА Хамида: +"...в 1936 году, кажется осенью, АТЛАСОВ Гады в разговоре со мной заявил: "Сейчас во всём мире и в особенности в Германии проходит кампания гордости за свою нацию, а у нас в России (так он всегда называл СССР) гордость своей нацией относится только к русским... и дальше больше, он говорил - самая высшая культура в мире - это немецкая культура... а дальше АТЛАСОВ Гады говорил - скоро над Россией (Советским Союзом) будет хозяином Япония... Признаёте ли Вы этот факт? +ОТВЕТ: Признаю частично, а именно: восхваление немецкой культуры. В остальном отрицаю. +ВОПРОС: В распоряжении следствия имеются показания целого ряда других лиц, целиком и полностью подтверждающие то, что Вы, Ваша контрреволюционная организация систематически занимались германо- и японофильской агитацией. Следствие, указывая на бесполезность отрицания, предлагает Вам еще раз - признать откровенно эту сторону практической, контрреволюционной деятельности. +ОТВЕТ: Я являюсь старым германо- и японофилом, поэтому, не исключаю того, что в отдельных случаях занимался германо- и японофильской агитацией". (Атласиларның шәхси архивыннан.) +Атласидан сорау алу беркетмәләре белән танышканда, күп кенә тарихи шәхесләрнең исемнәрен очратырга мөмкин - чекистлар аннан Гаяз Исхакый турында да, Ризаэддин Фәхреддин, Садри Максуди, Шәфи Алмаз, Галимҗан Идриси, Галимҗан Шәрәф, Әкъдәс Нигъмәти, Зәки Вәлиди, Мирсәет Солтангалиев, Бубыйлар турында сорашалар. Атласи 1926 елда Мәскәүдә, Төркия илчелегендә төрек мәгариф инспекторы Сафган-бәй белән очрашкан була, 1936 елның 20 ноябрендә сорау алу беркетмәләрендә бу хакта да хәбәр бар: +"...САФГАН-БЕЙ спрашивал моё мнение о личностях татаро-башкирских белых эмигрантов: МАКСУДОВЕ Садри, ВАЛИДОВЕ Заки и ИСХАКОВЕ Гаязе. На это я сообщил ему следующие характеристики в отношении этих эмигрантов. +1. О МАКСУДОВЕ Садри я сказал, что он имеет хорошее образование, бывший кадет, но не революционер. О том, что он бывший кадет я сказал после того, как САФГАН-БЕЙ специально спросил меня об этом. +2. О ВАЛИДОВЕ Заки я сказал, что он хороший, крепкий учёный, имеющий глубокие познания в области исторических наук и что в политическом отношении вполне устойчивый человек. +3. Об ИСХАКОВЕ Гаязе я сказал, что он известный, сильный татарский писатель, СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... бывший революционер, но политически неустойчивый человек". (Атласиларның шәхси архивыннан.) +Һади Атласи башта Казан шәһәренең Дзержинский урамындагы "Черек күл" төрмәсендә утыра, аннан аны халык телендә "Пләтән төрмәсе" дип аталган төрмәгә күчерәләр. Аның төрмәдән язган бер генә хаты сакланган, ул 1936 елның ноябрендә язылган, Атласи анда инглиз телендә партия тарихы китабын сораган һәм балаларына үгет-нәсихәт биргән. Әйе, галим төрмә шартларында да укуын, гыйлем алуын ташламаган, даими үз өстендә эшләгән. Бу урында мин Атласи белән бер вакыттарак "Черек күл" төрмәсендә утырган Павел Аксёнов һәм Пләтән төрмәсендә утырган Ибраһим Салаховның истәлекләре белән уртаклашасым килә. Дөрес, алар Атласиның үзен күрмәгәннәр, әмма аның турында төрмәдә күп ишеткәннәр һәм язып та калдырганннар. +"Көтмәгәндә мин эчке төрмәнең (Дзержинский урамында) 3 нче камерасына эләктем, - дип яза Аксёнов. - ...Миңа кадәр бу камерада шактый вакытлар профессор Атласов ябылып тотылган икән. Мин яңа танышларымнан Атласов һәм аның эше турында сөйләүләрен сорадым. (Бу урында Атласиның Соловкидагы төрмә чоры тасвирлана, аны алда биргән идек.) +...Соловкида утыру срогы тәмамлангач, Атласов иреккә чыгарыла һәм ул, калган гомерен тыныч кына үткәрү өчен, туган Татарстанына кайта. Элеккечә Совет властеның кан дошманы булып калса да, ул көрәштән баш тарта, үзенең тормышын мәдәни-агарту эшчәнлегенә багышлый. Ничек кенә булса да, 1936 елның азагындамы, 1937 елның башындамы аны яңадан кулга алып, төрмәгә ябалар. Элегрәк судларда аның "кылган гамәлләре" ялгыз җинаятьченеке итеп кенә карала, хәзер ул зур контрреволюцион оешманың җитәкчесенә әверелә. Һәм судны да аңа аерым киңәшмә түгел, революцион трибунал ясарга тиеш була. +Суд алдыннан эчке төрмәнең кизү торучы башлыгы Атласовка, кул куйдырып, гаепләү карарын тапшыра. Бу гаять куркыныч һәм дәлилләргә нигезләнмәгән документ була. Аны укыганда, профессор Атласов еш кына: "Ах, нинди хәсисләр болар!", "Хыялыйлар да соң, бәдбәхетләр дә соң!", "Бу юриспруденция түгел, бу бит кретинлык", - дигән ачулы репликалар ташлый. +Суд тикшерүе барышында Атласов үзенә ялган гаеп тагучылардан: "Сезне ялганларга нәрсә мәҗбүр итте, сорау алган вакытларда сезне нык кыйнадылармы һәм восстание әзерләү турында кеше ышанмаслык гайбәтне гаепләнүче үземе, әллә тикшерүче уйлап чыгардымы?" - дип сорый. Гаепләнүчеләр аска карап дәшмиләр, аларның кайберләре генә нәрсәдер мыгырдый, тик сүзләре аңлашылмый. Судья белән прокурор исә Атласовны батыручыларга ярдәмгә килеп, аларны җавап бирү вазифасыннан азат итәләр. +Судья һәм прокурор белән әңгәмәсе вакытында Атласов түбәндәгеләрне сөйли: +- Сез совет властен бәреп төшерүне оештыруны миңа сылтап калдырасыз. Әмма мондый оешма өчен армия, командирлар, корал һәм башка күп нәрсәләр кирәк. Боларның барысы да кайда? Янәшәмдә утырган, тикшерү барышында газаплар кичергән, куркытылган бәхетсез кешеләрнең баш күтәрүчеләр армиясенең үзәге диюгә кем ышаныр? Әлеге мескен кешеләр армиянең йөк олауларын алып бару өчен дә эшкә яраксызлар бит. +Камерада утыручы иптәшләре белән суд процессының барышы турында тәэсирләр белән уртаклашканда, Атласов үзен атарга хөкем итүләре мөмкин, дигән фикерне әйтә. Ул, мине мондый язмыш куркытмый, ди. Әмма үзеннән үч алу ни өчен бернинди гаепсез күп кенә кешеләрне юк итү юлы белән башкарылырга тиеш, дип, аптыравын белдерә. +Атласовны һәм тагын берничә кешене атулары, күп кенә кешене озак сроклы хезмәт белән төзәтү лагерьларына хөкем итүләре турында төрле төрмәләрдә шактый булганнан соң гына ишеттем". (Павел Аксёнов. Күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Бу истәлекләрдән күренгәнчә, Атласи нинди шартларда да югалып калмый, вазгыятькә аек акыл белән бәя бирә, үзен нәрсә көткәнен белә һәм аңа әзер була. Әйе, аның белән бергә хөкем ителүчеләр дә, аңа каршы күрсәтмә бирүчеләр дә, аның белән бергә атып үтерелүчеләр дә бик нык газапланган, кыйналган, куркытылган була. Медицина белешмәләреннән күренгәнчә, имам Рәшит Яруллинның нибары өстәге ике теше генә калган була, димәк, калганнарын бәреп сындыралар. Җинаять эшендә сакланган фотодан күренгәнчә, имам Касыйм Исхаковның (Гаяз Исхакыйның туганы) чигәсендә - кан оешып каткан яра... Атласи үзе дә табиб тикшергәндә аягында чак басып тора, чайкалып, тигезлеген югалта, әмма рух ныклыгын ахыргача саклый. +Ибраһим Салахов Пләтән төрмәсенә 1937 елның октябрь аенда китерелә. Үзе истәлекләрендә язганча, бу вакытта инде анда татарның күренекле шәхесләре Галимҗан Нигъмәти, Гыйлем Камай, Гомәр Гали, Алкин, Сөббух Рафиков, Сәләх Атнагулов һәм башкалар утыра, күрше камераларда Галимҗан Ибраһимов үлем көтеп ята, Атласовлар төркеме дә монда икән, алар турында шомлы хәбәрләр йөри. Алда китереләчәк өзектә вакыйга Пләтән төрмәсендә, Ибраһим Салахов утырган камерада бара, ул шунда 1937 елның көзендә ишеткән хәлләрне язып калдырган: +"...Бераздан ишек ачылып, таныш булмаган берәүне керттеләр. (...) Бераздан Алкин, аның янына килеп: +- Син кайдан, иптәш? Нинди яңалык? - дип сүз башлады. +- Яңалык чамалы, - диде егет, теләр-теләмәс кенә башын күтәреп. - Бүген төнлә мин бер укытучы белән утырдым. Әлмәттән. Аны Атласов төркемендә судлыйлар икән. +- Нәрсә, инде суд та башланганмы? +- Инде икенче көн. Менжинский клубында трибунал хөкем итә ди. Ябык суд. Берәүне дә кертмиләр. Клуб солдатлар, этләр белән саклана. Менә шул укытучы гаҗәпләнеп, хәвефләнеп сөйләде. +Мин дә, башкалар да, югары сәкеләрдән төшеп, крагилы егет янына өерелдек. Сөббух "күз"не капларга басты. +- Һади Атласов, инде алтмышның аръягында булуына карамастан, таза, нык, җиңел сөякле, хәрәкәтчән кеше. Ул инде бер срок утырып кайткан. Соңгы елларда Бөгелмәдә укытучы булып эшли иде, ди. Үзе бик нәзакәтле, тәрбияле, югары белемле галим. Француз, немец, инглиз телләрендә яхшы сөйләшә, китаплар тәрҗемә итә иде, ди. +- Әйе, әйе, беләбез, - диде Камай ага, - талантлы кеше. Шуннан... +- Трибунал аны, Бөгелмәдә контрреволюцион оешма төзеп, Совет хөкүмәтен җимерүгә әзерләнүдә гаепли. Бу оешманың актив членнары дип, Бөгелмәдән, аның тирәсендәге авыллардан алтмыштан артык мулла, мөәзин, укытучыларны кулга алганнар. Минем янымда утырган укытучы да шул исәптән икән. "Дөресен әйткәндә, Һади аганы судта гына күрдем", - ди үзе. Атласов судта менә ничек сөйләде, ди: "Бөек Ленин вафат булганнан соң, бигрәк тә соңгы елларда, Сталин милли сәясәтне Маркс-Энгельс тәгълиматларыннан ераклаштыра бара. Милли кадрларның үсүенә, аларның мөстәкыйль фикер йөртүләренә киртә куя. Совет илендәге көнчыгыш халыкларының гарәп алфавитыннан латинга күчүләрен алкышлап, Владимир Ильич: "Бу тарихи вакыйга - көнчыгыш халыкларын бөтен дөнья культурасына алып чыгуда күпер", - дигән иде. Ләкин ул бу бөек борылышны үз күзләре белән күрә алмыйча калды. Әмма көнчыгыш халыклары, аның васыятьләрен истә тотып, аңа рәхмәт укыйлар һәм латин хәрефләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә - укытырга көч салалар. Ә Сталин, һичбер нигезсез рәвештә, тагын алфавит алыштыру мәсьәләсен күтәрде һәм инде мәҗбүри рәвештә тормышка ашыра. Бер кеше гомерендә совет көнчыгыш милләтләре инде өченче алфавитка күчәләр. Безнең халыкның күбесе болай тиктомалдан надан калачак. Шулай ук Сталинның телләрнең тууы, үсеше турындагы соңгы тезислары Маркс тәгълиматына капма-каршы", - дигән. Бу урында Атласов, немец һәм инглиз телләрендә Маркс хезмәтләреннән цитаталар китереп, үз фикерләрен дәлилләгән. +- Молодец, - диде кемдер урта сәкедән. +Сөйләүче аңа игътибар итмәде, дәвам итте: +- Ахырда ул сүзен болай тәмамлаган: "Әгәр иптәш Сталинның кайбер фикерләре белән килешә алмау җинаять икән, мин сезнең хөкемдә. Әмма мин Совет дәүләтен җимерергә әзерләнмәдем һәм контрреволюцион оешма булдыру нияте белән мавыгу СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... җүләрлегенә барып җитмәдем. Чөнки мин үзем хәл кадәре бу хөкүмәтне урынлаштыру өчен көрәштем, корал белән чехларга каршы сугыштым. Тарих - шаһит". +- Дөрес, Атласов Колчак тылында безнең өчен эшләде һәм бик кирәкле данныйлар бирде, - диде комиссар Имәнкулов. +- Бүлмәгез әле! Шуннан? +"Әгәр дә, - дигән Һади ага, өстәл артындагы трибунал членнарына карап, - әгәр дә, уйдырма гаепләү актыгызда күрсәтелгәнчә, мин контрреволюцион оешма торгызырга, Совет хөкүмәтен җимерергә уйлаган булсам, - тагын кабатлыйм, андый ният миндә булганы юк, - кемнәргә, нинди көчләргә таянган булыр идем? Гафу итегез, ярты ел нахакка төрмәдә утыруыма да карамастан, мин әле үз акылымда. Әгәр ул кара юлга бассам, сез алдыма китереп бастырган мулла-мунтагайларга түгел, яшь көчләргә таянган булыр идем. Шуның өчен бу акылга-аңга сыймый торган уйдырма төркемне миңа бәйләмәгез. Мин аларны белмим, белергә дә теләмим". Ул укытучыны бүген тагын судка алып киттеләр. [...] +Кичке аш алдыннан торбаны шакыдылар. Алкин "Бестужев әлифбасы"на күчте, идәнгә чүгеп, торбага колагын куйды һәм аннан килгән хәбәрне иҗекли башлады. Сулышны өзеп, Алкинга төбәлдек: +- Три-бу-нал Ат-ла-сов-лар төр-ке-мен... - хәбәрне тапшыручы, бу җиргә җиткәч, пауза эшләде... Әллә инде "күз" комачауладымы. - Атласовның үзен дә а-тар-га хөкем ит-кән... +Алкин, хәбәрне әйтеп бетерер-бетермәс, идәнгә утырды. Электр тогы суккандай катып калдык. "Күз" чайкалды. Ачылды. Кан баскан ачулы бәбәк карый. +Йөрәк тибүдән туктады сыман. Күзләремә яшь килеп тыгылды. +- Йа Алла, бу нинди бәйрәм бу? +Сабырсызланып, өметләнеп, соңгы ышанычларны бәйләп, дүрт күз белән көткән бөек бәйрәм - Октябрьнең егерме еллык тантанасы үтте дә китте. Ашыгыч процесслар, атулар, көне-төне туктаусыз сорау алулар, кыйнаулар, гарипләндерүләр, мәсхәрәләүләр белән узды..." (Ибраһим Салахов. Колыма хикәяләре. - Казан, 1989, Б.-55.) +Әлбәттә, Ибраһим Салахов Атласи турында бу хатирәләрне исендә калганнар буенча язган, бәлки, инде ул елларда күренә башлаган язмаларга да нигезләнгәндер. Ул дөреслеккә туры килә, әмма бераз төгәлсезлекләр дә сизелә. Әйтик, Атласи суд башланганда инде ел ярым төрмәдә утырган була, ярты ел түгел. Әсәрдә телгә алынган Алкин мәсьәләсе дә сораулар уята - әгәр сүз Ильяс Алкин турында барса, энциклопедияләрдә ул 1937 елның 27 октябрендә Мәскәүдә үлгән, дип язылган, Ибраһим Салаховта вакыйга Казан төрмәсендә нәкъ шул көннәрдә бара. Хәер, ничәмәничә төрмәләрне үтеп, кыйналып һәм имгәтелеп гомере үткән Ибраһим абый кайбер детальләрне онытырга яки бутарга да мөмкин, әмма ул үзенең әсәрендә Һади Атласи турында яхшы язган, аның якты образын тудыра алган, рәхмәт аңа! +Инде әйткәнебезчә, "Атласовчылар - Атласовщина" дип аталган бу җинаять эше буенча 107 татар кулга алына, шуларның алтмыштан артыгына төрле вакытларда суд була. Чекистлар башта эшне бик зурдан кубып башласалар да, татарлар СССРны җимереп, бәйсез Туран-Татар дәүләте төзергә телиләр, дип бөтен милләтебезне хөкем итәргә җыенсалар да, бу эш киң яңгыраш ала алмый. Әйе, татарларның хыялларында мондый максат булган, тик аны тормышка ашырырлык шартлар булмаганга күрә, алар әлеге юнәлештә гамәл кылмаганнар. Әмма чекистларга бу милләтче татарларны хөкем итү, аларга җәза бирү бик кирәк булгач, сорау алу беркетмәләрендә кәгазь-дәүләт чүпрә кебек кабара, аның географик чикләре, эчке төзелеше, сәяси юнәлеше, хәтта ил башы да билгеле була, ул - Һади Атласи, әлбәттә, моны сорау алу вакытында башка тоткыннар әйтә. +Тоткын татарларның мондый мәкерле эшләрдә тәҗрибәсезлеге, артык ихлас һәм беркатлы булулары күп вакыт аларның үзләренә каршы эшли. Һади Атласи да башта, бик гадел һәм дөрес сүзле кеше буларак, иректә кемнәр белән аралашуын ачылып сөйли, ә чекистлар аларның барысын да үзләре уйлап чыгарган контрреволюцион оешма исемлегенә кертеп куялар. Соңыннан бу кешеләрне берәм-берәм бөтен ил буенча чүпли башлыйлар, Атласиның баҗасы Рәшит Яруллинны - Дагыстаннан, аларның хатыннарының туганнары Фәттаховларны Урта Азиядән тотып алып кайталар. Бу эш буенча тоткыннардан сорау алганда, сезне Һади Атласов сатты, исемлекне ул бирде, диләр, аларны кыйнап һәм куркытып, Атласига каршы күрсәтмәләр бирергә мәҗбүр итәләр. Шуңа күрә Атласи 1937 елның октябрендә, Хәрби трибунал судында, кайберәүләргә карап: "Мин боларны белмим! Минем коем тирән, болар минем коемнан су эчәрлек кешеләр түгел!" - ди. +Шулай итеп, 1937 елның 23-28 октябрендә, Казан шәһәренең НКВД клубында Һади Атласига һәм аның тарафдарларына соңгы суд була. Әйткәнебезчә, эшне гадәти суд түгел, ә Идел буе хәрби округының Хәрби трибуналы карый, анда башкаларны кертмиләр, хәтта яклаучыларны да катнаштырмыйлар. "-28 октября 1937 г. выездная сессия Военного трибунала Приволжского военного округа под председательством бригвоенюриста Микляева, членов: военюриста I ранга Тулина, военюриста Кутушева, секретарявоенюриста Княшевского на закрытом судебном заседании в Казани рассматривала дело Атласова и еще 24 "подельщиков". Судили татар, в основном, учителей, в качестве переводчика был вызван 3-й секретарь Бауманского райкома ВКП (б) Улунбеков. (...) Дело слушалось без участия обвинения и защиты, с вызовом наиболее важных свидетелей. Их было 16, они были напуганы и подготовлены следствием - все обвиняли и разоблачали подсудимых". (Литвин, күрсәтелгән хезмәт, Б..) +Һади Атласиның судта соңгы сүзен без инде бу язмабызда өзек-өзек кулланган идек, аларны кабатлап тормыйбыз. Аның белән бергә 24 кешене хөкем итсәләр дә, бу суд, нигездә, Атласига була, күбрәк ул сөйли, сорауларга да ул җавап бирә. Әйе, ул җәзасыз котыла алмасын аңлый, шуңа күрә, кайбер гаепләүләрне өстенә дә ала, әмма СССРны җимерергә теләү, шпионлык итү, чит илләргә сатылу, диверсияләргә хәзерләнү кебек гаепләрне кискен рәвештә кире кага. Хәрби трибунал әгъзаларының күңеле булсын, дипме, совет властен мактап та ала, урысларга да алай артык каты кагылмый, әмма татар халкының үз милли дәүләтенә, үз телендә сөйләшергә, үз динен тотарга хокуклары булуын кат-кат искәртә. Ул соңгы сүзендә, соңгы сулышында да бәйсез төрки-татар идеясеннән баш тармый! Бу урында Атласиның чын мәгънәсендә "СОҢГЫ СҮЗ"ен бирәбез, ул 27 октябрь көнне, кичке сәгать җиде белән сигез арасында яңгырый, ә икенче көнне инде аларга хөкем карары укыла... АТАРГА! +"Подсудимый АТЛАСОВ сказал: +Я человек бывший, а не настоящий: бывший педагог, бывший эсер, бывший член государственной думы, бывший историк. Я член и председатель управы и член национального собрания и преподаватель школы 2-й ступени. Я человек, безусловно, с определённым сознанием и идейный. +Я, революционер, националист и пантюркист. Целью моей было - создание единого тюрко-татарского независимого государства, но к этому я хотел прийти только путём эволюции. Почему я был сторонником создания независимого тюркотатарского государства? Я - историк, я изучал положение тюркских народов, их историю, их вырождение и вымирание через угнетение их русским народом. Я не отрицаю, что социализм не противоречит возрождению наций, но возрождение это я мыслил по-своему. +Я обвиняюсь по статьям 58-2, 58-6, 58-10 и 58-11. По ст. 58-6 я не виновен, правда, я имел переписку с НИГМАТОВЫМ Агдас. Я имел дважды связь с послом Турции. О чём я с ним говорил и что я ему сообщил, я уже показал в своих показаниях, но хочу предупредить, что делал я это не с контрреволюционной шпионской целью,аивэтом случае, главной моей целью было - ускорение и искание способов к созданию большого тюрко-татарского независимого государства. Кроме того, я встречался с представителем министерства просвещения Турции и был в связах с курьером Турецкого посольства ШАФЕЕВЫМ Абдрахманом. Вот и весь круг иностранцев, с которыми я имел связь. С Гаяз ИСХАКОВЫМ я не был связан. Я считал его первоклассным татарским писателем, но не политическим деятелем. +Некоторые свидетели на суде дали более или менее правильные показания о моей националистической деятельности, но некоторые из них - ложны. +Я себя считаю виновным по ст. 58-10-11. В части подготовки вооружённого Атласиның милләткә кайтуы һәм аның көрәштәшләренең якты исемнәре милләткә кире кайтты, дигәнне аңлатмый, моның өчен әле тагы утыз-кырык ел вакыт кирәк була... Хәер, Атласины пычратырга тырышучылар әле аның исеме аклангач та була. Мәсәлән, 1981 елда Казанда, Бөгелмә тарихына багышланган "Город счастливой судьбы" дип аталган китап басылып чыга, анда рус авторлары Атласины Колчак заманында төбәктәге татар укытучыларын астырып-кистереп йөрүче итеп күрсәтәләр, имеш, ул шундый исемлек төзегән икән. Моннан тыш та Татарстанда басылып чыккан кайбер фәнни хезмәтләрдә Һади Атласины "татарларның канлы палачы" итеп күрсәткән урыннар була, монысын инде "үз татарларымыз" яза. +Бу хәтле кара ялганны-яланы Һади Атласиның балалары күтәрә алмый, Габделбәр һәм Угыз Атласовлар Мәскәү һәм Казан Кремльләренә, СССР һәм Татарстан җитәкчеләренә төрле хат-шикаятьләр яза башлыйлар. Хатлар шулай ук төрле дәрәҗәдәге судларга, прокуратураларга да языла. "До каких пор будет продолжаться клевета на Х.М.Атласова, казнённого в 1938 г. (реабилитирован посмертно. Справка Военного трибунала Приволжского В.О. №108 от 11..58), кому это нужно и кто приостановит эту гнусную травлю?" - дип яза Угыз Атласов 1985 елның 8 октябрендә СССР Югары Советы Президиумына. Шундый ук эчтәлекле хатны, тагы да киңәйтеп һәм җентекләп, төрле оешмаларга Атласиның олы улы Габделбәр Атласов яза. "В то время как осквернители праха лихо и безнаказанно (пока!) обливают безымянную могилу Атласова зловонными нечистотами, решение органов советского правосудия по его реабилитации скрыто в недрах архивов и неизвестно широкой общественности. Поистине, добрая слава лежит, а худая - бежит. +Эту порочную ситуацию считаю нетерпимой и противоречащей социалистической законности, и на основании ст. Конституции СССР требую принятия официального акта в защиту имени Атласова от безнравственных посягателей на его честь и достоинство, дабы неповадно было нечестивым клеветникам продолжать своё подлое дело", - дип яза сугыш һәм хезмәт ветераны Габделбәр Атласов 1985 елның 15 декабрендә Мәскәү Кремленә. +"Мой отец до конца отдал свою жизнь за идеалы просвещения татарского народа, за его культуру, - дип яза Угыз Атласов 1986 елның 5 мартында Мәскәү һәм Казан Кремльләренә. - Поэтому моральный долг Науки - защищать честь и достоинство своих представителей и оградить их память от надругательств и издевательств". (Бу хатлар 2007 елда Казан шәһәрендә басылып чыккан "Һади Атласи" җыентыгыннан алынды, Б.-263.) +Улларының ярсып яклавы, дөньяларның үзгәрә баруы, татар җәмәгатьчелегенең Атласи ягында булуы аңа чын мәгънәсендә милләтенә әйләнеп кайтырга ярдәм итә. 1985 елның 14 гыйнварында Татарстан Югары Советы Президиумы рәисе Әнвәр Баһаветдинов Һади Атласиның улы Габделбәргә рәсми хат җибәрә, ул анда бу мәсьәләнең Президиум тарафыннан җентекле өйрәнелүен хәбәр итә, алга таба Атласиның тормышы һәм иҗаты яңа күзлектән өйрәнелә башлаячагын яза. Һәм ул шулай була да. Әнвәр Баһаветдинов катнашы һәм тәкъдиме белән, татар галимнәре Миркасыйм Госманов, Индус Таһиров һәм Яхъя Абдуллин, яңа тарихта беренче буларак, Атласи турында уңай мәкалә язалар һәм ул "Казан утлары" журналының 1986 елгы 11нче санында басылып чыга. Аннан галимнәр Әбрар Кәримуллин, Сәлам Алишев, Булат Солтанбәков, Алексей Литвин, төбәк тарихын өйрәнүче журналистлар Дамир Гарифуллин, Дамир Асылов һәм башкалар Атласиның тормышын һәм иҗатын яңа яктан яктырткан язмалар белән матбугат битләрендә чыгыш ясыйлар. Бер-бер артлы Һади Атласиның китаплары дөнья күрә, аның турында фәнни хезмәтләр языла, Бөгелмәдән Алсу Мөхәмәтдинова тарих буенча кандидатлык диссертациясе яклый. +Бөгелмә шәһәрендә Атласины бигрәк тә күтәреп алалар, чөнки аның кече улы Угыз Атласов ул чагында Бөгелмәдә яши һәм әтисенең абруйлы исемен яңадан милләткә кайтару өчен гаять күп эшләр башкарып, бакыйлыкка күчә. Шулай ук Бөгелмә шәһәрендә 1994 елдан бирле Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды эшләп килә, озак еллар аның рәисе булып Угыз Атласов тора. Алар һәр елны милләтебезнең СОҢГЫ ТУРАНЧЫ... танылган шәхесләренә "Мәгърифәтче" исемен бирәләр. 15 февраль - Һади Атласи һәм аның тарафдарлары атып үтерелгән көнне "Хәтер көне" дип, җыеннар җыеп, бары тик Бөгелмәдә генә билгеләп үтәләр. Угыз Атласовның тырышлыгы белән Һади Атласи укыткан мәктәпнең диварларына 1938 елның 15 февралендә атып үтерелгән 9 татарның исеме уеп язылган мәрмәр такта куелган. Хәтер исән, берни онытылмады һәм онытылмас та! Бөгелмәдәге татар гимназиясенә шәһәр хакимияте карары белән Һади Атласи исемен бирү - бу Атласи идеяләренең җиңүе, дөреслекнең тантана итүе түгелмени? Бүгенге көндә гимназиядә Һади Атласи музее эшләп килә, анда Атласи белән бәйле бик күп кадерле ядкәрләр саклана, аларны карарга Татарстаннан гына түгел, чит төбәкләрдән дә укучылар килә. Атласи башлаган изге эшләр дәвам итә... Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә яшәүче милләтпәрвәр Фазыл Вәлиәхмәт үзенең туган йортында Атласи музее һәм китапханәсе ачты, анда да халык сукмагы өзелми. Музейның түрендә рәссам Мөдәррис Минһаҗевның "Атласиның кайтуы" дип аталган панорама-картинасы тора, анда Атласи тарихы гына түгел, бөтен милләтебез тарихы тасвирланган. +Бу урында Һади Атласиның үз нәселе - балалары һәм оныклары турында да бераз мәгълүмат биреп үтик. 1907 елда Әлмәттә туган олы кызлары Сәлмә гомер буе гаиләсе белән Казанда яши, укытучы булып эшли, аларның Җиһанша белән дүрт балалары була, икесе яшьтән үлә. Сәлмә 2001 елда үлә. Кабере - Казан шәһәренең татар зиратында, әмма әнисе Хөсникамалдан бераз читтәрәк, ире янәшәсенә күмелгән, чөнки Җиһанша Дунаевның Атласи өстеннән шымчылык итүен нәсел онытмаган. Габделбәр Атласов - 1911 елда Әлмәттә туган, 1994 елда Мәскәүдә үлгән, хатыны - рус милләтеннән, иренең мәетен крематорийда яндырып, көлен тартма белән Казанга кайтарганнар, әнисе Хөсникамал янәшәсендә күмгәннәр. +Габделбәр - шактый авыр тормыш юлы үтә, 1929 елда Төркиягә качканда, чик буенда тотылып, төрмәләрдә утыра, башта аны Мәскәү һәм Ленинград институтларына алмыйлар, чит илгә укырга да җибәрмиләр. "Әтинең гомерен өзсәләр дә, гаиләсен тынычлыкта калдырмадылар, - дип яза Угыз Атласов. - Сугыштан соң Габделбәр абыемны академик Бардин институтына - Институт сталига алдылар. Берничә елдан соң үзен эш буенча Казанга җибәрәләр. Казан университетында Арбузов үзенең квартирасына алып бара. Анда аны танышлары, күрәсең, КГБ кешеләре күрә. Мәскәүдән кайткач, күп тә узмый, институттан куып чыгаралар". Гаять талантлы егет Мәскәү институтында барыбер химия буенча югары белем ала, әмма аңа зур фәнгә юл ябылган була. Марҗа хатыныннан бер кызы була, хәзер аның үз балалары бар, әмма алар урыс инде. +Сылу - 1922 елда Бөгелмәдә туа, 2001 елда Бөгелмәдә үлә, кабере Казан шәһәренең татар зиратында, әнисе Хөсникамал абыстай белән янәшә. Сылу - югары белемле медик, терапевт, әмма аңа да Казанда фән дөньясына юлны ябалар. "Сылу апам мединститутны бетергәч, профессор Адо аны үзенең ординатурасында калдыра, - дип искә ала Угыз абый. - Бер еллап вакыт узгач, ординатурага обком секретареның кызын алалар, апаның темасын ябалар, апам ординатурадан китәргә мәҗбүр була". Сылу башта Үзбәкстанда яши һәм эшли, аннан барыбер Ленинградта ординатура тәмамлый. Сылуны Калининград шәһәренә чакыралар, ул шунда больницада эшли, әнисе Хөсникамал апаны да үз янына алдыра. Хөсникамал апа соңгы елларында кызы тәрбиясендә Калининградта яши һәм 1967 елның декабрь азагында, 77 яшендә инсульттан шунда үлә, аны Казанның татар зиратына алып кайтып күмәләр. Сылуның бердәнбер кызы Фәридә яшьтән үлә, нәселе калмый. Ул соңыннан Казанга күчеп кайта, авырый башлагач, Угыз абыйлар аны Бөгелмәгә, үз яннарына алалар, ул шунда үлә һәм Казанда, әнисе янында күмелә. +Угыз абый - төпчек бала, ул 1927 елда Бөгелмәдә туа, 2003 елда Бөгелмәдә үлә, кабере - Казанның татар зиратында, әнисе янында. Армиядән кайткач, Свердловскига эшкә китә, анда механика институтына читтән торып укырга керә, югары белем ала. Әнисен Сылу апасы Калининградка алып киткәч, егет туган ягы Бөгелмәгә күчеп кайта, монда 1968 елда Муфуаза исемле татар кызы белән гаилә корып җибәрә. Аларның 1970 елда - Әлфия исемле кызлары, 1980 елда Һади исемле уллары туа. Әлфия Казан ҖАНЫ-ТӘНЕ ТУЛЫ ҖЫР-МОҢ ИДЕ! +Шул 1922 елны Мәскәүгә Газиз Айдарский да килә - Луначарский исемендәге театр институтында укырга дип. Казанда Сәхипҗамал итеп һәм "Таһир-Зөһрә"нең Таһиры итеп күреп, бер-берсенә маңгай күзләре генә түгел, күңел күзләре дә төшеп өлгергән бу ике талант иясе ике елдан кавышалар... Илгиз Мәҗитов менә ни ди: "Сара апа турында уйлау белән аның, беренче чиратта, гаҗәеп моңлы җырчы булуы искә төшә. Шуңа күрәдер дә заманында Казанның иң матур егете - мәшһүр артист Газиз Айдарский өйләнгән бит аңа. Газиз Айдарский артыннан бик шәп бай кызлары йөргән... Сөйкемле Сара апа да үз-үзен тотышы, моңы, нәфис тавышы белән бөтен егетләрне үзенә караткан... ("Калфаклы сандугач" китабы.) +1925 елда Солтан Габәши, Газиз Әлмөхәммәтов һәм Василий Виноградов "Сания" дигән беренче татар операсын иҗат итәләр. Төп автор Габәши була монда. Фатих Әмирхан болай Сарага 19 яшь. Булачак композитор +булачак балеринаның әнисе инде... дип язган: "Сания" операсындагы төп рольне С.Габәши С.Садыйкованың чылтырап аккан чишмәдәй саф тавышын күздә тотып иҗат итә. Яшь җырчы Казан тамашачылары алдында зур сынауны бик уңышлы үтә, сәнгать сөючеләрнең күңелендә истә калырлык гүзәл кыз Сания ролен тудыра". Габәши дә Мәскәүгә җибәргән хатында болай ди: "Үзегезгә мәгълүм, Сания роле, Сара, сиңа багышлап язылды... Шуңа күрә сиңа майның 15e, бик соң булса, 20ләрендә монда булырга кирәк". Ләкин Сара апабыз "Сания"нең беренче куелышларында катнаша алмый шул. Чөнки... кызлары Әлфия дөньяга килгән була! Ләкин премьерада Санияне барыбер дә Гариф белән Бибигайшә кызы уйный: Сара ападан бер яшькә генә кечерәк Разия ул! Әмма сәнгатькә кагылышлы язмалар-хезмәтләрдә Разия апа исеме телгә алынмый диярлек. Шөкер, аның турында сөйләрлек кеше бар әле. Сара апаны "Сания" премьерасына кайтудан тоткарлап калган Әлфия Айдарская ул. Инде 91 яше тулган әлеге күренекле балерина биш көн элек кенә яныма килеп китте. Сара апабызның 26 ноябрьдә Актёрлар йортында үтәчәк юбилей концертын кайгыртып йөри иде ул. Инде аның программасын да әзерләп куйган. Шөкер, Сара апаның фидакарь тормышы, ул кылган игелекләр, "Мәдәни җомга" журналисты Хәмзә Бәдретдинов әйтмешли, аның тарафына кадер-хөрмәт булып әйләнеп кайта хәзер... Әлфия апа янәшәсендә, шөкер, Гөлшат Зәйнашева да бар иде әле (2005 елны вафат). +Аларның тырышлыгы яки актив катнашлыгы белән чыгарылды менә бу китаплар: +1. Гөлшат Зәйнашева. Сара Садыйкова: җырга багышланган тормыш һәм иҗат юлы турында. - Татар.кит.нәшр., 1987. - Сара апабыз дөнья куеп, бер ел үтте дигәндә чыга... +2. Сагыналар сине якын дуслар... Сара Садыйкова турында истәлекләр. - Татар. кит.нәшр., 1991. - Төзүчеләре: Әлфия Айдарская, Гөлшат Зәйнашева. +3. Калфаклы сандугач. Сара Садыйкова. - Татар.кит.нәшр., 2002. - Төзүчесе Гөлшат Зәйнашева, рәссамы Рушан Шәмсетдинов. "Бу китапны чыгаруда зур кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен Татарстан Республикасы премьер-министры Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе шагыйрь Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез" дигән сүзләр дә төшерелгән китапка. Китап Минтимер Шәймиев сүзләре белән ачылып китә. Берничә җөмләне китерик әле шуннан: "...безнең буын Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин һәм башка бик талантлы композиторларыбыз белән горурлана. Алар арасында Сара Садыйкова үзенә бер матур урын алып тора. Ул искиткеч халыкчан җыр остасы..." ҖАНЫ-ТӘНЕ ТУЛЫ ҖЫР-МОҢ ИДЕ! +...Гөлшат апа Сара апаны 1949 елны Татарстан радиокомитетында күргәнен хәтерләп калган. Икенче тапкыр гына күрүе була әле бу. Музыкаль тапшырулар редакциясеннән чыккач, күзләрен ап-ак кулъяулыгы белән сөртә-сөртә тын гына елап барган хәлдә күргән ул аны. Сара апаны инде радио аша да җырлатмый башлаганнар икән бит! +"Сугыш елларында Карл Маркс урамындагы 59нчы йортта торганда, әнкәем белән без кечкенә генә бер бүлмәдә күп ачлыклар күрдек, салкын кышларда туңып яшәдек. Ләкин әнкәй ачлыктан, салкын кышлардан бигрәк мораль яктан кысрыклаулар өчен газапланды. Театрдан "кыскартылып" чыгарылгач, сәхнәдә җырлау юллары ябылып беткәч, әнкәемнең газаплануларының чиге юк иде. Сәхнәдә җырлау аның өчен яшәү иде. Сәнгать өлкәсендәге барлык җитәкчеләр әнкәйдән йөз чөерделәр. Әмма шул караңгы көннәрдә дә яхшы күңелле кешеләр булганлыгын искә төшереп, хәзер дә хәйран калам... Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең шул еллардагы директоры Михаил Фёдорович Боголюбов әнкәйгә ярдәм кулын сузды, зур батырлык күрсәтте, җитәкчелектән читләштерерләр дип куркып калмады, әнкәйне филармониягә эшкә чакырды. Әнкәй район, авыл җирләрендә гастрольләрдә йөри башлады, һәрвакыттагыча зур уңышлар белән концертлар биреп, арып-талып кайта иде..." (Әлфия Айдарская. "Иң кадерле кешем".) +"нчы елларның башларында мин, театр эшләре буенча администратор буларак, Мәскәүгә бара идем. Һәм еш кына Сара Садыйкова һәм Газиз Айдарскийлар белән очраша идем. Алар бик гади генә яшиләр. Хәтта ки гади дип кенә түгел, ярлы дип әйтерлек. Тулай торактагы тар гына бүлмәләре юньләп ягылмый, кышларын бик салкын була. Бер килүемдә мин шул салкын бүлмәдә керосинка җылысында гына яшәп ятуларын күреп, аларның сабырлыгына исем китте. Керосинкаларында бер генә филтә. Икенче филтә сатып алырга акчалары юк. Ашханәдә билгеләнгән ашларын ашарга да акчалары юк, нибары 30 тиенлек аштан да мәхрүмнәр. Үзләренең күңелләре гаҗәп көр, шат, шаярып сөйләшәләр... (Исмәгыйль Һилалов. "Бергә үткән юллар".) +1933 елны олы кайгы килә Сара апага. Соңгы елларда нык интектергән чир Газизен кабергә алып китә. Шуңа тагын әнисенең үлеме дә ялганып, түзеп булмаслык кайгы хасил итә болар. Сара апа 1934-1938 елларда укыган татар студиясендә (Мәскәү консерваториясендә ачыла ул) эшләгән Исмәгыйль Һилалов, хәсрәттән бераз айный төшсен дип, Ташкент якларына гастрольгә алып китә үзен. "Сара җырлый, мин мандолинада уйныйм, татар моңнарына сусаган Ташкент татарлары безне сәхнәдән чыгармыйлар. Сараның кайгысы таралгандай, күңеле күтәрелгәндәй булды", дигән Исмәгыйль агай. Филармониядә эшләгәндә яки әйбәт кешеләр ярдәмендә Бакуда, Владивостокта, Казакъстанда концертларда катнаша ул һәм һәркайда алкышларга һәм чәчәккә күмәләр, кайта-кайта җырлаталар үзен. +"Сагыналар сине якын дуслар..." китабына күз салуны дәвам итик әле. Сара апаның Башкортстанны "яулавы" шаккатмалы хәл. Бер килүендә Уфаның зур концерт залларында унбишләп концерты аншлаг белән үтә! Шәриф Бикколның "Сара Садыйкова" дигән хатирәсеннән бер кыска гына өзек китерми кала алмам инде. Казандагы Сара апа белән сөйләшүе артык озакка сузылгач, телефончы кыз "Тәмамлагыз! Тәмамлагыз! Линия кирәк!" дип куыра башлый. "Мин, Сара апаның "чәйнегем эреп төшкәндер инде!" дип трубканы куеп каядыр китеп торуыннан файдаланып, телефонистка кызга үзебезчә сүз куштым: "Зинһар, ашыктырма инде, һылуым! Мин бит Сара Садикова менән һөйләшәм!" - "Ниндәй Сара Садикова ул? Әллә теге..." - "Әйе, әйе, - дип эләктереп алдым мин. - Татарстанның атаклы йырсыһы, композиторы Сара апай... Беләһеңме? Һин кайзарда йөрәйһең икән..." Миңа җырны дәвам итәргә кирәк булмады, телефонистка кыз: "...Алтыным, көләс изле иркәм?" - дип җырны эләктереп алды да: "Һөйләшегез, агай, туйгансы һөйләшегез!" - дип безгә үз фатихасын бирде. ("Талга басып, тал тибрәтеп" дигән хатирәдән). +Икенче бер башкорт язучысы Нәҗип Әсәнбаев исә Сара апа турында болай дигән: "Өлкән яшьтә булуына карамастан, Сара апада көч-илһам ташып кына тора иде. Ул сәхнәдә очып кына йөри, әле залга йөгереп төшә, әле сәхнәгә очып кына менә. Искитмәле кеше! ("Зәйтүн гөлгә тиңлим" дигән хатирәдән). +Театр актрисасы да була бит әле Сара апабыз. Казанда Татар дәүләт академия +РӘФИКЪ ЮНЫС театрында һәм Мәскәүдә асылда Газиз Айдарский тырышлыгы белән хасил ителгән "Эшче" театрында эшләп ала. Бу темага күчәм дигәндә, "Татарстан яшьләре" газетасының Актёрлар йортында үткән 50 еллык юбилей бәйрәме искә төште. Мин, редакциядә әле яңарак кына эшли башлаган егет, сәхнәнең залдан күренми торган өлеше - "артистлар биләмәсе" өчен җаваплы итеп билгеләнгән идем. Сәхнәгә менү белән күреп алдым: бер идән тактасы калкыбрак тора. Һәр артистны, шул такта турысына алып килеп, "Сөртенә күрмәгез!" дип кисәттем. Җәваһирә Сәлахова, Венера Шәрипова, Флёра Сөләйманова, Габдулла Рәхимкулов кебек тәҗрибәле артистлар һәм актёрлар иде монда. Һәм... исемнәре игълан ителеп, сәхнәгә чыкканда сөртенми калган бер генә кеше дә булмады! Кайберләре егыла ук язды хәтта. Шунда күңелендә илаһи дәрт булмаган кешенең артист була алмаганлыгын аңладым мин. Сара апабызда исә бу дәрт бик тә, бик тә көчле булган инде. "Аршин мал алан"ны уйнаганда, режиссёр кушканча, "бик көлке булырлык итеп" егыла ул. Миңа үзе сөйләгәнчә языйм инде: "Шуннан күп тә үтми, ике кулымны селки-селки Гөлчәһрәне үгетләргә тиешмен. Ә минем нигәдер бер кулым күтәрелми, асылынып тора... Аннан музыка - миңа җырларга. Тагын музыка - миңа биергә. Ике кулымны әле бер, әле икенче якка сузып, кавказча биим дим - берсе асылынып тора. Пәрдә төште - шунда гына сызлый башлады кул". +"Көтәм сине" дигән танго 1942 елны трамвай тукталышында һич көтмәгәнуйламаганда тикмәгә генә тумаган бит инде ул. Сара апаның җаны-тәне җыр-моң белән тулы, димәк. Һәм "көй" дигән, җырлауга караганда иҗадирак, татлырак сулы чишмә тирәннәнрәк, көттеребрәк бәреп чыккан инде. Ярар, ни булса шул булган, язасы җырлар язылган. Татар җыр сәнгатендә нинди урын тота икән соң алар? +Җырлар турында сүзләр әйтелгәли, бәя бирелгәли инде ул үзе. Мин исә практик юл белән киттем, һәм... 1989 елны 200 меңле тираж белән чыккан "Җырларыбыз" дигән китапны кулга алдым. Төзүчесе Зиннур Мансуровның (1995 елдан ун ел буена "Мәдәни җомга"ны җитәкләячәк кеше) бу сүзе мине тагын да дәртләндеребрәк җибәрде. "Күп кенә җыр сөючеләрнең сүзләре белән әйткәндә, калын-калын җыентыкларда бик үк җырланмый торган җырларга мулдан урын бирелә, ә күңел сораганнарын кайчак тиз генә таба алмыйсың, - дигән ул. - Әледән-әле чыгып килүче җырлар китабының чираттагы яңа басмасы нигездә бөтен халык яратып башкара торган җырларга ихтыяҗны искә алып төзелде, икенче төрле әйткәндә, әлеге җыентыкка исемен укыганда ук көе хәтергә килгән мәгълүм җырлар туплап бирелде". Санап чыктым: китапка кергән 460 җырдан, көе халыкныкы булганнарын чигергәч, 356 көй калды, һәм аларны 80 автор язган. Шулар арасында "конкурс ачып җибәрдем"! Һәм иң күп "җыр җыйган" җиде авторны ачыкладым. Исемлек алдыгызда: +7. Әнвәр Бакиров - 8 җыр. +6. Мансур Мозаффаров - 10. +5. Салих Сәйдәшев - 11. +4. Җәүдәт Фәйзи - 12. +3. Фасил Әхмәтов - 16. +2. Рөстәм Яхин - 22. +1. Сара Садыйкова - 34. +Сәйдәшнең җыры аз кергән диючеләр булыр. 1954 елны ук дөнья куйган композитор өчен аз түгел инде бу. Сара апаныкы исә - "шәп күп"! Икенче урынныкыннан да 1, тапкыр артык, ягъни икеләнүләргә урын калдырмаслык кимәлдә күп... Аннары менә Сара апа җырлары исемлегендәге уртарак җирдән рәттән, ягъни сикертеп үтмичә, 11ен, ягъни өчтән берен алып (34ен дә биреп бетерә алмыйм бит инде!) янә сезнең алга куйдым. Ничек бәһаләрсез икән аларны? +"Әй, язмыш, язмыш", "Сусау", "Яшь күңел", "Өченче көн тоташ кар ява", "Бөркет турында баллада", "Әнкәй", "Безнең җыр", "Белегез шуны", "Дөнья матур, дөнья киң", "Җидегән чишмә", "Беренче мәхәббәт". +Инде Сара апаның бу һәм башка җырлары турындагы фикерләрне дә барлап карыйк. +Гомәр Бәширов: +- Композиторның халык аеруча хуплап алган көйләреннән "Казан кичләре", "Дөнья матур, дөнья киң", "Татарстан - минем республикам", "Өченче көн тоташ кар ява", ҖАНЫ-ТӘНЕ ТУЛЫ ҖЫР-МОҢ ИДЕ! "Җидегән чишмә", "Үз илемдә", "Уфа ни өчен матур" һ.б.ларны санарга була. Бу композитор игътибарны җәлеп иткән тагын бер "сер" - әсәрнең эчтәлеген музыка теле белән дә әйтеп бирә алу осталыгы. Сүз белән язылган мәгънәне аның музыкасы шулкадәр тәңгәл китереп әйтеп бирә ки, син инде бу эчтәлекне фәкать шушы музыка гына әйтеп бирә ала, моңа башка көй язу мөмкин түгел кебек тоясың. +Бакый Урманче: +- Бервакыт радиодан Мостай Кәрим сүзләренә язылган"Өченче көн тоташ кар ява" дигән тетрәндергеч җыр тапшырдылар. Хәйран калып тыңладым... Соңыннан "Җидегән чишмә", "Татарстан - минем республикам", "Казан кичләре" кебек берсеннән-берсе моңлы көйләрен тыңлагач: +- Сара, син ничек мондый матур җырлар язасың? - дип сорый идем. +- Мин бит халкыбыз көйләрен, музыкасын яратам. Иҗатымның нигезен шул музыкага көйлим, - дия иде. +Әмирхан Еники: +- Моннан 70 ел элек "Сания" операсында җырлап безне сокландырган яшь туташ - бүген әнә халкыбызның иң сөекле Газиз Айдарский "Таһир-Зөһрә" +спектаклендә. Ә үз "Зөһрәсен" композиторы! тапкан инде ул! +Мәсгудә Шәмсетдинова: +- Консерваториядә укыганда, Сара апага карата ниндидер түбәнсетеп караучылар барлыгын тойдым... Ә минем күңелдә аның моңнары яңгырый, аның җырларындагы халыкчанлык, ягымлылык мине сокландыра. Аның җырларын мин тыңлап туя алмыйм. Бигрәк тә "Өченче көн тоташ кар ява" дигән җырын тын да алмыйча тыңлыйм, кабаткабат тыңлыйм. Бу җыр бит - симфониягә торырлык әсәр. +Гариф Ахунов: +- Татар сәхнәсендә җырчы булып озак еллар яшәгәннән соң, ул калган гомерен композитор булып дәвам итте. Аның усал принципиальлегеннән, ачы телле гаделлегеннән җәфа күргән кайберәүләр аны композитор буларак танымаска, санга сукмаска теләделәр. Әмма ул язган җырларны халык кабул итте, үзенеке дип санады, туй мәҗлесләрендә, әдәби кичәләрдә, концертларда җырлады, аның җырларын халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров күтәреп алды һәм халыкка барлык аһәңе-моңы, зурлыгы-матурлыгы белән китереп җиткерде. Аның "Җидегән чишмә"сен Зөһрә Сәхәбиева беренче булып ачты. Зөһрәбезнең җиңел кулыннан ул җыр яшен тизлегендә республика һәм татарлар яшәгән барлык төбәкләргә таралып популярлашып китте. Озакламый бу җырның сүзләрен Гомәр Бәширов язганны да, музыкасын Сара Садыйкова иҗат иткәнен дә оныттылар. Җыр халыкның үз хәзинәсенә әверелде... +Ренат Еникеев: +- Сара апаның мирасы гаҗәеп бай. Без кечкенә чакларда ук, кая гына барсаң да, Сара апаның җырлары яңгырый иде. Шунысы кызганыч: үз вакытында дәрәҗәсен бәяли алмадык. Яшерен-батырын түгел, элекке елларда бит дәрәҗә берәүләргә олаулап бирелде, ә икенчеләрен, теге кешедән талантлырак булса да, күрүче, бәяләүче булмады... Халкын яраткан Сара Садыйкова үзенең үлемсез җырлары белән Салих Сәйдәшевтән соң музыкада үзе бер дәвер тотты (бусы инде көчле профессионал композитор сүзе. - Р.Ю.). +Сара апабызның тагын бер зур күңел җәрәхәте була: Композиторлар берлегенә алмый йөртәләр аны. СССР Композиторлар берлеге уставы буенча консерваториянең тиешле бүлеген тәмамламаганнарны союзга алырга ярамый, дип. Җиһановны рәислектә +РӘФИКЪ ЮНЫС +Мирсәет Яруллин алыштыргач, ниһаять, Сара +апаны союзга алалар. Бернинди кыенлыксыз, +Мәскәү ягыннан аз гына да каршылык булмый. +Рекомендацияләрне исә Әнвәр Бакиров белән +Хөснул Вәлиуллин бирәләр. +Сара апаның холык-фигыле турында да +берничә сүз әйтик инде. Көнчел булмый ул, +башкаларның уңышына сөенеп яши. Галия +Кайбицкая белән алар икесе дә колоратур +сопрано тавышлы. Опера театрында бер үк +рольгә куелгалаган җырчылар - көндәшләр +ягъни. Ләкин алар чын дуслар булып яшиләр. +Гайбәт сөйләми Сара апа һәм янындагылардан +да сөйләттерми әле... "Аның янында күңелле" - +мондый сүзне күпләр әйтә иде. Куркак булмый. +"Калфаклы сандугач" дигән китапка Рауза +Әлмөхәммәтованың менә мондый сүзләре дә +кергән: "Сара апаны мин 4-5 яшьлек чагымнан ук +беләм. Ул бик йомшак, нечкә күңелле бик күркәм +кеше иде. Уфага бик еш килә иде, һәрвакыт Иң авыр чакларда да шулай сөйкемле +булып кала алган Сара апабыз! диярлек бездә туктый иде. 1937 елны әтиемне +кулга алдылар. Шул вакытларда хәлебезне +белергә теләүче кеше дә булмады, хәтта якын дуслар да бездән йөз чөерде. Ә Сара апа курыкмады, безнең гаиләбезгә килеп йөрде, хәлебезне белешеп торды. 1957 елда әтиемне реабилитацияләделәр. Шатлыгыбыз белән котлап, беренче телеграмманы Сара апа белән Галия Кайбицкая җибәрделәр". +Көр күңелле зат ул. Китапка Һәҗәр Идиятуллинаның менә мондый сүзләре дә кергән: +- Өстенә кигән киемнәре тузды, аягына кигән итеге тишек иде, шуңа күрә эчтән йомшак түфли киеп йөрде. Шулай да үзе бик тиз дәртләнеп китеп, кайгы-хәсрәтен иңеннән сыпырып төшергәндәй була да җырлап җибәрә иде. Ул вакытта безнең өйдә пианино юк иде, ә гармун бар иде. Сара кулына гармун ала да сәгатьләр буе үзе уйнап, үзе җырлап утыра... Кайтып киткәндә инде ул тәмам күңеллеләнеп, бер кайгысыз кеше кыяфәтенә керә... Аны бик жәлли идек. Ә моны үзенә сиздермибез, чөнки Сара жәлләгәнне яратмый, ул гел киләчәк белән яши, һәрвакыт: "Бу вакытлы гына авырлык, килер бер көн, бу кагылу-сугылуларны кызык итеп кенә сөйләрбез әле", - дия торган иде... +Янә Гөлшат апаның "Сагыну"ына күз салыйк. "Тормышыбыздагы күңелсез якларны, кимчелекләрне күреп, Сара апа еш кына: "Болай булмый, болай дәвам итмәскә тиеш, безнең хөкүмәтебез мондый тормышка чик куярга тиеш", - дип, хәзер барган үзгәртеп корулар башланачагын алдан сиземләде..." Монысы исә янә Гариф абый сүзе: "Ә ул... трибуна янына баса, җыелышның көн тәртибенә турыдан-туры куелмаган нәрсәләр турында сөйли башлый. "Тел бетә бит! Нинди тел дисезме? Сыер теле түгел, әлбәттә, адәм теле бетә, туган телебез. Тукай әйткән "әткәм-әнкәм теле" бетә!.. Татарстанда татар мәктәпләре бетә! Киләчәгебезне сез кайгыртмасагыз, кем кайгыртыр? Ә бит ул мәктәпләр туган телен белмәгән түрәләргә кирәкми, ул мәктәпләр бит, язучы иптәшләр, сезнең үзегез өчен, татар халкы өчен, яшьләр өчен кирәк..." +Рәхмәт Гөлшат апабызга! Урыны җәннәттә булсын. 2005 елны дөнья куйды ул. Теге алдарак аталган китапларның беренчесен - үзе язып, икенчесен - Әлфия апа белән төзеп, өченчесен үзе генә төзегән. Дүртенче китапны төзүчеләр китапка аның хатирәләрен дә керткәннәр. Шулай итеп Сара апабызның чын образын тудырган һәм тудырышкан бит ул! Хәер, ул үзе дә Сара апаның җылысын тоеп яшәгән инде. "Әллә әнисез үскәнгә, мин аңа әниемә елышкан кебек, серләремне сөйли идем, кайгыхәсрәтләрне уртаклаша идем", дигән бит әнә. +Сара апаның хәзер күпләр белмәгән бер олы эше бар әле. 1954 елда Горький ҖАНЫ-ТӘНЕ ТУЛЫ ҖЫР-МОҢ ИДЕ! исемендәге клубта хор оештырып, 15 елдан артык шуңа җитәкчелек итә. Халык бик яратып йөри бу хорның концертларына. Шамил Әхмәтҗанов, Флёра Сөләйманова, Рабига Сибгатуллина, Габделфәт Сафин һәм тагын ничәдер танылган җырчы шуннан үсеп чыккан икән. +Сара апада эрелекнең тамчысы да юк иде. Җылы күңелле, кунакчыл кеше иде +Язучылар Сара апаның җырчылар, композиторларга ул. Мин үзем Тинчу- караганда да якынрак "кардәшләренә" әйләнделәр. 1982 елгы рин урамындагы фа- бу фотода аның янәшәсендә Гариф Ахунов (сулдан уңга), +Сибгат Хәким һәм Мөхәммәт Садри. тирында да, Татарстан урамындагысында да булгаладым. "Татарстан яшьләре"ндә "Шимбә сәхифәсе" чыга башлаган иде безнең. Беренче тапкыр күренекле композиторыбызны "шимбә кунагы" итәр өчен барган идем. Бик җылы гәпләштек. Шуннан соң ул мине, җырга бернинди катышы булмаган кешене, җырга тартып кертте. "Туй җыры" текстын ул кушып яздырды, көен язгач, ноталарын Зиннур Нурмөхәммәтовка илтеп бирергә кушты. Оялып кына барган идем, алыр микән, юк микән дип, "Сара ападан" дигәч, сөенде, көйли-көйли күз йөртеп алгачтын, бигрәкләр дә сөенде. Гел җырлап торды ул бу җырны, радиога да яздыртты. Бу җырга тагын ике җырыбыз өстәлде. +Бер шаккаткыч сан китерим әле: Сара апага багышлап 22 шигырь язылган! Бу - шушы китапларга кергәннәре генә әле. Шагыйрьләр дә (Илдар Юзеевтән башлап), шагыйрь булмаганнар да язган аларны. Тагын кайсы җырчы, актёр яки композиторның тойганы бар икән мондый ихтирамны? +Кайчандыр кыскартылган Опера-балет театрына да кайта әле ул. "Кияүләр" һәм "Мәхәббәт җыры" дигән, биредә күп тапкырлар куелган музыкаль комедияләр авторларының берсе булып кайта! Аның 95 еллык һәм йөз еллык юбилей бәйрәмнәре дә триумфаль рәвештә нәкъ менә шушы театрда үтә! +Вафаты алдыннан хастаханәдә дә көр күңел белән, палатасын "музыкаль лабораториягә" әйләндереп, киләчәккә төбәлеп яши әле ул. "Сөембикә" дигән опера язу теләге бик көчле була. Туфан Миңнуллин либреттосын язарга ризалык та биргән була инде... +Хәзер монда Сибгат абыйның хатыны Мөршидә апаның сүзләре бик тә урынлы булыр. "Икесе дә бер үк больницада яттылар... Атна-ун көн Сара апаның вафат булуын Сибгаткә әйтмәдем. Чөнки аның да хәле әйбәт түгел иде. Аны Сибгаткә җырчы Фәхри Насретдинов әйткән (ул да больницада ята иде). Сибгат, Сара апаның татар зиратында күмелүен ишеткәч, "Андый урында булу яхшы инде, тирә-юньдә бар да дуслар, - диде. - Хәсән Туфан, Заһид Хәбибуллин, Исмай Шәмсетдинов, Галия Булатова, Фатих абый Булатов", - дип тә өстәде. Ә инде хәзер ике дус үзләре дә янәшә яталар". Сара апа 1986 елның 7 июнендә, Сибгат абый 3 июльдә дөнья куйган. +Сара Садыйкованың халкыбыз өчен никадәр кадерле кеше булуы аның вафатыннан соң да күренә. 1988 елның 20 апрелендә партия өлкә комитеты, Татарстан Югары Советы президиумы һәм Татарстан Министрлар Советына Татарстанның барлык иҗат оешмалары һәм әдәбият-сәнгать әһелләре исеменнән мөрәҗәгать тексты җибәрелде. Аңа танылган зыялыларыбыз, җәмгысе 36 кеше кул куйган. Бу мөрәҗәгатьтә һичшиксез нинди эшләр эшләнергә тиешлеге әйтелә! Менә алар: +1. Казан шәһәренең бер урамына Сара Садыйкова исемен бирергә. Үтәлә бу. Ләкин Сара апаның да, элегрәк Сәйдәшнең дә, ягъни югары кимәлдәге затлы-нәфис эшчәнлек осталарының исемнәре пычраграк-ямьсезрәк урамнарга бирелә. Казанга, Татарстанга, татарга бернинди катышы булмаган затлар исемендәге урамнар бик күп бит юкса!.. Ун ел элек Нариманов урамы Татарстан урамын кисеп чыккач Сара Садыйкова урамына әйләнгән. Юк, әйләнеп үк бетә алмаган, ахры, ярты чакрымлап үтүгә мине янә шул ук "ул. Нариманова" дигән язу каршы алды. +2. С.Садыйкова җитәкләгән М.Горький исемендәге Мәдәният йорты хорына композитор исемен бирү. +3. Вафат булганнан соң да бүләк бирү мөмкинлеген истә тотып, С.Садыйковага Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләген бирү. +4. Горький исемендәге Мәдәният йортында музей ачу - Сара апа музеен ачу инде, ягъни. Болар өчесе дә үтәлгән иде. Тукай премиясен Сара апабыз 1990 елны "алды". +5. Якын киләчәктә композиторга Казан шәһәрендә һәйкәл кую. +- Менә минем шушы хәләл акчамны кабул итеп алыгыз әле. Композитор Сара Садыйковага һәйкәл салырга тотарсыз. +- Сара Садыйковага? Һәйкәл?.. - Бу сөйләшү Культура фондының Татарстан бүлекчәсендә булды. Фонд әле оештырылган гына, бу хакта хәбәр таралып та өлгермәгән дияргә була, банкта счёты да ачылмаган, ә кешеләр инде кузгалды да: күптәннән күңелләрендә сакланган теләкләрен ачыктан-ачык әйтәләр: "Салих Сәйдәшевкә һәйкәл салырга вакыт, Сара Садыйковага" - Мәдинә Маликованың "Калфаклы сандугач" дигән китапка кергән язмасыннан алынды бу өзек. Менә Язилә Абдулкадыйрованың ничәдер җөмләсе: "1996 елда Казанның К.Маркс урамында урнашкан Күргәзмәләр залында бик матур бер экспонат пәйда булды. Бу мәшһүр җырчыбыз истәлеген мәңгеләштерү максаты белән эшләнгән нәни генә һәйкәл, дөресрәге, киләчәктә булачак һәйкәлнең проекты-макеты. Проектның авторы - скульптор Рада Нигъмәтуллина. Ул аны ниндидер социаль заказ белән түгел, ә үз күңеле кушуы буенча эшләгән..." Һәйкәлне кую турында карар да чыга, ләкин Казан мэриясе аны һич кирәкмәгән урында куйдырмакчы була. "Сарасадыйкчылар" исә һәйкәлнең рухи егәре нык артачак урынны күрсәтәләр. Инде унберенче ел киткән, "һәйкәл" исә һаман бәләкәй килеш елап утыра әле... +Capa апабыз вафатыннан соң да эшли торган бик көчле шәхес булып чыкты! 1993 елның июнендә аның мәдәни-хәйрия фонды булдырылды (1996 елның гыйнварында ул "Сара Садыйкованың иҗтимагый фонды" дип исем үзгәртә). Рәисе Әзһәр Хөсәенов булган ошбу фонд бик күп игелекләр эшләр әле. Иң беренчесе - һәр елны Сара апаның туган көне 1 ноябрьдә каберен зиярәт кылу, аның һәм иҗатташ дусларының каберләренә чәчәкләр салу, рухларына дога кылуны кагыйдә итеп кертү булды... Шул 1993 елның сентябрендә исә Татарстан Югары Советы органы булган "Татарстан хәбәрләре" газетасы (баш мөхәррире Ренат Харис) һәм Сара Садыйкованың хәйрия фонды "Сара Садыйкова табыны" исемле мәҗлес кичәләре үткәрә башлый. Әлеге кичәләрдә күренекле җәмәгать эшлеклеләре, сәнгать әһелләре, композиторны якыннан белгән кешеләр катнаша. Бу табында күңел ачып кына утырмыйлар инде... +Гомерен ни дисәң дә матур төгәлләгән бит Сара апабыз. Берәр төрле кайгылы гаме калмаганмы соң? Калган! Яшьрәк чактагы көчлерәк, матуррак тавышын сагынып яшәгән ул. Соңгы көненәчә! Радиода бөтен иске язмаларын юк иткәннәр шул. Тавышның сыйфаты грампластинкаларда саклануы да чамалы гына икән бит... Бу инде татар җыр сәнгатенең уртак кайгысы - бөтен иске язмалар да юк ителгән! Хәзерге буын гыйбрәт алсын иде моннан... +Рәфикъ ЮНЫС Тормыш язган хикәяләр +БЕРӘҮ ГЕНӘ КАЛДЫ... +ЛЕНА ГАЙНАНОВА Ә бу суганнар бик эре иде. Әткәй: "Иглино суган үстерә торган җир икән", - дигән иде, очсызлыгына кызыгып, күп итеп алган, күрәсең. +Безнең урам буена салынган өйләрнең икесе сүтелеп, "ак өй"гә ялгап, йорт ягына таба "яңа өй" салынган иде. Бераз вакыт ул өйдә мич чыгарылмады. Уртада тимер мич торды. Без, балалар, шул тимер мич өстенә суганнарны тезеп салабыз. Шундый да тәмле, сусыл булып пешә иде алар (суда пешкән суганда тәм калмый бит). Туган якка кайтып-китеп йөргәндә, Иглино станциясенә җиткәч, гел шул тәмле булып пешкән Иглино суганы искә төшә... +Байтак вакытлар узгач, очраклы рәвештә генә, әллә элекке ачлык елларын искә төшереп утыргандамы, әткәй әлеге Иглино сәфәренә бәйләнешле бер истәлек сөйләгән иде... Иртән торып, юлдашы белән станциягә китә торган атка әйберләрен төяп, хуҗа белән саубуллашканда, шул тирәдә басып торган хатыннарның өлкәнрәк яшьтәгесе: "Сез каян?" - дип сорый. "Нәсибаш дигән авылдан. Салават районыннан", - дигән җавапны ишеткәч, хатын: "Ә мин Нәсибаш авылын беләм, анда яхшы кешеләр яши", - дип куя. "Әллә безнең авылдашмы, нәселең кем?" - дип сорый әткәй. "Юк, нәселебез юк анда. Ачлык елында без улым белән авылдан авылга теләнеп йөргән идек. Кем кертә, кем капкасын да ачмый. Барысы да ач бит инде. Ә Нәсибашта берәүләрдә без кунып та чыктык, мунча да керттеләр. Солы көрпәсеннән күмәч белән чәй дә эчерделәр. Шул кылчыклы күмәчне улым саламнан пешерелгән бик тәмле күмәч иде дип сөйли. Чыгып киткәндә, үлгән улларының бишмәтен дә бирделәр. Һич онытасым юк", - ди хатын. "Улың исәнме соң?" - дигән сорауга ул: "Аллага шөкер, сугыштан исән кайтты. Хәрби кеше ул, Мәскәүдә зур урында эшли. Ә мин монда, Иглинода төпләнеп калдым. Берберебезгә кунакка йөрешәбез", - дип җавап бирә. +Шул чакларда әткәй сөйләгән хәбәрне 21нче елда безнең өйдә булган вакыйга белән бәйләп фикер йөртергә беребезнең дә башына килмәгән. Һәркемнең үз хәсрәте үзенә җиткән иде шул. Без үскәндә дә тормыш җиңел булмады бит. Өй тулы бала, төрле-төрле салымнар, заемнар буа иде крестьянны. Әти-әниләр, колхозда хезмәт көне дигән "таякка" эшләп, унбер баланы ничек итеп ач үлемнән саклап кала алдылар икән? Ничек чыдадылар икән?.. +Биредә укучыларга тәкъдим ителә торган бәян ачлык елында саилче хатынның безнең өйдә сөйләгәннәренә, ә әнкәйнең хәтерләгәннәренә нигезләнеп язылды. +* * * +Ишекне урам ягыннан кар көрте терәгән иде. Хатын, бик авырлык белән генә этәреп, ишектә үзе сыярлык кына ярык ясый алды. Менә ул тышкы якка чыкты. Кояш яктысында җемелдәгән иксез-чиксез кар диңгезе. Хатын, күзе чагылудан, беравык кулы белән йөзен каплап торды. Аннан соң, башын күтәреп, яртылаш карга күмелгән күрше өйнең түбәсенә карады. Морҗадан төтен чыкмый иде инде. Димәк, беткәннәр... Шул уйдан аның күңеле өшеп китте, күз аллары караңгыланды. +Хәлсез хатын карга утырды. Өйдә калган таягы исенә төшсә дә, кире керәсе килмәде. Ул тагын карга бер чумып, бер калкып, күрше йортка таба юнәлде. +Кичә генә күршедә яшәүче килендәшендә, яккан мич алдында бераз җылынып утырган иде. Икесенең дә ирләре - бертуган ага белән эне - эш эзләп, әзрәк ризык табып булмасмы дип, шәһәр ягына чыгып киткәннәр иде. Инде ике атна үтте. Нишләделәр икән мескеннәр? Шәһәргә барып җиттеләрме, әллә юлда катып үлеп калдылармы? +Хатынга нибары егерме яшь. Ире белән бер генә ел яшәп калдылар. Ә килендәше аннан өлкәнрәк. Өч баласы әнә сәләмәләргә төренеп сәкедә ята. Ничәнче көн инде әниләре аларга "аш пешерә". Казанда вак таш кайный. "Аш"ның богыр-богыр килүен балалар ишетеп ята. +- Әни, пештеме? БЕРӘҮ ГЕНӘ КАЛДЫ... +Хәлсез тавыш ишетеп, әниләре җавап бирергә ашыга: +- Хәзер пешә, балам, сез йоклагыз, аш пешкәч, уятырмын. +Балалар тынычланып кала. Алар әллә йоклый, әллә аңнарын җуеп ята... +Кичә яшь килендәше кергәндә, апа, сүз бик гади нәрсә турында барган кебек, тыныч кына: +- Берәү генә калды, - диде. Ул балаларының үләсен белә, ләкин аларның соңгы минутларын өмет белән яшәтәсе килә иде... +Хатын юлның яртысын узып, ниһаять, күрше йорт ягына чыкты. Туктап, бераз хәл алып торды. Инде кузгалыйм дип, аягын кар көртеннән көч-хәл белән тартып чыгаруга, күзе кардагы эзләргә төште. Төнлә яуган йомшак кар өстендә ярылып ята иде бу эзләр. Каракүз эзләре дияр идең, авылда калган бердәнбер этне бүре алып киткән, диделәр. Урманда киек, авылда кош-корт, терлек-туар калмагач, бүреләр дә юкка чыккан иде. Шуларның берсе исән булып, мәет ашап тереклек итә икән. Зиратта туң җирне казып, үлгәннәрне күмәрлек хәле булган кешеләр юк инде авылда. Йорты-йорты белән кырылды халык. Мәетләр йә ягылмаган өйләрдә сәке өсләрендә, ә кайберләре карга күмелгән килеш яз җиткәнен көтеп ята. Теге мур кыргыры кеше ашаучы бүре мәетләрне кар астыннан казып алып китә, имеш... +Бүре! Тәгаен бүре эзе бу! Мәет исен сизеп йөриме? Хатын, йөрәге атылып чыгардай типкән килеш, ава-түнә, ниһаять, күрше өйнең ишеге төбенә килеп җитте. Кардан әрчи-әрчи, ишекне бераз ача алды. Чоланны үтеп, өй ишеге тоткасын эзләп тапты. Бик дулкынланып, эчкә узды... Килендәш апасы мич алдында аркасы белән диварга сөялеп утырган, күзе яртылаш йомык, йөзендә канәгатьләнүме, тынычланумы галәмәте... Хатын сәкедәге балаларны карап чыкты. Беткәннәр мескенкәйләр. +Ул казан астындагы көлнең бер кызарып, бер сүнеп, җемелдәп ятуын шәйләде. Димәк, күршесе күптән түгел генә балалары артыннан киткән... Шулчак кинәт җир астыннан килгән кебек тонык кына тавыш ишетелде: +- Әни, пештеме? +Хатын тиз генә барып бала өстенә иелде. Баланың йөзе зәңгәрләнеп тора, күзләре йомык, беленер-беленмәс кенә сулыш ала. +- Пешә, пешә, хәзер пешә, улым. Йокла. Син уянуга аш та пешәр. +И, килендәш! Иртәрәк тынычлангансың бит. Кече улыңның бу дөньяны ташлап китәсе килми бит әле, иртәләгәнсең! +Хатын кызу көл өстенә чыбыклар салды. Өреп-өреп утны дөрләтте. Бераздан "аш" тагын богырдый башлады. Хатынның бите буйлап саран күз яшьләре тәгәрәде. Үлемнән котылу юк, бер чара юк... Тышта зәмһәрир суык. Җил улыймы, әллә теге нәләт, кеше ашаучы бүре улыймы? Тукта, ишек алдында кар шыгырдый түгелме? Әйе, шыгырдый. Ыңгырашып, чолан ишеге дә ачылды. Бүре! Мәеткә килгән! Әнә өй ишеген кармалый. Хатын ике куллап кисәү агачын тотты. Бүре ишекне тартып җибәрде, ишек ачылып китте. +- Өйдә исәннәр бармы? +Шул тавышны ишетеп, киеренкелектән бушанып, хәлсез хатын кисәү агачын тоткан килеш авып та китте. Ишектән килеп кергән кеше элек алар авылында авыл советы рәисе булып торган иде. +- Менә Әмрикә җибәргән ризыклар килде. Бераз тернәкләнербез, шәт. Язга кадәр чыдарга кирәк, аннары үлән-мазар китәр, кузгалагы, балтырганы дигәндәй. +Абзый шулай сөйләнә-сөйләнә, капчыгыннан консервалар, төргәкләр чыгарды. Консерваның берсен пычагының очы белән тишеп тә бирде. +- Әмрикә сөте бу, куертылган сөт. Түлке балага башта әзләп кенә, җылы суга кушып кына бир, ашказанына капмасын!.. +Лена ГАЙНАНОВА Шаян сәхифә +УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ +Урамбашев белән Куйруков +Әкәмәт халык бу татар. Инде белеп-аңлап бетердем бу ха ул яңа яклары белән ачыла да куя. +Тәтеш ягына барган идем, Олы Тархан авылында булд ишеттем. Ул да булса, анда яшәүче агай-энеләребезнең фам +Заманында мин бер пьесамдагы персонажга Буреев фамил фамилия юк татарда, дигәннәр иде. Җавабымда - мин ан дигән идем. Бактың исә бар икән андый фамилия Тарха әллә ниндиләрен ишеттем. Шунысы кызык: һәрбер фамили аңлаттылар. Урамбашев, мәсәлән, Урам башында торучыларга яшәүчеләргә бирелгән икән. Байтагы кушаматларны фамил Чипчиков, әйтик, чыпчыктан, Тютюков - түтек, ягъни мәсәлә - чумардан, Куйруков - койрыктан, Куркин - күркәдән, Бурее +Тагын әле Шна (ышна җире), Шагаев (үлчәүче), Симу (чытырманлык), Зарма (ярма), хәтта Управляющий, Буявче, Дәҗ +Мин инде ишеткән бөтен фамилияләрне дә санап бетерм утырам - нигә дип әле бер Тархан авылында гына шулай? Б ишеткән юк. Хәер, элегрәк тә сәер фамилияләр ишетелгәли и дигән фамилия ишетеп аптыраган идем. Аңлаттылар - Себер ягыннан күчеп килгән татарларны шадра аяклар дип атаган. чабата кигән булганнар, чабатадан кар өстендә шадрага о татарлары үзләре чабата дигән аяк киемен белмиләр. Гомумә түгел. Аны авыл музейларына куеп, безнең милли аяк кие Шулаен шулай, ә менә Шадраяков дигән фамилия ябышып +Гомумән, безнең фамилияләр турында ныклап тикшергән Чөнки элек бит татарның үз фамилиясе булмаган бугай ул. Кем та һәм ни өчен? Бу инде зур сөйләшүне таләп итә. Ә хәзергә Олы гаҗәпләнеп, ниләр генә кыланмый бу татар дигән әкәмәт халы +Мөрҗи дигән фамилия үзе генә дә ни тора. +Юбилей \ No newline at end of file diff --git a/QU/2016-12.txt b/QU/2016-12.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..83faff8b65cee21529ee4d0b8fd8a79c23a11f07 --- /dev/null +++ b/QU/2016-12.txt @@ -0,0 +1,1947 @@ +Марсель Галиев +ТИМӘ, ЯШӘСЕН! +РОМАН-НОВЕЛЛА +Никрут +Язмыш - гомер йомгагы. +Гайре табигый хәлгә юлыкканда, без "Көтмәгәндә... Уйламаганда... Очраклы рәвештә..." дияргә яратабыз. Бәлки язмыш челтәренең һәрбер үреме алдан уйланылгандыр, без аның бер генә бизәк-күзәнәген дә үзгәртә алмыйбыздыр. Шулай булган. Шулай була. Шулай булачак... Бу - яшәү асылының һәркемгә тәгаенләп язылган астыртын кагыйдәсе түгел микән әле?.. +Менә мин - унсигез яшьлек никрут, табиблар каршында анадан тума килеш басып торам. (Рекрут - алман-француз сүзе, руска некрут булып кергән. Солдатка алынган, әмма солдат булып җитмәгән дигәнне аңлата.) Ярый әле үзем генә түгел, унбишләп егетне галәмәт зур бүлмәгә шулай төркемләптөркемләп кертеп торалар. Бетсәк - бергә бетәбез, калсак - бергә калабыз, дигән янәшәлекне тою шыр ялангач халәттә, чарасыз икәнлегеңне оныттырып, юаш кына кыюлык өсти. Монда өстәлләр дә күп, ак халатлы табиб-медсестралар да шактый күренә. Менә шул күркәм генә ханымнар нинди боерык бирә инде: ятаргамы-торыргамы, бөгелергәме, тезләнергәме - оялу-кыенсынуыңны эчкә йотып, барын да карусыз үтисең. Табибларның күз карашлары иләсләнгән, бит очлары алланып чыккан шикелле, әмма тыштан кырыс-җитди күренәләр. Армиягә нинди мал озатасын кәгазьгә латин атамалары белән терки торалар. Язуы бер хәл, тән күзәнәкләреңне нәзберек салкын бармаклары белән тотыпкапшап, бөтен гәүдәңне сындырып-сынап та карыйлар шикелле. Ике күзең дә үзара килешеп ачыла-ябыламы, уңы мәгърипкә төбәлгәндә, сулы мәшрикъка тайпылмыймы? Кирәкмәгән чыш-пыш хәбәрне дә, бер-берсеннән көнләшмичә, ике колагың да тигез ишетәме? Борын тишекләреңнән һава ургылып керәчыгамы? Авыз куышлыгың үз урынындамы, кыбырсык телеңне тигез-сәламәт тешләр коймасы тыеп тора аламы? Менә шундый четерекле сорауларга җавап эзли һәм хәлиткеч мөһерне суга башкалабыз Казанның таләпчән табиблары. +Якташым Ислам белән табибтан-табибка бергәрәк йөрибез. Ишелеп маңгаена төшкән куе кара чәчле бу үтә дә чибәр егет бик ипле, итагатьле күренә иде, Азнакайдан кузгаласы мизгелдә әллә нишләде; хәмер тәэсиреннән алай ук йомшап та төшмәгән кебек иде югыйсә, бүтәннәр кебек үк, якыннары белән кочаклашып хушлашты да... Бөгелмә вокзалына алып китәсе автобуска утырышып беткән генә идек, Ислам, урыныннан җәһәт купты да, ыргылып килеп, ачык ишек яңагына тотынып басты, әле бер, әле икенче аягын ачу белән селтәп, тибепме тибә бу озатучы халыкка. Көчкә тыеп, урынына утырттык малайны. +- Сиңа бәйләнүче юк бит, нигә тибенәсең?! - дигәч, "Алар - кала, мине алып китәләр бит!" - дип, инәлеп, җыларга тотынды. +Шул гаебен оныта алмыйча, ул поездда барганда да, үз эченә йомылып, Казанга җиткәнче гасаби халәттән чыга алмады. Менә хәзер, хәлиткеч медкомиссия үткәндә, киеме белән бергә борчуларын да салып ташлады бугай, бераз ачылып сөйләшә башлады: +- Әнә теге тинтәкне күр әле, - дип иңемә төртте. Мин түр почмакта басып торган егеткә карагач, имәнеп киттем: маймыл кебек йонлач гәүдә, тар җилкә, гадәттән тыш киң бәдән, алагаем зур башы иңенә чумып тора, сөзәк маңгае йөнтәс каш турына җитәрәк эчтән күпереп, шешеп чыккан шикелле. Шул "түбә" астында бер-берсенә елышып поскан кечкенә-төссез күзләре бер ноктага төбәлеп тасрайган. Ирен читендә сәер елмаю оеп калган. +- Чыраен үтмәс балта белән ясаганнар моның, - диде Ислам. - Бу тинтәккә дә мылтык тоттырырлар микәнни?! +- Үзеннән көлгәнне сизә күрмәсен. Йодрыгы бер потлы гер чаклы, - дидем мин. +- Йодрыгы гына түгел... - диде Ислам. +Бераздан ул, икенче өстәл янына килеп чиратка баскач, ярым пышылдап болай диде: +- Унҗиденче елгы революциядән соң Казанда татар полклары оеша. Татар булгач, командалар да татарча булырга тиеш бит инде. Тәрҗемәсен эшлиләр. Менә син "Смирно!" командасын ничек әйтер идең? Белмисең. "Смирно!" - "Үрә кат!" була. "Вольно!" дигәне - "Шәлперәй!" Кызык бит, ә! Моны сиңа нигә дип сөйлим, теге тинтәккә кара әле, "ташкенты" беренче командага буйсынган түгелме! +Шәһәр кабагы сыман гәүдәсе өстән аска иләмсез киңәеп төшкән баягы егет берни булмагандай елмаеп тора, янәшәсендә битенә ут капкан табибә кыз - чарасыз... Шул мәлдә икенче өстәл артыннан торып, ябык-курач гәүдәле, гадәттән тыш ак йөзле, усаллыгын юка иреннәренә кыскан өлкәнрәк яшьтәге табибә ханым килде дә, кулындагы линейкасын бөгеп китереп, шундый итеп чартлатып чирттерде ки, теге егетнең "кызыл фәсле малае" "Шәлперәй!" командасына буйсынып, бөгелеп кенә төште. Бу мәлнең шаһиты булган никрутларның дәррәү көләргә бөтен хуты бар иде югыйсә, әмма шыр ялангач килеш көлү дә килешеп бетми икән шул... +Без - Азнакайдан ракетчиклар командасына дип тәгаенләнгән унбер егет идек. Иңгә-иң килеп, дус булып йөрмәсәк тә, бер-беребезне ерактан булса да күргәләгән бар иде. Төрле мәктәпләрдә укып, унбер классны тәмамлап чыккан берсеннән-берсе чибәр егетләр. Барысы да бүгенгедәй күз алдында... +Хәзер инде безне уртак максат берләштерә. Ук белән җәядән башлап, меңмең еллар буена камилләшә барган сугыш кораллары арасыннан моңарчы күрелмәгән иң куәтле, иң заманча саналган дәһшәтле ракеталарны иярләргә дип җибәрәләр бит безне. Күңелдә - чынбарлыкның асылына төшенеп тә җитмәгән горурлык баш калкыта. Иткәч инде шундый гаскәрдә хезмәт ит - күпне күрдек дип йөргән авыл агайлары без сөйләгәнне тел шартлатып тыңларлык булсын. җирдә казына.Ташбака кебек үрмәләгән танк йөртү дә әллә ни кызыктырмый. Ә безнеке - ракета! Җир тарту көчен җиңеп, галәм киңлекләренә дә ыргыла ала торган, кеше акылы тудырган хикмәтле тимер кош! Тайпылыгыз безнең яннан чернота - кара погонлылар! Безнең иңдәге погоннарга аяз күк төсе кунаклаячак... +Әмма минем эчке горурлыгымны үсендереп торган беркатлы хыялларым озакламый челпәрәмә килде: күз табибында шактый озак тоткарландым. Олылар әйтмешли, күзләрем пичәт кебек, шәп күрә, дип йөри идем, аерымаерым караганда алай түгел икән бит. Уң күзем эреле-ваклы бөтен хәрефләрне дә наят күрә, ә сулы... юл-юл хәрефләр вагая-метекләнә барган саен, күз карасын үчекләгәндәй, тоташ бер җепкә тезелеп, хәреф булудан туктый. Шулай итеп, үткенлеге ягыннан ике күзем ике төрле булып чыкты (медицина теле белән әйткәндә: уңы - 1, сулы - 0,5). Төрле калынлыктагы линзалар да куеп карыйлар, юк кына бит, сул күзем киреләнә инде, вак хәрефләр белән вакланмый. Бернинди күзлек тә ярамаячак икән миңа. Табиблар аптырашта. Бәләкәй чакта бер-бер нәрсә төртелмәдеме, күзең авыртмадымы, дип сорыйлар, мин берни дә әйтә алмыйм. Капылт кына хәтергә төшереп тә булмый... +Шулай итеп, мондый күз белән авиациядә генә хезмәт итә аласың, дигән нәтиҗә чыгарып куйдылар. Аргамак биленнән селтәп төшереп, ишәккә атландырып куйган кебегрәк кимсетү булды бу. Азнакайдан ракетчик буласыз дип озатканнар иде бит югыйсә. Казан иләге нечкәрәк булып чыкты. Төшеп калдым менә, оят бит, бергә килгән якташларым күзенә ничек күренергә? Без - ракетчиклар, дип масаеп йөрдек тә... +Кәефсезлек, ямансу халәт тымызык болытлы ноябрь күгеннән берьюлы убылып төште. Биек йортлар, таш диварлар каймалаган ишегалды мәйданында (Татвоенкоматның төп туплану пункты) төрле тарафтан җыелган егет-җилән - чуар халык кайный. Хәрби кысаларга керер алдыннан бер кыргыйланып аласы килгән яшьләр көтүе. Күбесе - иске, таушалган, алама киемнән. Бигрәк тә авылныкылар. Әнә берәү такыр итеп кырылган башына чалма итеп тастымал ураган, берсе - башына сыңар колакчыны өзелгән бүрек калдыгын чәпәгән. Күзеңне аска "исәң", никрут модасының чуарлыгына исең китәрлек: авызын ачып, кадак тешләрен ыржайткан ямьшек ботинкалар, кыршылып, төсен җуйган тирән кунычлы галошлар, Хаттабыч картның чүәге сыман, баш-башлары өскә чөелгән иске, калҗайган күн итек, кат-кат бөкләп, кунычы кыска калдырылган олтанлы киез итекләр дисеңме (ун еллар элек кенә моданы чабата тоткандыр) - бар да буталган монда, авылныкылар да, шәһәрнекеләр дә... Арада ыспайлар да күренә: муенга Остап Бендерча уралган озын шарф, "канадка" итеп алдырылган чәч учмасы маңгайны сыйпап-сыйпап алсын өчен башны һәм гәүдәне селкенчәк көй ритмына тирбәтеп тору, ирен читенә кыстырылган тәмәкене "онытып" сөйләшү, яканың арткы өлешен күтәртеп, ике кулның да очын кесәгә тыгып, башны иңгә чумырыбрак тору рәвеше - бу инде алтмышынчы елларның "стиляга" дигән кызыктыргыч шаукымын җуясы килмәгән яшьләр. Күбесенең бүген-иртәгә такыр каласы башын чәчле чагында дөньяга күрсәтеп каласы килә. +Әнә бер өер, үзенә бер өермә булып, "Братья, славяне!" дип, шом салып, бугаз ертып килә. Хәмер тәэсиреннән калайланган күзләрен кан баскан. Фуфайкаларының арка өлешен мамыгынача кисеп, ак тәре сурәте ясаганнар. Боларның атлау рәвешендә - кайда тереклек бар, без шунда хуҗа булырга тиеш, дигән чамасыз мин-минлек чагыла. Бәләкәй чактан ук хәтерлим, үзебезнең очта яше җиткән егетнең солдатка китүе онытылмас бәйрәм була иде. Шатлык та, күз яше дә бергә. Кул арасына керә башлагач кына, дип ата-ана бер яктан нәүмизләнсә, икенче яктан, улым чыныгып, дөнья күреп, кеше булып кайтыр дигән горурлык та кичергәндер. +Никрут егет үзе дә канәгать. Чөнки ул "кәҗә билеты" тотып калмаган. Хәрби хезмәткә яраклы, сау-сәламәт, нәселенә кызыллык китермәгән. Ул - үз тирәсендә чыркылдашкан кыз-кыркынга еракка очасы бөркет вәкарьлеге белән карап куя. Ул - никрут. Карашында, торышында - күз күрмәгән дөньялар иләслеге... +(И бу - татарның буыннан-буынга күчә килгән карусыз беркатлылыгы. +Бик борынгы заманнардан калган, үз иле, дәүләте бар чагында яу-дауларда +чыныккан яугирлек, уклы, утлы корал тотуга хирыслык, сугышчан рухның +канда типкән үкенечле кайтавазыдыр бу... Ничә гасырлар буена империя +алып барган сугышларда, алгы рәтләрдә булып, утка кергән, кырылган, +гарипләнгән, чит тарафларда гаип булган. Биләгән җирләр дә, таланган +байлыклар да үзенә тәтемәгән. Сугыш тынгач, исемен дә оныттырып, +кылган батырлыгын да, данын да тартып алып, империя тотучы +милләткә ягып куйганнар.) +Безнең очта Фәрит абый бар иде. Тән-мускулларын тимер кебек чыныктырган. Кыш челләсендә дә юка гына киенә. Апрель кояшы карый башлауга ук, ул майкачан яисә билдән чишенеп йөри башлый. Каралып бетә. Калын иренле, шакмаклы йөзле - тач негрга әйләнә дә куя. Шуңа күрә аны Кара Фәрит дип йөртәләр дә. Бу кушаматка тагын да көч өстәр өчен, рус телендәге сүзне тартып китереп, "Чёрный" дип тә җибәрәләр. (Бәләкәй чагымда ул бик ямьсез булып күренә иде миңа, хәзер инде аңлыйм: хатын-кызларны тәкатьсез калдыра торган ирләрчә кырыс чибәрлек булган икән аңарда.) Менә шул Кара Фәритнең солдатка алынуы турында үзе сөйләгән кыйсса хәтеремдә калган: +"...Мал ташый торган калтырча вагонда, бер поездан икенчесенә күчә-күчә айдан артык бардык. Иксез-чиксез далалар үтеп, чүлләр кичеп. Сусызлыктан кибенеп, җүнле ризык күрмичә... Каралып бетеп... Менә минем хәзерге каралыкка тагын да куерак корым яксаң, күз алдыңа килер... Шулай талкынып бара торгач, чабатам да, болай да сизерәп беткән өс-башым да бөтенләй тетелеп бетте. Сугыштан соңгы фәкыйрь еллар бит ул. Ниһаять, ил чигенең Көньяктагы иң ерак ноктасына - Кушка шәһәренә барып эләктем. Хәрби гарнизонга китереп, плацка тезделәр безне. Азиатлардан да карарак булып чыктым мин. Арада - бер! Ярымшәрә хәлдә, киемне хәтерләткән алам-салам почкаклары белән җан җирне каплаштырган булып басып торам инде... Саф алдыннан берәм-берәм һәр никрут каршында тукталып, төрле сораулар биреп килгән командир, минем турыга җиткәч, артка чигенеп, шаккатып бер мәл карап торды. Минем кыяфәт... Ныграк төчкерсәң дә таралып төшәсе кием аламасы бер хәл әле, ялантәпигә киндер җеп белән бәйләштереп куйган такта кисәкләреннән әтмәлләгән штиблетны күрсәң син!.. Командир, хәйраннар калып, башын чайкап куйды да: +- Что за чучело, откуда?! - диде. +Мин, киноларда күргәнчә, такта үкчәмне такта үкчәгә шап итеп бәреп куйдым да, күкрәкне киереп: +- Из солнечной Татарии! - дип ярып салдым. +- Шуннан соң: "Ике адым алга!" - дигән команда яңгырады. Мин саф +- Вот из этого чучело надо сделать советского солдата. И мы это сделаем! - диде..." +Беренче көнне мин шыксыз казармада, өч яруслы нарларның иң түбән катында, күпме кешеләрнең аркасын каезлаган агач сәкедә, спорт сумкасын баш астына салып, бәхетсезлек катында аунап чыктым. Күзгә йокы эленә алмады шикелле. Казарма эче анасын җуйган корт күче кебек болгавыр гөжелдәүдән тетрәп тора. Кортлар өммәтеннән аермалы буларак, бу гөжелдәү - бугаз ертып акырышу, катлы-катлы сүгенү, дөпе-дөпе чәкәләшеп алу, әче итеп сызгыру һәм тагын шуның ише кыргый авазлар куелыгы белән баетылган иде. Инде керфекләр авыраеп йомылам дигәндә, нарларны дер селкетеп, өске каттан гөрсгөрс итеп сикерә, йөгерешә башладылар. Әткә-әнкә куенында иркә ялгызлыкта яшәгән малай өчен чирканыч тетрәнү иде бу... +Йокысызлык белән генә кәефкә көя төшерә алмыйсың - яшьлек үзенекен итә. Иртән мин көтелмәгән яңалыкларга әзер булып дөньяга чыктым. Ә дөньям шундый тар, таш диварлар белән кысылган, түбәсе - кургашын болытлар белән ябылган. Мин бар да, мин юк та... +Үз уйларымны таптап, кешеләр төркеменә ияреп барам. Тамагым ачмаса да, ашханәгә керәм, озын өстәл тирәли тезелешеп утырабыз. Калай савытта тары боткасы, чиле-пешле кара ипи кисәге, калай кружкада әчкелтем алма компоты. Ашаттык боларны, дип каяндыр, кемдер мыскыллап көләдер сыман... +Нишләп соң әле мин йомычка хәлендә агымга ияреп барам? Болай барса, күндәмлеккә күнегәчәксең бит... Кая синең һәммә нәрсәне үзеңчә эшләргә адарынган үҗәт кирелегең? Киттем! Бу калын таш диварларны киереп иреккә чыгарга кирәк. Мине ят, кызыктыргыч, бераз шомлы да Казан шавы үзенә кыстый.. +Ике якка ачылмалы киң тимер капка янәшәсендә флигель. Тар коридор. Әйләнмәле тимер киртә. Үткер күзле сакчы солдатлар минем документны да сорап тормыйча, аркадан этеп диярлек чыгарып җибәрделәр. Әнигә рәхмәт инде. "Кеше алдында матур киенеп йөр, улым", дип гел искәртә торган иде. Мәктәптән соңгы бер ел эчендә алган әйбәт киемнәремне киеп китәремә дә сүз әйтмәде. Менә бит, ярдәме тиде бүген. Шундый никрут була димени - өстемдә куе яшел төстәге драп пәлтә (сәкедә, Тукай әйтмешли, буш шешә кебек аунап чыксам да таушалмаган), куе чәч учмасы бөдрәләнеп, бүрек астыннан ташып чыккан. Муенда куе кызылга ак сызыклар төшкән шарф. Чалбар балагының эчтән сабын сылап үтүкләнгән кылыч йөзе дә "үтмәсләнмәгән". Аякта да өр-яңа кышкы ботинкалар. Хәрбиләр коллыгыннан күз буяп котылырга шул рәвеш җитмәгәнмени! +Киттем Казан урамнары буйлап. Берни аңышмаган сарык бәрәне сыман чумдым башкала шавына. Ерактан ук күреп киләм: гаҗәеп биек бер манара якынайган саен отыры калка, чакырып кул изи, ниндидер сихере белән мине үзенә суыра шикелле. Әйләнә-тирәдәге биналарга күз дә салмыйм, алар бөтенләй кирәксез булып чүгеп калды. Бауман урамы икән бу. Тротуардан агылучы кешеләр елгасын ерып ашыгам. Көмеш гөмбәзле мәһабәт манара каршымда бөтен буена калыккач, бер мәлгә сулышыма төелеп торам. Искиткеч! Мондый да биек, мондый да камил чигелешләр белән үрелгән манара күрермен дип башыма китерми идем. Гөмбәзләре очына хаҗ куелган булса да, мин аны дингә кагылышлы корылма дип уйламадым бугай (дөресен әйткәндә, минем "тере" чиркәү яисә "тере" мәчет биналарын якыннан бер дә күргәнем юк бит әле.) +Сокланудан сакланып булмый. аска, астан өскә карыйм да карыйм. Бу хикмәтле манара сурәте тәүге тапкыр кем зиһенендә яралды икән, җеге-җеккә тезелгән кызыл кирпечләргә нинди оста куллары кагылды икән, күзне рәхәт сискәндерә торган бизәкләрен нинди әфсен өреп сырладылар икән, дип, гаҗиз булып, манара төбенең әле уң ягына, әле сул ягына чыгам, ераккарак китеп тә карыйм, тагын әйләнеп киләм. Шунысы гаҗәп: янымнан үтеп-сүтеп йөрүчеләргә игътибар итәм - ник берсе күтәрелеп карасын, болар өчен әллә манара бар, әллә юк... (Еллар үткәч белдем: Богоявление чиркәве өчен ике миллион кирпечтән төзелгән бу колокольняны бизәүдә шул дәвергә хас орнаментлар, татар бизәкләре дә, яһүдләрнең алты почмаклы Давид йолдызы да кулланылган икән. Ничекләр күтәреп тора, дип хәйран калырга мөмкин: өске яруска күтәртеп асылган кыңгыравының авырлыгы гына да 9 тоннага җитсен әле.) +Казанга кил дә Сөембикә манарасын күрмә, имеш. Бу бит Парижга барып та Эйфельне күрми кайту тинтәклегенә бәрабәр. Кешеләрдән сораша-сораша, Кремльгә барып чыктым. Рәсемнәрдә күреп белгән ак кирмән диварларына якын килгәч, бу тарихи олылык каршында бер мәлгә каушап калдым. Эчкә үтәргә ярыймы дигән икеләнү белән, милиционерларга сагаеп кына карап киләм. Әллә мин бар боларга, әллә юк. Маңгаена түгәрәк сәгать ябыштырылган Спасс манарасының бөкре капкасыннан, кыю булырга тырышып, эре-эре атлап, эчкә тәвәккәлләдем. Шәһәр шавы, миңа ияреп керә алмыйча, калын диварлар артында сөзелеп калды. Монда һава үзгә, рәхәт җиләслек. Берән-сәрән үткән машиналар да, җәяүлеләр дә затлы күренә. Монда - аңлатып булмый торган ниндидер бер тибрәнеш бар. Мин аны тоям, сизәм, бу халәт - минем акыл сүрүен киерә, тәнемә җиңелчә курку дулкыны йөгертә. +Әнә ул - Сөембикә манарасы! +Текә тауга якынайганда гына була торган дулкынлану кичереп, мин аңа тартылам. Якыннан караганда артык гади түгелме. Күпме җилләр, күпме гасырлар төсен уңдырган кызгылт кирпечтән төзелгән. Күз карашын чуалтырлык катмарлы бизәкләргә дә бай түгел кебек. Әмма бу - үзгә манара - ул авыр булып җир күкрәгенә басып тормый, ул гүя күк гөмбәзен тишеп чыгып очарга җыенган сәмави кодрәт чагылышы. +Әсәренеп, күпмедер күзәтеп торганнан соң гына искәреп алам: ерак та түгел бер төркем тупланган (туристлар ахрысы), якынрак килеп, аларны җитәкләп йөри торган чандыр гәүдәле кызның сөйләвенә колак салам. Русча бик кызу сөйләсә дә, чама тартып, аңларга була икән. +Сөембикә-ханбикәнең манарадан ташлануы хакындагы кыйссаны тын да алмыйча тыңлыйлар. Кызның "легенда" дигән сүзе генә аңлашылып бетмәде, унбер ел укып, бу сүзне бер дә ишетмәгәнмен, яисә ул сүз колак яныннан миңа кагылмыйча үтеп киткән... +Кызның теле-телгә йокмый: +- Һәммәгез дә әйтеп карагыз әле: нинди матур исем кушылган: Сө-ем-бикә!.. Килешәсезме, сезгә дә ошады, шулай бит?! - Аннары ул: җитдиләнеп: - Бу манара - Шәрык архитектурасы үрнәгендә төзелгән, - диде. - Әнә ничек: һәр буыны өскә таба нәзегәя бара, җиде яруслы манара - ислам белеме өйрәткәнчә, күкнең җиде катлы булуына ишарә - символны белдерә... +Мин аңламган "символ" дигән сүз дә, каты чикләвек булып, теш арасына керде. Кәефем төшеп, читкәрәк тартылыйм дигәндә, теге кызый манараның кояш чыгышы ягына авыша баруы турында сөйли башлады. Шунысы гаҗәп: тиеш түгел, болытлы көн булганга күземә генә күренәдер дип, чынлап та авышлыгына ышанасым килмәгәндер, бәлки. +Нигезеннән кубып, кинәт убыла башласа... Нигә турайтмыйлар икән аны? Бу сорауны кемгә бирим? Якында гына ике ир кеше татарча гәпләшеп тора. Берсе - кыршылган күнле саргылт портфель тоткан, икенчесе - култыгына күн папка кыстырган. Болар янына килеп тәвәккәлләдем. "Нигә турайтмыйлар бу манараны?" дип соравым дорфарак чыкты ахрысы. Тегеләр сүзсез калып, бер мәл миңа сынаулы карашып тордылар да башына юка кепка чәпәгән кара мыеклысы, серле елмаеп, манарага ишарәләде: +- Аның авыш булуы кирәк безгә, - диде. Һәр сүзне кәнфит кебек тәмләп суырып әйтүен өнәмичә, бу нинди дошман, дигән шикелле, маңгай астыннан сөзеп карап торуымны үзенчә бәяләп, аңлатып бирүне кирәк тапты ахрысы: +- Төз манаралар дөнья тулы, авышы - сирәк. Ә сирәк нәрсә кадерлерәк була, - диде. Минем шома баш миенә шул мәлдә нәни генә бер сыр өстәлде бугай. Белекле булып, икенче патронны чыгардым: +- Сөембикә әнә шул... иң биектәге тәрәзәдән ташланганмы? +Түгәрәк ырмаулы күзлек кигән икенче ир нидер әйтергә җыенган иде, кара мыеклы аны туктатты: +- Тимә, шулай уйласын, - диде. - Нишлисең бит... Тарих капкасы каршында без күзе ачылмаган песи баласы хәленә калдык... +Шул мәлдә бөтен тәнем кычытып куйгандай булды. Тизрәк моннан китәргә ашыктым. Үз-үземне сүгеп кайтып барам. Нинди сорау бирәм бит, мокыт, ә! Сөембикәнең кайсы тәрәзәдән ташлануы мөһиммени?! +Шуны белдең ди, җә! Син сүз катардай кешеләрме болар? Акыл иясе икәнлекләре йөзенә чыккан бит. Ә син кем? Өч елга бу тормыштан ыргытылган бәндә, сорау бирергә дә, уйланырга да, үз теләгең белән берни эшләргә дә хокукың юк - менә кем син! Кирза итек табаны астында каласы миңгерәү бөҗәк.. +Үз-үземне шулай битәрләп кайтышлый, Сөембикәне көнләштермим дипме, Бауман урамында бая гына күреп тукталган манарага күз дә күтәрми үтеп киткәнмен... +Кичке эңгер төшкәч кенә кайтып җиттем. Хәрби билетны күрсәтеп, капкадан бер тоткарлыксыз үтеп кердем дә мәйданда кайнашкан халык арасыннан якташларымны эзләп таптым. Алар мине күргәч, бер командага буйсынгандай, башларыннан бүрекләрен йолкып алдылар. Кинәт дөнья яктырып китте. Йә Хода! Каршымда - ничә шар, ялап алынган ничә такыр баш. Чәч - кеше кыяфәтенең таҗы икән бит. Кара инде Исламны, маңгаена чәч учмасы төшеп тормагач, гүпчим дә мәзәк кыяфәткә кергән. Аның бүтән камырдан әвәләнгән ят-яңа кыяфәтенә ияләнергә дә вакыт калмаган шул инде. Иртәгә иртәнге сәгать тугызда ракетчиклар командасы - әллүр! Озатачаклар икән. Ул арада ниндидер күрсәтмә бирергәме - егетләрне тагын җыеп алдылар. Күкрәк турында кайнар бер нокта тибенеп куйды. Алар китә, мин калам... +Тынчу казармага кермәс өчен сәбәп эзләп, киләп-сарып йөри идем, багана башындагы репродуктордан, музыканы бүлеп, минем исем-фамилияне яңгыраттылар: "Комендатура янына килергә, туганнарың көтә..." +Кем чакырта икән мине дип барсам... Казанда яшәүче туганыбыз - Сәгыйрь абзый кызы Флёра, авылдагы күрше туганыбыз Рәшидәттәй кызы Кадәрия (ул медицина институтында укый иде) һәм тагын бик чибәр кыз ("Альба Регия" дигән венгр фильмында уйнаган артисткага охшаган) басып торалар. Мин идем. Менә бит, барып җитәрме дип, икеләнеп кенә юллаган кыюсыз авазым барып ирешкән, рәхмәт төшкере! +Мине кызлар медицина институтының тулай торагына алып кайтып чәй белән сыйладылар. Теге чибәр кызыбыз Хәния - мин ишетеп кенә белгән якташыбыз, актриса Нәҗибә Ихсанованың бертуган сеңлесе булып чыкты. +Студентлар кыюсызны да кыю итеп үсендерә белгән эчкерсез халык икән. Кызыгып карыйм үзләренә. Мин дә шулай студент булачакмын, дигән тәмле уемны артка чигереп, алда - томаннар аръягында өч елың бар әле, үзе бер гомер дигән уй тәмсезләп куя. +Кадәрия - авылда чакта ук үткен телле, суктырып сөйләшә белгән эчкерсез, зәңгәр күзле, хикмәтле кыз иде. Монда да ул - үзәктә икән. Күрше бүлмәләрдән дә кереп гел кузгатып торалар үзен. Аның сүзе - сүз. +- Баян абзый малае башың белән казармада кунып ятмассың бит инде. Монда, шушы кадәр кызлар арасына салу да куркыныч, - дигән булды ул, минем юк дәрәҗәне күтәреп. Шулай итеп, мине яшьтәш туганым Флёра белән култыклаштырып, Сәгыйрь абзыйларга озатып куйдылар. Анда мин казарманың тәнемә йогып калган сөрсегән өнен ваннада юып төшергәннән соң, ак җәймәле диванда, аккош мамыгыннан сырылган җиңел юрган астында җәннәт төне кичердем. Моннан соң, авыл агайлары әйтмешли, күкрәккә агач мылтык терәсәләр дә, казарма тәмугында кунып каласым юк. +Иртән чак соңга калмадым. Хәрби комиссариатның ике якка киереп ачып куелган капкасыннан килеп керсәм... трибунада офицерлар, мегафоннан яңгыраган тавышлар биек диварлар арасында өзек-өзек бәргәләнеп ишетелә. Ракетчикларны сафка тезгәннәр, ике йөзләп бардыр. Чуар киемле тарау халыкны сафка тезсәң дә, барыбер, чын солдат кавеме кебек кыл тәртипкә китереп булмыйдыр шул... Мин читтән-читтән генә үзебезнекеләрне эзләп барам. Тәкъдир җиле таратамы безне... Кайсылары белән бүтән беркайчан да күрешә алмаячагымны уема да китермим әле. Әнә алар - язмыш берничә көнгә генә янәшә китергән ун якташым. Аларга якынаю мөмкин түгел иде. Кул ишарәләре белән генә хушлашабыз. Ул арада оркестр дәртле көй уйный башлады. Командалар яңгырады. Зур барабанның дөпе-дөпе тавышы күкрәк читлеген аерып кереп, бөтен гәүдәне дер селкетеп тибә шикелле. Ракетчиклар сафы бераяктан атлап кузгалмаса да, шактый эзлекле дулкын булып, мәйданны тантаналы рәвештә бер урап чыкты да капкага таба юнәлде. Купты саубуллашу симфониясе - сызгыру, кычкыру, бүрек чөюләр... Күзгә яшь килде. Карыйм, рәтләрне аерып чыкты да Ислам миңа таба йөгерә. Кулыма нидер тоттырды да киредән үз дулкынына чумды. Киттеләр. Капка ябылды. Учыма сөяк саплы пәкене кысып басып калдым. Мин дә алар сафында китәргә тиеш идем бит. Көзләрен, киек казлар биектән очып узганда, канат очы киселгән йорт казларының, борын эченнән еламсырап, сагышлы карап калулары кебек хәлдә идем мин бу мизгелдә. +Кемгә үпкәләргә? Уйламаганда... көтмәгәндә... юктан гына... Күзне сәбәп иткән булып, кем бүтән якка борды минем язмышымны? "Тимә, яшәсен!" дигән Раббы ихтыярымы? Әнинең ышанып укыган бәгырь догасымы? Улыма юньле җир насыйп итсен, дигән әтинең эчке теләгеме? Кемгә рәхмәтле мин? +Хикмәт шунда: мин кызыгып, көнләшеп озатып калган якташларым Казакъстанның бик хәтәр төбәгенә - җир өстендә дә, җир астында да атом-төш коралын чама белмичә сыный торган, һавасы, суы, туфрагы зәһәр радиация агуына манчылган Семипалатинскига эләккәннәр. (Алар, хезмәтен тутырып, туган якка +(Күзнең "хыянәте" аркасында ракета гаскәрләрендә хезмәт итә алмавыма кимсенеп (и, җүләр!) уйлануларым әкренләп юыла барса да, вакыт-вакыт искә төшеп, "чәнчеп" ала иде. Нигә болай? Кайчан, ни булды? дигән сораулар бимазалый торгач, мин балачакта калган хәтер йомгагының җебен-җепкә сүтә башладым. Күзем бер дә сызламагач, уңы хисабына дөньяның нәзберек төсләрен дә җете аера алгач, мин, тынычланып, фаҗига китереп чыгарырдай шуклык эшләгән көнемне әллә кая, хәтер аръягына ук чигереп куйганмын ахрысы. Хәтеремдә шәйләнә, төсмерләнә башлагач та, әле үз-үземә ышанып бетмәдем шикелле. Хәрби хезмәтнең бер елын үткәреп, ун көнлек ялга кайткач, әнидән бу хакта сорадым. Әни хәтерен җигеп тормады, кичә генә булган хәл кебек: +- Әйе, күзең авыртып йөрде шул, - диде. - Сул күзең турын, дару сөрткәннән соң, бинт белән баш аркылы урап җибәрә идем укырга. Лампага да, көн яктысына да карый алмыйча интектең. Икенче сыйныфта укыган чагыңда булды бугай... Күз алмаңа ручка белән кадаганнар иде бит... +Әни шаһитлыгында хәтер пәрдәсе ачылганнан-ачыла бара. Хатирәләр савылып искә төште. Мәктәп бинасы авылыбызда иң зур бина саналса да, әллә ни иркен булмагандыр инде. Бер бүлмәдә - беренче, өченче сыйныф, икенче бүлмәдә - икенче, дүртенче сыйныф дәрес сәгатьләрен уртак бүлешеп укый идек. Мәктәпнең ханәкәсе - матур киенгән, купшы бантик таккан Венера һәр көнне бер-бер хикмәт чыгарып, игътибар үзәгендә бер бөтерелеп ала иде... Кибетче Камилә апа кызы. Заемга егерме биш мең откач төзеткән гүрнәчә йортлары да әллә каян балкып тора. Авылда шулай бит ул: йортың нинди - башны тотуың да шундый... Йә, менә шул чибәр кызый, йокылы-иркә тавыш белән сөйләшә торган кыланчык Венера миннән алдагы партада гына утыра. Без - чиктәш, аның турында дүртенче сыйныф бетә, минем парта турыннан икенче сыйныф башлана. Венераның бер гадәте көн дә кабатлана: "икеле" йә "өчле" алдымы - кычкырына башлый, дәфтәрен рәхимсез умыргалап, мич янындагы почмакка ыргыта. Күпләрнең сулышы кысыла, дәфтәрнең, гомумән, кәгазьнең бик тә кадерле чоры бит бу. Ә миңа аның бит очларын алландырып тузынуы да, дәфтәрләреннән үч алуы да ошый, дәреснең кызыклыгы - Венераның шау кузгатуы белән бәяләнә иде. +Беркөнне, тыныч кына дәрес барганда, аның тәкәббер чибәрлегенә кагылып карарга теләпме, җөрьәт итеп, чәчен тартырга үрелдем бит! +Ул кырт борылды, үзеннән түбән сыйныфтагы чебешнең кул сузуына чирканган кебек чыраен чытты да кулындагы ручкасын селтәп җибәрде. Агач саплы ручканың нәзек очлы каләме күзгә килеп керде, чәнчүле авыртудан мин кычкырып җибәрдем, ручка шапылдап парта өстенә төште, шәмәхә караның әчкелтем исе бөтен тәнемне өтеп алды кебек, яшь тулган күз кабагын учыма кысып, партага капландым. +Ул арада укытучыбыз Мөхтәсим абыйның яныма йөгереп килгәнен хәтерлим. Аннары - медпункт. Укол. Әчкелтем дару исләре. Яраланган солдат сыман, сыңар күз турын маңгай буйлата ак бинт белән уралган хәлдә күргәч, әни ниләр кичерде икән?.. +Күпмедер вакыт узгач, бинтсыз гына йөри башладым. Класска кергәч, Мөхтәсим абый өстәл янына мине чакырып ала, ике битемнән тотып башымны яктыга бора-бора күзнең "кешесен" карый, "төзәлә инде, ярасы +Шул хәлдән соң Венера дәфтәр ерту гадәтен ташлады. Икенче уку +елында бишенче сыйныфка Азнакайга, рус мәктәбенә китеп барды. +Нишләптер, аның белән бүтән беркайчан да очрашырга туры килмәде. +Малайчак шуклыгыннан килеп чыккан менә нинди очраклылык. Ә шуның +алдагы язмышыңа тәэсир итәрлек көче һич көтмәгәндә калкып чыга икән. +Ягъни, кече бәла - башыңа төшәсе олы бәладән йолып кала...) +Хәрби комиссариатның капкасына һич тә тынгы юк, әле киерелеп ачыла, әле ябыла тора; солдат булып калыпланырга дип, илнең кайсыдыр тарафына тәгаенләп бер өер чыгып китүгә, икенче өер ургылып килеп керә. +Безнең авиаторлар командасы әле һаман тупланып бетә алмый. Бүген-иртәгә генә кузгалу булмаячагын белешкәч, мин, тынычланып, тагын шәһәргә чыгып китәргә булдым. Капка ягына таба кузгалуым булды, арттан исемемне әйтеп кычкырдылар. Тавышы авылдашым Ирекнекенә охшаган, кем кычкыра икән дип борылсам, ул чынлап та Ирек булып чыкты. Җиденче сыйныфтан "төшеп" калганнан соң, ул Бөгелмәдә ниндидер һөнәр мәктәбендә укый, сирәк күрешә идек. Мондый чит, соры кавем арасында авылдашыңны күрү туганыңны күрүгә тиң икән. +Менә бит ничек: югары оч егете белән түбән оч егете гомер буе якын дус булган кебек кул кысышты. Аны чик саклау гаскәренә билгеләгәннәр икән. Бүген медкомиссия үтүгә, иртәгә алып китәселәр ди. Рэкс та комиссия үткән, аны, төрлечә сынап карап, бик ошатканнар. Рэксның кем икәнен белмичә, аптыраулы карап торуымны сизенеп, ул аңлатуны кирәк тапты. Бөгелмәдә үз йорты белән яшәгән фатир хуҗасы Иреккә көчек бүләк иткән булган. Шуны ул төрле командаларны үтәргә өйрәтеп, гаярь итеп үстергән. Үз эте белән хәрби хезмәткә алынучылар без - бишәү, ди. Рэкс белән икебезгә бергә ике генә ел хезмәт итәргә, дигәндәге горурлыгын күрсәң, күз карашы рәхәт томанланып китте, ирен читләрендә энә күзе чаклы гына күбек елтырап куйды. Мин исә армия камытын аңа караганда тагын бер ел артык киясемне аңлап, көнләшүемне кесәдәге йодрыкка йомарладым. +Ирек үзе көнчел-әремле карашын беркайчан да яшерә алмый иде. Менә хәзер... калын, юеш ирененнән шуып төшкән сүзе аңымны томалады: "Яратам, яратам, дип йөргән булдың... Син киткәнне генә көткән Фәнияң! Икенче көнне үк... озата башлады үзен..." дип ул, җиденче класстан тибелеп чыгып, каядыр укыган сыман йөргән бер егетнең исемен атады. Бу мокытның исемен ишетү гарьлегеннән күз алларым караңгыланып китте. Акылыма ялкын капты. Мин үз-үземне белештермичә капкага таба ыргылдым. Дөньям кысылып килде. Яшәүнең бер мәгънәсе калмады. Иреннәрне канатырлык итеп тешләп пышылдыйм: нишләдең син, нишләдең?! Үз күзләрем белән күреп, тиз арада бу хәлне ачыклый алмасам, мәңге үкенечтә каласы хата ясалыр кебек. Нинди ачыклау, ди. Хыянәтне аклау юк. Икесен дә буып ташларга! Кайтырга, кайтырга, кичекмәстән кайтып төшәргә кирәк! +Биек йортлар. Шаулы урам. Мин беркемне белмим, күрмим. Дөньям сүнде... Кешеләр ташкынын ерып барам. Болар бар да - өнсез төш, ялган мираж, сурәтле төтен. Күз алдымда бары - Ул! Ул! Ул гына! Нишләдең син, нишләдең?! Әле кайчан гына Бөгелмә перронында эре-эре күз яшьләре белән озатып калган ЯР, синме ул? Төнге пышылдауларың - диңгез кабырчыгында сакланып калган дулкын пышылдавы кебек, мәңге хәтердә каласы иде бит. Харап иттеңме икәү генә белгән төннәр серен... Ай - безнең мәхәббәт калканы иде, көнчелектән +Урамнан шулай, үзалдыма сөйләнеп барам икән, кемдер җиңемнән тартып туктаткач, айнып киттем, ак шәл бәйләгән татар әбисе, борчулы күз текәп, җиңемнән сыйпый-сыйпый: +- Төсең киткән, улым, бер-бер хәл булмагандыр бит? - диде. Аның шулай әнкә җылылыгы белән йомшак дәшүеннән күңелем түгелеп китте: +- Миңа бик тиз кайтырга кирәк, әби, Бөгелмәгә кадәр, - дидем. Бу мизгелдә ул миңа хәтта Шайтан канатына утыртып җибәрерлек әфсенгә ия бер коткаручым булып тоелды. +- Тиз кирәк булгач, аэропланга утырырга кирәк, улым. Әйдә, күрсәтәм, әнә теге тукталышта троллейбуска утырасың да, ун тукталыштан - аэропорт. +Ни хикмәт, ак әбинең һәр сүзе мине үз ихтыярына буйсындыра бара. Үз гомеремдә самолётка бер дә утырып карамагач, андый канатлы җәнлек барлыгы бөтенләй башка килмәгән. Өч йөз чакрым араны йөгереп кайтасы идеңмени, авыл гыйбады, үзең авиациядә хезмәт итәчәк никрут булып йөрисең! +Тукталышта, хушлашыр алдыннан, ак әби миңа болай диде: +- Ярсынган кебек күренәсең, улым. Ашыгычлык белән, вөҗданыңны җуеп, гөнаһ кыла күрмә. +- Нәрсә соң ул "вөҗдан", әби? +- Вөҗдан - тумыштан һәркемгә бирелә торган күңел кояшы. Яшәү рәвешенә карап, берәүләрнең ул отыры кечерәя, энә күзе чаклы гына калып, бөтенләй сүнеп бетә. Берәүләрнең, киресенчә - торган саен олылана, яктыра бара. Аны изге аятьләр белән сугарып торырга кирәк... +Ак әбинең бу сүзләре зиһенемне читләбрәк узса да, мин аны хәтергә салып, хушлашырга ашыктым. Җиде тавышка шыгырдап ишеге ябылгач та, троллейбус бераз вакыт кузгала алмыйча торды. Тәрәзә аша ак әбигә карыйм. Сүз мәгънәсен аңлап та бетермәдем шикелле. Рәхмәт әйтергә дә оныттым бугай. Ул бу соры дөньяга вакытлы гына төшкән сәмави зат кебек нурланып басып тора, иреннәре сизелер-сизелмәс кенә дерелди, эчтән тыенкы гына дога укыйдыр, мөгаен. +Барам троллейбуста, үз эчемә йомылып. Бөтен ярсуым ярга бәрелгән дулкын кебек челпәрәмә килде. Очын очка ялгый алмыйча, чарасыз калып, күңелне баскан хәрабәләр арасыннан бары бер уйны күтәреп алам: тиз арада кайтып җитә алмасам, гомергә үкенечкә каласы фаҗига булыр кебек. +Үшән троллейбусның алдына чыгып йөгерәсе килә. Бар да гамьсез. Ничек барып җиткәнбездер инде, ниһаять, мин маңгаена эре хәрефләр белән "аэропорт" дип язылган бинаның колонналары арасыннан эчкә ыргылам. Репродуктордан "Бөгелмә..." дигән сүз колакка чалына. Мин аңышмыйча кассалар рәтенә юл сабам. Зәңгәр пәлтә, кокардалы зәңгәр пилотка кигән ханым гүя мине генә көткән, касса кырыенда "Бөгелмәгә түгелме?" дип каршы ала, "Бәхетең бар икән, соңгы урын... Тиз бул, документ, акчаларың!.." дип ул, бумажнигымны кулымнан тартып алып диярлек, кассир кызга суза. Ул арада тагын репродуктордан "Казан - Бөгелмә рейсына... Ике урын бар" дигән белдерү яңгырый. Менә булды да. Янәшәдә әзер билетын учына кыскан агайның да, минем дә кулдан эләктереп алып, кокардалы ханым безне җилтерәтеп алып чыгып китә. Очу кырына чыгасы тимер капка шаңлап ачыла. Йөгерәбез. Самолёт корсагындагы ишек бусагасыннан атлауга, аяк астыннан диярлек трапны тартып алалар. Эчкә узып урынга җайлашуга, моторы кабынды ахрысы, самолётның бөтен гәүдәсенә вак кына калтырау тарала башлады. Тагын ишелеп киләсе ярсу хис өермәсеннән тетрәнмәсен дипме, гүя тәнемнән җанны аердылар. Изрәп, йокы чоңгылына убылганымны сизми дә калдым... +Юк, бу гадәти йокы ваемсызлыгы түгел иде шул. Аңым сүнеп өлгергәнче үк, мине бүтән яссылыкка күчерелгән хәлләр, бер-берсенә бәйләнмәгән, берсенберсе бүлеп агылган саташулы төш манзаралары күмеп китте. +...Янәшәмнән генә кара елан шуышып бара. Юк, шуышмый, нәкъ минем күз турыннан йөзеп бара. Шәмәхә төстәге күзе асылташ сыман җем-җем килә. Шом салып, үтәли чәнчеп карый. Минем аңыма агулы уклар җибәрә, имеш. Мин чарасыз калам. Күпмедер вакыт бер-беребезгә карашып торабыз. Аннары ул... бер мизгелгә күзен йома. Шул мәлдә мин, кинәт ыргылып, койрыгыннан эләктереп алам. Ул зәһәр ысылдый, бәргәләнә, ыңгырашкан сыман аваз чыгара, имеш. Бераздан карасам, елан үзе юк, кулымда кабыгы гына торып калган. Мин сөенәм икән. Минем дә, ниһаять, тирә-юньдә иң шәп чыбыркым булачак. Җидедән үрелгән, һәр буыны җиз сугылган чуклы, сабына кара елан кабыгы киертелгән... Әй, күрегез, дип кычкырам: кемдә шундый елан саплы чыбыркы бар?! Мин үзем бөтереләм, чыбыркыны баш очында әйләндерәм, менә хәзер кулымны кыеклатып селтәүгә галәмәт куәтле шартлау яңгыраячак!.. Шул мәлдә кемдер кулымнан тотып ала... Фәния! Ул минем карашымнан куркып тынсыз кала. Минем күзләргә кара елан агуы кереп оялаган, имеш, шул чатнап яна. Мин Фәниягә ераккарак китәргә кушам, озын чыбыркы белән якыннан сыдырып булмый, имеш. Ул бер карусыз тыңлый, сары комга яланаяклары белән бата-бата чигенә, күзләрендә яшь. Үзе һаман бер үк сүзне кабатлый: "Их, син!.. Их, син!.. Их, син!" +Бер мизгелгә уянган сыман булам. Авыртулы кысылган йодрыкларымны язып, иллюминаторга карыйм: якты, ак болыт кәрваннары иксез-чиксез ераклыкка китеп таралган. Моңа карап сокланырга минем дәхелем юк, имеш. Йокы чоңгылы тагын мине үзенә суырып ала. +...Икебез ике ярда басып торабыз. Ак мамык сыман ап-ак карлы текә ярлар. Уртада, бик тирәндә караеп аккан елга. Юк, аяк астында җир түгел, без биектә, яр-яр болытлар өстендә басып торабыз икән. Ә уртада упкынлы елга түгел, бик түбәндә, тымызыкланып Җир йөзе шәйләнә икән. Без шушы ике болыт арасындагы упкынга сикерергә тиешбез. Икебезгә бер парашют. Берочтан сикереп, кулга кул тотышкач, парашют ачылырга тиеш. Мин Фәниягә кул изим, ул - миңа. Сикерәбез! Куллар - кулда. Кочаклашабыз. Күңелләрдә Күк шатлыгы тибә. Күбек-күбек болыт кантарлары арасыннан очабыз. Болытлар сүрүен ерып чыгуга аста, бик тирәндә җир өсте күренде. Менә хәзер, менә хәзер парашют ачылачак. Шунда мине коточкыч уй урап ала: парашютны онытып калдырганмын ич! Ничек моны Фәниягә сиздермәскә? Ә ул сизгән икән бит, пәри зат! Берни булмагандай кинаяле елмая. Көчле җил чәчләрен туздырып битемә сибә. Куллар - кулда. Очабыз. Чәчләрен аралап, күзгә сынап карый: +- Әллә куркасыңмы? - дип шаркылдап көлә. - Их, син... Әле кайчан гына әйткән идең бит: бу безнең иң бәхетле мизгелебез, мәхәббәтнең иң биек ноктасында чакта бергә үлик, кулга-кул тотынышып, бергә үлик! - дигән идең. +- Ул чакта син карыштың бит. Мин моңа әзер түгел, - дидең. +- Бәхеттән үлгәннәр дисеннәр! Менә ул мизгел килде! Тик... Син - син түгел инде... Сизеп торам: куркасың бит, куркасың, үләсең килми! +- Соңга калдык шул... Бу - безнең ихтыярдан тыш, - дип нидер әйтергә тырышып акланырга телим, Фәния кулын кисәк тартып ала. Җил аның тораташ калган җир котылгысыз тизлек белән якыная. Инде бәреләм дигәндә, гасабилы саташудан уянып, иллюминаторга төбәләм. Самолёт тәгәрмәчләре бетонга бәрелеп алды да гөжелдәп тәгәри башлады. Якында гына Бөгелмә аэропортының утлы язуы шәйләнеп калды. Кеше ышанмаслык әкият бу! Бер секунд элек кенә утырган идем, икенче секундта килеп тә җиткәнбез, бер хәвефсез, саташу шаукымын санамаганда... +Тискәре ният белән кайткангамы, бөтен нәрсә уңай килеп тора. Азнакай автобусы расписаниедән соңга калып булса да безнең самолёт төшкәнне көтеп торган. Тагын ике-өч кеше өстәлгәч, шофёрның күңеле булды. Кузгалдык. Таныш кешеләр була күрмәсен дип, мин, яканы күтәреп, бүрекне батырыбрак кидем. Минем кайтканны беркем күрергә, беркем белергә тиеш түгел. Әтиәнигә ишетелсә... дигән курку хәрби кысалардан хәтәррәк тоела шикелле. +Монда инде кыш үз көченә кереп бара икән. Төн куера. Юаш кына җәяүле буран шәйләнә. Яратам - зур тизлек белән барганда, асфальт өстеннән аркылыга кар төтеннәренең ак елан кебек бөгелә-бөгелә шуышуын. Әмма миндә хозурлану кайгысымыни?! Тагын эчтә ачу-ярсу кайный башлады. Әле - читлек тимерен чәйнәп өзеп, иреккә, үч алырга ташланган бүре мин, әле - яфрак кыштырдаганга да сискәнә торган куян мин. +Автобустан төшеп калгач, авылга кадәрге ике чакрым араны нәрсәдәндер үкенечле соңга калырмын кебек гел йөгереп уза идем. Бүген инде бигрәк тә... Клуб тавыннан төшүгә, тыкрык почмагында Фәнияләр өе. Сүрән генә утлары күренә. Утлары сүрән икән, димәк, Фәния өйдә түгел. Коймага елышып, юка кар өстендә таптанып торам. Җан кайный. Йөрәк тибешем койма такталарына бәрә шикелле. Клуб янында кайнашкан кешеләр күренә. Сәгать җидедә кино башланырга тиеш. Әле өч минут бар. Менә, өч елга киткән егет, бөтен кешедән яшеренеп, өч минутны үткәрә алмыйча торасыңмы? Кайнарланып кайтып төштең дә чарасыз калдыңмы?.. +Клуб ишегеннән ялгызы гына чыгып болай таба килә башлаган таныш силуэтны күргәч, мин әле ышанып җитмәдем, күземә генә күренәдер, дип уйладым. Улмы? Ул! Фәния бозлавык карга сак кына басып килә. Әлбәттә, ул һәр адымы белән миңа таба якыная барганын башына да китермидер. Нигә ялгызы гына... дигән уемны, менә хәзер клуб ишегеннән... теге... исеме күңелемнән тыелган егет килеп чыгар да, аны куып җитеп, кочып алыр, дигән көнчел-шөбһәле уй күмеп китә. Тәнне вак кына калтыратып салкын үрмәли. Килә. Якыная. Чаттан борылды. Янәшәдә! Мин яшеренеп торган җиремнән кубарылып, аның шарфыннан бөтереп, кысып алам. +- Нишләп үзең генә! Кая озатучың! +Тавышым карлыгып, ысылдап чыга. Фәния күзләрен зур ачып катып калды. Кулымны бушатуга, карга сыгылып төште дә ютәлли башлады. Бер дә тавыш күтәрми, нинди хәлләрдә дә сабыр кала белгән, гадәттән тыш тыныч холкы белән кайчакларда ачуны да китерә торган кызый бу мәлдә дә минем ярсу учакка боз сибә түгелме! Мин аны күтәреп алып коймага сөядем. +- Буып үтерәсең бит... - диде ул, еш-еш сулу алып. - Нинди гаебем өчен? +Мин аның төнге, кара күзләренең гипнозына эләккәнче дип, бөтен уйлаган, ишеткәнемнән кайнарланып, ярсыган сүз хәнҗәрен тыя алмадым. Йөрәгенә кададым. Күңеленә кададым. Хәтеребезгә кададым... Аптырагач: "Ник дәшмисең, гаебеңне аклый алмыйсыңмы?!" - дип, иңеннән кысып тотып, селкетә башладым. Кинәт ул, җансыз калган шикелле, күкрәгемә капланды. күрми, берни тоймый шикелле, сукыр кеше сыман капшанып, салкын учын битемә куйды да: +- Их, син... - диде. Бу аның көтелмәгән, тетрәнүле хәлгә калганда саркып чыга торган рәнҗүле бәгырь авазы иде. - Мин сине өч ел буе көтәргә әзер идем бит. Их, син!.. +Кинәт миңа оят булып китте. Әмма мин-минлегем алай тиз генә бирешәсе килми иде әле. "Үзең бит!" дигәнемне сизми дә калдым. Аннары... юашланган сүз хәнҗәрен ачуым суына башлаган хәрабәләр арасына томырдым. +- Кем котыртты сине, Ирекме? Сизми идеңмени, аның һәрчак күз карашы ачуташлы иде бит. Кемнәр парлы - шулардан үлеп көнләшә иде. Син киткәч, җанымны кая куярга белмәгәнгә генә клубка чыктым мин. Ирек үзе бит ике кичтә дә яныма килеп сырпаланды, озатырга теләп нинди генә юха сүзләр сайрамады. Чирканам мин синнән, дигәч, тузынып китүен күрсәң... Бүген мин китапханәгә дип кенә чыккан идем... +Ирекнең аскы калын, юеш ирененнән тәгәрәп төшкән сүзләрнең мәкерен мин ничекләр сизмәдем икән. Югыйсә, күңелгә кагылышлы сүзнең, җебенҗепкә таркатып карап, уемны бер чияләндереп, бер төенен чишеп, шигемнән тәмам арынгач кына, инана торган идем. Анда - җаның кысылган мохиттә акылың да үтмәсләнәдер шул... Бигрәк кинәт ыргытты шул сөңгесен. Минем тумыштан ук иярә килгән беркатлы аңым саклану калканын куярга өлгерә алмый калды... Биек диварлар эчендә, сак астында яшәүгә күнеп барган акылым үтмәсләнә барадыр шул. +Фәния каршында акланыйммы, кичерүен сорыйммы, дуамал холкымны салып таптыйммы? Бөтен ачу касмагы чыгып беткәнче бер кычкырыйммы? +Кирәкми, диде күкләр. Ишелеп кар яварга тотынды. Күңел юшкыннарын күмәрлек юмартлык бу - кар тәңкәләре бер-берсенә бәрелешеп зеңгелдәрләр дә, тирә-юнь сихри моңга коеныр шикелле. Без гүя дөньядан аерылып, әкияти сүрү эчендә калдык. Мондый сүрү эченнән кулга-кул тотынышып барырга да барырга. +- Җүләр син, - дип, Фәния кулымны авырттырып кыса. - Качып кайттыңмы, дезертир? Утыртып куйсалар үзеңне. +- Мин чын солдат түгел әлегә, ант бирмәгән. +- Барыбер, военнообязанный саналасың. +Мин әле бу хакта утырып уйламаган идем. Күңелгә астыртын суык йөгерде. Дезертир... Ир-егет өчен иң хәвефле, иң бәхетсез кушамат. Ходай язмасын. Фронтка китүче эшелоннан төшеп калмаган. Үз мәхәббәтемне даулап кайттым. Тылда - сагынып көтүче ярың булмаса, нинди солдат инде син - канатсыз кош, гаярьлеген җуйган бүре. Мин бит киләчәгемне яклап, берничә генә сәгатькә үткәнемә кайттым. Кабул ит, рәсемең артына "Без мәңге бергә" дип язган Яринә! Барсына да син гаепле. Синең барлыгың - язмышым таянычы... +Вакыт бара. Кул аркасына кунган алты таҗлы кар чәчәкләрен суырып кабып кына сусынны баса алмыйсың. Фәния өйләренә кереп, кытай термосында чәй, өчпочмаклар төреп алып чыкты. Ишегалды түрендәге мунча ишеген шыгырдатмаска тырышып кына ачып кердек. Кипкән каен яфрагы, мәтрүшкәләр исе саркып торган алгы бүлмәсе артык салкын да, артык җылы да түгел. Көтелмәгән кунак өчен таман гына. Куыклы лампа теле яктысын җәймичә, йомылып, сүрән генә көйри. Термос капкачы - икебезгә бер тустаган. Чәй кайнарлыгы тәнгә йөгерә. +Авыл йоклый. Кар туктаган. Менә без түбән очта. Аяк астында яшь карның йолдызлар. Безнең өй каршында басып торабыз. Дөресрәге - әз генә арырак китеп тукталабыз. Тәрәзәләргә туп-турыдан карасам, әни уяныр да тәрәзәгә килер шикелле. Аның шундый мәҗүси сизгерлеге бар. Менә хәзер, ишекне ачтырып керсәм... Сискәнеп уянырлар да... "Өч елга дип китеп, өч көннән качып кайттыңмы әллә, бизбашка!" дип кычкырмасмы әти, "Яраксызга чыгардылармы әллә?" дип пошаманга калмасмы әни?.. Юк, ярамый, туган йортка миңа керергә ярамый. Аларны хафага саласым килми. Әти-әни, саубуллашып, язмышымны өч елга төйнәп куйдылар бит инде, вакыты җитмичә кабат чиштерү - кадерсезлек булыр иде. Чарасызлыктан күзгә яшь төелә. Фәниянең кулын учка кысам. Китик моннан, кузгалыйк. Минем монда дәхелем юк. Чакырма, Йорт иясе! Хушыгыз, тәрәзәләр! Сау бул, капка, тоткаңа тотына алмадым, кичер мине, ачып керә алмыйм, шыгырдавыңны сагынырмын... +Авыл - гадел йокыда. Бөтен буема басып, бер кычкырып уятыйммы әллә?! Ярамый. Мәктәптән үк гел "ярамый"лар чикләвендә үскән кеше мин. Бу халәтемдә бигрәк тә... Такташ әйтмешли: "Мин дезертир бугай, командир..." +Хокуксыз булсам да, барыбер рәхәт. Күктән, кызыгып, йолдыз атыла. Җирдә без - янәшә. Алда ни көтә? Артта - тыелган бәхет карына чигелгән эзләр... +Фәниягә сөйләп барам. Үсмер чакта шундый фәлсәфәгә бирелеп ала идек: әгәр, бер сәгатьтән дөнья бетәчәк, дисәләр, син нәрсә эшләр идең, дигән сорау куела һәм шуңа һәр малай җавап бирергә тиеш. Кайсы: әтигә барып әйтер идем, ди, кайсы: кибет басар идем, ди, кайсы: әни янына йөгереп кайтыр идем, ди. Боларның, димәк, борын асты кипмәгән әле, чаты ачылмаган. Башны артка ташлап, их, сусыллар сез, дип, болардан рәхәт чигеп, мыскыллы көләргә генә кала. Ә без, өч дус - Зөфәр, Фаварис, мин - күз кысышып, үзебез генә белгән серне уртага салабыз. Әгәр, бер сәгатьтән дөнья бетә, дисәләр, әлбәттә инде, без әниләр янына түгел, ә күз атып йөргән кызларыбыз янына томырылачакбыз. Андый чакта дөнья бетү дә куркытмый, чөнки син - яраткан кызың куенында... +Фәния мине туктатып, күземә сынап караган була: +- Кем иде соң ул дөнья бетүен бергә каршылаучы? +- Ул бүген дә минем каршыда тора. Бүген дә таң беленгәндә дөнья бетәчәк... +Ул куркынган кебек кочагыма тартыла. Сүздән сүз өзелә, күзгә күз ялгана, иренгә ирен кушыла. +Беркадәр вакыттан соң мин, берән-сәрән утлары кабынып, уяна башлаган авылыма тау өстеннән соңгы тапкыр борылып карыйм. +Фәния җылый, кайнар яше битемне пешерә. Асфальтка кадәр озата чыгып, тукталышта озатып каласы килә, мин карышам, икебезне бергә күрсәләр - таныячаклар бит. Безнең бу - кылыч йөзендә кавышу - моңлы бер төш кенә булып калсын. +- Әгәр каршы килмәсәң... Мин сиңа көн дә хат язып торырмын. Өч елга меңнән артык хат! Ышанасыңмы?! +Бу сорауда никадәр мәгънә, якынлык хисе, мин аны йөрәккә генә сыйдыра алмыйм. +- Ыша-нааам!!! +Тау өстеннән авылга карап бар көчемә кычкырам. Фәния минем авызны каплый. +- Җүләр, бөтен авылны уятасың бит! +- Хәзер кыйнап калдырам, аерылыша алмыйбыз ату. +Үпкәләгән атлы булып, ул кырт борыла да нык-нык адымнар белән китә башлый. Учыма кар йомарлап ыргытам, аркасына тия. Борылып, ул яңадан +Межага җиткәнче исәнгерәдек шулай: ул борылып китәргә дип талпына, мин куып җитәм, мин борылып китәргә дип талпынам, ул куып җитә. +Әмма хушлашуны җиңеләйтү дәвасы юк, аны хушлашып кына җиңеп була... +Азнакайдан аэропортка йөрүче РАФ автобусы иртәнге алтыда кузгала, Балтач тукталышына ун-унбиш минуттан килеп җитә. Бәхеткә, Бөгелмә ягына баручылар күренми, посёлокка эшкә барырга чыкканнар барысы да тукталышның каршы ягында. Бәхеткә, төн караңгылыгын таң җиңә алмый әле. Автобуска утырыр алдыннан бер борылып карыйм, олы юлга чыгып килүче карамчыклар бар да күземәаныңсилуэты булып күренә... Ачык ишек яңагына тотынып, бер мәлгә икеләнеп торам: әллә калыргамы? Җүләр уемны шофёрның тупас тавышы кагып төшерә: +- Нәрсә терәлеп каттың! +Автобус Бөгелмә аэропортына җилдереп кенә китереп куйды. +Көлемсерәми генә көн башланды. Ноябрь күге - тотрыксыз. Болытлар тартылган, вак кына кар сибәли. Төнге аязлык авылым турындагы йолдызлар белән хушлашу өчен вакытлыча гына иңдерелгән илаһи бүләк булгандыр. Бар да әйбәт, дисәм... бу тормыш гел уйламаган катлаулылыкларын чыгара да куя. Кассир кыз минем хәрби билетны актарып карады да башын чайкый-чайкый каядыр кереп китте. Бераздан калын кашлы, кылыч борынлы кешене ияртеп килде. Калын каш, минем документны селки-селки, тавышын күтәрде: +- Син бит, энекәш, беркая да учётка басмагансың! Нинди частьтән? +Йөрәгем жу итеп китте. Нинди учёт, кемгә, кайчан, нигә? Мин бу турыда бөтенләй хәбәрдар түгел идем. Андый чакта минем башта фикерләр әллә ничә тармакка бүленә башлый, кайсының койрыгыннан эләктерергә икәнен секунд эчендә хәл итәргә кирәк. Ул арада Калын каш хәтәр сүз ычкындырды: +- Мужыт син армияне ташлап качкансыңдыр, ә! +Мин кесәмнән кичәге самолёт билетын чыгардым, каушавымны сиздермәскә тырышып: +- Нинди качу ди, мин бит Владивостокка билет сорамыйм. Менә, кичә кич Казаннан кайттым, бүген иртән Казанга китәм. Ашыгыч рәвештә, бик мөһим документ алып килергә җибәрделәр мине. +- Нинди документ? +- Анысы - хәрби сер... - дидем. Кайсы чакта шулай уйламыйча әйтелгән җилбәзәк сүзнең ышандыручан тәэсире көчле була. +Калын каш яңа күз белән сынап карап торды да, эшне зурга җибәрсәң, мәшәкать чыга инде, әйдә, миннән булсын яхшылык дип уйладымы, түрәлек вазифасының кырыслыгы иртүк уянып җитмәгән идеме, минем кызарып, юаш кына басып торуымны кызгандымы: "Владивостокка билет сорамыйм, диюең логично..." - дип, документымны кассир кызга сузды: "Бир, иртәнге рейска!" - дип, кулын селкеп китеп барды. +Кичә Казан аэропортыннан ничек җиңел үтелгән... Ашыктырдылар шул... Самолёт кузгалыр алдыннан гына... Димәк, кемгәдер файда булган. Бәлки әле... кесәдәге акчамны бөртекләп санап йөри белмәгәнемне чырайдан сизенеп, үзләренә дә бераз чигереп калганнардыр. Шулай уйлана-уйлана, бүгенге шатлыгымны сиздермәскә тырышып, кире чакырып алмагайлары дип, самолётка утырту башланганчы энә өстеннән йөрдем. Фәнияне янәшәмдә итеп тоеп, рәнҗемәдеңме миңа, рәнҗи күрмә берүк, югыйсә минем юлым уңмас, дип ялварам. +Язмыш, кисәтеп, бармак янады - бу юлы да: "Тимә, яшәсен!" - диде. төшеп китмәдем. Аулагөйләрдә дәртне почмакландырып, күпме төннәрне таңга ялгап чыныккан баш-гәүдәм - йокы сорамый, җиңел талгынлыкта тирбәлә. Түгәрәк тәрәзәдән йотылып карыйм. Болытларның җиргә караган ягы соры иде, ә биектә, кояшка караган ягы керсез яктылыкка манчылган. Офыккача җәелгән шушы бөдрә, актан-ак дала өстеннән йөгерергә дә йөгерергә иде. +Уйланып барам. Дөньяда йолдызнамә дигән фән барлыгын, туган көнеңә-аеңа карап, кайсы йолдызлык астында тууыңны белеп, шуннан холык-фигылеңне ачыклап була икәнне ишеткәнем дә юк. Мең еллар буена күзәтү, тәҗрибә туплап эшләнгән бу хикмәти фалда әйтелгәннәр тач туры килә икәнгә мин шактый еллар үткәч кенә инандым. Мин Үлчәү йолдызлыгы астында туып, әллә нинди күркәм сыйфатларга ирешәчәк икәнмен. Әмма үлчәүлеләрнең иң төп сыйфаты - катмарлы тормыш хәлләрендә үлчәү тәлинкәләрен гадел яссылыкта, тигез тотарга тырышу икән. Менә монысына мин юка башым белән дә, үз сизгерлегем белән төшенгәнмен. Адәми затларның акылын чагып, баш очыннан мәңге үлмәс бер яманлык йөри: ул - мәкерле, үрчемле, астыртын гайбәт. Әгәр күктә аллалар күп булса, алар арасында да гайбәт таралыр иде. Чыпчык борыны кебек кенә нахак сүздән дә илләр белән илләр чәкәләшкән, ирләр белән ирләр дуэльгә чыккан, күпме язмышлар челпәрәмә килгән. Нахак сүздән күңел рәнҗи, яшәүнең кызыгы бетә. Эчтән рәнҗеп йөрү - көчсезлек. Шуңа күрә мин хәлнең асылына, төбенә төшеп ачыкламыйча тынычлана алмыйм. Тәкәбберлегеңне җиңеп, үзара аңлашып, кул бирешкәч инде, бөтен гөнаһларыңнан арынасың, рәхәт булып китә... Кичә Казан урамында күргән ак әби әйткән күңел кояшың болыттан арынып яктыра, яңадан туган кебек буласың. Шулай итеп, миңа төрле низагларны җайлап, йомшартып, килештереп, гомер бизмәненең ике тәлинкәсен дә бер җиңеллектә яисә бер авырлыкта тоту насыйп ителгән. Чөнки туганда ук кальбемә Үлчәү йолдызлыгыннан шундый хасиятле нур иңдерелгән... +Болытлардан өстә, Раббыга якынайган киңлектә, аның барлыгын уема да кертмичә, үз-үземә акланаммы әллә... Башсызлыкмы, сансызлыкмы - актыктан ни буласын абайламыйча, кыдрачланып, кайчакта дуамал адымга бару - бу минем дөньяда барлыгымны исбатлаучы дәлилем. "Мин яшим! Мин бар!" дигән, ауганда да аумый торган текәлегем. Юашлыгымны тез чүктереп, кай мәлләрдә бер калкынып алу - эчке халәтемнең яктысы да, күләгәсе дә булып һәрчак мине котыртып тора. Холкым туфрагыннан шытып чыккан нәзберек үзирегем кыягын кырыкмасаң иде, кырыс язмыш урагы... +Нәкъ төш вакытында мин Казанның үзәгенә, кергәндә капкасы юмарт ачыла торган тимер читлегемә кайтып төштем. Монда әле кыш кинәнә алмый. Асфальт юллар, тротуарлар юеш. Шәһәр шавыннан куркып, кар ясканып яварга кыймый, күрәсең. +Кайчан китәсебезне белешергә дип, канцеляриягә сугылуым булды, эләктереп алып, чәчне кыркытырга җибәрделәр. Менә җәза сәгате миңа да сукты. Чәч алу урыны шушында гына, бушка, имеш. Бушкасын бушкадыр да бит... Чәч белән бергә унсигез яшьлекнең җилкуар җиле дә киселә... +Чәчне алдырганнан соң, бүрегем такыр башны танымыйча, ятсынып калды бугай, каты чәч камылы өстенә уңай гына кереп утырмады, үзеннән-үзе бушап, төшеп калырга җыенган кебек. Үз-үземә вәгазь укып барам: күнегергә кирәк, мәхлугым! Синең хәзер башың да, йөрәгең дә, акылың да үзеңнеке түгел. Кушканны карусыз үтәргә әзерлән. Синең өчен погонлы һәрбер карачкы - әмир. Аның акыл таләп ителмәгән һәр сүзе - әмер! идем, дежур солдат, сынаулы караш ташлады да, бүрегемне күтәреп карап, такыр башка чәпәде. Вәкарьле кул ишарәсе белән генә кире борылырга икәнен белдерде. Аңлашылды. Чәч - хокук таҗы икән шул монда. Киемең алтын җептән тукылган булса да, башың такыр булгач, иреккә чыга алмыйсың. Йөрмә әллә кем булып, кереп чум әнә ишегалдында уйдык-уйдык булып чәчелгән төркемнәр арасына. +Тымызык көнгә, тымызык кәефкә үч итеп, күңелне Фәниянең ягымлы тавышы юатып ала: "Телисеңме, мин сиңа көн дә хат язып торырмын, өч ел буена меңнән артык хат була". Аның зур күзләре минем ышануыма шундый ышаныч белән карый... Юк, хәзергә мин бу кадерле мизгелне күңелемнән куам, бу шыксыз дөньяга төшереп керләндерәсем килми. Миңа бу тупаслыкта ялгызым гына талкынырга, өметсез бәргәләнергә, интегергә кирәк - гомернең якты аланнарына пакьләнеп кайту өчен... +Әнә, мәйдан уртасында унлап егет түгәрәкләнеп басканнар да буш консерв банкасы тибеп уйныйлар. Болар яныннан исем китмичә генә үтеп китмәкче идем дә, нигәдер, тукталып калдым. Тукталу гынамы, бирелеп китеп, хәтта онытылып күзәтә башладым. Калай банкага тибеп карарга кызыкканнар күзгә күренеп ишәя башлады. Китте - этеш-төртеш, сызгыру, кычкырыш, сүгенү - гүя ниндидер кыргый җәнлекне уртага алып шулай типкәли-типкәли азаплыйлар. Калҗаеп, яньчелеп беткән калай банка типкән саен тилерә бара; асфальт өстеннән тәгәрәп, әүмәкләнеп, сыдырылып очкан вакытта әллә нинди гасаби авазлар чыгара. Әле чиный, әле сыктый, әле инәлеп ялвара, әле кисәтеп яный шикелле. Калын стеналар арасында, амфитеатрдагы кебек, икегә-өчкә тапкырланып яңгыраган бу мәхшәрле авазлар, чайпалып, бөтен шәһәр өстенә тараладыр шикелле. +Ә тибүчеләр, акылын аягына төшереп, отыры кыза гына бара. Түгәрәккә кергән һәркем, янәшәдәгесен этә-төртә, ямьшек калай кисәгенә тибеп калырга адарына. Минем кебек әлеге тамашага читтән карап, әсәренеп калганнар да шактый. Бу котырган авазлар көчәя-көчәя, чияләнеп, аң-зиһенгә бәрә, тешкә тия, җанны кыршый. Мәгънәсез уенны болай чарасыз карап тору да рухыңны кимсетәдер шикелле. Тизрәк туктатасы, бу мәхшәргә чик куясы килә... Күпмегә сузылгандыр, ахырда берәү табылды бит, тәвәккәл адымнар белән килеп, түгәрәкне аерып керде дә ажгырып тибелгән калай банканы футболистларча җитез-осталык белән өстенә басып туктатты, алагаем көч белән таптарга, рәхимсез изәргә кереште, ахырда, тәмам коймакка әйләндереп, җиргә сеңдереп куйды. Мондый кыланмышына сүгенеп, хәтәр ачуы чыккан өер аның үзен дә консерв банкасы кебек яньчеп, дыңкып ташлар иде, әмма бу алаңгыр гәүдәле егет иләмсез калын җилкәле, көче ташып торган гер йодрыклы иде шул. Саллы табанлы ботинкалары да кырык бишле размерга тартадыр, мөгаен. Мондый туң гәүдәгә нинди көч белән килеп бәрелсәң, физика закончалыгы буенча, маңгаең ярылып, шундый ук көч белән кире чәчрәп китәчәксең... +Шулай итеп, төркем таралды. Калай банканың зәһәр чинавы тынды, ә күңелне әллә нинди ямансу бушлык биләп алды. Бөтен барлыгым - уйтойгыларым, упкынга убылгандай тынып калды. Моңа кадәр яшәлгән унсигез елым тәмле бер төш булып, чынбарлыгын раслый алмаслык ераклыкка күчте. Ә алда - тома билгесезлек. Мин, "яшәү" дигән гомер аргамагыннан ыргытылып калган бер йомычка халәтендә, менә шушы соры диварлы, шыксыз дөнья уртасында чарасыз басып торам. Тымызык көн. Ятим күңел. Уйсыз уйлар... Бая гына калай банканың тибелеп сөрән салуы үзенә бер юаныч булган лабаса, +Муса Җәлилнең тоткынлыкта язган шигыреннән шундый юллар искә төшә: +Чәнечкеле тимер чыбык белән +Уратылган безнең йортыбыз. +Көне буе шунда казынабыз, +Әйтерсең лә тирес корты без. +Әмма минем күңелем базына яшерелгән тәкәббер горурлык хисе гел уяу тора; сыгылырга ирек бирми, түз, бар да вакытлыча, болар сизелми дә үтәр, ди. Кайчакларда, җиңелеп җиңәргә өйрән, ди. Әлбәттә, мин ул чакта әле яшьлектә кичергән авыр мизгелләрнең дә, олыгайгач, кадерле хатирәгә әйләнәчәген белмим. Күп нәрсәне белмәү бәхете - яшьлекнең җилгә аркаланган байрагы түгелмени! +(Мин бу юлларны кырык сигез елдан соң, Урта диңгез буенда (Төрекләр +кушканча: Ак диңгез) "Титаник" һотелендә язып утырам. Бу бик затлы +һотельдә бер гадәт бар: кичке унда, мәйданчыктагы ачык сәхнәдә зур +концерт башланганчыга кадәр, иртәнге уннан башлап төрле музыка +уйнаталар. Фирүзә төсендәге суы җем-җем килеп торган бассейн +кырыендагы ачык кафеда "Наполеон" коньягын тел өстенә сеңдереп, +капучино йоткалап, көчле динамиклардан яңгыраган көйләрне тыңлап +утыру үзе бер хозурлык. Менә шунда яңгыраган бер музыка сәерлеге белән +җәлеп итте мине. Башта өнәп бетермәдем. Колакны сискәндерде, әмма +ошатып кабул итә алмадым. Эзлекле көй итеп истә калдырырлык моңы да +юк сыман. Авазлар какафониясе: ниләрдер ышкыла, чылтырый, сыдырыла, +бәрелә-сугыла, тәгәри - әллә нинди хәрәкәт бара. Теләмичә генә тыңлый +торгач, тора-бара ияләшә башладым бит. Хәтта бу музыканың сурәтен +күз алдына китерәм. Имеш, бик борынгы дәвер икән бу. Иксез-чиксез дала +буйлап тезелешеп кәрван бара. Дөяләрнең авызлык тимерләре чылтырый, +камчылар сызгыра, тәгәрмәчләр шыгырдый, каядыр быргы кычкырталар, +кубызда уйныйлар, йөрәкләр кага - кәрван яши, кәрван алга бара. Кинәт +бер урында музыка кырт өзелә. Бер мизгелгә бар да тынып кала. Минем +гөманлавымча, иң алда барган бөркәвечле арбаның алагаем зур тәгәрмәче +чокырга төшеп, бөтен кәрванны бүәп туктатты. Тиз арада ярымшәрә +коллар йөгереп килеп, тәгәрмәчтән күтәреп, арбаны тигез җиргә куялар. +Кәрван дәррәү кузгала, тагын да көчәеп баягы тавышлар чылбыры +зеңгелди, сызгыра, шыгырдый, чылтырый башлый. +Мин бу музыканы көнгә әллә ничә тыңлыйм. Тыңлаган саен әнә шул +бер сулышка тукталган мизгелен түземсезләнеп көтәм. Менә ул - кинәт +туктый да, дөнья бер мәлгә шомлы тын кала, аннары, кинәт, тагын җан +керә, таныш авазлар үз куелыгында тантана итә башлый. Бу көйнең +шул туктап калган һәм кабаттан башланган мәлендә йөрәк кысылып, +әллә нинди моңсулык чәнчеп ала. Үзәкне сызып, күзгә яшь күтәрелә. Нигә +шулай? Нидән болай? Кайда, кайчан ишеткән идем соң мин бу көйнең +аерым, телем-телем авазларын? Әллә соң бу җирдә бакый заманда бер +яшәп алганмынмы, япан дала буйлап кәрван куганмынмы? +Юк, асылы бик гади. Моны миңа музыка үзе төшендереп бирде. Шушы +көй тәэсире аша мин кайчандыр хәрби комиссариат ишегалдында бер +төркем егет-җиләннең түгәрәккә оешып, калай банка тибеп уйнаганнарын +искә төшергәнмен. Бер үк охшаш авазлар кайтавазы. Бу минем үзем генә +да аңлашыла... Теге чакта калай банка тибеп уйнау мәле... ул бит калын +диварлар чолганышында, табигый яшәвеңнән аерылып, туктап калуыңны +онытасы килеп, җан тарыгудан котыласы килү мизгеле булган... +Ә ул музыканы мин кайсы илдә, кем язганын да, исемен дә белмим. +Еллар үткәч тә, тагын бер генә тыңларга иде дип, гел эзлим, сагынам, +юксынам. Кайбер чакта берәр чит ил музыкасы эченнән таныш аһәң +тибрәнеше сирпелеп киткән кебек була, колакны шомрайтам, әмма +юк, бу - башка... теге сәер музыканы, сәерлеге белән истә калган, истә +калуы белән күңелне сагышлы юата алган музыканы, кире кайтып, бүтән +беркайчан да ишетмәм инде мин.) +Иреккә омтылу үҗәтлегем куәтләнә генә бара. Ишектән кусалар - тәрәзәдән, тәрәзәдән кусалар, морҗадан чыгам, дигән шикелле булды бу. Мине берни дә туктата алмады. Казармада кунмаячакмын дигәнемә барыбер тугры калдым. Шуны белдем: капкадан чыкмыйча да чыгып була икән бит шәһәргә. Свердлов урамы ягында военкомат биналары белән хәйран биек фабрика корпусы аерым стена белән тоташкан. Буе биш-алты метрдан артмас, биеклеге төгәл дүрт метр, моны инде карышлап үлчәгәннәр. +Ишегалды ягыннан әнә шул стенага менеп, урам якка сикерү гаҗәеп тәртипкә салынган. Эңгер төшкәч килеп чиратка басасың. Монда син берьялгызың берни дә кыра алмыйсың. Бер-береңне якыннан белү, танышлык та мөһим түгел. Кырык мирдән җыелган никрут туганлыгы бердәм гаделлеккә корылган. Этешү-төртешү дә, тупаслык та юк. Тәртип мондый: әйтик мин, чиратым җиткәч, аякларын аерыбрык, күкрәге белән стенага терәлеп баскан егет иңенә менеп басарга тиеш.Арттан этеп, миңа ярдәм итәләр. Стена сыртына миннән алдан күтәрелгән егет кулымнан тартып өскә менгерешә дә үзе урам якка сикерә. Мин аның урынын биләп, сузылган кулыннан тартып, нәүбәттәге егетне менгерешергә әзерләнәм. Әзерләнәм, дию дөрес булмас, һәр хәрәкәтең исәпле, җитезлек, өлгерлек кирәк. Киңәш бирүчеләрнең сүзе дә бик урынлы әйтелә. Каты сикереп, аягыңны имгәтмәс өчен, алдың белән борылып, стенаны "кочаклап", гәүдә авырлыгын аяк-кулларың белән тыйдырып төшәргә тиешсең. Синнән алда төшкән егет, стена төбендә кулын сузып, гәүдәңнең төшү тизлеген "сүндерергә" әзер тора. Җиргә басуга, син аның урынын аласың, ул инде ирекле, эре генә атлап, шәһәр куелыгына кереп күмелә. Менә шушы гадел тәртипкә буйсынган конвейер берөзлексез эшләп тора. Ә чираттагы соңгы кеше ничек чыга, дияр дөнья күрмәгән берәрсе. Бик гади: соңгылар чыга алмый. Моңа алар алдан ук әзер; якташынамы, дустынамы эчкерсез ярдәм итәргә дип килә, яхшылык кылуыннан канәгать булып озатып кала. Гомумән, мондый катлаулы юл белән чыгарга адарынганнар бихисап була алмый. Үҗәтләр, теләклеләр генә. +(Дүрт-биш елдан соң, студент булып Казанда яшәгәндә, мин бу стенаны күрсәтергә дип дусларны алып килдем. "Китчәле, мондый биектән сикереп буламы?! - дип ышанмыйча торалар. Игътибарлап карасам... чынлап та биегәйгән бит бу! Стенаны тагын метр ярымга үстергәннәр, ялгавы да ачык сизелеп тора. Кайчандыр безнең дәвер шуып төшеп шомарткан эзләр дә беткән, буявы да икенче төстә... Нигә биегәйткәннәр? Мин моның сәбәбен соңыннан белдем: никрутларга каршы эшләп түгел, киресенчә, аларның иминлеген кайгыртып биегәйткәннәр икән. Бездән соң ике елдан солдатка алынган егет аңлатып бирде. Заман үзгәргән. Һәрвакыттагыча - кире якка. Шундый гадәт гамәлгә кергән: стенадан сикереп төшүеңне махсус көтеп торган Казан малайлары ияк астына пычак терәп, кесәңдәге бөтен акчаңны күз ачып йомганчы чистартып алалар икән. Тора-бара стена янында ике яктан өер-өер килеп сугышу, чәкәләшүләр дә булып алган. Менә алмаслык итеп, менә ни өчен биегәйткәннәр икән низаг чыганагын.) +Шулай итеп, җиде көн, җиде төн кичердем Казан каласында. Соңгы икесендә шәһәргә чыгуның бүтән алымын сайладым. Бу юлның да үз Колумблары, үз белгечләре бар икән. Комиссариатның капкасы Курчак театры бинасына килеп терәлә. Узган гасырда ук төзелгән бу борынгы бинаның арткы дивары безнең ишегалды ягына карый. Өске катка менә торган таш баскычы бар. Менә шуннан күтәреләсең дә мәңгелеккә бикләнгән запас ишек яныннан үтәсең, аннары, артыңнан этеп, көч өстәүчеләр ярдәмендә, дивар почмагыннан тырмаша торгач, түбәгә чыгасың. Төп бина түбәсенең читенә килеп, икенче - түбәнрәгенә сикерәсең, аннары өченче түбәгә, аннары гына - җиргә. +Бу юл миңа ошады. Тик ике тапкыр гына чыгып калдым. Ниһаять, иреккә сикерешнең соңы җитте. Командабыз тупланган. Безне алырга берничә офицер һәм сержантлар килгән. Каян килгәннәр - анысын белмибез. Взводларга да бүлеп куйдылар. Төнге сәгать унда Казан урамнары буйлап безне, сафка тезеп, тимер юл вокзалына алып киттеләр. +Курсант +Поезд тәгәрмәчләре бер көйгә тыкылдап чакрымнарны уятып бара. Юнәлеш - Урал-Себер ягы икәнне чамалыйбыз. Кайсы төбәктә, нинди шәһәрдә тукталачакбыз - беркем белми. Командирлар да ләм-мим. Бу сер, каты төен булып, гел башка сугып бара. +Төн дә бетте, көн дә үтте. Карлы нарат урманнарын ерып поезд һаман алга үрмәли. +Барып җиткәнче тәки серне ача алмадык. Икенче төн кергәч, поезд Бахаревка дигән станцага килеп туктады. Әйберләрегезне үзегез белән алып төшәргә, дигән команда яңгырады. Дәррәү купты барсы - тынды юл ритмына көйләнгән гитара чыңы, аккордеон тавышы, җырлар, төрле телдә гамьлегамьсез сөйләшүләр. Тиз генә җыенып, җылы, плацкарт вагоннарны калдырып, салкынга сикердек. Пермь шәһәренең чите икән бу. Бер якта урман шәйләнә. Карлы кырдан җәяүле сукмак ясап барабыз. Алда - аэродром утлары җемелди, бер җепкә тезелгән самолёт карамчыклары күренә. +Ниһаять, килеп җиттек шикелле. Алдыбызда - тимер койма, сыкылы агачлар, биек-биек биналар яктырып күренә. Бер кырыйда зур хәрефләр белән ШМАС дип язылган стелла тора. Нәрсәне аңлата, Ходай белсен. Сакчылар торган будкалы тимер капканы киереп ачып, безне эчкә кертеп җибәрәләр. Тагын сафны барлап, кары пөхтә итеп көрәлгән аллеялар буйлап кузгалабыз. +- Левое плечо вперёд! - дигән команда яңгырауга, капылт, алдагы рәт сулга борыла башлады. +- Отставить! - дип командир туктатты да, ачуланмыйча гына, елмая төшеп, аңлатып бирде. Сул җилкәне алга этәргәч, гәүдә уңга борыла икәнне без уйлаганмыни. Алга таба хәрби күнекмәләрне чын-чынлап өйрәнү дәресләрендә дә бу сәер командага мин ияләшә алмыйча интектем. "Левое плечо..." дигәндә - сулга, "Правое..." дигәндә, гәүдәң уңга борылырга тора инде. Тора-бара мин, команда яңгырауга, уң җилкәнеме, сулынмы - күңелемнән алга этеп карап, +Шулай борыла-сырыла йөри торгач, безне өч-дүрт катлы мәһабәт бер бинаның икенче катына кертеп тутырдылар. +Көтәбез. Мунча керәчәгебез инде сер түгел иде. Бер яктан киемнәреңне ташлап керәсең, юынгач, икенче яктан хәрби киемнәр киеп чыгасың, дигән халыкта таралган сүз чынлап та дөрес икән. Тик бер аерма булды: киемнәрен посылка итеп өенә салырга теләгәннәргә чама тартып тегелгән ак бәз капчыклар өләштеләр. Мин бик пөхтәләп төреп, пәлтә-костюм-чалбар-бүрегемне тыктым, ботинкалар гына сыймый калды. Шунда ук адресымны шәмәхә каләм белән язып, боларны махсус җыеп торучыга тапшырдым. (Посылка килгәнлеге хакында атна-ун көннән өйдән хат алдым. "Пәлтә кесәңнән тиеннәренә кадәр бар акчаңны табып алдык. Онытып җибәргәнсеңдер инде, акчасыз нишләрсең, салыйкмы?" дигән хатка: "Кирәкми! Мин хәзер тулаем хөкүмәт карамагында", дип язып җибәрдем. Әлбәттә, мин кирәк-яракка дип беразын калдырган идем.) +Шунысы кызык: киенеп чыккач, шаккатып бер-беребезгә карашабыз. Солдат киеме бу кадәр дә иләмсез булыр икән. Гимнастёрка итәгенең коточкыч киң икәнен әйтмим дә инде, галифе чалбарның кесә турларыннан тартсаң - шаккаткыч! Ачуың килмәгәе - як-якка берәр метрга җәелә. Бу галәмәтне ничекләр генә киеп йөрермен икән. Төптән уйласаң - йөгергәндә, утырганда, шуышканда, бөгелгәндә солдатка уңай булсын дип тегелгән инде болар. Әмма ыспайлыкны яраткан яшьлек бар бит әле. Күрәләтә карачкы булырга ничек ризалашсын ул. +Мунчага кергәнче берничә татар егете белән танышкан идем, чыккач, таный гына алмыйм бит үзләрен, хәрби кием кигәч, бөтен кешенең йөз-кыяфәте, рәвеше үзгәрде дә куйды. +Шулай итеп, билен каеш белән бугач, иплелек кысаларына керә башлаган егет-җиләнне бер батальон итеп тупладылар. Тезелеп киткән зур тәрәзәле, ачык сары диварлы өч катлы бинага өч рота урнашты. Икенче катта - мин хезмәт итәсе икенче рота. Эчтә - гадәттән тыш чисталык. Якты. Җылы. Озын коридор. Киң аркалардан керешле кубриклар - икәү. Беренче, икенче һәм өченче, дүртенче взводларга бүленгән рота тулысы белән сыя икән ике кубрикка.Тезелеп киткән зур тәрәзәләр каршында бер катлы, стена буйларында исә караватлар ике катлы. Паркет идәннәр ялтырап тора, таеп егылырлык. Коридор яклап, стена эченә кертеп куелган йозаклы, авыш ишекле шкафлар тора, болар корал саклана торган пирамидалар икән. +Баштагы көннәрдә бер секундка да тынгылык бирмәделәр, иркенләп хат язу һич мөмкин түгел. "Выходи строиться!" дигән команда секунд саен колакны ярып керә. Якыннарыма саран сүзле хатларда адресны гына хәбәр итә алдым. +Ротабыз командиры - майор Антонов. Казанда туып-үскән. Чибәр кеше. Елмайганда бит очлары чокырая. Кырыс күренергә тырыша. Әмма аңа кырыслык килешми. Кай ягы беләндер ул актёр Золотухинга охшаган. +Взводлар буйга карабрак сайланган. Беренче взводта метр да сиксәннәр дә бар. Мин - өченче взводта. Һәр взводта биш-алты татар. Дүртенче взводта күбесе - чувашлар. Взвод командирыбыз - Гаевский, хохол егете. Чибәр. Күкрәген киереп, гел көзге алдындагы кебек, үз-үзенә сокланып йөри. Холкы ярыйсы. Офыкта хатын-кыз күренсә, кукраеп, бу дөньяда фәкать мин генә бар, дигән кыяфәткә керә. Пермь кызлары аның бу һавалы кыюлыгын бәялиләр дә шикелле. Хлеборезкада эшләүче чибәр ханым янында ул ашханәгә кергән саен сөйләшә, шуңа күрә безгә бирелгән ашау минутлары азга гына булса да сузыла. Әмма барыбер иркенләп ашауга күнеккән гадәтне үзгәртергә туры килде. +Без хезмәт итәргә тиешле часть гадәти генә булып чыкмады. Элек ул - Ленин комсомолы исемендәге ПВАТУ (Пермьское военно-авиационнотехническое училище) дип аталган. Никита Хрущёв хакимлеге чорында, армиядә кыскартулар башлангач, 1960 елда исеме һәм җисеме ШМАС (Школа младших авиаспециалистов) дип үзгәртелгән. Без менә шушында бер ел буена укырга тиешбез. Бер ел буена колак төбендә "Товарищ курсант" дигән сүз яңгырап торачак. +Башка төр гаскәрләрдә нинди тәртип булгандыр, анысын белмим, ә безнең авиациядә өч елга алынган солдат язмышы рәсми булмаган өч дәрәҗәгә бүленә икән: беренче елда син - "салага"; икенче елга чыккач - "молодой"; өченче елда инде - "старик", ягъни "дембель" булып, иң югары баскычка менәсең. Уставка карусыз буйсынудан тыш, солдат көнкүрешенә тамыр җибәргән шушы рәсми булмаган өч дәрәҗә казармада яшәү рәвешен, үзара мөнәсәбәтләрне билгели. +Без, бер үк вакытта армия хезмәтенә алынган бер батальон курсант - барыбыз да тигез хокукта идек шул. Шулай булгач, "салага" дигән мыскыллы кушаматны сизми-белми үтеп китеп, бер елдан соң инде, укуны тәмамлап, илнең төрле частьларына таратылып, яңа урынга "молодой" булып барып керәчәкбез икән. +* * * +Оешмаган, тарау холыклы яшь-җилкенчәкне җыйнак солдат итеп әвәләү җиңел бирелмидер шул. Җилкәне киереп, гәүдәне төз тоту, җәһәт кенә сафка басу, өч рәт булып тезелгәч, янәшәдәгеңне тоеп, бераякка атлап бара белү өчен никадәр күнегү кирәк. Көн саен, сәгать саен үткәрелгән строевая подготовка дигән дәресләрдә: "Шагоом - марш! Носок вытягивать! Чётче шаг! Выше! Выше ногу!" дигән командалар астында тиргә батып бетәбез. Честь биргәндә, кулны терсәктән бөгеп, кул очыңны каш биеклегенә китерүнең дә үз хикмәте, ыспайлык сере бар. Болар бар да тыштан караганда гына җиңел күренә, асылда исә йөзләрчә тапкыр кабатлап кына ирешелә торган күнекмәләр. Бу - Цезарьлар, Атилла, Чыңгыз ханнар дәвереннән бирле чарлана килеп, һәр ил армиясе үз милли бизәк-төсмерләренә баетып, үзенчә бер камиллеккә ирешкән хәрби сәнгать. +Моны өйрәнү миңа ошап та куйды шикелле. (Менә хәзер, илле елдан соң да мин строевой шаг дигән хикмәтне чыкылдатып күрсәтә алам.) +Безнең ротаның һәр дүрт взводында да илнең төрле тарафыннан җыелган алты-җиде татар егете бар иде. Чебоксар тирәсендә туып-үскән Юныс исемле егет аеруча истә калган. Рәвеше белән ул гел түгәрәкләрдән генә тора. Башы, чырае түм-түгәрәк. Калын иренле авызы, күзләре түгәрәк. Калын кашлары дугаланып тора. Гәүдәсе дә түгәрәккә охшаган: төшенке җилкәле, гимнастёрка итәген каешы астына җыеп китерә алмаганлыктан, кабарынкы артлы булып күренә. Үзе ул бик юаш, елмаеп кына йөри. Менә шул Юнысыбыз хәрбиләрчә атлап йөрергә өйрәнә алмыйча изаланды бит. Командир: "Курсант Исанбаев, выйти из строя, строевым шагом, ко мне!" диюгә, сафтан чыга да мәзәк кенә атлап бара башлый, менә хәзер, командирга метр ярым кала, тукталып, ул честь бирергә тиеш. Әмма Юныс адымын чамалап бетерә алмый, честь бирергә ничегрәк бөклим икән дип, кулы белән мавыгып, аягын онытып җибәрә дә түше белән командирга килеп бәрелә. Көлешәбез. Командир үзе дә: "Ну Исанбаев!" - дип, елмаюын тыярга тырышып, башын чайкый. +Иртәләрен савылып йоклап яткан чагында "Подъём!" дигән рәхимсез команда яңгырагач, их, тагын бер генә минут йокларга, дигән өметсез-татлы уй йокы сүрүен умырып төшерә, караваттан ыргытылып, урындыктагы киемнәреңә ташланасың. Чолгавычны урап торсаң, җүләр буласың, итек кунычын ике куллап тартканда, ул аяк белән бергә үзеннән-үзе уралып кереп китә. Коридорга чыгып, сафка басканда, гимнастёрка сәдәфләрең генә эләктерелеп бетмәгән була. Йөрәк кага. Аң әле уянмаган. Сержант сәгатенә карап секундларны саный. Тагын шул Юныс гимнастёркасын кияргә онытып, баскан килеш йоклап тора инде. "Отставить! Отбой!" дигән команда яңгырый. Одеал эченә кереп чумабыз. Сержантның камчылы тавышына буйсынып, тагын торып, караваттан ыргытылабыз. Тагын ятабыз. Берәр белмәгән зат читтән карап торса, йокылык белән уяулык арасында чәбәләнеп, болар нинди уен уйныйлар икән, дип аптырар иде. Шулай берничә тапкыр кабатлана торгач - без җәһәтрәк кыймылдыйбызмы, секундлар акрыная төшәме - сержант Гаевский, өнәмичә генә канәгатьлек белдереп, ниһаять, безнең тәннән чыгып бетмәгән йокыны җилгәрүдән туктый. Соңыннан инде, бар да синең аркада, дип Юныска ябырылалар. Ә ул, гадәтенчә, түгәрәк елмаеп тик тора. Сүгеп кенә төзәтеп буламыни табигать баласын... +Казармада корт күче кебек оешып яши башлагач, мин русча сөйләшә белмәвемә төшенеп, сусыз балык кебек бөтенләй чарасыз калдым. Бөтен җирем сәламәт югыйсә, ә тел - гарип. Унсигез яшемә кадәр төенләнә килгән эчке горурлыгым мондый мескен хәлгә калуым белән һич тә килешергә теләми. Ничек җиңәргә бу чытырманлы рус телен? Күңел базында чыгу юлын таба алмыйча, тома караңгылыкта бәргәләнәм. Мәктәп дәреслегеннән кереп калган аерым-аерым сүзләрне әзме-күпме беләм дә шикелле, әмма кирәкле сүзне фикер җебенә тезеп, килешләргә төрләндереп җәһәт кенә әйтеп бирә алу - акыл белән аңлатып бирә алмый торган хикмәт икән ләбаса. Аннары... тере рус кешесе белән гадәти тормыш-көнкүреш хәлләре турында, күзгә-күз карап, беркайчан да сөйләшеп торганым булмаган ла минем. +"Застегнуть" яки "растегнуть" дигән сүзләрнең мәгънәсен аера алмыйча каушап калуым хәтердә; бу ике сүз шулкадәр охшаш булып тоела иде, кайсында нишләргә белмичә аптырап тора идем. +Менә бер төркем солдат русча гәпләшеп тора. Спорт турында барган әңгәмә аңлашыла да кебек, минем дә бу әңгәмәгә кушыласым килә; төкерегемне йотып, белгән рус сүзләрен эчемнән генә туплап, бер җепкә тезә башлыйм, белмәгәнен татарчадан алып, тәрҗемә итмәк булам; алхимик сыман кушыпалып, укмаштыра торгач, әйтәсе җөмләмне сипләп бетерәм дигәндә... спорт темасы үтеп китә, сүз сөреше, кызыктыргыч тәмләнеп, кызлар турындагы истәлекләргә күчә. Мин тагын "телемне канатып" җөмлә төзергә керешәм. Таралып яткан сүзләрне җыеп, уйлаганымны әйтеп бирергә тагын соңга калам. Шулай итеп, эчтән әллә ниләр әйтергә адарынып та, тыштан берни әйтә алмыйча, бүкән булып тик басып торам. Уең, фикерең булган килеш телсез кал да - ничек инде кимсенмисең ди. Ана сөте белән тәнеңә, җаныңа сихәтле сеңдерелгән Туган телеңнең монда кирәге бетте, кыерсытылып, ул, ятим калган җан иясе сыман, күңел почмагына кысрыкланды... +Күр инде әнә, итек кунычы тезенә җитеп тукталган, кыска аяклы, тупыйк гәүдәле, шул гәүдәгә ялгыш утыртылган шикелле олы башлы Двуреченскийның кыланмышын кара: рус милләтеннән булган өчен генә масаюлы йөри, кыяфәте адәм гыйбрәте югыйсә. Ике борын тишеге мәгарә авызы кебек киереп ачылган, арасыннан калкып чыгып шом салып куя. Шушы бетәмәтнең үз-үзен тотышы сәерсендерә. Әнә ул, фарсы миниатюраларында сурәтләнгән кебек гаҗәеп чибәр, чем-кара чәчле Арча егете Җәүдәткә вәкарь белән, мыскыллы елмаеп карап торган була. Мондый да камил чибәрлек каршында яшәвеңнән оялырга кирәк, югыйсә... Җәүдәт исә, рус теле чытырманлыгына кереп уралган да, "тезен сыдырып", абына-сөртенә, чыгу юлын эзли. Уй-фикерен йөгертеп кенә әйтә алмыйча ык-мык азаплана. Бит очлары янып, маңгае тирләп чыккан. Фикереңне шома гына әйтә алмыйсың икән - рус каршында син томана саналасың. Әнә шулай уйлап торган Двуреченский тантана итә, чөнки ул - телне безгә караганда әйбәт белүе ягыннан бер башка өстен. Нишлисең бит, бу ике егетнең акыл-зиһен тустаганын үз милләте бизмәненә куеп үлчәсәң... кызыклы гына чишелеш килеп чыгар иде дә бит... Әйе, еллар йомгагыннан микъдарлап үрелгән туган тел хәзинәсен читкә тибәрергә мәҗбүр булып, яңгырашы, рухы белән бөтенләй ят тел ызанына чыгу - тетрәнүләр аша бирелә икән шул. +Ә Двуреченский кебекләр, нигә бөтен дөнья русча гына сөйләшми икән, дип аптырый, каяндыр килеп, татарча сөйләшеп тору тыйнаксызлыгына барган солдат аның өчен - кыргыйлык үрнәге. Рядовой курсант булса да, сиңа караганда ул үзен бер башка өстен саный. Чөнки ул - империя тоткан милләтнең улы. +Чувашлар русчаны ару гына сукалыйлар. Бу милләткә үҗәтлек, күндәмлек, карусыз буйсыну хас. Юк кына эшне дә алар шулкадәр җитди карап, бернинди хыял-фантазиягә бирелмичә, кушканга - хуш итеп башкарып чыгалар.Татар - киресенчә, елдам-мут. Көч куймыйчарак эшләү өчен әллә нинди хәйләләр үрә. Чувашка туп-туры барырга дигән әмер булса, юлында маңгае белән баганага килеп бәрелеп, күзеннән чәчрәп ут күренсә дә, ул уңнан яисә сулдан әйләнеп үтмәс, черәшеп, багананы аударганнан соң гына турыга узар... +Дүртенче взводта унбишләп чуваш егете бар. (Командирлары - сержант Хәеров - татарча "белми" торган татар.) Фамилияләре кызык: Пугачёв, Ульянов, Чапаев, Роговлар... Иван исемен бик яратып кушалар икән. +Баштанаяк "иван"га коенганнар бар: Иванов Иван Ивановичлар - өчәү. Шундый исем йөрт тә русча белми кара!.. +Бервакыт Двуреченский чувашларның үзара үз телләрендә сөйләшүен чирканган кебек тыңлап торды да: +- Что это у вас бесконечное "ч-ч-ч"? Балякаете на своём, противно слушать! - диде. Минем янәшәдәрәк ишетеп торуымны искәреп: - Татарский куда бы ни шло... - дип куйган булды. Мин ул чакта түгәрәк йөзле, шактый таза иңсәле булып күренә идем. Фикерсезлеген йодрыгына күчерә күрмәсен бу, дип Двуреченский сагая калды бугай. Керендереп әйтергә иде хәзер, тел юк шул, тел юклык сулышны буа, рухны үтмәсләндерә. Тел генәме, милли аң-зиһен дә бирелмәгән. Эчтән зәгыйфь тоемлау, үз-үзеңне бөтенләй салып таптатмау ихтыяры гына шәйләнә. Аннары армия тормышында милләтара низаг чыгу - иң хәтәр нәрсә. Мондый очракта хәтта үзен славян кавеменнән дип йөрткән руска да, украин-белоруска да ташлама ясалмый. Устав каршында барың да тигез хокукта. Армиянең бөтенлеген, бердәмлеген кайгырту өчен катгый таләпләр куелган. Без олы учакта бергә кайныйбыз. Ә инде милли төсмердәге вак кына чәкәләшүләр - шул учактан чәчрәп сүнәсе очкын бөртекләре генә... Шулай да, милләткә кагылышлы фикерләр күбрәк руслардан чыга, алар синең рус түгеллегеңне һәрдаим искәртеп торалар һәм бу искәртүдә күрәлмау түгел, күбрәк - экзотик аермалыкны ялкау акылның аңлыйсы да, таныйсы да килмәү +Билең генә түгел, күңелең дә каеш белән кысып буылган. Ялгыз калып моңаерга һич ирек бирмиләр. Унтугыз елга сибелгән гомер сәхифәләре ышанып булмаслык ераклыкка чигенде дә куйды. Шаккатып уйлыйм: язмышның кисәк кенә тамырдан үзгәрүевакытдигәнне куркытамы әллә... минем бит туган яктан киткәнемә күп тә үтмәде югыйсә, ә арада - аргы яры томанга уралган упкын... Бер йомарлам хәтер генә яшьлек кырларында җәяүле буранга кушылып, сукбай булып йөри, ә миңа якын килергә ятсына бугай... +* * * +Күк йөзен парчалап, якты кар яуган көн иде. +Ниһаять, читлек эчендәге җан канаты куанычлы сулкылдап куйды. +Менә ул - карлы киңлекләр аша мине эзләп килгән беренче хат! Бер өем хат арасыннан сикереп чыкты да учыма кереп оялады. Конверт тышында унынчы класс укучысы Фәниянең самими хәрефләр тезеп язу рәвеше күзне иркәли, мин аны мең төрле язу көшеленнән дә танып алыр идем. Менә хәзер, аулаграк тәрәзә буена барам да... Кагылма миңа, сугылма миңа, болгавыр солдат кавеме, учымдагы бәллүр күбәләкне төшереп ваттыра күрмә! +Хатны ачмыйча, татлы көттерү газабын кичерүне озакка сузарга түземлегем җитми. Кара инде, бизәкләп эшләнгән махсус кәгазьгә язган бит. "Исәнме, бәгырем минем!" дип башлаган. Юк ла, арттырам. Бәгырем урынына исемемне куйган. Алай ук назлылана белми ул. Ялгызак исемем үзе генә суыграк тоелыр иде: "...ем минем", дип, исемгә ягымлы койрык өстәгән бит.Хат гади генә. Йолдыз уйдыклары эзләп күккә дә менмәгән, хыял дәрьясына китеп адашмаган да... "Бөгелмә аэропортына озата бармаганыма үкенәм.Үкенсәм, берәр нәрсә буласын көт тә тор. Кичә, мичкә ягарга утын алып кергәндә, бармагыма шырпы кадалган. Шешеп чыкты. Сулкылдап авырта. Йөрәк сулкылдавы бармакка күчте бугай... +...Кичер мине, ачуланма, икебез генә белгән серне әнигә чишәргә туры килде. Иртән, карда калган эзләребезне күргән дә, әти уянганчы дип, ишегалдын көрәп куйган. Аннары миннән сорау алырга тотынды: "Кем? Ничек? Нишләдең син?" Шуннан соң барысын да сөйләп бирергә туры килде. Шаккатып тора.Башсыз икән, ди синең турыда. Яратып, әлбәттә... Бу хакта беркемгә дә тишмә, әни, дип "ант" иттерергә теләгән идем дә... Әни бит ул, ничек инде әнигә ышанмыйсың ди, шулай бит! +...Фаварис дустыңны да иң соңыннан алдылар - бөтен яшьтәшләрең дә армиядә хәзер. Бу көннәрдә мин үзем бер штабка әверелдем. Дусларың адресыңны сорап, әллә кайлардан миңа хат язалар... +...Иртәгә язарга да сүзләр калсын. Хуш, солдатым! Сагынып, Фәнияң. +6 декабрь,1965 ел." +Менә щулай. Кулымда - өч ел буена барачак хатлар кәрванының беренче карлыгачы. Өч елның һәр көненә - бер хат! Моның гамәлгә ашасына ышануы да кыен. Алда бит әле үтеп чыккысыз гомер тавы. Чалып екмасмы язмыш... +Хат битендәге шундый мәктәби иплелектә тезелгән хәрефләр сәйләне артында мин генә белгән дөнья яңара: тавышы, күз карашы, чәч исе, кул җылысы, тыны-йөрәк тибеше һәм... артта калган эзләр... эзләр... эзләр... Бу хат миңа кадерледән дә кадерлерәк. Кисәтү дә, юату сагында торган эчкерсез +Тәрәзә каршында онытылып басып торам. Иренеп кенә кар ява. Яр астында әллә ничә тармаклы тимер юл челтәре. Себер ягына яшел вагоннарын сөйрәп поезд шуыша. Моңсу. Шулкадәр моңсу. Җан тарыга. Күзгә яшь килә. +Кинәт... Тып-тын күк йөзен алаңгыр карга каргылдавы умырып төшердемени - сержант Гаевскийның взводны тезелергә чакырган чорсыз тавышы яңгырады: "Выходи,строиться!" +Рәхмәт аңа. Солдатка уйланып тору - язык. +* * * +Телләргә "Ант" дигән хикмәтле сүз килеп керде. Бер селтәнүдә сөңгене кадап куйган кебек, кырыс-кыска, тирән мәгънәле, борынгы сүз. Бу сүзнең яңгырашы татарларга гына түгел, чувашларга да үз иде бугай. Сер йомгагы кебек бу сүзне без малай чактан ук ишетеп үстек бит. Халыкның зиһен сандыгында бу сүз аерым бер шомлы кадергә ия. "Ипи тотып ант итәм...", "Антымны бозсам, баскан урынымда җир ярылсын", "...Ике күзем чәчрәп чыксын!", "...Ризык чырае күрмим!" - тагын әллә ниләр... +Җиденче класста Туйкә мәктәбендә укыганда, сабакташ яшьтәшләр, авылга кайтышлый тукталып, ант эчкән идек. Кызыл галстукны таякка бәйләп, байрак итеп кададык. Шуның тирәли тезелештек тә дәфтәр битенә алдан язылган сүзләрне укый башладык: +"Мин - Ирек (Аксак Гәрәй малае), мин - Абрек (Җомай Вагыйз малае), +мин - Әхсән (Бүре Сабит малае), мин - Фаварис (Керпе Җәңгир малае), +мин - Зөфәр (Таз Зәки малае), мин - Халик (Чыпчык Хәлфи малае), мин - +Марсыйл (Бакый Баян малае) - бердәм ант итәбез. +Без - Балтач малайлары! Кая барсак та, Балтачтан икәнеңне +онытмаска! Безнең ата-бабаларыбыз, җизнә-абыйларыбыз гайрәтле +нәселдән. Йодрык сугышында тирә-юньне дер селкетеп, дан тотканнар. +Шуларга тигезләник! Әгәр дә мәгәр чит авыл малае берәребезгә тырнак +очы белән кагыла икән, бердәм булып, ул мокытның йонын язып ташларга! +Белсеннәр безнең кем икәнне!" +Шуннан соң, Мөкәтә тавына учак ягып, учларыбызны, пешәләндереп, ялкын өстендә тотып (каян күргәнбездер инде?) алдык, аннары, йодрыкларны чөеп, күк касыгына терәп кабатладык: Ант итәбез! Ант итәбез! Ант итәбез! +И җүләр чак. Без бит сугыш беткәч, илдә коточкыч ачлык котырган елны дөньяга килгән яшьтәшләр идек. Нинди могҗиза беләндер инде таза булып үстек. Өлкәннәр безне чиратлап көрәштереп җәфалыйлар, бер-беребезне җиңә алмыйча хәлдән таябыз, җиңдермәскә дигән үҗәтлектән кысылган иреннәргә кан савып бетә иде. Каян көч-дәрман килгән диген. Әз-мәз эләккән ризык та чын-табигый-бисмиллалы булгандыр шул. Ачы кукы, татар кукысы, тау юасы, кузгалак, балтырган, кымызлык, шома көпшә, кәҗә сакалы кебек сутлы үләннәрнең дә, капчыклап җыеп кайта торган киндер орлыгының да, учка сыймаслык зур башлы мәк орлыгының да, сарана кебек җир асты суганының да сихәте тигәндер, мөгаен... +Безнең бергәлек сигезенче классны тәмамлагач таркала башлады. Язмыш җиле һәркайсыбызны үз арбасына тартып алды. Сирәк кенә күрешкәндә, кайчандыр антлы ялкын өстендә тоткан учларыбыз гына кызышып алган кебек була иде. +Язмыш диген, бөтенебез дә ябырылып армиягә китеп бардык та, илнең әллә кай тарафларына сибелешеп, Ватанга тугрылык хакында олы Ант бирергә җыенабыз менә. "Балтачтан икәнеңне, кече антыңны онытма!" дип, чит җирләргә таралышкан яшьтәшләргә Урал таулары аша кычкырасы килә.(Илле елдан соң, бу юлларны язып утырганда, һәрберсен күз алдымнан чигерәм дә... хәтер сыктый, яшьтиләр белән бергә җыелышып, мин онытканны - алар, алар онытканны - мин искә төшерешеп, хатирәләргә бирелергә иде хәзер... Юк шул инде... Нигә болай ашыктыгыз соң әле, дөнья мәшәкатьләрен читкә куеп, бер-беребезне соңлап булса да ярлыкау ызанына кайтып төшәргә иде дигән бәлигъ акыл кергәч кенә, ни үкенеч, җыела алмыйбыз шул. Нишлисең бит, безнең уртак хәтер агачының соңгы ботагы фәкать миндә генә калды... Шунысына шөкер: аларның берсе дә читтә гаип булмады, зиратның балачакта шом салып шаулаган мәһабәт, карт наратларына алмашка килгән яшь наратлар күләгәсенә кайтып, төп йортлы булдылар.) +(Ант - антик дәверләрдән килгән хикмәти сүз. Меңнәрчә сүз хасиятенең +яңгырашын, җан тибешен тыңлап, ис-төс-тәмен татып караган язучы +буларак, мин бу сүзнең сәмави борынгылыгын җиде тирем аша да сизәм, +тоям, икеләнмичә ышанам. Чагыштыру мисалында, хайванат дөньясыннан +ташбака, фил кебек җәнлекләрне абайлап кара: күз карашлары, +гәүдә төзелешләре, бирчәйгән тән-җисеме бу җан ияләренең туфани +борынгылыкка ия икәнен раслап тора. Болар - миллион еллыклар белән +исәпләнгән олпат вакыт гарасатыннан талкынып исән калган варислар... +Шуның кебек, сүзләр дөньясында да эчке мәгънәсе җуелмый торган, төш +үзәге алмаз катылыгына тиң мәңгелек сүзләр була. Төрки-татар галәменең +гаскәри "Ант" сүзе дә, әнә шулай, кыйтгаларны кичеп килгән. +Борынгы бабаларыбыз: сак-скиф, камәр, сармат, һун, хәзәр, болгар, +кыпчак, татарларның гаскәр ташкыны өч-дүрт мең еллар буена, катгый +тәртипкә буйсынып, ант белән беркетелгән тугры көчкә ия булган. Һәм +байрак астында ант бирү, ант кабул итү - Шәрыктән кергән ритуал +тора-бара Ауропа илләренә дә таралган. +Руска бу - присяга бирү, присяга кабул итү рәвешендә, патша Пётр +Беренче дәверендә гамәлгә керә. "Дать присягу, клятву, призывать гласно +и торжественно Бога во свидетельство, съ установленномъ церковью, +обрядами, целуя святой крестъ и Евангелiе, присягать царю на верность +подданства..." диелә патшаның күрсәтмәсендә. +Иске сүзлекләрдән карасаң, присяга сүзенең мәгънәсе болайрак: "Сяг" +- адым, "Сягать" - эләктерү, ирешү дигән мәгънәләрне аңлата. "Стяг", +ягъни "байрак" дигән сүз дә шуннан килеп чыккан. Гади генә әйткәндә, +присяга - байрак астында сыңар тезеңә таянып ант бирү булган... +Пётр Беренче чорында ант тексты болай башланган: "Я (имярек), +обещаюсь всемогущим Богом верно служить его Величеству Петру +Первому..." +Шунысы гыйбрәтле: әгәр яугир-солдат ислам яки лютеран, яисә +яһүд дине тотучы булса, ант итү ритуалын үз телендә, үз рухание +катнашында башкарган. Ант бирүче мөселман солдат уң кулын ачык +Коръән өстенә куярга, тантаналы сүзен тәмамлаганда исә гарәпчәләп: +"Иншаллаһ", дип түгел, ә татарча: "Аллаһ теләсә" дияргә тиеш була. +1917 елда гаскәриләр Вакытлы хөкүмәт башлыгы Керенскийга ант +сүзләр бүтән диндәгеләр өчен үзгәртелә. Мөселманнар өчен текст болай +тәмамлана: "...Заключаю сiю мою клятву словами преславнаго Корана +и нижеподписуюсь". +1939 елгы ант текстын РККАның (Рабоче-Крестьянская Красная +армия) Баш хәрби советы әгъзасы И.В.Сталин үзе раслап кул куйган.) +Безнең заман башка. Кинәт бәрелеп-сугылган очракта гына, үзебез дә абайламыйча, "Алла" дип, күк Иясен искә төшереп, сызлаган урынны ышкып куябыз да бик тиз онытабыз... Өлкәннәр әйтмешли, алласыз да, мулласыз да заманда ант иткәндә әйтеләчәк сүзләрнең дә эчтәлеге бүтәнчә яңгырашта. +Башта без бер ай эчендә "Яшь солдат курсы"н үтеп чыгарга тиешбез. Моңа хәрби күнекмәләр генә түгел, спорт төрләре дә керә. Үземә-үзем шаккатам. Бөтен нәрсәне теләп, күңел биреп эшлим. Алдагы тормышымда күбесенең бөтенләй кирәк булмасын белсәм дә... кеше алдында ким-хур булмыйм, дигән читенсенү-оялу-мин-минлекме - нидер миңа булдыра алмаганны да булдыра алырдай көч бирә. +Әйтик, мин, турникта бер мәртәбә дә тартыла алмыйча, Юныс кебек көпшәк капчык сыман асылынып торсам... көнем көн булмас иде, үз гәүдәңне күтәрә алмаган килеш, ничек инде кызларга солдат хаты язмак кирәк... +Кайсы милләттән икәнең мөһим түгел - присяга биргәндә яңгыраячак текст (1960 елның 23 августында СССР Югары Советы Президиумы Указы раслаган) барыбыз өчен дә уртак рус телендә язылган иде. Шушы бер ай эчендә без аны яттан өйрәнергә тиеш. Шушы бер ай эчендә ротабыздан ике курсант төшеп калды. Берсе - кыргыз егете - Тактагулов. Шәһәрдән. Русча әйбәт белә. Казармада күренеп кенә ала да тагын госпитальгә салалар үзен. Икенчесе - үзбәк егете - Абдуллаев. Кышлактан. Русча бөтенләй белми һәм белергә дә теләми. Ни әйтсәләр дә елмаеп, тик үзалдына сөйләнеп тора. Теле ачылганчы сабый бала бүтән дөньялар телендә нидер бытылдый бит әле - Абдуллаевның да шулайрак. +Сәламәтлек буенча яраксызга чыгарып, боларның икесен дә туган якларына - кояшлы Урта Азиягә кайтарып җибәрделәр. +Владимир Бацын дигән егет белән якынаеп киттек. Без бит вертикаль күршеләр. Бер төптән чыккан караватыбызның өске ярусында ул ята. Ульян өлкәсеннән. Барыш районы Смольково авылыннан. Клуб мөдире булып эшләгән. Бик ипле егет. Сары төсне дә уздырган ак керфекле, ак кашлы, ак чәчле бу егет мине бер дә игътибарыннан калдырмый. "Син татарга охшамагансың, мин сине русча теттереп сөйләшергә өйрәтәм", ди. Берәр ялгыш җибәрсәм, читкәрәк алып китә дә кай урында ялгыш җибәргәнемне, рус теленең нечкәлекләрен аңлатырга керешә. Сүзләрне дөрес әйтәсең син, ди, төрләнештә хаталар җибәрәсең икән, монысы тәҗрибә белән киләчәк, ди. Присяга текстын кычкырып укыганымны бик игътибар белән тыңлап, кайда басым, кайда пауза ясарга кирәклеген аңлатты. Болай булса, көчле тавышым белән руслардан да шәбрәк укыячакмын мин моны, дип күңелемә беркетеп куйдым. +Тантанага чаклы парад киемемне - китель белән галифе чалбарымны тарайттырып, рәткә китерәсе бар бит әле. Мин дә төштем "халык сукмагына". Таш баганалы тимер койманың куаклар баскан бер урыны астан казылып, такыраеп беткән. Кичке эңгер төштеме - агыла шуннан курсант кавеме. Топольләр астында - муртайган такта түбәле өй. Анда япон сугышыннан сыңар истә кала торган: Банзай... Гаҗәп оста тегүче. Кулына күз иярә алмый. "Зингер" машинасында текелдәтеп кенә куя. +Гозерем билгеле бит инде, сорашып та тормыйча ул калын дәфтәрен ачты да, җирән мыек чылгые астыннан иренен кыймылдатып нидер санаганнан соң: +- Тугыз көннән килерсең! - диде. Минем өметсез кыяфәткә керүемне күреп: - Нишлим соң, бер минем җилкәдә тулы бер батальон күзгә карап утыра, - диде. Бу хезмәте өчен такса өч тәңкә икәнен белә идем (чарасыз калганда кыюланып китә торган гадәтем бар), кесәмнән бишлек чыгарып өстәлгә куйдым: +- Миңа тиз кирәк. +- Бөтенесенә дә тиз кирәк, - дип сөйләнә-сөйләнә, ул калын дәфтәренә ниндидер билге төртте дә, калын кашын сикертеп: - Иртәгә - шушы вакытка! - дип, бишлекне өстәл тартмасына шудырып төшерде. +Икенче кичтә, урыны-урыны белән эчтән купшакланган борынгы көзге каршында парадный киемнән басып торам. Банзай, оста тегүчеләргә хас булганча, әле аннан, әле моннан тарткалап, сыйпап, гәүдәмне боргалап карады да, иелеп, кирза итекнең киң кунычына "Их" дип, чирканган кебек суккалап алды. Җитез генә үрелеп, шкафыннан хром итекләр тартып чыгарды. Кирәк бит, нәкъ минем аякка исәпләнгән. Гармун кунычлы ялтырап торган хром итекләр, һава калдырмыйча, балтырга сыланып тора. На "ять" инде, гәүдә торышы, рәвеш икенче. Җитмәсә, Банзай үзе: "Вот это солдат!" - дип үсендереп тора. "Ах, ах, ах!" - дип, иелеп, итек күрүгеннән бармакларын йөгертеп ала. Саласы килми генә бит итекләрне! Бераз гына киелгән булса да, өр-яңа кебек әле. Күне лә күне. Кулга рәхәт. Исе тәмле. Күпме киноларда офицерлар кигән шундый затлы хром итекне күреп кызыга идем, хыяллана идем бит мин. Банзай елмаеп карап тора. Сизә, затлы әйбергә тиз бирешүемне чамалый, минем өлгереп җитүемне сабыр гына көтә, каһәр. Итекләр аякка ябышкан, ничекләр кубарып алыйм - салып калдырсам... гомергә үкенечкә калачак бит. +Сатулашу минем холкыма ят. Егерме биш сум дигәне белән шундук килештем. Мондагы тугыз айлык солдат акчасы икәнлеге башыма да килми, мин бит әле кайчан гына бүтән тирәнлектәге акча күлендә йөзгән малай... Шулай итеп... Юлий Цезарь бабаңчарак әйтмешли: "Күрдем, алдым, киттем". +* * * +Парад мундиры - куе яшел төстә, утыртма якалы, алтынсу төскә буялган биш сәдәфле. Билеңне бугач, дүртенче һәм бишенче сәдәфләр арасына йолдыз сугылган киң каеш аелы кереп утыра. Солдат телендә бу мундир, гадәттә, китель дип йөртелә. Банзай тарафыннан тарайтылып, гәүдәгә, билгә сыланып торган шул кителемне хәзер инде камиллекнең соң дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк. Фабричный погоннар да, яка эченә тегәргә ак тасмалар да бирелгән. Әмма... солдатны эчтән һәрчак котыртып торган яшьлек фантазиясе моның белән һич тә килешә алмый. Бу шөгыльнең үз осталары, үз "Версачи"лары бар. Шулар тарата хәрби моданы. +Погон - хәрби киемнең көзгесе. Ниндие бирелгән, шуны тегеп куйсаң, мокыт буласың. Ул бит тупас, алагаем киң, калын булып, чабата олтырагы сыман бөгелгәләп, җилкә формасын алачак. Шуның өчен, иң әүвәл погонны бөтенләй сүтеп ташлап, тукымасын бастырып үтүклисең. Авиациядә еш кулланыла торган "плексиглас" дигән органик пыяла бар: җиңел эшкәртелә, шул юка гына плексигласны солдатлар куйган стандартка туры китереп кисәсең, үткен почмаклары тукыманы тарттырганда тишмәсен өчен, надфиль дигән үтә нәзберек игәү белән шомартып аласың. Аннары, бик төгәл үлчәп, башкаларныкын да кат-кат карап, тәмам ышанганнан соң гына погонның кирәкле урынына ике тишек тишеп калдырасың да... зәңгәр тукыманы тарттырып тегәсең. Теге тишекләрнең берсенә - сәдәф, икенчесенә авиатор билгесе беркетелә. Алтынсу төстә, җәелгән кош канатлары уртасына самолёт пропельлере куелган бу билге миңа бик тә ошый иде. Әле офицерлар гына тага торганы... пропельлер уртасында нәни генә йолдыз балкып торганын да куеп җибәрсәң... Ә нигә куймаска! Рәешкә кия торган киемең рәвешле булсын! Ә инде погонны җилкәгә туры-төгәл урнаштырып, җебе күренмәслек итеп ябыштырып тегә белү - үзе бер сәнгать. Моңа күпләр ирешә алмый. Тупас учында энә-җепне югалта торганнарга мондый нечкәлек бирешми. (Менә бит, хезмәт дәресе дип, башлангыч класста кулъяулык чиктереп изалаганнарының кайчан да бер файдасы тиде.) +Шулай итеп, казармабыз Парижның мода салонына әверелде. Кая карама - тегәләр, кисәләр, бозалар, бәхәсләшәләр. +Әнә, безнең взводның беренче отделение командиры Голованов погонына "лычка" тегеп утыра. ("Лычка" дип погонга аркылы тегелә торган алтынсу төстәге тар тасманы атыйлар. Сержантныкы - өчәү, кече сержантныкы - икәү, ефрейторныкы берәү була.) Голованов - Себер егете, Новосибирскидан. Борыны тумыштан чөенке бу егет үзен бик зур дәрәҗәгә ирештем дип уйлый. Отделение командиры буласың, дигәч, күз алдында ул бер буйга үсеп китте. Әнә бит, кителен киеп, лычкалы погоннарын сыйпый-сыйпый, әле уң ягына, әле сул ягына борылып, көзге каршында көязләнә. Канәгатьлектән бит очлары алланып чыккан. +Ефрейтор дәрәҗәсе - солдат тарафыннан көлкегә алына торган иң түбән дәрәҗә. "Собака - друг человека, сказал солдат, обнимая ефейтора", - дигән йөремсәк сүз дә юкка гына тумагандыр. Командир булырга, гадәттә, хохоллар ярата. Тавыш, "горлопан"лык шәп, гәүдә бар, башны эшләтү әллә ни кирәкми, оялчанлык аларга хас түгел. Әгәр инде хохол егете өч ел хезмәт итеп, ефрейтор булуга да ирешмәсә (бу - нонсенс), станицасына кайтып җиткәндә, ул, туктап, погонына бер лычка булса да тагып куя икән, дип көләләр иде алардан. "Хохол без лычки, справка без печати" дигән әйтем дә хәтердә калган. +Әнә минем икенче отделение командиры Колоколов Пётр Онуфриевич сабыр гына караштырып йөрде дә, погонын ничек бар, шулай текте дә куйды. Ул да Себер егете, тайга уртасындагы бер авылдын. Чырае, башын тоту рәвеше дөянекенә охшаган. Ниндидер күзгә күренмәс киштәгә ияген таяндырган да күзен кысып, көлсу керфекләре арасыннан дөньяга түгел, ә үз-үзенә карап тора. Беркайчан тавышын күтәрмәс, кызып китмәс. Муртайган салам түбәле ызба шикелле бик иске дә, бик борынгы да булып тоела ул. Текәлеп йөзенә карап торсаң, ул күзгә күренеп олыгая бара, олыгая, төгәл яшен дә аерып булмас шикелле, кайчакта онытылып елмаеп куйганда гына аның яшь кеше икәнлеген искә төшерәсең. Ниндидер ямансулык, беркем белән дә бүлешергә җыенмаган яшерен сер бар кебек бу егеттә... +Һәм бу сернең бер чите көтмәгәндә ачылып китте. Минем рус телемне энә күзеннән үткәзеп тыңлый белгән Володя Бацын белән гәпләшеп утырабыз шулай... +- Син мине татарга охшамагансың, дигән идең. Татар нинди кыяфәтле +Бацын бер мәлгә аптырап калды, як-ягына каранып алды да, кызарып: +- Нинди дип... Кысык күзле, җәлпәк йөзле итеп ясыйлар бит рәсемгә. Татар шундый булырга тиеш, дигәнгә күнеккәнбез инде. +- Менә безнең ротада гына да егермедән артык татар бар. Шуларның берәрсе син әйткәнгә туры киләме? +- Революциягә кадәр татарларның күзе кысык булган. Революциядән соң... +- Кинәт ачылып киткәнме? Монголиядә дә революция булды. Нишләп соң монголлар кинәт европалылар кыяфәтенә кермәделәр? +Бацын үзе дә көлеп куйды. Мин һаман эзәрлеклим тегене: +- Менә син игътибар белән кара әле: ротада җитмешкә якын рус бар. Аларны тезеп карап, рус кешесе менә шушындый булырга тиеш, дигән эталонга кертә аласыңмы? Берегез - кап-кара, берегез - сары. Берегез - җирән, берегез - көлсу. Илдә ике йөзләп милләт кешесе яши, шуларның бөтенесенең дә чалымы бар бит руста, шулай бит! +- Сине үз башыма дип русчага өйрәтәм, ахрысы, - дип Бацын көлеп куйды. +- Шулай да... Бөтен ротага ике охшаш рус егете бар. Кыяфәткә димим. Үзүзен тотышы ягыннан. Сүгенә белмиләр. Аларга тыныч холык, эчкерсезлек хас. Кирәк чакта үз-үзен онытып ярдәмгә килә беләләр. +- Кемнәр инде ул? +- Берсе - янәшәмдә утыра. Икенчесе - безнең отделение командиры Колоколов дигән егет. Погонын да үзгәртмичә, кителен дә, галифе чалбарын да тарайтмыйча киеп йөрүче бөтен ротага икәү генә бит сез. Уставны бозмыйсыз, янәсе... Сине әле күпмедер аңларга була. Ә Колоколовның эчке дөньясы тайга урманы белән уратып алынган. +Бацын миңа табарак елышып, ирененә бармагын аркылы куйды, ярымпышылдап: +- Петя, сын Онуфрия - старовер... Бу хакта беркемгә әйтәсең булма! - диде, күзендә шомлы очкын ялтырап куйгандай булды. Гомеремдә бер колагыма чагылмаган бу ят сүз минем аң-зиһен бусагасында бүәлеп калды. Володя нидер аңлата башлагач та, мин әле битараф халәттә, теләр-теләмәс кенә колак салган идем дә... Староверлар шул ук христианнар, әмма динне борынгы заманнарда кабул иткәнчә, ягъни искечә тотучылар икән. Яңа кануннарга буйсынырга теләмичә, үз пакьлегенә тугры калып, күпме җәбер-золым кичергәннәр. Туган җирләреннән сөрелгәннәр. Утка-суга кергәннәр, башларын бүкәнгә куйганнар. Чит илләргә чыгып китәргә мәҗбүр булганнар... +- Аларның тәрбия башка, - диде Володя. - Җинаять кылу, явызлыкка бару - аларда күрелмәгән хәл... +Ул сөйли дә сөйли, керфекләренә эленгән яшь пәрдәсен күз кабаклары чак тотып тора. Пышылдап ул миңа бәгырь авазын җиткерә иде. Мин тетрәнеп уйга калдым. Бәләкәй чагымда әбидән ятлап калган бер-ике дога белә идем, алар да инде онытылып бара. Мин аның кирәген дә тоймыйм. Кадими кара ябалдашлы дин агачы күзгә күренеп сула бара һәм ул, тамырынача төшеп, бөтенләй корып бетәргә тиеш дип уйлый идем. Бу дөнья мин гөманлаганча берьяклы гына түгел, русларда әнә нинди катламнар бар икән. Болар, безнең кебек, уңнан кычкырсалар - уңга, сулдан кычкырсалар - сулга ияреп китә торган беркатлы-аумакай түгел. Болар арасында күңелдәге үз ышанычын саклый белгәннәр дә бар икән... +Ни әйтә алам соң мин Володяга, сүз бит Петя Колоколовтан чыкты да менә миңа боларны сөйләп, бөтенләй чит кавем кешесенә ачылып алырга теләгәндер. Аптырагач мин, Володяның җаена төшәргә теләпме, әйтеп куям: +- Бөтен ротага чын рус сез икәү генә, димәк... +- Чын, димә, славян канлы, диген... - дип төзәтеп куйды Володя. +Үз ышанычын саклый белгәннәр... дигәннән, Мәскәүдә Максим Горький +исемендәге Әдәбият институтының Югары курсларында укыган чакта +(1982-1984) группада Владимир Соколов дигән шагыйрь бар иде. Ерак +Көнчыгыштан. Озын буйлы, калынча гәүдәле. Үзе бик тыйнак, юк +бар әңгәмәләргә, мәҗлесләргә катышып, вакытын юкка исраф итми. +Биниһая озын поэмалар яза иде бугай. Стипендия алуга (150 сум), өенә +тәм-томнар җыеп посылка сала, үзе ай буе такы-токыга калып яши +иде. Бервакыт без группа белән Ленинградка, берничә көнлек сәяхәткә +бардык. Шунда, шәһәр читендәге бер бик матур урында, Павел патшаның +җәйге сарае бар икән. Ялтыр паркетлы идәненә зур тәрәзәләрдән якты +төшкән заллардагы экспонатларны карап йөргәндә, мин кечкенә генә бер +картинага тап булдым. Билгесез рәссам ясаган. "Обрезание Христа" дип +атала. Милләте рус булуына шикләнмәгәннәр арасыннан мин Соколовка +дәштем. Алгы тешләрен алдырып, әлегә куйдырырга өлгермәү сәбәпле, +авызын каплабрак сөйләшергә мәҗбүр Соколов яныма килеп баскач, +чүпрәк арасында яткан сабый сурәтенә күрсәтеп: +- Сез, руслар, нишләп аллагыздан үрнәк алмыйсыз, сөннәтләнгән ир +аттан көлгән буласыз җитмәсә? - дигән идем, Соколов, чирканган сыман, +чыраен чытып, картина яныннан артка чигенә башлады: +- Хриштош не наш, Хриштош не наш!.. +Соңыннан белдем: ул мәҗүсилек яклы, Перунга табына икән... +* * * +Беренче тапкыр авызлыклы йөгән кигезү көне тайның исендә кала микән? +Ә менә яшь солдатның анты, присяга бирү көне гомер боҗрасында уемлы эз калдырадыр. +Кар көртләрен үтәли яктырткан кояшлы көн иде ул (1965 елның 19 декабре). Иртәнге физзарядка, иртәнге аш, иртәнге әзерлекләр - бар да ниндидер җилкенү дулкынында барды. Мәш киләбез. Күн итекләр көзге кебек ялтыратылган. Кайберәүләр хәтта кирза итекнең мәңге тонык, ярмалы кунычын да ялтырату осталыгына ирешкәннәр. +Пирамидалар ачып куелган. Һәркем үз карабинын алып, маеннан чистарта. Ниһаять, соңгы команда яңгырый. Рота уку корпусларына юнәлә. Дүрт взводны дүрт класска бүләләр. Каушау. Дулкынлану. Таркаулык. Ярый әле командирларның кыска-кискен әмерләре аң-зиһенне кирәкле ноктага кадаклап тора. +Карабинны "К ноге!" куеп, бер сулышка, бер ритмдагы йөрәк тибешенә көйләнгән взвод каршына чыкканда инде син үзеңә-үзең хуҗа. Кызыл келәм өстеннән тантаналы атлап өстәл янына киләсең. Һәр хәрәкәтең төгәл, ипле, тәвәккәл булырга тиеш. Уң кулыңда кызыл катыргыга беркетелгән ант тексты. (Мин аны яттан беләм, дип әйтә алмыйсың, карап укырга тиешсең.) Сул кулың - күкрәк турына кыеклап асылган карабинга тотынган... Каршыда кыл кебек тартылган взводташлар сафын, командирларны күрәм дә, күрмим дә шикелле. Гүя минем шушы мизгелдә яңгыраячак һәр сүзем Мәскәү Кремленең үзенә +- Я, гражданин Союза Советских Социалистических Республик... +Никадәр мәһабәт, колачлы сүзләр бәйләме! Сүзгә сүз ияреп, сине ниндидер олылык чоңгылына урап ала. Күңелне чиксез горурлык били. Мәктәп диварында эленеп торган биниһая зур СССР картасын күз алдыма китерәм.Ярларын өч океан хасиятеннән чыккан унике диңгез юган ил бит ул! Ничә меридианга бүленгән шул олылык уртасында минем дә туган җирем, республикам, туган халкым бар. Шуларны сакларга, якларга ышаныч баглатып, бүген мин ант итәм. +Димәк, мин олы вәгъдә бирерлек яшькә җиткәнмен. (Әлбәттә, мин кайчан да булса йөзләрчә милләтләрне сыйдырган ил исеме үзгәртелер дә, бер генә милләт атамасы торып калыр, һәм аны көненә мең мәртәбә колакка тукып торырлар, дип башыма китерми идем ул чакта.) +Шулай итеп, без армия дигән монстрга күзгә күренмәс чылбырлар белән бәйләнеп куйдык. Истә калырлык, тантаналы итеп. Оркестр астында, батальон белән парад үткәреп. Ашханәдә ризыклар да бәйрәмчә иде. Бусы инде солдат өчен иң мөһиме... +Кичен безне беренче мәртәбә шәһәргә алып чыктылар. Зур концерт карадык. "...Адресованная другу, ходит песенка по кругу, потому что круглая земля", дигән җыр яңгыраганда, күздән яшь килде. Мин шаккатып калдым. Моңарчы рус җырларына битараф идем. Җырчысы да нинди бит: яшь, хәрәкәтчән. Нинди чиста, матур тавыш. Мин бер-бер артлы гаҗәеп җырлар башкарган артистның Эдуард Хиль икәнен истә дә калдырмадым. Шул көндә русның заманча эстрада җырларына колагым ачылды. Сүзен-көен тыңлый, кабул итә, аңлый белә башладым. Алар миңа сагыну дәвасы булып, еракта калган татар җырларын алыштырдылар. +Бацын рус теленнән "дәресне" хат яздырудан башлап җибәрмәкче булды. Авылында Валя исемле бик чибәр кыз - писаная красавица бар икән. +Шуңа хат язарга утырдык. Ул әйтеп тора, мин язам, имеш. Володя шундый хискә бирелеп, дулкынланудан күзләрен кыса төшеп, матур сүзләрне тезә генә, әллә соң бу Валяга үзе күз атып йөргәнме, әйтә алмыйча калган фикерләрен минем аша җиткерергә телиме, белмәссең. Ни генә булса да ошамый миңа бу шогыль. +Барып җитте микән дип торганда, хат килеп тә җитте. Конверт тышына "Салиеву" дип язылган. "Г" хәрефен артык тырышып, бизәкләп сырлаган идем, Валя аны "С"ы дип аңлаган, күрәсең. Яңадан хат язмаска менә дигән сәбәп булды бу. Үпкәләгән рәвеш чыгардым. Икенче хатта Малиев, өченче хатта Шалиев булырмы дип, чын-чынлап үпкәләвемә Володяны ышандырдым шикелле. +Шуның белән хат язу дәресе тукталды. +Карабин +Хыялда - автомат тотып карау, автоматтан ату иде дә бит... ә безгә карабин бирделәр. Һәркемнең үз номеры. "Тревога" вакытында кайсы пирамидада, кайсы ояда коралың - син аны буталмыйча, йокылы күз белән дә секунд эчендә таба белергә тиешсең. Карабинны беренче тапкыр иңгә аскач, штыгын да кайтарып куйгач, шыксыз озын булып тоелды. Ленин янына килгән "Мылтыклы кеше" картинасын хәтерләп, революция солдаты булдык, дип бер-беребезгә карап көлешәбез. Шушы кадими корал ярамаган тагын авиациягә дигәннәр, ахрысы. +Әмма ашыгыбрак хөкем чыгарганбыз икән. СКС (самозарядный карабин караганда төзрәк тә, ераккарак та ата. Бер минутка кырык пуля "төкерә" ала. Моны ГДР, Югославия, Мисыр, Албания, Намибия, Куба, Төньяк Корея, Лаос кебек илләр күпләп алдырталар икән. Тышкы рәвешен бераз үзгәртеп, оптик прицел куелганы - хәтта АКШ кебек илдә дә аучыларының яраткан коралы ди. +Боларны белгәч, карабинга карашыбыз үзгәрде. Күзне бәйләп тә минут эчендә сүтеп-җыярга өйрәнгән коралыбызга хөрмәт-ышаныч артты. Полигонга чыгып, атып та карагач, инде бөтенләй яратып өлгердем. Коралга ышаныч - солдатның ярты бәхете. Корал белән эш итүнең нечкәлекләренә өйрәнә торгач, бер нәрсәгә төшендем: ялгышып та, шаярып та мылтыкны кешегә каратып төбәргә, курогына басып уйнарга ярамый. Оясында патрон онытылып калган булырга мөмкин. Бу хакта армия тарихында булган йөремсәк хәлләрне командирлар гыйбрәт итеп сөйләп, гел искәртеп торалар. +Коралны сыйпап, чистартып, тәрбиядә генә тотарга кирәк. Шул чакта гына ул - синең тугры аркадашыңа әверелә, саксыз, дорфа кагылуны, җиңел акыллылыкны ул өнәми, кыерсыттыңмы - бер мизгелдә мәңге үкенечкә каласы шартлау яңгырарга мөмкин. +Тәрбия алымы - куркыту аша ныгытылса гына, гомерлеккә уелып кала. Мин менә шул курку-сагаю тойгысын карабинның затворына тотынган вакытта ничә тапкырлар кичердем. Әмма ул бик акыллы эшләнгән. Беркайчан да үзлегеннән атылмый. +Йомшак чүпрәк белән сөрткән чакта, мин аңа игътибар белән карыйм. Салкын корал дип, юкка гына атамаганнар. Металл өлешләре чынлап та салкын бит. Ә түтәсе җылы. Суга, дымга бирешми торган чикләвек агачыннан эшләнгән. Урта Азия, Шәрекъ илләренең күпме чикләвек агачлары автомат, ау мылтыгы, винтовка, карабин түтәләре ясау өчен кырылгандыр. +Мондый дәһшәтле коралга мәҗүси тартылу каян килә адәми затка? Кадими дәвердә, киек җәнлек артыннан куа килгәндә, үзе дә сизмичә, иелеп, очлы ташны кулына алуыннанмы? Скиф бабаларыбызның ук белән җәя уйлап табуларыннанмы? Каян килә? +Нишләп әле мин шушындый үтерү коралына ихтыярсыз сокланып утырам?.. Үзеңә беркетелгән коралны мактарга, көенә генә торырга кирәк. Югыйсә, үпкәләтүең бар. Үпкәләттеңме - үч алырга да күп сорамас. +Бу карабинга мин чиксез рәхмәтле. Синең аркада мин корал тотуның хәвефле җитдилеккә корылганына төшендем. Әгәр армия хезмәтенә үз вакытында алынмаган булсам, яшьлек ваемсызлыгы белән, саксыз кыланып, гомергә үкенечкә калырлык бер-бер фаҗига китереп чыгарган булыр идем. Аткан вакытта гына кызышсаң да, рәхмәт сиңа, салкын корал! +* * * +Без, сугыштан соң туган малайларда, көн тынычлыгын боза торган нинди дә булса шартлау китереп чыгарырга кызыгу шулкадәр көчле иде. Уеныбыз да күбрәк - сугыш уены. Акларга, кызылларга бүленәбез дә... Муенга агач автомат асып... Карны өеп, су сибеп катырып кальгалар ясап, төн куерганчы уйныйбыз. Кышның үз уены. Җәйнең үзенеке. Ни генә кыланмыйбыз. Җиз көпшәдән эченә шырпы күкерте тутырып ата торган "пугач" ясаулар дисеңме. Эченә дары тутырып, башы кысып чүкелгән гильзаны учак ягып, утка ташлаулар дисеңме! +Дустыбыз Зөфәр каян өйрәнеп алгандыр, өйдәге учак күмере өстендә ул ике табаны берьюлы кыздырып ала да, табаларның төбен-төпкә куеп, арасына кургаш чыбыкны тураклап сала. Өстәге табаны, көч куеп, уңлы-суллы әйләндерә башлый. Кайнар таба арасында кургаш кисәкләре йомшап, түгәрәк ядрәләргә әверелә. Хәзер инде без коры дары гына шартлатмыйбыз, ә ядрә дә тутырылып, ачык башы чүкелгән гильзаны учакка ташлыйбыз. Бервакыт, бишенче класска Туйкә мәктәбенә укырга барышлый, Сталин межасы кырыенда туктап учак яктык. Күмере шәйләнә башлагач, эченә дары белән аралаш ядрә тутырылган гильзаны күмергә күмдек. Үзебез учактан читкәрәк китеп яттык та... көтәбез, көтәбез... Шартламый гына бит! Синең әфсенең, син уйла, дигән кебек Зөфәргә карап-карап куйгалыйбыз. Бераздан Зөфәрнең түземе бетте, торды да, таяк алып, учакка таба китте. Без дә калкына башлаган идек тә, ул таяк башы белән гильзаны учак уртасынарак этте дә кычкырып җибәрде: +- Ятыгыз! +Җиргә капланып өлгердек микән, колакны тондырып шартлау тавышы яңгырады. Баш түбәбездән сызгырып, ядрәләр очып узды, учак күмерләре сибелде... Барысы да атылып бетмәгәндер, дигән курку белән җиргә ныграк сеңеп ятабыз. Зөфәрнең таяк очы аркабызга тигәч кенә башны күтәреп карыйбыз. Ул исән! Елмаеп тора: +- Бәхетегез, сезнең якка очты ядрәләр, - дип көлә. +Алтынчы класста укыган елны Зөфәр, пугач белән генә канәгатьләнеп калмыйча, җиз көпшәне агач сапка беркетеп, төбеннән шырпы сызгач, шартлап, көпшәсеннән ут бөрки торган пистолет ясады. Бу хикмәтне малайларга күрсәтеп, мактанмыйча калып буламыни. Дәрес беткәч, бер төркем малайларны ияртеп, Туйкәнең Сугышлы тавына мендек. Зөфәр пистолетын көйләп, шырпы сызган арада, бездән түбәнрәк класста укыган борча малай килеп керде бит каршыга, ул арада шартлау белән бергә көпшәдән ут бөркелеп чыкты. Битен каплап, бөгелеп төшкән малай, еларга кирәклеген дә онытып, катып калды. Без дә куркудан өнсез калдык. Зөфәр, малайның кулларын ачтырып битенә карагач, агарып чыкты. Кирәк бит, шырпы күкерте бөтен битенә сибелеп, тирегә батып кергән, хәтта, ачык авызы аша кереп, тел очын да яралаган булып чыкты. +Кызгылт-көрән сипкелле булып ул шулай бер-ике атна йөрде. Бите төзәлә барган саен, сипкел бөртекләре коела барды. Нидән болай булганын ул беркемгә дә әйтмәде. Әти-әнисенә дә, укытучыларга да - ләм-мим. (Еллар үткәч, ул танк училищесын тәмамлап, офицер булыр. Украинада хезмәт иткәндә, учение вакытында, урманны чыккан чакта, командир буларак, иң алдагы танк люгыннан күзәтеп барган мәлдә... агач ботагы аның башын кыеп кына алган...) +Дустыбыз Фаварис берсеннән-берсе чибәр биш апасы куенында үскәнгәме нәфис-нәзберек иде. Аны гел бала каратып җәфалыйлар. Шулар белән ул курчаклы уйный. Чигү чигә. Башлангыч мәктәптән үк бию түгәрәгенә йөри башлады. Тальянда уйнарга өйрәнде. Бөтенләй кыз кешегә әйләнеп бетә күрмәсен бу дип, без аны апалары куеныннан каерып алып уенга алып чыгып китәргә җай гына эзлибез. +Зөфәр белән аңа ук, җәя ясап бирдек. Атарга да өйрәнеп алгач, Фаварис бу коралны бик ошатты. Әмма апалары юк итәр дип өенә алып кайтмады, минеке белән бергә безнең сарайга яшереп куя иде. Беркөнне безнең ишегалдында тимер-томыр белән машиналы уйнадык та, машина тавышы чыгарып гөрелди торгач, башларыбыз түнә башлады. Өчебез дә, Мөкәтә тавына йомран ауларга барабыз дип, ук белән җәяләребезне алдык. Тегеләр җәя бавын тарттырыпмы матавыкланган арада, мин чирәмле ишегалдыннан капкага таба киттем. Келәгә тотынам гына дигәндә, кулымны корт чактымыни! Ул арада Фаварисның куркынган тавышы ишетелде. Карасам... Кул аркасын тишеп кергән ук уч икән. Куркудан сүз дә әйтәлми тора. Мин үзем дә чарасыз. Әлеге укны үзем игәү белән бик тырышып очлайткан идем бит, дигән үкенүле уй гына узды күңелемнән. Зөфәр килеп җитеп укны суырып чыгарды. Укның тәнгә керүе түгел, чыгуы авырттыра икән. Әллә ни кан да күренмәде шикелле... Һәрвакыттагыча, күпбеләм Зөфәр: +- Ярый әле сөягенә тимәгән, - диде. Кимерчәк арасына эләккән. Фокусниклар кулның нәкъ менә шул турысыннан юан энәне үтәли чыгаралар бит, каны да күренми. +Фаварисның ул курач-юка гәүдәсен җилфердәтеп алды: +- Син күрше бакчадагы ботакта утырган чыпчыкка төзәгән идең бит, әйеме? Төзәп тә куйгансың, ә! Ворошиловча төз атучы... - дип мыскыллап көлде. +Мин дә кушылып көлгәч, Фавариска да җан керде. Ярага туфрак сиптек тә су буена төшеп киттек. Анда инде Мөкәтә тавын инештән аксыргаклы тугай гына аерып тора. +Унөч яшьләрендә микән, Зөфәр чып-чын ау мылтыгына ия булды. Тотыптотып карыйбыз, иске булса да, мылтык мылтык инде: авыр, серле, соклангыч та, куркыныч та шикелле... +Олыларга ияреп, ул үрдәк атарга да йөргәләде. Хыялы - бүре ату иде. Бүрегә атап ясаган саллы ядрәне дә учына куеп күрсәтте. +Ә беркөнне бу ядрә белән көтелмәгән хәл булды. Зөфәрнең әтисе Зәки абзый балта эшенә бик чос түгел иде. Ихатасын да итәге ачылмаслык итеп кенә каккалапсуккалап торган була шунда. Бервакыт ул турылапас капкасын яңартты. Юан юкә бүрәнәсеннән салдырылган кайрыларны турайтып, өстенә әйбер бастырып киптергән булганнар, шуларны каяндыр юнәтеп кайткан да бу, турылапас капкасы ясарга керешкән. Ул капканы күргәч, без шаккатып калдык: тәбәнәк кенә аратага кадакланган кабыкларның биеклеге өч метрлар булыр, мәзәк булып, сураеп тора. +- Менә, әти безнең мирдә юк капка ясады, - дип Зөфәр көлә. - Кабыкларны кыскартып, өстән тигезләп кисик, дим, мине якын да китерми, ни беләсең син, ди. Әтәч биеккә менеп кычкырсын, бөтен авыл ишетерлек итеп, ди. +Менә шул сураеп торган кабык такталар Зөфәрне чак харап итми калды. Әтисе өйдә юк чакта Зөфәр мылтыгын алып чыккан да, биш-алты метр ераклыктан торып, шул капканың иң озын кабыгына төбәп атып җибәргән. Ядрә шартлап тиюгә, кабык артка бөгелеп киредән турайганда, шул ук көч белән ядрәне чирттереп җибәргән. Күкрәк турына ядрә килеп тиюгә, Зөфәр һушы китеп егылган. Бәхеткә, әнисе Гаянттәйнең өйдә чагы булган. +Зөфәр Азнакай шифаханәсендә өч-дүрт көн ятып чыкты. Зәңгәр күзле, саргылт чәчле, аксыл тәнле Зөфәребез тагын да агарып калган иде. +- Калын кабыкны тишеп чыга ала микән, дип аткан идем... Ялгыш... Бүрегә дигән патронны алганмын, - диде ул гыжылдавык тавыш белән. Элек тә вакытвакыт тавышы карлыгып киткәли иде, хәзер инде бөтенләй тоныгаеп калган. Күкрәге марля белән катырылган. Шул турдан тәненә әллә нинди төсләргә кергән күгәргән эз җәелгән. +Шул вакыйгадан соң Зөфәр бүре ату хакында сүз чыгармады. Без ул чакта төрки-татар кавеменең бүзкорт, ягъни күк бүре - Ашинәдән яралган икәне хакындагы риваятьне белми идек әле. Ә бит халыкта бүрегә карата ниндидер мәҗүси хөрмәт, куркуны җиңеп, эчтән олылау тойгысы сизелә иде кебек. "Авылга бүре төшкән, фәлән сарыкны буган", дигән сүзләр дә, ярымпышылдап, ниндидер күзгә күренмәгән рухны рәнҗетмим дигән шикелле, сагаеп кына, дә көчле җәнлек булмаганнан киләдер, табыну - бәлки, безгә борынгыдан, буыннан-буынга кан аша биреләдер... +Берәр шуклык кылсам, өлкәннәрнең мине: "Әй, бүре маңгай!" дип үртәп кычкырулары да, нишләптер, кимсетми, ачуны китерми иде, фәкать тере бүрене якыннан күрәсе, маңгаеннан сыйпап карыйсы килү теләген генә котырта иде. +Бүрегә дип арнаган ядрә Зөфәрнең үзенә тиде бит әнә, ихтимал, бу - өстән Күк иясенең, кисәтеп: "Кагылма урман патшасына. Тимә, яшәсен!" - дип бармак янавы булгандыр. +Азнакай мәктәбендә тугызынчы класста укыган чакта, мин Салихә әбинең таш сараеннан бер кап капсюль табып алдым (капсюль - патрон төбенә куела торган шартлаткыч пистон). Таш җөенә кем, кайчан кыстырган диген, капны ачсам, кул да тимәгән капсюльлар көзге кебек ялтырашып тезелгән. Капның бер почмагы гына дымланган ахрысы, яшел кунык капланганнары да күренә. Безнең телдә кәпсүл дип аталган бу хикмәтне Зөфәргә күрсәткәч, күзе кызды малайның. "Нәрсәгә алышабыз?" - бу безнең арада йөри торган таушалып беткән сорау. Ул елларда акча йөзен безгә бик күрсәтми, шуңа күрә без, хәзергечә әйтсәк, бартер белән шөгыльләнә идек. Бу кәпсүлләр өчен Зөфәр дустымнан ни каерырга дип торганда, ул: +- Менә бу ялтырап торган рәттән - берне, менә бу тутык йөгергән төшеннән - берне алып патроннарга куям, атып, сынап карыйбыз, - диде. +Бәрәңге бакчасы ягына чыктык. Зөфәр агач көрәкне сап ягы белән карга кадап куйды. Шәмәхә каләм белән көрәк йөзенә эреле-ваклы түгәрәкләр ясады. Ара ун адым. Иске тун кисәген карга җәеп, беренче булып үзе атып карарга булды. +Гөрс! Бар да тәртиптә. Кәпсүл үзен аклады. Чират - миңа. Җайлабрак ятыйм дип сузылганда күрәм - янәшәдәге сарайлар тезмәсе артыннан Зөфәрнең күршедә яшәүче җизнәсе күренде, арасыннан эт йөгереп чыгарлык камыт аякларын ипләп кенә атлатып болай таба килә. +Мин мылтыкны төбәп, курокка бастым. Тып-тын. Шылт иткән тавыш юк. Мылтык җансыз. +- Булмады бу! - дип, мылтыкны сыңар кулыма алып калка башлаган идем... Кинәт, гөрселдәү! Алагаем көч белән кулны каерып, иңгә китереп бәрде ки, үзем дә сизмичә мылтыкны төшереп җибәрдем. Күрәм, Идият абзыйның башына пыжлар коела, мылтык, каерылып, нәкъ ул килеп яткан якка атылган икән. Өчебез дә берни аңышмыйча, ни үле, ни тере хәлдә катып калдык. Идият абзый, ниһаять, исәнлеген белдереп, чебен кугандай, иңенә кунган пыж-кәгазь кисәкләрен кагып төшерде дә: +- Ата яздың бит, Баяныч, - диде. Кесәсеннән папирос кабы чыгарып, берне кабызды. Кулы сизелер-сизелмәс кенә калтырый иде. - Пуляң колак яфрагына тиеп үтте бугай, бүрегә дип кормаган идеңме? - дип, киная белән Зөфәргә ымлады. Идият абзый гадәттән тыш сабыр, тыныч холыклы шул. Берәү булса, йөгереп килеп сугып егар, мылтык түтәсе белән берне бирер иде. +- Яңа кәпсүлләр сыный идек, осечка килеп чыкты, бәясен төшерергә туры килә инде, - диде Зөфәр. +Бу вакыйгага ничә дистә еллар үткән инде, ату коралына тотынган саен, шул мизгел искә төшә дә... күңел сискәнеп куя. Секундның күпмедер өлешендә тоткарланып атылган патрон нинди фаҗига ясап куярга мөмкин иде бит. Чынлап та, булмый калдымы соң ул фаҗига, дип мин әлеге мизгелне кабаткабат хәтеремнән әйләндереп, үз-үземне ышандырырга телим. "Ата яздың +Ә инде унберенче классны тәмамлап, эшкә урнашкач, ике винтовка ике кулыма үзеннән-үзе килеп керде. Берсен авылга алып кайтып куйдым, икенчесен конторадагы кечкенә генә кабинетымда шкаф күләгәсенә, почмакка сөяп куйдым. Утлы корал тотуның җаваплылыгы, аны бикле сейфта сакларга кирәклеге хакында да бер кәлимә сүз әйтүче булмады. Мин дә кече калибрлы винтовканы малай чакта ясап мәш килгән "пугач"ларның дәвамы итеп кенә санадым. +Авылдашым Фәрит абый ("Чёрный") район үзәгендә, ДОСААФта эшли иде. Ул миңа 100 кап патрон алырга язу бирде. "Целевые... дигәнен ал, андые кыйммәтрәк, әмма шәп бәрә", - диде. Миңа кыйммәтлесе кирәк тә. Профком хисабына 100 кап патрон алып кайтып, биксез шкаф шүрлегенә тезеп куйдым. +Кече калибрлы винтовканың шул ягы әйбәт: аткан чакта ау мылтыгы сыман чорсыз "тибенми", ә пулясы, барыбер, төзәгән җиргә чыкылдап барып тия. +Африка саванналарында яшәгән булсам, беренче атып аударганым - күпме күзләрне кызыктырган берәр кыргый җәнлек булыр иде. Ә бездә... Ишегалды дөньясында... агач ботакларына утырышып, гөнаһсыз гайбәт сөйләшеп чыркылдашкан чыпчыкларга күз төшә инде... Чирканчык алуым шул булды: бер-ике чыпчыкны чүкеп алдым. Җансыз таш булып, лып итеп җиргә төштеләр. бернинди ләззәт ала алмадым, үкенү генә калды. Нәзберек гәүдәле кошка нигә дип аттым соң әле, җан кыйдым бит, дигән үкенү, еллар үткән саен, кайтакайта хәтерне бимазалап куя. +Тилгән атарга кызыгып, әллә ничә тапкыр талпынып карадым. Кесә тулы патрон, үземнән бер-ике-өч яшькә кечерәк малайлар уртасында, винтовка тотып, саргаскәр кебек барам. Киңәшкә янда Зөфәр генә юк. Аның бездән бер яшькә олы булганлыгы армиягә алынганда гына абайланды. Хәзер ул Германиядән хат язып ята. Миңа чират - быел көзгә генә. Аңынчы кыланып калырга кирәк. +Тилгән - мәһабәт кош, алагаем канатларын җәеп, күккә кадакланган шикелле, бер ноктада эленеп тора. Баскан килеш тә, чалкан ятып та атып карыйм, юк, "керфеген" дә селкетми. Малайлар миңа көч биреп, тилгәнгә йодрык болгый-болгый кычкырышалар. Мин, үчләшеп, һаман атам да атам. Прицел планкасын күчереп, төрле ераклыкка куеп карыйм - барыбер тигерә алмыйм. Тилгән миннән көлә, үчекли шикелле. Инде бу кадәр атуга тишкәләнеп, иләккә әйләнергә тиеш бит югыйсә. Әллә соң ядрәләр үтәли тишеп чыкканны сизми микән бу мәкерле кош?! Малайлардан оят... +Бераздан тилгән "Булмады синнән", дигән кебек, канатларын вәкарь белән генә селкетеп алды да, кинәт бер талпыныш ясап, урман ягына китеп югалды. +Шуннан соң мин, малайлар алдында булдыксызга калуымны оныттырыр өчен, яңа мавыгу уйлап табам. Ташка бер тиенлек бакыр куям. Егерме метрдан кем тигерә ала - менә бу ярыш ичмасам. Чиратка басалар. Бер-ике малайга аттырып карап, бер дә тигезә алмаячакларына ышангач, үзем тотынам. Бер тиенлек бик кечкенә нокта гына булып күренә. Атам. Бакыр тиен әллә кая чәчрәп оча. Җыйнаулашып эзлибез. Шулай бер таба, бер югалта торгач, малайларның ушлырагы тиенне гудрон сагыз белән ташка ябыштырып куя. Патрон көчле шул, пуля тиеп барыбер урыныннан кузгата. +Без авыл башындагы түбәҗирдә мәш киләбез. Аста, аяк очында өйләр, каралты-куралар. Каршыда иген кыры, арырак зират наратлары күренә. Ата торгач, тиен ябыштырылган таш теткәләнеп бетә. +И җүләр чак! Мин бит ядрәнең винтовка көпшәсеннән чыгуын гына тойганмын, төбәлгәнеңә тимичә, бәйсез очкан ядрә кая барып җитә, нәрсәгә +Шул көнне, без атып яткан вакытта, Миргазиян абзый (арка бөкресе тартып торганга, кыска буйлы, зур башлы булып күренә иде ул) асфальт ягыннан авылга төшеп килә икән. Үзалдына ниндидер көйгә сызгыра-сызгыра зиратка җитеп килгәндә... Кинәт... авызына сугылудан тетрәп, артка чүгеп китә яза. Учы белән авызын каплап, тирә-юненә карый. Беркем юк. Күк йөзендә тургай гына, ярсып, атына-атына сайравын белә. Учында сынган теш, ямьшек металл кисәген күргәч, ул, бөтенләй зиһенен җуеп, хафага кала. Кичен капка төбендәге утыргычка җыелган күрше-тирәләргә хәлне сөйләп бирә: +- Зират янында бит... Дога-мазар укыган юк күптән. Әллә, мәйтәм, шайтан үзе чыгып бәрде микән?.. - дип, ул кесәсеннән кулъяулыкка төрелгән сынык теш һәм металл кисәген чыгара. +- Каяле, каяле, - дип, Әнвәр абзый кулъяулыкны учына ала. Яшьлегендә каядыр йоклап китеп, кобурасыннан пистолетын урлаткан өчен милициядән куылса да, авыл халкы өчен ул барыбер дөреслекне эзләүче булып калды. - Ядрә бит бу! Мелкашканыкы. Тәк-тәк-тәк... Син зират турында идең, әйеме? Вакыт күпме иде, төш туры түгелме? Түбән очта, ком ала торган түбәҗирдә, нәкъ төш чорында үз күзләрем белән күреп киттем: Баян абзыйның улы, малай-шалайлар өере белән, мелкашкадан атып ята иде. Димәк... рикошет ясап, адашкан пуля синең ачык авызыңа килеп кергән дә, алгы тешеңне сындырып, тел өстенә төшкән, шулаймы?! +- Шулайдыр инде, син әйткәч, - ди Миргазиян абзый, сынык теш ачыклыгыннан "ш" авазын сызгыртып. +- Моны болай гына калдырырга ярамый! +- Көпә-көндез тешеңне сындырсыннар да... +- Ие шул, ие, - диешә утырдашлар. +- Туктагыз әле, мин үзем белермен нишләргә икәнен! - дип, үзсүзле Миргазиян абзый боларны кырт кисә. +Икенче көнне ул мине кичен клубка чыкканда эләктереп алды. Бөкресе белән койманы терәп утырган җиреннән тезбашларын чыртлатып калыкты, кичке сафлыкны үзгәртеп, авызыннан ачыбал исе аңкытып алды. Шакмаклы ияк белән тәмамланган калын кашлы чыраена усаллык төсмере чыгарды. Кыска буйлыларга хас гадәт буенча, башны артка ташлабрак, өстән аска карап сөйләшергә әзерләнде. Мин, әлбәттә, сүзнең ни турыда барасын сизенә идем, авылда бу хәбәр, капкадан капкага кереп тормыйча, таралып өлгергән иде: "...мылтыктан атып, Миргазиянның теш казнасын җимерткән икән... Ияген бөтенләй умыртып чыгарган, ди", тагын әллә ниләр. Шөкер, Миргазиян абзый тыштан караганда сау күренә. Менә ул кесәсеннән кулъяулык чыгарып учында җәйде: +- Бусы - минем теш. Бусы - син аткан пуля. Моның өчен сине судка явит итәргә була, шулай бит! Тик... Миргазиян абыең самодур түгел, аңлый белә. Бу бит, апаем, тайпылган пуля, шулай бит. Сарык көтүеннән сарык качып китсә, көтүчене гаепләгән булалар. Ә бит сарык үзе гаепле ләбаса. Кичә кызып та алган идем, күргәч, бер тондырам инде моңа дип. Минем йодрык хакында ишеткәнең бардыр? Кыссам, трактор белән дә тарттырып ачтыра алмыйсың. Тимер дә тимер, минем йодрык та тимер! Ходай бер яктан бирмәсә, икенче яктан бирә ул... Атаң яхшы кеше синең, атаң әйбәт... Мин болай итәргә булдым, энекәш! Бөгелмәгә барып, үзебезнең авылдаш Сәгыйдулла абзыйдан яңа теш куйдыртам да кайтам. Алтыннан. Ә хакын син түлисең, булдымы? +Миргазиян абзый саргаеп беткән, чатнаган тырнаклы бармаклары арасына кыстырып тәмәке кабызды, мул төтен бөркеп, ләззәтле өргәннән соң, күкрәк турын гыжылдатып көләргә тотынды: +- Нинди алтын теш ди ул, прастуй сүзле авызга! Шаяртам гына. Ә мужет син укып чыгып зур кеше, министр булырсың, ә?! Шуңа күрә бу пуляңны саклыйм әле сандык төбендә... +Икенче вакыт болай булды: бәрәңге бакчасына чыга торган бәләкәй капка башына шешә яткырып куйдык та... балдак кебек кенә авызына атып, шешәнең төбен кем коеп төшерә ала - китте ярыш. Атабыз, атабыз. Авызын бөреп кенә ачкан шешәгә тидерү җиңелдән түгел икән. Кызышып, мәш киләбез. Һәркемнең беренче буласы килә. +Бервакыт шау-кычкырып, олы капкадан, җилпенеп, Рудир килеп керде. Тыны-көне беткән, күзе акайган. +- Атып үтерәсез бит, юньсезләр, туктагыз! +Рудир (1941 елгы, аңа Франклин Делане Рузвельт хөрмәтенә шундый исем кушканнар. Таныклыгында Рузвельттыр инде ул, әмма халык йөгертеп кенә Рудир дип әйтә) әнисе Майсараттәйнең керләрен күтәрешеп, инеш буена төшкән булган. Кинәт өянкеләр кәүсәсенә шарт та шорт пулялар килеп тия башлаган. +- Әни, ят, бетерәләр! - дип кычкырган да Рудир, каян атканнарын чамалап, яр астыннан мүкәли-мүкәли тыкрыкка чыгып, монда таба йөгергән. +- Башыгыз бармы сезнең, ә! Аргы ярда көтү йөри, болында оя-оя казлар, тау ягында атлар... Себер китәсез бит! - дип ул кычкырынды-кычкырынды да киредән инеш буена йөгерде. +- Әнигә пуля тигән булса, бетерәм барыгызны да! - дигән янаулы тавышы гына капкага кысылып калды. Майсараттәйгә ул-бу булмаганын белер өчен аның артыннан малайларны йөгертәм. +Атуның тәме китте. Коткарыгыз, дигән шикелле аргы яктагы тау-үзәннәрне күкрәге белән каплаган тоташ өянкеләр гаскәренә карыйм... +Апрель башында Бөгелмә шәһәренә, трест беренчелегенә ату ярышына чакыру килде. Кыш буе әзерләнгән идек. Төзелеп кенә килгән автоколонна гаражлары корпусында кыш буе күнегүләр алып бардык. Командада биш кеше - төзү институтын бетергән инженерлар, мастерлар. Яшькә миннән зурлар. +Постройком председателе Ибат ага Әхмәтбаев "командаңны ресторанда сыйларсың", дип 75 сум акча бирдерде. Шулай итеп, миндә - винтовка, миндә - патроннар, миндә - акча. +Сынатмадык. Ничә районнан килгән командалар арасында трест буенча беренче урынны яуладык. Грамота алдык. Кәеф шәп. Ресторанга кергәч кенә күңел бөтенлеге бозылды. Ашау-эчүне мулдан алдырдылар. (Минем беренче мәртәбә ресторанга керүем.) Хәзер инде мине дә хәмер эчәргә кыстаячаклар - иң курыкканым шул иде. +Миңа болай да әйбәт бит югыйсә, нигә кирәк бу ачы су... Ахырда томат согына яртылаш аракы кушып, болай сизелми дә ул, дип кыстый торгач, ничек тә сынатмаска бит инде, эчә башладым, тамактан үтми генә бит, кире килә, күздән яшь чыгара-чыгара үз-үземне көчләп, тәки эчеп бетергән булдым шайтан суын. +Автобуска утырганда, винтовканың затворын алдырып, кесәгә тыктырдылар. Миңа ни әйтсәләр дә барыбер иде, рәхәт тә шикелле, ниндидер кызышу, тән җиңеллеге, акылның тәннән ыргылып, әллә кая сикерәсе килүен тоям. +Азнакайга җитәргә сигез чакрым кала үземнең авыл - Балтач тукталышында +Барам кыр юлы буйлап. Кояш. Яз исе. Кардан арчыла барган җирләр - ала-кола. Тирә-якта ник бер җан иясе күренсен. Күңел мәтәлчек ата, әллә нишлисе килә. Винтовканы кулга алдым, патронны оясына кертеп, затворны урнаштырдым да, нинди карамчык күренә - юл буйлап әле уңга, әле сулга атып кайтам. Телеграф баганаларын "чүким". "Мин ярышта беренче урынны алдым бүген, белегез, күрегез!" Атам да атам. +Зират турына җиткәч, винтовканы иңгә астым. Хөснетдин бабайлар тыкрыгына төшеп борылуга - мәчет ишегалды. Анда иң беренче булып җир ачыла; үлән баш төртә башлый. Карасам, егермеләп адәм бура күтәреп яталар. Өмә икән бит монда. Болай күренү оят бит, эчкәнемне сизмәсеннәр өчен, мин бөтен тән күзәнәгемне, акылымны бер йодрыкка йомарладым. Яннарына килеп тукталдым гына, борынгы ырыс капкасыннан түшен киереп чыгып, "Иж" мотоциклын кабыза торган, гадәтенчә, бер-бер төртмә, мыскыллы сүз ычкындырмыйча түзә алмый торган "Алтынчы Шакир" - Миргазиян абый бу юлы да өрмичә калалмады: +- Нәрсә, ата белмәгән башың белән мылтык күтәреп йөргән буласың монда! +Ир-атларга көләргә генә булсын, Шакировны хуплап, авызларын көлү тарафына чалшайтып алдылар. +Кирәк бит, нәкъ шул мәлдә, кара ефәк җәймә булып, каргалар көтүе очып килгәнен күреп алдым да, корулы мылтыкны тиз генә иңнән алып, каргалар дуенына атып та җибәрдем. Йа Хода! Өмә мәйданының нәкъ уртасына канатларын каера-каера шап итеп карга килеп төшмәсенме! Бөтенесе дә тыптын калдылар. Шакиров, көнләшүдән агарып чыкты. Ул арада Шадра Салих абзый каударланып килеп, карганы канат очыннан күтәреп алды. Икенче канаты да кайтарылып төшкәч, карга дигән кош галәмәт зур, дәһшәтле күренә икән. Берәрсе кулдан тартып алмагае дигәндәй, Салих абзый кош гәүдәсен ике куллап күтәреп, үз ихатасына таба китте. Мин дә винтовканы иңгә асып, үзебезнең очка таба кузгалдым. Арттан ишетелеп калган ниндидер мактау ымлыкларына игътибар итәм димени, мин - болай да бәхетле. Гомердә бер була торган хәл. Япа-ялгызым калгач, бу мизгелнең һәр җепселен әкрен генә сүтә-сүтә, күңелдән кабат-кабат кичереп, ләззәтен суза-суза күпме тапкырлар искә төшереп хозурланырмын әле мин. Сирәк була торган хәл бит: шулкадәр тәвәккәллек белән винтовканы иңнән каерып алып, кошлар көтүенә каратып атып җибәр әле, төзәдеңме син аны, төзәмәдеңме - кемнең анда ни эше бар, кем асылына төшеп исбатлый ала?! Кимсетеп әйтелгән сүздән ярсыган яшь күңелнең үз-үзен раславы түгелме бу! Мылтык тотып караган кеше чамалый булыр... Ничә күз карап торганда... күкрәгенә ядрә алган кош мәйдан уртасына, саллы ирләрнең аяк очына, канатларын җәеп, шапылдап килеп төшсен әле! Мондый да мактанырлык мач килү очрагы - гомердә сирәк буладыр... +Һавалы бер горурлык белән кайтсам да, винтовкамны өйалдындагы почмакка сөяп кергәч, шымып калдым. Әти-әнигә кайда, нишләп йөргәнемне эчкерсез ачылып китеп сөйләү гадәтем юк. Әмма, бүгенге тәэсирләрне тыеп буламыни. Киерелгән җан канатларын күкрәк читлегенә сыйдырырлык түгел. Җитмәсә, хәмер тәэсире дә чыгып бетмәгән. Күңелдә әллә нинди рәшә тирбәлеше... +Бераздан җизнәй килеп керде. Ул да мәчет ишегалдында өмәчеләр арасында булган икән. (Мин анда кызулык белән кемнәр барын анык кына искәрмәдем дә.) +- Шәп килеп чыкты, - диде ул, бик юмартланып китеп, артык мактап ташламыйм тагын, дигән шикелле, сүзне икенчегә бормакчы иде, мин очынып, +- Әйдә, тагын берәр карганы атып төшерәбез! +Җизнәй дә калкынды. Бәрәңге бакчасына чыктык. Кара туфраклы җир парланып ята шикелле. Сарай-ихата кырыйларында ярмаланып, каралып яткан көпшәк кар өстеннән күрше Рәшидәттәйләрнең киртәсенә чаклы бардык. Мин, тезләнеп, винтовканы кордым. Тирә-якта яз шаукымы кергән кошларның дәртле чыркылдашуы ишетелә. +Әнә, бер сыгылып, бер чөелеп, тегермән яклап очып килгән карга көтүе күренде. Тезләнеп, винтовка көпшәсен киртәгә яткырып куйдым. Шундый тиз очалар икән, очыш тизлегенә ярашып, төзәргә тырышып винтовканы күтәрә барам, күтәрә барам, инде якынаеп, кошлар көтүе баш турысына килеп җитте, инде курокка кулны тигезгәндә... кинәт артка авып киттем дә, шартлау тавышы яңгырады, ул арада чылтырап нидер коелган тавыш ишетелде. Баксаң, уң як күршебез Нургали абзыйның сарай кыегындагы кечкенә тәрәзәне, пуля тиеп, коеп төшергән икән. +Шул елны, яз фасылы кыюланып, тулы хокук яулап, яшеллеккә төренеп барганда, тилгән ату уе белән җизнәйнең мотоциклында табигатькә чыгып киттек. Иңдә винтовка, кесәдә өч кап патрон. Капны ачып кара - нинди матурлык: патроннар тыгыз тезелешеп, алтын-көмеш сыман ялтырап, атылырга кыҗрап утыралар. +Үзән-тугайларны иңләдек, тауларга мендек - әмма бер тилгәнне дә күрергә насыйп булмады ул көнне. +- Тилгәннәрнең дә бала чыгару вакытыдыр, - диде җизнәй. +Аптырагач, урман буена тукталып, гадәттәгечә, ташка тиен акча куеп ата торгач, ике кап патронны исраф иткәнбез. +Шунда минем биектә, имән ботагындагы ояга күзем төште. Оя буш түгел, эчендә ниндидер кош утыра, башы, муены гына күренә. Ихтимал, ана коштыр, кайнар түше белән җылытып, күкәйләре өстендә утырадыр. Мин аңа озак карап тордым: ничек ул шулай, тын да алмаган шикелле оеп, гел бер рәвешле утыра ала икән? +Шуннан соң винтовканы алдым да, кошка ату гөнаһы уемда да юк, әлбәттә, болай, сынап карау өчен генә... Кошның баш янәшәсендәге кәүсәгә бер атам, ике атам, өч... Пулялар агачка шартлап барып тия, урман мылтык тавышын тагын да ярсытыбрак кабатлый, ә кош селкенми дә... Никадәр сабырлык, нәсел дәвамы - чыгачак балалары хакына курку белмәс нинди түземлек! Үлсә үләр, әмма үз җанын саклап очып китмәс, йомыркаларын суытырга әнкә кошның хакы юк. Бу кодрәт аңа табигать тарафыннан салынган. Мин моны күреп тетрәндем, кичер, кошкай-кошкынам, мин бит синең тугры-ныклыгыңны сынап карадым гына... Моннан соң мин, төз ату буенча теләсә кем белән ярыша алсам да, бүтән беркайчан да, бер кош-кортка да, бер киек-җәнлеккә дә утлы корал төбәмәм, җан кыймам, гомерен өзмәм, иншалла... +Ә теге чакта мин аткан карга гәүдәсен Салих абзый үзенең бәрәңге бакчасы башына озын колгага элеп куйган. Армия хезмәтеннән бер елдан соң Пермьнән ялга кайтканда да кара карачкы колга башында "исән" иде әле. Тагын бер елдан соң, Белоруссиядән кунакка кайттым, тора бит урынында - шул ук колга, шул ук карачкы, җилдә җиңел тибрәлүеннән үк сизелеп тора: тәмам кибеп беткән инде, шәүләгә генә калган минем яшьлек корбаны. +Солдат тормышы белән бөтенләйгә хушлашып, ике ел ярымнан соң кайтсам... Карачкы да юк, колга да юк урынында, Салих абзый үзе дә "теге" +Кулга алып ата торган утлы коралларның нинди генә төре юк бу дөнья йөзендә. Кайберләрен миңа да тотып карарга, "тибенүен" тоярга туры килде үз гомеремдә. Бик үк ошап бетмәгәннәре - ТТ (Тульский. Токарева) һәм ПМ (пистолет Макарова) пистолетлары булды. Җиңел дисәң дә, авыр үзләре. Озаграк төзәп торсаң, сузылган кулың дерелди башлый. Пистолет атылу мизгелендә, кулга нык бәреп, өскә чөелә. Сыеграк кул аны тотып кала алмыйча, каушаудан, артында торган иптәшенә икенче пуляны атып җибәрергә дә мөмкин. Пистолетны мишень биеклегенә өстән аска төшергәндә төзәп өлгерергә кирәк. Киресенчә, астан өскә күтәргәндә - барып чыкмый. Чынбарлыкта пистолет (наган, маузерның дәвамчысы буларак) якын арадан, кеше силуэтына җәһәт кенә төзәп, җәһәт кенә атар өчен яратылган. +Пулясы - юантык, тупыйк башлы. Килеп тиюгә, кешенең бөтен тәнен тетрәтеп, тораташ калдыра. Автомат, карабин пулясы очлы башлы була, мондый пуля тигәндә, кеше заты кинәт параличланмый, йөгергән чагы булса, тагын бер-ике адым атлап өлгерә әле. +Пистолет - кесәгә сыймалы кызыктыргыч корал. Әмма мин аны ярата алмадым... +Автомат - башка... +Ижауда үзешчән оста Калашников тарафыннан эшләнеп, елдан-ел камилләштерелә барган (бүгенге көндә дә) совет автоматы, үрчиүрчи, бөтен планетага таралган. Бик күп телләрдә аның уртак исеме - "Калаш". Чатнап ярылырлык туң салкында да, эреп агарлык эсседә дә, ком чүлендә дә, карлы-бозлы яңгырда да - нинди генә шартларга тарымасын, Калаш чыгымламый, хуҗасын кыен хәлгә куймый, карусыз атуын белә. Бу автомат - иң ышанычлы, тугры корал. Менә шуңа күрә дә ул мәртәбәле байларның да, саргаскәрләрнең дә коллекциясендә иң күренекле урында тора. Ил башлыкларыннан Сәддәм Хөсәеннең дә түтәсен алтын пластиналар белән каймалап бизәлгән автоматы булган... Кайбер илләрнең туграсында калаш сурәте ясалган, Мисырда аңа һәйкәл куелган икән - димәк, бу юкка түгел. Автомат сурәтен келәмгә чигәргә яраткан, гел сугыш сөреме сулап яшәргә күнеккән Әфганстанда ир бала Калаш кочаклап туа, Калаш кочаклап яши, Калаш кочаклап үлә... Һәм мондый илләр арта тора... +Хикмәт нәрсәдә? +Миллионлаган ир-егетләрнең ихтыярын алып, ничек болай дөнья йөзенә сөмсезләнеп таралган соң бу хикмәти корал? Күзне кызыктырырлык әллә нинди бизәкләре дә юк, рәвеше дә гади генә кебек югыйсә. Акылны җиңә торган нинди әфсене бар моның? Иблис тыны белән яратылганмы әллә? +Үзең атып карагач кына, моңа төшенә язасың. +Университетны тәмамлаганда, хәрби кафедра тарафыннан лейтенант дәрәҗәсе бирер алдыннан, Казан читендәге полигонда Калаштан күп тапкырлар атып карарга туры килде миңа. Йөз-ике йөз метр ераклыкта хәрәкәт иткән мишеньнәргә яктырткыч пуля яудырган мизгелне һич тә онытасым юк. Искиткеч күренеш. Исерткеч манзара. Яктылык сызыгының бер очы автомат көпшәсеннән савылып чыга, икенче очы мишеньгә барып керә. Гүя син яшен камчысын селтәп торучы кодрәт иясе! Кан тибешенә тәңгәл итеп, әз генә кыймшат кулыңны - ут сызыгы йә уңга, йә сулга тайпыла. Кылыч йөзе кебек үткен ут зәһәрлеге юлындагы бөтен нәрсәне - хәтта һаваны, уеңны рәхимсез кыеп төшерә. Моңа кадәр мин бу могҗизаны нишләп белмәдем икән?! +Берәмләп аткан чакта автомат кулга бәрә, ә инде тоташтан атуга күчсәң... Калаш йомшак кына дерелдәп, аккорд алып, бер көйгә җырлый башлый, бу көй рәхәт эретеп, бөтен тән күзәнәкләренә тарала. Эчтә җан тибрәнә, җан бии; бөтен барлыгың белән онытылып, оргазм алуга тиң хисси ләззәтне вөҗүдеңә сыйдыра алмыйча, шашып кычкырасы килә... Бу - акылга буйсынмый торган куркыныч илһамлы халәт! +Син - бу мизгелдә кичәгеңне, бүгенгеңне, киләчәгеңне онытып, шушы дуамал утлы корал сихеренә биреләсең; ул синнән өстен. Син аны буйсындырам дип, үзең аңа буйсынасың. Бу мизгелдә вакыт илаһына буйсынмыйча кыргый дәрт уяна; уяна гына түгел - тамырдан актарылып чыга; актарылып кына калмый, талымсыз котыртылып, эчтә тыеп торган аяусызлык сүрүләрен умырып төшерә. Каршыңдагы ясалма мишеньнәр мескен кала. Алар - җансыз. Алар - кызыксыз. Адарынган күңелеңтеремишень сорый башлый... +Калаш җене кыргый теләгеңә тырнакларын батыра. +Яшь йөрәк сугыш театрында каһарман булырга тели... +Бер атып караган яшь-җилкенчәк Калаш тылсымыннан гипнозланып, тәкатьсез кала. Чөнки Калашның үзенә бертөрле тарту көче, хәтәр магиясе бар. Мең еллар буена камилләшә барган үтерү коралы - ук-җәя, сөңге, чукмар, утлы мылтыклар биреп бетерә алмаган мөмкинлекләрне ХХ гасырда Калаш автоматы, соң дәрәҗәгә җиткереп, үзенә туплаган. Аяусыз үлем уенына кергән яшь кешенең ул куенына керә, аркадашына, яклаучысына, таянычына әверелеп китә. Менә ни өчен Калаш автоматы тәненә береккән башкисәр егетләр бөтен планетаны бер итеп йөриләр, акылын җуеп утка керәләр; кеше җанын аулау, асу-кисү, кыру, юк итү аларның гадәти кәсебенә әйләнеп бара. +Юк, мин Калаш автоматына мәдхия җырламадым. Ходай сакласын. Мин бу коралның йогышлы асылын аңларга юаш кына талпынып карадым. Минем сурәтләү алымына шикләнеп, сагаеп караучылар булыр. Кем әйтмешли: "Бу мәсәлнең морале: үзең атып карале!" +Без дә яшьлектә Че Гевара кебекләр белән мавыгып, каядыр чит илләргә чыгып китеп, сугыш-революция гарасатына кушылып китәргә хыялландык. Әмма узган гасырның 60 нчы елларында дөньяның әле вөҗданлылык җөйләре сүтелеп бетмәгән иде. Бүгенге кебек, явызлыкның авызлыгы салдырылмаган, ялганның ялы киселмәгән иде. Бу заман башка... Шагыйрь әйтмешли, ахырзаман исе килә хәтта кызыл алмадан... +Күпме яшьләр теләсә нинди дингә табынып (янәсе), теләсә нинди идеяне яклап (янәсе), теләсә нинди илгә сугыш театрына гастрольгә чыгалар. Идеяләр - ялган исерткеч кенә. Аяусызлык асылында - гаҗәеп дәрәҗәдә мөкәммәл яратылган үтерү коралы - Калаш автоматының миллионнарны табындыра белү җене ята. +Данил +Салихов +ЧУКРАК +РОМАН +Мифтах, сулы чиләген көч-хәл белән өстерәп тау астыннан күтәрелде дә, чиләгендәге суын чайпалдыра-чайпалдыра, ярты суын чалбар балагына түгәтүгә, идарә баскычын юып ятучы әнисе Гөлйөзем янына килеп басты. Беләге белән тирләгән маңгаен сөртеп алганнан соң: "Булдырдыммы?! Тау астындагы иң ерак чишмәдән үзеңә су алып кайтып бирдемме!" - дип, биленә таянды. Мактау сүзе өмет итеп, әнисенә карады. +Капкадан Батырҗан килеп керде. Капкага арты белән иелеп идарә баскычын юган Гөлйөземнең арт санын күреп тынсыз калды. Бераз гына капка баганасына сөялеп өнсез торганнан соң, түзмәде, сак кына килеп, Гөлйөземне кочаклап алды. Гөлйөзем куркып катып калды. Борылыргамы, әллә борылмаскамы... Ул көткән кешеме? Ходайдан үтенеп сораулары әллә тормышка аштымы? Әллә чыннан да ул көткән кеше исәнме? Капкадан атлап керде дә Гөлйөземне куенына алдымы?! Әллә сабыен аталы, бәхетле итмәк булдымы?.. Каршысында басып торган улына күзе төште. Мифтахның күзләрендә, карашында нәфрәт тоеп, кинәт артына борылды. Каршында берән-сәрән исән калган, саргаеп беткән тешләрен ыржайтып, нурсыз йөз елмая иде. Гөлйөзем кулындагы пычрак сулы мунчаласы белән Батырҗанның йөзенә китереп сукты. +- Нишлисең, җирбит! Хайван! +- Гафу ит, Гөлйөзем. Үз-үземне белештермичә, онытылып кителде. Зинһар, гафу ит. Яратуыма чыдый алмый ялгыштым. +- Ә син нәрсә катып калдың?! +Мифтах алып кайткан суны Батырҗанның өстенә каплады да чиләкне улына ыргытты. +- Мә! Су алып мен! - Батырҗанга борылып: - ә син, кайтып, анаң Сафура түтәйне кочакла! - дип кычкырды. +Батырҗан йөзенә килеп бәрелгән суга тончыгып, тын алалмыйча, көчкәкөчкә сулыш алып: +- Мыскыл итмә инде, Гөлйөзем, - диде. +- Башка миңа кулыңны сузасы булма. Атамны үтердегез! Үземә пычрак аттыгыз! Аларны сөрдегез! Миннән тагын ни кирәк?! Тимәгез миңа! Зинһар, тимәгез! - дип ыңгырашты Гөлйөзем. +- Минем бер гаебем дә юк. Арслан, барысын да Арслан оештырды. Синең өчен генә яшим бит мин, Гөлйөзем. +- Кичә төнлә син идеңме ул безнең тәрәзә төбендә? +- Юк, Гөлйөзем, валлаһи, мин түгел идем. +- Алдашма! +- Анам белән ант итәм, мин түгел идем. Гөлйөзем, бул минеке?! +- Беркайчан да! +- Аны көтәсең?! +- Көтәм! +- Кайтмый ул. Анда киткәннәрнең берсенең дә кайтканы юк. +- Ул кайта! +- Теге дөньядан әлегә берәүнең дә кайтканы юк. Минеке бул! Минем дә бәхетле булырга хакым бардыр, - дип ялварды Батырҗан. +- Мин үз бәхетемне көтәм. - Ярымачык капкадан сөмсере коелган улының карашын тоеп, - мин баламның атасын көтәм. Мин улымның атасын көтәм, - диде Гөлйөзем. +- Кайтмый ул! Исән булса да кайтмый. Бу җир аны үзенеке итә алмый. Югалганына инде ничәмә-ничә еллар! Атасының бәхиллеген алалмаган кеше гомерендә дә рәхәт күрми! Гөлйөзем, малаеңны аякка бастырасы, егет итәсе бар. Синең дә тормышың күз алдында. Ал да гөл генә түгел, мин дә сиңа сүз әйтергә, сүз катарга оялып, картаеп барам. Әнкәй дә урын өстенә менде... - Батырҗан ничек тә Гөлйөземне күндерергә азаплана иде. +- Мин барыбер синеке булмаячакмын. +Ачык капкадан Арслан күренде. +- Нәрсә турында гәпләшәләр болар, пар күгәрченнәр?! +- Юк, менә идән юып бетергәнен көтә идем. Таптап керәсем килмәде. +- Ә син кереп торма! Пычак калганмыни сиңа ул кәнсәләрдә?! Әнә бар, хәзер үк җәйләүгә - "Марҗа чокыры"на чап! Теге дуңгыз Галимҗанның маллары таралган, ди. Үзен чыбыркы белән сыйлап кайт. Җелегенә төш. Бер генә сыерына берәр нәрсә булса да, икегезне дә Себергә сөрәм! +Болай да Арсланның вакытсыз кергәненә ачуы чыккан Батырҗан, бар ачуын Галимҗаннан алу теләге белән: +- Хәзер. Ну, селәгәйнең кирәген бирәм! - диде. +Һәм абына-сөртенә, кая басканын белештермичә, капкага ташланды. +Батырҗан теге чакта Сталин портретын әйләндереп куюы белән төзәтеп булмаслык ялгышлык ясавын, үзен-үзе Арслан җәтмәсенә мәңгелеккә илтеп тыкканын аңлаганга күрә, Арсланның һәр сүзен, һәр җөмләсен закон итеп кабул итә, аның күләгәсеннән дә куркып яши иде. +Арслан Мифтахны култык астыннан эләктереп алды да югарыга күтәрде. +- Егет урыны биредә түгел. Егет урыны - ат өстендә! Әйдә, мин сине атка атландырам, - дип урамга алып чыгып китте. - Бар! Тузан туздырып, малайшалайларны көнләштереп, бер урам әйлән, - дип, атка атландырды да атының арт санына уч төбе белән сукты. - Әйдә, малкай! Бу селәгәйне урам әйләндер! Күзле бүкән кебек карап тормасын, - дип, борын астыннан мыгырданды. +Бу минутларда малайга анасы да, сулы чиләк тә кирәкми, аның җилкәләрендә +Арслан ишегалдына керде. Капканы япты да шудырмасын тартты. Гөлйөзем янына килде. Бөтереп алып куенына тыкты, үбәргә үрелде. +- Сагындым үзеңне, асылым! +Гөлйөзем, җен ачуы белән, бар көченә аны этеп җибәрде. +- Яныма киләсе булма! Каберем якын булмасын! +- Нәрсә булды сиңа? Ник кәҗәләнәсең? +- Син, барысына да син гаепле! +- Аңламыйм. +- Син миннән теге вакытта уйнашчы ясадың! +- Көнләштем! Ни өчен әле мин сине аңа бирергә тиеш идем?! Ул - мулла баласы, мин батрак баласы булгангамы? Син минем өчен туган. Минем өчен яшәргә тиешсең дә! Син - минеке! Аңладыңмы, минеке! +- Син - минем атамны үтерүче! +- Ялгышма! Синең атаңның башына чабата киндерәсе җитте. Нуриәхмәт ярдәм итте. Мин гомерем буе, сабый чактан алып, алардан көнләштем. Алар абыйлы-энеле авыз тутырып икмәк ашаганда, мин алабута ашадым. Алар ефәкне кигәндә, мин киндер киеп үстем. Алар абыйлы-энеле синең арттан йөргәндә, мин, читән ярыгыннан карап, гарьлегемнән үксеп-үксеп елый идем. Ниһаять, минем көн килде. Үчен алдым. Әйткән сүземдә тордым! +Гөлйөземне беләгеннән эләктереп, йолкып алып күкрәгенә кысты. Гөлйөзем бар көченә чәбәләнде: +- Кагыласы булма! Кычкырам! +- Теләгең! Ачтан үләсең килсә, кычкыр! Тик уйла! Уйла... Мотавалларга тешем үткәнне, сине генә чәйнәп төкерермен. +- Нигә газаплыйсың син мине? Минем ни гаебем бар... +- Синең беренче гаебең шул: тирә-якта сиңа җиткән чибәр юк. Икенче гаебең, чабатачы Мостафа кызы гына булсаң да, аларны хуп күрдең. Бай тормышка килен булып төшмәкче идеңме?! Уйла! Син халык дошманыннан тапкан малай үстерәсең. +Кочаклап үпте. Гөлйөзем, көч-хәл белән аннан аерылып, кеше-фәлән карап тормагае, дип, капка артынарак китеп, сыдырылып менгән итәген төшерде, чәчләрен рәтләде, шуып төшкән яулыгын төзәтеп бәйләде. +- Җитәр инде. Кеше-фәлән килеп керсә. +- Күрсеннәр! Кемнән куркыйм? Берәүдән дә курыкмыйм. Алар миннән куркырга тиеш! Үзем - мулла, үзем - староста, үзем - рәис! Кич кунарга киләм, көт! - Арслан, гайрәтләнеп, арлы-бирле йөренде. +- Юк, кирәкми! Килмә! Малайдан уңайсыз. +- Беренче тапкыр түгел. Өйрәнеп килә. Син нәрсә, бүген гел кирегә сукалыйсың? Бу сүзләрне әллә сиңа теге надан бригадир аламасы өйрәтеп чыгып киттеме? Белеп тор һәм аң бул! Синең тормышыңның иң усал дошманы - ул! Ул Нуриәхмәтне тегендә озатты. Мин түгел, мин чиста! Ул пычак кадады. Мин түгел! Аң бул! Әгәр мин әйткәнне әйтсәң, нәрсә буласын яхшы беләсең! Син - халык дошманының хатыны! Ә хәзер бар, кайт! Абзар артыңа, кычыткан арасына он ташлап калдырдым, кара аны, күреп калмасыннар. Кичкә таба аш пешер! Мәе - миннән. +- Арслан, малай үсеп җитте бит, оят... +- Беләсең ич инде. Ул селәгәйгә ат биреп, атка атландырып урам әйләндерсәң, дөньясын оныта. Әйткәнне эшлә! Әйтергә онытып торам. "Кызыл байрак" колхозының мәктәп директоры югалган иде бит. Кичә төнлә шуның +- Безнең нинди гаебебез бар соң? +- Районда сүз гел шул турыда. Халык дошманнарының хатыннарын, балачагаларын гына түгел, нәсел-ыруларына кадәр җыярга, дигән карар бар, - дип масайды Арслан, корсагын киереп. +- Дөньясы да чәнчелеп кенә китми! Авылдашлар булып авылдашлар да үземне әйләнеп узалар... - дип еламсырады Гөлйөзем. +- Мин әйләнеп узмыйм бит. Мин барында курыкма! Ялгызың бик кунарга тырышма! Мин яныңда булганда, сиңа чебен дә тия алмас. +- Хатының, балаларың алдында оят. Рәшидәңнең нинди гаебе бар? +- Рәшидәнең кабер кадәрле авызы, шул авызын тутырып ашарга икмәге, җылы өе, йомшак урын-җире, итәк тулы мин ясаган балалары бар. Тик ятсын! Рәхәтенә чыдый алмаса, түремә сине алып кайтып утыртырмын! Вәт шул. Бар, әйткәнне үтә! - Гөлйөземнең арт санына сугып алганнан соң, тиле кеше кебек көлә-көлә, капкага атлады. +* * * +Арслан үзе теләгән, кызыгып йөргән кешесенә - Гөлйөземгә өйләнә алмады. Районда, тирә-як авылларда иң данлыклы кешеләрнең берсе - райком секретаре белән бер табактан ашый торган күрше Наратбаш авылы Маркс колхозы рәисе - Мәмлиев гаиләсендәге балаларның иң өлкәне - кияве үлеп бер баласы белән тол калган кызы белән шаярып, корсак ясап, үзеннән җиде яшькә олы Рәшидәгә өйләнергә мәҗбүр булды. +Мәмлиевнең бер малае шәһәрдә - обком тирәсендә, икенчесе - райкомда, бүген, иртәгә Куйбышевка партия мәктәбенә укырга китәргә йөри, өченчесе авыл хуҗалыгы институтында агроном булырга әзерләнә иде. +Кызы Рәшидә генә, нәселдә булмаганча, кеше куркырлык ямьсез, кушаматы да "Каберавыз" иде. Аяк - кырык дүртенче размер. Өстәвенә кәкре. Куллар - көрәк. Тешләре чабатадай олы авызына сыялмыйча тырпаеп тора. Җитмәсә, озын гәүдәсен кечерәйтер өчен, бөкрәеп йөри. Шулай булса да, Арсланның артка чигәр юлы юк. Рәшидәнең тылы аны куркыта иде. +Иярә килгән бала, атасы Фәтхуллага охшап, бик акыллы, чамадан тыш сабыр, исеме дә - Өмет. Исемне аңа атасы алдагы гомерен, картайган көнен уйлап, таянычым, булышчым, нәсел дәвамчым булыр, дип куйдырган иде. Гомере генә кыска булды. Рәшидәгә өйләнеп өч ел да тормады, кичтән колхозның печәнлегендә билдән кар ярып, кар астыннан печән каерып кайтты да, иртәнгә Өмете белән Рәшидәсен калдырып, мәңгелеккә китеп барды. +Рәшидә Арсланнан тагын дүрт ир бала тапса да, шул биш баласы арасында иң өметлесе, иң акыллысы - иярә килгән баласы - Өмете булды. +Арсланның анасы Мәликә дә, үз каны, үз малаеның баласы булмаса да, башка оныкларына караганда Өметне яратарак төште. Башкалар белән өстәл артына утырырга да ярамаган сабыйны үзе белән кар көрәргә, мал асты чистартырга, печән кертергә ияртеп йөрде. Арслан күрмәсен дип, печән астына яшереп куйган стаканга кәҗәсен савып, кесәсеннән сынык икмәген чыгарып, сабыйны ашата иде. Кәҗәләре ташланган вакытта, бәрәнле сарык сөтеннән авыз иттерде, кетәклектән берәр йомырка арттырды. +Арсланның дөньяда иң яратмаган беренче кешесе Рәшидә булса, икенчесе +Арслан идарә капкасыннан чыгып барганда, чак кына маңгайга маңгай Шәмсия әби белән бәрелешмәде. +- Син икәнсең әле, җен корткасы! +- Үзебез дип торабыз, - дип, үз-үзенә генә ишетелерлек итеп, борын астыннан мыгырданды да, Арслан киткән якка карап: - Сүрәбәт! Сасы тәкә! - дип, җиргә төкереп калды. +Гөлйөзем, үз-үзен кая куярга белмичә, сулы чиләктән мунчаласын алды. Мунчаладан итәккә аккан су тәнгә үтеп кергәч кенә уйларыннан арынып. +- Исәнме, Шәмсияттәй?! - диде. +- Әйтмә инде, аяз көнне яшен сукты. +- Нәрсә булды, Шәмсияттәй? +- Галимҗан хараплар булган. Үзе генә көтүгә чыккан ди. Исереп йоклап, маллары таралган. Алты сыеры бике басуына кереп күбенеп үлгән! Үзе "Марҗа чокыры"ндагы имәнгә асылынмакчы булган. Ярый әле, эскерт куючы хатыннар күреп, кисеп төшергәннәр. +- Исән калган диме соң? +- Исән, ди. Җир тырмап елый, ди. +* * * +Батырҗан Галимҗан янына килеп җиткәндә, ул, башын түбән иеп, чирәмдә утыра иде. +- Нәрсә булды, ахир? +- Башка сыймаслык хәлләр монда. Беттем мин, Батырҗан. Харап булдым. +- Нишләргә уйлыйсың? +- Белмим. Нишләргә дә белмим. +- Кач! +- Кая?! +- Дөнья киң. +- Юк шул. Дөнья бик тар икән шул ул. +- Кач, дивана! +- Язмыштан качып булмый. Мин качсам, әнкәйне нишләтерләр? +Ерактан чыбыркы шартлаган тавыш ишетелде. +- Әнә үзе - Арслан килә. Мин ирек биргәндә - кач! +- Юк, качмыйм. +- Алайса, миңа үпкәләмә! +Арслан килеп җитте дә күбенеп яткан сыерларга озак кына карап торганнан соң, сызгырып: +- Әйе! Ишкәнсең син монда ишәк чумарын! - дип, Галимҗанга чыбыркысы белән китереп сыдырды. - Мә, дуңгыз, ал кирәгеңне! - Тагын сыдырды. - Мә, сволочь! +- Үтерегез мине. Мин, мин гаепле. Тик өтермәгә генә озатмагыз. Үз авылымда, үз нигеземдә үләсем килә, - дип, Галимҗан еларга тотынды. +Арслан чыбыркы сабы белән Галимҗанның иңсәсенә китереп сукты. +- Син алты сыерга түгел, сасыган кәҗә тәкәсенә дә тормыйсың. Мине шушы сыерлар аркасында эштән кудырмакчы идеңме? +Галимҗан Арслан алдына тезләнде. +- Тизрәк үтерегез! Чит-ят җирдә җан тәслим кыласым килми. Үтерегез, +- Кара син аны, үлеп котылмакчы була, - дип, Арслан аңа тагын чыбыркы белән сыдырды. - Мә, Нуриәхмәт көчеге! - Тагын сыдырды. - Мә, Нуриәхмәт куштаны! - Җирдә яткан Галимҗанны типкәләп: - Батырҗан, нәрсә карап торасың! - дип акырды. +- Арслан, җитте, үтерәсең. +- Шул кирәк аңа. Дөмексен! +- Җитте, җитте, Арслан. Җитәрлеген алды. Аның закун алдында җавап тотасы бар. Самасуд ясаган өчен баштан сыйпамаслар, - диде Батырҗан. +Арслан чыбыркысын Галимҗан өстенә ыргытты. +- Батырҗан, бар! Минем атка атланып кайт та районга шылтырат! Милиция җибәрсеннәр. +- Була ул! +Арслан Галимҗан янына килде. +- Селәгәй! Хәзер Нуриәхмәт дустың янына озатабыз. +- Монда мин генә гаепле түгел. Минем атна-ун көн йоклаганым юк. Арслан, мин сиңа үземне алыштырырга көтүче сорап күпме ялындым. +- Алдашма! Ник алдыйсың. Мин сиңа алмашчы бирмәкче идем. - "Юк! Миңа акча кирәк! Мин йокыны савым вакытында, сыерларны утарга япкач та йоклыйм", - дидең. Минем бер гаебем дә юк. Син үтергән сыерлар өчен нишләп әле мин җавап тотыйм, ди. +Бераздан көтүлекне авыл халкы сырып алды. +- Мин гаепле түгел, шулай бит, авылдашлар? Шулай бит, Нурислам абзый, Мөхәррәм, Мофаззал туган? +- Шулай, шулай. +- Тынычлан, олан, тынычлан. +- Мине придсидәтеллектән алырга хаклары юк, шулай бит, авылдашлар? +- Шулай, шулай. +Артта астыртын гына мыек астыннан елмаеп торган Шәрифулла: +- Шулаен шулай да... "Ну"сы бар бит әле аның, егетләр, - диде. +- Нәрсә?! "Ну"сы бар? +- Бу күбенгән сыерлар өчен район хуҗалары алдында көтүче җавап тотм ый. Придсидәтел җавап тота. Менә мин үзем, ундүртенче елда, герман сугышында... +- Шәрифулла, әллә сугышта көтү көткән идеңме?.. +- Көтсәм нәрсә әйтерсең, Мофаззал? Армияне дә ашатырга ит кирәк, сөт кирәк. +- Күкәй, йомыркалар да кирәк. Син сыер белән кәҗәне бутама инде, Шәрифулла, - дип авыз ерды Арслан. +- Мин бутамам, Арслан. Менә хәзер син бутама инде. Синең җавап тотасың бар. Бәлки, ул сыерлар карданы җимереп чыгып, басуга үзләре кергәндер. Аларның карда җимергәнен бер-ике-өч кеше күреп тә калганнардыр. +- Күрми торсыннар әле. +- Нигә алай дисең? Сез бит Галимҗан белән - агылый да тагылый. Атай тапкан мал түгел, калхузныкы жәл түгел, дисез дә... +- Дими торыйк әле. Миннән дә котыласың киләме? Котылмый тор әле. Тиз генә төрмәгә озатыр идең бугай! +* * * +Галимҗанны ул көнне алып китмәделәр. Колхозның каравыл йортына бикләделәр. үк булмаса да шактый иелеп керә торган, салам түбәле, ел әйләнәсенә бер кочак утын күрмәүдән, салкыннан, бәстән акшарлары коелып, урыны белән бармак сыярлык тишекләр хасил булган кечкенә генә мичле, куш йодрык сыярлык тәрәзәле, кырыйда, бер як стенага терәп, ышкыланмаган тактадан эшләнгән булса да, язын-көзен бирегә җыелган ир-атларның каешланган бушлат, сырмаларыннан шомарып ялтыраган сәкеле, стеналарына, түшәм такталарына кадәр тәмәке, махорка исе сеңгән, сасы, тынчу һавалы, идәнсез бер йорт... +Галимҗан, мин беркая да качмыйм, минем качар урыным юк, дип ялынса да, авылның яңа гына мыек чыгып килә торган ике яшүсмер-җилбәзәген сакка куйдылар. +Арслан, эш кырган, дөнья җимергәндәй, кичкырын, караңгы төшкәч кенә өенә кайтып, ишегалдында атын тугарды да арбасына бәйләп, солы салды. Өенә керде. Ишек катындагы сәкегә утырып, көне буе аягыннан төшмәгән кирза итеген салырга дип, уң итегенең үкчәсен икенче аягындагы итеге очына гына терәгән иде, балалары кайсы каян йөгереп чыгып, аталарының итегенә ябыштылар. + Китегез әле, эт себергән нәрсәләр! Болай да аякны аякка куярлык та хәлем юк, сез аякка асылынасыз, дип, балаларын тибеп очырды. +Мич артында сулыш алырга да куркып торган хатыны: + Шул сабыйларны күралмадың инде. Мине каһәрләсәң дә, анда бит синең дә өлешең бар. Мин генә тудырмаган лабаса аларны... - дип дәште. +Арслан, кабалана-кабалана, көч-хәл белән уң итеген салып, хатыны тавышы килгән якка - мич арасына ыргытты. + Ат тугару, ат җигү - әнә тегендә күзле бүкән кебек басып торган мөртәтең, бирнә булып килгән малаеңныкы булса, итек салдыру, аякны юу - синең эш! Бәреп үтергәнче итекне тарт! +Рәшидә итекне салдырды. Өйгә әчкелтем ис таралды. Мәликә, килене кулыннан итекне алып, җиңе белән итек йөзен сөртә-сөртә, киптерергә куярга дип, мич арасына алып кереп китте. Арслан сәкенең түренә - өстәл кырыена күчеп утырды. Мәликә, мич арасыннан чыгып, мичтән чүлмәк чыгарды да улына аш салды. Күкрәгенә терәп, икмәк кисте. Агач кашык сузды. + Ул баланы берәр ничек коткарып буладыр... Галимҗанны әйтүем. Үз теләге белән кылган гамәле түгел - язмыш! + Синнән сораган кеше юк! Үз эшеңне бел! + Дуслар идегез. Бергә үстегез. + Ярар, булды! Телеңә салынма! Тынычлап ашыйм әле! дип акырды Арслан, алагаем капкан икмәген көч-хәл белән чәйнәп. Бар да акыллы! Мин генә дивана! +Мич башыннан аның авызына карап, ул капкан икмәкне чәйнәмичә дә йотардай булып, күзләрен мөлдерәтеп торган ач сабыйларына күтәрелеп тә карамыйча, бер түгәрәк икмәк белән ярты чүлмәк ашны ашап куйганнан соң, литр ярым кәҗә сөтен күтәреп чөмерде дә: + Сиңа әйтәм! Рәшидә! Минем артка сырмамны ыргыт әле?! - диде. +Аркасына килеп бәрелгән сырмасын сизүгә, сәкегә ауды. Бераздан кечкенә йортның кечкенә тәрәзә пыяласы гырлау авазына кушылып зыңлый башлады. +Күпме йоклагандыр, "Галимҗан качкан!" дигән тавышка сискәнеп, күзләрен ачты. Тавыш кабатланырмы, юкмы дип, тын алырга да кыймый ятты. Кабат ишетелгән тавышка торып, шул якка борылды. Тәрәзәдән күренгән йөзләрне + Сиңа әйтәм! Итекне китер! +Галимҗанны кемнәр генә эзләмәде дә, каян гына килеп эзләмәделәр. Һәр йортның чормасын, кура-каралтысын, базын, мунчасын тикшерделәр. Авыл янәшәсендәге урманның һәр метрын, һәр агач төбен җентекләп актардылар. Табалмадылар. Әйтерсең лә Галимҗанны җир йотты! Аның кайдалыгын бер Кәҗә Шәрифулласы гына белә, ул гына Галимҗан белән көн дә күрешеп, көн дә сөйләшеп, аралашып тора, имеш... Кичә, кичкырын, ул аны урмандагы "Дәүләт чокыры"нда күрсә, бүген... янәсе, фермада күргән. +Арслан, Кәҗәнең һәр сүзе ялганнан гына торганын белсә дә, аның бу сүзләрендә өлешчә хаклык булырга да мөмкин, дип, сыер савучыларның Галимҗан качканнан бирле сыерларының сөтләре кимү зарын ишетеп туйганга күрә, төнен, качып, ферманы сакларга булды. Ферманың түренә, сыерлар бәйләнмәгән өлешенә, улакка салам түшәп кереп ятты. Төнге икеләр тирәсендә, "булмады бу, килмәде бу" дип, кайтырга гына җыенган иде, капка шыгырдады. Арслан янәдән улакка сузылып ятты. Ярымкараңгы фермага бер адәм керде дә, як-ягына каранып, ферма эчен күзәтеп, тикшереп алганнан соң, бер сыерның кырыена килеп утырды. Бармак арасыннан саркып, сыгылып чыккан сөт агымы, буш чиләкнең төбенә бәрелеп, сыерларның күшәгән, мышнаган авазларына кушылып, үзенә генә хас көй чыгарды. Фермага сөт исе таралды. Арслан торып басты. Янәшәсендә тирескә кадап куелган сәнәкне алып, әкрен генә тегенең янына килде. Сәнәкне тегенең аркасына терәде. + Үтәли тишкәнче торып бас! +Ярымкараңгыда шәүлә курка-курка гына торып басты һәм Арсланга борылды. Арслан куркуыннан артка чикте, катып калды. Озак кына телсез торганнан соң, тотлыгып: + С... с... ин?! - диде. +Бу - Галимҗан түгел иде... +* * * +Галимҗан өч-дүрт көн дәвамында урманда үлән тамырлары ашап ашказанын алдарга тырышса да, ачлык үзенекен итте. Күзен йомса, йортында, мич авызында, анасының майланып, ысланып каралган чуен чүлмәгендә, чемер-чемер, сүлпән генә чыпырдап кайнап утырган ашы күз алдына килде. +Түзмәде, кара төн уртасында калын урманның уч төбе кадәрле кечкенә генә бер аланында пошиларга дип әзерләнгән печән чүмәләсеннән чыгып, авылга юл тотты. Авыл читендәге сыер абзарына килеп бәрелүгә, борынын кытыклаган сөт исе фикерен үзгәртте. Урамга керү үзе өчен бер хәтәр булса, бусагасын атлап керү - икеләтә, анасы өчен дә куркыныч янаганын аңлаган качкынның уендагы чуен чүлмәге, эреп, сыер имчәгенә әверелде. +Галимҗан сак кына абзар ишеген ачты. Абзарның ишек катында, сыер астына чүгәләп утырган Мәликә карчык, бармаклары арасыннан гына саркытып, чиләккә моң, үзенә генә хас муллык, хөрлек, ач кеше өчен хөррият көе итеп, сөт агыза иде. +Ике ачның карашы очрашты. Галимҗан абзар ишеген япмакчы, Мәликә урыныннан тормакчы булды. Катып калдылар. Йөзләрдә - агарыну, күзләрдә яшь иде. +Галимҗан качканнан соң ай ярым тирәләре үткәч, Арсланның тәрәзәсен шакыдылар. + Кем бар анда? +Тыштан аңлаешсыз тавыш ишетелде: + Сүзем бар. Чыккач күрерсең. +Анасының үзенә текәлгән сораулы карашына: + Каян белим! Син дә минем белән бергә утырасың лабаса! Тавышыннан кем икәнен таныдыңмы соң?! - дип акырды. + Чыга күрмә! Бу вакытта юньле кеше йөрми, - диде анасы. + Синнән сорап торырмын! Йокла! +Арслан чыгып китүгә, Мәликә аяк очларына гына басып бусагага килде дә, ишекне аз гына ачып, колагын ишек ярыгына куймакчы булды. Тыштан Арслан бар көченә ишеккә типте, Мәликә аздан гына башын алып өлгерде. + Җенле! Дивана! Тугач та мендәр каплыйсы нәрсә! - дип мыгырданды карчык, коты чыгып. +Тышта ике ир-атның ара-тирә аңлашылып, ара-тирә өзелеп киткән өзек-өзек бәхәсләшкән тавышлары ишетелде. +Мәликә күпме генә икенче кешенең кем икәнлеген белергә тырышса да, белә алмады. +Бераздан тавыш тынды. Малае да, ят тавыш та юкка чыкты. +Ана төне буе йоклый алмады. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, улын көтте. Арслан кермәде. +Шәрифулла Арсланга, төн уртасында Галимҗанның үз нигезенә кереп киткән, хәбәрен җиткерергә килгән иде. +Таңга Галимҗанның ихатасын районнан килгән милиционерлар чорнап, әйләндереп алган иде инде. Арсланның иртәнге таң тынычлыгын бозып акырган тавышына көтү куарга дип торган халык, берәм-берәм, Галимҗан нигезенә җыела башлады. + Галимҗан, кулларыңны күтәр дә үз теләгең белән чык! Юкса! +Йортның чормасыннан Галимҗанның башы күренде: + Нәрсә?! Юкса!.. Нәрсә эшләтерсең?! Мин дә синең кырын эшләреңне бик яхшы беләм, Арслан! + Нәрсә беләсең, нәрсә беләсең?! Селәгәй! + Төннәрен колхоз фермасында нинди эшләр майтарганыгызны халыкка сөйләсәм, синең эшләр минекеннән дә куркынычрак. + Сөйлә! Әллә куркыр дисеңме?! + Юк инде. Сине кызганмасам да, аларны кызганам. Мин синең кебек кансыз түгел. Миңа ул балаларның зыяны тигәне юк. + Нинди балалар турында сөйлисең син, имгәк?! + Шаярма! Диванага сабышма! Бик яхшы беләсең. +Районнан килгән милиция капитаны Шәмсиев пистолетын чыгарып һавага атты. + Гаепләнүче! Хәзер үк үз теләгегез белән кулыгызны күтәреп бирегә чыкмасагыз, без сезгә турыдан-туры һөҗүм ясаячакбыз. + Кемгә?! Миңамы?! +Галимҗан мылтыгын корып, аякларын иңсәсе киңлегендә аерып, чормадан өйалды түбәсенә чыгып басты. Уң кулындагы ике көпшәле ау мылтыгын күккә төзәп атып җибәрде. Каты шартлаудан куркып, Исрафиллар карамасына кунган карга көтүе кара болыт булып авыл өстен каплады. + Кемгә атасыз?! +Күкрәгенә акбур белән ясалган кеше сурәтенә күрсәтеп: + Линингамы?! Арты белән борылып, аркасына ясалган кеше сурәтенә күрсәтеп: Сталингамы?! Сайлагыз! Һәм атыгыз! Көтәм! Ник атмыйсыз?! Җыелган халык сезнең хөкемегезне көтә! Кулыгыз калтыраса, алтатарыгызны Арсланга бирегез! Арслан, ат! Бу мәсьәләдә синең кулың калтырамый. Син бит - Сталин мәсьәләсендә азау теше чыгарган кеше! - дип кычкырды. +Районнан килгән милиционер Шәмсиев, алга ук чыгып: + Яхшы. Димәк, үз теләгең белән бирелмисең. Тудырган анаңны кулга алам! - дип акырды. + Кирәкми! Кирәкми, биреләм! +Галимҗан түбәдән төште. Ике милиционер, ике яктан килеп, аның кулларын каерып тоттылар. + Сау булыгыз, авылдашлар! Минем карт анамны какмагыз! Мин сезгә зыян салган булсам да, аның сезгә тырнак очы кадәрле дә начарлыгы тигәне булмады. Озак яшәмәс. Адәм рәтле җирләгез. Йорт-каралтысы бер кәфенлек кенә булыр әле. Сау булыгыз! - дип кычкырды ул, абына-сөртенә артына борылып карап. +* * * +Батырҗан, көне буе үзенә урын табалмыйча, үз-үзен кая куярга белмичә, караңгы төшкәнен түземсезлек белән көтте. Арсланның Гөлйөземгә булган мөнәсәбәте, Галимҗанны җиңел генә төрмәгә озатуы аны тәмам чыгырыннан чыгарган иде. Ул Гөлйөзем белән аңлашырга дип, йә "юк", йә "бар!" дигән сорауга җавап эзләп, караңгы төшкәч, Гөлйөземнең тәрәзәсе янына килде. Сак кына тәрәзә шакыды. + Кем бар анда? + Мин идем әле бу, Гөлйөзем. + Төн уртасында нишләп йөрисең? + Ни бит... Теге... Йомышым бар иде. Ишегеңне ач әле. + Көндез, яктыргач килерсең. + Бик ашыгыч йомыш иде. Ач инде! + Ачмыйм. Улымны йокыдан уятасың. + Ач инде, Гөлйөзем! + Соң инде. Без йоклыйбыз. + Ач инде, Гөлйөзем! + Ачмыйм! Шакыма да, ачмыйм! + Ач инде. +Шулчак ишектә ап-ак эчке киемнәрдән, ярсыган, ачулы Арслан күренде. Арслан, биленә таянган килеш: + Ачам мин сиңа хәзер! Исән чакта бу ишегалдыннан үкчәләреңне күтәр! Юкса!.. - дип ысылдады. + Син?! Арслан! + Әйе, мин! + Өркетәсең? + Күп телеңә салынма. Сиңа гына тешем үтәр! + Менә син нинди икәнсең! + Нинди? + Аңлашылды... + Аңлашылса, кайт та анаңның сәләмә юрганы астына кереп ят! + Ашыкма! Итек балтырыннан пычак чыгарды. Мин сиңа Нуриәхмәт белән Галимҗан гына булып калмам. Мин синеме, мин сине... + Нишләрсең?! Бер генә адым атла. Иртәгә үзеңне нишләтергә кирәген белермен! + Нуриәхмәттән котылдың, Галимҗанны үлгәнче кыйнап озаттың, хәзер минме?! + Синең чират! Сталин, Сталин портретын онытма. Юкса... + Ах, син шулаймы? +Ай яктысында пычагы ялтырады. + Арслан, сак бул! Кулында пычагы бар!.. - дип, ачыргаланып кычкырып җибәрде Гөлйөзем. +Батырҗан кадамакчы булды, Арслан, койма аша сикереп, урамга чыгып чапты. Гөлйөзем Батырҗанның биленнән кочаклап тотып калды. + Батырҗан, акылыңа кил. Ташла пычагыңны! +Батырҗан Гөлйөземне төртеп җибәрде. Гөлйөзем баскыч төбенә егылып китте. + Ах, син, себерке! Очып янына барды, чәченнән тотып сөйрәп торгызды. Сиңа мин ярамадыммы?! Сиңа өйләнгән, күп балалы Арслан кирәк булдымы?! Сиңа иреңнең башына җиткән Арслан кирәк булдымы?! Мә, фахишә! Мә, себерке! - дип, Гөлйөземнең аркасына пычак кадады. Бераз аңсыз басып торганнан соң, һушына килеп, алпан-тилпән атлап чыгып китте. +* * * +Гөлйөземне Арслан аты белән тиз арада район хастаханәсенә озаттылар. Пычак умырткасына эләккәнлектән, хәле бик авыр булу сәбәпле, район хастаханәсендә озак тотмыйча, калага күчерделәр. Өч айдан соң, бүтән аягына басалмаячак, дип, авылына кайтардылар. Шул өч ай эчендә Мифтах, Мәсрүрә гаиләсендә, Ислах белән тарткалаша-тарткалаша ашап, күзгә күренерлек булып үскән, Ислах белән туганлашып беткән иде. Кайчакларда матур гына уйнаган җирләреннән бәргәләшеп тә алалар. Кайчан гына карасаң да, Мифтах - өстә, Ислах, үкерә-үкерә елап, аста ятар иде. Мәсрүрә аларны аерып, икесен ике тез башына утыртып тынычландыра, артларыннан чәбәкләп сөя, үгетли... + Әй улым, улым, Ислахетдинем. Җиңәме? Җиңәдер шул. Ул бит башка орлыктан, ә син... Әниеңә орлык сайларга бирмәделәр шул. Комы коелган, шәлперәйгән картка көчләп бирделәр. Ә бу - алпавыт... +Мифтахны арт саныннан сөеп: + Тутырган тавык, әй лә, әтәч... Суйган да каплаган, төшләремә кереп газаплаган, күзем йомсам, күз алдында басып торган нәкъ үзе инде, - ди. +Мәсрүрә Гөлйөземне ташламады. Нигәдер үз итте. Әллә Гөлйөзем Мотаваллар "килене" булганга, әллә үзе яшьтән Мотавал малайларына гыйшык тотып, бигрәк тә Галиәхмәткә мөкиббән булгангамы, Мифтахны күрүгә, Галиәхмәткә охшатса да, минем Мотавалым кайткан, дип, кечкенәдән алдына утыртып сөя торган булды. + Мотавал өендә генә рәхәттә, оҗмахта яшәдем мин. Ул гына мине өрмәгән урындыкка да утыртмады. Мотавал өендә генә туйганчы икмәк ашадым мин. Үлгән булса, урыны - җәннәттә, авыр туфрагы җиңел булсын. Догамнан аны да, килендәшем Мөсәгыйдә абыстайны да калдырганым юк. Анысы да, көндәшем, дип тормады, үз баласыдай күрде, - дип сөйли иде. +Әгәр сугыш чыкмаган булса, төрмә Нуриәхмәтнең башына җиткән булыр иде. Аның гомерен, бәлки, сугыш саклап калдыргандыр да. Имгәнгән аягы аркасында сугышка - алгы сызыкка, штрафбатка җибәрә алмаганга, хөкем җәзасын җиңеләйтеп, аны төрмәдән оборона заводына эшче көчләр җитмәгәнгә күрә, эшкә озаттылар. Ул анда тимер кырды. Ачлыктан кешеләр үлгәндә, аның кулында паёк иде. Сугыштан соң, хөкем җәзасы беткәннән соң гына, авылына кайтып егылды. +Теге вакытта, Нуриәхмәт Себергә озатылганда, узып барган товар вагонының әз генә ябылып бетмәгән ишек ярыгыннан сәер карашны тоеп, өнсез калып, ачыргаланып: +- Әткәй! - дип кычкырган сүзләре, атасы утырган поездның аңа бәрелеп диярлек каршысыннан узып китүе, вакытлар үткән саен, аңа сәер булып тоелды. +Ул - Себергә! Ә атасы кай тарафка китте соң?! Бәлки, абыйсы Галиәхмәт теләгән, хөрмәле яккадыр? +Шул вакытта атасын утырткан поездга ияреп ник чапмаска?! Ул поездны куып тоталмаса да, сакчының ядрәсе аны куып тотар, атасы аны үз куллары белән җирли алмаса да, күңеле белән, бәхиллеген биреп, ясин чыгып җирләр иде бит! +Атасы Мотавал белән анасы Мөсәгыйдә авылдан сөрелгәч, кайда яшәгәннәр, үзләрен кем алып кайтып җирләгән, Галиәхмәтләре кая, кайда җирләнгән?.. +Шул сорауларга җавап табалмыйча, дөреслекнең йөзенә карый алмыйча, кыйналып, тапталып, куылып, себерелеп, сөргеннәргә сөрелгән, үз канаты астына алып, яманат күтәртмим, уйнаштан бала тапты, дигән исемен чыгартмыйм, дип, күзенә генә карап торган Гөлйөземенең дә гомере буе Галиәхмәт чыгып киткән якка карап тилмергәнен, сулганын күреп Нуриәхмәт сөйләшмәс булды. Аның сөйләшер, сер сыяр кешесе юк иде. Шуңа ул үзе теләп телсез-чукракка әйләнде. +* * * +Урау юллар үтеп, илле өчнең караңгы, кар катыш яңгырлы көзендә авыл урамына култык таягында, аркасына капчык аскан, сыңар аяклы Галимҗан да кайтып керде. Ул төрмәдән штраф батальоны белән сугышка эләкте. Менә-менә сугыш бетә, дигәндә генә, Берлин янында яраланып, аягын өздерде. Аннары - унбер ай буе госпитальдә. Калганын башкаларга сөйләргә курка, яшерә иде. Сугышка эләккәннән соң, өч көн дә сугышмыйча әсир төшүен, аннан качып теләсә кайда кача-поса, айдан артык ачлы-туклы салам өеме төпләреннән тычкан тотып, шуның белән җан асрап, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләр ягына эләгүен, сорау алулар, кыйналуларны, кабаттан штраф батальоны белән сугышка керүен авылда бер генә кешегә - Нуриәхмәткә, чукрак түгел икәнен белсә дә, "чукрак"ка сөйлим дип, курыкмыйча, шикләнмичә, бүтәнгә чыкмаячагына тәмам ышанып сөйли иде. +Шул ачы язмышы, әсирлеккә төшүе аркасында, гомере буе пенсия күрмәде. Тугызынчы май - Җиңү көннәрендә фронтовикларны бәйрәм мәҗлесләренә чакырганда, ул аларны, таягына таянган хәлдә, яшьле күзләрен мөлдерәтеп, бугазына утырган төерен йотарга да кыймыйча, койма ярыгыннан карап озатып кала иде. +Алар кайтканда, ул инде берәр кешенең ташландык абзарында йә булмаса колхозның каравыл йортында, тимерче алачыгында исереп аунап ятар, бәйрәмнән соң авылдашларының: "Син кичә нигәдер бәйрәмдә күренмәдең?" - дип, авырткан җирен чеметергә теләп биргән сорауларына, сөялләнгән бәгыреннән чыгарып: + Сез бәйрәм итеп йөргәндә, мин Берлинны алып йөрдем, дип шаярткан була иде. +Чыннан да, ул - авылның сугыш чоңгылында кайнаган, үлем белән якалашкан бердәнбер фронтовигы иде. Авылга кайтканчы, кечкенә генә бер шәһәрнең тимер юл вокзалында, яраларының сызлавына чыдый алмыйча бер ярты аракыга саткан күкрәк билгесен генә күрсәләр дә, авылдашлары аның хакында нәрсә уйларлар иде микән?! +Шулай, Галимҗан авылына илле өчнең карлы-яңгырлы караңгы көзендә, көн төнгә авышып килгәндә кайтып керде. +Нигезендә аны җир астыннан очлары гына тырпаеп чыгып торган идән асты бурасы, бураның берничә кара бүрәнәсе һәм салкын җил белән көрәшеп, сызгырып утырган корыган алабута, кычыткан таяклары гына каршы алды. +Галимҗанның күзе яшьләнде. Бугазына төер утырды. Күз алдына сабый чагы килеп басты. Әнә түбәндәрәк, ихатаның аскы өлешендә, уң яктарак - абзарлары. Әнисе Мөнәвәрә кәҗәләрен сауган да чыгып килә. Кулындагы сөтле савытын аңа суза. Әнә Батырҗан атасының малларына сүгенеп акырган тавышы ишетелеп китә. Алар - Галимҗаннардан өч кенә өй аша. +Ул бүрәнәгә утырды. Махорка төрде. Уйга батты. Нигә кайтты ул?.. Нәрсә өчен?.. Шушыларны күрергәме?.. Үзен күрсәтергәме?.. Үзен кызганд ырыргамы?.. Үзенең барып чыкмаган тормышын сөйләргәме?.. +Бәлки, кеше-фәлән күргәнче, китеп өлгерергәдер. Бу караңгы карлыяңгырлы төндә сыңар аяк белән станциягә кадәр ничек сөйрәлергә... +Тәүге тапкыр елап аваз салган авылыңда баш очыңа салып ятарлык салам мендәрең дә, тупсасына башыңны төртеп йоклап чыгарлык чыбык очы туганың да булмый торып, нигә кайтырга, нигезеңдә шушы тырпаеп торган бүрәнәгә асылынырга бил каешың да булмый торып, нигә яшәргә иде? +Яшәү үлемнән көчлерәк. Батырҗанны күрү, аларда куну нияте белән, шулар нигезенә атлады. Әмма анда аны Батырҗаннарның ярым ишелергә торган, тәрәзәләренә аркылы такта сугылган йортлары гына каршы алды. Бәгырьләргә үтеп кергән рәхимсез салкын җил, озак басып торырга ирек бирмичә, аны Арслан ишек төбенә алып килде. Ишек шакыды. Ишек ачылып, өйалдына чыккан хуҗаның: + Караңгы, шыксыз төндә нинди көтелмәгән кунак?! - дип мыгырдаган тавышы ишетелде. +Галимҗан үзенә таныш тавыш ишетеп, шатлыгыннан, кабыгыннан чыгардай булып: + Мин, мин әле бу, Галимҗан! - дип кычкырды. + Мин андый кешене белмим. + Ничек белмисең, ничек?! Бу - мин, Галимҗан! +Арслан: + Юк, юк! Мин бернинди дә Галимҗанны белмим. Капканы ябып чык! диде дә кереп китте. +Галимҗанның: "Арслан, Арслан!" - дигән тавышы ишегалдында бүленеп калды. +Аның соңгы өмете дә чәлпәрәмә килде. Аңа хәзер, ничек кенә булса да ышык урын табып, таңга кадәр баш төртергә, төн уздырырга, таң белән станциягә китәргә кирәк иде. +Таңга җир өстен кар каплаган иде. Мәсрүрә, торып, кәҗә-сарыкларының чиләкләрен асып, турыдан гына - Арсланнар тыкрыгыннан чишмәгә юл тотты. Арсланнарның абзарына җитәр-җитмәс... + Шушы сәнәк белән чәнчегәнче күземнән югал! Мин бернинди дә Галимҗанны белмим! Минем өчен Галимҗаннар, Батырҗаннар юк! Минем өчен алар үлде, бетте! Күземнән югал! Тапкан кая кереп йокларга! Җылыга, сарыклар янына кереп яткан! Бар, бар, үкчәләреңне күтәр! Кеше-фәлән, күршекүлән күреп калса... Башны Себер җибәрерсең, - дигән тавыш ишетелде. +Мәсрүрә, үзен күрмәгәйләре дип, абзар артына ышыкланды. Абзардан, тыйтак-тыйтак атлап - Галимҗан, ә артыннан, сәнәк тотып, Арслан чыкты. + Әйдә, әйдә, агай-эне! Синең белән алыш-биреш өзелгән! Юлыңда бул! Әнә Ходай Тәгалә үзеңә ак юл теләп, ак җәймә җәеп куйган. Кәбестә ашагандай, ак карны шыгырдатып, тыйтак-тыйтак атлавыңны бел! +Галимҗан бер сүз дә дәшмәде. Абзар түбәсеннән кар алып, бер-ике тапкыр битен уды да, караңгыдан чыгып ап-ак карда чагылган күзләрен яшерер өчен баш киемен батырыбрак киеп, урамга чыкты. Арслан капкасын япты. Галимҗан, озак кына барыр юлына карап торганнан соң, гәүдәсе белән борылмыйча, башын аз гына уң як иңсәсенә борып: + Тегеләр исәнме? - дип сорады. + Исән! + Барысы дамы? +Арсланның тәне эсселе-суыклы булып, маңгаена тир бәреп чыкты. Тиз арада үзен кулга алып, мактанырга теләп: + Бишесе дә! +Галимҗан сукмак буйлап тау астына төшеп китте. Арслан, ул киткән якка карап, үз-үзенә: + Исән. Бишесе дә исән. Әнкәй генә - әбиләре генә үлде. Нинди егет!.. Нинди кеше иде!.. Типсә тимер өзәрдәй, барыбызны, бөтереп, бер тишеккә тыгардай егет иде. Гаепләмә, туган, гаепләмә. Алдыңны-артыңны карап яшәмәсәң, бу дөньяда аягыңны гына түгел, башыңны да югалтасың, - дип сөйләнде. +Мәсрүрә, Арсланның кереп киткәнен генә көтеп торды да, яшеренгән җиреннән чыгып, көянтә-чиләкләрен эләктереп, чишмәгә йөгерде. Чиләкләрен тутырып су алды да, бөгелә-сыгыла, арт санын уйнатып, турыдан гына кистереп, Галимҗан алдына килеп басты. Танымаганга салышып: + Безнең авылда нинди таныш түгел кеше йөри? - дип сорады. + Мин - күрше авылдан. Сезнең авыл аша тимер юл вокзалына юл тотам, - диде Галимҗан, тамагын кыргалап. + Башта, миңа сугылып, чәй эчеп чыгар идең. + Рәхмәт! Барыр юлым шактый. Аннары, буран да чыгарга тора. +Мәсрүрә, як-ягына каранып, кеше-фәлән юклыгына инангач: + Юк инде, Галимҗан абзый. Мондый, сугыштан соң ирләрне чыра яндырып эзләп тә табып булмый торган авыр чорда, өстеңә ябынып ятарлыгы да калмаган кырыкмаса кырык ямаулы хәерче бушлатын да чыгарып ыргытырга жәлли торган кытлык заманда, синдәй кешене кулдан ычкындыраммы соң?! - диде. + Син кем соң? + Әллә танымыйсыңмы, Галимҗан абый? Бу - мин! Мотавал хәзрәтнең яшь бичәсе, авылыгызның яшь абыстае, Миркасыйм өчен карт хатын булсам, Арслан өчен сөяркә идем. Синең алыштыргысыз хатының булырмын, - диде. + Минем белән нишләмәк буласың? +Галимҗан, сул аягы урынындагы агач түмәренә карап: + Ябынырлыгым калгандыр дип уйлыйсыңмы? - дип көрсенде. + Дөньясына үч итеп, Арсланнар көнләшерлек итеп яшәрбез. Мин сине өрмәгән урынга да утыртмам. Сиңа тәрбия кирәк. Хатын-кыз тәрбиясе. +- Минем әни карчык кай тарафкарак җирләнде икән?! Укый белмәсәм дә, күңелдә булганнарны бушатып, баш киемемне салып, күрсәткән кайгыхәсрәтләрем өчен гафу үтенеп китәр идем. +- Алып барырмын. Чәйләп алырбыз да алып барырмын. +Мәсрүрә, кайтып керешкә, Галимҗанның каткан сырмасын салдырып, мич башына киптерергә җәйде. Аяк киемен салдырды. Агач түмәреннән ясалган протезына ябышты. Галимҗан, салмаска тырышып, җан-фәрман карышса да, хуҗабикә ничек итсә итте, хәйләләде, ачуланды - түмәрне салдырды. Протез асты чеп-чи ит, кап-кара кан иде. Мәсрүрә курыкмады, чирканмады, тубыктан өстә киселгән аякны кочаклап, Галимҗанның күзләренә мөлдерәтеп карап, яшь аралаш: +- Борчылма, борчылма, җаным! Без аны синең белән рәткә кертәбез. Мин синеме?.. Мин сине... - диде. +Галимҗан алдына табак китереп куйды. Мич артындагы казаннан су салып, үз терсәген тыгып, суның җылылыгын тикшерде. Исән аягын шул суга тыкты. Мәсрүрәнең кул бармаклары Галимҗанның аяк бармаклары арасына кереп адашты. Галимҗанның күзеннән яшь атылып чыкты. Гәүдәсен каз тәне каплады. Уң кулы белән, астымны юешләдем бугай, дип, чак кына ят җиренә үрелмәде. Күңеле тулды. Гомерендә беренче тапкыр үз тәнендә чит кеше - хатын-кыз кулының җылысын, назын тоеп, кайбер җире уянгандай булды. Үкереп, үксеп елыйсы килде. Елый алмады. Каткан бәгыре еларга ирек бирмәде. Күзендә - яшь, йөзе - көләч иде. Читтән карап торучыга ул тиле кешене хәтерләтте. Мәсрүрә кунагының аягын юганнан соң сәкесенә сузып яткырды, бил каешын ычкындырып, балагыннан тартып, чалбарын салдыра башлады. Кунак карышмады. Чалбар төбе тезгә җиткәч, чөйдән чүпрәк алып, кунагының оят җиренә каплады. Аяк юган суны мич арасындагы чиләккә түкте, табакны чайкап, өзелгән аяк астына куйды. Мич арасыннан кер сабыны алып чыгып, мич алдындагы комганнан су агызып, аякны сабынлап юды. +- Түз, түз, җаным! Син мондый авыртуларга күп түзгәнсеңдер инде. Хәзер мин синең яраңа сырганак мае сөртәм. Ялап ала ул синең яраңны. Түз, түз, җаным! - дип сөйләнеп, мич арасыннан йомшак чүпрәк алып чыгып яхшылап корытканнан соң, ярага май сөртте. +- Батырҗанның хәбәре бармы? Исән микән? - дип сорады Галимҗан, каушаудан көч-хәл телен әйләндереп. +- Батырҗан абыйны алып киткәннән соң, хәбәре дә, кайтканы да булмады. Суга төшеп югалгандай юк булды. Сафурәттәй генә - анасы - акылдан шашардай булып, гомере буе тилмереп көтсә дә, улын башка күрә алмады. Мәрхүмәне: "Үзе ачка катып үлсә дә, чоланыннан капчык-капчык ярма, поты-поты белән он чыкты, киптерергә эленгән дару үләннәре генә дә уфалла арбасына төярлек иде", - дип сөйләделәр. Кергән бер кешегә: "Дөнья хәлен белеп булмый, Батырҗаным, сугышка кереп, ранен булып кайтса, менә бу үлән белән ярасын бәйләрмен. Үги ана яфрагы бу. Файдасы бик тия. Тын юлына салкын тидереп кайтса, менә кипкән мәтрүшкәм бар. Минем бурсык маем да бар әле. Күкрәген ышкырга. Менә монысы гөлҗимеш. Әнкәй мәрхүмә, тын юлларына бик яхшы, дия торган иде. Кибеткә тары кайтканы юк. Батырҗаным Мөнәвәрәнең тарысы бар микән? Шуннан алып торырмын микән? Биреп торыр микән?.. - дип сөйләргә ярата иде. Синең анаң Мөнәвәрәттәй белән, бер-берсеннән көнләшеп, үлән киптерделәр, ярма, он җыйганнар. Төенчеккә төрелгән йодрык кадәрле генә тары ярмасы гомерләренең соңгы көннәренә кадәр әле берсендә, әле икенчесендә йөрде. Үлемнәре хакында беләсеңдер инде... - диде Мәсрүрә, ризык хәстәрен күрә-күрә. +Галимҗанның бар көченә кысылган йодрыгында - учакта дөрләп янган нарат шыртлавы, йөзендә - кып-кызыл ялкын шәүләсе, тәнендә күмер кайнарлыгы иде. Кысылган йодрыктан, тартылган мускуллардан богауланган тамырларындагы кан, кая агарга белмичә, ярасыннан саркый иде. +Галимҗанның анасы Мөнәвәрә белән Батырҗанның анасы Сафураны кырдагы эскерт төбеннән яз көне, җирләр ачылгач кына табып, авыл зиратына җирләделәр. Сугыштан соң Кушкаен авылын гына түгел, тирә-якны тетрәндергән вакыйга иде бу. Сафура белән Мөнәвәрә, кәҗәләренә ашарга беткәч, яңа ел алдыннан, билләренә бау бәйләп, чүмәлә, эскерт төбе эзләп юлга чыкканнар. Алар артыннан ук буран кузгалган. Атна-ун көнгә сузылган гыйнвар бураны кырлардагы калкулыкларны, вак-төяк куакларны, чүмәлә, эскерт төпләрен тигезләгәннән соң, буран тынгач, авыл халкы, бу ике ятимәне күпме генә эзләсәләр дә, таба алмаганнар. Күпләр, ул еллардагы бүреләрнең күплеген истә тотып, бүреләр ашагандыр, дип, өметләрен өзсә, картаеп, аяк-куллар тузса да, тел тузмый, дигәндәй, яткан сәкесеннән - мич арасына - чиләккә, чиләктән - ятагына - сәкесенә көчкә аягын сөйрәп кыймылдаган Шәрифулла гына, үзләрен тимер юл станциясендә очратып, билет алып, поездга утыртып, малайларын эзләргә озатып калган, имеш. Тик каршы гына ала алмады. Үзе дә алардан соң озак тормыйча, шулар үлеме белән, кырык градуслы салкын төндә Мофаззалның капка төбендә катып үлде. +Мөнәвәрә белән Сафураны күрше авылның ат караучы Нигъмәт дигән кешесе, колхозның ат торагыннан йөз, йөз илле метр ераклыктагы бер салам эскертенең төбеннән берсенең әз генә чыгып торган аягын күреп, авыл халкына хәбәр итте. Авыл җитәкчеләре районнан милиция чакыртып саламны ачуга, мәетләрнең кабыргалары арасында күселәр утырганын күреп, күпләр аздан гына аңнарын югалтмадылар. Беррәттән кабер казып, икесен дә авыл зиратына җирләделәр. Авыл картлары, икесенең дә каберләрен бергә кертеп, каен такталарыннан чардуган корып куйдылар. +* * * +Гөлйөзем тормышында да тетрәндергеч хәл булды. Кояш югарыга күтәрелеп, өйлә вакыты җитеп килгәндә, бандероль күтәреп, авылның почтальон кызы Әнисә килеп керде. + Гөлйөзем апа, сиңа бандероль бар, диде ул, бияләен сала-сала. +Гөлйөзем, карават башына тотынып, шуыша-шуыша, гәүдәсен өскәрәк күтәрә төште. + Нәрсә?! Нәрсә соң ул? +Әнисә, шәлен иңсәсенә шудырып: + Бандероль! Кемдер почта аркылы сиңа әйбер җибәргән, - диде. + Каян? Кем?! + Белмим. Адресын да, исемен дә куймаган. + Юк, юк! Берүк алып китә күр! Минем читтә беркемем дә юк. Аллам сакласын, - дип калтыранды Гөлйөзем. + Мин алай эшли алмыйм. Мин бу бандерольне хуҗасына - сиңа тапшырырга тиешмен. + Әй, Ходаем! Нәрсә икән инде монысы тагын? + Нигә куркасың?! Кулыңны гына куй да, ачабыз да карыйбыз. + Кызым Әнисә, кулларым калтырый. Пинсия алгандагы кебек, үзең генә куй инде. + Ярар! Моны үзең генә ачасыңмы, булышыйммы?! + Булыш, булыш. Рәтен дә белмим, ача да белмим, - диде Гөлйөзем, каушап. +Әнисә, ашыкмыйча гына, бандерольне өстәл өстендә сүтте. Бандероль эченнән ап-ак ирләр күлмәге килеп чыкты. Гөлйөзем сискәнеп китте. Дистә еллар ятагыннан кузгалмый, мендәр сөяп кенә утырта торган хаста Гөлйөзем, үзе дә сизмәстән, торып утырды. Күлмәккә үрелде. Күлмәкне уч төпләренә салып, озак кына карап торганнан соң: + Аның күлмәге! - дип ыңгырашты. +Күлмәкне йөзенә, битенә китерде, иснәде. + Аның исе! Галиәхмәтем исе! +Күлмәкнең түш кесәсеннән Гөлйөземнең үз кулы белән чиккән кулъяулык чыкты. Гөлйөзем кулъяулыкны алып, таратмакчы булды. Кулъяулыкның бер почмагы төйнәлгән иде. Калтыранган, ябык, хәлсез бармаклары белән чишә башлады. Шулчак Нуриәхмәт килеп керде. +* * * +Ислах әлифне таяктан аермаганга күрә, моннан барыбер рәт чыкмаячак, дип, мәктәптән куып чыгарылгач, башта хуҗалык көтүе көтте, аннары, исәя төшкәч, балигъ булып, яше тулгач, колхоз фермасына маллар карарга, сыерлар асты чистартырга керде. Ә Мифтахны мәктәпне тәмамлаганның икенче көнендә үк ферма мөдире итеп билгеләделәр. Ислах өчен бу аяз көнне яшен суккандай булды. Мифтахның сөйгәне Хөллиясенә күз атып, ничек тә аны үзенеке итү теләге белән янып яшәгән Ислахның йокысы качты. Ничек тә Мифтахны яндыру, үч алу планы белән яши башлады. +Көннәрдән бер көнне, мал астына салам кирәк, дигән сылтау белән, Арслан фермага менде. Мифтах янына барып тормыйча, туп-туры, ат арбасыннан тирес бушаткан Ислах янына килде. Дәшми-нитми озак кына карап торганнан соң, Ислахта үз чалымнарын тоеп, үз канының тирес арасында газапланганын күреп: + Нихәл, улым! Хуҗаң, Мифтах янына барып тормыйча, туп-туры синең яныңа килдем әле, - диде. + Хуҗа?! Тапкансың хуҗа! + Хуҗа инде, хуҗа! Сиңа мал асты карата, тирес, тизәк түктерә икән, димәк - хуҗа! Бергә, бер класстан башлаган идегез бугай... Бу - Кыяметдин белән Гыйльменисаның кызы Хөллия дә сезнең белән укыдымы соң әле? Бу сүзләрне Арслан тиккә кулланмый, мәкерле планын тормышка ашырыр өчен җирлек әзерли иде. Аларның нәселе шундый. Атасы Нуриәхмәт тә, бабасы Мотавал да хуҗа булырга, кеше эшләтергә яраттылар. Ә безнең нәсел буйсына торганнардан түгел. Мин үзем аларга буйсынмадым. Үзем аларны буйсындырдым! Атаң Галимҗан бер дә күренми, авырмыйдыр бит? + Картая-картая акылың чыга башладымы?! Нишләп ул минем әти булсын! + Картлык. Гафу ит. Картлык. Синең атаң... + Азапланма! Минем атам Миркасыйм да түгел! +- Алай икән. Димәк... Уң кулы белән сакалын сыпырып, - димәк, барысын да беләсең! - диде. +- Беләм! +- Белгәч! Нигә ник туганыңа үкенеп яшисең?! Суксаң - үтер, тотсаң - өз! Селәгәй булып яшәмә! Син аларга буйсынырга тиеш түгел! - диде Арслан, зәһәрләнеп. +Ислах, Арсланны бугазыннан эләктереп: +- Муеныңны борганчы, исән чагында югал күз алдымнан! Синең көнең бетте! - дип кычкырды. +- Ялгышасың. Минем көнем башлана гына әле. +- Имеш, мыскыл итә. Тирес түгәсеңме?! Син түктерәсең ул тизәкне миңа! Син, син аны фермага бригадир итеп куйдырдың! +- Чү, чү, улым. Акыллы бул. Кулларын бугазыннан көчкә алып: Килешмәгәнне. Тинтәк син! Өстәвенә, аңгыра! Ферманы яндырып була, тизәккә каткан сәнәкне яндырып булмый, - дип ысылдады. +* * * +Эңгер-меңгер төшеп килгәндә, Арслан Мифтахлар тәрәзәсенә чиртте. +Гөлйөзем, ятагыннан күтәрелә төшеп: +- Кем бар анда? - дип сорады. +Тыштан Арсланның: +- Энекәш, Мифтах, чык әле, - дигән тавышы ишетелде. +- Теге этең - карт бүрең килгән. Бүген тагын тынычлыгыбыз югала. Кылкындырганчы эчертеп, исертеп китә икән, - дип ыңгырашты ана. +- Телеңә салынма! Сез ике имгәкне караудан гайре файдагызны күргәнем юк әле. Ул миннән кеше ясады, - дип кычкырды Мифтах. +- Харап икән! Ике көн ферма мөдире булып эшләгәнсең икән. Моңарчы менә шушы мич арасында утырган гарип картның пенсиясе белән анасының кул эшеннән кергән акчага яшәгәнен оныткан. +Мифтах мыгырдана-мыгырдана чыгып китте дә бераздан, кереп, стакан белән кабымлык алып, тагын ишек катына юнәлде. +- Арслан абзыкай түгел ул, Галимҗан абый, - дип алдап, ишекне тышкы яктан япты. +Артыннан анасының: +- Алда! Галимҗанның намазга басуын, инде авызына бер тамчы да аракы алмаганын белми идек, - дигәне ишетелде. +Мифтах үз-үзен белештермәслек булып исерде. +- Арслан абзыкай, син бит - минем атамнан да якынрак кешем, - дип мыгырданды ул, телен көч-хәл белән әйләндереп. +- Ярар инде, Мифтах энем, ярар. Моны белүеңә рәхмәт, кәнишне. +- Әйдәле, синең исәнлегеңә күтәрик әле. +Мифтах стаканны Арсланга сузды. +- Җитте, энем, җитте. Яшь чак түгел. Яшь шактый, үзең беләсең, исерермен. Син тот, тот. Сезгә, яшьләргә, килешә ул. Мин аны яшь чагында бер утыруда бер литрны берүзем сындыра идем, - дип үртәде Арслан, егетне ныграк исертергә теләп. +- Исерсәң, өйгә керерсең дә аварсың. Син безнең өйдәге үз урыныңны беләсеңдер әле. Әллә оныттыңмы?! Күптәннән кергәнең юк шул. Ә мин онытмадым. Сабый чактагылар онытылмый ул, Арслан абзыкай, онытылмый. Әнкәйнең, Гөлйөземеңнең урыны һаман да шунда - түрдә аның. +- Исереп киттең. +- Юк, мин сиңа рәнҗемим. Син булмасаң, без әнкәй белән күптән үлгән, беткән идек. Син икмәк ташып ашатып үстердең мине. +- Нишлисең. Атаң тиешле кеше, Нуриәхмәтне әйтәм, юньле кеше булып чыкмады. +- Беләм. Бик яхшы беләм. Хәзер менә монысы, тере мәет булып, ничәмәничә еллар урында, хасталанып, минем җилкәмне кимереп ята. Катмый да! - дип елады Мифтах, селәгәйләрен агыза-агыза. +- Анаң турында алай сөйләмә. Анаңа алай ук каты кагылма. Озак гомере калмагандыр, - диде Арслан, яхшатланып. +- Башта мин катам әле. Ул кала. Хватит миннән! Иртәгә үк картлар йортына олактырам. Хөкүмәт карасын! - дип йодрык төйнәде Мифтах, йодрыгы белән башта борынын сөртеп. +- Түзәргә кирәк, энекәш. Түзәргә! +- Сиңа кадерле ул. Төннәрен сине җылытты шул ул. Мин - идәндә, сарык бәрәннәре белән, пумуй чиләген баш астына мендәр итеп салып йоклап үстем. +- Кызма әле, энекәш. Мә, мә, тотып куй әле. +Мифтах эчеп куйды да суган капты. +- Ә теге ата мәчесе аркасында гомерем буе эт типкесендә, халык дошманының малае булып кагылдым. Барыбер үстем. +- Үстең, энекәш, үстең, - диде Арслан, борын астыннан мыгырданып, - бар ялгышың да шунда. +- Синең аркаңда! - Мифтах, елый-елый, Арсланны кочаклады. - Бары тик синең аркада. Рәхмәт сиңа, Арслан абзыкай! Өшкерде мине тормыш, өшкерде! Үзем генә беләм. +Нуриәхмәт килеп керде. Утын өеменә килеп, кулына утын түмәрләре өя башлады. Арслан күз кырые белән генә аны күзәтеп, вакытсыз кергәненә үртәлеп, борын астыннан мыгырданып: +- Моның керүе кирәкми иде. Моның керүе начар. Бу бит, чукрак булса да үтәли күрә, - диде дә, Мифтах ишетерлек итеп, - моны әйтәм әле, атаң Нуриәхмәтне. Сыңар аягын өстерәп, ничәмә-ничә елдан соң Себер булып Себердән кайтты бит, ә? Һаман да булса яши, диген? - диде. +- Кайтты. Пычагым да Себердә булмаган ул. Бер завутта тимер кырып яткан. Рәте беткәч, шәһәрдә урын тапмагач, койрыгын бот арасына кыстырып, стададан куылган шакал кебек, аягын сөйрәп, барыр җире калмагач кайтты. Ну миннән яхшылык көтмәсен! Шымчы! Бәреп үтергәнче күземнән югал! +Нуриәхмәт, чайкала-чайкала, ашык-пошык кына берничә утын түмәре эләктерде дә кабалана-кабалана чыгып китте. Абзарның ачык ишегеннән Мифтахның бар көченә: +- Чукрак тәре! - дип акырганы өй эченә кадәр ишетелде. +Гөлйөзем, ятагыннан башын күтәреп, Мифтах Нуриәхмәтне кыйный, дип уйлап, җан авазы белән: +- Кагылма, кагылма аңа! Атаң бит ул синең! - дип кычкырды. +Абзардан Мифтахның мөгрәп җырлаганы ишетелде. +Гөлйөземнең, бусаганы атлап керергә азапланган Нуриәхмәтен күрүгә, кан качкан йөзе тагы да агарып: +- Син, барысына да син үзең гаепле! Син безне ташлап качтың да мәңгелек газапка салдың. Син үзең мине Арслан тозагына ташлап киттең! Мин нәрсә эшли ала идем? Ничәмә-ничә еллар халык дошманының хатыны булып газап чиктем. Ул баланың күргәннәрен син күрсәң, син дә... Мин, мин шул баланы үстерер өчен, бер уч икмәк өчен, үз-үземне корбан иттем. Ник дәшмисең?! Ник дәшмисең?! Ишетәсең син! Беләм бит, беләм, ишетәсең! - дип, ямьсез үксеп, мендәргә капланды. Бераздан башын күтәрде. Бер уч икмәк... Ай ул бер уч икмәк! дип көрсенде. Ул елларда кемнәрнең генә башына җитмәде. Төрмәдәге бер учлыларны тезеп, шуларга сабыйларын ияртсәң, күз күреме генә ераклыкка җитмәсләр иде. Дөньясыннан туйдым, бауга менәр идем, итәгемнән шушы сабыем тартты. Әй сабый, сабый... Үсеп җитте дә хәзер мине вакытсыз кабергә өстери. +Гөлйөземнең Арслан тырнагыннан котылмакчы булып, мыскыл итүеннән туеп, исәеп килгән улының йөзенә карарга, багарга оялып, төнен колхозның амбарына барганы хәтеренә төште. Урам яктан амбарның бура астын бармаклары, тырнаклары белән казыды. Кечкенә тишектән арыш бүселде. Хатынның калтыранган куллары арышка үрелде. Шулчак иңсәсендә чит кеше кулы тоеп, катып калды. Сулышы бүленде. Эсселе-суыклы булып, курка-курка гына артына борылды. Ай яктысы Арсланның йөзен яктырта иде. Гөлйөзем төзәтә алмаслык ялгышлык эшләгәнен аңлап, өнсез калды... Бүгенге көндә дә шуларны уйлады, әмма бәгыре каткан иде, елый алмады. +* * * +Күңеле сизде Хөллиянең, төн буена керфек какмады. Уңга-сулга боргаланды. Мендәрен бер төшерде, бер күтәрде. Таң алдыннан гына йокыга изрәгәндә, капкаларын шакыдылар. Хөллия тиз генә торып, ятагы башыннан халатын алып киде дә, ишек катындагы фуфайкасын җилкәсенә элеп, капка ачарга дип чыгып китте. Өйалды ишеген ачуга, аны капка артыннан ишетелгән, күрше хатыны Мөгалимәнең, ачыргаланып: +- Нәрсә йоклап ятасыз?! Атаң белән анаң кая?! Торыгыз! Колхозның фермасы, савым сыерлары яна бит! - дигән сөремле тавышы каршы алды. +Хөллиянең өстенә кайнар су сипкәндәй булды. Катып калды. Әтиәнисенә хәбәр итәргә дип, ишек тоткасына үрелде. Кыяметдин абзый белән Гыйльмениса түтинең күрше авылга - бертуган апаларына киткәнен исенә төшереп, янәдән катып калды. Күз алдына ут капкан сыерлар, алар арасында ялкын эчендә йөгереп йөрүче Мифтахы килеп басты. Үз-үзен белештермичә, ярымъялангач килеш чыгып йөгерде. Тәненә, күкрәгенә килеп бәрелгән салкын һавадан айнып, капкага җитәрәк туктап калды. Кире борылып керде дә, үксеп, мендәргә капланды. +Пожар каланчасы каршысына җыелган халыктан читтәрәк баскан Арслан янәшәсендә торган каенэнесе - Куйбышев партия мәктәбен тәмамлап кайтып, яңа гына Кушкаен авылындагы "Коммуна" колхозында партоешма секретаре булып эшләгән Мәмлиевнең колагына: +- Җиңел котылдың. Ярый әле колхозның берничә сыеры белән абзары гына янды. Озаграк эшләсә, партиягә кереп, синең дә арт саныңа ут төртә иде. Синең урынга утыра икән, дигән сүзләр йөри башлаган иде, - диде дә, җилфердиҗилферди, карт гәүдәсен чак-чак кына тотып, икенче якка чыгып басты. +Мәмлиев, әтәчләнеп, алга - уртага атылып чыкты. Чәй өстәле артында җизнәсе Арсланның Мифтахлар нәселе хакындагы нотыгын исенә төшерәтөшерә, тиз-тиз тезеп китте: +- Җәмәгать! Тарих кабатлана. Кайчандыр шушы урыннан безнең авылның картлары Совет хөкүмәтенең дошманы Мотавалны сөргенгә сөргәннәр. Бүгенгесе көндә шушы Мотавалның оныгы Мифтах нәрсә эшли?! Колхоз фермасының януына сәбәпче була! - дип акырды. +Арслан, янәшәсендә басып торган Сөләй Сабирына колагын куеп: +- Колакка "Арслан" дигән сүз керде. Нәрсә ди ул? - дип сорады. +- Әле дә исәнме, катмадымыни, ди. +- Минеме?! +- Әйе. Колагым дөрес ишеткән булса, син диде бугай! +- Ай рәхмәт! Ашыкмыйм әле мин. Әле сезнең җеназагызны укып, соңгы юлга озатасым бар. +- Тфү! Тфү!!! Әстәгъфирулла, әстәгъфирулла! Аллам сакласын! Син җен картыннан, зират каргасыннан, барысын да көтәргә була, - дип, курка-курка, Сабир читкәрәк китте. +Арслан, тамак кырып: +- Кем... Исемең кем атлы әле? Ходайның ачы каһәре төшкере, хәтерем юк, - дип мыгырдады. +Халык арасыннан берничә кешенең, кабат-кабат: +- Соң, Арслан абзый, каенэнең ләбаса, каенешең! - дигән тавышларына, колагын тегеләр ягына куеп, диванага сабышып: Кем?.. Каенлыктанмыни?..дип сорады. +- Каенешең! Мәмлиев! Исемен генә белмибез. +- Ә, әйе. Мәмлиев энем... - Бу минутларда Арслан инде тәмам тилегә сабышкан иде. +- Минем синең авылыңда эшем юк! Каенлыктанмы син, Имәнлектәнме?.. Анысы - синең эш! Әмма шуны беләм. Ферманың януында Мифтахның бер катнашы да юк. Ферма тирәсендә кемнәр эшли, кемнәр күбрәк йөри, шуларны тыңлап караргадыр! - дип кычкырды. +Арадан берәү: +- Әйе шул. Әнә Ислах һәрвакыт маллар янында, фермада. Эчми, тартмый, күзе үткер, - диде. +Икенче берәү: +- Сүзгә кеше кесәсенә керми... - дип тә өстәде. +Ислах күзе белән халык арасыннан Арсланны эзләде. Касыгына килеп бәрелгән Арслан терсәгеннән сискәнеп, янәшәсендә басып торган ата тиешле кешенең күзенә карады. Арсланның мәкерле күзләре: "Мин имәнне аудардым. Сиңа чикләвекләрен генә җыясы калды, миңа үпкәләрлегең юк. Дәвам ит! Калганы - синеке", - дип елмая иде. +Ислах сабыр гына сүз алды. +- Авылдашлар! Мин авылда әлләкем түгел. Гади бер скотник! Миңа бүгенгесе көндә, бу минутларда сезнең барыгызга караганда да авыррак. Мифтах - минем сабакташым, классташым, партадашым! Нәрсә генә булмасын, ферма янган. Факт! Ә ферма өчен кем җаваплы?.. Минем гел бишкә генә укыган сабакташым, классташым, партадашым Мифтах. Мин Мифтахны бик яхшы беләм. Аның, кулына шырпы алып, фермага ут төртмәгәнен дә беләм. Әмма ләкин мин кайтып барганда, көчкә-көчкә генә атлап, шыр исерек килеш +Мифтах, төрмәдән чыгып, авылына кайткач, атна-ун көн баш күтәрми эчкәннән соң, башының чатнап авыртуына түзалмый уянып китте. Өйдәге бушаган шешәләрне тикшереп чыкканнан соң, анасы Гөлйөземне уятып, акча даулый башлады. Анасыннан акча алып булмаячагын аңлагач, сатарлык әйбер эзләп, өй эчен тентеде. Чормага менде. Бераздан, бармак калынлыгы тузан каткан, бабасы заманындагы самавырны күтәреп төште дә, әштер-өштер генә сөрткәләп, ишек төбенә җәелгән арыш капчыгына тыгып, җилкапкадан урамга чыкты. Кая барырга икән дип, алан-йолан каранып торганнан соң, җитезҗитез атлап, тыкрыкка кереп югалды. Бераздан ул Нургата карт оныгы, әлеге дә баягы сабакташы, спекулянтка әверелгән, "төнен сатар" Ислахның кызыл кирпичтән салынган ап-ак калай түбәле йорты баскычында, капчык авызыннан самавырының бер кырыен чыгарып, өстендәге сырмасының каешланган җиңе белән ышкып ялтыратып утыра иде. +Шыгырдап ачылган ишектән башта - кап-кара мәче, аның артыннан йорт хуҗасы килеп чыкты да иркенләп киерелде, иренеп кенә: +- Нинди йомыш, - диде, чәйнәлеп тә бетмәгән коймагының мыегына сыланган маен ялап. +Мифтах, кабалана-кабалана, капчыктан самавырны чыгарды. +- Менә! Менә күрәсең, настоящий реликвия! Тарих! Җиз самавыр. Хәтта менә медальләре дә бар. Күпмегә аласың? - дип, эчә-эчә эренләп, шешенеп беткән чепи күзләрен баскычның югары катында басып торган өй хуҗасына төбәде. +Керәсе мал тешне сындырып керә, дигәндәй, Ислах узган атнада гына каланың бер кибетендә мондый самавырларның бәяләрен күреп, ис-акылы китеп, шаккатып кайткан булса да, бер дә исе китмәгәндәй: +- Әнә тегендә - почмакка ыргыт. Бер яртылык алырсың, - диде. +- Син нәрсә, Ислах?! Бу бит - җиз самавыр! Бу бит, беләсеңме, ничәнче гасыр?! +- Белмим! Белергә дә теләмим. Самавыр, кирагаз заманы узды. Һәр кешедә - газ, электр. Эт пес иткәнче, чәйнектәге суың кайный да чыга. Тузаны юк, исе юк, күмер салып, көл түгәсе юк. Пычагымамыни бу самавыр миңа! Бу самавырдан акча ясар өчен, агай-эне... Башта әле аны, машинага егерме литр ягулык салып, калага алып барып, кача-поса йә булмаса милиция аркылы җиденче бабаңа кадәр тикшерелеп, антиквар җыючы абыеңа тапшырырга кирәк. Күпмегә ала. Әле аламы. Аннан егерме литр ягулык салып кайтасы... Беләсеңме хәзерге вакытта ягулыкның - бензинның күпме торганын?! Туда - егерме, сюда - егерме, менә сиңа - кырык! Мае, дегете, ашханәсе, трансмиссиясе, амортизациясе... Менә сиңа мә! Бу самавырыңнан бер чиреклек тә калмый. +- Алай итмә инде, күрше, сабакташ. Һич югы бер литрлык бир! +- Теләгең. Телисең икән калдырасың, теләмисең икән алып китәсең. Анысы - синең эш. +Ачуыннан еларга җитешкән Мифтах, апрель кояшының җылысына ләззәтләнеп, мырлый-мырлый аягына уралып бөтерелгән мәчене тибеп очырды. +- Кит әле! Ичмасам, син нервымда уйнама! Алай ярамый инде, Ислах. Баедым, дигәч тә... +- Нәрсәнең яраганын, нәрсәнең ярамаганын белгәч, нигә миңа килдең? Үзең бабаларыңны да исеңә төшерерләр. Сине өйрәтәсе юк. Син закуннарны яхшы беләсең. Милициядәгеләр - синең үзеңнекеләр. Спекуляция өчен ничәнче статья әле? - диде дә өенә кереп китте. +Кабат өй ишеге ачылды. Ишектән, мәче савыты кадәр кечкенә генә савытка салынган аш күтәреп, калтырана-калтырана, Хөллия, аның артыннан Ислах чыктылар. Ислах, нәрсә әйтергә дә белмичә басып торган хатынына астыртын елмаеп: +- Нәрсә өнсез калдың?! Әнә бит, миңа кияүгә чыкканчы артыңнан йөргән ухажорың төрмәдән кайткан! Хәер сорап килгән. Бабасыннан ядкарь булып калган соңгы самавырын сата. Аш бир үзенә. Бик бетерешкән. Ябагасын коялмый азаплана, - дип ыржайды. +Мифтах белән Хөллиянең күзләре очрашты. Мифтахның тәне эсселесуыклы булып, тәненә каз тәне чыкты. Башын түбән иде. Исәнме, дияргә дә теле әйләнмәде. +- Нәрсә?! Күзләрегез белән... Биш ел сөешкәнегез җитмәгән, хәзер минем нигездә, минем бусагамда каш сикертәсезме?! +Ислах, Мифтах кулыннан самавырны тартып алып, югарыга - кояшка күтәрде: +- Ялтырыймы?! Ялтырый! Аһ, ничек матур ялтырый, - диде, самавырны кулында бөтереп. - Кара син моны, ничек ялтырый. Тырышкан! Минем бабай ничек тырышкан! Кара, минем бабай ничек ялтыраткан! - Кан сауган күзләре белән Мифтахка карап: - Ә син аша-аша, тартынма. Дөнья куласа, бер әйләнә, бер баса. Бер ялтырый, бер калтырый! - дип, самавырны, болгап, урамга ыргытты. Шаркылдап көлеп, кесәсеннән акча чыгарып, Мифтахка сузды. +- Хәзер ялтырамый. Юк. Хәзер ялтырамый. Мә, сабакташ! Мә, мә, яшьтәш! Мә, авылдаш! Ал, ал, сабакташ. Ал, күрше! Акча бу. Биш самавырлык акча. Алмыйсың?! Дөрес эшлисең. Бар, бар, сабакташ, бар, күрше, бар, авылдаш, юлыңда бул. Иртәгә шул самавырыңны ялтыратып алып килсәң, ун самавырлык акча бирәм! - дип кычкырды. +Хөллиянең кулындагы кайнар ашы өстенә акты. Тәненә үтеп кергән кайнар ашка айнып, аптыраган хәлдә, бер - алга, бер артка атламакчы булды. Күзләре, тирән уйга батып, карашы төпсез киңлеккә төбәлгән Мифтахка төште: +- Килешмәгән эшләр эшлисең. Күз алдында череп, юкка чыгып барасың. Бүтән капкамны ачып керәсе булма!.. - дип иңрәде. +Мифтахның күзе яшьләнде. Бугазына төер утырды. Хөллия артыннан ябылырга да өлгермәгән ишеккә борылып: +- Миңа гына түгел, нәселгә төшкән каһәр, каргыштыр бу! - дип, бугазындагы төерне йотмакчы булды. Авызыннан буталып, боламыкка әверелеп чыккан соңгы җөмләсен исән калган ярымчерек биш-алты теше белән чәйнәп, имгәтеп, һавага төкерде. +Күз төбенә бәреп чыккан яшен җиң очы белән сөртеп, карашын ераккаеракка төбәп, тирән уйга батты. +Реликвия... Гасыр... Ә ул белә микән? Юк, ул белә микән Ислахның Миркасыйм атлы "атасының", Мифтахның бабасы Мотавал муллага ялланып, самавырчы малай булып, шушы җиз самавырны ничә тапкыр кайнатып, күмер салып, төннәрен сукыр лампа яктысында киез ката балтырыннан кисеп алынган киез белән ялтыратып утырганын?! +Юк шул... Мифтах та, Ислах та боларны имеш-мимешләрдән ишетеп +Мифтах өенә кайтып керде. Гөлйөзем, гадәттәгечә, аның исереп, тузынып кайтачагын, өйнең астын-өскә китереп, икесен дә утлы табага бастырачагын белгәнгә күрә, өстәлгә башланмаган аракы утырттырган иде. +Мифтах шешәне алып әйләндергәләп торды да, башта - ятактагы хаста анасына, аннары мич арасында утырган ата тиешле кешегә - Нуриәхмәткә озак кына карап торганнан соң, шешәне алып, ишегалдына чыкты. Абзарга керде. Чөйдән бау алды. Бауга элмәк ясады. Элмәкле бауны абзарның өрлегенә бәйләде. Элмәк астына ит чаба торган бүкәнне китереп, шуның өстенә утырды да тирән уйга батты. Аның колагында, әле сәгать- сәгать ярым элек кенә, сөйгәне Хөллиянең: "Күз алдымда череп югаласың бит", - дигән сүзләре зыңлый иде. Шушы кыска гына - күз ачып йомган арада, күз алдыннан сабый чаксыз, үсмер чаксыз, сагынып искә төшерерлек шатлыкларсыз узган гомеренең кайгыхәс рәтләре, тапталган, кыйналган, нахакка рәнҗетелгән, кояшсыз, болытлы көннәре тәгәрәп узды. Рәнҗетелүләргә түзә алмыйча, якынн а рына кылган усал гамәлләре... Нахакка утырып, биш елын Түбән Тагилда калдырып кайткан яшь гомере, авыл капкасын атлап керүгә, беренче мәхәббәтенең, көянтәсенә буш чиләген асып, килен булып төшкән Ислах нигезеннән чыгып, аңа очравы... +Буш чиләк... Әйе. Авыл капкасыннан, Ислах нигезеннән каршы алган буш чиләк! +Мифтах шешәне әйләндергәләп торды да, утырган җиреннән, шешә борынына элмәк кидерде. Утырган урыннан торып, элмәк астындагы бүкәнгә уң аягын куйды. +- Йә - син, йә - мин! - дип, бүккәнне тибеп аударды. Асылынып калган аракылы шешә абзарның нәкъ уртасында, Мифтах гомеренең соңгы сәгатенә, соңгы минутына кадәр асылынып, эленеп торды. Аңа беркемнең дә кагылырга хакы юк иде... Мифтахны җирләп кайтканнан соң гына, авыл яшьләре ул бичара шешәне баудан азат итеп, баш киемен салдырып, өч ягына утырып "ясин чыктылар". +* * * +Бу көн - Мифтах тормышында икенче борылыш алган, аны иманга китергән, намазлыкка бастырган, картаеп, соңгы сәгатенә-минутына кадәр авызына хәмер алудан ваз кичтергән көн иде. +Мифтах авылда беркемнең дә сүзен колагына элмәсә дә, нинди генә исерек чакларында да Шәмсия карчыкны тыңлый иде. +Аның нигезендә, өендә тугангамы, әллә кендек әбисе булгангамы, бабасы Мостафа үлгәнче, әнисе белән шуның ышыгында сыеныр урын тапкангамы, әнисе Гөлйөземнең Шәмсия әбигә булган изге карашын тоепмы, бабасы Мостафа йортыннан үз, нәселе нигезенә - Мотаваллар ишегалдына салынган "Кияү йортына" кайтып тәпи атлап киткәч тә, җан асрарга ризык эзләп, тимер кружкасын күтәреп, алпан-тилпән көчкә атлап, Шәмсия әбисенең кәҗә имчәген бүлешергә, сөт чөмерергә йөргән чагын искә төшерепме, әбекәйнең әрәмәлектә сабын чәчәге, зәңгәр кыңгыраулар астында пешкән бармак башы кадәрле җир җиләкләрен өзеп каптырган чагынмы, бәлки, уфалласына төялгән печәне өстенә утыртып кайткан сабый чакларын исенә төшерептерме, ул аны хөрмәт итә иде. +Күзен йомса, күз алдында - савыттан кайнар ашы итәгенә аккан, мөлдерәмә +Мифтах шул көннән "әүлия"гә әйләнде. Җомга намазларын калдырмады. Өендә тәртип урнашты. Өйләнде. Хатыны - түбән урамның Чүрәкәй Гарифының уртанчы кызы Әкълимә иде. Хөллия белән бергә сабакка йөргән, бер парта артында сигез ел белем алган дуслар иде. Мифтах белән Әкълимә бергә кушылганнан соң, әйтерсең лә бу ике дус арасыннан кара мәче йөгереп узды. Әкълимә Хөллиянең яшьлек мәхәббәте - Мифтахка кияүгә чыккач та, алар арасындагы ярату хисләре сүрелмәгәнлеген сизеп, Хөллия белән сөйләшмәс булды. Ислах өчен дә бу кулай иде. Мифтах белән Ислах берсеннән берсе уздырып дөнья көтсәләр, хатыннары ярыша-ярыша бала тапты. Мифтах соңга калып өйләнгәнгә күрә, аның беренче баласы Нурбәк Ислахның өченче баласы Лилия белән бер елгы иде. Мифтахның дүрт кызы, бер малае, Ислахның дүрт малае, бер кызы туды. +Нурбәк белән Лилияне авылда Таһир - Зөһрә яки Ләйлә - Мәҗнүн дип йөрттеләр. Төскә-биткә дә, буй-сынга да матурлар, Лилия - коеп куйган анасы Хөллия, Нурбәк нәкъ атасы Мифтахка охшаган. Бер мәктәптә, бер сыйныфта бишлегә генә укыдылар. Ата-аналарының сүзенә колак салмыйча, җиденче сыйныфтан җитәкләшеп йөри башладылар. Хөллия белән Мифтахның яшьлеген белгән авылдашлары аларның мәхәббәтен Хөллия белән Мифтах мәхәббәтенең дәвамы дип атыйлар иде. Тик бергә булуларына гына атааналары, иң элек Әкълимә каршы булса, Ислах Мифтахны кодасы итеп түренә утыртуга мең тапкыр риза бәхил түгел: "Әгәр бусагамнан Мифтах атлап керсә, әнә баш очымда балта! Йә - ул, йә - мин!" - дия иде. +Лилия унны бетергәч, Казанның икътисад, Нурбәк Новосибирскиның аграр институтына укырга керделәр. Баштагы елларда Казан - Новосибирск юлын таптасалар да, соңга таба, өченче, дүртенче курсларга җиткәч, очрашулар сирәгәйде. Институтта Лилия артыннан чабучы егетләр күп булса, Нурбәкнең дә теләсә нинди кызга бер борылып елмаюы җитә иде. Ана буласы, бала сөясе, кияүгә чыгасы килү табигатьтән салынган кыз бала өчен Нурбәкнең аспирантурада укуын дәвам итәргә теләвен ишетү авыр булды, ике якның да ата-аналарының каршы булуларын да истә тотып, Лилия үзеннән өч курс алда укып бетергән, Казанның олы гына бер түрәсенең малаена кияүгә чыкты. +Тирә-якта булмаган, күрелмәгәнчә бай итеп, Казанда да туй ясадылар. Туйга ярты авылны чакырдылар. Кияүнең, кодаларының байлыгын, кемнәр белән туганлашканнарын күрсәтер өчен дип, Ислах, иң беренчеләрдән итеп, чакыру билетын Мифтахларга илттертте. Мифтах та, бераз гына үзеннән кушып, янәсе, малае Нурбәк институтны тәмамлап аспирантурага кергән, киләчәктә зур галим буласы икән, шул хөрмәттән институтның ректоры аларга чакыру җибәргән, иртәгесен поездга утырып Новосибирскига юл тотабыз, дип җавап кайтарды. +Мифтахның Новосибирск дигәне күрше авылдагы дусты Гарифулланың умарта бакчасы булып чыкты. Өч-дүрт көн дә үтмәде, битен биш-алты кортка чактырып, шешенеп, авыл халкы уянганчы дип, бакча артлатып кына авылына кайтып егылды. +Нурбәккә дә егет булып йөрергә күп язмаган иде. Ул институттан чыгып, тулай торагына кайтырга дип трамвайга утыруга, трамвайның урта ишеге ачылып, ишектән ике гүзәл эчкә үттеләр. Берсенең икенчесенә: +- Синең бүген ничә пар иде? - дигән җөмләсе, икенче кызның - озын кара юан толымлысының: +- Ике! - дип җавап кайтаруы барысын хәл итте. аңлатмаслык могҗиза, бәхет иде. Ул тизрәк кызлар янына елышты. Кызлар төскәбиткә, чибәрлеккә дан булмасалар да, татарча сөйләшүләре белән Нурбәкне әсир иттеләр. Каш астыннан серле елмаеп, егетне үтәли тишкәне - Әнисә. Җиде яше тулар-тулмас әти-әнисе белән Әлмәт якларыннан Себергә нефть чыгарырга күчеп киткән гаиләдән. Атасы Шәйдулла - Новосибирск шәһәрендә "Газпром нефть" ачык акционерлык җәмгыятенең олы бер түрәсе, әнисе Зәлия - шәһәрнең үзәк хастаханәсендә баш табиб урынбасары, эчке авырулар табибы, терапевт. +Әнисә унберенче сыйныфны тәмамлагач та, шәһәрнең нефть-газ университетына укырга керде. Татар җанлы Шәйдулла, теләсә-теләмәсә дә, хатыны сүзеннән, үгетеннән туеп, кызын бәхетле итү теләге белән колагын урыс егете Сергейдан тешләтте. Егетнең әти-әниләре гаилә дуслары иде. Өстәвенә Сергейның атасы Василий Михайлович - Шәйдулланың төп хуҗасы да. Ике якта озакламый кода, кодагый булабыз, бары тик балаларның укуларын бетерүен генә көтәбез, тиздән туй ясыйбыз, дип хыялланалар, чөнки фатир, икесенең дә машинасы бар, тормыш башларга - ак көнгә дә, кара көнгә дә акча салынган иде. +Беренче очрашуда ук Нурбәк белән Әнисәнең күзләре бик тиз аңлаштылар. Кызның күз карашы - егет йөрәгенә, Нурбәкнеке Әнисә йөрәгенә ук булып кадалды. Ике йөрәк бергә сулкылдый, бергә тибә иде. Нурбәк, бар дөньясын онытып, үз тукталышын узып, кызларга ияреп, трамвайдан төште. Дөньяның кайсы якка барганын аңлаган Әнисәнең иптәш кызы тукталыштан сулга каермакчы иде, Әнисә аны туктатты. Читкә алып китеп, берничә минут сөйләшкәннән соң, кызлар, култыклашып, Нурбәк янына килделәр. +- Без кайтып җиттек, - диде Әнисә. - Исемегезне белсәк, китәр идек. +- Үрдәк! Әй лә, Нурбәк, - дип, кулын сузды егет. Аның һәрвакыт шулай шаярта торган гадәте бар иде. +Кызлар рәхәтләнеп көлгәннән соң, Әнисә дә кулын сузды. +- Син үрдәк булсаң, мин - әнисе, то есть, Әнисә! +Көлү дәвам итте. Егетнең Әнисә бакчасына кереп барганын сизгән Зинаида да йоклап тормады. Нурбәк алдында боргаланды, сыргаланды, кулын сузды. +- Татарстаннан! Зәй шәһәреннән. +Әнисә иптәш кызының дуэльга чакырганын аңлап-сизеп, көйдерә, яндыра торган сихри күзләре белән үтәли тишәрлек итеп, Нурбәккә карады. Күңел түрендә моңлы аһәң, сихри сүз, кирәкле тембр тудырып, егет күңеленә сары май булып ятарлык итеп: +- Пока, Нурбәк! - диде. +Нурбәк Әнисәнең аккош мамыгына манып сыйпаган, назлаган, изрәткән, оеткан сүзләреннән айнып, Зинаиданың кулын алды. +- Алай килешерме соң, Әнисә? Минем җанымда - давыл, гарасат! Хисләрем менә-менә ярыннан чыгарга тора. Ашыкма. Тынычлансын ул йөрәк. Берберебездән аерылсак, харап булабыз, - диде. +- Аның өчен нишләргә кушасың, егет? +- Бергә атларга, Әнисә, бергә! Ахыр көнгәчә бергә атларга! +- Кая?! +- Ярга! Без гомер итәсе ярга! +Егет кулын кызга сузды. Әнисәнең бармаклары Нурбәкнең учына кереп оялады. +Нурбәкнең беренче тапкыр Әнисә тупсасын атлап кергән көнне дә һич +Әнисә фатирларының кыңгырау төймәсенә басуга, әнисе Зәлия ханым елмаеп ишекне ачты. Артта ят егет басып торганын күреп, йөзе үзгәрде, сөмсере коелды. Әнисә эшнең кай тарафка барганын бик тиз чамалап, тукталышта Зинаида белән корган сценарий буенча: +- Әни, таныш бул, Нурбәк! Зинаида, нәрсә карап торасың, таныштыр!.. - диде. +- Ә, әйе. Зәлия Фәтхуловна! Таныш булыгыз! Бу егет - минеке, минем... То есть, безнең якташыбыз, Татарстаннан, татар егете - Нурбәк! - дип елмайды Зинаида. +Хуҗабикәнең йөзе яктырды: +- Ишек катында басып тормагыз! Әйдәгез, түргә узыгыз! Кызым, аякларына кияргә тапочка бир, - диде һәм, елмаеп, Зинаиданың бит алмасыннан яратып тотып, - алайса, минеке, синеке, Татарстаннан, дигән буласың! Ах сине! - дип, эчкә кереп китте. Ерактан ишетелгән: "Кулларыгызны юыгыз да марш аш бүлмәсенә!" - дигән сүзләре фатирның зурлыгын, анда кемнәр яшәгәнен чамаларга мөмкинлек бирә иде. +Алар, кулларын юып, аш бүлмәсенә кергәндә, алъяпкычтан, олы яшьтәге ханым аш өстәле кырыенда кайнаша иде. Ул керүчеләргә борылды. Нурбәкне күреп, катып калды. Кулындагы итле савыты идәнгә төшеп чәлпәрәмә килде. Иреннәре кысылды. Кысылган иреннәр аша көчкә-көчкә генә ике сүздән торган җөмлә сытылып чыкты: "Син кайттың..." Тез буыннары калтырап, арык гәүдәсен күтәрә алмагандай идәнгә ауды. Зәлия күпме генә аңына китерергә тырышса да, "Ашыгыч ярдәм" машинасы килеп җиткәнче, хуҗабикә кулында җан бирде. Бу бичара карчык - аларның ашчысы, асраулары Зөлхиҗә иде. +Кем иде ул?.. Каян иде ул?.. Кемнәре бар? Кай тарафтан бу якларга, Себергә килеп чыккан? Биредә туган, дисәң, сөйләшүе чиста, нәкъ Казан арты сөйләме. Аның хакында үзеннән башка беркем дә берни дә белми иде. +Шәйдулла аны, Әлмәттән бирегә күчеп килгәч, чеп-чи урыс шәһәрендә кечкенәсе Әнисәсе үз телен - ана телен онытмасын, дип, шәһәр картлар йортының элеккеге директоры, якын дусты Степанов Николай Иванович тәкъдиме белән, үзләренә асрау, өй хезмәтчесе итеп алып кайткан иде. Шул көннән башлап, Зөлхиҗә апа аларда яшәде. Акылы, сабыр, зирәк холкы белән үз кешеләренә, туганнарына әверелде. Аңарда ниндидер үзенә генә хас зәвык, аристократларча затлылык бар иде. Алман һәм инглиз телләрен шома белүе, мандолина һәм рояльдә искитмәле уйнавы затлы гаиләдә тәрбияләнүен сиздерә иде. Кеше сүзенә кысылмады. Ярты ел саен, үз теләге белән, хастаханәгә барып, миннән шикләнмәсеннәр, сабый үстерәләр, дип, тикшерелеп кайта иде. +Каян килеп картлар йортына эләккән?! Чыгышы, нәсел-нәсәбе каян?! Зөлхиҗә апа үзе турында беркайчан да берни дә сөйләмәде. +"Син кайттың?.." Нәрсә әйтергә теләде ул?.. Нурбәкне кем белән бутады?.. Кемгә охшатты?! Туганынамы?.. Әллә баласынамы?.. Моны беркем дә аңлата алмый иде. Бу сорауга җавапны ул үзе белән мәңгелеккә алып киткәндер, дип уйладылар. +Шәйдулла, шәһәрнең картлар йорты, өлкә архивларын актартып, тикшертеп караса да, аның хакында бернинди дә мәгълүмат таба алмады. Еллар үткәч кенә Нурбәк, очраклы рәвештә, Зөлхиҗә карчыкның серенә азмы-күпме төшенә башлады. +Көннәрдән бер көнне Нурбәк, Әнисәсе белән телевизор карап утырганда, күрсәттеләр. Әнисәнең теленә җан керде. "Шулай берчак, - диде ул, - ул чакта миңа ничә яшь булгандыр, хәтерләмим, дүрт-биш яшь булды микән, Зөлхиҗә апа белән телевизор карап утырабыз - экранда нәкъ шушындый кадр: балаларны товар поездына төяп, Германиягә озаталар иде. Ачык вагон ишегеннән шыплап тутырылган балалар күренде. Иң алда сөяктән генә торган, коточкыч ябык бер кыз бала, ачлыктан йөзе зәңгәрләнеп, күз төпләре эчкә баткан нәни энесенме, әллә башка берәүнеме кочаклап басып тора иде. Зөлхиҗә апа, ачыргаланып: "Мөхәммәтҗан!" - дип, экранга капланды. Идәнгә ятып бөгәрләнә-бөгәрләнә, йодрыкларын тешли-тешли үксеп елады. Әйе, әйе, җиңү бәйрәмен каршы алган көннәр иде ул. Бишенче май - әтинең туган көне. Кичен безгә кунаклар - Василий Михайлович һәм Николай Ивановичлар хатыннары белән килгәннәр иде. Тынычлана төшкәч, Зөлхиҗә апа бу турыда беркемгә дә сөйләмәвемне үтенде". +* * * +Өй ишеге киерелеп ачылып, бүрегенең бер колакчыны төшкән, икенчесе өскә таба бөтереп күтәреп куелган, сул аягындагы киез итегенә галош кидерткән, таякка таянган Галимҗан килеп керде. Ишекнең төбенә кадәр киерелеп ачылуына, ишекне тотып калалмаганына үртәлеп, үз-үзен битәрләп: +- Эчергән кул! Ишек тотып калырлык та хәлеңнән килмәгәч, нигә яшәргә?! Мишәр әйтмешли, избагызга салкын кертеп тутырдым! - диде. +Көне буена кеше күрергә тилмергән Гөлйөзем: +- Өе җылыныр. Менә күңел суынмасын! Исәнлек-саулыкмы? - дип җаваплады. +- Соң... Күрмисеңмени? Әнә ич. Ишек тыңлатырлык та хәлем калмаган. Мәңгелек йортыңа китәргә вакытың җитте, төшеп ят, дисәләр, белмим, тибеп кенә төшермәсәләр, төшеп ятарлык хәлем булыр иде микән?.. Мин дөнья башланганда туган кеше бит инде. Арслан кайткан. Күрдегезме әле? +- Юк! Күрәсебез дә килеп тормый. +- Урамда, капкасы төбендә очрады. Сүзләрен көч-хәл белән аңлата. Әллә авызы чалшая башлаган. Селәгәе агып тора. "Киленгә түзеп була, малайга түзеп булмый. Малай талый. Малай начар, - ди. - Авылга кайттым. Аларда - шәһәрдә яшәп булмый. Өмет, Өметкәем вакытсыз китеп харап итте. Ул исән булса, мин мондый көнгә калмый идем", - дип, иярә килгән малаен исенә төшереп азаплана. +- Күрә әле ул. Кеше каргышы җирдә ятмый. Ул, бердәнбер исән калган төпчеге, ничек итеп аналары Рәшидәнең, әбиләре Мәликә түтинең газап чиккәннәрен оныткандыр дип уйлыйсыңмы?! Сабый чак мизгелләре онытылмый. Ул сабыйларның күргәннәре... Ярый әле, бәхетенә тегеләре үлде. Ул башкисәрләре исән булса, күрмәгәнен күрсәтәләр иде әле аның! Теге баласы кем атлы иде әле? - дип, яткан урынына җайлашты карчык. +- Кайсын әйтәсең, Гөлйөзем? +Баш астындагы мендәрен өскәрәк күтәреп: +- Иң өлкәнен, иярә килгәнен беләм, Өмет! Тегесе... Иң беренчесе. Өметтән соңгысы. Уртак балалары? - диде. +- Тапкансың сорар кеше! Мин кайчакларда үз исемемне дә онытам, Гөлйөзем, - диде Галимҗан, сызлаган аягын уа-уа. +Арсланның иң беренче баласы Габдуллаҗан исемле иде. Мәктәпне әллемәлле генә көч-хәл белән бетерде дә, кешедән күрмәкче, бик тиз байыйм, дип, читкә чыгып китте. Ярты ел чамасы югалып торганнан соң, өтек хәлдә авылына кайтып төште. Кайтып өч көн дә тормады, атасы белән пычакка-пычак килеп, канга батып сугышып, кичкырын, кояш батканда авылдан чыгып югалды. Атна-ун көн дә үтмәде, янәдән авылына кайтты. Бу юлы аның кулында затлы, кыйммәтле зур-зур бүләкләр тутырылган чемодан, кесәсе тулы акча, өстендә затлы кием иде. +Кайтып төшкән көнне үк авыл егетләрен сыйлап, кибеткә кергән һәрбер кешегә кибет шүрлегеннән нәрсә дә булса сатып алып бүләк иткәннән соң, үзенең энеләре белән өерелеп сугышып, кыйналып, клуб баскычына исереп ауды. +Арслан улының атна-ун көн эчендә баеп кайтуына шикләнә иде. Ул аны үз бусагасыннан атлатасы килмәсә дә, нишләсен, Өметнең сүзләренә каршы килалмады. Өмет: "Без агай-энеләре була торып, авыл халкыннан көлдереп, туганыбызны урамда, клуб баскычында аунатабызмыни?! Нәрсә генә дисәң дә, ул бит - безнеке, үзебезнең кан", - дигәч, ризалашты. +Габдуллаҗанның кинәт баеп кайтуы авыл халкында да шик уятты. Авылның үткен телле кешеләре, Арсланны күрүгә, көлеп: "Күчеп китәсез икән, дип ишеттем, кай тарафларга юл тотасыз, Себергәдер инде", - дигән сорауларына, Арслан: "Себердә миңа бетем калганмыни?! Ашыксаң, үзең бара тор", - дип җавап кайтара иде. "Себер" сүзен ишетүгә, ул эсселе-суыклы булып, куркып, калтыранып китә, күз алдына үзе төрмәләргә озаттырган Мотаваллар, Нуриәхмәт, Галиәхмәт, Галимҗан, Батырҗан, Мифтахлар килеп баса, Себерне ул башкача күз алдына китерә алмый, "Себер" сүзе аның өчен "төрмә" сүзе белән бер иде. +"Арсланның ышпанасы Себердә нефть вышкасы сатып алган, Арсланның башкисәре Себердә алтын приискасы сатып алган икән", - дигән мыскыллы сүзләрне ишетмәс өчен, ата кеше өеннән чыкмас булды. Авылның кыяк телле, әйткән бер сүзе белән кистереп, өздереп, өтеп ала торган кайберәүләре, мыскыллап: "Арслан Мотавал чакыруы буенча Себергә китә икән. Хәзрәт аңа үз шахтасында бер вакансия саклый, үзен самавырчы малай итеп алмакчы, шуның өчен Арсланның улын атасын алып килергә, кодаларга дип, күп акчалар тоттырып, киендереп кайтарып җибәргән, Габдуллаҗан атасы башына кайткан икән", - дип сөйләделәр. +Габдуллаҗанның гына бу гайбәтләргә бер дә исе китмичә: "Бер атна эчендә ничек бик тиз баеп кайттың?" - дигән сорауга: "Ярты ел шахтада эшләгән акчамны Әгерҗе саклык кассасыннан алып кайттым", - дип җавап кайтара торды. +* * * +Көтүче чишмәсеннән әллә ни ерак түгел иңкү урынны үткәч, бер чокыр бар. Авыл көтүен көтәргә ялланган күрше авыл марилары - Степан белән Николай, уйсу җирдә үлән күбрәк, куерак дип, малларын шунда куарга булдылар. Чокырга килеп җитәрәк, алдан киткән берничә сыерның чокыр төбенә төшеп, түгәрәк ясап, бер-берсенә карап, койрыкларын өскә күтәреп сөзәргә әзерләнгән кыяфәттә, шул җирне, чокыр төбен иснәүләрен күреп, гаҗәпкә калдылар. Карт мари Николай янәшәсендә телен асылындырып, арт аякларына утырып торган этенә "фас!" дип кычкыруга, кечкенә генә эт чәң-чәң килеп чокырга тәгәрәде. Сыерлар эттән өркеп читкә чәчелделәр. Эт алгы аяклары белән җирне чокыды да, авызына ниндидер чүпрәк кабып, артка тарта, чүпрәкне тартып чыгармакчы булып тартыша башлады. Степан бу хәлне күреп, кызыксынып, чокырга төште. Төшүе булды, эт авызыннан чүпрәк өзелеп, маэмай артына тәгәрәде. Степан чүпрәкне тартып чыгармакчы булып иелде. Борынына сасы ис бәрелде. Чүпрәкне тартуы булды, җир астыннан адәм кулы килеп чыкты. Степан агарынып катты. Куркудан, ашыга-ашыга, өскә үрмәләде. Иптәшенә карап: "К-к-к... күрдеңме", - сүзенең "к" хәрефе генә авызыннан өзелеп чыкты. +Тегесе суларга да куркып, чокыр төбендә терсәгенең өске өлешеннән югарыга - җир өстенә чыккан кулның бер бармагы бөгелеп: "Кил монда! Минем янга!" - дигәндәй тоелып: +- Юк, юк! Не надо! - дип, борын астыннан мыгырданып алганнан соң, Степанга: +- Әйдә! Тизрәк башны алып качыйк моннан! - диде. +Степан каршы төште. +- Тизрәк авылга хәбәр итәргә кирәк, - диде ул. +- Кирәкмәс! Без үтергән диярләр. Бәласеннән башаяк! Күмик тә куйыйк. +Степан аның белән ризалашмады. +Урманнан бер күтәрәм чытыр урлап тотылып, биш ел гомерен төрмәдә утырып кайткан Николай, сорау алуларның нәрсә икәнен белгәнгә күрә, "Кирәкми! Ялгышасың! Башны харап итәсең!" - дип Степанга ялынса да, Степанның үз туксаны туксан иде. Ул читтә чирәм чемченеп йөргән атына таба йөгерде. +Бераздан ул авыл урамына очып диярлек килеп керде дә, авыл өстендә тузан өермәсе калдырып, кантор каршысына килеп туктады. Контор бакчасындагы сәрби куаклары белән янәшә, колхоз рәисенең ат бәйләү җайланмасына бәйләнгән, тарантаска җигелгән күк айгырын күреп: "Әһә, ул монда икән", - дип, җәһәт кенә атыннан сикереп төште дә, атын да бәйләп тормыйча, идарә урнашкан йортка кереп китте. +Озак та үтмәде, күзе-башы тонган Степан контордан атылып чыкты. Чыкты да, мондагы галәмәтләргә исе китмәгәндәй, солы тирәсендә иснәнеп, кияү егетеннән качып йөргән биясен эләктереп алып, менеп атланды. Атының арт санына тезгене белән каты итеп сыдырды. Җирән бия арт аякларына басты. Алга ыргылды. Бераздан пожар каланчасы урнашкан югары урамга кереп югалды. +Авылда чаң каккан тавыш яңгырады. Степан трактор чылбырларын берберсенә ялгый торган кырык-кырык биш сантиметр озынлыгындагы йомры тимер кисәге белән пожар каланчасы кырыендагы баганага эленгән сабан төрәненә ярсып-ярсып сукты. +Каланча урнашкан югары урамнан авыл үзе дә, тирә-ягы да уч төбендәге кебек күренеп ятканга күрә, авыл читендәге басуда чөгендер утап яткан авыл халкының карты да, яше дә, бала-чагасы да чаң тавышына авылга йөгергәннәрен, авылдагыларның кулларына чиләкләр, багор, көрәк ише ут сүндерергә яраклы әйберләр күтәреп, капкаларыннан чыгып, каушап, башта кай тарафка барырга белмичә аптырап калуларын да күрергә мөмкин иде. +* * * +Мәетне казып алып, ат арбасына салып, авылның су саклагычы янына кайтарып туктаттылар. Мәет ир затыннан иде. Буен, чәченең төсен әйтеп булса да, йөзен танырлык түгел, озак ятудан сөягеннән ите аерыла башлаганга күрә, бала-чагаларны, олы яшьтәге кешеләрне, хатын-кызларны, куркырлар, дип, мәет тирәсенә китермәделәр. Районнан килгән милиционерлар авыл иратларын берәм-берәм мәет яныннан уздырдылар. Чират Габдуллаҗанга җитте. Ул мәет кырыена җитүгә, җирәнеп, җиргә төкерде. Бу - районнан килгән милиция капитаны Бәшәровка бер дә ошамады: +- Фамилиягез?! - дип сорады ул. +- Нигә? Габдуллаҗан! Отчествам да кирәкмиме?! Арслан атлы кеше улы булам! +- Бу кешене белми идегезме?! - дип өстәде капитан. +- Бу бит - кеше түгел, үләксә, мәет! Мин әлегә мәетләр белән таныш түгел, тегендә баргач танышырмын, - дип, Габдуллаҗан борынын тотып алга атлады. +Бәшәров янына милиция машинасы килеп туктады. Машина ишеге ачылып, кабинадан районның милиция начальнигы Хәбипов төште. Алар Бәшәров белән үзара бер-ике кәлимә сүз алыштылар да, Хәбипов: +- Иптәшләр! Соңгы атна-ун көндә, әйтик, берәр ай элек авылга читтән кайтучылар булдымы? - дип сорады. +Җыелган халыкның күзе Габдуллаҗанга төште. Габдуллаҗан, эшнең кай тарафка тәгәрәгәнен сизеп, ипләп кенә артка чигенде, халыктан аерылып, янәшәдәге урманга карады. Күзе белән тирә-якны барлап чыкканнан соң, үзеннән ерак түгел чирәм ашап йөргән җигүле атны күреп, шунда йөгерде. Йөгереп барган уңайга дилбегәне эләктереп алды. Ат арбасына сикереп менеп, йөгәне белән атны камчылады. Ат, кушаяклап, урман тарафына чапты. +Вакытсыз дөньядан киткән кеше - солдат, моряк хезмәтеннән соң, Владивостокта балык тотучылар артеленә ялланып, өч ел эшләп, туган авылына, ялгыз әнисе янына кайтып баручы, күрше район егете Әнвәр булып чыкты. +* * * +Әнвәр утырган поезд Әгерҗе тимер юл вокзалына кичкырын, кояш баер алдыннан килеп туктады. Ул, авыр чемоданнарын күтәреп, вокзал мәйданына, перронга төште. Армия хезмәтенә киткәндә - бер, җиде елдан соң икенче тапкыр аяк баскан бу вокзал аның өчен таныш түгел, һәр куагы, үскән агачы, йортлары чит, хәтта, татар телендә сөйләшсәләр дә, үз теле, ана теле күңеленә якын булса да, колагына сәер тоела иде. +Әгерҗе аның өчен чит. Әгерҗедә аның сүз катар, кереп сыеныр кешесе юк. Аның теләге - ничек тә авылына кайту. Тик ничек? +Вокзал мәйданчыгындагы эскәмиядә утырган, гомере буе берәр чемодан алтын йә булмаса акча табу хыялы белән яшәгән Габдуллаҗанның күзләре перрондагы авыр чемоданнарга төште. Тик ничек?.. Күзе вокзалның арткы ишегенә килеп туктаган атның арбасыннан исерек бер адәмнең, алпан-тилпән, ящикларны эчкә - вокзал буфетына ташыганын күреп, аның янына килде. Исерек белән бер-ике сүз алышканнан соң, ящик күтәреп, ул да эчкә кереп китте. Озак та тормады, чыгып, Әнвәр янына килде. +Әнвәр сүзгә саран булса да, сүзгә-сүз иярә, сүзгә-сүз тагыла дигәндәй, җиде елдан артык туган җиренә кайтмаган, туган җирен сагынган кешенең телен ачу, телен чишү Габдуллаҗан өчен авыр булмады. +Бераздан алар, исерекнең атына утырып, Әгерҗе читендәге урманга кереп +...Габдуллаҗанны атна буе тота алмадылар. Авылның актарылмаган сарае, мунча, каралтылары, өй түбәләре, кар базлары калмады. Хәтта коеларга кадәр тикшерделәр. Басулардагы эскерт, чүмәлә өемнәрен берәмтекләп карап чыктылар. Шәһәр гарнизоныннан солдатлар чакыртып, милиция хезмәткәрләре белән бер рәткә тезеп, урманның аркылысын буйга җентекләп актарсалар да, аның эзенә төшә алмадылар. +Иң авыры Рәшидәгә иде. Тугыз ай буе йөрәге янында йөртеп, ашатыр ризыгы булмаганлыктан, чираттагы баласына авырга узып та, ул баласын тапканчы, күкрәгендә сөте кипкәнче имезгән, азапланып, холыксыз иреннән качып, кычыткан, карлыган куаклары, лапас түбәләрендә кача-поса, ачлытуклы шушы яшенә кадәр үстергән баласының кеше үтерүе ана өчен әйтеп аңлатмаслык авыр газап иде. Ире Арсланның атна буе сорау алучылар кулыннан кыйналып, сугылып, Мотавал өендә газап чиккәннән соң бауга менүе Рәшидәне тәмам аяктан екты. +Арслан сорау алучыларның эзәрлекләүләренә, кыйнауларына түзә алмады, алар чыккан арада, Мотавал өенең түр бүлмәсендәге түшәмгә тишеп эшләнгән, Нуриәхмәт белән Галиәхмәтнең сабый чактагы тал бишекләрен элгән элмәк турысына урындык китереп куйды да менеп басты. Бил каешын чалбарыннан суырып чыгарып, элмәккә бәйләде. Икенче башыннан муенына салды. Урындыкны тибеп аударды. Тик элмәк түшәм сайгагыннан суырылып чыгып, Арслан гөрселдәп идәнгә егылды. Ярсып, ачынып, идән тактасын тырный-тырный үксеп елады. +Шул ук көнне аны районга алып киттеләр. +* * * +Нуриәхмәт иртә таңнан торып урманга җыенды. Аның бу эшен Гөлйөзем сизеп: +- Син кая болай?! Иртә таңнан кая җыендың? Урмангамы?! Арслан баласын эзләргәме? Ике аягыңның берсен атлыйсы булма! Башкисәр ул! Синең башыңа җитәргә дә күп сорамас, - дип ялварды. +Нуриәхмәт дәшмәде. Аягына чолгау урады. Күн итеген киде. Кичә генә мичтән чыккан түгәрәк икмәкне күкрәгенә куеп кисте дә өстәлгә чүпрәк җәйде. Икмәкне төрде. Мич башыннан яньчелеп беткән, үзе белән бергә картайган, гражданнар сугышыннан кайткан солдат фляжкасы алып, ишек бусагасы кырыенда, җиләсрәк җирдә - идәндә, балчык кувшинда сакланган кәҗә сөтен шунда салды. Биленә бау бәйләде. Икмәк белән фляжканы куенына тыкты. Мич арасына кереп чыкты да Гөлйөземнең: "Әгәр минем сүзләремне тыңламасаң, бәхиллегемне бирәсем юк", - дип кычкырып калуына да игътибар итмичә, ишекне тышкы яктан япты. +Нуриәхмәт Габдуллаҗанның кайда качып ятканын чамалый иде. Капкасыннан чыгуга ук урманга борылды. Урман эчләп ага торган киң елганың сөзәк ярлары буйлап ярты көн чамасы баргач, карт бер имән төбенә утырды. Икмәк төрелгән киндер чүпрәген җиргә җәйде. Сөтле фляжканы чыгарды. Итек балтырыннан чүпрәккә төрелгән пычак чыгарып, икмәкне телемнәргә телеп, чүпрәккә куйды. +- Улым, Габдуллаҗан, чык! +Ничә еллардан соң авызыннан беренче тапкыр чыккан бу сүзләр аның үзенә +- Габдуллаҗан, улым, чык! Мин беләм, син биредә. +Яр читендә качкынның йөзе күренде. +- Кил! Тамагыңны ялгап ал! Менә икмәк, сөт! +Габдуллаҗан гаҗәпләнгән хәлдә өскә үрмәләде. Курка-курка гына, як-ягына карана-карана, Нуриәхмәт янына килде. +- Син!.. +- Әйе, мин! +- Син сөйләшәсең?! +- Әйдә. Тамагыңа аша да, кайтабыз. +Габдуллаҗан чүпрәк өстендәге икмәк телемен алып авызына тутырды. Кабалана-кабалана, фляжканың капкачын ачып, сөтне авызына койды. Сөтле икмәкне авызыннан чәчә-чәчә: +- Нуриәхмәт абзыкай, мин кайтмыйм! Минем бернинди дә җинаять эшләгәнем юк! Мин үтермәдем аны. Аңлыйсыңмы, мин үтермәдем! Анам, атам белән ант итәм! Менә шушы икмәкнең чыраен күрмим! - дип пышылдады. +- Ярар, ярар. Мин ышанам сиңа. Милицияләргә дә шулай дип аңлатырсың. +- Алар мине аңламаячаклар. Мин аларны беләм. Алар кешегә ышана торганнар түгел. Нуриәхмәт абзый, Нуриәхмәт абзыкаем, син мине теге авылдан чыгып киткәннән соң ярты ел кайда йөргән, кайда яткан, дип уйлыйсың соң?! Шулар, шул кабахәтләр ябып яткырды мине. Ни өчен диген?.. Нәрсә өчен?! Үз теләгем белән түгел. Ачлыктан, ачлыктан бит. Бер хатынның кулындагы сумкасын тартып алдым. Шуның өчен ярты ел бит, ярты ел! Мин үтермәдем аны. Мин үтермәдем! - дип ярсып-ярсып елый, авызына дыңгычлый-дыңгычлый икмәк тутыра, сөт катыш икмәге, авызыннан бүселеп чыгып, ирен кырыеннан түшенә тәгәри иде. +- Атаңны үтерәләр! Анаң кайгыдан егылды. Кайтабыз! Кайтабыз, улым. Атаң-анаң хакы бар. Син кылган эш түгел икән, аңлатырсың, аңларлар. +Бу - Нуриәхмәтнең авызыннан чыккан иң соңгы сүзе, соңгы җөмләсе иде. "Аңлатырсың, аңларлар!.." +Нуриәхмәт белән Габдуллаҗанның урамга килеп кергәнен күреп, кайберәүләр күзгә-күз очрашырга, күзгә бәрелергә теләмичә, качып-посып, читән, койма ярыкларыннан карап калсалар, мәнсезрәкләре, кызык эзләп, берәм-берәм капкаларыннан чыгып, бала-чагалар белән аларга иярделәр. +Габдуллаҗанның авызында һаман бер сүз. +- Нуриәхмәт абзый, Нуриәхмәт абзыкай, мин үтермәдем, мин үтермәдем аны! Минем чыпчык та үтергәнем юк! - дип, ярсып-ярсып елый иде. +* * * +- Исемә төште, - диде Гөлйөзем, түшәм тактасына карап яткан хәлдә. - Тинтәкләр! Соң бит ул чокырны бүгенге көнгә кадәр "Габдуллаҗан чокыры" дип йөртәбез. Олы баласының исеме Габдуллаҗан иде. Кеше үтереп, үзен төрмәгә алып киткәннән соң шактый еллар узгач, бер тапкыр төнен кайтып киткән, Арслан бәхиллеген бирмәгән икән, дип сөйләделәр. Хәтерләсәгез, аналары Рәшидә балалары кайгысыннан акылдан шашкач, урам буйлап, яланаяк, иңсәсенә бик матур зәңгәрсу шәлен салып, кибет янына килә иде дә шәлен болгый-болгый йөзеп биеп китә, аннары туктый алмыйча, шашып, авызыннан күбекләр килеп, кибет каршына ава, диләр иде. Ул шәл - шул төнне улының анасына бүләк иткән шәле икән, дип сөйлиләр иде. +- Анысын хәтерлим. Укуын, мәктәбен бетергәч, ике ай чамасы минем белән фирмедә эшләде әле ул. Таналар карадык. Шуннан армия хезмәтенә китте. Алама егет түгел иде ул. Эшкә нык, кыяфәте белән суйган да каплаган - нәкъ анасы Рәшидә иде инде, - дип сүзгә кушылды Галимҗан. +- Ул гәүдә дисеңме - алып! Аяк - кырык дүртенче размер. Авыз Рәшидәнеке төсле, мулдан. Куллар - көрәк. Анасыныкы төсле озын гәүдәсен кечерәйтер өчен, бөкрәеп йөри иде. Армиядә авырлыкка түзалмый асылынган, дип сөйләделәр. Минем ышанасым килмәде. Авырлыктан курка торган бала түгел иде ул. Асканнардыр аны. Холкы белән атасына охшап, үҗәт иде шул. Үз туксаны туксан булды гел. +- Галимҗан, хәтерем ялгышмаса, өченчесе - Гарифҗан - калхуз идарәсендә баш хисапчы ярдәмчесе булып эшләде, ахрысы. Күрше авылның кибетен басып, ике ящик аракы алып чыгып, ирегеннән мәхрүм ителгәч, өч елга якын төрмәдә утырып чыкканнан соң, авылга кайтып ай ярым да тормады, уникенче басуда салам эттергәндә, "Беларусь"ы белән артка - Марҗа чокырына мәтәлеп төшеп үлде, - дип хатирәләрен дәвам итте Гөлйөзем. +- Нинди хисапчы булсын, ди инде ул, Гөлйөзем. Аларга тагын хисапчы! Арсланнар - нәселләре белән аңгыралар бит алар. Әрсезлек, нахаллык бар, белем - юк. Арсланы да бит аның, кулына тоттырган кәгазьнең кайсы башы, кайсы ахыры икәнен белмичә, биш-алты тапкыр әйләндерсә әйләндерде, әмма, укый-яза белмим, дип әйтмәде. Аңа тагын хисапчы ярдәмчесе! Арслан аңгырасы да хисапчы ярдәмчесе булса, башкаларга нишләргә?.. Анасының абыйлары - Мәмлиевләр читават итеп куйдырган иде. Ике ящик аракы өчен кибет басып азапланмады ул. Безгә әйтелгәне генә ике ящик. Кешегә чыкмасын инде. Калхузның акча саклый торган сейфын басып эләкте. Әлеге дә баягы, шул райондагы агай-энеләре - Мәмлиевләр җайлады. Ул вакытта Мәмлиевләрнең төпчек кызлары райпо складында җитәкче иде. Өстенә бик зур сумма чыккан, диделәр. Имеш, кичтән күрше авылның кибетенә райподан товар кайтарып тутырганнар да, иртәнгә басканнар. Аннан алдагы төнне Арслан баласы Гарифҗан сейф баса. Төннәрне алмаштыралар. Ул балага нәрсә?.. Сейф басса да, кибет басса да - төрмә. Янәсе, Гарифҗан берничек тә сейфны басалмый. Сейф баскан көнне ул, кибет басуда гаепләнеп, район изоляторында булган. Чын җинаятьчене - кибет басучыны нигә табарга? Аны тотсалар, дөреслек ачыла. Милицияләргә дә җайлы. Кибет басучыны эзләп торасы юк. Җинаятьче бар - Гарифҗан. Дело ябык. Сейф хакында җинаять эшен туктату авыр түгел. Сейфтан алынган акча - Арсланнар кесәсендә. Колхозны әлегә тикшерергә җыенучы юк. Тикшерергә килсәләр, Мәмлиевләр, Арсланнар кесәсендәге акчаны сейфка салу авыр түгел. Аңынчы, тикшерүче килгәнче, берәр җае чыгар да әле. Шулай килеп чыкты да. Ярты елдан соң, аракыдан башын ала алмаган Вәрисне - Саескан Сәлисәсе белән Шадра Мәхмүтнең улын, калхуз сейфын баскансың, дип, исерек килеш фермада сыерлар астына җәяргә дип керткән салам өстендә аунап, исереп йоклап яткан җиреннән кулга алып, өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Сез нәрсә?! Сейф аның кулы иде дип уйлыйсызмы әллә? Пүчтәк! Ул бала эше түгел иде ул. +- Яшьли үлгән Фәтхулланың, картлык көнемдә үземне тәрбияләүче өметем булыр, дип өметләнеп исем куштырган Өмете, картайган көнендә Арсланның ныклы терәге, сыеныр почмагына, иң яраткан баласына, өрмәгән урынга да утыртмый торган, мунчада әйләндерә-әйләндерә чабып, баштанаяк юындырып тәрбияли кинәт кенә каты авырып үлеп китте. Арслан бердәнбер исән төпчеге - Мансурында калды. Мансурның төс-кыяфәте дә, холкы да атасыннан ерак китмәгән. Ике көннең берендә үзара ызгышып, Арслан, өенә кайта алмыйча, шәһәр паркында йә булмаса вокзалда, подъездда гомерен уздыра, өендә куна алмаган көннәре дә булгалый икән, - диде Гөлйөзем, сөйли-сөйли, тамагы карлыга башлап. +Нуриәхмәт авыр сулыш алды. +- Авыр сулама! Авыр сулама! Нәрсә әйтергә теләгәнеңне беләм. Син үзең дә гаепле, димәкче буласың. Мин аның хатынына да, балаларына да һичкайчан да начарлык теләмәдем. Мин аның үзенә - бары тик аңа - шушы көннең килүен теләп яшәдем. Аның ялгышын көтеп яшәдем. Һәм ул ялгышты. Яшьлегемдә, балам белән куркытып, миннән кол ясаса, картлыгында үзе баласының колына әверелде. Барысы да мин уйлаганча бара! - дип, Гөлйөзем, хәлсезләнеп, күзләрен йомды. +Галимҗан, урындык алып, мич алдында олтан салып маташкан Нуриәхмәт янына килеп утырды. +- Нуриәхмәтнең "ә"се дә, "җә"се дә юк инде аның. Бер ноктага баккан да, эшли дә эшли. Көн эшли, төн эшли, ничек туймый? Картайдык, яшьти, картайдык. Кабер якадан алды. Сезгә килгәнче, бишәр-алтышар тапкыр туктап ял итәм. Тын бетә. Күрсәтте дөнья! Барысын да күрсәтте. Алдын да, артын да ачып күрсәтте: төрмәсе дә калмады, сугышы, штрафной батальоны да. Күрде егет башлары! Ярый әле, без синең белән аяксыз, телсез булсак та - кайттык. Ә менә Батырҗан эзсез, хәбәрсез югалды. Җир йоттымыни үзен! Әнә Арслан мәләдис! Сәвит законы белән барыбызны да төп башына утыртып, төрлебезне төрле якка өтермәгә озатып, үзе сугышка да бармыйча, бездән калган хатыннар белән типтереп, калхуз икмәген ашап яшәде. +Гөлйөзем үзенә килеп кадалган кылчыклы җөмләгә җавап йөзеннән: +- Харап икән. Нәрсә?! Сүз берләштегезме?! Әнә хәзер, селәгәен агызып, үз авылында күршесенең капкасын, ишеген ачарга, тупсасын атлап керергә дә куркып, тилмереп йөри! - дип кычкырды. +Галимҗан, кирәкмәгәнрәк җөмлә әйтүен аңлап, сүзне икенчегә борырга теләп: +- Бу синең Мифтахың да, аракысын ташлагач, бик тиз киңәеп, баеп китте әле, - диде. +- Төпчеге - Нурбәге тугач иркенәйде. Мифтахым атасына охшаган, бабасы Мотавал ягына тарткан. Эш ярата. Суйган да каплаган - атасы, - Гөлйөземнең шатлыгы сизелеп тора иде. +- Төс, кыяфәт белән Нуриәхмәткә охшаган, дип әйтмәс идем. +- Нишләп Нуриәхмәткә охшамасын? Авыл халкы, Галиәхмәтнең миңе булмаса, Нуриәхмәттән аерып алала идеме соң?! Аларны аналары Мөсәгыйдә абыстай аералгандыр да, мин генә аера ала идем. Суйган да каплаган - атасы Галиәхмәт инде Мифтахым. Соңгы елда - Себердә, киленебез Әнисәбезнең атасы Сабир кодабыз, Нурбәгебезнең бабасы кул астында нефтянникларда эшләп кайтты бит. +Галимҗан, Галиәхмәт исемен ишетүгә, башта аптырап, аннары көлемсерәп, борын астыннан мыгырданып, әллә дөрес, әллә ялгыш ишеттем, дип, кабат сорарга батырчылык итмичә, хисләреннән арынып: +- Әйтсәм әйтим инде, Себергә ике-өч тапкыр барып, ничек итеп мәчет салырлык акча юнәтеп була торгандыр ул? Тегеннән, җил тегеннән исә. Авылга +- Мифтах авылга мәчет салдыруын салдыра алмас, сүзләрем фәрештәләрнең "амин" дигән чагына туры килеп, улы Нурбәк салдырса гына! Аллаһы боерса, бабасы Галиәхмәтнең исемен дә куштырыр! +- Бабасы?! +- Әйе, бабасы Галиәхмәт исемен! +- Бирсен Ходай. Тик торганда гына чишмә буенда пар каен үсеп чыкмады... Нуриәхмәтнең дә безнең белән җомгага йөрмәве аңлашыла. +Гөлйөзем, ятагына җайлашыбрак: +- Чукрак бит ул, - диде. +- Чукрак түгел... Чукрак түгел ул... +Кулындагы таягын идәнгә төшерде. +- Әнә! Башы тавыш килгән якка борылды. Беләм. Сизәм. Чишмә буендагы пар каеннар - атасы Мотавал абзый белән Мөсәгыйдә абыстай каберенә утыртылган каеннар. Шунда кача-поса барып, җомга саен Коръән чыкканын да беләм. +- Булмаганны, тузга язмаганны сөйләп тә карыйсың инде, Галимҗан. Аларны бит сез үзегез Себергә озаттыгыз! +- Озаттык шул, озаттык... Сезгә килүемнең дә сәбәбе шул. Минем беләсем килә. Гөлйөзем, бәлки, минем сезнең бусагагызны соңгы тапкыр атлап керүемдер. Яшермә, әйт: Мотавал абзый белән Мөсәгыйдә абыстай шунда җирләнгәнме?! Берәүгә дә әйтмәм. Китәр вакытым җитте. Мин дә, барып, алар өстендә Коръән чыгар идем. Тешләде мине дөнья! Имгәтте! Җанымны, бәгъремне имгәтте. Тегендә барасым бар! Алар каршына барасым бар! Җавап тотасым бар! +* * * +Галимҗан пар каен төбенә намазлык җәя алмады. Гөлйөземнәр капкасын ябып чыкканның иртәгесендә, таң алдыннан, күзен йомды. Шул ук көнне аны җир куенына салдылар. Соңгы юлга озатучылар күп булмаса да, Арсланның Мансуры кайткан иде. Атаның моңа ачуы чыкты. +- Нәрсә?! Минем хәлемне белергә кайтканың юк, бу аксак үлгәч, ояңнан куптың?! +- Әби, әбекәй әманәтен, васыятен үтәргә кайттым, - диде төпчек. - Нигәдер ул безгә һәрвакыт Галимҗан абзыйга игътибарлы булырга куша иде. Вакыты җитеп, соңгы юлга - җир куенына салганда, кайда гына булсагыз да, нинди генә эшегез булса да, озатырга кайтыгыз! Хәер өләшегез! Дога укытканда, аның исемен атамый калдырмагыз! Миңлемөхәммәт бабай улы Галимҗан абзый рухына, диярсез, дип әйтә иде. "Ни өчен?! Нәрсә өчен аңа шундый хөрмәт?" - дигән сораудан һәрвакыт кача иде. +Ишегалдыннан кемнеңдер: +- Ләхет такталары юк бит, егетләр. Ләхет такталары әзерләнмәгән! - дигән оранына, Арслан, башын түбән игән хәлдә, хәлсез тавыш белән, улына: +- Чормада әзерләп куелган ләхет такталары бар. Алып төшеп бир, - диде дә, кеше булмаганрак җиргә, читкә китте. Күз алдында, бер якта ир-ат киеменнән сыер астында имчәк тартып утырган шәүлә - анасы Мәликәнең: "Нишлим?! Кая барыйм?! Оныкларым - балаларың ачтан шешенә бит!" - дигән ялварулы карашы булса, икенче якта Галимҗанның: "Барысы да исәнме?.." - дигән сораулы карашы иде. лапас түбәсендә, карлыган араларында сабыйлары белән төннәрен уздырды. Хатыны кыйналулардан, улларының авыр хәсрәтеннән тилереп, Богады урманында адашып үлде. +Арсланның сузылып ятып, үксеп-үксеп елыйсы килде. Елар да иде, авылдашларыннан оят. Авылдашлары карап тора. Кычкырып-кычкырып җырлар иде, моңын аңлаучы булмас. Далага чыгып, бүре булып улар иде, койрыгы бот арасында. Үз ыруын каһәрләгән адәм! Вожак була алмады... +Тамагына килеп тыгылган төерен йоталмыйча: +- Бетте! Барысы да бетте! - дип ыңгырашты. +* * * +Мифтахлар капка төбендә затлы машиналар җыелган иде. Нуриәхмәт корткасы Гөлйөзем бик авыр хәлдә, бүген-иртәгә үләргә мөмкин, Себердән кайтасы оныгын - Мифтахның төпчеге Нурбәкне генә көтеп ятмый микән, дигән хәбәр авылга таралды. +Чыннан да, Гөлйөзем Нурбәкне көтте. Мифтахның биш баласы арасында бердәнбер ир бала булып туган Нурбәк - аның аеруча яраткан оныгы - Галиәхмәтенә охшаган иде. +Гөлйөзем үз янында Нурбәкне генә калдырырга әйтте. Күз карашы белән оныгыннан үзен сөяп утыртуын сорады. Оныгы аны ястыкка сөягәч, ымлап, үзе янына утырырга кушты. Озак итеп оныгына карап торганнан соң: +- Галиәхмәтем минем! Каян, ерактан кайттыңмы, олан?! - диде. +- Себердән кайттым, дәү әни. +- Ниндирәк җир инде ул - безнең гомер буе бәгырьләргә төшкән җир? +- Бик матур җирләр, дәү әни. Бигрәк тә язын. +- Шуңа кайтмагандыр инде. +- Шуның өстенә бик салкын. +- Туңып, катып үлде микән?.. - Мендәр астыннан кулъяулык чыгарып, хәлсез бармаклары белән кулъяулык почмагындагы төенне сүтте. Калтыранган бармаклар арасыннан, тәрәзәдән төшкән кояш нурларына манылып, күз явын алырдай, чәнти бармак очы кадәр зурлыктагы асылташ Нурбәк алдына тәгәрәде. - Бәхетле бул, балам! Дүрт кыз туганыңның терәге бул, олан! Гыйбадәт кылган йортыңның гөмбәзе, шушы асылташ кебек, тирә-ягыңны яктыртып, балкытып, нур сибеп торсын. Минем шушы теләкләрем фәрештәләрнең "Амин" дигән чагына туры килсен. Бәхил бул, балам, - диде пышылдап Гөлйөзем. +* * * +Чишмә тавындагы кабергә кем яки нәрсә җирләнгәнен озак еллар беркем дә белә алмады. Ир белән хатын күп очракларда бер-берсеннән калып озак яшәми, диләр, хактыр. Дөреслекнең йөзен ачарга теләгәндәй, ярты ел чамасы үтүгә, Чишмә тавында икенче кабер дә барлыкка килде. Озак та үтмәде, каберләр өстендә каеннар үсеп чыкты. Еллар үткән саен, алар үсте, юанайды. Халык телендә чишмә тавы - "Хәзрәт тавы"на, чишмә - "Изгеләр чишмәсе"нә, Мотавалларны яратмаганнар телендә - "Хәсрәт тавы", "Хәсрәт чишмәсенә", "хәзрәт" белән "хәсрәт" сүзенең мәгънәсен дә аңларга, ишетергә теләмәгән Арслан кебекләр өчен "Колын тавы", "Колын чишмәсе"нә әверелде. +Бу өч яклы исемгә, Нуриәхмәт асылынып үлгәннән соң, оныклары чик куйды. +Кайсы кабердә карт әбисе Мөсәгыйдә йә булмаса Мотавал бабасы ятканын төгәл генә белмәгәнгә күрә, өч каберне дә бер чардуган эченә кертеп, өчесенең дә исемнәрен яздырып уртак таш кую теләге белән, Нурбәк, Әнисәсен һәм дүрт яшьлек улы Инсафны машинасына утыртып, Чишмә тавына төште. Машинасыннан чыкмыйча, руль өстенә терсәкләрен куеп, кулы белән яңагын тоткан хәлдә, озак кына үзе утырткан каенга карап торды һәм, машинасыннан төшеп, карт каен кырыена килеп чүгәләде. Инсафын үз янына чакырып, тезенә утыртты. +- Улым, - диде ул. - Бу нинди агач? +- Биёза, - диде малай, борын астындагы юешеннән телен шудырып. +- Берёза түгел, улым. Ка-ен! Каен бу. +- Кайн, - дип кабатлады урыс акценты белән теләр-теләмәс кенә, атасы сүзен кабатларга өйрәтелгән, чит урынны үзенеке итәргә дә өлгермәгән сабый, күзләре белән тирә-якны күзәтеп. +- Бу урын, бу каеннар - синең һәм минем бабаларым җирләнгән изге урын. Менә бу карт каен астына безнең әбиебез - минем дәү әнием, синең өчен өчләтә дәү әни, өчәү ничек була әле ул? - дип улының бармакларын бөгә-бөгә санатып: - Өчәү! Мөсәгыйдә дәү әниебез җирләнмәде микән, дигән уем бар. Нуриәхмәт бабаң да якты дөньядан котылу юлын нәкъ менә шушы каен төбендә дип уйлаган. Ни өчен?! Нигә?! Димәк, ул анда кем ятканын белгән. Яшәгән чорының корбаны булып, дөньяда дөреслекне табалмый, кыйналып, тапталып, рәнҗетелеп, яклаучысыз калгач, арып-талып, үзенә сыеныр урын эзләп, бирегә - каен төбенә килгән. Каен ботагына үлем бишеге асып, үз гомерен шунда салган... Аның бу фатихасыз гөнаһ бишеген анасы Мөсәгыйдә тирбәтер, җаныма тынычлык, рәхәтлек алырмын, дип, мәңгегә күзен йомгандыр. Әнә теге каен - Мотавал бабаңныкы! Ә менә монысын мин утырттым. Мин үлгәч, минем каберемә ак каенны син утыртырсың! - диде. +Әнисә сабыен, атасы тезеннән алып, күккә чөйде. +- Ашыкма! Әле мине үстерәсең бар, әти, дип әйт, улым! +Нурбәк, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп: +- Улым! Бу күк, бу җиһан - синең өчен! Бу кырлар, бу аланнар, бу чишмәләр - синең өчен! Бәхетле бул, балам! - дип кычкырды. +Аның тавышында киң даланы яңгыратып кешнәгән ат, елкы тавышы да, иксез-чиксез далаларда кылганнарны тараган дала җиле, урман шавы, чәчәкләр исе, җиләк тәме дә бар иде. +Нурбәк урыныннан торды. Улын җитәкләп, машинасына алып килде. Багажнигын ачып, көрәк, берничә чөй, олы чүкеч чыгарып, каеннар арасына куйды. Улының кулына биш литрлы буш савыт тоттырып: +- Әйдә, егет! Су алып менәбез, - дип, улын күтәреп, Әнисәсен җитәкләп чишмәгә төшеп китте. +Алар, төшеп, битләрен салкын чишмә суында юып ятканда, машина килеп туктаган тавыш ишетелде. Әнисә дә, Нурбәк тә тавыш килгән якка күтәрелеп карадылар. Үгез кадәрле кап-кара япон машинасының алгы ишеге ачылып, рульдән хатын-кыз төште. Арткы ишеген ачты. Ачык ишектән өч-дүрт яшьлек кыз бала чирәмгә басты. +Нурбәк сискәнеп, эсселе-суыклы булып китте. Бөтен тәне буйлап кайнарлык йөгерде. Чүгәләгән җиреннән бер торырга, бер тормаска белмичә, аптырап калды. Бит алмалары кызарып, маңгаена тир бәреп чыкты. Әнисә, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап, Инсафын җитәкләде. +Ничә еллардан соң беренче тапкыр күргән беренче мәхәббәте алдында югалып калган Нурбәк, Әнисәсенә нәрсә әйтергә белмичә: +- Син нәрсә инде, Әнисә, - дип авызын ачуга, Әнисәсе: +- Юк! Син уйлаган нәрсәне әйтмим!.. Савытыңны ычкындыра күрмә! Агып китә күрмәсен, улагыңа кара, дим. Әйдә, улым! Бабаңнар янына! Безгә монда рәт бетте! - диде. +Шундук Нурбәккә үтәли тишеп чыгарлык итеп карап: +- Әйдә, әйдә, улым! Атаңның сүзен онытмыйк! Син әле - кемгәдер каен утыртасы кеше. Нәсел дәвамчысы! - дияргә дә онытмады. +"Каян белгән? Белеп төшкәнме, белми төшкәнме?.. Ул аны танырга өлгердеме? Әллә танымадымы?.. Бәлки, таныр да кире борылып китәр. Күрә ич. Хатыны, баласы белән икәнен дә күрә..." Секунд эчендә шундый сораулар яшен тизлегендә Нурбәк башыннан узды. +Чишмәнең аргы ярыннан, җитәкләшеп, Инсафы белән Әнисәсе үргә - югарыга атласалар, икенче ягыннан Лилия, кызын җитәкләп, чишмәгә төшә иде. +Инсаф әллә кечкенә кызны күреп, әллә атасыннан аерыласы килмичә, анасы кулыннан ычкынып: +- Әти, әти! - дип, аска - атасы янына, тау астына чишмә тарафына йөгерде. Әнисә, улы төшеп киткән якка борылып та карамыйча, атлавын дәвам итте. +Инсаф белән кунак кызы чишмә басмасында борынга-борын төртелделәр. Бер-берсенең күзенә карап бөтерелгәннән соң, кыз чишмә йортына йөгереп керде. Аның артыннан - Инсаф. Бераздан чишмә йортының бусагасында Лилия басып тора иде. +Нурбәк белән Лилия озак кына бер-берсенә сүз катарга кыймыйча басып торганнан соң, Нурбәк кыз алдына чүгәләде. +- Чишмә йортына нинди күбәләк очып кергән, дип уйлаган идем, синең күбәләгең икән. Улым, ычкындырма мондый күбәләкне. +- Юк! Булмый! Ычкындыра. Мотавалныкылардан булмый, - диде Лилия, көлеп. +- Шулай дисеңме, Лилия?! +- Шулай дим, Нурбәк. +Бу сүзләрне әйткәндә, аларның йөрәк тибешләре бергә кушылып, сулыш алулары ешаеп, күз кабаклары, керфекләре бер-берсенекенә охшарга тырышып хәрәкәт итә, иреннәрендә генә аерма сизелә: Лилиянең чиядәй кызыл иреннәре беренче мәхәббәтенә - Нурбәккә булган эчкерсез тойгыларын сиздереп, энҗедәй ап-ак тешләре өстендә үзенә урын табалмый тыпырчына, калтырана иде. +- Әллә бу күбәләк тә анасына охшаганмы? +- Уздыра! Анасын да уздыра. +- Улым, алайса чыгарып җибәр! Күңел тәрәзәңә кунып, йөрәк кылларыңа басып сайрар да башкага барып кунар. Безгә баш бирә торганнардан түгел алар, - дип, улына караса, шаккатты, Инсаф белән күбәләктән җилләр искән, алар тау башында сап-сары тузганак - җонлыбаш чәчәкләре җыеп йөриләр иде. +Лилия белән Нурбәк чишмә басмасына чыгып бастылар. +- Матурлагансың син "Мотавал" чишмәсен. Бу тауга менә торган тимер баскычларны да, синең кул, диләр. +Чыннан да, чишмә өстенә күз явын алырлык җыйнак кына йортны, янәшәсендәге утыргычларны, тау битеннән югарыга үрмәләүче бизәкле тимер +- Бердән, "Мотавал чишмәсе" түгел, "Хәзрәт чишмәсе", икенчедән, бу тау түгел, "Мотаваллар тавы"на менә торган тимер баскычларны әйтәсеңме? - дип өстәде Нурбәк. +Авыл халкының күпчелеге, хәзрәт белән абыстайны бер-берсеннән аермау, өстәвенә Нуриәхмәтнең дә шушында җирләнүен истә тотып, чишмәгә "Мотавал чишмәсе" дип язып куярга дигән тәкъдим белән чыксалар да, яшь кенә булуына карамастан, тирәннән фикер йөртә торган Нурбәк моңа каршы килде. Ничек итеп авыл халкының борын-борыннан - ата-бабасыннан килгән, мал асраган, җан асраган, яшәешен алып барган тереклек чыганагына - чишмәгә - басма итеп сыңар такта да салмаган Мотавал исемен куштырасың?! Нәселләрен яратмаучылар исән чагында "Мотавал" исеменнән качарга кирәклеген яхшы аңлаган онык чишмәгә "Хәзрәт чишмәсе" дип кушарга дигән тәкъдим белән чыкты. +- Минем кул түгел, бабамның атасы Мотавал куйдырды. +- Шулайдыр. Сине бик тиз баеп китте, диләр, - дип төрттерде Лилия. +- Бабайлар тегеннән - шахтадан - акча җибәреп торалар. +- Алтынны Себердә чыга, диләр. Әллә алтын приискалары да бармы?.. Һич уйламаганда, Казанга укырга барабыз, дип вәгъдәләшкән җирдән җәһәннәмгә - Новосибирскига китеп олактың! Район үзәгендә дә, авылда да кибетләр салдыргансың. Кибетләреңнең берсенә "Төнбоек" дип кушкансың. Берәр мәгънә салып куштыңмы?.. Хәзер мәчет төзергә җыенып ятасың дип ишеттем, аңа нинди исем куярга җыенасың? +- Безнең, Мотавалларның, кешечә түгел. Хыянәтчеләр исемен кушабыз. Мәчеткә дә иленә, туган җиренә, авылдашларына хыянәт итеп, сөргенгә сөрелгән бабам Галиәхмәт исемен кушмакчы булам. +- Хыянәтче, дисең инде... - Бу сүзләрне әйткәндә, аның карашы тау өстендә чәчәк җыеп йөргән кызы белән Инсафта иде. Лилиянең күзенә яшь тыгылды. - Исеме ничек? +Яшьлек хыялларына кереп чумган Нурбәк кинәт айнып китте. +- Нәрсә? Нәрсә дидең? Ишетми калдым. +- Улыңның исеме ничек, дим? +- Инсаф! +- Үзеңә охшаган. +- Ә синең күбәләгеңнең исеме? +- Алия! +- Матур исем. Үзең генә кайттыңмы? +- Ә мин кем белән кайтырга тиеш идем? +- Ирең белән. +- Ирең белән... Бу сүзне әйтү сиңа җиңелме? +- Юк! Юк, җиңел түгел. +Шулвакыт тау битеннән ике йомгак аска - чишмә буена тәгәрәде. Лилия кызының кулындагы сары чәчәкләрне күреп, алдына чүгәләде. +- Кирәкми, кызым! Ташла бу чәчәкләрне. Сагыш чәчкәләре алар. Кайчандыр миңа да шушы тау сыртыннан бу сары чәчәкләрне җыеп бүләк иткәннәр иде. Мин ул чәчәкләрне, шиңмәсеннәр, озын гомерле булсыннар дип, шушы чишмә суына утырттым... 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +ЯВЫЗЛЫККА ҺӘЙКӘЛ КИРӘКМЕ? +Рәсәй халкы аңында иң асыл патшалар булып аларның икесе +үртенче Иван белән Беренче Пётр. Ягъни иң мәрхәмәтсез, иң явыз п +уларның берсенә Орёл шәһәрендә һәйкәл дә куелды менә! +Аңарга, ягъни Иван атлысына, татар халкының рәнҗешләре кү +әкин, әйдәгез, рус тарихчылары язганга күз салыйк. Менә бу +.Костомаров (1817-1885) китабыннан алынды: "Он до крайности +то время, когда ему представлялась опасность, и без удержу сме +огда был уверен в своей безопасности". "Мучительные казни достав довольствие". "Иван был человек в высшей степени бессердечный. +алаен да тимер таягы белән бәреп үтерә бит әле! +Менә монысы Л.Гумилёв (1912-1992) китабыннан алынды: "Оп ыла создана Иваном Грозным в припадке сумасшествия в 1595 г. И оф +росуществовала 7 лет. Задачей опричников было "изводить государеву +ричём определять "измену" должны были те же самые опричник +бразом, они могли убить любого человека, объявив его изменником... трашной расправе был подвергнут в 1570 г. Новгород, где было истребл +сё население. Даже младенцев опричники бросали в ледяную воду Во +Пётр патша явызлык мәсьәләсендә Иван Грозныйдан калышмаган к +остомаров китабына күз салыйк. "До какой степени он был свиреп и кр +оказывает то, что он не побоялся унизить своё царское достоинство, вз ебя обязанность палача во время дикой казни стрельцов..." "Казан утл 992 елгы 1 нче санында Пётр патшаның "Яшерен васыятьнамә"се (тә асылды. Ул менә мондый сүзләр белән тәмамлана: "Җиңелгән илләр +әсеп итеп, сез исә бөтен Европада хакимлек корырсыз. Тора-бара б +әтләрнең һәммәсен үз мәмләкәтегезгә кушып, бөтен дөньяга ия бу Сайланма әсәрләр"енең IV томының төп өлешен шушы патшага баг кадемик В.Ключевский (1841-1911) болай дигән: "Чтобы защитить оте +рагов, Пётр опустил его больше всякого врага". +Халык асыл патша санаган тагын бер зат бар бит әле: Сталин. Ү +инасы" аша тегеләрнекеннән бәлкем йөзләрчә кат көчлерәк репрессия +ибәреп СССРны имгәткән бу "гаделдән гадел даһи юлбашчы" 1939 +вгустында фашистлар Германиясе белән дуслык-хезмәттәшлек пакты +уның белән Беренче Бөтендөнья сугышындагы капитуляциясеннән +өчсезләндерелгән Германиягә җан иңдерешә. Һәм тегесе, нык кына кор +өчәеп, ил арты ил яулый башлый. Сталин исә Кызыл Армиягә бик к а ясый әле. Хрущёв үзенең китабында язуынча, хәрби округ командую +әм дивизия командирлары тулысынча диярлек юк ителә. Болай ук түге ле яртысы гына булса да, йөзләп генерал лабаса бу! +Фән һәм мәгариф буенча президент советының 21 гыйнвардагы уты +.Путин Ленинны СССРны шартлатучы дип бәяләгән. Сталин турында +итәкчеләренең бер генә кырын сүз әйткәннәре дә юк әле... +Рәфик +Русская история в жизнеописаниях её главнейших деятелей. - Москва: ЭКСМО, 2004. +От Руси до России. - Москва: Хранитель, 2007. +Гәүһәр +Хәсәнова +ХИКӘЯЛӘР +Ул +Ул биредә шактый озак басып тора иде инде. Вак кына яңгыр сибәли, һава да салкынча. Ләкин аның моңа исе китми. Тау битендәге өрәңге янында шулай басып торырга ярата ул. Өрәңге инде карт, яфраклары да коелып беткән, шуңа да ябалдашы аны яңгырдан ышыклый алмый. Әмма урыны әйбәт. Моннан тау астында агып ятучы елга, аръяктагы үзәнлекләр яхшы күренә. Кояшлы җәй көннәрендә җиләс җил бирегә ерактагы болыннардан төрле үлән һәм чәчәкләрнең исен алып килә иде. Тик хәзер ямансу көз, пыскак яңгыр, шыксыз кырлар өстен соры пәрәвез урап алган сыман. Кисәк-кисәк кенә әшәке җил исеп куя. +Ләкин ул күптән инде мондый вак-төяккә игътибар итми иде. Тормыш зилзиләләре каккан кешене мондый җил генә куркыта аламыни... Тәкъдир аны гомере буена сынады. Туганнан бирле. +Ул үзе дә көз ахырында туган кеше. Әнисе шулай дигән иде. Туган көнен төгәл белүче юк, туу турында таныклыгын соңрак, гаиләгә килгән бәла-казалар басылгач кына алганнар. +Аның әтисе тирә-юньдә могтәбәр хәлфә иде. Яшьлегендә патша армиясендә хезмәт иткән, атаклы мәдрәсәдә белем алганнан соң, күпмедер вакыт авылда муллалык вазифасын башкарган. Хуҗалык эшенә дә бик оста булган ул, шуңа да гаиләсе мохтаҗлык күрмәгән. Андыйларны элек атлы-тунлы дияләр иде. Үз хезмәте белән казганып яшәргә килгән сала кешесендә ни булырга тиеш, ул да шуларга ия иде. Абзарда сыерлар мөгри, ат кешни, алма бакчасындагы оялары тирәсендә умарта кортлары гөжли. +Гаиләләре зур иде - ул заманнарда гадәтләнгәнчә, балалар бер-бер артлы туа торды. Әниләре мулла кызы, шәригать кануннары нигезендә тәрбияләнгән, белем алган. Аз сүзле, көчле холыклы: ул гүя туры сүзле, самими, кешегә ышанучан хәләлен тәгаен кысада тотар өчен яралган... Әйе, әтиләрендә хәйлә дигән нәрсәнең эзе дә юк иде шул. +Алар икесе дә балаларында Китапка хөрмәт тәрбияләделәр. Кече яшьтән үк һәрберсенең кулында китап булыр иде. +Егерменче еллар ахырында авыл танып булмаслык үзгәрде. Дөрес, үзгәреш инде ун еллар элек башланган иде. Ә хәзер авылга күмәкләштерү дигән афәт килеп керде. +Ул менә шул вакытта - егерме тугызынчы елның көзендә дөньяда пәйда булды. Шатлыктан күңеле ташкан әтисе аңа пәйгамбәребезнең исемен кушты. Тик туу турында таныклык алырга гына өлгермәде - малай туганның икенче көнендә үк авылның ярым исерек активистлары - гидайлар бәреп керде һәм аларның өен, ихатасын авыл ярлылары файдасына тартып алынуын белдерде. Болар аның мәдрәсәсендә әлифне таяк дип танырга өйрәнүчеләр иде. Көйләнгән хуҗалыкка гаиләсе ачтан үләргә җитешкән бер булдыксыз зимагур ия булды. +Мулланың гаиләсен, яңа туган улы белән бергә, өйләреннән куып чыгардылар һәм теге зимагурның кетәклек кадәр генә алачыгында яшәргә куштылар. Ләкин бер атнадан соң авылның рәтле кешеләре күтәрелеп чыкты, мулланы гаиләсе белән бергә кире үз өенә кайтарып куйдылар. Таланган малын да җыйнаштырып кайтардылар. Арбада төрле йорт кирәк-ярагы арасында биләүгә бәйләнгән төпчек тә бар иде. +Тик бу хәлләр алар күрәсе бәлаләрнең башы гына булган икән. Утызынчы еллар килде. Ул инде нәни чактан ук гаиләләре өстендә куерган кара болытларны шәйли башлаган иде. Әтисенең дус-ишләрен, фикердәшләрен алып китүләре турында хәбәрләр отыры ешайды, өйдә самими мөсәхабәләр торган саен сирәгәя барды, һәм менә 1936 елның декабрь төнендә аның да әтисен алып киттеләр. Аңа - әтисенең төпчек улына - ул чакта җиде яшь иде, һәм ул әтисен бүтән беркайчан да күрмәде. +Баштарак ул аны көтте әле, авылга керәсе юлга күзен алмый еш карап тора иде. Еллар үткәч, язмышына күнекте, әтисенең беркайчан да кайтмасына ул инде эчтән ышанды. Ә Ил көнен дә, төнен дә бер кешенең исемен туглады, мәдхияләр укыды. Малай әтисенең фаҗигасен дә, үзенең аянычлы язмышын да шул кешенең исеме белән бәйли белде һәм аңа булган нәфрәтен тагын да эчкәрәк яшерде. Иң төп дошманга уянган шул ачы да, чарасыз да нәфрәт башта аның тынын кыса, суларга мөмкинлек бирми иде, әмма бераздан ул аның белән яшәргә өйрәнде. Яшәргә кирәк иде. +Ятимлек - бик авыр бәхетсезлек, ләкин "халык дошманының улы" дигән тамганы йөртү шул бәхетсезлектән дә аянычлырак. Әлеге кара мөһер аны гомере буена эзәрлекләде. Шәхес культын гаепләделәр, янәсе "җепшекләнде", аннары "торгынлык" дип аталган еллар килде, ләкин ул һаман үзенә ышанып бетмәүләрен сизде, үзенең аерым, үзгә булуын аңлап газапланды. Ә яшәргә кирәк иде - ул институт тәмамлады, диссертация яклады. Озак вакытлар архивларда, китапханәләрдә утырып, темасының төбенә төшеп, зур хезмәт бәрабәренә яклады. Тик гаҗәп хәл - аның уңышына көнләшкән, шөһрәтенә эче пошкан берәр кем даими рәвештә тормышында пәйда була иде. Төп битарафлык аның һәрвакыттагы юлдашлары, алар элеккечә... Бер генә аерма бар - хәзер алып китеп атып үтермиләр, тик киң сулыш белән яшәргә дә ирек бирмиләр. +Әмма ничек булса да яшәргә кирәк иде... +Озак еллар үткәч, "үзгәртеп кору" дигән нәрсә башлангач, ул әтисенең 1937 елның февраль башында атып үтерелгәнен белде. Шул турыда рәсми кәгазьне кулга алгач, ул сулкылдап елап җибәрде. Күз яше белән бергә күңелгә гомер дәвамында җыелган өмет, әрнү, кызгану хисләре дә сулкылдап-сулкылдап дөньяга чыкты, һәм гаҗәпләнүенә күрә ул күңелендә җиңеллек тойды. Аллага шөкер, әтисен озак җәзаламаганнар, җәлладлар аяк астында ул бер генә ай интеккән. Бу да бер юану. Аннары тагын бер нәрсә күңеленә тынычлык өстәде - әтисе үз гаебен дә танымаган, бүтәннәргә дә яла якмаган. Әтисе соңгы мизгеленә кадәр кеше булып калган икән! +Күңелендә зур фаҗига йөртсә дә, ул тормышта үз урынын таба алды. Матур гаилә корды, акыллы һәм чибәр хатыны белән ике бала үстерделәр. +Алар да инде тормышта үз урыннарын тапты. Әйе, шөкерана кыласы гына... Шулай да бер уй аңа беркайчан да тынгы бирмәде - утыз җиденче ел булмаса, аның язмышы нинди юлдан китәр иде икән? +Әтисе төшкә еш керә иде. Нәкъ шул килеш - җиде яшьтә истә калганча... Кайчакта ак чәчәккә күмелгән алмагач төбендә утыра ул, кайчакта аны да итәгенә ала, мыегы белән аның яңагын кытыклап сабагын сораша. Ә бер тапкыр, төшендә, әтисе борынгы бер җыр җырлады... аннары йөзен сөлге белән каплап елап җибәрде. Бакый дөньяда да нинди сагыш җанын борчыды икән? Әллә хушлаштымы ул кем беләндер... +Соңгы елларда әтисе төшкә еш керә башлады шул. Йөзе һәрвакыт якты, күзләре якын итеп карый. Ул үзе берни дә әйтми, ләкин аңардан бөркелгән ниндидер сәмави нур улына да күчә - ул күчкән бакый дөнья инде алай ук куркытмый, һәм бу дөньяның гаделсезлекләренә каршы көрәшәсе килү теләге дә кими бара... +Ул карт өрәңге янында шактый озак басып торды. Шул вакыт ул моннан ерак түгел шәһәр мәйданында кемнәрнеңдер әвеш-тәвеш килүен күреп алды. Ак япма капланган бер нәрсә янында кайнашалар. Кайсыларының кулында чәчәкләр. Әнә нәни оркестр да килде. Бөек көрәшләргә өндәгән музыка яңгырады. Кешеләрнең күбесе өлкән яшьтәгеләр иде. Әмма әле бик нык күренәләр. Нидер сөйлиләр, кулларын селкиләр. Менә, ниһаять, кайсыдыр ак тукыманы тартып төшерде. +Бу - ул иде. Гафу ителмәслек гамәлләр кылган Ерткыч, әлмисакка тикле каргалган Бәндә - аның төп дошманы. Шул ук әз генә кысылган күзләр, шадра йөз, дәү борын астында кабарып торган мыек... +Төп дошманын кул сузымында гына күреп, ул бөтен гәүдәсе белән тетрәнеп куйды. Бөтен асылын биләгән нәфрәткә лаек әлеге сурәт белән күзгә-күз калыр өченме күпме гомер сөрелгән, күпме вакыйгалар кичерелгән?.. Вакыт аерым кешеләрнең аһ-зарына да, фаҗигасенә дә искиткеч битараф. Яраларны вакыт төзәтә, диләр. Төзәтә. Тик ул яра эзләре әрнүдән дә, сызлаудан да туктамый. +Шәһәргә акрын гына эңгер төште. Тагын да салкынайтты. Кара-соры болытлар куерып күк гөмбәзенә тупланды, буазланып кабарды, һәм бераздан һавада эре кар бөртекләре бөтерелә башлады. +Мәйдан тиз арада бушап калды. Анда кайнашкан кешеләр шималь җиленнән качып өйләренә таралды. +Алар гына икәү урыннарыннан кузгалмады. Кар бөртекләре аларның бронза йөзләренә битараф кына төшүләрен белде. Аларның кеше хисләрендә, кичерешләрендә эшләре юк - җиргә төшәр вакытлары җиткән, бары шул гына. Иртәнгә инде кечкенә шәһәр кар көртләре астында калыр, ике бронза һәйкәл генә кар өстендә калкып торыр... +Ркаил ЗӘЙДУЛЛА тәрҗемәсе +Кайту +- Килгәнеңә үкенмисеңме? - Ул игътибар белән күзләремә карады, мин дәшмәгәч, кабат сорады: - Син канәгатьме?.. +Ләкин башымда, күңелемдә соңгы көннәрдә купкан өермәне мин берничек тә "канәгать" яки башка бер сүз эченә сыйдыра алмас идем. +- Миңа рәхәт. Мине монда язмыш үзе алып килде. Бу миңа күптән кирәк булган. Ләкин моны аңламыйча яшәгәнмен... +Ул талпынып алды, күрәсең, кулымнан тотмакчы булды, ләкин үзен тыйды. Яшел күзләре белән генә гүя сыйпап алды... +Алда, офыкны каплап, таулар өелеп тора. Иң артта - күз ышанмаслык биеклектә ап-ак кар каплаган, мәңге кеше аягы басмаган иң биек тау башлары күренә. Миңа - татар табигате кочагында үскән, урман-басуларга ияләнгән кешегә - бу манзара чынбарлык түгел, ә ниндидер реаль булмаган әкияти, параллель дөнья булып күренә. +Монда инде өченче көнемне яшим. Бу өч көндә кичергән хисләрем, күргәнаңлаганнарым берничә елга җитәрлек. Бирегә килүем язмыш тарафыннан хәл ителгән булган, ләкин өйдән шушы ерак сәер сәфәргә чыгып китүем, миңа калса, очраклы хәл. +Ничәмә-ничә еллар ял иткәнем булмады. Эштән җәй саен ял алып та шул санаулы көннәрне гел өйдә уздыргач, нинди ял инде ул?.. Акчасы да җитмәде, өй мәшәкатьләреннән дә арынып булмады, бүтән төрле сәбәпләр дә булды - шулай гомер уза торды. +Ләкин вакыты җиткән, күрәсең, - беркөн минем күңелемдә күптән яшәгән бер уй, дөресрәге - теләк калкып чыкты да бөтен хәятемне биләп алды. Шул теләгемнең ихтыярына буйсынып яши башлаган көннән тирә-юнемдәге кешеләр, дусларым миңа сәерсенеп карый башладылар, хәтта турыдан-туры "акылыңны җуйдыңмы әллә?" дип сораучылар да булды. +Ләкин йөрәгемдәге яра сызлый иде, нидер эшләргә кирәк иде, иң мөһиме - аңларга: теге фаҗига нидән килеп чыкты соң безнең тормышыбызда?.. Язмышның әшәкелегеме бу? Минем мәгънәсезлекме? Үземне гафу итәрлек сәбәп табып булырмы? Табасым киләме?.. +...Кечерәк кенә аэропорт бинасыннан тышка чыктым. Еракта таулар сузылып ята, җиңел генә яңгыр сибәли. Җылы, якты көн. Каршымда тезелешеп таксилар тора, хуҗалары кызыксыну вә өмет белән миңа карый. Җирле халык каранып, бар нәрсәгә исем китеп, авызымны ачып торам. Төс-кыяфәтемнән дә күренә ки, мин монда чит кеше, үзебезнең гадәт буенча юлга чалбар кигән идем, башым да яулык белән капланмаган... +Таксистларның акчаны күбрәк каерганын белсәм дә, сатулашып тормадым, чөнки монда да эшсезлек. Әйдә ярар, шундый горур халыкның ирләрен йөз сум акча өчен бөгәргә кирәкмәс. +Тору урынымны интернет аша алдан ук сайлап, хуҗасы белән телефоннан сөйләшеп куйган идем. Подъезд төбендә фатир хуҗасы көтеп тора иде инде. Буйга минем белән бер чамадарак бераз томса чырайлы урта яшьләрдәге ир. +...Уникенче каттан бөтен җиһан ачылып ята... дисәм, ялгыш булыр, - дөньяны чикләп, еракта таулар тезелешеп тора. Йа Раббым, шушы гүзәллекне, бөеклекне күрмичә, моңарчы ничек яшәгәнмен?! Күздән яшьләр акты, мин рәхәтләнеп еладым. Юк, бу бушану түгел иде, шундый матур манзараны күрү бәхетеннән еладым. +...Ул кыш ахырында, һич көтмәгәндә кайтып керде. Өй ачкычын алып китмәгәнгә күрә, урамнан ук кычкырды. Беравык аңышмыйча тордым, аннан балконга атылып чыктым да аска карадым. Анда... Ул - битен сакалмыек баскан, ябыккан, ләкин елмаеп басып тора. Исән-сау, куллары-аяклары урынында. Йа Хода, Синең рәхмәтең белән яшибез, ташлый күрмә, берүк!.. +Аннан башка мин бөтенләй башка дөньяда яшәдем. Элеккеге тормыш ваклыклары: кирәкмәгән ыгы-зыгы, акча мәсьәләсе, кем кемгә нинди нахак сүз әйткән - болар барысы да коелып калды. Минем бөтен белгәнем - хәбәр каналлары, сәяси прогнозлар, сугыш кыры яңалыклары, махсус операцияләр, үтерелгәннәрнең саны... +Ә хәзер бетте, болар барысы да минем өчен бетте. Чөнки кайтты бит, исән бит!.. +Беренче көн, беренче атна шатлыклары узды, гадәти тормыш янә бугаздан тотты. Элеккеге хәл ителмәс булып күренгән мәсьәләләр инде юк иде, ләкин... Нидер булды, нидер булган... Күзләре моңсу, кәефе төшенке, кулына бер эш ябышмый. Бирелгән ялын өйдән чыкмыйча, телевизор каршында футбол, хоккей карап уздыра. Элек тә әллә ни ачылып сөйләшмәгән кеше хәзер бөтенләй йомылды. Кайчан карама, авызында - тәмәке, йөзендә - хәсрәт... Ни булды соң анда, бәлки, сөйләрсең, дип, бер әйтеп тә карадым. Ул: белмәвең хәерлерәк, дип кырт кисте, мин бүтән сорамадым. Ах, ялгышканмын шул, сорыйсы, ялварып булса да, эчендә ни барын, йөрәген ни телгәләгәнен беләсе булган... Ах, җитмәде акыл, җитмәде күңел көче. Ярар, дидем эчемнән генә, шулай булсын, тормыш болай да җиңел түгел, монысын да күтәрә алмам, дидем... +Соңыннан, еллар узгач, инде эш беткәч, гел уйладым: бу хисчән, нечкә күңелле авыл баласы ниләр күргән дә ниләр кичергәндер?.. Кайчак ир кеше дә күргәннәрен күтәрә алмаслык була бит... +Үзе гел "таулар", диде, ялга да барып кайтты ак башлы таулар арасына. Шунда төшкән рәсемнәрен вакыт узгач та тыныч күңел белән карый алмадым - ул елмая, артында мәгърур кыялар. Ләкин шул таулар безнең болай да җиңел булмаган тормышыбызны ябып, каплап куйдылар. Мин тауларны яратмый идем, миңа бир син җылы диңгезне! Ул "тау" дигән саен, сискәнеп китә идем. +Көчле йөрәк тә көннәрдән бер көнне бирешә икән. Эчендәге хәсрәтләр, уйлар, ашкынып та тормышка ашыра алмаган хыяллар, вак-төяк күңелсезлекләр - барысы да аны эчтән кимерделәр һәм бу дөньядан алып киттеләр... +Син юк инде. Үзеңне тауларсыз, ләкин гомерең буена син яраткан инеше, су буйлары, урманы булган авылыңа кайтардык. Авылыңның иң биек җире - инешнең теге ягындагы тау бите. Без анда кайткан саен менә идек, балаларны да гел шунда өстерәдек. Өстән авыл шундый матур күренә, тирә-яклар да искиткеч гүзәл манзара булып ачылып ята... +Син юк инде, ә синең тауларга булган мәхәббәтең миңа күчкән булып чыкты. Шашу дәрәҗәсендә яратуга әйләнде. Ләкин бу тартылу - тауларның матурлыгы аркасында гына түгел. Вакыт узган саен, күбрәк төшенә бардым - ул таулар сине миннән тартып алганнар. Син минем яныма ярты күңелең белән кайткансың. Икенче яртысын тауларда калдыргансың. Хәер, аны син, бәлки, үзең дә тоймагансыңдыр. Миңа аңарчы да күңелеңне тулысынча ачмадың, мине анда кертмәдең... Моны аңладым, кабул иттем - ир кеше хатын-кызны күңел түренә кертмәскә тиеш, ул аны көчсез итә, киләчәктә башына җитәрлек бәла чыгарырга мөмкин... +Ләкин таулар мине үзенә тартты, саташтырды. Барасым килде, үз күзем белән күрәсем, аңлыйсым килде: ни булды соң безгә? Гаебем булдымы минем? Әллә күңел көчем җитмәдеме сине үземә кире кайтарырга?.. +...Мине монда китергән максатларымны беркемгә дә әйтмәдем. Кирәк түгел иде. Монда да - һәркемнең үз фаҗигасе, үз тарихы. Танышкан, сөйләшкән кешеләрем барысы да - чын кешеләр: горур, матур, тормыш ваклыкларына бирешми торганнар. Узган тарихның аларга карата булган вәхшилекләре хакында бик ачылып сөйләмиләр. Бәлки, мин чит милләт кешесе булгангадыр, бәлки, артык сүз сөйләргә яратмаганнандыр. Фатир хуҗасы беренче көнне үк, минем таулар күрәсе килгәнемне белгәч, анда алып барырга сүз бирде. Әйберләремне урнаштырып, чәйләр куйгач, бүлмәдәге зур шкафны ачып карадым - хатын-кыз бит, беләсе килә - кемнәр яшәде икән бу матур өйдә? Хатын-кыз эзе бар микән? Шкаф эчендә ирләр киеме генә эленеп тора иде. Арасында хәрби кием дә бар. Күзгә тагын яшь килде - безнең өйдә дә андый киемнәр күп калды... +Кичкырын хуҗа кеше шалтыратып, берәр нәрсә кирәк түгелме, дип сорады. Мин, татарларга хас гадәт буенча, юк, борчылмагыз, дидем дә Казан күчтәнәчләре белән чәй эчәргә чакырдым. +Шәһәрдә инде бераз йөреп кайткан идем, исем китеп шуны мактадым, күргәннәремне сөйләдем, кешеләрнең матурлыгына сокландым: горур ирләр, чибәр хатыннар. Күзләрендә - тормыш дәрте чагылып тора, безнең кебек тонык, басынкы түгел. Узганнарыгыз - коточкыч, ләкин киләчәгегез өметле, дип сөйләндем... +Хуҗа күпсүзле түгел иде. Моңсу яшел күзләр, салмак хәрәкәтләр артында ниндидер тышауланган көч... Нинди тарих бар артыңда? Нинди югалтулар?.. Узган сугышлар турында сорамадым - курыктым... Ярасына кагыласым килмәде. Шулай да сүз иярә сүз шуңа килеп чыкты. "Сугыш тагын булыр, ахры, - диде. - Булса, катнашмыйча булмас... Үтерерләр инде бу юлы..." +Бу хәсрәт катнаш елмаю, бу сагыш миңа таныш бит!.. Аңлыйм бит мин +Шәһәр артта калды, басулар башланды. Ноябрь ае булганлыктан, машина тәрәзәсеннән генә аңлашылып та бетми - бу басулар чәчелгәнме йә булмаса ташландыкмы? Көтү генә йөри торган җирләрме?.. Алда, еракта, таулар дәшеп тора, чакыра. Без шуларга таба җилдерәбез. Юл кырыенда ике-өч зират калды. Туктамадык, максатыбыз - караңгы төшкәнче тауларга барып җитү иде. Зиратлары бөтенләй икенче төрле - агач та юк, чардуганнары да күренми. Кайбер кабер өстендә - озын колга. Мәгънәсен сорадым - шәһит киткән кешеләргә куела икән. Йа Алла, шәһитләр бик күп булган... +Ноябрь көне кыска, таулар итәгенә килеп җиткәндә, кояш байый иде инде. Таулар караңгы урман белән капланган, түбәләрендә болытмы, томанмы чолганып эленеп калган. Бормалы юл буйлап эчкә кереп киттек. Вак яңгыр сибәли башлады, ераккарак киткән саен, тирә-юнь дәһшәтлерәк күренә. Ләкин бу минем күп еллар дәвамында күрәсем килгән чын таулар иде. Чит кеше өчен караңгы, куркыныч, ләкин шунда яшәгән халкы өчен - яраткан, матур, җылы туган Җир. Монда белмичә кереп исән калган кешеләр күп булмагандыр. Исән калганы йөрәгендә ниләр алып чыккандыр... Күк елады, мин дә еладым. Кайтарып булмаслык көннәр, хисләр, хыяллар күз яше булып акты. Янымда утырган ир миңа сәерсенеп карады, ләкин дәшмәде. Мин барыбер аңлата алмас идем. Үзем дә мәңге аңламам: бер бәхетсезне җиргә бирдем, икенче шундый ук бәхетсез янымда утыра... Безнең кылган гамәлләребезнең мәгънәсе нидә соң?.. +..."Яратам" сүзен миңа әйтмәде. Аның телендә андый сүз юк икән. Хәер, мин ул сүзне үз телемдә дә еш ишетмәдем. Татарда матур сүзләр күп, ләкин сиңа барысы да язмаган икән... Миңа сүз кирәк тә түгел иде. Туң йөрәгем кузгалды, тибә башлады... Күптән көтеп алган назда коендым, һәрбер күзәнәгем гүя елмая иде: яшисе килә, яшисе килә!.. +Мин тауларга сине эзләп килдем, бәгърем. Мин сине югалткан идем. Синең җаныңның бер өлеше шушында калган шикелле иде. Таптым микән аны? Әллә үземне таптыммы мин? Мине шушындый боҗра ясарга язмыш этәрдеме? Яратуны җуйган йөрәккә юл күрсәттеме?.. Әллә мин үзем дә белмәгән әҗәтемне бирдемме бу җиргә?.. +- Без тагын күрешербезме? - яшел күзләр миңа текәлеп, таләпчән карый иде. +Ах, мондый караш, мондый тавыш шундый таныш миңа, тансык... +- Күрешербез, җаным... Тауларсыз инде яши алмам... Җанымның бер өлеше монда мәңгегә калды... МӘҖНҮНГӘ ДӘ ҮЗ ДӘҮЛӘТЕ КИРӘК МӘҖНҮНГӘ ДӘ ҮЗ ДӘҮЛӘТЕ КИРӘК таҗик илләрендә дә бардыр "алтын саклап утыручы Кащей патшалар". Тик халык кына, бездәге һәм Россиянең теләсә-кайсы бүтән өлкәсендәге кебек, уртак малны бүлешкәндә, буш ваучер тотып калгандыр. Инде азрак иркенәя башлады дигән тормышыбыз кабат кысылуга юл алды. Үзләштерелгән, читкә ташылган, сабый оныклары исеме астына яшерелгән маллары дәүләт казнасына җитәрлек салым да бирмидер, күрәсең, шунлыктан ил кысык билне тагы да кысыбрак бәйләтү исәбенә җан сакларга азапланадыр. +Такташ язган коммунизм кыры +Күренде дә бик тиз чигенде. +Кая коммунизм?! +Рухы сынган халык +Ачтан үлмәгәнгә сөенде, - дип яза Нур Әхмәдиев "Вәгъдә, иман, вөҗдан - бер чылбыр" шигырендә. Такташны вәгъдәсезлектә гаепләве түгел аның, Аллам сакласын, шагыйрьләрнең Такташлар чорында яшәгәне дә, туксанынчы еллар канатландырганы да - түрәләргә ышанып халыкны уятышкан да алданган корбан гына. Шагыйрь җиңел ышана, яхшыга өметләнә, рухи хөрлеккә, матурлыкка, камиллеккә тартыла, мәхәббәттә мәҗнүнләнә, кайвакыт аңа рәшә дә чынбарлык булып күренә. Хисле җаннар өчен гаеп саналмыйдыр болар. Кайберләренең көрәш мәйданнарына чыгып ачлык тотуы да шул ихласлыктан киләдер. +Шома башлар ниләр уйламас та, +Сөяксез тел ниләр сөйләмәс. +Вәгъдәләрне күпме бирсәләр дә, +Читләр килеп безне көйләмәс, - ди Нур шул ук шигырендә. +Читләр килгәч, ни булганын китаплардан укып бераз беләбез инде анысы. Килгәннәр, талаганнар, чапканнар-кискәннәр, дәүләтен җимергәннәр, кит... Юк, китмәгәннәр, Казанны үзләренеке иткәннәр дә җиңүче хуҗа буларак яшәп калганнар. Исән калган татарларны шәһәрдән читкә сөргәннәр, Казанда таш мәчет салырга да рөхсәт итмәгәннәр. Шагыйрь Нур Әхмәдиев, "Пискарёв зиратында" дигән шигырь язып, милләтнең берничә гасыр сызлаган ярасына тоз сибә. Тапкан янәшә куеп сурәтләрлек ике күренеш! +Биредә кемнәр юк! +Баш ия +Бабайлар, аталар, оныклар. +Фашистлар үтергән кешегә +Немецлар куялар веноклар. +"Немецның чәчәкләр куюы - / Бу аның ярлыкау соравы" - дип шигырен дәвам иттерә шагыйрь. Инде менә бүтән күренеш: "1552. Октябрь. Иделдә су түгел, кан ага". Монысына кем, кайчан, кемнән кичерү сорар? Хәер, җиңүченең җиңелүчедән гафу соравын тарих та белмидер. Шагыйрь дә аңа өметләнми: "Булмастыр, / Мәскәүдән һаман да / Җилләр гел шом салып исәләр. / Баш кисү җитмәгән, күрәсең, / Татарның телен дә кисәләр". +Кистергәч, кисәрләр шул, диясе килә аңа. Үзебез дә булышабыз. Ул чор вакыйгаларыннан татар үзе дә гыйбрәт һәм сабак алмады түгелме? Ханнар +РӘФЫЙК ШӘРӘФИЕВ белән халыкның мәнфәгатьләре уртак булмау, бердәмлек җитмәү җиңелдергән ләбаса безнең ерак бабайларны. Шушыңа охшаш сәбәпләр менә тагын күп елларга татарны мөстәкыйль дәүләтсез калдырды. Бу җиңелүебездә кемнең гафу соравын көтәсе? +Хаталардан бәндә хали түгел, +Үкенечләр буса - нишләрсең? +Башка халыкларның, +белмим, ничек, +Татар акылы, диләр, төштән соң, - дип ачынып әйтә шагыйрь. +Исеменнән аңлашылганча, Нур Әхмәдиевнең бу китабы, нигездә, мәхәббәт шигырьләреннән тупланган. Мәҗнүн шагыйрь өчен мәхәббәт - бар дөнья, бөтен галәм, ай, кояш, йолдызлар, язылган һәм языласы законнар, яланаяк йөрерлек киң сәхрәләр, йөзеп кичәрлек диңгезләр, ханнар, патшалар. "Син кояш та идең, аем да", - дип яза ул бер шигырендә. Нур Әхмәдиевнең мәхәббәт шигырьләре, "мәҗнүнләнеп" язылсалар да, һәрьяктан камилләр. Аның "Карлы чыршылар"ы көйгә салыну белән, җырчылар галәмендә уннарча тавышка яңгырый башлады. Бу китабына нилектәндер кертелмәгән ул, мөгаен, инде болай да әлеге җырны белмәгән татар юк, дип уйлаганнардыр. Аның каравы, үзеннән-үзе көйгә килеп, җырлап торган шигырьләре ошбу китапта йөзәрләп исәпләнәдер. +Көзләр узар, кыш та, яз да килер, +Таң чыклары үбәр эзеңне. +Сагынуларым - сары яфракларда, +Йөрәккәем, түз син, түз инде, - дип яза ул "Түз инде" шигырендә. Әсәрләрендә еш кына җаннарны әле утка, әле суга салырлык әрнүле гыйшык хәлләрен язса да, мәҗнүнлегенә үкенми дә, аннан зарланмый да ул. Чөнки Мәҗнүн икәнсең, синең Ләйләң дә бар, дигән сүз. Гашыйк җанга шул да бәхет түгелмени? Ләйләсез генә бер Мәҗнүн дә, Галиябанусыз гына бер Хәлил дә, Мәйсәрәсез генә бер Булат та булмаган, була алмаган. Һәм киресенчә: Ләйлә булсын өчен, Мәҗнүннең булуы кирәк. +Тагын кем бар сөю дөньясында +Яшен ташы булып атылган? +Син дөньяның соңгы Ләйләседер, +Мин соңгысы - Мәҗнүн затыннан, - ди шагыйрь. Чын гашыйклар һәммәсе дә үзләрен шулай бердәнберләр дип уйлыйлардыр, кичерик аларның гөнаһсыз алдануын. +Әмма Мәҗнүнлекнең дә, чиге үк дип әйтмим, бер үре, үзгәреш сызыгы, гашыйкларның күктән җиргә төшү, уйлану чоры буладыр. Төшкән җирең үз ата-бабаларыңныкымы, анда бүген кем хуҗа, кешеләр кайсы телдә сөйләшә, көй-моңнары нинди, балаңның беренче сүзе кайсы телдә булыр? Бу сораулар иң элек Мәҗнүн күңелендәме, Ләйләнекендәме туар? Хәтта шулары да мөһим хәзер: ананың балага йогынтысы атаныкыннан, һичшиксез, зуррак лабаса. Чөнки әнисе балага күкрәк сөтен имезә, бишек җырлары көйләп йоклата. Баланың теле әнә шул җырлардагы тел белән ачылачак. Бу чордагы ялгыш бик авыр төзәлә яисә баланың МӘҖНҮНГӘ ДӘ ҮЗ ДӘҮЛӘТЕ КИРӘК гомере буена да төзәлмәскә мөмкин. Көенечебезгә, без моны соңлап аңлыйбыз. Әле Мәскәүнең бер телеканалыннан сөйләделәр: рәсми мәгълүматлар буенча гына да, илдә 600 мең (!) бала ялгыз әти тәрбиясендә яши, ди. Әниләре ташлап киткән, ана хокукыннан мәхрүм ителгән, тагын әллә ниләр... Хатын-кызлар, аналар азган җәмгыятьнең киләчәге нинди булыр? Ана назын, тулы гаилә җылысын белми үскән китек күңелле ул балалардан нинди әниләр һәм әтиләр чыгар? +"Баланың теле" дигән төшенчә күңелебезгә килгәч, ул яшәячәк, аның телен, динен, иреген саклаячак, күп хокукларын гарантиялиячәк дәүләт кирәклеге дә исебезгә төшә, әлбәттә. Бармы безнең шундый дәүләтебез? Бу сорауга җавап эзләп, без кабат Нур Әхмәдиевнең күзәтү башында телгә алынган яки шулар рухындагы шигырьләренә кайтырга тиеш булырбыз: +Татар халкы төшеп калган түгел, +Башкалардан кимме сәләте... +Газиз телем чәчәк атсын өчен, +Әүвәл кирәк аның дәүләте. +Бүген үз дәүләтебез булса, мәктәпләр, үзебезнең мәгариф кануннарына таянып, балаларга татарча белем бирсә, өметебез дә өзелмәс иде. Өзелеп бетте, дигәндә дә иң азактан шагыйрьләрдә, милләтне әйдәүчеләрдә сау калсын ул. Югалтуларыбыз болай да хәттин ашты: ирегебез, хөр дәүләтебез... Әдәп-әхлагыбыз белән телебез ярты-йортыга калды. +Ничек тыныч йоклый алсын шагыйрь, +Милләтеңә уклар атылгач? +Ирек турындагы хыяллары +Челпәрәмә килеп ватылгач; +Алтыннардан өстен моңлы телем, +Бакыр бәясенә сатылгач, - ди Нур Әхмәдиев бөек Тукайдан эпиграф куеп язылган "Шомлы җилләр" шигырендә. Әйе, без туксанынчы елларның милли күтәрелешеннән артык күпне, булмастайны өмет иткәнбез, ансат җиңү көткәнбез. Кайбер шигырьләрдә гаҗизлек халәте сизелеп-сизелеп алу - шул өметләребезнең акланмавыннан гынадыр. Мәҗнүн булып Мәҗнүн җанында да күпчелек милләттәшләр гаме кайнаша икән, тәмам өметсезлеккә бирелергә, сыгылып төшәргә, шөкер, сәбәп юк, дигән сүз әле. +Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ БАТЫРЛАРЧА ИҖАТ КҮҢЕЛ ДӘРЬЯЛАРЫ КИҢ АНЫҢ ЧЫН БЕЗНЕҢЧӘ МИЛЛИ... Фирдәвес Гарипованың тууына 75 ел +ТУГАНКАЙ +Телчеләр, без - әдәбиятчылардан аермалы буларак, артык сөйләшми. Аларның фәне дә, фикер сөреше дә, тәгълим-тәрбиясе дә үзләре хак дип санаган бер улактан читкә чәчрәп чыкмый. Тел гыйлеменә караган фәннәрдә дә шулай бит: инде дистәләгән еллар дәвамында бер дә үзгәреш кичерми, бер агымга гына "гомер сөрә" торган кануннар алар. Әдәбиятта биниһая образлар, аларга бәйле рәвештә фикер вариацияләре, катлам-катлам сюжет линияләре... - тагын әллә ниләр үз дигәнчә яши, үзләренчә "тормыш көтә". +Булачак әдәбиятчыны тел галимәсенең аңлап бетермәве, елга-күлләрдә үзе ошаткан юнәлешләрдә колачлап йөзүен хупламавы, телчеләр ерганагы буйлап кына агарга мәҗбүр итәргә теләве миңа еллар үткәч кенә пәрдә артын ача... +Ялгыз галимәнең гадел дөньясы "Җиргә төкерсәгез, әнкәм йөзенә төшсен, дип төкерегез!" ТУГАНКАЙ рәвешендә укытучыбыз аңа мәгърур "икеле"се белән - "дык"! Вакыйгаларның бу дәрәҗәдә кискен үзгәрүе, йөзләргә чыккан сызлану катыш трагизм көләсене китерә. +Пырхылдык кытыгы кабырга аралары буйлап сикерә-атлый сәяхәткә чыккан гына иде, Фирдәвес апа каршыма очып килеп тә җитте, дәфтәремне куеныма кыстыртып, очыртып та чыгарды. "Мин монда сезне әти-әниләрегезнең алтын баганалары дип йөрим, ә сез хихылдап, миннән көлеп утырасыз!" - дигән сүзләре, ишек җиленә бәрелеп, "сквозняк" белән кире аудиториягә суырылып кереп китте. Бу ямьсез күренеш аркасында шактый оялып йөреп, галимәгә аннан көлмәвемне, ә мимикамның шундый булуын күпме дәлилләргә теләсәм дә, телче булачак әдәбиятчыны аңламады. +Икенче зур бәрелеш көтмәгәндә, яу янамаган тарафтан китереп бәрде. Фирдәвес апаны инде, өлкән курслар традициясе буенча, "Туганкай" дип атауны гамәлгә керткән идек. Иң үшән студент та аның Туганкай икәнен белә, тик галимә генә төшенми. Сүз ясалышы дәресендә, гөнаһ шомлыгы, "туганкайларым" сүзен төзелеш ягыннан тикшерү биреме эләкте бит. Укытучының зур итеп тактага язып куюы булды, безнең башлар өстеннән җиңелчә көлү дулкыннары йөгереп узды - сер бирмәдек. Әмма параллель группада сатканнар булып чыкты. Сүз ясалышы лексикологиягә җиткереп, фәннең әлеге ике тармагы арасында кызыклы гына сөйләшү булган. +Фирдәвес апа чираттагы лекциягә чебеш чәлдерергә томырылган тилгән тизлеге белән очып керде дә, бәйләнчек сары шөпшәдәй яскынып-яскынып, безне "тетәргә" тотынды: +- Әйтмим, бүтән беркайчан да әйтмим мин сезгә ул сүзне! Сезне яратып, әти-әниләрегезнең алтын баганалары булганга гына шулай атап йөртә идем бит, туганкайларым... Тьфү, тагын әйттем инде... Ялгыш ычкынды. Бүтән әйтмим, - дип "ярсыды". Вәгъдәсендә торды: әүвәл ул бу сүзне сөйләм түтәлендә сирәкләп чыкты, соңрак бөтенләй төбе-тамыры белән йолкып ташлады. Шулай да әлеге сүз берничә елдан яшь үсентеләр бирде: бездән соң килгәннәр дә аны Туганкай дип атыйлар иде. +Күңелгә авыр булып китте. Көләсе килми иде... Ни өчендер мин шул вакытта үземне уенчыгын югалткан сабыйдай хис иттем - кызык бетте, кушамат фаш ителде! Һәм әлеге шуклыкта ул безнең шаян группаны гаепләде, безгә "ачу" тотты. Моның шулай булуы имтиханда үзен аеруча да көчле сиздерде. Яшь йөрәк ярсуын тимер кыршаулар белән богаулап, сорауларга җавапларны ялтыратып ятларга кирәк иде. +Кышның ачы буранлы таңы атты. Каядыр китәсем бар дигән сылтау белән, Фирдәвес апа безне иртәнге җидегә үк чакырды. Мин 10нчы микрорайоннан килеп җиткәндә, аудиториядә егермеләп сабакташ шәмәхәле-яшелле күшегү катыш карашларын билет сорауларына кадаган булып чыкты. Имтихан иде бу... +- Әйдә, энем, билет ал! Син иң шугы бит! - дип тантана итте Фирдәвес апа. - Кешедән көлеп утыра белгәч, фәнне дә яхшы беләсең булыр... Бәлки, әзерләнеп тә тормассың?! +Инде барлык сораулар кат-кат ятланганга күрә, мин, карлы өс киемен дә салып өлгермәгән килеш, сөйли дә башладым. Бу кадәр үк әрсезлекне көтмәгән Фирдәвес апа мине ярты сәгатьтән артык "җәзалады", тик "бишле" куярга мәҗбүр булды. Әлеге адымымны көтмәгән куян йөрәкләр "уф" дип җиңел сулап куйды. Шул рәвешле, группа имтиханны җиңде - "өчле" билгесе булмады кебек. Имтихан белән бергә Фирдәвес апа да җиңелде. Безгә карашы үзгәрде. Ә бишенче курста дәүләт имтиханнарын тапшырганда, аның фәненә караган билетларны, гомумән, өйрәнеп торуның кирәге юк иде. +Инде өченче курста әдәби тел тарихы фәнен укый башлагач, Фирдәвес апа иң беренче эш итеп бездән туган авылларыбыз тарихын яздыртты. Кырык сигез битлек дәфтәрне тутырган язмамны укыгач, ул болай диде: +- Энем, син тагын мине аңламагансың инде! Бу кадәр кирәк түгел иде. Мин бит кыска, конкрет языгыз, дип аңлаттым, язучылар кебек чәчелә-чәчелә иҗат итегез, димәдем. Әйе, синнән телче чыкмас! +Үз-үземнән канәгать булып, инде дә Фирдәвес ападан мактау ишетмәсәмме, дип канатланып йөргән җиремнән - мәргән бәргән кош кебек - лап итеп җиргә түндем. Күпмедер ел узгач, Фирдәвес ападан, шул дәфтәр материалларын аралап, туган авылым Чупай (Әлмәт районы) турында фәнни мәгълүмат бастыруын сорасам да, икәү бергә утырып, бу эшне башкарып чыгарга кул җитмәде. Ул юк инде... Тукай һәм татар әдәбияты +ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕННӘН ЙӨРГӘН ГАЛИМ: +МӨХӘММӘТ ГАЛИ +РИФӘ РАХМАН Тукайны "Шәрык клубы"ның фойесында коляскадагы Фатих Әмирхан янына җыелган яшьләр белән көлеп сөйләшеп торганда очрата. "Аның өстендә ябык якалы кыска тужурка, аяк йөзенә үк төшеп торган озын тар чалбар, аягында тәбәнәк үкчәле, балтырыннан тотып кия торган шнурсыз резинлы ботинка иде". +Тукайга тирәлек мөнәсәбәте, аның тартып тору көче шулкадәр көчле булган һәм шуннан соң Мөхәммәт Гали гел аны якыннан күрү генә түгел, аралашу хыялы белән дә яшәгән дип уйлыйм, югыйсә ул Тукайдан киңәшләр алып йөрүче яшь шагыйрь, мәдрәсә шәкерттәше Габдулла Харистан Тукайның номерына үзе белән алып баруын үтенмәс иде. Яшьләрнең кунакханәдә очрашуының тәүге мизгелләре үк Тукайның ни дәрәҗәдә табигыйлеге, самимилеге, ачык күңеллелеге, ихласлыгы турында сөйли: +"Без барганда, "Болгар"ның өченче катында Тукай тора торган 41нче номерның ишеге ярык кына булып ачылып тора иде. Г.Харис, шакылдатмый-нитми ишекне зуррак ачып, башын тыкты да: +- Мөмкинме, Габдулла әфәнде? - диде. +- Ә, синмени әле бу, Харис? Әйдә, кер! - дигән тавыш ишетелде эчтән. +Ишекне яртылаш ачып, ул кереп китте, мин ишек төбендә калдым. +Бераз торгач, Харис: +- Минем бер иптәшем дә бар иде әле анда, - диде. +- Кая соң ул, ник әйтмисең аңа, керсен, - диде Тукай". +М.Гали язмасы Тукай бүлмәсенең теләсә кемгә, бигрәк тә милли яшьләргә һәрвакыт ачык икәнлеге, гомеренең иҗат белән шөгыльләнүчеләргә булышып узуы турында сөйли. +Әгәр бүгенге көнгә М.Гали кебекләр калдырган истәлекләр булмаса, без Тукай торган номерның эчке күренешен күз алдыбызга да китерә алмас идек. Дөрес, ул Г.Исхакый "Теләнче кыз"да тасвирлаган Мансурның һәм башка кайбер әдипләребез әсәрләрендә сурәтләнгән геройларның бүлмә күренешенә бик якындыр: "Бер кровать, бер-ике урындык сыярлык кечкенә генә бүлмә. Ашъяулык япкан өстәл, җыелмаган кровать һәм ишек янындагы чөйгә элгән кыска сөлге белән вак-төяк киемнәр һәм ике урындыктан башка бүлмәдә бер җиһаз да юк. +Без килгәндә, Тукай яткан булган икән. Мин кергәндә, ул, яңа урыныннан торып, өстенә ябынып яткан пальтосын чөйгә элеп маташа иде". +М.Гали язмасыннан гаиләле булмаган, балалар үстермәгән Тукайның ни дәрәҗәдә педагог икәнлеге дә ачык күренә. Ул яшь шагыйрьне дәресләр өзүдә, белемгә ялкаулылыкта гаепли, фикеренең кемгә дә үтемле икәнлеген белеп, кирәк дәрәҗәдә генә "тәрбия биреп" ала: +"- Юк, сине, малай, начар укый, диләр, ялкауланасың, - ди. - Алай ярамый бит ул. Русча да бер дә белмисең бугай син? Частный урок алып булса да, русча укырга кирәк. Болай синең каләмең өметле генә күренә. Укымасаң, рәт чыкмас бит, малай, - диде Тукай. +Харис башын иеп дәшми торгач, ул тагын өстәп: +- Пушкинның берәр шигырен булса да русча оригиналыннан укыганың бармы синең? - диде. +- Бар, - диде бик әкрен генә Харис. +- Ай-һай, бик әкрен әйтәсең, укыганың юктыр. Ичмаса, тәрҗемә аша булса да мәшһүр рус шагыйрьләренең әсәрләре белән танышырга кирәк, шунсыз рәтле шигырь язу буламыни ул, - диде Тукай". +Шулай тәнкыйдирәк сүз әйтсә дә, киткәндә, бераз кыенсынган Тукай болай ди: +"- Тагын килегез шулай. Мин әйткәнгә үпкәләмә син, Харис! Минем шундый турырак әйтә торган гадәт бар. Һәрвакыт килеп йөр! - дип калды". +Бу истәлекне, әгәр дәреслекләр язучы булсам, балаларга түбән сыйныфларда ук укытуны кайгыртыр идем. М.Гали - бик үзенчәлекле балалар әдибе, аның мирасханәсендә бүгенге дәреслекләргә дә кертерлек, җиңел укылышлы хикәяләр бар. Ә бит дәреслек авторлары һәрвакыт материал сайлауда зур кыенлык кичерүләре хакында сөйли. +Алга таба М.Гали шагыйрь биографиясен өйрәнү юлында эзләнүләрен туктатмый, әмма вакытлы матбугатта Тукай хакындагы язмаларын актив рәвештә бастыру эшенә ТУКАЙ ЭЗЛӘРЕННӘН ЙӨРГӘН ГАЛИМ: МӨХӘММӘТ ГАЛИ керешми. Ул аның турында саллы яктырткан хезмәтләр язу кирәклеген аңлый, аларны башкаруга хәзерлек этабы уза. Галимнең Тукай иҗатын яктыртудагы сүлпәнлеге бераздан Бөек Ватан сугышы башланып китү белән дә бәйле була. Шунысы мөһим: ул хәтта сугыш чорында да Тукай иҗаты хакында мәкаләләр язарга җай таба. Әйтик, аның "Тукай - җырчы һәм җыр-музыка сөюче" (1943) мәкаләсе Тукай лирикасының идея-эстетик, фәлсәфи нигезләре проблемасын ачуга юнәлтелгән. Балалар һәм укучы яшьләр өчен махсус язган "Шагыйрьнең тормышы" (1944) очеркы, исеменнән үк күренгәнчә, шагыйрьнең тормыш һәм иҗат биографиясен ача һәм балаларга аңлаешлы, якын телдә җиткерүне максат итә. М.Гали, аны язганда, Тукайның Кырлайдагы дусты, әле ул чакта исән булган Сафа Мөхәммәтшин, әнисе Мәмдүдә апаның ахирие Нәфисә Әхмәтшина истәлекләрен файдалана һәм язганнарын ышанычлы, җанлы, кызыклы итүгә ирешә. Әлеге хезмәт, заман шартларына бәйле рәвештә басылмый калып, инде башка исем белән - "Шагыйрь баскан эзләрдән" дип аталып, 1957 елда дөнья күрә. +Тукайчы сыйфатында танылып өлгергән М.Галине, шагыйрьнең күптомлыгын чыгарганда, редколлегиягә кертәләр. Әлбәттә, ул фәнни эзләнүләрендә заман дашларының истәлекләренә генә таянмый, архив документларын да әйләнешкә кертә, китапханәләрдә эш вакытында табылган материалларны да фәнни эшкәртә. +М.Галинең шагыйрь юбилее уңаеннан язган һәм шул тирәдә бастырып чыгарган "Тукайның Уральскидагы тормышы" (1946) мәкаләсе Тукай гомеренең аерым этабы белән таныштыра. Бу хезмәт Тукай тормышына кагылышлы фәндә барган аерым мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Әйтик, анда шагыйрьнең Җаекка 1895 елның кыш башында килүе исбатлана. Бүгенге көн әдәбият фәне өчен, узганны өйрәнгәндә, нәрсә мөһим? Теркәлеп калган фактлар. Аларны хәзер табу, хаклыгын раслау шактый авыр. М.Галинең Тукайга кагылышлы хезмәтләре исә, бүгенге Тукай фәне уңышлары белән ярыша алмаса да, аның өчен ышанычлы чыганаклар булып торуы белән биниһая кыйммәтле. +М.Гали мирасында Г.Камал һәм Тукай дуслыгы темасы аерым бер урын алып тора. Галим нәкъ менә Г.Камал иҗатының идея-тематик эчтәлеген һәм фәлсәфи-эстетик мәгънәләрен ачканда, Г.Тукайның аерым әсәрләренә чагыштырма планда бәя биреп уза, иҗатының сыйфатларын гомумиләштергән фикерләр әйтә. М.Галинең "Г.Камал" дип аталган китабында шушындый зур нәтиҗә бар: "Татарда юмор һәм сатира әдәбияты тудырып, аны массалаштыручы - Тукай белән Галиәсгар Камал". +Т.Гыйләҗев Тукай энциклопедиясенә хәзерләгән мәкаләсендә болай дип яза: "М.Галинең Тукайның тормыш юлын һәм иҗатының кайбер якларын өйрәнүгә багышланган мәкаләләре шагыйрь шәхесен һәм рухи мирасын мәгълүм идеологиягә буйсындырудан ерак тора. Аларның гыйльми-мәгънәви әһәмияте, иң беренче чиратта, Тукайны идеаллаштырмыйча, аны җир кешесе итеп җанлы образын тудыруда, шагыйрь биографиясен яңа мәгълүматлар, фактлар белән тулыландыруда билгеләнә". +Инде темадан читкә китеп тә, берничә сүз әйтәсе килә. Үзенчәлекле проза, бигрәк тә хикәяләр, драмалар авторы булган М.Галинең Каюм Насыйри хакында роман яза башлап тәмамларга өлгермәве билгеле. Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов танылган шәхесләр сериясенә караган әсәрләр язуны матди тәэмин итү вәгъдәсе биргән иде, әлеге вәгъдә аның тарафыннан инде өлешчә үтәлде дә. Бу юлда язучылар тарафыннан да беренче адымнар ясалды. Кайберәүләрнең ел эчендә романнарны тәмамлый алмавы (югары сәнгать таләпләренә җавап биргән әсәрне, алдан хәзерлегең булмаганда, язу мөмкин дә түгел) әлеге эш барышына ниндидер киртәләр торгызды сыман. Килешү нигезен үзгәртеп, акчасын да соңрак бирү йә өлешчә биреп тору шарты белән, әлеге хәрәкәтне кабат җанландырасы иде. Әгәр бастырабыз, дип әйтсәләр, М.Гали яза башлаган романны, әйтик, мин үзем дә, язылган өлешендә аның авторлыгын билгеләп, тәмамлап чыгар идем. Һәм икенче мөһим фикерем: китаплар язылачак исемлеккә М.Гали кебек үзенчәлекле, гыйбрәтле биографиягә ия кешеләрне күбрәк кертергә, авторларга өйрәнү объектын сайлау мөмкинлеге калдырырга иде. Минемчә, М.Галинең дә милләт тарихында алтын җепләр белән теркәлергә хакы бар. +Рифә РАХМАН +Әдәби хәзинәләребез СИРИН БАТЫРШИННЫҢ ТУУЫНА 120 ЕЛ кыйммәтле. Укучы күрер, анда моңа кадәр матбугатта яктыртылмаган шактый күп материал бар: 1917 елгы инкыйлабка кадәрге Бәйрәкә мәдрәсәсендәге тормыш, 1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышы чорында Бөгелмәдәге халык хәрәкәте, Бәйрәкә төбәгендә гражданнар сугышы вакыйгалары, 1920-1930 елларда Казанда иҗат әһелләрен репрессияләү күренешләре һ.б. Бу повесть-истәлекнең тагын бер яңалыгы - анда Сталин лагерьларындагы әсирләр тормышы, аларның кеше ышанмаслык газап чигүләре сурәтләнә. Бу яктан караганда, Сирин истәлекләре Ибраһим Салаховның "Колыма хикәяләре" әсәре белән аваздаш һәм анда тасвирланган тоткыннар тормышы күренешләрен дәвам да иттерә шикелле. +Тагын шунысы да бар: Сириннең бу автобиографик повесте белән бер үк вакытта диярлек минем кулга шагыйрьнең бары шигырьләрдән генә торган архивы да килеп керде. Мин, әлбәттә, иң башлап аның шигъри мирасын өйрәнергә тотындым, ә аның прозасы бераз читтәрәк калып торды. +Шагыйрьнең шигъри архивы нишләп һәм кайчан нәкъ минем кулга килеп керде соң? Аның тарихы болай. Озак авырудан соң Сирин Батыршин 1969 елның 23 ноябрендә якты дөнья белән хушлаша. Шул ук көнне Баулыда аны күмү комиссиясе төзелә. Аның составына район хакимияте вәкиле Абдулла Вәлиев, ВЛКСМ райкомы вәкиле Сирин Нәбиуллин һәм язучы Рафаэль Төхфәтуллиннар керә. Шагыйрьне җирләгәч, алар 25 ноябрь көнне Сириннең архивын, акт төзеп, кабул итеп алалар. Архивны комиссиягә шагыйрьнең хатыны Фәһимә Батыршина тапшыра. Бу архив (ике папка каралама кәгазьләр) Әлмәт язучылар оешмасына китерелә һәм озак еллар буе шунда саклана. Гәрчә Сирин Татарстан АССР Югары Суды Президиумының 1957 елның 13 июнь карары белән реабилитацияләнгән булса да, аңа әле һаман "репрессияләнгән шагыйрь", "халык дошманы" кебек кара исемнәр ябышып торгангамы (аның хәтта исемен дә әйтергә курыкканнар!), әллә башка сәбәплеме - аның бу архивы белән кызыксынучы кеше булмаган: ул шул көе ята биргән. 1968-1972 елларда Әлмәт язучылар оешмасының җитәкчесе булып Равил Фәйзуллин эшләде. Шул чакта Равил Фәйзуллин миңа (без аның белән Казан дәүләт университетында бергә, бер төркемдә укыдык) Сирин архивының Әлмәт язучылар оешмасында икәнлеге һәм аның белән беркемнең дә кызыксынмавы турында әйтте. Мин үз чиратымда аңа шагыйрь Сириннең минем авылдашым гына түгел, ә әтиемнең туганнан-туган абыйсы икәнлеген дә белдердем һәм аңардан ул архивны үземә бирүен үтендем. Шулай итеп, беркадәр вакыттан соң Сирин архивы минем карамакка күчте. Мин аны өйрәнә башладым. Шундый игелекле эше өчен мин Равил Фәйзуллинга әлегә кадәр чиксез рәхмәтлемен. +Нәрсәләр бар соң аның әлеге архивында? Комиссия төзеп алынган архивта барлыгы 16 пункт күрсәтелә. Шунысы хак: комиссия әгъзалары шагыйрьдән калган кәгазь-дәфтәрләрне системага салып тормаганнар, кулга ничек эләкте - шулай терки барганнар. 16 пунктның 4сендә берәр битле шигырьләр, 3сендә өч мәкалә, 9ында шигырь дәфтәрләре, җыентыклар, төрле каралама кәгазьләр теркәлгән. Алар өч төрле имлада - гарәп, латин һәм кириллицада язылганнар. Мин аларны өйрәнә башладым. Дөресен әйтергә кирәк, шагыйрь әсәрләрен тәртипкә салу, аларның хронологик тәртиптә исемлеген төзү, архивта булмаган, әмма 1920-1930 елларда төрле газета-журналларда дөнья күргән шигырьләрен табу-барлау эше озакка сузылды. Сириннең шигъри мирасын өйрәнгәннән соң гына миңа аның прозасын да текстологик яктан эшкәртә башларга мөмкинлек туды. Шулай итеп, Сириннең әлеге автобиографик повесте укучыларга бары тик шагыйрьнең тууына 120 ел тулган көннәрдә генә тәкъдим ителә. Халкыбыз әйтмешли, "Соң булса да, уң булсын!" +Әнвәр ШӘРИПОВ, +филология фәннәре докторы +Сирин +Батыршин +ТОРМЫШ ХАТИРӘЛӘРЕ +АВТОБИОГРАФИК БӘЯН-ИСТӘЛЕК +1. Балачак хатирәләре +Мин элекке Ютазы районы Кәрәкәшле авылында 1896 елның (искечә) 17 ноябрендә туганмын. Әтием - Кәрәкәшле Гыйльман карт улы Мөхәммәд хәниф, әнием - Кызыл Яр авылы Калпак Зиякай кызы Хөсникамал ("Кәмаләтнең күркәме"). Әниемнең әнисе Шәмсенаһар ("Көндезге кояш") булган. Әниемнең ата-анасы балаларына матур исем куйсалар да, "кыз балага уку харамдыр", дип, Хөсникамалны иҗек укырга йөрүдән мәхрүм иткәннәр. +Әнием укырга бик теләгән. Ул мич алдыннан күмер алып, яшеренеп кенә тактага берничә хәреф язган... Шулай итеп, үзенең тырышлыгы аркасында ул "Бакырган", "Мөхәммәдия", "Кыйссасел әнбия" кебек китапларны укыр дәрәҗәгә ирешкән. Хөсникамал күп балалы Зиякай гаиләсендә өлкән кыз булганга, аны 16 яшькә чыгу белән, Кызыл Ярдан 40 чакрым ераклыкта булган Кәрәкәшле авылына Мөхәммәдхәнифкә кияүгә бирәләр. Мөхәммәдхәниф сабыр холыклы, бик аз сүзле, эшчән кеше була. Ә Хөсникамал уйнарга, көләргә яраткан, матур җырлаган. Әле дә хәтеремдә, һәрвакыт җырлап, көйләп йөри иде. Аның күңелдән җырлый торган җырлары, шигырьләре бик күп иде. Әтинең салкын табигатьле, аз сүзле булуына әни көяләнеп: "Тиз генә җавап бирми бит ул, аның сүзен тартып алырга кирәк", - ди торган иде. Әнием туган авылын сагына, моңлана һәм кайгысын җырлар белән баса торган иде. Шунлыктан әти аңарга "укып күңел юатырга" дип, "Мөхәммәдия", "Кыйссасел әнбия" китапларын алып биргән булган. +Безнең гаиләдә балалар бик күп иде: Камил, Зәки, Җәмил, Мәрхәбә, Сирин, Гамил, Шамил, Мәхәсин. Гамил белән Зәки мин бәләкәй чакта ук, ә калганнары соңгы сугышларда үлеп беттеләр. +Минем төп исемем - Мөхәммәдсәйрин. "Электә тәфсир язучы Сәйрин хәзрәт булган, шуның исемен кушыйк әле" дип, ахун хәзрәтләре куйды", - дип әйтә иде әти. +Хәтеремдә шулай калган: күршедәге Шиһап исемле картның берсе Мәхүп, икенчесе Бибекәй исемле ике кызы бар иде. Шул Мәхүп дигәне керде дә, мине юрганга төреп, авылның икенче башына күтәреп алып китте. Өй эче ярлы, сәкедә самовар тора иде. Минем янга бер бәләкәй кыз утырттылар. "Чәй эчәсеңме?" - диләр. Чәйгә сөт булса да, шикәр юк икән. Хатыннар ул көннең авырлыгы турында сөйләштеләр, ә мин хуҗа хатынның сул кулындагы ике бармак арасындагы, тавык йомыркасы шикелле олы шарга карадым да утырдым. +Патшаларга нәфрәт +Мине хәзер беркем дә күтәреп йөртми. Үзем сәкегә менеп-төшеп йөри алам, кеше сөйләгән сүзләрне аңлыйм, үзем дә сөйләшә башладым. Әти сәкедә утыра иде; шунда югары очтагы Хәйрулла карчыгы Шәмси килеп керде. Аның малае Гарифулла Япон сугышына киткән икән. Хат укытырга дип килгән. Әни шул хатны кычкырып укыды, хат ахырында "Япон сугышы бәете" дә бар иде. Бәетне укыганда, хатын чыдый алмады, кычкырып елап җибәрде. Әни дә елый башлады. Аларның сүзләрен тыңлаган кешегә еламый калырга мөмкин түгел иде. Шунда Гарифулла хатыны: "Бу патшалар нигә сугышалар микән?" - диде. Әткәй аңа: "Җир өчен сугышалар, аларга җир җитми", - дип җавап бирде. Бу сүзләрне ишеткәч, минем дә ачуым килде. "Аларга җир кирәк булгач, үзләре сугышсыннар, нигә бүтәннәрне үтертәләр?" - дидем мин. Әти миңа: "Закон эше, закон аларныкы", - диде. Минем законнарны, патшаларны бетерәсем килде. +Яу килгән +Җәйге урак өсте. Эшкә яраклы кешеләр бары да кырга китеп беткәннәр. Минем әти-әниләр дә, абыйлар да уракка киткәннәр иде. Мин Мәрхәбә апа белән өйдә йоклап кала торган идем. Өй йозак белән бикле була, ә без тәрәзәдән генә чыгып йөри идек. +Бервакыт малайлар урамнан: "Яу килә! Яу килә!" - дип кычкырдылар. Без барыбыз да капка астыннан ишегалдына кереп бикләндек. Капка ярыгыннан гына солдатларның үткәнен карап торабыз. Солдатлар бары да атка атланганнар, кара кием кигәннәр, аркаларына мылтык асканнар. Без аларны кат-кат санадык, ничә санасак та, егерме бишкә чыгардык. Алар безнең авыл аркылы узып, Бәйрәкәгә таба киттеләр. Алар киткәч, без тагын урамга чыгып уйный башладык. Тик уенның кызыгы беткән иде инде. Бәйрәкә белән Кәрәкәшле арасында көчле атыш тавышлары яңгырап торды. Кичен әтиләр урактан кайтып, ашарга утыргач, олылар сүзеннән шуны аңладым: Япон сугышында йөргән бертуган Вахитовлар: "Нигә сугышабыз? Кем җирен саклыйбыз? Безнең җир дә, урман да, су да юк", - дигәннәр. Аларның башлыклары: "Урман, җир, су үзегезнеке, саклагыз, үзегезгә кирәксә, файдаланыгыз", - дигәннәр. Вахитовларның кулында шулай дип язылган печатьле кәгазь дә булган икән. Менә шул кәгазь буенча бәйрәкәлеләр Жданов боярның урманын кисә башлаганнар. Бояр патшадан солдат сораган. Шул солдатлар Вахитовларны атканнар ди. Бөгелмәгә, Соколка күперенә барып кергәч тә, сул яктагы түбәсе пыяла белән ябылган кызыл кирпеч йортлар бары да шул Жданов боярныкы икән. +"Александр патша заманында солдат хезмәте 25 ел иде. Аннан соң 5 елга калдырылды. 5 елга калгач, беренче приёмга Кәрәкәшледән Сәхип белән мин бардым", - дип сөйләде әти. +Укырга баруның беренче көне +Кышның кыска көннәре бәләкәй чана белән утын ташып үтә иде. Безнең салкында кияргә җылы киемнәребез юк. Аякта оек, чабата, башта мескен бүрек иде. Шунлыктан без бик тиз чирлибез. Авылда врач юк. Һәрбер чирне "кизү" дип кенә йөртәләр. Әле күптән түгел бер абыем, бер энем үлде. Өеңдә бер кеше үлсә, бик кыен була икән ул. дә, букчалар кигезеп, бер тустаган он тоттырып, үзе белән бергә абыстайга алып барды. Без абыстайга барып кергәндә, кызлар шау-гөж килеп укып утыралар, абыстайга сабак тыңлаталар иде. Үзебезгә чират җиткәч, без дә абыстайга ике тустаган онны бирдек. Абыстай дога кылды. Кулы белән минем аркамнан сыйпап: "Укырга килдеңмени?" - диде. Мин нигә килгәнемне белмәгәнгә, нәрсә әйтергә белмәдем. Ул минем букчамдагы "Ясин" китабын алып, бисмилла әйтеп, "Әлхәмде" сүзен иҗекләргә тотынды. Мин бу сүзләрдән бернәрсә дә аңламадым. +Өйдә асмалы бишле лампа янып тора. Ишек янында лакан, аның янында бер бозау муенчак белән бәйләп куелган. Ишек өстендә кадакка элеп ике чыбык куелган. Әгәр кызлар сөйләшеп утыра башласалар, абыстай кулындагы чыбыгын гына күрсәтә, йә сәке тактасына бәреп куя. Кызлар бу хәлдән куркып, җилкенеп "фиасин фи, ләм-әлифлә" дип кычкырып куялар иде. Шулай бу абыстайның бик кыен иҗекне белүе мине бик гаҗәпләндерде. Өйгә кайткач, мин моннан соң укырга бармаячагымны, барсам да бернәрсә дә аңламавымны әтиләргә сөйләп бирдем. Әтиләр минем сүзләремә каршы килмәделәр. +Апам иҗек укырга йөрде, мин йөрмәдем. +* * * +Тагын кыш җитте. Ап-ак кар яуды. Мин чана шуып уйнарга бик ярата идем. Көн буена уйнап туя алмыйм. Безнең өйгә якын гына бер таш мәктәп бар иде. Мин бик күңеллеләнеп уйнап йөргәндә, Камил абый килеп, кулымнан тотты да: "Әйдә, укырга барабыз!" - дип, мине шул мәктәпкә таба алып китте. Минем бер дә барасым килми. Шулай да әкрен генә абый артыннан барырга мәҗбүр булдым. +Мәктәпнең ишеген ачкач та, бөркелеп, болыт кебек авыр исле пар чыкты. Мондый начар исне беркайда да иснәгәнем юк иде. Мәктәп эченә бер дә керәсем килмәсә дә, абый артыннан аякларымны көчләп, алга таба атладым. Ишектән кергәч тә, ике якта ике зур мич, һәм мич янында бер багана, шул баганаларга кадаклар кагып, чабаталар, хәшәпләр элеп куйганнар. Түрдәрәк эскәмияләр куеп, шул эскәмияләр астына балалар кереп утырган. Мин бу мәктәпне беренче күрүдә сарык бәрәннәре ябылган бер абзарга охшаттым. +Гали Гайсин дигән кеше бу мәктәпнең хәлфәсе икән. Ачык йөзле, ягымлы кеше. Камил абый аның белән минем турыда нәрсәдер сөйләште булырга кирәк, мин аларның сүзен тыңламадым. Минем күзем малайларга, малайларның күзе миңа караган иде. Чабатамны чишендем дә багана төбенә илтеп бәйләдем. Иң астагы чабата минеке була дип хәтергә салып куйдым. Шуннан соң мине Гали хәлфә тыйнаграк малайлар арасына илтеп утыртты. Язар өчен дип бер бит кәгазь, бәләкәй генә карандаш каләм бирде. Бу вакытта Камил абый ачылыкта (аяк киемнәре куя торган урын) басып тора иде әле, мине ташлап китмәсә ярар иде дип, аңардан күземне алмадым. +Бервакыт мин төрле исәпләрем белән Камил абыйның чыгып киткәнен сизми дә калганмын. Монда бар да чит кеше, миңа бик күңелсез булып калды. Башымда: "Мине малайлар кыйнамас микән? Тагын өйгә кайта алырмын микән?" - дигән уйлар кайный башлады. Минем бик рәхәтләнеп елыйсым килә, еласам, малайлар мыскыл итеп көләрләр кебек тоела. Ни теләсәм, шулай кыланып иректә чана шуып йөргән чакларым искә төшә, күз яшьләрем тыгылалар да, инде чыгып агам дигәндә генә, мин аларны көчкә тыеп калам. Беркемгә белдерми, ишеттерми генә күңелемнән: "Нинди бәхетле, ирекле чакларым бар иде!" - дип, шуларны сагынам, әти-әниләрне сагынам. +Безнең каршыдагы стенага зур калай кадаклап куйганнар. Гали хәлфә кулына акбур һәм бер китап тотып, безнең каршыга килеп басты. Мин, теге абыстай сыман аңлашылмый торган нәрсә сөйләр микән, дип торганда, эш болай булып чыкмады. Хәлфә калайга аерым хәрефне язып күрсәтә дә, үзе шуның тавышын әйтә, бездән дә әйттерә, яздыра. Хәлфәнең кулы һәр хәрефне ничек язганын һәм теле белән ничек әйткәнен карап һәм тыңлап торам да ул язганча язып куям. Бу хәлфә безне ачуланмый да, кыйнамый да, кулында чыбыгы да күренми. Дәрес бик күңелле булды, вакытның ничек үткәнен сизми дә калдым. Шуннан соң мин дәрескә, вакыты җиткәч, үзем барам, үзем кайтам. Буш арада уйнарга да җитешәм, әти-әниләрнең кушкан эшләрен дә эшлим. Мин бу хәлфәне бик яраттым. Ул мине ике ай эчендә бик яхшы укырга, язарга өйрәтте. +Акчалылар аш ашый, акчасызлар ач яши +Борынгы Бәйрәкә мәдрәсәсе бер катлы дүрт таш йорттан гыйбарәт. Һәр йортның ничек торуына карап, "Аркылы таш", "Иске таш", "Яңа таш" дип исем бирелгән. Шәкертләр шул йортларда ашыйлар да, укыйлар да, йоклыйлар да. Мәдрәсә эчендә аерым бүлмәләр юк, бүлмә урынына аерым тәрәзәләр бар. Һәр тәрәзәгә 7-8 кеше урнаша, шулар арасыннан берсе башлык итеп куела. +Менә, зиратка караган беренче тәрәзә, монда кәрәкәшлеләр 8-9 кеше. Шулар арасында 1907 елда крестьян кузгалышы вакытында әтисе үтерелгән Салих Вахитов та бар. Менә акбашлылар тәрәзәсе. Монда бары да - акбашлылар. Шулар белән бергә 1918 елда балалар өчен "Җырлы уеннар" китабын язган һәм "Качкыннар" драмасын язып, Г.Ибраһимовка тапшырган Сәхәү Миңлекәй дә бар. Ләкин бу әсәрнең басылып чыкканы күренмәде. 3нче тәрәзәдә Чупай авылы Мөҗәһит Г. тора. Палач булырга бик сәләтле кеше, шул эшне бик яратып үти. 4нче тәрәзәдә үзенең энеләре белән Мөсәгыйть Ганбәров тора. Революциягә кадәр "Сәгыйдә ханым" дигән роман язган кеше. Революциядән соң укытучы булып эшләде. 1921 елда сәнәкчеләр тарафыннан ерткычларча үтерелде. Башка тәрәзәләрдә дә төрле авыллардан килгән яшьләр тулып яталар. Бары да белем алырга, укырга дип килгәннәр. Ләкин монда ашау-туену ягы да, белем алуы да бик кыен нәрсә. Аш күмәк пешерелә, акчасы булган кеше ашый, булмаганнар - ашсыз, ач яши. Без Салих Вахитов белән бер тәрәзәдә торабыз, бергә укыйбыз, бергә йоклыйбыз. Салих мине кайчакларда үзенә, мунчага алып кайта. Алар бик фәкыйрь яшиләр. Өйләре кыйгаеп ава язган. Бу өйне күргәч, Салихның әтисенең шушы өйне рәтләргә йөргәнлеге, шуңарга урман кисәргә барулары күз алдына килеп баса. Салихның әнисе тәбикмәк пешереп, чәй янына утыртып: "Гаепләмә инде, шәкерт, безнең сыерыбыз юк, шуңа майларга маем булмады", - дип, үзен гаепле санаган кебек әйтеп куйды. +Шәкерт намазы +Иске мәдрәсәнең үзенең тәртибе бар: анда укыган һәрбер шәкерт шул тәртипне һәрвакыт хәтерендә сакларга тиеш. Әгәр ул шуны хәтереннән чыгарса, үзе дә сизми кала, бик тиз җәзага эләгә. Тәртип буенча, бер вакытта йокларга, бер вакытта ашарга, һәр намазны бергәләп укырга, зуррак класста укучылар икенде белән ахшам намазын мәчеткә барып укырга тиешләр. Аларның кайтуына яшьләр утларны яндырып, чәйне өстәлгә хәзерләп куярга тиеш. Ашханәдән чәй алып керү эшләре һәр тәрәзәдә чират белән эшләнә. Шулай бер вакытны ахшам чәен алып керү миңа туры килде. Мин, чәйнекне алып, ашханәгә чыктым. Анда су кайнамаган, малайлар җыйналып көтеп торалар иде. Мин дә бик озак көтеп тордым. Су кайнап чыккач та, бик ансат кына алып булмый әле. Көчлеләр сугышып алдан алалар, көчсезләр артка калалар иде. Мин, әдәп саклап, иң соңга калдым. Икенде, ахшам намазым да укымаган, берәрсе казыйга язып биргән булса, казый чакыртса, нишләрмен инде? "Чәй алып кердем" дип кенә котылып булырмы, юкмы - белеп булмый. Шулай уйлана-уйлана чәй алып кергәндә, хәлфәләр, зур шәкертләр бары да өстәл янында чәй эчеп утыралар иде. Мин чәйнек күтәреп ишектән керү белән, барысының да күзе миңа ташланды. Ашыгыч рәвештә чәйнекне үзебезнең урынга, өстәлгә илтеп куйдым да иптәшләргә: "Сез эчә торыгыз. Мин хәзер намаз укып кына киләм", - дидем дә, урталыкка, намаз укый торган урынга барып, чәй эчүче шәкертләргә артым белән торып, намаз укый башладым. Үзем намазлык өстендә, күңелем әллә кайларда: "Мине малайлар намаз укымады дип язып биргәннәрдер. Хәзер мине казый чакыртыр да: "Нигә бергәләп укымадың?" - дип әйтер. Мин аңа: "Чәйгә чыккан идем, тиз генә керә алмадым", - дип әйтермен. Шуның белән эш бетәр, дип уйланып, машина тизлегендә хәрәкәтләр ясап, намазны бик тиз генә укып бетердем дә, киемне шкафка элеп, инде чәй эчим дип иптәшләр янына барганда, казый: "Батыршин, монда кил әле!" - дип кычкырды. Мин борылып карадым да, бармый булмый инде дип уйлап, казый алдына барып, шәрә идәнгә тезләндем. "Нигә син намазны ялгыз укыдың?" - дип әйтер, дип уйлаган идем, ул миңа: "Син нәрсә эшләдең?" - ди. Мин аңа: "Намаз укыдым", - дидем. "Намазны шулай укыйлармыни? Нигә син намазны мыскыл итәсең?" - диде дә, бер кулы белән сандык өстендәге тал чыбыкка үрелеп: "Башкаларга да сабак булсын бу. Ят!" - дип кычкырды. Мин ихтыярсыз ятарга мәҗбүр булдым. Бу вакытта шәкертләрнең барсының да күзе миңа караган иде. Казый минем аркага бик каты итеп ике мәртәбә сукты да, бик зур эш башкарган кешедәй булып, өстәл янына чәй эчәргә утырды. +Минем өстемдә бер кат күлмәк, җиңсез юка камзулдан башка бернәрсә дә юк иде. Ике мәртәбә сугуга, аңгыраланып калдым, ахры, бернәрсә дә белми, аңламый тордым. Казый: "Тор!" - дип әйткәч кенә тордым да елап җибәрдем. Шуннан соң казый: "Бар, намазыңны яңадан укы!" - диде. Елый-елый торып киттем дә, идәнгә җиләнне җәеп, намаз укырга тотындым. Ашау вакытларында сөйләшеп, шаулап утырырга рөхсәт ителмәгәнгә, 70ләп кеше чәй эчкәндә, бер кеше дә юк шикелле, бер тавыш та ишетелми. Ара-тирә теш белән шикәр ваткан, чынаяк куйган тавышлар гына ишетелә. Мин үзем намазлык өстендә, күңелем һаман да әллә кайларда... +Мин хәзер намазны бик әкрен укыйм. Кайбер шәкертләр моны күзәтеп, бик көләселәре килеп торалар икән. Менә берсе түзә алмады, пырхылдап көлеп җибәрде. Аңа ияреп башкалар да көлде. "Болар минем бик әкрен укудан көләләр", дидем дә, намазны ашыктыра төшеп укып бетергәч, киемнәр шкафы артына кереп, кулым белән аркамдагы чыбык эзләрен тотып, бик озак еладым. +* * * +"Укыр өчен акча эшләргә кирәк, аннан соң шул акча белән укырга кирәк", - ди торган иде Җәмил абый. Ул шуның өчен акча эшләргә дип Казанга китте. Инде елдан артык вакыт узды, бер хаты да килми. Аның өчен әти, әни дә, мин дә бик кайгырабыз. Менә беркөн әткәйләргә хат килгән. Абый үзенең исән булуын, "Гасыр" идарәсендә экспедитор булып эшләвен, Кабан күле буенда дүрт почмаклы ике катлы кечкенә бер өйдә Исләев һәм Оренбург Каргалысының Мәхмүт Рафиков дигән студент белән бер квартирда торуын, өс-башын да рәтләвен, ашау-эчүгә дә ач булмавын язган. Бу хатны алгач, әтиәниләр дә, мин дә бик сөендек. Шуның өстенә тагын кайгылы хәбәр булса да языйм инде дип язган: "Халык шагыйре Тукай үлде бит. Бу барыбыз өчен дә бик зур кайгылы көн булды", - дигән. "Мин сезгә Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Камал рәсемнәрен һәм Тукай турында язылган "Аң" журналын җибәрдем. Сирин укып аңлатыр", - дигән. "1914 ел кайтырмын дип йөрим. Кайтканда, Сирин, сиңа мандолина алып кайтам", - дигән. +Бу хат безнең өчен абыйның исәнлеген белдерү ягыннан зур шатлык, Тукайның үлеме ягыннан зур кайгы китерде. Тукай шигырьләрен, "Аң" журналын кат-кат укыдым. "Кайтканда мин сиңа мандолина алып кайтам" дигән сүзне генә аңлап булмады. Нәрсә икән ул мандолина? Бәйрәкәдәге хәлфәләрдән дә сорап карадым. Алар "Әхтәри"дән дә карап белә алмадылар, "Берәр ашый торган җимештер", - диләр. Шуннан соң мин Җәмил абыйга: "Син миңа мандолина алып кайтам", дип хат язгансың. Нәрсә ул мандолина? Бәйрәкәдәге хәлфәләрдән сорап караган идем, алар "Әхтәри"дән карап белә алмадылар. "Берәр ашый торган ят җимештер", диделәр. Син миңа аңлатыбрак яз әле: кия торган нәрсәме ул, ашый торган нәрсәме?" - дип яздым. Җәмил абый шул хатны иптәшләре алдында укыган икән, бар да кычкырып көлгәннәр. "Ашый торган да, кия торган да түгел, уйный торган нәрсә", - дип язган абый. +Шуннан соңгы бер хатында: "1914 елның язында мин кайтам. Кайтканда сине укытырга бер укытучы студент - Мәхмүт Рафиковны һәм кирәкле китапларны алып кайтам. Без сине бер язучы ясап булмасмы, дип уйлыйбыз", - дигән. +Киләчәк - якын, үткән - ерак +Мин язгы сабан, тырма эшләрендә йөрим. Язның узып барганын сизми дә калганмын. Менә бервакыт Җәмил һәм Мәхмүт Рафиков абыйлар Бөгелмәгә кайтканнар да өч кешелек квартир алганнар. Аннан Кәрәкәшлегә кайттылар. Аларның кайтуы безнең өчен бик зур бәйрәм булды. Миңа кирәкле китапларны һәм теге без белмәгән мандолинаны алып кайтканнар. Алар кайткач, мин вакытны бушка уздырмыйм дип, тизрәк укырга тотындым. Мәхмүт Рафиков бик яхшы укыта. Их, мин әйтәм, шундый зур белемле кеше белән һәрвакыт бергә торсаң, бергә яшәсәң иде, дим. Ул сине һәрвакыт өйрәтә, һәрбер юк-барга ышанулардан көлә. Кайсы көнне бергәләп кырга эшкә барабыз. Алар белән эшләү дә күңелле, ялыктырмый. Шунлыктан минем алардан һич аерыласым килми иде. Кәрәкәшледә унбиш көн чамасы торгач, без тагын Бөгелмәгә барып, хәзерләп куйган бүлмәгә урнаштык. Авылдан китеп, анда барып торуның сәбәбе нәрсә булгандыр, мин анысын аңламадым. Мәхмүт Рафиков минем белән уку эшләрен бетергәч, миңа эш бирә дә, үзләре шәһәргә чыгып китәләр иде. Менә беркөнне аларга ияреп, безгә бер кеше килде. Мин ул вакытта бүлмәдә укып утыра идем. Алар өстәл янында бераз утыргач та: "Анда бүлмә эчендә кем бар?" - дип сорады ул кеше. Абый аңа: "Ул минем укырга килгән энем", - диде дә, үзе минем янга кереп: "Әнә, ул килгән кеше Камил Якуб була. Син чыгып аның белән күреш, ул бик әйбәт кеше", - диде. Мин бүлмәдән өс-башым да начар булудан оялып, ни әйтергә белми, кире бүлмәгә кереп укырга башладым. Камил Якуб Казаннан кайткан китапларның әле берсен, әле икенчесен карап утыра. Алар шунда бик озак сөйләшеп утырдылар, мин аларның сүзләрен тыңламадым. Алар Бөгелмәдә спектакль куярга "Ачлык кушты"ны хәзерләп йөргәннәр иде. Бөгелмә нотариусы рөхсәт бирмәгән, китапны русчага тәрҗемә итеп китерергә кушкан. Тәрҗемә итеп барганнар иде: "Укып торырга вакытым юк", - дип кире кайтарды. Шуннан соң Казаннан Уфага кайтышлый Фәттах Латыйпов, Бөгелмәдә тукталып, русча-татарча концерт бирде. 1914 елдагы бу концерт Бөгелмәдә, бәлки, беренче концерт булгандыр. Бу минем дә беренче концерт тыңлавым булды. +Җәмил абый да, Мәхмүт Рафиков та бик күңелле кешеләр, уйнап, көлеп сөйләшергә яраталар. Алар белән булганда, кайгырып торырга мөмкин түгел: көлке сүзләр әйтеп, алар синең кайгыңны бик тиз бетерәләр. Шунлыктан аларның сүзен һәрвакыт тыңлыйсы килеп кенә тора. Менә бервакыт Җәмил абый: "Бөгелмәдәге Шакир бай үзе ак кәгазьгә фамилиясен куярга белмәсә дә, безнең тирәдә аны белмәгән кеше юктыр. Бөгелмә бакчасы янындагы зур йорт, базар каршындагы өчәр катлы зур йортлар, квартал буена сузылган тимер баганалы магазиннар - барысы да аныкы. Шуның өстәвенә Бөгелмәдә хөкүмәт гаскәрен дә туйдыра. Менә шуның әтисе Хәкимов, үлем түшәгенә яткач, Уфада: "Дүрт малаем бар, берсе - Уфада, берсе - Оренбургта, болары бик байлар. Берсе - Казанда, анысы да бик бай дип әйтергә була. Менә берсе Бөгелмәдә, иң төпчегем, менә шунысы ярлырак. Шул ничек яшәр инде?" - дип кайгыра икән, ди. +Мәхмүт Рафиков та, мин дә көлеп җибәрдек. Менә ул, ди, нинди авыр хәлгә төшкән, аны кызганырга кирәк. Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, ди. Мондый хәл башыңа төшсә, яман булмас иде, дип, үзе дә көлеп җибәрде. +Шуннан соң, Мәхмүтне дә, Сиринне дә Оренбургка җибәрү өчен акча мәсьәләсенә күчеп: "Без менә шул Оренбургка барырга юллык акчага да аптырап утырабыз. Халык җырлап әйткән: +Бер еламый, бер җырламый +Эчкәйләрем бушамый. +Һәркемдә дә бар ул кайгы, +Кайгы кайгыга охшамый. +Хәкимов белән безнең кайгы бер дә охшашмый шул. Бу турыда Камил Якубта утырганда, И.Даишев: "Шакир байга мөрәҗәгать итеп карагыз әле. Кәефе килгәндә, аның фәкыйрь укучыларга ярдәм иткәләгәне бар иде, дигән иде. Без үзебез барып сөйләшүгә караганда, Сирин үзе барып сөйләшү яхшырак булыр, дип уйладык без", - диде. +Мин бу сүзләрдән бик уңайсызланып калдым. Мәхмүт Рафиков та, нәрсәгәдер уңайсызланып, урыныннан торып, бер читкәрәк китте. +Минем Шакир байга барырга күңелем тартмый. Барсам да файдасы булмас кебек тоела. Күңел тартмаса да, абыйларның сүзен тыңламый булмый инде. Мин шулай бик озак уйланып йөрдем дә, беркөнне, якшәмбе көн иде, ни булса да булыр, бармасам, абый ачуланыр дип уйлап, Шакир байга киттем. Шуннан башка көнне аны очратырга да мөмкин түгел икән. +Иртән сәгать сигезләрдә, бакча янындагы йорты капкасына килеп, капка Тартсаң, әз генә ачыла. Шакир байның хезмәтчесе ишегалды себерә. Аның янында кызыл борынлы кыска юан кеше (Шакир бай үзе булырга кирәк) хезмәтчесен ачулана: "Миндә Андрей казнасы бар дип беләсеңме? Миңа да бит беркаян акча агып тормый", - ди. Бераз эчкән булырга кирәк, борын очлары бик кызарган. Бәхетсезгә - вакытсыз дигәндәй, мин үземнең бик уңайсыз вакытка туры килгәнемне аңладым. Үз-үземә: "Керергәме? Кермәскәме?" - дим. Кермәсәм, көн дә көн уза. Яңадан аны тагын бер атнасыз күреп булмаячак. Ни булса да булыр, Аллага тапшырам, дидем дә керергә булдым. Капка чылбыры астыннан гына кердем дә, кергәч, якын барырга куркып, капка янында гына басып тордым. Шакир бай хезмәтчесе белән һаман талаша иде. Бервакыт Шакир байның миңа күзе төште дә: "Сиңа нәрсә кирәк тагы?" - дип миңа кычкырды. Мин аның бу сүзеннән курыкмаска тырышып, аңа якынрак бардым да: "Шакир абый, мин Оренбургка мәдрәсәгә - "Хөсәения"гә укырга барырга хәзерләнгән идем. Барырга юлга акчам юк. Шунда бару өчен миңа юллык акча белән ярдәм итә алмассызмы?" - дидем. Шакир бай бу сүзләрне бик тиз аңлап алды: "Миндә Андрей казнасы бар дип беләсеңмени? Акчаң булмагач, нигә укырга йөрисең? Сине беркем дә көчләми торгандыр бит. Бар, чыгып кит моннан!" - дигәч, мин нәрсә әйтергә дә белми, "ни әйтсәм дә файдасы булмас", дип уйлап, әкрен-әкрен генә артым белән капкага таба чигендем. +Мондый күңелсез хәбәр алып кайту бик уңайсыз иде. Ныграк булырга тырышып, күз яшьләремне киптереп, кайтып ишектән кергәч тә, абыйның "Нәрсә булды?" дип соравы булды, минем күз яшьләрем тыгылып, сүземне сөйли алмас булдым. Буам ерылды. Минем мондый хәлдә кайтуым Җәмил абыйны да, Мәхмүт абыйны да бик күңелсезләндерде. +1914 елда Бөгелмәдә забастовка +1914 ел җилле, давыллы, икмәкнең уңышы начар ел булды. Шул сәбәпле халыкның күңеле төшенке. Менә авылларда кызу урак өсте; эшкә яраклы һәр кеше эштә. Шул хәлдә еллар тыныч булганда, һәркем үзенә эшләргә тырышыр иде. Әле көтмәгәндә "Германия Русиягә каршы сугыш башлаган" дигән хәбәр таралды. Бу куркыныч хәбәр халыкка яшен кебек тәэсир итте. Эш вакытында, беркем дә өйдә булмаганга, сугышка китәргә тиешле кешеләрне ат менеп кырлардан куып йөрделәр. Бөгелмә урамнары авылдан килгән солдатлар белән тулган. Кайберләренең балалары, хатыннары елый-елый әтиләре артыннан ияреп йөриләр. Безнең Камил, Кәрип абзыйлар да сугышка китәргә килгәннәр. +Беркөнне иртә белән Мәхмүт һәм Җәмил абыйлар чәй эчтеләр дә каядыр чыгып киттеләр. Мин аларның кая киткәнен белмәдем. Көндезге сәгать икеләр җиткәндә, рус хатыннары: "Бөгелмәдә забастовка булган икән. Военкомат начальнигын сүз сөйләгәндә таш белән бәреп төшергәннәр. Мылтыклы полицияләрне дә атларыннан бәреп төшергәннәр. Урамда бер полиция дә калмаган, бары да башларын бәйләп качканнар", - дип сөйлиләр. +Мин үз күзем белән күрү өчен урамга чыгып киттем. Урамда төркем-төркем кешеләр сөйләшеп торалар. Аларның сүзен тыңласаң, солдатлар: "Без сугышка бармыйбыз. Әгәр сезгә сугыш кирәк булса, үзегез барыгыз!" - дип әйткәннәр, дип сөйлиләр. Полиция ак йортка кереп бикләнгән, һәрберсенең башы ак марля белән бәйләнгән. Мин бу хәлләрне күрдем дә, "барысы да дөрес икән, абыйлар исән кайтсалар ярар иде", дип, абыйларны көтә башладым. Якуб каршыдагы бәрәңге арасына качты", - диләр дә көләләр. "Урамга җәяргә дип хәзерләп куйган таш бик яхшы булды", - дип, бии-бии "Марсельеза" җырлыйлар. "Марсельеза"ның нинди көй булуын Мәхмүт абый сөйләп аңлатты: "Бу көйне халык алдында җырларга ярамый", - диде. Мин бу көйне аңардан өйрәнеп калдым: +Ташлыйк, туганнар, иске тормышны, +Ул тормыштан безгә файда юк. +Булса, байлар илә тик түрәләр, +Аркабызда рәхәт күрәләр. +Нигә соң без болай тик ятабыз? +Нигә соң бер казык какмыйбыз? +Патшасын, Алласын һәм түрәсен +Шул казыкка бәйләп атмыйбыз?! +Мин бу җырны гомер буе җырлап йөрдем. "Бу җырны татарчага кем тәрҗемә иткән?" дигәч, "Анысы билгеле түгел", дип җавап бирделәр. +Безнең ишегалдында бер стражник тора иде. Ул, башын ак белән бәйләп, бүрәнәләр өстенә чыгып утырган. Абыйлар шуның янына чыкканнар да сөйләшеп утыралар. Мин моңарга бик борчылдым. Кич белән өйгә кергәч: "Сез нигә полиция белән сөйләшеп утырасыз? Ул сезне сизеп алыр да төрмәгә ябар", - дигәч, "Без үзебез аның белән ничек сөйләшергә беләбез. Син кайгырма", - диделәр. Мин шуның белән тынычландым. +Озату +Бу вакытларда августның унбишләре җиткән иде инде. Мәхмүт Рафиковның да, минем дә Оренбургка китәр вакыт җитеп килә. Абыйлар, юл мәсьәләсен аз акча белән хәл итә алу өчен, поездга Бөгелмәдән утырмаска, бәлки Кәрәкәшледән 120 чакрым ат белән Абдуллинога барып, поездга Абдуллинодан утырырга план корганнар. Без шушы план буенча Кәрәкәшлегә кайттык. Аннан Кызыл Яр, Исергәп, Шалты, Чаганлы авыллары аркылы Абдуллинога барып, тимер юл вокзалы янына туктадык. +Мәхмүт абый станциягә керде дә, бик тиз чыгып: "Монда поезд хәзер Оренбургка китәргә тора икән. Билетлар сатылып беткән. Мин шунда Оренбургтан килгән бер кешене күреп сөйләштем. Ул әйтә: "Хәзергә "Мәдрәсәи Хөсәения"дә укулар юк. Ул хәзер, сугыш сәбәпле, солдатлар казармасына әйләнде. Кайчан бушатылуы билгеле түгел әле", - диде. "Шул сәбәпле сез хәзер кайтып торасыз инде. Яңадан мәдрәсә ачылса, мин сезгә хат белән хәбәр итәрмен", - диде дә, машинага соңга калмыйм дип, безнең белән күрешеп, станциягә кереп китте. Мин станция артында атны саклап, абыйның кайтканын көтеп калдым. Мәхмүт абыйдан бер дә аерыласым килми иде, аңардан аерылу бик кыен булды. +* * * +Без 1916 елны, бер казык та калмый, янып беткән идек. Түбәсе янган таш өйнең кысасын рәтләп, түбәсен ябып, биш-алты кеше шунда кышлап чыктык. +"Йорт салу нәрсә ул, мүклисе дә чутлыйсы", дип халык бушка гына әйтмәгән. Ул бик кыен эш булып чыкты. Камил абый бездән башка яши; Җәмил абый, 1914 елгы сугыштан яраланып кайтканнан соң, бер кулы эшкә ярамагач, Жмакинда ачылган кортчылык-бакчачылык курсларында укып, эшләде. Аннан соң Бөгелмә җир бүлегенә агроном-инструктор итеп куйдылар. Бер энем Фазыл Кызыл Армиягә алынды. Без хәзер өйдә әти, әни, Шамил, Мәхәсин һәм мин - биш кенә кеше калдык. +1917 елда гражданнар сугышы башлангач, авылда власть бик еш алмашынып торды. Менә чехлар килә, тагын кызыллар килә, тагын Колчак килә, тагын кызыллар килә. Сугыш вакытында авыл ике арада кала, ике яклап та авылны керендерәләр генә. Бары да авылны талап китәләр, ашарга сорыйлар. Бигрәк тә Колчак солдатлары, аклар - ару кием кигән кеше очраса, аның киемен салдырып алалар, бирмәсә, ату белән куркыталар; мичкә салган икмәгең булса, мичтәге икмәгеңне алып китәләр иде. Шунда безнең сыер абзарына снаряд төшеп, сыерны үтерде. Бу хәл безнең тормышны тагын да кыенлаштырды. +1920-1921 еллар ачлык еллар булды. Ачлык еллар моңа кадәр дә булган ул, ләкин безнең халыкның мондый кеше ашый торган ачлыкны күргәне юк иде әле. Бу ачлык шундый ачлык: язгы кар эреп беткәннән алып җәй буена җиргә бер тамчы яңгыр төшмәде. Чәчкән ашлыклар бары да, баш чыгара алмый саргаеп, көеп беткәннәр. Тауларда, су буйларында яшел үләнне күреп булмый. Җирнең өсте ягып кыздырган мич төбе кебек, яланаяк туфракка басып булмый. Кайбер егетләр, кызлар, чиләкләр алып, салкын су белән бер-берсен коендырып йөрсәләр дә, яңгыр яудыра алмыйлар. Күктә бер генә бөртек тә яңгыр болыты күренми; әгәр күренә икән, син аны куертып, зурайтып, күңелең белән матур яңгыр яудыра башлаганчы, ул болыт таралып юк була. Халык кычыткан, балтырган, бәрәңге сабаклары, чөгендер яфраклары, алабута кебек чүп-чар үләннәр ашый. Дөрес ашау булмау аркасында, ачлык чире - көзән җыеру - дигән бер чир чыкты. Моның белән кеше бер-ике сәгать чирли дә, кайнар табага салып куйган кебек, бик тиз куырылып үлә. Менә хәзер минем дә әни шушы чир белән чирләп ята. Врачлар юк, авыруга бертөрле дә ярдәм күрсәтеп булмый. Шуның өчен бу көннәр минем өчен иң авыр вакытлар булды. +Мин бүген кырга барып алабута чабып кайттым. Шуны киптереп сугып, алабута икмәге хәзерләмәкче булып маташам, башка кешеләр дә шул эштә. Менә тагын кич булды, өйдә керосин лампасы бик кайгылы гына янып утыра. Камил абый белән әти чирле әни янында ут тотып утыралар. Мин, арып эштән кайткан кеше, ишегалдына арбага чыгып, әнинең кайгысын кочаклап, йокларга яттым. Бик тиз йокыга киткәнмен. Төшемдә мин Бөгелмәдә курсларда укыйм икән. Мин авылга, өйгә кайтканмын. Безгә бергә укучы кызлар килгәннәр, укытучы Бастамов та килгән. Әни шул кунакларга чәй, аш хәзерләп йөри. Мин, кулыма мандолина тотканмын да, бер шатлыклы көй уйныйм. Мандолинаны туктатып, сүзгә күчеп: "Менә нинди зур шатлык! - дим. - Безнең әни чирли иде, менә шуңа без бик кайгыра идек. Менә хәзер безнең әни терелгән. Нинди зур шатлык!" - дип ятканда, Камил абый килеп: "Сирин! Сирин, тор! Әни үлә!" - диде. +Мин уянып киттем дә, "Аһ, бу шатлыклар бар да төш кенә икән!" дип, кайгыга баттым. Мин өйгә кергәндә, әнинең җан биргән чагы иде. Күзләремнән яшьләрем ага башлады... +2. Дөнья матур ул, аны "аклар" гына ямьсезли... +1919 елның февраль ахырлары иде. Без ул вакытта Кәрәкәшле авылыннан Фатих Махиянов, Сәетнур Фәхриев, Сәрвиназ Гыйсмәтуллина, Мәрхәбә Гәрәева, Гаишә Батыршина һәм мин Бөгелмә Тәрбия-тәгълим курсларында укый идек. кырык мең гаскәр белән Колчак дигән бер генерал килә икән" дигән хәбәр таралды. Бу вакытларда укучыларның язгы каникул вакытлары җиткән булганга, укучылар каникулга таралдылар. Шул сәбәпле без дә Кәрәкәшлегә кайтып китәргә тиеш булдык. Башка каникулларда без Кәрәкәшлегә кайтканда, авылдагы укытучылар белән бергә концерт, спектакль куярга хәзерләнеп кайта торган идек. Бу кайтуда эшләр алай булмады. "Колчак килә икән" дигән хәбәр укучыларга бик начар тәэсир итте. Ф.Махиянов: "Минем бер аягым зәгыйфь, әгәр аклар ягында калсам, минем качарга аягым да юк", - дип, бөтенләй кайтмаска уйлады. Кызларга килгәндә, алар инде таш яуса да, әти-әниләре янына кайтмый калмаячаклар. Ә менә миңа нишләргә? Мин бит Гыйльман Хәнифенең уртанчы малае. Мин дә, Махиянов та - Алланың рәхмәтеннән сөрелгән кешеләр. Әгәр мин авылга кайтып, аклар ягында калсам, авылның берәр куштаны: "Ул - коммун", дип акларга күрсәтеп бирсә, миңа ни булыр? Акларның табигате юлбарыс табигате белән бертөсле. Алар ачу килүгә карап эш итә. Акыл аларда баш түгел, гомумән, иске фикерле надан халыкка зур ышаныч белән карап булмый: аклар килсә, алар сине "Коммун!", кызыллар килсә, "Аклар яклы", дип күрсәтүдән һич тә тартынмаячаклар. Шулай булгач, миңа әллә авылга китми, шәһәрдә генә калыргамы? Шәһәр җирендә кемнең кем икәнен беркем дә белми, күрсәтүче дә булмый. Шулай димсең, шулаен ул шулай ла, миңа бит авылга кайтмый калырга ярамый. Бик яшерен сер булса да әйтим: минем авылда сөйгән кызым бар. Ул миңа кызыл кара белән: "Язгы каникулга кайтмый калма, бик көтәм", - дип хат язган. Мин ул кызны ничек сөйгәнемне, ничек сагынганлыгымны беркемгә дә әйтмим. Миңа кайбер иптәшләр бу турыда: "Син нигә ул кыз белән йөрисең? Ул бит шундый, мондый", - дип хурласалар да, ул хурлаулар миңа бертөрле дә тәэсир ясамый. Ул кечкенәрәк икән, артык кыю икән, җырларга-биергә, киенергә ярата икән, моның белән аны хурлап булмый. Кызлар шулай, бары да кыю булырга, ирләрдән куркып тормаска тиеш. Мин әле аның сез белмәгән тагын бик күп сыйфатлары өчен яратам. "Менә шуның өчен мин Колчактан курыкмый, авылга кайтам. Башкача булырга мөмкин түгел", - дип уйладым да, мин авылга кайтып киттем. Авылга кайткач, буш вакытларда укырмын дип, К.Марксның "Коммунистик манифест" дигән китабын алган идем. Ул китапның башында К.Марксның рәсеме бар икән. Өйгә кайткач, мин шул рәсемне кайчы белән кисеп алдым да, ашый-эчә торган өстәл каршына - стенага ябыштырып куйдым. Шуннан соң мин төрле исәп, төрле эшләр белән, ул рәсемне бөтенләй онытканмын. +Мин авылга кайтып алты-җиде көн торгач та, кызыллар Бәйрәкә ягыннан авылга чигә башладылар. Минем кызылларны бер дә чиктерәсем килми, аларга ярдәм итәсем килә - бертөрле дә ярдәм күрсәтеп булмый. Авыл халкының да күпчелеге минем кебек акларны бер дә яратмыйлар, кызылларны җиңдерәсе килә. Боярларны талауга катышкан авыл ярлылары аклар килүдән куркып торалар. Мәктәптә укучы балалар да: "Совет власте булмаса, безгә укулар булмас инде", - дип кайгыралар. +Мин үзебезнең өйгә кергән бер кызыл командирга: +- Сез нигә чигәсез? Бу чигүнең сәбәбе нәрсәдә? - дип сорадым. Ул минем сүземә көлемсерәп карап торды да: "Колчакның көче бик зур аның. Ул кырык мең гаскәр белән килә. Аның солдатлары сукыр чебен кебек, лыжа белән теләгән җиргә бара алалар. Ә безнең көчебез бик бәләкәй, барысы да атлы гына. Ат белән калын кар өстеннән теләгән җиргә барып булмый. Җәяүле гаскәр бездә бөтенләй юк диярлек. Безгә өстәмә зур көч бирелмәгәндә, безнең +- Булмаса, сорарга кирәк. Совет хөкүмәте Колчак белән көрәшерлек кенә көч табар. Ничек тә Колчакны җиңәргә, алга җибәрмәскә кирәк, - дидем мин. +Кызыл командирның минем белән сөйләшеп торырга вакыты булмады. Аларга тизрәк Кәрәкәшледән чыгып, тимер юл буена чигәргә приказ булган иде. Алар бездән бик тиз генә чыгып киттеләр дә, Кәрәкәшледән дүрт километр ераклыкта, каршыда күренеп кенә тора торган тимер юл буена урнаштылар. +Аклар үзләренең батареяларын Кәрәкәшле артындагы Бәйрәкә тавы ди торган тау артына яшереп, шуннан атарга уйладылар. Бу план буенча, Кәрәкәшле сугыш эчендә калды. +Югарыдан офицерларга, офицерлардан солдатларга приказ бирелде: "Без алпавытларның, боярларның җирләрен, урманнарын үзләренә кайтарып бирәбез. Атыгыз кызылларга!" +Солдатлар пышылдап кына үзара сөйләшә башладылар. +Беренче солдат: "Болар безне үз файдалары өчен сугыштырып йөртәләр. Болар безнең җирләрне алып, боярларга бирәләр". +Икенче солдат: "Үзебез сугышып алып бирәбез. Без үзебезнең туганнарыбызга атабыз. Бу нинди ялгыш тормыш?" +Өченче солдат: "Атмый чараң юк. Син аларга кол кеше. Синең кулыңда ирек юк. Син үзеңә үзең хуҗа түгел. Әнә, кызыллар дөреслек өчен сугышалар. Алар дөрес юлда, без ялгыш юлда йөрибез". +Янә приказ: "Без элекке боярларның, алпавытларның җирләрен, урманнарын үзләренә кайтарып бирәбез. Атыгыз кызылларга!" +Солдатлар трубаларга снарядларны салып аталар. Бер снаряд авылның түбән башындагы бер фәкыйрьнең өй түбәсенә төшеп ярылды. Гаиләсендә биш кеше: ире Галимулла, хатыны Рәкыйга, кызлары Һаҗәр, Фатыйма һәм бер кунак кызы Шакирә булган. Гаиләдә бары да үлгәннәр. Шакирә дигән кунак кызының тешләре түшәм тактасына сыланып калган. Хуҗа хатыны Рәкыйга, авыр яраланып, ничектер үлми калган. Халыкка ясалган зарарның хисабын тиз генә белергә мөмкин түгел. +Кызыллар акларга җавап итеп: "Җирләрнең хуҗалары боярлар, алпавытлар түгел. Алар җирләрне ярлы халыктан сатып, талап алучылар гына. Җирләргә, урманнарга, табигый байлыкларга халык хуҗа", - дип, миномётларга уналты килолы миналар салып ата башладылар. +Аклар тагын: "Халык үзенең динен үзе тотсын. Аллага, муллага, үлгәч терелеп яшәүгә, үлгәч оҗмахка керүләргә ышанып яшәсен. Мәктәпләрдә иҗек, намаз, Коръән укылсын. Арба-чана укытулар бетсен. Без аны укымасак та беләбез", - дигән фикерләрне яклап, тагын команда бирелде. Солдатлар берберсенә карашалар да, нәрсәдер сөйләшеп, тагын ата башлыйлар. +Мин: "Безнең ат, сыерлар исәнме икән?" - дип абзарга чыккан идем. Ни күзем белән күрим: ат та, сыер да үлгән. Абзарның юан имән өрлеге, чыраланып, урталай өзелгән. +Кызыллар: "Динне, Алланы, мулланы наданлык тудырган. "Үлгәч терелеп, оҗмахка керәм", дип яшәү - үз-үзеңне алдау гына. Бу сүзгә акылы булган кеше ышанмый. Әгәр үлгәч, оҗмах була торган булса, ул оҗмахка байлар, муллалар үзләре керсеннәр. Без җир өстендәге, үзебез эшләгән оҗмахка керергә телибез", - дип ата башладылар. Һәр мина үтерү-җимерү эшен үти иде. Сугыш бик каты дәвам итте. +Минем энем Мәхәсин, урамнан атылган снаряд башы табып кереп, шуның башын аның кулыннан алып, кайчы очын бер тишеккә тыгып, каерырга тотындым. Атылган снаряд башы булганга, мин аңа кагылу куркыныч дип уйламадым. Кинәт снаряд башы бик каты шартлап, минем кулдан атылып китте. Мин бу шартлаудан бик каты контузия алып, морҗага ябышып, чак кына егылмый калдым. Әти ишегалдында нидер эшләп йөри. Әни, утын күтәреп, мунча ягыннан өйгә таба килә иде. Өйдәге шартлау тавышын ишеткәч, кочагындагы утынын ташлап, ашыгып өйгә керде дә, бик зур борчылу белән: +- Әй, балакайларым! Нәрсә булды? - диде. Мин, әнине борчымаска тырышып: "Бернәрсә дә булмады. Снаряд башы гына шартлады", - дидем.Әни бик борчылган тавыш белән: "Ник шундый кеше үтерә торган кораллар белән уйныйсыз?" - дип, бик каты тиргәде. +Минем башым исерек кеше кебек, томаланып тора. Бер колагым шаулый, начар ишетә. Мәхәсингә, миннән бераз читтәрәк булу сәбәпле, бернәрсә дә булмаган. +Мин бераз ятып ял иттем дә айныган кебек булдым. Түзмәдем, укытучыларның хәлен белим дип, Фәсхетдин абзыйларга барып кердем. Аларның да ишегалларына снаряд төшеп, подвалларын әйләндереп ташлаган. Бер өйләренә керсәм, тәрәзәсе ватылган, анда беркем дә юк. Икенче өйләренә керсәм, анда укытучы Сәрви Ишмакаева, Гайшә Батыршина, Риза Сәхәбетдинов, снарядтан куркып, морҗага ышыкланып утыралар иде. Мин барып кергәч, алар җанланып киткән кебек булдылар. Мин аларга үзебездә булган бәхетсезлекләрне - ат, сыерның үлүен, үземнең атылган снаряд башын сүтәргә маташып, чак кына үлми калуымны сөйләдем. +Укытучылар совет хөкүмәтенең акларга каршы зур көч куймавына бик аптырап сөйләшәләр. "Әгәр аклар монда озак тора торган булсалар, без нишләрбез?" - дип бик кайгыралар иде. Шул вакытта аклар Бәйрәкә тавы артыннан: "Без сезгә ачлык, коллык, бөлгенлек китерәбез!" дип аткан сыман, тагын да ата башладылар. Кызыллар аларга җавап итеп: "Без барлык кешене тигез, бәхетле, белемле итә торган, күптөрле милләтләрне бертуган ясый торган тормыш төзибез, һәм шуңа атабыз!" дигән сыман каршы аталар. +Аклар: "Безгә андый тормыш кирәк түгел. Без үзебез генә бәхетле булуны яратабыз. Һәркемне дә бәхетле итә торган тормыш булу - хыял ул. Үз корсагыңны гына зурайтырга, бер-береңне таларга, рәнҗетергә мөмкинлек бирегез!" дигән сыман, снарядларны яудыралар гына. Бер снаряд без утыра торган өйнең Гыймай өе белән ике арадагы читән өстенә төшеп ярылды. Читәнне күтәреп ыргытудан, тәрәзәләрне ватудан башка зур зыян булмады. Бик озак атышканнан соң, кичкә таба сугыш басылды. +Сугыш дүрт тәүлеккә сузылды. Урамнар, бәрәңге бакчалары, кырлар яз көннәрендәге кебек ала-тилә булып калды. Соңыннан кайда, кемнәр үлгән, кемнәргә нинди зыяннар булу турында төрле хәбәрләр йөри башлады. Бу вакытта башына куян бүреге кигән, аягына чабата бәйләгән, аркасына чабата киндерәсе белән мылтык аскан солдатлар урамнарга тула башлады. +* * * +Безнең әни мескен, үзенең карчык булуына карамастан, иртә белән иртүк торып, оек-чабатасын кия дә, әле теге эшкә, әле бу эшкә йөгерә башлый. Гаиләдә башка хатын-кыз заты булмаганга, аңа һәрбер эшне үзе башкарырга туры килә иде. Бу чаклы ишле халыкка җилкә белән су ташуны гына уйлап кара: нинди авыр хезмәт бу! Ләкин шуңа авылда игътибар иткән бер кеше дә юк. +Су китерү, кер юу - татарларда хатын-кызлар эше булып гадәткә кергән. туры килә икән. Борынгыдан калган бу кыргый гадәтне бетерергә кирәген аңлый белгән кешене ул чакта авылларда табу бик читен иде. +Әле менә күптән түгел авылда кызыллар иде, ул аларны ашатты, туйдырды, тәрбияләде. Менә хәзер аклар килде. Бары да ашарга сорый. Ару киемең булса, салдырып алалар. Бирмәсәң: "Син кызыллар яклы. Син - коммун! Сезнең барыгызны да атарга гына кирәк..." - дип, ату белән куркыталар. Боларга каян икмәк табып җиткерергә кирәк?! +Генерал Колчак аңсыз малайларны мәҗбүриләп, мобилизовать итеп җыйган да: "Мә, сиңа мылтык, кызылларга каршы ат! Әгәр ашарга кирәк булса, сез бит авылларга, шәһәрләргә таба барасыз, кулыгызга мылтык бирелгән, авылларны, шәһәрләрне талап ашарсыз. Кием кирәк булса, "Без сезнең өчен йөрибез", дип, өсләреннән салдырып алырсыз", - дип, ул аларны үз әти-әниләренә, туганнарына каршы сугышка җибәрә. Надан малайлар шуны аңламый. Колчак кебек халык дошманнарына синең надан булуың кирәк тә инде. +Бүген мин өйгә кайтып кергәндә, ишегалдына кухнялар, солдатлар тулган, бер төркем солдатлар өйдә чәй эчеп утыралар. Әни һәрвакыт шулар янында: аларны ашата, алар белән һәр мәсьәләдә бер дә курыкмый сөйләшә ала. Мин ишек янына бардым да аларның сүзләрен тыңлап тордым: солдатлар иске тормышны, иске тәртипне, иске дини укуларны яклап сөйлиләр: "Хәзерге яңа укытучылар арба-чана укыталар. Моның безгә ник кирәге бар? Без моны укымасак та беләбез. Безгә дин, Коръән, намаз, иҗек укытсыннар", - дип, әни белән тарткалашалар. Мин боларның сүзләре белән кызыксындым да китә алмый бик озак тыңлап тордым. Әни карчык аларга: +- Хәзерге балалар яңача уку аркасында бик тиз укырга, язарга өйрәнәләр. Без менә элекке вакытта берничә еллар абыстайга укырга йөрсәк тә, укыргаязарга өйрәнә алмый калганбыз. Менә шул иске тәртип, иске уку аркасында сез дә надан калгансыз. Җитмәсә сез, шуның өстенә тагын мылтык тотып, шул иске тәртипне сакларга сугышып йөрисез. Бусы инде, үзең генә бәхетсез булу җитмәгән, балаларыгызны да бәхетсез итү өчен кирәктер, - диде. +Бер солдат: +- Ай-һай, бик усал карчык икәнсең син. Әллә малайларың коммунистмы? Дөньялык белән генә түгел бит, ахирәте дә бар аның. "Тегендә" баргач, ни җавап бирербез? - диде. +Әни карчык, бу сүзгә көлемсерәп: +- Анда баргач, борылып кайткан кеше юк әле. Кайтып сөйләгән кеше дә юк. Белмәгәнне кеше ышандырып сөйләргә ярамый, - диде. +Солдатлар: +- Вәт, әби дисәң дә әби! - дип көлештеләр. +Бер бик наданы: +- Син, әби, чистый коммунист булгансың икән. Сиңа бары тәре генә тагасы калган... - дигән иде, "әби" аны бик тиз эләктереп алды да: +- Коммунистлар тәре такмыйлар, алар - укыган, аңлаган кешеләр. Алар, сезнең кебек, генералларны, патшаларны, боярларны яклап, мылтык күтәреп, сугышка чыкмыйлар, - диде. Солдатлар бары да шаулашып көлделәр. "Дөрес! Дөрес!" диделәр. Әни карчык минем янга, ишеккә табан килде дә: +- Боларның берсе, әнә почмакта утырганы - укытучы, - диде. +Мин аңарга читтән генә күз төшердем дә, солдатлар ашап-эчеп кузгалгач, ул солдатны каршыдагы өйгә алып кердем: "Нихәл, исәнмесез!" дип, кул биреп +- Сез укытучы буласызмыни? Миңа әни шулай дип әйткән иде, - дидем. +Ул: +- Әйе, укытучы. Бирски өязе, Л... волысы, ...авылы, - диде. +Мин: +- Бик яхшы! - дидем. - Сез ничек болай, үзегез укытучы булгач, аклар ягында сугышчы солдат булып йөрисез? Бу турыда синең уйлаганың бармы? Менә мин дә укытучы. Без, татар укытучылары, революцияне зур шатлык белән каршы алдык. Ул безнең барыбызны да, милләт аермасына карамастан, тигез хокуклы ясады. Синең кебек, минем кебек, хәер-садакага укытып йөргән татар, башкорт укытучыларын хәерчелектән коткарды. Минем сине дә, барыбызны да коллыктан, хәерчелектән коткарасым килә... - дигәч, ул миңа: +- Мин мобилизовать ителдем. Иптәшләрдән уңайсызланып кына йөрим. Уңайлы вакыт булу белән, кызыллар ягына чыгачакмын, - диде. Мин аңа рәхмәт укып, кулларын кыстым. +Бу вакытта кич булган иде. Бүген бу укытучы солдат бездә куначак булганга, без аның белән ындыр артына барып, тауларга менеп, сөйләшеп кайттык. Без кайтканда, аның иптәшләре йоклап яталар иде. Бу укытучы да идәнгә йокларга ятты. Мин, каршы өйгә чыгып ятсам да, тиз генә йоклый алмадым. Башыма төрле уйлар тулды: "Әгәр бу укытучы мине "ул - коммунист" дип күрсәтеп бирсә, мин нишләрмен? Мин нигә тик кенә тора алмыйм икән?" - дип, үземнеүзем тирги башладым. Моннан соң үземә саграк булырга куштым... "Юк, ул андый кеше түгел", - дип, тагын үземне юаттым. Шулай уйланып ята торгач, бик тәмле йокыга киткәнмен. +* * * +Кичтән сөйләшкән башкорт укытучысын миңа яңадан күрергә туры килмәде. Алар иртә белән чәй эчкәннәр дә үз юлларына киткәннәр. Алар урынына икенче төркем солдатлар кереп тулганнар. Тәрәзәдән карасаң, урам тулы солдатлар. Бары да икмәк эзләп йөриләр иде. Бер-бер артлы өйгә кереп-чыгып торалар. Кергәне берсе: "Карчык, икмәк бир!" - ди. Әни: "Каян алыйм? Икмәк юк", - дигәч, солдатлар: "Без сезнең өчен йөрибез",- дип, сүгенеп чыгып китәләр. Әни аларга: "Сез безнең өчен йөрмисез. Сез байлар өчен йөрисез! Байларның җирен кайтару өчен йөрисез", - дип кычкырып кала. +Мин бу хәлне күргәч, икенче өйгә чыктым да, анда мичкә якмаган, салкын булганга өши башлагач, башыма кара бүрек (кубанка), өстемә кара пальто киеп, нишләргә белми торганда, ишектән бер солдат килеп керде. +- Атыгыз бармы? - ди. Мин әйтәм: +- Атыбыз юк. +- Бар бит. Ник алдыйсың? +- Булса, үзең сарайдан алып кит! - дидем. +- Син бик комиссарга охшаулы, әллә кызыллардан калган комиссармы? - ди ул. +- Һәрбер озын чәчле, кара бүрек, кара пальто кигән кеше комиссар булмый торгандыр ул, - дидем мин. +- Без сине яңадан килеп тикшерербез, - диде дә чыгып китте. Минем "Ат юк" дигән сүзгә ышанмый абзарларны карап йөрде. Анда, сарайда, кичәге сугышта үлгән сыер, үлгән ат ята иде. Шуларны күргәч, бик тиз чыгып китте. +Минем күңел тагын дулкынлана башлады. Теге солдат мине тикшерергә яңадан килер сыман тоела. К.Марксның укырга дип алып кайткан "Коммунистик манифест" дигән китабы бар иде. Күңел тыныч булмагач, ул китапны да укыйсы килми. Мондый вакытта китап укып буламы соң инде?! Теге "Без сине килеп тикшерербез!" дигән сүз күңелдән китми. +Менә тагын бер малай килеп керде, бусы үзебезнең авыл малае: +- Мине сиңа идарәдән Гәрәй абзый җибәрде. "Монда исеме чыкты. Үз җаен үзе карасын, дип әйт! - диде дә чыгып китте. +Мин нәрсә әйтергә дә белми аптырап калдым. Кая барыйм? Нишлим? Төрлечә уйлана башладым. Һичбер уңайлы урын таба алмыйм. "Әллә теге кичәге укытучы, идарәгә барып, сөйләп бирде микән?" Бәлки шулайдыр, бәлки түгелдер. "Тукта, мин әйтәм, әгәр урамда бәла-казага очрамасам, укытучылар янына барыйм әле. Алар ни хәлдә яталар икән?" дип, урамга чыгып киттем. +Урамда солдатлар йөри иде. Мин укытучылар торган Фәсхетдин картның капка турына барып җиткән генә идем, бер мылтыклы солдат: +- Әйдә, минем белән. Миңа подвозчик кирәк, - диде. +Мин аның бу сүзенә бер дә игътибар итмичә һәм тукталып та тормыйча, күңелемнән: "Сиңа подвозчик кирәк булуда минем ни эшем бар?" - дип уйлап: - Мин нишләп сиңа подвозчик булып йөрим? - дидем дә, бик җитез генә сул як капкадан кереп, кергәч тә сулга борылып бераз баргач, өйнең ишеген ачтым. Мин өйгә кергәндә, Фәсхетдин карт, аның карчыгы, иргә чыккан кызы Минсафа һәм квартирда торучы укытучы Риза Сәхәбетдинов сәкедә түгәрәкләнеп чәй эчеп утыралар иде. Мин кергәч тә аларга: +- Монда подвозчик эзләп бер солдат йөри. Әгәр мине эзләп монда керсә, "ул монда кермәде", дип әйтегез, мине тизрәк бер урынга качырыгыз! - дидем. +Укытучы Риза: +- Морҗа артындагы чытыр утын астына кер дә ят! - диде. Мин бик тиз генә утын астына кердем дә яттым. Бераздан теге солдат килеп керде: +- Монда бер кара пальтолы малай кердеме? - дип сорады. Укытучы Риза: +- Юк, кермәде, - ди. Солдат, һаман ышанмыйча: +- Нишләп кермәсен, керде бит, - ди. +Риза тагын аңа: +- Ул капкадан кергәндер дә, сул яктагы капкадан чыгып, су буена киткәндер, - диде. +Солдатның күзе һаман мине эзләде. Ләкин беркайда да кара бүрекле, кара пальтолы малай күренмәде. Тагын карана башлады, аның күңеле ышанмый иде. Тагын эзләде; ишектән чыгып, өйалдыннан эзләргә тотынды. Беркайда да кара пальтолы малай күренмәгәч, ишегалдына чыкты да, урам капка янына барып, тирә-якка каранып тора башлады. +Фәсхетдин карт, тәрәзәдән карап: +- Ул солдат ат, чана тапкандыр да шуңа подвозчик эзли торгандыр, - диде. Аның бу сүзе мине тизрәк чыгарып җибәрәсе килүне белдертә иде. Ул туптуры әйтә алмагач, карчыгы минем янга килде дә, картның сүзен көчәйтеп: +- Бар, чыгып кит бездән! Алласыз, мәлгунь! Синең аркаңда безгә әллә нәрсә булыр! - дип, мине тирги башлады. +Мин морҗа артындагы чыбык-чабык утын астыннан чыктым да, теге солдат күренмиме дип, тәрәзәдән карадым. Ул һаман капка янында каранып тора иде. +Мин әбигә: +- Зинһар, әби, бераз гына сабыр ит инде. Теге солдат капка яныннан китсен. Ул киткәч тә, мин дә чыгып китәрмен. Син нәрсәдән куркасың? Сиңа бернәрсә +Карчык: +- Аллам сакласын! Алласыз! Мәлгунь! - дип һаман сукранды. Ул тагын: - Бар, бар, кит! Алласыз, мәлгунь! Коммунисны яшереп тоткансыз дип, үзебезгә әллә нәрсә булыр дип куркам, - дип, мине бик каты куа башлады. +Шунда аларда торучы укытучы Риза да, шул карчыкны юатып: "Борчылма, әби! Бернәрсә дә булмас", дип әйтеп куймый. Мин ничә мәртәбә әйтсәм дә, файдасы юк. Минем бу әбигә бер начарлык та эшләгәнем юк иде. +- Бу карчык нигә болай кылана? - дип укытучы Ризадан сорадым. Ул, минем янга килеп, колакка шыпырт кына: +- Минсафаның кияве Мәгъдүм, синең монда килеп-китеп йөрүеңнән, сине хатыны Минсафа янына килә дип көнли икән. "Мин әтине итек калыбы белән бәреп үтергән идем. Әгәр монда килеп йөрсә, мин аны да бәреп үтерермен", дип әйтә икән. Шунлыктан син монда килеп йөрмә инде, алар шуңа ачуланалар, - диде. +- Ярый, килмәм, - дидем мин. Үзем тагын кая бару турында уйлана башладым. +Үземчә кыска гына бер план кордым. Теге әби яңадан килеп куа башла ганчы яки солдатны алып кереп тоттырып биргәнче, миңа моннан тизрәк китү кирәк иде. Мин теге солдатны тәрәзәдән карап тордым да, ул бер якка тайпылган арада өйдән чыгып, абзарга таба киттем. Аннан Ютазы суы чокырына төшеп, Шәмсетдин күпереннән чыгып, Җыланлы тауга бардым. Аннан Шәрип абзыйларның ындырында башак келәтенә килеп туктадым. Минем план шулай корылган иде. +Тирә-як тып-тын. Ап-ак кар өстендә аяк эзләре дә күренми. Келәтнең ишеген ачып эчкә керсәм, салам астыннан бер солдат килеп чыкты. Ул да курыкты, мин дә курыктым. Мин нәрсә әйтергә белми торганда, ул мине бик тиз танып алды булырга кирәк: "Син нишләп монда?" - диде. Хәзер мин дә аны тавышыннан танып алдым: бу солдат безнең күрше Шәрип абзый малае икән. Ул үзләренең ындыр келәтендә ята. Без аның белән мәктәптә бергә укыган идек. Мин дә аңа: "Син нишләп монда?" - дидем. Ул: "Мин акларда хезмәт иттем. Хәзер аклардан кызыллар ягына качып калмакчы булып монда, үзебезнең келәткә кергән идем. Хәзер акларның хәле ничек? Алга баралармы? Чигәләрме?" - дип сорады. +Мин аңа: "Аклар әле алга баралар, Бөгелмәгә таба китәләр. Күпме алга барырлар, кайчан кире чигә башларлар, анысын әйтеп булмый әле. Җәй җиткәч, барыбер чигәрләр", - дидем мин. Ул миңа: "Алай булгач, җәй җиткәнче шушы салам астында ятасы бар икән әле", - диде. +Мин аңа үземнең эшләрнең ничек булуы, нишләп бу башак келәтенә килүем турында сөйләдем. Ул минем хәлне аңлагач: "Алай булгач, син минем яннан кит. Әгәр эләксәк, икебезне дә тотып атачаклар", - диде. +Мин тагын уйга калдым: кая барырга, инде нишләргә? +Күңел бик җитез нәрсә: кешегә үлем куркынычы килгән чакларда, үзен үлемнән саклау өчен табигать аңа бик тиз уйлау сәләте биргән. Мин дә шул сәләттән файдаланып, бик тиз генә: "Хәзер моннан чыгып, үзебезнең бәрәңге бакчасына кайтырга. Ишегалдында солдатлар күренәме, юкмы - карарга. Әгәр күренмәсәләр, абзардан барып, сарай түбәсенә менеп ятарга. Шуннан башка чара юк", - дип, мин башак келәтеннән чыгып киттем. Абзарга кайтып, сарай түбәсенә менәргә барганда, минем бәхеткә каршы, әни мунча янына утынга килә икән. Күрде дә минем янга килде. Мин аңа хәлне кыскача гына сөйләп бирдем. Ул да теге да собраниегә киттеләр. Безнең урам як өйгә поплар, офицерлар керделәр. Хәзер берсе дә өйдә юк. Син хәзер шул өйнең базына кер дә ят!" - диде әни. +Ишегалдында кухнялардан башка бернәрсә дә күренмәде. Өйгә керсәм, анда телефоннар корганнар икән. Мин, күп каранып тормый, базга төштем дә, умарталар янына барып утырдым. Менә бервакыт поплар, офицерлар, солдатлар шаулашып собраниедән кайта башладылар. Ниндидер зур мәсьәлә хәл кылган кебек, шау-гөж килеп сөйләшәләр. Өйгә кергәч, әнине чакырып алдылар да: +- Карчык, син безгә тизрәк аш пешер. Без аш ашамый китмибез, - диләр. Әни аларга: "Бернәрсәм дә юк. Нәрсә белән пешерим: оным да юк, итем дә юк", - ди. +- Булмаса, башкалардан алып кайт. Без ашамый китмибез. Каз ите алып кайт! Акчасын соңыннан бирербез, - диләр. +- Хәзер авылда бернәрсә дә сатмыйлар. "Әле киләчәктә кайсы патшаның акчасы йөрер бит, белмибез. Белмәгәч, ничек сатасың?!" диләр. Беркемнән дә таба алмыйм, - диде әни. +- Син кызылларны ашатырга табасың, безгә тапмыйсың. Сезнең барыгызны да атып үтерәсе генә бар. Бар, күршеләреңнән алып кайт! - диде берсе. +Шуннан әни тау буе Шәйхетдин картларга барып, бик ялынып, акчасын соңыннан бирербез дип әйттеләр, дип, бер каз алып кайтты. Кайткач: "Авыл халкы акчага бернәрсә дә сатмый. Хәзер акчасын китерәм дип, ялынып кына алып кайттым", - диде әни. Офицерлар: "Анда безнең эшебез юк. Безгә тизрәк ашыңны пешер!" - диделәр дә көлештеләр. +Әни анда йөгерә, монда йөгерә. Утын кирәк, су кирәк. Офицерлар аның берсе белән дә хисаплашмый. Шул ашны пешереп ашап, иркенләп чәй эчкәч кенә китәргә җыена башладылар. Бу вакыт көндезге сәгать уникеләр булган иде инде. Берөзлексез телефоннан сөйләшәләр. +Менә бервакыт, болар аш ашап, чәй эчеп туюга, офицерлар, поплар, чемоданнарын алып, өйдән чыгып китә башлагач, әни: +- Мин сезгә каз алып кайтып пешергән идем. Хуҗасына түләү өчен акчасын бирсәгез иде, - дигән иде, офицерлар аңа: +- Әле безнең яңа акча эшләнеп бетмәгән. Бераз көтеп торырга туры килер инде, - дип, әйберләрен алып, көлешә-көлешә чыгып киттеләр. +Мин, алар чыгып киткәч тә, ашыгып баздан чыкмадым әле. Аларның берсе керә, берсе чыга. Берәү ишектән килеп керсә, аның тавышын тыңлыйм, кем булуын белергә тырыша идем. +Поплар, офицерлар китеп байтак вакыт узгач, сөйләшә-сөйләшә бер кеше килеп керде. Алар әни белән сөйләшәләр иде. "Ул кайда ята?" - дип сорады. Бу тавыш хатын-кыз тавышы иде. +- Ул менә шушы базда ята, - диде әни. Мин сискәнеп киттем. "Кем булыр бу?" - дим. "Әллә мине тотып алырга эзләп йөриләрме?" дип, тәнемә кырмыскалар йөгерде. Тавышыннан бик тиз аңлап алдым: бу бит минем сөйгән кызым, укытучы Зәйнәп! Мин бит шушы кызны күрү өчен, Колчактан да курыкмыйча, Бөгелмәдән кайттым! Менә хәзер базда утырам. +Зәйнәп, өйнең идән сайгагын ачып: "Бу караңгы базда ятма! Әйдә, кояшлы көнгә чык!" - дип, мине баздан тартып чыгарды да, кысып-кысып кочаклап, мине үбеп алды. Күңелемнән: "Бу кояш каян чыкты?" - дидем. Мин аның белән танышып ничә еллар йөрсәм дә, аны кочакларга, үбәргә кыюлык итми идем. Үзе үпкәч, кочаклагач, миңа да юл ачылды: мин дә аны кысып-кысып +Ул килеп керү белән, өйгә кояш чыккан кебек булды. "Дөнья матур ул, аны аклар гына ямьсезли", - диде ул. Өстәл янында стенада Карл Марксның рәсеме тора иде. Зәйнәпнең күзе шул рәсемгә төште дә: +- Син нишләп монда бу рәсемне ябыштырып тотасың? Ул бит акларның дошманы. Шул рәсем өчен үзеңне ябып куйсалар, нишләрсең? - диде. +- Мин кайтканда, авылга аклар килмәгән иде. Аклар килгәч, мин аны алып куярга онытканмын. Офицерлар, поплар бу өстәлдә ашаган-эчкән вакытта, рәсем шунда торган. Алар аның кем булуын аңламаганнар, күрәсең, - дип, без көлештек. +Искәрмә: әлеге бүлекнең икенче бер вариантында түбәндәгеләр язылган. +Кызыллар китеп, аклар кергәч, авыл бик ямьсезләнеп калды. Кызыллар барында авыл яңа чәчәк букеты кебек иде. Хәзер җансыз, урамнарда беркем дә күренми, беркемнең дә кулы эшкә бармый; хатын-кызлар, балалар да өйдән чыкмыйлар. Кызыллар барында балалар һәр көн иртән сумкаларын тотып, мәктәпкә баралар; укытучылар матур киенеп, күңеллеләнеп урамнан узып китәләр иде. Аларның урамнан узып китүе дә авылга зур ямь бирә иде. Аклар килгәч, алар берсе дә күренми. Чөнки авылда уку-укыту эшләре тукталган. Балалар: "Совет власте булмаса, безгә укулар булмас инде", - дип кайгыралар. Укытучылар: "Без хәзер хокуксыз кеше, әгәр кызыллар озак килми торса, без ничек яшәрбез?" - дип эчтән яналар. Хәзер авыл чирли, паралич суккан кеше кебек; аны дәваларга кирәк. Дәвасы шул: алар кызылларны көтәләр. Күк күкрәп, яшен яшеннәп яңгыр яуса, "безнекеләр киләләр..." дип, бер-берсенә карап көлешәләр иде. +Кәрәкәшле авылында берничә коммунист, комсомол һәм комсомолка бар. Аларның кайберләре аклардан куркып, кардәшләре булган күрше авылларга китеп, айлар буе шунда ята. Чөнки яшисе килә, шуннан башка мөмкин түгел. Күрше авылда аларны беркем дә белми. +Бөгелмәдән кайткан курсисткалар да урамга чыгып, гәүдәләрен күрсәтүдән куркып, авылдагы караңгы шартларга яраклашып, тын гына ята бирәләр - башкача мөмкин түгел иде. +Авыл кешеләре: "Аклар законы - патша законы", - дип, үзләренең патша вакытында сука, сабан артыннан йөреп, ач-ялангач яшәүләрен, ул вакытта үзләренең дә, балаларының да укый алмый калуларын, хатыннары, балалары белән бергә байларга дисәтинә урып йөрүләрен искә төшерәләр. Шуңа алар Колчакны яратмыйлар, кызылларны көтәләр. +Белмим ничектер, Кәрәкәшле авылының кайбер кешеләре аклар армиясенә эләккәннәр дә шунда хезмәт иткәннәр. Хәзер шулар кызыллар ягына чыгарга теләп, ындырларга, келәтләргә, салам асларына кереп, авылда аклардан качып калалар. Алар түземсезлек белән акларның чигенүен, кызылларның җиңүен көтәләр. Кызыллар килмәсә, аларның тормышы салам астында. Мондый качып калучы солдатларның саны байтак. Менә шуларның берсе безнең күршедә. Бәләкәй чакта минем белән бергә мәктәптә укыган Шәрип абзый малае Хаҗип ындырда салам астында яши; төннәрдә әнисе ашарга илтә. Хаҗип үзе халыкка күренеп йөри алмый. +Бервакыт минем үземә, аклардан качып, шул ындырдагы келәткә барып рылган иде, салам астыннан бер солдат килеп чыкты. Ул да, мин дә курыктык; берсүзсез торабыз. Ул мине бик тиз танып алды... +Мин чыгып киткәндә: "Дөнья матур ул, аны аклар гына ямьсезли", - дигән идем, "Дөньяның киңлегеннән ни файда бар, аягыңа кигән итегең тар булгач", - дип, ул күрешеп калды. +Аклар власте укытучыларны бер дә яратмый, ул аларны иске тормышның терәге булган динне, Алланы, мулланы бетерүчеләр дип карый. Шул сәбәпле һәрвакыт аларны эзәрлекләп тора. Әгәр Колчак авылда озак яши торган булса, укытучыларның тормышы куркыныч астында. Аклар ягында аларга бертөрле дә ярдәм булмаячак. Укытучы Риза бу хәлне бик аңлый. Шунлыктан, дөнья хәлләрен аңлап кайтыйм әле, дип, Бөгелмәгә киткән иде, ул аннан бик күп хәбәрләр алып кайткан: "Аклар Мәләкәскә барып җиткәннәр дә шуннан ары алга бара алмыйлар икән. Кызылларга Самардан бик зур көч килгән. Самардан Куйбышев үзе килеп, "Хәзер акларны бер адым да алга җибәрмәскә!" - дип, речь сөйләгән ди. Шуннан соң аклар кая качарга белми, мылтыкларын ташлап качалар икән. Кызыллар безгә хәзер килеп җитәләр, көт тә тор!" - ди. "Әгәр алар хәзер Ыктан чыгып калмасалар, Ык ташый башласа, үзләре дә Ык белән бергә агып китәчәкләр", - ди, үзе кыт-кыт көлә. "Шул сәбәпле мин хәзергә беркая бармыйм, торган урынымда торам, ни күрсәм дә күрермен", - ди. +Бу хәбәрне мин салам астында ятучы күрше Хаҗип солдатка сөйләдем. Ул, нишләргә белми шатланып: "Аклар чигүен генә чиксеннәр. Без аларга авылдан бер ат та бирмәбез. Кемнәрдә ат бар, кемнәр аклардан качып калганнар - барыбыз да бердәм булып, бергә оешып, мылтыкларыбызны алып "Карлыганлы кул" чатына, урманга китәчәкбез. Әгәр аклар ат эзләп безнең янга барсалар, без аларны исән җибәрмәбез", - ди. +Шуннан соң биш-алты көн узды. Укытучы Ризаның сөйләгән хәбәре дөрес булып чыкты. Алтынчы көн дигәндә, аклар авылга кайтып керделәр, кая керергә белмиләр, бар да ат эзлиләр. Ләкин бу вакытта авылда бер ат та калмаган; аклардан качып калган солдатлар да, атлары булган кешеләр дә, атларны алып, "Карлыганлы кул" чатына качып киткәннәр иде инде. +Аклар авылда ат таба алмагач, ашарга да булмагач, авыл советына барып: "Атларыңны кая яшердең? Бир!" - дип, авыл советы башлыгы Күкәйче Гәрәйне (Сафиуллинны) кыйнап ташлаганнар. Аклар урамнан өч көн буена узып тордылар. Ләкин беркаян ат таба алмадылар. +Укытучылар яши торган Фәсхетдин карт үзенең атын урманга биреп җибәрмәгән икән; атын табып алганнар да, укытучы Ризаны подвозчик итеп, үзләре белән алып киткәннәр. Риза, Ык суы ташуына бүленеп, бер ай буена кайта алмый йөргән. Солдатлар аны җибәрми, һаман үзләре белән алып китәләр икән. Бер авылда, төнлә чанасын ташлап, атына атланып качкан. Шунда үзенең күргәннәрен сөйләп бетерә алмый. "Дөнья матур ул, аны шулай аклар гына ямьсезли", - ди. +3. Казанда яшәгәндә +1927 елда мин Казандагы Пединститутның тел-әдәбият бүлегенә укырга кердем. Анда татарның атаклы галимнәре Җамал Вәлиди, Галимҗан Шәрәф, Гали Рәхим, Галимҗан Нигъмәти, Габдрахман Сәгъди һәм башкалар укыта иде. Авыл малаена уку эшләре авыр иде. Минем квартирым "II Солдатскида", ялгышмасам 9нчы номерда. Шакир Юсупов дигән бер студент белән тора идем, Арбузов степда. Мин, утырган тавык кебек, һәр кичне дәресләр өстендә утырам. Атнага бер мәртәбә әдәбият түгәрәге була, анда катнашам. Анда Такташ, Кутуй, Нур Баян, Демьян Фәтхи һәрвакыт була иде. Кичәгә студентлар да күп-күп килә иде. Язарга бер дә вакыт булмаса да, ара-тирә мин дә язгалап куя идем. Менә бервакыт "Тегүче кыз" шигырен яздым. Түгәрәктә һәм концертларда бик күп мәртәбәләр укыдым. Халык шигырьне бик яратып каршы алды. +Кайвакыт Галиев Гальгаф та безнең квартирга килеп утыра иде. Үзе дә хикәяләр яза, башкаларның язмасын тәнкыйть итәргә, халыкны көлдерергә бик ярата иде. +Башның бервакытта да буш торган чагы юк, йә берәр дәрес турында, йә берәр шигырь турында уйлыйсың. +Вакыт сәгать дүртләр иде. Менә берәү ишек какты: "Батыршин шушында торамы?" +- Әйе, шушында тора, - дидем мин. +Бу кеше кулына портфелен тоткан, битенә пудыр сөрткән, өстенә өр-яңа костюм кигән иде. Мин бу кешенең ненормаль хәленә аптырап калдым. Бу җүнле хәл түгел, дип шунда ук уйлап алдым. "Әйдә, утырыгыз!" - урын күрсәттем. +Ул өстәл янына урындыкка килеп утырды да портфелен ачып актара башлады: +- Синең исемең ничек? +- Сирин. +- Фамилияң ничек? +- Батыршин. +- Сез 21нче елда сату иткәнсез икән. Сездән ике мең сум налог тия. Сез менә шуны түләмәгәнсез. +Мин аңа: "Минем сату иткәнем юк. Минем үз гомеремдә сатканым да, алганым да юк. Гафу итегез!" - дидем. +- Бу ничек болай булган соң? Фамилия саташтыру булды микәнни? Ярый, алайса хуш! - диде дә, ул чыгып китте. +"Бу җүнлегә түгел" - дип, мин аптырап калдым. +Шуннан бер сәгатьме, ярты сәгатьме вакыт үткәндер, кичке ут алынган иде, ишектән дүрт кеше килеп керде. Шуларның берсе военный милиционер иде. +- Батыршин арестован, - диделәр дә мине милиция янына куйдылар. Хуҗа хатыны, күрше хатыннарыннан комиссия төзеп, өстәлдә булган китапларны, кәгазьләрне җыеп алып бәйләделәр. Әйберемне һәм үземне "Кара карга" дигән машинага утыртып алып киттеләр. +Караңгыда, бөркәүле машинада кая барганны да белеп булмый иде. Машинадан төшкәч, аңладым: мине Черек күл каршындагы НКВД төрмәсенә китереп япканнар икән. +Мин баш вата башладым. Ни гаебем бар соң? Минем бер начар эш тә эшләгәнем юк. Китапларым барысы да институт программы буенча укырга күрсәтелгән китаплар, язган шигырьләрем барысы да үземчә дөрес шигырьләр. +Берничә көннәрдән соң, гомуми камерада кайберәүләр: +- Мин Мәскәүдән килдем. +- Ә син каян килдең? - дип миннән сорыйлар. Мин: +- Институттан килдем, студент, - дим. +- Кайсы милләт? Еврәйме? - диләр. +- Юк, - минәйтәм, - татар. +- Сине нигә яптылар? +- Белмим. Минем бер гаебем дә юк, - дим. +Мин бу вакытларда диалектик материализмнан зачёт хәзерли идем. Бу сорауларына Маркс, Ленин белән җавап бирә башладым. Шуннан соң мине ялгыз камерага керттеләр дә тагын берәүне минем янга керттеләр. Бу кеше дә: "Мин Ленинградтан килдем", - ди башлады. Кием-салымы начар, ашау-эчүе бик яхшы, байларча, ясалма кайгырулар ясый. Миңа милли мәсьәлә буенча төрле сораулар бирә. Мин аларның һәрберсенә Ленинча җавап бирәм. +Бу шымчы кешегә һәр көнне яхшы обед китерәләр. Ул ике-өч блюдадан ашый. Ләкин: "Батыршин иптәш, синең дә ашыйсың килә торгандыр. Менә бу майлы ботканы аша әле", - дими. Димәк, ул үзе өченгә аеры торган, үзе өчен генә тырыша торган кеше. Аның кайгысы да ясалма кайгы, мине ышандыру өчен генә. Ул минем белән өч-дүрт көннәр күп мәсьәләләр буенча сөйләшкәннән соң, "Мине допроска чакыралар", - дип чыгып, бер сәгать чамасы торганнан соң, тагын керде. "Мине кире Ленинградка җибәрәләр", - дип, әйберләрен алып, чыгып китте. +Шуннан соң мин дә күп тормадым: кулга алынуга утыз көн тула дигәндә, начальник мине чакырып алып: "Казаннан башка беркая барырга да рөхсәт ителми", - дип, шул кәгазьгә миннән кул куйдырды һәм теге китап-кәгазьләрне биреп, кайтырга кушты. "Без чакырсак, килерсең", - диде. +Бервакыт урамда гына очрап, Мансур Крымов белән танышырга туры килде. Шунда аның белән байтак сүзләр сөйләштек. Ул авылга барып кайткан икән. Ул мине авылдагы тормыш белән таныштырды. "Авылда балалар песи борчагы ашап көн күрәләр. Авыл тормышы начар, ачлык", - диде ул. Мин дә һәр ел авылга кайтып киләм, авылдагы халыкның алабута, кәлҗемә, өшегән чөгендер ашаганын белә идем. Бу нормаль хәл түгел, тормыш болай булырга тиеш түгел, дип карадым. +Мин бу вакытта Татиздатта эшли идем. Менә бервакыт телефон шалтырады: "Батыршин, бу синме? Яныңда кеше бармы? Минем сүзне кабатлама. Кичен сәгать алты да унбиш минутта минем янга кил". +Бер дә барасым килмәсә дә, аяк атлыйсым килмәсә дә, "Ярар", дидем мин. Шуларны искә төшерсәм, җаным тетрәп китә иде. Хәзер миндә эш кайгысы түгел, җан кайгысы килеп басты. "Нигә чакыра икән? Тагын исән кайта алырмын микән?" дигән уйлар кайный башлады. Шушы уй минем баштан бер генә минутка да чыгып тормады. Менә шундый шартларда ничек редакция эшен эшләргә кирәк?!. Язучы кешегә менә ничек ярдәм итәләр!.. +Билгеләнгән вакытта капка янына барып җиткәч, тирә-якка карандым да эчкә кереп киттем. Бер дә исәнләшәсем килмәсә дә, исәнләштем. Ул миңа урындык бирде. Мин тик кенә утырдым. Ул кәгазьләрне актара торгач, бер кәгазь китереп чыгарды. +- Син Мансур Крымовны беләсеңме? +- Беләм, - дидем. Мин шунда ук уйлап алдым: болар минем Мансур Крымов белән йөргәнемне күзәткәннәр икән, дидем. +- Менә синең турыда Мансур: "Күмәкләшүгә каршы", дип яза, - диде. юк. Бу - ялган. Сез моны үзегез язгансыз. Кая, бир, үзем укыйм әле, - ди дем. +Ул миңа язуны бирмәде. Димәк, ул миндә ялган юл белән Мансурга дошманлык кузгатырга тырышты. Мин Мансурга каршы бер сүз дә әйтмәгәч, "Бу барып чыкмады", дип, язуны яшереп куйды. +Аннан соң Ф.Хөсни турында сорый башлады: +- Фатих Хөсни үткән Язучылар җыелышында нәрсә сөйләде? +Мин: +- Белмим, - дим. +- Менә шуны язып бир! +- Белмәгәч, нәрсә языйм? Алдап яза алмыйм. +- Аның собраниедә сөйләгән сүзләрен яз! - ди. - Сез, контрлар, берберегезне яклашасыз. Әгәр язмасаң, син үзең дә контр. Син үзең дә шулар белән бергә булырсың, - диде. +Мин бер сүз дә әйтмәдем. Ул миңа пропускны бирде дә, мин чыгып киттем. +Өйгә кайтсам, квартир хуҗасы: +- Сиңа ике кеше килгән иде. Синең бүлмәңә кереп, китапларыңны, язуларыңны карадылар. Чемоданыңны актардылар, - ди. Алар мин үзем эштә чакта, минем квартирга барып, обыск ясап, шигырьләр эзләп йөриләр икән. +Татар бүлеге следователе Б.: "Фатих Хөснинең собраниедә сөйләгән речен язып алып кил", - дип миннән сорый иде. Менә мин бер көнне "Татарстан" гәзитендә Фатих Хөснинең шул рече турында бер мәкалә укыдым. Аны Ф.Мөсәгыйть язган иде. Ярый, мин әйтәм, булды. Менә бу газетны следователь Б.гә илтеп бирергә булдым. +Менә бервакыт телефон шалтырады. "Занятие беткәч, килеп җит!" - диделәр. +Занятие беткәч, бардым. Йөрәк ненормаль тибә. Б.гә: "Сез миннән Фатих Хөснинең собраниедә сөйләгән речен язып китер, дип сораган идегез. Менә мин Сезгә "Татарстан" гәзитен алып килдем. Анда Ф.Хөснинең шул рече турында Ф.Мөсәгыйть язган. Менә гәзитне укыгыз", - дип өстәлгә куйдым. +Б. гәзитәне алмады, кесәсеннән револьверын алып кулына тотты да: +- Бу формальность! Бу кирәкми безгә. Безгә синең имзаң белән үз язмаң кирәк, - диде. Револьверын кулына тотып, төзәп торгач, мин: "Бу мине куркытырга исәпли", - дип уйладым. "Бу - формальность" дигән сүзгә җавап итеп: +- Без шуны дөрес дип укыйбыз, - дидем. +Шуннан соң ул урыныннан торды да, телефонга барып: +- Миндә бер контрреволюционер утыра. Нишләтәбез аны? - диде. - Ябарга дисеңме? +Шуннан соң ул бүлмәдән чыгып китте. Мин бүлмәдә берүзем калдым. +Ярты сәгатьтән соң тагын керде. Минем белән сөйләшми башлады. Минем дә аның белән бер дә сөйләшәсем килми иде. "Ни булыр икән? Бүген исән кайта алырмын микән?" - дип, мин утырам да утырам. +Менә бервакыт следователь Б. мине бу бүлмәдән алып чыгып китте дә җыелыш залының сәхнәсенә кертеп утыртты. Мин: "Әллә бу мине атарга уйлый микән?" дип уйлап утырам. Нервларның гадәттән тыш авыр хәл кичерүе аркасында йөрәкнең эшләве бозылды, куллар язу яза алмас хәлгә килде. Үземне +Менә следователь Б. белән военный киемнән бер казак килеп керде. Бу теге телефонда сөйләшкән кеше иде. Миңа карап, куркыныч кыяфәт күрсәтеп: +- Шушымыни ул контр? Нигә япмыйсың аны? Яп та куй, ашарга бирмә. Менә шуннан соң тыңлар! +Бер татарча, бер русча: "Враг!.. Халык дошманы!.." дип чыгып китте. +Мин тагын бүлмәдә ялгыз калдым. "Болар үзләре халык дошманы!" дип, мин утырам да утырам. "Бүген болар мине җибәрмәскә булдылар, ахры", - дип уйлый башладым. Күңел төрлечә уйлый: кая барырга, нишләргә дә белеп булмый. "Әллә үземне һәлак итим микән?" дигән уйларга да килеп куям. +Следователь Б. мине тагын үз бүлмәсенә алып чыкты һәм: "Монда килгәнеңне бер кешегә дә әйтмә!" - дип, пропуск биреп, кайтарып җибәрде. Кремль буена, аннан Казансу буйларына барып, уйланып йөрдем. Үз квартирыма кайтасым да килми башлады. +Бөтен эштән күңел кайтты. Язарга мөмкинлек юк. Яшәргә мөмкинлек, ашарга мөмкинлек юк. Үземне үзем үтерүгә генә мөмкинлек бар. Үлгәч тә: "Яшисе килмәгән кешегә үләргә мөмкин. Ул безнең кеше түгел, дип, дөньяда менә шулай яшисе килмәгән кешеләр дә бар бит", - дип куярлар. Дисәләр диярләр, мин һаман түзәм әле. +Бервакыт мине дә Язучылар союзы ябык лавкага беркеткән иде. Бер генә ай файдаланып калдым. Икенче айда сызып та ташлаганнар. Димәк, миңа ашамасам да ярый. "Яшәү мөмкинлеген кешегә кайда бирәләр соң? Минем дә ашыйсым, минем дә яшисем килә!" - дип, урамда кычкырасым килде... +4. Сөргендә +Бик күп еллар узды. Тәндә ит, кан калмады. Әгәр кулны пәке белән киссәң, кызыл кан чыкмый, саргылт су гына чыга; тәнеңдә кечкенә бер җәрәхәт ясалса, аны төзәтергә материал юктан, берничә еллар буена төзәлми. +Забойда эшләгәндә, тугыз йөз грамм икмәк алу өчен, ундүрт вагонетка таш-балчык төяргә кирәк. Аны бер кеше дә тутыра алмый; әгәр тутырса, норманы арттыралар гына, тачкада такта өстеннән җитмеш тачка илтергә кирәк. Әгәр син шул норманы үтәмәсәң (аны беркем дә үти алмый), "Норманы злостно үтәми" дип, 58нче статья булганнарны эштән кайтканда, лагерь капкасында туктап, карцерга ябып калдыралар. Көн буена бернәрсә капмый эшләгән кешегә йөз грамм икмәк, бер литр суга өч борчак, тоз салып пешерелгән шрафной суп бирәләр. Карцерда кеше тыныч йоклап ял итә алмасын өчен, кандаланы бик күп үрчетәләр; кандаланың күплегеннән бер урында утырып торырга мөмкин булмый. Бу шартларга кеше чыдый алмый, көн дә үлеп торалар. Кайберәүләр эштә, кайберәүләр юлда, кайберәүләр кич йокларга яткач, иртәнгә үлгән булалар. +Бервакыт тауда эшләгәндә, беркөнне тау шартлатылган иде. Икенче көнне һәр эшче үз забоенда эшләде. Һәр забойда ике кеше эшли иде. Таш, балчыкны ала-ала забой тау кыры киселеп төшә. Биек тауның урталарында зур морҗа кадәр бер таш тәгәрәп төшми тукталып калгач, шул таш без эшләгән чакта, безнең забой өстенә, аннан вагонетка өстенә барып төште. Вагонетка һавага күтәрелде, рельс тимере дуга кебек бөгелгән иде, шул таш безнең өстән сикереп китте. Без исән калдык. +Беркөнне без ат белән эшли идек. Мин балчык арбасы (грабарка) тирәсендә кулына алган да, минем башка ике кулы белән бөтен көченә китереп сукты. Мин егылдым, һушсыз булдым. Ярты сәгатьтән соң тагын эшемә тотындым. Минем баш ярылган, кан аркадан аякка барып чыккан иде. +Бу жулик белән минем бер эшем дә юк иде. Жулик задание үтәде, дип белдем. Ул мине үтерергә дип суккан иде. Аңарга бу заданиене кем биргән? Казан биргәнме? Әллә колонна начальнигы биргәнме? Белмәдем. Мин "Казан - колонна начальнигына, колония начальнигы - жуликка бирде", дип уйладым. Бу эшләр 58ләрне үтерү өчен эшләнә. Казан өчен шул кирәк иде. Кемгә, ничек җәза бирү турында Казан язып җибәрә һәм хәбәрләшеп тора: әле ул үлгәнме, юкмы? Үләрлекме? +1936 елда мин ике мәртәбә үлгән идем. Бу ачлыктан булган иде. Мине дару белән түгел, азык белән, ашату белән дәваларга кирәк иде. Алар мине ачлык белән, дару белән дәваладылар. Анда врачлар да жуликларның үзләреннән куела. Чирлеләрне карап, дөрес дәвалау өчен түгел, чирлеләр "мин чирлим" дип эшкә бармый калмасын өчен куелалар. Эшкә бармый калса, "чирле түгел" дип тора. Шунлыктан андагы врачларга халыкның карашы бик начар. Миндә дә врачларга нәфрәт туган иде. Чирләсәм дә, мин аларга бармый идем. Белмим, аларның үзләрендә дә власть юк иде кебек тоела. +Ничә еллар буена врачлардан бер файда күрмәсәм дә, тагын бик начарлангач, врачка барып карадым. Чират бик зур иде. Көн бик суык, һич түзәргә мөмкин түгел иде. Бераз соңрак килермен дип уйладым да китеп бардым. Тагын барсам, чират беткән, врач китмәгән. Күрендем. Ул мине рәтләп карамады да, освобождённыйлар дәфтәренә язды да куйды. Врач - хатын-кыз, милләтен белмим. Икенче көнне тагын да бардым. Ул мине икенче көнне дә коткарды. Бу миңа бик зур шатлык булды. Эшләмәсәм дә, ике көн 600 грамм икмәк алам мин. Эшләсәм, норманы тутырып булмый; норма тулмагач, штрафной дип йөз грамм гына бирәләр, җитмәсә карцерга ябып, өч борчаклы баланда бирәләр. +Өченче көнне тагын да врачка барсам, оят булыр инде дип бармадым. Менә иртә белән сарайзмер (?) һәр баракны тикшереп йөриләр. Безнең баракка да килеп керделәр. Бу составта: бригадир, начальник, врач; белмим, тагын әллә кемнәр. Халык аларны: "Газраилләр керә", - дип каршы алды. +Начальниклар уртада тора, бригадир список укый башлады: исем-фамилияне "освобождён" дип әйтә. Списокта булмаган кешеләр барысы да карцерга ябылырга тиеш иде. Мин врачка бармагач, минем исем чыкмады. Бригадир: "Әйдә карцерга!" дигәч, шунда торган врач: "Юк, юк! Батыршин освобождён", - дип, списокка өстәп куйды. Шуның белән бригадирның сүзе бетте. Башкаларны карцерга, кандалага ашатырга алып киттеләр. +Тагын да кич булды. Мин тагын да врачка бардым. Ләкин минем яраткан врачым: +- Мин хәзер монда эшләмим инде. Мине икенче колоннага җибәрәләр, - диде. Бу минем башыма таш белән суккан кебек булды. Яшәү өметләрем бер-бер өзелде. "Син кайдан, нинди кеше?" дип сорарга батырчылык итә алмадым. "Әллә бу врачны мине освободить иткән өчен гаепләп чыгардылар микән?" дигән уйлар килде. +Көннәрдән бер көнне, якшәмбе көн булырга кирәк, "Батыршин, сине конторада бер кеше чакыра", дип, чакырып керттеләр. +- Батыршин Сирин син буласыңмы? - ди. +- Мин булам, - дидем. +Өстәл янына утырдык. Өстәлгә бер ярты аракы куйды. 200 грамм ипи бар иде. Аракыны стаканга салып: "Эч, аша!" - диде, үзе дә салып эчте. +- Сез кем буласыз? - дидем. +- Мин артист Кәримов, - диде. +Кәримов фамилияле кешеләр күп булганга, мин аны белмәдем. +- Ничек, язасыңмы? - дип сорады. +- "Кайчан үләсең инде?" дип әйт. Мондый шартларда, үлем шартларында язу эше белән шөгыльләнү бик зур могҗиза булыр иде. Мин бит - үлем алды хәле, - дидем. - Шундый хәлдә кеше бер эш тә эшли алачак түгел. +Мин аңа бер-ике куплет җыр әйттем. Мин ул җырны үзем кайвакыт җырлап йөри идем. Ул бу җырны язып алды: +- Минем сеңлем Томскида радиода җырлый. Аңа биреп, мин аны җырлатам әле, - диде дә: - Безнең монда партия утырышы була. Мин шунда керәм әле, - дип кереп китте. Мин исәнләшеп чыгып киттем. +Кышның иң суык, ачы буран вакытлары. Көннәр, айлар, еллар кеше ышанмаслык газаплар белән үтә дә үтә. Ләкин моннан исән кайта алуга ышанып булмый. Мондагы тормыш кешелек, шәфкать-мәрхәмәтне белми. Монда бербереңне ашый, үтерә торган урын. +Белмим, ничектер, мине бүген стационарга илтеп салдылар. Урыным җылы, азрак ашарга да бирәләр. Мин моңа ышана алмый башладым. Бу дөрес хәл түгел, төш түгел микән, дим. Яткач, исәпләп ятам: "Иртәгә алты йөз грамм ик мәгем бар", - дим. "Эшкә барасым юк. Монда озаграк тотсалар, үлми калып булыр иде", - дим. Шатланып бетә алмыйм... +Иртә белән кычкырган тавышка уяндым. Бригадир кычкыра икән: +- Батыршин! Әйдә, капчыгыңны ал да этапка! - ди. Минем йөрәгем шау итеп китте. +- Нишләп мине этапка булсын? Мин бит стационарга салынган кеше, - дидем. +- Не разговаривать! Молчать! Быстрее! - ди. +Киенеп, үз бригадама барып, иртәнге баланда һәм алты йөз грамм икмәк алып, ишегалдына чыктым. Ишегалдында бер атаман, бандит, 58нче статья, "Злостно норманы үтәми торган", "Враг народа" - ул мин икән. Менә шул ике кешене 12дән 15нче колоннага озаталар икән. +Горносибирский тимер юл буенда 40лап колонна, бәлки аннан да күптер. Алар бары да штрафной санала. Монда иң начар кешеләрне җибәрәләр. Шулар эчендә 15нче колонна - штрафнойлар, штрафные. Дөресен әйткәндә, һәр колоннада үзенә башка закон. 15тә ларёкта икмәк сатыла, ләкин беркемдә дә акча калдырмый, тентеп кертәләр. Икенчесендә акча бар, икмәк таба алмыйсың. +Ике конвой килеп җитте. Безне кырык чакрым җиргә алып киттеләр. +* * * +15нче колоннага килгәнгә дә унбиш көн тулды. Организм һаман үләргә теләми, көрәшә. Килгәч тә көндез йолдыз күрә торган күзләремә "тавык күзе" булды. Эшкә барганда җитәкләп алып баралар, җитәкләп алып кайталар. Кайчакта "он килмәгән" дип, өч-дүрт көн өч-дүрт грамм штрафной, йөз грамм ипине дә бирмиләр. Бер генә суган бирәләр иде. +Беркөнне, төнлә кухняга бәрәңге, суган әрчергә бардым. Повар эшләгән кеше гә берәр тәрилкә баланда бирергә вәгъдә иткән иде. Анда төн буе эшләп, ике ике суган ашаса, шуның белән үләргә мөмкин икән. Төнлә повар аш бирмәде, "Иртән бирәм", ди. Иртән, аш тараткач, бардым. Аш бирә торган тишектән барып сораган идем, аннан жуликлар кайнар су сиптеләр. Чак кына башымны алып калдым. Шуннан соң яңадан бармадым, эшләгәнем бушка китте. +Беркөнне алты малайга начальник алты грамм ипи бирә. Мин моны күрдем, авыр хәлемне аңлатып, начальниктан ипи сорадым. Ул миңа: "Бар кит! Син 58нче статья! Эшләп аша!" - дип, мине куып җибәрде. Минем хәзер яши алуга бер дә өмет калмады. Әйтерсең, эшләгәч - ашарга бирәләр инде!.. +Беркөнне миңа повестка китереп бирделәр. Энем утыз биш сум ак ча җибәргән икән. "Үләргә тырышма инде", - дип хат язган. Ләкин бу пов естканы монда саклап булмый инде. Мин аны ыштан бөрмәсенә кыс тырып йокладым. Янымдагы бандит барыбер урлады. Киемнәремне төр ле урыннан кискәләп, турап бетергән иде. Иртә белән начальникка кер еп белдердем. "Минем повестка белән килүчегә акчаны бирмәгез", - дидем. "Бирмәбез", - дигән булдылар. Үземнең исемгә почтадан акчаны кайтарырга яздырдым. +Беркөнне трактта эшләгәндә, кичкә кайта алмаучылар, күзләре күрмәүчеләр күбәеп китте. Шунда бригадир, хатын-кыз бригадасыннан хатыннар алып килеп, ике хатынга бер кешене җитәкләп алып кайтырга беркетте. Мине дә ике хатын җитәкләп алып кайтты. Хатыннар безнең кебек начар түгел. Аларга яхшырак бирәләр иде. Мине җитәкләп кайткан хатыннар: "Безнең янга кер. Без сиңа үзебезнең калган ипиләрне бирербез", - дигәннәр иде. Бер мәртәбә кердем. Алар сүзләрендә тордылар. Икенче кат кергән идем: "Яңадан кермә. Безнең өстән жалоба булган", - диделәр. Хәзер хатыннар янына да кереп булмый башлады. +Инде бик начарландым. Бер өч көннән үләрмен, дип уйлый башладым. Бухгалтериягә кереп: "Минем почтада утыз биш сум акчам бар. Сез миңа авансом ун сум акча биреп торыгыз, акча алгач, мин сезгә түләрмен", - дидем. Бухгалтер: "Начальник белән сөйләшеп карармын, иртәгә керерсең", - диде. Икенче көнне кердем. Биш сум акча бирде. "Акча алгач, түләрмен", - дип, мин дә доверенность бирдем дә рәхмәт әйтеп чыгып киттем. +Ишегалдында ларёк бар. Иң элек бер кило икмәк, ике йөз грамм селёдка, йөз грамм конфет алдым. Барысына ике сум илле тиен акча түләдем. Тагын ике сум илле тиен акчам калды. Шунда якында өеп куелган бүрәнәләр тора иде. Бу зур байлыкны шунда утырып ашадым. Менә хәзер дөньяда миннән дә шат, бәхетле кеше юк инде! Җитмәсә, тагын иртәгә алып ашарга да акча бар. Ипи дигән нәрсә бик тәмле була икән ул! Капкан саен җан рәхәтләнеп китә, нервлар рәхмәт әйтеп, рәхәтләнеп торалар. Ашаган саен рәхәтләнә, миңа рәхмәт укый. Йөз грамм конфет та, ике йөз грамм балык та, бер кило икмәк тә бик тиз арада юк булды. Менә дөньяда шундый бәхетле кешеләр дә бар ул! Менә шундый хәлләрне башыннан кичермәгән кеше бәхетнең нәрсә икәнен белмәве дә мөмкин. +Икенче көнне тагын бер кило икмәк, ике йөз грамм балык, йөз грамм конфет алып ашап, шул бүрәнәдә утыра идем, бригадир: "Исемнәре чыккан кешеләр этапка!" - дип кычкырды. Монда минем исем дә бар иде. Мин, ахры, 15нче колоннада да бер ай янганмын икән. Хәзер шуларны иске урыннарына кайтаралар. Без тагын, капчыклар күтәреп, конвойлар белән 13нче колоннага +Бик күп еллар узды. Җәй булса, ашамаган үлән калмады, тамырлар ашап карадык, берсенең дә туклыгы юк. Энегә посылка сорап хат та язып карадым. Алар: "Җибәрдек", - дип хат язалар, "Үлмәскә тырыш", - диләр. Ләкин посылкалар килми. Әллә килгәч бирмиләр - белеп булмый. Бервакыт хатын салган иде; анда: "Колбаса, хәлвә, сары май салдым", - дип яза. Монда килгәч, капчыкны кисеп, хәлвә, колбаса, майны алганнар да, энә белән тегеп, сургучлы печать басып куйганнар. "Без рәсми алдык" дигән сүз. +Беркөнне, җәй көне эшкә баргач, откоска кәс тезә идек. Көндез обедка туктагач, бер кашык обедтан соң, конвой һәр кешегә берәр бит тәмәке кәгазе өләшеп чыкты. Мин дә барып сораган идем, миңа бирмәде. "Син, - ди, - 58нче статья, халык дошманы". Бер кеше, конвой ашагач, калган ипине: "Миңа бир әле", - дип сораган иде, "Син - халык дошманы. Сиңа бирмим, эткә бирәм", - дип эткә ыргытты. "Эт синнән яхшырак", - диде. +Бервакыт миннән исем-фамилиямне сорадылар. Мин исем-фамилиямне белмәдем, туган илемне дә онытканмын, телдән калганмын, күрәсең. Мин йөрим икән, минем срогым тула икән. +* * * +Мин инде такта пилорамында да эшләдем, пчеловодлыкка да сынау бирдем, таш эшендә дә эшләдем. Кая барсам да, минем кара сакалым үз янымнан калмады. Кая барсам да, "58нче статья!" диләр дә, "Ярамый!" диләр... +Инде минем срок туларга күп калмаган иде. Менә беркөнне, төнге сәгать уникедә: "Шул числода, төнге сәгать уникедә синең срогың тула. Белеп тор!" - диделәр. Мин бик шатландым. Ләкин, әкияттәге сыман, тәндә ит кенә калмаган иде. Мин шуннан соң төнге йокыларны йоклый алмадым. Прораб миңа үзенең иске гимнастёркасын, иске күлмәген бирде. Бригадир бүреген, бер кило икмәк бирде. Казённый әйберләрнең барысын сдавать итеп бетердем. +Иртәнге сәгать сигез җиткәч, минем белән китүче бер рус та бар иде. Ул Кировка кайта иде. Капкага чыгарга баргач, каравыл будкасына кердек. Безгә пропуск бирделәр. Икебезгә бергә язылган иде. Мин: "Үземә аерым языгыз", - дип карасам да: "Бу бит Тимертауга кадәр генә. Анда сезгә документ бирәләр", - диделәр. Ярар, рус, пропускны алып, кесәсенә салды. Шунда икенче бер военный кеше бер хат бирде: "Бу хатны шунда, документ бирә торган кешегә бирерсез", - диде. Хатны сургучлап ябыштырган иде. +"Бу хатны укыма, ачма. Әгәр ачсаң, тагын ун ел алырсың", - диде. Мин күңелемнән: "Алай ун ел бирә торган булгач, кирәге юк, үзеңә булсын", - дидем. Шулай да кайчакта искә төшеп куя: "Мин укырга ярамый торган нәрсә - нәрсә микән ул?" - дим. "Берсенең дә кирәге юк, только тапшырып, котылырга гына кирәк", - дим. +Капкадан чыгып киттек. Шунда бер як читтәрәк өеп куелган бүрәнәләр бар иде. Рус әйтте: "Без хәзер иректә. Безне хәзер беркем тота алмый. Без шушы таудан тирә-якка карап, бер тәмәке тартыйк әле", - диде. Мин дә каршы килмәдем. +Иптәшем кәгазь табалмый бик озак маташты. Тәмәке тарттык та китеп бардык. Моннан безгә алтмыш чакрым җәяү, тимер юл буеннан барырга кирәк иде. Өч-дүрт чакрым баргач та, безгә тоннель чыгарга туры килде. Сакчы тапмый. "Әллә тәмәке тарткан урында төшердем микән?" - дип, миңа: "Син әйберләр янында торып тор. Мин карап килим", - дип китте. Бер ярты сәгатьтән пропускны табып килде: тәмәке тарткан урында төшереп калдырган икән. Без зур тоннельне чыгып киттек. +Тимер юл буе халык белән тулган. Анда хатын-кызлар да, бар да бар. Безгә бер көн, бер төн барырга туры килде. Икенче колонналардан кайтучы кешеләр дә безгә кушылды. Без унлап кеше булдык. Күбесе хатыннар иде. +Тимертауга барып җиткәч, безгә паспорт, язулар бирделәр. Мин теге "ачсаң, ун ел алырсың" дигән хатны да тапшырдым. Мин хәзер почтадан кырык сум акча сорый башладым. Почта акчаны бирми. "Син казённый итек, одеал югалткансың, менә шуңа синең акчаң тотыла", - диләр. +Шунда колонна начальнигы күренде. Мин аңа: "Иптәш начальник, почта минем акчамны бирми. "Одеал, итек югалткансың, шуңа акчаң тотыла", - дип әйтә. Минем одеал да, итек тә югалтканым юк", - дигәч, "Ярар, үзем алып бирермен",дигән иде. Ул да качты. Ул үзе дә шул акчаны алып китәр өчен килде, ахры. +Юлга, ашап кайтырга биш сум, ярдәм комитетыннан бер сум бирделәр. Хатыннарга ярдәм комитетыннан илле сум, ашау өчен илле сум бирделәр. Минем статьям илле сигез булгач, мин бары биш сум алдым. Ул бары бер кирпеч икмәк алырга җитте. Миңа юлда хәер сорашып кайтырга туры килде. +5. "Син сөйләмә әле, мин сөйлим" +Лагерьдан кайткач, барып керер урыным булмаганга, мин Бөгелмәдәге энем Шамилгә төштем. Аның үз өе бар иде. Минем өс-баш бик начар, йөзләр дә кабердән кайткан кеше кебек - шул сәбәпле күз күргән, белгән кешеләр дә мине танымыйлар иде. +Советский урамы буенча "Аптека" почмагына килеп җиткәндә, миңа каршы Сәхәү Миңлекәй очрады да, каршыма килеп: +- Син сөйләмә! Мин сөйлим! Авызыңны да ачма, мин сөйлим, - ди. +Мин аның кулын тоткан килеш тик кенә торам. Мин нәрсәдер әйтергә теләдем. +- Син минем уемны бүлдермә, юкса минем уйлар бик тиз качып китәләр, - диде дә сөйләргә тотынды: +- Безгә иске мәдрәсәдә укыган чакта: "Нәҗес ике төрле була: берсе җиңел нәҗес, аны чиста су белән юсаң, шуның белән тазара, намаз укырга ярый", диләр иде. "Ә менә икенчесе - авыр нәҗес, анысы су белән юып кына тазармый, аны кисеп ташларга кирәк", дип өйрәтәләр иде. Менә син бит инде, шагыйрь кеше, авыр нәҗес. Сине ничек кисеп ташламадылар? Без сине, кисеп ташладылар инде, ул үлгән инде, дип тора идек. Син сөйләмә әле, мин сөйлим. Авызыңны да ачма, - ди. - Син ничек болай исән йөрисең? Син ничек үлмәдең? - ди. - Син сөйләмә әле, мин сөйлим, - ди. +Мин һаман сүзсез генә басып торам. Ул миңа бер сүз әйтергә дә бирми. +- Мин портфель күтәреп эштән кайтам. Иптәшем Сәкинә ишек янында мине туктата да: "Портфелеңдә язу-сызуларың юкмы? Әгәр булса, хәзер утка ягам. Шигырь, хикәя кебек әйберләреңне өйгә алып кайтма. Шул хикәя, шигырьләр белән үзеңне дә, мине дә, балаларны да харап итмәкче буласыңмыни? - ди. - Син сөйләмә әле, мин сөйлим. Син тик кенә тор! - ди. - Андый язу-сызуларың булса, өйгә аяк та атлама. Эшләгән җиреңдә калдырып кайт, - диде. Шуннан +Икенче бер истәлек +Мин электә - Ютазы, хәзердә Баулы районы Кәрәкәшле авылында 1896 елның 17 декабрендә туганмын. Әтием - Хәниф, аның әтисе - Гыйльман, бабасы Батырша булган. Александр патша заманында солдат хезмәте егерме биш ел булган. Минем әти солдатка барган елны ул биш елга калдырылган. Исемлеккә язганда, әтинең исем-фамилиясен сораганнар. Ул: "Исемем Хәниф, әтием Гыйльман, фамилиям юк", - дигән. Офицерлар аның бу сүзеннән көлгәннәр: "Әтиең - Гыйльман, әтиеңнең әтисе ничек?" - дигәч, әти Батырша дип җавап биргән. "Шулай булгач, синең фамилияң Батыршин була", - дигәннәр. Шуңа кадәр аның фамилиясе булмаган. +Солдат хезмәтен тутырып, Кәрәкәшлегә кайткач, Кызыл Яр авылының Калпак Зиякай кызына өйләнгән. Әнием Хөсникамал, аның әнисе Шәмсенаһар - "Көндезге кояш" дигән сүз була. Шулардан: Камил, Зәки, Җәмил, Мәрхәбә, Сирин, Гамил, Шамил, Фазыл, Мәхәсин - тугыз бала туган. Шулардан Зәки белән Гамил бик бәләкәй чакта чирләп үлгәннәр. +Мин тугач, миңа исем куярга кирәк булган. Ахун хәзрәт, миңа исем куйганда: "Борынгы заманда Ибне Сәйрин дигән бер язучы мулла булган. Ул Коръәнне тәрҗемә иткән. Бу баланың да исемен Мөхәммәдсәйрин кушыйк әле, язучы булмас микән?" - дип, Мөхәммәдсәйрин куйган. "Сәйрин" - гарәп сүзе, "сәяхәтче-юлчы" дигән сүз. Сирень - чәчәк, сирень татарча синиль агачы була. +Әти-әниләрем гомер буе авылда яшәп, игенчелек белән көн күргәннәр. Бала-чага бик күп булу сәбәпле, тормыш бик авыр булган. Кышын мал карау, язын-җәен сабан, урак эшләре бик авыр булганга, уку-язу белән шөгыльләнергә аларның вакытлары булмаган. +Мин беренче белемне Кәрәкәшледә, Бәйрәкә мәдрәсәсендә алганмын. (Кәрәкәшле дигән сүз "кара кошлы" дигән сүздән үзгәргән.) Кәрәкәшле, Әсәй, Азнакай авылларында укытучы булып эшләдем. Октябрь революциясеннән соң Бөгелмәдә укытучылар хәзерләү курслары ачыла. Мин дә шул курсларга укучы булып кердем. 1919 елларда Самарада "Яңа көч" газетасы чыга иде, аннан соң ул "Кызыл дөнья"га әйләнде. Бөгелмәдә соңга таба "Якты юл" гәҗите чыга башлады. Мин шул газеталарга шигырьләр яза башладым. +Бервакыт мин "Әнкәмә" дигән бер шигырь яздым да, "Баскач, бер данәсен Кәрәкәшлегә җибәрегез", дип, "Яңа көч" редакциясенә җибәрдем. Шигырьне газетага басып, Кәрәкәшлегә җибәргәннәр. Әнкәй бу шигырьне алып укыган. Бервакыт мин авылга кайткач, әни: "Әй, балакаем, газетта шигыреңне укыдым. Син мосаннифлар (китап язучылар) юлына кергәнсең икән. Иске китапта: "Мосаннифлар бик бәхетсез булалар алар", дип әйткән. Син дә бик бәхетсез булмасаң ярар иде", - диде. Мин аңа: "Ул бит патша заманында шулай бул ган. Хәзер бит патша заманы түгел, совет хөкүмәте, совет заманы. Без законны үзебезгә файдалы итеп ясыйбыз, үзебезне бәхетсез итә торган закон ясамыйбыз", - дидем. Әни бу сүзгә елмайды, каршы сүз әйтмәде. +Мин Бөгелмәдә укырга кергәч, комсомолга язылдым. Бу ел җәй бик җилле, давыллы булды. Бер тамчы яңгыр яумады. Көз көне ашарга бернәрсә дә булмау сәбәпле, халык ачтан үлә башлады. Ачлык чире - көзән җыеру чире чыкты. Моның белән кеше бер-ике сәгать чирли дә, кайнар табага салып куйган кебек, бик тиз куырылып үлә. Минем әни дә шул чир белән чирли башлады. Мин алабута чабып, аны киптереп сугып, шуңардан азык әзерләп йөрим. Әмма алабуталар чабып, никадәр тырышсам да, әнине үлемнән коткарып булмады. Ачлык белән чирләп, кадерле анам үлде минем!.. Миңа дөньяның кызыгы калмады. Инде нишләргә?.. +Үзем дә үпкә шеше һәм тиф белән чирләдем дә, кыш буе чирләгәннән соң, бераз аякка баскач, "Бәлки, Казанда үлми калырмын", дип, командировка белән Казанга киттем. Анда да ачлык; икмәкнең килосы бер миллион сум икән. Мине Кабан күле буендагы зур ак йортка урнаштырдылар. Бу йортка кыш буе ягылмаган икән. Мин шундагы ачлык, суыклардан "Салкын энәләр" шигырен яздым. Бервакыт шул зур йортта әдәби кичә булды. Анда бик күп, бик зур кешеләр бар иде. Мин шунда "Әнкәмә хат", "Салкын энәләр" шигырьләрен сөйләдем. +Еллар актылар... +Мин Бөгелмәгә кайтып, "Сабанчы" газетында бер ел (1926 ел) эшләгәннән соң, 1927 елда Казанга килеп, ВПИнең тел-әдәбият бүлегенә укырга кердем. Анда укыганда, "Тегүче кыз", "Кикрикүк!", "Кеше" һәм башкаларны яздым. +Укуны бетергәч, шә һәр мәктәбендә тел-әдә бият укытучысы булып эш ләгәндә (1929 ел) "Булмый, булмый!", "Күп тарат!", "Яз, җәй, көз, кыш", "Җиләк бакчасы", "Бишек җыры" һәм башкаларны яздым. +Мин ялланып эшләүче кеше булганга, шигырь язарга минем бер дә вакытым калмый иде. Миңа язарга тынычлык бирмиләр иде, 1930 елда. +Ун еллык газапларны кичереп, 1940 елны Кәрәкәшлегә кайттым. Тагын илебезне дошманнардан саклау бурычын үтәргә ар миягә киттем. Аннан өч мәртәбә контузия алып, сугыш инвалиды булып авылга кайттым. Хәзер пенсия алам. Кырык сигез сум. Татар театр сәнгатенә 110 ел +"ХАЛЫККА ДӘРСЕ ГЫЙБРӘТТЕР ТЕАТР" шәхес мәнфәгатьләрен күз уңында тотып язганлыгына төшенербез. Совет чоры җәмәгатьчелеге көлкеле тискәре геройлар дип таныган Нуретдин (спектакльдә - Рамил Вәҗиев), Мисбах хаҗи (Искәндәр Хәйруллин), Батырхан (Эмиль Талипов) һәм Фәттахларның (Раил Шәмсуаров) асылында фаҗига ята, "...алар да, иң беренче, кеше, шәхес, җан иясе. Яңа тәртипләрнең урнашуы һәм ныгый баруы аларга фаҗига гына китерә. Менә ни өчен әсәрдә көлү генә өстенлек итми, монда сатира һәм фаҗига аралашып килә. ...Шуңа да ул, ...жанр төре буларак, "трагикомедия". +Жанр мәсьәләсендәге икеяклы карашларны аңлаган хәлдә, режиссёр "комедия" ягына да, "трагикомедия" тарафына да авышмый - алтын урталыкны сайлый. +Ә ник менә нәкъ "киләчәк турында искә төшерү" соң? Бу сорау шулай ук фәлсәфи уйлануларга китерә. Әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов язганча, "яңа хакимиятне кабул итә алмыйча, "тормыш төбендә" яшәүчеләрнең, шулай ук йорт-җирләрен, +Сулдан уңга: Мисбах хаҗи - Искәндәр Хәйруллин, Нуретдин - туган илләрен ташлап ки +Рамил Вәҗиев, Сәхипгәрәй - Илдус Габдрахманов. түчеләрнең эш-гамәле артында күпләрнең ачы фаҗигасе ята. Әлеге адашып калган "җилкәнсезләрне" аңларга теләүче, ярдәм итүче юк. Үз иленең гражданнарын (бәреп төшерелгән сыйныф вәкиле булсалар да) шундый шартларга куйган, бик авыр хәлгә калдырган властьны ничек дип атарга? Пьесаның субъектив эчтәлегендә әнә шулар ачыла. Тексттагы зур булмаган репликалар да җитди уйлануларга этәрә. Мисал өчен, 1920 елларның икътисади сәясәте турында нэпман Зәйнетдин (Алмаз Сабирҗанов) болай ди: "Сез бай чакта сезнең милләтегез булган. Ә без, каенатай, интернационал, ха-ха-ха!.. Бездә милләт тә, чёрт та юк". +Драматург Кәрим Тинчурин җиткергән әлеге фикерләр, тематик киңлек режиссёр Георгий Цхвирава тарафыннан урынлы тотып алынган. Бер гасыр элек (әсәрдә 1910-1924 еллардагы вакыйгалар сурәтләнә) ил язмышын үтәли тишеп узган Беренче Бөтендөнья сугышы, инкыйлаблар, Гражданнар сугышы, НЭП чоры бүген илләр арасында, гомумән, дөньякүләм барган яшерен сугышларга, икътисади тотрыксызлыкка, "милләт тә, чёрт та" икенче планга күчеп барган кешелек җәмгыятенең өстенлек алуына кайтаваз булып яңгырый. Менә шуңа да режиссёр идеясе, Кәрим Тинчуринның бер гасыр узгач кабатланачак вакыйгаларны алдан тоемлавын исәпкә алып, "киләчәк турында искә төшерү" рәвешендә формалаша. +1926 елда иҗат ителгән, әүвәл "Ишкәксезләр", аннан соң "Җилкәнсезләр" атамасын алган пьесаның исем символикасына игътибар итик. ХХ гасыр башы татар әдәбиятында, заман болганышлары аркасында, үз юлын таба алмаган, киң дәрьяда "ишкәксез, җилкәнсез калган", кыйбласын җуйган, кайсы тарафка авышса, алданмаячагын абайламаган образ-персонажлар бик күп. Чоры өчен хас типик геройлар алар. Бер гасыр узгач, нәрсә үзгәрде?! ХIХ гасыр, Совет чоры әдәбиятында "ялтыраган" идеаль яки кырт тискәре заман героен, ХХ йөз башында булмаган кебек үк, бүген дә табып булмый - җәмгыятьтә ишкәксезләр өстенлек итә. +Драматург һәм режиссёрның әлеге фикерен тормышка ашыруда спектакльдәге музыкаль бизәлеш тә (музыкаль бизәлеш авторы - Фуат Әбүбәкеров) зур роль уйный. +РАМИЛ ХАННАНОВ +Сәхнә ачылганда ук яңгыраган, халкыбызның фаҗигале язмышының кайтавазы булган, илдәге хаотик хәлне гәүдәләндергән "Ком бураны" көе аерым күренешләрне биргәндә даими кабатланып килә, көчәйтелә. Гомумән, спектакльдә җырларның һәм музыканың диапазоны бик киң. Төрекчә, русча, инглизчә, немецча музыка-җырлар яңгырау, "Галиябану", "Җизнәкәй", "Ахырзаман" җырлары, "Кызыл Армия маршы" халыкның күңел халәтенең, җәмгыятьнең, илнең һәрьяктан чуар булуын, тотрыксызлыгын бар тулылыгында ачарга ярдәм итә. +Әлеге музыка-җырлар спектакльнең хронотобына бәйле рәвештә кулланыла. Георгий Цхвираваның шактый күләмле пьесадан җыйнак спектакль барлыкка китерүе кызыклы. Кәрим Тинчуринның сигез картинадан (бүленеш режиссёр тәкъдим иткәнчә еллап түгел) торган "Җилкәнсезләр"е ике пәрдә, алты күренештән (1910 ел, 1916 ел, 1917 ел, 1919 ел, 1922 ел, 1925 ел) гыйбарәт сәнгать әсәре булып оеша. Спектакльдә әлеге чор вазгыяте бар тулылыгында ачыла. Сәхнәдә еллап барган күренешләр экранда күрсәтелгән тарихи кинохроника белән башлана. Елларга бүленеш һәм кинохроник материал әсәрне фильмнарга хас эпизодик характерга китерә. Режиссёрның, шул рәвешле, "артык" мизансценалардан, реплика-монологлардан котылып, пьесаны җыйнак спектакль итеп оештыра алуының уңышы һәм сере шунда. +Күтәрелгән мәсьәләләрнең актуальлеге, форма яңалыгы, шулкадәр дә күп тарихи вакыйгаларны хроникальлек һәм эскизлылык "куркынычыннан" йолып кала алу, һәммәсенең үз ихтыяҗлары булган төрле катлам вәкилләре - ике дистәдән артык персонажның, шәхси йөзен җуймаган хәлдә, камил эшләнешен саклау ягыннан "Җилкәнсезләр" - уникаль әсәр. +Спектакль тәрәккыйпәрвәр, бай сәүдәгәр Нуретдин гаиләсе тирәсендәге вакыйгаларны сурәтләүдән башлана. Аның гимназияне тәмамлаган Дилбәр (Ләйсән Фәйзуллина) исемле чибәр кызы үзенең киләчәк язмышын инде тәгаенләп куйган: иркә кыз бары тик балда-майда гына йөзә торган бай бичә булырга тиеш. Үз максатына ирешү өчен, ул барына да риза - властька советлар килеп, Мисбах хаҗида хезмәтче вазифасын үтәгән Зәйнетдин баеп киткәч, аңа кияүгә чыга, Германиядә гомер кичерә. Соңрак сыйнфый дошманнарына әйләнгән әтисен, якыннарын туган йортыннан куып чыгарып, ире Зәйнетдин белән биредә склад ясаудан да тартынмый. +Кәрим Тинчурин күтәргән, ә Георгий Цхвирава тотып алган тагын бер уңышлы һәм бүгенге көн өчен актуаль "киләчәк турында искә төшерү" бар. Ул - җәмгыятьнең, тормышның киләчәк язмышы Зәйнетдин кебек уку-язу да танымаучы, шулай булса да әле илнең икътисады, сәясәте белән идарә итәргә омтылучы ялчылар, хәерчеләр кулына калуы. Ул - зыялы, ләкин болганчык елларда шулай ук үз киләчәген, язмышын фараз кыла алмаган Батырханның "Их, менә шулай ятып йокыга китсәң иде дә йөз елдан уянсаң иде" репликасы. Һәммәсе дә бүген актуаль бит! Ярлы-ябага, белемсез адәмнәр төзегән строй җимерелде, йөз ел элек "йокларга" мәҗбүр ителгән зыялыларның, байларның нәселе кабат ата-бабалары асылына кайтты. Алмаз Сабирҗанов белән Эмиль Талипов әлеге заман геройларын бар тулылыгында ачып бирде. +Әсәрдә Дилбәрнең бертуганы, бөкре, зәгыйфь Рөкыя (Айгөл Абашева) образы да аерым репликалар аша әһәмиятле вазифалар башкара. "Сүнгән йолдызлар"дагы Мәхдүм кебек үк, ул да "мин дә кеше бит, минем дә кешечә яшәргә, сөяргә хакым бар" фәлсәфәсен уздыра. +Рөкыя. ...Дилбәргә өйләнергә уегыз бармы, дим? +Батырхан. Булса соң? +Рөкыя. Ә миңа? Минем байлыгым Дилбәрнекеннән бер дә ким түгел бит. +Атасы тарафыннан һәрдаим мыскылланган зәгыйфь Рөкыяның артык сүз боткасы куертучыларга да талканы коры. ("Һаман сүз дә сүз, ә күмер юк!") Ул мәсьәләгә реаль якын килә һәм, ни өчендер, автор әсәрнең финал аккордын нәкъ менә җәмгыятьнең гарип вәкиленнән әйттерә. ("Ишектә кешеләр бар... Керделәр!..") Шул рәвешле, гарип, кимчелекле саналган чынбарлык тормыш юкка чыгарыла. +Шулай ук "җилкәнсез" Давыт (Ришат Әхмәдуллин) белән Сөнгать (Илнур Закиров) тә үз язмышларына үзләре хуҗа түгел. Атасы бай сәүдәгәр Нуретдин белән барлык авырлыкларны кичкән Давыт спектакль ахырында, идән тактасын ачып, Батырхан (соңрак исемен Батырҗанга алыштырып, башка кешегә әйләнергә тырышса да) белән берлектә, җир өсте тормышыннан гаип була. Сөнгать исә яңа җәмгыять вәкиле булып киткән хәлдә дә бәхетсез - элекке танышлары - байлар, милләтчеләрне фаш итеп йөрергә мәҗбүр. Үз язмышы да әлегә ачык кала. +Тагын бер персонаж - элекке Хәрби шура вәкиле, офицер, инде сәрхушкә әйләнгән Сәхипгәрәй (Илдус Габдрахманов) язмышы гыйбрәтле. "...Соңгы көннәрнең соңгы сәгатьләрен аракыга батырабыз... Мин гомеремдә аракыны авызыма алган кеше түгел... Таза, сау, шат булып дөньяда торасым килде... а вон поди, большевик үтермәкче була... Нигә ул мине үтерә! Мин бит гимназист чагымда социалистлар кружокларында эшләдем. Прокламацияләр тараттым, комитетларга, съездларга сайландым. Мин бит монархист түгел!.. Мин укыдым, мин тырыштым, мин ватанга, патшага, халыкка хезмәт итәргә тиешме, түгелме?.. Кара халыкның миңа баш булуын каным күтәрә алмый". Шул рәвешле, Илдус Габдрахманов үзе бер җырлы-биюле миниспектакльгә әйләндергән әлеге сәрхуш персонаж мизансценасы - спектакльнең идея-тематик яңгырашында аерылгысыз өлеш. +Лашман, үзбәк Голам әкә (Ирек Кашапов) образы да пьесада һәм спектакльдә очраклы түгел. Төркия белән булган киеренкелекләргә бәйле мәгълүм мәсьәләләр нәкъ менә ул катнашкан күренештә ачыла. +Мәхәллә имамы булган Хәзрәт (Фәннүр Мөхәммәтҗанов) образы, ни өчендер, артык комиклаштырылган, ясалмарак кебек тоела. Сәхнәдә япь-яшь артистның мәхәллә имамы образын тудырырга теләү, инде 1920 елларда икенче планга күчеп барган диннең шундый хәлгә калуын гәүдәләндерергә омтылыш дип кабул итик моны. +Әлбәттә, спектакльнең үзәк баганасы - Нуретдин (Рамил Вәҗиев) белән Мисбах хаҗи (Искәндәр Хәйруллин). Алар - заманында дөнья терәге булган, инде тарих арбасыннан төшеп калырга мәҗбүр трагик шәхесләр. Кәрим Тинчурин әлеге геройларын пьеса башында ук көлкегә калдырып фаш итми, ә әсәр дәвамында сүзрепликалары, эш-гамәлләре аша җайлап кына сатирик тәнкыйть утына тота. "Җан хәрәкәте" аркылы ача ул аларны. Пьесаны әнә шул җанлы итә, курчак образларның асылын ача-ача, әлеге бурыч гыйбрәтләре белән тамашачы күңелендә кайтаваз таба. Тинчурин, шул рәвешле, вульгар социологизм дигән әшәке гадәтләре белән әсәрне коры лозунгка әйләндерә торган (димәк ки, көнлекче әсәр булудан коткарып калучы) афәтләрдән аралаучы иҗат үрнәген мәйданга куюга ирешә. Мин моны болганчык, буталчык заманда иҗат батырлыгы дип атар идем". +Режиссёр да авторның шул үзенчәлеген спектакльдә өстен чыгарды. Мәгънәсез дәгъвалары, чәлпәрәмә килгән, гамәлгә ашмас хыяллары белән ахырда сатирик типларга әйләнгән Нуретдин һәм Мисбах хаҗиның драматик, гыйбрәтле бер диалогы автор идеясен бар тулылыгында яктырта. +Мисбах(сәләмә киемнән. Кулында сыңар киез ката, черек киез кисәге һәм иске читек балтырлары). Кем, Нуретдин, болар сиңа батмыймы? ...Без бай чагында бөтен дөнья тук иде. Дөньясы чәкмәрә килде. Үлеп тә булмый. Булмаса, боларны да алып кал, читек балтырларын, дим. +Нуретдин. Боларга бит өр-яңа башлар кирәк... +Мисбах. Әйе, яңа башлар кирәк шул, яңа башлар... Иһи-һи-һи!.. Заманында болар да кәҗүл булганнар бит... +Бу инде чарасызлык. Давылга каршы йөгереп, аны туктатырга азаплану, ләкин замана гарасатында үзең һәлак булу, Рөкыянең соңгы репликасы - "Керделәр!" - тудырган чарасызлыкка аваздашлык. Шулай да спектакльнең ахыры күңелдә тирән оптимизм уятты. Нуретдин, Давыт белән Батырхан гамәлен кабатлап, идән астына чуммады, ул, гәрчә пьесада бу булмаса да, идән асты капкачы өстенә намазлык җәеп, гыйбадәт кылырга оеды. Болганчык еллар алып килгән чор фаҗигаләренең чишелеш юлын режиссёр иман юлында тапты. +Рамил ХАННАНОВ, +филология фәннәре кандидаты Бәширов Ф.К. +Чаллы татар дәүләт драма театрында - "Яр" спектакле "Кире кайту вакыйгасының онтологик мәгънәсе - субъектның дөньяны барлыкка китерүдә катнашу-катнашмавын, сакраль субъектның КЕМ булуын билгеләү. Кире кайту процессы, вакыйга статусын алыр өчен, дөньяның элекке халәтенең кабатлануын гына белдерә алмый. Ул субъектның юкка чыгуы дөньяны ничек үзгәртүе һәм субъектның дөньяга нәрсә бирә алуы хакында хәбәр итәргә тиеш", - дип саный Т.Л.Рыбальченко. "Кире кайту ситуациясенең башка генетик чыганагы, тикшерүче фикеренчә, - инициация йоласы: кире кайту белемнең өстәлүен һәм, башка, югары яки аномаль дөнья хакында белем алганнан соң, "үзәк"нең туган, үз пространствоның кыйммәте раслануын дәлилли". +"Яр" драмасында Б.Сәлахов шәхси кыйммәтләрне традицион һәм рухи кыйммәтләр, ыруг кыйммәтләре белән тулыландыру, төгәлләштерү тиеш дип санаучы "туфракчы-язучылар" (рус әдәбият белемендә аларны "писателипочвенники" дип йөртәләр) карашлары белән аваздаш. Татар драматургы әдәбиятта еш очраган "беленмичә калган кире кайту" сюжетын (В.Пропп) яңа мифопоэтик мәгънә белән тулыландырырга тырыша. XIX гасыр рус прозасы традицияләренә ияреп, автор фабулага ике төрле интерпретация ясый: сурәтләнгән хәлне реаль вакыйга итеп тә, фантастик вакыйга итеп тә кабул итәргә мөмкин. Хикәяләүнең мифопоэтик катламы драматургка "җанландырылган универсум" образын тудырырга булыша. Геройларның исемнәре юк. Алар - әсәргә фәлсәфи төсмер өсти торган гомумиләштерелгән образлар. +Бер яктан, Б.Сәлахов юкка чыккан авыллар, ялгыз картлык фаҗигасе хакында уйлана кебек... Сюжет үстерелеше дәвамында исә "нигезен югалткан кеше" тарихы көнкүреш мәгънә ала, төрле сәбәпләр аркасында туган йорты белән бәйләнешен югалткан кешенең драмасы хакында сөйләүче замана бәяны төсмерләре белән баетыла. +Төп герой килеп кергән авыл дөньясында гармония булмаганлыгына басым ясала. Ул хаос сыйфатларын алган космос рәвешендә сурәтләнә; бу спектакльнең аеруча аскетик һәм шартлы сценографиясендә чагылыш таба. Элекке гармония хакында бизәкле капка калдыклары гына сөйли. Хәрәкәт үстерелешендә бизәкле капка образы иясез калган йортта яшәгән кешеләрнең нәсел агачы символына әйләнә. Бу образ спектакльнең төзелешендә хәлиткеч роль уйный. Авыл йор ты образы баулар белән беркетелгән атлама ярдәмендә тулыландырыла; бау очындагы төеннәр туганлык җепләре, туганлык төеннәре (чаг.: "узы родства") метафорасын визуальләштерә. Кызыл йолдызлар белән бизәлеп, сырлап ясалган капка кырыйлары, хронотопны төгәлләштереп, тамашачының игътибарын сугыштан соңгы буын тормышына юнәлтә. Капканың орнаменты татар йорты өчен традицион: агачтан сырлап ясалган бизәкләрдә кояш чыгу, таң ату мотивы; геометрик орнамент (әйләнә, ромб, өчпочмак) өстенлек ала; капканың өске өлеше дулкынсыман формада. Капканың бер ягында төнге күк күренеше, стильләштерелеп, бизәк итеп ясалган. Шул рәвешле, спектакль сюжетының көнкүреш потенциалы визуальләштерелә. Капкадагы бизәк, бер яктан, бабаларыбызның иҗади потенциалын дәлилли, милли декоратив сәнгатьнең бай традицияләре хакында сөйли; икенче яктан, чит җирдә архитектор-урбанист, шәһәр цивилизациясен (бу цивилизация дә юкка чыгу куркынычы астында тора) тудыручы буларак танылган баш герой сәләтенең чыганагын ачып бирә. +МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА +А.Гыйләҗев кебек үк, "Яр" драмасы авторы да ишекнең икеләтелгән символикасын актив үзләштерә; ягъни ишекне тишек (ярык) һәм келә рәвешендә сурәтли. Бу образ чикне саклау һәм чикне җиңеп чыгу, узу мәгънәсендә килә ала. Шул ук вакытта сценографиядә ишекнең арка - сакраль (изге) белән профан дөнья очрашу урыны мәгънәсе дә киң таралган. Спектакльне оештыручылар капка образын да милли-мәдәни коннотация белән Ирьегет - Булат Сәлахов, Айзирәк - Ләйсән Нургалиева. баетырга телиләр. +Сюжет үстерелешендә капка нәсел агачына (шәҗәрәгә) әверелә. Бу - декорацияне һәлак булган абый-энеләрне символлаштырган йолдызлар белән баету сәбәпле килеп чыга. Шул ук вакытта аркылы борыска нисбәтле әлеге корылма үлчәүне хәтерләтә башлый. Үлчәүнең уң ягында - тийәк (диал., сарык түшкәсен эшкәртү өчен махсус җайланма), сул ягында янгын рельсы асылынып тора. Сценографиянең бу детальләре корбанчылык һәм язмыш мотивын көчәйтә (чаг.: "якадан тәкъдир тотты"; "...тәкъдир килеп кысыла" (Нигезен югалткан кеше), "Тәкъдир дисең инде" (Бабай) һ.б.). "Нигезен югалткан кеше" исә тийәккә плащын элеп куя. Шулай итеп, спектакльне оештыручылар, бер яктан, безне геройның үз-үзенә кул салуына һәм үз теләгенә ирешә алмавына әзерли, икенче яктан, геройның нәселенә, үз асылына кайтуын сурәтли. Плащ - шәһәр цивилизациясе, чит илдә гомер итү символы. Шулай итеп, метафора аңлатыла: плащын (битлеген) салган герой үз асылын, яшәү мәгънәсен таба. Геройның дөньяга карашында булган кризис тавыш (рельска сугу тавышы) ярдәмендә көчәйтелә (бу вакытта рельска сугу авылда янгын чыкканын хәбәр итә торган чаң сугуның бер инварианты булып тора). +Автор эчке психологизм алымын уңышлы куллана. Геройның эчке монологлары аның җанын, фикер сөрешен ачып бирә (чаг.: "Сабый бала булып еласаң да" лирик монологы). +Герой һәм Хозыр Ильяс (юлга чыккан кешеләрнең саклаучысы, юл хуҗасы) арасындагы диалогларга көчле мәгънәви басым ясала. Фольклорчы галимнәр белдерүенчә, Хозыр Ильяс кулына таяк тоткан ак киемле карт рәвешендә була. Аны гади кешедән аеру өчен, кулларына карарга кирәк (аның баш бармакларының берсендә бер буын булмый). Ул, гадәттә, заманага туры килмәгән, көнкүрештә инде очрамый торган иске кием кия (мәсәлән, бизәкле киң чалбар, искечә тегелгән яшел күлмәк). Бу рухка яхшы мөгамәләдә булган, аны хөрмәт иткән кешеләргә Хозыр Ильяс бәхет һәм уңыш алып килә. Тупас холыклы, тәртипсез адәмнәрне исә җәза да көтәргә мөмкин. Спектакльдәге карт ның костюмында Хозыр Ильяс рухына юнәлтә торган ике деталь бар: яшел чалма һәм агач таяк. Картның сакалы - зирәклек билгесе. Герой өст ендәге заманча костюм исә "тылсымлы ярдәмче" образының концепциясенә каршы килә. Яшел чалма кигән карт иң хәлиткеч вакытта - баш геройга дөрес карар кабул итәргә булышу, кирәкле адымга этәрү өчен пәйда була. +Әсәрдәге карчык образы да кызыклы. Автор "авылчылар" концепциясенә каршы килә: ул зирәк әбине түгел, ә акылдан язган карчыкны сурәтли. В.Шукшинның "Калина красная" әсәрендәге кебек үк, кире кайткан геройны үз әнисе танымый. Нәкъ менә аны тудырган, аңа тормыш биргән ана "юлдан язган ул"га бәя бирү критерие буларак кулланыла. Ана / ул сюжет сызыгы үстерелешендәге кульминацион мизансцена геройның үз ыруы каршындагы гаебен тагын да көчәйтә. Ләкин, Шукшин әсәреннән аермалы буларак, Б.Сәлахов тамашачыларга вакыйгаларның яхшы тәмамлана алуына өмет бирә: үкенүе һәм үз гаебен тануы нәтиҗәсендә герой үз нигезенә кире кайта алачак. Аның әнисе белән сөйләшү күренешендә яулык белән китапларга көчле символик басым ясала. Бер яктан, алар - көнкүреш детальләре, икенче яктан, аерым репликалар контекстында, тамашачы аларның мифопоэтик потенциалын күрә. Улы әнисенә бүләк иткән яулык - геройның яшь вакытта ыруг, нәсел гореф-гадәтләренә тугры булуының дәлиле. Е.М.Бохонная күрсәтүенчә, шәл / яулык берәмлекләре халык авыз иҗаты текстларында, "чит дөньяга озатучы" мәгънәсеннән тыш, "дөньялар арасындагы чик" мәгънәсендә дә йөри. Шул ук вакытта спектакль сценографиясендә (сценограф - Булат Ибраһимов) яулыкның берләштерү, саклау вазифасын үз эченә алган йола мәгънәсе дә кулланыла. Яулыклар белән бергә улы истәлеккә җибәргән китаплар да игътибарга лаек. Алар - герой яшь вакытта язган, аның күңел хисләреннән туган шигырь җыентыклары. Чит җирдә ул шигырь язмый инде. Шулай итеп, туган якның тагын бер мәгънәсе төгәлләшә: ул - күңел бакчасы. Шул ук вакытта китап ахыргача укылып бетмәгән гомер китабы буларак та аңлашыла башлый. Ул - герой җанының символы. Китаптагы ком сибелгән хәрефләр хакындагы реплика исә Коръәндәге сөйләшә торган балчык турындагы мифка барып тоташа. +Шул ук вакытта карчык концепциясендә гаеп темасы үсеш ала. Чөнки балаларны тәрбияләүгә ана җаваплы. Бу яктан авторның кычыткан хакындагы мифы кызыклы: +Әби. Кычыткан тәнгә сихәт бирә ул, балам. Ашы да тәмле була. И-и. Элгәре, мин бу йортта торганда, әллә нәрсәләр пешереп ашата идем балаларыма... Тик... артларын чәбәкләргә генә онытканмын. +Әби. ...Кычыткан тәме керми калган үзләренә... +Әби. ...Кычыткан пешереп ашасаң, хәтер кире кайта ди менә... +Әби. ...Кычыткан бит ул, олан, кеше яшәмәгән җирдә үсми. Кешесез яши алмый кычыткан. Аңа, үсәр өчен, кеше күз яше тамган җир кирәк. Кешенең күз яшьләре кычыткан зәһәре булып чыга аннары. Җирдә күз яшьләре беткәч, кычыткан да үсми башлый. +МИЛӘҮШӘ ХӘБЕТДИНОВА +Автор мифының фольклор нигезләре турында без "Бер үлән бар чокырда, аны таный сукыр да" табышмагыннан һәм кычыткан чыпчыгы турындагы халык мифыннан беләбез: "Кычыткан чыпчыгы: "Үз өем, үз илем!" - дип сайрый икән. Моның өе кайда дип карап торсалар, кычыткан арасында кычыткан ефәгеннән үргән оясына кереп киткәнен күргәннәр". Ирьегет - Булат Сәлахов, Әби - Гөлүсә Гайнетдинова. +Пьесада "Ишегалдын тутырып үскән кычытканнар - йортның бердәнбер сакчылары"; "Кычытканнар гына корып, искән җилдән хәбәр көтеп, сызгырып, җырлап утыралар" (автор), "Изге җаннар" (Әби), "Иң беренче кычыткан да түмәр астыннан чыкты", "Кычытканнар саклый бу нигезне" (Бабай), "Кычытканнар соңгы тапкыр чыктылар быел" (Түмер), диелә. +Шулай итеп, автор символикасында кычыткан дөньяның милли образына әверелә; ул туган якка булган мәхәббәтне символлаштыра, танып белү, саклауяклау һәм җәза бирү идеяләрен күтәрә. Әкияти традиция кысаларында кычыткан (герой йортын калдырып торган вакытта) аның вазифаларын үти: кече угыл сыман, нигезне саклый. +Геройның малай, үз-үзе белән очрашуы сюжетта зур урын алып тора. Тамашачы геройны бала чагында "почык борын" дип йөртүләре хакында белеп ала. Авылда кушаматлар кешегә характеристика бирү өчен кулланылган. Бу кушамат исә геройга хас мин-минлек хакында сөйли һәм ниндидер дәрәҗәдә аның тормыш драмасының сәбәпләрен аңлата. Интертекстуальлек алымы ярдәмендә әлеге кушамат безне "Түләк һәм Сусылу" дастанына юллый; бу әсәрдә горур баш герой ярлы кием кигән хөкемдар атасын танымаган булып кылана. Бу исә кире кайту сюжетын яңа мәгънәләр белән баета. Балта һәм түмер сценасына зур басым ясала, ул кешедәге мин-минлекнең чагылышы гына түгел, хаос билгесе дә. Түмернең сакральлеге исә туган нигезнең, нәсел хәтеренең изгелеген символлаштыра. +Малай ярдәмендә герой әтисенең бабайлар зирәклеге белән сугарылган васыятен исенә төшерә (кендек каны хакындагы миф). +Малай геройга бүләк иткән сакраль предмет - кылыч ярдәмендә бабаларның сугыштагы батырлыгы турында сөйли. +Кәләшкә бәйле сюжет сызыгында яулык туй йоласының элементы булып аңлашыла. Ак төс кыз күлмәгенең аклыгына тәңгәл килә, бу исә туй темасының үстерелеше өчен җавап бирә. Ак төс - сафлык символы. Ак күлмәк кигән кыз ак күгәрчен белән чагыштырыла. Канатлар вазифасын исә канатларга охшаган җиңнәр башкара. Кыз йөгереп киткәндә, бу бигрәк тә ачык күренә. +Икенче яктан, ак яулык - мәхәббәттәге уңышсызлык символы да. Фольклорчылар билгеләвенчә, яулыкның нинди төстә булуы зур мәгънәгә ия. Ачык, якты төстәге яулык бәхетле мәхәббәтне символлаштырса, әлеге баш киеменең төсне югалтуы бәхетсез мәхәббәт символы булып тора. +Кыз образында безгә "Чура батыр" дастаныннан таныш булган ярәшелгән кыз / кәләш мотивы да бар: "әткәйләр дә сүз куешканнар ич" (кыз). Халык авыз СИНЕҢ НИЧӘ НИГЕЗЕҢ БАР? иҗаты әсәрләрендә герой һәрвакыт "үз" пространствосындагы кызга өйләнергә тиеш була. "Чит, ят дөнья" вәкилләренә өйләнү исә геройга бәхетсезлек китерә (чаг.: "Сусылу һәм Түләк"). "Яратмыйча гына өйләндең. Кызларың бар" (Кыз). Ярәшелгән кызга хыянәт итү дә шулай бәяләнә (чаг.: "Чура батыр"). Кызның "Еллар буе йөреп" лирик монологы гашыйклар вәгъдәсе кебек яңгырый. Кыз / хатын антитезасы чынга ашмаган бәхет темасын көчәйтә. +Әсәрдә сөйләм характеристикасы да мөһим роль уйный. Кыз геройга хөрмәт белән "Ирьегет" дип эндәшсә, хатыны аны "Исерекбаш" дип атый. Туй темасының финал аккорды булып спектакльдә НИГЕЗ, ЙОРТ, ТҮМӘРдән торган хор репликалары яңгырый. +Нигез. Нинди ямьсез хатын. +Йорт. Усал... +Түмәр. Нигезен тапкан кешене кыерсытты. +Нигез. Мин аның нигезе түгел. +Нигезнең репликасы туй йоласы контекстында аңлашыла башлый. Татар гаиләсендә туйдан соң кыз, исемен югалтып, йорт кешесенә - киленгә әверелгән. Шулай итеп, йорт туган йорты өчен җаваплы булган геройның хатынын һич тә кабул итә алмый. +Кыз концепциясе туй йоласы кануннарына җавап бирә дип әйтергә мөмкин. Спектакльне оештыручыларның кызның профессиясен сыер савучыга үзгәртүләре генә кызганыч. Б.Сәлахов әсәрендә Айзирәк - хат ташучы. Билгеле булганча, почта заманча әсәрләрдә үз / чит пространствоның чик вазифасын башкара (Убырлы карчык образының инварианты), ә хат ташучы исә ике дөньяны тоташтыручы булып төгәлләшә. Кызның ишарәсе һәм "күрше авылда сыер савам" репликасы беренче мәхәббәт аурасын һәм идеаль героиня романтик образын юкка чыгара (исемнең мәгънәсенә игътибар итегез: Айзирәк - "Зирәклегенә сокланырлык кыз"). +Авыл кешесе (Илфат Әскәров) авылның бүгенге халәтен символлаштыра. Ул Шукшинның "Сәер кешеләр"ен хәтерләтә: "Ул - кайгыра һәм эш-гамәлләр кыла белә торган тере кеше; һәм, әгәр дә аның күңеле авыру, ә гамәлләре гомуми кабул ителгән фикер буенча мәгънәсез икән, сез аның ник шулай булганлыгын аңларга тырышыгыз, үзегездән мин аңа кызыгып карамыйм микән дип сорагыз" (Шукшин, "Чудик"). +Авыл сәрхушенең күңелендә әле гаделлек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек бар, ул бәхетсезлеккә очраган кешегә булышырга әзер. +Герой, үз-үзенә кул салып та, ниятенә ирешә алмагач, Хозыр Ильяс аңа Ибн Фадлан язмаларында очраган зирәк кеше турында миф сөйли. Һәм геройның үз-үзен үтерергә теләвен кан тартуы белән аңлата. Ибн Фадлан иң акыллы болгарларның үзләрен Аллага багышлаулары (корбан булулары) хакында яза. "Синдә шул бабаңнарның каны уянып-уянып ала булыр. Синең дә вакыт-вакыт изге буласың килә", - дип аңлата Карт. Ләкин авторның бу мифында хата бар: әлеге йоланың татарларда киң таралган әүлия культы белән бер уртаклыгы да юк. Үз-үзенә кул салучы беркайчан да изге була алмый. Бәлки, авторның бу мифы тамырлары белән борынгы риваятькә барып тоташадыр. Ул төркиләрнең бер йоласы турында сөйли. Хөкемдарга аеруча якын булган бәкләр аны, киез өстенә утыртып, тугыз тапкыр кояш йөреше буенча әйләнгәннәр. Шулай сәламләгәннән соң, хөкемдарны ат өстенә утыртканнар да муенына ефәк яулык бәйләп буарга тотынганнар, үзләре аннан: "Син ничә ел идарә итә аласың?" - дип сораганнар, имеш. Шулай итеп, әлеге йоланың максаты илнең киләчәген ачыклау булган. Бу аспектта геройның әлеге гамәле тормыш мәгънәсен аңларга, киләчәктә үзен ни көтүен белергә теләве белән аңлатыла. +Әсәрнең финалы ачык. Герой үзен бер авылдашы таныгач ("Карале, син безнең Җирьегет малае Ирьегет түгелме?") юкка чыга. Б.Сәлахов та А.Гыйләҗев концепциясенә тугры кала. Туган ягыңның "өч аршын җиренә" дә әле лаек булырга кирәк икән бит! Чит илләрдә сәяхәт итү драмада адашып йөрү белән тиңләштерелә. Тамашачы кечкенә кешенең, эше уңмый торган адәмнең, дәүләт системасы һәм шартлар корбанының тәүбәсен түгел, ә шактый зур уңышларга ирешкән шәхеснең истигъфарын ишетә. Шулай да бу уңыш та, бәхет тә чын түгел (ком мотивы), алар уйлап кына табылган; ә үтәлмәгән вәгъдәләр өчен кайчан да булса җавап бирергә кирәк булачак. Без спектакльдә ахыр чиккә җиткән өметсез герой белән очрашмыйбыз. Аны әле җәмгыять кабул итәргә дә мөмкин. Хәзер инде ул нигезнең кадерен белә... Без нигезен югалткан угыл белән ул үкенү стадиясенә җиткәндә аерылышабыз. Тамашачыларга катарсис һәм үз нигезеңне саклап калуга өмет уята, ярдан тәгәрәргә түгел, ә аңсызлык баткаклыгыннан чыгарга ярдәм итә торган "Яр" спектакленең әхлакый нәтиҗәсе менә шул. Авторның искәрмәсендә шундый шәрехләү бар: кеше кабер казый, озаграк казыган саен, ул биегрәк күтәрелә. Бу - авторның тормыш метафорасы. Кеше туганнан бирле үлемгә юл тота. Аның тормыш юлы - җиңүләр, табышлар һәм югалтулар чиратлашуы ул. Һәрбер кешенең нигезе, рухи фундаменты бар, һәм аны саклап калуга һәркем үз өлешен кертергә тиеш. +Б.Сәлаховның драмасы безне мифологик тышча артында хәзерге иҗтимагый тормыш чагылган борынгы грек трагедиясенә юллый. Нигез, Йорт һәм Түмердән торган хор лирик новелланың драматизмын көчәйтү, борынгы бабаларыбыз һәм автор фикерен белдерү өчен кирәк. Әйтерсең лә хор туган йорт сакраль пространствосының космик энергиясен активлаштыра, туган йорт төшенчәсе изгеләр кабере, курганнар белән баетылган туган җир, Ватан мәгънәсенә кадәр киңәйтелә. +Актёрларның уены самимилеге, тәэсирлелеге белән җәлеп итә. Әни ролен башкарган Г.Гайнетдинова артык мелодраматизмсыз образны ачып бирә. Хозыр Ильяс (Р.Каюмов) ата һәм җитәкче вазифалары арасындагы балансны саклый ала. Р.Каюмовтан үз көченә ышаныч, рухи көч бөркелеп тора, ул тамашачылар хәтерендә тере образ калдыра. Кыз (Л.Нургалиева) сәхнәдә беренче мәхәббәт аурасын тудыра; Ф.Сәхәбетдинов тамашачыларны малайларча шаянлыгы, дөньяга якты карашы белән куандыра; Хатын (Р.Таһирова) исә бик кыска эпизодта да әрсез холкын, усаллыгын, рухи ярлылыгын күрсәтә. Актёрлар коллективына, бизәлеш рәссамнарына (Булат Ибраһимов), режиссёрга (Фаил Ибраһимов) - композиторга (Нияз Тарһановка) искиткеч, ихлас, рухи яктан бай спектакль һәм кызыклы сценография өчен, ә авторга күңелгә ләззәт, уйланырга азык бирә торган әсәр өчен бик зур рәхмәт. +Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА, +филология фәннәре кандидаты +ТЕАТР - ҖӘМГЫЯТЬНЕҢ БАРОМЕТРЫ УЛ +Кәрим Тинчурин театрында режиссёрлык мәсьәләләре +Татар театрына 110 ел. Әлеге датаны бөтен татар театрлары, шул исәптән Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры да билгеләп үтә. +1993 елның 10 мартында театрның баш режиссёры итеп Рәшид Заһидуллин билгеләнә. Театрны үзгәртеп кору, күчмә халәтеннән тотрыклы, тулыканлы стационар театрга әверелдерү нәкъ менә аңа насыйп була. +Беренче дистә елда режиссёр эзләнүләр алып бара, төрле авторларның төрле чорга, жанрга караган әсәрләрен сәхнәләштерә. Р.Заһидуллин үзенең җитди иҗади эшчәнлеген Н.Фәттахның күпсюжетлы, күпкырлы "Итил суы ака торур" романыннан башлый. Әлеге спектакле белән беррәттән, Х.Вахитның "Кияүләр", Г.Зәйнашеваның кабатланмас Н.Шәйхетдинов һәм Л.Миңнуллина катнашындагы "Гайфи бабай, өйлән давай", Т.Гыйззәт һәм Җ.Фәйзинең "Башмагым", Мольерның гаҗәеп көлкеле "Галиҗәнап де Пурсоньяк" комедияләре озак еллар репертуардан төшми уйнала. +1990 еллар афишасында И.Грекованың "Тол хатыннар көймәсе" психологик драмасы, К.Тинчуринның күренекле "Сүнгән йолдызлар" мелодрамасы аерым урын ала. +"Тол хатыннар көймәсе" драмасында режиссёр сугыштан җаннары теткәләнгән хатыннарның йөрәк җылысын үҗәтләнеп сакларга тырышуларын тынчу мохит аша тасвирлый, сугыш фаҗигасен анык күрсәтә. Сугыш темасын дәвам итеп, Р.Заһидуллин Тинчурин театры сәхнәсендә беренче тапкыр күренекле драматург, антифашист Бертольд Брехтның катлаулы, сугышка каршы ярсулы "Кураж ана һәм аның балалары" әсәрен сәхнәләштерә. Брехт беркайчан да татар сәхнәсендә куелмады. Аның әсәр ләрен милли тамашачы кабул итмәс дип уйладылар. Р.Заһидуллин исә тәвәккәлли. Һәм шунысы символик мәгънәгә ия: ул аны чечен сугышы чәчәк аткан чорда куйды. +Режиссёр документаль хәрби кино кадрлар, тәкъдир билгесе, сугыш символы буларак Үлем битлеге кебек төрле һәм көтелмәгән сәнгатьле чаралар кулланып, сәяси спектакль тудырды. +Театрда тәүге тапкыр Г.Тукайның "Сөй го мер не!", М.Мәһдиевнең "Без - кырык беренче ел балалары" һәм Р.Вәлиев әсәрләре буенча куелган "Язмышым юллары" ке бек поэтик спектакльләр барлыкка килде. +1990 елларның икенче яртысы, лар, югарыда телгә алынг ан куел ышлардан тыш, К.Тинчуринның "Сакла, шартламасын!", "Хикмәтле доклад", Т.Миңнуллинның "Яшьлегем-юләрлегем", "Төш", "Саташу", М.Кәримнең "Айгөл иле" һ.б. спектакльләр белән дә истә калды. +Соңгы елларда театрда яшь режиссёр - Р.Заһидуллинның шәкерте Резеда Гарипова эшли башлады. Ул инде К.Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар", Э.М.Ремаркның "Без барыбыз да кешеләр", И.Юзеевның "Гашыйклар тавы", Р.Мингалимнең "Өченче бүлмәдә эт яши", Ш.Хөсәеновның "Чулпан" кебек берничә үзенчәлекле спектакль куярга өлгерде. +"Йосыф-Зөләйха" (Нурмөхәммәт Р.Гарипова, остазы кебек үк, актёрлар белән Хисамов) риваятеннән бер кыю эш ли, метафоралардан оста файдалана күренеш. Йосыф - Илфак Хафизов, +Зөләйха - Резедә Сәләхова. һәм, һичшиксез, баш режиссёрның терәге булып +Режиссёры - Рәшид Заһидуллин. тора. +Бүгенге көн театр тормышындагы иң мөһим куелышларның берсе - Т.Миңнуллинның "Төш" спектакле. Сәхнә әсәре тормышта үз урынын таба алмаган кеше фаҗигасен сурәтли. Төп рольләр - Елена белән Камилне гаҗәеп зур осталык белән Г.Нәүмәтова һәм Илфак Хафизов башкара. Шул ук елны "Төш" спектакленнән соң, Р.Заһидуллин Н.Хисамовның (Кол Гали буенча) "Йосыф-Зөләйха" әсәрен сәхнәләштерә. Үлемсез әсәр безнең уйларны моннан мең еллар элгәре булган чорларга, әүвәл "Ветхий завет"та, аннан исә Коръәннең 12нче сүрәсендә бәян ителгән Йосыф белән бәйле вакыйгаларга алып китә. Р.Заһидуллин әсәрдә үзен борчыган мәңгелек проблемалар белән очраша. Спектакльдә мәхәббәт, тугрылык һәм хыянәт темалары булса да, режиссёрны тормыш кыйнавына бирешмичә, кешенең катлаулы язмышын җиңә алуы мәсьәләсе, үз-үзенә, үз көченә ышануы кызыксындыра. Режиссёр бу теманы тормышның төбенә кадәр тәгәрәп тә кабат күтәрелә алган, алай гына да түгел, хаким дәрәҗәсенә ирешкән Йосыф язмышы аша ассызыклый. +Абыйларының үз энеләренә хыянәт итү күренеше дә, геройларның киләчәк тормышында урын алган башка вакыйгалар да сәнгати-сурәтле итеп чишелгән. +Персонажларның бөтен уй-фикерләре, эш-гамәлләре бер ноктада кисешә һәм алар барысы да әсәрнең төп каһарманы Йосыф, аның тормышы, холкы, кешеләргә, чынбарлыкка мөнәсәбәте белән бәйле. Илфак Хафизов, поэма авторының үзе кебек үк, Йосыфны эчке һәм тышкы яктан да матур, күркәм, изге күңелле, сабыр, пакь ниятле кеше итеп күрсәтә. +Тагын бер истәлекле вакыйга 2013 елның язында булды. Театр тамашачыларга күренекле инглиз драматургы Шекспирның "Гамлет" әсәрен тәкъдим итте. Р.Заһидуллин тулаем гаилә тарихы турында спектакль куя. Анда патша гаиләсе генә түгел, ә үз балалары өчен теләсә нинди адымга да барырга сәләтле Полоний гаиләсенә кагылышлы вакыйгалар да зур урын алган. +Фаҗигадә төп рольләрне Р.Заһидуллинның үз шәкертләре - А.Пискунов (Гамлет), Р.Сәләхова (Офелия), Илфак Хафизов (Лаэрт), З.Закиров (Горацио) күңелен җәрәхәтләгән әтисе үлеменә бәйле авыр кайгы, әнисенең артык ашыгып кияүгә чыгуы бе лән килешмәве, хыянәт һәм вакҗанлылык белән очрашуы тора-бара дөньякүләм фаҗигагә әверелә. Бу Гамлет әле яшь. Шуңа да ярату, игелек хөкем сөргән тыныч шартларда үскән, хәзер исә явызлык, мәкер белән +"Өченче бүлмәдә эт яши" (Рөстәм Мингалим) комедиясеннән күзгә-күз очрашкан әлеге +бер күренеш. Галия - Зөлфия Вәлиева, Райман - Ирек Хафизов. үсмер егет өчен йөрәк әрни. +Режиссёры - Резедә Гарипова. Тирә-ягындагыларның кем икәнлеген аңлаганның соңында ул якыннары - әнисе (Җ.Әсфәндьярова), король (Р.Шәмсетдинов), Полоний (З.Харисов), элеккеге дуслары (Х.Хөснетдинов, Б.Зиннәтуллин), Офелия (Р.Сәләхова) белән мөнәсәбәтләрен төрлечә кора. Р.Сәләхова үз героинясы язмышының драматизмын тулысы белән яктырта. +"Гамлет"тан соң театр көндәлек эшчәнлеген дәв ам итә - К.Тинчуринның "Назлы кияү", Ф.Г.Лор каның "Өметсез хы яллар", С.Мрожекның "Шашкан бабай" ("Кар оль"), А.Гыйләҗевнең "Ефәк баулы былбыл кош" спектакльләрен сәх нәләштерә. +Р.Заһидуллин, поляк драматургиясе классигы С.Мрожекның Татарстанда билгеле булмаган "Кароль" абсурд пьесасын (татарча аны "Шашкан бабай" дип атадылар) куеп, чираттагы мәртәбә тамашачыны гаҗәпкә калдырды. Пьеса режиссёрны билгесезлеге, эчтәлеге, стилистикасы һәм формасы белән җәлеп итә. Әсәр кеше үтерү теләге турындагы коточкыч сюжетның заманга аваздашлыгы һәм спектакль аша шуның киресен - җирдә тыныч күк йөзе, игелек һәм мәхәббәт булдыру теләген күрсәтү мөмкинлеге булуы белән дә гыйбрәтле. Бабай белән Онык "кирәк булган өчен" генә ниндидер бер Карольне үтерергә омтыла. Тик алар моны ни өчен эшләргә кирәклеген үзләре дә белми. Аларның җирдәге барлык Карольләрне дә юкка чыгару омтылышы абсурдка гына түгел, башбаштаклыкка китерә. Юлларына каршы төшкән бөтен кешене дә юкка чыгару ихтималы булуы метафора буларак яңгырый. +Спектакльдә нибары өч төп персонаж һәм тагын бер сүзсез Кыз образы бар. Актёрлар - З.Закиров (Окулист), А.Фәтхуллин (Бабай), С.Хәбибуллин (Онык), К.Галиева (Кыз) образга хас характерларның көтелмәгән, сәер якларын ачып, ниндидер иблискә хас, явыз фантасмагория мохите тудыра. Мрожек пьесасы режиссёр тарафыннан актёрларга үз рольләрен гадәтләнгәнчә түгел, ә башкача эшләргә мөмкинлек бирә. +Хәзерге вакытта К.Тинчурин исемендәге театр - республикадагы төп театр коллективларының берсе. Ул - профессиональ режиссурасы, көчле актёрлар труппасы, халык ихтыяҗын канәгатьләндерә торган лаеклы репертуары булган тотрыклы, заманча театр. +Юмор +Әхәт +Сафиуллин +ШАЯН МОНОЛОГЛАР +Аерма +Бәрәкалла! Палатабызга адәми зат шуышып кереп килә түгелме?! Кеше бит, җәмәгать, валлаһи, кеше! Әй, энем, кая шуышасың болай? Әйе, бишенче каттагы икенче палата шушы була. Сине дә шушында җибәрделәрме? Ярар, түргә уз, алайса! Нигә шулай шатланасың? Икенче көн шуышам, дисеңме?! Кичә ярты юлда "скурый" машинасының бензины бетте? Бара тор, куып җитәрбез, диделәр? Дөрес, энем, беркемнең дә "скурый"да җан тәслим кыласы килми шул. Куып җитә алмадылармы? Аннан соң тәгәрмәче җибәргән? Их, каһәр суккыры! Бер уңмаган юлга чыксаң, шулай була шул, энем: каршы килә дә тора! +Алай да бә-әк нык кеше икәнсең, тешеңне кысып булса да бульнис ишеге төбенә килеп егылгансың. Мулудис, энем! Хәзерге заманда үзең селкенмәсәң, башкалар кымшанып та карамас. Врачларга рәхмәт әйт, баскыч төбеннән өстерәп алып кергәннәр үзеңне. Әпиндисең шартлаган, диделәр? Тик нишләп сине монда арба белән алып менмәделәр соң? Ә-ә, дөрес, энем, лифте дигән нәрсәләре инде ел ярым эшләми, диләр. Ул чагында арба белән сине бишенче катка ничек алып менсеннәр?! Әкренләп үзең мен, алайса, диделәрме? Шулайдыр, энем, тагын нәрсә әйтсеннәр инде алар?.. +Әгәр шулхәтле яшисең килә икән, уз энем, уз! Унбиш кеше сыйганны, уналтынчысы гына сыярбыз. Сугыш вакытында бер землянкәдә йөзгә якын кеше яткан чакларыбыз булды. Иту түздек! +Карале, энем, кулыңдагы төенчегеңдә мина-фәлән түгелдер? Дошман танкысы астына ташланырга җыенган солдат шикелле шуышасың... Пычак, энә, җепләр? Мулудис, аператси ясарга кирәк нәрсәләрне алгансың. Хәзерге заманда бульнискә үз кирәк-ярагыңны кыстырып баруың хәерле. Тик ярар микән синең ул әйберләрең? Мин үзем, бүсереңне алу өчен корсагыңны ярырга пычак кирәк булыр, дигәч, авылга кайтып, пычакны чалгыдан ясатып килгәнием - ошатмадылар. Безгә медисинский пычак кирәк, диделәр. Менә шулай, энем, аларга ярап та булмый. Аннары тегәргә кәтүк җебе дә ярамый икән. Хайван эчәгесеннән ясаганы кирәк, диделәр. Нишлисең, авылга кайтып сарык суярга туры килде. Шуның эчәгесен телгәләп киптердек. Анысы ярады... +Алай да өметеңне өзмә, энем, аператси ясый торган көннәрдә кирәкле струмитларны башка бульнистән дә алып торгалыйлар. Тик чират җиткәнче үлмәскә генә тырыш, аператсига тикле түзә алсаң, яшисең дә яшисең аннары! Тик аператсидан соң нинди дарулар кирәген белешеп куй: туган-тумачаларың эзли торсын. Шуларны тапмасалар, Алла сакласын, каравыл кычкырып ятарсың. Яраң да төзәлмәс, өеңә шул тишек корсагың белән кайтып китәрсең. +Туктале, энем, тукта, нишләвең бу?! Куй минем банканы урынына! Соң, эчәсе килә, дип, шуны эчәргә дигәнме?! И-и, җүләр, ниткән сыра булсын? Кил монда, мин сиңа сок бирәм. Эчеп җибәр әле рәхәтләнеп. Хәер, туктале, энем, сиңа эчәргә дә ярамыйдыр әле. Врачлар килгәч, иртәгә алардан сорарсың. Бүгенме? Бүген кайтып киткәннәрдер инде. +Хәер, белмәссең, берәрсенең килеп чыгуы да бар. Кайчакта кергәли алар. +Нигә чыраеңны сыттың, энем, бик авыртамы? Кычкырмас өчен, син авызыңа яулык йомарлап кап! Безнең баштан үткән нәрсә инде ул. Вакыт җитмичә үлеп булмый - түзәргә кирәк. Әлбәттә, Ходай өмет дигән нәрсәдән дә аермасын! Элегрәк түзүе ансатрак ие: бик авырта башласа, укол кадыйлар иде дә, хәтта йоклап китә иең... Ә хәзерге заманда кайдан алсыннар ул даруларны? +Моннан ундүртенче караваттагы ирне күрәсеңме? Әйе, китап укып ята. Менә өмет нишләтә кешене! Үлгән дип, мурыгка чыгарып аткан булганнар мескенне. Ә ул, өч көн, өч төн шунда яткач, ыңгырашып куйган. Ышанмаганнар, әлбәттә. Ныграк ышану өчен шунда тагын ике көн яткырганнар. Ул кычкыра ук башлаган! Алып менделәр аннары. Ә хәзер әнә, үзең күрәсең... Укымаган нәрсәсе юк! Көнен дә укый, төнен дә. Төнен хәтта утсыз укый! Мурыгта караңгыга ияләшкән. Бәхете дә бар икән үзенең. Мурыгның суыткычы ватылган чакка туры килгән! Әгәр шул эшләгән булса, катып үлгән булырые... +Ике көн, бер төн шуыша-шуыша хәлең дә беткәндер. Ә-ә-нә моннан уналтынчы карават синеке булыр. Ят та ял ит, көч җый, сабыр әйлә! Сөенергә дә онытма: бездә дәвалау бушлай бит, энем! Әгәр син шартлаган әпиндисең белән Әмрикә бульнисенә керсәң, беләсеңме, күпме акча түләгән булырыең? Ә бездә - Ходай кушып, исән калсаң, - бер тиен дә түләмисең! Сизәсеңме аерманы? +Бар, энем, бар, авызыңа яулыгыңны йомарлап кап та ял ит!.. +Каян белә диген! +Хатын-кызның бер дә белмәгән нәрсәсе юк! Мин үзем ничәнче размерлы туфли киюемне дә белмим, хатынымнан сорыйм. Баш киеме алырга кирәк булганда да: "Оныта күрмә, илле җиденче размерлыны киясең син!" - дип, каткат тукып чыгара. Җитмәсә: "Кара аны, бүрек урынына Гулливер ботинкасы алып кайтма тагын!" - дип кала. Монысы былтыргы хәлгә ишарә инде... +Былтыр аягыма алырга чыкканда, ул әйткән размерны онытып, ялгыш күлмәк размерын әйткәнмен. Сатучының күзе маңгаена менде: +- Үзегезгәме соң ул?! +Минем дә ирлегемне күрсәтәсем килде: "Миңа булмый, кемгә булсын?!" - дидем. Шулай дигәч, ул да сүз куертып тормады, иң зуры шушы, дип, кулыма бер тартма төртте. Кайткач ачып карасак, кырык сигезенче размерлы ботинка! "Син аны киеп карамадыңмыни?" - диде хатын. Менә ничек: әйберне киеп карап алырга кирәклеген дә белә бит алар! +Шушы арада хатыннан тагын бер яңалык ишеттем. Шулай беркөнне ул мине базарга бәрәңгегә дип җибәрде. Карыйм - юк яхшы бәрәңге! Бер-ике җирдә чикләвектәй бәрәңге генә саталар. Кая андыйны аласың инде?! Хатының чөгендер сатып утыра. Чөгендерләре баш хәтле! Менә, мин әйтәм, боларны әрчүе үзе бер рәхәттер. Алып кайттым шуларны бәрәңге урынына. Менә шунда әйтте ул миңа теге яңалыкны. Бер чөгендергә, бер миңа карап: +- И-и, җаныем, быел сиңа алтмыш тула түгелме соң инде! - диде. +- Син нәрсә, - мин әйтәм, - ниткән алтмыш ди әле?! +Бәхәс чыкты. Шунда ул миңа кайчан өйләнешкәнебезне, кызларыбыз Гөлзадә белән Светлананың кайчан тууларын, кайчан кияүгә чыгуларын, оныкларыбыз Руслан, Эльдар һәм Даниска ничә яшь булуларын тезеп китте! "Кайдан белә икән ул боларны?!" - дип терәлдем дә каттым! Ахырда паспортымны алып килеп күрсәтте. Аның кайда ятканын да белә икән! Карасам, әгәр паспортка дөрес язган булсалар, миңа, чыннан да, төп-төгәл алтмыш тула икән шул! Ә мин һаман үземне кырыкта дип йөрим... +Кыскасы, хатынга ышанырга туры килде. Алай да бу турыда шауламаска куштым. Чөнки безнең халык кеше ышанмаслык сүзне дөрес булса да сөйләмәү ягында. Җир җимертеп йөргәндә, нинди алтмыш ди әле?! +Аркистыр, имеш! +Халык ялкауланды, хәйләкәргә әйләнде. Кая ул хәзергеләрдә элеккеге тырышлык! Әле менә беркөн, Казанга кунакка килгәч, малаем аркистыр кансиртына алып барды. Кызык нәрсә икән ул аркистыр дигәннәре: андагы кеше! Безнең авыл клубы хәтле сәхнә тулып утырдылар! Ике мәртәбә санарга тырышып та очына чыга алмадым. Барысының да кулында ниндидер уен коралы, ә күтәрергә авыр дигәннәрен идәнгә куйдылар. Андагы иструминтлар исемен артислар үзләре дә белеп бетермидер... +Утырыштылар. Шуннан соң кулына кечтеки генә таяк тоткан берәү каршыларына чыгып басты. Прафиссыр, диделәр. Әнә шул прафиссыр дигәннәре таягын селтәп җибәрүе булды, дөбер-шатыр килеп уйнап та җибәрүләре булды, купты тавыш, купты тавыш! Стеналар селкенә! Куркуымнан түшәмгә карап куйдым. Шушы тавышка менә шушы люстыра килеп төшсә, мин әйтәм, бездән юеш урын гына кала, сөякләрне дә җыеп алалмаслар. Хәвеф-хәтәрләрдән саклый күр, Ходаем!.. Бераздан тынычландым: килеп төшәрлек итеп эләләрме соң? Аркистырда уйнаучыларны күзәтәм. Булдыралар, тырыша-тырыша уйныйлар, ә теге, аларның каршысына баскан прафиссырның кызуы җиткән - таягы белән генә түгел, инде кулы белән дә селтәнә башлады. Кайчак йодрыгын да күрсәткәләп алган шикелле. Барыгыз да уйнагыз, диюедер, мөгаен. +Туктале! Карыйм, барысы да уйнамый бит! Кайберсе кулындагы иструминтына онытылганда бер генә кагылып ала. Ә үзләре, уйнаган атлы кыланып, әллә кызыклы журналмы, әллә китапмы укыштыргалап утыра. Менә сиңа аркистыр, мин әйтәм! Кешедән акча җыеп, җүләр сатып утыралар! Ачуым килмәгәе, андагы иллеләп кешенең яртысы шәләй-вәләй генә уйный бит! Халык алдына чыккансың икән, бөтен күңелеңне биреп, намус белән уйнарга кирәк! +Эш урыннары чиста, бөтен җир ялт-йолт итеп тора. Шунда да хәйләгә керешәләр. Их, мин әйтәм, шундый яхшы эшләренең кадерен белмиләр. Кызларына резин итек кидереп, бер генә көн безнең фермада сыерлар саудырасы, ә ир затларына абзар чистарттырасые боларның! Йә көзге пычракта бер генә мәртәбә безнең авыл урамыннан уздырасы! Шуннан соң белерләрие эшләренең кадерен! Нибуч, алларына күзәтүче прафиссыр бастырып куймыйча да уйнарларые. булсын, яхшы булсын, дип яши идек. Монда да тырыш, үз эшен чын күңелдән яратканнарын гына сайлап аласы югыйсә. Юк, күп кеше җыелгач, яхшы була, дип уйлыйлар бугай. Алай түгел шул. Хәзер, гомумән, коллектив хезмәттән баш тарта башладык бит инде. Чөнки хезмәт убшый булганда, ялкаулар үрчи. Безнең колхозда моны күптән аңладылар. Шуңа күрә кооператив дигән нәрсә оештырып куйдылар. Элек барыбыз да колхозныкын урладык, хәзер уртак эш өчен, элек урлаганнарны кооперативка вакытлыча биреп торабыз. Кем атын, кем арбасын, кем сукасын, кем көрәген... Бөтенләй аяктан егылмас өчен. Шунсыз кая китәсең... Булган техника тузды, тузмаганын сатып эчтеләр... +Аркистрда да шулай кирәк. Әйтик, син эскрипкәдә уйныйсыңмы? Бик яхшы. Чык та уйна, күрсәт үзеңне! Кешегә салынмыйча гына. Ә син кәкребөкре торбада уйныйсыңмы? Бик хуп, чык, уйна! Өр күркәдәй кабарынганчы! Күрсәт кемлегеңне! Һәрберсе әнә шулай ялгызы гына чыгып уйнаса, барысы да ниндидер җаваплылык сизәрие. Ә болай... +Аннары ул чиертеп уйный торган иструминтларның яртысы да бик җиткән, барыбер ишетелми бит убшый уйнаганда. +Аркистырга кушылып җырлауларын әйт тагын. Җүнле кеше аркистырга түгел, гармунга кушылып җырлый! Моңы да бар, җыры да ишетелә. Ә монда - бака туе! Тавыш кына җитмәгән, өстәвенә барабан кагалар! Әйтерсең, без папуаслар... Карале, әнә теге кара мыеклы егеткә селтәнеп китереп суга, сискәнеп-сискәнеп китәсең. Самавыр капкачы белән поднос кагып утыручыны күр тагын! Тора-тора да китереп ора. Ялгыш орып җибәрәме, куллары белән тотып, шундук тавышын да бетерә. Суккансың икән, нигә бетерәсең аны? Бәлки, шул тавышны яратучылар да бардыр... +Аркистыр, имеш! Ә үзләренең хадавай иструминтлары юк! Әйе, гармунны әйтәм. Гармунсыз аркистыр буламы инде?! Их, егетләр, егетләр... Китереп утыртасые менә шунда безнең Борһан малае Гыйльманны! Күрсәтерие сезгә аркистырның ничек булырга тиешлеген! Берүзе кыл чиертеп утыручы егерме кешегезне алыштыра ул! Бераз салып та бирсәң - бөтен аркистырыгызны. Прафиссырыгыз белән бергә. Аны алдында таяк селкеп куркытып торасы юк. Үзе белеп уйный. Кеше сүзен, гомумән, яратмый... Хупҗамал малаеның туенда Чүкеч Хәнәфиен тәрәзәдән ничек тотып атты! Муенына ике кат рамны киеп чыкты, мескен! Аягы белән кабыргасы сынып, игә килә алмыйча, ике ел урын өстендә ятты. Хәзер туйга чакырырга килсәләр, куркуыннан өстәл астына кача торган булып калды. "Яшьлегемә кире кайтыр идем"не уйнама, имеш... +Аркистырлы кансиртны карап утырганда, менә шуларны уйладым. Бу аркистыр мәсьәләсендә эшлисе дә эшлисе әле! Бәлки, тиешле кешеләр аны гармун белән алыштырырга кирәк дигән дөрес фикергә килерләр. Гармун үзе бер аркистыр бит ул! Әле минем сәхнәгә чыккан бер генә гармунчының да кеше өстенә салынганын күргәнем юк. Үзе уйный! Хәрәмсез! +Аннары финаныс дигән ягы да бар бит әле. Бер гармунчыны тоту кыйммәтме, әллә йөзгә якын аркистырчынымы? Шулай шул менә... +Хәбибулла хастасы +Әле генә подъезд төбендәге эскәмиядә үз ишләре белән сөйләшеп утырган Хәбибулла абзыйга әллә нәрсә булды: күршесе Рәхимҗанның яңа машина сатып алу хәбәрен ишетүгә, кулы белән йөрәген тотып, өенә кереп китте. Шуннан бирле, инде бишенче көне, урын өстендә ята. Тамагына да капмый, дару да эчми, сөйләшми дә. Күзе - түшәмдә. Хәлен белеп чыгыйм, мин әйтәм, су кранын да төзәтте, ишегебезгә йозак та куйган иде... +- Авырып киттекмени, Хәбибулла абзый? - дим. +Дәшми. Хәтта күзен түшәмнән дә алмады. +- Әйе, бәла аяк астында гына йөри... - дидем аннары, сүз юктан сүз булсын дигәндәй. - Кеше мәңге яшәрлек булып дөнья куа-куа да... Әнә син "олигарх" дип йөргән Валентинны... Кичә атып үтергәннәр... +Хәбибулла абзый, башын борып, миңа карап алды. +- Тән сакчылары да коткара алмаган! Шушы көннәрдә генә кәттиженә дә кызыл әтәч җибәргәннәр дип ишеттем. +Хаста җанланып китте. +- Яхшы иткәннәр! - диде ул, башын күтәреп. - Ходай барысын да күрә! Хәрәм акчага салалар... +- Дөрес, аның тагын өч йорты булган икән... +Хәбибулла абзыйның әле генә елмаю йөгергән йөзен янә болыт басты. Шунда артыгын әйтеп ташлавымны төшенеп алдым. +- Берсен тыюлыкта салган булган да, хәзер сүттермәкче булалар ди... +- Шул кирәк андыйларга! - диде хаста, тагын җанлана төшеп. - Булдыра алсалар, айда да кәттиж салдырып куярларые! +- Ә бишенче каттагы Хикмәтулла абыйларның... Беләсең син аны... Бездельниклар, һаман подъезд төбе саклап утырасыз, дип бәйләнә иде... Шуларның фатирын басканнар... +- Димәк, подъезд төбен түгел, өен дә саклый алмаган! - Хәбибулла абзый урынына ук торып утырды. - Кешегә акыл өйрәтеп йөрсәң, шулай була ул! Нәрсәләрен алганнар? +- Өч миллионлык әйберләрен чистартканнар. +- Күпме яңалык! - диде йөзенә елмаю җәелгән Хәбибулла абзый, аягына тапочкасын кия-кия. - Ә мин урын өстендә ятам! Юк, энем, болай яту эш түгел бу! Әйдә, урамга чыгыйк әле... +Күрче бу маймылларны! +Рәсәй депутатларын әйтәм, Дума кәнәфиенә чумып өлгермиләр, дөнья гизәргә тотыналар. Чит илләрнең парламентлары, хөкүмәт төзелешләре, законнары белән танышалар, янәсе! Баралар, йөриләр, карыйлар да, кайтып үзара якалаша, чәч йолкыша башлыйлар... Хәзер телевизордагы Дума утырышы - халык арасында иң популяр, иң көлке тапшыру! Караганда, көләкөлә эчләр катып бетә! "Вокруг смеха"ны нигә бетерделәр, дип йөри идем, бетермәгәннәр, аны шул утырышлар белән генә алыштырганнар икән. Дөрес эшләгәннәр: бер үк эчтәлекле ике тапшыруның нигә кирәге бар? +"Хайваннар дөньясында" дигән тапшыруны да бетерергә була.... Дума депутатларын тәҗрибә алыр өчен Африка джунглиларына җибәрәсең дә... Анда "алтын йонлы" маймыллар яши икән. Менә кемнәрдән өйрәнергә кирәк безнең депутатларга! Дөрес, бу маймылларның Югары Совет, Дәүләт Советы, Дума, парламент дигән нәрсәләре юк. Президентлары да, хәтта премьер-министрлары да юк. Чөнки аларда акча да юк! Хосусыйлаштыру чеклары да юк! Анда бары тик тәртип дигән нәрсә генә бар! +Президентлары да, хөкүмәтләре дә булмагач, алар белән кем идарә итә? Иң олы, иң абруйлы ак сыртлы маймыл аларның лидеры. Бер гаиләдәге йөзләп маймыл тормышын әнә шул башлык алып бара. Берүзе! Бер "пом"сыз, бер "зам"сыз! МВДсыз, Генпрокуратурасыз, судсыз! Бездә аны губернатор яисә президент дип йөртерләр иде. Аларда аны бөтен джунгли хөрмәт итә. +Әйе, аларда суд та юк, чурт та, милиция дә юк, КГБ да юк! Алар тәртип бозуның, безнең депутатлар кебек үзара сугышуның ни икәнен дә белмиләр. +Кеше маймылдан чыккан, дип исбат итәләр. Нигә без "алтын йонлы" маймыллардан түгел икән?! +Рәшәткә +Сигезенче катка күтәрелеп, лифт ишегеннән чыксам!.. Йа Алла! Тәннәрем чымырдап китте. Уңга карасам да, сулга баксам да - тимер рәшәткә. Һәрберсе - юан-юан арматурадан! Алары артында янәдән кат-кат тимер челтәрләр. Һәрберсендә ат башы кадәр йозак! Төрмәме соң бу, әллә зоопаркмы? Зоопарк дисәң, киек-арысланнары юк, төрмә дисәң, богаулы ристаннары күренми. Коточкыч шомлы тынлык! +Ялгыш килеп эләктем, ахрысы, дип шыпан-шыпан артка чигенә башлаган идем, шунда кинәт, күңелне сискәндереп, шалтыр-шолтыр иткән тавыш ишетелде, яман чыелдап, ике катлы рәшәткә артындагы авыр тимер ишекләрнең берсе ачылып китте дә, аннан болай ярыйсы гына кыяфәтле кеше килеп чыкты. Ул, ишеген бикләде дә, кесәсеннән бер бәйләм ачкыч алып, башта беренче, аннары икенче рәшәткәне ачты. Үзе чыгу белән аларын да ашыга-кабалана бикләп куйды. +- Сезгә кем кирәк? - дип сорады ул, миңа шикләнеп карап торганнан соң. +- Мин ни... Кырык алтынчы фатирга, Маһинур апаларга дип килгән идем дә... Әллә ялгыштым, әллә өйдә юклар... +- Шакыгыз, чыгарлар, - диде ул, тынычлана төшеп. +Рәшәткәне дөбердәтә башладым. Ишетәм, шалтыр-шолтыр килеп ишек ачылды да, аннан Маһинур апабыз үзе килеп чыкты. +- Исәнме, Маһинур апа! Сезгә танксыз кереп тә булмый икән хәзер! +- Кем соң әле бу?! Ә-ә, синмени, Сәлимҗан энем? - диде Маһинур апа, тагын бер эчке рәшәткәле ишекне ача-ача. +- Хәлегезне белешеп чыгыйм дигән идем... +- Рәхмәт инде, энем, рәхмәт, - дип сөйләнә-сөйләнә, ул мин басып торган рәшәткә янына якынлашты. - Карале, чыннан да, синме соң бу?! Исәнме, энем, исән-сау гына йөрисеңме? +Ул, күрешергә дип, рәшәткә аша кулын сузды. +- Яхшы гына әле, Маһинур апа, йөрибез әкертенләп, - дидем мин, аның рәшәткә аркылы сузылган кулын кысып. +Күрешкәннән соң ул, кесәсеннән ачкычлар бәйләме чыгарып, чалтырчолтыр итеп кирәклесен сайлый башлады һәм, аны табып, ат башы хәтле йозак тишегенә тыкты. Тик, нидер исенә төшкәндәй, шундук икеләнеп калды. +- Синең берәр дакуминтың бармы соң, энем? Чыннан да Сәлимҗан буласыңмы син? +- Сәлимҗан булмый, кем булыйм, Маһинур апа?! Әллә танымыйсыңмы? +- Тануын таныйм да... Алай да паспортыңа карап алсам, мишәйт итмәс. Хәзер әнә нинди заман!.. Адым саен үтереш, талаш. Туганың кыяфәтенә керергә дә күп алмыйлар... Парик-фәлән кию дисеңме... +- Әллә шаяртуыңмы, Маһинур апа? Син мине курчак хәтле чагымнан беләсең түгелме соң?! +- Шаяра торган заман түгел шул, Сәлимҗан энем. Әнә өченче көн күрше йортта ун карчыкны талап чыкканнар, ди! Йә, бармы дакуминтың, юкмы? Булмаса, кереп китәм. Хуш, сау бул! +- Туктале, Маһинур апа, ашыкма! Паспортым үзем белән... +- Күптән шулай диләр аны! Белмәгән кеше белән ләчтит сатып тора торган заманмыни?! Теге атнада күрше йортта... Килеп кергән ди шулай парик кигән бер ачәрвах. Керә-керешкә күрше карчыкны тотып ашамакчы икән, аждаһа! Ярый әле теше үтмәгән, тегесенең тиресе калын булып чыккан, рәхмәт төшкере. +Паспортымны рәшәткә аркылы Маһинур апага суздым. Ул, аны ачып, озак кына бер миңа, бер андагы сурәткә карап-карап алды. +- Чыннан да, син икәнсең шул, Сәлимҗан энем, - диде ул, тикшерә торгач. - Тик, бигайбә, ача алмыйм. Чит кешене фатирга кертү түгел, хәзер үз балаларыңнан да Алла сакласын! Теге атнада менә бу яктагы йортта, туңдырмага акча бирмәгән өчен, ике кечкенә бала әзмәвердәй әтиләрен ауната-ауната тукмаган! Ике кабыргасын, бер кулын сындырганнар бичараның... Рәшәткә аркылы гына сөйләшеп торыйк. Хәзер Җиһангир абыең кайтырга тиеш, кибеткә генә чыгып китте... +Бер сәгать чамасы сөйләшә-сөйләшә басып торгач, лифттан Җиһангир җизни килеп чыкты. +- Әй-й, кунак бар икән ләбаса! - диде ул, кулларын җәеп. - Исәнме, энем! Нәрсә, кертмиләрме? Шулайдыр шул, шулайдыр. Заманасының асты өскә килде бит хәзер. Беркемгә дә ышана торган түгел. Әнә, ике генә атна элек, күрше урамдагы бер фатирга дүртәү килеп кергәннәр... Аяклары сыерныкы кебек ярык тояклы ди. Эз калдырмас өчен инде, ягъни мәсәлән. Әмма да ләкин йөнтәс койрыклары чалбар төпләрен күпертеп тора ди... +Шулай сөйләнә-сөйләнә, Җиһангир җизни, кесәсеннән ачкыч чыгарып, йозакны ачты. Әле монысы дүрт фатирга уртак рәшәткә икән, эчтә ике фатир өчен тагын бер кат рәшәткәләр бар. Анысын да үттек... Шалтыр-шолтыр килеп, башта тимер, аннан соң агач ишекләр ачылды. Фатирга кердек. +- Нигә үзегезне тимер рәшәткәләр белән әйләндереп алдыгыз?! Караклар кызыгырлык алтын хәзинәгез юктыр лабаса! - дим. +- Әйбер чепуха ул, энем. Баш кадерле, баш! Хәзерге явызлар элек үтерә, аннары гына карый әйберләреңне. Вәйт бит эш нәрсәдә! Әгәр дә шундый рәшәткәң булмаса?.. Әле әнә узган атнада гына Арча кырында... +Шулчак ишектән бик эшлекле кыяфәттә, кабалана-кабалана, күрше фатирда яшәүче туксан дүрт яшьлек Гарифулла бабай килеп керде. +- Карале, Җиһангир, чәнечкеле тимерчыбыкка дип акча җыялар анда. Шуның белән өйне урап алмакчылар. Бирәбезме? - диде ул, исәнләшеп тә тормыйча. +- Күпмешәр? - дип сорады Җиһангир җизни, эшлекле кыяфәт белән. +- Фатир башыннан кырыгар мең, диделәр... +- Җан хакына акча жәлләп булмас, күрше. Шушы көннәрдә пенсия дә алабыз, Алла боерса! Шуларны да кушып, ничек тә җыярга тырышырбыз. Ничек бирмисең? - дип куйды Маһинур апа. +- Дөрес, анасы! Бирмибезме соң! - дип җөпләде аны Җиһангир җизни. - Җан кадерле. Яшисе килә бит әле... \ No newline at end of file diff --git a/QU/2017-01.txt b/QU/2017-01.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..f19d3a50efa4d3a282b677e13be3c7ec68d12141 --- /dev/null +++ b/QU/2017-01.txt @@ -0,0 +1,2354 @@ + +Баш мөхәррир сүзе +ЯҢА ЕЛНЫҢ ЯҢА ӘДӘБИ БИЗӘКЛӘРЕ +Яңа елның беренче көненнән, кырда-урамда кар яуса +да, яки буран дуласа да, аязып, кырлачның зәмһәрире +зәңгәр пәрдәсен элеп торса да, күңелләребез табигатьнең +өр-яңадан тууына, яңарышына йөз тотканын сиземли +булыр. Елның беренче атнасында якты көн бер минутка, +аннан киләсе атналарда бишәр минутка озая. Икенче ае +урталарында, кырлач чигенүгә, бөреләр керфегенә шәмәхә +төс куна башлый. Тагын ике-өч атнадан көн белән төн +тәгаен тигезләшә. Аннары тәүге тамчылар... Аннары карга, +сыерчык бураннары... Инешләре, иделләрендә бозлар +актарылып ташый да, оҗмах яшеллегенә төренгән болынкырлар - сандугачлар, ак болытлы аяз күк тургайлар хөкемендә кала... Аннары Сабантуйларына кадәрге вакытны саный башлыйбыз... Ел да шулай кабатлана. +Ел фасылларының көн белән төн озынлыгына бәйле үзгәрешләре табигатьнең үзе булып кабул ителә... Һәр тереклек, һәр үсемлек шул табиг ыйлеккә яраклашып үзенең яшәү дөньясын булдыра... Туа, үсә, өлкәнәя... тагын туа, тагын өлкәнәя... тагын... тагын... +Инеш, иделләрдә бозлар актарылып ташыганда, ярларында эзләре кала. Узып киткән елның да вакыт ярларында эзләре язылып калды. Татар халкы өчен пәйгамбәр шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу белән аеруча истәлекле ул... "Уртак Ватанда хакыбыз шактый ук", - дип язган шагыйребезнең бу юллары бүген: "Уртак йортыбыз Җир шарында безнең дә Хак Тәгалә билгеләгән урыныбыз, үзебез булып яшәргә хакыбыз бар!" - дип тә яңгырый. +Узган елда тарихи Болгар шәһәрендә нигез ташлары салынган Рәсәй Ислам академиясе бинасы быел төзелеп сафка басачак, булачак руханиларыбызга ишекләрен ачачак... Ул югары дини мәгариф үзәге Хак динебезнең сафлыгын, хилафсызлыгын саклауда дөньякүләм әһәмияткә ия булыр... "Сакланганны саклармын", дигән Бөек Иҗатчыбыз кешелек алдына куйган иң җаваплы сынауларны үтү вакытларын кичерә бүгенге дөнья... Кешелек үзе яратылган, Хак динебез иңдерелгән җирләрдә җаһиллекнең коточкыч гарасаты купты. Дөньялыкта ганимәт малы бәрабәренә көн итүне яшәү мәгънәсе иткән кавемнәр, дәүләтләр, иблис ихтыярына бирелеп, бөтен хокукый һәм әхлакый чикләрне җимереп, кешелеккә куәтле яу ачтылар... Бу даулы яуларны бөек Рух - Иман гына, мәгърифәтле инану гына чигендерә алачак та... +Узып киткән ел республикабызда сулыкларны саклау елы булып та язылды үзенең елъязмасына. Глобаль дөньяның глобаль проблемалары бихисап... Алар арасында иң әһәмиятлесе, санаулы еллар үтүгә, бөтен кешелек алдына килеп баса торганы - эчәр су проблемасы булачак дип кисәтә экологлар... Җир шары климатының нибары бер градуска гына җылынуы да табигый су чыганакларын киптерәчәк икән. Котып бозлары эреп, дөнья океаннары җәелеп, дистәләрчә мең чакрымнарда коры җирне тозлы су басып китүе, мәңгелек туң җирләренең эреп сазлыкка әверелүе җирнең географик картасын да, экологияне дә танымаслык итеп үзгәртәчәк икән... Бүгенге глобаль дөньяда углеводород энергетика чыганаклары өчен даулы яулар алып барыла, алдагы унъеллыкларда, бер Аллаһы үзе саклый күрсен, бер йотым эчәр су өчен кан коюлар башланмагае, дип кисәтә безне сәясәтчеләр, галимнәр һәм күрәзәчеләр. +Узган ел Россия күләмендә иң мул иген уңышы җыеп алынган ел булып та тарихка кереп калды әле. Игенчелек өчен табигый шартларның бик уңайлы төбәктә булмавына карамастан, менә дистә елга якын татарстанлылар Кубань, Ростов өлкәләрендәгедәй мул иген үстерергә омтыла. Шунысы игътибарга лаек: урып-җыю эшләре югалтуларсыз, зур оешканлык белән башкарыла бездә. Ил халкының яшәү сыйфатын эзлекле яхшыртуга йөз тотканда, боларның барысы да хәлиткеч әһәмияткә ия, әлбәттә. +Уртак Ватанда эзле булу, хакыйкый хокуклы булу һәрдаим практик гамәлләр белән нигезләнеп, ныгытып торуны таләп итә. Бу яктан караганда, Татарстанның ил икътисадын ныгытуга керткән өлеше һәркем танырлык саллы булуын дәвам итә. Бу республикабыздагы барлык сәнәгать төрләренең тотрыклы эшчәнлегендә чагыла. Татарстан инвестицияләр кертү, дөньякүләм интеграцияләр җәһәтеннән гел алдан бара. Фән казанышларын кулланышка кертүдә, барлык өлкәләрдә инновация проектлары тәкъдим итүдә аерылып тора. Менә шундый глобаль мәсьәләләрне хәл иткәндә, милли республика буларак, үз этник мәдәнияте, мәгарифен үстерү мәсьәләләре дә читкә этәрмичә алып барыла бездә... +Милли мәсьәлә, милләтләр мәнфәгате... Кайчандыр бу мәсьәлә тугандаш, дус халыклар гаиләсе СССРда тулысынча хәл ителгән, дип белдерелгән иде. Чыннан да, милли республикаларда милли мәктәпләр проблема буларак күтәрелми дә кебек иде. Мәктәптә үз ана телеңдә белем алу табигыйдән табигыйрәк хәл кебек иде. Баксаң, ул чор-дәвердә дә бу проблемалар шактый кискен булган икән бит. Алар милли мәгариф проблемасы буларак түгел, ә авыл белән шәһәр проблемасы буларак каралган, күрәсең... Шәһәр - димәк, бу, барлык яшәү-көн итү, белем алу, аралашуда милли компонентлар тәмам фәкыйрьләнеп беткән дигән сүз. +Инде СССР дәүләте таркалды. Ә милләт проблемалары куерганнан-куера гына бара. Элекке бердәм, куәтле илдә бер гаиләдә көн иткән халыклар арасында каршылыклар килеп чыга. Гәрчә, халыклар арасында каршылыклар чыкмый, ул каршылыкларны китереп чыгаралар дисәләр дә, гасырлардан гасырларга: "Иң бөек максатыбыз - хөр мәмләкәт", - дип яшәгән халыкларның омтылышын да инкарь итеп булмый шул. +Татар халкының үз дәүләтчелеген - хөр мәмләкәтен булдыру юлында соңгы чирек гасыр дәвамында алып барган бердәм омтылышы, көрәше нәтиҗәсендә дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан "Татарстан феномены" дип бәяләнгән дәүләт бердәмлеге барлыкка килде. +"Татарстан феномены" бәяләмәсенең күп билгеләре бардыр. Әмма иң мөһиме, дөнья җәмәгатьчелеген җәлеп иткәне ул - Татарстан Республикасында милли мәсьәләләрне көйләп торуның үрнәк нәтиҗәләренә ирешүедер. +Бүген куәтле, байлыкка баткан ил-дәүләтләрдә дә милләтләр, конфессияләр арасында хәлләр киеренкелеге үзен гел сиздереп тора. Татарстандагы тотрыклы татулыкның асылы нидә соң? Бу сорауга татар халкының мәкаль-әйтемнәрендә төпле җаваплар бар... "Күрше хакы - Тәңре хакы!" дигәненә игътибар итик... кемдер яшәячәк, гомер итәчәк. Ул "кемдер" дә Аллаһының колы, аңа да җанны Аллаһы иңдергән. Җан биргәнгә җүнен биреп, бу дөньяда яшәргә хокук биргән. Ул инсанның да бу җирдә яшәргә тулы хокукы бар, хакы бар! Аллаһы бүләк иткән хакы! Күршелек, янәшәлек - ул Хак ихтыяры, Адәм балалары шуңар дучар ителгән. Милли мәсьәләләрдә табигый гаделлекнең төп асылы шулдыр ласа! +Күп милләтле ил-дәүләтләрдә "күрше хакын хаклау" максатында Федератив дәүләт төзелешен булдыру - кешелекнең иң олы казанышыдыр, мөгаен! Татарстан Республикасының яңа тарихы үсешенә караган чирек гасырда аның зирәк җитәкчеләре Федератив дәүләт төзелешен алга сөрделәр. Ул татар халкының олуг максаты - мөстәкыйль хөр мәмләкәтен кору өчен дә, үзе белән янәшәдәге күп халык-милләтләрнең хөрлеге өчен дә, шул милләтләр-халыкларны бер түбә астына туплаган Рәсәй дәүләтенең хөрлеге өчен дә бердәнбер кулай юл бит! Татарстан үз мәмләкәтендә барлык милләт вәкилләре өчен үз этник мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, иң мөһиме - Ана телләрен саклау, үстерү өчен реаль алшартлар булдыра алуы белән һәркемгә үрнәк, феноменаль күренеш булып бәяләнде. Шунысы игътибарга лаек: Татарстандагы милләтара, конфессияләр арасындагы тотрыклылыкка татар халкының, аның зыялылары - галимнәре, иҗатчыларының көндәлек тырышлыгы, иҗтиһат итүе белән дә ирешелә... Бу изге эштә быел үзенең 95 еллыгын билгеләп үтәчәк "Казан утлары" журналы, аның дистәләрчә авторлары, күпсанлы укучыларының да лаеклы өлеше бар... Соңгы елларда журналыбызда халкыбызның дәүләтчелеге тарихы, милли каһарманнарыбызга багышланган эпик әсәрләр белән бергә бүгенге яшәешебезне, замандашларыбызның әдәби образларын чагылдыручы әсәрләр дә күпләп күренә башлады. Әдәбиятчыларыбыз үзләренең төп миссиясе - мәгърифәтле, әдәпле әдәбият аша халкыбызның рухын күтәрү, аны киләчәккә ышанычлы өметтә яшәүгә туплау миссиясен үтәүгә чынчынлап алындылар... Журналыбызның ике ел рәттән Бөтенроссия күләмендә оештырылган "Многоликая Россия" конкурсында җиңүче булып танылуы моңа бер мисал. +Бу җөмләдән республикабыздагы әдәби басмаларның турыдан-туры әдәби процессны оештыру эшчәнлеген дә аерып күрсәтү зарур. Бер елда гына да халык шагыйре Зиннур Мансуров тарафыннан "Тукайча татар кодексы" дип исемләнгән фәнни, әйтергә кирәк, монографик эчтәлеккә һәм тәэсирле көчкә ия, бөтен татар халкы өчен манифест булырдай әсәр язылып дөньяга таралды... Дөньяга бөек Тукайны тудырган ша гыйрь әнкәсе - Бибимәмдүдәнең катлаулы язмышына багышлап, язучы Марат Әмирханов тарафыннан югары ким әлдәге әдәби әсәр язылып, журналыбызда нәшер ителде. Күренекле әдипләребез Фоат Садриев, Марсель Галиев, Вахит Имамов, Данил Салихов өр-яңа романнарын "Казан утлары" аша үз укучыларына җиткерделәр. Чиләбедә яшәп, рус телендә иҗат итүче милләттәшебез Рөстәм Вәлиевнең "Дөнья гаме" (Г.Тукайның тормыш юлына багышланган) романын яшь галим һәм прозаик Рөстәм Галиуллин тәрҗемәсендә журналыбызда бастырып чыгардык... +Милләтпәрвәр язучыбыз, тарихчы-галимә Фәүзия Бәйрәмова миллият темасын милли каһарманнарыбызга багышланган роман-бәяннары аша эзлекле төстә яктыртып килә. Аның Һади Атласиның тормышы һәм сәяси эшчәнлегенә багышланган "Соңгы туранчы" исемле документаль әсәре иң югары бәяләмәләргә лаеклы хезмәт! +Кереш сүз кысаларында бөтен әдәби процесска бәя биреп бетереп булмый. Санап үткән мисалларда милли әдәбиятыбызның бүгенге үсеше процессын иң актив иҗаты белән узды. Журналыбыз битләрендә Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Гаташ, Г.Рәхим, К.Булатова, Ф.Гыйззәтуллина, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, А.Хәлим, Р.Зәйдулла, М.Мирза, Г.Морат, Җ.Сөләйман, Р.Бәшәр, Л.Лерон, Ф.Сафин, Ф.Мөслимова, И.Ихсанова, Л.Шәех - барысы 100дән артык шагыйрьләребезнең өр-яңа поэма-шигырьләре басылып чыкты. +Рәсәйнең төрле төбәкләрендә яшәп иҗат итүчеләрнең активлыгы, журналыбыз белән багланышлары ныгый бара. Иң мөһиме - яшь иҗатчыларыбызның әдәби өлгергәнлек чалымнарын күрү өметләр уята. +Әйткәнебезчә, әдәби процесс агышы журналыбызның алдагы саннарында жанрлары буенча галимнәр тарафыннан тирәнтен анализланып сезгә җиткерелер, хөрмәтле укучыларыбыз. Бу уңайдан барыгызны да әлеге процесста катнашырга чакырып калабыз. Фикерләрегезне әйтеп, хатларыгызны электрон почта аша безгә юллагыз. +Инде сезне басылачак өр-яңа әсәрләр - яңа елның яңа әдәби бизәкләре белән дә таныштырып, кызыктырып алыйк... +Укучыларыбызга Ф.Садриев, В.Имамов, А.Хәлим, Н.Гыйматдинова, З.Хәким, Ф.Бәйрәмова, М.Әмирханов, Р.Рахман, К.Кәримов, В.Нуриев, Р.Сәгъди, Н.Хәсәнов, А.Хәсәнов, Ф.Сафин, А.Әхмәтгалиева, Х.Ибраһимов һ.б. әдипләребезнең дистәләрчә өр-яңа бәян-хикәяләре, шагыйрьләребезнең өр-яңа поэмалары, шигырьләре тәкъдим ителәчәк. +Яңа елның иң беренче саны халык язучысы Рабит Батулланың "Илбашы" дип исемләнгән әсәре белән башланып китә. Әсәрнең исеме үк җисеменең эчтәлеген җиткерә булыр. Ул - халкыбызның асыл улы, Татар халкының дәүләтчелеге үсеше тарихында җуелмас эз калдырган, Татарстан Республикасының чирек гасыр дәвамында берөзлексез җитәкчесе булып хезмәт иткән, бөтен татар иленең милли әйдәре - Илбашы булып танылган Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең тормыш юлы һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенә багышланган беренче әдәби әсәр. +Әйе, милли әдәбиятыбызда Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең әдәби образын тудыру - бүген өл гер гән мәсьәлә. Илбашына багышлап моңарчы язылган очерклар, шигъри әсәрләр, җырлар аның әдәби образын тудыруда билгеле этаплар булып тора. Бигрәк тә очеркларда аның шәхесенә генә хас сыйфатларны анык күрсәтү, аның психологик портретын шәрехләү, кешелеклелек сыйфатларын чагылдыру җәһәтеннән дистәләрчә уңышлы язмалар дөньяга чыкты. Ил күләмендә һәм Татарстанда булып үткән кантарлы вакыйгаларга бәйләп, Илбашының эчке кичерешләре, хезмәттәшләренә, гомумән, кешеләргә карата булган мөнәсәбәтләре шактый тулы яктыртылды. +Илбашы турында эпик әдәби әсәр язарга халык язучысы Рабит Батулланың барысыннан да өлгеррәк булып алынуы аңлашыла да. Беренчедән, Батулла - Илбашының замандашы, ул татар иле-көнендә барган бөтен вакыйгаларны күзәтүче әдип кенә түгел, ә шул вакыйгалар эчендә үзе үк турыдан-туры катнашкан милләтпәрвәр көрәшчебез дә бит әле. Ул - мәйданнарда ялкынлы чыгышлары белән милләттәшләрнең аң-зиһенен уяткан оратор, радио, телевидение, матбугат аша дистәләрчә, йөзләрчә кат чыгыш ясаган мәгърифәтче. Икенчедән, Рабит Батулла - үзенең иҗат гомерендә тарихи шәхесләргә багышланган "Сөембикә", "Кылдан нечкә, кылычтан үткен", "Кәбир Бәкер", "Аксак Тимер", "ТукайАпуш", "Бию җене кагылган егет" романнарын, дистәләрчә киносценарийлар, сәхнә әсәрләре язган тәҗрибәле, киң колачлы язучы. Р.Батулланың "Урыннары хикәятләре тупланмасы үзе дүрт томлы. Бер сүз белән әйткәндә, зур иҗат тәҗрибәсенә ия була торып, "Илбашы" романын язарга нәкъ менә Рабит Батулла алынмаса, гаҗәп тоелыр иде. +"Илбашы" әсәренең ике үзенчәлеген билгеләп үтү зарур. Автор әдәби каһарманы образының никадәр олы булуын һәм аңа мөнәсәбәтле вакыйгаларны тулысынча колачлау мөмкин түгеллеген анык белә. Шуңа да карамастан, ул үз каһарманының дөньяга килүеннән алып бүгенге көнгәчә тормыш юлын эзлекле рәвештә хикәяләп барудан чигенми. Менә шул хикәяләү ысулы, стиле аңа документаль-нәфис жанрдагы эпик әсәрне иҗат итәргә ярдәм итә дә. Шундый 74 хикәя тупланмасындагы әсәр бердәм сюжет аша бербөтенлеккә ия роман булып кабул ителә, эпик жанр таләпләре югарылыгындагы, ил-көндә тулы бер гасыр дәвамында барган вакыйгаларны колачлый алар. Әдәби каһарманнарның нәсел-нәсәпләрен, язмышларына бәйле фактларны җентекләп, тирәнтен өйрәнгән автор. Илбашының һәм булачак гомер юлдашы Сәкинә ханымның ерак бабалары, нәсел-тамырларын барлаганда, һәр ике нәселнең төрле дәрәҗәдә репрессиягә эләгүләрен, тормыш университетларын бик яшьли үтүләрен, шул катлаулы чорны бөтен дөреслеге белән тасвирлый ул. Әсәрдә милли татар гаиләсе традицияләре, йолалары, өлкәннәр-балалар, ир-хатын мөнәсәбәтләре үрнәкләре хикәятләр булып та, аерым вакыйгаларда каһарманнарның үзара гамәлләрендә дә чагылыш таба. +Әсәрдә тупланган хикәятләрнең бер өлеше әдәби каһарманыбызның илкөндә яшәү өчен көрәшүче, социаль җитлегү юлын үтүче үсмер, ир-егет, гаилә башлыгы буларак тормыш юлына багышланса, бер өлеше аның илкөндә берсеннән-берсе җаваплырак дәүләти вазифалар башкаручы ир-атның тарихи шәхес буларак үсеш эволюциясе кебек кабул ителә. Бу хикәятләрдә тормышның һәр коллизиясенә ирләрчә җаваплы, аек акыл белән карарга өйрәнгән мөстәкыйль фикер йөртүче сәясәтче, Илбашы образы гәүдәләнә. +Илбашындагы гаделлек күпбалалы гаиләдәге тәрбиядән килә. Автор әйткәнчә, ишле гаиләдә "син тәртипле бул, син намуслы бул", дип вәгазьләүдән бигрәк, "менә сиңа шундый эш, син шуны башкарып чык", дип вазифа куеп җаваплылыкка өйрәтәләр. Ишле гаиләдә олыны - олы, кечене кече итү, туганлыкның иң изге әманәт булуы канга сеңдерелә. Табында өлешнең тигез салынуы, күмәк хезмәт күнекмәләре һәм шәхси үрнәк - болар барысы да дәүләтнең бер "күзәнәге" булган гаиләнең өстенлекле тәрбиясе. Гаиләдә тугызынчы бала булып туган Минтимер гаилә мәнфәгате - дәүләт мәнфәгатен сабый чагыннан ук тоемлаган ласа. Ана сөте белән, Ата үрнәге белән алган ул бу сыйфатларны... +...Минтимер Шәрип улының Актанышта икмәк кабул итү элеваторын үзе төзетүен ишеткәнем бар иде. Бер очрашуыбызда үзе тагы да ачылып сөйләп алды бу хакта. +Мелиорация һәм су хуҗалыгы министры булып эшләгән бер елны игеннәр аеруча нык уңа. Тик җәй, көз бик яңгырлы килеп, урып-җыю эшләре соңара. Колхозларда ашлыкны киптерү җайланмалары җитешми. Чаллы элеваторы ерак. Минтимер ага күрше республика җитәкчеләренә - аларның Актанышка терәлеп корылган элеваторына - Актаныш ашлыгын салып киптерү үте нече белән мөрәҗәгать итә. Ут-күршеләр исә төрле сылтаулар табып ризалашмыйлар... "Шул чакта үзем өчен дә, алар өчен дә гарьләндем", - дип искә алган иде Минтимер Шәрипович. +Шул көнне үк ул Чаллыга килә. Үзара яхшы мөнәсәбәттәге "Камгэсэнергобирә. Кичекмәстән Актанышта күршеләрнекеннән ким булмаган элеватор төзергә килешә бу ике тәвәккәл ир-ат. Нидән башларга - бер проект та юк... Ярый ла "КамГЭС" ил күләмендә куәтле оешма. Үзләрендә геодезистлар да, проектчылар да бар. Минтимер Шәрипович нинди ышандырырлык сүзләр тапкандыр да илнең удар төзелешендәге оешманы "чит, планда каралмаган" төзелеш эшенә ничек җәлеп иткәндер? Фәкать мәскәүләрдән рөхсәт алынып, финансланып кына төзелә торган стратегик корылманы бер ел дигәндә төзеп бетереп, куллануга бирәләр алар. Бу хикәят әсәрдә юк. Әмма аңа охшашлары җитәрлек. Мондый мөстәкыйльлек, тәвәккәллек сыйфатлары аңа Илбашы булып сайлангач, әсәрдә урын алган тагы да катлаулырак сәяси проблемаларны хәл иткәндә, Татарстан Республикасы, татар милләте мәнфәгатьләрен яклап, корыч калкан булып басарга ярдәм итәчәк әле. +Республикабыз халкын тузган торак хәрабәләреннән чыгару, илдә иң беренчеләрдән булып газлаштыруны хәл итү үзе бер эпопея... Актаныш, Мөслим, Минзәлә районнарындагы авылларны газлаштыруның шаһиты үзем ләбаса... +...Әлмәт - Пермь нефть үткәргечендәге торбаларны алыштыру вакыты җи тә... Бу эшләр Федераль үзәк планы буенча үзәктән финанслана бит инде. Нефть үткәргечләре өр-яңа трассага салына, янәшәдәге элекке трассада исә ремонт үткәрелеп, ул алда саналган районнарга газ үткәрү магистраленә әверелә... Һәр районга, авылларга магистральләрне сузуны республика җитәкчесе әнә шундый төрле ысуллар, тәвәккәл адымнар белән хәл итә... Беренче елда ук мәктәп, балалар бакчасы, больницалар мөстәкыйль рәвештә газ белән җылытуга күчә, тагын өч-дүрт елдан бөтен авыл йортларына газ керә... +Шушы ике хикәят авыр сугыш елларында эвакуацияләнеп килгән заводларны тиз арада япа-ялан кырда корып сафка бастыру белән бердәй күз алдына килә... Бу эшнең башында булдыклы, тәвәккәл җитәкче һәм ул сайлап алган кадрлар тора бит... Илбашының кадрлар сәясәте, үзенең шәкертләрен тәрбияләп үстерү таланты әсәрдә аерым хикәятләр булып та бирелә... +Илбашының үз вазифасын шәкертләренә тапшырып, Республиканың Дәүләт Киңәшчесе булып эшли башлавына да җиде ел узып китте. Бу чор - хатирәләрне яңартып, мемуарлар язып ятар өчен кебек югыйсә... Юк шул, милләтеңнең, Тукай әйткәнчә, дөнья йөге арбасыннан төшеп калмавы өчен көн дә ни дә булса эшләргә кирәк шул. Тукайның "Хакъкыбыз уртак ватанда шактый ук" дигән шигъри юлы Минтимер аганың төп тормыш девизыдыр, мөгаен. Шулай булмаса, Болгар, Зөя тарихи тыюлыгының колач җитмәс эшләрен колачларга алыныр идемени ул?! 1100 еллар элек Ислам динен дәүләт дине буларак кабул иткән Болгар бүген бөтен Евразия киңлекләрендә хак динебезнең мәркәзе булып танылды! Тарихи әһәмияте гасырларга җитәчәк бу эшнең башында Дәүләт Киңәшчесенең торуы беркемдә дә шик калдырмыйдыр. Дин өчен, милләт өчен, гомумән, бөтен кешелек өчен җан атып яшәүнең, иҗтиһат итүнең иң даһи үрнәге бу! +Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезгә тәкъдим ителгән әлеге әсәр Яңа елның 20 гыйнварында үзенең 80 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәчәк, Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Бөтендөнья татар иленең Илбашы, безнең әдәби каһарманыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевкә барлык татар халкының ихтирамы, рәхмәтләре булып та, тәбрикләүләребез, иң изге теләкләребез булып та барып ирешсен! +Яңа еллар мөбарәк булсын! +Бергә булыйк, бердәм булыйк! +Рабит +Батулла +ИЛБАШЫ +ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ПРЕЗИДЕНТЫ, +ТАТАР ХАЛКЫНЫҢ ОЛУГ ШӘХЕСЕ МИНТИМЕР ШӘЙМИЕВ +ТУРЫНДА ХИКӘЯЛӘР +Хезмәт кенәгәсе +Тулы исеме - Минтимер Шаһишәрип улы Шәймиев. +1937 елның 20 гыйнварында Татарстанның Актаныш төбәге Әнәк авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. +1954 елда урта мәктәпне тәмамлый, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтының механика бүлегенә укырга керә. +1959 елда - Мөслим төбәгендә инженер, баш инженер. +1959 елдан - Минзәләдәге "Сельхозтехника" төбәкара берләшмәсе җитәкчесе. +1967-1969 елларда - КПСС өлкә комитеты инструкторы, бүлек мөдире ярдәмчесе. +1969 елдан - Татарстан мелиорация һәм су хуҗалыгы министры. +1983 елда - ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары. +1983 елдан - КПСС өлкә комитеты секретаре. +1985 елдан - ТАССР Министрлар Советы Рәисе. +1989-1990 елларда - КПСС өлкә комитетының беренче секретаре. +1990-1991 елларда - ТАССР Югары Советы Рәисе. +1991-2010 елларда - Татарстан Республикасы Президенты. +2010 елдан - Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе. +Йола +Йоласыз халык - юлсыз халык. +Татар халык әйтеме +Күп балалы ата-ана, әби-баба үз балаларын, оныкларын тәрбия кылам дип башына да китермәгәндер. Алар, хәтта "педагогика" сүзенең ни-нәрсә аңлатканын, Макаренко, Сухомлинскийның кем икәнен дә белмәгән килеш, тулы канлы, сәламәт зиһенле балалар үстергән. Эш арасында, табын-тәгам янында үзара сөйләшүләр, кайсы капкадан чыккан баланың начарлык кылганы, кайсы капкадан чыккан баланың кешеләргә игелек кылуы турындагы әңгәмәләр - шул була торгандыр инде ул йола, гадәт, шәригать тәрбиясе. +Ат җигеп урманга бару, ничек агач аудару, ничек аны турыйсы, ничек төйисе, камыт бавын ничек кыскартасы, атның сыртын ыңгырчак яки камыт суктырмас өчен ни кылырга кирәк - бала, атасы кылганнарны күреп, икенче вакыт, атасына охшатырга тырышып, шушы гамәлләрне кыла - шул түгелме инде ул хезмәт белән тәрбия бирү?! +Капкадан чыкканда, әбисенең, анасының, атасының, апа-абыйларының: "Нәселебезнең йөзенә кызыллык китермә, апаем!" - дип, көн саен озатып калуларыдыр инде ул олы тәрбия. +"Апаем" - Актаныш, Сарман якларында кыз балаларга, сабый оланнарга, үзеңнән кечеләргә әйтелә торган иркәләү сүзе. +Басу капкасыннан читкә чыгып киткәндә, авылдашларыңның: "Апаем, зинһар, авылыбызның йөзенә оят китермә!" - дип, сине озатып калуларыдыр инде ул "педагогика" дигән нәрсә. +Казаннан, Татарстаннан чит җирләргә, илләргә чыгып киткәндә, бөтен халкыңның: "Татар милләтенең йөзенә кызыллык китерә күрмә, апаем! Синең белән танышкач, менә татарлар нинди уңган, менә татар милләте нинди итагатьле, зиһенле олан үстергән дип сокланып калсыннар", - дип, үгетнәсихәт биреп калуыдыр инде ул тәрбия. +Актаныш төбәгенең Әнәк авылы оланы Миңкәй шушы гадәт-йолаларны зиһененә сеңдереп үсте. +"Миңкәй" - Минтимернең сабый чактагы кыскартылган исеме. +Адәм баласының холкын, гамәлләрен, фикер юнәлешен борынгы атабабалардан калган әнә шушы йолалар билгели. +Ана теле, йола, гаиләнең игелекле гамәлләре баланың рухына мәгънәви нигез булып ята. Гаилә йоласы нык булса, тышкы мохит, урам, яман төркем берни дә эшли алмый. Чөнки булачак шәхеснең баш очында ата-бабаның кылыч кебек үткер кисәтү йоласы эленеп тора. +Шул чагында милләтең таза, нык, чит-ятлар йогынтысына, яманнарның котырыгына бирешмәс булыр. Балалары, оныклары яшәүгә теше-тырнагы белән ябышып ятса гына, халык башкалар алдында абруй казаныр. Ана телен, үз халкының йолаларын белмәгән кеше мескенлеккә-кимсенүгә дучар була, читләр йогынтысына тиз бирешә. Ул милләт әкренләп "халык"ка әйләнәчәк, тора-бара маңкортлар өеренә әвереләчәк. Йоласыз, тәрбиясез өердән Аллам сакласын! Милләтен, йолаларын җуйган өер үз халкы өчен генә түгел, башка халыклар өчен дә куркыныч була башлый. +Табын янындагы сиздермәс тәрбия генә түгел, укытучы остазлар, әдәбият, халык сәнгате, аулак өйләр, Сабан туйлары, бәйрәмнәр, риваять-әкиятләр дә кешенең рухын ныгыта, аны үз милләтеннән читкә җибәрми, милләт мәркәзенә ныграк тарта һәм беркайчан да аны үзеннән ычкындырмый. Милләтнең үзәккә тарту гайрәте дә шундадыр. +Кушамат +Бу сүз ике өлештән тора. Кушым - "өстәмә, кушылган", ат "исем, ат" мәгънәсендә килә. Кушылган исем, тагылган исем, Кытайда (Шәркый Төркестанда) яшәүче татарлар телендә "такма ат" дип тә әйтәләр. +Шәймиләр токымының кушаматы - "Чаптын". +Минтимернең бабасы Шаһимөхәммәт (Шәймөхәммәт, кыска исеме - Шәйми) авылның хәлле кешесе булган, аны хәтта "авыл бае" дип тә атарга мөмкиндер. Аның каралты-курасы нык, мал-туары күп, яхшы атлары Сабан туйларында гел беренче урынны ала килә. Өстендә төлке тун, башында камчат бүрек. +Сандугач сайрыйдыр кайларда, +Төлке тун, камчат бүрек байларда... +Минзәлә өязендә уза торган Сабан туйларында Шәйми чабышкыларына чыккан ат булмаган, диләр. Нәсел кушаматы "Чаптын" әнә шуннан килә. Шәймөхәммәтнең Чаптын айгырын тарантасына җигеп, чигүле чикмән киеп, башына каракүл бүрек элеп урамнан узганда, тузан бураннары уйнап кала торган була. Ә инде ул төлке толыбын киеп, башына камчат бүреген батырып, арка терәүле чанасы - кошёвкасына утырып урамнан узганда, авыл кар өермәсенә уралып калган, диләр. +Яучы +Чаптын Шәймөхәммәте, йола сагында торучы шәхес-гаилә тәртипләрен ныклы кулында тотучы буларак, улын үзе сайлаган кызга, Нәгыймәгә өйләндергән. +Хәер, "Шәймөхәммәт бай улы Шаһишәрипне Нәгыймәгә өйләндергән" дигән сүз бигүк дөрес тә түгелдер. Ул вакытта төрки халыкларда, шул исәптән татарларда да яучылар мәктәбе эшләгән. Яучы соралмаганда, ягъни ике гаилә озак еллар якыннан аралашып яшәгәндә, "колак тешләтү" йоласы булган. Бер гаиләдә кыз бала туган, икенчесендә ир олан дөньяга килгән. Ике ата болай килешкән (бу йола Чыңгыз хан заманасыннан ук калган): бишектәге ике баланы бергә якын китереп, колакларын тешләткән, ир олан кызның колагын авырттырганчы тешләргә, кыз еларга тиеш булган. Сабый кыз елаганда, кодалар да куанычларыннан елашкан, аннан соң шатланышкан, кул бирешеп, калым-мәһәр алмашкан. Балигъ булганчы ике бала үзара аралашып, бер-берсенә күнегеп яшәгән. Соңра балигълык вакытлары җиткәч, аларны никахлаганнар. Гадәттә, бу никах бик нык булган, алар күптин-күп, чуктинчук балалар үрчеткән. Бу йола, кызганыч, онытылган инде. +Яучы ярдәмендә кавыштыру исә шактый катлаулы гамәл булган. Яучы һөнәре нәселдән нәселгә күчеп килгән. Яучы психолог та, күзәтүчән очлы күз дә булырга тиеш. Чын яучы якын-тирәдәге авыл-шәһәр кешеләренең нәселнәсәбе, нәбрә-токымы турында мәгълүмат туплаган. Кайсы нәселдә нинди чир бар, кайсы гаиләнең балалары кызыш, чорсыз, пырдымсыз - барысы да яучының башында, яшерен дәфтәрендә сакланган. +Шәймөхәммәт, әлбәттә, яучы яллаган булырга тиеш. +Әйтик, менә шушындыйрак сөйләшү булгандыр яучы белән бай арасында. +Яучы хатын килеп керә. Аның кыз яучылап килгәнен хуҗабай күрсенгә, ул читек балтырыннан бер балагын чыгарган, озын итәген бераз ача төшкән. Хуҗабай шуннан аңлый: әһә, бу яучы хатын минем улыма кыз димләргә килгән, дип уйлый. +Хуҗа ишарәсе белән яучыга табын әзерлиләр. Яучы, озак кына дога +- Кем, Шаһимөхәммәт, җиткән җегетең бар, ие, кем... +- Бар-бар, Аллага шөкер, кем, Хәсилә бикә... +- Өйләндерергә кирәк, кем, Шаһимөхәммәт... +- Бик кирәк, кем, бик кирәк... +- Үзеңнең берәр теләгән кешеңнең кызын алдырасың килмиме соң, Шаһимөхәммәт? +- Әнә теге, кем, Тауасты Гыйззәтулланың... +- Айа-һу, кем, Шаһимөхәммәт, аларның нәселендә җыгыла торган чирлеләр бар бит... Озак яшәмиләр алар, кем... +- Таптым! - дип кычкыра Шаһимөхәммәт. - Күрше Усы авылындагы Сафиулланың төпчек кызы Нәгыймә! +- Нәкъ өстенә бастың! - ди яучы. - Тамырлары нык, кем, Шаһимөхәммәт! Үзе чибәр, үзе уңган, үзе китап укый. Ерак чишмәдән су алып кайтуларына гына кара син аның. Гәүдәсе тал чыбыгыдай сыгылмалы, шөпшә билле, ул атлаулары, аккош йөзәмени... +Кыз сайлана, яучыга мул итеп әҗер бирелә, чәйләр эчелә, бетте-китте вәссәлам! +Шаһимөхәммәт туйны шәпләп уздыра. +Карт хаклы булып чыга бит, Нәгыймә йорт җанлы, бала җанлы килен була. Ул Шаһишәрипкә никахлап кияүгә чыккач, Нәгыймә Шәймиевага әйләнә. Минтимернең нәсел исеме бабасы Шәймөхәммәттән килә. +Совет хакимияте урнашкач, Шәймөхәммәт кара кулаклар исемлегенә кертелә. Ләкин Себергә сөрелми кала. Әле ул чагында кулакларны Себергә сөрү кампаниясе тизләнеш алмаган була. 1929 елда, 60 яшендә Шәймөхәммәт бакыйлыкка күчә. Ул Себер, Колыма, каторга, ГУЛАГ җәһәннәменнән вафаты аркасында гына котылып кала. Бәхетле кеше дими ни диярсең, валлаһи! +Шаһимөхәммәтнең улы, Минтимернең атасы Шаһишәрип, көр каралтыга хуҗа булып кала. 29 яшьлек акыллы мужик Шаһишәрип дөньяның кай тарафка барганын сизеп ала, чорсыз кыланмый, сабыр гына, тыныч кына колхозга керә. Шаһишәрифнең кыска исеме - Шәрип, җирле сөйләмдә халык "ф" урынына "п" авазы куеп сөйләшә, әйтик, Фатима - Патима, Фәхри - Пәкъри... +Нәгыймә килен ун бала китерә. Тугызынчысы - әсәребезнең каһарманы - Минтимер Шәймиев булыр! Ул, гаилә куанычы булып, 1937 елның 20 гыйнварында дөньяга килә. +Минтимер дөньяга аваз салганчы, бу токымга байтак җәфалар кичерергә туры килә әле. Минтимернең бабасы Чаптын Шаһимөхәммәте ихатасына бәлаләр ишелеп төшә, көр каралты-кураны, хәләл көч белән тупланган бөтен малны тартып алып, гаиләне урамда калдыралар. Ләкин кулаклар исемлегенә кертелсә дә, Шаһимөхәммәтне ни өчендер Себергә сөрмиләр, әмма ул үзенүзе туган авылыннан сөрә. +Шаһимөхәммәтнең улы Шаһишәрип партиягә кереп ала, коммунист буларак, аны күмәк хуҗалык җитәкчесе итеп куялар, ул кулаклардан талап алынган маллар белән идарә итәргә керешә. +Бу гамәл Шаһимөхәммәтне яшен суккандай итә. Ничек инде аның сөекле улы коммунистларга - халыкны кычкыртып талаучыларга хезмәт куя? +- Ризалыгым ю-ук! - дип кычкыра токым башы. +Шаһишәрип ярсыган атасына аңлатып карый. +- Әткәй! - ди ул сабыр гына. - Тышта, урамда, калада ниләр булганын +- Адәмнәр алдында хурлыкка калдырдың син нәселне! Мәңге бәхил түгел! Кире кайт, балам, бу уеңнан! Минем улым дәһриләр ягында, ул алласызлыкка язылган! Тфү, әстәгъфируллаһ! Тәүбә ит, улым! +- Мин алласызлыкка язылмадым, әткәй. +- Камунистлар Алласыз, кара дәһри алар! +- Син бит Коръәнне дә, хәдисләрне дә яхшы беләсең, әткәй! - дип, һаман сабыр гына аңлатырга тырыша Шәрип атасына. - Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вә сәлам заманасында була бу вакыйга. Каты җәзаларга чыдый алмыйча, кайбер мөселманнар, балаларын, якыннарын шул җәзалардан коткарыр өчен, кяферләр алдында Аллаһны инкяр итеп, эчтән генә шаһәдәт догаларын кабатлаган һәм аларны Аллаһ ярлыкаган, чөнки алар күңелләре белән Аллага ышанган. Мин дә күңелемдәге Аллаһы Тәгаләне инкяр итмим, халкымны, нәселемне саклап калыр өчен, аларның сүзен кабатлаган булам, Алла шаһит, мин кяфер түгел, әткәй! +Ләкин Шаһишәрип үзсүзле картны җиңә алмый. Шаһимөхәммәт, туган авылы Әнәкне ташлап, Уразмәт авылына, олы кызы йортына күченеп китә. Һәм калган гомерен шул йортта, кызы тәрбиясендә яшәп, гүр иясе була. Авыр туфрагы җиңел булсын! Шаһимөхәммәт мәрхүмнең урынын җәннәттән әйләсен! Амин! +Гармун +Үзен белә башлаганнан бирле Минтимернең беренче ачык хатирәләре Бөек Ватан сугышы белән бәйле булды. Сугыш башланган чакта аңа нибары дүрт яшь иде. +Атасы... Кырыс йөзле атасы сабыйның хәтерендә яхшы саклана. Каушаганмы, аптыраганмы, сөекле хатыны, балалары ятим кала ич... Әллә кайта, әллә юк, бу хатын өй тутырык балалар белән нишләр соң... +Анасы... яулык почмагын тешләп, башкаларга күрсәтмәскә тырышып кына сыктый. Апалары бер кырга - аталары янына, бүредән куркып чулаган мал кебек бергә өелгән, сабый Минтимер-Миңкәй дә шунда... нарасый әле, ни булганын, ни булачагын аңлап та бетерми... +Гармун тавышы... Җиз телле тальян авазы сагышлы моң булып зиһен түрендә калган. Атасына, анасына, апаларына ияреп, Миңкәй дә урамга чыкты, анда шау-шу, кычкырыш, елаш, җырлаш, гармун тавышы... +Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, +Сау булыгыз, туганнар... +Чиный, өзелеп-өздереп чиный гармунның уң як урта теле. Хәтерли әле Минтимер, ул тавыш, гармун тавышы, бигрәк тә әнә шул чиный торган тавышы агайлар ерак-еракларга киткәч тә озак ишетелеп торды... +Сабан туйларында, гармун бәйрәмнәрендә тальян гармун тавышы ишетелгән саен, Минтимер Шәймиев һәрвакыт атасы белән бик күп ир-егетләрне сугышка озатканнарын хәтерендә яңартыр. Күпләрне, бик күпләрне гармун сугышка озатты, бик күпләрне кире алып кайтмады. Авыр туфраклары җиңел булсын! Мәрхүмнәрнең урыннарын җәннәттән әйләсен! Кайтканнарының да күбесе аксак-туксак, кулсыз-чулак, саңгырау-чукрак +Кәҗә сөте +Ачлыкка чыдый алмый башлагач, кемдер шешенә, кемдер артык нык ябыга, кемдер, һични сорамыйча, битараф йөз белән, сәкегә сузылып, түшәм санап ята. Шәймиләр курасында да рәт юк, җиде җан ачыга. +Авылда колхозлашу чорыннан калган келәтләр бар. Аларны амбар дип тә атыйлар. Анда ашлык саклыйлар. Ашлык астан җилләп торсын дип, язын кар сулары, җәйге яңгыр сулары кермәсен өчен, аларның барысын да субайлар өстенә утыртканнар. Җәйге кызу көннәрдә кәҗәләр, гадәттә, көпә-көндез көтүдән качып авылга кайта. Күләгә урын эзләп, шул келәтләр астына керәләр. +Дус малайлар киңәш итте. +- Әйдәгез, кәҗә савып сөт эчәбез! - диде кемдер. +Малайларның кайсысы өеннән атасы фронттан алып кайткан котелок, кемдер алюмин мискә алып, ә Миңкәй тоткасыз кружканы күлмәк астына яшереп, келәтләр янына төштеләр. Кәҗәләр, кызудан качып, күләгәдә рәхәт чигә, барысы да күши. Бер кәҗәнең сөте җилененнән үк тамып тора. +- Миңкәй, - диде Җылгыр, - анау теге кәҗәнең сөте артык, киметергә кирәк! +Ике үсмер кәҗәне тотып алды. Берсе, ике мөгезеннән тотып, кәҗәне җибәрми тора, Миңкәй, күлмәк эченнән тоткасыз кружкасын чыгарып, кәҗәне сава башлады. Кружка яртылаш булгач, эчеп тә куйды. Кәҗәнең сөте җып-җылы, куп-куе иде. Миңкәй торды, савылган сөтне Җылгырга биреп, үзе кәҗәнең ике мөгезен Җылгыр кулыннан алды. Җылгыр кәҗә сава башлады, аңа савуы җайсыз иде бугай, ул, кружканы бер читкә куеп, чалкан ятып, кәҗә җиленендәге сөтне имә башлады. Яңак сеңерләре арыгач кына туктады, Миңкәй кәҗәне ычкындырды. Кәҗә, җиңеләеп киткәндәй, ятып тагын күшәргә тотынды. +- Рәхмәт, кәҗәкәй! - дип, малайлар келәт астыннан чыкты. +Шул көнне Җылгырның эче китте. Эт карынына сары май килешми инде ул! Шуннан соң аңа Кәҗә Җылгыр кушаматы тагылып калды. +Кемдер үсмерләрнең бу гамәлләрен күргән бит тәки. Шулай итеп, авыл малайлары, ай буе кәҗә савып, сөтен эчеп, ачлык хисен баса төшә. Ә кәҗә хуҗалары көтүчегә килеп зарлана ук башлаган: +- Ай буе кәҗәләребезнең җилене буш кайта. Әллә үзең савып аласыңмы? - дип шелтә белдергән. +Җитмәсә, малайларның ниндидер савытлар тотып келәт янына йөгергәннәрен дә күреп алганнар... +Самавыр янында тагын сорау алу башланды. +- Шул дөресме? - диде кырыс ана. +Минтимер дәшмәде. +- Димәк, дөрес! - дип, тавышын күтәрә төште әнкәсе. - Атагыз гына исән-сау кайтсын! Үтерер атаң бу эшең өчен! Хат язам атагызга. Атагыз ни күзе белән карар халык йөзенә, аның баласы Минтимер ятим гаиләнең карап торган бердәнбер кәҗәсенең сөтен сава. Аларда берсеннән-берсе бәләкәй ике сабый бала, кәҗәнең сөт җыеп алып кайтканын көтеп, ач утыра. Син аларның өлешен имгәнсең, җүнсез бала. +Әнкәсенең иң олы ачулану сүзе "җүнсез бала" яки "тәрбиясез бала" иде. Шул сүзне әйтсә, җир тишегенә кер дә кит, билләһи. +Язмый әнкәй, нишләп инде әнкәй тикле әнкәй фронтта сугышып йөрүче атасына малаең Минтимер кеше кәҗәсен яткызып имгән дип хат язсын ди, юк, болай гына куркыта ул. +- Әнә атагызның камчысы! - дип, Нәгыймә апа матчада эленеп торган камчыга төртеп күрсәтте. +Белә лә Минтимер матчада атасының камчысы эленеп торганын, ләкин аның ул камчыны матчадан алганы булмады. Камчыны анасы еш ала иде, җилпенеп дулгана-дулгана да сукмыйча кире үз урынына элеп куя. Бетте! Камчының тәрбияви вазифасы шуның белән тәмамлана. +Үскәч, Минтимер аңлар: анасы балалары каршысында иренең абруен күтәрер өчен шулай куркыткан, аталарыннан шүрләп торсыннар, янәсе. Шул рәвешле, аталары сугышта булса да, әнкәләре балаларын тәрбияләүдә актив катнаша булып чыга. Машалла! Яшәсен халык тәрбиясе! +Сагышлы гармун сугышта яраланган Шәрип абзыйны авылга, туган нигезгә алып кайтты, шөкер. +Зур сөенеч иде атаның кайтып төшүе, алты бала белән калган солдаткаана бик куанды. Яралы булса да, тере бит, дип елый иде Нәгыймә. Ул тавыш чыгармыйча гына, тыйлыгып кына елый. Аннары елмая. +Үсә төшкәч, Минтимер аңлар: аның атасы, җәрәхәтле булса да, исән кайткан әле, шөкер, ул куаныч булып ана йөзендә балкый, ә башкаларның ирләре, яшь киленнәрнең япь-яшь кияүләре мәңгегә кайтмас, Нәгыймә ана кайгылы аналарның, хәсрәтле толларның кайгысын уртаклашып шулай сыктаган икән. Бу да - кеше өчен кайгыра белү - Минтимер өчен олы бер сабак иде. +Шатлыгым бар дип, хәсрәтле кеше алдында күрсәтеп, артыгын сикеренмә. Хафага төшкәннәрнең хәсрәтен, кайгысын уртаклаш. Аларга ярдәмче бул. Бу гамәл кешене басынкылыкка чакыра, сабыр булырга өнди. Минтимер Шәймиев гомере буе шатлыгыннан сикереп шатланмады, кайгысын башкаларга күрсәтеп кайгырмады. Бу аның гадәте, холкы, фигыле иде. +Аш белән ат +Бервакыт Миңкәй мәктәпкә бара торган җиреннән кире борылып кайтты. Аның аякчуы, өс-башы чыланган иде. +- Ай Аллам, ни булды, балакаем? - дип каршы алды аны Нәгыймә апа. +Атасы эндәшмәде. Ул кырыс кына тамак кырды да камыт бавын рәтләвен дәвам итте. +- Анау теге җүнсез мин барасы юлга ялган чокыры ясап куйган, - диде Минтимер күңелсез генә. +- Ә кем күргән аның чокыр ясаганын? - диде атасы, эшеннән аерылмый гына. - Бәлки, ул ясамагандыр. +- Әйттеләр! Малайлар күргән! - диде Минтимер. +- Кеше сүзе кеше үтерер! - диде анасы. - Ул ясамаган булса? +Ана улының букчасын иңеннән алды, букча да манма суга баткан, итеген мич авызына кибәргә куйды. Чыланганнарын салдырып, баласы өстенә коры, җылы киемнәр кигезде. Аннары карыш-карыш калтырап утыручы улына мәтрүшкәле кайнар чәй ясап бирде. +- Кар суыннан томау төшмәсен, мәтрүшкәле чәйне күбрәк эч! - диде Нәгыймә апа, аннан соң өстәп куйды: - Ни кызык табалардыр инде бу балалар бер-берсен суга батырып. +Ялган чокырын ясаган җүнсез малай Минтимердән көнләшә иде. Аның алдынгы укучы булганына да, пимасы өстеннән кызыл эчле галошлар киеп белән чокыр ясагач, анда күп итеп кар суы тула, аннан соң, көрәк белән тагын юеш кар салып, чокырның авызын каплыйлар да көрәкне сак кына тартып алалар, чокырны каплап торган юка кар шулай тотылып кала. Аннары чокырны күрмәсеннәр өчен аның өстенә саламдыр, тирестер сибеп чыгалар. Ашыгып эшкә яки мәктәпкә барганда, кеше юка кар каплавычына баса да аягы белән чокыр тулы салкын суга бата. Йөгереп барганда шул чокырга төшеп аякларын каймыктырган, хәтта сындырган кешеләр дә булгалый. Бу - куркыныч уен. +- Мин аның үзенә дә ялган чокыры ясап куям әле! - диде Минтимер. +Атасы эшеннән аерылмыйча гына әйтеп куйды: +- Үч алу егет кешегә килешми! Таш белән атканга аш белән ат! - диде. +Шушы бер җөмләгә татар халкының зиһнияте, тарихы, холкы, сабырлыгы, йоласы сыйган. Кем сиңа чокыр казыган икән, син аннан үч алма. Кемдер синең бакчаңа таш ыргытса, ыргыткан кешенең кем икәнен белгән очракта да син аннан үч алма, аңа яхшылык эшлә. Бәлки, ул сине аңлар, бәлки, ул синең дустың булып китәр. Дус булмаган очракта да син аңардан үч кайтарма. Син ул түбән кешедән өстен булып кал. Җаның тыныч булыр. Һич югында, сиңа кабахәтлек кылган кеше яңадан сиңа яманлык эшләмәс. +Ишле гаилә табын янына җыелып утырганда, бәләкәй Миңкәй бу мәкальне бик еш ишетә торган иде. +Таш белән атканга аш белән ат! +Үч кайтарма! +Җәза бирсәгез, үзегезгә бирелгән җәза микъдарында гына җәзалагыз. Ләкин үч алмыйча, сабыр итсәгез, һичшиксез, сезнең файдага булыр. (Коръән, 16: 126) +Абый +Агай-эне, ак мыек, +Бер-беребезне какмыек, +Бер-беребезне каккан чакта, +Бер-беребезне яклыек. +Халык җыры +Апаларга бай булды Минтимер, ике апасы, бер сеңлесе бар. Абыйсы берәү генә. Апалары Минтимерне сөя, юата, тәрбияли, ә менә абыйсы Хантимер - башка. Ул абый гына да түгел. Ул яклаучы да, аның эшен башкаручы да. Умырып эшли, машина-комбайн җене кагылган кеше ул абый. Бәләкәйдән үк Хантимер энесен машинаны танып белергә өйрәтте. Бәләкәйдән үк алар бергәләп мал карады, су ташыды, кар көрәде, хайваннарга курмы салды. Минтимер укырга һәвәс, атлыгып тора, күп вакыт өйгә бирелгән эшләрен дә әзерләргә өлгерми, абыйсы дәшмичә генә Минтимер башкарырга тиешле эшне эшли. Укысын энем, һәвәсе булгач. Нәгыймә апа да читтән генә ике улының нинди мөнәсәбәттә икәнен күзәтә. Хантимернең Минтимер башкарасы эшләрне дә майтарып ташлаганын да күрә, ләкин эндәшми. Ике ир туганның дус-тату булганына ана кеше нык сөенә иде. Алар бер-берсе өчен җан ата, бер-берсе өчен үләрдәй булып тора. +Бер алманы бишкә бүләек, +Беребез өчен беребез үләек. +Әйтерсең лә шушы матур җырны бары тик Минтимер белән Хантимер өчен генә чыгарганнар. Һәрвакыт ике туган арасында бары - бергә, югы уртак була килде. +Мәргән +Малайларның һәрберсе үз маясында булган шәпиләрен (кузналарын) су буена алып төшәргә тиеш иде. Кемдер сигез кузна алып (хәлле гаилә баласы), кайсыдыр - дүрт кузна (урта хәлле гаилә баласы), кайсыдыр бер шәпи алып (үлле-мәлле гаиләдә яшәүче), кемдер буш кул белән су буена төшә, монысы җир идәнле, ярым ач, ярым ялангач йортта яшәүченең бичара баласы иде. Ул кузна уенын карарга, кем өчендер җан атарга килгән. +Уен башланыр алдыннан һәр малай үз маясыннан берәр кузнаны күчкә куя. Ике яки бер кузнасы булганнар өемгә өлеш чыгармый. Җиде бала өемгә берәр кузна куйды. +Кайсыдыр, Гитлерга охшатып, тактадан карачкы ясап, яр буена утыртып куйган. Малайлар барысы да чуерташ җыйды. Карачкыдан унбиш адым ара калдырып, сызык сыздылар. +- Хәзер төз ату ярышлары булачак, - дип кычкырды Җылгыр. - Һәркем бишәр таш кына атарга хокуклы. Кем дә кем шушы арадан Адольф Гитлерга таш атып тигезә ала, карачкыга иң күп тигезгән малайга өемдәге җиде шәпи була! +- У-у... - дигән аваз яр буйлап китте. +- Чиратка басабыз! Санап барабыз! +Ташлар карачкыга атылып бетте. Иң төз атучы Миңкәй булып чыкты, аның биш ташы да Гитлерга тигән иде. Шулай итеп, аңа үзенең дүрт кузнасы өстенә җиде шәпи мәргәнлеге өчен бирелде, унбер кузналы Минтимер горур иде. +Яр башын тигезләп, такыр ясадылар, һәр бала теземгә берәр шәпи куярга тиеш. Һәр бала тимерлектә тимерче абыйлар коеп биргән тимер аткый тоткан. Һәр катнашучы шул тимер аткый белән шәпи тезмәсенә төбәп атарга тиеш, аткый ничә кузнаны аударса, ауган кузналар атучыга була. +Уенның кызган чагында гына Миңкәй карт тал янында мышык-мышык елап торучы шәписез малайны күреп алды. Бу малайның кузна уенында бик тә катнашасы килә иде, ләкин аларның курасында бозау, сарык түгел, кәҗә дә юк, ул каян алсын кузнаны. Бу җир идәнле фәкыйрь баласы Самат иде. +Минтимер, үзе откан кузналардан аерып, аңа өч кузна бирде. +- Мә, апаем, бу шәпиләрне ал, син дә уйна! - диде. +Уен кыза бара, малайлар шунда бәргәләшеп тә ала. Уенның кызган чагында гына Минтимер әйтте: +- Иптәш уенчылар! Уенда Самат та катнашачак! Куй, Самат, шәпиеңне! - диде. +Самат кыюсыз гына, ләкин эчке бер куаныч белән бер кузнасын тезмәгә куйды. Менә аңа да атарга чират җитте. Бала каушаган, аның тимер аткые юк иде. Минтимер аңа үз аткыен сузды. Самат рәхмәт әйтергә дә онытты, аның игътибары кузналар тезмәсендә иде, ни өчендер ул ике учын төкерекләде дә аткыен, уң кулына тотып, уң күзенә якын китереп, озак кына төзәп торды, киерелеп кизәнде дә тимерне кузна тезмәсенә таба атты. Аткый, тезмә яныннан гына узып, читкә очты. +- Һәй, кыек кул! -дип кычкырды малайлар. +Тагын чират көтәргә туры килде. Уенчыларның аткан бере кузна аудара. Самат тезмәдә миңа шәпи калмас инде дип кайгыра. Ниһаять, аңа тагын чират җитте. Бу юлы аткый беренче кузнага тияр-тимәс кенә узды. +Малайлар ыржаеп көлеште. +- Чулак! - дип кычкырды. +Самат аның саен каушый барды. +- Сабыр, сабыр бул! - дип пышылдады Минтимер. +Самат тезмәгә соңгы шәпиен куйды. Бу юлы аның аткые тезмәдәге бөтен шәпиләрне себереп алып китте. +Малайлар шаккатты, бигрәк тә Минтимер сөенде. Самат чәчелгән шәпиләрне кабалана-кабалана итәгенә җыйды. +Малайлар соңгы шәпиләрен теземгә куеп чыкты, Минтимернең дә соңгы кузнасы иде. Откан кеше буларак, Самат тулы теземгә беренче атарга тиеш иде. Һәм атты да бар шәпине себереп тә алып китте. +- Хәрәмләште, ул сызыкка басып атты! - дип кычкырып караганнар иде дә, булмады, Минтимер кырт кисте: +- Сызыкка басып атканын күргәч, нигә туктатмадыгыз? - диде. +Шулчак Самат кузналары белән мәш килеп кыптырдый башлады, шәпиләре арасыннан өчесен, иң олыларын, ата шәпиләрне сайлап алып, Минтимергә сузды: +- Минем сиңа бурычым бар иде, Миңкәй, ал! - диде. +Минтимер кузналарны алып, өчесен дә тезмәгә куйды, Самат та нәкъ шулай эшләде. +Җылгыр әйтте: +- Дуслар, туаришлар! Ике арада уен яңадан башлана! Кем беренче ата? +- Откан кеше! - диештеләр. +- Юк! - диде Җылгыр. - Бу - яңа уен! Шобага салабыз! Кемдә бакыр акча бар? +Минтимер кесәсеннән Әби патша акчасы чыгарды, Җылгыр акчаны алды да әйтте: +- Мин акчаны чөям, күн ягы, ягъни ике башлы кош ягы төшсә - Миңкәйгә, иләк ягы, ягъни сан ягы төшсә - Саматка. +Акча зыңгылдап һавага очты, такырга килеп төште, барысы да акчага иелде. +- Күн як! - дип шаулашты малайлар. +- Иң беренче булып Миңкәй ата! - дип кычкырды уенбаш. +Минтимер кулына аткыен алды. Бик озак төзәгән булып торды да атып җибәрде, әмма аткый тезмә өстеннән очып китте. +- Җүри генә атты! - дип кычкырдылар. - Җүри тидермәде! +- Җүриме-түгелме, атарга тиеш кеше атты! Кыштырдамагыз! - дип боерды Җылгыр. +Хәзер Самат чираты иде. Бу юлы ул төзәмичә генә атты - алты кузна берьюлы тезмәдән чыгып та очты. +Шәпи уены тәмам булды. Бу көнне Самат батыр калды. +Малайлар таралды. Саматның чалбар кесәләре, күлмәк итәге, түбәтәе кузна белән тулы иде. +Алар, Минтимер белән Самат, юлда бергә кайтты. +- Миңкәй! Син бит иң төз атучы! Син җурамал гына тигезмәдең бит, иеме, Миңкәй? - диде Самат. - Шәпиләр миңа булсын дип... +Минтимер иң өсләрен сикертте, ләкин бер сүз дә әйтмәде. +Самат бәхетле иде. +- Беләсеңме, Миңкәй... мин бу шәпиләремне сатам! +- Нигә, ни өчен? - дип, гаҗәпләнеп сорап куйды Минтимер. - Алга таба да уйнарсың бит әле, уйнарбыз... аяк киеме юнәтәсе булыр. Анысына көзен чикләвек җыярмын, Алла боерса. Егерме биш стакан чикләвек сатсаң, яхшы киндер букча алып була икән... +Бу мәлдә Самат бик тә бәхетле иде, ә Минтимер бөтен кузналарын оттырып бетергәненә күрә бәхетле иде... +Тургай +Сабан тургайлары сайрый, +Мактап Сабан туйларын... +Халык җыры +Язын җир кабаргач, туфрак пешкәч, бакча эшләре башлана, бәрәңге утыртырга кирәк. Әмма иң беренче теләк - ачлыкны басу. Казылган җирдән чыккан черек бәрәңгене, крахмалга әйләнгән, бөрешеп беткән кәлҗемәне лар төбендәге көрпә белән бутап, кычыткан җыеп, кысыр аш пешерер әнкәсе. +Лар - он, икмәк саклау өчен калын тактадан эшләнгән зур тартма, икмәк сандыгы; ларёк - вак-төяк сата торган кечкенә кибет; ларец - бизәнү әйберләре салып куяр өчен тартмачык. +Кечкенә Миңкәй, болынга чыгып, кузгалак җыеп кайтыр. Катык булмаганда, кузгалак кысыр ашка гаҗәеп әчкелтем тәм өсти. Кысыр аш ул - итсез, майсыз, үләннәр салып пешерелгән сыек шулпа. +Кузгалак җыярга барганда, Минтимер тургай тавышын ишетеп туктап калды. +Болын җәйрәп ята, каерылып печән үскән, быел болынны ике тапкыр чабып алырлар, Алла боерса. Каерып-каерылып агай-апалар печән чабар. Их, егетләр, печән чапкандагы чалгы тавышын тыңласаң, дөньяңны онытасың, билләһи. Чҗиңк-чҗиңк - үткен чалгы печән чаба, чалгы узган җирдә озын үлән сабаклары авып кала, икенче селтәнгәндә киселгән печәнне чалгы сул якка алып китеп тезмәгә сала. Байтак вакыт чапканнан соң, чалгычы туктый, билбавыннан янавычын чыгарып, чалгысын үткенли, оешкан комнан ясалган кайрак кебек янавыч корыч чалгы буйлый йөри башлый, чалгы гаҗәеп матур тавыш чыгара, әйтерсең лә скрипка уйный, чалгы үзе скрипка, аның сыза торган кылы - янавыч, үткенләнгәч, тагын чҗиңк-чҗиңк башлана. Йөз ел тыңлар иде Миңкәй шушы музыканы. +Батыр егет печән чаба, дисәнә, +Үтми аның чалгысы, дисәнә; +Үтәр иде чалгысы, дисәнә, +Анда кызлар кайгысы, дисәнә. +Йөгрә-йөгрә җиләк җыя, дисәнә, +Зәңгәр күлмәк кигәне, дисәнә; +Җыймас иде җиләген, дисәнә, +Кайтыр тиздән сөйгәне, дисәнә. +Ай, миленький, кызларның душасы, +Яучыларга кемнәрне кушасы? +Агай-егетләр авыр эш эшләми дә кебек, алар уйный гына сыман, шулкадәр җиңел селтәнәләр. Агайларга шатлык: мул печән өлгергән, печән ул - сөт, ит, май, бәлеш, гөбәдия. Шуңа күрә бу эшне эшләве аларга авыр, җәфа түгел, киптереп, эскерт, кибән, чүмәләләргә өеп куйгач, бераздан болында курпы өлгерә. Курпы ул уҗым сыман кыска була, әйтерсең лә көрәшчеләрнең кыска чәче кебек. Курпысын чабарга агайлар чалгыга кечкенә тырмачык беркетә, чөнки курпыны чалгы җыеп бетерә алмый. +Каерылып үскән, чабылмаган печән арасында ат кузгалаклары күп була, күгәрчен күзе, сары, зәңгәр чәчәкләр күкрәп үсә. +Күктә тургайлар сайрый, аларның тавышлары гына ишетелә, үзләре күренми. Бары тик күктән серле тавыш иңә. Игътибар беләнрәк карасаң, зәпзәңгәр күктә бер нокта шәйләргә була. Шул нокта сайрый да инде. Бер урында талпына, үзе сайрый, тургайның телен аңлап була аның, сүзләр әйтеп сайрый сабан тургайлары. Өздерә генә тургайлар, гүя үзара ярыш оештырганнар. +Миңкәй, болынга ни өчен килгәнлеген дә онытып, тургай сайравын тыңлый: +Киррам-киррам төеп, +Тиррам-тиррам чөеп, +Фистивай-фистивай, +Кире тай, кире тай... +Тю-тю-тю-тю-тю-тю... +Бит-бит-бит-бит-бити. +Фит-фит-фит-фит-фити, +Чурт-чурый, чурт-чурый, +Чеп-чеби, чеп-чеби. +Физдики-миздики, киздики, чирт. +Чика-чиру, чика-чиру, +Чика-чиру-чикиюр, +Тирриур, тирриур-пәк. +Физулики-мизули титиррр... +Аяк астындагы печән арасында чикерткәләр кайнаша, аһ, аларның сайравы үзенә күрә бер могҗиза, үзенә күрә бер оркестр, музыка. Көн эссе булганда, чикерткә тавышы аеруча зыңлап тора. +- Бик каты сайрый чикерткәләр, челлә эссесе яндыра, кичкә яңгыр яумагае, - дип, үзалдына сөйләнеп алды Миңкәй бабайлар сыман. +Малай, ике кулын артка куеп, алга таба китте. Бу мәлдә ул сабый оланга түгел, гомер кичергән зиһенле картка охшый иде. +Зурлар кебек, кулны артка куеп, +Йөри идек таптап болынны... +Ул сазлык ягына борылган гына иде, әллә каян тәкәрлек килеп чыкты, аңа башка тәкәрлекләр кушылды да, кызганыч тавыш белән чиелдый-чиелдый, Миңкәйнең баш очында әйләнә башлады. +- Һәй, - диде Минтимер. - Курыкмагызсана! Тәкәрлек, курыкма, мин синең ояңны туздырырга килмим. Мин синең йомыркаларыңны ватарга килмим, мин синең балаларыңны урларга килмим. Тимим мин сиңа. +Тәкәрлекләр, баланың игътибарын үзләренә тартып, оялары яныннан читкә алып китәргә тырыша иде. +- Бар, юлыңда бул, кеше, син безнең ояларыбызга якын килмә, әнә теге якка, безнең оялардан икенче якка кит, - дип чиелдый иде тәкәрлекләр. +- Әй, аптыраттыгыз инде! - диде Миңкәй. - Киттем-киттем, миңа сезнең балаларыгыз кирәкми, миңа кузгалак кирәк. +Ул күп итеп кузгалак җыйды да, ялан тәпиләрен ялтыратып, авылга элдерде. Сазлык яныннан узганда, аның каршысына тагын тәкәрлек өере күтәрелде. Алар тагын сабыйны ояларыннан читкә алып китәргә маташа иде. +Чыннан да, ул юраганча, кичкә таба, челләдән кызган һаваны яңгыр болытлары каплап алып, шәп итеп яңгыр явып китте. +- И-и, балам, - дип каршы алды аны әнкәсе. - Сыерыбыз ташланган иде, катык урынына кузгалак салырмын, иншалла. Рәхмәт, балам, кулыңнан куан! +Абага чәчәге +Абага чәчәген тел астына салган +кеше күренмәс була. +Халык әкияте +Мал асларын тазарту, мал-туарга салам-печән ташлау, җыелган тиресне чуманга (талдан үрелгән зур кәрзин) тутырып, лапас артына ташу - оланның вазифасы. Яшьли тырыш, эшчән, ару белмәс булып үсте Минтимер. Арыган чакта да ул анасына, апаларына, абыйсына арыганлыгын сиздермәскә тырыша иде. +- Җегет кеше арыганын башкаларга әйтеп тормый инде ул! - ди олылар. +Әткәсе кайткач, тормышлар бераз рәтләнде. Шәрип абзыйны күмәк хуҗалык җитәкчесе итеп тә куйдылар. +Кичләрен җыелышып сәкедә утырганда, ниләр генә сөйләнми, халыкара хәлләр турында да, күрше-коланнарның тормыш-көнкүреше хакында да, борынгы риваятьләр, нәсел тарихы турында да дәресләр иде ул кич утырулар. +Гадәттә, ата кеше сүз башлар иде. +- Минем чын исемем - Шаһишәриф, - дияр иде ул. - Ул "шаһ" белән "шәриф" сүзләреннән ясалган. "Шаһ" - падишаһ, патша дигән сүз. "Шәриф" исә абруйлы, данлы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең яраннарына карата әйтелә торган дәрәҗә булган. +"Димәк, безнең әткәйнең исеме "дәрәҗәле патша" дигәнне аңлата", - дип уйлады Миңкәй. +Сабый ата-бабасының риваятьләрен тыңлап үсте. Булачак шәхесне риваятьләр генә түгел, мал-туар да сиздерми генә тәрбия кыла. Ул апаларының, абыйсының, әнкәсенең малларга карата иркә сүзле, миһербанлы булуларын еш күрә иде. +- Сыерга, кәҗәгә ягымлы, иркә сүзләр әйтсәң, сөтне тагын да күбрәк бирә! - ди апалары. +Дөрестер дә! +Бәлки, кешеләр дә назлы сүзгә мохтаҗдыр? +Минтимер гомере буе йомшак тавышлы, назлы сүзле, әмма кирәк чакта кырыс та, гадел дә була белде. +Табын янына җыелгач, хатирәләр башлана. Ни өчен әти-әнисе Хантимер, Минтимер исемнәре кушкан балаларына? Баксаң, аларның кыз балалары күп булып, ир оланнары туган бере үлә барган икән. Андый очракларда тагын йола ярдәмгә килә: Үлмәс, Тансыкбай, Яшәр кебек исемнәр пәйда була. Тимер кебек чыдам, нык, сәламәт булсын дигән өмет белән ата-ана оланнарына Хантимер, Минтимер исемнәре куйдырган. Чыннан да, Хантимер дә, Минтимер дә саутаза булды, шөкер. +Минтимер басынкы, уйчан булып үсте. Ул да сабый чакта хыялыйрак иде. Әкиятләр, ата-бабасы сөйләгән риваятьләр аның хыялый күңелен уята торган китапханәне "избач", ягъни "изба-читальня" дип атыйлар иде. Әнә шул избачтагы китапларны Миңкәй күп укыды. Ә менә абага чәчәге турындагы риваять аның күңеленә ныклап кереп утырды. Абага чәчәгенең могҗизасы турында аның олылар авызыннан да күп тапкырлар ишеткәне бар иде инде. +Имеш, абага җәй уртасында, ай тулган төннең уртасында чәчәк ата икән. Шул чәчәкне өзеп тел астыңа салсаң, син күренми торган кешегә әйләнәсең, ди. Миңкәйнең кулына Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" исемле китабы да килеп керде, шуны кулдан-кулга йөртеп укый-укый туздырып бетерде балалар. Китапта Рөстәм исемле бер малай абага чәчәген өзеп авызына каба да, күренмәс кешегә әверелеп, фронтка китә. Һәй, нимесләрне кырып кына сала, малай, мин сиңа әйтим. Фашистларның штабларына кереп, карталарындокументларын алып, совет командирларына тапшыра, корал саклана торган складларын шартлатып йөри, ә үзенә берни дә булмый. +Чыннан да, абага бик тә серле үсемлек бит. Ул елга бер генә, җәй уртасында, ай тулган төнне, сәгать уникедә генә чәчәк ата. Ә төн уртасында карурманга ничек барасың, урман тулы сугыштан качып килгән бүре чирүе. Уникешәр тавыш белән улый башласалар, куркуыңнан котың ботыңа җитәр. Шулай да кызыксыну куркуны җиңде. Йөрәкле малайлар карурманга абага чәчәк атканны карарга китте. Абага чәчәген өзеп, тел астына салып, күренмәс кешегә әверелеп йөрсәң, иллә дә кызык булыр иде бит. +Урман белән авыл арасында Шүрәле чокыры бар. Ниләр генә сөйләмиләр ул Шүрәле чокыры турында, имеш, соңга калган юлчыларны, чокырыннан чыгып, Шүрәле кытыклап үтерә икән, имеш, Шүрәле кытыклаган кеше исән калса, гел көлеп йөри торган җүләргә әйләнә икән. Төн уртасында малайлар Шүрәле чокырын урап йөгерде. Шөкер, Шүрәле чыкмады. Кайтканда да Шүрәле чокырын әйләнеп уздылар. Алай да котлары ботларына җиткән иде. +Ләкин батыр йөрәкле малайлар, әллә ничә тапкыр куркыныч Шүрәле чокырыннан узып, урманга барса да, абаганың чәчәк атканын күрмәде. Алар күренмәс кешеләргә әверелә алмады. +Соңыннан Минтимер белде: абага ул чәчәк атмый, споралар, хлорофиллар һәм тамыр бүленүе белән үрчи икән. Минтимернең өмете киселде, күңеле төште. Матур әкият, маҗаралар вәгъдә итә торган гүзәл риваять җимерелде. Малай олыгаеп киткәндәй булды, ул тагын да җитдиләнде һәм шуннан соң беркайчан да тормышка ашмас хыяллар белән матавыкланмады. Аның вөҗүденә, бәдәненә, зиһененә прагматиклык, аек акыл белән фикер йөртү рәвеше салынган иде инде. +Кече ураза +Әбиләр җәйге челлә вакытында да, урак урганда да, печән чапканда да ураза тотуларын өзмәде. Бичаракайлар утызар сутый арыш урганда да, никадәр кибеккән, сусаган булсалар да, авызларына бер тамчы су капмыйча, бер бөртек арыш-бодай ашамыйча, кайберләре һуштан язып егылгаласа да, уразаларын бозмады. Савап өчен, Аллага инанган өчен, оҗмахка керер өчен, алар шушы җәзаларны кичкән, күрәсең. +Малайларның да ураза тотканы бар. +Шулай бервакыт, Шүрәле чокырын узып, алар урманга җиләккә китте. Миңкәй җиләкчеләр арасында иң чосы, иң остасы иде. Аның савыты иң алдан тула. Моның сере бар. Җиләк исе бөтен аланны тутырган, савытка салганы тагын да ислерәк, малайларның түземсезләре иң башта җиләкне савытка түгел, үз авызына сала. Беттең! Син инде савытыңны тутыра алмаячаксың. Хуш исле тәмле җиләкнең өзеп алган берсе синең авызга кереп барачак. Берне кабам, икене чиләккә салам дип җыйсаң да булмый. Нәфес үзенекен итә, җиләк үзеннән-үзе авызга кереп китә. +Ачыккан балага бу үзенә күрә ураза, тыйлыгу, нәфесеңә юл куймау сынавы була килде. Нәфесеңне тыя белү сине күп бәлаләрдән коткарачак, ул синең холкыңны ныгытачак. Нәфес - шайтан ул, һаман котырта, берне генә кап, тагын берне генә аша, ди. +Шуңа күрә кагыйдә бик кырыс: савытыңны тутырмыйча торып, бер генә җиләкне дә авызыңа аткарма! Юкса җыйган җиләгең савытыңның төбен дә күммәячәк. Савытыңны мөлдерәмә, түбәләмә итеп тутыргач, күзең күргән җиләк синеке, рәхәтләнеп аша. +Җиләк белән тулган чиләгеңнең өстен мәтрүшкә учмасы белән каплап куясың. Җиләк түгелмәсен өчен дә, кояш эссесеннән саклау өчен дә. Түбәләмә тулган чиләк белән өйгә кайтып керүгә үк өйдәгеләр: +- Һай, Минтимеребез җиләкне күп җыйган! - дип, аны мактап каршы ала. +Сабыйга шуннан да зур сөенеч бармы икән! Кылган эшеңне күреп, мактау сүзе әйтсәләр, бигрәк тә рәхәт булып китә. +Тулы савыт белән мәтрүшкә учмасын күргәч, әнкәсе: +- Менә хәзер җиләк белән мәтрүшкәле чәй эчәрбез! - диде. +Хәдичә апа +Минтимер шахмат белән мавыга башлады. Шахмат бик кыйбат тора. Мәктәптә дә ул берәү генә. Чиратыңны озак көтәргә туры килә. Шуңа күрә Минтимер аны үзе ясарга булды. Шахматның шакмаклы тактасын әтмәлләү әллә ни кыен булмады. Юка фанер тактаны кул пычкысы белән кисте дә акка кара шакмаклар ясады. Ә менә фигураларны ясавы шактый катлаулы булып чыкты, дөрес, пешкаларны, филләрне, тураларны ясау да авыр түгел иде, тик атларны ясау озакка сузылды. Агачтан кисеп алынган түмәрчекне атка әверелдерергә кирәк иде. Минтимернең кулы алтын бит аның. Атларны ясап бетергәч, кара, ак буяуга буяп, кояшта киптерде. Шәп килеп чыкты. Буш вакытларында, бигрәк тә коеп яңгыр яуган чакларда, малайлар, эшне дә, ашауны да онытып, печәнлектә, җылы мунчада шахмат ярышлары уздыра иде. Шахмат уены аның тормышының нигезе булып ятты. Шахмат алдын-артын уйлап эш йөртергә өйрәтә, ордым-бәрдем кеше шахматчы була алмый. +Минтимер бер яктан икенче тарафка сугылмас шәхес булып өлгереп килә иде инде. +Малайның бу басынкылыгын укытучысы Хәдичә апа бик тиз күреп алды, һәм аны сыйныфның старостасы итеп сайладылар. Мәктәпне тәмамлаганчыга чаклы ул алыштыргысыз лидер була килде. Аның язмышына "син - лидер" дип язылган иде инде. +Гадәттә, лидерлар шау-шулы, җитәкче булырга атлыгып торучы, үзен лидер буларак күрсәтәсе килүләре белән аерылып тора. Андыйлар күзгә керә, гаугалы дан яуларга тырыша. Минтимер калай әтәчләрне яратмый иде. Калай әтәчләр алар күп сөйли, аз эшли, эшләгәндә дә кеше күрсенгә генә эшләгән булып кылана. Дөресе шул: андыйлар эшләгәнгә салыша, эшләгән булып маташа. Ю-ук, әтәчлекне сөймәде ул. Миңкәй - җитди олан, төпле олан. Шушы кечкенә генә татар авылында туып үскән малайга андый тактика, стратегия, итагать, эчке культура каян килгән? +Ул беркайчан да атасының күмәк хуҗалык җитәкчесе булуын купайтмады, атасы белән мактанмады, персидәтел малае дип, колхоз эшләреннән йөз чөермәде, башкалар кебек, ни кушсалар, шуны эшләде. Үзенә ташламалар таләп итмәде. Шуңа күрә дә аны сыйныфташлары да, укытучылар да хөрмәт итә, аңа ышана, аңа таяна иде. +Яшерен-батырын түгел, укытучылар, гадәттә, авыл җитәкчеләренең балаларына үзгәрәк мөнәсәбәттә тора. Авыл Советы яки колхоз җитәкчесенең баласына билгене арттырып кую дисеңме, дәресен белмәсә дә, аны яклау дисеңме. Гади колхозчы баласын битәрләгәндә, башлык баласының башыннан сыйпау дисеңме - барысы да булды инде. Минтимер бу яклауларга, бу ташламаларга мохтаҗ түгел иде, чөнки ул бөтен фәннәрдән дә алда бара. Җитәкче баласы булганы өчен түгел, тырышлыгы, үз зиһене белән лидерлыкка чыккан үсмер иде ул. +Шулай да дәрес әзерләргә өлгермәгән очраклары да булгалый. Каралтыкурада да, колхоз эшләрендә дә бөтерелә торгач, өйгә бирелгән эшне эшләү арткарак күчә. Бәс, дип уйлый укытучы Хәдичә апа, димәк, балаларга бирелгән теманы дәрестә ныграк, тирәнрәк аңлатырга кирәк. Хәдичә апа балаларның ерак урманнан чәнәшкәгә салып утын алып кайтканнарын да, "уфалла" арбасы белән ерак болыннан печән ташыганнарын да белә, ашлама өчен көл җыйганнарын да, черемә ташыганнарын да күзәтеп тора, шуңа күрә ул укучыларының сабакны дәресханәдә үзләштерүләрен тели һәм кайбер очракларда кыен хәлдә калган укучыларга ташламалар да ясый торган иде. +Башка яшьтәшләре кебек үк Минтимер дә каралты-кура тирәсендә бөтерелә, колхоз өмәләрендә дә катнаша, персидәтел малае буларак, аңа артта калырга, эштән качарга ярамый, ул үрнәк булырга тиеш. Шушы гадәтенә күрә укытучы Хәдичә апа Минтимерне хөрмәт итә. +Атасы гелән әйтә иде: +- Балалар, бүтәннәр авыр эшкә алынмаганда да сез баш тартырга, хәйләләргә тиеш түгел. Чөнки сез - персидәтел балалары, сез Алланың кашка тәкәләре түгел! - дия торган иде. +Зиһенле бала үсеп килә. +Бу - ата-ана тәрбиясе. Хәйләләп, авыруга сабышып, авыр эштән калу юк. Бу - авыл йоласы һәм, ниһаять, милләт йоласы! +Мөгаллимә Хәдичә апа балаларның авыр заманада, сугыштан соңгы ачлытуклы елларда яшәгәннәрен ачык күрә, аларны эчтән генә кызгана да иде. Ләкин кызганганын балаларга күрсәтми. Кызгансаң, бала гел кызганганыңны өмет итеп яши, кызгану, яклашу баланың үҗәтлеген киметә, тырышлыгын азайта, ул кызганганны-яклаганны көтеп ялкаулана. Бу бала мәктәпне тәмамлаганнан соң еш кына югалып кала, үзе өчен көрәшми, кемнеңдер ярдәмен көтеп яши башлый. Гадәттә, көткән ярдәм аңа килми, кеше төшенкелеккә бирелә, бар кеше дә аңа дошман булып күренә, ул эше уңмас адәмгә әйләнә, аңа бер генә юл кала: хәмер эчү яки үч алу. Аның күңелендә уңыш казанганнарга кызыгу, аларның дәрәҗәсеннән көнләшү хисе уяна. Кызыгу хисе көнләшүгә әверелә, көнләшү үч алуга илтә. Чибәр кызның йөзенә көндәшенең агу сибүе, матур биючене биемәслек итеп кыйнап, аякларын имгәтеп ташлау, үзенекеннән яхшы тормышлы кешенең йортына ут төртү - барысы да көнләшү вә үчлектән үч кайтару турында гына уйлап ята, аның ашказанында ялкынсыну барлыкка килә, ялкынсыну җәрәхәткә әверелә, ә инде җәрәхәтнең олы авыруга әйләнүен көт тә тор. Андый кеше үзенең булдыксызлыгын, уңышсызлыгын башкалардан күрәчәк, бәс, башкалар гаепле икән, ул алардан үч алырга тиеш булып чыга. Аһ, нинди читен тормыш, үзенә дә читен, аның юлында очраган бүтәннәргә дә читен тормыш әзерли ул көнчел бәндә. +Шушыларны аңлау каян килә? Әлбәттә, гаилә тәрбиясеннән, йолалардан килә, әмма тулы канлы шәхесне алар гына да тәрбияли алмас иде, әгәр дә саф канлы шәҗәрәң, каннан килә торган нәселдәнлек булмаса... +Авылда башлангыч сыйныфларны укытучы Хәдичә апага каян килгән бу сиземләү, бу зиһният? +Минтимер Шәрип углы Шәймиев гомере буе беренче укытучысы Хәдичә апа Әхмәдуллина турында уйланыр, аңа сокланыр, аңа чиксез рәхмәтләр укыр. +"Хәдичә Әхмәдуллина" дип өстәге җитәкчеләр генә әйтә торган иде укытучыга, бөтен балалар өчен ул бары тик "апа" булды. Бу мөгамәлә укытучы өчен иң олы дәрәҗә иде. Ни өчендер хәзер балаларга "Хәдичә Ибраһимовна", "Габделхәй Гатиятуллович" дип эндәшергә кушалар. Бу гадәт татар халкының йоласында юк иде бит, хәтта олуг ханнарга, падишаһларга да "син" дип, олыларга "абый", "ага", "абзый", "әфәнде", "туташ", "ханым" дип эндәшә торганнар иде. Олуг шәхесләребез Нәкый Сираҗетдинович Исәнбәткә дә, Бакый Идрисович Урманчега да без "Нәкый ага", "Бакый абый" дип олылап эндәшә идек. Бу бер дә әдәпсезлек саналмый, киресенчә, шәхесләрне зурлау булып аңлашыла торган иде. Ә нигә укытучыңа, остазыңа олылап "Хәдичә ханым", "Минтимер әфәнде", "Шәриф ага", "Мансур абый" дип эндәшмәскә?! Бу - йоладан килгән бөек культурабызның чагылышы бит, бер дә культурасызлык түгел! +Киләчәктә боларның барысы да Минтимергә ярдәм итәчәк, һичшиксез ярдәм итәчәк. +Ганимәт кашыгы +Бервакыт өстәл янына бөтенебез ашарга җыелып +утырдык. Өстәл уртасында тары боткасы салынган +зур табак тора. Тәлинкәләр юк инде ул чакта, барыбыз +да шушы табактан ашыйбыз. Ботканың кыл уртасына +май салынган. Ботканы кашыкка аласың да майга +манып кабып җибәрәсең. Мин, бәләкәй булгач, чамалап +бетермичә, боткага бабайдан алдарак сузылганмын, +күрәсең, бабай үзенең кашыгы белән шалт итеп кулыма +сукты. +Минтимер Шәймиев +Укытучы Хәдичә апа үз эшенең остасы, балаларның остазы иде. Һәм ул бик бәхетле иде, ничәмә-ничә буын баласы аның дәресханәсендә укып, белем алып чыкты. Башлангыч сыйныфта төпле белем алса, бала җиденче сыйныфта югалып калмый. Җиденче сыйныфны яхшы тәмамласа, сигезенчегә барып кергәч, каушап калмый, урта мәктәптә төпле белем алса, алга таба инде ул ныклы адымнар белән бара. Хәдичә апага үз сыйныфында укып чыккан йөзләгән шәхесләр чиксез рәхмәт укый. Аның иң төп сыйфаты шул иде: ул, балаларның ата-анасы кем булуына карамастан, аларга тигез бакты. Начар укыганнарга яхшы укучыларны ярдәмче итеп куйды, фәннәр җиңел бирелгәннәргә исә мавыгулар уйлап таба торган иде. +Сыйныфта Минтимер алда бара, аңа уку җиңел бирелә, шуңа күрә ул агачтан үзе ясаган шахмат уены белән мавыга, электр техникасы, машина техникасы белән әвәрә килә, аңа ат җене кагылган. Җитешмәгән җире юк. +Оештыру сәләте дә бар малайның, кычкырмас, ләкин тыңлатыр, әйтерсең лә ул аларның яшьтәше түгел, әйтерсең лә ул - укытучы. +Мәктәптә әбәт ашау оештырырга кушылган иде. Табын өчен, ризык китертү өчен Минтимер җаваплы. +Сыйныфта болагай бер укучы бар иде, үзе кыланчык, пәрвайсыз, әнкәсе әйткәндәй, "җүнсез-җүнтек" бер малай инде шунда. Кылана торгач, бу шаталак башка бер кешенең ашын түктерде. Минтимер түзмәде, атасының сугыштан алып кайткан саллы кашыгы белән малайның шәрә маңгаена кундырды. Катырак сукты бугай. Малай кычкырып куйды, аннан ике учы белән кашык төшкән урынны каплады, елый ук башлады, аның маңгае күбеп чыккан иде. Минтимер сукты сугуын, әмма үзе малайны кызгана иде. Малай озак еламады елавын, шуннан соң аның тәртибе майлаган кебек булды. Ләкин Минтимер һаман тынычлана алмады, катырак сукты, гаделсезлек кылды бугай ул... +Чукмар +Бүре, никадәр куәтле һәм акыллы +булса да, барыбер бүрек була. +Аталар сүзе +Шәрип абзый, туры айгырына атланып, уң кулына чукмар (кистән) тотып, бүре ауларга китте. Мылтык белән бүрегә теләсә кем бара аны, ә менә син мылтыксыз, чукмар белән генә барып кара. Анысын бик сирәк аучылар гына булдыра ала. Шәрип Шәймиев әнә шул сирәк аучыларның берсе иде. Тәвәккәл, гаярь ир. +Бүреләр күрше авылларның ферма түбәсендәге саламны актарып тишек ясаган да, абзарга кереп, әллә ничә сарыкның башына җиткән. Әнәк авылының фермасына гына бүре төшмәгән. Димәк, көт тә тор, Әнәк сарыкларына да ач бүреләр тарафыннан һөҗүм булачак. +Байтак йөрде аучы урман тарафында һәм эзләгәненә юлыкты да. Бүреләр, гадәттә, бишәр, җидешәр булып ауга чыга. Менә урманнан биш бүре тезелешеп чыкты. Яланга чыксыннар, урманга кереп кача алмаслар, дип уйлады Шәрип абзый. Ат шомлы итеп акрын гына кешнәде дә колакларын шомрайтты. +- Сабыр... - дип пышылдады аучы. - Сабыр... +Бүреләр абайлаганчы һөҗүмгә атылырга кирәк. Бүре чирүе юл такырына чыгып, урманнан байтак ара киткәч, Шәрип әче итеп сызгырды да атының янбашына типте. Турайгырның бүре авына беренче генә чыгуы түгел, ул бүре өстенә барырга өйрәтелгән иде. +Бүреләр көтелмәгән бу сызгырудан, өсләренә ажгырып килүче айгырны күреп, төрлесе төрле якка сибелде. Шәрип-аучы чирү башына төбәп чаба иде. Калган бүреләрне ян-якта калдырып, ул чирүбаш артыннан элдерә. Тәҗрибәле, азау ярган бүре иде ул. Кар салган якка, урман ягына каерырга маташа, белә ул, ат тирән көрттә чаба алмый, карга баткан айгырга бүре үзе ташланырга мөмкин. Шәрип-аучы аты белән аның урманга юлын кисте, азау ярган бүрене такыр басудан чабарга мәҗбүр итте. Бүре бөтен көченә ыргый, ат та тиресеннән чыгардай булып чаба. Шәрип-аучы бүрене куып җитеп узып китте дә, каршысына төшеп, аны Шүрәле чокырына таба чабарга мәҗбүр итте. +- Әйдә, малкай, - дип, ул тезгенне җибәрде, турайгыр белән бүре арасы якынайганнан-якыная бара, алар инде янәшә чаба, бүрене бастырып куганда, Шәрип, өзәңгегә аягүрә басып, киерелеп, кирәмәйләп, бүренең ике колагы арасына чукмар белән орды. Бүре тәкмәрләп артта калды. Шәриф атын борды, бүре кар туздырып ауный иде, аучы җәһәт кенә атыннан сикереп төште дә итек кунычыннан артыш таягын чыгарып, ыржайган бүренең теш арасына тыкты, алдан әзерләнгән сүс катнаш нечкә каеш белән үрелгән киндерәне аның танавына урап та куйды. Берни эшли алмый җанвар шулай иткәч. Тәвәккәл Шәрип бүренең аякларын бәйләде, атын чакырды. Чирү башы кырык килолап булгандыр, аучы аны, көчкә күтәреп, атының сыртына аркылы салды. +Шәрипнең беренче тапкыр гына тере бүре алып кайтуы түгел иде бу, шулай да колхоз идарәсе янына кеше күп җыелды, бигрәк тә бала-чага. Минтимер дә шунда иде. Хәзер атасы бүрене тире җыючыга алып китәчәк, карап калырга кирәк. Балалар да, олылар да бүренең алагаем олы булуына шаккатты. +Минтимер бүре янына килде. Аның карашы бүре күзләре белән очрашты. О-о, ул караш! Тыныч ятса да, буйсындырылган булса да, әгәр аны иреккә җибәрсәң, бугазыңны чәйнәр. +Минтимер бүрене кызганып куйды. Бичара! Балаларың синең аудан бәрән алып кайтканыңны зарыгып көтәдер, ә син юк, бәрән дә юк, ирек тә юк - чирүбашы тоткын. Хәзер аны, төбәк мәркәзенә - Пучыга алып китеп, тире җыючыларга тапшырырлар. Бүре тоткан аучыга байтак кына акчалата бүләк тә бирәләр бугай. +Бүре сабыйның үзен кызганганын аңлады кебек, ул тагын Минтимергә бакты. +Акыллы бүре үз хәлен бик яхшы аңлый иде, ахрысы. Аның карашы сабыр. Шулай, кайчандыр син чирүбаш, кешеләрнең йөрәгенә курку салган батыр бүре булгансың, хәзер синең тиреңнән йә бүрек тектереп киярләр, яки, тагын берничә тире кушып, толып тектерерләр. +Бала-чага шау-шу килә, олылар да, бүрегә карап, Шәрип-аучының батырлыгына соклана. Минтимер генә сөенми. +Йокларга яткач та, бүре карашы аның күз алдыннан китмәде. +Бичара җанвар! Синең хәлдә калырга язмасын! +Бер уч арыш +Тамак тәмугка кертә. +Аталар сүзе +Сугыш елларында да, сугыштан соң да халык ачыкты. Дөресен генә әйткәндә, халыкның тамагы ипигә 1965 елларда гына туя башлады. Бичара игенче үзе иккән игеннән бер уч ашлык алса, әгәр дә аны тотсалар, башы бетте - ун елга утырталар иде. Икмәкне бүлгәндә дә, бер хезмәт көненә, уңышына карап, 100-200 грамм арыш тия торган иде. Шуңа ничек мал асрыйсың, шуңа ничек өс-баш карыйсың? 365нe 100гә тапкырласаң, 36,5 кило арыш тия, ягъни ел буе эшләгәнеңә ике пот икмәк чыга. Авыл кешесенә ал юк, ял юк, ул елның 365 көнен дә колхозда эшләргә мәҗбүр ителгән. Колхозчы "курорт, шифаханә" сүзләрен ишетеп тә белми. +1861 елда түгел, әле 1961 елда да Россиядәге авыллар өчен крепостное право бетерелмәгән иде. +Сугыштан яраланып кайткан Шаһишәрипне колхоз рәисе итеп куюлары чорларда күпме кешене, икмәк урлауда гаепләп, зинданнарга ташладылар. Нинди урлау ди тагын, бер кесә, бер уч бодай өчен утырталар иде. Булырбулмас бөтен малын тартып алып, шәрә калдырдылар. +Чирек гасыр персидәтел булып эшләү дәверендә Шаһимөхәммәт улы Шаһишәрип Шәймиев бер генә кешене дә төрмәгә утыртмады. +- Бар, улым! - дия иде Шәрип абзый. - Ындырда эшләүчеләргә, арыш уручыларга әйт, бер бөртек тә итәк асларына алмасыннар. Иртәгә тентү килә. +Минтимер йөгерә-йөгерә барысын да кисәтеп чыга торган иде. +Иртәгесе көнне кичкырын, көтү кайтыр алдыннан, уракчылар да кайта башлады. Шулвакыт авылга тентү килеп төште. Тентүчеләрнең бигрәк тә кәттәләре иде бу юлы. Жуков "газигы"на төялешеп килгәннәр: алда утырганы - прокурор Кашапов, арттагылар - башкарма комитет вәкиле, участок милиционеры. Соңгысы берәрсен кулга аласы булса дип килгәндер инде. Болар, кемне дә булса икмәк белән тотып, бүген үк алып китәргә ниятли иде, ахрысы. Чакырылмаган кунаклар чәйләгәндә, Шәрип абзый, тарантасына утырып, алардан алдарак юлга кузгалды, уракчылар инде басудан олы юлга чыгып килә иде. +- Алмадыгызмы? - дип сорады Шәрип абзый. +Хатыннар дәррәү җавап кайтарды: +- Җу-ук, Шәрип абзый! - диеште. +Ләкин Шәрип аганың очлы күзе иң артта посып кына торган бер хатынны күреп алды, ул тарантасыннан төште дә хатын янына килде. +- Тиз бул! Юл кырына түк арышыңны! Тегеләр килеп җиткәнче түк тә туфрак белән капла! +Персидәтелнең тавышы каты булды, ахрысы, хатын елый башлады: +- Шәрип абый, ике балам ач утыра, өйдә бер кабарлык бөртек юк! +Башкалар да, яшь хатынны кызганып: +- Бигрәкләр дә кызганыч балалары! - дип, кыюсыз гына аны яклады. +- Таш капчыкка утыртсалар, ике балаң кемгә калыр? - диде Шәрип абзый. Уракчыларның бичара хатынга теләктәшлеге аның күңелен йомшартты бугай, ул хатынны җилтерәтеп читкә алып китте. - Бар, тиз бул, анау теге уйсулыкка кереп ят! - дип, Шәрип абзый хатынны чокыр сымак җиргә таба төртте. - Тикшерүчеләр киткәнче тыныңны да чыгарма! +Хатыннар да, персидәтел дә бу урыннан тизрәк китәргә ашыкты. Ул арада калкулыкта тентүчеләрне төягән машина күренде. +Хатыннар машинага юл сапты, машина туктады. Аннан тентүчеләр коелды. +- Нинди җыелыш монда? - диде Кашапов. +- Яхшы урганнар хатыннар, малатсы! - диде Шәрип абзый. - Ике норманы тутырып кайтып киләләр, арыганнар. +- Карап караек! - дип, Кашапов кулы белән ишарә ясады. Милиционер хатыннарны тенти башлады. +- Күрмисезмени? - диде Шәрип абзый. - Аларның кесәләре буш, бер җирләре дә калкып тормый. +- Калкып тора! Менә бит! - дип, милиционер әдәпсез рәвештә олы күкрәкле хатынны капшый башлады. +Барысы да айгылдап көлде. Бары тик бер кеше генә көлмәде, прокурор Кашапов кына. Персидәтел Шәймиев хатыннарның арыш белән тотылмаганнарына сөенеп көлде, прокурор исә хатыннарны тота алмаганына көенеп +Тикшерүчеләр буш кул белән кире борылды. +Бичара яшь ана караңгы төшкәнче чокырда ятты, аны күршесе килеп алды: +- Киттеләр теге яэҗүҗ-мәэҗүҗләр! Чык! - дип кычкырды ул. +Бервакыт Шәрип абзый эштән арып-талып кайткач, соң гына йокларга яткан иде, каты итеп тәрәзә кага башладылар. +- Ай Алла-Ходаем! - дип, Нәгыймә апа сикереп торды. +Аннан соң Шәрип абзый тамак кырды: +- Кайсы йөри төн уртасында! - дип киенә башлады. +Ирле-хатынлы күршеләр иде бу, аларның өч баласы ачлыктан хәлсезләнеп ята. Баксаң, болар, кешеләр йоклап беткәнне көтеп, колхоз амбарына ачкыч яратып, дүрт-биш кило арыш урлаган икән. +- Урлавын урладык та, - дип сүз башлады хатын, - Әбүбәкер әйтә, сизенсәләр, Шәрип күзенә ничек карарбыз, кешеләр ни әйтер, диде дә менә урланган арышны монда китердек, кире йөрсәң, кеше күрер, дидек. Зинһар, кичер, Шәрип абзый. +Шәрип, ир белән хатынны ияртеп, кире амбарга алып китте, арышларын кире салдырып, амбарны бикләп кайтты. +- Атасы, - диде Нәгыймә ана, - балалары ач бит, бер-ике уч калдырырга иде, ичмаса. +Шәрип, ишетелер-ишетелмәс кенә: +- Калдырдым инде... - дип, янә йокларга ятты. +Моң +Үсмер Минтимер авылда "көнчелек", "көнләү" сүзләрен күп ишетте. Көнләшүчеләрне дә, көнләүчеләрне дә күп күрде. Икесе дә яман хис, начар гамәлдер. +Нәрсә соң ул көнчелек, ә нәрсә ул көнләү, көнләшү? +Көнчелек ул - кызыгу, башкаларның байлыгына астыртын кызыгу, башкаларның хатынына әхлаксыз рәвештә кызыгу, сәләтлеләрнең сәләтенә усал кызыгу. Кызыгу ул үзе гөнаһлы гамәл түгел. Мин бик яхшы биючегә, мәшһүр җырчыга кызыгам, ләкин миндә аларга карата көнчелек хисе барлыкка килми. Мин Илһам Шакировка, Рудольф Нуриевка кызыгам. Мин алардан көнләшмим, чөнки, аларга зыян эшләсәм дә, аяк чалсам да, алар урынын яулап ала алмаячакмын. Мин аларның сәнгатенә кызыгам, аларның сәнгатеннән ләззәт алам, мин аларны хуплыйм, хөрмәт итәм. Әгәр дә кызыгуның төбендә мәкер ятса, ул көнчелеккә әверелә. +Ә көнләү нәрсә? Ир хатынын көнли. Сәбәпсез көнли. Хатынының гаебе дә юк, ләкин ире билгесез кешедән хатынын көнли. Бу - ирнең үзенә ышанмавы, хатыным миннән яхшырак егетләр белән чуалмыймы дип уйлавы, ягъни ул - үзен башкалардан кимрәк дип, кимсенү, мескенлек чире йоктырган бичара. +Көнләшү дә көнләүгә бик якын. Бусы конкретрак шәхескә карата кулланыла бугай. Ул хатынын дустыннан көнли. +Ул бәк көнчел кеше, бу очракта кеше байлыгына кызыгу да, хатынын башкадан көнләү мәгънәләре дә хәрәкәт итә. +Ул Габдулланы хатыныннан көнли. Ул Габдулладан көнләшә. +Дөньяда, кешелек җәмгыятендә көнчелек кебек нәҗес хиснең булганы юк һәм булмас та. бу нәҗеснең үрнәген фани дөньяга Адәм галәйһиссәламнең баш углы Кабил күрсәтә. +Адәм угыллары Кабил белән Һабил Әкълимә исемле бер кызны сөя. Әкълимә Һабилгә чыгарга тели, Кабил аларга комачаулый, тарткалаш китә. Адәм әйтә: +- Икегез дә Аллаһка корбан чалыгыз! Аллаһ кайсыгызның корбанын кабул итә, Әкълимә шуңарга кияүгә чыга! - ди. +Икесе дә корбан чала, Аллаһ Һабилнең корбанын кабул итә. Чөнки Һабил ихластан корбан чала. Кабил исә мәҗбүр булганга гына корбан китерә. Һәм, үч итеп, Кабил Һабилне үтерә. +Җиһанга беренче үтерешне дә әнә шул көнчел кызыгу алып килә. +Багыгыз сез дөньяга! Сугышларның, үтерешләрнең, хыянәтләрнең, талауларның барысы да кеше малына, кеше хатынына, җиргә, нефтькә, алмазга, алтынга мәкерле кызыгудан башланган. Бүген гарәп илләрендә бара торган кан коешларга да төрле сылтау табалар, ә төп сәбәбе - нефть ятмалары... +"Бер генә кешегә кызыктым - гармунчыга, бер генә кешедән көнләштем - гармунчыдан!" дип әйтер Минтимер, Илбашы булгач. +Чыннан да, аның сабый чагында гармун уйнарга бик тә өйрәнәсе килә иде. Өйләрендә гармун да бар югыйсә, ләкин, күпме генә шыңгырдатса да, көй чыкмый. Гармун уйный белү - егетлек галәмәте, гармунчысыз уен юк, туй юк, озату юк, каршы алу юк, гармун ул - татарның җаны. +Аларның курасыннан ерак түгел оста гармунчы яши, аның улы Зөфәр дә гармунчы. Зөфәр болай гына кергәнме аларга, әллә атасы чакыртканмы аны Минтимер янына, Зөфәрдән гармун уйнарга өйрәнсен дип, шайтан белсен. Бераз сөйләшеп утырганнан соң, Зөфәр кулына гармунны алды, аның шунда гармуны әллә нишләде, тавышы үзгәрде, Зөфәр, башын бер янга кыегайтып, көй эченә кереп китте, бу "Озату" көе иде. Зөфәрнең бармаклары телләргә тияр-тимәс кенә кагылып уза. Бас ягындагы урта тел кызганыч тавыш белән чинап-чинап ала. +Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, +Сау булыгыз, туганнар. +Бу - Минтимернең атасын, бик күп абыйларны сугышка озаткан көй. Минтимер дә, атасы да, башкалар да көй тәэсирендә иде. Анасы Нәгыймә апа, күз яшьләрен башкаларга күрсәтмәс өчен, яны белән борылды да яулык очы белән битен каплады, нәкъ 1941 елның 22 июнь көнне кебек. Үзәк өзгеч көй иде бу. +Басу капкасын чыккач та +Күтәрелде тузаннар; +Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз, +Сау булыгыз, туганнар. +Көй туктады. +- Әйбәт гармун! - диде Зөфәр. +Миңкәй могҗизаның шаһиты булды һәм аның башыннан бер фикер-теләк сызылып узды: ничек булса да, мин дә шулай уйнарга өйрәнәчәкмен дип, күңеленә беркетеп куйды. +Ул мунчада да, лапас кыегына менеп тә гармун уйнарга маташып карады, тик гармун Миңкәйгә буйсынырга теләмәде, бармаклары аны тыңламады. Күпме генә тырышса да, ул гармуннан көй чыгара алмады. +Узар вакытлар. Күп эшләр майтарыр Әнәк сабые Миңкәй, олы дәрәҗәләр яулар, Минтимер Шәймиев булып, дөньякүләм дан казаныр. Җиңә-җиңә алга, югарыга күтәрелеп, бик бәхетле булыр ул. +Илбашы буларак туган көнен уздырганда, аңа бик кыйммәтле, затлы бүләкләр тапшырырлар. Ләкин иң кыйбатлы бүләк әле тапшырылмаган булып чыгар. +Туган көн туе гөрләп барганда, сәхнәчеккә Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә ханым, ике углы - Айрат белән Радик чыгар һәм алар бәйрәмдар хөрмәтенә аның иң яраткан җырын җырлый башлар. Зал да, бәйрәмдар да тынып калыр... Салмак кына моң агыла, Минтимер шатланган да, каушаган да. Гаиләсенең бергәләп җырлаганын аның беркайчан да ишеткәне булмады. Гаиләсе аңа сюрприз әзерләгән иде. Монда бер ачыш, бер могҗиза барлыкка килде. Сәкинәнең җыр сөйгәнен, үзе дә җырлаганын ул яхшы белә, ә менә балалары - инде ир-егетләр булып өлгергән улларының җырлаганын беренче тапкыр ишетә. Ул, кунакларга сиздермичә генә, куаныч яшьләрен сөртеп алды. Җыр тәмам булды, Минтимер Шәрип улы күңеле тулганын күрсәтмәс өчен уңайсыз гына елмайды. +- Сез үзегезнең иң бәхетле кеше икәнегезне кайчан белдегез? - дип сорады бер журналист бәйрәмдардан. +Минтимер Шәймиев бу сорауны көтмәгән иде, каушабрак калды һәм уңайсыз елмаеп әйтте: +- Менә шушы мизгел минем бәхетем! Хатыным, балаларым халык моңы белән мине тәбрикли! - диде. - Сезгә тагын бер серне ачыйм инде: шушы туган көнемә килеп җиткәндә, мин гомерем хыялына ирештем. Гармунда яраткан көйләремне чыгара башладым. Менә сиңа мә, Ходай, күрәсең, шулай кушкан, - бәхет өстенә бәхет! +Мунча +Тәнгә - мунча, җанга юк! +Габдулла Тукай +Кичләрен капка төбендә картлар утыра, яшьләр, сабыйлар олылар янына елыша. Агайлар анда сугышта күргәннәре, әсирлектә булганнары турында сөйли. Сабыйлар йотлыгып тыңлый. Сугыш маҗараларыннан соң өлкәннәр тормыш-көнкүреш, колхоз эшләре, гореф-гадәтләр турында сүз башлый. Шулчак ерактан: +- Зөфә-әр! Мунча өлгерде-е, ка-айт! - дигән тавыш ишетелде. +- Бар, әнкәң мунчага чакыра! - диде кемдер. +- Кайта-а-м! - дип, Зөфәр өйләренә таба йөгереп китте. +Сөйләүче агай Зөфәрнең ялан аякларыннан бөтерелеп калган тузанга карап торды да әйтте: +- Һәй, почык борыннар! - диде. - Сез мунчаның ни икәнен беләсезме соң?.. +Җавап та көтеп тормаенча, ул сөйләп тә китте: +- Мунча ул - фәйләсүфиә, дускайларым! Мунча бик борынгы заманнарда татарларда барлыкка килгән... Әүвәл-әүвәлләрдә халык мунчаның ни икәнен белмәгән. Су коенган, суда юынган да вәссәлам. Билгуар ханның өч углы булган. Баш ханзадәнең исеме - Ташкын, уртанчысыныкы - Чапкын, төпчекнеке Качкын икән. Берзаманны Билгуар хан баш угланы Ташкын Ханзадә иң гүзәл кызга өйләнгән. Шәпләп туй ясаган болар. Туй узуга, ханзадәне билгесез чир баскан. Табибларны да, өшкерүче-төкерүчеләрне дә, сихерчеләрне дә, тылсымчыларны да чакырганнар - берсе дә ханзадәгә ярдәм итә алмаган. Ханзадә үлгән. Йола буенча икенче ханзадә Чапкын тол калган җиңгәсенә өйләнергә тиеш булган. Туйлап алганнар. Шул ук хәл кабатланган. Ханзадә Чапкынны да чир баскан, ул да озакламый вафат булган. Олуг хан Билгуар уйга калган: бу тол киленгә өйләндерсәм, соңгы углымны да әрәм итәрмен, ни киңәш бирәсез, дип, ул яраннарын җыйган. Яраннар әйткән: бу киленең синең юха елан булырга тиеш, дигән. Аның юха икәнен белер өчен син мунча ясат, уртасына чуерташлар өеп, мич чыгарт, каты итеп мунчаны кыздыр. Вә әйт киленеңә, без яңа йола-гадәт башлыйбыз, никахтан соң кәләш белән кияү мунчага барырга, чишенергә, бер-берсен юындырырга тиеш, диген. Юха еланнан туган хатынның кендеге булмый. Чөнки еланнар күкәйдән чыга. Чебешләрнең, бәбкәләрнең, еланнарның кендеге юк. Имезүче җан ияләреннән туганнар кендекле була, чөнки алар ана карынында ярала. +Шулай итәләр дә, никахтан соң кияү белән кәләш мунчага китә, хатынның күлмәген салуы була, кияү аның бүксәсенә бага, ә бүксә шоп-шома, анда кендек юк икән. Ханзадә Качкын тиз генә мунчадан чыга да ишекне терәтеп бикләп куя. Хатын никадәр ялварса да, ханзадә ишекне ачмый. Бераздан тавышлар тына, ишекне ачып керсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр, теле белән ишек тоткасына уралган елан үлеп ята, ди. Никахтан соң бергәләп мунчага керү йоласы әле дә булса саклана. Матри, почык борыннар, чибәр кызга өйләнәм дип, юха еланга юлыга күрмәгез! +Ахириләр +Ат көтүен сакларга алар өч малай чыкты. +Иртән бер ярка кабыклы бәрәңге ашап, бер чокыр шикәрсез кабакчәй эчкән, икенчесе көрпә катыштырылган бер телем алабута ипие ашап, өченчесе арыш боламыгы йотып чыккан малайлар төш вакытында бик каты ачыкты. Алар чишмәгә ятып су да эчеп карады, печәнне чабып алганнан соң тырпаеп калган ат кузгалагының каты көпшәсен дә чәйнәп бакты, ачлык барыбер үзенекен итте. Эчтә бүреләр улый иде. +- Булмый болай! - диде Зөфәр. - Кузакка барырга кирәк. +Карар нык иде. Ат көтүче өч малай болай план корды: +- Берәү балаган янында каравылчының игътибарын басудан читкә тартып, сөйләндереп тора, калган икәвебез коры яр эченнән борчак басуына үрмәләп, күпме булдыра ала, күлмәк эченә кузак тутыра. Соңыннан каравылчыны сөйләндергәнгә дә тигез итеп бүлеп чыгабыз! +- Килештек! - диде үсмерләр. +- Ә кем каравылчыны сөйләндерә? +- Миңкәй сөйләндерә! - диде Фәрит. +- Персидәтел малае... - дип каршы төште өченче көтүче. +- Бигрәк яхшы, аны урлаша дип уйламас. +Үз араларына ышанычлы иптәш итеп алганнарына Минтимер эчтән генә куанды, димәк, алар аны чит итми, аңа ышана. +- Киттек! - диде Фәрит. +Минтимер атына атланды да каравыл чатыры ягына чаптырып китте, үлән арасыннан үрмәләп барды, аннан соң шуышуга күчте, ул арада Минтимер, атын чаптырып, каравылчы куышы янына килеп җиткән иде инде. Ул бабайга сәлам бирде, тамак кыра-кыра, каравылчы чатырыннан чыкты. +- Ә-ә, синмени әле бу, Миңкәй улым! Арумы? +- Аруын ару, кем, бабай. +- Ни йомыш, олан? +- Йомыш шул, бабай: мәктәптә җәйге каникулларга өйгә эш биргәннәр ие... +- Соң? +- Соң... Менә син сугышта күргәннәреңне сөйләсәң, мин аны эстинә гәҗитәсендә чыгарам, кызык булыр иде... +- Һәй, кем, улым Миңкәй, хәтер бетте... +- Хәтереңдә калганнарын булса да сөйлә... +- Әйдә кер минем куышка, торма анда кояшта, атыңны агачка бәйлә, - дип, бабай чатырына кереп китте, атын бәйләгәч, Минтимер дә эчкә узды. +Куышта караңгы, салкынча иде. Каравылчы бабай, сырмасына кырын ятып, тамагын кырыштыргалап, сүз башлады. +- Кыхым, Жуковны күрдем мин фронтта... Ай-яй гаярь кеше ие ул... Ну исемсез калкулыкны алганда тутырды инде халыкны пүләмүт астына... +Солдат бабай озак сөйләде, аның белән бергә Минтимер Берлинга хәтле үк барып җитте. +Берлинны алгач, малай куыштан чыкты, атына атланып, коры яр тарафына элдерде. Ул барып җиткәндә, күлмәкләрен шыплап тутырган "юан корсаклар" коры ярдан чыгып килә иде. Шулчак Минтимер ат өстеннән атасының урта юл буйлап, ниндидер бер кешене тарантасына утыртып, бирегә таба килгәнен күреп алды. Малайлар уйсулыкта, аларны күрми. Борчак караклары туп-туры тарантас каршына килеп чыгачак! Һәм тотылачак! +"Әгәр районнан килгән палномочный булса, бетте баш, әткәйне дә, мине дә, малайларны да апкитәчәкләр!" дигән уй сызып узды малайның башыннан. +Ул атының корсагына типте, бераз чапкач, яр астына карап сызгырды. Малайлар башларын күтәреп аңа бакты, Минтимернең кул хәрәкәтләреннән, аның хафалы чыраеннан алар хәтәр килгәнен аңлап алды. Минтимер аларга кире борылырга, ярга кереп посып ятарга кушты. Озакламый тарантас тавышы, персидәтел айгырының пошкырганы ишетелде. Минтимер атын аскы якка, олы юл тарафына куды. Тау астыннан атлы тарантас күренде, Минтимер атасы каршысына китте. Шәрип абзый атын тыя төште, аның янында, чыннан да, район вәкиле утыра иде. +- Улым, син нишләп йөрисең монда? Нишләп син көтүдә түгел? - дип сорады атасы. +- Әткәй, - диде Минтимер, - анда малайлар калды, мин каравылчы бабайдан фронт хәлләрен язып алдым. +- Алайса, ярый, - дип, атасы атына чөңгерде, айгыр тарантасны ындырга таба алып китте. +Тарантас узып киткәч, Минтимер сызгырды, яр чокыры борылмасыннан малайлар чыкты. Алар, өчесе бер атка атланып, болын ягына чапты. Минтимер, малайларны төшереп, басуга кереп бара торган атларны җыярга китте. Малайлар кузакны өлешкә тигез итеп бүлеп чыкты. Минтимер әйләнеп кайтканчы алар кузакка кагылмаган, бергә җыелгач, дәррәү кузакка ябырылдылар. +Шушы вакыйгадан соң малайлар - Минтимерне, Минтимер малайларны +Мунча пәриләре +Татарда "Ахирәткә чаклы дус булырга" дип ант итү йоласы бар. Малайлар, егетләр бил каешларын, пәкеләрен алмаша һәм аулак урында бер касәдән икесенең каны тамызылган кымыз яки сөт эчә, бер-берсенә ахирәткәчә дус булырга сүз белән ант итә. Шуннан соң егетләр бер-берсенә "ахири" яисә "ахир" дип эндәшә башлый... +Ахириләр тагын киңәшкә җыелды. +- Избачка Таҗи Гыйззәтнең пьесалар китабы кайткан! - диде Минтимер. +- Кайда укыйбыз? - диеште ахириләр. +- Зөфәрләр мунчасында! +- Ие, безнекеләр бүген мунча яккан иде, башта кунаклар керер, аннан әткәйәнкәй керер, аннан бала-чага, мунча сәгать сигезләрдә бушар... - диде Зөфәр. +Узганында Фәритләр мунчасында Шәриф Камалның хикәяләрен укыганнар иде, "Сәмруг кош" хикәясен укыганда, ләүкәгә дә, идәнгә дә ятып, тәгәрәп, эчләре катканчы көлделәр. +...Менә күктә оча торган машиналар уйлап табучыларның ярышы уза, Германиянең дә очкычы ялтырап тора, Россиянеке дә ким түгел, французлар да яңа очкычлары белән мактана. Ә инде татар очучысының агачтан эшләнгән машинасын күреп, бөтен дөнья халкы көлә башлый. Менә Айга очып китәргә старт бирелә, немец машинасы корымга батып ватылып төшә, Россиянеке дә, Айга барып җиталмыйча, керәчине бетеп, кире борыла, французның очкычы бөтенләй Ай кырында күренми, ә Гайнетдин исемле татарның агач очкычы Ай тирәли очып йөри дә, тегесе үзенең кәләпүшен Айга кадаклап төшә. +Татар галәме шаулаша: +- Әйтергә кирәк Гайнетдингә, кәләпүшен ике-өч көн алмыйча торсын! Әһле дөнья белсен татарларның кем икәнен!.. - ди. +Бу юлы ахириләр, Таҗи Гыйззәтнең пьесаларын укып, бичара Гөлчирәне кызганып елады. +Мунчада сукыр лампа яктысында китап укып, малайларның бите-башы сөремгә буялып кайта, шуңа күрә аларга "мунча пәриләре" дип кушамат тактылар. +Шулай итеп, кемнең мунчасы җылы, малайлар шунда күчә-күчә китап укый. Виктор Гюгоның "Хокуксызлар"ын, Гарриет Бичер-Стоуның "Гәрчич оҗмахы балалары"н, Марк Твенның "Том Сойер маҗаралары"н, Кави Нәҗминең "Язгы җилләр"ен, Мирсәй Әмирнең "Агыйдел"ен күмәкләп укый-укый туздырып бетерделәр. +- Иң яхшы китап - кулдан-кулга йөреп тузган китап, - дия иде китапханәче апа. +Медаль +Минтимергә уку бик җиңел бирелә иде. Аның алтын медальле аттестат алачагына бөтен мөмкинлекләр дә бар. Барча имтиханнарын да ул "бишле"гә генә бирде. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, тәртибе дә "бишле". Алтын медаль алырга өмет тә, ышаныч та бар иде. Әмма Минтимергә алтын медаль эләкмәде, көмеше дә тәтемәде. Күрәсең, әллә кайдагы татар малаена алтыннары җитмәгәндер инде. +Кыскасы, Мәгариф министрлыгында утыручы чиновниклар ни өчен Минтимер Шәймиевкә алтын медаль бирелмәгәнлеккә сылтавын да тапканнар. Имеш, ул математика мәсьәләсен чишкәндә "тригонометрик функцияләрне" кыскартуда иң кыска юл белән китмәгән. +Кызганыч ки, югарыда утыручы "педагоглар" әллә кайдагы, Актаныш ягындагы Әнәк авылы баласын рәнҗеттек дип уйламагандыр да. Ихтимал, ул алтын медальне кемгә дә булса барыбер биргәннәрдер. +Әлбәттә, бу гаделсезлек Минтимернең кәефенә китереп сукты. Күрәсең, аны алда катлаулы, кайчакларда аңлашылмый торган тормыш көтә булыр. Мәктәп диварларын калдырып, олы дөньяга аяк басканда, ул бу турыда нык уйланыр. +Шуңа күрә Минтимер "алтын медаль" вакыйгасын тиз онытты. Гаилә йолалары, Әнәк авылы гадәтләре, Пучы мәктәбе укытучылары Минтимер Шәймиевне олы юлга сыйфатлы итеп, тәвәккәл итеп, максатчан итеп әзерләгән иде инде. +Һәм Минтимер Шәймиевне мактаулы тормыш юлында күп тапкырлар орденнар, медальләр белән бүләкләрләр, аның күкрәге никадәр киң булса да, ул бу орден-медальләрне сыйдыра алмас иде. +Ленин ордены - 1966 +Хезмәт Кызыл Байрагы ордены - 1976 +Халыклар дуслыгы ордены - 1987 +II дәрәҗә "Ватан каршындагы хезмәтләре өчен" ордены - 1997 +I дәрәҗә "Ватан каршындагы хезмәтләре өчен" ордены - 2007 +III дәрәҗә "Ватан каршындагы хезмәтләре өчен" ордены - 2010 +IV дәрәҗә "Ватан каршындагы хезмәтләре өчен" ордены - 2014 +Дуслык ордены - 2015 +Батырлык һәм намус ордены - 2004 +"Әбүгалисина" исемендәге көмеш медаль - 2011 +Ахьдз-апша ордены - 2004 +"Россия-ЮНЕСКО"ның истәлекле медале - 2005 +Әл-Фәхр ордены - 2005 +Изге Сергий Радонежский ордены - 2005 +Минин-Пожарский ордены - 2005 +Олимпия ордены - 2008 +"Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен" ордены - 2010 +Бу орден-медальләр Минтимернең хәләл көче белән яулаган алтын медален бирмәгәннәренә язмыш тарафыннан түләү, бурыч кайтару иде. +Ике капчык тары +1949 елда, атасы Шаһишәрип хуҗалык җитәкчесе чагында булды бу хәл. +Сугыш тәмамланган булуына карамастан, халык әле һаман ачыга, кешеләр ачтан шешенә, шешенә-шешенә ябыга башлый, аннан шыр сөяккә калып үлә иде. Халык язга чыкты. Үләнгә ябырылды. Җир сөрергә, булган орлыкны чәчәргә кешеләрнең хәле юк иде. Атларга, сыерларга өй түбәсеннән төшкән, күгәреп беткән салам череге ашаталар. Сабан тарту түгел, үз аягында көчкә басып тора бичара хайваннар. +Хуҗалык рәисе коммунист Шәрип Мөхәммәт углы төннәрен йоклый алмый иде. Аның башында бер генә уй: "Ничек халыкны ачлыктан коткарырга, ничек итеп соңгы ашлыкны туфрак куенына тапшырырга? Чәчми калсак, ни ашарлар, тагын ачлык булачак..." +Ә райкомнан чәчүне башлагыз дигән хәбәр юк, имеш, туфрак өлгермәгән. Өлгергән, туфрак пешеп беткән, чәчәргә вакыт! +Әйе, йокыдан калды Шәрип абзый. Күпме фаҗига, күпме үлемнәрне күреп, сугышта да агармаган чәченә чал төште. Инде төзәлеп беткән, онытыла язган җәрәхәтләре сызлый башлады. Нишләргә? Малларны ничек аякка бастырырга, кешеләрне ничек сакларга? +Аның инде ничә төн ут йотып ятканын хатыны Нәгыймә генә аңлый иде шикелле. +Ул сак кына иренә эндәште: +- Син, атасы, ике ут арасында шулай яначаксың, - диде. +Шәрип абзыйның бугазыннан ут булып "у-уф" бөркелеп чыкты. +- Нишлим соң, карчыгым? - диде чарасыз Шәрип. +- Күрәләтә хайваннарны да, кешеләрне дә үтереп булмый бит инде, атасы! Әткәй ничек кылган булса, син дә шулай кыл! +Шаһимөхәммәт ачлык елларда арыш биреп авыл халкын үтермичә калган! +Шәрип абзый юрганын атып бәрде дә, сикереп торып: +- Карчык, куй җиз самавырыңны! - дип кычкырды. +Тавышка балалар уянды. Ут кабыздылар. Нәгыймә апа самавыр шалтырата башлады, балалар да сикерешеп торды, олы якка керделәр, әмма аталарының елмайган йөзен күргәч, ни әйтергә белми аптырап калдылар. +- Яхшыга гына булсын! - дип теләделәр. +Таң алды иде бу. Чәй янында бәйрәм кебек иде. +Чәйләп алгач, кыска тунын, күн белән тышланган каракүл бүреген киеп, Шәрип абзый идәнгә каты басып чыгып китте. +Силсәвиттә кизү торучы хатынга язу тоттырып, ул амбар башлыгына җибәрде. Кәгазьдә: "Маяда торган ике капчык тарыны ашлык җилгәрә торган урынга китерт. Калганын аңлатырмын! Маһирәне аш пешерүче хатыннарны уятырга җибәр, таң атуга, чәчүгә төшәбез, олы казанны ындыр табагына китерт. Ботка пешерер өчен суга җибәр. Калган чәчүлекне, минем атка төяп, ерак басуга ташыт", - дип язылган иде. +Ул икенче кизүчегә дә язу биреп, каядыр юллады. Бу кәгазь бригадирга аталган иде: "Аягында басып торган ат белән үгезгә башак бирдерт, яхшылап эчерт. Аннан аларны сабанга җигегез, сөрә барырбыз, чәчә барырбыз". +- Бетте-китте! Вәссәлам! - дип кычкырды Шәрип абзый. +Бу мәлдә ул ярым шашкан кыяфәттә иде. Юк, бу аның шашканлыгы түгел, шатлыгы иде. Ниһаять, хәл ителде, бер кабаладан котылды. Бу аның шәхси карары иде! Бу аның авыл халкын коткаруы иде! +Ашасыннар, тамаклары туйсын! Яхшырак эшләрләр. Ләкин туфракны кысыр калдырмабыз, орлыкны амбарда күгәртмәбез! Беләм, бер уч икмәк өчен ун елга утырталар. Беләм, бер сәнәк салам урлаган өчен катыр сөрәләр. Сөрсеннәр, ичмасам, минем вөҗданымда тап булмас! +Бу көнне авыл халкы кабердән терелеп чыккан өрәкләр кебек иде. Чәчүчеләргә генә дип пешерелгән ботка аеруча нык ачыкканнарның балаларына да бераз эләкте. Персидәтелнең бу тәвәккәллеген бәһаләп бетергесез иде. +Чәчү тәмамлангач, Шәрип абзый тагын кычкырды: +- Машалла! Хәзер орлыкны казып ала алмаслар! +Ләкин Нәгыймә бикә генә тыныч түгел иде. +- И Ходаем, ниләр генә булыр инде, утыртмасалар гына ярар иде, мин бер +Бер кабаладан котылды, икенче кабалага килеп капты Шәрип абзый. +"Яхшы" кешеләр әләкне төбәк мәркәзенә түкми-чәчми ирештергәннәр. +Куркыныч комиссия, Шәймиевләр капкасын киереп ачып, курага керде. Барысы да артык җитди, бар агентлар да кысыр күн портфель тоткан. Прокурор Кашапов, итек кунычына чат-чот чыбык белән суккалап: +- Саботаж! - дип кычкырды. - Контра! +Бу сүзләрдән Нәгыймә бикәнең дә, балаларының да җаннары табан астына төшеп китте шикелле. +- Кем рөхсәт итте сиңа башбаштаклык кылырга?! - дип ысылдады Кашапов. - Дәүләт малын әрәм-шәрәм итәргә партячейка карар чыгардымы? Партия куштымы? Райком куштымы? +- Беркем дә кушмады, - диде Шәрип абзый. - Башкаларны монда бутамагыз, зинһар! Алар гаепле түгел. +- Алайса, кем кушты? - дип кычкырды прокурор. - Контра капиталистлармы? +- Вөҗданым, намусым кушты! - диде Шәрип абзый. +- Күрсәтәм әле мин сиңа вөҗданыңны!.. Ничә пот тары чәчтегез? Бәлки, син кем беләндер чәчүлеккә дип калдырган тарының яртысын урлагансыңдыр? +- Мин бер бөртек тә үземә алмадым, барысын да халыкка бирдем! Ә күпме тарының ач колхозчыга ашарга бирелүе, күпмесенең чәчелүе турындагы кәгазьләр кладаушикта, бригадирда! +- Тентегез! - дип кычкырды Кашапов. +Ике милиционер, ике пүнәтәй йортка, амбарга, лапасларга кереп актарына башлады, ләкин берни дә таба алмады. +- Ни өчен райком белән киңәшмәдең? - диде Кашапов. +- Калганы турында мин адвокат каршында гына сөйли алам! - диде Шәрип абзый һәм тоткынны алып китәргә әзерләнгән арбага үз теләге белән менеп утырды. - Борчылмагыз, - диде ул хатынына, балаларына. - Минем гаебем юк. Озакламый кайтырмын, Алла боерса! +Халык үз җитәкчесен басу капкасына чаклы елый-елый озата барды. +Мин гадел хөкемдар булачакмын! +Район үзәге Пучы урта мәктәбендә укыганда, Минтимер хокук фәне белән кызыксына башлады. Ул вакытта төбәк мәркәзендә Исрафилов фамилияле мәшһүр бер адвокат эшли, ул Минтимер укыган мәктәптә мантыйк фәне буенча керә иде. Укучылар аны бик ярата, хөрмәт итә. Халык арасында аның гаделлек сагында торуы, гаепсезләрне яклау нотыкларын оста-матур сөйләве һәм еш кына гаепләнгәннәрне аклап-яклап калуы турында сүзләр күп йөрде. Бер төркем үсмерләр төбәк мәхкәмәсенә шул адвокатның чыгышларын тыңларга бара башлады. Гаҗәеп кызыклы өлкә икән ул "хокукчылык" дигән нәмәстә. Гаепләүчесе дә хаклы кебек, аңа да ышанып утырасың, яклаучысы да хаклы кебек, аңа да ышанасың. Ә хөкемдар бөтенләй башка бер хөкем карары чыгарып куя. +Минтимер күңелендә хокукчы булу теләге борынлады. Ул, бөтен яклап тикшереп, гаепсезне аклар, бары тик гадел хөкем генә чыгарыр иде. Ул мохтаҗларны, кимсетелгәннәрне, мескенлеккә төшкәннәрне, бичараларны яклар иде. +Бу теләк атасы белән булган, чак кына фаҗигагә китермәгән вакыйгадан соң тагын да көчәйде. +Күп еллар җигелеп халык файдасына эшләгән колхоз җитәкчесен, Ватан азатлыгы өчен сугышта яраланган солдатны, намуслы коммунист Шаһишәрип Шаһимөхәммәт улы Шәймиевне гаепләп, прокурор Кашапов эш кузгатты. Халык пошаманга калды. Кашапов бик тә канәгать иде: Джеймс Бонд исемле америка шпионын тотканмыни, Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганмыни! +Шәрип абзыйны гаепләр өчен прокурор ниләр генә кыланмады, аның курасында кабат тентү ясатты. Ләкин актарынучылар һични таба алмады. Казан-табак төбендә бер генә бөртек тары тапсалар да, Шәрип абзыйны күп елларга зинданга аткарачаклар иде. Халык яклады, дуслары яклады, иң зур дәлил үстергән уңыш булды, чөнки чәчүне үз вакытында оештыра алмау сәбәпле, районның күп хуҗалыкларында иген уңмады. Адвокат яклады, дәлилләр булмау сәбәпле, хөкем эше туктатылды. Партия райкомының әмереннән башка үзбаш эш кылганы өчен Шәймиев Шәрипкә каты шелтә биреп чыгардылар. Анысына гына түзәр батыр Шәрип. +Минтимер хөкем барышын башыннан ахырына кадәр тыңлап, карап утырды. Ул атасының аклануына чиксез шат иде, адвокатның гаепсез кешене ничек яклавына аның исе китте. Һәм ул эчтән генә: +- Мин адвокат булачакмын! Гаепсезләрне, гаделлекне яклаячакмын! - диде. +Чибәркәй +Азагы яхшы тәмамланган шушы шомлы вакыйгалардан соң Минтимер янә укуга ябышты. Укуда аның эшләре һәрвакыт ал да гөл була килде. Хәтере шәп, тирә-якны, табигатьне, кешеләрне күзәтүе аның холкын ныгыта, мантыйкка өйрәтә. Минтимерне бигрәк тә кешеләрнең үзара мөнәсәбәте, мөгамәләсе кызыксындыра. Ул кемнең кайда нәрсә әйткәнен яхшы хәтерли һәм, вакытлар узгач, әгәр дә бу кеше әүвәл исбатларга тырышканына каршы сөйләсә, кирәк чакта ул аның нәрсә әйткәнен исенә төшерә. Шуңа күрә, үсмернең олыларча җитди фикер йөртүенә карап, аннан бераз шүрлиләр иде. Чыннан да, Минтимер үзен бик җитди тота иде. Шул сәбәпле, башка җилбәзәк егетләр кебек, ул бер кыздан икенчесенә күчми. Әйттем исә кайттым, Минтимернең моңарчы кызлар белән ныклап танышканы да булмады әле. +Ләкин аның күз тоткан кызы бар иде. Ул аны сиздермәстән генә күзәтә: кыз ничек көлә, ничек атлый, ничек киенә? +Кыскасы, ошый аңа бу чибәркәй. Ул вакытта татар авылында бай киенүче кызлар юк иде. Әмма чибәркәйнең итәге, күлмәге, яулыгы, хәтта олтанлы итеге дә, чытлыкыйлыгы да үзенә килешеп тора. Минтимернең басынкылыгы, кычкырып көлмәве, бары тик тыйнак кына елмаюы, ордым-бәрдем эш йөртмәве чибәркәйгә дә ошый. Аларның карашлары бик еш очраша. Тансы-мансыларда алар гел бергә бии. Читтән күзәтеп торганнарга алар менә дигән пар булып күренә. Бәлки, ул шулай булгандыр да әле, бер уйласаң. Ләкин язмыш дигәннәре кешеләрне һәрдаим сынап бага, кайсысын рәхимсез шартларга куеп сыный, кайсысын җиңелчә генә, фаҗигасез генә тикшерә. +Минтимер Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп, беренче курсны тәмамлап кайткач белде: аның чибәркәе башка егет белән йөри башлаган икән. +Хәер, Минтимер, бу хәбәрне ишеткәч, аның чыннан да дөрес икәненә ышангач бәргәләнмәде, кичерешләрен читләргә сиздермәде. Аналитиклар, гадәттә, сабыр була, холериклар кебек, пычак тотып, кызын яки көндәшен суярга чыгып йөгерми. +Баш беткәнмени? Башка чибәрләр юкмыни? Китсен! Бәлки, икесе өчен дә шулай һәйбәтрәк булыр. Әгәр дә ул башкага тиз генә күчә алган икән, димәк, аның хисләре нык булмаган, какшау хисле кызның ниемә кирәге бар? Ул, бәлки, шул кеше белән бәхетле булыр. Нигә аларның бәхетенә комачау итәргә? +Минтимернең чибәркәй янына барасы да, аны күрәсе дә килмәде. Ул аңа битараф иде. +Бу уйлардан егеткә җиңел булып китте. Аның кәефе күтәрелде. Ул якты язмышына таба җиңел атлады. +Син Кәтиев булырсың! +- Улым! - дип эндәшер аңа атасы Шәрип абзый. - Син МТС башлыгы Кәтиев кебек бул... Аның кулында халыкның өмете, аның кулында техника, аның кулында икмәкнең уңышы. Яхшы каралты-кура җиткезеп, абзар тулы мал-туар асрап, ныклы нигез корып яшә. Үз нигезең нык булсын, башкаларның нигезе дә нык булсын өчен, син авыл хуҗалыгы техникасына баш бул! Илне ашатучы кеше үзе ашаткан кешеләрдән фәкыйрьрәк яшәргә тиеш түгел! Икмәк булса, бар да була. Җыр булса, икмәк тә була, дип тә әйтәләр. Шулкадәр мул икмәк җитештергән кеше башкалардан хәерче булырга тиеш түгел! +Икмәксез җыр ул бары тик кайгылы җыр гына булырга мөмкин. Чыннан да, татар халкы мең ярым елдан арткан гомеренең соңгы 400 елын ачлытуклы, кайгылы тормышта уздырды. Ләкин җыр чыгарудан, шигырь язудан, дастаннар иҗат итүдән, Коръәнне күпләп бастырып таратудан, мәчет, мәдрәсә корудан туктамады. Димәк, "икмәк булса, җыр да була" дигән гыйбарә яртылаш кына дөреслеккә туры килә. "Икмәк булса, җыр да була" әйтемен заманча таркатып баксак та, мантыйк аксый кебек. Шәймиев Илбашы булып утырганда, Татарстан икмәксез калмады. Аның шәкерте Рөстәм Миңнеханов Илбашы булганда да Татарстан икмәксез калмас. Икмәк булса, ит тә, сөт тә, кием дә, икътисад та - барысы да була. Бүген дә татар халкы авыл хуҗалыгы мәхсулаты белән үз-үзен тәэмин итә. Мохтаҗларга да өлеш чыгарып тора әле, шөкер. Икмәк күп, ләкин халыкта бәетләр чыгару, дастаннар иҗат итү юк. Әдәбиятыбыз саекты. Композиторлар мәктәбендә шәхесләр азайды. Эстрадабызны бер күзәнәкле, гел кабатлана торган, бер-берсенә тач охшаш көйләр басты. Җырчылар азайды, җырлаучылар күбәйде. Әллә дөнья төшенчәләре үзгәрә, әллә табигать, йолалар үзгәрә, әллә халык мәкальләре, халык әйтемнәре искерә бара - белгән юк. +Минтимер атасына "мин адвокат булам" дип әйтергә базмады. Ул аның сүзләрендәге хакыйкатьне аңлады, әлбәттә. Егет техниканы, математиканы ярата. Чыннан да, ә нигә әле җир кешесе булмаска? +Киләчәктә ул әйтер: мин сәясәтче булмасам, җир кешесе булыр идем, дияр. +Минтимер "ә" димәде, "җә" димәде, документларын туп-туры авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына илтеп тапшырды һәм ялгышмады. Ул атасының киңәшен тотканына беркайчан да үкенмәде. Адвокат булып киткән очракта да ул шөһрәт казаныр иде, ләкин тар даирәдә генә. Ә аның узган юлы, тар даирәләрне үтеп, киңәя, тирәнәя барып, бөтен халыкның казанышына әверелде. Шул түгелме бәхет?! +Озак еллар Илбашы булып эшләгәндә, бик күп катлаулы мәсьәләләрне чишкәндә, Минтимер Шәймиев, чыннан да, адвокат сыйфатында иде. Казан Кирмәнен, Болгар каласын ЮНЕСКО исемлегенә керттерүдә аның адвокатлык эшчәнлеге бәһаләп бетергесез булды. Тарих әле Шәймиевнең бу өлкәдәге эшчәнлегенә яңадан әйләнеп кайтачак. +Сабак +Минтимернең тәкъдирендә шулай язылгандыр инде, күрәсең, аны беренче курстан ук рәһбәр (староста, җитәкче) итеп куйдылар. Институтта укый башлаганчы ук, сентябрь аенда, аларны авылга бәрәңге алырга юлладылар. +Студентлар авылга бәрәңге алырга килгәч, кызыклар була иде инде ул. +Балачакта ук Минтимер үзе өчен эчке тәртип кагыйдәләрен булдырган иде, ул үз-үзен кулда тотарга өйрәтте. Кемнеңдер үз эшенә җавапсыз караганын, әштер-өштер эшләгәнен күрсә, күңеле әллә нишләп китә. Институтта укыганда да ул шушы, үзе төзегән кагыйдәләрне тотарга тырыша иде. +Курсның рәһбәренә эчке тәртип кагыйдәләреннән читкә чыккан студентны шелтәләргә, клубта кичә вакытында хәттин ашса, тиз генә җыелыш җыеп, студентның тәртибен тикшерергә, колхоз эшеннән кыяклаганнарга кисәтү ясарга хокук бирелгән. Ә бит андыйлар да табыла, алар үзләрен башкалардан өстен куя, башкаларны кимсетә торган гамәлләр кыла. +Толя Марамыгин атлы бер студент бар иде аның курсында. Үзе укуын да рәтләп укымый, колхоз эшеннән дә гел кыяклау ягын карый, иң алдан ялга утыра, иң арттан кузгала. Бәрәңгенең сабагын гына йолкый, бәрәңгесен туфракта калдыра. Минтимер, бу эшне сизеп, Толяны читкәрәк алып китеп кисәтү ясады: +- Кешеләр бу бәрәңгене халык өчен үстергән, көч түккән, ә син аны туфракта черергә калдырып китәсең! - дип битәрли башлаган иде, Марамыгин аның сүзен тыңлап бетермичә китеп барды да, аннан, борылып: +- Чаплашка! - дип кычкырды. - Какое твоё дело! +"Чаплашка" дигәненә Минтимернең исе дә китмәс иде, түбәтәй киеп йөргәч, "чаплашка" инде, әмма Анатолий бу сүзне шундый нәфрәтле, шундый мыскыллы итеп әйтте ки, Минтимер ни сабыр булырга тырышса да түзмәде, кулындагы зур гына бәрәңгене Толяга томырды. Бәрәңге тегенең уң чигәсенә килеп тиде. Ул, ике кулы белән бәрәңге тигән җирен каплап, җиргә чүгәләде. Минтимер каушап калды, шундук Толя янына атылды. Бичараның күз төбе күгәреп-кабарып чыккан иде. +Бу хәлне башка студентлар да күреп торды, алар Минтимер яклы иде. Шулай да ул, мине институттан куарлар инде дип, хафага калды. +- Курыкма! - диде сыйныфташы һәм авылдашы Гайнулла Гыйздуллин пошаманга калган Минтимергә. - Чакырсалар, без - шаһитлар да барырбыз. Чакырсалар, чатнатып әйт: СССРның Төп Законы ни? Дөрес! Конституция, диген. Конституциядә ничек язылган, диген. Конституциядә "СССРда халыкларның, милләтләрнең хокукы тигез!" диеп язылган, диген. Бәс, милли низаг чыгарырга маташканы, ягъни сине түбәтәй киеп йөргәнең өчен "чаплашка" дип мыскыллаган Анатолий Марамыгинның үзен комсомолдан чыгарып, институттан куарга була! +Авылдашы, шәриге Гайнулла Гыйздуллин, институтны тәмамлагач, Бөгелмәдәге һөнәр училищесы директоры булып китәчәк. +Чыннан да, эшне зурга җибәрмәделәр. Анатолий да бәлаләп йөрмәде. Ләкин ул үзенең тар маңгаена зур бәрәңге генә түгел, зур сабак та алган иде. +Сабак алды ябалак! +- Этнең койрыгын кем киссә, шуңар җизнәй дип әйтә! - диде ул Гайнулла дустына. +Күңел күзе +Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе +- ботак тишеге. +Халык әйтеме +Адәм баласына тумышыннан ук үзенә тиң пар әзерләп куелган, диләр. Акылы белән уйламастан, кеше үзенең парын эзли. Ир кеше ялгызы - ярты кеше, хатын-кыз ялгызы - ярты кеше. Бер-берләрен табышып, йола кушканча кушылгач кына алар бербөтенгә әверелә, ди. +Ләкин егерме-утыз яшенә чаклы сөйгән ярын эзләп тә, адәми зат үз тиңен таба алмаска мөмкин. +Шулай итеп, бик күпләр үз парын табалмыйча үлеп тә китә. +Әллә ничә хатынга өйләнеп тә яхшы гаилә кора алмыйча - үзенең сөйгән ярын табалмыйча дөнья куйганнар бар. +Бөек бәхет ул - эзләгәнеңне табу. +Аллаһы Тәгалә адәм баласына күңел сиземләве биргән, шул күңел сиземләве аша ул, бу кыз синең ишең түгел, бу егет синең парың түгел, дип хәбәр ирештерә торадыр. +Ләкин кемдер шушы хәбәрне ишетми, кемдер аңа игътибар итми һәм нык ялгыша. +Адәм баласының маңгай күзе булган кебек, күңел күзе дә була. +Кешеләрнең күпчелеге дөньяны, вакыйгаларны, әйберләрне маңгай күзе белән генә күрә. Азчылык маңгай күзе белән дә, күңел күзе белән дә күрә. Алар күңел күзе белән вакыйгалар сөрешен, кешенең рухын, чуалчык вакыйгаларның серен күрә ала. +Күңел күзе сукыр кеше вакыйгаларны, процессларны маңгай күзе белән генә күрә, шуңа күрә ул, кешеләргә яхшылык кылам дип, яманлык кыла. Революцияләрнең барысы да кешелеккә яхшылык эшлим дип кылынган җинаятьләр. "Бөтен җир крестьяннарга!" дип, бай җир биләүчеләрнең җирен талап алып, крестьянга биргән булып, крестьянны да, алпавытны да хәерче иттеләр. Халыкка игелек кылам дип махсус оештырылган продразвёрстка талаулары булды. Яки болар - чынлап торып халыкка игелек кылабыз дип инанган талаучылар. Һәр ике очракта да бу - җинаять! +Күңел күзең күрмәсә, син хата артыннан хата ясарсың һәм бәхеткә ирешә алмассың. Башкаларны да бәхетсез итәрсең. +Минтимернең күңел күзе ачык иде. +Күңел күзе ул - навигатор, күңел күзе ул - компас! +Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге. +Аның юлында да яхшы кешеләр дә, яманнары да очрады. Күңел күзе ачык Минтимерне күңел сиземләве коткара килде, шөкер! +Ләкин аның булачак яры кайда, кайларда йөри торгандыр, билгесез. +Билгесез, ләкин Минтимернең күңеле сизенә, бу дөньяда бар аның пары, бар! Ул аны һичшиксез эзләп табар, алар барыбер кавышыр, иншалла! +Сәкинә +Бер мәхәббәт табар өчен +Бер яшьлегем җитәрме?.. +Разил Вәлиев +Сәкинә ул сөйкемле кызның исеме, Сәкинә Ахунова. Сак, сабыр, тыныч мәгънәсен белдерә ул "Сәкинә" исеме. Кешенең исеме аның холкын билгели, диләр, дөрестер дә. Алга таба күрербез! +Сәкинә белән Минтимернең нәсел тарихы да бераз охшаш. Сәкинәнең бабасы да таза гаиләле, көр тормышлы булган, димәк, мал таба белгәннәр, бәрәкәт саклый белгәннәр. +Сәкинәнең ата-бабасы, әби-анасы Казан артындагы Күн авылы кешеләре. +Һо-о, Күн авылының тарихына кереп китсәң, чыга алмассың, билләһи. +1552 елда Казанны җимергәч, ханлыкны юкка чыгаргач, Явыз Иван буе арба чәкүшкәсеннән узган һәр татар оланының башын чаптырырга әмер бирә. +- Татарларны Казаннан куып, авылларыннан сөреп чыгарырга! Аларның йортларына рус воеводаларын урнаштырырга! Татарлар Казан каласына кырык чакрымнан да якын утырмаска, йорт салмаска тиеш! Татарларны Казанга якын җибәрмәс өчен, юлларга сак, каравыл гаскәрләре куярга! +Тикшереп карагыз сез: Казаннан кырык чакрымнан якын авылларның исемнәре татарныкы булса да (Тылмачи, Майдан, Карагуза), анда татарлар түгел, руслар яшәп ята. Кырык чакрым ераклыктагы Шәле, Күн, Әлдермеш, Чыршы авылларында татарлар яши. Борынгы йола дәвам итә. Рус белән чиктәш булып яшәргә курыкмаган батыр халык яши ул авылларда. Усал халык. +Күн, Шәле авыллары Явыз Иван заманасында ук булган. Каһарманнар яши ул авылларда. Һәр авылның үз һөнәре булган. Шәлеләр шәл бәйләгән, Күннәр күн иләгән, баш бирмәгән, бай булган. Көр тормышлы халыкның каны уйнаган, Сабан туйлары атналарга сузылган, кыз урлау йолалары әле һаман да яшәп килә. Хәтта Совет хакимияте дәверендә дә Күн белән Шәле үзләренең мәчетләрен җимерттермәгән, манараларын кистертмәгән. +"Күн" атамасының тарихы болай. Авыл борын заманда Казанга бик якын утырган булган. Җиңүчеләр бу халыкны Казаннан кырык чакрымга күченеп китүен таләп иткән. Халык буйсынмаган. Сугыш башланган. Мәскәүгә буйсынган әнчек татарлар халыкны үгетли башлаган. +- Күчеп утырырга күн инде! - дип, алар авыл башлыгына ялварган. - Күнмәс ә - гез, Иван, тагын да зур гаскәр белән килеп, барыгызны да кырып бетерәчәк! +Шуннан соң гына халык күченеп, шушы урынга килеп урнашкан һәм бу авылга "Күн" дип исем кушканнар. +Халык телендә икенче бер риваять тә йөри. +Имеш, Күн авылы иң кирәкле һөнәр - тире иләп, күн эшләү белән дан тоткан, иләгән тире каймак кебек йомшак, каеш кебек чыдам булган. +...Менә 1931 ел килеп җитә. Көр тормышлы хуҗаларны кулак дип гаеплиләр. Революция булгач, җыен галах, кәҗә дә асрый алмаган хөрәсән ялкаулары коммунистларга куштанлыкка языла. Күн авылының бер куштаны Шакирҗанның кайсы малы кайда ятканлыгын әләкләп, аны зинданга яптырырга уйлый. Шакирҗан Ахунов хатыны Гөлсем белән, бөтен малларын +Волков урамындагы бер ташландык йортның подвалын сипләштергәләп, алар шунда яши башлый. Шакирҗанның кулы тире иләргә дә, балта эшенә дә оста була. Аларның тормышы рәтләнә. Менә шушы Волков урамындагы 22 нче йортның 9 нчы фатирында 1939 елның 23 августында Минтимернең булачак сөеклесе Сәкинә дөньяга килә... +Шәһәрдә туса да, Сәкинә җәен авылда - йә Күндә, йә Шәледә туганнарында үсте. +Күн, Шәле авылларының йолалары бик тирәнгә китә. Йолаларның берсе - ирләр җәмгыятендә тыйнак, басынкы кыз эштә ут өертергә тиеш, палас сугарга, малын карарга, чишмәдән су ташырга, мунча ягарга, энеләре, сеңелләренә күз-колак булырга, олыларга, ата-анага хөрмәт тәрбияләргә тиеш. +Сәкинә дә нәкъ шушы тәрбиядә үсте. Ул инде буй җиткән кыз, кооперация техникумында укый башлады. Техникумда бәйрәмнәр-танцылар еш була иде. Бервакыт ул дус кызы белән танцыга китте. Бер татар егете аны биергә чакырды. Бер чакырды, ике чакырды - алар азакка чаклы бергә биеде, егет озата кайтырга да рөхсәт сорады. Карап торышка үзе бер дә начар түгел, кыз риза булды. Менә шуннан китте аларның танышуы, байтак кына бергә йөргәннән соң, Сәкинә егетне өенә, гаиләсе белән таныштырырга чакырды. +Чәй эчеп утырганда, әнисе Гөлсем егеттән сорап куйды: +- Син кайсы якныкы буласың? +Егет кыю гына сөйләп китте: +- Минем әти-әни Питрәч районы Күн авылыннан! - диде. +- Кем баласы буласың? +Егет атасының исемен әйтте. Шунда Гөлсем апаның кулыннан тәлинкәсе төшеп китте. +- Әни, ни булды? - дип, Сәкинә әнисе янына килде. +Гөлсем апа итәгенә түгелгән чәйне тастымал белән сөртте. Бераз тынычлана төшкәч, аягүрә басты һәм: +- Кызым, синең бу егетең - безнең малларны талап алган, безне катыр сөрергә уйлаган кешенең баласы! - диде. +Егет белән Сәкинә тораташ кебек катып калды, Гөлсем апа берни булмагандай ишек катына барып басты. Бу хәрәкәт "егет, чыгып кит!" дигәнне аңлата иде. +Сәкинә бер егеткә, бер анасына карап алды. +- Әни, дөресме шул? +Әнисе сабыр гына: +- Дөрес, кызым, - диде. - Алар безнең бөтен малны туздырып, ашап бетерде! +Егет бер сүз дә әйтмичә китәргә җыенды. +- Бу егетнең безнең өйдә кабат эзе дә булмасын! - диде хуҗабикә. - Үзем исән чакта кызымның шундый кеше баласы белән йөрүенә юл куймам! +Егет сүзсез генә чыгып китте. Ишек ябылуга, Гөлсем апа калтыранып елый башлады. Алар кочаклашып, икәүләшеп елый иде. +Кызга - егет, егеткә кыз ошый иде. Нишләтәсең, шулай язгандыр. Алар мәхәббәт бөреләнгәнче үк аерылышты. +Ләкин әле бу эш моның белән генә төгәлләнмәде. Егет солдат хезмәтенә китә икән. Егетнең анасы ялынып килде: +- Зинһар, безне гафу ит! - дип башлады хатын сүзен. - Без гаепле түгел, аңа куштылар бит... +- Улым әрмиягә китә, Сәкинәнең озата төшүен бик тели... Гөлсем, минем улым Сәкинәңне бик ярата, зинһар, аны солдатка озата төшәргә җибәр. +Гөлсем апа, мәрхүм иренең диварда эленеп торган фоторәсеменә якын килеп, хатынга әйтте: +- Кара! Сез менә шушы изге кешене хатыны, күкрәк баласы белән өеннән кудыгыз! Малларын талап, балаларын хәерчелеккә сөрдегез! Кара, туры кара Шакирҗанымның йөзенә. Без эт тә яшәмәс подвалларда яшәдек. Шакирҗаным аркасында без янә аякка бастык, ә сез һаман хәерче. Юк! Җибәрмим мин алмаз кебек кызымны! Чыгып кит, зинһар! +Хатын чыгып китте. Ана белән кыз тагын бер-берсенең кочагына ташланып үкси башлады. +Сәкинәнең, бәлки, егетне озатырга төшәсе дә килгәндер, ләкин ул анасын өзелеп сөя, ул аның ихтыярына каршы баралмый иде. +Сәкинәнең дә күңел күзе ачык, аның да күңеле сизгер иде. Әгәр дә бу егет белән кушыла калса, очрашкан саен ике як пычакка пычак килер иде. Юк, бу егет Сәкинәнеке түгел. +Шәле кичләре +Күн авылында туган нигез калмагач, әнисе Сәкинәне вә башка балаларын җәйгелеккә Шәле авылына кайтарып куя торган иде. Сәкинәне эш вакытында авыл кызларыннан аерып булмый. Суын ташый, урагын ура, утынын яра, мунча яга, сыерын сава - менә дигән уңган килен. Сәкинә дус кызлары белән кичләрен клубка чыга башлады. Бу чагында ул инде шәһәр кызына әйләнгән, ләкин шулай да яулыгын Шәлечә бәйли иде. Шәле кызлары чигешен маңгайга туры китереп, калфак кебек почмаклап бәйли яулыкны. Балитәкле ситсы күлмәк, шәлеләр чиккән алъяпкыч, ак йон оекбаш, ялтыравыклы кызыл эчле галош - гаҗәеп килешә иде бу кием кызга. Шулар өстенә тез астына җиткән ике озын кап-кара толым. Шәле егетләренең күзе Сәкинәдә. Казан кызы бит, җитмәсә, үзе шундый чибәр! +Клубта бииләр, җырлыйлар, түгәрәк уеннар уйныйлар. +Сәкинәне берәү генә озата кайта ала - гармунчы егет кенә. Кыз да аның озатуын тели иде. Егет гармун уйный-уйный кызны озатып куя да, капка төбендәге бүрәнәдә бераз сөйләшеп утыргач, гармун уйный-уйный кайтып та китә. Сәкинә, ишегалдына кергәч, капканың теге ягына посып, гармун тавышы тынганчы тыңлап тора. Ошый иде Сәкинәгә Шәле кичләре. Егете дә бик ошый иде. +Әмма тора-бара гармунчының Сәкинәне озатулары ни өчендер сирәгәя барды. Сәкинә дә моңа аптырамады. Очрашкан чакларда алар бер-берсенә елмаеп сәлам бирешә, сәлам алыша иде. +Алар шулай дус булып кала белде. Ул үзе егетне ошатса да, Сәкинәнең сизгер күңеле егет белән очрашканда дәртләнмәде. Аның күңел күзе гармунчыны үзенә пар итеп күрә алмады. +Ә Шәле кичләре онытылмаслык булып күңелгә кереп калды. Иң самими, иң ихлас, иң саф хатирәләр саклый Сәкинә Шәле табигате, Шәле кешеләре турында. +Җәйге каникуллардан соң Казанга кайтып, тагын техникумда укуын дәвам итте кыз. Язмыш Сәкинәнең юлына тагын бер асыл егетне китереп куйды. Бөтен ягы да җитешле-килешле иде ул Илгиз Мөхәммәтгатин атлы егетнең. Сәкинәнең сизгер күңеле сизә, егет аны бик тә ярата, ләкин эчке сиземләве кисәтә дә: ашыкма, кызый, каударланма, бу әле синең парың түгел, ди. Чыннан да, алар аерылышты: егет солдат хезмәтенә китте. +Укуын тәмамлагач, Сәкинәне Актаныш ягына, Калинин районы үзәге Пучыга эшкә юлладылар. Ул Пучы райпотребсоюзында икътисадчы булып эшләячәк. Ура! +Адәм белән Хәүва +Җәннәттән куылгач, Адәм белән Хәүва җир йөзенә аерым-аерым: берсе - Сәйлүн утравына, икенчесе Мәккә ягына килеп төшә. Бер-берсен сөюче ике җан бер-берсен эзли китә. Аларны күңел тоемлавы компас кебек бер-берсенә якынайта. Ерак араларны, куркыныч урманнарны, диңгезләрне узып, алар, ниһаять, гомергә аерылмаска кавыша. +...Минтимерне диплом практикасына туган ягына кайтардылар. Бу 1959 ел иде. Ул яраткан эшенә кереште. Аның зиһене-фикере, таланты, теләге, яшәү рәвеше җир-туфрак, механика-техника белән укмашкан иде. +Ләкин бөтен шушы барлыгы белән ул тәкъдир тарафыннан билгеләнгән сөекле ярын да эзли иде. Тыштан эш белән мавыккан булып күренсә дә, аның бөтен гамәле, фәгалияте бер теләккә, сөекле ярын табып, гаилә коруга юнәлтелгән иде. +Юк, Минтимер мөкәммәл хатын эзләми иде, чөнки андый хатыннар булмый, алар дөньяда юк, ул хыялыйлар-шагыйрьләр уйлап чыгарган бер гүзәл шәкел генә. +Минтимер Тукайның хур кызына атап язылган шигырен бик тә ярата. +Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне, +Күрермен ай йөзеңдә үз йөземне. +Беләм инде: мине әсир итәрсең, +Сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең... +Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың, +Матурларның матурыннан матурсың. +Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, асыл ташсың, +Ләкин җир кызы төсле үк түгелсең. +Күркәмлегең, дөрес, һәртөрле мактауга лаек, +Шулай да җир кызы синнән сөеклерәк. +Ә Минтимер җир кызын эзли иде. +Ләүхелмәхфүздә язылганча, аларның очрашуына күп калмаган иде инде. +Юл башы +Яраткан эшең, сөйгән ярың, +милләтеңнең үзбаш булып яшәве +ул - бәхет! +Батулла +Ни өчендер бүген Сәкинәнең күңеле сөенә, ни өчен икәнен ул үзе дә тәгаен белми иде. Мөстәкыйль эш башлавына сөенәме унтугыз яшьлек кыз? Булачак һөнәрен практика вакытында ук яратып өлгергәненә куанамы әллә? Пучы авылы кешеләренең, эш урынындагыларның үзенә карата ягымлы булганына шатланамы? +Яшь белгеч буларак, аңа торырга йорт бирделәр. Ул чебешләр, бәбкәләр алып җибәрде, кыскасы, тулы хуҗалык белән авылда яшәргә уйлый иде. +Аның янына тагын бер яшь белгечне керттеләр, Рита исемле кыз иде ул. +Сәкинәнең олы бер шатлыгы беренче тапкыр хезмәт хакы алу булды. Башка кызлар, кулларына акча керүгә, күлмәкләр, бизәнү әйберләре, алкайөзек сатып ала башлады. Сәкинә исә сөекле сеңлесе Асиягә ап-ак куян тун, икенче хезмәт хакыннан әнисенә, абыйсына матур-матур келәмнәр алып бүләк итте. Кызның башы күккә тигән иде ул чагында, бүләк тапшырганда, әнисенең, туганнарының күз яшьләре белән куанганнарын күреп, ул да бәхетле иде. +Кешегә куаныч китерүдән дә олы бәхет бармы икән ул? +Очрашу +Аһ, ул заманнарда клубтагы кичәләр! Яшьләр күп, яшьләр дәртле, егетләр кызлар алдында егетлек күрсәтә, өздереп гармун уйный, бии, җырлый, кызлар өчен бәйләнешеп тә ала. Кызлар басынкы, тыйнак, гүзәл, ләкин эчләрендә богауланган дәрт-гайрәт ята. Тымызык күлдә корт уйный. +Минтимер ул кичне клубка никтер ашкынып килде. Анда кичәнең иң кызган чагы иде. Яшьләр әле яңа гына биеп туктаган, хәл алалар, тамашачылары да күп, иннек-кершән яккан, күзләренә сөрмә тарткан, тырнакларын кынага буяган кызлар эскәмиядә утыра, егетләр бер читтәрәк кунак кызларының кайсын кем озата дигән мәсьәләне хәл итә, малай-шалайлар мич артында кайнаша. +Минтимер ишекне каерып ачты, бөтен кеше ишек тавышына борылып карады. Йөз күз Минтимергә карый, Минтимер ике күзе белән йөз күзгә бага. +Минтимер клуб ишеген ипләп кенә япты да бусага төбендә басып калды: аның карашы әле яңа гына күзе төшкән бер кызда тукталды. Таныш түгел кыз иде ул. Үзе ап-ак кофта кигән, карасу сарафаннан, исең-акылың китәрлек озын кара толым да үзенә бик килешеп тора. Кунак кызымы, әллә эшкә кайткан бер-бер яшь белгечме? +Кызның карашы да Минтимернеке белән очрашты. Шул мәлдә ике йөрәк арасында тәкъдир җепләре тартылды да бугай инде. +Сәкинәнең тәне буйлап кайнар дулкын йөгерде. Бу - ул эзләгән яр, ул эзләгән мәхәббәт иде. +Шулвакыт баянчы Сара Садыйкованың "Көтәм сине" көен уйный башлады. Ул чакта бу көйне "Беренче татар тангосы" дип йөртәләр иде. +"Теге егет биергә мине чакырсын иде, башкалар чакырганчы чакырсын иде, монда чакырган егет белән биюдән баш тарту әдәпсезлек санала, башкалар чакырса, теге егет бүтән кызны чакырыр", - дип уйлады Сәкинә, уе шундук Минтимергә барып та иреште. Ул туп-туры атлап кыз янына килде дә аны биергә чакырды. +- Сез минем белән биемәссез микән? - диде егет. +Сәкинәнең дулкынлануына чик-чама юк иде. Минтимер дә тыныч түгел, ләкин ул үзен ир-егетләрчә тота. Бию башланды. Пар-пар булып яшьләр бии, кайсыдыр биегән вакытта көйне сүзләре белән җырларга ук кереште. +Минтимер дә сүзләрне кабатлый, кыз да чак кына ишетелерлек итеп җырлый иде. +Гаҗәеп илаһи бер мизгел иде бу. Каян, ничек шулай килеп чыкты? Нинди ярашканлык, нинди самимилек, нинди сафлык! Минтимер кызга бакты, кыз биегән уңайга башын кыңгыр салып, идәнгә текәлгән, ләкин ул идәнне күрми, аның бар игътибары, күңел күзе Минтимердә генә. Ул егетнең күзенә карарга кыймый. Бу гүзәллеккә бу тыйнаклык бик ятыша, юк, бу тыйнаклыкка бу гүзәллек бик яраша. Бөтен яшьләр җырлый: +Синнән башка бер ямь юк миңа, +Син кайтмасаң, бәйрәм юк миңа. +Таң балкуы кебек кайт, иркәм, +Мин сине көтәм, көтәм, көтәм... +- Нинди матур җыр! Кем сүзләре икән ул? - дип сорады кыз кыюсыз гына. +Шулчак аларның карашы очрашты - хисләр дулкыны ике йөрәккә берьюлы китереп сукты. Бу караш ике ялгыз йөрәкне берләштерде, тоташтырды. Минтимер шунда үзенең гашыйк булганын аңлап алды. Сәкинә исә моны күптән, җыр дәвамында ук аңлаган иде. Минтимер, дулкынлануын тыя төшеп: +- Сүзләре Әхмәт Ерикәйнеке, көе Сара Садыйкованыкы! - диде. +- Нинди гүзәл җыр, сүзләре дә, көе дә... +- Биючеләре дә... - дип өстәде Минтимер. +Сәкинә челтерәп көлде. Бию тәмамлангач, алар утыргычка таба китте. +Яшьләр дә Минтимер белән Сәкинә арасындагы күренмәс җепләрне күрде, сизде кебек. Биюдән таралганда барысы да инде әлеге парга карап соклана иде. +- Каптырды бу гүзәл кыз асыл егетне! - диде кемдер. +- Миңкәй каптырды асыл кызны! - дип куйды кайсысыдыр. +Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре менә шушыдыр инде ул. Сәкинәнең болай да тулы-матур тормышы тагын да тулылана төште. +Хатлар +Тормыш ике гашыйк арасына киртәләр дә кора башлады. +Калинин районы бетерелеп, Сәкинә туташ Казанга - әнисе янына кайтып китәргә мәҗбүр булды. +Ике арада кайнар мәхәббәт хатлары йөри башлады. Хат көн саен Казанга китә, көн саен Пучыга килә. Хат ташучыларга эш артты... +...Минтимернең атасы улыннан канәгать иде. Ул күзәтә. Эшнең рәтен белә малай, мәгънәсе бар, кешеләр белән сөйләшү маһирлыгы бар, шөкер! +Тик менә йөргән кызы гына юк бугай. Шәрип абзый күзәтә. Тирә-юньне тыңлый. Ә бөтен яңалык базарда була. Базарның колагы сак, күзе үткер. +Шәрип абзый сөлек кебек чем-кара айгырын шәп тарантаска җигеп, һәр ял көнне базарга йөри: гаиләсе өчен, колхоз өчен кирәк-ярак караштыра, һәркем аның белән олылап исәнләшә. Күренеп тора: бу кеше халык арасында бик тә абруйлы. Карсак буйлы, төптән юан чыккан, галифе балагын ялтырап торган күн итек кунычына тыгып куйган, кара кашлы, кара күзле, кара чәчле әлеге ир игътибарны үзенә тартып тора иде. +...Бервакыт Сәкинә үзе дә сизмәстән таныш хатыныннан сорап куйды: +- Бу агай кем була? - диде. +Ул - Пучыдан, колхоз персидәтеле Шәрип абзый Шәймиев! - дип җаваплады хатын. +Шәрип абзыйның да карашы Сәкинә туташка төште. Ул, карый торган товарын куеп, аны күзәтә башлады. +- Бу кем кызы? - диде Шәрип абзый, үзе дә сизмәстән. +Камыт сатып торучы агай әйтте: +- Райпотребсоюзда иканамис булып эшли, Казаннан кайтты, - диде. +Шуннан соң ул җае туры килгән саен Сәкинә турында сораштыра башлады: малайга - хатын, өйгә килен кирәк ләбаса. +Кызның да күңел түрендә бу олпат кешегә хөрмәт уянды, хөрмәт белән бергә тагын ниндидер, үзенә билгесез хис тә барлыкка килде. Рух туганлыгымы, җан уртаклыгымы - ни дә булса бар, ләкин Сәкинә әле бу турыда уйларга базмады. +- Улым, әллә кая каранма! - диде хуҗабай. - Мин сиңа - кыз, үзебезгә килен таптым, ул райпотребсоюзда эшләүче кыз Сәкинә булыр! Ике дә уйлама, шуңа өйлән! +Минтимер елмайды, алар Сәкинә белән күптән таныш, һәм араларында инде мәхәббәт тә бөреләнеп килә иде. +Ата кодалады, улы үз җаен карасын! +Тәвәккәл таш яра +Сәкинә киткәч, Минтимернең көн саен Казаннан хат алганын, ул, хатны алуга ук, берәр аулак урын табып, кат-кат укыганын Шәрип абзый сизде, күрде һәм аңлады: аның яучылаганы бушка китмәгән икән. +Атаның кәефе күтәрелде, ул оланы өчен сөенә иде. Ләкин хат алышу озакка китсә, хисләр суынырга да мөмкин. Шуңа күрә Минтимергә тимерне кызуында сугарга кирәк иде. +Шәрип абзый, күчтәнәчкә ике каз алып, Минтимер улына кыз сорарга Казанга китте. +Сәкинә, туганнары янына кайткач, "Теплоконтроль" заводына эшкә кергән иде, шуның өстенә Мәскәү финанс-сәүдә институтында читтән торып укуын да дәвам итте. Бер ел да узмагандыр, аның тормышында биниһая зур үзгәрешләр булды. Туганнар белән чәй эчәргә генә җыенганнар иде, ишектән карга баткан, өстенә тун кигән бер кеше ишелеп килеп керде. +- Ахунова Сәкинә шушында тора, диделәр, әссәламегаләйкем! +- Исән-саулармысыз! - диеште аптыраган хуҗалар. +- О-о, Шәрип абзый! Хуш килдегез! - дип, Сәкинә кунак янына атылып килде дә аңа чишенергә булыша башлады. +Хуҗалар да шатланышып кунакка ярдәм итте. +Бер җаен табып, Гөлсем ханым пышылдап кына кызыннан сорап куйды: +- Кызым, бу кем? +- Бу - мин сиңа сөйләгән егет Минтимер Шәймиевнең атасы Шәрип абзыкай! - диде Сәкинә. +Ир-егетләр күчтәнәчләрне өйгә алып керде. +Сәкинәнең абыйсы Мөбарәкҗан көләргә тотынды: +- Чыпчык-карга күтәреп китмәсен, ди абзый! Көчкә ташып бетердек... +Таныштылар, аңлаштылар, чәй табыны янына утырыштылар. +- Мактап кына йөрисез икән! - диде Гөлсем апа. +- Шушындый уңган кызны хурлыйлармыни! - дип сүзгә кушылды Шәрип абзый. - Ул бөтен Актаныш ягын үзенә гашыйк итте, рәхмәт сезгә шундый кыз үстергәнегез өчен!.. Озын сүзнең кыскасы: мин, Гөлсем ханым, сезнең кызыгыз Сәкинәне улым Минтимергә яучылап килдем... +Сәкинә, әнисеннән теләктәшлек көтеп булса кирәк, Шәрип абзыйга карамыйча гына, анасына багып әйтте: +- Шәрип абый, минем әле читтән торып финанс институтын тәмамлыйсым бар, кияүгә чыга алмыйм, - диде. +- Анаңнан алда сүз йөртмә, апаем! - диде кунак. +Сәкинә бүлмәчкә кереп китте. Ул анда әллә елый, әллә куана идеме - белгән юк. +Сәкинә сеңлесе Асия белән бүлмәчтә утырган чагында, тәвәккәл кунак Сәкинәнең абыйсын, анасын күндереп бетергән иде инде. +- Чык әле, кызым! - диде ана кеше. +Асия белән Сәкинә зур якка чыкты. Сәкинәнең еламсыраган чыраен күргәч, Шәрип абзый әйтте: +- Кызым, институтны аны кияүгә чыккач та бетереп була, алай җиңелрәк тә булыр. Минтимер мәгънәсез егет түгел, аңлар! - диде. +Атасы урынына калган абыйсы Мөбарәкҗан да, анасы Гөлсем дә, хәтта энесе Галимҗан белән сеңлесе Асия дә Сәкинәнең кияүгә чыгуын бик тә тели иде кебек. +Хәер, Сәкинәнең үзенең дә Минтимер белән гаилә корасы килә иде, бәлки, ул, йола кушканга, бераз киреләнгән атлы булып кына торгандыр. Һәм, ниһаять, Сәкинә Минтимергә кияүгә чыгарга риза булды! +Шәрип абзый, хуҗаларга рәхмәт әйтеп, көр күңел белән өйдән чыкты. +- Ай-һай, кода гаярь кеше! - диде Мөбарәкҗан, кунакны озатып кергәч. +Бу көнне сүз Минтимернең атасы, Сәкинәнең булачак каенатасы турында гына булды. Атасына охшаса, Минтимер сиңа таш койма кебек булачак, булдыклы нәсел! Үкенмәссең, иншалла! +Абыйсы хаклы булып чыкты: Сәкинә - Минтимергә йорт-учак сакчысы, Минтимер Сәкинәгә ачы җилләрдән саклаучы тау ышыгы иде. +Кияү белән кәләш ярәшелгән килеш очраша торды, шулай итеп кыш, яз узды, җәй дә килеп җитте. +Никахны Казанда укыттылар. Актаныш ягыннан да, Күн-Шәле ягыннан да, Казаннан да, тагын әллә кайлардан туганнар, танышлар, кунаклар җыелды. Бик матур булды яшьләрнең никахы. Иң сөенгәне Галимҗан белән Асия булгандыр, мөгаен, чөнки алар җизнигә тиенде. "Җизни, җизни, синнән җаным бизми" дип, алар Минтимер янында бөтерелде. Минтимер балдызына матур күлмәкяулык, Галимҗан каенишенә затлы пәке бүләк итте. Пәкене биргәндә, ул әйтте: +- Йола буенча, җизни кеше каенишенә кылыч, хәнҗәр бүләк иткән, - диде. - Хәзер кылыч-хәнҗәр йөртергә ярамый. Шуңа күрә мин сиңа пәке бүләк итәм. Бу пәкене ярамаган эшләргә тотма, бары тик каләм очлаганда, чаңгы бавын рәтләгәндә, сыбызгы-курай ясаганда гына куллан. +- Никахлы яшьләр хәзер кияү мунчасына барырга тиеш! - диде. +- И-и, - диде Гөлсем апа, - монда мунчабыз юк шул, Шәледә кияү мунчасы әзер. +- Юк, җәмәгать! - диде Минтимернең якын дусты, яшь артист Наил Әюпов. - Кияү мунчасын туйдан соң Минтимер туган йортта ягабыз! +Минтимер алдан ук, Чаллыга хәтле кайтыр өчен, пароходка билетлар алып куйган иде. +Сәкинә өчен дә, Минтимер өчен дә бу сәяхәт хыялый бер төш рәвешендә генә истә калыр. Булдымы икән шундый матур көннәр, булдымы икән шундый бәхетле мизгелләр? Булган очракта да алар инде чынбарлык түгел, бары тик хыял гына, ләкин тормышка ашкан хыял. +Узар гомерләр, хезмәт баскычларыннан югарыга менгәндә, Сәкинәсе аңа терәк, киңәшчесе, балаларының анасы, оныкларының әбисе булыр. Әмма пароходта кайту - ул сөйләп бетергесез моңлы да, ямансу да, шул ук вакытта бәхетле мизгелләрнең хатирәләре булып та гомерлеккә калыр!.. +Заманнар узгач, журналистларның берсе Президент Шәймиевтән: +- Иң бәхетле көнегезне хәтерлисезме? - дип сорады. +Минтимер җавап бирергә ашыкмады. Байтак вакыт узгач, әйтте: +- Иң бәхетле көн дисезме? О, бу бик күптән инде, Сәкинә белән ак пароходта йөзеп барганда булды... +Минтимер Шәрип углы Шәймиев Татарстан Президенты булгач, аның хакында китап чыгарырлар. Ул шул китапның иң беренче нөсхәсен сөеклесе Сәкинә ханымга бүләк итәр. Анда шундый сүзләр язылган булыр: "Сөйгәнем Сәкинәм! Үз гүзәлен ак пароходка утыртып, туган ягына алып киткәндә әле почык борынлы егет үзенең Татарстан корабында капитан булачагын, ә гүзәленең халык тормышындагы хәлиткеч еллар давылында юл күрсәтүче йолдызга әвереләчәген күз алдына китердеме икән? Мәхәббәтең, игелегең өчен рәхмәтем чиксез! Минтимер, 30 декабрь, 1995 ел". +Гаҗәеп самими сүзләр, искиткеч ихлас хисләр. +Аллага шөкер, ул шулай булачак, әмма алда әле көчле агымлы, астында кыя-ташлар тырпаеп торган давыллы дәрьяларны исән-сау кичәсе бар. +Ә хәзергә Чулман өсте тигез, аста таш бусагалар юк, маяклар дөрес юлны күрсәтә, хәвеф-хәтәр якынлашканы сизелми. Бүген аларны яр буйлый чәчәкле болыннар, чыелдык акчарлаклар, серле урманнар, матур авыллар, балыкчылар озата бара. +Пассажирлар да, туганнары, кунаклары да уйный-шаяра-көлә буфет тирәсен кат-кат әйләнә, кайсыдыр шаяны алар каютасының ишеген шакып китә, кайсыдыр тәрәз каршыннан: +- Кияү белән кәләш озак йоклый! - дип шаяртып уза. +Пристаньда, яр башында Шәрип абзыйның "Волга"сы тора, ул кунакларны каршы алырга Актаныштан Чаллыга килгән. Юл буе шаяра-сөенә кайттылар. Ә туй тагын да күңеллерәк узды. +Авылда кунакларны бер төркем яшьләр каршы алды, күрәсең, алар клуб тирәсендә кайнаша торган һәвәскәрләрдер, үзләрен бик кыю, иркен тоталар. Машинадан төшүгә, киленне гүзәл чигешле мендәргә бастырдылар, ике сабый касәләрдән аңа бал-май каптырды. +- Гомерегез балда, майда гына узсын! - диделәр. +Бал-майдан соң яшьләр җыр башлады. Оркестрлары - буяулы тәти самавыр капкачы. Берсе, каен тузының юка элпәсен кабып, сандугач тавышы чыгара башлаган иде, җиз самавыр капкачлары оркестрдагы фанфаралар кебек чаңлатып сукты, барабан кагарга тотындылар. Аларга курай-сыбызгы, гармун килеп кушылды. Шактый ярашып уйный иде һәвәскәр музыкантлар, кемдер ике тапкыр һавага мылтык дөпләтте. Биш кешедән торган җырчылар котлау җырын башлады, яшьләр яндырып биергә тотынды, бию кызганнанкыза барды: +Туй шәп була, шәп була, +Шәп була туегыз, шәп була. +Улыгыз кияү була, +Кызыгыз хатын була. +Шәп була туегыз, шәп була, +Туй шәп була, шәп була. +Анда никах укыла, +Анда мунча ягыла. +Шәп була туегыз, шәп була, +Туй шәп була, шәп була. +Анда бер шәйләр була, +Кызыгыз хатын була. +Шәп була туегыз, шәп була, +Туй шәп була, шәп була. +Улыгыз әти була, +Кызыгыз әни була, +Балагыз тәти була. +Шәп була туегыз, шәп була, +Туй шәп була, шәп була. +Кызыгыз үсеп җитә, +Аннан кияүгә китә. +Шәп була туегыз, шәп була, +Туй шәп була, шәп була. +Анда мунча ягыла, +Анда бер шәйләр була, +Кызыгыз хатын була, +Улыгыз әти була, +Атагыз бабай була, +Анагыз әби була. +Шәп була туегыз, шәп була, +Туй шәп була, шәп була. +Шушы көйгә бөтен урам дулап биеде. Һавага акчалар, конфетлар чөелде, бала-чага шул акчаларны, конфетларны алу өчен әвәрә килә башлады. +Чыннан да, туй шәп булды. Минтимер кияү белән Сәкинә кәләшне никах туе белән котлап, артист Наил Әюпов "Кандыр буе"н җырлады. Бу искиткеч матур җырның моңы, Наилнең оста башкаруы әле дә булса колакта чыңлап тора. +Туйда ата кеше бу бәхетле парга дүрт башына дүрт ялтыравыклы никель шарлар беркетелгән тимер карават, керосинка, бер өстәл, ике урындык бүләк Шулар өстенә киленнең бирнәсен дә санасак: юрган, урын-җир әйберләре, ике алюмин кашык, ике алюмин чәнечке, ике алюмин тәлинкә... Аз түгел, бер дә аз түгел яңа гына тормыш башлап җибәргән яшь гаилә өчен. +Сөйгән яр +"Нәрсә ул мәхәббәт" дигән сорауга фикер ияләре дә, язучы-шагыйрьләр дә гасырлар дәвамында җавап эзли, әле дә булса төгәл җавап табылмаган. Бәлки, ул сорау үзенең куелышы белән үк дөрес түгелдер? Ихтимал! Бәлки, ул сорауга җавапны эзләргә дә кирәк түгелдер? Һәркемнең яратуы үзгә. Монда аерым бер калыпка, аерым бер үлчәүгә салып, мәхәббәтнең анатомиясен ботарлап карарга ярамыйдыр. +Мин сине үлеп яратам, дип тә яратмаска мөмкин. Мин сине яратмыйм, дип тә яратырга мөмкин. Мин сине яратам, дип яратырга мөмкин. Мин сине яратмыйм, дип яратмаска мөмкин. Бер сүз дә әйтмичә дә яратырга мөмкин. +Күп кабатлаудан "мәхәббәт" сүзе тузарга, мәхәббәт үзе дә таушалырга мөмкин. Ике аякны аерып басып, муен тамырларын кабартып, "мин сине ярата-ам" дип сәхнәдән акыралар икән, анда ихлас, самими мәхәббәт булуында шик бар. +Мәхәббәт, гыйшык тоту ике генә кешенең сере, ике ярның гына шәхси эше булырга тиеш. Аны урамга чыгып кычкыру, кешеләргә сөйләү ул - җинаять. +Нәрсә ул сөйгән яр? Нәрсә ул ярәшү? Нәрсә ул ярашып яшәү? Нәрсә ул яраклашып яшәү? Нәрсә ул яратышып яшәү? "Алла адәм баласын яратты" гыйбарәсе нәрсәне аңлата? +Яр - күп мәгънәле сүз. Яр - утын яр. Ягъни утынны икегә аер. Утын яркасы шуннан килеп чыга. Урманны кишәрлеккә (делянкага) яру. Иген басуын чалгы яки урак белән ярып чыгу. Ярыш шуннан килеп чыга. Елганың ике яры. Ихтимал, "аеру" сүзе дә ярудан килеп чыккандыр. "Яр" сүзе бербөтен нәрсәнең ике яртысы мәгънәсен белдерә. Сөйгән яр. Сөйгән ярлар бергә кушылса, бербөтен гаилә була. "Ярык", "ярылган" сүзләре икегә ярылган мәгънәгә ия. +Алла адәм баласын яратты дип язабыз, сөйлибез, ягъни "ясады", "барлыкка китерде" була. +"Ясады", "барлыкка китерде" икән, "яратты" түгел, "яралтты" булырга тиеш. "Яралгы, яровой" сүзләре нәкъ менә "яралу", "үрчү", "нәсел калдыру" мәгънәсендә килә. Яратты - сөйде булыр иде. Яралтты - барлыкка китерде, ясады. Аллаһы Тәгалә адәмне яратып (сөеп) яралтты (барлыкка китерде). +Бер елганың ике яры. Аның сөйгән яры (яртысы) була. +"Ярәшү" "ярашу"дан алынмадымы икән? Ярашу - сөйгән ярларның үзара килешеп яшәве. Ярәшү - ике ярның бергә кушылуын теләп ярәшәләр. Ике сөйгән ярның бергә яшәвен теләп, без аларны ярәштек. Һәм аларны никахлап куштык. Ике яр бер гаилә корды. Никахлы ике ярга без яхшы теләкләр теләдек: бергә яшәгез, ярашып яшәгез, яратышып яшәгез, дидек. Ярашып яшәү ул - чын мәхәббәт дигән сүз. Бер-берсен сүздән генә түгел, күз карашыннан да аңлап яшәү ул - ярашу; иренә ни кирәген алдан сизенү, хатынына ни кирәген алдан сизенү ул - ярашу; бер-береңне хөрмәт итү ул - ярашу, бер-берең өчен җан ату ул - ярашу; бер-береңә хуҗалыкта ярдәм итү ул - ярашу. Ярашып яшәүчеләргә сокланырга кирәк! Чөнки нәкъ менә алар чын гашыйклар, нәкъ менә алар чын мәхәббәт нурында коена. +Ярашып яшәү ул - олы мәхәббәт! +Яраклашу - приспособление. Яраклашып яшәгәннәрне дә хөрмәт итәргә кирәк. Ир белән хатын өйләнеште, ди. Балалары булды, ди. Ир - хатынын яки хатын ирен яратмаганлыгын аңлады, ди. Иремне яратмыйм икән дип, баласын күтәреп, ата-анасы янына кайтып киткән хатынны аңлавы, аның бу гамәлен аңлатуы кыен. Ә бала? Бала атасыз калды. Хатынымны яратмыйм дип, баласын ташлап чыгып киткән ирне дә аңлавы кыен. Ә бала? Бала атасыз үсәчәк. Баланың хокукы турында ике якның берсе дә уйлап карамый. Яшьлегем уза, яшәп калыйм дип, баласын ятимнәр йортына биреп, үз җаен караган ата-ананы да аңлавы кыен. Ә бала? Бала тилмереп гомере буе ата-анасын көтәчәк. Алар өчесе өч җирдә бәхетсез булачак. +Бәс, иреңне яратмаганыңны аңлагансың икән, түз, ялгышың өчен җәзасын күр. Яратмаган ярың белән яшә. Яратмаганыңны иреңә сиздермичә, шушы яратмаган ирең белән тор, бала тулы гаиләдә үсәр. Хатыныңны яратмаганыңны аңлагач та түз! Хатаң өчен бу дөньяда җавап бир, яратмаганыңны сиздермичә, балаңны тәрбия кыл. +Элекке заманда күпме ир-хатыннар бер-берсен яратмаган килеш тә яшәгән, аерылып китмәгән, балаларын ятим калдырмаган, тәрбия кылган. Алар балалары хакына яраклашып яшәгән һәм ата-ана бурычын намус белән башкарып чыккан. +Тарихыбызда, әдәбиятыбызда, халык хәтерендә Йосыф-Зөләйха, ТаһирЗөһрә, Миркәй-Айсылу, Фәрһад-Ширин, Кәрим-Заһидә кебек гүзәл мәхәббәт каһарманнары бар. +Минтимер белән Сәкинә дә шулар янәшәсендә түгелме? +Ана +Сәкинә буйга узгач, Минтимер үзгәрә төште. Ул хатынына тагын да назлырак бага, эше тыгыз булганда да, йөгереп кайтып, хәләленең хәлен белешә, аны йөрергә алып чыга. Авыр әйбер күтәртми, матур музыка тыңлата, сахрага алып чыгып, табигать матурлыгын күрсәтә иде. Сәкинәне бала табу йортына салгач та, табиблардан аның хәлен һәрдаим белешеп торды. +Бер атнадан ул хатыны белән баласын алырга китте. Шәфкать туташының кулыннан сак кына биләүне алды. Биләү эчендә нидер кыймылдый башлады, аннан соң елауга охшаш аваз ишетелде: бу - Минтимернең каны, бу - Минтимернең токымы шулай аваз сала иде. +Өйгә кайткач, ул сак кына улының яңагыннан үбеп алды, бәбәйдән сөт исе, Сәкинә исе, җан җылысы килә иде. Аның күзеннән бәхет яшьләре бәреп чыкты. Минтимер, кадерле җан иясе яткан биләүне кочагында сак кына тирбәтеп, әрле-бирле йөренә башлады. Шулчак аның күзе никах, туй вакытында төшкән фоторәсемгә төште, һәм ул, түр диварда эленеп торган шул никах фотосы янында туктап, улына эндәште: +- Менә, Айрат улым, әнкәең синең шундый иде, хәзер тагын да матуррак, - дип, сөекле баласына, сөекле хатынына сөекле шагыйре Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" шигырен салмак кына сөйләргә кереште: +Табын янында әвәрә килүчеләр колак очлары белән генә шигырь тыңлый иде. +Ә мин үзем бөтенләйгә +Тәүбә иттем андый эшләрдән, +Читтән генә хәзер көлеп йөрим +"Гыйшык!" +Диеп йөргән кешеләрдән... +Шулай да әле, кызлар, +Алла хакы өчен, +Миннән бераз читтә йөрегез, +Йә тәүбәмне шунда боздырырсыз, +"Гашыйк" итеп куеп берегез!.. +Юк шул, +Гыйшкым хәзер иясенә +Кире алынмаска бирелгән, +"Аның" рәсмен беркем бервакытта +Ала алмас минем күңелдән. + +Ә ай күктә һаман сүгнеп йөри, +Җил йоклады исә төн белән; +Айның хатыны да юк, +Ай ялгыз ул, +Төн үткәрсен соң ул кем белән... +Җил, хәерсез, ятып йокламаса, +Җирдә алай-болай иткәли, +Төнлә йөргән кайбер кешеләрнең +Бүрекләрен урлап киткәли... +Ә ай көлә, +Айга кызык була, +Ай ялгыз ул картлык көнендә, +Өйләналмый калган, +Шуның өчен +Кайгы нуры күренә йөзендә... +Сәкинә түзеп утыра алмады, урыныннан торып, бала тоткан ире янына килде, бер кулын сак кына биләүгә куеп, икенчесе белән иренең биленнән кочып, башын аның иңенә кырын салып тын калды. Айрат җиденче мартта дөньяга килде, үзенә күрә аның әнисен Халыкара хатын-кызлар көне - 8 Март белән котлавы иде бу. +Өч җан иясенең идиллиясе узып китте, инде көнкүреш мәсьәләләре итәктән тарта башлады. Алда бәби туе тора иде. Туй җырында җырланганча, кешенең гомере туйлар аша уза. Өй туе, никах туе, бәби туе, сөннәт туе, Сабан туе, бакыр туй, көмеш туй, алтын туй, алмаз туй... +Бу җан ияләренә шушы туйларның барысын да туйларга язсын, Раб бым! +Шәйми токымының эш ысулы +Котылыр өчен эшләргә кирәк! +Жан Поль Сартр +Нәрсәдән котылыр өчен эшләргә кирәк? Төрмәдән котылу өченме? Коллыктан котылу өченме? Милли изүдән котылу өченме? Хәерчелектән котылу өченме? Бурычтан котылу өченме? Икътисади буналыштан чыгу өченме? +Француз язучысы Сартрның шушы дүрт сүзе нинди тирән мәгънәләрне үз эченә сыйдырган! Ә җөмлә гап-гади сүзләр белән язылган. +Даһилык гадилектә! Гадилек даһилыкта! +Шушы мәгънәдәге сүзне нәкъ шул вакытта (сугыштан соңгы елларда) бер-берсен белмәгән ике кеше әйткән, берсе - Сартр, икенчесе - Шаһишәрип абзый. Колхоз персидәтеле Шаһишәрип егерме алты ел җитәкчелек кылганда бу сүзне авылдашларына еш кабатлый торган була: +- Котылу өчен тырышып эшләргә кирәк! +Җитәкче булсаң, үз вазифаңны яхшы аңла, үз һөнәреңне яхшы бел, үзеңнең төгәл кеше, пөхтә һәм сүз кешесе икәнеңне исбат ит. Кешеләргә ягымлы бул, кирәксә, таләпчән дә, кырыс та була бел. Шәхси үрнәк күрсәт. Халык алдында гыйбрәт булма. +Кырыс бул, гадел бул - үзеңне һәрчак хөрмәт итәрләр! +Элек түрәләрне, гадәттә, читтән китереп куялар иде. Читтән килгән түрә синең матур табигатеңне саклыймы? Ул халык күңеле турында уйлыймы? Аңа план булсын, калганында аның эше юк. Югыйсә югары җитәкчеләрне үз ягыбызда үскәннәр арасыннан сайлап куярга кирәк тә бит. Ул беркая да китә алмый. Урыныннан төшкән очракта да халык арасында кала. Дөресен генә әйткәндә, элек җөмһүриятебезнең олы җитәкчеләре барысы да диярлек килмешәк булды. Һәм халык аларга ышанмады, каршы чыкмаса да, барыбер аларга шик белән карады. +Шулай да бер искәрмә дә бар иде. Семён Денисович Игнатьев, Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре булып өч кенә ел эшләп калса да (1957-1960), милли сәясәтне акыллы кора белде. Халык аны яратып өлгерде, ул татарларга, Татарстанда яшәүче башка милләтләргә тигез, гадел карашта булды. Аның кешеләргә карата миһербанлы мөгамәләсен сиксән яшьлекләр әле дә булса хәтерли. Ләкин аның бу сәясәте Мәскәүгә ошамады һәм аны, оештыру сәләте куәтле булуына карамастан, Татарстаннан алып, башка вазифага күчерделәр. +Казаннан китеп барганда, имеш, Игнатьевтан: +- Семён Денисович, вы же так хорошо начали работать, а почему вас переводят? - дип сораганнар. +Игнатьев, сагышлы гына елмаеп: +- Меня зачислили в татарские махровые националисты! - дигән. +Узган гасырның алтмышынчы елларыннан Татарстан җитәкчелегенә татарларны куя башладылар. Гомумән алганда, ул татарлар Мәскәү кубызына биючеләр иде. Бигрәк тә милли мәсьәләдә. +Әле күптән түгел генә вафат булган шундый түрәләрнең берсенә язучы Нәби Дәүли йорт җиһазы сорарга килгән, кибетләрдә андый җиһаз юк, дефицит, булса да, еллар буе чират көтәргә туры килә. Олы түрә әйткән, имеш: +- Нәби ага, син дөрес килмәгәнсең бит! Монда мебель фабрикасы түгел, монда обком! - дигән. +Икенче бер язучы олы түрәгә язылып кергән. Кергән дә әле яңа гына чыккан китабын аңа бүләк иткән. +- Ни йомыш, Ибраһим абый? - дип сораган тегесе. +- Менә нәшрият китапларымны чыгармый, ярдәм итә алмассызмы?.. +Олы түрә Ибраһим ага бүләк иткән китапны сыпырып, әйләндереп караган да әйткән: +- Ә бу сиңа китап булмый... таякмыни? - дигән. +Андый мәзәкләр төгәл дөрес булмаса да, түрәләрнең сәнгать кешеләренә, сәнгатькә мөнәсәбәтләрен ачык аңларга ярдәм итәдер. +Гомумән, әдәбият-сәнгать кешесе түрәләрнең эшчәнлеген әдәбияткасәнгатькә мөнәсәбәте буенча бәяли. Һәм ул шулай булырга тиеш тә. +Асылда, соңгы ике Илбашыбыз гына ихластан ватан өчен, Татарстан өчен җан ата. Чөнки алар икесе дә Татарстанда туып үскән, үз республикасының чын патриотлары. +Идарәченең иң төп сыйфатларыннан берсе ул - буйсынарына эш куша белү маһирлыгы, эшне кушканнан соң бераз вакыт узгач, әмеренең үтәлгәнен, үтәлмәгәнен тикшерү. Үтәлгән икән, буйсынарыңның күңелен күр! Хуплау сүзе әйт! Матди ярдәм күрсәт! Үтәлмәгән икән, сүз белән шелтәлә, материаль ягына сук! Әштер-өштер генә башкарган икән, һөнәрдәшләре алдында аның майтарган әпен-төпен эшен күрсәт! +Халыкны аны курку белән өмет арасында тотарга кирәк дигән мәсләк - миһербансызлар мәсләге. +Кайбер түрәләр акыру, кычкыру ысулы белән эш майтарырга тырыша, буйсынарлары да алардан куркып-калтырап тора. Андый түрәләрнең, гадәттә, эшләре дә алга бара кебек. Ләкин халык күңелендә андыйларга хөрмәт юк, алар аның акырганын ишетмәс өчен генә эшли. Бу бәндә кеше күңеленә миһербан чәчми. Андый җитәкче хөкүмәткә мал тапшыру планын арттырып үти, хөкүмәтнең амбарына аш сала, кешеләрнең бәгыренә таш сала. +Андый кеше атасыннан, анасыннан, мулласыннан "Кылган гамәлләрең миһербан белән сугарылсын!" дигән үгет алмаган шул. +Елмаю +Минтимер кычкырып сирәк көлә, ул бары тик елмая гына, аның елмаюы үзенә күрә бер тасвирлама таләп итә. +Зур баш, киң маңгай, кара чәч, Шамкай көнләшерлек куе-кара кашлар, бик җитди, хәвефле чакларда да елмаерга гына торган татар күзләре. Елмайганда ул эчке бер итагать белән, тарсыныбрак, минем көлүем башкаларга уңайсызлык китермәсме дигән кебегрәк, авызын җыя төшеп, иреннәрен бөрештеребрәк елмая. Минтимер елмайганда бөтен тирә-як елмая кебек, аннан ниндидер нур бөрки, ул кешеләрдән кәеф урламый, ул үзе кәеф тарата. Яшьләр аны "позитив" дип атый, Минтимердән әнә шул миһербан нуры агыла. +Аның белән якыннан аралашкан чит ил кешеләре дә, үзебезнекеләр дә әйтә: +- Минтимер Шәриповичның беренче сүзеннән үк синең киеренкелегең юкка чыга, син үзеңне иркен тота башлыйсың. Аннан миһербан агыла... - ди. +- Төшемдә Минтимер Шәриповичны күрсәм, һәрвакыт яхшыга була, - диләр Шәймиев белән бер тапкыр очрашмаганнар да. +Һәм бик күпләр шулай сөйли. +Атасы Шәрип абзый еш кына: "Эшчәнлек кешеләргә карата миһербан белән сугарылмаса, ул коп-коры була. Ул эшчәнлекнең файдасына караганда зарары күбрәк", - дия торган иде. +Минтимер атасының шушы сүзен гомере буе күңелендә шәмаил итеп йөртте. +Эшчәнлек кешеләргә карата миһербан белән сугарылмаса, ул эшчәнлекнең файдасына караганда зарары күбрәк. +Бу сүзләрне атом-төш, техника галимнәренә дә, корольләр, патшалар, президентларга да ятлатырга, өйрәтергә, каннарына сеңдерергә кирәк. +Шушы шәмаил аның хезмәт юлында юнәлеш күрсәтүче булды, авыр-кыен мәсьәләләрне хәл иткәндә дә аңа шушы шәмаил ярдәмгә килде. Ул беркайчан да үзенә таш белән атканнарга таш белән атмады, алардан үч алу юлына басмады. +Үч кайтарылырга тиеш. Кем боларны (үзенә зыян салганнарны) гафу итсә, ул кешенең гөнаһлары кичерелер. (Коръән, 5: 45) +Хәтерлим, заманында бер яшь язучыга иҗат итәр өчен бер бүлмәле фатир биреп, телефон да кертеп куйганнар иде. +Минтимер Шәймиев Илбашы булып сайлангач, әлеге язучы, аның эшчәнлеген киметергә-кимсетергә теләп, бик төртмәле, чәнечкеле әсәр язып бастырган иде. +Шушы пародия чыккач, халык шау килде: +- Бу авторга көн бетте, Илбашына кизәнгәне өчен аны кичермәячәкләр инде, - диде. +Һәм язучыга телефон керттергән директор тиз генә моның телефонын кистереп тә ташлый, аннары бүлмәсеннән дә куып чыгара, яшь язучы урамда кала. Шулай итеп директор, өстән күрсәтмә төшеп җиткәнче үк, түрәләргә ялагайланып, язучыга җәза бирә. Ләкин өстә тынычлык, шау-шу юк, язучыны эзәрлекләүче юк. Язучы үзе дә өстән күсәк төшүен көтеп яши, ләкин күсәк юк. Матбугат та бу турыда ләм-мим. Урталыктагылар да авызларына су капкан. +Бәлки, Илбашына кайбер куштаннар әйтеп тә карагандыр: авызлыкны тешләгән теге язучыга җавап бирик, аны акылга утыртыйк, дигәндер. +Минтимер Шәймиев үз мәсләгенә, атасы, бабасы мәсләгенә тугры калды: үч алмады, язучыны башкалардан кыерсыттырмады, яклады һәм отты! +Күз алдыгызга китереп карагыз сез: әгәр дә совет чорында шушы язучы олы түрәгә пародия язып чыкса, ни булыр иде? Язучының башы зинданнан чыкмас, чыкса да, аңа көн күрсәтмәсләр иде. +Минтимер Шәймиевнең эшчәнлеген бер пародия белән генә бәреп егып булмый шул. +Чын пародия ул Илбашы дәрәҗәсендә, сәнгать үлчәмендә, югары сыйфатлы булырга тиеш. Әйтик, артист Эмиль Талипов пародиясе. Талантлы актёр Илбашының тышкы кыяфәтен, атлап йөрешен, аңа гына хас хәрәкәтләрне, тавыш интонацияләрен, тыйнак елмаюларын шулкадәр оста тотып алган, нәкъ "Точь-в-точь"тагы кебек сәнгать әсәре килеп чыккан. Нур чәчеп торган пародияне күпме карасаң да карап туймыйсың. Сәкинә ханым белән Минтимер әфәнде дә бу сәнгать әсәрен кат-кат карады, көлде, ләззәт алды, әлеге пародия Минтимернең үзе кебек миһербан нурлары чәчә иде. +Миһербанлы-елмаюлы сәнгатең өчен рәхмәт, Эмиль кардәш Талипов! +Минтимер сөекле хатынына һәр сәфәреннән дә истәлекле бүләкләр, киемсалым алып кайта. Ни гаҗәп, ул алган күлмәк Сәкинәсенең үзенә үлчәп тегелгән кебек матур утыра, бик килешә. Минтимер төсләрне дә хатыны зәүкына туры китереп сайлый белә. Бу инде ярашканлык галәмәте, аларның +Ә каян килә ул тәңгәл зәвык? Абага чәчәгеннән килә. Сыек зәңгәр, яшькелт төсне ярата Минтимер, ул төс фирүзә дип атала һәм Сәкинә ханымга бик тә килешә. +...Төнлә абага чәчәген өзәргә дип урманга баргач күрде ул шундый төсне. Төнге урман шомлы да, куркыныч та, төн кошлары хәтәр тавыш белән кычкыра, ябалак ухылдап куя, кыргый мәчеләр кеше тавышы чыгарып мияулый, агачлар очындагы ачыклыкта, зәңгәр күктә хисапсыз йолдызлар җемелди... Кинәт Минтимер абага чәчәген күрде. Могҗизалы төн иде ул. Куе абагалык уртасында бер абага чәчәк атты. Ясмык зурлыгындагы искиткеч нәфис, зәңгәрсу, яшькелт төстәге асылташ, үзе алмаз кебек җемелди. Минтимер, тын алырга да куркып, агач артына посты. Ни хикмәттер, чәчәк әкрен генә һавага күтәрелде, бер урында асылынып торды да очып йөри башлады. Шуннан бөтен абагалык җем-җем чәчәкләр белән тулды. Күктәге йолдызлар абагалыкка төшеп очып йөри кебек. Минтимер поскан җиреннән чыкты да, кәпәче белән тотарга дип, асылташларны куарга кереште. Шунда бер асылташны тотты да, асылташ чыгып китмәслек итеп, кәпәчен кысты. Бәхет кошын тоткан кебек, ул җан-фәрманга авылга таба йөгерде. Өйгә кайткач, кәпәчен киндерә белән бәйләп лапас өрлегенә элеп куйды. Өйдәгеләрне уятмас өчен, печәнлектә генә йоклады. Йокысы йокы булмады. Таң атар-атмаста ул печәнлектән төште дә, кәпәчен сак кына чөйдән алып, яктыга, ишегалдына чыкты, киндерәне чиште. Кәпәч төбендә ниндидер коңгырт бөҗәк бөгәрләнеп ята иде. Минтимер каушап-аптырап калды. Нишләргә белмәгәч, кәпәчен кире абзарга алып керде. Караңгыга керүгә, әлеге коңгырт бөҗәк гүзәл асылташка әверелде. Ул бөҗәкне тагын ишегалдына алып чыкты, бөҗәк тагын коңгырт кортка әйләнде. Малай алданганын шунда аңлады. Бу бөҗәкнең койрыгында яктырткыч матдә була икән. Минтимер аны иреккә җибәрде. Алдану кәефсезлеге тиз узып китте. Ләкин Минтимер "абага чәчәге"нең төсен, аның илаһи гүзәллеген күзенә, күңеленә сеңдереп калды. Булса да булыр икән гүзәллек! +Әнә шул фирүзә төс Сәкинәгә бик тә килешә иде. Сыек зәңгәр күлмәк киеп, фирүзә асылташлы алкаларын да тагып җибәрсә, Сәкинә Минтимернең зиһенендәге "абага чәчәге" хатирәләрен яңарта иде. +Ә менә ул Һиндстаннан чыннан да ханбикә-солтанбикәләргә генә бирелә торган бер бүләк алып кайткан иде. Бер бөек рәссам ясаган чүлмәк рәсеме иде бу. Чүлмәк Һиндстан асылташлары белән бизәлгән. Гаҗәеп серле, хикмәтле чәчәкләр бу кувшинны тагын да балкытып тора. Ә Сәкинә өчен иң кыйммәтлесе - рәсемнең арка ягына, "чигеп", Минтимернең үзе чыгарган шигыре язылган иде: +Асылташлар чүлмәге. +Искитәрлек чәчәге. +Сәкинәмә бүләгем - +Кабул итче, гүзәлем. +23.08.1999 +Ант +(Президент Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең республика халкы алдында биргән анты). +Халыкка тугры хезмәт итәргә, Татарстан суверенитетын ныгытырга һәм якларга, Татар ССР Конституциясе һәм законнары буенча гына эш кылырга, ватандашларыбызның хокукларын һәм азатлыгын сакларга, миңа - Татар Совет Социалистик Республикасы Президентына ышанып тапшырылган бөек вазифаларны намус белән башкарырга тантаналы төстә ант итәм. +1 июль, 1991 +Ялгызлык +Минтимер Шәймиевнең киң җилкәсенә, зур башына дәүләт җитәкчесенең бетмәс-төкәнмәс, иксез-чиксез, олы-авыр вазифалары ишелеп төште. Үзе әйткәндәй, аңа гел вакыт җитмәде. +Атна саен дип әйтерлек Мәскәүгә чакыртулар, анда азау ярган җитәкчеләрнең, күңел күзләре ачылмаганнарның янаулары, хәтта "с пристрастием" сөйләшүләре турында аның беркемгә дә, сер сыярдай якын дусларына да әйткәне булмады. Хәтта иң якын кешесе, иң якын киңәшчесе, иң якын теләктәше Сәкинә ханымга да ул барысын да сөйләмәде. Сәкинә ханым сизенә иде, сизенә иде аның сизгер күңеле. Минтимергә авыр, көннән-көн авыр бимазалар килгәнен ул аңлый иде. +Командировкаларга киткәндә иренең һәрчак елмаеп, "тиздән күрешербез, Сәкинәм" дип әйтүләренә, җае чыккан саен шаяртуларына күнеккән ханым соңгы вакытта иренең Мәскәүгә чыгып киткәндәге моңсу карашын, әйтергә теләп тә әйтелми калган сүзләрен тоя, сагышлы карашын күреп, аның бәгыре өзгәләнә иде. Ул киткәч, Сәкинә иренең Мәскәү аэропортына исән-сау барып җиткәнен белешеп, кат-кат шылтыратып, тикшереп тора, Кремльгә киңәшмәгә кереп киткәч тә, бер җанына урын табалмый йөди. Нишләтерләр аны мәскәүләр? Нишләрсең, тотса мәскәүләр якаң? +Минтимергә авыр, бик авыр иде. Ә иң авыры - ялгызлык! Күпме дусларың, сөекле хатының була торып, күп кенә мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп, киңәшеп, бер бушанып алырга да ярар иде. Юк, ярамый шул. Мәскәүдә ул бигрәкләр дә ялгыз. Кайчак Минтимер үзен чынбарлык тормышта түгел, ниндидер аңа таныш булмаган, аңа каршы мохиттә яшидер кебек тоя иде. +Аның эшләре Актанышта, Мөслимдә, Минзәләдә ал да гөл иде. Ул үз эшен белә, эшне оештыра белә, аның тырышлыгын, башкарган эшләрен вакытында күреп, вакытында бәяли торганнар иде. Министр, обком секретаре, хөкүмәт Рәисе булып эшләгәндә дә, эше катлаулы булса да, ул мондый кыенлыкларны күрмәде. Кыенлык кына түгел, кыйналу иде бу. Бөтен депутатлар өчен, урамга чыккан бөтен халык өчен, ачлыкта утыра торган егерме кеше өчен берьялгызы кыйналу иде. Сәкинә ханым шунысына игътибар итте: аның ире, Мәскәүгә киткәндә, үз гәүдәсен төз тота, аннан кайтканда исә йөгенгән була, әйтерсең лә ул төне буе авыр йөк ташыган, әйтерсең лә аны җирнең тарту көче тагын да ныграк тартып, баса-бөкрәйтә төшкән! +Сәкинә, ни булды, мәскәүләр нәрсә диде, дип, ирен йөдәтмәде. Ул болай да чамалый иде анда ниләр булганын... +Менә бу юлы да Минтимер, өйгә керүгә үк чишенә торган кеше, өстенбашын салмыйча, таушалган йөзе, моңсу күзе белән сөеклесенә карады, тирән көрсенеп, диванга утырды да сүзсез калды. Сәкинә ханым барысын да аңлады: бу юлы тагын да ныграк кысканнар Татарстан Президентын. +Минтимер иркен сулады, елмайды, аның елмаюы һәрвакыттагыча моңсу иде. +- Даже в тюрьму сыярсың, тотса мәскәүләр якаң, - диде Минтимер Тукай сүзләре белән. +Сәкинә ханымга да җиңел булып китте. +- Әйдә, карчыгым, куй чәеңне, төкер башларына! Мин бүген бик арыдым! +- Чәй әзер! - диде хуҗабикә. +Чәйдән соң Минтимер ял итәргә ятты. Сәкинә ханым, арыган ирен борчымаска тырышып, сак кына, аяк очларына гына басып, йокы бүлмәсеннән чыкты, иренең кәгазьләр букчасын алып куйыйм дигәндә, документлар арасыннан бер кәгазь кисәге очып идәнгә төште. Ханым кәгазьне алды. Бу ниндидер ачык хат һәм ул ике телдә язылган иде. +Якташ Минтимер! +Әгәр дә Татарстанның ике яклап буйсыну проекты расланса, син үз урыныңда калырсың һәм рәхәт чигәрсең, ләкин "куркак" кушаматына ия булырсың. Әгәр дә син җөмһүриятебезне мөстәкыйль дәүләт итә алсаң, син урыныңны сакларсың һәм халкыбызның сәяси каһарманы булып калырсың. Сакла татар халкын, углан Минтимер! Татарстан халкы гына түгел, тигез хокуклылык һәм азатлык теләүче башка халыклар да сиңа өмет белән бага! +Язучылар: Батулла, Фәиз Зөлкарнәй, Рафис Корбан, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Зиннур Хөснияр, Мәгъсум Хуҗин. +23.08.1990 +Сәкинә ханым хатны букчага салып куйды. Ул каушаган, аптыраган иде. Аның ирен ике яклап та кагалар. Мәскәүләр - "буйсын!" дип, татарлар "буйсынма!" дип кыйный. Аңламыйлармыни соң алар? Яклыйсы урында болары да төрткәли, дип, Сәкинә тавышсыз гына елый иде. +Бервакыт Сәкинә ханым дус хатыннары белән Ирек мәйданына нәмаешка барган иде. Халык мәйданны тутырган, гөж килә, Ирек мәйданы кайный иде. Анда-санда өндәмәләр язылган транспарантлар күренә. Берсенә: "Минтимер! Булма камыр, бул тимер!" - дип язганнар. Зур гына кәгазьдә Минтимер, Горбачёв һәм Ельцин сурәтләнгән, бу карикатура иде. Минтимер камыт кигән, авызлыкланган, арбада Горбачёв белән Ельцин аягүрә баскан, аларның бер кулында - дилбегә, икенчесендә - озын чыбыркы. Горбачёв белән Ельцин Минтимерне чыбыркылап куа. Тегесе кешни-кешни ыргып чаба. +Сәкинә ханымга әллә ничек, читен булып китте, ул тизрәк мәйданнан китәсе итте. +Сәкинә ханым иренең эштән кайтканын түземсезләнеп көтте. Ул үзенә урын табалмый иде. Карикатура аның тәмам тынычлыгын алды. Эче пошканнан телевизорны кабызган иде, анда да шул ук рәсемне күрсәтәләр. Сәкинә ханым тиз генә телевизорны сүндерә торган төймәгә басты. +Минтимер кайтты. Хатыны аны елмаерга тырышып каршы алса да, елмаюы барып чыкмады. Минтимер сизде: хәләленең кәефе юк иде. +- Ни булды, җаным? Кем рәнҗетте минем Сәкинәмне? - дип сорады хуҗабай, шаярган булып. +Сәкинә яшереп маташмады, турысын әйтте: +- Сине, олы җитәкчене, мыскыл иткәннәр бит! - диде. +- Һи, исең киткән икән! - диде Минтимер. +- Нигә син шундый хулиганнарның колакларын бормыйсың! Они слишком много себе позволяют! +Минтимер елмайды, елмаюы көлүгә әверелде. +- Сәкинәкәем! Дөрес ясаганнар, талантлы ясаганнар, шельмалар. Алар, Минтимер, Мәскәүгә үзеңне авызлыклатма, үзеңә камыт кигерттермә, үзеңне арбага җиктермә, дип әйтә бит. +Сәкинә ханымның күңеле ачылып китте. Минтимернең бу карикатурага ачуы килми икән, ни өчен әле мин борчылырга тиеш дип, ул тәмам тынычланды. +Инде өйдә тәмам иминлек урнашты, рәхәтләнеп бер ял итик дип торганда, Мәскәү телефоны шылтырады. Минтимер трубканы алды. Бераз тыңлаганнан соң: +- Да, я буду! - дип, трубканы кире куйды. - Кремль чакыра! +- Нәрсәгә? +- СССР халык депутатларының чираттагы корылтаена! - диде Минтимер кәефсез генә. +- Әле корылтай башланырга ике көн бар бит! +- Димәк, минем Михаил Сергеевичка иртәрәк кирәгем чыккан! Сыйларга чакырадыр! +Сәкинә ханым иренең тел төбен яхшы аңлады, "сыйларга" сүзе "кыйнарга" булып ишетелде. +Татарстаннан килгән хулиган +1990 ел, 10 июль. +Әлеге корылтай СССР Конституциясенә кайбер үзгәрешләр кертүгә багышланган иде. Бу бик тә мөһим мәсьәлә, монда каты бәрелешләр дә булуы ихтимал. +Минтимер Шәрипович Горбачёв бүлмәсенә керүгә үк аңлады: ул "автономный"лардан берүзе генә чакырылган булып чыкты. Гадәттә, автономиялеләр төркеме аерым, союздашлар төркеме аерым чакырыла торган иде. Минтимер Шәриповичның сораулы карашын Михаил Сергеевич шундук аңлап алды. Шәймиев тә Михаил Сергеевичның теләген ачык күрде. Татарстаннан башка автономиялеләр "безгә союздашлар хокукын бирегез" дип гауга куптармаячак. Бер Татарстан гына икътисад ягыннан союздашларның күбесенең борынына чиртә. Горбачёв Минтимернең эчке теләген тоя, аңлый һәм аннан бераз сагая да иде. +Шулай булып чыкты да, Горбачёв ык итте, мык итте, кырыс сөйләшеп тә, юмалауга да күчеп карады. +- Ну, будьте же вы благоразумны, Минтимер Шарипович! Не делайте вы этого! +Ике як та килешә алмыйча аерылды. Ике көн буена Минтимер үзен кая куярга белмәде. Эчпошыргыч, шомлы көннәр иде ул. +Корылтай көне килеп җитте. Съездлар сараенда гадәти бер шатлыклы да, киеренке дә мохит хөкем сөрә иде. Минтимер танышлары, башка төбәкләрнең башлыклары белән исәнләште, хәл-әхвәл сораштырды, ләкин ул тышкы мохиткә игътибарсыз кала бирде, аны Горбачёвның тәкъдиме борчый иде: дәшмә, тын утыр, без үзебез беләбез ни кыласын, диде ич ул. +Кавказ, Урта Азия, Балтыйк буе җөмһүриятләре аерым-аерым, кызыпкызып бәхәсләшә, ә "автономнар" алар арасына кереп аралаша алмаудан гаҗиз иде. кылана иде, азау ярганнар, дилбегәнең бушаганын сизгәннәр, авызлык тешләп, алар алга ыргылды. Бу съезд бер дә совет заманнарыныкына охшамаган, ул чакта барысы да риза, барысы да кул күтәрә иде. Ә бүген исә Съездлар сарае умарта күче кебек гөжләп тора. Мөнбәргә чыккан һәр союздаш республика башлыгы киңрәк, иркенрәк вәкаләтләр таләп итә, үтенми, сорамый, таләп итә. Горбачёв та, президиумда утыручылар да каушаган, аптыраган иде. +Советлар Союзының таркалу куркынычы тәмам алга килеп баскан иде. +Президиумда утыручы Горбачёв, СССРның бөтенлеген саклап калыр өчен, Федерация Союзын төзергә тәкъдим итте. Беркатлы Горбачёв! Җен чүлмәктән чыгып килә ич инде. +Минтимер күзәтеп-күреп, аңлап утыра. Кавказ, Урта Азия, Балтыйк буе җөмһүриятләре симез калҗаны каптырачак, Татарстан белән башка автономиялеләр "шәҗәрә"ләрен учлап калачак! +Федерация Союзы төзү мәсьәләсе тавышка куелырга тиеш иде. Минтимернең сабыр йөрәге урыныннан кубарылып чыгардай булып тибә. Ашык, Минтимер, менә форсат чыкты, әйт сүзеңне, синең артта - Татарстан. Мондый уңай форсат кабат булмаячак! Тәвәккәллә, Минтимер! +Шунда протоколда каралмаган бер могҗиза булып алды, Минтимер Шәймиев, урыныннан торып, мөнбәргә таба китте, рәислек кылучы Горбачёвтан рөхсәт тә сорап тормыйча, мөнбәргә күтәрелде. +Горбачёв башта аңламады, Минтимер микрофонга иелгәч кенә аңлап алды: тыштан тыныч күренгән бу татар гыйсъян куптарырга маташа түгелме соң? +- Мин сезгә сүз бирмәдем, товарищ Шаймиев! - дип кычкырды Горбачёв. Ул, янында утырган СССР Югары Советы Президиумы Рәисе Лукьяновка иелеп: +- Этот тихоня Шаймиев хулиган оказывается! - дип тә өстәде. +Тегесе: +- В тихом озере черти водятся, не даром он татарин! - диде. +Минтимер, йөрәге күкрәк читлегеннән чыгардай булып ярсыса да, тыштан тыныч кала алды, ул, берни булмагандай, микрофонга бераз иелә төшеп әйтте: +- Я предлагаю внести поправку: членами Союза Федерации должны быть и автономные республики на равных правах! - диде. +Горбачёв катгыян каршы килде: +- Вы опоздали уже, Шаймиев! - дип кычкырды ул. - Почему вы не подали своё предложение в письменном виде? +- Времени не было, Михаил Сергеевич! Но я прошу мою поправку ставить на голосование! +Халык вәкилләренең күбесе, Минтимер Шәймиев керткән тәкъдимне яклап, ачык тавыш бирде. Бу тәкъдим СССР Конституциясендә канунлаштырылды. Шушы мизгелдә автономиялеләр союздашлар белән тигез хокуклы булды. +Чынлыкта Минтимер Шәймиев тарих юнәлешен башка якка үзгәртте. Машалла! +Гүрбашчы +Безнең халык җор да, зирәк тә бит ул. СССРны таркатканы, ягъни Советлар Союзы дигән ясалма дәүләтне кабергә күмгәне өчен, ул Горбачёвны - гүр башчысы, күмүне оештыручы - Гүр-баш-чев дип атый башлады. +Михаил Горбачёвны Генераль секретарь итеп куйганнарына Минтимер Шәймиев куанган иде: үзе демократ, сөйкемле, буйсынарлары белән мөгамәләсе яхшы. Ләкин Минтимернең куанычы озакка бармады. Горбачёв хакимияткә килүгә, ордым-бәрдем "коры канун" кертте, шуңа күрә халык аны "Минеральный секретарь" дип тә атап йөртә башлады. Ягъни мәсәлән, мәҗлесләрдә хәмер эчмичә, минераль су гына эчеп утырырга тиеш иде СССР ватандашлары. +Россиядә гел шулай: бер идеяне аһ итеп күтәреп алалар да ура кычкыралар, ә аның азагы гел хурлыклы рәвештә "каравыл" кычкыру белән тәмамлана килде. +Россиядә, СССРда хәмергә каршы болай көрәшеп буламыни? Аракы бу илдә сыек валютага әверелгән, карчыкларга печән-утын китертү аракысыз башкарыла алмый. Берәр йомышны үтәгәнгә дә бары тик аракылата түләргә кирәк. Йөзем бакчаларын бетергәч, аракы сатуны бик нык чикләгәч, халык күпләп көмешкә куарга кереште, ялган аракы ясау артты, наркоманнар күбәйде. Кешеләр техник спирт, денатурат, идән асты аракысы эчеп кырыла башлады. Бу фәрманы белән Горбачёв халыкка, яхшылык кылам дип, зыян гына эшләде. Аракы белән көрәшәм дип, ул наркоманияне арттырды. +Әйе, күңел күзе сукырлар, яхшылык эшлим дип, гел яманлык кылучан була. +Николай патша, бәйрәм ясыйм дип, халыкны бушлай әче бал, сыра-сумса белән Ходынкага ымсындырып китереп, тыгылыш, өелеш ясап, меңләгән ватандашларын издереп үтерде. +Ленин, кешеләргә бәхет алып киләм дип, аларны бәхетсез итте. +Сталин, халыкны дошманнардан азат итәм дип, күп миллионлаган халыкны юк итте. Аның табуты артыннан баручы меңләгән кеше бер-берсен таптап үтерде, кемдер аяк астындагы капкачларны ачык калдырып, кешеләр йөзәрләпйөзәрләп җир астына егылып һәлак булды. Һәр канализация чокырыннан егермешәр-утызар мәет тартып чыгардылар. Сталин кабергә кергәндә дә халкын күпләп кырып китте. Урыны җәһәннәмдә булгыры! +Хрущёв, коммунизм таңын аттырам дип, халыкны ярым ач яшәтте. +Брежнев, Әфганстанга ярдәм итәм дип, әфган халкын кырдырды. +Горбачёв, СССРны саклап калам дип, Алма-Ата, Баку, Тбилиси, Балтыйк буенда халыкның канын койды, йөзем бакчаларын турап, наркоманияне тагын да арттырды. +Ельцин, Чечняга яхшылык кылам дип, калаларын җимереп ташлады. +Болары тагын нишләр? +Ахмакка намаз укырга кушсаң, таш идәнгә бәреп башын ватар, ди. +Ельцин +Борис Николаевичның бик тә мөһим бер очрашуы бар иде. Сергей Шахрай, Михаил Полторанин, генерал Ёрин, маршал Грачёв белән. Барысы да җыелган, алар Президентны көтә иде. Ул бераз соңга калып килде, барысы белән дә кул биреп күреште. +- Собрал я вас, господа, чтобы известить вас, что пора покончить с Золотой Ордой - Казанью! Мы хуже Ивана что ли, а? Необходимо ввести войска в Татарию! +Барысы да сагаеп калды, ләкин берсе дә авыз ачып сүз әйтмәде. Ельцинның элек тә Казанга гаскәр кертергә теләгәнен һәрберсе белә иде. Димәк, ул кызган, бәлки, кыздырганнардыр, бәлки, котыртканнардыр. Җыелыштагыларның күпчелегенең Шәймиев гамәлләренә болай да эче поша иде, күңелләре белән алар Ельцинның тәкъдименә каршы да түгел кебек, ләкин мондый канкоешка сәбәп булырлык тәвәккәллекне үк көтмәгәннәр иде. +- Шаймиев захотел себе вернуть ханство! Предлагаю подтянуть танковые части, моторизованные подразделения к Казани, Приволжский военный округ должен стать под ружьё! Всё! +Тынлык урнашты. Шахрай үзенең кара мыегын сыпыра, Ёрин ялтыратып шомартылган китель төймәсен бөтерә, Грачёв теш төбен суыра. Михаил Полторанин сул кулына кечкенә куен дәфтәре тоткан, уң кулындагы алтын каләмен әле бер, әле икенче якка әйләндерә. +- Жду вашу реакцию! - диде Ельцин. +Берсе дә сүз башларга кыймады. Барысы да, Ельцин ни кушса, шуны башкарачак кебек тоелды. +- Молчание - знак согласия, да? - дип тынгысызлана башлады Ельцин. - Пора покончить с этой анархией! +Полторанин сак кына тамак кырып куйды. +- Ай-да, Михаил Никифорович! - диде Ельцин. +- Борис Николаевич! - дип сүз башлады Полторанин. - Бу - бик катлаулы мәсьәлә. Бу Сүәеш каналы, Куба кризисларыннан ким түгел. Хәзер Казанга гаскәр кертсәк, көтелмәгән вазгыять туарга мөмкин. Бу - Россия ватандашларын кыру булачак. Гаскәр кертүгә үч итеп, татарлар "Дружба" нефть үткәргечен, качалкаларны шартлата башласа, социалистик илләр газсыз калачак, катастрофа булачак. Гаскәр керткәч, атарга, тыныч халыкка атарга туры киләчәк, бу Ходынка гына булмаячак бит, иптәшләр. Безне бөтен дөнья гаепләячәк! Анда татарлар мәйдан тутырып демонстрациягә чыга, танкларны шул халык өстенә җибәрәбезме? +Полторанин тынып калды. Берсе дә сүз әйтмәде. Шулай тын гына таралыштылар. +Полторанинның кисәтүе Казанны коткарды бугай: Татарстанга гаскәр кертелмичә калды. +Минтимер Шәймиев бу турыда белә, чөнки Ельцин аны Мәскәүгә махсус чакыртып сөйләшкән иде. Ләкин Шәймиев, йомшак кына сөйләшеп, үз сүзендә каты торды. +1990 елларда Мәскәүгә чакыртып "эшкәртүләр" бик еш була торган иде. +Минтимер Шәймиевнең бимазаларын, йокысыз төннәр уздыруын ике генә кеше белә иде: Сәкинә ханым белән Илбашы үзе генә. +Ләкин Ельцин үзе дә бит каушап калган иде... Аны урап алган сәясәтчеләр, хәрбиләр дә нишләргә белми. Хасбулатов та, кая керер тишек тапмыйча, Татарстан юлбарысы өчен тимер читлек үрә башлады. Әмма Минтимер Шәймиевне алай гына кабып йотып булмый иде. Шулай да Татарстанны куркыныч шаукым чорнап алган, шаукым гына да түгел, аны шом баскан иде. Дөресен генә әйткәндә, җөмһүриятебезнең хәле бик тә мөшкел иде. \ +Марсель Галиев +ТИМӘ, ЯШӘСЕН! +РОМАН-НОВЕЛЛА +Казарма +Карлар тәгәрәтеп Яңа ел якынлаша... Минем чит җирдә бу бәйрәмне каршылавым беренче тапкыр бит әле. Һәркайда әзерлек бара. Гадәттәгечә, кичке барлау һәм отбой алдыннан тулы рота белән унбиш минутка һава алыштырырга чыгабыз. Бер аякка басып, йөз тавышка җырлап, ишегалды мәйданын әйләнәбез. Без җырлаганны алкышлап, чыршы ботакларыннан карлар коела. Күн итекләрнең каты табаны астыннан карлы юл такыраеп кала. +Бүген менә иртәдән бирле ике кубрикта да эш кайный. Караватларны бер якка этеп, күбесен коридорга чыгарып, мәйданны бушатабыз. Юешләп, паркет идәннең керләнеп беткән төсен кырып-чистарту башлана. Тимерагачтан (ясень) эшләнгән паркет, бизәкләре белән ачылып китеп, чистаргач, аңа зур-зур савытларда китерелгән алсу төстәге мастиканы сылыйбыз. Аякларга иске шинель кисәгеннән әтмәлләгән нәрсәләрне кигереп, идәнне, ниндидер бию башкарган кебек, әле бер аяк, әле икенче аяк белән алыш-тилеш китереп ышкыйбыз. Мастика күзгә күренеп тигез буяла, сеңә бара. Сержантлар "чи калмаганмы", ягъни, сыйфатлы сеңдерелгәнме, буяу йокмаган урыннар калмаганмы дип, тикшереп йөриләр. Казарма кайный. +Үзең дневальный булгач кына казарманың пөхтәлектән көлеп торырга тиешлеген аңлыйсың. +Кубрикта ике взводтан ике дневальный швабра белән идәнне тузаннан чистартып чыга. Караватлар гаҗәп калын, тыгыз, җылы, карасу-зәңгәр төстәге одеяллар белән җыештырылган. Урта бер җирендә ак җәймәне катлыкатлы таслап, билбау ясап куела. Аннары, бау сузып, тумбочкалар рәтен, ак мендәрләрне, никель карават башларын тигезлисең. Рота старшинасы килеп карый, кыл кебек тигезлектән бер сантиметрга чыгып торган урын күреп алса да, бармагын суза, син шул бармак юнәлешендә барып, караватнымы, мендәрнеме төзәтеп куясың. +Аннары син, канәгать булып, казарма эчен күздән кичерәсең. Зур-зур тәрәзәләрдән кергән яктылыктан паркет идән көзге кебек ялтырап тора, таеп егылырлык шомалык. Караватлар бер кылга тезелгән. Тәртип, пөхтәлек, затлылык. +Яңа елны илгә хәбәр итеп, курантлар яңгырыйсы көнне иртән иртүк коридорга ап-ак келәм җәелде. Кыр-кырлары зәңгәр-кызыл сызык белән каймаланган бу келәмнең озынлыгы утыз метрлар булыр. Шундый яктырып, бәйрәм рухы биреп торган бу купшы аклыкка тупас күн итек эзе калдыру гөнаһ кебек тоела. Башта, кыймыйча, чит-читенә генә баскаладык та, аннары кыюланып, өстеннән йөри башладык. +Укулар башланды. Калын-калын дәфтәрләр өләштеләр. Үтәли тишеп, шнурланган, бау очлары сургучлы мөһер белән беркетелгән. Димәк, бер битен дә ертырга, югалтырга ярамый. +Класслар гаҗәеп зур. Кайсына ярты самолёт сыйган. Эреле-ваклы бомбалар. Пушкалар. Гашеткасына баскач, гөрс-гөрс аваз сала. Бомба эләргә өйрәнәбез. Бомба урынына ыргаклы чылбырлар гына. +Штурман кабинасындагы ЭСБР-49 дип аталган прицел шаккатырды. Миңа, ялтыр-йолтыр әйберләр яраткан кешегә, бу - үзе бер могҗиза иде. Нинди генә детале юк. Хәтта бармак башы хәтле генә түгәрәк көзгесе дә бар. Безне, кирәге чыкса, штурман булырлык дәрәҗәдә укыталар. Үз гомеремдә беренче мәртәбә физикадан мәсьәлә чиштем. Тагын чишәсе килеп тора. Мавыктыргыч, кызыклы дөнья икән бит бу. Саннар, формулалар сиздерми дә үзенә тартып ала. Моның котырткыч гипнозы бар. Вакытында туктарга кирәк. Ярый әле, мәктәптә битараф калганмын. Бу саннар пәрәвезе мине урап алып, чишелеш дигән кызыктыргыч хикмәткә этеп барасы булган икән бит. +Яңа ел көннәрендә хатлар килү тукталды. Кинәт, сулыш кысылгандай булды. Үз-үземне кая куярга белмичә йөрим. Почта үзәге урнашкан бинага да барып карыйм. Бикле. Баскычын кар каплап киткән, анда борынгы почтальон - күгәрчен эзләре генә. +Ниһаять, өченче январь көнне дөнья йөзе ачылып китте. Дневальный тумбочкасына хатлар өелүгә, дәррәү купты казарма тормышы; аяк атлаулары, йөз чалымнары, куанычлы ымлыклар, эчке хисен тыя алмыйча кычкырып куюлар - үзгә бер куелыкта кайнап алды. +Хатлар - солдатның бөек юанычы. +Миңа гына унлап хат. Иң беренче мин, әлбәттә, Фәниядән килгән өч хатны укып чыктым. Числолар, өзелмичә, рәттән бара. Тәки сүзендә тора бит, әй! Өч ел дәверне эченә йоткан гранит кыяның без бит әле беренче ташларын гына кыеп төшердек. Алда - сындырып сыналасы күпме гомер. +Казарма йокыга талгач та, мин төнге сәгать бергә кадәр ленкомнатада үз-үзем белән шахмат уйнап утырам. Михаил Ботвинник һәм Рәшит Нәҗметдиновның уеннарына багышланган ике китабым бар. Шуларның йөрешләрен өйрәнәм. Шахмат уенының поэзиясен тапкан дип бәяләнгән бу ике бөекнең гаҗәеп, акыл җитмәслек комбинацияләре сокландыра. +Мәскәүдә басыла торган хәрби газеталарның атасы - "Красная звезда"да шахмат мәсьәләләренә дә урын бирелә. Аларны чишү - минем яраткан шөгылем. Чишеп кенә калмыйм, кызыклы җавапларны газета редакциясенә дә юллыйм. +Беркөнне табиблар килеп, бөтен ротага укол кадап чыктылар. Ярты сәгатьләп вакыт үткәч, коридорга чыгып тезелергә дигән команда булды. Чыгып тезелдек. "Смирно!" дигән команда булды. Шулвакыт, беренче ротаның алгы рәттәге берничә егете шапылдап, йөзе белән идәнгә ауды. Ни булды дип аңга килергә өлгергәнче, икенче взводның рәтләре киселгән кебек ава башлады. Үзебезнең взводта да алда торган берничә егет аугач, минем дә күз алдым караңгыланып китте. Ике рәт арасында торганлыктан, аумыйча, идәнгә шуып төшеп, һушымны җуйганмын. Култыклап, урындыкка кертеп утырткач, +Җәмгысы, ротадан утыз-кырыклап курсант шушы хәлгә дучар булды. Әлбәттә, сафта торганда уртадагы, арттагы рәтләрдән дә һушы китүчеләр булган, без бит маңгай белән, йөз белән шапылдап төшүче беренче рәтләрне генә искәрдек. +Нинди укол кададылар, ни өчен? +Соңыннан күпме талпынсак та, без бу сорауга анык кына җавап таба алмадык шикелле. +Гомергә кичермәслек бер ялгышымны хәзер дә оныта алмыйм. Аяктан кергән салкын кире чыкмый, дигәнне үземдә сынап карарга теләгәнмен ахрысы. +Чаңгыга чыгар алдыннан командир кисәтте югыйсә: "Ун чакрымны үтү мәҗбүри түгел, кемнәр үз көченә ышанмый, калырга мөмкин, җитмәсә, көне дә салкынайтып җибәрде", - диде. +Ә мин, җүләр, тыңламадым. Ун чакрым араны үтеп, үз-үзем каршында көчем барлыгын раслыйсым килде. Алдырып киттем тәвәккәлләп. Пермь тирәсендәге таулы чыршы урманнары ышыклаган кебек була да, яланга чыккач, үткен җил битне чагып ала. Ике-өч чакрымнан соң аяклар өши башлаганын сизәм, юлда тукталып, аягын уып утырганнарны да күрәм, әмма тукталмыйм, үҗәтләнеп һаман алга барам. Аяк бармаклары да, чыныгып, өшемәс булды. +Ун чакрымны үтеп, часть ихатасына кайтып чаңгыларны салгач кына акылга килдем: күн итекләр шакыраеп каткан, аяк барлыгы бөтенләй сизелми. Командир тизрәк казармага кайтырга әмер бирде. +Берничә солдат көч-хәл белән итекне кубарып салдырдылар. Бигрәк тә баш бармаклар нык туңган, боз кебек, шакылдап тора. Моны күргәч, һушым китте. Минем хәлдәгеләр ротада егермеләп икән, санчастьтан табиблар килеп җиткән. Безгә алагаем зур киез итекләр кигереп, санчастька, берничә көн ятып дәваланырга алып киттеләр. Аякларның үтереп әрнүенә чыдар хәл юк. Бозы эрегәч, аяк бармаклары пешкән кебек кабарып чыкты. Бернинди укол да, майлар да ярдәм итми. +Мин шунда, беркем мәҗбүр итмәгәндә, бер кирәкмәгәнгә адарынып, үз сәламәтлегемә эре калибрлы винтовкадан аткан булганмын икән... +Илнең төрле тарафларыннан җыелсак та, инде бер рота булып, уртак казармада яши башлагач, ниндидер сизелер-сизелмәс кенә туганлык хисе, "бу - безнеке" дигән якынлык тойгысы уяна бара шикелле. Әллә нинди шартларга эләксә дә, кеше үз оясыннан ятсынып, өнәмичә, яши алмый, күрәсең. +"Солдат спит - служба идёт" дигән сүз армиядә юкка кермәгән. Солдатның ике куанычы беренче урында тора: ашау һәм йокы. Боларның икесе дә кирәкле микъдарда, аз гына җитми кала. Кайчакларда хлеборезкадан берәрсе түтәрәме белән кара ипи алуга ирешсә, аны сындырып кына, мул тоз ягып ашауның ләззәтен дөньяның бүтән бер ризыгы белән дә чагыштырып булмый... +Өйдән миңа "Зорький" фотоаппаратын салдылар. Менә хәзер акча эшләүгә керешәбез: батальонда өч йөздән артык курсант. Шуларның портретларын ясарга була. Аннары һәр взводка аерым бизәп, уку елларын куеп, күмәк фоторәсем эшләргә мөмкин. Бу шөгыльгә мин Бацынны тарттым. Карусыз ризалашты. Татар булса, сагаер, шикләнер, икеләнеп калыр, астыртын хәйлә күрер, кешегә файда була дип көнләшер, үземә файда әз калмыймы, дип эчтән бетеренер иде. Ә Володя, чын славян кавеменнән буларак, аны-моны уйлап тормады. иде. Ләкин тәҗрибәсезлек харап итте. Ярый әле акчаны бер-ике взводтан гына җыеп өлгергән идек. +Нәрсәдә хата килеп чыкты? Портретлар эшләнеп, аларны тезеп, һәр взводныкын аерым бизәп, самолётлар сурәтен беркетеп эшләгәннән соң, моны яңадан төшерү өчен минем фотоаппаратның көче җитмәде. Шәһәргә чыгып, фотолаборатория белән бәйләнешкә керү бик мәшәкатьле тоелды. +Шулай итеп, безнең акча көрәү хыялы барып чыкмады. Без моңа офтанып тормыйча, кул гына селтәдек. +Шәһәргә ялга чыкканда, иң кирәк әйбер фотоаппарат икән. Паркта кызлар белән танышу өчен иң җайлы чара - бергә фотога төшү. Аннары инде адрес алышу китә. Пермь кызлары тартыну, оялуны белмиләр. Төрле гаскәриләр хезмәт иткән, солдат күреп гадәтләнгән шәһәрләрдә, гадәттә, шулай була. Урал кызлары суырып үпсә, үпкән эзгә кан сава. "Взасос" дигән сүзнең мәгънәсенә мин шунда төшендем. +Казармада вирус кебек сизелмичә дә, бер гаугасыз, тын гына бер чир - әйбер чәлдерү чире таралды. Киемнәр һәм аңа тагылган билгеләр бертөсле бит, барысы да бер урында таслап, пөхтәләп эленгән. Нәрсәдән башлана бу чирнең әүвәле? Әйтик, берәүнең шинель якасындагы авиаторлар билгесе беркетелгән урыныннан сынып чыга. Ул ике дә уйлап тормыйча янәшәдәге курсантныкын алып тага, шулай итеп, китә бер-бер артлы чәлдерешү... Берәү дә артыгын сүгенми, кычкырышмый, әнә шулай тып-тыныч, астыртын гына таралып ята бу чир. Югыйсә, беренче булып югалткан солдатка, тиеннәргә сатып алып, петлицадагы эзенә яңаны тагып кына куясы бит... +Әмма вирусның азып, бүтән күзәнәкләргә күчә торган гадәте бар. Монда да шулай... Инде хәзер бушлатларны урлатмас өчен эченә хлорка белән зур итеп исемнәрне яза башладык. Шинельнең артында ике сәдәфкә эләктерелә торган, хлястик дигән хикмәте бар. Кемдер шуны төшереп калдырган инде. Китте урлашу. Тагын яңа гадәткә күнегә башладык: шинельне салып элгәндә, хлястикны ычкындырып, тумбочкага яшереп куябыз. Юк кына әйбер үзе, әмма ансыз шинель итәге ыспай рәвешен җуеп, тарала да китә инде. +(Бусы җәй җиткәч булды: пилотка йолдызының кадавычы ике җәптән тора. Беркеткәндә бик тиз сынып чыгучан. Шуңа күрә, әз генә борылган арада йолдызыңны чәлдерсәләр - моңа әзер бул, тыныч кал, хохоллар кебек, биниһая юан тавыш белән сөрән салма, барыбер үзеңнекен таба алмыйсың, чөнки бөтен йолдызлар да бертөсле. +Аптырагач, мин моңа чара таптым бит: пилотка маңгаендагы урынны кызыл төскә, йолдыз итеп буядым да куйдым. Берәү дә искәрми, кызыл төс чагылып китәме - шул җиткән.) +Ә бер көнне... җитди караклык кылынганлыгы турында яман хәбәр бөтен ротаны сискәндерде. Армиядә шундый кырыс гадәт хөкем сөрә: урлаган кеше түгел, ә урлаткан кеше гаепле... Командирлар сүзне урлаткан кешене битәрләүдән башлыйлар. Чөнки ул, ачык авызлыгы аркасында, бөтен кешене җайсыз хәлгә куя. +Беренче взводның бер курсанты шактый суммада акчасын урлаткан икән. Китте тикшерү, чыш-пыш, үзара фаразлар... Баш очына гүя кылга эленгән кылыч асылды. Карак табылганчы һәммәбез дә тигез: по-до-зре-ва-е-мый... Казармада киеренке халәт урнашты. Бер гаепсез башың белән: "Мин ул, мин алдым!" дип кычкырып, кайчакта, бу киеренкелек сүрүен умырып төшерәсе +Беренче взводта Урлашев дигән фамилияле удмурт егете бар иде. Без, татарларга, шаяртырга җитә калды. "Шул түгел микән, урлашасы туганда ук маңгаена язып куелган", дип үзара көлештек. Карак барыбер табылыр ул, татар булмаса гына ярар иде, дип эчемнән зарилап телим. Якташлар белән бу хакта пышан-пышан килеп, үзара борчулы гәпләшеп тә алабыз. Чувашлар да тыныч түгел, сагаебрак йөриләр... +Өч-дүрт көннән соң каракның эзенә төштеләр бит. Рус егете Кайгородов булып чыкты. Без, татарлар, и сөенештек инде. "Кайгородов - паскуда", "Кайгородов - гнида", "Кайгородов - вор" дигән кебек сүзләрне, таш итеп атышалар гына. Ә татар егете урлашкан булса... "Татарин - падла!", "Вот гнида татарин", "Татарин - вор!" дип чаң кагарлар иде. Рус кешесенең яман эше үзенә генә төшә, ә татар яманлык кылса, карасы бөтен милләтне корымлый. Шуңа күрә без икеләтә эшчән, икеләтә акыллы, икеләтә батыр булып кына үз-үзебезне раслый алабыз... +Әнә бит, сафка басарга соңарып, ашыга-ашыга килгән татар курсантыннан: +- Один татарин, в две шеренги становись! - дип көлгән булалар. Мин әлеге сүзнең асылын аңларга тырышып карыйм: телне белмәүгә ишарәме бу, үз шеренгасын да таба алмаган томаналыкны искәртүме - белмәссең... +Моны, һич көтмәгәндә, рота командирының сәяси эшләр буенча урынбасары - капитан Дементьев бөтен саф каршында аңлатып бирде. (Ул сугыш азагында "сын полка" булып утлар-сулар кичеп алган.) +- Ә нигә көләсез? - диде ул, тып-тын калган взводны күздән кичереп. - Бер татар чынлап та берьюлы ике шеренгага баса алган. Әйе. Чөнки бер татар ике кешелек сугышкан. Командир, шуңа күрә, взводында бер татар булса, аның ике кешелек батырлык кыласына ышанган... +Шуннан соң руслар тарафыннан көлеп файдаланыла торган әлеге әйтем бүтән кабатланмады. Чөнки мәгънәсе татарны кечерәйтүгә корылмаган икән бит... +Ә теге... кеше акчасына кызыгып, нәфесен тыеп кала алмаган егетне рота алдына чыгарып бастырдылар. Майор Антонов үзе чыгыш ясады. Егетнең хәле кызганыч иде. Муен тамырыннан өзелеп төшәр дәрәҗәгә җиткереп башын игән. Ничек кенә хәленә керергә тырышсаң да, аклап та, аңлап та булмый торган яман очрак шул бу. Нинди нәзберек кылда тора язмыш дигәнең. Бер мизгелдә кешене актан карага әверелдереп куя ала. "Вольно. Разойдись!" командасы яңгыраганчы ук Кайгородовны алып чыгып киттеләр. Шуннан соң ул казармага әйләнеп кайтмады, бүтән частька күчергәннәр дип ишеттек. +Яз җиткәч, практик дәресләр чын самолётлар янында башланды. Буе - утыз метрдан арткан ТУ-16 самолёты Казан заводында эшләнгән. Бер салган ягулык белән алты мең чакрым араны үтә. Ракета йөртүче ТУ-22 самолёты да шундый ук язмышлы. Болар - еракка оча торган авиация бөркетләре. Шундый да сылу, соклангыч итеп эшләнгәннәр. Карыйсың да, кеше акылының бу - соң кимәленә җиткән камиллеге, моны кабатлап та, арттырып та булмас, диеп уйлыйсың. +Безнең бөркетләрдән арырак истребительләр - ыспай "ЯК"лар, "СУ"лар тезелеп тора. Бу - җиңел, җитез кошлар бүтән роталарга карый. +Берничә чакрым ераклыкта башка бер частьнең "тере" хәрби аэродромы күренә. Очыш көннәрендә һава чатнап тора, тавыш тизлегеннән дә узып очучы истребительләр безнең өстән һаваны ярып узалар. Андый чакта... Кыр казлары турдан узганда, алгысынып карап калган йорт казы шикелле, безнең "ТУ" да +Әмма ул, бөтен детальләре исән булуга карамастан, очышын гомерлеккә җуеп, безнең өйрәнү әсбабына әверелгән инде. +Самолёт янына килеп туктауга, иң беренче син нәрсәгә игътибар итәргә тиешсең? Сүзне шуннан башламыйсың икән - "икеле" ыргагына эләгәсең. Очыштан кайтып төшкән самолёт корпусы - һавада чакта хәтәр көчле электрланган була. Экипаж командиры, кабина ишеге ачылуга, иң беренче эше итеп, нәзек тимерчыбыктан ишелгән шнурга беркетелгән, бер башы очлы кызыл тимер кисәген җиргә ташлый. Шул мәлдә самолёт корпусы туплаган электр кодрәтен җир үзенә тартып ала. +Син, механик буларак, самолёт янына килүгә, иң беренче әнә шул кызыл "калкавычның" җиргә төшкәнме, юкмы икәнен карарга тиешсең. Әгәр лётчик оныткан булса... Килеп кагылуга көчле ток бәреп, сине кара күмергә әйләндерә... Бәләкәй чагымда ток шаукымын үз тәнемдә кичергән буларак, мин моны гомерлеккә хәтердә калдырдым. +Күн итекләрне салып ташлап, самолёт өстенә, канат ягына чыкканда, йомшак табанлы чүәкләрдән генә йөрибез. Җаның ниндине тели, кирәкле инструментларның барысы да күз уңында, тонык зәңгәр төстәге, капкачлы, бикләвечле "дипломат"ларга тезеп аерым-аерым беркетелгән. Дәрес соңында, командир карап-тикшереп чыга, бөтен инструментлар да үз оясындамы, нәни генә бер корал җитмәсә дә, аны табып урынына куймыйча, самолёт стартка баса алмый. Менә бу тәртип ичмасам! +Инструкторыбыз - сержант Разумовский. Мәскәү университетының физикаматематика факультетында өченче курста укыганда армиягә алганнар. Һәр сүзнең җеген-җеккә китереп, тыныч кына аңлата. Сүгенү яисә кызып китү - аңа һич тә килешми торган ят сыйфат. +Классларда теория өлешен офицерлар укыткан булса, монда кулга тотып үзең эшләп карауга ул җитәкчелек итә. +Бомбалар "учебный" дип аталса да, авырлыклары чын, күпме дип язылган, шуңа тәңгәл килә. Иң зур бомба - тугыз тонналы. Ангарда тора. Үзе бер самолёт кадәрле, аэродромга алып килү өчен көчле моторлы махсус тягач эшләнгән. +- Аны элеп караячакбызмы? - дигәч, сержант Разумовский башын селкеп куйды. Кирәге чыкмас... Андый бомбалар эшләнми инде хәзер... - диде. Әзерләп элгәнче сугыш бетеп куярга мөмкин. +Беркөнне 250 килолы бомбаны самолётның "бомбаотсек" дип аталган корсагына элү бара. Чуваш егете Ульяновның муенында - пульты. Арча егете Җәүдәт, дүрт аяклы баскычка менеп, бомбаны стабилизаторыннан тоткан. Бомбага эләктерелгән йозак очлары махсус ялгашка җиңел керсен өчен, ул стабилизаторыннан тотып бомбаны тирбәткәләп тора. Пультның бер ягындагы кнопкага курсант озаграк басып алдымы, бомба кинәт чайкалып куйды, йозагы ычкынып китте, кычкырган тавышка аста кайнашкан курсантлар чыгып өлгерделәр, баскычтан Җәүдәт тә атылып төште. Нинди авыр бомба, бетонга төшеп бәрелеп, резина туп сыман берничә мәртәбә сикереп алды. Шунда гына искәрдек, Җәүдәт бөгелеп төшкән, кулы кан гына... кылыч кебек үткен тимерле стабилизатор аның кул бармакларын сөягенә кадәр кыеп алган икән. Ярасын тиз генә бинт белән бәйләп, санчастька озаттык үзен. +Очучы кабинасы идәннән түшәмгә кадәр төрле приборлар белән чуарланган. Боларны белү, истә калдыру өчен нинди акыл кирәк? Шуңадыр, лётчик бер ай ялда булып кайтса, аны башта тренажёрга утыртып, бер ай буена хәтерен +Миңа "ТУ"ның иң ошаган кабинасы - очучыларныкыннан арттарак, самолёт сыртына урнашкан штурман-стрелок кабинасы. Бөтен тараф күренеп торган пыяла гөмбәз эчендә, креслода утырасың. Кресло прицел һәм игезәк көпшәле пушка белән бергә өч йөз алтмыш градуска әйләнеп тора. "Пушка" дигәч тә, юан көпшәле туп турында сүз бармый. Самолётныкы пулемёт көпшәсеннән әз генә юанрак. Мин шул гөмбәз эченә кереп утырам, күрше аэродромнан бер-бер артлы истребительләр күтәрелә. Өстебездән "СУ"лар шулкадәр тиз оча, төзәп өлгерә алмыйм, менә берсе, менә икенчесе... Әнә өченчесе минем прицелга ак чебен кадәрле генә булып якынлаша, гашеткага басып өлгерәм - гөрс! Тавышы гына чыга шул, атмый, атмасын белгәнгә төзим дә мин истребительгә, ә ул берни белми очуын дәвам итә, кайчандыр җирдә кара буразналар сызган малайга күк киңлегендә ак буразналар гына калдырып китә. +Ай буе, көн саен, биш сәгать дәвамында винтовкадан ату күнегүләре алырмын дип башыма китермәгән идем. Мондый бәхетнең ишелеп төшүе сирәк була. +Свердловск шәһәрендә ату ярышлары булачак икән. Безне, төрле ротадан алты кешене, сайлап алдылар. Җир астында эшләнгән махсус тир бик шәп итеп җиһазланган. Мишеньнәр автомат рәвештә куела. Атканнан соң пуля эзләрен илле метрга йөгереп барып карау юк, монокольләр аша гына күзәтәсең. Бер тәнәфестә кесәмдәге хатны беркетеп киткән идем, илле метрдан язу ап-ачык күренә. +Кулыбызда - спорт мастерларына гына бирелә торган винтовка. Төрле рәвештә: ятып та, чүгәләп, сыңар тезгә таянып та, үрә басып та атуда үзебезне сынап карыйбыз. +Инструктор - өлкән лейтенант үзе дә спорт мастеры титулын яулаган. Халыкара ярышларда катнашкан тәҗрибәле мәргән. +Яткан килеш ату аңлашыла... ә менә бер тезгә таянып яисә баскан килеш, аткан чакта кулың талып, калтырарга мөмкин бит әле. Моны булдырмас өчен, винтовка каешы әллә ничек, шактый катлаулы итеп терсәктән тарттырыла, корал, кул, гәүдә бербөтен була да кала. +Винтовка ике куроклы, беренчесен бармагың белән тартып әзерләп куясың да... йөрәк тибешен, тыныңны чамалап, икенче бармагыңны курокка сузасың. Юк, бу мизгелдә бернинди селкенү, тартылу юк... Җир шары энә очында, тының үпкәдә, һәм йөрәгеңнең ике тибеше арасындагы үле ноктада бармагың икенче курокка өрфия юкалыкта тиеп кенә ала - гөрселди дөнья, шаукымлы дулкын тәнгә тарала. +Аннары, үз мишенеңә ун патронны бер-бер артлы сибеп чыккач, монокольдән карыйсың. Мишеньнең "күз алмасына" - унлыкка бәрү... әле ядрәләрнең берсе өстенә берсе тигән дә булса... Күңелең җир астында икәнен дә онытып, күккә сикерә. Корал тотып, төби, ата белгән миллион ирләрнең хыялы бит бу! Азарт, ләззәт алуның иң югары кимәле. +Туктаусыз ата торгач, кул тала, күз ара, йөрәк сикерә башлый. Киеренкелек бөтен тәндә тартылган кыл кебек зеңләп тора. Ә күңелдә - рәхәт җиңеллек. +Көн саен ату күнегүләре ала торгач, үз-үзеңә карата шундый уй да туа. Мин хәзер йөз чакрым тизлек белән барган машинадан, йөз метр ераклыктагы куянның кылый күзен атып алалам... Бу мактануда хаклык бармы? Хаклыкны аклау өчен хакыннан тормаска кирәк. +Ничә йөз патрон атканмындыр бу ай эчендә. Гомердә бер генә килә торган +Кинәт кенә башланды да, кинәт кенә ябылды да бу бәхет... Спорт винтовкалары белән хушлашырга туры килде. Свердловскига бара алмыйбыз икән. Ярышны көзгә күчергәннәр. Яңа шәһәрләр күреп, Урал офыгын күңелемдә киңәйтмәкче идем - булмады. +Атна-ун көн үтте микән, капитан Дементьев мине чакыртып алды. Партия, комсомол вожагы буларак, фикерен ул кистереп кенә әйтми; уратып-уратып сөйли башлый, инде якыная дисең, юк, тагын салулап китә, көтә торгач, килеп чыга бит барыбер туры юлга. +Мине, штаттан тыш хәбәрче сыйфатында, хәрби журналистлар конференциясендә катнашырга җибәрмәкче. Свердловск шәһәрендә узачак икән. +- Нинди хәбәрче булыйм мин, бер юл яза белмәгән башым белән, - дим. +- Киләчәктә өйрәнерсең, - дип, капитан җилкәмә кулын сала. - Әнә, Ленкомнатаны нинди стендлар белән бизәдең. Ял итеп кайтырсың. Ротадан бердәнбер сезнең кандидатурага тукталдык. +Шулай итеп, мин, телгә, күңелгә кергән Свердловскига барып, берничә көн торып кайттым. Батальоннан өч курсант идек. Училищены яңа бетереп килгән лейтенант җитәкчелегендә Свердловскиның истәлекле урыннарын гизеп чыктык. +Язмыш әгәр Европа ягына илтеп ыргытмаса, яңа шәһәрләр күрә-күрә Сахалинга кадәр барасы да барасы икән әле. +Бер карасаң, искәрми дә үтә торган, гадәти дә кебек, бик үк гадәти дә булмаган бер вакыйга булды. Еллар үткәч тә искә төшерәм дә асылын аңлый алмыйча гаҗизләнеп куям. Ничек алай килеп чыкты соң ул? +Йокы алдыннан рота белән кичке прогулкага чыктык. Бүген... старшина рота белән командалык итүне сержант Гаевскийга тапшырган. Әнә ул күкрәген киеребрәк атлый, тавышы бөердән калка. Мәйданны әйләнеп чыгасы колонна беренче борылышка җиткәч, гадәттә, җыр башлана торган иде. Кайсы чакта Гаевскийның әмер бирүе эт өргән кебек дорфа чыга, бүген дә шулай булды: +- Запева-ай! - дип, ул ягымсыз тавышын җилкә аша гына ыргытты. Һәр взводның запеваласы, ягъни җыр башлаучысы бар. Тәртип буенча, беренче взводның запеваласы башлап җибәрергә тиеш иде. Сержант Гаевский аның янәшәсенә килеп, янә төбәп кычкырды: +- Запевай! +Ул арада без инде прогулка мәйданын бер урап чыгып, казарма янына килеп җиткән идек. +Ни хикмәт, икенче взводның да җыр башлаучысы авызына су капкандай бара. +- Рота, на второй круг, марш! - дигән команда яңгырады. Сержант Гаевский нишләргә белми, аның беркайчан да болай каушап, оятка калганы юк иде. Ул хәзер өченче, дүртенче взводка мөрәҗәгать итсә, чигенү булыр иде. Шуңа күрә ул яңадан беренче взводның запеваласына, бөтенләй янәшә килеп: +- Курсант Завьялов, запевай! - дип кычкырды. Юк, Завьялов аны ишетми, күрми. Рота һаман шулай үҗәтләнеп атлый бирә. Беркем, беркем белән сөйләшми, "ым" какмый - телсез, саңгырау тоташ бер агым. +Өч мәртәбә әйләнгәннән соң, сержант Гаевский ротаны казарма каршында туктатты. Җир астыннан калыккан кебек рота командиры майор Антонов пәйда булды. Аның бу төндә штабта дежур чагы икән. Җиңенә кызыл бәйләгән. белән куркытып тормыйча, команданы үз кулына алды. Тагын кузгалдык баягы эзебездән. Әмма майорның да "Запевай!" командасына берәү дә буйсынырга җыенмый иде. +Гаҗәп хәл, бу бит алдан котыртып оештырылмаган иде. Тыгыз сафта, бер тында, бер аяктан атлаганда, бер йөрәк булып тибә башлыйсың икән. Иңгә-иң терәлеп барган бу масса гомум бер уйлы, гомум бер максатлы кодрәткә әверелә; моны бернинди каршылык та җиңә, буйсындыра алмый, күрәсең. +Майор түгел, маршалны китереп бастыр хәзер, юк, бу кодрәт үзенең минминлеген салып таптатмый инде, бу мизгелдә җимерү стихиясенә күчәр өчен бер саксыз очкын җитә. +Юк, без аңсыз, дуамал масса түгел идек. Бар да тыныч кына бара. Майор Антонов ике мәртәбә мәйданны уратканнан соң, частьнең капкасын ачарга кушты, инде отбой сәгате үтеп, төн икенче яртысына авышкан иде, маршбросок ясатып, ул, дүрт-биш чакрым йөгерткәннән соң, тузанга баткан ротаны казарма алдында кайтарып туктатты да "Смирно!" командасы бирде: +- Запевалы первого, второго, третьего, четвёртого взвода, два шага вперёд! Объявляю вам трое суток ареста! +Ул арада карабинлы солдатлар пәйда булды. Шулай итеп, штыклы карабинны аркаларына терәп диярлек, дүрт җырчыны гауптвахтага озаттылар. +Майор Антонов эчтән ярсыган, еш-еш сулу ала, йөзе тимгел-тимгел агарып чыккан иде. Бу мизгелдә майорны кызгану да, аны күрәлмау тойгысы да юк иде бездә. Үз арабызда бер әйдәкләүче булмаган килеш, кинәт шушылай кабынып китеп, кешедән өстен торып бирелгән тупас командага буйсынасы килмәү ләззәтен татыдык, бездә көч бар икәнне расладык түгелме!.. +Эчтән һәммәбез дә әйтеп бетергесез горурлык кичергәнбездер. Бу - онытылмас күңел тантанасы иде. Йокыны санламый торган хәлгә килеп, шактый озак тәэсирләнеп яттык. +Иртән күрәбез, төнлә гауптвахтага озатылган курсантлар барысы да үз урынында. Рота старшинасы да килгән. Аның тавышы каймаклы, командалары да кеше биеклегендә яңгырый. +Шунысы гаҗәп: әйтерсең, төнлә сәер бер саташу гына булган, ул хакта ник бер сүз куертылсын. Беркем берни күрмәгән, берни ишетмәгән, бар да әйбәт. Тын гына йомылды бу хәл. Югары инстанцияләргә барып ирешсә, бунт дәрәҗәсенә җитеп, шактый купайтыласы иде әлеге вакыйга. +Ә без, гади курсантларның, күз карашында эчке бер горурлык көйри, үзебез генә белгән бердәмлек тойгысын кичереп, серле генә елмаеп йөрдек ул көннәрдә. +Хәтердән ничек җуясың, кеше затының акыл белән аңлатып булмый торган халәт-рухиятенә бәйле бик гыйбрәтле бер мисал бу, уйлый белгән зат өчен... +Җиңү көненә әзерлек ике ай алдан башланды. Пермь шәһәренең үзәк мәйданында бәйрәм парадында катнашачакбыз. Һәр иртәдә, чәйләп алганнан соң, тулы ротаны туплап, трибуна каршыннан үткәрәләр. Тынлы оркестр уйнап тора. Трибунада мәктәбебез начальнигы полковник Карцев һәм аның яраннары честь биреп кала. Бөтен рота бер аяк тавышына көйләнеп, төгәл ритмда бара. +Шунысы гаҗәп: оркестр марш уйный башлауга, күңелнең ниндидер бер кылы тетрәнеп ала, тирәннән, күкрәккә сыеша алмыйча, дулкын күтәрелә, күздән яшь чыга язып, керфекләр арасына кысылып кала. Бер генә булса, бер хәл, көн дә шулай кабатлана. марш, бернинди моңы булмаган тантаналы көй, солдатның уен-гамен таркатып ташлап, күтәренке рух, бердәм дәрт бирергә тиешле музыка. +Әмма күңелгә әмер биреп буламыни?! Ул тәнгә, акылга буйсынмыйча үзайры галәм булып яши, хисләнә, дулкынлана, көтмәгәндә үзенең барлыгын сиздереп куя. +Көндез, плацка чыгып, шул ук оркестр астында күнегүләр ясыйбыз. Монда инде тулы батальон ишелеп чыга. Гадәти сафта өч рәт булып тезеләсең. Ә монда парадтан үтү кагыйдәсе буенча, уникешәр рәт булып барырга кирәк. Иңгә-иң терәлеп, карабинны кулга тотып, йөзләрчә солдатның кыл кебек баруына ирешү ансат кына бирелми. Көн саен, кат-кат, тагын-тагын бөтен барлыгыңны күнектерү кирәк. +Безнең взводтан әлеге дә баягы Юныс Исәнбаевны, бүтәннәрдән дә стройда шундый "сено-солома"га йөри торган берничә курсантны төшереп калдырдылар... Муштра белән генә игә китереп булмый. Болар тыгыз сафта бер сулышта, бер ритмда барырга яраксыз, дип табылды. +Батальон командирының әмер биргәндәге тавышы шулкадәр көчле яңгырый, усал да түгел, дорфа да түгел, әллә ничек, йөрәккә ятышлы, кешелегеңне кимсетмичә буйсындыру көченә ия. +Баталь-е-оон! дип, сузып аваз салуга ук йөзләгән солдатның кыл кебек тартыла башлавы... "с" авазы йотылып: "Мир-ноо!" командасы яңгырауга, сафлар буйлап дулкын йөгерүе... һәр солдатның сулышын тыеп, күкрәкне биегәйтеп катып калу мизгеле... Юк, бер йөрәк ритмына корылган бу кодрәтне, эчендә торып үзең кичермичә аңлату мөмкин түгел. +Батальон командирының гәүдә тотышы, кыяфәте, тавышы сокландыра, мондый мәһабәтлеккә буйсыну да рәхәт, рухыңны кимсетми. +Их, дип эчтән кызыгып куям. Дневальный чакта рота белән командалык иткән бар. (Иртәнге тезелү, ашханәгә алып барулар.) Бер генә тапкыр батальон белән дә командалык итәсе иде. Шул мәлдә кайчандыр офицер буласы килү хыялы, кабат уянып, мине үчекли-үчекли күңел аръягына китеп югала. +Җиңү бәйрәмендә үттек без Пермьнең үзәк мәйданыннан. Чәчәкләр, шат йөзле кешеләр диңгезе, аллы-гөлле шарлар. Аяз күк йөзе... +Без - оркестр маршына көйләнгән йөзләгән курсант... Һәр рәткә уникешәр булып, бер җепкә тезелгәнбез. Һәммәбездә бер максат, бер уй, бер йөрәк тибеше. Бердәм ритмга чыкылдатып басып барганда аяк астында җир тетри кебек. Бу мизгелдә кеше җаны аерым тибә алмый, шушы кодрәт эченә таралып, бер йодрыкка кушыла. +Шушындый халәттә әгәр батальон командиры халыкка атарга приказ бирсә... каршыгызда кемнеңдер ата-анасы, апасы-абыйсы түгел - "Ил дошманнары тора, атарга!" дисә... Карабиныңны халык күзенә төзи алыр идеңме, юк, мин атарга теләмим, дип, шушы кодрәт эченнән аерылып чыга алыр идеңме? +Күпме еллар үткәч тә, вакыт-вакыт бу сорауны үземә төбәп гаҗизләнәм дә... анык җавап таба алмыйча, тагын алдагыга калдырам... +Ә теге марш көе яңгыраганда күңелнең нидән болай нечкәреп үрсәләнүенең сәбәбен мин соңыннан аңладым. Урыны-урыны белән татар моңы сирпелгән ул тантаналы, дәртле музыка Салих Сәйдәшевнең "Кызыл Армия" маршы булган икән. +Төннәрен, элеккечә, шахмат мәсьәләләре чишеп утырам. Җавапларны Мәскәүгә юллый торам. Бервакыт карыйм: фамилиям басылып чыккан! Сталин янына көнаралаш кереп йөргән генерал Ортенберг җитәкләгән мәшһүр "Красная звезда" газетасында исемең күренсен әле! +Мин бу газетаны вертикаль күршем Володя Бацынга күрсәттем: "Знай наших!" янәсе... +Володя котлады да: +- Менә син шахмат белгече бит инде, әйт әле. Пешка алга бара-бара соңгы шакмакка җиткәч, Ферзь була, шулай бит. Корольдән кала икенче көч иясе. Ә нишләп ул, артка чигенә-чигенә, соңгы шакмакка җитеп, кабат пешкага әверелми? +- Ферзь чигенми бит. Гел алга гына бара, - дигәч, Володя килешмәгәнен белдереп, башын чайкап куйды. Минем дә күңелгә шик керде: тарихта гыйбрәтле мисаллар байтак ич: күпме ферзьләрне тәхет эргәсеннән сөреп, юкка чыгаралар. +Шахмат уенының кагыйдәсен төзегән вакытта Һиндстанның акыл ияләре моны күз уңыннан ычкындырган түгелме?! +Миңа берничә мәртәбә генә үзебезнең часть биләмәсендә каравылда торырга туры килде. Шунысы сәер: төнге постта, гадәттә, багана башына куелган лампочка төбенә нурын җыеп чәчә торган түгәрәк калай беркетелгән була. Син шуннан җиргә сибелгән якты түгәрәк эчендә әзер мишень булып әрле-бирле таптанасың. Шунда минем Кара куакта җир сөргәндә яктылык сызыгыннан төн карасына чыгарга куркуым искә төште. Ә монда киресенчә... Яктылык сызыгыннан атлап кермичә, караңгы яктан гына йөрим. Шикләндерә. Ярый әле аркадаш карабиным корулы. +Хәтерлим әле, бер салкын иртәдә, таң атып килә, карасам... карабинның кайтарып куелган штык йөзе сыкыланган, җем-җем итеп тора. Шунда миңа әллә ни булды, гүя йолдыз нуры, сүзгә әверелә алмаган шигърият тылсымы күшеккән күңелемә кагылып китте... Гел күз алдымда тора: карабинга беркетелгән сыкылы хәнҗәр... +Иң авыр пост - штабта, часть байрагы төбендә тору. Урыны нинди бит әле: чиркәү түрендәге алтарь кебек итеп, витраж тәрәзәләр белән бизәп эшләнгән. Син аллы-гөлле яктылык эчендә төп-төз басып торырга тиешсең. Көндез, эш вакытында, штаб коридоры кайнап тора, баш киемлеләр честь биреп, яланбашлар байракка хөрмәт күрсәтеп, тантаналы адымга күчеп яныңнан үтеп-сүтеп йөри. Син шуларның барсына да үзеңнең тере икәнлегеңне, таш багана түгеллегеңне сиздереп торырга тиешсең. Карабиныңның түтәсен идәнгә тигереп, "оружие к ноге" дигән командага буйсынып, янәшәңдә тотасың. Кичен штаб тынып калгач, бераз сулу алырга, янәшәңдәге акча сейфына артыңны төртеп алырга да була, әмма калгып китсәң, карабиның кулыңнан ычкына да, мәрмәр идәнгә шапылдап төшә. Тавышка аскы каттан дежур офицер йөгереп менмәс, димә. Әле аның кайбер вак җанлысы, урамга чыгып, тәрәзә аша махсус күзәтеп торырга да мөмкин. Бәйләнергә сәбәп кенә эзләп йөрүче, иңендәге көтүче чыбыркысыннан портупеяга күчкән офицерлар була, андый вакчыллар, казармага кереп, курсантның тумбочкасын тикшереп, урын-җирен күтәреп караудан да тайчынмыйлар. +Гарнизон каравылы - икенчерәк, төп туплану урыны шәһәрдә, хәрби трибунал буласын көтеп ятучы төрле җинаятьчеләр ябылган изолятор урнашкан бинада, шул ук бинада корал кую, сактан соң ял итү урыны да. Аннан төрле объектларга каравылда торырга тиешле курсантларны шәһәр буйлап, машинада тараталар. ишегалдына билгеләндем. Безнең взвод командиры капитан Искорцев мине юри якынга куйгандыр, юлга вакыт китми, посттан бушаган ял вакытында минем белән шахмат уйнарга күбрәк вакыты кала. "Нигә бүтәннәр белән уйнамыйсыз?" - дим дә. "Они - слабаки", дип чыраен сыта. +Ул көн аяз, матур иде. Тимер чыбыклы биек, кысан таш дивар эченнән күкнең аяз зәңгәрлеге тагын да җетерәк күренә. Мин постта. Җилкәмә карабин асылган. Күләгәмне ияртеп егерме адым болай, егерме адым тегеләй атлыйм. Рәшәткәле тәрәзәләргә йөгертеп кенә күз төшереп алам. Эчтә караңгы. Шомлы. Бернинди тавыш ишетелми. Нинди язмышлар икән бу рәшәткәләр артында? +Каядыр ерактагы бер объекттан постын тапшырып кайткан мордвин егете Кашаев, тагын бер-ике курсант ишегалдына чыгып, тәмәке көйрәтә торган урынга килеп утырдылар. Кабызып, төтенли дә башладылар. Взводташ булса да яратмыйм шул мукшы егетен. Миңа аның кыяфәте үк ошамый иде. Борыны очлаеп бетәр алдыннан гына кырт киселгән шикелле, иреннәре ябылып бетмәгәнгә күрә, алгы, көрәк тешләре һәрчак күренеп тора. Үзен ул соңгы сүзне әйтеп, нокта куярга тиешле акыллы баш дип саный. Һәрвакыт татарларга карата берәр кире сүз әйтеп суктырмыйча калмый. Бәлки аны кайчан да булса татар кешесе кыерсыткандыр, шуны оныта алмыйча, соңлап булса да үчегүен тыеп кала алмыйдыр. +Кояш кыздыра. Минем әле пост сәгате башланды гына. Тәндә арыганлык сизелми. Бар да әйбәт. Шул әйбәтлекнең кинәт бозыласына бернинди ишарә дә юк, була да алмый. Пост мәйданы уч төбендә. Тегеләрнең сүзенә колак салгалап үтәм. Яннарына килеп утырырга хакым булмаса да, янәшәдән сүзләрен тыңларга була. +Тагын шул Кашаев акыл сата. Татар кызлары, имеш, җан җирләрен (ул тупас сүз куллана) бритва белән кырып, пеләшләндереп йөриләр икән. Кыргыйлык бит инде бу, - ди. +- Кит аннан, булмас! Сакал төге кебек каты булса, тырнап бетерә ич ул. +- Кашайга ышансаң... Ни чыкмаса аңардан чыга. +Ефрейтор Колоколов, гадәтенчә, йокымсыраулы тавыш белән: +- Гигиена ягыннан караганда бу - чисталыкка керми микән... - дип куйды. +- Господа! - дип, Кашаев имән бармагын күтәрде. - Миннән түгел, татардан чыга. Чудной народ. Сез аларның кайнар мичкә кереп юынганын беләсезме соң? Аларда бит мунча юк! +Бусына ук мин түзә алмадым. Каравыл уставын бозу дип тормыйча, яннарына килеп бастым: +- Сүзеңне кире ал, Кашаев. Татарлар мичтә түгел, ә мунчада юына! +- Кире алмыйм! Мин үз күзләрем белән күргәнемне сөйлим. +- Күрәләтә ялганлыйсың, сволочь! +Кашаев миңа бармагын төбәп, авызын кыйшайтып көлә башлады. Бу җирәнгеч көлү мине генә түгел, ата-анамны, бөтен нәсел тамырларымны кузгаткан мыскыллау булып, актарылып чыкты. Мин, үз-үземне белештермичә, карабинны иңнән суырып алып, затворын секунд эчендә чыкылдатып, атарга әзер килеш тегенең күкрәгенә төбәдем. Кашаев агарып чыкты, диварга таба чигенә башлады. Янәшәдәге курсантлар да аягүрә бастылар. Ул арада тавышка йөгереп чыккан капитан Искорцев арттан килеп, бер кулы белән карабинга ябышты, икенче кулы белән муеннан кысып алды. Шул мәлдә ничек курокка басылды, сизми дә калдым. Пуля Кашаевның аяк очындагы таштан очкын +Капитан карабинны миннән йолкып алганда предохранительгә куеп өлгерде. Аннары, еш-еш сулап, мине алыштырырга тиешле солдатка, постны кабул итәргә әмер бирде. +Безне, Кашаев белән икебезне, ефрейтор Колоколов күзәтчелегендә буш бүлмәгә кертеп яптылар. Ишекне бикләп үк куймадылар шикелле. +Минем кинәт баш авырта башлады. Баш эчендә чаң сугалармыни. Кашаевның тавышы, "Мин шаярттым гына бит..." дигән аклану сүзләре сандалга бәргән чүкеч тавышлары аша аңыма имгәнеп барып җитә дә, җитми дә шикелле, югаласы, бу мизгелдән югалып, икенче яссылыкка күчәсе килә. +Капитан Искорцев башта Кашаевны чакыртты. Отделение командиры буларак, Пётр Колоколов та пошаманга калган иде. Булган хәлне кире кайтарып, төзәтергә инде соң икәнен икебез дә аңлыйбыз, үкенечне сүзгә әйләндермичә тын гына утырабыз. Бүлмәдә Кашаевның аурасы беткәч, баш авыртуым да басылган кебек булды. +Бераздан капитан Искорцев мине чакыртып алды. Кердем. Өстәлдә фигуралары тезелгән шахмат тактасы тора. Капитан, күз кырые белән генә шул якка ымлагандай: +- Испортил песню, дурак... - дип куйды. Табигате белән усал түгел ул, әмма офицер буларак, таләпчән-кырыс рәвешне тотарга кирәклекне дә онытмый иде. +- Синнән көтмәгән идем... +Капитан торып басты, сүзләрен көч куеп, басым ясап чыгара башлады: +- Үзең сакларга дип, килгән уголовниклар камерасында бикләп калдырам бит үзеңне! Син нәрсә, төшеңдә Наполеон булып уянмагансыңдыр бит бүген? Не позволим! - дип, ул өстәлгә сугарга дип йомарлаган йодрыгын икенче учы белән кысып, тыеп калды. Аннары утырды да, карандаш алып, аны бармаклары арасына кыстырып, йодрыгы белән шартлатып сындырды. Бармакларын ышкый-ышкый шактый сүзсез утырды. Капитанның һич көтмәгәндә болай кәефен бозганыма эчтән үз-үземне талкып утырам. Ул хаклы бит, коралга тотынуны кичермәсләр... +Капитан кинәт кенә: +- Атар идеңме? - дип сорап куйды. +- Минем ничек атканны беләсез бит. Атарга уйласам... Сез килеп тотынгач, әллә ничек, үзеннән-үзе атылып китте. +- Андый чакта кискен хәрәкәт ярамый шул... - дип, капитан күз төпләрен авырттырып ышкып алды. - Мин каравылда ЧП булганы хакында рапорт язсам... Китә бит тикшерүләр... Патроннарны санап тапшырасы... берәү җитми. "Кая куйдың?" диячәкләр. +Шул мәлдә мин кесәмнән шомарып беткән, ялтыраулы карабин патронын алып өстәлгә бастырып куйдым. Каян алдың, димәде капитан, төрле юллар белән юнәткән патрон һәр солдатта диярлек булганлыгын ул белә иде. Патронның төбен әйләндереп карады - исән. Капитанның маңгай җыерчыгы язылып киткәндәй булды. +- Пүчтәк нәрсә өчен... көлеп кенә үткәреп җибәрәсе бит... Мичтә юыналар, имеш. Юыналар бит, шакшы йөриләр, дигән сүз түгел! Менә мин үзем Владимир өлкәсендә рус авылында туып-үскән кеше. Бездә мичләр зур итеп салына. Рәхәтләнеп шунда юына идек... Олысы-кечесе... +- Татарлар мунчада юына, мич төбендә ипи пешерә, - дидем мин үҗәт кирелегемне янә калкытып. +Ефрейтор Колоколовны да чакыртып капитан нидер сөйләште. +Каравылдан кайтып, гадәти укуларга күчкәч тә минем җан бәргәләнүдән туктамады. Баш миен мең-мең сорау кайната. Капитан нишләр, үзенә дә күләгә төшереп, бу хәлне кузгатырмы? Ни генә булса да, калкан итеп милли мөнәсәбәтне алга куярга кирәк. Бу - аклануның төп маймылы... +Ләкин, исәпле башны иеп йөргән атна азагында көтелмәгән хәбәр иңдерелде һәм ул бөтен ШМАСның рухын үзгәртеп җибәрде (Оборона министрының ШМАСны яңадан офицерлар әзерли торган ПВАТУга (Пермьское Военноавиационное училище) әйләндерү турында приказы чыкты. Димәк, без яшәгән кубрикларда булачак офицерлар яшәячәк, без укыган классларда алар укыячак. Заманында кем яптырган бу гөрләп эшләп торган училищены? Гомерен көтүчедән башлаган Хрущёвмы? (Димәк, бу дорфа, дуамал, белемсез илбашының хаталарын төзәтү башлана...) +Ә без... декабрьдә укуны тәмамлап, ил буйлап авиация частьларына таратыласы солдатлар, без нишләрбез? +Свердлаудан шахмат буенча спорт мастеры килгән, сеанс үткәрә икән, дип Бацын кайтып әйтмәсә, белми каласы идем бит. Киттем клубка. Уйнарга теләүчеләр шактый икән. "П" хәрефе сыман тезеп куелган өстәлләрдән урын алып, шахмат фигураларын тездек. Күз йөртеп алам: майордан башлап курсантка кадәр төрле дәрәҗәдәгеләр утыз ике баш җыелганбыз. Аклы-каралы шахмат гаскәре каршында дәрәҗәләр тигез. Аклар белән уенны башлау өстенлеге, әлбәттә, кунакка бирелә. +Килеп керде. Баш кагып "Виктор булам", - дип исәнләште. Чандыр гына гәүдәле, гап-гади бер егет икән спорт мастеры. Керә-керешкә ул иң кырыйдагы тактада пешка белән "е-4" йөрешен ясап, шуны ук башка такталарда да кабатлап, тиз генә барыбызны да үтеп чыкты. +Китте уен. Тәмәке төтене. Ухырып куйган үкенечле ымлыклар. Викторның чырае мәрмәр кебек, бернинди дулкынлану, киеренкелек сизелми, әйтерсең лә клавишларга басып китә, ә кешеләр аның өчен юк. Озын шарфын муенына салган. Кабарынкы күз кабаклары аша күзләре үтәли тишеп фәкать уенга, уенга төбәлгән. +Озак уйлап, сак кына уйныйм. Иң мөһиме - ялгыш йөреш ясамаска. Ялгышыңны көтеп кенә торган уенчыларны җенем сөйми. Партнёрың ялгыша икән, әйт, тизрәк фигурасын алып учыңа йомарга үрелмә. Береңнең кылычы сынгач, китереп кадау белән бер бит ул. Көт, яңа кылыч алганын көтә бел. Җиңәсең икән, тигез көч белән, хәйләсез җиңәргә гадәтлән. +Нинди очракта, нинди комбинация ясарга - мин боларның шактыен ятлап бетергән инде. Егетнең кулы нык, әмма ул да әллә кая китә алмый, шул әзер сукмаклардан бара, дип үземне тынычландырып куям. Шахматта комбинацияләр чиксез, кеше акылы колачлап бетерерлек түгел, диләр. Ай-һай, ышанып бетмим. Алтмыш дүрт шакмакка чиксезлек сыя алмас... +Чандыр егетебез яшь күренә. Кай арада мастерлыкка ирешкән? Мин әле беренче разрядка да барып җитә алганым юк. Беренче, дисең, өченчедән башла, мокыткаем. +Әнә, берәү шатырдатып такта өстеннән фигураларны коеп төшерде. Икенчесе... өченчесе... Тарала башлады җиңәргә дип килгән җиңелүчеләр кавеме. +Утыз ике тактага текәлеп баш миен изалаган уенчылардан, иң соңыннан янга өелеште. Яратам да, яратмыйм да мондый мизгелне. Колак төбендә тынын өреп, көч биреп торган тамашачы булу - кызык та кебек, үссенебрәк уйныйсың. Шул ук вакытта ауралар буталадыр, төрле энергия берегеп, уйны саташтырадыр дигән курку да бар. Арада бит хуплаучылар гына түгел, көнләшүчеләр дә булырга мөмкин. +Кунак егетебезгә мәйдан тарайды хәзер, фигураларга үтешли кагылып кына китә алмый. Ныклап безнең янда озаккарак тукталды. Ике каш арасында ике сызык та пәйда булды. +Иң башта ул ике кулын күтәргән сыман итеп: "согласен на ничью" дип кулны кысты, аннары күрше ротадагы курсантка кул бирде. Капитан Искорцев белән шактый өзештеләр. Бультерьер кебек, тешләгән җирен чәйнәп бетермичә, туктамый торган капитан, тәки ахырга кадәр ерып чыкты бит. Партия беркемнең дә җиңмәве белән тәмамланды. +Кунак егетебез - спорт мастеры елмаеп хушлашса да, ул елмаю иреннәр арасына ясалма эленгән иде; бу кара халыктан чыккан солдафоннарны бер сулыштан, тулаем җиңәргә дип ният иткән булгандыр да... Арада көйсезләр табылды бит менә... +Казарма ягына кайтырга дип капитан Искорцев белән бергә чыктык. +- Поздравляю с победой, - дип, ул кулымны кысты. +- Какая победа, ничья же, - дим. +- С мастером спорта - ничья, это уже победа, друг мой. Не зря тогда сберёг я тебя... +Капитанның уе һаман әле шахматтан күчәргә теләми, уен шаукымы чыгып бетмәгән сыман иде; бәлки аның нияте дә җиңүдә булгандыр. +- Яһүдләрдә, туганчы ук баланы шахматка өйрәтә башлыйлар. Аннары, теле ачылгач инде, тренер яллап, стипендия билгеләтәләр. Менә шуннан теләмәсә дә шахматист үсеп чыга инде, - дип, капитан җилкәмә кагылып алды. - Ә син ничә яшьтә уйнарга өйрәндең? +- Сигезенчедә укыганда... +- Һо-оо, соңрак икән шул. Ул яшьтә инде яһүд малае шахматта пенсиягә чыга. +Минем каядыр бик тирәндә йөргән яшерен хыялга китереп басты бит капитан. Киләчәктә шахматта күрелмәгән уңышка ирешермен дигән өметне чәлпәрәмә китерде. Чынлап та балигъ булып барганда гына уйнарга үзлегеңнән өйрәнеп, кая омтылмакчы буласың, авыл каргасы! Янәшәңдә акыллы зат торып, нәкъ вакытында хакыйкать җебен тартып тормаса, син үзлегеңнән аңа еллар буена да ирешә алмаячаксың. +- Шахмат уеныннан мәгънә алып, аны тормышта куллана белергә кирәк, - диде капитан. Аның төбендә логика дигән хикмәт ята. Син өч йөрешне алдан уйлап куя белергә тиешсең. Партнёрың да шулай. Синең бер йөрешеңә ул өч йөрешне исәптә тота. Син аның бер йөрешенә - өчне. Менә шулай итеп, логика лабиринтлары башлана. Тормышта да бик кирәк бу, акылың бер каптырмалы булып калмасын өчен! +Мин үзем белеп тә белмичә йөргән хакыйкать асылын ачып бирде бит әле капитан. Нигә әллә ничә тармаклы уйлап азапланам. Болай булса, тегеләй булмый, тегеләй булса - болай булмый, дип ак белән кара төсне генә танып яшәү рәхәтрәк югыйсә. Шахмат җене котыртып алып кереп китә икән лә мине. Логика дигән бөдрә йонлы тәкә, муен чокырын кашытып, әйдәкли дә +"Красная звезда" газетасында тагын исемең чыккан әнә, бирелгән шахмат мәсьәләсен иң беренчеләрдән булып чишеп җибәргән дип язганнар, куан шуңа... +* * * +Август уртасында (1966 ел) хат язышуны туктаттылар. Сентябрьдә, анасын җуйган корт күче кебек, тузылачакбыз. Хәзергә тизләтелгән программага күчтек. +Ротадан унике курсантны, шул исәптән мине дә, майор Антонов кабинетына җыеп сөйләштеләр. Каян килгәндер, таныш түгел подполковник, майорлар да бар. Калырга, укуны шушында, хәрби училище исеме бирелгән уку йортында дәвам итәргә тәкъдим ясыйлар. Керү имтиханнарына да ташлама ясала янәсе. +Унике курсанттан өчәү генә калырга, укуын дәвам итәргә ризалык бирде. +Казармада әлегә кадәр бер көйгә салынган тормыш бара иде. Әллә ничек, курсантларның тәртибендә, үз-үзен тотышында, күз карашында, мөгамәләсендә үзгәреш сизелә башлады. Янәшә берегеп яшибез дигән туганлык хисе үзеннәнүзе суына бара кебек. Без бөтенләй чит икәнбез, бер-беребезне бүтән беркайчан да күрмәячәкбез, дигән хакыйкать эчтә бер елга якын яралып килгән якынлык, бердәмлек хисен күзгә күренеп сүндерә башлады. Моны сизеп, күреп тору - моңсу иде. +Минем, уку беткәч, туган якка ун көнгә ялга кайтачагым күптән хәл ителгән. Бер-бер нәрсә чыгып, тоткарлый гына күрмәсеннәр, дигән курку һәрдаим уяу тора. +Карусыз буйсыну һәм таләпчән буйсындыруга корылган солдат тормышы. Әгәр шушы ике бизмән арасында гаделлек ятса... Дорфа, явыз, кешене изүдән канәгатьлек ала торган командир кисәкләрен сугыш вакытында, җаен туры китереп, чүки торган булалар. +Мин үзебезнең отделение командиры - ефрейтор Колоколовтан уңдым, тыныч холыклы, шәп егет. Ачылып сөйләшергә яратмаса да, эчтән хөсетлеге сизелми. Ә менә беренче отделение командиры - ефрейтор Голованов тәкәббер холкы белән күпләрне үзенә каршы куйды. Китәр алдыннан Головановны башына капчык кидереп ярачаклар, дигән хәбәр юктан бар булмагандыр... +Безнең взводта Пензадан ике татар бар иде. Мәзәк итеп, сузып, мишәрчә сөйләшәләр. Аларның сүгенүе дә җыр кебек иде. Боларның Әсгат исемлесе, үз эченә йомылып йөри торган, карасу йөзле, саллы йодрыклы, нык бәдәнле егет иде. Яз башында, каравылда торган чакта шундый хәл була: Әсгат постта. Голованов, разводящий буларак, өч солдатны ияртеп, постларны алыштырып йөри. Әсгат янына килеп туктагач, Голованов чалбар сәдәфен ычкындырып, үз йомышын эшләп торган җиреннән, җилкә аша гына карап: "Пост сдать!", "Пост принять!" дип кычкыра. Бу кадәре үк кимсетүгә ачуы кабынган Әсгат, штыклы карабины белән кизәнеп, Головановка ташлана. Аны чак тотып өлгерәләр. Бу хәл, читкә чыгып, зурга җибәрелмичә, үз взводыбызда гына йомылып калды. "Бәхете, патрон булмады", - дигән Әсгат. (Кайбер постларга патрон бирү каралмаган иде). +Менә шул вакыйгадан соң Голованов белән Әсгат арасында бернинди якынаю да була алмады. +Ә без Кашаев белән аңлашкандай булдык. Ул, "шаярттым гына" дип, гафу үтенде. Күрше рус авылында күргәнне татарларга аударып, мичтә юыну гадәте бездә бит ул, дип әйтмәсләр микән дип, руслар янында юри сөйләдем. Юк, танырга теләмиләр..." - диде. - "Без бит гомергә күрше яшәгән халыклар, тату +Саксыз уятма, һәр кешенең үзәгендә бүре ята. +Министр приказыннан соң яшәү рәвешебез, суга таш ыргытканда пәйда булган боҗралар кебек, "бар иде, юк инде" арасында тирбәлә башлады. Декабрьдә бетәсе укулар сентябрь башында төгәлләнергә тиеш. Аннары безне илнең төрле тарафларына таратачаклар. +Инде кубрикта караватларны, мендәрләрне бау тартып тигезләмибез. Тотрыклы тәртип күнегелгән кысалардан чыга башлады. +Сентябрьнең беренче иртәсендә уянгач, аптырап калдык: Головановның да, Кашаевның да караватлары буш. Ни уйларга да белмибез. Сержант Гаевский серле генә итеп: +- Алар командасын төнлә җибәрделәр. - диде. Башка взводлардан да шундыйрак ике-өч курсант "юкка чыккан". Их, сизми калдык, дип кемнәрдер уынып йөри. +Казарма тормышы уч төбендәге кебек. Әмма барыбер үзара мөнәсәбәтләрдә, солдат үзе генә белгән яшерен почмаклары кала, дип уйлый идек. Димәк, казарманың барсын да күзәтеп торган олы күзе, барсын да ишетеп торган олыколагы булган... +Һәр көнне яңа хәбәр белән уянабыз. Курсантларны, төркем-төркем туплап, озату башланды. Хушлашабыз. Хәмер эчү, болагайлану юк. Бар да тыныч, вакытлыча гына аерылышабыз, каядыр безне уртак җыелу урыны - самолётлары тезелгән, балкып торган аэродром көтәдер кебек. +Соңгы көнне мин Ленкомнатага кереп, үзем ясаган рәсемнәрне, планшетларны карап чыктым. Күз нуры түгеп, күпме тырышлык куеп ясалган, хәзер инде беркемгә кирәк түгел, барсын да умырып ташлаячаклар. +Ике кубрикта, дүрт взвод гөр килеп яшәгән җиребез бушады да калды. Менә-менә яңа курсантлар килеп җитәргә тиеш. Без дә китәргә җыенып беттек. Ике капитанның берсе - Дементьев кул биреп хушлаша, икенчесе - Искорцев безне озата чыга. +- Теге вакытта зурга җибәрмәдегез, рәхмәт, - дим аңа. Капитан вак мәсьәлә дигән кебек, кулын гына селки. +- Синнән бигрәк, катырагы миңа эләгәчәк иде, - ди. Сиңа сүзем шул: "Кулыңа корал кердеме, акылыңны тезгенли бел!" +Хушлашабыз. Әйбәт кеше белән саубуллашканда, әйбәтлек кайнары учка күчеп кала бит ул. +Татарның "бахыр" сүзеннән яралган "Бахаревка" станцасына чуаш егете Фомин белән икәү генә юлга чыктык. Ул да Казан аша туган ягына ялга кайта. +Мин кышкы киемнәр тыгызлап тутырылган солдат капчыгы асканмын, кулда - чемодан. Анда - иң авыр байлык - дус-ишләрдән килгән хатлар һәм иң кадерлесе - алтынчы декабрьдән унбишенче августка кадәр Фәниянең, бер көн дә калдырмыйча, язган хат бәйләме. Өч ел буена сәйлән кебек тезелеп барачак бу хатлар өзелеп туктады бит менә... Бер айдан артык, бер хәбәрсез... +Кайтып җиттек үзебезнең башкалага. Казан вокзалы, элеккечә, борынгы хәтерен кызыл ташлы диварларына таратып, моңаеп утыра. +Хушлашканда Фомин, як-ягына каранып, кеше ишетмәсен дигәндәй: +- Сиңа рәхмәт, - диде. Мин аптырап калдым. Бу кыска буйлы, бүтәкә кебек йомры-тыгыз гәүдәле чуаш егетенә истә калырлык бер яхшылык та кылганым юк иде бугай. +- Үзең беләсең, мин карандаш тотып түгел, көрәк тотып алдым бу ялны, +Мин киемнәр салган солдат капчыгымны кире килешли алырмын дип, Сәгыйрь абзыйларда калдырып тордым. Бөгелмәгә поезд белән армия хисабына шактый уравыч юл белән кайтыла бит, нигә көнендә кайтып төшмәскә, дип, самолётка билет алдым. Хәтер дәфтәрен актарып кайтырга самолёттан да рәхәт нәрсә юк. +Фоминнан тик торганда "рәхмәт" алу сәбәбен тәки казып чыгардым бит. Кышкы бер төндә, ленкомнатада төнге берләрдә генә плакатны язып бетереп, тышка бәдрәфкә чыгарга булдым. Зур бәдрәф бинасының эче караңгы, җитмәсә нидер кыштырдый, керергәме-юкмы дип таптанып тора идем, көрәк тоткан курсант Фомин килеп чыкты. Уңайсызланып калды. Аклангандай итеп: +- Сержант Гаевский "ел буе чистартып торсаң, отпускка җибәрәм", диде дә, тыңладым инде. - Син бу турыда, зинһар, берәүгә дә әйтмә... - диде. Нишлисең бит, үзеңә кирәктә, таяндыра көрәк тә... +Бөгелмә аэропортыннан авылга кайтып төшкәндә караңгылык куерган, кичке сәгать җиделәр иде. Тау өстеннән карап: +- Мин кайтып киләм, мин, - дип бөтен авылга кычкырдым. Әмма тавышым үземнән ерак китә алмады бугай. Утлары белән балкып, кочагын җәеп, каршы алыр кебек авылым берни сизми, аяк очымда таралып, караеп ята. Агач яфракларының шыбырдавында көзге кырыс моңсулык бар. +Бер хәбәрсез кайтып кергән солдатны күргәч, әти белән әни тынсыз калып, берара ни әйтергә белми тордылар. +Хәл-әхвәл белешеп, чәйләп алгач, минем гәүдәм генә монда утырганны, күңелнең каядыр омтылганын сизеп, әни: +- Клубның бүген ял көне, - диде. +Бер айдан артык бернинди хәбәрсез яшәдем бит мин. Фәния кайда, авылдамы, дигән сорау куркыта мине. Җан тарыга. Сулыш җитми. Олы бер дөньядан кайтып төшеп, кинәт кысанлыкта ябылып калдым шикелле. +Чыгып киттем югары очка, хром итегемне шыгырдатып. Коры яфракларны итәге белән кагып искән җил күңелне тагын да ямансулата. Сирәк кенә багана башларында мескен ут җемелди. Билгесезлектән җылыйсы килә. Мин болай калдырып киттеммени, авыл, нишләдең син, нишләдең? +Фәнияләр өенең алгы яктан өч тәрәзәсе балкып торыр иде, бүген әллә ничек, бик сүрән, басынкы күренә. Урамда ник бер кеше очрасын. Авыл үзгәргәнме, әллә инде мин төшеп калганмын бу арбадан. +Фәнияләр күршесендә куаклар арасыннан тәрәз утлары җемелдәп күренә, тавышлар да ишетелә сыман. Кердем ихатага, бер-ике үсмер егет тәмәке тартып тора. Алар мине танып күрешәләр. Өйдә читтән килеп эшләүче бер егетне солдатка озату мәҗлесе бара икән. Кыстыйлар, юк, кермим, сыя алмыйм мин өй кысаларына. +- Фәния исәнме, ул кайда? - дип сорыйм. Егетләр бер-берсенә карашып алалар. Күңелем "жу" итеп китә. Әллә берәр фаҗига булганмы?! +- Ул Азнакайда эшли бугай, - ди берсе. +- Авылга кайтып йөри ул, өйдәдер, - ди икенчесе. +Сәгатькә карыйм: тугыз тулып килә. Йокы гаскәре инде бу вакытта авылны аударып чыгарга әзерләнә. Өлгерермен бәлки, дип, ашыга-ашыга киттем шул якка таба. +- Саумы, аркадаш капка баганасы? Сине дә сагындым бит мин... +Минем аларга беркайчан да тупырдап барып кергәнем булмады. Солдат +Ишек кагам. Эчтән өйалдына, тамак кыра-кыра, Солтан абзый чыга. +- Кем ул? - ди. +- Мин бу, Солтан абзый, ач әле. +- Кем син? +Бу дөньяда коточкыч авыр сорау бу минем өчен. Ничек аңлатыйм соң үземнең кем икәнне? +- Кем син? +Маңгайга чүкеч белән бәргән кебек. Бөтен тән күзәнәкләре кызыша башлады. Кем мин? Аны ничек кыска гына әйтеп аңлатырга? +- Мин бу, Солтан абзый, ачкач, күрерсең, - дим. +- Нишләп мин белмәгән кешегә ишек ачыйм ди. Ачмыйм! +Ул арада Фәймә апа да оялдына чыгып Солтан абзый янәшәсенә килеп басты күрәсең. +- Кем син? Нигә исемеңне әйтмисең? - дип, ул йомшак кына сорый. +- Фәния өйдәме, Фәймә апа, - дим. +- Кем син? - дип кабат теге әче сорауны бирә ул да. +Шулай ярты сәгатьләр азаплый торгач, кем икәнемне аңлата алмасам да, ишекне ачып җибәрделәр болар. Парлашып, шаккатып торалар. +- Үзебезнең... үзебезнең... +- Баштук әйтми торасың. Танымадым бит, тавышың калынайган, - ди Фәймә апа, күрешергә дип баллы кәрәз исе сеңгән кулын суза. +Ул арада Фәния үзе килеп чыкты. Әти-әнисе арасыннан ерып үтте дә, кочакка ташланды. +Октябрьнең саф-салкынча төне. Күк гөмбәзендә шыгрым йолдызлар. Тыгызлыкка сыеша алмыйча, урын даулап, иң кыюлары җиргә төбәп атыла. +Шул йолдызларны учка җыеп, бүрәнә өстендә утырабыз. +- Апаң нефтьче-оператор булып эшли хәзер... Менә, эшче куллары нинди, тотып кара, чирканмасаң, - ди Фәния. Битем белән учына чумып, исним: +- Кара алтын исе килә, - дигән булам. +Әллә ничек, сүзгә-сүз ялгана алмый. Арада - ятсыну упкыны. Бу хәрби киемне әйтерием, кителе дә бит аның скафандр кебек кысып тора, җитмәсә погоннар да бөгелми, кызларны кысып кочаклар өчен яратылмаган... +- Көн туган саен, бер хатың килеп торды. Моны ничек бәяләргә? Скульптор булсам, сиңа һәйкәл куяр идем. +Фәния рәхәт елмая. Сүзендә торуы өчен эчке бер горурлык кичереп елмая. +- Бу тәнәфестән соң, тагын ике ел буена язасым бар бит әле. +- Самолётка утырганда үткәрмәделәр. Ике йөз егерме хатыңны да алып калдылар... +Фәния, күзләрен зур ачып, куркынып: +- Син аларны яндырмаган идеңмени? - ди. +- Юк, саклармын, олыгайган көндә икәү янәшә утырып бер укырбыз, дигән идем. +- Алып калдылар дисең, бөтенләй бирмәскәмени? +- Шикләнделәр инде. Солдатка көн дә хат язган кыз - йә җүләр, йә артык нык ярата, йә бик акыллыдыр, диләр. - Сез әйткән өч сыйфат та аңарга килешә, дим. Җүләр булганга нык ярата, нык яратканга бик акыллы, дим. +Фәния "җүләр" дигән сыйфатны башкаларыннан аерып куярга теләгән сыман, бер мәлгә уйланып калды да, көлеп җибәрде: әйләндереп сөйләшүчеләр юк. Бик дөрес, бик кызыксыз кешеләр генә... Әни һаман искә төшерә әле теге сүзеңне... +"Теге сүз" узган җәйдә генә булган иде, югыйсә, әллә күпме еллар узып, Каф таулары артына китеп күмелгән кебек... Ул көнне Фәния клубка чыкмады. Көттем, клуб ябылганчы көттем дә, ачудан кыюланып, ишекләрен шакырга булдым. Фәймә апа көттерми генә ишекне ачты да: +- Авырый ул, чыга алмый, - диде. +- Үзен күрмичә, ышанмыйм, - дим. +- Бүгенгә борчып йөрмә инде, йокласын, - ди Фәймә апа. Шомырт кара күзләрендә усаллык очкыннары сизелми, әмма үҗәтләнә һаман. Аптырагач, мин Фәймә апаның кулыннан тотып, тупсаның бу ягына чыгардым да, ишекне ябып куйдым: +- Кызың чыкмагач, аның урынына үзең торасың инде, таңга кадәр, - дидем. +- Җүләрләнмә, Солтан абыең чыкса, кирәгеңне бирә хәзер! +Сүз арты сүз чыгып и сөйләшәбез, Фәймә апа онытылып китә дә, тагын искә килеп, кереп китәргә тартыла, шулай итеп таң беленгәнче тордык. +- Иртүк эшкә барырга бит безгә. +- Нинди эш булырга мөмкин... +Көтү куар алдыннан гына әсирлектән котылган Фәймә апа икенче көнне бик гаҗәпләнеп әйтә икән: "Нинди эш булырга мөмкин", ди бит." Безнең умартачы булып эшләгәнне белмимени ул, вәт сәер кеше, ә?!" Фәния аңа: "Белә, әни, бик белә, аның сөйләшү рәвеше шундый бит", - дигән. +Фәниянең "теге сүзеңне" диюе шуңа ишарә иде. +Күнегә алмый йөрим авыл тормышына. +"Подъём!" дигән әче команда яңгырамаган килеш, йокыдан тору дөрес түгелдер кебек. Болай, озак ятып, кемнеңдер йокысын урлыймдыр шикелле. Кайда, нишләргә икәнен гел әйтеп торуны карусыз тыңларга күнеккәч, сәер икән, һәрбер адымыңны үзеңә уйларга кала, бәйдән ычкынган көчек үз койрыгын куып әйләнә бит, шуның кебек мин дә. +И авылның ул чактагы матур гадәте! Советлар Союзы Герое кайтканмыни, мине өй саен ашка чакыру башланды. Табыннар мул. Ачык йөз. Сый-хөрмәт. Бернинди хәмер шешәләре күренми. Аны кирәксенгән кеше дә юк. Гөр килеп утырабыз. +Шунысы гаҗәп: өй ризыгын тансыклап, йотлыгып кайтканмын югыйсә, ә нишләптер ризык тамактан үтми; бер-ике коймак, чәкчәк кабып, чемченеп кенә утырам. Кайту шатлыгымы бу - бөтен нәрсәдән өстен бәхетле хистән гүя тән теләге түгел, ә күңел теләге тулыша. Син - түр башында. Сине кыстыйлар. И ул ак яулыклы, эчкерсез, нурлы түтиләр, кайларга китеп югалдыгыз, дип инәлепләр кычкырсаң да юк инде... (Күп булса биш-ун ел үтәр, өйләргә телевизор килеп кереп, түр башында Иблис булып утыра башлагач, ботарланыр, имгәнер, кубарылыр, сындырылыр, таланыр, авылдагы милли гадәтле яшәү тирәге.) +Беркөнне Фәния дус кызын алып кайтты. Зилә. Гаҗәп чибәр кыз - гел елмаерга сусаган күперенке иреннәр. Кичке эңгер иңгән куе зәңгәр күзләр. Аякларын балериналар кебек алга омтылдырып атлап баруы... Күз карашыңны өтә, аңны томалый бу чибәрлек. Нишләргә? Ябылуда үткән айларым өчен көтелмәгән бүләгеме язмышның? Нигә ул мине котырта? Икебез генә калган мизгелдә, мин үрелгәч, иренен киртәләп куйсын иде учы белән. Юк, ул читкә тибәрми, иблискә карашы белән һаман үзенә тарта, күңелемне кабалый. Ул +Юк, мин тирән уйларга бирелмим. Миңа шушылай кызык. Тормышның үтешли кабынып алган бер мизгеле... +Безнең күзләрдән тояк очкыннары сибелгәнен Фәния сизми шикелле, ә бәлки сизгәнен сиздерми утырадыр. +- Синең иртәгә туган көнең бит. Бүген үк котлап бүләгемне бирсәм, ачуланма, - дип ул төргәк чыгарып әкрен генә сүтте. - Мин аны ай буе бәйләдем, - дип төргәктән кара йон җептән бәйләнгән перчаткалар чыгарды. Мин алырга өлгергәнче, перчаткаларны сузылып Зилә алды да, ялт кына үз кулына киеп карады, аннары миңа сузды. Фәния агарып чыкты, аның бу кыланмышын өнәмәгәне йөзенә чыкты. +Перчаткалар нәкъ минем кулга таман итеп бәйләнгән иде. +- Хәтерлисеңме, бармакларыңны аерып куеп, кулыңның рәсемен ясап җибәр әле, дип язган идем... Менә шул... Үзең ясаган өлгедән, - диде Фәния. +Икенче көнне Азнакайда мин бөтенләй уйламаганда Зиләне очраттым. Фатиры үзәктә, постаменттан Ленин кулын сузып торган якта икән. Әнисенең дә өйдә юк чагы. Зилә "ашкын, күңел!", дип яши торган тәвәккәл кызый булып чыкты. Ул көнне авылга кайтып тормаска монда бөтен уңайлыклар тудырылган иде. +Иләсләнгән күңел рәшә дулкынында тирбәлә. Аек акыл каядыр артка чигенде. Кыргый җәнлеккә төзәү, ату, тигезү ләззәте... Бу - борынгыдан килгән аучылык кәсафәте канда уйный башласа, акыл чүгеп кала... +Иртән уянгач, сискәнеп киттем, танымый торам. Ул әле йокы тирәнлегендә, иренен кыйшайтып мес-мес сулап ята. "Мин ничек күренәм? - дигән уяулык сүрүен җуйган йөз кыяфәте, бизәнү битлеген салып, бер эчтәлексез калган. Мин сокланган кичәге матурлыкны төн урлаган. Әллә соң мин шайтан котыртуына бирештемме?.. Нинди хата, нинди үкенеч... +Мин тиз-тиз киенеп, ишек катына килүгә, - кай арада уянган диген, - арттан килеп сарылды, муенымны пышылдаулы тыны урап алды. +- Китмә... Бергә булыйк... Мин көтә беләм... Ике елдан әйләнеп кайтуыңны бер яшьлек улың белән каршы алырмын... +Мин аңа борылып карамыйм. Кичәге сокланудан бүгенге чиркануга кадәрге арада - күңел даласы. Анда - ирек тәме. Анда тояк эзе юк. Анда җил тышауланмаган. +Беренче карашка юаш, оялчан, беркатлы күренгән егетне пәрәвез ятьмәсенә урамакчымы?.. Юк, булмас, үз ирегенә кул салдырмас... Кирәк чакта, уянып, араннарны күкрәге белән җимереп чыгасы тайны тотып тыям димә, иркен даласына томырылачак. +Фәния белән күрешергә кыймыйча болай да санаулы берничә көнем үкенечле газапта узды. Иртәгә китәм дигән көнне генә очраштык. Ул инде барын да белә, Зилә алдан килеп, үзен акларга өлгергән. Фәния дәшми. "Китәм инде", дигәч тә, кайтарып бер сүз әйтми. +Әй, эчкерсез капка баганасы, сыендыр безне төнгә күләгәңә. +"Минем өчен тормыш уен гына. Кырыс якларын әйләнеп узам. Бу дөньяның сакалын тартып уйныйсы, үчеклисе килә минем, кайчакта җылап алыр өчен... Яшәү кагыйдәләренә мин тыштан гына буйсынам, эчтән исә таптыйсым, җимерәсем килә. +Мине һәрдаим, үзем дә белмәгән, аңлап бетерә алмаган куркыныч тойгы - олы сагыш эзәрлекли. Шуннан котылып тору, онытылу өчен иңгә кунып минем әнә шул олы сагыш баскан күңелне вакытлыча булса да, юата, иркәли, ваемсызлыгы белән дәвалаган сыман була. +Монда мәхәббәт тә, хыянәт тә юк. Самими уен гына бар. Ә сиңа карата булган тойгы, әллә кайчаннан бирле шытып, тамырланып, сәмави нур алып, буйга сикергән мәхәббәт тирәге - ул башка. Ул аерым утрауда, аңа гадәти параллельләр, меридианнар челтәре килеп ялганмый. Ул икебез генә сугарып бар иткән поэма. Аны тамырыннан өзәргә хакыбыз бар микән... +Беләм... килешү авыр. Хисләр олыгаер бервакыт. Мин дә тынычланырмын. Ә болай... чыркылдашкан кошларны иңгә утырту - үтешли мавыгу, бәйсез уен гына. Алар мине өшеткеч, хасталы, олы сагыштан йолып ала, коткарып кала. Көнләшү, юктан ара бозулар "минеке" дигән кыргый атавизм калдыгы. Без барыбыз да - галәмнеке..." +Әйттемме мин бу сүзләрне, әйтмәдемме - капка баганасы шаһит. Фәниянең күзләрендә рәнҗү сулкылдый. Аны юату өчен сүзләр дәвасы көчсез. Маңгайны маңгайга терәп басып торабыз. Керфеккә керфек бәйләнә, яшькә яшь кушыла. Кайнар тамчылар, авыраеп, битне яралап төшә. Хушлашабыз. Тагын ике елга. Әллә бөтенләйгәме?.. +Бераз киткәч, борылып карыйм. Һаман шул урында, багана ышыгында басып тора. Ашыгып кире киләм. Юк, кереп киткән. Капка баганасы, үз күләгәсеннән аның силуэтын чагылдырып, мине өметләндергән генә. +Бөгелмәгә китәр алдыннан вокзалда билет алырга күрсәтәсе "предписание" дигән кәгазьне алып карасам, йөрәгем "жу" итте. Анда бит маршрут "Бөгелмә - Инза - Мәскәү - Смоленск", дип язылган. Ә минем кышкы киемнәр Казанда. +Тиз генә өр-яңа лезвие алып, хәрефләрне кисеп, төзәтеп, "Инза" дигәнне "Казан"га үзгәртеп куйдым. Рәзинә апага күрсәтәм, берни сизми. Ювелирларча эшләнгән, шәп, дип үз-үземне мактап куям, әлбәттә, эчтән генә... +Бөгелмә вокзалында мине "тоттылар". Инза Мәскәү тимер юлына карый икән. Ә Казан - Горький тимер юлында... Кем уйлаган бит, бер юнәлешкә ике тармаклы тимер юлы бара дип... +Билет бирмәделәр. Проводник солдат кешене рәнҗетә димени, болай гына утыртты, буп-буш вагонда Казанга чаклы беръялгызым утырып бардым. Поезд кузгалуга үлеп ашыйсым килә башлады. Табындагы бәлешләр, гөбәдияләр, кызыктырып, күз алдымнан үтә. Үкенү - хистән тамак ягына күчте менә... +Унынчы октябрь, кояшлы җылы көн. Бауман урамыннан киләм, козырёк астыннан ишелеп чәч бөдрәсе тирбәлеп бара. Хәрбиләр каршыга очрый, нишләп мондый җылы көндә шинель, бүрек кигәннәр бу мокытлар, дип аптырыйм. +Казанны беренче тапкыр күргәндә шаккатырган теге манараны үтүгә, җиңенә патруль тасмасы бәйләгән капитан һәм ике солдат туктаттылар мине. +- Капитан Карпенко, - дип честь бирде офицер. - Оборона министрының кышкы киемгә күчү турындагы 1 октябрьдә чыккан приказы сезгә таныш түгелмени? - диде. +- Таныш түгел. Мин авылдан килеп ятам, ялдан, - дим. +Карпенко хәрби билетымны алды. +- Комендатурадан барып алырсыз, - дип адресны язып бирде. - Аның өчен башта чәчегезне алдырасыз, китель якасындагы купшы нәрсәләрне сүтеп ташлыйсыз. Бил каешыгыз чын каеш, уставка каршы килә, алыштырасыз. Погоннарыгыз да уставча түгел. Анысын частегезгә кайткач үзгәртерсез. Хром +Шулай итеп, мин патруль капитан әйткәннәрне үтәп, документымны алып чыкканда кич булган иде инде. +Вокзал комендатурасында минем төзәтелгән кәгазьне әйләндерә-әйләндерә карадылар. +- Бөгелмәгә ничек кайттыгыз? - дип сорадылар. +- Самолёт белән, үз хисабыма. +- Син бай икәнсең бит. Бер сум җитмеш ике тиен штраф түлә, алай булгач, - диделәр. +Мәскәүгә барып җиткәч, поезд Кызыл мәйдан янына килеп туктар, күпме тапкырлар рәсемен ясаган Кремльне, ниһаять, якыннан күрермен, дип уйлаган идем. +Кеше өстендә кеше мыжгып торган Казан вокзалына килеп төшкәч, аңладым, монда Кремль кайгысы юк икән. Ничек метрога төшәргә, Белорусь вокзалына кай якка барырга - менә мәсьәлә! +Агымга ияреп төштем метрога. Каршыга поезд килеп туктады. "Белорусь" вокзалына бару өчен шушы поездга утырыргамы?" дип сорыйм. Бик затлы киенгән ханым минем солдат капчыгыма, иске чемоданга чирканып кына карап куйды: +- Укыгыз, стенада язылган бит, - диде. +- Арада поезд тора ич, укый алмыйм... - дим. +- Поезд киткәч укырсыз, - диде бу салкын гына. +Мин телсез калдым. Менә сиңа Мәскәү, күпме табынып йөргән башкалада шушындый кешеләр яши микәнни?! +Шул мәлдә яныма бер ир кеше килеп басты. +- Сезгә Белорусь вокзалынамы? Киттек, - дип чемоданымны алды. Барам мин моның артыннан, әле уңга борылабыз, әле сулга, эскалатор белән бер өскә менеп, бер төшә торгач, ниһаять, поездга утырдык. Бик тиз килеп җитте үзе. Күтәрелдек өскә. Җилле ишекләрдән чыгуга, ярдәмчел ир кешем: +- Әнә, каршыда Белорусь вокзалы, - диде. Мин, шулкадәр күңелем булып, нинди яхшы кешеләр бар бу дөньяда дип, чемоданымны кулыннан алыйм дип, үрелгән идем: +- С вас, молодой человек, рубль пятьдесят, - димәсенме. Каушый-каушый гына акчаны санап бирдем. Вәт сиңа Мәскәү! +Смоленскига билет юнәткәч, вокзалның бер аулак почмагына барып йомылдым да, поезд килгәнче җиде сәгать буена бер яры да кузгалмадым. Каядыр мин күрергә хыялланган Мәскәү дөньясы шаулый. Бу хәлемдә миңа башкаланы борчырга ярамый. Әз генә башыңны чыгар яктыга, берәрсе орылып китәчәк, бәйләнергә бер-бер сәбәп табачак. Чөнки син - аска салып ятсаң да, өскә ябынып ятсаң да тузмый торган дөя йонлы шинель кигән солдат, бары солдат кына... +Утырып уйлар уйлар өчен... +Бобруйск вокзалына килеп төшкәндә таң беленмәгән иде әле. Вак кына яңгыр сибәли. Караңгы болытларның түше җиргә тигән шикелле. Смоленскиның туплану пунктыннан кузгалган без - утызлап солдатны, иске, калтырча автобуска утыртып, каядыр алып киттеләр. Тирләгән тәрәзәне учым белән сөртеп, тышка карап барам. Борынгы йортлар шәйләнә. Таш түшәлгән юеш, тар урамнар буш. Шулкадәр ямансу. Алда ни көтә мине? Ниләр күрергә язган? Билгесезлектән җан сыгыла. Җылыйсы килә. +Әгәр монда да шулай булса... дип, Смоленскида алты-җиде көнләп яшәп алган шыксыз казарманы күз алдыма китерәм. И рәхәт чикте соң бер тинтәк сержант, безне буйсындырудан әйтеп бетергесез тәм табып, кинәнеп калды. Һәр иртәдә ул безне Ватан сугышыннан калган җимерек хәрабәләр арасына алып бара. Шунда үзле, кызыл балчыкка батып канау казыйбыз. Кемгә кирәк бу эш, ни өчен - моны берәү дә белми. Без бит монда үтешли генә тукталганбыз, төпченергә, сорашырга бернинди хокукыбыз да юк. +Кичен керләнеп каткан киемле сержант аламасы безне тезеп куя да, кызмача баштан нидер сөйли, сөйли, сөйли... Иртән, майсыз тары боткасы белән сыйлаганнан соң, тагын канау казырга алып китә. Бу мәхшәр отыры шулай берничә көнгә сузылса, берәребез, акылдан язып, ул сержантны бәреп үтергән була иде. +Смоленскиның тагын бер урыны хәтердә калды. Тар гына инеш күперен чыгып барганда: "Карап калыгыз, Днепр елгасын кичәбез!" - дип арабыздан кемдер кычкырды. Мин гаҗәпкә калып автобус тәрәзәсеннән артка борылып карадым. Днепрны Украинаның зур елгасы дип укып, карталардан карап үскәнгә, каядыр төньяк тарафтарак, Смоленски җиренә дә кагыладыр дип башка килмәгән... +Бобруйскиның йомран кебек йомры ташлы урамнары да, йортларының бизәлеш рәвеше дә икенчерәк. Европа шәһәрләре бәлки шушындый чалымдарак буладыр. Шул тар урамнардан борыла-сарыла күпмедер баргач, автобус дүртбиш катлы заманча йортлар тезелгән иркенрәк урамга килеп чыкты. Киң, тимер капка каршында тукталып бераз торганнан соң, безне эчкә үткәреп, өч катлы бина каршында бушатып калдырдылар. Дивизия штабы икән бу. Эчтә җылы, рәхәт. Коридорны тутырып урнашып алдык. Бер кырыйдагы ишек өстендә "Тише, идут полёты" дигән утлы язу бер янып, бер сүнеп ала. Ишек ачылганда эчтән чыкырчыкыр ниндидер аппаратлар эшләп торганы ишетелә. Икенче яктагы кабинеттан погонлы кызлар кереп-чыгып йөриләр. Минем солдаткаларны беренче күрүем. Ыспай күн итектән, зәңгәр юбка, яшел костюм, зәңгәр беретка кигәннәр, хәрби кием бик тә килешеп тора үзләренә. Боларны күргәч, вак яңгырлы ямансу иртәне бүлеп, кояш чыгар кебек, өмет уянып куйгандай булды. +Сәгать тугыз тулганда штабка хезмәткә килүче офицерлар агыла башлады. Арада солдатлар да, граждански киемле хатын-кызлар да күренеп ала. +Безне, яңа килгән "сарыкларны", туплап, якындагы бүтән бинага алып киттеләр. Ни дисәң дә, без бит төрле шәһәрләрдә ШМАС бетергән белгечләр, таныклыгы булган механиклар саналабыз. "Мал бүлешү" - кемнең кайсы полкка эләгәсе ачыкланачак хәзер. +Офицерлар арасыннан берсе - маңгаена ишелеп төшкән куе кара чәчен кулы белән артка көрәп, елмаебрак сөйләшкәне хәтердә калды. Ул үзен дивизиянең комсомол эшләре буенча политотдел начальнигы урынбасары, капитан Пинчук дип таныштырды. +- Сез хезмәт итәчәк бу дивизия "гвардейский" дип атала. Сез һәммәгез дә менә шушындый гвардия билгесе тагып йөрергә тиеш булачаксыз, - дип, ул түшендәге орденга охшаган билгене күрсәтте. +Моннан соң без, дәрәҗәсенә карап, хәрбиләргә: "Товарищ гвардии солдат", яисә "Товарищ гвардии генерал" дип дәшәргә тиеш булабыз икән. +Исемлек буенча карап, солдатларны бүлешер алдыннан капитан Пинчук шундый сорау бирде: +- Арагызда матур почерк белән яза белгәннәр бармы? +Мин, як-ягыма каранып, сагаеп кына кул күтәреп бастым да, фамилиямне, +- Рәсем-плакатлар ясый белүче бармы? - дип капитан янә сорау бирде. +Кул күтәрүче тагын бер мин булып чыктым. +- Сызым сыза белүче? +Белгәнемне белгәнгә күрә, мин бу юлы да дәшми кала алмадым. +Капитан Пинчук, миңа ым кагып: +- Три в одном, - дип елмаеп куйды. - Берём вас в роту управления. +Шунда мин язмышым хәл ителгәнне аңладым. Укытучым Рафика апаның: "Мондый һөнәр белән төрмәдә дә югалмыйлар..." дигәне искә төште. +Кемнең кайда билгеләнүе ачыкланып беткәч, яныма куш түгәрәк сыман мул чырайлы старшина килеп басты. Яше кырык бишләрдә булыр. Юантык кына гәүдәле. +- Старшина Осипенко, - дип кул биреп күреште. - Тебе повезло. Ты у меня будешь кататься как сыр в масле, - дип, калын иренле авызын бөтен битенә киереп елмайды. Мин дә, үземнән өлкән кешегә ярашып, елмая башлаган идем... старшинаның елмаюы кинәт сүнеп, йөзе җитди-төмсә рәвешкә керде. +- Чё ты лыбишься?! - дип кырыс кына әйтеп тә куйгач, аптырап калдым. +Як-ягын тигез кыркылган куаклар каймалаган аллеядан ул мине каядыр алып китте. Тукталып, вакыт-вакыт сорау бирә. "Татарин, значит. Знаем вашего брата..." Старшина тагын баягыча таралып елмайды. Мин дә аңа кушылып елмаерга ашыктым. Күз ачып йомган арада старшинаның кызгылт чырае кырысланып, ике каш арасына кисәтүле җыерчык сызылды: +- Чё ты лыбишься?! +Мин шунда аңлап алдым: бу бит старшинаның чынлап елмаюы түгел, ә үзе дә сизмәгәндә авызы болай гына ерыла икән ләбаса. Медицинада моны "тик" дип атыйлар бугай... +Карасу-кызыл кирпечтән салынган борынгы бина ишегеннән кереп икенче катка күтәрелдек. Күңелем сизә: монда минем тукталыш озакка булыр ахрысы... +Яңа ызбага килеп кергәч, гадәттә, песи халкы иснәнеп, һәр почмакны карап, әшьялар белән танышып, барлап чыга бит әле. Мин дә шулай, ике ел буена яшәячәк казарманы күздән кичереп чыктым. Капма-каршы ике стена да тәрәзәләрдән генә тора. Ике якта да икешәр-икешәр рәт караватлар тезелгән. Урта бер җирдә теннис өстәле. Моны күргәч, күңел кытыкланып куйды; ниһаять, бу уенны өйрәнергә дә җай чыга, ахрысы. Түр стенада Ленин портреты тора, өске ягы авыш итеп элеп куелган. +Пермьнең затлы казармасы белән чагыштырганда оттыра, әлбәттә, әмма күңел тиз ияләшер шикелле: якты, җылы, калын диварлы бу борынгы бинаның ниндидер ягымлы нуры бар сыман. +"Идарә ротасы" дип аталса да, монда нибары кырык сигез карават куелган. Старшина ни җитте генә казармага хуҗа түгеллеген искәртергә теләгәндәй, караватлар арасыннан йөреп, мине таныштыра башлады. Сулдан караганда беренче рәттә - югары түрәләрне йөртүче шофёрлар, икенче рәттә - метеорологлар, уңнан беренче рәттә штабниклар - сызымчылар, дешифровщиклар, "секретчик"лар, икенче рәттә исә аэродромда генерал самолётын әзерләүче механиклар урыны икән. Миңа штабниклар рәтеннән карават билгеләнде. +Кайбер караватларда шинель генә ябынып йоклаган солдатлар ягына аптырабрак карап алуымны искәреп, старшина: +- Болар төнге сменадан кайтып ятканнар, - диде. Монда тәртип бозучы шалапайлар юк, дигән шикелле, аңлатуны кирәк тапты. - Сез - унбер классны ВУЗлардан, икенче, өченче курстан алынганнар. Генерал шофёры Сагайдаков - академиядән... +Әйберләрне урнаштырып, бит-кулны юып алганнан соң, старшина мине Ленин бүлмәсенә алып керде. Яңа ремонтланган. Стеналар шып-шыр. Буяу исе утырып өлгермәгән. Түрдә иң зур байлык - сүнгән күзле телевизор тора. Дүрт аяклы бу могҗизаны беренче тапкыр болай якыннан күрүем. +Старшина ишекне ачып, "Дубовой, ко мне!" дип, казарма ягына сөрән салды. Менә хәзер имәндәй нык гәүдәле солдат килеп керә инде дип көтәм, баксаң, кыска буйлы, чандыр гәүдәле, бил каешын корсагы астына салындырып буган ефрейтор, йокылы күз төпләрен сөртә-сөртә килеп керде. +- Вот наш Дубовой, ему цены нет - краснодеревщик пятого разряда, - дип таныштырды старшина. Аның кинәт балкып елмаюына алданып кушылып китмәс өчен Дубовой йөзен читкә борды. Мин дә эчемнән, бу юлы гипнозлый алмыйсың, туган, дигән кебек, старшинаның ерылып китеп, колак очына тоташасы мул иренен күрмәмешкә салыштым. +Володя Дубовой белән икебезне олы эш көтә икән. Ленкомнатаның ялангач стеналарын киендереп, стендлар ясап, бизәп, ике ай эчендә гөл итеп, тапшырырга тиеш икәнбез. +- Берегезгә - агач, берегезгә - буяу эше, - дип, старшина тагын елмаю өянәген балкытып алды да, төшкә кадәр ял итегез, дип китеп барды. +Мин өскә шинельне генә ябынып, черем итеп алдым. Казарма эче корт күче кебек гөжләгәнгә уянып киттем. Сәгать унике тулган, солдатлар үз эш урыннарыннан кайтканнар икән. Бераздан, сафка тезелгән сыман итеп, эленке-салынкы гына атлап, ашханәгә киттек. Монда - мәхшәр. Йөзләрчә кешегә исәпләнгән савыт-саба көннән-көн кими бара, аларны якындагы белорус авылларына алып барып, чемерга (белорус самогоны) алыштырып кайталар икән. Өстәлләрдә кружкалар берән-сәрән генә күренә. Иң беренче шуңа ташланалар, кеше эчкәннән калган дип тормыйча, тизрәк үз өстәлеңдәге чәйнектән кисельме-компотмы салып өлгерергә кирәк. Җирәнеп, кружкаңны юдырырга чират торсаң, кисельсез каласың. Ашханәдә сыңар калак та күренми, бөтенесе солдатлар кесәсенә күчеп беткән. Бер мин - калаксыз, атакага мылтыксыз ташланган солдат хәлендә чарасыз басып торам. Аптырагач, кул селкедем дә, янәшәдәге түләүле ашханәгә киттем. Бу - беренче көнне шулай. Аннары... мондагы "ашау фәненә" берничә көндә өйрәнергә туры килде. Юылмаган кружкага компот салып эчү дә нормага әйләнде. (Озакламый, һәр полкка йозаклы тимер сейфлар ясатып, савыт-саба ягын хәл иттеләр.) +Казармада беренче төнем "гарасатлы" булды. Саташып, бастырылып чыктым. Коточкыч афәт килә имеш: таулар актарыла, кыялар ава, ташлар оча, күк гөмбәзен яшен утлары кискәләп чәрдәкли, зәһәр улап, юлындагы бөтен нәрсәне яндырып, утлы лава ташкыны килә. Минем гәүдәмне көчле давыл бөтереп ала да, биеккә чөеп җибәрә. Аска борылып карыйм: Җир шары гүли, континентлар җөеннән сүтелеп, кисәкләргә аерыла. Мин бөтерелеп, караңгы упкынга очам. Юк! Бу мин түгел, бу - тәненнән аерылган җаным гына. Миңа кире кайтырга, үз гәүдәмне, җан-оямны эзләп табарга кирәк! Газаплы уянып, төштәге мәхшәрдән өндәгесенә сикерәм. Ахырзаманмы бу?! Тәрәзәләр зеңли, диварлар дер селкенә; актарыла, кубарыла, тетри, гүли бар дөньясы. Бу мәхшәрне акылыма сыйдыра алмыйча торып утырганмын. +Ятар алдыннан гына танышкан күршем - сержант Владислав Шульгин +- Аңлыйм хәлеңне... Башта шулай була. Аннары самолёт тавышларына күнегәсең. Мондый төнге очышлар атнага ике тапкыр була, - диде. +Гаҗәп бит, тирә-юнемә карыйм, бөтенесе дә таралып, рәхәтләнеп йоклап ята. Аэродром бер чакрым ераклыкта югыйсә. Ә дистәләрчә тонналы самолёт авырлыгын җирдән аеру өчен, куәтле форсаж тизлеккә куелган турбина тавышлары гел янәшәдә кебек, төнне яргычлап үкерә, чытырдап уала, колакны ярып керә, тәнне талкый, йөрәккә бәрә - моннан котылу чарасы юктыр сыман... (Ә котылу чарасы бар - күнегү, ияләшү икән. Тагын шулай төнге очышлар вакытында ике-өч тапкыр өметсез бәргәләнгәннән соң, ярсулы самолёт тавышларын санга сукмаска дип тән белән җан үзара килештеләр ахрысы. Хәзер инде тавышлар никадәр көчлерәк булса, шулкадәр тынычланыбрак савылып йокларга өйрәнеп киләм бугай...) +Тыштан караганда, бар да әйбәткә юрала шикелле... +Ниһаять, мин күпне кичергән Белоруссия җирендә. Аяк астында идәнем, баш очында түшәмем бар. Юл йөрүләр, күченү мәшәкатьләре артта калды. Хәзер инде бу дөньяда үземнең барлыгымны искә төшерергә була. Монысы - көнкүрештәге матавыклардан күпкә хәтәррәк. Вакытлы борчулар белән мавыккан булып, гүя үз-үземнән качып йөрдем дә, менә хәзер, күзгә-күз калып очраштым. +Әллә нинди, җанны тарыктыра торган көннәр бу. +Онытылып, тәрәзәдән карап торам. Вак кына яңгыр сибәли. Таш юлга җиз яфраклар түшәлгән. Шәрә калган мәһабәт тополь ябалдашлары, караеп, җанны тырный. Моңсу, шулкадәр моңсу. Күңелгә кар аклыгы җитми. Кичә кич телевизордан Антарктидагы пингвиннарны күрсәттеләр. Коточкыч салкынлык. Үзәккә үткәзеп буран жуылдый. Пингвин халкы җылыны саклар өчен, тыгызланып, елышып, бербөтенгә әверелеп баскан. Бер пингвин гына нишләптер читтә калган, тыгыз төркемне аерып эчкә керергә азаплана, әле тегеләй, әле болай килеп карый - юк, сыеша алмый, кушыла алмый, бичара, зәһәр җил аны талкый, аяктан ега, читкә тибәрә... Мин дә шул пингвин хәлендә түгелме? +Хәрби хезмәткә өч елга алынгансың икән, тоташы белән хезмәт ит, бүленмә, нәфесеңне тыя алмыйча ялга кайтып килсәң, яңадан кереп китү мең газап булачак, дигәннәре дөрес икән. +Аңламый идем элек, үз-үзенә атып, йә кулын, йә аягын гарипләтеп сугыштан кайтканнар булуына ышанмый идем. Менә хәзер ышанам инде. Шундый халәттә мин: сыңар кулыңны өздер, кайтарабыз, дисәләр, һич икеләнүсез риза булыр идем. +Шулкадәр ямансу. Мондый халәттә кулыңда салкын корал булса?.. +Үз-үземнән үч аласы килә. Эчтә - җан яралы, ә тыштан тән сәламәт. Шушы тигезсезлек ачуны китерә. +Тимер баскычтан өченче катка, түбә астына күтәреләм. Анда - күгәрченнәр хакимлеге. Ачык тәрәзә катына киләм. Баягы вак яңгыр, карлы бозга әверелеп, тәрәзә уемыннан бәрә. Билдән чишенеп ташлап, шул төшкә барып басам. Миңа авырырга, эчтәге җан халәтенә төшәргә кирәк... Бозлы, энәле җил арканы пешекли. Үтәли бәргән суыктан тән калтырый башлады. Миңа шулай рәхәт. Миңа шулай кирәк! +Суык җелеккә үткәнче тордым түзеп, бервакыт аяк астына күзем төште: бер күгәрчен каршыма баскан да мөлдерәп карап тора. Шундый акыллы караш, жәлләгән дә кебек мине, шелтәләгән дә кебек... күкрәге эчендә йөрәге типкәне сизелеп тора. Миңа оят булып китте. Суык киемне суынган тәнгә шудырып, +Берничә сәгать буе җылына алмыйча йөрсәм дә, Ходай саклады, салкын тимәде, күрәсең, эчтә кайнаган утлы лаваны җиңеп керә алмады. +Иң хәтәре - яшәү куанычын җуйдырган ямансу халәт. Тома ялгызлык. Чит-ят дөнья. +Солдатның иң кадерле юанычы нәрсәдә? Әлбәттә, хатларда. Әлегә минем бу хәбәрләшү челтәре өзелгән, дусларга яңа адресымны җибәреп, ил киңлекләренә сузылган җепләрнең очын кабат ялгарга кирәк. +Ятими моңсулык чыганагы исә - тирәндәрәк, үз-үземнән дә яшерелгән күңел мәгарәсендә, чыгу юлын таба алмыйча гасабилана. Сызландыргыч сәбәпнең асылы шунда... Яраткан ярыңнан хат килмәячәген, үзеңнең дә язарга ихтыяр көчең җитмәячәгеңне белүдә... Мин бит Фәниядән көн дә хат алуга шулкадәр күнеккән идем. Сагыну сусынын баса торган дәва булган бит ул хатлар. Кадерен белмәгәнмен. Башлап кем бу чуалган йомгакны иелеп алырга тиеш? Минме, улмы? Үз вакытында горурлыгыңны читкә куеп, аңлаша алмау, хикмәтле бер сүзне әйтергә өлгермәү аркасында күпме мәхәббәт кораблары кыйбласын җуеп, томанда адашкан, кыяга бәрелеп, челпәрәмә килгән. Бу борынгы хакыйкатьне белеп янә хаталану - мәхәббәт язмышының котылгысыз газабы мәллә? +Мин, ашыга-ашыга каптёркага кереп, Пермьнән үк мине озата килгән иске, бетәшкән чемоданнан кара перчаткаларны алам. Учыма кысам. Битемә куеп иснәп карыйм. Ничек шулай озын бармакларыма чат китереп, оста итеп бәйли белгән ул аны? +Кара төс соры шинельгә килешеп тора. Перчаткаларны кулга киеп урамга чыгам. Кыш хәбәре - көзге сарылыкны сипкелләп, бүген беренче кар күренә. Нәзберек, кыюсыз кар бөртекләре җиргә төшеп җиткәнче үк эри сыман. Минем перчатканы котлап, эрерәк яу син, карлы нигъмәт, кыюрак бул, яктыга манып ташла минем соры дөньямны! +Кибеткә кереп, шоколад алып чыгам. Паркны урап үтәм. Офицерлар йортына керәм. Шинель җиңе капламасын өчен перчаткалы кулларым күренерлек итеп хәрәкәтләр ясап барам. Шулай ике сәгатьләп йөреп, хозурланып кайтып килгәндә... кәефемә күләгә төште бит. Һәр бармакчасын аерым-аерым савып, перчаткамны бер салып, бер киеп, ләззәтләнеп барганда... Карасам... бармак очлары сүтелә башлады. Аптырап, җеп очын тарткан идем, бөтен иңе белән сүтелергә тотынды. Куркып калдым... Нәрсә бу, нидән болай бу? Күз алдымда перчаткаларым таралып төште, берничек тә коткарып булырлык түгел. Әллә соң Фәниянең миңа карата булган рәнҗеше шулай ерактан тәэсир итәме? Нинди сер ята моның асылында? Фәния бүләк итеп сузган мәлдә дус кызының эләктереп алып, миннән алда киеп каравы искә төште. Хорафатларга бик үк ышанып бетмәсәм дә... бу очракта уйлана калдым. Ниндидер сер, мистика бар бугай монда... +(Бернинди дә мистика юклыгын әни миңа, җәй көне кунакка кайткач, +гади генә аңлатып бирде. Миңа биреп җибәрергә дип ап-ак йоннан өч пар +носки бәйләп куйган. Ике парын дусларыңа бирерсең, ди. "Гел актан да +актан, кара җептән матуррак була бит, шундыйны бәйлә әле, әни", - +дим." И-и-и, улым, кара сарык йоны бик нәзберек бит ул, җебе чәрексез +була, тиз өзелә", - ди әни. Шуннан соң ул миңа бергә-бер итеп, ак җепкә +караны кушып бәйләргә гадәтләнде. Ә мин уйлана калдым. Димәк, кояш +нурының тәэсире ак төскә бер төрле, кара төскә - икенче төрле төшә, +дип үз нәтиҗәмне чыгарып куйдым. Кавказ егетләре минем өчен тагын +бер ачыш ясадылар: шашлык кыздырырга алар кара сарык итен генә 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +МИҢКӘЙДӘН - БАБАЙГАЧА +сайланып кына, кара сарыкның сул як түш итен генә алалар имеш. Сарык +дигән җәнлек беркайчан да йөрәк ягына ятмый икән, димәк, гәүдәсенең +сул ягы гел корыда, кояшта тора...) +Казарма тормышы - уч төбендә, әкәм-төкәм кебек үз кабыгыңа яшеренә алмыйсың. +Мин ышыкланган ялгызлык пәрдәсе әкрен-әкрен ачыла башлады. +Үзбәк егете Адил белән кул бирешеп таныштык. +- Син мөселмандыр бит, - дигәч, диннән ерак торган кеше буларак, сискәнеп куйдым. Баскыч мәйданчыгында ул, билдән чишенеп ташлап, ике потлы герне чәнти бармагы белән күтәреп, чөеп уйный икән. +- Офицерлар йортындагы спортзалга штанга күтәрергә бергә йөрербез, - диде Адил. Аптырап калдым. Минем штангам - каләм дә буяу пумаласы ич. Мәскәү вокзалында чакта киосктан штанга сурәте төшерелгән значок алып түшкә кадаган идем, Адил шуны искәреп алган. Аңлашкач, көлештек. +- Ну, татарин, а я обрадовался, думал штангист пришёл, - ди Адил. Ул монда тәртип сагында торучы, яхшы мәгънәдә "пахан" икән. Берәр низаг куптымы, ашыгып килеп җитә, тупасланмый, сүгенми, тыныч кына бизмәнне тигезләп куя. Гаделлеккә сүз белән ирештерү өчен беләктә көч барлыгы да сизелеп торырга тиеш шул... +Иртән һәркем үзенең хезмәт урынына китеп таралышкач, казарма тып-тын кала. Ленкомнатада Володя Дубовой белән икәү генә мәш киләбез. Кулга - кул эше, башка - баш эше. Штабның политбүлегеннән йә капитан Пинчук, йә инструктор Лагунь төрле әсбаплар алып киләләр, киңәш иткән булып, күрсәтмәләр биреп, үзләренең барлыгын искәртеп китәләр. +Дубовой бик хәрәкәтчән, җитез кеше. Эш коралына тотынуында мәгънә бар. Ул югары чиндагы офицерларның өендәге җиһазларын яңарту белән шөгыльләнә икән. Чын агачтан эшләнгән мебельләрнең тышкы кабыгын үзгәртеп, ялтыравык буяуга мандыру модага кергән дәвер иде шул. Бу эштә Дубовой гарнизонда алыштыргысыз оста булып танылып өлгергән. Өй шартларына, офицер хатыннары пешергән тәмле ризыкларга күнегеп, үзенә - баш, үзенә - түш булып эшләп йөрегән җиреннән монда - Ленкомнатада ике айга берегеп калу аңа бик ошап бетми иде. +Аңа утырып уйлар уйлау өчен буй бирелмәгән, эчкерсез егет. Әйтер сүзе - тел очында, тәгәрәп төшәргә генә тора. Шыр ачык, беркатлы кешеләрне өнәп бетермим, безнең дулкыннар бик үк туры килеп бетмәс ахрысы. +Якшәмбе көн иде. Дубовой белән Ленкомнатада эшләп яткан чагыбыз. Телефон шылтыраганы ишетелде. Безнең ишек янында гына дневальный посты. Бераздан ефрейтор Пилипенконың ишектә түгәрәк башы күренде. Аның калын өске ирене ябылып бетми, шуңа күрә ул дөньяга күз белән түгел, ә авызы аша карап йөри шикелле. +- Егетләр, тиз генә штабка! Старшина Осипенко исемләп чакырды, - дип ул безне ашыктыра башлады. Старшинага гел куштанланып йөргән бу ефрейтор кисәгенә буйсынырга тиеш түгел дә без, дневальный буларак әйтә бит, тыңларга булдык, нишлисең, штаб - дивизиянең Олимпы... +Барып кердек штаб бинасына. Дежурный офицер үткәреп җибәрде. Икенче катка күтәрелдек. Кызыл келәм җәелгән озын коридорның урта бер җирендә, борылып кергән уемтык яныннан үткәндә ефрейтор Пилипенко пышылдап кына: "Монда генерал кабинеты..." - дип күн белән тышланган ишек ягына ымлады. +Хикмәт шунда: якты тәрәзәле коридор башында часть байрагын куяр өчен рамлап, бизәкләп, пыялалап постамент ясап киткәннәр. Келәм өстендә пыяла ватыклары чәчелеп ята, шуны җыеп, эзен дә калдырмау - безнең мөһим хәрби бурыч икән. Иелеп, пыяла кисәкләренә сак кына кагылып, чүпли башладык. +Кинәт нидер булды. Ефрейторның куркынган ысылдавы ишетелде. Иелгән җиремнән ашыкмый гына күтәрелсәм ...Каршыбызда генерал басып тора! Ефрейтор Пилипенко күкрәген алга чыгарып, үрә каткан, ефрейтор Дубовой да, хәрбилеккә дәгъва кылмаган тарау гәүдәсен турайткан шикелле. Бер сулышлык арада - дивизия командиры, Советлар Союзы герое, генерал Дудаков үзе! +Ни өчен монда килүебез хакында Пилипенконың рапортын тыңлап та тормады ул, өчебез белән дә кул биреп күреште. Мин каушаудан, аптырап калудан исемә килә алмыйча эленке-салынкы басып торам икән. Генералның кителендә, медаль планкаларыннан өстәрәк Алтын йолдыз билгесе балкый. Мин шуңа хәйран калып текәлгәнмен. Зур да түгел, кечкенә дә түгел, нинди камил үлчәмдә, затлы итеп, сәнгати зәвык белән эшләнгән ул генералның күкрәген бизәп торган алтын билге... +Дудаков үз кабинетына кереп киткәч, ефрейтор Пилипенко миңа ябырылды: +- Син нәрсә, генералга честь бирмәдең, истукан сыман басып торасың, гауптвахтага озата иде бит үзеңне! +- Кем озата? Кайчан? Нәрсәгә? - дип Пилипенконы тынсыз калдырдым. Мәгънәсез мизгелне җиңеләйтер өчен, мәгънә соралмаган сүз әйтеп куя торган гадәтем бар. +- Өч көн кулны юмаска, егетләр, генерал белән күрештек бит, - диде Дубовой. +Әз генә буш вакыт булдымы, теннис өстәленә тартылам. Кеше уйнаганны карап торганда гына бар да җиңел күренә, үзең ракетканы кулга алгач, бөтенләй икенче икән. Чыкылдап, өстәлгә бәрелеп сикергән җиңел шар, мине үртәп, әле уңнан, әле сулдан сызылып кына үтә дә китә; ракеткам белән, чебен куган сыман җилпенеп, күпме генә чәбәләнсәм дә тигерә генә алмыйм бит. Бер уенны өйрәнгәндә дә болай ук мескенлеккә калганым юк иде. Кешеләрдән оят! +Иң шәп уйнаучылар - кореялы егетләр Ли белән Чагай булып чыкты. Ли - зур күзле, дүрткырлы каты кара чәчле, погоннары килешле ятып торган ыспай җилкәле, Чагай исә җәлпәк йөзле, арасында көмеш чал бөртекләре җемелдәп киткән шундый ук каты кара, куе чәчле егет, "ничек күрә микән ул?" дигән сорау уятырлык дәрәҗәдә кысык күзле, әмма тенниста аның кебек оста, елгыр айкалып уйнаучы юк. Аның ракетканы нәзакәтле итеп тотуы, йә сыйпатып кына, йә көч белән кистереп, йә, күз буяган кебек, шарны бөтереп җибәрүләре - үзе бер сәнгать. Мин аның уйнавына хәйран калып, сокланып, һәрбер хәрәкәтен йотып кына барам. +Чагай белән Ли җитәкчелегендә берничә егет штабта, әллә нинди хикмәти приборларны хәрәкәткә китереп, алмашлап, тәүлек саен, бөтен Җир шарының метеокартасын эшләп баралар. Җирнең кайсы ноктасында яшенле яңгыр, кайсы океанда цунами, кайсы кыйтгада торнада кубарылачак - бу егетләр барысын да белеп һәм белдереп торалар. Төнге сменадан соң Чагай иртәнге алтыда кайтып йокыга тала, сәгать унбердә уяна. Төшкә кадәрге бер сәгать ара теннис уйнауга китә. Бу минем өчен иң сәгадәтле минутлар. Уйный белмәвемнән көлеп торырга тамашачы юк. Ә Чагай - сабыр. Бер дә иренмичә, авырыксынмыйча ракетканы ничек тоту, кулны ничек йөртүдән башлап, уенның отыры куера +(Ерак Көнчыгышта туган бу эчкерсез, киң күңелле егет дүрт-биш ай +эчендә мине үзе белән уйнарлык дәрәҗәгә җиткезде. Ә казармада аңардан +да оста уйнаучы юк иде. Гәүдәң җиңел, теләк-елдамлыгың көчле булганда, +теннис кебек четерекле уенның да асыл серләренә төшенеп була икән. +Чагайга мең рәхмәтле булып, остаз итеп карасам да, уен барышында +онытылып китеп, җиңәсе килү дәртеннән кыдрычланып тотынсам да +Чагайны мин бер тапкыр да җиңә алмадым. Бу мавыктыргыч уенга +хиреслек җене аңа тумыштан бирелгәндер шул...) +Казарманың табигый туган үз закончалыклары бар. Хезмәт срогы азагына якынлашкан стариклар (дембельләр) кайчакта бераз һавалы-дорфа кылансалар да, аларга каршы сүз әйтү әдәпсезлек санала. Әгәр берәр "старик" исемем белән түгел, ә "татарин" дип кычкырып дәшсә, мин сискәнеп куям. Арт чүмечемә "та", "та" килеп, ике пуля бәреп кергән кебек тоела. Нинди куәтле, шаукымлы яңгыраш сыйган бу "Татар" дигән сүзгә?! Мәктәптән үк, аңакыл буыны сыек чакта ук, балага дәһшәтле татар-монгол яулары турында зарарлы тарих укытып, курку-нәфрәт сеңдерүдән калган зәхмәтме бу? Нидән шулай сискәндерә мине үз милләтемнең исеме? Нигә үртәләм? Рус кешесе әйткәнгәме? Бу сүз яңгырашына ул бәлки үзенең соңга калган үчлеген, үпкәрәнҗү, янау-кисәтү тойгысын сыйдырам, дип уйлыйдыр... +Бу хакта мин кем белән дә фикер алыша алмыйм. Чөнки казармада миннән кала бер татар да юк. Хәзер инде мин төш күргәндә дә русча сөйләшә башладым. Өнемдә әлегә үз телемдә уйланам. Кайчагында төртелеп калам, кайбер сүзләрне бик тирәннән, диңгез төбенә төшеп, кабырчык эченнән энҗе бөртеген каезлап алган кебек табам да, кадерен тел очында биетеп, тәмен искә төшерәм. Сизәм бит: туган телемдәге сүзләр кәрваны каядыр ераклаша бара, "теге дөнья теле"нә әверелеп бара түгелме? +Рота командиры булып капитан Исаков санала. Яһүд милләтеннән. Ул ЛИ-2 самолётында очучы. Урынбасары - капитан Латыйпов. Тумышы белән Казаннан. Ул без балачактан күреп үскән АН-2 самолётын иярли. Аның төп гамәле - парашютчыларны алып менеп, һава киңлегенә сибеп калдыру... +Болар атнага бер-ике тапкыр казармага сугылып, хәл-әхвәл белешеп чыгалар. Капитан Латыйповның телендә - Казан, Иделдәге оҗмах утраулары, тизрәк отставкага чыгып, туган шәһәренә кайтып китү, җәйләрен, шул утрауларда тел өстендә шаулап эри торган балык тотып яту хыялы тәмләнә... +Бервакыт ул Ленкомнатага кереп, минем эшләгәнне карап утырды да, икәүдән-икәү генә калудан файдаланыпмы, минем хәлләр турында сораша башлады. Бер мәртәбә дә татарча сөйләшкәнен ишетмәгән капитанга мин, сүз иярә сүз чыгып кына, кайчакта "татарин" дип дәшүләренә кимсенүемне әйттем. Һәр сүзенә басым ясап, батырып сөйләргә гадәтләнгән капитан, сулышын көрәп алып, урыныннан торып ук басты: +- Нишләп кимсенәсең?! Синең ни хакың бар бу олы исемнән кимсенергә?! Аны бит ата-бабаларыбыз, борынгы дәверләр аша, байрак итеп, бүгенгегә китереп җиткергән. Утлар-сулар кичеп. Шәһәрләр, илләр төзеп. Үлмәс дастаннар язып... +Әйе, бүтәннәрнең милләт исемен бик атамыйлар. Син әйтеп кара: "Үзбәк" диген, "Чукча" диген, "Чувашин", "Мукшы", диген! Яңгырыймы? Йомык авазлар, шулай бит! Ә менә "Татар" дигән сүзне кимендә биш-алты чакрымга ишетелерлек итеп кычкырып була. Бусын болай гына мисалга китерәм. Хикмәт тирәндә ята: "Татар" дигәндә, бөтен тән күзәнәкләре уянып, дәрт алып кала. Яшисе килә башлый. Менә шуңа күрә безнең милләт исемен рәхәтләнеп кабатлыйлар. Һәрхәлдә, сине кимсетү өчен түгел, бу саллы сүздән көч алып калу өчен әйтәләр бит аны. Сәламәт рухлы булыйм дисәң - милләтең белән горурлан! +Әле генә ниндидер олы бер залда чыгыш ясаган сыман әрле-бирле йөргән капитан Латыйпов кинәт тынып калды. Сузаеп төшкән бөкре борын канаты астына кереп, юка ирене кысылган кебек булды. Бераздан ул, "ялгыш сүзләр әйтеп ташламадыммы", дигән икеләнү белән, миңа үтәли караш ташлады да: +- Мин заочно тарих-филология факультетын тәмамладым, - диде. - Отставкага чыгу белән укыту эшенә керешәчәкмен, Алла бирса. +Инде чыгып китәргә дип ишекне ачкач, кире япты да, миңа якын килеп, тавышына бик олы бер серлелек төсмере биреп: +- Дөресен әйткәндә... Һәркем татар булырга кызыга... Асылына кайтасы килә, - дип, кырт борылып, чыгып китте. +"Старик"лар каршында минем абруй үсеп китте бит әле. Исемем янәшәсенә әтинең дә исемен куеп дәшә башладылар. Берсенең дембель чемоданына, әллә каян күренеп торырлык итеп, тавыш тизлеге белән оча торган үзебезнең "ТУ" самолётының сурәтен төшереп биргән идем. Шуннан соң китте чират... Һәрберсе үзенең чемоданын тотып килә. Минем эчми-тартмый икәнемне белгәч, күңелне күреп, әҗергә ни бүләк итәргә белмичә аптырашта калдылар. +Тора-бара күнектем. Кайчакта "татарин" дип дәшсәләр дә, исем китми башлады. Хәзер инде ул сүз минем колакка "та-та" килеп кискен яңгыраган кебек тоелмый, казармада син бу кавемнән - бердәнбер, дигәнне искәртә шикелле. "То-то..." +Ленкомнатада эш бара. Старшина Осипенко нечкәләп тормый, стеналар язу-бизәк белән тулып торса, аңа шул җиткән. Капитан Пинчук исә бик вакчыл, метекчән. Ике-өч көнгә бер килеп, җентекләп карап китә. +Кирәк-ярак табу ягыннан Дубовой - алыштыргысыз. Гарнизонда аның белмәгән кешесе юк. Теләсә нинди ярыкка сыеп керә ала, оялу-кыенсыну кебек сыйфатларны ул күптән инде таптап узган. +Беркөнне Офицерлар йортына кинофильм карарга дип баргач, ул мине сәхнә артындагы әллә нинди лабиринт баскычлардан алып төшеп, завхоз бүлмәсенә алып керде. Анда ни генә юк: җиз тоткалы, "самавыр" аяклы өстәлләр, бизәк уемнарына йөгертелгән алтыны купшакланып беткән кәнәфиләр, вакыт тузаны җелегенә сеңгән бәллүр люстралар, көмеш канделябрлар дисеңме - бар да искергән, ямьшәйгән, калҗайган, гарипләнгән... әмма берсе дә узган дәверләр тәкәбберлеген җуймаган, шуңа күрә бу әшьялар кызгандырмый, кызыктыра гына. +Шул әйберләр борынгылыгыннан яралган шикелле, әллә каян гына йомры гәүдәле, чама белән илле яшьләрдәге ир кеше пәйда булды. +- Бонифатий, - дип таныштырды Володя Дубовой. - Дөнья бәясе кеше, кирәк булса, елан мөгезен дә табып бирә. +- Арттырасың инде, - дип Бонифатий, сул күзен кыса төшеп, мут елмайды. Безгә, эш өчен, куе чия төсендәге бәрхет кәгазь кирәк иде. +Күп нәрсәне кулыннан үткәргән Бонифатий сирәк була торган нәрсә сорауга күнегеп беткән ахрысы, маңгаен җыерып, йөнтәс кашларын бер-берсе белән сөзештереп, уйланып торды да: +- Эзләп карарга була, - диде. - Үзебездә булмаса, Минскидан, анда юк икән, Мәскәүдән, анда да дымы корыган булса, Парижның үзеннән кайтартырбыз! +Беркөнне Володя Дубовой көне буена каядыр олагып торды, эңгер төшкәндә +- Күгәрчен ауларга менәбез. Түбә астында кунаклыйлар алар. Караңгыда күрмиләр. Йокыга киткән җирләреннән капчыкка җыеп кына алабыз, - дип ул мине ашыктыра башлады. Минем аптырап калуымны күреп, иңемнән селкетеп алды: +- Бонифатийга кирәк. Ул сорады, - диде. +Бу исемнең магиясе аңымны томалады. Безнең ясап бетерәсе стенд язмышы Бонифатийның тизрәк бәрхет кәгазь табып бирүенә бәйләнгән бит. +Тимер баскычтан мендек чормага. Миңа таныш, авыр тәэсир калдырган урын инде бу. Кая карама, анда - сталагмитлар булып, күгәрчен тизәге очлаеп өелгән. Әчкелтем-тынчу ис. Мин капчыкның авызын тотып торам. Дубовой йокылы күгәрченнәрне җай гына эләктереп килеп, капчыкка шудыра тора. +Чирканам, ул якка карамаска тырышам. +- Нишлибез без, Володя, болай ярамый бит, - дим. Ә ул: +- Бонифатийның күңелен күрергә кирәк, аңлыйсыңмы?! - дип өнәмичә ысылдый. +- Ничәләп күгәрчен кирәк соң аңа? +- Бер капчык чүмәләмә! - дип, Дубовой кыраклап көлә. +- Ул кадәрне ничек күтәрәсең ди? +- Кайчакта бик тә беркатлы син, ә!.. Татарлар хәйләкәр халык дигән булалар тагын. Үз арагызда гына хәйләкәрдер сез... Борчылма, егерме биш-утыз күгәрчен җитә аңа. +Чормадан төшеп тышка чыккач, һаваның сафлыгыннан тамак төпләре кытыкланып куйды. Урам утлары чагылган юеш җир өсте шәмәхә төскә кереп җемелди. +Дубовой миңа кичке алтыдагы сеанска билет калдырды да, авырайган капчыкны җирдән сөйрәп диярлек, волейбол мәйданчыгы янында торган УАЗикка таба китеп барды. +Мин казармага кереп тормадым. Ял бирдем үземә. Кинога кадәрге ике сәгатьне ничек тә ашыктырырга кирәк. Кибеткә барып, кесә тутырып, билле прәннек алдым. Шуны күши-күши офицерлар яши торган дүрт-биш катлы йортлар арасыннан, бала-чагалар уйнаганны карап уздым. Монда чыр-чу, кызыктыргыч тормыш кайный. +Офицерлар йортына кино башланыр алдыннан гына барып кердем. "Хиросима һәм Нагасаки" дигән фильм буласы икән. Туйкәдә сигезенче класста укыган чакта бу киноны караган көнем бик ачык хәтердә - 12 апрель иде ул. Юрий Гагарин космоска очкан көн. Әллә нинди очынулы хисләрдән күңел иләсләнгән иде. Экранда барган коточкыч фаҗигане аңлап, кабул итеп тә бетермәдек шикелле. Вакыйга безгә кагылмый, бик еракта барган әкият шикелле генә, аңыбызга тирән уелмыйча үтеп китте бугай ул чакта. Кинодан соң без, бер төркем малай-кызлар, сулы-шулпалы карны лычтырдатып, үз авылыбызга җәяү кайттык. Телләрдә гел Гагарин булды. +Ә экрандагы тетрәндергеч күренешләр, өзек-өзек булып, еллар аша искә төшкәләп, акылыбыз белән бергә олыгая, гыйбрәтлерәк була бардылар. +Менә бүген, тәэсирләрне яңартып, бу киноны тагын йөрәгем аша үткәрдем. Черчилль хөрмәтенә "Юанкай" дип аталган атом бомбасының япон халкының баш түбәсендә ярылганын күрдем. +Атом-төш шартлатылганда кабынган искиткеч матур төсләр байлыгы, бернинди рәссам хыялы тудыра алмаган гигант балкыш булып, күк йөзен +Казармага кайтып кереп, шинельне салып элгәндә сизәм - ниндидер тәмле ризык исе борынны ярып керде. Хуҗалык бүлмәсенең ишеге ачык, анда гөр килеп сөйләшәләр. Дубовой тавышы, аның өзек-өзек сүзләре ишетелә: "...Если бы он знал, низачто бы не согласился..." Мин килеп кергәч, ул: +- Вот и он сам! - дип шатланганын белдерде. - Ты когда-нибудь рябчиков ел, давай, пробуй, отменно получилось... +Күрәм, өстәлдә, калька кәгазе өстенә карасу төстәге ит кисәкләре өелгән. Нечкә генә бот сөякләре тырпаешкан кош түшкәләре. Идәндә корымлы чиләк тора. Рябчик... рябчик... дип эчемнән кабатлыйм. Рябчик боҗыр була түгелме соң? Каян килеп... Ул арада кемдер шигырь юлларын китерә: "Еш ананасы, рябчиков жуй, день твой последний приходит, буржуй!" - Маяковский әйткән, егетләр! +Коридорга эленгән Ленин портреты артына яшерелгән грелка өстәлдә урын ала. Бүлкелдәп торган грелка эчендә белорус самогоны - чемер... Менә трапеза башлана. Авызлар чапылдый, тешләр эшкә керешә, сөякләр чыкырдап уала. Дубовой кунакчыл тавыш белән күпләрне чакырса да, нигәдер, ашкынып керүче сирәк, кыргый кош ите тансыклаганнар биш-алтыдан артмас. Мин һаман әле аңга килә алмыйча басып торам. Каян бу? Нәрсә бу?! Дубовой миңа ит кисәге сона. Шул мәлдә түбә астындагы күгәрчен тизәге исе сирпелеп киткәндәй булды. Руслар әйтмешли: слышу запах... Күңелем актарылып чыкты. Үз-үземне белештермичә Дубовойның иңеннән умырып тотып, селкетә башладым: +- Нишләдең син?! Ничек кулың барды?! +- А что такого! Это же деликатес... Вы же едите конину... +- Гөнаһсыз кошларны үтерергә ничек кулың барды?! - дип кычкырам, ә Дубовой тасраеп карап тора. Аннары ул да кызып китте: +- Вот татарин, а! Странный ты человек. Ты мне не указ, в своей Татарии будешь указывать! +"Ду" килеп кычкырышабыз моның белән. Ул арада Адил каударланып килеп керде. Кергән уңайга: "Национальность задеваешь!" - дип, Дубовойның изүеннән тотып, гәүдәсен сыңар кулына күтәрде. Дубовойның аяклары идәнгә тияр-тимәс, сәгать теле кебек селкенеп тора. +- Ты что, Одиль, а может я сам - тоже татарин. У нас в Воронеже чернявых полно. Я больше похож на татарина, чем он, - дип, ул Адилның көчле кул тискиендә буыла-буыла акланырга тотынды. +- Смотри мне! - дип, Адил ефрейторның күн итекләре салына башлаган аякларын идәнгә төшереп бастырды да: - Помиритесь! - дип бүлмәдән чыгып китте. +Бонифатийга дип мине алдап җыйган күгәрченнәрне Дубовой капчыгы белән аэродромга алып барган. Шунда үзебезнең механиклар белән пешекләп, чистартып, чиләктә пешергәннәр икән. +Мин тынычлана алмыйча төне буе борсаланып чыктым. Минем дә катышым бар бит монда, ничек юармын бу гөнаһымны? Тормышта болай тиз ышанучанберкатлы булып яшәү ярамый бит инде. Белмәдем, дип үз-үземне туктаусыз битәрләп аклану гына җиңеләйтә диме гөнаһның авырлыгын! +Төшкә дә шул кошлар керде. Имеш, Мәскәү Кремлендә яшәүче күгәрчен килеп төшкән икән, дим. Гөнҗәлә бүрекле, эре гәүдәле күгәрчен, гел кукраеп, йоннарын кабартып, ысылдап тора. Күзләрендә кызыл очкыннар чатнап-чатнап китә. "Кош каргышы төшсә нишләрсең, ничек яшәрсең?" - ди. "Мин белмәдем, гаебем шул чаклы гына, белмичә эшләдем, дип танам, бәргәләнәм икән. +Дубовойга бүтән бер дә эндәшмәм дигән идем, икенче көнне Бонифатийдан бәрхет кәгазь табып кайтты да... күңел йомшады инде. Димәк, Ленкомнатадагы эшебезгә соңгы ноктаны куяр көн җитте, моннан соң инде без Дубовой белән сирәк очрашачакбыз. +Монда эш беткәч, мине Офицерлар йортына, китапханәгә берничә көнгә эшкә җибәрделәр. Офицерларга гына бирелә торган китап байлыгын тәртипкә китерүдә ярдәм кирәк икән. Мин монда гаҗәеп бай китаплар дөньясына чумдым. Буш вакыт булдымы - китапка кадалам. Шишковның "Хәсрәт дәрьясы" дигән романын татарча укыганым бар иде, иң беренче итеп шуның русчасын укып чыктым. +Тетрәнеп укыдым да... Руста бу иң көчле роман, моңа кадәр булмаган, моннан соң да булмаячак, дигән фикергә килдем. +Штаб +Озак көттергән Белорус кышы җылымса аклыгы белән тын гына иңде. Көн дә иртән эре-эре кар ява. Ява, диюең килешеп тә бетми шикелле. Кар таҗлары, сәмави бизәген сакларга теләгәндәй, талгын-тыйнак кына, үз бәясен белеп кенә, чирканчык алып, җиргә куна да тоташ аклыкка әверелә. +Мурыган көзге моңсулыктан сыгылган күңелем, саф аклык хозурыннан кинәнеп, канатларын турайта башлады. Юаныч алып килгән шундый җылымса-юаш кыш фасылы да булыр икән. +Мул кар явып торган шундый бер иртәдә мине дивизия штабына чакырттылар. Нигә, дигән сорау куймыйча гына, йомшак кар түшәлгән таныш аллеядан барам. +Башыңны күтәр, тураеп кара дөньяга, бәргәләнмә, күңел! Иншалла, бар да әйбәткә булыр... Санама айларны, көннәрне санап, йөрәгеңә сагыш боҗралары урама, килер ул азатлык кыңгыравын яңгыратыр көн, сиңа да килер, салып ыргытырсың хәрби киемнәреңне. Хәзергә, яшь карны таптап килгән күн итегеңне ишек катында кагып, штаб бинасына килеп керәсең. +Өченче каттагы кабинетта, сине дивизиянең комсомол вожагы - капитан Пинчук һәм инструктор старшина Лагунь көтә. Икесе дә кырыслык битлеге кимичә, елмаеп сөйләшә торган ачык йөзлеләр. +Пинчук гадәттән тыш куе, кара, мул чәчен вакыт-вакыт кулы белән маңгаеннан көрәп алып сөйләшә. Аңа егерме тугыз яшьләр булыр. Старшина Лагунь өч ел хезмәт иткәннән соң контракт буенча калган. Курач-юка гәүдәле старшинаның сүз җилеменнән үк милләте белорус икәне сизелеп тора. Кайчакта онытылыпмы, "тряпка" дигәнне "трапка" дип, "наряд" дигәнне "нарад" дип белорусчалатып җибәрә. +Хәрби кырыслык сизелеп тормаган җирдә минем күңел таралып китә, үз итеп, эчкерсез сөйләшә башлыйм. +- Моннан соң эшең шушы кабинетта булыр. Ике ай буена. Менә өстәл сиңа, урындык, шкаф. Калган кирәк-яракларны табарбыз, - диде капитан. +Болар миңа алдагы айларда гамәлгә ашырылачак олы бер сернең пәрдә читен генә ачып күрсәттеләр. Март аенда ил буенча комсомол билетларын алыштыру кампаниясе башланачак икән. Ул бик җитди, җаваплы эшкә мине дә тартмакчылар. Миннән кала тагын матур яза белгән өч егет кирәк булачак ди. Төп эш урыны - офицерлар йортыннан бер бүлмә сайланган, хәзергә анда ремонт-буяу эшләре бара имеш. Хәзергә минем төп шөгылем - шул бүлмәне бизәү өчен комсомол эшчәнлегенә караган плакатлар ясау... +Менә бит, беренче килеп төшкән көнне изелеп, мескен булып шушы штаб коридорында утырган, монда бәхетле кешеләр генә эшли торгандыр дип, кызыгып карап торган идем. Хәзер язмыш мине шушы дивизия штабының өченче каттагы кабинетына кертеп утыртты. Димәк, руслар әйтмешли: "глаз положил". +Миңа эш башлап җибәрү өчен ни-нәрсә кирәген бөртекләп кәгазьгә төшерергә куштылар. Штабның хуҗалык эшләрен башкаручы, матди байлыкка хуҗа кеше - майор Железняк икән. Юантык гәүдәле, фуражкасын маңгае өстеннән арткарак шудырып үзенчә киеп йөргән бу майор гаҗәеп юмарт булып чыкты. Аның подвалдагы склады дөньяның бөтен байлыгын сыйдыргандыр кебек иде. Майор Железняк "юк" дигән сүзне белми, ни сорасаң, шуны бар итеп алдыңа куя. Булмаса инде, "табарбыз" дип, алдагы көнгә калдыра, һәм шул әйберне табып сине канәгатьләндерүдән үзенә бер ләззәт кичерә иде сыман. Гадәттә, матди байлыкка кулы тигәннәргә мондый киң күңеллелек хас түгел. +Мин майор Железняктан рулоны белән яхшы ватман кәгазе, акварель һәм гуашь буяулар, төрле озынлыктагы линейка, лекало, буяу карандашлары кебек һәр кирәк-яракны бөртекләп җыеп, кабинетка алып мендем. +Менә хәзер эшкә керешергә була: комсомолның биш ордены, ил белән кичкән биш эпохасы турында гомумиләштереп, заманча стильдә ясалачак плакатларның сурәте инде минем уемда әзер, ачык шәйләнә. +Эш сәгате иртәнге тугызда башлана, көндезге уникедән икегә чаклы төшке ашка вакыт бирелә, аннары сәгать алтыга чаклы сузыла. Штабтагы бөтен бүлекләр дә шушы кагыйдәгә буйсына икән. +Кабинетта икәү генә калган чакларда старшина Лагунь мине сөйләндерергә ярата. Юк кына сүздән дә елмаеп, рәхәтләнеп көлгән булып, шундый бирелеп, гаҗәпкә калган булып тыңлый - беркатлы сабый диярсең. Шундый да бирелеп тыңлаучы булганда мин очынып китәм, сүзләр бер-берсен тартып китереп, агыла башлый. +Кай төннәрне мин казармада, одеял белән бөркәнеп кенә "Америка тавышы"н тыңлыйм. Күршем сержант Шульгинның "спидола" дигән бик шәп, кыйммәтле радиоалгычы бар. Үзе тыңлап туйган чакларда ул аны миңа биреп тора. Бер көнне, старшина Лагунь белән гәпләшеп утырганда шул радиодан ишеткән бер вакыйганы әйтеп ташладым бит. Безнең илдә бер матбугат органында да басылып чыкмаганын мин белгәнмени! Старшина Лагунь, самими елмаеп утырган җиреннән кинәт калкынып куйды: +- Син моны каян ишеттең? +Мин каушап калдым. Ул дәвердә әле телевизордан яңалыклар карау яисә газеталардан көтелмәгән хәбәрләр уку дигән төшенчә бөтенләй юк иде. Димәк, мин алгарак киткәнмен. Совет кешесе яңалыкны искергәч кенә белергә тиеш. Каушавымны сиздермәскә тырышам. Мондый чакта бик гади һәм мәгънәсез уйдырма кулайрак. +- Кичә офицерлар йортына кинога килгән идек. Шунда граждански киенгән ике ир затының шул хакта сөйләшкәнен ишеттем, - дидем. +Старшина Лагунь ач яңагын сыпырып куйды, нидер әйтергә җыенган иде, кабинетка, гадәттәгечә каударланып, капитан Пинчук кайтып керде. +Капитанның кәефе шәп икәнен чамалап, старшина Лагунь Азнакайда Никита Хрущёвны ничек каршы алганыбызны миннән тагын бер тапкыр сөйләтте. Бая гына сөйләгәнне сүзгә-сүз кабатларга яратмаганлыктан, мин, тырыштым. Старшина Лагунь беренче тапкыр ишеткәндәй рәхәт чигеп, көлү өянәген тыймыйча тыңлады. Капитан Пинчук исә, киләчәктә олырак урынга, партия эшенә сикерәсен онытмыйча, көлүнең чамасын тартып кына утырды. Кешене тыңлауга караганда үзе сөйләргә яратучан капитанга бу юлы кайбер сүз кыйпылчыклары эләгеп калган бит әле. +- Транспарант өстеннән сыер көтүе үтеп чыкканы чынлап та булган хәлме, арттырмыйсызмы? - дип соравы моңа дәлил иде. +- Булмаганны булган дип сөйли белү сәләте юк шул миндә, - дигәч, старшина Лагунь: +- Ай-һай, - дип башын чайкап куйды. +- Күргәнне сәнгатьле сөйли белү һәркемгә бирелмәгән шул, - диде капитан. +Фикерен аламаландырып, чүбекләп, анык кына әйтеп бирә белмичә, азаплый торган старшина Лагуньга киная булды бугай бу. Әмма ул моны сизмәмешкә салышты. +- Син Хрущёвка бәяне дөрес бирдең, ә менә Брежнев хакында ни уйлыйсың? +Уемны күңелдә талкып, искәртеп тормыйча, капылт кына әйтеп бирә торган беркатлы булсам да, бу юлы туры бәргән сорау мине чиркандырган кебек булды. Кечкенә бер белорус авылыннан чыгып, көтүче чыбыркысын портупеяга алыштырган бу старшина минем баш очында пәрәвез ятьмәсе үрә түгелме соң? Әмма сорау бирелгән, аңа җавапсыз калу да егетлек түгел. +- Самолёт трабыннан төшүе әллә каян күренеп тора. Калын кашлы, чибәр, мәһабәт. Ил башлыгы шундый булырга тиеш! +Үзенең үтә дә ябык-курач гәүдәсен исенә төшергәндәй, старшина Лагунь кызарып куйды. +Гаҗәп бит, бер уйласаң: җәмгыятьтә кешене кимсетү, кыюлыгын бетереп, күндәм мәхлукка әйләндерү өчен нинди генә чикләүләр, шартлы кануннар уйлап табылмаган. Моңа әкрен генә күнегә барасың, уеңа, телеңә богау салуны табигый хәл кебек аклый башлыйсың. Югыйсә бит, әйтергә кыҗрап та әйтелми калган фикерең күңелеңне күгәртә бара, маңгаеңа йончу сыр булып сызыла. Тоталитар ил-дәүләттә яшәүчеләр ни өчен кырыс-сытык чырайлы, мыжык холыклы була? Чөнки уеңда кабынган фикерне дөньяга чыгара алмыйсың; бары да эчкә җыелып бара, тибенеп, тырнап һәрдаим сине бимазалап тора, тәнеңне каралта, җаныңны сызлата, менә шул тулгаклап кайнаган эчке халәттән чырай киеренке ямьшәя, күз карашы тыныч нурын җуеп усаллана. +Армиядә төрле штабларда политбүлектә эшләүчеләр аерым бер катлау булып яши. Болар "җылы" урында. Чырайга да яшь күренәләр. Киемнәре дә пөхтә. Болар җайлашып яшәүнең асылына тиз төшенеп алалар. "Коммунизм", "ленинизм" кебек олы сүзләрне, марксистлардан күчереп алган цитаталарны бернинди хиссез генә кулланып, телне күңелгә тоташтырмыйча гына сөйләү осталыгына ирешкәннәр. Боларга хәрби дәрәҗә бирелү дә үз вакытында тәгәрәп килә. Әйтик, тавыш тизлегендә очучы самолётны иярләүче, җирдән аерылу, җиргә кайту кебек хәвефле мизгелләрне күпме кичергән экипаж командиры әле кырык биш-илле яшьләрендә дә өлкән лейтенант кына булырга мөмкин. Ә аның яшьтәше, политработник булып штабта утыручы курсташы җилкәсенә бу вакытта инде кимендә подполковник погоны менеп кунаклый. +Сугышны кичкән офицерлардан ишеткәнем бар: маршал Жуков политработникларны бер дә яратмаган диләр. Маршалның яратмавы, эзсез каламыни, әлбәттә, шактый язмышларны ботарлап ыргыткандыр. вожаклары - капитан Пинчук һәм старшина Лагуньга мин ияләшеп өлгердем. Әйбәт кешеләр сез, дип күзләренә карап әйтә алмасам да, аларга булган якынлык хисен эчтән яшерә алмый идем. Кайчакларда мин буйсынырга тиешле гап-гади солдат икәнемне онытып җибәрәм, артык үз итеп, шаяртып та алгалыйм. Менә бер күренеш: көнгә чыксаң, кабинет эче кайнап тора - керәләр, чыгалар, бертуктаусыз ачылып-ябылып торуга ишек күгәне чыдасын гына. Телефоннар кызышып бетә. Каядыр телефонограммалар китә тора. Ашыгу, кабалану, болгавырлык. Искә төшерәм: Азнакайда комсомол комитетына кергәч тә шундый хәлгә юлыга идем бит. Күрәсең, бөтен илдә шулайдыр, тынгысыз яшьлек ритмы үз-үзен котыртучы җитезлеккә корылган. Әйләнмәле тәгәрмәч эчендәге тиен күз алдына килә: коточкыч тизлек белән йөгерә тиен, ә үзе бер урында тора. +- Менә хәзер комсомол оешмаларын тораташ катырып куй - илдә берни үзгәрмәячәк, беркем сизмәячәк, - дип көләм дә, старшина Лагунь: "Кемне алдык без эшкә", дип, капитанга ым кагып елмая. +Капитан Пинчук Берлинга берничә көнлек командировкада булып кайтканнан соң, фотоларын күрсәтте. Рейхстаг бинасын тетеп, җимереп бетергәннәрдер дип уйлый идем, исән калган икән бит, яраларын ямап, кабаттан күтәргән эшчән алман халкы бу мәһабәт бинаны. +- Җиңү байрагын беркеткән гөмбәз шушымы? - дип сорыйм капитаннан. Капитанның бармагы төп гөмбәз турыннан икеләнебрәк кырыйга шуыша: +- Шушы булырга тиеш... +Старшина Лагунь байрак элүче геройлар Егоров белән Кантария хакында сүз кузгата. Шул уңайдан мин вакыт-вакыт хәтеремне тырнап алгалаган сорауны бирмичә кала алмыйм. Мәктәптә укыганда (кайсы класста чакта икәнен тәгаен генә әйтә дә алмыйм) җиңү байрагын элүчеләр өчәү булган дип аңыма кереп калган иде. Легендага кергән өч кешенең берсе ни сәбәпле тын гына "югалды". Ни өчен? Кем иде ул? +Минем бу соравым һавада эленеп калды. Капитан телефон номерын җыярга тотынды, старшина Лагунь, ык-мык килеп, сүз җебен ялгый алмады. +Әллә соң мин ялгыш шулай өчәү дип хәтердә калдырганмынмы? Бу сорауны кузгату мәгънәсезлекме? Ни өчен? Ни сәбәптән? Кайчан? Җавап табу минем өчен мөһимме? Бәлки бу - ялган легендалар тудыруга корылган җәмгыятьтә карусыз алданасы килмәү үҗәтлеге, гөнаһсыз үсмерчак хәтерен барлап карау, гадел дөреслеккә төшенәсе килүдәндер... +Озакламый мин, ниһаять, бу сорауга җавап таба алдым. +Нишлисең бит, холык-фигылемә тумыштан шундый туфрак салынгандыр инде: кирәк чакта эчке горурлыгымны тыеп кала алмыйм, хаксыз икәнемне сизгәндә дә үз сүземне бирми черәшәм, җайсыз сораулар куеп, җавап бирергә тиешлене уңайсыз хәлгә дә калдыргалыйм. +"Кәҗә рәхмәт әйтә, сакалын селкетә", дигән кебек, "әйе" дип, күндәм баш кагып торучыларны кызыгып кызганам. Андыйлар дөнья йонын уңайга сыпырып рәхәт яши. Моңа мин һәрдаим төшенә барам. +Бүген мин дивизия штабы белән хушлашам. Плакатлар, төрле кирәк-яраклар әзерләнеп бетте. Хәзер инде Офицерлар йортындагы кабинетка күчәргә дә була. Ачкыч үз кулымда. +Старшина Лагунь әйберләрне күтәрешеп, озата барды. Без биш кеше комсомол билетлары алыштыру буенча берничә ай буена бергә эшләячәкбез +Икенче көнне, калдык-постык әйберләрне алырга дип, Пинчук кабинетына кергән идем, минем өстәл артында таза гәүдәле, мул чырайлы бер сержант утыра. +- Таныш булыгыз, - диде старшина Лагунь, - безнең яңа инструктор Лебеденко. +- Без кул бирештек. +Лагунь мине озата чыккач, болай диде. +- Без рядовой состав арасыннан инструктор итеп алырга синең кандидатурага тукталган идек. Әйбәт егет син, эчми-тартмыйсың. Тик... капитан белән икәү сине ике айга якын сынадык та... политик яктан өлгереп җитмәгән әле, дигән нәтиҗәгә килдек. Турысын әйткәнгә үпкәләмә инде син. +Минем көләсе килде. Нигә үпкәлим ди. Минем сүз запасы дөресне сөйләргә дә җитенкерәми бит әле. Ә инде "бар"ны - "юк", "юк"ны - "бар" дип сафсата сату өчен әллә күпме җансыз сүз байлыгы кирәк. Җитмәсә артистлык, кыюлык, ояла белмәү кебек мөһим сыйфатлар да мине читтән генә урап узган. +- Мондый эшкә татарны кую ярамас, - дигәнсездер әле, - дип, старшина Лагуньны юри котырткан булам. Ул кызып китә: +- Син нәрсә?! Муса Җәлил - политрук! Муса Җәлил - татар, Муса Җәлил илдә күрелмәгән батырлык кылган түгелмени! +- Шаярттым гына дип, старшина Лагуньны тынычландырам. - Рәхмәт, миңа андый камыт кидермәгән өчен, - дим. +- Старшина званиесе һәм ай саен егерме биш тәңкә акча эчеңне тишмәс иде дә бит... +- Егерме биш сум диюегез - заманчиво. +- Хәзер рядовой солдатка айга күпме түләнә? +- Ике сум җитмеш ике тиен. Энә белән җеп алырга җитә, комсомол взносы түләгәннән соң... +Кабинет +Офицерлар йорты бик зур бинаны биләп тора. Саллы ишекләрен ачып килеп керүгә, син казарма шартларында яшәүче гади солдат икәнеңне онытасың. Монда бөтенләй бүтән тормыш кайный. Әле уңнан, әле сулдан, әле астан, әле өстән музыка тавышлары яңгырап, бер-берсе белән кисешеп, серле тибрәнеш хасил итә. Яныңнан бөтерелмә итәкле биюче кызлар чыркылдашып уза, затлы киенгән ханымнар хушбуй исе сирпелдереп, горур гына үтеп китә. +Монда өч йөз илле кешелек кино-концерт залы, китапханә, спорт залы, төрле түгәрәкләр өчен кабинетлар, тәмле шоколад, кофе исләре таратып буфет эшләп тора. +Коридорда безгә тәгаенләнгән кабинет ишеге янына кара төстәге фортепиано куелган. Кап-кара күзле, кара чәчле, грузинкага охшаган юантык гәүдәле ханым шул уен коралында алты-җиде яшьлек кызчыкны клавишларга басарга өйрәтә. Вакыт-вакыт кулына сугып куя. Эре күз яшьләре чыккан балага иелеп, елама, дип ысылдый. +Бер-берсенә охшаган сыман мондый "грузинкалар" Офицерлар йортында шактый күренә. Баксаң, алар грузинка түгел, яһүд милләтеннән икән. +Март башында кабинетыбыз җиһазланып бетте: тәрәзәгә пәрдә куелды, стеналар бизәлде, өстәлләр тезелде. +Дивизия штабында, политбүлектә эшләүче ханым Антонина Ивановна өчдүрт айга безнең җитәкчебез булачак. Аңа утыз биш яшьләр чамасы. Кырыслык битлеге кимәгән, һәрчак елмаеп, ягымлы сөйләшә. +Без дигәнем - дүрт егет: украин акценты белән йомшак итеп, сузыбрак сөйләшүче Полтава егете - Валентин, Харьковтан - Владислав, урманда ракеталар сагында торган җиреннән монда, шәһәргә чакыртып алынуына сөенеп бетә алмаган, кыска буйлы, Вологда егете - ефрейтор Михаил һәм мин. +Эшкә керешер алдыннан безне дивизия штабына, политбүлек начальнигы полковник Курганский кабинетына җыйдылар. +Комсомол билетлары алмаштыру бик мөһим, илкүләм кампания икән. Бу почётлы эшкә меңләгән солдат арасыннан сайланганнан сайланганнары гына алына, шуңа күрә үз-үзеңне тотышыңда, сөйләшү алып барганда, кием-рәвешеңдә һәркемгә үрнәк булырга тиешсең. Шушы дәвер эчендә без фәкать парад мундирында гына йөрергә тиеш булабыз. Дүртебез дә меңнәрчә билет тутырып, бер дә хата җибәрмәсәк, ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау грамотасы һәм алтын сәгать белән бүләкләнүебез ихтимал. Бозу очрагы булса, билет Мәскәүгә, Үзәк комитетка җибәрелә һәм ул билет номеры гамәлдән чыгарыла. +Полковник Курганский басым ясап, өстән торып сөйләми, ә киңәшләшкән кебек, йомшак итеп, үз тиңе күреп мөрәҗәгать итә иде сыман. Кыяфәте татарга охшаган; ирен читенә сизелер-сизелмәс елмаю поскан, елдам-нурлы карашы үзенә тартып тора. +Бу сөйләшүдән соң капитан Пинчук безне Офицерлар йортындагы кабинетка алып китте. Кабат әйләнеп кайта-кайта, бик бөртекләп, алда торган эшнең җитдилеген шәрехләп бирде. +Капитан безгә уңышлар теләп чыгып киткәч, Антонина Ивановна кулларын уып, ишекле-түрле йөреп алды: +- И-их, егетләр! Карап торам да... Менә дигән егетләр бит сез! Мин сезгә ышанам, менә дигән итеп башкарып чыгарбыз, Алла бирсә, - дип ул безне буфетка, чәй белән сыйларга дип, алып китте. +"На Бога надейся, но сам не плошай", дигән рус мажигы. Әзерлек барышында мин күп тапкырлар һәр яктан уйлап карадым. Өр-яңа билетның шыкырдап торган битенә корыч каләм очын кара тушька манып, таныш түгел кешенең исеме-фамилиясе, атасының исеме языла. Хәрефләрең матур итеп тезелеп барырга тиеш. Бу киеренке мизгелдә каушау, дулкынлану хисе тәнгә таралган кан тибешеннән каләм очына төшә. Шундый киеренкелектә уннарча, йөзләрчә билет тутырганда хата җибәрми буламы?.. Мин моңа һич кенә дә ышана алмыйм. Шуңа күрә, барысын уйлап, алдан хәстәрен күрдем. Беркем юк чагында, ашыкмыйча, иркенләп, үземнең осталыгымны сынап карадым. Әмма бу хакта берәү дә алдан белергә тиеш түгел иде... +Беренче эш көнен Антонина Ивановна коридорда ишеккә терәлеп диярлек торган фортепианоны "Безгә тынычлык кирәк" дип, икенче төшкә күчертүдән башлады. Ул безнең әнкә кебек, аның күзенә генә карап торабыз. Аның сейфында мөһер, яңа билетлар, документлар. Валентин, Владислав һәм мин каллиграфиянең камил югарылыгына ирешкән осталык белән билетлар тутырырга тиеш булабыз. Ефрейтор Михаилга исә фотоларны төгәл үлчәмдә кисеп, билетка ябыштыру кебек четерекле эш йөкләнде. +Беренче көнне без бик сакланып, нык тырышып, шактый дулкынланып бишәр билетны хәл иттек. Эш тәртибе болайрак иде: парад киеменнән солдат үзеннән сорый барып, дөреслеген раслатасың. Аннары иске билетындагы исем-фамилиясенең дөрес язылганмы-юкмы икәнлеген тикшерәсең. Шуннан соң гына хәлиткеч эш - "акка күчерү" башкарыла. +- Иртәгә шушы ук полктан тагын унбиш солдат киләчәк. Аннары кичен, яңа билетларны тантаналы рәвештә генерал үзе тапшырачак, - ди Антонина Ивановна. +Ләкин, икенче көнне яңа күлмәк киеп, кичке тантанага әзерләнеп килгән Антонина Ивановнаны бер мизгелдә аяктан ега яздык. Бар да әйбәт бара иде, югыйсә, ару гына эшләп утырган җирдән Валентин кычкырып җибәрде: +- Убейте меня, ребята! Убейте! Всё пропало... +Валентинның бөтенебезне сискәндергән бу гасабилы кычкыруы төбендә ни ятканын чамаласак та, бер исемне язганда ике хәрефтә үк хата җибәрер дип көтмәгән идек. Антонина Ивановна агарып чыкты, тиз генә сумкасыннан валидол төймәсе алып капты, башын артка ташлап, күзләрен йомып хәтсез утырды. Бераздан, карлыккан тавыш белән: +- Нишлибез инде хәзер, генерал үзе тапшырырга тиеш иде бит?.. - дип, урыныннан торды. Һаман үз-үзен битәрләп утырган Валентинга карап: +- Акланмагыз, хата җибәрү берәүдән дә ерак йөрми, - диде. +Мин билетны алып, кайсы хәрефне кыркып, ничегрәк төзәтергә икәнен чамаладым да: +- Рөхсәт итсәгез, Антонина Ивановна, төзәтеп карыйм, - дидем. +- Юк, юк! - дип, ул ишетергә дә теләмәде. Билет аннулируется. Сообщим в ЦК, - дип коридорга чыгып китте. Без, егетләр, бер сүзгә килеп, Антонина Ивановнаны күндереп карарга булдык. +Бераздан ул керде дә, безнең сүз берләшкәнне сизгәндәй: +- Барыбер беткән билет инде, маташып карагыз, - дип, өметсез кул селкеде. +Мин алдан әзерләгән әйберләремне өстәлгә чыгарып салдым. +- Шылт иткән тавыш та, бер хәрәкәт тә булмасын, - дип, барысына да буфетка чәй эчәргә баруларын үтендем. +Менә хәзер сыналу мизгеле килде сиңа, егетем. Йә бар син, йә - юк. Бу дөньяның син генә чиртеп көй чыгара алырдай нечкә кылы булырга тиеш бит инде... Тәвәккәллә! +Кул астымда - егерме дүрт төстәге карандаш бәйләме. Чын корычтан эшләнгән, бер дә тотылмаган кыйммәтле лезвие салынган кап. Үткен пәке һәм мамык түтәрәме. Менә шушы әйберләр белән четерекле операциягә тотынырга була. Ничә тапкырлар үземне сынап, эшләп карасам да, барыбер каушата. Бу мизгелдә мин үземне бик нечкә операциягә алынган нейрохирург итеп тоям. Хикмәт шунда: күп документлар кебек үк, комсомол билеты да яхшы, тыгыз кәгазьдән бизәк-орнамент сеңдереп эшләнгән. Гади күзгә аның бизәкләре күренми, ә кызгылт -көрән төсе генә шәйләнә. Иң хәтәр мизгел - лезвиене ике бармак арасында бөгеп китереп, хата киткән хәреф турыннан кәгазьнең бик юка өрфия катлавын кыеп алу. (Тушь кәгазьнең "майлы" катламында гына, эчкә сеңмәгән була.) Болай иткәндә кәгазь чүбекләнми, шулай да, тырнак йөзе белән "яралы урынны" ышкып, шомартып аласың. Кәгазьнең кыеп алынган җире агарып кала. (Бу очракта сары, кызыл, көрән, куе сары төстәге карандаш сөрмәләрен үткен пәке белән кырып, порошокка әйләндереп, күпме микъдарда, ничек кушарга икәнен мин алдан ук тәҗрибә ясап, чамалап әзерләп куйган идем.) Менә хәзер иң мөһиме - дару-порошокны мамык белән сак кына ышкып, төзәтелгән хәрефне язып куясың. Тагын бер сере бар: хаталы хәрефне тулаем кыеп алмыйсың, төзәтәсе хәреф элементларын чамалап, кайбер өлешләрен генә юк итәсең - яра мөмкин кадәр әз урынны алырга тиеш... +Шулай итеп, операция тәмам. Киеренке халәттә бөтен мускуллар тартылган, әллә инде сулыш та алмаганмын, йөрәк тә гүя тынып калган булган. +Шәп чыкты бу! дип, үз-үземне хуплаудан соң, бөтен әгъзалар бушанып, хәрәкәт сорый башлады. Күңел мәтәлчек ата. Рәхмәтле булып, йөгерек бармакларны язып, чәбәләндереп, массаж ясыйм, йодрыкны учка, учны йодрыкка бәреп куям. +Тегеләр чәй эчеп килделәр, өстәлдә төзәтелгән документ ятканын күрсәләр дә кулга алып карарга куркыбрак торалар. Ниһаять, Антонина Ивановна үз күзләренә ышанмыйча әле болай, әле тегеләй әйләндереп карады да: +- Шушы билет идеме соң ул, ныклап сез дә карагыз әле, - дип егетләргә бирде. +Төзәтү чынлап та ювелирларча башкарылган иде. Шулай да, билетларны генерал тапшырасы тантаналы кичәгә барыр алдыннан Антонина Ивановнаның эчтән борчылуы сизелә иде әле. +Икенче көнне ул, бар да әйбәт үтте, дип балкып килеп керде. Минем иңемнән кочып, бит очымнан үбеп алды, барыбызны да ягымлы карашы белән сыйпап: +- Сезнең белән разведкага барып була, - диде. +Бераз вакыттан соң без һәммәбез көнгә унар билет тутыра башладык. +- Ашыкмагыз, фәлән айда бетерергә дигән срок куелмаган бит! - дип Антонина Ивановна чыбыркылап торса да, һәммәбез көнгә унар билетны кулдан үткәрәбез. Бозылган билетны юк итмичә, төзәтә алу мөмкинлеген белү, безне эшебезгә җиңел карарга түгел, киресенчә, киеренкелекне йомшартып, каушамаска этәрде; шуның аркасында хаталар да сирәк китә иде... +Ышаныч ныгып, кул языла торгач, көнгә һәммәбез утызар билетны әйләндереп каплый башладык. +Эштән соң калып мин тушь белән рәсемнәр ясаштырам. Минскида "Во славу Родины" дигән зур форматлы, сигез битле округ газетасы чыга. Анда кулдан ясалган рәсемнәр дә бастыралар. Мин дә, кызыгып, редакциягә рәсемнәремне юллаган идем, "Тематик яктан килеп бетмәгән, бастырып чыгара алмыйбыз", дип хат килде. Мондый каршылык минем канатны салындырмый, киресенчә, үҗәтләндереп котырта гына. Барыбер ул газетада басылачакмын, дип кыдрачланып, яңадан-яңа рәсемнәр ясыйм. +Дивизиянең политбүлек начальнигы полковник Курганский кичен безнең казармага, яңа комсомол билетлары тапшырырга килгәч, блокнотымны алып, сызгалап утырган идем. Сурәт ярыйсы гына килеп чыкты, полковникны күреп белгәннәр - шунда ук танып алдылар. +Җибәрдем мин бу рәсемне Минскига. Озак көттермәделәр, "Вручение комсомольских билетов" дигән исем астында басылып та чыкты. Тик, Курганский нинди хәрби дәрәҗәдә, погонындагы өч йолдызны бик үк аерып булмаслык итеп төзәткәннәр. Полковник булса, хәрби сер ачыла микәнни?.. +Ун көннәр үткәндер, мине полковник Курганский кабинетына чакырттылар. Штабка килеп, кабинетына үттем: +- Товарищ гвардии полковник, по Вашему... +Полковник мондый рәсмилеккә кул гына селтәде дә, миңа каршы килеп күреште. Шул ук сизелер-сизелмәс кенә елмаю, җылы караш. +- Газетада минем рәсемне чыгаргансыз икән. Командировкада идем, күрми +- Була ул, - дип, мин Офицерлар йортындагы кабинетыбызга йөгерә-атлый барып килдем. +Курганский газетадагы рәсемне җентекләп карады да, елмаеп: +- Ошатып ясагансыз. Шундый талант булу - бәхет инде ул, - диде. Минем кайдан, кайчан армиягә алынуымны сорашканнан соң, кинәт кенә: +- Туган ягыгызга отпускка кайтасыгыз килмиме? - диде. +Көтелмәгән бу тәкъдимнән мин өнсез калдым. Әмма шатлыкны өркетмәс өчен тыштан сабыр гына күренергә икәнен дә чамалый идем. +- Иптәш полковник, - дидем мин, - дулкынланудан тоныкланыбрак калган тавышыма көч биреп, - мин бит әти-әниемнең бердәнбер малае... Алар инде олыгаеп киләләр. Бездә июнь урталарында печән "чире" кузгала. Менә шул печән әзерләү чорына җибәрә алмассызмы икән, әти-әнигә көтелмәгән ярдәм булыр иде?.. +Полковник Курганский "аңлыйм хәлеңне", дигән кебек иңемә кулын салды, ишеккә кадәр озата килде: +- Килештек. Июнь башында минем хәтергә төшерерсез, - дип саубуллашып калды. +Шул көнне үк мин Омскига - балачак дустым Фавариска хат язып салдым. Ул анда Трудармиядә прораб булып хезмәт итә. Иллә дә шәп булыр иде, икебез бер вакытта ялга кайтсак. Армия шартларында кем, кайчан күргән андый бәхетне. +Еллар аша шаккатып уйлыйм: берең - Бобруйскида, Европаның борын төбендә, икенчең - тайгалар артында адашкан Омскида. Арада - меңнәрчә чакрым киңлекләр, меридианнар. Каты канунлы армия кысаларында ирекле уй-хыялны гамәлгә ашырырга бернинди мөмкинлек булмаган килеш... Нинди ышаныч, нинди өмет - һич икеләнүсез, "бергә кайтабыз", дип сүз куешу өчен нинди башсызлык, тәвәккәллек кирәк булган. +Җай гына барган эшебез 3 апрель көнне (1967 ел) тукталып калды. Полк, дивизия штабы биналарының алгы ягында кара тасмалы байраклар иелеп тора. Бүген илнең Оборона министры, маршал Родион Яковлевич Малиновскийның Мәскәүдә, Кызыл мәйданда, җәсәден туп (пушка) лафетына куеп, соңгы юлга озаталар. Бу олы кайгының кара шәүләсе илнең бөтен хәрби берләшмәләренә дә сирпелгәндер. +Безнең гарнизонда да үзгә бер хәрәкәт. Полклар саф-саф булып аэродромга таба бөркелеп килә дә, очу полосасына тезелә бара. Олы елга кебек агып барган батальон сафында атлаганым бар иде. Ә монда - тулы бер дивизия, тетрәп торган диңгез, меңнәрчә йөрәк тибешенә кушылып, эреп югаласың. +Трибунада - генерал Дудаков, югары чиндагы офицерлар. Матәм митингы башлана. Малиновский - ике тапкыр Советлар Союзы Герое, Югославиянең Халык каһарманы, алтмыш тугыз яшьлек маршал... шундый дәрәҗәләргә менеп җиткән шәхес үлмәскә тиеш югыйсә... әмма тәкъдир бар шул, яшәү һәм үлем бизмәнен ул тигезләп тора. +Митинг соңында махсус әзерләнгән полклар, автоматларын өскә каратып, салют бирделәр. Шул мәлдә әллә каян гына ябырылып, күк гөмбәзен умырып төшергән авазлар салып, каргалар өере күтәрелде. Аэродром тирәсендәге агач ябалдашлары сискәнеп куйды бугай. Шомлы, сагышлы тантана тәмам. Язга үрелгән ботакларда тулышкан бөреләр шартлап ярылыр шикелле... +Илнең Оборона министры итеп маршал Гречко билгеләнгәч, армиягә өстеннән портупея буып йөрергә тиеш булдылар. Портупея будыңмы - син инде күн итекләр кияргә тиешсең - кием формасы шуны таләп итә. Маршал Гречко үзе шундый форманы ярата икән. Җәйге челләдә ничек мондый кием белән йөрербез дип пошаманга калган офицерларны илгә кертелгән һәр яңалыкның озак яши алмау гадәте коткарды. +Комсомол билетлары алыштыру дәверендә миңа үзебезнең часть кыйпылчыклары урнашкан Пастовичи, Осиповичи кебек шәһәрләрдә булырга туры килде. Бобруйск шәһәреннән еракта, урман эчендә плацкарт вагонда яшәгән кислород ясаучы взвод белән дә таныштык. Солдат-повар пешергән андагы борчак ашының тәме әле дә хәтерне кытыклап тора (өч йөз кешегә пешергән белән, утыз кешегә дип пешергән аерыла шул). +Менә без Барановичига очарга дип аэродромга килдек. Антонина Ивановна җитәкчелегендә бөтен группабыз белән, атна буена шул шәһәрдә яшәячәкбез. Минем кулда портфель, капкачы арасына түгәрәкләп төрелгән плакатлар кыстырылган, калган егетләрнең дә кулы буш түгел. Бөтен кирәк-яракны төяп барабыз. +Арты чүгеп, нәни генә сыңар тәгәрмәчтә утырган ЛИ-2 самолёты, "ТУ" кебек мәһабәт лайнерлар янәшәсендә оялган кебек, посып тора. Шуның тимер баскычыннан күтәрелеп, эчкә үтәбез. Түрдәрәк пәрдә тартылган. Бераздан самолётны тирбәтеп берничә офицер килеп керде. Арада - генерал Дудаков үзе! Иң арттан безнең капитан Пинчук күренде. Генерал алга узып, пәрдәне шудырды да, "минем яшерен серем юк сездән", дигәндәй, ачык килеш калдырды. Кителен салып, кабинага узганда мин уйлап куйдым: генерал бит гадәттә чын хәрби самолётта - ТУ-16 да оча, ә бу самолётта ул "юл уңаеннан" гына, кайсы якка утырыр икән? "Мин - генерал", дип дәгъвалау юктыр, димәк очышның үз кагыйдәсе бар. Генерал Дудаков уң як штурвал артына утырды. Ә капитан Исаков исә сул креслоны, экипаж командиры урындыгын биләде. +Самолётыбыз тыгыз болыт юрганын ертып, өскә, кояш нурлары кинәнеп таралган зәңгәр чиксезлеккә чыкты. Күз карашын иркәләп, мәңгелекнең үзе агып бара шикелле. Хозурлыктан акыл саташа: кая очам мин? Кайсы заман кешесе мин? Һәм ул "мин" болыт упкыннары арасына төшеп югалыр кебек. +Генерал белән самолётка кереп утырган офицерлар арасында дивизиянең баш штурманы - подполковник Мостафин да бар, мин аны читтән генә күреп белә идем. Пинчук яныбызга хәл белергә дип килгәч, "монда сезнең земляк бар дип, Мостафинга әйтә алмассызмы?" - дидем. Миңа подполковник янына бару уңайсыз, ә ул минем янга килә ала. Килми икән, димәк, якыннан танышу язмаган... +Иллюминатордан карап бара торгач, бөтенләй онытылып сихерләнгәнмен. Сискәнеп киттем. Подполковник Мостафин янәшәмә килеп утырган икән, иңемнән кочып алды: +- Татар егетеме? Исемегез ничек? Кайсы төбәктән, Казаннанмы? +Шулай сөйләшеп киттек. Татарча белмәве хакында әйтеп, ул бераз моңсуланып алды. Ятим калган малай Киевта, балалар йортында тәрбияләнгән икән. +- "Рәхмәт" дигән сүз генә хәтердә калган, - диде ул. - Менә минем урынбасарым бар - майор Шаһиморатов, Уфа татары, телне әйбәт белә... +Подполковник Мостафин белән шактый сөйләшеп утырдык. Ягымлы кеше. Язмыш шулай китереп куйгандыр инде, детдомнан хәрби мәктәпкә китү аның +- Отставкага чыккач, берәр татар авылына барып төпләнергә дә, тормышны яңабаштан корырга хыялланам, - диде ул. +Самолётыбыз калын болыт түшәге эченә кереп, шактый талкынып алганнан соң, төтенсу томан аша җир өсте шәйләнә башлады. Самолётның гәүдәсе "дерт"ләп куйды, шассилар оясыннан чыкканда шулай була. Димәк, төшәргә озак калмады. Подполковник Мостафин минем җилкәдән кагып саубуллашканда: "Проблемаң булса, мине тап, кергәлә", дип түргә, үз урынына китте. +Самолёт Барановичиның хәрби аэродромына төшеп утырды. Генерал Дудаков лётчик кабинасыннан чыгып, кителен кия башлады. Башка офицерлар да, төзәтенгәләп, генерал кырыена елыштылар. Мин портфелемне алып, тизрәк чыгу ягына, ишеккә ашыктым. Ачык ишектән күн итек башы күренүгә, кинәт оркестр уйнап җибәрде. Каушап калдым. Артка чигенергәме, алга атларгамы белмичә икеләнеп алдым да, баскычның ике-өч аратасын бер итеп атлап, җиргә сикердем. Оркестрантлар тезелеп басканнар, каршыда полковник (Барановичидагы дивизион командиры булырга тиеш) һәм аның яраннары үрә басканнар. Болар генералны олылап каршыларга әзерләнгәннәр, әлбәттә. Эре балык чыгасын көткәндә кармак тирәсендә буталган маймыч кебек, мин шым гына читкәрәк тайпылып өлгердем. +Генерал Дудаковның мондый нәрсәләргә исе дә китми шикелле. Сугыш гарасатын кичкән, күпне күргәннәргә хас сыйфат. Штаб янында кара-каршы килгәндә дә, син честь бирергә өлгергәнче ул инде рядовой солдат дип тормый, синнән җәһәтрәк кулын "под козырёк" куеп, үтеп тә китә. +Генерал Дудаков сугышта "Митчел" (Америкада эшләнгән) дигән самолётта очкан. 1941 елда ук Кенигсбергны бомбага тоту операциясендә катнашып, легендага кергән. Герой исеме алган. +Барановичида ракета йөртүче иң заманча ТУ-22 самолётлары тора. Еракка очучы бу самолётлар үзләре дә ракета кебек очлы борынлы итеп ясалган. Якыннан караганда, очлымы өстеннән карандаш сыман нәрсә алгарак чыгып тора, бусы - һава киңлегендә очып барган килеш кенә махсус самолёттан ягулык суыртып алу өчен эшләнгән. +Монда казармалар шәһәр йортларыннан калын-биек коймалар белән аерып алынмаган. "Ачык дивизион". Аэродром гына сак астында... +Антонина Ивановна җитәкчелегендә без, дүрт егет, кунак сыйфатында (әмма киеренке эш белән) Барановичи шәһәрендә яңа билетлар тутырып һәр солдатка өләшеп чыкканчы, бер атнага якын тордык. +Комсомол документларын алыштыру кампаниясе хезмәт дәверендә минем өчен истәлекле вакыйга булып калды. Күпме шәһәрләр күрдем. Күпме кешеләр белән аралаштым. Берничә ай эчендә, үзем генә дә меңнән артык билет тутырганмындыр... Минем каршымда, сорауларыма җавап биреп, нинди генә милләт егете утырмады... Бу очракта мин инде рус, татар, украин, үзбәк, азәри кебек еш ишетелгәннәре хакында әйтмим дә, ә менә кайчан да булса күрермен дип башыма да китермәгәннәрен искә төшерергә була. +Мин бер нәрсәгә шаккаттым: биниһая зур илдә, йөзләрчә милләт арасында без төрки кавемгә кергән халыклар гаҗәеп күп икән. Моны укып белү бер хәл, ә күреп белү - икенче икән шул... Менә минем каршымда табасаран егете утыра, бераздан аны кумык егете алыштыра. Рәсми сорашулардан соң, мин болай гына сөйләштереп алам. "Күз", "колак", "борын", "баш" сезнеңчә шундый сүзләр, барысы да уртак, охшаш... Күз алдымда милләтләр алышына тора: казакъ, үзбәк, каракалпак, якут, хакас, төрекмән, нугай,азәри... хәтта Молдавиядә яшәүче гагаузлар да безгә тугандаш икән... (гагауз егетенең фамилиясе Турчинов икәне хәтердә калган). +Мин, кызыксынып, төп сүзләрнең безнекенә охшашмы-юкмы икәнен белер өчен, осетин, грек, караим, абхаз, алман, яһүд, авар, чечен, ингуш егетләренә дә биреп карыйм, юк, кайбер сүзләр охшаган кебек тоелса да, алар инде бүтән "камыр"дан... +Миңа бу - кыяфәт, тел, рух аермалыгы ошый, акылны әсәрендерә торган әллә нинди эчке куәт, табигый үзенчәлек, олы сер ята бу халыкларның төрлелегендә... +* * * +Белорус җиренә яз шаукымы интегеп килми. Кояш та бөтен йөзенә ачылып, юмартлыгын яшерә алмыйча кинәнә; күз алдында төсләр үзгәрә бара. Әле генә алмагачлар шау чәчәктә була, аннары бакча, парк, урам скверларында тын гына сирпелеп, ак таҗ явымнары башлана. Син үзең дә сизмичә, җәйдән сөенче алырга килгән йомшак җилгә уралып җылы көннәргә кереп барасың. +Шимбә көнне кичләрен паркта музыка яңгырый. Койма белән әйләндереп алынган түгәрәк мәйданчыкта танцы башлана. Гарнизонны шәһәрдән аерып торган коймага махсус ишек уелган. Кичке җидедә ике якка ике сакчы баскан шул ишектән шәһәр кызларын танцы мәйданчыгына кертәләр. Төнге унбергә кадәр алар солдатларның күз уңындагы кунаклары. Гадәттә, кызлар шәһәрнең форштадт дип аталган шушы якындагы районында, үз йортлары белән яшәүчеләр төбәгеннән. +Кайбер елгыр-хәйләкәр солдатлар беренче елында ук өйләнеп алалар да, "к тёще, на блины" дип, гарнизон белән кәләш йорты арасында киләп сарып, сый-хөрмәттә яшәп алалар. Хезмәт срогы беткәч, күбесе, мәгъшукасын алырга онытып, туган якларына кайтып китәләр. +Танцы мәйданчыгында әнә шундый тол калган, алданган, рәнҗегән кызларны да күрергә мөмкин. Болар инде, төсен җуясы килмичә, әллә каян балкып торырлык итеп, купшы бизәнгәннәр. Әмма, нишлисең бит, гомер озая, итәк тә озыная бара, буыннар алышына. Отыры яшьрәк солдатлар килә барган саен, боларның базары төшеп, яшь кызлар рәтеннән арткарак чигенә торалар. +Кайный танцы мәйданчыгы. Гашыйклык, ау дәрте - аяусыз. Берәүнең дә үзенә тиңләнгән бәхетен бүлешәсе килми... Ә музыка хисләрне котырта. Йомры тезләр, бөтерелмә итәкләр, иңнәргә аккош муеныдай бөгелеп яткан куллар, чәч җиленнән сирпелеп киткән хуш ис, утлы иреннәр, сыгылмалы билләр... Хәрәкәт, буталыш, өмет, алгысыну... музыка өермәсендә чагылып киткән күзләр, күзләр, күзләр йолдызлыгы... +Бүген дә мин янәшә торган өч кызга игътибар иттем. Алар гел бергә киләләр. Үзебезнең ротадан өчәү берләштек тә, тартылдык болар янына. Үзем юаш-оялчан булсам да, кызлар арасыннан иң чибәрен сискәндерә алу җене бирелгән миңа. +- Люба, - диде иң чибәре. Моңсурак карашында славян салкынлыгы. Мине нәкъ менә шундый: уе-сере эчкә, тирәнгә яшерелгән күзләр әсәртеп тынычсызлый. Любаның дуслары - апалы-сеңелле Валя белән Рая икенчерәк, күзләрендә мут очкыннар чәчрәп китә. Еш елмаеп, күп сөйләшәләр. +Төнге унбердә кызларны капкага кадәр озата барабыз. Иртәгә Березина елгасы буена кызынырга чыгабыз, батып үлүдән курыкмасагыз... сез дә кушыла аласыз, дип тәкъдим ясыйлар. Очрашырга сүз куешабыз. Старшина Осипенкодан увольнительный кәгазе алыр өчен бүген кичке барлауга үз вакытында кайтырга, ипле генә йөрергә кирәк. +Березина - үз кадерен белеп кенә ага торган матур елга икән. Яшел чирәмле, өянкеле сөзәк ярлары Агыйдел буйларын хәтерләтә. Малай чакта кәс кисеп, буа ясап, Эстәрле инешен тирәнәйтеп, йөзәргә өйрәнүләр юкка китмәгән. Беләкмускулларда йөзә беләм, дигән ышаныч тибенә. Кайчандыр гаскәрен ташлап, Парижына качып барганда, Наполеон Бонапартны чак батырып үтермәгән тарихи елга бит бу. Мин моның аргы ярына йөзеп чыкмасам, гомергә үкенечкә калачак. Бигрәк тә кызлар карап торганда... +Березина... Рәхәт яңгырашлы, ләйсәнле исем. Еллар узгач, мин ул елгага +шигырь багышлармын дип уйламаган идем... +Березина исемен кырык елдан соң Парижда ишетеп, сүгенер дәрәҗәгә +җитеп тузынырмын дип тә уйламаган идем. Телләрендә "Р" авазына +кырау төшереп сөйләшкән французларга хөрмәтем бөтенләй кимеде. +Мәскәүдән чигенгәндә, таланып, гаскәрен җуеп, мәсхәрәләнгән +Бонапарт алып кайта Парижга бу елга исемен. Французлар хәзерге көндә +дә "начар, бик начар" халәтне "бе-ре-зи-на" дигән сүз белән белдерәләр +икән. Моны белгәннән соң: "Мин Европалы, мин зыялы" дип күкрәк +кагып йөргән французларны кызганып куйдым. Шундый күркәм елганың, +шундый матур исемен бер тинтәк адәм сүзенә карап, кирәкмәс урында +кулланалармы?! Березинадан оят! +Каршымда - Березина тугайлары. Шәһәр бик еракта. Аның барлыгы да сизелми. Тын ярда без генә. Кызлар табын әзерләп куйдылар. Алдан хәстәрен күреп килгәннәр. Уртада - кызыл шәраб шешәсе кукыраеп утыра. Валя белән Рая бик уңган күренәләр, куллары ризык тирәсендә уйнап кына тора. Любага эшләү килешмәс тә кебек... Купальниктан аның гәүдә рәвеше, мода салоннарында кәскәс басып, сокланулы күпме күз карашларын кисеп үтәрлек итеп яратылган... +Белорусларның тыныч холыклы, күндәм, бик кешелекле икәнен аңлый, күрә, сизә башлаган идем, өйләрендә булгач, аш-суга да оста икәнлекләре ачылды. +Валяларның өйләре Сакко һәм Ванцетти урамында, чыршы бүрәнәләре кара төскә кергән, текә түбәсе әллә каян күзгә ташланып тора. Без, берничә солдат һәм кызлар, шул өйдә табын корып утырдык. Валя белән Раяның әнисе күзгә күренә дә, күренми дә кебек. Өстәлгә аш-су чыгарганда гына шәйләнеп кала. Гөр килеп утырабыз. Минем өчен мондый мәҗлесләрнең бер җәзасы бар: хәмер эчәргә кыстау юмартлыгы... Рюмкага иренне генә тигезеп утырам. +Бервакыт күрәм, егетләр хәмерле рюмка күтәреп, стена белән мич арасына корылган чаршау артына кереп-кереп чыгалар. Анда мыдыр-мыдыр сөйләшеп тә алалар. Минем, аптырап, шул якка күз салуымны күреп, Валя, уңайсызланып кына: +- Анда минем әти ята. Алесь Гарасимович. Инвалид ул, - диде. +Бераздан егетләр чаршау артына мине дә чакырып алдылар. Кердем. Күрәм, аяк турын юрган белән төргән, шактый таза иңсәле ир кеше ятакта утыра, бер якта мич, бер якта стена - кысан гына урын. Кемдер мине: +- Вот он - самый натуральный татарин! - дип тәкъдим итте. +Йорт хуҗасы Алесь Гарасимович сугыш ветераны икән, хәмер тәэсиреннән бераз йомшап та киткән шикелле: +- Казань, Казань, - дип мине кочакларга үрелде. Мин, иелеп, аның янәшәсенә чүмәштем. - Спасибо Казани, такую женщину судьбина мне дала, - дип ул маңгаен минем маңгайга терәп җылап җибәрде. - Она святая, такой в жизни не бывает!.. Позовите Марию, пусть познакомится со своим сородичем. +Алесь Гарасимович Ватан сугышында каты яраланып, бот төбеннән ике аягын да өздергән. Минскида госпитальдә яткан, сугыш беткәч тә ул хатынына хәбәр бирмәгән. Сугыш алдыннан гына, 1941 елда өйләнешкән булганнар. +Ничектер, кешеләр аша ишетеп, хатыны Мария килеп аны өенә алып кайткан. Сабый баланы күтәреп йөрткән кебек, ирен кирәк чакта табибларга алып барган, массаж ясаган, мунча керткән, тәрбиядә генә тоткан. +Хуҗабикә кергәч, Алесь Гарасимович, торып басарга җыенган кебек калкынып, хатынын кочарга үрелде. +- Ты же у меня святая, Мария, вот познакомься, земляк твой! - дип мине дә якынрак тартып китерде. +- Мәрьям, - дип ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады хуҗабикә. Алесь Гарасимович, икебезне бергә кочаклап, үкси башлады: +- Я же как обрубок. Она меня!.. +Хуҗабикә калкынып-калкынып сөйләгән ирен тынычландырып, башыннан сыйпады да: +- Вы уж извините его, - дип, чаршауны ачып, табынны карарга чыгып китте. +Озак тынычлана алмады Алесь Гарасимович... Вакыт-вакыт мине чакырып кертә дә иңемнән кысып коча: +- Казанны күрәсем килә дип, бер мәртәбә дә әйтмәде. Сизә идем бит, югыйсә... кемнең инде туган җирен күрәсе килмәсен. Әйткән булса да алып кайта алмас идем... Казанга минем Мария исеменнән сәлам әйт! Онытма, яме! +Минем дә күзгә яшь килде. Нинди язмыш... Өч бала үстергән, ә үзе сабый буйлык ата... +Их, мәнсез яшьлек, күп нәрсәнең асылына төшенеп тормыйча, үтешли генә күз салып китәргә күнеккәнсең шул. Нигә дип шул чакта ашыктың, ачлыктан киселгән ятимә кыз баланың Белоруссия җиренә эләгеп, детдомда үсүе, исән калып, Мәрьямнән Марияга әверелүе хакында кызларыннан түгел, ә үзеннән сөйләтергә иде бит... Шундый язмышка дучар булгач та, иренә тугры калып, тормышта күпләрне изгелек мисалы булып көнләштергән, сокландырган түзем-сабыр татар хатыны янында ник бер кәлимә сүз әйтмәдең, дип үземне еллар аша, кайта-кайта битәрлим. +Ул көнне өй һавасы, өй ашы, өй рухы минем күңелне иләсләндерде. Радиоладан тынлыкны "дер" селкетеп музыка җибәрдек. Өстәлләрне читкәрәк этәреп, танцыга дип парлашабыз. Любаның кулы иңемдә. Ягымлы сүз әйтеп күңелне юат син, йомшак кулың белән баштан сыйпа. Мин бит туган җиреннән өзелеп, еракка ыргытылган бер ятим. Нигә мин көткән моң көйрәми бу күзләрдә? +Казармага кайту белән мин Фәниягә хат язарга утырдым. Ничә айдан соң яңадан терелүме бу? Нигә болай эре итеп язам, сүзләр кантар-кантар булып төшә: икеләнү-шикләнүләр... Көнләшү-сагаюлар... Нигезсез фаразлар... Бар да чайпалып кәгазьгә түгелә... +* * * +Июнь башында дивизиядә яңа билетка чираты җиткән иң соңгы солдат кабинетыбызга аяк басты. Үзбәкстанда үскән Кырым татары Исмаилов Нәүфәл алдырса да, чәченең гадәттән тыш кара булганлыгы төк куелыгыннан ук сизелеп тора, бильярд шарына корым буяган кебегрәк... +Теркәү карточкасына "крымский татарин" дип язылган. Мин әллә ниләр уйлап, четерекле тарихка кереп тормадым; "себер татары", "әстерхан татары", "нугай татары" дигән атамаларны өнәми идем. Нишләп безнең милләткә карата гына географик атама тагып әйтелә микән, "себер урысы", "Уфа урысы" димиләр бит, дип аптырый идем. +Шуннан чыгып кына Исмаиловтан: +- Сызыйкмы "крымский" дигәнен, "татарин" дип кенә калдырыйкмы? - дигәч, ул риза булып баш селкеде. +Шулай итеп, соңгы комсомол билетына мөһер сугылды. Бөтенебез басып, "Ура!" кычкырдык. Антонина Ивановна: "Әйбәт егетләр сез!" дип һәммәбезнең бит очыннан үбеп чыкты. +Икенче көнне барыбызны да полковник Курганский кабинетына чакырттылар. Кыска гына нотык-котлаулардан соң, таралышыр алдыннан, Курганский мине үз янына дәшеп алды. Онытмаган бит! +- Июньнең унысыннан кайтырга җыеныгыз, - диде. +Шатлыгым күкрәкне бәреп чыкмасын өчен, мин йөрәк турыма учымны калкан итеп куеп алдым. +"Бер билетны да бозыкка чыгармадык", дип Комсомол Үзәк Комитетына отчёт биргән капитан Пинчук шат иде, безне кабинетка алып кереп, газы кымырҗып торган шешәле су белән "сыйлады". (Хәер, ничә ай бергә эшләп, безнең беребезнең дә хәмер эчү хакында сүз кузгатканыбыз булмады.) +Сизелеп тора, капитан Пинчукның бездән алай тиз генә котыласы килми иде: "Офицерлар йортындагы кабинет сезнең карамакта кала, иртәгә, элеккечә, нәкъ сәгать тугызда эшкә киләсез. Зур планнар бар, аңлатырмын", - диде. +Безнең гарнизон шәһәрчеге уртасында карт агачлары калгып утырган ташландык парк бар. Анда - түгәрәкләп коймаланган танцы мәйданы да, ташлары җиргә сеңеп, чак шәйләнгән сукмаклар, тагын ямьшәйгән берничә эскәмия күренә. Менә шул паркны "кеше" итүне капитан Пинчук кузгатмакчы була. Без, шушы командабыз белән, ике ай эчендә паркны төзекләндерү проектын эшләргә тиеш икәнбез. +"Ду" китереп эшне башладык. Кайда, нинди аттракционнар, аллеялар, ял урыннары булырга тиеш - үлчибез, сызымын сызабыз, рәсемен ясыйбыз, бәхәсләшәбез, идеяләр ыргытабыз. Увольнениегә чыгып, Бобруйскиның Үзәк паркына барып, аның дирекциясенә кереп киңәшләшәбез. +Үзәк паркта мин охшаткан сәер урын бар. Аллеяның як-ягында дистәләрчә юкә агачлары, нишләптер, җиргә ятарга кызыккан сыман, бөтенесе бер якка авышып үскәннәр. Кәүсәләре һәммәсе дә бер юанлыкта, шундый төгәл, параллель авышлыкта (35 градуслар булыр). +Шул аллеядан бераз баргач, туктадым да: +- Егетләр, бу агачлар арасына кергәч, нинди уй башыгызга килде? - дип сорау ташладым. Валентин, Владислав, Михаил бер-берсенә карашып тордылар да... Валентин әкрен генә: +- Авасы килә... - диде. +Чынлап та, минем дә күпме сынаганым бар, бу аллеядан үткәндә, агачларга тәңгәл рәвештә авышасы килү теләге уяна иде. Валентинның бу сүзеннән соң, дүртебез дә җитәкләштек тә, көлешә-көлешә гәүдәләребезне авыш тотып шулай килешеп бер якка янтаеп үсәбез", дигән кебек, рәхмәтле шыбырдашып калдылар. +Безнең яңартылган паркның ике башында, искиткеч матур бизәлгән капкалар булырга тиеш. Капитан Пинчук бу капка рәсемнәрен бик ошатты, үзе дә чын-чыннан сөенеп, шушы стихиягә бирелеп китте. +Кабинетыбыз әллә нинди талант ияләре утырган архитекторлар бюросы кебек. Һәркем үзеннән нинди дә булса яңалык кертергә тели; бәхәсләшәбез, шаулашабыз. Матур иҗади алдану, очынып, хыялны бар итәргә теләү, үз-үзеңне ачу, расларга тырышу илһамландырган гомеремнең иң бәхетле, мәгънәле көннәре иде бу. +Шундый көннәрнең берсендә Фәниядән хат килеп төште: +...Без икебез ике ярда хәзер. Син теләсәң дә, минем якка чыга алмыйсың. +Мин теләсәм дә, синең якка чыга алмыйм. Моңа кадәр аерым булсак та, +кайчан да булса кавыша алу өмете белән яшәгәнбездер, бәлки. Хәзер инде +бар да бетте... +Мин хастаханәдә ятам. Врачлар температурамны төшерә алмыйлар. +Сәбәбен дә әйтмиләр. Димәк, мине котылгысыз үлем көтә. Ә син мине +элеккечә итеп күз алдыңа китергәнсең: кемдер миңа яисә мин кемгәдер +гашыйк булып, кинәнеп яши дип көнләшү белдергәнсең. Ул дөнья минем +өчен юк инде. Бу стеналар артында яшәү рәвеше, кешеләрнең уй-гаме, +мөнәсәбәте бөтенләй башка. Мин моңа күнегеп барам. Бу - минем дөньям. +Аңа син керә алмыйсың. Хуш. Сиңа бәхетле булырга язсын Ходай... +Хатны кат-кат укыйм. Хәрефләр сикерешә. Гади генә сүзләр дә аңлашылмый кебек. Нинди сүзләр табарга миңа, кая язарга - хатның адресы юк. +Хәрефләр биешә. Хат юлларына текәлеп утырам да утырам икән. Укыйм да укымыйм да, күңелдә - упкын. Уйлар төшә дә югала, төшә дә югала. +Әгәр ул дөньядан китсә, минем өчен яшәүнең мәгънәсе калмый ич. Бүтән кешегә язмышын багышласа да, яшәсен генә... Ул яшәми икән, минем дә бу җирдә гомернең уты сүнәчәк. +Ярату, Мәхәббәт ул мәңгелек утлы боҗра. Аны өзә алмыйсың. Өзә аласың икән, димәк ярату булмаган. Син бу илаһи хис биеклегенә менеп җитәргә базмаган бер җан асраучы гына... +Күңелдә корт күче кебек уйлар тузгый. Сүзләр кычкыра. Мин аларны тыя алмыйм. Сүзләр, бергә укмашып, дуамал көчкә әверелә, мине ярсыта. Хәзер үк, кичекмәстән, тимер юлга чыгып, ажгырып килгән поездның вагон тоткасына ябышып, каршы искән җилгә башны салып, туган якка ыргыласы килә. +Нишләргә? +Офицерлар йортына киләм. Егетләр кабинет тутырып эшләп яталар. Мин боларның дулкынына кушылып китә алмыйм. Ниндидер сүз каталар, кагылып китәләр, сорау бирәләр, мин күрәм дә, күрмим дә, ишетәм дә, ишетмим дә... Шулай уема уелып утыра торгач, тынычлана барам. Акыл үз ярына кайтып төшә. Каян килә соң әле миңа өметсез уй? Бу - вакытлы тетрәнү генә. Бар да әйбәт булачак. Сабырлык - иң тугъры юлдаш хәзер. +Ике көннән мине болай да туган якка кайтарып җибәрәләр бит. Кой, әйдә, селтәп төшер хәсрәтле ябагаларны, тормышка кайт, егетем, сине юллар көтә! +Валентин белән Владислав мине вокзалга озата килделәр. +- Мин кайтканчы парк капкаларын алыштырып, бөтен нәрсәне бозып куя күрмәгез, - дигән булам. Егетләр, көлешеп, кул болгап калалар. +Гомель - Мәскәү поездында төш күрдем. Авылга кереп киләм, имеш. Урам буйлап, шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча, кычкыра-кычкыра Фаварис йөгерә. Чемоданымны ташлап, аңа каршы мин йөгерәм. Алар өе янында да, безнең өй янында да түгел, урталыкта кочаклашып күрешәбез. +Мин Омскида хезмәт итүче Фавариска июнь башында, кайтасымны әйтеп, тагын бер хат язган идем. "Очраша алырбызмы", дигән икеләнүле сорау тынгысызлап, төшемә кергәндер инде. +Ни гаҗәп, өнемдә дә нәкъ шулай булды. Июнь аеның тургай моңына кинәнгән кояшлы матур көне. Үзебезнең өй турындагы чирәмле үрдән төшеп киләм. Үзен күрмим әле, тавышын ишетәм: Фаварис мине күреп алган, кычкыра-кычкыра чаттан йөгереп килеп чыкты. Бер-беребезнең кочагына атылдык. Күрешкән урыныбыз - төштә күренгәненнән йөз адым болайрак иде. +Фаварис миннән өч-дүрт көнгә алданрак кайтып, Челтер чишмәнең суын эчәргә, башын салкын агымында тотып, "корт чактырырга" өлгергән икән. +Өйдә - мин кайту бәйрәме. Рәзинә апа килеп җиткән. Әтинең чалгы чүкүе дә дәртлерәк. Әнинең коймаклары табаны "дер" селкетеп чыжылдый. Аяк арасында бөтерелгән песине йомшак кына сөя башлыйм да, ярату тезгенем ычкына, кызып китеп шапы-шопы китерә башлыйм икән. Песи, колакларын артка яткырып, үпкәләп китеп бара. Минем шулай сөюне кыйнау исәбенә кертә күрәсең. +Төштән соң, барлыгым белән юклыгымны искәртмәслек итеп кенә өйдән чыгып китәм. +Фәниянең Бөгелмәдә, нинди хастаханәдә ятканын Фаварис инде белеп алган. Икәү бергә барыйкмы, дисә дә, мин риза булмадым. Ни көткәнен үзем дә белмим бит әле... +Бөгелмә зур шәһәр булса да, адашып йөрмәдем, тиз таптым мин хастаханә урнашкан куе бакчалы оазисны. Ул яткан корпусны белешеп, икенче катка күтәрелдем дә пыялалы ишек катында көтеп торам. Нишләптер, аны минем янга ук чыгармаслар, шушы ишек аша салкын гына күрешербез кебек тоелды. Күрәм, бүтәннәр кебек халаттан түгел, ә ачык төстәге спорт киеменнән килә, якынлаша... Ишекне ачып чыкты да, мине кочаклап алды, кайнар яше муенымны пешергән кебек булды. Минем дә эчтә, бик тирәндә күңел сулкылдап куйды. Әллә нинди, моңа кадәр татымаган якынлык тойгысы аңымны томалады. Берберебез арасына упкын уйган айлар гүя кысылып килеп, күкрәк эчендә бер ритмга типкән йөрәкләргә сеңде дә бетте. Кадерлелек кадерен сүзсез алмашу мизгеле иде бу. +Аннары... бакча, агачлар күләгәсе, зәңгәр буяулы эскәмия. Арада - ятсыну. +- Озакка кайттыңмы? +- Бер күбәләк гомерен унга тапкырла. +- Математикадан алга киткәнсең син армия хезмәтендә. +- Сиңа дарулар килешкән. Тагы да чибәрләнгәнсең. +Сагышлы елмая. Ул чынлап та төс ташламаган. Бит очлары янып тора. Күзләрендә - яшәү дәрте очкынлана. +Икебез генә белгән көйнең сүзләрен җуйганбыз да, күз карашы белән генә бер-беребездән эзләшәбез кебек. Сүз йомгаклары каядыр еракка тәгәрәгән. Җеп очлары - күңел юшкынында. +- Монда бүтән дөнья, - ди Фәния, тезелеп киткән тәрәзәләргә карап. - Син аны аңламыйсың. +- Җүләр син, - дип ул минем йолдызлы фуражканы салдырып алып, башына киеп куя. +- Сиңа килешә, иптәш гвардии лейтенант! +- Нинди "гвардии" дигән сүз ул тагын? +- Абзаң гади генә частьтә бил бөкми. "Гвардейский" дип аталган дивизия солдаты. +- Нишләп погоныңда бер сызык та юк? +- Мин бит хохол түгел сызыкка алданырга. Киләчәктә офицер погоннары тагып кайтыйммы соң? +- Кирәкми! Син бит тәртипле кысаларга керергә яратмыйсың. Сиңа бозу, җимерү килешә... +Ятсыну хисен җиңеп сөйләшкән, көлешкән булабыз. Әмма минем күңел барыбер ирекле түгел. Саксыз сүз әйтеп ташлап, үпкәләтермен кебек. +- Мин сине үз дөньямнан ераккарак чигерә барам, чигерә барам... Ә син кайтып төштең дә барсын да чәлпәрәмә китердең. +- Ә мин... Хат язмау ул, оныту дигән сүз түгел әле... +- Шушы айлар эчендә күпме хат яздым мин сиңа. Язам да ертам, язам да ертып ташлыйм. +Ул больница хәлләре, андагы кешеләр турында бирелеп сөйли, калын дивар белән чикләнгән икенче бер илдә яшәгән һәм гомердә шунда калырга уйлаган шикелле: "Сезнең дөнья, безнең дөнья", дип, аерып карап, мине еракка "этеп" куя шикелле... +Көн дә аралаша торгач, әкрен-әкрен, элеккеге халәтебезгә кайта башладык бугай. Әмма ни хәл итәсең, тән ярасы кебек үк, күңел ярасында да җөй кала шул. Вакыт-вакыт Фәния моңсулыкка бирелә. Ниндидер олы бер серен миннән яшерә сыман... Бер якыная, бер ерагая, кочаклап алсам, кулын ирененә калкан итеп куя... +- Сине үз дөньяма аласым килми. Көт. Терелеп, үзем чыгармын синең дөньяңа, - ди. +Авылда беренче төн. Җан талкына. Тән йокы сорап изрәми. Борсаланып ятам-ятам да ишегалдына чыгам. Йокы мазасы бирми торган нинди шомлы тынлык соң бу? +Һавада - терек җәй муллыгының кинәнеп тулышкан исе. Ишегалды уртасында, чыклы чирәмдә яланаяк басып торам. Җир дымы, шифа булып, буыннарга үрмәли. Тәнгә рәхәтлек иңә. Җан-тәннең туган җир каршында ятсынуы бетә бара. +Йолдызлар чәчрәп янган күккә карап, сүзләргә төрелмәгән, күңелнең ниндидер илаһи догасыннан сәҗдәгә киткән кебек булам. Гомернең бәрәкәтле бу мизгелен искәреп кал, ди күңел тавышы. Кадерен бел генә: җирдә таяну ноктасы - үз нигезең бар. Нәкъ шул турда, күк тирәнлегендә йолдызлар сибелгән үз кишәрлегең бар. Әти-әниең исән-сау. Шушы мөкаммәл бәхетне аң белән тоймыйча, төнге күкнең җан тибешен тыңлап басып торасың. Төнге авыл тынлыгы - калын юрган кебек; каядыр эт өреп куйган авазлар, еракта, кырлар иңеннән чөрләп кенә ишетелгән трактор тавышы, кошлар йоклаган арада посып кына чикерткә сайравы - болар бит тынлык юрганының моңлы бизәкләре генә... +Таң беленә башлагач, кереп, юрган астына чумам. Рәнҗемә миңа, авылым тынлыгы... Кичер әйдә, чит җирдә, бүтән телгә, бүтән тавышларга күнегә +Тән күзәнәкләрен изрәтеп йоклата торган гарасатлы тетрәү, дәһшәтле самолёт тавышларын юксынам икән бит мин... +Иртән иртүк, кояш әле каеннар итәге астыннан чыгып кына килгәндә, без инде урман аланында. Чыклы үләнне чабу рәхәт. Чалгы йөзеннән җиләкләр сибелеп калганын, артта тигез кыркылган үлән камылында аяк эзләренең чигелеп баруын яратам. Күн итектән котылган аякларга рәхәт. Әти, үзенә бер кишәрлек алып, читтәрәк чаба. Янәшәдә генә чалгы чыжылдавы минем ритмны бозачагын белә ул. Әни чиләккә мәтрүшкә себеркесе, сабаклы җиләк салып чәй кайната. Мин чалгы каршына тәгәрәп килеп, өзелергә кызыккан, мәмрәп пешкән җиләкләрне, сабагы белән өзеп, җыям да, зелпе куагына элеп куям, Фәниягә алып барыр өчен. +Күкрәккә үләнле, чәчәкле, баллы куәт ургылып керә. Кояш югарырак чөелә барган саен кош-корт, бөҗәк-санак тавышлары да куера. Менә кайда ул авиация - быжан, авыр бомба таккан алты моторлы самолёт кебек, шом салып, тирәмнән вәкарь белән әйләнеп уза, кигәвеннәр баритон тавышын сүндерергә онытып бәрелеп китә, черкиләр энә күзеннән чыккан нәзберек безелдәве белән теңкәгә тия - бар да оча, барсына да истәлеккә минем кан кирәк... +Бик тиз үтеп китте ун көнлек ял, йотлыгып су эчкән ара... +Печәнне туры лапас түбәсенә өйгәндә ярдәмгә күрше-тирә ир-атлар җыелды. Ярдәмчел авылдашларның мәрхәмәтен һәрчак шулай тоеп яшәдем мин. +Башта Фаварис белән хушлаштык. Берничә көннән әти-әни капка төбендә мине озатып калды. +Фәния, "абага чәчәге кабып", табиблар күзенә күренмичә генә хастаханәсеннән чыгып, вокзалга килде. Гомеремдә икенче мәртәбә перронда озатып кала инде ул мине. +Поезд кузгала башлагач, атылып төшеп Фәнияне каерып үптем. Кулын калкан итеп куярга өлгерә алмады. Күзләрен зур ачып, куркынган кыяфәт белән: +- Их син!.. - дип өзгәләнеп калды. +Бу юлы Мәскәүдә күкрәк киереп йөрдем, "казан ятиме" булып утырмадым. Кызыл мәйданны иңләп-буйладым, Кремльне күрдем. Көтмәгәндә шулкадәр әйбәт абзыйга юлыктым, кая кирәк шунда иренмичә озатып йөрде. Гидларың бер кырыйда торсын. Тарихны белә, мавыктыргыч итеп сөйли. Шул кадәр рәхмәтле булып, соңыннан: +- Сезгә күпме түлим? -дигән идем, чын-чынлап үпкәләтә яздым үзен. Көчкә тынычландырдым. "Мәскәүдә, кая барма, акча сорыйлар бит", дип акланам. +- Яшәгән урыным Минскида, белорус мин, - диде танышым аерылышканда. +Гомельгә килеп төшкәч, Бобруйскига китәсе поездны көткәндә, вокзал мәйданында шәһәр манзарасын тамаша кылган мәлемдә, кемдер аркамны шакыды. Борылып карасам, патруль - җиңенә кызыл бәйләгән өлкән лейтенант һәм ике солдат тора. +- Нигә честь бирмәдең? - ди өлкән лейтенант. +- Минем арт чүмечемдә күз юк бит, - дим. +- Алай булгач, комендатурага керәбез инде, - ди. +Кердек. Минем түш тулы значоклар елык-ялык итеп тора. Документлар буенча тикшерә башлагач, җитмеш ике мәртәбә парашюттан сикергәнне белдергән значокны, кешедән алып торганым билгеле булды, салырга куштылар. Комсомол значогыма да бронза аслык куелган, аннан дугайланып, мин хәрби серне ачам лабаса... Шулай итеп, кителемдә бер-ике генә билге моңаеп калды. +Бик бөртекләп, минем тәртипсезлек хакында кәгаземә язып, мөһер суктылар. Частенда күрсәтәчәкләр моңа, дип уйлый инде өлкән лейтенант. Ялгыша, бичара, старшина Осипенко кулына керәчәк тә, ул аны карап та тормыйча, архивка озатачак. +Өлкән лейтенантка чирканып карап, астан йодрыгымны кысам. Империянең менә шушындый верноподданныйлары һәрчак шулай бет булып кадалачак. Табигате дөрес-уңай, астыртын-күндәм бәндәләрне дә җенем сөйми. Андыйлар кызыксыз, сәләтсез, куркак булалар. Миңа үзенең барлыгын раслап, кирәк чакта аударып-бәрелеп китә торган почмаклы кешеләр ошый... +Бобруйск мине кояшлы көне белән каршылады. Эш урыныма барып кергәч, күңелгә болыт төште. Күпме үзгәреш: капитан Пинчук Мәскәүгә академиягә укырга китеп барган. Саубуллаша да алмадык. Аның урынына өлкән лейтенант Вакарин килгән. Аның без хыялланган парк белән кызыксынырга исәбе күренми, диләр егетләр. Аларның күрәзәчелеге рас килде. +Таркаттылар безнең иҗат төркемен. Паркка исә шушылай, ташландык хәлендә калырга язган икән... +Капитан Пинчукка бераз үпкә дә калды. Хәер, китәсен алдан әйтеп йөреп, без солдат кавеме белән нигә дип киңәшеп торсын инде офицер башы белән. +Аерылышабыз. Егетләр белән ничә ай буе тату бер гаилә булып эшләдек. Валентин, Владислав, Михаил һәм мин. Ике украинлы, бер рус, бер татар... +Хушлашу моңсу булды. Һәркем кире үз полкына кайтып китте. Кочаклашып аерылыштык, бүтән мәңге күрешмәячәгебезне белеп хушлашабыз бит... +Егерме еллар үткәндер. Чаллыда бер төркем язучылар "Татарстан" +кунакханәсе каршында автобус килгәнне көтеп торабыз шулай. +Баскыч төбендә бер авиация полковнигы безгә арты белән басып тора. +Фуражкасы астыннан куе чал чәче күренә. Вакыт-вакыт сәгатенә карап +куя. Нидер сизенеп, моның янына барып, кырыйдан күзәтәм. Бераздан +борылды полковник, күзләр очрашты. +- Извините, товарищ полковник, Ваша фамилия, случайно, не Пинчук? +- дим. +- Да, Пинчук. Откуда Вы меня знаете? - дип, сизелер-сизелмәс кенә +елмайды. Бу таныш елмаюдан соң минем инде шигем калмады. +Бобруйскида, дивизия штабында Сезнең белән бер кабинетта эшләп +алдым, комсомол билетлары алыштырган чорны хәтерлисездер, диюгә, +полковник: +- Вспомнил! Ваша фамилия на "Г", на "Г" дип, төртелеп калды. Мин +әйтеп биргәч, яктырып китеп, иңемнән кочып алды. +Ул Мәскәүдә, Муса Җәлил проспектында яши икән. Авиация турында +китап язган, корректурасын күрсәтте. Теге, "минем урынга" инструктор +булып билгеләнгән Лебеденко да шунда, бер урамда торалар икән. +Кызганыч, ул үзе эше буенча иртә китә, без соң кайтабыз, берничә +мәртәбә ул мине эзләп номерга да кергән, шулай итеп, озаклап әңгәмә +корырга, хатирәләр яңартып алырга җай чыкмады. Иртәрәк кайткан +төнне эзләп керсәм, ул инде китеп барган иде... +Хисаметдин +Исмәгыйлев +ИСӘР +ХИКӘЯ +Алар авылга күптән түгел генә килеп урнашты. Бу икәү, авыл аксакаллары рөхсәте белән, сул яктагы урамда иске бер буш өйгә кереп яши башладылар. Зәйнәпләрнең өе алардан дүрт өй тегеләйрәк, авыл читендәрәк. Зәйнәпкә унике генә яшь иде әле ул чакта. Буе да бәләкәй булгач, ул үзенең яшьтәшләре арасында бөтенләй бала гына кебек күренә. +Бу йортта элек яһүдиләр торды. Сугыш башлангач, карт яһүд үзенең йорт җиһазларын юк кына хакка күрше-тирәсенә сатып, каядыр күчеп китте. Тормыш көтәр өчен иң мөһим кирәк-яракны ат яллап шәһәргә илттерде. Ә инде сатылмаган һәм үзләре белән ала алмаган йорт җиһазын, вакыты җиткәч кире кайтарып алырга вәгъдәләшеп, күршеләренә таратты. Яһүд бу татар авылына ничек шым гына килеп яши башлаган булса, шулай шыпырт кына китеп тә барды. Күрше-күлән сөйләве буенча, яһүди үзенең карт кына хатыны белән сугыштан качып, Польша якларыннан килгән качак булган. Алар киткәч, авылның "Сыңар балак" дип йөртелгән бер яклы гына урамындагы бу иске йорт, хуҗасыз калып, бер ел чамасы торды. +Һәм менә шушы йортка бик карт әби үзенең Сабит исемле тураны белән килеп урнашты. Бер тегү машиналарыннан башка юньле-рәтле йорт җиһазлары, табак-савытлары да юк үзләренең. Күршеләр кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтте. Зәйнәпнең әнисе иске генә булса да мендәр белән юрган кертте. Башкалар табак-савыт белән ярдәм итте. +Әби, карт булса да, тегүгә бик оста иде. Һәм үзе кебек әллә кайчангы "Зингер" машинасында Зәйнәпкә яз чәчкәләре төшкән матур күлмәк тегеп бирде. Әбинең тураны Сабит, үзе бер төрлерәк булып, бик куркак иде. Карчыкның сөйләве буенча, алар күрше шәһәрдә оныгы Рауза белән бергә торганнар. Сабит - Раузаның улы. Сугыш башлангач, әбинең киявен сугышка алганнар. Бер төнне шәһәрне немец самолётлары бомбага тота. Шулчакны алар яшәгән йорт җимерелеп, карчыкның оныгы Рауза берсеннән-берсе бәләкәй өч баласы белән һәлак була. Әби белән Сабит тураны гына исән кала. Тик анда да әле бу яшүсмерне төш вакытына гына өй хәрабәләре астыннан табып алалар. Шыңшыган тавыш ишетеп, әби үзе һәм исән калган күршеләре ярдәмендә, Аллаһның рәхмәте белән, тәне дә чыелмаган оныгын хәрабәләр астындагы бер куышлыктан казып чыгаралар. Шул көннән бу бала куркак булып һәм әзрәк җиңеләеп кала да инде. +Сабит акылга бер төрлерәк булса да, эш ягыннан бик тырыш һәм көчле. Һәр кушкан эшне җиренә җиткереп башкара. Әби яңа тора башлаган урыннарында күрше-тирәгә, авылдашларына кулыннан килгәнчә тегү теккәли. Ә Сабит аларга бакча казыша, йорт тирәсендәге вак-төяк эшләрендә ярдәм итә, шулай тамак туйдыралар. Тик шунысы сәер: һавада немец самолётлары булсынмы, үзебезнең совет самолётлары тавышы ишетелсенме, Сабит, башын кая куярга белми, дуларга тотына. Кайда нәрсә күрә, шуның астына кереп яшеренергә тырыша. Якын-тирәдә йөргән булса, йөгереп кайтып үзләренең кар базына төшеп утыра, йә булмаса башка ышык урынга кереп кача. +Яше җиткәннәр һәм кулларына корал тота алган ир-атлар сугыш башлануга армиягә һәм башка эшләргә алынып, дошманга каршы сугышалар. Шуңа да авылда хатын-кызлар, яшь бала-чага белән картлар гына. Авыл халкы, язмышын Ходай кулына тапшырып, алда нәрсә буласын белми яши бирде. +Беркөнне Сабит югалды. Ә икенче көнне якындагы шәһәр кырында бик каты сугышлар булып, авылга да немец солдатлары килеп тулды. Алар авыл мәктәбенә һәм арурак өйләргә урнашып яши башладылар. Шушы хәлләрдән соң берәр атна үткәч кенә Сабит курка-курка үзләренең өйләре тирәсендә яңадан күренә башлады. Базда утырган икән, дип сөйләделәр. +Немецлар килгәч, яшәү тагы да авырлашты. Сабитлар тормышында да үзгәреш булып алды. Таулар арасында урнашкан ерак кына авылдан Сабитның әтисе ягыннан чыбык очы туганнары аларны эзләп тапты. Сабит белән әбине үзләренә алып китеп, бер атна чамасы кунак итеп, әзрәк бәрәңге, ярма да биреп кайтардылар. Беркөнне немецлар, язгы кырау кебек, ничек көтмәгәндә пәйда булсалар, шулай ук тиз генә авылны ташлап киттеләр. +Ул язны күрше карты Сабитны үзе белән ярдәмгә көтүгә алып чыккан иде. Аптырап кайтып авыл халкына сөйләде. +- Әйтерсең лә, - ди, - бу бала малларның телен белә. Көтүне шулкадәр рәхәт көттем, ял итеп кайттым. Бу бала берүзе көтүне йөретте, - дип, исәрне мактагач, авыл халкы аны көтүгә яллый башлады. Сабитларның өендә сөткатык ризыклары да барлыкка килде. Тора-бара исәр авыл малларын берүзе көтәргә әвәсләнеп китте. Авылның авыл инде, теге оч малайлары Сабитны әзрәк кыерсытып, "исәр", "исәр" диеп ирештергәләсәләр дә, бераздан алар да тынды. Чөнки олы яшьтәгеләр андыйларны тиз басты. Аңлаганына хасталы кешене үртәргә, ирештерергә ярамаганлыгын болай аңлаттылар. Аңламаганга югары оч чатан Әхмәт бик тиз аңлатты. Әхмәт гражданнар сугышы барганда малай гына иде. Шул чактагы сугышта аягына пуля тиеп чатан калган. +Авыл таулар итәгендә булып, Сабит шул таулардан агып чыккан елга буенда көтү көтте. Кем өйрәткәндер, әллә электән белгәнме, Исәр көтү көткәндә бик тә моңлы итеп, үзе ясаган курайда уйнарга ярата. Тау буенда курай моңы ишетелсә, авылда барчасы: +- Бүген көтүне Сабит алып чыкты. Маллар туеп кайтыр. Әнә ничек итеп курай тавышы ишетелә, - дип сөйләделәр. +Сыер-кәҗәләре дә шул курай тавышына өйрәнеп беткән. Тирә-якка таралган маллар, Сабит курай уйный башласа, аның тирәсенә җыелышып яталар. Кайтышлый да артыннан ияреп кайталар. Тик Сабитның картәнисе генә сырхаулап китте. Йортның барча вак-төяк мәшәкате өелеп Исәр карамагына торып калды. Ул, кулыннан килгәнчә, бәрәңгесен дә утыртты. Көтү көтеп алган кәҗәсен савып, картәнисенә җылы сөт эчереп, аны тәрбияләде. Тик кайчакны нәрсә эшләргә кирәген генә оныткалый иде. Ярый әле картәнисе вакытында искәрткәләп торды. Күрше-күлән апалары да сугыштан качып килгән бу ике +Көзен Исәрнең коты очып, тагы кайдадыр югалып торды. Икенче көнне үк авылга тагы немец солдатлары килеп тулды. Болары тәүге килгәннәрдән шактый усал булып, берничә кешене урам уртасында атып та киттеләр. Бу хәл озакка бармады. +Язга таба каты гына бәрелешләр булып, Совет гаскәрләре авылны дошманнан азат итте. Һәм авылда яңадан Совет власте эшли башлады. Иң тәүдә югары оч чатан Әхмәтне бакча артына чыгарып аттылар. Имеш, партизаннар белән китмәгән, немецларга хезмәттәшлек иткән. Тик... соңыннан гына партизан отрядында булган ике бәндә килеп, атылганның каберенә йолдыз куйды. +Әхмәтнең әнисе, "улымны яңгылыш атканнар" дип сөйләп, дөреслек эзләп йөри башлаган иде, зәңгәр погонлы бер хәрби сельсоветка чакыртып сөйләшкәч тынды. Аннан авылның исән-имин калган халкын исәпкә алып, барсын да журналга язып, исемлеккә теркәп куйдылар. Һәр кешедән авыл дошман кулында булганда нәрсә эшләгәнен, нинди эш белән шөгыльләнгәнен җентекләп язып алдылар. Исәр яңадан авыл көтүен көтә башлады. Үзләренең өйләре кырындагы бакчага ул да бәрәңге утыртып, башка яшелчәләрне дә чәчеп куйды. Тик түшәктә яткан картәнисе генә көннән-көн аламаланып, хәзер инде тамагына да ашамаска әйләнде. +Май аеның ямьле бер көнендә Исәр тагы кайдадыр гаип булды. Ул көнне авылда көтү чыкмады. Кояш тау башына менеп кунаклагач кына, халык бер үсмер егетне көтү көтәргә үгетләп, малларын куды. Берничә бабай белән күрше хатыннары Сабитның өенә кереп, түшәктә сырхаулап яткан әбидән сораштырып та карадылар. Әби зәгыйфь тавышы белән: +- Белмим шул, оланнар. Кая киткәнен миңа әйтмәде. Ә менә алдагы төнне бик каты елап чыкты. Мин, нигә елыйсың улым, дигәнгә, "мине үтерергә әйтәләр, авыл халкын көтү куган кебек куып алып китәчәкләр, шуңа елыйм", дип кенә җаваплады. Башка бер сүз дә әйтә алмыйм. Каһәр суккан нимес зәхмәтләре тагы килмәсәләр ярый да бит? Шулардан бик курка. Мөгаен, тагы качып ятадыр. Авыл өстенә берәр бәла-каза килмәгәе. Алама хәл йә берәр фаҗига булырын алдан сизә. Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри. Сак булыгыз оланнар! - дию белән генә чикләнде. +Күрше хатыннары әбинең хәлен аңлап, аңа җылы шулпа керткәннәр иде дә, әби ул шулпадан да авыз итә алмады. Тау үләннәреннән әзерләнгән чәйләрен генә йотты. Әбинең тамагыннан аш үтмәде... +Авыл халкы Исәрне тирә-яктан да эзләп карады. Хәтта кар базларын да тикшереп чыктылар, Исәр табылмады. Әби әйткәннәрдән һәм Исәр һаман табылмаганга халык арасында шомлы хәбәр таралды. Бу нәрсәгә булыр икән диеп, авыл шөбһәләнеп тынып калды. Ниндидер бер куркыныч давыл алдыннан гына була торган шомлы тынлык иде бу. Хәтта мәңге тынгы белмәс малайлар да ул көнне урамда уйнап йөрмәде. Әйтерсең лә авыл өстенә ниндидер бер кара шәүлә ятты. +Ә иртәгесен, таң атмас борын, авылга немец юлбасарларыннан да хәтәррәк афәт килде. Кара таңнан авылны баштанаяк коралланган Совет солдатлары уратып алды. Китте мәхшәр, китте елаш. Барча халыкны урамга куып чыгарып, көтү куган кебек, авыл читенә җыйдылар. Хәтта таң әтәчләре дә кычкырмаган иде әле. Һәр өйгә кереп, халыкны урамга куган солдатлар: +- Иң кирәк әйберләрегезне генә алыгыз! Теләсә нәрсә күтәрмәгез. Кәгазьдокументларыгызны онытмагыз! Сез - татарлар, барыгыз да фашистларга сатылып, аларга хезмәт итүчеләр. Барыгызны да авылдан сөреп, икенче урынга җибәрәләр, - диеп, халыкның котын алдылар. +Партизаннар отрядында фашистларга каршы көрәшеп һәм яраланып фронттан кайткан олы яшьтәге берничә абзый, киреләнеп, нәрсәдер исбатлап: +- Авылдан китмибез. Үлсәк тә шушында үләбез. Без юкка гына нимескә каршы дә, берсен шунда ук атып киттеләр, икенчесенең, приклад белән сугып, кулбаш сөяген сындырдылар. Мондый вәхшилекне күреп торган халык бөтенләй тынып калды. Алар хәрбиләр нәрсә әйтсә, шуны үтәде. Бала-чагалар, хатын-кызлар елашып үкседеләр. Ирләр дәшмичә тешләрен генә кысты. Беркем бернәрсә аңламады. Таң белән барча халыкны Сыңар балак урамы яклап Зәйнәпләр очына чыгарып утырттылар. Утырырга теләмәгәннәрне мылтык түтәсе җиргә чүктерде. Әле җир суык иде. Җитмәсә, кичә генә көчле итеп яңгыр да явып үтте. +Хәрбиләрнең командиры һәм сельсовет хезмәткәре халыкны исемлек буенча барлап чыкты. Халык арасында тик Исәр белән аның картәнисе генә юк иде. +Исәрнең күршеләре: +- Аның шулай югала торган гадәте бар. Контузия галәмәте. Бомбёжка астында калган. Хәзер килеп чыгар. Исәр ул, акылга бертөрлерәк бала, - диештеләр. +Зәңгәр погонлы майор чинындагы хәрби, халыкка ышанмыйча, үзенең ярдәмчесен һәм шул ук сельсовет хезмәткәрен Сабит яшәгән йортны тикшерергә җибәрде. Бераздан тегеләр кире килеп, Исәрне таба алмаганнарын һәм әбинең нинди хәлдә ятканын майорга хәбәр иттеләр. Тегесе: +- Ярар, зыян юк. Әбине махсус команда машина белән килеп алыр. Тегесе дә әллә кая качып китә алмас. Хәзер тотып алырлар, - дип сөйләнде. +Майор сәгатенә әледән-әле караштырды. Куылганнарны алырга килергә тиешле машиналар юк та юк. Бу тиклем халыкны тимер юл стансасына чаклы җәяүләп алып барып җиткерү мөмкин дә түгел. Җитмәсә, юл тауларда үскән урман аша үтә. Качып китү ихтималы бик зур. "Кача-нитә калсалар һәм каршылык күрсәтергә чамаласалар, каушап калмаска! АТАРГА!" дигән боерык кесәдә ята. Качу һәм каршылык күрсәтү турында уйлаучыларның уен аңлаган кебек, ике яклап авызын ачкан, эре калибрлы пулемёт күптән халыкка каратып төзәп куелган. Шулай булса да хәрбиләрнең командиры: +- Каршылык күрсәтү, качып китәргә уйлау, гомумән, урыннан рөхсәтсез тору булса, атабыз! - дип, халыкны алдан ук кисәтеп куйды. +Вакыт шулай үз җае белән сузыла торды. Тәүдә елашкан хатын-кызлар да беразга тынып калды. Авыл халкы үзара тын гына сөйләшеп, төрлечә фараз кылды. Нәрсә булыр бу? Әллә яһүдиләрне фашистлар аткан кебек, безне дә атарга алып бармакчылар микән? Алай дисәң, нигә документ-кәгазьләрне алырга куштылар? Нигә өч көнгә җитәрлек ризык белән юлда кирәге чыгарга мөмкин булган иң кирәкле әйберләрне генә төенчекләргә кушылды? И Ходаем, күкрәк балаларын да атарлар микәнни? Каберне кайда казырлар? Авыл зиратындамы, әллә читтә атарлармы? Ярар, без сатлыкҗан да ди, ә фашистларга каршы партизан отрядында сугышып йөргән теге урамның абзыйларын ни өчен алдылар да теге Булатны нигә атып үтерделәр? Әллә булмаса Совет гаскәрләре киемендәге бу хәрбиләр чынлыкта исә фашист солдатларымы? Алай дисәң, нигә урысча сөйләшәләр? Һәм башкалар, һәм башкалар... Халыкның барчасы аптырауда иде. +Авылның урысча белгән берничә аксакалы майор белән сөйләшергә чамалаганнар иде дә, барып чыкмады. Урыннарыннан торган картларны солдатлар акырып-җикереп һәм суккалап дигәндәй кире утырттылар. Төшкә таба халык тәмам алҗыды. Кемгәдер үз хаҗәтен үтисе бар. Балалы хатыннарга күкрәк сөте белән балаларын туйдырырга кирәк. Мондый эшләр тыгызлап утыртылган авыл халкына һич мөмкин түгел. Бигрәк тә авылда үскән татар хатыннары өчен. Ачлыктан качып, авылга яшәргә килгән берничә шәһәр хатыны, хәрбиләрнең корал төзәп затвор тарткалауларына да карамадылар. Читтәрәк үскән сәрби куагына үзләре белән алган түшәк япмаларын корып, хатыннар өчен бәдрәф кебегрәк урын әзерләделәр. Моны күреп, бер карт солдат майор белән сөйләшеп +Хәрби түрә бик ачулы иде. Аңа бит тагы алты авылны яшәгән урыннарыннан сөрергә боерык бирелгән. Ә монда һаман бер авылны тимер юл стансасына алып барып җиткереп булмый. Күктә тәүдә тәннәргә сихәт биреп җылыткан кояш хәзер инде рәхимсез кыздыра башлады. Халык сусады. Балалар ачыктылар. Башта тик кенә утырган балаларның күбесе ачыгып һәм сусап шыңшырга тотынды. +Менә өйлә намазына вакыт җитте. Дин тоткан картларның берсе урыныннан торып, кыйблага карап, азан әйтә башлады. Теге майор, тамагын ертып: +- Молчать, молча-а-ать! Перестаньте петь! - дип кычкырып караса да, барып чыкмады. Карт мулла азан әйтүеннән туктамады. Гүелдәшеп үзара сөйләшеп утырган халык тып-тын калды. Читтәрәк, беркемгә дә игътибар итми, чыркылдашып куышлы уйнаган шук малайлар да тынып, шым гына үз урыннарына барып утырдылар. Түрәләре кушкач, ике кяфер солдат, халык уртасында басып азан әйткән картны туктатырга чамалап, уртага үтәргә тырышып караганнар иде дә, барып чыкмады. Халык шулкадәр тыгызлап утыртылган, алар арасыннан җиңел генә йөрерлек түгел шул. Аннан да бигрәк хатын-кызлар, теге хәрбиләрнең әле аякларына, әле чалбар балакларына ябешеп, аларны уртага үткәрмәделәр. Хәрбиләрнең берсе хәтта хатыннар өстенә егылып ук китте. Торып басарга рөхсәт булмау аркасында авыл халкы барчасы утырып намаз укыды. Барча халыкны аптыратып, теге урамда яшәгән, динсез һәм сәрхуш, тәмәжник Гаффар да, картларга кушылып, намаз укыгандагы хәрәкәтләрне кабатлады. Яраланып яңа гына сугыштан кайткан, мәңге намазга басмаган комсомол һәм коммунист активистлар да тәүдәрәк берән-сәрән генә сәҗдәгә китсәләр, намаз ахырында барысы да халык белән бергә намазларын тәмамлады. Халыкка ничектер җиңелрәк булып китте. Алар өстеннән корал тотып, халыкны атарга әзер торучылардан да өстәрәк, биектә Аллаһ бар бит әле дигән хакыйкатьне искә төшерделәр. +Бала-чага бала-чага инде. Урыннарында утырып түзә аламы соң алар? Тагы чым-чыкыр килеп уйнарга тотындылар. Ә Зәйнәп уенга катышырга уйламады да. Кыз әнисенә кече энеләрен карашты. Үзенә быел унөч яшь тулды. Шулай булуына карамастан, буе яшьтәшләренә караганда бәләкәй. Әмма бик зиһенле һәм откыр кыз булып үсеп килә. Кыз Сабит күршесе турында уйлады. Чөнки Исәр һәрчак кулыннан килгәнчә аларга ярдәм итте. Кайтмый калган малларын да эзләп алып кайта, бәрәңге бакчаларын да казыша. Күршесен күрсә, авызын да җыеп ала алмый елмаер иде. Зәйнәп шул турыда уйлап, кече туганын аягына салып тирбәтеп йоклатканда, әниләренең һәм картәтиләренең үзара сөйләшкәнен ишетеп алды. Әнисе: +- Юкка җәйге көннәрдә аш пешерә торган бәләкәй казанны алмаганбыз. Ичмаса төенчеккә төйнәлгән ярмалардан ботка-мазар булса да пешереп алыр идек, - диеп уфтанды. +- Барыбер ут ягарга рөхсәт булмас иде. Күрмисезмени, ничек ажгыра бит, җаһил, - дип, хәрбиләрне каһәрләделәр. Халык кычкырыша-кычкырыша су сорап ризасызлык белдерә башлагач, майор, берничә ирне, солдатлар каравыллавында, су алып килергә җибәрде. Ярты сәгать тә үтмәде, пожар каланчасы астындагы сарайдан пожар аты белән сулы мичкә алып килделәр. Халык һәм балалар туйганчы су эчте. Халыкны саклаган хәрбиләр дә шул ук мичкәгә тутырылган салкын чишмә суын йотлыгып эчтеләр. Үзләренең биштәрләреннән, америка итләре тутырылган консерваларын алып, төшке аш ашадылар. Тушёнка исе барча халыкның танавын кытыклап, эчтә улый башлаган бүреләрне тагы да котыртып җибәрде. Зәйнәпнең әнисе казан алырга башына килмәүгә үкенде. Кыз тәүдә үзенең кырындагы төенчектән төсләре уңа башлаган яшькелт джемперын алып киде. Картәнисе, аптырап: +- Нәрсә, кызым, әллә шушы эсседә өшергә әйтәсеңме? белән генә чикләнде. Үз ниятен беркемгә дә әйтмәде. Зәйнәп, итәгендә йоклаган бәләкәй энесен картәнисе утырган паласка шудырды да, җайлап-җайлап, куышлы уйнаган балалар төркеменә барып кушылды. Хәзер аның өстендә Хәдичә әбисе теккән матур күлмәге алай ерактан ук ялтырап күренми иде. Уйнаган балаларга хәрбиләрнең бик исләре китмәде. Уйнасыннар, тик эч пошырып елашмасыннар гына! Күпләре балаларга кызыгып карап тора, чөнки аларның да күбесенең өйләрендә балалары бар. Алар да кеше, балаларын сагынганнар. Шунысы гына эчләрен кыра: болар бит барысы да сатлыкҗан басурман балалары. +Төшке ашны ашаган хәрбиләр, майның эссе кояшыннан әлсерәшеп, иллеалтмыш метр читтәрәк йокымсырап утыралар. Берничәсе арырак китеп, бөтенләй йокларга ук ятты, чөнки хәрбиләр төне буе йокламаган иде. Аларны төнлә генә бу авыл кырына машиналар белән китереп бушаттылар һәм, таң алдыннан гына яшерен пакетны ачып, боерык белән таныштырдылар. +Зәйнәп, солдатларның йокымсырап утыруларыннан файдаланып, балаларны җайлап-җайлап иң кырдагы йорт бакчасын уратып алган читән янына ук алып килеп җиткерде. Үзе шук малайларны котыртып, утырган халык тирәли йөгерешеп ярышырга чакырды. Балалар утырган халык тирәли дәррәү чабыша башлады. Ә Зәйнәп, җаен туры китереп, инде хәтсез генә үскән кычыткан, әрекмәннәр арасына чумды. Ничек итсә итте, кычытканнан чагыла-чагыла читәннең астында бер ятеш кенә тишекне зурайтып, икенче ягына үтә алды. Алда тагы берничә ихатаны үтсә, үзләренең йортларына да барып җитә, Аллаһы боерса. Бу тирәдән халык та, аларны саклаган хәрбиләр дә күренми. Кыз, бакчада инде хәтсез генә күтәрелгән бәрәңге сабаклары арасыннан шуышып барды да, тагы бер күршеләренең абзар артына чыккач, үзләренең бакчаларына торып йөгерде. Менә, тыны бетеп, үзләренең йорт алларына килеп керде. Йөгереп барып, япма астындагы пич өстендә утырган ике казанның бәләкәен куптарып алырга чамалады. Ах, кызый ни итсен? Ничек кенә көчәнеп тартса да, казан урыныннан кымшанмады. Көче җитенкерәми икән. Кыз тагы барча көчен җыеп, казанны актарырга тотынды. Юк кына бит әй. Барып чыкмый. Нәрсә белән актарса, алып булыр икән? Шулай аптырап, тирә-ягына каранып, берәр тимер йә булмаса агач кисәге эзли башлады. Шунда колагына: +- Зәйнәп, Зәйнәп! Зәйнәп дип әйтәм бит, - дигән ярым пышылдау тавышы ишетеп, коелып төште. Куркуыннан чак кире чыгып йөгермәде. Теге тавыш абзар эченнән килә иде шикелле? Һәм тавыш тагы кабатланды. +- Зәйнәп, син миннән курыкма. Бу мин - Сабит. Сиңа нәрсә кирәк? +Зәйнәп тә Исәрне тавышыннан таныды. Бераз тынычлана төшеп, тирә-ягына карап алды да аның оңгаена, ярым пышылдауга күчеп: +- Мин синнән курыкмыйм да ул. Син кайда? Үзең нигә куркып качтың? - диеп, кызый башын боргалап, күзе белән Исәрне эзләде. Бераз тынып тордылар. Шуннан Исәр: +- Мин синнән курыкмыйм, тик теге җаһилләр барыбызны да алып китәргә җыена бит, - диде. +Зәйнәп Сабитның кайдалыгын күреп, елмаеп җибәрде. Һәм: +- Курыкмагач, чык монда. Сабит абый, шушы казанны алышырга ярдәм ит. +Сабит, качып торган урыныннан, шикләнеп, тирә-ягына карана-карана, җай гына килеп чыкты. Үзе дикъкать белән нәрсәдер тыңлый иде. +- Син нигә безнең абзарга качтың? +- Сезнең абзарга качмасам, мине дә алып китәләр. Мин киткәч, картәнине кем карар? Картәни авырый бит. Озакламый әниләр янына, теге дөньяга китәргә җыена. Берүзенә аның бик кыен булачак. Аны кем юындырыр, кем +Сабит кызчык кырына килеп басты да карашын кызның чем-кара күзләренә терәде. Әйтерсең лә кыз йөрәгенә аның күзләре аша үтеп керергә тели иде. Моны сиземләп алган кыз, кызарып, карашларын казанга күчерде. +- Сабит абый, монавы казанны актарып алып бир әле, - диде. +- Казан сиңа нәрсәгә? Сезне бит барыбер еракка алып китәләр. Син китмә. Монда кал, - дип, ялварулы тавыш белән кызның йөзеннән карашын ала алмыйча, якын ук килде. Зәйнәп, моны күңеле белән сизеп, тагы да ныграк кызарды. +- Сабит абый, зинһар өчен дип әйтәм, алып бир инде. Анда барчасы да ачыкты. Балаларга ботка пешерергә казан да юк. Рөхсәт итсәләр, теге урамнар бер чиләктә аш пешерергә чамалыйлар, ахыры. Ә безнекеләрдә бер әйбер дә юк, - дигәч, Исәр "эх" тә итми пич өстендә утырган казаннарның Зәйнәп күрсәткәнен актарып, кыз алдына китереп тә куйды. Һәм: +- Икенчесен дә алып биримме? - дип, тагы кызның тумыштан ук сөрмәле төпсез күзләренә текәлде. +Зәйнәпкә бу мизгелдә Исәр әйтерсең лә Галәветдин лампасыннан чыгып, аның теләсә нинди теләген үтәргә әзер торган бик сөйкемле гыйфрит малае иде. Шуны уйлап, кыз бераз көлемсерәп тә куйды. Кызның йөзендәге елмаю чаткыларын күреп, исәр тагы да кыюланып: +- Зәйнәп, син башкалар белән китмә, - диде дә, әзрәк тынып торгач, хәзер инде кызның күзләренә карамый гына дәвам итеп: +- Зәйнәп... мин бит сине... яратам. Юкка гына мине Исәр диеп теге оч малайлары ирештерә. Мин бит бу җаһилләрнең киләсен дә, барча халыкны алып китәсен дә алдан сизәм. Мин укый да, яза да беләм әле. Менә кара, - диде дә, иелеп, Зәйнәп алдындагы туфракка, "Зәйнәп, Сабит сине ярата!" дип язып та куйды. +Зәйнәп бөтенләй кызарып, чак ишетелер-ишетелмәс: +- Беләм, Сабит абый, беләм. Тик мин китим инде, анда энеләрем, картәниләр ачыктылар. Казанны алып барыйм, - диеп, җиздән коеп эшләнгән казанның колакчыгына тагылган чылбырыннан күтәреп, бәрәңге бакчаларына таба атлап китте. +Исәр Зәйнәпкә карап һәм йөрәгеннән чыккан бик әрнүле тавыш белән: +- Зәйнәп! Китмә! Сиңа анда кыен булачак. Бик кыен булачак. Монда икәү яшәрбез. Син булсаң, картәни дә терелер, - дип, еламсырап дигәндәй Зәйнәпкә ялынып, артыннан карап калды. Тик кыз гына һаман алга атлавын белде. Арт капкага җиткәч, нәрсәдер уйлап туктады да, Исәргә карамый гына: +- Мин бит әле бәләкәй. Аннан әниләр дә мине югалтса еларлар, - дип куйды. Шуны гына көткән Исәр, кыз янына йөгереп килеп җитте дә: +- Беләм, Зәйнәп, беләм. Үсәрсең. Мин озак көтәргә дә риза. Тик монда гына кал, - дип, кыз кулындагы казанның икенче ягыннан килеп тотты. +Зәйнәп казанны үзенә таба тартты, тик Исәр генә казанны ычкындырмый: +- Зәйнәп, Зәйнәп! Кал минем белән, бергә яшәрбез, - дип кабатлады. +Кыз инде үзенең тукталып калганына үкенә башлап һәм Сабит күршесе аны җибәрмәс диеп куркып: +- Сабит абый, җибәр инде. Мин әнидән сорап булса да килим, - диеп хәйләләргә үк тотынды. Исәр кинәт кенә казанны үзе күтәреп алды да кайда иелеп, кайда шуышып дигәндәй ихата-киртәләрне үтеп, азаккы читән артына чаклы кызчыкны озатып куйды. +- Зәйнәп, мин бит сине яратам, - дип пышылдады. +Кызый бая читән астыннан шуышып чыккан урыныннан казанны аяклары белән этәреп, теге якка шудырды. Үзе читән астыннан шуып чыга башлаганда Исәр шуышып килде дә кызның киемен читән ботагыннан ычкындырырга чамалады. Шул чакны кыз үрелеп Исәрнең битеннән үбеп алды. +- Сабит абый, мин дә сине яратам, - диде дә ялт кына тишектән теге якка шуып чыкты. Һәм серле сүзләрен дәвам итеп: - Тәүге килгән чагыңнан ук яратам. Хуш, Сабит абый, хуш! - дип пышылдады. +Сабит ни эшләргә дә белми кызга берчә аптырап, берчә мәхәббәт тулы карашы белән аның күзләренә текәлде. Шунда кызның читән казыгына тотынып торган кулын шәйләп, аның бармакларына иренен терәде. Кызыкай кулын тартып алмады. Шуңа да Исәр, Зәйнәпнең бармакларын үзенең зур кулына йомшак кына алып, тагы пышылдарга тотынды: +- Зәйнәп, тукта, ашыкма. Мин сиңа менә нәрсә бирәм... Бу минем бүләгем. Сиңа дип сакладым. Беркемгә дә күрсәтмә! - диде дә, чалбарының кайсыдыр үзе генә белгән ямау астыннан баш бармак зурлык кына төенләнгән яшел тасма тартып чыгарды. Аннары кызның учына салып, үзенең кытыршы куллары белән аның учын йомшак кына кысты. Һәм тагы пышылдап: +- Син әниеңә әйт тә кире кил. Яме! +Кызый кулын Исәрнең учыннан җай гына тартып алып, читәннән читкә шуыша башлады. Бераздан егетнең еламсырап дәшкән пышылдавын ишетеп, артына борылып карады. Исәр: +- Зәйнәп, кил яме. Кире кил. Әгәр син килмәсәң, мине үтерәләр бит, - диеп читәннең теге ягында ике яңагын алмаш-тилмәш чәбәкли-чәбәкли еламсырап кабатларга тотынды. Егет чынлап та елый иде. Күз яшьләрен кызга күрсәтмәскә була, хәзер инде җиргә үк капланды. Исәрнең елаганын кызчык аның аркалары дерелдәп куюыннан аңлады. Үзенең дә күзеннән яшьләре атылып чыгып, ул, ирексездән, казан төбендәге корымга буялган куллары белән битенә тәгәрәп төшкән яшьләрен сөртте. Зәйнәп тә шушы минутта аңлап, күңеле белән сизенде, алар башкача күрешмәсләр инде. +- Хуш, минем Сабит абыем! Хуш, минем Исәрем, минем мәхәббәтем, - диеп кабатлый иде бу яшь кенә үсмер кызның иреннәре. +Шул сүзләрне эчтән кабатлый-кабатлый, кыз үзенең тәкъдиренә буйсынып, шуыша-шуыша, әрекмән, кычыткан үскән баягы чокыр кырына да килеп җитте. Әмма әниләре янына барырга җае гына туры килми торды. Менә җае да чыкты. Тау ягыннан, алар китәсе юлдан, ике җайдак күренде. Болар да баштанаяк коралланган хәрби кешеләр иде. Җайдакларны авыл халкын саклаучылар да күреп калды. Солдатлар җанланышып, шаулашып алдылар да утырган җирләреннән торып бастылар. Зур таш өстенә пулемётларын халыкка төзәп куйган сакчылар да, бар нәрсәләрен онытып, килгән атлыларны күзәтә башлады. Зәйнәп, нәкъ шул чакны җаен туры китереп, үзе кырыннан йөгерешеп үткән балалар төркеменә казанын күтәреп килеп кушыла алды. +Балалар, пичтән чыккан пәри баласы кебек пычранган кызны күреп, тәүдә аптырашып тын калдылар, аннары Зәйнәпне танып, тагы чыркылдашып көлешергә тотындылар. Зәйнәп, берсенә дә игътибар итми, тиз үк әнисе кырына барып чүгәләде. Бая ук кызыннан күз яздырган ана, Зәйнәпне балалар арасында күрмичә коты очып, тавыш күтәрергә әзерләнеп беткән иде. Бөтенләй морҗа пумаласы кебек пычранган һәм итәге ертылган кызын күреп, әни кеше тәүдә Зәйнәпне әрләргә тотынды. Тик, ул өстерәгән бәләкәй җиз казанны шәйләп, кызын кочаклап, шатлыгыннан елап җибәрде. Чөнки белә иде, сакчылар Зәйнәпне күреп калсалар, ике дә уйлап тормый һәлак итүләре мөмкин иде бит. +Менә җайдаклар сакчылар кырына ук килеп, берсе майорга ниндидер пакет тапшырды да бүген машиналар булмасын әйтеп, җыелган халыкны тагы да иртәнге сигездә генә ачарга кушты һәм бу җайдаклар тагы да алга таба үз эшләре белән китеп бардылар. Тегеләр хәтсез генә китеп, сүзләр ишетелмәячәгенә тәмам инанган майор аларны катлы-катлы сүгенеп озатып калды. +Кич җитте. Халык бик тә нык шаулаша башлап, ашарга әзерләргә һәм җылыныр өчен ут ягарга кирәклеген таләп итте. Сакчылар да үзара сөйләшеп киңәшләшкәч, рөхсәт бирделәр. Чөнки ут яктысында качарга җыенучыларны алдан ук күреп калырга мөмкинлек туачак. Кем белсен, караңгыда меңгә якын халык әллә нәрсәләр эшләп ташларга мөмкин. Ул инде мондагы халык карт-коры, хатын-кыз белән бала-чага гына булсалар да - барысы да сатлыкҗаннар. Хөкүмәт шулай диеп карар чыгаргач, бу дөрес инде. Якындагы бер абзарны сүтеп, куылучы халык утырган урынга көндез су ташыган ат белән утын китереп ташладылар. Абзар хуҗасы үзенең абзарын сүткәнгә тавыш күтәрергә чамалаган иде дә, авылдашлары: "Кире кайткан көе бөтен авыл белән таштан яңа абзар салып бирербез", - диеп бердәм вәгъдә иткәч, тынып калды. Һәркем үзенең туган авылына озакламый кире кайтырбыз әле дигән өметтә иде. Зәйнәп алып килгән казан белән, кулдан-кулга дигәндәй йөртеп, бала-чагага булган кадәр һәм булдыралган чаклы ризык пешереп ашаттылар. Тик, бүген көтүгә куылмаган сыер-кәҗәләр генә, хуҗаларын чакырып, абзарда акырыштылар. Аларның шулай кычкырышуы кичке буш авыл өстеннән үтеп, әллә кайларга чаклы яңгырап, тауларга таралды. Бу җан өшеткеч тавышлар авыл халкының йөрәгенә утлы ук булып кадалды. Һәм ниндидер шомлы искәртү кебек тоелды. Бүгеннән башлап халык ниндидер билгесез һәм коточкыч аянычлы яңа тормыш белән яши башлады. +Кемдә нәрсә бар, балаларны шуның белән төреп, йокларга салдылар. Халык төне буе керфек тә какмады. Аларның хәле йокларлык түгел иде. Таң атмастан бу якларда май айларында еш була торган куе күкшел томан төште. Бүген ул бигрәк тә куе, хәтта бит-күзләргә сылашып тора иде. Таң атып, яктыра башласа да, кул сузымы җирдән бернәрсә дә чамаларлык түгел. Менә томан таралырга итә башлады. Шул чакта авыл халкын таң калдырырлык бик тә гаҗәеп нәрсә булып алды: халык кырында өсләренә чүпрәк капланган өч чиләк яңа сауган сөт белән әпәй һәм яртышар итеп төрле-төрле ярмалар салынган ике капчык пәйда булган. Сакчылар ничаклы уяу сакласалар да, беркем дә сизмәгән. Барысы да аптырашта калды һәм нәрсә уйларга да, ни дип фаразларга да белмәделәр. Тик Зәйнәп кенә әнисенә: +- Исәр китергән, - диде. +Әнисенең: "Кайдан беләсең?" - диюенә: +- Беләм инде. Сабит картинәсен саклый. Кичә казанны ул актарып алып бирде. Минем көчем җитмәс иде. Ул безнең абзар башында качып ята, - дип пышылдады, бер дә әһәмият бирмәгән төсле. Тик битенә генә сизелер-сизелмәс кызыллык йөгерде. +Әнисе күрше йортта түшәктә яткан карчыкны уйлап, догалар укып, Аллаһтан бу әбине үзенең рәхмәтеннән ташламавын үтенде. Менә әкренләп томан тарала башлады. Катлы-катлы булып катланды һәм җай гына диңгез ягына шуышты. Шул чакны каршы як тауга авыл көтүенең әкрен генә менеп барганы да томан катламы аша күренеп-күренеп калды. Бик тә гаҗәеп күренеш иде. Әйтерсең лә көтү томан өстеннән, җай гына йөзеп, кайдадыр китеп бара. Мираж дисәң, мираж түгел, ниндидер бер бик сәер күренеш иде... Барча халык тәүдә бу ни гыйльлә, әллә томан катламы аша күзебезгә генә күренә инде диеп торганда, кайдадыр бик еракта, тын һаваны тибрәтеп, әкрен генә бик моңлы итеп курай тавышы ишетелде. Шунда гына халык айнып китеп: +- Исәр бу! Исәр авыл көтүен көтәргә алып чыккан. И бахыркаем, ул, ерактан яңгыраган бу курай тавышын халыкны саклаган хәрбиләр дә ишетеп алдылар һәм, таулар арасындагы томан өстеннән йөзеп барган көтүне күреп, алар бөтенләй шөбһәләнеп күзәттеләр. Үзенең дулкынлануын баса алмыйча, майор, тау буенда йөзеп барган көтүгә карап, пулемёттан ут сиптерергә боерды. Курай тавышы берара тынып калды. Хәрби түзмичә, кичәге фельдъегерьләр калдырган пакетны вакытыннан алда ачты һәм, ямьсез сүгенеп, өстәге түрәләрне әрләде. Боерыкта машиналар юклыкка сылтап, куылучыларны җәяүләп моннан утыз чакрымнар чамасы ераклыкта үтә торган олы юлга алып чыгарга кушылган. Тагы да карышучыларны һәм фетнә таратучыларны кичектергесез, урында ук атарга боерылган иде. +Менә халыкка торып басарга кушылды. Авылда мулла исәпләнгән Сәлмән карт азан әйтергә тотынды. Майор үзенең солдатларына бабайны тиз арада туктатырга кушып, боерык бирде. Ярый әле араларында олы яшьтәге теге солдат, түрәсе кырына килеп: +- Берүк бабайга тия күрмәгез. Алар авыллары белән шулай хушлашалар. Җырласыннар әйдә. Югыйсә дөнья хәлен белеп булмый, барчасы берьюлы безгә ташланырга мөмкиннәр. Аннан бу кыргый татарларны тотып тыярмын димә. Үлгәннәрен дә белмәячәкләр. Берүк каршы булмагыз. Безгә аларны исемлектә күпме бар, шул чаклысын исән-сау стансага тиклем алып барып җиткерергә кушылган. Алла сакласын! Бу халык барсы берьюлы җенләнә башласа, әллә кайда китә алмыйсың, - дигәч, хәрби түрә үзенең тәүдә биргән боерыгын кире алды. Эчтән генә: "Картлач дөрес әйтә. Бу сатлыкҗан орда калдыгын, дуласа, тотып тыярмын димә. Кырагай түмәрләр", дип уйлады. Бу майор татарлар яшәмәгән урыс өлкәсендәге шәһәрдә үскән бер бәндә булып, миһербанлылыкның ни икәнен белмәгән бер нәрсә. Кыскасы, органнарда эшләп, карьера өчен, кушсалар, туган анасын да шушы татарлар арасына кушып сөрергә әзер булган ерткыч иде. Юкка гынамыни, аның Совет хөкүмәтенә тугрылыгын сынар өчен, 1937 елны ниндидер булмаган гаеп табып кулга алынган апасы белән җизнәсен атарга кушканнар иде. Ике дә уйламый: +- Революция һәм халык дошманнарына, кем булуына карамастан, тик үлем генә, - дип, бертуган апасы һәм җизнәсенә алтатырындагы пулялары беткәнче лепкәләренә атты. Җитмәсә, үләр алдыннан апасы, энесенең битенә төкереп: +- Иблис калдыгы, - дигәч: +- Теге дөньяда да табып, бу сүзләрең өчен тагы бер тапкыр атачакмын, - диеп тешен ыржайтты. +Кыскасы, бу бәндә, эт дисәң - йоны юк, кеше дисәң - юне юк, бер иблис калдыгы иде. +Азаннан соң барча халык муллага ияреп тәкъбир әйтергә тотынды. Һәм шул оңгайдан тәкъбир сүзләрен әйтә-әйтә юлга кузгалдылар. Халык елый иде. Һәм тәкъбир авазы хәзер инде томаны бөтенләй таралган саф һавада әллә кайларга ишетелде. Авыл күздән югалганда, таулар арасыннан яңадан курай тавышы яңгырады. Бик тә моңлы, авыл халкы моңарчы ишетмәгән борынгы татар көе үзәкләрне өзде. Сабит үзен сыендырган, хәзер кайдадыр билгесезлеккә куылып китеп барган авылдашлары белән менә шулай саубуллашты. +Исәр авылда картәнисе белән генә калды. Барча хәлне үзенчә аңлап, көн дә сыерсарыкларны көтүгә алып чыкты. Берничә сыерны сауган булды. Барча авыл сыерын савып бетерә алмаслыгын аңлап, саудырган сыерларга бозауларын кушты. Авылда калган этләрнең барсын да бәйдән ычкындырып чыкты. Хуҗалары барда нинди генә усал булып күренгән этләр дә аңа берсүзсез буйсындылар. Хәтта кулларын ялап, койрыкларын болгап, аңа рәхмәтләрен үзләренчә - этчә җиткерәләр иде. Хуҗаларын +Беркөнне Сабит елга буена төшеп, көне буе шунда качып утырды. Куркуы бушка булмаган икән, төш алдыннан авылга бер төркем хәрбиләр килеп, өйдәнөйгә кереп, барча йортны тентеп чыктылар. Чакырылмаган кунакларга амалап чыккан берничә этне атып ектылар. Яраланган этләрнең чинашып елашкан тавышына башка этләр, койрыкларын бот арасына кысып, дәшми генә шыңшып, кайсысы кая качып бетте. Авылны тентеп йөрүчеләр Сабитлар өенә дә кереп чыкты. Үзләренең командирларына бер чирле карчыкның тора да, юньләп сөйләшә дә алмый түшәктә авырып ятканын хәбәр иттеләр. Тегесе кереп карап, тикшереп чыкты да ярдәмчесенә әбинең чигәсенә пуля җибәрергә кушты. Анысы: +- Иван Васильевич, нигә шул тере сөлдәгә пуля әрәм итәргә? Үзе дә дөмегәчәк. Кулны пычратасы килми. Әле генә чишмә суы белән юынган идем. Әйдәгез, әнә солдатлар бер йортның кар базыннан берничә дистә ел сакланган бик яхшы шәраб тапканнар. Авыз итик шуннан. Җитмәсә, төшке ашка каз, сарык ите пешергәннәр. Шәп! - диде. +Чынлап та, тегесенең карыны ачкан иде. Һәм ул, ярдәмчесенең сүзен тыңлап, солдатлары урнашкан бер бай гына йортка таба атлады. +Качып калучылар юк микән диеп авылны тентегән солдатлар китте. Сабит кача-поса кире өйләренә кайтып кергәч, картәнисе, туранын аптыратып, яткан җиреннән торып утырды. Һәм егетне бераз шелтәләп тә алды: +- Кайда йөрисең, улым? Чәй куяр идең. +- Хәзер чәй кайнатам. Мин теге җаһилләрдән качып яттым. Югыйсә, мине дә куып алып китәләр иде. Мин китсәм, сине кем карар? Юк, мин китмим, - дип сөйләнде. +Әби тураны сөйләгәннәрдән бернәрсә дә аңламады шикелле. Әзрәк дәшми торгач: +- Чәй куйдыңмы? - дип сорады. +- Әйе, куям. +- Бар, алайса абыстайны - мулла әбисен алып кил. Шуннан Сәгыйдә әбиеңне, Сабира апаң белән Тәнзилә апаңны чакыр, - диде. +Сабит картәнисенә бераз гына аптыраулы карап торды да: +- Алар берсе дә юк. Барысын да алып киттеләр, - диде. Үзе самавыр морҗасына күмер тутырып, чыра белән ут куеп булаша иде. Картәнисе тагы: +- Нәрсә сөйлисең, улым? Кая китсеннәр алар?! Миңа үләргә вакыт җитте. Җаным тәнемдә чакта берәрсе "Ясин" чыксын. Үлемтеккә дип әзерләгән әйберләрем сандыкта. Шул-шул як мөештә. Шуннан алырлар. Хәергә әллә нәрсә юк инде. - Туктап хәл алгандай итте. - Булган әйберләрне сандык төбеннән үзләре хәстәрләп алырлар. Мин үлгәч, әллә кая китмә. Көтү көтә беләсең. Авыл көтүен көтәрсең. Сугыш беткәч, туган-тумачаны Казан артындагы шул-шул авылдан эзләп табарсың. Мин барсын да язып, Коръән эченә куйдым. Хәтереңә сеңдереп куй! Барча язылган адрес-кәгазьләр Коръән эчендә, - дип һаман үзенекен сөйләде. +Сабит картәнисенең авылдагы хәлләрне белмәвенә гаҗәпсенебрәк: +- Картәни, авылдагы барча халыкны стансага куып алып киттеләр. Без икәү генә калдык, - диюенә, картәнисе эчтән генә, бу бала тагы алышынырга әйтә микәнни? - дип уйлап куйды һәм, нәрсәдер исенә төшереп: +- Бар, бар, әбиләргә хәбәр ит. Җаным авызыма килеп терәлгән инде минем. Теге таулар арасындагы апаңнарга да әйтергә кирәк. Тиз килеп җитсеннәр, - диде. +Сабит картәнисенә барча хәлне ипләп аңлатып та бирә алмады. Үзенең аңы белән, картәнисе дә аны ялгыз калдырып китәргә җыена ахры, диеп уйлап шөбһәләнде. Шулай да картәнисе әйткәч, таулар арасындагы авылда яшәгән апаларына хәбәр бирергә булып өйдән чыгып китте. Әби дә аңа башкача сүз +Сабит кыш көне барып кунак булган апалары яшәгән авылга чыгып йөгерде. Юлны белә. Гомумән, ул, берәр кая барырга булса, гел йөгереп йөри иде. Әле дә шулай итте. Тик ул әле апалары яшәгән авылдагы кешеләрне дә куып алып киткәннәрен белми иде. Менә Исәр авылга барып керде. Тик авыл урамында тотрыксыз искән җилгә ияреп ертылган дәфтәр битләре һәм гәзит кисәкләре генә очып йөри. Анда-санда очраган этләр дә тизрәк берәр кая качып китү җаен карадылар. Тау буендагы сыерлар һәм башка маллар гына кайда керергә, кемгә барып бәрелергә белмичә кешеләрне эзләп йөргән Исәрне мөгрәшеп каршы алдылар. Бу авылда да кот очырырлык тынлык иде. Тик бар дөньяга битараф булган әтәч кенә, тавыкларын дәртләндереп, киртәгә басып кычкыруын белде. Бу авылда да һичбер адәмне очратырмын димә. Исәр, апаларын тапмагач һәм бу кешесез авылдагы шомлы тынлыктан, үзенең барча галәмгә ялгыз калачагын аңлады. Коты алынып, елый-елый кире авылларына торып чапты. Барча дөньяда Сабит һәм кайда барып бәрелергә белмәгән йорт хайваннары гына. Җитмәсә, хуҗаларын югалткан хайваннарның берничәсе Сабитка иярергә чамалады. Егет, бар көченә кайтыр якка торып йөгергәч, артыннан кычкырышып озатып калдылар. +Сабит үзенә төбәлгән карашны әллә кайдан сизеп алды һәм, туктап, тирәягына каранды. Алда, ерактагы юл борылышында, өч-дүрт атлыны күреп калды һәм тизрәк читкә, елгага таба торып йөгерде. Исәбе: ничек булса да елга буенда үскән таллар арасына тизрәк кереп яшеренү иде. Тик җайдаклар да аны күптән шәйләгән булганнар, ахры, атларын чаптырып, артыннан куа төштеләр. Бу үсмер егет менә-менә таллар артына кереп яшеренәчәк. Куып җитә алмаячакларын аңлап, туктадылар да аркаларындагы карабиннарын алып, Исәрнең артыннан ата башладылар. Сабит, инде таллар арасына яшерендем дигәндә генә, гөрселдәп җиргә барып төште. +Атлы хәрбиләр дә атуларыннан туктап: "Кемнең пулясы бу кырагай сатлыкҗан татар баласын аяктан екты", диеп бәхәсләшергә тотындылар. Берсе: +- Мин барыгыздан да төз атам. Минеке тиде, - диде. +- Юк, минеке тиде, мин - Ворошилов укчысы, - диеп, икенчесе күкрәгендәге калай билгегә төртеп күрсәтте. Бер-берсе белән кычкырышып, сүзгә килделәр. +Шулай да малайның үлеме, тереме икәнен белешергә була, җай гына атларын атлатып, Сабит егылган җиргә бардылар. Тик яшел үләндә аның хәтсез генә агарга өлгергән кан эзләреннән башка берни тапмадылар. Чөнки Исәр, егылган көе шуышып, кырда гына аккан тау елгасына тәгәрәп төште. Каршы ярга инде менеп җиттем дигәндә - тагы суга тәгәрәде. Бу турыдан ярга менә алмасын аңлагач, суга төшеп, су оңгаена кайда агып, кайда тәгәрәп дигәндәй ары китте дә су өстенә үк ятып үскән бер тал ботагына тотынып, тал тамырлары астына кереп яшеренде. Хәрбиләрнең атлары текә генә ярлы, ташлар арасыннан шарлап аккан суга төшәргә теләмәде. Солдатлар да, үләнгә буялган һәм җиргә хәтсез генә аккан канны күреп: +- Кайда китсен ул. Җәрәхәте үлемечле. Качып киткән икән, аңа шул кирәк. Этләшеп, җәфаланып үләчәк. Кемгә хаҗәт бер сатлыкҗан татар баласы?! +- Беркем дә ярдәм итмәячәк. Бөтен Кырым адәми заттан азат. Без генә монда хуҗа. +- Очраса да, тик безнең солдатларга гына очрар. +- Ярар, бу турыда сүз куертмыйк. Без беркемне дә күрмәдек, безгә беркем дә очрамады, - дип сөйләнделәр дә ары киттеләр. Һәм малай турында инде онытып, икенче - үзләренә мөһимрәк бүтән нәрсәләр турында сөйләшә башладылар. +Кем кайда нинди көмеш беләзек эләктергән дә, кем акча, алтын йөзек һәм +Сабит өйләренә төнлә генә чак, көч-хәл белән кайтып керде. Ул кайтканда әби күптән суынып беткән иде. Исәр үзенең яралы аягын һәм корсагын таза чүпрәк белән бәйләп куйды. Тик билдән кереп корсактан чыккан ядрә җәрәхәте генә үтереп авыртырга тотынды. +Икенче көнне Сабит, бернәрсәгә карамый, кара таңнан зиратка барып, картәнисенә кабер казыды. Хәле юк. Ничек итсә итте, шартына китереп анысын да казып куйды. Казылган кабер кырында хәтсез генә уйланып утырды. Хәл җыйды. Әзрәк елап та алды. Күзендә яшьләре күптән кибеп беткән. Ул тик сулкылдап, калтыранып, тирән итеп тын алып кына куя иде. Үзенең яраларын уйлап, әле яңа гына казылган каберне тагы да әзрәк зурайтты. Килештереп ләхетен дә алды. Аннан өйгә кайтып, бөтен нечкәлекләрен белмәсә дә, сандыктан картәнисе әйткән әйберләрне алып, мәетнең кырына тезеп әзерләп куйды. +Шуннан нәрсәдер исенә төшереп, авылдагы мулла йортына китте. Өйнең ишеге биксез иде. Гомумән, бу авылда өйне бикләп йөрү гадәте юк. Ишеккә берәр нәрсә сөяп кенә куялар. Ул өй эченә кереп каранып торды да чыгып бусагага утырып уйга калды. Бу йортка нәрсәгә килгәнен дә аерым гына әйтә алмас иде. Корсактагы ярасы түзеп торгысыз сызлый. Менә кайдандыр бер мәче баласы килеп чыкты һәм Исәрнең аягына сырпаланып мияуларга тотынды. Ачыккан, ахры... +Сабитның күзе әле язылырга өлгермәгән бер зур гына кабер ташына төште. Ул таш кырында торган бәләкәй кул арбасына ташны көчкә-көчкә күтәреп салды. Артык көчәнүдән, корсагындагы ярасыннан тагы кан саркырга тотынды. Хәле юк, бусагага утырып тагы хәл алды. Кырында сырпаланган мәче баласына өйдән инде ката башлаган күмәч кисәге чыгарып бирде. Мәченең мырылдыймырылдый күмәчне кимерүен бераз карап утырды. Тагы тирә-ягына күз салды. Мулла абзый, күрәсең, кемгәдер таш язарга әзерләнгән булган. Шунда ук әрҗәсе белән эш кораллары да тора. Сабит, ташка яза торган коралларны да арбага урнаштырып, әкрен генә зиратка юл алды. Арбадагы әйберләрне әзер кабер кырына илтеп бушатты. +Хәзер инде өйгә кайтып, картәнисен соңгы юлга әзерлисе бар. Үзе күргәнбелгәннәрен исенә төшереп, әбине күлмәкләре өстеннән кәфенләде. Мәетне бәләкәй арбага чыгарып салды. Аның өстенә Зәйнәпнең әнисе биргән иске генә кәүирне япты. Әби картлыктан һәм ничәмә көннәр ашамаудан бөтенләй кибеп, җиңеләеп калган. Тик Исәрнең генә хәле бөтенләй бетте. Җитмәсә, каберлек авылдан читтә урнашкан бер биек кенә калкулык өстендә. Кайда мүкәйләп, кайда шуышып дигәндәй, бәләкәй арбаны көчкә зиратка алып барып җиткерә алды. Көне шуның белән үтте. +Төнлә, картәнисен төргән кәүирнең бер кырына төренеп, уяулы-саташулы зиратта кунды. Элек зираттан һәм үлгән кешеләрдән бик курка торган иде. Курку күптән китте. Аңа тик кадерле картәнисен, бу галәмдә бердәнбер якын кешесен, ничек тә соңгы юлга кадерләп озатырга кирәк! Исәр шул турыда гына уйлады. +Икенче көнне иртән үк, шартына китереп, мәетне ләхеткә урнаштырды һәм ләхет авызын каплады. Тик каберне бөтенләй үк күммәде. Үзенә дә картәнисе кырыннан урын калдырды... Картәнисе көчләп дигәндәй өйрәткән "Әлхәм" белән тагы берничә доганы эчтән генә кабатлаган булды. Амин тотты. Шуннан, каберлектә мулланың көйләп укыганын исенә төшереп, догаларны көйләп укырга чамалап, ниндидер бер көйгә охшатып мөгрәргә тотынды. Укып беткәч, "әппәр" итеп куйды да тагы уйга калды. +Хәзер нишләргә? Хәзер нишләргә? дигән сорауны үзенә кат-кат биреп утырды да, кинәт кенә исенә төшеп, кичә алып килгән ташка барып тотынды. Таш эшкәртә торган кораллар белән яза башлады. Хәле бөтенләй бетеп, саташулы йокыга да киткәләде. Исенә килеп, тагы үзе булдыра алганча, ташка тукылдау тавышы ишетелеп торды. Ташка хәрефләр тезгән тавыш, күңелгә ниндидер шом салып, бөтенләй күз бәйләнеп караңгы куерганчы, авыл өстенә таралды. Тук-тук...тук-тук... +Бүген Зәйнәпләрнең эте дә Сабит кырында кунды. Исәр кичәге кебек, картәнисен төреп алып килгән кәүиргә уранып ятты. Ә эт аның аркасына терәлде. Шуңа да Исәргә бүген җылырак булды. Һәм ул эт белән, дусты белән гәпләшкән кебек, сөйләште. Аның белән киңәшләште. +Җәрәхәт тишеге бөтенләй каралып чыкты. Ярадан аккан кан туктамады. Җай гына саркыды. Хәзер инде аннан бөтенләй эренле сүл килә башлады. Исәр үзенең әҗәле менә-менә килеп җитәрен сизенә иде. Шуңа да ашыкты. Ташка язып бетергәч, картәнисенең баш очына бик әйбәтләп җиргә казып утыртты. Кабер эченә булдыра алган кадәр туфрак тутырып, ләхет кырын казып тирәнәйтте һәм үзе шунда кереп ятты. Җир суык иде. Өшүдән уянып китеп, көчкә кабердән чыкты да читтә генә яткан кәүир-паласны бөкләп астына салды. Бер ягын өстенә япты. Болай җылырак иде. Сабит хәлсез куллары белән үзенең аякларына туфрак өйде. Шуннан бөтенләй сузылып ятып, кәүир астыннан бер кулын гына чыгарып үзен туфрак белән күмә башлады. Хәле бөтенләй бетеп, туктап калды. Яңадан исенә килеп, тагы үз-үзен күмәргә чамалап, бертуктаусыз теге догаларны укый-укый, туфракны үз өстенә сыпырды. Аңын югалтып, чираттагы тирән йокыга талудан бүтән уянмады... +Бу эшләргә шаһит булып, кабер кырында яткан эте генә кичләтеп, буш авылны яңгыратып, сузып улап җибәрде дә тынып калды. Авылда этләр күп булмыйча, биш-алтысын теге кара таңда ук аттылар. Аннан берничәсен, хуҗаларын озатып иярә баргач, юлда үтереп калдырдылар. Калганнарын авылны тикшерергә килгәннәргә амалап каршы чыккан өчен аттылар. Шулай итеп, хәзер авылда теге урамнан бер-ике эт һәм бу "Сыңар балак" урамыннан Зәйнәпләрнең генә эте исән иде. Зәйнәпләрнең эте шулай улап, елый-елый Сабит күршесе белән хушлашты. Аңа кушылып, теге урамда исән калган тагы ике эт тә елады. +Сабит үлгәннән соң да әле күрше эте каберлекне саклап байтак төн кунды. Һавада мәет исен сизеп очып йөргән козгыннарны кабер янына якын китермәде. +Бер төнне бик каты итеп яшенләп яңгыр яуды. Яшен уклары чатыр-чотыр килеп барча һаваны кискәләде, дөбердәп күк күкрәде. Сабит яткан һәм күмелеп бетмәгән кабер кырындагы туфрак яңгыр суларына җебеп, кабергә ишелеп төште. Шулай итеп, табигать, соңлап булса да, үзе үк Сабитны җирләшергә ярдәм итте. +Яңгырдан соң икенче көнне Зәйнәпләрнең эте, ялгызлыкка түзә алмыйча, тагы кабер кырына килеп ятты. Ишелгән каберне карап, озак кына шыңшып торды. Менә кабер өстендәге туфрак аз гына селкенгәндәй булды. Эт сагайды! Аннан бер бөҗәкме, әллә коңгыз инде - килеп чыкты. Юк, бу бер кырмыска баласы иде. Бик этләшеп килеп чыкты, чөнки өстенә өелгән туфрак тавы бик авыр булып, ул чак өскә күтәрелә алды. Кара кабердән якты дөньяга килеп чыгуына шатланып, мыекларын селкетте. Күрәсең, яшенле яңгыр вакытында егылып төшкән кырмыска баласы булды. Юк, юк... Бу кырмыска баласы түгел, ә кырмыска баласы рәвешенә кергән ДӨРЕСЛЕК-ХАКЫЙКАТЬ, АЧЫ ХАКЫЙКАТЬ иде. Әлеге вакытта чын дөреслек өскә күтәрелеп чыга алмый. Аның көче дә юк, ул шушындый каберләргә күмелгән. Шуңа да дөреслек, кырмыска баласына әверелеп, өскә күтәрелде дә. Чөнки дөреслек, кырмыска баласы зурлык кына булса да, караңгылыкны ертып, өскә күтәрелергә, якты дөньяга күренергә тиеш!.. БУ БИТ - ДӨРЕСЛЕК! +Тик кырым татарлары өчен әле бүген, 1944 елның 18 маеннан, бу мөмкин түгел иде. Бу илдә борын заманнардан ук шулайрак булды. Килер заман, барча +Менә, үткән гасырның кырык дүртенче елындагы май азакларындагы кебек, 2014 елның бик тә ямьле май аендагы бер көнендә иске каберстан кырына чит ил машинасы килеп туктады. Машинадан ике яшь кенә пар төште. Алар бик картайган бер әбигә дә төшәргә ярдәм иттеләр. Көмәнле яшь хатын әби туранының килене иде. Килен кеше, каберстанга кермичә, читтә, машина кырында калды. Әби белән тураны каберлеккә керделәр. Алар әкрен генә авылдашларының каберләрен карап йөрделәр. Карчык әрвахларга арнап догалар укыды. Иң кырдагы кабер кырында әби озак кына туктап торды. Кабер бик тә сәер иде. Чөнки җитмеш ел үткән булса да, яртылаш кына күмелгән икәне күзгә ташланып тора. Әби иелеп, инде кыйшая төшкән таштагы язуны укыды. Ташта болай дип язылган иде: +"Монда Хәдичә картәни белән мин - Сабит ята. +Мин - 1928-1944, 26 нчы май". +Ташның икенче ягында: "Зәйнәп, мин сине яратам. Зәйнәп + Сабит", дип язылган язуы да бар. Зәйнәп әби бу кабер кырында бигрәк тә озак басып торды. Аннан, хәле бетеп, таш кырына утырды да елый-елый яңадан дога укырга тотынды. Бу кабердә аның беренче мәхәббәте Сабит ята бит. Тәүге сөюе. +Тураны Айдар, картәнисенә комачауламас өчен, дәшми генә каберстаннан чыгып китте. Машина эргәсенә килеп утыргач, кәләшенә карамый гына: +- Картәни елый, - дип куйды. +Сүзсез калдылар. Бераздан каберстаннан әбиләре дә килеп чыкты. Әби ничектер яшәреп, кәефе яхшырып киткәндәй күренде. Азрак дәшми торгач, Зәйнәп әби, туранына карап: +- Балалар, читтәге кабердә бик яхшы кешеләр ята. Каберне әйбәтләп, җиренә җиткереп күмеп бетереп куярга кирәк. Улым, ишеттеңме? -диде. +- Әйе, эшләрбез, картәни. +Һәм әби тагы зират ягына күз ташлады да аннан, килененә борылып: +- Аллаһы боерса, ир бала туса, Сабит дип исем кушарбыз, - диеп куйды. +Шулай килештеләр. Бераз гына сүзсез утырганнан соң, Зәйнәп әби тагы: +- Кыз бала туса - Хәдичә дип исем кушарбыз, - диюенә, тураны Айдар: +- Иске исем бит. Хәзер кызларга андый исем кушмыйлар, - диде. +- Бүлдермә! Хәдичә - Пәйгамбәребезнең хатынының исеме. Ул исем беркайчан да искермәс! Коръән китабы кебек. Килен-балам, менә бусы миннән сиңа бүләк. Ә менә болары - кызың туса, кызыңа. Ир бала туса, булачак киленеңә үз кулларың белән бирерсең. Дөнья хәлен белеп булмый. Мин бик картайдым инде, - диеп, кулъяулыкка төенләнгән, кайчандыр Сабит бүләк иткән бик кыйммәтле йөзек белән алкаларны килененең учына салды. +...Бу йөзек-алкаларны Сабитның картәнисе, үләрен сизеп, туранына үзе биргән иде. "Кайсы кыз сиңа беренче булып үзенең яратуын белдерә, шул кызга өйләнеп, шушы алкаларны бүләк итәрсең", дигән иде. +Шулай итеп, Сабитның картәнисе Хәдичә әбинең бик матур алтын йөзеге белән алкалары яшь килен кулына тапшырылды. Зәйнәп әби, җилкәсеннән авыр йөк төшкән кебек, җиңел сулап куйды... +Алда аларны яңа тормыш, авылларын яңадан торгызыр өчен зур сынау, каты көрәшләр көтә. Ни дисәң дә, тормыш дәвам итә. Ә көрәшсез - җиңү юк!.. +Автордан: 1951 елны Ташкент өлкәсендә сөргендә туган кырым татары Сайдалиев Куртимернең бик картайган әнисе Зәйнәп әби сөйләгән хатирәләргә таянып язылды. Әби Анапа шәһәренең Анапский бистәсендә, Лермонтов урамында улы белән килене тәрбиясендә яши. Шагыйрь Зөлфәтнең тууына 70 ел +ЗӨЛФӘТЛЕК +ФАКИЛ САФИН +Ерак 1964 елларга китик. Мөслим районының бер почмагындагы Урәзмәт авылы. Беренче сентябрь көне. Мәктәп умарта күчедәй гөжли: укытучы булып Казан дәүләт университетын тәмамлаган яшь шагыйрь Рәдиф Гатауллин килгән! Мәктәп директоры Нәһерлегаян ага Хөсәенов та (композитор, музыкант Азат Хөсәеновның әтисе) шат: РОНО мөдирен тәки ризалаштырды бит - егетне үз мәктәбенә билгеләтүгә иреште! Соңрак, бәлки, үкенеп тә куйгалагандыр... Рәдиф Гаташның укыту методикасы совет мәктәбенең методик таләпләренә бик үк туры да килеп бетми. Бигрәк тә төн уртасы җиткәч, шәкертләрен ияртеп, эштән арып йокыга талган авылны дәррәү уятып, шигырь әйтеп, урам тутырып шаулап йөрүләрне искә алсаң... Ул чор өчен баш Себер китәрлек нәрсә ич бу. Укучылары нинди әле, унынчы сыйныфтагылар. Егетләре, һәркайсы гүәрдин гәүдәле, алыпка тиңнәр! Хәлфә абыйлары аларны үз итеп "күсәк!" дип дәшә. Җитмәсә романтик холыклылар; кызлары - һәркайсы алиһәгә тиң... Мөслим кызлары алар башка, чибәрлек тә җитәрлек, акылдан да ким-хур түгел. Директорга жалу белән килүче ата-аналар да күренгәли. Моның ишене күргән кешеләрмени алар... Партия тәрбиясенә шулай төкер әле син. +Унынчыларга дәрескә кереп, бераз танышып алгач, бер арада җай чыгарып, Рәдиф Гаташ дәртләнеп шигырь укый. Татар, шәрык, дөнья поэзиясен су урынына эчкән шагыйрьнең авызыннан "энҗеләр сачелеп" кенә тора инде. Боларны мин, картлар әйтмешли, бик белеп язам, чөнки ул дәрестә шагыйрьгә мөкиббән китеп утыручыларның берсе - бертуган абыем булган бит. Яңа мөгаллим әдәбият турында гәп кора, һәр җөмләсен шигырь белән "ныгытып куя". Егетләрнең күңелләрендә ут өермәсе, кызларның күзләрендә, Марсель Гали әйтмешли, "тояк уйный". Яшь, чибәр егеттән күзләрен алмый утырган бер кызый, телгә килеп: "Беднең үдебеднең дә шагыйребед бар", - дип куя. Берәр Мәсеготь кызы булгандыр инде. Егетләр мәсьәләсендә иң тәҗрибәлеләре шул авыл кызлары. +Рәдиф Гаташ, сагаеп: +- Кем ул? - ди. Карашы сыйныф бүлмәсен капшап үтә. +- Дөлфәт, - дигән тавышлар ишетелә. Арада: "Исәр Мәләк" дип әйтүчеләре дә табыла. Моның да үз сере бар... +- Килмәде ул бүген... көтүдә. +Шагыйрьләрдән көтүче ясау яңалык түгел... Публий Овидий Назон... Хәсән Туфан... +Рәдиф Гаташ дәрескә керешә. Әмма, тәнәфескә чыккач, егет белән кызыксынуын дәвам итә. +Дөлфәт Маликов дигән шигырь язучы егет Яңа Сәет дигән авылдан икән. +Шагыйрь шәкерте белән очрашу, беренче тәэсирләр хакында Рәдиф Гаташ язганнар аша таныш без. Озак та үтми, күрше Бүләк авылында (Наис Гамбәрнең туган-үскән авылы) Рәдиф Гаташ кичә оештыра. Инде бу вакытта, Наис Гамбәр искәрткәнчә, мәктәптәге "һәр укучы бала, укытучы абыйсына охшарга тырышып, дөресрәге, аның тылсымына буйсынып, исәрләнә-исәрләнә, әсәрләнә-әсәрләнә шигырь яза. Мәктәп тоташ шигъри ялкын эчендә". +...Агач клуб. Тын беленерлек салкын. Шигъри кичә бара. Зөлфәт шигырь укый. Бөдрә чәч, зифа буй, баш югары чөелгән, уң кулы кош канатыдай җилпенеп-җилпенеп ала, әмма тавышы уйчан-моңсу: "Елга буйларында талдыр. / Агызма - / Тик яшьлекне калдыр". +Шигырь тәмамлануга, иске клуб сулкылдап куйгандай булды... Шигырь "җене" кагылган безнең авыл апа-агайлары шигырь тыңлыйлар. Алар нәкъ менә шушы минутта яңа шагыйрь тууын эчтән генә чамалап алганнардыр (халык сизгер ул!), әле яңарак кына әнисен югалткан егет "тик яшьлегемне калдыр" ди бит! Олыларча итеп, үзәккә үткәреп, үксетеп. +Бу - триумф иде. Сәхнә артына чыккач, Рәдиф Гаташ, шатлыгын яшереп тормастан, шәкертенең иңеннән кочып алды да яраткан сүзен шәрран ярып кычкырып җибәрде: +- Афәрин, күсәк! +Икенче елны ул ике "күсәген" - Дөлфәт белән Фәрит Гыйльмине ияртеп Казанны "яуларга" алып чыгып китә. Икенче елны аларга Наис Гамбәр кушыла... ЗӨЛФӘТЛЕК +Аксакал да иде безнең хәлфә +Һәм егет тә - кызлар сөйде ул. +Сезнең өчен Рәдиф Гаташ булса, +Безнең өчен хәлфә иде ул - +Төнен әйбәт шигырь яза алса, +Хәлфә түгел, хәтфә иде ул! +("Юл өзеге") +Казанда Яңа Сәетнең Дөлфәте шагыйрь Зөлфәткә әйләнә. Шагыйрь - туры сүз әйтү. Турысын әйтү - гадәтиләр эше түгел. Шагыйрь андыйларны үзе "гаҗәепләр" дип атады. Мөдәррис Әгъләмгә Зөлфәт болай эндәшә: +...Исәр сантый. Сөйләр сүзеңнән дә +Бөрки сыман тере яктылык. +Хәзер ни дип әйтим инде: +Сантыйлыкмы? Әллә Антейлык? +...Бу татарны уйнатырга түгел, +Уйлатырга һаман шигырь әйт! +Аның барлык тәрәзләрен ачып, +Бар дөньясын җилләт, шигырьләт! +("Сантый"). +Тел, татар халкының язмышы Зөлфәтне беренче шигырьләреннән башлап, гомеренең ахырына кадәр озата бара. 1972 елда язылган "2072 елның язында явачак кояшлы яңгырга" шигырендә болай ди: +Исән-саумы әткәм-әнкәм теле? +Тузан төшмәдеме чишмәсенә? +Урын бармы Тукай томнарына +Бөек чорның китап киштәсендә? +...Сукмадымы яшен туган моңның +Гасыр аша сузган күперләрен? +Өермәләр йолкып алмадымы +Безнең оныкларның хәтерләрен? +Шул чорда Мөдәррис Әгъләм яза: "Бездән соңгы буын кемчә сөйләр? / Яңгырармы анда безнең көйләр?.." ("Китә алмыйм") +Шәп шагыйрьләр күп ул татарда. Ә Хәсән Туфан ни өчен Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмне артык үз иткән? Сере нәрсәдә? Ул аларның күп кенә "шуклыкларына" да күз йомган бит. Туфан һәр каләм иясен хикмәтле бизмәненә салып үлчи: милләт гаме белән яшәү, иҗат итү, башкаларга юл күрсәтү (белдертү!), аларны арттан ияртә алу. Юкка гына Кадыйр Сибгатуллинга язган хатында олуг шагыйребез болай димәгәндер: "Синдә дә Зөлфәттәге, Әгъләмдәге (һәм Равилдә дә туа башлаган) гүзәл гамь, илең, халкың күңеле белән тоташкан әйбәт тынгысызлык бар, һаман үсә барган гүзәл иман бар, көнем өчен түгел, "Денем, Илем өчен!" дигән иман бар. Иманыңны ата шайтанга да бирмә, Кадыйр!" Хат 1971 елда язылган. Күренгәнчә, Туфан беренче итеп Зөлфәт исемен атый. Зөлфәт әле сабый гына, югыйсә... Монда һәр сүз, һәр тыныш аерым мәгънәгә ия. Әдәбиятка иманлы булып килү генә җитми, иманны гүзәл хәлдә саклый да белергә кирәк, башкаларга тапшыра торырга кирәк. Иң зур кыйммәт шул. +Татар халкының язмышы сызландырып яшәтә шагыйрьне. Ул аны данлый да, мактый да, кимчелекләрен дә аерып күрсәтә. +Җитмешенче елларга кайтыйк. Бердәм "бөек совет халкына" укмашкан, мираж идеяләр хакына теләсә нинди сәяси җинаятьләрне дә акларга әзер масса шагыйрьнең кисәтүле җан авазын ишетерлек хәлдә идеме ул чакта? Әдәбият мәйданында ат уйнатучыларның төп өлеше "бөек киләчәккә" кысыр өметләр +ФАКИЛ САФИН баглап элегияләр язып азапланганда, Зөлфәт - Намус, Вөҗдан өчен зур әхлакый көрәшкә чыккан бунтарь. "...Мин буран туганыдыр - / Күкрәгемдә / Буран болытлары..." +Шул дәвердән алга киттекме без? Алгамы, арткамы?.. Тарих хөкеменә ышану көчле, тарих гаделлекне торгызыр дип, көтеп яшибез. Бу көтү озакка китте инде. Чынбарлык башкача: "Нигәдер бу кешеләрне тарих / Чалыш көрәк белән җилгәрә - / Ялган кала орлык булып ятып, / Ә дөреслек оча җилләргә". ("Хәерлегә булсын") +Зөлфәтнең эпиграф итеп алынган "Чакырылмаган кунак - татардан да яманрак" дигән сүзләр астында иҗат ителгән шигыре хакында тулы трактат язарга булыр иде. Һәм бу әсәр хакында аз язылмады да. Шигырь астына 1965 ел датасы куелган. Бүгенге трагедия шунда: империячел сәясәт элеккедән дә яманрак рәвештә гамәлләр уйлап таба. Татар халкының язмышы тел язмышына тоташкан. Тел бар - халык бар, тел юк - халык юк. Халык юк икән - проблема да юк... +Шагыйрь сүз белән генә көрәшә ала, дибез. Сүздән дә көчле корал юк. Хакимнәр гомер бакый хак сүздән куркып, аны кычкырып әйтүчеләрнең телләрен тешләтү уе белән адарынып яшәгәннәр. Зөлфәт җәмгыятьтә көрәш рухы формалаштырырга омтыла. Бигрәк тә үзенең буынын, арттан килгән яшьрәк буынны көрәшчеләр итеп күрәсе килү теләге зур. Аның шигъри ачышлары шундый әсәрләрендә ныграк төсмерләнә дә. Зөлфәт - антитезалар остасы (Наис Гамбәр), Зөлфәт - экспрессионист - белдерүче, хакыйкатькә башлап төшенүче (Дания Заһидуллина), Зөлфәт - трагик шагыйрь (Илдар Юзеев), Зөлфәт - сюжетлы шигырьләр остасы (Наҗар Нәҗми). Мин ни өсти алам? Ул - тәнкыйди зәвыкны социаль гаделсезлекне фаш итүгә юнәлдергән шагыйрь. Һәм иҗат гомерендә моңа ирешә дә. Ә болай үзе бары тик: "Хан да түгел, мин - бары тик Зөлфәт", - ди. +Зөлфәт гомере буе сагынып яшәде. Мәхәббәтен сагынды ул, Уразмәт мәктәбендә укыганда яралган, яралы мәхәббәте - Гөлнәзирә апа аның, хәзергечә әйтсәк, шигъри музасы иде. Гөлнәзирә апа да Зөлфәт дигән атаклы шагыйрь барлыгын белеп, аның өчен горурланып гомер кичерде. Әмма яшьли вафат булды. "Бу югалтуны, - дип искә ала Наис Гамбәр, - Зөлфәт кенә түгел, шагыйрьнең хатыны Фирая ханым да бик авыр кичерде кебек..." Зөлфәтнең үзәген өзгәләгән тагын бер нәрсә - аның яшьлек эзләре калган Мәсеготь авылы да юкка чыкты. Озак еллар авылның коесы, сиртмәгә эленгән чиләк кенә сакланып торды... +Мәсеготь язмышы - туктаусыз бимаза. Юкка чыккан авылның халык язмышына әверелү ихтималын тою сагайта. Куркыныч төш сыман ул. Шушы шом "Үле авыл", "Ятим кое", "Ташландык кое", "Яшьлегемнең яшен яктысы", "Бәхил бул, сиреньле авыл" әсәрләрендә кабатлана. +Мәхәббәт нәрсә ул? Бу сорауга Зөлфәт болай җавап бирә: "...Бөек хисләр хасил була икән / Яшәп түгел очып үткәндә... / Мәхәббәт ул / Бер кагылыш икән, / Канат кагылышы икән лә!" ("Кагылыш"). +Соңгы дәвердә Сөю турында иң көчле шигырь дип мин "Мәхәббәт" шигырен атар идем. +1976 елга кире кайтам. Имтиханнарны биреп, сессия тәмамлангач, авылга таба кузгалдым. Чаллыга кайтып төштем. Безгә иң якын юл шушы, Чаллыдан Мөслимгә автобус йөри. Төн уртасында "Метеор" пристаньга борынын төртте. Апаларда кунып чыгарга уйладым. Тик алар ГЭС бистәсеннән Яңа шәһәргә күченеп киттеләр, минем әле яңа фатирларында булганым юк, бара да белмим. Автобус тукталышында торган яшь пардан, апаларның адресын әйтеп, ничегрәк табарга, дип сорыйм. Автобуслар йөрми икән инде, шактый ерак җир барасы булып чыкты. Яшьләр исә мине үзләре илтеп куярга уйладылар. Сөйләшеп бара торгач беленде: егет тә, кыз да Мамадыш районыннан. Ипләп кенә минем хакта да сорашалар. Үземнең Казан университетында, филология факультетында укыганымны әйттем. +- Шагыйрьләр шунда укый инде, әйеме? - дип сорады кыз. +- Анда укыганнары да бар... +Кыз шигырь укый башлады. Көтелмәгән хәл иде бу. ЗӨЛФӘТЛЕК +- Юк, китмә. Кирәкми... мин сине +Аралап алырмын кышлардан, +Бу ап-ак гарасат нигәдер +Нәкъ безнең сөюгә охшаган... +Яшьләрнең теленнән төшмәгән "Язмышлар ярында" китабыннан шул исемдәге шигырь бу. Мин дәвам иттем: +...Тетрәнде керфегең, болыттан +Ак карлар ычкынган шикелле. +Ачылды керфекләр, бу көннәр +Бураннан ачылган шикелле. +Без сүрән яктырткыч эленгән багана төбендә туктап калганбыз икән... Кыз гаҗәпсенеп миңа карады. +- Сез дә... бу шигырьне беләсез икән. +- Бу шигырьне егет кеше язган. Аны егетләр укырга тиеш, - дигән булдым, белдекле кыяфәттә. - Мин әле аның авторы белән дә таныш... +- Егетләр шигырь язарга оста... Ә мин шигырьне үземчә сөйлим. "Ялвару төс түгел ирләргә / Толымың җылысы - мендәрдә" дигәнен, "Ялвару төс түгел кызларга, / Толымым җылысы - мендәрдә!" - дип әйтәм. Мине белми бит ул... Зөлфәт, ачуланмас әле, - диде, шаян тавыш белән. +Без апалар яшәгән йортка килеп җиткәнче тәмам туганлашып беткән идек инде. Аерылышкан чакта егете, көлеп: +- Хәерле булсын, шундый шаукымлы кыз белән күзле-башлы булам инде. Икенче атнада туй, - диде. - Кунакка чакырабыз. +Шагыйрь булу да шаукымлы эш, шигырь ярату да шаукымлы эш булып чыкты. +Мин бу парны бәхетле булганнардыр дип ышанып яшим. Шигырьне бәхетсез мәхәббәт яздырса да, аны күтәреп алучылар арасында бәхетлеләр күп бит. +Казанга килсәм, Зөлфәт абый янына кермичә китми идем. Ул мин белгәндә - "Яшь ленинчы" газетасында, аннан озак еллар "Чаян" журналы редакциясендә эшләде. Берсендә, аның шактый шыксыз бүлмәдә, тәмам тузган утыргычта, кыршылып беткән өч аяклы өстәл артында, иске, тузган-кашаган җиһазлар арасында моңсу утыруына игътибар иттем. Мине күргәч, гадәтенчә, очынып, озын кулын күрешергә сузды: +- Һа, якташ, - дип, мине сораулар белән күмеп тә ташлады. - "Мәйдан" ничек? Чаллы ничек? Мөслимгә кайтканың бармы? +Мин сорауларга өзек-төтек җавап биргәч, дулап алдым: +- Хәзер баш редакторыгыз янына керәм, шагыйрь Зөлфәт мондый бүлмәдә, искемоскы арасында утырырга тиеш түгел. Оят! +Зөлфәт абыйның йөзе алсуланды. Авырткан урынына кагылдым, ахрысы. Урыныннан сикереп торды. +- Керә күрмә! Бер сүз дә тишмә! Үзләре күрергә тиеш алар... +- Моңарчы күрмәгәнне... - дип, ачуланып чыгып киттем. +Ике айлап вакыт үткәч, тагын Казанга килдем. Янә Зөлфәт абый янына йөгердем. Керсәм... Бүлмәне танымый торам. Яхшылап ремонт ясалган, яңа җиһазлар алынган, алар зәвык белән урнаштырылганнар. Түрдә, затлы кәнәфидә балкып Зөлфәт абый утыра. +Мине күрүгә көлеп, каршыга чыкты. +- Әйттем бит! Күрде бит Берәү... - диде ул мактанган кыяфәттә. - Белмиләр дип уйлама, беләләр мине! +Телдән калып, бүлмә буйлап күкрәк киереп атлаган Зөлфәт абыйга карап торам. +- Ничек, бик тиз... - дидем, ниһаять, аңга килеп. - Кемнең башына килде бу нәрсә? +Зөлфәт абый күңелле тавыш белән бармагын югары чөйде: +- Иң өстәгеләр күрде. Һа, кодаң президент булса, шулай була ул! +Бусын шаяртып әйтте инде. Зөлфәт абый әлеге үзгәреш турында сөйли башлады. +"Сөембикә" журналы редакциясенә, юбилее уңаеннан котларга дип, Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев килгән икән. Тиешле катка күтәрелгәч, сулга китәсе урынга, Президент уңга каерып, беренче ачык ишеккә килеп кергән. Анда, кәгазьләргә чумып, Зөлфәт утыра... +Күрешеп, бераз хәл белешкәч, Президент бүлмәгә күз ташлаган һәм нык итеп: +- Шагыйрь Зөлфәт мондый шартларда утырып эшләргә тиеш түгел, тиз арада төзәтегез! - дип фәрман биргән. +- Гап-гади итеп минем белән сөйләшеп торды Минтимер ага. Каушап калдым. Ни сөйләгәнемне дә белмәдем. Шулай да телгә килде: "Сез бит минем кода буласыз", - дидем. Көлде, аркадан какты. +Зөлфәт абыйның сөенече күкрәгенә сыймый иде. +Соңгы тапкыр аны 60 яшьлек юбилеенда күрдем. Юбилейда чыгыш ясап, аны тәбрик иттем. Кичәдән соң, тагын гәпләшеп алдык. Шат иде, күңеле күтәренке иде. Бераз вакыт үткәч, хәлләрен сорашу нияте белән өйләренә шылтыраттым. +Телефонны Фирая апа алды. Борчылган сыман. +- Ни булды, Фирая апа? - дип сорадым. +- Зөлфәт абыең авырып тора әле. Эч тирәсе авырта... +- Ашыгыч ярдәм чакырыгыз, Фирая апа. +- Чакырдык инде. Хәзер килеп җитәләр. +Тагын берничә көн үтте. Янә шылтыратам. Фирая апа белән сөйләшәбез. Зөлфәт абыйга операция ясаганнар. +- Зөлфәт абыйның хәле ничек соң? - дип сорау бирәм. +Шул арада Зөлфәт абыйның шактый көр тавышы ишетелә: +- Не дождётесь, дип әйт! Сәлам тапшыр. Казанга килгәч керсен! "Тулганаен" яраттым, шәп! +Сүз "Идел" журналында басылып чыккан "Тулганай" дигән повестем турында иде. +- Әйбәтләнә инде, торып йөри башлады, - ди Фирая апа. +Сөенеп, трубканы куйдым. +Тагын ике көннән аның вафатын ишетеп, аңсыз тордым... +Зөлфәт дигән бөек шагыйрь мәңгелек гомеренең алтмыш елын Җирдә яшәп китте... Кабере Яңа Бистәдә, иҗатташы Мөдәррис Әгъләм белән янәшә диярлек. Тукай да ерак түгел. Аларның рухлары очрашып, гамьле әңгәмәләр корып ала торганнардыр. Һәрхәлдә, безнең арада яшәгән чорларында, Зөлфәтнең Мөдәррис абый белән тугарылып сөйләшеп утыруларын күзәтеп, тыңлап утырырга ярата идем... +Зөлфәт китапларын еш укыйм. Бит артыннан бит ачыла. Укыган саен Рух уяна, җан Ил, Халык язмышына кушылып тетрәнә. Әйтерсең, шагыйрь мәңгелек хакыйкать тавының иң биек җиренә күтәрелгән дә укучысы белән сөйләшә. +Рәхмәт, дөнья, +Язмышның син миңа +Тоташ шигырьлесен сайладың. - +Йөрәгемне былбыл чакты минем, +Һәм өздереп елан сайрады!.. +("Ходай сулышы") +Зөлфәтлекне саклыйсы иде җанда, килер буыннарга саклап каласы иде... +Факил САФИН КЫЙБЛАГА КАЙТУ һәм катламнар? Әллә алар, даладагы акын кебек, күзе нәрсәгә төшсә, шуны җырлыймы, әллә ул җырларның уртак бер вакланмасы, түшәм-түбәсе бармы? Баксаң, Айдар Хәлим прозасы ул - ХХ гасырның икенче яртысында яшәгән һәм үз хокуклары өчен көрәшкән сугыш ятимнәре, ятимәләр, тол хатыннар турында фәлсәфи-нәфис әдәбият, җырлар тупланмасы, сага икән. Ул - энәсеннән җебенә кадәр, сугыштан беркайчан да аклана алмый торган зыян алган сабый, ана, әбибаба сагышы икән. Дистәләгән хикәя - бер бетмәс-төкәнмәс ятимлек сюжеты. Ул - гражданлык өлгерүе һәм тәрбия мәктәбе турында нәфис хикәят. Аның герое, маңгаена шешләр ала-ала, буш мораль, сентимент, иллюзияләрдән арына. Аның картлыгы да кабат кабатланган балачакны хәтерләтә ("Татар вакыты" - Мотаһар, "Хунвэйбин" - Иркен ага). Моңа кадәр татар әдәбиятында сугыш ятимлегенең социаль-сәяси аспектларын бу кадәр озаклап тулы һәм җентекле итеп ачып салган язучы юк иде сыман. Сугыштан ата-анасыз, ач-ялангач кына түгел, китапсыз, хокуксыз калган татар баласы турында язучы тудырган нәфис әдәбият җир йөзенең теләсә нинди әдәбиятларында бу темага язылган әсәрләр белән уңышлы ярыша алырлык һәм сугышка каршы хәрәкәттә татар милләтенең йөз аклыгын якларлык рухи чыганакка әверелә ("Трофей ашъяулык", "Ат казнасы", "Исемсез малай", "Берлинга хат" һ.б.) Дөнья әдәбиятында моның аналоглары да бардыр, бәлки. Ләкин бу бер-береңне кабатлау дигән сүз түгел. Чит илләрдәге ятимлек белән Татарстандагы ятимлек арасында охшашлыклар булган кебек, аерымлыклар да бардыр. Мин дөнья әдәбиятлары, шул исәптән унтугызынчы гасырда яшәп иҗат иткән бөек инглиз классигы Чарльз Диккенс буенча белгеч түгел. Шулай да бу язучы иҗатының үземә билгеле өлеше дә (әйтик, "Оливер Твист маҗаралары", "Николас Никльби", "Домби һәм аның улы" һ.б.) миңа Ч.Диккенс белән А.Хәлим иҗатлары арасында ниндидер охшашлык бар дип әйтергә мөмкинлек бирә. Алар икесе дә балачак җырчылары. Араларындагы төп аерма: Ч.Диккенс капиталистикбуржуаз җәмгыять урамга чыгарып ыргыткан сабыйлар - йортсыз-гаиләсез урам үсмерләре тормышын сурәтләсә, А.Хәлим социализм-коммунизм дигән әкият хакына ата-анасыз, аталары булып та, атасыз ("Ат казнасы"), хәтта имансыз калган буыннар турында яза. +Кем белә, исеме - колагыма, әсәр үзе Айдар Хәлим иҗатын аңлавыма ятрак тоелган "Хунвэйбин" дигән гаять киң колачлы роман-эпопеясе, бәлки, алга таба бу авторны бөтенләй башка якларыннан танытыр?.. Ялгышмасам, Мәхмүт Галәү тетралогиясеннән кала мондый олы әдәби "келәм-тукымаларны" бүтән тукучы булмады бугай. +А.Хәлим - нәни детальләр тарафдары дигән идек. Чыннан да, ул беренче карашка артык җитди тоелмаган тормыш ваклыкларын да энҗедәй балкып торырлык, тирән мәгънәле сәнгать һәм тормыш күренешенә әйләндерә белә. +А.Хәлим хикәяләренең повесть дип атарга мөмкин булганнарының байтагында төп геройлар - сабыйлар яисә сабыйлыктан яшүсмерлеккә чыгып килүчеләр. Тормышка сабый күзләре белән карау, күренешләрне яшүсмерләр хөкеме аша үлчәү, шуларның күңел бизмәннәренә салып, бәхет-хәсрәт, гаделлек-имансызлык, матурлык-сыйфатсызлык, миһербанлылык-юньсезлек кебек күренешләрне бәяләү, шуларны күрә-күрә, дөньяны-яшәешне аңларга, бу тигезсез һәм мәрхәмәтсез тормышта үз урыныңны табарга тырышу - менә Айдар Хәлим әсәрләрендә еш очрый торган мотивларның кайберләре... +Боларның барысы да язучыныкы, аның үзенеке икәнлеге әллә каян ялтырап күренеп тора. Әдип бу урында ялганлый да, укучысын адаштыра да алмый: чөнки боларның барысының да нигезендә, Клондайк җырчысы Джек Лондонныкы кебек, булган вакыйгалар - фәкать үзе күргән, үзе кичергән, алданган, җәберләнгән, рәнҗетелгән, үзе ышанган шатлык-хәсрәтләре, өметләре, омтылышлары, хыялл ары ята. +РИФАТ СВЕРИГИН +"Кылганнар чәчкә атканда", "Теге малай", "Трофей ашъяулык", "Берлинга хат", "Китап", "Калеб яратылганда", "Әкчин", "Саный башлаганда", "Җырлар вакыт" хикәяләре, "Казыктагы тальян", "Өч аяклы ат" повестьлары - мондый әсәрләрне әдипнең иң югары казанышларыннан дияргә була торгандыр. Мондагы балаларның исемнәре дә бик матур: Зирәк, Бәгърем, Тансык, Кадерҗан, Канәгать, Балкыз, Кәбир һ.б. - исемнәр сайланышында аларга карата мөнәсәбәт тә, миллимәдәни таләп тә, персонажның кайбер характер чалымнары да чагылгандай була. Мөгаен, мондый сайланышка нык төпченүне авторның детальгә мөнәсәбәтенең тотрыклы бер сыйфаты дип санарга кирәктер, чөнки олылар турында сүз барганда да шактый хикмәтле һәм сәер исемнәргә юлыгасың. Әлбәттә, халык арасында көн итүчеләрнең исемнәре дә кешечә: Өммегөлсем, Сәгыйдә, Сәгъдәт, Мөхәммәт, Гарифулла, Салихҗан һәм башка бик күп, бик матур татар исемнәре... Ә инде Гегель Әфләтунович, Псих (психолог сүзеннән кыскартылган) Сәлимгәрәевич кебек тузга язмаган исем ияләре лаексызга күтәрелгән, сәнәктән көрәк булган юньсез түрәләр арасында күбрәк очрый. +Бик күп әсәрләрендә икегә бүленеш күзәтелә: бер яктан гүзәллек, сафлык, миһербанлык ияләре балкыса, икенче яктан явызлык, әшәкелек, башкаларны санга сукмыйча, кирәксә, тегеләрнең башларына басып, өскә ыргылучылар пәйда була. Гомумән, бу иҗатның төп нигезен әнә шул Кеше гүзәллеге һәм аның үзенә хас матурлыгы шартларында яшәргә лаеклы булуы һәм тиешлеге тәшкил итә. Һәм моның символлар, шактый "вак" детальләр аша зур масштабта чагылуы һич тә гаҗәп түгел. +Элек тә, бүгенге шартларда да Явызлыкның еш кына өстен чыгуы, саф күңеллеләрнең, гадиләрнең бәхетсезлеккә тарулары әдипнең күңелен аеруча яралый. Әнә шундый ике гади саф күңел - татар карчыгы Гайния һәм сугыш чорында эвакуацияләнеп, шул татар авылына кайтып, шунда төпләнеп калган рус карчыгы Анна Афанасьевна бәхетсезлек кичерәләр. Сугыш вакытында Гайниянең ире, лагерьдагы ачлыктан тире һәм сөяккә калып, командирларының мәсхәрәләүләренә түзә алмыйча, качып авылга кайткан булган. Әлбәттә, дезертир монда озак тора алмаган: власть - НКВД кешеләре - авылдагы яманаты чыккан үләксә чокырында аны кулга алып, каядыр озатканнар, һәм Гали яңадан әйләнеп кайта алмаган, ә Гайниягә "дезертир хатыны" дигән тамга бик озакка ябышып калган. Сугыш чоры бәхетсезлекләрен тылдагыларның да бик күпләре кичергәндер, әлбәттә. Кешеләрнең мондый рәнҗетелүләрен хәтерләтә торган теге чокырны авылдашлары "Ыгдыбыгды чокыры" дип йөртә башлый. Мәгълүм аббревиатураны татарчалаштырып, шулай бозылып әйтелеше һич тә күңелне иркәләми кебек. Әмма... Әмма шушы тел бозылышы геройларны иҗтимагый чынбарлыкның, тормышның бозылышына алып килә, аларны "үләксә базына" куып кертә, шуның аша авторның иҗтимагый режим явызлыгына мөнәсәбәте белдерелә. Инде күп еллар узгач, нәкъ шушы чокырда Анна Афанасьевнаның бердәнбер куанычы һәм туйдыручысы булган кәҗәсенең бүре тарафыннан ботарлануы - шул мөнәсәбәтне көчәйтү вазифасының икенче уңышлы детале дип бәяләнә ала. Хикәяне чын хикәя итүче башка вак детальләр дә мулдан сибелгән: Гайниянең урыс телен чиктән тыш имгәтеп, Аннаның ике телне бергә болгатып сөйләшүләренә карамастан, гаҗәеп матур үзара аңлашулары, кәҗәнең Василиса кушаматлы булуы һәм үлеме алдыннан кычкырган соңгы авазының карчыкларга "ма-ма!" дип ишетелүе - болар барысы бергә аралаштырып бирелеп, юмор белән җитдинең бергә мәгънәле кушылуы, әдипнең новелла язу осталыгы һәм әнә шулай яңа, оригиналь формада төп фикерне әйтә белүе хакында да искәртә. +"Кыйбла" дигән хикәядә бер-берсен яратып, сөеп яшәгән Гарифулла белән Өммегөлсемнең тормышлары тулысынча укучы күз алдыннан узып китә. Бу тормышлар җиңел булмаган. Ил язмышы белән бергә яшәгәннәр, тарих КЫЙБЛАГА КАЙТУ сөрешендәге вакыйгаларның авырлык-михнәтләрен дә ил, халык белән бергә татыганнар һәм кичергәннәр. Гадәттәгечә, җанга якын мондый сөйкемле кешеләрне әллә кайлардан эзләп тормый әдип - һәрбер татар авылында андыйларны очратып була торгандыр... Икесен дә замана михнәтләре гомерләре буена талкыган - аларга авылны күмәкләштерүгә кагылышлы хәрәкәтләрне дә татырга, динне мәсхәрәләү, мәчет манараларын кисеп төшерүләрне, сугыш фаҗигаләрен, соңрак СССР дигән империянең таркалуын да күрергә туры килгән. Хәер, мондый хәлләр бер алар башыннан гына узганмыни?! Әдип миллионнар язмышы турында сөйли түгелме соң? Әмма ул язганнарын чын әдәби табыш, чын хикәя итәрдәй ике нокта - ике деталь таба алган: беренчесе - геройларыбызның гомер буе икесенә дә тынгылык бирмәүче үз хәсрәтләре бар икәнлеген белдерә - Өммегөлсемгә, моннан илле ел элек, ире фронтта чакта, имчәк баласы белән Үзбәкстаннан туган авылына бөтенләйгә дип кайтырга чыккач, февраль суыгында, юлда, поездда гомере өзелгән сабыен Әкчин дигән станциянең каеннары төбендә җирләп калдырырга язган икән. Һәм автор шушыннан безне сюжетның икенче ноктасына юнәлтә: бу Тансык атлы сабыйның рухын шат итеп, мөселманча укыйсын укып, җәсәден кыйблага каратып урнаштырылуы лаземлеген төшендерә. Менә ни өчен Бөек Җиңү дип аталган гарьле-моңсу җиңүнең илле еллыгы көннәрендә картларыбызга улларының читят тарафлардагы каберен, Ходай мөмкин итсә, эзләп табу һәм җәсәден яд итеп кайту хыялында яңадан сәфәргә чыгарга, җаннарын борчыган гамәлләрне кешечә хәл итү өчен тырышырга туры килә. Кыйбла сүзе дә үзенең олы мәгънәсендәге төшенчәсенә якынлаштырыла - "Синең кыйблаң бармы?", "Син кеше булып яшисеңме бу фани дөньяда?" дигән глобаль сорауларга җавап эзләүгә әверелә. +Ә шулай да шәхсән үземә А.Хәлимнең алдагы зур ачышлары геройларның балачакларыннан, тормышның олы, каршылыклы дәрьяларына күчеп барган мәлләрен сурәтләү җирлегендә башкарылыр төсле. Бәлки, балачакта күңелләренә иман нурлары сеңгән нәниләребезнең өметләре олылар дөньясында яңадан-яңа күркәм яклары белән ачылыр дигән фаразыбыз авторның соңгы әсәрләрендә расланып килә. Аның аксакаллары да еш кына сүзнең бик яхшы мәгънәсендәге "сакаллы сабый"лар булып чыга, ягъни геройларның күбесе, олыгайгач та, сабыйлыкның кайбер матур сыйфатларын югалтып бетермиләр. Гүя автор өчен кеше гомере - җанда гомер буе дәвам иткән балачак. Нәрсә белән бәйләнгән феномен бу? Монысын әле киләчәк тәнкыйтьчеләре ачарга тиеш булачак. Балаларның яраткан китапларына әверелгән шигъри "Биктырыш", "Кыярга төшкән малайлар", "Казанбаш", "Өч аяклы ат", "Тал баласы Талхаветдин" кебек шигъри һәм чәчмә әсәрләре алдагы фикеребезне раслар дип уйлыйбыз. +Кайсы гына яктан - ул гражданлык, социаль-иҗтимагый, сәяси яки эстетик аспект булмасын - карасаң да, бүгенге татар әдәбиятында Айдар Хәлимнән башка аеруча кыю, үзенчә уйлаучы, үтә дә хөр фикерле бүтән иҗатчыны очратуы кыен. Әдәбият тарихының олы юлында андыйлар да булгандыр, әлбәттә. Әлегә сүз бүгенге көн турында гына бара. Мондый могиканнарның соңгысы бездә, мөгаен, Мөхәммәт Мәһдиев булгандыр - әмма аның иҗат диапазоны күбрәк әдәбият-сәнгать һәм көнкүреш мәсьәләләре белән чикләнә иде сыман. Ә монысы үзфикерлелеккә, оригинальлеккә теләсә кайсы өлкәдә, шул исәптән милли рух, милли азатлык белән бәйләнешле аспектларда да дәгъва итәргә омтыла. Шул ук сюжет, жанр, композиция белән бәйләнешле мәсьәләләрне чишкәндә дә А.Хәлим оригиналь, мөстәкыйль фикерләү сәләтен һәм индивидуаль иҗат алымнарын сакларга тырыша. +Соңгы елларда әдипнең иҗаты бик үзенчәлекле яңа сыйфатлар белән баеды. Мондый үзгәрешләр "Хунвэйбин" (1997-2007) китабында ачык күренә. Чыннан да, "Хунвэйбин" роман-эпопеясына әдип бар таланты-сәләтен, дөньяга карашкүзәтүләрен барын бергә җыеп-туплап, бербөтен итеп бирергә тырышкан. Ул +РИФАТ СВЕРИГИН үзенә күрә исеменең асыл мәгънәсен туган телебезгә төп-төгәл итеп күчерүе кыенрак булган әсәрне - А.И.Герценның мәшһүр "Былое и думы"сын хәтерләтә. Һәрхәлдә татар әдибенең шушы юнәлештәге дәгъвасы кечкенәдән түгел. Күләме генә дә шуны раслап тора сыман: әсәр саллы гына өч томга урнаштырылган алты кисәктән гыйбарәт, битләренең гомуми саны 1550гә җитә. Автор бу әсәренә үзенең ун еллык иҗат гомерен сарыф иткән. +Тик ни өчендер титаник колачлы бу әсәрнең үзенә тиешле яисә лаеклы бәясен бүгенгәчә алып җиткергәне юк әле. Болай гына, "әсәргә карата ниндидер битарафлык хөкем сөрә" дип кенә үтү аз да булыр. Бу - зур әсәрне аңлы рәвештә күрмәмешкә салышу яисә читләтеп узарга маташу кебек тоела безгә. Сәбәбе нәрсәдә икән соң? Авторның нык позицияләргә басып, бик кыю социаль-сәяси мәсьәләләр күтәрүендәме, сюжеты-композициясендәге хилафлыклардамы, әллә әсәргә безнең милләт балалары колагына ятрак яңгырашлы исем куелудамы? Нәрсәдер әдәбиятыбызның агай-энеләрен шикләндерә - бер-ике сүз белән генә җавап бирүе дә кыен. +Әсәргә "Хунвэйбин" дигән яман аты чыккан, әшәкелек, кабахәтлек, нәҗеслекнең барын бергә үз эченә җыйган атама исем итеп куелган. Эчтәлеге-идеясе белән әсәр нәкъ шушы явызлыкка каршы юнәлдерелгән дә. Аның буеннан-буена яхшы, изге күңелле, күп кыенлыклар кичереп тә, халкыбызның иң матур, гүзәл сыйфатларын гомере дәвамында җуймый-югалтмый үзендә саклап кала алган Иркен Сәлахи (Сало) образы үтә. Романның социаль-эстетик яңгырашы нәкъ менә шул хунвэйбинчылык дигән тискәре күренешкә каршы юнәлтелеп, төп идея сафлык белән явызлык арасындагы көрәшкә багышланган булгач, әсәрнең исеме дә безгә ике канатлы булырга тиеш кебек тоела. Мондый контрастны әдәбият-сәнгать әһелләре үз вакытында иҗатларында бик төгәл чагылдыра беләләр иде бит (мәсәлән, Аркадий Райкинның "Кешеләр һәм манекеннар" концерт циклы, Константин Симоновның "Тереләр һәм үлеләр" романы һ.б.). Болар янында А.Хәлим әсәренең исеме белән җисеменең үзара чагышмавы әллә каян сизелеп тора. Гадәттә, исем сайлауда үтә дә талымлы авторның әлеге кимчелеге безне дә гаҗәпләндерә. +Әсәрнең буеннан-буена вакыйгалар бер сызык буенча гына үстерелә. Нәселе, килеп чыгышы белән Татарстаннан булса да, уйгурлар (Кытай) илендә үскән татар кешесен язмыш җилләре, һәртөрле эзәрлекләүләр Америкага китереп чыгара, күп төрле кыенлыклар, авырлыкларны җиңеп, Иркен Сәлахи ага бу илдә кешечә тормыш корып җибәрә. Картаймыш көнендә, туган туфрагын искә төшереп, нәсел-нәсәбе җепләрен барлау нияте белән сәяхәткә кузгала - Татарстанга килеп чыга, мондагы хәлләрне үз күзләре белән күрә, чагыштыра, анализлый, күп кешеләр белән очраша. Романның иң зур өлешен әнә шул очрашулар тәшкил итә дә инде. Әдәбият белгече Муса Мөлеков бу мөнәсәбәттә әсәрнең Н.В.Гогольнең "Үле җаннар" ("Мёртвые души") поэмасы белән аваздашлыгын күрсәтүе белән бик хаклы. Беренчесендә әсәрнең герое Чичиковның сәяхәтендәге ул юлыккан маҗаралар аша Россия помещиклары һәм башка катламнарының тулы бер дөньясы күрсәтелсә, икенчесендә шундый ук композиция алымы ярдәмендә татар халкының Россия шартларында яшәеше, кая таба баруы, тормышындагы үзгәрешләр һәм шуларга татар әдибенең мөнәсәбәте бирелә. Әсәрне укучы үзенең туган ягына, кадерле Татарстан Республикасына, аның гаделлек сөюче, намуслы, тырыш һәм кунакчыл кешеләренә мөсафир героебызның күзләре аша ихтирам белән карый. Иркен аганың игътибарлы мөнәсәбәтендә ул үзен, үз халәтен, яшәешен, әйләнәсендәге тирәлеген дә таный һәм күрә ала. Бәлки, читтән караучыга күп нәрсәләр ачыграк һәм дөресрәк күренәдер. Моны кабул итә алган укучы тирәннәнрәк уйланырга, төпченергә, тирә-юньне һәм үз тормышын яңабаштан анализларга һәм үзалдына җитди сораулар куярга керешә икән - бу бик табигый КЫЙБЛАГА КАЙТУ нәрсә - әсәр барыбызны да борчылдырыр, уйландырыр өчен язылган да. Чөнки тормышыбыз ал да гөл түгел бит. Милләтебезнең барыр юллары да шактый караңгы - әлегә еракта да якты маяклар, утлар күренми. +Проблемаларның күбесе әсәрдәге геройларның уйланулары, фикер йөртүләре, сөйләмнәре аша ачыла. Сүз уңаенда, нигездә вакыйгалылыкка корылган бүгенге татар прозасында нәкъ шушы сыйфатның җитенкерәмәвен дә искәртеп үтәбез. Айдар Хәлим тетралогиясендә исә катнашучыларның байтагы зыялылык сыйфатлары, фикерләүләре белән яки нәкъ шул сыйфатлардан мәхрүм булуы белән истә кала. Алар арасында авылдан авылга кул арбасы тартып, китап өләшеп йөрүче Рәгыйб, мөлаем Сихәт Сылу, илдәге һәр яңалыктан хәбәрдар, шофёр Алик, болгарчылык тарафдары Борһанетдин, керәшеннәр мөстәкыйльлеген фанатикларча яклаучы Җәкәү, шәхси тормышыннан уңмаган Стомат Сибгатуллович, кешелек сыйфатларын наркоманлыкка алыштырган Салют Сәлахи, тагын әллә кемнәр: ялган патриотлар, халыктан, тормыштан аерылып, олы түрә булып, үзләренчә фәлсәфә корып утыручылар, сәрхушләр, бушбугаз-демагоглар һ.б., һ.б.... Әсәр барышында без герой белән бергәләп республикабызның Казан, Чаллы, Әлмәт кебек зур шәһәрләрендә булабыз, көзге пычрак юлларда йөреп, Мамадыш, Баулы, Әгерҗе якларына килеп чыгабыз, җыелышларда, конференцияләрдә, конгрессларда, хәтта мәктәп залларында балалар белән очрашуларда утырабыз. Әнә шулай Иркен аганың юл маҗаралары, фикерләрен тасвирлаганда, авторга үзен борчыган, уйландырган бик күп сәяси, иҗтимагый, икътисади мәсьәләләр турында иркенләп сөйләшергә киң мөмкинлекләр ачыла. Авторны күп нәрсәләр борчый - ни өчен аның газиз халкы бүген шундый мескен хәлгә төшерелгән, нәрсә аны шундый хокуксыз, дәүләтсез һәм телсез иткән, тарихын, үткәнен оныттырган, күпләрне эчүчелек, хәтта наркоманлык юлына этәргән? Моңа кем гаепле? - Тарих тәгәрмәче аны шулай изгәнме, әллә татар кешесе моңа үзе гаеплеме?.. Бу изелгәнлек, мескенлек халәтеннән чыгу юллары бармы?.. Әллә без котылгысыз рәвештә милләтебезне, телебезне югалтуга таба барабызмы? Сорауларга җаваплар эзләгәндә, бик тә отышлы композицион алым табылган. Азатлык, хөр яшәүнең нинди икәнлеген, шуның тәмен белгән шәхес - Иркен ага әнә шул хокуксызлар хәлен күреп, башкалар белән чагыштырып йөргәндә туган контраст автор идеясен ак һәм кара фонында бик ачык итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә. Әсәрнең сюжет һәм композиция җепләренә дисбе энҗеләредәй тезелгән күпсанлы очрашулар әсәрнең тормышчанлыгын тагын да арттыра төшә - чөнки язмыш тарафыннан чит-ят җирләргә олактырылган карт инсанның туган илен юксынып кайтуы һәм нәсел җепләрен барлап йөрүләре бик тә табигый. +Дөрес, күпсанлы күренешләр тезмәсендә әсәрнең сюжетына турыдан-туры кагылмаганнары да очрый... Бәлки, кабатлануларның кайберләрен кыскарту хисабына бу эпопеяны җыйнакландырырга да мөмкин булыр иде. Әмма әсәрне үзенең гомер китабы дип санаган автор белән бу турыда бәхәсләшүе кыенрак. +Әле күптән түгел генә Айдар Хәлим үзенең Америкага сәяхәте турында "Йөгереп кенә кайтыр җир түгел" дип исемләнгән юлъязмаларын һәм фашизмны җиңү көннәрендә рейхстаг түбәсенә беренче булып байрак кадаган милләттәшебез Гази Заһитов турындагы тарихи документаль романын бүләк итте. Аларның дөнья күрүе факты үзе генә дә әдипнең иҗат чишмәләренең тибеше тагын да көчәеп килүе турында сөйли. +Мөхтәрәм язучы үзенең гомер бәйрәмен әнә шундый зур иҗат уңышлары белән каршылый. Сәламәтлек һәм яңа бәхетләр телибез аңа. +Рифат СВЕРИГИН УРТАК ХАКЛЫК аның бу адымын хупламый, бабасы да ата-баба йоласын бозуда гаепли. Ягъни, бер каршылык килеп чыга. Икенче каршылык - яшьләрнең "төрле дөнья" кешеләре булу. Ирек - гап-гади авыл малае. Ул авылда үскән, аның киңлеген сеңдергән, шуңа да күңеле шәһәр читлегенә ияләшә алмый интегә. Автор бу хакта ачыктан-ачык белдерә: "Ул театр ярата. Мин - чеп-чи авыл малае. Минем "Тәфтиләү", "Гөлҗамал"ларга җайлашкан колак Бетховен, Чайковский, Яруллиннарга ияләшә алмыйча иза чикте. Әминә, аларны аңлап, акылы белән яхшысын-яманын үлчәп тыңлый. Ә минем баш катнашмый. Бары йөрәк, күңел, җан... Музыка тыңлаганда, мин югалам, онытылам, адашам...". Ирекнең шигъри җанлы булуын да онытмыйк: "Шагыйрьләр - гомер буе сабый булып кала алган кешеләр. Тик акыллы сабый булып". Ул шигырьне могҗизага тиңли. Аның шигырьне аңлаучылар турындагы фикере кызыклы: шигырь - могҗиза, шигырьне бөтен тирәнлеге, нечкәлеге белән аңлаучылар - могҗизага ышанучы, терелүгә өмет итүче авыру кешеләр. Ирек могҗизага ышана... Әминә исә могҗизага ышанмый. Әминәгә өйләнү - бала чакта кызгану хисен кузгата алган вакыйгаларны яңадан кичерү аша үзеңне табу, ялгышны төзәтү. Ләкин Әминәне кызганып ул аны бәхетле итә алмый, үзе дә аяныч хәлгә кала. +Эчтәлектән күренгәнчә, Ирекне акылдан яздыру дәрәҗәсенә җиткергән сәбәпләр берничәү. Барысы да Әминә белән Фаяз арасында булган мөнәсәбәтләрне институт дәрәҗәсенә җиткереп оештырылган җыелыштан башлана: "Ул төнне мин йокламадым. Каз бәбкәсе белән булган фаҗигадән соң, мин менә тагын икенче тапкыр тормыш бөтерчегенә эләктем". Алга таба Әминәнең әнисе белән булган әңгәмәсе аша без Ирекнең юләрләр, акылдан язганнар турында күп уйланып йөргәнен беләбез. Күрше кызыннан килгән хат Әминәнең ачуын чыгара. Ирек исә шуннан соң тернәкләнә алмый: "Ул минем бөтен чынбарлыгымнан, рухи халәтемнән, өметләремнән, яшәешемнең мәгънәсеннән көлде. Кешене чокырдан тартып чыгардым, кешене коткардым, дип уйлап, тормыштан кызык табып, очып, янып яшәгәндә, кинәт бетеп, бушап калдым. Ул чокырга хәзер мин үзем төштем". Искә төшерик, каз бәбкәсе дә чишмә чокырында җан бирә. Иң аянычы - Ирек үзен гаепле санап хәтта җинаять кылдым дип саный. Тик үз-үзенә аклану таба алмый, чөнки гаебенең нәрсәдә икәнен белми. Бәлки, Әминәгә Фаяздан килгән хатны укымаган, аның алдавын аңламаган булса, Ирек акылдан да язмас иде. Ул кызганып йөргән Әминә аны алдый, самими, нечкә күңелле Ирекнең бәгырен яралый. +Шул ук вакытта Ирек фикерен исә төшерик: "Һәр җинаятьченең җинаятен аклый торган үз фәлсәфәсе була. Шуннан башка ул яши алмас, вөҗдан газабыннан үләр йә акылдан язар иде. Мин исә гаебемнең нәрсәдә икәнен дә белим, шуңа күрә аклану да таба алмыйм. Ләкин хәзергә үлмәдем дә, акылдан да язмадым әле". Димәк, Ирекнең акылдан язуы вөҗдан газабыннан килеп чыккан һәм ул - җинаятьче. Вөҗдан газабы исә бала чакта каз бәбкәләрен җиренә җиткереп карамау вазифасына барып тоташа. Әнә шул гаеп хисе Ирекнең күңелен битәрли. Ул каз бәбкәсе кебек яраланган Әминәне коткарырга тели, ләкин вөҗдан газабыннан котыла алмый. Ирек тулаем гаилә корып, җаваплылык тоеп яшәргә әзер түгел. Ахыр чиктә ул барысын да аңлый һәм ачынып, беренче чиратта, үзенең дә гаебен танып, "Әминәне нишләттегез", дип кычкыра. Тик соң була. Шунда ук Әминәнең Фаяз аркылы ачылып киткән "яңа йөзе" җинаятьчене үлемнән саклый. Ирек гаебен аклый. Ирек иреккә чыга, күңел иреге, җан тынычлыгына ирешә. Ышанасы килә, авыл һәм баласы аңа тормыш юлында таяныч булырлар. +Әсәр ахырында төп герой авылга юл тота. Алдарак булып узган бер вакыйга искә төшә. Күрше кызы аны озатып калганда, Ирек үзенең җиргә бәйләнгәнен, канатсыз икәнен ныграк сизгән, олы җирнең бәләкәй генә кешесе булуына тагын да ныграк инанган иде. Ягъни биредә авыл кеше җанын коткаручы, аңа ярдәм итәргә мөмкин булган бердәнбер чыганак буларак тәгаенләнә. +"Эт кояшы" повестен галимә Д.Заһидуллина фәлсәфи-психологик әсәр буларак билгели. Дөрестән дә, әсәрнең эчтәлеген берничә катламда чишәргә мөмкин. Бердән, ул турыдан-туры төп герой белән бәйле вакыйгалар булса, икенчедән - җәмгыятьтә тудырылган мохит. Повесть үзенчәлекле тел-стиль белән язылган, ул әзерлекле укучыны, җәмгыятьтәге күренешләрне аңлап бәяләргә әзер укучыны таләп итә. +ЛӘЙСӘН ГАЛИЕВА +Язучының 1978-1979 елларда язылган "Яшисе килә" повесте да әсәр героеның күңел газаплары белән сугарылган. Әсәр татар халкының каһарман улы Рифкать Миргазизов батырлыгына багышлана. Хәрби хезмәт вакытында граната шартлап каты яраланган Рифкать яшәү белән үлем арасында бәргәләнә. Дөньяда бары унтугыз ел гомер сөргән әлеге яшь күңел үткән юлын күзаллый. Артта - балачак, мәктәп, кайгы-хәсрәтсез үткән яшьлек еллары. Рифкать ата-анасы, дуслары белән булган вакыйгаларны искә төшерү аркылы үз гамәлләренә бәя биреп бара. Аның үлем кочагына керәсе килми, чөнки ул авылга кайтырга вәгъдә иткән, аның әтиәнисен сөендерәсе, дуслар белән урам тутырып йөрисе, укырга керә һ.б. зур эшләр майтарасы килә. Әмма боларның барысы да чынга ашмас хыялга әверелә. Рифкать моны аңлый. Ул үлемнән дә курыкмый, гранатаны да үз кулында шартлатканы өчен үкенми, ләкин күңеле сызлана. Повестьта Харрас бабай сүзләре аркылы әсәрнең төп идеясе җиткерелә: сау-сәламәт кеше генә яшәү кадерен белми ул. Дөрестән дә, авыру халәттә, үлем алдында гына кеше яшәүнең кадерен ныграк аңлый башлый, бушка үткән гомерен, вакытын кызгана, үкенә. Әлеге әсәре аша язучы һәр кешенең гомере бер мизгел эчендә үзгәреп, һәлакәт алдында калырга мөмкинлеген искәртә. Кеше кылган гамәлләрен һаман үлчәп эшләргә, гомеренең кадерен белергә тиешлеген ассызыклый. Гадирәк юл белән барганда, әсәр патриотизм рухына, батырлыкка дан җырлый. +Р.Вәлиевнең "Иске сәгать дөрес йөри" (1981) повестеның герое Искәндәр - нечкә җанлы шәхес - ул музыка әсире. Авылдан калага укырга килеп, биредә гаилә корып җибәрә. Искәндәр үзен бөек максатлар өчен дөньяга килгән дип саный, даһи музыка язарга хыяллана. Ләкин бер мәлгә аның барлык яшәеше асты-өскә килә: хатыны һәм кызы аны ташлап китә. Гаиләсен үзенең хыялында туган музыканы иҗат итәргә комачаулаучы көч дип аңлаган Искәндәр кинәт кенә тормышының бар ямен җуя, ялгыз кала. Шул вакыт ул дусларыннан ярдәм өмет итсә дә, ялгыша. Аларның барысы да Искәндәрне Сөмбелдән башка күзалламый. Ул Сөмбелдән башка үзе дә үзе түгел кебек. +Шунысы кызык: "Эт кояшы" повестендагы кебек биредә дә төп герой һәм аның хатыны - ике төрле дөнья - авыл һәм шәһәр балалары. Сөмбел дөньяга акыл, якты күз белән карый. Искәндәр исә хыялларга чумып яшәүче зат. Сөмбел фикеренчә, кешеләр - Җирнең үги балалары. Шуңа да алар Җирнең кадерен белми, аның матурлыгын сакламый. Искәндәр исә аның бу карашы белән килешмәсә дә, ахыр чиктә үзен шәһәрдә үги бала булып хис итә башлый. Нәкъ менә шул үгисенү, үзеңне ялгыз тою аны ялгыз анасының язмышы турында уйландыра. Моңа кадәр фани дөнья мәшәкатьләреннән арынып, хыялланып яшәргә омтылган Искәндәргә исә, бер карасаң, бар юллар да ачылган иде. Әмма ялгыз калган күңел тынгылык тапмый. +Повесть дәвамында Искәндәр дуслары, танышлары, юлдашлары белән диалогка керә, аларның үзара сөйләшкәннәреннән нәтиҗә чыгарырга тырыша. Менә Альфред аңа дөньяның базар булуын төшендерә, бер читлеккә кергәнсең икән, шул шартларга ияләшергә чакыра. Фидан Искәндәрне тормышны катлауландыруда гаепли: "Тормыш син уйлаганча ук катлаулы түгел бит ул. Һәркем үзенең бәхете турында үзе кайгыртырга тиеш. Һәр кеше бәхетле булса, бар халык бәхетле була, дөнья түгәрәк була". Ахыр чиктә Искәндәр кызы Ләйсәннән килгән хатны укып үзе дә нәтиҗә чыгара: "Ул чынлап та яши белми, ахрысы. Кеше җылысына өмет итеп яшәмәскә, иң элек үз учагыңны тергезергә кирәк. Кемнең учагы зуррак, халык шуның янына җыелачак... Әгәр дә син кешеләр арасында яшисең икән, аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итәргә тиеш". Менә ни өчен иске сәгать кисәтү ясый аңа. +Тормышта үз урыннарын таба алмыйча газапланучылар да бер Искәндәр генә түгел икән. Поездда очраган юлдашлары төп геройга хакыйкатьне аңларга ярдәм итә һәм ул, ниһаять, "Якты юл" станциясенә якынлаша. +Р.Вәлиевнең "Мирас" романы 1983 елда дөнья күрә. Әсәрнең исеменә чыгарылган "мирас" сүзе, чыннан да, роман эчтәлегенә ачкыч ролен үти. Биредә "мирас" сүзе берничә мәгънәдә бирелә: ул бер үк вакытта матди һәм рухи дөнья табышы булып тора. Олы буынның гореф-гадәтләре, дөньяга карашлары, яшьләрнең бүгенгесе - болар барысы да иртәгә киләсе буынга мирас. Әнә шул мирас тапшыру күренеше романның УРТАК ХАКЛЫК сюжет композициясе нигезендә Зыятдин, Тимерхан, Ихтыяр кебек геройлар үрнәгендә ачык чагылыш таба. Аларны туганлык мөнәсәбәтләре бәйләп торса да, һәрберсе үзенчәлекле үз заман шәхесе буларак ачыла. Күрәбез, Зыятдин совет чорын үз итми: авылдан читләшеп, атауда берүзе яшәп ята. Кияве Тимерхан, киресенчә, патриотик рухны алга сөреп, коммунизм төзү юлында йөргән кеше; Ихтыяр исә әнә шуларның барысын күреп үскән, ләкин боларга иярми, үз тормыш дөреслеген табарга тырыша. Шунысы кызык: әлеге геройларның эш-гамәлләре аша алар яшәгән чорга тәнкыйди караш бары тик тискәре якларны калкытып чыгару аша бармый. Автор һәр нәрсәдә уңай күренешләр эзли. Һәм таба. Моңа кадәр, 1960-1980 елларда язылган әсәрләрдә, күбесенчә, совет идеологиясен кискен рәвештә кире кагу, аны каралтып сурәтләү өстенлек итсә, язучы Р.Вәлиев башкача эш итә. Дөреслек исә кайчан да булса барыбер калкып чыга: бүгенге көндә җәмгыятебезгә совет чорында кулланылган уңышлы гамәлләр әйләнеп кайта тора... +Әсәрдә ярдәмче сюжет сызыклары да заман өчен актуаль мәсьәләләрне күтәреп чыгу белән кызыклы. Менә Ихтыяр - Зәлия арасындагы мөнәсәбәтләр. Биредә дуслыктуганлык-әшнәлеккә корылган заман сулышы, эгоистлык, ялган кебек күренешләр ап-ачык чагылыш таба. Карьера артыннан куган Зәлия, Нурисламнар, ахыр чиктә, күңеле саф булганнардан читләшә. Әнә шулай тормыш барысын да дөресли. +"Мирас" романында күтәрелгән зур мәсьәләләрнең тагын берсе - авыл, татар авылы юкка чыгу. Моңа шулай ук телне югалту, оныту проблемасы да килеп кушыла. Халкыбызның гасырлар дәвамында гореф-гадәтләрен, телен, миллилеген саклап килгән авыл, аңлашылганча - олы мирас. Кызганыч, әлеге мирасның бетеп баруы бүген дә (әсәр язылганга утыз елдан артык вакыт узса да!) дәвам итә һәм аяныч төсмер ала. Югыйсә мирасны саклау изге бурыч булып торса да. Билгеле, әсәрдә авыл күчереп утыртыла һәм шул рәвешле сакланып кала алу мөмкинлеге туа. Әмма авыл яшәсен өчен бу гына аз. Йортлары сакланса да, авылның рухи халәте юкка чыгу турында сүз бара монда. Яшьләрне исә хәзер дә шәһәр йота тора... +Р.Вәлиевнең романын аның повестьлары белән бер яссылыкта тикшерү дә кызыклы нәтиҗәләр бирә. Мисал өчен, төп геройларның барысы да - яшь ир-атлар. Аларның һәрберсе бер мизгелдә тормышта көтелмәгән каршылык белән очрашып, үз-үзен табарга, үткән елларына бәя бирергә тырыша: Ирекнең хатыны үлә, үзе акылдан яза; Искәндәрне хатыны ташлап чыгып китә, Рифкать граната шартлап үлем хәлендә больницага эләгә; Ихтыярның бабасы авыр хәлгә кала, Зәлия белән булган вакыйгалар... Аларның һәрберсе үз бәхетен табарга омтыла. Миркасыйм Госманов әлеге мәсьәләне кешеләрнең гармониягә, бәхеткә омтылулары дип гомумиләштереп билгели. Әсәрләрнең өметле рәвештә тәмамлануы да куандыра. +Язучы һәр әсәрендә, беренче чиратта, гомумкешелек өчен кадерле кыйммәтләр турында сүз йөртә һәм аларны шәхси бәхет, тормышта үз урыныңны табу, җәмгыятькә файдалы шәхес булып яшәү аркылы күрсәтә. Ягъни, аларга уртак хаклык, уртак хакыйкатьне төшендерү хас. Шулай ук язучы милли мәсьәләләрне дә читләтеп үтми. Авыллар бетү, телне оныту, матди байлыкка кызыгу... Боларга Җир, табигатьне саклау мәсьәләләре дә килеп кушыла: уңдырышлы басуларны су басу ("Мирас"), нефтьле Идел сулары ("Эт кояшы"). Шул рәвешле, каләм әһеле безне табигать белән кешелек арасындагы аерылгысыз мөнәсәбәтләр турында уйландыра. +Р.Вәлиев әсәрләренең үзенчәлекле ягы - аларны укыган саен яңадан-яңа фикерләр туа, вакыйгалар кат-кат уйландыра. Сизмәстән, үзең дә аларның кичерешләренә кереп чумасың, һәм бу - язучы прозасының сихри көче дип кенә бәяләнә ала. +Ләйсән ГАЛИЕВА, +филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать +институтының әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре +Редакциядән: +Каләмдәшебез бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез. +Гамьле әңгәмә ТАРИХ ҺӘМ ЗАМАН автоном районының рәисе Абләт Әбдерәшиткә җиткергәч, авылның бөтен юлларын шундый шәп, матур итеп ясап чыктылар..." +Дамир туган, аңлатып бир әле, этнология ни дә, этнография ни? Тарихтан һәм бер-берсеннән кай яклары белән аерылып тора соң алар? +- Этнология - тарихка мәдәният аша карау ул, хәзерге сәяси процессларны да этнос аша, ягъни этник күзлектән карап өйрәнү. Этнография исә традицион мәдәниятне өйрәнә. +- Нигә нәкъ менә тарих юлыннан киткәнеңне әйтеп җиткермәдең әле, Дамир. +- Бала чактан ук кызыксына башладым мин тарих белән. Норвегиянең этнологы һәм археологы Тур Хейердал китапларын уку да тәэсир итте моңа. Аннары инде шул археология түгәрәгенә йөри торгач, Альфред Хәсәновичка ияреп ике ел археологик экспедицияләргә дә йөрдем әле. Һәм диплом эшемне дә аның җитәкчелегендә яздым. Әмма эчтәлеге үзгәрде соңыннан. Археологиядән этнологиягә күчте, Нократ татарлары буенча булды ул. +- Нигә үзгәрде инде? +- Археологиягә бик күңел ятмады шул. Экспедицияләргә дә 3нче курстан этнологлар белән йөри башладым, әкренләп этнология ягына авыштым. +- Хыянәт була түгелме соң бу? Халиков үзе ничек карады соң моңа? +- Сүз әйтмәде. Институтта археология дә, этнография дә кергән секторга җитәкчелек итә иде ул. +- Өйдә утырып кына өйрәнеп булмыйдыр инде халыкны, этнологның җиме дә йөргән аякка иярәдер? +- Шулай, әйе. Бусы институтта эшләгәндә инде. Тамбовтан Омскига кадәрге арада биш йөздән артык авылга үз аягым белән бардым. Татар турында сөйләгәндә, мине беркем дә берничек тә алдый алмый шуңа күрә. +- Ниләр керде инде колакка? Гомер онытылмаслык мәгълүмат та юкмы арада? +- Менә монысын һичшиксез оныта алмаячакмын. Төмән өлкәсендә 5 аты, 10 сыеры булган ир-атны кулакка чыгаралар. Нишләтергә? Себер кешесен Себергә сөреп булмый бит инде. Архангельск өлкәсенә, Беломорканалны казырга җибәрәләр. Хатыны өч бәләкәй бала белән кала. Түзми, имчәк баласын алып ирен эзләп китә ул. Һәм күп газаплар кичереп булса да эзләп таба бит! Ике бәләкәчен исә күрше әбисендә калдырган була, әмма ул бераздан үлеп китә. Аннары бүтән күрше хатын күз-колак була боларга. Ләкин ни ашатсын соң ул аларга? Шунда бу ачтан үләсе балаларга... тычканнар ярдәмгә килә! Алар бик тә олы яу булып зур амбардагы ашлыкка ябырылалар. Бу яуны берничек тә җиңә алмагач, үтерелгән тычканнар өчен онлата түли башлыйлар. Шунда авыл балалары мәчегә әйләнә. Теге ике бала да җепкә асып тычкан койрыклары тапшыра башлыйлар һәм исән калалар! Күрше апалары он шулпасы пешереп ашата башлый аларга. Тагын ярты елдан исә әниләре дә кайтып җитә. +Институттан соң өч ел мәктәптә тарих укыттым - Саба районының Иске Икшермә авылында. Тарих түгәрәген дә алып бардым - ул вакытта бу шулай тиеш иде. Һәм укучы балалар белән авыл тарихын да яздык әле. Кешенең формалашуына йогынты ясый торган нәрсәләр бу. Үзем өчен исә иң мөһиме 1977-1980 елларда Мәскәүдә Этнография институтында аспирантурада укуым булды. Ул вакытта бу институтта 70 процент галимнәр яһүдләр иде. Алар бит инде чит телләрне дә шәп белгәннәр, экспедицияләргә чит илләргә дә чыгып йөргәннәр. Бик тә белемле галимнәр. Минем үземнең фәнни җитәкчем Соломон Ильич Брук булды, танылган этнодемограф бу. +РӘФИКЪ ЮНЫС Халыкны исәпкә алу белән шөгыльләнгән, 1970, 1979нчы еллардагы җанисәпләрне оештырган кешеләрнең берсе ягъни. Ул күп нәрсәләргә өйрәтте мине. Һәм мин СССРдагы милли проблемаларны аңлый башладым. Чөнки ул вакытта яһүдләр дә кысылган-изелгән халык иде бит. Мин аларның ничек бер-берсенә ярдәм итеп шушы сәясәткә каршы тора алуларын күрдем-белдем. Алар белән нык аралашып яшәдем инде. Арада дусларым да бар иде хәтта. Кайбер нәрсәләргә нәкъ менә яһүдләрдән өйрәндем. Һәм шунда укыганда без шул яһүд дуслар белән семинар да оештырдык әле. Караимнар белән башланып киткән иде ул, анда Кырым татарлары проблемасы да килеп чыкты. Бөтенсоюз География җәмгыятенең Мәскәү филиалы каршында үткәрелде бу семинар. Әмма Кырым татарлары турында сөйләшкәч, шунда ук КГБдан шелтә килде безнең институтка. Һәм институтның директор урынбасары Людмила Терентьева, рус кешесе, бик әйбәт апа иде, мине чакырып: "Дамир, бүтән бу эш белән шөгыльләнмә, синең өстән шундый шикаять килде ки, укып бетерә алмассың!" - диде. +- Нидән гыйбарәт инде ул "шөгыльләнүләрең"? +- Кандидатлык диссертациям татарларның демографиясе буенча иде. Халык санын исәпкә алу материалларын караганда, Кырым татарлары килеп чыга анда. Кәгазьләрдә рәсми рәвештә юк бу, "татарлар" дип кенә язалар иде ул вакытта аларны, ә менә документларда бар иделәр, шулар аша күп нәрсәдән хәбәрдар булдым. Алар хакында аспирантурада укыган чакта ук беркадәр белә идем үзе, чөнки Мари Республикасындагы биш авылга сөрелгән Кырым татарларының берсе Эдэм Әмәтов белән тулай торакта бер бүлмәдә тордым. Ул миңа күп нәрсәләр сөйләде. Сүз уңаеннан әйтим әле: Абхазиянең булачак Президенты Владислав Ардзинба белән дә бер вакыттарак укыдык. +Милли аңымны, татарлыгымны көчәйтү җәһәтеннән миңа Мәскәүдә укыганда күренекле галим Шамил ага Мөхәммәдъяров шәп кенә ярдәм итте. Аның белән нык аралаштык, чөнки ул диссертацияләр яклаган вакытта институтка килә иде. Ул бик шәп оппонент иде, һәм мин яклаганда шулай ук бер оппонентым ул булды. Мин аның өенә дә барып йөрдем. Миңа татарлар турындагы кайбер сирәк очрый торган китапларны да укытты әле. Чөнки алар ачык рәвештә юк иде. Совет чорында "Спецхран" дигән нәрсә бар иде китапханәләрдә. Материал кирәк булгач, гариза язып керәсең дә шунда укыйсың. Әмма, кул куеп кергәч, ниләр укыганың исәпкә алына инде. Мин сирәк китапларны укыштыргаладым шулай, һәм, Шамил Фатыйхович та биргәч, татар дөньясы турында өр-яңа карашларым формалашты. Шамил ага гомер буена Алтын Урданы, татар ханлыкларын беренче чиратка куйды. +- Ә ул заманда Алтын Урданы өйрәнергә ярый идеме соң? Мәрхүм Миркасыйм ага Госманов әнә "Алтын Урда" урынына бу мәмләкәтнең "Җучи олысы" дигән элеккерәк исемен кулланган. "Шуңа күрә өлкә комитетында университет нәшриятының тематик планын раслау шома гына узып китте", - дигән иде ул миңа. +- Юк инде, ярамый иде, Шамил Фатыйхович шуны күбрәк "татар ханлыклары" аркылы язарга тырыша иде. Татар ханлыклары иде аның беренче белгечлеге. Әмма Алтын Урданы өйрәнмичә, Казан ханлыгының ни икәнен аңлап булмый бит. Шуңа күрә ул шәп беләдер иде бу әйберләрне. Һәм шуннан соң җаен табып боларны СССР тарихына да керткәләде әле. Менә шул вакытта мин татар тарихына кагылышлы мәсьәләләрне башкачарак күрә башладым. +Аспирантураны 80нче елны бетереп, диссертацияне 81нең башында якладым мин. Инде ул вакытта ук СССРда милли проблемалар бу институтта барысы да күренә иде. Галимнәр шөгыльләнә иде болар белән. Хәтта ки шунысын да әйтә алам әле: минем белән аспирантурада укыган кешеләрнең шактые милли хәрәкәт ТАРИХ ҺӘМ ЗАМАН башына басты. Мәсәлән, шул абхаз Ардзинба. Этнология белән шөгыльләнү милли аңны бик нык үстерә ул. Чөнки шунда ук милләт белән очрашасың. Аннан соң мин Казанга кайтып төштем дә, 1981 елда бу, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият, тарих институтында эшли башладым һәм шундук күренде: монда галимнәр арасында ниндидер бер кайнау процессы бара иде. Ягъни кешеләр ачылып сөйләшә башладылар, бигрәк тә яшьләр. Институтта ул вакытта яшь галимнәр советы бар иде. Күпмедер вакыттан мине шуның башына куйдылар да, шунда яшь галимнәрне туплап, без тарих турында сөйләшә башладык һәм безнең башка шундыйрак фикер килде: безнең тарих дөрес язылмаган, аны яңадан язарга кирәк! Һәм менә шушы 1981-1983 еллар тирәсендә төрле семинарларда без шул мәсьәләне тикшерә башлагач, безгә археолог Равил Фәхретдинов та килеп кушылды. Юкса 45 яшь тирәсе иде инде аңа. Ул вакытта бездә эшли иде, чөнки археологлар бүлеге шушы институтта иде, әмма ахырдан тарихчыларга китте. Шул вакытта безнең белән аралаша башлады. Ә инде 1985 елга ул яңа бер тарихны язу өчен проспект та эшләп бирә алды әле. +Менә бер хикмәт тә бар бит әле монда. Тарихчы шәхесе формалашу тарих аша бара. Ләкин заман, бүгенге көн дигән нәрсә дә бар бит әле. Тарихчыларның шактые, хәтта ки күпчелеге, шушы заманга кайта да үткәнне бүген соралганча тасвирлый. Заманга җайлаша ягъни. +- 1944 елны заман татарга ВКП(б) карары аша Алтын Урданы онытырга, үзен бары болгар баласы дип кенә санарга куша, шулаймы?! +- Әйе, нәкъ шулай. Кешеләр ничек җайлашалар бит. Мәсәлән, Сәлам Алишев, мәрхүм инде, Мирфатыйх Зәкиевләр әнә бик каты болгарчылыкны алга сөрәләр иде ул вакытта. 70-80нче елларда халык иҗаты мирасын җыю буенча бик зур эшләр эшләнгән иде. Шуның нәтиҗәсе булып күп томлы фольклор китабы да нәшер ителгән иде. Аннан тагын - "Идегәй" дастаны. Ул бит 1940 елны ук "Совет әдәбияты"нда басылган инде - Нәкый Исәнбәтнең кереш сүзе белән. Болардан исә безнең Болгар кысасында түгеллек килеп чыга иде. Шушы нәрсәләр безне, яшь галимнәрне, яңача карашларга этәрә башлады, нәкъ шул дәвердә Горбачёв та үзгәртеп коруын башлап җибәрде. +- Халиков белән Фәхретдинов карашларындагы каршылык та шул Болгар аркасында бит инде. +- Шуның аркасында, әйе. Төп сәбәп шул. Докторлыкны яклаган вакытта диссертациясенең Алтын Урдага кагылышлы өлешен кисеп калдырганнар. Ул исә моның белән килешмәгән. Һәм без шул агым белән бергә тарихта татар юнәлешендә ныклап шөгыльләнә башладык. Һәм аннан соң иҗтимагый хәрәкәткә дә кереп киттек. +Мине бер нәрсә уйга салды. Татарның милли хәрәкәте көчле булды дип әйтү бар. Башка халыклар белән чагыштырганда инде бу. Татар сан ягыннан зур бит. Аннан, Тел, әдәбият, тарих институтында алдынгы карашлы галимнәр булганга, милли аңның беркадәр базасы да эшләнде бит инде. 1990 елны үткәрелгән бер социологик тикшерү материаллары бар. Коммунистлар партиясен Татарстандагы татарларның 7 проценты хупласа, Татар иҗтимагый үзәген 11 процент хуплаган. Ул вакытта иҗтимагый үзәк төп милли орган иде, ягъни ул 11 процент милли хәрәкәтне хуплаган дияргә була. Ләкин барыбер калган 89 процент нигә милләтнең киләчәгенә битараф булган соң дигән сорау туа. Русларның алдынгырак карашлылары үз халкын сүгә әнә хәзер. Демократик рухлары юк, алга китәргә уйламыйлар, авторитар режимда яшиселәре килә дип. Безнең халыкның да күпчелек өлеше шундыйрак түгелме соң? Халык массалары аз-маз селкенеп алды да, 90нчы еллар башында ук бу нәрсә бетте чынлыкта. +- Соң монда халык гаепле түгел бит инде, Дамир. Аны бит гасырлар буена кире иләктән иләгәннәр. Асыл орлыклар чүпкә чыгарыла барган, ягъни атылган +РӘФИКЪ ЮНЫС яки төрмәгә утыртылган, калганнарына исә берөзлексез максатчан идеологик су бөркеп торганнар. Шуңа карамастан халыкның бер өлеше уянган, тагын шактый өлеше уянуга якын иде әнә. Ләкин көчле чигенү башланды бит. Кайчан башланды соң ул? Инде бөтен эш тә эшләнгәч! Референдумда җиңү яуланды, Конституция кабул ителде, Россия белән Шартнамәгә кул куелды юкса. Халыкның күңеле шуңа сүрелде инде ул. +- Мин бу фикер белән килешәм, ләкин яртылаш кына. +- Нигә яртылаш кына? +- Чөнки теге 11 процентка халыкның күңеле сүрелүләр керә алмый. Бу сан 1990 елны алынган. Чигенү түгел, күтәрелү башланганда. Ә чигенүгә килсәк, әйтик, латыш халкы мондый чигенүгә юл куяр идеме, йә? Шуннан килеп чыга бу, Рәфикъ: Балтыйк буе илләренең демократик юл белән китү теләге зуррак булган. +Татарстанны үстерүнең төрле юллары бар иде. Мин, мәсәлән, Татарстанны эчке яклап федеральләштерергә тәкъдим иттем. Ягъни Бельгия моделе буенча. +- Халыклар, кавемнәр нигезендәме? +- Әйе, кавемнәр нигезендә. Бу - сәясәтне алып баруның авыррак юлы, әмма килешү юлы белән барырга була иде барыбер. Дәүләт телләре статусын кертү өчен анда һәрбер төбәктә телнең әйләнешен тәэмин итәргә кирәк. Димәк, яңа законнар кабул итәргә кирәк була. Финляндиядә, әнә, шведлар яшәгән районнар бар, һәм бер шәһәрдә яки посёлокта алар 70 проценттан артык булса, анда инде швед теле алданрак йөри. +Тагын ни әйтим инде? Милли мәктәпләр һаман кими бара. Бу яктан безнең перспективалар бик юк кебек. Бәлки, безгә таррак даирәдә булса да эшләргә тырышырга кирәктер? +Без милли университетны булдыра алмадык бит инде. Ә чынлыкта ел саен 10-15 галим тәрбияләсәк тә җитәр иде. Әмма болар махсус тәрбияләнгән шәхесләр булырга тиеш. Мәсәлән, ни өчен Казандагы төрек-татар лицейларына 1 урынга 24-25 кеше керергә тели иде? Чөнки уку татарча да, инглизчә дә. Аннан сыйфат дигән нәрсә бар иде. Әгәр дә татар мәктәпләрендә дә сыйфат яхшы булса, аларга да керергә атлыгып торырлар иде. Мин, мәсәлән, 15нче татар гимназиясендә хәзер музей төзеп ятам. Анда 300гә якын бала укый. Шунда руслар да балаларын китерә башлаган. "Ни өчен алай?" - дип сорадым. Ата-аналар: "Монда тәртип яхшы!" - дип әйтәләр икән. Димәк, хәтта шәп тәртип кенә булса да, ата-ана баласын бирә икән бит! Шуңа күрә бүген без татар мәктәпләренең сыйфат ягын кайгыртырга тиешбез. +Шушы көннәрдә Казакъстан Президенты Назарбаевның интервьюсын тыңладым. Анда, Астанада, Назарбаев исемендәге университет эшли. Якын дустым Юлай Шамил улы хәзер шунда укытып ята. Инглиз телле университет бу. Казакъ теле дә бик шәп укытыла анда. Назарбаев 250 миллион доллар биргән бу университетны яшәтер өчен. Казакъстандагы тагын 50 урта мәктәптә балаларны шул университетта уку өчен әзерлиләр икән. Инглиз теле, рус теле, казакъ теле укытыла икән аларда. Әмма чынлыкта шушы мәктәп һәм университет аркылы казакъ элитасы әзерләнә бит. +Аннан, галимнәребез һичшиксез милләттәшләребезнең милли аңын уяту һәм үстерү белән дә шөгыльләнергә тиеш. Тагын менә шуны әйтергә телим: зыялыларыбыз, галимнәр, язучылар, журналистлар бергә җыелып сөйләшсәләр, бәлки, ниндидер бер сихәтле уртак фикергә килеп, шуны халыкка җиткерә алыр идек. Менә шуны оештыру - безнең алдагы бурычларыбызның берсе. +- Дамир туган, мин сиңа, соңарып булса да, рәхмәт әйтим әле. Нәкъ менә "казан" өчен. "Идел" журналында эшләгәндә, безнең киләчәккә тәэсир итәргә мөмкин үтә җитди мәсьәләләргә төрлечәрәк караш ташларга мөмкин ТАРИХ ҺӘМ ЗАМАН зыялыларыбызның фикерләрен тыңлау кирәклеген тоеп йөри идем. Һәм бу хакта синең белән киңәшергә булдым. Һәм син, шөкер, шунда ук җавап та бирдең: аналитик үзәк оештырырга кирәк! Һәм бераздан исемлек тә төзеп китердең. 1995 елны булды бу. +- Әйе, Рафаэль Хәкимов, фәлсәфәче Рашат Әмирхан, ислам дине белгече Рәфикъ Мөхәммәтшин кебек акыллы, оригиналь фикерле затлар керде анда. Җәмгысе ун кеше. Кайбер утырышларга башка саллы белгечләрне дә дәштек әле. +- Баш мөхәрриребез Фәиз Зөлкарнәй бу аналитик үзәккә бик шәп исем дә кушты: "Акыл казаны". Утырышларны син алып бардың. Шөкер, югары кимәлдә үтте алар һәм текстлары журналда басылып та барды. Менә кайберләренең исемнәре: "Татарстанмы, татар станымы?", "Җәдитчелек һәм милли идеология", "Татарстан Япония була аламы?", "Татар тарихы татарча язылыр", "Миллилек һәм милек"... Резонансы нинди булды бу "казан"ның? +- Бик көчле булды. Хәтта ки Тел, әдәбият, тарих институтыннан "тарих"ның мөстәкыйль институт булып "башка чыгуына" да беркадәр тәэсир итте әле ул. +- Син теләгән яңа, зуррак "Акыл казаны" берөзлексез кайнап торсын иде! Таптабигый әйбер бит инде бу: татар халкы бөтен яклап яши алырга, үсә алырга тиеш. Һәм шуннан әле куркып торучылар да бар бит - мондый тырышлыкны әллә нинди "подпольный" эшкә тиңләп. +- Әмма чиновникларны да тәрбияләргә кирәк бит. Укытудан башлана бу. Әгәр дә безнең милли университет кебек уку йортыбыз булса, һәм булачак чиновниклар шул уку йорты аша үтсәләр... Милли даирәңдә кайнасаң, милли эшләр буенча мәгълүматлы шәхесләр укытсалар сине... Бу әйберләр юк бит. Кызганычка каршы, моны ике көндә генә эшләп булмый. Бераз вакыт кирәк моңа. +- Аннары таләпне дә тоярга тиеш бит чиновниклар. Хәзер менә "Яңа Гасыр" телеканалыннан шалтырата башладылар - теге министрлыкка, бу министрлыкка, татарча җавап бирә аласызмы, дип. Бик дөрес эшлиләр. +- Килешәм, бу бит бер-берсенә бәйле әйберләр. Инде демократик юнәлеш буенча киткәнбез икән, халык үзе дә активрак катнашса, ул вакытта чиновникларның да җаваплылыгы артыр иде. Әмма әлегәчә чын-чынлап демократия барып чыкмады һәм халык чынлыкта чиновникларга йогынты ясый алмый. Әмма бу, минемчә, мәңгелек күренеш түгел, дөнья үзгәргәч, Россия дә үзгәрер дип уйлыйм мин. Башкачарак тенденцияләр булыр. +- Ә үзебезгә шушы хәлдә дә берөзлексез эшләргә кирәк. Шул вакытта милләтнең үсеше буенча уңышлар булырга мөмкин. +Әңгәмәдәш Рәфикъ ЮНЫС +Тукай һәм татар әдәбияты АЧЫ ТӘҖРИБӘ АВАЗЫ: МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ "Ялт-йолт", "Аң" журналлары белән мөнәсәбәтләрен, шагыйрьгә үз чорында халык мәхәббәтен чагылдыру эше белән дә шөгыльләнә. +М.Мәһдиев мирасында Тукай тормышы һәм иҗаты берничә яссылыкта яктыртыла. Беренчесе - шагыйрь-публицистның аерым әсәрләрен чагылдырган язмалар (Мәһдиев М.С. Шагыйрьнең бер әсәре турында // Социалистик Татарстан. - 1986. - 23 март; Югалган бер шигырь эзеннән. Татарстан хәбәрләре. - 1992. - 25 апр.). Икенчесе - татар вакытлы матбугатын, аның эчтәлеген, юнәлешләрен, әдәбият тарихын Тукай мирасына да таянып бәяләү, ачу ("Әдәбият тарихы чыганагы буларак унынчы еллар татар вакытлы матбугаты"). Өченчесе - Тукайның тирәлеге ("Тукайның садәдил дусты" // Әдәбият һәм чынбарлык, 1987). Дүртенчесе - шагыйрьнең әдәби бәйләнешләре (Тукай и Толстой // Татарстан. - 1992. - №4). Бишенчесе - Тукай иҗатының чыганаклары, социаль нигезләре (Тукай ниләр укыган? // Мәгърифәт. - 1995. - 25 апр.; Социальные корни таланта, 1990; Мәһдиев М. Шагыйрьнең бишеге // Әдәбият һәм чынбарлык, 1987). Алтынчысы - Тукай тормышының, иҗатының тарихта яктыртылышы (Габдулла Тукай. 1886-1913 / Фотоальбом. Текст Мухаммета Магдеева, 1986.) һ.б. Кыскасы, күптән түгел генә төзелгән Тукай энциклопедиясенең һәр тармагында М.Мәһдиев язган хезмәтләр теге яки бу күләмдә чагылырга тиеш иде. Ул асылда шулайдыр да, чөнки галим Г.Тукай иҗатын яктыртуга әнә шулай киңпланлы якын килгән. +Мөхәммәт аганың дәресләрен тыңлаучылар белә: аның иң яратып сөйләгән өч авторы бар иде. Болар: Ф.Әмирхан, Г.Тукай һәм Ш.Камал. Әлбәттә, Г.Камал, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй һәм башкалар да аның игътибар үзәгеннән читкә китмәде. Остазыбыз, теге яки бу чорның әдәбиятын характерлаганда, һәрберсе исеменә кагылып киткәли, аерым бер әдәби күренешләрнең ерактагы тамырларын барлый иде. Ә менә ХХ гасыр башы татар сүз сәнгатен галим Тукай һәм аның тирәлеге тудырган әдәбият рәвешендә ачты, дип гомумиләштерергә дә мөмкиндер. Ул бигрәк тә Ф.Әмирханның Тукайга карата кылган гамәлләренең, кешелекле ярдәмнәренең шагыйрь тормышында роле зур дип санады. Галим, Тукай тормышын мөнәсәбәтләр тарихы сыйфатында яктыртканда, аңа мәрхәмәтле Мотыйгыйлар гаиләсен дә, башкаларны да читләп узмады. Әйтик, алда телгә алынган "Тукайның садәдил дусты"нда М.Мәһдиев С.Сүнчәләй һәм Тукайның 1910-1911 еллардагы үзара кешелекле мөнәсәбәтләрен бик кызыклы чагылдыра. +Теге яки бу шагыйрьнең иҗатын коры тел белән, фәнни терминнар аша аңлатып чыгарга була. Күпләр шулай эшли дә. Үзе дә талантлы каләм иясе булган М.Мәһдиев исә, Тукай әсәрләренә анализ биргәндә, аларның язылу тарихын да, әсәр тууга сәбәп булган теге яки бу прототипларны һәм сәяси-иҗтимагый хәл-шартларны да ачты. Шул ук вакытта ул укучыга Тукайның үз образын да күзаллатты, чөнки туган-тумачалары белән очрашулары, яшәү рәвеше һәм урыны, шәхси мөнәсәбәтләре, әдәби бәхәсләре һәм якын яисә ераграк даирәсе турында да сөйләде. +Хәзер менә, мөгаллимнең китапларын күз алдымнан кичереп утырам да, уздырган дәресләренең язылачак хезмәтләренә апробация яисә инде чыкканнарына презентация рәвешен дә алган икән дип уйлыйм. Бер-икесен генә искә төшерик: "XX йөз башы татар әдәбиятында прототиплар. Аларны ачуның әһәмияте" фәнни хезмәтендә М.Мәһдиев Тукайның "Мәҗрух указ", "Улмы? Ул?..", "Катиле нәфескә", "Матбага белән уйнаган бер байга", "Эштән чыгарылган татар кызына", "Тешләре ямьсез матурга", "Мәхәббәт", "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш"ка нигез яисә ситуация биргән затлар турында сөйли. Ә бит ул дәресләрендә дә нәкъ менә шуларга кагылышлы истәлекләр белән уртаклаша, сүзен тарихи материаллар, документлар белән дәлилли иде. М.Мәһдиевнең Тукай исемле шагыйрь формалашуда туган төбәгенең ролен ачкан "Шагыйрьнең бишеге" (1976) язмасы Казан арты теленә, Казан арты кешеләренең, зыялыларының милли рухына Тукай бәясен чагылдыруы белән бик кыйммәтле. Без аннан шагыйрьнең Сүнчәләйгә язган хатында: "Милли әдәбиятымыз фәкать шулар телендә, шулар рухында булуын телим", - дигәнен беләбез. +Тукай юбилееның чираттагысына хәзерлек эшләре, гадәттә, алдагысы узуга ук башлана. М.Мәһдиевнең "Реализмга таба", "Әдәбият һәм чынбарлык" һәм башка кайбер хезмәтләре бик бай мәгълүматлы иде, әлеге мәгълүматлар Тукайга багышланган энциклопедиядә чагылып бетмәде дип уйлыйм, чөнки ул безнең тарафтан шактый гомумиләштереп язылды, фикерләрнең чыганаклары гына, анда да чикләп күрсәтелде. Ә бит телгә алган китаплар инде сатуда юк, һәр кеше, бигрәк тә гади укучы, аларны укыр өчен, үзәкләштерелгән китапханәләргә йөри алмый. Хәтерем ялгышмаса, "Реализмга таба" хезмәте юка тышлык белән чыгарылган иде, искерептузып беткәнлектән һәм саклау вакыты чыкканлыктан, инде аны җирле китапханәләр хисабыннан төшергәннәрдер дә. Бу очракта мин наширләр колагына да, Мөхәммәт аганың кызы Гәүһәр ханымга да киңәш итеп әйтәм: әлеге хезмәтләрне, бергә туплапмы, аерым-аерыммы, яңадан басылуларын кайгыртасы иде. Аларның бигрәк тә төрле югарылыктагы уку йортлары өчен кирәкле булулары бәхәссез. +Мөхәммәт аганы гарәп шрифтында чыккан китапларны бүгенгегә күчергәндә хаталар җибәрелү бик нык борчыды. Ул шушы мәсьәләне кичекмәстән хәл итәргә кирәк дип сөйли иде. Әлеге проблема бит ахыргача хәзер дә чишелмәде. М.Мәһдиев телгә, сүзгә игътибар кирәклек турында даими кайгыртты. Остазыбыз дәресләрдә, вакытлы матбугатта басылган мәкаләләремне укымыйм, чөнки хаталары, редакторларның үзгәртүләре җанны тырный, дип сөйли иде. Ә бит аның күпчелек язмалары әлеге дә баягы газета-журнал битләрендә генә калды. Димәк, аларны җыентыкка туплап бастыра калганда, мөмкин кадәр игътибарлы булырга, әгәр хаталар табылса, төзәтергә кирәк. Үзем дә газеталардагы язмаларымны укымыйм. Бигрәк тә кыскартылып чыгарылганнарына күз дә ташламыйм. Аларның мин теләгәнчә булмавы, хаталары күплек, эчтәлектәге үзгәрешләр йөрәк өянәгенә китерер дип куркам. Ә бит бу сыйфат миндә Мөхәммәт абый сөйләгәнне ишеткәннән соң, мәкаләләремә игътибар белән күз ташлаганнан соң башланды. Язмаларым сирәк күренгән чорда да, инде мин аларны курку катыш кызыксынып кулга ала идем. Хата текстларның матбугатны басуы - бүгенге әдипләрнең барысын да хәсрәткә сала торган күренештер. Еллар уза, күрәбез ки, М.Мәһдиев язган хезмәтләр актуальлеген югалтмый. Инде һич югы классик мираска мөнәсәбәттә ул күтәргән проблеманы чишәсе иде бит... М.Мәһдиев "Әдәби сүз игътибар сорый" дигән язмасында да шул хакта әйтә һәм Г.Тукай, М.Гафури шигырьләрен һаман хата белән бастырып чыгарулары өчен борчылганлыгын сиздерә. +Мөхәммәт ага гомере буе Тукай эзләреннән йөрде, аның бәйләнешләрен барлады. Галим тырышлыгы, эзләнүләре белән, шагыйрь тормышын чагылдырган Гатиятулла Шәрәфиев, Ибраһим Биккулов, Зәйнәп Хәсәни истәлекләре фәнни әйләнешкә керде. М.Мәһдиев гомерен Тукай язган әсәрләрнең чыганакларын барлауга да күп сарыф итте. Мондый эш белән шөгыльләнүчеләр белә: соңыннан кем тапканлыгын фән игътибарга да алмаска мөмкин фактларны ачыклау өчен, кайчак берничә еллык матбугатны карап чыгарга, әллә никадәр халыкның әдәбиятын укырга туры килә. +М.Мәһдиев үз әсәрләренә материалны тормыштан алды, һичбервакыт уйлап чыгармады. Ул халыкның үзаңын формалаштырырга, үстерергә, күзаллауларын киңәйтергә алынган заман әдәбияты нәкъ шундый булырга тиеш дип саный иде. Әдип Тукайны да тормышка якынлыгы, гади халыкның яшәү рәвешен аңлавы, рухын тою өчен чиктән тыш яратты булса кирәк. Остазыбыз безнең буын каләм ияләрен дә кешегә кирәкле тормышчан иҗатка әйдәде. Үзенең хаклылыгын раслар өчен, Толстой, Тукай һәм башка каләм ияләренең әйткәннәрен мисалга китерә, цитацияли иде. Һәм гади укучы гына түгел, әдәби җәмәгатьчелек тә М.Мәһдиевнең нәфис әсәрләрен халык тормышын төбенә төшеп яктыртканга, ә фәнни хезмәтләрен хак һәм дәлилле сүз сөйләргә омтылганы өчен яратты. Без әле дә Мөхәммәт аганың Тукай кебек зур талантларны үстергән Казан артының камил сөйләшендә, моң-аһәңнәрендә язылган әсәрләренә ихтыяҗлыбыз. +Мөхәммәт ага үзенең тормышын, фәнни-әдәби даирәсен чагылдырган һәм шулай ук кыйммәтле документаль хезмәт булып тарихка керәчәк китабын "Ачы тәҗрибә" дип атады. Ул моның белән һәм әсәргә куелган цитата аша Тукай тормышының үзеннән соң килгән каләм әһелләре язмышында теге яки бу дәрәҗәдә кайтавазлары барлыгын да чагылдырырга теләгәндер. Галимнең һәр язганы, шул исәптән Тукай турында калдырган мәгънәви кыйммәтле, иҗтимагый-мәдәни кирәкле, фәнни эзлекле һәм фактик дәлилле мирасханәсе дә ачы тәҗрибә авазы кебек яңгырый. +Рифә РАХМАН Юбилейга барышлый +ИГЪТИБАР ҖИТМИ! Анысы да бик матур хикәя иде. Ләкин аны беркайда да телгә алучы булмады. Фатих Хөсни турында хикәя остасы дигән сүзне бик күп ишетәбез. Хаклы әйтелә. Ләкин аның кайсы хикәясенә, үзенә бер төгәлләнгән сәнгать әсәре итеп, бәя бирелгәне бар? +Хикәяләр белән беррәттән повесть һәм романнар да язучы автор иҗаты турында сүз бара икән, башлыча аның зур күләмле әсәрләре турында тулырак фикер әйтелә дә, хикәяләре турында гомуми характерда гына берничә юл язу белән чикләнелә. Ф.Хөсни турында да шулай була, Р.Төхфәтуллин турында да. Башкаларын әйткән дә юк. +Әдәбиятка яңа килүче яшьләр тарафыннан язылган хикәяләргә дә тәнкыйть игътибары җитми. Күптән түгел мин "Казан утлары" журналында Азат Ганиевның "Янәшә" исемле хикәясен укыдым. Ул миндә яхшы тәэсир калдырды. Бу яшь авторда хикәяче өчен иң кыйммәтле сыйфат булган кыскалык бар, нечкә күзәтүчәнлек һәм идеяне ачуга төгәл хезмәт итә торган тормыш детальләрен дөрес сайлый белү осталыгы бар. Аңа әле тел байлыгы җитми. Шулай да, образлар теле белән ул укучы күңеленә кирәкле настроениене бирә ала. Бу кыска гына хикәядән без бүгенге чынбарлык өчен хас яшь кеше образларын күрәбез. Алар барыннан да элек азат рухлы, интеллектуаль яктан бай дөньялы, һаман алга - белемгә омтылучы, яшьләргә хас булганча гаять үткен хисле, ялкынлы характерлы кешеләр. Аларда яшәү көче бөркелеп тора. Шунысы характерлы: хикәянең төп героинясы Зилә мәхәббәте уңышсызлыкка очрау хәсрәтеннән үзен-үзе үтерергә теләп, агу эчә. Ләкин тормыш, янәшәсендәге иптәшләре аңа үләргә бирмиләр. Зилә суга ташланып үлмәкче. Ләкин монда да тормыш җиңә. Янәшәсендә аның рухи халәтен аңлаган икенче кеше бар. Бер-берсенең йөрәген, уй-тойгыларын яхшы аңлаган кешеләр янәшә булганда, аларга берни дә куркыныч түгел. Уңышсызлыкка очраган мәхәббәт фаҗигасе дә җиңелә. Художник образы безнең әдәбият өчен яңа, дияр идем. Автор тарафыннан эчке дөньясын тоеп язылган, ышандыра торган образ. Ул үзенең янәшәсендәге Зиләне дөньяга яңача карарга өйрәтә. Сүз белән түгел, эше, хәрәкәтләре белән. Кыз үзенә күптән таныш булган урманны, рәссам караган ноктадан карап, бөтенләй бүтәнчә күрә башлый... +Кыскасы, мондагы саран образларга яшерелгән фикерләрне, идея эчтәлеген шәрехли башласаң, бик күп язарга мөмкин булыр иде. Билгеле, яшь автор үзе боларның барын да уйлап та бетермәгәндер. Ләкин ул художник сизгерлеге белән тормышның характерлы детальләрен дөрес тота алган. Алар җитмәгән урында, кирәк детальләрне үз фантазиясе белән тутырырга да курыкмаган. Сәнгать рөхсәт итә торган дәрәҗәдә шартлылыктан файдаланган. Нәтиҗәдә, әнә шундый үзенчәлекле, сәнгатьне тойган кешенең игътибарын җәлеп итәрлек хикәя килеп чыккан. +Билгеле, аны шедевр дип булмый. Яшь автор язган, әле җитлекмәгән урыннары да булган бу хикәягә бәлки озаклап тукталмаган да булыр идем. Кайбер иптәшләрнең аны бөтенләй игътибарсыз үткәрүләре белән килешәсем килми. Хәтта кайберәүләр аны башка җүнлерәк хикәя юклыктан аптырап кына басылган әйбер дип карыйлар икән. Алай гына да түгел, соңыннан беленде: бу хикәяне, идея әһәмияте юк дип, яшь язучының җыентыгыннан бөтенләй сызып та ташлаганнар икән. Бу хәл мине тагын да сагайта төшә. Хикәянең сыйфат дәрәҗәсен билгели торган критерийларыбыз төгәл микән? "Идея эчтәлеге", "сәнгать дөреслеге", "автор позициясе" кебек төшенчәләрне артык примитивлаштырып аңламыйбызмы икән? Бер яктан хикәягә кытлык дип тавыш күтәргәндә, икенче яктан "Янәшә" кебек хикәяләрне кәрҗингә озату - бу әдәби иҗатка карата хуҗаларча эш итә белмәү түгелме? +Сәнгать әсәрләренә бәя биргәндә, яхшыны яманнан аера белү бик җиңел түгел. Монда әдәби тәнкыйть ярдәме кирәк. Димәк, хикәя жанры бүген бездә беркадәр кыен хәл кичерә икән, моның җитди сәбәпләреннән берсе әдәби тәнкыйтебезнең аңа җитәрлек игътибар итмәвенә кайтып кала. Бу сәбәп, үз чиратында, редакцияләргә дә, хикәя язучыларның үзләренә дә кагыла. Хикәя турында, тәнкыйтьчеләрне төп трибунага бастырып, алар янына язучыларның үзләрен һәм укучылар активын да чакырып, матбугат битләрендә бик җитди сөйләшәсе бар безгә... +Мирсәй ӘМИР +"Казан утлары", 1968 ел, №8 Конкурс игълан итәбез! +КЫСКАЛЫКТА ОСТАЛЫК +"Редакцияләр хикәя азлыктан зарланалар", "...хикәя әдәбият җитез, иң уңайлы коралларның берсе", - классигыбыз Мирсәй шундый сүзләр әйтеп, тулы бер мәкаләсен тикмәгә генә нәкъ м багышламаган инде. Хәзерге "Казан утлары"на хикәяләр, шөк ләкин аларның сыйфатын яхшырту максатында иң шәп хикәя игълан итәбез, җәмәгать! +Хикәяләр 2017 елның азагына кадәр кабул ителә. Аларның са күләмнәре чикләнә: стандарт бит (60ар тамгалы 30 юл) саны 15т +Җиңүчеләрне түбәндәге премияләр көтә: +I урынга (бер премия) - 10 мең сум. +II урынга (ике премия) - 5әр мең сум. +III урынга (өч премия) - 3әр мең сум. +ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ? +* * * +Өстәл янында тәмләп чәй эчкән Шәмсенур әбине ачыргаланып кычкырган балачага тавышы сискәндереп җибәрде. Ул урыныннан торырга теләде, ләкин... +* * * +Палатада бөркү һава иде. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары Миләүшәнең битен сыйпады... +* * * +Җырлый-җырлый бәрәңге чүпләгәндә, Нәфисәнең күзе ниндидер кечкенә тимер кисәгенә төште. Аны ул саклык белән генә кулына алды. Бу - әнисенең югалган тәңкәсе иде... +* * * +Автобусның ишеге шапылдап ябылды. Юл читендә төшеп калган кыз, ул кузгалып китүгә, җиңел сулап куйды. Ахирәте машина белән каршы алырбыз дигән иде дә, нишләптер күренми әле. Ят төбәктә уңны-сулны аермаган кыз, телефонын эзләп, ашыга-кабалана сумкасын актарырга тотынды. Тик телефон табылмады... +* * * +- Безнең әткәйне син урладың! Син! +Ләйлә, бу сүзләрне ишеткәч, өстенә кайнар су коелгандай, бөрешеп, кечерәеп калды. Яшүсмер кызның йөрәге читлектәге нәни кошчыктай бәргәләнергә тотынды. +* * * +Баскыч белән бергә Ришат та түбәнгә очты. Җир белән күк бергә тибрәлгән мизгелдә малайның башыннан: "Беттем!" дигән уй сызылып үтәргә өлгерде. +* * * +Мөрсәлимә абыстай "Ясин"ны бертөрле көйгә салып укый. Беренчесен генә чыкмый инде ул бүген. Иртәдән үк чакырттылар аны. Ятим калганнан соң тәрбияләп үстергән абыстасын ахирәткә әзерләргә җыенуы. Тик әҗәл дигәнең карчыкны һаман җиңә алмый. Сәбәбе куәтле: ул оныгын көтә, аңа гына әйтәсе васыяте мөһимрәк шул! +* * * +Шурасу елгасыннан мөлдерәп торган өч чиләк балыкны дуслары белән тотып кереп, аны кыстый-кыстый үрдәк бәбкәләренә ашатканнан соң, Разим тыныч күңел белән шомыртлыкка китте. Бәбкәләрнең... нәфескә булышып, күбенәсен ул әле белми иде. +* * * +- Мин аны барыбер яшәтмим! - дип, Рафаэль, кайтуга иң беренче эш итеп, апасының әле кичә генә, бармакларын канатып, тырыша-тырыша теккән уенчык аюының башын кисеп ыргытты. +* * * +Кинәт күктә йолдыз атылды. Сәлим каушап калды һәм теләк теләргә өлгермәде. Шунда ул күккә карап торган кызны күреп алды һәм, янына килеп: "Әллә син дә өлгермәдеңме?" - дип сорады. "Өлгермәдем дә, өлгердем дә, - диде кыз. - Тагын бер атыл!" - дип теләдем мин. Шунда алар бергәләпкөлеп җибәрделәр һәм... +* * * +Сәрия һич йоклый алмыйча яндагы Истанбул паркына чыкты һәм, сагышка батып әрле-бирле йөри торгач, үзе дә көтмәгәндә әкрен генә җырлап җибәрде: "Кил, кил, кил, кил, иркәм, кил инде..." Шунда, аның колагына һәм җанына рәхәтлек биреп, бүтән җыр ишетелде: "Көл, көл, көл, көл, иркәм, көл инде!" Җыр иясе янына килеп, ике җилкәсенә кулын да салгач, алар бергәләшеп көлеп җибәрделәр. +* * * +Бер-бер артлы унбиш квартирны үткәч, уналтынчысында Кыш бабай - Әүхәтне урта яшьләрдәге хатын һәм... тынлык каршы алды. Өстәлгә табын ризыклары һәм шампан шәрабе куелган иде. Аның аптыраулы карашыннан хатын кызарды һәм: "Зинһар, ялгыш уйлый күрмәгез!" - диде. +* * * +Төшендә ике юл чатында калган килеш уянып китте Идрис. Юл күрсәткеченең бер угына - "Романтика", икенчесенә исә "Банк" дип язылган иде. Торып, шул турыда уйланып йөргәндә, ишек шакыдылар. +* * * +Чакырсын иде мине Искәндәр Галиәхмәтович танцыга, чакырсын иде! Әллә кайларга, дөнья читенә чакырсын иде - китәр идем. Бер гаебе дә юк, иртәгәдән... Әллә бүгеннән үкме - мин аның укучысы түгел бит инде. +* * * +- Ә бит син ул көнне башка идең? - егет аптырап кызга текәлде. +- Нинди идем? Беркатлы, аңгыра идемме? +- Юк, ничектер башкача идең... +- Йә, йә, дәвам ит, - кыз аның саен үртәлде, үҗәтләнде. +* * * +Менә ничә көн инде "Одноклассники" сайтында ул аңа "дуслык"ка керә. Диләрә баштарак, аның кем икәнен төгәл белмәгәч, кире какты, соңыннан исә, чит кеше исеме астында әллә берәр танышы микән, дип тә уйлап куйды. Егет тә тиз генә җиңелә торганнардан түгел иде бугай, кат-кат керде. Инде бөтенләй кермәслек итеп ябып куярга гына торганда, егеттән хәбәр килеп төште. +* * * +Хәлимә, атнаның соңгы эш көнен төгәлләп, өенә кайтып җиткән иде инде. Подъездга керәм дигәндә генә, искәрмәстән, үзе яшәгән фатирның кухня тәрәзәсенә күзе төште - ник әле анда ут яна?! Эшкә киткәндә якты көн иде, кабызып-нитеп тормады... Соңгы биш елда япа-ялгызы яшәгән ханымның фатирында кем ул анда хуҗа булып йөри?!. +* * * +Агач ботагыннан куян күзенә тамган яңгыр тамчысы аркасында урманда мәхшәр купты. +* * * +Егет кызны мәңгегә яратырмын дип уйлады. Язның бер көнендә булган вакыйга чибәркәйне йөрәгеннән мәңгегә сызып ташларга мәҗбүр итте. +* * * +Кыз көндәлеген югалткач хафага төште. Анда үзе генә белгән сер бар иде. +Печән базары САРЫ ЙОРТКА ӘТӘЧ КИЛӘ +- Тукмак кайда?! +- Пеш...шек...чедә! Ты...гыл...гырры! - ди Кыш бабай асылынып төшкән мыеклары арасыннан. +- Сикереп торган идем, ак толымлы хур кызына күзем төште... Кар кызына... Әйе, кыр казына... Андыйларны болай гына ычкындыраммы соң мин! Китереп кыстым, куркудан ачылган авызыннан телен суырып ала яздым. Иң тәмлесе шунда. +- Бүген ханбикә итәм мин сине, - дим, ә хәзергә өстәлгә менеп "бүксә биюе" күрсәтерсең. +- Чаптым пешекчеләр янына. Тегеләр "Әтәч килә!" дип кычкырышып, тараканнар шикелле, кая качарга белмиләр. Таптым тукмакны. "Бүксә биюе" карап, балачакны искә төшереп, елый-елый тукмак ялап утырам, малай... Әллә кайдан тагын тап-таза өч пешекче килеп керде, нигәдер ак халатларын пәлтә өстеннән кигәннәр. Килеп керүләре булды, кулга энә дә кадап алдылар. Күтәреп алып чыгып барганнарын хәтерлим, калганы истә юк... +- Хан булганчы кем идең соң? - дип сорадылар күрше сәкедән. +- Язучы мин. Вахит Әхмәди. +- Нәрсә язасың? +- Бозык кеше язмалары... +- Тумыштан шулаймы, былтырдан гынамы? +- Мин мондый түгел идем... Атаклы булгач, вак-төяк шагыйрьләр белән шешәсенә атланып эчәргә туры килә. Ә үзең кем? +- Миңа күп сөйләргә ярамый, өянәгем кузгала... +- Ничек итеп? Ятып тәгәрисеңме, үрле-кырлы сикерәсеңме? +- Юк, сызгырам да күз кысам, сызгырам да күз кысам. Барлас Шәмсин мин, бәлки, телевизордан күргәнең бардыр... +- Телевизор карарга вакыт юк минем. Роман язам, гасыр романы... +- Шамил Шәлимовны беләсеңме? +- Белмим, аның белән сугышканым юк әле. +- Шул Шәлимов янына барган идем, тирләп-пешеп китап укып яталар икән. Шакып карыйм, ачмыйлар. Тибә башлагач, ачтылар. Китабының битләре тузгыган, иң кызык җиренә җиткәннәрие, ахры, бөтереп алдылар да, баскычтан тәгәрәттеләр. Очып чыктым урамга, миңгерәүләнеп. Очраган бер кешегә сызгырам да күз кысам, башым каты бәрелгән, ахры. Ике милиционер килә иде, аларга да сызгырып күз кыстым. Алып китәбез дигәннәр иде, беләгемне бөгеп күрсәттем. Озатып куйдылар, шушы бүлмәгә кадәр. Алар бит сыбызгы бирмәсәң сызгыра да белмиләр... +Уртадагы җәелеп-җыела торган урынга аксап-туксап тагын берәү кереп ятты: +- Йорт иясе, малай, ишектә... +- Аксакларга монда урын юк, - диде Әхмәди, - ахмакларга да җитми... Бәрәч! Хәниф Гарипов бит бу! Хәниф абый, якташ, ничек килеп эләктең монда? +Хәниф абыйсы кыскача сөйләде. Вахит теркәп барды, язып чыгарыр әле. Язмаса, Шәмсин сөйләр әле. Хәер, исән-сау моннан чыксам, үзем дә язам мин аны. +Рәниф ШӘРИПОВ +Редакциядән. 2010-2012 елларда "Печән базары" дигән сатирик әсәрләр конкурсы үткәргән идек. "Конкурс тәмам, әмма "Печән базары" ябылмый, рубрика булып кала", дигән сүзебезне онытмыйча, шушы "әтәч"ен җибәргән Рәнифкә - рәхмәт! Базарыбыз сездән әсәрләр көтә, кадерле авторлар һәм укучылар! \ No newline at end of file diff --git a/QU/2017-02.txt b/QU/2017-02.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..f0c2ceac1655cd039a418c60b2c9a12f73ddcc8a --- /dev/null +++ b/QU/2017-02.txt @@ -0,0 +1,1921 @@ +Рабит Батулла +ИЛБАШЫ +Шәкерт +Татарстан тирәсендә мәкерле гамәлләр, астыртын эшләр башланды. Илбашыбыз белән киңәш-табыш итмичә, ракеталарны Татарстаннан ашыгыч рәвештә алып чыгып киттеләр. Димәк, бу ракеталар башка өлкә, республикаларга чыгып, Татарстанга төбәп куелачак. Ярый, без беркем белән дә сугышырга җыенмыйбыз, алсыннар ракеталарын! Ләкин ракеталар өстенә ике танк дивизиясен Татарстан чикләренә китереп куйдылар бит әле. Ни өчен? +Сәясәтчеләр арасында Татарстан турында өзлексез имеш-мимеш тараттылар, имештер, Татарстан Казанны саклау өчен су асты көймәсе әзерли икән, диделәр. Ул вакытта Идел буе хәрби округы белән генерал Макашов идарә итә, Казанга һөҗүм итәр өчен бөтен нәрсә әзерләнгән иде. Ләкин һөҗүм булмый калды, шөкер. Ельцин бу ахмаклыкны тыйган булып чыкты. +Кем белә, әлеге гамәлләр, бәлки, Шәймиевне шүрләтер өчен генә дә кылынгандыр. Ихтимал. Мари Илендәге хәрби уеннардан куркып, бәлки, Шәймиев Татарстанда референдум уздырмас дип тә уйлаганнардыр. Әмма алар ялгышты. Инде дә булмагач, Шәймиевне үгетләргә Фикрәт Табиевны ризалаттылар. +Минтимер Шәймиев Фикрәт Табиевка үзгә-аерым мөнәсәбәттә була килде. Табиевның да Шәймиевкә мөнәсәбәте бик уңай, йогынтысы да гаять куәтле иде. Сәнәгать өлкәсендәге эреле-ваклы җитәкчеләр Табиевның күз карашыннан ук калтырап тора иде. Әмма никадәр генә кырыс булмасын, Фикрәт Табиев эш майтарган, сүзендә торган шәхесләрне күтәрә белә, аларның күңелен үстерә, хәтта кайбер ялгышларын да кичерә торган иде. Гайрәтле җитәкчеләрне ул хөрмәт итә, аларны кирәк чакта мактый, бүләкли иде. Ниндидер күләмдә Табиев шәхесендә Пётр Беренче, Сталин холкы да чагыла иде. Ул Шәймиевне эш оештыра белгәне өчен хөрмәт итте. Шәймиевкә исә Табиевның кырысталәпчән җитәкче булуы ошый иде. +Татарстанда узачак референдум турында сөйләшер өчен, Шәймиевне Мәскәүгә чакыртып алдылар. Дөресрәге, ул чактагы вице-премьер, Дәүләт хокук идарәсе башлыгы Сергей Шахрай арадашчылыгында Табиев белән Шәймиевне очраштыру оештырылган иде. +Шәймиевне каршы алырга Казан вокзалына Табиев үзе килгән иде. Аны вокзалда күргәч, Минтимер Шәрипович бераз каушабрак та калды. Ни әйтсәң дә, Табиев озак еллар Татарстанда олы җитәкче булды, аның Шәймиев алдында да, Татарстанда да абруе зур иде. Димәк, сөйләшү җитди булырга охшаган. +Чыннан да, Шахрай белән Табиевның максаты ап-ачык иде: +- Шәймиев Татарстанда референдумны уздырмаска тиеш! +Минтимер Шәрипович сабыр гына әйтеп куйды: +- Референдум игълан ителде бит инде! - диде. +- А ты отмени! - диде Табиев. - Всё же в твоих руках! +- Ә демократия, Фикрәт Әхмәтҗанович? Халык белән керделе-чыктылы уйнарга ярамый. +Тарткалаш озакка сузылды, Шахрай да, Табиев та Мәскәү Кремле сүзен сөйли һәм алар шулай сөйләргә мәҗбүр дә иде. Шәймиев яхшы аңлады: болар референдумнан курыкмый, ә Татарстанның Россиядән бөтенләй аерылып чыгуыннан шүрли. Гәрчә көн тәртибенә андый катгый мәсьәлә куелмаса да. Татарстан бары тик союздаш республика хокукларына гына дәгъва итә. Россиядә яшәүче бөтен халыкларның тигез хокуклылыгын яклый. Чын федерация идеясен алга сөрә. Яңа Огарёво җыены да шул тарафка юнәлтелгән иде бит югыйсә. Кайбер җитәкчеләр, автономиялеләргә әйтмичә генә, Союз килешүеннән соң алар белән ни кылырга дип фикер алышкан, ягъни автономиялеләр элеккеге шартларда калачак булып чыга. Менә ни өчен Татарстанда референдум уздыру бик кирәк, хәтта мәҗбүри иде! +Ихтимал, Шахрайның бар теләге, Табиевның абруена аркаланып, Шәймиевне референдум үткәрүдән ваз кичтереп, җитәкләшеп, Борис Ельцин янына кереп, зур җиңүне бәйрәм итү булгандыр. Алар алмаш-тилмәш, гел бер сүзне кабатлап, Шәймиевне нык үгетләде. Әмма Минтимер Шәрипович каты торды, аның бу мәсьәләдә хәтта икеләнүләре дә булмады: референдум узарга тиеш. Соңгы чиктә ул салмак, әмма нык тавыш белән әйтте: +- Нигә сез референдумнан куркасыз? - диде. - Сез бит демократиягә каршы түгелдер, Конституциягә дә каршы түгелдер, мөгаен? +Шәймиевне күндерүнең мөмкин түгеллеген аңлагач, барысы да тынып калды. Табиев үзенең элеккеге буйсынарына озак кына текәлеп, гаҗәпсенеп карап торды: ул каршысында йомшак холыклы, буйсынучан Шәймиев түгел, нык ихтыярлы, көчле рухлы олы җитәкче торуын аңлады һәм әйтә куйды: +- Упёртым ты стал, Минтимер Шаймиев! +- Мин - сезнең шәкертегез! - диде Шәймиев, аннары Шахрай да аңласын өчен урысча да өстәп куйды: - Я же ваш ученик, Фикрат Ахметзянович! +Яһүд Гурион белән татар Шәймиев +Журналист Лев Овруцкийга бер сорау: +- Сез Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев эшчәнлегенә нинди бәя бирер идегез? +Овруцкий. Татарстанның Беренче Президентының ике тарихи казанышы бар. Беренчедән, ул Россиядәге федераль революциянең башында торды. Икенчедән, яһүд милләтенә Бен Гурион ни эшләгән булса, Шәймиев татарлар өчен шундый ук эшне башкарды: ул татарларга үз милләтен хөрмәт итү хисен кайтарды. Бу казанышларның берсен дә инкяр итеп булмый... Һәм шуларга ике зур проектны - Болгар белән Свияжскины өстәр идем. Өстәвенә, үз халкың белән горурлану хисеннән тыш, Шәймиев татарларга карата бөтен җиһанның, бөтен инсаниятнең хөрмәтен дә кире кайтарды... +Әйе, Илбашыбыз Минтимер Шәймиевнең халыкара сәясәт мәйданында абруе үскәннән-үсә барды. Әллә соң Минтимернең тууы фәрештәләрнең "амин" дигән сәгатенә туры килдеме? Гап-гади инженер булып тугыз ай эшләгәч тә, аны үстерделәр, һич тоткарлыксыз, җәнҗалсыз, кешеләр белән бозылышмыйча, министр, обком секретаре, Илбашы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелүе бер могҗиза кебек тиз булды. Химаячесез, туган-тумачасыз, башлыклар алдында тәлинкә тотмыйча, ничек шундый дәрәҗәләргә ирешеп була икән? Шулай ансат кына күтәрелеп, ансат кына җимерелеп төшкән түрәләрне дә тарих яхшы хәтерли. +Акыллы җитәкче иң шөһрәтле вакытында үзе теләп тәхеттән китәргә тиеш. Тарихның сабагы юк бит аның. Ә күпләр түрә булып ала да мәңге шунда утырырмын дип ялгыша. +Минтимер, үзенең аек зиһене белән, бу мәсьәләне бик яхшы аңлый иде. Шуңа күрә ул үзенә алмаш әзерли килде һәм 2005 елда ук Россия Президенты алдына, Татарстан Президенты вазифаларыннан азат итүен сорап, мәсьәләне кабыргасы белән куйган иде. Кайсы шәхеснең үзен тәхеттән алуларын үтенеп гариза язганы бар? Кайсы шәхеснең үзе теләп хакимияттән баш тартканы бар? +Шул сәбәпле Минтимернең Илбашы булудан үз теләге белән китәргә теләвенә кайберәүләр ышанмады: уйный, бәясен күтәрә, оригинальничать итә, диделәр. Уйнау, оригинальничать итү Минтимернең табигатендә, холкында юк. Аңа табигыйлек хас. +Ул вакытта бөтен республикалар да үз конституцияләрендәге Президент сайлау турындагы маддәне юкка чыгарды, ә Татарстан ул маддәдән ваз кичмәде, вакытлыча гына туктатып торды. +Шәймиев, әлеге мәсьәләне хәл итәр өчен, Путин белән күзгә-күз очрашып сөйләшергә булды. Путин аны бик теләп каршы алды шикелле. +- Владимир Владимирович! - диде Минтимер Шәймиев. - Менә мине һәрвакыт сайлап куя торганнар иде. Бу мәсьәләдә мин каршылыкларга очрамадым. Халык мине ничек бар, шулай кабул итә. Мин һәрвакыт үз республикамда эшләдем һәм Татарстан халкының миңа булган мөнәсәбәте белән горурланам, ә нигә әле мине хәзер өстән билгеләргә тиешләр? Ни өчен мин хәзер, халык сайлауларыннан курыкканнар белән беррәттән, өстән билгеләнергә тиеш? +Путин аны дикъкать белән тыңлады, аннан соң үгетләгәндәй әйтә куйды: +- Минтимер Шәрипович, зинһар, өстән билгеләнергә ризалыгыгыз турында гариза языгыз, - диде. - Сез безгә бик кирәк, сез Татарстанга кирәк, үтенеп сорыйм, зинһар, өстән билгеләнергә риза булыгыз. Барыгыз, хәзер журналистлар каршысына чыгып, Президент үзе үтенде, дип әйтегез һәм ризалыгыгызны белдерегез... +Татарстан Республикасы Президенты буларак, дүртенче тапкыр Татарстан халкына һәм Татарстан Конституциясенә тугры булырга ант итте. 2005 елда Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты буларак, халык тарафыннан сайланып куелды. Һәм ул Илбашы вазифаларын 2010 елга кадәр тайпылышсыз башкарды. +Чыннан да, Шәймиевнең Президентлыктан китүенә 2010 елда да күпләр ышанмады: кем инде үз теләге белән властьтан китсен, диделәр. +Минтимер Шәрипович киеренке рәвештә уйланды, мәсьәләнең алдын да, артын да, ян-якларын да җентекләп тикшерде. Кемгә калдырып китәчәк ул +Шөкер, Татарстанда сайлап алырлык шәхесләр бар! Ләкин тәхет тирәсендә борын-борыннан астыртын эшләр була килде. Астыртын эшләр өскә чыгып, халыкка ничек тәэсир итәсен дә Шәймиев чамалый иде. Аның идарәдән ваз кичүе аппаратта көтелмәгән каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин. Ходаем сакласын! Бу үзгәрешне җәмгыять тыныч, табигый кабул итәргә тиеш. Кандидатлар да үзара дуслык-иптәшлек мохитеннән читкә чыкмаска тиеш. Аларны психологик яктан да, рәсми мөнәсәбәтләр җәһәтеннән дә әзерләргә кирәк. Алар бер-берсенә көндәш булмасын иде. +Шәймиевнең Татарстан Президенты урыныннан китәргә ныклы карар кылганына Русиянең сәясәт мәйданында абруй казанган олы шәхесләр дә ышанмады. Нигә, ни өчен? Дөреслекне белгәч, алар аптырап калды һәм бу эшне кылмаска, тагын бер срокка идарәдә калырга үгетли башлады. Үгетләүчеләр арасында Путин, Медведев, Сурковларның булуы Шәймиевнең бик тә югары абруе турында сөйли иде. +Минтимер Шәриповичның карары нык һәм нигезле иде. Табигый ки, ул олыгаеп та китте. Ә җитәкчеләрнең уртача яше отыры яшәрүгә таба бара. Үҗәт, эшне тамырыннан белүче яшьләр килә идарәгә. Аннан соң шактый арылды да. Чыннан да, Илбашының ничек талчыкканын ике генә кеше белә иде: хатыны Сәкинә ханым белән Минтимер үзе. Олы-олы мәшәкатьләрдән арынып, гаиләдә дә ешрак буласы килә иде аның. Тугарылып бер ял итәсе дә килә: сөекле эте Маһмай белән ауга чыгасы, балыкка йөрисе, туйганчы йөзәсе, болыннарда ауныйсы, урманнарга барып, чыршы-нарат төпләрендә, Тукай әйтмешли, хәл җыеп, күккә карап истирахәт кыласы килә иде... +Шулай да Минтимер Шәймиевкә Президент постын калдырып китү җиңел булгандыр дип уйламыйм. Чөнки халык аңа һәрчак теләктәш булды, үзе дә гамәленең халыкка, милләткә кирәклеген аңлап, бар тырышлыгын куеп эш майтарды. Кеше үз эшенең остасы булса, аңа яшәве дә рәхәт, үз эшенең остасын бер кеше дә ачуланмый, чөнки ул вазифасын төгәл вә сыйфатлы итеп башкара. Минтимернең бәхете дә шундадыр, мөгаен: аның эшен өстәгеләр дә, халык та хуплый, ярата иде. Ул - үзенә йөкләнгән эшне сыйфатсыз башкарырга күнекмәгән шәхес. Бу - аның яшәү мәсләге. Аның иң сөймәгән кешесе - үз вазифасына туры килмәгән, үз вазифасын дөрес аңламаган, үз вазифасын әштер-өштер генә, миннән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип кенә эшләүче. +Аннары яшьләр дә үкчәгә басып килә, аларга да юл сабарга кирәк. Бәлки, ул инде моннан ары Илбашы вазифаларын яшьрәк вакытындагы кебек сыйфатлы итеп башкара да алмас, ни дисәң дә җитмеш өч яшь. Әйтик, эш башында калган тәкъдирдә, аңарда Рөстәм Миңнехановтагы кебек гайрәт, җитезлек, эшкә алгысып тору дәрте булырмы? +Президент Дмитрий Медведев Шәймиевкә турыдан-туры әйтте: +- Минтимер Шәрипович! Үзегезнең урынга каласы кешенең исемен әйтсәгез, Татарстан Президенты шул кеше булачак! Бу бары тик сездән генә тора! - диде. +Нинди ышаныч, нинди хөрмәт Илбашына! +- Рөстәм Нургали улы Миңнеханов! - диде ул. +Һәм ул хаклы булып чыкты! Илбашының үз сүзе белән әйткәнчә, без бит суга ыргытылган таш кузгаткан түгәрәк дулкыннарны гына күрәбез, ә су төбендә энҗе ятканын күрмибез. +Башка кандидатлар белән бүгенге Илбашыбыз Рөстәм Миңнехановның кулга-кул тотынышып уңышлы эшләве Минтимер Шәймиевнең зиһене төбендә +Төп сәбәп +Күпкырлы вазифалар башкарыр өчен, Илбашына акыл да, хәйлә дә, үзсүзлелек тә, кай очракларда килешүчәнлек тә, сәясәтче-дипломат булу да бик кирәк. +Илбашының тормышында шатлыкларга, бәйрәмнәргә караганда бимазалы, мәшәкатьле чаклар күбрәк буладыр, шиксез. Ил белән идарә итү ул - йокысыз төннәр, җиде кат кына түгел, кырык кат үлчәүләр, шикләнүләр, хәтта шомланулар белән тулы. Ил белән идарә итү ул - шахмат уены. Фигураларны күчерер алдыннан, йөзләгән вариантларны барлап чыгу зарур. +Минтимер Шәймиев үзе дә чын шахматчы. Ул җиңелүгә дә, җиңүгә дә иммунитетлы кеше. Җиңелсә, кара көймәс, җиңсә, җиңелгән кешенең ачуын китереп, артыгын шатланмас. Җиңсә дә, җиңелсә дә, ул көндәшенә ихластан рәхмәт әйтер. +Кешеләр тарафыннан, бигрәк тә зыялылар ягыннан, обком секретаре вазифаларын башкарган чакта да, Илбашы итеп сайлангач та, Шәймиевкә тәнкыйтьләр, хәтта рәнҗетердәй сүзләр дә күп булды. Бу - табигый хәл. Аны заманында партия функционеры буларак кына кабул итәләр иде. Халык мәйданга чыкмаса, эндәшми калса, ул, бәлки, үзеннән алда эшләп киткән "партбосслар" юлыннан да киткән булыр иде. Әмма тәнкыйтьчеләргә, аңа каршы чыккан шәхесләргә Шәймиев үпкә-сапка сакламады, гәрчә үзен "татар җанлы" булмауда гаепләгәннәр аның күңелендә әче юшкын калдырган иде. Үз халкыңнан җан җәрәхәте алу җәһәннәм газабына тиңдер. Без су төбендәге энҗене күреп җиткермәгәнбез шул. Ничек инде Минтимер Шәрип улы Шәймиев, саф татар авылында туып үскән, саф татарча белем алган, татар китапларын укып рухи баеган кеше, татарга каршы гамәл кылсын ди? +Дөресен әйткәндә, Татарстан АССР төзелгәннән алып (Мулланур Вахитов, Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнехановтан кала) безнең үз туфрагыбызда туып үскән, татар йолаларында тәрбия алган җитәкчеләребез булмады дип әйтерлек. Һәм бу хәл татарның тарих фәненә, мәдәниятенә тискәре йогынты ясады. Обком секретарьлары, министрлар сәхнәгә чыгып (хәтта мәгариф, мәдәният министрлары), радио-телевидениедән ана телендә сөйләргә курка, ояла яки татарча бөтенләй белми иде. Ә инде башлыклар да ана телен инкяр иткәч, бүтәннәр нишләсен? +Болар барысы да - Минтимер Шәймиевнең күз алдында булган хәлләр. Аның зиһенендә бу мәсьәләләр үз кардиограммасын сыза килде. +...Бервакыт Илбашыбыз Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче татарлар белән очрашкан иде. Сөйләшү арасында олы яшьтәге бер татар кешесе латин язуына күчү турында аңа сорау бирде. Күрәсең, ул балачагында латин имлясындагы дәреслекләрдән белем алгандыр. +- Минтимер Шәрипович, миңа инде үләр вакыт җиткән, без кайчан латиницаны куллана башларбыз икән? - дигән иде ул. +Шәймиев әлеге сораудан югалып калды кебек. Ничек җавап бирергә бу зыялы агайга? Күчәргә ярамый, дисә, ул сорау биргән агайның кәефен кырыр иде. +Әлбәттә, Илбашы латин язуының ана телебезгә иң ярашлы икәнен дә бик яхшы аңлый. Анда барысы да кулай, сүзләрне дөрес әйтер өчен, ана телебезнең гүзәллеген күрсәтер өчен бөтен тамгалар да тулы. Бу турыда бәхәснең булуы мөмкин түгел. Әмма Илбашы буларак ни әйтсен? Чынлыкта ул латиницаны кабул итәргә риза түгел иде. Гәрчә зыялылар, тел галимнәре латиницага күчәр өчен бик каты әзерләнә, уртак алфавитны камилләштерә, җыелышлар уздыра. Барысы да "Яңалиф" латиницасын яклый. Хәтта Илбашының үз киңәшчеләре +Ярый, хуш, без латиницаны Татарстанда кабул да иттек, ди. Ә читтәге татарлар нишләр? Анда бит мәгариф системасы тулаем Россия кануннарына буйсына. Татарларның күпләп яшәгән урыны Россия бит. Федераль мәркәз латиницага каршы төшәчәк, бер генә губернатор да татарларның язуын латиницага күчерүгә кул куймаячак. Татарстан латин язуын кабул итсә, татарлар бер-берсеннән аерылачак, бүлгәләнеп бетәчәк. Татарстан читтә яшәүче миллионлаган татарлардан үзен аерып куячак. Илбашына латиница бик тә ошый, әмма сыкрап-сызланып булса да, ул бу эшкә кул куймаячак. Болай да татарларны бүлгәләү эше шактый актив алып барыла: мишәрләргә, керәшеннәргә, типтәрләргә, нугайларга, болгарларга, тагын әллә кемнәргә аерылырга котыртучылар бар. Хәзер инде "латиница" мәсьәләсе калкып чыкты. Бу да болгатучыларның тегермәненә су коя. Юк! Аеры-чөере килеп бетмәс өчен, латин язуы көн тәртибендә тормаска тиеш. +Ул шулай булып чыкты да: Мәскәү татарларга латин әлифбасын куллануны тыйды. Тыюның сылтавы - имеш, татарлар латиницаны кабул итсә, бу гамәл Россиянең бердәмлегенә зыян салачак икән. +Мантыйкый фикер йөртсәк, әлеге сылтау ишелә дә төшә. Россия составында яшәүче татарлар мең елдан артык гарәп имлясын кулланган, гарәп хәрефләре аркасында Россия таркалмаган-җимерелмәгән, көчәя генә барган. Татарлар совет чорында латиницага күчкән, татарлар латиница куллана башлады дип, СССР да таркалмаган, киресенчә, ныгый гына барган. Кыскасы, татарларга кабат латиницаны кулланудан тыйган фәрманның сылтавы нигезсез, мантыйксыз иде. Татар язучыларына нинди имля белән язарга кирәклеген Мәскәү түгел, ә Татарстан җитәкчесе белән татарлар үзләре хәл итәргә тиеш иде... +Оптимальләштерү шартларында Татарстаннан читтәге төбәкләрдә татар мәктәпләрен саклап калу да - бик кыен-катлаулы мәсьәлә. Ярый әле, Татарстан татар авылларындагы мәктәпләрдә ана телен укытуны, нигездә, саклап кала алды. Аз балалы мәктәптә бер укытучы дүрт сыйныфка дәрес бирә. Әгәр дә татар мәктәпләрен саклап каласыбыз, ана телен коткарасыбыз килсә, оптимальләштерү белән мавыкмаска кирәк! +Күп кенә регионнар белән чагыштырганда, Татарстан укучылары рус теле буенча БДИны чагыштырмача яхшы тапшырып килә. Шулай да, шатланганчы, иң элек бу турыда уйланырга кирәк. Татарстан укытучылары балаларны сыйфатлырак укытамы? Әллә соң Татарстан укучылары башлыракмы? Ай-һай, кодагый, шигем бар. Димәк ки, аларның имтихан алучылары яхшы... Бәлки, ана телебезгә караганда рус теленә артык дәресләр бирелүнең нәтиҗәседер бу? +Дөрестән дә Татарстанда рус теленә дәресләр күбрәк бирелә, һәм рус теле сыйфатлырак укытыла. Юкса әле һаман зарланалар, имеш, рус теленә дәресләр аз бирелә, диләр. Әлбәттә, ике дәүләт теле дә тигез укытылырга тиеш! Белем бирү стандартларын әзерләүче федераль хезмәткәрләр бу тигезлекне сакламый. Шулай итеп мәгариф системасында аксаклык барлыкка килә. Гадәттә, бу аксаклык татар теле файдасына булмый. +Ә без бит, Татарстанда яшәүче башка милләт балалары да татар телен белсен, дибез. Бу - конституцион норма. Монда башка юлның булуы мөмкин түгел. Илбашының әлеге нормадан ваз кичәргә хакы юк. Тел - дәүләтчелекнең беренче билгесе. +Димәк, безгә телгә өйрәтүнең үтемле ысулларын эзләргә кирәк. +Бу мәсьәләдә журналист Лев Овруцкий бервакыт Минтимер Шәймиевне +- Ә кем эзләргә тиеш соң ул ысулларны? - дигән иде ул. +- Без - татарлар! - диде Шәймиев. +- Ә нигә эзләмисез ул ысулларны? - диде Овруцкий. - Миңа калса, сез эзләргә дә теләмисез кебек. Әгәр кешеләр ул ысулларны табарга тели икән, алар белгечләрне үз янына туплый. Аның үз алымнары, ысуллары бар. Психологлар, тарихчылар, социологлар тупланырга тиеш, "түгәрәк өстәл" янында фикер алышулар, конференцияләр оештырылырга, шул турыда китаплар нәшер ителергә, мәсьәләне уртага салып, барысы турында да тәфсилле бәхәсләр кайнап торырга тиеш, халыкка, җәмәгатьчелеккә идеяләр ташларга, бу эшкә Интернетны җигәргә кирәк... Мин әлегә татар теле өчен җан атучылар хәрәкәтен сизмим, күрмим. +Шәймиевнең җавабы конкрет түгел иде, чынлыкта аның катгыян җавабы да юк иде шикелле. +- Шартлар тудырырга тырышабыз, - диде ул. - Ләкин нәтиҗәле хәрәкәт итәрлек ысулларын әлегә таба алганыбыз юк. +- Сәяси мәсьәлә алга куелган, - диде Овруцкий. - Сез әйттегез: ысулларын табарга кирәк, дидегез. Ә Фәннәр академиясе кайда? Пиар-агентлык кайда? Тупас кына әйткәндә, пиар өчен ул сабын сату белән бер. Татар телен сатыгыз! Сез аларга менә шулай дип әйтергә тиеш идегез. Татар телен һәйбәтләп төрегез дә сатыгыз!.. Татарстанда тел сагында торучы андый кешеләр юк, әйтик, Олжас Сөләйманов, Чыңгыз Айтматов кебек... +Шәймиев үзенә хас сабырлык белән журналистка каршы төште: +- Сезнең белән килешә алмыйм. Мин мәсьәләне ул кадәр үк артык гадиләштермәс идем, монда ансат юллар юк - мәсьәлә комплекслы хәл ителергә тиеш. Хәтта сез исемнәрен атаган берничә атаклы шәхес тә бу төенне чишә алмас иде. +- Эш нәрсәдә соң? - диде Овруцкий. - Президентка мөрәҗәгать итегез, галимнәрне, остазларны җыйсын, җыйсын да аларның алдына мәсьәләне кабыргасы белән куйсын! +- Мин инде элеккеге Президент, Лев Мирович!.. +Овруцкий үзе мәсьәләне кабыргасы белән китереп куйды: +- Турысын әйтик, Минтимер Шәрипович, - диде ул. - Бу бит сез чишәргә тиешле мәсьәлә иде. Сез бу мәсьәләне үзеннән-үзе хәл ителер дип уйладыгыз, бәлки, сез иллюзиягә бирелгән булгансыздыр? +- Мин алгарышның башланганын һәм аның дәвам итүен күрдем, - диде Шәймиев. +- Әйе, беренче елларда алгарыш булды, һәм сез аны шулай үзеннән-үзе дәвам итәр дип уйладыгыз. +Минтимер Шәймиев беравык сүзсез торды һәм: +- Мин алгарыш үзеннән-үзе дәвам итәр, дип уйламый идем, - диде. - Татар телен өйрәтү өлкәсендә аерым механизмнар, үзгә ысуллар кирәк. Кабатлап әйтәм: алар табылачак, һәм ватандашлар татар телен беләчәк. Менә сез бая гына "ул хәрәкәтне күрмим, сизмим" дидегез... Ә чынлыкта, фикер алышу мәйданында, идеяләр ташлау, бәхәсләр мәсьәләсендә Интернетта бу процесс шактый кыза бара. Нигездә, ул бәхәсләр татар телендә бара. Минемчә, бу - табигый хәл. Кызганыч, электрон ресурсларда татарча фикер алышуларны һәм галимнәребезнең, социологларыбызның, тарихчыларыбызның, яшьләребезнең бу тема буенча күтәргән тәкъдимнәрен сез укый алмыйсыз... Ни өчен? Чөнки яшәгәндә, реаль милли сәясәт һәрвакыт актуаль була килде. Беләсезме, дәүләтнең бердәмлеге өчен иң куркынычы нәрсә? Әнә шул факторны бәяләп бетермәү. Реаль милли сәясәт! +Россия җитәкчеләренең, сәясәтчеләренең Илбашыбыз Минтимер Шәймиевкә булган теләктәшлеге, Татарстан халыкларының да аны хөрмәтләве, тагын бер срокка Илбашы булып калуын теләүләренә карамастан, ни өчен Минтимер Шәрип улы үз теләге белән хакимлектән баш тартты? Бу гамәлнең төп сәбәбе, сере нидә икән? +Моны ул бары үзе генә беләдер. Бүтәннәргә юрарга гына кала. +Россияне тигез хокуклы, чын федератив дәүләт итеп корабыз, дип күпме көрәшеп тә, өмет-ышанычның акланмавы этәрдеме аны бу адымга? Әллә, чыннан да, Шәймиевнең олыгаеп баруы, арыганлыгы сәбәпче булдымы? Әллә ул картлык көнен, чыннан да, гаиләсенең җылы учагы янында каршыларга җыендымы? +Юк шул. Шәймиев учак янына елышмады. Ул дәүләт белән идарә итүне үзенең шәкерте Рөстәм Миңнехановка тапшырып, яңа вазифага - Дәүләт Киңәшчесе вазифасына кереште. +Татарстан Президенты кәнәфиен калдырып китү мәсьәләсе хәл ителгәндә, Дмитрий Медведев киңәше белән, Владислав Сурков Шәймиевкә Мәскәүдә яхшы эш урыны тәкъдим итте. Ләкин Минтимер Шәрип улы, Сурковка тәкъдиме өчен рәхмәт әйтеп, аннан катгыян баш тартты. Шәймиевне заманында СССР мелиорация һәм су хуҗалыгы министры урынбасары итеп тә, тагын әллә кемнәр сыйфатында да Мәскәүгә чакырып карадылар, әмма ул гел баш тарта килде. +Шуннан соң Сурков, югары җитәкчелекнең кушуына күрә, тагын тәкъдим кертте: +- Алайса, сезнең өчен махсус урын - Дәүләт Секретаре вазифасы! - диде. +- Бу вазифаның атамасы артык купшы, артык кычкырып тора, аннан соң Дәүләт Секретареның кеше күзенә күренми торган мәшәкатьләре дә бик күп... - диде Шәймиев. +Килештеләр: бу яңа вазифаның атамасы - Дәүләт Киңәшчесе булды. +Юк, ялга китмәде Минтимер Шәймиев, үзенә тагын эш тапты: бу гамәл дә аның яраткан шөгыленә, бөтен татар халкының, Татарстан халкының горурлыгына әйләнде. Ул, җиң сызганып, республикабызның йөзек кашына әйләнәчәк тарихи һәйкәлләрне торгызу эшенә кереште. +Аның җитәкчелегендә тарих, сәнгать, архитектура өлкәсендәге эзләнүләр һәм ул эзләнүләрнең нәтиҗәсе, Болгар, анда төзелгән Ак мәчет, Казандагы Кол Шәриф мәчете, Зөя каласы мәңгегә калачак. +Шулай ук бөтендөнья татарларының беренче корылтаен, Казанның 1000 еллыгын үткәрү дә халкыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язылды. +Нәрсә булды, Минтимер? +Журналист Лев Овруцкийның +"Минтимер Шәймиев белән +әңгәмәләр" дигән китабыннан +Овруцкий. Ещё две, с Вашего позволения, избирательные загадки - особенно, когда их ставишь рядом. Голосование за Ельцина в первом туре президентских выборов 1996 года и голосование за Путина в 2001-м. Получилось следующее. Ельцин говорит: берите столько суверенитета, сколько сумеете проглотить. Он подписывает с вами Договор-94. Все в восторге, и Ельцин на гребне популярности. Но в 96-м Татарстан в первом туре голосует примерно одинаково и за Ельцина и за Зюганова. С другой стороны, Путин в 2001-м заявляет, что он против республиканских суверенитетов, он обещает вернуть всех в правовое поле России, но Татарстан огромным большинством голосует за Путина. Парадокс? +Шаймиев. Я и сам удивился в 96-м году. Как Президент Татарстана, я недооценил эти выборы. Считал, что у нас Ельцин "на ура" пройдёт, победит уверенно. Даже не сомневался, а на следующий день Ельцин мне позвонил: "Минтимер, что случилось?" - он всегда так ко мне обращался. Я не ожидал. Чувствовалось, что он был поражён: неужели даже Шаймиев не поддержал? Мне тяжело было объясняться, но я сказал честно, Ельцин любил прямые ответы. "Борис Николаевич, я могу объяснить только одно - мы недооценили, были уверены, что у нас в Татарстане вообще не будет проблем, мы же знаем, что вы для нас сделали". +Овруцкий. И неблагодарность какая-то получилась. И это не в Вашем стиле. +Шаймиев. Как угодно называйте. Было стыдно. Что бы он ни сказал, я бы воспринял. Конечно, мы сделали выводы, во втором туре раскрутились. +Овруцкий. И надавили прилично. Колоссальный был разрыв между первым и вторым турами. Я смотрел по районам. Татарская деревня в первом туре проголосовала за Зюганова. А во втором туре она вдруг проголосовала за Ельцина. И, конечно, все понимали, что это были первые нечестные выборы России. В 93-м были честные выборы, в 95-м были честные выборы в Думу, в 96-м - и в этом упрёк демократам - нечестные. Хотя у Карла Ясперса я встретил прекрасную спорную мысль: иногда надо жертвовать процедурами демократии - во имя самой демократии. +Шаймиев. Вопрос судьбоносный решался. Или возвращаемся опять в коммунистический строй, или вперёд... У нас, наверное, был такой психологический момент. Договор был уже заключён, все в этом плане успокоились, а на первый план вышли экономические проблемы... Коммунисты говорили: вас ограбили, зарплаты не платят и так далее. Этот популизм имел успех в 96-м. Это было моим упущением. Шаймиев недооценил, так будем говорить. Мы были слишком уверены. +Овруцкий. Ошибка Президента. +Шаймиев. Да. Потом опомнились, и всё встало на место. +Овруцкий. Поработали - две недели было до второго тура. +Шаймиев. Поработали. И многие главы были удивлены, что не было грубого нажима с моей стороны. +Овруцкий. А теперь пережали, надо бы немножко обратный ход дать. +Шаймиев. Теперь урны прозрачные, камеры наблюдения - голосуйте, товарищ Овруцкий. +Овруцкий. Я думаю, всё равно чиновники придумают что-нибудь. +Хәмер мәсьәләсе +Минтимер Шәймиевнең өскә күтәрелә баруы коммунистик режимның гөрләгән чагына, совет властеның иң куәтле дәверенә туры килде. Колхозсовхозлар гөрли, нефть миллиардлап кына суыртыла, заводлар корыла, андасанда бөек төзелешләр барлыкка килә. Социалистик илләр белән дуслык шәп. Ләкин иң гаҗәбе шунда ки: шушы шау-шулы уңышлардан баш әйләнгән чагында, эчкечелек арта барды илдә. Бер генә бәйрәм дә, бер генә рәсми җыен да хәмерсез узмый торган иде. Дипломыңны ю, яңа костюм алгансың икән - аны ю, футбол-хоккей командаң җиңгән икән - аны бәйрәм ит. Балаң туган икән - атналар буе аның тәпиен ю. Кайгысын да, шатлыгын да хәмергә салып чайкый иде халык. +Ни гаҗәп, соңгы елларда эчкечелек күзгә күренеп кими башлады, шөкер. Бигрәк тә яшьләр эчми. Сабан туйларында да сугыштан соңгы чордагы кебек егылып эчүче, сугышучы юк. +Обкомнар вакытында партия җитәкчелегендә эчми кара! Бөтен кеше аракы чөмергәндә син генә эчми утырасың икән, димәк, син чирле яки әләкче. +Минтимер Шәймиевнең Минзәләдә "Сельхозтехника" директоры булып эшләгән чагы иде. Ул чагында Түбән Кама ГЭСы белән Түбән Кама Нефтехимы корыла башлаган вакыт. Бөтенсоюз төзелешләренең чәчәк аткан чоры! Ә машиналарга, тракторларга запас частьлар "Сельхозтехника" аша уза. Минтимер Шәймиев - төбәкара куәтле "Сельхозтехника"ның япь-яшь яңа директоры, бөтен запас частьлар - аның кулында. Шул ук вакытта яшь директор да кайбер нәрсәләргә кытлык кичерә: йә торбалар, йә металл әйберләр җитешми. Сөйләшә-килешә башлыйсың, ахырда эш барыбер шешәгә килеп төртелә. Шулай кирәктер, күрәсең, дип, Минтимер дә башкалар салган сукмактан барырга мәҗбүр иде. Шөкер, ул үз вакытында аңлады: бу - аның юлы түгел. Эчәргә кыстаган саен, яшь җитәкче хәйләли башлады. Шуннан соң аны мәҗлесләрдә кыстамый башладылар: янәсе, аның фәлән җире авырта, аңа эчәргә ярамый. Юк, ул үзе тимер кебек нык, әмма хәмердән башкача котылыр чара юк иде. Бу афәттән котылыр өчен, ул "чирләшкә" булырга да риза иде. Гөнаһсыз ялган - шулдыр инде ул! +Обкомга эшкә күчкәч тә, Министрлар Советында эшләгәндә дә, барысы да белә иде: Шәймиевне кыстарга ярамый. Бетте-китте! Үзеңне ничек куясың бит?! +Аның нәселендә хәмер эчкән кеше булмады. +Ил өстенә килгән сәрхушлек афәтеннән Минтимер әнә шулай котылып калды. Ә ул афәт күпме булдыклы кешеләрне үзе белән алып китте. +Минтимер, егерме биш яшендә директор булып алгач, Минзәлә "Сельхозтехника"сында 1962 елда ук "коры закон" кертте. Һәм аның нәтиҗәсе дә күзгә күренде. Эшче-белгечләрнең хатыннары, рәхмәт әйтергә дип, директор янына агыла башлады. Иң мөһиме: эчкече ирләр хатыннарына да, бу "коры закон"ны чыгарган җитәкчегә дә үпкәләмәде. Димәк, ирләр үзләре дә хәмердән ничек итеп котылырга белми йөргән, кемдер килеп аларны айнытыр дип көтеп яткан. +Ягулык аппаратын, гидронасос, электр җиһазларын көйләү буенча осталар сирәк була, "Сельхозтехника"да да аларны санау өчен өч бармак җитә. Бөтен төбәгенә - шул өч-дүрт мастер. Уникаль белгечлек. Аларны анда чакыралар, монда чакыралар, машина төзәттерергә чират торалар. Абруй бар, үзләрен әллә кемгә куючылар да юк түгел, аларга еш кына ялынырга, мәгәрич куярга кирәк була торган иде. Кайберләре атналар буе эчеп ята, әмма эштән дә куып булмый, чөнки куллары алтын. Аларны эштән кусаң, ике кулсыз каласың. Димәк, син дә сәрхушлекне яклаучы булып чыгасың! Сәрхушлекне якларга +Андый осталар үзенә күрә өстенлекле катлау иде инде. +Минтимер эчкечеләрне эштән чыгармады, артык кырыс ысуллар да кулланмады, әмма коллектив сафланды, эштә тәртип урнашты. Хатыннар да, балалар да бәхетле иде. +Җимерелү +Моннан егерме биш-утыз еллар элек Советлар Союзының таркалачагы, коммунистик режимның җимереләчәге турында сүз әйткән кешене шундук зинданга ябып куярлар яки юләрләр йортына олактырырлар иде. +Коммунизмга ихлас ышанган кеше өчен бу җимерелеш - фаҗига. Гомерең буе парторг, райком секретаре, обком секретаре, комиссар булып, ертылаертыла кычкырып, утны-суларны кичеп, коммунизм идеясе өчен кан коеп, гөнаһсыз җаннарны кыеп та, бер сәгать эчендә синең хыялың, киләчәккә өметең юкка чыксын әле! Моннан да олы бәхетсезлекнең булуы мөмкинме? +Карьера өчен генә коммунист булып, коммунизм идеяләренә ышанмыйча гына партиягә кереп өскә үрләгәннәрнең бу җимерелешкә әллә ни исе китмәде бугай. Алар партбилетларын тиз генә сандык төбенә яшереп, тагын да шул төшемле урыннарга кереп оялады. +Үзгәртеп кору (халык арасында бу гамәлне "үзгәртеп кыру" дип тә атыйлар) үзе дә өстән башланды бит. Барысы да хакимият кулында иде: реформалар ясаргамы, әллә юкмы? +Карагыз сез, Кытай ничек үсә! Озакламый бу дәүләтнең нинди иҗтимагый корылышта икәнен дә аера алмабыз, шәт. Кичәге капиталистик илләрне инде "капиталистик" дип атап та булмый. Бөтен дөнья үзгәрештә. Без "капиталистик" дип атаган илләрнең иҗтимагый төзелеше отыры "социалистик"ка охшый бара. +Яңартылган Союзны саклап калып була иде әле. Ләкин без ул форсатны кулдан ычкындырдык, бәс, алга таба вакыйгалар ничек алмашыныр иде икән, әйтүе кыен. Шулай килеп чыкты ки: СССРның җимерелүе социализмның һәлак булуына китерде. +Ул вакытта (1991 елда) СССР Конституциясенә үзгәрешләр кертелгән иде. СССР халык депутатлары корылтае Минтимер Шәймиевнең тәкъдимен кабул итте. СССР Президенты катнашында Яңа Огарёвода яңа Союз килешүенең текстын әзерләү өчен көн-төн тырыштылар, һәм Шартнамә нигездә расланды. Бөтен союздашлар да бу текстны яклап кул куйды, бары тик Украина гына имза салмады. Кравчук әйтте: +- Минем бу документка кул куярга вәкаләтем юк. Көз көне парламент эшли башлагач хәл итәрбез! - диде. +Минтимер Шәймиев яңа Союз килешүенә имза салды, ләкин бер шарт белән. +Килешү нигезендә, әгәр союздаш республика составында автономия бар икән, иң башта аңа союздаш республика җитәкчесе кул куя, аннары гына, вертикаль буенча, автономияләр кул куя булып чыга иде. Шәймиев, Татарстан моның белән риза түгел, Татарстан ул вертикальдә торырга теләми, дип игълан итте. Татарстан союздашлар белән тигез хокукта горизонталь кул куярга тиеш. Украина кебек үк, Татарстан да парафлауга әзер түгел иде. +Шәймиев ул вакыттагы Россия Федерациясе Югары Советы Рәисе Ельцин белән очрашырга тиеш, һәм алар ике якны да канәгатьләндерерлек уртак бер фикергә килергә бурычлы иде. +Аннан алда Минтимер Шәрипович Михаил Сергеевич Горбачёв белән киңәшеп алды. +- 20 августта Татарстан Союз килешүенә кул куячакмы? - дип сорады Горбачёв. +- Шартыбыз бар, Михаил Сергеевич! - диде Шәймиев. - Әгәр дә Татарстанга горизонталь буенча кул куярга рөхсәт булса, кул куярбыз. +- Татарстан белән Украина мәсьәләсе һаман кала бирә, - диде Президент. +Ләкин 20 августта гына имза салырга димәгән бит. Соңыннан да кул куеп була лабаса. +Шәймиев 19 августта Ельцин белән очрашырга тиеш иде. +Союздашлар белән автономиялеләрнең җитәкчеләре, Килешүгә кул куярга дип, барысы да Мәскәүгә җыелды. 20се көнне кул куелырга тиеш иде. +Нәкъ шуның алдыннан, 19 августта ГКЧП дип аталган фетнә башланды. +Шаукым +Имеш, бу фетнәчеләр - коммунистик режимны торгызырга алынган төркем, дигән хәбәр тараттылар. +Куркыныч хәбәрләр Казанга да килеп җитте. Татар тарихына кагылган китапларны, тарихи романнарны, корректуралары әзер булуга карамастан, бастырудан туктатып, авторларына кайтарып, яшереп куярга куштылар. Имеш, цензура тагын кире кайта, диделәр. Әдәбият цензурасының җитәкчесе итеп, имеш, Мансур Хәсәновны куйганнар. Имеш, тиздән кулга алулар да башланачак икән. +Фетнә оештырган комитетның гомере 18 августтан 21 августкача гына булды. Өч көнлек гомерендә дә ГКЧП бөтен Советлар Союзын куркытып өлгерде. +Шуннан соң ил буйлап ГКЧПда катнашканнарны кулга алу, аларга теләктәшлек белдергәннәрне эзәрлекләү башланды. Бигрәк тә Татарстан Президенты Шәймиев өстендә кара болытлар куера барды. Имеш, безнең Илбашы да шушы фетнә яклы булган, дип коткы тараттылар. +Мәйданга җыелып, көннәр, атналар буе "Шәймиев! Шәймиев!" дип, Илбашыбызны алкышлаган, яклаган меңләгән халык, шушы коткыга ышанып: "Долой Шаймиева!" - дип кычкыра башлады. Бу - шовинистлар һәм Татарстанның мөстәкыйльлегенә каршылар тегермәненә су кою иде, билгеле. Әлеге "долой"га хәтта татар милләтчеләре дә кушылды. +Бу бик шомлы, шаукымлы вазгыять иде. Бер-берсенең бугазына ябышырга торган ике көчнең берләшүе гарасатка китерергә дә мөмкин иде. +Альфа +Ельцин тагын ашыгыч киңәшмә җыйды. Һәм "Альфа" командиры Головановка үзенең "бөркетләрен" җыярга кушты. Киңәшмәдә Россия Президентының яраннары - РСФСР Югары Советы Рәисе Руслан Хасбулатов, Сергей Шахрай һәм Сергей Филатов утыра иде. +- Почему я вас срочно собрал? Потому что дело срочное и безотлагательное! Сегодня утром в Казани начнётся сессия народных депутатов Татарстана. Пора покончить парадом суверенитетов! Шаймиев который раз нас подвёл? Этот Чингиз-хан - участник ГКЧП, преступного террористического заговора, который намеревался совершить государственный переворот и взять власть в свои руки! Никто не должен избежать строгого наказания! Трое из этих преступников покончили собой, остальные җдут суда, соучастники, пособники тоже будут строго-настрого наказаны! Твои орлы готовы, Василий Михайлович? +- Так точно, Борис Николаевич! - дип кычкырды Голованов. +- Жду ваших мнений, господа присяжные! +Хасбулатов тамак кырды. +- Говори, Руслан Имранович! - диде Ельцин. +- Привезти Шаймиева, как Пугачёва, в железной клетке! Давно пора с этим Пугачёвым поговорить тет-а-тет! +Калганнар шаулашып алды. +- Борис Николаевич! - диде Президент администрациясе башлыгы Сергей Филатов. - Ашыкмаска иде. Как бы не наломать дров. Да, Шаймиев вёл себя неоднозначно... Надо без "Альфы" поехать в Казань... чего гусей дразнить... надо поглядеть, что там творится... +Киңәшә торгач, уртак тел таптылар: Сергей Шахрай белән Сергей Филатовны Казанга юлларга! Карасыннар, баксыннар. Әгәр дә кирәк булса, Шахрай белән Филатов шундук "Альфа"га хәбәр бирә. "Альфа" аэропортта хәбәр көтеп утыра, хәбәр килүгә, шундук Казанга оча да, Шәймиевне кулга алып, Мәскәүгә кайта... +Шахрай белән Филатов Казанга очты. +Мәскәүдәге киңәшмәдә ниләр булганы, чакырылмаган кунакларның Татарстанга киләсе Казанга да хәбәр ителгән иде. +Табигый ки, Шәймиевнең үзенә дә бу турыда хәбәр килеп ирешкән иде. +Хәлнең бик тә мөшкел икәнен Минтимер яхшы аңлый иде. Ләкин ул сабырлыгын җуймый, чәбәләнми. Ә эчендә ут яна. Үзе өчен курыкмый ул. Ә менә Татарстан өчен нык борчыла. Эшләнгән күпме эш әрәмгә китәчәк. +Мәйдандагы халык та чакырылмаган кунакларның сәгать уникедә Казан аэропортына килеп кунаклаячагын белә иде. +- Минтимер Шәймиевне кулга алырга киләчәкләр! Хасбулатовның хыялы тормышка ашты! Президентны читлеккә ябып алып китәчәкләр! - дигән сүз бөтен мәйданга таралды. +Мәйданга утыз меңләп халык җыелган. Мәйдан тирәли БТРлар, эт җитәкләгән ОМОНчылар, милиционерлар шыплап тутырылган. Яңа хәбәрне ишеткәч, халык аптырап калды. "Демократ" шовинистлар гына аптырамады: алар икеләтә куәт белән "Долой Шаймиева!" дип кычкыра һәм, әйтергә кирәк, татарларның да яртысы "демократлар" белән бергә "долой" кычкыра, яртысы дәшми. Мәйдан Шәймиевкә каршы котыртылган иде. Эш бик тә хәтәр төс алды. +Шәймиевне алып китсәләр, аның урынына вице-президент калачак, ә бу Мәскәүгә бик тә кулай булыр иде. Президентсыз калгач, Татарстанны Россиянең бер губернасы итеп кенә калдырачаклар. Икесе дә Мәскәүгә кулай. Ә Татарстанга - фаҗига! Ләкин мәйдандагы татарлар моны әлегә аңламый иде. +Шәймиевнең кыен вакытлары күп булды: Казанга танклар, гаскәр кертү ихтималы барлыкка килгәч, аның җаны өшеде. Йөзе агарды, учларына, бөтен тәненә салкын тир бәреп чыкты. Монысы тагын да шөбһәлерәк иде. +Шулай итеп, яңартылган куәтле илне саклап калыр өчен бөтен мөмкинлекләр дә харап булды. Әгәр саклап кала алсак, ялгышлар да азрак булыр, халык икътисади кыенлыкта калды, элемтәләр өзелде. Без тарихи форсатны кабат кулдан ычкындырдык. +Кыскасы, фетнәчеләр, Союзны саклап калырга теләп, аны җимерде генә. +"Ура" кычкырып башладылар, "каравыл" кычкырып харап булдылар. +Путчистларның эше барып чыкмагач, Ельцинга хакимиятне үз кулына алудан башка чара калмаган иде. +Фетнә вакытында Ельцин үз яраннары белән җәйлек йортында ябылуда, һәм ул Шәймиев белән күрешә дә алмый иде. Автономиялеләр СССР Югары Советы Рәисе Лукьянов белән очрашырга булды. Ул чагында Мәскәү урамнарында танклар йөри иде инде. +- Урамда нинди танклар ул? - дип сорады автономиялеләр. +Лукьянов үзе дә белми иде, дөресрәге, соңрак мәгълүм булганча, ул белмәмешкә салышкан икән. +Шулчак Минтимер Шәймиев әйтте: +- СССР Югары Советын җыярга кирәк! - диде, автономиялеләр аның белән килеште. +Бу карарны ишеткәч, Лукьянов премьер-министр Валентин Павловка шылтыратырга булды. Ләкин телефоннары эшләмәдеме, башка бер мәгълүм булмаган сәбәпләр килеп чыктымы, Лукьянов, канәгатьсез чырай белән, телефонны урынына куйды. Берни дә барып чыкмагач, автономиялеләр үзара киңәште дә: +- Янаев янына йөгерергә кирәк! - диде. +Алар баш гэкачепист Янаев белән очрашты. Ул әйтте: +- Михаил Сергеевич авырып тора, димәк, мин, вице-президент буларак, Конституциядә каралганча, ил белән идарә итүне үз кулыма алырга тиеш! +- Алайса, - диде Шәймиев, - Горбачёв авыргач, аның авыруы турында мәгълүмат булырга тиеш. +- Хөкүмәт каршындагы медкомиссия Горбачёвның сәламәтлеге турында рәсми нәтиҗә чыгарырга тиеш, - диде Коми Республикасы җитәкчесе Юрий Спиридонов. +Бу сорауга җавап икеле-микеле генә иде. Алга таба Дәүләт комитетының күрсәтмәләрен көтәргә куштылар. +Эш болайрак тора. Әгәр дә ГКЧПның халыкка мөрәҗәгатен укып карасагыз, анда барысы да конструктив рәвештә тәфсилләп аңлатылган. Мөрәҗәгатьтә демократиягә каршы, шәхес хокукларын чикләү турында бер генә сүз дә юк. Шушы этапта бөтен гамәлләрне гадәттән тыш хәл кысаларында башкарырга, дигән сүз бу. Монда "теләктәшлек" дигән сүз урынлы түгелдер, бәлки. +Татарстанның хәле киеренке вә шөбһәле иде. Төбәкләрдә гадәттән тыш комиссия төзергә, дип телеграмма килгәч, Татарстан алар кушканны үтәмәде. Гәрчә безнең премьер-министр Мөхәммәт Сабиров ашыгыч рәвештә гадәттән тыш комиссия төзү ягында иде. Минтимер Шәрипович шул чакта әйтте: +- Комиссия төзүнең кирәген күрмим! - диде. - Хәзергә барысы да тыныч. Урамнарда болганыш күренми. Массакүләм мәгълүмат чараларын кыскартмадык. Хокук саклау органнары һәм башка структуралар белән тиешле эшләрне башкардык. +Бу вазгыятьтә иң мөһиме - сабырлыкны, тынычлыкны сакларга кирәк иде. +Әлеге вакыйгага караш та гел бертөрле генә түгел иде, әлбәттә. Фикерләр соңрак, көн азагында гына формалаша башлады. Ә безгә бер якка да катнашмаска кирәк иде. Сабырлык! Саклык кирәк! Шулай гамәл кылу +Ельцин, демократик хәрәкәтнең байрагын йөртүче буларак, халыкка ошый иде. Менә ни өчен, илдә демократия шытымнары күренүгә, Татарстан иң беренче булып мөстәкыйльлек таләп итә башлады. Халык үзе күтәрелде көрәшкә. Башка республикаларга караганда, татарлар иртәрәк уянды. 1917 елгы революциядән соң өч тапкыр бер үк мәсьәлә күтәрелә: Татарстан белән Башкортстаннан союздаш республикалар ясаргамы, әллә алар автономияле генә булып калырга тиешме? Менә шул сәбәпле, Татарстан Союз килешүенә өметләнә иде. Ельцин, һичшиксез, Татарстанның Россия Федерациясендә калуы ягында тора, ә монда Татарстан тулы мөстәкыйльлек таләп итә. Бу ансат кына чишелешле мәсьәлә түгел иде. +Горбачёвның гайрәтле Ельцинга ниндидер күләмдә каршы чыгарга тырышуының үз сәбәпләре булгандыр. Ул, әлбәттә, автономияләр уенын оста башкарды, Татарстанның аерым бер статуска ия булачагын инкяр итмәде. Ул чакта Татарстанның тулы мөстәкыйльлеге турында сүз юк иде әле. Барысы да яңартылган Союзны сакларга ыргылды, ә Татарстан, Союз килешүен тәртипкә китергән вакытта ук, башка автономияләргә караганда, мөстәкыйльлекне киңрәк алып калырга тырышты. Горбачёв Татарстанның теләгенә каршы килмәде. +Шаккаткыч вакыйга иде ул, шундый бөек куәтле илнең таркалуын беркем дә күз алдына китерә алмый иде. Бу эш путчтан соң үзеннән-үзе килеп чыкты. Ельцин яңа Союз составында Россиянең тулырак мөстәкыйльлеген тели иде. Асылда, Союз килешүе чып-чын федераль килешү иде. Ә кайберәүләр, бу конфедератив килешү иде, ди. Юк, әлбәттә, ул алай түгел иде. +Армия, КГБ, разведка, Эчке эшләр министрлыгы, бердәм көч буларак, үзәктән идарә ителергә тиеш. Союз таркалганнан соң да әле, Татарстан җитәкчелеге килешү тәртипләре турында Ельцин белән күп тапкырлар очрашты. Бу сөйләшүләр путчка чаклы ук башланган иде инде. Исегездәме, "мөстәкыйльлекне теләгәнегезчә алыгыз" дигән иде ул. Аның батырлыгы җитте, путчтан соң да, Татарстан җитәкчелеген путчка теләктәшлек белдерүдә гаепләгән чакта да, ул килешү турында онытмады. Бу - әле безнең тарих тарафыннан бәһаләнмәгән чынбарлык. +Ни сәбәпле путч килеп чыкты соң? Союз килешүен төзү бер-ике көн дәвамында гына түгел, айлар буе эшләнде ләбаса. Язов та, Лукьянов та, Крючков та ни кылынганын, нинди документ әзерләнгәнен - барысын да күреп торды бит. Алар Федерация Советында әйтте, Союз зәгыйфьләнә, диде. Рыжков та, Крючков та Михаил Сергеевичка күп тапкырлар ирештерде: процесс идарәгә буйсынмаячак, диде. Власть тирәсендәге кешеләр унитар фикерләүче шәхесләр иде. Аларны да аңлап була. Кинәт кенә шундый хөрлек килде: ирекле рәвештә берләшкән зур федераль дәүләт корыла башлады. Ләкин бу фикерләүнең путчка әвереләсен Горбачёв күз алдына китермәгәндер. Путчистлар Союзны иске хәлендә саклап калырга маташты. Путч барып чыкмады, һәм Союз таркалды. +Путч җиңгән очракта да, үзгәрешләр аз булыр иде. Бәлки, яңа Килешүнең әзер тексты үзгәртелер, һәрхәлдә, ул чорда илдәге мөнәсәбәтләр барыбер яңартылган булыр иде, чөнки җәмгыять яңалык, үзгәреш көтә иде. Бу - Горбачёв башлаган ачык мөнәсәбәтләр заманы иде. +Минтимер Шәймиев Россия турында, Татарстан һәм башка милли җөмһүриятләр хакында һәрчак уйлана килде. Аның фикере утырган, урнашкан, куркыныч яный - ул аның унитаризм юлына салулап китү ихтималы. Россиядә яшәгән халыклар структурасы, аның тарихы, аның күпмилләтлелеге - уникаль күренеш. Россиядә яшәүче һәр халыкның үз тавышы, үз тарихы булырга тиеш. Демократия үсеш кичергәндә, бу халыкларның тавышы ныграк ишетеләчәк. Бәлки, ул тавышлар ниндидер канәгатьсезлек рәвешендә, милли шартлардан ризалашмау шәкелендә дә булырга мөмкин. Шуңа күрә үз-үзеңне алдарга кирәкми, түземлек, сабырлык белән хакыйкый федерализмга әзерләнергә кирәк. Әйе, бу - унитар дәүләтне саклап калуга караганда, шактый катлаулы гамәл. Ләкин, ахыр чиктә, Россиянең, цивилизациягә барганда, бүтән сайлар юлы юк. +Салым +Россия Федерациясенең салым турындагы кануннарында, Россия составына кергән республикаларның салым салырга хокукы юк, диелгән. Минтимер Шәймиев Татарстандагы тузган торакларны бетерер өчен салым кертте. Татарстанда керем күләменнән бер процент салым ала башладылар. Россия кануннары буенча, бу гамәл Минтимер Шәймиев тарафыннан кылынган җинаять булып санала. Федеральлекне ихлас яклаучы Илбашыбыз, аңлы рәвештә, федераль кануннарны боза түгелме? Шәймиевнең төрле якны тәфсилләп тикшергәч кенә гамәл кылуы яхшы мәгълүм, әмма бу очракта ничек итеп ул канун бозды икән? Гаҗәп. Шул турыда сүз чыкса, Шәймиев болай җавап кайтара: +- Мин һәрвакыт әйтә килдем: бу эшем өчен мин суд эскәмиясендә утырырга да әзер! +Татарстан Президентының гаепләнүче сыйфатында суд залында утыруын күз алдына китерү кыен, әлбәттә. Ләкин ул судтан курыкмый иде. Әгәр дә хокук кагыйдәләреннән чыгып кына эш йөртсәң, билгеле, бу гамәл канун бозу булып тора. Ә инде әхлак кагыйдәләре һәм халык мәнфәгатьләреннән чыгып гамәл кылганда, Шәймиевнең әлеге фәгалиятен аңлап та, аңлатып та була. Димәк ки, республиканың һәм анда яшәүче халыкның мәнфәгате Шәймиев өчен кимчелекле федераль кануннардан өстен тора! Татарстан Президенты мәсьәләнең әхлакый ягын шулай хәл итте. Ә сәяси яктан бакканда ничек? Татарстан кебек субъектлар бездә дистәләгән. Әгәр дә һәр республика шулай эш кыла башласа? Сәяси яктан бу гамәл бик күп аңлаешсыз хәлләр тууга сәбәпче булыр иде. Кануннарны бозмас өчен, ни дә булса уйлап чыгарырга кирәктер ләбаса? Әйтик, закон начар икән - судка бар, бу законның халык мәнфәгатьләренә каршы килүен исбат ит! Ә кем белән судлашырга соң? Федераль үзәк беләнме? Әгәр Минтимер Шәймиев федераль канунны бозган икән, аны хөкемдарлар үзләре судка куярга тиеш булып чыга. +Бик яхшы принцип бар, ул - Россия Конституциясендә язылган тулы вәкаләтләрне чикләү принцибы. Бар Федерациянең махсус-аерым вәкаләтләре, бар уртак вәкаләтләр, менә шунда без киңәшергә һәм уртак-килешенгән законнарны кулланырга тиеш. Бар субъектларның махсус-аерым вәкаләтләре, монда инде мәсьәләне без генә хәл итә алабыз, безнең бу гамәлебезгә беркемнең дә килеп катнашырга хакы юк. +Татарстан бюджеты ул - республиканың тулы вәкаләте. Ә Россия Федерациясенең Салым кодексында язылган: субъектлар салым җыярга хокуксыз, диелгән. Ничек инде ул алай булырга тиеш?! Бу - мантыйкка сыймый торган канун. Бюджетны Татарстан хәл итә, ә керем акчасының язмышын Татарстан хәл кыла алмый. Вәкаләтләрне чикләү принцибы белән бу берничек тә яраша алмый. Конституцияне ачып карагыз, кайда, кайсы урында шулай язылган? +Бәлки, Татарстан предприятиеләренең керем күләменнән бер процент алып, республика башка кешеләрне кыен хәлгә куйгандыр? Элек җимерек торакларны бетерер өчен тотыла иде акча, хәзер социаль ипотекага китә. +Безгә килгән инвестор безнең эш шартларын кабул итә - бернинди проблема юк. Җир бүлеп бирүне дә, коммуникацияләр мәсьәләләрен дә Татарстан хәл итә. Соңыннан 50 процент торак аның хезмәткәрләренә бирелә. Бизнеста бу аңлашыла, анда ахмаклар утырмый: аның хезмәткәре җимерек йортта түгел, уңайлы фатирда яшәсә, ул яхшырак эшли. Моннан да акыллырак эшнең булуы мөмкин түгел! +Шуңа күрә Татарстан Президенты шушы эшне башларга җөрьәт итте дә. Ләкин Мәскәү бу эшне канунлаштырмады, керем күләменнән бер процент акча алырга башка субъектларга рөхсәт итмәде. +Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне (үзенең үтенече буенча) Россия Президенты Владимир Путин Барвихадагы җәйлек эш урынында кабул итте. Очрашу вакытында Шәймиев ничек итеп җимерек торакларны бетерү эшен башлаганы турында да сүз кузгалтты: +- Владимир Владимирович, без бер генә ел эшләдек, бик күп гаиләләрне яхшы торак белән тәэмин итәргә өлгердек, - диде. - Кешеләр туры мәгънәсендә тормышның иң төбендә яши иде бит, ниһаять, алар подваллардан чыкты. +Путин кунагын игътибар белән тыңлап бетерде дә әйтте: +- Хәзер монда Фрадков килеп җитәр, - диде. Фрадков ул вакытта премьерминистр булып эшли иде. - Без аның белән бергә бу мәсьәлә турында тагын сөйләшеп алырбыз. +Фрадков килгәч, Минтимер Шәймиев барысын да тәфсилләп кабат сөйләп чыкты. +Путин белән Фрадков икесе беравыздан: +- Шәп бит бу! - диеште. +- Михаил Ефимович! - диде Путин. - Уйлап карагыз, бу эш безгә күпмегә төшәр икән? Бәлки, безгә Татарстан юлы белән китәргәдер? Ә? +Минтимер Шәриповичны гаҗәпләндергәне шул булды: Путин аның федераль законны бозуы турында ләм-мим бер сүз дә әйтмәде. +Әгәр дә Татарстан дотацион республика булса, ихтимал, эшләр мөшкелләнер иде, ярый әле Татарстан читтән мал алмый, үзе мал бирә. +Ни өчен Минтимер Шәймиев җае чыккан саен: +- Законны бозганым өчен, мине судка куйсыннар! Ләкин ул суд ачык булырга тиеш! - ди. +Суд булмаячагын белеп әйтә ул. Әгәр дә Татарстан Президентын суд эскәмиясенә утыртсалар, халык ни әйтер? Менә Шәймиев картларны яхшы фатирларга күчереп утыртты - шуның өчен ул хөкемгә тартылды, ә губернаторлар безне юеш подвалларда черетә, алар законны бозмаган, алар иректә йөри, дип әйтер иде. +Һичшиксез, бу игелекле гамәл Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге +Фәрит Хәбибуллин +Фәрит Хәбибуллин (1941-2006) - үзе оештырган Татар яшь тамашачы театры директоры һәм режиссёры. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Хәзер бу театр, дәүләт театры буларак, Габдулла Кариев исемен йөртә. +- Бар иде шундый бер кеше - Фәрит Хәбибуллин, - дип искә ала Минтимер Шәймиев. - Ул шундый ихлас милләтпәрвәр, гыйсъянчы-бунтарь кеше иде. Бер митингны да калдырмый йөри, ярсып сөйли торган иде. Ул үзен Татар яшь тамашачы театры директоры һәм режиссёры буларак күрсәтте. Шулай бервакыт Фәрит минем кабул итүемне теләде һәм үзенең театры ничек, кайда урнашасын барып карарга чакырды. Островский урамында иде ул бина, рус ТЮЗыннан ерак түгел. Бик тәвәккәл, үҗәт иде ул. Мин аның ялваруларына түзмәдем, әйдә киттек, дидем. Үзебез белән Казан шәһәре башлыгы Камил Исхаковны да алдык. Килеп җиттек, ишегалдына кердек. Ниндидер ярымҗимерек дивар. Тирә-юньгә тәмсез ис таралган... Бу - аерым бер ис, мин бит авылдан килгән кеше, күпне күргән кеше, ә бу ис - аерым бер ис, шәһәр исе, миңа таныш булмаган ис иде. Кешеләр йөгерешеп чыкты, Президент килгәнне күрделәр. Кайсысыдыр баласы белән чыккан. Кычкырышмыйча гына, усалланмыйча гына сөйләшәләр. Миннән бина эченә кереп каравымны үтенделәр. Беркайчан да онытасым юк: анда коммуналка. Коридорда бер олы яшьтәге хатын караватта ята. Сорадым, синең фатирың бармы, дидем. "Прописка бар, ләкин анда миңа йокларга урын юк, - диде хатын. - Менә хәзер шушында ятам. Суларга һава юк". Мин тетрәнеп киттем. Моны берничек тә күз алдына китереп булмый. Мин аптырап хәйран калдым. Бу күренеш башыма сукты, шаккаттым. Үз күзең белән күрү ул кәгазьгә язганны уку түгел икән. Без бит адәм балалары. Без Камил Исхаков белән киңәштек тә, Югары Совет белән бергәләшеп, законлымы, законлы түгелме, кешеләргә ныклап ярдәм итәргә кирәк, дигән фикергә килдек. Бичараларга ярдәм итәргә булдык. Бу кешеләр үзләре генә беркайчан да моннан чыга алачак түгел. +Фәритнең урыны оҗмахта булсын! Ул чын татар җанлы, затлы шәхес иде. +Атама +"Президент" атамасын башкасына алыштыру-алыштырмау - ул республикаларның үз вәкаләте. +- Әгәр дә аны өстән алыштырырга кушалар яки мәҗбүр итәләр икән, без референдум оештырырга яки халык фикерен тупларга һәм халык ихтыярына буйсынырга тиеш булачакбыз, - диде Минтимер Шәймиев. - Бу бик принципиаль мәсьәлә. Әлеге эшкә килеп катнашырга беркемнең дә хакы юк. +Хәтта Советлар вакытында да Татарстан АССР СССР Конституциясендә "дәүләт" дип атала иде. Формаль генә булса да, шундый статусы бар иде. Бүген дә "республика-дәүләт" статусын Конституциядән беркемнең дә алып ташлаганы юк. Бу - Россия Федерациясенең Конституциясе. Һәм без аның кануннарын бозмыйбыз. +Лев Овруцкийның "Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр" дигән китабыннан +Овруцкий. Я часто слышу, что татар выдвигают ещё потому, что они владеют двумя языками. +Шаймиев. Допустим, есть две равнозначные кандидатуры, но один из них знает русский и татарский, а другой - только русский. Кого бы вы назначили? +Овруцкий. [...] Ваш "центризм" прошёл главные испытания в конце 80-х - начале 90-х, когда шла борьба вокруг суверенитета Татарстана. Эпоха бури и натиска... +Шаймиев. Когда люди выходили на площадь, критиковали меня, что я ненастоящий татарин, мне было обидно. Как будто я меньше татарин, чем крайние националисты, которые требовали полной независимости. Но в данном случае, как человек и как Президент, я болел не только за свою нацию, я болел за всю республику. Я же за неё отвечаю! Есть русские, есть другие, есть смешанные браки. Я исходил из этого. Как же с этими людьми не считаться... Иногда просыпался среди ночи, жутко бывало. Я всегда опасался какой-то дикой случайности. Эти митинги... Как бы кто-то кого-то не пырнул. Русский - татарина, или татарин - русского. В такой переломный момент не заявлять о своих правах было бы непростительной ошибкой. Тем более, что у татар была своя государственность, память об этом живёт и передаётся из поколения в поколение. Мы в 90-е годы прожили очень короткий, но ответственный революционно-эволюционный период времени. +Овруцкий. Мне кажется, имеет место и разочарование. +Шаймиев. Немало таких, которые говорят: мы приняли Декларацию, объявили суверенитет, но ничего не вышло, всё повисло в воздухе и так далее. Кто-то пренебрежительно относится. А ведь это неправильно. Что дали эти годы? Главное - рост самосознания татар. Когда что-то достигнуто, значимость этого познаётся со временем. +Овруцкий. Я писал, что к татарам вернулось самоуважение. +Шаймиев. И не только самоуважение. Уважение со стороны остальных народов... Это ценное достижение... Я и раньше говорил, что в России должна быть национальная политика. Её нет. Это дело президентское... Если ты Президент, ты должен заниматься национальной политикой, больше некому. Министерство может быть как инструмент - собрать информацию, мнения экспертов, подготовить варианты, но решать должен Президент. Отсутствие понятной всем национальной политики - это фактор риска, особенно в таком многонациональном государстве, как Россия. +Овруцкий. Отсутствие политики - это тоже политика. +Шаймиев. Но в чью пользу такая политика? Когда есть национализм большинства, он подогревает национализм меньшинства, он делает его качественно другим. +Овруцкий. Это воспринимается как внешняя угроза. +Шаймиев. Отчасти, да. +Овруцкий. Вы всегда настаивали, что России необходимо Министерство по делам национальностей. +Шаймиев. Министерство, агентство - неважно. Какой-то государственный орган, который будет готовить решения. Как я уже говорил, там должны быть эксперты, специалисты, ресурсы, чтобы развязать тот или иной вопрос. А принимать решения должен Президент. Он - всенародно избранный. Он должен этим заниматься. Обязан! В таком государстве, где более ста национальностей, этим должен заниматься лично Президент. Я в этом убеждён... Мы жили с вами в Советском Союзе. Помните, были Декады национальных культур в Москве, национальных коллективов на российском телевидении? Мы видим русскую культуру, ещё больше - американскую. А где татарская, башкирская, якутская и так далее? +Овруцкий. У нас 150 народов. Как всех показать? +Шаймиев. А сколько каналов? Раньше было всего два - однако показывали, а сейчас сто каналов... +О в ру ц к и й . Мы что-то зациклились на показах культуры, самодеятельности. Если брать проблему крупно, целиком, то это "мелочь". +Шаймиев. Лев Мирович, не могу с вами согласиться, что это мелочь. Тут мелочей нет. +Овруцкий. Я не смог выразить это интонацией - "мелочь", конечно, в кавычках. +Шаймиев. Часто подчёркивается, что у нас страна православная. Я согласен: подавляющее большинство - православные, в этом некого винить, так исторически сложилось, но нужно об этом говорить очень тактично. Чтобы не задевать чувства других. Представьте себе, что было бы в Америке, если бы там каждый день напоминали, что в этой стране большинство белых. Как себя чёрные чувствовали бы? +Овруцкий. Американцы - политкорректная нация. +Шаймиев. А мы ещё нет. В этом и дело. Это настолько тонкая материя, нужно сто раз подумать, прежде чем сказать. Ты выпячиваешь, что Россия православная, а другой это воспринимает остро, иногда даже как оскорбление. Я как всегда говорил? Когда мой народ критикует татарина, мы на него не обижаемся. Но когда татар критикуют другие, мы воспринимаем это болезненно. Может быть, это неправильно, но такой уж менталитет, и не только у нас. +Овруцкий. ...естественная человеческая реакция. +Шаймиев. Например, хотели в армии ввести институт священников. А если солдат, к примеру, мусульманин - ему что, креститься вместе со всеми или в стороне стоять? Или взять преподавание православной культуры. +О в ру ц к и й . Нам не помешало бы ведомство по внедрению политкорректности и деликатности. +Шаймиев. Обо всём нужно говорить и тон должен задавать Президент. Он должен обозначить принципиальную позицию государства. И слова подобрать такие, чтобы никого не обидеть. +Овруцкий. Ленин предсказывал, что националы потонут, как мухи в молоке, "в море великодержавной швали". +Шаймиев. Ну, это вы очень сильно выразились. +Овруцкий. Не я - Ленин. Получается так: мы татар, их культуру и язык 450 лет дискриминировали, а теперь все равны. Как же можно быть равными, если один развивался, а другой - дискриминировался? Нужны годы и дополнительные ресурсы, чтобы выпрямить ситуацию. Это и есть национальная политика, как я её понимаю. Сначала надо признать, что есть очень серьёзный дисбаланс и неравенство! +Шаймиев. Главное, надо признать, что такая политика должна быть. Никто сегодня не ответит, что и как делать, но важно заняться. Уверен, решение будет найдено. +Овруцкий. Условно говоря, садятся вместе с татарами и выясняют, перечень проблем, ранжируют его и начинают работать. То же самое - со всеми национальностями России. В моём понимании это и есть национальная политика. +Шаймиев. Я бы к этому добавил - не множить проблемы. Для этого и ресурсов никаких не надо. Учёт интересов не всегда требует каких-то трат. Скажем, не писать и не говорить, что в России все должны быть русскими или, как вседозволенный Жириновский и ему подобные говорят: "Россия - для русских". Когда нам из Москвы пытаются навязать сколько и как обучать родному языку в национальной школе, это нас обижает. +Овруцкий. Вы думаете, что здесь не какая-то национальная спесь, а просто привычка или глупость? +Шаймиев. Есть и то, и другое. Национальная политика - это сложно. Это деликатная среда, во многом предопределяющая стабильность такой федерации, как Россия. +Овруцкий. Ваш тезис о сложности наводит на мысль, что у нас очень мало подготовленных в этом плане людей. Кому работать в Министерстве по делам национальностей, если даже интеллигентные, вполне тактичные люди из Минобраза вам спускают программу для национальных школ? И где министра такого взять? +Шаймиев. Почему, у меня был конфликт, когда Фурсенко приехал с руководителем Центра национальных проблем образования Федерального института при Минобразе РФ Ольгой Артеменко. Русская женщина, которая вообще не хотела признать, что есть необходимость уроков на татарском и так далее. У меня скандал даже вышел... Я человек сдержанный, но тут не выдержал. Промолчала бы ещё, я и не узнал бы, но хорошо, что она заговорила. Она же определяет образовательную политику в изоляции от всех нас. +Овруцкий. Она ещё и доктор наук. +Шаймиев. Вот вам один из штрихов отсутствия в стране национальной политики. Видимо, до приезда к нам она не сталкивалась с такой жёсткой, но справедливой позицией. +Иго +Мы в ответе за тех, кого приручили. +Антуан де Сент-Экзюпери +Минтимер мәктәптә укыганда да, институтта чакта да "иго" сүзен сөймәде. Тарих дәреслекләрендәге "татар-монгол игосы", "монгол-татар игосы", "татар игосы" гыйбарәләрен аның күңеле кабул итми иде. "Иго" сүзенең гаебегөнаһы юк анысы, бу кәлимәнең тамырында татар сүзе ятмыймы икән әле? "Игә китерү" (яхшы итеп тәрбияләү, акылга утырту) гыйбарәсендә "и" сүзе - исем-тамыр, "гә" - кушымча. Баш и (буйсын, игә кил), и-гелекле (яхшы кеше), игәүләү (шомарту, яхшылау). Кире мәгънәсендә, сатирик мәгънәдә "игәүләү" талауны, изүне аңлата: "Абыстай белән икәүләп, Мужикның сыртын игәүләп..." (Кандалый). Бу очракта "игәүләү" эксплуатация, иго мәгънәсендә килә. Димәк, татарлар русларны игә китерергә тырышкан. Чынлап та, Русь, Алтын Урда составында яшәгәндә, татарлардан бик күп нәрсә алган: сүзләр (иң башта рус теле татар теле хисабына байый башлаган), дәүләт-идарә системасы, гаскәр +Лев Овруцкийның "Минтимер Шәймиев белән әңгәмәләр" дигән китабыннан +Овруцкий. Я нередко встречал татар, которых обижает упоминание о Татаро-монгольском иге. Если бы мне сказали, что некогда в древности евреи покорили полмира, я бы скорее гордился, нежели сердился. +Шаймиев. Я не согласен с тем, что таких татар много. Вы меня спросили, как татарина, и я вам, как татарин, скажу: наоборот, многие гордятся. Если и есть обида, то потому, что в школьных учебниках роль татаро-монголов показывали односторонне. Только как варваров и разрушителей. Мол, дикари, татары. А я сказал бы, что сильных не всегда любят. +Овруцкий. Кто в те времена не был жестоким - по нашим сегодняшним меркам? Иван Грозный? А крестовые походы? Такие были нравы... Вообще, сейчас набирает силу концепция, что исторически Россия стоит как бы на двух "китах" - это Киевская Русь и Золотая Орда. В самом деле, иначе непонятно. +Шаймиев. Да, как Орду триста лет не замечать? Как быть с Евразией, великим переселением народов и так далее? +Овруцкий. Казалось бы, где ещё сказаться предрассудкам о Татаромонгольском иге, как не в Татарстане? +Шаймиев. Само слово "иго" мне не нравится. Нехорошее какое-то слово. Там ведь за триста лет всякое бывало. Во многих вопросах роль Орды была положительной. Исторических фактов в подтверждение тому предостаточно. Главное - не смотреть на это через жёстко идеологизированный взгляд прошлого... Мы однажды приехали в Испанию. По протоколу у нас была встреча с мэром Мадрида. Мы познакомились, началась беседа, и он говорит: "Вы представители такого великого народа, который чуть ли не весь Запад завоевал". А у нас за протокол отвечала ныне покойная Флюра Зиятдинова, она раньше в горкоме КПСС занималась идеологией. Такая активная. И вдруг она встревает и говорит: "Это не мы!" +Овруцкий. Мэр хочет вам сделать комплимент, а она... +Шаймиев. Он говорит: "Мол, вы, татары..." Человек хочет нам сказать приятное. Я ей по-татарски шепчу: "Ты что?!" Такой момент был. Это частично ответ на ваш вопрос: кто гордится, а кто стыдится. +...Бу вакыйга 1971 елда Мәскәүдә, Кремль сараенда, Совет язучыларының V корылтаенда булды. Корылтайда катнашучы совет язучылары текә баскычлар буйлап төшеп килә. Каршы диварга алагаем зур картина эленгән, рәсемдә татарлар белән руслар арасындагы сугыш - Куликово сугышы сурәтләнгән. Татар сугышчылары ямьсез чырайлы, кәкре аяклы, трахома күзле, алама-сәләмә киемнән. Кыскасы, без кыргый татарларны күрәбез. Ә руслар баһадир, бай киенгән. Уртада ап-ак атта Дмитрий Донской татар яугирләре мәетләрен таптап бара. Алгы планда бер чибәр рус сугышчысы ямьсез бер татарны акыртып суеп маташа. +Арттан төшеп килүче грузин язучысы шунда татарларга әйтеп куйды: +- Как ви терпите такой издевательство? - диде. +Шулчак татар язучысы Гази Кашшаф: +- Это не мы! - дип куйды. +Грузин тагын сорады: +- А кого же русские на картине реҗут? +- Мы - другие татары! - диде татар язучысы. +- Да, ви җе, я виҗу, красивые люди, а там адни уроды! +Шулчак яшь язучы Батулла өстәп куйды: +- Ямьсез татарларны ясар өчен, рәссам натурщикларны руслар арасыннан эзләп тапкандыр. +Бөтенесе шаркылдап көлде. +Дөрестән дә, русның яулап алуларына каршы көрәшкән халыклар барысы да "кәкәй" итеп тасвирлана иде. Хәтта Пушкин да бу гамәлдән читтә кала алмаган. Ул Кавказга басып кергән рус солдатларын кисәтә килгән: "Не спи, казак, во тьме ночной, злой чеченец ходит за рекой". Лермонтовта да бар андый юллар: "Злой чеченец ползёт на берег и точит кинжал". Генерал Ермоловның көндәлегендә исә болай язылган: "Я не успокоюсь до тех пор, пока не истреблю до единого чеченца". Чит халык җиренә басып кергән солдат "тәтәй", үз азатлыгы, үз җире өчен көрәшкән кеше "злой". Татарлар белән дә шул ук хәл. Биш йөз ел буена яман атын сату аркасында, татарларда мескенлек, кимсенү кәсафәте барлыкка килде. +Шаймиев. Но сейчас мы видим, что пошли уже иные публикации и русских историков... +Овруцкий. Более взвешанные? +Шаймиев. Да. Уже абсолютно другое... +Овруцкий. Если сегодня, через 500-700 лет, кому-то по-прежнему важно, кто кого завоевал, значит, есть какие-то глубинные межнациональные проблемы. +Шаймиев. Это действительно важно. У наших народов история сложная. И разом всех учёных ведь не обвинишь, на них сильно давила идеология. У каждого свои ученики, уже столько трудов издано, ему тяжело отказываться от своих учений. Вывод таков: нужны исследования в условиях свободы. +Овруцкий. Когда читаешь историю вражды с Казанским ханством, скажем, того же Худякова, то видишь, что ханство предпринимало походы на Москву, они забирали в плен, продавали пленных и так далее. Тут не только Иван Грозный был такой-сякой. Просто, в конце концов, русские оказались сильнее - вот и всё. +Шаймиев. Становлению империй и их распаду, как правило, предшествуют завоевания, военные конфликты, революции и так далее. +Овруцкий. Но меня смущает, когда историю Казанского ханства идеализируют, а историю Руси, соответственно, принижают. +Шаймиев. Это - зеркало. Вы о нас так, и мы о вас так. Какая-то историческая конфронтация на этой почве. Надо от этого уходить через объективное изучение, освещение нашего прошлого. +Ләкин монда бер нәрсәне искәртергә кирәк: Худяков язганча, Мәскәү белән Казан арасындагы соңгы ун олы орышның җидесе Казан капкасы төбендә барган, калган өчесе Казан ягыннан җавап яулары булган. +Янәшәлек +Мөселман халыклары телендә Иерусалимның атамасы "әл-Кодес" була. Шуннан татар исеме Котдус, рус фамилиясе Кутузов килеп чыга. Кот - бәхет, җан мәгънәсендәге гарәп сүзе. Кодес - игелек, мөкатдәс, изге. Бәлки, "кодекс" сүзе дә шуннан яралгандыр әле. Кодекс - кануннар җыелмасы, тәртипкә, бәхеткә, котка ирештерүче кагыйдәләр, дип тә шәрехләргә була. плача") янында үзеңне күк капусы ачылганны күргән кебек хис итәсең. Гыйбадәтханәнең ишегалдына килеп керүгә, кешене ниндидер могҗиза урап ала, таш диварның эче шомлы да, серле дә гүелдәү белән тулган. Әйтерсең лә бу гүелдәү күктән - Тәңредән килә. Баксаң, инанганнарның Тәңрегә ялваруы-зарлануы шулай гүелдәү авазы чыгара икән. Яһүдләрнең изге китап тотып, диварга йөзләре белән басып гыйбадәт кылганнарына битараф калып булмый. Инанучы яһүд халкының гасырларга сузылган фаҗигаләрен уйлап, ул фаҗигаләрнең тагын да кабатланмавын теләп Аллаһка ялваруларын күреп күңел тула, тамакка әче төер утыра. +"Зар дивары" янында ук Йосыф мәчетенә алып чыга торган баскычлар бар. Моңа Минтимер дә, аның белән килгән якыннары да шаккатты. +Яһүдләрнең фөрьядын тыңлаганнан соң, Татарстан вәкилләре Йосыф мәчетенә алып бара торган баскычтан йөри башлады. +Минтимернең вөҗүдендә аңлатып булмас тойгылар, хисләр пәйда булды. Ике бөек дин янәшә яши. Тыныч, дустанә яши. Гасырлар буе яһүд белән гарәп халкы үзара сугышып гомер иткән. Әмма монда изге урын, котлы урын, ике халык та Бөек Кодрәт иясенә баш орган. Алар тигез. +Бу тойгылар, бу хисләр зиһниятне кузгатты. Менә шушы тигезлекне, тәңгәллекне үз Казанында да сакларга тырышкан көне иде Минтимер Шәймиевнең. +Кол Шәрифнең изге рухын, Кол Шәриф мәчетен, Кол Шәриф һәйкәлен мәңгеләштереп калдыру, Изге Болгар хәрабәләрен яңадан торгызу фикере дә Минтимернең зиһенендә әл-Кодес шәһәрендә яһүд әхрамыннан изге Йосыф мәчетенә күчкән чакта уянгандыр, бәлки. +Уянуын уянган, әмма тора салып Кол Шәриф мәчетен торгыза башласаң, Казандагы христианнар, руслар ни әйтер? +Минтимер Шәриповичның иңенә бик авыр, чишелмәслек мәсьәлә килеп төште. Кырыкмаса кырык сәяси мәсьәләләр, халыкны торак белән тәэмин итү мәшәкате, Мәскәү һәм чит илләр белән катлаулы мөнәсәбәтләр хәттин ашкан... +Хәлбуки, борынгы биналарны торгызу Минтимернең башка вазифаларыннан бер дә ким түгел. Дөресен генә әйткәндә, Кол Шәрифкә һәйкәл салу, Болгарны торгызу башка бөтен проблемалардан да өстен иде. Боларны җиренә җиткезеп эшләү өчен, ул бөтен вак-төяк һәм артык катмарлы проблемаларны да чишәргә, сират күперен узарга, уртак бер фикергә килеп хәл кылырга тиеш иде. Һәм, яшерен-батырын түгел, ул "эт өрә торыр, бүре йөри торыр" принцибы буенча эш йөртергә мәҗбүр иде. +Әгәр дә Шәймиев җитәкчелегендә иң башлап сигез манаралы Кол Шәриф мәчетен төзергә керешсәләр (сүз иярә сүз чыккач, әйтик: бу мөселман-татар архитектурасының гүзәл үрнәген җимерсәләр дә, аның сызымнарын Мәскәүгә алып китәләр, Кол Шәриф мәчетеннән күчереп салынган Василий Блаженный чиркәве Мәскәүдәге Кызыл мәйданның иң күркәм архитектура истәлекләреннән санала), нигә Шәймиев үз татарын гына кайгырта, нигә рус һәйкәлләренә игътибар итми, дип, ихтимал, буза куптарырлар иде. +Һәм 1995 елда берьюлы, бер Указ нигезендә, Казан Кирмәнендә Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещение соборын торгызу эшләре башланды. +Бу хәбәрне ишеткәч, Казанда яшәүче руслар чиксез куанды, ә татар +- Ни эшли ул Шәймиев? Шәймиев татар җанлы түгел! Аңа чиркәү төзәтергә кирәк! - дип ризасызлык белдерде. +Шәймиев шулай буласын алдан ук белә иде. Ул эчтән янса да, тыштан сабыр булды. Вакыты җиткәч, аны татарлар аңлаячак. Һичшиксез, аңлаячак! +Һәм аңладылар да! Благовещение соборы яңартылгач, олы бәйрәм ясап соборда литургия узып киткәч, Кирмән уртасында, иң калку урында гүзәл бина - Кол Шәриф мәчете калкып чыккач, татарлар аңлады: Шәймиев акыллы эш йөртә, ул ике якны да тигез тотарга тырыша. +Казанның - Татарстанның ике символы булды: Сөембикә манарасы һәм Кол Шәриф мәчете. +Бу гамәл татарларның горурлыгын арттыра төште, аларның Илбашына хөрмәте дә икеләтә артты. Читтән килгән кунакларның Кол Шәриф мәчетен күреп соклануы татарларның иелгән башын бераз күтәрә төште. +Бу фагыйлияте белән, Минтимер Шәймиев үзенә дә мәгънәви һәйкәл салды. +600-800-1000 +Фикрәт Табиев хакимлек иткән чакта, бөтен Татарстан, бөтен татар халкы, Казанга нигез салынуга 800 ел була, дип ду килде, рәсемле букчалар, открыткалар, түш билгеләре ясап сата башладылар. Ләкин бераздан сүз таралды: имеш, Казанга 600 ел гына икән, имеш, Табиев бу бәйрәмне тыйган икән, диделәр. "Ура" кычкырып башлаган идек, "каравыл" кычкырып тын калдык. +Табиев, чыннан да, бер җыелышта (сорауларга җавап вакытында) әйтте: +- Мәскәүдән дә борынгырак буласыгыз киләмени? (Вы что? Хотите быть древнее Москвы?) - диде. +Әлбәттә, бу - Табиевның үз сүзе булмагандыр, аны Мәскәүгә чакыртып, Казаныңа кайтып шулай әйт, дип шелтәләгәннәрдер. +Минтимер Шәймиев Илбашы булганнан соң, бу мәсьәлә яңадан калыкты. Җитди археологлар, тарихчы галимнәр, нумизматлар Казан каласына нигез салынган вакытны ачыклый алды: пайтәхет 1005 елда корыла башлый. Һәм Казанның меңьеллыгы гөрләп, шаулап, тантана белән узып китте. Машалла! Чыннан да, Казан Мәскәү салыначак урында җилләр уйнаган чакта ук төзелә башлаган икән. +Кол Шәриф һаман көрәшә +Мәскәүдәге Кызыл мәйданда илне тышкы дошманнардан коткарып калган ике каһарманга куелган һәйкәл тора. +Россия Президенты Владимир Путин әйткән сүз (2010 ел, 27 декабрь): +Чит ил яулап алучылары (ул чагында - поляклар) Мәскәүне басып ала, һәм рәсми идарәчеләр, йомшак кына әйткәндә, тулысынчы каушап кала. Ватанны сакларга-якларга кем күтәрелә соң? Гап-гади кешеләр. Каян килеп чыга соң алар? Аларны бергә туплаучы җитәкчеләрнең берсе - гражданин Минин, аның һәйкәле Кызыл мәйданда тора. Хәтерлисезме Минин белән кенәз Пожарский һәйкәлен? Кем соң ул Минин? Гап-гади бер гражданин, чыгышы белән - татар. Ул бөтен малын ватанны сакларга бирә, кешеләрне көрәшкә күтәрә, кенәз Пожарский белән Мәскәүне коткарырга яуга чыга. Һәм алар Мәскәүне дошманнардан азат итә! +Сүз иярә сүз чыккач әйтик: Дмитрий Пожарский - үзе дә болгар-татар нәселле кенәз. Ул - Кубрат ханның турыдан-туры торыны. Аның анасы Кубратның улы Котрактан килә, Пожарскийның атасы - кыпчак ханының оныгы. +Татар кешесе Көҗмә (Кузьма) Минин (Миңлебай) Урта Идел буенда башлап җибәргән ватанпәрвәрлек хәрәкәте тиздән бөтен мәмләкәтне каплап ала. Мәскәүне дошманнардан азат иткәннән соң, Минин, керәшен татары буларак, чиркәүгә кереп, татарча гыйбадәт кыла. Аның үз исеме Кириша була, ихтимал, ул "керәшен" сүзеннән килеп чыккандыр. +Алдарак искәртелгәнчә, Кызыл мәйданда татарларга кагылышлы тагын бер гүзәл бина басып тора. Ул - Василий Блаженный соборы. Күз явын алырлык матур бина бу. Манаралары чалма кебек ясалган. Рус тарихчысы Михаил Худяков "Очерки по истории Казанского ханства" дигән китабында язганча, Кызыл мәйдандагы бина - Кол Шәриф җәмигъ мәчетенең күчермәсе икән. Ул мәчет сигез манаралы булып, хәзерге Благовещение соборы урынында торган. Җиңүчеләр, гүзәл мәчетне җимереп, сызымнарын Мәскәүгә алып китеп, Василий Блаженный соборын корып куйган, имеш... +Илбашыбыз Минтимер Шәймиев, ярдәмчеләре белән киңәш-табыш иткәч, тарихи биналарны, һәйкәлләрне саклау өчен, Казан Кирмәнен музей-тыюлык итү максатын куйды. Форсаттан файдаланып, Кол Шәриф җәмигъ мәчетен дә торгызмак булды. Шушы теләк белән ул тиешле оешмаларга, Мәскәү, Европа белгечләренә, ИКОМОС белән ЮНЕСКОга, Венеция Хартиясенә дә мөрәҗәгать итте. +Әмма җавап-нәтиҗәләр куаныч китермәде. Борынгы биналар уртасында Кол Шәриф мәчетен корып куйсагыз, Казан Кирмәнен, музей-тыюлык буларак, ЮНЕСКО кабул итмәячәк, диделәр. +Монда халыкара хокук белгечләренә дә, үзебезнең тарихчыларга да эш җитәрлек иде. Кол Шәриф мәчетен торгызып музей-тыюлык ясау өчен, бөтен зиһниятне, акыл шәрифләрен эшләтергә кирәк иде. Кайчандыр баскынчылар җимергән мәчет урынында чиркәү утыра. Благовещение соборын без яңартырбыз, әмма Кол Шәрифнең рухы рәнҗеп ятар бит. Гаделлек хакына, бәлки, искәрмә буларак, Кол Шәрифнең рухын кайтарырга кирәктер. +Казан белгечләре дә, халыкара хокукчылар да әйләнеч юллар белән булса да җаен тапты, шөкер: Благовещение соборы да, Кол Шәриф мәчете дә, Сөембикә манарасы да, Кремль дә музей-тыюлык булып теркәлде, Аллага шөкер! +Гомумән, Кол Шәриф җәмигъ мәчете белән Сөембикә манарасы, Болгар тарих-археология комплексы - Татарстанның, юк, Татарстанның гына түгел, бөтен татарларның йөзек кашы. +Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең каһарманлыгын киләчәк буыннар бәяләр. Әмма бүген үк икърар итик, егетләр: Татарстанның кайсы җитәкчесе Кол Шәриф җәмигъ мәчетенә җан өрде? Казанның хәзер ике бөек символы бар: манара очына алтын һилял (яңа туган ай) куелган Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете! Казанга килгән кунаклар да, транспортта узып барган мосафирлар да Сөембикә белән Кол Шәрифкә карамыйча уза алмый. Бу - безнең горурлыгыбыз!.. +Җимерелеп беткән, хәрабә хәленә килгән Болгарны кайсы җитәкче торгызырга алынды? Бүген Болгарга чит илләрдән, бөтен Россиядән халык агыла. Бу - безнең горурлыгыбыз!.. турындагы тарихи-фәнни материалларны тәфсилләп өйрәнә башлады. Ул Казан Кирмәне буйлап сәгатьләр, көннәр дәвамында йөрде. Кем ул Кол Шәриф? Башка кеше ихтыярындагы колмы ул? Әллә Аллаһның колымы, бар вөҗүде белән дингә бирелгән шәхесме? Казан яулап алынган вакытта, ул кайда булган? Аның язмышы ничек тәмамланган? Әлбәттә, рухи җитәкче, шәйхелислам, сәедләр токымы Кол Шәриф илгә афәт килгәндә кул кушырып утыра, качып китә алмый. Минтимер тарихчылар, археологлар күрсәткән җирләрдә күп уйланып йөрде, һәм аның зиһенендә ватан азатлыгы өчен көрәшчеләрнең сурәте җанлана башлады... Кол Шәриф качып китмәгән, дошман ягына чыкмаган, ул халыкны азатлык сугышына - җиһадка күтәргән һәм батырларча һәлак булган! +Шәһидлек +1552 ел, 2 октябрь. +Баштанаяк коралланган сәед Кол Шәриф сигез манаралы мәчетенә таба йөгерде. Шәкертләрнең барысы да, коралланган килеш, аны көтә иде. Ике рәкәгать намаз укылды, аннан соң сәед Кол Шәриф хәзрәтләре соңгы вәгазен сөйләде. +- Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим, бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әссәламәгаләйкүм! +Фарыз залы гүелдәп җавап кайтарды: +- Вәгаләйкүмәссәлам! +- Шәкертләрем, бүген дәрес булмый. Сез бүген дарелфөнүн шәкертләре түгел, сез бүген - яу ирләре! Барыгыз да яу киемнәрен киегез! Сөембикәбез үзен корбан итте, Ядигәр хан да әсир төште. Яугирләребез кырылып бетте. Авыр туфраклары җиңел булсын. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун. Мәскәү күз яшьләренә ышанмый! Бары бер юл кала - кылыч! Кылыч белән кергән - кылычтан кичәр. +Сөекле шәкертләрем! Мин сезне кылыч тотып Мәскәү капкасына барырга өндәмәдем. Мәскәү үзе килде Казан капкасына. Мин сезне Өстүк, Муром калаларын таларга да өндәмәдем, Өстүк белән Муром үзе килде Казанга яу белән. Мин сезне җиһад өчен кылыч тотарга өйрәттем. Вакыт җитте, шәкертләрем. Коръәнне янга куеп, Коръәнне җанга алып калкынырга форсат җитте. Капка төбендә дошман тора. Казан эче тулы кяферләр өере йөри. Кырым безгә ерак, ярдәм килмәс. Бүген Кырымның үз хәле хәл. Нугай килмәс, анысы - Мәскәү тарафдары. Башкорт та килмәс ярдәмгә, арабызда - Урал таулары. Көчебез дә аз, дарыбыз да юк, тупчыларыбыз да үлеп бетте. Кошчакны саттылар. Сөембикәбез корбан булды. Нишләмәк кирәк, шәкертләрем! Ләкин һәрберегезнең кулында икешәр кылыч бар. Кылыч сынса, билхәнҗәрләр кынысыннан чыгар. Хәнҗәр сынса, тешегез, тырнакларыгыз, нәфрәтегез бар. Безгә бүген җиңү булмас. Җиңү булмасын белгән көенчә, ни өчен бикяр шәһид китик яшьләй, дип әйтүчеләр дә бардыр арагызда. Вак җаныгыз бәрабәренә коллыкмы сатып алырсыз, шәкертләр? Мордар Камай мирза кеби, ике яклы пәке Ядигәр кеби, нәҗес Харис мирза кеби, Мәскәү әнчекләре Ширин Булат, Солтан бәк кеби? Шуны телиме кайберәүләр?.. +- Әстәгъфирулла! - дип гүләде мәчет. +- Аллаһ исеме белән әйтәмен ки, андый кеше булса, китсен Иван ыстанына, аңа юл ачык. Валлаһи, димен ки, аңа кагылучы булмас. Аңа үпкәләүче дә булмас. Мин эчтән генә уйлармын: ничәмә-ничә еллар мин бу кешегә вәгазь сөйләдем, вәгазем бикяр, бифайда булган икән. Мөэмин кабыгы астында монафикъ, мөшрик, кяфер, потпәрәст асраганмын икән, дип сызланырмын. Бармы арагызда исән калмак эстәгән берәүсе? Исән калып, гасырлар буена кол булып яшәргә теләгәннәр бармы? +- Юк! - диде шәкертләр. +- Машаллаһ! Балаларым, ачыгыз Коръәни Кәримне, табыгыз "Бәкарә" сүрәсенең 154 нче аятен. Дөрес, сез аны яттан беләсез: үә ләә тәкъуулүү, лимәй юкътәлү фии сәбилилләһи әмүәәтүм әхйәәүү - Аллаһ юлында һәлак булганнарга "мәет" димәгез. Алар үлми, алар, шәһид китеп, турыдан-туры Аллаһ хозурына барачак. Без дә шәһидләр. Без изге сугышта, җиһадта, Аллаһ юлында шәһид китәчәкбез. Аллаһ әмер итеп, ичмасам, берәрегез генә исән калып, иманын ташламаса, сөйләсен балаларына, оныкларына, сөйләсен торыннарына: без сугышып, аягүрә шәһид киттек. Әйе, җиңү безгә булмас. Дошман изге мәчетләребез өстенә хач кадаклар, ата-бабаларыбызның баш сөякләреннән үзенә һәйкәл салыр. Салсыннар! Вәхшилеккә дә гыйбрәт һәйкәлләре кирәк. Казан каласыннан таш өстендә таш калмас. Әмма вәхшилек дәлиле, нәҗеслекнең шаһиты буларак, каберләребез өстендә алар салган һәйкәлләр калыр. Ләкин безнең рухны, безнең җанны алар кимсетә алмас! Кимсенгәннәр, чыдый алмаенча, шул хачларны, тәреләрне, шул һәйкәлләрне шартлатырга, көлен күккә очырырга теләр. Шартлатмагыз дошман һәйкәлләрен! Зинһар, шартлатмагыз! Без вәхшиләр түгел. Шартлатмагыз каберләребез өстенә салынган чиркәүләрне. Алар - вәхшилекнең тере шаһитлары. Шартлатмагыз тере шаһитларны! Әмма сез, исән калганнарыбыз, оныкларыбыз, шул чиркәүләрдән дә, шул һәйкәлләрдән дә биегрәк, мәһабәтрәк мәчетләр салдырыгыз. Без - җимерүче халык түгел! Без - төзүче халык! Аларның үз дине, безнең үз динебез, әлхәмдүлиллә! Ләәкум диинүкум үәлийәддиин. Рухыбызны җиңә алмагач, дошман әнчекләре гайбәт тарата безем падишаһларыбыз турында. Сафа Гәрәй хан, имеш, сәрхуш булган. Сөембикә, имеш, фәлән-төгән кылган икән. Ышанмагыз сез нәҗесләрнең сүзенә. Ышанмагыз! +- Әстәгъфирулла! Ышанмабыз! - дип кычкырды шәкертләр. +- Балаларым, торыннарым, сезнең арада да булыр Мәскәүгә ярарга тырышып динебезне сүгүчеләр, хан-падишаһ һәм тарихыбызны хурлаучылар, изге ханбикәбезне дә кимсетерлек лаф оручылар. Ышанмагыз сез андый нәҗесләрнең сүзләренә. Без шаһит аларның сафлыгына. Без шәһид Аллаһ юлында. Биззат хирыс адәмнәр вак җаннары хакына олуг җаннарны сатып көн күрә. Иле барның - Иблисе булыр. Казанны җимерерләр, яугирләребез кырылып бетәр. Ләкин узар заманнар, шушы урында, безнең кан коелган җиребездә рухыбыз, манараларыбыз янә калкыр. +- Янә калкыр! +- Инанамын ки, торыннарым, менә шушы җирдә, без шәһид киткән урында, Кол Шәрифнең рухы сезгә вәгазь укыр! Аллаһу әкбәр! +Бөтен шәкертләр дә аякланды, аларның кулында кылыч, ук-җәя, сөңгеләр иде. Беравыздан тәкбир яңгырады: +- Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр! Ләә иләәһә илләллаһу, Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, вә лилл хәмде! +Бу яшь егетләрнең барысы да һәлак булды, Кол Шәриф үзе дә җиһадта шәһид китте. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун! Урыннары җәннәттә булсын! +Җиһад сугышында үлгәннәргә мәет димәгез, алар мәет түгел! Алар мәңге +Без җимерүче халык түгел +Татарлар Һиндстанны җимерер +өчен түгел, төзер өчен яулап +алды. +Җәвәхәрлал Нәһру +Элек, имеш, Казандагы ял бакчасының капкасына "Татарларга һәм этләргә керергә ярамый" дигән язу эленгән булган. Татарларны Казанга да кертмәгәннәр. Авылларыннан куптарып, шәһәрдән 40 чакрым ераклыкка куганнар. +Әле 50-60 еллар чамасы элек кенә, Казанны яулап алганда һәлак булган рус сугышчылары каберлеге өстендәге һәйкәлгә ат башы кадәр хәрефләр белән "В честь победы над татарами" дип язылган иде. +Ярый, халык сүз әйтә башлагач, ул язуны цинк йөгертелгән калайлар белән каплап куйдылар. Ләкин халык барыбер әледән-әле бу һәйкәлгә үзенең ризасызлыгын белдерә килде. Аннан соң татар зыялылары, теге һәйкәл янәшәсендә шәп мәчет корып куярга кирәк, дип тәкъдим итте. +Ләкин Шәймиевнең фикере башка юнәлештә иде. Ул күп уйлады бу хакта, уйлый-уйлый башы катты, күп тарихи китаплар укый-укый, ниһаять, бер нәтиҗәгә килде. Һәм ул инде тарихи шәхесләребезне хыялында күрә, алар белән сөйләшә, алардан киңәш сорый иде. +Хыяллар тормышка ашканда +2009 елның 30 декабре, сәгать кичке алты. +Яңа елның үз вазифаларына керешер вакыты җитеп килә, Мәскәү Кремлендә хөкүмәт әгъзалары Яңа елны каршы алырга җыена. Шунда Россия премьерминистры Путин Татарстан Президенты Шәймиевне кабул итте. +Керә-керешли дип әйтерлек, Минтимер Шәрипович сүз башлады: +- Владимир Владимирович! Сез беләсез инде, мин Президентлыктан китәргә булдым, - диде. - Беләм, Казан сезгә бик ошый, Казан Кремлендә собор чиркәве белән янәшә мәчет басып тора. Сез безгә чит ил вәкилләрен, чит дәүләт башлыкларын юллыйсыз. Без толерантлык үрнәге булып торабыз, төрле дин тоткан милләтләрнең үзара дус, тату яшәү үрнәге башкаларга да бик кирәк. Бездә ике һәйкәл, федераль әһәмияткә ия ике дин йорты. Әйдәгез, шуларны торгызып, матурлап бөтен җиргә күрсәтик әле! Иделгә сәяхәтчеләр күпләп килә, шулай эшләсәк, сәяхәтчеләрнең саны күпкә артачак. Ә сез бүлеп биргән 15-16 миллион сум акча биналарны җимерелүдән туктатыр өчен дә җитми. Ә бу һәйкәлләр бит федераль әһәмияткә ия. Әйдәгез, иллегә илле булсын! +- Ничә сум кирәк? - дип сорады Путин. +- Өч-дүрт ел дәвамында, һич югында, яртышар миллиард. +- Һәр бина өченме? +- Юк, еллык бюджет. Аермаенча. Без Кремльне дә шулай аяіка бастырдык. Бу бик тә кирәкле гамәл. Без фонд оештырырбыз, калганы халыкның ирекле рәвештә кергән акчасына булыр. Мин ышанам, халык безгә терәк булыр, дим. +- Әйдәгез болай итик - бер елга 400 миллион! Федераль бюджеттан һәм тәңгәл күләмдә Татарстан бюджетыннан. +Шәймиев сүзне озакка сузмыйча риза булды. +Бу гамәлләр Татарстанны килеп күрергә теләүче сәяхәтчеләрнең санын күпкә арттырды. Ә иң әһәмиятлесе - Шәймиевнең әлеге гамәлләре халык күңеленә хуш килде! +Эшләмәгән закон зарар эшли +Кабул ителеп тә, закон эшләмәсә, +ул - җинаять. +Минтимер Шәймиев +Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 нче маддәсендә: "Татарстаннан читтә яшәүче татарларның милли мәдәниятен, ана телен, үзенчәлекле йолаларын сакларга Татарстан ярдәм итәчәк", - дип язылган. +Конституциядә маддә бар, ләкин закон юк. Ун ел узып китте бит инде югыйсә. Бу бит Илбашының республика күләмендәге тулы вәкаләтенә керә. +Советлар Союзында яшәүче татарлар бик күп иде. Бигрәк тә Урта Азиядә. СССР таркала башлауга ук, идея килде: барлык татарлар да Татарстанга кайтсын. Халык депутаты Фәүзия Бәйрәмова әйтте: +- Татарларны Татарстанга кайтару өчен закон кабул итәргә кирәк! - диде. +Шәймиев бу тәкъдимгә каршы төште. Һәм халык хадимнәренең күбесе Илбашы яклы иде. Ни өченме? +- Кайткан татарларга без нәрсә тәкъдим итә алабыз? - дип сорады Илбашы. - Карагыз сез: фатир алыр өчен озын чиратлар, балалар бакчасына чиратлар һәм авыр чишелә торган башка мәсьәләләр... Әгәр дә Татарстанга миллионнан артык кеше кайтып төшсә? Алар зур өметләр белән кайтыр, өметләре акланмаса, күңелләре төшәр, безгә үпкәләр. Безнең җирле халык та алардан риза булмаячак. Өстәмә киеренкелек килеп чыгачак. Уйлашырга кирәк, кулдан килгәнне эшләрбез, җаен табарбыз. Конституциядә каралган юнәлештә даими эш алып барырбыз. +Шуңа күрә ул турыда закон кабул ителмәде. Законны кабул итәсең икән, аны үтәргә кирәк. Нигә, үти алмаган көенчә, халыкны өметләндерергә? +Иман нуры +Аллаһ (диненең) нурыннан кайсы (диннең) нур(ы) +күркәмрәк? Без Аллаһ (диненә, Коръән) нурына +коендык. +Коръән, 2:138 +- Шәймиев Советлар вакытында коммунист +иде, хәтта Татарстан коммунистларының +җитәкчесе дә иде. Коммунист ул - дәһри, динсез +кеше дигән сүз. Хәзер әнә дөньяда булмаган +зурлыктагы Коръән эшләтте, Кол Шәриф +мәчетен төзетте, Болгарны яңартты... +- Шәймиев Зөя каласын да яңартты, әмма ул +христиан булды дигән сүз түгел бит әле. +Үзара сөйләшүләрдән +Минтимернең бу сорауга җавабы күп кешене канәгатьләндермәс, бәлки. Әлбәттә, ул - мөселман ата-анадан туган шәхес. Моның өчен "кем ул мөселман кешесе?" дигән сорауга җавап бирергә тырышырга кирәктер. Кем намаз укый, кешеләргә игелек кыла, кем шәригатьчә яши... Шәймиев, башка бик күп татарлар кебек үк, бу кагыйдәләрнең барысын да үти алмый. +Шәймиевнең җавабы: +"Әгәр дә Аллаһы Тәгалә, мөселман ата-анадан туганыма күрә, мине ничек бар, шулай кабул итсә, мөселман буларак, мин үземне бәхетле санар идем. Бу мәсьәләне Тәңре хәл итә! Мин башка бер динне тотмыйм. Анам динле гаиләдә үскән, аның бабасы да, атасы да динле, энесе хәтта мулла булган. +Безнең Татарстан - күп динле дәүләт. Дин дәүләттән аерылган. Мин югары дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең мәчеткә, чиркәүгә йөрүен һич гаепләмим. Ихластан ышансалар, йөрсеннәр. Президент буларак, мин ниндидер күләмдә урталыкны тотарга тырыштым. Ә адәми зат буларак, күп кеше катнашкан гыйбадәтләргә бара алмыйм, мин әле бу эшкә әзер түгел. Минем иманым - күңелемдә, һәм ул иман җаныма куаныч өстәп тора. Мин үземне мөселман дип саныйм, гәрчә шәригать кануннарын төгәл үтәп бара алмыйм. Ни өчен әле мин ялганларга, үз-үземне алдарга тиеш? Бу иң башта үз намусым каршында монафикълык булыр иде. Ә Аллага ышануым бар, шөкер. Ләкин ихлассыз гына мәчеткә йөрү әхлаклылыкмы икән? Әтием атеист булса да (бәлки, ул атеист булып күренергә генә тырышкандыр), авыргач, шәригатьчә яши башлады..." +Ислам җәмгыять, дәүләт һәм башка диннәр өчен куркыныч түгел. Коръәндә язылган: кем Коръәнгә ышана, Аллага да, ахырзаманга да ышана һәм башкаларга игелек кыла, шуңа савап булыр, аны Алланың әҗере көтәр. Ислам, нигездә, тынычлыкка, толерантлыкка өнди. Беренчедән, ислам дине Идел буенда 922 елга чаклы ук киң җәелгән була. Бу безнең илебезгә очраклы гына китереп кертелгән дин түгел, Россия җәмгыятенең нигезе булган православие белән беррәттән урын алган дин. Ислам дине бөтен кешелек өчен васыять әйтә: кеше җанын кыйма, якыннарыңны сөй, гаиләңне ныгыт, хезмәт ит. +Библиядә: "башка илаһларга табынма, потларга (кумирларга) табынма, кирәксә-кирәкмәсә дә минем исемем белән ант итмә, ял итәргә (Аллага гыйбадәт кылырга) онытма, ата-анаңны хөрмәт ит, гөнаһсыз кешене үтермә, зина кылма, урлама, ялган шаһитлык кылма, башкалар йортына басып кермә, көнләшмә", диелә. Ислам да, христиан дине дә әнә шундый әхлаклы кешеләрне тәрбияләргә тиеш. Аларның максаты уртак... +Исламны көч белән кертеп булмый. Ислам ягыннан нинди куркыныч янарга мөмкин кешелеккә? Янәсе, ислам байрагы астына сыенып җинаять кылучы террорчылар бар. Алар олы гөнаһ кыла... Инанамын ки, террорчыларның максаты - төрле дин кешеләрен чәкәштерү, дөньяны мөселманнарга каршы котырту. Без бу котыртучылар ягына авышырга тиеш түгел... +Анысы шулай, тик менә безнең кайбер муллалар, имамнар ни өчен Пәйгамбәребез васыятен тотмый икән? Алар иң кыйммәтле иномаркаларда җилдерә, миллион долларлар торган коттеджларда яши, балаларына, оныкларына кыйбатлы машиналар, фатирлар бүләк итә. Сәдака акчасынамы, әллә мәчетләр салдырыр өчен Гарәбстаннан җибәрелгән акчагамы шулай кылана алар? +Динебез тирәсендәге каршылыклар Илбашы өчен еш кына аерым бер катлаулы мәүзугъ була килде. +Канатлы барс сынын кабул итәр алдыннан, ул имамнарны киңәшкә чакырды. Имамнар барс сынын мәчет янына куюга катгыян каршы төште. +- Әгәр дә сез бу сынны мәчет янына куярга риза түгел икән, шулай булсын! Сез хәзер ислам, дин, Болгар турында күп сөйлисез, бик яхшы, сез бу һәйкәлләр +Беләсезме, җыелган имамнар арасында күбесе мәгънәви кыйблабыз Болгар белән кызыксынып та карамаган булып чыкты. Бер Тәлгат хәзрәт Таҗетдин генә Болгарга озак еллар буе шәкертләре белән барып гыйбадәт кылды. Ә исламны рәсми кабул итү урынына имамнарның күбесе барып та карамаган. Гаҗәпләнергә генә кала!.. +Тукай да диннән түгел, аерым ишаннардан көлгән. Шагыйрь үзе динне бар вөҗүде белән кабул иткән. Вакытында аерым милләтчеләр шушы мәсьәләдә Тукайга кара ягарга да маташып карады. Юк, Тукай дингә каршы түгел, ул кайбер динчеләрнең ярамаган якларыннан көлә. Тинчурин да диннән түгел, әдәпсез, демагог, әхлаксыз ишаннан көлә. Тукай да, Тинчурин да саф динне әнә шул кибәк башлы ишаннардан тазартырга теләгән. +Дин җитәкчеләренә ана теле, татар тарихы сабакларын өйрәтәсе бар. Алар, Гарәбстанга барып, гарәп телен, динне өйрәнеп кайта, ә ана теле юк, татар тарихы юк. Андый мулла ничек итеп тулы мәгънәле вәгазь сөйли алсын? Шуңа күрә инде хәзер муллалар урыс телендә вәгазь сөйли башлады. +- Болгарда шәп мәчет төзелде, югары уку йорты - академия корыла, - диде Минтимер Шәймиев. - Һәм очраклы гына түгел. Болар - бик озак һәм күп уйлануларның нәтиҗәсе. Теләк изге, монда, имамнарны сыйфатлы тәрбияләү максаты белән, шундый яхшы шартлар тудырыла. Без төрле мәдрәсәләрдә укыган ихлас инанучы егетләрне бер урынга тупларга һәм, аларга ныклы белем бирүне максат итеп, абруйлы дин әһелләрен, дин галимнәрен чакыртырга тиеш. +Бирсен Ходай! Амин, шулай була күрсен берүк! +Россия Ислам институты имамнар әзерләү белән актив шөгыльләнә. Болгардагы академия турында сөйләгәндә, без, дин әһелләренә тагын да тирәнрәк белем бирү өчен, мәркәз корабыз. +Кеше имансыз яши алмый. Иң мөһиме: изге хисләрдә уйнап, халыкның башын катырмаска иде. Кеше өмет, иман белән яшәргә тиеш. Иман башка диндәгеләргә каршы эшләргә тиеш түгел. +Бер дин эчендәгеләр дә төрле мәзһәпләргә, секталарга бүленеп, фанатикларга әверелеп бетәргә мөмкин. Коръәннең үзендә язылган: диндә артыгын кыланмагыз, хәттин ашмагыз, диелгән... +Чыннан да, Татарстан мөселманнары арасында да төрлелек бар иде, кем әйтмешли, хәтта һәр имам аерым-аерым мөфтиятләр корырга тәдбир тоткан иде. Кемдер, намаз укыганда кулларны кендек тирәсендә түгел, йөрәк турысында тотып укырга, дип өйрәтә; кемдер, мәрхүмнәр кабере янында Коръән укылырга тиеш түгел, дип сөйләнә; хәтта кайбер муллаларның Коръән ашына түбәтәйсез килгән яшь егетләрне Коръәнне тыңлатмыйча мәҗлестән куып чыгару очраклары күбәйде. Беренче карашка кечкенә кебек күренгән аермалыклар да кешеләрне бер-берсеннән читләштерә, ызгыштыра, абыстай белән абыстай, мулла белән мулла аш мәҗлесендә "син дөрес укымадың, син дөрес әйтмисең", дип гауга куптара икән, бу инде бернинди кысага да сыймый. +Дингә кайту, тәүбә итү, җимерелгән мәчетләрне кайтару, яңадан торгызу чорына килеп җиттек, шөкер. Советлар вакытында Татарстанда нибары унөч мәчет эшли иде, Казанда - берәү. Бүген исә һәр авылда, һәр мәхәлләдә яңа мәчет балкып тора. +Дин иреге килгәч, берничә имам Татарстанда мөфти урыны өчен көрәшә башлады, үзләренә аерым мөфтият кору белән мәшгуль булды. Дин дәүләттән аерылган аерылуын, әмма дин җәмгыятьтән аерылмаган бит. Әгәр дә һәр Илбашы бу очракта ни кылырга тиеш? Милләтнең таркалуын, бердәмлеген югалтуын кул кушырып, битараф рәвештә күзәтеп утырырга тиешме? +Инде дә имамнар аерым ике корылтай җыярга ниятләгәч, ул аларны чакырып сөйләште. +- Бездә ислам бер, Коръән бер түгелмени? Без сөнниләр түгелмени? - диде аларга Илбашы. Татарларга, болгарларга, мишәрләргә, тагын әллә кемнәргә аерылырга торган халыкны инде дини секталарга да аерыйкмы? +Имамнар тарткалашты, киреләнде - кыскасы, алар риза түгел иде. +Илбашы шунда үз холкына хас булмаган кырыслыкка күчте. +- Татарстан мөселманнарының бер корылтае булачак, Татарстанда бер генә мөфти булачак! - диде ул. - Аңлашырга теләмисез икән, корылтай да үтмәячәк. Сезнең корылтайга бер генә вәкил дә килмәячәк! Төбәк башлыклары бер генә автобус та бирмәячәк, юллар ябылачак! +Ни өчен Илбашы әлеге эшкә килеп катнашты соң? Чөнки муллалар үзләре сәясәткә кереп китте. Президент бу эшкә битараф кала ала идеме? +Әгәр җәмгыять берничә дин һәм секталар аркасында фанатиклар өеренә әверелә икән, моның өчен Президент җавап бирергә тиеш, шул исәптән, яңа законнар кабул итеп булса да. +Шулай итеп, Татарстан вак мөфтиятләргә бүленүдән котылып калды. +Ватанпәрвәр +"Патриот" кәлимәсен ана телебездәге "ватанпәрвәр", "илсөяр", "ватансөяр" кебек сүзләр белән алыштырып булыр иде. +Минтимер Шәймиев, хакимияттә утырганда, ватанпәрвәрлек, йорт җанлылык, илсөярлек хисләре тәрбияләү максаты белән, бик күп чаралар уздырган иде. +Ә нәтиҗәсе кайда? +Шәһәр буйлап барганда, Шәймиев һәрвакыт уфтанып куя иде. Уфтану гына түгел, көрсенү иде ул. Көрсенмәслекмени, урам чүп-чар белән тулган: трамвай, автобус тукталышлары кулланылган билетлар белән түшәлгән; кеше автобустан төшкән, әмма билетын якындагы чүп савытына ташламаган; эчкән, әмма шешәсен чүплектә калдырмаган. "Шулай бервакыт, шәһәр читендәге табигать, ял бакчалары чиста булсын дип, чатырлар куеп, яшьләрне табигатьне чистартырга чакырдык. Яшьләр көлешә-шаярыша җыештырды инде, шунысына рәхмәт, ләкин чатырлар белән генә чисталыкны саклап буламы икән? Хакыйкать тирәндәрәк ята булыр - безнең миебездә", - дип искә алды бу җәһәттән Шәймиев. +Әйе, күмәк мал ул беркемнеке дә түгел, ә хосусыйлык, "минекелек" канда булырга тиеш. Уртак малны эт җыймас! +Дөрестән дә, бу гамәлләр, чаралар ватанпәрвәрлек тә, эчке культура да тәрбияләми. Яшьләргә кушканнар, алар мәҗбүр, аларны оештырып җибәргәннәр, җитмәсә - ял көне. Алар бу эшкә күңел ачу дип кенә карый. Ә үзгәрер өчен... Монда бер генә буын дәвамында түгел, күп еллар буе башка, үзгә мохиттә тәрбия алырга кирәк... +Чит илгә күчеп яки мәҗбүри качып киткәннәр патриотмы, түгелме? Әйтик, Йосыф Акчура, Әкъдәс Курат, Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Муса Биги, Зәки Вәлиди, София Гобәйдуллина, Чыңгыз Әхмәров, Латыйф Хәмиди, Рудольф Нуриев... Алар ватаннарын сөймәгәнме, аларда туган илгә, Татарстанга тартылу, җирсү булмаганмы? Ничек кенә җирсегәннәр әле! Монда иҗат итәргә мөмкинлекләр кысан булганга, аларга сөекле ватаннарын ташлап китәргә туры килгән. Ә күбесе совет властен кабул итмәгән, алар ватанга түгел, режимга нәфрәтле булган. +Ә Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, хәрабәләр арасыннан калыккан Болгар бер ватанпәрвәр татарлар өчен генә түгел, ул - ЮНЕСКО, бөтен инсаният байлыгы. +Йорт җанлылыкны өйдәге мохит, гаилә һәм халык йолалары тәрбия кыла. +Шәһәр җанлыларны шәһәр мохите үстерә. +Илсөярне, ватанпәрвәрне бөтен ил тәрбияли. +Ватанпәрвәрлекне тарих, каһарманнарыбыз, легендаларыбыз, әдәбиятыбыз, йолаларыбыз шәкелләштерә. +"Минем инануым, традицион мәдәниятем, анам теле, ни генә булса да, юкка чыгарга тиеш түгел. +Баланың дөньяга килүе, аерым алганда, һәрберебезнең тормышы - саф очраклылык, Алланың бүләге. Фәнчә аңлатканда, ул болай: чагыштырмалылык теориясе нигезендә, минем урында башка бер кеше утырыр иде. Соң, шушы бәхетле форсаттан файдаланып кал: башкаларга игелек кыл. Һәр фанатизм ул - башкаларга зыян, димәк, ул тыелырга тиеш. Сез миннән фанатик ясый алмыйсыз инде. Һәм миннән фанатик ясарга тырышмагыз да. Димәк ки, мин сабый чагымнан ук рөхсәт ителгәннәрне генә кылырга тиеш". +Минтимер Шәймиев +Кантарлы милләт +- Без - аерым милләт! Безгә аерым дәүләт бирегез! - дип, янәмәсе, татарлар, керәшеннәр, башкортлар, нугайлар, мишәрләр, Кырым татарлары, типтәрләр Сталин янына кергән, ди. +Сталин, боларны тыңлый-тыңлый, төрепкәсенә тәмәке төя икән. Төрепкәсен тутыргач, халыклар атасы, ниһаять, сүз башлаган: +- Я нэ знаю таких наций как кряшены, типтары. И у русских есть тоже разнавидности: киржаки, кацапы, что, по-вашему, мы дадим атделную Киржакскую и Кацапскую автономию? Я знаю мошный единый татарский народ. Нэ надо делить единый татарский народ! +Сталин, төрепкәсен кабызып, тирән итеп төтен суырып, татарлар, керәшеннәр, типтәрләр күзенә төтен җибәргән һәм: - "Приём окончен!" - дип чыгып та киткән. +Хәйләкәр Сталин, барысына да автономия бирә калса, ни буласын чамалаган, билгеле. Кырым АССР, Башкорт АССР, Татар АССР, Нугай АССР, Мишәр АССР, Керәшен АССР төзелә калса, барысының да Академия театры, Фәннәр академиясе, җыр-бию ансамбльләре, судлары булыр иде. Тугандаш телдә сөйләшүче алты дәүләт барлыкка килер иде. +- О-о, атабыз Сталин акыллы икән, ул халкыбызны вакларга теләми, олы халык итеп күрә икән, - дип, татарлар шатланышып кайтып киткән, ди. +Шулай итеп, нибарысы өч автономия: Татар АССР, Башкорт АССР, Кырым АССР барлыкка килә. Тора-бара Джугашвили татарларны Кырымнан сөреп чыгара, аннан соң Казан татарларын куарга план кора. +Сталин өргән төтеннән татарларның күзеннән әле һаман яшь ага, ди... Әлбәттә, җир-туфрак белән язмышы бәйләнмәгәннәр гаепле түгел. Гомумән алганда, алар - тормышның кызыклы ягыннан мәхрүм калган кешеләр. + Ельцин колхозларны бетерү турында фәрман чыгарды. Ул җирнетуфракны һәм колхозларның хәлен аңлап бетерми иде. Җирнең чын хуҗаларын - кулакларны җирдән мәхрүм итү һәм аларны каторгага сөрү, утызынчы елларда күмәк хуҗалыклар оештыру иң олы ялгышларның берсе булды, ләкин бүген күмәк хуҗалыкларны җимерү авыл хуҗалыгына тагын да хәтәррәк зыян салды. Без колхозларны саклап калдык һәм оттык. + Күмәк хуҗалык җирләрен фермерларга тараттык ди, ә ул җирне ни белән эшкәртәсең? Техника юк, ягулык юк, чәчүлек орлык юк. НЭП барып чыкмады. + Безнең инвесторларның барысы да үзебезнеке, үз кешең беркайчан да туган туфрагына хыянәт итмәс. + Мин үзем - авыл баласы. Әтием гомер буе колхоз рәисе булып эшләде. Ихластан әйтәм, мин һәрвакыт җирдә хуҗа булырга, үз хуҗалыгымны корып мөстәкыйль эш итәргә хыялландым. Шуңа күрә һич риясыз әйтәм: авылның киләчәге - фермерлыкны үстерүдә, җирне шәхси милек итүдә. + Бездә - Татарстанда эшкәртелмәгән бер генә гектар җир дә юк... Без елына уртача 4,5 миллион тонна ашлык җыеп алабыз. Миллион тонна орлык маяда кала... Без саф сөтнең сигез процентын Россиягә бирә барабыз. + Мин - авыл җирендә туып үскән кеше, ә бүген Татарстан Республикасы Конституциясе гаранты сыйфатында, авыл кешесенең мәңгелек хыялын - үз җиренең чын хуҗасы булуны тормышка ашыру өчен, бар көчемне куярмын. + Бүген икътисад әйбәт бара, шөкер, әгәр иртәгә кризис башланса? Ә җир - ул мәңгелек байлык, мәңгелек кыйммәт. + Илне туендырган кеше үзе ашаткан кешеләрдән фәкыйрьрәк яшәргә тиеш түгел. + Бүгенге авыл ике юнәлештә эшли. Инвесторлар алагаем олы-олы фермалар сала. Шул ук вакытта хөкүмәтебез вак фермаларны, шәхси хуҗалыкларны да хуплый. Әллә соң бездә авыл хуҗалыгы товарларына кытлыкмы? Юк, әлбәттә, Татарстанда кытлык юк, шөкер. Вак фермалар, хосусый хуҗалыклар һәм олы фермалар алар икесе ике ысул белән эшли. Шәхси каралты-кура, мал-туар ул - кешенең үз дөньясы. Балалары шәһәргә китеп урнашкан, ата-анасын шәһәрдә яшәргә чакыра, ләкин ата-ана төп нигезне ташлап калага күченергә теләми. Кала тормышына караганда, авыл тормышы авыррак бит югыйсә. + Эре аграр комплекс нәрсә ул? Бу - чиста икътисад, саф бизнесмалтабарлык. Малтабар башта сәрмаясын (төп капиталын) сала һәм шул сәрмаядан табыш алырга тырыша. + Авылда туган, авылда гомере буе яшәгән кешене тамырыннан каерып алып китеп булмый. Ул мал-туарын, кош-кортларын карый, үзенә шөгыль таба. Гомере буе эшләгән кешене шәһәрдә озак тотып булмый. Аның җанытәне авылын сагыначак. + Авылда әхлакый мохит бар. Юк, калада әхлаксызлар яши икән, дигән нәтиҗә чыгармагыз. Анда да, монда да төрлесе бар. Авыл кешесе - җир кешесе, аның элек имана җире булган, ул шуңа ябышып яткан. Бүген исә аның каралты-курасы, мал-туары бар. Ул аның үзенеке, хосусый милке, шәхси маллары. Күмәк хуҗалык - барыбер кешенең үз малы түгел. + Җир-туфрак өчен сугышканнар. Җир - иң кадерле мал. + Һәр дәүләтнең үз җире булган, ул шул җир өчен көрәшә. Бер карыш җирләре кешеләрне туендырырга, киендерергә тиеш. Җир ул - алыштырылмас валюта. Татарстандагы барлык җир дә эшкәртелә, бу - республика халкының яшәү чыганагы. + Авыл - иҗтимагый-әхлакый нигез. + Авыл яңадан крепостное право ысулына әйләнеп кайтмасмы? +Советлар вакытында чын җир хуҗасын - крестьянны җирдән биздерделәр, күмәк хуҗалыклар аны җирдән биздерүнең башлангычы иде. Күмәк хуҗалыклар тора-бара ярыйсы гына нәтиҗәләр бирә башлады, инде күмәк хуҗалык системасы ныгыды дигәндә генә, аларны тараттылар, җирне шәхси кулларга биреп карадылар, ике-өч буын җирдән биздерелгәч, җирне алырга риза булучылар юк дәрәҗәсендә иде. +Татарстанда дистәләгән-дистәләгән авыл мәктәпләре ябылды. Мәктәп булмаса, авыл да бетәчәк, мәктәп бетсә, ана телебез дә бетәчәк. Ана теле бетсә, татар халкы, милләт булудан туктап, әби-бабасын, ата-анасын, тарихын танымаган маңкортлар өере генә булып калмасмы? +Сәяси сәхнә +(Минтимер Шәймиев фикерләре) + Дәүләтебезнең мөстәкыйльлеге турындагы Декларацияне кабул итеп, без дөрес эшләдек. + Суверенитетны без йөрәк аша кичердек. Ул - республиканың казанышы, киләчәгебез дә шуңа бәйләнгән. + Республика баштан ук бәхәсле мәсьәләләрне хәл итүнең цивилизацияле юлын сайлады. Әмма безнең инициативага җавап итеп, федераль хакимиятнең барлык структуралары да референдум үткәрүгә каршы төште. Республика ватандашларын ни сәбәпле һәм нинди нигездә үз ихтыярын белдерү хокукыннан мәхрүм итәргә тырышуларын аңлау кыен иде. + Ельцин 1990 елда ук: "Суверенитетны йота алган кадәр алыгыз", - диде. Без моны җитди кабул иттек. Бүген Борис Николаевичны, әлеге гыйбарәсе өчен, күпләр көчсезлектә гаепләргә маташа. Иманым камил: Россиянең беренче Президентының көче нәкъ менә шунда иде. Субъектларга хокук һәм ирекләр бирү аркылы гына, империядән ирекле, чын федерациягә күчәргә мөмкин. Бүген бөтен Европа субсидарлык, ягъни хакимиятнең түбәндәге органнарына мөмкин кадәр күбрәк вәкаләтләр бирү принцибына таянып эш итә. + Без төп кыйммәтләре түземлелек һәм телләр, культуралар, конфессияләр тигезлеген саклау булган гражданлык җәмгыятенә нигез салдык. + Россиянең, үзенә хас Евразия рухын икенчел факторга санап, башкаларны читкә какмавы кирәк. Ул үз-үзе булып калырга, ягъни үзенә төрле мәнфәгатьләре һәм мәдәниятләре, төбәкләре һәм диннәре белән бай, куәтле держава булу мөмкинлеге бирергә тиеш. + Мин инанамын ки: аерым бер чорда, хакимияттә урыны ныгыганнан соң, Президент Путин алдына децентрализация һәм чын федерация төзү мәсьәләсе килеп басачак. + Сәясәтче булмасам, мин җир кешесе булыр идем. + СССР оборона министры, КГБ рәисе СССРның таркалуына каршы иде, алар Горбачёвка СССРны таркатмаска киңәш итте. Ләкин Горбачёв тәртәгә типте, һәм Советлар Союзы җимерелеп төште. Ельцин теше-тырнагы белән Союзны таркатмаска тырышыр, һәм ул Союзны беркемгә дә беркайчан да бирмәс иде. + Ельцин белән авылларда, шәһәрләрдә йөрдек, халык шыгрым тулы, ирек сорыйлар. Шуннан соң Казанга кайткач, ул әйтте: "Берите суверенитет столько, сколько сможете проглотить", - диде. + СССР Конституциясенең 127 нче маддәсе, 4 нче пункты нигезендә, Татарстан Федерация Советына тулы хокуклы әгъза булып керергә тиеш иде. + Югары хакимият төбәкләрнең үзенчәлекләренә яраклашырга тиеш. + Без судларның эшен тикшереп торырга тиеш түгел. Аңлагыз, бу - минем катгыян фикерем, ышанычым. Әгәр дә бәйсез судлар юк икән, бездә беркайчан да демократия булмаячак. + Мәйданга чыккач, син чын татар түгел, дип, халык мине тәнкыйтьли башлады. Мин моңа бик нык рәнҗегән идем. + Заманча мәмләкәттә дин нигезен саклап калуда Төркиянең зур тәҗрибәсе бар. Шул җәһәттән дә алар безне кызыксындыра. Аларда дин белеме бирү өлкәсендә гасырлар буе ныгыган система бар. + Рус теленә минем исемем "Я - железный" дип тәрҗемә ителә. Ә кайберәүләр мәйданга "Син тимер түгел, син камыр, ә менә Җәүһәр Дудаев - тимер!" дигән язу күтәреп чыккан иде... Ул, генерал буларак, үзенә чигенергә юл калдырмады. Ул уптым илаһи бөтен юлларны да ябып бетерде. Ул моңа (тулы мөстәкыйльлеккә. - Р.Б.) ирешүнең тормышка ашмасын алдан ук белергә тиеш иде. + Арттырырга, күпертергә кирәк түгел. Нинди пантюркизм тагын?.. Биология дәресләре аша, җитмәсә, инглиз телендә, пантюркизм идеяләрен кертү... Көлке бит бу! + Чарабыз калмагач, без сәясәтче булып китәбез. + Федераль структураларда шундый сәясәтчеләр бар ки, алар "бүлгәлә дә чәйнәп йот" принцибында гына эш йөртә. + Рас Россиядә туганбыз икән, димәк, без туганнан бирле коралланырга дучарбыз. Бу - безнең тәкъдиребез. + Россиянең куәте - нәкъ менә төбәкләрнең көчендә һәм мөстәкыйльлегендә. Дәүләт тотрыклылыгының нигезе - төрлелектә, ә барысын да бер туры сызгыч белән тигезләүдә түгел. + Татарстанның статусын саклау ул - Россиянең федерализмын саклау. + Хөкемдар (судья) вазифасын үтәр өчен, пәйгамбәр кебек кеше кирәк, ә без андый кешене каян алыйк? +Тарих, ана теле, милләт вә дин +(Минтимер Шәймиев фикерләре) + Тарихны шомартып күрсәтүнең хаҗәте юк. Теләсә нинди чорда, теләсә нинди халыкта рәхимсезлекне дә, игелекне, күтәрелешне дә, түбәнлекне дә табып була. Бүген исә тарихта башканы - кеше акылы ирешкән казанышларны, сәүдә элемтәләрен, культураларның бер-берсен баетуын күрү мөһим. + У нас у всех должна быть уверенность, что мы на верном пути и что язык свой спасём. Традиции сохраняются, но без языка - это фольклор для праздничных концертов. Правда, у меня есть определённая надеҗда, что возроҗдение религии даст какой-то импульс для сохранения языка. + Теләсә кайсы милләт турында аның культурасына, фән һәм техника казанышларына, күренекле лидерларына, сәясәтчеләренә, язучыларына, шагыйрьләренә, галимнәренә карап фикер йөртәләр. Бу яктан без - бәхетле милләт. + Нельзя пренебрегать спецификой кряшен или других граждан татар, но было бы ошибкой любую особенность и тем более религиозные различия возводить в принцип, разделяющий нацию. + У нас же была такая идеология, что связана с монголо-татарами. Во всех учебниках такая вражда, такая ненависть к татарам. К счастью, из русских учёных, что это так важно, из русских учёных осмысливают и лучше освещают историю более справедливо. + Мин - татарларның гына Президенты түгел, ә күпмилләтле Татарстан Президенты. + Допустим, есть две равнозначные кандидатуры, но один из них знает русский и татарский, а другой - только русский. Кого бы вы назначили? + Есть прекрасный братский башкирский народ. У нас языковая разница между татарами и мишарами, пожалуй, не меньше, чем между татарами и башкирами. + Әгәр бөтен халык та "рус" булып язылса, "Россия - для русских" дигән шигарьне кая куярсыз? + Кешеләргә исламның асылы турында дөреслекне җиткерү, аны тыныч, толерант, чор куйган сорауларга уңай җавап таба белүче заманча дин буларак таныту - безнең бурычыбыз. + Диннәрне маңгайга-маңгай чәкәштерү, бөтен халыкларны мөселманнарга каршы котырту террорчыларның төп максатларыннан берсе булып тора. Без бу котыртуларга, бу шантажга бирелергә тиеш түгел. + Ислам түгел, ә бәлки наданлык дөньяны шартлата һәм аны куркыныч хәлгә куя. Тома наданлык белән бары тик белем-хәбәрдарлык ярдәмендә генә көрәшеп була. +Ак мәчет +Болгар язмышы Минтимернең зиһенен тулысы белән биләгән иде. +Илбашы вазифасыннан китәр алдыннан ук инде, аның уйлары әледән-әле Болгар, Биләр, Зөя калалары тирәсендә бөтерелә башлады. +Изге Болгар җире татар халкының үзенә күрә мәгънәви кыйбласы була килде. Патша заманнарында да, Совет хакимияте вакытында да мөселманнар һәр җәйне шушында намаз укырга җыела торган иде. Ураза, Корбан гаете кыш көненә туры килгән чакларда да, әрвахлар өчен дога кылырга, борынгы бабаларыбыз рухына Коръән чыгарга алар изге Болгарга бара иде. +Йөзләгән манаралы Болгар кәрвансарайлары, җәмигъ мәчетләре, җәмәгать мунчалары, ташпулатлары, төрбәләре булган гүзәл шәһәрдән ике-өч манара басып калган, ләкин халык шушы хәрабәләргә дә эзен суытмый, шушы хәрабәләрне зиярәт итә иде. Мондагы һәр манара, һәр ташпулат калдыклары, хәтта кирпеч ватыклары да изге, кадерле безгә. +965 елда рус кенәзе Святослав Болгарны җимереп, халкын талап китә. 1391, 1395 елларда Аксак Тимер Болгарны нигезенәчә җимереп, халкын кырып, исән калганнарының күбесен коллыкка сата. 1431 елда, рус кенәзе Чуар Василий явыннан соң, Бөек Болгар чынлыкта яшәүдән туктый. Әмма ул татар күңелендә үлем җәрәхәте алган баһадирдай яши бирә. 1722 елда Пётр I, Идел буйлап Персия явына барганда, Болгар шәһәренең исән калган җитмеш манарасын саный. Әби патша Бөек Болгарны зиярәт иткәндә, манаралар саны егерме алтыга кимеп, кырык дүрте генә торып калган була. Күрше-тирәләргә күчереп утыртылган христианнар, манараларны сүтеп, чиркәү төзи. Бүген инде без анда бер-берсеннән шактый ерак урнашкан ике-өч манара гына күрәбез. +Аксак Тимернең Болгарны харап иткәненә 600 ел тулган көнне, 1995 елның 20 февралендә, Россия Президенты Борис Ельцин Указы нигезендә, Бөек Болгар шәһәре - тарихи-архитектура музей-тыюлыгы - федераль әһәмияткә ия объектлар исемлегенә кертелде. +Менә шуннан башланды инде Бөек Болгарны тернәкләндерү эшләре. Бу изге эшнең башында, әлбәттә, Илбашыбыз Минтимер Шәймиев торды. +Казан Кирмәне, Болгар хәрабәләре арасында сакланып калган манаралар, төрбәләр белән Зөя каласындагы иске чиркәүләр үзләренең тарихи кыйммәте җәһәтеннән Татарстанда да, Россия Федерациясендә дә аерым урын тота. +Бөек Болгар могҗизалы рәвештә яңадан терелде. Изге җирдә, бабаларыбыз кабере өстендә үскән кылганнар урынында Болгарның рухы калкып чыкты. +1998 елда Минтимер Шәймиев бу объектларны ЮНЕСКО исемлегенә теркәтү хәстәрен күрә башлады. +- Борынгы бабаларыбыз кулы белән төзелеп, могҗиза белән сакланып калган шушы аз гына ядкярләребезне, шул исәптән, XIII гасырда төзелгән Хан сарае хәрабәләрен дә киләчәккә җиткерәсебез килде! - диде Минтимер Шәймиев. - Шуңа күрә аның өстенә саклагыч корылма төзеп кую фикере туды. Шунысы куанычлы: безнең табигать шартларында бу корылманың зарурлыгы ИКОМОСның тәҗрибәле белгечләре тарафыннан танылды. +Мәгълүм ки, борынгы Болгарда мәчетләр күп булган. Иң әһәмиятлесе, XII-XIII гасырларда төзелгән Җәмигъ мәчете, кызганыч ки, хәрабә хәлендә генә сакланып калган. Аның Олы манарасы, Кече манара белән Төрбәсе бүгенге көндә Болгарның иң төп борынгы ядкярләре булып тора. Аларны күреп, борынгы диварларына орынып дога кылыр өчен, бөтен дөньядан күп санлы мөселманнар килә. Һәм, әлбәттә, шушы ике манара иң беренче чиратта яңартылды. +Әмма, Җәмигъ мәчетенең ачык һавада урнашканын исәпкә алып, Болгарга килүче күпсанлы мөселманнарга уңай булсын өчен, елның теләсә кайсы фасылында, теләсә нинди һава торышында дога кылырга, намаз укырга мөмкинлек бирүче яңа мәчет төзү кирәклеге турында фикеребез ныгыды. +Ләкин экспертлар иске биналар сакланып калган борынгы тарихи җирлектә яңа биналар кору ЮНЕСКО тарафыннан тыелганлыгы турында әйтте. Сука ташка терәлде! Инде нишләргә дип торганда, җае табылды: без, яңа мәчетне тарихи шәһәрлектән читтәрәк корып куярга кирәк, дип, үз тәкъдимебезне җиткердек. +Ике ел буена сузылган бимазалар, кәгазь-документлар әзерләү, хокук белгечләре белән бәхәсләр нәтиҗәсез калмады. +Шулай итеп, ЮНЕСКО кагыйдәләренә туры китереп, тарихи шәһәрлектән читтә мәһабәт Ак мәчет калкып чыкты. Ул - бөтендөнья ислам архитектурасы үрнәкләренең җыелма образы. +Шәһре Болгар ЮНЕСКО исемлегенә кертелде - татар халкының чын бетте! Моның белән килешмәүчеләр үз фаразларын ЮНЕСКО каршында исбат итәргә тиеш хәзер. +Бөек Болгарда яңадан торгызылган Ак мәчет - ул изге җиребезнең йөзек кашы, архитектурасы ягыннан бердәнбер, нур чәчеп торучы, кабатланмас һәйкәл. +Без борынгы шәһәрне торгызабыз икән, аның рухи тирәлеген дә тергезергә тиешбез. Ислам динен кабул икән урында мөселманнар өчен иң мөкатдәс һәм иң кадерле нәрсә - Изге Коръән куелмаса, дөрес булмас иде. Шул рәвешле, Болгарга дөньядагы иң зур басма Коръән кайтарылды, ул Х гасырда гарәпләрдән кабул итеп алынган Коръәнне гәүдәләндерә. +...Болгарны ЮНЕСКО исемлегенә кертергәме, юкмы, дип, төрле илләрдән килгән экспертлар хәрабәләрне карап йөргәндә булды бу хәл. +Кайбер экспертлар, Минтимер Шәймиевнең шушында яңа мәчет корырга теләвен белгәч: +- Нигә кирәк бу мәчет? - диде. - Ул иске биналар арасында аерылып торачак һәм Болгар каласының борынгылыгын бозачак, аңа ямау булып кына күренәчәк! +Бу - өйлә намазы җиткән вакыт иде. Шулчак Шәймиев кинәт әйтеп куйды: +- Әфәнделәр, кунаклар, әйдәгез, өйлә намазын укып алыйк! - диде. +Кунаклар да, экспертлар да аптырап калды: +- Ә кайда укырга өйлә намазын? +- Менә күрдегезме инде! - диде Шәймиев. - Намаз укырга мәчет кирәк! +Килгән кунакларның, экспертларның күбесе мөселман илләреннән иде, алар әйтте: +- Әйе, намаз укыр өчен, монда яңа мәчет кирәк икән шул! - диде. +Өйлә намазын хәрабәләр өстендә укыдылар... +Кыш көне ап-ак кар яугач, Ак мәчет аеруча гүзәл күренә. Аяк астында - зәңгәрсу ак кар, зәңгәр күктә асылташлар җем-җем итә, Ак мәчетнең барлык тәрәзәләрендә дә яп-якты ут балкый. Чыннан да, кар илендәге бу могҗизаны күргәч, Болгарны зиярәт итүчеләр соклануларын яшерә алмый. +Машалла! +Холык +Үземә һәм туганнарыма карата чиксез игелекләре +өчен тирән ихтирамым һәм олы рәхмәтем +авылдашларыма барып җитсен, әткәй белән +әнкәй рухына дога булып ирешсен иде. +Минтимер Шәймиев +Президентлыкны үзенең шәкерте Рөстәм Миңнехановка тапшырып киткәч, Минтимер Шәймиевнең абруе кимедеме? +Юк! Татарстан халкы алдында да, Россия, чит ил җитәкчеләре каршында да аның абруе элеккечә югары калды. +Минтимер Шәрип улы - балигъ булганнан бирле гел уңыш казанган, гел эше уңа торган, беркайчан да эш урыныннан алынмаган, гел үсә генә барган бәхетле кеше. + 1941 ел. Миңа дүрт яшь. Хәтергә уелып калган беренче вакыйга - әткәйне сугышка озату. Әти инде ул вакытта ук колхоз рәисе иде. Кояшлы көн, әти һәм тагын берничә кеше тарантаста утыра, атлар аларны Әнәк һәм безнең авыл янәшәсендә үк урнашкан район үзәге Пучы урамнары буйлап җилдертә. Алар, җырлый-җырлый, авыл белән хушлаша. Әти мине алдына утыртып, кулыма гармун тоттырды. Күрәсең, башка уйнар кеше булмагандыр. Алар җырлый, ә мин, берни аңламыйча һәм уйный да белмәгән килеш (дүрт яшьтә каян килеп гармун уйный белү ди инде!), гармун төймәләренә басарга маташам, көч-хәл белән күреген тартам. Әле үземчә җырларына "иярергә" тырышам... + Гомер буена тынычлык бирми торган сораулар бар. Мәсәлән, югары математикадагы чиксез кечкенә һәм чиксез олы зурлыклар. Фән көннән-көн алга бара. Без укыганда, әүвәл молекула, молекуладан атомнар китә иде. Ә хәзер атомның өлешләрен өйрәнәләр: һәрбер өлеш бүленә дә бүленә, бүленә дә бүленә. Һәр бүленгәненең үз орбитасы, үз энергиясе бар, бүленеш процессы чиксез бара. Моның чиге бар, дип, бүген беркем дә әйтә алмый. Биниһая нәни чиксезлек нольгә омтыла, әмма ул барыбер ноль түгел. Менә шуннан соң инде уйлана башлыйсың. Моның чиге булмагач, фән аны танып бетерә алырмы, юкмы? Кеше үзеннән-үзе җавап эзли. Ә җавап табылмый, бары тик ышанырга гына кала. + Китап уку дигәннән... Тормыш ничек кенә авыр булмасын, ун ел буе татар мәктәбендә уку бездә ана телебезгә, татар китабына гомерлек мәхәббәт уятты. Мин моны олы бәхет дип саныйм. Дөрес, аның авырлыклары да булды. Чөнки ун классны татарча укып тәмамлап, Казанга килеп, имтиханнарны рус телендә тапшырырга кирәк иде. Монда тагын язмыш төшенчәсе килеп баса... Нинди яхшы укыган егетләр бар иде! Күбесе, институтка керә алмыйча, кире кайтып китте. Саф татарча укып, башкалага килеп, рус теленнән имтихан бирдек, инша яздык. Менә нинди дискриминацияләр аша уздык. Татар телен, ана телен онытырга тырышу омтылышы интеллигенция арасында да бар иде. Мин моны институтка керү имтиханнарын биргәндә күзәттем. Татар милләтеннән булган кайбер укытучылар, безнең белемебез барлыгын күрә торып, рус телен начар белгән өчен газаплый иде. Менә шундый язмыш. Халкыбыз язмышы. Яшь чакларда укыганнар хәтердән дә, күңелдән дә китми. Ә элек бик күп укыла иде. Мин үзем укырга нык ярата идем. Иң четереклесе - өйдәгеләрнең, керосинны бетерәсең, дип тиргәүләре иде. Укыр өчен, мин башка әйбер уйлап таптым. Яңа күренә башлаган радиоалгычлар зур батареялар белән эшли иде. Мин аларны өч ваттлы лампочкага тоташтырдым да, укыр өчен үземә яктылык булдырдым. Әнкәй мәрхүмә сөенә иде: "И булдырасың, улым, керәчинне саклыйсың", - дип. Төне буе укыйм да, иртән батареяларны үз урынына куям. Берникадәр вакыт узгач, әткәй, ник бу радио сөйләми башлады соң әле, дип аптырады. Әле күптән түгел генә шатлана-шатлана алып кайткан иде югыйсә. Мин эндәшмәдем инде... + Әгәр дә мин бу яки теге эшнең яхшылыгына инанам икән, ул эшне, бар күңелемне биреп, азагына чаклы башкарам. Юк икән, мин ул эшкә алынмыйм. Һәр очракта да мин хаклымы - әйтүе кыен, ләкин мин үземнең хаклыгыма бик нык ышанган булырга тиеш, башкаларны ышандырыр өчен. + Мәсьәлә югалтуларсыз гына хәл ителә икән, һәркемгә дә проблема булмаган да кебек күренә. + Әйдәп баручы төп предприятиеләр Татарстан милке булып калды. + Президент үзе дә, шулай ук иң югары вазифада утыручы Президент атамасы да халыкка бик ошый! + Ихтимал, мин инде Президент булып эшли алмыймдыр. Мин әштер-өштер генә эшләргә күнекмәгән. + Балалар - оттырышсыз вариант. Сабыйларның йөзендә барысы да күренә. Әгәр сабый кәефсез чыраен синнән читкә борып сүзсез торса, димәк, гаиләсендә минем турыда ата-анасы начар сөйли. Әгәр дә алар сиңа елмайса, кулларын сузса, димәк, гаиләдә сиңа ышаныч бар дигән сүз. + Нервларың какшау булса, син властька үрмәләмә. + Гомумән, намус - бөек сүз. Үзенең намусын саклап-яклап калыр өчен, кешеләр ниләр генә эшләми. + Тормышта миңа гел вакыт җитмәде. Мин гомерем буе вакыт кытлыгы кичердем. + Тормыш бездән зирәгрәк. + Мин, астымдагы урындык какшар дип, беркайчан да курыкмадым. + Менә хәзер, үткән юлны анализлаганда, мин шундый нәтиҗәгә киләм: ничек кенә гаҗәп булмасын, безнең бер генә зур ялгыш та кылмаска акылыбыз җитте. +Минтимер Шәймиев турында +Хәдичә Әхмәдуллина (Миңкәйнең беренче укытучысы). Минтимернең шигырь сөйләве яхшы чыга, бик матур итеп сөйли иде. Биюе дә бик матур иде. Ул концертлар да алып бара торган иде. +Владимир Путин (РФ Президенты). Шәймиев - яңа цивилизацияле Россиягә нигез салучыларның берсе. +Борис Ельцин (первый Президент РФ). Какую он оказал помощь и поддержку, когда решался национальный вопрос! Когда мы были на границе национальной розни в России. Ведь мы с ним договорились, и сразу все республики это поддержали и подхватили. +Коитиро Мацуура (Генеральный директор ЮНЕСКО). Уникальность Казани, на мой взгляд, в мирном альянсе представителей более 100 национальностей, и этот факт достоин подражания. Президент Минтимер Шаймиев может гордиться тем, что достигнуто в Татарстане в сфере национальной политики. В этом отношении республика может стать примером гармонии для всего мира. +Туфан Миңнуллин (язучы). Гади татар авылында туып үскән малайдан Илбашы дәрәҗәсенә күтәрелү өчен, гаҗәп зирәк акыллы, мәгънәле һәм тагын бик күп асыл сыйфатларга ия булырга кирәктер. Ә бит бәйләнеп куелган дәүләтнең Президенты булу бәйсез дәүләт башлыгы булудан күпкә авыррак. +Сергей Кашанов (историк). Есть сильные ребята, а вот этих губернаторов-тяжеловесов язык не поворачивается назвать отцами, а вот Минтимер Шаймиев - отец народов! +Лев Гущин (журналист). Ельцин выгнал всех приближённых, но Шаймиева не трогал. Он чувствовал Шаймиева равным себе. +Рамазан Абдулатипов (политик). Никогда Шаймиев так вопрос не ставил: отделиться от России. Как мой друг Газеев сказал, он проводил в жизнь скрытый федерализм. Как ни парадоксально, именно в эти годы Шаймиев спас Россию. +Евгений Фёдоров (депутат Госдумы). Шаймиев рисковал. Но его твёрдая позиция помогла сохранить Россию. Шаймиев - человек, оценить которого Российское государство должно будет на высочайшем уровне. +Александр Славутский (режиссёр). Шаймиев в душе художник, по должности - политик! +Александр Венгеровский (политик). Минтимер Шаймиев - элита нации! +Андрей Караулов (тележурналист). Шаймиев создал политическую, нравственно-политическую школу России. +Владимир Жириновский (депутат Госдумы). Шаймиев? Да он не пикнет, когда я стану Президентом России и вместо республик у нас будет пятнадцать губерний! +Фоат Галимуллин (галим). Кеше батырлыкка гомере буе килә, диләр. Әгәр дә ул гомере буе батырлык кылып яшәсә, бу очракта аны батырларның батыры дип атарга мөмкиндер. Минтимер Шәрипович инде ничә еллар буе күкрәген хәтәр җилләргә каршы куеп бара, иң мөһиме, алардан өстен чыга килә, чөнки ул үзенә ышанган халыкның йөрәк тибешен сизгер тоя. Бу олуг шәхеснең акыл һәм ихтыяр көченең чыганагы шунда. +Роберт Миңнуллин (шагыйрь). +Син һәрвакыт халкың белән булдың, +Тора белдең әйткән сүзеңдә. +Татарларны күккә күтәрдең син, +Күтәрелдең бергә үзең дә. +Моннан соң да булыр микән татар +Милләтләрнең данлы, санлысы?! +Син булдырдың! Татарларыбызның +Үзләреннән тора анысы. +Рәдиф Гаташ (шагыйрь). +Илбашыбыз юлы инде - Иранга! +Җаны тартып, кагылырмы Ширазга? +Ул Хәйямнәр, Хафизлар илендә: +Шагыйрь булып кайтып килә Казанга. +Иван Родин, Ульяна Махкамова (журналисты). Праздничные дни России завершились резкими политическими высказываниями одного из лидеров партии "Единая Россия", Президента Татарстана Минтимера Шаймиева. Он высказался против нынешного порядка назначения глав регионов. Но если с ним Шаймиев ещё согласен как временной мерой, то право Президента России и распускать парламент субъектов РФ региональный руководитель считает неприемлемым, глава Татарстана предупредил об опасности великорусского шовинизма и навязывания православия, что в дни России прозвучало особенно громко. +Николай Сванидзе (тележурналист). Минтимер Шаймиев - человек, который пользуется моим огромным уважением, всегда пользовался и продолжает, независимо от того, будет ли он Президентом Татарстана, не будет ли. Просто как человек. Я считаю, что он понастоящему масштабная личность. Причём не просто масштабная, а позитивная. Потому что бывают масштабные мерзавцы, и тьму мы их знаем и в истории и не только. А Минтимер Шаймиев масштабен, но при этом с большим знаком "плюс"... Я думаю, что, если Шаймиев вот такой, какой он есть, был не Шаймиев Минтимер Шарипович, а там Сидоров Пётр Кузьмич, условно говоря, уже давно всерьёз рассматривался бы на пост Президента России. Потому что по своему личностному масштабу, конечно, несомненно, годится. Несомненно! +Рузия Гыйльманшина (икътисадчы). Башка берни кылмаса да, бер Кол Шәриф мәчетен генә корып куйган булса да, Минтимер Шәймиевнең исеме мәңгегә тарихта калачак. +Сәкинә Шәймиева. Шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе бу турыда белми. Минтимер, эшчеләр яши торган пүчинкәләрне яхшырту эшендә башлап йөргәне өчен, каты шелтә алган иде. Имеш, Шәймиев төзелеш материалларын әрәм-шәрәм иткән, сметадан артык акча тоткан... Әгәр дә төп-төгәл сметага гына карап эш йөртсәң һәм фондларның өстән төшерелүен көтеп ятсаң, бу бистәләр әле дә төзелеп бетмәгән булыр иде. +Мөхәммәт Мирза (шагыйрь). +Мең елга бер пәйгамбәр килде +Ихтыяры белән бер Хакның. +Нуры бөтен җиһанга иңде, +Туры юлга чакырып халкын. +Иманы нык, акылы камил; +Мәгыйшәткә тотып кыйбласын, +Эше белән күтәрә халкын, +Раббысына кылып догасын! +Соңгы сүз түгел +Ихтимал, аның ялгышлары да булгандыр, эшләп бетермәгән эшләре дә бардыр, бер адәми зат та хатадан хали түгел. Ләкин халык Минтимер Шәймиевнең игелекләрен һич онытмас! +Кешенең кылган миһербанлы гамәлләре бу дөньяда калыр, һәм алар башкаларны инсанияткә игелек кылырга өндәр. +Адәм балалары! Кешеләргә игелек кылырга ашыгыгыз! +Аллаһы Тәгалә Минтимер Шәймиевкә, Сәкинә ханымга озын гомер, халкыбыз өчен тагын да күп игелекләр кылырга насыйп әйләсен! Амин! +Актаныш төбәгенең Әнәк авылында туып үскән Чаптын Шәймөхәммәтенең оныгы Миңкәй - Минтимер Шәрип улы Шәймиев ничек итеп Татарстанның беренче Президенты дәрәҗәсенә ирешкәне турындагы язмама шушы урында нокта куям. Аңа хәләл җефете Сәкинә ханым, балалары һәм оныклары янында озын, куанычлы, сәламәт тормыш кичерүен теләп калам! +Моңарчы беренче Президентыбыз турында язылган китаплар әдәбият сөючеләр арасында тиз арада таралып бетте. Ышанамын ки, Минтимер Шәймиевкә багышланган бу китап та соңгысы булмас, алга таба да беренче Илбашыбыз турында китаплар язылыр, фильмнар төшерелер әле, иншалла! М а р с е л ь Га л и е в +ТИМӘ, ЯШӘСЕН! +РОМАН-НОВЕЛЛА +Логика дигән сөзгәк тәкә +Дивизия штабының оператив бүлеге (мозговой центр) икенче катта, зур гына бүлмәгә урнашкан. Стена яклап өч өстәл артында өч офицер утыра. Тәрәзә яклап түрдә киң өстәлнең хуҗасы - гадәти киемдә йөрүче, сызымнар сызучы олы яшьтәге Матвей Трофимович (аны "Трофимыч" дип кенә йөртәләр икән), тагын да зуррак өстәлне рядовой Володя Железняков били. Нижний Тагил университетының өченче курсына ул көз аенда кайтып китәргә тиеш, әгәр дә үзенә алмаш тапса... Таба алмый икән, декабрь азагына кадәр аны җибәрмәскә мөмкиннәр... +Кайчандыр, ни сәбәптәндер кызып китеп, миңа: "Ты - потомок Чингизхана, вы держали нас триста лет под игом!" - дип кычкырган бу егеттән мин сагая идем. ("Иго"... дип, башка сугып торгач, татар кешесе үзен гаепле санап, бер башка үсми, тәбәнәк кала. Ялган тарих белән халыкны кимсенеп яшәү хәленә дә китерергә мөмкин. Югыйсә, "иго" ул, таркау рус кенәзлекләрен игә, тәртипкә китерү дигән мәгънә буларак кабул ителергә дә мөмкин бит. Мин ул чакта моны белгәнмени...) +Калын күзлекле Володя Железняков, якыннан белсәң, алай дорфа, тупас холыклы түгел икән. Ул мине оператив бүлеккә алып килеп таныштырды, (сынау срогы белән) эшкә җигәргә уйлыйлар мине. +Чибәр йөзле капитан Астафьев иң түрдә утыра, Гоголь әсәрләрендәгечә әйтсәк - "столоначальник" икән. Ул калын амбар кенәгәсенә баш күтәрми нидер яза. Икенче өстәл артында капитан Комбаров. (Гамбәревтән бозылган фамилия ахрысы.) Өченче өстәл артындагы майор Мезенко миңа беренче күрүдә үк ошамады. Төксе карашлы. Солдаттан чирканган кебек сөйләшә. Текәлеп карый да... сыңар күзе, аерымланып, йөзеп тора, син шул күз алмасы артыннан ияреп, әле сулга, әле уңга тайпылырга тиеш кебек уңайсыз хәлгә каласың... +Матвей Трофимович сугыш чорында ТБ-3 самолётында укчы-радист булып хезмәт иткән. Авиацияне үлеп ярата. Үткән хатирәләр белән үзен сугарып яшәүче тере тарих... +Күрше кабинеттан хуҗаларча килеп кергән подполковник Журавлёв, штаб начальнигы урынбасары буларак, әлеге бүлекнең турыдан-туры җитәкчесе икән. Ул мине баштанаяк күзләп алды да, кырыс, чатнап торган тавыш белән: +- Монда эш бик катлаулы. Шактый четерекле документлар кулдан үтә. Кайчакта төннәрен дә эшләргә туры киләчәк! - дип, "юатып" чыгып китте. +Мин курка калдым. Янәшәмдә торган Железняков, астан төртеп: "Не ссы! Научишься. Привыкнешь. Нам, татарам, всё равно!" - диде шыпырт кына. +Ничә күз карап торганда, "сыналу эшафотында" кыен мизгел иде бу. Астан гына йодрыкны кысып, үземә көч бирдем, боларга караганда миңа, татарга, икеләтә сәләтле булу, икеләтә зирәк булу, икеләтә эшчән булу кирәк - мин моны исбатларга тиеш! Болар бит минем оялчанлык битлеге астында баш бирмәс үҗәтлек ятканын чамаламыйлар әлегә... +Володяның өстәл тартмасында гаҗәеп тәртип: һәрбер карандаш, циркуль, каләм һәм башка шундый кул эше әйберләре оя-оя итеп, тәртип белән тезелгән. Өстәл тартмасын ачып, күзеңне йомып та тапмалы. Ул хәтта минем өчен дип тә кирәк әйберләрне аерым бүлеп куйган. +Чүп чиләге кәгазь кисәкләре белән бик тиз тула икән. Атна азагында, секреткадан ачкычны кул куеп алып, чүпне крематорийга яндырырга илтәм. Бер-ике тапкыр шулай барганнан соң, башның уйлап табарга маһир күзәнәкләрен эшләтеп алдым. Зур табаклы, каты картоннан метр ярымнар биеклектә итеп, төпләп, цилиндр ясадым, гуашь белән чәчәкләр төшереп бизәдем дә, стенага терәлеп бетмәгән шкаф почмагына утыртып куйдым. Чүпне хәзер айга бер генә яндырырга була. Капитан Астафьев: "Моңа берәүнең дә башы җиткәне юк иде әле", - дип мактады. Майор Мезенко, чыраен сытып, бәйләнергә сәбәп эзләп карады да тынды. +Нишләп шулай икән бу тормыш, тыныч кына яшисе даирәңдә дөньяга аркылы туган берәр бәндә пәйда була да синең тынычлыгыңны бораулый башлый. Көнеңне, кәефеңне боза. Ошамый бу кеше миңа. Аңардан күзгә күренмәгән салкын-кара дулкын бәреп тора шикелле. +Малай чакта авылда шундый бер егет бар иде. Мине күрде исә, кеше алдында "аксөяк" дип мыскыллый да шаркылдап көлә. Көлгән чакта күзләре кысылып бетә, чукмар борыны дугайланып өскә чөелә, калын иреннәре алагаем ерылып, үшән колак очларына кадәр җәелә. Мин аны күралмыйм, кешеләр җыелып торган җирдә ул булса, тизрәк таю ягын карый идем. Нинди аксөяк булыйм инде мин, җәйге каникулда йөк машинасында комбайннан җурна (зерно) ташыйбыз, ындыр табагына кайткач, әрҗәсеннән агач көрәк белән көрәп бушатабыз. Ә ул - "Чаян" журналындагы сурәткә охшаган Әгъдәс - ындырда йөкле ат, машиналар кереп баса торган зур үлчәүдә эшли иде. Аның үртәп, бөркелеп көлүеннән һич котылыр чара юк. +Кышкы каникул вакытында Фаварисларда аулак өй иде. Өч апасы ишекне бикләгәннәр дә без малайларны Фаварис янына кертмиләр, югары очтан егетләр төшкән, аларга да ишек ачучы юк. Арада теге... Әгъдәс тә бар. Аның Фаварисның иң чибәр апасы - Илгизәгә күз атып йөргәнен без белә идек. Шул төндә, яңадан үртәмәс бәлки дип, Әгъдәскә ярарга тырышып, ишекне ачып кертергә булдым. Кесәмнән пәке чыгардым да (эчтәге элгечнең ни рәвешле икәнен белә идем), - азаплана торгач, ачып җибәрдем бит. Рәхмәт әйтәсе урынга, Әгъдәс абый, үзенең яшьтәшләренә борылып: +- Менә бит, егетләр, аксөяк булып юкка йөрми бу малай, кеше чыга моннан, - дип шаркылдап көлде. Минем ачудан күз алларым караңгыланып арасыннан каядыр күз төбәп барам да барам. Эчтән күңел әрнеп сулкылдый. Әмма җебеп төшәргә ярамый. Авыл башына чыктым, тегермән ягына таба барам. Күз алдымда - Әгъдәс абыйның киерелеп авызы ерылган чырае... Ул мине эзәрлекли... кәефемне боза, күз каршымда үртәп, үчекләп тора. Шул Әгъдәс күземә күренмәсә, миңа нинди рәхәт булыр иде. Ул мине туктаусыз мыскыллый, юлыма аркылы төшә, яшәү дәртемне сүндерә-томалый. Тегермән турына җиткәч, борылып кире авыл башына чаклы кайтам, тагын борылам; үзалдыма сөйләнә-сөйләнә, ачынып, эчемә җыелып килгән бөтен рәнҗүемне чыгарам. +Кәефемне җимерә, сулышымны буа торган бу бәндә минем юлыма аркылы килергә тиеш түгел. Шушы төн карасы, шушы кар аклыгы шаһит, каһәрлим мин аны, каһәрлим... +Бер көннән соң микән, иртән күршебез Рәшидәттәй белән әнинең мыдырмыдыр сөйләшкәнен ишетеп уяндым. Тавышларында ниндидер шом бар сыман. Әгъдәс исеме дә чыккач, мин торып утырдым. +- Өйләнмәгән дә... япь-яшь килеш харап булган... +Ничек харап булган? Бу соравым тел очыннан төшә алмыйча, тамакка тыгылды. +Әгъдәс абый, иртән чәй эчеп утырганда, печенье капкан да... урындыгыннан артка китеп, тынсыз калган. Кинәт йөрәге туктаган икән... +Бу хәбәр мине тетрәтте, зиһенемне чуалтты. Әллә соң минем гаебем бармы монда, дип, үз-үземне талкыйм, кабат-кабат искә төшереп, аны терелтергә теләп әллә нинди тылсым-фаразлар кылам... +Әлбәттә, минем гаебем булмагандыр. Мин, малай кеше, аның тәкъдиренә ничек тәэсир итә алыйм инде. Әмма мин шуннан соң беркайчан да, беркемгә карата да каһәрле уйга бирелмәскә, бәгырьгә төшеп рәнҗемәскә дигән карарга килдем. Нахак бәла ягудан кала... үзеңне саксыз рәнҗеткән аяусыз кешене дә аңлап, кичереп карарга омтылу - гаделлеккә беренче адым түгелме! +Менә хәзер, кискен холыклы үсмерчакның шул хәлләре искә төште дә, майор Мезенконың да берәр уңай ягы бардыр бит инде, мин генә күреп бетермимдер, дип уйга калдым. Бер кабинетта алты кеше без. Күз карашлары, уйлар, холыклар кисешә... Бигрәк тә миңа, хокукы тәгаенләнмәгән оялчан егеткә кыен... +Штабның оператив бүлегендә эш чынлап та күп икән. Беренче плакатны ясарга алынгач, сизеп торам, Володя Железняков бик дулкынланды, бәлки минем шушы эшем аның язмышын хәл итәр, рәтле алмаш калдырса гына, аны вакытында кайтарып җибәрәчәкләр бит... +Буе - дүрт, иңе - алты биттән торган ватман кәгазьләрен (А форматлысын) җыеп ябыштырсаң, өстәл өстенә сузып яткырырга сыймый. Шуңа күрә барын да алдан чутлап, исәпләп, бөтен бер схеманы күздә тотып, өлешләп, аерымаерым ясарга кирәк. Соңыннан гына ватман битләрен тоташтырасың. Карандаш эзеннән калын перо белән линейкасыз гына туп-туры сыза алуымны күзәтеп торган Володя, мактау сүзенә саран икәнен онытып, "невероятно!" дигән булып, гаҗәпләнүен белдерде. Һәм бүтәннәргә ишетелмәслек итеп кенә, теш арасыннан: "Ашыгып эшләмә!" - дип кайгыртучан ысылдап китте. +Гадәтем шундый: бер-бер эшкә тотындыммы - тизрәк азагына барып чыгасым килә. Юк, ордым-бәрдем кабалану түгел, үз шөгылеңнең серенә төшенеп, логик эзлеклелектә, секундларны минутка, минутларны сәгатькә +Икәү генә калгач, Володя болай диде: +- Ашыгып эшләмә, диюемне дөрес аңла. Солдат спит, служба идёт, дигәнне беләсең бит. Моны бетерүгә, икенче эш китереп төртәләр, анысын бетергәч - өченчесен. Гел шулай бара, өзлегерсең бит. Бер көндә бетәсене ике-өч көнгә суза белү, һәм шуның табигый икәненә начальствоны күнектерү - менә кайда хикмәт! +Шулай итеп, Нижний Тагил университетында укыган, физика-математика факультетының өченче курсыннан армиягә алынган Володя Железняков миңа дивизия штабының оператив бүлегендә ничек эшләү "фәнен" гади генә төшендереп бирде. Миңа хәзер билгеле бер ритмга корылган кан йөрешен, йөрәк тибешен, кул җитезлеген, холык кайнарлыгын ничек үзгәртергә - менә монысы үз җаның-тәнең каршында хыянәткә бәрабәр... +Штабта эшли башлагач, мин Володя Комаров белән якынаеп киттем. Ул майор Сорокин белән бер кабинетта, кәгазьләргә чумып утыра, язу машинкасы да бар. Дивизиянең баш писаре Володя Комаров һәрчак үзалдына җырлап йөри. Казармада аның барлыгы сизелми дә. Ә монда, эш урынында ул - башка. Төрле яктан агылып килгән әллә нинди җитди документлар аның кулы аша уза. +Безнең этажда генерал Дудаков һәм штаб начальнигы полковник Шестопал кабинеты. Шестопалның гадәтен бөтен кеше белә: әгәр аңа "Товарищ полковник", дип кенә эндәшсәң - беттең. "Товарищ гвардии полковник", дисәң инде, рәхәт елмаюы бөтен йөзенә сирпелә. +Безнең кабинет ишеге каршында гына дивизия һәм берничә полк байрагы постаментта, пыяла эчендә тора. Автоматлы сакчы һәрчак уяу, ишекне ачып кергән-чыккан чакта аңа честь биреп тормас өчен, баш киемен салып кулга тотам. Ишекне ачып чыгуга, посттагы солдатның автоматын кысып, үрә катуы ошый да кебек миңа. +Эштән соң, үзем генә калып рәсем ясыйм, шигырьләр язган сыман итәм. Ике рәсемем Минскида "Во славу Родины!" газетасында басылып чыкты. Гаҗәпкә калдым: гонорар җибәргәннәр: беренчесенә - 13 сум, икенчесенә - 15 сум (кабат искәртәм: минем айлык жалунье - 2 сум 72 тиен). Гонорарларны алгач, бу кадәр сумманы кесә төбендә йөртеп булмас дип, акчаларны сберкассага салып, кенәгә ачтырдым. +Газетада чыккан рәсемнәрне игътибарлап күзәтеп барам. Кайберәүләр төрле журналлардан файдаланып, әзер рәсемне "хәрбиләштереп", күчереп кенә җибәрә. Мондый да ялганга бару, кеше хезмәтен урлауны мин аңлый алмыйм. +Берсендә, төп рәсемне табып, күчерелгән икәнен әйтеп, редакциягә хат юлламыйча түзә алмадым. Аннан шушындыйрак эчтәлектәге хат килде: имеш, бу рәсемне ясаган авторны плагиат дип әйтеп булмый, дөрес, кешедән күчергәнлеге сизелеп тора, шуңа күрә аңа кисәтү ясалды... +Икенче бер рәсемне кайдадыр күргәнем бар, дип гел уйлап йөрдем. Туган якка кунакка кайткач, үзем охшаткан рәсемнәрне журналлардан кисеп җыеп барган папкаларны бөртекләп карап чыктым. Тәки таптым бит! 1953 елда чыккан "Агитатор блокноты" журналы тышлыгындагы (Мәскәүдә басыла иде ул журнал) рәсемне тәрәзәгә куеп, аңа газетада басылган теге рәсемне куеп карыйм - суйган да каплаган, диюләре нәкъ менә шушы очракка карата әйтеләдер инде ул. Юлладым мин бу табышымны "Во славу Родины" редакциясенә. "Ул чын карак, бу автор плагиат, бүтән безнең газетада басылмаячак", дип минем исемгә рәхмәт хаты килде. Канәгать калдым. +Оператив бүлектә "өйрәнчек" булып эшли башлауга бер ай вакыт үтеп тә китте. Бу вакыт эчендә Матвей Трофимовичтан мин, күн белән тышлап, зур-зур альбомнар ясап, төпләргә өйрәндем. Володя Железняков исә, нинди сызымга тотынсам да, астан, әкрен генә киңәшләрен бирә торды. Шулай итеп, мин дивизия штабының иң четерекле эшләр кайнаган бүлегендә беренче чиратта үзем каршында ышаныч яулап барам. Нинди генә эш тәгәрәп килсә дә, аның куәте астында тапталып калмаска, чигенмәскә, дип үз-үземне чыныктырам. "Ах, не смог татарин!" дигән өмет өзү сүзен ишетмәс өчен, мин борчаны дагалый, филне тезләндерә беләм икәнне исбатларга тиешмен. +Бер айдан минем "Дело"ны Мәскәүгә җибәрделәр. Бу инде монда сынау срогының беренче адымын үтү иде. Хәзер инде Мәскәү "секретно", "совершенно секретно" дигән мөһер сугылган документлар белән эш итәргә яраклымы-юкмы икәнемне, бөтен нәсел-нәсәбемнең архивларда калган эзен актарып чыгарып, энә күзеннән үткәзеп ачыклаячак. +- Кире борырга мөмкиннәрме? - дип сорыйм капитан Астафьевтан. Ул, гадәтенчә, тыныч кына әйтеп куя: +- Полно таких случаев... +Володя Комаров бу хакта борчылмаска куша, бар да әйбәт булыр, ди. Эшкә без аның белән бергә йөрибез. Якшәмбе көнне шәһәргә ун сәгатьлек ялга бергә чыгабыз. Мин аның үзалдына җырлап йөрүен тыңларга яратам. Әллә нинди шәп көйләр белә ул. Кайбер сүзләре хәтергә эләгеп кала: +Воздух Родины - он особенный, +Не надышишься им... +Сизәм бит, егетне вакыт-вакыт ниндидер моңсу уйлар баса. Сәбәбен сорасаң, эчке моңының серен кешегә фаш итмәгәем, дигәндәй, сүзне бүтән якка бора. +Шулай да... Шәһәргә ялга чыккач, шоколад кимерә-кимерә Үзәк паркта йөргәндә, бераз ачылып китте егетебез. "Авыш юкәләр арасыннан барганда күңел турая", дип уйлап куйдым мин. +Комаровның торган җире - Донбасс өлкәсе, Снежное шәһәрендә яшәүче яраткан кызы Женя язмышы борчый икән. Ниндидер бер егетнең аңа күз атып йөрүен Володяга хәбәр иткәннәр. Ул ышанган. Миңа карата суына башлавын хатларыннан сизә идем инде, ди. Их, кайтып килергә иде, әле соң түгел, барысын да җайлап булыр иде... Юк шул, майор Сорокин җибәрми, узган ел гына кайтып килдең, ди. +Ничек тә Комаровка ярдәм итәсе иде бит. Башымда уйлар тармаклана. Нишләргә була? Шахмат уенындагы кебек ничә йөрешне алдан уйларга кирәк? Логика дигән мөгезсез тәкәнең бөдрә йонын уңайга сыйпап, күңел араныннан чыгарып җибәрәм. Бар, табышсыз кайтып керә күрмә! Синең зирәклегеңә таянам мин... +Штабның беренче катында команда пункты урнашкан. Мин аның ачык ишегеннән башны тыгып кына караганым бар. Стенада пыяла астында әллә нинди утлары җем-җем янып торган биниһая зур карта куелган. Рация тавышлары өзлексез ишетелеп киткәли, өстәлдә уннарча телефон ята. Серле бер кабинет. Аннан ерак түгел генә элемтәче кызлар-солдаткалар утырган зур гына бүлмә. Анда язу машинкасына охшаган линотип артында унлап солдатка утыра. Келтер-келтер эшләүче линотип тавышлары, идәндә - такта ышкылаганда бөтерелеп чыга торган йомычка сыман, язулы кәгазь тасмалары уралып ята. Солдатка кызлар линотип аша төрле хәрби частьлар белән тоташып, нәкъ телеграф тасмасы кебек тар кәгазьләрдә "сөйләшүне" тәүлек буена язып баралар. +Мин шунда дежур торучы солдаткалар арасыннан берсе белән танышып алдым. Бронислава исемле. Мин төнгә калып эшләгәндә, ул кытай термосын күтәреп кабинетка керә, "мендәр" кәнфит белән чәй эчеп алабыз. Увольнениегә чыккач, аның шәһәр үзәгендәге борынгы, тәбәнәк йорттагы фатир тәрәзәсен шакыйм. Пәрдә чите ачыла, Брониславаның елмаюлы йөзе, озын бармаклы кулы күренә. Бераздан йортның бизәкле, калын ишеге ачыла, тимер култыксалы баскычтан Бронислава тротуарга сикерә. Паркта йөрибез, кино карыйбыз. Казарма тормышы еракка чигенә. Биленә каеш буган, пилоткасын кыңгыр салган соры бертөрлелекне берничә сәгатькә онытып, яшәп алу да язык түгел ич. +Мине һаман бер уй борчый: Володя Комаровка ничек ярдәм итәргә? Бердәнбер юл - телеграмма эшләү... Ике көн буена кул-бармакларыма сөял чыгарып, резина кисәгенә почта штемпеле уеп, ясап карадым. Берне ясыйм, икене, өчне... Юк, булмый гына бит. Фальшивомонетчик чыкмый миннән... +Иртән эшкә килгәндә, штаб ишеге төбендә Бронислава белән бәрелешә яздым. Шул мәлдә башыма ачык бер уй килде. Бу кызый белән Ходай Тәгалә мине кирәккә таныштырган ич. Барын да алдан белеп, күреп, тоеп бер-беребезнең сукмакларын төенләштергән. Менә хәзер... Дустым Володя Комаровның хәленә кереп, сөйгән кызын саклап калып, мәхәббәт газабыннан коткаруда Брониславаның да ярдәме тиячәк... +Володя белән киңәшләшәм. Туган шәһәреннән "Поздравляю с днём рождения" дигән гөнаһсыз телеграмма килде ди. Телеграмма кәгазендәге тасманы кубарып алабыз да Бронислава линотибыннан чыккан тасманы ябыштырып куябыз. Анда хәтәр сүзләр язылган була: "Срочно приезжай отец тяжело болен мама". +Андый хәвефле телеграмманың артында почта хезмәткәрләре тарафыннан кулдан язылган ниндидер сүзләр булырга тиештер дип, Володяның шкафындагы папкаларны актарып, иске телеграммаларны табып карыйбыз. Барысы да тиз, ашыгыч һәм төгәл эшләнә. +Эчтән борчылуымны сиздермәскә тырышып, үз өстәлем артында эшләп утырам. Таза гәүдәсен җиңел йөртә белгән майор Железняк килеп керә: +- Ишеттеңме әле, дустың Комаров телеграмма алды, юлга җыена... - ди. +- Шулаймыни?! - дигән булам. +Кабинетыбызның бер як стенасында СССР картасы эленеп тора. Хыялыйрак күз белән карасаң, аның сурәте галәмәт зур динозаврны хәтерләтә сыман. Камчатка ярымутравы - Тын океанга очлаеп сузылган динозаврның койрыгы. Башына исә Скандинавия илләре ялганган. Бу динозаврга аерым бер кеше язмышы чүп кенә; сыта, изә, таптап китә, җелеген суыра. Минем бу биниһая зурлык каршында һәрдаим чүгеп каласым килми, кайчакларда үземнең бар икәнемне искәртеп, ым кагып алгалыйм. Моның төбендә бернинди хөсетлек тә ятмый, бары тик уенчак холыкның, акыл зирәклегенә дәгъва кылып, бер уйнап алуы гына... +Комаровны туган ягына капылт кына озата алу комбинациясе - шуның бер мисалы. Яшьлектә бер генә була торган мәхәббәтне саклап калу өчен карап какшамас. Динозавр аерым кеше бурычын һәрчак искәртеп тора, ә үз бурычына килгәндә, хәтер капчыгы ертык ятьмәгә әверелә... Бу динозаврның сөмсез аягы астында калып тапталмас өчен, вакытында тайпылып кала белү зирәклеге кирәк... +Мезенко +Майор Мезенко миңа карата нигә шулай авыр карашлы микән, яшьлегендә әллә татарлар берәр ничек рәнҗеттеләр микән үзен, дигәч, капитан Астафьев: +- Нигә алай дип уйлыйсыз? - диде. +Мин Сталинны мисалга китердем. +"Сосо" дип йөртелгән малай чагында аны, акча урлаган өчен, Ялта базарында кырым татары бик каты кыйнап ташлый. Сыңар кулы шуннан коргаксып кала. Сосодан үсеп, Сталин булып өлгергәч инде, кырым татарларыннан аяусыз үч алуны оештыра. Мәчет манарасына охшап калкып торалар дип, Ялтадагы өч мең кипарисны төптән кистертә... +Астафьев минем сүзләрне ышанмыйчарак, көлемсерәп тыңлады да: +- Мезенко бик күңелле кеше иде. Инсульттан соң шулай калды. Сез аңа рәнҗемәгез инде. Документлары әзер булганын гына көтә, тиздән отставкага чыга ул, - диде. +Сүзсез калдым. Уңайсыз тынлык иңгән бу халәттә тәндәге кан тибеше ишетелерлек иде. Менә бит ничек, үз каланчаңнан торып кына кешегә бәя бирү, хәленә керә белмәү - күпме аңлашылмаучылыкка сәбәп була... +Атна-ун көн үтте микән, майор Мезенко белән саубуллаштык. Армия хезмәтеннән китүне авыр кичерми иде шикелле. Ачылып сөйләште, хәтта елмаеп та куйгалады. Үзенең туган шәһәренә - Ростов-Донга кайтып китәсен әйтте. Мин бит Рейхстагка байрак кадаган өчәүнең берсе - легендар шәхес Алексей Берест белән бер урамда яшәдем, дигәч, өнсез калдым. Байрак кадаучылар өчәү булган, мин шулай ишетеп калганмын, йә мин саташам, йә кешеләр хәтерсез, дип күпме икеләнеп, аныклый алмыйча йөрүемә майор Мезенко менә гади генә әйтеп биреп, чик куйды түгелме! +Чишелмәгән төен йөртү күңелне кимсетә. Рәхмәт майор Мезенкога. Бу хакыйкать артында нинди гаделсезлек ятканына, билгеле бер идеологияне алга сөргәндә, кайбер язмышлар рәнҗетелеп кала икәнгә мин хәзер төшенә башладым шикелле... +Берлинны штурмлау, ничә ел барган канлы сугышның соңгы аккорды - һәр частьның үз байрагын Рейхстаг бинасына беркетү белән тәмамлана. (Дүрт дистәгә якын байрак эленә). Лейтенант Рәхимҗан Кошкарбаев белән рядовой Григорий Булатов (30 апрель, 14 сәгать 25 минутта) Рейхстагның төп ишек турындагы колоннага беренче булып байрак беркетәләр. Ләкин боларның батырлыгы легендага керми кала. Сугыштан соң, Булатов истәлекләргә бирелеп карый, әмма аның рәсми легенда белән сипләнмәгән хатирәсеннән көләләр генә, хәтта "Рейхстаг" дигән кушамат та тагалар. Булатов гарьлегеннән асылынып үлә. +Капитан В.Н.Маков, өлкән сержант Г.К.Заһитов, А.Н.Максименко, А.Б.Бобров һәм сержант М.П.Мининнан торган штурм группасы беренчеләрдән булып, Рейхстаг түбәсенә чыгып, "Җиңү алиһәсе" һәйкәленә байрак беркетәләр (30 апрель, 22 сәгать 30 минутта). Болардан соң берничә минут кала, лейтенант Алексей Берест, кызылармеец Михаил Егоров һәм сержант Мелитон Кантария группасы Рейхстагның Көнчыгыш ягындагы түбә фронтонына, атлар һәйкәленә байрак беркетә. Хәрби совет алдан ук, тугыз байракны махсус эшләткән була. Берест кулында - шул рәсми байракларның бишенчесе. Ул вакытта әле тирә-якта атышлар бара. Түбәгә менү юлында урыны-урыны белән баскычлар җимерелгән була. Таза гәүдәле, буе ике метрлы Алексей Берест иптәшләрен җилкәсенә бастырып, өске катка күтәреп менгезешә, аннары тегеләр үзен тартып алалар. Рейхстагның төп гөмбәзенә ул мәлдә якын килеп булмый. Гөмбәз котырып яна, ут ялмаган була. Алар Хәрби советның Җиңү байрагын 2 май көнне генә гөмбәз түбәсенә күчереп беркетәләр. +Бер елдан соң бу өч кешенең икесенә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Алтын Йолдыз ордены белән бүләкләнәләр. Ә политрук Берест фамилиясе геройлар исемлегеннән сызылган була. Ул Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. +Шулай итеп, Алексей Берест тора-бара легендадан төшеп кала. Бу гаделсезлекне ул бик авыр кичерә. Аны кыерсыталар, юк сәбәп тапкан булып, төрмәгә дә утыртып алалар. 2005 елда гына аңа "Украина Герое" исеме һәм Алтын Йолдыз ордены белән бүләкләнүе хакында Украина Президенты Ющенко указы басылып чыга. Туган җирендә һәйкәл куела. Ростов-Донда урам исеме бирелә. Әмма Алексей Берестка боларны күрү насыйп булмый. 1970 елда, оныгын күтәреп өенә кайтып барганда, ул рельста торган бер баланы күреп ала, ажгырып поезд килә... Берест оныгын җиргә бастырып куя да баланы коткарырга ташлана. Баланы читкә этеп өлгерә, әмма үзе, оныгы күз алдында, поезд астында кала... +Әйе, батырлык кылган, бүләк биргән җирдә тулы дөреслек, гаделлек була алмыйдыр ахрысы... Ясалма каһарманнар, ялган легендалар, мәңгегә дип куелган вакытлы һәйкәлләр... Болар бар да тоталитар җәмгыятьнең үз-үзен исертеп яшәү рәвешеннән киләдер... +Күкрәген пуля тишкән килеш, Рейхстаг түбәсенә байрак тотып менеп җиткән татар Заһитовның кемгә кирәге бар?! Легендага өчәү - рус, украин, грузин милләтеннән булса шәп бит, икене генә калдырсаң, тагын да шәбрәк килеп чыга. Әгәр илбаш Сталин милләте белән чукча булса, байрак кадаучыларның берсе, һичшиксез, чукча булыр иде кебек. "Күзгә кырып салырлык" кына чукча милләтеннән берәр солдатны фронт буйлап эзләтеп, Рейхстаг ишеге төбенә минуты белән китереп җиткерерләр иде. Әгәр инде табылмый икән, бүтән милләт кешесен чукча итеп, батырлык хакына, тудырган анасын да оныттырырлар иде. +1976 елда Мәскәүдә, Яшь әдәбиятчыларның Бөтенсоюз семинарында катнашкан чакта, кызыклы шәхесләр белән очрашу вакытында миңа Мелитон Кантарияне якыннан күрергә туры килде. Зур башлы, чәче такыр итеп кырылган, Эльбрус тау сырты шикелле борынлы таза гәүдәле грузин. Рейхстаг түбәсенә байрак кадавы хакында ул саран гына бер-ике сүз әйтте: +- Командир кушты да... Егоров белән икәү элдек инде... - дип, Грузиядә ике катлы йорты, җимеш бакчасы турында тәфсилләбрәк сөйләде. Бәлки, аны мондый очрашуларга еш чакырып, тәмам алҗытып бетергәннәрдер. Бәлки, өченче каһарман хакында - үз иңендә боларны Рейхстаг түбәсенә алып менгән лейтенант Берестны телгә алырга кушмаулары аның намусына тигәндер... +Төптән уйлап карасаң, легендалар кешенең сабыйлык акылына исәп тотып +Володя Комаровның туган ягыннан кайтып төшүе үзе бер бәйрәм булды. Егетнең шатлыгы - үзе генә күтәрерлек түгел, күзләре чаткыланып яна, сүзләре сәйлән кебек сибелә. Яраткан кызы Евгения белән аңлашканнар. Бу кайту аның гомерендә онытылмас бәхет булып калыр, мөгаен. +Икебез генә калган арада, икебез генә аңларлык өзек-төтек сүзләр алмашабыз: "Уйлаганыбыз барып чыкты бит, ә!", "Рәхмәт инде сиңа, гомердә онытмам!", "Бу хакта беркемгә әйтмә!" +Әмма... нишлисең, эчкәре яшерелгән сер черем итеп ятмый шул, тышка бәреп чыгарга ясканып, тибенергә ярата. Бу очракта да шулайрак булды. +Безнең дивизиядә, дәүләт эчендә дәүләт дигән кебек, алты йөз кешелек аерым бер "рота охраны" дигән часть бар. Боларның төп хезмәте - "через день - на ремень, через два - на кухню". Авиаторларның иминлеген тәэмин итеп, болар төрле объектларны саклап каравылда торалар, кухняда аш-су әзерләү дә алар карамагында. Бу частьның командиры - полковник Рябинович иде. Штабта, менә шул полковник кул астында эшләүче писарь егет Комаровның якташы икән. Туган ягына кайтып килү шатлыгыннан иләсләнгән Комаров тишкән бит моңа икебез генә белгән серне. Якташы шул ук схема буенча эш йөрткән. Телеграмма... Туган көне белән котлату... Текстны кайгылы хәбәргә алыштыру... һәм... кинәт аяз көндә күк күкри... Полковник Рябинович бүтән камырдан шул... Телеграмма кулына кергәч, тота да почта бүлекчәсенә чылтырата, авыр хәбәр булганда аерым теркәлә торган телеграмма килмәгәнен белеп ала, писарь егетне чакыртып, келәмгә бастыра. Сүгә, кычкыра, яный. +Комаров ни үле, ни тере, агарып чыккан, кичер инде мине, ник әйттем, ник әйттем... дип өзгәләнә. +- Булган булган инде, - дим мин. - Якташыңны коткарырга кирәк. Җылы урыныннан тибеп төшерергә мөмкиннәр бит. +- Ә ничек ярдәм итәргә? +Тагын уйга калам, тагын логика дигән бөдрә йонлы тәкәне күңел араныннан чыгарып җибәрәм. Бераздан ул, җим кабып, әйләнеп кайта. Комаров минем ике каш арасына җыерчык чыгарып, уйланып торуымны кәефем төшенкелеккә юрап, һаман гафу үтенә. +- Егетең Рябинович кул астында писарь булып күпме эшли? +- Бер елдан артык. +- Алайса, җебеп төшмәсен. Бер ел буена аның кулыннан нинди генә документлар үтмәгән. Рябинович та фәрештә түгелдер. Әйтсен егетең: "Әгәр мине батырсагыз, үзегез дә чиста кала алмыйсыз", дисен. +Ул көнне Комаров казармага соң гына кайтып керде. Сизеп торам, атлавында ук тере өмет сизелә. Иңемнән кочып, аркадан сөйгән кебек итте дә: +- Барып чыкты... Син әйткәнчә булды. Полковник белән аңлашканнар, - диде. +Беркөнне төштән соң Володя Комаров белән һава суларга дип парк, стадион буйларын әйләнеп чыктык. Штабка кайтып барганда, безне җиңенә кызыл бәйләгән өлкән лейтенант һәм ике солдат туктатты. Гарнизонның эчке патруле иде болар. Имеш, без Уставны бозып, эш сәгатьләрендә эленке-салынкы йөрибез. Аңлатып карыйбыз, ишетергә дә теләми өлкән лейтенант. Алып киттеләр безне КППга (контрольно-пропускной пункт). Себеркеләр тоттырып, дежур торучылар бүлмәсен себереп чыгарга куштылар. Идәне эре ярыклы, күптән инде юылмаган. Володя - дивизиянең баш писаре: "Мин моны болай килә яздылар. Миңа кызык, көләсе килә. "Төкер, әйткәнен тыңлыйк та, тизрәк котылыйк болардан", дип, Володяны тынычландырган булам. +Себеркеләрне тапшырып киткәч тә, соң дәрәҗәдә кимсенгән Володя озак кына игә килә алмады. +Штабка кайткач, мин гимнастёрканың түш кесәсенә сыярлык итеп кенә күн белән тышлап, келәйләп, икебезгә ике кенәгә ясап, калын тимер белән бастырып кибәргә куйдым. Хәзер инде эченә кечкенә фотоларыбызны ябыштырып, дивизия штабында эшләүче сотрудниклар буларак, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында гарнизон эчендә йөрергә рөхсәт ителә, дигән язу кирәк тә, герблы мөһер кирәк. Анысын инде бер папка документлар белән штаб начальнигы Шестопалга кереп, кул куйдырганда, мөһерен дә суктырып чыгуны Володя Комаров эшли ала. Һәм ул аны башкарып чыкты да. Шыкырдап торган документларны кесәбезгә тыгып куйдык. Берәр мокыт лейтенант кисәге бәйләнеп карасын хәзер! +Икенче көнне үк документның көчен сынар өчен, төшке аштан соң, гарнизон урамнарында юри киләп сарып йөрдек. Патруль җиңсәсе кигән капитан юлда очрап бәйләнмәкче булган иде дә... күн тышлы документларыбызны тегенең борын төбендә уйнатып кына алдык. +Ял көннәрендә шәһәргә иреккә чыгу, ягъни увольнительный кәгазен учка сыярлык кына итеп Володя Комаров машинкада кирәкле санда бастыра. Аннары герблы пичәт суктырып, старшина Осипенкога кайтарып бирә. +- Шестопал документларга мөһерне үзе сугамы? - дип сорыйм Володядан. +- Бик мөһимнәрен карап, кул куеп чыга да мөһерне миңа тоттыра. +- Алай булгач, увольнительный кәгазьләрен күбрәк бастыр, - дим. - Безнең кесәдә унлап данә йөрсен. Кирәк чакта, вакытын күрсәтеп язасың да... Әллүр - шәһәргә! +Шулай итәбез дә... Теләгән чакта иреккә ыргылу кәгазе кесәдә хәзер, барлыгын сиздереп, күкрәкне җылытып йөри. +* * * +Сентябрь башында Железняков белән саубуллашу көне килде. Ул өстәлен бөтен эчке байлыгы белән миңа калдыра хәзер. Кабинет ишеген бикләгәч, махсус җепне пластилин түгәрәк аша тарттырып баса торган бронза мөһергә бәйләгән чылбырны минем чалбар каешына беркетеп, кесәгә салды да: +- Күз карасы кебек сакла. Пичәткә син хуҗа! - диде. +Мин аңа әни биреп җибәргән йон оекбашларны бүләк иттем. Әни бәйләгән, дигәч, Володя Железняковның күз төпләре дымланды. Оекбашны йөзенә куеп иснәп торды. Ул әнисез генә, ятим үскән икән... +Перронда ул Минск поездының соңгы вагонына утырып, арткы ишек тәрәзәсеннән безгә кул болгап китеп барды. Шунда Комаров, тирән сулап куйды да, иңемнән кагып: +- Киләсе елга син мине шулай озатып калырсың, - диде. +* * * +Ниһаять, Мәскәүдән миңа оператив бүлектә эшләргә рөхсәт язуы килгән икәнен әйттеләр. +Капитан Астафьев мине котлады да, ниндидер альбом тышына ябыштырырга дип, дивизиянең чын номерын (без конверт тышына яза торганы 40401 иде), ике кара тушь белән бизәкләбрәк яздым да мин моны, өстәл өстендә калдырып, төшке ашка китеп бардым. +Ике сәгатьтән килсәм, язулы кәгазем өстәл өстендә күренми. И эзлим, и бәргәләнәм - беркайда юк. Капитан Астафьев, гадәтенчә, үз язуына багынып утыра. Капитан Комбаров та ниндидер кәгазьләр арасына чумган. +- Шушында, өстәл өстендә калдырып киткән идем! - дип, үз-үземә сөйләнгәндәй, гасабиланып әйткәч, капитан Астафьев башын күтәрде дә: +- Бик начар иткәнсең, өстәл өстендә калдырып! - диде. - Ул бит дивизиянең сер итеп тотыла торган номеры. Аны бер чит кеше дә белергә тиеш түгел! +Капитан өстәл тартмасыннан алып, язулы кәгазьне миңа сузды. Бу минем өчен тәүге сыналу, итәгеңне җыеп йөр, дигән олы бер сабак булды. Рөхсәт язуы килгәннең икенче көнендә мине КГБ бүлегенә, майор Корниловка чакырттылар. +Гөнаһлар түтәлемдә нинди шайтан таяклары бардыр инде, шуларны күңелемнән йолкып, үземне фәрештәләр янәшәсендә торырга тиешле санап, барып кердем кабинетына. +Дәһшәтле булып тоелган майор Корнилов тимер киемле дә, күн киемле дә түгел, гадәти кительдән, карап торуга ягымлы гына күренә икән үзе. +Ул миңа Мәскәүдән "допуск" килгәнлеген, Оператив бүлектә эшләүнең җаваплылыгы хакында озынга сузмыйча гына аңлатты. Яшерен сергә ия документлар белән эш иткәндә сак булырга кирәклегенә басым ясап әйтте. +Аннары казармадагы тәртип, үзара мөнәсәбәтләр турында йөгерек сораулар бирде дә, кинәт кенә: +- "Америка тавышы"н тыңлаучылар бармы? - дип куйды. "Спидола" кебек кыйммәтле радиоприёмникның сержант Шульгинда гына икәнен беләдер, әлбәттә, мин дә тыңлаштыргалыйм, дигәнне ишетергә теләгәндер бәлки. Әмма мин "белмим" дигән саран җаваптан уза алмадым. +- Генерал шофёры кая барганнарын сөйлиме? +Бу сорау бөтенләй җитлекмәгән иде. Чөнки генерал шофёры иртүк китә, соң гына кайта, һәм, гомумән, югары начальствоны йөртүче шофёрлар күбрәк үзара гына аралашалар иде. +Миннән илһам ала алмаганны сизгәч, майор Корнилов торып басты: +- Оператив бүлектә әйбәт эшләрсез дип ышанам, - дип кулны кысып, ишеккә кадәр озата килде. +Бүтән ул мине бер тапкыр да борчымады. +* * * +Искеләр китә тора, яңалар килә. +Хәзер инде кореялы егетләр - Чагайлар юк. Тенниста Царьков дигән егет белән өзешәбез. Без - якташлар. Ул - Азнакайга чиктәш Шаран районыннан. Кап-кара чәчле, калын иренле, каратут йөзле, мулатка охшаган чибәр егет. Спорт белән шөгыльләнә. Шәһәргә бассейнга йөри. Җилкәләре калын, тыгыз тәнле. Брасс алымы белән йөзү буенча беренче разряд алуга ирешкән. +Бервакыт ул Минскига ярышка китеп барды. Ул әйтеп калдырган вакытта бөтен казармабыз белән телевизор каршына өелештек. Көтәбез. Менә йөзүче спортсменнар, бер-бер артлы чыгып, бассейн тирәли әйләнеп чыктылар. Безнең Царьков нишләптер күренми, көтәбез, юк кына бит. Китте төрле фаразлар: +- Туалетка кереп киткәндер, - ди кайсыдыр. +- Шаярткандыр гына, бөтенләй бармагандыр ул анда... +- Кызлар янында ятадыр әле... +Ярышлар башлангач кына Царьковның таныш фигурасы күренде. Су белән көрәшеп, каерып ишеп килгән егетебезгә экран аша көч биреп, калкынакалкына, бердәм кычкырабыз. +Нишлисең, яуланган икенче урын һәрчак нигә беренче түгел, дигән ризасызлык тудыра... +Берничә көннән кайтып төште Михаил Царьков. Һәркемнең телендә котлаудан тыш бер генә сорау иде: +- Теге чакта кайда идең, нишләп телевизордан күренмәдең? +Царьков кучкылт-кызыл иреннәрен җәеп, самими елмайды да: +- Гафу, егетләр, туалетта идем, - диде. +Менә шул егет белән теннис уйнау - үзе бер хозур. Чын күңелдән уйный, әмма җиңелгәндә дә ярсымый, җиңсә дә тыныч кала. Кеше осталыгын да таный, бәяли белә. +Ул миңа һәрчак "земеля" дип эндәшә. +- Армиядән соң күрешербез бит. Син миңа, мин сиңа кунакка килермен, - ди. +Очрашырга сүз куешабыз. +Күп булса өч ел үтәр. Казанда университетта укыганда, мин кышкы сессиягә килгән читтән торып укучы Шаран егете белән танышырмын. +"Шаран" дигән яңгыравык сүз миңа шунда ук Михаил Царьковны искә төшерер. +- Беләсезме андый егетне? Сәлам әйтегез миннән, - дигәч, теге егет башын түбән ияр: "Царьков Михаил юк шул инде бу дөньяда", дияр. "Ничек юк! Андый егет югала димени, ул бит безнең ротаның утлы егете иде?!" Шуннан соң тетрәндергеч кыйсса ишетермен. Миша Царьков өйләнергә ниятләгән кызын әти-әнисе белән таныштырырга дип өенә алып кайткан. Бу хәлне көтмәгән ата-анасы көмәнле кызны мыскыллап, куып чыгарганнар. Царьков, ата-анасына рәнҗеп, үзе дә чыгып киткән. Гарьлегеннән бәргәләнеп йөргән дә поезд астына ташланган. Поезд тәгәрмәчләре астында калып, ике аягы да төптән өзелгән, үзе исән калган. Каны бозылып, бөтен тәненә тарала башлагач, өч көн буена: "Миңа агу бирегез, яшисем килми!" дип табибларга ялынган һәм дүртенче көнендә җан тәслим кылган. +Нинди егет иде бит! Тавышы хәзер дә колагымда яңгырап тора, чибәр йөзе, кызларның һушын ала торган елмаюы - күз алдымда... +Ә теге кызны... Царьковның әти-әнисе өенә алып кайтып, үзләре янында яшәтәләр, Мишага охшап туган оныкны үстерешәләр икән. +Соңлап килгән нинди үкенечле язмыш сабагы... +* * * +Матбугатта басылып чыккан рәсемнәр шактый җыелып бара. Көндез, эш сәгатьләрендә, үз шөгылең белән мавыгып утыруны күз алдына да китереп булмый. Дөньяның бөтен четерекле эшләре миңа килеп ялгана кебек. +Шахмат буенча калын гына алты китап туплаган идем, аларны ленкомнатага алып кереп, өстәлгә өеп куйдым. Кем кызыксына, шул укый, өйрәнә ала. Нигәдер, бу хикмәтле уенга элеккеге дәрт сүнә, суына бара, ахрысы. Бөтен көчне рәсем ясауга, шигырь язуга бирәм. Әлбәттә, эштән соң калып, төннәрен генә, ялгызлыкның үзе бер бәхет икәнен тоеп, күңел мәгарәсенә төшеп актарынам... +Әле менә өлкә газетасы "Во славу Родины" редакциясеннән тагын бер хат килеп төште. Анда болай дип язылган: +"Уважаемый тов. Галеев! +Решением редколлегии Вы приняты в заочную школу военкоров окружной газеты. 16 января в "Во славу Родины" напечатана первая страница в помощь слушателям (наш учебный план, консультация о заметке, первое задание). Посылая свои материалы в дальнейшем, ниже подписи добавляйте "слушатель заочной школы военкоров". +Начальник Отдела писем и массовой работы М.Гурьев." +Сурәтле фикерләүгә көчем җитмәсә, күңелдә кайнаган уйларны сүз көче белән белдерергә омтылып, шигырьгә тотынган булам. Ләкин минем баш очымда үрелеп кенә алырга сүзләр болыты җыелып тормый, сүз байлыгы каршында мин хәер сорашып торган фәкыйрь бер сукбай кебек. +Нидер расларга, бирешмәскә теләп алгысынган күңел ялгызы гына тыпырчына шул. Их, кырыеңда бер киңәшчең, остаз, акыл иясе булса иде, мине бу үзешчәнлек баткагыннан тартып чыгарыр иде, дип хыял йөртәм дә... Андый бәхет килеренә өмет өзеп, җитлекмәгән иҗат җимешләрен, аптырагач, редакциягә юллыйм. Анда инде баштан сыйпап кына тормыйлар, менә шушындый эчтәлектәге хат та язып җибәрәләр: +"Уважаемый товарищ Галеев! +Ваш рисунок, при возможности, постараемся использовать в газете. А вот стихи явно не удались. Вы не владеете по-настоящему ни ритмом, ни рифмой, многие строки очень прозаичны. Много стилистических погрешностей. Вот Вы пишете: +Всюду светят огни, прожектора... +Одно слово здесь явно лишнее: прожектора - это ведь тоже огни. Вы рифмуете совсем нерифмующиеся слова: "Сыны - Родины". Помните, что стихи требуют большого труда. +С приветом, начальник Отдела культуры и быта подполковник М.Алексанов." +Төн... Кабинетымда мин дөньядан аерылып, күңел иреген тоеп, үземә калса, илһамланып, иҗат газабы кичерәм. Бу - үз-үзеңне яралап та, дәвалап та карый торган ләззәтле интегү газабы. Моның асыл мәгънәләрен мин аңлап та бетерә алмыйм әлегә, еракта, бик тирәндә тавышсыз яшенен - тонык җемелдәгән аҗаганын гына тоям... Сизәм дә, тоям да кебек; күзгә күренми торган ниндидер ишекләр берәм-берәм ачыла башлар да, мин, гаҗәеп дөньяга килеп чыгып, күңел җиһанындагы серләрнең асыл мәгънәсен төшенү тылсымына ирешермен кебек. Бу ишекләрнең ачкычы сүзләрдән коелган... +Төн... Тып-тын ялгызлык. Юк, колак салсаң, әллә нинди тавышлар саркып китә. Хәрби тормышта тынлык сүрүе дә хәвефле җепләрдән тукылган, ул һәрчак уяу, сак, йокысыз. +Аскы каттан әнә команда пунктыннан сөйләшкән тавышлар, ниндидер аппаратларның үз ритмында чыкырдавы ишетелә. Штабның йөрәге тибә. Кан юллары меридианнар, параллельләр аша әллә кай ераклыкларга тоташкан. +Кинәт якында гына шапылдаган тавыштан сискәнеп, ишеккә ташланам. Байрак янында сакта торган солдат автоматын кулыннан төшереп җибәргән, басып торган килеш йокыга китеп алган, бичара. Кыяфәте куркынган, миннән билендәге каешын төзәтеп, тагын, кыл кебек тартылып, урынына баса. Төнлә калып эшләгәндә, ничә тапкыр кичердем инде моны. Беләм югыйсә, шапылдап төшүеннән үк беләм, әмма бер-бер хәл булгандыр, бәлкем сакчының йөрәге тоткандыр дип хәвефле уйлыйм да, ишекне ачып карамыйча түзә алмыйм. +Уяулык сагында торган штабның бер бүлмәсендә, төн тынычлыгыннан файдаланып, бәләкәй генә дөнья булып, үз уема уралып утыруым мәзәк тә, бер карасаң. Мин бит мондый вакытны йокы хисабыннан әҗәткә алам. Югыйсә, җир катламын казып-казып та, ватык чүлмәк кисәге дә тапмаган археолог кебек, нәүмиз ымсынып каласымны да беләм. Якутлар табыладыр вакыт белән, дигәннәр әнә. +Өйрәнчек чакның да үз табышлары, үз югалтулары бар. +Менә "Во славу Родины" редакциясеннән тагын бер хат: +"Уважаемый тов. Галеев! +Один из Ваших присланных рисунков "Цель поражена", возможно, поместим на страницах газеты. Другие Ваши рисунки имеют ряд недостатков. Рисунок "Перехват" - неудачное композиционное решение, надуманное. Старайтесь хорошо рисовать то, что видите на земле. Рисунки "Вести из Ташкента" и "За решением шахматной задачи" - имеют нарушения пропорции, не чувствует движения, статичны. Лучше продумывайте темы, которые хотите выразить в рисунке. Нам приятно получить от Вас хороший рисунок. Не забывайте о полевой учёбе воинов - это одна из важных тем. +Желаю творческих успехов. С приветом художник-ретушер Л.Дрозд." +Шулай итеп, рәсемнәр чит күзләргә барып ирешә, сынала тора. Ә менә шигырьләр... алар, очарга өйрәтелмәгән кош балалары кебек, дөньяга чыгарга куркып, оясында утыралар. Ул чакта әле мин, сүзләрне интектереп, шигырь читлегенә сыйдыра алмыйча азапланган малай, тәнкыйть дигән чукмар барын белми идем. Аның чәнечкесе дә, мамыгы да, киңәше дә, миләше дә үзендә икән бит... +Әзер бул, егет, әгәр син иҗат дәрьясының текә ярына килеп баскансың икән, курыкма, сикер билгесезлек упкынына! +* * * +Генерал Дудаковны Мәскәүгә, Хәрби һава академиясенә алалар икән, дигән хәбәр таралды. Сәбәбе - башкалада хәрби белгечләр, укытучылар җитмәгәннән түгел, әлбәттә. Дивизия командиры ничә полкны туплаган самолётлар кәрванына үзе баш булып, алгы рәттә очарга тиеш. Моның өчен медкомиссия үткәндә, шик калдырмаслык дәрәҗәдә сәламәт булу кирәк. Сугыш утларын кичкән кырык сигез яшьлек генерал, шулай итеп, белорус күгендә соңгы очышын ясады. +Без, ротадан алты-җиде егет, генералның фатирына, әйберләрен контейнерга төяргә дип бардык. Биш катлы йортта өч бүлмәле гадәти фатир. Төп мебельләре инде Мәскәүгә озатылган. Монда - Могилёвта яшәүче кызына җибәрергә дигәннәре генә калган икән. Генерал үзе, хатыны вак-төяк әйберләр белән кайнаша. Без төрле мебель, өй җиһазлары ташыйбыз. +Ике чиләк коньяк истә калган... Эреле-ваклы, купшы этикеткалы, яссы, йомры шешәләр ике чиләккә дыңгычлап тутырылган. Кибеттә аңгыра төстәге совет шешәләре генә күземә чалынганга, миңа болар гаҗәп затлы тоелды. Егетләр учка сыярлык шешәләрне суырып чыгарып, тотып-тотып карыйлар. +- Әллә берәрне кесәгә тыгабызмы? - диләр. +- Ярамый! - ди ефрейтор Пилипин. - Соңыннан генерал үзе сыйлаячак безне... +Контейнерларны төяп бетереп, капкачын япкач, генерал Дудаков безне тезеп бастырды да рәхмәт белдерде, берәм-берәм кулларны кысып саубуллашты. +Мәскәүдә һәм Мәскәү астында яшәргә тагын кырык биш ел гомер бирелгән генерал Александр Васильевич Дудаков белән әнә шулай хушлаштык. +Казармага кайтып барганда? егетләр ефрейтор Пилипинны "эт итеп" сүктеләр. "Ну, ничек, сыйладымы?!", "Синең аркада... чуты юк иде бит коньякның!..", "Һәрберебезгә берәрне тыксак та сизми иде бит!.." +Дивизия командиры итеп полковник Жихарёв билгеләнгәч, гарнизон тормышы яңа тәртип кысаларына керә башлады; аның әмере белән кояш чыга, аның әмере белән җил исә кебек тоела иде. +Булачак генерал утыз өч яшьләрдә; төз гәүдә, кырыслыгы килешеп торган чибәр кыяфәт, сыкы төсендәге каракуль папахадан, шинелендә ник бер ялгыш сызык, бөкләнгән эз булсын - бар ягы да килгән, пөхтәлек, затлылык үрнәге... Әмер биргәнче үк, үзенә буйсындыру теләген уята торган чын хәрби дәрман аңа тумыштан бирелгән иде. +Аэродромда, очыш вакытларында ничектер, ә менә гарнизон көнкүрешендә аның вакчыллык (педантлык) дәрәҗәсендәге тәртип кертүләре үзен сиздерә башлады. Яшь офицерлар хәрби киемне үзләренчә "бөгеп" китерәләр, хәтта чалбарны клёш итеп (балак очы киңәебрәк тәмамлана), тупыйк башлы ботинка урынына очлы башлы туфли киеп, носкины да ачык төслегә алмаштырып, модага ярашып киенәләр иде. Кайсылары хәтта фуражканың козырёгын кечерәйтеп, гасыр башындагы патша офицерларыныкы сыман итәләр иде. +Полковник Жихарёв чик куйды боларга. Лейтенант, өлкән лейтенант кебек яшь офицерларны туктата да чалбар балагын күтәрттерә. Хәрби стандартка туры килмәгән ботинкасын һәм носкиен алыштырып кияргә боера. Армиянең "сделать и доложить" дигән какшамас бер тәртибе бар; бирелгән эшнең үтәлгәнме, юкмы икәнен соңыннан тикшерергә оныту - гражданкадагы тормышның бәласе түгелме?! +Бер көнне полковник Жихарёв яраннарын ияртеп безнең казармага килеп керде. +Дневальныйның әтәчле тавыш белән ертылып: "Рота, смирно!" дип кычкыруыннан ук гадәттән тыш хәл икәнен аңлап, ятканы-утырганы сикереп торып үрә каттык. +Килә полковник казарма уртасыннан, күз карашы белән кистереп килә; чибәр-усал, пөхтә-ыспай, бөтен гәүдә торышыннан хәрбилекне ярату, буйсындыру ләззәте бөркелеп тора. Инде китәргә дип ишек ягына борыла дигәндә, Володя Дубовойга күзе төште бит моның. Дубовойның, гадәттәгечә, гимнастёрка итәге керләнгән, каешы бил турында, ябык ат муенына эленгән камыт кебек, иркен асылынып тора. Моны күреп, полковник корыч тавыш белән кычкырып җибәрде: +- Ты что стоишь как бабай?! +Казарма эче дәррәү көлү тавышы белән тулды. Әмма полковникның кырыслыгын безнең көлү генә йомшата алмады. +Шул көннән соң Дубовойга "бабай" кушаматы ябышып калды. Бу сүзнең ни аңлатканын күпләр, әлбәттә, белми иде. Танцы мәйданчыгындамы, болаймы, кызларга карата "потаскуха" дигән сүз еш кулланыла иде. Әллә нинди сикәлтәле, авыр сүз. Мин моны "пыкуха" дип, җиңеләйтебрәк әйтүне телгә кертеп җибәрдем. Кабул иттеләр. +- "Как-как" дип, нишләп сез ата каз кебек какылдыйсыз, "кәк-кәк" дип йомшак итеп әйтергә кирәк, - дим. Кабат-кабат әвәләп, "ә" авазын сыгылдырып әйтергә тора-бара күнектеләр бит тәки. +"Сволочь" дигән сүзнең яңгырашы ошый иде миңа. Начар мәгънәне белдерсә дә, мин ул сүзне жәлләп, аяк астыннан күтәреп алдым. Башта өнәмичә йөрделәр дә, тора-бара: +- Эй, сволочь, - дип бер-береңә эндәшү гадәткә кереп, "дустым" дигән мәгънәне алыштырды. +Пермьдә хезмәт иткәндә, теләгән чакта үз телебездә гәпләшергә, бушанып алырга җай бар, татарлар күп иде. Ә монда... мин - берьялгызым. Туган телем сызып кына күңел юшкынына күмелә бара. Ялгызым калып уйланганда яисә берәр шигырь юлы, адашып, күңелемә килгәндә генә, ана телемдәге сүзләр уйдыгында эзләнә башлыйм. Яфрак астына качкан җиләк кебек, кайбер сүзләр дә әллә үпкәләп инде, әллә ятсынып, хәтер пәрдәсе артына яшеренә. +Үз фикеремне мин үз телемдә эчтән, тавышсыз гына белдерәм. Көнкүрештә кирәген җуйган Ана телем хисләремә төренгән тавышсыз эчке тел - җ а н т е л е н ә әверелә бара. +Ә рус теле минем өчен көндәлек җан асрау өчен котылгысыз булган яңгыравыклы - т ә н т е л е н ә әверелә бара. +Җан телендәге сүзләрнең яңгыраш-тәмен мин әкрен генә җуям шикелле. Никадәр җиңел икән бит үз телеңнән мәхрүм калу. Моңа дистә еллар, гасырлар кирәк түгел икән. Шундый шартларга куелып, ихтыяр көчеңне җуйсаң, эчке иманың да булмаса, туган телеңә хыянәт итүеңне сизми дә каласың. Аннары... Тел сандыгыңда йомылып, сулышсыз калган сүз байлыгы, дәртен җуеп, берәмберәм күзен йома барачак... +Район газетасында чыккан шигыремне Фәния хатка салып җибәргән. Поезд Идел күперен чыккан чакта, гаҗәеп су киңлекләрен беренче тапкыр тамаша кылып барганда, әллә каян гына убылып төшкән иде ул шигырь юллары. Язып куярга җай юк иде. Күңелемнән туктаусыз кабатлап, ятлап бетергән идем: "Идел, Идел, күзен кыса кояш нурларыннан, елмая күк сине каршылап, тукта, поезд! Нигә ашкынасың, карый алмый калам яхшылап..." +Сизә идем, рәсем ясау гына канәгатьләндерми башлаган иде. Нидер әйтергә телим, ниндидер уйлар бәргәләнә, ничек шуларны белдерергә, күңел капкаларын нинди көчләр кагып ачмакчы - һич аңламыйм гына бит. Сүз егәре, шигырь җене тынычсызлаган икән лә мине. Ул авыру бер йоккач, котыла алмавымны шул чагында мин белми идем әле. Курка-курка гына редакциягә җибәргән идем - басканнар бит! +Газетаны Матвей Трофимычка күрсәттем. Ул шигырьнең график сурәтенә төксе генә күз төшерде дә көтмәгәндә әйтеп куйды: +- Мин синнән кеше чыгар микән әллә, дигән идем... +Менә, Трофимыч бер атна инде эштә күренми бит әле. Өстәле моңаеп тора. Авырып киткән. Авырый дигәч, без, гадәттә, "салкын тигәндер"гә ышанып, үзебезне юатып куябыз. Бу очракта... хәтәррәк икән шул. Матвей Трофимыч сөйләшеп торган чакта, кинәт кенә учы белән чигә турын кысып, тын кала торган иде. Вакыт-вакыт башы авырткан икән шул. Бәлки, ул авыртуның сәбәп чыганагы сугыш чорларына барып тоташадыр. Хәрби самолётта укчырадистның кабинасы койрык төбендә була. Фаҗига-мазар килеп чыкканда, күбрәк укчы-радистлар исән калганнар. Матвей Трофимычларның да, зенит утыннан самолётлары яна-яна төшеп, җиргә килеп бәрелгәч, койрык ягы сынып, илле метрга ыргытыла. Кабина эчендә Трофимыч исән кала. Бәлки, шул чактагы бәрелү аның хәзерге авыруына сәбәпче булгандыр. +Баш миендә кабынган яман шеш, мәкерле тамырларын бөтен тәненә таратып, Матвей Трофимычны бер ай эчендә яндырып бетерде. +Аның җәсәден соңгы юлга озатырга дивизиянең бик күп офицерлары килгән иде. +Что ты наделал?! +Дивизия буенча "ел йомгаклары" дигән кебегрәк олы киңәшмәгә әзерлек барышы турыдан-туры безгә кагыла. Көне-төне зур-зур плакатлар әзерлибез. Саннар, диаграммалар, хәрби эш нәтиҗәләре язылган мондый плакатлар полклардан да килеп, дивизия штабындагы штурманнар һәм оператив бүлекләрнекен дә кушып бергә җыела. +Мондый "урак өсте" ай буена сузыла. Төнге икедә йә өчләрдә эшне төгәлләп киткәндә, дежурный бүлмәсендәге журналга китү сәгатен-минутын язып калдырасың. Димәк, синең төшкә кадәр йокларга хокукың бар. Беркем дә борчырга тиеш түгел. Ләкин мондый чакта җан түзми, ничек йоклап ятмак кирәк, мин, элеккечә, сәгать тугызда эш урынымда булам. Ә эш убылып кына төшә: берсен бетерүгә, икенчесен сонып кына торалар. +Иртәгә олы киңәшмә башлана дигән көнне Офицерлар йортының зур залына плакатларны сәхнә алдына эләбез. Сәхнә алды иңгә - егерме биш метрлар, биеклеге унбиш метр бардыр. Менә шул ара - идәннән түшәмгә кадәр без ясаган плакатлар белән каплана. Ике кырыйда бомба аса торган лебёдкалар, аларга нечкә тимер чыбыктан үрелгән арканнар тартылган. Шуңа беренче кат плакатлар эленә, аны күтәртеп, икенче кат эленә - шулай бара-бара түшәмгә кадәр менгерелә. +Трибунага пульт куелган: сөйләүчегә ничә минут вакыт калганы таблода янып тора. Указкалар төрле - биш, өч, бер метрлысы бар. Тоткычындагы кнопкага баскач, очында сары лампочка яна торган итеп эшләнгән. +Авырлыгы тоннага җиткән плакатларны элеп бетерүгә, без, солдатлар, залны бушатабыз. Ишекләргә автоматлы сакчылар куела. Хәзер инде монда пропусксыз черки дә борынын тыга алмый. +Иң четереклесе - карта белән эш итү. Секреткадан кирәкле төбәкнең картасын (номерын әйтеп, өлешләп) аласың да (масштаб буенча алар төрле: бер, ике, биш, ун километрлык итеп бүленгәннәре бар) кирәкле зурлыкта ябыштырып чыгасың. Итәкләре өстәл өстеннән салынып торган зур бер карта барлыкка килә. +Исең китәрлек, илдәге төбәкләрнең бөтен елга-инешләре, юллары, өч йорттан гына торган авылларына, сукмакларына чаклы, бөртекләп, картага төшерелгән. Адәм акылы ышанырлык түгел... +Берсендә шулай дивизия самолётлары заданиегә очасы төбәк картасын номерлары буенча ябыштырганнан соң карыйм: безнең төбәкләр ич бу! +Идел-Кама кушылган урыннар, әнә Казан, Чабаксар күренә. Әмма миңа иркенләп карарга мөмкинлек булмады, эшкә тотындык. Кырыйда офицерлар, подполковник Журавлёв үзе... Четерекле саннар, исәпләүләр, маршрут сызыклары алар күзеннән уза. Язу, картага билгеләр төшерү - минем кулдан. +Картаны уңгарак шудырып, калын пероны тушька манып, яза башладым да... карасам, кул астымда минем авыл... Балтач дип аермачык язылган. Кулым калтырап китте, туктап калдым. Кырыйда күзәтеп торган подполковник Журавлёв, үзенең кыргычлы тавышы белән: +- Что-то у тебя ручка дрожит? - дип яңгыратып салды. +- Там моя деревня, товарищ подполковник, - дим. +- Вот и будем бомбить твою Татарию, - дип, подполковник ирен чите белән елмайды. - Не бойся, это будет всего лишь фотографическое бомбометание. +Картаны иртәнгә эшләп бетерергә кирәк. Журавлёв төнге унда өенә кайтып китте. Комбаров белән Астафьев - ике капитан гына калды. "Операция өстәле"нә иелеп, четерекле нерв җепселләрен ялгап, өчәү мәш киләбез. +Арылды, төнге сәгать икеләр. Астафьев белән Комбаров тәмәке тартырга дип чыгып киттеләр. Алҗыдым дип тормый, шундый чакта да җүләр уй башка килә бит ул. Мин бушаган тушь шешәсен картаның кап уртасына яткырдым. Кап-кара кәгазьне кайчы белән түгәрәкли-түгәрәкли кискәләдем дә шешә астына җәеп куйдым. Читтән караганда ышанмау мөмкин түгел: шешә ауган, кара тушь җәелгән, инде эше бетәргә күп тә калмаган картаның урта бер җирендә - мәхшәр! +Түр тәрәзә янына бастым да тегеләрнең кергәнен көтәм... Менә ишек ачылды... Комбаровның юка чәчле түгәрәк башы күренде. Бер-ике атлавы булды, күзләре зур ачылып, куркынган кыяфәт белән катып калды. Әллә инде теленнән дә язды. Артыннан кереп килгән Астафьевка ымлап кына карта уртасындагы "мәхшәргә" күрсәтә. Гадәттә, тыныч холыклы капитан кычкырып җибәрде: +- Что ты наделал! +Мин боларның шулкадәр тәэсирләнүеннән чыдый алмыйча, сыгылып төшеп, көләргә тотындым. +Шушы җүләрлекнең файдасы тиде бит. Барыбызның да йокы ачылды. Бу моментны кайта-кайта искә төшереп, әгәр чынлап та шундый хәлгә калсак... дип, кичереп карыйбыз. +- Чак инфаркт алмый калдым. +- Иртәгә яңа карта алып, эшне яңадан башлауны күз алдыма китердем дә... +- Әле күпме әр, күпме сүз булачак иде. +- Ну, татарин... +Бу сүзне мин төрле ягымлылыкта ишеткәлим инде. Күрше кабинетта майор Артемьев белән капитан Серёгин эшли. Шулкадәр ипле, тыныч холыклы кешеләр. Мин алар белән күрешергә дип уң кулны сузганда, сул кулны сәлкәү генә күтәреп, честь биргән булам. +- Ну издеваешься, татарин, - дип елмаеп куялар. +Уңдым мин штаб офицерларыннан. Дивизиянең баш штурманы подполковник Мостафин үзе, өченче каттан төшеп, кабинетка кереп хәлеңне белешкәләп чыксын әле. Җитмәсә, ял көненә очучылар ашханәсенә барасы талоннарын керткән. +- Коткар син мине, өйдә хатын пешергән ашны ял көнендә булса да кабып карарга иде бит. Югыйсә, бөтенләй үпкәлиләр, - дип, ул ике талон калдыра. Бинага килеп кергәч үк шаккатып калдык. Һәркайда гөлләр, тәрәзәләрдә затлы пәрдәләр, өстәлләргә ак эскәтер җәелгән. +Өч залга бүленә икән очучылар ашханәсе. Нинди самолётны егәрләвеңә карап, ризыкның тәме, калориясе билгеләнгән. Поршневиклар залы - ике канатлы самолётта очучылар өчен. Калган икесе - реактив самолётта очучыларга - дозвуковойлар һәм сверхзвуковойлар залы. Без, Комаров белән, соңгысына кердек. Башына ак калфак, зәңгәр күлмәге өстеннән ак сарафан кигән стюардесса (без аны шулай атадык) кыз очып кына килеп җитеп, безне өстәл артына утыртты. Ашның гына да җиде-сигез төре бар икән. Кайсын сайларга белми аптырадык. +Ул ризыкларның тәмлелеге! Өстәлдә торган горчица, борыч, әҗикә, тагын әллә нинди шешәләрдәге кызыктыргыч соусларның барысын да татып карыйсы килә. +- Рестораннарың бер кырыйда торсын, - ди Володя. Минем Бөгелмәдәге рестораннан кала, бүтән затлыракны күргәнем булмагач, чагыштыра алмыйм. Бер-бер артлы килеп торган блюдаларның яшелчә-җимешләр белән бай бизәлешенә исем китеп карыйм. Менә нинди дә була икән бит - ашау сәнгате! +Ашханәдән чыккач, гел елмаясы, гел көләсе килә, Володя белән кар атышаатыша кайтабыз. Тәмле ризык белән бергә күңелләргә кояш керде, кәеф күкнең җиденче катыннан аягын салындырып утыра... +Безнең "ашау бәхете" кичергән мондый көннәр айга ике-өч тапкыр кабатлана башлады. Рәхмәт инде баш штурман Мостафинга һәм аның урынбасары Шаһиморатовка. Хатыннары ял көнендә тәмле өй ризыгыннан өзелдермәсен генә... +Бүрек +Дисбе кебек, бер җепкә тезелеп, талгын гына эре кар ява. Тополь ботаклары бу тере аклыктан рәхәт кытыкланып, оеп утыра. +Йокыдан туеп, күземне ачуга, тәрәзә уемындагы шушы күренеш мине сәламли. +Яңа елның беренче эш көне. +Киенеп беткәч, искәрәм: бүрегем урынында юк. Бүрек минем башка хыянәт итеп, ташлап киткәнме әллә? Башта үзем генә эзләп карадым. Аннары күршетирәмдәге егетләр эзләшергә кереште. Юк кына бит. Өч елга исәпләнгән бүрегем эзен суыткан. Урлаганнар диясе килми. Чөнки казармада угрылык дигән нәрсәнең моңарчы сизелгәне юк иде. +Штабка мин офицерлардан алданрак, тугыз тулганчы килеп утырырга гадәтләнгән идем. Бүген старшинаны көтеп соңга калам инде. +Осипенко килгәч, минем хәбәрдән аптырап калды, йөзендәге кызгылт рәшә урыны-урыны белән тимгелләнеп чыкты. +- Неужели бацилла воровства просачивается и в нашу казарму... - дип үзалдына сөйләнгән кебек әйтеп куйды. +- Сайлап ал, - дип, каптёркадан өч бүрек чыгарып бирде. +Берсеннән-берсе искерәк, "ашы" бетеп, формасын җуйган бүрекләрне киеп карарга да кул күтәрелми, баш чиркана. +Китеп бардым яланбаш кына. И көннең матурлыгы! Чәчне каплап, баш түбәсенә кар өелә бара, өелә бара, гәүдәне төз тотарга тырышып, баш өстенә чүлмәк утырткан кебек атлыйм. Килеп кердем шулай штабка ак папаха киеп, икенче катка күтәрелгәндә эри башлаган карның тамчылары муенны "пешереп", аркага таба юл алды. Кабинет ишеген ачып җибәрсәм... ушым китә язды. Капитан Астафьев өстәле янына бер төркем офицерлар җыелып баскан, погоннарындагы эре йолдызларны шәйләп, курка калдым. Башына кар бүрек утыртып килеп кергән солдатка болар шаккатып карап каттылар. Ул арада безнең подполковник Журавлёв әчкелтем катыклы тавыш белән кычкырды: +- Бу нинди маскарад?! +- Бүрекне югалттым, - дидем мин юаш кына. +- Кайда? Казармадамы? Старшина Осипенко ни караган?! - дип, ул телефонга тотынды. Офицерлар төркемендә подполковник Мостафин да бар икән. Ул Журавлёвны туктатып калды: +- Кирәкми, чылтыратмагыз. Хәзер мин үземнең бүрекне китертәм, - дип телефон номерын җыеп, хатынына аңлата башлады. +Карасам... Мостафинның иңендә полковник погоннары. Иске елдан Яңа елга атлап чыкканда аңа тагын бер йолдыз өстәгәннәр икән. Югары дәрәҗәдәге офицерларның безнең кабинетка җыелу сәбәбе: катастрофага эләккән самолёт экипажының сөйләшүләрен яздырган "кара ящик"тан гадәти магнитофонга күчерелгәнне тыңламакчылар икән. +Мин туалетка чыгып, башның карын коеп төшереп, сөлге белән сөртенеп кергәч, озак та үтмәде, аскы каттан дежур солдат Мостафинның бүреген кертеп чыкты. Шулай итеп, "сыкылы" каракуль папахага күчкән полковник Мостафинның бүреген, маңгаендагы кокарда эзен тарап, урынына йолдыз беркетеп миңа кияргә насыйп булды. Бу инде солдат кавемендәге бөтен бүрекләргә бүрек иде. +Кайчакларда, кичен кәеф булганда, каптёркадан авиаторлар кия торган әллә ничә замоклы, кесәле, мех якалы куртка алып киям (аңа погон тагылмый), аякта хром итек, бүреккә кокарда тагып куям да, төп капкадан, дежурныйларга честь биреп кенә чыгып китәм "самоволкага"... Яшь офицер яисә сверхсрочник дип калалар бугай. Шәһәр шавына күмелеп, истирәхәт кылып йөрим, минутларның кадерен тоеп, ирекле тормышка манылып алам. +Казармага кайткач инде бүрек маңгаена батып кергән кокарда эзен яңадан тарап, урынына йолдыз беркетеп куям. +* * * +Ялга кайткач, өйдән ботинкалы тимераякларны алып килгән идем. Ял көне кичен киттем үзебезнең стадиондагы катокка. +Яратам - үткен конькиларның чыкырдап бозга кабуын, бала-чагалар чырчуын, кызларның егылганда да ыспайлыгын онытмыйча егылуын, аякларны чалындырмый торган рәхәт музыка яңгырашын, бозда ярылып калган ак эзләр чигелешен яратам. +Монда - аяклар туганлыгы. Бар да бер ритмга көйләнергә тырыша. Янәшәңдә кулга-кул тотышырга кызың булмаса, җил белән култыклашасың. +Сагынганмын икән боз исен. +Каток кайда да бер инде: дәртле музыка, конькиларның сызылып китүе, йә сокланып, йә куркып кычкырып куюлар - болар бар да таныш авазлар букеты, ә бала-чага чыр-чулары шул букетка үрмә гөл булып урала. +Онытылып, шуып барганда аркама кемдер учы белән сугып куйды. Карасам, майор Шаһиморатов елмая, затлы спорт костюмыннан, янәшәсендә чибәр генә ханым бала җитәкләгән. Шаһиморатовның гәүдә торышы спортсмен икәнен сиздереп тора... +Икенче көнне ул безнең кабинетка төргәк күтәреп керде. +- Бу - сиңа бүләк, - ди. Сүтеп карасам... Өр-яңа спорт костюмы. Кичә, катокта минем сәләмәрәк киемгә кыеклап кына күз төшереп алган иде шул... +Рәхмәттән кала нәрсә әйтим инде. Майор Шаһиморатов шундый бүләк бирә алуына үзе дә шат. +- Катокта бөтен кызлар мине сырып алачак хәзер, - дим. +Ул чыгып киткәч, карыйм, төргәк эчендә тагын бер төргәк бар. Теш пастасы сыман калын-юан тюбиклар. Болар - самолётта, ун чакрым биеклектә алтышар сәгать очкан чакта тәмләп кую өчен махсус паёклар икән. Тюбикның берсен кысасың - стакан тулыр-тулмас борщ савылып чыга, бер сынык ипи белән ашап куйсаң (аның тәмлелеге!), җыбылҗык исле ашханәгә барып торасы да юк. Икенче тюбикны кысасың - хуш исле шоколад ишелеп төшә. Өченче тюбикта - какао. +Тора-бара штурман милләттәшләр мине бөтенләй "аздырдылар", өстәлем тартмасында затлы тәгам тыгызлап тутырылган шундый тюбикларга урын җитми башлады. +* * * +Барановичи шәһәренә тагын бер тапкыр командировкага барырга туры килде. Бу юлы да ЛИ-2 самолётына утырдык. Бу юлы да дивизия командиры үзенең яраннары белән барды. Генерал Дудаковтан аермалы буларак, полковник Жихарёв бөтенләй башка, командарм рухы аның бөтен гәүдә торышыннан бөркелеп тора. Самолёт салонына кереп, түргә үтүгә үк, ул аерып торучы пәрдәне тартып, ябып куярга әмер бирде. Штурвал артына утырмады шикелле. Чөнки бу самолёт аның өчен ишәк җигелгән чытыр арба кебегрәк тоеладыр... +Барановичи аэродромына төшеп утыргач, ишек ачылуга мин кыбырсып, урынымнан тордым да, чыгарга дип бара башладым. Шулчак арттан Жихарёвның корыч тавышы, үткен сөңге булып аркама кадалды: +- Товарищ солдат, вернись! +Мин урыныма кире ничек килеп чүмәшкәнемне дә сизми калдым. Бераздан яраннары белән үтеп киткән Жихарёвның җиле генә тиеп калды. Ул арада ишетәм, нәкъ теге чактагыча, ярсып, оркестр уйнап җибәрде. Мин аны Советлар Союзы Герое буларак, Дудаковны гына шулай каршылыйлардыр дигән идем, дивизия командирын сәламләү ритуалы икән бу... +Барановичида безгә катастрофага эләккән ТУ-22 самолётының хәрабәләрен күрсәттеләр. Өлкән лейтенант Вакарин, дулкынланудан, сулышына төелеп сөйли: +- Күз алдымда булды бит, - ди. - Экипаж командиры белән дус идек. Очыш алдыннан футбол хакында сөйләшеп утырдык. Кузгалганда кабина тәрәзәсеннән кул болгады. Күз алдымда бит... Күтәрелеп киткәч, унбиш секундтан... коточкыч шартлау... күз алдымда бит... төшеп кадалды. +Гадәттә, очучылар катапульта вакытында, креслосы-ние белән, снаряд кебек уналты метр биеклеккә оча. Болар секундлар эчендә, әлбәттә, катапульта ясарга өлгерә алмаганнар. Ә штурман исә кнопкага басып өлгергән, аска очкан, әмма парашюты ачылырга биеклек-ара җитмәгән, җиргә бәрелеп чәпәлгән. +Тимер чыбыклы магнитофон исән килеш табылган. Анда экипаж командирының "Куда задрал нос ё....мать!" дигән кычкыруы гына язылып калган булган. +Штурманның ямьшәйгән креслосы бер кырыйда ята. Самолётның кабыргасы эчтән ишелеп-ишелеп сузылган меңнәрчә электр чыбыклары белән тулган. Хәйран калмалы, бу кадәр хикмәтле приборларны, бу үткәргеч чыбыкларны җыеп, тоташтырып бетерергә нинди баш, акыл-зиһен җитмәк кирәк. +Туксан тоннадан артык авырлыктагы самолёт җирдән аерылып күтәрелгән чакта, иң хәтәр мизгелләрне үтә. Штурвалны тән сизгерлеге белән генә үзеңә таба тартмасаң, "угол набора высоты" бозылып, самолёт секунд эчендә кисәкләргә таркалырга мөмкин. +Очышын мәңгегә җуйган самолёт хәрабәсен карап йөргәндә әллә нинди уйлар башка килде. Кешедәге ашкыну, тәвәккәллек, үз-үзен аямау, дуамал көчне егәрләргә тырышу һәм... фаҗига. Бу хәрәкәт гел шулай кабатлана тора, азагы да, тукталасы да юк... Шайтани омтылыш... +Миңа үзебездәге ТУ-16 самолётының һәлакәткә дучар ителеп, егылып төшүе хакында материаллар бирделәр. Самолёт җир өстеннән үткән юлның сызымын сызарга кирәк иде. Ни булган, нинди сәбәптән ике турбинасы да ун мең километр биеклектә тынып калган? Моны ачыклау өчен, гадәттә, электр, ягулык һәм башка төрләр буенча махсус белгечләрдән комиссия төзелә. +Самолёт (ярый әле бомбалары булмаган) кинәт сүнеп, электр тогы беткәннән соң, күпме генә тырышып карасалар да, кабаттан худка җибәрә алмаганнар. Бердәнбер юл калган, самолётны акрынлык белән түбәнәйтә бару (планирование)... +Кырга төшеп, зур тизлек белән карлы җирне сөреп барган вакытта кабинага җир укмашкан кар кантары бәреп керә, уң очучының аягын кысып имгәтә. Буынсыз калып, тирбәлеп барган шассилар, җиргә килеп бәрелүгә, канатны тишеп, өскә бәреп чыгалар. Самолёт ике километр буена буразна сызып барганнан соң, олы гына салам эскертенә терәлеп туктап кала. +Өч метрлы ватман кәгазенә менә шул самолёт үткән юлны, кайсы төштә нинди деталь төшеп калганына кадәр бөртекләп схема-рәсем эшләдем. Комиссия әгъзаларына ул катастрофа сәбәпләрен ачыклап, йомгаклау җыелышында күргәзмә әсбап буларак эленде. +Капитан Комбаров +Бүген эш бик җитди, катлаулы булырга ошый. Хикмәт шунда: дивизиянең реаль картасы бар икән. Ул штаб начальнигы сейфында саклана. Аны биш елга бер дөнья яктысына чыгарып, төзәтмәләр кертеп, яңага күчерергә кирәк, имеш. Картаны эшләгәндә кабинет ишеген эчтән бикләп, хәтта, күрше кабинетлардагы офицерлар да кертелмәскә тиеш. +Сейфка сыярлык итеп бөкләнеп, таслап куелган картаны подполковник Журавлёв алып керде. Нәкъ безгә кирәкле меридиан, параллельләр кергән өр-яңа, чиста карта секреткадан алынып, минем өстәлгә җәеп салынган иде инде. Итәкләре өстәлнең як-ягына салынып торса да, картаны биниһая зур димәс идем... +Таныш шәһәр исемнәре, елгалар... Сугыш!.. дигән хәтәр әмер яңгырауга бу шәһәрләр, күперләр бомба шартлаулары астында калачаклар бит инде. +Карта өстенә иелеп, искесен кырыйга куеп, эшкә керешәбез. Бүлмәдә дүртәү - подполковник Журавлёв, ике капитан - Комбаров һәм Астафьев. Дүртенчебез - мин. +Төш җитәрәк ишек кактылар. Журавлёв үзе барып ачты. Калын портфель тоткан полк секретчигы килгән. Автоматлы сакчысы коридорда торып калды. Секретчик алып килгән карталар күрше өстәлләргә җәеп салынды. Аларның реаль карталарыннан да мәгълүмат алу, чагыштыру кирәк икән. +Шулай итеп, бөтен акылны туплап, яңа карта йөзенә яңа мәгънә кертү бара. +Бераздан Журавлёв һәм Астафьевны каядыр чакыртып алдылар. Кабинетта җаваплы булып капитан Комбаров калды. Мин реаль картаның искесен төреп, башка карталар янына куйдым, эшләнә генә башлаган яңасы өстенә кәгазьләр каплап, төшке ашка киттем. +Ике сәгатьтән килсәм... бүлмәдәге офицерларны танымый торам. Капитан Комбаров картаеп киткән шикелле, пешеп чыккан йөзенә күгәрек төс кергән, хәтта, чәчләре дә хәлсезләнеп маңгаена ябышкан. Капитан Астафьев та берни дәшми, ишекле-түрле йөренә. Подполковник Журавлёв та кереп, кырку тавышын күтәреп, ниндидер ымлыклар кычкырып чыгып китте. +Хикмәт шунда: иске реаль карта юкка чыккан. Көпә-көндез. Кабинеттан. Җаваплы булып капитан Комбаров калган иде бит. Ул нишләргә белми, бәргәләнә бичара. +Сизенәләр, полк секретчигын эзлиләр. Дүрт сәгать буена "совершенно секретно" мөһере алган (бер җөмләсе өчен егерме биш елга хөкемгә тартырга мөмкиннәр) реаль картаның язмышын ачыклый алмый тордылар. +Штаб начальнигы Шестопал гадәттән тыш хәл турында дивизия командирына җиткергән. Дүрт сәгатьтән соң, ниһаять, ачыкланды. Капитан Комбаров полк секретчигы портфеленә бүтән карталар белән бергә реаль картаны да салып җибәргән икән... +Автоматлы сак астында янәдән полк секретчигы пәйда булды, реаль картаны тотып, капитан Комбаров, ашыгып штаб начальнигы кабинетына кереп китте. +Бер сәгатьтән приказ әзер иде инде. Капитан Комбаровны өлкән лейтенант дәрәҗәсенә төшереп, егерме дүрт сәгать эчендә бүтән частькә күчерергә, диелгән иде анда. +Капитан Комбаров бүтән күренмәде. Кызганыч, шулкадәр ипле, юаш кеше иде бит ул. Хатыны, мәктәптә укучы улы бар икән. Әмма хәрби кануннар катгый, әгәр дәүләт серенә карата әз генә хилафлык китерәсең икән, берни белән исәпләшенми, тапланасың икән, аклана алмыйсың... +Кинәт үлеп киткән кебек тоелды ул миңа. Мондый тетрәнүдән соң ничекләр сыгылмый калыр да, ничекләр тураер бу кеше, дип уема керә дә сызландыра... +Ә тормыш дәвам итә. Берничә көндә яңа реаль картаны да төгәлләп чыктык. Эш отыры катлаулана барган саен мине котырта, көч бирә, шуны җиңеп чыгасы килү дәрте яшәвемә мәгънә өсти шикелле... +Госпиталь +Ярамый шул бәрәңгегә өйрәнгән ашказанын кинәт кенә артык тәмле ризык белән сискәндерү. Сигезенче март тирәләрендә ашханәгә бер дә бармыйча, Офицерлар йорты буфетында да, кабинетта да шоколад капкалап, кофе-какао кебек бүтән меридианнан килгән хуш исле эчемлекләргә генә салынган идем - берничә көннән бәреп чыкты, тупас ризык тансыклаган ашказанымны нык рәнҗеткәнмен ахрысы. "Гастрит в стадии обострения" дигән диагноз куеп, мине шәһәр госпиталенә салдылар. унлап егетне (һәрберебезгә халат, җиңел-кыска балаклы шаровар кигезелгән, хәрби дәрәҗәләрне белерлек түгел) дә бертөрле карый: фонендоскоп куеп күкрәкне, арканы тыңлый, аннары порошоклардан торган өч төрле дару бирә. Кәгазен ачып, шуларны тел өстенә саласың да, су белән юдырып эчкә озатасың. Бераздан рәхәт бер халәт аңны иләсләндерә. Изрәп караватта ятам, түшәмдә әкрен генә люстра әйләнә. Бүтәннәргә күз кырыен төшерәм, алар шуны ук кичерә микән, әмма сорарга кыймыйм. +Көндезге аш вакытында өстәлдәге савытка үрелим дим, ә ул ерагая бара, ерагая. Компотлы стакан күз алдымда юанайды, мин аны бүрәнә тоткан сыман, ике куллап колачларга җыенам. Авыру шулай буладыр инде, дип, бүтәннәр сизмәсә ярар иде дип куркам. +Өч көн буе шундый хәл кичердем. Ниһаять, дүртенче көнне... палатада бик көйсез, гел тавыш чыгара торган, дуамал холыклы грузин егете бар иде, шул Фрида Григорьевна кергәч, тавыш чыгарды бит: +- Сез нинди дару биреп агулыйсыз мине?! Күз алдында бөтен нәрсә әйләнә, туктата алмыйм! +Баксаң, палатадагы бөтен егетләр дә шул халәттә интегә икән. Чөнки барыбызга да бер үк төрле порошоклар бирәләр бит. +Моны белгәч, Фрида Григорьевна каушап калды. Шуннан соң порошокның ике төрен генә бирә башладылар. Боларын гына эчкәч, тәндә бернинди үзгәреш сизелми - күңелсез булып китте. Теге грузин егетенә ачу да килеп куйды. Әйтмәскә иде бит, әйләнсен иде дөньясы, әйләнәсе килгәч... Рәхәт иде лә күзәтеп ятуы... +Госпитальнең бөтен табиблары да яһүд милләтеннән. Медсестралар белән җыештыручылар гына белорускалар. Аларның үзләренчә сузып, кычкырып сөйләшүләре әллә каян яңгырап тора. +1 апрель көнне, хәлне белергә дип, яныма Валя, Рая, Люба һәм Володя Комаров килделәр. Тәм-томнар алып килгәннәр. +Коридорның фикус гөлләре ышыклаган аулак бер урынында, нигъмәтләрне уртага куеп, сыйланып алдык. Баллы нәрсәләрдән курку бетмәгәнлектән, мин печенье генә капкалап утырдым. Китәргә дип кузгалышкач, Володя мине читкәрәк алып китеп, шаккаткыч яңалык әйтте: бүген Оборона министрының приказы булган. Киләсе елдан армия хезмәте ике елга калдырылачак икән. Ә без, өченче елга чыкканнар арасыннан утыз процент солдат демобилизациягә эләгәчәк, имеш. +Мин, бу хәбәргә ышана алмыйча, тынсыз калдым. Беренче апрель, алдау көне, дип, Володяны чыгырыннан чыгардым. +- Приказны үз күзләрем белән күрдем. Менә ипи тотып "ант" итәм дип, - печенье сыныгын күрсәтә. - Их, ике ел ярым гына хезмәт итәчәкбез бит, тиздән - өйгә! - дип, Володя мине кочаклап, дер селкетә. - Гафу ит, авыру икәнеңне онытканмын, - ди. +- Нинди авыру?! Бу хәбәр - үзе бер бальзам, мин җен кебек таза хәзер! +Үзем генә калгач, җан тарыга башлады. Киңлеккә сусап, тәрәзә катына килдем. Бөтен нәрсә мәгънәсен җуйды: дару исләре, палаталар, медсестраларның ак чагылышы, бөресе тулышкан каштан ботакларының тәрәзәгә үрелүе... +Йөрәк ашкына. Миңа сәламәт икәнемне исбатлап, моннан тизрәк чыгарга кирәк. И җүләр, әйтерсең лә казармаңа кайтуың иреккә чыгуга бәрабәр. Мин +Ә бит бүгеннән башлап, һәр солдат мин кайтып китәчәкмен дигән ышаныч белән яши башлаячак хәзер... +Утыз процент ... Уннан - өч, йөздән - утыз, меңнән - өч йөз кеше... Мин бу бәхетле санга эләгәчәкменме? +Язмыш атына ышанам, ул үзен тышаулатырга ирек бирмәс... +Ике көннән инде мин штабта, үземнең эш кабинетында идем. Тиз генә Мәскәүгә В.И.Суриков исемендәге сәнгать институтына укырга керү шартлары турында сорап хат яздым. Әгәр язу килсә, армиядән алданрак котылу өчен җирлек булмасмы дип талпыну инде бу... +Язмышны хәл итүдә иң төп кеше - штаб начальнигы - полковник Шестопал. Аның әмереннән тора. Шестопалның кәефен күтәрерлек, исендә калырлык ни дә булса эшли аламмы? Уйланам. Маңгай җыерчыклары - рельслар. Алар өстеннән уй поездлары уза. Дивизиянең елъязма-истәлек альбомына керәсе фотоларны карап чыгам. Шестопал кергән унлап фото бар. Шуларның берсе - пионерлар каршында, кызыл галстук тагып, честь биреп торганы - иң шәбе. Моннан картина эшләп карарга була ич! +Ватман битен стенага беркетеп куям. Фотоны диапроектор аша төшереп, форматын көйлим. Миңа Шестопалның йөз рәвешен генә алып калырга кирәк... Калганы - минем фантазиядән тора... +Алгы планда - честь бирдермичә генә, пионер галстугы тактырмыйча гына... полковникның сурәтен калку итеп бирәм. Артта - самолётлар, һава лачыннары - үзебезнең "ТУ"лар. +Мин бу рәсемне шулкадәр бирелеп, беркемгә күрсәтмичә, төнге сәгать уникеләргә кадәр калып, күңелемне салып, берничә көн буена эшләдем. Башта карандаш белән, аннары тушька күчеп... Чын гравюра, кыр-кырларында ак полоса калдырылган картина бу - шәп килеп чыкты. +Үзем дә сокланып, карап алам да, яшереп куям. Берничә көн шулай кабатланды. Кемнеңдер кулы кагылыр, юк итәрләр сыман шөбһәләнеп, эшкә килүгә, рәсемем шкафта төрелгән килеш урынында торамы, дип тикшереп алам. +Мәскәүдән, Суриков исемендәге сәнгать институтыннан җавап бик тиз килде. Анда керү имтиханнары, кабул итү шартлары тәфсилләп язылган иде (русский язык и литература - сочинение, и устно, история народов СССР). Нәкыш һәм графика факультетына керүчеләргә: нәкыш, рәсем, композиция буенча осталыгын расларга җитмеш сигез сәгать вакыт биреләчәге әйтелгән. +Хатның иң мөһим урыны азагында иде: документлар 1 июньнән кабул ителә, имтиханнар - 11 июльдән диелгән. +Капитан Астафьевка, уңай форсат табып, Шестопалга багышлап ясалган картинаны күрсәттем. Ул, эчкерсез кеше буларак, күңелендәген яшермичә: +- Шәп чыккан бу. Үзенә күрсәтергә кирәк. Җае чыкканда мин аңа әйтермен, - диде. +Мин, аның сүзендә торасына һич тә икеләнмичә, Мәскәүдән килгән язуны чыгардым. Ул игътибар белән укып чыкты да: +- Моны башта Журавлёвка күрсәтик. Алдан аның белән киңәшү зыян булмас, - диде. - Аның алдына Шестопал рәсемен чыгарып салма. Көнләшер... +Подполковник Журавлёв, кыбырсык, җитез холыклы буларак, үз кабинетында гына йомылып утырмый, берәр күрсәтмә бирергә дип безнең кабинетка көненә унар тапкыр бәреп керә. Бер керүендә капитан Астафьев минем хакта сүз кузгатты. Журавлёв тыңлар-тыңламас кына торган кебек +- Найди себе достойную замену. Иначе - никуда! - дип чыгып китте. +Бу хакта мин үзем дә борчыла идем инде. Володя Комаров кайсыдыр полктан бер егетне тапкан да иде, танышырга һаман җай чыкмый торды. +Беренче елын хезмәт итә торган ул егет Мәскәү өлкәсеннән - Люберцыдан булып чыкты. Виталик исемле. Авызы белән сулавын исәпкә алмаганда, ярыйсы гына кыяфәтле егет күренә. Оператив бүлеккә алып кереп таныштырыр алдыннан мин аңа парикмахерга барып чәчен төзәттерергә, гимнастёркасын юарга, хәзергә парад мундирын киеп килергә куштым. +Башта ул ипле-тыныч кына йөрде. Кулы каләм тота белә. Лозунг пероларын йөртүе дә өметле күренә. Тик бер җитешсезлеге бар: ул тотынган җирдә ак кәгазь йөзендә тап кала. Кара тушь белән эш итә башладымы - уйламаганда пычратып куя инде. Аның һәр хәрәкәте минем йөрәк аша уза, тагын берәр ярамаган нәрсә чыгармасын дип, ут йотып торам. Аның ярты юлда азаплап калдырган сызымнарына эштән соң калып, үзем тотынам. +Күз уңында булсын дип, Виталикны полктан үзебезгә - идарә ротасына күчерттем. "Бүре баласын бүреккә салсаң да, барыбер, урманга карый" дигән кебек, буш вакыт булдымы, үзенең полкына китә дә югала, җитмәсә "салып" кайтып керә. Бусы инде безнең даирәдә күрелмәгән хәл. Хәмер килешми үзенә. Җил тегермәненә охшап китә - куллары, сүз куәсенә иярәм дип, гел бер-берсен куышып, әйләнгәләп, чәбәләнеп тора. Борыны бөтенләй тыңкышланып, һава сулауны бөтенләе белән авызына ышанып тапшыра. +Аптырагач, шулай болагайланып йөргәндә, изүеннән буып алып, мин бу малайны стенага дыңкыдым: +- Тагын бер күрсәм, "салып" кайтканыңны... Башыңны сугып ярам! - дип кычкырдым. +Көннәр үтә тора. Кайту хыялы бөтен аңымны биләгән. Майор Железняк складына төшеп, туган якта рәссам-бизәүче булып эшләячәгемне әйтәм, кайбер кирәк-яракларга күзем кызганын яшермим. Ул, ике дә уйламыйча, миңа илле табак ватман кәгазе, күп итеп тюбиклы буяулар, бик нәзберек кылдан кытайлар эшләгән пумалалар бирә, бик кыйммәтле (50 сумнар тирәсе) әллә ничә данә циркуль, рейсфейдерлар җыелмасы салынган футлярны бүләк итә. +Мин боларны ике посылка итеп өйгә җибәрдем. +Володя белән шәһәр читендәге "кара базар"га барып, чит илдән кергән ак нейлон күлмәк алабыз. Бу инде күрелмәгән затлылык. Мин тагын Бобруйскида танылган оста тарафыннан тегелгән очлы башлы, биек, авыш үкчәле кара туфли сатып алам... +Май ае күбәләк кунса, күбәләкнең яланаяк эзе калырлык самими яфраклары, яшеллеге белән кайнап, Белорус җирен нурга коендыра башлады. Безнең парктагы танцы мәйданчыгына "җан" керде. Ял көне кичен, узган елдагыча, тар капкадан чуар киенгән кызлар бу якка агыла. Ә бу яктан гөмбә кебек бертөрле яшькелт киемле солдатлар килеп, танцы мәйданчыгында укмаша. +Безнең өч берлек - бөтерелмә итәкләре белән бу язга тагын да матураеп килеп кергән кызларыбыз - Валя, Рая, Любалар танцы мәйданчыгында аерым бер игътибарны җәлеп итә. +- Әйдә, Татар ия җирләргә алып китәм сине, - дим Любага. +- Куркам... - ди Люба. +- Сиңа анда кыен булыр шул, - дип, Люба белән килешәм. - Канлы, чи ит ашарга туры килер сиңа. Ук белән җәя тотып, бүре тиресе бөркәнеп йөрерсең. +- Безнең әнинең туган җирен мыскыллама, - дип сүзгә кушыла Рая белән Валя. +- Ул бит икенче... Татар белорусы... +- Син чын татар түгелдер... Киноларда күрәбез: алар бит кысык күзле, бөтенләй башка кыяфәттә... +- Кинода бит татар ролендә казакъ, кыргыз артистлары уйный. +- Нишләп алай? +- Кысык күзле кеше усал, явыз булып күренә. Ә татар явыз булырга тиеш... Менә минем кебек. +Кызлар көлешәләр. Музыка кулларны кулга тоташтыра. Сулышка - сулыш. Күзгә - күз. Тромбон тавышы йөрәккә бәрә. +Соңгы көннәремме монда? Китеп барырмын микәнни? +Алмагачлар, шашып, чәчәккә коена. +Кал, әйдә, монда кал, кал инде, дип ягымлы белорус язы җиңемнән тарта. Калалмам ахрысы, кичер мине белорус кояшы, болай да инде хәтәр яусугышларда күпме татар башын салган бу җирдә. Ә миңа исән-имин кайту бәхете язсын Ходай... +Штабта гадәти эш көне иде. Сирәк була торган хәл: полковник Шестопал кабинетка килеп керде. Басып каршы алдык. Барыбыз белән дә кул биреп, күрешеп чыкты. Капитан Астафьев миңа ым какты. Тиз генә шкафтан теге картинамны алып, өстәлгә җәеп, тыңлаусыз ватман кәгазе бөтерелеп ябылмасын өчен, баш-башларына авыр әйбер куйдым. Капитан Астафьев: +- Иптәш гвардии полковник, күз салыгыз әле, - дип, Шестопалны минем өстәл янына алып килде. Ак кайма уртасында бәрхет кара төстә бик нечкәләп ясалган рәсемгә карап, Шестопал тын калды, ирен читенә елмаю җәелде. Аннары миңа күз төшереп алды, тагын рәсемгә текәлде дә: +- Моны миңа бүләк итәсезме? - диде. +- Сезгә... бер истәлек булсын дип... +Ул арада капитан Астафьев минем рәсемнәрнең газетада еш басылуын, вакытында демобилизация булса, Суриков исемендәге институтка керергә теләвемне, тизрәк әйтеп калыйм дигән кебек, тиз-тиз генә сөйләп бирде. Мин институттан килгән язуны өстәл тартмасыннан алып полковник алдына куйдым. Игътибар белән карап чыкты: +- Анда мәктәпне быел гына бетергәннәрне алмыйлармыни, - дип искәртмә итеп бирелгән юлларны укып чыкты: (На дневное отделение принимаются лица, имеющие стаж работы не менее двух лет на производстве по специальности или рекомендацию среднего художественного училища). +Шестопал, сынап карагандай, бер тын сүзсез торды да: +- Алай икән... - дип сәгатенә карап алды. - Рәсем өчен рәхмәт. Мин аны рамга алдыртырмын. Бу миңа армия тормышыннан кадерле истәлек булып сакланыр. Артына кулыгызны куегыз, бәлки сез киләчәктә бөек рәссам булырсыз, - дип, елмаеп кулны кысты. Кул куеп, рәсемне бөтереп тотып, мин Шестопалны кабинетына кадәр озата бардым. +Бәлки бу - минем гомеремдә хәлиткеч көннәрнең берсе булгандыр. +Хәзер инде юлымда бер генә кантар борчып тора. Ул да булса, уйнаштан туган малай - Виталик. Аның һәр хәрәкәте минем йөрәккә кагылып уза. Бу сиңа полк түгел, бу - дивизия штабы, монда югары белемле офицерлар эшли, итәгеңне җыеп йөр, дип тыныч кына әйтеп тә, үгетләп тә, кычкырып та, маңгаена йодрык Беркөнне үз полкына барып киләм дип киткән җиреннән сугышып кайткан. Маңгаенда яра эзе. Бу килеш штабка алып барып булмый бит инде, алып киттем моны Офицерлар йортына. Концертмейстердан яра эзенә грим салдырттым. +- Эшлисең килмәсә, мин киткәнче генә түз, аннары үзең карарсың, - дим. +- Полкка кире кайтасым килми, - ди үзе. +Штаб офицерлары каядыр Украинага учениегә китәргә әзерләнә. Ыгызыгы, һәр бүлектә ашыгыч эшләр өелде. Офицерларның үзара яшерен генә пышылдашып алуларын, нәрсәнедер белеп тә, әйтергә ярамаганлыгын сизәм, ниндидер астыртын шом канатларын җәя бара. Бу - мине куркыта, шиккә сала. Стенадагы картага карыйм: динозавр нинди этлек эшләргә җыена тагын? Бу шаукымда мин тапталып калмаммы? +Минем язмышка битараф йөргән сыман иде, полковник Журавлёв кабинетына чакырып алды да: +- Иртәгә китәбез. Сез дә без кайтканчы китеп барырсыз шикелле. Мин сездән канәгать калам, - диде, гадәти-кырыс чыраена саран гына елмаю төсмере чыкты. - Хәтерлисездер, декабрь аенда Мәскәүгә, Генеральный штабка җибәрергә дип биш плакат ясаткан идем... +(Ул плакатларны бик тырышып, әһәмиятле урыннарын төсләр белән бизәп, әллә каян күренеп торырлык итеп, армия кырыслыгына үземчә яңалык кертеп ясаган идем. Плакат астына "Исполнитель гвардии рядовой М.Галеев" дип кую - анысы мәҗбүри иде.) +- Мәскәүдән чылтыраталар бервакыт, ул гвардии рядовоегыз кайда хәзер, хезмәт итәме әле? - диләр. +- Нигә? - дип сорыйм. +- Плакатлары бик шәп чыккан, әллә соң үзебезгә алдырыйк микән... - диләр. Мин инде сүз башында ук чамалап алган идем. Юк, минәйтәм, ул демобилизацияләнде, дим. Жалко, дип сүзгә нокта куйдылар. Шул чакта сине коткарып калдым, димәкче булам. Югыйсә, бүген-иртәгә кайтып китәсе урынга... Пахал бы до тридцать первого декабря в Генеральном штабе... +Рәхмәт әйтеп подполковник белән саубуллашам. Кичен кабинетта офицерлар да: "Кайтып җитә алмасак..." - дип хушлашалар. Капитан Астафьев иңнән кочып, аркадан чәбәкләп саубуллашты. Болар бар да иртәгә учениегә кузгала. Мин дә тиздән китәм микәнни? Күңел ышанмый. +Ике көннән, 21 майда - приказ, штаб начальнигы Шестопал кул куйган, юл документлары әзер, ике сәгатьтән мин Минск поездына утырырга тиеш. Әйберләр җыелган. Старшина Осипенконы көтәм. Ул бер ай элек миннән кырык биш сум акча алып торган иде. Шуны кайтарырга тиеш. Володя Комаров - янәшәмдә, минем китү шатлыгыннан иләсләнгән акылны дөрес юнәлешкә кертеп йөри. +Килде, ниһаять, старшина. Нигә чырае гел кызыл микән дип уйлый идем, кырыйдан ышкылып узганда искәрдем: бит тиресе бик нәзберек, куе кан тамырларыннан тора икән. Ә поезд китәргә минутлар калып бара. Акылым - өермә. Шул өермә уртасында старшина Осипенконың төче елмаюы унике мәртәбә янып сүнде инде. +- Менә кырык сумыңны кайтарам. Биш сумы... Син үзегезнең якта алма үстермиләр дигән идең. Көзгә хәбәр сал, вагоны белән алып киләчәкбез! - дип ул киң итеп елмаеп куйды. +- Чё ты лыбишься! - дип үзе сыман әйтергә минем чират та бит... Биш +- Йөгер штабка, Шестопал машинасы гына бар анда, сора полковниктан! "Гвардии" дип әйтергә оныта күрмә, онытсаң, тью-тью машина... - дип Комаров миңа юнәлеш бирә. +Мин, тыным-көнем бетеп, Шестопал кабинетының катлы-катлы ишекләрен ачып керәм: +- Товарищ гвардии полковник! +Сәгатемә чиртеп хәлне аңлатып бирәм. Ә ул гадәттән тыш сабыр. +- Әгәр гражданкада авырлыклар килеп чыкса, кире әйләнеп кайт, эш табарбыз, - дип хәерле юл тели. Мин дә: +- Желаю Вам расти до генерала! - дим. Полковникның авызы ерыла. +Шофёры - чөенке борынлы Кистер, һәрвакыттагыча, дәрте ташып торган немец егете. "УАЗ"икны сикертеп диярлек урыныннан кузгата, казармага таба кузгалабыз. +- Почётный круг вокруг казармы! - дип, Кистер бер әйләндереп чыгара. Бу аның яраткан гадәте, штаб каршындагы мәйданга чыгып баскан Шестопал тирәли дә ул почётлы түгәрәк ясап килеп туктарга күнеккән. Ә Шестопалга аның бу гадәте ошый иде. +Әйберләрне Комаров белән машинага салып кузгалабыз. Күрәм, аэродромда эшләүче егетләр волейбол уйныйлар. Тәгәрәп киткән тупларын таптатмыйм, дип Кистер шып туктады, мин тиз генә төшеп, туп артыннан килеп җиткән Михаил Царьков белән кочаклашып хушлашам. +- Привет передай родным краям, земеля. Прощай, увидимся! +Ул арада әллә каян гына минем өстәлгә хуҗа булып каласы Виталик пәйда була. Онытып китеп барасы идем бит, чылбырын ычкындырып, бронза мөһерне кулына сонам. Озата барам, дигән була бит әле. Син минем ничә бөртек чәчемә агарырга заявка бирдең, тинтәгем, хуш! +Кистер безне урындыкларына калын затлы келәм түшәлгән машинасында, күздән утлар күренгәнче талкытып, ике урамны бер итеп, әллә инде йортлар аша да сикертеп, вокзалга китереп бушатты. Поезд китәргә җиде минут бар. Володя белән хат язышырга сүз куешабыз. +- Узган ел шушы перронда нәрсә дигән идең, мине озатырсың дигән идеңме? +- Син беренче булгач, мин - икенче булырга риза, - ди Володя моңсуланып. +Поезд кузгала. Соңгы вагонга кереп, арткы ишек тәрәзәсеннән килеп кул болгыйм. Шпаллар артка таба йөгерә. Күзгә яшь килә. Китмәс борын сагына да башладым түгелме. Рәхмәт сиңа, Белорус җире. Күп нәрсәне аңламаганымны аңларга өйрәттең бугай син мине. +Плацкарт вагонда юлчылар бик аз икән. Дүрт урынга берүзем хуҗа. Шәп булды бу! Тәрәзәне шудырып ачтым. Башны вагоннарны ялап искән дуамал җилгә куйдым. Чәчне йолкый, яңакны чәбәкли, баштагы уйларны җилгәрә... Җилгә уралып, еллар күңелгә бәрә. +"Минме мин?! Ике ел ярым гомер эчендә бер карышка булса да үсә алдыммы мин? Әллә соң ничек киткән булсам, туган якка шул ук хәлдә кайтып бараммы?" +"Нишләп син үзеңә кимсетеп караучыларга иң борынгы, бөек халыкның улы икәнлегеңне кычкырып әйтә алмадың?! +Моннан ничә мең ел элек Баба (Бабай) Аллага табынган Таргитай уллары, өч бертуган патша - Илбаксай, Колаксай, Арпасайлар сак-скиф-сармат илләре төзеп дөньяга исемен яңгыратканнар. Скифлар җиһанда беренче булып ук-җәя, +"Япан дала курганнарында алтын-көмештән тиңдәшсез сәнгать җәүһәрләре калдырган сак-скиф-сарматлар турында кемнәр белми?" +"Европаның ничә халкы телендә дастаннар багышланган бөек Атилла оныгы икәнебезне кемнәр белми?" +"Өч җирдә, өч болгар дәүләтен төзегән нәсел атасы - Кубрат ханның оныгы икәнебезне кемнәр белми?" +"Үзеннән соң дүрт улын тулы бер кыйтгада дүрт мәмләкәт төзеп калдырган Чыңгыз хан оныгы икәнебезне кемнәр белми?" +"Евразия киңлекләрендә - күпме елгалар татар исеме белән ага; күпме урман-тайгалар татар исеме белән шаулый; күпме дала-үзәннәр татар исеме белән офыкларга тоташа; күпме тау-кыялар татар исеме белән күккә чөелә!" +"Нигә син боларны бөтен буеңа басып яңгыратмадың?" +"Ничек әйтим! Мин боларны белми идем бит: мине хәтерсез, уйсыз итеп тәрбияләделәр". +"Тарихны белмәгән кешене мыскыллап та, көлеп тә, рәнҗетеп тә була". +"Тарихны белмәгән кеше тамак ялына денен дә, динен дә, телен дә сатачак". +"Үзен дә, телен дә, халкын да яклый алмаган тарихсыз бәндәне бүрек белән бәреп тә йөзтүбән аударып була... Ул - тамырсыз агач кебек, күбәләк җиленнән дә егыла". +"Аклану - мескенлек". +"Бары бер юаныч кала: белмәвеңне белү - белемгә омтылуга беренче адым..." +* * * +Мәскәү мине битараф кочагын җәеп каршылады. Метрога чумып, җир астыннан "Комсомольская" тукталышына кадәр барып, Казан вокзалына чыктым да, әйберләремне саклау камерасына урнаштыргач, ике кулымны рәхәт селкеп, урамны тутырып агылган кешеләр елгасына кушылдым. Магазиннарга кереп, үземә яңа киемнәр ауларга кирәк. Калдырып киткән иске киемнәрем мине көтә-көтә саргаеп беткәндер инде. +Затлы магазиннарда җансыз курчак кебек салкын күзле сатучы кызлар мин солдатка бик илтифат итмиләр. Сораган әйберне карчыга томшыгы кебек кәкрәеп сузылган озын тырнак очлары белән эләктереп, теләр-теләмәс алдыма куялар. Мин күк төстәге шакмаклы лавсан чалбар алам. Балак очлары кайтарып тегелгән. Иске модага карый инде бу. Шуңа күрә арзанрак та. Шундый ук төстәге эшләпә сайлыйм. Уртасына энҗе бөртеге эләктерелгән кара бант - монысы нейлон күлмәк заказы... Шакмагы үз төсеннән чыккан свитерга күзем төшмәс борын кул сузыла. +Шулай итеп, Сабан туена әзерлек Мәскәүдән башланды. +Казан вокзалына кайтып, икенче катка, хәрбиләр өчен генә эшләп торган ательега керәм. Ике ханым утыра. Стеналарга, бөтен җиргә эреле-ваклы хәрби киемнәр эленгән. Лавсан чалбарны чыгарам. +- Балак очын турайтып, клёш ясап бирегез, зинһар, - дим. +- Биш сум һәм шоколад. Бер сәгатьтән әзер булыр. +Валя дигәненә аңлатып бирәм: балакның үкчә ягы бер сантиметрга озынрак булсын, - дим. Валя дигәне миңа "Ишь ты" дигән кебек сынабрак карап куя. +Хакы белән килешеп, чыгып китәм. Вокзал мәйданчыгында кара погонлы, шактый "йончыган" мундирлы солдат җиңемә кагыла. Тавышы, кыяфәте шундый мескен: +- Мин бөтен акчамны урлаттым. Калугага кайтырга кирәк. Ярдәм ит, зинһар, ялынып сорыйм, - ди. - Менә хәрби билетым, адресны язып ал, кайту белән җибәрәм бурычымны... +- Кирәкми, миңа җибәрәсең бит, минем адресны язып ал, - дип, мин хәрби билетымны чыгарам. Мәскәүдә алдану уенының мондый алымы да бар икәнен уйламыйча, биш тәңкәне чыгарып бирәм. Рус егете түбәнчелек белән, билдән бөгелеп, кат-кат рәхмәт әйтеп китеп бара. (Күзгә карап алдаганнарны кичермим. Ничә дистә ел үткәндер, шул солдат кисәге кайчакларда искә төшә дә... их, егет, мине алдарга ярамый бит, нинди казаларга юлыктың микән, дип аны кызганып куям.) +Бер сәгатьтән керәм ательега, эшләп куйган Валя ханым, киеп карыйм - гаҗәп инде. Лавсан чалбар наят утыра, уң аяктагы капрон оекбашны тишеп, баш бармак йомран кебек башын калкыткан, Валя ханым күргәнче, яшереп өлгерәм. +Яңадан галифе, күн итекләремне киеп, пәрдәле кабинадан чыккач, искәреп алдым: Валя ханым офицер кителенә погон тегеп утыра. Погон кырыеннан атлатылган җепләре күренеп бара. +- Рөхсәт итсәгез... - дип мин аның кулыннан энәне алам, карамый торыгыз, - дип, погонның ярты ягын тегеп чыгам. Бер генә җеп эзе дә күренми. Ябыштырып куйган кебек. Валя шаккатып карый: +- Ничек алай килеп чыкты? Галя, күр әле! +Икесе дә погонны тотып, тартып карыйлар, җеп эзе күренми. Шуннан мин бик гади серен ачам: +- Атлатып текмәскә, энәне чыккан эзенә кертергә кирәк, шул вакытта җеп күренмәячәк... +- Күпме эшлим, моны безгә берәүнең дә әйткәне юк иде әле, рәхмәт сиңа, - ди Валя ханым. - Шоколадың җиткән, акчаң кирәкми. Гражданкада тегүче идең мәллә? +- Мин - ювелир, һәр эштә, - дип, кызлар белән саубуллашам. Чыгып, саклау камерасыннан чемоданымны алам, шунда бер аулакта хәрби киемнәремне салып ташлап, Мәскәүдә алган чалбарны, шакмаклы күлмәкне, юка куртканы, эшләпәне киеп куям. Аякта - очлы башлы туфли. Хәрби киемнәремне таслап төреп, сеткага салып, туалетка кертеп, тәрәзә төбенә куям. Үпкәләмәгез миңа, дим. Яңа чакта мин сезне алып кайтып, ике мәртәбә авылымны күрсәттем. Хәзер инде, искердегез, котылыйк бер-беребездән... +Атлыйм вокзал мәйданыннан, туфлинең биек үкчәләре аякны чөеп-чөеп җибәрә, очып китәрмен кебек. Шулкадәр җиңел, рәхәт, җырлыйсы килә. Минме бу, дип үз-үземне капшап карыйм. Скафандрны салып, бүтән планетага эләккән кебек, ләззәти исерү белән, әрле-бирле йөренәм. Кешеләргә карыйм, уйламыйлар да, киемнәре нинди җиңел икәнен сизмиләр дә сыман... +Кофе эчеп, киләп сарып йөргәннән соң, тагын икенче катка менеп, ательега керәм. Теге ханымнар минем якка күз салыр-салмас кына: +- Что вам, молодой человек. Мы обслуживаем только военных, - диләр. Мин көлеп җибәрәм. Бу нинди җилсу егет керде соң әле, дип, бераз текәлеп карагач кына, танып алалар мине. Чәй өстәле янына түгәрәкләнәбез. Бер-беребезне күптән белгән кебек сөйләшәбез. Алар погон тегү сәнгатенә өйрәткән өчен миңа кабат-кабат рәхмәт әйтәләр. +Сәгать төнге унбердә Чиләбе поезды мине туган як тарафына алып китте. +Бер тәүлектән артык юлда талкыткан поезддан соң, иртәнге сәгать җидедә Бөгелмә автобусы мине туган авылым Балтачка керә торган тукталышта төшереп калдырды. Төнлә яңгыр явып узган. Бөдрә рәшәле кырлар парланып ята. Кер кунмаган язгы яфракларда кояш нурлары атына. Әллә нинди рәхәт хозурлык бу! Акылны исертеп баш әйләнә. +Чемоданымны, солдат капчыгын күтәреп бераз җир китүгә, артымда трактор тавышы ишетелде. Карыйм, алдына әллә нинди чытырманлы әйбер таккан зәңгәр "Белорусь" яныма килеп туктады. Кабинадан сикереп төшкән егетне танымыйм, без юк елларда буйга сикергән, ә ул таный, исемем белән эндәшә. Әйберләремне дә, үземне дә кабинага менгерешә. +Ике үр арасында барлыгын сиздерми утырган авылым, тау кашагасына килеп җитүгә, кинәт уч төбендәге кебек ачылып китте. Түбәләр, капкалар, эре чәчәкләре балкып утырган тәрәзәләр - бар да таныш, бар да якын... +Капка төбенә кайтып туктыйбыз. +- Ишегеңне ачмый тор, - дим егеткә. Тын гына күзәтеп торабыз. Игътибар да итмиләр. Әни ишегалдында тавыкларга җим салып йөри, әти баскычта тәмәке тартып утыра. Бераздан соң гына, аптырап, бу трактор нишләп безнең капка төбенә үк килеп туктады соң әле, дипме, кузгалдылар болар. Мин кабинадан сикереп төштем. Әни, гадәттәгечә, сабыр гына килеп, ирләрчә күреште. Әти, каушаудан, тәмәке төтене бөркеп, ютәлләргә тотынды. +- Менә - Белоруссиядән шушындый "Белорусь" тракторы биреп җибәрделәр, - дим, тәме онытылган туган телемдә "тавышлы" сүзләрем мәзәк чыга сыман. Бик тырышып, әйтәсе сүземне сайлап кына сөйләшергә инде. Югыйсә, татарчасын онытып кайткан булып кылана, дип мәзәк чыгаруларын көт тә тор... +- Сабан туена кайтып җитәр әле, дип күңелем сизгән иде аны, - ди әни. +- Минем дә төшкә керде, - ди әти. +Әти капканы ача. Менә ул, капка шыгырдавында - туган нигез пароле... +Кай арада өйгә күрше-тирә җыелып өлгерде. Өч-дүрт өй аша гына яшәүче Рәзинә апа да йөгереп килеп җиткән. Һаман шулай: беренче класс баласы кебек оялчан, бөтен эчкерсезлеге алланып, бит очларына бәреп чыкты: +- Синең белән киткәннәр берәү дә күренми, тагын ялга кайттыңмы әллә? - ди. +- Бетереп кайткан! - ди әни, шатлыгын яшерә алмыйча. +Күрешәләр, шаулашалар, кая солдат киемең, янарал булып кайтканыңны күрергә кердек, диләр. +Бөтерелә өй шатлыгы. Әни савыт-саба чылтырата. Әти елмаеп кына тора әлегә, әзрәк кәгеп алгач кына аның теленә былбыл куна, "Ул-лым" дип, җылы итеп эндәшә башлый. +Күрше-тирә түтиләр бер-берсен бүлдереп тормыйча, барысы берьюлы сөйләшәләр, шул ук вакытта тыңлыйлар да... И, сагынганмын икән мин бу операны! +* * * +Урау юллар тузанын коеп, еллар тышавын чишеп, бөтен уйларымнан кагынып, бүген менә сиңа таба барам. Башлап әйтергә нинди сүзләр сайлыйм, күңел аланында чәчелеп яткан мең-мең сүз арасыннан иң гадиләре телгә килә: +- Сагынып кайттым, Фәниям! +Соңгы елда атна-ун көнгә бер килеп торган хатларыңда үз күңелеңә тирәнгәрәк яшеренә бара идең сыман. Ераклашумы бу миннән, яраклашумы бүтәнгә?.. +Синең тавышың мине, ерактан торып та уята, күз карашың, ерактан торып та назлы эзәрлекли, йөрәк тибешең, ерактан торып та җан тибрәнешенә көйләнә; гомерлеккә шулай янәшәмдә юатучым да, уятучым да - син ул, син, дигән ышану белән яшәдем бит мин. Ә инде гомер сукмагында вакытлы тайпылулар, матурлыкка сокланудан тыела алмаган күңелнең үрсәләнеп алуы гына... Ялгышулар аша синең кадереңне аңлар өчен нәүмиз талпыну гына. Боларны мин сиңа сүзләргә төреп аңлата алмам ахрысы. Тагын менә, чирәмле ишегалдында, эңгер төшеп килгәндә, үзеңне күргәч, әйтеләсе сүз тәлгәшләре боегып калды да, күңел коесына төшеп китте. +- Сагынып кайттым... - дидем дә, - уенчыгы ватылган сабый сыман туктап калдым. Син дә кочакка ташланмадың. +- Тагын ярты елың бар бит әле. Нишләп иртә кайттың? +- Мин дезертир бугай, командир. +Саран гына елмайдың. Күзләреңнең миңа дигән уты чаткыланмый, нидән бу - сагаю салкынлыгы? +Теге вакыттагыча... төшемдә арабызга шуышып кара елан кергәне хәтергә килә. Мин аны таптап, сине кочакларга омтылам. Бөтен тән-рухың киреләнә, кулларың җавап бирми, күзләрең салкын... +- Синнән бизгәнмен икән. Шулкадәр чит син миңа, - дип башыңны читкә борасың. +- Бүтән берәүгә күз салдыңмы әллә? +Җавап хәвефле җептә эленеп тора да, өзелеп төшә: +- Нигә мин?.. Ул беренче булып күз салгандыр бәлки... +Нинди киң тоелган ишегалды тараеп, кысылып килә. Мин, дуамал хис ташкынын тыя алмыйча, капканы бәреп кенә ябып чыгып китәм. Каядыр барырга, бушанырга кирәк. Музыка тавышлары яңгырап торган клуб ягына тартылам. Кайный күңел. Мин шушылай ялгыз калыр өчен ераклардан кайтып төштеммени! Хәзер керәм клубка, авылның иң чибәр кызын урап алам! +Клуб ишеге төбендә егетләр, без югында буйга сикергән яшьләр инде болар... Ярый әле күрешергә дип тоткарландым беразга, кайнарланып килүемне сүндерә төштеләр болар. Сүзләре колакка керә, мәгънәсе тышта кала, минем аңзиһен кыерсытылып, канаты сынган хәлдә, миңа хәзер юаныч, онытылу кирәк. +Арадан бер егетне читкәрәк алып китеп: +- Авылда иң чибәр кыз кем дип саныйсыз? - дим. +- Гөлсирин, - ди бу. +- Егете бармы? +Көлеп куя: +- Кыргый ул, - ди. - Озата баручылар булды, капкасына бәрелеп, маңгаен канатып кайттылар. Әнә ул, үзе дә килә! +Мин борылып карыйм. Куе чәч толымын баш түбәсенә урап куйган, балериналар кебек озын муенлы, төз гәүдәле кызый кыю гына атлап, сапсары блузкасы, ак юбкасы белән төн караңгылыгын куркытып килә бу. Егетҗиләннәргә күз дә салмыйча клубка кереп китте. +Юк, күңел читлегенә тиз генә ымсындыра торган кош түгел бу! Моңа вакыт кирәк. Әгәр мин дә капкасына бәрелеп чигенсәм, бу егетләр каршында +Юк, бүген мин бу кыргый кошка якын бара алмыйм. Тапталган мин, сындырылган, читкә тибәрелгән. Клуб ябылмаган килеш өеңә кайтып кит әле, кайчан күрелгәне бар мондый хәлнең... +* * * +Туганнан туган абыем - Рубис Себер якларыннан, Уренгойдан кайтып төште. Акча сугып, баеп кайткан. Мотоцикл алып җибәргән. "Өйләнергә иде, димләгән кызны Бөгелмәгә барып күреп-танышып кайтабызмы, синең күзең үткен, ошаса, тәвәккәллим", ди. +Киттек Бөгелмәгә турылап. Көн аяз. Мин Мәскәүдән алган яңа киемнәрем белән мотоцикл артында җил бәргәләгәнгә риза булып барам. Машиналар берән-сәрән генә күренә. Рубисның әле мондый көчле мотоцикл иярләгәне юк иде. Велосипед, мопед - шуның ишеләр генә. Юл шәп. Тизлекне арттырырга да була. +Салаязга җитәрәк, асфальт уртасыннан кара төтен бөркеп, масаеп килүче дәү МАЗ машинасы күренде. Болай да тар асфальтны тутырып, караеп килә бу. Сизәм, Рубисның аркасы тирләп чыкты, мотоциклны кырыйгарак алам дигәндә... бәләкәй генә чокырга эләгеп, алгы тәгәрмәч сикереп куйды да, Рубис руль тотрыклыгын тыеп кала алмады, мотоцикл ава язып, туп-туры МАЗ каршысына ыргылды. Әле генә хозурлыгына чумып барган кояшлы күк йөзе, яшел кырлар, минем кичә генә ерак аралардан кайтып төшүем - бар да үкенечкә каламыни, дигән әллә нинди тетрәндергеч бәхилләшү сагышы - бер мизгелгә йомарланып, котылгысыз тизлек белән үлем каршысына суырылып керәчәк бит хәзер! "Их!" - дигән әрнүле ымлык кына юл өстенә чәчрәп калачак! +Ни хикмәт, Рубис авып барган мәлдә рульне каерып өлгердеме, машина торбасыннан бөркелгән эчкелтем сөремле төтен арасыннан чагылып киткән галәмәт зур тәгәрмәч, ышкыла язып, үлем җиле бәреп яннан узып китте. Авып бетә язса да, чытырдап тотынганлыктан, гәүдәләребезне селтәп атмыйча, асфальтны сыдырып барган мотоцикл аска төшеп, уҗымлы кырга чыгып, йомшак җиргә төртелеп тукталды. Бер мәлгә ни үле, ни тере хәлгә калып дөньяны гүя барлыйбыз: күктәге кояш шул укмы, без исәнме? Карыйм, кул аркасы сыдырылган, кан ага, лавсан чалбар балагы умырылып чыккан. +МАЗ машинасы ерак та китми туктаган икән, шофёры йөгереп килә. +- Сез исәнме? - дип икебезне дә күздән кичерде. - Ярый әле, Ходай саклаган... Минем дә баш Себер китә иде, - дип шофёр мотоциклны торгызышты. Сул ягында, аяк баса торган җирләре генә кәкрәйгән. Бүтән зыян юк шикелле. +Сөремле машина китеп барганнан соң да без уҗымлы кырда шактый утырдык әле. Андый чакта гел шулай: фаҗигале истәлекләрне барлап, үзеңнең исән калуыңа юанып аласың... +Аңга килеп беткәч, сәяхәтебезне бүлеп, кире кайтырга булдык. +Авылга төшеп, Фәнияләрнең бәрәңге бакчасы кырыена килеп туктадык. Әнисе - Фәимә апа ары башта, үзе киртә буенда гына бәрәңге матиклый. +Канлы кулны күрсәтәм. Кесәдән кулъяулык чыгарам. Фәния аны ерткалап кулны бәйли. Сизеп торам, "яратып" бәйләми. Бернинди җылы сүз, кызгану, ярага кайнар тынын өрү, хәлгә керү сизелми. Ә минем жәлләтәсем, юату сүзләре ишетәсе килә. Юк, миңа карата күңеле бозланган бит моның. Хатынкыз каршында үзеңнең кирәгең булмауны тоюдан да мескен халәт юк. Бетте 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +КҮТӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ ТӨШЕРЕРГӘ +Әйе, тереклек судан яралган, адәм баласы якты дөньяга чыкканчы ук тугыз ай буе су эчендә яшәп ала. Су - яшәү чыганагы, су - саулык, су - байлык, су - күңел ачу урыны һ.б. +Урта буйлы шәһәрләрнең Алпамша мегаполисларга әверелүе электр энергиясенә кытлыкны һаман саен арттыра бара. Кама Аланындагы АЭС төзелеше мораторий белән туктатылгач, бөтен өмет елга электр станцияләренең куәтен арттыруга кайтып калды. Куйбышев исемендәге сусаклагычның биеклеген 160нчы билгегә күтәрсәк, проблема берхәлгә җиңеләячәк икән үзе... Ләкин чал Идел белән алкын Чулман, бүгенге ярларыннан чыгып, тагын икмәк кырларына җәеләчәк! Икмәк кырлары авылда ла... Ә менә "күтәрергә!" дигән фәрман мәркәзләрдә языла. ЧулманИдел-Казансу-Мишә-Зөя ярларыннан күтәрелсә, су читенә терәлеп салынган меңәрләгән шәхси корылмалар ясалма диңгез төбендә калачак. Ә бит ул ялханәләр "күтәрергә!" дип фәрман чыгаручылар өммәтенең мөлкәте. Кем инде үзен-үзе батырырга әмер бирсен?! +Кәнәфидә кырын ятып кына баскыч төбеңнән балык тоту; җилкапканы ачып, кәеф-сафалы дуслар төялгән катерларны каршы алу; йөзә торган мунчаларның ләүкәсендә тибрәнеп ятулар... Болар хакына бөтен шелтәләргә дә түзәргә була. +Экология министрлары тырышлыгы белән әзерләнгән катгый законда шәхси һәм сәнәгать корылмалары яр читенә 50 метрга якын килмәскә тиеш диелгән. Тиешен тиеш тә, ләкин бу закон кабул ителгәнгә дистә еллар үтте... Ә берәүнең дә әле сүтәргә тотынганы юк! +Бер яһүд агай: дошманның су асты көймәсен өскә чыгарыр өчен диңгезне кайнатырга кирәк, дигән. Диңгезне ничек кайнатыйк соң дип аптыратучыларга ул: мин сезгә шәп идея бирдем, ә аны ничек тормышка ашыру сезнең эш, дигән... +Яр буйларын законсыз төзелештән азат итәр өчен нишләргәме? Су саклагыч биеклеген, киресенчә, 160ka төшерергә кирәк. Ул чагында су чите ярдан үзе чигенәчәк. Һәм анда, яңадан, узган гасырдагыча, бала-чагалар су коенып, терлекләр сугарылып, агайлар балык тотып рәхәт чигәчәк. Кыскасы: "Күтәрергә ярамый төшерергә!.." +Мин идея әйттем, ә өтерен кая куясын үзегез уйлагыз. +Мотоциклны бер тибүдә кабызабыз, кузгала башлагач, мин Фәниягә ачу белән: +- Сабан туена егетеңне алып кайт, мин дә ялгыз булмам! - дип кычкырдым. +Рубисның мәктәп елларындагы мәхәббәтен "яңартырга" Нурия янына, Чалтаймас авылына төшеп киттек. (Аның булачак балдызы Зимфирә чалбар балагының шакмаклы сурәтләрен җеген җеккә туры китереп, ертыгын шундый оста итеп тегеп бирде, җөй эзләрен берәү дә искәрерлек түгел иде. Мин ул чалбарны тагын ике-өч ел кадерләп кидем әле). +* * * +Клубка чыкканда мин, Фәнияләр өе яныннан узмас өчен, аскы урамнан гына менәм. Бәлки ул үзе күренмәс тә иде, имтиханнарга әзерләнәдер, Мәскәүнең үзенә барып укырга кермәкче бит. +Клубта танцы бара. Музыка ритмына уралып, кызлар-егетләр иркен мәйданчыкка укмашканнар. Бер читтә, киеме, гәүдә тотышы белән горур балкып, Гөлсирин утыра. Туп-туры аңа таба киттем. Мондый кызны биюгә чакырмыйча ничек түзәсең. Аның чыкмыйм, дип кире кагу мөмкинлеген онытып җибәргәнмен лә... Юк, карышмады, урыныннан торып, озын бармаклы кулын минем учыма тапшырды. Магнитофоннан яңгыраган чит ил музыкасы безне төркем эченә суырып алды. Аның гәүдә-кул хәрәкәтләрендә ниндидер нәзакәтлелек бар. Чәчен, "су анасы" модасына ияреп, җилбәгәй туздырмаган, калын үрелгән толымын, баш түбәсе әйләнәли, шундый пөхтә урап куйган, ник бер тыңлаусыз чәч бөртеге үзен искәртеп торсын. +Гөлсирин миннән бераз кыенсынган да шикелле. Әйтүләренә караганда, мин аны кырыс-усал диебрәк күзаллаган идем. Ә ул әнә, озын керфекләреннән күз алмасына күләгә төшереп кенә сөйләшә. +- Кай арада үсеп җиткәнсең, мин күрми дә калганмын, - дигән булам. +- Сез... +Мин аны бүлдерәм: +- Нинди "сез", мин берүзем генә ич! Авылдашлар булып, гади генә сөйләшик әле. +- Алай әллә ничек... +- "Сез" диюең, якын итә алмам, дигән мәгънәне белдермидер бит? +Гөлсирин, кызарып, ирен чите белән генә елмаеп куйды. Бу елмаю тыйнаклыгында киләчәктә ачыласы ниндидер сер канат кагынадыр сыман. +- Мин сезне яхшы хәтерлим... +- Тагын - "сез"... +- Юк, бу юлы "икегезне" димәкче идем. Көпә-көндез, урам уртасыннан барасыз икәү... Фәния апа белән. Син... велосипедта, ул - җәяү. Синең бер кулың рульдә, икенче кулыңны Фәния апаның иңенә куйгансың. Матур итеп, киләсез шулай янәшә... +- Ә син, яланаяклы кызый, койма ярыгыннан күзәтеп тордыңмы? +- Юк, капка төбендә, эскәмиядә утыра идем. +- Шул чакта, үтешли, сиңа борылып карадыммы? +- Юк инде, күрмисең дә... +- Их, белгән булсам соң... +Мин шунда бакчабызга кердем дә, яшеренеп кенә еладым. Нигә мин дә шулай йөри алмыйм, нигә мин һаман бәләкәй микән, дип еладым... +Гөлсириннәрнең өе клубтан әллә ни ерак түгел, сөйләшә-сөйләшә кайтып киләбез, капкалары турысына җитүгә, бер секундка да тоткарланмыйча, саубуллашам да, үзебезнең тарафка, түбән очка кайтып китәм. Капка төбендә әз генә басып торсам да, бу инде озатып куюга саналачак. Ә болай... кайту юлы бер якка булганга гына... +Тагын күрешкәч, сүзгә-сүз үрелеше шулкадәр табигый ялгана, ул бит үзе дә белмичә минем яралы йөрәкне дәвалый, үзе дә сизмичә, күңел тыны белән мине юата бугай... +Мин дә, үзем дә сизмичә, аңа ияләшеп барам түгелме?! Әмма, ияләшү сызыгын атлап чыгарга куркам. Юк, аның үз-үзен вәкарьле биеклектә тота белүеннән сагаю гына түгел бу... Куркуның асылында - хисләрне вакытында йөгәнли, нәфесне тыя белү гаделлеге ята. Уятырмын да мин бу кызыйны... аннары ул үкенеч ярында торып калырмы? Чөнки мине барыбер Фәния кыйбласы үзенә тартачак. +Солдат тормышы белән хушлашып, берәмләп-берәмләп кенә яшьтәшләр кайта башлады. Иң беренче Әхсән кайтып төште. Клубка чыккан көнне үк аның күз карашын яктыдан гына киенгән Гөлсирин өтеп алды. +- Ах, чибәр, каһәр! Кай арада җитлеккән бу?! Әтисе председатель иде бит без үсмер чакта. Нигә шул председатель кызларына гына чибәрлекне өеп бирә микән, Ходай, ә?! Бу - минеке, баста! +Күңелем төбендә ниндидер бер уй бөресе чатнап китсә дә, мин бер сүз әйтмәдем. +Икенче көнне Әхсәннең йөзе кара коелган иде. +- Кит аннан! Әллә нәрсә бит ул. Кыргый кәҗә! - дип Гөлсирингә үз бәясен бирде. +Хезмәт срогын бетереп, бездән шактый алда кайтасы Ирек тә, өйрәтелгән эте армиядә үлеп китүе сәбәпле, бездән соңрак кайтып төште әнә. Теге чактагы гайбәте өчен мин аңа бернинди дә үпкә белдермәдем, булган мәкернизагларны еллар юып алып киткән инде. Әмма нишлисең, шикчел кешегә шик ябышырга гына тора бит ул. Тагын аңа үпкәләргә сәбәп табылды. Ерак җирләрдән кайтып, клубка беренче кат кергән көнне яшел погонлы Ирекнең сусаган карашы Гөлсириндә тукталды. +- Егет кисәге юкмы? Булса да чәйнәп ыргытам! Мондый чибәрлек өчен өзешергә дә була! +- Егете юк аның, - дигәч, Ирек аптырап калды. "Андый-мондый җитешсезлеге беленмидер бит?" - диде. Мин көлеп куйгач, ышанычын йодрыгына кысып: +- Мин аны озата барам! - диде. +Икенче көнне ул кызмача иде. Йөзендә тимгелләнеп, эчке ачуы утрау-утрау булып бәреп чыккан. Мине ул клубның аулаграк урынына алып китеп: +- Миннән көләргә уйладыңмы?! Нәрсә, кулга тотарлык кызлар сиңа гына дигәнмени! - дип, мине тупас кырлы сүзләр белән керендерә генә. Берни аңламыйча аптырап карап торам. Төшендереп бирде үзе: кичә ул Гөлсиринне озата барган да, шул ук "капкага бәрелеп", кайтып китәргә мәҗбүр булган икән. +- Минем якын иткән егетем бар, - дигән Гөлсирин. Ирек төпченә башлаган. +- Клубта бергә утырдыгыз бит, әйтмәдемени? - дигән Гөлсирин. +Минем күңел рәхәт кытыкланып куйды. Шундый кыргый боланны, күзгә күренмәс җепләр белән бик сак кына үземә якынайта барганмын икән бит. Эчке ау дәртен нәүмиз калдырып, ул җепне өзәргә дә кызганыч, әмма, өзмичә +Ярат мине +Иртәгә Сабан туе дигән көнне Азнакайның үзәк урамыннан барганда чаттан каршыма килеп чыкты ул - инде онытыла башлаган "А", "Б", "В" кызларының иң чибәре - Регина үзе!.. Аның тулышып өлгергән чибәрлеге сулышыма капты. Сүз әйтә алмыйча басып торам. Ул, кичә генә аерылышкан кебек, үз итеп, якын итеп елмая. Шомырт кара күзләрендә мут очкыннар биешә. +- Кичә төшкә кергән идең, бүген очрашырга булган икән, - ди. +- Мондый ук чибәр булу - гөнаһ түгелме, дигән Пушкин хәзрәтләре. +- Гөнаһларны үткен үкчә белән таптап барабыз. +- Үзгәргәнсең син. +- Кайсы якка? +- Тагын да чибәрләнү ягына. +- Казанда, медицина училищесында укыдым бит мин. +Юк-барны сөйләшеп барабыз. Биек үкчәләр - чыкы-чыкы, тротуар ташларын сискәндереп бара. Читтәнрәк күз төшереп алам. Нинди чибәрлек! Биек үкчәләр төз аякларны җиргә тигерер-тигермәс кенә алып бара кебек. Аяк очларының алга омтылышында нинди бәйсезлек! Үзе бераз мактанчык, үзе бераз һавалы, шушы кире саналган сыйфатлар үзенә нинди килешеп тора бит, каһәр! +- Иртәгә Балтачка, Сабан туена кайтабызмы? - дим. +- Чынлап чакырасыңмы? - дип, ул кабынып китә. - Минем анда туганнан туган апам яши бит. Кайтабыз. +- Кайтабыз! - дип, кул бирешәбез. +Сабан туе көнендә кояш та икенчерәк яктырта, сандугачлар да армыйча сайрап, төнне көнгә ялгый. +Мәйданга парлашып чыктык. Безне беркем искәрмәс, битараф халык арасында тыныч кына йөрербез дип уйлавым бик беркатлылык булган. Балтач балталы шул ул... +Регинаны култыклап барган җирдән, Фәнияне ерактан күреп, утка пешкән кебек кулымны тартып алдым. Гаҗәп, нишләп соң әле ул иптәш кызы белән генә, ягъни, ялгызы гына. Нишләп соң ул йөргән егетен чакырмаган? Бәлки мондадыр, якында гынадыр? +Күпмедер вакыт үткәч, тагын күрәм: Фәния әнисе кырыенда... үзе генә. Миңа Регина белән култыклашып, күләгәләребезне бер итеп йөрү оят бит болай... Фәния дә, мин дә аерым-аерым парлы булып мәйданга чыгарбыз дип уйлаган идем ләбаса... +Авылдашлар килеп күрешәләр, җилкәдән кагалар, әмма бөтенесе дә эчкерсез, үтә күренмәле түгел. +Әнә, "Алтынчы Шакир" - Миргазиян абзый килеп күрешә. Янәшәмдәге Регинага күзен кысыбрак, сынап, җентекләп карап тора да, мине читкәрәк алып китеп: +- Авылның иң бай Солтан абзый кызын эләктерде бу ярлы малай дип йөри идем. Ычкындырдыңмы, ачык авыз! - дип иренен бөреп, мыскыллы көлеп куйды. +Кайчандыр тешенә пуля тигән бөкре Миргазиян абзый килеп күрешә, Регинаның да нәфис кулын бирчәйгән кабырчык кебек учына алып, бер мәлгә аңа яшьлек кәүсәрен эчкәндәй, йотлыгып карап тора. Шуннан мине читкәрәк тартып: +- Бик чибәргә өйләнсәң, гомерең тыныч булмас. Сиксән адәм килеп яратам дисә, сиксән беренчегә каршы тора алмый алар... - дип, тәмәкесен кабызып китеп барды. +- Малаҗис, - дип аркадан кага, асты урам Фәүзәт. - Менә мин иллегә кадәр өйләнә алмадым. Мондый кызны ятларга бирә күрмә! +Икебез белән дә килеп күрешкәч, үткен телле Шәмсиямалттәй Регинаның кулыннан тотып: +- Беләбез, үскәнем, Митрәйдә персидәтель кызы икәнеңне дә беләбез. Казанда укып бетереп кайтасы егетеңне көткәнеңне дә беләбез. Бу егетнең дә, - дип ул мине Регинага таба тартыбрак китерә, - бу егетнең дә сөйгәне бар, нигә аларның арасына керәсең?! +Регина аның кулыннан чак ычкынып читкәрәк китә. Бераздан тыны-көне бетеп яныма килә: ике яшь егет килеп, беләген кара яндырып, кысып тотып: +- Үлемеңне эзләп кайттыңмы Балтачка?! Җыештырып куярбыз, апа! - дигәннәр икән. Күрсәт, кая ул егетләр дигәч, мин аларны танып кала алмадым, ди. +Ул арада яныбызга тракторчы Хәлим абзый белән хатыны Фатыйма апа килеп баса. Хәлим абзыйның басынкы карашы куркулык йөгертелгән кебек, күз кабак-керфекләре туктаусыз лепердәп, ачылып-ябылып тора. Көнчеллеге белән дан тоткан Фатыйма ападан гомере буе гаҗиз ул. Ә Фатыйма апа, ныграк көнләшкән саен чибәрләнә генә бара. Менә ул мине читкәрәк тартты да, мәйданның каршы ягында торган Фәния тарафына ымлап: +- Минем кызлар аның кебек купшы киенә алмады. Шулай да тупырдап үстеләр. Икесен кияүгә бирдем инде. Хәзинәдә тагын да чибәррәге калды... - дип ул уң кашын яшен аткан тизлектә сикертеп куйды. +Ул арада Регинага килеп кемдер тагын янап киткән: "Син, кызый, безнең егетләрнең башын әйләндереп йөрмә! - дигән. +Гыймай Заһиты килеп миңа да хәмер исе бөркеп китте: +- Апаем, муеныңа кара бантик таккач та... эшләпә кидем дигәч тә... Кем булдың ул чаклы?! +"Шәп!" дип аркадан кагулар, яисә бармак янап, сүгеп китүләрнең бетәсе юк иде, ярый әле Рубислар килеп, аулакка, каен төбенә әзерләнгән табынга чакырып киттеләр. +Мәйданнан чыгышлый Фәния ягына борылдым да, карашлар очрашып кисеште шикелле. Күзләрендә аның бу юлы рәнҗү белдергән "Их син!" дигән әрнү сулкылдый иде сыман. Мин, шулкадәр үкенеп, бу көнне кабаттан, икенче төрле итеп башларга иде, дигән өметсез уемнан изелеп мәйданнан чыгып киттем. +Регина ниләр уйлый, аның күңелендә бәйрәм шаукымы - ат чабышлары, көрәшкә чыгып бил алышулар, кашык кабып йөгерүләр - бу шаулы тамаша аерым кешеләрнең аткан ук кебек сүзләре аша кайтаваз-шәүлә булып кына күңеленә кергәндер. +Каеннар арасында мәйдан шавы, үткенлеген җуеп, юашланып калды. Түгәрәк табынга утыргач та Регина әле һаман тынычлана алмый, туктаусыз кагына, гүя плащына кешеләрнең сүзләре сырганак кебек ябышып калган... +Икәү генә каен арасында истирәхәт кылып йөргәндә Регина миңа болай диде: +- Фәния янына барырга дип талпынып карадым да, туктап калдым. +- Аңа нәрсә әйтмәкче идең? +- Әйдә безнең белән, дип. Мин бит барыбер сине аңа калдырып китәм. +- Мин әйбермени, алып, яисә калдырып китәргә? +- Мин бер айдан кияүгә чыгам. Теге апа белеп әйтте, Казаннан егете кайтуын көтә, дип... +- Бер айдан дисең инде... +- Аны бердәнбер син булдырмый кала аласың. Мин көтәм. Бер ай... +Регина, түшемә башын куеп, кочаклап алды: +- Күпме егет артымнан йөрде, җанын ярып бирергә әзер булып. Бер син - битараф. Шуның белән син мине котыртасың да... Ярат мине!.. +"Ярат мине, ярат мине!" - дип кабатлады сипкелле каеннар... +* * * +Сабан туйлар узганнан соң, июль башы кереп килгәндә, Фәнияне АзнакайБөгелмә автобусында күреп алдым. Янәшәсенә барып утырдым. Балтачка кадәр берни сөйләшмичә кайттык. Бергә төштек. +Тау өстеннән авыл күренгәч кенә Фәния тукталып, телгә килде: +- Безгә бергә күренергә ярамый, кешеләрдән оят, - диде. +Икенче көнне дә шулай кабатланды. +Өченче көнне мин аның кулыннан тотып, межа ягына, кайчандыр Туйкә мәктәбенә йөри торган юлны каймалаган тугайлыкка таба алып киттем. Кояш сүрәнәеп, Суыр тавы артына төшеп бара, офыкка якынайган саен ашыга, иртән чыгар өчен җирнең каршы ягына барып җитә алмам дип курка ахрысы. Еракта зәңгәр тау кәрваннары дулкын-дулкын булып офык читеннән агып бара. Дөнья матур, дөнья киң. Күңелгә сыгылып иңгән моңсулыкны җиңеп, бөтен каршылыклар ятьмәсен, кылыч белән бер селтәнүдә чабып өзгән кебек, кычкырасы килә. Шул мәлдә "дерт" итеп китәм... +- Бер селтәнүдә... +Фәния әйтәме моны, минем күңел кычкыруын ишетә, тоямы ул әллә?.. Димәк, безне тән, акыл-зиһеннән башка тагын ниндидер өстен бер көч бәйли, димәк безнең йөрәкләр аерым бер дулкында үзара аңлаша: илаһи тартылу көче... +- Нигә без болай булдык соң әле? +- Ни үле, ни тере хәлдә калдым мин Сабан туе көнне. Көтмәгән идем, бөтен халык каршына икенче берәүне алып кайтырсың дип башыма да килмәгән иде. +- Син дә егетең белән чыгасың дип уйладым мин... +- Минем сиңа беркайчан да хыянәт иткәнем булмады. +- Кайтып төшкән көннән бирле мин үз каршымда салкын стена күрәм. +- Бәлки... миндә дә гаеп бардыр... Әмма минем беркайчан да сиңа хыянәт иткәнем булмады. Беркайчан да... Әнә, яңа Ай урагы шаһит. +Кай арада җәйнең юаш төн караңгылыгы иңгән. Күк гөмбәзендә урак Ай, махсус җибәрелгән шаһит кебек, кыйгач карашын безгә төбәгән. Ул тыңлый, ул күрә, ул хөкем чыгара... Бергә калыргамы безгә, гомерлеккә аерылышыргамы? +- Син беркайчан да, бер очракта да үзеңне гаепле саный белмисең. Аллаһ сакласын, кеше үтерсәң дә син шул үтерүнең кешелеккә бик зур яхшылык булачагын исбат итә аласың, шулай бит! +"Шулай бит!" - дип ул тәүге тапкыр миңа күзләрен тутырып карады. +- Мәйданда ялгызыңны гына күргәч, үкендем әлбәттә. Егетең бар, дип, үч итеп кенә бит мин... +- Минем беркемем дә юк. Тик шуны онытма: җиткән кызлы йортның капкасыннан иярле ат өзелмәс диләр. Сүз катканны борып җибәрә белү - һәр кызга бирелмәгән... +Учарланып ялгыз каен үскән тугайлыкта утырабыз. Еракта-еракта утлар җемелди. Яшь бодай кырыннан сирпелеп кенә киткән җил йомшак кына сыйпап уза. +- Армиядә чакта әйтми торыйм әле, дидем. Кайткач, аңлашырбыз, дидем. Үземне синнән коткарасым килгән иде. Сизәм, синең белән авыр булачак миңа. +- Миңа синсез җиңел булачакмы? +- Белмим, нишләп бетәрбез без?.. +- Яхшыга гына юра син. +Өшегән кебек калтырап, күкрәгемә сыена. Юеш бите яңагымны пешерә. Икебезнең дә керфекләр авыраеп бер-берсен юата. +- Белә-белә утка керер идеммени, әгәр яратмасам. Яратуым да үкенечкә генә калыр дип куркам... +- Мин чит кызларга карап сокланам, хисләнәм, сөйләшәм, аларны якын итәм икән, бу бит әле ярату, гашыйк булу түгел. Тәмле сулы чишмәнең ләйсән тамчыларын учыма алып татып карау гына... Сиңа булган мәхәббәтнең мәгънәсен ачыграк тояр өчен. +- Сине беркем белән дә бүлешәсем килми. Минем генә яратуым азмыни соң? Нишлим, ничек исбатлыйм, ә?! +- Мәхәббәт богавы уйлап табыйк. +- Их, син! +- Күр әнә, Айны икегә бүләләр. Безне күздә тотып. +Фәния ышанмыйча күккә төбәлә дә, гаҗәпкә кала. Болытлы төн дә түгел, югыйсә. Әллә каян пәйда булган нәзек кенә болыт сузымы урак Айның кап уртасыннан сызылып бара. Гүя кемдер Айны тупас карандаш белән сызып икегә бүлә. Бераздан сызык бетте. Чалкан яткан Ай - күкнең бердәнбер кысык күзе чистарып калды. +- Күрдеңме... Ходай тарафыннан "Бүленмәгез!" дигән киная булды бу. +- Ни генә булмасын, яраттым, яратам, яратачакмын! - дип, Фәния күз яшьләре аша үбә башлады. +Бераздан күрәм: учарланган каен ботаклары арасында Ай кысылып калган, ятьмәгә эләккән алтын балык кебек. Айның бу әсирлектән котыласы килмидер шикелле. +* * * +Володя Комаровтан хат килде. Ул 1 июньдә кайтып китү бәхетенә ирешкән. Минем урында оператив бүлектә калган малайны эштән куганнар. Сине сагыналар анда, дип шаярткан Володя. +Кайчандыр безне борчуга салган яраткан кызы Евгения хакында Володя болай дип яза: +...Ждала она меня не так,как нужно, не так, как сама обещала. И вот теперь сам не знаю, что делать. Она чуть ли не на коленях уверяет,что любит меня, что она просто сглупила, что жить без меня не может и т.д. Да и я сам, чего греха таить, люблю ее, по-прежнему и готов ей уже все простить, хотя все в один голос говорят мне, чтобы я сней растался... +Хат язышыйк. Мин тиздән Горький шәһәренә яшәргә күчәрмен, ахрысы. Шунда пединститутка керергә исәп. (Без Володя Комаров белән ярты елдан соң Казанда очраштык). Миннән соң әлегә кайтучылар булмас, ахрысы, - дигән Володя Комаров. Күрәсең, ул инде өлкән дәрәҗәдәге офицерлар арасында кайнаган кеше буларак, алда көтелгән хәтәр вакыйгалар буласын ишетеп белгәндер, мин дә бит нидер сизенгән идем. Ашыгуым да юкка түгел, бер-бер сәбәп чыгар да, тоткарларлар дип бик курыккан идем. +1968 елның 20 августында Чехословакия башкаласына совет гаскәрләре керде. Бу көтелмәгән чара, әлбәттә, безнең еракка оча торган авиациягә бик үк кагылмагандыр да... ләкин барыбер, андый ЧП вакытында хәвефле шаукым бөтен армиягә таралып, хәрбиләрне уяулык сагында тота. Күп солдатларның кайтырга җыенып та ел азагына кадәр тоткарлануы аңлашыла. +Туган якта күңел утыргач, егетләр белән дә сөйләшеп-киңәшкәч, Суриков исемендәге институтка документларымны җибәрмәскә булдым. Бәләкәйдән сәнгать башлангыч мәктәбе үтмәгәнлектән, анда барып, оятка гына калырмын, үзешчәнлектән чыгып, биеккә сикерә алмам, дип уйладым. +Азнакай посёлогында тагын бер матур бина арткан: мин эшләп киткән СМУ конторасына яңа апартамент өлгерткәннәр. Ике катлы, бакчасы, ихатасы бар. Миңа эшләр өчен иркен клубы, эш бүлмәсе дә каралган. +Мин бу бинага икеләнмичә кердем, мине икеләнмичә элеккеге эшемә алдылар. Иртәгәдән - эшкә. Озакка суза алмыйм. Чөнки минем кесәдә - тынлык, тиен акчалар гына кулга кыенсынып кына тиеп китә. +Ә бүген... +Редакциягә барып, анда эшләүче Ирек Бәдретдинов белән таныштым. Мәктәбебез стенасында шушы Бәдретдинов фамилиясе, матур рам эчендә, өч ел буе эленеп торды бит инде. Укуны алтын медальгә бетергән, имеш... +Танышабыз. Бәлки ул чынлап та медальгә лаектыр. Укуын бетергәч, ул елларда бөтен яшьләр ыргылган КАИга (Казан авиация институты) укырга кергән. Ошатмыйча, ташлап, армиягә китеп барган. Хәзер менә - университетта читтән торып укуын дәвам иттерә икән. +Шыр татар авылында үсеп, чын татар мәктәбен бетереп, русчаны да су урынына эчә. Ике телдән дә, бер-берсенә авыштырып, тәрҗемә итә белә. Бәлки ул чынлап та алтын медальгә лаектыр... +- Азнакайда иң көчле шагыйрь кем? +- Үсепес дип торапыс, - ди Ирек, чуваш акценты белән. +- Бер ел вакыт бир, барыгызны да сытам! - дим. +Ирек рәхәтләнеп көлә: +- Син бит әле шигырьдә күзе ачылмаган көчек шикелле генә, - ди. +Редакциядә көтмәгәндә-уйламаганда Туйкин аганы очратам. Бер дә үзгәрмәгән шикелле. Һаман шулай җитез, хәрәкәтчән. +- Сезнең математик булмасыгыз билгеле иде инде. Укырга керергә исәп бармы? - диде. Китәргә дип кузгалгач, борылып килде дә: +- Бүген сәгать алтыга миңа килеп чыкмассызмы, адресны хәтерлисезме? - диде. +Мин, шатланып, риза булдым. +Кичкырын Азнакайның авыл ягына төштем. Салиха әбигә кереп, хәлен белеп, чәй эчеп чыкканнан соң, Туйкин ага өенә киттем. +Шул ук капка, шул ук коймалар. Чәчәкле аллеядан кереп, ишек кыңгыравына бастым. Ничектер, сизенеп, кинәт борылып карасам, артымда елмаеп басып тора, йомшак чүәктән, аяк тавышын сизмәгәнмен дә. Кулында әнүч-укроп, яшел суган, сельдерей кебек тәм-томлы үләннәр учмасы. +Өстәлне икебез генә түгәрәкләп, шактый сөйләшеп утырдык. Туйкин ага, кыенсынып кына, хәтта, миннән рөхсәт сорагандай, "ярар микән" дип кенә хәмер шешәсе чыгарып утыртты. Ак аракы - минем дошманым, дип әйтә алмадым, әлбәттә. Чәкештергән рюмканың читен генә "тешләштереп" утырган булдым. +- Шигырьләрең күземә чалынган иде, - диде Туйкин ага. +Гуру, махатма кебек укытучым каршында ниндидер өйрәнчек тәҗрибәләр турында "яздым" дип батыраеп сөйләшү уңайсыз иде миңа. Туйкин ага, гадәтенчә, каты сакал төге сыкыланып, сизелеп торган битен учы белән сыпырып куйды: +- Сүзләрне әйтәм... Кәгазь битенә вак кына булып, тезелеп языла бит инде, ә уйласаң, һәр сүз кырмыска кебек үзеннән зурракны, олы мәгънәне күтәрә ала. Моңа, әлбәттә, чын талантлар гына ирешә. Иҗатта ү з е ң н е т а б у дигән борынгыдан килгән хикмәт бар. Кызык бит... Энә белән кое казып кына, аның койрыгыннан эләктерә аласың. Икенең берсе - йә табасың, йә - юк! Бусы инде Ходайның ым кагуыннан тора... +Хушлашыр алдыннан, Туйкин ага борынгы сандыгыннан ниндидер төргәк чыгарды. +- Менә мин сиңа ике китап биреп торам. Беркемгә күрсәтәсе булма! Бу минем абыйлардан калган мирас... Утыз җиденче елда, безнең китапларны йөге-йөге белән төяп алып киткәннәр. Анда нинди генә кыйммәтле фолиантлар булмаган... Ә болар... - дип ул киндердән тышланган, кыр-кырлары сүсәреп беткән китапларны кадерләп, сыпырып торды, эчен ачып сак кына актаргалады... +Төп нөсхә түгел, төшереп алынган, тышланган, тегелгән китаплар иде болар. Берсе - Михаил Худяковның Казан ханлыгы тарихы, икенчесе - Хара Даванның "Чыңгыз-хан - бөек полководец" дигән кебегрәк исемдәге китабы... +Туйкин ага боларны ак чүпрәккә, аннары газетага төреп, сеткага салып, кулыма тоттырды. +- Фәлән вакытка кайтарып бир, дип әйтмим. Ашыкмыйча гына сөреп чык. Боларны сынар өчен бирәм: көчең җитмәсә сынасың, көчең җитсә - үзең сындырасың... +Укытучым мине шундый фикерләр ешкынлыгында адаштырып, саулык теләп калды. Мин киләчәк язмышымда акыл-зиһен казанына салырга бәһасез нигъмәтләр бирелгән төенчекне тотып баруымны белмичә дә кайтып киттем. +Нигә бирде микән боларны миңа Туйкин ага, дип аптырыйм. Китапларны ачып-ачып карыйм да... Эченә кереп китә алмыйм... катмарлы, кадими борынгылык... Менә ул - уенчак уй белән бу тормышның өстәге күбеген генә җыярга өйрәтелгән замана баласы кара урман авызында эчкә үтәргә куркып басып тора. Талпынып карый да, тагын чигенә. Кыйбла кайсы тарафта - ул аны белми, чамалый гына... +Искәрмәсәң, искәрми дә торган бер хәл булды. Эре малның кимерелгәннән калган бот сөяген күрше эте Тузикка ташлаган идем. Шушы кадәр мул сөяк күргәч, ул сулышына кабып, тирәсендә әйләнгәләде дә... бераздан күрәм - нәзегрәк урынын табып, авызын каерып ачып капкан, тәмле җелек исеннән күзләре иләсләнеп кысылган, койрыгын дәртләндереп тыкрыкка, аулак урынга +Үтеп киткәндә искәрәм, көне буе Тузикның гәүдәсе һаман бер урында, әрекмән арасында кайнаша - каты сөякне җиңәргә дип черәшә бу! Ай-һай, тешең чыдармы, дип карап үтәм. +Икенче көнне шул урынга барып карыйм, шаккаткыч хәл, олы түтәрәм сөяктән баш бармак кадәрле генә иң каты төш-үзәге торып калган. Аннан соң Тузик, җиңүче сыйфатында, ике көн буе бәхетле елмаеп, шатлыгын белдереп, теш арасында ваклап кына өреп куйган сыман, койрыгын байрак итеп чөеп йөрде. +Менә мин дә шул Тузик хәлендә бит. Миңа теш үтмәслек каты, җелеге тыгыз китап бирделәр. Җиңә алмыйм икән, укытучымны әйтмим дә инде... Тузиктан оят! +Эштә мине Бөгелмә төзелеш институтына имтихансыз гына керү исемлегенә яздылар. Автобус белән кичләрен барып-кайтып укыячакбыз икән. Мин моңа башта бик сөендем. Бәләкәйдән үк "инженер" дигән сүз күрсәм йә ишетсәм, күңел кытыкланып ала иде. Сизәм бит, яңа йортларга карагач, эчемнән генә, их, болайрак бизәкләргә, их, икенчерәк төскә буярга иде дип гел үземчә үзгәртергә хыялланып йөри идем. Менә бит, болай булгач, төзүче-инженер дипломы йөгереп кулга керәчәк. +Матди байлык өстендә утырып, әйберләрне әвеш-тәвеш китерерлек маһирлыгым белән, теге... логика дигән бөдрә йонлы тәкәне чыгарып җибәреп, шахматтагы сыман дистәгә якын йөрешне алдан күреп, әллә нинди эшләр майтарып, баеп бетәргә юл ачыла түгелме миңа?! +- Сиңа университетта уку кирәк. Телне, тарихны, әдәбиятны өйрәнү өчен, - ди Ирек Бәдретдинов. +- Анда язучылыкка өйрәтәләрме? +- Юк, беркайда, беркем дә язарга өйрәтә алмый, юнәлеш кенә бирә ала, - ди Ирек. +Мин әле генә инженер булам, дип хозурланган идем, хәзер инде "язу чире" башын калкыта. Кайсын сайларга? +Авылга кайтсам, өйдә кунак бар икән. Ак түти. Аны күрмәгәнемә ун еллар бардыр. Аңа вакыт канаты гел дә кагылмаган кебек. Киресенчә, бермә-бер, аклы-каралы куе чәче аңа шундый килешә, ниндидер Шәрекъ илләреннән килгән акыл иясе рәвешен биреп тора. Ул, әкрен-салмак тавыш белән минем хәлләрне сорашты да, текәлеп, сүзсез генә карап торды. Кап-кара күз тирәнлегенә суырылып кереп барам кебек; тәнем кайнарланып, рәхәт-шомлы дулкын бөтен күзәнәкләремне сыйпап алды сыман. +- Сөбхәналла, иншалла, - дип, ул иреннәрен селкетеп, эчтән ниндидер дога укып алды. Аннары миңа якынрак килеп утырырга ым какты да, учымны учына алды. +- Менә ике кулың... Ике кулың кебек үк ике юл чатында торасың икән лә... Берсе - уңга, икенчесе - сулга тарта. Әгәр, икесеннән дә берьюлы китү кодрәте бирелсә, иншалла, ике якта да үзеңне күрсәтә алыр идең. Ә тәкъдир "булдыра аласың", дип ләббәйкә итми, барыбер, сындырып сыный, шулай бит, улым?! +Мин синең киләчәк гомереңне икегә ярып күрәм... Әгәр син сул тарафка юнәлеш тотсаң... сары яфрак кебек акча түшәлгән юлга чыгасың. Акча көшеле сине калын диварлы казна йортына китерә. Гомерең соңына җирдән аерылып, күккә тимер челтәр аша карарга каласың... аңлата алдыммы, улым?! намазлык урынына күрерсең. Бу тарафта гадел яшәвеңә бүләк - меңнәрчә куллар күрәм, учны-учка чәбәкләгән куллар урманы. Амин. +Ак түти мендәргә кырынаеп, күзләрен йомып, хәтсез утырды. Аннары, күзен ачты да, бөтен нәрсәне яңадан күргәндәй, серле бер караш ташлап, чәй сорап әнигә дәште: +- Кара булсын, Икълимә, чәеңне җәлләмә, - диде. +* * * +Туйкин ага биргән китапларны "тешләп" карыйм да, теш үтмичә, кәефем китеп, кире куям. Шактый вакыт шулай азапландым. +Һәм бер көнне, үз-үземне аяусыз камчыларга тотындым: "Син нәрсә, шулкадәр үк надан, тинтәкмени?! Андагы фикерләр, баш җитмәслек итеп, әллә каян, күктән алып язылмаган бит. Тарихи әсәрне аңларлык та акылзиһенең юкмыни?! Ә үзең сүз белән эш итәргә җыенган буласың. Димәк, синең нинди катлаулы язылган фикер каршында да акылың бүәлеп калырга тиеш түгел! Эшләт башыңны, уят акылыңны, җик рухыңны - син моны җиңеп чыга аласың! +Шулай итеп, мин-минлегемне төйгечли-төйгечли, укып чыктым бит әлеге китапларны. Күп нәрсәне аңлап бетермәсәм дә... шаккаттым. Киләчәктә, боларны җеген-җеккә аңлап бетерү өчен тагын шушы темага караган башка китапларны да укырга кирәклеген чамалаган хәлдә, рухи буем бер башка үсеп китте сыман... +Хәзер мин кешеләргә: "Син, үзеңнең кайчандыр дәүләтле халык улы булганыңны беләсеңме соң, нәданым, дип өстәнрәк карый алам. "Эй, ты - потомок Чингиз-хана!" дип кычкырганда, чүгеп калмыйча, башыңны горур тотып, "ә сезнең халыкта бармы соң аның белән тиңләшердәй гаскәр башы?!" дип җавап бирә аласыңмы? Җавап бирә алмыйсың икән, йөрмә буталып, ризыкны тирескә әйләндерү мәхлугы булып... +* * * +Фәнияне миңа да Бөгелмә вокзалыннан озатырга язган икән. Мәскәүгә китә. Бауман исемендәге Финанс институтында бер ел буена әзерлек курсларында читтән торып укыган, менә хәзер шунда көндезгегә имтиханнар бирергә исәбе. +Икеләнә. Документларымны алып, Казанга гына кайтыйм микән, - ди. +Мин дә Мәскәүдән шикләнәм. Аралар ерагаю да хәвефле... +- Син ничек әйтәсең, шулай була, - дип, ул кулымны авырттырырлык итеп кыса. - Берни дә әйтмәвең әйтү инде, аңладым, - дип вагонның ишек тоткасына үрелә. Үз купесына кереп, тәрәзә янына килә. Йөрәк кысылып куя. Нәкъ теге чактагы кебек... Сигезенче класс кызының Туйкә мәктәбендә зәңгәр рамлы тәрәзәдән карап торуы сыман... Ул самими чордан соң бер гомер үткән кебек... +Түзмичә, проводницаны кагып кына атылып эчкә керим дигәндә, поезд, артына тибелгән кебек, кинәт тартыла, кузгала башлады. +Ах, бу озатулар... Мәңгегә аерылышуның гөнаһсыз чалымы бар шул азга гына саубуллашканда да... +Фәниянең Мәскәүдән язган хаты килеп төште. +- "Бу хатны мин сиңа Казан вокзалыннан яза башлыйм, кайда бетерермен, хәзергә белмим. +Егерменче июль көнне Мәскәүгә барып җитеп, поезддан төшкәч, берүзем чыкты (аның турында кайткач сөйләрмен әле). Кыскасы, мин аңардан көчкә котылдым, анда да әле алдап кына. Юкса, Фәнияң беткән иде инде... +Миңа комендант бер бүлмә бирде. Тышта яңгыр коя. Шулкадәр күңелсез. Утырып бер еладым. Беренче төндә сине төшемдә күрдем. Имеш, сине машина таптаган, үлгәнсең. Мин өегезгә бардым. Кешеләр җыелган. Син берүзең бер бүлмәдә караватта гел тере кеше кебек ятасың. Бераздан күзләреңне ачтың, нидер әйттең. Ни әйткәнеңне хәтерләмим, шуның белән төш өзелде. Төштә исән икәнсең дип бер сөендем, уянгач, төш кенә булган икән дип икенче сөендем. +Кабул итү комиссиясендә документларны алырга дип килгәнемне белгәч, бик ачуландылар, җибәрмәскә телиләр. Мин карышам. Үзең уйла инде, өч елга якын без синең белән аерым булдык, хәзер тагын елга бер-ике генә очрашып, биш ел аерым яшәргәме?! Казанга кайтып укырга керсәм, якын булабыз бит, көнендә кайтып килергә дә була, шулай бит! Аннары син дә укырга Казанга килерсең, дип ышанам. +Белсәң иде, бәгырь, шундый сагынам сине, үткән еллар эчендә болай ук сагынмаганмын кебек. +...Ни булса, шул булыр, ахыры хәерле булсын инде. Мин документларымны алып, Казанга юл тотам. Бу хатымны тәмамлап, шуннан җибәрермен инде... +22.07.67 ел." +* * * +Көз ае җиткәч, барып, разведка ясап кайтырга дип Казанга юл тоттым. Фәния аэропортта иртәнге сәгатьләрдә каршы алды мине. Куе кызыл төстәге башлык, джерси пәлтә кигән. Бөтен торышында мин башкала студенты, дигән тыенкы горурлык та бар шикелле. Бу мине көнләштерми, укырга керәсе килү теләген котырта гына. +- Минем институтка барып килик, мин деканатка әйтеп чыгыйм да, - ди Фәния. - Аннары без көне буе - бергә! Син миңа кунакка килгәнсеңдер бит! Ә кунак - кемнең аргамагы әле? - дип ул миңа карата "ишәк" дигән мәгълүм сүзне әйтүдән тайчына. +Финанс институты тау кашында әллә каян күренеп тора икән. Киң баскычлары текә агылып менеп, дүрт колонна итәгенә тоташа. Антик сарайлар мәһабәтлеге бар бу бинада. +Фәнияне мин шул колонналар төбендә көтеп тордым. Студент халкы баскычлардан менә, төшә, керә, чыга. Нинди бәхетлеләр. Мин моңа кадәр кайларда гаип булып йөрдем соң әле, уку храмнарының ишеген какмыйча?! +Фәния чыккач, мин шундый фикер ташладым: +- Әйдә, санап төшәбез, ничә басма булыр икән? +Төшәбез янәшә, үз-үзеңә төбәлгән дикъкать - эчтән дога укыган кебек. Менә соңгы баскыч. Мин - җитмеш сигез чыкты дим, Фәния - җитмеш тугыз, ди. Яңадан астан өскә санап мендек - икебезнең дә сиксән чыкты. Димәк, дөресе шулай. Ни өчен менгән чакта дөрес чыкты? Чөнки менү - максатка омтылу. Андый чакта бөтен егәреңне туплыйсың. Төшү исә - максатыңнан кайтып бару... +Без ул көнне мин укырга керергә исәп тоткан тарих-филология факультетында да булдык. Ул университетның химкорпус дигән якты бинасына "өйдәш" булып урнашкан икән. Коридорыннан сокланып, көнләшеп, студент халкына кызыгып, бер йөреп чыктым. Фәния бәлки үзләренеке белән чагыштырып карыйдыр. +Кесәне җылытып торырлык итеп, бер елга җитәрлек акча эшләп килергә дә яуларга бу бинаны! Бу - минем чигенүне белми торган максатым! Минем башны уку тарафына бора алуы белән Фәния канәгать... +* * * +Башкалада икенче көн. +Менә мин үз гомеремдә икенче мәртәбә Казан Кремленә керәм. Теге чактагыдан бер карышка бәлки үсебрәк киләмдер. Мин хәзер ханлыкның аяусыз җимерелү тарихын белергә омтылам. Кая Арча, кая Нугай капкалары; Кырым, Аталык капкасы кая? Мин боларны белмичә көн итәргә тиешме? Татар булып санда саналып яшәргә мөмкин, ә менә чын татар булып аягурә басу - җиңел биреләме бу дөньяда?! +Сөембикә манарасына рөхсәт сорап (анда ниндидер реставраторлар эшли иде), кысан тар баскычлардан күтәреләм. Биектән күп нәрсә күренә, гасырлар пәрдәсе умырылып төшә. +Күз алдымда моннан биш гасырлар элек башкала өчен барган яу-сугыш мәхшәре. Киселә, асыла, чабыла, таптала яугирләр болыты. Диварлар җимерелә. Йөрәге ярылып атлар җан бирә. Шартлаудан кешеләр генә түгел, хәтта, иңрәп, ханчишмә суы да үрә басып үлә... +Шәһәр урамында - шәфәкъ алсулыгы. Кан күлләвекләре уйдык-уйдык җыелып, ахакланып яна... +Урамны иңләп, атлар чирүе керә. +Иң алда - алмачуар атта патша таҗын киясе бөек кенәз - сәргаскәр. +Гаскәриләрнең төмсә йөзендә - җиңү тантанасы. +Фанфаралар уйнатып, атлар чирүе керә. +Еракта Идел актарыла. Баеп барган кояш йөзенә чәчрәгән кан, утлы кургашка әверелеп, Идел күкрәгенә тама. +Башкалага атлар чирүе керә. +Тыгыз сафлар алдында - горур падишаһ - һәйкәл булып киләчәккә сикерәсе гаскәр башы. +Олы урам чатында - җимерелгән дивар ташына утырган бөкре карчык, бу башкаланың исән калган бердәнбер шаһиты - ак җаны... +Дулкын-дулкын булып килгән сафлар бөкре карчык алдында бүәлеп, туктап кала. Урам ташына сибелгән дисбе төймәләре тояк астында шыкырдап уала. +Падишаһ карчыкка торырга кушып ымлый. "Сынап карыйк, турая алырмы, бу илнең рухы мәңге шулай бөкре булып калачакмы?" +Шул мизгелдә әллә каян, таш арасыннан бит-куллары кара сөремгә баткан күмер күзле малай килеп чыга, карчыкның кулына барып тотына. +Моны күргәч, йөзеннән каны качкан җәллад, малайның башын кыеп төшерергә дип, кылычын күтәрә. Шул мәлдә падишаһ, яшен аттырган кебек, кылычын суырып ала да җәлладның кылычлы кулын чабып өзә: +- Тимә, яшәсен! +А й д а р +Х ә л и м +ХИКӘЯЛӘР +Чыршы бәйрәмендә +Көрәштәшем Рафаэль Әбдиев рухына +Безнең балачакта Яңа ел - чыршы бәйрәмнәре дигән нәрсә юк иде. +Татар-мөселман, ачыклап әйткәндә, аңа фарсы календареннан кергән яңа ел - Нәүрүз бәйрәме март азакларына туры килгәнлектән, без яңа елны үзебезнең гамәлдә булган григориан календаре буенча да, дини исәпләнгәнлектән, Нәүрүз бәйрәме итеп тә үткәрмәгәнбез. Ел башлары шулай "башсыз" гына килгән дә киткән, килгән дә киткән. Монда бәлки безнең халыкка хас мөслимин тыйнаклык та, йомыклык та, ярлылык та сәбәпче булгандыр. Мин болай дип милләтемне, нәселемне, авылым халкын йә булмаса үземне гаепләргә теләмим. Хакыйкать буларак кына искә алып китәм. +Беренче тапкыр мин Яңа ел бәйрәмен бары тик 1965 елда, Казан университеты студенты булып алгач, анысын да, шәриктәшләрем тырышлыгы белән генә "билгеләргә мәҗбүр" булдым. Анысы да югыйсә, кеше кыланганны кыланып калыйм, дип түгел, ә беренче гыйнварның минем туган көнемә туры килүенә бәйле иде! +1949-1950 еллар арасындагы Яңа ел булырга тиеш ул. Сугыш әле тәмамланган гына. Күкрәкләргә кунып өлгермәгән йолдызлар күктән җиргә атылган заман. Хәрабәләрдә торымбашлар төтенли, йөрәкләрдә яралар кансырый. Хәрәкәттәге армиядән исән калган аяксызлар, кулсызлар, госпитальләрдән яралылар, концлагерьлардан әсирләр һәм үз илебездәге санаусыз зоналардан тоткыннар кайта тора. Безнең әтиебез беркайчан да кайтмаячак, бу хакта сугыш тәмамланыр алдыннан гына килгән "кара кәгазь" шүрлегебездәге дүәкәмнәтләр савытында ята... +Бер караганда, усал холыклы, кырыс табигатьле, кулы кычыткан саен, еш кына бер сәбәпсез, күбрәк яратудан миңа менгәләп төшкән, икенче караганда, ифрат та йомшак күңелле, туган җанлы, кыскасы, шушы ике сыйфатны бергә тигез итеп берләштергән агам, авылыбыздан өч-дүрт чакрымда яткан Олы Кәркәле җидееллык мәктәбенең бишенче сыйныфы укучысы, караңгы төшеп, йокларга ятар алдыннан гына: +- Иртәгә Яңа ел - Чыршы бәйрәме! Бик теләсәң, барырсың. Иртүк, таң тишегеннән! - дип ярып салмасынмы! +Тукта, нинди Чыршы бәйрәме? Яңа елы нәрсә дә, чыршысы нәрсә?! Безнең якларда чыршы үсми дә әле ул, беләсегез килсә. Күргәнем булмаса да, чыршы нишләптер ямь-яшел агач булып күз алдыма килеп басты. +Абзамнан бу кадәр миһербанлылыкны көтмәгән мин - эрепләр төштем. Барам, бармый диме!.. Таң тишегеннән генә түгел, хет төн уртасыннан - хет хәзер үк! +Мич алдында мәшәләнгән инәкәебез: +- Нигә аны иртәрәк әйтмәдең? - дип битәрләп алды агамны. - Синең шул булыр инде: урманың - колаксыз, басуың - күзсез. Кешегә күренергә аягында юньле чабатасы да юк. Туганыңа чабата тукып бирсәң, бер дә кулың корымас иде!.. +Минем бакчама төшкән таш минем файдага иде. Файдаланып калырга кирәк! +- Инәй, өч сум бир! - дип йөгереп бардым мин мич каршына. - Галимулла карттан чабата барып алам... +- Менә хәзер! Тутырып куйганнар ди... +- Булмаса, биш йомырка! Өчне!.. Миңа бабай өч йомыркага да бирәчәк! +- Бирәчәк! Тот. "Төрек Галимулласы" диләр әле аны. Ул нәселдән кышын кар сорап ала алмассың, - дип көяләнде утыз ике яшендә дүрт малай белән тол калган: унике яшьлек улы кырык алтынчы ел ачлыгында эчәгесе шартлап үлгән, бер ел элек иң өлкәне Ташкент тарафларына бәхет эзләргә чыгып сызган, инде хәзер бәләкәй абзам белән икебезне үстергән инәбез. - Сезнең шул булыр инде. Бир дә бир! Кайчан "Мә!" дия башларсыз икән, Ходаем? +Ул, чәчүргеч очындагы чулпыларын зеңгелдәтеп, ишекне ачты, тыштан өй эченә борхылдатып салкын пар болытлары кертеп, кәҗәнкәгә чыкты һәм минем күзләремә ун булып күренгән биш йомырка алып керде. +- Мә. Башка юк. Бирмәсә, утыныңны ярырга киләм, дип ялын, бәкедән суыңны кертәм, дип буынына төш!.. +Йомыркаларны бүрегемә салып, төшеп ватыла күрмәсеннәр өчен колакчыннарын уратып тотып, яланбаш, җәядән атылган уктай тышка атылдым. Өч атлап, ике сикереп, Галимулла бабайның Өязе ярындагы уенчык кебек курасының ишеген шакыдым. Ул авылда иң оста чабатачы. Ул үргән чабаталар чыдам, теземнәре вак, матур, ничектер адымга ырамлы, йөзләре, яшь киленнәр кебек әллә кайлардан елмаеп торалар. Ихата ягындагы бердәнбер тәрәзәчектән өйдә ут әсәрәсе шәйләнми иде. Мин ишекне шакыдым. Салкын һавада ул дөбердәп яңгырады. Күп тә үтми Миңсылу әби, сукрана-сукрана аркылы агачын бушатып, миңа ишек ачты. Чыршыны күрү хакына карт кешеләрне борчу бу мизгелдә миңа, әле быелгы көздә генә беренчегә кергән сабыйга, ике тиен дә тормаган, күрәсең. Чабата дигән хикмәти зариф каршында калганы - вак нәрсә иде. Өй эчендәге юкагач буы белән куерган һавада күптән түгел генә мич кайнарында пешенеп, кәүсәсеннән суерылган курыс әчесе, яшь юкә, чалабаш исе тынымны буып куандырды: болай булгач, бабамның тукылган чабатасы әзер булырга тиеш! Мич артыннан, сәкедән ыңгырашкандай авазлар чыгарып, идәнгә төшкән Галимулла карт шәйләнде. Безнең яклар өчен ят, торганы белән ата төрек кебек җете-кара картның карадан-кара сакалы өй эчендәге караңгыдан тагын да караебрак шәйләнеп, миңа якыная, өметем акланасына ышанычымны арттыра барды. Миңсылу әбинең мич кашагасыннан шул арада черт итеп кабызып өлгергән өчле лампасы бабайның ат яңаклары сыман ач битен яктыртып, мөселманча аяланып торган сакалы тәмам сурәтләнгәч, никтер күңелем кителгәндәй булды: бабайга мөкатдәс серемне сөйләп аңлатыр өчен миңа яктылык бөтенләй кирәкми, миңа бары тик караңгылык кына кирәк иде! +- Галимулла бабай! - дидем мин, тыным кысылып. - Иртәгә... иртәгә... таңның тишегеннән... Чыршы бәйрәменә!.. Чабата!.. +Сүзем шуның белән тәмамланды. Йөрәк дарс-дорс тибә. Дулкынлануымнан чак егылып китмәдем. Карт бер миңа, бер кулымда төргәктәй төрелгән бүрегемә караш ташлады да, шомырттай кара күзләре, кара сакалы белән йөземә үк капланып: +- Was ist das? - диде. +Мин бабабызның Беренче Бөтендөнья сугышында әсирлеккә төшеп, берничә ел Германияның Вустрау лагеренда булганлыгын һәм ватанына кайткач, кайчакта, кәефе килгәндә, олысына-кечесенә мәзәк итеп нимесчә эндәшкәнен белсәм дә, бу минем өчен шулкадәр дә җаваплы, чабата аркасында гына чыршыны күрә алмый калуым куркынычы янаган мизгелдә нимесчә маташтырып, җанымны кыюы көтелмәгән хәл иде. +- Галимулла бабай... - дип үрсәләндем мин, янган утларга төшеп. - Акчабыз булган чак булмады бит әле... Әтәйнең пинсәсе килгәч бирер идек... Менә инәкәем биш йомырка... Җитмәсә, мин сиңа көн саен абзарыңда тиресеңне тазартам! Утыныңны кисәм! Бәкедән суыңны кертәм!.. +- Ich liebe dich! Jawohl! +Мин ят телне аңламаудан телсез идем. Ичмасам, гарьлегемне күтәрешергә түмәр умарта кебек юан гәүдәсе белән Миңсылу әби дә каядыр юкка чыкты бу шырпы кабыдай кечкенә өйдә. Үземне кая куярга һәм нишләргә белмичә, үкенечтән һәм өстемә ишелеп төшкән кара кайгыдан тиле кебек шаркылдап җибәргәнемне сизми дә калдым. Әмма Галимулла картның һич кенә дә көләргә исәбе юк иде. Өйдәге караңгылык спут каршындагы лампа яктысыннан күпкә көчлерәк булган аралыкта янган күзләре белән миңа чекерәеп текәлгән дә, авыз читләре белән генә елмаеп, бу нишләр икән дигәндәй, агымсулар астындагы кара чуерташ кебек карап тора. +- Галимулла бабай... - дидем мин, тәмам югалып калып. - Миңа ярарлык... яңа чабаталарың бармы соң?! - Аннан ачуын китереп, дөресен әйттерү өчен өстәп тә куйдым. - Миңа гади түгел, миңа шыгырдап торган чабата кирәк!.. +- Das ist interessant, kameraden! +Ул "Син кем белән эш иткәнеңне белеп сөйләш!" дигәндәй гасаби хәрәкәт белән почмакка таба атлады, идәндә аунап яткан тасма-тасма юкәбашлар, чөшле, калыплар аша җирнең икенче ярымшарына үрелгәндәй үрелеп, шүрлектән күрер күзгә нәкъ минем өчен үрелгән, балавыздай сары, уенчык кебек җыйнак чабата киеме алды, күз алларымда уйнатты. Алардан җәйге юкә урманнарының баллы чәчкә исләре аңкыгандай, нурлар чәчрәп, өй эче яктырып киткәндәй булды. Аннан бабай аларны минем колак төбемә китереп бил уртасыннан сындырды, сәнгать әсәре кебек килешле чабаталар өзелгән аһәң чыгарып ыңгырашты, шыгырдашты, сайрашты, мин шатлыгымнан тәһарәтсез калыр хәлгә җитеп, урынымда сикереп куйдым һәм йөрәгем ярылып китмәсен дип күзләремне йомдым... +- Йә, бала белән бала булма инде, карт тиле! - диде Миңсылу карчык сәке тарафыннан. - Бирсәң, бир дә җибәр!.. +- Ир-ат арасына кысылма, әбисе! - дип кычкырды ул аваз килгән тарафка. - Үзебез беләбез, әйеме, улым? +- Әйе, Галимулла бабай! Jawohl!.. - дип эләктереп алдым мин, аның кулларында очар кош кебек талпынган чабаталарга карап. Аннан, гүя кызыктырырга тырышып, бүркем эчендәге йомыркаларга ымладым. - Абзарыңны тазартам! Ишегалдыңны себерәм! Карларыңны көрим, билләһи дип әйтәм!.. +Карт чак сизелерлек кенә кеткелдәп, миңа таба борылды, кулларымнан бүрегемне алды, чабаталарны йомыркалар янына салып, бауларын тыгыз итеп бәйләде дә миңа бирде: +- Zum glucklichen Neujahr! Нимесләр шулай ди. Бар син, кайт. Йомыркаларыңны инәкәеңә тапшыр. Галимулла карт белән Миңсылу карчыкка йомырка ярамый, эчләре китә, диген. Ул аларны сиңа Яңа ел таңында пешереп ашатсын. - Бабайның авызыннан чыккан татлы сүзләрдән үземә-үзем ышанмыйча күзләрем шар ачыла барды. - Икенче килгәндә син миңа кар көрәргә дип килмә, нимесчә өйрәнергә кил, яме!.. Man muss deutsch bennen, um keinen Krieg fuhren! +Килми диме! Миңа бушка чабата бүләк иткән телне өйрәнми диме!.. Сүзләреннән кире кайта күрмәсен дип, тупса аша чыгып ычкынам дигәндә генә, ул сырмам чабуыннан тотып алды. - Тукта. Бик җитди үтенечем бар. Олы Кәркәленең бәйрәм чыршысыннан син миңа берәр ылыс өзеп алып кайтып бирерсең, яме!.. Ылысның сере бар!.. +II +Төне буе йоклый алмадым. Искергән чабаталарымны яңага алыштырыр алдыннан кабатлана иде бу хәл минем белән. Мин яңа чабаталарымны бер киеп, бер салып саташу, таушалып-тузып, мунчалага әйләнгән чыпталарны яңарту минем өчен бәйрәм дә, газап та иде. Бу юлы инде бу гамәл бөтенләй дә мәхшәргә әйләнде. Җитмәсә, боларга тагын бабайның чыршы ылысы дигән борчу өстәлде. Нәрсә була ул ылыс? Мин аны таба алырмын микән? Ылыста нинди сер бар икән? +Шунысын беләм: чыршы бәйрәмендә мин аеруча ыспай күренергә тиешмен. Минем өчен җир йөзендә чабатадан да матуррак аяк киеме юк иде. Гүя ул авылым урманнарындагы юкәләрдән суерылган гади курыс тезмәсе түгел, ә бәлки чәчкәле сурәтләр белән чигелгән хан читекләре иде! Тагын да ныграк кипсен, коргаксысын, күн итек кебек, тагын да кәттәрәк шыгырдасын өчен спут башына куйган чабаталарны мин бая телгә алган төшләремдә кидем дә салдым, кидем дә салдым. Алар миңа энҗеләре чәчелеп торган сафьян каталар булып күз алдымда уйнаклыйлар иде. Тез очларыма җиткән ап-ак тулаекларым өстеннән мин аларны ничек кенә кыландырып кими идем! Тора-бара, уянып, бу таң кайчан атар, чабаталарны кияр мизгел кайчан килер икән дип йөзгә кадәр саныйм да, йокыга китмәдем микән дип күземне ачам, саныйм да күземне ачам. Без, абзам, инәй һәм мин бер уртак чүпрәк палас астында йоклыйбыз. Мин, төпчек, уртага йомылганмын. Шулай иткәндә өшетми. Беребезнең тыны белән икенчебезнең арка үзәге җылына. Бер якта ятып, тәннәребез ойый башласа, барыбыз берьюлы икенче якка әйләнеп ятабыз. Болай иткәч, мичкә ягулыкка утын да азрак тотыла. Ята торгач, йокымсырап киткәнмен. Мичтә четер-четер килеп яна башлаган чытыр-чатыр тавышыннан күземне ачсам, мич алдына кунаклаган инәйнең йөзе утның үзеннән дә көчлерәк уйнаклап ялкынлана. Куркып киттем: чыршы бәйрәменә соңга калмаганмынмы?! Сул кулым терсәген сак кына кузгаткандай итәм - урыны буш, инәй чынлап та торган, уң кулым терсәге буш түгел - анда абзам мыш-мыш йоклый. Мин аңа сиздермәскә тырышып, тәңкәле балык кебек, шыпырт кына палас астыннан суырылып чыгам, песи җитезлеге белән спутка сикерәм, инде җылыда шикәр кебек агарган, хуш исләр килеп торган чабаталарымны эләктереп, киенә башлыйм. Бозлы тәрәзәләр әле кап-караңгы. Эресәләр, сулары агар өчен куелган чүпрәкле шешәләргә чүлт-чүлт итеп тамчы тамгалый. Андый-мондый тавыш юк. Димәк, тышта үр куяннарын үрле-кырлы сикертерлек салкын икәнлеген аңлау миңа, балага да, читен түгел... +Вак шакмаклы тастымал бәзеннән тегелгән күлмәгемне, ике кат итеп типчелгән нәзек кара бумази чалбарымны күз ачып йомганчы эләктереп алып, ниһаять, иң көтелгән, иң ләззәтле гамәлемне үтәргә керештем. Аякларыма эчке оекбашларымны, алар өстеннән тулаекларымны тезем очларына кадәр менгезеп кидем, аннан аларны йөзлекләре вак тешле көнбагыш мәмие кебек тезелеп киткән чабаталарым эченә тыктым, киндерәләрен аякны кысмас һәм бушак та итмәс дәрәҗәдә уратып бәйләгәч, тулаекны шаталакларымнан бераз гына югарыдарак катлап, киндерә очларын шуның астына яшереп каплагач, инде хәзер ап-ак шәм кебек тәмам бөтәеп калган тулаекларымны түбәнгә таба сыдырып, гармун күрекләре, күн итек сырлары кебек сыман дулкынлатып сырладым һәм аякларыма басып тыпырдап карадым. +Барысы да кып итеп тора иде!.. +Чабаталарым чынлап та җырлый иде! +- Очып китә күрмә! Күнитекле идек, чабаталы булдык! - диде мич алдында кичәдән калган умачны җылытып азапланган инәй. - Җайлап атла, Кәркәле үрләре ай-һай биек!.. Кәҗә майларың чыгасы алда әле!.. +Шушы мизгелне генә көткән шикелле, әле һаман йоклап яткан абзам, уянып, янәшәсендә мине дә мырлый дип уйлап, йокылы тавышы белән минем буш урынымны уятырга кереште: +- Тор! Бәйрәмнән каласың килмәсә!.. +- Мин әзер!.. - дидем мин, сәке түбәненнән чак кына ишетелерлек итеп. +Кайнар умачны гаптыр-гоптыр җәмхәлләгәннән соң, без абзый белән тыннарны куырып барган салкын төн караңгылыгына чумдык һәм Шәрифҗан күпере каршында, олы юл чатында, күрше авылга йөреп укучы балалар белән җылыдан кубарылып чыгып, чыңрау торналар кебек, шыңгырдый-шыңгырдый еракка барган тезмәсенә килеп кушылдык. Өсләренә безнең кебек бер кат ыштан, юкадан-юка сырма, элпәдәй җиңел баш киеме кигән, суык энәдәй менгәндә-төшкәндә су өсләрендәге чөгермәкләр кебек буталыша, өшисе урында да өшеми, шушы гамәли хәрәкәт белән җылына, күңелен күтәреп, җан азыгы таба иде. Кар шыгырдый, аякларда хәтфә карлар өстеннән йөгергән чабаталар да шыгырдый. Мин шундый сәер күренешкә игътибар итәм: күзгә төртсәң күренмәс караңгы белән авылдашларымның гәүдә каралары ничектер кушылмый, алар үзләренә билгеле бер серле сызык белән аерылалар, сөйкемле сөякләре белән танылып торалар икән. Гүя бу сабыйлар юл буйларындагы көртләргә кара маяк булып кадалганнар да, сугыш яланнарында ятып калган аталарын, туган-тумачаларын каршыларга баралар. Шулар арасында мин дә бар. Чөнки сугыштан кайтмый калып, каршылар кешеләрем минеке дә бар бит. Бар гына диме, күпләр. Сиксән йортлык авылдагы Хәлим нәселеннән уналтау. +"Тырын Түбәсе"ндәге "Бүләк урманы"на да җитеп киләбез икән. Балалар арасында мин үзем укыган Кәркәлетамак башлангыч мәктәбенең башка укучыларын күрмәдем. Бу хәл минем яңа чабата куанычына "Алар бу бәйрәм хакында белми калганнардыр" дигән ялгызлык тойгысы уята иде... +Менә безнең боҗрага боҗра бәйләнгән тере чылбырыбыз әле ут та алып өлгермәгән Олы Кәркәле авылына килеп керде. Сулда атлар абзарының каравылчысы өендә мезелдәп яктырган кечтеки тәрәзәсе шәйләнде. Менә сүнәм, менә сүнәм дип калтыранып яна иде ат абзары эчендәге ялгыз соры фонарь. Шушы ялгыз, тирә-яктан караңгылык белән камалган ут әле безне тыштан гына өйкегөн суыкны ниндидер дәһшәт белән эчебезгә куып керткәндәй итә иде. Абзар эченнән малкайларның авыр көрсенгән, миһербан сорап пошкырган тавышлары ишетелде. Кая ди печән, саламының оннарына кадәр ялап алынып, авызларын түшәмгә элгән колхоз атлары күз алдыма килде. Минем күп тапкырлар күргәнем булды: салам кибәге борыннарына кергәндә, алар төчкерәләр, күзләре, күл кебек, яшь белән тула һәм туңа. Менә әле дә аларның күзләрендәге туң яшь шушы ялгыз фонарь салкынында чатнагандыр, тояклары тишкәләнеп ярылгандыр, кабыргалары саналып тырпайгандыр. Кайнар тыннарында коры суыктан яратылган бәс аларның тырпаешкан сирәк мыекларын, колак читләрен, борын тишекләрен көмешләгәндер, кашларын, башларын һәм ялларын он кебек ак кар кырпагына тыгып агарткандыр. Атлар, ятим балалардан да ятимрәк атлар, безнең кебек чабышып җылына алмыйлар иде шул. Минем аларның сөяк булып та шакыраеп туңган тоякларына үземнең тулаекларымны кидерәсем, шуны эшли алмавымнан җылыйсым килеп китә. +Җыларлык та шул. Менә бу күпер минем өчен бик моңсу истәлекле ядкяр. Хәтеремдә, моннан өч ел элек, җәй айларында, мин, дүрт яшьлек ятим, сугышта үлгән фронтовик-укытучы улы буларак, биредә оештырылган ач балалар йортында тукланып азапланган, авылымны, инәм һәм туганнарымны сагынып, берничә тапкыр бу "берәнник" вәгъдә итеп, ачы торма да бирмәгән йорттан качып кайтырга ниятләп, берничә тапкыр менә шушы нәгъләт төшкән күпер төбендә хәлдән таеп, егылып, кире кайтарылган идем... +Урамда авылның, безнең кебек кара маяктай серәеп, берәм-сәрәмләп мәктәпкә барган укучылары очраштыргалады. Йокыларын куып, алар күзләрен уыштыра һәм безнең карларны өзеп-өзлегеп атлауларыбызга карап юл бирә. Безнең артыбыздан авылга кергән җылы булып тәрәзәләрдә мезмез килеп хәлсез утлар кабына. Әйдәп баручылар сулгарак тартты. Яктыра, караңгылык сыегая башлаган икән. Алдыбыздагы янкапка буйлап сузылган өлгермәгән караңгылык эченнән "Мин дә мин!" дигәндәй чекерәеп кычкыра иде бу чакыруның эре кызыл хәрефләре. Мондагы "мин"нәр арасында мин үзем дә күпмедер күләмдә "мин" була башлаган идем бит әле, җәмәгать. Әйе, беләсегез килсә, беренче сыйныфның беренче яртысын бер дүртлесез майтарып ыргыткан идем мин. Боларнымы? Боларны абзагыз чәйнәп кенә ыргыта! "Комму-нистлар пар-тиясе... җит-тәк-челе-ген-дә... - дип иҗекләдем мин. - Ал-га коммунизм җиң-ңүен-нә!" +Капка аша кергәч, тапалган карлы сукмакта безнең чабаталар кинәт кенә шыгырдаудан туктады. Каршыбыздагы озын, бик тә тәбәшәк бинаның кыегы буйлап кычкырган икенче чакыруны да җиңел укыдым мин. "Яшәс-сен без-гә бәх-хетле бал-лач-чак бир-гән юл-баш-чыб-быз Ыс-тал-лин!" +- Бу безнең мәктәп, - диде абзый, горурлангандай итеп, алда утлары яктырган биек бина калкып чыккач. - Чыршы бәйрәме шушында була... +Ниндидер сирәк тойгы белән сизенеп, сизенеп кенә түгел, танып алдым: безнең ач балалар йорты нәкъ менә шушы бинада урнашкан иде ич! Монда минем күңел ташуларым ташкан, саташуларым башымнан ашкан, кайнар яшьләрем тамган иде! +III +Без ишеккә сыеша алмаган ташкын булып берничә куыклы лампа яктырткан залга килеп кердек. Залны да танып алдым мин. Без монда кашыкларыбыз белән коштабакларыбызны доңгырдата-доңгырдата ашарга таләп итә идек. Урталыкта кечкенә түгәрәк мәйдан калдырып, залны балалар тутырган иде. Бирегә башка авыллардан да йөреп укыйлар икән. Мин йотлыгып яшел чыршыны эзләдем. Биредә бернинди дә чыршы дигән яшел ылыслы галәмәт күренмәде. Абзамнан сак кына: +- Кая соң ул чыршы? - дип сорадым. - Юк бит!.. +- Әнә бит! - диде ул, алдыбыздагы, түшәмгә кадәр җиткән сап-сары каенга ымлап. - Шуны да күрмәскә, күзең чыккан мәллә?!. +Әмма мин күзләремә шырпы куеп карасам да, алдымда каенны чыршы итеп күрә алмаудан гаҗиз идем. Иске дәфтәр, китап, гәзит битләреннән ясалган куян, төлке, аю һәм башка җәнлек-җанвар сурәтләре, ясалма "кәнфитберәнникләр" белән бизәлгән ак, дөресрәге, яфраклары саргаеп, ни сәбәпледер коелып бетмәгән каен чаукасыннан башка бернәрсә дә юк иде биредә. Без салкында алсуланып алмаланган битләребезне дә җылытып өлгермәдек, нәзек кенә муенына кызыл чүпрәк - аны галстук диләр икән! - таккан бер апа чыкты да, барыбызны даһи Ысталин бабабыз исеменнән Яңа ел бәйрәме белән котлады, бәхетле балачагыбыз өчен киләчәктә даһи ышанычын яңа җиңүләр белән аклавыбызны теләде, аннан балаларны, алар белән безнең барыбызны да җитәкләтеп, тыгыз боҗрага тартып кертте һәм без, түгәрәктәге балалар, безнең белән барлык зал хәрәкәткә килеп, каен чаукасы тирәли җырлап әйләнә башладык: +Чыршы, чыршы, без сине +Сагынып көттек ел буе... +Куанычым чиксез иде. Чөнки мин, каен тирәли әйләнеп, аның чынлап та каен түгел, чыршы булуына, алай була алмаган хәлдә, чыршының кайдадыр бер читтәрәк яшеренеп торуына ышана башлаган идем инде. Тагын да шунысы кызык: мин бу җырның сүзләрен гүя кайчандыр алдан бикләп куйган кебек, яттан белә һәм башкалар кебек, тигез аһәң белән кушылып җырлый идем: +Син тагын да матурырак +Бизәлгәнсең бу юлы... +Апа безне биетте дә биетте. Безнең белән бергә ясалма кәгазь аюлар да, куяннар да, хәтта уенчык кәнфит-манпачилар да биеде. Үзебез ярымач булсак та, ашау, аларны авыз итеп карау уйларыннан бөтенләй арынган идек. Шулай да биредә миннән дә шатлыклырак җан иясе булмагандыр. Мин инде каенның каен икәнлеген тәмам исемнән чыгарып, каенның чыршы була алуына ышанып беткән идем бугай. Кинәт алдыбызда рәт-рәт балалар хасыйл булды. Аларның каршына уң яңагы сабан белән сөреп төшкәндәй тирән яралы, түмәр аягын тез өстеннән аеллы кара каеш белән ныгыткан абзый чыгып, кулындагы нәзек талчыбыгы белән селтәнүе булды, бу төркем кинәт дистәләгән аһәңнәрдән бер тавышлы давылга әйләнеп кубарылды: +Яфраклары яшел ак каенның +Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы... +Мондый тотып тыйгысыз күмәк тавышны хор, мондый талчыбыклы абзыйны "дирижир" диләр икән. Ул гүя шушы нәзек кенә чыбыгы белән алдындагы сабыйларны яратып кына суктыра, кыйнап җырлата, тегеләр исә суктырган саен тавышларын үзгәртеп, бер калынайта, бер нечкәртәләр иде: +Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар, +Гөрләп тора һәр көн тау ягы... +Кинәт түмәр аяклы абый кесәсеннән кечкенә елтыр нәрсә чыгарды, аны авызына терәде һәм шушы көйнең азагын кабатлап уйнап куйды. +- Галиулла абый. Җыр укытучыбыз. Акампанир итә, - диде абзам. - Әле авыз гармунында салдырды. Дәрестә кем яхшы җырлый, шуларга уйнап карарга да рөхсәт итә... +- Аягын германда калдырган, - дип пышылдашты артымда балалар. - Аның каравы, гармун алып кайткан... Авыз гармуны диләр!.. +Гармунның үксегән тавышыннан, аңардан да бигрәк уйнап карарга теләвемнән һушым-зиһенем таралган иде. Менә, ичмасам, ничек кенә укыйлар тек укыйлар, нинди генә укытучылардан белем алмыйлар! Мин Олы Кәркәле мәктәбендә укыр өчен Тырын түбәләреннән кайчан менәрмен икән?! Балалар җырлады да җырлады, йөзендәге буразнадай ярасы ничектер тигезләнеп юкка чыккан Галиулла абый исә нимеснең трофей гармунында уйнады да уйнады. Аның кыланышлары үлчәмле, илһамлы, йөзе нурлы, түмәр аягы да үзе кебек тере иде бугай. Минем инде бу куанычтан ачуым килә башлады: балалар нишләп һаман да ниндидер ак каен турында җырлый?! Ул бит инде безнең өчен күптән бүләкләр, уенчыклар элгән Яңа ел чыршысына әйләнде! Әмма бер үк вакытта йөрәгемне исемә төшкән борчу да чәнчеп алды: тукта, чыршы дигәнем бит чынында каен, шулай булгач, аякларыма шушы гармун кебек шыңгырдап торган чабаталарны бүләк иткән Галимулла бабама чыршы энәсен каян табып алып кайтырмын?! Шулай дип сискәнеп өлгермәдем, түгәрәккә күбәләктәй ак күлмәкле, су буедай озын толымлы, кара кыйгач кашлы кыз бала чыгып басты. Аның исеме Мәрьям икән. Кахул кызы ди. Чыны - Мария. Сугыш вакытында әбисе белән эвакутсига килгән дә, әбисе үлгәч, Кәркәледә торып калган. Татарча чатнатып сөйләшә. Чишмәдәй челтерәгән тавышы белән "Эскадрон" дигән халык җырын башкарды. Ду килеп кул чаптылар. Шунда ук Зөмәрә Зәйнетдинова дигән кызкайны чакырдылар. Шушы кызлар белән нибары өч елдан шушы ук мәктәпнең бишенче-җиденче сыйныфларында бергә укырмын, артларындагы партадан толымнарын тарткалап утырырмын дип кем уйлаган?! Зөмәрә мин ишетмәгән-белмәгән Сәгыйть Рәмиев дигән шагыйрьнең "Уку" дигән шигырен шартлатып укып бирмәсенме! +Безне адәм иткән уку, +Адәмне алга илткән уку, +Илтеп күккә җиткән уку, +Уку, уку, уку! +Урысча да уку, уку, +Кытайча да уку, уку, +Кемчә генә дә уку, уку, +Уку, уку, уку! +Шигырьнең гади генә сүзләре мине әллә ниткән сихри дөньяларга алып кереп киткән, мин инде "урысча да, кытайча да, кемчә генә булса да укыпукып", әллә кемнәргә әйләнеп беткән идем. Дөнья үзгәрде дә куйды: минем каты бәгырьле чынбарлыгым теләктәш, йомшак күңелле якты, бәхетле тормышка, аягымдагы чабаталарым чынлап та күн итекләргә, өстемдәге ямаулы бишмәтем затлы тунга, алдымдагы сап-сары каеным ямь-яшел чыршыга, каен ботакларындагы кәгазь кисентеләр чын атлас уенчыкларга әйләнгән иде! Мин авызымны ачып, дүрт тарафны күздән кичердем. Бу дүрт тараф, мине - чын бәйрәмгә әле генә керә башлаган сабыйны, һушына китереп, кузгатышты һәм ишеккә таба чайкалыштырды. Тукта, чыршы бәйрәме дигәннәре бетте дә мәллә?! Шулчак абзам касыгыма төртте: +- Нәрсә каттың? Бәйрәм күп булмый. Чыга башла!.. +Арттагы тыгыз агым барыбызны ишеккә таба этәрде. Мин нишләргә дә белмичә, абзамның җиңенә сарылдым: +- Чыршыдан... чыршыдан... Уенчык!.. Бер генә энә өзеп бир! +- Ахмак та икәнсең син, энем! Сары каен чаукасында чыршы энәсен каян аласың?! +Абзамның бу сүзләре мине әкият дөньясыннан чынбарлыкка кайтарды. Минем өчен яшел чыршы булып беткән чауканың мин киредән сагыштан һәм сугыштан көйгән сары каенга әверелүен һич теләми идем. +Без ишекнең тар бугазында буыла-буыла тышка тугарылдык. Монда һава саф, тынны куырып барган салкын иде. Безнең авыл балалары, күрше авыл балалары кебек, бер читкәрәк елышып, үзләре белән алып килгән түтәрәм ипекәй, тәгәрәткән бәрәңге кебек ризыкларын кесәләреннән чыгарып тамак ялгый башладылар. Абзам да үзе белән алып килгән түтәрәмен урталай бүлеп, миңа сонды. Мин аны авыз итәргә дә өлгермәдем, бер соры шинельле, шинеленең күкрәгенә ак салган мал күзе кебек акайган орден беркеткән дәү бәндә, яныма килеп, кулын сузды: +- Миңа да бир!.. +Минем аңа дип сузган ипиле кулымны читкә этәреп, абзам аңа үз сыныгын бирде. Бернәрсәгә аптырамаган башка балалар да ипиләрен өзгәләп, аңа суздылар. Теге бер читкәрәк китеп, комсыз рәвештә учындагы ипи кисәкләрен умыра башлады. +- Вәлиулла абый, - диде абзам. - Математика укытучыбыз. Җирдәге кешеләр арасын йолдызлардан чыгып исәпли. Теге гармунчы Галиулла абый белән игезәкләр. Сугышта бер бомбадан берсе аяксыз, икенчесе һушсыз калган. Контуженнай, диләр. Математиканы су кебек эчә!.. +- Су кебек кенәме! Бөтенләй дә алмашынган!.. - дип өстәде бер бик белдекле бала. - Шуңа өйләнми, ди!.. +Кинәт ул мине үзенә тартып алды, кысып кочты һәм бар көченә үзеннән этеп җибәрде дә кулларын йодрыклап күкне төя башлады: +- Кабахәт!.. Бәддога!.. Сам знам!.. +Әле авызындагы чәйнәмен дә йотарга өлгермәгән Вәлиулла солдат, аңына килгәндәй, кемне каһәрләде, кемгә бәддога укыды, монысы бер Аллаһка гына билгеле иде... +Капкага таба барганда, артыма борылып карадым. Соры шинельле абый итәкләреннән җилләр кузгатып, ырамлы адымнар белән аргы урамга җитеп бара иде. +Башкасын мин хәтерләмим. +Байтак еллар үткәч, мин туксанга җитеп барган Галимулла бабайдан чыршы энәсенең аңа теге чакта ни өчен кирәк булганлыгын сорадым. "Мин Чыршы бәйрәмендә чыршының булмаячагын белеп кенә сине шаярткан идем. Әмма ул миңа түгел, сиңа кирәк иде. Чыршыда кеше гомерен озайта торган мәтлекәп бар, - дигән иде ул. - Әсирлектә без аны мыскалы-мыскалы белән кайнатып эчтек. Исән калдык. Аның нимесчә исеме "die Tanneunadel" була. Онытма. Мин сиңа шуны аңлатасы идем. Ярар инде, соң булса да, уң булсын. Аллаһ сиңа чыршы мәтлекәбеннән башка да озын гомер бирсен". +Койма +Уфадан Чишмәгә барганда, Ирек дигән бик матур авылны үтәсең. Бәби итәкле күлмәк өстеннән алъяпкыч кигән татар килене кебек җыйнак ул. Юл буйлап бер генә урам булып сузылган. Гайрәтле исеменә караганда, үткән гасырның Октябрь түнтәрелешеннән соң, егерменче еллар азагы-утызынчы еллар башында кузгалган "кооператив-күмәк хуҗалыклашу" чорында берәр зур авылдан аерылып чыккан коммунарлар нигезләгән булырга тиеш аны. Авылга кергәндә, сулдан беренче йортның рәшәткәле ихатасын, ягъни коймасын күреп, аның мин сөйләргә җыенган тарихы булуы турында беркем уйлап та бирми, әлбәттә. Тарихның төбендә шул замандагы хакимиятнең җитәкчелек итүдәге "вертикаль-горизонталь" үзенчәлекләре ятуын башына да китерми. Сөйли башлар алдыннан, мин, Чишмә якларына күптән кайтмаган кеше буларак, койманың бүгенге көндә исәнме-түгелме икәнлеген раслый да алмыйм. Бәлки ул череп аугандыр, бәлки, киресенчә, дала кояшында сөяккә әйләнеп җилләрдә зеңләп утырадыр. Хәер, эш бит койманың кайчандыр булуы-булмавында түгел, ә бәлки шушы вакыйганың шушы чорда шушы авылда булуы кызык. +...1981 елның җәе иде бу. +Без, ул чакта мин эшләгән Урал-Себер нефть кудыру идарәсе хезмәткәрләре, партия-совет органнарының югарыдан төшерелгән күрсәтмәсе буенча көн саен Уфадан килеп Чишмә районының "Дружба" колхозы үзәге Абдулла авылында терлек өчен яфрак-азык әзерләүдә тир түккән булабыз. Шулай бер көнне, ике-өч яфрак хакына, кая ди ул беләк юанлыгы гына, хәтта ки матчалыкка ярарлык бүрәнәләрне аудара башларга әзерләнеп торганда гына, яныбызга дерелди-дерелди "ЗИС" машинасы килеп туктады. Аннан эчендә кайнаган мәшәкатьләре йөзләреннән кисәк-кисәк ялкын булып коелган партком секретаре төште. Машинасының әрҗәсенә сикереп менде, аннан коргаксулары белән ыңгырашкан чалгыларны ыргыта башлады: +- Җегетләр, ситуатси кискен үзгәрде! Балта-пычкыларыгызны куеп торыгыз! Менә бу чалгыларны эләктерегез дә, җәһәт - олы юлга! - Ул сөйләгәндә ашыга, сүзләрен йота иде. - Санитарный чисткы... Юл буйларын!.. Бер генә чүп әсәре дә калмаска тиеш!.. +Әле генә балта-пычкылыдан инде күз йомганчы чалгылы булып өлгергән нефть кудыручылардан берәү: +- Олы юлга ничек чыгабыз соң? - дип сорап куйды. - Ерак кына бит! +- Кая ерак булсын! - диде партком. - Олы юл... култык астында гына бит! Сөйләшә-сөйләшә, киттең-бардың, киттең-бардың... +- Әһә, киттең-бардың ди сиңа!.. Анда барып җиткәнче ыштан төпләрең су булыр, абзый! - диде теге үткерҗан. - Машинагыз белән илтеп куйсагыз ни була? +- Бәй, нигә илтмәскә? - дип килеште партком. - Анысы да була аның. Йә, сикерегез!.. +Олы юлга чыгу белән без, бизәкле борчак кебек, тирә-юньгә сибелдек. Чүкелмәгән, чүкелмичә, үлән йөзе күрмичә чормада ятудан калынайган, калтайган, тупасланган, ул гынамы, нә төбе, нә сабы-тоткасы каралмаган, чөйләнәсе чөйләнеп, көйләнәсе көйләнеп бетмәгәнлектән, чалгылар барысы селтәнгән саен хор белән шыгырдый, кайберләре исә, гомерендә чалгы тотмаган "интеллигентлар" кулында туң тимер тавышлары иҗтиһат итеп, атламалары белән сапларыннан чыгып оча башлады. +- Чалгыларыгыз чапмый бит! +- Чапмаса! - диде парторг. - Чапмаса чапмый да куя инде. Миңа печән кирәкми. Миңа марафет кирәк... +Бу кунакларны тагын да кузгатып җибәрде. +- Мондый чалгы белән нинди марафет? +- Өздерми дә! +- Кулларыбыз белән берәмләп сындырмасак кына! - диеште ярдәмгә килгән шәһәр халкы. - Юл буен чабарлык косаркаларыгыз да юкмыни?! +- Дөрес аңлагыз, иптәшләр, - диде тирләп-пешкән парторг. - Косаркасы да, чапкычы да бар аның. Әмма бу очракта эш чапкычта түгел. Эш прынцыпта. Чүп үләне - штучный нәмәстәкәй. Теге заманнардагы кулаклар классы сыман, кешенең күз алдына калкып чыгалар, ысбулычлар... Чыгалар да чәчкә аталар. Әйе, миңа бу ыслучайда печән түгел, марафет кирәк, - дип кабатлады ул. - Юл буйларын чүп үләннәрдән... менә шулай... - Парторг урынында сикеренгәләп үлән чүпләп тә күрсәтте. - ...Менә шулай чеметеп алып... тазартырга кирәк. Бүген чүп үләне аерым исәптә - аларны чалгым чапмый дип кенә ташлап китеп булмый... яңартып котырган чүп үләннәрне чалгылар кистерә алганчы кистерергә, киселмәгәннәрен, каккалый-суккалый сындырырга, иң азгыннарын төбетамыры белән йолкырга керештек. Хуҗабызга бу ошады булса кирәк. +- Менә шулай! Була бит!.. - диде ул, урынында тыпырдап. - Аеруча эре, буйга үсеп, күзгә ташлана торган үләннәр исән кала күрмәсен, җәмәгать. Шайтан таягы, кырлы курай, һм... җен арбасы... Кырык эшем кыралай ята. Барып киләсе җирем бар. Мине югалтмагыз, мин - мигом! - дип китеп тә барды. +Ул китеп өлгермәде, безнең янга буяулары коелып беткән, моторы сүндергәннән соң да шактый вакыт туктамыйча эшләп утыра алган "ПАЗ" автобусы килеп туктады. Аннан өстенә ак дача кәчтүн-чалбары, башына шулай ук ак салам эшләпә, аягына изелеп беткән кызыл тәпичкәләр эләктереп алган кеше чыкты. +- Мин райком секретаре Сәхәбетдинов булам, - диде ул һәм, кинәт кенә күчәрдән ычкынган чәкүшкә кебек, урынында дырылдап әйләнде һәм, бернинди ихтыяҗ булмавына карамастан, кеше куркытыр дәрәҗәдәге тел белән урысча сөйли башлады. +- Я ыспыррашиваю, паччаму вы эздись? Ышту важней, сорный трава или забор? Паччаму вы не в деревня Ирек? Вы ызнаете, ыхту к нам едет? +Берни аңламасак та, без аңа чүп үләннәрне чабарга партком секретаре кушканлыгын төшендерергә тырыштык. Бу хәбәр янгын өстенә крәчин сибү белән бер килеп чыкты. +- Вам, тауариши, партком не так сказал. Вчара без аңа, баран-голова, три часа на голова кол тешили, что нам забор министра... важнее, чем юлдагы шайтантаяк. Партком нас так и не пүнәл. Садитесь, тауариши, автавыз, едем мы в деревня Ирек койма строить. Ведь к нам едет сам министр сельхоз Рәсфедератси иптәш Флорентьев!.. +Безнең егетләр секретарьне ничек кенә татарчасына борырга тырышсалар да, ул кирегә беткән колхоз үгезе кебек нә алга, нә артка кузгалмыйча нык тора - үзенекен сукалый иде. +Мин таң калдым: Чишмә кадәр атаклы район секретареның русчасы шулкадәр гарип булуы мөмкин эш түгел иде. Башыма җитеп, тиз генә автобус шофёрыннан бу кешенең нинди вазифа башкаруын белешеп килдем. "Халык контроле активисты Сәхәбетдинов, - диде шофёр. - Нинди секретарь булсын ул, кызыл тәпичкә. Җаваплы эш кушсалар, гел урысча сөйли". +- Флорентьев едет, ә у нас у первага дома деревни Ирек ихата без койма стоит!.. - дип тузынды Сәхәбетдинов. - Какой позор!.. Если он увидит наш колхоз без койма!.. +- Чалгыларны нишләтәбез? - дип сорады теге үҗәт егетебез, елар хәлгә җитеп. - Чалгы белән койма төзеп булмый бит!.. +Бу сүзләрдән соң "кызыл тәпичкәбез" тынычлана, үз тәлинкәсенә утыра төште. +- Чалгы этто да. Они не нужно. Үзегез белән алсагыз да була, кәнишне. Нәбхәдими струмин для забор, как яго, молоток-келәшчә-шипачлар, кадак, вчәкий гвозди, әбрешүткәләр - барысы да Иректә сезне көтеп саргая!.. +Барыбыз да шаркылдап көлеп җибәрдек. "Безне көтеп саргайган әбрешүткәләрдән" көлмичә тыелу мөмкин дә түгел иде шул. Теге һаман да ашыктырды. "Садись, такой событие Чишмә, сам Флорентьев едет, тауариши". Уфадан килгәч, ниндидер эш майтарырга кирәктер бит инде дип, автобуска кереп утырдык. Озак та үтми Иреккә дә барып кердек. Автобусыбыз сул тарафтан беренче йортка җитәрәк туктады. Барыбыз да коелдык. Салоннан иң башта Сәхәбетдинов атылып чыкты. +- Ну, нәкәнис! Чалавик есть, фрунт работа есть! Струмин есть. Бистро! Бистро! +Булачак койма йорт биләгән җир буйлап кыска итеп киселгән баганалар, вак рәшәткәлек такта өемнәре, анда-монда ташланган балта, чүкеч, көрәк кебек эш кораллары, кадак әрҗәләре белән чуарланган иде. Ләкин алар дүрт почмаклы бураның дүрт тарафы дүрткә бүленеп өелгән бүрәнәләре белән аралашып, ике арага сыешмагандай, үзара карышып яталар: гүя бүрәнәләр төзеләчәк койманың рәшәткә такталарын якын китерми, эчкә кертми, койма такталары исә бүрәнәләрне эчкә этәрә, тышка чыгармый иде. Гамәлдә шулай булып чыкты да. Гөнаһ шомлыгына каршы, йорт хуҗасы бүген өмә корып, бурасын күтәртә икән. Без, шау-гөр килеп, автобустан төшүгә, өмәчеләр ишегалдыннан чыгып, безгә ябырылдылар. +- Ни эшләргә телисез монда? - диде йорт хуҗасы. - Сезне кем чакырды? +- Райком приказ!.. - дип кәпәренде урысчасы бөтенләй аңлашылмас дәрәҗәгә җитеп шомарган "кызыл тәпичкә". - Немедленно райком указал такой. Заптры районга Ырысыфысыр авыл хуҗалыгы министры иптәш Флорентьев катитсә. Тәк ышту, бүрәнәләрегезне әтсүде немедленно убирайт. Эздись должен быть койма. У меня вчю. Дальше разговор - тюрьма. +- Мин бүрәнәләрне беркая күчермим, - диде ачуыннан нишләргә дә белмәгән хуҗа. - Миңа сезнең коймагыз кирәкми. Йорт-җиремне төзеп бетергәч, мин ул койманы сездән башка да корып куям. Аңлашылдымы, абзый? Яхшы чакта, очты-очты, казлар очты дигәндәй, биредән аяк табаннарыгызны ялтыратыгыз! +- Забор построен вам! Тәки аңламый! +- Миңа койма кирәкми! +- Пәслидни раз упреждаю: эздись должна быть койма! +- Мин дә соңгы тапкыр: кирәкми! - дип кычкырды хуҗа. - Сез минем өмәне туктаттыгыз! Өмәчеләремә койма түгел, пространство нужен! +Бу гүя авыл белән шәһәр арасындагы мәңгелек бәхәснең Мәскәү министры килер алдыннан кузгалып киткән дәвамы иде. Шул бәхәснең иң гүзәл сәхифәсен хәтерләтеп, хуҗаның бүрәнә араларына мүк салып торучы хатыны һәм ике кызы - өчесе дә кызгылттан киенеп алган да, итәкләре белән давыл кузгатып, шәһәрнекеләр алдыннан фырт та фырт үттеләр: +- Бернинди койма кирәкми! Без койманы үзебез төзибез! +Йорт хуҗасы белән халык контроле вәкиле ике әтәч кебек борынга борын килеп бастылар. +- Райком кушты! Безгә райком указаниесе закун! +- Төкерәм мин синең райкомыңа! Сез минем өмәмне өздегез! +- Әле син шулаймы? - диде урысча сүз байлыгы такырайган иптәшебез, кинәт кенә татарчасын исенә төшереп. - Әле син райкомга тел тидерәсеңме?! Мин сине йорт төзетү түгел, авылдан кудырам. Кулак токымы!.. - Сәхәбетдинов сәгать сиртмәсе кебек оясыннан ычкынып чыкты һәм өстә яткан бүрәнәнең башына барып тотынды. - Уфалар, нәрсә карап каттыгыз? Күтәреш! Бүрәнәләрне - ихата эченә! уңын-сулын аңышып тормастан, бүрәнәләрне ихатага ташый да башладылар. "Чишмәләр" ягы да аптырап калмады, коймага дигән кирәк-ярак, коралкорамаларны чыгарып атырга тотынды: +- Чукынып китегез! +- Без сезне чакырып китермәдек!.. +Төркемнәрнең берсе, пыр тузып, ихатага бүрәнә, икенчесе койма материалларын ихатадан тышка чыгарып аткарган чакта, үткәндә-сүткәндә бер-берсенә кагылып китеп, кул сугышына илтә торган этеш-төртеш китте. Бу төртеш нәрсә белән тәмамланган булыр иде, әгәр ихатага шул минутта каерылып төшкән бер ишеген доңгыр-доңгыр өстерәп, һава чыгарган ике тәгәрмәч тимере белән җирне сөреп, "Жигули" килеп кермәсә һәм аның кабинасыннан авызлары шатлыктан колакларына җиткән иркәй, хатынкай һәм ике ир балакай килеп чыкмаса! Хатын белән балалар, шунда ук бүрәнә астына мүк салудан туктап торган кызлар белән кочаклашып, күрешә башладылар. +- Гаяз абзый! - дип кычкырды руль артыннан чыккан ир йорт хуҗасына. - Ав-вар-рия!.. Ходай коткарды! "КамАЗ" астыннан диярлек исән чыктык, абзыкаем! Балалар исән, хатын исән, үзем исән!.. +Һәм ул аю гәүдәле Гаяз абзыйсын курчак урынына кочаклап күтәрде, урынында әйләндерде, аннан төшерде, аннан тагын әйләндерде: +- Күрәм, синдә өмә! Йорт күтәрәсең, әйеме? Мине, бертуганыңны, чакырып та тормагансың, ә? Ярар, үпкәләмим. Хәерле сәгатьтә! +Бер өмәдән көтмәгәндә икегә әйләнгән өмә өмәчеләре авызларын ачып калганнар иде. Эш туктаган, сәгать йөрми иде. +- Сез нәрсә балталары суга төшкән кеше кебек каттыгыз! Менә мин сезгә берьюлы дүрт өмәче алып килдем, - дип, дәртле аваз салды кунак. - Әйдәгез, эшкә башлыйбыз. Өмә дәвам итә!.. +Бу сүзләрдән соң өмәчеләрнең ике төркеменә дә ничектер оят булып китте. Безнең барыбызны да гарьлек биләп алды. Яшисе килеп китте. Сәгать йөри башлады. Ходай Тәгаләнең бүләккә биргән нинди матур көнендә алар шушы бәрәкәтне ямьсезләп яталар икән ләбаса. Өмәчеләр башта акрын гына кузгалыштылар, шуннан сиздерми генә станнары белән хәрәкәткә килделәр. Җирдә тырым-тырагай яткан балта-пычкы, чүкечләр, бергәлек тоеп, кулларга сикерде. Аннан барысы бер камытка җигелеп һәм илегеп эшли дә башладылар. Аларны, бу берсен-берсе бөтенләй дә белмичә дошманлашып өлгергән кешеләрне, шулай килештерү өчен йорт хуҗасы Гаязның моннан егерме чакрымда яшәгән энекәше Әгъзәм гаиләсенең Чишмәгә барганда авариягә эләгүе кирәк булганмы?! +Кызыл тәпичкәле халык контроле активистының без исемен дә хәтерләп өлгермәдек. Чөнки беренче бөек адымны ясаган кешеләр еш кына исемсез кала. Биредә дә шулай булып чыкты. Ул койрыгы шиңгән бөркет кыяфәте белән йорт хуҗасы Гаяз янына килде һәм, күзләрен челт-челт йомып: +- Ярар, булганы булган, - диде. - Булмаганы булмый торсын. Йорт белән бергә сиңа койма да кирәк бит инде, туган. Синең өмәчеләрең бураңны күтәрсен, минем өмәчеләрем авыл кырыендагы йортыңны коймалы итсен, ә? Министр килә бит, пон-нимаешь!.. Райком да исән, без дә тук!.. +Гаяз елмаеп җибәрде. +- Әллә кайчан шулай диләр аны, - диде. - Тауга менүе кыен, аның каравы төшүе ансат. Өмә уртак булачак. Эше дә, кичке ашы да... тиешле койма кешеләрне берләштерүче койма булып чыкты. Бүрәнәләрне күтәрергә икенче аркан да табылды. Тегеләргә ярдәм итеп, бураны бергәләп күтәреп бетердек. Кичен җырлаша-җырлаша мәҗлес кордык. +Өмәбезнең бу өлешендә "халык контроле" юк иде инде. +Штабтан шалтыратмадылармы? +УЙМАК ХИКӘЯ +Бүген без Таллы Чишмә авылында Валериан абзыйны җирләдек. Үзе һәм ата-анасы сау-сәламәт чагында туган авылын, ата-анасын кайтып күрергә форсат тапмаган кардәшемнең үлеме - минем үз гомеремдә күргән иң үкенечле үлем булгандыр, мөгаен. +Без аны туганнары, авылдашлары, аңа иң якын булып, гомер биргән атаанасы янәшәсенә күмдек. +Гамәлдә исә без аның җәсәден татар-мөселман зиратына кертмәскә тиеш идек. Халык исә аны, ыһ та итмичә, шәригать кануннарын бозып булса да, авыл мулласы тарафыннан ясин чыгарып, мөселманлыгыбызның башка барлык күңел һидаятьләрен, кадер-хөрмәтләрен күрсәтеп җирләде. Ул безнең өчен, ни дисәң дә, Чеховның Ванька Жуковы кебек, "шәһәрдән авылга бабайга" кайтып җирләнергә тиешле, шуңа "хокукы булган" авылдашыбыз иде... +Бар милләткә, аеруча яшьләребезгә гыйбрәт булган бу язмыш сәхифәсе, аларны бакча башларындагы карачкы кебек куркытып торырга тиеш. Ул нәкъ менә шушы тетрәткеч гыйбрәте белән онытылмаска тиеш тә инде. +Мин аны күреп белми идем. Бу тарихны соңгы сигез ел буена үз пинсәсенә тәрбияләп, керен юып, ашатып-эчертеп, җир куенына тапшырган бертуган сеңлесе Сафия сөйләде. 1935 елда туган, нибары дүрт сыйныф күләмендә генә белеме булган Валериан абзый хәрби хезмәтен тутырганнан соң, ялланып, армиядә өстәмә хезмәткә кала. Андыйларны бездә ул заманнарда "макаронник" диләр иде. Спагетти гына түгел. Юанрагыннан тотын. Хәзер "контрактник" кына диләр. +Яхшы хезмәт итә ул. Әйтегез, кайсы татар начар хезмәт иткән? Башта СССР, аннан Рәсәй Федерациясе дигән сәер ил армиясендә рекорд куеп, бу макаронник кардәшебез, аз да түгел, күп тә түгел, кырык биш ел буе әрме сабанын сөйри. Хәрби плац аның өчен тукмачлык камыр тактасына әверелә. Аны армия казаны, казарма каптеркасы тирәсеннән трактор белән дә тартып чыгара алмагач, ахыр чиктә көч-хәл белән, бик зурлап озатуга ирешәләр. Аңардан котылган көн барлык армия масштабындагы бәйрәмгә тиңләшә яза. Мондый вазифадагы татарга хас саклык, пошаманлык һәм тырышлык күрсәтеп, иртән искән җилгә дә үрә катып, кырык биш еллык хезмәт чорында күкрәген елтыр значоклар белән тутырган бу чын мәгънәсендәге салдафон - старшина Валериан Мулаянов (әлбәттә, фамилиясе бер генә "л" белән, чөнки ике "л" белән яздырган хәлдә "мулла" килеп чыга!) кырык биш ел эчендә үзенең алдына тезелгән меңләгән "юеш борын"нан буыннарындагы сеңерләрне скрипка кылларыдай зеңләтеп, менә дигән "ватан сакчысы"н җитештерә; кырык биш ел эчендә старшина кулыннан сүгенү катыш кимендә кырык биш тонна кер вә исле сабын, кырык биш тонна эчке күлмәк-ыштан, кырык биш тонна тастымал, кырык биш тонна матрас һәм башка цейхгауз маллары үтә. +Ул, әлбәттә, үзен "дастуйный" күргән һәр "ваянный татар" кебек ак чәчле марҗа - Маринага өйләнә. Аңардан Антон, Святослав, Елена атлы балалар табып үстерә. Әмма гомере гарнизоннан гарнизонга исраф ителеп, марҗасы кайтмагач, балалары да папаларының туган авылы - Таллы Чишмәгә кайтмас була, үзе исә, яшь чагындарак кайткалаган булса да, соңгы егерме елда, бигрәк тә ата-анасы да үлеп киткәч, тынычланып алып, бөтенләй дә кайтмас була. Шунысы шаккатыра: култык төбендәге Курскида яшәп яткан старшинабыз хәтта ата-анасын да җирләргә "кайта алмый". +Ләкин Аллаһы Тәгалә аны туган авылы, онытылып беткән туганнары, атаанасы белән көтмәгәндә һәм менә ничек очраштыра. Ул, әлеге дә баягы, Бәди әби таягы дигәндәй, тагын да шул көтмәгәндә җан шаукымы белән сырхап, алмашына башлый. Шизофрениянең агрессив булмаган, әмма медицинада "җиңел" дип бәяләнсә дә, тормышта бигүк җиңел булмаган формасы белән чирли милләттәшебез. Сырхавы, көчәйгәннән-көчәя барып, түземнәре беткәнгәме, әллә якыннарының аны тәрбияләргә теләмәүләреннәнме, хатыны белән балалары авыл хакимиятенә һәм исән калган бердәнбер сеңлесе Сафияга "Карый алмыйбыз, килеп алыгыз!" дигән аяктан егарлык хатлар, телеграммалар яудыралар. Кем барып алсын аны? Конверт сатып алырга акчасы булмаган авыл хакимиятеме? Әллә үзе җитмештән узып азапланган пенсионер Сафия әбиме? Аннан, шулай юл читенә чыгарып аударырлык нинди яман чир белән чирләгән соң аларның кемгәдер ир, кемнәргәдер ата булырга яраган авылдашлары?! Аннан, нигә барып алырга? Аның бит гаиләсе - дупдубрый хатыны, аның пенсиясенә трико-джинсы киеп, "мероприятиеләрдән" кайтып кермәгән балалары бар, алар... исән-саулар?! +Таңнардан бер таңнарда Сафия апа кулына җылы комган тотып, кече йомышы белән шул таңга ишек ачса, ата-инәләреннән калган таш тупсасында кулына төенчек тоткан Валериан абзыкае утыра. Чак-чак егылыплар китмәде. "Әйдүк, кара чәйнүк!" Әмма болай шаяртып тора диме, марҗа калҗасы булса да, үз абзаң - кабул ит! Әле генә китереп киткәннәр, күрәсең. Тере гәүдәсеннән җылы бөркелә!.. Ахры, чирдән дә, чире белән бер уңайдан апасын күрүдән дә күзе тонган Валериан әллә ни аптырамастан: "Сынку... с дочерью... - диде сеңлесенең өзгәләнеп сораштыруларына биргән җавабында. - Со штаба... не звонили?" +Монысы нинди штаб тагын? Баксаң, аның чире дә шул "штаб" дигән нәмәрсәдән чыккан икән. Төенчегендәге марҗасы язган сәлам хаты да, поликлиникада тутырыла торган "Сырхау тарихы" да шул "штаб"ка бәйле иде. Тамагына яхшы ашый-эчә торган, бер караганда, алсу йөзле, таза йөрешле абзыйсы авылдашлары һәм Сафияның үзе белән татарча сөйләшми, үзен чит-ят тота, һәр нәрсәгә шикләнеп карый, монысы ярый, монысына чыдарга була, иң авыры, читене, кыены шунда ки: тәүлекнең теләсә нинди вакытында өйдән чыгып китә, теләсә кая бара, зиратларга кадәр керә дә, үзенә очраган һәр кабер ташы, һәр куак, һәр түңгәләк, һәр җан иясе, һәр кешедән "Штабтан шалтыратмадылармы?" дип сорашып арый, хәлдән тая, өенә кайтып, сеңлесенә тагын да шул "Штабтан шалтыратмадылармы?" дигән соравын бирә дә урынына ава. Йокысы туйганчы гырлап йоклый да яңадан "штаб эзләргә" чыгып китә. Бу иң авыр чирләрдән дә авыр, аеруча кеше кайгысын кайгы итми торган халык күтәрә алмастай чир икән ул. Һәм бу сәер чир "армия агрессиясе", тагын да фәннирәк итеп әйткәндә, "милитарен бу штаб агрессиясеннән. Кунак урынына тәрбияләде үзен. Аллаһ ризалыгы өчен. Буяткан чәчле җиңгәсеннән пинсәсен дә соратып азапланмады. Кайда гына, диде, "безнеке ни прапал". Тегеләр үзләре дә юлламады хәрби пенсия аттестатын, тазалыгын-саулыгын сорашып та азапланмадылар. Берсенең ире, өчесенең әтиләре гүя таш кебек су төбенә чумды да югалды. Ә менә Сафия өчен абыйсы су асларына болай тиз генә чуммады. Ул аны үз җитәгендә алты ел буе табибларга йөртте. Өшкертте. Үлән сулары эчертте. Әмма абзасы дөнья кызырып "штабны" эзләүдән туктамады. Шулай бер тапкыр, таралган колхозның җимерек базлары тирәсендә эзләнгәндә, тирәнгә очып төшеп, бик каты имгәнде һәм урын өстенә ятты. +Сафия аны ике ел буе кулыннан ашатты-эчертте. Сеңлесе - татарча, абзасы - ватык-җимерек урыс телендә сөйләште. Әмма тел каршылыгы туганлыкка каршы тора алмады. Барыбер дә аңлаштылар. Сафия абзыйсын энҗе бөртеге кебек таза, астын-өстен, кием-салымын кәтрә дә керсез тотты. Рәхмәт төшкере. Бу чулпыларының тавышы яулык асларыннан - үрелгән чәчләреннән зеңгелдәп ишетелгән гади татар кызының Нобель премиясенә лаек батырлыгы түгелмени? +Менә миңа шушы җеназада катнашырга насыйп итте. Без Валериан абзыйны, әйткәнемчә, ата-анасы янәшәсенә куйдык. Муллабыз да, әйткәнемчә, җеназа йолаларын җиренә җиткереп башкарды. Каберенә куелган тактада фамилиясе ике "л" белән "Валериан Сәмигулла улы Муллаянов" дип язылган иде. +Зират капкасыннан чыкканда, безне ачы хатын-кыз четрәңе каршылады. +- Где мой папуля?! - дип өзгәләнә иде кырык яшьләр чамасындагы чәчебашы тузгыган хатынкай. - Я хочу видеть моего папочку!.. +Ул аның төпчеге - моңа кадәр атасының туган авылын күрмәгән Еленасы иде. +Атасының җеназасына аны беркем чакырмаган иде. +Каны чакырган иде бу баланы. +Аңарда кан кычкырган иде. +Валериан абзый фаҗигасе буялган чәчләргә өйләнгән татар кешесе, бу очракта урыс армиясендәге татар әрмисе, татар әфисәре, татар макароннигы кичергән ничәнче фаҗига булды икән? +Меңенче? +Йөз меңенче? +Миллиончы? +Кайчан бетәр? +Бетәрме? +Өязе +НӘСЕР +Өязем! +Язым! +Назым! +Үзәгем үзәкләреннән өзелеп төшкән тальян моңым! Бәгърем бәгырьләреннән сызылып чыккан курай моңым! Ай нурыннан каелган якты юлым, бавырымнан савылган кайнар каным! Мин синдә язлар саен торналарымны һәм кыр казларымны каршыладым, көзләр саен озатып калдым. Басуларыңда җир сөрдем, иген иктем. Болыннарыңда мал көттем, киерелеп печәннәр чаптым. Урманнарыңда түмәр умартага дип юан агачлар аудардым. Тау сәндерәләреңдә тәгәрәтә-тәгәрәтә кыярлар, кавын-карбызлар үстердем. Мин синең текә ярларыңда ат уйнаттым. Кызлар сөйдем. Кайчандыр, моннан утыз-кырык ел элек: +Өязекәй! Илкәй! Нечкә билкәй! +Бөгәлләрең көләч бөгелә. +Дулкыннарың минем йөрәгемнең +Алтын алмасыннан түгелә, - дип язган идем. Хак икән. Түгелде. Түгеләчәк. Түгелсен иде. Амин!.. +Әйе, сине, синең яр буйларыңда яшәгән халыкларны яратмау мөмкин түгел. +Көньяк Уралның мәгърур күкрәгеннән бәреп чыгып, үлемсез җырларыңны җырлый-җырлый, чуваш Өязебашыннан дистәләгән татар авыллары аша Аюлы Кул, Мендәрле Кул, Салкын Чишмә, Кәркәле, Тукмак, Җилдәр кебек дистәләгән атаклы чишмәләр белән кодрәтләнеп, бәрәкәтле тупрагыңны моңга сугарасугара агасың-агасың да якты дулкыннарыңны Азнай, Исламгол кебек башкорт авыллары арасында шундый ук шагыйранә Дим елгасына китереп коясың. +Синең дулкыннарыңда мәчет манараларыңның Ярымайлары чайкала. +Җир шары чиксез, анда матурлыклар бихисап. Әмма мондагыдай көмеш сулар, көмеш тамчылы таллар, меңьяшәр өянкеләр беркайда да юк. Мондагыдай итеп, уң тарафтан татар "Әлифба"сыдай ак, якты ташлары белән суга ишелеп төшкән тау тезмәләре, яфракларына, чәчкә күзләүләренә сары бал яккан болынлык-урманнар, сул тарафтан, мондагыдай итеп, елга ярларына шуышып төшеп ялганган киң күкрәкле басулар-иңкүлекләр, кап уртада - алтмыш-җитмеш чакрымнарга сузылган үзән-әрәмәлекләрдә ак күбек булып кайнаган баланлык-шомыртлыклар, гөлчәчкәләр арасыннан гына аккан мондый алкыннар башка беркайда да юк. Әнә, бөдрә таллар сыман дулкындулкын килеп, вак мал үлән чемчи, кояш нурларында ала-кола төсләрдә елкылдап сыер көтүләре үлән кертләтә, тулы янбашларын уйната-уйната, елкы табырлары сутлы үлән утлый... Биредә чут та чут килеп сандугачлар сайрый, кыз-кыркын туй мәҗлесләренә колмак, җиләк-җимеш хәстәрли, малай-шалай, җегет-җилән, тән-иман ныгытып, текә ярлардан түбәнгә, дулкыннарга сикерә, балыклар исә, шушы ярларда гомер кичергән шигъри таллык-болынлыкларны, горур халыкларны, аларның балаларын - ил өчен утка керүдән дә курыкмаган батыр җегетләрне, гүзәл кызларны күреп калырга тырышкандай, гөп тә гөп су өсләрендә сикерешә... +Өязем, торналарым һәм кыр казларымның назлы төяге - Өязем!.. +Мондый матурлык адәм баласына илаһи зурлык өләшә, ул гүя ашамый торып та илаһи туклык кичерә. Биредә олпат өянкеләр йон эрләп утырган йөзьяшәр Ак Әбиләргә, билләреннән корт күче сарган Ак Бабайларга охшаган. Гүя бу көмеш өянкеләр, каба төбендә утырган апалар сымак, күктәге ак болытларны йон көнҗәләсе итеп кәүсәләренә бәйләгәннәр дә нәсел җебе эрлиләр. Тарих тукымасын тукыйлар. Гүя бу өянкеләр, нәкъ шул умартачы бабайлар кебек, челтәрле битлек киеп алганнар да, бал кортларының көмеш өермәсе эчендә умарта карыйлар... +Күп тә үтми, бу өянкеләр әле генә мунчадан чыккан, аклы-кызгылт иген бөртегенә охшап, сука артында җир сөргән агайлар, сабан артыннан сөтле пар күтәрелгән кара туфракка итәкләреннән тук орлыклар сипкән яшел камзуллы җиңгәчиләрне хәтерләтә башлый. Алар вакытсыз картаймый, вакытсыз үлми. Әрләш-талаш, үзара гауга-низагның ни икәнлеген дә белми гомер кичкән бу затлар Аллаһның имин хозурында йөз яшьтән дә озаграк яшиләр... +Кем дә кем җиде төс белән балкынган Өязе таңнарын күрмәгән, шул чын сөю газабын татымагандыр кебек. Кем дә кем Өязе шәфәкъләредәй кичке-таң шәфәкъләрне күрмәгән, шул чын югалтулар фаҗигасен кичермәгәндер кебек. Кем Өязе буйларында булмаган, шул җир йөзендәге иң эчкерсез, иң тырыш, иң шаян-наян, иң моңлы, иң шагыйранә халыкны күрмәгәндер кебек. Шуңа күрә, Өязе-Дим үзәннәрен"Шагыйрьләр үзәнлеге" дип атыйлар. Халыкның акылын, моңын-талантын, әдәп-сызатын, холкын-фигылен, димәк, шигъримәдәни җегәрен, ул эчкән суның сыйфаты билгели, диләр. Өязе суларында үзебезнең татар Менделеев абзабыз ачкан элементлар системасындагы барлык асыл матдә-мәгъдәннәр дә бар. Җидегән, Кәркәлетамак, Качаган, Ишле, Баязит, Җилдәр, Шатман, Сатый һәм башка татар авылларының чишмәләреннән көчкуәт алган Өязе алкыннарындагы алтыннан халыкка камил акыл, ак көмештән хиссият-шигърият, терекөмештән тере шаянлык иңгән. Андагы җиз аһәңнәрдән кара көнчелек китеп, алар урынына матурлык яратылган, очсыз бакырлыктан бахырлык китеп, аның урынына батырлык килгән. Бу сулар картайган саен яшәртә, җан газапларын йомшарта белә. Шушы сыйфатлар татарны халык итеп саклаган һәм бүген дә саклый. Сакласын иде, амин!.. +Кайларда гына булсам да, нинди генә җирләр күрсәм дә, нинди генә сулар эчсәм дә, синдәгедәй матур җирләрне күрмәдем, синдәгедәй тәмле суларны эчмәдем, Өязем!.. Синең көмеш бугазыңнан дастаннар агылган. Телеңнән алтынга тиң җыр-шигырь өзелеп төшкән. Синдәге иман кан тамырлары булып улларыңның һәм кызларыңның уч төпләренә бүрткән. Синең ярларыңдагы катламнарда борынгы һун, сармат, кыпчак, болгар-татар бабаларыбызның авыр, әмма каһармани тарихлары, бабаларыбыз балаларының бүгенге сынаулы әхвәлләре сурәтләнгән. Шуңа күрә дә синдә Канзәфәр би, Әкри батырлар, җырчы Акмуллалар үсеп чыккан һәм чыга тора. Әнә, көнбатыштан һәм көнчыгыштан килгән тышкы һәм эчке дошманнардан сине яклау өчен тау араларыңнан рәт-рәт булып улларыңның гаскәри урманы агыла, Өязем!.. Әнә, ерак офыкларга аккан үзәннәрең буйлап сине саклау өчен, бер-берсенә аркага-арка ишелеп, өянкеләреңнең горур явы килә, Өязем!.. Әнә, улларыңның яраларын бәйләү өчен, үзәннәреңнең бер очыннан икенче очына, ак халатлы ашыгыч ярдәм туташлары кебек, ак күбектә кайнап, Ак Баланнарың, Ак Шомыртларың йөгерә, Өязем!.. +Баш очымда тракторларың гөрләсен, атларың кешнәсен, сыерларың мөгрәсен, кәҗә-сарыкларың бәэлдәсен иде! +Үләсе килми! Яшисе килә! Яшисем килә, минем Өязем!.. +Иген башагыңның бишек-биләвендә яткан һәр бөртегең - синең, минем, аның сабые ул, Өязем!.. +Юк, без үлемсез! Нишләп без үләргә тиеш? Без үлемсезләр кавеменнән ул, Өязем!.. +Га л и м җ а н +Гы й л ь м а н о в +ХИКӘЯЛӘР +Замана баласы +Ул кыз автобуска килеп керүгә, бөтен халык калкынып куйды. Урыннарыннан торып, үрелеп караучылар да табылды. +Болытлы көндә күк йөзендә пәйда булган кояш кебек иде ул. Ә кояш, мәгълүм булганча, яктыртып, җылытып кына калмыйча, күзләрне дә чагылдыра, миләрне, каннарны да кыздырып җибәрә. +Бу юлы да шулай булды. +Кояшлы көннән балкып килеп кергән кыз ягына, сокланулы карашлар белән бергә, ямьсез, мәнсез сүзләр очты. Автобус салонын тутырып утырган әби халкы, тел чарларга җай чыгуына куанып, замана баласына ябырылды: +- Кара инде моны, ә, тәмам чишенеп беткән бит! Адәм мәсхәрәсе! +- Ботын-ботка чалып торуын әйт син... Тьфу, анасы тапмагандыр, Иблис төкергәндер моны!.. +- Кара-кара! Изүен ничек ачкан... Оятсыз! Ирләрне бозып йөрүчеләр шулар инде, ахирәткәем. Әнә, ныклап карап кал, синең Әүхәдиеңне дә шулар юлдан яздыргандыр әле... +- Дөмеккере! Ничек карап тора бит, юньсез!.. +- Әйтмә дә генә... Бозылулары җитте яшьләрнең... Йә, болардан нинди игелек күрмәк кирәк?! Игелек кылу түгел, чәчләрен дә тарап үрә белмиләр бит алар... +Кыз бу сүзләрне ишетмәмешкә сабышты. Әбиләр шау-шуы бераз басыла төшкәч кенә, салон түренә борылып, йөз-битләрен җыерды да: +- Ыр-р-р! - дип, үртәп куйды. +Бигрәкләр дә кыска иде шул кызыйның итәкләре! Бигрәкләр дә ачык иде шул аның күкрәк-шәрәфләре! Бигрәкләр дә чибәр, мәхәббәтле иде шул ул! Ачык, якты йөзенең, җилбәгәй чәчләренең, кыйгач кашларының, аяз күк төсендәге күзләренең, чиядәй тулышкан иреннәренең, бит очындагы "мәхәббәт чокырлары"ның автобус салонындагы тиргешле, каргышлы дөнья белән бернинди уртаклыгы да юк иде... +Әйе, күңел сискәнерлек, йөрәк җилкенерлек дәрәҗәдә яшь, ымсындыргыч иде бу кызый. Күпләрдән аермалы буларак, мин аны яратып каршы алдым, яратып озатып калдым... Чөнки мин бу кызны яхшы белә идем. +Ул ике ел инде ялгыз бер әбине карый. Төгәл генә әйтә алмыйм - әбисеме ул аның, берәр туганымы, әллә аңа бөтенләй чит-ят кешеме? Көн саен, кайткан уңайга, кибетләрдән ризык җыеп кереп, шул түшәк иясен бөртекләп карап, астын-өстен алыштырып, тамагын туйдырып, юындырып-киендереп чыга. +Беләм, килбәтсез генә төенчеген күтәреп, бүген дә шул авыру әбекәй янына чыгып китте ул. Күпме пычрак, әшәке сүз ягылып калды аның яшь, саф һәм мәхәббәтле җанына! Күпме нахак рәнҗеш һәм әрнеш белән китте ул гомеренең ахырын яшәп ятучы, үз янына кергән һәр игелекле җанны изге бер фәрештәгә тиңләп көтүче Хода бәндәсе янына. +Бу кыска итәкле, күзләрне чагылдырырлык ачык түшле кызның изге юлда йөрүе хакында тагын белүче булгандырмы, юкмы, төгәл генә әйтә алмыйм. Булгандыр да, чөнки бу хәлне якын-тирәдә күпләр белә иде. Ләкин алар да, мин дә кызны яклап бер сүз эндәшмәдек. Шуның белән үзебезгә гомерлек борчу һәм авырлык алдык. +Без ничек тә түздек. Кеше күңеле түзем бит ул. Ә менә Кояш ничек түзде икән бу гамьсезлеккә? Бу нахак рәнҗешкә ничек түзде икән? Әнә бит ул һаман елмая, көлә, гүя дөньяда бер генә борчу да, бер генә рәнҗеш тә калмаган кебек... +Әдәбият һәм хастаханә +Мин ул якташымны вокзал ишеге төбендә очраттым. +- Слушай, парин, мин синең китабыңны укып чыктым. Ну язып та карыйсың мәгәр... Албасты карчыкларың белән чистый хыялый иттең, понимаешь!.. Шәп-шәп... Күп нәрсәгә башкача карый башладым... Согласен, серләр күп әле безнең дөньяда... +Авыл кешеләре юл чатында очрашмый кайда очрашсын инде?! Икенчесендә дә шул ук вокзал буенда каршыма килеп басты: +- Слушай, парин, бик кызык иттем бит әле дөньясын... Беләсеңме нәрсә эшләдем? Ни за что белмисең! Гомеремдә беренче мәртәбә хәйләләштем. Ату һич вакыт юк, понимаешь!.. Әле менә бу китабыңны сатып алдым да, вакыт табалмыйча, бер атна кулда әвәләп йөргәч, таныш врачыма әйттем: "Әйдә, авырыйм әле берәр атна, менә шушы китапны укып бетергәнче генә..." - дидем. Кая барсын, койка бүлеп бирде. Ашамый-эчми, йокламый-нитми, тын да алмыйча бер атна буе укыдым. Ну, парин, язып та карыйсың түлке... Ышанырга да, ышанмаска да белгән юк... Ә син беләсеңме нинди татлы бу тойгы - ышаныргамы, ышанмаскамы?.. +Өченче күргәндә мин аны бөтенләй танымадым. Тәмам бетәшкән, ябыгып, кечерәеп калган... +- Нәрсә булды? - дип сорыйм. +Дәшми. Мышнап тик тора. Танымаган булып кылана хәтта. +Кабатлап сорыйм: +- Ни булды? Ник дәшмисең? - дим. +- Кит моннан!.. Тукта, парин, синме бу? +- Мин бу, мин. Танымыйсыңмы әллә? +- Таныйм да, танымыйм да. +- Ничек инде алай? +- Мин, парин, үземне дә танымыйм хәзер... Тәмам хыялыйланып беттем бугай... Точно! Тиле мин хәзер... +Ах-ух килеп, якташым үзенең тарихын сөйләргә кереште. +- Шул синең сихерле китапларың аркасында инде. Хыялый әсәрләреңне укып җиңеләя яздым бит мин, понимаешь... Әйтеп тә ышанмассың, бервакыт йокым качты, аннары, дивана бәндә кебек, үземне белештермичә, өйдән чыгып китә башладым. Урманнарда, кырларда кунып калган чаклар да булды. Хатын шикләнә башлады. Нәрсә генә эшләмәдем. Эчүне ташлап карадым. Булышмады. Эчеп тә карадым. Глухо! Бөтенләй ычкына яздым. Аракы шаукымыннан да хәтәррәк булып чыкты бу сихер дигәннәре... Менә әле больницага барышым... Ятып дәваланып карарга исәп... Ничек уйлыйсың - булышыр микән? +Шактый киткәч, кабат әйләнеп килгән. Хәлсез, боек йөзендә шул арада якты-нурлы чалымнар пәйда булган. Үзе кыенсынып кына сораган була: +- Тагын берәр язган әйберең юкмы, парин? Булса, больницага китереп кит әле... +Көмеш аеллы бүрек вакыйгасы +Ул көнне мин каядыр ашыга идем. Әйбәт җиргәдер. Чөнки иң затлы бүрегемне киеп чыккан идем. Яңа өелгән купшы кибән кебек күпереп торган ул бүрегемне мин ел буе акча җыеп алдым. Бер хикмәте дә бар: бауларын берберсенә эләктереп кую өчен аңа кечкенә көмеш аел тагылган иде... +Барам шулай көяз генә атлап. "Бүрегемне күрәләрме?" - дип як-ягыма каранып барам. Юк, мин бара торган аллеяда ник бер җан әсәре күренсен! Әле караңгы да төшеп җитмәгән югыйсә, кая качып беткәндер бу халык?! +Ә! Суык! Шуңадыр. Минем генә шәп бүрегем булгач та... Мин генә ул... Бүрек якаларын төшереп, көмеш аелны чыкылдатып эләктереп куям да... җилдерәм генә! +Туктале! Җилдерми генә тор... Артымнан куып җиткән ул бәндә кисәген ничек кенә күрми калдым соң әле? Мин исемә-акылыма килгәнче, бу бәндә башымдагы затлы бүрекне йолкып-тартып алды да кирегә йөгерде... +Алай тиз генә алмый торсын әле! Бу бүрек өчен тиккә генә ел буе акча җыйдыммыни мин?! Шулай тиз генә колак кагар өчен көмеш аеллысын сайладыммыни?! Ишь ты! Тоттырырмын мин сиңа! +Ачуым чыгып та бетте, бүрек бурының артыннан куып та киттем, атылып килеп, җилкәсенә барып та ябыштым... Шулай бер-беребезгә ябышкан килеш кар өстенә тәгәрәдек. Әүмәкләшеп тәгәрәп йөрибез кышкы бакча буйлап: башлар ялангач, киемнәр тузган, чәчләр карга укмашып каткан... +Беренче булып мин айныдым. Айнуым булды, арабызда кысылып, бәргәләнеп йөргән бүрекне эләктереп тә алдым. Кулга бүрек кергәч, теге бәндәдән ычкынып, трамвай тукталышы калган якты урам ягына йөгерерлек көч табу кыен булмады... Ничек барып җитеп, йөгереп барган көйгә, ачык ишектән трамвай эченә ничек атылып керүем истә дә калмаган. Шул гына хәтердә: берзаман трамвайдагы халык миңа әйләнеп-әйләнеп, үрелеп-үрелеп карый башламасынмы... Кемдер, хәлемә кергәндәй, ихлас көлемсерәп куя, кемдер, шикләнеп, читкә тайпыла... +Бу сәерлекнең сәбәбен кайткач кына ачыкладым: ул көнне мин ике бүрек алып кайтканмын икән бит! Үземнеке арткы якта эленеп тора, көмеш аелы нык булган, күрәсең, ә каракның минеке кебек үк затлы бүреге кәперәеп башымда утыра! Күземә күренәме дип, кат-кат тотып карадым - нәкъ минеке кебек, хәтта аелы да саф көмештән эшләнгән! +Хат кыйссасы +Бүген беркемнән дә хат көтми идем. Шулай да, компьютерым артына утырып, электрон почтаны карап алырга булдым. Гадәткә кергән эш кенә иде бу... +Һәм менә Ходайның рәхмәте - миңа кемнәндер хат килгән! Ачам, укыйм: "Мин Сезнең иҗатыгызны күптән күзәтеп киләм. Үзегез белән дә еш очрашам. Кемлегемне белергә тырышмагыз. Барыбер белә алмаячаксыз. Мин Сезнең белән танышу өчен язмыйм. Киңәш сорап язам. Сез бит күңел язучысы, җан белгече, кеше күңеленең иң нечкә җирләренә дә кагыла беләсез, геройларыгыз исә үз бәхетләрен тоеп, һич югы аңа омтылып яши... Күп очракта алар үз бәхетләрен табалар, үз теләкләренә ирешәләр дә... +Минем дә бик бәхетле буласым килә. Тормышның чын бәхетенә ирешәсем килә. Ләкин сез, бу хатын бәхеттән бөтенләй мәхрүм калган икән, дип уйламагыз. Һич алай түгел! Мин - беренче мәхәббәт шатлыгын да, бала бәхетен дә тулысынча татыган кеше. Ләкин тормыш бәхете бөтенләй башка икән ул. Яшәү яменнән, яшәү гаменнән тәм табып, һәр яңа көн өчен сөенеп яшәү икән ул... Мин андый бәхетне дә беләм... Беләм кебек... Әмма шул бәхетемне югалта баруымны тоям... Бүген минем аяк астында җир убыла, баш өстендә кояш тоныклана... +Сәбәбен сорыйсың инде ("син" дип яза башлавыма ачуланма, минем болай сөйләшергә хокукым бар, гомер буе аралашып яшибез ләса!). Сәбәбе бик баналь - ирем яратмый башлады..." +Бик серле хат булып чыкты бу. Тирән уйларга салды ул мине. Уйланмаслык та түгел иде шул: Кеше язмышын хәл итә торган хәлләр хакында яза минем "иске-яңа" (кем соң ул?) танышым. Әлләни аптырамас та идем, иң гаҗәбе - минем өйдә дә шул ук хәл... Аптырап беттем: кайчандыр сөеп-яраткан күңелем хатынымны ятсына башлады, соңгы вакытта хәләлем үзе дә миңа "ах" итеп тормый... Яшьрәк чакта ай-һай тәмле телле, нечкә күңелле иде ул минем. Бер матур сүз әйтеп җибәрсә, минем түбәм күккә тия иде, җаныма ныклык, йөрәгемә ышаныч, тәнемә егәрлек иңә иде... Соңгы вакытта җанга май булып ята торган матур сүзләрен әйтми башлады хатыным. Ул әйтмәгәч, мин дә аның каршында бик егылып китмим... +Нәкъ шул турыда яздым хат авторына - минем алда үз язмышын ачып салырга батырчылык иткән хатынкайга башкача җавап язарга мөмкин дә түгел иде... +"Син тормышыңның сәбәбен иреңнән эзләмә. Иң элек үз күңелеңне җилгә кагып кара. Исеңә төшер: ничек каршылыйсың син аны? Ничек озатасың? Әйтмәсәң дә беләм: эштән кайтканда каш җыерып каршы аласың, эшкә киткәндә эчке бүлмәдә дус хатының белән телефоннан гәп сатып каласың... Шулаймы? Шулай-шулай, белеп торам. Нидер булган синең күңелеңә. Тормыш ваклыклары басып киткән аны, гайрәтне чигәрерлек бертөслелек ялкыткан, җитмәсә, дус хатыннарың да үзләренең ялгыз, әмма мәхәббәт тарихларына бай тормышлары белән кызыктырып торалар... Менә әйт әле: кайчан соңгы мәртәбә иреңә: "Матурым", - дип эндәштең? Кайчан аны юктан гына да мактап алдың, үсендереп куйдың?" +Җавап озак килми торды. Рәнҗеттем ахры, калган өметен дә сүндердем, дип уйладым. Аннары бу сәер тарихка бөтенләй кул селтәдем. Юкка да ышанып китәсең, белмәгән-күрмәгән кеше сүзен күңелеңә якын аласың, дип, үз-үземне битәрләп бетердем... Бераздан тәмам оныттым мин бу сәер хат хакында. Ник дисәң, үз тормышымда бөтен булган борчуларны оныттырырлык хәлләр башланып китте... +Беркөнне эштән кайтып керсәм, хатыным нурлы елмаеп ишекне ачты да, яшьлегебездәге кебек, назлы куллары белән муеныма сарылды. Баштарак каушап калсам да, бик тиз аңыма килеп, аны күтәреп үк алдым, җиңел, җыйнак гәүдәсен кочагыма кыстым... +"Ай, син нинди көчле! - диде ул. - Баһадирым минем!" Аннары яшьлек дәртен исенә төшерә башлаган тәнемә сарылды... +Кинәт кенә барысы да үз урынына кайтты. Без тагын матур гына торып киттек. Элеккеге тиле мәхәббәт инде булмаса да, күңелләребездә кабат уянган җылы, изге хисләрне "өф" итеп кенә тотып, саклап-кадерләп яши башладык... +Мин теге сәер хат хакында оныткан идем инде. Бердәнбер көнне почтама тагын бер хат килеп керде. Мин аны шундук танып алдым: "Теге танышымнан бит бу!" +"Рәхмәт Сиңа барысы өчен дә! - дип, күптәнге танышына мөрәҗәгать иткән кебек язган ул бу хатын. - Син миңа матур киңәш бирдең. Мин нәкъ шулай эшләдем. Чыннан да син хаклы булып чыктың. Беләсеңме, мин бит кайчандыр күңелемдә бөреләнә башлап та, чәчәк атканчы сүрелгән бәхетемне кабат яңарттым. Мин бүген шундый бәхетле! Ирем дә бәхетле - мин моны сизеп, тоеп торам. Рәхмәт Сиңа! Инде соңгы үтенечемне дә кире какма, зинһар! Синең белән күрешәсем килә. Күзләреңә карап, ихлас рәхмәтемне белдерәсем килә! Бүген кич "Бәхетле" кафесына килә алмассыңмы? Син мине шундук танып алачаксың, борчылма... Көтәм". +Мин риза булдым. Рәхмәт ишетәсе килүдән түгел. Киресенчә, бу серле танышыма үземнең дә рәхмәт әйтәсем килде. Аның белән хат язышканнан соң әйбәтләнеп китте минем тормышым! Үземнең дә шатлыгым күңелдән ташыптүгелеп тора. Шул шатлыгым белән уртаклашыр өчен хатынымны да үзем белән алырга булдым. Тик бу көнне аның каядыр барасы бар икән. Хәләлем, йомшак, мәхәббәтле куллары белән муеныма сарылып, битем очыннан үбеп, очып диярлек чыгып киткәч, бераз ямансулап тордым да өебездән ерак түгел генә урнашкан "Бәхетле" кафесына юнәлдем. Юл уңаеннан чәчәк кибетенә кереп, күпереп торган ак чәчәк бәйләме алдым. Хатыным нәкъ шундый чәчәкләрне ярата бит. Ул яраткач, бу чәчәкләрне башкалар да яратадыр кебек тоелды миңа. Татлы чәчәк исенә исереп, ничек барып җитүемне сизми дә калдым. Бераз ис-акылымны җыеп, фикерләремне туплап торганнан соң, ымсындырып чакырган кебек, үзе ачылып-ябылып торган хикмәтле ишеккә кереп чумдым... +Хат иясен мин бик тиз танып алдым. Иң түрдә урнашкан өстәл артында, гөлбәйләм тотып, иксез-чиксез бәхете елмаюлы карашларында, тән хәрәкәтләрендә, җан сулышында, бөтен язмышында чагылган хәләл хатыным утыра иде... +Әбием хикәясе +Сугыш башлануга, авылыбызга читтән бер гаилә кайтып төште. Гаилә башлыгы - сугышка ярамаган Чулак Сафый дигән бер Украина татары. Хатыны исә холкы беләнме, безнеңчә аңламагангамы, аз сүзле, салмак кына йөрүчән украинка иде. Үзләре белән берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала иярткәннәр. +Ташландык бер өйгә урнашып яши башладылар болар. Сафый бик тә уңган кеше булып чыкты - хәленнән килгән, көче җиткән барлык эшне дә эшләде - фермада мал карады, көтү көтте, ашлык сукты. Өенә кайтса да - йокларга гына. Яисә үзләре үстереп җибәргән яшелчә бакчасында казынырга. +Килүләренә бер-ике ай үтмәгәндер, тирә-юньдә Сафыйлар хакында белмәгән кеше юк иде инде. Бик саран кешеләр иде алар. Ике ел яшәп, ике ел буе байлык җыйдылар. Эш көненә тигән ашлыкларын да сатып җибәргәннәр дип сөйләде хәтта халык. Бар булган киемнәрен, өй җиһазларын да талчукка илтеп бетерделәр. Бакчаларында күкрәп уңган кыяр-помидорларны да авыз итмәделәр бугай алар. Һаман-һаман базарга чыгардылар... +Сафыйның сөяккә калган балаларын кызганып, авыл кешеләре, очраган саен, аларга берәр кыерчык икмәк биргәлиләр иде. Колхоз, мәктәп җитәкчеләре Сафыйны берничә тапкыр идарәгә дә чакыртып сөйләшкәннәр, ди... +Бердәнбер көнне Сафый авырып китте. Ферма юлында хәлсезләнеп егылып яткан килеш тапканнар. Әмма ул икенче көнне үк тагын эшкә чыкты. +Инде бөтенләй эшкә ярамый башлагач, Сафый чүпрәк-чапрак, тимер-томыр, сөяк, көл җыю эшенә тотынды. Шулай ул ике ел буе акча туплады. +Баштарак сугыш дөрләгән яклардан кайткан бу гаиләне авыл халкы ачык йөз белән каршы алса да, соңыннан алардан бизде. Кешеләрне Сафыйның комсызлыгы, саранлыгы читләштереп бетерде. Сафый берара юкка чыгып торгач, "әллә бу хатынын, балаларын ташлап, акчасы-ние белән читкә качтымы" диючеләр дә булды. Кабат авылда пәйда булган Сафыйны кешеләр таный да алмадылар: беренче тапкыр ул елмаеп йөри башлады. +Сугыш бетәргә аз гына калгач, Сафый дөнья куйды. "Ач яшәде, үзен-үзе һәлак итте", - дип сөйләнде халык. Бер-ике авыл картыннан башка аның каберенә баручы да булмаган, диләр. Сафыйның хатыны да күп тормады - балаларын ияртеп үз туган якларына кайтып китте. +Инде сугыш тәмамлангач, авылга каяндыр пөхтә киенгән хәрби кеше килеп төште. Танкист. Күкрәге орден-медаль белән тулы бу кеше Сафыйны эзли иде. Халык сагаеп калды. Шулай да, кунакны зиратка алып барырга булдылар. +Кич зур җыелыш җыелды. Хәрби кеше сөйләячәген ишетеп, бөтен авыл халкы клубка кереп тулды. Кемне генә комсыз Сафыйның язмышы кызыксындырмагандыр ул чакта. Бар халыкны гаҗәпләндереп, теге кеше сүзен Сафыйга рәхмәт әйтүдән башлады. Баксаң, комсызлыгы белән дан алган Сафый, акча туплап, берүзе бер танк сатып алган да фронтка җибәргән икән. Дөресрәге, әлеге капитанның үз кулына тапшырган. Ике ел буе бу танк дошманнарны кырган, Берлинга кадәр барып җиткән... +Хәрби кеше сөйләде дә сөйләде. Ә зал үкседе дә үкседе. Шулай төнге уникегә кадәр... +Ул көнне авылда төне буе ут янып чыкты. Җеназада яткан Сафыйның ябык чыраенда беленер-беленмәс булып калган елмаю искә төшеп, һәркемнең күңелен сыкрата, елата иде. +Шәехзадә Бабич хатирәсе +Язгы ташулар вакыты җитсә, Күәш елгасы ниндидер бер кыргый җанварга охшап кала. Бу җанвар тәннәргә суык йөгерерлек итеп үкереп ала да тирән ухылдап куя... Бераз тынып торганнан соң, тагын үкерә, тагын ухылдый... +Астурамның бөтен халкы Бабичлар йорты янына, Хәсәнәйләр очына җыелган. Моннан Күәш әйбәтрәк күренә. Кечерәк өй зурлыгындагы аклызәңгәрле бозларның бер-берсенә бәрелеп, таралып төшүен, шундый ук мәһабәт бозларның бер минутка гына тынычлап торган су тигезлеген ватып-җимереп калкып чыгуын, күккә ашарга теләп тә, егәрләре бетеп, шапылдап суга килеп төшүен карап тору кызык та, шомлы да иде. +Күәштәге манзарага мөкиббән киткән халык Бабичлар ягыннан йөгереп чыккан кечкенә малайны шәйләми дә калды. Бакча капкасыннан тәгәрәп диярлек килеп чыккан бу "ак төенчек" койма белән елга арасындагы ун-унбиш адымны очып кына узды да ярга якынлашкан бер боз кисәгенә сикереп тә менде. +Шуны гына көтеп торган кебек, Күәш елгасының төбенә сузылып яткан "җанвар" ә дигәнче бу бозны үз куенына элеп алды һәм бөтерә-бөтерә эчкә алып кереп китте. Ап-ак күлмәк-ыштаннан, озын кунычлы ак оекбаштан торган ак төенчек бозлар янәшәсендә бөтенләй күренмәс булды. +Бер тында "аһ!" дип куйган халык исенә килгәндә, олы, мәһабәт гәүдәле Мөхәммәтзакир хәзрәт капкадан атылып килеп чыккан иде инде... Шунда кешеләр тагын бердәй булып: +- Мәхдүм!.. - диештеләр һәм тагын зәһәр үкереп яткан афәт дәрьясына текәлделәр... Барысы да ап-ачык иде: "җанвар" үз куенына беренче мәхәллә имамының кече улын - урамның күрке булып үсеп килүче Шәехзадә мәхдүмне йолып алган иде... +Бер төркем яшьләрне, багур-колгалар тоттырып, түбәнгә йөгерттеләр - Шәехзадә менгән боз ярга таба килмәсме? Кая чаклы барыр ул? Каргавыл борылмасын борылгач, Агыйделгә дә ерак калмый бит. Агыйделгә кадәр китсә?.. Йа Хода! Коткара күр бу гөнаһсыз җанны! +Кемдер агачның башына ук менеп киткән. Аның ара-тирә: +- Әнә ул, әнә!.. Әнә-нә-нә-нә!.. Әнә тагын! - дигәне генә ишетелеп кала. Бу сүзләр астагыларның күңеленә җылылык, өмет биреп торалар, мәхдүмнең исән-имин булуын белдерәләр. +Кинәт бер сәер хәл булып алды. Әллә нинди зәхмәтле тавышлар белән үкереп яткан "җанвар" кинәт туктап-тынып калды. Әллә чираттагы ухылдау алдындагы тынлык шулай озак булып тоелды, әллә картларның догалары күк катына барып иреште - кеше зиһене моны аңларлык түгел иде. +Агач башында утырган шәкерт малайның тавышы да ишетелмәс булды. Елга өстендәге гаҗәеп күренештән ул да тораташ булып каткан иде, ахры. +Ә Күәштәге хәлләр, чыннан да, бик серле иде. Шәехзадә утырган боз, башка бозларны читкә этә-этә, кинәт ярга таба килә башлады. Кайбер бозлар, хәтта, "ак төенчек"ле боз якынлашу белән, үзләре үк читкә йөзеп китәләр кебек иде. +Шәехзадә утырган боз күзгә күренеп ярга якынлашты. Менә дилбегә буе ара калды, аннары колга җитәрлек булды, бераздан шыгырдый-шыгырдый ярның үзле балчыгына ышкылып йөзә башлады. Шунда боз өстендә калтыранып туңып утырган Шәехзадә дә хәрәкәткә килде һәм мәче җитезлеге белән ярга сикерде, аннары мышнап килеп җиткән Гыйльман абыйсының куенына менеп тә утырды... +Хәсәнәй яры буенда калган халык аларга каршы кузгалды. Алда йөгерәатлый Мөхәммәтзакир хәзрәт бара иде. +Мәхдүм әтисен шунда ук күреп алды. Җиргә төшерүне сорап тыпырчына башлады. Гыйльман түзмәде, малайны инде шактый корып өлгергән җиргә бастырды. Малай әтисенә таба йөгерде. Әмма килеп җитәргә берничә адым калгач, шып туктады, сынап-текәлеп хәзрәткә карап тора башлады. Бигрәк тә аның чәчләренә аптырады малай. Хәзрәтнең ике як чигә чәче, акшарга буялган кебек, ап-ак иде... +Мөхәммәтзакир хәзрәт тә туктады. Аның йөзенә дә гаҗәпләнү галәмәте чыкты. Чөнки ул, малаеның күзләренә карау белән, калтыранып китте: ниндидер илаһи бер тылсым белән, элекке чем-коңгырт күзләр күк төсенә кергән иде. Ул моны шунда ук изге фалга юрады һәм, малаен кулларына алып, күккә күтәрде... +Лифтта +12 сәгать 18 минут +Урамга чыгып, җилләнеп кенә керәм дигән идем. Язылып беткән романыма нокта куя алмыйча интегеп утырдым-утырдым да, каләмемне өстәлгә атып, урамга чыгып киттем. Ләкин чыгып җитә алмадым. Лифтта ябылып калдым. Өченче катта гына торам югыйсә... Юк бит, утырып төшәргә кирәк! +Минем белән бергә тагын дүрт кеше ябылып калды. Бишенче каттан Майсәрә исемле хатын. Җиденче катта яшәүче Исмәгыйль абзый. Сигезенче каттан Нәкыя апа һәм унынчы каттан Адилә исемле кыз. +Башта рәхәтләнеп көлештек. Аннары, кычкырып, кешеләр чакырырга тотындык. Бераздан ишекне дөбердәтә башладык. Алай да беркем килмәгәч, тибенергә керештек. Белеп торабыз: тиз генә чыгып булмаячак моннан. Ял көне бит. Йорттагыларның күбесе дачаларына таралганнар, лифтёр хатын төшке ашына кайтып киткән... +Иң элек Майсәрә телгә килде - алтынчы сыйныфта укучы малаен сүгә башлады: +- Дөмектерәм! Үтерәм шул малайны! Ул булмаса, шушы хәлгә калыр идеммени мин?! "Икеле" алып кайткан бит, юньсез! Укытучысы: "Чиреккә "өчле" чыгарам", - дип шылтыратмаса, аягымны да атламас идем. Моннан исән чыга алсам, үтерәм, дөмектерәм шул чукынчык малайны! +Майсәрәне Нәкыя апа җөпләп алды: +- Ә минеке кичә лаякыл исереп кайткан. Төне буе уфылдап, ухылдап чыкты... Бүген баш төзәтергә аракы сорый. Шул мөртәтнең ах-ух килеп ятуын ишетмәс өчен генә чыгып киткән идем... Котылыйм гына әле шушы төрмәдән!.. Кайтыйм гына!.. Күрсәтермен менә йөз граммны! +Исмәгыйль абзый да ачуын чак-чак тыеп торган икән: +- Хатыны хатын кебек түгел! Йә әйтегез, кемнең ире кибеткә сөткә йөри? Юк андый ир! Эшен дә эшлисең, әйберен дә табасың, өстәвенә кибеткә дә чабасың... Моннан соң аягымны да атламыйм! Үзе йөрсен! Җитте!.. Белеп торам: өйдә сөенеп утырадыр әле, күз алдымнан олакты, дип... Ну чыгыйм гына әле!.. +Иң ахырдан Адилә сүз алды. Аның еламсырак тавышы болай да нечкәргән күңелләрне тәмам җебетеп җибәрде. +- Әнием... Әнием мине куып чыгарды. Өч сәгатьтән дә иртәрәк кермә, диде. Янына Дамир абый килде, шуңа шулай ди ул... Не-на-ви-жу! +Тагын ярдәмгә чакыра башладык. Кемдер лифт стенасын төяргә, дөбердәтергә кереште, кемдер сикеренә, тибенә башлады, кемдер йөзен яшереп кенә күзләрен сөрткәләде... +13 сәгать 42 минут +Берникадәр тын калып, моңсуланып утырганнан соң, Майсәрә борчулы тавыш белән сөйләнеп китте: +- Нишләп кенә йөри икән балакаем? Тамагы ачып беткәндер инде мескенкәемнең... Соңгы вакытларда ябыгып та китте. Ябыгыр да шул. Әнисе көннәр буе эштә йөри. Ял көнендә... менә... лифтта бикләнеп утыра... Башсыз түгел бит ул. Хәзер эләктереп алырга тора. Бераз күз-колак булу гына җитми. И Ходаем, кичерә күр мине, әйбәт ана да була алмадым шул балама... Зинһар саклап йөрт җанкисәгемне, тәүфыйклы, иманлы ит. Нишләрмен мин ансыз? Ә ул минсез нишләр?.. Их! Исән-имин чыксам, бер тиргәмәс идем үзен, иркәләп-назлап кына йөртер идем. Бала җаны назга ныграк килә бит ул... Моннан соң дәресен дә карап торыр идем, мәктәбенә барып, укытучысыннан да сорашып-белешеп йөрер идем... Йа Рабби, чыгар безне моннан, газиз балам хакына булса да чыгар! +Нәкыя апаның тавышы да бу юлы йомшак-ягымлы гына: +- Минеке дә ул чаклы юньсез түгел түгелен... Куллары алтын, йөрәге ялкын дигәндәй. Эчүен дә бик сирәк эчә. Бик кирәк булганда гына каба. Кичә дә дачабызга бура сөйләшеп кайткан... Ярата ул мине. Минем өчен бөтенесен эшләргә дә әзер. Бу юлы да эчүен эчкән, ә өч бөртек чәчәк кыстырырга онытмаган... Югыйсә чәчәк бирешергә бала-чага түгел бит инде без... Их, моннан чыга алсам, билләһи дип әйтәм, өф итеп кенә тотар идем дә үзен... Чыгып кына... булмас... шул... +Исмәгыйль абзыйны да танырлык түгел. Аның шундый мөлаем һәм самими чагын мин беренче күрәм әле. +- Моннан соң ипи-сөтне иртән иртүк алып кереп куям. Болай вакытлывакытсыз йөрү килешми. Хатын-кызның өйдәге эше дә җитәрлек бит аның... Барысына да ничек өлгерсен ул?! Бу юлы исән-сау калсам, ничек яшәргә икәнен белер идем инде... Чөкердәшеп кенә гомер сөрер идек апаң белән... +Адилә исемле кыз, киресенчә, олыларча, акыллы һәм мәгънәле сүзләр сөйләнде: +- Мин дә әниемне аңламыйм. Гомере буе үзе генә яши бит ул. Минем белән булса да, һаман ялгыз... Беркеме юк бит аның, ә минем әтием юк... Дамир абый да беренче генә килә әле. Әниемә ул бик ошый. Дамир абый да аны ошата. Мин моны беләм, сизәм... Мин аларга бәхет кенә телим. Алар бәхетле булса, мин дә бәхетле булам бит... Моннан соң әниемне бер дә, бер дә ачуландырмас идем!.. Тизрәк ачсыннар гына... +14 сәгать 58 минут +Ниһаять, лифт ишеген ачтылар. Безне кысан, тынчу, караңгы төрмәдән азат иттеләр. Хәбәр итеп өлгергәннәр: ишек төбендә һәркемне үзенең кадерле, газиз кешесе каршы алды. +Майсәрә шундук малаена барып ябышты. Ябышып кына калмады, аны тозлап-борычлап тирги башлады: +- Нишлисең син, малай актыгы?! Нишләтәсең син анаңны? Үлсен, дөмексен, дисеңме? Бирермен мин сиңа "икеле"не! Нәрсә җитми сиңа? У-у, кибәкбаш, өйгә генә керик әле, күрсәтермен мин сиңа ничек укырга кирәклеген! +Нәкыя апа да, лифттан атлап чыгу белән, бер читтәрәк басынкы, юаш кыяфәттә басып торучы иренә карап кычкырды: +- Ну алкаш, сөендеңме инде? Бөтен ачуыңны чыгардыңмы? Сөен! Икенче мәртәбә, хәлеңә керәм дип, урамга торып йөгермәячәкмен! Хет үл шунда! Бүтән тереләй кабергә керәсем юк! Колагыңа киртләп куй, исерек бүкән! +Исмәгыйль абзый өтәләнеп көтеп торган хатынын бөтенләй күрмәгәнгә салышты. Әмма шунда да теш арасыннан гына хәләл җефетенә берничә ачы сүз әйтеп өлгерде: +- Мәңге сөт капмаслык иттең син мине! Сөтең-ниең белән чукынып китмисең шунда, ыһ та итмим... +Адилә дә елап-шешенеп беткән әнисенә үчле һәм рәнҗешле иде: +- Или - ул, или - мин!.. Бүтән килеп йөрмәсен, әйт үзенә! Миңа кирәкми ул. Мин ансыз да яши алам... Без... яши алабыз... +Ә миңа нәрсә? Олы, шыксыз авызын ыржайтып карап торган лифт төбендә ялгызым басып калдым. Гыйбрәт, әлбәттә. Аның каравы, романны төгәлләргә җай табылды. Шунда ук, өемә кереп, тәмамланмаган әсәремнең соңгы җөмләсен язып куйдым: "Иман үзгәрә, холык үзгәрми, диләр. Дөрес икән". +Редакциядән: +Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез. ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА РЕАЛИЗМ: +РӘФКАТЬ КӘРАМИ ПРОЗАСЫ +Повестьта каршылык Кларага бәйле килеп туа һәм асылда эшләп яшәү (советча яшәү рәвеше) белән урлап (яки үзең өчен генә) яшәү рәвеше арасында булып чыга. Ятим үскән кыз караклар бандасына эләгә, ләкин алар белән араны өзәргә көч таба. Теплоходта йөзгәндә әлеге каракларның берсе "Граф" Клараны таный, үзләре белән алып китәргә тели. Әмма Җәүдәт һәм башка егетләр кызны аралап калалар. Кыска гына вакытта хасил булган һәм чишелгән әлеге каршылык мәхәббәт сызыгында кабатлана. Бер якта - эшләп яшәү юлын сайлаган Клара, икенче якта - үзе өчен генә яшәүче Луиза арасыннан Җәүдәт Клараны сайлый. Авторның әхлакый мотивлаштырылган фикере вакыйгалар барышында ныгытыла. +Сайланган тормыш материалы үзгә булса да, Р.Кәраминең икенче повесте - "Кичке уйлар" (1968) шундый ук каршылыкка корылган. Язучы бу очракта авыл яшьләре тормышын сурәтли. Шакир, шахтада эшләүче егет, авылына кайтып, яшь кыз Галиягә өйләнә. Дүрт балалары туа. Әмма акча артыннан куып, Шакир ярату хисен дә, хатынын кадерләүне дә оныта. Өй сала, һәм иң зур теләге - "Волга" машинасы сатып алу аның барлык тормышын биләп ала. Шакир теләгенә ирешә, әмма хатынын югалта. Шул вакытта ул үзенә машина түгел, бәлки өйләнешкәндә хыялланган матур тигез тормыш кирәген аңлый. Шулай язучы укучысына матди байлык артыннан кууның мәхәббәтне дә, кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне дә юкка чыгаруын күрсәтә. Әлеге фикер повестьтагы уңай герой амплуасында бирелгән Фалих образы мисалында ныгытыла. +"Капитан Хәкимов" (1972) повестенда тормыш материалы башка өлкәдән сайланса да, яшьләр, аларның гаилә кору, хезмәт итү тарихы укучыга үрнәк рәвешендә сурәтләнә. Вакыйгалар барышында хәрби хезмәттәге Самат Мисбахович Хәкимов, аның өйләнүе, хатыны Гөлсемнең дә үзенә тиң хезмәт сөючән булуы, балалары туу, илнең ерак чикләрендә хезмәт иткәндә очраган кыенлыклар, аларны җиңеп чыгу укучы күз алдыннан бер-бер артлы уза бара. Үз хезмәтенең чын патриотлары, ил өчен яшәүчеләр тормышын аерып алып, автор аларны әхлакый идеал пьедесталына куя. +Повестьларның өчесенә дә хас уртак уңай сыйфатлардан, язучының тормыш детальләрен белеп, аңлап, матур тел белән, укучының күз алдына килеп басарлык сурәтләү осталыгын күрсәтергә кирәк. Язучы тормышны, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне, ситуацияләрне тирәнтен белеп, үз күңеле аша уздырып яза. Әйтик, Шакирның, күбрәк акча эшләргә теләп, төзүчеләр бригадасыннан хәйлә белән каравыл торырга эшкә күчүе, бүре килгән төнне Галиянең каравылга чыгуы, яки Гөлсемнең сөт кабул итү пунктында әшнәлеккә каршы көрәшүе кебек эпизодлар тормышчан, ышандырырлык итеп тасвирланган. Төп геройлар янәшәсендә шундый ук матур омтылышлар белән, башкалар тормышын бизәп яшәүче геройлар ярдәмче рольләргә куела. Әдәби эшләнеш ягыннан яңалыгы белән шаккатырмасалар да, әсәрләр укыла. +Үзәк кимчелек буларак, хикәяләүнең шактый көпшәк баруы күзгә ташлана, моның сәбәбе исә шушы чор социалистик реализм юнәлешендә язылган әсәрләргә хас конфликтсызлык сыйфатына барып тоташа. Укучы игътибарын "тотып торырлык" сюжет хасил итүче, әсәрне башыннан ахырына кадәр бер тарихка җыярлык каршылык табылмау әсәрләрне таркауландыра. Совет идеологиясе исә яңа социалистик җәмгыятьтә мондый кискен каршылыкларның инде калмаганлыгы турында сөйләп тора. Нәтиҗәдә 1960-1970 еллар совет әдәбиятында әлеге тенденция әдәби барышны тоткарлаучы төп сәбәпләрдән берсенә әверелә. "Конфликтсызлык" теориясе, "лакланган" чынбарлыкны сурәтләүче әсәрләр мәсьәләсе әдәби тәнкыйтьнең көнүзәгенә куела. Р.Кәраминең социалистик реализм юнәлешендә иҗат ителгән повестьлары турында да шуны әйтергә мөмкин. Аерым бер күренешләр шулкадәр җентекле, гаҗәпләндерерлек сурәтләнә һәм сокландыра, әмма ул төгәлләнүгә, хикәяләү башка сукмакка борыла. Төп геройларның бары тик уңай яктан гына сурәтләнүе, тискәре геройларга мөнәсәбәтнең алдан ук мотивлаштырыла башлавы бүген инде, әдәбият нык үзгәргән бер чорда, аеруча күзгә ташлана. Без алдарак билгеләп үткән уңай сыйфатлардан, автор фикеренең әхлакый нигезле булуын, язучының тормыш ситуацияләрен яхшы белеп иҗат итүен тагын бер кат искәртсәк тә, болар гына әсәрләрнең иҗат юнәлешен үзгәртә алмый. +Һәр иҗатчы бу торгынлыктан чыгу юлын үзенчә эзли. Р.Кәраминең соңрак язылган +ДАНИЯ ЗАҺИДУЛЛИНА "Сагышлы кояш" (1979), "Йөрәгемне ут алган" (1981), "Мәхәббәт бураннары" (1985) кебек повестьларында киңәйтеп тәкъдим ителгән мәхәббәт маҗаралары күпмедер күләмдә укучы игътибарын җәлеп итү һәм "тотып тору" вазифасын башкара да. Бәхетсез мәхәббәт тарихлары үкенеч ноктасында төгәлләнә, язучы моның сәбәбен кешеләрдәге төрлелектә таба. Моңа бәйле, язучы Б.Камалов аны язучылар арасында "мәхәббәт профессоры" дип тә атый. Әйтик, "Сагышлы кояш"та ул бер-берсенә тиң булмаган Сәлим белән Фирдиянең очрашу, гаилә кору, аерылышу тарихы төсен ала, "Йөрәгемне ут алган" повестенда буйдак Флүр Сәхбиевичның, Гөлмирәгә гашыйк булып та, аңа өйләнергә көче җитмичә, югалткач кире кайтарырга омтылышы шулай ук тискәре ноктада төгәлләнә. +Моннан тыш, Р.Кәрами иҗатына хас, аның әсәрләрен интеллектуальлеккә юнәлткән тагын бер сыйфатны аерып күрсәтергә кирәк: ул әсәрләрнең тарихи, мәдәни-тарихи мәгълүматлар белән урынлы һәм отышлы баетыла баруы. Үзе тарихчы белгечлеге алган язучы күп белә, укучысын да җае чыккан саен дөнья тарихына, рәсем яки музыка сәнгатенә, аерым шәхесләр биографиясенә, географик урыннарга нисбәтле кызыклы мәгълүматлар белән таныштыра. Мондый урыннар һич тә ят ямаулык түгел, алар әсәр тукымасына бик табигый урнашып, укучы игътибарын җыйнап торалар. +Билгеләп үтелгән сыйфатлар Р.Кәраминең олы жанрда иҗат ителгән әсәрләрендә дә саклана. Социалистик реализм таләпләренә туры китереп язылган "Очар кошлар белән янәшә" (1977-1982) романы совет чорындагы яңа тормыш төзү, илне индустриальләштерү романтикасын шактый тулы күз алдына китереп бастырырлык итеп уйланылган. Аның төп геройлары (чыннан да, күплек санда әйтү дөресрәк булыр) - Казанда химкомбинат төзүче яшьләр! Алар арасында хикәяләү җебен сузган үзәктәге герой Гөлүс - Алабугада мәктәп тәмамлап, "Метеор" белән шушы зур төзелешкә килгән егет, роман ахырында бригадир, социалистик ярышка йомгак ясарга баручы оста төзүче. Романның башында һәм ахырында Гөлүс белән "Метеор"да очрашу аның тормышын, әкиятләрдәгечә, бер цикл итеп йомгаклап куя. Гөлүснең илкүләм билгеле зур төзелешләргә үз өлешен кертү хакындагы хыялын тормышка ашыруы романдагы төп тарих кебек тәкъдим ителә. Ягъни романдагы иҗтимагый төп сюжет сызыгын яшь кешенең тормышта үз урынын табу тарихы хасил итә. Асылда, мондый композиция халык авыз иҗатыннан килә торган традицион сюжет калыбын хәтерләтә. +Башка геройлар тормышында да шундый ук төгәлләнгәнлек күзәтелә. Миләүшә, Зиннәт, Виктор, Әзһәм, Галя, Дуся һ.б. яшьләр - һәрберсе үз язмышы, үз проблемалары белән укучы күз алдына килеп басалар да, бердәм хезмәт коллективы эчендә шул проблемаларны чишәрлек көчле кешеләргә әйләнәләр. Романның исеме дә яңа төзелешләр романтикасының яшьләргә канат куюына ишарә ясый. Дөрес, әсәрнең үз эчендә автор, Семагин исеменнән, бу фразаны уйната: "...без - төзүчеләр, без - очар кошлар янәшәсендә биектә эшлибез. Ләкин безнең тәнебез генә түгел, рухыбыз да югары булырга, биек булырга тиеш. Аннан без ташлар гына тезмибез, без меңләгән кешеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең күңеленә яхшылык та тезәбез, хезмәт дигән олы төшенчәне иңдерәбез. Без тимер-бетон колонналар гына күтәрмибез, без яшьләрне аякларында нык басып торырлык итеп, югарыга күтәрәбез, яшәргә өйрәтәбез" 4 дигән сүзләр әйттерә. Шуның белән әсәрнең язылу максаты да тагын бер кат искәртелә! Хезмәткә, аның кешеләрне камилләштерү көченә сокланып иҗат ителгән бу әсәр хезмәтнең тормышны гына түгел, аңа мөнәсәбәтне дә үзгәртүен билгели. Әсәрнең мәгънәви асылы әхлакый яссылыкка юнәлтелә: төзелешләр, хезмәт романтикасының кешене рухи үстерү-камилләштерүе, аны шәхес буларак ныгытуы ассызыклана. "Кеше һәм эш - бер үк нәрсә. Эш юк икән, кеше дә юк, кеше булмаса - эш тә юк" дигән сүзләр дә роман эчендә кешелеклелекнең мөһимлеген ассызыклау белән үрелеп бара. +Шулай итеп, совет чорында әдәбиятка килгән, прозаның роман, повесть, хикәя жанрларында иҗат иткән Р.Кәрами иҗаты мисалында без татар әдәбиятының реализм юнәлешендәге канатының социалистик реализм чикләүләреннән арыну юлларын эзләве, әхлакый проблематиканы, мәхәббәт тарихларын, тарихи-мәдәни мәгълүматларны тирәнрәк файдаланып, классик реализмга кайтырга омтылуын күрәбез. Социалистик реализмга хас, аның асылын билгели торган сыйфатлар исә хикәя жанрында бөтенләй сизелми: бу, әлбәттә, кече жанрның эчке хасиятләренә бәйле күренеш. Башка милләтләр әдәбиятларындагы кебек үк, социалистик реализм юнәлеше роман яки повесть жанрларына зур таләпләр куя. Бу юнәлешне сайлаган прозаикларның хикәяләре исә классик реализм традицияләрен тергезеп язылган кебек тоела. Р.Кәраминең хикәяләрендә дә бу шулай. Әйтик, беренче әсәрләреннән булган "Кара малай" (1966) хикәясендә чын җир кешесе, эш кешесе Әнәснең, авылда хаксыз мөнәсәбәттән күңеле кайтып, шәһәргә килүе, әмма җирсүгә, туган җирдә иген үстерү теләгенә буйсынып, кабат авылга кайтып китүе сурәтләнгән кечкенә генә текстта, туган җирнең кадере проблемасы шушы яссылыкта чишелеш таба. Хезмәт ("Горурлык", 1967; "Юаш", 1967; "Шофёр хатыны", 1968; "Якты елмаю", 1972; "Гөрләвекләр ага челтерәп", 1971 һ.б.), мәхәббәт һәм шәхси кичерешләр ("Җепшек кар ява", 1967; "Кайтмады", 1968; "Бер очрашу", 1973; "Хуш, ак каен!", 1975; "Өзелгән чәчәк", 1980, һ.б.), тормыш сынауларын кичеп чыгу ("Яшәү мәгънәсе", 1971; "Кәккүк тавышы", 1974; "Өч монолог", 1978; "Ир баласы", 1984; "Авылдаш", 1995 һ.б.) күренешләрен тормыш материалы итеп алган хикәяләрдә дә һәрвакыт әхлакый бәя, яхшылыкның - яхшылык, явызлыкның - явызлык булып әйләнеп кайтуы, намуслы яшәү үзәккә куела. "Юаш" Хәлимнең намуссыз авылдашының төзелештән материал урлавына каршы төшәргә көче җитүен күрсәткәндә дә, композитор Касыйм аганың дандәрәҗәләрдән түгел, яңа көй тудыра алудан ("Якты елмаю") яки Сәмига түтинең кызы хезмәтен хөрмәтләүдән ("Гөрләвекләр ага челтерәп") кичергән бәхетле мизгелләрен тасвирлаганда да, Нәгыймнең төзәтелмәгән ялгышлары ("Кәккүк тавышы") яисә Зөфәрнең мәхәббәтенә хыянәте ("Хуш, ак каен!") өчен үкенечен сурәтләгәндә дә, язучы кешенең теләсә нинди ситуацияләрдә дә кешелекле булып калуы мөһимлеген ассызыклый. Әмма реализмга тугрылык хикәяләрнең публицистикага тартымлыгын китереп чыгара. Шул ук вакытта, Р.Кәрами иҗатының бу чорда асылы белән социалистик реализм сукмагында калуын да искәртергә кирәк. +Үзгәртеп корулар Р.Кәрами иҗатына тематик үзгәреш алып килә. Язучы якын тарихка, шәхес культы фаҗигасенә мөрәҗәгать итә. "Репрессия елларында хаксызга рәнҗетелгән гөнаһсыз җаннар истәлегенә багышлыйм. Автор" дип эпиграф куелган "Каргышлы этаплар" (1989) романы 1980 еллар ахыры татар әдәбиятында шушы теманы күтәргән бер төркем әсәрләргә үз тавышы белән килеп кушыла. Басылып чыгуга, романның шушы темага кагылган башка әсәрләрдән шактый аерылып торуы күрсәтелә. 1999 елда "Каргышлы этаплар" романы Гаяз Исхакый исемендәге премиягә лаек дип табыла. +Әсәр 1937 елның декабре вакыйгалары белән башлана. өч яшьлек малайлары белән бәхетле тормыш иткән, тагын бер бала көткән яшь ир һәм хатын - Мотаһир белән Мөсәмирә гаиләсенә ил кайгысы килеп кагыла: ирне кулга алалар, ун елга хөкем итеп, лагерьга җибәрәләр. Язучы вакыт-вакыт натуралистик төгәллек белән шушы герое кичкән җәфаларны сурәтли. Кайчак геройлар исеменнән сөйләү, психологизм отышлы кулланыла, әмма бу алым даими күзәтелми. Психологизмның тагын бер үтемле алымы - Мөсәмирәнең ире кулга алыныр алдыннан күргән куркыныч төше, төшендә үзләре бозавын чит көтүгә илтеп кушуы Мотаһирның тоткынлык тарихын колачлап ала: ул иреккә чыкканнан соң да искә төшерелә. +Роман "лагерь прозасы" дип исем алган әсәрләргә хас күп сыйфатларны үзенә туплаган. Иректәге тормыш - тоткынлык, ирекле кешеләр - сак органнары хезмәткәрләре, җитәкчеләр кискен каршы куела. Әдәби сурәтләү документаль өстәлмәләр белән баетып барыла һәм әсәрдә чагылыш тапкан аерым кеше тарихы - ил тарихы, шәхес культы этаплары белән кушыла, бербөтен хасил итә. +Шул ук вакытта Кәрами әсәренә хас кайбер үзенчәлекләрне дә күрсәтеп үтәргә кирәк. "Лагерь прозасы" төшенчәсе әдәбиятта совет тоталитар режимының җинаятьчел асылын фаш итү, социалистик мифны җимерү (демифологизация) вазифасын иң үтемле башкарган әсәрләрне берләштерә. Мондый әсәрләрдә сәяси гаепләп кулга алынган кешеләрнең гаепсез булуын күрсәтү ил сәясәтенең ялгышын тагын бер кат ассызыклау өчен файдаланыла. Р.Кәрами бу сыйфатны тагын да көчәйтү юлын сайлый. Аның тоткынлыкка эләккән герое хәтта фамилиясе дә башка булган кеше "урынына" кулга алына. Баллы Күл авылына Мотаһир Нәбиуллин дигән кеше артыннан килгән милиционерлар, аны өендә туры китерә алмыйча кайтып килгәндә, Түгәрәк Күл авылына җылынып чыгарга керәләр. Шунда йорт хуҗасы, электән үк Мотаһир Фарукшинга теш кайрап йөргән Тавис Тарханов белән мондый сөйләшү була: +"- Алай икән, - диде Тавис Тарханов, янә уйга талып. - Әгәр нитсәк... Бездә дә бер кеше бар... Тужы Мотаһир атлы. Фамилиясе Фарукшин йөри йөрүен, ә бабасы - Нәбиулла... +- Алай ярамас бит. +- Нигә ярамасын икән, - диде Тавис Тарханов, боларның икеләнә калуларын күреп. - Кеше урынына кеше булгач... Рәхмәт кенә әйтерләр... +- Һы, - дип тамак кырып куйды таза милиционер. - Ниндирәк кеше соң ул? +- Эт! - диде Тавис Тарханов, идәнгә төкереп. - Ревкомиссия председателе. Алыгыз да китегез. Әллә кайчан олактырырга кирәк ие. +- Да-а... +- Әйе. Тәмамысы җелеккә төште. Күптән озатасы нәрсә. +- Шәп бит бу, - диде милиционер, иптәшенә карап. - Тик безнең кулда аңа санкция юк бит. +- Аптырамагыз, аның да бабасы Нәбиулла. Исеме дә туры килә. Ә безнең аңа дигән бөтен кәгазьләр әзер. Иртәгә районга илтәсе ием". +Бу сөйләшү, шулай итеп, Мотаһир Фарукшинның кулга алынуына, аннары Мотаһир Нәбиуллин буларак "каргышлы этаплар" узуына сәбәп була. Автор исә кулга алынган кешенең гаепсезлеген алдан ук "икеләтә" укучыга җиткереп куя. +Бер үк вакытта бу әдәби факт әсәрдә тагын бер мөһим вазифа башкара: шәхес культы фаҗигаләре өчен ил җитәкчелегенең, тоталитар системаның җаваплы булуы белән янәшә, намуссыз, үзләренең шәхси тормышын гына кайгыртып яшәгән, астыртын, кара эчле кешеләр дә гаепле икәнлекне күрсәтә. Шушы фикер авыл кешеләре - Тавис Тарханов, Әблиев кебекләрнең үз-үзен тотышы мисалларында әсәр буенча өзелмичә алып барыла. Хәтта срогын тутырып, Архангельск якларыннан авылга кайткач та, кешеләрнең, элеккеге хезмәттәшләренең, җитәкчеләрнең Мотаһирга мөнәсәбәте, бәяләнмичә генә, җәмгыятьтә кешелеклелек, хәлгә керү, мәрхәмәтлелек сыйфатларының җуела баруын күрсәтүгә хезмәт итә. Роман ахырында Мотаһирның, өйдәге туйны калдырып, Тавис Тархановка ярдәм итәргә баруы, аны үлемнән коткаруы бу мотивны йомгаклап куя. Гәрчә әлеге күренеш әсәрнең гомуми тукымасында артык тоела - Мотаһирның азат ителүе һәм аклануы, үзен кемнәр гаепләп кул куйганын белүе ноктасында роман үзәгендәге тарих төгәлләнә, эпилог ролен үти торган вакыйгалар романның төп структурасын көпшәкләндерә. +Шәхес культы тегермәненә эләккән герой итеп гадәти авыл кешесе, үз эшен намус белән башкара торган ир-егет, медицина хезмәткәре сайлану ул килеп эләккән ситуацияне, кулга алу - сорау алулар - Алабуга төрмәсе - аның хакындагы хәбәрне яшерүләр - хөкем итү - этаплар - лагерь тормышы кебек үзгәрә баручы күренешләрне бербөтен абсурд тормыш образына җыярга ярдәм итә. Гади татар кешесе 1917 елдан соң төзелгән абсурд, кешелексез, бернинди логикага да буйсынмый торган системага каршы куела. Бу системаның шул гади эш кешесен сындыру, җимерү, юк итүгә юнәлтелгән булуы хакындагы фикер әсәрнең башыннан ахырына кадәр, сиздермичә генә, укучыны "озата" бара. Бигрәк тә лагерьдагы хәлләрне җентекләп тасвирлау, кешене һәр мизгелдә үлем сагалап торуны, ачлыкны, кешеләрнең явызлануын күрсәткән күренешләр әһәмиятле вазифа башкара. Автор позициясе төгәл белдерелмәсә дә, әлеге капма-каршы куеп сурәтләү рәвеше укучының фикеренә тәэсир ясау чарасына әйләнә. Шулай итеп, текстта бу хәлләргә кем гаепле дигән сорау куела, аңа җавап та бирелә. Күпмедер күләмдә, әсәр ахырында автор Мотаһирның уйлары рәвешендә бу хәлләрне үкенеч ноктасыннан тагын бер кат гомумиләштереп уза. Әмма укучыга үз фикерен булдыру мөмкинлеге калдырылган. +Әдәби тәнкыйть романның аерым үзенчәлекле сыйфатларына игътибар итә. Мәсәлән, Р.Сверигин аны болай бәяли: "Беренчедән, Р.Кәрами үз башыннан кичергәннәргә таянмый, ә киң гомумиләштерү мөмкинлекләрен эшкә җигә һәм романның гаять зур ышандыру көченә ирешә: әсәр бер тын, бер сулыш белән дигәндәй укыла. Икенчедән, автор әсәренең үзәгенә иң ачы язмышка юлыккан герой тормышын куймый. Мотаһирның тоткынлыкка эләгүе гайре табигый һәм аянычлы булса да, алга таба аңа барысы да гел кире генә килеп тормый, язмыш елмайган очраклар да күренгәли (...) Шулай да, минем аңлавымча, бу романның кыйммәте - шәхес культы дәһшәтләренең тулы картинасын ачып бирергә тырышуда түгел, ә кешенең һәрвакытта, һәр заманда да ирекле зат, бәхеткә лаеклы зат икәнлеген раслауда". Чыннан да, шушы сыйфатлар әсәрнең язучы иҗатында аерым урын тотуына ишарә ясый. +Әсәрнең иҗат юнәлешен билгеләгәндә, аның социалистик реализм сукмагыннан киткәнлеген, әмма классик реализм традицияләрен яңартуга да туры килмәвен әйтергә кирәк. Бер яктан, әсәрдә тергезелгән абсурд, ирексез тормышка каршы куелган герой, аның табигый, мәрхәмәтлелек һәм әхлаклылык хас булган образы дөнья сурәтен гармониягә (хаосны космоска) китерерлек итеп уйланылган. Димәк, текст реализм юлында кала, әмма аның төп постулатлары белән бәхәскә керә. Без анда постреализмның төп сыйфатларын табабыз: чынбарлыкны кеше язмышына йогынты ясый торган төрле хәл-әхвәлләр тупланмасы итеп карау; тәртипсез, абсурд тормыш ситуацияләрендә кешене иң мөһим кыйммәт итеп күтәрү шундыйлардан. Безнең фикеребезчә, мондый кискен үзгәрешләргә язучыны тема этәрә. +Әмма аннан соң иҗат ителгән романнарында Р.Кәрами классик реализмга әйләнеп кайта, бу очракта яңартылган реализм (неореализм) төшенчәсен кулланырга мөмкин. "Олы юл да сикәлтәле", "Сөеп туймас чакларым", "Кая чабасың, гомер юртагы?" трилогиясе шундыйлардан. +Шулай итеп, илле елдан артык татар әдәбиятына хезмәт иткән, әдәби барышны күләмле әсәрләр белән баеткан Рәфкать Кәрами иҗаты турында сөйләгәндә, бу иҗатның милли мәдәниятебездә реализм иҗат юнәлеше белән турыдан-туры бәйләнештә икәнен искәртергә кирәк. Язучының иҗади фикерләве ХХ йөзнең икенче яртысы иҗтимагый-мәдәни тормышында барган үзгәрешләр белән тәңгәл (алардан алда яки артта калу буларак бәяләнә алмый), һәм әдәби барышта үз урыннарын тапкан башка реалист язучылар: Ә.Гаффар, А.Расих, Э.Касыймов һ.б. иҗатына күпмедер аваздаш. Социалистик реализм сукмагыннан башланып та, аның чикләүләрен үтеп чыгу мөмкинлекләрен эзләү Р.Кәрами әсәрләрендә әхлакый мотивлаштыруның беренче планга чыгуына, мәхәббәт маҗараларының, тарихи-мәдәни мәгълүматларның сюжет таләп иткәннән артыграк күләмдә тәкъдим ителүенә сәбәп була. Шулар ярдәмендә һәм үзенең татарча матур, табигый теле, сурәтләү осталыгы белән язучы әсәрләрнең тәэсир көчен арттыру юллары таба. +Соңрак, ХХ гасыр ахырында, шәхес культы темасы аша постреализмга килеп, прозаик классик реализм сукмагына әйләнеп кайта. Үзгәртеп корулардан соңгы чор позициясеннән, демократик үзгәрешләр алып килгән мәгълүмати иркенлектән торып совет чорына, шул вакыттагы гади кешеләр, яшьләр тормышына, бигрәк тә эш-гамәлләр, хыял-өметләр, идея-ышанулар, әхлакый принциплар күзлегеннән чыгып бәя бирү омтылышы ясый. Бу омтылыш совет чорындагы "лакланган" бәяләрдән дә, шул ук вакытта заманча яңа әдәбият тудырган сурәттән дә аермалы булып чыга. +Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, +филология фәннәре докторы 9 Сверигин Р. Мотаһирның каргышлы язмышы // Ватаным Татарстан. - 1996. - 9 август. 10 Лейдерман Н.Л. Гипотеза о постреализме // Лейдерман Н.Л., Липовецкий М.Н. Современная русская +литература: 1950-1990-е годы. В 2-х томах. Т.2: 1968-1990. - М.: Издательский центр "Академия", 2006. +- С.587. +Гамьле әңгәмә ТАРИХ - САБАК, ТАРИХ - ГЫЙБРӘТ реформаларында җәдитчеләрнең роле зур. Бу чорда татарларның менталитетында, яңа тормыш төзүгә әзерлегендә кискен үзгәрешләр була. +Икенчесе. Җиде томлык ("История татар с древнейших времён") татар тарихының ни дәрәҗәдә киң, бай (масштаблы) булуын күрсәтә. Татарлар һәрвакыт дәүләтчелеккә ия халык булган, күпсанлы дәүләтләр төзегән. Алар җимерүчеләр түгел, киресенчә, төзүчеләр. Бату хан үзе генә дә гомерендә 110нан артык шәһәргә нигез салган. +Өченчесе. Чынбарлыкта "татар игосы" вертикаль хакимияттән гыйбарәт булган: (1) кенәзләр хан указы (ярлыгы) нигезендә билгеләнгән; (2) 10 процент күләмендә халыктан салым (ясак) җыелган. Дин әһелләре салымнан азат ителгән; (3) ир-атлар хәрби хезмәткә тартылган. Барлык башка нәрсәләрдә кенәзлекләр автоном булган. Татарлар үз динен һәм мәдәниятен башкаларга көчләп такмаганнар. Монда бернинди дә гайре табигый нәрсә юк. "Монгол-татар игосы" дигән төшенчә рус елъязмаларында күзгә чалынмый. Ул 1817 елда Христиан Крузеның "Атлас и таблицы для обозрения истории всех европейских земель и государств от первого их народонаселения до наших времён" дигән язмасында беренче тапкыр искә алына. XIX гасыр урталарында әлеге хезмәт рус теленә тәрҗемә ителә һәм Петербургта бастырып чыгарыла. Шуннан бирле "татар игосы" темасына мөрәҗәгать итмәгән бер генә тарихчылар буыны да юктыр, мөгаен. Бу ак таплар сәясәт нәтиҗәсендә килеп чыкканнар. Тарих, фән аларның нигезсез икәнен күрсәтте, исбатлады. +- Тарих институтының өйрәнү-тикшеренүләренең географиясе киңәйгәннәнкиңәя. Бу Сезнең күбрәк "Алтын Урдачы" булуыгыздан киләме, әллә өйрәнүтикшеренүләр нәтиҗәсендә ул киңлекләр үзләреннән-үзләре киңәяме? Ишеткәнебезчә, Сез менә ничә еллар инде Алтай Республикасы, Болгария илләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәсез. Ул хезмәттәшлекнең нинди перспективаларын күрәсез? +- Алтай белән эшләү табигый, чөнки безнең төп тамырларыбыз шунда. Һуннар берләшмәсе, Төрки каганлык нәкъ менә шунда барлыкка килгән. Безнең атабабаларыбыз Алтайда металл эретә башлаганнар, металлдан башка корал да, моннан соңгы яулап алулар да булмас иде. Бабаларыбыз төрки рун язуын уйлап тапканнар. Һуннар Дунай ярларына кадәр барып җиткәннәр, шуңа күрә Болгария дә безгә кызыклы. Татар тарихын Татар бугазыннан алып Дунайга хәтле булган гаять зур аралыкны колачлаган хәлдә генә аңларга мөмкин. +- Әйдәгез әле бүгенге көн вазгыятенә кайтыйк. Быел бөтен дөньяны тетрәндергән Октябрь революциясенә 100 ел тула. Һәр түнтәрелеш тарихка кан белән язылган. Тарих 100 ел элек булган вакыйгаларга кайчан хак хөкемен чыгарыр? Әллә чыгардымы инде? Ул хөкем карары белән академик Хәкимов килешәме? +- Тарихны "ошый-ошамый" күзлегеннән бәяләргә һич ярамый. Ул ничек бар, шундый. Революциянең кайсын гына алма, барысы да канга буялган - аның табигате шулай. Робеспьер диктатурасына карамастан, Француз революциясенең Франциягә генә түгел, ә бәлки бар Европа тарихына да йогынтысы зур була. +Рус революциясе дөньяны үзгәртте. Әлбәттә, Октябрь революциясе барышында илне Урта гасырдан алып чыгуга тәвәккәл адым ясарга мөмкинлек бар иде. Әмма Гражданнар сугышыннан соңгы вакыйгалар аны котылгысыз тарихи чоңгылга ташлады. Төп гаеп, әлбәттә, Сталинда. Әгәр Ленин озаграк яшәгән булса, ил, мөгаен, Швеция кебек, социал-демократик юлдан китәр иде. Черчилльнең шундый сүзләре бар: "Россиянең беренче фаҗигасе - Ленинның дөньяга килүе; икенчесе - аның үлеме". +- 100 ел элек булган вакыйгаларның бүгенге глобаль дөньяга йогынтысы әле дә бармы? Нинди ул бүгенге дөнья? +- Социализм йогынтысында капиталистик дөнья үзгәрде, ул үзе җибәргән хаталарны истә тотып, социаль проблемалар белән шөгыльләнә башлады. Россия исә, ни кызганыч, үзенең үткәненнән гыйбрәт алмады. +ИЛФАК ИБРАҺИМОВ +- Федерализм турында Сезнең фикерләрегез журнал укучыларыбыз өчен бик тә кызыклы булыр. Бүген еш кына Россияне федерализм тарафдарлары саклап калды дигән бәяләмәне ишетергә туры килә. Федерализм ник СССРны саклап кала алмады соң? Инде киләчәгебезне фәкать федератив дәүләт төзелеше генә тотрыклы итәрме? Милли мәсьәләләр һаман саен киеренкелек ала барганда, федерализмның үзен алда ни көтә? Милли республикаларның үзәк белән вәкаләтләр бүлешүе - бу федерализмның бер төреме? Киләчәктә андый килешүләрнең дәвамы көтеләме? +- Федерализм СССРны коткарып кала алмады, чөнки Союз чын федераль дәүләт түгел иде. Союз Килешүе яхшы булды, әмма аны төзүне Горбачёв озакка сузды. Шулай итеп, ил Союзны сүз баткагында батырды. +Илебезнең киләчәгенә килгәндә, инануымча, федерализмга альтернатива юк. Моңа ике сәбәп бар. Беренчесе - этник төрлелек. Икенчесе - бердәм үзәктән торып кына идарә итеп бетереп булмаслык дәрәҗәдә зур территория. Мәгълүм ки, барлык алга киткән илләр федератив. Әгәр Россия дә алга киткән илләр дәрәҗәсенә җитәргә уйлый икән, төбәкләрне көчәйтү турында кайгыртырга тиеш. Көчле төбәкләр - көчле Россия. Көчсез төбәкләр - көчсез Россия. Сайлау мөмкинлеге зур түгел. +Вәкаләтләрне тапшыру килешүләр нигезендә яисә үзәк хакимият карары буенча булырга мөмкин. Ничек кенә булса да, вәкаләтләрне аларны яхшырак башкара алучыларга тапшырырга кирәк. Үзәккә әллә ни күп вәкаләтләр кирәк түгел, әгәр дә ул инде коррупциягә кереп батмаган булса, аңа стратегик функцияләр мөһимрәк: илнең иминлеген саклау (оборона), финанс системасы, тышкы сәясәт, бюджетны өстенлекле юнәлешләргә карап бүлү, дәүләт аппаратын тоту. Калганын рәхәтләнеп төбәкләргә һәм муниципаль берәмлекләргә бирергә мөмкин. +- Милли мәсьәләләр Советлар хакимлек иткәндә болай киеренке түгел иде, диючеләр бар... Ул вакытта да киеренкелек булган шул. Әтиегез, халык шагыйре Сибгат ага Хәким, шәһәр мәктәпләрендә очрашуларда булып кайткач, укучыларның милли әдәбиятны бик сай белүләренә тирән борчылуын белдерә торган булган. Ул чакта шәһәрләрдә милли мәктәпләр, гомумән, бармак белән санарлык кына калган иде, һәм бу проблема милли мәгариф проблемасы буларак түгел, ә шәһәр белән авыл арасындагы проблема, ягъни сәяси-милли проблема буларак түгел, ә социаль проблема булып каралган, күрәсең... Сәясәтче, Дәүләт Советы депутаты буларак, милли мәсьәләләрне, бигрәк тә милли мәгарифебезне үстерү өчен кичекмәстән нинди чаралар күрү кирәк дип исәплисез? +- Мәгариф ул, гомумән, милли булырга тиеш. Мәсьәлә аралашу чарасы буларак каралган телдә генә түгел, ә телдә сакланып калган гореф-гадәтләрне, йолаларны, рухи кыйммәтләрне югалтмауда. Мәсәлән, мин балачактан "тәртип", "чаманы бел", "дәрәҗәне төшермә" кебек сүзләрне ишетеп үстем. Башкача әйткәндә, мин үземә тапшырылган эшне җиренә җиткереп, төгәл башкарырга, бар нәрсәдә чама хисен белергә һәм бер чиктән икенче чиккә ташланмаска, милли абруйны сакларга тиеш. Мин боларны иң мөһим, дөньякүләм кыйммәтләр дияр идем. +- Союз түгел, җәмгыять тә түгел, +Курыкмаган диген ничек, әй, +Хакыйкатьне әйтеп бирү өчен, +Бер Толстой җиткән, бер Тукай. +Сибгат аганың атаклы "Кырыгынчы бүлмә" поэмасындагы бу юлларга бәйләп, шундый сорау бирәсе килә: милләтебезнең бүгенге шартларда да алгарышын тәэмин итү өчен ничә Тукай, ничә Толстой кирәк икән безгә? Иҗат союзлары, милли җәмәгать оешмалары, милли зыялыларыбыз, әдипләребез нинди уйгамәлләрдә булырга тиеш бүген? Милли матбугатыбыз, радио-телевидение, интернет челтәре ни дәрәҗәдә җәлеп ителгән бу максатка? +- Халык белән бергә яшәргә, аның ихтыяҗларын, теләкләрен белергә кирәк. Башка критерийлар юк. Мин күп кенә илләрдә булдым, һәр халыкның үз тарихы, үз яшәү ТАРИХ - САБАК, ТАРИХ - ГЫЙБРӘТ рәвеше бар. Үз мохитеңә чит илдән бер нәрсәне дә күчереп куеп булмый. Башкаларны белергә, өйрәнергә, алга киткән милләтләрдән үрнәк алырга кирәк, ләкин Татарстанда ничек, ни рәвешле яшәргә кирәклекне берәү дә әйтә алмас. Минем Әти һәр җәй авылга кайта торган иде. Ул гомере буе, хәтта язган темасы сугыш һәм Ленин белән бәйле булганда да, һәрвакыт шушы бер авыл турында гына язды. Синең кечкенә генә дөньяң бар кешегә дә кызыклы, чөнки без барыбыз да үзебезнең шул кечкенә тормышыбыз белән яшибез, дия иде ул. +- Кешелек тарихына ике төрле караштан бәя биреп була: беренчесе - ул тоташтан сугышлар, басып алу-буйсындыру тарихы - бу тарихны, әлбәттә, "җиңүчеләр" яза; икенчесе - кешелекнең рухи, мәдәни үсеше тарихы... Ни кызганыч, бүгенге дөнья тагын да сугыш афәтенә тарыды. Канлы сугыш, салкын сугыш атамалары еш кабатлана бүген... +Курск дугасының иттарткычында үлем белән күзгә-күз очрашкан Сибгат ага татар әдипләре арасында иң актив пассифист иде бит. Ни кызганыч, бүгенге телевидение экраннарда сугышның романтик төсмерләрен күбрәк куллана түгелме? Чын патриотизммы бу? Каләм ияләре, әдипләргә ни әйтер идегез? +- Патриотизмга дошман кирәк, югыйсә ул үзен дәлилли алмый. Патриотизм идеология була алмый, чөнки ул дәүләтнең, икътисади сәясәтнең, әхлакның нинди булырга тиешлеге турында сөйләми. Тыныч заманда патриотизм ул - ни эшләргә белми аптырашта калу кебек. +- Әдәби журнал мөхәррире буларак, дөнья әдәбияты, милли әдәбиятыбыз, сәнгатебезнең бүгенге хәл-әхвәлләре турындагы фикерләрегезне дә беләсебез килә... Без кайда идек тә, әле кая барабыз? Язучы Рафаэль Хәкимовның каләме кальбендә ниләр бар? +- Бер сүз белән әйткәндә, татарлык. Соңгы китабым "Каково быть татарином?" дип атала. Бу бик җитди китап түгел, ләкин ул чынбарлык, безнең һәм күршеләребезнең тормышыннан алынган вакыйгаларны сурәтләүдән гыйбарәт. +- Мәгълүм булганча, быел безнең милли әдәбиятыбызның алтын көшеле булган "Казан утлары" журналының да нәшер ителә башлавына 95 ел тула. Сезгә журналыбыз белән даими хезмәттәшлектә булганыгыз өчен, бүгенге әңгәмәгез өчен зур рәхмәтләребезне әйтеп, үзегезнең дә шушы көннәрдә гомер бәйрәмегез - 70 яшь тулуны бөтен әдәбият сөючеләргә җиткерәбез. Сезгә, гаиләгезгә иминлек, бәхет-шатлыклар телибез! +- Рәхмәт. Мин "Совет әдәбияты" журналының яңа саны чыгуын нинди түземсезлек белән көтүебезне әле дә хәтерлим. Сугыштан соңгы чорда редакциядә Кави Нәҗми, Габдрахман Әпсәләмов һәм Сибгат Хәким эшләде. Атна буе журнал материалларын тикшереп, бары тик шуннан соң гына үзебезнең иҗат эшенә керешә идек, дип сөйли иде әти. +Журналның һәр саны үзе бер вакыйга иде. Хәзер дә шулай... Әдәбиятыбызга, гомумән, халкыбызга хезмәт итүдә уңышлар телим Сезгә! +Әңгәмәдәш - Илфак ИБРАҺИМОВ. +Тукай һәм татар әдәбияты "ЗУР ТӘРӘЗӘ БАР ДИП АҢЛА +ДӨНЬЯГА КҮКРӘКТӘ СИН" "Тормыш - сәхнә" әсәрендә исә, яңа заманда барган үзгәрешләрне тасвирлаганда, Җ.Дәрзаман шулай ук аларның да элекке чорларга, Тукай, Исхакый, Җәлилләр заманына аваздашлыгын әйтә: +"Тарих төпкеленнән Тукай калка, +Күз салыйм дип печзән базарына. +А! +Никадәр охшаш заман килгән, +Ни кадәрле азык язарына. +Тормыш - сәхнә. +Килгән заманалар, +Бер ишарә гүя үткәннәргә". +Аталган поэмада Җ.Дәрзаман иҗтимагый-сәяси проблемаларны, аларның бигрәк тә милләтләр яшәешенә кагылганнарын Тукайча кыю күтәреп чыга. Язучы татарның үзенә генә бәйле, бигрәк тә аның җитәкче төркемнәренең гаделлегеннән, рухларының сафлык дәрәҗәсеннән торган мәсьәләләр хакында да сөйли. Төрле бүләкләр, шул исәптән Дәүләт премияләре бирү-алуга мөнәсәбәтле ул болай дип яза: "Тормыш - сәхнә. Яшәү - комедия. / Тамашачы бары көлә генә. / Тәкъдим булса, бүген Тукай үзе / Узмас иде Тукай бүләгенә". +Китерелгән цитата, һичшиксез, Тукайча көлү үрнәге булып тора. Ул - адресатлы, үткен яңгырашлы, шул ук вакытта асмәгънәле һәм гаять тә актуальлеккә ия. +Җ.Дәрзаман - Тукай кебек киңкарашлы, төрле жанр һәм формаларда һәм төрле яшьтәге укучыларга атап иркен язган, заман белән бергә атлаган каләм иясе. Шулай да әдәбият сөючеләр аны, алда да сиздереп алганча, балалар шагыйре буларак яхшырак белә. Җәүдәт абыйның Тукай алымнарын нык саклаган, остазы сайлаган юлдан үскән шигъри өлкәсе дә - нәкъ менә балалар әдәбияты. Ул, "Айбулат", "Карурман кунаклары" әкият-поэмалары белән, шулай ук Тукай заманында балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып язылган, дәреслекләргә кертелгән һәм инде заманча рухлы, шәкли камилләшеп беткән, киңкатламга аңлаешлы, шул ук вакытта өлкәннәр өчен дә кызыклы булган эпик поэзиябезне тагын да үстерде, баетты. +Югарыда телгә алынган әсәрләргә фольклорчылык Тукай аша да, Тукай сайлаган традицияләрне дәвам итү рәвешендә дә үтеп керә. "Карурман кунаклары" дигән атаманы укуга, чын татар баласы күңеленә Г.Тукайның "Кәҗә белән сарык", "Шүрәле" тасвирланган серле карурман, аның әкияти каһарманнары киләдер дип беләм. Әлбәттә, башкалар язган сюжетларны кабатламаска тырышып иҗат иткән Җ.Дәрзаманда инде икенчерәк каһарманнар һәм аларның саннары да бик күп. Шул ук вакытта геройлар арасыннан Тукайныкыларга охшашракларны, һичшиксез, табарга мөмкин. Әйтик, "Карурман кунаклары"нда без тормыш тәҗрибәсе, акыллылыгы, хәйләкәрлеге аркасында урман хайваннарыннан аерылып торган һәм Бүрене акылга утырткан Кәҗә белән очрашабыз. +Җ.Дәрзаман, заманнан калышмыйча иҗат итүче булса да, тормышта булмастайны язган, планетаара, галәмара сугышларны, әллә нинди куркыныч җан ияләрен тасвирлаган каләм әһелләре юлыннан китми - милли әкият каһарманнары галереясы үсәргә тиешлекне, улларыбыз һәм кызларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкаларыбыз, беренче чиратта, үз рухи-мәдәни байлыгыбызда тәрбияләнергә тиешлекне аңлап эш итә. Аның иҗаты, Тукайның балалар өчен язылган әсәрләре кебек, табигатькә, башка төрле җан ияләренә, Туган җиргә, шул җирнең игелекле затларына мәхәббәт тудыруны күздә тота. +Җәүдәт Дәрзаманның балалар шигърияте, Тукайныкы кебек, ачык аңлаешлы, төзек калыплы, тормышның төрле якларын иңли һәм баланы тирәлек-табигатькә, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә, ел фасылларына, көндәлек эш-хәлләргә бәйле мәгълүмат белән баета. Шулай итеп, ул аны киләчәк тормышка, олылар дөньясына керергә хәзерли. Җәүдәт абый язган әсәрләрдә җиңелчә юмор, киная алымнары еш кулланыла, әмма алар барыннан да бигрәк якты төсләр, хисләр, шатлык авазлары кебек күңелгә сеңә. +Рифә РАХМАН +Әдәби хәзинәләребез +Кереш сүз +Әле күптән түгел генә Казан университетының Сирәк кулъязма китаплар бүлегендә X гасыр татар шагыйре Әхмәтҗан Тубылиның (1825-189?) 701-т номеры белән гын бер кызыклы кулъязмасы табылды. Аның кем тарафыннан, кайда табылу лгеле түгел. Ә.Тубыли аны Тубыл (Тобольск) шәһәрендә сөргендә вакытта язган 1 битләрендә көйләп укыла торган, әхлакый характердагы кыска гына хикәялә ын алган. 11-49 битләрне шактый зур күләмле "Мәшһүр вә мөтәгәрриф улан Фәрһа +ыйк илә мәгъшук Ширин хикәясе" тәшкил итә. Ә.Тубыли кулъязманың беренч тендә үк Фәрһад һәм Ширин турындагы әсәрен кайчан тәмамлаганын әйтеп китә: арих миляди 1879 санә бөрҗи-җәүзәнең 13нче йәүмендә тәмам улынды". +Татарлар арасында Ләйлә-Мәҗнүн, Таһир-Зөһрә, Йосыф-Зөләйха, Сәйфелмөлек дыйгелҗәмал турындагы мәхәббәт әсәрләре киң таралган. Ләкин Фәрһад һәм Ширин хәббәте турындагы тарих фольклорда һәм әдәби әсәрләрдә бик сирәк очрый. Моны әбе, бәлки, шунда ки: Низами, Нәваи, Әмир Хөсрәү Дәһләви, Җами кебек Шәрекънең ек классиклары әсәрләрендә Фәрһад белән Ширин мәҗүси диндәге кешеләр булы рсәтеләләр һәм бу ике гашыйкның мәхәббәте күбрәк дөньяви планда сурәтләнә тәлеге буенча һәм композицион яктан Ә.Тубыли әсәре, Низами, Нәваи поэмаларыннан рмалы буларак, Фәрһад һәм Ширин турындагы төрки легендаларга якын тора. +Татар әдәбиятында бары тик ике генә шагыйрь бу сюжетка мөрәҗәгать итә: тын Урда чоры әдибе Котб (XIV г.) һәм XIX гасыр шагыйре Әхмәтҗан Тубыли тбның "Хөсрәү-Ширин хикәяте" текстын җентекле һәм җитди рәвештә +.Миңнегулов һәм Р.Г.Әхмәтьянов тикшереп чыктылар. Р.Г.Әхмәтьянов аны хәзерг тар әдәби теленә күчерде . Әхмәтҗан Тубылиның Фәрһад белән Ширин турындагы кәясенә килгәндә исә, шуны әйтергә мөмкин: ул төрки-татар әдәбиятларында ң таралыш тапкан катнаш проза белән шигъри (бәйтләр белән; алар текстта сив белән бирелде) рәвештә язылган. Ихтимал, әсәрнең фольклористик варианты гандыр. Тик анда әдәби интерпретацияләр шактый гына күп урын алып тора. Шуң рә аны татар авторының оригиналь әсәре дип атап була. Кызганыч ки, кулъязманы ңгы битләре сакланып калмау сәбәпле, бу гүзәл әсәрнең азагы юк. Шулай да "Мәшһүр мөтәгәрриф улан Фәрһад гашыйк илә мәгъшук Ширин хикәясе"нең сакланып калга еше 76 кулъязма сәхифәдән гыйбарәт. Текст кыскартылган вариантта бирелә. + +БЕЛӘН МӘГЪШУКАСЫ ШИРИН ХИКӘЯСЕ һәм ул илдә шундый кагыйдә бар иде: патша үлеп, аның углы калмаса, кызын тәхеткә утыртып, патша итәләр иде. Һәм менә бер заман патша булып Мәһмәнәбану исемле хатын тора иде. Аның берничә акыллы вәзире бар иде. Һәрберсе гакыл вә гамәл иясе иде. Һәм ошбу падишаһның дәүләт башында торган елларында бар тирәдәге дәүләтләр тыныч иминлектә иде. Тик тирәдәге хәтта күп гаскәрле булган шаһлар да, Мәһмәнәбанудан хәвефләнеп, ел саен һәдия-бүләкләр бирәләр иде. +Мәһмәнәбануның кыз карендәше бар иде. Исеме Ширин булып, Зөләйхага тиң матур иде. Йөзе-күзе ачык, керфекләре - ук, кашлары - җәя. Һәм бу ир-атның күңелен багларлык заман афәте нибары ундүрт яшендә, Дәүләт көлаһы башында иде. Шунлыктан мәзкүр шәһәрдә бик атаклы иде. "Адәм заманыннан бирле килмәгән синдәй бер гүзәл, / Исемең - Ширин, сүзең - ширин, син инде шундый бер гүзәл", - диерләр иде. +Мәһмәнәбану Ширин өчен матур күшек һәм күркәм касер төзетмәкче булды. Чөнки Мәһмәнәбану Ширинне шулкадәр ярата иде ки, ансыз бер минут торалмас иде. Мәһмәнәбануның бер оста төзүчесе бар иде. Һөнәрдә гаять үсешкән, һәртөрле сәнгатьне үзләштергән иде. Һәндәсә гыйльмендә җиде дәрәҗәсе бар иде. Һәм аңарда берничә шәкерт өйрәнә иде. Алары да һәндәсә гыйльмендә маһир иделәр. Бәс, Мәһмәнәбану ул төзүчене чакырып әйтте: "И төзүче, Ширин өчен бер күшек ясатырга телим, ләкин ул шундый булсын, дөньяның дүрт өлешендә дә тиңе булмасын иде", - диде. Төзүче, җир үбеп: "Шаһ фәрманыңа, мин әзер", - диде. +Мәһмәнәбану аңа бәясе бөтен өлкәдән алынган салым акчасы кадәр торган кием бүләк итте. Төзүче шатланып, шаһинә ягыннан чыгу белән, һәндәсә гыйльмен кулланып, һәркөн таңнан алып йолдызлар кабынганчы кадәр эшләде. Мәһмәнәбану ул касерне җиде кат күккә охшатып, җиде кат күкнең һәрберсенә тиеш итеп эшләргә кушты. Әүвәлге касер тулган ай шикелле ак төстә булса, диван әһле шул төстәге киемнәр кисен. Падишаһның аңа килгәндә кигәне дә ак була. Икенче касернең исеме Меркурийга нисбәтле, төсе зәңгәрсу, шуның өчен анда намаз укырга зәңгәрсу киенәләр. Өченче касернең аты Зөһрәдер. Төсе ал һәм һәммә диван әһеле ал кияләр. Дүртенче касер ай төсендә сарыдыр, диван әһеле сарыдан киенәләр. Бишенче касер МиррихМарс, кызыл төстә һәм диван әһеле вә шаһ үзе кызылдан киенә. Алтынчы касер Юпитерчә, төсе яшел, диван әһле яшелдән киенә. Җиденче касер Сатурнча булырга тиеш, төсе карасу, диван әһле кара киенәчәк. +Шуннан соң төзүче оста шул күрсәтмәләр буенча касерләрне төзеп бетерде. Хәзер бизәкләргә кирәк иде. Ул шәһәрдә бер оста бизәкче бар иде. Бәһзад нәккаш диерләр иде. Төзүче-архитектор ул Бәһзадны чакырып, [касерләр янындагы] күшекне буяубизәүне аңа тапшырды. +Әлеге нәккашның бер углы бар иде, атына Фәрһад диерләр иде. Ул да әтисе кебек һөнәрче иде. "Әле тик унбиш яшендә, дәүләт таҗы башында. / Гыйззәт һәм шәрәф кафтаны өстендә, кулы һаман эшендә". Кашы, керфеге кара, муены ак, күз бәбәкләре кара, үзе гаять якты төстә, яңаклары гөл, күзләре хыялый шикелле. Тәне камфара һәм, гомумән, тулган ай кебек иде ки, аны бер күргән кеше җаны белән мәфтүн булыр, тартылыр иде. +Ничектер бер көнен болар аталы-угыллы ул күшекне бизәгәндә, иркә кыз Ширин эшне карарга дип, аның белән бергә Мәһмәнәбану да йөрергә чыгып, икәүдән-икәү бакчага килделәр. Күшек тирәли карап йөргәндә, Шириннең күзләре нәккашның углы Фәрһадка төште. Һәм Ширин, шул сәгатьтә җаны-тәне, эче-тышы белән гашыйк булып, үз-үзен көчкә кулга алып, баш төзүчегә: "Болар нинди бизәүчеләр?" - диде. Төзүчеләр башлыгы: "Болар, солтаным, ике нәккаш, әтисе һәм углы, әтисе Бәһзад, 4 Мәһмәнәбану - борынгы легендар Иран патшабикәсе Семирамида. Мәһмәнәбану - аның прототибы. 5 Көлаһ - гадәттә, дәүләт кешеләре һәм кызлар кия торган ялбырколаклы киң бүрек. 6 Күшек - җәйге зиннәтле сәрайчык. 7 Касер - зур булмаган хәрби ныгытма. 8 Һәндәсә - геометрия; бу очракта - инженерлык. 9 Дәрәҗә - осталык дәрәҗәләре мөселман илләрендә элек тә булган. 10 Семирамида борынгы Бабил-Вавилон патшабикәсе Саммурамат (Шаммурамат) белән ярыша кебек. Алар +да җиде төстәге касерләр корганнар. "Семирамида баглары" борынгы антик заманнарда дөньяның "җиде +гаҗәеп корылмасы"ның берсе булган. 11 Кафтан - төрки-татар сүзе (каты "к" белән әйтелә). Тексттан күренгәнчә, "кафтан" татарча "каптал"; +һөнәрчеләрнең киеме булган. +АЛСУ ХАСАВНЕХ углына Фәрһад диләр", - диде. Шулай итеп, Ширин боларны бик яратты, Фәрһад та бер карауда Ширингә шундый мәхәббәт баглады, әйтеп-сыйфатлап бетермәле түгел. +Мәһмәнәбану белән Ширин сәрайдан чыгып, күңел ачулар һәм уенлы-чынлы сөйләшүләр белән мәшгуль булдылар. Әмма Шириннең дәртенә гыйшык уты кабынып, сабыры-карары калмыйча, бер сылтау белән кулына гаҗәеп алтынсу лимон алып, бергәй кеше-фәлән булмаганда Фәрһад эшләгән төшкә барып, нәзакәт белән үзен күрсәтте. Һәм Фәрһад [кем йөри икән дип] әйләнеп караса, Ширин алтын лимонны аның нәкъ күкрәгенә тондырды да, Фәрһад лимонны тотып, үзенә атканны күргәч, тиз генә бер якка тайпылды. Һәм Фәрһадның да гашыйк икәнен аңлап, артык мавыкмыйча сәрайга кайтты, һәм Фәрһад та ахшамгача көчкә эшләп, төнен күзләренә йокы кермичә, иртән иртүк торып, атасыннан өч сәгать элек эшкә тотынды. Равилар әйткәнчә, бу тарафтан Шириннең гыйшкы ялкынланып яна башлады. Тагын кулына алтын лимон алып, саксак кына килеп, гөлләр арасыннан ай кебек күренеп, тагын Фәрһадка лимон ыргытты. Фәрһад шундук әйләнеп карады һәм Ширинне күрү белән кулындагы фөршаты төшеп китте - ул һуштан язды. Шуннан Ширин сәрайга кайтты. Фәрһад бераз ятып, аһ-ваһлар белән, һушына килеп, кичен өйгә кайтып бераз ял иткәч, төн уртасыннан торып, ахшамда ук эш урынына килде. Ике көн узды. Шириннең сабыры-тәкате калмады. Галәмдә беркем булмаган кебек вакытта бакчага килде. Һәм бичара Фәрһад тагын да элекке тиешле даирәсеннән чыгып, биһуш булып егылды. Ширин бу хәлне күрде дә, форсатны ганимәт белеп, тиз генә килеп, Фәрһадның яңакларын берничә тапкыр үбеп, түбәндәге бәйтне язып, дивана Фәрһадның баш очына куеп калдырды. Бәйт: "Белмәм, мәләкме син яки фәрештә, аклым алдың, әфәндем, бер күрештә. / Мин бит дәрт хәлләрен һич тә белмәгән идем һичбер гәз. / Мәхәббәт бер бәла шәйдер, грифтар булмаган белмәс". +Шуннан соң Ширин сәрайга кайтып китте. Шунда Фәрһад һушына килеп, ул кәгазьне табып укыды. Тагын аһ итеп һушыннан язды. Соңыннан акылына килеп, алтынлы рам һәм буяулар илә Шириннең рәсемен ясады. +Кич-иртән ул тасвирга багып-карап, күңелен юатыр иде. Ләкин кичә-көндез күзләреннән яшь урынына кан агар иде. Әмма бу тарафта Ширин дә саргаеп сулды. Менә бервакыт төн чагында гөлстанына сәрай паркына барып күшеккә каршы утырып, бу бәйтне сөйләде: "Ширин әфәнде бер ширингә төште: аһ итеп күңеле Ширингә төште. / Күзләребез шундук язмышка баглап, Фәрһад белән Ширин бу көнгә төште". Фәрһад капка янында эшләр икән. Бу былбыл авазларын ишетеп, күңеле бер үлеп, бер терелеп, сабыры-тәкате калмыйча, шунда тагын бер тапкыр аһ итеп, бу бәйтне әйтте: "Күзләрем шикәр, имеш, кем дисәң, Ширин, имеш. / Мин аны шикәр дисәм, чыннан да, ширин, имеш", - дигәчтен, Шириннең сабыры-тәкате калмыйча, шундук йөгереп килеп, болар бер-берсенә сарылып, гүя ки лаякыл исерек булдылар. Бераздан үз-үзләрен кулга алып, бераз шатлыча сөйләшеп, шуннан соң Ширин сәрайга китте. Фәрһад бичара, тагын ялгыз калып, бу бәйтне укып әңләнде : "Минем күңелем дәртеннән, һәр кала багып әңләнер. / Әңләнмичә мөмкин түгел, бу хәлгә багып әйләнер". +Шулай итеп, ул көн ахшам булып, төзүчеләр башлыгы кул астындагыларга ялга рөхсәт бирде. Ширин белән Мәһмәнәбану килеп күшекне карадылар. Бик канәгать булдылар вә тагын кечерәк күшек ясатырга карар кылдылар. Мәһмәнә, төзүче башлыкны чакырып: "Афәрин осталыгыңа, әмма бу күшекнең каршысында тагы кечерәк бер күшек булуын телим һәм аның монысыннан бераз матуррак нәкышле булуын эстәр", - диде. Төзүче башлык "фәрман - солтаннан" дип, киләсе иртәдә эшкә керешеп, берничә көн эчендә тагын бер күшекне төзеп куйды. +Бу көннәрдә Шириннең дайәсе аның белән Фәрһад арасында мөгамәләрне күзәтеп тора иде. Һәм күңеленнән "бер нәккаш углы белән бер патша кызы арасында нинди мөнәсәбәт булырга мөмкин" дип, гыйшык уты барлыгын башына да китермәде. Ә тегеләр исә кичә-көндез гыйшык утында яндылар. Ул арада, кыскача әйткәндә, күшек тәмам булды. Нәккашлар да китеп бардылар... Мәһмәнәбану белән Ширин күшекне бер тамаша кылдылар да сәрайга киттеләр. 12 Фөршат - буяу пумаласы. 13 "Күздән яшь урынына кан агу", әлбәттә, төп-төгәл мәгънәдә түгел, фольклорда да "төрелгән" фразеологизм +гына (күп тапкыр очрый). +Көннәрдән бер көн Мәһмәнәбану, сарае тирәсендә гизгәндә, бер тирән чокырны ябыпбикләп торган зур бер таш күрде. Ул зур ташны заманында Сөләйман пәйгамбәр диюләре китереп куйганнар иде. Моның тирәсендә йөргәләгән җарияләр "әллә бу бер кое микән" дип, килеп колак тоттылар. Аста су агып ятканлыгын Мәһмәнәбануга хәбәр иттеләр. Мәһмәнәбану әмере буенча хезмәткәрләре килеп, ул ташны тырыша-тырыша бераз кузгатып, бер бакыр чиләк илә бераз су чыгардылар. Тик берәве дә ул суны эчәргә җөрьәт итмәде. Үлемгә хөкем ителгән бер кешене төрмәдән китереп, ул суны эчерделәр, берни булмады. Шуннан барысы да эчтеләр. Шикәр ширбәтенә охшаш эчемлек татыдылар. Ширин әйтте: "Бу су безнең касеребезгә булса иде. Бер хәвез ясатыр идек". Мәһмәнәбану осталар чакырып каратты, чара таба алмадылар. Чөнки касер белән теге ташландык кое арасында зур тау бар иде. Мәһмәнәбану әмер итте: кем дә кем шул суны килтерер исә, ни теләсә, шуны бирәм, дип. Беркем дә батырчылык итмәде, чөнки "мөмкин түгел" диярләр иде. Тик Фәрһад кына, бу хәбәрне ишетү белән: "Мин суны күчерә алам", - диде. Мәһмәнәбану: "Әгәр син бу эшне булдыра алсаң, ни теләгең булса да, үтәрмен", - диде. Фәрһад әйтте: "И, шаһым! Минем синнән теләгәнем - капу агалыгыдыр", - диде. Мәһмәнәбану: "Мин сине сәрайга эшкә алам, тәхеткә утыртам", - диде. Фәрһад: "Минем карашымда капу агалыгы синең тәхетеңнән дә биегрәктер", - диде. [Бу сүзләр] Мәһмәнәбануга ошап, шундук әмернамә булып, [сәрай хезмәткәрләренә] "эшкә ни кирәк булса, бирәсез", дип фәрман итте. +Равилар әйтер ки, бу тарафта Ширин-назның хәле көннән-көн пәришан-кайгылы булып, гыйшкы ялкынланып, ниһаять, Мәһмәнәбанудан Фәрһадны барып күрергә рөхсәт сорады. Мәһмәнәбану рөхсәт итте. Ширин сәрайдагы күпсанлы кызлар вә җарияләр белән йөреп, җирле-мәхәлли мүрәдкә, арба-көймә остасына барып, бер мәгәлдәк алып, юлга карар итте. +Ә бу тарафта Фәрһад бичара күрде ки, Ширин килә. Шундук кулындагы киркәсен куеп, сәламләүгә урыныннан торды. Мәрхәбәләшкәч, Ширин сазын чиртеп, былбыл сайраган кебек бу бәйтне әйтте: "Мине җәфага салган җәя кашым каршымдадыр, / Вә сөеп, бәндә итеп елаткычым каршымдадыр". Һәм кулындагы сазын Фәрһадка сузды. Карыйк, Фәрһад ничек җаваплар: "Бәндәсен җәфага салган, Йари-гарым килде янә, гүзәлем. / Язгы гөлләр кеби миңа, гүзәлем, һәрвакыт дөнья шатлыгы янә, гүзәлем. / Ләгылем, күңел уем, рәхимле бул, бул ягымлы Фәрһадыңа, гүзәлем. / Минем имкян юк хәзер үк, сөймәгә, гүзәл шаһым. / Бар ки күкләрнең казасы, валлаһи, шуңа аһым", - дип, сазын Ширингә бирде. Ширин дә тагы күрик ниләр сөйләде: "Ашкарә булмас иде дәрт, бер кыенлык булмаса, / Кемсәләр белмәс иде, аһ, бер кырын як булмаса", - дип, болар бер-берләренә сарылып, ниһаять, серебезне берәрсе күрә калмасын дип, бәрәләп-куркынып тизрәк аерылдылар да, Ширин ялт-йолт сараена килде. Шуннан соң Ширин һәр өч көн саен Мәһмәнәбанудан изен алып, тамаша итим дип Фәрһадны күрергә килер иде. +Равилар әйткәнчә, Фәрһад инде бер риваятьтә - кырык көндә, бер риваятьтә бер елда Ширин гыйшыгында теге суны агызды. Су хәвезгә килгәч, бихисап корбаннар киселде - бәйрәм ителде. Мәһмәнәбану Фәрһадны баштанаяк кеш тиресеннән тегелгән киемнәргә төреп киендерергә теләде. Ләкин Фәрһад моңа бөтенләй игътибар итмәде. Фәрһадны мунчага җибәреп, бер букчайга затлы кием-салым күндерде һәм, ул мунчадан чыккач, шул киемнәргә киендерделәр. Шуннан Фәрһад Мәһмәнәбану каршысына килеп, җир үпте. Мәһмәнәбану әмер итеп, бер хуш исле үлән түшәделәр, Фәрһадка бер хезмәткәр һәм бер кол тәгаен иттеләр. Әмма Фәрһад: "Мин үзем хезмәткәрмен, миңа хезмәткәр кирәкми", - диде. Ләкин Мәһмәнәбану ашчылар башлыгына, әмер итеп: "Көн саен өч суфра миңа китергән шикелле тәгамне аңарга бирәсез", - диде. +[Мәһмәнәбануның Фәрһадны үзенә ир итеп, патша ясарга тырышулары нәтиҗәсез кала. Шуннан соң Мәһмәнәбану Фәрһадны төрмәгә утырта. Фәрһад төрмәдә утырганда, музыкаль аләтләрдә уйный, җырлый һәм шигырьләр яза. Аның шигырьләре бөтен 17 Капу агалыгы - капка сакчыларының башлыгы. 18 Мүрәд - арба төре. 19 Мәгәлдәк - ябулы карета. 20 Йари-гар - Әбүбәкер сәхәбәнең кушаматы, гомумиләштерелеп, "тугры дус" мәгънәсендә дә +кулланылган. 21 Ләгыль - асылташ. 22 Ашкарә - Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән билге. 23 Кырын - тискәре. 24 Изен - рөхсәт бирү. 25 Суфра - өлеш. +АЛСУ ХАСАВНЕХ илгә тарала. Бервакыт Мәһмәнәбануның төшендә Фәрһадны азат итәргә кушыла һәм Мәһмәнәбану аны төрмәдән чыгарта. Фәрһад шәһәрдән тауларга китә, анда берүзе, төрле кыргый хайваннар белән дус булып яши һәм Ширинне сагынып вә үз кайгысын белдереп җырлар чыгара. Бермәл хайваннары белән калага килеп, Ширин яшәгән сәрай алдына тукталып, музыка чалып-җырлап, Ширин белән аралаша. Ләкин Ширин сәрайда бикләнгән хәлдә, беркая да чыгалмый. Фәрһад тагын таулар арасына китә. +Бермәл ул таулар арасына Мәһмәнәбануга күрше дәүләт патшасы Хөрмүз яуга килә. Хөрмүз һәм аның аучылары төркеме бер тукталышта гаҗәп музыка һәм җыр авазларын ишетәләр. Эзләп барып карасалар - ерткыч хайваннар урталыгында үзе дә ерткычсыман булып беткән Фәрһад утыра. Хөрмүз аның белән сөйләшә, хәлен белә. Фәрһад бәйнә-бәйнә сөйләп бирә. Бу сүзләрне ишетеп, Хөрмүз Фәрһадны сөйгән яры Ширин белән кавыштырырга вәгъдә бирә]. +Вә Хөрмүз шаһ Фәрһадка әйтте: "Егетем, шул кулыңдагы сазны беркадәр чал, минем өчен һәм дустың Ширин өчен. Һәм сукбайлык хәлләреңнән беркадәр шигырь сөйлә", - диде. Фәрһад та сазны кулына алып, карыйк, ни сөйләде: "Мин гашыйк, ялгыз вә хәйран кылды айрылу, камәтем ким кылды, күзем яшь, коң, айрылу. / Айрылу чире кыйлгандыр күңелемне харап, мондый кайгы күрмәдем күргәнче мең моң айрылу. / Язмышым елау икәндер, дидем, и шаһе-җиһан, И ашинам , дәртең белән кайгы сондың (соңыннан) айрылу. / Кемне күрсәм дә хәлемә рәхим әйлә, дим дә мин, юк сине күргән берәү, кайчан беләр соң айрылу? / Аһ, нигә алдырдым кулдан, шундый назлы яр иде, әй, гаҗәп, кемләр күрә ярны, булгач язмышың айрылу. / Фәрһадыңа йөз чөерде, дүнде бу чәрке-заман, язмышым мал-мөлкемә гамьнәр өстәде бигөман. / Гадәтем булды шуннан соң миңа аһ илә фиган, өсти гамьне вакыт үтү, җәй вә кышын айрылу", - дип, тагын зар-зар елады. Болар хәйран калдылар. Шаһ әйтте: "Минем күңелем өчен тагын бер җыр җырла. Мин ант итәмен ки, Мәһмәнәбану минем таҗ вә тәхтемне тартып алалса да, мин вәгъдәмнән чигенмәм - Ширинне сиңа алып бирермен", - диде. Фәрһад бу сүзләрдән рухланып, тагын шундый бер бәйт әйтте: "Айрылу кайгысын итәем мин кабаттан, шулчаклы миңа ярымны күпсенде фәләк. / Галәм багында бардыр бер гөл-чәчәк аткан, куймады шуңа мине, гүяки күп күрде фәләк. / Аерды ярым Ширинне миннән ул тиз үк, тиз таптым, тиз югалттым аны тик бер үбеп. / Бу тауларда ялгызын ялыктым гел йөреп, миңа бер сөйкемле сөйәкне күп күрде фәләк. / Гаҗәпме белдерсәм һаман да мин аһ-зарны, яндыргач бу вөҗүдемне кайгыру нары. / Адаштыргач мине монда кайгы моңнары, миңа кайдан бер кисәкне шулай күп күрде фәләк", - дип, аһ итеп, сазын кулыннан төшерде. Хөрмүз шаһ моның хәленә хәйран калып торды һәм әйтте: "Сиңа бер тәкъдимем бар, һа Фәрһад. Синең белән сәрайга китик. Бер хат язып Мәһмәнәбануны күндерик. Әмма сиңа бу кыяфәттә йөрергә ярамас, киендереп бөтәйтик. Шуннан Ширинне таләп итәрбез". +Фәрһад разый булып, сәрайга килделәр. Фәрһадны мунчага китереп, пакь юындырып, чиста киемнәр киендереп, шаһ диванханәсенә китерделәр. Хөрмүз шаһ аның бу кыяфәтен күреп "афәрин!" диде. +Шунда ул Мәһмәнәбануга бер намә язып, капучылар җитәкчесенә - диздарга тапшырып, адресатка бирдерде. Фәрһад исә шаһ хезмәтендә калды, Кәтходадиздар, Мәһмәнәбануның сараена килеп, намәне-хатны вәзиргә бирде. Вәзир исә Мәһмәнәбануга, Мәһмәнәбану исә Диван әфәндесенә бирде. Ул хатны өнләп, кычкырып укыды. Намәдә болай язылган иде: "Мин ки, Хөрмүз шаһ, ярдәмчем Фәрһад агага карендәшеңнең кызы Ширинне кәләш итеп, тиешлечә җиһазландырып миңа күндерәсең. Әгәр "юк", дисәгез, минем көчемә таулар да тагу булмас! Сугыш ачып, кул куәтем илә алырмын, соңыннан "белдем" яисә "белмәдем", димәссең", - диелгән. +[Ләкин Мәһмәнәбану риза булмый. Моннан соң аның батырлары белән Хөрмүз шаһ батырлары арасында бергә-бер көрәшләрне бәян итүгә күп урын бирелә. Көрәшләрдә 26 Коң, куң - эрен. 27 Ашина - якын дус, интим дус, әшнә. 28 Фиган - ачы зарланулар. 29 Сөйкемле сөйәк - бу урында: сөйгән яр. 30 Диван әфәндесе - "диван" сүзе текстта - Дәүләт Советы; Диван әфәндесе - Дәүләт Советы Рәисе. Ул +дәүләтара хатларны кычкырып укыган. Фәрһад та актив катнаша. Мәһмәнәбану үз тарафына бер-бер артлы ике җадучыны китереп карый. Ләкин Хөрмүз шаһ тарафдарлары ул җадучыларның әмәлләрен җиңәләр һәм үзләрен дә юк итәләр. +Шул вакыйгалар эченә актив фигурант булып Хөрмүз шаһның углы Хөсрәү килеп керә. Җадучыларның кәсәфәте арасында, диелә, Хөсрәү Ширингә гашыйк була. Шулай итеп, әсәрне Фәрһад-Ширин-Хөсрәү өчпочмагы җанландырып җибәрә. Мәһмәнәбануны берничек тә Ширинне туйлап бирергә күндереп булмагач, Хөрмүз шаһ бөтен гаскәре белән һөҗүмгә күчә, һәм Мәһмәнәбану гаскәре тар-мар ителә, ул үзе көчкә исән кала (әсәрнең калган өлешендә аның турында сүз дә бетә). +Инде гашыйклар арасында барча кыенлыклар артта калды дигәндә, Хөсрәү Ширин өчен көрәш башлый. Аңа ярдәмгә (әсәрдә исемсез) бер дайәсе һәм яһүди Бәхтигян - Хөрмүз шаһның вәзире килә. Ширин белән Фәрһад инде кавышабыз, никях укытабыз дигәндә, Фәрһадны янә канал казуга җибәрәләр. Эшеңне бетергәч өйләнерсең, диләр. Хөсрәү Фәрһадны шунда үтермәкче була]. +Беркөн Хөрмүз шаһ диванга килеп күрде ки, Хөсрәү юк. Соңыннан сорады: "Углым ни өчен диваныма килмәде?" Әйттеләр ки: "Кәефе булмаганга килмәде". Шуннан соң Хөрмүз биш хәким-табибны китереп әйтте: "Бар, шаһзадә янына бар, аның сәламәтлеәхвале ничек икән?" Хәким килеп күрде ки, гыйшык галәмәтләре бар, хасталык түгел. Һәм моны әтисенә әйтте. Падишаһ углының дайәсен чакырып китереп әйтте: "Барып шаһзадәдән сөальәйлә - кемгә гашыйк, ул синнән яшермәс", - диде. Дайә шундук белдерде: "Шаһзадә Ширингә гашыйктыр", - диде. Хөрмүз шаһ вәзире булган яһүди Бәхтигянны чакырып әйтте: "Мондый хәлгә чара нидер?" - диде. Бәхтигян әйтте: "Миңа өч көн мөһләт бирегез, аның чарасын табыйм", - диде. Падишаһ: "Бик әйбәт", - диде. +Бәхтигян ханәсенә килеп, бер шәйтани фикергә килде. Шуннан соң шаһка килеп әйтте: "Шаһым, фәлән тауның итәгендә бер сулык бар, су буылып тора, шул суны агызып бу тарафка китерсәң, Ширинне сиңа никяхлап-туйлап бирермен", - диде. Һәм Хөрмүз шаһ та бу фикерне хуп күреп, Фәрһадка тәклиф итте: "Ишеткәнемчә, Мәһмәнәбануның хәвезенә су китергәнсең", - диде. Фәрһад бичара гыйшыклык утында иде. Тик нишләсен? Моны ишетеп ай итте. Башын түбән салып: "Фәләк! Ае аңарга кара кебек күренде... Фәрһадның елап әйткәне: "И фәләк, нишлисең, ничек котылыйм кулыңнан мин, и кара бәхетем, нинди караңгы көннәргә салдың син?" Моңа өстәп әйтте: "И шаһым, баш өстендә җаным корбан булсын. Ярым юлында шундый кыенлыклар икән, монда Хак Тәгаләнең бер хикмәте бардыр, киркәмне китерегез". +Күрсәтелгәнчә, Фәрһад өч йөз батманлы киркәсен алып, текә кыяларны кырыпватып, түбәнтен юл ачмага булды. Равиләр әйтер ки, Хөрмүз шаһ Ширингә бер җария тәгаенләде. Ул җария Ширинне бик яратты һәм ислам диненә мөшаррәф булды, Шириннән гайре илә якынлашмады. Ширин дә ул җарияне үзенә ахирәт итте. Ул вакытвакыт Фәрһадка сәлат җиткереп, сәлам китерер иде. Атын Гөлбайаз диерләр иде. +Көннәрдән бер көн Ширин сердәше булган җариягә: "Фәрһадка миннән сәлам әйлә һәм бер кәррә йөзен күреп кил. Һәм мин дә сиңа багып, күңелем ачылыр иде", - диде. Гөлбайаз тауларга юнәлде һәм Фәрһадны күреп килде. Кырык көнләп тагын тау кискәч, эше бетмәячәген әйтте. Ширин аһ итеп елый башлады. Гөлбайаз, Ширинне юатып: "Кайгырма, ахыр чиктә Фәрһад синеке була", - диде. Шуннан бер-берсенең махсус серләре турында сөйләштеләр. +Бер көн Хөрмүз шаһ вәзиргә һәм Хөсрәү шаһзадәгә: "Бүген Фәрһадның хәлен белеп килик", - диде. Болар өчәүләшеп чыгып киттеләр. Күрделәр ки, Фәрһад янында бихисап арыслан вә капланнар әйләнгәләп йөриләр. Фәрһад шаһның килгәнлеген күргәч, киркәсен болгап, ул җанварларны читкәрәк куалап җибәрде. Болар читкә китеп тыныч кына утырдылар. Бу өчәү дә Фәрһадның эшен күреп, хәйран булдылар. Ташка бәргән саен таш тузан булыр иде. Диюләр дә эшли алмаганча эшли иде. Шаһ һәм вәзир таң калдылар. Тагы сәрайга кайтып киттеләр. Шуннан соң Гөлбайаз җария дә хуҗа туташына әйтте: "Бер көнен без дә барып Фәрһадның тау ярганын күрсәк 34 Җаду - сихерче, күз бууычы, күрәзәче. 35 Мөһләт - вакыт. 36 Ае - язмышы. 37 Киркә - китмән. 38 Сәлат - бу урында: изге теләк, дога. иде", - диде. Һәм кичен барып, шаһтан рөхсәт алдылар. Иртән бүтән җарияләргә дә әйтте: "Сезләргә дә шаһтан рөхсәт алдым, әйдәгез, Фәрһадны күреп килик", - диде. Ширин: "Менә мин дә барыйм", - дип өзгәләнде. +Кичә вә көндез аһ итеп аны уйлый иде. Хөрмүз шаһ та Фәрһадның янына барып, Фәрһад өчен тагы йөрәге янып, нык ачынды. Тиз арада Ширинне Фәрһадка никяхландыру уена килеп, сәрайга кайтты. Солтанга әйтте: "И, минем банди-җиһаным, минем моннан Фәрһадка тыныч багарлык түземлегем калмады, сабыр-тәкатем бетте", - дигән кебек шактый сөйләште. Соңра читтән генә Ширингә: "Шаһың сиңа рөхсәт бирсен, тагын бер барып, Фәрһад белән күрешсен, моннан соң аңа ни булыр, ни булмас, дөнья хәледер", - диде. Һәм Ширин вә Гөлбайаз тагын бер кич җарияләр белән тауга бардылар. Ширин Фәрһадны күреп, аның бу хәлләргә грифтар булганлыгыннан күп елады. Фәрһад Ширинне тагын күреп, ошбу бәйтләрне сөйләде: "Йөрәген көйдермә Фәрһадның, Ширинем - йөрәгемә дәрде-дәруным. / Гөлләргә көлмәк (?) ярашыр, ди, былбыла гөлләр ярашыр, ди", - дип, бер-берсенә моңлы карашып елаштылар. Инде Фәрһад та тагын сазын кулына алып, бер тапкыр "аһ" дип, җаны-күңеленнән алып, бу бәйтне әйтте: "Күзем кәбаб булды гыйшкың утында, пәрванәмен, ләкин янып та тормам", - дип, сазын Ширингә бирде. Ширин, сазны алып, ошбу бәйтне әйтте: "Күңелсезләнмә хәзер, әйтмә аһны - гашыйкларга аерылу килә инде. / Кил, тыңла сүзем, гүзәлләрнең шаһы, елаганнар бер көнен көлә инде. / Тулган ай кебек әйләнмә-дуланма, вә каршымда мескен булып кыланма. / Мине сөймәс диеп төрле уйланма, сөярләр сөеп карар, белмисеңме", - дип, Фәрһадның кискән ташларын караштыра башлады. Күрде ки, эше күп калмаган икән. Бәс, тагын Хак Тәгаләгә сине миннән, мине синнән аермасын, дип җырлап кабатлады: "Теләгем бу минем, и Изге Мәүләм, аермасын мине синнән, сине миннән", - дип, үзе дә Фәрһадның йөзенә багып, аһу күзләреннән энҗе данәләре кебек яшьләре агып чыкты, Фәрһадның йөрәген даглады. Фәрһад шундук Ширингә: "Елама, җөкәреңнейөрәгеңне яндырма. Инде нибары дүрт-биш көнлеге эш калды", - дип, ошбу бәйтне әйтте: "Китәр кальбеңдәге сары, шатлык аятләре килде, / Ирештек - туйга аз калды, сафа аятьләре килде", - дигәч, Ширин бер сүз әйтте: "Минем тугрылыклы гашыйгым, Фәрһадым, минем күңлемдәге телемдә, монда килгәндә атымның тоягы каерылды, әйбәт галәмәт түгелдер. Әмма, әй Раббем, хәерлегә булсын", - дигәч, Фәрһад та бер аһ итеп, түбәндәге бәйтне сөйләде: "Бу дөньяда морадыңа ирешү ятлардан тора, безнең дә бу эшебез, язмыш Алладан тора", - дигәч, болар бер-берсе белән хушлашып, Гөлбайаз белән Ширин тагы сәрайга килделәр. Ширин кабат төшендә күрде ки, Фәрһады каршына бер ерткыч хәйван килеп, һөҗүм итеп, атылып Фәрһадның өстенә менде, үзен яклый алмыйча калды. Ширин уянып, кайгыга төште. Гөлбайазга сөйләгәч, ул: "Хәерлегә була, әфәндем ". Әмма Ширин әйтте: "И җаным Гөлбайаз, Фәрһадны барып күр, иртәгә иртән кайтып җит". Ләкин соңра, кешегә ышанмыйча, төн уртасында үзе барып, Фәрһадны сау-сәламәт, йоклаган хәлдә күреп, Хакка күп мактаулар, данлаулар әйтеп, шөкерләр итеп кайтты. Ләкин халык арасында сүз чыкты ки, Ширин килеп йөри икән, дип. Һәм Фәрһад төннәрен уянып, куышында йокысыз ята торган булды. Ниһаять, Ширин назамин (назлы) көндез килеп, Фәрһадны күргәч: "Әлхәмдүлилляһ ки, сине сау-сәламәт күрдем", - дип, төнге вакыйганы сөйләп бирде. Һәм Фәрһад барысын да хәерлегә юрады. Ширин бәйт әйтте: "Әлхәмдүлилляһ, төнлә сау-сәламәт таптым сине, җан бәдәндә икән, Мәүләм аермасын синнән мине", - диде. Фәрһад, Ширин үзенең куркыныч төшен сөйләгәч, бераз күңеле төшсә дә, белдермичә хәерлегә юрады һәм бәйт әйтте: "Эчкәнмен икән көлкеле бу ярым мәҗлесендә мин..." +Кереш сүз авторы һәм текстны +бүгенге имляга күчерүче - +филология фәннәре кандидаты +Алсу ХАСАВНЕХ. +АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА булыр идем. Алар барысы да халык арасында таралып, үз булып киткән, барысы да күпләргә яхшы таныш. Тик шунысы кызганыч: җырларның авторы хәзер сәхнәдә дә, радио-телевидениедә дә бик сирәк очракта тамашачыга тәкъдим ителә, чын хуҗалар булган шагыйрь һәм композитор ни өчендер артык кашык шикелле читкә тибәрелеп килә. Бүген татар эстрадасындагы байтак җырчыларның репертуарында Инсаф Хәбибуллин көй язган җырлар урын били. Табигатьнең үзеннән күчкән, җан җылысы белән сугарылган ул моңнар... +Инсафның туган авылы Ирмәш - Актанышның табигате белән күзләрне камаштырырлык, үзе дә, исеме дә җырга тиң Агыйделе, таулары, чишмәләре белән таң калдырырлык гүзәл бер почмагы икән. +- Һе, Ирмәшне белмәскә инде... Иң матур табигать шунда бит. Безнең капкадан чыгуга, тауга менеп китеш. Кыш буе шуннан кайтып керү юк иде, чана тартып, гел тауда уйнау. Җәен Иске Иделдә су керәбез. Авыл бәләкәй булса да, без үскәндә анда бала-чага күп булды. Күршеләрдә унике бала иде! Без өч бала булганбыз, олы апам Сәмәрә исән-сау, хәзер дә авылда яши. Уртанчы апа Римма мин туар алдыннан биш яшендә үлеп киткән. - Инсаф балачак хатирәләрен искә төшергән арада, мин дә, кечкенә генә буйлы, орчык кебек бөтерчек малайга ияреп, шул елларга кайтып киләм. +...Җәйрәп яткан Әргәнеш болынлыклары, шунда йөргән атлар, сыерлар - алар Инсафның бабасының байлыгы. Әтисе Әхнәф абый ягыннан бабайлары - әнә шундый булдыклы, эшчән, җыр-моңга, гармунга мөкиббән затлар. Талкыган, замананың кырыс җиллләре аларның дөньясын да пыран-заран китергән: кичә җир хуҗасы булып, киң атлап йөргән гаярь затларны землянкага куып төшергән... Әнисе Сәхия апаның нәселен дә урап узмаган ул зилзилә: байда сатучы булып эшләгән Нурмөхәммәтне (Сәхия апаның әтисен үз итеп Нурым дип кенә йөртәләр) Себер далаларына илтеп ташлаган. Сөргенлектә шагыйрь Хәсән Туфан белән бергә булуын гына язмышның кечкенә бер "бүләге" дисәк инде... Нурмөхәммәт агай икесенең гел аралашып яшәвен, паёкларны бергә бүлешеп ашавын еш искә төшерә торган булган. Сөргеннән кайткач та, әлеге дуслык өзелмәгән - Уфа якларына юлы төшә калса, шагыйрь Актанышка сугылмыйча китмәгән, дусты Нурмөхәммәтнең сөргенлектә үткән ун елын хезмәт стажына кертү артыннан да ул йөргән. Хәсән Туфан Себердә көтү көтсә, Нурмөхәммәт агай бүрек теккән. Ул һөнәрен үзе белән авылга да алып кайткан, тиз арада Актанышның атаклы бүрекчесенә әверелгән. +Балалык һәм яшьлек чорында нәсел тамырлары турында да, илдәге сәяси вакыйгалар турында да артык уйланмыйсың шул. Колакка чалынганнарны бүген килеп искә төшергәндә аһ итеп куярлык: тамырлар белән бергә тарихи чынбарлык үзе дә бакыйлыкка күчә бара... +- Минем әти сүзгә бик оста, җор телле кеше иде, хәтере дә нык әйбәт булды. Вакыйгаларны көне-сәгате белән әйтеп сөйли торган иде. Балык тотарга ярата иде, ау үргәндә булышырга мине дә үзе белән ала. Әтинең "коптилкасы" да бар иде, авылда бер! Өйдә балыктан да өзелгән юк, кешедән дә... Ну минем балыкка бер дә уш китми. Бабайның - без аны әткәй дип йөрттек - хромкасы, саратский гармуны бар - шуны шыгырдату ошый. Үзалдыма уйнап тик утырам... Шуннан әти кая, ничек басасын күрсәтеп, "Карабай" көен өйрәткән иде. +Инсафның тәүге остазы, менә шул рәвешле, әтисе булса, аз сүзле, тыйнак Сәхия апа улын Актаныштагы музыка мәктәбенә - баян классына илтеп биргәч, малай биш ел буе танылган музыкант Мирзанур Фәрухшин сыйныфында укый. Шул вакытта ук күңелдә үзенән-үзе бөреләнеп килгән көйләр, әле самими генә хәлдә булса да, җанны көйрәтә башлый; үзе баяннан әз генә калку булган Инсаф аларны укытучысына да уйнап күрсәткәли. Һади Такташның шигъри юлларын бераз гына үзгәртсәк: "кем уйлаган шушы шаярулар анда кәсеп булып калыр дип"... Музыкага һәвәслеге белән аерылып торган малай мәктәп концертларының берсендә дә катнашмый калмый; имтиханнарны да иң яхшы тапшыручылар исемлегендә була; урта белем алгач, җиде юл чатында да аптырап басып тормый - 1984 елда туп-туры Казанга, сәнгать институтының оркестр бүлегенә юл тота. Сабакташлары арасында Әлфис Кыямов, Рафик Таҗетдинов, хор ЯШӘҮ ҖЫРЫ бүлегендә укыган Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов кебек, еллар узгач, исемнәре халыкка таныласы студентлар да була. +Студент дигәннән, уку елларында теләсә кайсы чор шәкертләрен, аеруча егетләрне берләштерүче бер нәрсә бар. Әйдәгез, без аны халыкчан итеп, "шабашка" дип кенә атыйк әле... Стипендияне тартып-сузып күпмегә җиткерәсең, әле анысының бөтенләй эләкмәве дә ихтимал бит: кемдер вагон бушата, кемдер ипи заводында эшләп ала, кемдер студотряд белән төзелешкә чыгып китә... Инсаф та беренче курста ук "Төзүчеләр" мәдәният сараенда, режиссёр Камил Саттаров җитәкләгән халык театрында эшли башлый, баянда да уйный, спектакльгә көйләр иҗат итә. Тик максаты - иш янына куш булыр дип акча эшләү түгел, ә үзен сынап карау. Хыялый күңелне һаман каядыр әйдәкләгән тарту көченә буйсынып, иҗатка килү. +Бу урында иҗат турындагы сүзебез беразга тукталып торыр. Арада - армия еллары. Сагынып сөйләр көннәре дә, мизгеле елларга тиң булып, үзәкне өзгән, онытырга, онытырга, ничек тә искә төшермәскә теләгән чоры да бар аның. Көндәлек битен актаргандай, укырга яраган урыннарына гына күз салсак... Украинаның Могилёв-Подольский шәһәрендә, "учебка"да үткән айлары башкаларныкыннан әллә ни аерылмыйдыр. Хәер, алай дисәң, армиягә алынган һәр солдатка кинога төшү бәхете тәтиме?! Барысы хакында да тәртибе белән сөйлик. Инсаф хезмәт иткән 3 нче рота үзенең күрсәткечләре белән беренче урынга чыга. Нәкъ шул мәлдә шәһәргә "Киевфильм" студиясе килеп, сугыш турында кино төшерү белән мәшгуль икән, исәпләре - солдатларны да артист итеп уйнату. Алдынгы булгач, бүләк йөзеннән әлеге мөмкинлек 3 нче ротага бирелә, алар... немецлар булып уйнарга тиеш. +- Кино дигәннәрен шәһәрдән ун чакрымлап читтә, яланда төшерәселәр икән, анда танклар да, йөк машиналары да тезелеп тора. Безнең янга тартма-тартма немец киемнәре, каскалар, кирза итекләр, автоматлар китереп куйдылар. Шуларны киеп, автомат тотып, танклар артыннан йөгерергә тиеш инде без... Без чапканда, режиссёр ярдәмчесе кемгә нишләргә, ничә адым атлагач егылырга кушып, команда биреп тора. Мин артык озак йөгермәдем, өч-дүрт патрон "аттым" да кәкрәеп аудым... Әллә ничә дубль ясый-ясый "нимес"ләрне төшереп бетергәч, каршы окоптагы совет гаскәрләрен төшерергә тотындылар. Аларны "холостой" снаряд белән шартлаталар, безгә исә, чынга охшасын өчен, көрәктер, тактадыр ише нәрсә белән балчык өемен тузгытып, һавага чөеп торырга кушалар... Шулай ике атналап артист булып йөрдек. Беркөнне эш беткәч, шәһәргә кайтырга җыендык - көн суытып җибәргән, ә безгә йөк машинасында, ачык кузов өстендә кайтасы. Кызганганнардыр инде, киеп уйнаган киемнәр белән кайтарып җибәрделәр. Башта - немец каскасы, өстә - немец формасы... Бертөркем солдатлар шулай тезелеп утырдык, юлдан үткән машина шофёрлары, күзләрен шакмак итеп, борыла да карый, борыла да карый. Борылмассың, машина тулы нимес кайтып килсен әле... +Инсафның җор тел белән сөйләгән хикәяте иң кызык урында өзелде: баксаң, ул әлеге фильмның алдагы язмышы белән бөтенләй кызыксынмаган икән! Эшләнеп беткәнме, экраннарга чыкканмы - "белмим, чыкмагандыр ул... Киноның исеме "И никто на свете" дип аталачак, менә хәзер Германиягә барып төшереп бетерәбез дигәннәр иде дә, ай-һай, аннан соң болганчык еллар китте бит..." - дигәннән артык җавап яңгырамады. Шулай диюе, мактанырга теләмичә, мыек астыннан елмаеп, колагыма токмач элүе генә булды микән... Чөнки Интернет битләрендә әлеге фильм чыннан да бар, анда немец солдатлары танкка ышыкланып йөгерә, совет гаскәрләренең окоплары өстендә ком бураны уйный... +Уен һәм чынбарлык арасы әллә ни ерак түгел икән. "Учебка"дан соң Әфганстанга, ут эченә барып керергә мәҗбүр егетләр күңелендә нинди буран уйнаганын үзләре генә беләдер. Бу тема - аларның күбесе өчен "табу". Авызларыннан артык сүз алырмын димә. Сафка тезеп бастырып, офицерлар: "Син Әфганстанга барырга ризамы?" - дип сораганда, "Юк!" дип җавап кайтарырга оят, хурлык кебек... Әфган - иң беренче чиратта әниләрнең йөрәк ярасы ул. Бер генә ана да үз баласын сугыш өчен дип үстерми... Ничек әйтергә, газиз кешеңә - әнкәеңә җәһәннәм уты эченә кереп китүеңне җайлап кына, йомшартып кына ничек әйтергә, нинди сүзләр, нинди җөмләләр табарга? +АЙГӨЛ ӘХМӘТГАЛИЕВА +Инсаф үзенең шәкертләре белән Җөмлә кирәкми. Бер, бары тик бер сүз - "Әфганстанда" дип хәбәр итүең җитә, әнкәң дә сиңа кушылып шул ук ялкыннарда яна... Әнә, янәшәдәге егетләрнең берсе хатка: "Мин Монголиядә", дип язып маташа - конверттагы кыр почтасы номерына карап, чит илдә икәнен барыбер чамалаячаклар... "Әни авыру минем, Әфганда дисәм, шунда ук үләчәк", - мәктәп бусагасыннан гына атлап, чып-чын сугышка килеп эләккән егетмалайның иртә җитлеккән фәлсәфәсе бу. +Әйтергәме, юкмы дип байтак икеләнгәннән соң, Инсаф үзенең кайдалыгын якыннарына яшермичә язып сала. Соңыннан, исән-сау әйләнеп кайткач, күршеләрнең: "Әнкәң коймаларга сарылып елый иде", дигән сүзләрен ишетеп, үзенең дә күңеле тулган мәлләре аз булмагандыр... +Таулар илендә яралган "Мин сине яратам" дигән җырны әнә шуңа күрә тормышка мәдхия дип бәяләдем дә инде... (Бу җыр бүген "Зөләйлә" төркеме башкаруында өр-яңа сулыш алды.) Яшәү кадерен аңлаудан, ак белән караны беркадәр аерырга өйрәнүдән туган җырдыр ул. Шулай булмаса, армиядән соң кабат институт бусагасына әйләнеп кайткач, укытучысына әйткән сүзләрендә катгый хакыйкать яңгырамас иде. +- Беркөнне коридордан барам, каршыма тарих укытучысы килә. Без аның белән аралаша идек, дус идек. Хәл-әхвәлләрне белеште дә, Әфганстанда хезмәт итеп кайтуымны ишеткәч: "Ничек соң, интернациональ бурычыңны яхшы үтәдеңме?" - дип сорап куйды. Мин әйтәм, нинди интернациональ бурыч булсын анда, басып алу сугышы бит ул, дим. Әй шунда укытучының йөзен күрсәң! Күзләре түгәрәкләнде, бите агарды-күгәрде, бармагын авызына куеп: "Тссс! Болай дип сөйли күрмә! Кеше ишетә күрмәсен!" - ди бу, бөтенләй коты очты. +Сүз белән әйтеп бетереп булмаганны моң аша җиткерергә була. Якты, дәртле көйләр кешедә яшәү шатлыгы уятсын, моң белән сугарылганнары күз яше аша күңелне чистартсын. Тик бер генә шарт - тыңлаучыга очсыз, мәгънәсез, зәвыксыз нәрсә тәкъдим ителмәсен! Хәер, нинди зыялы остазлардан белем ал да кулыңдагы гармун телләренә зәвыксыз көй килеп сарылсын, имеш... Тукай премиясе лауреаты, танылган композитор Бату Мулюков, шулай ук Тукай бүләге иясе, дирижёр Хәсби Фазлуллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Әминев... Нинди мөгаллимнәр, гаҗәеп зыялы, затлы шәхесләр! +Студент кына булса да, Инсаф Хәбибуллинның да талантын, баян телләрендә җитез йөгерешкән бармакларын күреп алганнардыр. Шулай булмаса, өченче курста укыганда ук аны якташы, Табанлыкүл егете, филармониядә эшләп, халык арасында танылып өлгергән Хәнәви Шәйдуллин үз төркеменә баянчы итеп чакырыр иде микән? Монда да әле матди якны уйлау юк: һаман да шул үзен иҗатта сынап карау теләге! Булдыра аламы, ошаталармы? Ошаталар! Бер сәхнәдә эшләгән баянчы Фәрит Хатипов та мактау сүзләре әйтеп күңелен канатландыра. Инсафның кулына әллә каян гына Мәхмүт Хөсәеннең "Күрше кызы" дигән шигыре эләгеп, илһам килгән мизгелдә шуңа көй дә язып куя, ул җырны Х.Шәйдуллин тиз арада өйрәнеп, радиога да яздырып кайта. Тулай торактагы кызлардан Рәшит Әхмәтҗанов шигырьләрен алып торган Инсафта янә иҗат дәрте: шул китапны шаярган кебек кенә актарган арада "Сандугач керде ЯШӘҮ ҖЫРЫ күңелгә" дигән юлларга шаярган кебек кенә көй дә килеп куна. Дөрес, үзе бер дә егылып төшми: артык гади тоеламы шунда... Тик, ни хикмәт, күп тә үтми, әлеге җыр бөтен тулай торакның хитына әверелә, аның янына "Бер егет гармун сайлый" дигәне өстәлә, тагын, тагын... Бераздан бу җырлар Наил Шәймәрданов чыгарган кассетада да урын ала, Салават, Зәйнәп репертуарына да керә. +Үз иҗаты хакында Инсаф, тыйнакланып, бик гади һәм җиңел генә итеп сөйләп ала. Әйтерсең, шигырьләрнең мәгънәлеләрен генә сайлау да, аларга тәңгәл килерлек көй язу да, Актаныш музыка мәктәбендә егерме алты ел мөгаллимлек итү дә, элегрәк, фонограммалар булмаганда, икешәр сәгать буе баян күтәреп, сәхнәдә басып торулар да, партитура язу да, халык уен коралларыннан ансамбль төзү дә шулай җиңел генә, җайлы гына, үзеннән-үзе генә эшләнә торган хезмәтләр... Ә бит җиңеллекне эзләсә, институт тәмамлагач, башкалада төпләнеп калыр иде, йә булмаса, соңрак, башка шәһәрдә эш урыны тәкъдим итеп чакыргач, шунда юл тотар иде. Ни дисәң дә, олы казанда кайнавы уңайлырак... Юк, филармониядә эшләгән җиреннән, инде үзенең талантын, исемен күрсәтеп өлгергәч, Актанышка дәшеп кайтаруларына каршы килми, туган ягына юл тота. Мәдәният йортында җигелеп тартырдай кеше кирәк, музыка мәктәбендә укытырга, бөтен чараларны оештырырга, вокаль ансамбльләргә ноталар язарга, кыскасы, районның сәнгать дөньясында кайнарга... +- Ул чакта районда мәдәният бүлеге мөдире булып эшләгән Казбек Каюмович Әдһәмов, министрлыкка шалтыратып, минем хакта: "Ул бит бездән направление алып киткән егет, үзебезгә кайтсын", - дигәч, кайтырга туры килде инде. Хәнәви Шәйдуллин белән соңгы тапкыр Яркәйдә концерт куйдык та, шуннан кайтышлый, 8 мартта ул мине Актанышта калдырып китте. Әй әйбәт кеше иде! Ул беркайчан бер кеше турында гайбәт сөйләмәде. Балачактан авырлыкны җитәрлек күргән, ятим үскән: кесәсендә бер уч ашлык табып, теге елларда әнисен ун елга төрмәгә утырткан булганнар. "Басуда, буразна арасында йоклаган чакларым күп иде", - дигәне истә әле Хәнәви абыйның... +Сүз җебе Инсафның үз уңышлары ягына түгел, әнә шулай башка игелекле затлар тарафына борыла да китә. Ә бит, алда әйтелгән сүземне кабатлап, аның 26 ел буе баян классында укытуын, районның мәдәни тормышында таяну ноктасы булып торуын гына ассызыкласам да, никадәр сабырлык, никадәр тырышлык һәм тынгысызлык таләп ителгәнен төбенә тоз коеп сурәтләп бирә алмам. Бүгенге көндә Инсаф Хәбибуллин "Агыйдел" Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнгән, хорны да ул алып бара. Аның элекке данын югалтмыйча, дәрәҗәсен тагын да күтәрергә, артистларның профессиональ осталыгын тагын да арттырырга, репертуарны тамашачы "татар җыры менә нинди була ул!" дип нәтиҗә чыгарырлык итеп яңартып торырга кирәк. Ансамбль хакында сөйләгәндә, "Агыйдел"нең Инсаф өчен үз баласыдай якын һәм кадерле икәнен аңлау кыен түгел. Артистларның таланты, хакимиятнең аларга игътибары, гаиләлеләргә чират белән фатир бирелү, элекке мәдәният йортының күз явын алырлык итеп яңартылуы һәм бинаның тулысынча ансамбль карамагына тапшырылуы, яңа биюләр, җырлар хакында күзләре янып, очкынлана-очкынлана сөйли, ә менә үзенә бирелгән грамоталар, Мактау кәгазьләренең кайчан, ни өчен икәнен дә "белмәмешкә салыша": Ф.Туишев исемендәге гармунчылар конкурсында беренче урын яулаганын да, "Тургай" балалар җыр конкурсында җиңеп кайтканын да, 1996 елда "Атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән исемгә ия булуын да теленнән тартып кына төшерерсең... Ә бит бүген әрсезләр заманы: ике-өч көй язып - әле аларның да чын композиторлар көеннән кисәк-кисәк урланган булуы бик ихтимал - "мин композитор, сүзен дә үзем язам, үзем чыгып җырлыйм" дип күкрәк чөеп йөрүчеләр җитәрлек. Тагын да яманрагы - тамашачы үз каршында тамак ертып кычкырган, үрле-кырлы сикергән шундый бушбугазларга мөкиббән, аларның исемнәрен белә, концертына йөри, котыра-котыра кул чаба. Быел җәй ачык һавада барган бәйрәмдә бер җырчы егетнең очсызлы шаяртуларына һәм: "Әйдәгез, апашкалар, кушылып җырлыйбыз!" диюенә дәртләнеп биегән апаәбиләрне күреп, шулкадәр гарьләнгәнемне онытмыйм. Сәхнә түреннән торып үзләрен мыскыл иткәнгә сөенәләр, сәнгать дигәннең оятсыз мәзәкләргә кайтып калуына шашынып кул чабалар. Шуңа күрә чын талантларның артык тыйнак булып читтә калуына сокланырга да белмәссең, бераз чеметеп алырга да... +Инсаф Хәбибуллин көй язган җырларны беркадәр барлап чыккач, мин аның шигырь сүзләренә таләпчәнлеген искәрдем. С.Хәким ("Белсәң иде"), Р.Вәлиева ("Әниемә"), М.Мирза ("Без туфрактан яралганбыз"), Л.Лерон ("Әтисез үскән бала"), Р.Миңнуллин ("Китмәссең син җанымнан"), Ш.Җиһангирова ("Бер адымда гына")... кебек шагыйрьләрнең иҗатына мөрәҗәгать итү үзе генә дә зәвык һәм таләпчәнлек хакында сөйли. Соңгы елларда Ф.Дәүләтбаев, Р.Сәлахиев кебек якташ шагыйрьләребез белән тыгыз элемтәдә булуы да күзгә чалына; арада эстрада җырлары да, романслар да бар. Минемчә, матур көй тусын өчен күңелнең дә матурлыгы, яктылыкка омтылуы, иң мөһиме - якыннарыңның сиңа теләктәш булуы кирәктер ул. Билгеле мәсәлдәгечә, тормыш дилбегәсен берең бер якка, икенчең башка якка тарткаласа, бер урында таптанудан ерак китәлмәссең... Бу җәһәттән Инсафның җаны тыныч, чөнки хатыны Зөһрә дә, уллары Искәндәр белән Йосыф та, үзе кебек үк, сәнгатькә гашыйк җаннар. Шулай булмый ни! Актанышка эшкә кайткач, әле мәктәп укучысы булган, "Агыйдел"дә биеп йөргән Зөһрә тышкы матурлыгы белән генә түгел, җан җылысы белән дә үзенә бәйләп өлгерә бит. Өч ел очрашып йөргәннән соң корган гаиләләре ышанычка, мәхәббәткә нигезләнгән. Алабуга культура-агарту училищесын, читтән торып пединститут тәмамлаган Зөһрә ханым бүген Актанышның 1 нче мәктәбендә психолог булып эшли, рәсем дәресләре, бию түгәрәге дә алып бара. Олы уллары Искәндәр - кайчандыр әтисе укыган музыка мәктәбендә укып, саксофонда уйнау серләренә өйрәнгән, рок-музыкага гашыйк, бәрмә уен коралларын буйсындырырга ярата. Төзелеш институтының архитектура бүлегендә, хәзер бишенче курста укучы егет Америкадан, Канададан килгән рок-группалар белән дә чыгыш ясаган, яшьләр арасында популяр булган "Алканат" төркемендә дә уйнаган. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәннәре хак инде: булдыклы егет рок-музыка өчен көй иҗат итәргә дә өлгергән. Йосыф исә әлегә җиденче сыйныфта белем ала, ул да музыка мәктәбенә йөри, саксофонда уйный, шахмат түгәрәгенә дә җитешә. Казанга ярышка барып, икенче урын алып кайткан, 2 нче разрядлы шахматчы исемен дә иярләгән. Үзе теләп гитарада уйнарга өйрәнгән. +- Кара инде, балаларым белән мактанып ташладым түгелме?.. Ә менә минем әни гомергә тыйнак булды, беркайчан "улым моны язган, болай эшләгән" дип кешегә сөйләп йөрмәде. Әнигә 91 яшь, бүген авылда, Сәмәрә апа янында яши. Әти генә бик иртә, 73 яшендә үк китеп барды... +Инсаф үзе быел илле яшьлеген каршылый. 5 февральдә, тирә-якның әле сафлыкка, аклыкка күмелгән мәлендә туган ул. Шуңа күрә дөньяга ирештерер сүзе дә аклык турында. +Алмагачка кунган сандугачның җыры да яшәү матурлыгы турында дигән идем бит. Сайрар кошның мәдхиясе - ак кояшка, бөдрә болытларга, дөньяның фанилыгын искәртеп искән таң җиленә, агымсуларга, гомумән, тормышның үзенә. Аңа дандәрәҗәләр дә, купшы-төче сүзләр дә мөһим түгел. Көен тыңласыннар, отып алсыннар да башкалар да шушы җырга кушылсыннар. Яшәү җырына. Бары шул гына... +Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА Татар хикәяләре хәзинәсеннән +И б р а һ и м +Га з и +ЮГАЛГАН МӘРЗЫЯ +ФРОНТ ДӘФТӘРЕННӘН +Ян, күңел, сызлан, күңел! +Ноябрь башларында Украинада җан биздергеч ямьсез көннәр була. Шалама болытлар, салына-салына, агач башларына хәтле төшеп, җирдәге ләчкелдек томан белән тоташалар да, вак иләктән иләгән кебек, тәүлекләр буе сибәләп торалар. Кая гына басма, анда су чыпырдый, кая барып ышыкланма, аннан җилкәгә су тама. Киемнәргә генә түгел, бәгырьгә хәтле яңгыр суы сеңәдер кебек. Ә кояш... мәңге күренмәскә сүз биргән кебек, атналар буенча күк йөзенә чыгып карамый. Кешеләрнең чырайлары караңгылана, тиктомалга бәйләнешәсе, әрләшәселәре килә. Матур вакытлар җиткәнче, кояш чыгып дөньяны нурга күмгәнче, минем үземнең, мәсәлән, бөтенләй үлеп торасыларым килә башлый. Мондый көннәрдә ялгыз башың юл йөрергә язмасын! Ә менә мин нәкъ шундый көннәрнең берсендә юлда идем. +Иртәдән бирле яңгыр астында килә-килә, чыланмаган бер генә җирем дә калмады. Фуражкамның кырыйларыннан тамчы тама, шинелемнән кайнар пар күтәрелә, аякларыма пычрак өелгән. Адым саен диярлек туктыйм да итегемә ябышкан пычракны атып торып җибәрәм, аннары тагын әкрен генә адымлыйм. Инде бик арыдым. Утырып ял итәсем килә, тик уч төбе хәтле генә дә коры җир юк. +Авыл күренде. Картаны чыгарып карадым. Самодурово булырга тиеш. Бу авылдан соң да миңа әле утыз километр барырга кирәк. Юк, бүген җитү турында уйларга да ярамый. Шушы авылда гына кунармын, ахры. +Аякларымны көчкә өстерәп, урам авызына килеп кердем. Дөресрәге, элек урам булып та, хәзер кара күмерләр генә өелеп калган җиргә... Юк, бу снаряд йә бомба төшеп янмаган. Немецлар йә үч итеп, йә чигенгәндә шулай яндырып киткәннәрдер. Чигенгәндә алар гел шулай итәләр. Бер авылның сыер көтүен пулемётлар белән кырып киткәннәр иде; без барып кергәндә, сыерлар кырда күбенеп ята иде. Аннары аларның тагы мондый яман гадәтләре дә бар: чигенер алдыннан, махсус отряд тәрәзәләргә автоматтан сиптереп йөри. Билгеле инде, алар моны тәрәзә пыяласына кунган чебенне үтерү өчен эшләми, ә чигенү ачуыннан, ичмаса, хатын-кызларны, бала-чагаларны күбрәк кырып китик дип эшлиләр. Күрәсең, бу авылда тәрәзәләргә ату белән генә канәгатьләнмичә, урамы-урамы белән яндырып киткәннәрдер. Монда кереп кунарга түгел, яңгырдан ышыкланырга да урын юк. +Элек урам булган җирдән әкрен генә барам. Як-ягымда сөремле кара мичләр басып кала. Авылны урталай ярып узган коры елга каршына килеп җитәм дә туктыйм. Теге якта йортлар исән, берничә морҗадан төтен дә чыга. Коры елганың төбеннән чишмә бәрә булса кирәк, бер кыз көянтә-чиләк белән су алып кайтып килә. Мин аңардан: "Теге якка туры юл бармы?" - дип сорыйм. Ул бер сукмак күрсәтә. Сукмак, коры елга төбеннән узып, үргә таба күтәрелә, бакчалар аркылы үтеп, урамга барып чыга булса кирәк. +Кеше бакчаларыннан йөрергә яратмасам да, туры юл шул дигәч, киң чокыр төбенә, мондагыча әйтсәк, балка төбенә тая-тая төшеп китәм. Аннары очларында гына яшел яфраклар эләгеп торган вак агачлар арасыннан үргә таба менә башлыйм. Яңгыр һаман сибәли. Агачларга ябыша-ябыша менәм. +Туктап ял иткән чагымда, ниндидер көзге чәчәкләр арасында язулы таш күрәм. Якынрак барып карыйм. Кабер ташы. "Кайсы бичарасы ята икән инде монда?" дип уйлыйм. Украина җиренең азатлыгы өчен башын салган берәр сугышчымы? Әллә фашистлар кулыннан кичкән гөнаһсыз берәр совет кешесеме? Әллә берәр чудак үзе исән чакта йөргән, утырган тау битенә күмүләрен сорап, дуслары, иптәшләре аның соңгы үтенечен җиренә җиткергәннәрме? +Ташның битен каплап торган чәчәкләрне кулым белән аралап, язуга иеләм. Бу нинди могҗиза? Гарәп хәрефләре белән татарча: "Сөекле кызыбыз Мәрзыяга..." дип башланып киткән язу! Мең тугыз йөз кырык өченче елда Украина илендә татарча язылган кабер ташы! Донбасстагы шахталарда, заводларда татарларның күп булуын белә идем. Ләкин бу бит Донбасс түгел, Көньяк Украина, монда шахта да юк, заводлар да юк. +Сугыш, сугыш! Кайларга гына адаштырмыйсың син безнең сөякләребезне! Кем булган икән соң бу кыз? Ни өчен аны бирегә текә яр битенә күмәсе иткәннәр? Нинди язмыш аны Көньяк Украина туфрагына китереп ташлаган? +"Хәер, - дидем мин үз-үземә, - моның бер дә искитәрлек җире юк. Сугыш бөтен халыкны бутап бетерде. Менә син үзең, Идел буенда туып Идел тауларында үскән бер татар, шушы сугыш аркасында кайларда гына булмадың, нинди генә җирләрдә йөрмәдең. Әгәр сиңа сугыш кырында үлеп калырга язган булса, иптәшләрең, бәлки, сине дә берәр юл чатында күмеп, кабер ташыңа исемеңне язып китәрләр... Күрәсең, сугыш давылы чәчеп ташлаган татарларның берсе шушында вакытлыча төпләнгән булгандыр да, кызлары Мәрзыя үлеп калгандыр. Алайса, нигә соң аны зиратка илтеп күммәгәннәр, ә бирегә, яр битенә китереп җирләгәннәр? Рус каберлегенә күмәргә теләмәгән өченме?" +Кемнән дә булса сорашып беләсем килде. Таштан күзләремне алып, тирәягыма каранам. Бер кеше дә күренми. Аруымны да онытып, тиз-тиз сукмак буйлап менеп киттем. +Башына капчык бөркәнгән, кулына чыбык тоткан яланаяклы бер хатын бакчадан чыга да сукмак буйлап минем каршыма төшә башлый. Мин аны туктатам. "Бу кабергә нинди кеше күмелгән?" - дип сорыйм. Ул минем соравыма каршы: "Берәү дә күмелмәгән", - дип кырыс кына җавап бирә дә чылтыр-чылтыр узып китә. +Ничек инде берәү дә? Ташта аермачык язылган бит! Мин аптырабрак калам. +Сукмак мине түтәл бакчасына алып менә. Башлары кисеп алынган айбагыр таяклары, кәбестә күчәннәре арасыннан бара-бара, бер ишегалдына килеп чыгам. Ян тәрәзәләре белән салкын гына карап торган йорт кәмәшендә җан әсәре барлыгы сизелми. Гүя хуҗалары аны ташлап чыгып киткәннәр дә, шуңа кәефе кырылып, ул яңгыр астында күңелсез генә боегып утыра кебек. Башка вакыт булса, мин мондый караңгы чырайлы йортның бусагасын да атламас идем, ләкин Мәрзыя каберенә бик якын торганга, мин, кыз хакында болар ни +Ишектәге язуны күреп, кинәт туктап калам. Украин телендә күмер белән "Марфа өйдә юк" дип язылган. Яхшылабрак карасам, стеналарның да төрле җирләрендә шундый ук язуны күрәм. Сәерсенәм. Берәр им-том булса кирәк дип уйлыйм. Өйгә чир кермәсен дип, шулай язып куюларны ишеткәнем бар иде. Ничектер күңелем тартмый башлый. Берәрсе чыкмый да ичмаса. Әллә чынлап ташландык йортмы бу югыйсә? Өйалды ишеген әкрен генә төртәм. Ишек шыгырдап ачылып китә. Идәндә өсте капланган сулы чиләкләр тора. Бер почмакта сыра чүлмәге-сыра чүлмәге сары кабаклар тезелгән. Шик юк, бу йорт ташландык түгел. +Өй ишеген ачып, бусаганы атлыйм да беркавымга басып торам. Бер кеше юк. Инде чыгып китмәкче булам, шул вакыт зәгыйфь кенә тавыш ишетелә. Миңа ул идән астыннан ишетелә кебек. Бик сәерсенәм, тагын тыңлыйм. Юк, тавыш кабатланмый. Ул да булмый, ыңгырашу ишетелә һәм шуның артыннан ук әлеге зәгыйфь тавыш татарча (саф татарча!) "Миргали, синме?" дип сорый. +Күзләрем ияләшеп җитмәгәнгә, абайламый торам, имеш. Түрдәге караватта кемдер кыймылдый, тавыш та шул яктан ишетелә икән. "Миргали, ник алай иртә кайттың?" дигән тавыш кабатлануга, мин тиз генә шунда таба атлыйм. Йа Хода! Беләкләре сөяккә генә калган бер карчыкмы, хатынмы дип әйтим, караваттан миңа шомлы күзләре белән карап ята. Ахры, ул, үз өендә кинәт кенә ят кеше күргәч, бик курыккандыр, мин дә, аның мендәрдәге сап-сары йөзен, шомлы күзләрен күреп алгач, әллә нишләп киттем. Ул миңа карый, мин - аңа, икебез дә сүз башлый алмый. Шуннан кисәк кенә мин: +- Мәрзыя сезнең кызыгыз түгелме? - дип сорап куям. +Көтмәгәндә татарча дәшкәнгә, төшемме бу, өнемме дип бугай, караваттагы җан иясе күзләрен миңа тери дә ката да кала. Мин тизрәк тагын сүз кушарга ашыгам: +- Ник дәшмисез? Мин кешегә тимим. +Карчык кыймылдап куя. Күзләрендәге шомлану бетә. Ул үзенең мине танымавын әйтә, кем булуымны сорый. Күрәсең, ул әле минем бичура түгеллегемә ышанып бетми булса кирәк. Мин үземнең нинди кеше икәнлегемне әйткәч, карчыкның кипкән куллары миңа таба сузыла, күзләренә ике тамчы яшь чәчрәп чыга. +- Якынрак кил, ичмасам, күрмим ич, - ди ул миңа. Берничә ай инде бизгәк чире белән газаплана икән, соңгы көннәрдә тавык күзе килеп өстәлгән, кичкырын күрми башлый икән. +- Тәрәзәдәге шәлне алып ташласана, - ди ул, сөяк кулы белән ишарәләп. +Мин барып шәлне алып атам. Өй эченә тонык кына яктылык саркый. +- И улым... - дип, ул миңа бик озак карап тора. - Үзебезнең татарны күрмәгәнгә бишбылтыр. Картым Миргали монда бердәнбер татар... +Минем кебек узып баручы бер солдат, шушыны эчсәң сихәтләнерсең дип, сары сәдәп төсле дару биреп калдырган икән дә, хәзер ул да беткән, әрем эчеп кенә бер дә файда күрә алмый икән. +- Марфагыз кем була соң сезнең? - дип сорыйм мин. +- Марфабызмы? Мин булам инде ул Марфа, - ди карчык. +Исеме Мәрфуга икән, хохол хатыннары Марфа дип йөриләр икән. Күршеләре бик яхшы кешеләр икән: кайсы сөтен кертә, кайсы җимеш суы биреп чыга. Рәхмәт яусын үзләренә. "Марфа өйдә юк" дип яздыручылар да күрше хохол хатыннары, имеш. Янәсе, чир өйдән чыгып торган арада шулай дип язып ишеккә элсәң, чир инде кайтып керә алмый икән. Карты Миргали татарча гына язмакчы булган да, хатыннар, хохол чире татарчаны аңламас дип, украинча язып биргәннәр. Ләкин бу бизгәк өянәге, күрәсең, язуга да карамый +Карчык минем Мәрзыя турындагы соравымны җавапсыз калдырды. Мин хәзер инде Мәрзыя тәгаен аларның кызлары йә кардәшләре дип уйлый башлыйм. Карчыкның хәле авыр булганга, кайтарып сорарга базмыйм, ә сорыйсым бик килә. Бу йортка шуның өчен генә кердем дә бит. Мәрзыя алар кызы булып, мин карчыкның төзәлеп җитмәгән ярасына орынсам, аңа бик кыен булачак. Мин һаман бизгәк турында сөйләшәм, карты хакында сорашам, ә кыз турында авыз ачарга куркам. +Берәр китап күрсәм, битләрен актарып карамыйча түзә алмый торган гадәтем бар. Киштәдәге китапларга барып ябыштым. Юк, карт белән карчык укый торган китаплар түгел болар. Моны укыган кеше яшь булган. Бу, мөгаен, Мәрзыя китапларыдыр. Минем шулай дип ышанасым килә. Берсен алам, берсен куям. Боларны Мәрзыя тоткан дип уйлыйм, китаплары исән, ә үзе инде юк, ул инде кара җир куенында ята. Фашистлар кавеме илебезгә сугыш белән килеп кермәгән булса, ул әле, бәлкем, бүген исән-сау булыр иде. Бәлкем түгел, әлбәттә, исән булыр иде. Аның үлемендә, мөгаен, немецлар гаепледер. Башка кем яшь кешенең гомерен киссен? Тик алар гына безнең илебезгә үлем, газап һәм күз яше алып килделәр. Тик алар гына безнең кызларыбызны, егетләребезне хайван урынына куып алып китеп, Германиядә муеннарына коллык камыты кидерттеләр. Алар гына, безнең хатын-кызларыбызның чәч толымнарын кисеп, үзләренә йомшак түшәк ясадылар. Алар гына, безнең кешеләребезнең тиреләрен салдырып, үзләренең дамаларына ридикюльләр тектеләр, лампаларына карындыклар тарттылар. Бу дөньяда бер гомер түгел, биш гомер яшәсәм дә, мин аларның бу "эшләрен" онытачак түгел! +Карчык белән сөйләшә-сөйләшә, һаман китап битләрен актарам, карандаш белән сызылган урыннарга күз йөгертәм, эзләнәм, нәрсә дә булса табармын, Мәрзыя укыганмы, әллә бүтән берәүме икәнен тәгаен белермен кебек тоела. Чү, ниндидер кәгазь! Дәфтәр битеннән ертып алынып, карандаш белән генә язылган: "Әткәем, әнкәем, кичерегез мине, артык чыдар хәлем калмады. Кызыгыз". Беренче сүзләрне укуга, эсселе-суыклы булып китәм. "Кызыгыз" дип кенә кул куйган булса да, моның Мәрзыя булуында шигем юк. Ул, бичара, үзен-үзе үтерде микәнни? Мин карчыкка күтәрелеп карыйм. Безнең күзләребез очраша. Карчык көрсенә, уфылдый, мышкылдый башлый. Карчык елый. Мин башымны түбән иям. +...Ул бүленә-бүленә, күз яшьләрен йота-йота сөйләде. Кайвакыт кинәт туктап кала иде дә бик озак вакыт бер сүз дәшә алмыйча ята иде. Мин куркып китә идем. Аннары ул янә телгә килә, янә сөйли башлый иде. Шулай туктап хәл җыя-җыя, ул бер сәгатьләп сөйләгәндер. Тавышы бик зәгыйфь булганга, мин, берәр сүзен ишетми калудан куркып, бик зур игътибар белән тыңлап утырдым. +...Бик матур, бик җитез кыз була аларның Мәрзыялары. Бөтен тирә-күрше сокланып туя алмый үзенә. "Кызыгыздан уңдыгыз, бәхете түгәрәк булсын" диләр. Ана белән ата куанып бетә алмый, үзләрен бик бәхетле саныйлар. Кызны укыталар. Яхшы киендерәләр. Иртә белән җилфердәп мәктәпкә чыгып киткәндә, кызның артыннан сокланып карап калалар. Мәрфуга түти кызны үзенә охшата, яшь чагымда мин дә аның шикелле идем, ди. Карт исә миңа охшаган дип бара. Матурлыгы синеке булса, уңганлыгы минеке, ди. Яшь чагымда мин фәлән идем, төгән идем, дип сөйли башлый. Алар шулай кызларының матур сыйфатларын үзара бүлешәләр. +Сугыш булмаган булса, язмыш аларның гаиләсен монда китереп ташламас иде. Әнкәсе дә бүген, бизгәк ялкынында көеп, болай кибеп ятмас иде. Без дә, йөрмәс идек. Ләкин сугыш... сугыш безнең тормышыбызның астын өскә китереп ташлады. Сугыш безнең шәһәрләребезгә, авылларыбызга кеше канына сусаган фашистларны алып килде. Совет кешесен кешегә дә санамаган, ә үзләрен әллә кемгә куйган немец фашистлары безнең өйләребезнең ишекләрен каерып ачтылар да хуҗаларча рөхсәтсез-нисез туп-туры түргә уздылар. Сандыкларыбызда, гардеробларыбызда казыну гына җитмәде, алар җаныбыздан да кадерлерәк күргән намусыбызга тукынмакчы булдылар. Яшьләребезне матур яшьлектән, сабыйларыбызны рәхәт балалыктан мәхрүм иттеләр. Фашист аждаһасының аягы баскан җирләрдә балаларга карасам, күңелем өзелә. Көлмәсләр, шаярмаслар. Сабый килеш картайганнар. Бичараларның сабыйлыгын фашистлар урлады. Мең ләгънәт аларга шуның өчен! +Сугыш кабыныр алдыннан, Миргали абзый М-ль шәһәрендә тимер юлда эшли. Сугыш, Мәрзыялар гаиләсен куып килә-килә, шушы Самодурово авылында артларыннан килеп җитә. Баштарак әле берәү дә немецлар монда озак эләгеп тора алыр дип уйламый, менә-менә яңадан үзебезнекеләр килеп җитәр, фрицларны пыранлатып куып алып китәр дигән өмет белән яши. Авылның кызлары, егетләре, Кызыл Армия борылып килгәнче дип, урманга кача. Безнең Мәрзыя да алар белән китә. Әмма фронт бик тиз ерагая, туп тавышлары да ишетелми башлый. Кызларның күбесе урманнан кире авылга кайтырга мәҗбүр була. Немец солдатларының күзенә чалынмаска дип, Мәрзыя, битен корымга буяп, иске киемнәргә киенеп, пәри төсенә кереп йөри. Бүтән кызлар да шулай итәләр. Үз илеңдә урамга чыгарга курык, матурлыгыңны күрсәтергә шиклән, кач, пос, таракан кебек, ярыкка кысылып яшә... Шул ук кояш, шул ук ай, шул ук йолдызлар, шул ук кешеләр, бер төрле дә үзгәреш юк сыман, ләкин урамда немец солдатлары, авыз гармуны уйнап, "Дойчланд үбер аллес"ны акырып йөриләр. Алар сине теләсә авыл артындагы чокырга илтеп атып үтерә ала, теләсә этләрдән талата ала, теләсә намусыңны таптый ала. Кичәге кояш, кичәге йолдызлар астында бүген син ирексез, бүген син кол. Бүген синең җиреңә дә, үзеңә дә килмешәкләр хуҗа. Күңел моның белән һичничек килешә алмый, урамга йөгереп чыгасы, бугазларына ябышасы килә... Әмма автомат көпшәсеннән өстеңә үлем сикерергә торганны күрәсең дә, тешләреңне кысып, артка чигенәсең... +Беркөнне ялт итеп торган матур машинага төялеп, авылга немец офицерлары килеп төшә. Озакламый халык арасына коточкыч хәбәр тарала: имеш, барлык матур кызларны, комиссия куеп, М-льдә ачылачак "начар йорт"ка алып китәчәкләр икән. Авылны кайгы сөреме баса. Матур кызлары булган ата-аналар кызларын тизрәк берәр яры олактырырга тырышалар. Әмма юл чатларына инде автоматлы солдатлар куелган була, хатын-кызларны авылдан чыгармыйлар, карчыкларга хәтле битләрен төкерек белән ышкып карап кына уздыралар. +Мәрзыя бит бу авыл кызы булмый, тик аны да комиссиягә дәштерәләр. Әле кайчан гына үзенең матурлыгына куанып бетә алмаган кыз бала бүген инде матур булып тууы өчен хәсрәткә төшә. Фашистлар килгәч, матурлык кирәксез, зарарлы, алай гына да түгел, хурлыклы бернәрсәгә әйләнеп кала. Мәрзыя төн буе йоклый алмый, ә иртә белән, әнкәсе өйдән чыккан арада, өстенә күкерт кислотасы сибә. Кызның куллары, аяклары пешә, ә бите, Мәрзыяның бүгенге дошманы - матурлыгы - исән кала... (Китап эченнән табылган язуны Мәрзыя үзенә кислота сибәр алдыннан язган була.) +Шифаханәдән чыккач, яңадан авылга кайтып күренмәскә кирәк булган, ләкин кая барсын? Ул тагын әти-әнисе янына кайтып керә. Бераз ябыккан, матурлыгы, бераз да сулмаган була. Картлар кызларының исән-сау үз аягы белән кайтып керүенә чиксез куаналар. Тик күңелләренең бер кырые белән, иртәрәк кайтты, дип пошыналар, чөнки кызларны әле һаман җыялар икән, "тегендә" матур кызлар һаман җитми икән. +Мәрзыя кеше күзенә бөтенләй күренмәскә тырышып яши. Мөмкин булса, ул хәзер ташка, агачка әйләнер иде, вакытлыча үлеп торыр иде. Әмма ни аяныч! Адәм килеш яшәргә кирәк. +Авыл кара урман түгел, кызның кайту хәбәре немецларга барып ирешә. Күңел ачу йорты өчен кызлар җыючы отряд Миргали абзый өенә килеп керә. Мәрзыя тәрәзәдән сикереп төшә, качмакчы була, аны түтәл бакчасында куып тоталар. Кыз тегеләрнең кулларын тешли, битләрен тырнап бетерә, аның кул-аягын бәйләп өлгерәләр, машинага салып, үзләре белән алып китәләр. Артларыннан йөгереп чыккан Мәрфуга түти, һушыннан язып, урамда егылып кала. Карты Миргали үзенең карчыгын күтәреп өйгә кертеп сала. Бер төндә хатынының чәчләре танымаслык булып агара. +Карт белән карчык ут йотып хәбәр көткәндә, өйләренә беркөнне ике иякле, ал яңаклы фельдфебель килеп керә. Ул Миргали агайдан ниндидер язуга кул куйдырырга тырыша. Янәсе, аның кызы хәзер Германия гаскәренә хезмәт итә, атаанасына ай саен фәлән хәтле акча килеп торачак, менә шушы контрактка кул куй. Миргали абзагыз, кул куярга минем сезгә кызымны сатканым юк, сез аны талап алдыгыз, ди дә, бүреген киеп, өйдән чыгып китә. Баядан бирле елап басып торган Мәрфуга түти немецтан кызы Мәрзыя хакында сорашмакчы була, фельдфебель аны аңламый, кесәсеннән акча чыгарып: "Сатлык йомыркагыз юкмы?" - дип сорый. +Көннәр үтә. Бүтән кызлардан хәбәр килгәләп тора, Мәрзыядан юк. Беркөнне, караңгы иңәр алдыннан, Мәрзыя үзе кайтып керә. (Караңгыланганчы авылга керергә оялып, урманда йөреп торган икән.) Элекке матур Мәрзыядан инде күләгә генә калган була. Ул хәзер көннәр буе, башын тезләренә куеп, бер урында утыра. Әнкәсе берәр сүз катса, җавап кайтару бик газаплы эш булган кебек, кашларын җыера, чыраен сыта, ләкин авызын ачып бер сүз дә әйтми. +Кайтуына биш көн тулды дигәндә, Мәрзыя бераз җанлана, аз-маз сөйләшкәли дә башлый. Бер тапкыр ул "тегеннән" киеп кайткан затлы күлмәген утка салып яндыра да үзенең өйдә калган ак күлмәген киеп куя. Мәрфуга түти аның көзге каршында боргаланганын да күргәләп кала. Ананың күңеле сөенә. Кызыбыз әкренләп аелына кайта дип уйлый. +Бер тапкыр Мәрзыяның, күлмәк өстенә күлмәк, күлмәк өстенә күлмәк киеп, көзге каршына барып басканын күргәч, әнкәсе: +- Кызым, ник алай кат-кат киеп куйдың? - дип сорый. +Кыз сәер генә елмая, әнисенең соравын җавапсыз калдыра. Аннары ул каядыр чыгып китә. Аны кич белән әлеге коры елга битендә тезләрен кочып утырган җиреннән табып алып кайталар. Икенче көнне дә аны шуннан табалар. +Бервакыт әтисе аның көрәк күтәреп бакча ягына киткәнен күреп кала. Бераздан шул якка барса, кызы Мәрзыя яр битенә чокыр казыган да шул чокырга кереп утырган. +- Кызым, нишләп чокырда утырасың? Чык, әйдә кайтыйк, - дигәч, Мәрзыя, әтисен танымаган кебек, күзләрен тутырып, гаҗәпләнеп карап-карап тора да, калтыранып, кинәт чокыр төбенә сеңә. Аптырап киткән Миргали кызын тартып чыгармакчы, алып кайтмакчы була. Мәрзыя үрсәләнеп кычкыра, еларга тотына: "Сез мине биреп җибәрәсез, куркам, кайтмыйм!" - ди. эчендә тик бер генә шатлыклы көн булып ала: кызлар җыючы отрядның биш кешесен коры елга төбеннән үле килеш табалар. Авылның хәсрәте өчен, кемнәрдер шулай үчне кайтара. Әмма бу куаныч та озакка бармый. СС отряды килеп, ярты авылны кара күмер итеп китә. Мәрзыя, ашарга да, хәтта кунарга да кайтмыйча, чокырда утыра башлый. Ата белән ана нишләргә белмиләр, кызны өйдән чыгармаска, бикләп асрарга уйлыйлар. Ләкин Мәрзыя йә качып, йә алдап чыгып китә. Атасы чокырны күмеп тә карый, Мәрзыя барып яңадан казый. Инде ахырда килешәләр: берни эшләп булмый, утыра бирсен, диләр, ач үлем белән үлмәсен дип, ашарына илтеп-илтеп бирәләр. +Бәла өстенә бәла килеп кенә тора. Мәрзыя күршеләрнең кече кызлары Наденьканы үзе белән чокырга алып йөри башлый. Алып бара да көннең-көн буе җибәрми. Наденьканы уенга чыгара алмыйлар. Мәрзыя, сагалап торып, үз янына алып китә. Күршеләре, зарланып, Миргали абзый янына керәләр. Ул бичара нишләсен! Үз баласын бәйләп куярга кулы бармый. Тик шулай да өйдән чыгармаска вәгъдә бирә. Ләкин Мәрзыя беренче көнне үк, тәрәзәне ватып, чыгып кача, Наденьканы, уйнап йөргән җиреннән тотып, чокырга алып китә. Күршеләр керәләр, барып әйтәбез, дип куркыта башлыйлар. Бүтән бер чара да калмагач, атасы Мәрзыяны бау белән стенага бәйләп куя. +Бу урынны сөйләгәндә, карчыкның кинәт тавышы бетте, ияге калтырый башлады. +Мескен Мәрзыя ябыгып сөяккә генә кала, өсте-башы тетелеп төшә. Әнкәсе яхшы күлмәк кидерергә теләсә, Мәрзыя кими: "Укырга киткәндә киярмен, торсын", - ди (ул медицина институтына җыенган булган икән), көчләп кидерсәләр, шундук салып атып, искесен киеп куя. +- Үз балама үзем әҗәл теләгән чакларым күп булды, - ди бичара карчык. +Күз көеге булып шулай йөри торгач, беркөнне Мәрзыя юкка чыга. Китаплар тотып, кичкырын авыл урамыннан барганын күреп калучылар булган. "Кая барасың, Мәрзыя?" - дип сораганнар. "Мәскәүгә укырга киттем, әтигә әйтмәгез", - дигән. Билгеле инде, аның сүзен берәү дә чынга алмаган. Артыннан кызганып карап калганнар. +Карчык сөйли-сөйли тәмам арыды, тавышы сына, әйткән сүзләре авызыннан абынып-сөртенеп чыга башлады. Ниһаять, ул бөтенләй тынды. +- Эзләп карагансыздыр бит? - дип сорадым мин, бик озак көткәннән соң. +- И, эзләмәгән кая инде! Атасының бармаган җире калмады. Юк, суга аккан шикелле югалды. +- Ә кабер? - дидем мин, баягы кебек бик озак көткәннән соң. +- Кабергә берәү дә күмелмәгән... Мәрзыя чокыры дип йөртәләр... Атасы шунда таш та куйды. +Яңгыр суыннан тәрәзә пыялалары елый. Өй эче караңгы, йодрыкларымны тез башыма кадап, мин хәрәкәтсез утырам. Карчыкның сулыш алганы да ишетелми: вакыт-вакыт уфылдап куймаса, аны үлгән дип уйларга мөмкин булыр иде, ул тәмам кипкән, саргайган. Күпме шулай утырганмын, менә карчык янә телгә килде: +- Күрше хатыны әйтә, мин аны төнлә чокыр янында күргәнем бар, ди. Белмим. Чокырга кайткач, нишләп өйгә кайтмас икән... Әтисе сагалап та карады, юк, очрата алмый. Үлгәндер инде, мескенем... Ул гомердән бирле... +Мин карчыкны тынычландырырлык бер сүз әйтә алмыйм. Тешләремне кысып, тәрәзә пыяласыннан агып төшә торган яңгыр суына карап утырам. Күңелем сызлый, күңелем әрни... \ No newline at end of file diff --git a/QU/2017-03.txt b/QU/2017-03.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..2d9cb445184472179ca1a95c7b5c187010f550aa --- /dev/null +++ b/QU/2017-03.txt @@ -0,0 +1,2214 @@ + +Ахир +МӨХЛИС ҺӘМ ИБЛИС +РОК-Н-РОЛЛЫ БӘЯН +Мөхлис. Син милләтең белән +кем, урысмы, әллә татармы? +Иблис. Мин урыс та, татар да +түгел. +Мөхлис. Нишләп? +Иблис. Мин изге җан, милләтем +юк... +Рок-н-ролл (инглизчә - rock and +roll, туры мәгънәсендә - селкен +һәм бөтерел) - узган гасырның +илленче елларында АКШта +барлыкка килгән популяр джаз +музыкасы стиле. +1. Мөхлис уяна һәм... +Мөхлис, йокы аралаш, каты итеп йөрәге чәнчүдән, аркасы сызлаудан әрнеп, талпынып куйды. Ирексездән, ул каткан буыннарын, ипсез ятудан оеган аякларын урын өстенә сузып, җәеп җибәрде. Аннан... ...аннан ул күзен ачты: башы тубал булып каткан, авызыннан күңел болгаткыч тәмәке исе, махмыр сасысы аңкый... +Япь-яшь егет - махмырдан интегә! Андый вакытта ул үзен гел үлем белән яшәү арасында хис итә һәм иң аянычы - үз-үзенә хуҗа була алмый иде... +- Ү-ү-ү-лә-ә-ә-әм!!! +Җанда бушлык, чиксез бушлык. Питер каласының тау-чокырлы җирендә урнашкан ике катлы кирпеч йортның флигель бүлмәсе (авылдагылар аны чарлак, диләр!), гадәттәгечә, шомлы вә караңгы иде. Урам һәм балкон ягына карап торган бердәнбер тәрәзә кара калын пәрдә белән капланган, ул бик сирәк ачыла, шуңа күрә хәзер төнме, көнме икәнлеген тәгаен генә белеп тә, сиземләп тә булмый. Кайчандыр ул кояштай якты фатирда яшәде. Бай атасы: "Улым, студент еллары бер генә була, кадерен белеп, кешечә укы, кешечә яшә!" - дип аны, үгет-нәсихәтләр биреп, өч бүлмәле яхшы һәм җайлы фатирда урнаштырып калдырган иде. Ләкин атасының фатирга түләргә дип калдырган акчасын тиз генә туздырып аткач, ул хәзер үзен шушы шалама алачыкта, ягъни чарлакта яшәргә дучар иткән иде. Тиздән аны моннан да куарлар, чөнки аның шуңар түләрлек акчасы да калмаган иде инде... +Мөхлис язу өстәлендә торган абажурны кабызды. Абажур кара төстә иде. Кискен ут яктысыннан әрнеп әчеткән күзенең кырыен көч-хәл белән ачып, башы яньчек түп-түгәрәк будильникка күз ташлады. Идәнгә атып бәрсәң дә йөри торган сәгать, ни хикмәт, инде йөрми, туктаган, сары күгәрек йөгергән калын телләре күптәннән алтынчы яртыны күрсәтә иде. Билгеле ки, бу дөрес вакыт түгел, күңел сиземләве буенча, хәзер төн урталары булырга тиеш. Ул гел шулай: гулянкадан кайтып егыла да шундук йокыга тына һәм инде, йә башы, йә йөрәге сызланып, төн уртасында уяна... +Киң агач карават... кәгазь, дәрес әсбаплары, юылмаган савыт-саба, каткан ашамлык кисәкләре белән тулы язу өстәле, кулдан буялган кием шкафы (ике ишегенең берсе юк!), берничә урыннан купкан паркет идән, исләнгән швабра, памуй чиләге һ.б. Болар әлеге шыксыз вә котсыз чарлакның интерьерын хасил итәләр иде. Обойлары саргайган, чатлары чатнаган иске дивар түрендә рок-нролл короле Элвис Преслиның сурәте төшерелгән календарь, каршы ягында кыллары өзелгән, грифы ярык гитара, ә чатта исә борынгы зур бер көзге һәм яшеле уңып, ниндидер куркыныч төс алган берничә вак шәмаил эленеп тора иде. Шәмаилләрне ул үз кулы белән элде. +Мөхлис кабат караватка ятып дүнмәкче генә иде, кинәт шуның башында торган магнитофон акырып уйнарга тотынды. Егет артка мәтәлгән чагында аркасы белән ялгыш кына магнитофон төймәсенә яткан, шуңар күрә дә ул уйнарга тотынган. Бүлмәдә рок-н-ролл хакимлек итте. Рок-н-роллдан тыш ул башка берни дә тыңламый иде. Рок-н-роллга булган мәхәббәтне аңарда сөйгән кызы Лулу тудырды, Лулу Бөгелмә "общепит"ында бердәнбер рок-н-ролл җырлаучы булып саналды. Аны тыңларга дип бөтен Бөгелмә бомонды җыйнала иде. Мөхлис аңа беренче күрүдә үк гашыйк булды, үзеннән бигрәк - җырлау сәләтенә. Чөнки "попса"ны теләсә кем җырлый ала, ә менә рок-н-роллны бик сирәк җырчылар гына башкара. Аны башкару өчен шайтан көче кирәк, күрәсең. +Карават, өстәл өсте һәм идән рок-н-ролл башкаручыларның альбом дисклары белән тулган, әгәр дә бер кырып-себереп, бөтен чарлакны актарып чыксаң, монда The Animals, John Lennon, Little Richard, Aerosmith, Robert Gordon, Susi Guatro, Elvis Presley, Zz Top, Bobby Dey, Carl Perkins, Wanda Jacson, Dire Straits, Los Lobos һәм хәтта Chauck Berry язмаларын да табарга мөмкин булыр иде. +Мөхлис магнитофонын сүндереп тормады, чөнки бу шайтани көйгә күнеккән иде инде. Ул аның әзрәк тавышын гына басты. Аннан ул көзге каршына килеп, озак кына үзенең ягымсыз чыраена карап торды. Йөзе саргайган, өметсез. Касмакланып каткан пычрак чәч берничә җирдә үрә баскан, күз төпләре кара янып, кызарып, хәтта шешеп чыккан. "Абау, минме бу?!" - Мөхлис үзенең "рок-н-ролл"ы кыяфәтеннән куркынып кисәк кенә артка чигенде һәм чытырдатып күзен йомды. Төшенә генә кермиме, янәсе?! Кабат күзләрен ачты һәм кабат бакты, тик көзгедәге алама сурәт берничек тә үзгәрмәде, ул ничек бар шулай калды. "Мин икән... Кая булдым соң мин кичә? Карарлык җирем дә калмаган... Ярар, әле хет исән кайтканмын! Бер генә түгел бит... Туктарга вакыт, дускай, туктарга..." +Хәл, чынлап та, кискен, хәл аяныч иде. Акча юк, университеттан куарга торалар. Сессиясен ябалмады. Тагын кемнән ярдәм сорарга да кемнән әҗәткә акча алырга? Әҗәткә ала-ала болай да муеннан бурычка батты бит инде. Үзеннән һәм Бөгелмәдә яшәүче бай атасыннан башка аңар хәзер беркем дә ярдәм итә алмас. Ләкин ул атасына шалтыратырга һәм аңардан ярдәм сорарга курыкты. Әйе, аның атасы бай, ул - банкир, ләкин шактый усал, хәйләкәр адәм. Әгәр дә хәзер атасына исәп-хисап бирергә туры килсә, аның бик күп зур-зур һәм дә вак-вак җинаятьләре ачылачак. Кырыс атасы кичермәячәк. +Башта дуслар шактый булды, күп иде, Питердан да, башка шәһәрләрдән дә. Алар аңарда кунып, ашап-эчеп, күңел ачып яттылар (Мөхлис хисабына, билгеле!), ләкин хуҗа егетнең хәлләре мөшкелләнеп, булган бар запасы эреп юкка чыккач, шул дус дигәннәре дә каядыр югалышып, таралышып бетте. Шулай шул... Ирексездән, бөек шагыйрьнең бөек сүзләре искә килеп төшә: "Акча барда бар да дус та, бар да яр, акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!" +"Ярар... күңелне төшерергә ярамый, хәлләр мөшкел булса да, баш исән бит әле, баш!" - дип үз-үзен тынычландырган булды ул. Соңгы вакытта (янда беркем дә калмагач!) ул шулай гел үз-үзе белән сөйләшергә өйрәнгән иде. +- Бичара! - дип эндәште шулчак караңгылык. - Әгәр кирәгең булмаса, исән каласың юк иде! +- Кемгәдер кирәкле була алу зур бәхет инде ул. Тукта! Мин кичә кайда булдым соң әле? Төне буе кайда йөрдем? +Сөйләшү дәвамлы булды: +- Кайда?! Картёжный салонда! - дип кабатланды шул ук калын басынкы тавыш. +- Әйе, әйе, искә төште. Тик нишләдем мин анда? Кемнәр белән булдым? Хәтерләмим... +- Кәрт суктың, аракы эчтең, крупьеларга бәйләндең. Сине кыйный башладылар, башыңны чак кына унитазга тыгып куймадылар. +- Хәтерлим кебек... алар миннән акча таләп иттеләр, ә акча юк, бетте... кәрт уйнап, оттырып бетердем... +Ул өч-дүрт мәртәбә картада куш, ягъни зур акчалар отып, мизгел эчендә баерга һәм бар булган бурычларын каплап бетерергә өметләнгән иде. Тик, ни кызганыч, аның ул өметләре акланмады. Ул фәкать кызык һәм күңел ачу өчен генә уйнаган калын кесәле көндәшләре алдында үзенең бәясен бик нык төшерде. Комарлы уеннар ул фәкать байларга гына килешә, ярлыларны, акчасызларны нигәдер үз итми, якын итми. Ни әйтсәң дә, Бөгелмә түгел шул бу, егетем, Санкт-Петербург була бу, миллионлы кала! +- Оттырдым, әйе... әмма исән калдым... Кем коткарды соң мине?! +Үз-үзе белән сөйләшү бер генә минутка да тукталмады. +- Синең кебек үк яшь, матур егет, - дип җавап бирде усал караңгылык. - Ресторанда бер өстәл янында утырдыгыз... +Егет, сөенеченнән хәтта ки кычкырып ук куйды. +- Ә... әйе... тук чырайлы, кылыч борынлы... Менә шул чибәр егет котыртты да инде мине, шуның аркасында гына... Үз-үземә күпме әйткәнем булды - сөйләшмә таныш булмаган кешеләр белән, аралашма, дип... Юк бит, шуңа ихтыяр көчем җитмәде... +Кара пәрдә капланган тәрәзә янында нидер селкенгән, кыштырдаган кебек булды. Бу алама чарлакта ни генә булмас та, ни генә йөрмәс... Тычкандыр, күседер, бәлкем... +- Ялгышасың, - дип телгә килде каһәр суккан тәрәз буе. - Әгәр ул булмаса, башың беткән иде. Сине шул кичне эзләп таптылар. Син Марк Захарыч атлы эшкуардан бурычка акча алып торгансың, ике ай эчендә кайтарам, дигәнсең. Вәгъдәңдә тормадың. Миллиардерлар артында һәрчак бандитлар тора, ансыз Рәсәй яши алмый. Бандитлар сиңа счёт ачтылар, алган акчаңны, тиешле процентларыңны ике көн эчендә түләп бетермәсәң, башыңны борып атачаклар, бөтен бурычыңны Бөгелмәдә яшәүче бай атаңнан түләтәчәкләр! +- Нәрсә, үлем көтәме инде мине? Үләсе килми, мин бит әле яшь, шундый яшь! Егерме бер яшьтә кемнең үләсе килсен икән?! Тик кем... кем миңа ярдәм итәр? +- Мин! - дип эндәште ягымлы балкон ягы. - Сине генә түгел, атаңны һәм хәтта мәрхүмә анаңны да яхшы беләм. Син миңа рәхмәт әйтергә тиешсең, мин сине үлемнән коткарып калдым! +- Рәхмәт... кем соң син... +Мөхлис, башын тотып, мендәргә капланды. Азып-тузып, эчеп-исереп йөргәннән соң, аңарда гел шундый галлюцинацияләр башлана торган иде. Үз-үзе белән генә түгел, әллә кемнәр белән сөйләшә. Менә хәзер дә... Әгәр дә тормышын яңадан башларга туры килсә, ул бүтән аракы эчмәс, авызына грамм да капмас, кәрт уйнаудан туктар, азып-тузып та йөрмәс иде кебек... "Валлаһи, дим! Аллам сакласын!" +Шул сүзләрне әйтүгә үк, бүлмә эче яктырып киткән кебек булды. Караңгы урыннар, чат-чатлар, пәрдә өсләре яктырып киткән кебек булды, рок-н-роллы абажур яктысыннан әзрәк читтә торган, кургашын болытка охшаган озынча кара күләгә дә тәэсир итү көчен югалтты сымак. Бертуктамый чыңлап, сызлап торган башын төзәтер өчен шайтанга җанын бирергә дә әзер Мөхлис өстәлдәге шакшы фужерда су шәйләп алды һәм шул суны йотыла-йотыла эчте. Җылымса су нык тәмсез, күңел болгаткыч бернәрсә булып чыкты, ул чак кына космады. Шыксыз көз айлары җитсә дә, йорт әле һаман да җылытылмый, бүлмә эче сизелерлек салкын иде. Егет, юрганга төренеп, карават чатына сөялде. Кинәт ул туңып китте, калтыранды, дерелдәде. Атасы алдында оят иде аңа. Ул аның алдында гел яхшы булып күренергә, үзенең җитешсез якларын яшерергә тырышты, ләкин ул, атасы уйлаганча, алтын бала түгел иде. Үзен үзе генә белә иде егет... +"Да... дело дрянь! - дип изаланды ул. - Мине аңлый алырлык, ярдәм итәрлек берәр адәми зат бармы соң бу таш калада? Юк бит, юк! Шайтан алгыры!" +- Мин бар! Мин! - Баягы саллы тавыш тагын кабатланды. +- Кем соң син? +- Синең күптәнге дустың, адашың, чакырсаң, шундук килеп җитәм! +- Уф... тагын башланды... +- Ялгышасың, - дип каршы төште тавыш. - Галлюцинация түгел бу, без инде күптән сөйләшәбез. Мин сине өч бармагым кебек яхшы беләм. +- Ә мин сине белмим дә, күрмим дә, - дип зарланды тегесе. - Дус булсаң, хет чыгып күренер идең, ятмас идең качып! Их... әгәр дә... +- Әйе?! +- Әгәр дә мине... +- Әйтеп бетер... - Түземсезлек хәтсез иде!!! +- Әгәр дә мине, - дип көчәнде Мөхлис, - шушы коточкыч хәлдән коткаручы табылса, җанымны шайтанга, иблискә сатарга да разый булыр идем... +Әйтте генә, шундук өйдә ду купты! Нидер шартлап коелды, әйтерсең, җир убылды! Авиабомбардировка диярсең! Гадәттә, күктән бомбалар коелганда шундый гарасат кузгала. Кинода күрсәтәләр бит әле - дөньясы тетрәнә! Билгеле ки, бу очракта исә ярык түшәм дә, начар сыланган штукатур да коелмады, берни дә ишелмәде һәм хәтта берни дә купмады, ә бәлки коелган, ишелгән һәм купкан сыман тоелды гына. Давыл түгел, хәтта тузан да купмады, идән ярыкларына кереп кысылган зарарлы тараканнар да җир тетрәгәндә генә була торган гайрәти чайкалуларны сизмәделәр... +Бүлмәнең баш-башларында ак сакаллы ике скрипкачы пәйда булды. Ни хикмәт, алар смычокларын нигәдер кире башы белән тотканнар иде. Тик шулчак бар көченә стереомагнитофон акырырга тотынды, рок-н-роллның иң хәтәре һәм иң әшәкесе яңгырады, скрипкаларын көйләп, уйнарга гына торган шәүләләр тиз арада күздән югалды. Ләкин алар бар көченә яңгыраган рок-н-ролл тавышыннан куркып түгел, ә кемнеңдер, югалыгыз, дип әмер бирүеннән югалдылар кебек. Мөхлис әлеге ишарәне үз күзе белән күрмәсә дә, аны арка мие, ягъни күңел күзе белән сизде. Магнитофон ничек каты итеп үкерә башласа, ул шулай кисәк кенә тынды да. Баядан бирле психопат кебек селкенеп, тетрәнеп торган карават, тукталышка килеп туктаган автомобильдәй, кинәт кенә калтырануыннан туктап, кабат урынына кайтып утырды. Өстенә яшел мамык юрган бөркәнгән Мөхлис кабат көзге каршына килеп басты. Ул бүген чишенмичә генә яткан иде. Кешелеккә дип тоткан соры кәчтүме, инде "кешелеген" югалтып, берничә җирдән ертылган, казинога барыр алдыннан гына үтүк белән "стрелка" ясаган чалбары хәтәр бөгәрләнгән, замогыннан киткән чалбар ерымы, өй ишеге сымак, яртылаш ачык калган, әйтерсең, анда кемнеңдер кулы уйнаган иде. Шулчак бүлмәдә кот очарлык бер күренеш пәйда булды: егет көзгедән үз артында басып торган бер адәми затны шәйләп алды. Өстенә кара фрак кигән, башында цилиндр, һәм ул гел карадан киенгән, әйтерсең, ул күмердән яралган. Борынгы кино кадрларыннан күчеп, шушы караңгы чарлакка килеп утырган диярсең. Аягындагы ботинкасына хәтле кара төстә, тик ул фасоны белән нигәдер дуңгыз тоягын хәтерләтә иде. Ыспай үзе, пөхтә, элегантлы. Күзенә генә күренәме әллә дип, ул артына борылып карады, ләкин ошбу манзара үзгәрмәде. Әйе, бу кеше иде, аның өендә кунак бар. Ләкин сәер кеше һәм сәер кунак. Егет кунакның кыяфәтеннән бигрәк күзләренә игътибар итәргә өлгерде. Аның күзләре нигәдер дөрес түгел, икесе ике төрле төстә, икесе дә туры карамый, ә төрле якка карый иде. Карашы салкын, битараф, хәер, ул үзе дә нәкъ шундый бер тәмуг кисәве иде. +- Куркыттың, әй! - дип кычкырды аңар Мөхлис. - Кем соң син? +- Кичәге дустың, киңәшчең вә фикердәшең, - диде аңа кунак, тыныч һәм басынкы тавыш белән. +- Кичер, танымадым, - дигән булды егет. (Дөресен әйткәндә, аның бу көтелмәгән кунакны күргәч, коты ботына төшкән иде.) Ике аягы да, паралич суккандай, селкенмәс хәлгә җитте, боз кебек катып калды. +- Кичә син кеше танырлык түгел идең шул! - дип елмайгандай итте кунак, ләкин ул чын, ихластан түгел, ул хасталы кешенең үлем алдыннан якыннары белән хушлашкандагыча моңсу елмаюга охшаш бер нәрсә иде. +- Әйе, кичә бик тә күңелле узды... Кабатланыр микән бу кичә, китмим әле шуны белмичә? Карале, кичә атнаның кайсы көне иде? Җомга түгелме? +Кунак, җомга сүзен ишетүгә, куырылды. Борынгы комод каршында торган имгәк урындыкка, исән-имин сөялеп, егеткә шундук нотация укый башлады. Ул аңа "җомга" сүзен, әлеге изге сүзне башка кулланмаска һәм аны, гомумән, кычкырып әйтмәскә киңәш итте. Кунакның исә иң яраткан һәм иң уңышлы булып саналган көне сишәмбе көн булып чыкты. Чөнки сишәмбе көнне, дини легенда буенча, ниндидер изге пәйгамбәрне җәзалап үтергәннәр... +- Эш-гамәлләремне фәкать сишәмбе көн генә башлыйм, - дип аңлатты ул Мөхлискә, - яңа планнар корам, яңа дуслар белән танышам. Синең белән дә без кичә кич күрештек, чөнки кичә сишәмбе көн иде. Ха-ха-ха! +Кунак кеткелдәп көлде, йөрәкне өшетерлек итеп көлде. "Мин бер нәрсәне беләм, исән калуың белән иң элек син миңа бурычлы!" - дип искәртте ул соңыннан. +- Үлгән булсам, әйбәтрәк тә буласы икән, - дип еламсырады Мөхлис. - Болай да үлем чигендә тора идем бит, үлем белән яшәү арасында... +- Үлем кеше өчен нормаль халәт, ул тууга ук үлүгә таба бара, кеше өчен бәхет - ул үлем, - дигән фикер атты кунак. +Кембридж университетыннан качкан берәр галим кәмәше, философия фәннәре кандидаты яисә профессор түгел микән дигән уйлар да килде Мөхлиснең башына шулчак. +- Философиядә "ман" дигән бер төшенчә бар, немец сүзе ул, - дип дәвам итте кунак, - татарның "моң" сүзе сымак, башка бер телгә дә тәрҗемә ителми. Экзистенциализм юнәлешенең төп төшенчәсе булып санала. Кыстати... Хайдеггер дигән бер җүләр саткан адәм керткән аны. Ман дөньясында яшәүчеләр барысы да бертөрле уйлый, бертөрле хис йөртә һәм бертөрле гамәл кыла һәм, иң аянычы, берәү дә үзенең чын юлын эзләргә теләми. Шул җүләр саткан философның әйтүе буенча, мондый дөнья, мондый халәт кешегә, гомумән, зыян гына китерә, кешелекне югалта һәм ирекне чикли. Шушы читен халәттә ирек яулар өчен, кеше үзен үлем белән яшәү арасына куярга тиеш. Бары тик үлем куркынычын сизгәч кенә, шәхес әнә шул ман халәтеннән котыла, үзен ирекле итеп сизә һәм кылган гамәлләре өчен дөнья каршында җавап тота ала. Синең ыслучайга туры килә бу мисал, дускай, бик туры килә! +- Белмим, - дип шик белдерде егет, - аннан котылу юк сыман... +- Бар! - дип тынычландырды аны кунак. +- Кая? Ничек? Бурычка акча биреп торасың мәллә? - Кунакны шаклар катырып, ул кинәт кенә аның алдына тезләнде. - Бир, үтермә! Бурычымны кайтарырмын! Ай эчендә, ишетәсеңме, әтидән булса да алып бирермен! Бир! +- Ноу проблем! - дип кысык кына елмайды кунак. - Бурычыңны кайтармасаң да була... +Кунакның соңгы сүзләре егетнең йөрәгенә май булып ятты. Ул бик дулкынланып, дәртләнеп китте һәм могҗизаи акробатик алымнар ясап, башта җүләрләнеп биергә, соңрак аркасы белән идәнгә ятып, бер кулына таянган хәлдә, зырылдап әйләнергә тотынды. Егетнең зиһене, акылы бөтенләй әзәйде кебек, ә рок-н-роллның тавышы тагын да көчлерәк, зәһәррәк яңгырады. Хәтта бу дөньяда күпне күргән һәм күпне белгән сәер кунак та аның бу шайтани биюенә исе китеп, кызыксынып карап торды. Оста биючегә кул чабып: "Афәрин!" - дип кенә кычкырасы калды. Билгеле, Мөхлисне дә аңларга була, аның бәхете тулып ташыган, көтелмәгән ярдәмгә, изге җанлы кунакка рәхмәтләрен яудырып, сөенеченнән бии иде бит ул! Ләкин изге җанлы кунакның дөньядагы барлык кемсәләргә дә (бигрәк тә сәнгатькәрләр арасында!) хас бер гадәте бар, ул башка кешенең бәхетенә сөенә алмый һәм, гомумән, кемнең дә булса уңышын күтәрә алмый торган иде. +- Тик минем кечкенә генә шартым бар! - Ул тамагын кырып куйды: тавышы калын булып, карлыгып чыкты. Бию бетте, рок-н-ролл сүнде һәм егет тә түнде. +- Нинди шарт, шайтан алгыры?! Бу хәлемдә мин теләсә нинди шартны да үтәргә риза. Әйт, нинди шарт?! +- Син әле генә, әгәр дә миңа акча белән ярдәм итүче табылса, җанымны иблискә сатарга да риза, дип әйттең... +- Мин шулай дип әйттемме? - дип шаяртты Мөхлис. Ул гел шулай, эшнең кая барганын аңласа да, җүләр булып кыланырга ярата иде. Атадан калган хата бу һәм ул аңардан берничек тә азат түгел иде. +- Нәкъ шулай дип әйттең! - Кунак имән бармагын югарыга күтәреп эндәште һәм шуның белән әйткән сүзенең әһәмиятле булуына ишарәләде. +- Ә мин чуты... хәтерләмим, - дип җүләр саттты Мөхлис һәм, нәүмизләнеп, җилкәсен генә җыерды. - Соңгы вакытта мин депрессиядә утырам, бик каты депрессиядә... шуңар күрә ни генә сүләмәм... +- Кыек-мыек сөйләшергә кирәкми! - дип җикеренде шулчак кунак һәм, үз чиратында җенләнеп, урыныннан торып басты. - Җавап бир - әйттеңме-юкмы? +- Минем авыздан чыккан сүзгә ошамаган, Аллам сакласын! - Ни әйтсәң дә, таныш кеше түгел бит, ә андыйлардан сак булырга кирәк. +- Алдашма, егет! - дип кычкырды аңа кунак. - Синең әйткән сүзләреңне бөтен халык, бөтен гавам ишетте! - Егет, кашларын җыерып, җилкәсен генә сикертте, янәсе, нинди халык, нинди кешеләр? - Әнә, кара тәрәзәдән! - дип акырды кунак һәм кулы белән кара пәрдә корылган тәрәзәгә төртеп күрсәтте. Ул төртеп күрсәткән кара пәрдә күз алдыннан каядыр очып юкка чыкты, тәрәзә рамында көн һәм кояш яктысы түгел, ә йолдызлар галәме ачылды: күп иде алар, миллионлаган иде... Галәм иде бу, космик галәм иде. - Әйттеме? - дип кычкырып сөаль куйды кунак йолдызлы галәмгә. "Әйтте, әйтте!" - дип җавап бирде аңар кайтаваз... +"Бетте баш! Кем соң бу? Мин кем белән бәйләндем?!" - дип уйланды Мөхлис. Ләкин аның бу сорауга җавап бирүчесе юк иде шул... +Шулчак күктә юка гына бер якты сызык пәйда булды, ул метеорит койрыгы булып чыкты. Менә ул, тау ташыдай кискен генә аска таба томырылып, атмосферага килеп керде. Коточкыч шартлау тавышы яңгырады. Мөхлис башы белән идәнгә мәтәлде һәм шундук аңын да җуйды... +2. ...белән таныша +Егет, аңына килгәндә, карават астында аунап ята иде. Сүндерелми калган супермагнитофон әкрен генә рок-н-ролл уйнап тора, анда "Pockin Pobbin" (Bobby Day) композициясе яңгырый иде. +Гомер юылмаган шакшы идәнгә борынын төртеп, мәтәлеп яткан Мөхлис туктый алмыйча төчкерергә тотынды. Төчкереп туйгач, ул карават астыннан чыкты һәм акрын гына торып басты. Бая гына күргән коточкыч хәлләр, галәмәтләр төшенә генә кергәндер дигән уй белән яшәде ул. Ләкин төтен исенә баткан бүлмә эчендә кабат шул теге сәер кунак күренгәч, Мөхлиснең йөрәге өшеп киткәндәй булды һәм ул әлеге күзгә күренүләрнең төш кенә түгеллеген, ә гап-гади чынбарлык икәнлеген аңлап алды. Хәзер инде туп-туры күзгә-күз карашып, сөйләшеп аңлашуның кирәклеге көн кебек ачык иде... +- Кем соң син? - Мөхлиснең тавышы калтыранып, ишетелер-ишетелмәс кенә чыкты. +- Иблис. +- Ә мин - Мөхлис. +- Беләм. +- Нишләп соң син иблис, ә?! +- Нишләп син Мөхлис?! +- Да... чынлап та... Нишләп син иблис, ә мин Мөхлис? +- Җавабы гади, - диде кунак, - Мөхлис булган җирдә - иблис, иблис булган җирдә Мөхлис бар. +- Мин Гаян малае, ә син кем малае? +- Наян малае! - дип көлде Иблис. +- Фамилияң? +- Шайтанов. +- Таныш булыйк... Айтуганов... +- Нәрсә, Айтуганов! - дип дәште ул коры гына. - Ризамы минем шартыма? Аңлатыргамы? +- Иптәш Шайтанов, - дип ялварды егет, - син миңа уйларга вакыт бирсәң иде. Мин бик нык уйлап, төпле бер фикергә килергә тиешмен... +- Мин түземле, чөнки беләм үземне! - Кунак китәргә дип урыныннан кузгалды. +- Яратмыйсың... да?! +- Кемне? +- Теге җен саткан фәйләсуфны?! Хайдегеррны? +- Киресенчә, хөрмәт итәм. Ул безнең философ... +Әйе, ул хаклы. Җеннәрнең, шайтаннарның да үз акыл ияләре була. Бөтен дөньяны астын-өскә китергән Адольф Гитлерны гына алыйк. Аның яраткан философы - Ницше. Әлеге фәйләсуфның "өстен кеше" (сверх человек) теориясенә нигезләнеп, Гитлер да үзенең куркыныч тәгълиматын тудырган һәм аны фанатларча тормышка ашырырга тотынган. Шөкер, ахырына тиклем җиткерә алмаган, чөнки җиңелүгә дучар булган, Берлиндагы рейхстаг өстендә Кызыл Совет байрагы җилфердәгән... +Кунак ничек тиз пәйда булса, шулай тиз югалды да. Бу куркыныч адәмнең югалуы аңа әзрәк җиңеллек алып килсә дә, шатланырга иртәрәк иде әле. Мөхлис аның кем икәнлеген әлегә аңлап җиткермәсә дә, аның белән бәйләнешкә кермәскә һәм аңардан ерак торырга кирәклеген күңеле белән сизенә иде. Ләкин сизенү генә аз, үз-үзеңне саклап калу өчен хәзер нәрсә дә булса эшләргә кирәк. "Нишләргә? Теге бандитлар озак көттермәсләр, акча даулап килеп җитәрләр. Килсәләр, эзләп тапсалар, исән калырмын димә, - "хана"! Бәлкем, килмәсләр дә, ә?! Бәлкем, ул алардан котыла да алыр?! Юк, тик торырга ярамый, нидер хәл кылырга кирәк. Әйе, әйе, теге бәдбәхетләр килгәнче, бу каһәр суккан чарлактан чыгып качуың яхшырактыр..." +Мөхлис, бар булган мөлкәтен ялтырап торган крокодил күнле чемоданга тутырып, бүлмәсеннән йөгереп чыкты һәм текә баскыч буйлап аска төшеп китте. Баскыч буйлары бик караңгы, анда урам уты яктысы гына сизелеп тора. Инде тәмам төшеп җитеп, подъезд ишегеннән урам якка сикерәм дигәндә генә, ул кинәт баскыч төбендә абынып егылды. Үзе мәтәлмәде, кемдер аңар аяк чалды. Өстенә кара төстәге күн тужурка кигән бер амбал аны егылган җиреннән тартып торгызып, йодрыгы белән каты итеп эченә сукты. Мөхлис, хәле бетеп, бөгелеп төште, ә чемоданы исә, кулыннан ычкынып китеп, эчендәге әйберләрне, ягъни "эчәгеләрен" як-якка чәчә-чәчә, каядыр бушлыкка мәтәлде... +- Ну, ты чё?! - дип үкерде амбал. - Убежать хотел?! +- Юк... а чё!? +- Гони, давай! +- Нәрсә? +- Бабки! +- Күпме? +- Тысяча баксов! +- Мин сездән биш йөз генә алдым... +- Запомни, урод, если завтра в одиннадцать не принесёшь, то пеняй на себя! Понял, да?! +- Да... +- Чухнул? +- Чу...ха...ны... +- Выбирай выражение, коз-з-зёл! +Амбал инде аңар кул күтәреп азапланмады, эченә генә типте. Тал чыбыгыдай бөгелеп төшкән Мөхлис, авызын ачып, аңар бер сүз дә әйтә алмады - сулышы капты, сеңе катты... +- Ты понял меня, нет?! +- По...нял... +- В одиннадцать, значит... +- Кайда? +- В офисе... адрес... запомни... да... Невский проспект, 66 дом, фирма "Дьяволиада" ...Запомнил? +- Да... а если... +- Ты не жилец! Ищи или займи! +- Каян... алыйм... +- Не понял... +Мөхлис, авыртуга түзә алмыйча, тешен кысып, идәнгә тезләнде. Аннан курка-курка, баскыч тоткасына таянып, акрын гына күтәрелә башлады, ләкин кулы шуып китеп, бөтенләй икенче якка - баскыч кырыена очып төште. Шунда аның кулы бер зур тимер кисәген шәйләп алды, ул төзүчеләр калдырып киткән калын арматура кисәге булып чыкты. Үлем исереклегендә йөргән һәм ахыр чиккә җитеп ярсыган Мөхлис, талпынып, әнә шул арматура белән амбалның муен тамырына тартты. Бар көченә һәм шактый каты итеп! Амбал гөпелдәп авар да акырып егылыр дип көткән Мөхлис ялгышты - әзмәвер (ни гаҗәп!) шундук күз алдында эреп юкка чыкты. Кая китте ул? Исән калса да, яраланса да, нишләп җавап кайтармады, кабат аңар ташланмады? Сизде ул, күңеле белән сизде, аны кыйнаган әзмәвер чын кеше түгел, ул бер кеше рәвешендәге шайтани затка охшаган иде. Табигый заттан барыбер нинди дә булса ис килә: йә тән, йә ислемай исе, йә сарымсак, йә аракы исе. Ләкин аңардан бер төрле дә ис килмәде, кыскасы, аны кыйнаган сәер зат кеше түгел иде булса кирәк. Мөхлис, ирексездән, бая очрашкан сәер кунак турында уйлап куйды, уйлап кына алган иде, ул шундук пәйда да булды. Кунак баскычның өске ягында басып тора иде һәм ул кулы белән ишарә ясап, аны өске катка чакырды... +- Нишләп уйга баттың? +- Уйлыйм, - диде Мөхлис, үзенең мескенлеген һәм чарасызлыгын яшерә алмыйча. - Кайчан килерләр дә, кайчан... +- Уйлау гына аз, дускай, чарасын күрергә кирәк. +- Ярдәм... +- Анысы әйе, хак йөзендә. +- Ә бәлкем син... +- Ни өчен яныңнан китмичә шушында басып тораммы, - диде егетне ярты сүзеннән аңлап торган иблис. - Сиңа ярдәм итү теләге белән янганга күрә... +- Рәхмәт... яхшы сүзең өчен... +- Чын дус һәрчак сүзендә тора, кил, калма караңгыда, мен минем янга! +Мөхлис текә баскычтан бүлмәсенә көч-хәл белән генә менеп җитте. Йә хикмәт! Өстәл өстендә яткан бер күч яшел долларларны күреп, ул бик зур гаҗәпсенү кичерде. Каян килгән бу хәтле акча аңарда? +- Ал! - диде Иблис. +- Нәрсә бу? - дип аңламаган булып кыланды егет. +- Акча танымыйсыңмы? +- Таныйм, тик... +- Сорадың түгелме? +- Минме? +- Юк, күршең! - Шаярткан була тагын! +- Ә... әйе... шу-у-улкадәр күпме?! +- Сораган хәтле... +- Мин сиңа суммасын әйтмәдем бит... +- Күпме кирәген күзеңнән күреп торам... +- Да... +Сөенечен яшерә алмаган Мөхлис шакшы кулын шул яшел күчкә тыкты. Шытырдап торган яшел доллар акчалар аның уч төбен көйдереп, яндырып алды. Менә кайда ул байлык, менә кайда бәхет! Шатлан, сөен, сикереп бие! Ә юк, бу егет бар нәрсәгә ышанучы, һәр нәрсәгә бер сүзсез, бер карусыз риза булучы ахмак кеше түгел, хәйләкәрлек, мәкерлек җитәрлек иде аңарда, шуңар күрә дә ул башта яңа танышын сынап карарга һәм аның белән мөмкин хәтле озаграк уйнарга булды. +- Ә... болар ни... +- Нәрсә? +- Ялган түгел микән, дим... фәл...шивый... +- Ышанмыйсыңмы?! +- Юк, юк, ышанам, мин сиңа чиксез рәхмәтлемен, син миңа зур изгелек кыласың. Шулай да тикшереп карау комачау итмәс иде. Үпкәләмә, алдаучылар күп булды... +- Яхшы! - диде Мөхлиснең шикләнүеннән инде саруы кайный башлаган шайтан. - Тикшер! Тик ничек? +- Аны тикшерүе бик тә җиңел... - Егет бер йөз долларлы банкнотны лампа яктысына китерде. - Анда президентның сурәте булырга тиеш... +- Президентның? +- Америка президентының... +- Бармы? +- Бар, бар! Пеләше дә бар! - диде Мөхлис, долларны бертуктаусыз кулында әйләндереп. - Болай чынга охшаган. Тик менә бер әйбер күңелдә шик тудыра... +- Нәрсә? +- Монда дуңгыз тоягы да күзгә чалына димме... +- Илегез шундый... +Мөхлис шайтанның чираттагы сафсатасын тыңлап, вакыт уздырып торырга теләмәде, аның хәзер үз кайгысы кайгы һәм үз уе уй иде. Ул өстәлдә күче белән яткан яшел долларларны берәм-берәм кесәсенә тутыра башлады, тыйнаклык саклап түгел, билгеле, комсызланып тутырды. Кәгазь акчалар кәчтүм һәм чалбар кесәләренә генә сыймый башлагач, ул аларны күлмәк эченә, корсак астына да тыкты. Ул шул эш белән бик мавыгып китеп, янында басып торган кунакның барлыгын да онытты һәм инде, эшен бетергәч үк, ишеккә атылды. Иблис кисәк кенә аның юлын кисте... +- Шарт? +- Нәмә әле ул? - дип белмәмешкә сабышты егет. +- Өч тамчы кан. +- Нигә? +- Шартнамәне ныгытыр өчен. +- Өч тамчы... өч тамчы кан, дисең инде... +- Ничек? +- Бирермен, ә нигә бирмәскә! Жалкы мәллә өч тамчы кан?! - дип сөйләнде ул. - Өч тамчы кан нәрсә инде ул?! Мәктәптә укыганда, чирек литр да биргән бар анысы! +- Чирек литр?! - Иблиснең күзе шар булды. +- Ие... мин почётлы донор идем! +- Нигә бирдең? +- Кан бирсәң, ни... өч көн укытмыйлар һәм йөз тәңкә акча бирәләр. Шул йөз тәңкәгә мин өч пицца алып ашый идем, чөнки кан биргәннән соң, шактый хәл китә, организмны көрәйтергә кирәк... +- Чирек литр кан өчен йөз тәңкә акчамы?! Бу бит талау, кычкыртып талау! - дип ярсыды шайтан. Ниһаять, иблиснең дә намусы уянды, империя вазгыяте белән яшәгән, үз халкын үзе җәфалаган мәнсез илгә, тиңсез властька аның ачуы кабарды... +- Нишлисең... иле шундый булгач... +Бәхәс шактый озакка сузылды. Мөхлиснең өч тамчы кан бирергә әзер торганлыгы тәгаенләнгәч, шулчак шактый четерекле мәсьәлә килеп туды: канны ничек алырга? Иблис бу юлы да эшне озакка сузмады, ул каяндыр бер тылсымлы портфель өстерәп чыгарды. Дуңгыз тиресеннән ясалган дүрт кырлы дипломатның ялтырап торган алтынсу төймәсенә басты, футляр шалтпылт килеп ачылды. Аның эчендә хастаханәләрдә кулланыла торган кан алу приборлары җәйрәп ята иде: шприц, тишкеч, жгут... +Эшнең уңайга барганын сизенгән шайтанның кәефе шактый күтәренке иде. Ул борын астыннан сәер көй көйләп, футлярны күкрәк турына кыскан хәлдә, шатлыгыннан биеп тә алды... +Өч тамчы кан, +өч тамчы кан, +там, там, там... +Өч тамчы кан, кан, кан, +өч тамчы кан, +там! +- Кабереңне! - дип аты-юлы белән сүгенде Мөхлис. - Каян аласың? +- Ничек каян? +- Бармактанмы, венаданмы? +- Каян телисең, шуннан. Әзерме син? +- Мин әзер, - диде коты чыга башлаган егет. - Канны бармактан гына бирергә булдым, ыслушай. +- Нигә? +- Өч тамчы кан өчен вена тиштереп торасым килми... +- Бармактан тек бармактан! - дип хихылдады җен. - Куй бармагыңны! +Мөхлис, нәҗесләнгән өстәл кырына сул терсәген терәп, имән бармагын өскә күтәрде. Ике бармак арасына юка һәм үткен тишкеч кыстырган канэчкеч җен шундук егет каршына килеп басты. Мөхлис, укол ясатудан курыккан сабый бала сымак, чытырдатып күзен йомды... +- Ә спирт?! Мамык?! - дип кычкырды ул, кан алучы җен тишкеч очын аның бармак башына китереп терәгәч. - Стерильныймы?! +- Спирт исен күтәрә алмыйм! - дип мыгырданды шайтан. - Башлыйк! +- Йә Ходам, үзең сакла! - Иблиснең (каушаудан, күрәсең!) кулыннан бармак тишкече төшеп китте. Мөхлис, кешечә кан да ала белмисең, кулыңда җүнләп инструментыңны да тота алмыйсың, дип, ярсып-ярсып, мәлсез шайтанны сүгәргә тотынды. Иблис, аңсызланып, озак кына өнгә килә алмыйча торды, әле телгә килгәч тә, җеннәргә, фәрештәләргә хас булмаганча, шактый тотлыгып сөйләште. Мөхлис тантана итте! +- Ни... +- Ни? +- Зинһар... +- Әйе? +- Зинһар, - дип ялынды шайтан, - минем алда аның исемен искә аласы булма! +- Кемнең? +- Аның? - Кунак бармагын өскә таба күтәрде. +- Аллаһыныңмы?! - дип баш чайкады егет. - Син атеистмы?! Хәер, дөньяда динчеләр ишәйгәч, атеистлары да булмыйча калмас шул. Философия... Закон отрицания отрицаний... Палач син... әйдә... тиш... +Мөхлис сафсата саткан арада шайтан аның бармагына теге тишкечнең башын чәнчергә өлгерде. Мөхлис, авыртудан шашып, акыра-бакыра, урыныннан сикереп торды да җәлладның чак кына ияген сугып ярмады, аның сугарга дип күтәрелгән уң кулы һавада эленеп калды... +- ...бени! Ү-ү-үтерәсең бит! +- Шуңа да түзмәскә! - дип хихылдады шайтан. - Китер бармагыңны! Кан... кан... өч тамчы кан... +Иблис, Мөхлиснең бармак башыннан кысып, берничә тамчы кан сыгып чыгарды. Кан алгач, гадәттә, үтә күренмәле махсус пробиркага җыялар, ләкин җеннәрнең үз фишкасы икән: ул канны бала учына гына сыярлык имән чикләвеге эченә җыйнады. Чикләвек яртылай киселгән һәм аның эчендәге сыекча, әзрәк чайпалтыбрак җибәрсәң, түгелергә дә мөмкин иде. Шуңа күрә аны кунак бик зур саклык белән генә кулында йөртте, чикләвек эчендә чайпалган канга сокланып карап торды, ут яктысыннан качып, аны хәтта иснәп тә, тел очы белән ялап та карады. Бу хәлгә тыныч килеш кенә карап тору мөмкин хәл түгел иде һәм әлеге кыргый процедурадан тәмам гарык булган Мөхлис кан күреп шашкан кунакка үзенең китәсен, бандитлар белән исәп-хисап өзәргә вакыт җиткәнен белгертте... +- Эшнең яртысы гына тәмам, - дип туктатты аны кунак. +- Тагын нәрсә уйлап чыгардың инде?! - дип чиләнде егет. +- Синең белән килешү төзисе бар, кәгазьдә, билгеле... +- Нинди килешү? Шартнамә мәллә? +- Ничек телисең, шулай аңла. +- Тексты нинди булачак? Минем аны язарга башым җитми! +- Утыр өстәл янына, аңлатырмын... +- Мин берни дә аңламыйм... +- Студент! - дип иренен сытты кунак. - Шпаргалка сырлый беләсең, башкага башың җитми. Утыр! +- Утырдым... +- Менә сиңа кәгазь! - Ул Мөхлиснең алдына ике данә чип-чиста ак кәгазь китереп куйды. +- Нишләп ике? Берсе дә җитәр! +- Килешү ике нөсхәдә төзелә. Килешүнең берсе синдә, икенчесе миндә кала. Ферштейн? +- Ферштейн... +- Кулыңа каләм ал! +- Алдым... - Мөхлис кулына каз каурыен хәтерләткән тимер очлы үткен каләм алды. Ул өстәл кырында өелгән тузанлы кәгазь өемнәре астында аунап ята иде. Тик ни белән язарга? Кара савытында караның исе дә калмаган, савыты каткан - коп-коры... +- Яз! Мин әйтеп торам... +- Ни белән языйм? Кара беткән... +- Мә, менә! - Кунак аның алдына кан савытын (сак кына тотып!) китереп куйды. - Менә шуңар манып яз... +- Кангамы? +- Әйе... +- Бу бит минем кан! - дип кычкырды аңар Мөхлис һәм кабат урыныннан сикереп торды. - Үз каным белән үземә үлем карары язарга мин бит сиңа совет солдаты түгел! +- Утыр! Яз! - дип боерды аңа кунак. Аның кычкырып әйткән сүзе шактый үтемле яңгырады һәм аңар буйсынмыйча да мөмкин түгел, һәрхәлдә ситуация шуны таләп итә иде. +- Тыңлыйм... иптәш генерал... +- Дөнья яралганнан бирле иблис кылган явызлыклар, яманлыклар һәм аның гөнаһсыз вә гөнаһлы корбаннары санап бетергесез, ягъни иксез-чиксез, - дип сүз тотты кунак. - Әйтик... тукта! Яздыңмы? +- Юк, өлгермәдем... +- Дөрес, ашыгырга кирәкми. Болай дип яз: "Мин, Гаян улы Мөхлис, каршы яктан зур суммада акча алып тору һәм өч көн рәттән аның фидакарь хезмәтеннән файдалану сәбәпле, һәм дә ки, бу дөньяви яшәешемдә мине фәкыйрьлеккә төшергән дәүләттән, мине дөньяга тудырган атам-анамнан, шулай ук башка изгелекләрдән ваз кичеп, иблис туган, синең кылган яхшы гамәлләреңне истә тотып, сиңа гомерем буе хезмәт итәргә, тулысынча синең карамакка күчәргә, син кушканны гына үтәргә ант итәм..." Яздыңмы? +- Яздым... кебек... тик... +- Нәрсә? +- Текстка төзәтү кертергә кирәк. Ант итәм, дигән сүзне вәгъдә итәм яки вәгъдә бирәм, дигән сүзгә алыштырып булмас микән? +- Нишләп? +- Туган илең яки атаң-анаң алдында гына ант бирергә була. +- Исеңдә тот... +- Әйе? +- Синең хәзер атаң-анаң да, туган илең дә мин. Аңладың? +- Аңладым... +- Булдымы? +- Юк, булмады... уф... +- Яз! "Шушы килешүнең төп кагыйдәләрен исбатлау нигезеннән, каршы як куйган шартларны кабул итү йөзеннән һәм дә сиңа, иблис туган, җанымны бирү ниятеннән шушы шартнамәгә кулымны куям..." Яздыңмы? +- Яздым... +- Кулыңны куй! +- Куйдым... +- Ничек? +- Мөхлис дип куйдым... Айтуганов... +- Яхшы. Шартнамә булгач, шартнамә булсын. Мин болай дип яздым, тыңла... +- Тыңлыйм... +- "Мин, Иблис, Мөхлис әфәнденең килешүен раслап, аңа өч көн, өч төн рәттән хезмәт итеп, аның бар булган икътисади вә әхлакый ихтыяҗларын үтәргә сүз биреп, ошбу кулымны куям. Иблис". Булды. +- Өч көн? Ә өч көннән соң нәрсә? +- Өч көннән соң, шартнамә буенча, син тулысынча минеке буласың, мин синең белән нәрсә телим, шуны эшләргә хаклы булам. +- Өч көн? Бик аз түгелме соң?! +- Белмим, әйтә алмыйм, - дип хәйләле елмайды кунак. - Килешү төзелгән, куллар куелган. Килешүнең берсе синдә, икенчесе миндә кала... +Иблис (кайчан язарга өлгергән диген!) аның алдына үз кулы белән язган шартнамәнең бер нөсхәсен китереп салды. Язылган текст астында шайтанның буталчык кулы куелган һәм дә ки законлы мөһере дә сугылган. Мөһер нигәдер икесе ике якка тырпаеп торган дуңгыз тоягын хәтерләтә иде. Мөхлиснең бу турыда хәзер тавыш чыгарып, сүз кузгатып торасы килмәде, билгеле. Күктән төшкән бәхетенә чиксез сөенгән, канатланган егет, акчаларны эләктереп, үзе әйтмешли, "гулянка"га чыгып чапты, ә гыйш-гыйшрәт (вампирлар бәйрәме) алдыннан берике яшь баланың башына җитеп, шуларның йөрәк майлары белән сыйланасына өметләнгән Иблис галиҗанәпләре исә чарлакта бер ялгызы гына утырып калды... +Тик ул ялгызлык озакка сузылмады. +3. Варвара һәм гөберле бака койрыгы +Чарлакка бер марҗа хатыны килеп керде. Керде дип әйтү дөрес булмас, өстерәлеп менде, икенче каттан. Җен урынына симергән һәм шуның нәтиҗәсендә шактый юанайган, бар җирен май баскан марҗа текә баскычтан, тирләп-пешеп, көч-хәл белән генә күтәрелде. Ул керүгә үк, чарлакны тынчу тән исе, кеше исе камап алды. Дөньядагы барлык исләрдән мәгълүм булган шайтан да, бу ят истән тәмам буыла язып, борынын өч бармаклы учы белән кысарга мәҗбүр булды. Марҗа Варвара исемле урта яшьтәге бер хатын иде. Ул кайчандыр химзаводта хезмәт иткән, болганчык еллар башлангач, заводтан китеп, вак-төяк сату эшенә күчкән. Ул вокзал каршында бәлеш яисә мантый, йә берәр урам кырында арзан ювелир әйберләре, ваклап кием-салымнар сата торган иде. Бүген исә сәүдә эше начар барды. Кеше берни дә алмый. Юеш салкында өшеп, җанын шайтанга сатырга әзер торган марҗага Мөхлис яшәп яткан йорт каршында гына әнә шушы ир заты очрады. Тормыштан зарланып торган марҗага иблис заты, әллә кызганып, әллә мыскыл итеп, кат-кат төрелгән бер кәгазь төргәк тоттырып калдырды һәм соңыннан: "Байыйсың килсә, менә шушы төргәкне каты итеп селке, селкегән саен шуннан акча коелыр!" - дип әйтеп-аңлатып китте. Чынлап та, төргәкне селкегән саен учка акча коелды, шактый күп җыйналды, бу марҗа шатлыгыннан айга менәрдәй булды. Ләкин кызыксыну хисе нигәдер учка коелган акчадан, ягъни хөсетлектән өстенрәк булып чыкты. Ә мосафир ир аңар: "Тик бер шарты бар: төргәкне сүтеп, ачып карый күрмә!" - дип атап әйткән иде. Юк, түзмәде, сүтте, ачты! Җү-ү-үләр! Сүтеп ачса! - акча урынына аннан ниндидер килбәтсез нәрсәләр - бака койрыгы, эт, мәче һәм аю тырнаклары коелды. Хикмәт шунда: алдан алган акчалар да каядыр эзсез югалдылар. Шундый мыскыллы хәлгә калган марҗа хатыны, бу хикмәтне аңларга теләп, ошбу йортка әлеге дә баягы шул каһәр суккан мосафирны эзләп кергән иде... +- Ә! Менә кайда син! - дип кычкырды ул, караңгыда эзләгән кешесен шәйләп алгач. - Дөрес килгәнмен икән! Синең монда кергәнеңне күреп калдым... +- Сез кем? - дип, коры гына каршы алдылар аны. +- Танымаган булып кыланма, сатучы апаң мин... Варвара... Фонтанкада киемнәр сатам... +- Таныдым, ни йомыш? - Шул минутта ук Варвара аңа барысын да сөйләп бирде. +- Мин сиңа нәрсә дидем? +- Төргәкне ачма, сүтмә, дидең... +- Ачасың юк иде, үзең гаепле. +- Ачтым шул... +- Шуның белән син килешүнең шартын бозгансың... +Марҗа кычкырып еларга тотынды. Алар шулай инде, марҗалар, еласалар, гел кычкырып елыйлар! Аны кабат кызганырлар да кабат акчалы төргәк китереп тоттырырлар дип уйлаган марҗа тагын ялгышты, бу юлы аңардан рәхәтләнеп, шаркылдап көлделәр генә... +- Карале, энем, тагын шуны кабатлап булмыймы? - дип үтенде аңардан хатын. - Биреп кара миңа тагын бер шанс, чынлап әйтәм, ачып карамас идем бүтән... Ярдәм ит! Өйдә өч укучы балам, гарип ирем ята... урында... +- Яхшы... +- Ай, рәхмәт яугыры! - дип сөенде марҗа. - Әйдә, яса тагын бер кат төргәгеңне, яса! +- Сабыр... +- Әйе?! +- Сине башкача сынап карарга булдым, - дип, кабат кармагын салып, ятьмәсен үрде шайтан. - Син кием-салым гына түгел, көмешкә дә сатасың бугай әле? +- Каян белдең? +- Анысы мөһим түгел. Табыш керәме көмешкәңнән? +- Так кына инде! - дип кул селтәде бичә. +- Мин сиңа шундый бер порошок бирермен, шуны кушсаң, көмешкәңнең күләме бермә-бер артыр, ә градусы беркайчан да кимемәс. +- Кая, бир! +- Мә! - Иблис марҗага ак төстәге порошок төрелгән бер чеметем кәгазь кисәге чыгарып тоттырды. Марҗа, аның белән нишләргә белмичә, кәгазь чатыннан коелгалап торган шул ак порошокны иснәп карады һәм ләчкелдәп төчкерергә тотынды. Төчкергәндә исә ул каты итеп төкерекләрен чәчте һәм аның көмешсу төчкерекләре шайтанның аксыл чыраена сибелде. Иблис чырайсыз калды. Шулчак "авторежим"да торган магнитофон, бар көченә акырып, рок-н-ролл чәчәргә тотынды, аның да әле иң җитезен һәм дә иң кәттәсен - Jaihouse Rock (Elwis Presley)! Порошок иснәү нәтиҗәсендә шактый хушланып, дәртләнеп киткән хатын, чарлакның сынык идәннәренә каты итеп баса-баса, гаҗәеп рәвештә биеп китте. Бер центнерлы гәүдәнең биюеннән бөтен чарлак дер селкенде. Урындыкөстәлләр, карават-тумбочкалар һәм хәтта түшәмдәге абажур марҗага кушылып биегәндәй тоелды, өстәл өстендә яткан киң аш тәлинкәсе исә, атылып китеп, шайтанның баш очыннан очып узды. Аннан ул диварга бәрелеп чәлпәрәмә килде. Марҗа хатын туктый алмыйча биеде. Ул чарасыз иде. Иблис (мыскыл итәргә аны куш!), көлә-көлә, кул чабып торды. Нәкъ менә шулвакыт Мөхлис яшәгән чарлакка Татарстан җөмһүриятеннән Гаян белән Фәния килеп төштеләр. Гаян Мөхлиснең үз әтисе, ә бичә аның яңа гына өйләнгән яшь хатыны иде. +Музыка бертуктаусыз үкерде. Бәхетсез марҗа, тыпыр-тыпыр килеп, каядыр юкка да чыкты... +4. Гаян гаҗәеп ачыш ясый +Гаян илле яшен тутырып килгән, озын, төз гәүдәле (фитнес клубтан башы чыкмый!), ак чырайлы, кара көдрә чәчле, заманча уйларга һәм яшәргә күнеккән күренекле бер ир заты иде. Акчалы, тормышы җитеш, Бөгелмә шәһәрендә банк филиалын җитәкли. Туган шәһәрендә аның йөз дә илле квадрат метрлы өч катлы кирпеч ташпулаты, үзәктә заманча җиһазланган өч бүлмәле зур фатиры бар, ә ике яруслы гаражында өч яхшы чит ил машинасы тора. Акчалы, бай кеше булса да, ул тормышта үзен тыйнак тота, бер дә юкка шапырынып йөрергә яратмый иде. Сак һәм шуның өстенә астыртын кеше иде ул. Шактый еллар бергә гомер иткән хатыны Гадилә үлеп киткәч, ул бер елдан соң Фәния исемле яшь һәм чибәр кызга өйләнде. Рәсми төстә түгел, әлегә никах белән генә яшиләр. Кызның паспортына язылышу мөһерен суктырудан курыкты банкир, чөнки хәзер яшь кызларга бик ышанып бетеп тә булмый, аерылышып, байлык бүлешеп, соңыннан адәм хурлыгына калдырырга да мөмкиннәр. Ул булачак хатыны белән фитнес клубта, тренажёрда мускулларын ныгыткан чакта танышты. Кызның акылына да, зиһененә дә кызыкмады, иң элек ул аның сылу тәненә, матур фигурасына, яшьлегенә кызыкты. Акыл ягыннан аның элеккеге хатыны һәрчак югары булды, алар бергә (Гадилә үлгәнче!) бер банкта эшләделәр. Табигате белән кызу канлы, тиз үпкәләүчән, югары амбицияле Гаянны Гадилә яшьтән үк гел күктән җиргә төшерә торды. Ирне, кеше буларак, хатыны тәрбияләде дисәк тә ялгыш булмас. Шуңар күрә дә ул хатынын, бик алай үлеп-бетеп яратмаса да, һәрвакыт хөрмәт итте. Бүгенге көндә Гаян ирешкән дәрәҗәдә, Гаян туплаган байлыкта исә мәрхүмәнең өлеше әйтеп бетергесез иде. +Мөхлис Гаянның бердәнбер улы һәм ышанычы иде. Анасы улын бик нык яратты. Баласын иркәләп-назлап, гел аның җаена гына торды. Ананың артык йомшаклыгы, бала нәрсә теләсә, шуны үтәргә тырышуы, баланың холкын шактый бозды булса кирәк, ул тора-бара, әзергә бәзер генә яшәүче "барчук"ка, ягъни иркә угланга әйләнде. Баланы артык яратырга ярамый, яратсаң да, яратуыңны бик сиздермәскә, аңа мөстәкыйльлек бирергә кирәк. Гаян да бердәнбер улының бәйсез булуын, бай атасына гына ышанмыйча, үз проблемаларын үзе хәл итәрлек чын ир-егет булып үсүен теләде. Шуңа күрә дә ул аны артык иркәләп ятмады, анасы үлгәч, Санкт-Петербургка престижлы югары уку йортына укырга җибәрде. Кертте, өч бүлмәле яхшы фатирда урнаштырып калдырды. Яшүсмерне тәрбияләүдә ул американнар ысулын кулланырга теләде. Янәмәсе, бала үсте, ул инде ата-анасыннан, нинди генә бай булсалар да, көтеп ятарга түгел, ә үз юлын үзе табарга тиеш. Ләкин яшьтән үк анасы тарафыннан иркәләп үстерелгән бала укуга, белем алуга битараф калган һәм хәтта семестрларын да япмаган. Дус ахирләре белән шау-шулы күңел ачулар оештырып яткан Мөхлисне, ай-ваена да карамыйча, атасы урнаштырып киткән фатирдан куып ук чыгарганнар һәм ул бичара менә шушында, шушы караңгы чарлакка, җеннәр оясына килеп елышкан. Бу чарлакның адресын аңар деканатта очраклы рәвештә генә таптылар... +Улының шушы тәмуг оясында көн күреп ятканына бик нык рәнҗеде Гаян. Аның хәтта күзеннән яшьләр килде, йөрәге әрнеде, сулышы кысты. Җитмәсә, үзе әнә өйдә дә юк, аның урынында ниндидер кеше белән исәнләшә дә белми торган бер сәер кунак утыра. Әрсез, салкын күз карашы һаман да яшь хатында булды һәм шуның белән ул болай да үз-үзен кая куярга белмәгән Гаянның нәфрәтен генә уятты... +- Хатыныгыз шундый яшь... +- Әйе, - дип тупас кына эндәште Гаян. - Мөхлис шушында торадыр бит? +- Шушында. +- Кая соң ул? +- Тиздән кайтыр дип өметләник. +- Сез кем буласыз? +- Аның дусты. Евгений Ваганович. +- Узарга ярыймы? - Ләкин узыгыз, дип тә әйтүче булмады. Улы аркасында ерак юллар аша газап чигеп килгән ир белән хатын, бер мескен кешеләр сымак, ишек катында басып калдылар... +- Ул сезнең килүегезгә ышанмый. +- Ә без менә килдек әле, - дип йомшарды Гаян, аңар хәзер, ничек тә булса, килеп туган киеренке хәлдән чыгарга кирәк иде. - Мин - банкир, бер айга ял алдым. Билгеле, ял йортына барырга да мөмкинлек бар иде, әйтик, Таиландка, Карловы Варыга, ә без менә, хатын белән уйлаштык та, Питерга, улыбыз янына килергә булдык. Бер очтан Эрмитажны, Пушкин музеен, Петропавловск крепостен да карап кайтырга уйладык... Ие... тәк... ярар, болай бусагада басып торып булмас, эчкә узыйк! Фәния, чәй көйләп җибәр, күчтәнәчләрне чыгар... әйдә... Малай кайтып җиткәнче, табын әзерләп, капкалап алыйк... +Фәния, көзге каршына басып, башта үзен көйләгәндәй итте - чәчләрен тарады, өсте-өстенә кершән сылады. Аннан, чыраен ертып, иске чүпрәк белән шакшы өстәл өстен сөртте. Килгән күчтәнәчләр берәм-берәм өстәлдә үз урынын алды. Хатын электр чәйнегендә су яңартып, чәйнең яңасын куеп җибәрде, ул чыж-пыж килеп, әкрен генә кайнарга тотынды... +- Мөхлис авырмый торгандыр бит? Укыйдыр? - дип сорады Гаян. +- Укый... +- Лекцияләргә йөри инде? +- Йөри... - Иблиснең бу коры сүзләрендә киная шактый җитәрлек иде, билгеле. +- Евгений Ваганович! +- Әйе? - Гаян иблисне Фәниясе маташкан табын яныннан әзрәк читкәрәк алып китте. +- Сүзем улым Мөхлис турында, билгеле. Бар курыкканым шул: акылына зәгыйфьлек килмәсен дим, якын кешем буларак, улым өчен борчылам. Соңгы ике-өч ай эчендә аның белән бөтенләй арабыз суынды... +- Аның телефонын урладылар... +- Исән микән инде? Кая йөри? Евгений Ваганович, сез мине аңлагыз, ул бит минем бердәнбер якын кешем, газиз балам. Аның да миннән башка якын кешесе юк... +- Анасы вафат, шулаймы? +- Каян беләсез? Ә... әйе... Аңлыйм... Мөхлис әйткәндер инде... +- Беренче хатыныгыз Гадилә моннан өч ел элек кенә вафат булган. +- Әйе... Авыр туфрагы җиңел булсын. Хатынымны бик нык ярата һәм хөрмәт итә идем. Нишлисең бит, язмыштан узмыш юк, диләрме әле?! +- Тик ятмыйсыз... +- Аңламадым? +- Яшь хатын алгансыз. +- Әйе, - диде Гаян, берникадәр уңайсызлану һәм шул ук вакытта горурлык хисе дә кичереп. - Улымнан биш яшькә генә олы. +- Бәхетле кеше! +- Әйе, мин хатыннардан уңдым. +- Хатыныгыз төшегезгә кермиме? +- Керә, еш керә... Ә нәрсә? +- Беләсезме, - дип серле генә эндәште шайтани зат, - мин, сез уйлаганча, гади кеше түгел, мин - парапсихолог, маг, күрәзәче. Сезнең өчен яңалык әйтә алам... +- Нинди? - Алар инде, сөйләшә-сөйләшә, Фәния чәй пешереп маташкан табын каршына килеп үк басканнар иде. +- Сезнең беренче хатыныгыз Гадилә исән. +Бу сүзләрне ишеткәч, Фәниянең кулыннан чәшкәсе төшеп китте, ул бик нык аптырап, бер иренә, бер Иблискә карап катты. Гаян, хатынын шушы чарлакка алып керүгә үк, бер сәер нәрсә сизенде: Фәния Евгений Вагановичтан һич кенә дә күзен ала алмады, аларның күз карашлары бер-берсенә берегеп каткан кебек тоелды. Яшь хатынының чит ирләргә битараф булмаганын белгән Гаян бу юлы тагын аптырашта калды. Евгений Ваганович карап торырга күренекле кеше булса да, инде шулхәтле күз төшәрлек, үзенә бер күрүдә үк гашыйк итәрлек ир заты түгел иде кебек. Сыек чырайлы, салкын канлы һәм үзеннән йөз чөерә торганрак адәм иде ул. Шулай да... +- Исән?! - дип кычкырды Гаян. +- Мөхлиснең анасы Гадилә ханым исән. +Ир белән хатын аптырашта калды. Гаян шуны аңлады: Гадиләнең исән булуы турындагы хәбәр Евгений Вагановичның авызыннан фәкать Фәнияне котыртыр өчен генә яңгырады кебек. Һәрхәлдә, аңар шулай тоелды. Билгеле ки, Фәния котырмады, ләкин күңеленә шик корты бәреп керде. +- Гаян! - диде аңа хатын, - син миңа әлегә кадәр хатыным үлде, дип әйтә килдең! Ялганладыңмы? Кая ул, әйт миңа дөресен? +- Сез нәрсә! - дип чәчрәде ир. - Гадиләм минем күз алдымда үлде. Мин аны үз кулларым белән җирләдем, ул бит... +- Сез үлемнән куркасызмы? - дип, кинәт кенә сүзне икенчегә борды иблис. +- Курка идем, - диде ир, - ә хәзер юк, курыкмыйм... +- Нишләп? +- Барыбызга да шунда китәсе... +- Табышмак... +- Әйе, табышмак, - дип алып китте ир. - Бу дөньяда ике зур табышмак бар: кеше үзенең ничек туганын хәтерләми һәм кайчан үләчәген белми... +Хикмәт монда Гаянның үлемнән курку-курыкмавы түгел иде, билгеле, Гаян яшьтән үк сәламәт булмады, бөер авыруы белән интекте һәм ул гомере буе вакытсыз үлүдән куркып яшәде. Хатыны үлгәч, ул берникадәр дингә бирелде. Көнгә биш мәртәбә намаз укымаса да, җомга намазларын үтәп, сәдака бирмичә калмый иде. Ул шулай итеп күңеленә тынычлык тапты, үлем турындагы сагышлы уйларын каядыр еракка, читкәрәк этәрә алды... +- Хатыным Гадилә турында сез шаярттыгыз гына, шулай бит?! - дип сорап куйды аңардан Гаян. +- Шаярттым, - дип төче елмайды иблис һәм серле генә тынып калды... +Фәния аларны табын артына чакырды. Утырыштылар. Ханым башлары кителгән ике шыксыз бокалга чәй ясап, шуларны ирләрнең каршысына китереп куйды. Гаян бик тәмләп чәй эчәргә тотынды, ләкин кунак чәйгә кагылмады. +- Евгений Ваганыч, әйдәгез, авыз итегез! Монда менә казылык та бар, Бөгелмәдән алып килдек! - дип кыстады аны бер катлы хатын. +- Аппетит качты, - диде иблис. +- Үлем турында уйлыйсыз, димәк, шуңар кәефегез дә юк?! - дип төрттерде Гаян. +- Ә сез юкка газапланасыз, - дип телләнде Фәния ханым. - Әтием әйтә торган иде, кызым, үлем турында уйларга ярамый, уйлаган саен, ул якыная гына, дип... Аңардан бик куркырга да кирәкми, үлем ул бары тик караңгылык кына, шулай бит?! +- Юк, матурым, син дөрес уйламыйсың, - дип бүлде аны ире. - Үлем ул яшәү дигән сүз. Кеше көнгә бер генә мәртәбә булса да үлем турында уйларга тиеш. Уйлый икән, димәк, ул - кеше, димәк, ул яши... +- Фәлсәфә коруы җиңел, - дип астыртын гына елмайды кунак. - Үлем якаңнан тотып алса, бөтенләй икенче төрле сайрый башлыйсың. Юк! Үлемнән куркырга кирәк, курку хисе - иң бөек вә иң олуг хисләрнең берсе ул. Ха-ха-ха! +Иблиснең шулай кинәттән генә көлеп җибәрә торган гадәте бар иде. Ул бу юлы иң арттагы теш казналарына хәтле күрсәтеп көлде. Аның бу хайвани көлүе өйдәгеләрне тетрәндерде. Җан түренә тоташ шом бәреп кергән Гаянның маңгаена тир бәреп чыкты... +- Мисал, - дип мәкерле уйларын уйнатып алды иблис. - Әйтик, сезнең улыгыз тиктомалдан гына сезгә мылтыктан атса, ягъни мәсәлән, сезне үтерергә җыенса... +- Улым? Минеме? - дип, бик нык гаҗәпсенде ата кеше. +- Улыгыз! +- Бу мөмкин хәл түгел! +- Сез аны изге җан иясе дип уйлыйсызмы? +- Белмим, әйтә алмыйм, тик шуны яхшы беләм: минем улым беркайчан да андый коточкыч һәм мәгънәсез җинаятькә бармас! +- Тормышта моңа мисаллар күп: атасы - улын, улы атасын үтергән очраклар шактый. Адым саен... +- Тик минем улым... +- Улыгыз сезнең теләсә нинди явызлык кылырга әзер. Явызлык дөньясына тәүге адымын ясарга өлгерде инде... +- Булмас! Булмас гамәл бу! Сез кем соң?! +Алар, күңел кызулыгы белән, икесе дә берьюлы торып бастылар, менә күз карашлары очрашты. Гаян имәнеп китте: аның каршында җан һәм тән җылысы саркып торган адәми зат түгел, ә ниндидер бер үзгә зат, иссез-төссез җансыз курчак басып тора иде. +- Кем... сез? +- Явызлык вә яманлык илчесе. +Шулчак Гаян иблиснең аягына күз төшерде. Ялтыравыклы ботинканың башбашлары ярылып, ачылып киткән һәм аннан дуңгыз тояклары күренеп тора иде... +- Фәния! Укы! Укы белгәнеңне! - дип кычкырды ул бар көченә. Ир һәм хатын, бер-берсе белән ярышкандай, бар белгән сүрәләрне укырга керештеләр. Үзен Мөхлиснең дусты дип таныткан һәм Евгений Ваганович дип таныштырган шайтани зат кинәт, зилзилә сымак, бөтерелергә, зырылдап әйләнергә тотынды. Үкерде, акырды, чинады (рок-н-роллның куркыныч дәвамы иде бу!)... +- О-о-о! Уху-ху! Ха-ха-ха! У-ху! +Бу шайтани биюдән, иләмсез көлүдән өй ду купты, чарлакның тәрәзәсе ачылып китте, черек рамнары дер селкенде. Тирә-якка төрле төстәге зәһәр утлар чәчрәде, кыска ялганышка дучар булган абажур, вак-вак очкыннар чәчкәләп, гөпелдәп сүнде. Иблис югалды - очып юкка чыкты, чарлак эче күз күрмәслек тирән караңгылыкка чумды... +5. Ата һәм бала +Мөхлис төнге бердә генә кайтып керде. +Бүлмәдә тыныч, салмак блюз уйнап тора. Җылы юрганга төренеп, карават кырыена авышкан, ерак юллар үтеп, бик нык арыган Фәния шундук йокыга киткән иде. Гаянны йокы алмады, ул ике кулын аркасына чалыштырып, бертуктаусыз бүлмә буенча йөренде һәм кайчан да булса улы кайтып керер дип көтте. +Мөхлис (күрәсең, күңелле мәҗлестә булган!) кызмача кыяфәттә иде. Малай шактый суырылган, яңаклары эчкә баткан, хәлсезләнгән, йончыган иде. Ул улын танымыйча торды. Ләкин бала да атасының килүенә бик исе китмәде, хисләнмичә, салкын гына күреште. Әйе, бу бала чын-чынлап юлдан яза башлаган иде... +- Килдеңме? +- Килдем, улым, сине күрергә дип килдем... +- Иртәрәк килергә иде... +- Нишләп? +- Соңга калмадың микән... +Атасы баласының соңгы сүзләрен аңлап бетермәде, җылы урында рәхәтләнеп черем итеп яткан хатынын уятмас өчен, ул улын читкәрәк алып китте һәм алар, этелә-төртелә, балконга чыктылар. Монда һава да җиңелрәк, дөньясы да киңрәк булып тоелды. +- Атаңны оныттың, улым, акча кирәк чакта гына искә төшерәсең, - дип шелтә белдерде ул улына. +- Акча бар ла, кесә тулы! - Гаян мондый туры җавапка бик нык гаҗәпсенде. Чөнки улы, килүгә үк, аңардан акча сорап интектерер дип көткән иде. Шуңа күрә дә ул аңа дигән тиешле сумманы әзерләп, аерып куйган иде. Ә малай әнә ничек сөйләнә! Миллионермыни?! +- Каян килеп? +- Сэкономил... +- Ничек? +- Супермаркетта йөкче булып йөрдем... +Җиңел эштә генә сикереп йөрергә яраткан улының ниндидер супермаркетта йөк ташып йөрүенә ышанырлык түгел иде, әлбәттә. Нәрсәдер яшерә иде улы аңардан. Йә ул начар компаниягә ияргән, йә бик күп акча оттырган, йә тагын башка нәрсәдер шунда... Йә инде (бусы иң аянычы!)... җанын шайтанга саткан... +Гаян күңел түрендә кайнаган уйларын улына да җиткерде. +- Каян чыгып әйтәсең? - дип сорады улы аңардан. +- Төсеңә чыккан! +- Чыгып нишләгән? +- Чыраеңда иблис чалымнарын күрәм, күз карашың кеше куркытырлык... +- Каян? Ничек күрәсең син аны? +- Теләсәң, санап китә алам... +- Нәрсәне? +- Ислам динен үз итә башлагач, улым, - дип дәвам итте атасы, - мин демонология, ягъни мәсәлән, иблисиада фәне белән кызыксына башладым. Аны фән дип тә әйтеп булмый, кәнишне, фәннең бер тармагы дияргә була. Анда шайтан коткысына бирелгән адәмнең яшәү рәвеше унбер төрле пункт аша билгеләнә. Аның барысын да истә калдырып булмый, шуңа күрә дә мин аны иблисиада китабыннан, студентлар сымак, конспект рәвешендә күчереп алдым. Кызыкмы сиңа, укыйсыңмы? - Мөхлис, белмим дигәндәй, җилкәсен генә җыерды. +Гаян кесәсеннән өчкә бөкләнгән кәгазь кисәге чыгарды һәм шуны Мөхлискә сузды. Төн, караңгы... Тик ни хикмәт, кәгазьдә язылган җөмләләр җен күзе кебек ялтырап тора һәм аларны, бер дә төртелмичә, рәхәтләнеп укырга була. Иблис коткысына бирелгән адәми зат әлеге кәгазьдә болай дип шәрехләнгән иде: +1. Иблискә (шайтан) сатылганын кеше үзе үк дәлилләсә, ягъни инкарь итмәсә. +2. Бозык тормыш алып барса. +3. Ялгыз яшәсә һәм кешеләрдән качса. +4. Йокысызлыктан интексә, зыяндаш авыруы (припадок) белән авырса яки ашамыйча косса. +5. Һәр сүзендә иблисне искә алса һәм Ходайга тел тидерсә. +6. Иблис белән килешү төзесә. +7. Явыз рухлар газапласа. +8. Чыраенда кешеләрне куркытырлык билгеләр пәйда булса. +9. Өметсезлеккә бирелгәндә, күңелсезлектән, җан бушлыгыннан зарланса. +10. Сугышса, талашса һәм дә ки чыгырыннан чыкса. +11. Кыргый җәнлек, кош яки ерткыч булып тавыш бирсә, акырса һәм бакырса... +Мөхлис бу конспектны бик теләмичә, үз-үзен көчләп кенә укыды. Атасы аңа бу опусны махсус китереп тыкканын һәм укытканын сизенде ул... +- Әти, мин сине танымыйм, чамасыз динле кеше булып киткәнсең димме... +- Әйе, улым, синең атаң кайчандыр атеист иде, ә хәзер мин Ходайның барлыгын таныйм, мәчеткә йөрим... +- Модамы? +- Юк, мода түгел, бу - күңел таләбе. Коръәни Кәримне өйрәнеп, мин бу дөньяның, яшәешнең серенә төшенә башладым. Ә менә синең өчен мин бик каты борчылам, улым... +- Нигә? +- Сине юлдан яздырганнар... +- Каян чыгып шундый нәтиҗә ясадың? +- Менә син миңа карап торасың име, ә күзләрең туры карамый. Бер мәртәбә булса да син үзеңә көзгедән күз салганың бармы? Синең йөзеңә карарга да куркыныч бит, улым, шайтан чырае бит үзеңдә... +Мөхлис аңар каршы бер сүз дә дәшмәде. Атасы хаклы иде. Ләкин аның хаклыгыннан Мөхлискә бер дә рәхәт түгел, әле аның иблис белән килешү төзегәнлеге дә ачылса, сөйләшү бик каты булачак монда, әйтте диярсез! +- Евгений Ваганович кем ул? +- Нинди Евгений Ва... +- Без килгәндә, ул синең бүлмәңдә утыра иде. +- Кая соң ул? +- Каян белим. Тузга язмаган сүзләр сөйләде дә чыгып качты. Качты дип кенә әйтеп булмый, очты! Аңламадым, кеше булды микән ул? +- Белмим... +- Кем иде ул? Дустыңмы? +- Шайтан белсен... +- Әниеңне үлмәгән, ул әле дә исән, ди. Безне үлем белән куркыта, туктаусыз сине яманлый. Котырта безне. Дус, имеш! Кем ул? +- Шайтан белсен дим бит! +- Син нидер яшерәсең миннән, улым, әйт, сөйлә барсын да, аңларга тырышырмын... +- Синнән берни дә яшергәнем юк! - дип котырынды Мөхлис. - Бәйләнмә миңа! Тимә дустыма! Минем коткаручым ул! +- Коткаручың?! +- Әйе, ул - маг, ул - күрәзәче! Мин аңа гына табынам! Бары тик аңа гына! Ишеттеңме!? +Гаян улын кабат танымый торды. Табигате белән йомшак холыклы, яхшы күңелле булган улының шулай бер сәбәпсезгә котырынуы, кисәк кенә алышынуы, ярсып җикеренүе атасының күңеленә кереп оялаган шикләрен тагын да көчәйтте генә кебек... +- Сүзләреңдә шайтан каһәре яңгырый, күзләреңдә иблис уты ялтырый! Ни булды сиңа, улым? Әйт, сөйлә! Бәлкем, аңлашырбыз... +- Җитте! Тимә миңа! Калдыр безне, калдыр! +Җен урынына котырган Мөхлис кинәт кенә балкон кырына менеп басты һәм кулларын җәеп, парашютчы сыман, аска сикерде... +- Улым!!! +Өч катлы йортның чарлагыннан сикерү шактый хәтәр нәрсә, билгеле, ләкин җен көченә ия булган егеткә, үзе әйтмешли, "чуртым" да булмады. Җиргә очып төшүгә үк, ул, ут капкан кеше сымак, урам аша йөгереп чыкты. Гаян улын багана башыннан төшеп торган фонарь яктысында гына күреп калды... +Коточкыч төн иде бу. Балкон астында кемдер бик каты шаркылдап көлде, шомлы һәм шактый ямьсез итеп көлде... +6. Шайтан коткысы дәвам итә +Бу күңелсез инциденттан онытылып, әзрәк ял итеп алу өчен, Гаян һәм аның яшь хатыны бер көнгә Царское Селога, Әби патшаның аппартаментларын карарга киттеләр. Бандитлар белән арасын өзгән, картада откан бурычларын кайтарып бетергән, кесә тулы акчасы белән масаеп йөргән Мөхлис кабат күңел ачарга карар кылды: ул чарлагына кунак кызлар алып кайтты. Студент кызларның берсе - Ольга, ә икенчесе Зина исемле иде. Өстәл өсте затлы шампан шәрабы, элитный кибетләрдә генә сатыла торган тәм-томнар белән тулды. Мөхлис, кызларның икесен берьюлы кочаклаган хәлдә, алар алдында мактанып, иләсләнеп утырды. Эчү-шаяруның очы-кырые булмады һәм, билгеле, магнитофонда бертуктаусыз рок-н-ролл уйнап торды. Бер җырны өч-дүрт мәртәбә кабатлап куйдылар, рэп һәм попса белән җенләнгән, рокн-роллны бигүк яратып бетермәгән яшь, кыланчык кызларга бигрәк тә Elvis Precley, The Beatles һәм Carl Perkins композицияләре ошады. Дисктагы 66 һәм 99 нчы номерлы композицияләрне, ягъни "Blue Suede Shoes" (C.Perkins) һәм "Honey Bee" (Stevie Ray Vaughan)ны, кат-кат куеп, тыңлап туйганчы уйнаттылар... +- Ә син чынлап та Казан ягыннанмы? - дип сорады Мөхлистән назланып утырган Зина. +- Әйе, шуннан, Казан ягыннан. Шуннан, кыскасы... +- Үзең студент, ә акчаң бер букча, - дип кызыксынды Ольга. - Атаң бай мәллә? +- Мин үзем бик бай, шул тиклем бай, байлыгымны кая куярга белмим... Ха-ха! +- Син бәхетле... +- Юк, бәхетсез. +- Әкият сөйләмә инде, - дигән булды Ольга. +- Чын, истинный чын, - дип тәкрарлады Мөхлис. - Бу дөнья минем өчен буш. Минем бу дөньяны җимерәсем, ватасым, барысын бергә кырып себерәсем килә! +- Ярар, - дип килеште Зина, - тик безгә генә тимә! +- Минемчә, - диде дус кызы, - аңардан теләсә нәрсә көтәргә була. +- Юк... Булмас... +- Зина дөрес сөйли! - дип куәтләде егет. - Сез бит мине бөтенләй белмисез. Без сезнең белән очраклы гына очраштык. Мин, беләсегез килсә, минут саен иблис белән үлемне искә алып, аны туктаусыз чакыручы бер адәм...Телисезме, каршыгызга хәзер шайтанны китереп бастырам?! +- Кемне??? +- Люциферны! +- Җитәр! Псих! - дип акырыштылар кызлар. +- Беләсезме, мин ни өчен бай? - дигән сөаль куйды Мөхлис һәм озак кына сүзсез торды. - Мин җанымны иблискә саттым. Әгәр дә минем кебек баерга теләсәгез, сез дә миннән үрнәк ала аласыз... Ягъни... +- Алла диген! +- Ә мин андый нәрсәгә бер дә ышанмыйм! - дип чәрелдәде Зинасы. - Шайтаннарга, җеннәргә! Чушь собачья! +- Сез?! Миңа ышанмыйсызмы? - дип шаккаткан булды егет. - Сез беләсезме соң, шайтан коткысына бирелгән адәми затка нинди асыл сыйфатлар хас булганын? Ә?! Беләсезме сез, юкмы? +- Юк, белмибез! Белергә дә теләмибез! - диештеләр кызлар. +- Телисезме, мин хәзер ерткыч җанвар булып аваз бирәм?! +- Бәлкем, теманы алыштырыргадыр безгә?! - диде Ольга, ләкин шулчак Мөхлис, үч иткәндәй, бүре булып уларга тотынды: +- У-у-у-у-у!!! +Ни хикмәт, каяндыр балкон ягыннан нәкъ шуңар охшашлы яман каты тавыш кабатланды. Мескен кызлар, куркышып, чәүмәлгән урыннарыннан сикереп тордылар. +- Концерт тәмам, туташлар һәм әфәнделәр! - дип шаркылдады Мөхлис һәм Зинага: - Син минем белән каласың! - дип әмер бирде. Ләкин аның, әллә кем булып, монда әмер биреп утыруы театр училищесында белем алган кыю кызларга һич кенә дә ошамады. +- Мин Зинаны синең белән калдырмыйм! - дип каршы төште Ольга. +- Нигә? +- Бергә килдек, бергә китәбез дә... +- Ничек инде? - дип кабарынды егет. - Ике атна хатын-кыз тәнен күргәнем юк! Сезне ни өчен монда алып кайтты дип уйлыйсыз? +- Ялгышасың, - диде Ольга, - без син уйлаган кызлар түгел, без тәртипле кызлар... +- Ха-ха! Әбиегезгә сүләгез әкиятегезне... яме... Кызлар, мин бит саран егет түгел, күпме кирәк, шулхәтле сезгә бирәм! Мә, менә алыгыз, ал! Ха-ха! +Мөхлис аларның алдына бер төргәк акча ыргытты, акчалар - мендәр башында гына яталар иде. Шулхәтле күп акча күреп, тәмам ушсыз калган студент кызлар, нишләргә дә белмичә, бер мәлгә дәшми тордылар. Монда хәзер курку гына түгел, ә кызыксыну, хәтта ки ымсыну, алгысыну хисләре дә өстенлек итте кебек. Акча бит инде ул - байлык, ә аңар кем генә кызыкмас та һәм аны кем генә теләмәс. Шулай да бу эшнең чиста түгеллеген сизенгән кызлар күктән төшкән акчага орынырга базмадылар... +- Үтенеп сорыйм, - дип ялынды егет, - мине ялгыз калдырмагыз! Ялгызлык - минем өчен газап, бик зур газап... Зина... Ольга... мин аңардан куркам... Куркам... ишетәсезме... +- Гафу ит, без синең янда кала алмыйбыз! - дип, ниһаять, телгә килде Ольгасы. - Бу шаяруларың безгә бер дә ошамый, ты какой-то псих! +- Без сине аңламыйбыз! - диде күзен һаман да акчадан ала алмаган Зина. - Безгә үпкәләмә, әгәр кешечә сөйләшсәң, бәлкем, яныңда калган да булыр идек... Киттек, Ольга! +- Туктагыз! +- Туктадык?! - дип икесе дә берьюлы кычкырды кызлар. +- Нишләп сез миңа ышанмыйсыз?! - дип ялварды Мөхлис. - Мин бит, чынлап та, иблискә җанымны саткан мәхлук. Ул хәзер минем анам да, атам да, бабам да... Әнә, мин сезнең белән сөйләшәм, ә ул артта: янымда гына утыра... +- Кайда? - дип куркышты кызлар. +- Әнә тегендә... караңгыда... +Әйтеп кенә бетерде! Шап! Караңгыдан иблис заты атылды да чыкты. Мескен кызлар шундук, котлары алынып, чырылдап, баскычтан аска ташландылар. Иблис, елмаеп кына, аларга бармак янап калды. Аның бу: "Юкка чабасыз, кызлар, миннән качып котыла алмассыз!" - диюен аңлата иде... +- Ничек?! - дип сәлам бирде аңа шайтан. +- Ярыйсы... +- Дустыңны онытмадыңмы? +- Кемне? +- Мине?! +- Юк... +- Маладис! +- Сине гел сагынып, искә алып торам... +- Син миңа ошыйсың, - дип мактады аны шайтан. Озак мактады. Күңелле иде аны тыңлап утыруы. Кеше, гомумән, мактау сүзенә мохтаҗ. Мактау сүзен ишетүгә үк эреп китә, шуның ялган һәм буш сүз икәнен аңласа да, мактау сүзен көтеп кенә тора. Ләкин мактаган кешедән кач, сүккән кешегә ишек ач, диләр бит! Яшәгәндә макталып килгән мактаулы шәхесләр вакыт узу белән юкка чыкты, аларның хәтта исемнәре дә калмады, ә сүгелеп, изелеп яшәгәннәре, үлгәч тә, кояш сымак калкып чыктылар, халык хәтерендә калдылар. Әнә шул ялган мактау да бер шайтан гамәле түгел микән әле? Мөхлис шуны күңеле белән сизенсә дә, шайтанның мактавын кире какмады. Аны тыңлау рәхәт иде аңа... +- Күңел ачасың, димәк? +- Үләр алдыннан, ичмасам, бер күңел ачып калыйм. Тиздән синең кул астына керәсе, җанымны синең карамакка тапшырам... хе... хе... +- Мин шат. Атаң-анаң кайда? +- Царское Селога киттеләр... Әби патшаның кышкы сараен карарга. Бер очтан иптәш Пушкин укыган лицейга да керәләр. Культурный поход, кыскасы. Ә мин менә күңел ачып утырам! - диде Мөхлис һәм әле яңа гына ачылган, авыз ителмәгән шампан шәрабына сузылды. +- Күңел ачуларны тәмамларга вакыт, дускай! - дип, якасыннан тотты аны Иблис. - Шартнамәнең шарты буенча, инде алган бурычыңны кайтарыр вакыт җитеп килә... +- Әйе, бушлай берни дә юк шул... +- Анысы дөрес. +- Нәрсә көтә инде безне? +- Яман каты эшләр, яман каты... +- Бар булган уең яманлыкта һәм дә явызлыкта гына бит синең! +- Яманлык, явызлык ул, беләсең килсә, дөньяны хәрәкәткә китерүче көч. Көч, яман вә явыз көч! Шуңа күрә дөньяда сугышның тынганы да юк. Һәм ул бервакытта да тынмаячак. Өстән шулай куелган. "Сугышсыз бер генә көн дә юк". Бу - өстән төшкән әмер, өстәгеләрнең дерективасы. Сугыштан туксан тугыз проценты интегә, бер проценты гына байый. Әнә шул бер процент өчен кирәк ул сугыш. Фетнәне дошманнар үзләре чыгаралар дип уйлый ахмак халкың, юк, ялгышасыз, аны без чыгарабыз, без... +- Кемнәр сез? +- Җеннәр... +- Сугыштан әле беркемнең дә файда күргәне юк. +- Сугыш кирәк, сугышсыз алга китеш юк. Ансыз булмый. Сугыш ул үтерүче генә түгел, ул әле чистартучы да, тазартучы да. Җирдәге халык санын тигезләп, тәртипкә китереп торучы да. Берәү терелә, ягъни мәсәлән, берәү үлә, берәү туа, берәү китә. Газраилга эш җитәрлек монда... +- Сузма, әйт сүзеңне! +- Тупас сөйләшергә өйрәндең син, дускай. Хәер, бу халәтең белән син миңа күбрәк ошыйсың, яралы һөҗүмче сымак, бернигә карамыйча, һаман алга ыргыласың, үләсеңне сизмисең, тискәре гамәл кылырга ашкынып торасың... +- Әйт! +- Тыңла, - диде ул серле тавыш белән. - Тиздән атаң кайтып җитәр. Үги анаң да. Алар кайткач, табын әзерләнер, чәе, мәе куелыр. Табынны үзең әзерләргә тырыш, ишеттеңме? Атаң эчкән савытка шушы сыекчаны салырсың. Менә ул... +Иблис ниндидер иероглифлар төшерелгән карасу төстәге бер тимер савытны . "К. У." №3 Мөхлискә тоттырды. Мөхлис аны кулына алырга теләмәсә дә, шайтанның теләгенә каршы килә алмады. Ул хәзер сәгать саен, минут саен аның ихтыярына буйсынырга мәҗбүр иде. Иблис, кеше өстеннән өстенлек итү белән бергә, егетнең хәтта акылын вә уйлау фигылен үзгәртергә һәм чуалтырга да өлгергән иде. +- Нәрсә бу? - дип сорады аңардан егет. +- Зәмзәм суы! Ха-ха! - дип көлде шайтан. +- Агу түгелдер ич? +- Агу. +- Агу?! Син нәрсә, минем атамны, бердәнбер якын кешемне агулап үтерергә җыендыңмы? +- Мин түгел, ә с-с-син, - дип, елан сыманрак ысылдады шайтан. - Агуны с-с-син бирәсең, дус-с-скай... +- Юк, юк! - дип каршы төште аңа егет. - Без бит болай сөйләшмәгән идек, мин берничек тә бу агуны атамның чәенә сала алмыйм! Юк!!! - Мөхлис савытны кире өстәл өстенә илтеп куйды. +- Договор дороже денег, - дип елмайды тегесе. - Ничек сөйләштек без? Ничек килештек? Ярдәмемнән яхшы файдаландың, котылгысыз үлемнән котылдың, хәзер синең чират - ярдәм ит миңа. +- Да-а-а! Бер бәладән котылып, икенчесенә барып кердем. Юк, булмый... Нишләп соң әле мин әтине үтерергә тиеш? Ул бит минем әтием, ышанычым, таянычым... +- Ялгышасың, дускай, хәзерге вакытта синең таянычың да, ышанычың да фәкать мин генә. Мин - иблис. +- Юк, теләсәң нишләт, мин әтине үтерә алмыйм. +- Яратасыңмы атаңны? +- Әйе. +- Шул хәтлеме? +- Мөгаен... +- Акча биргән өчен, ярдәм иткән өченме? +- Юк, әти булганы өчен. +- Әйбәтмени соң атаң? +- Миңа аның, яхшылыктан башка, начарлык кылганы булмады. Нишләп син шулхәтле яратмыйсың атамны, аңламыйм? +- Аны ни өчен сөймәгәнемне киләчәктә аңлатырмын. Атаңны мактарга тырышуың ачуымны чыгара. Атаң синең, между прочим, кабахәт кеше! Ул... +- Әйтеп бетер, иблис токымы! +- ...ул синең анаңны үтерде. +- Анамны? +- Гадиләне... +- Юкны сөйләмә, ничек итеп минем әтием әнине үтерә алсын ди?! Алар бик тату яшәделәр, әти гомере буе әни сүзеннән чыкмады. Ни өчен үтерсен ул аны? +- Җавабы гади: ул аңар комачау итте. Атаңа Фәниягә өйләнергә кирәк иде. Яшь, чибәр хатынга... +- Ялган! Әни үлгәчтен дә әле әтием ел ярымнар өйләнмичә йөрде. +- Конспирация. Белмәгән нәрсәм юк: атаң синең анаңны үтерде. +- Тагын ялган! Минем әни бала тапканда үлде... +- Энеңне тапканда, шулаймы? +- Ул аны соңарып табарга булды. Әнинең яше бар иде инде. Табиблар тапмаска кушсалар да, әни барыбер тапты... +- Ялгышасың, синең анаң бала тапканда үлмәде. Анаң баланы табып, берничә көн үткәннән соң, атаң, явыз атаң табибларны сатып алып, анаңны да, энекәшеңне дә үтерттерде... +- Ничек? +- Шприцка агу салдырып... +- Юк, бу дөрес хәл түгел, мин моңа берничек тә ышанып бетә алмыйм. Син боларны каян беләсең? Син Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә яшәмисеңдер бит?! +- Иблис, дускай, бер Татарстанда гына түгел, ул Америкада, айда, хәтта космоста да яши. Әгәр син минем сүземә ышанмыйсың икән, без синең белән хәзер кечкенә генә бер эксперимент ясап карыйбыз. Син миңа әйт, ошбу минутта бу чарлакта нәрсә булачак? +- Каян белим, башны катырма... +- Уйла! +- Кайтса шул... әти кайтып керергә мөмкин... +- Юк, атаң кайтканчы бу бүлмәгә зур гына бер бөҗәк очып керер... Әйтик... шөпшә... +- Чынмы? +- Көтик... +Алар кара-каршы утырыштылар. Дивардагы сәгать телләре вакытны санап торды. Бераздан, нәкъ ул әйткәнчә, бүлмәдә шул шөпшә тәресе безелдәп оча башлады... +- Җиңдең, - дип, җиңелүен танырга мәҗбүр булды егет. - Син - күрәзәче... димәк... +- Миңа ышанырга кирәк, шулай бит? +- Бәлкем... +- Ал савытны һәм эшеңне ахырына җиткер! - Мөхлис калтыранган куллары белән тимер савытка ябышты. - Тик кара аны, алдыйсы булма! Мин барсын да күреп, белеп торам, мине алдый алмыйсың. Хуш, уңышлар телим! +Мөхлис чарлакта ялгызы гына утырып калды. Аны әллә нинди авыр уйлар биләп алды. Нишләргә? Шайтанга сатылу аны менә нишләтте! Иблис белән мондый килешү төзеп, сүз куешканчы үлеп котылуың артыграк булган икән. Егет әле яши генә башлады, ә күпме хата ясады. Төзәтә алмаслык. Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк: "Так мало пройдено дорог, так много сделано ошибок!" - кебегрәк була инде бу... +Ә бәлкем, иблис хаклыдыр, ә? Ул бит атасының ниләр кылып йөргәнен белми, әгәр дә ул анасына карата шундый явызлык кылган икән, нигә артык уйлап торырга, тотарга да чәенә агу салырга! +Аның хәле чынлап та авыр иде. Сихерләделәр бугай үзен, бик каты сихерләделәр, ни кылганын да аңламый башлады, саташа бугай ул... Атасына кул күтәрергә ярамаганын күңеле белән аңласа да, иблис әйткәнне эшләүдән баш тартырлык көч бар микән соң әле аңарда? +7. Тәмле су +Сәяхәтчеләр төнлә генә кайтып керде. Ике шешә шампан шәрабын бушаткан Мөхлис бу вакытта изрәп йоклап ята иде инде. Аны уятырга теләмәделәр, ләкин ул үзе уянды. Бәдрәфкә чыгып йөгерде. Фәния, гадәттәгечә, табын әзерләде, чәй кайнатты. +- Улым, кәефең юк, ахрысы, агарынып киткәнсең, - диде аңа атасы. - Ни булды? +- Көне буе укыдым, конспект ятладым, - дип ялганлап котылды улы. - Тиздән имтиханнар башлана... Җә, сәфәрләр ничек узды? +- И-и! Безгә шундый ошады! - дип тел шартлатты Фәния. +- Пушкин укыган лицейда булдык, - дип сокланып сөйләнде Гаян, - бөегебезнең йоклаган бүлмәсен, утырган урындыгын, язу өстәлен күрү бәхетенә ирештек. Пушкинны урыс шагыйре дигән булалар, урысча язгач, урыс халкын данлагач, шулайдыр шул... Тик фотосурәтенә карасаң, чын африкан инде, әле мөселман ук булмаса?! Нинди генә милләт хезмәт итмәгән бу урыс халкына, ә! Саный китсәң... Бу нәрсә? +Гаян өстәл өстендә торган иероглифлы савытка төртеп күрсәтте. Мөхлис телсез калды, берни дә әйтә алмады. Гаян савытны алып, аны кулында әйләндергәләде... +- Нәрсә бу? +- Сок... - Мөхлиснең тавышы калтыранып чыкты, ул чак кына үз-үзен сатмады. +- Ә нишләп мондый савытта? +- Кибеттән сок алып кердем... Пакетның төбе тишелде... Шуңар... шушы савытка салып куйдым... +- Сәер... Эчсәң ярыймы? +- Ярый... +Мөхлис аңар: "Ярамый!" - дип кычкырырга теләсә дә, атасының теләгенә каршы килә алмады. Аңарда хәзер ике кеше яши иде, ике сыйфат, ике төс: берсе - ак, икенчесе - кара. Беренчесе икенчесеннән никтер өстенлек итә, акны томалап, аны гел каралтырга гына тора. Ике якка авышып, ике якны да тотып торырга теләгән Мөхлис шушы минутта атасын коткарып калуына ышанмый иде. Җанын шайтанга саткан адәмгә хәзер инде барыбер, диңгез тубыктан иде, ягъни... +Ә Гаян эчте, йотылып эчте. Эчкән әйберсе аның ирен кырыннан ияк асларына тиклем агып төште... +- Шулхәтле эчәсең килдемени соң, әти? +- Әйе... Тирләтеп җибәрде... натуральныймы бу? Чынмы? +- Чын... Натуральный... сок... +- Әйе, - дип сокланды Гаян, - бигрәк тәмле су булды бу... +Атасының шундук егылып үләсен көткән Мөхлис ялгышты, Гаянның бер кылы да селкенмәде, киресенчә, аның кәефе күтәрелеп киткән сыман тоелды. Атасының шайтан салган агулы суны шулай йотылып эчүе аңлашылып бетми. Әнисенең абыйсы, начар авырудан үлеп ятканда, Мөхлистән эчәргә су алып килүен сораган иде. Шулчак ул аңа кибеттән гел лимонад ташыды. Инде соңгы сулышын алганда да абзыйның: "Тәмле су бу, эликсир!" - дип сөйләнүләрен һәм шул гади лимонад суын шифалы су урынына эчүен һич кенә дә онытасы юк... +- Ярар, - диде Гаян, - мин әзрәк кенә ятып торыйм әле! - Һәм ул капылт кына карават кырына барып ятты. Мөхлис шунда уйлап куйды: димәк, бу агу дигәнең кешегә тиз генә тәэсир итми, ә күпмедер вакыт узгач кына үзен сиздерәдер. "Йоклаган килеш кенә үлеп китсә ярар иде, торып, акырып кына йөрмәсен", - дип, "изге" теләкләр теләде аңа егет... +Балконга һава суларга дип чыккан Мөхлисне Иблис эләктереп алды. Ул кабат нидәндер канәгать түгел иде. +- Салдым, эчердем, - дип акланды егет. +- Эчердең, тик атаң исән калды. Ул нәрсә, үлемсез мәллә? +- Ятты бит... бәлкем... дөмегер... +- Ничек? +- Үз вакыты белән... +- Юк, - дип кырт кисте шайтан. - Ул агулы суны эчүгә үк дөмегергә тиеш иде. Аңар кара чия ингредиенты белән буташтырып цианистый калий матдәсе салынган. Нигә үлмәде ул? Кеше үлемсез була алмый. Үлемсез - бер мин генә! - дип аптырады һәм күкрәк какты шайтан. +- Ә мин үземне үзем күрә алмыйм, син ул агуны миңа гына бирәсең калган! +- Әгәр шушы вакыт эчендә атаң үлмәсә, үзеңә үпкәлә! +- Куркытма, иблис токымы!!! +8. Гаҗәеп очыш +Мөхлис шайтанга катырак кычкырып җибәрде булса кирәк, шулчак балконга Фәния атылып чыкты. Гаянның улы яшәгән чарлакка кунакка килгәннән бирле бу яшь, чибәр ханым һич кенә дә күңеленә тынычлык табалмады. Үзен Мөхлиснең дусты дип, Евгений Ваганович дип таныткан бу сәер, салкын канлы адәмне кабул итеп бетермәсә дә, нигәдер ул да аның ихтыярына буйсынырга әзер тора иде... +Бераздан алар балконда икәү генә торып калдылар. Мөхлис барысына да кул селтәп, бүлмәгә кереп китте. +- Исәнмесез! - дип, кыюсыз гына сәлам бирде хатын кунакка. - Сез балкондамыни соң? Нишләп монда качып ятасыз? +Евгений Ваганович аңа бер сүз дә дәшмәде, хәтта сәлам дә бирмәде. Аның кулында кинәт кенә чәчәк бәйләме барлыкка килде, унөч данә кызыл роза төрелгән букет булып чыкты ул. Каян барлыкка килде ул розалар, Ходай белсен? Иблис букетны чибәр ханымга сузды... +- Сезгә! Чын күңелдән! +- Миңа? - дип шаккатты ханым. +- Сезгә! +- Рәхмәт... - Фәния, чәчәкне күкрәгенә кысып, бүләк итүченең күзенә турып карап, елмаерга ярата торган иде. Бу юлы чәчәк бүләк иткән джентльменның күзенә туры карарга да курыкты һәм хәтта елмаймады да. Сөйкемсез, җансыз адәм иде ул Фәния өчен. Җитмәсә, кулын үпкән була тагын! Фу! +- Мине ошатмадыгыз?! +- Әйталмыйм... +- Ошарга тырышмадым да... Сез мине бик каты гаҗәпләндердегез! +- Ни белән? +- Сез ирегездән егерме биш яшькә кече. Сезгә ул атагыз кебек. Аңламыйм, нишләп сез шундый олы кешегә кияүгә чыктыгыз? +- Мин иремне яратам, ул - акыллы, төпле кеше. +- Акчасына, байлыгына кызыккансыздыр инде, - дип сорау алуын дәвам итте шайтан. - Юк, моның өчен мин сезне гаепләмим, киресенчә, хуплыйм, сезнең кебек яшь, чибәр кызлар дөнья яратылганнан бирле шулай яши. Шулай булырга тиеш тә. Мәхәббәт, сөю кебек җүләр хисләр мәңгелек түгел. Мәхәббәт дип җенләнүдән бернинди дә мәгънә юк, акча һәм байлык гел кирәк. Сөю хисе ул язгы кар кебек, эри дә юкка чыга, ә байлык кала. Мәхәббәтсез яшәп була, тик бер генә көн ашамыйча кара! Ачлык күргән буын түгел шул сез. Килер ул көн, килер һәм китерербез. Гасырга бер-ике мәртәбә кабатланмыйча калмый ул... цикл... ягъни мәсәлән... +Иблис шактый озак сөйләде. Фәния аны тыңласа тыңлады, тыңламаса юк. Чибәр ханым шайтан такылдаган вакытта үз уйларында йөзде. Ул күп балалы гаиләдә үсте. Биш кыз, бер ир бала. Аталары якты дөньядан иртә китеп барды, ул атасын бөтенләй хәтерләми. Атасыз үсте, ата назына сусап үсте һәм шуны ул Гаянда тапты кебек. Гаян аңар берьюлы әти дә, ир дә иде. Танышканда читенсенеп, теләмичә генә танышты ул булачак ире белән, ләкин Гаянның кайгыртучанлыгы, аңа булышуы үз эшен эшләде булса кирәк, бер-ике ай эчендә ул аның ягына авышты да куйды. Әйе, ул аны бик нык күтәрде, хәтта уку белән дә ярдәм итте, профессорларны да җайлады, затлы итеп киендерде, туган көненә өр-яңа чит ил машинасына хәтле бүләк итте. Тик шунысы бар: бер алырга өйрәнгән хатын-кыз һаман шуны гына көтеп тора, яраткан кешесе тагын берәр затлы нәрсә бүләк итәр дип уйлый. Тик беркадәр вакыт узгач, Гаян аңа бушлай әйбер бирүдән туктады, хатыны акчаны үзе эшләп алуын теләде. Шулай итеп, ул хатынын эшмәкәрләр дөньясына кертеп җибәрде, акча биреп, бизнес ачты, ләкин, ни кызганыч, чибәр ханымның эшмәкәрлеге ташка үлчим генә булып чыкты. Бизнес туктады, биргән, салган акча суга акты. Хатынының бернигә дә ярамаганлыгын аңлап алган ир аның урынын бик тиз тапты - ул өй җыештыручы, өй караучы гади бер домохозяйка гына булып калды. Туган көнендә аңа ире кабат затлы әйбер (алтын, көмеш, бриллиант) бүләк итәр дип өметләнгән хатын ялгышты, Гаян аңа өр-яңа тузан суырткыч бүләк итте. Пылесос, чынлап та, кыйммәтле иде, идәнне су белән генә юдырып чистарта торганы... +- Ялгышасыз бугай! - дип кисәтте аны Ваганыч. +- Нәрсәдә? +- Ирең үлгән очракта аның байлыгы барыбер сезгә калмаячак, калса да бик аз өлеше генә калырга мөмкин. Мизер. Гаян үзенең бөтен байлыгын һәм йорт-җирен шушы җүнсез малае исеменә яздырган һәм, ул үлгәч, барысы да аңа калачак... +- Мөхлискәме? +- Аңа. Син әле яшь. Гаян озак яшәмәячәк. Аңарда нәселдән килә торган чир таптылар, ул аны сиңа әйтмичә, яшереп йөри. Тиздән үләчәк, сезнең балагыз да булмаячак. Син тол хатын булып калачаксың. +- Нишлим соң инде? - Фәния бу сүзләрдән соң бөтенләй коелып төште. +- Тәкъдимем бар... +- Нинди? +- Мөхлисне үзегезгә каратырга, үз ягыгызга аударырга кирәк. Ул сезне бәхетле итәчәк, син аңардан бала табачаксың, матур ир бала, сабый бала... Йә, ничек? +- Юк, сез нәрсә! - дип каршы төште хатын. - Мин мондый юлга бара алмыйм, юк! Иремә хыянәт итә алмыйм, мин ансыз яши алмыйм. Мин... +- Ашыкмагыз... - Кунак кисәк кенә аның муенына бриллиант муенса тагып куйды. Ул аны шулхәтле тиз такты ки, Фәния сизми дә калды. - Матурмы? +- Би-и-ик! +- Сөенмә, бушка түгел! - дип көлде шайтан. - Мин кушканны эшләсәң, бу матурлык синеке булачак. Бу асылташларны сатып кына да син үзеңә шәп ташпулат, зиннәтле сарай салдыра аласың, аңладыңмы? +- Бу... +- Бриллиант... +- Бриллиант?! - Фәния, өнсез калып, кулы белән муенсаны тотып карамакчы булды, ләкин Ваганыч аны секунд эчендә хатынның муеныннан салдырып та атты. Шуңар күрә дә ул бу матурлыкның тәмен һәм ләззәтен тоя алмыйча да калды. - Соңыннан, аңладыңмы, соңыннан... +- Аң...ладым, - дип баш чайкады әлегә берни дә аңлый алмаган бичә. +- Сиңа эликсир да бүләк итәчәкмен... +- Нәрсә ул? +- Аны эчсәң, мәңге яшь каласың, беркайчан да картаймыйсың. +- Андый эликсир бармыни дөньяда? +- Бар. Яңа туган сабый бала маеннан ясыйлар аны... Уйладыңмы? +- Яхшы... тырышып карармын... +- Афәрин! Бриллиант, һичшиксез, синеке булыр. Хәзер мине тыңла... +- Тыңлыйм... - Хатын аның бу сәер тәкъдимнәреннән тәмам сихерләнеп өлгергән иде инде. +- Гаян тиз генә урыныннан тора алмас. Мин Мөхлисне чакырып керәм. Син егетне ничек тә кызыктырырга тиеш... +- Ни белән? +- Ние белән кызыктыра ала ирне хатын-кыз?! Тәнең белән... +- Ничек? +- Салып ат бу итәгеңне! +Иблис бүлмәгә атылып кергәндә, төсе качкан, күзе акайган, бертуктаусыз учларын уып торган Мөхлис, үз-үзен кая куярга белмичә, әрле-бирле йөренә иде... +- Ни белән сөендерә аласың? - дип сорады Иблис аңардан. +- Әти исән, исән, ишетәсеңме! +- Исән?! +- Әйе, Аллага шөкер! - дип сөйләнде егет. +- Чү! - дип кычкырды шулчак шайтан һәм каударланып кырыйга сикерде. - Күпме әйтергә була - минем алда аның исемен атама дип! +Иблис, каты итеп, тоягы белән Мөхлиснең эченә китереп типте. Әче авырту аның корсак астын кисеп үтте, ләкин сыгылып төшсә дә, ул барыбер егылмады... +- Әкренрәк... ярамый идеме?.. +- Ярамый. +- Ыс...вулыч! +- Уен дәвам итә, дускай! - дип, тантаналы рәвештә дәште шайтан. - Бүген бөек көн. Төн уртасы җитүгә, бөек тамаша - гыйш-гыйшрәт башланачак, шабаш!!! +- Нигә... ул? +- Сиңа да кагыла. Сине дә шабашка алам. Син анда анаң Гадилә белән очрашырсың. +- Ай... Син тагын үзеңнекен тукый башладың... +- Анаң исән, тыңла. Сихерче, убырлы карчыклар җыенында аның белән очрашу бәхетенә ирешә аласың, ишеттеңме? +- Ишеттем... кайчан башлана ул... туй? +- Тиздән. Тиздән минем сөекле убырлыларым, таякларына атланып, һавада очып йөри башлаячаклар... +- Карале! - дип, җитди кыяфәт чыгарды егет. +- Тыңлыйм? +- Син милләтең белән кем, ә? +- Аңламадым? +- Урысмы син, татармы? +- Мин урыс та, татар да түгел, - дип, сабыр гына җавап бирде иблис. +- Нишләп алай? +- Мин изге җан, милләтем юк... +Мөхлиснең бар булган уе ничек тә шушы иблис коллыгыннан котылу иде. Ул бер әйбергә инанды: әгәр дә ул урыс милләтендәге шайтан булса, аңардан әле котылып булыр төсле иде, чөнки аның милләте дә, дине дә башка, ә менә татарныкы булса, шактый авырга туры киләчәк - татар бер каптырып алса, тиз генә котылам димә... +- Туйга Фәния белән бергә барырсың! - дип әмер бирде шайтан. +- Кем? Әтинең хатыны беләнме? +- Атаңның хатыны сиңа бу төндә сөяркә булыр. +- Без синең белән алай сөйләшмәгән идек. +- Мин генә түгел, Фәния үзе дә шуны тели. +- Фәния?! Юк, мин моңа ышанмыйм... +- Күрерсең һәм шуңар инанырсың... +Ул, җилтерәтеп алып, егетне балконга чыгарып бастырды. Аның каршына, фахишә сымак, киемсез Фәния килеп басты. Итәген салып ыргыткан, күкрәкләрен ачкан, гомумән, ояты качкан бу яшь хатынның! +- Кем бу? - дип артка чигенде Мөхлис. +- Бу мин - Фәния, - дип назлы итеп эндәште хатын. - Борчылма, Мөхлис, мин сиңа күптән әйтергә тели идем, бу тәүге адымымны мин кайчан да булса бер ясарга тиеш идем. Газаплама үзеңне, кил, кочыйм бер... +- Якын килмәгез, китегез! - дип кычкырды аңа егет. - Әгәр әти күрә калса... +Яшь бичә, тыгыз ак күкрәкләрен киереп, егет каршына килде. Куркудан, оялудан нишләргә дә белмәгән Мөхлис, каушап, артка чигенде, ләкин шулчак шайтан аны аркасы белән терәргә өлгерде. Егет ни артка, ни алга атлый алмады. Шундый чибәр хатынның аны кочакларга, үбәргә маташуы егетне берникадәр куандырса да, намусы аңар бу хатынның ымсындыруларына каршы торырга өнди иде. Атасының хатыны бит ул! Әйе, ошый иде аңа Фәния, ул үзе дә аңар битараф түгел иде, аңардан берничә яшь кенә олы булса да, атасын хөрмәт итү йөзеннән, ул Фәниягә "апа" дип эндәшә иде. Атасының яшь хатынга өйләнүенә ул сөенмәде, билгеле, ләкин аның теләгенә каршы килергә дә базмады. Яшь хатын аркасында атасы белән каршылыкка керү, аңар комачаулык ясау Мөхлиснең уенда вә гамәлендә дә юк иде... +- Оялыр идең... - Мөхлис хатынга бары тик шул сүзне әйтә алды. +- Мөхлис! - дип сайрады бичә. - Йөрәгемдә ташып торган хисләремне синнән яшерә алмыйм. Кал, китмә янымнан... +- Кирәкми... +- Әй Аллам! - дип буталды Фәния, башын тотып. - Ни сөйлим мин, ә? Үземне үзем аңламыйм... +Шулчак шайтанның кулында кабат алтын муенса ялтырап алды һәм ул үз эшен үтәде: гыйшык көенә сайраган чибәр хатын Мөхлисне кочаклап та алды... +Шулчак эчке бүлмәдә нидер чылтырап коелды һәм гөрселдәп ишелде. Теге каһәр суккан магнитофон кабат үкерергә тотынды. Elvisның атаклы "Jaihouse Rok" композициясе яңгырады. Күрәсең, үлем исереклеге белән саташкан Гаян, белештермичә, урыныннан сикереп торган, нәрсәләрнедер аударып, ялгыш магнитофон төймәсенә баскан. Бераздан, мәтәлә-мәтәлә, Гаян үзе дә балконга атылып чыкты. Шайтан эчерткән агудан гаҗәеп хәлдә исән калган абзыйның карар җире дә юк: чырае таш астында үсеп яткан үлән тамыры сыман агарган, башындагы сирәк чәчләре әтәч кикриге сымак үрә торган, күз бәбәкләре акаеп чыккан иде. Бертуктаусыз укшый, коса. Күз аллары караңгыланган, күзенә һәрнәрсә ике булып күренгән ирнең үз хәле хәл иде. Ләкин хатынының улы белән кочаклашып, үбешеп торганын күреп алгач, ул имәнеп китте. Гаян бар көченә кычкырмакчы булды, ләкин тавышы аңа буйсынмады, бик нечкә булып, зәгыйфь булып кына чыкты... +- Оят...сыз...лар... Нишлисез... сез... +Гашыйклар, корт чаккандай, кырыйга сикерделәр. Гаянның шулай кинәт кенә балконга килеп чыгуын беркем дә көтмәгән иде, агу ашаган тычкандай, әле озак кына караватында тәгәрәп, миңгерәп ятар дип уйлаганнар иде... +- Әти... кичер, - дип акланды улы, - мин моны үзем теләмәдем, мин гаепле түгел... +- Чурт бутады безне, Гаян, чурт! - дип такылдады хатыны. +- Оят...сызлар... Җир битләр... +Гаян каршында дивар сымак басып торган шайтанны кырыйга этмәкче булды. Ләкин дивар кымшанмады да. Соңгы көчен җыйнарга өлгергән Гаян, шайтанны әйләнеп узып, Мөхлискә ташланды. Тик шулчакны егетнең кулында карабин, ягъни мылтык пәйда булды. Бусы да шайтанның бер могҗизасы булды, күрәсең... +- Ат! - дип әмер бирде аңа Иблис. - Йә ул, йә син!!! +Мөхлис кулындагы карабинның затворын ачып-ябып, аны атасына төбәде. "Ат!" - дип кабатлады шайтан. Мөхлис коралның тәтесенә басты, ләкин мылтык атмады, осечка бирде. "Ат!" - дип җикеренде аңа шайтан. Мөхлис кабат атты, бу юлы пуля атасының иңбашын ялап, урамдагы багана башына очты. Гаян, иңбашын тотып, идәнгә тезләнде. Ату-ватулардан коты очып торган бичә чинап акырырга тотынды. Шулчак бу чинауларга ниндидер бәндә тавышларына охшамаган яман кыргый авазлар кушылды. Тирән көз айлары булуга да карамастан, кинәт кенә күк күкрәде, көчле һәм дәһшәтле давыл, гарасат купты. Мөхлиснең кулындагы карабины кинәт аның ике бот арасына кереп кысылды, Фәния шундук егетнең аркасына килеп ябышты. Озын булып үскән тупылларның башларын селкетеп, бөтерелеп искән көчле давыл, зилзилә Мөхлис белән Фәнияне, шул агым белән күтәреп алып, каядыр еракка, югарыга очыртып алып китте. Балкон эче бушап калды. Башын күтәрә алмыйча идәнгә тезләнгән Гаян, хәлсезләнеп, яны белән чарлак диварына ауды. "Өнемме бу, төшемме? - дип сызланды ул. - Тормышмыни соң бу? Тә-муг. Бердәнбер улы атасына мылтыктан ата, ә яраткан хатыны ире каршында зина кыла. Нәрсә соң бу? Ахырзаманмы? Кемнең каргышы төште соң миңа? Әйт, Тәңрем, аңлат, мин синнән җавап көтәм, җа-а-а-вап..." +Балкон артында кемдер ямьсез итеп кычкырып көлде. +9. Гыйш-гыйшрәт +Айлы, сихерле төн. +Карадагынай куе карурман, төнге алан. Сихерче хатыннар вә убырлы карчыклар җыела торган кыргый бер алан икән бу. Аланның берничә башында учак ягылган, тирә-ягында коточкыч ялкын һәм кап-кара төтен бөркеп торган карачкы факеллар тезелгән. +Менә шушында убырлар җыены, убырлар туе бара. Кушылып үскән бер гарип каен янында ике карт скрипкачы, кара-каршы басып, бию көен уйнап торалар. Ак йолдызлар сибелгән могҗизаи күктә аяк араларына таяк кыстырган убырлар очып йөри һәм алар, текә пике ясап, берәм-берәм, аланлыкка очып төшәләр. Ә аларны анда, килешенгәнчә, көтеп кенә торалар! Кара затлы фрактан киенгән кавалер егетләр, кызу гына эләктереп алалар да, җитез бию ритмында зырылдатып, әйләндереп алып та китәләр. Убырларның биегәндә башлары әйләнеп китә. Төнге алан эчендә исә биючеләрнең саны күбәйгәннән-күбәя генә бара, ул биюче парлар белән тула. Шунысы сәер: биюче парлар кешечә берберләренең күзләренә карашып түгел, ә бер-берләренә аркаларын терәп бииләр... +Инде бер атна аракыдан айный алмаган, каты махмырдан интеккән Сергей атлы бер урыс мужигы да әнә шушында, җен-пәриләр туена очып төште. Аны монда әле бер ай элек кенә танышкан, хәзер инде язылышмыйча гына Сергей фатирында яшәп яткан Катерина исемле сөяркәсе очыртып алып килде. Катяны ул вокзалдан табып алып кайтты, йортка кертте, үзенеке итте, соңыннан үкенде үкенүен, ләкин хәзер соң иде инде. Канун бар, тайпылышсыз тормыш кануны: кешенең кем икәнен белмичә, аны өйгә кертергә ярамый. Гомер аракыдан айнымаган һәм күзе ачылмаган Сергей аны башта җен хатыны дип башына да китермәде. Бу җен хатын аны бик тиз үзенә каратты. Хәер, Сергей да аны үз итте. Хатын аңар - Сергунь, ә Сергей Катюша дип кенә дәште. Менә хәзер алар туйда, җен туенда. Ләкин адәми зат нихәтле генә исерек һәм аңгыра булмасын, ул үзенең бер бүлмәле "хрущёвка"сы белән җен карчыклары, убырлар биеп йөргән ял урынын гына аерыр хәлдә иде әле... +- Катюш! +- Ау? +- Без кайда? - дип сорады бу сәер манзарага шаклар катып утырган Сергунь. +- Туйда без, дарагуй, туйда! - дип безелдәде җен хатын. - Сергуньчик, мы сегодня гуляем! От души, между прочим! +- Нинди туй? Кем туе соң бу? +- Ач күзеңне! Өйрәнгән - өч борынга! - дип ачы сүгенде марҗа. +- Әйбәт иде бит әле... Тыныч кына утыра идек өйдә... самагун йотып... Ничек килеп чыктык соң без монда? Уф! Бөтен тәнем кычыта, бөтен җирем майланган! Нинди май сөрттең син минем тәнемә, ә?! +- Хикмәтле май ул! - дип елмайды Катюша. - Менә шул очырта да инде безне... +Сергунь, тәненең кычытуына чыдый алмыйча, бик иләмсез итеп кашынырга тотынды. Катюша сөрткән май аның тәнендә кибә, тәнен корыта. Бу хикмәтле май турында бары тик шуны гына әйтергә була: ул иблис тарафыннан үтертелгән сабыйлар маеннан ясала иде. Убырлы һәм җен карчыклары үләксәне башта сулы бакыр савытка салып, бик шәпләп кайнаталар, соңыннан шуны сөзеп алып, тиешле урында саклыйлар. Менә шулай сакланган сыйфатлы майдан гыйш-гыйшрәт мае ясыйлар да инде. Аны ясаганда (рецепт буенча) - түндербаш, аю табаны, ак тирәк яфрагы кебек шифалы үсемлекләр белән төрле тәмләткечләр кушу да рөхсәт ителә. Шундый май белән сөртенү исә һәрбер убырлының зур хыялы булып санала. Җен карчыкларының һәрберсе, әнә шул тылсымлы май белән сөрткән таякларга атланып, төн уртасында, ай яктысында күкләргә күтәрелергә һәм, гыйш-гыйшрәт аланына очып төшеп, чибәр егетләр, кавалерлар кочагына керергә дип ашкынып торалар иде. +Музыка алышынды. Озын чәчле скрипачлар вальс көен уйнады. Көе Штраусныкы иде булса кирәк, ләкин көйдә әзрәк көйсезлек, ягъни зур диссонанс булганга күрә, тулысы белән аныкы дип әйтеп булмый. Серле алан биюче парлар белән тулды. Алар барысы да битлек киеп бии һәм моның, билгеле ки, үзенә күрә бер сере дә бар иде. Бу үзенчә саклану чарасы. Кем генә килмәс бу җен туена да, кем генә күренмәс: анда күршеңне дә, дустыңны да, хәтта тугантумачаңны да очратырга була. Җаннарын шайтанга сатып, убырлы һәм сихерче булып йөрүчеләр аз микәнни бу дөньяда?! Узган елда, мәсәлән, шушы җен туенда халыкка исеме бик яхшы таныш булган министрны һәм бер депутатны да күреп калганнар. Икесе дә, халык алдында "битлек" киеп туйгангамы, болар туйга битлек кимичә генә килгәннәр. Әлеге эксцесс эзсез калмады, билгеле: ул үзәк гәҗитләрнең берсендә баш мәкалә булып та чыкты. Ләкин бу инциденттан алар әллә ни зыян күрмәде кебек, чөнки җеннәр туенда катнашкан министрны министр итеп башка урынга билгеләделәр, ә депутат яңадан сайланды. Югарыдан аларга бик зур булышлык күрсәткәннәр дигән сүзләр дә йөрде соңыннан, тик монда шайтан кулы уйнавын да инкарь итәргә ярамыйдыр, шәт. +Музыкаль диссонанс бераздан какофониягә әйләнде. Көйнең төзеклеге бөтенләй юкка чыкты һәм ул колакны бик каты яра башлады. Кавалерларның иңенә башын салып биегән убырлы карчыклар биюдән туктады, ә озын чәчле скрипкачылар бөтенләй икенче көй уйнарга тотынды. Көй дип әйтерлеге дә юк, ике зур агач чыраны бер-берсенә ышкып торсаң, нәкъ шундый ук шыгырдау барлыкка килергә мөмкин. Бик нык сәләмә киенгән, кыяфәтләре белән хәзерге сукбай хатыннарны хәтерләткән һәм инде парсыз калып, кырыйда басып торган ике убырлы карчык кинәт кенә уртада буш калган түгәрәк эченә йөгереп чыктылар да тыпырдап биергә тотындылар. Моны инде чын бию дип тә әйтеп булмый, бу биергә маташу гына иде. Тик симез арт саннарын күтәрә алмыйча, бер-берсенә бәрелешә-бәрелешә селкенгән убырлы карчыкларның бу галәмәтләре ни өчендер аландагыларның күңеленә хуш килде, гүзәл балериналарның биюенә соклангандай, аларга гөр килеп кул чаптылар. Нишлисең бит, халкы нинди - сәнгате шундый! Тегеләре дә, шуңа бик нык илһамланып, ниндидер аңлаешсыз сүзләр ата-ата, рәхәтләнеп сикерештеләр... +- Бум! Бум! Бум! +- Лә-лә-лә! +- Яшәүләре рәхәт лә! +- Яшәүләре күңелле лә! +- Лә-лә-лә-лә-лә-лә... +- Даң, даң, даң! +- Доң-доң-доң! +- Лә...лә...лә... +Бии-бии такмак сибүчеләр иблисне хөрмәтләп, бертуктаусыз аңа дан җырладылар, Ходайга тел тидерделәр. Шулчак бер убырлы карчык, ике бармагын авызына тыгып, яман каты итеп сызгырып җибәрде. Бу аның шул рәвешле ишарә ясап, туйга килүчеләрне табынга чакыруы иде... +- Та-бын-га! Та-бын-га! +- Хуҗа юк, үзе юк! - дип кычкырды икенчесе шундук. Сүз, билгеле ки, шайтанның (Люцифер) үзе турында бара иде. +- Ансыз гына башлыйк, ансыз гына! - диештеләр барысы да. Гадәтсез халык чөнки, ни дисәң дә, культура юк, барысы да әрсез, түземсез... +Алан кырындагы буйга сузылган шактый озын агач өстәлдә кунаклар өчен гаҗәеп бай табын әзерләнгән икән. Ни генә юк: кыйммәтле океан балыгыннан алып кара һәм кызыл уылдыкларга хәтле бар. Тик әнә шул гаҗәеп тәмле итеп әзерләнгән, матур итеп сервисланган сый-азык арасында бозылган һәм исләнгән ашамлыклар да шәйләнә иде. Әнә кыйммәтле, затлы океан уылдыгы янында гына берничә черек алма һәм черек груша кисәге ята, шундук дөньяның бөтен чебенен җыйнап, бер дәү хайван сөяге затлы табынның бар булган ямен җибәреп тора иде. +Табынның хуҗасы булмагач, мәҗлеснең яме дә, тәртибе дә булмады. Кунаклар, гадәтсезләнеп, ашау-эчүгә ябырылды. Барысы да үзен иркен тотты: кайсы шопырды, кикерде, борынын җиң очына гына сеңгерде, кайсысы ашап, ялап туйган азык калдыкларын каршы якта утыручыларга тондырды һәм шунда төбәп атты... +Фәния белән Мөхлис мәҗлескә соңга калып төштеләр. Мәҗлеснең беренче пәрдәсе, ягъни беренче бүлеге инде тәмамланган, ашау-эчү, банкет өлеше башланган иде. "Кая килдек без? Кайда без?" - дип сорады аңардан Фәния. "Гыйш-гыйшрәттә без, җеннәр туенда!" - диде егет җавабында. "Иблис эше генә бу!" - диде ханым. "Алдандык без, син дә, мин дә! Хәзер ни күзем белән күренермен әтиемә?!" - дип моңсуланды Мөхлис. "Ә мин иремә?!" - дип ачыргаланды тегесе... +Ниһаять, табын хуҗасы үзе пәйда булды! Хуҗа күренүгә үк барысы да тын калды. Бу юлы иблис ике юлдашын да иярткән, ике яшь кыз - икесе дә аның тарафыннан сихерләнгән. Мөхлис аларны бик тиз танып алды, болар аның белән чарлакта күңел ачкан студент кызлар иде: беренчесе - Зина, ә икенчесе - Ольга. Гадәттә, табын башында иблис үзе утыра, ул төрле кыяфәттә килә, хәтта кара төстәге дәү кәҗә кыяфәтендә дә булырга мөмкин. Сөйләүләргә караганда, мәҗлес ахырында аны кинәт кенә тәмуг уты камап ала, иблис бөтенләй янып бетә һәм коры көлгә әйләнә. Әнә шул шайтан янганнан соң калган көл серле һәм файдалы порошок булып санала, җеннәр мәҗлестән киткәндә шуны үзләре белән истәлеккә дип алып китәләр... +Иблиснең бүгенге мәҗлестә мөгезле эре хайван булып күренәсе килмәгән, күрәсең, ул матур фрак кигән итагатьле джентльмен ролен кулайрак күргән. Менә ул табынның түренә килеп урнашты, ике ягына ике студент кызны утыртты. Иблиснең яраннары, бер-берсен уздыра-уздыра, аңар бар булган мактау сүзләрен яудыра башлады. Бүләкләр тапшыру китте. Бер ялагае кара шәм китереп тоттырды, икенчесе сәер бер төргәк тапшырды. Ясак түләүчеләр иблисне үпкәндәй һәм кочаклагандай иттеләр, ләкин кешеләрчә битеннән яисә кулыннан түгел, ә нигәдер аның үбәргә ярамаган җиреннән үптеләр. Әнә берсе, көчәнә-көчәнә, хуҗа каршына бер бидон көмешкә китереп куйды. Бусы кайчандыр чүпрәк-чапрак белән сәүдә иткән, хәзер инде көмешкә куып, шуны сатып баеп яткан Варвара исемле хатын иде. Ул - тантаналы рәвештә, сөт сала торган ак бидонның тимер капкачын ачып җибәрде, табынга әче һәм авыр көмешкә исе таралды... +Мактый-мактый бүләк тапшырулар шактый озакка сузылды, шуннан соң иблис үзе сүз алды. Үзенең дәрәҗәсен белгәндәй, ул җитди кыяфәт белән, ягъни вәкарь генә урыныннан күтәрелде. Думадагы депутатлар трибунада чыгыш ясарга чыгар алдыннан әнә шулайрак кылана... +- Убырларым! Явызларым! Кансызларым! - диде ул. - Үземне әзрәк сырхау итеп сизсәм дә (ялганлый, билгеле, шайтан беркайчан да авырмый, ул, гомумән, үлемсез!), ел буе көтеп алган мәртәбәле форумга, сезнең белән бергә күрешү вә күңел ачу мәҗлесенә килмичә булдыра алмадым. Без - явызлык вә яманлык кылырга, барысын да сүгәргә, иманнан, изге рухтан көләргә, адәмнәрне ымсындырып, аларның башларына җитәргә тудырылган шайтани вә ямани затларбыз. Әгәр дә без һәр бирмеш көнебездә берәр төрле явызлык вә яманлык кылмасак, безнең гомеребез бушка узган булып саналыр. Без явызлык кылмыйча тора алмыйбыз... +Әллә иблис артыгын сөйләп куйды, әллә аның сөйләве табын артында утыручыларның эчен пошыра башлады, шулчак арадан бер җен-әзмәвер торып, карлыккан тавышы белән бар көченә: "Рег-ла-мент!" - дип үкерде. Бу әлеге дә баягы шул исерек Сергунь булып чыкты. Кунаклар ах итте! Табын өстен шом каплады. Хуҗаны санламау һәм аңа каршы сүз әйтеп кычкыру үзеңә үлем карары алып, тәмуг утында яну белән бер иде. Чыгырыннан чыккан Иблис дәшмәде, акырмады, ул имән бармагын алга сузып, аның ялкынлы речен өзәргә базган исереккә төртеп күрсәтте. Битлек кигән ике кавалер мескен Сергуньны, җилтерәтеп алып китеп, шундук аягыннан каенга асып куйдылар. Арада аны кызганучы һәм элмәктән азат итәргә теләүче табылмады. Тормышта аның өчен өзелеп торган Катюшасы да, хуҗаның фигылен хуплап, бу гамәлгә кул гына чапты. Ышан чит хатыннарга! +- Безнең максат, - дип дәвам итте хуҗа, - безне күралмаган, безгә буйсынмаган, безгә сатылмаган, безне гел яман сүзләр белән искә алган, һәм дә ки безгә чын күңелдән ышанып, ярдәм көтеп яткан адәми затларның башына җитү, минут саен аларга яманлык вә явызлык гамәлләре кылу, аларны бозу һәм юлдан яздыру. Убырларым, явызларым, кансызларым, кайсыгыз нинди явызлык кыла алды, шуларның, кул күтәреп, хәзер үк тавыш бирүен сорыйм... +Табын артында утыручы убырларның барысы да бердәм булып кул күтәрделәр. Әйе, дөньяда кылынган явызлыкның очы-кырые юк, өскә күтәрелгән куллар шуның бер ачык мисалы иде. +- Мин! Мин! Мин! +- Күрәм, күрәм! - дип сөенде шайтан. - Уңышны бик мулдан җыйгансыз, тырышкансыз, афәрин! Сездән исәп-хисап алып торуның мәгънәсен күрмим, шулай булгач, ял итегез, ял! Туй! Туй дәвам итә! Шабаш!!! +- Ура! Ура! Ура!!! +Гыйш-гыйшрәт, ягъни җеннәр туе, ниһаять, үзенең югары ноктасына күтәрелде. Иблис янында гына утырган Ольга белән Зинаны, каты гына кысып, кочаклап алды, тегеләре исә чәрелдәп кычкырып куйдылар, тик соңыннан, назланып, боргаланып, шайтан кочагында иркәләнделәр. Кызлар белән кетимети уйнап туйганнан соң, иблис олуг табынның иң аргы башында утырган Мөхлис белән Фәнияне шәйләп алды һәм аларны, кулы белән ишарәләп, үз янына чакырды. Иблис теләгенә каршы килеп булмый, билгеле, алар тиз арада түргә күчеп утырдылар. Түр башындагы Оля белән Зина Мөхлисне бөтенләй күрмәмешкә сабыштылар, әйтерсең лә алар аны бөтенләй белми иде. Билгеле, шундый бай һәм юмарт хуҗа янында назланып, күңел ачып утырганда, Мөхлис кебекләр кирәк түгел иде андый чибәрләргә... +Шулчак кунаклар арасында бер гаҗәеп хатын-кыз пәйда булды, ул битлек кигән, ләкин битлеге таныш кешенең йөзен хәтерләтә иде. Ба! Мөхлис шаклар катты! Бу битлек анасы Гадиләнең йөзеннән күчереп ясалган түгелме соң?! Нәкъ шул, тач-тач! Мөхлис аптырап бер "анасы"на, бер шайтанга карап куйды. Иблис, астыртын гына елмаеп, Мөхлискә күз кысты. Анасына охшаган әлеге хатын шулчак аның янына килеп басты. +- Әни, бу синме? - дип эндәште аңа улы. Хатын дәшмәде, тик кулын изәп, аны читкә чакырды. +- Мөхлис, барма аның янына! - дип кисәтте аны Фәния. - Алданма, ул синең анаң түгел... ял...ган... ул... +Ләкин бу сүзләр Фәниягә шактый кыйбатка төште. Ул соңгы сүзен әйтеп бетерә алмады, ярты сүздә аның авызы кыегаеп калды һәм ул бөтенләй сөйләшмәс хәлгә җитте. Шуның өстенә бер убырлы карчык йөгереп килеп, җен тизлеге белән аның затлы киемнәрен салдырып атты һәм аңар үзенең шакшы, сәләмә киемнәрен кидереп куйды. Фәния аңар каршы тора алмады. Сәләмә киемнәр эчендә калган чибәр ханым шундук үзгәрде: ул күзгә күренеп картайды, бар булган чибәрлеген, гүзәллеген югалтты һәм, үзеннән дә ямьсезрәк убырлы карчыклар белән кәмәхуа килеп, кызыл шәраб эчә-эчә, кызу гына биергә тотынды... +- Әни... +- Әү, улым? +- Син чынлап та минем әниме? +- Әйе, улым, бу мин, синең әниең! - дип тәкрарлады хатын. - Әйе, мин... +- Син! Син исән! - дип кычкыра-кычкыра сөенде Мөхлис һәм баладай хисләнеп, анасын кочаклап алды. Кочты, ләкин корт чаккандай, шундук читкә атылды, тәне боз кебек сап-салкын иде. Әйтерсең, җаны каядыр чыгып качкан иде. Сәер әни иде бу, үзе улы белән сөйләшә, ә үзенең күзе һаман да шайтан ягында иде. - Ни булды сиңа, әни? +- Йөрәгем туктаган, ә җаным каядыр очып йөри... +- Иблис сине исән дип әйтте... +- Ялгышасың, улым, мин - шайтан корбаны... +- Ничек? +- Ул гына җитте минем башыма, - дип тыныч кына аңлатты хатын. Ул хәзер беркемнән дә берни яшерми, хәтта иблистән дә, күрәсең, алар үзара килешкәннәр инде, һәрхәлдә егеткә шулай тоелды. Шайтаннан берни дә яшереп булмый, ул теләсә нинди сереңне дә ача, барысын да белеп, ишетеп тора. - Энең Азат тугачтын, баламны миннән тартып алырга теләде ул. Мин моңа бөтен көчем белән каршы тордым. Чөнки беләм, әгәр бала аның кулына эләксә, ул инде исән калмый... +- Менә кая ята икән аның сере, - диде Мөхлис, ниһаять, төшенеп. - Менә ни өчен иблис минем якамнан алган икән! +- Мин баламны бирмәдем һәм иблис шуннан соң мине харап итте! Бала да үлде... Атаң җирләгәндер дип уйлыйм... баламны... газиз баламны... +- Әни... +Ләкин Мөхлис анасына сүз кушарга да өлгерә алмыйча калды, шулчак ике арада иблис үзе пәйда булды. Анасы Гадилә булып сөйләшкән, баласын югалтканына сызланып вә җан атып торган бу хатын кинәт кенә битлеген салып атты һәм шундук аның кем икәнлеге, бу аның чын анасы түгел, ә ана ролен башкаручы дублёр булганлыгы ачыкланды. "Кайда иблис, шунда явызлык, шунда ялган, шунда алдау!" - дип сызланды егет... +Әллә кызык өчен, әллә йоласын китерү өчен, каенга аскан Сергуньны убырлар, көлешә-көлешә, элмәктән ычкындырып, хуҗа каршына китереп тезләндерделәр. +- Нишлисең килә? - дип сорады аңардан бөек явыз. +- Асый...сым! - дип өзгәләнде аягына да басалмаган исерек. +- Китерегез аңар ашарга! - дип әмер бирде хуҗа. +Мескенкәйне шундук табынга утыртып, алдына ризык куйдылар. Җиңел кулдан аңа бәрәңге боламыгы белән кыздырылган тавык боты эләкте. Ләкин комсызланып авызына ризык төя башлаган исерек, кинәт кенә чыраен сытып, үзен ашатучыларга канәгатьсезлек белдерде. Боламыкның тозы юк иде. Монда азыкны тозсыз гына пешерәләр икән. Убырның: "Ни булды?" - дигән соравына ул: "Тозсыз ашый алмыйм! Кая тоз?!" - дип ыңгырашты. +Әле кайчан гына аның җан газапларына кул чабып торган һәм аны бер мизгелдә оныткан Катюшасы халат кесәсеннән шырпы тартмасы тартып чыгарды, ә ул тартмага тоз салынган иде. Ул аны өйдән үк кесәсенә салып чыккан булган, күрәсең. "Слава Богу, соль нашлась, соль!" - дип сөенеченнән кычкырды Сергунь. Сабый бала диярсең, билләһи! Ләкин аның бер мыскал тоз өчен Аллаһыны мактап искә алуы табындагыларны бер кавым ярсытып җибәрде. "Кем? Кем аны мактап искә алды?!" - дип кычкырды хуҗа. "Мин инде, мин, кем булсын! Тозсыз ашый алмыйм бит!" - дип акланды гурман. +"Бу узаманны хәзер үк юк итәргә, юк итәргә!" - дип боерык бирде шайтан үзенең яраннарына. Шуны гына көткәндәй, битлек кигән ике әзмәвер, ике кавалер шундук Сергуньга ташланды. Кем белән сугышканын әле дә белмәгән, аңлашмаган исерек тегеләрне бер сугуда җиргә сеңдерде. "Русские не сдаются!" - дип акырды ул карлыккан тавышы белән. Бу минутта, әлбәттә, ул инде үзен җиңүче дип хис итте, чөнки кул сугышында урысларны сирәк дошман җиңә алган. Чирәмдә тәгәрәп яткан җеннәр торып, кабат Сергуньга ташландылар һәм инде аны канга батырганчы, каты итеп, типкәли-типкәли кыйнадылар. Бу канкойгыч туйның ни белән бетәсе әлегә беркемгә дә билгеле түгел иде, бәхеткә, шулчак офык читендә сызылып таң ата башлады һәм беренче әтәч тавышлары ишетелде: +- Кикри-күк! Кикри-күк... +Барысы да асты өскә килде. Убырлы карчыклар, кавалерлар һәм хәтта иблис тә каядыр очып китеп юк булдылар. Урмандагы алан, аландагы табын да күз алдыннан эреп юкка чыкты... +Балконлы чарлакта - башы китә язган Мөхлис һәм сачлары тузгыган, шыксыз сәләмә киемнән яшь бичә генә басып калды. Бертуктаусыз шаркылдап көлгән һәм цирк артистына охшаган Фәния күкрәкләрен, шәрә ботларын ачып, бөгелә-сыгыла, җүләр сымак идәндә аунады... +10. Имансызлар +Имансызлыкның чиге юк, дигән бер акыл иясе. Гаянны да шундый авыр уйлар биләп алды. Дөньяда бар нәрсәне дә кичереп була кебек, ләкин якын вә газиз кешеңнең сатылуын кичерү мөмкин нәрсә түгелдер... +Дөньясына кул селтәп, яраланган иңбашын ак простыня кисәге белән кысып бәйләгән Гаян түрдә боргаланып-сыргаланып биегән һәм кәмит ясап торган сәләмә киемле хатынны шәйләп алгач та, аның бу кыланышларына артык исе китмәде, битараф калды. Төнге фаҗига, төнге хыянәт аның дөньяга күзен ачкан иде инде. "Кем бу? Кешеме бу? Кеше дип әйтеп буламы моны?" Аның әлеге кыланчык хатынга әйткән тәүге сүзе шул булды. Сихер кочагында маймыраган хатын тыпырдап бии-бии Гаян каршына килеп басты, тезен чүгеп, ире алдында башын иде: "Кадерлем, ал мине кочагыңа! Кил, кочакла мине, үп! Ай... җаным минем... ай... кадерлем!" +Алышынган хатын бер Мөхлискә, бер Гаянга ташланды. Гаян, косардай булып, күз карашын читкә алды, Мөхлис ачу белән аны этеп җибәрде. Карап торышка ул чын-чынлап исерек хатынга охшаган иде. +- Әти, бу бит синең хатының Фәния! +- Фәния? Ә сез кем? - Әллә дөресен әйтә, әллә белмәмешкә генә сабыша Гаян. +- Улың Мөхлис. +- Юк... +- Ничек? +- Минем улым да, хатыным да юк. +- Бар... Менә алар синең каршыңда! Мин - улың, ә бу - синең хатының, никахлы хатының... +- Бар иде кайчандыр алар, ә хәзер юк... +- Нишләп юк? +- Мин аларның икесен дә күңел түремнән сызып аттым. +- Бәхетем... кил... ах... уй... уй... - Песи кебек сырпаланган Фәния бераздан гөпелдәп идәнгә ауды. Аның инде сикерер, хәтта селкенер хәле дә калмаган, ләкин ниндидер үзгә сихри көч аны һаман да шушы сәер гамәлләргә этәрә сымак иде... +- Тере кешене сызып ташлап булмый, әти! - дип үгетләде аны улы. - Син безне аңларга тиеш... +- Аңларга? Ничек? - Дөньяның, кешеләрнең әшәкелеген үз күңеле аша уздырган кешене инандыру мөмкин нәрсә түгел иде, күрәсең. - Улы атасының чәенә агу салса, аңар үлем теләсә? Никахлы хатының, якын кешең каршыңда ук зина кылса? Моны ничек аңларга була? +- Әти, син барысын да аңлыйсың... +- Кемдер миңа әти дип эндәште түгелме? Кем ул? Синме? Син дәштеңме? +- Әти, җүләр сатма инде! - дип кычкырды аңар Мөхлис. - Иң элек Фәниянең бу сәләмә киемнәрен салдырып ягарга кирәк. Әти, аңарда җен киеме! Салдыр! +- Ә бу кеше... тфү... Каян кайткан соң? +- Гыйш-гыйшрәттән, әти, җеннәр туеннан! +- Каян? +- Шабаштан!!! +- Мин шуңар ярдәм итәргә тиешме? +Мескен хатын, шуыша-шуыша, иренең аяк очына килеп сарылды, аягын кочып, аның тезеннән үпте. Гаян аны аягы белән этеп җибәрде, җен хатын арты белән идәнгә мәтәлде. Ләкин кылануыннан туктамады: кабат үрмәләп килеп, иренең аягына бәрелде, куллары белән аның күкрәгенә ябышып, акрын гына өскә күтәрелде. Шулчак Гаян, үз-үзен белештермичә, хатынның күкрәген каплап торган пычрак, сәләмә киемнәрне бар көченә ертып төшерде дә, башын аска иеп, кырыйга кагылды. Сәләмәләр берьюлы идәнгә коелды: хатын шәрә калды. Мөхлис, сүз дә дәшә алмастай, өнсез иде. Аның үз гомерендә мондый да сылу тәнле, мондый да матур мөчәле хатын-кызны күргәне булмады һәм ул, ирексездән, шундый гүзәллеккә ия булган газиз атасыннан көнләшеп куйды. Ә бит чынлап та көнләшерлек! +Хурлыклы киемнәреннән арынган һәм әле һаман да үз хәленә кайта алмыйча интеккән Фәния кинәт кенә тынычланып калды: куркып суырылды, җыерылды һәм үксеп еларга тотынды. +- Гаян... кичер мине... шайтан бутады мине, шайтан! - дип үкседе хатын. +- Оятсыз! - дип акырды ир һәм хатынына карават өстендә аунап яткан киемнәрен ташлады. - Бар! Киен! Җан көеге булып торма монда! Бүген үк өйгә кайтабыз һәм кайтуга ук аерылышабыз! +Фәния, үз киемнәрен эләктереп, коридорга чыгып чапты. Бөтен нәрсәсе асты-өскә килгән шыксыз чарлакта ата белән улы гына утырып калды. +- Фәния дөрес әйтә, - дип телгә килде Мөхлис. - Безне чынлап та иблис бутады, әткәй, шайтан бутады. Ул котыртты безне, ул... +- Акланыр чарагыз калмагач, хәзер ниндидер шайтанга, иблискә сылтарга гына кала инде. Җиңел бит, ансат... +- Әти, син шуны аңла: һәр кешенең күңел түрендә ике "мин" утыра. Ул "мин" менә миндә дә бар... +- Анысы нәрсә тагын? +- Менә шул "мин" минем исемнән коточкыч җинаятьләр ясый, ә мин шул җинаятьләр өчен җавап бирергә тиеш. Тик ул свулыч үзе һаман да читтә кала. Ул минем уң канатым, дус-төстәшем генә түгел, ул әле минем зур дошманым да, көндәшем дә, беләсең килсә... +- Нидер бутыйсың син, башымны катырасың?! +- Аңла, әлеге җинаятьләрнең берсен дә мин кылмадым... +- Ә кем кылды? +- Минем икенче ягым, икенче яртым... +- Кайсы ягың? +- Шайтан ягым... +- Да-а! Син үз-үзеңә хуҗа түгел, димәк?! +- Мин аны тыя алмыйм, әти... +- Кемне? +- Икенче яртымны... +- Аңардан качып булмыймыни соң? +- Юк... Качтың исә, шундук... +- Нишли? +- ...аркага сикерә... +Яшәү дәверендә күп нәрсәләр күреп, күп читенлекләр кичергән һәм гаҗәеп зур кешеләр белән аралашкан Гаян өчен улы сөйләгән ошбу хикмәтләр кыргый һәм шул ук вакытта артык самими булып тоелды. Акча, бизнес һәм банк операцияләре тирәсендә чуалган банкир Мөхлиснең әлеге сафсатасын, тузга язмаган мәгънәсез, буш сүзләрен иң элек ул яшьлек җүләрлегенә сылтады. Ләкин үзен Мөхлиснең дусты итеп таныткан Евгений Ваганович дигән бәндәнең (улы сөйләве буенча!) кеше түгеллеге, ә иблис, шайтан булуына инана башлагач, Гаян да азрак уйлана калды. Моннан бер егерме еллар элек, "алласызлар" заманы чорында, ул мондый әкияткә ышанмаган булса, хәзерге чорда, дин көч алган чагында иблиснең, шайтанның барлыгын бөтенләй үк инкарь итә алмады. Ләкин монда аңлашылмаган нәрсәләр дә бар кебек. Атасы җибәреп яткан акчаларны укуга һәм фатирга тотасы урынга, улының бозык һәм азгын тормыш алып баруына бер шайтанны гына гаепләү дөрес булыр микән? +- Ярый, - дип нәтиҗә ясады атасы, - әйтик, сине шайтан котыртты, ди. Инде котырып алдың, җитәр, бәлкем, туктарга вакыттыр! Нәрсә, котыла алмыйсыңмы? +- Юк, әти, - дип борынын салындырды улы, - миңа аңардан котылу авыр булачак... +- Нигә? +- Гөнаһ шомлыгына каршы... +- Әйтеп бетер! +- Мин аның белән килешү төзегән идем. +- Ничегрәк төзедегез? +- Бер нөсхәсен мин аның юк иттем, ләкин икенчесе иблиснең үзендә калды. +- Юрист белән төзедегезме? +- Нәрсәне? +- Килешүне? +- Юк, билгеле! +- Беркайчан да килешүләрне юристтан башка төзергә ярамый дип күпме әйтәм эштәгеләргә дә, юк, аңламыйлар! Күрә торып үз-үзеңне алдау бит ул, үз-үзеңә үлем карары чыгару, - дип акыл өйрәтте банкир. +Тын гына, тавышын басып кына сөйләшкән Мөхлис кинәт кенә урыныннан торып басты һәм туктаусыз йөренә, үз-үзе белән сөйләшә башлады. "Мин ул иблисне барыбер җиңәм, җи-и-ңәм!!!" - дип акырды ул. Акыруы булды - эчен тотып, егылуы да булды! Әйтерсең, аның эченә ат китереп типте - авызыннан кан һәм күбек китте... +- Улым, ни булды сиңа? - дип, ярдәмгә ташланды аңа атасы. +- Иблис... иблис үчен ала, - дип, ишетелер-ишетелмәс кенә пышылдады егет. +- Сихерләгәннәр сине, улым, сине Бөгелмәгә алып кайтырга кирәк! Сручны! +- Булмый, әти... Кая китеп олаксаң да... таба ул... +- Мулла алып киләм мин сиңа, мулла! Өшкерсен үзеңне... +- Мулла?! - дип, саран гына елмайды егет. - Питердамы? +- Питерда менә дигән мәчет бар. Пушкинодан кайтышлый, шул мәчеткә кереп, сәдака салып чыктык... хатын белән... Тфү... шул хатынны... +- Әти... - Мөхлиснең инде тыны кысыла башлаган иде. +- Әү? +- Лулу ничек анда? +- Кем ул Лулу? +- Луиза. +- Юк ул... +- Ничек? +- Үлде... +Мөхлис Лулуның нидән үлгәнен сорамады, ул яраткан кызының наркотиклар кулланганын яхшы белә иде. Наркотикны артык күп кулланудан үлгәндер, күрәсең. Бөгелмәдә рок-н-ролл җырлый алучы бердәнбер кеше иде ул, ләкин азгын һәм бозык иде. Улының шушы кыз тәэсирендә начар юлга басуыннан куркып, атасы юкка гына аны Бөгелмәдән Питерга сөрмәде. Ләкин бу сөрелүнең нигәдер файдасы булмады, киресенчә, ул аны һәлакәткә китереп җиткерде... +- Әгәр син мине Бөгелмәдән җибәрмәгән булсаң, - дип ыңгырашты Мөхлис, - Лулу исән калган булыр иде. Мин аны саклап кала алган булыр идем... +- Син кадерлеме миңа, улым, әллә Лулумы?! +Шулчак аның каршына Фәния чыкты. Киенгән, ясанган, тынычланган, алдагы юләрлекләреннән инде берни дә калмаган. Үзен бик нык гаепле сизгән хатын, ире алдында башын иеп, оялып басып торды: +- Кичер... мине... +- Әти... аның чынлап та гаебе юк... Шайтан... бутады аны... шайтан... +Гаян аның сүзләренә карап кына эремәде. Ул әле һаман да, үзен гаепле сизеп, башын аска иеп торган мескен хатынга: "Хәзер үк! Мәчеткә!" - дип кычкырды... +11. Варвара һәм акча янчыгы +Мөхлис, атасы белән үги анасы чыгып китүгә, аяк киемен дә салмыйча, караватка сузылып ятты. Хәлсез калган гәүдәсе каядыр төшеп югалгандай тоелды һәм ул изрәп йокыга киткәнен сизми дә калды. Йокысыннан уянып, күзен ачканда, аның каршында бер юан гына хатын басып тора иде. Бу - алыпсатар Варвара иде. Ул монда Евгений Вагановичны эзләп килгән икән. Хәерчегә җил гел дә каршы. Хәер, шактый әйбәт башланган ул. Варвара, Ваганычның киңәшен тотып, ул биргән серле порошокны су белән кушып, шуны сатып бик нык баеп киткән. Ләкин бер көннәре, Аничков күпереннән чыгып барганда, аның акча тулы янчыгын ниндидер бер зәхмәти нәрсә кулыннан тартып алып, аны каядыр очыртып киткән. Бар булган байлыгы әнә шулай җилгә очкан, җүләр хатынның сөялле учында тиен акчалар гына калган... +- Апай, мин сиңа бер генә киңәш бирә алам, - диде аңа Мөхлис, марҗаның урланган акча янчыгы турында сөйләгән сүзләрен тыңлап арыгач. - Аллаһы Тәгалә сезгә кисәтү ясаган... +- Нинди? +- Сиңа сату-алу эше белән шөгыльләнергә ярамый, аңлыйсыңмы? +- Аңлыйм... +- Аңласаң, хәзергә хушып тор! +- Рәхмәт киңәшең өчен, тик... +- Нәрсә тагын? +- Кызыксынуым бик көчәйде. Теге кеше кем иде ул, белсәң әйт әле?! +- Кемне дисең? +- Синең дустыңны... кем иде ул? +- Кеше түгел ул... +- Кем? +- Иблис иде ул, апай! +- Ә!!! +- Иблис... +Мөхлиснең әлеге сүзеннән коты очкан марҗа тиз-тиз генә чукына башлады. Гадәттә, христиан динендәгеләр иконага карап чукыналар, ә бу бүлмәдә андый нәрсә табылмагач, Варвара чебен тәрәтләгән саргылт көзгегә карап чукынды... +"Күренми теге, - дип уйлап куйды егет, марҗа чыгып югалгач. - Әллә Аллаһыны искә алуның файдасы булды микән? Бәлкем, ул мин уйлаган нәрсә дә булмагандыр, ә?! Ә кем? Кем дип... утопия... +12. Ике яклы килешү +Кая ул... Яман кеше белән бер бәйләнсәң, аңардан котылам димә икән! Әнә ул... артта... почмакта... кабат сүз алды: +- Вакыт килеп җитте, дускай, санаулы минутлар гына калып бара. Тиздән син тулысы белән минем карамакта булачаксың, мин синең белән ни телим, шуны эшләячәкмен. Сиңа җитәрлек хезмәт иттем. Иң элек үчемне акылсыз анаң, җүнсез атаң өчен алырга теләгән идем. Җәзаның да йомшагын әзерләдем. Тик син үзеңне бик начар кеше итеп таныттың, мине бик нык ярсыттың, чыгырымнан чыгардың. Шуның өчен сине җәзалап үтерәчәкләр! - Куркудан Мөхлиснең тәннәре калтыранды, күз бәбәкләре тартышты һәм тыны кысылды. - Әнә күрәсеңме! +Шулчак чарлакта озын чәчле ике абзый пәйда булды. Болар шайтанга ияреп йөрүче, шайтан туенда катнашучы баягы скрипкачылар, безнеңчә әйтсәк, мәшһүр сәнгать осталары иде. Әнә шул музыкантлар кулындагы скрипка уйнап җибәрүгә үк, Мөхлиснең гомере кыл сымак өзелеп төшәчәк. Иблис шулай дип аңлатты. +Менә музыкантлар скрипкаларын ияк белән кысып, смычокларын югары күтәрделәр һәм кырын күз белән иблискә карап куйдылар. Җәлладның үлемгә хөкем ителгән корбанын диварга терәп, мылтыктан атарга әзерләнүе белән бер иде инде бу. Мөхлис үзенең үлемен көтте, ләкин шайтан нигәдер музыкантларына уйнарга дигән әмерен бирмәде... +- Син минем кулда! Ха-ха! - Караңгы чат шаркылдап көлде. +- Сөенмә, иблис, - диде шулчак Мөхлис (үҗәтлек һәм кирелек җитәрлек иде аңарда!). - Бу гаделсезлектән, нәгъләттән мин ничек тә котыла алырмын... +- Котыла алмыйсың... +- Нигә? +- Ике яклы килешү төзелгән. +- Килешү? Ә кая ул? +- Оныттыңмы? Үз каның белән яздың син аны. +- Ә миндә юк ул, - дип җүләр сатты егет. +- Бар ул синдә, эзлә... +- Яндырдым мин аны! +- Ялгышкансың. Яндырып кына котылып булмый. Килешү ике нөсхәдә төзелде, ике экземплярда, ягъни. Менә ул, күрдеңме?! - дип, иблис аңар килешү нөсхәсен чыгарып күрсәтте. - Күрдеңме?! +- Күрдем... Тик ул дөрес килешү түгел... +- Ничек? Анда син язган килешү һәм синең имзаң тора... +- Анда җитешсезлекләр бик күп, - дип акыл сатты егет. - Ул килешүдә, шартнамәдә фәкать бер генә якның өстенлекләре каралган, синеке генә, ягъни! Ә кая ирек? Кая демократия? Мөстәкыйльлек, канса да кансув! Берсе дә юк, гел алдау, гел ялган, гел ышандыру! Бәдрәфкә чыгарга да ярамый торган бер әрәм кәгазь бит ул... +- Син!!! - Акыру гына түгел, бу - үкерү иде! Күрәсең, үз дөньясының иминлеге, бөтенлеге өчен борчылган һәм дә бөек яулау хисләре белән янган шайтанбаш, милләте булмаса да, Мөхлиснең әлеге фетнәле сүзләрен кимсетү вә янау кебегрәк кабул итте. - Шулай сөйләшәсеңме минем белән?! +- Ә ничек сөйләшим ди тагын?! Күпме кирәк сиңа ирек - шулхәтле ал, дип үзең үк вәгъдә бирдең! Алган гына идем, име, син шундук бугазыма ябыштың! Шушымы ирек? Шулмы демократия? +- Килешү төзегәндә, кая карадың? +- Законлы килешү түгел бу, бер буш кәгазь... Аннан ул... +- Нәрсә тагын? - дип шикләнде шайтан. +- Нотариуста расланмаган... Штампысы бармы? +- Нинди нотариус?! Власть та, нотариус та үз кулымда минем, аңладыңмы?! +- Юк, син нотариус була алмыйсың! +- Яхшы, - дип килеште иблис, - әгәр дә син шуны таләп итәсең икән, мин сиңа килешүне нотариус аша раслатырмын! +- Юрист аша да! - дип өстәде егет. +- Яхшы! - дип кузгалды шайтан. +- Тукта, иблис токымы! - дип кычкырды аңа Мөхлис. - Сизәм, миңа күп калмады, бер тотынгач, башыма җитми калмассың инде. Бу ялгышларым өчен беркем дә гаепле түгел, фәкать үзем генә гаепле. Тик үтенеп сорыйм, әтиемә һәм аның хатынына орынма, яме! Аларның гаебе юк, гөнаһсыз алар... +- Гөнаһсыз? - дип астыртын елмайды шайтан. - Гөнаһсыз булулары белән гөнаһлы алар минем алда. Ха-ха! +- Әй, син, иблис токымы! +- Тыңлыйм?! +- Соңгы мәртәбә булса да синең арт сабагыңны бер укытып аласым килә! +- Ничек итеп? +- Мә! +Әйе, инде югалтыр нәрсә калмаган иде. Ишекне каты итеп ябып китәргә теләгән Мөхлис кул уңында торган бер дәү урындыкны күтәреп алып, иблиснең аркасына томырды. Шул хәлләрдән соң аның үзендә дә җен көче барлыкка килгән иде, күрәсең, шайтанга шактый каты эләкте һәм ул ава-түнә кабат караңгыга кереп югалды. Икенче урындыкны ул музыкантларга күтәрде, ләкин тегеләре хәлне шундук аңлап, тиз генә юк булдылар. Мөхлис кычкыракычкыра, саташа-саташа көлде: +- Ха-ха-ха! Бетте шайтан... Дөмекте! Ха-ха-ха! Бет-те... +Күтәрелгән урындык дивардагы көзгегә очты. Көзге, челпәрәмә килеп, коелып төште. "Минме соң бу? Минме?" - дип, сөйләнә-сөйләнә, ул аңын җуеп идәнгә егылды. +Иблис озак көттермәде: нотариуста расланган килешү кәгазенең икенче нөсхәсе түшәм ярыгыннан идәндә чалкан яткан Мөхлиснең өстенә очып төште... +Бу юлы рок-н-ролл яңгырамады, ә тын гына блюз уйнады. Elvis Presley... "Love Me Tender" ...мәхәббәт вә сөю... мәңгелек... +13. P.S. +Гаян улын Бөгелмәгә алып кайтты, шактый зур акчалар түләп, җирле институтка укырга кертте. Аны Питерда калдырудан мәгънә юк иде, чөнки ул анда бөтенләй юлдан язачак. Кайткан шәпкә үк улын кулга алды, дин әһелләре белән таныштырды, мәчеткә йөртте, үзе белән җомга намазыннан калдырмады. Мөхлис, баштарак киреләнеп маташса да, соңыннан күнде, чөнки күнмичә мөмкин дә түгел иде. Теге кәҗә кыяфәтле Люцифер, килешү кәгазен күтәреп, шактый озак кына аның яныннан китмичә йөрде. Бары тик мәчеткә барып, белгән сүрәләрен укыштыргач кына, ул шайтани зат күз алдыннан беразга гына булса да югала торган булды... +Шайтанны чакырырга ярамый, чакырсаң, ул килә дә җитә, диләр. Мөхлиснең дә соңыннан: "Иблис кайда да бар. Әнә хәзер ул минем артта гына утыра. Әнә, әнә... теге караңгы почмакта, чакыр, шундук каршыңа килә дә баса!" - дип сөйләнә торган бер яман гадәте барлыкка килде. Әйе, ул әллә кайда еракта түгел, ул һәрвакыт якында, янда гына, ләкин Мөхлис тә, Мөхлиснең атасы Гаян да бу дөньяда шайтанны, иблисне җиңәрлек көч барлыгын яхшы беләләр, ул - бердәнбер илаһи көч - иман. +Рөстәм +Галиуллин +БОССООЙКО +ХИКӘЯ +Очкыч, аксыл болыт пәрдәсен ертып, калтырана-калтырана, өскә күтәрелде. Дәһшәтле "Боинг" озын канатларын әле бер, әле икенче якка янтайтып алганда, адәм баласын бу дөньяда тәкъдир йөрткәнен уйлап, һәр мизгелнең никадәр кадерле икәненә төшенәсең. Самолёттагы һәркем шулай уйлыйдыр кебек тоела. Әйе, күккә күтәрелү үзе бер могҗиза бит ул... +Ноябрь башы. Юеш кар Мәскәүнең урам ташларына орыну белән, мизгел эчендә карала. Кала читендәге тапталмаган кырлар гына бары аксыл булып күренә. Шуңадыр, куе томан эчендәге шәһәр өстән аклы-каралы кебек тоела. "Внуково" аэропорты исә биеклектән чиксезлек тамгасын хәтерләтә. Әллә елганы буып ясаудан хасил булган күлме шунда? Гүя, күл тирәли канатларын кагына-кагына су эчәргә җыелган казлар сибелешкән... +Ниһаять, очкыч тиешле биеклекне алды, калтырану, дерелдәүләр бетте, һәм ул ап-ак дулкыннары тын гына тибрәлгән диңгез өстеннән йөзгән корабка охшап калды. Маңгайдагы бөрчек-бөрчек тирне сөртеп алдым, саклану каешын ычкындырдым да драп пәлтәмнең төймәләрен чиштем. Бары хәзер генә юлдашыма игътибар иттем: җыйнак гәүдәле, калын кысалы күзлеге аша кысынкы күзе җемелдәп балкыган, киң йөзле сөйкемле агай икән. +- Кунакка барасыңмы? - дип сорады ул бәрхет тавыш белән. +- Әйе. +- Беренче тапкыр, ахры? - Ул минем җиңел пәлтәмә күз ташлады.- Безнең Сахада салкын көннәр тора. +- Тәүге баруым, әйе. Нәрсә кияргә дә белмәдем, бездә юеш кар бит, - дидем аклангандай. Аннары сүзне уен-көлкегә борырга теләдем: - Әй, исегез китмәсен сана, татарларны суык та, эссе дә алмый, чыдам халык без! +- Син татар егетемени? +Якут агайның күзенә җылы йөгерде. Аның сүзен раслап баш кагарга гына өлгердем, җилкәсен җилкәмә үк терәп, болай да ягымлы тавышын тагын да җанландырып, озын-озак әңгәмәгә әзерләнде. Хәер, сүзчән юлдашка үзем дә каршы түгел, җиде сәгатькә якын очасы бар, ул арада нишләп бетмәк кирәк? +- Сахада туганнарың бармы? Анда татарлар бик аз бит? Әллә эшкә урнашасыңмы? +Юлдашым сорау арты сорау яудырды. +- Дустым Хабырыыс - якут язучысы, күптән түгел Татарстанда кунак булып китте, хәзер менә үзе оештырган әдәбият бәйрәменә чакырды. +- Әллә син дә язучымы? +- Язмыйча тора алмаучы... +- Ә-ә, аңладым! - диде агай, тынычланып. - Төшендем! Син Боссоойко турында әсәр язарга барасыңдыр! +- Боссоойко? +- Әллә аны белмисеңме?! +- Беләм, беләм! - дидем кабаланып. - Миңа аның хакында Хабырыыс дустым сөйләгән иде! Саха халкының милли каһарманы ул! Татар егете Гыйззәтулла Рәхмәтуллин! Тиңдәшсез батыр, көчле, зур булганга сез аны Боссоойко дип йөртәсез икән!.. +Якут агае канәгать көлемсерәде. Карашын дулкын-дулкын кабарып торган ак болытларга текәп, бермәлгә тын гына уйланды да, оныгын йоклатырга әзерләнгән бабайларныкы төсле тигез, йомшак тавыш белән Гыйззәтулла турында ишеткән-белгәннәрен сөйли дә башлады. Җиде катлы болыт өстендә, биектә - күктә милләттәшең турында әкияткә тартым хикәятләрне тыңлау шулкадәр мавыктыргыч, кызык иде... +Шомырттай кара күзле, түгәрәк йөзле чибәр стюардессаның җилкәмә кагылуыннан сискәнеп, айнып киткәндәй булдым. +- Самолёт җиргә төшәргә әзерләнә. Саклану каешын эләктерегез! +Их, бу вакытның кыскалыгы! Мин, имезлеген тартып алган баладай, нәүмиз генә юлдашыма бактым да дертләп куйдым: аның күзендә яшь иде! +- Мин белгәннәремнең барысын да түкми-чәчми сөйләдем, - диде агай, елмаеп. - Тагын да тулырагын, әнә, галимнәрдән, язучылардан белешерсең. +Очкыч Лена елгасының өстеннән очып узды да аклык патшалыгында утлары җемелдәп балкып торган Якутск каласының аэропортына төшеп утырды. +Якут агае белән каршы алучылар янына бергә чыктык. Саха халкының милли киемнән кымыз, ипи-тоз тотып каршы алуларын күреп, күңел тулды. Ул арада елмаеп торган ике кыз уртасыннан дустым Хабырыыс атылып чыкты да кочаклап алды. +- Юлың уңсын, Боссоойконың туганы! - Якут агай җилкәгә җиңелчә кагылып алды да саубуллашырга ашыкты. +- Рәхмәт, агай! Үзегезгә дә гел яхшы юлдашлар гына очрасын! +Хабырыыс исә драп пәлтәмне тотып карады да башын чайкады: +- Бу пәлтәң самолёт эчендә кияргә генә ярый, бездә инде утыз градуслы салкыннар хәзер,- диде ул, көлемсерәп. - Ярар, сиңа җылы тун табармын. +- Ничава, түзәрбез! Ишетмәдеңмени - абзый мине Боссоойконың туганы дип атады! +Хабырыысның күзендә кызыксыну утлары җемелдәде. +- Әллә вәгъдәңне үтәдеңме? Мин җибәргән архив кәгазьләре эшкә ярадымы? +- Ярады! Үзең дә язучы кеше, беләсең: күрмичә, тоймыйча, кичермичә әсәр язу мөмкин түгел! Шуның өчен дә Сахага килдем бит! +- Шуның өчен кунакка чакырдым да сине, дускай. - Хабырыыс сер бирмәскә тырышты. - Мәңгелек туңлык иленә, Боссоойконың ватанына рәхим ит!.. +Якутиядә узган бер атна эчендә Гыйззәтулла Рәхмәтуллин турында юлымда очраган һәрбер саха кешесеннән сораштым дисәм дә һич ялган булмас. +- О-о, ул безнең милли каһарманыбыз! - диде күренекле галим-язучылары. - Сахаларның мөстәкыйльлеге, азатлыгы өчен көрәштә башын салган мөхтәрәм зат, батыр сугышчы. Беренче Бөтендөнья сугышында катнашып, каһарманлыгы өчен бүләкләнгән кеше... +- Совет елларында бу исемне кычкырып әйтмәскә тырыша идек, әлбәттә, - дип башлады сүзен карт тарихчы, як-ягына карангалап. - Хәзер инде аның инкыйлаб чорындагы роле турында иркенләбрәк тә сөйләргә буладыр, мөгаен. Саха иленең автономия алуында аның өлеше, һичшиксез, зур... +- Ул - башкисәр булган! Аның бандасыннан өркеп торганнар! - диде бер аучы. - Аның шикелле көчле кеше дөньяда юк! Әнә, Алдан елгасы ярында алтмыш потлы таш ята. Боссоойко күтәреп уйнаган таш ул! +- Ул көрәштә беркемгә бил бирмәгән! - Хабырыысның авылдаш агае, күзен серле кыса төшеп, Гыйззәтулла турында белгәннәрен сөйләргә әзерләнде. - Аның иң якын дусты Бараммат Байбал дигән саха батыры булган. Тик алар беркайчан да бер-берсе белән көрәшмәгән. Әле берсе, әле икенчесе чираттан батыр кала икән. Шуларның кайсы көчлерәк икәнен берәү дә әйтә алмаган. Бервакыт бер төркем халык киртәгә бәреп кергән нәсел үгезен ничек чыгарырга белми изалана икән. Әй, сез, дип көлгән алардан яннарыннан үтеп барган Боссоойко, мин бу үгезне күтәреп кенә алып чыгар идем, дигән. Халык кәмит ярата бит инде ул, үзең беләсең. Әгәр күтәреп чыга алсаң, үгез - синеке, дигәннәр. Боссоойко мөгезләре белән киртә җимереп йөргән үгезне җиңел генә күтәреп җилкәсенә салган да ике чакрым ераклыктагы алаһасына кайтып киткән... +Тарих тәгәрмәче әйтерсең лә кирегә әйләнә башлады. +Чү! Әнә, еракта-еракта, Гыйззәтулланың тирмәсе күренә түгелме? Пөхтәләп төзәтелгән чем-кара сакаллы, куе кашлы, тундраның ачы җилләреннән кысыла төшкән яшькелт күзле, башына кара түбәтәй кигән киң җилкәле, мәһабәт нарат агачыдай төз, озын буйлы, хатын-кызларны бер караштан әсир итәрдәй кыяфәтле ир-ат Боссоойко бугай? Шул-шул, үзе! Әнә бит - алагаем ташны бик җиңел генә күтәреп алды да кулында уйнаткалап җиргә ташлады. Нәрсәдер тетрәде, җир күчәреннән күчте... +* * * +- Айхал!.. +- Айхал! Айхал!.. +Гыйззәтулла үзен көрәш мәйданында сыман хис итте. Әнә, түгәрәк боҗра хасил иткән халык гөж килә. Үгез тиресенә капланган Гыйззәтулланы хөкемдар хәзер алан уртасына алып чыгачак та каплавычларыннан арындырачак. Шунда ул көндәшен күрәчәк һәм... аннан инде көчлене ачыклый торган гадел көрәш башланып китәчәк. +- Айхал! +- Айхал! Айхал!.. +Гыйззәтулла тамырларын кыздырып кан йөгергәнен тойгандай булды. Гөжләү авазлары, колакны иркәләп, көчәйгәннән-көчәя, көрәшкә чакырган тавышлар якынайганнан-якыная бара иде. +Чү! +Бу боҗра ник кысылганнан-кысыла, һаман да тарая соң әле? Киресенчә, киңәергә, батырларга юл бирергә, иркенлек тудырырга тиеш түгелме соң? +- Рәхмәтуллин, бирел! +- Боссоойко, син - капкында! +- Кулларыңны өскә күтәр дә алан уртасына чык! +Нәрсә бу?! Кем анда аңа - тирә-якта тиңдәшсез батырга - шулай эндәшергә җөрьәт итә?! Гыйззәтуллага күсәк белән тондырдылармыни - күз аллары караңгыланып киткәндәй тоелды. Кайсысы аңа - җиңелмәс пәһлеванга - шундый хурлыклы сүзләр әйтергә кыйды?! Гыйззәтулланың дилбегәне кыска тотуын, ачуы кабарса, кыя-ташлар җимерүен, таулар күчерүен алар белмиме әллә? +- Син җиңелдең, Боссоойко! +- Әшнәләрең безнең кулда!.. +- Камалышта берүзең!.. +- Башыңны иеп чык!.. +Гыйззәтулла, ярсуын көчкә тыеп, иренен тешләде. Авызлыклана алмаган гайрәте, гәүдәсенә сыймыйча, аны калтыратырга тотынды. +- Беркайчан да... - дип пышылдады кан чәчрәгән иреннәре. - Беркайчан да, беркайчан да! +Ул землянка ярыгыннан тышка бакты: аның камалышта калуына инде өченче тәүлек китте. Ике ел тоташ аны эзәрлекләүчеләр, ниһаять, тайганың кеше аягы сирәк баса торган караңгы почмагында яшеренгән Гыйззәтулланы эзләп тапты. Кырык кешелек отряд инде өченче көн аның землянкасын утка тота. Мылтыклы солдатлар тирәсендә кызыл командир кайнаша. +Юк, тәнендә җаны бар чакта Гыйззәтулла беркемгә дә бирелмәячәк, җиңелмәячәк! Кем-кем, әмма аны җиңәрдәй, тезләндерердәй көч әле дөньяда юк. Шуңа да ул Боссоойко! +Кораллы солдатлардан берәү дә землянкага таба беренче адым ясарга, баш югалтып һөҗүмгә ташланырга кыймый. Гыйззәтулланың нинди батыр булуын, оста сугышчы икәнен ишетеп тә, инде күреп тә белә алар. Күбесенең хәтта аның көрәшкәнен якыннан күргәне һәм... сокланып, көч биреп торганы да бар. +Кызыл командир исә котыра, сүгенә, наган белән җилкәләргә төртә - әмма үзе солдатлар артында качып торудан ары китә алмый. Землянкага якынлаша торган түгел - Гыйззәтулла төз мәргән, өстәвенә, кулында гранатасы бар - беренче көнне үк ике солдат ахирәт дөньясына күчәргә өлгерде инде. Башкаларының исә алар артыннан китәргә һич исәбе дә, теләге дә юк. Аннан да бигрәк Саха иле батырына кул күтәрергә намуслары кушмый иде. Әмма... кызыл командир гына... төкерекләрен чәчә әнә: +- Ул безгә тереләй кирәк! Шәһәрнең үзәк мәйданына асабыз мөртәтне, искелек калдыгын! Революция дошманын! Халык корткычын!.. +Гыйззәтулла бу көрәшнең чиксез түгеллеген бик яхшы белә. Дусларының коткаруына өмет бөтенләй юк - алар төрмәдә, инде байтагы фани дөнья мәшәкатьләреннән котылды да. Өч тәүлек буе керфек какмаудан, ачлыктан хәле кимегәннән-кими, күп дигәндә, ул бүген кичкә кадәр каршылык күрсәтә алыр. +Ә аннары... +Ул кулындагы гранатасын сикертеп алды. Аннары әтисе өйрәткән догаларны укыр да... мәңгелек юлга кузгалыр... +- Ә-ти... +- Әт-кәй... +Чү?! +Улы Гарифулланың тавышы ишетелә түгелме соң? Әллә инде үлем саташуы башланды дамы? +- Ә-ти... +- Әт-кәй... +- Ал-дан-ма, чык-ма... +Ул, калкынып, землянка ярыгыннан күз ташлады: алан уртасында канга манчылган, авыр яралы унике яшьлек төпчек улы Гарифулла ыңгыраша иде. +Нәрсәдер өзелде. Йөрәге атылып чыгарга җитешеп тибеп алды да киселгәндәй тын калды... +... - Айхал! +- Айхал! Айхал! +Гыйззәтулла соклангыч карашлардан пәйда булган җанлы рәтләр арасыннан башын югары тотып, горур гына атлады. Кемдер аның кулын кысарга тырыша, кайсыдыр җилкәсеннән какмакчы. Ул арада мактаулы авазлар бер-берсенә ялганып, укмашып китә: +- Мондый батыр гасырга бер генә туа!.. +- Бүтүн күүстээх киһи! +- Эһ тә итмәде, ә? Күрдеңме? +- Моның кулына эләксәң?!. +Боҗра ачылып аңа юл бирде - Гыйззәтулла бер читтәрәк басып торган хатыны Матыйфага таба атлады. Матыйфаның кулында ике яшьлек Гарифулла, әтисен ерактан ук күреп алып, әнисенең кочагыннан тыпырчынып җиргә төште дә, аякларын чалыштырып атлап, әтисенә атылды. +- Әт-ти! +- Әт-тим! - дип бытылдады теле яңа ачылып килгән малай. Әле генә таш күтәргән Гыйззәтулланың кочагыннан кайнарлык бөркелеп тора иде - малай борынын әтисенең киң күкрәгенә төртте. +- Менә шушы улым, - Гыйззәтулла малаеның башыннан сыйпады, - минем кебек үк җиңелмәс батыр, иң көчле ир булачак! Әле мине дә уздырачак, күрерсез! +Гарифулла, аның сүзләренең мәгънәсенә төшенгәндәй, бер кагынып, аяклары белән тибенеп алды. +Ай-һай, каты да, нык та, зур да соң әтисенең кочагы! +Гыйззәтулланың кендек каны Сахада тамганлыктан, үзе дә якут кешесенә әйләнеп бетә язган иде. Даны-шавы еракларга таралганга, аның татар икәнен барысы да белә, мәрхүм әтисен дә хөрмәт белән Тулла татар дип йөртәләр иде. Әмма аны сахаларныкы, үз батырлары итеп саныйлар. Алып гәүдәле булганга, хәзер инде аны Боссоойко дип кенә йөртәләр. Менә бүген ул сахаларның җәй бәйрәме Ыһыахта иң көчле кеше булып танылды. +Белсеннәр, ишетсеннәр Саха иленең төп батыры кем икәнен, әй-һә-һәй, Өлүөнэ елгасы, диңгезләргә, океаннарга җиткер бу хәбәрне! Әһ-һәй, туундара, мәңгелек туңлык иле, сызгырып искән җилләрең бөтенесенә дә таратсын шушы яңалыкны! +Җиһанда 1920 ел хөкем сөрә иде. Утыз җиде яшьлек Гыйззәтулла әнә шушы шатлыклы хисләргә уралып, төпчек малаен кулына күтәргән килеш һаман да тынмаган мактаулы авазлар хозурында атлады да атлады. +Аның әтисе бу якларга Казан ягыннан сөргенгә җибәрелгәнен генә белә ул. Әмма ни өчен, сәбәбе нәрсәдә икәнлеген аңа беркем дә әйтмәде, үзе дә әтисеннән бу хакта сорашмады. +- Сахалар мине шушы җиргә аяк басканнан бирле үз итте. Тамагымны туйдырырлык ризык бирделәр, сыеныр почмак таптылар, соңрак, киңәшләшеп, бөтенесе бергәләшеп бер алаһа бүлделәр. Син бу яхшылыкларны беркайчан да исеңнән чыгарма, улым. Сахалар - татарлар кебек үк, синең иң якын туганнарың. Һәрчак алар белән бергә бул, кайгыңны да, шатлыгыңны да уртаклаш, бүлеш, - әтисе авырып аяктан калгач, аңа әнә шундый васыятен җиткерде. +Сахалар тормышын алып барса да, Тулла татар шактый ук диндар карт иде. Гыйззәтулланы да, өлкән уллары Аргылла белән Чыгылланы да ислам дине тәртипләренә өйрәтте ул. Үзе уртача буйлы, гадәти килеш-килбәтле ир-ат булса, өлкән улы Аргылла белән кече улы Гыйззәтулла нарат агачыдай мәһабәт, өрлектәй таза, нык булып үсте. Ике пәһлеван улы шаярып бил алышса, тирә-юнь халкы тамаша күрергә дип җыела иде. Көрәш башланыр алдыннан һәркайсы Аргылла җиңәр дип фаразлады. Ул Гыйззәтулладан биегрәк, киңрәк җилкәле, зур сакалы исә аны тагын да дәһшәтле күрсәтә. Әмма Гыйззәтулланы беркайчан да ега алмады. +Чыгылла исә әтисенә охшап, уртачадан аз гына калкурак гәүдәле. Ул ике ир туганы белән чагыштырганда басынкырак, юашрак иде, шулай да буй җитүгә, Тулла татар вафат булуга, үз көнен үзе күрергә дип Дьокуускай каласына юл алды. Кечкенәдән үзенчә тырышкан-тырмашкан иркен холыклы Гыйззәтулла исә, төпчек булуга карамастан, үзенә аерым тирмә төзеп, алаһаның югары өлешендә яши башлады. Аргылла төп тирмәдә тамыр җибәрде. Барысы да урынына утырды кебек, Гыйззәтулланың гаиләсе ишәйде, ул күпләп болан асрады, атлар тотты, шуларга җитәрлек иген чәчте, үтенеч белән килүчеләрнең атын дәвалады. Әмма тормыш ул Саханың кояш көлеп торган төнсез җәе, зәңгәр җиләк үскән тайгасы кебек гел матур гына булмый шул. Гыйззәтулла көн дә хатынының мышык-мышык елап, балавыз сыгып утыруына юлыкты. +- Ни булды? - дип соравына баштарак хатын дөресен җавап бирмәде: +- Әнием төшемә керде, - дип, яисә: - Туган тирмәмне сагындым, шуңа гына күз яшемне түгәм, - дип алдады. +Әмма посып, качып елаулар күпкә киткәч, Гыйззәтулла хатынын тезенә утыртты да коры гына: +- Хәзер дөресен әйт: сине абыйның аждаһасы рәнҗетәме? +- Юк, юк, - диде хатын, сулкылдап. +- Ни өчен аның белән күрешкән көнне генә шулай шыңшыйсың? +Матыйфа инде түзә алмады, болай да күпме вакытлар эченә җыеп килгәнне иренә ачты да салды. +Ул сыктаудан туктауга, Гыйззәтулла сикереп торып басты: +- Мин ул кашын песи ялаган җен хатынын тирмәсе белән алаһадан чыгарып атам! +- Тынычлан, Гыйззәтулла. Зинһар, минем аркада абыең белән ачуланышма. Китик без. Башка җиргә... +- Нәрсә? - Гыйззәтулланың күзен кан басты. - Бу - минем җирләр! Монда минем иң якын дусларым яши! Үзең күреп торасың, көннән-көн гади халыкны кысалар. Инде мин дә каядыр китеп барсам, аларны кем яклар? +Гыйззәтулла атылып урамга чыкты да шул кызулыгы белән абыйсының тирмәсенә атлады. +Кыш башы. Җәй буе хуҗаларча үзен иркен тоткан җил агай да тынып калган, аның иркә-назыннан мәхрүм агачлар да, калын ак юрганга бөркәнеп, моңсу гына йокыга талган. Гадәттәгечә, битләрне өшетә торган салкын көннәр тора. Пар бөркеп, кызу-кызу эре адымнар белән якынлашкан Гыйззәтулла киләкилешкә бозланып каткан тирмә ишеген суырып та алды! +Эчтә чырылдаган тавышлар ишетелде. Иң әүвәл Аргылланың хатыны күкрәген киереп чыгып баскан иде дә... Гыйззәтулланың янып торган күзен күреп, ире артында юк булды. +Ике ир туган бер-берсенә карап тын калды. Читтән күзәткәндә, бу күренеш коточкыч курку тудыра иде. Баганадай озын, аюдай киң ирләр менә хәзер бер-берсенә йодрык төйнәп ташланыр да, тирмә җир белән тигезләнер сыман. +Бер самавыр кайнарлык - чирек сәгатькә якын вакыт узгандыр, мөгаен. Ишексез калган тирмә эченә суык бабай хуҗа булып алды. +Тынлыкны Аргылла бозды, ул кинәт артына борылды да, хатынының күзенә туры карамыйча, коры гына фәрман бирде: +- Җыен! +- Аргылла... +- Җыен дидем! +Гыйззәтулла, кырт борылып, үз тирмәсенә таба атлады. Елаудан шешенеп беткән Матыйфа аны ярты юлда каршы алды. +- Бүре белән болан бергә су эчми, - диде Гыйззәтулла, аның сорау тулы карашын күреп. +Шулай диде диюен дә, әмма бу хәлдән соң бөтен күңелен төшенкелек биләп алды. Үз абыйсы каршында көчен күрсәтү бер дә батырлык түгел шул инде. +Әмма Гыйззәтулла гаделсезлекне кичерә алмый. Әтиләреннән мирас булып калган алаһаны бүлешергә теләмәгән абыйсы, аннан да битәр килендәшен зар елаткан хатыны хаклымы? Ни өчен аны Аргылла тыймаган? Югыйсә, Гыйззәтулла болай да аерым тирмә корып, алаһаның югары өлешенә күченде бит инде. +Гыйззәтулла беркайчан көчсезләрне рәнҗетмәде, кыерсытмады. Бүгенгедәй хәтерли: җан дусты - саха баһадиры Бараммат Байбал белән алар сүз бирешкәннәр иде: +- Гомернең соңгы мизгеленәчә гаделлек өчен көрәшәчәкбез! - диде Бараммат. +Гыйззәтулла һәрвакыт үзеннән яшькә олырак пәһлеванның һәр сүзен, һәр гамәлен үзенекедәй кабул итте. +- Шул юлда бергә башыбызны салырбыз да! +- Әллә! - Бараммат аны сахаларга нигез салучылардан булган Эллэй Боотурга охшатып әнә шулай атый иде. - Бу - безнең антыбыз. Изге ант! +- Изге ант! - дип кабатлады Гыйззәтулла. +Ул чакта берничә көн түзеп йөрде дә алаһаның түбән өлешенә, абыйсының тирмәсенә юл тотты. Ерактан ук ишеге юклыгын күреп алды да, йөрәге жу итте. Адымнарын тагын да кызулатып, тирмәгә йөгереп дигәндәй килеп керде. +Тирмә эче буш иде... +...Бүгенге шанлы җиңүдән соң, әнә шушы күңелсез вакыйга исенә төште аның. Иң якын кардәшең шатлыгыңны уртаклашканда яныңда юк икән, тормышның ни мәгънәсе бар? Шулчак иңендә авырлык тоеп, сискәнеп китте. Бакса - Бараммат Байбал икән. +- Котлыйм, - диде Бараммат ихластан. +- Сине дә! - Гыйззәтулла аңа кулын сузды. +- Нигәдер боек күренәсең? +- Абыйларны уйлап бара идем. Берсе дә янымда юк... +- Синең туганнарың бик күп, Боссоойко, - диде Бараммат. - Сахаларның һәммәсе өчен дә син иң якын кардәш... +Берсе таш күтәрүдә, икенчесе көрәштә батыр калган ирләр атларына таба атлады. Әле дә көрәш, ярыш рухыннан котылырга теләмәгән халык аларны озата барды. +- Киләсе елда Бараммат таш күтәрүдә батыр калыр инде... +- Боссоойко - көрәштә... +- Алар беркайчан да бер-берсе белән көрәшмәскә ант итешкән икән... +- Минемчә, Байбал көчлерәк. Күр, ике тапкыр киңрәк күренә. Тирмә ишегенә яны белән керә, болай сыя алмый ди... +- Юк ла, син нәрсә? Боссоойко ике башка озын! Аннан ул тимер белән бер... +Ике дус моңсу гына елмаешты. +- Көзгә Чеханда якларына җыенам. Сыерлар сатарга исәп, - диде Гыйззәтулла. - Бергә бармыйбызмы? +- Юк, алып барырлык малларым юк шул. Елларның да, юлларның да, тормышларның да иминлеге китте әле... +- Үзем дә шуңа көеп йөрим. Әллә ниткән башкисәрләр дилбегәне үз кулларына алып маташа. Нәрсә булып бетәр? +Ике җиңүче, ике батыр, моңсу гына хушлашты. +Көз җитте. Ак башлы, чуар күлмәкле таулар яшел итәкләрен кызгылт сарыга алмаштырды. Каракучкыл төскә кергән болытлар күлләр өстенә күләгә ягып, шомлы гына куера төште. Болытлар арасыннан качышлы уйнаган кояш нурлары күл өстендәге сары төнбоекларны иркәләп узганда, тирә-юнь алтынга мангандай балкый башлый. Ул балкыш күл-сазлыклар читендәге камышларга күчә, болай да яктылык сөйгән озын карагачларның саргайган ылысларында көлтә-көлтә нурлар пәйда була. Әмма җылы нурларны тундраның көчле җиле бик тиз алыштыра. Тау сөзәклекләрендәге карлардан, мәңгелек туңлык иленең төньягыннан ук хәрәкәт алган җил агай суык бабайның хәбәрен сала: әзерләнегез, мин киләм, янәсе... +Әнә шундый гаҗәеп бер көндә Гыйззәтулла, ике сыерын сату максаты белән, Чехандага таба юл тотты. Үзе белән күрше алаһа егете, әле егермесен яңа тутырган Лаабысканы да ияртте ул. Төгәлрәге, Лаабыска үзе аның ияртүен үтенде. +Яшьләр белән юлның озынлыгы сизелми дә. Картлар белән генә ул ипле, тыныч, йокыга тарта торган озын-озак әңгәмәләр сәфәрне тагын да суза сыман. Лаабыскадан исә үсмерлек галәмәтләре әле чыгып бетмәгән. Төп сораулары, әлбәттә инде, көрәш, таш күтәрү турында. +- Боссоойко, сине хапсагайга кем өйрәтте? +- Нәселдән килә, - дип көлемсерәде Гыйззәтулла. - Әти ягыннан бабайлар татар көрәшендә батыр булганнар. +- Татар көрәше хапсагайга охшаганмы? +- Бөтен көрәшнең дә нигезендә якты көч ята! +- Нинди була соң ул? +- Намус, гаделлек, зирәклек, көндәшеңне ихтирам итү... +- Боссоойко, синең саха батыры Күүстээх Уйбаанны җиңүең хакмы? +- Анысын инде халык сөйләсен... +- Ул да синең кебек тулы көчле, йөз потлы ташны күтәргән, диләр. Дөресме? +- Уйбаан - чын батыр ул! Андыйлар гасырга бер генә туа... +...Сатып алучы тиз табылды. Шөкер, Чехандада тормыш сүнмәгән әле. Юлдашы Лаабыска үгезләре дә бик тиз яңа ияле булды. Рәт араларын бер урап узгач, егет аны тизрәк юлга кузгалырга өндәде: +- Юл кешесенең юлда булуы хәерле, Боссоойко! +- Көне әйбәт, син кузгал инде булмаса. Мин берәр көнгә калып торыйм әле, - диде Гыйззәтулла. +Лаабыска аның ни өчен калырга теләвен бик яхшы белә. Боссоойконың бу фани дөньяда һич төзәлә алмаслык бер кимчелеге бар - кәрт уенына битараф түгел ул. Үзен-үзе никадәр генә битәрләсә дә, уенга керешеп китүдән һич кенә дә тыела алмый. +- Боссоойко, еллар үзгәрде,- дип олыларча үгетләп карады аны юлдашы. - Сине яңа хакимиятләр өнәмәвен барысы да белә. +- Шуннан? +- Чакмасыннар диюем! +- Мин бит отсам да, ахырдан барысын да кире өләшәм! +Лаабыска, Боссойконың фикерен үзгәртү мөмкин түгеллеген аңлап, үз алаһасына кайтып китте. Гыйззәтулла Чехандада калды. +И-и, шушында инде дөньяның аҗаган кайнаган урыны! +Тормышның сере, бозыклыкның башы кайда яшеренгән, көлкенең туган җире кайда дисәгез, белегез - Чехандада булыр ул! +Монда көнчыгыш олысның бөтен халкы җыелгандыр, мөгаен. Кемдер сата, кайсыдыр ала, алданучылар белән алдаучылар тауларны дер селкетеп бер әйткәләшеп ала, яшеренеп кәрт сугалар, көмешкә, спирт саталар... +Боссоойко ике көнгә тоткарланды. Өченче көнне, үзен кулга алып, кайтырга кузгалды. Гадәтенчә, бөтен отканын уендашларына кире таратты. Юлы Амма бистәсе аша уза иде аның. Кинәт мылтык тоткан ике солдат юлын бүлде. Шулчак, каяндыр алар алдында наганын уйнаткалап, өскә таба кәкрәйгән нечкә мыегын сикерткәләп, күптәнге танышы Корякин пәйда булды. Патша заманында төрмә кошына әйләнгән иде бу бәндә. Хәзер исә Амма олысында халык дошманнарына каршы көрәш алып баруын ишеткән иде Гыйззәтулла. Заманында кулы кәкре бу адәмне көрәштә бик яхшылап җиргә аударган иде әле... +- Рәхмәтуллин, синең өстән шикаять бар! Кулга алынасың! - диде сөмсез Корякин. Аның артында ышыкланыбрак торган солдатлар мылтыкларын корып куйды. +- Ычкын каршымнан, юлымны бүлмә, имгәк, - диде Гыйззәтулла. Бу кешенең хәллерәк сахаларның өйләренә бәреп кереп, алтын-көмешләрен талавы, хатын-кызларның бизәнү әйберләрен тартып алуы, ярлыларны соңгы боланнарыннан, атларыннан мәхрүм итүе турында ишеткән иде ул. Шуңа да үгезне мөгезеннән алып, сүзне кыска тотарга теләде. Бер күзе мәшрикъта, икенче күзе мәгъриптә булган кешеләрне сөйми Гыйззәтулла. Кара син аны, кичә генә әллә никадәр гаепләре өчен рәшәткә артында утырган адәм синең юлыңны бүлеп, нәрсә өчендер кулга алмакчы булып маташсын әле! +Корякин ачы елмайды. Битенә төкерсәң, яңгыр тама дип торган оятсыз, намуссыз адәмнәрнең сыңары иде шул ул. +- Ха! Кем белән сөйләшкәнеңне онытма! Кәрт уенында откан алтыннарыңны чыгарып сал иң әүвәл. Аннан уйларбыз. +- Син!.. +Гыйззәтулла йодрыкларын төйнәп, Корякинга ташланган гына иде, кинәт "дыңк!" иткән тавыш ишетелде. +Күзен ачканда ул аяк-куллары бәйләнгән килеш караңгы бүлмә идәнендә ята иде. Корякин үчле адәм булып чыкты - язга кадәр Гыйззәтулланы төрмәдән чыгармады. Анысы бер хәл, көн дә аннан алтын таләп итте. Кирәкләрен ала алмагач, өчәүләшеп, дүртәүләшеп Гыйззәтулланы бозлы киез итек белән типкәләделәр. +Алтын табылмады. +Яз иде. Елгалардан соңгы бозлар киткән чак иде. Боссоойко җәяүләп үз алаһасына кайтырга чыкты. Салкын кышны исән-имин чыккан болан көтүе тундрага әйләнеп кайткан, җәйнең якынлашуын хәбәр иткән умырзаялар баш төрткән - табигать йокыдан уянып килә иде. +- Мине - гаепсез кешене - бер дә юкка газапладылар! Гомеремнең ахырынача бу кансыз явызларга каршы көрәшәчәкмен! - дип сүз бирде Гыйззәтулла үз-үзенә. Тирмәсенә кайтып җиткәндә дә ачуы басылмаган иде әле аның. Бары Матыйфа белән балалары - дәррәү кочагына килеп сыенгач кына, бераз тынычлана төште. +Әмма тормыш бер кителгәч, тиз генә урынына утыра алмый шул. Бөртеге тулган башак иелгәндәй, Саха илендә явыз яңа хакимнәргә каршы ризасызлык дулкыны көчәйде-көчәйде дә, талауга, кыерсытуга түзә алмаган халык бердәм булып күтәрелде. Бары өч шәһәрдә һәм берничә авылда гына совет хакимияте калды. +Гыйззәтулла корал күтәреп сугышуның ни икәнен бик яхшы белә, алманнар белән сугыштан кайтканнан бирле аны төннәрен куркыныч төшләр бимазалый. Һич кенә дә тәртипне сугыш ярдәмендә урнаштыру яклы түгел ул. Тик тормышның үз кануннары - җыелып килгән саха ирләренә ул каршы килә алмады, кырыклап кешелек отрядның командирына әверелде. Көчләр бөтенләй тигез түгел иде - яхшы коралланган кызыллар үз хокукларын даулап күтәрелгән сахаларны бөтен яклап кысрыклый башлады. Ахыры ни белән бетәр иде бу качышлы уйнауның - билгесез, егерме икенче елның язында сахаларга автономия бирелде, менә сиңа шатлык - баш күтәрүчеләр җәзадан азат ителде. Инде үз көнен хәләл көче белән күрә торган гади халык урамына да бәйрәм килде сыман, Гыйззәтулла да, тынычланып, үз алаһасына кайтып китте. +Дөнья якты булсын дисәң, үз тирмәңдә ут кабыз икән. Гыйззәтулла үзәктә барган хәлләрдән читтәрәк торып, үз алаһасында кайнашты. Шөкер, гаиләсендә иминлек. Менә олы кызы Хәдичәне Чурапчы олысы егете Хәйретдин кияүгә алды. +- Шушы Саха җирендә үзебезнең мөселман егете белән ярәшү зур бәхет инде ул, карчык! +- Әле тагын ике кызны урнаштырасы, ике малайны кеше итәсе бар, - дип җавап бирде Матыйфа. +- Булыр! - диде Гыйззәтулла, кистереп. - Дөньялар гына имин торсын! Инде менә егерме өченче ел да килеп җитте, сугышлар, фетнәләр, хакимият бүлешүләр артта калды сыман. Кырыкны тутырдым бит, карчык, кырыкны! +- Кырыктан соң шырыкка ди идеме әле әткәй? +- Өметләнмә! Әле Гыйззәтулла абзаңның исеме бик озак телләрдән төшмәс. Менә, Гарифулла данымны тартып алганчы, - ул биш яшьлек тупырдап торган улын яратып күкрәгенә кысты да чөеп уйнап алды. +Гыйззәтулла алдан белгән диярсең, автономия урнашуга бер ел тулу уңаеннан Ысыаһ оештырырга ниятләгәннәр дә аны шунда чакырдылар. Урыны да кайда диген - Гыйззәтулланың алаһасыннан ерак түгел, күлләр уратып алган атаклы Басыттаһта! +Аланга Саха иленең бөтен халкы җыелган диярсең. Бик азга гына кунакка килгән җәйне бергә каршыларга теләүләре куандыра. +Гыйззәтулла бүген бәйрәмнең күрке иде: ул сахаларның атаклы идарәчесе Тыгын Дархан булып киенеп, спектакльдә уйнады. Эре гәүдәле, чибәр кыяфәтле патшаның һәр гамәлен, һәр сүзен, аның урыс казаклары белән көрәшен мәйдан халкы дәррәү алкышлады. +Гыйззәтулла, бик күңеле булып, үз алаһасына кузгалырга җыенып йөри иде, янына хәрби киемле әфәнденең килеп басканын күрми дә калды. Гыйззәтулла, сискәнеп, дертләп куйды. Аны шундук таныды: баш күтәрүчеләргә каршы көрәшкән гаскәрне җитәкләгән Петров Николай иде ул. Хәтерли, бик яхшы хәтерли! Әле бер ел элек кенә бармак янашып хушлаштылар. "Тагын бер дөнья болгатып йөрсәң, кара аны!" - дигән иде Петров. +Гыйззәтулла мизгел эчендә уйларыннан айнып, бер читтәрәк атлы гаскәрнең таптануын күреп алды. +- Алай, - дип уйлап куйды эченнән генә. - Безнең бәйрәмгә сөенмәүчеләр һаман да бар икән дөньяда... +- Рәхмәтуллин! - Петров шундук боерулы тавыш белән җикеренергә тотынды. - Нишләп йөрисең син монда? Ник син өеңдә генә ятмыйсың? Ни пычагыма кирәк булды сиңа бу Тыгын Дархан? Син бит татар кешесе! Сахаларга ник катнашасың? Булды бит инде, автономия алдыгыз, тагын ни кирәк? Ят үз алаһаңда гына!.. +Гыйззәтулла атына сикереп атланды да чаптырып китеп барды. Ачуыннан атын тоташ камчылады ул. +- Юк, болар һич кенә дә халыкка якты көн күрсәтергә җыенмый. Димәк, чигенүләре дә вакытлыча гына, - дип, үзалдына сөйләнде. +Гыйззәтулла хаклы булып чыкты. Бик тиздән Саха илендә кабаттан ризасызлык дулкыннары купты: якутлар белән тунгуслар бергәләшеп үз мөстәкыйльлекләре, ата-бабаларыннан калган изге җирләр өчен яңа хакимнәр белән орышка чыкты. Боланнарын тартып алудан, үз җирләреннән, диңгезелгалар буеннан куылуга ни сабыр халыкның түзәр әмәле калмады. Корал, утын, эт, агач кайрысы, тагын әллә нәрсәләр өчен салымнар салу - бу инде иң соңгы дәрәҗәдәге мәсхәрә иде. +- Кеше өендә кеше көн итмәс, кеше учагы ныклап җылытмас! +- Безгә килмешәк хуҗалар кирәкми! +- Җил чыкмаса, агач чайкалмый! +- Безнең тормышыбызга кысылмасыннар!.. +Тыныч кына балык тотып, ауга йөргән, болан асраган ирләр тәмам ярсыган иде. +Гыйззәтулла тагын кулына корал алырга мәҗбүр булды. Үз отряды белән берничә канлы орышта катнашып, төньякта берничә каланы яңа хакимнәрдән азат иткәч, мөстәкыйль дәүләт төзү уена килсәләр дә, биш йөздән артык ирнең батырларча көрәше озак бара алмаячагын Гыйззәтулла да, саха белән тунгус ирләре дә яхшы чамалый. Аларның бәхетенәме, егерме бишенче елның маенда яңа хакимнәр солых тәкъдим итте. Ике якның да төп җитәкчеләре - биш кеше - тынычлык килешүенә җыелды. Аның берсе, әлбәттә, Гыйззәтулла иде. Хакимнәр аларның теләкләрен истә тотарга, каршылык күрсәткән өчен җәза бирмәскә вәгъдә итте. Шушы җирләрнең төп хуҗаларының тормышына хәзер аяк чалучы булмаска тиеш иде. +Гыйззәтулла, тәмам тынычланып, үз алаһасына кайтып китте һәм ике ел тыныч кына үз тормышын алып барды. Бигрәк тә улы Гарифулланың көннәнкөн ныгуы, көрәш серләренә төшенүе куандырды аны. +- Гомерем синең өчен янып-көеп үтте. Әллә малай тыныч кына башкалар кебек яшәсенме соң? - Матыйфа ата белән улның әле таш күтәреп ярышуын, әле көрәшүен, йә булмаса таяк тартышуларын күргән саен, җайлап кына Гыйззәтулланы үз ягына аударып карый. +- Батыр туса - халыкка файда, карчык! Хакимнәрдән якты көн күрмәгән кешеләр кемгә таянсын соң? Мин картайгач, сахалар киңәш сорап, яклау өмет итеп Гарифуллага киләчәкләр. Ул алар өчен калкан булачак! +Тыныч тормыш озакка бармады, бик тиздән тагын болыт чәйнәп, боз бөркәнә торган кара көннәр килде. Баш күтәрүчеләрне яңадан эзәрлекләүләр, җирләреннән кабаттан кысрыклаулар башлангач, җирсез, терлексез калган саха ирләре кабат коралга ябышты. Гыйззәтулла бу юлы да алар белән бергә булды. Авыл-калаларда канлы бәрелешләр канат җәйгәч, хакимнәр бу юлы да хәйләкәр адымга барды: баш күтәрүчеләргә тынычлык килешүе төзергә тәкъдим итте. Аларның үтенечләренә колак салыначак, җәза бирелмәячәк, дип ышандырды алар. +Табигать кочагында яшәгән кеше самими була. Саха ирләре дә, Гыйззәтулла да аларның ихласлыгына ышанды. Дьокуускай каласына шуңа да рухланып юлга чыктылар. Гыйззәтулла гаиләсен сагынган иде, бер-ике көнгә юл уңаендагы алаһасына кайтып килергә булды. +Борчылудан җыерчыклары тирәнәя төшкән Матыйфа аны кочаклап бик озак елады. +- Зинһар, барма шәһәргә. Күңелемне нидер тырный, ышанмыйм мин аларга! - дип бик озак ирен юмалады ул. +- Мин дусларны ярты юлда ташлап калдыручылардан түгел, карчык. Борчылма, җиңү әләме белән бик тиз әйләнеп кайтырмын! +Калада шомлы хәбәрләрдән торган җилләр генә исә иде. Килешүгә чакырылганнарның барысы да кулга алынган, кайберләрен инде асканнар, кемнәрнедер атканнар. Исәннәре төрмәдә үлем көтеп ята. Гыйззәтулла имәнеп китте. +- Беркайчан да... Беркайчан да бирешмәячәкмен! - дип кабатлады ул. +Башка юл юк иде - яңадан алаһасына элдерде. +Ике ел - утызынчы елга кадәр ул өненә поскан аю кебек куе урман эчендә яшәде. Рәхмәт яусын дусларына - аның гаиләсенә булдыра алганча ярдәм итеп торды, аны сатмады. Әмма һәрнәрсәнең ахыры була... +... - У-лым! Га-ри-фул-ла!.. +- Әткәй... +Кинәт землянка урыныннан күчте, Гыйззәтулла батыр атылып чыкты да канга баткан улын кочакларга, үбәргә кереште: +- Улым! Улым, улым... - дип сөйләнде батыр. Артыгын әйтә алмый иде, теле көрмәкләнде, тамагына төер утырды. +- Әти... бар да бетте... - диде авырлык белән улы. - Әнине... абыйны... 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +АНА ТЕЛЕ САГЫНДА +Галимнәр әйтүенчә, дөньяда 6800 чамасы тел исәпләнә (диалектлар һәм сөйләшләр белән), һәм шуларның алтысы гына халыкара рәсми телләр, ягъни Берләшкән милләтләр оешмасының эш телләре буларак билгеләнгән: инглиз, рус, кытай, гарәп, француз һәм испан телләре. Димәк, Җир шарындагы халыкларның күпчелеге шушы телләрдә сөйләшә. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, 2000нән артык телгә бүгенге көндә юкка чыгу куркынычы яный. Бер Россиядә генә дә шундый телләрнең саны 100дән артып киткән инде. Иң авыр хәлдәге телләр арасында вод, кет, селькуп, алеут, вепс телләрен атыйлар. Аларда сөйләшүчеләрнең саны көннән-көн кими бара... Тел үзендә кешелек тарихын саклый. Шуңа күрә дә һәр халык туган телен саклап калу, үстерү, укыту, дөньяда таныту һәм тарату турында кайгырта. Иң мөһиме - туган телне буыннанбуынга тапшыру, яшь буынга ана телендә белем бирү. Татар телен белергә теләүчеләр өчен бүгенге көндә мөмкинлекләр шактый күп. Телисең икән - китаплардан, үзөйрәткечләрдән файдалан, йә булмаса - курсларга языл, ә инде өйдән дә чыкмыйча, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында компьютер аша телне үзләштерергә хыялланасың икән - "АНА ТЕЛЕ" онлайнмәктәбенә теркәл: http://anatele.ef.com. "АНА ТЕЛЕ" онлайн-мәктәбе 2013 елның 1 гыйнварыннан эшләп килә. Әлеге проект ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов кушуы буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы белән EF (Education First) компаниясе тарафыннан гамәлгә куелды. Анда берьюлы 10 000 кеше теркәлеп, бер ел дәвамында татар телен түләүсез өйрәнә ала. Шушы вакыт эчендә башлангыч дәрәҗәдән югары дәрәҗәгә барып җитеп була. Онлайн-мәктәпнең төп максаты - татар телен шәхесара һәм мәдәниятара аралашу чарасы буларак өйрәтү, тел өйрәнүчеләрнең сөйләм осталыгын үстерү. Мәктәпкә теркәлгән һәр кеше көндәлек тормышта аңлашу-аралашу күнекмәләренә ия була, шулай ук татар дөньясы турында кызыклы мәгълүмат та ала. Ә инде Татарстаннан ерак яшәп тә, татарча сөйләшеп карыйсың килсә, җанлы аралашу дәресләренә рәхим ит! КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "АНА ТЕЛЕ" онлайн-мәктәбе үзәге эшләп килә (электрон адресы: anatele@bk.ru). Югары квалификацияле татар теле белгечләре көн саен кичләрен онлайн-режимда компьютер аша җанлы аралашу дәресләре алып бара. Төркемдә аралашып, тел өйрәнүчеләр бер-берсе белән әңгәмә корырга, тормыш вакыйгалары турында фикер алышырга күнегә. Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче төрле милләт вәкилләре, үзара аралашып, татар телен гамәли үзләштерә. Татарча сөйләшә алабыз, китаплар укыйбыз дип рәхмәтләрен белдерә алар укытучыларыбызга. Димәк, теләк булса, өйрәнеп була икән. Кайберләре, "АНА ТЕЛЕ" аша Казанга гашыйк булып, башкалабызга сәяхәт тә кыла. Әлеге Интернет ресурс, ана телебезне танытуга, төрле милләт кешеләрен үзара якынайтуга хезмәт итә. "АНА ТЕЛЕ" онлайн-мәктәбенә рәхим итегез!" апаларны... оныгыңны... - барысын да җәзалап үтерделәр. Картларны... көмәнле хатыннарны да... кылычтан уздырдылар. Беркем дә... беркем дә... сине сатмады, әти... Беркем дә... +Җир шары күчәреннән кубып, кире якка әйләнә башлады сыман. Гыйззәтулла акылы киткән кешедәй аягына басты да әйләнергә-тулганырга тотынды. Күкрәгендәге ярасын кысып тоткан Гарифулланың тешен шыгырдатып ыңгырашуы гына аны чынбарлыкка кайтарды. +- А-а-а! - Мәңгелек туңлык өстеннән йөгереп узып, урмандагы агачлардан көчәеп тауларга килеп бәрелде дә, кайтаваз тагын да катырак яңгырады. - А-а-а!.. +Гыйззәтулла дерелди, үзен кулга алалмый калтырана иде. +- Һөҗүмгә! - дип кычкырды шулчак кызыл командир. +Әлеге күренештән тетрәнеп басып торган солдатларга бу фәрманның тәэсире булмады. +- Һөҗүмгә! - дип ярсып кычкырды ул тагын. +Солдатлар, бер-берсенең каралыгына аптыраган каргалар шикелле, үзара карашты. Әмма тораташтай каткан аякларын җирдән аера алмадылар. +Шулчак җир селкенде, шартлау авазы бар җиһанны яңгыратты. Бөтенесе дә җиргә егылды. Иңрәү авазларын урман бик озак кабатлады. Бераздан дары тузаны таралды, солдатлар берәм-берәм җирдән күтәрелде. +Теткәләнеп беткән ике җансыз гәүдә алан читендә ята, Гыйззәтулланың йозактай бикләнгән ике кулы Гарифулланы кысып тоткан иде... +* * * +...Саха илендәге бер атна узып та киткән. Шәһәр үзәгендәге "Тыгын Дархан" кунакханәсе аклык кочагында күмелеп калды, саха дуслар озатуында аэропортка килдек. Хабырыыска җылы тунын салып бирдем дә үземнең пәлтәмне кидем. +- Икенче килгәнгә кадәр сакла, - дигән булдым, үземчә шаяртып. +Менә сиңа мә! - самолётның кечерәген билгеләгәннәр дә, кырыклап кеше сыймый калган икән. Очкыч һавага күтәрелергә ике сәгатькә якын вакыт бар югыйсә, әмма соңга калганмын булып чыкты. Юлга дәртләнгән күңелнең сүрелүеннән дә яманрак нәрсә бар дөньяда? Озата килүчеләр тыз-быз йөгереште, мин инде вакытында кайтмауны хәбәр итәргә әзерләнгәндә, Мәскәү рейсының тоткарлануы турында җиткерделәр. Ул арада авызы колагына кадәр җәелгән Хабырыыс күренде. +- Синең аркада самолётны туктаттык... +- Бу кадәр үк миннән туйгансыңдыр дип уйламаган идем... +- Әллә каласың киләме? +- Юк, кайтам. Монда сезнең бер татарыгыз бар инде. +- Боссоойконы әйтәсеңме? +- Гыйззәтулланы... +Очкыч һавага җиңел күтәрелде. Артык шомланмыйча гына аклык дөньясын, тундраны, чал чәчле тауларны, аяз күк йөзе аша бик биектән анда-монда күренгән кечкенә авылларны күзәтергә мөмкин иде. Бераздан ул киңлекләр күздән югалды, очкыч биеклеген алып, ак дулкыннар кочагында акрын гына тибрәлергә кереште. Күземне йомдым - ап-ак кар өстеннән эре-эре адымнар белән канәгать елмайган Гыйззәтулла-Боссоойко якынлаша иде... Яңа исемнәр +Кадрия +Хәсәнова +САНДЫК БИГЕ +ХИКӘЯ +Кәшифә карчык җайлап кына утырды да сандыгын актарырга тотынды. Шул сандык малын барлап алырга ярата ул. Эче пошса да, күңеле тулса да, бераз хәлсезләнеп торса да, шуңа барып ябыша. Бер сандык хатирә бит анда! Кулга тоткан һәр нәрсә белән бәйле вакыйгалар күз алдыннан йөгереп уза... Гамьсез балачак чыркылдап көлеп җибәрә, дәртле яшьлек еллары искә төшә, шул чактагы мәхәббәт ялкыннары йөрәкне телеп ала, ниндидер югалту ачылары җанны тырнап куя... +Әй, сандык, сандык! Сине йозак белән бикләп куйган кебек, йөрәктәге хисләрне дә башка чыкмаслык итеп, күңелгә, тирәнгә беркетеп бикләп куясы иде дә... Юк шул... +Кәшифәнең әтисе сугышта үлеп калган. Ул көрәш кырына китеп барганда, кызчыкка нибары ике ай гына була. "Әти" дип өздереп әйтүнең рәхәтлеген дә, андый кадерле кешенең никадәр якын булуын да тоеп калмады Кәшифә. +Тол калган әниләре бишкә ярылды - өч бөртек баласын үстерү, ач итмәү өчен тырышты. Балакайларына үзенең иске киемнәрен кисеп күлмәк-ыштаннар текте. Кай арада вакыт тапкан икән?! Төн йокыларын калдыргандыр инде. +* * * +Әнә, Кәшифәнең кулында сандыкның кадерле ядкяре - әнисе теккән кечкенә генә күлмәк! Бер уч кадәр генә! Аны бер яшендә кигән Кәшифә. Тузган инде - тукымасы шактый тузган. Катырак тотсаң, ертылып китәр сыман. Әнисе оста булган шул: кул белән нинди матур якалар уйган, бала итәкләргә кадәр тегеп куйган! Кәшифә гомере буе бик кадерләп саклады бу күлмәкне. Әнә шушы сандыкка рәхмәт инде, бүгенге көнгә кадәр, бәбкәләрен саклаган каз кебек, нәни күлмәкне үзенә "сыендырып" торды... +Кәшифәнең абыйсы белән апасы кул арасына керә башлау белән, әниләренең зур ярдәмчеләренә әйләнделәр. Кечкенә сеңелләренә әниләрен алыштырып, Кәшифәне карап-тәрбияләп үстерүчеләр дә алар иде. Әниләре кырдан кайтып кермәде, колхоз эшеннән бушамады шул. +* * * +Ә менә монысы - Кәшифәнең үзе тегеп кигән күлмәге. Кәҗәләрен сатканнан соң, әнисе аңа бик матур - акка зәңгәр һәм сары чәчәкләр төшерелгән тукыма алып бирде. Кәшифә ике атна йокламаса йокламады, тик шуннан үзенә бик матур күлмәк текте. Әнисеннән кызга да кул эшләренә осталык сәләте күчкән иде шул. Ул вакытта алмаш-тилмәш киеп йөрерлек кием бар димени?! Шушы яңа күлмәген сөйгән егете Рафил белән очрашканда гына киярмен дип хыялланган иде Кәшифә. Кая инде, башка күлмәге булмагач, эшкә дә шуны кими чарасы калмады. Тишкәләнеп, тузып беткән күлмәк. Итәгенең бер ягы умырылган да. Хәер, аның умырылу тарихы бар бит. Шуларны уйлады да үзалдына көлеп куйды карчык. +Их, тиле яшьлек диген син. Шушы матур күлмәген киеп, кичен Рафил янына йөгереп чыкты. Җитәкләшеп кенә урам әйләнделәр. Гармунчы Гаптери агайлар турыннан узганда, кызның борынын баллы алма исе кытыклады. Мондый алма аларның бакчасында гына бар бит! Рафилгә шул җитә калды, бер генә селтәнеп алды да бакчага сикереп тә төште. Гаптери агайның бакчасын басарга керергә куркалар, тотса - эш харап, бик усал иде мәрхүм. Тик егет Кәшифәнең күңелен күрәсе итте. Кәшифәсе дә аптырап калмады, егет артыннан рәшәткәгә үрмәләде. Тик итәге эләгеп, эленеп калды. Хуҗаларның этләре өрә башлагач, Рафил Кәшифәне сөйрәп кенә алды да теге якка очыртты. Итәгенең ертылган кисәге бакчада калгач, кыз бүтән бу матур күлмәкне кимәде инде. Чәчәгеннән танып алырлар да, егерме яшенә җиткәндә бакча басып йөри, дип, кеше көлкесенә калдырырлар дип курыкты. Өстенә кабат ямаулы, иске күлмәге "кунаклады". Шуннан сандык төбенә "шуган" күлмәк инде бу - баллы алма истәлеге. +Рафил дигәннән, бик яратты Кәшифә Рафилне. Егет армиядән кайткан язда очрашып йөри башлаганнар иде. Хәер, кыз аңа кечкенәдән күз атты. Егет кенә, бер чәчәктән икенчесенә кунган күбәләк шикелле, әле бер кыз белән сөйләшә, әле икенчесе белән көлешә, әле чишмәдән кайтып килүчесе янына йөгереп барып, аның чиләкләрен күтәрешеп кайта. Ачуы килә иде лә соң Кәшифәнең. Ә Рафил ул шаянлык, шуклык белән генә шулай йөргән. Үзе дә Кәшифәне ошаткан булган. Күп егетләр кызыгып йөргәч, янына килеп сүз катарга кыймаган. Бары армиядән кайткач кына Кәшифәне озатырга тәвәккәлләгән. Шуннан соң бер-берсен яратып, кадерләп кенә йөрделәр алар. +Әле Рафилнең кызы булгач та, берничә егет Кәшифәгә кызыгып йөрүен яшермәде. Рафилгә читен булгандыр, билгеле. Күбесе белән каршылыкларга да кергән. Болар турында Кәшифә соңлап кына белде. +* * * +Вакыйгаларны бер-берсенә бәйләргә тырышкан күк, сандыкка куелган әйберләр дә тәртип белән тезелгән диярсең. Менә сәер соры таплы, үзе ак булса да, саргая башлаган шакмаклы сөлге... Анысын Кәшифә яшеребрәк куйган. Юка гына пакетка да салган үзен. Аерылып торган бу ядкярне кадерле дип әйтеп булмый шул... Кәшифәнең иң ачы, иң хәсрәтле хатирәсе белән бәйле сөлге бу. Пакетка салып куюы да аны кулына алмас өчен эшләнгән. Сөлгегә бер күз карашын төшереп кенә алса да, читен булып китә Кәшифәгә, йөрәге кыса башлый... +Авылның абруйлы егетләренең берсе Сәлим Кәшифәне бик яратып йөргән икән. Рафил белән берничә тапкыр тәпәләшкәннәр дә. Кеше белән сугышып йөргәне булмаса да, сөйгән кызын яклыйсы килеп, тыныч холыклы Рафил Сәлим белән бәйләнешмичә кала алмаган. Ә берсендә... +Сәлим ничектер Кәшифәнең яулыгын кулына төшергән. Шул яулык белән егетләр арасында мактанып йөргән. Менә, янәсе, кызның яулыгы кем кулында, кыз шуның кулыннан узган дигән сүз. Ә беркатлы Рафил сөйгәненең кем кочагында "булуын" белми дә калган. +Бу сүзләр җил тизлеге белән икенче көнне үк Рафилгә килеп ирешкән. Кичен Кәшифә янына килгәч тә, Рафил үзен сәер тотты, әллә нигә пошынды. Кыз бу сәерлекне сизми кала алмады. Берзаман, атка атланган Сәлим узып китте. Аның авылны чыгу ягына баруын күргәч, Рафил Кәшифә белән тиз генә саубуллашты да, тегенең артыннан китте. +Кереп урынына ятса да, йоклап китә алмады кыз. Рафилнең ни өчен үзен шулай тотуын аңламады, курыкты, шомланды. Эч пошуына түзә алмыйча, акрын гына урыныннан торды да урамга чыкты. Салкынча җил исә башлаган иде. Кыр ягына таба атлыйсы була дип, ишегалдында бауга элеп куйган керләр арасыннан шакмаклы сөлге алып иңнәренә япты, күз ачкысыз караңгы булса да, Рафиле киткән якка таба кузгалды. Юкка гына пошынмаган икән, озакламый ниндидер ят тавышлар ишетте кыз. Адымнарын тизләтте, күзгә төртсәң дә берни күренмәс караңгыда йөгерә үк башлады. Рафил белән Сәлим сугыша! Янәшәләрендә, болай да куркыныч төнгә шом өстәп, Сәлимнең аты пошкырып куя... Икесе дә таза, нык егетләрнең берсе дә җиңелергә уйламый. Кәшифә аерырга маташып карады, әмма кая ул ажгырып торган егетләр арасына керү! Кайсыдыр төртеп кенә җибәрде үзен. Сәлимдер, мөгаен, ул бит: "Йөрмә монда, сөйрәлчек", - дип әйтте. Рафил бу сүздән тагын да ярсыды. Кай арада Кәшифәнең иңнәреннән сөлгесен тартып алды да Сәлимнең муенына салды соң?!. +Кыз боларны томан эчендәге кебек кенә хәтерләп калды. Кара төн уртасында ачы җилле ялан кырда Рафил Сәлимне әнә шул шакмаклы сөлге белән буды. Җан өзгеч куркыныч авазлар чыгарды Сәлим. Кәшифә берничек тә ярдәм итә алмады - биредә ул иң көчсез кеше иде. Елый да алмады, катты да калды... +Аннан соң булган хәлләр төштәге сыман гына исендә калган. Үз хәле хәл булса да, күзләре акаеп, ай яктысына караган Сәлимнең муеныннан сөлгене тартып алырга җөрьәт итте кыз. Аны, алып кайтып, үзе генә белгән урынга яшереп куйды. +Икенче көнне дә, аннан соң да тикшерүчеләр авыл буенча бик озак сорау алып йөрделәр. Фаҗигане күргән, ишеткән кешеләр табылмады. Авыл читендә булган хәлләрнең тавышын җил әллә кайларга алып китте шул... Хакыйкатьне Рафил белән Кәшифә генә белделәр. Һәм телсез ат... Хуҗасын ничек буып үтерүләрен күрсә дә, әйтеп бирә алмады шул хайван... +Рафилне кулга алдылар үзе. Яшьләр барысы да беравыздан, Рафил Сәлимгә ачулы иде, дип сөйләгәннәр. Турыдан-туры гаебен танымаса да, Рафил Сәлимгә үпкәсе булуын үзе дә әйткән. Тик җинаять коралын - буып үтергән җепне таба алмагач, Рафилнең гаебен тулысынча дәлилли алмадылар. Егетне эшләтү җәзасы белән Себергә озаттылар. +Бу вакытлар Кәшифәнең йөрәгенә бик авыр, кайгылы булып уелып калган. Кеше үтерүне үз күзләре белән күреп, җинаятьчене яшереп калды бит. Инде Рафилгә булган яратуының әсәре дә калмыйча, аны күралмас хәлгә җитсә дә, "сата" алмады шул аны. Яшьлек мәхәббәтен, тәүге хисләрен сата алмады! Сәлимнең дә гаебе юк түгел. Тик ялган гайбәт тараткан өчен генә кешенең гомерен өзү бернинди канунга да сыймый бит... +Сандык төбендә саргаеп яткан сөлгенең таплары - сугышкан егетләрнең берсенең каны инде менә... +Сөлгене башкача күрмәс өчен, Кәшифә аның өстенә кат-кат әйберләр тезде. Их, ул сөлгене каплап куеп кына үткәннәрне хәтердән җуеп булса икән! Сәлимнең ачыргаланып, газапланып кычкырган тавышы хәзер дә төшләренә керә бит, аның өметсезлек белән тулы, чиксезлеккә төбәлгән карашы һаман күз алдына килеп җәфалый... +* * * +Рафил Себердән Кәшифәгә хатлар язды. Бик авырлык белән генә җавап бирә иде кыз. Кыен иде аңа. Йөрәге, акылы бәргәләнде. Акылдан шашам бугай инде дип курка иде хәтта. Барысын да сөйләп күңелен бушатыр кешесе дә булмады. Мондый серне кемгә чишәсең ди?! Рафилнең язмышы Кәшифә кулында иде. Ә кеше язмышы белән уйнарга кем соң әле ул?! Кызганды егетне. Аны гомерлеккә төрмәгә утыртып куярлар дип курыкты. Ә болай, эшләү вакыты бетү белән, ирекле булачак бит. Вакытлыча тоткынлыктан тәне азат ителсә дә, гомеренең азагына кадәр күңелендәге хисләр тоткынлыгында яшисе була бит Рафилгә. Көнләшүдән, бәлки бик нык яратудан шушындый хәл китереп чыгарды - хисләрен йөгәнләп кала алмады... +Берсендә, Рафил: "Көтәсеңме?" - дип язган иде. Ни дип җавап бирергә дә белмичә, бер атна уйланып йөрде кыз. Юк, кеше җанын кыйган адәм белән гомер юлыннан бергә атлыйсы килмәде Кәшифәнең. Бер-берсенә караган саен, шул төнне искә алачаклар, барысы да баштан кичәчәк, кабат шул ук курку йөрәкне меңгә теләчәк. Шул да булырмы тормыш?! Өздереп: "Көтмим", - дип язарга курыкты кыз. Уйлана торгач, җавап хатын язмады гына. Шуның белән шул, Рафил белән аралары бөтенләйгә - гомерлеккә өзелде. Яшьлекнең иң матур, иң ихлас, иң рәхәт вакытларына шуның белән калын итеп нокта куелды. +* * * +Кәшифә кулына чираттагы ядкяр - ап-ак мамык шәлне алды. Кәҗә мамыгыннан, бераз күпертеп җибәрсәң, әле хәзер дә ярарлык. Тик анысын да кулланмый карчык. Кәшифәнең кулын сорап килгәндә, Гомәр алып килгән шәл бу. Яратмыйм дип тормады кыз, кияүгә чыкты. Бер-бер артлы алты балалары туды. Гомәр әйбәт ир булып, Кәшифәне хөрмәтләп, балаларны яратып яшәде. Тормышлары барлы булды, ач тормадылар, кияргә кием юк дип тилмермәделәр. Дөрес, тормышта барысы да ал да гөл генә бармый. Олыгайгач кына Гомәр салгалый башлады. Хуҗалыктагы бөтен эш Кәшифә кулына калды. Ирен аракы коллыгыннан йолып ала алмады шул. Гомер буе рәхәт кенә күрсәтеп яшәгән иреннән олыгайган көнендә ишетмәгәнен ишетте, күрмәгәнен күрде хатын. Күп тапкырлар тотып кыйнаганы да булды Гомәрнең. Шәһәрдән ялга кайткан балаларына, егылдым, дип алдый иде хатын. Сизделәр инде алар да бичаракайлар, тик әтиләренә сүз әйтергә базмадылар. +* * * +Әнә шулай гомер узып киткән. +Сандык төбендә мәрхүм иренең куян бүреге дә саклана. Кибеткә бүрек кайткач, Гомәренә шунда ук сатып алды Кәшифә. Тик икенче көнне үк ире вафат булды. Эчәэчә бавыры таралган, диде табиблар. Шул көнгәчә болай да чыдады әле ул бавыр... +Кәшифә бүрекне кире кибеткә илтмәде. Андый олылар бүреген уллары да кими инде. Үзенә атап алган идем, дип сандыкка салып куйган иде, тора әнә, көя дә тимәгән үзенә... +* * * +Шушы урында сандык актаруын туктатты карчык. Кара ничек кызык ә, берничә әйберне кулга алу белән, бөтен тормыш юлын урап узып була икән бит! Яшәлгән сигез дистәгә якын гомернең тоткасы булып берничә әйбер генә калган лабаса. Барысы да шуларга бәйле, барысы да шуларга барып тоташа... Әле бу сандыкта алардан башка да әйбер күп, билгеле. Барыннан да элек үлемтекләре шушында Кәшифәнең. Сандыкның кадерле ядкярләрен теге дөньяга үзе белән алып китә алмаячак ул, әнә шушы ап-ак бүзләре озатып барыр аны. Күптән дөнья куйган Рафилен дә, ире Гомәрне дә, хәтта Сәлимне дә күрәсе килә Кәшифәнең. Ходай очраштырсын гына үзләрен... +Бу дөньяда яшәвенең төп мәгънәсе алты баласы булды. Ә тегендә әле җавап тотасылары күп шул. Курка да карчык. Юк-юк, үлемнән түгел. Гомер буена йөрәгенә яшереп йөрткән дөреслек өчен җавап тотасы бар бит... Шушы ак бүзләре генә тәмуг утына пәрдә булып торсын иде лә... +Уйларына бирелеп, урамга ашыкты Кәшифә. Түбән очта үзләренә өй салып башка чыккан төпчек улларының хәлен белеп менәсе итте. Оныкларын да сагынды - бер генә көн күрмәсә дә, шул ташбашларны юксына башлый. Баланың баласы балдан гына да татлы түгел, бигрәкләр дә якын була икән. +Таягына таянып, акрынлап кына түбән очка төшеп җитте карчык. Үзләренең урамыннан кара төтен күтәрелүен дә сизмәде. Ә шул вакытта аның кечкенә генә агач өе дөрләп яна иде... Плитәгә чәен куюын бөтенләй оныткан Кәшифә... Сандыгын актарып алганнан соң, чәй эчәрмен дип уйлаган иде бит. +Йортының янып бетүен генә әйттеләр аңа. Торыр урынсыз калмады анысы, уллары болай да гел үзләренә чакырдылар. Тик менә сандыгы... Ут телләре йозакка бикләп куйган сандыкка да кергән... Хәтта шул бикле сандыкны да тар-мар иткән бит, әй! Кәшифә гомере буе шул сандыкның бигенә кызыгып, йөрәкне дә сандык кебек бикләп куясы иде, дип яшәде. Менә хәзер инде аңлады: җир йөзендә бикләп тотар, качырыр бер генә нәрсә дә юк икән. Кайчан да булса һәрнәрсәнең азагы килеп җитә. Гомернең дә... +ГАЛИМ, ОСТАЗ, ШӘХЕС +НУРМӨХӘММӘТ ХИСАМОВКА 80 ЯШЬ +Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамовның юбилей көннәрендә аның күпьеллык һәм бәрәкәтле гыйльми эшчәнлеге хакында җылы сүзләр, мөгаен, күп булыр. Чыннан да, аның хакында озак сөйләргә мөмкин, чөнки галим татар инсани фәне өчен гаять күп эшләде һәм актив фәнни эшчәнлеген әле дә дәвам итә. +Мин, Н.Ш.Хисамовның элекке аспиранты буларак, фәнни җитәкчем турында аның остазлык һәм кешелек сыйфатларына бәйле сүз алып барырмын. +Нурмөхәммәт абый белән (галим татарча шулай гади эндәшкәнне ярата) танышуым 1990 еллар башында булды. Ул чакта мин КДУның татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетында студент идем. Без гарәп теле өйрәнә идек һәм, әлбәттә, тел өлкәсендәге белемнәребезне камилләштерү өчен, Шәрекъ илләренә бару турында хыялланып яшәдек. Нәкъ шул вакытта Нурмөхәммәт абый безнең, гарәп илләренә барып, белем күтәрүебез мәсьәләсе белән шөгыльләнеп йөрде. Юкса, бүтән фәнни оешмада эшләп, татфак студентларын укыту процессы белән бәйләнмәгән кешегә үз җилкәсенә шундый йөк алу нигә кирәк булыр иде икән! Моның мәгънәсенә мин соңрак төшендем. Галим фәннең киләчәге турында, әдәбиятчы, текстолог, археограф татар галимнәренең өлкән буынына алмашка кемнәр үсәчәк, дип борчылган икән. Ул елларда гуманитар фән көнчыгыш телләрен, барыннан да элек гарәп, фарсы, төрек телләрен үзләштергән белгечләргә кытлык кичерә иде. Революциягә кадәрге мәдрәсәләрдә белем алган өлкән буын инде дөньядан киткән, ә совет шартларында тәрбия алган урта буын шәрекъ телләрен белүдән мәхрүм заман. +Соңрак, Казан университетын тәмамлап, Ливанда тел стажировкасы узгач, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына аспирантурага керергә булдым. Нурмөхәммәт Шаһвәли улы фәнни җитәкчем итеп билгеләнде. Ул миңа гадәттән тыш кызыклы, ләкин бер үк вакытта шактый катлаулы тема бирде: урта гасыр татар әдәбиятының гарәп һәм фарсы телендәге борынгы чыганакларын өйрәнү бурычы куелды. Аерым алганда, сүз күренекле фарсы илаһиятчесе һәм тарихчысы Әбү Җәгъфәр ибне Җәрир (X йөз) хакында барды. Аның Коръән Тәфсире болгар-татар шагыйре Кол Гали өчен дә илһам чыганагы булганлыгына дәлилләр бар. Һәрхәлдә, Фирдәүси аңа таянган. Минем фәнни җитәкчемнең дә бу юнәлештә күзәтүләре бар иде. Әмма тулы мәгълүмат алу өчен, бар нәрсәне ташлап, бары шул тема белән генә шөгыльләнергә кирәк булды. Шулай итеп, тема мирас буенча миңа күчте. Чыганаклар белән дүрт ел эшләү Нурмөхәммәт Шаһвәли улының гөманнарын тулысынча раслады. Әмма хәзер сүз бу хакта түгел, ә Нурмөхәммәт абыйның үзе хакында һәм аның фәнни җитәкчелек ысулы турында бара. +Шуны күрсәтеп үтәргә кирәк ки: аның җитәкчелегендә фәнни тикшеренүләр башкарган барлык аспирантлар диярлек диссертация яклады һәм хәзер төрле академик институтларда, вузларда һәм мәктәпләрдә, һәртөрле бүтән оешмаларда актив фәнни һәм иҗтимагый эш белән шөгыльләнә, ә кайберләре фән докторлары булды һәм үзләре аспирантлар тәрбияли. Мондый уңышлы остазлыкның сере нәрсәдә соң? Сере гади. Нурмөхәммәт абый беркайчан да аспирантлары өстеннән вак күзәтчелек итми, ә аларга фәнни иҗат иреге бирә. Әмма шуның белән бергә ул эшнең нәтиҗәле булуын катгый таләп итә белә. Чөнки ул һәвәскәрлекне, компетенциягә сыймаган сүз боткасын һәм өйрәнә торган предметны өстән-өстән яктыртуны яратмый. Чын галим, аныңча, тикшеренү темасын җентекле белеп кенә калмыйча, фәлсәфәдән, әдәбияттан, сәнгатьтән яхшы хәбәрдар, ягъни һәрьяклап үскән шәхес булырга тиеш. +Нурмөхәммәт абый - бик илтифатлы һәм зыялы кеше. Мондый зыялылык һәм хәтта күпмедер дәрәҗәдә аристократлыкның тамырлары бик тирәндә - галимнең әтиәнисе һәм әби-бабалары үтә дә укымышлы кешеләр, заманының интеллектуаллары булган. Боларның һәммәсе әдәбият галименең холкында чагылыш тапкан. Әгәр Нурмөхәммәт абый фәнни нәтиҗәләрдән канәгать булмаса, беркайчан да вәгазь укымый һәм тавышын күтәрми, ә тыныч һәм дәлилле итеп үзенең дәгъваларын бәян итә. Аның ышанычын казану җиңел түгел, ә фәнни нәтиҗәләрдә уңай бәясенә ирешү тагын да читенрәк. Чөнки алар, Нурмөхәммәт Хисамов фикеренчә, иң югары таләпләргә җавап бирергә тиеш. Аның үзе өчен Россиянең һәм чит илләрнең иң яхшы тюркологлары өлге булып тора. Шунлыктан ул шәкертләренә таләп планкасын бик югары куя. +Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов дөреслекне бар нәрсәдән өстен күрүче галимнәр төркеменә керә. Галим гыйльми продукцияне тау-тау өеп бирүгә беркайчан да омтылмады, хәтта нык алга киткән социализм чорында да үз темасына тугры калды. Ул заманда партиянең генераль линиясе таләп иткәнчә, 1917 елга кадәр иҗат ителгән әсәрләр күбесе артта калган һәм яңа заманга яраксыз санала иде. Сер түгел, бик күп галимнәр шушы таләпләргә яраклашып яшәде яки фикерләрен туры ярып һәм ачык әйтергә курыкты. Курку өчен, чыннан да, сәбәпләр җитәрлек иде. +Н.Ш.Хисамов гомер буе "кайнар" темалар белән шөгыльләнде. Әле студент елларында ук ул советлар өнәмәгән шагыйрь Дәрдемәнд иҗатын өйрәнүгә алынды. Соңрак исә XIII йөз татар әдәбияты ядкяре - Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф"ын тикшерүгә кереште. Болар "модадан" тыш эшләр генә түгел, бәлки, хәтәр темалар иде. Моның өчен җитди гражданлык батырлыгы кирәк булды. +Хисамовның фәнни эшчәнлеге белән яхшы танышмын. Шуңа күрә төгәл әйтә алам: ул үзенең бер генә мәкаләсендә дә, китапларының бер генә абзацында да тикшерә торган чыганакларны идеологик императивларга яки сугышчан атеизм таләпләренә туры китерергә тырышмады. Бу "Аллаһ" һәм "Коръән" сүзләренең юл хәрефтән языла торган заманы иде. Аның барлык хезмәтләре дә фәнни гаделлеккә тугры калып эшләнгән һәм идеологик тенденциозлыктан азат булулары белән аерылып тора. Мөгаен, шуңа күрәдер, галимнең китаплары зур популярлык казана һәм чыгуга ук сатылып бетә бара. +Тумыштан килгән зыялылыкка һәм барлык проблемаларны тыныч хәл итү тарафдары булуына карамастан, Нурмөхәммәт абый кайбер мәсьәләләрдә үтә принципиаль була ала. Ул буш гәп сатучыларны, тәкәббер, икейөзле кешеләрне, галимлек битлеге киеп, үзләренең ахмаклыгын һәм наданлыгын ялган исем, регалийлар астына яшергән затларны гафу итми. Андый кешеләргә мөнәсәбәтен Нурмөхәммәт абый яшермичә белдерә, күренешләрне үз исеме белән атый. +Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе булып киткәч, Нурмөхәммәт Шаһвәли улы бу фәнни оешманың продуктив эшен бик тиз җайга салды. ТӘһСИне "интектергән" күпсанлы ызгышлар һәм интригалар аның идарәсе чорында юкка чыкты. Әдәбият белеме, текстология һәм тел гыйлеме өлкәсендә бик күп эшләр эшләнде. Ул елларда Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чыгарган дистәләрчә фәнни хезмәт Россия һәм чит ил галимнәренең китап киштәләрен бизәде. Институт аспирантлары монографияләрен, диссертация яклап, бер ел үткәнче үк диярлек бастыра алдылар. Болар аның эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләре түгелмени?! +Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов актив фәнни һәм педагогик эшчәнлеген дәвам итә. Галимнең потенциалы бик зур, ул әле үзенең интеллектуаль архивындагы барлык хәзинәләрен ачып бетермәгән. Без, аның шәкертләре, остазыбыздан яңа фәнни казанышлар һәм ачышлар көтәбез, ул әле күп еллар безне үзенең игелекле киңәшләре белән шатландырып торыр дип ышанабыз. +Азат АХУНОВ, +филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты +Нурмөхәммәт Хисамовның төп басмалары +1. Хисамов Н. Яз миңа чәчәкләр китерә. Шигырьләр. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1967. - 24 б. +2. Хисамов Н.Ш. Поэма "Кысса-и Йусуф" Кул Али (Анализ источников сюжета и авторского творчества): Автореф. дис. ... канд. филол. наук; ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова КФ АН СССР. - М., 1979. - 18 с. +3. Хисамов Н. Поэма "Кысса-и Йусуф" Кул 'Али. Анализ источников сюжета и авторского творчества. - М.: Наука, 1979. - 254 с. +4. Хисамов Н. Бөек язмышлы әсәр. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1984. - 336 б. +5. Хисамов Н. Бәрәкәтле чишмәләр: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1987. - 150 б. +6. Хисамов Н.Ш. Сюжет Йусуфа и Зулейхи в средневековой тюрко-татарской поэзии XIII-XV вв. (Проблема версий): Дис. ... д-ра филол. наук в форме науч. докл. / Н.Ш.Хисамов; ИЯЛИ им. Г.Ибрагимова АН РТ. - М., 1996. - 96 с. +7. Хисамов Н.Ш. Сюжет Йусуфа и Зулейхи в тюрко-татарской поэзии XIII-XV вв. (Проблемы версий). - Казань: ГУП ПИК "Идел-Пресс", 2001. - 216 с. +8. Хисамов Н.Ш. Тукайны төшенү юлында ("Габдулла Тукай" энциклопедик сүзлек-белешмәсенә материаллар) / Җаваплы мөхәррир - филология фәннәре докторы З.З.Рәмиев; Н.Ш.Хисамов. - Казан: ТаРИХ, 2003. - 80 б. +9. Хисамов Н.Ш. Хәтер сагында: Әдәби-фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары һәм публицистика. - Казан: Мәгариф, 2004. - 641 б. +10. Хисамов Н.Ш. Кол Гали һәм төрки "Йосыфнамә". - Казан: Татар.кит.нәшр., 2006. - 208 б. +11. Хисамов Н. Татар шагыйрьләре. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2012. - 287 б. +12. Хисамов Н. Язгы шәфәкъ (шигырьләр һәм драма). - Казан: "Дом печати" нәшр., 2007. - 283 б. +13. Хисамов Н. Остазлар. - Казан, 2012. - 102 б. +14. Hisamov N. Kul Alirec türkçe Yusufnâme. - Ankara, 2014. - 179 s. +15. Хисамов Н. Тукай: бөеклеге һәм фаҗигасе. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2017. - 125 б. +ШАГЫЙРЬ ЭЗЛИМ +2016 ЕЛ ПОЭЗИЯСЕНӘ БЕР КАРАШ +1. Шигырь - серле могҗиза +Мәкаләнең гадилеге белән сәеррәк исеме кемсәнеңдер күзенә чагылуга, ул телен шартлатып, "вәт дивана, тәнкыйтьче атын күтәреп йөргән була, үзе шуны да белми, хәзер яше-карты, хәреф чыгара алганы шигырь сырлый, һич югы бәет чыгара, мөнәҗәт көйли, Язучылар берлеге чыгарган белешмәдән йөздән артык тезмәче таба алыр иде", дияр. Матбаганы күзәтеп барганы "Казан утлары", "Идел", "Безнең мирас", "Мәйдан", "Сөембикә" журналларында, "Мәдәни җомга" һәр атнада биреп барган шигырь битләрендә, башка басмаларда күпме кешенең уйлану-сагышлары, эзләнүләре, өмет-ниятләре белән танышырга мөмкин, дип тә өстәр кебек. +Бу мәсьәләгә шагыйрь Г.Мөхәммәтшин, мыек астыннан елмаеп, үз карашын белдерә. "Шигырь һәм заман" парчасында: "Күптән инде шигырь язганым юк. - / Кемгә кирәк бүген шигырең? / Шигырь язучылар бүген инде / Миннән башка да бит шыгырым", дип күзгә төтен җибәрә дә, "Казан утлары"ның унынчы санында "Яшьлегемнән мәңге китмәс идем" дигән циклын тәкъдим итә. Яшьлегенә "ябышып" яткан затның каләменә богау салып булыр идеме икән? +Һәр шигырьдә ахыргача ачылып җитмәгән "сер" булырга тиеш дигән фикергә таянып, "Шагыйрь эзлим" гыйбарәсенең мәгънәсен мәкалә ахырында аңлатырга вәгъдә бирәм. Әдәбият тарихы мондый "серләрне" бик күп саклый. Мәсәлән, 1917 ел инкыйлабына чаклы Маяковский, Бурлюк, Крученых - яшь футуристлар - Одессада түләүле чыгышлары алдыннан пианиноны түшәмгә элеп куялар һәм тамашачыларның үрсәләнеп кызыксынуына "кичәнең ахырында аңлатырбыз" дип җаваплыйлар. Очрашу тәмамлангач, "сез вакытыннан алдан чыгып китмәсен һәм интрига өчен пианиноны күтәреп куюлары"н әйтеп шаккатырганнар. Көнләшеп искә алуым түгел бу вакыйганы. Үзебезнекеләр дә башкалардан ким-хур түгел икән. Әйтик, футуризм агымы белән саташып йөргән яшь шагыйрь Г.Кутуй айга шлем кидереп куя. Исе дә китми! +2016 елда дөнья күргән шигъри дәрьяны тулы иңләү мөмкин түгел. Милләт гамен, яшәү үзәнен чагылдырган, С.Хәким әйтмешли, "җиз иләк" аша үткәрелгән иң камил үрнәкләре әдәби барышның барометры, йөзек кашы "Казан утлары"нда басылып чыгуларын истә тотып, шул мәҗмуга битләренә күз салу мәслихәт, максатка ярашлы булыр дип "юлга чыктым". Әдәбиятның элгәр, җитез, элеккечәрәк әйтсәк, көн кадагына сугучы, кешенең рухи дөньясына, табигатькә иң якын жанр булуын истә тотып булса кирәк, журналыбыз шигърияткә урынны кызганмый. Озак еллар дәвамында саклана килгән ошбу традициянең, күрше-күләнгә әйтеп, урамда "шаулап йөрү" мәҗбүри булмаган янә бер сере бар. "Совет әдәбияты" - "Казан утлары" белән, мин хәтерләгән дәвердән, күренекле шагыйрьләр җитәкчелек итә: З.Нури, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, И.Ибраһимов. Кыска вакытка гына булса да, бу вазифаны Сибгат ага да үтәп алды. Журналда басыла килгән шигырьләрнең сыйфатын озак еллар дәвамында поэзия бүлеге белән җитәкчелек иткән зәвыклы, укымышлы Р.Гаташ тәэмин итүен дә онытырга ярамый. 2016 елның һәр унике санында кимендә өч-дүрт, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт язучылары иҗатына багышланган айларда дистәләгән шагыйрь иҗатыннан үрнәкләр бирелә. Үтеп киткән ел татар шигърияте кайсы сыйфатлары белән үзенә җәлеп итә соң? +Совет чорында шигъриятнең, дөресе, бөтен әдәбиятның умыртка баганасын, җанын, шәхси башлангычны иҗат методы, уңай герой, алдынгы эшче, колхозчы алыштырырга тиеш иде. Иншалла, хәзер андый шартлы киртәләр, кысулар, тәртәгә кертүләр юк. Үзең өчен язылган шигырьнең үзәгендә яткан кичереш, фикер-хис дулкыны укучыны да бөтереп алсын да күңел түренә үтсен, ягъни ул, "карале, шагыйрь минем хисләрне, уй-хыялларымны матур итеп әйтеп биргән ләбаса", дип әйтерлек булсын! +Шигъри тәлгәшләрнең күплеге, эчтәлекләрендәге тематик төрлелек, шәкли эзләнүләрдә кабатланмаска, яшәешебезнең төрле кыйтгаларын иңләргә, дөнья картинасын тулырак чагылдыруга омтылыш сокландыра. Шигырьләрнең муллыгы безнең милләтнең менталитетына, гореф-гадәтләренә бәйле дип уйлыйм: ул җырсыз, көйсез, матур сүзсез тормышын күз алдына да китерә алмый. Халык җырларына, бәетмөнәҗәтләренә, дастан-риваятьләренә күз салыгыз! Аларда төрки-татарның тарихы, томан артында калган бөеклек һәм гасырлар дәвамында җиңүчеләр тарафыннан кимсетелү, мөстәкыйль халык буларак саклану өчен көрәш, милли изелү белән килешмәү тулышып ята. Шигърият ошбу юнәлеш-проблемаларның үзәгендә кайный. +Милли тормыш-яшәеш авырлыгы, югалып калу, киләчәккә ышанычның какшавы, 90нчы еллардагы үзгәрешләрнең кайтуына ышанмау шигърияткә, хәтта иң "титуллы" шагыйрьләр иҗатына да үтеп керә. +Төрле буын вә өслүб шагыйрьләрен берләштергән уртак юнәлешләр: халкыбыз, телебез язмышы, җәмгыятьнең бүгенге халәте, байлар белән ярлылар арасындагы чикнең ерагая баруы, вакыт, яшәү-үлем фәлсәфәсе... Шагыйрь Р.Вәлиев шул юнәлешләрдәге борчылуларны ике юлга сыйдыра алган: +Бүлгәләнде кавем, илләр, җирләр, +Бүленми тик патша тәхете... +("Ут эчендә татар язмышы") +Күпчелек шигырьләрнең мәхәббәт, сөю-сәгадәт мәүзугына багышланган булуын инкяр итмәстән, Тукай фатихасын алган ике агым бик күп шигырьләрне бер үзәккә туплый: татарның үткәнен искә төшерү аша аның киләчәге өчен борчылу. +2. Тукайны сөю - халкыңны хөрмәт итү +Үтеп киткән ел мәдәни-милли тарихыбызга бөек шагыйребез Тукайның тууына 130 ел тулу бәйрәме булып кереп калды. "Казан утлары"ның апрель саны тулысынча Тукайга, аның иҗатына багышланган. "Сөя халык үзенең Тукаен" дигән гомуми оя төрле буын шагыйрьләренең илһам җимешләрен тәкъдим итә. Инде бакыйлыкка күчкән Хәсән Туфан, Наҗар Нәҗми шигырьләрен Фирүзә Җамалетдинова, Рифә Рахман, Рәмис Аймәт, Рөстәм Сүлти, Йолдыз Миңнуллина кебек яңа буынның эзләнүуйланулары тулыландыра. +Татарстанның халык шагыйре Р.Гаташ белән Ф.Сафинның Тукай наменә багышланган шигъри гөләндәмнәре күңелне нурландырып, үзләренә җәлеп итеп тора. Р.Гаташ "Тукай хозурында" дип исемләнгән, өч мөстәкыйль бүлектән торган әсәренә "Гомер дастаныннан" дигән ачыкламыш биргән. Романтик Р.Гаташ Тукай бөеклеген татар тарихында тирән эз калдырган Туран, Һуннар, Дәшти Кыпчак кылганнарына бәйләп сурәтли. Аның җаны исә "йөз, мең гасырның" ярсуын, әрнүен тоя. Икенче бабта шагыйрь биниһая күп патшаларны, ханнарны күргән Идел, Казан язмышлары турында уйлана. +Халкым җаны ирек даулый, +"Әй, байтагым, дип, байтагым - +Илем, сине алдырдыкмы тагын? +Дошман талар килгән соң, +Әл-аман бул миннән соң!" +Үзе уйлап тапкан яисә башка төрки телләрдән алынган сүзләрдә, катнаш кафияләрдә (2-3, 4-5 юллар), халыкның аянычлы тарихы, милләтләре өчен җан атып яшәгән шагыйрәләрне кинәт искә төшерү дә Р.Гаташка килешә. Икенче бүлектә "Сөембикә сынлы Фәүзияләр, Саҗидәгә сеңел шагыйрәләр" аталса, соңгы бүлектә "алтын энҗедәй сүзле Туфан, Хәким, Арсланнар", шулай ук фани дөньядан күчкән "Юзәй, Шәүкәт, Әхсәннәр" тезелеп китә. Үзе белән бер чордарак яшәгән, мәңгелеккә киткән һәр шагыйрьнең аңа гына хас сыйфаты табыла: "Нечкә җан Рәшит артыннан китте бунтарь Роберт дусты" - "Моң шагыйрьләре - Мөдәррис, Зөлфәт, Наис, Харраслар". Күзләрне камаштырырлык бу санаулар татар шигъриятенең үткәнгә таянган хәзерге торышын күз алдына китерә сыман. Р.Гаташ сөю, мәхәббәт, гыйшык шагыйре, аңардан мантыйкка корылган төгәл сюжет димим, хәтта кичерешнең эзлекле үсешен дә таләп итеп булмый (шуңа да ул прозага алынмый, тәнкыйть белән публицистикасында да үзенә турылыклы кала). Безне ташлап киткән шагыйрьләрне яд итүгә, төрки-татар кызы өчен" "мең җаны" булса, барысын фида кылырга әзер. Уйлап та тормыйча! +Иҗатында Р.Гаташ, әйтик, С.Рәмиев, С.Есенин, М.Әгъләм, Зөлфәтләр кебек сиземләвенә, дөньяны үз аңлавына таяна, эчке рефлекциягә буйсына. Аның хисси, хәтта мәгънәви күчеш-борылышлары да көтелмәгәнчәрәк булырга мөмкин. Әле генә үткәндә ясалган хаталар, бүгенге югалтулар өчен җаны әрнегән шагыйрь кинәт шатлыклы, яңгыравык аһәңнәргә өстенлек бирә башлый. Анысы да Р.Гаташка килешә. +Исәннәргә юл - алга табан. +Идел ага... Яши Ил. Хыял - аман. +Төрлечә уйласа-язса да, Р.Гаташ бер генә мизгелгә дә милли символ турында онытмый. Ул - Тукай бөеклеге, Тукай рухына тугрылык. Бу иманыннан аны җил-давыл котырынуы да, җир тетрәүләр дә чигендерә алмый. +Проза өлкәсендә җитди уңышларга ирешсә дә, нигездә шагыйрь булып калган Ф.Сафин 2016 елда укучыны "Без - Тукайлы халык" (киң әйләнешкә кереп киткән "Без - Тукайлы" гыйбарәсен безнең чорда, беренчеләрдән, шул исемдәге поэмасында шагыйрә Э.Шәрифуллина кулланды бугай) исемле сонетлар такыясы белән шатландырды. Көнбатышта туып, инглиз, итальян әдәбиятларында калыпка утыртылган, шәкли таләпләре ифрат катгый (ул ундүрт юлдан торырга, һәр мисрагы кафияле булырга тиеш һ.б.) жанр Ш.Маннур, Ш.Мөдәррис, М.Хөсәен иҗатларында мәгълүм уңышларга ирешсә дә, безнең чорда телебезнең силлабик "бишегендә" үзен иркен хис итә башлады. Үтеп киткән елда Р.Харис ("Ай, үзгәрә дөнья" бәйләме), Ф.Сафин лөгатебезнең сыгылмалы мөмкинлекләре сонетта дан казанган телләрдән ким-хур булмавын раслыйлар. Иң мөһиме: өлешчә Шекспир иҗатында, тулысынча Петрарка сонетларында төп мәүзугъ мәхәббәт, сөю-сөелү сагышы булса, Ф.Сафин Тукай образын милләт вазгыятьләре яссылыгында тудырса, Р.Харис, сонетлар бәйләменең исеменнән үк күренгәнчә, дөньяның үзгәрүенә бәйле күп яклы үзгәреш- яңарышларны нигез итеп ала. Ике шагыйрь иҗатында да фәлсәфи хөкем үзәк агымны тәшкил итә. +Ф.Сафин Тукай образын, аның дәвамчылары рухын ачкан, милләт, тел язмышы турында уйландырган 15 сонеттан торган, махсус сөйләшүгә лаеклы цикл иҗат иткән. Һәр сонетына Тукай шигъриятеннән юллама-эпиграф алып, үзен "юлга" чакырган максатын тәгаен билгели. +Хәйлә, мәкер, йокы - безнең йортны сүтәр... +Биеклек бар - Тукай! Маяк итеп барыйк. +Бу юлны соң бездән башка кемнәр үтәр?!. +Шагыйрь йөрәген "Тоташ сызлау, яну телсә дә", туган телебезне, милли горефгадәтләребезне саклау өчен лирик геройның ярсуы, чәпчүе, чебеннең тәрәзә пыяласын ватарга маташуыннан ары китә алмый. Чөнки татар җәмгыяте көндәлек мәшәкатьләр белән мәш килеп, иртәгесе көн турында уйламыйча, битарафлык бозлыгына кереп баткан. +Гаҗиз шагыйрьгә "Теләк белән, туган телдән качып барыш" дигән мәрасименнән соң, үзен: "Без бәхетсез халык түгел, без - Тукайлы халык", дип юатырга гына кала. +Ф.Сафинның тирән һәм шактый бай эчтәлекле сонетларына, шигырь техникасы җәһәтеннән бәя биргәндә дә, аның кыю эзләнүләрен инкяр итеп булмый. Жанрның шәкли кысаларында да шагыйрь, эчке һәм юл азагындагы кафияләрдә тартык һәм сузык авазларны ярәштереп ("Түбәм - нуры үтә", "беләм - җилләр өтә"), соңгы ике куплетны 4-2 урынына өчәр юлга чыгарып, фикерен өздереп әйтә, үзен эзләнүчән шагыйрь буларак раслый. +Татарстанның халык шагыйре, шигъри, драматик жанрларда уңышлы әсәрләр авторы Р.Харис "Аһ, үзгәрә дөнья!" (5нче сан) тупланмасында сонет жанрының мәгънәви эчтәлеген яңартып, дөньяви, фәлсәфи мотивларны әхлакый югарылыкка күтәреп сурәтли. Күңел халәтен, рухи эзләнүләрен укучыга җиткерү максаты белән, "Үлмәс зынҗыр", "Бәхет төшенчәсе", "Алманың хушлашуы" кебек сонетларында аллегорик, символик нисби төшенчәләрне яңача яңгыратып, чынбарлыкны тирәнрәк аңлау һәм сурәтләү юлларын эзли тынгысыз шагыйрь. Үзенең иң тирәндә яткан хыялын да калкытып кую җаен таба. +Нарасый бала кебек гөнаһсыз, +фәрештә кебек аһсыз һәм ваһсыз +яшәп карыйсы килә кешечә... +("Бәхет төшенчәсе сонеты") +Р.Харис каләменнән ак кәгазьгә төшкән сонетлар арасында "Эндәшмәү сонеты" иң кадерлесе дип сизенәм, чөнки биредә сүз Илаһи көчкә - Ходай Тәгаләгә якынлашу, табыну турында бара. +Мин эндәшмим - мине Аллаһ тыңлый!.. +Аның белән шулай аңлашам... +............................................................ +Мин Аллаһны аңлагандай булам... +Сөйли генә белмим халыкка... +("Эндәшмәү сонеты") +Лирик затның хисен, уен ("Мин эндәшмим") икенчесенә каршы куйгандай тоелса да ("Аллаһ мине тыңлый", "Сөйли генә белмим халыкка"), антитеза, диалог-аңлашу тумаса да, бу алым кешенең Раббыбыз белән рухи сиземләүгә омтылган эчке халәтен ачып сала. Бетми торган "күңел ярасы", "бәхет төшенчәсе", күңел боҗралары турында киеренке уйланулар белән беррәттән, көтмәгәндәрәк "Алманың хушлашу сонеты"нда шагыйрь алманың "эчке сөйләмендә" җирнең тарту көчен өзелеп төшкән алма ярдәмендә аңлаган бөек галим Архимед ачышына ишарә ясый. +Мин иртәгә синнән китәмендер - +үзәгемне нидер кимерә... +Ләкин белмим - кая төшәрмендер, +Җиргә төшсәм, аны җимерәм. +Алма бу сонетта ачкыч сүз, код булып кына калмый, ә әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелә. Тулаем, бу жанрда үзен шагыйрь иркен, ирекле сизә. Шәхеснең гадәти эчке кичерешләре турында язганда да, үз-үзе алдында җаваплылыкны сизеп, яшәү хакында хөкем иткәндә дә, иң нечкә кылларга кагылмыйча үтә алмый. +Барысы да үтә икән, сизәм... +Бетми икән ләкин берсе дә, +бигрәкләр дә - күңел ярасы... +Р.Харис белән Ф.Сафин эзләнүләрендә "үзебезнеке" булып киткән "кылтык" сонет жанрында үзләрен иркен тотуларын, эчтәлекне, шәкли алымнарны баетудагы табышларын хупламый мөмкин түгел. +"Яшәп карыйсы килә кешечә" дигән хыялында Р.Харис ялгыз түгел, аныңча фикерләүчеләр тагын бар икән. Җөмләдән, шагыйрь, эпиграммалар, шаян күзәтүләр авторы Ләбиб Лерон яңа шигырьләр бәйләмен "Бер яшисе килә кешечә" (8нче сан) дип атый һәм аны тормышка ашыру әмәлләрен эзли. +Әдәби әсәрләрендә, яшәү рәвешләрендәге кебек, холык-фигыльләре чагылган, ягъни ясалмалыкны кабул итмәгән, үзләре булып калган шәхесләр була. Р.Гаташ шундый романтик зат дигән идек. Л.Леронның "Мәңгелек өн", "Яхшылык", "Чеховка кайту яки Ротшильд скрипкәсе", "Бер яшисе иде чын-чынлап" кебек шигырьләре белән танышканда, үзеннән-үзе аның мәһабәт гәүдәсе, сүзен ашыкмыйча, әмма өздереп әйтүе күз алдына килеп баса. Ничек күңеле тели, шулай яза, кемгәдер охшарга тырышып, көчәнеп маташмый. Аны укуы рәхәт. Шигыренең ахыргача камил эшләнешенә дә исе китми, сикереп төшми (мәсәлән, "Кара шәм"). +Бүген мине йокы җиңәлмәде... +Бер ялгызым төнгә керәмен. +Куанычтан дөньям - мөлдерәмә: +Шигырь эчәм - кайнар перәме! +("Йокысызлык") +"Керәмен-перәме" кафиясен "йотып" җибәрсәк тә, ни өчен (йоклый алмау сәбәплеме?) дөньясы мөлдерәмә икәнлекне кайнар шигырьдән дип кенә фаразларга кала. Л.Лерон, эпиграммаларындагы шикелле, лирикасында усалланып та куя белә. +Азатлыкның әле исе дә юк. +Күренгәне дә юк ирекнең... +("Чеховка кайту...") +Кешечә яшәүне ничек, ни рәвешле күзаллый соң шагыйрь. Аның таләпләре шактый һәм саллы: +Бер яхшылык эшлим әле, дисәң, +Кылыйм әле, дисәң, игелек - +Тома ятимнәргә назлы сүз әйт, +Башларыннан сыйпа иелеп! +Тукай 1910 елда язылган "Нәсыйхәт" шигырендә шул ук инсани хыялын калкытып куйган иде: +Булса - бир, булмаса исә - җайлап сөйлә булмаслыгын, - +Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр Ильяслыгын. +("Нәсыйхәт") +Яхшылык кылуның юллары төрле икәнне санап чыкканнан соң, Л.Лерон төп нәтиҗәсен ясый: "Иң әүвәле кеше булып яшә. Кеше булып кал син иң элек". +Һәрвакыт ачык йөзле (һәрхәлдә мин күргәндә), итагатьле Ләбибкә дә ялгызлык кебек замана чире йога ала икән. "Исән килеш дуслар... үлә бара" гыйбарәсе белән килешмәсәм дә (үтермәсәләр, бер җан иясе дә сау-сәламәт килеш үлми), аның "Бер дус исән әле: Ул да булса - Шигырь" дигән сүзләрен хупламый мөмкин түгел. Идеализм, әмма яхшы мәгънәсендәге күпертү... Чөнки биредә фәлсәфи вә иҗади фикер лирик геройның дөньяга карашы аша иңдерелә. +2016 ел шигъриятенең асылы кешегә игътибарлы булуга гына кайтып калмый, ә рухи-дини, әхлакый нигезләрне аңлап, саклап калуга омтылышта да ачык күренә. Җөмләдән, Ә.Рәшитнең соңгы пәйгамбәребезгә багышланган "Мөхәммәд" поэмасы, Н.Әхмәдиевнең "Пәйгамбәрләр турында кыйсса", "Фәрештәләр белән бәхәсләшмим" кебек дини-тарихи чыганакларга, аллегорик символларга таянып иҗат ителгән әсәрләре пәйда булды. Үткән гасырның беренче чирегендә Һ.Такташ, М.Гафури, Ф.Бурнаш, М.Җәлил һ.б. иҗатында ислам мифологиясенә, Коръән поэтикасына тәкълид итеп язылган кыйссаларыннан соң, совет чорында бу мәүзугъка мөрәҗәгать итү тыелды. Берәүнең дә ут белән уйныйсы килмәде. 90нчы елларда, мәгълүм иҗат иреге бирелгәннән соң да, куркытылгын өлкән буын ошбу теманы әйләнеп үтүне исәнлеккә файдалырак дип саный килде. +Күренекле шагыйрь Казан ханлыгы чорының бөекләре турында мифоэтик әсәрләр ("Сөембикә" (1987), "Колшәриф" (1990), "Мөхәммәдьяр" (1996)) иҗат иткән Ә.Рәшитнең пәйгамбәр образына алынуы табигый иде. +"Казан утлары"нда поэманың кыскартылган нөсхәсе бирелсә дә (3нче сан), ул шактый күләмле, бай эчтәлекле. Ә.Рәшит ислам динен тотучылар өчен изге зат Мөхәммәднең шигъри сынын тудырганда, тарихи, әдәби чыганакларга, халык дәһри елларда да Аллаһ илчесен бәетләрендә, мөнәҗәтләрендә зурлавын дәвам иткән әсәрләргә таянган. Шул ук вакытта ул бу тарихи-хыялый чыганакларны үзенчә "укырга" тырышкан. +Кинәт кенә шунда әллә нәрсә булды, +Ишегалды якты нурлар белән тулды. +................................................................ +Һәм Мөхәммәд, һушы китеп, җиргә ауды, +Өстенә иштеләр гүя зур бер тауны. +Шагыйрь Аллаһының Мөхәммәдкә Коръәнне иңдерүен, пәйгамбәрнең ислам динен тарату юлындагы сәләтен, ышандыру көчен, үзен-үзе кызганмыйча, кяферләр, дошмани кавемнәр белән көрәшүен икеләтелгән проекция алымын кулланып яисә ничәмә гасырлар элек булган хәлләрне үзе күргәндәй итеп сурәтли. Бу алым поэманың ышандыру көчен арттыра. +Әллә нинди сәер уйлар туды җанда, +Ышанган һәм ышанмаган булды анда. +................................................................. +Туганнары, яшьтәшләре арасында +Тигез иде аның өчен син дә, мин дә. +Тулы килеш укылмаган әсәргә дәгъва белдерү иртәрәк булса да, Ә.Рәшитнең иҗади мөмкинлекләрен белгән кеше буларак (аның иҗаты, бигрәк тә поэмалары турында язарга насыйп булды), кайбер теләкләремне әйтмичә кала алмыйм. Телгә алынган кыйссасында Н.Әхмәдиев дөрес яза: +Пәйгамбәрләр җиргә килгән, киткән, +Үз дигәнчә һәркем көн иткән. +Пәйгамбәр дә судан яралмаган, +Кендекләре җиргә береккән. +Димәк, Мөхәммәдне идеаллаштыру белән беррәттән, аның кешелек сыйфатларын, хатыны Хәдичә белән мөнәсәбәтләрен, мәхәббәтләрен, балаларын тәрбияләүләрен дә күрсәтү лаземдер? Инде үзебезнең төрки-татар дөньясы ничек, ни өчен ислам динен кабул иткән? +Поэманы тулыландырганда, әгәренки кирәк тапса, Ә.Рәшит әлеге мәсьәләләргә дә җавап, аңлату эзләп, Мөхәммәднең шәхесен тулыландырыр, бәлки, дәвамчыларының Исламны тарату юнәлешендәге эшчәнлегенә дә тукталыр дип ышанасы килә. +Әйтелгәнчә, 2016 елда пәйгамбәрләр тарихы вә язмышы кебек изге мәүзугъны яктыртуга алынган шагыйрь бер Ә.Рәшит кенә түгел. Прозаик, шагыйрь Нур Әхмәдиев "Офык артларында офык бар" (12нче сан) исемле бәйләменә кергән "Пәйгамбәрләр турында кыйсса", "Фәрештәләр белән бәхәсләшмим", "Кеше җаны" кебек, мифологик ышануларга, аллегорик образларга "иҗат иреге" биргән шигырьләрендә пәйгамбәрләр язмышына кагылып, аларның Адәм балалары булуына басым ясап, "Аларга да ташлар атканнар, Хак илчесе дип тормаганнар", алар да безнең кебек тормышның ачысынтөчесен татыган дигән фикер уздыра. +Пәйгамбәрләр җиргә килгән, киткән, +Күктә шулай кирәк тапканнар. +Хак илчесе диеп тормаганнар, +Аларга да ташлар атканнар. +Нух, Гайсә, Ибраһим, Сөләйман пәйгамбәрләргә баш иеп, "Ахырзаман пәйгамбәре булып, Тик Мөхәммәд", дигәннән соң, кыйссасының төп өлешенә, шигърият нәбиләре - пәйгамбәрләрен сурәтләүгә күчә. Шигырьнең беренче өлеше дини укучыларны "җәтмәсенә" эләктерү өчен җим булып чыга, ягъни биредә дә икеләтелгән проекция алымы кулланыла. Шигъри "тасмада" Кол Гали, Тукай, Пушкин, Лермонтов кебек шигърият даһиләре турындагы сөйләмдә лирик каһарманның күңел тәрәзәләре ачылып киткәндәй була. Әмма алар шунда ук ябыла. Чөнки автор үз шәхесен сурәткә алып кереп, кемгәдер дәгъвасын белдерә, шаяртыбрак булса да, "мескенләнә". +Мин дә шагыйрь, тел сагында торам, +Фикерем бар, баймын хискә дә. +Шигърияттә бер пәйгамбәр булу +Кереп карамый тик төшкә дә. +("Пәйгамбәрләр турында кыйсса"!) +"Кеше җаны" шигырендә ул кешене табигатьнең иң югары казанышы, горур зат дип саный һәм үлгәннән соң аның җаны башкага күчүгә ышана: "Белсәң иде: кайсы асыл затта Бәргәләнә Тукай йөрәге". Шагыйрь зәңгәр томан артында югалып калган олы тарихыбыз белән масаю юлына басмый, аны күбрәк кешелекне, татарны саклап калган "Газиз Аллаһ"ның мәрхәмәте, "Карурман"нарны тудырган нечкә күңелләр язмышы борчый. Ул саф татар телендә тигез 9-9, 10-9 иҗекле силлабик шигырьдә үзен иркен сизә. Иҗади активлыгын хупламый мөмкин түгел. 2015 елда да, 2016 санәдә дә ул укучысын яңа шигъри тәлгәшләре белән сөендерде. +3. Шигырьләрдә - милләт гаме +2016 елда Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Вәлиев, М.Мирза, И.Гыйләҗев, Р.Миңнуллиннарның яңа шигырьләре бер хакыйкатькә инандырды: иҗатчының һөнәре, яшәү рәвеше, иҗтимагый тормыштагы вазифалары аларның зиһененә, хиссият дөньясына юнәлеш коды сала һәм бу "бәйлелектән" алар, бик теләсәләр дә, кул селтәп кенә котыла алмыйлар. Гомеренең зур өлешен мәгариф, мәгърифәт, фән үсешенә, халык язмышын кайгыртуга багышлаган, Татарстанның халык шагыйре Р.Вәлиевне "Без - мәңгелек туган җир белән" (9нчы сан) тупланмасында да милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге, Тукай теленең язмышы борчый. Бу җәһәттән аның "Җидегән" шигыре үзенчәлекле. Сүз Түбән Кама шәһәрендә озак еллар гөрләп яшәп, яшь буын иҗатчыларын әзерләүгә зур көч куйган "Җидегән чишмә" әдәби-мәдәни берләшмәсенең (ул аны оештыручыларның берсе һәм берәгәйлесе дип беләм) дәртле, җилле чоры турында бара. Шагыйрь гади күзәтүче, вакыйганы эзмә-эз сөйләп бирүче була алмый. +"Милләт", диеп утка керде алар, +Ә кемнәрдер кабер казышты... +Ут эчендә бүген Тукай теле, +Ут эчендә татар язмышы. +("Җидегән") +"Халыклар һәм илләр адашканда", күпләр өчен якты маяк булып балкып торган "Җидегән чишмә" каһарманнарына багышланган шигырь киң гомумиләштерү, татарның илләр, җирләр буйлап югалткан бәхетен эзләтеп йөрткән холкы турында җитди уйлануларга алып чыга: +Бәхет эзләп халкым җирләр гизгән, +Татар һәрчак төпкә җигелгән, +Җиңелгәнне алдап була икән +Орден-медаль, тәти җим белән. +("Җидегән") +Әлбәттә, гомумән шигърияткә хас шартлылыкны "читкә куеп", орден-медальләрнең дә "затлыракларын" җиңүчеләр үзләренә тагалар, дип бәхәсләшеп тә булыр иде шагыйрь белән. Мәгәр авторның сүзен өздереп әйтеп, чаң сугып, халык мәнфәгатьләрен югары өслүб белән калкытып куюы теләктәшлек уята. +Күптән инде, күптән, ирек даулап, +Чатырларга байрак элгән юк. +Тукай әйткән: татар йоклагандыр... +Уянырмы берчак? Белгән юк... +("Моңлы ядкарь") +"Мин соң кемгә эндәшим?" шигырендә шаярып, көлеп, шагыйрьнең тормыштагы урыны, "биектә-күктә" булып, җиһанга эндәшсә дә, аның ялгызлыгы турында уйлана. Яныңда кешеләр күбрәк булган саен, эндәшер затлар сирәгәя икән. +Күренә ки, Р.Вәлиев эзләнүләрен төрле юнәлешләрдә алып барырга тырыша һәм, күп очракта, ул шигъри эшләнешкә, вәзен, кафия төгәллегенә зур әһәмият бирә, җеп очын, уңмаган хатын шикелле, салындырып калдырмый. +"Минем дошманым" башка шигырьләре арасында аерым урын тота. Гадәттә, синең һәр ялгышыңны алдан күреп, адымыңны санап торган дошманыңны күрә алмыйсың, аның белән бәхәсләшәсең, үзеңнекен исбатлыйсың. Р.Вәлиев каһарманы, күзенә туры карый алмаган бәндәнең үз-үзен тотышыннан, "әшәкелек эшләвеннән дә "файда" таба. +...Дошманыма карап юлга салам, +Үзгәртәм мин тормыш агышын. +Ул булмаса, каян белер идем: +Кайсы дөрес, кайсы ялгышым. +("Минем дошманым") +Көтелгән нәтиҗәнең киресен китереп чыгару - логик анализның сыналган классик алымы. +Татарстанның халык шагыйре Р.Фәйзуллин да укучысын "Яңа шигырьләр" тупланмасы (6нчы сан) белән сөендерде. Мәгълүм булганча, ул иҗат манерасы, сурәтле фикерләү рәвеше, бер бөегебезгә дә охшарга тырышмавы белән аерылып торды, шәрык белән гаребтән иңгән робагый, газәл, сонет, ода, баллада һ.б. жанрлар белән мавыкмады, хәтта мәсәлгә дә (балалар өчен язылганнарны санамаганда) "баш бирмәде". +Соңгы елларда поэмадан да читләште. Шул ук вакытта яңача уйлаучы шагыйребез - милли җирлектә күтәрелгән, күпмедер дәрәҗәдә традицион әдип. Аның бер-икеөч-дүрт юллыклары - ташка чүкеп язылган Орхон-Енисей ядкярләреннән, мәкальәйтемнәрдән, хикмәтле сүзләрдән үсеп чыккан шигырьләр. +Узып киткән Тукай елында дөнья күргән язмаларында нинди уйлар, хис-кичерешләр дулкыны били соң шагыйрьнең тынгысыз җанын? +* * * +Мәңгелеккә килмәгәнбез. +Яхшылыкка - ашык! +Иреннәрең бер йомылыр. +Калыр... көмеш кашык. +("Дүртьюллыклар") +Шагыйрь "Ахырзаман", "Тентү", "Киңәш", "Безнең икмәк", "Уйланыйк" кебек шигырьләрендә дә, әйтемгә тартым, кыска күләмле, тыгыз эчтәлекле һәм көтелмәгәнрәк нәтиҗәле хисси уйландыруында да сөйләм теле белән ирекле шигырьгә турылыклы кала. +Табигый сәләтен, акыл җегәрен, зиһен көчен халкының бүгенгесенә, киләчәгенә багышлаган, мәгънәле сүзе белән аның йөрәген җылыткан, тормышның, кеше рухының төрле кыйтгаларын сурәтләгән, кечкенә күренгән хәл-әхвәлләрдә хәрәкәтчән сюжет тапкан, һәркайсына яңарак чагыштыру, метафора эзләгән шигырьләрендә Р.Фәйзуллин үзе яулаган үрләрендә калырга тырышкан. +Төрле буын татар шагыйрьләре иҗатында бүгенге рухи-сәяси халәтебезне өмет, ышаныч белән тулыландыру рухы бер агым буларак яши. Язучыларыбызны да аңлап була: сүздә булса да ирекле яшәү, халкын дәүләтле мәмләкәтләр белән бер дәрәҗәдә күрәсе килү теләге табигый. Шагыйрь әкият "канатында" гадәти яшәешебездән өскәрәк "күтәрелеп", чынлыкта икенче өр-яңа дөнья тудыра. "Казан утлары"ның 8нче санында ифрат милли җанлы лирик, публицист, нечкә күзәтүләргә ия шагыйребез Р.Миңнуллин "Дәверләргә китеп барышы" (кемнең, ни өчен, нинди "йомыш" белән китеп барышы дигән сөаль туа) исемле бәйләменә кергән "Хөррият", "Кол Шәрифкә мәдхия" шигырьләрендә, хыялын "бәйдән ычкындырып", күңелендә йөрткән теләген чынбарлык итеп сурәтли, ягъни үзе тудырган миф "тозагына эләгә". +Халкым сине гомер буе көтте - +Өметләрне акла, хөррият! +Без хөрлеккә әле өйрәнмәгән, +Хөр яшәргә безне дә өйрәт! +Сине безгә бүләк итмәделәр, +Яулап алдык сине, хөррият! +("Хөррият") +Нур чәчеп тор! Син үзең дә +Нурга күмел, Кол Шәриф! +Без кол түгел, без кол түгел, +Без кол түгел, Кол Шәриф! +("Кол Шәрифкә мәдхия") +Роберт каләмдәшебез! Синең иң изге ниятләрең-сөенечләреңне хуплаган хәлдә дә, сорыйсы килә, кай тирәләрдә бездән "качып йөри" икән ул "яулап алынган хөррият", тоташтан ябыла килгән татар мәктәпләре, гуманитар йә педагогия институтлары, юкка чыгарылган милли факультетлар бусагасында яшь агызып ятамы, әллә вак милләтләрне надан, кол хәлендә калдыру өчен уйлап табылган бер телле ЕГЭ дигән зәхмәтнең кампитрындамы? Мин шагыйрьне аңларга тырышам. Ул бу әсәрләрен халкыбыз дәррәү күтәрелгән, "азатлык" дип шашып мәйданнарны тутырган, Рәшит Әхмәтҗановның "Ачлык мәйданы" кыйссасы белән бер чорда, 90нчы елларда ук иҗат иткәндер дә хәзер матбугатка тәкъдим итәргә булгандыр. Юкса, әлеге шигъри бәйләмдә хәзерге халәтебезгә ифрат дөрес "диагноз" куйган әсәрләр дә җитәрлек. "Пушкин бәйрәме" шигырендә лирик затның гаделсезлеккә мөнәсәбәте, иҗат кешесенең җәмгыятьтәге урыны мәсьәләсен гаҗәп нечкә һәм үтемле итеп калкытып куя. +Мостай Кәримгә багышланган "Алып булып калыкты", "Казакъ акыннарына", "Нигә кирәк сиңа Казан?" кебек, үзәкләрендә кичереш үсеше яткан, җылы, күңелләрне иләсләндереп тә, үрсәләндереп тә җибәрердәй шигырьләре укучыны битараф калдыра алмагандыр дип ышанам. +Татар халкының сибелеп, бастырыксыз салам кибәне кебек, таралып яшәве, берберсенә авыр мизгелләрдә ярдәм итә алмавы - зыялыларның, аңлаган кешеләрнең бәгырен телгәләгән дөреслек. "Талдыкорганда да татарлар бар..." шигыре шул хакта. Лирик герой еракта көн күрүче татарларның хәлен белергә килгән. +Күзләрендә - сары сагыш кына, +Телләрендә - истәлекләр генә! +Талдыкоргандагы татарларга +Телим бары исәнлекләр генә!.. +Язмышларына баш игән, тормыш күчәрен кирегә әйләндереп булмасын аңлаган тәкъдирдә дә, "Сагыналар алар Ватаннарын". Шагыйрь мулрак көнитештә яшәүче бәхетле бәхетсезләрне кызгана. +Картайганнар инде, картайганнар +Талдыкоргандагы татарларым... +4. Тарих аша - киләчәккә +Тарихи үткәнебезне, бүгенге рухи-сәяси халәтебезне өмет, ышаныч белән сурәтләү хәзерге татар шигъриятендә үзәк бер агым буларак үстерелә. Тарихилык рухы Ә.Рәшит, Җ.Сөләйман, М.Мирза, Н.Әхмәдиев, яшь шагыйрә Г.Батталова эзләнүләренә юнәлеш биреп тора. Кара морзалар нәселеннән чыккан, русның бөек галиме Н.Карамзин тарихилыктан өч юнәлешне аерып куя: тарихи чыганак, тарихи чынбарлык һәм тарихи белем. Татар-төрки тарихына мөрәҗәгать иткән, югалтуларыбызга күңелләре әрнегән шагыйрьләр интуиция-тоемлау белән Н.Карамзин билгеләгән юнәлешләргә, ягъни тарихилык принцибының берсенә килеп чыгалар. Җ.Сөләйман белән Г.Батталова өчен татар тарихы чынбарлык булса, Ә.Рәшит, М.Мирза, Н.Әхмәдиевләр үткәннән гыйбрәт (белем) ала. +Үткән белән хәзергенең, киләчәкнең бердәмлеге - Җ.Сөләйманның "Испания дәфтәре"ннән" дигән ачыкламыш белән бирелгән "Яңа халәт тоеп оча күңел" бәйләменең (11нче сан) үзәк мотивы. +Әүвәл шагыйрь, укучыны ымсындырып, җылы диңгез буенда, "җәннәт биләмәсендә", ирекле илдә яшәүче халык тормышы белән сокланып, яхшы мәгънәсендә көнләшү (димәк, халкы шуңа лаек) уяткач, үз милләтебезнең шанлы үткәне һәм тарихи барыштагы югалтулары турында киеренке, сагышлы фикерләре белән реальлеккә кайтара. +Безнең кебек, мәңгелек дип, +Корганнардыр йортларын да. +Кыпчаклар да, болгарлар да +Яши, дибез, безнең канда, +Әмма кайда ул халыклар, +Исеме кайда, йорты кайда? +("Киләчәккә карап уйлану") +Бу юллар ирексездән 20 яшьлек Тукайның "Кичке азан" шигырендәге атаклы юлларны келт итеп искә төшерә. +Гуманист, миһербанлы шагыйрь Җ.Сөләйман ерак бабаларыбызны "Халык булу, яшәп калу - Сирәкләргә тигән Өлеш", дип "аклау" әмәлен таба һәм татар халкын илаһи биеклеккә "алып менә". +Татар телен канат итеп, +Нигез итеп Идел-йортны, +Үскән халык, горур халык, +Яңа татар - сәлкеш халкы!.. +("Киләчәккә карап уйлану") +Үз милләтен апофеозга күтәреп, югары бәя бирүендә хыял белән реаль чынбарлык арасындагы чикне "бутавын" аңлап, шагыйрь "кайтып" төшә: "Бу - бер хыял, сез күрәсез". +Югары мәдәни зәвыклы Сөләйман, реалистик һәм заманча фикерләү алымнарына турылыклы калып, эчке һәм тышкы кафияләр, авазлар яңгырашын төгәл саннардагыча саклап, үзенә дә кыю бәяләр биреп куя: +Дөнья башка, мин дә - үзгәрәк, +Әйтерсең лә кичә курчак идем, +Бүген инде очам... күбәләк... +Сөләйман - күкләр, галәм, җир берәмлеген, җан, тән, фикер-хисләр - нәфес арбаларын бербөтен итеп күзаллаучы шагыйрь. +Тән дә исән! Җан - тән белән, +Аучы - ханнан аерылмас лачын кебек! +Шигъри бәйләмнең соңгы юлларындагы лирик затның (шагыйрь үзе дип әйтәсе килми) төшенкелеккә бирелүен хупламадым: +Фани дөнья арбасында мин - юк, +Юллар инде бакыйлыкка таба... +Аның хаста хәлен белгән тәкъдирдә дә, биредә беркадәр иркәләнү, чытлыклану да бар кебек. Бу "юату" артык наив күренсә дә, Тукай сүзләре искә төшә. +Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә, +Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә. +("Шагыйрь"). +Олы иҗтимагый вазифаларны иңенә алып, Бөтендөнья татар яшьләрен хәрәкәткә китергән "Сәләт" оешмасына нигез салган, шигырьләрендә дә интеллектуал булып кала алган Сөләйманга исәнлек, озын гомер телик. Аның Ходай биргән һәрьяклы таланты безгә бик кирәк әле! +Өлкәннәрнең төрле юнәлешләрдәге эзләнүләренә яшьләр битараф калса, шигъриятебез су күрмәгән гөл шикелле шиңәр иде. Иншалла, остазларның дәвамчылары бар икән. +Яшь шагыйрә Г.Батталова әлегәчә "ирләр темасы" саналган тарихи үткәнгә "пар атта" килеп керә. "Ихласлыкка сусаган җан" (5нче сан) бәйләменә кергән "Гафу итмәс тарих", "Безнең кавем", "Дога кылам", "Мең ел үткән..." шигырьләрендә югалтуларыбызны, "тарих төшкән кылыч кыннарыннан, язмышыбыз - күңел кылларыннан", дип йөрәге аша уздырып, экзистенциаль сагышка бирелеп уйлана шагыйрә. +Мең ел үткән... +Далаларда - тояк тавышлары. +Гасырларның тоям агышларын. +Мең ел үткән... +Яулар килгән, яулар киткән. +Милләт көткән - +Мең ел үткән. +("Мең ел үткән") +"Киләчәгем татарына Динем белән телем илтәм" юлларын һәм "Моң өзелмәс, рух җиңелмәс", дигән өмет чаткыларын хупламый мөмкин түгел. +"Татар кызы канын..." горурлык белән йөрткән Г.Батталова - 2016 ел шигъриятенең бер казанышы. Аңа иҗади уңышлар телик! +Тарихыбыз инде аркылыга-буйга өйрәнелгән, халкыбызның үткәнен барлаучылар күрми калган кыйтгалар юктыр, дип йөрсәм дә, "Казан утлары"ның 11нче санында М.Мирзаның "Хакны нахактан аерып..." шигырьләр тупланмасында урнаштырылган бер шәлкем шигырьләре бүген дөньяның кешелек яратылган изге туфрагында кан коеш сугышларга багышлана. Аның элгәрерәк язылган "Тарих тора патшаларның тәхет бүлешеннән, орышыннан" дигән юллары, "Әнкәй", "Кысыр Гариф" поэмалары һ.б. шигырьләрендә күтәрелгән мәңгелек тема - сугыш һәм тынычлык темасына тагы да әйләнеп кайта. Тупланмадан "Сарай шагыйре" исемле, Н.Карамзинның "тарихи белем" бүленешенә туры килгән, романтик әсәре янә фикерләремне уятты. Тарих - төпсез кое икән. Эчтәлеге вә йөгерек өслүбе илә баллада жанры кысаларында язылган ("баллада - ялан тизлек" (Н.Тихонов); С.Хәкимнең "Ибраһим Йосфи" балладасын искә төшерегез) "Сарай шагыйре" төрки-татар ханнары яннарында чәчән-шагыйрьләр тотканнар дигән риваятьне үзәккә алган. Дәүләт эшләрендә мөһим урын биләмәсәләр дә, шагыйрьләр ханның гамәлләрен хуплап, урыны-вакыты белән үтемле вә файдалы киңәшләрен дә биргәннәр. Шунда бөек драматург Туфан Миңнуллинның еш кабатлый торган гыйбарәсе искә төште: "Язучылар һава торышын үзгәртә алмасалар да, аны бозарга мөмкиннәр". +М.Мирза сарай шагыйрьләре, хан янында асыл келәмдә утырып, "балдамайда йөзеп", рәхәттә яшәгәннәр дигән имеш-мимешкә ышануы өчен борынгы каләмдәшләреннән гафу үтенә һәм шунда ук, чигенеш ясап, түрәләргә ләббәйкә җырлап көн күрүчеләр, мул тормышта яшәүчеләр хәзер дә буа буарлык дигән фикерен калкытып куя. +Чор-заман үзгә... +түгел дә кебек. +Хакимнәр шул ук, +шаһ ирләр дә бит, +тик якынында +тиле, юләрләр +өелгәннәр ник? +("Сарай шагыйре") +Шагыйрь хакимият алдында "солых яки орыш" дигән котылгысызлыкта да һәрчак солых юлларын эзләргә чакыра. +"Сарай шагыйре" балладасы белән М.Мирза поэзиябезгә өр-яңа мәүзугъ алып керә һәм, иң мөһиме, каләм иясенең тормышта, җәмгыятьтә тоткан урыны, иҗтимагый функциясе турында фикерләре белән уртаклаша. Иҗатчыга тегеләй яз, болайрак уйла, дип киңәш бирүе җитди булмаса да, бер гөманым белән уртаклашасым килә: балладаны реаль шәхесләр белән тулыландырсаң, әсәр тагын да отар иде шикелле. Әйтик, шагыйрь Мөхәммәд Әмин үз кырында чәчәннәр тоткан, шигъри бәйгеләр уздырган, ди риваятьләр. Шул дәвернең күренекле шагыйре Мөхәммәдьяр үзе, хан төрбәсендә сакчы булып кына тордым, дисә дә, сарай тирәсенә якын булуына аның Казан илчелеге составында, тылмач булып, Мәскәүгә баруы, Муром тирәсендә үтерелүе, аның гади укчы гына булмавына дәлил. Менә шул легендаларны бераз "уйнатканда", баллада күп яктан отар иде кебек. Тулаем бәяләгәндә, М.Мирзаның "Сарай шагыйре" - 2016 ел шигъри елъязмасының бер табышы. +М.Мирза соңгы елларда иҗатының яңа бер чорына кереп бара кебек. Робагыйлар белән мавыгудан арына килеп, үзен поэма, баллада кебек гомумиләштерү, холыкменәзләрне ачу мөмкинлеге зуррак жанрларга алынуын хупламый үтү берьяклы булыр иде. Дөрес, ул кыска шигырьдә эзләнүләрен дәвам итеп, шактый җете фикерләрен күңелләргә иңдерә. +Дүрт йөз алтмыш дүрт ел +Коллык хөкемендә... +Адәм баласының +Кулында лом-көрәк +Туар һәр көнендә... +"Адәм баласы"н "татар баласы" белән алыштырып кую теләге туу табигый дип саныйм. +М.Мирзаның "Хакны нахактан аерып..." бәйләмендәге шигырьләр турында сүз купкан икән, аны тулаем кабул итеп, "Иблис ихтыяры" шигыренең "Ак күлмәктәге җетелек йога ап-ак болытка" метафорасы белән сокланган тәкъдирдә, җаннан да, таштан да кан чыгарырга яраткан шагыйрьләр (эпиграфларны кара) рухында лирик затның "җир шарын" урап алган салкын шәфәкътә югалып калуы сискәндерә. +Җәллад төскәп аткан тәнгә - +Ядрә ярчыклый җанын... +Җан күзеннән чәчрәп чыгып +Күлмәген манчый каны. +Ләззәт бирергә, күңелне иркәләргә тиешле мистик юллар җанны өшетә, каз тәне чыгара. Тәнгә атылган ядрә иң гади, мантыйк буенча, канны шуннан чыгарырга тиеш иде кебек, ә ул җанны ярчыклый. Аллегорик манзараның да реаль мәгънәсе булырга тиеш. Бәлки, ялгышамдыр, мин дә бит адәм баласы гына. +5. Кыскалыкта - осталык +Үткән елда кыска күләмле шигырьнең активлашып китүе күзәтелә. Кечкенә мәйданда төгәлләнгән фикер әйтүгә омтылыш үзәк эстетик юнәлеш, замананың динамик тормышына җайлашу буларак, гомумиләштерү, характерлар тудыру мөмкинлеге зуррак лиро-эпик жанрларны да "кысрыклап", алгы нәүбәткә чыгуы сер түгел. Поэма уңышлары белән артык мактана алмый. Ә.Рәшитнең "Мөхәммәд" әсәрен санамаганда, ел дәвамында тыйнак күләмле бер поэма - Р.Шәриповның тормышта да, сугышта да сынатмаган абыйсы Закирга багышланган "Җомга" (2нче сан) әсәре пәйда булды. Шагыйрь каһарманының иманлы, нурлы йөзле психологик портретын бер үзара сөйләшүдә (диалогта) күз алдына китереп бастыруга ирешә. +- Нинди бәйрәм бүген, Закир абый?.. +- Җомга ич!.. - ди, миңа аптырап. +Алдарак Закир сүз алып, эчке сөйләмендә дөньяга карашының, холкының төп юнәлешен ачып бирә: +Чукрак булдым кирәкмәгән сүзгә +Телсез булдым кирәк вакытта. +Темасы татар әдәбияты өчен яңа булмаса да, Р.Шәрипов, үз вәзенен табып, абыйсына шигъри һәйкәл куйган. +2016 елда кыска шигырьдә акыл һәм каләм көчен сынап карамаган шагыйрь юктыр. Бигрәк тә дүртьюллыкларның "өлгерлеген" әйтми үтү дөреслеккә хилафлык кылу булыр. Бу өлкәдә аеруча Р.Фәйзуллин, Р.Вәлиев, Р.Низами, И.Гыйләҗев, И.Иксанова, М.Мирза һ.б. эзләнүләре игътибарга лаек. Җөмләдән, Р.Вәлиев халык мәнфәгатьләре белән яшәп, мәдәният, мәгърифәт, мәгариф үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә багышланган дүртьюллыклардан торган тәлгәш иҗат иткән (9нчы сан). Анда Т.Миңнуллин, М.Госманов, Ә.Кәримуллин, Х.Бигичев кебек бакыйлыкка күчкән олы шәхесләр һәркайсы үз бәясен ала. Исәннәрдән бу исемлеккә И.Таһиров кына лаек була. Дөрес, парчаларда мәгълүм стандартлык, "изгеләштерү" сизелә һәм бөекләрнең артык гомуми билге-сыйфатлары гына атала. Күңелгә сеңеп калганнары - Хәйдәр Бигичев наменә багышланганы һәм "үз бакчаларына" таш аткан, иронияле "Бераз Тукайчарак" (сәяси шигырь) исемлесе. +Гасырлардан күкрәп аваз килә, +Җырлый күкрәп, җырлый тын гына... +Бәгырендә аның Тукай рухы, +Аның җаны тоташ моң гына. +("Хәйдәр Бигичевка") +Шагыйрь, прозаик Р.Низами 10нчы санда 20дән артык дүртьюллык тәкъдим итә. Парчаларының мәүзугълары төрле, әле генә булып узган хәл-әхвәлләргә мөнәсәбәтен белдерү белән беррәттән, элегрәк булган вакыйгалар, әдәп-әхлак, иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә дә игътибарлы шагыйрь. Күптән түгел татар зиратында йөзләгән кабер ташларын вату-җимерү җәмәгатьчелекне телсез калдырды. Шагыйрь билгесез җинаятьчеләрне вандалчылар дип атый. +Каберташны вату, җимерү өчен +Кирәк түгел көч тә, акыл да. +Сәйдәш моңнарына кизәнгәнсез - +Сез бит ҖИНАЯТЬЧЕ асылда. +("Вандалчы...") +Сәяси мәсьәләләрне калкытып куйган дүртьюллыкларына да күзәтүчәнлек, психологик нечкәлек һәм самими лиризм хас. +Милләтебезнең, туган телебезнең язмышы кыл өстендә торуы, җаваплы кешеләрнең ваемсызлыгы турында ачынып язганнан соң, шагыйрь, юмор хисенә ирек биреп, шаяртып, көлеп тә ала. Мәгәр ул башкаларны рәнҗетми, читкәрәк китеп, үзен "чеметә". Бу - комизмның югары күренеше санала. +Тукай сыман җиктереп пар ат, +Киттем Парнаска таба карап. +Күчәр сынды, арба ватылды - +Аһ, егетләр, тәмам эш харап! +("Үзтәнкыйть") +Кыска юллыкларда (ошбу фикер башка шагыйрьләрнең шул төрдәге парчаларына да карый) дистәләгән лиро-эпик әсәрләр өчен зәмин-оеткы ята. +Татар язмышы, теленең киләчәге, җаваплы кешеләрнең битарафлыгы, бердәмлек җитмәү ("Килер микән соң бу татарыма Кыйтгаларда кабат яңгырау?" ("Вазгыять")) кебек борчулар бик күп шагыйрьләр, аерым алганда, 2016 елда ошбу мәүзугъны әйләнеп узмаган Җ.Сөләйман, Р.Миңнуллин, М.Мирза, Н.Әхмәдиев һ.б. шигырьләрендә төп мотивларның берсен тәшкил итә. +Чаллы, Төмән төбәкләрендә, бигрәк тә Әлмәт тарафларында "Сарай шагыйрьләре" исемен күтәрерлек, тормыш барышын, һава торышын сизеп, тоеп яшәүче, оста куллы, бай телле шагыйрьләребез аз түгел. Әлмәтлеләрдән 2016 елда К.Булатова Тукай бүләген алуга иреште. И.Гыйләҗев, Н.Әхмәдиевләр түгәрәк тормыш бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. И.Гыйләҗев үзен кыска күләмле, тыгыз эчтәлекле шигырьдә раслады. "Халкың гаме коткарыр" (1нче сан) исемле яңа шигырьләр бәйләме - шуның ачык мисалы. Шагыйрь тормышның төрле борылышларын үзәккә алган уйларын, хисләрен җыйнак гәүдәсен хәтерләтеп торган шигырьләренә сыйдырган. Кыска, афористик юлларда ул гаҗәеп төгәллеккә ирешә. "Бимазалап йөргән уй-хисләрем Шигырь булып тиеш ачылырга! ...Кабалану кирәк, кабалану" ("Матур омтылыш"). +Халык тормышын яхшы белгән гамәли эш кешесе буларак, ул ялтыравык җимнәргә алданмый, күктән йолдыз чүпләми, башка милләтләр ареолында биләгән урыныбызны белеп яши һәм "Тыелган биеклек" шигырендә бу хакта фикерен төгәл вә образлы итеп әйтеп бирә. +Җиде катлы манара дип +Күз алдына китерсәк, +Татарларның Рәсәйдәге +Урыны күренер, шәт. +Бик сирәкләр күтәрелә +Дүртенчедән югары, +Алтынчыга менеп җиткән +Татар күргән юк әле... +Биредә гарьләнү, ачыну, үпкәләү белән ирония (үзе дә шулар арасында ич) - барысы бергә укмашкан. Кемдер безнең биюче Р.Нуриев, космос галиме Р.Сәгъдиев, вулканолог Һ.Таҗиев һ.б. бөекләребез бар бит, нигә мескенләнә шагыйрьләребез, дияр. Кызганычка каршы, алар татарлыкларыннан "качып", башка милләткә хезмәт итеп кенә бер-ике баскычка өскә күтәрелә алганнар шул. +И.Гыйләҗев - реалист һәм язмышыбызны аек акыл, ачык күз белән бәяли алучы шагыйрь: "Өметләнмим, күпме тырышсак та, Җиңелгәнне җиңгән аңламас" ("Шуңардан башлыйк"). +Кешеләр, бигрәк тә иҗат әһелләре арасындагы мөнәсәбәтләргә бәясендә дә ул туры сүзле булып кала: +Шагыйрь, бер яктан, хаклы, дөнья белән акча, шоу-бизнес идарә иткән чорда чын, ихлас дуслыкның кадере китте. +"Акча булган җирдә дуслык бетә..." дигән фаразы гына дөрес түгел. Монда мәсьәләгә Тукайча килү сорала, минем кесә ягы такырайгач, "Казан шагыйрьләре" танымый ук башладылар, дию дөреслеккә турырак килер иде. +И.Гыйләҗевның шигъри өслүбе, бер караганда, бик гади, аралашу теленә якын кебек. Ул шаккатыргыч чагыштырулар, текә метафоралар эзләмәсә дә, таныш хисләрне ачу юлларын төрләндереп, көтелмәгән борылышлар ясап, фәлсәфи нәтиҗәләргә килә. "Җитлегү юлы" шигырендә Л.Толстойның язмышын, үләр алдыннан "мине мөселман дип санагыз", дигән язуын христиан руханиларының "Чиркәүдән кит... анафема!" дип тавыш күтәрүләрен искә төшереп, мондый йомгак ясый: +Хак дин юлын эзләп табу +Булмыйдыр шул җиңелләрдән... +("Җитлегү юлы") +И.Гыйләҗев шигъри юлларны куплетларга аерып тормыйча, мисрагъларны шырпы тартмасына шыплап тутыргандай, тыгыз итеп, урынны исраф итмичә урнаштыра. Ул - гомерлеккә үз юнәлешен, мәүзугын, кыйбласын тапкан шагыйрь. +Әмма аның тирән тамырлары белән туган җиргә, милләтнең бәгыренә барып тоташкан иҗаты озак еллар дәвамында тиешле бәясен алмый килде. Р.Мостафин, Ф.Миңнуллин кебек профессионал тәнкыйтьчеләребез арабыздан китеп, М.Вәлиев фамилиясенә Барҗылы кушаматын өстәгәч, тынычланып калды, аның каравы Ш.Бабичның дәвамчысы, шаян шигырь (эпиграмма) остасы Р.Мәннанның дүртьюллыгына лаек булды. +Элек Мансур Вәли идең, +Өстәп куйдың "Барҗылы". +Ярый әле булмагансың, +Сөбханалла, марҗалы. +Тәнкыйтьнең битарафлыгына исе китеп, сүзнең кадерен белүче, нәзакәт-эстет шагыйрь З.Мансуров уйланып йөрде дә 2016 ел башында олуг юбилеен уздырган И.Гыйләҗев иҗаты турында "Шигырь белән ясак түләп..." (3нче сан) исемле мәкаләсе белән чыкты. Үз юнәлеше булган, шигъри осталыкның иң тирән серләрен үзләштергән милли җанлы, тыйнак И.Гыйләҗев шигъриятенә мондый мәкалә күптән язылырга тиеш иде. З.Мансуровның бәясе дә төпле, нигезле: "...шагыйрь Илдус Гыйләҗев үзенең күңеленә сеңдерелгән илаһи хасияткә тугры калды, шуның нәтиҗәсендә асылына ятышлы язу рәвешен артык көчәнмичә камилләштерә барды". +6. Хиссият дулкынында +Тукай елында хатын-кыз шагыйрәләребез поэзия үсешенә җитди өлеш керттеләр. Кайберләренең исемнәрен атап чыгу гына да күп нәрсә турында мәгълүмат бирә: К.Булатова, Ф.Җамалетдинова, И.Иксанова, Р.Мөхияр, Г.Әхтәмова, Ф.Солтан, Э.Җәлилова, Л.Вәлиева, Таңчулпан, Л.Гыйбадуллина, С.Якупова кебек төрле буын вә өслүб шагыйрьләре чордашыбызның рухи дөньясын, табигать ямен, буыннар арасындагы якынлыкны саклау, ата-ана, бала назы, җәмгыятьнең, милләтнең киләчәге өчен җан ату, хатын-кыз бәхете, мәхәббәт күрке белән рухланып иҗат итәләр. Төрле традициядә, жанрда, үз тормыш тәҗрибәләре белән шигъри бәйгедә катнашкан шагыйрәләрне якынлаштырган үзәк мотивлар - гаделсезлекне, явызлыкны, кешеләрне рәнҗетүне кабул итмәү, яхшылык эшләргә, игелек кылырга чакыру. Шундый бөек идеаллардан башка шагыйрьнең хаҗәте дә юк. +Фикерләрем ирешмәсә әгәр, +Уй-хисләрем килешмәсә мәгәр +Кешеләргә?.. +Языйм микән? Риза булыйм микән +Телне-тешне кысып яшәвемә? +Соң нишләргә?! +(Р.Рахман. "Бир син миңа") +"Хатын-кыз шигърияте" дип аталган саф, игелекле, вакыты белән тозлы сулы дәрьяны тулысынча иңләү мөмкин түгел. Шуңа күрә бу бүлектә төрле юнәлештә, мәүзугъта иҗат иткән берничә исемгә генә тукталам. +Әлмәт төбәгендә яшәп, үз юнәлешен, үзәнен тапкан, укытучылар, мәктәп, димәк ки, әдәп-әхлак, буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрне үзәккә алган, тыштан тыныч, салмак, фәлсәфи һәм "тәртәгә" тибеп алудан да тайчынып тормаган Клара Булатова 2016 елда (3нче сан) укучыга "Шигъри көзләр әле дәвам итә" дип атаган шигырьләр гөләндәмен тәкъдим итә. "Җирнең өсте ак та...", "Ялгыз Каштан", "Җәйнең соңгы ае", "Шигъри көзләр әле дәвам итә..." шигырьләрен самими лиризм, эчкерсезлек, күңелен бушату, рухи омтылыш берләштерә. +И, Ходаем! Раббем! Сынау гынамы бу? +Ил иманын җуйды. Шуңа гынамы бу? +Кемнәр ялгышлыклар җирдә кылган өчен +Ник афәткә тара бер гаепсез кешең?! +("Җирнең өсте ак та...") +Юлларында күпләрне тәшвишкә салган, чәчләребезне агарткан сорауларны калкытып, усалланып та куя шагыйрь. Аның шигъри бәйләмендә, нигездә, тыныч, ышанучан уйлану, табигать белән бердәмлекне тою өстенлек итә. +Шигъри көзләр әле дәвам итә, +Гомер дигән юллар бар әле. +Җанны назга, кышны язга бәйләп +Калдырасы җырлар бар әле. +Менә шундый киләчәккә өмет белән язылгын ихлас шигырьләр янында "Исемдә калган чынбарлык", "Матәм" кебекләре сугыштан соңгы елларда күргән авырлыкларны, әтисен күмү мәшәкатьләрен бәян итүләр прозаны тезмәгә күчерү булып кына кабул ителә. Бу язмаларны автор оныклары өчен күңел дәфтәрендә генә калдырса, дөресрәк буласы икән. Бөтен ил күргән авырлыклар, елау-сыктаулар турында күп яздык, күп укыдык бит инде. +Без чынлап та үтә фәкыйрь идек, +Хәттин ашкан иде ярлылык. +Әти-әни - "детдом балалары" - +Әз-мәз ярдәм итә алырлык +Туганнары да юк... +("Исемдә калган чынбарлык") +Мәктәп директоры баласына болай ук мескенләнү кирәк идеме икән? +Дөресен әйткәндә, ул чорда укытучыларны, гомумән, авыл интеллигенциясен хөкүмәт онытмады, паёкка талон өләшеп торды. "Матәм"дә иҗек саннарын бүлгәләп, сөйләм теленә - интонацион шигырьгә охшатырга тырышу да артык уңышлы чыкмаган. Үпкәләштән булмасын, Клара ханым, әлеге тәнкыйть сүзе генә тулаем иҗатыңа уңай, җылы карашымны киметми. +К.Булатова белән бер үк санда, әле күптән түгел генә Язучылар берлегенә әгъза итеп алынган З.Захарова "Күңелдән шигырь тама" исемле шактый саллы тезмәсендә йөрәк түрендә туган хисләрен, олы дөньяга, якыннарына мөнәсәбәтен, сөю-сәгадәт, мәүзугын ачып бирердәй шәкли алымнар эзли: "Безнең арада", "Кешегә", "Ниләр булган бу көнгә?", "Булырмы сагынып калучы..." +"Юк", - дияргә ашыкмале, +Өзмәле өметләрне, +Синең җылыңа сусаган +Җанымны өшетмәле. +Нәкъ "авылча", тәмле итеп сөйләшүне чагылдырган юллар, "Кешене бәхетле итәдер Ихластан әйтелгән җылы сүз" ("Кешегә") кебек нисби төшенчәләрне чагылдырган юллар янында "Керәшен зары" диссонанс булып кабул ителә. Автор керәшен "националистлары" әледән-әле болгата килгән теманы күтәрә һәм шактый буталчык, караңгы почмакка китереп терәгән, аныңча, "хәйләкәр" нәтиҗәгә килә. +Телем - татар, денем - урыс, +Хөрмәт татар, урыска. +Мөселманның кулын кыссам, +Күзем кысам урыска. +("Керәшен зары") +Үзәк тарафыннан хупланган, болай да таркалып яшәгән татар кавемнәрен бүлгәләү, чыннан да, яшәп килгән проблеманы куерту, гади халыкны котырту, мескенләнү, зарлану яхшыга илтми. Христиан динен кабул иткән якут, чуваш кебек төркиләр, угрофиннар динне милли күрсәткеч итеп санамыйлар (аларның бер өлеше һаман мәҗүси булып калган). Ә халыкны бербөтен иткән үзәк - тел, гореф-гадәтләр, мәдәният, диләр. Зинаида сеңелкәшкә дә гасырлар дәвамында чишелешен таба алмаган проблемага кереп, ике юл чатында адашып калганчы, шигырь белән чәчмәне, илаһи нечкәлек белән урам сөйләме арасындагы чикне сиземләргә өйрәнәсе иде. +Шәхеснең рухи дөньясына, яшәеш, үзенчәлекләренә, хатын-кыз бәхетенә, сөю-сәгадәт низагларына, сөенеченә, табигать матурлыгына тиң шигъри бизәкләр тапкан шигырьләр Ф.Җамалетдинова, И.Иксанова, Р.Мөхияр, Иделбикә һ.б. хатын-кыз шагыйрәләр иҗатында аз түгел (Ф.Җамалетдинова. "Җир шарына әйләнүләр телә" (7нче сан), И.Иксанова. "Гомерем фасыллары" (2нче сан)). Һәркемгә хас хисләр-уйлар төрлелеген Р.Мөхияр "Күңелемнең төрле чагы була" дигән шигъри гөләндәменең исемендә үк калкытып куя. +Күңел бүген гел күкләрдә оча, +Күңел бүген былбылларны коча. +Күңел бүген болыт-бишекләрдә, +Җир өстендә гүзәл илләр кичә. +("Бүген күңел") +"Сулар ага - комнар кала" (11нче сан) тупланмасында Ф.Солтан табигать күренешләрен сурәтләү аша кешенең асылын, яшәү мәгънәсен аңларга омтыла. "Сыенамын, җирем, сиңа" шигырендә янәшәлек, ягъни психологик параллелизм алымы мәһабәт наратның өскә "үрмәләвендә" кешегә хас чалымнарны калкытып куярга мөмкинлек бирә. +Биредә сүз уйнату, чагыштырулар остасы Сирень Якупова, өйрәнчек чорын тиз узып, җитди иҗтимагый-сәяси мәүзугъларны күтәрү сәләтен ача килгән, классик силлабик системаны тоник шигырь алымнары белән баеткан Лилия Гыйбадуллина шигырьләре дә игътибарга лаек: "Әни! Бүген белдем - Бер күз ачып йому гына Икән гомер..." (С.Якупова. "Кызганам яшь гомеремне"). +Үтеп киткән елның шигъри мәҗлесендә Ф.Гыйззәтуллина, Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, С.Гәрәева һ.б. өлкәннәребез катнашмаса да, 2016 ел шигъриятенә дәгъва белдереп булмый, бер яктан, "Казан утлары"нда һәр санәдә басылу мөмкин түгел, икенче тарафтан, "илһам уты" гел кабынып, Пегас һәр елны "сыртын" бирмәскә дә мөмкин. +7. Күңел догалары +Хәзерге татар шигърияте күпкырлы, киң колачлы. Сүзен өздереп, чаң сугып, халык мәнфәгатьләрен югары өслүб белән калкытып куйган, тарихилык рухы өстенлек иткән шигырь янәшәсендә тыныч, салмак, самими хисле әсәрләрнең йөрәге тибә, ягъни олы дөнья мәшәкатьләрен, зурдан купкан хыялларны бер мизгелгә булса да оныттырып торган, эчке уйлануга, үз-үзеңә хисап бирүгә, психологик күзәтүгә корылгын медитатив лирикада яши һәм үсә. Күңелнең нечкә кылларына кагылган шигырьләр, дога кебек, җанга май булып ята. Медитатив, ягъни тыныч, моңлы, эчке серләреңне "үзеңә-үзең" ачкан, күзәтүчән лирика үрнәкләрен күренекле рус, татар шагыйрьләре иҗатында күпләп таба алабыз: А.Ахматова, Б.Пастернак, О.Мандельштам, Н.Заболоцкий, Б.Ахмадуллина, үзебездә Х.Туфан, С.Хәким, Ш.Маннур, М.Әгъләм, Л.Шагыйрьҗан, Ш.Җиһангирова, И.Иксанова, Р.Аймәт һ.б. 2016 елда ошбу юнәлеш үрнәкләрен барлык шагыйрьләр иҗатында диярлек табып була. +Сүз осталары үзләрен аңлауга табигать фасылларын, йөрәк серләрен, уйлануларын ачуга еш кына эчке сөйләм-монолог аша киләләр. Кайбер галимнәр ошбу юнәлешне "элитар" поэзия дип тә атыйлар. Р.Җамал "Үзем белән сөйләшәмен әле" (10нчы сан) шигъри көлтәсенә кергән "Арада юп-юка пыяла", "Безнең киләчәкләр - куе томан" һәм бер төркем кыска (4-12 юллыклар) шигырьләрендә тыныч, үз эчке дөньясын, рухи халәтен, тирәлекне аңларга, бәя бирергә омтылып яшәгән, иҗатчының үзенә, күңеленә якын (совет чорында аны авторның "рупоры" диярләр иде) лирик затны алгы нәүбәткә чыгара. Ул беркая да ашыкмый, кабаланмый, язмышына үпкәләми, ә бары тик уйларына, хисләренә бирелеп, үзен аңлау нияте белән яши. Күңелнең нечкә кылларын уяткан хисси-моңлы сүзгә халык бик мохтаҗ! Юк, ул тышкы мохит өчен ябык түгел, мәгәр дөнья мәшәкатьләренә йөрәк серләрен, җан ярсуын ачу аша килә. Бу - медитатив лириканың дәреслекләрдә тәкъдим итәрлек үрнәге. +Үзем белән сөйләшәмен әле, +Шыпырт кына, тып-тын, килешеп. +Кайвакытта нидер пышылдый күк +Талгын гына җылы җил исеп. +("Үзем белән сөйләшәмен әле") +"Уйлар, уйлар... Кайчак алар - тып-тын Җәйрәп аккан елга агымы", дип, шагыйрь иң тирән серләре белән уртаклаша: Әнисенә сабыйларча мөнәсәбәте, җитлеккән, дөнья күргән ирләрчә, хатын-кыз матурлыгына мөкиббән китүе хакында ачыктаначык бәян итә. +Р.Җамал бик әһәмиятсез күренгән вакыйгада да олы мәгънә орлыгы таба. "Мәҗнүн" сөеклесенең бүлмәсендә ут кабынганны көтә, ә кыз караңгыда "өзелеп егетне күзәтә". Гашыйкларны кавыштырмаган "гаепле" дә табыла: "Көтәләр йөрәкләр бер-берсен - Арада юп-юка пыяла". Икенче шигырьдә арадашчы "локаль" образ буларак томан алына һәм кичереш шуңа бәйле рәвештә "туарыла". "Безнең киләчәкләр - куе томан... Ул томанда бәхет бар сыман". Бөтен кеше зарланганда, кемне дә булса гаепләп сүккәндә, Р.Җамалның каһарманы дәшми, тик елмая, чөнки аның уңышсызлыгы - бары аның гаебе. Күрәсез, Р.Җамалның бар кешегә дә яхшылык, күңел тынычлыгы теләгән, шуның өчен җанын бирергә әзер каһарманы матурлыкны үз җанында, уй-хисләрендә таба һәм яшәеш фәлсәфәсенең менәзен шунда күрә. +Шушы җирдә биргән тормыш өчен +Рәхмәтлемен насыйп язмышка! +("Тирә-якта бар да зарланыша...") +Г.Мөхәммәтшин "Унсигездә", "Юлчыга", "Шушма" (10нчы сан) кебек лиризм тирән агым булып саркыган шигырьләрендә "Ак сакалым - ак намусым үзем белән һаман да", дип, туган җирендә, табигать кочагында, яраткан кешесе янында узган гомерен олылый һәм бар кешегә бәхет теләп, талгын тынычлык дулкынында "йөзә". Каударланмыйча гына үз-үзе алдында, намусы каршында хисап тота. +Һәр чибәргә гашыйк булам, +Сабый күрсәм елмаям, +Гел игелек, гел могҗиза +Көтеп яшим дөньядан. +("Унсигездә") +Яшәештә гашыйклык чоры да уза, тормыш ваклыкларына кереп, югалып калган чаклар да була. +Иртән торам да кушылам +Тормыш чынбарлыгына, +Шикләнсәм дә вакыт-вакыт +Ерып чыгарлыгыма. +("Иртән торам да кушылам...") +Медидатив лириканың үзенчәлекле чагылышын Р.Харисның "Тәрәз каршындагы юкәләр" бәйләмендә (5нче сан) таптым. Ихлас әсәр язу өчен фәләненче еллардагы кебек завод-фабрикаларга, кырларга чыгып йөрисе дә юк икән. Тирә-юньне аңлау, күзәтү һәм, чакмадан ут үрләткән шикелле, маңгай һәм күңел күзең күргәнне хисси дөньяң аша уздырып, Ходай биргән сәләтеңне уята алсаң һәм шигырь серләрен белсәң, "юллар" үз үлчәмнәрен, сурәтләү байлыкларын "сайлап" алалар. Табигатьнең һәр күзәнәгендә, чәчәкнең "күз ачып йомуында" югары шигърият саклана имди. +"Тәрәз каршында юкәләр" гөләндәме язылуының нигез сәбәбен дә чамалыйм. Шагыйрь чиратын уздырып, кыска вакытка гына чирләп алды. Күрәсең, җегәре ташып торган Р.Харис урамга яисә мәдәният эшләре белән читкә чыгып йөри алмаганда, тәрәзәдән йортта үсеп утырган юкәләрне игътибар үзәгендә тоткан, шул "аралашу" уяткан хисләр дулкынында мәхәббәт маҗараларын янәдән кичереп утыргандыр, дип фаразлыйм. "Баллы яңгыр"шигырендә бу хакта үзе дә "тәмләп" искә ала: +Искә төште юкә аллеясы: +аягыбыз балга ябышты; +балга басып, баллы һава сулап, +балдай татлы итеп кавыштык... +("Баллы яңгыр") +Әледән-әле кабатлана килгән "баллы яңгыр" гыйбарәсе, мәхәббәт күрке, шәхес язмышы, яшәеш фәлсәфәсе символы дәрәҗәсенә күтәрелеп, лирик каһарманның хискичереш дөньясын ачуга буйсына. +"Юкә балы" образы "Яшел яфрак аша" шигырендә, сары төскә кереп, гомер агышын, талгын сагышны сурәтләүгә буйсына. +Тәрәз каршындагы юкәләрдән +әле генә сары бал тамды... +Бүген - сары яфрак!.. +Гомер оча!.. +Тизлегенә аның таң калдым... +("Яшел яфрак аша") +Сизәсезме, бик күп мактаулы дәрәҗәләр алган шагыйрьдә гомернең кыска булуына, тиз үтүенә исе китеп, шигырь дилбегәсен дә беразга кулдан "ычкындырып", юлларны бүлгәли, сүзләр үзләре, мисрагътан "очып чыгып", мөстәкыйльлек таләп итәләр. Шагыйрь, хисләр дулкынына бирелеп, йомшарып китүеннән оялып, чираттагы шигырен: "Мин курыкмыйм... Башны учка салып, кыш турында уйлап утырам", ди. Ә уе "Искә төшә иртә киткән дуслар, җимеш булмый калган өметләр..." хакында икән ("Көзге яшел яфрак"). "Табигатьнең Морзе әлифбасы", "Карт бер ала карга", "Әллә нишләде дөньялар", "Ятьмә кебек ботаклар" шигырьләре табигать белән кешенең бердәмлеге турында. +Табигатьнең һәр фасылы, күренеше, детале кеше кылган гамәлләрне кабатлый, һәрхәлдә шуңа омтыла дигән тәэсир туа "Ятьмә кебек ботаклар" шигырен укыганда. +Кара җептән үргән ятьмә кебек +ботакларын җәеп, юкәләр, +тәрәзәмә карап, нәрсәнедер +эләктермәк булып көтәләр... +Иң соңыннан лирик герой яз кошларын безнең якка чакырып хат җибәрүен хәбәр итә. Гади күзәтүне катлаулы метафора, четерекле күчешләр эзләп тормыйча, каушамыйча, ашыкмыйча гына, кәгазьгә төшерә. Олы проблема да, каударлану да юк. Ә җан ял итә, табигать (шәһәрнеке булса да) кочагында иркәләнә. +Шагыйрь дә адәм баласы, ул гомер бакый бер дукында, дошман көткән керпе кебек, энәләрен тырпайтып кына яши алмый. +Р.Вәлиевнең "Моңлы ядкарь", "Тик минеке", "Көз", "Авылга кайту" кебек шигырьләрендә талгын, кешелекле моң, үткәндәге үрләрне сагыну һәм үз эчке дөньясын тирәнрәк аңларга омтылыш өстенлек итә. +Күңелемә кайгы-сагыш төшсә, +Ак чәчәкләр җирдә эзләдем. +Офыкларга карап көтә торгач, +Сагышларга мандым күзләрем. +("Тик минеке") +"Көз" шигырендә рухи халәтне табигать күренешләре, янәшәлек психологизмы ярдәмендә ачу, самими, ихлас беркатлылык укучыны битараф калдыра алмас дип уйлыйм. +Минемчә, ай образын җанлы итеп сурәтләгән, аны кызгынып, пычрак судан арындырган символик мәгънәле шигырь юк иде кебек. +Эчтәлекләре, сурәтле фикерләү үзенчәлекләре буенча әлегә иң җитлеккән ихлас шигырьләр бәйләмен ("Гомерем фасыллары" (2нче сан)) И.Иксанова Тукай елына саклап тоткан дигән тәэсир туды күңелемдә. Ул - тыныч, талгын, салмак лирика тарафдары. Медитатив юнәлеш шул ук вакытта аның эзләнүләрендә үзенчәлекле чагылышын таба. И.Иксанова шәхси кичерешләре, рухи дөньясы турында язса да, әйләнә-тирә, олы мохит мәшәкатьләре, якын шәхесләре ("Әни", "Тукайга") турында да оныта алмый. +Юккамыни синең әрнүләрең +Бәгыремдә минем сулкылдый. +("Тукайга") +Татар халкы кичергән, әле дә дәвам иткән ХХI гасыр фаҗигасен ул, табигать сурәтенә (ялган фасылына) таянып, берничә юлга сыйдыра. +Гыйнвар. +Агачлар бөредә. +Ымсынып саташу бу бары. +...Хәтердә яңарды милләтнең +"Яз!" диеп алданган еллары. +("Алдану") +"Җәйге этюдлар" тупланмасында И.Иксанова кешегә хас кичерешләрне, хәтта үзара аралашуларны да табигать тормышында күрә. +Башаклар серкә очыра, - +Кыр өсте - яшькелт рәшә. +Тын гына, +Тибрәлеп кенә +Җир белән күк сөйләшә... +"Җир белән күк сөйләшкән" мизгелдә 2016 ел - Тукай елы - сиздермичә генә "шигъри таякчыкны" 2017 елга тапшыра. Уңышлар телик аңа! Синең белән дә исәнсау күрешергә язсын! +* * * +Исемгә чыгарылган "Шигырь эзлим" гыйбарәсенә аңлатма бирергә вакыт җитте кебек. Мине "котыртучы" шәхес мөхтәрәм Гаяз Исхакый булды. Үз мөхәррирлегендә чыккан "Таң йолдызы" гәҗитәсенә килгән тезмә әсәрләрне өйрәнеп чыкканнан соң, ул мондый нәтиҗәгә килә: "Шигырьләр күп, ә шагыйрь юк". Шул чорда аның янәшәсендә Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев, Сүнчәләй йолдызлыклары балкый, ә әдип һаман канәгать түгел. Аның күбрәк башлап язучыларны, үзешчәннәрне күздә тотуын аңлаган тәкъдирдә дә, остаз белән килешүе кыен. Мин исә 2016 ел шигъриятен аркылыгабуйга укып, мием аша уздырып чыккач, милләт гаме, аның кайгы-хәсрәте, шатлыгы, үткәне, хәзергесе, киләчәге белән яшәгән бер илаһи зат таптым. Аның исеме - 2016 ел татар ШИГЪРИЯТЕ. +Тукай һәм татар әдәбияты +ШАГЫЙРЬЛӘР СОЛТАНЫ +Татар мәдәнияте үсешендә сизелерлек эз калдыручы һәм киңкатлау милләттәшләребезгә яхшы билгеле шәхесләр арасында шагыйрь һәм тел галиме Мостафа Ногман да бар. Әллә җырларын көн дә тыңлап һәм җырлап үскәнгә, аны хәтта якыннан, күреп беләмдер кебек. Җитмәсә, әле үсмер чагымда - Арча педучилищесында укыганда, улы Айдар Мостафович каршыма килсә, шагыйрьнең үзен күргәндәй исәнгерәп китә идем, чөнки ул да әтисе кебек зыялы, гаять чибәр һәм зәвык белән киенгән булыр, яныңа җиткәч, башын ия төшеп, гүзәл бер елмаю белән балкып, шул рәвешчә бик зур итагатьлек күрсәтеп исәнләшер яисә сәламеңне алыр. Моннан тыш талантлы музыка белгече, таләпчән мөгаллим буларак та истә калган. Галимнәр, балаларда талант йоклый дисә дә, ялгыша шул. +Яшьлегендә күңеле көйгә-моңга тарткан Мостафа Ногман хакында да йә көйче, йә опера җырчысы булыр дип хөкем йөрткәннәр. Ул әнә фән һәм шигърият юлыннан киткән. Әлбәттә, аңа музыкаль тоемы шул юлда югары күтәрелергә, өйрәнгән проблемаларын чишәргә бик нык ярдәм иткән. Хәзер менә күңелдә яшьлектән сакланып калган җырларны искә төшереп утырам да, аларны, нигездә, М.Ногман белән Р.Яхин язган икәнлегенә таң калам. Ник берсенең көе һәм сүзе онытылсын! "Күзләрем тик сине эзлиләр", "Бөдрә таллар", "Киек казлар китә"... кебек җыр һәм романслар булган ул. Отряд яисә дружина белән машина арбасына утырыпмы, җәяүләпме, нинди генә ерак һәм якын араларга чыгып китсәк тә, алар иҗат иткән иҗтимагый-сәяси, гражданлык җырларын җырлаганбыз икән. Бергәләп ял иткәндә, һәркемгә туган ягын күз алдына китерткән яисә сөю турында уйга салганнарны көйләгәнбез. +Мостафа Ногман улы Ногманов бүген күз алдыма шактый катлаулы гасырны ничектер исән-имин кичә алган, хәтта совет илендә уңышларга да ирешкән бәхетле кеше буларак килә. 1912 елның 22 декабрендә Татарстанның Арча районы Кызыл Яр авылында сәүдә белән дә шөгыльләнүче хәлле крестьян гаиләсендә туган ул. Димәк, чорына күрә дөньяны аңларлыгы, танып күрерлеге, җитәрлек белем алырлыгы булган. Ә элек иң белемле кеше, әлбәттә, укытучылык һөнәрен сайлаган, үзе белгәнне башкаларга да өйрәтергә тиеш дип санаган. М.Ногман да шулай уйлагандыр. Ул 1931 елда Казан педагогия техникумын тәмамлый. +Әлбәттә, совет илендә укытучылык эше сәясәттән аерыла алмаган, мәктәпләргә ил идеологиясенә хезмәт итүче генә кирәк булган. М.Ногман да берничә ел Татарстан һәм Таҗикстан мәктәпләрендә укыткач, 1935-1937 елларда Дүшәмбе шәһәрендә Хәрби трибуналда секретарь булып эшли. Минем уйлавымча, елларын исәпкә алсаң, эш-хәлләрне теркәп утырганда гына да, кешене рухи сындыра торган коточкыч хезмәт! Моннан соң җыр язу түгел, яшисең дә килмәс. Ул әнә шуңа күрә дә кире педагоглык эшчәнлегенә күчәргә тырышадыр - 1937-1941 елларда Дүшәмбе дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Шул арада, кызганыч ки, ил тарихында яңа бер фаҗигале этап башлана. +М.Ногман сугыштан соң гыйльми эшчәнлекне журналистлык һәм укытучылыктан алгырак планга куя. Бигрәк тә 1947-1951 елларда Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институтын һәм соңрак Казанда аспирантура тәмамлагач, фәнгә тирән кереп китә. Узган гасырларда төзелгән сүзлекләрне өйрәнәме, Н.Лобачевский исемендәге китапханәдә Көнчыгыш кулъязмаларын барлау-тикшерү, тасвирламаларын төзү белән шөгыльләнәме, студентларга фарсы һәм борынгы татар телен укытамы - зур тарихлы поэзиябез аның төп тикшерү чыганагы булып кала. Шул өйрәнүләр нәтиҗәсендә, традицион татар поэзиясенең нинди камил икәнлеген аңлый, ул ирешкән уңышлардан этәрелеп иҗат итә. +М.Ногманның беренче әсәрләре үк, Тукайныкы кебек, чор хроникасын тудыру рухында була ("Давыллы еллар лирикасы", 1944). М.Ногман поэзиясендә башта сәяси лирика калкурак булса да, соңыннан ул җыр жанрына күчә һәм гади халыкта аеруча шушы өлкәдә таныла. Әлбәттә, шагыйрь бу вакытта да заман модаларын, чор ихтыяҗын нык исәпкә ала. Аның Татарстан районнары, авыллары турындагы "Актаныш таңнары", "Балкый Шәйморза утлары", "Арча кичләре" кебек җырлары, көйләрен күбесенчә С.Садыйкова иҗат иткәч, чит төбәк кешеләре өчен дә якын була. +М.Ногман иҗатында аерым шәхесләрне ачкан, дус илләргә багышланган җырлар да шактый урын тота. Гомере буена ил сәясәтен данлаган әсәрләр язучы кеше, Тукай кебек, халык проблемаларын күтәргән, аның тормышын тасвирлаган, идарәче катламнарга каршы як позициядә торучыны кабул итмәскә, иҗатын данламаска да тиеш кебек. М.Ногман исә яшьлегендә үк Тукай поэзиясендә халык сәнгате уңышларын да, шәхси табышларны да тотып алган, боларның ни дәрәҗәдә кыйммәтле икәнлеген дә бәяләгән. +М.Ногман мирасханәсендә Тукайга багышланган әсәрләр берничә. Шуларның иң билгелесе, бүгенге көндә мәктәпләрдә күп чараларда кулланылганы - "Апрель таңы". Аңа Р.Яхин көй язмаса да, башка бер композитор күреп алган булыр иде, чөнки шигырь сыйфатында да бик ритмик һәм көйле яңгырый. Ул "Апрель таңы" дип язылган башка күпсанлы шигырьләр арасында теләсә кемнең күңелен кузгатып җибәрә алырлык отышлы яңгырашлысы гына түгел, барча кешегә бердәй аңлаешлысыдыр да. Мин үзем, "Апрель таңы" җырын тыңлаганда, инде Ленин туган көнне түгел, Тукайны дөньяга биргән айны күзаллый башладым. +"Бик ерактан сызылып аткан / Бер гүзәл апрель таңы / Бирде сине бу җиһанга / Әй, шагыйрьләр солтаны!" - дип башланган әлеге әсәр Г.Тукайны шагыйрьлек баскычының иң югары биеклегенә күтәрә. Ул аның иҗатыннан "Азмы какканны вә сукканны / Күтәрдең, син - ятим / Җырладың шуңа халкыңның / Моң тулы хиссиятен" һәм башка киң билгеле кайбер цитаталарны трансформацияләү юлы белән иҗат ителгән. +М.Ногман текстыннан Тукай әсәрләренең мелодиясе, ритмы, шигъри үлчәме, иң мөһиме - лексик катламы һәркемгә ачык тоемлана. Автор, Тукай белән диалог коргандай, риторик рәвештә куйган сорауларына җавап биргәндәй яза. Әгәр Тукай "Өзелгән өмид"тә үкенечле рәвештә: "И мөкаддәс моңлы сазым! / Уйнадың син ник бик аз?" - дисә, М.Ногман аңа каршы зур горурлык белән һәм бер үк вакытта каләмдәшен юаткандай, күңелен үсендергәндәй: "Тынмый сазың, моңлы сазың, / Кем тыя алсын аны?! / Син яшәрсең, мең яшәрсең, / Син - шагыйрьләр солтаны!" - дип белдерә. Ә бит бу сүз авторның үзенә карата да әйтелә ала икән. +М.Ногманның Тукайга мөнәсәбәтле икенче атаклы ядкаре - "Иделләр буйлап" циклына кергән "Тукай пароходында" шигыре ("Таң йолдызы"). Анда борынгыда булган хәл - Тукайның Уфага баруы һәм яр буена аны каршыларга М.Гафуриның килүе җанландырыла. М.Ногманның әлеге әсәрне иҗат итүенә, шул вакыйгадан соң озак еллар узгач, лирик геройның нәкъ менә "Тукай" пароходында Агыйделгә йөзеп керергә, Тукай узган юлны үз күзе белән күрергә теләве, ә юлчыларны портта "Гафури" пароходының каршы алуы сәбәп булып тора. +Циклның чираттагы шигыре "Күптән-күптән..."дә исә Г.Тукайның Кырлайдагы кечкенә вакыты, шигырьләрендә чагылыш тапкан кайбер мизгелләр, шул исәптән балаларның яңгыр явып узганнан соңгы уеннары тасвирлана. Габдулла иптәш малайлары белән чабыша, гөрләвектә көймә агыза. Автор кечкенә Апуш агызган көймәчек детален аның исемен йөрткән зәңгәр пароход образына китереп тоташтыра. Әлеге әсәр "Акчарлаклар оча Иделдә" китабына "Зәңгәр пароход" исеме белән кергән дә. +М.Ногман хәрәкәттәге армиядә вакытта язган "Илһам чишмәсе"нә эпиграф сыйфатында Г.Тукайның "Мәхәббәт" әсәренең тәүге юлларын куя, әмма аның илһам чыганагы хакындагы фикерен заман шартларына, сугыш вакыйгаларына бәйле үзгәртә - чын шагыйрь өчен солдат булу, дошманны җиңү, юк итүнең дә иҗатка теләк тудыра алуын күрсәтә. Бу текстта Тукай һәм Такташ иҗатына хас стиль, алар иҗатында яңгыраган кайбер фикерләр бергә үрелгәндәй. +Г.Тукай исемен халык күңелендә мәңгеләштерү проблемасы М.Ногманның "Һәйкәл янында" әсәрендә дә чишелә. Алай да язмамны яңадан "Апрель таңы"на әйләнеп кайтып тәмамлыйсым килә. Әлеге әсәр җыр сыйфатында "Тынмый моңлы сазың" дип теркәлгән. Шуның соңгы юллары күңелне гел айкатып тора сыман: "Тынмый сазың, моңлы сазың, / Кем тыя алсын аны! / Син яшәрсең, мең яшәрсең, / Син - шагыйрьләр солтаны". +Әдәби хәзинәләребез +ПАР ГЫНА КҮКЕЛӘР ЧАКЫРГАНДА... +Халык санын соңгы исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, Татарстаныбыздан, Башкортстан Республикасы һәм Төмән өлкәләреннән кала, Чиләбе өлкәсе - татарлар күпләп яши торган төбәкләр исемлегендә. Биредә гомер итүче халыкның 5,4%ы үзен татар милләтеннән дип саный, бу сан аларның монда күпчелекне тәшкил иткән милләтләр арасында икенче урында булуларын күрсәтә. Әле нагайбәк дип язылган туганайларның рәсми төстә татарлар исәбенә кермәгәнен истә тотсак, биредәге милләттәшләребезнең саны тагын да арта. Шуңа да Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты оештырган комплекслы фәнни экспедицияләрнең берсе нәкъ менә Чиләбе өлкәсенә булу бер дә очраклы хәл түгел. Институтыбыз - татарларны һәрьяклап фәнни өйрәнә торган академик оешма, Чиләбе өлкәсе татарлары белән кызыксыну тел, халык иҗаты, тарих, археография, сәнгать белгечләрен бергә туплады. +Экспедициянең җитәкчесе - филология фәннәре кандидаты Илмир Ямалтдинов, белгечләрдән телче, филология фәннәре докторы Флёра Баязитова, фольклорчы, филология фәннәре докторы Лилия Мөхәммәтҗанова, сәнгать белгече Людмила Шкляева, археограф Айгөл Әхмәтова - комплекслы экспедиция әлеге составта эшләде, татар авыллары буйлап безне институтыбыз автобусында Наил абый Шәрәфетдинов йөртте. +Биредә табигать искиткеч! Ул җиләк, җәнлек, кош-корт тулы калын урманнар, төп-төз купшы наратлар, күкрәп үсеп утырган очлы башлы мәгърур чыршылар, бөдрә каеннар, кыя-ташлар, Җаек елгасы үзе, җәелеп аккан Өфе, Нәзе, Ураим, Гөмбәй һ.б. эреле-ваклы матур елгалар, Кондыравы, Чибәркүл кебек зур-зур күлләр - болар бар да борынгы әби-бабаларыбызның Көньяк Уралны үз итүләре нигезендә зур хикмәт ятуы хакында сөйли. Кайчандыр көчле булган шул төрки бабаларыбыз, шуңа да яшәү өчен иң гүзәл, иң уңайлы урыннарны сайлый белгәннәр. +Бу тирәләрдә татарлар турында тарихта иң беренче мәгълүматлар XI гасырга ук барып тоташа. Шул чордагы фарсы галиме Әл-Гардизи Көньяк Урал территориясенең, шул исәптән бүгенге Чиләбе өлкәсенә карый торган җирләрнең урта гасыр төрки дәүләтләренең берсе - Кимак каганлыгына керүе хакында язып калдырган. Кимак каганлыгы составына җиде үзара якын кардәш кабилә кергән, шулар арсында Татар һәм Кыпчак кабиләләре дигән исем белән билгелеләре дә булган. Татарлар каганатта идарә итүче йорт исәбендә торганнар, каганлыкның көнбатышын, ягъни хәзерге Чиләбе өлкәсе урнашкан территорияне биләгәннәр. XIV йөз тарихчысы Ибн-Халдун шулай ук кыпчаклар арасында татарларның аерым этногенетик тармак тәшкил итүләре турында яза. +Татар этносы ныгып формалашу чорында Чиләбе өлкәсе җирләре данлы һәм шанлы татар дәүләте - Алтын Урда территориясе булган, биредә батырлар дан алган, нигезләр корылган, төрки нәсел дәвам иткән... Алтын Урда чорында хәзер Чиләбе өлкәсенә керә торган җирләрнең көньяк өлешеннән кәрван сәүдә юллары үткән, бу исә җирле татарларның әле урта гасырларда ук сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрендә актив катнашуы турында сөйли. Бүгенге көндә Чиләбе өлкәсендә Алтын Урда чоры кайтавазы булып татар шәһәрлекләре, "Тамерлан манарасы" исеме белән билгеле һ.б. борынгы төрбәләрнең табылып торуы, әлеге төрбәләрнең төзелеш архитектурасы, төзүдә кулланылган материаллары, бигрәк тә квадрат формалы "татар кирпече" һ.б. - болар бар да татар культурасы эзләре, элгәрләребез тормышының урта гасырлар катламына карый торган ядкарьләре. +Алтын Урда таркалгач, бу җирләрнең төньяк өлеше - Себер ханлыгына, көньяк өлеше Нугай Урдасына керә. Чиләбе туфрагының, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, ханлыктан көнчыгышка таба качып китәргә мәҗбүр булган кан-кардәшләребезне сыендырган урын икәнлеге дә мәгълүм. Себер ханлыгы алынганнан соң, XVII йөздә бу территорияләр татар административ идарәсенә әверелә, рус дәүләте колонизацияләгән җир буларак, йомышлы татарлар урнашып эшли торган биләмәне тәшкил итә. Мәсәлән, Алексей Иванович Тәвкилев исеме белән патша хезмәтендә полковник дәрәҗәсендә йөргән Котлымөхәммәд исемле татарның биредә Миасс, Чиләбе, Чибәркүл һ.б. ныгытмалар салдыруда зур роль уйнавы билгеле. Бу ныгытмаларда исә татар казаклы отрядлары хезмәт иткән. Соңгырак чорда - XIX-XX йөзләрдә - Чиләбе җирләренә Оренбург, Уфа губерналарыннан татар мигрантлары агыла, алар да, биредә төпләнеп гомер итәргә дип, Урал итәгенә утырып кала. +Димәк, биредә татарларның тупланып яшәүләре әле мең еллык тарихка ук барып тоташа икән. Ун гасырны эченә алган төрки тарихлы җирләр булуында шик юк Чиләбе өлкәсенең. Без биредә һич кенә дә килмешәк түгелбез, без биредә - җирле халык. Сакланып калган матди һәм матди булмаган мәдәният үрнәкләре арасында монда яшәүче татарларның бик борынгы төрки тамырларын раслый торган кыйммәтләр, чыннан да, күп. +Чал гасырлардан бирле биредә күпме сулар аккан... +Казаннан ала шактый ерак юл аша безне бирегә китергән максатыбызны тормышка ашыру Нязепетровск районыннан башланып китте. Биредә Нәзенең үзендә (Нәзе елгасы буендагы Нязепетровскны татарлар шул исем белән атый), татар авылларында - Арыслан, Әптерәк, Йосып, Постниково, Чулпанда булдык, андагы милләттәшләребез белән аралаштык. Халык ачык күңелле, ипи-тоз, чәкчәк, җыр-моң белән каршы ала, безнең белән бик теләп сөйләшә, Казан турында сораша, күңел хәзинәләре белән бик җиңелдән уртаклаша. +Алдан ук уйланылган маршрут буенча юл тотабыз, җыясы ризыгыбыз безне Чибәркүл районына алып килде. Биредә Варламово авыл җирлегенә карый торган Попово авылында нугайбәкләр яши. Эчкерсез, гади, җыр-моңга, төрле йолаларга бай да соң керәшеннәребез! Попово, Бишкил авылларында эшләдек биредә. Уй районына керә торган Әмин авылына тукталып, андагы халык белән дә аралаштык. Шулай экспедициядә йөри торгач, хәтта Парижга чаклы барып җиттек. Нугайбәк районында шундый исемдәге авыл бар. Эйфель манарасыз нинди Париж булсын, диптер инде, шуңа охшаш биек каланча да корып куйганнар авыл уртасына. Бу районда Париждан тыш Кассиль (татарчасы - Кили), Остроленко (Сарашлы) авылларында да булдык. Өчесе дә зур-зур авыллар, боларда нугайбәк керәшеннәре яши. +Барыбызга да билгеле: бүген - фән-техника заманы, шулай ук халкыбызның кабат исламга, китапка, уку-гыйлем эстәүгә кайтып барган бер чоры. Бу галәмәтләр никадәр генә алгарыш булып саналса да, нәкъ менә шушы алгарышның күңел сандыкларына яшерелгән тел-авыз иҗаты истәлекләренә урынны шактый тарайта төшкән булуы гаҗәп түгел. Моңа әле гади халыкның яшәү шартлары бер генә дә ал да гөл булып тормау да өстәлә... Шушындый табигый шартларда Чиләбе өлкәсендә көн күреп ятучы милләттәшләребездә фольклорның торышы ничек соң? Мәгърур тарихыбызны барлыйбарлый, бүгенгегә таба килеп, шушы сорауга җавап эзләдем мин, Чиләбе өлкәсе татар авылларында экспедициядә йөргәндә. Милләттәшләрем язмышын, биредә телебезнең, традицияләребезнең яшәү-торышын күзәтүләрем, бер яктан, куанычлы уйлар тудырса, икенче яктан, бик нык борчыды да. Булган рухи хәзинәләребезне туплап калырга әле өлгерәбез, җор телле халкыбыз, татарча сөйләшә торган әби-апаларыбыз, абыйларыбыз исән-сау әлегә. Монысы өчен шөкер дияргә була. Тагын биш, ун, егерме елдан болары да табылмас кебек. Яшь буын, мәктәп балалары белән әңгәмә корып карыйм, яшеренбатырын түгел - он суы да, тоз суы да юк. +- Тукайны беләсеңме? +- ... +- "Су анасы"н да укыганың юкмыни? +- ... +Күрәм: татарча биргән сорауларымны аңлый бала, әмма ни татарча, ни русча җавап бирергә фикере юк. Бер дә булмагач, "Су анасы"н үзем сөйләп киттем. Тарак, басма кебек сүзләрне русча аңлатып барам, юкса ни турында сүз барганын аңламый. +- Бу әкиятне ишеткәнең бармы? - дип аптыратам баланы, "Су анасы"н сөйли-сөйли. Малайга унбер яшь. Шулай азаплый торгач, ачылып китте бу: +- А! Это тот, кто расчёску украл, а тот его прищемил! +"Прищемил"ы бөтенләй башка әсәрдән булмаса, җавапны ничек тә кабул иткән булыр идем. Булмады. +- Син татармы? +- Татар. +- Татар шагыйрьләреннән кемне беләсең соң? +- ... +- "Су анасы"н, "Шүрәле"не кем язган? +Бу соравыма каршы, бераз уйлап торганнан соң, малай кычкырып әйтеп салды: +- А-а! Этот - Пушкин!!! +Яшь буын вәкилләре белән әлеге әңгәмәнең урыс катыш авылда түгел, ә саф татар авылында - Әптерәктә булуы кәефне кырды. Яхшырак нәтиҗә көткән идем, ник дигәндә, боларның ата-ана, әби-бабалары шуның кадәр матур итеп үз телебездә сөйли торган буын бит әле, аларыннан дөнья кадәр фольклор материалы язып алуга ирештем. Ә балалары - менә шундый. Тел белмәүләре турында әйтмим дә инде, милли мәдәнияткә игътибарлары һәм, гомумән, ихтыяҗлары күренми яшь буынның... Монысы бик аяныч. Бер-ике дистә елдан: "Бу җирләрдә элек үз телендә сөйли белгән татарлар яшәгән, кыз алып, кыз биргәннәр, татар-башкорт катнашып, никах туйлары уздырганнар, мулла чакырып, балаларына татар исемнәре кушканнар, бакыйлыкка күчкәндә, мәетне ислам кушканча җирли торган булганнар", - дип, үткән заманда сөйләргә калырмыни? Турысын әйткәндә, бик ихтимал. +Бу җәһәттән караганда, башларына "Сез - татар түгел, ә нугайбәкләр - төрки телле аерым бер халык, телегез дә нугайбәк теле" дигән фикер ныгытып сеңдерелгән, Россия законы белән рәсми төстә аз санлы халыклар исәбенә кергән, "Нагайбакща - русща, русща - нагайбакща" сүзлекләренә кадәр төзеп бастырылган, чынлыкта гомумтатар халкының керәшен этник төркеменә карый торган туганайларның да хәлләре әллә ни шәптән дип әйтеп булмый. Нугайбәкләр рәсми рәвештә татар дип саналмыйлар, шуңа да аларның балаларына мәктәпләрдә татар теле укытылмый, аңа карап нугайбәк теле дә өйрәтелми, нәтиҗәдә яшь буын ана телләрен өйрәнүдән бөтенләй үк мәхрүм. Татарның электән үткәрелеп килгән Сабан туе да уздырылмый икән хәзер нугайбәкләрдә. Ник дигәндә, татарлар яшәмәгән авылда милли бәйрәм уздырып яту бөтенләй дә шарт түгел ләбаса! Нугайбәкләрнең нугайбәк булуыннан, татарларның татар булып азрак күренүеннән кем ота да кем оттыра? Уйласаң, уй бар монда. Ә менә Республикабызның Мамадыш районы Җөри авылында ел саен уздырыла торган атаклы Питрауны Чиләбе өлкәсе керәшеннәре белә һәм бик ярата. Мамадышның якты данын Уралга барып ишетү минем өчен бик күңелле булды. +Тупланган фольклор материаллары арасында иң зур күпчелекне авылның килеп чыгышына багышланган тарихи, урман-таулар исемен аңлатуга корылган топонимик риваятьләр, бу төбәккә генә хас үзенчәлекләре булган календарь һәм көнкүреш йолалары, милли уеннар, уен-бию җырлары, йөрәккә үтеп керә торган моңлы да, шаян да керәшен җырулары, җен-зәхмәтләр турында мифологик хикәятләр тәшкил итә, моңа кадәр ишетелмәгән табышмаклар, берән-сәрән генә булса да әкият сөйләүче дә очрап куя хәтта. 12 көн буе дәвам иткән экспедициядә җыелган тел-авыз байлыгы хәзинәсендә ни бар - шулардан кайберләрен игътибарыгызга тәкъдим итәм. Бүгенге көндә Чиләбе өлкәсендә гомер сөрүче милләттәшләребез яшәү рәвешләре, холык үзенчәлекләре, сөйләшләре, иҗатлары белән татар милләтен үзләренә генә хас милли этник төсмерләргә бизи - ничек кенә булмасын, монысын инкарь итеп булмый әлегә... +Татарстан референдумына 25 ел +ИРЕК ДИГӘН ТАТЛЫ СҮЗ... +Ялган белән яла бер тамырдан, +Бер камырдан бугай тарих та. +Җирдә җәбер-золым яшәгәндә, +Гел үзгәреп торыр харита. +"Референдум" дигән латин кәлимәсе безнең телгә +"ирештерелергә тиешле хәбәр" диебрәк тәрҗемә ителә +икән. Ә менә "хәбәр"нең исламияттә "вәхи" дип тә ата +луын истә тотсак, әлеге сүзнең илаһи, галәми мәгънәсе +дә ачык шәйләнә кебек. Күрәсең, ул урысча "Глас народа +- глас Божий", безнеңчә "Халык әйтсә - Хак әйтә" дигән +әйтемнәргә мотлак туры килгән төшенчә-категория була +торгандыр инде. +Гәрчә 1936 елда кабул ителгән СССР Конституция +сендә референдум үткәрү мөмкинлеге турында әйтелсә +дә, тоталитар режим шартларында аны гамәлдә куллану +ны хәтта күз алдына китерүе дә кыен иде, әлбәттә. Кыска +сы, 1990 елга кадәр безнең телдә бу сүзнең ис-косы да юк +иде. Шул елны Литва парламенты, совет империясендә +беренче буларак, бөтенхалык референдумы турында канун кабул итте. Декабрь аенда СССР халык депутатлары корылтае да шундый ук закон чыгарып куйды. Шул закон нигезендә, 1991 елның 17 мартында СССРда беренче һәм соңгы мәртәбә яңартылган мөстәкыйль республикалар федерациясен саклап калу турында бөтенхалык референдумы үткәрелде. Халыкның зур күпчелеге бу сорауга уңай җавап бирде. 20 августта исә яңа Союз килешүе имзаланырга тиеш булып, анда Татарстан да тигез хокуклы җөмһүрият сыйфатында кул куярга әзерләнгән иде. Әмма, ни хәл итәсең, Союзны элекке хәлендә саклап калу сылтавы белән фетнә оештырып, илгәсәрләр бу юлы да бар дөнья алдында рисвайга калды. Бөтенхалык референдумы карары да танк башмаклары астында сытылып чәлпәрәмә килде, зур империя үзе дә, терәүдә торган черек йорт кебек, күз алдында ишелеп төште. Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итүгә ирешкән Татарстан да, димәк, моннан соң да империя хәрабәләре тузанын сулап яшәргә тиеш була иде... +Бер акыллысы әйтмешли, бездә кыямәткә илтә торган юллар да изге ниятләр белән түшәлгән шул. +Хәер, илгәсәрләр никадәр генә чәбәләнсә дә, "җен шешәдән чыгып" өлгергән иде инде. 1985 елда исә башлаган үзгәреш җилләре тәмам сөрсегән "халыклар төрмәсе"н әкренләп җилгәрергә керешкән иде. Хакимият тарафыннан гомер-гомергә куркытып тотылган халыкның да теле бераз ачыла төшкәндәй булды. Матбугатта, радиотелевидениедә ил җитәкчеләрен уңлы-суллы тәнкыйтьләү дә гадәти бер күренешкә әйләнеп китте. Һәм иң кызыгы: моның өчен төрмәгә дә, җүләрләр йортына да илтеп япмый башладылар. +Ә 1987 елның 28 маенда (Чик сакчылары көнендә!) моңарчы дөньяда күрелмәгән бер сәер тамаша булып алды: Матеас Руст атлы алман егете самолёты-ние белән исән-имин генә Кызыл мәйданга төшеп утырды. Чыннан да, башка сыймаслык хәл бит: Көнбатыш империалистларының кошлары да очып керә алмастай ил чигеннән очкыч кадәр очкыч белән үтеп кара әле син! Әллә күрмичә калганнар, әллә күреп тә күрмәмешкә салышканнар. Белмәссең... Өстәвенә, хулиганлыкта гаепләп берничә ай ябылуда тоткач, ул егетне туган иленә дә кайтарып җибәрделәр. Бәласеннән башаяк дигәннәрдер инде. "Теге" чорларда, билгеле, мондый "хулиган" белән артык юанып тормаслар, ким дигәндә йә "сары" йортка, йә Себергә үк олактырырлар иде. Хәзер уйлап куям: әллә соң ул Руст дигәннәре безгә чынлап та "давыл хәбәрчесе" булып очып килгән идеме икән?.. +Әлеге "гасыр очышы"ннан соң тагын берничә ел узар да без, ниһаять, Казанның үзендә үк тагын бер "давыл хәбәрчесе" Борис Ельцин авызыннан: "Суверенитетны йота алган кадәр алыгыз!" - дигән канатлы гыйбарәне ишетербез. Илнең карагруһчыл көчләре аны чыраен сытып, әледән-әле көтелмәгән гамәлләр майтарып куярга яратучы Ельцинның чираттагы бер шаяртуы дип кенә кабул итсә, Татарстанда исә ул алга таба тәвәккәлрәк адымнар ясар өчен хәер-фатиха кебегрәк аңлашылыр. +Һәм бу нәкъ шулай килеп чыкты да. Республикабыз җитәкчеләренә дә, халкыбызга да әлеге сүзләр бик тә җитди әйтелгән кебек тоелды. Ельцин үз Мәскәвенә кайтып китеп, өч атна үтүгә, Югары Советыбыз, килештерү комиссияләре төзеп, бөекдержавачыл "демократ" депутатларны игә китерә-китерә, төн уртасы җитеп килгәндә, ниһаять, бертавыштан Татарстанның дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне кабул итүгә иреште. Әлеге тарихи документны халыкка укып ирештергән депутат Фәндәс ага Сафиуллинның хәрбиләрчә кырыс та, ораторларча ышандыргыч, үзәкне өзәрдәй җылы-ягымлы да бәрхет тавышы әле хәзер дә күңелдә шул даулы көннәрнең шаулы кайтавазы булып яңгырап тора кебек... +Татарстанның субъектлылыгын күрсәтмичә генә, иң алдынгы халыкара стандартларга туры китереп эшләнгән Декларация, шулай итеп, халкыбызның гасырлар дәвамында кан тибеп торган җәрәхәтле күңеленә сихәт өстәгәндәй, канат куйгандай булды. Инде аны халкыбызның үзенә лаек эчтәлек белән баетасы гына калды. +Ләкин гомер бакый крепостное право шартларында көн иткән, халыкларны сортларга бүлеп, аларны бәйдә тотып яшәргә күнеккән бу илдә хәтта "тигез хокуклылык", "мөстәкыйльлек", "үзбилгеләнү" кебек мөкатдәс төшенчәләр дә тискәре мәгънә белдерергә, башбаштаклык булып аңлашылырга мөмкин шул. Декларациябез өстендә, көне-сәгате белән дигәндәй, кара болытлар куера башлавы нәкъ шуны күрсәтә дә. Мәскәү үз таләбен катгыян кистереп әйтә: референдумнан башка без сезнең суверенитетны таный алмыйбыз, ди. Юкса Татарстан Югары Советын куып таратып, Декларацияне гамәлдән чыгарырга да күп сорап тормаслар иде ул вакытта. +Ни гаҗәп, җөмһүриятебездә референдумга әзерләнү һәм аны үткәрү мәрәкәсе турында әлегәчә бер генә рәсми исәп-хисапның да басылып чыкканы юк икән. Хәтер яңартыр өчен бердәнбер диярлек ышанычлы чыганак - ул да булса, Рәфикъ Юнысның "Татарстан референдумы" дигән китабы (Татарстан китап нәшрияты, 2000). "Тарихи-сәяси детектив кебек укылган, әмма бер генә юлы да авторның хыял җимеше булмаган" (Фәндәс Сафиуллин сүзе), тәфсилле елъязмага бәрабәр саллы хезмәт язган Рәфикъ абыебыз. Кыскасы, референдумның үзе кебек, тарихи кыйммәтен беркайчан җуймаслык, халыкның һәрдаим хәтер сагында торырлык документаль әсәр иҗат ителгән! Бу җәһәттән, Фәндәс Сафиуллинның аерым язмалары да (әйтик, "Яшәсен референдум!" дигәне) иш янына куш булып тора. +Әмма референдумга чаклы Татарстан тагын бер хәлиткеч сынау-имтихан тапшырды әле. 1991 елның 12 июнендә Россиянең беренче Президенты сайланырга тиеш иде, баштарак ул кампания республикабызда да тавыш-тынсыз гына узып китәр төсле тоелды. Барып чыкмады. Ирек мәйданы янә каршы килде, чөнки Декларациядә субъектлылыгы күрсәтелмәгән Татарстан тупрагында Россия сайлаулары үткәрүнең юридик нигезе юк иде. Өстәгеләр, бәлки, моңа күз йомарга да уйлагандыр, ләкин Декларацияне яклап мәйдан тоткан, утка-суга керергә дә әзер торган халкыбызның күңел күзе тәмам ачылып өлгергән иде шул инде. Бу юлы эшләр тагын да зургарак китеп, хәтта ки сәяси ачлык тотуга кадәр барып җитте. Татарстанның халык депутаты, милли әйдәрләребезнең берсе булган Фәүзия Бәйрәмова Ирек мәйданында башлады бу авыр сәяси акцияне. Аннары аңа егермеләп кеше кушылды яки кушылып алды. Фәүзия ханым барысыннан да озаграк, 14 көн буена ач торды. Татарстанда Россия Президентын сайлауны үткәрмәү таләбе белән Татарстан Югары Советында да чыгыш ясады әле ул. Шактый дәрәҗәдә шушы сәяси ачлыклар тәэсирендә Югары Советыбыз, шөкер, Россия Президентын сайлау Татарстанда рәсми төстә үткәрелми дигән карар кабул итте. Юкса ул чакта мөстәкыйльлеге референдум нигезендә дә расланмаган, Россия белән Шартнамә аша да ныгытылмаган Татарстан янә гап-гади бер субъект булып каласы иде бит. Сайлауда катнашу тыелмады үзе. Ләкин анда катнашучылар саны нибары 35,5 процент тәшкил итте. +Дөресен әйтим, мин үзем табигатем белән шактый ук кыюсыз һәм беркатлы адәм. Тик менә Фәүзия Бәйрәмова, Зәки Зәйнуллин, Рәшит Әхмәтҗан, Илдус Әхмәтҗан кебек гаярьләр арасына ничекләр тәвәккәлләп барып кергәнмендер - хәзергәчә аңлап җиткерә алганым юк. Өстәвенә, бу ачлыкның күпмегә сузылачагы да, ничек тәмамланачагы да безгә мәгълүм түгел иде бит. Әгәр Татарстан Югары Советы, халык ихтыярына каршы килеп, федералларга гына ярашлы карар чыгарып куйса, ул, гомумән, тәмамланыр иде микән әле? Монда инде, телисеңме-юкмы, 1981 елда ун ирланд егетенең ирек хакына сәяси ачлык тотып шәһит китүен кабат исеңә төшерергә туры килә. Ә шул егетләрнең берсе, 66 көн ачлыктан соң, Тукай яшендә дөньядан киткән Роберт Сэндс, үзенең төрмә көндәлегенә түбәндәге юлларны теркәп калдырган: "Алар мине сындыра алмас, чөнки хөрлеккә, ирланд халкының хөрлегенә омтылыш - минем йөрәгемдә..." Ул чакта бу каһарманнарны яклап һәм, әлбәттә, неоколонизаторларны кискен гаепләп, Мәскәү матбугаты да бер шаулап алган иде. 80нче еллар башында, әлеге егетләр истәлегенә багышлап, мин үзем дә "Лонг-Кеш" дигән бер әсәр язып бастырган идем әле. +Утлы таба сыман чыжлап торган Ирек мәйданында, ирексездән, менә шуларны да уйлап утыргаларга туры килде безнең башкайларга. Уйламаслык та түгел иде шул: әгәр Мәскәү, дуамал бер фикергә килеп, гөрзиле опричникларына боерык иңдерә калса?.. Ә андый хәл кабатланмас дип йә кем кистереп әйтә ала? Ил әле Тбилиси, Баку, Вильнюс, Ригадагы канлы вакыйгалардан да айнырга өлгермәгән. Ә Россия куенындагы ниндидер татар тагын буза куптарып йөри!.. +Хөр булырга хакы бардыр җирдә +Һәрбер кызның, һәрбер угылның... +Ачлык тотып ачыклады халкым +Кояш астындагы урынын. +Фәрештәләрнең "амин" дигән сәгатенә туры килгәндерме, бу юлы язмыш безгә мәрхәмәтлерәк булып чыкты. Ачлык вахтасы хәвеф-хәтәрсез тәмамланды. Безнең саулыкны хәтта табиблар да карап-күзәтеп торды. Бәлки, үзләренчә ачлык тотучыларның "тәртибен" тикшерүләре дә булгандыр инде... +27 май көнне Ирек мәйданына агылган халык вәкилләре бердәм рәвештә парламентыбыз кабул иткән тарихи карарны алкышлады. Ихтимал, соңгы гасырларда бу кадәр үк татарның бер уй, бер теләк белән бергә җыелганы күрелмәгән хәлдер әле. Әлеге сәяси акция кайбер хәлиткеч мәлләрдә халкыбызның бердәм була алуын да күрсәтте. Бердәмлек дигәннән, Ирек мәйданы безләргә тагын бер сабак бирде: әгәр җитәкчеләр үз халкы белән аңлашып эш йөртсә, халык хадимнәре, үз сайлаучылары ихтыярына каршы килеп, ордым-бәрдем кануннар вә карарлар кабул итеп утырмаса, ил-иләт тә, җитәкчелек үзе дә зур эшләр майтарырга сәләтле икән. 90нчы еллар дәвамында җөмһүриятебездә халык файдасына кылынган байтак игелекле гамәлләр әнә шул хакта сөйли. Дөрес, ул заманда кануннарны тәңгәлләштерү шаукымы да, БДИ мәрәкәсе дә юк иде, салымнар да азрак салына иде. Ә иң мөһиме - Ирек мәйданы безне һәрвакыт ирек тәмен тоеп яшәргә өндәп торды... +Шулай итеп, Татарстан Россия Президентын сайлауда катнашмады. Хәзер инде бөтен эш Татарстан референдумына барып терәлде. Һәм җитәкчеләр, һәм депутатлар, һәм милләтпәрвәрләр алдына аны үткәрергәме, юкмы, дигән үтә дә катлаулы сорау килеп басты. Баштарак алар бүки кебек тоелган бу сорауга кистереп җавап бирергә җөрьәт тә итмәде әле. Дөресрәге, бизмән тәлинкәсе референдум уздырмау ягына тәмам авышкан иде. Ни дисәң дә, ул чакта тавыш бирү нәтиҗәләренең республика халкын милли билгеләр буенча кырт икегә аеру ихтималы да бик зурдан иде шул. Асылда җирле "демократлар" да, Мәскәү үзе дә референдумны үткәрүне нәкъ шуңа исәп тотып таләп итте дә бугай инде. Тик менә 1992 елның 21 февралендә Татарстан Югары Советы референдум үткәрү турында карар кабул итүгә, Россия Югары Советы шундук әлеге карарны гамәлдән чыгарырга катгый боерык биреп куйды. Конституция суды да шуны ук тәкрарлады. Бу очракта да Фёдор Тютчев мең кәррә хаклы булып кала: дөрестән дә, акыл-зиһен белән аңларлык илдә яшәмибез икән шул без. Димәк, һаман да ышанырга гына туры килә инде. Тик кемгә ышанырга соң?.. +Әйдәгез, сүзне озакка сузып тормастан, референдум мәрәкәсенең эчендә кайнаган шәхесләрнең сүзләрен тыңлап карыйк әле. Алар булышлыгы белән моннан чирек гасыр элек булган шомлы да, шанлы да хәл-вакыйгаларны искә төшереп, янә бер кат хәтер яңартып алыйк. (Биредә Р.Юныс китабыннан, аның сорауларына бирелгән җаваплардан өзекләр китерелә.) +Минтимер ШӘЙМИЕВ: +- Башта без үзебез дә референдум кирәкми дип уйлый идек. Югары Советтагы "Народовластие" дигән төркем исә гел "референдум кирәк" дип тукып торды. Мәскәү дә, Татарстан җитәкчеләре сепаратизм белән шөгыльләнә, Россияне тарката, суверенитет аларның үзләреннән башка берәүгә дә хаҗәт түгел, дип гаеп ата башлады. Халык белән киңәшеп эшләмисез, референдум үткәрмисез, дип, үзебезгә дә әйткәннәре булды. Тегеләре дә, болары да без Татарстанда референдум уздырырга җөрьәт итмәбез дип уйлаган иде. Ә без тоттык та уздырдык менә. Һәм бик дөрес эшләдек. Чыннан да, әйбәт юл, мәдәни юл. Әгәр дә без шул референдумны уздырмасак, шуның нигезендә Конституциябезне кабул итмәсәк, Мәскәү белән бер өстәл янына утырып мәсьәләләрне хәл итүләр дә, Шартнамә төзүләр дә мөмкин булмас иде. Конституция судында да хөкем иттеләр безне, башкача да басым ясап карадылар. Ләкин референдумга каршы көрәш халыкка каршы көрәшү инде ул... +...Референдум көне якынайган саен, басым да көчәя барды. Конституция суды гына түгел, хәтта Россия Югары Советы алдында җавап тоту да булды әле. Татарстан Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин барды анда. Кызганыч ки (тарих монысын да белергә тиеш!), республиканы шулай гаепләгәндә, Россия Югары Советына Татарстаннан сайланган депутатларның берсе дә ачыктан-ачык яклап чыкмады... Әйе, якламадылар - шул залда утырып, шуны күреп-ишетеп торсалар да! Алай гына да түгел, федералист карашлы депутатларыбыз республикага пычрак та аттылар әле... +Әйе, менә шундый чакта сынала кешеләр... Аз гына йомшаклык та күрсәтергә ярамый иде. Чөнки халыкта шик тууы бар. Сессияләрне бит тоташ телевидениедән күрсәтеп тордылар. Ә инде үз халкыңда шик туа икән, ул чагында без 50 процент тавыш та җыя алмас идек... +...Референдум алды төнендә мин күбрәк шул турыда уйладым: егетләр каушап калмас микән, сайлау участоклары ачылыр микән? Аның бит берничәсе генә ачылмаса да, Мәскәүгә шул җиткән. Радиодан, телевидениедән шундук шау-шу куптарачаклар иде. Фәлән-фәлән участоклар референдум үткәрүдән баш тарталар, Югары Советның һәм Президентның карарына каршы чыгалар, дип... +...Егетләр берсе дә каушап калмады! Берсе генә дә! Шунда бер генә администрация башлыгы җебеп төшсә дә, шом, дулкын булып, шундук участокларга таралыр иде... Иң мөһиме: халык куркып калмады, бердәм рәвештә референдумда катнашып, үз сүзен кистереп әйтте. +Фәрит МӨХӘММӘТШИН: +- Мәскәүгә мин үзем генә бармадым. Югары Советның закончылык һәм закон чыгару комиссиясе рәисе Рөстәм Хафизов белән бергә киттек. Рөстәм барырга бик атлыгып тормады, нәрсәдәндер курка иде кебек. Ләкин мин аның һичшиксез барырга, миңа чыгышымны да, йомгаклау сүзен дә әзерләргә булышырга тиешлеген әйттем... Мине Хасбулатов һәм аның беренче урынбасары Филатов янына чакырдылар. Бу вакытта Рөстәм алгы бүлмәдә утырып торды. Мине референдум үткәрүдән баш тартырга күндерергә тырыштылар, мин ризалашмадым. Чыккач, Рөстәм миңа болай диде: "Зинһар, мине өйгә кайтарып җибәрегез әле. Монда эш юньлелек белән бетмәскә тора, минем әтине дә 38нче елны кулга алганнар..." +...Коточкыч авыр утырыш булды бу. Бөтенесе дә референдумга каршы чыктылар. Бу - Россияне таркату, дип тукыдылар, Казанда урыслар белән татарлар арасында күп кан коелачак, дип сөйләделәр... +...Югары Совет утырышы бетте, ә алар миңа әйтәләр: "Бар, кайт, без референдумны үткәртмәскә, Татарстан Югары Советына референдум уздыру турындагы карарын гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәргә дигән карар чыгарачакбыз", - диләр. Ягъни мин кайтып, үзебезнең Югары Советны җыеп, тавышка куеп, референдум үткәрмәскә дигән карар кабул иттерергә тиеш икәнмен. Ну, минем дә ачу килде инде. "Ярый, ә минем кулда сезнең ул документыгыз юк та әле", - дидем. Иртәгә сессияне үткәрә алмасак, берсекөнгә, шимбә көн, инде референдум - шуңа өмет. Тик болар, шушы карарны эшләп бетергәннәр дә, Казанга машина белән китерттергәннәр. Шофёрлар бер-берсен алыштырып, машинаны төне буе куып! Ә мин поездда кайтам шакы-шокы... +Рафаэль ХӘКИМОВ: +- Минем "референдум кирәк түгел" дип мәкалә дә язганым булды. Чөнки бүленү китте, бик яман ыгы-зыгы кубуы мөмкин иде. Татарстанда гына түгел. Бөтен татар күтәрелү куркынычы бар иде. Ул чакта милли хәрәкәт бик көчле иде бит. Кайбер шәһәрләрдә инде карарлар да кабул ителгән иде. Референдум үткәрик һәм Татарстанга кушылыйк, дип. Бүген Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешен тәшкил иткән районнарның кайсы республикага карарга тиешлеген хәл итү өчен 1922 елда референдум үткәрелергә тиеш була, ул үткәрелми кала. Андагы татарларның күтәрелүе бар дип тә шикләнә идек. Бу инде татарга да, башкортка да файда китермәс иде. Татарстанда да вазгыять үзгәрде. Урыслар "безне монда кысарлар" дип шикләнә иде бит, шул шикләнү кимеде. Татарстан Молдова да, Балтыйк буе да түгеллекне аңладылар. Үзебез дә аңлата алдык - сәясәт һәм икътисад аша... +... Референдум алдыннан Мәскәүдә Куркынычсызлык советы утырышы үткәрелә. Анда Шахрай белән Станкевич Татарстанга гаскәр кертергә тәкъдим итә. Скоков (ул чакта шул советның секретаре. - ред.) каршы була. Без Татарстанда үз тикшеренүләребезне үткәрдек, Шәймиевнең сәясәтен анда татары да, урысы да хуплый, ди ул. Бу хакта миңа Скоков үзе сөйләде. +Референдумга чит илләрдән күзәтүчеләр килү бик шәп булды. Арада бит АКШ конгрессменнары да бар иде. Аннары Швеция, Бөекбритания илчелекләреннән дипломатлар килде - сәяси яктан бик мөһим нәрсә бу... Дөресен генә әйткәндә, Рәсәйдә татар да күп инде. Алар да күтәрелергә мөмкин бит. Күпме кеше әнә телеграмма җибәрде, Татарстанга тимәгез, дип. Татар бик таралган-чәчелгән. Конфликт-фәлән чыкса, локальләштерү читен булачак иде. +Фәндәс САФИУЛЛИН: +- Референдум кирәклеккә безне Мәскәү ышандырды. Үзенең туктаусыз йодрык изәп торулары белән... Казанга килгән Россия прокурорлары җитәкчесе Ильюшенконың кесәсе тулы ордер булган, диләр. Һич шикләнмим, әгәр дә халык референдумда тискәре җавап бирсә, суверенитет яклы кешеләрне кырып-себереп алып китәчәкләр иде. Иң беренче - Президентыбызны, башка җитәкчеләребезне... Безгә бит ул чакны гаскәрләрне якын китерделәр... +Әйе, ул көннәрдә Мәскәүнең кыланмышлары бөтенләй дә кырга сыешлы түгел иде шул. Татарстанның урыслар чагыштырмача күбрәк яшәгән шәһәр-район үзәкләре берсеннән-берсе хәтәррәк эчтәлекле листовкалар белән тулды, урамнарга түшәлде (соңыннан аларның конфискацияләнгән өлеше генә дә 34 тонна икәнлеге ачыклана), үзәк радио-телевидение, матбугат чаралары берөзлексез коткы таратып, куркытып, янап, "юк" дип тавыш бирергә өндәп-тукып торды, җирле "демократик" басмалар да, аларга кушылып, шуны ук "сайрады". +Инде килеп, референдум алдыннан тагын да бер хәтәр, хәлиткеч алыш прокурорлар арасында була. Ни дисәң дә, соңгы сүзне алар әйтә ич. Генераль прокуратурадан референдумны өзәргә дип килгән прокурорлар төркеме дә шулай уйлагандыр, күрәсең. Ләкин безнекеләр дә, кем әйтмешли, елан аягын кискән гаярь егетләр булып чыга шул! Татарстан прокуроры Антонов аумакайлана башлагач, аның беренче урынбасары Марсель Мусин һәм Казан прокуроры (соңыннан Татарстан прокуроры) Сәйфихан Нәфиев (мәрхүм инде, авыр туфрагы җиңел булсын) референдум язмышын хәл итүне үз өстенә ала. Шушы урында, әйдәгез, Марсель аганың үзен тыңлап карыйк. +- ...Беркөнне иртәнге якта мине һәм урынбасарлар М.Әхмәтшин белән М.Шәрәповны Антонов бүлмәсенә чакырып керттеләр дә безгә районнарны бүлеп бирделәр һәм кулга бер документ тоттырдылар. Ну, без инде буйсына торган кешеләр. Берничә районга берьюлы заказ бирдем дә, беренчесенә, Мөслим районы прокурорына телефон буенча тапшыра да башладым текстны. Укып барам шулай, кинәт чәчләр үрә тора башлады. Анда референдумны үткәрүнең законга сыймавы, сайлау участокларын кичекмәстән ябарга кирәклеге язылган иде. Әгәр дә япмасагыз, Җинаять кодексы буенча җаваплылыкка тартылачаксыз, диелгән. +Законга таянып язылган булса да, бу кәгазь законнарның берсенә дә туры килми иде. Юридик яктан надан документ. Мин ике урынбасарга да шалтыраттым, без моны тапшырмаска тиеш, дидем. Шулай килештек. Мин яңадан Антонов бүлмәсенә кереп киттем, тегеләргә үз фикеремне әйттем. Документ юридик яктан дөрес түгел, референдум үткәрү турындагы карарны беркем дә гамәлдән чыгара алмый, дидем... +Шуннан соң районнардан шалтырата башладылар. Нәрсә эшлик тә, нәрсә эшлик, диләр. Мин әйттем, бернәрсәкәйгә дә кысылмагыз, сезнең эш түгел бу, дидем. Әгәр дә инде куркасыз-нитәсез икән, әнә дачага китегез, кунакка китегез яки "чирләгез". Күбесе шулай юкка чыкты да... +...Мине эштән алырга теләгәннәр анысы. Белүемчә, Президентыбыз яклап калган... +Менә шулай, өстән иңдерелгән теләсә нинди әмерне карусыз үтәп яшәргә күнеккән прокурорларны да егетлектә сынаган ул референдум дигәннәре. Бу инде һич тә законнарны тәңгәлләштерүне таләп итеп, протест белдереп утыру гына түгел сиңа. Хәлиткеч мәлләрдә прокурор үз халкының адвокаты вазифасын башкара белергә дә бурычлыдыр ул. +Ниһаять, референдум тарафдарларының уртак тырышлыгы белән, Татарстан тагын бер хәтәр сынауны уңышлы үтте: "Сез, Татарстан Республикасының суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты буларак, Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигез хокуклы шартнамәләр нигезендә коруына ризамы?" дигән сорауга референдумда катнашучыларның 61,4 проценты хуплап җавап бирде. Әгәр ул, әйтик, Квебек, Шотландия, Уэльс, Каталониядәге кебек цивиль шартларда да уза калса, әлеге күрсәткеч күпкә югарырак та булыр иде, бәлки. Ләкин бездә андый "мәрхәмәт"кә исәп тоту шактый кыен шул. Хәзер инде мөмкин дә түгел бугай. Чөнки закон кушмый, диләр... +ХХ гасырда иң бәрәкәтле референдум, мөгаен, Норвегиядә үткәрелгәндер (1905 ел). Шуның нигезендә ил, Швеция йогынтысыннан арынып, бәйсез дәүләт статусын ала. Гомер-гомергә балык тотып көн иткән, өстәвенә эчкечелектән дә шактый җик күреп яшәгән норвей халкы, тиз арада тернәкләнеп китеп, Норвегия үзе тора-бара дөньяның иң алдынгы илләреннән берсенә әйләнә. Халыкның тормыш дәрәҗәсе буенча ул бүген, гомумән дә, беренче урынны били шикелле. Заманында әлеге могҗизави илне минем үземә дә барып күрергә туры килгән иде. Дөньяның аулак бер читендә, шактый ук кырыс табигать шартларында гомер кичереп ятучы бу викинглар токымы ни арада шундый зур ыргылыш ясаган да мул, имин тормыш коруга ирешкән соң әле? Әлеге дә баягы нефть, газ сату аркасындадыр дияр идең, алары тормыш дәрәҗәсе ягыннан иң артта сөйрәлүче бериш илләрнең дә төп яшәү чыганагы лабаса. Күрәсең, хикмәт башкада, - норвейларның милли керемне үз ватандашларына гадел итеп бүлеп бирә белүендәдер! Әйтүләренә караганда, бу илдә хәтта череп баеган олигархлар да юк икән. Юкса алар, гадәттә, нәкъ менә нефть, газ торбаларыннан сураеп килеп чыга ич инде. +Ерак бабалары үрнәгендә, норвейларда бүген дә тишек акча әйләнештә йөри. Викингларның ышануынча, шул тишектән Кояшка баксаң, ил-көнеңә бәрәкәт, бәхет иңә икән, имеш. Әлеге ырымга норвейлар бүген дә ышана, димәк. +Ышаныч шул кирәк... +Үз эргәңдә +Ятим икәнеңне белсәң дә. +Идел-йортка кот, бәрәкәт иңсен - +Тишек акча йөртәм кесәдә... +Татарстан референдумында хәтсез генә халыкара күзәтүчеләр дә катнашты. Шуларның берсе, АКШ Конгрессының Аурупада иминлек һәм хезмәттәшлек комиссиясе әгъзасы Майкл Оукс референдумнан соң үткәрелгән матбугат очрашуында: "Татарстандагы референдумның җиңүе - Берләшкән Милләтләр Оешмасының Уставы җиңүе ул", - дип белдергән иде. Үз "демократ"ларыбыздан аермалы буларак, күңелдә ышаныч уятырдай сүзләр әйткән иде безгә ерак Америка кунагы. Рәхмәт аңа! Вакытлар узар, бәлки, якты киләчәктә бездә дә халык ихтыярын санга сугарга, хөрмәт итә белергә өйрәнерләр әле. +Шуңа ышаныйк. +Газинур МОРАТ +ТАТАР КУШАМАТЛАРЫ +Татар антропонимик системасында кушаматлар этномәдәни тирәлекнең мөһим берәмлеге буларак исем йөртүче белән исем бирүче арасындагы уңай яки тискәре мөнәсәбәтне чагылдырып, кешегә хас характер үзенчәлекләренең күләмен яктыртып, исем бирүченең прагматик максатларын тормышка ашырып, шәхси һәм тирә-юнь дөнья картинасын ачуда исем бирү сәнгатенең мөмкинлекләрен тулысы белән реальләштергән гаять мөһим антропонимик берәмлекләрне тәшкил итәләр. Әдәби әсәр тукымасында кушаматлар номинатив, шәхесне идентификацияләү, аеру вазифасыннан тыш әдәби стилистик функция дә үтиләр. Вербаль-семантик яктан караганда, кушаматларда исем бирү сәнгатенең төрле мөмкинлекләре ачыла. Когнитив яктан кушаматлар милли үзбилгеләнү һәм милләтнең характер үзенчәлекләрен чагылдыру мөмкинлегенә ия. Прагматик яктан караганда, кушаматлар билгеле бер социаль катламның төрле коммуникатив шартларын яктырталар. +Кушамат ("кушама" (кушма) + "ат" (исем) сүзләре кушылу юлы белән ясалган) кешенең рәсми, төп исеменә кушма, өстәмә ат бирә. Исем, ата исеме, фамилия образлы эмоциональ-экспрессив төсмерләрдән азат килсәләр, кушамат коннотив, эмоциональэкспрессив төсмерләргә ия мәгънә бирә. Кушамат - кешегә аның үзенчәлекле сыйфатларын яки җәмгыятьтәге урынын ачу максатында җәмгыять яки кешеләр тарафыннан бирелгән официаль булмаган исем. Кайвакыт кушаматлар рәсми төс алып, исем, фамилия, ата исеме белән бергә дә килергә мөмкин: Пётр Беренче, Бөек Патшабикә һ.б. Кушаматларның шәхси яки группага хас төрләрен аерып карыйлар [ЭССЛТП, 2008: с.146]. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә кушаматка конспирация өчен яки кешеләрдән көлеп, мәзәк өчен бирелгән исем дип аңлатма бирелә [ТТАС, 2005: с.299]. Кушамат - антропонимның бер төре, үзенчәлекле характерга ия, аерым бер тормыш шартларына бәйле барлыкка килгән, кешегә бирелгән өстәмә исем [Подольская, 1978: с.115]. Н.В.Подольская кушаматларның түбәндәге төрләрен аерып күрсәтә: мелиротив кушамат - кешенең аерым бер яхшы сыйфатын, дәрәҗәсен билгеләү өчен хезмәт иткән исем; коллектив кушамат - аерым бер кешеләр төркеменә, гаиләгә, нәселгә, этник төркемгә бирелгән исем; шаярту кушаматы - кешене кимсетү, көлү максатында кулланылган исем; түбәнсетү кушаматы - кешене түбәнсетү максатында, сүз белән түбәнсетү өчен бирелгән исем; мәктәп кушаматы - мәктәптә укыган чорда бирелгән кушамат [Подольская, c.116]. А.М.Селищев кешенең физик кимчелекләрен ачу һәм кешегә хас тискәре сыйфатларны күрсәтү кушамат белән исемне аеруда төп критерий дип билгели [Селищев, c.407]. Аның фикеренчә, борынгы чорда кушамат сүзнең мәгънәсенә тәңгәл килмәгән, ә сүз знагы функциясен генә үтәгән [Селищев, c.408]. Локаль группа кушаматларын фольклорга мөнәсәбәтле өйрәнүче Н.В.Дранникова кушаматны тел һәм фольклор арасында торган антропонимик категория буларак билгели. Кушамат фольклоры йола контекстында интертекстуаль мөнәсәбәттә төрле жанрларның барлыкка килүенә китерә. Димәк, кушаматлар аерым бер лексемаларга, мәкаль һәм әйтемнәргә, поэтик текстка, нарративка бәйле килергә мөмкин [Дранникова, c.21]. Т.В.Шпар индивидның тышкы кыяфәтен һәм физик үзенчәлекләрен, холкын-характерын, һөнәри эшчәнлеген яки җәмгыятьтә тоткан урынын билгеләү семантик яктан мотивлашкан кушаматларны ачыклауда төп критерий дип саный. Кешенең физик үзенчәлекләрен чагылдырган кушаматлар, күпчелекне тәшкил итеп, кешегә характеристика бирә, аның буен, фигурасын, чәч төсен, физиологик кимчелекләрен күрсәтә [Шпар, c.14]. +Рус теле белемендә кушамат категориясе С.И.Зинин, Н.В.Подольская, А.М.Селищев, А.В.Суперанская, Н.Н.Ушаков, З.П.Никулина тарафыннан өйрәнелә. Е.Ф.Данилина, И.Ю.Карташева, Т.Т.Денисова, Ю.Б.Воронцова, Ж.Д.Маюрова, Е.С.Шостка, А.Н.Лангнер, Н.В.Дранникова, Т.В.Шпар һ.б. диссертацияләрендә кушаматларның лексик-семантик үзенчәлекләре теоретик яктан нигезле итеп тикшерелә. Татар антропонимикасында кушамат категориясе Г.Ф.Саттаров, С.И.Гасыймова хезмәтләрендә җентекле итеп өйрәнелә. Төрки тел белемендә кушамат мәсьәләсе башкортларда - Г.А.Амиргалина, кумыкларда - Р.А.Мусаева, каракалпакларда - Ю.Н.Хоҗалепесова, азәрбайҗаннарда - А.Корбанов, М.Н.Чобанов, үзбәкләрдә - Э.Бегматов, кыргызларда - Ш.Жапаров, казакъларада - Т.Җ.Жанузаков, төрек тел белемендә Ю.Кенан Караҗан, Мехмет Семих тарафыннан яктыртыла. +Кушамат терминының икенче өлешендә борынгы төрки телдән килгән "ат" сүзе булуы аның тамырлары тирәндә икәнлекне һәм төп исемгә өстәмә рәвештә элекэлектән кулланылуны раслый. Борынгы заманнарда кушаматлар фамилия функциясен башкарган, ягъни кеше исеменә өстәлеп, шәхесне тагын да конкретлаштырган. Орхон-Енисей язмаларында, М.Кашгарыйның "Диване лөгатет төрк" хезмәтендә исем белән бергә кушамат та аерым функция үти. М.Кашгарыйның әлеге сүзлегендә "at" сүзенең беренче мәгънәсе "исем" дип күрсәтелсә, икенче мәгънәсе - "кушамат" [Махмут ал-Кашгари, c.112]. Борынгы төрки язмаларда кушамат кешене төрле яктан сыйфатлап килә. Мәсәлән, Орхон-Енисей язмаларында кешенең физик һәм психологик үзенчәлекләрен сыйфатлаган кушаматлар, төп исемгә ялганып килеп, кешене төрле яктан характерлый. Орхон-Енисей ташъязмаларында еш очрый торган Bilgȁ кушаматы - "акыллы" [ТЕЭ, c.318; OY, c.129; ДТС, c.99]; Alp - 1) "укчы"; 2) "герой, батыр"; 3) "курыкмас, кыю" [ТЕЭ, c.315; OY, c.120; ДТС, с.36]; Küčlüg "кыю, көчле" [OY, с.156; ДТС, с.323] дигәнне аңлата. Шул рәвешле, борынгы төрки чорның акыллы, көчле, кыю кеше образын реконструкцияли. Исемнәрдән күренгәнчә, Bilgȁ - "акыллы" компоненты бинар исемнәрдә кулланыла. Эпитафик язмаларда чагылыш тапкан Билге Каган акыллы, сакчыл, йомшак күңелле кеше булган, шуңа күрә әлеге компонент, исем составында килеп, акыллылык мотивын чагылдыра [Айдаров, с.102]. Борынгы төрки язмаларда көч мотивы Küč [OY, с.156; ДТС, с.322] кушаматы нигезендә чагылыш таба: Küç Barlığ, Küç Kül Tutuk, Küç Tegin, Küç Temir, Kılıç Küç Kara, Küç Kıyagan. Борынгы төркиләр көчнең Тәңре тарафыннан бирелүенә ышанганнар һәм әлеге кешеләрнең дә Тәңре тарафыннан яратылуына инанганнар. Борынгы төрки антропонимик системасында беренчел һәм икенчел антропонимик берәмлекләр арасында аерма юк, әлеге категорияләр бер вазифа башкарган. 922 елда ислам диненең рәсми рәвештә кабул ителүе антропонимик системага да сизелерлек йогынты ясый. Мөселман культурасы тәэсирендә антропонимик системада кушамат һәм исем антропонимик категорияләре арасына чик куела. Шулай да күп гасырлар дәвамында мөселман антропонимик системасы белән янәшә төрки антропонимик системасы да кулланылышта була. Кешенең социаль тормышын күзалларга мөмкинлек биргән титуллар, кушаматлар озак вакытлар исем белән бергә кулланылышта йөри. Мәсәлән, Алтын Урда чоры чыганакларында да традицион борынгы төрки исемнәрнең кулланылышын күзәтергә мөмкин: Биш Куртук, Буга Тимер, Бәк Тимер, Илбуга, Илтотмыш, Карабулат, Карабаһадир һ.б. Алтын Урда чоры чыганакларында борынгы төркиләрнең исемнәрендә тотем хайваннарның кушамат ролендә килүе күзәтелә: Буга Тимер, Биш Буга, Арык Буга һ.б. Хайван тотемнары белән бирелгән кушаматлар шәхеснең нәсел-нәсәбе, ыруг башлыгының исеме турында да мәгълүмат бирә. XVI-XVII гасыр писцовая кенәгәләрендә исем белән кушамат аерылып бетмәгән антропонимик компонентлар очрый: Күчүк ("кечкенә"), Кәтүк ("кечкенә"), Тулбай ("тулы +бай"). Күкеш, Сытыш кушаматларының сәламәт булмаган балага бирелүе турында искәртелә. XVIII гасырга караган ревизия кенәгәләрендә исемнәр белән бергә кушаматлар кулланылышы күзәтелә: Карабаш Гали, Сабай Ишкенә һ.б. Күренә ки, Карабаш, Сабай кебек компонентлар кушамат ролен үтәп, рәсми кенәгәләрдә теркәлгән. +Матур әдәбият стилендә кушаматлар әсәр тукымасына, эмоциональ-экспрессив төсмерләрне куертып, образны тагы да калкурак күрсәтү максатында, татар авылы колоритының тулы бер палитрасын чагылдыруда язучылар тарафыннан отышлы кулланыла. Әгәр язучы кушаматны милли антропонимиканың үзенчәлекләренә туры китереп кулланса, образның семантик-стилистик яктан мәгънә күләме арта яисә әсәр турында тулаем фикер тирәнәя. Кушамат шәхеснең яшен, җәмгыятьтәге урынын, физик һәм психологик кимчелекләрен, шәхескә карата булган тискәре яки уңай мөнәсәбәтен дә чагылдырырга мөмкин. Нигездә, шәхес турындагы мәгълүматлар әсәр контексты эчендә ачыла. Ә.Сәлах "Аккан сулар..." әсәрендә авыл җирлегендә кушамат тагу турында болай дип яза: "Безнең авыл халкы бер-берсенә кушамат куярга хирыс. Ялгыш авызың кыйшайса да, сиңа кушамат чәпәп куялар. Капка Минач абзыйның кушаматы бер генә түгел, берничә иде. Сугыштан яраланып, аксак аяк белән кайтканда, бу абзый: "Мин бик зур елга - Кунай елгасын кичкәндә ранный булдым", - дип сөйләп йөргән өчен безнең мишәрләргә шул җиткән. Ләкин алдан бирелеп, дистәләрчә еллар буе аклап килгән "Камка" кушаматы үз позициясен тиз генә югалтмаган: Минач абзый элеккечә "Камка" булып калган, ә үсеп килгән улы Салихка "Кунай" кушаматы тагылган". Хәзерге татар әдәбиятында Батулла, Н.Гыйматдинова, Ф.Бәйрәмова, Т.Галиуллин, Ахир, Р.Газизов, Ә.Сәлах кебек күренекле язучылар иҗатларында кушаматларны әдәби алым буларак оста файдалана. +Борынгы чорларда кушамат нәсел тамгасы, нәсел-ыруг атамасы яки шәхеснең рәсми исеменә өстәмә исем булып йөргән, дидек. Тотемистик карашлар нигезендә барлыкка килгән кушаматлар хәзерге татар антропонимик системасында да традиция нигезендә сакланган. Шәхси кушаматлар исә, теге яки бу кешенең төрле сыйфатларына нигезләнгән метафорик мәгънәви эчтәлек биреп, чыгышлары белән реаль чынбарлыкка тыгыз бәйле була. Алар кешенең гомуми, хосусый, физик һәм рухи сыйфатларына, һөнәренә, яшәү урынына һ.б. мотивларга нигезләнеп кушыла. Балага исемне тугач та әти-әнисе бирсә, кушаматны тормышының төрле этабында коллектив, җәмгыять куша. +Шәхси кушаматларның күбесе кешенең теге яки бу сыйфатын, рухи яки физик билгеләрен турыдан-туры атау юлы белән ясала. Кешенең рухи яки физик сыйфатларын теге яки бу предметка, күренешкә, кош-корт яки хайванга охшату нигезендә барлыкка килгән кушаматлар байтак. Мәсәлән, Күсе - төрле әйбер җыярга һәвәс адәмгә, Борча - кечкенә буйлы, бик хәрәкәтчән яки тиктормас кешегә тагылган кушамат. Шәхси кушаматлар кешенең һөнәренә, эшләү яки яшәү урынына, милләтенә, титулына, социаль чыгышына, берәр сүзне еш кабатлау яки үзенчә әйтүенә, рәсми исемен бозып әйтүгә мөнәсәбәтле рәвештә дә барлыкка килә. Топонимнарга яки микротопонимнарга нигезләнеп ясалган кушаматлар, башлыча, шәхеснең нинди торак пункттан булуына яки кая да булса барып кайтуына мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килеп, этнокультур тирәлеген билгели: Өчиле Зөлкамал (М.Мәһдиев, "Торналар төшкән җирдә"), Көҗмә Микулай (К.Булатова, "Яшел яфрак - яшәү төсе"), Чишмә башы Газиз (А.Хәлим, "Кыйбла"), "Норма Сәми" (Р.Газизов, "Кичер кичерә алсаң..."), "Бәкер Вафич" (Р.Газизов, "Гаян абый хат укый"), "Норма Ягъфәр" (Р.Газизов, "Түттүт Гарифы"). +Этнонимнарга нисбәтле кушаматлар кешенең теге яки бу милләт вәкиле булуына яисә әлеге милләт вәкиленә физик яктан охшашлыгына ишарәли: Чирмеш (М.Мәһдиев, "Торналар төшкән җирдә"), Үзбәк бабай (Ф.Абдуллин, "Чүл бүресе"), Кыргыз Әхмәдулла (Ә.Сәлах, "Аккан сулар..."). Матур әдәбиятта әлеге кушаматлар шәхеснең милли чыгышына яки аның башка этник группа вәкиленә берәр ягы белән охшашлыгына, яисә бәйләнешенә нисбәтле кулланыла. +Татар антропонимик системасында антропонимнарга мөнәсәбәтле кушаматлар билгеләнә. Әлеге төркемгә караган кушаматлар шәхеснең ерак бабасына бәйләнешле яки аны икенче берәүгә охшату җирлегендә барлыкка килә: 1) шәхеснең нәселенә нигез салган ерак бабасының исеменә нисбәтле кушаматлар: Гайфи Исхагы (Ф.Шәфигуллин, "Сафура, Бәкер һәм трактор"), Шаһи Саниясе (Р.Шәфигуллин, "Утлы дулкын"), "Куян Сәхие" (Р.Газизов, "Дөл-Дөл"), "Куян Зарифы" (Р.Газизов, "Түттүт Гарифы"), "Куян Кәримулласы", "Куян Вакыйфы" (Р.Газизов, "Җылылык"), Галәви Шакиры (С.Зыялы, "Агулы теш"); 2) шәхеснең үз исемен бозып әйтү нигезендә ясалган кушаматлар: Нурла - Нурулла исеменнән (Н.Гыйматдинова "Нурулла"), Сөләй Әмәт - Әхмәтне бозып әйтү юлы белән барлыкка килгән кушамат (Ф.Абдуллин, "Чүл бүресе"), Дәлтүн - "дальтон" сүзен дөрес әйтә белмәгәнгә (З.Зәйнуллин, "Курск дугасы батыры"), Прох - Прохов Вадим (Ф.Имамов, "Күләгә") һ.б. +Хәзерге татар әдәбиятында шәхеснең кәсебе-һөнәренә яки эшләү урынына мөнәсәбәтле кушаматлар да еш очрый. Мондый кушаматларның күбесе хәзерге һөнәр атамаларына нигезләнеп ясалган. Шулай ук онытылып бара торган һөнәр-кәсепләргә нисбәтле кушаматларның да очравы күзәтелә: Атҗабар Минниса (М.Мәһдиев, "Бәхилләшү"), Итекче Җиһанша, Тимерче Нотфый (М.Мәһдиев, "Торналар төшкән җирдә"), Сунарчы Сәбәк (А.Хәлим, "Кыйбла"), Прит Әлфинур, Силсәвит Мәдинә (Ахир, "Таш калада баш кала"), Умартачы Равил (З.Хөснияр, "Гарасат"), Көтүче Хөснетдин (С.Зыялы, "Агулы теш") һ.б. Хәзерге татар әдәбиятында шәхеснең яки аның ата-бабаларының титулына, социаль чыгышына мөнәсәбәтле кушаматлар да очрый: Алпавыт Шәйхи (М.Мәһдиев, "Бәхилләшү"), Зимагур Булат (Ф.Бәйрәмова, "Кырык сырт"), Зимагур (Ахир, "Таш калада баш кала") һ.б. +Кешенең характерында аерата калку тискәре яки уңай сыйфатлары еш кына аңа кушамат итеп тагыла: Кире Урай (М.Мәһдиев, "Кире Урай"), Җүләр Әйдүш (Батулла, "Ике җүләр"), Канәгать Мыштым, Псих Сәлимгәрәевич (А.Хәлим, "Кыйбла"), Пытыр Хәлимәсе (Ахир, "Кәбисә елы"), "Түттүт Гарифы" (Р.Газизов, "Гаян абый әкият сөйли"), "Сәдака Миңнехан" (Р.Газизов, "Әманәт"), "Шәвәли Шәвәлиеч" (Р.Газизов, "Үчтеки Миңлехан"), Дуамал Касыйм (А.Әхмәтгалиева, "Капка") һ.б. +Шәхеснең тышкы физик билгеләрен характерлый торган кушаматлар хәзерге татар әдәбиятында зур күпчелекне тәшкил итә: Сары Сәвия (М.Мәһдиев, "Егет язмышы"), Бәләкәй Камилә (А.Хәлим, "Кыйбла"), Зур колак Иван, Киңкүкрәк Иван (А.Хәлим, "Ала-коладагы дүрт Иван"), Ташмаңгай, Тимертән (А.Хәлим, "Исемсез малай"), Таз (З.Хөснияр, "Гарасат"), Шадра, Таз, Бөкре (Ә.Сәлах, "Аккан сулар..."), Бүдәнә Салих (Р.Газизов, "Кичер кичерә алсаң..."), Агулы теш Миңлегали (С.Зыялы, "Агулы теш") һ.б. Шәхеснең авыруына нисбәтле кушаматлар: Кылый Нигъмәтҗан (Г.Ахунов, "Яшьлек яме"), Бөкре Гафият "(Г.Ахунов, "Идел кызы"), Чулак Газиз, Чатан Газиз (А.Хәлим, "Кыйбла"), Кылый, Аксак (Ә.Сәлах, "Аккан сулар..."). +Хәзерге татар әдәбиятында нәсел тамгасын белдерә торган хайван атамалары яки билгеле бер хайван, кош-кортка охшату нигезендә барлыкка килгән кушаматлар да очрый: Бүре Гыйбадулласы (Г.Ахунов, "Идел кызы"), Бүре Бадул (Г.Ахунов, "Идел кызы"), Бүре Әскый (М.Мәһдиев, "Торналар төшкән җирдә"), Күгәрчен Мөхетдин (З.Хәким, "Сәер никрут"), Кабантеш Сәгъдәт (А.Хәлим, "Ала-коладагы дүрт Иван"), Чикерткә Рәхимәсе (Ахир, "Таш калада баш кала"), Аю Гаяны (Р.Газизов, "Дөл-дөл"), Шимпанзе (С.Зыялы, "Агулы теш") һ.б. +Табигать күренешләре нигезендә ясалган кушаматлар: Чишмәбай (Г.Ахунов, "Идел кызы") һ.б.; шәхеснең исәп-хисабы, төрле үлчәм берәмлекләренә бәйле кушаматлар: Җиде авыз Мостафа (А.Хәлим, "Кыйбла") һ.б.; мифологик һәм дини терминнарга нисбәтле кушаматлар: Шайтан Шакир (Ф.Бәйрәмова, "Кырык сырт"), Әүлия (Н.Гыйматдинова, "Нурулла"), Шүрәле Халидәсе (С.Якупова, "Туй алдыннан") һ.б. да очрый. +Шәхес белән бәйләнешле берәр кызыклы вакыйга яисә аңа карата әйтелгән нинди дә булса көлкеле сүзгә нисбәтле кушаматлар да аерым урын тота. Әдәби әсәрдә әлеге төр кушаматлар көлке тудыру алымы буларак кулланыла һәм әсәр тукымасына реальлек төсмере өсти. Мәсәлән, Р.Газизов "Кичер кичерә алсаң..." әсәрендә геройга кушамат тагылуын болай дип аңлата: "Безнең авылда Вәгыйз абыйның гына ике кушаматы бар. Берсе Герман, чөнки бу - аның яраткан сүгенү сүзе. Икенчесе соңгы елларда гына тагылды. Анысы Күкеле сәгать. Әйе шул. Нәкъ тәрәзәсе шалт итеп ачылып, аннан ялт итеп Вәгыйз абый башы атылып чыккач, авылдашлары таккан кушамат. Авыл тарихында булмаган байлык, бер кешегә ике кушамат". З.Хәкимнең "Сәер никрут" бәянында Күгәрчен Мөхетдин исемле персонажның кушаматы яраланган күгәрчен +Истәлекләр +БАЛАЧАК ХАТИРӘЛӘРЕ +Безнең әткәй, Миргалим карт, балта остасы иде. Ел +тәүлегенә бер көн дә калдырмый, балтасын кыстыра да +төзелеш бригадасына юнәлә. Шунда арба-чана ясыйлар, +ватык-җимерекне төзәтәләр. Әмма җәйге челләдә +плотникларны, бу эштән алып, кыр станына, ашлык +суккан җиргә күчерәләр. Әткәй безне - Рафаил абый белән +мине дә шунда ияртте. Яслегә, балалар бакчасына йөрү +мөмкинлеге булмады. Әнкәй уракта иде. +Ындыр табагының, ашлык сугу күренешенең үз +хозурлыгы, күңелгә дәрт өсти торган сихрияте бар. Хис +тойгыларда ниндидер бер рәхәтлек, күтәренкелек пәйда +була. Өстәвенә ындыр табагы әле үзенең сыен да әзерләп +куйган икән. Молотилка туктап торган арада уңган, җитез +хатын-кызлар подаука төбендә бодай куырып алалар. +Кыздыргач борчак кына түгел, бодай да тәмле була икән. +Бер кичне әткәйгә авылга кайтырга кирәк булды. Ара +1954 ел шактый ерак. Иртүк килеп җитәсе дә бар. Шунда әткәй +эскерт төбен йолкып иркен генә куыш ясады. +- Кайтып йөрсәгез арырсыз. Йокыгыз да туймас. Йоклагыз шушында гына. Мин иртүк килеп җитәрмен, - диде әткәй. +Куыш эчендә бик рәхәт. Ястык йомшак, молотилкадан яңа гына чыккан салам җылы, хуш исле. Кәеф күтәренке. Инде йокыга китәбез дип оеп барганда гына, өлкәнрәк бер малай, куыш янына килеп: +- Әнә бүре килә, - дип, безне өркетмәкче булды. Ләкин, хәтерлим, без артык шүрләп калмадык. Килсә соң! Ул бит иң әүвәл безне түгел, әлеге малайның үзен күрер иде. Шулай итеп, теге "бүре" дигәнебез тыныч кына юкка чыкты. +Безгә ындыр табагындагы мәгыйшәт бик җанлы, күңелле тоелды. +Без дөньяга килгәндә, әткәй-әнкәй колхоз членнары булганнар инде. Әткәй гомере буена атын сагынып, юксынып яшәде, шул ук вакытта аның белән горурлана иде. +- Юлда ат артыннан баруны бер дә яратмады. Берәрсен куып җиттеме, билдән көрт ерып, йөзеп булса да алдагы атны узып китә иде, - дип еш искә ала иде. Күрәсең, карап торган бахбайны яхшы тәрбияләгән. Бәлки, бердән артык ат тотуның хәвефсез түгеллеген күңеле белән тойгандыр. Шуңа күрә бер булсын, берәгәйле булсын дип аны ике атка торырлык итеп ашаткан, эчерткәндер. +Атка җылы мөнәсәбәт тумыштан киләдер дип уйлыйм. Бераз өлеше әткәйдән дә күчкән булуы ихтимал. Атлар тирәсендә чуала идем. Болар инде - колхоз атлары. +Бераз калкына төшкәч, миңа ярарлык атлы эш тә табылды. Ындыр табагында чүмәлә тарттыра башладым. Миңа "Очкын" исемле тай беркетелде. Гәүдәгә зур булмаса да, бик көчле, җитез, карусыз ат иде ул. Молотилка эшли башлагач, атың белән машинадан агылган салам, кибәк астына кереп китәсең дә чүмәләнең уң ягына килеп чыгасың. Шунда эшләүче хатын арканны камыт бавына шудырма итеп кенә бәйләп куя, кузгалып киткәндә, чүмәләне тырма сабы белән бераз саклап бара. Эскерт янына җиткәч, иелеп, арканның очын тартып җибәрәсең. Ул бик җиңел чишелә. Очкын белән кабат молотилка янына җилдерәсең. Хәтердә әлеге гамәлнең әнә шул яклары калган. Тәнгә кибәк, кылчык тула дип борчылуны мин хәтерләмим. Ә менә горурлык, канәгатьлек хисе истә калган. +Сугыш чыккан елны миңа - унбер, әткәйгә алтмыш ике яшь иде. Әнкәй дә пенсия яшендә. +Ул елны иген бик нык уңды. Җыеп алырга гына эшче көчләр кинәт азаеп калды. Шул чакта әнкәйгә шактый зур участокны бүлеп бирделәр. Аны берүзенә ерып чыгарлык, урып бетерерлек түгел иде. Без өчәүләп: әнкәй, мин, Рафаил абый, уракларны яхшылап тешәтеп, урырга керештек. Әгәр көлтәне бастырып куйсаң, ул +Фәритнең әткәсе Миргалим, әнкәсе Гатифә кеше буе була иде. Бераз җилләгәч, көлтәләрне чүмәләгә салабыз. +Бер елны колхоз абзар-кура төзү өчен саман кирпечләр сугарга кереште. Ул болай эшләнә. Җирне кара туфрактан әрчиләр дә кызыл балчыкны көрәкләр белән казып йомшарталар, аннары ныклык өчен аңа салам турап тараталар, су сибәләр. Мин шуны ат белән таптатам, балчык әлеге салам - "арматура" белән аралашканчы, үзле хәлгә җиткәнче шунда атны йөртәм. Бу - әллә ни кыен шөгыль түгел. Тайга атланып йөрүе - үзе бер хозурлык. Тик менә яланнан шул тайларның берәрсен тоту шактый мәшәкатьле. Башка бригаданыкы булгач, аларны танып, холкын-фигылен белеп бетереп тә булмый. Аның каравы эштән соң атны тирән сулы буага кертеп йөздерү күңелдә әйтеп бетергесез канәгатьлек, куаныч тудыра, кәефне күтәрә. Җан рәхәте. Юыну-чистарыну тайның үзенә дә ошамады микән дип уйлыйм. +Мин еш кына әткәй эшләгән җиргә барып чыгарга, йомычкалар арасында, алачык тирәсендә уралырга ярата идем. Ял итеп алган арада картлар дөнья хәлләре турында әңгәмә коралар, уйлап җиткерелмәгән гамәлләр турында карашларын белдерәләр. Аларның сүзе, фикер сөреше мәгънәле, мавыктыргыч була торган иде. Әткәй - Миргалим карт - төзү бригадасы башкарган эшләрне язып бара, аннары миңа әйтеп яздыра. Мин озак вакыт әткәйне язу танымый дип йөри идем. Баксаң-күрсәң, ул гарәп имлясын белә икән. Тик әле бу хакта артык шауламый иде. Аны куллануны бәгъзе берәүләрнең килештермәве бар дип уйлавы булды микән? Мин шулар нигезендә ведомость кебек нәрсә төзеп идарәгә тапшырам. +Әткәй балтасын үткенләгәндә, миңа чар әйләндерергә туры килә иде. Ул чар гел суга тиеп тора. Моның хикмәтен соңрак аңладым. Чыланмаса, тимер кыза, йомшый, үткенлеген җуя икән. +Төзү бригадасына ике ат беркетелгән: туры алаша "Канаш" һәм күк бия. Монысы да җитез, ләкин усалрак кебек күренә. Мин Канашны үз итәм һәм күп вакыт үзем карыйм. Аны кайбер сәер гадәтләргә дә өйрәттем. Әйтик, чабып барган җирдән тыр-р дип тезгенне тартсаң, шып туктый иде. Бервакыт Рәсхәт дигән дус малай: +- Атланып чабып килим әле, - дип сорады. Урамны урады бу, килеп җиткәч, туктарга дигән ымны аңлау белән ат кинәт туктады, дүрт саны белән бераз шуып та барды әле. Рәсхәт атның башы аркылы очып төште. Ул моны көтмәгән иде. Канашның ошбу гадәте турында дус малайга искәртергә башка килмәгән. Җайдакның хәбәрдар булмавын бахбай да белми иде. +Атлар тирәсендә мин иркен эш итә идем. Атка үземчә атлана идем. Атның ялын сул кул белән урап тотасың да, бераз чигенеп, гәүдәңне ат сыртына ыргытасың. Кайчак бу алым уңышлы гына чыга. Әмма бәгъзе тайларның ат өстендә синең ныклап урнашканыңны көтеп торырга сабырлыклары җитми, эре адымнар белән юыртып китәләр, син койрыкка таба шуып төшеп каласың. Ярый әле тезген кулдан ычкынмаган. +Печән өстендә плотникларны болын эшенә җибәрәләр. Безнең бригада болыны Чәчер аръягында Өшәр күле буенда урнашкан. Күлнең теге ягында Әнәк печәнлеге. Миңа Өшәрнең тирән суының сафлыгы ошый иде. Иркенләп йөзәсең, төбенә +төшеп җитү буенча малайлар +белән ярыш оештырырга да +кулай. Зур куыш та Өшәр +тирәсендәрәк корыла. Гүзәл +җир. Анда озак вакыт күңелдә +саклана торган үзенә бер төрле +сихри матурлык бар. +Болынның икенче башы +нарат урманына терәлеп тора. +Бу урман хәзер юк инде. Түбән +Кама төзелеше уңае белән +кисеп бетерделәр. +Печәнгә әткәй - Миргалим +карт, Нуретдин абзый, +Шәйхелгали абзый, Нургали +абзый һәм башкалар төштеләр. +Алар һәммәсе дә өлкән яшьтә. +Ләкин әле эшкә ныклылар. +Шулар арасында мин аеруча +Нургали абзый хезмәтенә +Уңнан сулга: Фәрит, Рафаил сокланып, кызыгып карап +торам. Гәүдәгә җыйнак булса да, эшкә бик сәләтле, куәтле, күп сөйләшми торган, тыйнак зат. Менә ул, киң алдырып, үләннәрне төбеннән үк кыркып, алдан бара. Эре, кызыл җиләкләр күренеп кала. Ул үткән пакус үткен пәке белән чәч алганны хәтерләтә. Хәер, чалгының үткенлеге чәч пәкесенекеннән ким түгелдер. Телевизорда печән чабу күренеше үләннәргә таяк белән сугып баруны хәтерләтә. Режиссёрлар Нургали абзый кебекләрнең ничек чапканын күрсеннәр иде дип әйтәсе килә. Сәнгатьтә барлык элементлар да югары кимәлдә булырга тиешләр бит. +Печәнне киптереп кибән койганда - мин кабат чүмәлә тарттыруда. +Кышкы каникул җитүгә, без Рафаил абый белән кабат чәчер тарафына, әнкәйнең апасы Фәхрикамал әбиләргә юл тотабыз. Заманында бу гаилә җитешле, таза тормышлы булган. Колхоз оештыру елларында аңа кулак мөһере сугылган. Гаилә башлыгы Салах җизни Себергә сөрелгән җирдән кайта алмаган. Без белгәндә Фәхрикамал әби янындагы өч баласы белән кеше өендә өйдәш булып яши иде. Барлык уллары сугышта үлде. Җиңел түгел иде аңа. Шулай да безне якты чырай белән каршылый иде. Бик туган җанлы, ягымлы карчык иде ул. +Безнең монда килүнең төп максаты табигать хезмәтеннән файдалану, күл бозында тимераякта шуып, шуның рәхәтен, хозурлыгын тою иде. Моның өчен әбинең улы Мирхәт абый белән бергә, конькиларны кыстырып, урман ышыгында җилгә каршы барабыз. Күлнең аргы башына җиткәч, конькиларны тагабыз, ышыктан чыгып, бозга төшәбез, бишмәтне җәеп җибәрәбез, җилкәнне җил иркенә тапшырабыз, ул безне "ә" дигәнче шудырып күлнең икенче башына китереп җиткерә. Ошбу гамәл берничә тапкыр кабатлана. Арып, хәлдән тайгач кына визитның планы үтәлгән санала. Бер баруда көчле буран чыкты. Безне әткәй ат белән килеп алды. Песи балалары кебек башны да чыгармыйча толыпка төренеп кайттык. +Инде китап турында бер-ике кәлимә. Безнең урамда, якында гына шактый бай китапханә эшли иде. Хезмәткәрләре дә ачык йөзле. Мин аннан алып байтак романповесть укыдым. Алар шундый кызыклы. Тәэсирләрне үзеңдә генә калдырасы килми, малайлар белән дә уртаклашасы килә. Бервакыт Марк Твенның "Том Сойер маҗаралары" әсәрен күршедәге дусларга - Фоат белән Рәфкатькә сөйли башладым. Бирелеп тыңлыйлар. Дәвамын алга таба укыгач сөйләрмен, дим. Сабыр гына көтеп торалар. +1942 елда "Совет әдәбияты" журналында Фатих Хөснинең "Йөзек кашы" повесте басылып чыкты. Гаҗәп матур әсәр иде ул. Мин аны бөтен класска укырга иде дип ана теле укытучысы белән киңәштем. Ул моңа уңай карады. Тик шулай да моның өчен вакыт бик күп кирәк, диде. +- Без болай итик. Син аны үзең кабат укып чык та класста сөйләрсең, - диде. Мин риза булдым. Шактый тулы итеп, детальләре белән, стилен дә саклап сөйләргә тырыштым. Кызыксынып тыңладылар. Журнал кулдан-кулга күчеп йөрде. Газетажурналны безгә Казанда яшәүче Хәнифә апа яздыра иде. +СССР Верховный Советына сайлауларга әзерлек барышында мине сайлаучылар исемлеген төзергә, Пучы халкының исем-фамилияләрен язарга чакырдылар. Без башка тагын берничә "писарь" белән авыл советында төнге сәгать берләргә кадәр язып утыра идек. +Яз көне кырчылык бригадасының хисапчысы итеп билгеләделәр. Кайчак кешеләрне эшкә дә дәшәм. Кайбер колхозчылар моңа бик үк куанмыйлар. Миңа кыен булып китә. Дәресләр беткәч, басуга җыенам. Ул вакытта балта осталары нишләптер тратайка - бер күчәрле арба ясаганнар иде. Мин, ат җигеп, җыелма сажинны алам да кырга юнәләм. Көн бик матур, баш түбәсендә тургайлар сайрый. Хыял еракларга китә. Колхозчылар Бүләк белән Урдалы арасындагы басуда булырга тиешләр. Бүләк - каен урманы, Урдалы - имән урманы. Күңелгә бик якын урын. Анда хатын-кызлар һәм Кәшби мулла абзый язгы культураларны чәчәләр. +Кәшби мулла абзый - аеруча игътибарга лаеклы шәхес. Аның белән күрешү, хәләхвәл белешү - үзе бер күңелле күренеш. Ул - тирән белемле, кешелекле, мөлаем карт. +Бераз гәпләшеп алгач, мин чәчелгән җирне үлчим. Дәрестә алган белем ярап куя. Аннары ведомость төзеп бригадир Фәтхи абзыйга тапшырам. +Игеннәр өлгергән мәлдә ындыр табагында весовщик-үлчәүче итеп билгеләделәр. Башта мин моны бик җиңел итеп, молотилкадан чыккан ашлыкны теркәп тору рәвешендә генә күз алдына китерә идем. Чынлыкта ул башкачарак икән. Үлчәү өч аяклы таганга беркетелгән. Көянтәнең бер башында - герләр, икенче башында - тимер мичкә. Шул тулгач, әйләндереп бушатасың да язып куясың. Бушатылган ашлыкны даими көрәп торырга кирәк. Көрәмәсәң, алга таба бушатырга урын да калмый. Гер янында зур көшел хасил булгач, берничә кеше бергәләп таганны буш урынга күчерәбез. Малай-шалай сугылган ашлыкны капчыкларга тутырып, амбарга ташый. Әмма капчыкны арбага күтәреп салырга көч җитеп бетми. Ул өмет белән миңа карый. Өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә, бәлки, уңайсызлана да торгандыр. Нишлисең, күтәрешәсең инде. +Беркөнне кичке якта Мирзагали аты белән безнең капка төбенә килеп туктады. Төнге сменага чыгарга кирәк икән. Ялт итеп торган айлы төн. Шул чакта ашлык төяп соңгы арбага утырып амбарга кайту +җылы истәлек булып хәтердә калган. Тазартылган икмәкне малайлар белән бергә Дербёшка элеваторына илткәләдек. Хәзер, ул хакта язганда, Чыңгыз Айтматовның "Җәмилә" повесте күз алдына килә. Без бәләкәй чакларда чорына хас шөгыль - маһирлык та барлыкка килә иде. Мин үземә тунлык тире иләргә өйрәндем. Әмма бу эшне осталардан карап торырга, отып алырга туры килмәде. Авылда иләүчеләр булмады микән? Белгән кешеләрнең сөйләүләренә карап кына эшкә тотындым. Ул чакта тирене бик күп Фәрит Хатипов туруны (оныгының кызы) көч сарыф итеп илиләр иде. Башта ике Әмирә белән. 2012 ел тире ертылды. Шуннан соң процесс үз +эзенә төште. Иләү үз җае белән китте, тиреләр кулъяулык кебек йомшарды. Ахырдан мин аларны тал кайрысы белән сары төскә буядым. Тун әйбәт кенә килеп чыкты. Йоны озын, җылы. +Ләкин уңайсызлык килеп чыкты. Или башлаганчы тирене юарга кирәк булган икән. Бу хакта миңа нишләптер әйтүче булмады. Ул заманда порошогы да юк иде. Сарык өстендә юмыйча да яраса да, тун өчен алай бик әйбәт түгел икән. Шулай итеп, дублёнканың абруе әллә ни югары булмады. +Бер җәйне озын арба белән Мөшеге урманыннан бүрәнә ташыдык. Озын арбаның идәне булмый. Кучер утыра торган урынга бау чорныйлар да шуңа иске сырма җәеп куялар. Урманга беренче башлап кемнәр белән барганмындыр, хәтердә калмаган. Соңгы рейста ялгыз барырга туры килде. +- Юлны белгәч, үзең генә дә бараласың инде, - диделәр. Белеп әйтәләрдер инде. Арбаны кайту ягына каратып, бүрәнәләргә терәп диярлек куйдым. Әүвәл агачның бер башын арбага салдым, аннары икенче башын менгереп куйдым. Кирәк кадәр, гадәттәгечә төягәч, йөкне тыгызлап бәйләдем. Таралып, тәгәрәп китмәсеннәр. Җай гына, бахбайны атлатып кына кайттым, сөян бүрәнәләрне ишләре янына кертеп бушаттым. +Җәй көне авылда эш бетеп тормый. Менә иген өлгереп килә. Без ерак басуда Фоат белән бер тирәдә борчак чабабыз. Шулчак безнең янга тарантаска үзе яраткан кара айгырны җиккән колхоз рәисе Шәрип абзый Шәймиев килеп туктады. Төшеп безнең белән исәнләште. Тирә-юньгә күз салды. Җылы гына сөйләште. Эшебез аңа ошады. Фоат белән миңа рәхмәт әйтте. +Малайлар өлешенә әле тагын пар җирен сөрү дә калган икән. Күрше егет Сабир белән, төрәннең тирәнлеген көйләп, әнә шул пар җирен сөрдек. +* * * +Аны-моны эшләп йөрү, күрәсең, хакимиятнең күзенә чалынгандыр. Унсигез яшькә чыккач, 1948 елның 20 февралендә хөкүмәт миңа "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медален тапшырды. Инде моңа да алтмыш тугыз ел үткән икән. Ошбу бүләк үз артыннан башка медальләрне ияртте. Юбилейга барышлый +ЖУРНАЛНЫҢ БЕР НӨСХӘСЕ +Бөек Ватан сугышы елларында без, фронттагы язучылар, "Совет әдәбияты" журналының һәр санын бик сагынып, зарыгып көтеп ала идек. Безнең өчен бик кадерле кунак иде ул. Аның яңа саны килгән саен көннәр күңелле бер бәйрәмгә әверелә иде дисәм дә, арттыру булмас. +Кызганычка каршы, журналны тәртипле рәвештә ала алмый идек. Хәрәкәттәге армиягә подписка юк иде. Бары бандероль белән генә килә иде ул безгә. +...1943 елны журналны алдыруда шактый зур өзеклек булды. Тылга, каләмдәш иптәшләребезгә хатлар язып, ялынып-ялварып та алдыра алмаган чакларыбыз булгалады. Андый вакытларда журналның яңа санын гына түгел, хәтта күптәнге саннарын күрү өчен дә әллә ни бирергә әзер идек без. +Журналның чираттагы саннарын күрергә сусап йөргән шундый айларның берендә, каты сугышлар барган көннәрдә, алгы сызыкта бер лейтенант миңа, сүз ара сүз чыгып: +- Безгә моннан бер ай чамасы элек "Совет әдәбияты" журналы килде, - диде. +- Ул журнал кайда соң? Миңа биреп тора алмыйсыңмы? +Кызганычка каршы, биреп тора алмый икән. Оборонада торганда, журнал батальондагы татар сугышчылары арасында кулдан-кулга күчеп йөргән, аны аерымаерым да, җыйнаулашып та укыганнар. Ә хәзер ул күрше батальондагы татар сугышчыларында икән. ...Сугышчылар аны тылдан, туганнарыннан, әти-әниләреннән килгән хат кебек итеп укыганнар. +...Шулай да мин әлеге журналны табу бәхетенә ирештем. 1943 елда чыккан 5нче санның бер нөсхәсе иде ул. +Гадәттәге нөсхә. Сугыш елларындагы начар сыйфатлы саргылтсу кәгазьгә басылган. Буявы шактый тонык. Хәреф хаталары да җитәрлек. Шулай да аның тышкы күренеше, торышы һәм язмышы кызык иде. +Тышлыгын ертып алганнар. Әлеге лейтенантның әйтүенә караганда, аның эчке ягы буш булган, ягъни аңа бернәрсә дә басылмаган. Кәгазь юклыктан йөдәгән сугышчылар моңа бик шатланганнар, шунда ук аны ертып алып, тылга, әти-әниләренә, туганнарына хат язганнар. Ике хатка җиткән, ике кешене бәхетле иткән. +Журналның текстлы өлеше беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр тулысынча сакланган. Әмма ул, укыла-укыла, кулдан-кулга йөри-йөри, шулкадәр тузган, таушалган, күпереп, калынаеп киткән, аерым юллары хәтта танымаслык хәлгә җиткән иде - кыскасы, иң бәхетле, иң укылган китап язмышын башыннан кичергән иде ул. +...Бу кызыклы вакыйгадан соң инде бик күп еллар үтте, бик күп сулар акты. Шулай да журналыбызның әлеге укыла-укыла тузып, керләнеп, каралып беткән нөсхәсе, аның язмышы әле һаман күңелемдә, күз алдымда. +Кайтаваз +КҮҢЕЛЕМӘ ХУШ КИЛГӘН ӘСӘР +"Казан утлары" журналының 2017 елгы 1нче санын алу белән, "Илбашы" дип аталган әсәргә күзем төште. Рабит Батулланың бу әсәрен комарланып укырга керештем. Узган саннарда басылган "Чукрак" (Данил Салихов), "Тимә, яшәсен!" (Марсель Галиев) әсәрләренә дә мөнәсәбәтем бик җылы иде. Аларны кайта-кайта укырлык әсәрләр рәтенә кертеп, журналны көтеп алган идем. Данилның үзенә дә: "Мөхәммәт Мәһдиев стиленә тартым итеп язгансың", ә Марсельгә: "Аязым кебегрәк стильдә итеп кабул иттем", - дигән идем. Шундый, узган гасырчарак язылган әсәрләр сагындырган ахры. Сагынычны канәгатьләндергән сөенеч бик татлы булса да, аларны читкәрәк куеп, "Илбашы"на карашымны төбәдем. Ул әсәр документаль хикәяләр җыелмасыннан тора. +Әдәбиятсыз, әдипләрсез, театр-моң, сәнгатьсез милләт була алмый. Милләтне бөтендөнья аренасына чыгару эше әдәби басмалар аша башкарыла. Яшьлегемдә мин Рәсүл Гамзатовның "Мой Дагестан" әсәрен укып, ул халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын тотып яши белүенә сокланганлыгымның тәэсире әле хәзер дә күңелемдә саклана. Алга таба Чыңгыз Айтматов кыргыз халкын дөньякүләм мәйданга чыгарып, укучыларында ул халыкка җылы мөнәсәбәт тәрбияләде. Хәзер дә яратып укыла торган әсәрләр рәтендә кала бирәләр. Әйтәсе килгән сүзбашым - әдәби әсәр аша милләтләр дә, шәхесләр дә мәңгелеккә теркәлеп калдырылалар дип уйлыйм мин. Әсәр чын мәгълүматлы, милли булырга тиеш. +Татар тарихында без яшәгән чорда пәйда булган БӨЕГЕБЕЗ - Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең эшчәнлеген күреп, тоеп яшәгән без - яшьтәшләре аның турында мәгълүматлы әсәр язып чыгара алган Рабит Батуллага зур рәхмәтлебез, дисәм, ялгышмыймдыр! +"Илбашы" әсәре Минтимер Шәрип улы яшәгән мохитне нәкъ булганча тасвирлавы белән кадерле. Анда әсәр героеның яшәеше, нәселенең эш-гамәлләре ниндирәк булганлыгы автор тарафыннан нык өйрәнелеп теркәлгән. Шуннан чыгып, мин бу әсәрне киләчәктә язылачак әсәрләргә чишмә башы - киләчәк буын әдипләребезгә "таяну ноктасы" булыр дип өметләнәм. Ни өчен шулай дип фаразлыйм соң? Башка язучыларга әсәргә кергән хикәяләрнең кайберләрен сайлап алып, үзенә киң күләмле әсәр тудырырга мөмкинлек ачкан ич автор. Шулай итеп, мин бу әсәрне мәңгелеккә юл башы буларак кабул иттем. +Без үзебез яшәгән чордагы вакыйгаларны, фактларда теркәп калдырмыйча, бары тик матур сүзләр белән генә чуарлап, кылынган гамәлләргә карата мөнәсәбәтебезне белдермичә, "куык очыртып" кына яшәсәк, киләчәк буыннар безнең хакта ни уйлар? Ай-һай, гомер кыска - без яшәгән гомер тарих өчен ялт-йолт итеп алган яшен кебек бер мизгел бит ул. Әдипләрдән киләчәккә калырлык әдәби әсәрләр таләп итү мәслихәттер дә. +Шигъри җанлы, әдәбиятны яратучы, театр сәнгатенә мөкиббән киткән, сәясәт өлкәсендә утлы хәнҗәр уйнаткан, милләте өчен җанын фида кылырга әзер торган, янәшәбездәге башка милләтләр белән дус-тату яшәүне хуп күргән, диннең, татар дөньясына рухи азык чыганагы буларак, татар халкын саклап калудагы ролен аңлап эш иткән Илбашыбыз - һәрбарча зурлауларга лаек зат! Без шундый "каты куллы" хуҗабыз булуы белән горурлана да беләбез. Шушы урында үземнең күңелемә хуш килгән бер фактны теркәп китәсем килә. Минтимер Шәрипович театрга премьераларга йөрергә ярата. Театрга аның яратып йөрүенә сәнгать дөньясыннан хәбәрдар булган тамашачылар нык күнегеп бетте инде. Ә менә мине гаҗәпләндергәне шул (үзем дә бу гадәтне мең мәртәбә хуплаган хәлдә): халыкның, Минтимер Шәрипович тамаша залына килеп керүгә, дәррәү басып кул чаба башлавы! Режиссёрлар халыкны җыеп репетиция ясамаган ич. +Форсаттан файдаланып, Минтимер Шәриповичка шәхси мөнәсәбәтемне дә белдереп үтим әле. Ул Аязымның иҗатына беркайчан да битараф булмады. Аязны һәрвакыт төрле тантаналарга үз янәшәсенә дәшеп ала торган иде. Анда алар иҗади хәрәкәтләр барышы турында да фикер алышырга җай таптылар. Мин, Аязның хатыны буларак, аңа мең-мең рәхмәтлемен. "Иң шәп хикәя" конкурсына +МИЗАН БУРАНЫ +ХИКӘЯ +Көн кичкә таба авышса да, Сәйдә карчык белән Зарифа карчык әллә ни ашыкмадылар. Ара ерак түгел, ат юлны белә, ә төн аяз булырга охшаган иде. Әле мәҗлес беткәч тә алар, йокы бүлмәсенә чыгып, Балтай (Бал түтәй) белән әллә ни кадәр сөйләшеп утырдылар. Ике ел элек, Бәләкәттәйнең (Бәләкәй түтәй) җеназа мәҗлесендә очрашканнан бирле күрешкәннәре юк иде әле. Утыра торгач вакыт та җитәрлек узган. Инде өйдәгеләр кунарга калу турында да сүз кузгата башладылар. Балтай ныклап ук кысташа башлады: +- Ярар, әллә нигә бер килеп, кунып китсәгез дә гөнаһ булмас. Иртәгә таң башыннан кузгалырсыз. Әнә, телефон бар, шалтыратып кына әйтәбез дә хәзер. Гөлчәчәк, бәбкәм, бар әле телефонны кара, эшлиме? +Шул арада, сап-сары чәчле матур кызчык, әбисенең итәгеннән шуып кына төште дә, түр бүлмәгә таба йөгерде. +- Юк, юк, юк, Балтайкаем, мәшәкатьләнмәгез дә, нитмәгез дә. Кайтабыз. Мөхәммәтгазиземнең иртә таңнан ат җигеп эшкә менәсе бар. Юк, юк. Кайтабыз, - дип тәкрарлый-тәкрарлый, Сәйдә карчык кайтырга җыена ук башлады. - Әйдә, кем, ни, Зарифа, киен син дә. Кузгалыйк, Аллага тапшырып. +- Ыкы, ыкы, - ди-ди, Зарифа карчык та караватка өеп куйган киемнәр арасыннан үзенең тунын тарткаларга кереште. +- И-и-и, юкка сүз кузгаттым ахрысы. Утырыр идегез әле бераз. Аннары, әнә, Шәрифҗан озата барган булыр иде, - дип, Балтай ашыга-ашыга түр бүлмәгә чыгып, аш өстәленнән күчтәнәчкә дип, аннан-моннан камыр ризыклар чүпли башлады. Сәйдә карчык, матур беләзекле кулларын Балтай ягына болгыйболгый, чыгуга таба ашыкты. +- Берни кирәк түгел, Балтайкаем. Сыйландык, булды. Мәшәкатьләнмә дә, нитмә дә, салма бер әйбер дә. Менә исән-сау гына кайтып җитсәк, шуңа бик шөкер. +...Алар күрше авылның капкасын чыкканда, караңгы төшеп, буран уң яклап, басудан себереп китергән карны юл кырыйларына сылап маташа иде инде. Әлегә әллә ни куркыныч күренмәсә дә, көчәергә исәпли ахры, дип, Сәйдә карчыкның эче сызып куйды. +- Кай арада кузгалган бу буран? +Сәйдәнең пошынуын сизенгәндәй, Зарифа да, әллә ниләр күрер кешедәй, элпәле күзләрен буран аша караңгы басуга текәде. +Зарифадан аермалы буларак, Сәйдә карчыкның ат чанасына утырып гомерендә беренче тапкыр төнгә каршы юлга чыгуы түгел иде, әлбәттә. Буранда да калгалаганы булды. Бүген дә хәл гадәттәгечә кебек иде. Тик ат кына, нидәндер шикләнгәндәй, колакларын торгызып ашыга. Курыкканга юш килә, дигәндәй, кинәт урман ягыннан җилгә ияреп бүре улаган тавышлар да ишетелгәләп куйды. +- Сөбханаллаһ! - Зарифа карчык, җылы толыбы эченнән мамык шәлгә төргән башын чыгарып, тавыш килгән якка колагын куйды. +- Буран күргәнең юк мәллә, шаккаттың, - дип дустын ачуланган булды Сәйдә карчык. - Курыкма, җил урман ягыннан исә. Тапмыйлар алар безне. +- Тапмас, ди. Бүре бит ул! - Зарифа карчык юлдашына көлемсәр караш ташлады. +Бераз икесе дә тын гына бардылар. Зарифа карчык, зур толыбын сөйрәп, чананың түренә үк шуышып килде дә, аркасын чана кырыена терәп, дилбегәне җай гына тарткалап баручы Сәйдә карчыкка таба борылып утырды. +- Яшь чаклар түгел шул, Сәйдәкәй. Бирешеп киттек бераз. +- Юк сүз сөйләмә, Зарифа. Нинди бирешү ди? Карт кеше, әнә, урын өстендә ята. Ә без әле-е-е! Аллага шөкер, ат җигеп, буранда сызгырып аштан кайтып киләбез! +Зарифа карчык эндәшми генә тагын елмаеп куйды. +- Картлык безгә якын килергә куркып тора ул, Зарифа. Без тиз генә картаер өчен шушы тормышны кордыкмыни? Син картлык дип телеңә дә алма башка. Исемен әйтүгә, шалт итеп килер дә басар яныңа. +Сәйдә карчык шәпләнеп, кулындагы камчысын өскә алып селкеп, "һайһай"лап атны куган булды. +- Әле үткән көз Сәкинә карчык урманнан төшеп килә иде, - дип дәвам итте Сәйдә. - Мин бозаулар алып төшеп киләм. Нишләп йөрисең болай бик иртә, дим? Әй, ди бу, иртән торсам - картлык өскә атланган, чир бугазга ябышкан, ди. Мин әле сезне шушылай өскә атландырып ятыйммы, дидем дә, сикереп торып урманга менеп киттем. Менә, бераз язылып төшеп киләм әле, ди. +- Сәкинә карчыкмы? Илаһым, ул гомергә шул булды. Туксан тулгач, яңа тешләр чыга башлый икән, дип, шатланып йөри, ди. +- Ник, чыксын! Яңалары чыксын. +Карчыклар кеткелдәп көлешеп куйдылар. Икесенә дә бераз хәл-куәт кереп киткәндәй булды. Буран да тынып киткән сыман тоелды. Алар, кәефләнеп, иреннәрен генә кыймылдатып пышылдап, нидер укый-укый, төймәләнгән изүләрен ачып, куркудан кысылган күкрәкләренә иркен сулыш алдылар. +Ике авыл арасы ерак түгел, нибары дүрт чакрым. Төн аяз булса, утлары әллә кайдан балкып, үзенә чакырып торыр иде. Утлар бүген алдан да, инде арттан да күренмәде. +- Сәйдә, - диде Зарифа карчык. - Безнең синең белән болай чанага утырып чыкмаганга да хәйран еллар бит инде. +- Менә, чыктык бит. Буран кузгалды хәтта. +Авыл фермасын узуга, юл тармакланып, бер чаты кыйгачлап басуга алып чыга. Шул басу юлыннан ялгыш менеп китмәсәк кенә ярар иде, дип пошаланды Сәйдә. Шуңа күрә, як-ягына каранып, һаман юлны чамаларга тырышты. Юлдашын борчуга салмас өчен, ул бу шиген кычкырып әйтмәде. Аннары, толыбы эченә сыенып, күзләрен йомып, баядан бирле дога укып баручы дустын бүлдерәсе дә килмәде. Дога кирәк иде бүген аларга! +Бу вакыт эчендә, авыл зиратын инде күптән узган булырга тиеш булсалар да, аңа җитәрәк менәсе текә тауга да килеп җитмәгәннәр иде әле. Сәйдә зур түземсезлек белән атының шул тауга күтәрелә башлавын көтте. +Кинәт, якында гына бүре улаган тавышка, барган җиреннән ат сискәнеп туктап калды. Сәйдә карчык, көр тавыш белән "на-на-на"лап, дилбегәне күпме генә селтәсә дә, ат бер адым да атламады. Хәтта аның алда барлыгы да күренмәде. Чөнки күз ачкысыз кара буран, шушы чанада утыручы икәүне генә яшәештән аерып аласы килгәндәй, аларны тоташ стена булып уратып алган иде. +- Килеп җиттек, Зарифа. Ач капкаңны киереп, - диде Сәйдә, дилбегә тотып өшегән кулларын тыны белән җылытып. +- Аллаһның кодрәте шушы микәнни, Сәйдә? Аллага тапшырган! +Карчыклар тын калып, бу киеренкелекнең ни белән бетәсен көттеләр. Вакыт аз иде. Уйларлык та вакыт юк иде. Әйтерсең, яшәеш аларны бураны белән кысрыклап кара стенага китереп терәде дә, сакка бүреләрен утыртты. +Кызганыч! Сиксән ел гомернең шушылай бетәчәге кызганыч иде! Алар бит икесе дә ап-ак түшәкләргә ятып, балаларына акыллы сүзләр әйтеп, яхшылап бәхилләшеп, матур үлем турында хыялланганнар иде. +- Сәйдә, селкенми генә утыр. Артыңа борылма. Ахры, артыңда бүре тора. Эндәшмә, - диде Зарифа карчык, пышылдап. +Сәйдә эчтән генә калтырап куйды. Гөжләп башына кан йөгерде. Кинәт тирәяк чайкалып тора башлады. Ул, бүренең алдына ук тәгәрәп төшүдән куркып, аякларын җай гына шудырып, тезләрен Зарифаның җылы тәненә терәде. +- Килеп басканмы, Зарифа? Артта ук торамы? +- Буран тынып торган арада башы күренеп киткән сыман. Толыбыңа каплан да әкрен генә чанага ят. +Сәйдә карчык шулай эшләде дә. Хәзер инде икесенең дә колагына бүре улавы да, буран сызгыруы да түгел, доң-доң йөрәк тибеше ишетелде. Доң-доң, доң-доң! Соңгы тибешеме? Яшәргә иде, диешеме? +- Безнең ат исән микән ул? +- Белмим? Исәндер, - дип җавап бирде Сәйдә. +"Килдеңме тагын, әй син, зур башлы соры бүре? - дип күңеленнән генә эндәште Сәйдә. - Ничә тапкыр юлыма чыгып та тотынмаган идең? Әле бураннар булыр, очрарсың, дигән идеңме? Теге вакытта, чанага салып төрмәгә алып киткәндә дә чыккан идең. Аша, өзгәләп ат, дип ялвардым. Тимәдең! Рәнҗедем сиңа! Менә тагын килеп артыма бастың. Бу юлы рәнҗеп калмасын, дисеңме?" +- Сәйдәкәй, - дип, уйларыннан бүлдерде аны Зарифа карчык. - Әйдә, мондарак шуыш. Икебез бер тирәдәрәк булыйк. Эзләүчеләр булса, дим. +- Ни сөйлисең син, Зарифа? Үзебез кайтып җитмәбез, дисеңмени?! +Сәйдә карчык акрын гына алга табан шуышты да Зарифа карчыкның итәгенә башын салды. +- Кайтабыз, Сәйдә, кайтырбыз. Менә таң сызыла башлагач та, буран басылыр. Кайтырбыз, иншаллаһ, - дип пышылдады Зарифа. +- Бүре һаман шундамы, Зарифа? Күренәме? +Сәйдә карчык, толыбыннан башын чыгарып, тын гына бүре булырга тиешле якка карап торды, тик эндәшмәде. +- Зарифакай, син миңа рәнҗеп китмә инде, яме. +- Нәрсә өчен? +Зарифа, кайчандыр Сәйдәнең авызыннан шушы сүз чыгар, дип көткән иде. Көтә-көтә, ни өчен икәнен дә, көткәнен дә оныта башлаган иде инде. +- Теге еллар... 43не әйтәм инде. +Зарифа карчык авыр сулап куйды. +- Буласы булды инде, Сәйдә. Рәнҗешләр дә күңелдә йөри-йөри искерделәр. Тузанга әйләнеп сибелеп кала баралар. Рәнҗемим, Сәйдәкәй, рәнҗемим. Син дә миңа рәнҗемә. +Карчыклар тагын тынып калдылар. Аларны инде, котырынган буран да, хәтта бүре дә куркытмый иде кебек. Алар, шушы аяусыз төндә пышылдашып кына булса да, гомер буе күңелләрен сызлаткан төенне чишәргә, ниһаять, андагы рәнҗеш-үкенечләрне шушы буранга чәчеп, бушанып калырга телиләр иде кебек. Шуңа буран да күмеп китәргә ашыкмады, һәм бүре дә, өсләренә ташланудан тыелып, бу икәүнең сүзләре беткәнен сабыр гына көтте сыман. +- Авыз тулы кара кан булса да, кешегә сиздермәдек, дус яшәдек. Рәхмәт сиңа шуңа, - диде Сәйдә, Зарифага сыена төшеп. +Зарифа карчык үрелеп, толыбының итәген тартып, Сәйдәнең ачылып киткән иңнәрен каплады. +- Сәетгалиемнең бәхете булмады. Дөньяда урынын таба алмый бәргәләндебәргәләнде дә китеп барды. Уллары да гомерле булмады. Нәселе корысын, дип рәнҗегән булгансыңдыр. +- Ә минекеләр, Зарифа? +Сәйдә, башын күтәреп, күзләре белән Зарифаның йөзен, карашларын эзләде. +- Аллаһы Тәгалә күптән бизмәненә салган инде, барын да. Оҗмаһы да, тәмугы да шушында булган, Зарифакай. +Зарифа карланып туңган бияләйләре белән битләрен, күзләрен сыпырып куйды. +- Синең ул көнне минем йортка тентү җибәргәнеңне ишеткәч, җир убылгандай булды. Балалар өчен курыктым. Өйдә булган бар ризыкны җыеп, төенчеккә төйнәп, бакчага, кар астына алып чыгып күмдек. Ходаем, өлкәнем Сәетгалиемне генә алып китмәсәләр ярар иде, дип Аллаһтан ялвардым. Ул безне ач үлемнән коткаручы иде. Инде котылдык, дигәндә, Шәрифулла килеп керде. Ломы белән бар җирне тишкәләп бетерде. Сине коткарасы килгәндер. Аны да син җибәргән, диделәр. +Сәйдә карчык, бер-берсеннән йөзләрен яшергән шушы мәрхәмәтле буранда, дустының хөкемен кабул итәргә әзер иде. +- Җибәрдем, Зарифакай. Минем дә бит, синеке кебек, итәк тулы бала иде. Шул кемдер урлаган өч йөз илле грамм икмәк өчен төрмәгә барасым килмәде. +Зарифа эндәшмәде. Ул, чана кырыена башын куеп, тын гына сулкылдады. +- Бүре, имеш, - диде Сәйдә. - Бүре дә булдымы безгә дошман, Зарифа? Безнең теткәләнеп беткән җаннар кирәк микән аңа? Безнең агулы итне ашамый ул. +Игелекле иде буран! Ул, бу икәүнең әле яшьләрен, әле елаудан калтыранган иңнәрен, әле бозлана башлаган итәкләрен себереп, туктаусыз чана тирәли әйләнде. Карчыкларның авызыннан чыккан һәр сүзнең сер икәнен белеп, башка беркем ишетмәслек итеп, кайсын-кая куды, таратты, йотты, гаип итте. +- Сәетгалиеңнең гаебе зур икәнен белдең, Зарифа. Тик, ләм-мим, беркемгә дә белдермәдең. +Сәйдә калтыранып, әллә сулыш алырга, әллә тамагына утырган төерне йотарга дип тукталып калды. Аннары, кытыршы куллары белән Зарифаның өшегән аякларын, кулларын сыпырды. +- Мин хәзер рәнҗемим. Оныттым инде мин аларны, Зарифа. Бәлки, мин дә шулай эшләгән булыр идем... Балалар бит. Ачлык, ялангачлык... Кеше кешене ашарга әзер чаклар иде шул. +Зарифа эндәшмәде. Ләкин толып аша Сәйдә аның авыр сулавын да, сулкылдавын да тойды. +- Елама, Зарифа, мин аны шул вакытта ук аңлаган идем инде. Исламгалинең үчен аласың килде синең. +- Юкны сөйләмә. Үч аласым килсә, сине төрмәгә алып киткәч, өч балаңны үземнең дүрт ач тамак янына сыйдырыр идемме? Аннан әйләнеп кайтканыңнан соң, йорттан-йортка тилмереп йөрмәсен дип, үзеңне дә керттем. Миндә яшәдең. Үч, имеш. 41дә үк үлгән иде бит инде Исламгали. Болай да тилмереп җан биргән кешенең үчен алып буламы? +Зарифа, дустының салкыннан кызарып шешенгән кулын өстеннән алып, читкә этмәкче булды. Ләкин, базнат итми, аны ипләп кенә, әле аз гына җылысы калган толыбы астына яшерде. +- Яхшы күңелле кеше син, Зарифа. Шуңа Исламгали сине яратты. +Зарифа карчык, урыныннан калкып, Сәйдәнең йөзен күрәсеме, әллә иңнәреннән аласымы итте. Тик хәле җитми, кире чүкте. +- Сәйдә, кузгатмыйк Исламгали рухын. Хәзер нигә кирәк? Ул бит безне ташламады. Үпкә чире белән комиссовать итеп кайтаргач, ут күршебез Хәтмулла, дезертир дип, ялган данын таратты. Син аны яклап сүз әйтә ала идең. Син дә үчләштеңме? +- Ничек итеп? Ул минем сөяркәм, дип яклап барырга идеме? Заманасы нинди иде соң? +Зарифа карчык эндәшмәде. +- Утырып кайтканнан соң, кеше миннән йөз чөергәндә, мине дустың иттең, - диде Сәйдә, елаудан шешенгән йөзен өшегән куллары белән каплап. - Син кылган изгелекләрне кайтарып бетереп булмас, Аллаһ шаһит. +- Барында да Сәетгали хакы. Мин дә бит синең алда бурычлы идем, - диде Зарифа, ниндидер хәлсез тавыш белән. - Минем дә бит, бер килеп, Аллаһ каршына басасы булыр... +Сүзләр өзелде. +- Менә бәхилләштек тә. +Сәйдә әллә нидән сискәнеп, дусты ягына күз ташлады. Зарифаның йөзе тыныч, күзләре йомык иде. Дога укый, дип уйлады Сәйдә. Аннары, үрелеп кенә Зарифаның агарынып киткән йөзен толыбының киң якасы белән каплап куйды да, аны гәүдәсе белән ышыклап, бүреле якка борылып утырды. +- Ашаса мине ашасын, Зарифа. Мин әзер! Син качып кал! Сиңа тими ул. Ул минем арттан килгән. Мине күптән сагалап йөри инде ул, ач соры бүре. Күрдеңме, кылган гөнаһларым бүре булып минем артыма баскан. Йә, Хода... +Сәйдә карчык, тезләренә басып, өшегән кулларын күккә, бураннан да югарырак күтәреп, анда өстә кемнеңдер җылы кулын тоясы килепме, бер талпынды да хәлсезләнеп чанага ауды. +...Таң сызылганда, буран да тынды. Кайдадыр якында гына мотор тавышы ишетелде. +...Эзләүчеләр, чана янына килеп җиткәч, сәер күренештән аптырап калдылар. Бу урында бервакытта да кот салмый. Ике авыл арасындагы юл, төн буе буран себергәнгә көзге кебек ялтырап тора. Сәйдәнең аты, туры юлдан бер адым да тайпылмый, зират янындагы тау итәгенә килеп туктаган. Карчыклар, әйтерсең, бераз хәл алыр өчен генә туктаганнар да, елмаешып, мамык шәлгә төргән башларын җылы толыпларыннан салкынга чыгарып, чана түренә сөялгәннәр иде. Ә әйләнә-тирәдә төн буена бүре туе булган кебек, чана тирәсе эре-эре эзләр белән тапталып беткән иде. +Ак җилкән +Бәләкәйләр +БӘЛӘКӘЙ ӘЗҺӘР +Мин егерме йортлы Яңа Ташлыяр дигән кечкенә бер авылда үстем. Челтерәп аккан чишмәләр, таллар, зирек агачлары, әкрен генә аккан инешне күз алдына китерегез. Тау битләрендә кызарып пешкән җиләкләр, исле гөлләр, мәтрүшкәләр - кыскасы, санап бетергесез төрле-төрле чәчәкләр. Өйдән ишегалдына чыккач та синең җаныңны шушы матурлык биләп ала. Бер сүз белән әйткәндә, үзенә күрә бер оҗмах инде. Урманында, күп булмаса да, җаның ни тели, шул бар: чикләвек, миләш, шомырт, карлыган, кура җиләге дисеңме... Иң сөендергәне шул: ул җирләрне машина-трактор таптамаган, анда зур көтүлекләр кермәгән, табигать ничек бар, шулай сакланып калган. Су буйларында "Йомры күл", "Тирән күл" дигән чокырлар бар, тирәнлеге ике-өч метр, киңлеге өч-дүрт метр. Шул суларда хәтта кушбаш балыклары да йөзеп йөри, нинди зурлыкта икәнен, бөтен матурлыгын күреп була. Шуларга сокланып, кызыгып, ничек кенә тотарга икән дип уйлап көннең үткәнен сизми дә каласың. Мин авылым турында бу сүзләрне бүгенге күзлектән карап язам. Бала чагыңда исә аларга әлләни игътибар да итмисең, чөнки алар синең белән бергә туган, күз алдыңда, җаныңа, күңелеңә шулкадәр сеңеп кереп калганнар ки, алар турында уйлап торырга вакытың да юк. Менә хәзер инде авылны башкача күз алдына да китерә алмыйм. Бүген инде ул авыл юк, зираты гына калды... +Җиңү килгәч +Балачагым, мәктәптә укыган елларым, нәкъ әйткәнемчә, кайбер әйберләр ниндидер томан эчендә искә төшә. 1945 елгы Җиңү көне, миңа әле биш яшь кенә тулган икән. Без урамның уртасында җыен бала-чага, укучылар, апалар, әбиләр. Кем аягында йөри ала, барсы да "сугыш бетте!" дип кычкыралар. Мин әле сугышның нәрсә икәнен хәзерге мәгънәдә аңламыйм, шулай да хәтергә кереп калган инде. Матур җиз таска агач кисәге белән бәреп Гайшә әбинең: "Война бетте, война бетте, биш малай кайта!" - дип бии-бии кычкырганы әле дә истә. Нишләптер башкаларның алай бик нык шатланганнарын хәтерләмим. Күрәсең, күбесенең йә ире, йә баласы һәлак булгандыр. Ә менә итле аш ашаганымны хәтерлим. Мин яшь чакта сакау идем, кайбер хәрефләрне әйтә алмыйм, бигрәк тә "р" хәрефен. Шуңа күрә миңа: "Яле, "тыр-тыр" дип атны туктат", - диләр. Мин бик каты итеп "тыг-тыг" дип кычкырам. Шуннан барысы да рәхәтләнеп көләләр. Менә бер заман немецчә сөйләшә башладым, сугыштан кайткан кешеләрдән немец сүзләре ишетеп, шуларны сөйләп йөрим. Күрше-тирәләр мине немецчә сөйләтеп рәхәтләнеп көләләр. Күрәсең, немец теле мин сакауга килешеп торган, анда бит "р" хәрефе сакаурак яңгырый. Үзем дә шуннан ниндидер рәхәтлек табам. Беркөнне күрше Мөҗәһит абыйларга кердем, аларның минем яшьтәге кызлары, малайлары бар. Боларга немецчә сөйләп күрсәтергә телим, бик каты кычкырып: "Агбайтен, агбайтен! Угыс шваен..." — дип сөйли башлаган идем, берәү күткә китереп типте, очып киткәндәй булдым .Күтәрелеп карасам, Мөҗәһит абый икән. Куркудан аска җибәргәнмен, ике балактан агып чыкты. Балалары рәхәтләнеп көләләр: "Астына нитте, астына нитте, нимес!" Мин елый-елый су буена төшеп киттем. Тегеләр минем арттан үрти-үрти киләләр. Ыштанны салып, тегеләрне куарга тотындым. "Әтигә әйтәбез, әтигә әйтәбез, ул синең җаныңны ала!" - дигәч кенә туктап калдым. Мөҗәһит абый "Буралы"да авыл советында эшли иде. Кайчагында, салып кайтса, хатыны Нурлыхадә түтигә кул күтәрә. Андый вакытта минем әни Нурлыхадә түтине безнең базда яшереп тота. Икенче көнне, тегесе айныгач чыгарып җибәрә. Мөҗәһит абыйның сугышта нервылары беткән, салып алса, бик тиз кыза, нәрсә эшләгәнен дә белми. Ул эчкән көнне барыбыз да бик куркып тора идек. Хәтта безнең этне - Актүшне атып үтерде. Аны жәлләп елаганым һич истән чыкмый. +Сәхнәгә чыктым! +Мәктәп урам аркылы, каршыбызда гына иде. Шуңа күрә мин алты яшемдә беренче класска укырга кердем. Ничек кердемме? Бер партага килдем дә утырдым. Укытучы Сәхипҗан абый куып чыгармады тагын, ул яңа гына сугыштан кайткан, малае Рим белән бергә утыртты. Мәктәптә өч класс бергә укый, хәзер инде хәтерләмим, ничә бала булганбыздыр, унмы, уникеме. Өйдә бәләкәй генә кара такта бар, шунда язарга өйрәндем акбур белән. Кайвакыт ак таш та була. Язарга исә дәфтәр юк иде, өйрәнгәч кенә бирделәр. +Беренче тапкыр сәхнәгә чыктым. Шул беренче класста укыган чакта октябрь бәйрәменә (7 ноябрь көнне) сәхнәгә чыкканымны хәтерлим. Сәхнә шул мәктәпнең идән такталарын бераз югары күтәреп эшләнгән бер почмак, аны концерт беткәч кире сүтеп урынына куялар. Безне карарга бөтен авыл җыелгандыр, мәктәп тулы иде. Нәрсә сөйләгәнемне хәтерләмим. Хәзер уйлап куйдым: кияргә юньле кием юк, буй кечкенә, үзем сакау, җитмәсә яман кычкырып, "р" хәрефен әйтергә теләвем булгандыр, болай да сүзем аңлашылмый, бәләкәй көчек кебек ырылдаганмындыр гына. Шуңа күрә авыл халкы рәхәтләнеп көлгәндер. Халык көлгән саен минем көлдертәсем килә. Рәхәт бит, көләләр, кул чабалар. Алар бит мин сөйләгән әйбердән көлмәгәннәр, минем үземнән көлгәннәр. Авыл кешесе кызык эзләргә, күңел ачарга ярата ул... Ни генә булмасын, бәлки, шул вакытта җанымда сәхнә дигән "җен"не ярату уянгандыр. +Җәннәткә кердем! +Тагын бер вакыйга исемә төште. Миңа биш-алты яшьләр чамасы булгандыр. Зәйтелҗиһан апа белән Сарман янындагы Әлмәт авылына Җәннәт апага кунакка барыш. Җәннәт апа Әлмәт авылы кешесенә кияүгә чыккан иде. Күз алдына китерегез: безнең авылдан Әлмәткә егерме чакрымнар булыр. Әйткәнемчә, миңа — биш, Зәйтелҗиһан апага унбер яшьләр тирәсе. Шулай барабыз-барабыз, барып кына җитә алмыйбыз бит. "Апа, мин арыдым, — дип елый башладым. - Аяклар шеште, атлап булмый!" Апа: "Җылак тәре, әни сиңа: "Барма, балакаем, ул бик ерак", - дип күпме ялынды. Үзең бит, үкерә-үкерә: "Барам, барам!" - дип яшьләреңне агыздың, хәзер түз инде! Җылама, җылак, әгәр тагын бер тапкыр еласаң, үзеңне генә калдырам да китәм!" - дип котымны алып бара. Шулай талаша-талаша, елый-елый бара торгач, иртән-иртүк чыккан кешеләр Әлмәт авылына кич белән генә килеп җиттек. Килеп җиттек тә авыл уртасында басып торабыз: кая барырга, кемгә керергә белмибез. Бездән: "Сез кемгә килдегез соң?" - дип сорыйлар. Без: "Апа белән җизнигә", - дибез. Халык аптырап, безгә карап көлеп тора. "Апа белән җизни күп була ул, кемгә килдегез, исемнәре ничек?" - дип сораштыралар. Җизнинең исемен белмибез дә белмибез инде, каушаудан апаның исеме дә онытылган. Кинәт искә төште. Сөенечебездән: "Җәннәт апа, Җәннәт апа!" - дип кычкырабыз. Аны беләләр икән, түбәсе калай белән ябылган бик матур бер йортны күрсәттеләр, безнең авылда андый матур йорт юк! Бу йортка керү миңа ул чакта җәннәткә эләгү белән бер булды! Җизнинең исемен барыбер тиз генә искә төшерә алмадык. Соңыннан искә төште, Хаҗи Әхмәт бит инде, бик кунакчыл, киң күңелле кеше иде, мәрхүм. Авылда кешегә исем-фамилия белән эндәшмиләр ич. Апа, җизни, абый, җиңги, әти, әни. Кире авылга кайтканда, бер апа мине бәләкәй арбага утыртып, Карамалыга хәтле тартып алып кайтты. Ул Минзәләбаш авылыннан булган икән. Мин хәзер күз алдына китерә алмыйм, биш яшьлек баланы әни шундый ерак юлга ничек чыгарып җибәргәндер? Күрәсең, бик нык теңкәсенә тигәнмендер инде. Бүген биш-алты яшьлек балалар шундый ерак юлга җәяү йөрерләр иде микән, ышанып бетмим. Шулай да Җәннәт апага кунакка бару күңелемә онытылмаслык хатирә булып кереп калды. +Зелпеләндек! +Мин инде алты-җиде яшьтә үк урман буена җиләк җыярга бара идем. Урман безгә ерак түгел, булса бер-ике чакрымдыр. Шуңа күрә һәрвакыт үзем генә җиләк җыярга яратам, бер кешене дә ияртмим. Иптәшләрем миңа үпкәлиләр, нишләп +бездән качасың, диләр. Гадәтем шундый, кеше белән җиләк +җыя алмыйм, хәзер дә шулай. Урманга барган саен матур, +эре, кызарып пешкән җиләкләрне сабагы белән җыеп +әнигә алып кайтам. Ул авыру булганга урманга җиләккә +баралмагач, күрсен әле, нинди матур җиләкләр була, +сабагыннан өзеп ашасын дип үземчә сөендермәкче идем. +Әни шунда: "Рәхмәт, балакаем, җиләкләреңне әтиеңә бир, +аның күңеле булыр", - дигәне әле дә хәтердә. +Беркөнне шулай әти белән зелпе тамыры җыярга +барабыз. Ул зелпе тамырына нәрсәдер биргәннәр, күрәсең, +акчамы, бүтән әйберме, анысын хәтерләмим. Күп кешеләр +зелпе агачын белми, чөнки аның ашый торган җимеше +юк. Бераз балан агачына охшаган, бик зур булып үсми. +Чәчәк атар алдыннан тамырын кисеп алабыз, балта белән суккалагач, тамыры тиз кубып төшә, шуның каерысыннан каучук ясыйлар, янәсе. Ул сирәк-сирәк кенә үсә, аны эзләргә кирәк. Мин эзләп табам да әтигә кычкырам: "Әти, монда кил, мин таптым!" Әти килә дә эшен башлый, мин тагын эзләргә тотынам. Тагын берсе очрый, тагын кычкырам. Шулай көне буе эзли торгач, шактый күп җыелды зелпе тамыры. Мин инде кайтырбыз дип уйлап тора идем. Әти әйтә: "Килгән-килгән, тагын бераз җыйык әле, улым", - ди. Мин эзләп чокыр кырыеннан барам, монда юк, тукта әле, бераз өскәрәк менеп карыйм дип өскә күтәрелгәч, озак кына эзләгәч, зелпе очрады. "Әти, монда кил, мин таптым!" Әтине көтә-көтә хәл җыям, бераз вакыт үткәч, тагын кычкырам: "Әти, монда кил, мин таптым!" Бик матур зелпе бу. Нишләптер әти генә күренми. "Әти, мин монда, нишләп килмисең?!" - дип кычкырам. Бер тавыш та ишетелми. Нәрсә булды икән дип әти янына киттем. "Әти, син кайда? Нишләп дәшмисең?" Әтине эзләп теге калдырган зелпе янына барып җиттем, әти юк. "Әти! Әти! Син кайда?!" - дип бар көчемә кычкырам. Бер тавыш та ишетелми. Югыйсә шушында гына калган иде бит. Куркудан тәнем калтырана башлады. +Нишләп мине ташлап китте икән? Бу урманнан хәзер ничек чыгарга? Күз алдына китерегез, ул чагында миңа сигез яшь чамасы. Шуңа менеп, үземнең кай төштә икәнемне күрергә дип бер зур усак агачы янына килдем. Карасам, усак агачы төбендә әти ята, янында балтасы, киндер капчыгы, үзе яланбаш. Әти үлгән! "Әти, әти, нәрсә булды, нишләп үлдең", — дип җылый-җылый әтине акрын гына селкетә башладым. Әти кымшанмый да! Янында күпме утырганмындыр, анысын хәтерләмим, бары тик күздән бертуктаусыз яшь ага, инде нишләргә белмичә: "Ярдәм итегез! Ярдәм итегез, әти үлгән!" - дип җан ачысы белән кычкырганым гына хәтеремдә. Бервакыт акрын гына әтинең күзе ачыла башлады, ул: "Улым, су китер", - диде. Мин чокырга, тау астына төшеп киттем. Башымдагы фуражканың төбенә әрекмән яфраклары салып, әтигә су алып мендем. Әти эчте дә калган су белән битен юып төшерде. Минем аптырап җылап торганны күргәч: "Улым, мин бит үлемнән калдым, — диде. — Әнә, күрәсеңме, усак агачында шөпшә оясы булган, мин аны умарта күче дип торам. Балта белән бер-ике мәртәбә суккан идем, шунда бик зур кара шөпшә муенымны чакты. Башыма агач белән китереп суктылармыни. Аңымны югалтып аудым. Мин үтергән шөпшә шунда булырга тиеш". Чыннан да, әтинең эшләпәсе янында үлгән шөпшә ята. Андый шөпшәне үз гомеремдә күргәнем булмады, бармак озынлыгы, сары-кара төстә, карарга куркыныч. Ишеткәнегез булдымы икән, җиде еллык шөпшә чакса, кеше һәлак була диләр бит. Әти акыртын гына торды, кулына балтасын алды, миңа зелпе тамырларын күтәрергә кушты. Без аны киндер капчыкка җыя идек. Берзаман әтинең бөтен бите шеште, күз күрмәс булды. Көч-хәл белән өйгә кайтып егылды. Болай да бер үпкәсе булмаган кеше бит — шактый азапланып ятты. Шөкер, әни төрле авырулардан дәвалый иде, монда да әти исән-сау калды. +Чия чияләнгәндә +Мин җәй буе урманда ни очраса, шуны +җыям. Шулай бер көнне Мөдәррис әйтә, +Буралы урманында, Тырыш янында чия бар +диләр, әйдә шунда барыйк, ди. Безнең авылга +алты-җиде чакрым булыр. Әйтүе булды, +киттек Мөдәррис белән чия җыярга. Чыннан +да, урыны-урыны белән зур-зур чиялекләр +очрый, биек түгел, булса шул билдән булыр. +Бервакытны карыйм, каршымда кып-кызыл +эре-эре чияләр үсеп утыра, Мөдәррис +килеп җиткәнче дип тиз-тиз җыя башладым. +Берзаман аяк ниндидер йомшак әйбергә +тиеп китте. Карасам, еланнар чия төбендә +уралып яталар, куркуымнан әллә кая +сикердем. Нишләргә, шундый эре, кызыл +чияләрне җыймасаң, әрәм була бит, бер +таяк сындырып алдым да еланнарны куам. Ысылдыйлар, ләкин качалар тагын. Күрәсең, еланнардан куркып башкалар ул чиялеккә кермәгәннәрдер. Мөдәррис килгәнче ярты чиләккә якын чия җыйдым. Шулай итеп, кичкә хәтле бер чиләк чия җыйдык, авылга көтү кайтканда гына кайтып җиттек. Иртәгә тагын барырга сүз куештык. Шулай итеп, көн саен чиягә китәм. Шактый җыелды бит. Әни аны кар базына төшереп куя. Вареньесын эшләр идек, шикәр юк. Беркөнне Мөдәррис: "Әйдә, Әлмәткә чия сатарга барабыз, анда аның стаканы бер тәңкә", — диде. Миңа шул җитә калды: "Әни, мин Әлмәткә чия сатарга барам", — дидем. "Юк, улым, утыз чакрым җиргә чияңне ничек күтәреп барырсың?" - диде әни. "Бер чиләген биштәргә салып аркага асам, бер чиләкне кулда тотам, юлда машина очрар әле. Әлмәттә абый янында кунам, мин бит үзем генә түгел, Мөдәррис белән". Бик ялына торгач, әни түзмәде, риза булды. Иртән-иртүк, көтү куганда чыгып киттек. Минзәләбаш авылы безгә биш-алты чакрымнар, килеп җиттек, ул хәтле арымадык та. Күрәсең, әйбер ташып тән күнеккән булгандыр. Минзәләбаштан Кәшер авылына хәтле самосвал машинасында утырып бардык. Аннан соң бурильщиклар автобусына утырдык, шулай итеп исән-сау Әлмәткә килеп җиттек. Әлмәтнең Горький клубы янында мин чия сатарга утырдым. Мөдәррис исә туганнарына китте. Килеп утыруым булды, бала-чага сырып алды, тәмле микән, кабып карыйк дип чиямне акрын гына ашый да башладылар. Күреп торам, болар минем чиямне ашап бетерәчәк! Шулвакыт таза гына бер апа тегеләрне минем яннан куып җибәрде. Чиямне сатып бетергәнче янымда торды. "Рәхмәт, апа!" дип, чия биргән идем, алмады. Күрәсең, мине ятим бала дип уйлагандыр инде. Чөнки яланаяк, яланбаш, өстә бары күлмәк-ыштан гына. Йөз дә алтмыш тугыз сумлык чия саттым. Абыем Нурулла Әлмәттә шофёр булып эшли иде. Аның янына кунарга киттем. Абый кешеләрдә фатирда тора, көчкә эзләп таптым үзен. "Йә ничек, чияңне сатып бетердеңме?" Абыйга бер стакан чия дә калмаган, сатып бетергәнмен. "Менә йөз алтмыш тугыз сумлык чия саттым, кара, күпме акча эшләдем. Иртәгә шикәр, чәй, күмәч алам", - дип акчаны бүлгәләп ята идем, абый әйтә: "Акчаң күп, әйдә, бер шешә вино алыйм, соңыннан бирермен", - ди. Бер дә бирәсе килмәсә дә, әйдә, миннән күчтәнәч булсын дип бирдем инде. Йокларга ятуым булды, стенадан минем өскә әллә нәрсә коела башлады. Утны яндырып карасак, бөтен җиремне кандала сырып алган. Тышка чыгып утырдым инде. Уянып китсәм, кояш чыккан. Абый белән саубуллашып, кибеткә чыгып киттем. Ике чиләккә дә ап-ак ипи, чәй, шикәр тутырып, Мөдәррис белән кайтырга чыктык. Бәхеткә каршы самосвал очрады. Минзәләбашка кайта икән. Әлмәтне чыгуыбыз булды, коеп яңгыр ява башлады, бөтен өс-баш манма су булды. Машина көчкә-көчкә кайта, юлдан чыкса, беттең. Минзәләбаш күперен чыкканда, машина сөрлегеп китте, Мөдәррис белән Минзәлә суына сикердек. Күтәрелеп карасак, машинаның бер тәгәрмәче генә эләгеп тора. Куркуыбыздан суны ерып ярның икенче ягына чыктык. Ничек исән калганыбызны хәзер дә аңлый алмыйм, күлмәк, чалбар ертылган, тән сыдырылган, кан тамып тора. Шулай да биштәрдәге чиләк тә, кулымдагы чиләк тә исән, ычкындырмаганмын. Әмма ап-ак ипи дә, чәй белән шикәр дә су белән буталып бетте. Мөдәррис мине тынычландырырга тырыша: "Борчылма, хәзер кибә ул, су чиста бит", — ди. Чыннан да, кояш чыккач, киемнәребез кибә башлады, ак ипи белән шикәр дә бераз җилләгән сыман булды. Көчкә авылга кайтып җиттек. Өйгә кайткач, әни минем хәлне күреп: "Юк, балакаем, моннан соң беркая да әйбер сатарга йөрмисең, ризалыгым юк!" - диде. +Сталин үлгән! +Беркөнне иртән-иртүк, укырга барганчы, безгә Раиф килеп керде. "Әйдә минем белән, мин сиңа бер әйбер әйтәм", - ди бу. "Нәрсә әйтәсең, әйт". Үзе нәрсә икәнен әйтми, йөзе ап-ак, бик нык курыккан. Авылда Раифларның шырпы кабы хәтле генә радиоалгычлары бар. "Мә, тыңла, үзең аңларсың". Колакка радионы куеп тыңлый башладым, бик ямансу музыка уйный. Берзаман русча: "Говорит Москва. Сегодня 5 марта 1953 года скончался товарищ Сталин", - диделәр. Авылдан Буралы мәктәбенә чыгып чаптык. Аз гына буранлап тора. Буралы авылы безгә өч-дүрт чакрым. Мәктәпкә бик тиз килеп җиттек. Мәктәп ишегалдында балалар кар атышып, куышып, берсенберсе карга батырып уйныйлар. Мин ишегалдына килеп керүгә үк: "Малайлар, ишеттегезме, Сталин үлгән!" —дип кычкырдым. Берсе дә миңа борылып карамый, уеннарын дәвам итәләр. Түзмәдем, мәктәп баскычына менеп: "Сталин үлгән, Сталин үлгән!" - дип бар көчемә кычкыра башладым. Бөтенесе тып-тын калды. Шулвакыт укытучы Сәлихов абый, ул директор да иде, мине карга алып атты, борыным белән бозлы карга кадалдым. Борыннан кан ага, үзем җылый-җылый: "Сталин үлгән, Сталин үлгән, радиодан ишеттем. Нишләп миңа ышанмыйсыз, ышанмасагыз, Раифтан сорагыз!"— дидем. Сәлихов абый мәктәпкә кереп китте. Малайлар мине сырып алды: "Йә, сөйлә, кайчан ишеттең?" "Әле яңа гына радиодан сөйләделәр". - "Нәрсә диләр? Ничек үлгән, кем үтергән? Бәлкем, ялгыш ишеткәнсеңдер?" "Юк ла инде, Сталин үлгән!" Берсе дә миңа ышанмый. Ничек инде Сталин үлсен, ул үлсә без нишләрбез, ничек яшәрбез дип уйлыйлар инде. Берсе: "Беләсеңме, сине моның өчен нишләтәләр, мәктәптән куалар, ялган хәбәр таратканың өчен җаныңны алачаклар", — дип тә әйтте әле хәтта. Борыннан кан ага, үзем калтырыйм: "Нишләп миңа ышанмыйсыз, үлгән инде, үлгән". Шунда мәктәптән укытучым Нәзирә апа килеп чыкты: "Балалар, классларыгызга керегез". Минем кыяфәтне күреп: "Әзһәр, син дә класска кер", - диде. Бераздан линейкага тезделәр. Шунда Сәлихов абый Сталинның үлгәнен әйтте. Барсы да елый, бигрәк тә укытучылар, бер мин герой кебек басып торам. Күрдегезме, янәсе, миңа ышанмаган идегез, хәзер елагыз инде барыгыз да. Еламый кара, Сталин үлгәндә дә еламады дип утыртып куюлары да бар. Шул кадәре бөтен күңелем, җаным белән рәнҗедем, ник шунда елап үлмиләр. Күрәсең, бу хисләрем бөтен кыяфәтемә чыккан булгандыр. Укытучым Нәзирә апа минем янга килде дә: "Сине директор Сәлихов абыең үз янына чакыра", - диде. Минем әле директор кабинетына кергәнем юк иде, чөнки гел "5"кә генә укыйм. Сәлихов абый яныма утырды да, болай диде: "Әзһәр, энем, Сталинның үлгәнен кычкырып йөрмиләр. Бу бит шатлык түгел, бик зур кайгы. Син Сталинның үлгәненә сөенәсең дип уйлаулары бар. Бу безнең ил өчен иң зур кайгы. Үзеңә сабак алгансыңдыр дип ышанам, хәзер сиңа тагы да яхшырак укырга кирәк. Бар, безнең ни турыда сөйләшкәнне беркемгә дә әйтмә". Мин, җиденче класста укый торган малай, директор Сәлихов абый әйткән мәгънәне каян белим. Ничек инде мин Сталин үлгәненә сөеним ди. Минем бары тик үземне генә күрсәтәсе килде, сез берни дә белмисез, ә мин беләм, шул гына. Сәлихов абыйның сүзен тоттым, бу турыда беркемгә дә сөйләгәнем булмады. +Җеннәр чолганышында +Инде минем тормышымда бик аянычлы фаҗига белән бетәчәк бер вакыйганы да искә төшерәсем килә. Миңа тугыз яшьләр чамасы булгандыр, без көне буе су керәбез. "Син бүген ничә мәртәбә кердең? Унике мәртәбә. Ә син? Унҗиде мәртәбә". Үзебез дер-дер киләбез, йөз ап-ак, күзләр генә утырып калган. Шунда Фазыл: "Әйдәгез минем белән, мин сезгә мәк орлыгыннан тәмлерәк бер әйбер ашатам", - ди. Ул яр буеннан бармак башы хәтле генә кипкән әйберләр җыеп алды да, учына салып уды да: "Менә, карагыз, бу чыннан да мәктән тәмлерәк", - дип ашый да башлады. Мин дә кабып карадым, орлыгы мәккә охшаган, үзе чыннан да тәмле. Яр буенда бернәрсә дә калдырмадык, ашап бетердек. "Әйдәгез, яңадан су керәбез!" Киттек су буена җыйнаулашып. Берзаман Фазыл бөтен тәнен кара ләмгә буяп, кешеләргә кызык күрсәтәм дип урамга менә башлады. Безгә җитә калды, Фазылдан калышасы килми, тәннәребезне кара ләмгә буядык та, кычкыра-кычкыра, урам буйлап кайтабыз. Кешеләр безгә шаккатып карап торалар. Безнең турыга килеп җиткәч, әни мине өйгә алып кереп китте. Аннан соң нәрсә булганын хәтерләмим. +Төнлә уянып киттем, кешегә охшаган, зур башлы, кызыл күзле, аяклары бәләкәй бер җен самавыр артыннан чыкты да миңа таба килә башлады. Куркуымнан кычкырып җибәрдем. Әни: "Нәрсә булды, балакаем?" - дип, башымнан тотты. "Әни, әни, кара әле, самавыр артында нинди кеше басып тора?" Шулай дип әйтүем булды, ишектән икенчесе килеп керде. "Әни, әни, мине үтерәләр!" - дип кычкыра башладым. "Балакаем, монда бит беркем дә юк, күзеңә генә күренә торгандыр. Кызым, Зәйтелҗиһан, бар, әтиеңне алып кайт". (Ул төнге каравылда икмәк саклый иде). Әти кайтканчы тегеләр өйгә кереп тулдылар, минсиңайтим, мендәрләр белән тегеләргә ташланам, әнинең күлмәкләрен ертып бетердем. Әти нәрсә булды дип килеп кергәч, әни елый-елый минем хәлне аңлата. Җеннәр әтидән куркып, акрынакрын гына чыга башладылар. "Әти, әти, әнә тегендә, ишек янында берсе качып калды, ул мине үтерәчәк, коткарыгыз, коткарыгыз!" - дип кычкырам. Әти: "Улым, анда беркем дә юк, күзеңә генә күренә торгандыр. Яле, минем яныма кил, кара, монда беркем дә юк". Әти башымнан, әни кулларымнан тотып утыра. Әни нәрсәдер эчертте, сөтме, әйрәнме, хәтеремдә калмаган. Менә таң атты, ә мин косам да косам. "Үләм, үләм, ярдәм итегез", — дим. Тәмам хәлсезләнеп сәкегә аудым, шуннан нәрсә булганын хәтерләмим. Аңыма килгәндә, бу ниндидер саташу, төш сыман тоелды. +Хәзер генә аңладым, без бит тилебәрән орлыгы ашаганбыз. Шул безне харап иткән. Безне дип шуңа әйтүем, иптәшләрем дә нәкъ минем шикелле авырганнар. +ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ? +Шушы исемдәге быелгы бәйгене дә башлап җибәрәбез менә. Аның шартлары һәм башламнар 1нче санда бирелде. +"Башлам" дигәннән, хикәяләрнең бисмилласы кебек булган ошбу кыска текстларга аларны язучылар арасында да ярыш ачтык бит әле. Иң күп хикәяләрне кайсы башлам һәм кайсы автор яздырыр икән? Һәр башлам артына авторның инициалларын куеп барачакбыз, ел бәйгесе төгәлләнгәч, җиңгән өч авторның тулы исемнәре дә күрсәтелер. +Бу хикмәтле берничә җөмләне киләсе ел бәйгесе өчен инде хәзер үк әзерли башласагыз була - бу ярышка һәркайсыбыз кушыла ала. +Бала каргышы +- Безнең әткәйне син урладың! Син! +Ләйлә, бу сүзләрне ишеткәч, өстенә кайнар су коелгандай, бөрешеп, кечерәеп калды. Яшүсмер кызның йөрәге читлектәге нәни кошчыктай бәргәләнергә тотынды. (А.Ә.) Аягында басып торырлык хәле бетә баруын тоеп, ул яңа гына явып үткән карлы җиргә тезләнде. +- Үсеп кенә җитим, мин аны барыбер үтерәм. Син дә әтисез калачаксың! - диде малай, күзләреннән очкыннар чәчеп. Ләйлә маңгаен карга батырды. Аның күзенә каршысында басып торучы малай күренми дә инде. Никадәр каты кычкырып сөйләсә дә, сүзләре дә бөтенләй ишетелми. Ә малай сөйләвен белә! +- Әтиең булмагач, син дә ямаулы чалбар киеп йөрерсең, кешеләр йокыдан уянганчы, әниеңә ияреп кар көрәргә чыга башларсың. Әтисез үсүнең ничек читен булуын үз башыңнан үткәргәч, аңларсың. +Ләйләнең бер сүз дәшми торуы да малайны сөйләвеннән туктата алмады! +- Беләсең килсә, минем әнием синең әниеңнән матуррак! Ул иреннәрен генә буяп йөрми, көн саен чәчтарашка барып причёска ясатырга аның вакыты гына юк! Үсеп җитеп, акча эшли генә башлыйм әле! Мин аны җир йөзендәге иң матур әни итәчәкмен! Беркайчан да безне ташлап китми торган икенче әтием дә булачак! Ул миңа компьютер да алып бирәчәк, аны интернет челтәренә дә тоташтырачак! +Өзми-тукталмый гына шушы сүзләрне әйтеп бетерде дә, малай бер мәлгә тынып калды. Шунда гына ул Ләйләнең башы белән карга кадалып, тынсыз торуына игътибар итте: +- Ләйлә! Күзеңне ач! Миңа синең әтиең кирәкми! Безгә әтисез дә яшәү әйбәт. Тиздән мин әниемә подъездлар җыештырырга да булыша башлыйм. Әни миңа үзе компьютер алачак!.. +Ләйләнең һаман да бер сүз дә дәшмичә хәрәкәтсез тезләнеп торуын күреп, малай куркып калды. Үз-үзен белештермичә, ул атыла-чаба күршедәге тугыз катлы йортның соңгы подъездына йөгереп керде. Лифтның килеп җитүен көтеп торырга түземлеге җитмәде, өченче катка баскычлар буенча очып диярлек менде дә Ләйлә яшәгән фатирның кыңгырау төймәсенә басты. Ишектән халатының аскы төймәләрен эләктерә-эләктерә Ләйләнең әнисе килеп чыкты. Ананың күзенә күтәрелеп карарга кыймыйча, малай бер-берсенә бәйләнешсез берничә сүз генә әйтә алды: +- Сәвия апа! Мин -Илдар! Анда Ләйлә. Тизрәк! Мин аңа тимәдем... Ул үзе... +Урамда салкын кыш булуга да карамастан, Сәвия ялан аякларына өйдә кия торган башмакларын гына элеп, Илдар артыннан йөгерде. Аның: "Балам! Үлмә! Сабыр ит! Аллам! Сакла газиземне!" дигән үзәк өзгеч ялварулы сүзләре малайның баш миен бораулыйлар иде кебек. +Ананың борчылу сәбәбе дә җитди шул: Ләйләсенең йөрәгенә ясалган операция җөйләре йомыла гына башлаган иде әле. Илдар белән Сәвия чабышып килеп җиткәндә, Ләйлә инде аякларына торып баскан, учындагы кары белән чигәләрен, бит алмаларын ышкып тора иде. Сәвия, кызының исән-саулыгына сөенеп, Ләйләне дә, Илдарны да кысып кочаклады. +Кыш бабайга хат +Бер-бер артлы унбиш квартирны үткәч, уналтынчысында Кыш бабай - Әүхәтне урта яшьләрдәге хатын һәм тынлык каршы алды. Өстәлгә табын ризыклары һәм шампан шәрабе куелган иде. Аның аптыраулы карашыннан хатын кызарды һәм: "Зинһар, ялгыш уйлый күрмәгез! - диде. (Р.Ю.)- Ә Кар кызыгызны кайсы квартирда онытып калдырдыгыз? Үзегез дә югалудан курыкмыйсызмы?" +- Дүрт яшьлек улының температурасы күтәрелеп киткән, шунлыктан соңгы өч квартир үземә генә калды инде. Бу минем соңгы ноктам - Рәхимова Рәхилә яшәгән квартир түгелмени? Аңа дүрт яшь булырга тиеш иде бит. +- Әйе, бу - Рәхимова Рәхилә квартиры. Нуль санын сызып ташладым да үземәүзем Кыш бабай чакырырга булдым әле. Берничә сәгатьтән минем туган көнем җитә - кырык тула. Кырык яшьне билгеләп үтәргә ярамый диләр, шуңа күрә котларга беркем дә килмәячәк. Кыш бабай, гафу ит! Яңа елны ялгыз каршылыйсым килмәгәнгә генә, бу ике бокал белән шампан шәрабе куелды. +Әүхәт туган ягына Өркет каласыннан өч ел элек кенә, хатыны - Наташаның вафатыннан соң күчеп кайткан иде. Әби-бабалары - Балтач районы кешеләре, мулла нәселеннән. Чиләбе якларына сөргенгә сөрелгәннәр. Ә ул Өркет каласының үзендә туган. Хатыны Наташаны никах укытырга күндерә алмады Әүхәт, бәлки, шуңа күрәдер Аллаһы Тәгалә аларны бала сөю бәхетеннән мәхрүм иткәндер?! Өч ел инде Чаллыда яши, әле кочак җәеп каршы алырдай татар хатын-кызын очратканы юк. +Рәхилә исә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ә үз баласы юк! Бер чегән хатыны аңа быел кияүгә чыгасын әйткән иде. Тик менә елның соңгы сәгате дә узып бара бит инде! +Берара кара-каршы басып торганнан соң, сәер тынлыкны Кыш бабай бозды. +- Рәхимова Рәхилә! Кыш бабайга нинди һөнәреңне күрсәтергә җыенасың? Шигырь сөйлисеңме, җыр җырлыйсыңмы? +- Кыш бабай! Җырлыйм да, шигырь дә сөйлим, биим дә. Туган көнемне ялгыз каршылыйсым гына килми. Ә капчыгың төбендә миңа дигән бүләгең калганмы соң? +Кыш бабайның капчыгы төбеннән соңгы бүләк килеп чыкты. Шунда ук ул: +- Әйдә җырла, кызым. Бүләкне җырлагач кына бирәм! - диде. Рәхиләнең моңлы җыры Кыш бабайны кара урман уртасына алып кереп киткәндәй булды. +Яңа ел башланырга санаулы минутлар гына калып бара иде. Шунда Кыш бабай Рәхимова Рәхилә кулына бер бит ак кәгазь белән ручка тоттырды һәм болай диде: +- Рәхилә кызым! Хәзер инде, яңа елда ниләр булуын телисең, бөтен теләкләреңне дә шушы кәгазьгә язып бир! Ә без аны бөкләп, шушы банкага салып куярбыз. Бөтен теләкләрең дә кабул булыр! +Рәхиләнең бит алмалары кызарып чыкты, ике дә уйлап тормыйча: "Бу Кыш бабайның үземнеке генә булуын телим!" дип язды, кәгазьне үзе әйбәтләп бөкләп, Кыш бабайның кулындагы банкага салып куйды. +Кремль сәгате сукты. Кыш бабайга тунын һәм бүреген салып, Рәхимова Рәхилә дигән кыз белән бергә чәкешеп, шампан шәрабе эчәргә туры килде. Икенче бокал Рәхимова Рәхиләнең туган көне хөрмәтенә күтәрелде һәм аңа Кыш бабай тарафыннан матур теләкләр теләнде. +Тунын һәм бүреген киеп, теләкләр язылган банкалы капчыгын күтәреп, Кыш бабай чыгып киткәндә инде кояш чыгып килә һәм яңа елның ап-ак кары ява иде. Рәхимова Рәхилә аны озатып калды. Кыш бабай аның теләк хатын укырга онытмаса гына ярар иде инде. +Кәнфит бирәм! +Өстәл янында тәмләп чәй эчкән Шәмсенур әбине ачыргаланып кычкырган балачага тавышы сискәндереп җибәрде. Ул урыныннан торырга теләде, ләкин (Р.Р.) аяклары гына аңа буйсынырга теләми иде. Соңгы вакытларда аякларының тыңламый башлавы берничә мәртәбә булды инде. Алар тик торганда гына, тез турыннан катып калалар, тик тезләрне җайлап кына ике кул белән ышкый торгач, Шәмсенур әби тагын берни булмагандай атлап китә. Соңгы елларда авыл урамында бала-чага тавышы кимеде. Кул астындагы берәр нәрсә белән тәрәзә пыялаларын чәлпәрәмә китереп, бөтен көчеңә кычкырсаң да, тавышыңны ишетүче табылмаячак. Килене Фәнүзә фермада, ә улы Мансурның кич җитмичә өйгә кайткан көне бөтенләй юк. Телефон трубкасы белән ара да югыйсә дүрт кенә метр, аннан да файдаланып булмый - буе җитми! +Йокы бүлмәсе ишегеннән чыккан төтен исе Шәмсенур әбинең борынына килеп керде. Яшисен-яшәгән, ашыйсын-ашаган булса да, тереләй утта янып үләсе килми. Оныкчыклар бигрәк кечкенә шул әле, ут-күз белән уйнауның нинди хәвефкә китерүен аңламыйлар. Кычкырсаң, аларны куркытуың бар, ашыгудан бернинди файда да юк. Шәмсенур әби бисмилласын әйтеп ике кулы белән тезләрен угалый башлады: "Әй, Аллам! Ут-күзләр зыяныннан, хәвеф-хәтәрләрдән үзең саклый күр!" - дип туктаусыз догаларын укыды. Башка чакларда "Аятел-көрси"не укыгач, буыннар язылган кебек була иде бит! Бүген аның да файдасы сизелми. +Шәмсенур әби җайлап кына урындыгыннан идәнгә шуып төште, терсәкләренә таянып йокы бүлмәсенә таба шуышты, җайлап кына ишекне ачты: +- Гөлнурым - күз нурым! Монда кил әле, күрше Фәүзия апаңны гына чакырып кер, кәнфит бирер идем үзеңә! +- Әбием, нинди кәнфит бирәсең? - дип, Гөлнур, өлкәнрәк оныкчык, йокы бүлмәсеннән килеп тә чыкты. +- Суыткычтагы иң тәмле кәнфитне үзең сайлап алырсың. Тик башта Фәүзия апаңны чакыр! Әбинең аяклары авырта, дип әйт! Илнурны да үзең белән иярт! Яланаяк көенчә генә йөгерсәгез дә ярый, тизрәк кенә булыгыз! +Балалар бүлмәдән чыгып йөгерү белән Шәмсенур әбигә җиңелрәк булып калды. Ичмасам оныклар исән калыр! Әле ярый, күршедәге Фәүзия эштән кайтып җиткән! Атыла-бәрелә, тыны бетеп, ул өйгә килеп керде, караватта җыелмый калган калын юрган белән ялкынны төреп сүндерде. Балалар агач идән такталары өстендә кәгазь кисәкләренә ут төртеп, учак якканнар икән. Әле ярый идән паласлары бер читкә җыеп куелган, идәнгә ут кабарга өлгермәгән иде. +"Учак"ны сүндергәч, Фәүзия Шәмсенур әбигә аягына басарга ярдәм итте. Аяклар, берни булмагандай, тагын атлап киттеләр... +Флёра МӘРДАНОВА. +Тукай районы Күзкәй авылы +Ландышлар +Палатада һава бөркү иде. Тәрәзәдән төшкән кояш нурлары аның битен сыйпады. (Р.Р.) Күргән төшеннән аерыласы килмичә, Ландыш җылы ятагында яткан килеш, тәнен язып, йомшак кына киерелде, күзен йомып, әле генә төшендә ландышлар җыеп йөргән урман аланына кире кайтмакчы, шул чәчәкләрнең исерткеч дәртле исенә өнендә дә исермәкче булды. Авыру хатынның төшенә бүген тагын шул май төне кергән иде. +Ел фасылларының барысын да ярата Ландыш, әмма ямьле яз аен, аеруча майны - өзелеп-өзелеп ярата, көтеп ала. Май башында - беренче оныгының, уртасында - яраткан сеңлесенең, иң ахыргы көнендә бердәнбер улының туган көннәре булганга гына түгел, юк, бу яратуның сәбәбе ландышлардан килә. +Ландышлар! Чәчәкләр бәйләмендә аларның урынын беренче планга куюы - үзенең дә исеме Ландыш булганга гына да түгел, һич юк. Энҗе бөртекләредәй керсез, ак, хуш исле мәрҗәннәргә аның мәхәббәте кыз чагында ук, дөресрәге, студент елларының беренче язында бөреләнде. +... Сессия көннәре иде. Алар баш күтәрми зачётлар, экзаменнарга әзерләнәләр. Бүлмәләреннән чыкмыйча, китап, дәфтәрдәге лекция конспектларын "кимерәләр". +Ниһаять, иртәгә соңгы имтихан! Һәм - ымсындыргыч тәкъдим: иптәш кызының егете аларны культпоходка чакыра икән! +Кызлар ризалаштылар, азык-төлек алуда, ашау-эчү әзерләүдә, хуҗалык эшләрендә ярдәм итәчәкләрен белдерделәр. Әмма егетләр бар эшне дә үз өсләренә алгач, сүз әйтмәделәр. +Идел ярларының табигатен, бар гүзәллеген күреп үскән Әнвәр белән Илсур беренче минуттан ук дилбегәне үз кулларына алдылар. Кирәкле җирдә "Метеор"дан төшеп калып, бер матур алан сайлап, палатка кордылар. +Бергәләшеп учак тергезделәр, алып килгән күчтәнәчләре белән берсен-берсе сыйлап, тәмләп тамак ялгап, чәй эчтеләр. +Казан урамнарында күренмәгән ямь-яшел үлән, алар исемнәрен дә белмәгән дистәләрчә чәчәкләр исеннән, кошлар, чикерткәләр җырыннан, Идел суының тыныч, дустанә дулкыннары шавыннан, яннарындагы егетләрнең итагатьле игътибарыннан - барыннан, барыннан да канәгать иделәр кызлар, бәхетле иделәр... +Менә җир өстенә төпсез коедай тирән тоелган зәңгәр күге, Зөһрә кызлы ае, кемгәдер күз кысышкан йолдызлары, сихрилеге белән яшь йөрәкләрне ешрак тибәргә мәҗбүр иткән җылы май төне иңде. Яшьләр, учак җылысын тоеп, парларының тән җылысына оеп, озак гәпләштеләр, дөресрәге, төне буе серләшеп утырдылар. Учак сүнгәч, таң алдыннан гына палаткага кереп, татлы йокыга талдылар. +Иделнең җәннәткә тиң яры буеннан китәр сәгатьләр якынлашкач, егетләр кызларга сюрприз ясадылар. "Сюрприз" дигәннәре — ландышлы зур гына алан иде. Кызларына алар шул аланнан ландыш җыеп бүләк иттеләр... +Аһ, ул көннәр, җылы хатирәләр! Ландыш исеннән баш әйләнгән мизгелләр! Кайларда калдыгыз сез, яшь гомерләр? Гомергә дә аерылмас кебек тоелган сердәшләрем, шул парлары белән гаилә корган иптәш кызларым, сагынды, бик сагынды сезне Ландыш, сизәсезме шуны? +Ландышлар бүләк иткән егетне май аенда гына түгел, бик еш искә ала Ландыш. Искә ала һәм китап шүрлегендә гел бер урында торган, беркайчан да шиңми торган фарфор ландышларга күз сирпеп тынып кала, чын ландыш исе килеп бөркелгәндәй тоела... +- Кара инде, тагы йоклап киткәнмен, - дип, Ландыш караватыннан җиңел генә торды, өстенә ак чәчәкле яшел җылы халатын киде. Тәне, башы, башындагы бар уйлары, ни гаҗәп, сихәтләнгән, тәртипләнгән иде. Яшьлегендә бер генә тапкыр, әйе, әйе, бер генә тапкыр, аның белән бергә күргән, йөргән ландышлы аланның, сихри май төненең гүзәллеге, тылсымлы сихеренең гомере буе үзен җылытыр, җанын дәвалар дип башына да китермәгән иде ул вакытта Ландыш. Хастаханәнең бөркү һавалы бүлмәсендә ул шушы хакыйкатьне, ландыш чәчәкләренең җанына- рухына тәңгәл килгән серен аңлады менә. +Надия ВӘЛИЕВА. +Казан +Җимерек баскыч +Баскыч белән бергә Ришат та түбәнгә очты. Җир белән күк бергә тибрәлгән мизгелдә малайның башыннан: "Беттем!" дигән уй сызылып үтәргә өлгерде. (А.Ә.) Аның авыр гәүдәсе биек итеп өелгән печән эскертеннән ыргылып көчле итеп җиргә килеп бәрелде. Җитмәсә, таушалган, сынган баскыч гөрселдәп Ришатка каты итеп тондырды да әле, һәм ул аңын җуйды бугай. +Хуш исле җәйге урман печәне эченә күмелгән Хәмдүнә төнге аяныч хәлне тиз арада аңлап алды һәм түбәдән ярымпышылдап: +-И Ходаем, менә нәрсә күрәселәрем бар икән! Ришат! Ришат, бәгърем, ни булды үзеңә! Әйт инде, җавап бир инде татлы җимешем, — дип түбәнгә таба эндәште. Тик Ришат дәшмәде. +Бу мәлдә Хәмдүнә гаепне үзеннән дә, Ришаттан да, хыянәттән дә, җимерек баскычтан да таба алмый каушап калды. +— Инде нишләргә хәзер, печән эскертеннән түбәнгә сикереп Ришат янына төшсәм, үзем имгәнәм, төн уртасында ярдәм сорап кычкырсам, Ришатның хатыны Фәридә ишетеп башымны туздырачак, башкалар ярдәмгә килсәләр, адәм көлкесенә калам бит, - дип, Хәмдүнә күктәге тулган айга ялварып үз-үзен өзгәләде. +Ә айга барыбер, ул төне буе йолдызлы күктә рәхәтләнеп йөзде дә йөзде һәм, бу кызганыч, хыянәтле төннең ничек тәмамланганы белән кызыксынмыйча, таң алдында юк булды. +Ике көннән соң, җимерек баскычтан егылып хушын җуйган, аяк-кулын имгәткән Ришат район больницасында аңына килде. +Икәү бергә печән өйгәндә хатыны аңа: "Егылып имгәнүең бар, яңа баскыч яса", - дип әйткән иде бит, ник тыңламадым икән. Их, хатынны тыңлаган булсам, бу хәл килеп чыкмый иде бит! -дип, исенә төшереп үкенеп тә куйды мескен ир. +Шундый уйлар белән чуалып ятканда, баш врач аңа: +- Сезнең хәлегезне белергә килгәннәр, - дип кычкырды. +— Кем килгән? Хатыны Фәридәме? Сөяркәсе Хәмдүнәме? +Рөстәм АРИФУЛЛИН. +Сембер өлкәсе Иске Кулаткы районы +Алтын тәңкә чыңы +Җырлый-җырлый бәрәңге чүпләгәндә, Нәфисәнең күзе ниндидер кечкенә тимер кисәгенә төште. Аны ул саклык белән генә кулына алды. Бу - әнисенең югалган тәңкәсе иде... (Р.Р.) +"Күземә күренәме әллә?" - дип, башта ышанмыйчарак торса да, кулындагы тәңкә беркая да эреп югалырга теләмәде, киресенчә, Нәфисәнең учына батып, пешереп алгандай булды. Ул, кеше-фәлән күренмиме дигәндәй, тирә-якка каранып алды. "Шөкер, беркем дә юк бугай", - дип, алтын тәңкәне җәһәт кенә кесәсенә таба шудыртты. Күршеләре, атна-ун көн тирәсе элек үк, яңгырлар башланганчы дип, бәрәңгеләрен казып, эшләрен бетереп куйган иде. +Ялгызы көн иткән Нәфисәнең генә ярты ындыр бакчасы ята. Дөрес, моңа кадәр күршеләре гел ярдәмләшеп килде. Әнисенең: "Күршеләр аяк басасы булмасын йортихатага!" - дип әйткәнен истә тотып, быел аларга эндәшергә кыймады. "И гомер, бигрәк тиз үтәсең, әле язын бәрәңге утыртканда гына әнисе исән иде... "Җиңәсезме, бетәсезме әле?" - дип кереп-чыгып йөргәннәре әле дә күз алдында тора. +Быелгы җәйге челлә көннәрнең берсендә китте дә барды шул әнисе. +Нәфисә, бик кыен булса да, әнисенең васыятен аяк астына салып таптамады - күршеләр белән аралар өзелде. Югыйсә тату яшәделәр күршеләре белән. Ашсудан бер-берсен калдырмадылар, бәйрәм-туйларны да, тормыш мәшәкатьләрен дә уртага сала иделәр. Бигрәк тә Нәфисә ун ел яшәгән иреннән аерылып кайткач, иң зур терәкләре, әлеге дә баягы, шул ике як күршесе булды. Онык сөю бәхетеннән мәхрүм Санияттәй күрше балалары белән юанды. +Быел бәрәңге утырткан көнгә кадәр шулай булды. Ә икенче көнне... +Ул кичне Нәфисә мунча яккан иде. Өмәдән сон башта әнисе белән үзе юынып чыкты, аннары күршеләрен дәште. Икенче көнне иртән Санияттәй чәчен тарап үрә башлагач, бер тәңкәсен таба алмый азап чикте. Халат, камзул кесәләрен кабат-кабат актарды, аннан Нәфисәне мунчага йөгертте. Эзләп-эзләп тә таба алмагач, Нәфисә әнисенең кушуы буенча күршеләргә дә кереп чыкты. Тик ул бер тәңкә суга төшкән кебек юк булды да куйды. "Инәкәйнең кыз чагындагы тәңкәләрен ничә еллар саклап тагып килдем, кайсы рәхмәтлесе алды икән?" - дип, атна буе сөйләнеп йөргәннән соң, Санияттәй урын өстеннән бөтенләй тормас булып китте. Нәфисә аны никадәр генә тынычландырырга тырышса да, Санияттәй дөньядан ваз кичкән кыяфәттә ята бирде. Алай гына да түгел, беркөн килеп: "Күршеләрнең берсенең генә эше, тәңкәм мунчада төшкән, шуннан табып алган кайсысыдыр", — дигән карарын да чыгарып куйды. Нәфисәнең аңа каршы: "Әнкәй, язган булса, табылыр тәңкәң, бар да Ходай кулында, син бит үзең әйтә идең, иң аламасы - кеше рәнҗеше, юкка шикләнмик әле", - диюен ошатмады. "Син, балакай, яшь шул әле, белмисең, инәкәй төсенең ни икәнен. Үлемтеккә җыеп куйган акчам югалса да борчылмас идем, җирдә калдырмаслар, күмәрләр дияр идем. Инәкәй төсе бит кабатланмый... кабатланмый..." +Нәфисәдән бәрәңге казу кайгысы китте. Ул, кош тоткан кешедәй куанып, күршеләренә таба юл алды. +Бүген таң алдыннан Нәфисәнең төшенә әнисе керде. Икегә үреп салган чәчендәге алтын тәңкәләрен чыңлатып, исән чагындагыча, күршеләрен кунакка дәшеп йөри иде ул. +Люция ӘБЛИЕВА. +Казан +Сихерче +Мөрсәлимә абыстай "Ясин"ны бертөрле көйгә салып укый. Беренчесен генә чыкмый инде ул бүген. Иртәдән үк чакырттылар аны. Ятим калганнан соң, тәрбияләп үстергән абыстасын ахирәткә әзерләргә җыенуы. Тик әҗәл дигәнең карчыкны һаман җиңә алмый. Сәбәбе куәтле: ул оныгын көтә, аңа гына әйтәсе васыяте мөһимрәк шул! (Р.Х.) +Белә-күрә торып әҗәл көтеп ятудан да мәгънәсез нәрсә юктыр. Оркыя ялгыз яши, ялгызлыктан да авыр нәрсә юклыгын, тик ятканның үләксә икәнен, берәүгә дә кирәкмәгән кеше булуын белә. Мөрсәлимә абыстай да аның хәлен белмәс иде, Алладан курыкканга килеп йөридер. +Уналтысы тулгач, күңел күзе чибәр егеткә төште. Үзенең исә кеше күзенә чалынырлык кыяфәте булмагач, аның игътибарсыз калдырачагы көн кебек ачык иде, тик җуясы килмәде шул. Авыл очындагы җиргә сеңеп беткән салам түбәле өйдә җәйге ачы эсседә башында тискәре ягы әйләндереп киелгән колаклы ирләр бүреге, өстендә билен бау белән кысып бәйләп йөри торган сәер хатынкай яши. Таң атса, бәләкәй кул арбасына капчык салып, тау башыннан тизәк җыярга чыгып китә, көн кыздыра башлаганчы кайтмый. Кергән-чыккан кешесе дә юк. Оркыя аның читтән төшкән килен, иренең ул килеп, авырга узганчы ук, халык дошманы дип Себергә сөрелүен, кияргә алмаш күлмәге дә юклыгын, сыер тизәген кыш ягып, өй җылытырга җыйганын белми, сихерче дип уйлый иде. Күрәзәчегә барма, башыңа кайгы алма дигәнне ишеткәне бар юкса. Шулай да көлдә пешергән арыш икмәгенең яртысын кисеп алып, әлеге карчыкка илтте. Башта читләтеп, гашыйк булу хәлләрен сөйләде, соңыннан егетне карату өчен ни дә булса эшләп бирүен үтенде. Карчык, битендәге бармак башы кадәре миңен бармагы белән сыпырып куйгач, сиреньнән ботаклар өзеп, зур гына гөлләмә ясады да: +- Мә, кешегә сөйләнеп йөрмә, — диде. — Җиде таҗлысын эзләп табып, "син минеке булырсың" дип нык кына теләп, җиде кат кабатлап, өчесен аша. Калганнары арасыннан сайлап шундый ничә җиделене калдырганыңны сана, аннары егетеңә илт. Ул да санасын, икегезнеке тап килсә, бүгеннән аныкы булырсың. +- Тап килмәсә? +Карчык кызны шулкадәр юкка ышанадыр дип уйламаган иде. Аның кинәт кәефе күтәрелде, җыерчыклы йөзенә елмаю йөгерде: +- Ул чагында ничәне тапсагыз, шулкадәр көннән кавышырсыз. +Алланың рәхмәте киң. Юраган юш килеп, күрәзәче әйткәнчә килеп чыкты. Алар матур яшәделәр, уллары һәм кызлары туды. Ире үлеп яратса да, Оркыя икеләнде. Сихерләтмәгән булсам, мине күрмәгән булыр иде, ашыктым шул, ихластан яратмыйдыр дип уйлады. Һәм... Печән чабарга киткән ярының җансыз гәүдәсен ат арбасына салып алып кайттылар. Чәчкәләр арасында очып йөргән бал корты чаккан! Моны очраклы хәл буларак кабул итмичә, яшь бичә үзен гаепләде. +Иренең елын үткәргән көнне авылны зәһәр атлар җигеп килгән чегән өере басты. Әллә аш исен сизеп, әллә ире юклыгын белеп, Оркыяның өен сырып алып хуҗалардай кыландылар. Әрсез кыланып, бала-чагалары тәм-томны ялт иттерде, кайсы тавыгын суя, кайсы чистартып, аш өстенә аш пешерә, хатын-кызлары кәрт суга. Юрамнарыннан "скоро уедишь" "замуш пайдуш", дигәннән башкасын аңламады. Кап-кара көдрә чәчле, колагына кыршау шикелле алка таккан бер иркәй кибиткасын абзар буена тугарып, күзен майландырып, кулларын болгап, янына йокларга чакырды. Төнне бергә үткәрделәр. Иркәләшергә тел белүнең кирәге юк икән. Иртән ул ат җиккәләгәнче хатын, барлы-юклы нәрсәсен төенчегенә төйнәп, ике баласын җитәкләп арбага менеп утырды. Яңа тормыш - чегән тормышы башланды, көтүгә ияргән эт сымак ияреп тик йөрде. Бер ел чамасы таборга ияреп йөргәч, аяк тибеп каршы торса да, елтыр дегет күзле чегәне, икенче узганда кереп алырга антлар итеп, татар авылындагы буш ташландык өйдә калдырып китте. Көтеп, ышанып озатты ул аны. Йорт унике яшьлек үксез, ятимә Мөрсәлимәнең мәрхүм әти-әнисенеке икән. Бу хәлләрдән соң җиңгәчәй тиешле кеше кызны сәгате, минуты белән Оркыя кулына китереп тоттырды. Аның кулында ике үз баласы бар бит әле, бер атна да үтмәде, тагын малай тапты — суйган да каплаган чегән инде. Үзе белән бергә биш ятимгә әйләнделәр. Гөнаһка бату турында уйлап, ач утырып булмый, бар белемен эшкә җикте, сихер-михеренең яңа төрләрен уйлап чыгарды, өшкерде, әфсен-төфсен итте, авыл кешеләренә башлап сәлам бирмәде, биргәнне алмады. Исемен берәүгә дә әйтмәде. Шуңа аны йомышы төшкәннәр — "абыстай", читләр исә "сихерче" дип йөртте. Балалары янында кул арасына керә башлаган Мөрсәлимәне калдырып, якын-тирәдәге район үзәкләренә, шәһәрләрдәге базарга чапты: кәрт салды, киләчәк юрады, ышанучыларны сауды. Хәзер инде ул булдыра алганына ышанып эшләде. Күзе, хатыны үлеп тол калган, нәни генә улы булган урыс егетенә төште. Үзеннән күпкә яшьрәк тә, чибәррәк тә иде чукынган. Нәфесне нигә өйрәтсәң, шуны куа. Эт тизәге белән көчле сихер ясап, үзенә каратты, чиркәүгә барып ярәштеләр, баланы оныгы итеп кабул итте. (Әле җан бирә алмыйча, чит илдә яшәгән шул бердәнбер үги оныгын көтеп ята.) Яңа ире эчмәде, тартмады, акча таба белде, кулыннан эш килде, тик көтмәгәндә чиргә сабышты. Кинәттән ябыгып кипте, күзгә күренеп, чәче коелып, таз башка әйләнде, теле көрмәкләнеп, сүзен әйтәлмичә, эт кебек шыңшыды; карашы пыялаланып катты. Өрә белмәгән эт өенә бүре китерә. Оркыя сихерне кире кайтармакчы иде дә, килеп чыкмады. Корган тормышы чәлпәрәмә килде. +Ул, үзендә колын салган кола биядәй хәлсезлек сизгәч, белгәннәрен Мөрсәлимәгә өйрәтмәкче булды, әмма тегесе якын да килмәде. Кыз, кичләрен күршедәге әбигә кереп, догалар өйрәнде; җомга көннәрендә, аның белән мәчеткә йөреп, вәгазьләр тыңлады. Уналты яше тулгач, бу ипле кызыкайны күптән түгел Төркиядә укып кайткан яшь мулла никахлап үзенә кәләшлеккә алды. Шул көннән башлап Мөрсәлимә абыстай туган йортына эзен суытты. +Оркыяга алма кебек өч баласының берсенең дә игелеген күрергә язмады. Тизрәк таныйсы иде. Хезмәтенә күрә җәзасы, Аллага каршы барып булмаганны соңлап булса да аңлады, гафу сорап дога укыйсы иде. Тик бер генә дога да белми шул... +...Мөрсәлимә абыстай никадәр ашыкса да, барып җитешә алмады. Ул килгәндә, абыстасы яшәгән йорт янып бетеп, янгын сүндергеч машиналар су сипкәнлектән, кап-кара кисәүләр генә пыскып ята иде. Шулай итеп, Оркыя абыстасының чыга алмаган җанын ялкын алды... +Сания ШӘРИПОВА. +Башкортстан, Бүздәк +ХАЛЫК ӘЙТСӘ, ХАК ӘЙТӘ + Уналты яше тулган кыз энә өстендә бии. + Кызлы йорт - нурлы йорт. + Кыз бала - йорт зиннәте. + Кызларның күз яше иртәнге чык кебек, кояш төшү белән кибеп оча. + Кызлар киенгәнче кысыр сыер бозаулар. + Тырнак үстергән кыздан саклан. + Кыз - алмагач, егет - сандугач. + Ягымлының шадрасы күренми, сөйкемленең сипкеле беленми. + Эзләмә матурны, эзлә күңеле яктыны. + Тышы хур кызы, эче җен кызы. + Кыз байлыгы - күркәм холык. + Матурлыктан кырык көндә туялар, матур холыктан кырык елда да туймыйлар. + Матурлык морат түгел, ямьсезлек оят түгел. + Матурлык туйда кирәк, мәхәббәт көн дә кирәк. + Тауның күрке - таш, кызның күрке - чәч. + Кат-кат бизәнү - матурлыкка кизәнү. + Кыз чагым - солтан чагым. + Кыз тыйнак булса, егет җыйнак була. + Дөньяда кем гүзәл? Кемне сөйсәң, шул гүзәл. + Егет җиле белән йөрер. + Дәрт коймадан сикертә. + Тиле дәрт оят белмәс. Табигать һәм мин +Матуркай балык тота +Ямьле җәйләргә дә алыштырмаслык һәйбәт көннәре була алтын көзләрнең. Әбиләр чуагы диләр аны. +...Кояш әллә ни кыздырмый, аркадан кыяр-кыймас, яратып кына сыйпагандай итә. Кышын ызбадагы талгын мич җылысы сыман гына. Ефәк тоҗымнарның сиздерминитми биткә сарылуы да кәефне кырмый. Көн яктысында көмешсу нурлар булып ялтыравы бәйрәм төсмерен бирә. Яңа ел чыршысындагы аллы-гөлле бизәкләрең бер читтә торсын. +Ә һавасы нинди, төсе? Тоташ бәллүр! Шылт иткән өнгә дә чатнап китәргә тора. Һәй, ямансу да һәм күңелле дә соң бу чакларда! Йөзендәге һәрбер җыерчыгы белән елмаеп балкыган әби-сәбиләр мөлаемлыгы, тәмле төшләр күреп ятучы сабый бишеген тирбәтә торган илаһи бер тынлык мәле, яшәү яме, тормыш матурлыгы бар аларда. Адәми затларның җаннарын йомшарта, сафландыра, күңелләренә иман иңдерә торган мохит шундый буладыр инде ул... +Шундый аяз, тымызык, җилсез көннәрдә бәрәңге алулары үзе бер хозур, дөнья рәхәте. Көрәк белән ипле генә селтәнгән саен чем-кара туфрак өстенә ак, кызыл, ал, сары төстәге йомрылары да таралып ятса... Без дә ызандашыбыз Җәмил абый һәм аның чапак телле хатыны белән җай гына сөйләшә-сөйләшә бәрәңге казыйбыз. Дөресрәге, күбрәк Әлфия апаның "тегермәне тарта". Абзый үзе әллә нигә бер генә сүз ката. Кылый күзләренең берсе безнең буразнага төбәлгән кебек: гүя күршеләр уңышын чамалап, көнләшеп карый. +Шулай ипле генә буразна арты буразна аударганда, чәчәкле чиләгенә нидер чүпләгән атлы булып аяк астында чуалган биш яшьлек Динаралары кинәт корт чаккандай чырылдап куймасынмы: +- Әни, карале, Матуркай балык тоткан! +Мондый әче тавышка кызу эшне ташлап, баш күтәрми хәлең юк. Чыннан да, ак маңгайлы кара мәченең янәшәдәге су буеннан менеп килеше иде. Авызында орчык шае теп-тере балык, уйнаклап, бәргәләнә. Мырауҗан уттай янган күзләре белән сагаеп карый-карый, карак-угры сыман җиргә елышып ук яныбыздан узып китте дә җәһәт кенә агач келәт астына сызды. Балык тоту һәвәслегеннән уяулыгын җуйган берәр ачыгавызныкын чәлдергән инде бу, дип көлештек тә, кызык бетте шуның белән. Әмма бераздан күрше кызы янә сөрән салды. Мут песинең тагы тыпырдап торган балык эләктереп кайтышы икән. Инде дә тәмам хәйран калдык бу әкәмәткә. Бу юлы чираттагы сәфәренә юнәлгән балыкчы мәче койрыгына сиздерми генә үзебез дә "тагылдык". +Бик шәп көйләгән кәсебен хәйләкәр мияубикә. Шамбы дигән ертлач, комсыз балык бар ич әле. Шундый җылы, кояшлы көзләрдә яман чослана, әрсезләнә, котыра, диләр аны. Яр читенә үк килеп, сай җирдә чебен-черки, маймыч ауларга хирыс ул. Әнә, Матуркайның йөнтәс койрыгын җиргә бәргәли-бәргәли шуны күзәтүе. Сабыр гына көтә бу. Шамбының бөтенләй ышкылып диярлек сөзәк яр кырыена якынлашуы булды - мәченең тәпие белән тегенең башына кундыруы булды. Һәм күз иярмәслек тизлек белән корбанын чирәм өстенә селтәп тә җибәрде. +Мондаен зирәклеге, җитезлеге, осталыгы белән ушыбызны алды Мырауҗан.Үз тамагын гына кайгыртып сунарга чыгуы түгел икән ич дүрт аяклы балыкчының. Үзебез күрдек: алачык астында качып яткан ике бөртек нәни баласына ташый ул хәләл тотымын. +Гыйбрәт +"Егылганны түбәләмиләр" кебек бик мәгънәле мәкале бар халкыбызның. Әмма "син хайван да син фәлән-төгән" итенгәләп, өерләре белән аста калган бичараны канга батырып типкәләү һич бетәргә охшамаган бездә. Кем хайвандыр, дуңгыздыр бит әле монда... Кече "туганнарыбыз" шәфкатьлерәк... +Бер хуҗалык фермасы белән танышып йөргәндә, шундыйрак күренешкә тап булдым... Сыерлар мышный-мышный күшәп торганда, аран эченә чит төркемнән адашып бер сөтлебикә килеп керде шулай. Килеп тә керде, әрсезләнеп, апара салынган утлыкка ябышты. Әлбәттә, хуҗалар моның бу кыланышын өнәмиләр. Берсе авыр мөгезле зур башы белән селкеп торып җибәрә тегене читкә! Икенчесе очлы мөгезе белән янтавына төртә, өченчесе "җитмәгәнен" өстәргә ашыга. Кыскасы, барысы да урап алды хәчтерүшне. Бетте, үтерәләр бу мүкләкне дип уйлыйсың инде. +Менә ул, аптырагач, аяк астына сузылып ятты. Һәм, ни хикмәт, шуннан соң бүтән тимиләр, рәнҗетмиләр бит ишләре! Аяк астында аунаган "дошманны" түгәрәкләп алалар да, "йә, ни кирәк булды инде сиңа монда!" дигән кебек кызыксынгандай күзәтеп торалар, юеш танауларын төртеп иснәштергәлиләр. Егылганны тәпәләргә маташуның әсәре дә сизелми! "Әсирлеккә эләккән" сыер кымшанмыйча да яткач, бераздан берәмберәм таралыштылар. Һәрберсе үз шөгыленә керешә: кайсы сагыз чәйни, кайсы утлыкка үрелә, әлеге мәхлукны бөтенләй оныттылар. Ул да, форсаттан файдаланып, җәһәт кенә бинадан чыгып тайды. Менә шундый гап-гади генә бер вакыйга. Уйлаганга - гыйбрәт, уйламаганга ник кирәк дигәндәй, моны шәрехләп торасы юк. +Бөркет килгән авылга +Чулпан авылыннан: +- Бөркет килгән әле монда! Әмирләргә ияләшкән, - дигән шаккатмалы хәбәр ирештерделәр. Карчыгалар семьялыгыннан булган бөркет, Кавказ кебек биек тауларда гына яши торган ерткыч кош. Безнең якларда ни калган аңа; козгын яисә тилгән түгел ич ул тавык чебие, бүтән кош-корт аулап йөрергә дип уйланып калдым инде. +...Терлекчелектә эшләүчеләр фермалар тирәсендә бер канаты салынган килеш очратканнар теге кунакны. Ни дип фаразларга да белмиләр. "Цирк арбасыннан төшеп калды микәнни?" - ди берсе гаҗизлектән. "Ул сиңа агач чәкүшкә түгел, төшеп калырга. Таулардан адашып очып килгән ул. Белдеңме?!" - дип кырт кисә икенчесе. Ә бөркет халыктан ятсынып, очарга итенә, тик каты яраланганга күрә, уң як канаты җилпенеп китәргә ирек бирми... Нурлаттагы ветеринария дәваханәсе белгечләренә күрсәткәч, шактый вакыт элек сынган уң канаты дөрес ялганмаганын ачыклыйлар. Аны янә сындырып, гипска катырудан башка чара юк, диләр. Шулай да берара вакыт узу белән үзеннән-үзе рәтләнү, язылу ихтималы да юк түгел икән. Аны ач үлемнән, кышкы суыктан йолып калган мәрхәмәтле хуҗа үзе дә: +- Бигрәк жәл бит... Көннәр җылытканчы миндә торып карасын әле шул килеш, аннан күз күрер, - ди ич әнә. Аннары, озын мыек чылгыйларын сыйпаштыргалап, шаяртып өсти: +- Бездә дә күңелсез түгел. Дуслашыр, аралышыр өчен әнә йорт куяннары, маэмай, кош-корт бар... +Чыннан да, тавык кетәклегенә менеп кунаклаган куе көрән төстәге бөркет үзен искиткеч тыныч тота, бик тере күренә; баш - текә, очлы томшыгын да аска салындырмаган. Бөркетләрнең кечерәк төреннән булса да, һич махы бирә торганга охшамаган. Янәшәдә генә кызыл кәпәчле әтәч кукрайган. Астарак исә үз ояларында эреле-ваклы йорт куяннары кайнаша. Шуларның ник берсенә тисен. Кыскасы, тулы идиллия хөкем сөрә тавыклар аранында. Әнә нәрсә ди бит хуҗа: +- "Тимоша" исемле куянны алдына ук куйдым, рәхәтләнеп авыз ит, дип. Юк, ашамый. Күгәрченгә дә исе дә китми. Әллә, мәйтәм, бәладән коткарып, үзенә сыендырган шәфкатьле кешеләрдән үрнәк алуымы?! Башка төрле итне умыра гына бит үзе... Балыктан да баш тартмый. +Иркенлекне, кояш нурларын яраткан бөркетне ачык һавага чыгаргалыйлар. Үзе генә түгел, куян Тимоша белән. Утыра болар янәшә җылы кояшта рәхәтләнеп. Шул чакта фотога да төшереп алдым. +Кайтырга җыенганда, авылдашларның берсе "күрше авыл тирәсендә шундый ук бөркет очып йөри иде. Моның пары түгелме икән?" дип ычкындырды... Парлап оя кора, икәүләп балалар үстерә торган кош ич ул. Чыннан да, көннәрдән бер көнне бөркет юкка чыккан. Әллә дөрестән дә ярын очратып кавышулары булды микән?!. +Балта белән чуртан тоту +Быел кыш балыкчы дустым Рөстәм белән Чирмешән елгасына кушылган уннарча урман күлләрен айкап чыгарга насыйп булды... Язларын елга ташыгач, аларга төрле балык кереп тулып, тоткарланып кала, үрчи, тереклек кыла, бүтән киек-кошларны җәлеп итеп, тирә-юньгә ямь өсти. Менә Зәңгәр күл! Ерактан ук көмешләнеп, бозы үзенә тартып тора. Кемдер су асты патшалыгына "тәрәзләр" уярга - бәкеләр ачып китәргә өлгергән. Корбан, сазан, чуртан ише балыклар калын боз астында саф һава җитмичә тончыкмасын өчен шулай эшли игелекле балыкчылар. Кичләрен фонарь-ут яктысына килгән эре-эре балыкларны зур чәнечке кебек корал белән чәнчеп алучылар да булыр. Әлбәттә, чамасын белеп кенә, комсызланмыйча гына. Шуның шикелле сулыш алу бәкеләре - "тәрәзәләр" аркасында күпме вак балыкның, маймычларның исән-имин калуын да чуттан чыгарырга ярамый. +Рөстәм дә билендәге балтасын кулына алды... Берничә төштә бәке ясап, уеп бетергәч, беравык кара-кучкыл суга карап торабыз. Көтмәгәндә караңгы су төбеннән зур балта сабы хәтле чуртан сыңары килеп чыкмасынмы! Чыкты да оятсыз күзләре белән безгә текәлде бу. Икебез дә беравык аптыраудан катып калдык. Рөстәмдә балыкчы дәрте тизрәк уянды, балта түтәсе белән кизәнеп торып суга бер генә орды - күл патшасы яшен тизлеге белән гаип булды. Йөзе көмештәй ялтырап торган балта исә, хуҗаның кулыннан ычкынып, бәке авызына төшеп китте. Ай күрде, кояш алды чуртанны да, балтаны да. Чын мәгънәсендә "балтасы суга төшкән адәм" хәлендә калды инде дустым. Кәефе кырылуы озакка сузылмады тагын. "Сачок белән сөзеп алам мин аны. Монда тирән түгел", дип сер бирмәгән булып кылана. Сачок исә бәләкәй ятьмә, сөкә була инде. +Әрсез чуртан белән югалган балта вакыйгасы юл буе гәпләшергә, көлешергә азык бирде. Кайткач та, өйдәгеләрнең сорашкан булып, үртәшүенә сәбәп булды. +...Берничә көннән соң Рөстәм шалтыратты. Телефон аша ук сизелә - күңеле күтәренке, авызы ерык егетнең! "Сачок белән бер генә сөрдем ләмне, эләгеп чыкты бит балтам! Һи, анысы гынамы әле! Ышанасыңмы, аның белән бергә беләк буе чуртан да каптырдым, малай!" дип ашыга-ашыга куанычын уртаклашты ул. Шулай итеп, балта белән чуртан кыйссасы гомерлеккә хәтердә калды. Табигать төрле могҗизаларга бай, чын дусларын мәзәк хәлләр, кызыклы маҗаралар белән гел сөендереп тора ул. \ No newline at end of file diff --git a/QU/2017-04.txt b/QU/2017-04.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..ecf418aad360e6080b506e316edc998264ace271 --- /dev/null +++ b/QU/2017-04.txt @@ -0,0 +1,2482 @@ + +Марат +Әмирханов +ТӘХЕТСЕЗ ПАТША +КЫЙССА +Беренче баб. Ки Мономах бүреген! +Бикбулат, мөкиббән китеп, озак кына тәхетне күзәтеп торды. Шә-әп, каһәр! Шәп кенәме, искитәрлек. Күр, нинди затлы, алтын-көмешләре генә дә казна мирасына тиңдер. Ә никадәр энҗе-мәрҗән? Үзе биниһая зур, буй җитмәстәй биек. Һәм дә, ни гаҗәп, шыксызның-шыксызы, җансыз. +Җансыз нәрсәләрнең дә җаны була икән ләбаса. Үзенең айбалтасын гына ал. Кәкшәеп беткән, чүплеккә генә тондырасы, юк, кулы бармый, сабын гына да берничә тапкыр алыштыртты инде. Чөнки орышта ул аның иң ышанычлы дусты. Айбалта әйтерсең лә уй-гамәлен алдан белеп тора, һәр ыргым - нәкъ урынына барып ята. +Тәхетнең җаны исә Иоанн Васильевич калебендә булган икән. Хак, әйбергә җан иңсен өчен, аның ияле булуы шарт. Әнә ич, Иоанның урынына арт сынын җәеп җибәрүе була иде, тәхет гөлт итеп китә иде, мәһабәт, горур, тәкәббер төс ала иде. +Ә бүрек? Таҗ урынына киярдәй бүрек тә бик хикмәтле дан-дәрәҗә билгесе. Шөһрәте Византиянең мәгърур җиһангиры, император Константин Мономахка барып тоташа. Бүрек - яраткан кияве, Киев Русенең олуг кенәзе Владимир Всеволод улына истәлекле бүләге. Ул аны үзенеке үрнәгендә тектерә. +- Чит мәмләкәт илчеләрен кабул иткәндә, олы бәйрәмнәрдә һәм дә илкүләм рәсми тантана-шау-шуларда син бәгъзеләрдән аерылып торырга тиеш, - ди император, - бүрек биләгән урыныңның бөеклегенә дә саллы ишарә булыр. +Мономах бүреге тәхеттән дә зиннәтлерәк. Саф челтәр алтыннан филигран ысулы белән эшләнгән. Өслегендә йолдызлы күкне хәтерләтеп, фирәзәзөбәрҗәт якутлар җемелдәшә. Нәкъ очына кечкенә тавык тәпие сыман тәречек беркетелгән. Чит-читләре кеш тиресеннән җыелган кырпу белән камаулы. +Чын илһами җәзирә . Аны күрүгә, кара халык киселгән курадай җиргә ава, ырулыларының биле бөгелә. +Владимир әлеге тылсымлы бүләккә лаек зат була. Русьнең бөтенлеге хакына хәтта туганнары Ярослав һәм Юрий белән кылыч чәкештерүдән дә тартынмый. Зур гыйлем иясе. Аның канатлы җөмләләре халык телендә хәдис урынына йөри. Иоанн да кәефле чакларында олуг кенәзнең бер әйтемен бик еш кабатлый. +- Хатыннарыгызны яратыгыз, әмма дә ләкин аларга үзегездән өстен торырга ирек куймагыз, - ди күзләрен шукландырып, - бу мәшһүр Владимир кенәз васыяте. +Кенәз, чыннан да, әлеге мәсләктә җик чиккән, күрәсең. Шулай булмыйча, хатыннарын бияләй урынына алыштырган ич. Аларга өстәп, ун дистәдән артык кәнизәк тә тоткан. Менә ичмасам гайрәт?! Этеп еккан, тартып торгызган. Ә без... тьфү-тьфү... Бу хәтта итәк колы Иоанн кулыннан да килми. +Булган заманында егет солтаннары! +Шамакай үзенә-үзе ямь табып, көлеп җибәрде. Бикбулат та уйхатирәләреннән арынды. Бармаклары гына аны тыңламады, бүрекнең яняктагы элмәләренә кагылып узды. Бүлмә эченә аһәңле моң таралды. +- Зең-зең-зең... +Мондый саф-пакь челтерәү белән асылташлар гына челтери. Җир-ана бу саз җырын аларга миллион еллар дәвамында сеңдергән. +- Әстәгъфирулла! +Бикбулатның авызыннан адашкан коштай намәкъбүл сүз очып чыкты. Вакыт-вакыт ата-ана каны шулай искәрмәстән бәргәләнеп куя. Хәлбуки, муенына тәре асуына ике ел үткән иде инде. +Чукыну аның башына да кереп караган уй түгел иде, югыйсә. Шулай булмыйча, ул - татар ханы, кыйбласы - Ислам. Мөселманлыгы Русия белән мөнәсәбәтләрдә дә һичнинди кыенлык тудырмады. Алай гынамы, Касыйм тәхетенә Иоанн патша ярдәме вә фатихасы белән утырды ул. Аралары яхшы, җил дә үтәрлек түгел. Ханлык Русия карамагында саналса да, күп нәрсәне хан үзе теләгәнчә хәл итә. Фәкать дипломатия, сугыш-орыш өлкәләрендә генә мөстәкыйльлеге чикле. Ләкин воевода сыйфатында гаскәр тота, турыдан-туры чик низагларында катнаша. +Соңгы ике-өч елда менә Ливония сазлыкларында җәфа чигәләр. Шведлар белән алманнар иснәшеп алгач, хәлләр тагын да кискенләште. Иоанн Раштуа, изге бәйрәм вакытында, сөңгеләрне җиргә кадау урынына, Виттеншейн кирмәненә һөҗүм итеп, каршы якны тезләндерергә тырышып караган иде дә, барып чыкмады. Кагыйдә бозуны Күкләр дә ошатмады, күрәсең, иң якын һәм иң ышанчлы әшнәсен - Малюта Скуратовны югалтты. +Котырып та карады мәгәр. Барча әсирләрне күз алдында дөрләп янган учакка тереләй ташлатты. +- Кайчагында качу - җиңүгә юл ачу. Мин сиңа шундый җай бирәм. Бел, бу җан бәрабәре, - дип, үзе урынына Бикбулатны калдырды да гарьлегеннән Мәскәүгә кайтып китте. +Патшаны Мәскәүдә дә яман хәбәр көтеп тора иде. Казан төбәгендә чуалыш башланган. Тәки баш бирергә теләми бу котырык канлы басурманнар. Әле күршеләрен дә үз якларына аударганнар. Аларга иш булып, чирмешләр, арлар, әкәйләр дә бунт күтәргән. Хәл мөшкел. Казан китсә, Рәсәй таркала. Чөнки Казанга Себере дә, Әстерханы да, Нугае да иярәчәк. Ә бу шведлардан солых сорарга туры киләчәк дигән сүз. Шунсыз Казанга гаскәр җибәрү мөмкинлеге юк. +Бикбулатка да дөнья арты белән борылды. Илчеләрне көткән арада шведлар Лода шәһәре янында искәртмәстән генә ташланып, бар мал-мөлкәтләрен, корал-утчагырларын талап алдылар, хәтта байракларын да кулларына төшерделәр. Гаскәр бүре кергән сарык көтүедәй чуалышып бетте. Үзе дә аздан гына әсирлеккә эләкмәде. +Мондый фаҗигагә юлыккан воеводалар, гадәттә, үз-үзләренә кул салалар. Ләкин Бикбулатка бу адымга барырга ирек бирмәделәр, җавап тотарга Мәскәүгә алып кайттылар. +- Синең урының - дар агачы, - диде Иоанн үтергеч карашы аша, - дар агачы! +- Мин җәзаңа әзер, государь! - диде Бикбулат, - минем гомер - чүп, син генә исән-имин бул. +Иоанның йөзенә мыскыллы елмаю ятты. +- Хитёр, басурман, җиңел котылмакчы, - диде, күзләрен чекерәйтеп, - әгәр мин сиңа гөнаһыңны ярлыкарга, хыянәтле гамәлеңне юарга ирек бирсәм, ни әйтерсең? +- Ихтыярың, государь. +- Хәзер үк Кушалинога чыгып китәсең, анда сине архимандрит көтеп тора. Хәзерендә бердәнбер таянычың - православие! Аңладыңмы? +Бикбулатның теле аңкавына ябышып катты, сүзсез калды. - Ишетмим! +- Аңла-а-а-дым... +- Аңласаң, бар, ычкын! +Чиркәү хәлләреннән айнып, аз-маз тынычлана төшкәч, Бикбулатны янә патша каршысына китереп бастырдылар. +Иоанн бөтенләй башка иде, йөзе кояштай балкый. +- Симеон туганым, мин сине дөньядагы иң хак, иң гадел дингә, христиан диненә күчүең белән чын күңелемнән котлыйм, - диде, күз яшьләрен яшермичә, - сине минем белән бергә Иисус Христоска баш июче кол Епафрас та сәламли. Ходайга дан булсын! +- Амин! - дип хуплады Бикбулат диндәшенең котлавын. +- Инде икенче бүләгем, - дип, җиңелчә генә чәркәсен иреннәренә тигезеп алды Иоанн, - белеп тор, мин княгиня Анастасияне Казан ханы Александр Сафагареевичка тәгаенләп торган идем, кызганыч, Ходай гомерен алды, ярата идем үзен. Сез охшашкансыз. Яшьтәшләр дә. Шуңа күрә сине дә үз иттем. +- Мин Үтәмешгәрәй ханны ишетеп кенә беләм, - диде Бикбулат. +- Александр, - дип төзәтте аны Иоанн. +- Әйе, әйе, Александр. +- Икенче бүләгем, - диде Иоанн, учларын угалап, - кыскасы, мин сиңа Рәсәйнең иң чибәр, иң бай, иң абруйлы туташын никахларга карар кылдым. Җитәр мендәр кочып ятарга. +- Баш өсте, падишаһым. +Бикбулатның селәгәйле иреннәре Иоанның укалы итәгенә беректе. +- Ләкин дә... +Тәхет иясенең кашлары иске чүпрәк сыман борын өстенә җыерылып төште, күзләренә ахак кунды. +Бикбулат - мөселман тәрбиясе алган кеше. Аның өчен гаилә кору дин алыштырудан да өстенрәк. +- Җә, әллә карышмак буласыңмы? - диде Иоанн. +- Алла сакласын... +- Соң, шулай булгач... +Бикбулат төкереген йотып куйды да, җанын учына йомарлап, ата-бабадан килгән табигый сәләтен иреккә чыгарды. Куян кебек һаман үз күләгәңнән куркып яшәргә ярамый ич инде, чыңгызлы лабаса ул. +- Наян кеше - шаян кеше, астан чыгар чаян теше, ди, падишаһым, рөхсәт итсәң дә, итмәсәң дә, бер гыйбрәтле мәзәк сөйләп алыйм әле, - диде, - чөнки бу синең тәкъдимеңә җавабым. +- Җә... +- Туган җирем Әстерханда булган хәл бу, - дип хикәяләргә кереште Бикбулат, батыраеп, - бер дәрәҗәле вә хәлле морза кешегә яучы килгән. +Морза җавап бирергә ашыкмый икән. +- Морза кем, нигә дәшмисең, урыны менә дигән, егете затлы, әллә мәһәрен азсынасыңмы? - дип сораган яучы. +- Алай да димим. +- Соң, сәбәп нәрсәдә? +Морза ык-мык итеп торган да: +- Кызым матур, янымда гына тотасым килә, - дигән. +Кәләшне бик чибәр дисең бит, падишаһым, Әстерхан морзасы шикелле хурга калмабызмы? +- И, ертлач, кәләшеңне тәгаенләгәнсең, димәк ки, әйт, кем ул? - дип карап бакты Иоанн әңгәмәдәшенә. +- Мин аны күреп кенә калдым, әле кемлеген дә ачыкламадым... +Бикбулат яшертен генә йодрык сугышларына йөри иде. Яшьтән көрәш белән мавыкты, билбавы каты иде шаһзадәнең, күпләр еш кына аның белән кабырга хисабына бил алыша иде. +Йодрык сугышы - кара халык уены, анда затлы ыру вәкилләре ачыктан-ачык катнашмый. Бикбулат исә йөз-кыяфәтен үзгәртә. Тамашадан ул чын йөрәктән кәеф-сафа корып, тәннәрен язып кайта. +Үктәбернең урталары иде. Елгалар инде бөтәш. Бала-чага боз өстендә чырчу килә. Мәскәүнең кантарлы катканак урамнарын, карачкы сыннарына охшап калган шәрә агач куакларын яктыртып, кары да төшкәләп тора. +Тамашада катнашучылар да, күзәтүчеләр дә күп иде. +- Ашыйк-эчик, уйныйк-көлик, хәләл күкрәк көчләре, - дип, шат күңел белән башлап җибәрде бәйгене идарәче түрә. +- Хәрәмчегә ун камчы, - дип өстәде булышчы. +Шунда ук төп әмер яңгырады. +- Кара-каршы тезелешеп басыгыз! +Бикбулатка үзеннән бер башка биегрәк кеше туры килде. Гәүдәсенә караганда, көч-куәте чамалы булырга охшый. Куллары тез астына ук төшеп тора торуын, әмма җилкәсе тар. Мондыйларның егәре, гадәттә, озакка түзми. Тик бу әле тәүге тәэсир генә, гөман еш кына дөреслеккә туры да килеп бетми. Аннан китереп, бу бит татар көрәше түгел, өер белән өер орышы, буталышып бетәсең, йодрыкчылар да алышынып кына тора. +Һөҗүмне көндәше башлады. Тәҗрибәле, күрәсең, араны тота, якын +Башкалар да тукмашырга кереште, дөп тә дөп. Һәр ыргым сүз белән ныгытыла. Минут эчендә мәйдан күп катлы әче урыс матына уралды. +- Анаңны... +- Мә, тот... +- ...кабер тактагызны... +Бикбулат сүгенә белми, тойгысын ымлык ярдәмендә генә белдерә. +- Һоп! +- Әһә! +Юраганы юш килде, дөрестән дә, озын кулның селтәнүе озакка бармады, хәлсезләнде. Бикбулат, җаен туры китереп, тегенең култык астына керде дә ике-өч омтылуда егып та салды. Аннан орыш кагыйдәсенә туры китереп, күтәреп тә торгызды. Көндәше исә, һич көтмәгәндә, яшелле-зәңгәрле тавышы белән сөрән салды: +- Хәрәм! Хәрәм! +- Кисәтү белән чикләнәм бу юлы, кабатланса - җәза, - дип, идарәче түрә боерыгын да чыгарып куйды. +Бәхәсләшүнең фәтвасе юк иде, Бикбулат янә һөҗүмгә ябырылды. Монысында үзе кебек төптән юан, бакыр чәчле орышчыны сайлады. Тиң көрәшче белән көч сынашу күпкә һиммәтлерәк ич. +- Һоп! +Бакыр чәч: "Чыккан җиреңә кертәм мин сине", - дип, алдан ук куркытып куйды. +Бикбулат тегермән куласасыдай бөтергәләнде, корбанына ташланган бөркеттәй һөҗүм арты һөҗүм ясады, тик теләгенә ирешә алмады, бакыр чәч аннан күпкә өстен иде, сирәк суга, әмма берәгәйле суга. Чираттагысында шулай итеп тондырды, явыз, Бикбулат мәтәлгәнен дә сизми калды. +- Аһ... +Бикбулатның борыныннан кан китте. Шул сәбәпле, көрәштән дә читләштерделәр. +Әлегәчә мондый хәлләргә юлыкканы юк иде, җәрәхәт алучыларга ярдәм итү белән хатын-кызлар шөгыльләнә икән. Аны шулар кулына тапшырдылар. Монысы инде икеләтә хурлык иде. +- О-о-о, тагын бер баһадир! +Бикбулат чигенү ягына талпынып караган иде дә, туташларның бер татлы тавышлысы юлына аркылы төште. +- Әй, камыт аяк, кыенсынма, әйдә, түрдән уз, без кеше ашамыйбыз, - дип култыклап ук алды. +Бикбулат бурлаттай кызарып чыкты. Кызга җитә калды, отыры ирештерде. +- Оялчан егет яр тапмас, ди, их, камыт аяк, үзең көрәшче... +Бикбулат күз очыннан гына кызга бакты. +Ир-егеткә гашыйк булу өчен мизгел дә җитә, ди. Шушы керфек җилпенгән бер арада Бикбулатның эче-тышы кайнар ялкынга төренде. Туташ хәзерендә ул аралашкан мохит затларыннан төбе-тамырыннан аерыла иде: дала кылганыдай аксыл-саргылт чәч, кыйгач каш, зәңгәр күз. Бит очындагы мәхәббәт уемы үзенә бер сөйкемлелек биреп тора. +Бикбулатны чибәркәй әсир итте. Ләкин ул - хан, воевода. Аңа үз тиңе фарыз. Урам кызлары никадәр генә ымсындыргыч матур күренмәсен, иш була алмый. +Кыз ул арада, ачыттыра-ачыттыра, җәрәхәтенә чүпрәк кисәге каплады. нигә дәшмисең, синең телеңне дә тешләткәннәр ахры, бәлки, әпәдер дә соң әле, ә? +- Княгиня, безгә китәргә кирәк, вакыт чыкты, - дип мөрәҗәгать итте тәмле телле туташка янындагы кулдашы, - өйдә ачуланырлар. +Княгиня?! Булмас ла, княгиня кара халык арасында нишләп йөрсен? Киемсалымы да гадидән-гади. Хәер, үзе соң... +- Княгиня, кара әле, камыт аякның сакалы купкан ич, - дип пышылдады гасәбә кыз, - әйе, купкан! +Княгиня авызыннан карагруһ - опричнина чорының иң хәтәр сүзе ычкынды. +- Хыянәт! +Бикбулат кыргый тай пырдымсызлыгы белән урыныннан купты... +Бикбулат шушы хәлләрне күңелендә яңарткан арада Иоанн-яучы бүлмәгә кенәз Мстиславскийны чакырып кертте. Ул барысын да хәстәрләп куйган иде инде. Бу шартларда чигенү юк, каршы да килә алмыйсың. +- Иван Фёдоровичның кулын үп, - диде Иоанн, урта бармагын тырпайтып, - нәрсә баганадай катып калдың? +Бикбулат кына түгел, кенәз дә көрәк сакалын тырпайткан хәлдә уйга талган иде. Патша төпчеге Анастасияне яучылый лабаса! Бер яктан, олы шатлык, икенче яктан... +Мстиславский уенның очына чыгып җитә алмады. +- Киявең бывший басурман, әмма минем иң данлы воеводам, мөхтәрәм хан, аксөяк, прошу любить и жаловать, - диде Иоанн. +- Татарин, колагыңа киртлә, - диде Иоанн, - Анастасиягә үземнең дә күзем төшеп йөри иде, Александр хакын хаклап, авызымнан өзеп бирәм... +Бик хуп булыр иде дә бит, дип ачынып куйды Бикбулат. Аның каршында әле һаман йодрык сугышы мәйданында ярасын дарулаган уенчак-көләч княгиня басып тора иде. +Их, иреннәре өттергечтер, куллары йомшактыр, куены кайнардыр... +Анастасия белән очрашкач, ике күзе дүрт булды. +- Әстәгъфирулла! +- Нәрсә әйттең, аңламадым, - диде кыз. +- Юк... болай гына... +- Тукта-тукта, син соң теге Камыт аяк лабаса! +Княгиня рәхәтләнеп көлде. +- Хе-хе-хе... +- Хыянәтче, - дип авызын ерды Бикбулат. Ул үз хыялы белән патша боерыгының тәңгәл килүенә чиктән тыш шат иде. Бу, һичшиксез, бәхеткә. Иоанның һәр адымы үлчәнгән шул аның, бар гамәлен дә алдан күреп-белеп башкара. Рәхмәтләр төшсен. +- Жәл, качып котылдың, - диде княгиня, сакчы күрсәтә иде сиңа ябышкак сакалны. +Бу хәлләрдән соң ике ел вакыт үтеп китте инде. Балалары да туды. Евдокия - тач әнисе, көнбагыш чәчәгедәй сап-сары кыз. +- Княгиня, малай алып кайтсаң, миңа охшар иде, - диде Бикбулат, шаяртып, - рөхсәт тә сорамадың. +- Анысы синнән тора инде, хан, - дип көлде Анастасия, - орлыгы нинди, яралгысы шундый. +Бикбулат хәләлен шап-шап итеп сөеп алды. +- Үзеңне бел! +Дөрестән дә, княгиняның канында да татар бөресе шытым бирә иде. Ул Казан ханы Илһам бине Ибраһимның бертуган энесе чукынчык Ходайкол шаһзадәнең кызы Анастасия Мстиславскаяның оныкчасы иде. +* * * +Бүлмәгә тыны-өне бетеп, Борис Годунов килеп керде. Күзләре - маңгайда, борын тишекләре чабыш атыныкыдай киерелгән, еш-еш сулый. +- Бу-у-у хак сүзме? +Бикбулат бу тәти егетне өнәп бетерми иде. Чөй сыймас һәр ярыкка борынын тыга, чамадан тыш әрсез, кыланчык. Ходай ыспайлыкны да мул биргән: ыспай буй-сын, ыспай төс-бит, ыспай сакал-мыек. Энәдән-җептән генә киенә, диңгез артыннан килгән илчеләрдән ким түгел. Кыз-хатынга шундыйлар кирәк тә инде, янында мәш киләләр. Ярый белә Годун, Иоанн үзе дә якын итә яшь боярны. +- Нинди сүз? - диде Бикбулат, сорауның тәхеткә бәйләнешен белмәгәнгә салышып, - аңлатыбрак сөйлә. +Әңгәмәне маэмай рәвешендә дүрт аякка мүкәйләп баскан Шамакай өзде. Яннарына килде дә чабатадай зур теле белән Борисның итәген ялый башлады. +- Кит моннан, ялмавыз! - дип, Годунов аны этеп җибәрде. +Шамакай, эт кебек чиный-чиный: +- Ха-ха, кемсә үзенә-үзе тибенә, ха-ха, мин син булып кына күрсәттем ич, Алабай, Алабай - аргы якта ялагай, - дип такмакларга тотынды. +- Телеңә салынма, тинтәк, - диде Годунов, зәһәрләнеп, - күземнән югал. +- Алабай, Алабай - аргы якта ялагай... +Годунов соравына җавап алмыйча бүлмәдән чыгып китәргә мәҗбүр булды. Шамакай аны дуңгыз колагына охшатып йомарланган йодрыкларын селкиселки озатып калды. +- Ай-һай телең, - диде Бикбулат, - чама белер идең. +- Ул ярпачка бу гына аз әле. +Бикбулат сүзне озынайтып тормады, күзләре янә тәхетне сыйпап узды. Бу юлы тәхет Иоанн патша сурәтендә иде. Ирексездән тәннәре чымырдап китте. +Әйе, күпме бояр кан сыкты бу тәхет җирлегендә. Гөнаһсыз җөмлә өчен дә башыннан язучылар булды. Бер мәҗлестә мөхтәрәм кенәз Дмитрий Оболенский-Овечкин, ачуы чыгып, Фёдор Басманның колагына: "Без патшабызга гадел вә саф гамәлләребез белән бирелеп хезмәт итәбез, ә син тавыш-гаугаларың илә ярарга тырышасың", - дип пышылдаган, имеш. Басман бу сүзләрне патшага җиткергән. Иоанн моны үзенә мәсхәрә дип кабул иткән, күрәсең, чираттагы чакырулы әбәт вакытында исерек килеш кызып китеп, хәнҗәрен, Бикбулат монысына үзе шаһит, кенәзнең йөрәгенә батырды. +Бояр Репинин да шундый ук йөгәнсез тузынуның корбаны булды. Анысы да мәҗлес вакытында. Ул көнне Иоанн чамасын югалтып эчте. Йөзенә битлек ябып, сикергәли-сикергәли җыр сузарга ук тотынды. +Шунда ук чытык чырайлы Репининны абайлап алды. Алпан-тилпән бояр янына килде дә битлеген аның йөзенә чумдырды. +Репинин исә, бөтен даирәне шаккатырып, битлекне аяк астына салып таптады һәм әйте: +- Государь! Мин - боярин, Дума әгъзасы, мондый дуамал акылсызлыкны кабул итә алмыйм, - диде. +Патша кызарынды-бүртенде, хәтта ки көчәнүдән оятына көч килде: +- Вон! Во-о-н! +Репининны типкәли-типкәли бүлмәдән куып чыгардылар. +- Мин сине дөньяда яшәтмим, имгәк, каян килгән фәрештә? - дип озатып калды аны Иоанн. +Иртәгесен боярның җансыз гәүдәсенә тап булдылар. +Бу - вәхшилекнең дә аръягы, билгеле. Ләкин вәхши илнең халкы да вәхши. Шуңа күрә ул үз паштасының һәр гамәленә ләббәйкә итә, аңа мәдхия җырлый. +Замана! +- Галиҗәнап, тәхетеңә утыр! +Бикбулат янә тәхеткә күз төшереп алды. Бу соң уен гына лабаса! Иоанн Васильевич кансыз дуамаллык белән бер үк дәрәҗәдә шаянлык вә наянлыкта да мөмтаз зат иде. Ул мөритләрен төрлечә сыный, төрлечә боргалый. Әлеге уеннан да уймак чыгарырга ярамый. Йөгәнсез башка нинди уй килмәс? +Шамакай, кая барып бәрелергә белмичә, аптырап торган Бикбулатны җитәкләп диярдәй, җәнлекләр катына алып килде. +- Еланың - Аочанны сыйла, ач ачулы була. Ул Иоанның үзе кебек үк тузынырга маһир. +Бикбулат бу эбер-чебердән җирәнә иде. +- Бүген Гоханның чираты, - дип, җәнлекче читлектәге саргылт әрләнгә төртеп күрсәтте. +Кит, шул әкәм-төкәмнәргә дә исем-ат кушканнар. +Җәнлекче әрләнне койрыгыннан эләктереп алды да елан куышына шудырды. +- Ризыгың тәмле булсын, Аочан! +Бикбулат күзләрен йомды. +- Аочан! Аочан! +- Кара әле, кара, - дип, Шамакай Бикбулатны кымтырыклады, - менә бу ичмасам манзара! +Бикбулат күз арасыннан гына читлеккә текәлеп алды. Елан, гүя дилбегә, чуаланып беткән, агач кашыктай тукмак башын койрыгы өстенә салган да әрләнгә баккан. Тегесе, дер-дер калтыранып, үз язмышын көтә. +- Аочан! Аочан! +Хезмәтченең өзгәләнүен ни сәбәпледер елан колагына да элми. Аһ, еланның колагы юк лабаса! +- Изге эшне вакытында тотмасаң - явыз эшкә, явыз эшне вакытында тотмасаң, изге эшкә әйләнер, - дип пышылдады Шамакай. +Бикбулат җепшек борынын гына тарткалап куйды. +Сарай халкы иртәнге тамашаны күреп хәйран калды: бу ике мәхбүс мәхлук авызларын авызга терәп, ләззәти рәхәтлеккә талганнар иде. +- Күк йөзендә хәзер синең кояш, галиҗәнап, - диде Шамакай, - ки, Мономах бүреген! +Чукынып кына китсенсәнә: ике үләсе түгел, җә тәхет, җә ләхет! +Икенче баб. Хуш, җәберле адәм! +- Кенәз Московский Иоанн Васильевич! - дип кызарып-бүртенеп игълан салды мөнади бояр. +Бикбулат, өреп очыргандай, тәхеттән мәтәлеп төште. Нишләмәк кирәк, сөт кибәр, гадәт калыр, ди. Уңайсызрак туры килде, күрәсең, башы тәхет аягына килеп орынмасынмы. Һәм айнып та китте. Башына: "Нишлим мин, ә?" дигән уй килеп эленде. +Әйе, Иоанн түгел, ә ул, Симеон Бекбулатович, тәхет иясе ич! +Тәүге шәрәфле боерыгына имзасын беркетте, әнә. Ниһаять, затлы нәсел кешеләрен хур вә мыскылга салган "Җәберле адәм" кануны әйләнештән алынды. Күпләрнең күңеленә хуш килгәндер яңа хакимнең ошбу тәвәккәллеге. Ник дисәң, моңарчы җәбергә эләгү өчен патшаның: "Күземнән югал!" дигән сүзе җитә иде. Һәм "күздән югалган" бояр, никадәр генә хөрмәтле зат булмасын, ат койрыгыдай озын чәч үстерергә мәҗбүр. Озын чәч - җәбер билгесе. Патша кичергәнче кимсетелгән кемсә булып йөрисең. Ә ул кайчан кичерә, бер Алла үзе генә белгәндер, мөгаен. Аеруча хөр сүзлеләр зыян күрде. +Шундыйларның берсе, кенәз Серебряный көлтә итеп бәйләгән чәчен аның аяк астына китереп ташлады да: +- Мондый мәгънәсез кануннар бездә бихисап, государь, бу гамәлең һәр төрле хуплауга лаек, соңгысы гына булмасын, - диде. +Бикбулатның да күңеле булды. +- Кул кулны юа, кенәз, - диде, сүзләренә тирән мәгънә салып, бергәлеккә ни җитә? +Бикбулат Иоанн Васильевич киләсен белә иде. Ул аңа, шартын китереп, язмача мөрәҗәгать иткән иде: "Барча Русиянең Государе олуг кенәз Симеон Бекбулатовичка Иванец Васильев үзенең балакайлары Иванец һәм дә Фёдор белән йөз чөяләр, дәхи дә түбәнчелек белән кабул итүен үтенәләр". +Бу язуга ышануы, ай-һай ла. Чөнки Иоанн, гомер булмаганны, үзен күрәләтә мәче алдындагы тычкан хәленә куйды. Хәер, гомер булмаганны түгел, киресенчә, гомер буе уен уйнады ул. Аның хәл-халәтен өйрәтелмәгән тай пырдымсызлыгы белән генә чагыштырырга мөмкин. Ул, тәүге җәмәгате Анастасия вафатыннан соң, бөтен казна байлыгын төяп, Мәскәүне ташлап киткән иде ич инде. Имеш, боярлар аның яраткан хәләлен агулап үтергәннәр, хәзерендә үзенә яныйлар, фетнә әзерлиләр. Ике ай буе Русиянең затлы гареш вә көрси урындыгы буш торды. +Ялындырып та карады соң, хәйләкәр төлке. Ахыр чиктә боярлар, берсүзсез буйсынуларына ишарә итеп, янына яланаяклап җәяү бардылар, йоммый түгеп, Русия хакына вазифасына керешүен үтенделәр. +- Дума киңәш органы гына булып калса, хокукларыма тулы ирек бирелсә... +Иоаннга сүзен төгәлләргә туры килмәде. +- Баш өсте, государь, барысы да син теләгәнчә булыр, - диделәр. +- Кәгазь языгыз! +Яздылар. +Рәсәйдә җиде елга сузылган канлы вә тышаусыз каһәрле опричнина чоры шулай башланды. +Бу тамаша да шул зилзиләләрнең яңа чагылышы гына түгелме? Тиктомалдан тәхет бирмиләр. +Табышмакмы, башкасымы, Бикбулат каршында бөтенләй икенче кеше басып тора иде. Үзе язганча, Иванец Васильев. Өстендә гап-гади бизәксез кафтан, башында боярлар кия торган гап-гади бүрек. +Килеш-килбәте дә үзгәргән, дрән баганасыдай төз гәүдәсе ничектер бөкерәебрәк киткән сыман, күзләрендәге чамасыз ярсу да сүрәнләнгән, карашында фәкать сабырлык кына. Оҗмаһ сарыгы. Һәрхәлдә, Бикбулатка шулай тоелды. +Сәламләшүдән соң кенәз Московский гозерен җиткерде. Аны урындагы кешеләрнең эшен оештыру мәсьәләләре борчый икән, хезмәт урыннары системасын үзгәртергә кирәк дип саный. Тәкъдимнәре бар. +Иоанн тыйнак кына керде дә тыйнак кына чыгып та китте. Шәрабенә дә кагылмады. +Бикбулат исә, аны озаткач, бер-бер артлы ике-өч чәркәне бушатып куйды. Аннан соң башын иңенә салып, озак кына уйга батып утырды. +- Аңлашылды, Иоанн Васильевич, исәбең минем кул белән ут йөртү икән, ярар соң, без дә илгә калган имгәкле түгел, беләбез, сабыр соңында носрат бар, михнәт соңында рәхәт бар, кайгы соңында шатлык бар. +Шулай да ничек килеп чыкты әле бу? +* * * +Иоанн тәкъва зат иде. Ике көннең берендә кояштан алда торып, догага ойый. Елый-елый Ходайдан үзен ярлыкавын, гөнаһларын кичерүне сорый. Динне ул саф йөрәктән, шашынып-бирелеп тота. Дуамаллыгы да зәһәрле, рәхимсез вә кансыз. Шулай ук ихластан. Нәкъ ике җәпле пычак. Һәр икесеннән дә бетмәс-төкәнмәс тәм таба. Бозым-сызым, сихер, хорафат та аннан ерак йөрми. Тиктомалдан тәхетен ташлап, кенәз Московский дәрәҗәсенә үзе теләп риза-бәхил булуын бәгъзеләр шуның белән аңлатты да инде. Моның нигезе дә бар иде. +1575 елның җәе - чын җәел җәй булып башланды. Ашлык котырып уңды. Төлке койрыгыдай купшы башаклар, сабакларына сыеша алмыйча, рәт араларына кадәр сырышты. Басу-кырлар мөлдерәмә иген, муллык, җитешлек исе белән тулышты. Халык сөенечтә иде. Бәхет, бер килсә, ишелеп килә бит ул. Патшабыз, әнә, урысларның кан дошманы шведларны солых килешүенә имза салырга мәҗбүр иткән, бәрелешләр туктаган. Австрия алманнары да Рәсәй воеводаларына баш игән. +Илгә тынычлык килә, муллык килә. Моңа ничек сөенмисең ди? +"Славу Богу!" +Күкләрнең генә үз гаме. Уракка төшәр алдыннан, көтмәгәндә, яңгырлар китмәсенме. Күп тә үтми, симез башаклар, сабакларын сындырып, җиргә ятты. Тора-бара шытымга күчте, бурсый башлады. +Халык яңгыр астында да урак урды, чүмәләләр куйды. Тик бу суга батканда саламга ябышу белән бер иде инде. +Сугышы-низагы да сагалап кына торган икән. Ливониядә янә атыш купты. +Иоанн бу талкышларның сәбәбен дин әһелләренең үшәнлегендә күрде булса кирәк, чиркәү даирәсен чистарту, үзе әйтмешли, чүп-чардан арыну мәшәкатенә кереште. Иң әүвәл үзе хуп күргән Филипп архиерейга каршы килүчеләрне оятсыз рәвештә яла ягучылар дип игълан итте. Аннан соң Рәзән епископы Филофейны чиркәүдән аерды. Соловки игумены Паисийны кыргый Валаам утравына сөрде. Бик күпләргә кагылды әлеге чистарту гамәлләренең җиле. Тау утравындагы монастырьга гына да ике дистә бәхетсезне озаттылар. +Иоанн рухи күтәренкелек кичергән мизгелләрдә төнге күкне күзәтергә ярата. Сихерли аны күк. Үзенең биләмәләре дә биниһая зур, аларны урап чыгарга гына да атналар-айлар кирәк. Ә күк очсыз-кырыйсыз. Җирдәге дәүләтен көчәйтү, киңәйтү, ишәйтү аның кулыннан килә. Ә менә ничек Күккә менәргә, Күкне йөгәнләргә? +Табигать сентябрьнең урталарында гына кешеләр күнгән эзенә төште. Җиһан әбиләр чуагы яменә төренде. Чалт аяз кояшлы көннәр! Әйтерсең лә күк тә күкрәмәгән, җир дә тетрәмәгән, атналар буе баш өстендә кара болытлар да йөзеп йөрмәгән, муенга җитәрдәй юеш пычраклар да булмаган... +Аяз булды, болыт булды, +Үткән көннәр онытылды. +Шушындый матур кичләрнең берсендә Иоанн, гадәтенчә, Кызыл болдырга чыкты. Һава саф, күк әле генә юып чыгарылган кәләш бүлмәседәй чиста, җемҗем йолдызлар җемелдәшә... +- Тәңрем, нинди киң синең рәхмәтең! +Иоанн сөякчел учлары белән күзләрен угалап торды. +- О, Боже! +- Ни булды, галиҗәнап? - дип сорады йомышлы бояр. +- Иоанн Великий чиркәве белән Благовещение арасына күз төшер әле, нәрсә күрәсең? +- Булмас ла! +- Әйе, әйе, комета! +- О, Боже! +Болдырдагылар тычкан күзе кадәрле генә йөгерек ут ноктасына багып үрә каттылар. Комета йолдызлар арасыннан тәгәри-тәгәри чиркәү манарасы артына кереп югалгач кына, Иоанн телгә килде. +- Писемский, бу - миңа алхәбәр, иртәгә үк Лондонга чыгып китәсең, - диде, - бар, әзерлән! +- Баш өсте, государь, нинди йомыш белән, максатым нинди? - дип белеште илче. +- Миссияң ифрат та җаваплы, яучы булып барасың. Ошбу комета - Тәңренең шәрәфле юлламасы, ул минем догаларымны ишеткән вә дәхи дә форсат бирә. Бурычларыңны иртән тәгаенләрмен, әле үземә дә уйлап бетерергә кирәк, искәртмәстәнрәк булды бит. +Боярлар каш астыннан гына бер-берсенә карашып куйдылар. Ник дисәң, Иоанның соңгы никахына әле ел да тулмаган иде. Дүртенчесе... алтынчымы, бәлки, җиденчедер дә - һич аңламассың. Православие мондый тышаусыз никахларны хупламый. +Митрополит Антоний баштагы мәлне аны акылына килергә өндәп тә караган иде. +- Хакимлегем - Тәңредән, мин бары Тәңре каршында гына хисап тотам, - дип кырт өзде, - сезнең кебекләр - билгеләнеп куелучы руханилар гына. +- Сын мой... +- Телеңне тый, йомырка тавыкны өйрәтми, - диде Иоанн, бастырып кына, - онытмагандырсың, шәт, дүртенче никахымны Собор рөхсәте белән тәгаенләдем. Рөхсәт таныклыгына өч архиепископ, җиде епископ, дистәдән артык архимандрит һәм игумен гына кул куйды. Имзаң өчен синең үзеңне митрополит урындыгына утырттым. +Хәзер инде ул берәү белән дә киңәшеп тормый, күңеленә ошаган кызны күрдеме, чарасына керешә. +Чара дигәне - бергә түшәк бүлешкән җәмәгатеңне ирексездән, елата-елата, чәчен кырдыру дигән сүз. +Бөек княгиня Аннаны да әлеге язмыш күптәннән сагалап тора иде инде. +Беркөнне Бикбулат белән дә шушы хакта гәпләшеп утырдылар. +- Мөселманнарга җайлы, өч мәртәбә талак әйтәләр дә, шуның белән вәссәлам, дүрт ягың кыйбла, - диде Иоанн. +- Мине шул бәхеттән мәхрүм иттең бит, Иоанн Васильевич, - дип җорланды Бикбулат, - хәзер менә арт ягым бозга катты, нишләргә дә белгән юк. +- Анастасияне мин сиңа үз авызымнан өзеп бирдем! +Бикбулат мөлдерәмә тулы шәраб касәсен авызына каплап куйды да, кызарып-бүртенеп әйтте: +- Һаман шул сүзне кабатлыйсың, Иоанн Васильевич, нәфесеңне сузмакчы ахры, - диде, - әмма бел, пычакка-пычак килсәм килермен, Анастасиямә чит кулларны кагылдырмам! +Иоанн җиң эченнән зур йодрыгын чыгарып күрсәтте. +- Колагыңа киртлә, Симеон Бекбулатович, мин кеше оясына күкәй салмыйм. Рәсәй кызларыннан болай да гарык инде, диңгез арты чибәрләрен түш астына кертергә вакыт. Бабам Василий, әнә, Византия императорының оныгы сылудансылу Софья Палеологны ярәшкән. Миңа да бәхет елмаерга тора. Бу - ике көймәнең койрыгын тоту. Инглизләр белән туганлашу Русиянең абруен да күп мәртәбәләр үстерәчәк. +Иоанн Англия королевасы Елизавета белән дустанә мөнәсәбәттә иде. Ике арада хат өзелеп тормый. Алыш-биреш, сәүдә эшләре дә көйләнеп бара. Елизаветаны күреп белгән бояр-илчеләр үзен бик мактыйлар, чибәр, мөлаем, ихтирамлы, диләр. Иоанн әвәлендә аның турында хыялланган иде. Ләкин хыялы буш хыял көе генә калачагын төшендергәч, фикерен үзгәртте. Дөрестән дә, бөтен дөньяны шауда тоткан бай һәм тәкәббер Англиянең королевасы чабаталы Русиягә килен булып төшмәс бит инде. +Шушы көннәрдә генә Роберт Якоби атлы лейб-медик килеп төште. Хатында Елизавета: "Ошбу галим-белгечемне үземә хаҗәте юкка түгел, сиңа файдасы тисенгә җибәрәм. Аңа һич икеләнмичә сәламәтлегең турында кайгыртуны ышанып тапшыра аласың", - дигән. +Иоанн табибтан туп-турыдан: +- Англиядә минем кебек дәрәҗәле тәхет иясенә тиң кәләшләр бармы? - дип белеште. +Роберт эченнән генә елмаеп куйды. Чөнки королева аңа утырып калу куркынычы янаган туганай сеңлесенә пар табу бурычын да йөкләгән иде. Эшләр пешәргә тора лабаса! +- Бар, - диде, ике дә уйлап тормыйча. Шундук эченнән генә үзен битәрләп тә алды: аһ, ялгыштым, бераз ялындырасы калган бу аюны. Ләкин әйтеләсе әйтелгән, абруйны тотарга кирәк. +- Бар, - дип, серле генә елмаеп куйды, - бу асыл кош - шәрәфле граф Гонтингдонскийның яраткан кызы, королева Елизаветаның туганае княгиня +Иоанн бүлмәне иңли-иңли җилләнеп йөреп килде. +- Графиня матурмы, буй-сынга ничек, килеш-килбәте нинди? +- Матурлык - фәлсәфи төшенчә, галиҗәнап, һәркемнең үз идеалы, мисал өчен, үземә килгәндә... +- Миңа синең идеалың ни пычагыма, - дип ярты юлда бүлде әңгәмәдәшен Иоанн, - йөзе ничек, йөзе, мин ак йөзле туташларны яратам. +- Графиняларныкыча, галиҗәнап. +Роберт баштагы хатасын инде кабатламады. Иоанн исә тәвәккәлләгән иде инде. +Комета нәкъ вакытында пәйда булды. +Бер ай дигәндә, Писемскийдан хат та килеп төште. Иоанн хатны берәүгә дә тоттырмый, түш кесәсендә генә йөртә. Анда язылганнарны түкми-чәчми күңелендә саклый. Хәтере ташка язган аның, "Библия"не үзенең биш бармагыдай яттан белә, Рим, Грек тарихларыннан якыннан хәбәрдар. Урыс тарихын әйткән дә юк. +"Галиҗәнап падишаһым, Иоанн Васильевич! +Синең барча биремнәреңне дә үтәдем. Һәм дә түбәндәгеләрне ирештерүне кирәк таптым. Королева Елизавета, әүвәл нигәдер, төрледән-төрле сәбәпләр табып, графиня Мария белән очрашуны сузып килде. Мин түземсезләнәм. Ниһаять, әйтте бу: "Күптән түгел туганаем чәчәк авыруы белән авырды. Кып-кызыл йөзле, шадра княгиняны һич тә кеше арасына чыгарасым килми, бераз савыксын инде", - диде. Сизеп торам: хәйләли. Шулай булып чыкты да. Чөнки шундук никах Шартлары хакында сүз кузгатты, булачак патшабикәнең, туачак балаларның хокуклары белән кызыксынды. Үзем дә югалып калмадым, кәләшнең грек диненә күчү мәсьәләсен кабыргасы белән куйдым. Әлегә тәгаен генә җавап юк, һавадагы болыт кебек баш очында асылынып тора. Ә менә мәмләкәтләр арасындагы халыкара мөнәсәбәткә кагылышлы сорауга карата фикерен яшермәде. "Мин патшаны теләсә кем белән килештерүгә әзер, әмма Англия, Мәскәүгә ярыйм дип, Литвага каршы да, Швециягә, Данияга каршы да сугыш ачмаячак", - диде. +Йөри торгач, графиня Мария Гастингс белән дә очрашу насыйп булды. Паркта таныштырдылар. Тылмач аша сөйләшеп тә алдык. Гәүдәгә биек, төз, йөзе ак, күзләре соры, чәчләре коңгырт, борыны туры, бармаклары озын..." +Матурлыгы, мөлаемлыгы хакында ләм-мим. Ә йөзе ак! Хәер, Иоанн калган "ваклыклар"га әһәмият бирер хәлдә түгел иде. Болай да көн кебек ачык лабаса, Англия королевасының туганае, ырулы графиня булсын да, матур да булмасын ди? +Матур, әлбәттә. Матур гынамы... Алиһә! +- О, Боже, Мария! +Мәскәү белән Лондон арасында четерекле никах дипломатиясе башланды. Иоанн үзен тулысы белән шушы никах мәнфәгатьләренә багышлады, дәүләт хәлләре пәрдә артына күчте. Хәзерлек чаралары шулкадәр җитди иде ки, хәтта ул казна хәзинәсен яшертен рәвештә Вологда саклагычына илттерде. Кирәге чыга-нитә калса дип, кораблар да төзетте. Дөнья хәлен белеп булмый. +Гыйшык-мыйшык хәлләре кешене сукыр вә чукрак итә, ди гарәп мәкале. Гыйшык Иоанның да акылын алган иде. Тәмам ташы кызды кияү егетенең. +Һәм... +1575 ел. Үктәбернең ни арбалы, ни чаналы бер көне иде. Кремль Әйтерсең лә күккә биниһая зур чыбылдык элеп куйдылар. Суык дисәң, суык түгел, җылы дисәң, җылы түгел, шәрехләүгә бирелми торган төссез, томана көн. Нәкъ әйтемдәгечә, кыш кысыл, яз языл, җәй җәел, көзен үзең белерсең. +Шушы аңлаешсыз хөнәсә көнгә җан өреп, кремль юлында иң дәрәҗәле боярлар, "Пентархия" әгъзалары Иван Мстиславский, Никита Юрьев, Василий Шуйский, Богдан Бельский һәм Дмитрий Годуновларның башта чүмәләдәй биек кырма бүрекләре күренде, аннары томан эченнән буй-сыннары йөзеп чыкты. +- Боярларның артына ут капкан, күр, ничек йөгерешәләр, - диде урам хәерчесе әшнәсенә. +- Саран тәреләр, бакыр тиеннәрен дә жәлләделәр. +Тәхет залының бизәкле ишекләре киерелеп ачылды. +- Рәхим итегез! +Билгесезлектән гаҗиз боярлар этешә-төртешә патша катына үттеләр. Һәммәсе бөек затка үзенең эчкерсез хөрмәтен исбатларга ашыкты. +- Государь... +Иоанн кулын изәде дә, күкрәк төпкеленнән чыккан кытыршы тавыш белән диварны яңгыратты: +- Миңа түгел, Барча Русь җиренең олуг кенәзе Симеон Бекбулатовичка бил бөгегез, - диде. +Бүлмә мәет чыккан йорттай тын калды. Боярларның мыш-мыш килүе генә әлеге хәвефле бушлыкка азмы-күпме тере төс кертә иде. +- Мин бүгеннән, ягъни мең дә биш йөз җитмеш бишенче елның егерме өченче үктәбереннән, тәхетемнән ваз кичәм һәм вәкаләтләремне данлы ыру вәкиле, күренекле хан, олуг кенәз Симеон Бекбулатовичка тапшырам. Вакытлычамы - анысын әйтә алмыйм, бәлкем, гомерлеккәдер. Үзем кенәз Московский титулында калып, яшәү өчен Арбатка, Неглинный янындагы элекке опричнинам утарына күченәм. +С Богом! +Иоанн, Бикбулатны да, Бишлекне дә тәмам аптырашта кадырып, залдан чыгып китте. +Ханның ясины укылган икән инде, кызым Анастасия тол кала болай булса, дип ачынып куйды Иван Мстиславский, патша тозакны тирәннән корганга охшый. +Шамакайга гына ике дөнья - бер кәнди, һичнигә карамыйча бии-бии такмакларга тотынды. +Юмартны утырт югары, +Саранны утырт сәкегә; +Юашны утырт янга, +Гаделне утырт алга... +Кунак -хуҗаның чәчәге, әйдәгез, табынга рәхим итегез! +- Табының кая соң? +- Табын белән кем дә сыйлый, табынсыз сыйлап кара син. +Боярларга акрынлап кот кайтты, шыпан-шыпан гына таю ягын карадылар. +Өченче баб. Кеше куян куа диеп, син дә куян ку әнә! +Тәхет иясе мөхтәрәм затның буыннан-буынга килүче иң ләззәти мавыгуы - ау. +Бикбулат тәүгесеннән башларга карар итте. Тик ауга да тиктомалдан гына чыгып булмый. Ул бик чыгымлы чара. Ауның тәхет дәрәҗәсенә тиң багышламасы зарур. Әйтик, дәүләти мөһим вакыйга, олуг кунак, җиңүле яу... +Дәүләти мөһим вакыйга димәктән, мәмләкәттә баш хаким алышынудан да мөһимрәк вакыйга була аламы соң? Юкка гына, фәрештәне хаким итсәң, аңа да мөгез үсә, димәгәннәр. Ә мөгез сөзәргә тиеш. +Бик сөзәсе иде дә, шик-шөбһә кулыннан тота. Чөнки туры караса да, уңга борылса да, сулга авышса да, артка чигенсә дә, Иоанн албастының мыскыллы вә түбәнсетүле карашына барып төртелә. Үзе юк, ә күзе бар. +Бу карашның бәһасе аңа бик яхшы мәгълүм. +Мондый борчулы чакларында Бикбулат картые Шаһ-Солтанның ишеген кага. Оныгы муенына тәпи асканнан соң, ханбикә аерылып чыгып, үзе генә көн күрә башлаган иде. +- Әссәламегаләйкүм, ханбикә, Ходай хәерле тереклек, озын гомерләр насыйп итсен! +Шаһ-Солтан кулындагы дисбесеннән аерылмыйча гына сәлам кайтарды да, гадәттәгечә, касыйдә-теземгә күчте: +Алтмыш муенга - аркан, +Җитмеш башыңа - йөгән, +Сиксән - кешән, +Туксан - богау, +Теләсәң кайсы якка ау! +Гасре сәгадәт чоры үтте инде, хан, сиксәнгә җиткәндә, әллә ни майтарып булмый икән. +- Сөбхәналлаһи вә би һәмдихи, бик күркәм күренәсең, күз тимәсен. +- Көфер башың белән Аллаһуга таянма, гөнаһысын җыеп бетерә алмассың, - диде Шаһ-Солтан. +- Асылым белән мин әле һаман да мөселман бит... +Бикбулат картыеның аяк астына авып, башын тезләренә салды. Шушы халәттә алар бер-берсенең җылысын тоеп, шактый вакыт ләззәт кичереп утырдылар. +- Син бүген үзеңә охшамагансың, балам, башыңа нинди борчу керде, сөйлә, - диде Шаһ-Солтан, оныгын сыйпаштыра-сыйпаштыра. +Бикбулатның бу рәхәтлекне озаккарак сузасы килә иде, ахры, ишетмәмешкә салынды. +- Җә, син патша да бугай бит әле. +- Олуг кенәз, ханбикә, Барча Урыс җиренең олуг кенәзе, тәхет иясе. Минем үземчә яшисем килә... +- Яшә соң! +- Куркам. +- Кемнән? +- Иоанн Васильевичтан. +- Тәхеткә утырганчы куркырга иде, хәзер соң инде. Буласы барыбер булачак. Ничек телисең, шулай яшә. Безнең ыру - тәвәккәл ыру. Дөнья беркем өчен дә, шул исәптән Иоанн өчен дә, дәвамлы түгел, Рәсулулла да анда мәңгелек түгел иде. +Бикбулат барыбер тәхеткә утыру хөрмәтенә тамаша үткәрергә әлегә базмады. Әмма ниятеннән дә кайтмады. +Бәлкем, орыш кыры форсат бирер? +Кырым тарафында әлегә тынлык. Дәүләтгәрәй хан, ниһаять, илче Афанасий Нагойны, башка әсир зат белән алышу бәрабәренә, озакка сузылган тоткынлыктан азат итте. Әлегә кылычлар кыныда. Швеция белән килешү көчендә. Австрия исә бөтенләй дуслыкка өмет итә. Эстониядә бәрелешләр бара-баруын, ләкин алары да урык-сурык кына. +Янә дә Польша... Польша ул - тырнак астына кадалган шырпы. Ул хакта хәтта уйлыйсы да килми. +Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, ди. Җае чыкты бит. Көтмәгәндә Англия илчесе Иероним Баус килеп төште. Корабы Колмогор портында якорь салуга, чик атчабары хәбәр ирештерде. +- Сөбхәналлаһ! +Бикбулат, тирә-юньдәгеләр сүземне ишетмәдеме, дип, як-ягына каранып алды. Ул үзен чылбырда тотарга тырыша, билгеле. Тик, төчкерүне тыеп булмаган кебек, ана сөте белән калебенә сеңгән бу догалыклар да үз иркеннән тыш иреннәрен ерып чыга иде. +Англия илчесенең Мәскәүгә килеп җитүен ул түземсезлек белән көтте. Чөнки көннәр утырды, урман-кырлар ак юрган ябынды. +Кар - тәүге ауга алхәбәр ул. Куян авы - үзенә бер күңелле тамаша. Иоанн үзе ауга сирәгрәк йөрде. Шулай да ауны тыймый иде. Быел исә хәл катлаулырак, ауны мин киткән сөенечтән оештыралар, дип уйлавы бар. +Илче, көйле кияү, юлда шактый озак юанды, шәһәргә аяк баскач та, бил бөгәргә ашыкмады, бөтен шартын китереп, ял итте, хәл алды. +Бикбулат әлегә кадәр илчеләр белән сирәк аралашты. Ул - воевода, вазифасы - орыш. Орышның теле исә - көч. Ә көч - кылыч йөзендә, сөңге очында. Җиңү сүз белән түгел, кан белән яулана. +Иероним Баусны күргәч, чак кына шаркылдап көлеп җибәрмәде. Соң, бу диңгез арты адәменең карачкыдан аермасы юк икән ич, нәкъ сөяк сарае, эченнән энә үтәрлек, валлаһи. Киеме - бөтенләй дә кәмит. Камзулы тез астыннан гына, озын балтырлы оек, үкчәле башмак. Егыл да үл. +Илче, инглиз аксөякләренә генә хас йөгенү хәрәкәтләре ясап, Бикбулатны сәламләде. Ярдәмчесе, шундый ук карачкы сыңары, аңа чуклы бау белән бәйләнгән кәгазь төргәге тоттырды. +- Галиҗәнаф, Барча Урыс җиренең олуг кенәзе, мөхтәрәм Симеон Бекбулатович, - дип, юка иреннәрен бөрештерә-бөрештерә генә сүзен башлады, - илченең вәкаләтләре ышанычнамәсе рәсми рәвештә кабул ителгән көннән башлана, шунсыз мин вазифаларыма керешә алмыйм. - "П" авазын "Ф" га әйләндерүен исәпкә алмаганда, илченең урыс теле камил һәм йөгерек иде. +- Баш өсте, - диде Бикбулат, - ышанычнамәңне кабул итәм, бүгеннән вазифаңа керешә аласың. +- Галиҗәнаф, кичерегез, зинһар, ышанычнамә Иоанн фатша исеменә язылган, бу шәрәфле үзгәрешне без белмәдек, королева Елизавета аңа - ягъни Иоанн Васильевичка күф сәламнәр дә юллаган иде. Никах хәлләре дигәндәй, бүләге дә бар. Мин бик авыр хәлдә калдым... борырга да күп сорамас, илче, имеш, дәүләт хәлләрен ныклап аныкламыйча кем юлга чыга инде? Пешмәгән. +Бикбулат уйлаганын тышка чыгармады. +- Ышанычнамәдәге исем-ат мөрәҗәгатен сызып ташла да минекен өстәп яз, - дип, мәсьәләне ансат кына чишү юлын тәкъдим итте. +Баусның күзләре шартлап чыга язды. +- Олуг кенәз, бу бит королева юлламасы! +Ышанычнамәне фәкать ул үзе генә үзгәртә ала, миндә андый вәкаләт юк. +- Ул чакта мин сине биканун илче дип игълан итәм, - диде Бикбулат, - моның ни-нәрсә белән бетәсен аңлыйсыңдыр, шәт. +Баус җиң капламасыннан керәчтәй ап-ак кулъяулыгын алып, озак кына кершәнле маңгаендагы тир бөртекләрен корытып торды да әйтте: +- Галиҗәнаф, Мәскәүнең халыкара абруе үсүен Англиядә бик хуфлыйлар. Королева Елизавета ике халыкның туганлашуына да ризалыгын бирергә әзер, - диде, ерактан ук суктырып, - дуслык барсыннан да өстен. +- Без дә Англия белән Русия арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашуына куанабыз, - диде Бикбулат, - королева Елизаветага озын гомер, күркәм хакимлек насыйп итсен Ходай. Ләкин хәзерендә сүз бу хакта түгел. Бу - балта сораганда чөшле тоттыру, хөрмәтле илче әфәнде. +Бүлмәдә киеренке тынлык урнашты. Баусның маңгаендагы тир бөртекләре дә ишәйгәннән-ишәйде. Шунда кече илче хуҗасына ярдәмгә ашыкты. +- Ошбу дипломатик төенне чишү юлы бар, - диде ул, сузып кына, - ышанычнамәне яңабаштан язарга да, королеваның имзасын искесеннән кисеп алып, шуңа ябыштырып куярга. Бу - вакытлы чара, билгеле. Ул арада мин Англиядән ышанычнамәнең дөрес вариантын яздырып алып килермен. Икеөч айда барысы да үз урынына утырыр. +- Ай-һай, королева хуфлармы, бик кыйммәткә төшә бит, - дип пышылдады Баус. +Шамакайның колагы сак, ишетеп тә алды, чыгарып та салды. +- Гәүдәгә төз, кулга кәкре икән бу англицки кемсәләре, - диде, бөтен кешегә ишетерлек итеп, ә безнең ише ачыгавызларны печәргә ясап куйган кебек үзләре. +- Чуалып йөрмә монда, бар, урыныңа ычкын, - дип этеп җибәрде аны Бикбулат. +- Аһ-аһ, бер дә харап. +- Кемгә әйтәләр? +Шамакай телен чыгарып күрсәтте дә такмакларга тотынды: +- Баус - Баус - Баускан, иннек яккан, кершән сөрткән, сөрмә тарткан хатынҗәмәй саескан. +Шамакайның җиңел кулыннан Бауска Хатынҗәмәй кушаматы тагып та куйдылар. +Бикбулатның күңеленә кече илченең тәкъдиме хуш килде. Ул шул ук көнне Англия илчесе лорд Иероним Баус хөрмәтенә патша авы үткәрү турында фәрман чыгарды. +Хикмәт илчедә түгел иде, хикмәт үз дәрәҗә-вазифасын танытуда иде. +Баус ау мәйданына шул ук озын балтырлы ак оек, үкчәле башмак, укалы камзул киеп килгән иде. Көлке капчыгы, ат менүдән бөтенләй баш тартты. +- Куянны бит әле куып тотарга кирәк, - диде Бикбулат, ирен очлары белән генә елмаеп, - ул, өйрәтелгән кош кебек, үз теләгеннән алдыңа килеп +- Мин бит фацифист, - дип шаккатырды илче, - кешеләргә генә түгел, җәнлек вә кош-кортларга карата да җәзаи гамәлләр кылуны кабул итмим. +- Бу бит ау, илче әфәнде, ауда аучыча кыланмыйча булмый. +- Беләм, - диде Баус эре генә, - минем өчен куяннарны ярдәмчем, кече илче сэр Эдуард аулаячак. +Әйдә, теләгәнен кылансын, картые Шаһ-Солтан әйтмешли, нигә кадалып китми шунда. +Ау даирәсе шактый зур иде. Тулысы белән Боярлар Думасы, Земство башлыклары, чиркәү әһелләре, билгеле инде, исемле кенәзләр, воеводалар чакырылды. Һәрберсенең булышчысы, гасәбә-хезмәткәрләре. Янә дә актачылар, быргычылар, куучылар... Бурзайлар турында әйткән дә юк. +Ау тылсымы иң әүвәл бурзайларның канын уйната. Әнә, ничек аякларында уйнаклыйлар, әйтерсең лә утлы күмер өстенә бастырганнар. Эчләр эчкә җыелган, муеннар сузылган, койрыклар кысылган... +Карап торуга аучылар ишле күренсә дә, төркемнәргә бүленгәч, алар шактый җыйнаклана. Һәр төркемнең үз алды. Ау мәйданы җәен-кышын сак астында. Үрче генә. Хаҗәте чыкса, читтән дә китерәләр. +Көн алдан сөйләшеп-килешеп куйгандай гаҗәеп уңай иде. Күк аксыл элпә белән капланган. Кура башын селкетерлек тә җил исми. Ак җәймәдәй җәйрәп яткан ялан-кырны ара-тирә төшкәләгән көмештәй саф кар бөртекләре генә иркәләп-үбеп алгалый. Җиһан яп-якты. +Бикбулатның аты, түземсезләнеп, баскан урынында гына таптанып куйды. +Атлары бер утар аның. Һәр очрак өчен биш-алты баш. Шулар арасыннан "Яшен" кушаматлы ак ау толпарын аеруча ярата. Бүген шушы атны иярләтте. +Чыңгызханның мәшһүр Сәтәре үрнәгендә ул Яшеннең ияр астына да кызыл төстәге укалы тирлек җәйдерә. +Ак ат, кызыл җәймә, бизәкле ияр, ефәк нукта - карап торырлык кына. Бикбулатның килеш-килбәте дә тел-теш тидерерлек түгел. Булат кылычы гына да илдә бер. Касыймда ханлык иткән вакытта Дамашкъ солтаны бүләк иткән иде. Мондый затлы кылычны фәкать Сүриядә генә ясыйлар. Серен дә саклый беләләр, әлбәттә. +Бикбулат атын тыеп, тезгенен кыскартты да: +- Башлыйбыз, - диде. +Аумән, кенәз Мстиславский, кулы белән һаваны ярды. Шундук быргыларга җан керде, тирә-як ашкынулы аһәңгә чумды. Бу тирада төгәл ике минут дәвам итте. +Аумән янә һаваны ярды. +- Ма-а-рш! +Берьюлы унлаган чаптар, болыт булып, урыныннан купты. Тояк асларыннан балчыкка буталган кар йомарламнары оча, атлар кешни, аучылар кычкырыша. Мәхшәр. +- Ихи-хи-хи! +- Вай-вай-вай! +Баус каретасыннан да чыкмады, аучыларны, тәрәзәдән карап кына, рус сүзе белән озатып калды. +- Живодёры! +Ау кырында Бикбулатның ак толпары күренүгә, калкулык ышыгында сагалап торган булышчылар, барабан-думбакларын кага-кага, озын колакларны шул тарафка куа башладылар. Тик куяннарның колаклары гына түгел, сыйраклары да озын. Мизгел эчендә таралышып та беттеләр. Ләкин камалыш боҗрасы бар бит әле. Аны кисеп чыгу, ай-һай, хәлләреннән килер микән? +- Этләрне җибәрегез! +Бурзайлар ашкынып көткән сихри мизгел шушы инде. Сөлектәй сузылып, чиелдаша-чиелдаша томырылдылар гына. +Әйе, чын ау этләре өрми, чилдыйлар гына. +Типке сыйракларның бер хәйләкәре, ата заты булса кирәк, күрәләтә Яшеннең аяк астына килеп керде. Этләр абайламыйча да калды. Хәер, корбаннар болай җитәрлек ич, ничу ат аяк астында мәтәләнергә. +- Эһ-эһ-эһ... +Куркыныч янаганда, куяннар да чиный. Тик аларның чинавы елауга охшаш. Яшеннең аяк астыннан да шундый тавыш ишетелде. Тач бала үксүе кебек, дип уйлап куйды Бикбулат, изелде, ахры. Мескен... +Юк, куянның да яшисе килә. Ат тояклары арасында әйләнгәләп-тулгангалап барды-барды да, бер җаен китереп, атылып та чыкты. +Ушлы икән кушколак. Инеш аркылы кауклык эченә элдертте генә. +- Бәрәкааллаһу! +Бикбулатның сулышы утырырга да өлгермәде, бурзайлар өере йомгактай куаклык ягына тәгәрәде. +Күпкән куян котылмас, дип юкка гына әйтмәгәннәр икән шул. +Бикбулатка артыннан тотам да калмастай булышчылары җебеп төшәргә ирек бирмәде. Яңадан-яңа атчабарлар ярдәмгә ашыкты, яңадан-яңа куяннарга тап булды, бурзайлар да күзгә күренеп ишәйде. Тәү очраган хәйләкәр кушколак онытылды. Тора-бара киек тә аучыга тартыла икән, әҗәлен көткән куяннар адым саен очрап кына торды. +Аучылар кич-кырын, арып-алҗып, җыелу мәйданына кайтып тулдылар. Тавыш, шау-шу, көлеш-шаярыш, үртәш... +- Примаков-Ростовский, бу сиңа Алман пушкарьлары артына посып, читтән генә күзәтү түгел, бу - ау! Ә анда үзеңә тезген тотарга туры килә, - дип, кенәз Меньший Шереметьев кулдашына төрттереп алды. +Воевода үзе дә чеметергә оста иде булса кирәк, шундук җавабын очырды. +- Кенәз, Ревельдә шведларга әсир төшкәч, кем коткарганын онытып җибәрдеңме әллә? - диде. - Бу һич тә егетләрчә түгел. +- Бояр Захарьин күренми, кая ул? +Бикбулатның соравына аумән Мстиславский җавап тотты. +- Государь, бояр Никита Романович, аттан егылып, кулын тайдырды, хәзерендә лазаретта. +- Тагын? +- Кенәз Василий Сицкийның аты мәтәлеп үлде, үзе, шөкер, исән-сау. Ул да лазаретта. Бояр Иван Шуйский... +- Җитте, - дип бүлде Бикбулат нотыкны, - тезген дә тота белмиләр җебегән авызлар. Аннан өстәде: +- Трапеза! +Баусның урындыгы иң дәрәҗәле рәттә иде, илбаш янында. Ул ашауэчү ягыннан да гаять четерекле кеше булып, тәгамен үзе белән йөртә иде. Алдындагы хәмер чәркәсен читкәрәк шудырып куйды да хезмәтчесенә: +- Бокалыма үз шәрабемне агыз, - диде. +- Илче әфәнде, Әстерхан якларында, кунак - хуҗаның ишәге, дигән әйтем бар, - диде, уенын-чынын кушып, - бездә сыйдан баш тарту дошманлыкка тиң. Ә үзең, дуслык, дип аһ орасың. Оч очка ялганмый бит. +Баусның дошман буласы килми иде, әлбәттә, киресенчә, бурычы - Англия мәнфәгатьләрен алга сөрү, Русь дигән искиткеч бай илдә тамыр җәю өчен җирлек булдыру. +Ул чытырдатып күзләрен йомды да урыс хәмерен эчеп җибәрде. +Башына иң беренче: үлүем шушы икән дигән уй килде. Чөнки бугазына капылт кына утлы йомарлам килеп тыгылды да мизгел эчендә тын юлын томалады. +Катты да калды. Инде дөнья белән бәхилләшәм дигәндә генә, әлеге утлы йомарлам, ниндидер могҗиза белән ләззәтле кайнар дулкынга әверелеп, бөтен тәненә таралып китмәсенме! Эче-тышы сүзләргә генә сыеп бетмәс рәхәтлеккә чумды. Кычкырып көләсе, янындагы күршеләрен кочаклап үбәсе килә башлады. Теле дә тозактан ычкынды. +- Аһ! Галиҗәнаф! Бравоссимо! +Безнең хәмер тылсымлы ул, лорд, сөйләштерә дә, чишендерә дә, күпкә китсә, азындыра да, дип, эченнән генә тулы иреннәрен мыймылдата-мыймылдата елмаеп куйды Бикбулат. +Күңел ачу гадәти рәвешенә керде. Мәйдан тоташ шау-шу базарына әйләнде, һәммәсе сөйли, ләкин берәү дә сөйләүчене тыңламый. +Чират ау күргәзмәсенә җитте. Бу, иң дөресе - бурзайлар бәйгесе. Кайсы аучының эте күпме куян тоткан, шул ачыклана. Аңлашыла, берәү дә илбашын уза алмый. Аның өеме һәрвакыт мул була. Калыш икән, өстиләр. Бу юлы да кагыйдә бозылмады. +- Мәрхәбә, галиҗәнап! +Баус чәркәгә иренен башкача тигезмәде. Илче теләсә нинди шартларда да үзен йөгәндә тотарга тиеш. +- Нишләф куян түшкәләрен фешермисез? - дип белеште аумәннән. Аның очлы күзләре табында куян ите юклыкны абайлап алган иде. +- Патша рационына куян ите кертелми, - диде кенәз Мстиставский, - куян - этләр ризыгы. +- Ә тиреләре? +- Тиреләре? Тиреләре, әнә! +Кенәз кулы белән сырт итәгендәге чокыр эчендә пыскыган төтен җәймәсенә төртеп күрсәтте. +Илченең күзләре киерелде. +- Яндырасыз? +- Чүп-чарның урыны учак инде аның, лорд. +- Мех чүф-чар түгел! +Мстиславский кулын гына селтәде. +- Бездә кәттә мехларның да башы-тоягы бер тиен. +Үзләре әйтмешли, монда арба ватылса - утын, үгез үлсә - ит, ә нинди байлык әрәмгә чыга бит, дип уйлап куйды Баус, Русиядә инглиз кәсепчеләренә мәйдан киң, кулдан ычкындырмаска гына кирәк. +- Государь, Барча Русиянең олуг кенәзе Симеон Бекбулатович, - дип, бөтен шартын туры китереп, илче Бикбулатка мөрәҗәгать итте. - МәскәүЛондон арасындагы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне тагын да нәтиҗәлерәк тәкъдимнәр туды, бу хакта фикер алышыйк әле, аны һич тә кичектерергә ярамый. +Бикбулатның хәмер җебеткән иреннәре бүлтәеп чыкты. +- Нинди фикер алышу, Баус, кайда икәнеңне онытма, без - ауда, беләсеңме, ау-у-да! +- Галиҗәнаф, эшлекле сөйләшүләр өчен мондый дәрәҗәле чаралар нәкъ урыны инде, - диде Баус, - мәсәлән, килешүләрнең күбесе шушындый шартларда тәгаенләнә. +- Бу Ауропа түгел, - диде Бикбулат, - Русия! Ә Русиядә күңел ачалар. +И-и-их, кеше куян куа дип, син дә куян ку әнә! +Дүртенче баб. Кавыштырды йодрык сугышы... +Шаһ-Солтанны үзара аяклы бәлеш дип йөртәләр. Ләкин ханбикәгә ошбу кушамат һич тә туры килми. Ул әле һаман күкәй салган тавыктай җырлап кына йөри. Һәр нәрсәгә кулы җитә, кысылмаган җире юк. Зиһене дә аек, сиксәнне ваклаган карчык димәссең, әллә кайчангы вакыйгаларны тартып чыгара. +Беркөнне нәсел-ыру чытырманлыгына кереп чумды. +- Нәсел агачы - ата-баба, бер ботагы - ата-ана, күп ботагы - кардәш-ыру, яфраклары - бала-чага, - дип, оныгына карап бакты. +- Тел төбеңне аңладым, картый... +Шаһ-Солтанның куш ияге песи баласыдай муенына сарылып ятты. +- Нәмә?! Мин сиңа әллә кара халыкмы? +- Гафу, ханбикә! +Шаһ-Солтан нәсел-нәсәп мөнәсәбәтендә оныгын энә өстендә тоткандай тота, онытылып китәргә ирек бирми. Моның сәбәпләре күп, әлбәттә. Әмма күзгә бәрелеп торганы - Бикбулатның хатыны княгиня Анастасиягә мөкиббән булып йөрүе. Гаиләдә кем баш, кем койрык икәнен бик яхшы чамалый. Бу аңа ошамый. Шуңа күрә: "Хатынга олтан булып яшәргә, син - бөек Чыңгыз токымыннан килгән Кече Мөхәммәд бине Саин-Булат хан, бояр Мстислав дигәннәре кисеп ташлаган тырнагыңа да тормый", - дип, һәрдаим кисәтеп тора, оныгын дөрес юлга чыгарырга тырыша. +Бикбулат картые сөйләгәннәрдән хәбәрдар, билгеле. Карт бабасы Әхмәд хан - Алтын Урданың мәшһүр хакиме. Дәүләтне Үзбәк хан дәверендәге бөеклеккә җиткергән данлы шәхес. Халык ул вакытта афәтле сугыш-орышлардан да тын алып тора. Моңа, беренче чиратта, Төркия һәм Бөек Литва кенәзлеге белән солых килешүләренә кул кую ярдәм итә. +Кызганыч, Әхмәд ханның башына үз татарлары җитә. +1480 елны хан кышны Донец елгасы буенда кичәргә карар кыла. Тыныч, бернинди куркыныч янамый. Шуңа күрә гаскәрләрен дә ялга тарата, үзе шәхси сак яугирләре белән генә кала. Моны сизеп алган Төмән урдасы ханы Ибраһим илә Кырым ханы Миңлегәрәй, сүз куешып, Әхмәд ханга һөҗүм оештыралар. Йоклап яткан чагында Әхмәд ханны Ибраһим бәдбәхет үз куллары белән суя. +- Иваннан "спасибо" ишетер өчен кылынган җинаять бу, - ди Шаһ-Солтан, - татар өстенә төшкән кара тап, хурлык. +Ханбикәнең сөйләвенә караганда, Әхмәд шаһзадә башкалардан яшьли үк тапкырлыгы белән аерылып торган. +Кече Мөхәммәд җор кеше булган, картаймыш көнендә улларын чакырып алган да зирәклеккә ярыш-бәйге игълан иткән. +- Патшалыкны үз кулыгызга аласыгыз килсә, миңа иренчәклегегезне исбат итегез, - дигән. +Уллары бер-бер артлы җавап тоткан. Ханның күңеленә Әхмәд шаһзадәнең җавабы хуш килгән. Ә ул: +- Мин йокларга яткач, күземне йомарга да иренәм, - дигән. +Әхмәд тәхетне чичәнлеге белән яулаган, дигән сүз әнә шулай тарала. +Бикбулат үзе дә бабасы сыңары. Бервакыт шулай, Ливониянең Береза елгасы кичүендә төн кундылар. Тавыш-тын юк. Күрәсең, шведлар ялга талган. Ләкин аларга ышаныч юк, кайвакыт җиде төн уртасында да өскә ябырылалар. Ходай да саклаганны гына саклармын, дигән. Хәлне ныклап ачыклау өчен, ул аръякка шымчылар чыгарып җибәрде. +- Воевода, анда гаскәр шулкадәр күп ки, һәрберсе берәр генә ук атса да, бөтен күк йөзе капланыр, - дип хисап тоттылар әйләнеп кайткач. +- Бигрәк тә шәп, кояш күзне чагылдырмас, - диде Бикбулат, - күләгәдә сугышу үзе бер сахра. +Бу җөмлә, аяклы мәзәккә әйләнеп, әле булса гаскәриләр даирәсендә йөри. +Шаһ-Солтан бу юлы нишләптер Анастасияне тынычлыкта калдырды. Югыйсә, бәйләнчек каенаналарга хас булганча, килененең юк җиреннән кер эзләү аның яраткан шөгыле иде. Ә Бикбулатның бер колагына керә, икенчесеннән шуып чыгып та китә. Картыеның төртмә сүзләре белән һич тә яраткан хатынының кәефен кырасы килми. Шаһ-Солтан үзе дә бу "эч бушату"ларның иясенә барып ирешүен теләми иде, ахры, кирәк санаса, чакырып алып, йөзенә бәреп әйтер иде. Тәкәбберлеге дә, һиммәтлеге дә ханбикәләрнекечә аның. +Бикбулат, дөрестән дә, хәләленең җаеннан гына тора, чөнки чын ярату белән ярата. Шундый асыл затны димләгән өчен Иоаннга чиксез рәхмәтле. +Мәхәббәт дигән хис-тойгы бик сәер халәт икән ул. Моңарчы Бикбулатның кыз-хатынга бәһасе ике сүздән генә гыйбарәт иде: ошый, ошамый. "Ошый" дигән бәгъзеләр, кагыйдә буларак, түш астына керә. "Ошамый"лар шундук хәтердән юыла. +Яшерен-батырын түгел, җарияләре күп иде аның, ярата иде ул алар белән булышырга. +Анастасия зөфаф кичендә үк тышау салды. +- Хан, шәһвәтеңә бирелмә, мин хайвани теләкләр колы түгел, якынлык ул ике яклы, теләгеңә ирешәсең килсә, миндә дә шундый хисләр уят, - дип, Бикбулатның каударлануын кире какты. +Ул бөтенләй югалып калды, теләкләре дә сүнде. +Алдагы көндә исә... +Алдагы көндә вазгыятьне Анастасия үз карамагына алды. +- Хан, о-о-о, беләкләрең таштай, - дип, йомшак нәфис куллары белән Бикбулатка орынгалап куйды. +- Мин - воевода, княгиня, сугышчының беләге каты булырга тиеш, - диде Бикбулат. +- Миңа шундый тыгыз тәнле, көчле ир-егетләр ошый, - диде Анастасия, хәйләле вә сынаулы елмаю аша, - ә син нинди туташларны ошатасың? +- Элек күп иде алар, - диде Бикбулат, хәрбиләргә хас төгәллек белән, - хәзерендә берәү генә. +- О-о-о, хан, менә син нинди дәртле яр икән, ә ул берәү дигәнең кем инде, +Бикбулатның кәләшен куенына кертәсе, кабарынкы саргылт чәчләреннән сыйпап аласы, үбәсе-кочасы бик килсә дә, батырлыгы җитмәде. Ап-ак өрфия ефәккә төренгән бу фәрештәдәй илаһи затка ничек итеп юлпыч учларыңны тидермәк кирәк?! +- Сермени? - диде Анастасия, үпкәле тавышын калтыратып. - Ярар соң... +Бикбулат янә хәрбиләрчә турысын ярып салды. +- Ул - син, княгиня! +Анастасия күз очлары белән генә көлемсерәп алды да уенын дәвам итте. +- Юк, хан, дөрес әйтмисең, никах ул - үзенә, мәхәббәт - үзенә. Алар бикбик сирәк тәңгәл килә, - диде, - син бит миңа патша кушканга гына өйләндең. Башканы димләгән булса, әйтик, боярыня Марфа Демьянованы, битендә шайтан борчак суккан дип тормас идең, ярәшү балдагын шуңа кидерер идең. Әллә хак түгелме? +- Хагын-хак, ләкин дә син Иоанн Васильевич димләгәнче үк минем күзләремне сукырайтып, колакларымны чукракландырырга өлгергән идең инде, княгиня, - диде Бикбулат, - безне йодрык сугышы кавыштырды. Бу син әйткән тәңгәл килү инде. Тик мин барыбер Иоанн Васильевичка гомерем буе бурычлы, аның өчен җанымны фида кылырга да әзер. +- Юк инде, хан, - дип, Анастасия, ниһаять, киявенең куенына керде, - минем кемдер хакына тол хатын күлмәге киясем килми. +- Җаныбыз - Ходайныкы, тәнебез - Патшаныкы... +Анастасиянең күңеле башкада иде инде, иренең колагына кайнар тынын өрде. +- Чишендер мине, назлап-иркәләп чишендер... +Йәш белән йәшнең күңеле бер, ефәк белән ефәкнең төене бер. +Бикбулат башы-аягыннан бәхет вә мәхәббәт дәрьясына иңде. Иртә үбеш, кич үбеш, кочак ачык, күңел киң. +Дөньялар онытылды. +Сөю бар җирдә көю бар, курку бар җирдә кырку бар, ди. Шуның кебек мәхәббәт тә болытсыз гына булмый икән. Тормыш-яшәешләре гадәти эзгә төшүгә, Бикбулат көзге чебен кебек ифрат та йөдәткеч сырхауга тап булды. Бу - көнләшү иде. Әлеге йөгәнсез хис аңа бик күп урынсыз борчу һәм хафаланулар алып килде. +Барысына да Иероним Баус гаепле. Мәскәүдәге асыл затларның башын шул әйләндерде, җилбәзәк. Бу хакта аңа мәртәбәле бояр Никита Захарьин җиткерде. Шөкер, куян авында сынган кулы озакка сузылып кына булса да ялганган икән инде, кашыкны үзем тотып ашый башладым, диде. Ләкин йөзе качкан, иреннәре дерелтектәй калтырый. +- Нигә болай кәефең китте, Никита Романович, бер-бер борчуың юктыр бит? - дип сорады Бикбулат. +- Борчу гынамы, галиҗәнап, аннан да хәтәррәге. +- Сөйлә, тыңлыйм. +Бояр сулышын йотып җибәрде дә дәвам итте: +- Теге инглиз карачкысы кружилага тартым "клоб" дигән күңел ачу йорты ачкан икән, безнең шәрәфле яшь княгиняларыбыз шунда чират торып йөриләр икән. Кызым Серафима да шул клоб дигәннәренә язылган. Сүземне колагына да элми. Адәм тәганәсе бит, имеш, англичан ауропача биергә өйрәтә. Ирегетләр белән туташ-ханымнар җитәкләшеп-кочышып бииләр, ди. Моңа чик куярга кирәк, галиҗәнап. Православлар ич без. Безнең үз кануннарыбыз, үз +- Рәхмәт, Никита Романович, хәбәрең бик вакытлы, чарасын күрермен. +- Бер башлагач, авыр булса да әйтеп бетерим инде, галиҗәнап, анда бөек княгиня Анастасия Ивановнаны да күргәлиләр икән. +- Нәрсә? +Бикбулат боярның изүеннән эләктереп алды. +- Гайбәтнең бәһасе - баш бәрабәре, бояр, авызыңны үлчәп ач. +- Әйттем исә кайттым, галиҗәнап, үзеңә мәгълүм, мин ялган сүз сөйләмим. +Бикбулат, башын чөеп, уйга талды. Княгинядан сорау алу аның олуг дәрәҗәсен кимсетү булыр иде. Моны эшләргә ярамый. Әмма белергә, әлеге сүзләрнең хакмы, хак түгелме икәнен тәгаен генә ачыклау зарур. Ничек итеп? Бердәнбер юл - "Инглиз" мәдәният үзәгенә (бу - клобның рәсми атамасы) шымчы җибәрү. Барсын, күрсен, карасын, өйрәнсен. Аннан соң күз күрер. +Акылы белән ул шулай хәл итте. Ләкин гыйсъяни зәһәр татар каны акылдан өстен иде. +- Бөек княгиняны чакырыгыз! - дип кычкырды ул, тирә-якны яңгыратып, гүя орыш кырында әмер бирә. +- Земщина мәсьәләләре буенча киңәшмә вакыты җитте бит, олуг кенәз, боярлар көтә, - диде эш башкаручы кенәз. +- Бернинди киңәшмә дә булмый, таралышсыннар! +Боярларның чырае чытылды, мыгыр-мыгыр килеп таралыштылар. +Йомышчы тиз әйләнеп килде. +- Галиҗәнап, бөек княгиня Анастасия Ивановна инглиз клобына... +Бикбулат зилзиләле кул хәрәкәте белән йомышчының авызын япты. +- Күземнән югал! +Бикбулатның төне өчәр катлы төшләр арасында саташып үтте. +Берара Анастасияне тукмарга тотынды ул. Княгиня ярга ташланган балыктай сикергәли, качмак була. Воеводаның кулы - элмәк, ычкынырсың, бар, тәпәли генә. +- Артыңа күрә таман, менә сиңа, менә сиңа... +Үзе дә хәлдән тайды. Әмма үчен кайтарды, тирән вә киң канәгатьләнү хисләре кичерде. +Анастасия сүзләрен теш арасыннан гына сыгып әйтте: +- Хан, бу хәлне мин болай гына калдыра алмыйм, син олуг ыру әһеленә кул күтәрдең, патшабыз Иоанн Васильевичка һәм митрополит Алексей атакайга синең өстән шикаять юллыйм, - диде, - мин синнән аерылам! +Ни хикмәт, әлеге янау Бикбулатка княгиня көткәнчә тәэсир итмәде, тилеләрчә хихылдады гына: +- Хи-хи-хи! +- Хан! +- Әйе, мин хан, - дип кукрайды, - төкерәм мин синең ыруыңа! Аерыла, имеш. Кем икәнлегеңне онытма, аерылу турында фәкать ир генә сүз кузгата ала. Ә мин сине аермыйм һәм дә тәүге һәм соңгы мәртәбә кисәтәм, әгәр дә мәгәр тагын ул инглиз илчесе янында сырпаланып йөрүеңне җиткерсәләр, чәчеңне кырдырып, монастырьга озатачакмын. Иероним Баусның баш сөяген, бабам Чыңгызхан үрнәгендә кыршаулап, үч билгесендә бил каешына тагып йөриячәкмен. +Аерылу менә шулай була ул. Бәхетенә, бу манзара төштән төшкә күчү генә булган икән. Чын уянудан соң Бикбулат Ходайга шөкерана кылып елап җибәрде. +Ләкин, ләкин... +Шымчы күңелгә ятышсыз мәгълүматларны ташып кына торды. Ул мәгълүматларга караганда, илче белән княгиня арасы якынайганнан-якыная бара, ара-тирә елышкалашып та алалар икән. Өстәвенә, ниндидер тудыкакузен да дәгъва итә башлаган Анастасиягә. Бер фырт егет, имеш. Курадай төз буй-сын, күперек чәч, күркәм чырай, инглиз фасонындагы кием. Кыскасы, майлары тулышкан байгура-бичәләрнең ярсулы хыялы. Табак битле камыт аяк Бикбулатның бу җәһәттән мактанырлыгы юк, билгеле. Назлы княгиняларны синең дәрәҗәң дә, хәрби казанышларың да, шаһсуарлык осталыкларың да кызыксындырмый. Алар барыннан да бигрәк бер алдыңа, бер артыңа төшеп, матур-матур мактаулар яудыручы кызыл авызларны үз итә. +Баус ярым йокыга талган Мәскәү тормышын күчәреннән кузгатып җибәрде. Аңлашыла, көрәк сакаллы кадими боярлар ошбу алгарышка теш-тырнаклары белән каршы иде. Бикбулат үзе дә алар яклы. Шуңа күрә илчене чакыртып, үз исеменнән ризасызлык белдерергә кирәк дигән фикергә килде. Иленә үк кайтарып җибәрү мәслихәт булыр иде анысы, тик Англия белән эшлекле мөнәсәбәтләр тауга күтәрелгән бер вакытта монысы, мөгаен, үзең утырган ботакка балта чабудыр. Ә акылга утырту берәүдә дә шик уятмас. +Баус һаман шул Баус иде. Каз күкәедәй шома йөзе балкый, сөрмә тарткан күзләре ялтырый. Кыска ыштан, озын оек, тумпак борынлы башмак. Коеп куйган сәвәләй. +- Галиҗәнаф, сезне күрүемә бик шатмын, - диде илче, рәсми сәламләүләрдән соң. Бу аның шәхси мөнәсәбәтләргә ишарә итүе иде. Шулай булмыйча, патша зурдан кубып, аның хөрмәтенә нинди купшы ау үткәрде бит. Гомерлек истәлек. +Әлеге дустанә багланышлардан соң ничек итеп бу күңелсез әңгәмәне башлап җибәрергә белмичә аптырап торганда, Баус үзе ярдәмгә килде. +- Котлыйм, галиҗәнаф, хәләл җефетегез бөек княгиня Анастасия Ивановна - искиткеч талант иясе, бию сәнгате өчен туган зат. Тиздән сюжетлы нумерлар әзерли башлыйбыз. Зур тамаша үткәрергә ниятләдек. Тамашада сез иң кадерле кунагыбыз булырсыз. Анда, сезнең рөхсәт белән, барча Кремль даирәсен чакырырга кирәк саныйбыз. Әлеге чара Русия-Англия дуслыгының күркәм чагылышы булыр. +Шул гына җитми иде, дип уйлап куйды Бикбулат. +- Илче әфәнде, - диде, әңгәмәне үз ягына борып, - сезнең клобка карата боярларның дәгъвасы бар, ул бию-фәләннәрегез асыл затларыбызны бозуга китермәсме, дип шикләнәләр. +Баусның елмаюлы йөзенә җитдилек чалымнары ятты. +- Цивилизация берәүне дә бозмый, галиҗәнаф, цивилизация ирек кенә китерә, яшәү иреге... +- Яшәү иреген бездә ир сүзе билгели, - дип бүлде аны Бикбулат, - син әйткән си... си... +- Цивилизация, - дип ярдәмгә килде илче, - ци-ви-ли-зация! Civilis, латин сүзе. +- Ул си... си... тьфү, үзегезгә булсын... +- Иоанн Васильевич бөтенләй башка фикердә, галиҗәнаф, - диде Баус. +Бикбулатның колаклары сагайды. +- Иоанн Васильевич?! Герцогиня Мария Гастингс та аның бу тырышлыгына уңай бәя бирер, дип ышанам. Шуның өчен... +Илче, Иоанн тәхетеннән шушы никах мәшәкатьләре сәбәпле генә аерылып тора, дип әйтеп җибәрүдән чак кына тыелып калды. +- Шуның өчен, кхе-кхе, шуның өчен... бөек княгиня Анастасия Иоановнаның осталыгы бик тә ярап куячак әле. +Бикбулат телен тешләде. Бу хакта сүз озайтуның мәгънәсе үзеннән-үзе очланды. Ул бит олуг кенәз, патша түгел. Әле ярый Анастасиягә ачыктан-ачык бәйләнүдән Ходай саклаган. Хур була иде. +Бикбулат картые Шаһ-Солтаннан фәкать төртмә сүзләр, шырпылы кинаяләр генә ишетсә дә, шул төртмәләрдән, шул кинаяләрдән еш кына үзен борчыган көек-көенечләргә җавап та таба иде. +Ханбикәнең эчендәге тышында - ошыймы кешегә, ошамыймы, әйтәсен бәреп әйтә. Үзен шуңа хокуклы саный. Ник дисәң, Нугай-тимериләр ыруының иң өлкәне булып ул калды. Болай да таралышып беттеләр. Бикбулат ише умырткасызлары, әнә, дин алыштырды. Заманында бөтен Нугай урдасын кулларында тоткан шанлы ыру кыйпылчыгы иде, югыйсә. +Шаһ-Солтан оныгын ишектән үк сорау белән каршы алды. +- Әйт әле, бабаң Шаһ-Тимер ханның ничә баласы булган? +- Төгәл генә хәтерләмим, дистәдән дә ким түгелдер. +- Дистә, дистә, - дип мыгырданды кортка, - хәтер капчыгыңа салып куй: уналты! Алты малай, ун кыз. +- Бу бит дүрт хатынга. +- Ә сиңа кем дүрт хатын алырга комачаулый иде, - диде Шаһ-Солтан, - гаеп үзеңдә. Җә, әйт, ничә балаң бар? +- Әлегә берәү... +- Анысы да кыз бала, һиммәтле ата варисы белән мактаулы. Болай булса, тәхетеңә читләр үрмәләячәк... +Бикбулатның башында нәрсәдер келт итте, әйтерсең лә капкачын ачып куйдылар. Йөгереп барып, әбекәйне кочаклап алды да: +- Картый, рәхмәт, бүгенгә хуш, - дип, бүлмәдән атылып чыгып китте. Артыннан җил генә уйнаклап калды. +- И, тәһарәтсез, - дип сукранды Шаһ-Солтан. +Бикбулат, гүя кош тоткан, юл буена яшьли күңеленә сеңеп калган дала җырын авыз эченнән көйләп кайтты. +Син - бер сурәт нәзыйсән, +Кич кашымда ахыр сән, +Уяна китсәм - янда юк, +Нә атлысың - атың әйт. +Җә-хуш, княгиня, инглиз карачкысыннан син үзең китәргә мәҗбүр булачаксың, куян тиресе түгел, ай-ай ярымга ничек тә түзәрмен. Чыңгызыйлар диләр безне. +Кичен ул хәләле катына керде. Княгиня клобтан кайткан гына иде булса кирәк, йомшак кәнәфигә ярым яткан хәлдә хозурлыкка талган. Күлмәк итәгенең ян мендәргә җыерылып калганын да абайламаган, балтырлары күренеп тора... +Бикбулатның барча күзәнәкләре уянып, гаскәриләрдәй һөҗүмгә әзерләнде. Ул күзәнәкләренең шәһвәтле шигар-чакыруына буйсынды, хатынының аяк астына килеп ауды. +- Анастасия... +- Барча урыс җиренең олуг кенәзенә идәндә аунау килешми, - дип, Анастасия итәк астына шәрә балтырын шудырды. +Күзәнәкләрнең исә килешү-килешмәүдә хәстәре юк, таләпләре артканнанарта гына бара. +- Анастасия... +- Бекбулатович, зинһар өчен, кызма, арыдым, башым да авырта, - дип, княгиня читкәрәк тайпылды. +Бикбулат иң саллы дәлилгә ябышты, аны инде кире кага алмыйсың. +- Миңа варис кирәк, бу синең бурычың, княгиня! - диде. +Бикбулат хатынының ай-ваена карамады, төннәрен атна буе аның катында үткәрде. Анастасия ахыр чиктә әйтте: +- Бекбулатович, бу тышаусыз мәхәббәт уеннарың белән тәмам теңкәмә тидең, бүгеннән башка чыгарам, - диде. +- Их княгиня, сагынырсың, мин булмам. +- Әллә бер-бер сәфәргә китәсеңме? +- Польшада хәлләр катлаулана, бу Русия мәнфәгатьләренә дә турыдан-туры кагыла, иртәгә шунда кузгалам, - диде Бикбулат. - Мин югында нишләрсең менә, шуңа борчылам. +- Иркенләп "Инглиз" клобына йөрермен. +- Җә-җә... +Сәяхәт шактый четерекле иде. Польша ачыктан-ачык һәм тупас рәвештә Ливониягә нәфесен суза. Король Максимилиан исә бу хакта аңлашу-сөйләшү генә түгел, хәтта, мең төрле сәбәп табып, очрашуларны да һаман кичектереп килде. +Менә шул сырт бирмәс чыгынчы мокыт урынга егылган икән. +Тәхеткә герцог пан Баторий дәгъва итә ди. Русия әлеге дәгъвачыга хәерхаһ мөнәсәбәттә. Ләкин тимерне кызуында сугу хәерлерәк, Баторийны әле бөгәргә була. +Бикбулатның гөманы рас килде, дөрестән дә, Баторий Русия тәкъдимнәрен тулысынча хуплавын белдерде. Тәхет бәрабәренә, әлбәттә. Баторийга - король титулы, Русиягә - Ливония. +Ләкин Польшага ышаныч барыбер юк. Ул үзен Мәскәү белән кылтык кәләш кебек тота. Ымсындыра, ә кочагын ачмый. +Бикбулатны Мәскәүдә дә күркәм хәбәр көтә иде. +- Сагындырдың, княгиня, - дип, хатынына сырпалана башлаган иде, тегесе бик тиз учагын сүндерде. +- Хан, син инде уразада, мин варис көтәм, - диде, - бигайбә. +Һәм клобка да юл ябылды, дип эченнән генә сөенеп куйды Бикбулат. Варис кына исән-сау тусын! +- Мин бик бәхетле, Анастасия! +Бишенче баб. Астыртын кол хәйлә кора +Боярлар Думасы әгъзасы Борис Годунов бөек княгиня Анастасия Ивановна Мстиславская хөрмәтенә мәҗлес үткәрү хәстәренә кереште. Иң әүвәл, берәүгә дә ышанмыйча, шәхси пешекчесе белән очрашып, княгиняның яраткан ризыкларын барлап чыкты. Әллә ни талымлы түгел икән. Башка хатын-кызлар кебек тәм-томга да исе китми, ди. Табында җиләк-җимеш булсын, яшелчә булсын. Бер четерекле ягы бар, кунак блүдәсе өчен ак кырпы уылдыгын һәм дә ананас җимешен хуп күрә икән. Болары менә башны кашыта торган. Уылдыкка кытлык юк анысы, карасы да, кызылы да мичкә-мичкә. Альбинос уылдыкны, ай-һай, юнәтеп булырмы? Ананасын Константинопольдән кайтартырга мөмкиндер, мөгаен. Аңа бит агачтан гына өзеп алганы кирәк. +Годунов өчен "юк" дигән сүз, гомумән, юк. Ниятенә килдеме, туктата алмыйсың. Шушы тәвәккәллеге, үҗәтлеге өчен ярата да инде аны Иоанн. Егерме яшендә Боярлар Думасы әгъзасы итте. Хәзер дә иң яшь дәүләт әһеле. Мондыйлар бармак белән генә санарлык. +Анастасия мәҗлестән баш тартты. +- Юк, бояр, мондый халәттә минем кешеләргә күренеп йөрисем килми, - диде. +- Ә нинди халәт? - дип белмәмешкә салынды Годунов. - Аккоштай зифа буй-сын, йөзек кашында гына йөртерлек матурдан-матур йөз, карлыгач канатларыдай җилпенүле пар каш... +- Җитте, бояр, җитте, тукта, - дип өзде Анастасия ошбу салават тезмәсен, - җә эреп китәрмен. +Чигендерерсең Годуновны. Дәлил арты дәлил. +- Княгиня, табында син яраткан ак кырпы уылдыгы белән ананас та була, махсус кайтарттым, - диде. +- О, Боже! +- Княгиня, син дигәндә, җиде кат җир астына төшәргә дә әзермен! +- Бояр, зинһар, тукта, беләсеңме, бу затлы ризыкларның исемен ишетү дә укшыта мине, варис әлеге минутта гап-гади елга балыгын гына тели. +- Шыртлакамы? - дип элеп алды Годунов. - Баш өсте, ризалык кына бир. +Анастасия тирән сулыш аша көрсенеп куйды да: +- Бөек княгинялар ике сөйләшми, бояр, - дип, борылып утырды. Бу әңгәмә тәмам дигән сүз иде. +- Мөхтәрәм Анастасия Ивановна, зинһар, тагын биш кенә минут вакыт бир, княгиня... +Годуновның ялварулы карашы княгиняны йомшартты. +- Өч минут, - диде. +- Княгиня, син - Русиянең җәнабе гали патшабикәсе. Ә патшабикә, ни кызганыч, үз-үзенә хуҗа түгел. +- Аңлатыбрак сөйлә, бояр! +- Әйе, әйе, хуҗа түгел, - дип рухланып тезеп китте Годунов, - патшабикә - барча гавамныкы! Һәм дә гавамның яраткан патшабикәсе турында һәрдаим хәбәрдар булып торасы килә. Хәзер аеруча җаваплы чор - патшабикә бала көтә, варис! +Годунов, сөзелеп, бөек княгиняга текәлде. +- Афәрин, бояр, ышандырдың, мин риза. +Дөрес корылган тозак табышлы була. Капкын ачык, җиме татлы. Бу җимгә җанвар ябырылачак та ябырылачак. +Җим дигәнебез - бөек княгиня Анастасия Мстиславская, җанвар - олуг кенәз Симеон Бекбулатович. Годунов мәҗлесенең төп максаты да тәхет иясен +Билгеле инде, баш муенга береккән, хатын кайда, ир шунда. Бикбулат та мәҗлескә килмичә булдыра алмады. +Мәҗлес искиткеч югары зәвык белән әзерләнгән иде. Мул сый, ихлас кунакчыллык, җыр-музыка. Янә дә моңарчы күрелмәгән яңалык: инглиз биюләре. Көмәненә карамыйча, хәтта Анастасия дә бию сәләтен исбатлады. Аңа кырылып кул чаптылар. +- Браво! +Тәнәфес вакытында Борис олуг кунакка ат утарын карарга тәкъдим итте. Бикбулат бик теләп риза булды. Ат дигәндә, аягы идәндә. Хәер, хан да бул, ат та яратма, имеш. +Годунов та ат рәтен белә икән. +- Сөекле ат кешнәгәндә, ди, утарыңда аргамак та толпар, - дип, Бикбулат мактау сүзләре дә җиткерде. +- Һәр татарның эчендә иярләнгән ат ятар, ди, галиҗәнап. +Бикбулат әңгәмәдәшенә астыртын гына күз төшереп алды. Иоанн Васильевичның иң дәрәҗәле һәм дә иң хәтәр иярчене опричнина әһеле Малюта Скуратов белән туганлашкан боярның ачыктан-ачык татарлыгын тануы колакка ят иде. +Годуновлар нәселендәге соңгы татарның вафатыннан соң ике буын алышынган ич инде. Ә ул татарлыгын чокып чыгармакчы. Хәер, Иоанның үзенә дә анасы Елена Глинская ягыннан татар каны кергән. Кемнеке диген әле? Дошмани зат, Алтын Урда дәүләтенең күренекле әһеле Мамай бәк каны! +Җан тартмаса, кан тарта, ди. Иоанн Васильевич христианлашкан татарларны бик рәхәтләнеп үз даирәсендә тота. Әйтик, анасы Сөембикә ханбикәне җәберләсә дә улы Үтәмешгәрәй - Александрны бик якын итә иде. Җәсәден дә, патшалар рәтенә куйдыртты. Янә дә, соңгы өч елда Земщинаны чукынмыш Әстерхан шаһзадәсе Михаил Кайбулатович җитәкләде. +Ә үзе соң, Бикбулат? Тәхеттә утыра лабаса! +Яңа урыслар, кагыйдә буларак, иң ышанычлы дәүләтмәннәр. +Һәм дә иң турылыклы ялагайлар, дип тә өстәр иде күпләр. +Мәйданга җирән төстәге елгырны алып чыктылар. Бикбулатның авызына сулар килде. Менә бу толпар ичмасам. Атлауларын гына күр, бер басасы урынга биш баса. Аяклары озын, күкрәге киң, биле нечкә. Чын чабышкы. +Озын чәчле кыздай, +Койрыгы озын җирән ат, +Галәмне узып йөлте алган, +Үгечем юктай җирән ат. +- Галиҗәнап, Җирәнкәйне кабул итеп ал, ихлас күңелемнән бүләк итәм. +- Бояр?! +Бикбулат бүленеп калды, әллә актачы бугалакны кисәктән тартып җибәрде, әллә үзе нәрсәдәндер өркеп китте, Җирәнкәй гәүдәсен сикертеп, арт аякларына басты да ыргытылган таштай алга атылды. +- Ио-һа-һа! +Годунов елгырның баскан җирендә калдырган кабартмалары кадәр генә булып, кечерәеп калды. Ул хәтта имгәнгән актачының ах-вахларын да ишетмәде. +Бикбулат исә хәйран хәлдә иде. +- Шә-әп! +Годунов җил-яңгыр тимәсен шундук аңлап алды. +- Җирәнкәйне үзем илтермен, - дип, гәүдәсен турайтты, - инде флигельгә рәхим ит, галиҗәнап, бераз хәл җыеп алыйк. +Флигель дигәннәре ат йөртү мәйданының читендә генә иде. Манып алгандай ап-ак итеп акшарланган. Читтән караганда, җыйнак кына булып күренсә дә, эчке ягы шактый иркен икән. Килешле итеп җиһазланган, көлеп тора. +Шушы көлеп торган бинада аларны, идәнгә кадәр бөгелеп, озын толымлы өч көләч чибәркәй каршы алды. +- Галиҗәнап, синең белән аралашу бәхете насыйп иткән өчен Ходайга бик рәхмәтлебез, үзеңә бәхетле патшалык, озын гомер телибез, - дип, хор белән сәламнәрен ирештерделәр дә, чиратлашып, Бикбулатның кулын үптеләр. +Шул арада мөлдерәмә тулы чәркә китерделәр. +- Галиҗәнап, йолабыз буенча аяк ялына рәхим ит! +Бикбулатның тәмам йөзе килде. Хәләле өчен махсус юнәтелгән ак кырпы уылдыгын кашыклап состы. Бориска шул гына кирәк иде. +- Галиҗәнап, синең тыенкы вакытың, бу чибәркәйләр белән күңел ачып алу һич тә гөнаһ булмас, шәһвәт - ир-атка язык гамәл, - дип, капкын ишеген ачты. +- Сылулар, каһәр... +- Кочакларында эретә торганнар. +- Бөек княгиня белән киңәшеп карармын, - диде Бикбулат теш арасыннан гына, - рәхмәт тәкъдимеңә. +- Ха-ха-ха, шалун син, галиҗәнап. +Ошбу татлы очрашуны да бик җентекләп, алдын-артын уйлап, үзенә сүз тигезмәслек итеп оештырды Годунов. +Кала кочагында каенлыкка сеңеп утырган ике катлы бина эчендә иртәдән бирле ыгы-зыгы: олуг кенәз риза-бәхил булып калырга тиеш. Шуңа күрә мондый яшерен мәҗлес-очрашуларны үткәрү җәһәтеннән мең пот тоз ялаган тәҗрибәле кунакмәннәр чакырылды. Алар һәммәсен энә күзеннән үткәрделәр, ятаклар да читтә калмады. +- Бу чумып китәрлек ятак мәхәббәт уеннары өчен яраксыз, - диде кабактай зур башлы кунакмән, - тыгызрагы белән алыштырыгыз. +Камердинерны да ошатмады Кабакбаш, сәбәбен дә әйтеп тормыйча, үзләре арасыннан билгеләде. Тагын нәрсәләрнедер үзгәрттерде. Аннан соң чибәркәйләр ишек катына сакка басты. +Бер сәгать үтте, ике, өченчегә китте, ә олуг кенәз юк та юк. Ахыры түзмәде, экипажын чакыртты. Бераздан ул Анастасия бүлмәсендә иде инде. +- Бөек княгиня, галиҗәнап килмәде, синең хәбәрдарлыкны җиткергәннәрме, шымчылары иснәгәнме, әлегә билгесез, - диде. +- Бәлкем, бу алдан уйланылган коткы салу гына булгандыр? +- Юк, бөек княгиня, коткы түгел, чибәркәйләрне үз күзем белән күрдем, әзерлек югары дәрәҗәдә, ятакны да... +- Җитте, болван, күземнән югал! +Анастасия терт-терт олуг кенәз катына юнәлде. +Бикбулатның чит уҗымга керергә җыенуы турындагы алхәбәрне Годунов ышанычлы кешеләр аша княгиняга гайбәт рәвешендә генә, тамчылап-тамчылап кына ирештереп торды. Әмма да ләкин нәкъ үзәгенә. Ник дисәң, кыз-хатын гасәбә-хезмәтчеме - никахлы иренең үзенә турылыклы булуын тели. Һәм бу юлда җинаятькә барырга да әзер. Шымчылык, яшерен күзәтчелек, җәнҗал куптару хакында әйтеп тә торасы түгел. Йөрәгенә көнчелек угы кадалган икән, хатын-кызны инде туктатырмын димә. +- Хан, мин аңлату таләп итәм! - диде Анастасия, ишектән керә-керешкә. - Моңа минем хакым бар! +Бикбулат хатынына күтәрелеп бакты. +- Нинди аңлату, княгиня? +- Хыянәтең турында, хан! +Бикбулатны бу сөңгегә-сөңге җаваптан сакбаш йолып алды. +- Галиҗәнап, яшерен белекче килгән, керсенме? - дип белеште. +- Керсен! +Ишек уемында, әлеге дә баягы, бүксә гәүдәле Кабакбаш иде. +- Галиҗәнап, кунак йорты кунак көтә, - диде шымчы, княгиняның утлы карашына игътибар итмичә. +- Димәк, уен гына түгел? +- Юк, галиҗәнап... +- Аһ, син, монафикъ җан! - дип кычкырды күәсе кайткан Анастасия, - кырыкалдар! +- Бөек княгиня, мин олуг кенәзгә дә, син галиҗәнапларына да бер үк дәрәҗәдә хезмәт итәм, - диде шымчы тыныч кына, - бурычым - һәр икегезгә дә түкми-чәчми чын хәлне җиткерү. +- Аңладым, китәргә мөмкин, - диде Бикбулат. +Ир белән хатын икәүдән-икәү генә калды. +- Мин җавап көтәм, - дип кабатлады әүвәлге соравын Анастасия. +- Син минем бердәнберем, Анастасия, - диде Бикбулат, - ә кунак йорты Годун мәрәкәсе генә. +- Аны баштук кисәтеп куярга ярамый идеме? +- Беренчедән, княгиня, егет солтаннарына, мүкләнеп китмәс өчен, ара-тирә уен-муен да ярап куя, ул мәхәббәтне көчәйтә генә, икенчедән, Годунны сынап карарга кирәк иде. Тик мин аның ниятен барыбер аңламадым. +- Нияте аның ап-ачык, галиҗәнап, - диде княгиня, - үзең әйтмешли, беренчедән, көнчелек кортыннан интегә; икенчедән, тәхеткә борын төртмәкче. +Бикбулатның колаклары үрә катты. Аннан соң: +- Син инде бигрәк, княгиня, булмаганны. Тәхет?! Годунга?! - дип мыгырданды. +Хатын-кыз тумыштан күрәзәче. Күрәзәчелек аның калебендә. Ул, көн ыгызыгысына баткан ир-аттан аермалы буларак, киләчәкне дүрт-биш сикерешкә алданрак күзаллый. Ялгышса да, унга-йөзгә бер генә ялгыша. +Анастасиянең гөманы да нигезле иде. Иоанн Васильевич әле турылыклыгын җүнле-башлы исбатларга өлгермәгән Бикбулатны түгел, моннан ике йөз ел элек үк үз теләкләре белән Руська сыенган Годуновлар ыруы вәкиле Борисны тәхеткә утыртырга тиеш иде. Бер табактан ашыйлар иде ләбаса. +Годунов моңа бик нык кимсенде. Хаталандың, картлач, дип тешләрен шыгырдатты. Ә мин сиңа, Иоанн Васильевич, ул хаталарыңны төзәтергә булышачакмын дип, күңеленә беркетеп куйды, чараларына да кереште. Әйтик, хатын-кыз мәсләгендә Иоанн үзе йөгәнсез булса да, даирәсенә карата искиткеч таләпчән. Православие кануннарын бозарга батырчылык иттеңме, беттең, +Борис иң әүвәл шушы юлны сайлады, Бикбулатны тәтәйләр катына кертеп, җәнҗал куптармак итте. Башта барысы да майлагандай шома барды, мәҗлес тә, ат абзары да, туташлар да... Ләкин олуг кенәз ул корган пәрәвез оясына кермәде, эләкте дигәндә генә артын борды. +Үзенең башы җиттеме, Анастасиянең акылы уйнадымы, хәзер инде моның әһәмияте юк, димәк, башка юл сайларга кирәк. +Годунов икенче көнне үк Кремльдә иде инде. Олуг кенәзгә воеводалар чакырулы икән, озак кына көтәргә туры килде. Әбәт вакытын да тыныч кына үткәреп җибәрде. Воеводалар табынына читләрне чакырмыйлар. +Ул олуг кенәзнең Кунак йорты җәһәтеннән ризасызлык белдерүен көткән иде. Шуңа күрә гафу мөрәҗәгатен алдан ук әзерләп куйган иде. Тирәнгә кергәнче араны җайларга кирәк. +Уйламаганда-көтмәгәндә, Бикбулат аны ачык йөз белән каршы алды, гафу марәҗәгатенең дә кирәге чыкмады. Димәк, ачу сакламый. +- Әйдә, уз, бояр, озак көттергәнем өчен ачуланмассың, шәт, көне шундый. Рим шәрабен авыз ит, миңа ярыйсы тоелды, әчкелтем. Күңелне ачып җибәрә. +Тыныч кына типкән җиреннән Борисның йөрәге талпынып куйды. +- Галиҗәнап, рәхмәт, искиткеч шәп шәраб, - диде Борис, - үзем дә сүземдә тордым, җирәнкәйне алып килдем. +- О-о, бояр, сөендердең, ул елгырны синең төсең итеп тотармын, - диде Бикбулат, - миннән - Рим шәрабе! +- Ничекләр итеп бәхилләтермен инде бу яхшылыкларыңны, галиҗәнап, куанычымның чиге юк, - дип ярпачланды Годунов. - Җирәнкәйне утарга үземә кертергә, актачыга үз кулларым белән тапшырырга рөхсәт бир. +- Куй, бояр, монысы инде хезмәтмәннәр вазифасы. +- Юк, галиҗәнап, бу бик җаваплы эш, мин аны үзем башкарырга тиеш. +- Ярар, ярар, - диде Бикбулат, көлемсерәп, - әйдә, алайса, Җирәнкәй хөрмәтенә тагын берне. +Актачы иләктәй зур авызлы, сирәк тешле таш тазасы кеше иде. Сүзен дә үлчәп кенә сөйли, җәелеп китми. Әмма чәйлек көмеш аның да йөзен ачты. Ачмыйча теге, мондый бирем сирәк тама, бояр бик кече күңелле икән, монетны башкалар кебек йомышчы аша түгел, үз куллары белән учына салды. +- Аркам синеке, бояр, камчыңны да рәхәтләнеп селти аласың, - диде ул ихластан. +- Ихтирамың өчен рәхмәт, - диде Борис, - алай да бер үтенечем бар. +- Баш өсте, бояр. +- Олуг кенәзнең оста шаһсуар икәнлеге бөтен Рәсәйгә мәгълүм... +- Чөнки көн саен ияр өстендә күнегүләр үткәрә... +- Әйе, әйе, үземнән беләм, күнегүләр талчыктыра, кабыктыра, авыз корый, - дип элеп алды бояр. - Шул вакытта берәр тустыган күңелеңә ятышлы шәраб кабып куйсаң, күзләр ачылып китә инде мәгәр. +- Хак, бояр, олуг кенәз шулай эшли дә. +- Әлеге күнегүләрнең берсендә, аңа булган олы хөрмәтем йөзеннән, бүләк шәрабымны да галиҗәнапка тәкъдим итсәң, кесәң дә күпкә кабарыр иде. +- Баш өсте, бояр, ә... +- Шәрабны китерерләр, борчылма, - диде Годунов, - тик бу хакта ләм-мим, нәрсә диләр әле, яхшылык эшлә дә суга сал, диләрме? +- Мин - сүз иясе, бояр, авызым йозакта. +Борисның күңеленә кереп оялаган гаюри корт аны тәмам тилерткән иде: тәхет, тәхет, тәхет! +Моңа аның һичнинди нигезе дә, тотыныр җебе дә юк. Ә җаны җилкенә. Башы тубал, план арты план, ният арты ният. Кармак очына унбиш яшьлек сеңлесе Ирина да килеп эләкте. Нигә әле Иринаның күркәмлеген тәхет мәнфәгатьләрендә файдаланмаска? Бу аның үзе өчен дә зыянга түгел ләбаса. +- Мөхтәрәм боярыня Ирина Фёдоровна, утырган кыз - калтау җир, ди, соңарасың түгелме? - дип, ярым шаяру, ярым төрттерү белән сүз башлады. +Иринаның ак маңгаенда нәзек кашлары уйнаклап алды. +- Беләм, беләм, - дип дәвам итте абый кеше, - атакай сине Иван Шуйскийга тәгаенләп тора. Мин исә ул кенәз кисәгеннән дә дәрәҗәлерәк кияү егете тәкъдим итәм. +- Кенәз Шуйскийдан өстен патша гына бар инде, - дип чырык-чырык көлде кызыкай. +Борис сеңлесенә сөзелде. +Күз төшәрлек кыз иде Ирина. Дөрес, әле ул балигълыкның тәүге чорын гына кичерә. Тиздән, бик тиздән калак сөякләренә май кунар, күкрәк алмалары тыгызаеп, тулышып китәр, янбашлары түгәрәкләнер... +Годуновлар - ырулары белән күрекле вә чибәр кавем. Татар каны белән славян канының аралашуы нәселне яшәртеп, сафландырып кына калмады, үҗәтлек, тәвәккәллек, дуамаллык, астыртынлык, мәкерлелек кебек сыйфатларны тагын да тирәнәйтебрәк җибәрде. +Иринаның мәхәббәтлеге исә мәшһүр әбисе Иркәбикә тәнәкәдән килә. +Борис сеңлесенең наянлануына тезмә белән җавап бирде: +Карт кулында калач бар, +Йәш кулында камчы бар, +Камчысыннан бал тамар, +Калачыннан кан тамар. +- Патшага да чират җитәр, боярыня, әллә варис белән генә канәгатьләнмәскәме? +- Аллам сакласын, ул варисың икенче хатыны Параскева Михайловнаның да чәчен кыркыткан икән ич, минем һич тә раһибә күлмәге киясем килми. +- Иван Иванович өченчесенә княгиня Елена Шереметьеваны яучылап йөри, - диде Борис, - сүз Фёдор Иванович турында бара. +Иринаның алсу иреннәре клиндер рәвешенә кереп түгәрәкләнде. +- О Боже, шул бичарагамы? +- Беләсең килсә, Иоанн төпчеген Польша тәхетенә тәгаенли. Королева титулы моңа гына торырлык. Бу күпләрнең хыялы, боярыня. Фёдор Ивановичның хасталыгы сиңа файда гына булыр иде. Андыйлар хатын итәгенә ябышып ятучан. +Бел, бу сөйләшү - сер, калганы минем өстә, сүземнән генә чыкма. Килештекме, королева? +- Килешүен килештек, агаем, атабыз ни әйтер бит әле? Кичә өлкән кенәз Шуйский белән бик озак гәпләшеп утырдылар. +- Ул картларга тезген тоттырырга исәп юк, сүземнән генә чыкма. +Сеңлесен Фёдорга ярәшү уе Борисның башына көтмәгәндә, сүз агышында гына китереп бәрде. Дөрес, әле моңа вакыт кирәк. Барыннан да элек, әлеге никахның тормышчанлыгына Иоанн Васильевичны ышандырырга кирәк. +Иоанн үзенә алмашка өлкән улы Иванны әзерли. Бу һәркемгә мәгълүм. Варисы төскә-биткә дә, холкы белән дә үзенә охшаган. Шундый ук кансыз, шундый ук тәкъва һәм дә һиммәт иясе зирәк. Тик Иоанның акылы - төпсез чиләк, әнә, һич уйламаганда, тәхеткә басурманлыктан чыгып та җитмәгән Бикбулатны утыртып куйды бит әле. +Әгәр дә мәгәр булачак кияве Фёдор Мономах бүреген кия калса, Русия белән ул, Борис Фёдорович Годунов идарә итәчәк. Чирләшкә патша үлеп китсә, ягъни мәсәлән... О-о, бу очракта ни-нәрсә буласын әле күз алдына китерү дә авыр. Тик шунсы хак: Борис йоклап калмаячак. +Ошбу хыялларга бүгенге аша сукмак салына. Бүген сукмак башында Бикбулат. Иң беренче аның белән араны өзәргә кирәк. +Бикбулат исә үз хәл-халәтенә күнегеп бара иде инде. Дәүләт мәнфәгатьләренә башы-аягы белән чумды. Зур эшләр белән беррәттән, патша иманасы тирәсендәге ыгы-зыгыга да чик куярга карар итте. +Сарайның эчке идарәсе казнасына махсус сайлап алынган утыз алты кала һәм кала яны авыллары имана түли. Бөртекле ашлык, мал-туар, кош-корт, балык, бал, утын, печән һәм башка кирәк-яраклар белән Кремльне алар тәэмин итә. Бу эшләрнең башында бояр Константин Шейн тора. Судагы балыктан да шомарак бик хәйләкәр зат. Иоанның якыны. Шуңа күрә Бикбулатның хуҗалык мәсьәләләренә тыкшынуын өнәмәде дә, аңламады да. +- Нәрсә, әллә олуг кенәз табыныннан риза түгелме? - диде хәйранга калып. - Ым гына как, барысын да рәтләрбез. Бөек княгиня хөрмәтенә үткәрелгән кабул итү мәҗлесе оештырганда, Борис Фёдоровичка ак кырпы уылдыгын да мин юнәтеп бирдем. +- Менә-менә, - диде Бикбулат, - патша иманасын ярты Мәскәү имә диюләре хак икән, бу казнаны талау лабаса, бояр! +- Мөмкинлек бар икән, нигә булышмаска? +- Базар аша, бояр, сатып, алыш-биреш аша. +Бу акыллы сүзләр Шейнны кузгатмады. +- Тикшерү җибәр, - диде битараф кына. +Чөнки белә, тикшерүчеләр шул бер казаннан ашаучылар ич инде. +Бикбулат тикшерү җибәреп мәшәкатьләнмәде. Кайда калҗа - шунда бурлык, дип Шейнны вазифасыннан гына азат итте. +Воевода буларак, Бикбулатны күбесенчә гаскәр хәлләре кызыксындыра иде. Соңгы вакытта Кырым ягыннан барымталар ишәйде. Ханның боларда катнашы юк, бу - вак солтанатлар шөгыле. Мая туплаулары. Язгы ташкындай ургылып киләләр дә, мал-мөлкәт талап, күздән дә югалалар, күләгәләрен дә күрсәтмиләр. +Капма-каршы ачык орыштан да курыкмый татар. Осталыкта аларга җитә алмыйсың. Урыслар, әйтик, укны барган җирдән тукталып очыра. Татар исә тезгенгә кагылмый да: ат чаба тора, яугир җәясен тарта тора. +Ничек итеп ул сәрпи-аткыюч уклардан сакланырга? Хәрбиләр бу хакта күптәннән баш вата. Төрле ысуллар кулланып карыйлар, әлегә очына чыга алганнары гына юк. +Кулына бер мәртәбә дә җәя тотып карамаган дьяк Очин-Плещеев бу төенне чишәргә алынган, имеш. Тәкъдимен воеводалар да хуп күрә икән. Соңгы сүзне, +Сынау мәйданы Ука елгасы буенда иде. Таврия далаларына охшаш тигез җир сайлаганнар. Бер якта - Мәскәү сугышчылары, икенче якта - Кырым яугирләре. +- Каян кием табып бетердегез? - дип сорады Бикбулат. +- Әсирләрне чишендердек, - дип елмайды воевода Афанасий, - башларга рөхсәтме? +- С Богом! +Көтүдәге маллар кебек тыгыз өергә укмашкан гаскәриләр берьюлы хәрәкәткә килде. Кыр быргы, бумен, сорнай, набат кочагында калды. +- Галиҗәнап, әнә ул имән агачларына күз сал әле, - диде воевода, - һәрберсенең төбендә ике атлы казак яшеренгән. Берсе - ботак очында, тирәякны күзәтә, икенчесе - ияр өстендә. Ул, күзәтче хәбәр бирүгә, аны икенче агач төбендәге кизүгә җиткерә. Анысы өченчесенә. Шул рәвешле, хәбәр воеводага, бу очракта миңа килеп ирешә. Тиз дә, ышанычлы да, төгәл дә. +Чыннан да, җир астыннан гына калыккандай, офык читендәге имән ышыгыннан сакчы атылып чыкты. Җилдән җитез тизлек белән күршесе тарафына ыргылды. +- Алдагы күзәтче дошман явын күреп алган, чылбыр ысулы белән шул хәбәрне бер-берсенә тапшыралар, - дип аңлатма бирде воевода. +- Яуны ничек беләләр? +- Ат тоягы астыннан чыккан тузан болыты буенча. +Менә гаскәрибаш воеводага яу килүе турында хәбәрен ирештерде. +- Җыелма шәһәрчекне корырга! +Шул арада чакрымга сузылган ике рәт такта корылма калкып та чыкты. Аларга тишекләр уелган иде. Мәскәүлеләр корылма артына кереп сыенды. +- Галиҗәнап, барысы да җентекләп уйланылган, хәзер безнекеләр бернинди комачау һәм югалтуларсыз зөбаниларга ук яудырачак, - дип аңлатма бирде Очин-Плещеев. +Ул ниндидер дуамал канәгатьләнү белән, бүреген артка чөеп, такыр башын кашып алды. +Бикбулат мыек астыннан гына елмайгандай итенде. Орыш-сугышка бернинди мөнәсәбәте булмаган кешенең яу хакында шулай шапырынуын күңеле кабул итми иде. +Яу, аһ, яу! Яуның эте дә яу аның. Дошман хәзер элекке кебек яу чабу турында алдан әйтеп-белгертеп тормый, астыртын, капылт һөҗүмне үз күрә. +- Җыелма шәһәрчек дигәнегез бик мәшәкатьле түгелме? - дип сорады Бикбулат. +- Җиңү, олуг кенәз, мәшәкатьсез генә бирелми. +Бикбулат сүз кыстыргалаганчы, алда тузан болыты купты. Хәзер орыш башланачак, монысы инде чынга охшаган. +Ике арада дилбегә буе ара калуга, корылма ягыннан "кырымлы"лар өстенә уклар оча башлады. Ләкин ажгырып килүче яугирләргә уклар гына киртә куя аламы соң? Дошман киеменә киенгән хәрбиләрнең дә олуг кенәз алдында хурга каласылары килми иде, күрәсең: килә-килешкә бер төркем шәһәрчеккә ышыкланган сугышчыларга ябырылды, икенчесе, узып китеп, чигенүчеләрнең арка ягына ятты. +Күренеп тора, җиңү "кырымлылар"га елмаячак. Шунда Бикбулат Иоанның гына башына килердәй дуамал карарга килде. Воевода белән дьякны +- Ыштаннарыгызны салыгыз! - дип боерды. +Тегеләр шаярта, дип уйладылар, ахры, бер-беренә карашып кына алдылар. +- Олуг кенәзне көттермәгез! - дип бакырды сакбаш. +Чалбарлар шунда ук аяк астына сыдырылып төште. +- Беренче постка, бегом марш! +Арт шәрәфләрнең берсе мичкә авызыдай киң, икенчесе ярык тагарак төбе кадәрле генә, терт тә терт, терт тә терт. +Бикбулат кул ишарәсе белән генә җәя сорап алды. Ашыкмый гына тәтә җебенә сәрби укны элде дә очырып та җибәрде. +- Һоп! +Укларның барысы да үз урынына ятты. Авырттыргандыр, билгеле, әмма күнегүләр өчен махсус эшләнгән бу тукмак башлы уклар җәрәхәт ясый алмый иде. +Бәйрәм кимәлендә оештырылган сынау-өйрәнүләр әнә шулай, көтелмәгәнчә, хурлык белән тәмамланды. +Юк, киресенчә, яңа ысул хуплау алды. Ник дисәң, ниндидер урау юллар, яшерен сөйләшү-килешүләр аша бу искиткеч мәшәкатьле вә чыгымлы җыелма шәһәрчек хәрби тәрсәнә исемлегенә килеп керде, озак кына һич файдасызга кулланылышта йөрде. +Фазыйләтен, фазыйләтен, фазыйләт, +Гаҗәп түгел, Русия ич бу дәүләт. +* * * +Годунов, әүвәл килешенгәнчә, актачыга зур гына тартма җибәрде. Ул бик җентекләп төрелгән иде, кадакларын суыра-суыра, актачы җаны кебек күргән кләшәсенең бер җәбен сындырды, бармак битләрен сыдырып бетерде. +Шушы кадәр көч куйгач, ничек инде бу асыл шешәләрдәге шәрабне авыз итеп карамыйсың, ди? +Актачы китек иренен боҗралаган фырт мыегын үтә бер ләззәт белән сыпыргалап алды да шешәгә үрелде. Ләкин өлгермәде, утар эченнән соргылт бүксә тәгәрәп узды. +- Ә-ә, Йомгак, затлы ризыкның исен бик тиз сизәсең, ә? Ярар-ярар, авыз иттерермен, җилләнмәсәң дә була, - дип сөйләнеп алды атлар башлыгы. +Соргылт бүксә - ләтчә иде. Ефәктәй шома вә дәхи дә мөкәммәл сынлы бу нәни җанварның ияләшүенә биш-алты ай гына әле. Йомгак, дип исем кушты. Тычкан-күсе ишәйгән иде, тишек тамак эзләндерә бит ул. +Актачы чакырылмаган кунакны ошатты. Чи ит калҗалары белән сыйламак итенсә дә, тегесенең исе китмәде. Ерткыч, күрәсең, җанлы азыкны, үзе тоткан корбанын хуп күрә иде. Ә менә судан баш тартмады, ялт иттереп кенә куя. Хуҗа, кызык өченгәме, җамаягына берничә тамчы шәраб та тамызгалады. Борын җыермады, эчте. +Актачы шәрабны башта Йомгак җамаягына тамызды. +- Патша ризыгыннан да авыз ит, алар заморский эчемлек кенә йота, синең дә эчеңне тишмәс. +Ә үзе бүленеп калды - чабышкыларны күнегүдән алып кайттылар. +Эшен бетереп килгәндә, җамаякка да күз салды. Ә ул мөлдерәмә иде. Кабыкмагансың икән әле, дип уйлап куйды. +Иртән җамаяк буш иде инде. Әмма шунда гына ике эт көчеге гәүдәсе аунап ята. +Менә ни өчен иреннәреңне тигезмәгәнсең икән, Йомгак, шәраб бит агулы булган. Җә Хода?! +Әлләл-лә, бояр, тонык суның төбе корт, ди, юлың җир астыннан йөргәнгә охшап тора бит әле. Үз үчең үзеңә, Ходай сакласын. +Актачы шыпан-шыпан гына яланга чыкты да шешәләрне, он итеп ваткалап, тирән чокырга күмде. Бәладән башаяк. Беленә-нитә калса, иң элек аның башы очачак лабаса! +Годуновның бу нияте дә ярты юлда өзелде. +Алтынчы баб. Аһ, Казан, сагышым иясе +Шаһ-Солтанның бервакытта да Казан каласын күргәне булмады. +Ханбикә гомере буе Казанны сагынып яшәде. Казан аның яшьлек хыялы иде. +Бүгенгедәй хәтерендә, атасы Идәгә морза үз катына чакыртып алды да әйтте: +- Кызым-гөлем, бердәнберем, гел янымда гына тотар идем дә, кыз баланың ризыгы ятлар кулында шул, - диде моңсу гына, - Ходайдан узмыш юк. +Шаһ-Солтанның йөрәге жу итеп китте: яучы! +Анасы шактыйдан тукып килә иде инде. Тәки килгән икән зобани зат. Ул куырылып төште. Морза аны кочагына кертеп, башыннан сыйпый-сыйпый, сүзен дәвам итте: +- Бик тә шанлы вә исемле җиргә төшәсең, кызым, Казан каласына! Габделләтыйф хан безнең белән туганлашырга теләк белдергән. Нугайдан кәләш сорату Казан ханнарының канында. Син дә Нугай якларында туыпүскән Нурсолтан ханбикә, Сөембикә ханбикә, Үрбәт ханбикәләр дәрәҗәсенә күтәреләсең, кызым. Бу - ыруыбыз өчен тел белән әйтеп бетергесез олы хөрмәт, олы ихтирам. Рәхмәт, кызым-гөлем, син - ыруыбызның бәхет кошы. +Әйе, ханнар өчен Казан тәхете кадәх нурына тиң илаһи табыш булса да, кызларына күзләре төшми иде. Ханбикәләр арасында ник бер Казан чибәре булсын, алар барысы да Нугай кавеменнән. +Шулай, шәҗәрә матурлык-итагатьлек, хәтта байлыктан өстен йөри. +- Кайчан? - дип кенә сорарга җөрьәт итте кыз. +- Кыш дип торабыз, яучы да шул сүзне җиткерде. Мин ризалыгымны бирдем. +Шушы көннән соң тирә-юньдәгеләрне алыштырып куйдылар, диярсең. Хәтта туганай агалары да бил бөгеп исәнләшә башлады. Шулай булмыйча, сеңелләре Казан ханбикәсе таҗын киячәк ләбаса. Бу исә Казан-Хаҗитархан, Казан-Нугай мөнәсәбәтләрен тагын да яхшыртуга юл ача. Соңгы вакытларда җәя җебедәй тартылган киеренкелек кимеп, шәт, хәлләр әүвәлге эзенә төшәр. +Унбиш яшьлек җиткән кызның уйлары гына тау елгасыдай бөтенләй башка юнәлештән агым алды: кияү егетенең буй-сыны килешлеме икән, сакал-мыегын артык кыска кырдырмыймы икән? Тәҗрибәлерәк дус кызлары кысканы хуп күрми, яратышканда битне сыдыра, диләр. Туй бүләге нинди булыр икән? Ярату-яратмауны бүләктән үк белеп була икән ич. Затлы бүләк - затлы мәхәббәт. +Дәртләре ярашырмы? Дәрт ир-егетләрдә бер өлеш булса, кыз-хатыннарда җиде өлешкә тиң, дип тәкрарлый тәрбияче абыстай. Зөфаф кичендә абыстай өйрәткәннәрнең файдасы тиярме, ул аннан бик куркып тора. Күңеле курка, ә тәне ашкына, моңарчы татып карамаган ниндидер ят ләззәт дәрьясына чума. +Габделлатыйф, атасы мәшһүр Ибраһим хан кебек үк, мәһабәт вә күркәм кеше иде. Озын буйлы, төз гәүдәле, төскә-биткә чибәр. Саулыкка гына туймый. Бәвел сырхавы анда. Ара-тирә йөзе сап-сары булып саргаеп чыга. Шуңа күрә йомакайрак булып үсте. Шул ук вакытта, искиткеч үзсүзле, әйткәнендә тора белүче вәгъдәле, гадел кеше иде. Гаилә корырга да ашыкмады. Анасы Нурсолтан ханбикә генә башлы-күзле итте. Кызганыч, ул озын гомерле булып чыкмады, хәләле көтмәгәндә үлеп китте. Шуннан соң өйләнү хәлләре янә онытылды. Ә тәхет буйдаклыкны кабул итми. Телисеңме-теләмисеңме, ханбикәле булу шарт. Болай да шактыйга сузылды кәләш сайлау. Башта тәхетне ныгытырга кирәк иде. Ник дисәң, себердән Агалак хан аның урынына дәгъва итеп, һөҗүм белән килде. Мәскәүдән ярдәм сорарга туры килде. Инде барысы да тәртиптә дип җиңел сулыш алырга өлгермәде, Нугайдан Муса белән Ямгырчы морзалар яу чапты, Казанны өч атна буе камап тордылар. Монысында ул үз көче белән җиңеп чыкты. +Ниһаять, яучылар сәгате сукты. Хаҗитарханнан бик риза-бәхил булып кайттылар. Кәләшне бик мактадылар. Карап кына торырлык сылу кыз икән, нәкъ җырдагыча: +Алтын егач, тутый кош; +Алма битле кара каш. +Үзе акыллы, үзе ипле. Нәсел-нәсәбенә дә тел-теш тидерерлек түгел. +- Каз төшермәс күлләргә каз төшердем ил өчен, - диде Габделлатыйф. - Казаныбыз үзенә лаек ханбикәле булыр. Әлхәмдүлиллаһ! +Кара таплы бәхет, дигән бер сәер әйтем бар. Таплы булгач, ул нинди бәхет була ди? Бәхет мәхәббәт кебек үк, җә - бар, җә - юк. Ә менә иртә уңмаган кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас. Бу - язмыш. Аны төзәтү мөмкин түгел. +Гадбеллатыйф хан да тәкъдир дәфтәрен яңадан яза алмады. Туй мәшәкатьләре иң кызган чакта гына Мәскәүдән махсус җибәрелгән җәза отряды аны кулга алды. +Иван сатлык татар куштаннарыннан яшь ханның мөстәкыйльлеккә тартылуы, ирлек-мөрәүвәт холкы, үзсүзлеге, хәяти омтылышы, сәяси кыйбласы, урыс сәүдәгәрләрен кысуы турында яман хәбәр алган, имеш, һәм үз "хата"сын төзәтергә ашыкты. +Габделлатыйф ханны Казаннан туп-туры Ак күл сөргененә озаттылар. +Идәгә морза зирәк акыллы кеше иде. Сүз-гайбәт таралып өлгергәнче, кызын тиз генә дәрәҗәле Нугай шаһзадәсенә ярәшеп тә куйды. +Шаһ-Солтанның хыялы хыял канатларында сүнде дә. Әмма сагышы күңел төпкелендә гомерлеккә юшкын булып утырып калды. Габделлатыйфның буйдак килеш яшьли вафатын да шул өзелгән никахка сылтап яшәде. Ул әлегәчә Габделлатыйфны догасыннан калдырмый, аңа атап сәдакалар өләшә. Ходай, шөкер, озын гомер бирде. Мөгаен, бу Габделлатыйф өлешен аңа багышлавыдыр. Багышлау гынамы, ишарә! Казанга ишарә. Әйе, бу илаһи каланы күрмичә, ул дөнья белән хушлаша алмый. Хакы юк! +Ниятен озакка сузмады, беркөнне киенеп-ясанып, патша катына китте. Аны күрүгә, Бикбулатның өне качты. +- Картый?! +- Картый түгел, ханбикә! Сәламең кая? +- Әссәламегаләйкүм, ханбикә... Ни йомыш, мин синең барча гозереңне дә үтәргә әзер, әйт кенә. Түргә уз, утырып сөйләшик. +- Ямансу булып китте дә, туктале, мәйтәм, оныгыма барып эчемне бушатып кайтыйм әле, дидем. Үзең белеп чакырмыйсың, күрешүләрне дә сирәгәйттең, шул марҗаңнан арына алмыйсың инде. Шайтан булдыра алмаганны хатын булдыра, дигәннәре тач хак икән, тәки баш бирмәс чыңгызыйдан бозау ясады бит. Адәм көлкесе. +Бикбулат каш астыннан гына корткага күз төшереп алды. Тулы гәүдәсе уклаудай төзгә каткан. Артык-портык җирләре каядыр эчкә кереп яшеренгән. Чын шәһамәт зат, үз дәрәҗәсен белеп кенә утыра. Бөтен килеш-килбәте вәкарьлек белән сугарылган. +- Тыңлыйм, ханбикә, чәнечкеле сүзләр әйтү өчен килмәгәнсең, мөгаен, аларны мин синнән адым саен ишетеп торам. +- Бик хуш, әлхәмдүлилләһ, - дип, Шаһ-Солтан җайлабрак утырды да, тәүге кәлимәсен очырды. +- Кырым ханы Дәүләтгәрәйнең Иоанн Васильевичка юллаган тәкъдимхатын төгәл кимәлендә күреп-беләсем килә, - диде. +Бикбулатның кулындагы чынаягы чайпалып китте, кызгылт төстәге ширбәт тамчы-тамчы келәмгә сибелде. Гасәбә кыз йөгертеп кенә олуг кенәз алдына яңа чынаяк китереп куйды да эчемлек агызды. +- Исең китмәсен, мин һәрнәрсәдән хәбәрдар, - диде ханбикә, - көтәм. +- Дәүләтгәрәй табанын ялтыраткан... +- Сузма! +Шаһ-Солтаннан фәкать гозерен үтәп кенә котылырга мөмкин иде. +- Ул хатны мин яттан беләм, - диде Бикбулат, - тыңла: "Әстерхан һәм Казан өчен дошманлашуның мин бернинди фәтвасын да күрмим. Бир син аларны безгә һәм гомер-бакый дус яшәрбез. Шуның белән син мине зур гөнаһтан арындырырсың. Дәхи дә, безнең Китап буенча мөселман патшалыкларын көфер кулында калдыра алмыйбыз". +- Сөбхәналла, сөбхәналла, адашкан адәмнәреңә һидаятеңне күрсәт... +Шаһ-Солтан, дога укып, битен сыпырып куйды. Аннан соң: +- Иоанн ничек җавап бирде? +- Иоанн - җиңүче, җавабы да җиңүчеләр җавабы: "Хәзерендә безгә каршы бер кылыч бар, ул - Кырым. Әгәр сиңа үзебез яулап алган җирләрне бирсәк, Казан икенче кылычка әйләнәчәк, Әстерхан - өченчегә, Нугай - дүртенчегә. Сине берничек тә юата алмыйм". +- Дәүләтгәрәй хан, алай да, Иоанн зобаныйның коесына агуны чиләкләп койды, шөкер, алга таба да коячак әле, - дип, канәгатьлеген белдерде ханбикә. +Әле ярый, даирә ишетми бу дуамал картыйның ләкәтә сугуларын, дип сөенеп куйды Бикбулат. +Агу дигәндә, Шаһ-Солтан түбәндәгеләрне күз уңында тота иде. +1573 ел Мәскәү өчен уңышлы башланып китте. Урыс гаскәре бер омтылуда әһәмияте зур булган Виттеншейн кирмәнен яулап алды. Эстония җиңелү алдында калды. Иоанн шатлыгыннан нишләргә белмичә үрле-кырлы сикерде. Шул кызудан Швед короленә мыскыл вә кимсетү белән сугарылган хат юллады. Ләкин генерал Акесон бу шатлыкка тышау салды. Лода каласы янында ике меңлек отряд белән уналты меңлек урыс армиясен тар-мар итеп ташлады. +Урысларга хас ваемсызлык һәм хәмер бәласе иде бу. +Иоанн бик тиз айныды, корольгә янә хат җибәрде. Монысы инде гафуихтирам һәм дә солых-үтенеч хаты иде. +Солых сулаган һавадан да ныграк кирәк иде патшага. Ник дисәң, бәдбәхет Казан янә бугазыннан алды. +Дәүләтгәрәй, басурман, казанлыларны үз ягына аударган. Ул фетнәчеләргә бармагыңны гына күрсәт, бөтен кулыңны тешләп алырлар. +Кырымга кушылыгыз, оҗмахта яшәрсез! +Татар фетнәсе патша-корольләрнең үз дәрәҗәләрен күтәрү мәнфәгатьләрендә алып барган исемле орышларыннан күпкә куркынычрак. +- Казан кулдан ычкына икән, без ярты Русияне югалтачакбыз, - дип, гадәттәгечә, бәйдән ычкынган усал эттәй суккаланды Иоанн. +Ливония тарафларына чыгып китәсе атлы гаскәр ашыгыч рәвештә Казанга юл алды. +- Белмим, государь, татарларны ошбу көч белән генә бастырып булырмы икән?! - дип, шиген белдерде воевода Захарьин-Юрьев. - Хәтереңдәдер, Казанны җир белән тигезләгәч тә калкып чыктылар бит алар, дүрт ел буе канга тоз салдылар, күпме югалтуларга дучар булдык. +- Яндырыгыз-көйдерегез, кырыгыз-үтерегез, тулы ирек, әмма ул басурманнарны бервакытта да минем сүземнән чыкмаслык итеп акылга утыртыгыз! +Дәүләтгәрәй исә, Иоанны да гаҗәпкә калдырып, койрыгын бот арасына кысмасынмы! Төрек солтаны фатиха бирмәгән, диделәр. +Хакмы-түгелме, әмма Дәүләтгәрәй баш күтәрүчеләрне авыр хәлгә, бик авыр хәлгә куйды, сүзендә тормады. +Казан бунты ярты юлда киселде. +Бикбулат ханбикәнең хәбәрдарлыгына тора-тора шаккатты. +- Әле булса шымчылар тотасың, ахры, ханбикә, халыкара сәясәт дәрьясында миннән дә шәбрәк йөзәсең, - диде, чын гаҗәпләнү белән. +Шаһ-Солтан ирен очлары белән генә елмайгандай итенде. +- Мин әле Лода каласы янында хурлыклы рәвештә шведлардан куркып качкан булдыксыз воеводаларны да беләм, теләсәң, исемнәрен дә әйтә алам, - диде. +Бикбулат кәнәфиенә сеңеп бетә язды. Чөнки әлеге воеводаларның берсе ул үзе иде. Шуңа күрә сүз сөрешен башкага борды. +- Йомышларыңны йомышлап бетердеңме инде, ханбикә? - дип сорады. +- Болары хәл белешү генә иде, - диде Шаһ-Солтан, җитди кыяфәттә, - инде йомышымны тыңла: мин Казанга сәфәр чыгарга хәл иттем. Аны оештыруны сиңа ышанып тапшырам. +Бикбулат колагын кашып алды. Бәлки, дөрес ишетмидер? +- Ниятем - чын Казан зыялылары, дин әһелләре белән очрашу, шәһәрне карау, - дип өстәде Шаһ-Солтан. +Юк, дөрес ишеткән икән. Тик сигезенче дистәне ваклаган кортканы ничек шулкадәр ерак җиргә чыгарып җибәрмәк кирәк? Аллам сакласын, юлда ни булмас дисең? +Казан - күпләрнең авыз суын корыткан шанлы кала. Монысы хак. Тик анда хәзер татарлар яшәми ич инде, аларны каладан куып чыгарып бетерделәр. Карантин - кырык чакрым. Җирле халыкка шуннан да якынрак килү, йортҗир торгызу тыела. +Нинди зыялы, нинди рухани? +Алай дисәң, баш күтәрергә, бунт ясарга кешеләре табыла үзе. +Ярар ла, киребеткән ханбикә ни сөйләмәс тә, ни сорамас. Чәбәләнерчәбәләнер дә тынар. Аның башында ил гаме, күңел ачу, сәяхәт-дөнья гизү кайгылары түгел. +* * * +Патшаларның һәр адымы, шул исәптән күңел ачуы, йөзәрләгән кеше катнашындагы күп көнлек ау галәмәтләре дә ил гаме санала. Бикбулат - бу җәһәттән үзе дә бик маһир түрә. Аның өчен һәр якшәмбе көнне Кремль ишегалдында кәмит тамашасы үткәрәләр. +Кәмитләр алышынып кына тора, әллә кайлардан китерәләр. Иоанн аю биетүчеләр янында эш-мәшә килә иде, ә Бикбулат көчле кешеләрне, баһадирларны үз итә. Чөнки үзе дә шуның сыңары. Узган атнада, әнә, мәйдан баһадирына ияреп, кадактан чылбыр ишәргә алынды. Өч буынга көче җитте, тамашачы гөр килде. +Анастасия үзенең бөек княгиня икәнен дә онытты, ахры, кычкырып ук җибәрде: +- Ура, ура, ур-а-а! +Олуг кенәзнең көтелмәгән манзараларны хуп күрүен даирә бик яхшы белә. Шул җөмләдән һәрберсе ярарга тырыша, куштанлана. Әле дә башкаручы бояр Афанасий, хәйләкәр генә елмаеп: +- Галиҗәнап, сине бүген дөньяда күрелмәгән әкияти тамаша көтә, - диде. +- Сезнең шул аю биетүдер инде. +Аю биетү озакка бармады, аларны аркан тартучы көчмән алыштырды. Ялгызы чүмәләдәй зур нәсел үгезе белән тартышты. +Тик бу куркыныч булып күренсә дә, өйрәтелгән үгез иде, тартышуның юри-мүри уен икәне аермачык беленеп торды. +- Шушымыни әкияти тамаша? - дип, иреннәрен бүлтәйтте Бикбулат. +- Юк, галиҗәнап, монысы бераз кыздыру өчен генә, чын тамаша менә хәзер башлана. +Янә быргылар аваз салды, барабаннар дөбердәште. Шул шау-шу шаукымында мәйдан уртасындагы киң күтәрмәгә шоп-шома итеп юнылган озын калын такта сузып салдылар. +- Минем кулымдагы озын кадакларны күрәсезме? - дип сорады алып баручы. +- Күрәбез. +- Сезнең күз алдында хәзер аларны яртылаш шушы тактага кагып чыгабыз. Булдымы? +Бик хуш, инде бу кадакларны суырып алырга кирәк. +Тамашачылар ризасызлык белдереп, шаулашып алдылар. +- Һи, моның нәрсәсе бар, шушы да булдымы тамаша? +- Сабыр, җәмәгать, дөрес, кул белән аны күбебез булдырыр иде, - диде алып баручы мут кына, - ә менә урман кешесе бөтенләй үзгә ысул тәкъдим итә. +Уртага арыш саламыдай сап-сары чәчле, йөзен-битен тоташ сакал-мыек баскан йөнтәс адәм чыгып басты. +- Башла! +Шылт-шылт, шылт-шылт, сибә генә. +Шул көйгә кычкырыш-бакырыш та алкышларга әйләнде. +Бикбулатның авызыннан да тыелган сүз очты: +- Сөбхәналла! +Быргы-барабаннарны, балачак, яшьлек хатирәләрен яңартып, кубыз, дум-думбак, сорнай ише музыка кораллары алыштырды. Тирә-якка ана сөте белән кергән үтә дә якын, үтә дә аһәңле моң сызылып таралды. Хак, Ватан алышынганда да сөт алышынмас. Сөт - мәңгелек. +Ак челтәр болыт эченнән тамып кына төшкәндәй, мәйдан уртасында сөттәй ак толпар пәйда булды. Дирбиясе дә алтын тәңкәләр, асылташлар белән бизәлгән, күзләрне чагылдырып, елык-елык килә. +Дүртесендә өйрәткән, +Ефәк нукта сөйрәткән, +Бишесендә биш биягә җибәргән. +Алтысында ат иткән, +Җидесендә җиткергән, +Җитеп болан суктырган. +Ике яктан ике углан тезгенләп тоткан. Көч-куәте ташып тора, биепме-бии. +- Ак патшабызга - ак толпар! Казанлыларның эчкерсез бүләге, кабул итеп ал, - дип, озынчарак йөзле күркәм углан Бикбулат каршына килеп тезләнде. +- Галиҗәнап, - дип дәвамлады икенчесе, - ошбу яшь җитезәк чабарны махсус синең өчен меңнәр арасыннан сайлап алдык. Алланың рәхмәте белән милли гореф-гадәтләребезгә туры китереп, исем-ат куш та тезгенен кулыңа тот. +Бикбулат аптырашта иде. Дөрес, патшаны олылап бүләк бирү элек-электән килә. Дин дә, миллилек тә моңа киртә куймый. Бу үзе бер дәрәҗәле абруй. Ләкин үзләренең бәйсезлеген алга сөреп, Русия дәүләтенә каршы баш күтәрүче Казан фетнәчеләре кулыннан бүләк алуга даирә ничек карар бит? Әнә ич, бәгъзеләрнең чырае чытылды, иреннәре кысык. +Аргамагы - илдә бер. Моң-аһәңнәре дә йөрәкне айкый. Шулай да таралып төшмәскә кирәк, йомшаклыгыңны күрсәтергә ярамый. +- Урман кешесен дә Казаннан китердегезме әллә? - диде Бикбулат, йөзен чытып, - тапкансыз... +- Утракса белән кадак суыру, галиҗәнап, борынгы урыс һөнәре, - диде Афанасий, - осталары гына сирәгәйде. +Киеренке вазгыятьне үзгәртергә Анастасиянең генә акылы җитте. +- Нәрсә катып калдың, галиҗәнап, исем куш та менеп атлан, аһ, беләзеге алтын, йөрәге ялкын! - дип, тезгенне угланнардан алып, Бикбулатка тоттырды. +- Аҗаган! +Бикбулат бер ыргымда аткыюч ук тизлеге белән елкының өстенә сикерде, аяклары зелпе тамырыдай атның корсагын кочты. +Аҗаганның ыштан исе иснәгәне юк иде әле, җенләнеп, арт аякларына күтәрелде. +- Ио-һа-һа-һа-һа... +Икенче мизгелдә сынын уйнаткалый-уйнаткалый дулап чабып та китте. бәргәләнүнең максаты ап-ачык: сыртына кунаклаган хәрәм йөкне очыртып төшерү. +Бикбулат та юкәдән ишелмәгән. Әле типке бирә, әле авызлыгын тарттыра. Ярсукайның дуамаллыгы ошый иде аңа. Шушындыйлардан туа чын толпарлар. +- Әйдә, кыланып кал, барыбер мин дигәнчә булачак. +Аҗаганның исә фәлсәфәсе үзгәрешсез - җайдакны очырту. Тик ничек? Арт болгауларның файдасы тими әнә. +Һәм чабып барган җиреннән сөрлегеп тә китте, җайдак баш аша җиргә мәтәлеп тә төште. +- Дык! +Бикбулатны күтәреп, үз катына алып кереп киттеләр. Аның уң кулы тайган иде. +Тамаша бүленде. +Казанлыларны Шаһ-Солтан үзенә чакыртып алды, ә Годунов эзләренә басып диярдәй Иоанн янына йөгерде. +- Государь, хыянәт! +- Тәхет хуҗасына әйт, - диде Иоанн, сынаулы карашы аша, - минем ул эшләргә катнашым юк. +- Иоанн Васильевич! Бу уенны туктатырга вакыт, Русиягә куркыныч яный. Заговор! Кремль Казан фетнәчеләре кулында! Татарлар! +Иоанн кулындагы касәсен идәнгә бәрде дә Борисның изүен умырып алды. +- Сөйлә, ни көтәсең? +Маэмай агач төбен чылатырга өлгергәнче Иоанның шәхси җәза отряды Шаһ-Солтанның йортын камап алган иде инде. Иң беренче, казанлыларның башларына капчык кигезеп, каядыр алып киттеләр. Эзләре шуның белән вәссәлам. +Шаһ-Солтан кулындагы таягын идәнгә бәргәләп әйтте: +- Мин - ханбикә! Мин үз дәрәҗәмдәге түрәләр белән генә аралаша алам. Күземнән югалыгыз! +- Чашма, кортка, - диде өлкән гаскәри, - ханбикәлегеңге барган җиреңдә исбатларсың, ә хәзерендә син - тоткын! +* * * +Шамакай, кәнәфиендә оеп утырган Бикбулат янына килеп, җиңеннән тартты. +- Күрмисеңмени, кәефем юк, кулым сызлый. +- Сиңа капут, - диде Шамакай. +Бикбулат төшенеп тормады. +Алманча шактый шома сукалый иде. Чөнки алар белән орыш кырында бик еш күзгә-күз киләләр. Әле солых, әле сугыш! Шуңа күрә Шамакайның сүзенә сәерсенмәде, "күр, берәү алманча белә икән", - дип кенә куйды. +- Сиңа капут, - дип кабатлады Шамакай, - ка-а-пу-т! +Гадәттә, мондый йомры сүзләрдән соң бу - Алланың үксез бәндәсе, җә биеп китә, җә телен чыгарып күрсәтә иде. Хәзер исә акыллыларга биргесез җитди һәм дә шомлы иде. +- Әрем каптырдылармы әллә? - дип көлемсерәде Бикбулат. +- Әйдә, әремне күрсәтәм, - диде Шамакай, - үз күзләрең белән күр. +Шамакай аны Аочан читлеге янына алып килде. +- Гохан кая, нигә берүзе генә? +- Эчендә, - диде Шамакай, - ул аны йоткан, күрмисеңмени, бастырыктай юанайган бит. Бирән! +- Әйтәм җәелеп яткан... +- Бу сиңа ишарә, - диде Шамакай. +Бикбулат нидер әйтмәк булган иде дә, җитешми калды, ишек катында тавыш-гауга купты, нидер ауды, нидер җимерелде... +Бикбулатның йөрәге жу итеп китте. Патша катында бу башбаштаклыкны Мәскәүдә фәкать бер генә кеше эшли ала. Ул да булса, Иоанн Васильевич! +Инде, әнә, үзе дә күренде. Йөзе чалыш, күзләре тонган, кулында - хәнҗәр... +- Казан минем бөеремдә утыра, мин аны югалтыр өчен алмадым, Казан - Русиянеке! Мәңгегә, гомерлеккә! Ә син, басурман калдыгы, аны миннән тартып алмакчы икәнсең. Булмас, кулың кыска. +Иоанн аю адымы белән алпан-тилпән Бикбулатка якынлашты. +Христиан кешегә, бу куркыныч мәлдә Иисус догаларын хәтерендә яңартып, гыйбадәт кылырга кирәк иде. Тик теле үзеннән-үзе балачактан күңеленә сеңгән Аятел көрси догасын яңартты. +- Әллаһү ләәә иләһә... +Иоанн аңышмыйчарак калды, ник дисәң, нәкъ шушы мизгелдә каршысына Шамакай килеп чыкты. Чак чәкешмәделәр. +- Ак эт бәласе кара эткә, ай-һай-һай, падишаһ падишаһка кул күтәрә, айһай-һай, - дип көйли дә башлады, - исәр кортка меҗелдәвен чынга ала берәү, ай-һай-һай... +Иоанн Шамакайны үзе дә кыерсытмый, кешеләрдән дә кыерсыттырмый иде. +- Ак эт, кара эт - бар да эт, - дип мыгырданды. +Бу сүрелүе иде инде. +Сүрелү, әйе, чигенү түгел. Шаһ-Солтан үз башына оештырган казанлылар тамашасы бу чигенүне тизләтте генә. +Нәкъ унбер айдан соң Иоанн Васильевич, гадәттәгечә, шау-шу, зилзилә куптарып, тәхетенә кайтты. +* * * +Бикбулат капут. +Годунов, ниһаять, теләгенә иреште. Иске чикмәннең урыны чүплектә! +Бигайбә, Симеон. Син инде хәтер сазлыгына тәгәрәдең, шунда ук онытылырсың да. +Борис кына түгел, күпләрнең гөманы иде бу. +Ә Иоанн, бөтен Рәсәйне шаккатырып, Симеон Бекбулатовичка данлыклы Тверь кенәзлеген багышлады. Һәм бу - Олуг кенәз титулы белән! Русиядә бу дәрәҗәле титул ике генә затта: берсе - Иоанн үзе, икенчесе - Бикбулат. +Тверь кенәзлеге - Мәскәү дәүләтенең иярчен-тиңдәше ул. Кенәзлекнең үз сарай даирәсе бар, үз боярлары, үз идарәсе, үз түрәләре. Күпме кала, күпме авыл, мал-туар, байлык. Сөрү җирләре генә дә унөч мең дисәтинә тәшкил итә. +Бикбулатның язмышы үлем белән яшәү сандалы арасында калган иде бит. +- Шарт! +Һәм шуның белән вәссәлам! +Бәхетенә, язмыш балтасы һавада асылынып калды. Ходай юләр-юродлар гамәлен игелек шытымнары белән сугара, диюләре хак дөреслек икән. +Бу хәлләр хәзер куркыныч төш сыман гына тоела. Шөкер, тормышлары майлангандай бара. Анастасия да риза-бәхил. Яңа җиргә ядкәр итеп, бәби дә алып кайтты. Үзе кебек бик матур кыз бала. +- Сиңа, кенәз, ханбикә янына барып, хәлен белеп, күреп кайтырга кирәк, - диде беркөнне Анастасия, - үпкәләп ятадыр, кешеләр җибәрү генә җитми. +Бу Бикбулатның иң авырткан җире иде. +- Шаһ-Солтан сөргендә бит, княгиня, - диде, - аралашу тыелган, үзең беләсең. +- Ике ел үтте бит инде, прощение яз, - диде Анастасия, - чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга ул, кыюрак бул. +- Ышан Иоаннга, үзеңне утыртып куярга да күп сорамас, - Казан мөнәсәбәтендә бик кансыз ул. Ханбикәне дә әйтер идем, авыртмаган башка тимер тарак, ул Казан угланнарын ниемә дип чакырырга кирәк иде. Яхшылык эшли, имеш. Яхшылыгы шул булды: мине тәхеттән алып ташладылар, үзен Ак күлгә сөрделәр. +- Бу аклану гына, кенәз, исән вакытта хәер-фатыйхасын алып кал, үкенечкә калмасын. +* * * +Ак күл урманнары, гүя, ап-ак өрфия чыбылдыкка төренгән, кай тарафка гына бакма, иксез-чиксез илаһи аклык, саф-чиста пакьлек. Карап күз, сулап сулыш туймый. Ак күлнең исеме нәкъ менә кыш чорында җисеменә туры киләдер, мөгаен. +Бу сихри тынлыкны урталай ярып, тирә-юньгә әледән-әле чиркәү чыңнары сибелә. Күп монда чиркәүләр. Адым саен китек кашлы ачулы карабүрекләргә тап буласың. Һәркемне күз әфә иләгеннән уздыралар. +Өрфия чыбылдык һәм кара бүрек. Нишлисең, җиһан шулай ак-карадан тегелгән инде ул. +Тоткыннар бистәсенә фәкать бер генә юл-сукмак илтә. Чөнки бистә ярымутрауга урнашкан. Җәен - дәрья, кышын кар камалышында. Янә бер камалыш - монысы сак. Шуңа да карамастан, тоткыннар ирекле тормышта яши. Ник дисәң, аларның барысы да дәрәҗәле нәсел-ыру вәкилләре. Теләгәнен ашый, теләгәнен кия, үз гасәбәләре, үз хадимәләре бар. +Олуг кенәзне сәфәрендә даирәсе, шәхси сак яугирләре озатып йөрергә тиеш. Вазифаи кагыйдә шулай теркәлгән. Кая барасын, кем белән очрашасын алдан ук белдереп кую зарур. +Бикбулат исә сәяхәтен, рәсми рөхсәте булса да, мыштым гына, кеше-кара күзенә чалынмыйчарак кына башкарырга хәл кылды. Уйлана торгач, хәйләсен дә тапты: сакал-мыегын үзгәртә дә, сәләмә кием киеп, мөсафир сукбай рәвешкыяфәтендә юлга чыга. Эт тә сизмәячәк. +Эт сизүен сизмәс, ә кешеләр? +Бу икеләнү-микеләнүләрне дә басарга кирәк иде. Димәк, тикшереп карарга кирәк. Һәм ул кичләтеп кенә, аркасына бөрмәкәй асып, Хәйрия йортына керде. Кычкырып сәлам бирде, икона каршында чукынып алды. +- Славлю Тебя, Отче, Господи неба и земли... +- Амин! +Титак раһиб бер телем ипи, бер касә су алып килде. +- Аллилуя... +Сүз уртасында раһибның табагы кулыннан төшеп китте, үзе дә мөсафирның аяк астына ауды. +- Галиҗәнап! +- Мин - мин түгел, мин - странник! +Нияте барып чыкмады. Ләкин ул аңа көенмәде, әле ярый, Ходай саклады, дип сөенде генә. Чөнки әлеге кыяфәт-гамәле, бер яктан, үзен түбәнәйтү булса, икенче яктан, Шаһ-Солтан ханбикә моны дәрәҗәсен кимсетү дип кабул итәчәк иде. +- Бәрәкалла, бәр фәраз, әллә сиңа да тилеләр күлмәге кидерделәрме, - дип каршы алды оныгын Шаһ-Солтан. Исәнлек-саулык та сорашып тормады, әйтерсең лә көннең-көнендә аралашып яшиләр. +- Нинди тилеләр күлмәге? - диде Бикбулат үзе дә, хәл-әхвәл урынына, - аңлатып бир, картый. +Шаһ-Солтан, үзенә бер кәттәфилек белән, өстәл өстеннән көмеш йомры шудырып җибәрде. +- Эчеп куй, син дә безнең рәвешкә керерсең. +- Һични аңламыйм, картый... +- Тыңла, аңлатам. Утрауда бик могҗизалы бер челтер чишмә бар. Суы искиткеч тәмле, эчкән саен эчәсене генә китерә. Тәмле ризык, бик беләсең килсә, акылны ала. Чишмәбез дә әнә шул сыйфатка ия. Эчәбез дә акылыбызны җуябыз, эчәбез дә акылыбызны җуябыз. +Ә акыл безгә нигә? Патшалар гәрәңкәсе җиңелрәкләрне хуп күрә бит. Үзең дә шул балчыктан сөрелгән. Дәхи дә андыйларны учыңда йомарлап тоту бернинди кыенлык тудырмый. Үзегезгә җил-яңгыр тидермәс өчен, акыллы бәндәләрне котыпка сөрәсез. Сөрген - ул акыллы тилеләр иле. +Ак күлнең тар сукмаклары әле булса Илһам хан, Мөхәммәдәмин хан, Габделлатыйф хан, Шаехгали хан, Ходайкол шаһзадә, Фатыйма-Солтан ханбикә, Үрбәт ханбикә һәм тагын бик күп асыл кардәшләребезнең аяк эзләрен саклый. Урыс аксөякләре дә бихисап. +Җә, хәзер төшендеңме инде? +- Мин сусыз да тиле, картый, үземнеке китеккә күрә, сиңа киңәш-табышка килдем. +Ханбикә кулындагы дисбесен күкрәгенә кысты. +- Әй, Шаһ-Солтан, Ходай биргән вәкарең бар, вәкарь белән матур итеп бакарың бар. +Җаваптан канәгать иде ул. +- Бәнем дә үтенечем бар, олуг кенәз, илтифат итәрсең, шәт. +- Бик рәхәтләнеп, - диде Бикбулат, бу минем өчен зур бәхет. +Шаһ-Солтан күзләрен йомып, догага талды. +- Йәә Җәмиилү йәә Аллаһ... +Дога шактый озакка сузылды. Мичтә шарт-шорт килеп каен утыны яна, кучкарда шул көйгә йөнтәс Бохар песие мыр-мыр йоклый. Бикбулатның да күзләре йомылып-йомылып китә... +Шаһ-Солтанның дисбе төймәләре бармак араларыннан шуа да шуа. Ул моны үзе дә сизми, оныгы да онытылды. Күңелендә бөтенләй башка манзара - бистә башлыгы Калистрат бояр белән булган әңгәмә манзарасы. +- Җиде кат күкнең һәм бөек тәхетнең Раббысы булган Аллаһым... +Тылмачның йөзе чытылды. Ханбикәнең бишәр-алтышар катлы дини Боярның да бу сүз чытырманына керәсе килеп тормый иде, тизрәк фикерен җиткерергә ашыкты. +- Ханбикә, күпме кабатларга була инде. Ак күлдә мәчет төзү дәүләти мәнфәгатьләргә туры килми, киресенчә, максатыбыз - башка диндәге тоткыннарны православиегә тарту. Бу мөкатдәс эш... кхе... кхе... кхе... +Калистратның төкереге тамак төбенә килеп тыгылды. +- Борчылма, бояр, нотыгыңны үзем дәвам итәм, - диде Шаһ-Солтан, - мин аларны яттан беләм, тукый-тукый тәки миемә сеңдереп бетердең. +- Кхе-кхе-кхе... +- Ханбикә, менә синең киленең Анастасия Ивановна Мстиславскаяны гына алып карыйк. Аның бер канаты Ходайкол шаһзадәгә барып тоташа. Ник дисәң, шаһзадә, Пётр исеме алып, христианнарча яши башлый. Аның ошбу адымын Василий патша бик югары бәяли, Евдокия исемле сеңлесен ярәшә. +Әлеге тату гаиләдә ике кыз бала үсә. Шуларның берсе дәрәҗәле нәсел иясе кенәз Фёдор Мстиславский белән никахлаша. Киленең Анастасия шул кавемнән. +Үзеңә дә соң түгел, ханбикә, православие сиңа ирек китерәчәк. +Өтерен дә төшереп калдырмадым, бояр... +Калистратның авызы бушаган иде инде, үз сүзен үзе төгәлләде. +- Ак күлдә моңа кадәр мәчет булмады, бүген дә юк, киләчәктә дә булмас! +- Батыл ялган динегез, бояр, үзегезгә булсын, һәм дә минем хак вә гадел мөселман динем үземә булсын, ислам - гомерлек гасре сәгадәт ул, - дип битләрен сыпырып куйды Шаһ-Солтан. +Тылмач "гасре сәгадәт" тә бераз тотлыгып торса да, ерып чыкты тагын. +- Счастливое время ислама... +- Навечно золотой век, - дип төзәтте Шаһ-Солтан. +...Ниһаять, дисбе тагылмасындагы бер төймә ханбикәнең урта бармак арасында тукталып калды. +Хак, Ак күлдә мәчет төзелмәячәк. Бикбулат та ярдәм итә алмаячак. +- Рәхмәт, олуг кенәз, сынар өчен генә әйткән идем, бер үтенечем дә юк, - диде Шаһ-Солтан, оныгын күзеннән кичереп, - үз гозереңне сөйлә. +Бикбулат борчу дәфтәрен бер тында ачып салды. +- Һаман варисым юк, өченчесе дә кыз булды, - диде, - нишләргә дә белмибез. +Шаһ-Солтан янә дисбе төймәләрен шуыштырып алды. +- Бүрек киеп яратышырга кирәк, - диде мыскыл аша. +- Картый?! +- Җә-җә, бу шайтан котырыгы гына, үзебезнең баштан да үткән хәлләр. Мин дә рәттән ике кыз бала таптым бит. Җәмәгатем Мамай хан гыйлемле кеше иде, бүреккә ябышмады, Чин табибын чакыртып алды. Белүемчә, ул Җән тамыры төнәтмәсе эчерде аңа. Бохарадан мумий дигән тау бәлзәме кайтартуы да хәтеремдә. Беренче булып синең атаеңны алып кайттым. Шуннан соң гел малайлар китте. Гомерләре генә кыска булды. +- Рәхмәт, картый, миңа бик файдалы киңәшләр бирдең, - диде Бикбулат, - исән-сау яшә. Мин әле килермен. +Бервакыт Сәмәрканд ханлыгының ут күршесендә үләт афәте купкан. Бу хакта хәбәр таралгач, Аксак Тимер әйткән, имеш: +- Аллага шөкер, мин патшалык итә башлагач, безнең мәмләкәттә мондый хәвефле хафалар бетте, - дигән. +Шунда Хуҗа Насретдин күршесенең колагына: +- Дәүләтебезгә берьюлы ике каза җибәрмәскә әле дә Аллаһының акылы җиткән, - дип пышылдаган. +Мондый уратма вә төртмә гыйбарәләр белән Шаһ-Солтанның зиһен кисмәге мөлдерәмә. Ул аларны аерым бер вакыйгага мөнәсәбәтле рәвештә әледән-әле иреккә чыгаргалый. +Аксак Тимергә кагылышлы бу кинаяле кыйссасын ханбикә Иоанның Бикбулатны читкә тибеп, яңадан тәхеткә кайтканнан соң, Польша короле Баторий көчләп таккан хурлыклы Килешүгә кул куюы уңаеннан очырган иде. +Башка сыймаслык хәл. Русиянең диңгезгә чыгу, Ауропа белән тигез хокуклы дәүләти багланышлар урнаштыру, үзен таныту өчен күп корбаннар бәрабәренә егерме дүрт ел буе алып барган сугыш кампаниясе менә шулай көтелмәгәнчә зур чигенү, мәгънәсез ташламалар белән төгәлләнде. +Әлеге түнтәрелеш вакытында Бикбулатның гаскәре дә Псков каласы янында иде. Һөҗүмгә барысы да әзер, әмер генә көтәләр иде. +Әмер урынына "отбой" быргысы яңгырады. +- Воевода, бу - хыянәт! - дип күтәрелеп бәрелде кенәз Бестужев. - Псков - шанлы урыс каласы, аны ташларга безнең хакыбыз юк. +Ләкин соң иде инде, Псковка поляклар, литувейлар кереп тулды. +Хәрбиләр арасында, Баторий Смоленск, Новгород шәһәрләренә дә дәгъва итә икән дигән сүзләр таралды. Аннан инде Мәскәү дә ерак калмый. +Мәсхәрә! +Христиан Алласының акылы таманрак, күрәсең, югыйсә Русиягә берьюлы ике каза җибәрмәс иде. +Җиргә төшкәнче төкерек туңардай салкын Раштуа көнендә Иоанның Александровка бистәсендәге йокы бүлмәсенә яшен ташы бәргән, имеш. Тәрәзәләрне, ишекләрне челпәрәмә китереп ташлаган. +Күп тә үтми, йөрәк өзгеч шомлы тавыш яңгыраган: +- Урыслар, качыгыз, качыгыз! +Аның артыннан ук күктән илаһи язу сырланган мәрмәр кабер ташы да убылып төшкән. +Монысы инде ишарә: сүземнән чыкмасаң, теләкләреңә юл ачылыр, кире каксаң - кабер. +Ходайның җирдәге илчесе Күкләр сүзеннән чыга аламы соң? +Юк, әлбәттә. Псковны югалту һич тә мәмләкәтне югалту дигән сүз түгел әле ул. +Шулай да Иоанн бу хәлләрдән соң хәмергә ятты. Мәҗлес арты мәҗлес. Бикбулат та - әлеге мәҗлесләрнең даими катнашучысы. Бу - аның шәрәфле вазифасы. +1581 елның 15 ноябрь көне дә алдагыларыннан берни белән аерылмады. +Гадәттәгечә, Иоанн иртә таңнан гыйбадәт бүлмәсенә юнәлде. Ике-өч сәгатькә сузылган бу табынулар, кагыйдә буларак, экстаз белән тәмамлана. Шуңа күрә тәне күгәрүләрдән өзелми. Бүген дә озак кына бәргәләнде. +- О, Боже! Даруй царю Твой суд и сыну царя Твою правду. Помоги нам, Боже, спаситель наш, ради славы имени Твоего, раба Твоего - царя Московского; избавь нас, прости нам грехи наши ради имени Твоего... +Бу - Иоанның тәүбәгә килүе. Гыйбадәттән соң ул саф, пакьтән-пакь зат булып, чистарып кала. +Төштән соң мәҗлескә җыелдылар. Бу кечкенә мәҗлес иде, якын кешеләр генә. Иоанн үзе, өлкән улы Кече Иоанн, олуг кенәз Симеон Бекбулатович, әлбәттә, бояр Борис Годунов. Ул хәзер патшаның иң якын кемсәсе, ничек итсә итте, әмма Иоанның икенче улы Фёдор Ивановичка барыбер сеңлесе Иринаны кияүгә бирде. +Фёдор монда юк иде, ул шау-шулардан ерак йөри. +- Тверь якларында һавалар ничек анда? - дип белеште Иоанн. +- Бездә күкнең төбе тишелде, кар муеннан, - диде Бикбулат, - авылларны көрт басып китте. +- Козьма күпер суга, Микула кадак кага, ди, Микула да җитмәгән ич әле. +- Үктәбер - кара бия, нуябер - ала бия, - дип сүзгә кушылды Годунов, - табигать назлы кыз шикелле ул, мизгел эчендә кырыкка үзгәрә. +- Тавык төшенә тары керә, ди, синдә кызлар кайгысы, миндә кунак хәстәре, тотыгыз касәләрегезне. +Хәмер, әнә шулай, телләрне тозактан алды. Гәп куерды, тавышлар бөердән чыга башлады. Бүлмә читендәге олы кәнәфигә чумып утырган Кече Иоанн гына нигәдер гафил кыяфәттә иде. Хәлбуки, ул - дәүләттә патшадан кала икенче дәрәҗәдәге зат. Рәсми варис. Киләчәк тәхет иясе. +Иоанн өлкән улын үзенә тиң итеп тәрбияләде. Кая барса да ияртеп йөрде. Тәтәйләр катына да алып керә иде. Яраткан улыннан бернәрсәне дә яшермәде. Тегесе, сутка туймас язгы гөмбә шикелле, атасының барча сыйфатларын түкмичәчми сеңдерә барып, шундый ук зирәк, шундый ук кансыз, шундый ук дуамал кимәлдә буынга сикерде. Балигълык яшендә Кече Иоанн һәм әхлакый яктан, һәм килеш-килбәте ягыннан атасының бер кәррә нөсхәсе иде. Елмайганда да туңы эремәс төксе йөз, иярле кылыч борын, күсе сакал-мыек, ыспай буй-сын, чыршыдай төз гәүдә - болар барысы да нәсел-нәсәп, ыру бүләге. +Атасын уздырып җибәргән чаклары да булгалады. Әйтик, Иоанн җиде рәсми җәмәгатенең берәвен генә монастырьга озатты. Кече Иоанн исә егерме биш яшьтә үк ике хатынының чәчен кырдырды. +Иоанн да улының карага катып утыруын абайлап алды. +- Нәрсә, варис, йомыркаңнан җөй эзләп утырасың анда, безгә кушыл, ачылып китәрсең, - дип, чәркәдәшләренә күз кысып алды, - беләсең, бушны бушка бушатканны җенем сөйми. +Кече Иоанн иреннәрен кыйшайтты: +- Сәләтсез - сәнәкне, көчсез көрәкне сындыра. +- Нәрсә-нәрсә? +Иоанн муенын сузган хәлдә хәрәкәтсез калды. +Тәрәзә элмәсен калтыратып, бүлмә эченә капылт кына ниндидер өермә бәреп керде. Өстәл өстендәге эреле-ваклы шешәләр, мөлдерәмә тулы чәркәләр бер-берсенә орыныша-орыныша чәкәләшеп алдылар. Ишек чаршавы исә тоткычы-ние белән идәнгә ишелеп төште. +- О, Боже! +Бу тузганак зилзилә эчендә Кече Иоанның тавышы тимергә тимер +- Государь, Баторий солыхы - кимсетүле солых. Русия - Псковщинадан башка койрыгы өзелгән кәлтә хәлендә генә ул. Мин - кануни варис, миңа китек дәүләт тәхете түгел, күршеләренә ут чәчеп, тирә-якны дер селкетеп торган гайрәтле һәм тәкәббер мәмләкәт тәхете кирәк. Гаскәр бир, мин Русиянең намусын үзем кайтарырга тиеш! +Өермә тынды. Бүлмәдәгеләрнең дә авызлары иреннәренә эленде. Ә Иоанн яшелле-зәңгәрле иде: +- Әй, син, бунтарь, сатлык боярлар белән сүз берләшеп, мине тәхеттән бәреп төшерергә уйладыңмы? Булмас! Кулың кыска, көчек! +Иоанн, үзен-үзе белешмичә, урыныннан сикереп торды да, скипетры белән улының башына тондырды. +- Получай, гад! +Исерек патшаның бер ягыннан Бикбулат, икенче ягыннан Годунов эләктереп алды. Ләкин соң иде инде, варис черек усактай келәмгә гөрселдәде. +- Йә Раббым, ля, ягъкыйл... +- Тсс, - дип, Борис патша ягына ымлады. +Иоанн мәҗлестәшләре элмәгеннән бер селтәнүдә ычкынды. Ычкынуга, йөгереп килеп, бар көченә улына тибеп җибәрде. +- Чебен тимәс, чер итәр, тор, көчек, җавап тот! +Кече Иоанн башын калкытырга чамалап караган иде дә, барып чыкмады. +- Ха-ха, иркәләп боздым мин сине, көчек! +- Галиҗәнап, кан, - диде йөзе качкан Бикбулат, - кан... +- Кан?! +Иоанның чалшайган күзләре, ниһаять, улын күреп алды. Һәм сыгылып та төште. +- Боже, помилуй, я убил сыночка... +Ата улын күкрәгенә кысты. +- Боже! +Варисның аңы бар иде әле. Ашсыз карашын атасына төбәп, ишетелеришетелмәс кенә: +- Минем тормыш бернигә дә тормый, государь, Ходай үзеңә озын гомер бирсен, - диде. +Кече Иоанн җан бирә алмыйча дүрт тәүлек иза чикте. +Хакыйкать төтен кебек ул, күзгә керә. +Иоанн җәллад чорында хак сүз баш бәрабәре иде. Кече Иоанн да - шул җөмләдән. +Тик шунысы хак: фани дөньяда бернәрсә дә - патшамы син, колмы - эзсез югалмый, иртәме-соңмы, барыбер итәгеңнән эләктереп ала. Иоанны да хөкем читләтеп үтмәде. Кешелеген тәүге җәмәгате Анастасия үзе белән гүргә алып киткән булса, гомеренә улы Иван фаҗигасе киртә булып ятты. Җеназадан соң, аның яшәеш бизмәне, акрын-акрын башкалар язмышыннан аерылып, үз язмышы ягына авыша башлады. Тәхеткә мөнәсәбәтле шик-шөбһәләренең асылы да тамырдан үзгәрде. Күп вакыты гыйбадәтханәдә үтә, йөгенү-бил бөгүләрне дә туктатты. +- Мин - христиан патшасы, Ходай каршында һәммәбез дә тигез, - дип кагыйдәи сәламләүчеләрне ярты юлда бүлә башлады. +Өс-башы да гап-гади: кара чикмән, мескен бүрек. Тәхетенә дә чит мәмләкәт илчеләрен кабул иткәндә генә утыра. +Бервакыт ул ашыгыч рәвештә Бикбулатны чакыртып алды. +- Синең теге фетнәче туганаең-кортканы тоткынлыктан азат итәм, үзең барып ал да монда алып кил, - диде. +- Ни кирәге чыккан иде Шаһ-Солтан ханбикәнең? - дип, сак кына белеште Бикбулат. +- Узган якшәмбедә, ут алгач, тәти болдырга чыккан идем, - дип тәфсилләп сөйләп китте Иоанн. - Ходайның искиткеч матур бирмеш киче, рәхәтләнеп хозурлан. Күңелләрем күтәрелеп, барча әгъзаларым ләззәт белән тулды. +Шунда, һич көтмәгәндә, битемә майдай йомшак күк җиле килеп бәрелде. Әһә, мәйтәм, хәзерлән, бу - алхәбәр! +О, Боже, һәм дә карыйм, Благовещение чиркәве өстендә Чулпан йолдызыннан да яктырак тәре рәвешендәге комета! +Үзеңә мәгълүм, Күкләр миңа комета-йолдызлар аша хәбәр сала. Һаман бер җирдән - изге Благовещение чиркәве өстеннән. Монысы өченчесе. +Хәбәре хәбәр, аны фаразларга да кирәк бит әле. Шундук кенәз Бельскийны Лапландиягә чыгарып җибәрдем. Анда юрау остасы багучы-күрәзәчеләр шактый. Рәсәйнекеләрне дә җыйдырттым. Белүемчә, ханбикәнең дә фал ачучы дигән даны таралган. +- Кызганыч, галиҗәнап, биремеңне үти алмыйм, күптән түгел Шаһ-Солтан ханбикәне Тәңре үз кочагына алды. +- Ничек алды? +- Болай да озын гомерле булды ханбикә, тугызынчы дистәне тутырып килә иде инде, урыны оҗмахта булсын. +- Басурманнарга нинди оҗмах, тәмуг кисәве алар! +Ишек катында кенәз Бельский күренде. Иоанн үтен чыгарып бетерә алмады, игътибары аңа юнәлде. +- Җә, ничек? +- Җәмгысе алтмыш күрәзәче җыелды, государь. +- Вазифаларына керешсеннәр. +- Баш өсте, государь. +Күрәзәчеләр кометаны яхшыга юрады. Комета - Күкләр хәбәре. Күкләр патшаны зур дәрәҗәләр, олы бөеклекләр көтүе, Русиягә моңарчы күрелмәгән яңа юллар ачылуы турында хәбәр сала. +Бу гомуми белдерүгә бер генә күрәзәче, Лапландиядән китерелгән, биленә кадәр асылынып төшкән озын аксыл сакаллы раһиб кына имза салмады. Үз нәтиҗәсен җиткерде. Нәтиҗә хәтәрдән хәтәр иде. +- Патшага ирештерегез, Ходай каршына басарга әзерләнсен, март аеның унсигезенче көне тууга, җаны өзеләчәк, - дип, даирәнең өнен алды. +Мондый шәрә хак-кыюлык, ни кызганыч, фаҗига белән тәмамлана. Лапландия күрәзәчесе дә иленә әйләнеп кайта алмады, Русия җирендә гомерен өзделәр. +Иоанн, чыннан да, сырхаулап китте. Әмма 18 мартта аягына басты, кәефе аеруча яхшы иде. Хәлен белешергә килгән килене Иринаны, кычкыртып, кәнәфигә сузып салды. +Бу тозсыз мәрәкәдән соң шахмат китертте. Сыннарны тезде дә Бельскийны дәштерде. +- Кенәз, мин бүген улым-бәгъремне төшемдә күрдем, Иванец мине кичерде, ишетәсеңме, кичерде! - дип, шахмат уенындагы иң яраткан сынын - ат сынын +Алды да бөгелеп тә төште. +- Аһ! +Үзен илаһилар рәтендә йөртүче буй җитмәс бөек зат мизгел эчендә гап-гади урыс карты мәетенә әйләнде дә куйды. +Гүр Иоанның бар золымын үзенә йотты. Православ тәбәга аны ярлыкады. +Ә тарих ярлыкамады. Тарих тәбәга-халыктан үчлерәк шул ул. +Җиденче баб. Адәм көне адәмнән +Бикбулатны таҗ мәҗлесенә чакырмадылар. Әмма аңа карап, яшь патшага мөнәсәбәте үзгәрмәде. Кызганулы ярату белән ярата иде ул аны. +Фёдор, атасыннан үзгә буларак, кәтәнә буй-сынлы, купшак тәнле, аксыл чырайлы, сирәк чәчле Ходай бәндәсе иде. Йөзе һәрвакыт елмаюлы. Җансыз, наихә зат елмаюы. Аяклары да юньле-башлы тотмый, абынып-сөртенеп алгалый. +Русиядә мондый мотлак биһиммәт патшаның булганы юк иде әле. +Ләкин бу хәл берәүдә дә ризасызлык тудырмады. Чөнки православиедә юродлык хуплана, ягъни исәрләр, бичара-гарипләр, әтрәк-әләм-байгышлар Ходайга иң якын торучы гөнаһсыз изге затлар булып санала. +Фёдор үз ишеләренә хас мәнфәгатьтә йомшак күңелле, ихластан ярдәмчел, чамасыз беркатлы һәм бик тә кешелекле кеше иде. Балачактан шулай. +Бервакыт атасына Персиядән, бүләк итеп, биниһая зур фил җибәргәннәр иде. Аны тамашага куйдылар. Мәскәү генә түгел, бөтен тирә-як шунда агылды. Аю биетүчеләргә көн бетте. +Тамашачылар аеруча филнең гармун сырлы озын борынына, ике-өч бастырык юанлыгындагы калын аякларына карап тел шартлаттылар. +- Ух, бу гыйфрит аҗдаһаны да кабып йотадыр, валлаһи. +- Чылбырыннан ычкынсамы, шәһәрең хәрабәгә калачак. +Фёдорның кашлары җыерыла. Ник сез аның күз атып торуларын күрмисез, дип кычкырасы килә. Патша улы булуы кулдан тота, тәрбиячеләре дә хупламас. +Филнең гөнаһсыз юашлыгы, мөлдерәмә күзләре, гаҗизлеге ошый иде малайга. Дөресрәге, бик тә кызгана иде ул бу дәү затны. Янына килә, буе җиткәнчә кулын сузып кына сыпыргалаштырып ала. Тегесенең дә бу инсафлы дустына ярату хисләрен белдерәсе килә иде, күрәсең, аны тотмакчы итенгәли, әмма Фёдор читкә тайпыла. +Өч-дүрт атнадан тамашага Иоанн үзе дә килде. Ошатты. +- Шәп, шельма, Русиянең абруена тиң бүләк, - диде. +- Русиянең бөек патшасына тиң бүләк, государь, - дип төзәтте иярүче бояр. +- Ризамын, - диде Иоанн, - инде бу мәхлугыгыз һөнәре белән шуны расласын. +Фил патша алдында тезләренә чүгәргә тиеш иде. Өйрәтүчеләр фил тирәли чабышырга керештеләр. +- Һай-һай-һай! +- Колено, колено, колено! +Кәҗәләнде генә бит хайван. +- Өйрәтүчеләрне - базга, ә бу намәхрәм ит кибәнен туракларга! - дип ачуын чәчте Иоанн. +Мәскәү этләре ай буе фил ите белән туенды. +Фёдор бик авыр кичерде атасының вәхшилеген, ашаудан калды, йокысызлыктан интекте. +Тәхеткә утыргач, энесе, үзе кебек үк кануни варис Дмитрийны анасы, бөек княгиня Мария Нагая һәм барча туган-тумачалары белән Угличка сөрүне дә йөрәгенә якын алды, ике яшьлек нарасыйны күкрәгенә кысып, елый-елый озатты. +Алда Русияне артык кашык царевич Дмитрий язмышына бәйле рәвештә озакка сузылган фетнәле еллар көтә иде. +Вакыйгалар токмачтай куера, Бикбулат исә үз кенәзлегендә мәртәбәле вә шөһрәтле олуг кенәз булып, хатыны, балалары белән чөкердәшеп, бер кайгысыз яшәп ята. Аны бимазаламыйлар, ул бимазаламый. +- Кенәз, сизәсеңме, син утырган тавыкка әйләндең бит, - дип ирештерә башлады Анастасия ирен, - ничә карама, минем итәк астында чуаласың. +- Нәтиҗәсе дә бар бит, княгиня, алты балага орлык салу егет солтаннарының гына кулыннан килә. +- Мактанчык, гелән саен көмән күтәрүне шәраб чөмерү дисеңме әллә, бераз ял бирер идең. +- Ярар, княгиня, күзеңә кырып салырга да булмам, ауга җыенам, - диде Бикбулат. +- С Богом! +Бикбулат һәр елны сентябрь азакларында сунарчы киеменә төренә. Нәкъ шушы айда ул каз авына чыга. Мәзәге өчен генә түгел, тәбәсе өчен дә. Атабабадан килгән, күрәсең, каз итенә мөкиббән. +Аһ, каз ите! +Ә үз кулларың белән тоткан кыр казы ите - бу инде оҗмах ризыгы. Төтен исе сеңгән калҗа кабуга эреп тә бетә, авызда татлы тәме генә утырып кала. +- Йәә Самәдү йәә Аллаһ. +Бу рәсми ау түгел, шуңа күрә күп кеше катнашмый. Янә дә бер үзгәлек, сунарчылар төркемендә фәкать татарлар гына: үзе кебек чукынганнары да, мөселман динендәгеләр дә. Аумән - Тугача морза. Олуг кенәзнең иң якыны, күптәнге киңәшчесе. +- Быел казлар көр күренә, соңламыйк, - дип, тәүге хәбәрне дә ул салды, - алар озак юанмый. +Җылы якка сәфәр кылучы канатбикәләрнең вакыты, чыннан да, тар, аң-саң итеп торсаң, койрыкларын да күрми калырсың. Шуңа күрә Бикбулат эшне тиз тотты. Иртән әзерләнделәр дә төштән соң чыгып та киттеләр. +Казлар, гадәттә, Ак тирәк басуын үз итә. Шунда юнәлделәр. +Бу - кош авы. Кошны кош тота. Бикбулатның ау кошлары бихисап: лачыннар үзенә бер, бөркетләр үзенә бер, әтәлгеләр үзенә бер, хәтта төнге ау өчен ябалаклар да тота. Шулай да кошларның ханбикәсе - шоңкар. Ул үзенең ияр кашында шоңкар белән бүз тойгы - ак карчыгага гына урын бирә. Бүз тойгының ерткычлыгын, шоңкарның зыялылыгын ошата ул. +Көзге кич. Күзне иркәләүче бизәкләр инде юк: чәчәкләр коелган, яфраклар шиңгән, агач-куаклар шәрәләнгән. Тик көзнең кабатланмас үз яме. Тирә-як, басу-кырлар, бөтен җиһан илаһи ипекәй исе белән тулган. Бу ис сулышны киңәйтә, күңелне тынычландыра, кәефне күтәрә, дәрт өсти. +- Сөбхәналлаһи вә биһәмдихи, - дип, Тугача морза учындагы догаларын битенә якты, - күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы, иншалла, халыкның +Аучылар чатырларын тышкы яктан салам-кура белән капладылар. Кошларның томшыкларына тышау элделәр, тавыш-тыннары чыкмасын. Беренче көнне ут тергезү юк, шәраб чатагына да кагылмыйлар. Күңел ачу ауга бәйле. +- Җә Тугача, хикәятеңне ирештер, - диде Бикбулат. +Хикәят тә ау йоласы. Каз авының бисмилласы. +Морза юлпыч корсагын җайлап кына тезләренә җәеп салды да, гадәтенчә, төчкереп алды. +- Әлхәмдүлилләһ, җә Раббым, безләргә һидаятеңне күрсәт вә дәхи дә эшләребезне тәртипкә салырга булыш. +- Амин!Телеңә салынма, монда православлар да бар, - дип кисәтте морзаны Бикбулат. +- Бу бөек Болгар биләмәләрендә булган хәл, - дип сөйләп китте Тугача. - Мәшһүр Бату хан мәмләкәтенең мөкатдәс вә шәрәфле хакиме, синең мәртәбәле бабаң Әхмәд хан, галиҗәнап, вәзирләрен сынау өчен, аларны иртән иртүк берәмтекләп үзе белән тәпи-тәпи йөрергә алып чыга торган булган. Чират Туктар вәзиргә җиткән. +Буа янында болар тегермәнче картны очратканнар. +- Әллә мәллә? - дип сораган хан. +Тегермәнче: +- Кәллә мәллә, - дип җавап биргән. +Ошбу кинаяле сорау-җавап түбәндәгечә дәвам иткән: +- Әгәр-мәгәр? +- Мәгәр-тәгәр. +- Алты уникегә җитәме? +- Утыз икедән артмый. +- Каз җибәрәм, йонын йолкырсыңмы? +- Мамыгын да калдырмам. +- Әлтер-мелтер? +- Шалтыр-шолтыр. +- Безнең әңгәмәне шәрехләп бир, вәзир, - дигән Әхмәд хан. Тегесе җилкәләрен генә сикерткән. +- Иртәгә иртәнгә чаклы белеп килсәң - киләсең, юкса, астырам, - дип кисәткән хан. +Вәзир тегермәнче янына йөгергән, сөйләгән сүзләрнең мәгънәсен аңлатып бирүен үтенгән. +- Йөз алтын, - дигән карт. Акча кесәсенә шугач, әйткән: +- "Әллә-мәллә" ханның сәлам бирүе иде. Мин: "Кәллә мәллә", - дип сәлам кайтардым. +- Ә "әгәр-мәгәр"? +- Йөз алтын! +Вәзирнең түләми хәле юк, түләгән. +- "Әгәр-мәгәр" дигәне, тегермәнең тартамы, дип соравы иде. +- "Алты уникегә җитәме" ничек? +- Йөз алтын. +Акча янә тегермәнченең кесә төбенә төшеп утыра. +- Монысы ханның, алты ай эшләгәнең унике айга җитәме, дип белешүе иде. +- Инде ханның: "Каз җибәрәм, йонын йолкырсыңмы?" дигәненә: "Мамыгын +- Йөз алтын! +Вәзир, сыкранып, соңгы акчасын суза. +- Каз дигәне ул син үзең буласың инде, вәзир, алтыннарың мамыгың иде, күреп торасың, мин аны берәм-берәм йолкам. +Аучылар, һәрвакыттагыча, ауный-ауный, эчләрен тотып, көлделәр. +- "Шалтыр-шолтыры", әйдә, бу юлы калып торсын, вәзирен кем дип белик менә, - диде Бикбулат, күзләрен уйнатып. +Морзаның йөзенә күләгә кунды. +- Вәзир дигәне, галиҗәнап, минем бабам Туктар солтан була инде ул. +Янә көлештеләр. +- Ха-ха-ха! +Казлар таң белән күтәрелә. Аучылар алардан да иртәрәк аяк өстендә иде инде. Шоңкарлар, түземсезләнеп, тугры өстендә таптана, чөюне генә көтәләр. Аларда тамак кайгысы. +Җитүле җирдә ризык бар, ди. Аудан соң табын мулдан була, теләгәнчә тыгын, ике-өч көн ачлы-туклы торуның кымын кайтарасың. +Күзәтүченең күзәнәк-тамырлары җәя керешенә сапланган ук хәлендә, бер генә ым, хәзер тышка бәреп чыгачак. +- Муен язылганчы - әссәламегаләйкүм, ата каз! - дип күршесенең кабыргасына төртте морза. +Сүз куерып китә алмады, күзәтүченең калын иреннәре арасыннан чын төгәл мәгънәсе үзенә генә мәгълүм ымлык-хәбәр атылып чыкты: +- Аху! +Казлар өеренә җан керде. +- Кый-гак! +Монысы әйдәүче ата каз. Аның ымлыгы аңлаешлы: төркем кузгалачак. Әнә, әйдаманга ияреп, җепкә тезелгәндәй, берәм-берәм күтәрелә дә башладылар. +Чөй рәвешенә кергәнче, төркем каңгылдаша-каңгылдаша түгәрәк әйләнә. Бу аларның туган-үскән җирләренә хөрмәт күрсәтүе булса кирәк. +Ау шунда башлана. +- Һоп! +Шоңкарлар дәррәү кузгалды. Казлар, билгеле, моны көтми иде, ыгы-зыгы килергә тотындылар. Бу инде чын бәхетсезлек. +Асыл шоңкар каз алса, канатын канга тигезмәс. +Шоңкар корбанын һавада элеп ала. +Күпме генә вакыт үтте, ә чатыр алды каз түшкәләре белән тулды, чалып кына өлгер. Берничәсен йолкый да башладылар. Бикбулат тән җылысы суынырга өлгермәгән каз итен өстен күрә иде. +Көн, гадәттәгечә, "Хәмер эчтек - хушландык, һушлар китеп, буш калдык" белән тәмамланды. +Иртәгесен Бикбулат казлар тавышына уянып китте. +- Кыйгак, кыйгак! +Шоңкар җитми сезгә, дип уйлап куйды ул, хәзер, кабаланма... +Кояш инде офык тасмасыннан бер карыш күтәрелгән, күл өстендәге томан да эреп юкка чыккан иде. Якында гына этләр өрә, коргаксыган арба тәгәрмәчләре ыңгыраша. Көлтә ташучылар да кузгалган, димәк ки. +- Кыйгак, кыйгак! +Казлар күк зәңгәрлегендә ак челтәргә төшерелгән нәфис бизәкләрне +- Шоңкарларны очырыйкмы? - дип сорады Тугача морза. - Биек күтәрелгәннәр күтәрелүен, бәлкем... +- Ничек телең бара, - диде Бикбулат, - күр, моңланыпмы-моңланалар, бәгырьләр. +Каз канаты кат-кат булыр, +Көз киткән каз яз кайтыр... +Ау ау инде ул, аның үз кануннары. +- Далбай уйнатыйк, бушка чәбәләнеп йөрмәсеннәр, - диде Тугача. +- Кинәнсеннәр, - диде Бикбулат, - ау кошлары ич алар. +Далбайсыз да бер әтәлге тугрыга килеп кунды. Корбаны тырнаклары арасында тыпырчына. Карап баксалар, хәйран калдылар. +- Торымтай ич бу! - диде Тугача, исе китеп. - Шоңкар булып шоңкарга да тоттырмас күк еланы. +- Менә сиңа итәк былчыратучы әтәлге?! +- Әтәлгене иреккә җибәрегез, - диде Бикбулат. +- Мондый үҗәт кошны кулдан ычкындыру дөрес булырмы икән? - дип икеләнүен белдерде Тугача. +- Аны читлектә тоту - үзе бер гөнаһ. +Әңгәмә өзелде, чөнки басу юлында алдын атлы экипаж пәйда булды. Тузан болыты куптарып, туры аучылар тарафына элдертә. +Мәскәү түрәсе килә-килешкә затлы урыныннан сикереп төште дә Бикбулат каршысына килеп басты. +- Бөек Русиянең һәм дә Тверь җиренең олуг кенәзе, хөрмәт илә мактау иясе Симеон Бекбулатович, - дип, алдан хәзерләнгән сүзләрен төймәдәй тезеп китте ул, - сиңа, шанлы мәмләкәтебезнең исем-аты барча илләрдә мәгълүм патшабыз мөхтәрәм Фёдор Иванович хәер-фатыйхасы белән, тиздән булачак туган көнең бәйрәме уңаеннан шәрәфле конющий һәм бөек бояр титулларын йөртүче мөрәүвәт Борис Иванович Годуновның эчкерсез котлауларын җиткерәм, һәм дә саулык-сәламәтлек, озын гомер, бетмәс-төкәнмәс бәхет вә шатлыклар теләп калуын ирештерәм. Ул пакь каның тамган Русь хакына, аның көч-куәте хакына әле озак еллар тырышлыгыңны салырсың, дип ышана. +Сиңа булган ихласи мөнәсәбәтен хаклап, Борис Иванович махсус бүләген тапшыруны боерды һәм мин ул боерыкны зур канәгатьлек белән үтим. +Илченең бала йоннарыннан гына гыйбарәт сакал-мыегын талгын җил сыйпап узды. Болай да ашкынулы күңеле янә дә җилпенеп куйды. Күренеп тора, вазифасын бик тә ошата иде яшь түрә. Ул, уң кулын алга сузып, үзенчә бер кыланчык ифратлык белән, озын нәфис бармакларын шартлатып алды. Шунда ук баһадир гәүдәле кемсә Бикбулат алдына зур тартма китереп куйды. +- Ошбу затлы диңгез арты шәрабләрен бөек бояр үз табыныннан җибәрде, - дип өстәде илче, - кулдан-кулга тапшыруны боерды. Рәхим итеп, кабул кыл. +Ау хәлләрегез кәсафәтле булсын! Хушыгыз! +- Борис Ивановичка рәхмәтемне һәм бүләкләремне махсус илчем аша җиткерермен, - диде Бикбулат һәм терсәгенә кунаклаган лачынга әмер бирде. - Наҗагай, кунакны озат! +Лачын җилпенеп очып та китте. Колачлы канатларын уйната-уйната, таштай атылып килүче кошны күрүгә, илче сарай мөнәсәбәтләренә хас тәкәллефлеген онытты, бар көченә каретасына ыргылды. Гөнаһ шомлыгына, уң аягы кәскә тиеп, абынып китмәсенме. Бу инде фаҗига - энәдән-җептән генә чыккан асыл киеме тузанга батты. +- Аһ, камзулым! +Лачын карета өстендә әйләнгәләде дә хуҗасының терсәгенә килеп кунаклады. +- Афәрин, Наҗагай, - диде Бикбулат, - тапканнар җибәрер кеше, пешмәгән нәмәрсә. +Кичен табын кордылар. +Кил, әй сакый, китергел +Бадән наб - саф шәраб. +Олуг түрәнең шәрәфле шешәләренә ау кавеменең исе китмәде, хәмерне хуп күрделәр: ачы булса, тоздай булсын, татлы булса, балдай булсын. +Бүләккә Бикбулат белән Тугача ятты. +Мәҗлес аучыларча мактанышу, сүз көрәштерү, уен-көлке кимәлендә барды. Һәркем, булдыра алганча, хыял канатында йөзде. +Тугача морза, ниндидер үзенә генә мәгълүм алым кулланып, урманнан бер дәү аюны арбасына җигеп кайткан, имеш. +- И-и, таптың мактаныр нәрсә, аюны аны кара халык та үз кубызына биетә, менә син күктән киек казлар әйдаманын җиргә төшереп кара, - диде Бикбулат. +- Оста мәргән угы казны да, торнаны да, аккошны да куып җитә ул, галиҗәнап. +- Хикмәт тә шунда, морза: коралсыз вә уксыз-җәясез! +- Ә ничек? +Күзләр Бикбулатка текәлде, ничек инде коры кул белән күктәге казны җиргә төшермәк кирәк? +- Сызгырып, җәмәгать, сызгырып! +Гөр килделәр, ләкин ышанмадылар. Чираттагы шыттыру, әлбәттә. +Тугача чәркәләргә шәраб агызды. +- Шул хөрмәткә, галиҗәнап! Шәп, мине егып салдың! +Бикбулат сүзен алга сөрде. +- Синең, морза, мөгаен, сәяхәт-походларда ат эчергәнең бардыр, - диде, - кәҗәләнгән атны да сызгыру тавышы тынычландыра, йөрәген баса. Һәм ул голт-голт эчә башлый. Сызгыра гына бел. Минем сызгыру, әнә, әйдаман казны да сихерләде. Төркемен үз ирке белән кулыма тоттырды. Мин бу корбанны кабул итмәдем. Бүгенге кебек артларыннан сызгырып озатып кына калдым. +- Ай-һай, галиҗәнап... +Барыбер ышанмадылар. Тугача әңгәмәне икенче юнәлешкә кертеп җибәрде. +- Хәзрәте Годунны әйтәм, - диде җитди кыяфәттә, - бавыр тартмаса, бөер тарта, ничә әйтсәң дә, үзебезнең нәсел, нинди зур хөрмәт күрсәтте, бик зурлады үзеңне, галиҗәнап, аны бит хәзер дәүләтне үз кулында тота, диләр. Фёдор патша, еш авыруы сәбәпле, хакимият дилбегәсен аңа тоттырган, имеш. Ышанычлы, күрәсең. Элекке дуслыкны да онытмый. Әйдә, шул хөрмәткә, галиҗәнап. Һәм дә бәү-бәү. +Бикбулат, һәрвакыттагыча, иртә уянды. Кәефе әйбәт иде. Башы да авыртмый, тәне дә көчендә. Ухылдый-ухылдый киерелеп-сузылып алды: нинди матур бу дөнья, яшә рәхәтләнеп, хозурлан! +Матур дөнья гына йөзен күрсәтергә ашыкмады. Күз аллары күк төтен иде. Шунда ук яткан килеш кенә: +- Елизар, әйт анда, җылы су белән күзләремне юсыннар, - дип күрсәтмә бирде. +Олуг кенәзнең күзләре эренләү бер бүген генә түгел, мәгълүм хәл. Шуңа күрә кизү гасакир, ашыкмый-кабаланмый гына, табиб артыннан китте. +Ул урап килгәндә, Бикбулат урыныннан торган, кая барып сугылырга белмичә бәргәләнә иде. +Эренне юу бернинди нәтиҗә дә бирмәде. Тиздән Тугача морза катыннан да күңелсез хәбәр килеп иреште. Ул да күзсез калган икән. +Кушалино сараенда китте көенеч, күз яше, китте чыш-пыш, ялт-йолт карану. Авыздан да ымлыклар гына оча: +- Тсс! Аһ! Кхе-кхе! +Елизар кисәткән, имеш, итәк-җиңнәрегезне җыеп йөрегез, олуг кенәз сукыраюга сабышып, безнең барыбызны сыный, дигән. +Хәл болай булды. +Елизар билгеләнгән вакытта олуг кенәз катына керде. Хуҗасы уянганда, аның баш очында басып торырга, һәр биремен үтәргә әзер булырга тиеш. +Гырлый, шөкер, исән-сау, дип чукынып алды да, шкафтан шешә алып, бүлбүле ишетелмәсенгә җантайта-җантайта гына, чәркәгә шәраб агызды. Аның көне шулай, берәүгә дә сиздермичә генә, олуг кенәз өстәленнән хәмер авыз итүдән башлана. Әле дә мөлдерәмә тулы чәркә бал булып, нәфесле иреннәренә сыланды. Ә муены, гадәттәгечә, хуҗасы тарафына борылды. +- А-а, Боже мой! +Олуг кенәзнең күзләре шакмак. Һәм бу шакмак күзләр туп-туры аңа текәлгән иде. +Их, кандалага әвереләсе иде дә идән ярыгына кереп югаласы иде. Юк шул, булмый. Тик нидер эшләргә кирәк. +Елизар шома егет иде, әмәлен бик тиз тапты. Бер йотуда чәркәне бушатты да бүлмәдән чыгып йөгерде. +- Олуг кенәз уянды, нәрсә авыз ачып торасыз, - дип, юындыручыкиендерүчене пыран-заран китерә башлады. +Бикбулатның хәле мөшкел иде. Күзләре тоздай, ә дөнья дөм караңгы. +Бүлмәсенә табиблар кереп тулды. Берсе - кычыткан төнәтмәсе, икенчесе - аю мәние, өченчесе елан агуы тәкъдим итте. +- Әрәм тамаклар, мине гүргә кертмәкче буласызмы әллә? - дип чыгырыннан чыкты Бикбулат. - Евсейны чакыртыгыз! +Евсей - ялгыз раһиб. Мәгарәдә яши. Бик гыйлемле. Дин кануннарын, православие тәгълиматын шәрехләүдә еш кына рәсми чиркәү әһелләре дә аңа мөрәҗәгать итә. +Ул күрәзәче дә, багучы да түгел. Шулай да бәхетсезлек якасыннан алган адәмнәр башларын аның бусагасына барып сала. Күпләрне ул кире бора. Сирәк-мирәк кенә миһербанлылыгы да килеп куйгалый. Ә юравы рас килә. +Евсей олуг кенәзнең чакыруын колагына да элмәде. "Мин - Тәңре бәндәсе, дөньяви мәшәкатьләрдән ерак торам", - дип кырт кисте. Ялыну-ялварулар да, куркыту-янаулар да ярдәм итмәде. +Бикбулат раһиб янына үзе барырга мәҗбүр булды. +- Бүләкләрегезне җыеп алыгыз да мохтаҗларга таратыгыз, - диде Евсей, +Бу йомшару иде инде. +- Галиҗәнап олуг кенәзебез... +- Нәрсә, олуг кенәзнең теле дә юкмы әллә? - дип бүлде раһиб озатып йөрүче боярны. +Бикбулат янә чигенде, хәлне үзе аңлатып бирде. +Евсей озак көттермәде. +- Бу - бозым, кенәз, - диде, - ризык белән кергәнгә охшый. +- Ризыгыбыз киек каз ите иде, саф-пакь ризык. +- Кош-кортларны да бозу бар, кенәз, яшәгәндә алар зыянсыз, агуларын ризыкка әйләнгәч кенә чыгаралар. Бозым үзләренә дә ризык аша керә. +- Ошбу казадан арынып буламы соң? - дип, төп соравын юллады Бикбулат. +- Ул бозымның көченә бәйле. Тирәнгә керсә, гүргә дә тагылып баруы ихтимал. Вә ләкин дә андый зәһәрле сихер ияләре потка табынучы чирмешләр арасында гына очрый хәзер. Ходайның рәхмәте киң, табиб дигән надан бәндәләрең төзәлмәстәй зыян салмаган булса, шәт, күзләреңнең томаны акрынлап таралыр. Догада бул, сәдака өләш. +Ризык дигәндә, Бикбулат Годунов җибәргән шәрабларны исәпкә-санга кертми иде. Патша үзе фатиха биргән бүләкләр ич алар. Анда Кремльнең нинди үче булсын? Бернинди идән асты мәрәкәләрендә катнашмый, тәхет тирәсеннән читләшүенә дә биш былтыр. +Борис Годунов исә тәхет тарафындагы төп дошманнары арасында Бикбулатны беренче исәптә йөртә иде. +Чирләшкә Фёдорның гомере тиздән өзеләчәк. Ул моңа әзер булырга, дәгъвачыларны бер-бер артлы юлдан алып ташларга тиеш. Төп дәгъвачылар икәү - олуг кенәз Бикбулат һәм царевич Дмитрий. +Шәраб агуыннан теге вакытта Бикбулатны ләтчә коткарып калган иде. Монысы нәкъ күз алмасына тиде. Годунов канәгать калды. +Сигезенче баб. Тузар илнең җәнҗалы +- У-у, о-о-о, үл-ә-ә-м, а-а-а... +Ошбу чик дәрәҗә өзгәләнүле ыңгырашу ике кат имән ишек аша да бөтен диварны яңгыратып торды. Тик икенде күләгәседәй колга гәүдәле килмешәк сөяк табибына әлеге ух-ахлар бармы да юкмы, шөгылен дәвам итә. +- Эта есть мой вазифа, кенәз. +Ә шөгыль аяк-куллары богауланган кемсәнең сакалын эскәк ярдәмендә берәмтекләп йолкудан гыйбарәт иде. Сакал лискә эт йоныдай куе, учка урардай озын, җитмәсә, чуалып җанга тия. +- У-у-у... +- Кенәз, син есть вельможа, ә сүгенәсең как черень, оят миңа. +Кенәз дигәнебез Иоанн патшаның иң якын терәге, алыштыргысыз фавориты, канэчкеч Малютаның турылыклы әшнәсе, кайчандыр Русияне учында тоткан залим опричник Иван Бельский иде. +Аны, ут чыккандай ашыгыч рәвештә, далада кирмән салдырып яткан җиреннән чакыртып алдылар. Патшаны сүзе белән кимсеткән, нахак яла яккан, имеш. +Сакал йолку Годунов уйлап тапкан яңа төр җәза иде. Иоанн ачуы чыккан боярларга билгеле бер вакытка чәч-сакалларын кырдыруны тыйган булса, Годунов, киресенчә, йөзләреннән ташбака күкәе ясый. +Әйе, Борис Годунов, ниһаять, теләгенә иреште, Мономах бүреген киде, кануни шартларда бервакытта да чынга әйләнмәс хыялы тормышка ашты. +Чынга ашмастай бу хыялга Фёдорның ул түземсезлек белән көткән үлеме җан өрде. Ә тәхетен ул үлем түшәгендә хәләл җефете Иринага мирас иткән иде. +Фёдор үзе тәхеттә ундүрт ел утырды. Истә калырлык шактый эшләр башкарды. Әйтик, эзәрлекләнүче аксөякләрне тоткынлыктан азат итте, малмөлкәтләрен, биләмәләрен кире кайтарды. Хәрби әсирләрне иреккә чыгарды. Ә күпчелекнең күңеленә салымнарны киметүе белән кереп калды. +Русия - йодрыклау иле. Кыйбласы - каты кул. "Кыйный, димәк, ярата", дигән мәкаль тәшкил итә анда яшәүче халыкның асылын. Шунлыктан, Фёдорның бу ташламалары хак бәясен алмады. +Кыз патша Мәскәү өчен яңалык иде. Шул ук вакытта, бөтенләй үк читят хәл дә түгел. Ил укмашып, тернәкләнеп килгән бер чорда Киев Русендә бөек княгиня Ольга мәликә дә хакимлек итеп алды. Ир-егетләрнең борынына чиртеп кенә калмады, Русия атлы мәмләкәтне Ауропага нәкъ менә Ольга танытты, Алмания белән дәүләтара илчелек мөнәсәбәтләре урнаштырды, рәсми дипломатия институтына нигез салды. Константинопольдә православие кабул итеп, оныгы кенәз Владимирга да христиан храмына юл сызып калдырды. +Бәлкем, Ирина да бөек княгиня камырыннан әвәләнгәндер? Язмышлары да охшаш ич, икесенә дә тәхетне мәрхүм ирләре калдырды. +Ләкин, ләкин... Годунов сурәтендәге Кара гарәп бар. Ул һәрвакыт уяу! +Борис сеңлесенең алдына ауды. +- Княгиня, үзем өчен түгел, Русия хакына үтенәм, тәхетеңнән минем файдага ваз кич. Ошбу катлаулы һәм рәхимсез вазифа өчен яратылмаган син, Ирина, сеңлем. Нечкә күңелле, фәрештәдәй самими, нәзберек изге зат бит син! Мәмләкәтебез таркалу алдында, аңлыйсыңмы? Синең бер сүзең җитә, сеңлем, княгиня... олтаның астында туфрак булырмын... +- Кенәз, Фёдор патша исән вакытта да хөкүмәт белән син идарә иттең түгелме, ничек илне таркалу хәленә китереп җиткердең соң? - диде Ирина, - бу - мәрхүм государебызны кимсетү ич. +Годуновның йөзе кара янып чыкты. Тик озакка түгел, үзен бик тиз кулга алды. +- Княгиня, зинһар, кичер, - диде, сеңлесенең кулларыннан сыйпаштырасыйпаштыра, - бу - безнең башка төшкән олыдан-олы кайгы галәмәте. Фёдорны мин патша булганы өчен генә түгел, якын дустым, фикердәшем, җаным кебек күргән туганымның җәмәгате, яраткан киявем булганы өчен ихтирам итә идем. Беләсең ләбаса, мин кавыштырдым ич сезне. Ул миңа үзенә ышангандай ышана иде. Синең кайгы - минем кайгы, сеңлем... +Ирина, күрәсең, үзенең киләчәген тәгаенләп куйган иде инде. +- Мин калган гомеремне монастырьда мәрхүм кадерлеләрем ирем - Фёдор һәм кызым Феодосия рухына гыйбадәт кылуга багышларга карар кылдым, - диде. - Кануни тәхет иясе булуымны хуплап, миңа ант иткән халкыма ошбу карарымны патриарх, Боярлар Думасы алдында җиткерәчәкмен. Мин моны, бояр, син әйткән Русиябезнең киләчәге хакына эшлим. Варисның кемлегенә килгәндә... +Борисның түземлеге төкәнде, сарай этикетын бозып, бөек княгиняны тыңлап бетермичә, сүзе арасына керде. +- Галиҗәнап, тәхетне читләр кулына бирү зур акылсызлык булыр иде, +- Син - хөсетле зат, бояр, - диде Ирина, агасына туп-туры карап, - ә патша кешеләрне аерырга тиеш түгел, беренче чиратта - ил мәнфәгатьләре! +- Государыня! Госу-да-а-рыня... +Борис сиздерми генә күзләрен төкерекләде, елый, янәсе. Ләкин Ирина абайламады. +- Мин Боярлар Думасының фикеренә дә колак салырга бурычлы, - диде. +- Государыня, Боярлар Думасы монда көчсез, Рюриклар ыруы картайды, турыдан-туры варис та юк ич, Русиягә яңа, көчле династия зарур. Годуновлар җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер. Гадел һәм тәвәккәл патша булырмын. Нәсел-нәсәбебез белән ант итәм, государыня! +- Мин гаепле, - диде Ирина күз яшьләре аша, - Рюрикларга варис алып кайтып бирә алмадым, кызым да бала килеш дөнья куйды. Әйдә, синеңчә булсын, сындырдың, бәлкем, чыннан да, бу иң дөрес карардыр. +- С Богом! +Борис сүзендә торды, таҗ мәҗлесендә: +- Минем патшалыгымда ятимнәр дә, ярлылар да булмаячак, соңгы киемемне салып бирәчәкмен, - дип, күлмәген салып, баш очында болгады. +Бу мәҗлестә дә Бикбулатка урын табылмады. Тик үзе юкның күзе юк, дисәләр дә, дәрәҗәле боярлар арасында аның үткәнен бүгенгә ялгаучылар да бар икән ич әле. Алар Бикбулатны әле һаман кануни тәхет дәгъвачысы сыйфатында күрәләр икән. Годунов шыр җибәргән, күрәсең, югыйсә, бу четерекле мәсьәләне даирәнең ант кәгазенә керттермәс иде. Менә ул җөмлә: "Патшабыз Борис Иванович Годуновка, гаиләсенә гамәл белән дә, сүз белән дә хыянәт итмәскә; тәхеткә олуг кенәз Симеон Бекбулатовичны кайтару хакында уйлап та карамаска ант эчәбез". +Менә сиңа мә! Бикбулатның маңгаена тир бәреп чыкты. Бу бит, агай, алдан сагай, дигән сүз. Юк, итәк астыннан ут йөртергә башы ике түгел. Патша инде куелган. Ул аңа буйсынырга, хөрмәт итәргә, эш-гамәле белән булышырга бурычлы. +Бикбулат ашыгыч рәвештә Годуновка рәсми үтенечен юллады: "Государь! Түбәнчелек белән мине кабул итүеңне үтенәм. Безгә аңлашырга кирәк. Мин - ак күңелле кеше. Шуңа күрә алдан ук хак дөреслекне җиткерү урынлы булыр, дип саныйм. Белеп тор, мин тәхеткә дәгъва итмим. Әлеге уйның башыма кереп караганы да юк иде". +"Иде" барысын да харап итте. Әлегәчә Бикбулат дәгъвачы көндәш кенә иде, карга куркытырга куйган карачкы гына. Хәзерендә дошманга әйләнде дә куйды. "Иде"нең теләк-омтылышка әверелүе дә бик мөмкин ләбаса. Мисаллары да тулып ята. Димәк, олуг кенәзнең тел төбе бөтенләй бүтәндә. Тәхетнең тәмен татыгын кеше ич ул. Анда инде теләк уянган. +Годуновның карары катгый иде: бу көндәш дөньяда яшәргә тиеш түгел! +Адәм сөйли, язмыш көйли, ди. Әлеге ниятне беразга кичектереп торырга туры килде. Нәкъ шушы болгавыр вакытта кызы Ксенияне Даниянең күренекле герцогы Иоаннга ярәшү турында никах килешүен имзаладылар. Туй да, никах та кышка билгеләнде. +Бик уңышлы никах иде бу. Ксениягә - бәхет, дәүләткә - табыш. Дөрес, кияү белән кәләш бер-берсен белми, күрешкәннәре дә, очрашканнары да юк. Шәхесләрнең түгел, исем-дәрәҗәләр никахы иде бу. +Герцогка кәләше хакында түбәндәге язма белешмә тоттырдылар: йөз, куе һәм озын кара чәч. Чырай-кыяфәте саф-пакь, алсуланып тора, кашлары тоташ. Зур, кара, якты, аеруча күңеле нечкәргән, кызгану хисләре тулышкан вакытларда, җем-җем ялтыраучы күзләре белән әйтеп бетермәстәй матур сүзләр. Мәрхәмәтлелеге, басынкылыгы, татлы теле, акылы, мәгърифәтле зәвыгы белән дә әсир итә. Китап укырга, моңлы җырлар җырларга ярата". +Юк килмәгән җирләре, бал кашыгына сал да йот. +Бәхет матурлык-гүзәллекләргә карап йөрми шул. Көзен егерме яшьлек герцог, туганнарын, якыннарын тирән кайгыга салып, үлеп китте. Ксения кәләш килеш тол калды. +Годунов та кайгырды. Тик никадәр генә ачы булмасын, бу шәхси кайгыны азрак яра белән үткәреп җибәрү аның кулыннан килә. Кызы кияүсез калмас. +Ә менә... +1602 елның үгез мөгезен сындырырлык фибрал салкыннары хакимлек иткән көннәрнең берсендә Григорий атлы (дөньяви исеме Юрий Отрепьев) сукбай раһиб Новгород каласы янындагы монастырь капкасын какты. Мөритләре дә бар иде. Керттеләр, якты чырай күрсәттеләр, ятактан урын бирделәр. +Иртәгесен архимандрит келиядә үзенә аталган язу тапты: +"Мин, царевич Дмитрий, Иоанн улы. Атамның тәхетенә утырганнан соң, синең мәрхәмәтлегеңне онытмам". +Архимандрит бу фетнәле язуны берәүгә дә күрсәтмәскә карар итте. Ләкин ул белдерүне яшереп кала алмады. Чөнки бу белдерүнең беренче мәртәбә генә яңгыравы түгел иде. +Патриарх Иов атакайның язу-сызу, китап-нәшрият эшләре белән шөгыльләнүче якын ярдәмчесе диакон Дмитрий, уены-чынын кушып: "Беләсезме, мин Мәскәүдә патша булачакмын бит", - дип, иптәшләрен шаккатырган иде. +Утлы шаяру Годуновка да килеп иреште. Бу томана сукыр Бикбулат кына түгел иде инде. +- Соловкига! Гомерлеккә! +Дмитрийны үшәнлеге коткарды. Урыс элек-электән эленке-салынкылыктан каза күрә. Әле дә патшаның әмерен үтәргә ашыкмадылар. Ул арада ушлы раһиб, берничә фикердәшен ияртеп, исән-имин качып та китте. Новгородтан соң Киевта юанды, аннан Литвага юл тотты. +Король Сигизмунд та, Рим папасы Климент та аны Мәскәүнең кануни тәхет дәгъвачысы сыйфатында таныдылар. Беренчесенең Русия җирләренә күзе кыза иде, икенчесе исә католик динен Себер киңлекләренә кадәр киңәйтү хыялы белән яши иде. +Дмитрийның шантажы гади дә, аңлаешлы да, иң мөһиме, Русия кешеләре ишетергә теләгән кулай хәбәр иде. Чөнки Угличка сөрелгән царевич Дмитрийның фаҗигале вә сер тулы аңлаешсыз үлеменә әле булса халык йөрәгендә кан сава иде. +Исән-сау икән ләбаса патшаның төпчеге! Ходайның рәхмәте киң, әнә, карагруһ залимнәр кочагыннан качып котылган. +- Афәрин! +- Дмитрий - гадел тәхет иясе! +Годунов сандал белән чүкеч арасында калды. Тәхеткә дәгъва итүче аферист затның патша улы булуы мөмкин түгел. Ник дисәң, Дмитрийны ул үзе үтертте. шалкан бәясенә дә тормаганлыгы ачыкланды. И, шатланганнары! Чиркәү кагыйдәләре буенча исә, патшаның дүрт никахы гына хак. Аннан соңгы хатыннардан туган балалар - уйнаштан туган балалар булып санала. Хокуксыз балалар. Дмитрийга килгәндә, ул җиденче никахтан туган. Яши бирсен, тәхет мөнәсәбәтендә аның ягыннан бернинди дә куркыныч янамый. +Слава Богу! +Алдарсың Иоанны, көт. Юлын тапкан, каһәр, Мария Нагая белән никахын чиркәү кануннары нигезендә рәсмиләштергән. +Һәм... 1591 елның май ае иде, унбишенче көне. Шимбә. Сәгать кичке алтылар тирәсе. Тол патшабикә Мария улы белән чиркәүдән кайтты. Төшке ашка кадәр вакыт бар иде әле, Дмитрийга бакчада йөреп керергә дә мөмкин. Болдырда малайны сак әгъзалары Осип Волков, Данило Битяговский, Никита Качалов каршы алды. +Волков Дмитрийны җитәкләп алды да: +- Царевич, синең муенсаң яңа ахры, - диде. +- Юк, әллә кайчангы... +Җөмлә уртасында Волков кулындагы пычак ялтырады... +Көтеп кенә торгандай, шул ук көнне Угличка Мәскәүдән шәрәфле комиссия килеп төште. Әзер нәтиҗә белән. Имеш, Дмитрий, таеп егылганда, үз пычагына кадалган. +Дәгъвачы Дмитрий - Ялган Дмитрий. Бу Годунов өчен көн кебек ачык. Тик җәмгыятькә хак дөреслекне җиткерсә, үзенең башы җиргә тәгәрәячәк. Аферист исә ажгырып Мәскәүгә килә. Аны инде таныйлар, көтәләр. +Бикбулат кайгысы төштән соңга күчте. Әүвәл ялганчы белән араны өзәргә кирәк. +Годунов якыннары белән Алтын палатада шул хакта гәп корып утыра иде. Диварның колач җитмәс зур тәрәзәләреннән дулкын-дулкын нурлар ургыла. Апрель кояшы юмарт. Шаулап гөрләвекләр ага, агач-куаклар яшәрә. Табигать кабалана-кабалана өс-башын алыштыра. Аның тиргәш-талашларда, хәвефхәтәрләрдә, сугыш-орышларда гаме юк. Табигатьтән өстен көч була алмый. Табигать-Ана Аллаһы Тәгалә, Тәңре, Рух рәвеш-сыйфатында әүвәл үз-үзен, аннары юкны бар итеп, җиһанны тәквин кылган. Җиһан язмышы ТабигатьАна - Югары көч кулында. Ул үзе мәңгелек. Ә җан ияләренә гомерне санап кына бирә. +Аһ, нинди гаделсез бу фани дөнья?! +Исәпсез-хисапсыз көч куеп ирешкән дан-дәрәҗәсе биргән бетмәс-төкәнмәс канәгатьлек дәрьясында хозурлык кичерүче үҗәт бәндәсе - Годуновны да Әҗәл бабай сагалап кына торган икән. +Кәефе кояшлы көндәй якты иде. Чөнки бүген иртән йөрәккә ятышлы хәбәр җиткерделәр. Новгород, ипи-тоз белән каршы алган черниговлылардан үзгә буларак, Ялган Дмитрийны кабул итмәгән, кулына корал алган. +- Минем тәхеткә нәфесен сузарга җөрьәт иткән акылсыз башларның урыны - дар агачында, Годунов Русиясе өчен! - дип тост тәкъдим итте. +- Афәрин, галиҗәнап! +Җитешмәде Годунов "Годунов Русиясе" өчен тостын ахырына җиткерергә, чәркәсе кулыннан төшеп китте дә вак-вак кисәкләргә яргаланды. Үзе дә сыгылып төште. Авызыннан-борыныннан кан бөркелде. Аны берничек тә туктата алмадылар, патша күз алдында агарып катты. +Бу хәл көндезге сәгать бердә булды. Ә ике сәгатьтән соң Кремль елъязмачысы түбәндәге җөмләне теркәп куйды: "1604 елның 13 апрелендә төш вакытында дәүләти җинаятьче Борис Годуновның баш өстендә Ходай хөкеме яшене яшьнәде". +Гомерлеккә дип килгән 53 яшьлек Годунов нибары алты ел тәхет тотты. +Каһәрнең зәһәре җиде буынга кадәр җитә, диләр. Годуновлар нәселенең егәре исә икенче буында ук өзелде. Атасының тәхетендә ике генә ай утырып калган 16 яшьлек Фёдорны, анасы патшабикә Марияне Отрепьев иярченнәре ерткычларча буып үтерде. Кызы Ксения алардан да бәхетсезрәк булып чыкты. Гүзәлкәй кулдан-кулга китте. +Гүр иясе Борис атакай каберендә дә тыныч кына ята алмады. Кичәге ялагай теләктәшләре җәсәден, патшалар рәтеннән чокып алып, гап-гади агач табутка салдылар да Варсонофия кызлар монастыре читендә җиргә иңдерделәр. +Бу инде мәрхүм белән көрәшү иде. +Русиядә үчлек-кинә белән сугарылган ялган чор башланды. +Тугызынчы баб. Ходай белән бәхәсләшә алмыйсың +Алар ятакта шактый озак юандылар. +- Оныкларыңнан оялыр идең, картлач, алты дистәнең аръягына чыгарга торасың ич инде, - дип чытыклангандай итенде Анастасия. +Бикбулатның куллары хатынының сынын буйлап алды. +- Янбашларың чүмәләдәй түгәрәкләнеп киткән, княгиня, мимылдап тора... +- Таптың чагыштырыр нәрсә, чүмәлә, имеш... +- Чәпчемә, княгиня, Мәскәүдән бик сагынып кайттым... +- Аһ, кытыкны китерәсең, Симеон, Симеон, дим, Симеон... +Һич көтмәгәндә, Бикбулатны зурлап Мәскәүгә чакырып алдылар. Яңа патша Годуновлар чорында эзәрлекләнгән ырулы шәхесләргә элекке дәрәҗәләрен, элекке шанлы исемнәрен кире кайтара башлаган икән. Иң әүвәл Угличка сөрелгән Нагилар акланды, һәрберсе биләмә алды, һәрберсенә титулына тиң дәүләти вазифа багышланды. Шәһит киткәннәрен Мәскәүдә яңабаштан җирләделәр. +Патша Бикбулатка да олы хөрмәт күрсәтте, тәхетеннән торып каршылады. +- Галиҗәнап, мин сиңа атаем Иоанн Васильевич лаек кылган олуг исемең вә дәрәҗәңне янәдән торгызам, моннан ары рәсми чараларда гына түгел, үзара аралашу вакытларында да сиңа Патша дип мөрәҗәгать итү турында махсус указ чыгардым, - диде. +Чыннан да, Кремльдә узган өч көндә Бикбулатны өрмәгән җиргә дә утыртмадылар. Сый-хөрмәт тә исең китәрлек иде. +Мәскәүдән ул күтәренке күңел һәм зур өметләр белән кайтты. +- Патшабыз во! - диде, баш бармагын тырпайтып. - Что надо! +- Күргән кешеләр аны бер дә Иоанн Васильевичка охшатмый икән, ялган дигән хәбәр дә йөри, имеш, - диде Анастасия, икеләнебрәк. +- Ялганмы-түгелме, ул - рәсми тәхет иясе, вәкаләтен бөтен Ауропа таный. Ниндидер мыжык боярлар гайбәт тарата икән - үз башларына. Сиңа да, княгиня, телеңне озынайтмаска киңәш итәр идем. Игътибарга ал, бу - Русия патшасы кисәтүе! +- Көлмә, сөбхәналла, минем аркада Русиядә бердәнбер патшабикә дә, ханбикә дә булып йөрисең әле. +- Ә син монафикь, Симеон, "С Богом" белән "Сөбхәналлаң" кулга-кул тотышып йөри. +* * * +Кремль хәлләре дигәндә, без, гадәттә, патшаны күз уңында тотабыз. +Отрепьев таҗын бик ошата иде. Гадәттә, таҗ тәхеттә утырганда, рәсми очрашу-кабул итүләр вакытларында гына киелә. Ул исә башыннан да төшерми. Хәтта бер-ике мәртәбә таҗ киеп йоклады да. Арага Шамакай кермәсә, ихтимал, бу хәл дәвам да иткән булыр иде. +- О Боже, көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндырыр. Патша булырга яратабыз, ә? - дип бот чапты Шамакай. - Адәм көлдермә, зинһар. +Отрепьев куырылып төште. Нәкъ өстенә басты бит, хак-дөреслек ләбаса бу. Ләкин җиде кат йозак эчендә саклана торган хакыйкать. Аны ачу - башыңны югалту. +Отрепьев җитез уйлы кеше иде, әмере дә яңгырады. +- Зинданга! +Шәхси сак өзелеп китәрдәй нечкә гәүдәле, чал чәчле Шамакайны бөтереп кенә салды. +Хәбәр яшен тизлеге белән таралды: государь Шамакайга кул салган! +Патшаның ышанычлысы кенәз-воевода Пётр Басманов бу хакта махсус сүз кузгатырга мәҗбүр булды. +- Государь, безнең дәүләттә иң четерекле, иң каршылыклы җәмгыяви гамәл - патриархны алыштыру, - дип, сүзен ерактан уратыбрак башлады, - чөнки моның өчен православие үзәге Константинопольнең хәер-фатыйхасы зарур. Әмма мөмкин. Атаең Иоанн Васильевич әлеге җәһәттән Русь чиркәвенең мөстәкыйльлеге юлында күп чаралар күрде. Син дә патшалык итүеңне шуннан башладың. Һәм дә дөрес эшләдең. Даирә берсүзсез кабул итте. Шулай да Кремльдә буыннан-буынга килә торган кул тимәс өлкәләр дә бар. Менә җансакчыларны алыйк. Алар - ялланган чит ил яугирләре. Иоанн Васильевичтан башлап, французларга өстенлек бирелә. Фёдор патшаны да, Годуновны да алар саклады. Син дә иминлегеңне шул ук җансакчыларга ышанып тапшырдың. +- Озынга китте, кенәз, аңлатыбрак сөйлә, - дип бүлдерде Отрепьев. +- Шамакай да - вафаты белән генә алыштырылучы державник кебек үк тәхет атрибуты. Нишләтәсең, теле беләк буе инде. Тиле ни сөйләмәс, барысын да чынга алырга димәгән. Шуның белән бергә, авызыннан вакыт-вакыт хаклыкка охшаш җөмләләр дә очып чыккалый. Иоанн Васильевич аның төртмә сүзләрен бик ошата иде. +- Акыллы тиле, - дип елмайды Отрепьев. +- Изге тиле, государь. +Иртәгесен Шамакай сарайда иде инде. +- Кара, синең уң кулың кыскарак икән ич, - диде Шамакай, бүлмә хуҗасын күз киштәсеннән үткәреп, - Ходай борын өләшкәндә дә сынатмагансың, кызхатын арасында даның бар, димәк ки. +- Әле минем уң күзем астында миң дә бар, чәчем җирән, буем кыска... +- Аның урынына күкрәгең киң, - диде Шамакай. +- Рәхмәт яхшы сүзеңә. +- Рәхмәтен рәхмәт, ә нигә Аочанны ашатмадың? +- Елан туйдыру минем вазифама керми, - дип, юка иреннәрен чалшайтып алды Отрепьев. +- Аочанны ачуландырудан сакланырга киңәш итәр идем, - диде Шамакай, - күрәсеңме, янында Гохан кушаматлы әрлән. Алар алышынып тора. Ник дисәң, Аочан өйдәшен вакыт-вакыт авызына шудыра. Шуннан соң хуҗа да тү-түт. +- Ничек тү-түт? +- Иоанн патша да, Бикбулат патша да, Фёдор патша да, Борис патша да Аочан Гоханны кабып йотканның икенче көнендә үк тәхет белән хушлашты. +Отрепьев дерт итеп китте. Әмма сиздермәде, халәтен йомар өчен, Аочан катына юнәлде. +Аочан көне-төне йокыда. Әле дә зелпе тамырыдай буталып, әрләнгә уралган. Күрәсең, канын шулай җылыта. +Караучы рәшәткәле кечкенә тартмада вак тычкан балалары китерде - Аочанның яраткан ризыгы. Берсен койрык очыннан гына чеметеп тотты да, елан каршында әйләндергәләде. Тегесе күзен дә ачып карамады, тук иде, күрәсең. +- Фёдор патша нинди иде? - дип, башын Шамакай ягына борды Отрепьев. +- Фёдор - фәрештә. Гөнаһсыз зат. Оҗмах кошы. +- Ә Годунов? +- Хәйләкәр кол, затлы татар, Малюта кияве. +Отрепьев үзе дә телмәр, абыз аратыл, шулай да Шамакайның акыл ияседәй зыялы төзек фикер йөртүе аны гаҗәпләндерә иде. +- Бикбулат патша турында ни әйтәсең? +- Мине тагын килмешәк сакчыларыңа тотып бирмәссеңме? - дип текәлеп бакты Шамакай әңгәмәдәшенә. +- Борчылма, бирмәм. +- Әгәр син, чыннан да, Иоанның төпчеге Дмитрий икән, тәхет - синеке, юк икән, тәхет - Бикбулатныкы. +Әңгәмә өзелде, Польшадан илче килүе турында хәбәр иттеләр. Бу көтелгән кунак иде, Отрепьевка гүя канатлар үсеп чыкты, очып кына илче тарафына элдертте. +Отрепьевның халәте рухи күтәренкелегенә тәңгәл иде. Польшаның иң күренекле воеводасы Мнишек аңа кызы Маринаны ярәшергә ризалык бирде. +Марина - чибәр, дәрәҗәле, бай кәләш. Кулын сораучылар да бихисап. Мнишек исә Дмитрийга өстенлек бирде. Чөнки бу никах ярдәмендә бер атуда ике куян тотмак итте. +Русия - колач җитмәстәй зур ил, булачак киявенә берәр кенәзлекне багышлау берни тормый. Тамыр җибәрү өчен баштагы чорда бик җиткән. +Икенче куян - дин мәсьәләсе. Һәм бу - иң төп шарт. Кияү католик чиркәвенә күчәргә тиеш. +Отрепьев карышып маташмады. Марина барысыннан да өстен иде. +- Православлар белән католик идарә итмәк буламыни инде? - дип кенә куйды. +- Башы булгач, бакасы була аның, галиҗәнап, патшасы кем - халкы шул. Акрынлап күнәрләр, ауропача яши башларлар. +Илче кәләшне Русиягә алып килү мәсьәләләрен тәгаенләү максаты белән килгән иде. +- Кенәз Мнишек хафаланмасын, бу тамаша-бәйрәмнең уты-ялкыны киләчәк буыннарга да нур чәчәчәк, - дип ышандарды Отрепьев олуг кунакны. +Шамакай, гадәтенчә, илчене кымтырыклап алырга уйлаган иде дә, терсәгенә күтәрелгән кушбашны күргәч тукталып калды. +- Аочан, тәвәккәллә, - диде, - нәкъ вакыты, Русияне сакласаң, син генә саклап калачаксың. +* * * +Озынча кара бүрек, аяк табанына чаклы салынып төшкән мул итәкле кара чоба Бикбулатны бер карышка калкытып җибәрде. Бүселеп чыккан корсагы да ыспайланып калды. +- Читтән караганда, мин ничек күренәм, - дип белеште булышчы раһибтан. - Кызлар күзе төшәрлекме? +Тегесенең коты алынды, ишетә-нитә калсалар, харап лабаса, хәбәре архимандритның үзенә үк барып җитәчәк. Монастырьда җенси ишарәдәге гәп, шәһвәт, зур гөнаһ санала. Чөнки раһиб - буйдак зат. +- Брат мой, Ходайдан куркыр идең, тыелган сүзләр ич болар, - дип, көйгә салынгандай чукынып алды. +- Мин ничарадан бичара раһиб кына, брат мой, чәчемне дә үз теләгем белән кырдырмадым. Шулай ук монда ябылдым дип яраткан хәләл җефетем, алты бала анасы княгиня Анастасия Ивановна Мстиславскаядан һич тә баш тартырга җыенмыйм. Бу хакта Иннокентий атакайга да әйттем. Мин вакытлыча гына. Ябалак кош кебек... +Беркөнне ябалак йомгактай йомры чыпчыкбикәне эләктереп алган. +Бу инде сиңа, анам үлде, бух эсним, генә түгел, үз башыңа килгән бәла. +Керешкән чыпчык чыркылдарга. +- И баһадир, нинди каһарман затка азык булуымны белеп үлим, исем шәрәфеңне әйтә күрсәнә, - ди икән. +- Минем атым Ефәләк, - дип мыгырдаган кәефе килгән каһарманыбыз. +- Ничек, ничек, ишетмим, - дигән хәйләкәр кошчык, - аңлатыбрак әйт, зинһар. +- Ябалак! - дип кычкырган тегесе, авызын зур итеп ачып. - Я-ба-лак! +Кычкыруы булган Ябалакның, чыпчыкбикә моның авызыннан очып та чыккан. +Тиздән, брат мой, шул чыпчык кебек мин дә очып китәчәкмен. +Очарсың, көт, ошбу йортка эләккән бәндәгә юл ябык, дип эченнән генә уйлап куйды яшь раһиб һәм, кагыйдә кушканча, тиз-тиз генә кәҗә тоягын күкрәге тирәсендә әйләндергәләп алды. +- О Боже, бәндәңә үз хөкемеңне вә дә үз хакыйкатеңне бүләк ит! +- Хөҗрә кысан икән, - дип бәйләнүен белде Бикбулат, - арт борырга да урын юк ич монда. +Сиңа барыбер түгелме, старец, сукыр кешегә киңме хөҗрә, тармы хөҗрә - әһәмияте юк лабаса, дип әйтмәк иткән иде дә озатучы, тыелып калды. Бу гарип-горабаны кимсетү булыр иде. Изге йортта аларга аерым мөнәсәбәт. +Бикбулат Шамакай сүзе аркасында авыз эчендәге чыпчык хәленә калды. Дөресрәге, ул язмыш ташын вакытыннан элегрәк кузгатып җибәрде. Отрепьев кенәз Басмановның киңәшенә колак салмады. Чөнки сарай сәвәләенең: "Әгәр син чыннан да Иоанның төпчеге Дмитрий икән, тәхет - синеке, юк икән, тәхет - Бикбулатныкы", - дигән чәнечкеле хак сүзләре йөрәгенә энә булып кадалган иде. Әмма кешенең табигате балавызга тартым, бөгелмәле дә сыгылмалы, эреп тә төшә... Тора-бара фикере үзгәрә, үзенең хәл-халәтенә күнә башлый, нинди генә хәвефле булмасын, ул аны тиеш дип кабул итә. Явызлык явызлык булып тоелмый. Отрепьев та үзен чын патша дип саный иде инде. Ник дисәң, чиркәү фатиха бирде, Боярлар Шурасы, Боярлар Думасы, воеводалар турылыкларын белдереп ант эчтеләр. Халык та ихластан үз итә, кая гына бармасын, җирне үбеп сәламлиләр, яраталар, өстеннән кош та очыртмаслар иде. +Һәм бу һич тә юкка гына түгел, аның асылы изге, тамырлары тирәндә ята. Бу - Күкләр төшергән шәрәфле вазифа. Кем дә кем аның тәхетенә куркыныч тудыра икән, бу - Күкләргә каршы чыгу дигән сүз. Җәзасы да шуңа тиң булырга тиеш. +Һич уйламаганда, куркыныч тудыручылар исемлегендә Бикбулат беренче урынга менде. 1606 елның 21 мартында җиде төн уртасында аның кулына богау салдылар. Өч көннән ул Кирилл-Белозёр монастыренда иде инде. Киләкилешкә чәчен кырдылар, иңенә раһиб чобасы салдылар, яңа исем-ат бирделәр. Шулай итеп, Русиянең һәм Тверьнең олуг кенәзе, мөхтәрәм галиҗәнап Симеон Бекбулатович Стефан старецка әйләнде. +Иреккә чыккан чыпчык турындагы мәзәкне үзенең күңелен күтәрү өчен генә сөйләсә дә, мәгънәле булган икән. Күп тә үтми, Кремль еланы Аочан җан дусты Гохан әрләнне кабып йотты. Һәм, Шамакай әйтмешли, патша да тү-түт. +Ялган Дмитрий, кырылмыш Григорий, бөек аферист, бөлгән бояр улы Юрий Отрепьевның көлен утчагырдан килгән тарафына таба атып тараттылар. +Шулай, халык мәхәббәте - бидгать мәхәббәт ул. Кырык итәкле кәнтәй кызлар холкына охшаш, бер ялтырый, бер калтырый. Кайчан һәм кай тарафка үзгәрүен фаразлау мөмкин түгел. Бүген - мәхәббәт, иртәгә - нәфрәт. +Отрепьев дучар булган бу афәтле хакыйкать тә - тарихтан-тарихка сузымлы хакыйкать. Сабак алу гына юк, шул иске тырма тешенә басу бүген дә дәвам итә. +* * * +Монастырьның коймалары биек, диварлары калын. Капкаларга эт башыдай зур йозаклар эленгән. Ләкин җәнҗаллы Русиянең зилзиләле хәбәрләрен таш диварлар да тоткарлый алмый. Бояр Василий Шуйскийның тәхеткә менүе Кирилл-Белозёрга икенче көнне үк килеп иреште. +Бикбулатның авызыннан янә ана сөте белән кергән якыннан-якын сүз очты: +- Сөбхәналла! +Янында яшь раһиб та бар иде. +- Йөзеңне чытма, брат мой, диннең теле юк, һәркем үзенчә гыйбадәт кыла ала, - дип акланды Бикбулат, - хикмәт сүздә түгел, хикмәт гамәлдә. Менә син теге чакта ябалак авызыннан ычкынган чыпчык турында хикәяткә ышанмаган идең, шулаймы? +- Әйе, брат мой, фикерем хәзер дә үзгәрмәде. +- Ялгышасың, брат мой, Стефан старецны ирек көтә. Күреп торырсың, атна-ун көннән олуг кенәз Симеон Бекбулатович, әлеге чыпчыктай, гаиләсе янына очар. +- Дәлиллә, брат мой. +- Дәлиле шул: бүгенге патшабыз Василий Иванович Шуйский белән без якын әшнәләр. Минем язмышка ул битараф калмаячак. Ялган Дмитрийның хатасын төзәтеп, гадел карар кабул итәчәк. +Шуйский белән тәүге очрашу исенә төшеп, Бикбулат үзалдына көлемсерәп куйды. +Василий Псковка барышлый, аның Кушалино бистәсендәге резиденциясендә тукталып, ике-өч көн кунак булган иде. Өйләнмәгән яшь егет. Төскә-биткә дан түгел үзе. Кечерәк тулы гәүдәсе, кызгылт йөзе, олы авызы югары санави дәрәҗәсенә туры ук килеп бетми. Аның урынына, нәсел-ыруы илдә бер. Кайчандыр "Всея Русияне" кулда тоту өчен Дмитрий Донской белән дәгъвалашкан мәшһүр Түбән Новгород кенәзе Суздальскийның турыдан-туры варисы ул. Гадәттә, яшь боярлар хәрби юнәлешне өстен күрә, ә аның нәзберек княгинялар кебек сәнгать, китап уку ише сәер мавыгулары да бар икән. +Анастасиягә җитә калды, ирен чеметеп алды. +- Безнең Симеонның ат утарыннан башы чыкмый, киеменнән тирес исе генә килә, - диде. +- Олуг кенәз күренекле воевода, княгиня, күпләргә үрнәк, - диде Василий, - кызганыч, Ходай миңа андый сәләт бирмәгән. Сәнгать ул җан азыгы гына, шәхси ихтыяҗ. +- Мәскәүдә нинди поэзия тел өстендә? - дип кызыксынды Анастасия. Аның күптән инде матур әдәбият, иҗтиһат турында гәп кузгатырдай галим затка тап булганы юк иде. +- Үзегезгә мәгълүм, Мәскәүне инглизләр басты, - диде Василий, - аларга болгавырлык, тотрыксызлык та комачауламый, сәүдә йортыннан башлаганнар иде, инде уен-тамаша, сурәтчелек, китап-гыйлем өлкәләрен дә үз кулларына ала баралар, аларны финанс-табыш чыганагына әверелдерәләр. +- Кызык, - диде Анастасия, иреннәрен бөрештереп, - урыслар урамда аю биетә, инглизләр диварларда тамаша кора. +- Инглизләр фән вә фикер, эшмәкәрлек хозурлыгы бергә үрелеп бара, княгиня, - шуңа күрә дөньяны да тоталар. +- Иоанн Васильевич тутырды аларны Русиягә, - дип сүз кыстырып куйды Бикбулат, - ярарга бик тырышкан итсә дә, королева кырык сәбәп табып, барыбер графиня Гастингс белән никахлашырга ризалык бирмәде. +- Ярар, тауга карап, тау булып булмас, - диде Анастасия, иренең урынсызга тыгылуын ошатмыйча, - синнән нәфис сүз көтәм, бояр. +- Түбәнчелек белән гафу үтенәм, княгиня, - дип билен бөкте Василий, - мин нәфис сүздән бигрәк, сынлы сәнгать, аерым алганда, иконалар тудыручы рәссам Андрей Рублёв иҗаты белән кызыксынам. +- О-о, бояр, зинһар, шул хакта сөйлә әле, сөйлә... +- Аны сөйләргә түгел, карарга кирәк, княгиня, - диде Василий, үзенә бер рухлану белән, - мисал өчен, минем диварымда Андрей Рублёвның "Троица" иконасы эленеп тора. Бу иконаны Константинополь әһелләре дә урыс православиесенең йолдызы дип бәяли. Рәссам әлеге әсәрен ТроицеСергиев монастырена нигез салган мәшһүр патриархыбыз Сергей Радонежский истәлегенә багышлаган. Сюжеты искиткеч тирән мәгънәгә ия. Өч фәрештә, евхарист касә, мамвр имәне, йорт һәм кыя. Уртада - үзен-үзе корбан итәргә әзер Христос; сулда - улына фатиха бирүче Тәңре атакай; Изге Рух - уңда; Ул - мәңгелек яшьлекне тәгаенләүче, юатучы. +Нинди гармония, максатлар берлеге, изге омтылыш... +- Василий Иванович, - дип сүз арасына керде Бикбулат, - ул Рублёв атлы сурәтче белән мине дә таныштыр әле, княгиняның туалет бүлмәсен бизәргә +- Симеон... аһ, Симеон... +Анастасия учлары белән йөзен каплады. +- Бик таныштырыр идем дә, олуг кенәз, рәссамның бакыйлыкка күчкәненә дә ике йөз елга якын вакыт үткән шул инде, - диде Василий тыныч кына. +Мәҗлес тәмам. Әңгәмәдәшләр, бер-берсенә хәерле йокы теләп, үз бүлмәләренә таралышты. +- Кунак алдында мине хур иттең, хан, - дип ризасызлыгын белдерде Анастасия, - белмисең икән, тыгылма соң. +- Һушың китте шул вәзем катымшага. +- Көнчелек өянәге кузгалдымы? - дип, каш астыннан гына иренә бакты Анастасия. +- Мин - чабышкы, княгиня, чабышкыны көнчелек йөртә. +Бикбулат иртүк тора. Мәшәкатьле эш көне, күптәнге гадәт буенча, ат абзарыннан башлана. Бүген исә бахбайлары янына барып җитә алмады, бүлмәсенең ишек төбендә төнге сак башлыгы көтеп тора иде инде. +- Нәрсә, бер-бер хәл булдымы әллә? - дип сорады Бикбулат. +- Хәл генәме, олуг кенәз... +- Җә! +- Коралчы Тимофей кәләше княгиняның гасәбә-туташы Варвараны шәрәфле кунагыбыз белән тоткан, - диде сакбаш. - Тимофей боярны бик яхшы гына тәпәләгән. +- Тимофей кая? +- Ул монда гына, көтеп тора. +- Син ничек боярга кул күтәрергә җөрьәт иттең? - диде Бикбулат, ачусыз гына, - башта үзеңнең кем икәнеңне белергә кирәк. +- Танымадым, галиҗәнап. +- Ничек боярны танымаска мөмкин? +- Шәрә иде... +Һы, телмәребез гайрәтле егет икән, дип уйлап куйды Бикбулат. +- Эшегездә булыгыз, кунагым белән үзем аңлашырмын. +- Ул китте бит... +- Китте?! +- Таң да беленмәгән иде әле. +Алар өч ел үтеп, Бикбулат тәхеткә менгәч кенә очраштылар. Шуйский үзгәргән иде инде, элекке тәмле телле хыялый романтикның эзе дә калмаган. Күренекле бояр Фёдор Шереметьевның кызы Мария белән никахлашу өчен рөхсәт сорый. +- Ата-аналарыгыз фатиха бирә икән, мин каршы түгел, - диде Бикбулат, - бәхет вә шатлыкта яшәгез. +- Кәләшем Мария белән булачак каенэнем Александрның милек мәсьәләсендәге низагларын да гадел хәл итсәң, бик тә рәхмәтле булыр идем, - диде Василий. +Ә алар ике авылны бүлешә алмыйлар икән. +- Вакланма, бояр, үземнән беләм, - диде Бикбулат, дустанә кыяфәттә, - яраткан кәләшеңнең кайнар кочагы ике авылга гынамы, дөнья бәһасенә тиң ул. +Кенәз Шереметьев кызын бик ярата иде, никах уңаеннан гауга чыгуга, саран кияүдән рәсми рәвештә баш тартты. Шуйский исә, бу хурлыклы хәлләрдән соң, дистә елга якын аңына килә алмыйча йөрде. Тәхеткә утыруына ике ел үткәч күренекле кенәз Пётр Буйнов-Ростовскийның төпчек кызы. +Василий Шуйский кыюсыз, оялчан, үшән вә гафил бер бәндә булган икән дигән фикер кала күрмәсен. Юк. Суздальскийлар нәсел-ыруы элек-электән кыюлык, тәвәккәллек, батырлык һәм хәйләкәрлеге белән аерылып торган. Ошбу сыйфатлар, түгелмичә-чәчелмичә, сигезенче буын вәкиле Василийга да килеп ирешкән. Ул инде Мономах бүреге иясе. Тәхеткә үрмәләү - үзе генә дә зур дәлил. Бу яктан алар Борис Годунов белән охшаш. Охшашын охшаш, әмма ул - Годуновка каршы яшерен оешма оештырган кеше. Ә менә Ялган Дмитрийны колач җәеп каршы ала, төрлечә ярарга тырыша. Кремльнең Гранавитый палатасында патшаның кәләше Мария Мнишекны тәүге сәламләүче дә Василий. Авызыннан бал тама: +"Яктылардан-якты бөек государыня, цесарева Мария Юрьевна! Тәңре һәм Барча Русиянең җиңелмәс патшасы, цесарь, һәм олуг кенәз ихтыяры белән син аның хәләл җефете итеп сайландың: тәхетеңә мен һәм государь белән бергәләп безнең өстән хакимлек ит". +Яшь патшаның ашына таракан булып төшкән Иван Болотников җитәкчелегендәге крәстианнар фетнәсен дә бояр Шуйский канга батырып бастырды. Һәм, ни гаҗәп, күп тә үтми, үзе дә фетнә юлына чыкты. +Монысында инде авызыннан бал түгел, агу чәчелде: +"Во имя Божие идите на злого еретика!" +Еретик дигәне Русия патшасы Дмитрий иде. +Василий Шуйский көрәштәш фетнәчеләре белән монархны кулга алды. Аның ни белән төгәлләнгәне безгә мәгълүм инде. +Русиядә хакимиятнең төп кагыйдәсе Иван III вакытыннан бирле төгәл үтәлеп килә: Государь халыкка түгел, халык Государьга ант эчә. Василий исә мөгез чыгаруны кирәк тапты, илне гаҗәпкә салып, халык исеменә атап ант бирде. Тик аңа карап, вазгыять бөртек тә үзгәрмәде. +Шуйский да патшалыгын үзеннән алдагы тәхет ияләре кебек үк башлап җибәрде. Иң беренче эш итеп, кичектергесез рәвештә йомышчысы Супонов атлы илчесен Кирилл-Белозёрга чыгарып җибәрде. +Стефан старец та түземсезләнеп, тыны белән суырып алырдай булып көтә иде патша вәкилен. Ул, әлбәттә, киләчәк һәм аңа азатлык алып киләчәк. Бу җәһәттән тамчы да шиге юк. Ниһаять, ул үз исеме белән иленә, хәләл җефете, балалары янына кайтып китәчәк. +Аңа Шуйский белән Супонов арасында булган әңгәмә мәгълүм түгел иде, билгеле. +- Государь, Симеон Бекбулатович... - дип төртелеп калды илче, нинди максат белән Белозёрга чыгып китәчәге турында боерык алгач, - ни... +- Нәрсә боргаланасың, әйтеп бетер, - диде Василий. +- Олуг кенәзгә инде алтмыш бер яшь, томана сукыр, булган кадәресе дә җитмәгәнме? - дип, Указга ишарә итте Супонов. +- Җитмәс, - диде Шуйский, - сукырлык тәхеткә комачау тудырмый ул. Василий Тёмныйны гына хәтереңә төшер. Олуг кенәз дәрәҗәсе өчен агасы Юрий Галицкий, ике туган энеләре Дмитрий Шемякин, Василий Косой белән ничә еллар дәгъвалашалар. Күзен сукырайталар. Әмма сукыр килеш тә Василий Тёмный өстен чыга, дошманнарын сөреп бетерә, ә тәхетен саклап кала. Бекбулатовичка да ышаныч юк, бик үҗәт, астыртын зат. Кулы гына түгел, сүзе дә килеп ирешмәс җиргә олактыру хәерлерәк ул дәгъвачыны. Аңладыңмы? +- Бекбулатовичны монастырьдан алып китүләрен үз күзләрең белән күргәч кенә, кайтыр юлга кузгалырсың. +- Баш өсте, государь. +Һәм менә Супонов Белозёрда. Килүгә, Стефан старецны чакыртты. Ул юлда томаулаган иде. +- Илче, сүзеңне төшенеп җитмәдем, - диде Бикбулат, - әйт әле, миңа кайчан чыгып китәргә, княгиня Мстиславскаяга хәбәр җибәрергә кирәк бит, каршы алырга киләчәк. +- Берсекөнгә иртән, этап белән, - дип ачыклык кертте монастырь әһеле. +- Нинди этап! - дип сагаеп калды Бикбулат. +- Син, Стефан старец, государь указы нигезендә Соловецкий утравына күчереләсең. +Бикбулатның чигәсенә кисәк кенә ниндидер кайнар нәрсә килеп кадалды, әйтерсең лә ук аттылар. Хәле китеп, берара үзен-үзе белешмичәрәк торды. Моны әңгәмәдәшләре дә абайлады, күрәсең, кизү раһиб сулы тустаган төртте. Ләкин ул аны алмады, этеп кенә җибәрде. Һәм: +- Указны бирегез әле, тотып карыйм, - диде. +- Ерта күрмә, - дип кисәтте илче. +Бикбулат әүвәл кәгазьне иснәп карады. Шуннан соң гына: +- Артымны сөртермен дигән идем, болай да сасы икән, - диде, патшаңа җиткер, тәхет язгы боздан да ышанычсызрак ул, убылганыңны сизми дә каласың. Үзе дә минем арттан килмәгәе әле... Хәер, рәхмәтемне генә җиткер, кайгыртуы өчен. Ул Годуновны да, Дмитрийны да уздырды. Мәрхәбә. +* * * +Соловецкий утравы - әкиятләрдә тасвир кылынучы җиде юл чатына бөрешеп каткан зур таш-тау өеме ул. Җиде юл чаты - монда җиде җил чаты. Иртән дә, кичен дә, төнен дә, көнен дә. Диңгез аны йотмый, түкми-чәчми дулкыннары өстеннән шудырып кына тарата. Шуңа күрә дәрьяны хәтәр суыкларда да туң алмый. +Ерактан караганда, бу таш-тау өеме кыранташ бушлыкны хәтерләтә. Тик ерактан караганда гына, чынлыкта анда энә төртерлек тә урын юк. Җан ияләреннән: этләр һәм бәндәләр. +Мондагы бәндәләр үзенә бер токым, аларны кеше рәтендә йөртмиләр. Хак, раһиб булып раһиблары да Зур җирдәге соумәгаларга сыймаган, яисә теге яки бу сәбәп белән көчләп кара бүрек кидерелгән ялган диндарлар. Качаклар шактый. Сөрелгәннәр. Җыеп кына әйткәндә, җәмгыять иләге астындагы чүпчар, мордар затлар. +Этләр әле ырылдаша, ә гадәти тормышта гомер бакый бер итәк астына сыймас шушы бәндәләр, ни гаҗәп, тату гаилә булып яши иде. +Бикбулат менә шушы мохиткә эләкте. Икенче көнне үк аны баш раһиб чакыртып алды. +- Галиҗәнап, мин синең бабаң кенәз Иван Фёдорович Мстиславский белән дустанә мөнәсәбәттә булып, бер-беребезне бик ихтирам итешә идек, - дип, танышу-сөйләшүне дөньяви кысаларда башлап җибәрде. +Тавышы көр иде дин әһеленең, күкрәк эченнән чыга, һич тә карт кешенекенә охшамаган. Югыйсә, кенәз Иван Мстиславскийның гүр иясе булуына дистә елдан артык бит инде. Шактый өлкән яшькә җитеп үлде. Бер чорда аралашып яшәгәннәр икән, архимандрит та олыгайган булырга тиеш. +Бикбулат күңелендә әңгәмәдәшенең килеш-килбәтен сурәтләп карады: озынча ябык чырай, күсе сакал-мыек... +- Галиҗәнап, мин синең ни хакта уй йөрткәнеңне белеп торам, - дип дәвам итте архимандрит, - әйе, мин бу дөньяда туксан ел яшим инде. Шөкер, Ходай озын гомер бирде. Үзем дә тырышам, тәнемне чыныктырам, ел буена көн саен диңгездә коенам. Кулым бер эштән тартынмый. Догаларымның көчен һәрдаим сизеп-тоеп торам, рухланып көн итәм. Слава Богу! +- Амин! +Бикбулат саубуллашканда гына сорыйсы итте. +- Атакай, миңа, гади бер раһибка, галиҗәнап дип мөрәҗәгать итүеңнең сәбәбен беләсем килә, - диде. +- Моның сәбәбе өстә генә ята, - диде архимандрит, - тәхеткә бер утырган зат, аннан үз теләге беләнме, көчләпме аерылган хәлдә дә, шушы сыйфатта кала. Бу - чынбарлык. Соловки исә чынбарлыкны ничек бар, шулай кабул итә, бозу-үзгәртүләрне танымый. Безнең өчен син - чын патша, галиҗәнап. +- Аңладым, атакай, рәхмәт. +Соловки, дөрестән дә, кануннар сагында торучы кадими кимәлдәге кирмән иде. Аның хак тавышын ерак Котып та баса алмады. Хәер, тавыш кынамы, 1668 елда монахлар (аларга башкалар да кушылды) патриарх Никон исеме белән бәйле чиркәү реформасына каршы фетнә күтәрделәр. Каршылык шул кадәр көчле иде ки, Мәскәүнең җәза гаскәре, сигез ел чолганышта тотканнан соң гына, утрауга аяк баса алды. +Бикбулатны Белозёрда махсус билгеләнгән кеше йөртә иде. Монда эт бирделәр. Яңа тәртипкә тиз ияләште үзе. Эте дә акыл иясе. +Ул иртәнге гыйбадәттән соң өйләгә кадәр сәяхәт кыла. Кайтыр сукмагын да үзгәртеп кенә тора, әле таш-кыялар арасында хозурлана, әле диңгез шавына мөкиббән булып утыра. +Монах халкы тырыш вә үҗәт бит ул. Әнә, таш-тауны ерып, кишәрлекләр дә булдырганнар. Иген игәләр, яшелчә дә үстерәләр. Үз тамакларын үзләре туйдыра. +- Ариад, бүген минем тау һавасын сулыйсым килә, - диде Бикбулат, - җәйнең кадерен белеп калыйк. +Ариад - бүре буардай эре сөякле зур эт. Ашыкмас-кабаланмас, өрүен дә санап кына өрә. Матурлыгы да бар. Кардай ап-ак җирлеккә вак-вак кара ямаулыклар төшкән, буй-сыны илдә бер. +Көн ипле иде. Җилбикә дә кайдадыр тау ышыгында ялга талган булса кирәк, тып-тын. Җәен ул шулай югалып-югалып алгалый. Аның урынына Кояшбай иреккә чыккан, чип-чиста зәңгәр Котып күгенә фәкать ул хуҗа. Кызулыгы мактанырлык түгел-түгелен, әмма нурлары йомшак, шифалы, итагатьле. +Кешеләр дә очраштыргалый, баш иеп, сәламләп китәләр. +- Галиҗәнап, сине исән-имин күрү безгә зур шатлык. +- Галиҗәнап, Ходайның рәхмәтендә бул. +- Галиҗәнап... +- Аулаграк якка борыл, Ариад, - диде Бикбулат, - уйларымны бозалар. Ә мин уйларым белән хатыным Анастасия янында. Һич күз алдымнан китми. Их, Ариад, син аның чибәрлеген күрсәң, үлеп гашыйк булыр идең. Анастасиягә генә ярата. Үзем дә бик яратам. Бик-бик. Әйтсәм ышанмассың, Ариад, аның белән кушылганнан соң, башка хатын-кызны куеныма керткәнем юк минем. Аңлыйм, минем дәрәҗәдә бу ахмаклык, әлбәттә. Башкалар күпме җария тота? О-о-о... +Эт авызын ачмый гына ырылдагандай итенде. +- Рәхмәт, Ариад, син мине аңлыйсың, - дип, Бикбулат җылы кулы белән этнең тубалдай олы башын сыпыргалап торды. +Этнең үз вазифасы. Бер тында гына өреп тә куйды. +- Һау-һау! +Шул ук мизгелдә буыла-буыла ниндидер лискә чәрелдәде. +- Хаф-хаф-хаф... +Озак та үтми, тау куышы авызында маймылдай йөнтәс кеше пәйда булды. +- Мин өйдәш кертмим, - диде кемсә, көчеге кебек үк чәрелдек тавышы белән. +- Ходай йортыңа тынычлык вә муллык бирсен! - дип сәламләде Бикбулат куыш иясен, - борчылма, өйдәш булырга җыенмыйм, торыр урыным бар. +- Кара бүрекмени? +- Әйе, үзең нинди шөгыльдә? +- Шөгылем - дәрвишлек, калебем - гыйбадәт, табынучым - Христос. +- Ә нигә монастырьда түгел? +- Хуҗасын ошатсаң, этенә сөяк бир, - диде дәрвиш, - әүвәл этеңне сыйлыйм әле. +- Ул чит кеше кулыннан ашамый. +- Соравыңа җавап инде бу, раһиб, һәр җан иясенең, шул исәптән этнең дә, үз кыйбласы бар, бу бик хуп, тик югары даирә генә кыйбласыз яши. +- Ягъни мәсәлән?.. +- Ягъни мәсәлән, монастырь ул - Тәңре йорты, гыйбадәт йорты. Анда тормышын үз теләге белән дингә багышлаган Ходай бәндәләре сыена. Русиядә исә монастырьны өтермәгә әйләндерделәр. Әйтик, патша үз хатыныннан ялыктымы, чәчен кырдырып, монастырьга яба. Бөек княгиня Соломонияне генә искә алыйк. Искиткеч ярдәмчел мәрхәмәт һәм илтифат иясе. Гүзәлләрнең гүзәле. Василий патша, егерме ел яшәгәннән соң, шул фәрештәдәй җәмәгатен көчләп монастырьга яптыра, имеш, бала тапмый. Бу - мөмкин хәл. Ләкин чиркәү кагыйдәсе буенча ир үзе дә хатыны артыннан кара бүрек кияргә тиеш. Ә бит, Василийга православие кануннары да, әхлакый тотнаклык та бармыюкмы - яшь кыз куенына керә. Озак уйлап тормастан, ләббәйкә митрополит Даниил әлеге гаделсез никахка фатихасын да биреп куя. +Соломония исә, чәчен кырыкканда, көмәнгә узган була инде. Баласын монастырьда таба. Монастырьга тавыш-гауга кирәкми, сабыйны шунда ук юк та итәләр. +Менә нинди ул сезнең монастырегыз, раһиб. +Бикбулат бәхәскә кереп тормады, сөяксез тел ни әйтмәс. +- Тәңре тавы - Васан тавы! Биек тау - Васан тавы! - дип, Давид псаломыннан өзек китерде дә урыныннан торды. +- Раһиб, Ходай хакына, - диде дәрвиш, - синең этеңнән куркыптыр, мөгаен, Марусям тайган, тотып китерсәң, бик рәхмәтле булыр идем. +- Дәрвишнең акылы - ике күз, ир дә, хатын да син үзең дип уйлаган идем, хаталанганмын, җәмәгатең дә бар, ахрысы. тирәсендә бер хәрендәшем, минем ни өчен буйдак йөрүемнең сәбәбен белешеп, яшең бара бит инде, энем, ник өйләнмисең, дип сорады. +- Бик өйләнергә иде, агаем, җүнле кыз гына таба алмаем, - дидем. +- Син, энем, һәр ягы килгәнен эзлисең булыр, - дип көлде хәрендәшем. +- Алгач-алгач, кеше арасында ким-хур булмасын дим шул, - дидем. - Нигә, андый кызлар булмыймы әллә? +- Нигә булмасын, энем, берәү түгел - икәү. +- Кемнәр соң алар, димлә шуларның берсен, - дидем. +Агаем печтик кенә уйланып торды да әйтте: +- Алармы? Аларның берсе тумаган әле, икенчесе инде үлгән, - диде хәрендәшем. +Мин шул туасын көтеп яши-яши җитмешкә килеп җиттем инде, раһиб. +- Ә Маруся? +- Марусямы, Маруся ул - минем сөтбикәм, кәҗәкәем. +- Агаеңа охшап, син үзең дә җор зат икәнсең, - диде Бикбулат, - тик гафу ит, гозереңне үти алмыйм, күзләрем зәгыйфь минем, шуңа күрә эт белән йөрим. +Дәрвиш бот чапты. +- Без, раһиб, ике сыңар - бербөтен икән ич, мин үзем дә томана сукыр лабаса! Тукта-тукта, монастырьга сукыр патша китергәннәр дип ишеткән идем, әллә ул галиҗәнап Симеон Бекбулатович синме? +- Әйе, ул кеше мин булам. +- Ә мине Аристрах дип белерсең. Русияне шаулаткан бунтарь Аристрах! Бик күп бояр йортларына кызыл әтәч кундырдым, таладым, җимердем. Миннән опричниклар да шүрли иде. Сагаладылар, әмма тота алмадылар. Күреп торасың, мин бүген дә иректә. +Соловки патша белән фетнәчене бер җепкә тоташтырды. Алар ахири дуска әйләнделәр. +Бикбулат утрауда үзенең Стефан икәнен бөтенләй онытты. Василий Шуйский белсә, тиресеннән чыгар иде, мөгаен. Тик бу вакытта аның үз хәле хәл иде инде. +Русия янә чуалыш ташкыны эчендә калды. Бер якта яңа Ялган Дмитрий калкып чыкты, икенче якта поляк-шляхтлар мыж килә. Ил эчендә фетнә арты фетнә. Идарә дилбегәсе Шуйский кулыннан тәмам ычкынды. Аңа да Бикбулат язмышы тәрәзә чиртте. Фетнәче боярлар төн уртасында йортына бәреп керделәр дә чәчен кыркыдылар. Үзенекен генә түгел, хатыны Марияныкын да. +Монастырь! +Хакимият Боярлар Думасы фатихасы белән иң дәрәҗәле вә иң абруйлы ил агаларыннан тәгаенләнгән "Барча Русия җире" Шурасы кулына күчте. Тәхет, моңарчы күрелмәгәнчә, тоташтан ике елга иясез калды. +Яхшының яхшылыгы тияр тар җирдә, яманның яманлыгы тияр һәр җирдә. Бикбулатның ике дистәгә якын гомере яманлык кочагында үтте. Тормышында ниндидер яхшы якка үзгәреш көтми иде инде. Баксаң, халык хәтерендә икән әле ул, абруена кырау төшмәгән икән. Һәм тар җирдә, Соловкида аңа яхшылык килде. Боярлар Шурасы әүвәл кире Кирилл-Белозёрга кайтарды, аннан бөтенләй иреккә чыгарды. Олуг кенәз Мәскәүдә яши башлады. +Кешегә баз казысаң, үзең буе казы, дигән бер акыл иясе. Бикбулатның көндәшләре дә үзләре казыган базга мәтәлешеп беттеләр. Соңгысы, Василий Шуйскийга монастырьда да тынгы булмады. Һөҗүм вакытында поляклар әсир +- Ислам диненнән китмәгән булсаң, раһиб, тәкъдир дәфтәрең башкача язылган булыр иде, - диде Бикбулатка Соловки әшнәсе бунтарь Аристрах, чираттагы гәп вакытында. +- Ходай - ул бердәнбер, дәрвиш, - дип җаваплады Бикбулат, - мөселманмы син, христианмы - аерма юк, без Аның коллары. Һәм Ходай туганда ук тәкъдир дәфтәремне нәкъ менә шулай тәгаенләгән, мин монда көчсез. Ә язмышымнан риза-бәхил. +Тәкъвалык хәлләренә килгәндә, калебемдә Мөхәммәд пәйгамбәр дә, Иисус Христос та бик тату һәм үзара килешеп яшиләр. Ә казый - Хак Тәгалә үзе. +* * * +Өч көн буе күктә асылынып торган көзге юеш томан, ниһаять, бүген җилфер-җилфер дулкынланып алды да, энә очы кадәрле генә вак яңгырга әйләнеп, сибелә башлады. Әйтерсең лә учак өстендәге казанның капкачын ачып, буын чыгардылар, тирә-як бушанып калды, тәннәр җиңеләеп китте. Хәтта монастырь капкачысының үзе белән бергә картайган эте дә уянып, оясыннан чыкты, сөякләре чытырдаганчы озак кына киерелгәләгәндәй итенеп торды. Үзенең кем икәнлеген дә танытырга маташып караган иде дә, хуҗасы аркылы төште. +- Ярар, ярар, чашма, картлач, синең күгәргән тавышыңны ишетәсе килеп тормый әле, галиҗәнап та ошатмас. +Ихтыярың дигәндәй, эт янә оясына кереп йомарланды. +Бикбулатның исә томанда да, яңгырда да, каравылчы һәм аның ялкау маэмаенда гаме юк. Ошбу мизгел-дәкыйкада ул фанидан гафил, дөньясы итәгенә тезләнеп баскан карасу мәрмәр табут ташына сыеп беткән иде. +Табут эчендә - Анастасия. Соловкига озатып калганда, алма кебек чибәр хатын иде әле. Шуңа күрә ул аны үле килеш күз алдына да китерә алмый. Тере кеше белән аралашкандай гәп кора: сөйләшә, бәхәсләшә, уй-хыяллары белән уртаклаша. Әрләп тә ташлый. Әле дә кашлары җыерулы, үпкәсе йөзенә бәреп чыккан. +- Ярату хакында сүз дә кузгатмыйм инде, мине бөртек тә ихтирам итмәгәнсең икән, Анастасия Ивановна, әйтү юк, кисәтү юк, тот та никахлы иреңне ташлап кит, имеш. Иреккә чыгасымны бер дә күңелең тоймадымыни соң? Урап кайтачакмын, көт, дидем ләбаса. Ә син? Җә, ни уйлап үз теләгең белән чәчеңне кырдырырга кирәк иде? Янәсе, турылыклы хатын ир язмышын уртаклашырга бурычлы. Бу миңа зур дәрәҗә. Рәхмәт, әлбәттә. Шул ук вакытта чүплеккә ату да ышанмау. Ә мин әйттем, урап кайтам, дидем. Һәм кайттым... +Чөкердәшәсе, яратышасы урында... +Бик ачуымны китерсәң, тотармын да яшь кәләш алып кайтырмын. Имею право... +Их, Анастасия! +Хәтерлисеңме, Годуновның кыланышларын, Ходай гөнаһларын ярлыкасын, миңа нинди генә җарияләр төртеп карамады ул? О-о-о, Боже мой! Күбесен беләсең, чөнки мин синнән бернәрсә дә яшермәдем. Кичер, абына язып куйган чаклар да булгалады. Берсенең шаукымы, тора-бара халыкара яңгыраш алып, Русия дәүләтенең иминлеге хәнҗәр очына эленгән катлаулы вә авыр чорда хәлиткеч роль да уйнаган икән. Әле генә җиткерделәр. +Үзеңә дә мәгълүм, Иоанн Васильевичның никахлы килеш инглиз графинясы Мария Гастингсны яучылау мәрәкәсе ике-өч елга сузылды. Инглизләргә ташлама арты ташлама ясалды. Алар искиткеч үҗәт һәм булдыклы халык булып чыкты. Күз ачып йомганчы Русиянең сәүдә үзәкләренә кереп тә тулдылар. Бу алыш-биреш безгә файдага гына иде. Алыпсатарлар, ниһаять, йокыдан уянды. +Үзе хөрмәтенә оештырылган аудан соң атна да үтмәде, илче Иероним Баус, кабул итүемне үтенеп, махсус хат язды. Алар шулай кәгазь белән эш итәргә күнеккән икән. +- Яшәү шартларына дәгъваң бардыр, мөгаен, тиз арада бу мәсьәләне көйләрбез, - дип, әңгәмә дилбегәсен үз кулыма алдым. +Илченең колга гәүдәсе баудагы кер шикелле чайкалып куйды. +- Кайгыртуыгыз өчен рәхмәтлемен, хөрмәтле галиҗәнап, - диде Баус, тигез ак тешләрен ялтыратып (теш, дигәннән, бу сәер халык иртә-кич сапка утыртылган кылсакал белән тешләрен чистарта икән), - минем башка йомыш. +- Тыңлыйм, илче әфәнде, рәхим ит. +- Русия белән Англия арасында сәүдә мөнәсәбәтләре, шөкер, кануни төскә керде, - дип тезеп китте. - Бу - һәр ике як өчен дә шатлыклы күренеш. Инглиз тауарларына ихтыяҗның көннән-көн үсә баруын исәпкә алып, без Мәскәүнекеннән тыш, тагын бер фактория ачу мәгъкуль булыр иде дип саныйбыз. +- Кайда? +- Ярославль каласында. Урыны менә дигән, Архангел юлы өстендә. Элемтәаралашу өчен дә бик кулай. Анда инде кайбер чаралар да күрелә. Шартнамәгә кул кую тантанасын Ярославльдә үткәрү максатка ярашлы булыр иде. Фатиха бирерсез дип өметләнәм. Һәм мин сезне рәсми рәвештә Англия резиденциясенә кунак итеп чакырам. +Ярославль элек тә ошый иде миңа. Бәйрәм уңаеннан шәһәр тагын да күркәмләнгән, чибәрләнгән иде. +Гафу, озынгарак китте, сүзем бит бөтенләй башка хакта. +Их, Анастасия! +Йокы бүлмәсе янында мине Шамакай көтеп утыра иде. Учларын угалап, арлы-бирле йөрештерә бу, йөзе балкый, карашы астыртын. +- О-о-о, галиҗәнап, сине сурприс көтә! +- Сурприс? Миңа Баус та бик җиткән, сурприсың үзеңә булсын, - дидем дә эчкә үттем. Һәм... аһ, Анастасия, егылып китүдән чишендерүчем генә саклап калды. Ник дисәң, ятактан үтә күренмәле челтәр күлмәктән генә бер япь-яшь чибәр туташ миңа томырылып карап тора иде. +- Ай, Lобе... +Әһә, мәйтәм, һау-һаулап сөйләшә, Баус бүләге инде бу. Бәйрәм ашы - кара-каршы... кыскасы, кочагына кердем сылукайның. Кайнар, ширбәтле... Дөньямны оныттым... +Уралышып беттек. Әмма кайнар сулышка төенеп, тәмам якынлаштык дигәндә генә, тыны ургылды бит моның. +- Уф-ф-ф! +Һәм барысы да чәлпәрәмә килде. Укшый башладым. +Карыйм, каршымда инде син басып торасың. +- Алып китегез бу сасы пәри кызын! - дип кычкырдым, үземне үзем +Иртән Романов керде. Беләсең инде, Фёдор Никитич дәүләтнең тышкы сәүдәсе өчен җаваплы бик тә абруйлы кенәз, турылыклы әшнәм иде. Миннән соң Годун аңа да кара бүрек кигезде. +- Җә, ничек, англичанка татлы булдымы? - дип көлә бу. +- Баус, үкчәле башмак, диңгез артыннан сасы кызлар алып килмәсә булмагандыр, - дидем. +- Годунов этлеге, галиҗәнап, кызлары да англичанкалар түгел, Инглиз үзәгендә укучы курсисткалар. Безнең күңелне кайтару өчен, сасы ис китерүче җимеш ашатканнар... +- Годунга ни-нәрсәгә кирәк булган инде бу тамаша, күрәләтә ахмаклык ич. +- Алай димә, синең белән Баус арасына кара мәче җибәрү бу, аңлыйсыңмы? +Годун, әлбәттә, безнең араны боза алмады. Русия-Англия бакчасына мин салган орлык җылы шытым бирде. Инглизләр, мин тәхеттән киткәннән соң да, Мәскәүгә һаман ярдәм кулын сузып торганнар. Алай гынамы, Романовларга тәхеткә юл ачучылар да инглизләр икән ич! +Миңа, княгиня, шул мәгълүм булды: Русиянең яшәү-яшәмәве кыл өстендә торган патшасыз авыр чорда Земский ополчениесе башлыклары Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарскийлар халыкка түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итәләр: +"Безгә имение-утарларыбызны кызганмаска, йорт-җирләребезне сатарга, хатыннарыбызны һәм балаларыбызны закладка салырга кирәк". +Колагыңа авыр ишетеләдер, Анастасия, әмма бу - бердәнбер дөрес карар. Чөнки илбасарларны тар-мар итү өчен көчле гаскәр туплау зарур. Ә моның өчен акча кирәк. Күп акча. Күп акчалы дустанә мәмләкәт тә бар, ерак йөрисе түгел. Ул - Англия. Акча бирергә дә риза. Бурычка, билгеле. Әмма гарантия сорыйлар. Русиядә исә тәхет буш, шуңа күрә ышаныч та юк. Шулай да инглизләр бер кешегә хәерхаһ. Бу кеше - кенәз Фёдор Никитич Романов. Ә ул - поляклар әсире. Кирәк тирәкне ега ди, атасын улы - 16 яшьлек Михаил Романов алыштыра. +Гаскәр туплана, җиңү яулана. Ниһаять, Русия янә патшалы була. Тәхеткә инглизләр фатихасы белән Михаил Фёдорович Романовны утырталар. Монысын да мин бердәнбер дөрес карар дип саныйм. +Яшь булса да, Михаил саулыкка туймый. Бүгенге көндә ил белән аның атасы, хәзерендә патриарх Филарет, ягъни безнең якын дустыбыз кенәз Фёдор Никитич Романов идарә итә. Мин моңа бик шатмын. +Бикбулат, нотыгын өзеп, касәгә су агызды, тамагы кибеште, күрәсең. +...Бикбулат суын эчеп, касәсен урынына куйды да, башын чөеп, күккә карап торды. Күк гөмбәзе болытлардан арынган иде инде, бер сүрән кояш кына эленеп калган. +- Менә шундый хәлләр, кадерлем, - дип, нотыгына күчте Бикбулат, - кояш ялгыз, көн ялгыз, Ходай ялгыз, мин ялгыз. Алты балабызның берәве генә булса да янымда йөрсә, тар дөньялар киңәеп китәр иде дә соң, нишлисең. Алар гомерен дә мин яшим хәзер. Барыгыз бергә тезелешеп ятасыз: син, Анастасия Ивановна, Иван, Фёдор, Дмитрий, Евдокия, Мария, Анастасия. +Иванның җәсәден дә Кушалинодан сезнең янга, Симоново монастырена алып кайтып җирләдек бит. Бик сөендем. +Төпчегебез Анастасия һаман күз алдымда. Сиңа бик охшаган иде. Исемен белеп кушканбыз. Ә наянлыгы, тапкырлыгы миннән иде. ШаһТакылдыкның такылдыгы. Бәләкәйдән хикмәтле сүзләре белән шаккатыра иде, бәгырь. Хәтерлисеңме, бервакыт шулай бакчада кәеф-сафа корып утырганда: +- Кызым, әйт әле, алма тәмлерәкме, чияме? - дип сораган идем. +Башын кырын салган көйгә каш астыннан гына күзләрен уйнаклатып алды да: +- Хөммә, - диде. +- Нәрсә-нәрсә? +- Хөм-мә-ә! +Төпченә торгач ачыкланды, Мәскәү илчесе кенәз Афанасий Бохарадан кайткан икән, хөрмә җимешен кызыкай шуларда авыз иткән. +Җылы якларга хөрмә артыннан кешеләр чыгарып җибәрмичә булмады. Кыз үзебезнеке бит. +Күп булды инде бәләкәчебезнең хикмәтләре. Ә төш сөйләргә син өйрәттең аны. +- Кызым, көндез төшләр кайда йөриләр? - дип сораганым да истә калган. +Ике дә уйлап тормады: +- Йоклыйлар, - диде. +Хәтер дигәнең, бер караганда, узганнарны учак көледәй туздырып ташлый, икенче карыйсың, инде күмергә әйләнеп, көйрәргә үк тотына. Ә күзләрем минем сукырайгач кына ачылды. +Яшь чагымда картыем Шаһ-Солтанның: "Бәндәне ризык йөртә", - дигән тәкъбиренә көлеп кенә карый идем. Ничек инде ризык йөртсен, ди, бәндә үзен-үзе йөртә, дип үрти идем. +Үземнең тормышым дәлил, дөреслектә бәндәнең бөтен яшәеше шушы өч кенә сүздән торган гап-гади җөмләгә сыеп бетә икән бит. +Ризык - ул, күпләр уйлаганча, ашау-эчү, туклану гына түгел, ризык - ул сиңа Ходай фарыз кылган гомер. +Гомер кичү исә туганда ук тәкъдир дәфтәренә теркәлә, ди. Әйтик, миңа шәхсән пычак йөзлегендә яшәү мәгъкуль саналган. Ул тоташ эзәрлекләүдән гыйбарәт булды. Үзең уйлап кара, мине Иоанн Васильевич вафатына кадәр үк кысрыклый башлаганнар иде инде. Годун, Ялган Дмитрий, Шуйскийлар чорында ачыктан-ачык тәхет дошманы дип игълан иттеләр. Милкемнән коры калдырдылар, чәчемне кыркып, монастырьга яптылар, гаиләмнән аердылар, улым Иванны варис булганы өчен явызларча үтерделәр. Күрмәгәнем калмады!.. +Үз башларына булган икән, дәгъвачыларымның барысы да минем гомеремдә җәзасын алды. +Бу - Ходайдан, княгиня. Ходай белән бәхәсләшә алмыйсың. +Ә бәндәнең үзеннән ни тора соң? +Һәммәбезгә мәгълүм, галәм-җиһанны Ходай бар иткән, ә аңа хуҗа итеп бәндәне тәгаенләгән. Шул рәвешле, безгә үзебез сайлаган кыйблага таянып, үзебез теләгәнчә яшәргә ирек биргән. Кыйбла сайлау - бәндәнең үзеннән тора да инде. +Ошбу җәһәттән дә картыем Шаһ-Солтан ханбикәнең бер гыйбрәтле әйтеме күңелемә килә. +Дөньяда үлми дә, онытылмый да торган фәкать бер генә әл-халикъ хаклык бар, бу - Исем, дип өйрәтә иде ул мине. да тап төшермәдем, саф-пакь килеш сакладым. Кыйблам гадел дә, якты да. Бүгенгесендә бу минем иң зур куанычым. +Мин - Русия патшасы Симеон Бекбулатович! +Мин - Касыйм ханы Саин-Булат! +* * * +Скандинавиядән чакырып китерелеп, Русия дәүләтенә нигез салган варягрус Рюриклар токымы төгәл 736 ел (862-1598) тәхет били. Бу чорда Русия дәүләт берәмлеге буларак оеша, тернәкләнә, танылу ала. Күрәсез, дәүләткә исем дә кенәзләрнең титулыннан чыгып бирелгән - рус! Киев исә урыс шәһәрләренең Анасы (882 ел) дип игълан ителә. Токымның соңгы вәкиле - Иван IV улы Фёдор патша. +Рюриклар токымының бетәшүе һич тә гайре табигый хәл түгел. Танылган тарихчы Лев Гумилёв тәгълиматы буенча, этнос 1200 ел яши. Шуның 800 елында үсә, соңгы 300 елында сүнә. +1613 елда, тәхет мәйданы Романовларга күчә. Алар Русияне империя дәрәҗәсенә (Пётр I, 1721) җиткерәләр. Ләкин Рюриклардан үзгә буларак, токым иртә ваклана. Ноктаны 1917 елгы февраль революциясе куя. Николай II үз теләге белән тәхеттән баш тарта, гади полковник булып кала. +Дөньяда бернәрсә дә гомерлеккә бирелми. Без, кешеләр, үзебез дә анда кунак кына. Бер аксакал әйткән: "Бу тормышта мәңгегә килгән кеше кебек яшә, ә үзеңне ахирәткә иртәгә үләргә дучар булган кеше кебек әзерлә", - дигән. +* * * +Бикбулатның кабер ташына түбәндәге сүзләр уелган: "Лета 7124 году генваря в 5 день преставился раб божий царь Симеон Бекбулатович во иноцех схимник Стефан". +Ул җитмеш бер яшендә (безнеңчә - 1612 елда) вафат була, хатыны, балалары янында җирләнә. Ишле һәм мәртәбәле гаилә янә бербөтен булып укмаша. +Бикбулатның тормышы - афәтле уенга уралган серле табышмак. Бәхетсезлегеннән бәхет табып яшәгән сәбат иясе инсан ул. +* * * +Бикбулатны теге дөньяда да шау-шулы язмыш көткән икән. Әле дә шундый көннәр кичерүе. Чөнки төрбәсе өстендә ЗИЛ автомобиль заводының Мәдәният сарае тырпаеп утыра. "Иң шәп хикәя" конкурсына +Ри ф ә +Рахман +БӘЙРӘМ +ХИКӘЯ +Гарахан өендә бүген бәйрәм булырга тиеш иде, эшләре бетмәгәнлектән, һаман да кырдан кайтып җитә алмады. Инде җирен сукалап чыккач та, күршесе Амаяк, гаиләгезне борчып тормыйм, эштән соң арытылды да, кырынасы-юынасы да килә, үземә генә кереп китәрмен, дигәч, анысына инде каршы төшмәс санап, Бәйрәмнең туган көнен "аман өе"ндә билгеләп узарга булды. Гарахан якындагы коргаксыган агачлардан, ташлардан, иске хайван тиреләреннән ясаган һәм таулардагы юлчылар өчен борынгыдан сакланып калган каралтыга охшаган чатырын, бер кызык табып, шулай атый иде. Хатыннар тавышыннан, бала-чага ыгы-зыгысыннан арыган вакытларда алар, Амаяк белән шунда барып, Кара юкә астындагы күләгәдә ял итеп, гәп корып утырырга ярата. Кемдер андый чакта чәйханәгә юл ала, ә күршеләр менә монда - агач ябалдашларына сыенган чатыр эчендә хушлана. +Кара юкәләрне калкулык итәгенә, туфракны яхшыртсын дип, Гараханның әтисе Афят утыртты. Агачлар төпләндердем дип, буш урында үзеннән-үзе җимеш бакчасы барлыкка килмәде. Атасы вафатыннан соң, шулкадәр җирне эшкәртергә Гарахан гаиләсенең генә көче җитәрлек түгел иде. Инде менә юкәлек ата кешенең кадерле ядкаре булып калды, улы анда үзенә күңел тынычлыгы китерүче ял урыны тапты. +"Аман өе"ндәге кәгазь тартмачыкта богмалылар да җитәрлек, там уртасында казылган һәм коры печән, сайгакча белән каплап куелган чокырдагы савытларда сыйры, казылыгы да саклана. Өйдән буш кул белән чыгып киткәндә, кая барасың, дип аптыратырга хатыны Гөлсарыга сәбәп табылмый. Алайса, аның күңелен күрим дип, башка эшләрне онытып, гел янында утырасы, гел йорт тирәсендә генә кайнашасы, Бәйрәмгалигә күз-колак буласы. Гарахан хатынына ярдәм итүдән баш тартмый, әмма үзен чын ир-ат итеп тоярлык гамәлләр күңеленә хушрак килә. Әле дә ярый җир кишәрлекләре зур да, гранат бакчаларының мул җимеш бирә торган еллары, югыйсә йорт тавыгына әйләнеп куюы да бар. +Баланың туган көнен бергәләп юарбыз дип, чатырга чакырырга гына торганда, алдан ук сиздеме, Бәйрәмгалинең туган көненнән хәбәре бар идеме, Амаяк үзе сүз башлады: +- Сезгә дә, синең аман өеңә дә кереп тормыйк, менә шушында трактор күләгәсенә генә утырып алыйк. Моннан кайдалыгыбыз өйдәгеләргә дә яхшы күренә, урыны да җиләсрәк, югыйсә һавасы бик тынчу. +- Ни дим соң... - Үз кырыңны бетерүне бер бәйрәм итү начар түгел дә түгелен... Ярар, күрше теләгәнчә булсын, дип уйлады Гарахан. +- Синең яшерен урыныңда ни дә булса калгандыр әле. Гранатыңның исәбехисабы булмый. Шәрабның иң яхшысы синдә инде. +- Анысы шулай... +- Шушында гына бер-ике армудуны чөйик тә, Бәйрәмгалиеңә исәнлек телик. Шуның белән җитәр, иртәгә инде минем кырларны сукалыйсы бар, рәхәтләнеп ял да күргән юк, яхшысы шул булыр: мин кайту ягына кузгалырмын... +Гарахан каршы төшмәде: +- Ярар соң. +Аның үзен дә бик арыткан иде. Гарахан "аман өе"ннән төрле кирәк-яракны, булган сыен алып килде дә, чынлыкта да беркая аяк атларга теләмәгән, атна буена йончылганчы һәм, күрше хакы дип, ихластан эшләгән риясыз Амаяк янына килеп утырды. +Бу вакытта Гараханнар өендә туган-тумача шактый җыелган, инде көмеш билле армудуларга хуш исле чәйләр коелган, өстәлгә бик мулдан тәм-том чыгарылган иде. Бәйрәм исе кырга да таралды. Гөлсары иртән иренә бер коштабак тутырып җыз-быз җибәрде. Төш тирәсендә улы Бәйрәмгали әтисенә чыгыртма илтеп кайтты. Инде менә кичкә итле төшбар әзерләп йөри Гөлсары. Кырдагы кешенең карыны нык ачып кайта аның дип, көн саен ашны мулдан, төрледән әзерли. Бүген - бәйрәм. Көндәлек сый гына ярамый. Кичә чалган куйның ите бик күп тә, майлы да чыкты. Бүген генә түгел, атна буена кунак җыярлык әле. +Гөлсары, башка балалар белән ишегалдында уйнап йөргән Бәйрәмгалигә, чебен ише нәрсәләр кермәсен өчен ишеккә тарттырылган марля аркылы гына, гадәттәгедән дә йомшаграк, ягымлырак итеп дәште: +- Улым, әтиеңнәрнең эше бетә микән - карап килче. Кунаклар җыелганны, табынның башланырга тиешлеген дә әйтерсең. Без әле чәй белән юанып торырбыз. +Хатынның аш бүлмәсендәге эсседән йөзләре ут яна, яулык читләреннән чыгып торган чигә бөдрәләре тирдән чыланып, маңгаена ябышкан иде. Булса да булыр икән эсселек! Әле яз башы гына югыйсә! Әле колхоз кырлары да сукаланып бетмәгән, ашлык чәчүне сөйләп тә торасы юк. Тәмамларга торучылар булса да, районда алдынгылар рәтендә йөрүче хуҗалыклар гынадыр. +Илдә, колхозларны реформалаштыралар икән, дигән сүзләр йөри. Күмәк хуҗалыклар - совхозмы ул, колхозмы - дәүләтләрнең миллионлаган манатлары агып торса да, яшәү көчен югалтты. Алар урынына барлыкка килгән яңа төрләр белән дә бүгенге шартларда шул ук булачак, ди ире Гарахан, хөкүмәт ярдәме кемгәдер эләгер, кемгәдер юк, үзгәрешләрдән һәрвакыт узаманнар гына ота. +Гөлсары үз тормышларыннан канәгать. Өстәлеңдә ризыгың торгач, суыткычыңда итең булгач, амбарыңда икмәк тулы капчыклар өелгән бер чакта ничек зарланырга кирәк? Ишегалларында тупырдап торган Бәйрәмгалиләре тәгәрәп уйнап йөргәндә бигрәк тә! ул: Гараханнарның эше бетмәгән булса, дуслары андый чакта бик яратып авыз итүчән, авылда берүзе генә хәзерләүче корытыбны чәйгә чыгара торыр да төшбарны ире кайткач кына табынга куяр. Савыт-сабаның затлысы - кунакка тотыла торганы чыгарылган, өстәлгә тезеләсе тезелгән, кисәсе ризыкның күбесе киселгән, вазаларга тутырылган. +Гөлсарының туган җирендә дә бүгенге ризыкларның кайберләрен әзерлиләр иде, тик ел буена яңа суйган ите, кайвакыт оны да булмагандыр. Базлы да, нык тормышлы да кеше инде җәйләрен тозлаган ит ашаган елларда да кысыр ашта яшәгән әби-чәби, ятим балалы йортлар җитәрлек иде ул үскәндә. Заманалар башка иде, табигать шартлары да башка. Бер илнең төрле почмакларында яшәсәләр дә, килен булып төшкән көннәрдән үк Гөлсарыга монда тормыш кешене артык бетәштермәгән, сындырмаган кебек тоелды. Бер дигәнең сүздә генә аның, җәелеп яткан зур илнең бөтенләй башка якларына, таулар-үзәннәр ягына китерде язмыш җилләре... Ипи-чәйле, шикәрле кеше тормышын, әнисе бик мулдан санап, байларча торалар, дип мактап әйткәли торган иде. Чын байлыкны күрмәгәнгә генә ул. Нинди байлык, кешечә яшәрлекне күрмәгәнгә! Ә менә ул күрде. Килен булып төшкән йортында аның бервакытта да ризык кытлыгын тойганы булмады. Бәхетне анда гына дип санасаң... +Үзе пешергән тәгамнәрдән дә бер-бер мәгънә таба Гөлсары. Балланган чәкчәк, ысланган ит ише нәрсәләр йортыннан озакка аерылучан, җәйләүләрдә кыш уздыручан, ат өстендә сәяхәт итүчән, күченеп яшәүчән халыкта күбрәк пешерелә шикелле. Димәк, аның ерак бабалары да шулай яшәгән, ә монда әле хәзер дә шулай көн итүчеләр җитәрлек. Куй йә елкы көтүлекләре белән тауларга менеп китәләр дә айлар буена өйләренә кайтмыйлар. +Кабып карамыйча, ят ризыкның тәмен һич кенә дә дөрес чамаламыйсың. Ул нәкъ Гөлсарының иленнән аерылган, ирен яратса да, үз туганнарын оныта алмаган, яшәгән җиренә ахыргача ияләнеп бетмәгән күңеле шикелле. Әле ул күңелне беркемнең дә ишекләрен ачып караганы юк! Ай-һай, моннан соң инде гомумән ачылыр микән?.. +Ире Гарахан Гөлсарының һәр ризыкны үзенчә атавына ияләнде инде. Нәрсәгә аптырыйсың?! Дюшбар, димәк, камыр эчендә төш бар! Казанда аны пилмән диярләр иде. Себердә дә пилмән ул. Мәскәвендә дә шул исемдә. Аның кайсы телнеке икәнлеге дә күптән онытылгандыр инде, галимнәр генә, бу безнең сүз, дип үзара бәхәсләшәләрдер. Гөлсары андый бәхәсләр хакында газеталардан күп укый. Менә аңа сүз өчен бәхәсләшер сәбәп юк, барысы да аңлашыла кебек. Тарттырылган-чыгарылган иттән пешерелә торган чыхыртманы ул, татарчага охшатып, чыгыртма дип атый. Курутоб дигәннәрен, татарның табада корыга кыздырган юкасына охшаш камыр ризыгыннан пешергәнгә, корытыб дип кенә йөртә. Анысы инде аның монда да ятрак ризык - таҗиклар яраткан салат. Алардагы мәгънәсен кем белгән дә, Гөлсарыга нигә кирәк ул?.. +Менә шулай: ят якларда һәм ят ризыклар ашап яши, йөрәге, күңеле әллә кайларда Гөлсарының. Монда яраткан ире, баласы булмасамы соң?! Әллә кайчан йөгерепләр кайтып китәр лә иде: +Чит туфракны ничек кенә яратып китсәң дә, анда яңа туганнар, дуслар тапсаң да, үзеңнеке үзәкне өзә, аңа берни дә җитми икән лә! Югыйсә үзен кар бүрекле түбәләре белән таң калдырган таулар илендә яхшылыктан, игелектән башка берни күрмәде бит Гөлсары. Каенатасы белән каенанасы ул дип үлеп торды. Килен булып төшкән чаклардагы бу яклар гадәтеннән чигенеп, тел дә яшерттермәделәр, гел озын күлмәк-ыштаннан, яулык яптырып кына да йөртмәделәр: теләгәнен киде, уйлаганын сөйләште. +Гөлсарының башка бер гадәтләрдә тәрбияләнгәнен, иркенлек сөйгән татар кызы икәнлеген аңлыйлар иде монда. Ишегалларына аяк басканда, каршы алучы башка туган-тумачадан аерылып, үзе дә сизмәстән, башкалардан да алдарак аңа тартылган - алгарак чыккан әнкәсе: +- Сөбханалла, сабый гына икәнсең лә әле! Үз кызым кебек күрермен, - дип куйган иде, рас әйткән. +Ул өйләнешү дигәннәре дә Гөлсарының гомерендә онытылмаячак бер көне булып калды. Аяк астына ташланган тәлинкәне кияү бүләгенә бирелгән түфлиләренең уймак үкчәсе белән бик җиңел генә ватты ул, аяк алдына ташланган шампуллардан, башына түбәдән коелган алмалардан гына куркып калгандай итте, юкса берсе дә аны имгәтәсе булмаган, каенатасы үзенең баш киеме белән һәрберсеннән саклаган... Андый йолаларның мәгънәсен ул яши-яши төшенде: килен, син бу йортка хыянәт итсәң, шушы савытлар кебек ватылырсың, сине инде төрле афәтләрдән каенатаң да саклый алмас, дигәннәр аңа. Ул менә һаман да учакны көн дә үзе кабыза... +Туй көнне аны киендергәннәр-ясандырганнар, алдына никадәр бүләк куйганнар, теләкләр теләгәннәр, туганнары арасында бик бәхетле яшәгән гаиләнең сабыен кулына тоттырганнар иде. Гадәтләрнең төрлелегеннән үк кыз аңлады - аны бу якларда үзе күргәннән мулрак, ә бәлки эшлерәк тә, бөтенләй таныш түгел тормыш көтә - мае бугазына килгәнче симертелгән сарыкны гадә корбанына чалдылар, итен җиде йортка тараттылар, канын аның маңгаена сөрттеләр. Менә монысына инде ул көчкә түзеп утырды, башыңа төшкәч... +Гөлсарыга бигрәк тә туйарты ошады, ул иртәнге чәйгә китерелгән гуймагы - майлы он боткасы белән яшь киленгә мич куенындагы чүлмәкләрдә куерып утырган манный боткалы, коймаклы үз өен, үз ягының кадерле гадәтләрен исенә төшерде. Каената йортына аяк басканда "хуш килделәү"не дә ул һичкайчан онытмас, югыйсә инде үзе дә күпме шундый тамашаларда катнашкан, кызыгыкүңеллелеге сүрелергә тиеш кебек. +Гөлсарының күзләренә тиктомалдан яшь килде. Йөрәге әллә нишләп китте. Бер сәбәпсез диген, бер сәбәпсез. Ул эшеннән туктап, стенага терәп куелган урындыкка барып утырды. Якындагы савыттан, утырган килеш кенә, су алып эчте. Бу суларның тәме алай да икенчерәк, дип уйлады. Әле күңелдә яңарган туйлары бөтенләй башкача, сөйләшүләре дә, инде ачык аңлашылса да, барыбер икенчерәк икәнлеге онытылмый... Киленгә кияү йортындагы егет, хуш килдең, дигән саен, яшь кенә бер ханым аңа атап китерелгән төрле ботакларның берсен алып әлеге дә баягы сүзләрне тәкрарлаган иде: +Хатынның башка сүзләреннән яшь килен шуны аңлады: ул йортка озын гомер, байлык һәм кыска тел алып килергә тиеш... Шулай була алдымы-юкмы, монысын бер Алла гына белә. Аңа ни каенанасы, ни каенатасы, син андый булдың, син мондый булдың, димәделәр, кызыбыз, диделәр дә тордылар. Килен, дип дәшүләре дә, кызым кебек үк, җанына сары май булып ята иде. +Аның исем тарихының үзенә бер мәгънәсе бар иде. Әнисенең хәлен белергә дип, акушерлык йортына беренче килүендә, кендек әбисе мич артындагы караваттан чүпрәк-чапракларга курчак кебек төрелгән кызын алып чыгып, кулына тоттыргач, әтисе Габделәхәт, нәселендә булмаган сары чәчләргә таң калып: +- Тач сары гөл икән бу! - дигән. +Үзе аңа тартса да, чәчләре әнисе Маһитапныкы иде Гөлсарының. Ул, башын такырга ала торгач, төсе барыбер үзгәрер әле, дип уйласа да, алай булып чыкмый. Бишектәге һәрвакыт бишкә төрләнми икән: ишегалдында комда уйнаганда да, бакчага йөргәндә дә, мәктәпкә баргач та, кызның чәчләре шул сары төсен югалтмады. Авылда Гөлсара исемле әллә никадәр кеше бар иде. Әнисе, шуларныкына охшатып кушыйк алайса, дисә дә, әтисе ризалашмаган - Сары гөл - Гөлсары булсын, дигән. Әнә шулай итеп, бераз колакка читрәк, әмма үзе бик яраткан исемле кыз булып үсте ул. +Азәрбайҗаннарда да исем кушуның аермасы әллә ни юк: улны баба хатирәсе итеп тә атыйлар, мөселман икәнлегенә дә ишарә ясыйлар, исемнең асыл мәгънәсенә дә карыйлар. Беренче бала булгач, Гарахан Бәйрәмгалине Илчин дип атарга теләгән иде, Гөлсары тартышты, беләгенә асылынып ялынды: +- Туган ягымда яраткан энем Бәйрәмгали калды, шуны исемә төшереп торыр, исеме белән атачы, - диде. - Нәкъ безнеңчә әйтелешле булсын. +Гарахан килеште, Гөлсарысын, япь-яшь кыз килеш, туганнарыннан аерып алып киткәнлегенә үзенең дә җаны әрни, бер кунакка да бармаулары турында гел уйлый иде. Тормышлары авыр булдымы, озын юлдан куркып калдылармы - әти-әниләре үзләре дә, ни сагынсалар да, балаларын күрергә дип килмәде. Тора-бара олыгаеп та киттеләр. +Гарахан, балабыз тугач, сезнең якларны да бер әйләнеп килербез әле, диде дә, тик әле бу эш чыкты, әле тегесе. Тәүдә әнкәсен җирләделәр, аннан йорт тоткасын - атасын. Инде менә, Алла боерса, Бәйрәмгали тернәкләнеп, егет булып килә - сөннәте узган, үзе кул арасына керә башлады, вак-төяк йомышка ярый, бергәләп кайтып килербез, дип уйлады. +Көн дә ул хакта гына уйлап утырмаса да, Гараханының, туган ягыңа алып барырмын, дигән вәгъдәсен Гөлсары беркайчан онытмады, әмма иренең исенә төшерергә йөрәге җитмәде. Алкөн кичке аш вакытында шул хакта Гарахан үзе әйтеп ташлагач, түбәсе күккә тиде, сөенеченнән төне буена йокыга китә алмый ятты. Алла боерса, Алла боерса, дип кабатлады... Алла боерса, кыр эшләре генә бетәр дә... +Алла боерса, дигәннән, Бәйрәмгали бик көттереп, Гөлсарыга егерме биш тулганда гына Ходай кушканы белән дөньяга килде, табиблар инде балаң булмас, дигәннәр иде. Язса, соң калып та була икән ул. Ходайның тагын да шул бирмеше: ул инде, көткәнегезнең әҗере, дигәндәй, берне бирде дә биргәне белән бетерде... +Гөлсары, уена батып, бер кашына кынаны ныграк та тартып җибәргәнен сизми калды. Стакандагы юеш суга мамык чылатып, артыгын җай гына сөртеп дә башламаган буяуларның барысын да сөртеп атты. Көрән төстә булса да, аның үз кашлары болай да матур иде. Ул тагын бер кат көзгегә күз салды. Күз төпләре кызарып, яшьләнеп тора сыман. Анысы менә яхшы түгел. Елаган икән бу, диярләр. Җитмәсә, бүген йөрәге дә иртәдән бирле әллә нигә чәбәләнә. Шуның дулкынлануы йөзенә хәвеф төсе биргәндәй. Бер кирәк түгел чакта үзе дә инде... әле тегесен исенә төшерә, әле монысын. +Ай буена сузылган орыҗлык узган, шуның рәхәте килгән Ураза арты - апрель ае иде бу. Дөньяда хәсрәт арты хәсрәт булып торса да, илләр, тормышлар үзгәреп китсә дә, яшәү хәсрәттән генә тормый. Кайдадыр сугыш бара, илләр үзара ызгыша, кайдадыр бала туа, кайдадыр кемдер туй итә. Менә Гөлсарыларда да бәйрәм өстенә бәйрәм. Гаете, туган көне бер-бер артлы. Үзгәртеп корулар дигәненнән соң яшәүләр авыраеп китсә дә, мәҗлес өстенә мәҗлес иде. +Бәйрәмгалинең туган көне кыр эшләренең иң кызган чагына туры килде, аны бер читкә куеп тора алмыйсың, югыйсә башка елларда ярдәмгә кеше дә тапмассың, дип уйлады Гарахан. Аларның авылы зур түгел, анда нибары ике токым яши: Солтанлылар акрабалары белән, Шәүкәтлеләр нәселе. Ике нәселнең дә тормышы ярыйсы гына, җыелып бирелгән ата малына калганнар да, читләр ярдәме - галиҗәнаплек белән яшәгәннәр дә бөтенләй юк. Эшләрне үзара кулалмашка гына эшлиләр. +Авылда тагын бу ике нәселгә карамаган, инде кайдан һәм кайчан килеп утырганлыгы да онытылган Амаяк белән бер дә дуслашып китәр түгел кебек иде Гарахан. Авылдашлары телендә сөйләшсә дә, әрмән чыгышлы булгангамы, Амаяк үзе дә гел читтәрәк торырга тырышты, күрше-күлән арасындагы ыгызыгыларга бик катышмады, кеше арасында сүз йөртмәде, Гарасуда һичкем белән ызгышка кермәде. Хатыны Ануш та үзе шикелле иде: йортына йомыш белән килгәнне кире борып чыгармады, кунакларга караңгы йөз күрсәтмәде, күрше-күләнне бәйрәменә чакырырга онытмады, әмма барыбер дә һичкем белән дә ныклап якынаеп китә алмады. +Бу елда Амаяк, бөтен туплаган акчасын тиененә кадәр бетереп, ихатасына өр-яңа трактор алып кайтып утыртты. Гараханның үз техникасы шактый искергән, вакыты чыккан, ә төзәтерлек акча юнәтә алганы юк иде, кулалмашка эшләрбез дип, күршесе Амаякка үзе керде, елын-елга тирәләренә-тумаларына мөрәҗәгать итеп тормаска булды. Амаяк йортында кызлар гына үсә иде, ул берсүзсез ризалашты, ичмасам, моннан соң якыннан аралашырлык бер гаиләм булыр дип уйлады. Менә шулай көтмәгәндә бик якын булдылар да киттеләр. Аларны якынайтыр да, башка берәүләр булса, ерагайтыр да сәбәпләр бар иде... +Илленче елларның урталарында Гараханның әтисе Афят, зур налогтан куркып, гаиләгә бүлеп бирелгән җирләрнең яртысыннан баш тарткан иде, түләү дигәннәре кимүен кимеде, әмма, табыш азайгач, тормышлары да шактый какшады. Җитмәсә, еллар узгач, яңадан җир алу өчен тартышкан әтисен, уйламаганда-нитмәгәндә бөтенләй башка бер нәрсәдә - милләтчелектә, ягъни мәсәлән нәсел-кавеменә туфрак дәгъвалауда гаепләделәр, җир кирәк икән, үз ватаныңа кит, диделәр. Аның кишәрлекләрен әрмәннәр алган һәм авылларында алар күбәеп килә иде. Элегрәк мондый хәлләрне Сталин боерыгы белән аңлаталар иде. Сталин үлгәнгә дә ни вакыт узган, алар гаеп тагарга башка кеше тапмады - гомер бакый иңгә-иң яшәгән авылдаш әрмәннәргә чын күңелләреннән үпкәләде. турында сөйләшкәндә, аның үлеме алдыннан илдә булган вакыйгаларны искә алсалар. - Башта, Сталин кушканга, диделәр. Менә минем китүемне кем кушкан?! Ул инде кабер эчендә ятадыр. Бер-бер бәхәс чыктымы, авызыңны ачтырмыйлар, сез безне унбишенче елда суеп бетерә язган, диләр. Кем кемне суйган? Минме суйган?! Минме ул елларда яшәгән?! Менә миннән авылдашларга ни зыян?! +Афятка гаеп таксалар таксыннар да инде, аның белән бөтен кавемнәренә әллә ниләр өелде. Чит милләт күзендәге ак сыман яшәү белән бер тормыш башланды. Ахырда түземлекләре төкәнде, кайчан да бер куылганчы, үз иркебез белән китәргә кирәк, дигән уйга килделәр. Ичмасам, берни алмыйча, башларын кая куярга белми качмаслар... Аксакаллар белән дә утырып сөйләшкәндә, ни булса да яхшыга булсын, җиргә иркенрәк, электән кайберләре белән белешлекләре бар, инде кайберәүләр кодалашкан да Шәүкәтнекеләр янына китик, диештеләр. Шулай итеп, атна эчендә җыендылар да Гарасуга күченделәр. +Авыллар көннән-көн кимеп, юкка чыга башлаган бер заманда аларның яңадан җиргә берегүе - кырык кат тиреңне салдыручы колхозга төпләнүе мәгънәсезрәк тоелган бер адым булса да, тормышлар рәтләнеп киткәч, Солтанлылар кайчандыр икеләнебрәк эшләгән адымнары өчен инде һич кенә дә үкенмәде. Барысы да тәмәкечелек, яшелчә, җиләк-җимеш үстерү белән ныклап шөгыльләнергә тотынды, һәм җитмешенче еллар ахырына, алар көче белән дә, Гарасу күзгә күренеп тернәкләнде. +Шәүкәтнекеләр дигәннән, алар бу якларга бераз алдарак Яманджалыдан - 1967 елдан Дегзут дип исемләнгән һәм тора-бара тәмам әрмәнләштерелгән авылдан килгәннәр иде. Ике нәселнең дә хәсрәте бер булгач, дуслашыптуганлашып ук киттеләр, үзара алыша-барыша торгач, бер кавемгә үк әверелә башладылар. +Ходай ни язса да, яхшыракка яза, дигәннәре дөрес икән. Кура үзәннәрендәге иркенлек тә, муллык та элек Солтанлылар яшәгән якларда, чыннан да, юк иде. Начар туфраклы тау-таш арасында әллә ни майтара алмыйсың, ә монда һәр эшең күңелне куандыра. Кызылгадик тауларының текәлекләреннән башланып, Гөрҗестан аша аккан һәм Каспийга ашкынган Кура аларга ут та, эчәргә су да, үләннәргә-малларга, кырларга шифа-дым да алып килә. Гарахан бакчаларын да көмеш сулы тау елгасы Кура сугара. Өй артындагы кишәрлекләргә тоташып диярлек башланган һәм ике чакрымга сузылган ашлык җирләре, бәрәңге буразналары, анар бакчалары аның сыенда яши. +Трактор күләгәсендә хәл алганда, бакча-кырларының икмәк-җимеш үстерүгә әзерлегенә сөенеп ятты Гарахан. Дусты Амаяк та нидер уйлый, ниндидер планнар кора иде сыман. Кулында әле эчелә дә башламаган армаду, аның кызыл утларына карап, әллә ул да узган гомерен башыннан кичерә иде микән? Әллә соң Бәйрәмгали хөрмәтенә әйтергә татлы-баллы сүзләр эзлиме? +Гарасуда уразада түгел, башка бер вакытта да ачыктан-ачык аракы эчү гадәте юк иде, күршеләр бу гадәтләрен хатыннарына да сиздерергә теләмәде. Эш беткән көнне ярдәмчеләр белән бер утырып алсаң да, зыян итмәс иде, анысына әле өлгерербез, барысы да Амаяк җиреннән соң, дип уйлады Гарахан. Шуңа күрә кырның баш-башында трактор узган урыннарда җир төзәтеп торучыларны да үзләре янына дәшмәде, соңгы әйләнештә, инде кайтсагыз да була, дип кычкырып кына узды. 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +РУХ НЫКЛЫГЫН МИЛЛИ АҢ БИЛГЕЛИ авылдан дәшеп килүче була-нитә калса, ерактан ук күренсен дип, тракторны калкулыкның башына ук куюын ул хуп күрде. Башкалар кайтып та, эш бетеп тә, алар соңласа, Гөлсарының борчыласын көт тә тор. Җитмәсә, туган-тумачалары да чәйгә дәшелгән бер кичтә. +Кояш эссесе кимегән, инде ул таулар артында югала башлаган вакытта монда утыру үзе ни рәхәт. Кичке кояш баешында тирә-якны күзәтүдән никадәр тәм аласың. Ерактагы тауларның манзарасына, болытларның талгын агышына, дөнья хозурлыгына таң каласың. Ә шул таулардан борылып-борылып аккан елгалар турында да уйласаң... Кура кебек, илне, халыкны яшәткән суларны яратуны сөйләп бетереп кенә буламы соң?! Ул әниләргә мәхәббәткә тиң торырлык бер хистер кебек иде Гараханга. +Ике күршенең һәркайсы аерым-аерым, кулларындагы армадуларын да онытып, шулай уйга бирелеп утырганда, артларыннан, якында гына кемнеңдер чәриләп кычкырганы ишетелде. Гарахан белән Амаяк икесе берьюлы сикереп торды. +Тавыш Гараханны йөрәге турысыннан икегә яргандай булды. Алар борылып караганда, Амаякның тракторы, кул тормозына куярга онытылган булып, түбәнгә төшеп бара иде. Инде кул сузарлык ара да түгел, йөгереп, артына барып асылынсаң да берни үзгәрмәячәк, трактор тагын да тизләнәчәк кенә... Ничек аны сизмәскә, ишетмәскә була иде соң?! Артыңа терәтеп үк куелган дигән тракторны! Менә бу хатирә, хыял, хәсрәт дигәннәрең нишләтә! +Көтелмәгән хәлдән каушап калган Амаяк: +- Кем соң чәриләде, кем? - дип уйларга өлгермәде, тәгәрмәчләр астыннан Бәйрәмгалинең сытылган гәүдәсе килеп чыкты. +Эчке сиземләве куркытса да, өметсез шайтан гына, дигәндәй, Гарахан, бәлки, тавыш аныкы булмас, куркудан ялгышканмындыр, дип уйлаган иде... Улын үзе кичә генә туган көненә бүләккә дип алып кайткан зәңгәр футболкасыннан таныды... +Ата кеше тынсыз калды. Тез буыннары тотмас, аягы атламас булды, күрер күзләре кан белән томаланды... Шулчак Амаяк малайга атылды. Кара канга буялган гәүдәне тиз генә җирдән күтәреп алды, аның куллары, киемнәре буйлап кан чишмә кебек ага иде... Ул шул сурәтендә Гараханга таба борылды. Борылды да кулындагы үле гәүдәне чүт кенә җиргә төшереп җибәрмәде: каршысында мизгел эчендә чәчләре ап-ак булган япь-яшь ир өнсез-тынсыз калып басып тора иде. +Сугаргыч каналга төшеп киткән трактор да, Амаяк та, башка берни дә аның күзенә күренмәде. Канга томаланган күз алмасында бары тик зәңгәрсу футболка уйный иде... Әле генә таң калдырган табигать хозурлыгы юкка чыкты, дөнья караңгылыгында бары тик бер төс калды... +Моңа кадәр биек күкләрдә тибрәлгән, болытлар арасыннан җанга тынычлык бөркегән әлеге өрфия төсне Гарахан инде күрәлмәде. Ул, зәңгәр булган өчен генә, күкләрне кылычлар белән кискәләргә, фирүзәләнеп аккан тау суларын буарга, ташлар астында калдырырга әзер иде! Мизгелләр генә элек, Әнкә-Кура дип хисләнеп, сөюенә сөенеп утырган ир аннан юл алып килгән каналдагы зәңгәр тракторга да нәфрәт күзе белән карады. Аларның һәрберсе яши алганда - күкләр ишелеп өскә төшмәгәндә, елгаларны янартаулар йотмаганда, иртәгә үк буразна арасыннан узачак шундый ук зәп-зәңгәр трактор табанынача җимерелеп төшмәгәндә, аның улы, мәңге яшим дип туган Бәйрәмгалие, кулындагы улына карады, барып ала алмады, тик аягүрә чайкалып торуында булды. +Амаякны да көтелмәгән хәл үткәненең хәсрәтле уйларыннан пычак белән кисеп төшергәндәй аерды. Нинди аеру гына?! Күсәк белән башына органдай итте! Үзенең дә кайчандыр шушындый ук таулар кочагында утырган, аннан язын силләрдә, көзен давылларда тау башларыннан тәгәрәгән эре-эре ташлардай гына очып-атылып-ватылып юкка чыккан авылы, җирсез-ашсыз калган, туган туфракларыннан күченгән, дөнья буйлап таралган кан-кардәшләре турында уйлап утырган ниндидер моңсу чагы иде бит. Кулындагы богмалысын да ирененә китерә алмыйча, күңеленнән сыкраган яшьләрен, йөрәгеннән саркыган канны сиздермәс өчен, дустының улын котлап, изге теләкләрен дә әйтә алмый торган чагы иде... Инде менә Бәйрәмгалинең үле гәүдәсе янында болар барысы да юк бер нәрсә шикелле булды да калды. Сабый гомере бөтен нәрсәдән дә кадерлерәк, ата-ананың балага бәйле хәсрәте барысыннан да зуррак, җаныңа якын кешеләргә китергән хәсрәтең барысыннан да авыррак икән лә! +Амаяк, баланы күтәреп, Гарахан каршында сүзсез шактый торганнан соң гына, нибары: +- Кичерә алсаң кичер, үтерәм, дисәң, үтер мине, Гарахан, аңлап кылган гаебем булмаса да, Бәйрәмгалиеңнең гомере минем өстемдә...- диде. +Гарахан аның кулындагы зәңгәрсу футболкалы улына да, җирән чәчле әрмәннең зәңгәрсу күзләренә дә туры карый алмады, баланы да кулына күчермәде. +- Бәйрәмгалине аман өенә кертеп сал, - диде дә, сулкылдый-сулкылдый, җиргә сыгылып төште. +Амаяк кушканны эшләде. Тагын Гарахан янына китте. Ул инде торып утырган да күзләрен еракка - кояш тәмам төшеп киткән офыкка төбәгән иде. Амаякка борылып карамады, дәшкәненә каршы җавап бирмәде. Бик озак тын да алмагандай утырганнан соң, булдыра алганча сабыр калырга тырышып: +- Амаяк, Алла хакы өчен кач, бу хәлләр беленгәч, сине хатын-кызлар бугазлап ук атачак, мин дә ярдәмгә килмәм, йөрәгем дә җитмәс, баласын югалткан Гөлсарымны тыярга хакым бар дип тә санамам, - диде. +- Мин боларның барысына да риза, яныңда калыйм, күрәчәктән качып буламыни?.. - диде үзе дә яшенә буылган Амаяк, көчкә-көчкә генә тел тибрәтеп. - Үтерсәң үтер, кичермәсәң кичермә... +- Синең дә өеңдә күзеңә карап утырган ничә балаң бар. Атасыз калса, алар нишләр, хуҗасыз хатының кая барып сыеныр? Безнең авылда бердәнбер чит кавем бит син... Җитмәсә, туган туфрагым дип, кайтып егылыр җирең дә юк. Без ничек тә яшәрбез. Хода шушы бәгырь кисәгемне алмаштырырлык бер ул бирсен, дип телә инде син миңа моннан ары. Хуш, кач, кит! +Амаяк, каршы төшеп, аны тынычландырырга уйлаган иде, үзенең дә күзләре кан белән тулып килгән Гараханга карагач, әллә нишләп китте, үкенечен, үзенең гаепле икәнлеген белдереп, тагын бер: +- Их, Гарахан! Үтергән генә булсаңчы! - диде дә җан-фәрманга хатыны Ануш белән балалары янына йөгерде. Алар, берни алмыйча, шул сәгатьтә үк авылдан чыгып качтылар. Әле дә ярый хатынының авыр көнгә дип саклап тоткан берникадәр акчасы булган икән. +Шуларны түш кесәсенә салганда, елаган хатынын кочагына алып, Амаяк: +- Туганнарым яшәгән берәр шәһәргә кадәр булса да җитсә ярар иде. Инде мин авыл җирендә яши алмыйм. Үз гомеремдә икенче тапкыр бөтен нәрсәмне авыл туфрагына күмдем, югалттым бит, - диде. +Амаяклар гаиләсе кая китте, аннан соң ничек яшәделәр - болардан моннан ары һичкем хәбәрдар булмады. Сирәк-мирәк тузгый, тарала башлаган "аман өе"нә барып чыкканда, Гарахан, күршесен искә алып: +- Аның әллә ни гаебе дә юк иде инде. Аңлылык белән киселгән гомер түгел. Күрәчәк булгандыр. Бу хәлләр Амаякның да күрәчәгенә бит, - дия иде. +Ни Бәйрәмгали, ни Гарахан кайтмагач, Гөлсары бакча артына чыкты. Кояш таулар артына төшеп киткән иде инде. Карабах каналында да ялгышып кына төшеп калган кебек алтынсу нурларының соңгылары тирбәләдер. Тирбәлерләр, дулкыннарда чайкалырлар да шулар эчендә үк эреп юк булырлар, ә мондагы арыкларга җылысы килеп җитәр. +Гөлсары - бу якларда үзе дә кунак кына кебек. Гомере шунда узса да, әллә бер яшәгән урыныннан киселгәнгә, әллә иң матур чагы - яшьлеге еракта - Казан артында узганга, гел үз авылын, үз туган-тумачаларын уйлый. Инде ул белгәннәрнең кайсы исәндер дә, кайсы юктыр... Хат аша гына барысы турында да сорап бетереп буламыни?.. +Заманага сылтасаң да инде... Китте дә суга төшкән кебек югалды, диләрдер. Әти-әнисе йортыннан киселгән икмәк кыерчыгы кебек аерылды ул. Югыйсә елын-елга кайтырлар, ике арада хатлар өзелмәс кебек иде. Алары да өзелгәләде шул. Әллә... әллә... Гөлсары туганлык якынлыгын, чакырып кадерләүне башкалардан көткән, әллә... туган якның никадәр газизлеген аңларга баштарак бик яшь булган. Бик яшь дип... никахыннан соң ике айдан унсигезе тулган иде инде... +Гөлсары, унынчыны тәмамлармын да тракторчылар әзерли торган училищега китәрмен, дип кенә торганда, планнары үзгәрде дә куйды. Бу елда инде кызларны алмаячаклар, ул эшкә ир балаларны гына укытачаклар, имеш. Телисең - сыер фермасына төш, теләмисең икән - ындыр тирәсендә эше табылыр, читават урыны бушарга тора, диделәр. Ә аның бик тә, бик авылыннан читкә чыгып китәсе, һич югы район үзәгенә барып укып йөрисе килгән иде. Әллә язмышы, әллә ялгышы булды, шулвакыт ян күршеләре Фатыйма түтиләренә әллә нинди ерак җирләрдән, Әрмәнстан якларыннан туганнары кайтып төште. Шунда кияүдә булып, ир ягыннан карендәшләренә кыз эзләп йөрүләре, имеш. Кияү дигәннәре, Гөлсарының, матур көянтәсен җиңенә атлатып, бөрмәле алъяпкыч итәкләрен җилфердәтеп, чишмәгә суга барганын тәрәзә аша күреп калган да: +- Өйләнсәм, шул кызга, башкасына түгел, югыйсә китәм дә барам! - дигән, имеш. +Гөлсарының әтисенә кияүләп йөрүченең мондый ныклыгы, егет сүзе бер булыр дигәндәй торуы ошады. Сугыш кичеп, яраланып, түшенә дистә орденмедаль тагып кайткан, күкрәк кагып мактанырлык солдат, аксак аякларында ни еллар авылны тарткан рәис иде ул. Болар барысы да Гөлсарының бәхетенә инде. Ул сугыш елларында да, аннан соң да әтиле бала булып үсте, әмма йортта бай тормышны сизмәде. Колхозга ни җитмәсә, шуны әтисе үз ихаталарыннан табып алып илтә дә бирә торган иде, әмма бер уч икмәген дә алып кайта белмәде, алып кайтучыларны да җене сөймәде. +Кичен, кызы клубка чыгам дип торганда, Габделәхәт абзый аңа йомшак кына сүз катты: +Башка бер чакта артыннан кайтучыларны да сагалап пыранлатып җибәргән әтисенең бу кыланышы Гөлсарыны аптырашта калдырды, әмма үзе дә күп уйлап тормады: +- Ярар соң, - дип ычкындырды. +Алар Гарахан белән "индийский" кинога бергә чыктылар, кинодан соң, вичерга да калмыйча, бергә кайттылар. Аннан соң да әллә ни вакыт капка төпләрендәге утыргычта сөйләшеп утырдылар. Азәриләрнең теле җиңел генә аңлашылмаса да, тәмам төшенмәслек түгел иде - яшьләрнең сөйләшкәне килеште. +Әле алдагы көндә, иртәгә кияүгә чыгасың син, малай, дисәләр, һич кенә дә ышанмас, кычкырып бер көлгән булыр иде, ә менә бу кич бар тормышын үзгәртте дә куйды, ул кулына да орынырга батырчылык итмәгән итагатьле Гараханга чын күңеленнән гашыйк булды, әтисе белән киңәшкәнче, алардан кулын сораганчы ук, егетнең шаяртып әйткән сүзенә каршы үзе дә, шаяртканга салышып, ризалыгын бирде дә куйды. Иртәгесен күрше апа аларга яучылап кереп тә җиткән иде... +Инде менә... тауларга карый да тәрәзләренә каршы яктагы Аю таучыгын исенә төшерә, арык буена килеп торса - көндезләрен ашкынып, кичләрен акрынаеп аккан суларга текәлсә, бакча башындагы кечкенә инешне ямансулый... Ире Гарахан белән ул бәхетле яшәде, тик туган ягын сагынуын гына оныта алмады. Ике арада йөргән хатлар да, кайтып бер күрә дә алмагач, бу сагышны киметмәде, бары тик күңелен генә ярсытты. +Гөлсары киемнәрен рәткә китергәч, кунак бүлмәсенең ишеген ачты. Каенсеңелләре табын тирәсендә маташа, өстәл тулы ризык, барысы да сөбхәттә иде. Артбакчадан гына Гараханнарны карап керим, дип чыгып китте. Инде шактый караңгыланган иде. Лапасны яктыртмыйча, берни күрерлек түгел. Башта ук утларны кабызасы булган: Гөлсары чүт кенә аяк астындагы әйберләргә абынып егылмады. Капшанып, кабызгычны тапты да төймәсенә басты. Лапас уртасында, кулына улын салып, Гарахан басып тора иде. Бәйрәмгалинең тәне таралып төшкән, зәңгәр футболкасының да, үзенең дә карар җире калмаган... Гөлсары кинәт чәриләп кычкырып җибәрде. Аның тавышына бар кунак ишегалдына атылды. +Бәйрәмгә җыелган туган-тумача, күршеләр әтисе янына гына дип киткән баланың үз туган көнендә шушы хәлдә йортына кайтуыннан илерер бер хәлгә килде. Кайсы - тимер, кайсы агач кисәге тотып, гаеплене юк итәргә дип, юкә агачлы калкулыкка таба йөгерде. Трактор инде каналга төшеп баткан, Амаяктан җилләр искән иде. Ыжгырып, көчле тау елгасы кебек килгән ташкын ә дигәнче тракторны суда килеш ватып-изеп ташлады, моңа кадәр күләгәсе белән ял иттергән юкәләргә дә, хәтта калкулыктан еракта торган "аман өе"нә дә эләкте... +* * * +Бәйрәмгали көтелгән бала иде, аннан соң сигез ел узса да, Ходай Гарахан белән Гөлсарыны икенче угыл белән дә, кыз бала белән дә сөендермәде. Беренче бала бер булып калды. Гөлсары да әкренләп гөлләрнең көзгесенә - саргайганына әверелде, картайды, күзләрен сагыш басты. Алай да Гарахан калган гомерен дә аның белән генә кичкән булыр иде, тауларда көтү көткән акрабалары көннәрнең берендә аңа яшь хатынны димләделәр. Ул үзе дә анда көтү көтеп яшәгән, кешене аз күргән, бик кыргый, яхшы күңелле, имеш. +Афагны Гөлсары тәүге тапкыр кунак өендә очратты. Бакчадан карбыз күтәреп кайтып кергән чагы иде. Гараханның өйләнәсеннән хәбәре булса да, нәкъ шул көнне көндәш белән торып китәрмен дип башына да китермәгән иде. Иртә таңнан каядыр чыгып барганда, Гараханы, кеше белән булуым бар, дип, кайтышына өстәл хәзерләргә кушканга, ризык хәстәрләп йөрүе иде. Карбызны ул юл уңаеннан арыкта гына юып алды да кунак йортына кертә китте. +Башка чакта бик сиземле күңеле һич кенә дә керер дә, Афагны күреп, югалып калыр, димәгән иде. Ул үзен ничек тотарга белмәде. Туктале, икенче хатын алган чакта нинди гадәтләрне алга куясы, дип уйлады. Алар ире белән бу хакта алдан сөйләшмәгән иделәр. Гөлсары карбызын өстәлнең буш почмагына куйды да, куркынып диван почмагына сеңгән, болай да зур кара күзләрен шар кебек ачкан Афагка татарчалап, ике кулын кушучлап сузды: +- Әссәламегаләйкүм. +Тегесе үзе кебек исәнләшмәде, бик куркынып кына, ярдәм көткән сабый бала сыман, аның кулларына тотынды: +- Вәгаләйкемәссәлам. +Сүзләрнең ниндиен әйтергә дә белерлек түгел иде. Гөлсары: +- Афаг, хуш килдең. Куркынып карама, мин синең көндәшең саналсам да, дошманың булырга да, үземне усал каенана кебек тотарга да җыенмыйм. Ничек тә бергәләп яшәрбез әле, - диде. +Афаг: +- Яхшы, - диде дә келагайя почмагы белән авызын каплады. +- Мин Гараханның ир туганы түгелмен ләбаса. Бездә яшынма болай да юк, яулык почмагыңны төшер, косынкаң белән генә дә утыра аласың, көн эссе, - дигән булды Гөлсары. +Хатын, баласыз иткән язмышы белән килешеп, Гараханга икенче хатынга өйләнергә ризалыкны чын күңеленнән биргән иде. Нишанлык бүләкләрен дә үзе алды, күлмәкләрне затлы тукымадан авылның оста тегүчесенә тектертте, итен-маен, татлысын һич кызганмады, иренә балдакны да кыйммәтлесен, калынын-киңен сатып алырга кушты, син икенчесен өйләнсәң дә, ул әле кыз бала бит, күңеле булсын, диде. Җәйләүдән әйләнеп кайткач, Гарахан нишанның теләгәнчә узуын, кызның ризалык бирүен, әле чын никах көне ачыкланып бетмәгәнлекне әйтте. Туганнары белән, бу инде икенче өйләнү, диештек; кыз таулардан төшкәч, йортыма ялгызым гына төшерермен дә мулла-мазар гына чакыртырбыз, дип килештек, диде. Борынгы заман түгел, минем дә барысын да йола буенча гына эшләр чакларым узган, дип өстәде. +Гел якты чырай гына күрсәтсә дә, Афаг өлкән бичәдән шүрләүдән туктамады, йорт эшләренә дә тыкшынмады, аның янында ачылып китеп Гарахан белән дә гәпләшмәде, кайсы бүлмәгә керсә дә, гел бер почмакка посып утыруында булды. Гөлсарыга болай яшәү авыр иде. Кайтам, дисә, аны Гарахан үз ватанына да илтер иде югыйсә, ул уе да никтер күңеленнән китте. Никтер дип, туганнарын күрсә, улының кабере калган илгә кире китә алмам, аның рухын рәнҗетермен дип курыкты. +Гарахан туй-мазар ясап тормаса да, йортына Афаг төшкән көнне кечкенә генә никах мәҗлесе белән канәгатьләнсә дә, ислам кушуына туры китереп, яшь хатынга икенче яхшы йорт булдырды. Хатыннарны булдыра алганча тиң күрергә тырышты: әле анда, әле иске йортында төн кунды, әмма күңеле яшь ни яше инде бала табарлык түгел Гөлсары, ни гүзәллеге тәмам ачылырга да өлгермәгән Афаг бала алып кайтмады. +Гөлсары Гараханга килгән бу бәхетсезлекнең сәбәбе нидә икәнлеген белми аптырады. Һичкемгә зыяны тимәгән Гараханны Ходай нигә дип аталык бәхетеннән мәхрүм итә соң, дип гаҗизләнде. Моның серен ир үзе генә белә иде. Яраткан хатыны Гөлсарыны рәнҗетермен дип, ул яшь хатыны белән якынлык кылмады. Берсен икенчесеннән аерып куймыйм, шәригатьчә булмый дип, инде Гөлсарысына да төннәрен орынмады. +Гөлсарыга берни сөйләмәсә дә, күңеле белән ул барыбер нидер сизенә иде. Язгы кыр эшләрендә икесе бергә кайчандыр уллары вафат булган калкулык өстендә аны искә алып утырганда, Гөлсары Гараханга әйтә куйды: +- Башка чыгар син мине, Гарахан, авыл читеннән икенче бер өй салып бир дә аерып җибәр. Мин сиңа рәнҗемәм, тик бер вәгъдә генә бир: яшь хатының ир бала алып кайтса, Бәйрәм дип атарсың. +Гөлсарының аны Бәйрәмгали дип атарга теле бармый иде. Үлем чалгысы саташсын, аңа үрелмәсен дип, ул үзе яраткан кадерле исемне бераз гына үзгәртте. +- Нигәдер, син аны Бәйрәм дип атасаң, тормышыбыз яңадан бәйрәмгә әверелер шикелле. Мин аңа карап, үз улымны исемә китерсәм, синең күңелең җирдә орлыгың калганнан шатланыр... +Бар сүзендә торган - йортын да салган, тормышын да караган, әмма суд аша аерып җибәрмәгән Гарахан Гөлсарының соңгы үтенечен бөтенләй тыңламады, дүрт баласын да башка исем белән атады. Һәр сабыйга төенчектөенчек бүләкләр күтәреп килгән Гөлсарының күзеннән яшь китмәде, ахырда ир түзмәде, төпчегенә - бишенчесенә хатынның үз каршысында мулладан азан әйттереп, Бәйрәм дип кушты. +Гөлсары бу балага исем кушкан көннең иртәгесендә үз йортында да туй уздырды, аның исәнлегенә теләкләр теләтте, догалар укытып, Ходайдан озын гомер соратты. Ул Гарахан улына исем әнкәсе булудан күкләргә ашкандай булды, әкренләп күңеленә тынычлык тапты. +* * * +Поезд тәгәрмәчләре, шакы-шокы килеп, юлчыларны Юдино бистәсенә китереп җиткергәндә, төн буе күзенә йокы кермичә, бу хәлләрне уйлап яткан Гөлсары, инде улым уянса да була, купебызга кояш нурлары керсен, дип, тәрәзә пәрдәләрен тартып җибәрде дә жалюзины күтәрде. Аннан Бәйрәмгалинең, и Аллам, Бәйрәменең үз ятагыннан салынып төшкән кулларын сак кына, йомшак кына сыпырды: +- Улым, тор, минем Ватаныма, Казаныма кайтып җитәбез. Алла күңелеңә минекендәге хисләрне дә салса, ул синең дә икенче Ватаның була алыр, - диде. +Әле минем янымда тагын дүрт балам бар бит, дип уйлаган Гарахан, Бәйрәмнең үтенечен тыңлап, сөт әнкәсе белән туган якларына моннан ары шунда гына яшәргә дип кайтарып җибәргән иде. +Гөлсары, Бәйрәмнең уянганлыгын ишеткәч, өстәлгә чәй китертте дә үзе тәрәзәдән туган иленең һәр кисәген бөтен җаны-тәне белән бирелеп карап бара башлады. Поезд юлы буйлап калыккан йортларның, яңача төзелгән тукталышларның берсе дә аңа таныш түгел иде. Ул үз гомерендә бер тапкыр гына күргән Казан да инде танымаслык булып үзгәргәндер. Авылдашлары да башкадыр. Күреп белгән туганнарының өлкәннәре кайсы кай зиратларда ятадыр. Аның азәри туфрагында калган Бәйрәмгалие кебек. +Гөлсары менә туган ягына кайта. Аның шифалы суларын эчеп, кар сафландырган һаваларын сулап, рәхәтлек кичереп яшәргә дип кайта. Йорт алырлык акчалы булып, кием-салым, картайган әти-әнисенә, туганнарына күчтәнәчләр, бүләк төяп кайта. +Озак еллар монда яшәмәгән ханымга туган ягының үз гадәтләре инде чит тоелмасмы? Аны кабул итәрме кырыс якның кырыс шартларында яшәгән кавемдәшләре? Киселгән сыныкмы ул? Әллә кадерле кешеләренең күңеленә май булып ятачак бер кешеме? +Танырмы Гөлсары үзе тәгәрәп үскән болыннарны? Үз итәрме ул һаман да тәме телләреннән китмәгән ризыкларны? Инде ул тәмнәр үзгәргән кебек тоелмасмы? Суларын - сай, болыннарын такыр санамасмы туган ягының? Әлегә аның колагын күрше купедан килгән татар җырлары иркәли: +И туган як, газиз туган як, +Бишегемә былбыл кунган як. +Сандугачлар белән сайрашып, +Сабый чагым узган як. +Гөлсарының күрше купеда кем барганлыгын бик тә, бик тә беләсе килде. Бәйрәме дә, чәен эчеп, коридорга чыккан иде. Безнең якның хозурлыгына кинәнеп бара микән, дип уйлады Гөлсары. Үз купесының авыр ишекләрен этә башлаган иде, ачылып киткән ярыктан улының кап-кара кашлы, зуп-зур күзле гаҗәеп чибәр татар кызы белән сөйләшеп торганлыгын күрде: +- Исем анамла гелирим. Онун йеренә, йурдуна, иленә... Бу - хошбәхт. О буну чохдан гүзләйирди. +- Сез бик игелекле эш кылгансыз. +- Мән сизә эвләнирәм, даһа да яхшы олчакдир. +- Бәйрәм итәбез икән алайса. +- Она гүрә дә мәним адым Байрам. +Кыз егетнең сүзләрен, билгеле, шаярту гына дип кабул иткәндер, рәхәтләнеп көлде. +- Бәйрәм, бәхет... Сезгә чыксам?.. Өч кешенең бергә кушылган бәхете бик көчле булачактыр. Һавадагы хыялый кошка әверелеп, тагын Кавказ тауларына очып китмәсме? +- Ә без хәзер гел шулай очып кына яшәячәкбез. Әле тауларга кунарбыз, әле сезнең якның суларына төшәрбез. +Мондый матур сүзгә өстәп, тагын ни дисең? +Рәфкать +Шаһиев +ХИКӘЯЛӘР +Сагыну исе +Иртәнге савымнан кайтып, чәй эчеп алганнан соң, Гөлйөзем урын-җирләрне юып алыйм дип, су кайнатырга куйды да, эчке якка кереп, мендәр тышларын салдыра башлады. Авыр эшме ул, җиңелме - нинди булуына карамастан, рәхәт итеп эшли белә ул. Һәр эштән тәм таба. Әле менә мендәр тышын салдыргач та, сүрү аша чыккан мамыкларны берәмтекләп җыеп, буш конвертка салды да матрас астына тыгып куйды. Шулай азрак җыелгач, иренмичә яңадан мендәр сүрүен аз гына сүтеп, конверттагы каз мамыгын тутырып, тегеп куя. Юк, саранлыктан түгел инде, тәртип яратканнан. Югыйсә казларны да оя-оя үстерә. Үзе белән бергә сыер савучы хатыннарны чакырып, көзен каз өмәсе ясый. Мендәрләре дә җитәрлек. Шулай булса да, мендәр тышын сүткәндә чыккан бер генә мамыкны да алып учакка ташламый. Гадәтләнмәгән. +Гөлйөзем - эшләп арудан ләззәт ала торган җан. Эшләгән эше вакытлы, урынлы, килешле була аның. Шуңа күрә дә, шактый гына коры каенанасы да бәйләнергә җай тапмый. "Кеше этенгәндә этен. Кеше этенгәндә этенмәсәң, артыңнан чыгар кара төтен", дияргә ярата ул. Килен булып төшкән йортына да уңганлык-булганлык төяп килде. Иң зур бирнәсе шул булгандыр да әле Гөлйөземнең. Тегү-чигү, бәйләү кебек кул эшләренә осталык әнисе "бүләге"дер. Әнисе пәлтәләргә, колакчынлы бүрекләргә кадәр тегә иде. Гөлйөзем дә, килен булып килгәннән бирле, күрше-тирә әбиләрне, авыл хатыннарын, кызларны Сабан туе саен яңа күлмәк тегеп куандыра. "Кыз, син быел минекеләргә фонарь җиңле күлмәкләр тегәрсен инде", - дип, йә Мөнирә, йә Каимә алдан ук әйтеп куя. Чаярак кызлар үзләре: "Гөлйөзем апа, миңа да Әлфиянеке кебек перәннекле күлмәк тегәрсең әле", - дип киләләр. Күршедәге Мәрвәриастай да: "Кызый, син сыер саума әле, күлмәк кенә тек", - ди. Гәрәй бай кызы диләр ул әбиеңне. Бай кызы булып бай кызы да шулай дигәч, начар текмидер Гөлйөзем күлмәкләрне. Тегү машинасын Гөлйөзем улы Шәүкәт тугач, бәби акчасына алган иде. Алды дип, күрше Гаҗилә Әлмәттән алып кайтып бирде. Менә, шуның рәхәтен күрә хәзер. Акмаса да тама, иш янына куш була. Калган вак-төяк чүпрәк кисәкләреннән бәби юрганнары, түр юрганнары өчен матур-матур тышлар әзерли. +Гөлйөзем мендәрләренә чиста тышлар кидерде дә, юарга дигәннәрен алып, ишегалдына чыкты. Мамык тузаннарын кагып, керләрен тагарактагы суга батырырга дип иелгән иде, капка келәсенең тонык тавышына башын күтәрде. Капкадан Маһирә әби кереп килә иде. Маһирә әби - күрше Минхәйдәр бабайның карчыгы, Гөлйөземнең авылдашы. Шул әбидән гайре, бу авылда, ул туып-үскән Кирлегәчтән беркем дә юк. Бердәнбер үз кеше - шул күршедә яшәүче Маһирә әби. Башка киленнәрнең авылдашлары көтүләре белән, ә ул менә берүзе... Үзе һәм әби. Шуңа да, урамда Маһирә карчык күренсә, аңа ничектер рәхәт булып китә. Ул рәхәтлекнең ничек икәнен сорасалар, Гөлйөзем аны аңлатып та бирә алмас иде кебек. Менә бүген дә, ул капкадан күренүгә, ишегалдына көлтәсе белән җылылык тулгандай булды. +- Нихәл, балам? Тагын нәрсә эшлисең инде? Әле генә эштән кайтып бара идең бит, - диде ул, үз итеп. +- Эшнең аның бетәсе юк инде, әби. Урын-җир әйберләрен сыгып куйыйм дигән идем. Җәйнең көне озын, эшкә киткәнче кибәргә дә өлгерә, - дип, әле сабын күбегенә батарга өлгермәгән кулларын алъяпкычына гына сөртеп, Гөлйөзем яулык астыннан бүселеп чыккан чәчен эткәләп куйды. Әллә әтиләре кырыс холыклы булганга, әллә инде каенаналы йортка килгәнгә, чәчен-башын туздырып йөрүне килештерми ул. Шуңа да аның башыннан яулыкның төшкәне юк. +Маһирә карчык якты сагыш тулы моңсу күзләрен тутырып, аның бөтен хәрәкәтләрен йотардай булып, карап тора иде. Мае бетеп, төпләре чокыраеп калган бу күзләргә әйтеп аңлата алмаслык якынлык һәм үзенә күрә ниндидер бер кыенсыну тулган. +Гөлйөзем тураеп басуга, аларның карашлары кисеште. +- Әби, уз әйдә, өйгә керик. Хәзер чәй яңартып җибәрәм. +Эшкә уңган булса да, сүзгә әллә ни осталыгы юк шул. Кыстый да белми. Әнә күрше Гүзәл ничек оста итеп кыстый белә. Ә Гөлйөземнән юк инде, сөйләшә белми. Үзе әйткәндәй, агач авыз, балта тел. +- Юк, юк, кызым, рәхмәт, кереп тормыйм. Ни, кызым, мин шуны гына сорыйм дигән идем... - Маһирә карчык, ничегрәк әйтим икән, дигәндәй, бераз аптырап торды. - Син Завут тавын сагынасыңмы, кызым? Завут тавын... +Гөлйөземнең уң күз кабагы тартышып куйды. +- Әби, мин бит ул тауны белмим. Ә менә бакчага керсәм, әрәмә исе килә, - диде ул, кисәктән генә бугазына килеп тыгылган төенне йотып. +- Алайса син әрәмәне сагынасың инде, кызым, - диде әби. - Ярый, кайтыйм әле мин, кызым. Кая барганны бабаңа да әйтеп тормыйча гына киттем. Шуны гына сорыйм дигән идем. Алайса син әрәмәне сагынасың инде. +Маһирә карчык, шулай үзалдына сөйләнә-сөйләнә, тиз генә китеп тә барды. Өенә кайтып җиткәнче уйлары белән бөтен Кирлегәчне урады ул. Илле елдан артык тәне генә монда яшәде шул аның, җаны туган авылында иде. Югыйсә начар да яшәмәделәр. Карты Минхәйдәр гомер буена шаян, җор телле булды. Бер карт, яр буенда утырып, сүс бауларны: бер матурга бер ямьсез, дип, берберсенә бәйли икән. Икенчесе килеп: нишлисең син монда, дигәч, менә, өйләндереп утырам әле, дип сөйләнгән арада: ялгышып, бер матурга бер матур, дип "өйләндереп" куйган. Менә әниегез белән без шунысы булганбыз да кечкенә чакта да аерым яту булмады. Яшьлекне үтә дип җырлаган булалар. Үтми икән ул, китә икән. Үтә торган гына булса, үтеп-сүтеп йөрер иде дә тагын бер әйләнеп килер иде. Ә менә сагыну үтмәде дә, китмәде дә. Киресенчә, көчәя бара кебек. Маһирәнең җанына Янчәй суында агарткан кызыл башлы бирнә сөлгеләре белән бергә ияреп кереп сарылды да гомер буена озата барды. Югыйсә күпме еллар узды, кап-кара толымнар көмешләнеп сирәгәйде, шәм кебек өч малай үстереп сугышка озатты да, шуларның кечесен генә сагынуы белән яу кырларыннан тартып кайтара алды. Икесенә көч-куәте җитмәде. Шулар бәрабәренә сагынуы һаман саен артты гына. Юк, ул авыруларга сабыштыра, саташтыра торган әрнүле сагыну түгел. Ә үткәннәрдән җанга моңсу бер рәхәтлек бирә торган сагыну! +Күршегә килен булып төшкән Гөлйөземнең үз авылдашы булуына сөенеп туймады. Әйтеп бетергесез бер якынлык тойды. Ләкин, Гөлйөземнең үзүзен тотышына, йөз-кыяфәтенә карап, бер генә дә "сагынып яшидер" дип әйтеп булмый иде. Бераз корырак, кырысрак табигатьле, ике сөйләргә урын калдырмыйча сүзен өзеп сөйли. Гомумән, җебеп-агып утыра торган килен түгел Гөлйөзем. Шуңа да, вакыт-вакыт: "Бу бала бер генә дә сагынмый микән әллә?" - дип уйлый иде Маһирә карчык. Тик... +Беркөнне Маһирә карчык иртән казларын инешкә төшерергә дип чыккан иде. Әле урам уянып кына килә. Йокылы-уяулы бәбкәләр сукмак читендәге үләнне йолыккалап, җай гына сибелеп-таралып, өйрәнгән юлларыннан атлыйлар. Маһирә дә, уйларына чумып, аларга ияреп бара иде, тонык кына агылган җырны ишетеп, кисәк туктап калды. +Иртән торып тышка чыксам, +Карыймын ягыгызга шул. +Карасам да ягыгызга +Баралмыйм яныгызга. +Җыр тымызык кына булып Гөлйөземнәр бакчасыннан агыла иде. Иртәнге урам тынлыгының куелыгын бозудан куркып, ишетә күрмәсеннәр дип кенә җырланган әлеге җырның сүзләре Маһирә җаныннан саркып чыккан моңга шулкадәр дә ятышып тора иде. +- Сагынам шул, сагынам. Бернишләр хәлләр дә юк... +Маһирә карчык хисләрен йөгәнләп бер учка җыйганда, җыр инде карлыган яфракларына сеңеп, бакча тынып калган иде. +Бүген менә шул сагынуына дәва эзләп килгән иде ул Гөлйөзем янына. Үзенә иш эзләве иде аның. Һәм менә тапты, ялгызы түгел икән ул, аның кебек башкаларга сер бирмичә сызып кына сагынучы бар икән бит. +Гөлйөзем, ян бакчага чыгып, Маһирә карчыкны урыс капкасыннан ишегалларына кереп югалганчы карашы белән озата барды. Аның инде керләр дә юасы килми иде. Шуның кадәр дә авыр, шулкадәр дә ямансу булып калды җанга. Әйтерсең, Маһирә карчык үзенең гомерлек сагынуын Гөлйөзем иңнәренә салып китте. Гөлйөзем бит үзенең сагынуын берәү дә сизми дип йөри иде. Аның җанына җигүле атлар да сыярлык, анда ниләр барын берәү дә белми иде бит. Ә әби белгән, сизгән Гөлйөземнең сагынуын. Ул, иңбашларын дерелдәтеп, тирән-тирән итеп тын алды да, буасы ерылган елга кебек елап җибәрде. Бакчага, Шушма буендагы әрәмәне искә төшереп, әчкелтем карлыган исе таралган иде. Бу инде карлыган исе генә түгел, бу сагыну исе иде. +Курчак өе кебек авылда +- Нәрсә, сез дә әби юк дип бәэлдисезме? Менә хәзер сез дә, без калдык, дип әйтәсезме? +Кичтән әзерләп куйган печәнен сарыклары алдына салды да, Әминә, өенә кереп, өсләрен алыштырды. Өйнең бөтен ямен алып китте әниләре. Нихәл итәсең, гомер итеп бергә картайсалар да, анда җитәкләшеп бара торган җир түгел шул. Әле ярый, әзрәк хәсрәтләре таралганчы дип, апасы Рәхимә аның янында калды. +- Ай Аллам, апа, ник тордың әле, ятарга идең. Эшкә барасыбыз юк бит, - диде Әминә апасына. Әминә керүгә, апасы, юынырга дип, су да җылытып куйган иде. И-и, хәзер бит казан асларына ягып нужаланасы юк. Краннан агызып алган суыңны газ плитәсенә куясың да, ул арада кайнап та чыга. Аллага шөкер, әниләре бу рәхәтләрне күреп китте. Газы кергән, суы кергән, әниләре әйткәндәй, җәннәт инде... +Юынып аралыктан чыгуга, апасы чәйләр ясап куйды. Кичә уздырган аштан калган тәм-томнарны суыткычтан алып, Әминә дә өстәл артына утырды. +- Хәзер чәй эчик тә, мин конторга менеп төшим инде, апай. Алар бит йә тегендә, йә монда чыгып китәләр, урыннарында һич тота алмыйсың. Шәһәр нәчәлникләреннән бер дә ким түгелләр. Марат Мәрдиевич кәбинитендә утыра торган кеше түгел, китеп тә баруы мөмкин, - дип сөйләнә-сөйләнә, Әминә табыннан кузгалды, чәен эчеп тә бетерде. +- Ярар, бар алайса, менеп төш, мин чәшкеләрне үзем чайкап куярмын, - диде Рәхимә, битен сыпырып. - Бар, үзең әйткәндәй, юкса чыгып та китәр. +Әминә өс-башын рәткә кертте дә, бик эшлекле кыяфәт белән, өйдән чыгып китте. Апасы белән сөйләшеп, хәсрәтләре таралган кебек булса да, капканың бу ягына чыгып, тыкрыктан атлаганда, Әминәне тагын сагышлы уйлар биләп алды. Ярый бүген апасы монда әле. Ул да үзенең Нижникамына китеп баргач, ничекләр буш өйдә берьялгызың гомер итәрсең, Әминә!.. +Тыкрыктан чыгып, урамга борылуга, капкасыннан чыгып килүче Садри Әнвәре күренде. +- Нихәл, Әминә! Кая киттең әле болай бик иртә? Әллә сине дә эшкә чакырдылармы? +- Ийе, чакырганнар ди, көтеп тор! Үзең ничек соң, Гөлчәчәк апай нишләп ята? +- Безнең хәзер җитмештәгечә инде, җайлы, - дип кеткелдәп көлеп куйды Әнвәр. +- Үземнең дә ярый инде хәлләр, Әнвәр абый. Ярамаса да ярый, нишлисең бит? Инәй карчыктан соң ничек яшәрмен, дип кайгырып йөрим инде. Аның бит тыкрыгында кешесе дә юк. Ахравыйлар да атнага бер генә кайта. Кешегә алай димим инде үзем, көн дә монда кайталар кунарга, дигән булам. Бер Ходайга тапшырган инде... Апайлар да гел мине саклап бетерә алмас, яшим шунда... Әле син үзең болай бөктәрләр кыстырып, кая киттең соң, Әнвәр абый? - дип сузды Әминә, гөбердәп чыккан күкрәк тавышы белән. +- Менә фермага менешем. Нәчәлствоның ит ашыйсы килгән. Ике тана суярга кирәк дип, директорның шофёры Рәүф кереп әйтеп чыкты. Сапый абзыйга булышырга кирәк, ди. Пычакны үткенләп йөреп, әзрәк соңга да калдым бугай инде, анасын саткыры, - дип, ул кулындагы төргәгенә ымлады. +Бөктәр шактый калын күренә иде. Әминә ул кадәр үк юләр түгел, мал суйган җирдән бер сугымчының да буш кул белән киткәне юк. Юкка гына бер пычакны балалары шәһәрдән алып кайткан ике "ЭССЕН" пакетына төргән дисеңме?! +- Сапый абзыең эшли тора инде ул, сине көтеп тормый, - диде Әминә, карашын аяк астына юнәлтеп. Иртәнге чыктан авылның асфальт урамы яшьләнеп тора иде. +- Нефтьчеләр кул астына эләккәч баеды инде хәзер авыл. Склад та син эшләгән чактагы кебек түгел бит, Әминә. Анда кер-с-ә-ә-ң, - дип сузды Әнвәр. - Теге вакытларда кайда булды икән ул әйберләр, дип йөрим мин. Ул тракторларга запчасть дисеңме, ягулыгы дисеңме. Теге вакытларда бит, Котдус механик чакта, мескен, кайларга гына барып теләнеп йөрми иде. Хәзер малайлар заявка язып кертәләр дә, икенче көнгә Зөлфия, Әлмәткә барып, нефтьчеләрдән алып та кайта. +Әнвәрнең сөйләгәнен тыңлаган кебек булса да, Әминә аны ишетмәде. Уйлары белән ул авылны нефтьчеләр ярдәмче хуҗалык итеп үзләре карамагына алганчы булган вакытларны иңли иде. Бар иде бит аяктан резин итек төшмәгән чаклар. Кичке савымнан соң, өйгә кайтканда, резин итекләрен шланга астында җылымса су белән юдырып урамга чыгуга, ул итекләр шакыраеп ката иде. Кичкә тотыныр иде буран. Юныслар тыкрыгындагы чокырга сырындылап салыр иде кар. Нәкъ шул җиргә җитүгә, Гайшә мәрхүмәкәй көлә-көлә җыр башлар иде: +Иртә буран, кич тә буран, +Мамык шәлеңне уран шул, +Мамык шәлеңне уран... +Аңа Гүзәл кушылып китә торган иде: +Кигән киемең күрсәм дә, җаныем-бәгърем, +Үзең күргәндәй булам. +Хатыннарның җырлары, карлы буранга уралып, Чүрәгәй урманнары, Сәлимә таулары аша Колшәрип станциясенә китеп югала. Буран, фуфайка чабуларын тарткалап, авыз ачкан саен тынны капларга тырыша. Ә аларга кызык, әйтерсең, армаганнар да, туңмыйлар да. Ә өйгә кайтып кергәч, аяктан шул туңган резин итекләрне сала алмыйча җаннар чыга. Шулай да рәхәт иде. Авырып китеп үләм дисәң дә, сыерларыңны калдырырга кеше юк, савылмыйча да калмый иде. Хатыннар, үзләренекен төгәлләүгә, тиз-тиз генә савып куялар. Бары - бергә, югы - уртак иде шул ул вакытта. +- Шулай хәлләр, Әминә, үзгәрде дөньясы. Хәзерге байлык, рәхәтлек! Тәртип нимеснекеннән ким түгел. Эшлиләр, акчаны уч тутырып алалар. Ял көнне, шәһәр кешесе кебек, алышып ял итәләр. Нефтьчеләр килеп ярдәм итеп торалар. Кирәк - материал белән булсын, кирәк - кеше белән. Авылны гөл иттеләр. Кара син ферма тирәләрен - концерт куеп, уйнап-биеп йөрерлек. Безнең бакча башындагы Өч коены гына кара син. Хатыннар кер чайкарга җайсызлап куйдылар, дип сукрансалар да, әйләнә-тирәсен ничек бизәгәннәр! Ул утыргычлары, мин сиңа әйтим! +- Әйтмә дә инде, Әнвәр абый. Эшләп, яшәп туймаслык. Ярар, мин болайга борылыйм әле. Марат Мәрдиевичнең иртәнге планёркасы беткәндер, - диде Әминә һәм, әкрен генә атлап, конторга таба китте. Хуҗаны йөртүче Рәүфнең машинасы ишек төбендә үк тора иде. Аны күргәч, Әминәнең эченә җылы йөгерде. Ясаттыруын ясаттырыр инде. Шулкадәр байлык, мөмкинлек белән. Гомер буе шушы җиргә бил бөккән пенсионерга каршы килмәс анысы. Менә үзен тотуы, очратуы - мәсьәлә. +Әминә баскыч култыксасына тотынып менде дә, ипләп кенә ишекне ачып, эчкә узды. +- Әйдә, уз, Әминә апай, - дип каршы алды секретарь Рәсимә. +- Марат Мәрдиевич үзе мондамы соң? - диде ул, секретарьнең тавышын күмеп. +- Монда, тик планёрка бетмәде бит әле, Әминә апай. Утырып тор. - Рәсимә бүлмә ишегенең икенче катын да ябып, урындыкны этебрәк куйды. - Әбине дә озаттыгызмы? - диде ул, тавышын әкренәйтеп. +- Озаттык инде, хәерле булсын. Бергә картайгач, бик авыр була икән, иркәм, - дип, гөлдерәп сөйли башлаган иде, исенә килеп, тавышын баса төште. - Дус яшәдек. "Кешене каргасаң, үз анасы белән торсын дип карга", дисәләр дә, Аллага шөкер. Тавышланып урамга чыкмадык, закон эзләп сәвиткә бармадык. Инәкәй белән әйбәт тордык. +- Берәр йомышың бар идеме әллә? - диде Рәсимә, бу авыр сөйләшүне икенчегә борып җибәрергә тырышып. +- Йомыш, дип инде... - Әминә тагын үзенең бар булган тавышына сөйли башлаган иде, Рәсимә, ишеккә ымлап, бармагын иреннәренә тидерде. +- Әминә апаң шулай акырып сөйли инде ул, - дип көлеп җибәрде. - Йомыш шул иде инде: инәкәйгә рәшәткә ясатып булмасмы, дип менгән идем. Кызуында эшләп куймасаң, аннан калган эшкә кар ява. Марат Мәрдиевич каршы килмәс инде дә, менә үзен туры китерүе авыр. Әле монда булгач, бик әйбәт, вакытлы килдең, Әминә, дип утырам үземә. +Ул арада бүлмәдән хуҗаның, бик коры гына: "Рәсимә, кер әле!" - дигәне ишетелде. Рәсимә, болай да әллә ни хисләре күренеп тормаган таш йөзенә тагын да салкынлык билгеләре чыгарып, акрын гына хуҗа ишегенә юнәлде. Әминә исә, ачык калган ишектән ишетелгән сүздән уңайсызланып, контора баскычына чыгып басты. +Моннан авыл уч төбендәге кебек, ап-ачык күренеп тора. Әнә, мәктәп ничек матур булып утыра. Элек, Каюм абзый авыл советы рәисе булганда, мәктәпне әллә кайда кырга салдырып куйды, дип зарланалар иде. Менә хәзер әйләнә-тирәсендә гел йортлар. Балалар бакчасы да шунда гына - мәктәп янында. Хәзергеләрнең башлары эшли шул. Нефтьчеләр курчак өе кебек коттеджлар төзеделәр дә, теге авыр вакытта рәхәт эзләп читкә китүчеләрнең балалары кайтып урнашты, рәхмәт төшкереләре. Утын кисмиләр, көянтәләп су ташымыйлар. Төз генә басып, тек-тек атлап йөриләр. Алар шул йөзем, өрек ашап үскән балалар. Авылныкы кебек чөгендер басуында үскән түгелләр. +Әнә авылның зираты да күренеп тора икән. Күпме шушында басып торганы бар Әминәнең, тик бервакытта да зиратка күз салганы юк иде. Ә менә бүген күрде. Ничек кенә күрде әле. Аннан да якын урын юк кебек хәзер. Бер-ике көн элек кенә сап-сары булып утырган агачлар, өлгергән тузганак башын җил очырткан кебек, яктырып калганнар. Кап-кара булып моңаеп утырган әнисенең өсте дә бүген сарыларга сарылгандыр. Зур әтисе янында бер урын булган икән. Аның өстендәге карт каен үз юрганы белән бүлешкәндер. Ни әйтсәң дә, үзенеке бит. Ходай кушып, рәшәткә дә ясатып куйдырса, әйбәт була инде. +Мәктәп укытучысы күрсәтә торган матур рәсем кебек иде авыл. Карап туймаслык. Менә бит барлык нишләтә. Бабайлар: "Барлык - дуслаштыра, юклык - талаштыра", - дип әйтәләр иде. Шулайдыр. Алай дисәң, юк чакта без татурак яши идек кебек... +Әминәнең бетмәс-төкәнмәс уйларын бүлеп, хуҗа бүлмәсеннән бер төркем белгечләр чыга башлады. Кемдер исәнләште, кемдер юк. Әминәне каян +Алар таралуга, Әминә, Рәсимәдән сорап та тормыйча, хуҗаның ишеген ачты да: +- Исәнмесез, Марат Мәрдиевич. Керергә ярый микән? - диде, сузып кына. +- Кергәнсең бит инде, - диде хуҗа, кара янган йөзенә елмаю пәрдәсе тартып. - Әйдә, утыр. Нәрсә анда синең? +- Зарланудан файда юк, мактанырлык эрәт юк, дияргә инде, Марат Мәрдиевич. Менә инәй карчыкны озаттым. Китте дә барды... +- Нишлисең инде, беребез дә мәңгелек түгел. Яшен яшәгән, ашын ашаган дигәндәй. +Ул арада аларның сөйләшүен бүлеп, ишектән склад мөдире Гөләндәм килеп керде. Борын яфрагында кечкенә борчак кадәр калкып торган миңе аңа аерым бер сөйкемлелек өсти иде. +- Исәнме, Әминә апай. Йомыш беләнме? - диде ул, хуҗаның өстәле янына узышлый. +- Килгән идем әле менә, - диде Әминә, Гөләндәмнең йөзеп кенә хуҗа янына атлаганын күзәтеп. Авылны нефтьчеләр үз канатлары астына алгач, Гөләндәм Әминә урынына складка эшкә килде. Райпо кибетендә сатучы иде элек. Бик уңган-булган ханым. Сату, кибет, склад - аның урыны. Кирәк кешесенә карап елмая белә, ә файдасыз белән алыш-биреше юк. Менә хәзер дә Гөләндәм, үзенә бик ышанган хәлдә, хәтта үзен беркадәр хуҗаларчарак тотып, Марат Мәрдиевичнең каршына ук килде дә: +- Марат Мәрдиеч, документларга кул гына куеп җибәрегез әле, - дип, өстәлгә накладнойлар куйды. +- Үзең карадыңмы, яхшы, яшь итме? Кара аны, миңа сүз әйттерерлек ясама! - дип, документларга имзасын сырлады да Гөләндәмнең кулына тоттырды. Ул, үз дәрәҗәсен белеп кенә рәхмәт әйтеп, кәгазьләрне алды һәм күкрәген алгарак чыгарып, башын югары тотып, ишеккә юнәлде. +"Нәкъ моның урыны икән бу склад", - дип уйлап куйды Әминә, Гөләндәмгә карап. Ишек ябылуга, Әминә хуҗага борылды. +- Марат Мәрдиевич, мин бит... +- Әле син мондамыни? - диде ул, Әминәгә карамыйча гына, өстәл тартмасыннан нидер актарып. - Нәрсә анда синең? +- Минем шул иде инде. Иске авыздан яңа сүз дигәндәй, инәй мәрхүмәгә рәшәткә ясатып булмасмы дип килгән идем сезнең янга. Сугыш ятиме, гомер буе шушы колхозда эшләгән. Гараждагы егетләргә сезнең бер сүзегез җитә инде, - дип, сүзен түгәрәкләде Әминә. +- Кызык кына сез. Монда нәрсә, нефтьчеләр ярдәм итә дигәч тә. Үлгән бер карчыкка рәшәткә ясый башласаң, материал кайдан җиткерик ди без. +Хуҗа кинәт чыккан җәйге өермә кебек күтәрелеп бәрелде. +- Сугыш ятиме дип, әллә повестканы минем әти биргәнме?! Тапканнар Әндри казнасы. +Ул аты-юлы белән, Әминә моңа кадәр ишетмәгән әшәке сүзләрне катлап-катлап тезде, һәм: "Сугышка кем җибәргән, шул ясасын. Рәшәткәне шулардан сора!.." - диде дә, берни булмагандай, телефоннан кемгәдер шалтыратырга тотынды. +Әминә, дәресен өйрәнмичә такта алдына чыгып баскан бала кебек, башын аска иеп дәшми торды. Аннан, егылмасам ярар иде дип, аякларын көч-хәл белән генә сөйрәп, Рәсимә янында да тукталмыйча, тизрәк урамга ашыкты. +Ике куллап баскыч култыксасына тотынды, башын кулларына салып, беравык күзләрен йомып торды. Колаклары чыңлады-чыңлады да бөтенләй ачыттырып елыйсы килде, тик яше чыкмады. Эченә салкын кереп, калтыранып куйды. Иртәнге яктылыкның эзе дә калмаган. Аның карашы тагын бая күз явын алырлык матур, төзек булып күренгән авыл өстенә юнәлде. Җайлап кына мәрхәмәтсезлек, кансызлык тамыр җибәреп килгән күз явын алырлык матур, төзек авыл җанны өшетерлек шыксыз, үзәгеңә үтәрлек салкын икән. +Тәмам кимсенгән, рәнҗетелгән Әминә тагын шуңа игътибар итте: көзге җил шәһәр ягыннан килгән иләмсез болытларны, йолыккалап-тарткалап, авыл өстенә каплап йөри иде... +Танырмынмы икән мин сине... +- Әнкәй, бер сум гына бир әле? +Мең сумны шулай бер сум ди инде ул. +- Балакаем, кайдан алыйм соң?! Ипине дә хәергә җыелган акчага алып кайттым бит, - диде Нәфисә, карлыган җыйган җиреннән башын да күтәрмичә. +- Ну, бир инде, әнкәй. Әле генә теге үзбәк Рәхимулла хатынына бер чиләк карлыган сатып җибәрдең. Бар бит инде синдә. Ренатның туган көненә барам, шуңа кирәк иде. +Нәфисә, чарасыз калып, иелгән башын күтәрде. Наил күзләрен мөлдерәтеп әнисенә карап тора иде. Ана кеше калтыранып куйды. Әзмәвердәй таза, шкаф кадәрле малае бөтен кыяфәтенә мескенлек билгеләре чыгарып аңа төбәлгән. Әлеге мескен күзләр ана кешенең җанын бораулап, үтәли тишәрдәй булып карыйлар. Нәфисә, карлыган җыйган җиреннән бүленеп, әле генә Асия биреп киткән бер биш йөзлек белән ике йөз сумлыкны алъяпкыч кесәсеннән алып улына сузды. Наил, йодрык кадәрле сары лилия чәчәкләрен атлап кына үтеп, әнисенең кулыннан акчаны алды да, нәкъ шулай чәчкәләрне атлап, берни булмагандай, капкага юнәлде. Шикәр шакмагыдай таза, тыгыз тәненә сыланган футболкасыннан таза беләкләре кабарып тора. Аягындагы кроссовкасы футболкасына төстәш. Кигән чалбары да начар түгел. Тик, җилкәсеннән терсәгенә кадәр сузылган зәңгәрсу кара белән ясалган аждаһа койрыгы гына... Бәләкәй малай дигәч тә, апа-абыйларыннан сүз әйттерми үстергән әти-әнисенә, утыз өч яшенә җитеп, әле һаман өч тиен акча алып кайтып биргәне юк, дип кем әйтер. +Нәфисә уйларыннан айныганда, Наилнең шәүләсе дә юк иде инде. Өч баланың берсенә дә бирмәгән мондый әзмәвердәй шәплекне, шәмдәй төз гәүдәне Ходай жәлләми биргән бит үзенә, дигән уй ана кешенең җанын көйдереп үтте. Утырып чыкканчы моның кадәр үк түгел кебек иде. Әллә инде күз буарга өйрәнеп кайтты бу юлысында. Шундый итеп сорый, шундый итеп карый күзеңә... Бирми чараң калмый. Менә бүген дә, Асиядән акчаны алганда ук, "сораса да бирмим" дип уйлаган иде. Юк, тагын булмады. Бала бит, нихәл итәсең. Авыру шул инде, авыру... Үзе теләп алган авыру. Мин монда аяк-кулларымның авыртуларына елап-елап бакча эшләп йөрим дә бит, ул гына шуларның берсен дә белми. +Олы улы инде егет булып килгәндә, Миләүшәсе сигезне бетергән елны, картайган көннәрендә үзләренә ярдәмче булыр дип алып кайтырга уйладылар Наилне. Югыйсә, соңгысы шушы булыр дип тапкан Рамиленә дә ун тула иде. Кирәк булмаган да бит... Асиянең хет әнә - үлде дә, котылды. Бер өзгәләнеп елады да басылды. +Нәфисә үзе карлыган җыйды, үзе шулай гөнаһлы уй уйлап куйды. +Төнлә тапты ул Наилен. Дүрт сәгать тулгак белән интегеп тапты. "Төнлә туган нәрсә" дип әллә шундыйга әйтәләр идеме икән элеккеге әбиләр? Маңгаеннан салкын тир бәреп чыкканда: "Ник кенә кирәк булды икән соң бу миңа", - дип иреннәрен кан чыкканчы тешләде Нәфисә. +- Ну мамаша, ты точно богатыря родила, - диде бәби таптырган карт марҗа. - Такой сын тебя будет носить только на руках! - диде, чырылдап акырган кып-кызыл баланы югары күтәреп. Нәфисә кипкән иреннәрен кыймылдатып бер сүз дә әйтмәде. +Йокыдан уянып, палата тәрәзәсеннән урамга күз салуга, ул аптырап китте. Дөньяда могҗиза булмый дип кем әйтер. Табигать август башы гына дип тормаган, әле саргаерга да өлгермәгән яшеллекне ап-ак карга төргән. Нәфисә ни көләргә, ни еларга белмәде. Тәрәзә төбенә таянган килеш, кар салкыныннан бөрешеп калган яшь каен яфракларын, кашкарый, зәгъфран чәчәкләрен күзәтеп, шәфкать туташының "яңа кешеләр"не имезергә керткәнен дә сизми калган. +Яшь кенә шәфкать туташы улын имезергә дип кулына биргәч, Нәфисә, озак итеп һәр сызыгын, күз карашын, ирен кыймылдатуларын җанына сеңдерергә теләгәндәй җентекләп карап торды. Бала, ялгыш та бер тын чыгармыйча, үзенә бу дөнья яктысын бүләк итүче әнисен күзәтте. +- Улым, үскәч танырмынмы икән мин сине?! - дип пышылдады Нәфисә, баласын күкрәгенә кысып. Баладан килгән татлы ис рәхәт итеп башын әйләндерде. Ул, палатада хатын-кызлар гына булуга карамастан, карават башына элгән йомшак сөлгене күкрәге өстенә япты да ими төймәсен баласының иреннәренә китерде. Малай әнисенең имиен әрсезләнеп имәргә тотынды, ә үзе күзләрен тутырып әнисенә карады. Нәфисәнең тәннәре калтыранып куйды. Әйтерсең, яшь каен ботагында асылынып торган бер йомарлам кар аның җилкә чокырына төшеп китте. Ә бала исә, рәхәтлектән күзләрен йомып, ими башын йолыккалавын белде. +Нәфисәне тудыру йортыннан алырга ире ике баласы белән килгән иде. Шәфкать туташы кулына ап-ак йомшак төргәкне тоттыргач, Хәйдәр кызарып чыкты, үзе җилкәләрен сикертеп бертуктаусыз кет-кет көлде. Инде егет булып беткән малае белән кызы алдында бераз оялып та куйды бугай. Самат белән Миләүшә исә, зур булсалар да, иелә-иелә әтиләре кулындагы кечкенәне капшадылар. +Иртән вакытыннан алда агарган дөнья Нәфисәләр өйләренә кайтып кергәндә инде үз хәленә кайткан иде. Тик ул киткәндә гөлчәчәккә күмелеп калган бакча гына кара көеп төшкән. Тубал-тубал утырган ак, кызыл дәлияләр гаепле кеше кебек башларын игән. +* * * +- Әни, бу Нәфисә апа ничек кенә өлгерә икән?! Ул бакчасындагы чисталык, тәртипне кара әле син? +- Электән шулай. Җырлый-җырлый ясаган түтәлләре дә линейка белән үлчәп сызган кебек, - дип, килененең сүзен җөпләп куйды Фәридә. - Әнә, күрми дә әле ул безне. +Нәфисә уйларына бирелеп, килене һәм оныклары белән капкадан кереп килүче Фәридәне күрми дә калган. Фәридә - Нәфисәнең яшьли үлгән бердәнбер энесе Дамирның хатыны. Онытмыйлар, еш булмаса да, шулай җыйнаулашып хәл белеп китәләр. +- Нәфисә әби безне күрми дә әле ул, - диде Фәридә, көйләбрәк. +- Ай Аллам, ишетмим дә, күрми дә торам икән шул, - дип, Нәфисә чиләген калдырып, карлыганнарны аралап, кунакларына каршы чыкты. +- Нихәл, апа, - дип, Фәридә аңа ике кулын сузды. Аның белән күрешкәннән соң, Нәфисә Фәридәнең килене Эльвираны кочаклап алды. - И-и, минем өсләрем дә бит монда, гел кунак каршылый торган гына, - диде ул көлеп һәм карлыган кызыллыгы сеңгән кулларын алъяпкычы астына яшереп азапланды. Ул арада Эльвираның ике баласы Нәфисә әбиләрен кочаклап алдылар. +- Минем былбыл балаларым да монда икән бит. Ничек үсеп беткәннәр. Радик кая соң әле? - диде ул, капкага таба карап. +- Монда-а. Ансыз килеп булмый бит. Капка төбендә эт белән уйнап калгандыр, - диде Фәридә, артына борылып карап. +Ачык капкада оялчан эчкерсез елмаеп Радик күренде. Нәфисә ике куллап күреште дә яргаланган куллары белән Радикның аркасыннан кагып куйды. +- Үзең бер дә тик тормыйсың. Карлыган җыясыңмы соң? - диде Фәридә, сукмак кырыендагы кызыл карлыганнан бер-ике тәлгәш өзеп. - Эльвира, кара әле апаның лилияләрен, нинди төсләре генә юк. Бирсә, көз көне үзебез дә утыртырбыз әле. Яшь чагында синең бакчаң нинди иде, хәзер дә шулай. Ничек иренмисең дә ничек арымыйсың син, апа? +- И-и Фәридә, элеккеге бакчалар, элеккеге чәчәкләр юк шул инде. Бакчасы да искерде, үзем дә картайдым. Бар иде "түтәлне тигез ясамыйсың" дип, әнкәйдән суган да утырттырмаган чакларым. Шушылай картаермын дип башыма да килми иде. Кара, нишләп монда торабыз соң, әйдәгез әле өйгә. +- Җизни кайда соң? - диде Фәридә, исәнләшеп өйгә кергәч. +- Күршегә кереп китте бугай. Наил белән булышып ята инде. Ул сораган берәр нәрсәне әзерләсәм, җене котыра. Шуның белән әйткәләшеп чыгып киткән иде. Әйдәгез, утырыгыз әле. Һаман сүз белән сыйлыйм алайса. +Нәфисә плитә тирәсендә кайнаша башлады. +- Апада, һәрвакыттагыча, тәмле исләр инде, - диде Эльвира, күчтәнәчләрен өстәлгә куеп. +- Менә боларны алып куй. Нәрсәдер тиз генә уйлаштык та чыгып киттек. Әллә ни алырга да вакыт булмады. Китешли балалар гына "Пятёрочка"га кереп чыктылар, - дип өстәде Фәридә. +- Берни дә кирәкми иде. Бөтен нәрсә җитә бит. Әле менә карлыган, кура җиләге, коелган алмаларны турап компот кайнаткан идем. Аның исе. Наил ярата. Суыткычка куя да тик шуны эчеп йөри. +- Без бакча карап керәбез әле, - диде Эльвира, пакетыннан күчтәнәчләрен бушаткач. +- Барыгыз, бар, балаларга ак карлыган белән кызыл карлыган юып бир. Кранда су бар анда. Агы теге якта, кызыл шомырт астында, - диде Нәфисә, суыткычтан май алып. - Менә иртән генә алмадан бәлеш салган идем. Фәридә, син шуны кисә тор. Әнә анысы кара карлыган белән төеп куйган кура җиләге иде, шуны да ал әле. И-и, аякларым бетте инде, Фәридә. +Яшьләр бакчага чыгып китте. Балалар туйганчы кызыл, ак карлыган ашады. Аннан кура җиләгенә дә барып җиттеләр. Кызыл шомырт та ашап караганнар иде, авызлары бөрешеп, тиз төкерделәр. Бераздан Радик, малаен ияртеп, капка төбендәге эт янына чыгып китте. Кечкенә чагыннан гел шушында кайтып йөргәнгәме, бу йорт, аулак урам бик якын аңа. +- Улым, мин синең кебек чакта ә-ә-әнә тегендә әти белән Сабантуйга бара идем, - диде ул, улын җилкәсенә күтәреп. +- Беләм, беләм. Син әле бер аягың белән пычракка да баткансың, - диде Руслан, авызын ерып. Чөнки, монда килгән саен, аны әтисе җилкәсенә +- Радик, Эльвира, кайда сез? Балалар?! Әйдәгез, чәй эчәргә керегез. +- Керәбез, керәбез, - диде Радик. Кызын иярткән Эльвира кура җиләкләре арасыннан килеп чыкты. +- Минем бөтен тәртипсезлекне карап чыктыгызмы, - дип елмайды Нәфисә. Аннан веранда стенасына, тәрәзә төпләренә элеп, җыеп куйган үләннәрен, ботагы белән сындырган җиләкләрен эткәләде. +- Синең тәртипсез яткан әйберең дә матур. Юктан да кәнфит ясыйсың инде, - диде аның артында басып торган Фәридә. +- Кара, монысы да артымнан чыгып җиткән. Әйдәгез, әйдә. Балаларның ашыйсылары килеп беткәндер, - дип, Нәфисә барысын да алдан үткәрде дә, күтәреп куйган челтәрне төшереп, ишекне ачык калдырды. +- Наил эштәме әллә? - диде Радик, табынга утыргач. +- Эштәме соң инде-е?! Әле яңарак кына чыгып китте. И-и, шул сыннарыңны әрәм итеп йөрисең, дим инде. Әйдәгез, менә бәлеше белән эчегез әле. Маен кабыгыз, - дип, Нәфисә әле берсен, әле икенчесен эткәләп-кузгаткалап кына торды. - Балаларга чәй кайнардыр, тукта, менә хәзер компот салыйк әле. +Нәфисә тиз генә кыймылдап, суыткычтан өч литрлы банка белән компотны алып, өстәл читенә куйды. +- Салкын булмас микән? - диде Эльвира, банканы тотып. +- Юк инде, әзрәк әнә кайнар су салып җибәр алайса, - дип, аерым банкага чәйнектән кайнаган су да агызып куйды. Фәридә, таманлап ике балага да компот салып бирде. Балалар компотларын күтәреп чыгарга җыенганнар иде, әниләре: +- Улым, кая киттегез?! Син бит зур. Утырып эчәргә икәнен оныттыңмы? - диде. Малай да, кыз да кире урыннарына утырды. Компотны эчеп куйганнан соң, "әппәр" итеп, тиз генә чыгарга җыендылар. +- Урамга чыкмагыз, бакчада гына йөрегез. Юмыйча бернәрсә дә ашамагыз, карагыз аны, - дип, әниләре артларыннан кычкырып калды. +- И, боларның үзләрен генә чыгарсаң... Тукта, үзем дә чыгыйм әле. Әби булгач, әби булырга инде, - дип елмайды Фәридә. Һәм балалар артыннан иярде. +- Әйдәгез, ашагыз инде, Эльвира. Радик, менә алма бәлеше белән эчегез әле. Балалар да берни ашамады. Тәмле булмаганмы әллә? - дип, Нәфисә үзе дә бер кисәк бәлеш алып капты. +- Бик тәмле булды, рәхмәт. Мин җизнине карап керим әле, - диде дә Радик, битен сыпырып, өстәл яныннан торып китте. Бигрәк сүзгә саран инде. Һәр сүзе исәптә. Нәфисә сөеп, карашы белән Радикны ишеккә кадәр озатты. +- И-и, карап торам да балаларга, күз генә тимәсен инде, бигрәк тәртиплеләр. Без әллә таба белмәдек, әллә бага белмәдек. Әллә нәрсә төсле генә булды. +- Без дә әллә ничек тапмадык инде, апа, - дип көлеп куйды Эльвира. - Башкалар кебек. Икесен тапканда да: "Ходаем! Бәхете-тәүфыйгы, хәләл ризыгы белән тусын", - дидем. Безгә әби, Ходайдан шундый балалар сорагыз, ихластан сорасаң, бирми калмый ул, дия торган иде. +Нәфисәнең әллә аңында, әллә җанында "Менә сиңа шәһәр кызы!" дигән уй узды. Эльвира исә Нәфисәнең бу халәтен сизмәде дә. Ул, табакка су алып, чынаяклар юарга керешкән иде. +- Ярар инде, Эльвира, үзем юып куяр идем әле. Эшем эшләнгән, дуңгызым дагалаган, дигәндәй. Нәфисә үзе сөтләрне, майларны суыткычка илтте, үзенең колагында Эльвираның сүзләре яңгырады. +Ул арада ишектә Фәридә күренде. Аның артыннан ишеккә элгән челтәргә +- Татар ашар да качар, дигәндәй, апа, без кузгалыйк инде. Эшсез килсә, эш калдыра. Күпме эшеңне калдырдык. Шулай да, сиңа килсәк, җаннар рәхәтләнеп кайта, - диде Фәридә. +- Шушында килсәң, үзе - рәхәт, үзе - җәрәхәт, дисеңме? - диде җырламыйча йөри белми торган Нәфисә. - Эш дип, без пенсионерларның хәзер сыер савып, көтү каршылыйсы юк. Әй, туктагыз әле, чиләгем тулган бит. Фәридә, Эльвира, кайсыгыз булса да алыгыз әле. Балаларның барысының да үзләрендә бар. +Нәфисә, аягының авыртканын да онытып, ишеккә юнәлде. Ул шулкадәр ашыгып атлый иде, әйтерсең лә әкрен генә чыкса өлгерми кала, аның берәмтекләп җыйган карлыганын алмый китәләр. Төзлеген, сыгылмалылыгын югалтмаган гәүдәсенә шәфәкъ кызыллыгы төсендәге мәк чәчәкләре төшкән юка күлмәге дә килешеп тора. Шатлыкта да, кайгыда да җырлап торган җаны гел шушы өрфия таҗлы мәк чәчкәләре кебек аның. Нәфисәнең артыннан карап торган Фәридә ирексездән шулай уйлап куйды. Нишләп шундый чагыштыру килгәндер күңеленә, Фәридә үзе дә аптырады. Бөтенесе Нәфисәгә ияреп бакчага чыктылар. Нәфисә йөзеп кенә карлыганнар арасына кереп китте дә унике литрлы зәңгәр капрон чиләген күтәреп тә чыкты. +Аның бит алъяпкычы да кешенеке төсле генә түгел, дип уйлады Фәридә, апасының челтәрдән теккән алъяпкычына карап. +- Бик чөмәкәйләп тулмаган инде. Радик, мәле машинаңа чыгарып куй, улым, - дип кулына тоттырды. Балалар әтиләре артыннан иярде. +- Рәхмәт, Нәфисә апа. Килгән саен бер дә буш җибәргәнең юк инде синең, - диде Эльвира. - Бакчаң да үзең кебек, үзең дә бакчаң төсле. +- Туктагыз, хәзер, - дип, Нәфисә кирегә борылды да өйдән чиләк белән йомырка алып чыкты. - Фәридә, мәле, монысын син алдыңа ал. +- Әйдә, Радик, кузгал. Монда апаның күчтәнәче бетмәс. Бераз торган саен нәрсәдер күтәреп чыга ул, - диде Эльвира, елмаеп. +Эльвираның тавышы тагын өстәл артында сөйләгән сүзен исенә төшерде. Исенә төшерде дип, ул аны онытмады да. Кайчак була бит шулай: иртән торганда күңелгә бер көй килә дә, көне буе шуны көйләп йөрисең. Эльвираның сүзләре дә, ишеткәннән бирле колакта яңгырап, җанында бутала. +Кайсыларыдыр нидер әйтте, саубуллашты, куллар болгады. Машина кузгалды. Аулак урамдагы капка төбендә аксыл зәңгәр машина төтене өелеп калды. Ул арада, комганны комга ышкып чыгарган шайтан кебек, төтенгә чумган капка төбендә Наил пәйда булды. +- Әнкәй, бер генә сум бир әле-е-е? - диде ул, тонган күзләре белән елмаерга тырышып. Нәфисә ишетмәде. Аның колагында Эльвираның: "Ходайдан тәүфыйклы балалар сорадым", - дигән сүзләре кабатланды. Ә мин алай әйтә белмәдем шул, диде Нәфисә, пышылдап. Сорый белмәдем... Ә бу сорый... +Артык гомер +Төшке ашка утырырга дип җыенганнар гына иде, капка тавышы ишетеп, Наилә тәрәзәгә күз салды. +- Бар, тизрәк ишекне биклә, улым, тагын Маһирә карчык керә, - дип, Наилә әле генә өстәл янына утырган улы Камилне торгызып, ишек бикләргә чыгарып җибәрде. +- Маһирә карчык керә дип, көпә-көндез бикләнеп утыр инде, - диде төшке ашка кайткан Шамил. - Ник кенә йөри торгандыр адәм җәфалап. Өендә утырырга ярамый күрәсең?! +- И-и-и, картлык шулай итә шул, балакаем, - диде әниләре Гыйшкия. Һәм, авыр итеп тын алганын өйдәгеләргә сиздермәс өчен, учы белән авызын каплады. - Яраган белән ярамаганны белсә, болай йөрмәс иде, белми шул. +Ул арада Камил дә ишек келәсен элеп, тиз генә әбисенең култык астына ук кереп, өстәл артына утырды. Маһирә карчыкның таягы белән шак-шок ишеккә бәргәне шактый ишетелеп торды да тынды. Аннан шапылдап капка ябылды. +- Шуны да тотып япмый, - дип, Камил дә олылар сүзенә кушыласы итте. +- Сыерлар су эчкәндә, бозаулар боз ялый. Зурлар сөйләшкәндә, кечкенәләр тыңлап кына утыра, улым, - дип, Наилә чәй эчүен дәвам итте. +- Кайбер сөйләшүне ишетмәсәң дә, бик әйбәт, улым. Эчеп туйсаң, бар, апаңнар кайтканчы дәресләреңне карап куй. +Гыйшкия карчык оныгының башыннан сыйпады. Апасы әле кичә генә, колак артларыннан икешәр эз калдырып, чәчен матурлап юкартты. +Камил тора башлаган гына иде: +- Әппәреңне әйтмәдең бит, улым, - дип, әбисе аны кире утыртты. Камил, тиз генә битен сыпырып, табын яныннан торып китте. +- Нихәл итәсең инде, Ходай артык гомер биргән бит үзенә. Маһирәне әйтәм, - дип, Гыйшкия карчык чәйдән бушаган чынаягын килене алдынарак этеп куйды. - Тагын берәрне яса инде, Наилә. +- Кызганам шул Маһирәне. Адәм баласы шулай кирәксезгә калып йөресен инде. Кемнәр уйлаган да, кемнәр юраган диген, шулай булыр дип. Эштә - эшләп, җырда - җырлап туя алмый иде. Ә хәзер? Артык кашык булып йөре инде! Тамагы туярдай ризык ашыйдырмы?.. Кызы да кайтып күренми ичмасам. Андый бала да түгел иде, югыйсә. Мәскәүдә яши, имеш. Йә Аллам! Берәр гарип-гораба мал булса, бисмиллаңны әйтер идең дә чалып ташлар идең. Адәм җаны бит. +- Әй, әллә ниләр сөйләп утырма инде, әни. Ризык кызганудан да түгел. Бигрәк пычранып йөри бит, - диде Шамил улы, әнисенә күтәрелеп карамыйча гына. Аннан, битен сыпырып торды да, мастерскойга менәм, дип чыгып китте. +- Ни галушын салу юк, ни өстен алыштыру. Дуңгыз булып бетә дә аннан соң кешедән кешегә йөри. Жәлләтә дә бит, нишлисең инде. Без генә түгел, Җәмиләләр дә, Саимәләр дә кертми. Бәдигылҗиһан, ялгыз башы яшәсә дә, капкасын ук бикләп куя әле, - дип, ире артыннан Наилә дә өстәл яныннан кузгалды һәм табынны җыярга тотынды. +Гыйшкия сүзсез генә тәрәзәгә күз салды. Ике таякка таянып, урталай бөкрәйгән Маһирә, үз өен узып, Шәрипҗаннарга җитеп килә иде. +- Саимәләр дә ачмаган. Нихәл итәсең, Ходай һәркемгә гомерне үзе үлчәп бирсә дә, Маһирәнеке артык булган, күрәсең. +Гыйшкия карчык тәрәзә төбендәге яран гөлләренең кан тамчысыдай коелган кызыл таҗларын, җыеп, чүп савытына илтеп салды. Яран гөле чәчәк атканда бик матур булып утыра да аннан соң, кипкән чәчәкләрен коеп, бөтен өйне чүпли. Башта матур булса да, соңыннан кадере бетә. +* * * +Наилә иртән эштән кайтканда, балалар мәктәпкә китмәгән иде әле. Кызларның икесе дә мәктәп киемнәрен киеп, чәчләрен җыеп үргәннәр. Хәзер яңадан чәчне үреп йөрү модасы китте бит, бик җайлы. Камил генә, нәрсәдер, һаман киенмәгән, сузылып йөри. +- Әни, мин бүген мәктәпкә бармам, яме, - диде Камил, ишектән кергән әнисе каршына йөгереп. +- Нәрсә булды? Ник бармыйсың? +- Сиңа булышам. Сүткән кирпечләрне ташый торырмын. +Кичә әтисе белән әнисе мунча мичләрен сүтү хакында сөйләшкәннәр иде. Камил шуны ишеткән икән. Бөтенесе хәзер мунчаны газга көйли. +Шулай диде дә, ул бик эшлекле кыяфәт белән, мәктәпкә җыенып йөргән апалары янына кереп китте. +- Укырга бармаганга апагыз нәрсә әйтер икән? Без укыганда, бер көн дәрес калдырсаң, биш көнлек дәресең кала, дия иде Рузалия апа. Нурфия апагыз да, әйбәт булган, димәс. +- Әни, апага записка язып җибәр әле. Алия апа бирер. Син сорап язгач, ачуланмый инде. Безнең апа әйбәт. Ул үзе, әти-әниегезгә ярдәм итегез, ди. +Камил, бик эре генә, әнисенең кулына кәгазь белән ручка китереп тоттырды. +- Туктап тор инде азрак. Әниең эштән кайтып кына керде бит. Өлгерерсең, - дип, Гыйшкия карчык оныгын яратып кына шелтәләп алды. - Әйдә, утыр. Чәй эч. Синең кебек сәгать өчтән торып эшкә китмәгән ул, өлгерер. +- Син, малай, укырга барасыңмы, әнигә комачаулап йөрергә каласыңмы? Калса, әйдә, тиз генә яз да инде, әни, китәргә кирәк, - диде Алия ишек төбеннән әнисенә. +Наилә тиз генә кәгазьгә нидер сырлады да, урталай бөкләп, кызына тоттырды. Кызлар саубуллашып чыгып киттеләр. +- Бишлеләр алып кайтыгыз, апаларыгызны тыңлагыз, - дип, әбиләре аларны ишек төбенә килеп озатып калды. +- Сиңа да ясыйммы соң? - диде Наилә каенанасына, чынаякка чәй агызып. Кай арада өлгергән, Камил инде өстәл янында кайнаша иде. +- Үзеңне кара башта, мин эштән кайтмадым. Кирәк булса ясап эчәрмен, - дисә дә, Гыйшкия карчык өстәл артына килеп утырды. +- Әйдә, улым, эчсәң, кеше эчкәндә эч тә, аннан соң эшкә тотынырбыз. Әтиең кайтканчы бетереп куярга кирәк. Иртәгәгә, яңа мичне газга тоташтырырга, Равил белән сөйләштем дигән иде. Шуңа күрә бүген сүтеп, урынын чистартып куйсак, әтиең төнгә цементлап калдырырмын, диде. +Наилә чәен тиз генә эчте дә урыныннан кузгалды. Кияүгә чыкканда ашатып карап алган булсалар, иң беренче үзем чыккан булыр идем, дияргә ярата ул, шаяртып. Ничек ашый, эшен дә шулай эшли. Хәзер дә, чәен эчеп бетерүгә, чынаякларын юарга әзерләнгән иде, Гыйшкия карчык тыныч кына: +- Бар инде, болар белән пычранып торма. Улым эчеп бетергәч, үзем сөртеп куярмын, - диде. +- Син, улым, алай бик җәелеп китмә. Укудан калып, эштән качып, әбиеңнең култык астында утырырга җыенасыңмы әллә? - дип сөйләнә-сөйләнә, карарак киемнәрен киде Наилә. Ул арада, уктан атылгандай, Камил дә урыныннан сикереп торды. +- Җылырак киен, улым. Төнлә яңгыр яуды, урамда салкынча, - дип, әби кеше оныгын кайгыртты. +* * * +Ире иртән җайлап сөяп киткән баскычтан Наилә мунча кыегына менде дә иске балта белән кирпечләрне каерып, кузгаткалап, берәм-берәм урам якка ташлый башлады. Карап торсаң, гомер буе морҗа сүткән дә мич чыгарган диярсең. Юеш үлән өстенә чап та чоп кирпеч төште. +- Улым, берүк ул тирәдә кайнашмый тор. Кирпеч тия күрмәсен үзеңә, - диде Наилә, аягын баскычка җайлабрак куеп. +Камил исә, карга баласы кебек авызын ачып, әнисеннән күзен алмый, дикъкать белән аны күзәтте. Ул арада булмады, Наилә тотып менгән иске балтасын кирпечләре янына ташлады да улы янына төште. +- Менә бу кечкенә балта белән сылаган, агарткан балчыкларын, корымнарын кыр да әтиең әйткән урынга ташы. Менә болай итеп кыр. Кулыңа тидерә күрмә, ипләп этлән. Берне генә күтәр. Күп күтәрсәң, эчең авыртыр. +Наилә малаена эш тәртибен аңлатты да, ябылып китмәсен өчен, капканы бер кирпеч белән терәтеп куйды. Үзе тәрәзә аша гына каенанасына дәште: +- Әни, берәр литрлы банкага чәй ясап чыгар әле. Шикәр салма. +Шулай диде дә мунчага кереп китте. Камил рәхәтләнеп, корымга буялып, кирпеч ташый иде инде. +- Берәр эшкә тотынса, ашауны онытып, үлгәнен белми эшли. Әниеңне әйтәм, - дип, бер кулына банка белән чәй, икенче кулына чынаяк тотып өйдән Гыйшкия карчык чыкты. Килештерә белә ул. Иңенә тастымал да салган. Капкадан кирпеч күтәреп кергән Камилне күргәч: +- Атакайгынам, минем улымны танырлык та түгел. Менә эшли ичмасам. Әле ярый улым бар, кызлардан ни килгән алардан?! Эшлә, улым, эшлә. Эшләп кеше үлми, - диде дә кирпеч ташыган Камилгә озаклап карап торды. Төнлә явып үткән яңгырдан соң көн җылынып киткән. Аяк астында йомшак кына кыштырдаган тополь яфраклары рәхәт бер сагышлы җыр булып ишетелә. Көзге юеш яфраклардан таралган ачкылтым-татлы ис тыгыз, куе һава булып ишегалдына җәелгән иде. +Килененә чәйне керткәннән соң, үзе дә, өсләрен алышып, мунчадан кирпечләрне чыгарырга кереште. +- Әйдә, улым, өйик шушында. Аннан чистартып эчкә ташырбыз, - диде әбисе, күтәреп чыккан кирпечләрен җиргә куеп. +Мондый эш күмәклекне ярата. Өчәүләшеп эшләгәч, мич күзгә күренеп юкка чыга барды. Төшке ашка кадәр шактый эш эшләнде. Мунча миченең өчтән бере сүтелеп, бер өлеше генә калды. Өчесе дә каралып, арып, мунча баскычына чыгып утырдылар. Азрак утыргач, Наилә каенанасына һәм улына: +- Әни, бар син кер. Арыгансыңдыр. Шулай булса да чәй куеп җибәр инде. Улым, син дә ял ит. Чәй кайнауга мин дә керермен, - диде. +Наилә калган салкын чәйне эчте дә буш банканы каенанасына бирде. Аннан соң бияләйләрен киеп мунчага, ә каенанасы лаштор-лоштыр галушын сөйрәп өйгә таба атлады. Ул арада Камил, чирәм арасына төшкән терекөмеш тамчысы кебек, юкка чыккан иде инде. +Гыйшкия карчык чәй кайнады, дип чыгып дәшсә дә, Наилә башлаган эшен бетерми туктамады. Кирпечен-кирпечкә аерып бетергәч кенә урамга чыкты. Көзге салкынча һава тыннарны ачып җибәрде. Ул үзенең нык кына арыганлыгын сизде. Тик бу эшләп ару, рәхәт талчыгу иде. Кичү ягыннан каралып килгән яңгыр болытлары да кәефен боза алмады. +Корымлы киемнәрен салып, өйгә керергә җыенганда, Камил дә уеннан кайтып керде. Морҗадан чыккан төсле каралып беткән Камилнең күзләре генә ялтырап тора. Ишек төбендә өйгә керергә торган әнисен күргәч, Камил бер кулын артка яшерде, икенчесе белән күзен угаларга тотынды. +- Улым, кулыңда нәрсә ул синең? - диде Наилә, ишек төбендәге галошларны кырыйгарак этеп. Камил бер әнисенә, бер кулындагы дүрткә бөкләнгән кәгазь +- Акча-а-а, - диде. Аның тавышы көчкә генә, куркып кына чыкты. Ниндидер ярамаган эш эшләнгәнен Камил чамалый иде. Чөнки аның кесәгә йөзәр сум акча тыгып йөргәне юк. +- Кайдан алдың? - дип, Наилә улы янына килде. Аның гаҗәпләнүе йөзенә чыккан иде. Ул кулындагы эш бияләйләрен салып мунча баскычына атты. Камил дәшмәде. +- Улым, кайдан алдың? Кем бирде мондый зур акчаны? Таптыңмы әллә? - диде ул, малае алдына чүгәләп. Камил кинәт килеп туган мондый хәлдән аптырап калды. Иреннәре дер-дер килде, зур соры күзләрен яшь элпәсе каплады. Көне буе коп-коры гына йөргән борыны да җебеп юешләнде. +- Саимә апа бирде, - диде дә мышык-мышык елый башлады. Сабыйның яше кулындагы акчасына тамды. Наилә аның елаганына игътибар да итми иде. +- Ник бирде? Тик торганнан нигә дип ул сиңа акча бирде? +Наиләнең инде каны кыза, ачуы чыга башлады. Камил, куркудан тагын да катырак елап, дәшми тора иде. +- Нәрсә телсез калдың? +Наилә, яшелле-зәңгәрле тавышлар чыгарып, бөтен ишегалдына кычкыра иде. Аның тавышы түбә калайларына бәрелеп яңгырады. Тавышка өйдән Гыйшкия карчык та чыкты. Ул оныгын яклап нидер әйтә башлаган иде, килене, үз балама әле мин үзем хуҗа, дип, аны туктатты. Ишек тиз ябылды. +- Ул бит акча! Нишләп Саимә акчасы синдә? - диде Наилә, ярсып. +Камил, мышык-мышык килеп, күз яшенә юешләнгән йөзлекне әнисенә сузды. +- Песи балаларын үтерергә кушты, - диде Камил, корымлы бите буйлап аккан яшьләрен сөртеп. Һәм карашын әнисенә юнәлтте. Бу сүзләр Наиләне бөтенләй чыгырыннан чыгарды. Улының кулыннан акчаны тартып алды да, Камилне сөйрәп диярлек, Саимәләргә юнәлде. +Саимәләр Наиләләргә күрше генә торалар. Ике уллары, чәчәк кебек бер кызлары бар. Бик нечкә күңелле ул Саимә. Җыр көйләмичә атлап та йөри белми. Бөтен гарип-гараба кош-кортны, этне-бетне өйләренә ташый. Ә менә каенанасы тишексез җиреңнән пес иттерә торган инде. Бер кычкырып җибәрсә, "лып" иттереп утырта. Тол калып, бер ялгызы ир бала үстергән хатын башкача була да алмыйдыр, бәлки. Ире Әнвәр дә шактый кырыс холыклы Саимәнең. +Камилне кулыннан җитәкләгән Наилә артыннан башта шапылдап үз капкалары ябылды. Аннан соң, күгәненнән чыгардай булып киерелеп ачылды да, шак итеп Саимәләр капкасы ябылды. Калай капка, тимер баганага бәрелеп, күк күкрәгән тавышлар чыгарды. Наиләнең йөрәге, ярсып, үзеннән дә алда чаба иде. Ул атламый, ә ярсыган ана арысландай алга таба ыргылып бара. Камилнең аяклары җиргә тиеп-тиеп кенә китә. +Саимәләргә килеп кергәндә, тегесе җырлый-җырлый кишер кырып утыра иде. +- Ник син минем балага хуҗа буласың, ә?! Ник хуҗа буласың минекенә?! - диде ярсыган Наилә, кулыннан җитәкләгән Камилне селеккәләп. Исәнләшергә дә онытты. +Саимә әллә чыннан да нәрсә булганын аңламый иде, әллә аңлап та аңламаганга сабышты. Бик тә гаҗәпләнгәндәй итеп: +- Нигә бу кадәр кычкырасың, Наилә апа? Хуҗа булып нәрсә эшләгәнмен инде тагын? - дип, утырган урыныннан торды. Наилә исә әле һаман тынычлана алмый иде. Ул Камилнең күз яшенә юешләнеп беткән йөзлек акчаны Саимәнең битенә +- Минем балага акча биреп, мәче балаларыннан котылмакчы булдыңмы? Үзеңнең дә ике малаең бар. Ник аларга гына кушмадың үтерергә? Йөз сум акчаң да янга калыр иде. Бүген мәче балаларын үтерергә кушкансың. Менә Маһирә карчыктан туйдык, ул артык. Иртәгә аны үтерергә кушарсыңмы?! Әнвәреңә әйтсәң, мәчене генә түгел, үзеңнең дә башыңны борып ташлый бит, Саимә. +Наилә соңгы җөмләсен Саимәнең йөзенә иелеп, тешләрен кыскан килеш, иреннәре арасыннан пышылдап кына этеп чыгарды. Карашы үтеңне сытарлык иде. Аның ачуы тиз генә басылырга охшамаган. Иреннәре кебек, Наиләнең күзләре дә кысылган. Алар ниндидер бер кызгану катыш әрнү белән карадылар. Әнисе Камилне кулыннан ычкындырмаган иде. Саимәнең бөтен тәнен өтеп электр тогы узды. Ул кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Бөтен тәне калтырап, "лып" итеп, бая гына кишер кырып утырган урынына утырды. +- Соң, Наилә апа, беркемгә дә кирәкмиләр бит алар. Интегеп йөргәнче генә дигән идем, - диде Саимә, үпкәләп. Әллә Наиләнең тавышыннан, әллә дерелдәп торган Камилне кызганудан, сүзләре өзек-өзек чыкты. +Камилнең бала акылы әнисенең сүзләрен бөтенләе белән аңлап җиткермәде. Шулай да... Аның әнисе, тәрәзә пыялаларын селкетерлек итеп, бик сирәк кычкыра. +Ничек очып кергән булса, Наилә шулай, Камилне җилтерәтеп, чыгып та китте. +- Минекенә хуҗа булмакчы, - диде ул, ачуын баса алмыйча. - Акча биреп җан кыйдырырга уйлаган. Беркемгә кирәкмиләр, имеш. Кирәкмәгәннәр ул бер мәче балалары гына түгел. Маһирә карчык та интегеп йөри әнә урамда. Беребезгә дә кирәкми. Әни әйткәндәй, артык җан. +Наилә капканы ачты да алдан малаен кертеп җибәрде, аның артыннан, капканы тотып ябып, үзе керде. Көзге саран яктылыкта кояш иренеп кенә җирне иркәли. Баягы кара болытларны җил куып тараткан. Капка төбендә үскән тополь сары йөгергән кулларын сузып Наиләне тынычландырырга тырыша. Бачкадагы сары зәгъфраннарның ачкылтым исе, тамак төбенә утырып, күзләрне ачыттыра иде. +Камил мунчадан чыгарган корымлы кирпечләрне чистарта башлады. Чәй эчәсе килү дә онытылды. Наилә, баскычта яткан бияләйләрен алып киде дә, мунчага керешли, никтер урамга карыйсы итте. Урамнан, ике таягына таянган, күлмәк итәкләрен ыштан бөрмәсенә кыстырып, күзлеген маңгай өстенә үк менгереп куйган Маһирә карчык кайтып килә иде. Наилә кигән бияләйләрен кире салды да корымлы кирпечләре өстенә куйды. Маһирә карчык, өе турына җиткәч, таякларын коймасына сөяп, яулыгын рәтләде. Аннан намазга баскандай тураеп басты да мөнәҗәт көйли башлады. +Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем, +Бәхиллек бирсәң, өйгә кайтаем. +Наилә кул аркасы белән күзләрен сөртте. +- Әни, капканы биклимме? - дип, Камил әнисенең әйткәнен дә көтмичә капкага йөгерде. Ана кеше: +- Бикләмә, улым. Әйдә, әтиең кайтканчы эшне бетерик, - диде дә улы белән мунчага кереп китте. Тын урамда әле һаман Маһирә карчыкның тавышы ишетелә иде. Якуб Зәнкиевнең тууына 100 ел +ИРТЕШТӘ ТАҢ АТСЫН ӨЧЕН... +ФЛЁРА СӘЙФУЛЛИНА белән бәйләнештә тора, аның очерк, эссе, фельетон, мәкаләләре даими рәвештә "Казан утлары", "Сөембикә", "Мәгариф", "Татарстан яшьләре", "Ялкын"; Төмән өлкәсе басмалары - "Тюменская правда", "Тобольская правда" битләрендә татар һәм рус телләрендә басылып килә. Аларда автор укытучы, мәктәп җитәкчесе, Бөек Ватан сугышын кичкән ветеран, ил язмышына битараф булмаган шәхес буларак таныла. Әлеге язмаларында халык башыннан кичкән аерым бер дәвер чагылыш таба. Автор монда үз төбәге, ил күләмендә әһәмиятле мәсьәләләр, белем бирүнең торышы, милли мәктәп, киләчәк буынга әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү һ.б. бик күп темаларны күтәрә. Әхлак, гаилә, намус, вөҗдан, җаваплылык, яшәү мәгънәсе, яхшылык һәм явызлык көрәше кебек катлаулы мәсьәләләргә карата үз фикерләрен яза, ата-бабаларыбыздан мирас булып калган газиз туган телебезне, милли горефгадәтләребезне, халыкның милли тәрбиясе нигезләрен саклау, яңадан тергезү, аларны гаиләдә һәм мәктәптә тәрбия эшенең нигезе итеп кертү хакында борчылып яза. Яшь буынны дуслык, татулык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек рухында тәрбияләү - аның мәкаләләренең төп асылын тәшкил итә. Һәр язмасында ул яшьләрдә милли горурлык хисен сүндермичә саклау, халкыбызның рухи байлыкларын балаларның күңеленә сеңдерү турында уйлана. +Зәнкиевнең милли мәсьәлә хакындагы җитди уйланулары 1990 елларда аеруча активлаша. Өлкәдә милли хәрәкәт башында торучы милләттәшләребез эшчәнлегенең олы бер нәтиҗәсе буларак бәяләнерлек басма - татар газетасы ("Яңарыш", берече мөхәррире - Азат Сәгыйтов) дөньяга чыгуы да моңа киң мөмкинлек тудыра. Газета, әкренләп, Төмән өлкәсе татарларының әлеге мәсьәләгә үз карашларын җиткерү мөнбәренә әверелде. Ана телен саклау, мәктәпләрдә туган телне укыту, балаларга милли рухта тәрбия бирү мәсьәләләре Якуб Зәнкиевне гомеренең соңгы көннәренәчә борчып килгән сораулар булды, ул бу мәсьәләгә карата үзенең фикерен өзеп әйтә алды, битарафларны уяту теләге белән янып яшәде, шул омтылыш аның яшәү мәгънәсенә әверелде. Вакытлы матбугатның милли мәсьәләләрне хәл итүдә, халыкны берләштерүдә, тел һәм мәдәниятне саклауда хәлиткеч роль башкаруын аңлаган хәлдә, Я.Зәнкиев, әлеге басманың һәр санында диярлек басыла, замана тарафыннан кискен куелган мәсьәләләрдә сабыр акыл белән алтын уртаны табуга ярдәм итәрлек чыгышлар ясый. (Куанычлы ки, язучы иҗатының әлеге юнәлеше өлкәнең яшь галимәсе Халидә Кирамова тарафыннан тәфсилләп, монографик планда өйрәнелде.) +Шул рәвешле, Якуб Зәнкиев зур әдәбиятка журналистлык-публицистик эшчәнлек аша килә. Татар әдәбияты белән һәрдаим танышып бару, әдәби барышны тулысы белән күз алдына китерү, әдәбият тарихында булган һәр чорның үзенчәлеген аңлап кабул итү, талантлы иҗат әһелләренә олы хөрмәт һәм ниндидер бер интеллигентлы җылылык белән карау - ахыр чиктә, аның үзендә дә зур күләмле әдәби әсәр язу теләге тудыра. Олы тормыш тәҗрибәсе туплаган укытучы проза өлкәсенә тормышның катлаулы сорауларына җавап табу, илебез тарихының аерым чорларында төрле милләтләр язмышында хәлиткеч урын тоткан катлаулы вакыйгаларга мөнәсәбәтен белдерү, әдәбият-сәнгатьнең мәңгелек сорауларына үз карашын чагылдыру максаты белән килә. Татар әдәбиятының асылында яткан гаделлек һәм ялган, мәхәббәт һәм нәфрәт, мәрхәмәтлелек һәм явызлык кебек мәңгелек кыйммәтләр аның әсәрләренең үзәгендә тора. +Якуб Зәнкиев иҗатының бер тармагын балаларга багышлап язган хикәяләре тәшкил итә. Әлеге әсәрләр бүгенге көндә җирле төбәктә әдәбият укыту программаларына да кертелгән. Бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган укытучы буларак, ул хикәяләрендә балалар психологиясен тирән аңлап, аларның яшенә, күңел халәтенә туры китереп иҗат итә. "Кайчыколак" - язучының әлеге юнәлештәге әсәрләрен берләштергән хикәяләр җыентыгы. Язучының кече прозасы ИРТЕШТӘ ТАҢ АТСЫН ӨЧЕН... балалар өчен әхлаклылык мәктәбе булып торырлык. Аларда балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, табигать, кече яшьтәге балалар өчен әһәмиятле булган хәл-вакыйгалар урын ала. Шулар аша олы яшьтәге язучы тирә-якны таный башлаган укучыга тормыш дәресләре бирә. +Шулай да, Якуб Зәнкиевне киң катлам укучыларга "Иртеш таңнары" (1988) романы танытты. Күләмле, эпик характердагы әдәби әсәр язуга керешүен автор бу рәвешле искә ала: "...Без яшәгән заманда, без гомер үткәргән җирләрдә укытучының әһәмияте ифрат зур иде. Шул үзем күргәннәр, кичергәннәр күңелемә тынычлык бирми башлаган чорда, безнең төбәккә Казаннан бер төркем язучы килеп төште. Ф.Хөсни, Ш.Галиев, А.Гыйләҗевләр белән аралашу минем тормышымны яңартып, үзгәртеп җибәрде. Укытучыларга багышлап, Себер татарларының тормышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын сөйләп бирәсем килде. Әлеге фикер кырык ел буена миңа тынгылык бирмәде һәм нәтиҗәдә шушы әсәр туды..." Якуб аганың күп еллар күңелендә йөрткән күләмле әсәр язу хыялы, әкренләп, төгәл сюжет линияләренә, конкрет геройларга әверелеп, әсәр калыбына салына башлый һәм аның нәтиҗәсе гасырның 80нче елларында тормышка ашырыла. Әсәрне кәгазьгә төшерү, бөтенлекле сюжет кору, әлбәттә, физика-математика укытучысына билгеле бер кыенлыклар тудыра. Әдәби эшнең бөтен нечкәлекләренә төшенүдә Якуб ага татарның талантлы шәхесе - язучы Аяз Гыйләҗевкә бурычлы булуын аңлап, беренче романының дөнья күрүендә аның зур ярдәме тиюен гомеренең соңгы көннәренәчә олы рәхмәт, хөрмәт хисе белән искә алды. Әлеге эшлекле аралашу язучының гаилә архивларында сакланган хатларында да чагылыш таба. +Роман соңрак (1994) дилогия рәвешендә яңадан басылып чыга. Төбәк өчен бу әсәрнең дөнья күрүе үк олы әдәби вакыйга булса, гомумтатар әдәбиятында ул яңа тема, Татарстаннан читтә гомер сөрүче татар кавеменең үзенчәлекле дөнья сурәте чагылышы буларак кызыксыну тудырды. Әсәр халык тарихы, аның рухи елъязмасы булуы ягыннан да игътибарга лаек. "Иртеш таңнары"ның 1988 елда Татарстанда үткәрелгән "Елның иң әйбәт китабы" бәйгесендә, М.Мәһдиевнең дә укытучылар тормышына багышлап, җәмгыятьтә аның урыны, абруе, сугыштан соңгы елларда балаларга белем, тәрбия бирүдә ир-егетләрнең роле хакында фикер йөртеп язылган "Фронтовиклар" әсәреннән кала икенче урынны яулавы да үзе хакында үзе сөйли торган факт. +Билгеле бер халык, этносның үзенчәлекле менталитеты чагылышы милли әдәбиятның төп сыйфатларыннан берсе буларак санала. Милләтнең психологик портреты, яшәешенең мораль-этик кануннары, әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтенең сурәте сүз сәнгатенең үзәгендә тора. Гуманлылык һәм гомумкешелек кыйммәтләрен алга сөрү - татар әдәбиятының төп билгесе. Әлбәттә, тарихи башлангыч мондый әсәрләрнең асылын тәшкил итә: аларда халык тарихы һәм җәмгыятьнең үз тарихи үткәненә мөнәсәбәте чагылыш таба. Якуб Зәнкиевнең әлеге романында илебез тарихындагы катлаулы вакыйгалар Себер җирлеге, себер татарлары язмышы аша чагылдырыла, үзенчәлекле геройларның холык-фигыльләре тарихи һәм табигый яшәү шартларында, үзләренә хас гореф-гадәтләре аша ачыла. Аерым детальләр, символлар, кабатланмас образлар галереясы романны татар әдәбияты тарихында авыл прозасына караган бихисап әсәрләр арасында да танылырлык һәм үзенчәлекле итә. +Әлеге ике китаптан торган "Иртеш таңнары" романында Тубыл һәм Иртеш елгалары буенда гомер иткән татар халкының инкыйлаб вакыйгаларыннан алып, Бөек Ватан сугышы елларындагы фаҗигале язмышы сурәтләнә. Әсәрдә язучы авыл җирлегендә кул көче, маңгай тире белән гомер сөргән халык, үз миссиясен халыкка хезмәт итүдә күргән авыл укытучысы язмышларын ил тормышы, тарихи фаҗигаләр аша киң эпик планда күрсәтүгә ирешә. Мифологик мотивларга һәм сюжетта кулланылган халык авыз иҗаты элементларына салынган мәгънәви йөкләмәнең функциясен билгеләү +ФЛЁРА СӘЙФУЛЛИНА Себер төбәге әдәбиятында дөнья сурәтенең үзенчәлекле чагылышын ачыкларга ярдәм итә. Бүгенге көнгәчә сакланып килгән гореф-гадәтләр, йола-ышанулар халыкның рухи мәдәни байлыгын тәшкил итә һәм сүз, музыка, уен төрләре синтезы буларак карала. Зәнкиев иҗатындагы дөнья сурәтендә фольклоризмның көчле чагылышын ассызыкларга кирәк. Автор үзе дә әсәрләр язу максатын милли рухи кыйммәтләрне, себер татарларына хас булган халык авыз иҗатын теркәп калдыруда һәм аларны киләчәк буынга җиткерүдә күрә. +Язучының әсәрләре сюжет канвасына, әсәр текстына кертеп җибәрелгән фольклор жанрларының байлыгы белән аерылып тора. Дилогиядәге себер татарлары тарихына мөнәсәбәтле күпсанлы легенда-риваятьләр, көндәлек тормышындагы гореф-гадәтләр, бу як халкының үзенчәлекле көнитеш тәҗрибәсен туплаган мәкаль-әйтемнәр урын алган булуы үзенчәлекле дөнья сурәте тудыруга, геройларның холык-фигылен ачуга юнәлдерелгән. "Иртеш таңнары" дилогиясендә тарихи шәхесләр, вакыйгалар белән бәйле легенда һәм риваятьләр аеруча әһәмияткә ия. Ханбикә Сүзге һәм Күчем хан турында бәян роман-дилогиянең икенче китабында аерым бер бүлекне тәшкил итә. Автор себер татарлары тарихында урын алган әлеге тарихи шәхесләрне халык тарихының онытылмаслык гүзәл сәхифәләре буларак тәкъдим итүгә ирешә. Ханбикә Сүзге образы - Себер фольклорының иң гүзәл, шигъриятле образларының берсе. Аның турында мәгълүматлар Кунгур елъязмаларында, Г.Ф.Миллерның "Себер тарихы"нда да сакланып калган. Аерым бер чыганакларда аны Күчем хан Казаннан алып кайткан, дип язылса, икенчеләре аның казакъ илбашы кызы булуы хакында сөйли. Әсәрдәге Ялан авылы хронотобы да әлеге мәшһүр хан образы белән бәйләнгән. Тасвирланган драматик вакыйгалар "Алтын мөгез утравы" хакындагы легенда белән тыгыз үрелгән. Бу легенда ХХ гасырда да хан хәзинәсен эзләүчеләргә тынычлык бирми. +Төп сюжет линияләренә өстәмә рәвештә тәкъдим ителгән мондый күренешләр әсәр эчтәлеген баета, кызыксыну уята. Шул рәвешле, әсәрдә татар укучысы өчен ятрак, әлегә кадәр таныш булмаган дөнья ачыла. +Себер табигате сурәте, әлеге җирдә гомер сөргән татар халкының яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдыра торган тотемистик легендалар да әсәрдә үзенең лаеклы урынын алган. Аю баласын күкрәк сөте имезеп үстергән хатын турында легенда Себер җирлегендә табигать белән кеше багланышларының бик тирәндә ятуын гына түгел, ә аларның бербөтенне тәшкил итүе хакында бик борынгы карашлар яшәп килүен раслый. +Бу үзенчәлек язучының гомер соңында иҗат ителгән "Ялкында өтелгән мәхәббәт" (1999) романында да күзәтелә. "Кызлар тавы" легендасы әсәрнең идея-эстетик катламы белән тыгыз бәйләнгән. Күчем хан сараендагы тоткын кызлар батырлыгы җирле халыкның ирек, азатлыкка омтылыш хисләрен гәүдәләндерүгә хезмәт итә. Бүгенге көндә дә Тубыл-Вагай якларында Кызлар убасы (Кызлар тавы) исемле калкулыкларның саклануы - әлеге риваятьләрнең тарихи җирлеге булуы хакында сөйли. Төп персонаж Нуриянең токым тарихына нисбәтле сурәтләнгән "яшел күлмәкле кызлар (еш кызлары)" - урман кызлары турында легенда да әсәр сюжеты тукымасына уңышлы керешеп китә. Ярыммифологик образлар себер татарлары аңында кешеләр белән янәшәдә - Себер урманнарында яши дип кабул ителә; җемелдәп торган яшел күлмәкле бу пәри кызлары, адәми затлар, ир-егетләрне үзләренә гашыйк итеп, урманда калдыралар, алар белән тормыш коралар... Шунысы кызыклы: уйдырма-әкият рәвешендәге мондый мифологик легендалар ХХI гасыр башында да саз артында, тайгага сыенып утырган Себер татарлары авылларында гомер сөрүчеләр тарафыннан чынбарлык буларак кабул ителә. +Язучының зур эзләнүләре нәтиҗәсе булып торган әлеге әсәр әдәбият белгече В.Рогачёв тарафыннан хаклы рәвештә "халыкчан-тарихи эпопея" дип бәяләнә. Әлеге зур эпик полотнода Төмән җирлегендә гомер итүче халыкның ХХ гасыр башыннан алып, аның урталарына кадәр булган тормыш панорамасы тудырыла. Якуб Зәнкиев ИРТЕШТӘ ТАҢ АТСЫН ӨЧЕН... әсәрләрендә этнографик детальләр, халыкның әлеге як табигатенә яраклашып гомер сөрүе, көнкүреш сурәтен чагылдыру аша милли характерлар ачылган. "Ялкында өтелгән мәхәббәт" романында автор тарафыннан шигъри югарылыкта сурәтләнгән ау эте белән аю аулау, балык тоту күренешләре, сазлыкта үскән, күзләрне камаштырырлык төрле-төрле җиләкләр җыю, күл өстен каплап алган кыр үрдәкләре, җәйге урманда баласын иярткән поши сурәте, кышкы зәмһәрир суыкта хайваннарына печән салырга чыгучы карт образы һ.б. җирле халык тормышының этнографик сурәтен тәшкил итә. Автор тарафыннан үзәктән читтә, урман-сулар, сазлыклар артында гомер кичерүче себер татарлары тормышының әдәби-образлы чагылышы тудырыла. +Шул рәвешле, Якуб Зәнкиев әсәрләрен анализлау себер татары язучысы тарафыннан булдырылган пространство моделен аңларга юл ачса, мәдәни-тарихи, тарихи-әдәби һәм мифопоэтик контекстларга мөрәҗәгать итү исә әсәрдә авторның тормыш картинасын барлыкка китерү үзенчәлекләрен аңларга һәм кабул итәргә мөмкинлек бирә. +Үзәгендә дөреслек-хакыйкать эзләүче укытучы образы тору әсәрнең эчтәлеген язучының үз биографиясенә якын итә. "Ялкында өтелгән мәхәббәт" романы да авторның милли колоритлы төбәк әдәбияты тудыру юнәлешендәге эзләнүләренең уңышлы дәвамы дип кабул ителергә хаклы. +Язучы илебез тарихында булган зур тетрәнүләр вакытындагы татар халкының тәкъдирен, тормышын бөек максатларга багышлаган катлаулы язмышлар аша киң эпик сурәттә яктыртуга ирешә. Эпик киңлек, зур гомумиләштерүләр, милли-тарихи характердагы мәсьәләләргә мөрәҗәгать итү Якуб Зәнкиев әсәрләрен Г.Ибраһимовның "Безнең көннәр" (1934), М.Галәүнең "Болганчык еллар" (1976), Ф.Хөснинең "Җәяүле кеше сукмагы" (1957), И.Газинең "Онытылмас еллар" (1949-1966), К.Нәҗминең "Язгы җилләр" (1948) кебек танылган татар романнары белән аваздаш итә. +ХХ гасыр кебек тормышта, шул исәптән әдәбиятта да барган катлаулы үзгәрешләр вакытында Төмән өлкәсе татар әдәбияты, халыкчан реализм юлын алып, укучыны мәдәни-рухи яктан үстерә, үзаңын уяту максатына хезмәт итә, милли тарих белән таныштыру, тәрбия бирү юнәлешен сайлый. Үз әсәрләре аша Зәнкиев сүз остасы булып кына түгел, ә фольклорчы, этнограф, туган якны өйрәнүче буларак та танылды. +Язучының иҗатын өйрәнү һәм бәяләү барышында әдәби текстта дөнья сурәте тудыруның үзенчәлекләре турында фикер алышу өчен киң җирлек булуына игътибар итәсең. Әсәрдә милли менталитет чагылышын, әйләнә-тирә дөньяны кабул итүнең аерым сыйфатларын билгеләү язучының иҗат үзенчәлеген ачыклауга юл ача. +Якуб Зәнкиев әсәрләренең рус теленә тәрҗемә ителеп бастырылуы төбәктә яшәүче рус телле укучыга да әлеге язучы иҗаты белән танышу мөмкинлеген тудырды. +Флёра СӘЙФУЛЛИНА, +КФУ профессоры Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар +ТОРМЫШ САБАКЛАРЫ СЫНАВЫНДА тәкъдим итте, укучыларга аларны аңлыйсы һәм бәялисе кирәк булды. Чөнки, шагыйрь әйтмешли, әгәренки йолдызларны кабызалар икән, димәк, алар кемгәдер, нәрсәгәдер кирәк. Әйе, һәр ихтыяҗны иҗтимагый-сәяси яки шәхси мәнфәгатьләр тудыра. Сәет Сакмановны да, аның мохитен, аның фикердәшләрен дә, дошманнарын да икъдисадииҗтимагый яшәеш шартлары калыплаган бит. Бу каһарманга мөнәсәбәтебез уңай булып, аны хуплаган тәкъдирдә дә, Сәет Сакмановны идеаль герой йөри торган тәртә арасына кертеп булмый, ул анда сыймый, андагы таләпләргә җавап бирми. +Һәр чор әдәбияты һәм сәнгате үз геройлары белән дөньяга килә, шулар белән тарихка кереп кала. Ягъни ил-көннең яшәеш вазгыятенә бәйле рәвештә образлар системасы тудыра һәм алар үзгәреп-яңарып тора. ХIХ гасыр әдәбиятының классикасы саналган образларны: аталары калдырган байлык исәбенә типтереп яшәүче Евгений Онегин, Ленский, Печорин, ата жулик Чичиков, ялганчы, буш куык Хлестаков, хыялый һәм ялкау Обломов, мәхәббәттән башканы, кайгы-хәсрәтне белмәгән И.С.Тургенев кызларын искә төшерик. Шул чор әдәбияты тәкъдим иткән геройларның берәрсе сука артыннан йөреп, мал абзарын тазартамы, юкә каезлап, чабата үрәме? Лев Толстой каләме астыннан чыккан чибәр ханым Анна Каренина колхозның хезмәт "таягы"на тигән барлы-юклы икмәген кире хөкүмәткә илтеп бирер идеме икән? +ХХ гасырның әдәби-эстетик казанышы саналган "Клим Самгин тормышы" (М.Горький), "Доктор Живаго" (Б.Пастернак) кебек эпик әсәрләрне алыйк. Икесенең дә романнарга исем биргән үзәк геройлары - тормышта үз кыйблаларын таба, системага җайлаша алмый бәргәләнгән шактый ук урта кул, шул ук вакытта фаҗигале шәхесләр. Совет әдәбиятының торышына җиңүче кыяфәтен биргән 20нче еллар, 30нчы елларда да Илья Ильф белән Евгений Петров каһарманлык бизмәненә шахтёр Стахановны да, Ардуан батырны да, атасын сатып үрнәк пионер даны алган Павлик Морозовны да түгел, ә яңа типны - авантюрист, алдакчы Остап Сөләйман-Берта-Мария Бендер Задунайскийны утыртып куялар. Холкы, үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре, караклыгы белән ничек кенә ачуыбызны китереп, саруыбызны кайнатмасын, Остап Бендер әдәбиятыбыз тарихына тип булып кереп калды. "Күчеш чоры" тибы дип әйтергә мөмкин, чөнки ул үз вазифаларын "намус" белән үти: көлдерә, нәфрәтләндерә, көендерә, уйландыра... В.Катаевның "Вакыт, алга!", Л.Леоновның "Соть", "Дәрьяга юл", В.Панфёровның "Бруски" дигән 30нчы еллар роман-повестьларының үзәгендә вакытны узарга ниятләгән алдынгы эшчеләр, хыялый галимнәр, колхоз тормышы "ләззәтен" татый башлаган крестьяннар торса да, хәтта авторлары талантлырак булса да, берсе дә "Унике урындык", "Алтын бозау" исемле әсәрләр шөһрәтенә күтәрелә алмады, үз чорының сурәтле елъязмалары гына булып калды. Сәбәбе ачык: Сөләйман малае Остаптан рекордлар таләп итмиләр, "фирка уставын бозасың, коммунист исеменә тап төшерәсең", дип дәгъва белдермиләр. Хезмәт процессы никадәр генә матур да, ямьле дә күренмәсен, аны турыдан-туры сурәтләү үзе генә поэтик образ дәрәҗәсенә күтәрелә алмый. Аны кеше характеры, эчке дөньясы, кичерешләре ярдәмендә генә шигърият итәргә мөмкин. Көнбатыш әдәбиятының Бальзак, Флобер, Стендаль, Мопассан, америкалы Драйзер кебек бөек реалистлары яшәгән чорда да авыр физик хезмәт булган: шахтёр күмер чапкан, крестьян җир сөргән, иген үстергән... Мәгәр сүз осталарын күбрәк кешенең рухи дөньясы, мәхәббәте, өйләнүе, балалар үстерүе, башкалар белән аралашуы, алар белән мөнәсәбәте, батырлыклар кылуы, дингә карашы, фани дөнья белән хушлашуы... кызыксындырган. Акны кара дип расларга мәҗбүр ителгән совет әдәбият белеме бу төр әсәрләрне иске җәмгыятьнең тончыктыргыч шартларын, начар, тискәре якларын ачы тәнкыйтьләп, буржуаз дөньяны фашлауга багышланганнар дип бәяләде. Хәзерге җәмгыять яшәешендәге тискәре күренешләрне, авыр үсеш юлларын күзалларга мөмкинлек биргән Сәет Сакманов та шул типтагы образлар рәтендә була алмыймы?! Т.Галиуллин трилогиясен рус һәм Аурупа, Америка әдәбиятлары классиклары белән янәшә куеп, чагыштырып карауны мин бик урынлы саныйм. Чөнки ул - фикер тирәнлеге, сәнгати сыйфаты ягыннан да алар белән янәшә куеп чагыштыру дәрәҗәсендәге әсәр. Сүз алып бара торган авторыбыз һәм аның әсәре дә, бүгенге укучыларыбыз да андый мөмкинлекне бирә. Автор хыялында канатланган, сәяси тормыш лабиринтларыннан сайлап алынган образны кабул итү укучының +АЗАТ ӘХМӘДУЛЛИН зәвыгына, сәнгати каршылыкны аңлау сәләтенә дә бәйле. Чын шәхес образы катлаулы һәм каршылыклы булса, укучыда ихтирам уята. Андый образны аңларга тырышу, аңлату - әдәби тәнкыйтьченең, сүз сәнгате галименең бурычы һәм намус эше. +Шул рәвешле, Р.Мөхәммәдиев "Кенәри - читлек кошы", А.Гыйләҗев "Балта кем кулында?" әсәрләрендә башлаган традицияне дәвам итеп, җәмгыять белән идән астыннан идарә итүче кара көчләрнең пәрәвездәй чәбәләнгән катлаулы хәл-әхвәлләрен, алдау, кирәкмәгән кешене юлдан алып ташлау кебек явыз алымнар белән эш итүчеләрне "Сәет Сакманов" трилогиясе үзенчә, югары сәнгать осталыгы белән чыбыркылый. +Автор баш героен төрле яклап сурәтли, аның уңай сыйфатларын да күрсәтә, кояш яктысыннан тартып чыгарып, кимчелекләрен дә ачып бирә. Сәет үзен тайгак, пычрак юлга баскан, төзәлергә, чын-чынлап тәүбә итәргә тиешле кеше дип санамый. Аның үз язмышы өчен көрәшә белүе сокландыра. Ул "хәлле яшәешне кешенең акыл сәләтен күрсәтүче билге" дип саный һәм татарның милли байлары булырга тиеш дигән ышаныч белән яши. "Без - тычканнар баскан өйне тазартучы санитар мәчеләр", дип кабатларга ярата ул үзенең яраннарына. Бай белән ярлыга бүленеш табигый, адәм балаларын Ходай Тәгалә тигез яратмаган, дип исәпли. Берсенә матурлыкны, таң калырлык чибәрлекне мулдан биргән, икенчесенә - дөньяны калтыратып тоту, өченчесенә лидерлык сәләтен тоттырган... Кемнедер горур, эре, тәкәббер итеп яраткан, кайсынадыр байлык туплау, саранлык чирен иңдергән... +Мәхәббәт маҗаралары белән бәйле мавыктыргыч борылышлар, укучыны кулда тоту максаты белән уйлап табылган, көтелмәгән хәлләрне сурәтләүгә маһирлык, сюжет канвасының табигый оештырылуы ягыннан да Т.Галиуллинның бу әсәре Көнбатышта "Декамерон"нан башланып, ничәмә гасырлар яшәгән "азгынлык, алдакчылык" романнарын ("плутовский роман") искә төшерә. Әмма тышкы якынлык эчке яңгырашка, фәлсәфи юнәлешкә кагылмый. "Сәет Сакманов" трилогиясендә үзәк персонажда чагылган сәяси-иҗтимагый тәрәккыяткә мөнәсәбәте һәм бәясе милләт яшәеше, татар теленең язмышы турында уйланулары, тарих тарафыннан рәнҗетелгән, башкалар тарафыннан изелгән, кимсетелгән халык баласы бәгыреннән төшкәнлек сизелү белән аерылып тора. Монда халыкның киләчәге өчен борчылмаган, җинаятьчеләрне каптыру максаты белән генә мәшгуль алдынгы тикшерүчене яки милиция хезмәткәрен сурәтләгән маҗаралы (детектив) романнар белән уртаклык та бар кебек. Ләкин автор тормышка, яшәешкә аек карый. Менә, мәсәлән, соңгы елларда шаушу куптарган, үлем белән беткән бер генә җинаятьнең дә ачылмаганын да яшерми ул. +Сәет - гап-гади образ гына түгел, ул - тип. Кыргый капитализм шартларының типик гәүдәләнеше булган герой, хәтта, әйтергә яраса, серле каһарман. Аның иҗади көчен, җегәрен җәмгыять тиешенчә куллана, файдалы эшкә җигә алмаган. Аерата бер яктан ул үзенә уңай мөнәсәбәт уята. Ул - саф татар баласы. Татар иң болгавыр заманда да югалып калмый, үзен диңгездәге йомычка хәлендә итеп санамый, дигән фикергә алып килә язучы. Т.Галиуллин бу персонажы белән ХХ гасыр ахыры - ХХI йөз башы әдәбиятында яңа тип ачты дисәк тә, дөрес булыр. Әйе, Сакмановларны җәмгыять яшәешеннән сызып ташлап булмый. Әле, бәлкем, шулардан узган гасыр башындагы кебек меценатлар чыгар, алар милләтебезгә зур хезмәт куяр. Чөнки Сәетнең атаклы саран Плюшкин кебек үз байлыгына мөкиббән китеп, акча санап ятмыйча, олы сәясәткә чыгарга, депутат булырга, әдәбиятны аңларга омтылышы кебек мактауга лаек сыйфатлары да бар. Аны, алда әйтелгәнчә, илдәге вазгыять, ситуация тудырган. +Сәет Сакманов белән якыннан аралашкан кешеләр арасында аның даирәсенә очраклы килеп эләккән, чын мәгънәсендә инсафлы бәндәләр дә аз түгел. Андыйлар героебызга мөнәсәбәтле хатын-кыз арасында бигрәк тә күп. Фәнгә тартылган Мисхәт-Миша - шундыйлардан берсе. Яки, әнә, Сталин лагерьларын узган, лаеш шулпасын мулдан чөмергән, нечкә күңелле, юморга бай, мөлаем Әхмәдиша карт һәм аның карчыгы... Бу образлар милли үзенчәлекләрне күзгә артык бәрелеп тормаган деталь-күренешләр аша тасвирлауга, халыкның ерак тарихи тамырларын эзләүгә, тоталитар режим тегермәненә эләккән аеры шәхес, гаилә язмышы аша тулы бер буынны сурәтләүгә мисал була алалар. Әхмәдиша картның гадәти хәл-әхвәлләрен Сәет һәм яраннары белән бәйләп, язучы татар халкына хас фикерләү үзенчәлекләрен ТОРМЫШ САБАКЛАРЫ СЫНАВЫНДА дә ача. Аңар чылтырап аккан чишмә суыдай сафлык, шәфкатьлелек, игелеклелек, ярдәмчеллек хас. Кеше үтерүне гадәти бер гамәл санаган бәгырьсезләр дә аның янында, саф әхлакый тәртипләр боҗрасына эләккәндәй, гөнаһсыз сарык бәрәннәре кебек булып, юашланып кала. +Билгеле инде, әдәби әсәр уңай яки тискәре геройны сурәтләүгә генә кайтып калмый. Ул - идән, түшәм, тәрәзә, ишек, ишек тоткасы, баскыч, җылыткыч, яктырту җиһазлары... берәмлегеннән торган өй шикелле, композиция, сюжет, конфликт, характерлар, лирик чигенешләр, тел-стиль, сүз-сурәтләр гонсырыннан төзелгән катлаулы бина. Бу яссылыктан "Сәет Сакманов" трилогиясе җитди һәм һәрьяклап сөйләшүгә, фикер алышуга зәмин бирә. Автор төрле яшьтәге, дөньяга һәркайсы үзенчә карашлы йөзләгән персонажлар белән зур оркестр дирижёры кебек оста идарә итә; вакыйгалар җебен чуалтмый. Инде онытыла башлаган геройның яңадан "кирәге" чыга, ул яңадан сүзгә, хәрәкәткә катнашып китә... Күп кыллы, күп тавышлы полифоник әсәрдә кеше җанының бәргәләнүләрен, "зиһен ташкынын" сурәтләгән урыннар да җитәрлек. Катлаулы композициянең "сүтелгән, убырылып төшкән урыннарын" оста итеп сурәтләү авторга озак еллар дәвамында татар, рус әдәбиятлары тарихын студентларга өйрәтү, сүз сәнгате әсәрләрен анализлау буенча махсус курслар алып бару да ярдәм иткәндер дип уйларга кирәк. Әгәр бу әсәрнең иҗат методын якынча "кырыс реализм" дип билгеләсәк, трилогиянең теләгән фикерне, хәтта эстетик идеалны ачуда үз бурычы бар. Трилогиянең беренче кисәгендә ("Тәүбә" романы) Көнчыгыш әдәбиятлары романтизмына барып тоташкан шигъри мәхәббәт фонында автор безнең көннәрдәге җинаятьчелекнең килеп чыгуының иҗтимагый һәм икътисади сәбәпләрен ача. Икенчесендә ("Элмәк") хакимият һәм хөкем оешмаларының кайбер вәкилләре "фатихасы" белән җинаятьчелекнең көч-куәт алып бәйдән ычкынуының нәрсәләргә алып килүе шактый ук тирән психологик анализ ярдәмендә тикшерелә. Өченче роман ("Төнге юллар") "ахыр чиктә бер түлисе була, берсе генә дә - мәхәббәт ләззәтләре дә, байлык хозурлыклары да - мәңгелек түгел" дигән мәгънәне, кичерешне укучыга җиткерү бурычын үти. Гаилә бәхетенә, байлыкка ирешкән Сәет бу рәхәт тормышның озакка бара алмасын "татлы бер сиземләү" белән сиземли. Мәхәббәт - аның өчен җитди, ләкин үтеп чыгарлык сынау. Өч романның стиленә дә тормышка җанлы мөнәсәбәтнең ачык чагылышы, сурәтләү чараларының күптөрлелеге, тапкыр һәм көтелмәгән чагыштырулар, юмор хисе, фаҗигале хәл-әхвәлләр уңае белән дә "күз яше аша көлү" хас. +Автор традицион сынландыру алымнарын һәм чараларын урынлы куллану белән беррәттән, төрле яссылыкта яткан төшенчәләрне янәшә кую, төсләр, хисләр берлеге һәм каршылыгы, синестезия күренешләренә мөрәҗәгать итү ярдәмендә сурәтне төрләндерә, җанландыра. "Мәҗүси җил", "битараф ай", "шадра йолдызлар" кебек табигать сурәтләре янында "төссез, иссез, тәмсез, ләмле, үчле тавыш" кебек эпитетлар психологик халәт тудыруга ярдәм итә. Онытыла барган, яки җирле сөйләшләргә хас сүзләрне кулланудан да автор тартынып тормый һ.б. +Кыскасы, татар әдәбияты бүгенге заманыбызны каршылыклары, табигый матурлыклары белән сурәтләгән роман-трилогиягә баеды. Сәнгатьчәлек ягыннан югары дәрәҗәдәге трилогия герое - Сәет Сакманов, бер тәнкыйтьче әйткәнчә, китәр өчен килгән, узгынчы каһарман түгел. Шунысы хак: ул тормыштан алынган, әмма язучының сәнгати хыялы ярдәмендә агымдагы тормыш каршылыкларын, бүгенге адәми зат рухының гаҗәеп бай һәм катлаулы булуын тагын да ачыграк һәм тулырак чагылдыра торган итеп сурәтләгән. Бу трилогия, һичшиксез, әдәбиятыбызның олы бүләгенә - Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек әсәрләрнең берсе. +Азат ӘХМӘДУЛЛИН, +профессор, ТРның фән һәм техника өлкәсендәге +Дәүләт премиясе лауреаты ГАФФАР ТУКАЕ! тормышыннан "Сызылып таңнар атканда" (1984), Габдулла Тукай турында "Соңгы сәгать" (1986) драмалары бар. +Балалар өчен язылган әкият-хикәяләре, татар әдәбияты һәм сәнгате турындагы публицистик һәм әдәби-тәнкыйть мәкаләләре, татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре турында очеркларын гына исәпкә алсаң да, чыннан да, Ә.Гаффарның тынгысыз каләме армый-талмый милләт, әдәбиятка хезмәт иткәнлегенә төшенәсең. +Татар әдәбиятын күпмилләтле Рәсәйдә русчага яисә башка телләргә тәрҗемә аша беләләр. Бу урында Ә.Гаффар прозасының хәзерге татар язучыларыныкы арасында башка телләргә чагыштырмача күбрәк тәрҗемә ителгәнлеген дә билгеләп узарга кирәк. Аның иҗатын чит халыклар, беренче чиратта, "Долг" (1983), "Глоток воды" (1985), "Зерно и жернова" (1989), "Жизнь" (2008) исемнәре белән чыккан китаплары аша белә. Әлеге тупланмаларда исә төп урынны хикәя-повестьлары алып тора. Димәк, Бөтенрәсәй укучысы соңгы егерме биш-утыз ел эчендә дөнья күргән татар прозасын аның иҗаты аша да бәяли дигән сүз. +Исемнәре һәм иҗатлары белән үз халкының тарихыннан аерылгысыз шәхесләргә багышланган әсәрләр Ә.Гаффар иҗатында аерым урын алып тора. Әйтик, татар халкының бөек улы, талантлы шагыйре Габдулла Тукайга багышланган әсәрләре дә берничә аның. Моңа шаккатырлык та түгел, Тукай үзе исән вакытта ук иҗатчыларның үзәгендә булган, шигырьләре, тәнкыйть мәкаләләре белән чордашларын җәлеп иткән. Язучылар исә аның ятимлек чорын, авыр бала чагын, шәхесенең күпкырлылыгын халык күңелендә мәңге яшәтергә ашыкканнар. +Инде әйтелгәнчә, Ә.Гаффар иҗатында Тукайга киң урын бирелгән: драматик пьесасы, шигырьләре, хикәя-повестьларында да шагыйрь образын очрата алабыз. Тукайның күпкырлы шәхесенә сокланып язылган публицистик мәкаләләре шулай ук татар укучысын бөек шагыйребез белән таныштыруда зур роль уйный: "Хезмәт байрагы" газетасында - "Мәңгелек Тукай" (1982), "Татарстан яшьләре"ндә - "Мәңге нур син, и Тукай!" (1986), "Шәһри Казан"нда - "Мәңгелектән мәңгелеккә чаклы" (1998), "Ватаным Татарстан"да - "Уятучы бишек җыры" (2006), "Татар иле" газетасында - "Граммофон тәлинкәсендә - Тукай рухы" (2002). Ә.Гаффар "Ал үзеңә, Тукай!" шигырендә ("Мәгърифәт", 1998), бүгенге дөньяда яшәүнең авырлыгыннан зарланып, шагыйрь рухына мөрәҗәгать итә. +Тукайның 100 еллыгы уңаеннан 1986 елда язылган "Соңгы сәгать" әсәре аерым игътибарга лаек. Ә.Гаффар әсәрнең жанрын үзе "хыялый поэма" дип билгели. Ә бөтен характеры, төзелеше, сәнгатьчә эшләнеше, конфликт үзенчәлеге ягыннан исә ул шигырь белән язылган трагедия жанрына карый. Эшләнешенең тулаем хыялга нигезләнүе, бөтен элементлары шартлылыкка корылуы аның үзенчәлеге булып тора. Әсәрнең эчтәлеген Тукай вафат булган көннең соңгы бер сәгате эчендәге вакыйгалар тәшкил итә. Әлеге сәгать эчендә, авторның иҗат фантазиясе ярдәмендә, Г.Тукай, үткәнгә - балалык елларына һәм киләчәккә сәфәр кылып, төрле чор әдипләре белән очраша. Вакыт символы итеп алынган сәгать, аның хуҗасы, шагыйрьнең мәхәббәт алиһәсе булган Гүзәл кыз образлары вакыйгалар барышында зур роль уйный. Сәгать тәгәрмәче, учакта пешерелгән бәрәңге детальләре әсәрнең төп фикерен чагылдыруга уңышлы ярдәм итәләр. Тукайның эчке дөньясын ачу өчен, Ә.Гаффар, үткәнгә кайту алымыннан файдаланып, кечкенә Апуш белән олы шагыйрь сөйләшүеннән Г.Тукайның еллар буе күңеленә җыелган уйларын, үпкә-сагышларын, сызлануларын укучыга һәм тамашачыга җиткерүгә ирешә. Трагедиядә Тукайның үз әсәрләре, башка шагыйрьләрнең әсәрләре уңышлы һәм күп файдаланылган. Биредә без Ә.Гаффарның шагыйрь образын яңача сурәтләргә омтылышы көчле булуын күрәбез. +1995 елда язылган "Дәрья башы" повесте Тукай бала чагының бер чорын - Кырлайдан Җаекка килгән вакытны үз эченә ала. 2017 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге кандидатлары арасында язучы Ә.Гаффар да бар һәм аның әлеге повесть исеме белән аталган "Дәрья башы" повесть, романнар, хикәяләр җыентыгы зур бүләккә дәгъва кыла. +Китапны ачып җибәргән "Дәрья башы" повестеның исеме җисеменә туры килә. Ул кечкенә Апушның бала чагының мөһим бер чорын - аны шәхес буларак тәрбияләүгә зур этәргеч биргән Җаекка - яңа гына кызлары һәм уллары үлгән Галиәсгар җизнәсе белән Газизә апасы йортына килү вакытын тасвирлый. Әсәр шактый кызыклы, гади структуралы, психологик күзәтүләргә, диалогларга бай. +Кырлайдан Җаекка алып баручы юл, чит-ят бер йортка аяк басу, "чираттагы әтиәниләр" белән танышу, кечкенә Апушның хис-кичерешләре әсәрнең сюжет линиясен тәшкил итә. Повестьтан моң сизелеп торуын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу моңның сәбәбе - Апушның Кырлайны, андагы мәдрәсәне сагынуы, ятимлек газабы, ятимлек язмышына әрнү-үпкәләвендәдер. Аның яшьтәше Габдерәүфнең: "Бә-әк шәп урынга төшәсеңне бел", - дигән сүзенә каршы: "Кайда да бер. Мин Кырлайны сагындым инде, мәдрәсәне. Фәтхерахман мөгаллимне..." - дип җавап бирүеннән бөтен җан әрнүен, юлда йөреп, анда сугылып, тегендә кагылып яшәвеннән аруын аңлап була. +Аерым эпизодларда Габдуллаҗан образында берьюлы моң да, сагыш та, сабырлык та бергә үрелеп, кушылып киткән кебек. Кечкенә Апуш "уеннарда катнашмый", "әти", "әни" дип дәшүләрне бик озак иттерәсе килә", "кайда да ирекле булмавын"а көрсенә. Аның тарафыннан "бар җанын - үткәнен, хәзергесен, күрәчәген - ачынып әйткән рәнҗүле, каргышлы сүзләре"н якыннарына да ишетергә туры килә: +"Курыкмыйм да. Уйлыйм. Нишләрмен инде, дим. Нигә гел болай йөртәләр мине, дим. Әле анда, әле монда. Әле авылдан авылга, әле каладан калага. Нигә мин бер генә җирдә тормыйм, дим. Нигә бер генә мәдрәсәдә гыйлем алмыйм, дим. Нигә мин гел юлда, дим. Нигә мин... дим..." +Ә.Гаффар "Дәрья башы"нда бай кичерешләр палитрасын куллана, еш кына аларны тиз арада чиратлаштыра: без Габдулланың әле куануын, әле уңайсызлануын, әле тарсынуын, әле ятсынуын, әле көрлек хисләрен кичерүе белән очрашабыз. +"- Үземнеке Бибимәмдүдә булган. Аннары соң Кырлайдагы Зөһрә әнкәм. Аннан соң Казандагысы - Газизә анам. +- Бер атаңа өчәүме? +- Аталарым да шултиклем! Үземнеке - Мөхәммәтгариф, Кырлайдагысы - Сәгъди, Казандагысы - Мөхәммәтвәли. +- Бай икән син! - диде Гәбдерәүф, тел шартлатып. +- Ие шул, - диде Габдулла һәм, уйчанланып, тәрәзәгә борылды да: - Бие, бие, Гайнулла, биегән кеше бай була, - дип көйләп куйды. - Бии торгач, хәзер монда килеп җиттем инде". +"Дәрья башы"нда Тукайның чын кешелек сыйфатлары, иман һәм рух ныклыгы алга бастырыла. Әдип монда "Тукай дини булмаган" дигән карашларга үз җавабын эзли: ул әле яңа гына танышып өлгергән "туганнары"на дин гыйлеме бирә, "мәгълүматлы мулла малае" буларак фикер йөртә, шәригать кушмаган эш-уеннардан ерак тора, һәр әйткән сүзен "Иман шарты", "Һәфтияк" кебек китаплар белән җөпләп бара. +"Дәрья башы" повестенда шулай ук детальләрдә мәгънәви борылыш, тирән эчтәлек эзләү әдип каләменең бер үзенчәлеге булып тора. Әйтик, дала, юл, бүре, дилбегә, Апушның әрҗәсе, мунча кебек детальләр әсәрнең төп фикерен чагылдыруда уңышлы булып тора. Алар әсәрнең идея-эчтәлеген, анда чагылыш тапкан карашларны, Габдуллаҗанның образын тулаем ачарга ярдәм итә. +Повесть: "Ак кар яткан дала дәрьядай киң, очсыз-кырыйсыз булып тоела иде", дигән җөмлә белән башланып китә. "Дала" образы - халыкның борын-борыннан килгән туган җире, туган моңнары, бөтен яшәү образы, тарихы. Шуңа бәйле рәвештә, әсәрнең беренче җөмләсеннән үк туган як моңнарын, якынлыкны тоеп була. +Юл детале исә, бер яктан, кечкенә Габдулла өчен Кырлай, Казан, Чистай, Оренбург, Җаек араларын тоташтырган чиксез киңлек булып торса, икенче яктан, Җаекка илткән юл - ятим Апушның тормышындагы әһәмиятле чор, ак кар белән уратып алынган, аңа күпмедер вакыт җиңеллек китерәчәк бәхет юлы. Менә бу Җаекка кайтуларын да "бер самавыр екмаенча торып, сөйләп бетермәле түгел": дүрт көн Казан каласында куналар, бер көн - Чистайда, бер көн - Оренбургта. Шул рәвешле, унсигез көн тоташтан юлда булырга туры килә. ГАФФАР ТУКАЕ! +Повесть башында - Җаекка бару юлында һәм әсәр ахырында - Габдуллаҗанның уйларында - бүре образы белән очрашабыз. "Ялгыз бүренең, танавын күккә чөеп, кыска итеп улавы" әйтерсең лә кечкенә Апушның күп кыенлыкларга, тормыш газапларына дучар ителгән тормышына киная ясый. Дилбегәне тоткан Сафиулланың сүзләре исә "бүреләр"не дошман буларак та аңларга этәрә: +"- Монда шулай бүреләр күпмени? - дип сорады малай. - Казаннан чыкканнан бирле... дүрт тапкыр юлга төштеләр ич инде. +- Әй, Габдуллаҗан, дөньяда бүре бетә димени? Аның ике аяклылары күбрәк. Шуларыннан саклан син, шуларыннан". +Сафиулланың юлда барган вакытта Габдуллаҗанга дилбегә тоттыруы һәм шәкертнең карышмавы - кечкенә Апушның Җаек чорында тормыш тәҗрибәсен җыярга, гомеренең җаваплы вакытына керергә әзерлеген күрсәтә булса кирәк. Әрҗә детале исә Апушны ятимлек ачысы сындырмавына, җаваплылыкны үз өстенә алудан курыкмавына ишарә ясый: +"- Әрҗәмне үземә бир, - диде. - Авыр түгел ул. Миңа инде берни авыр түгел. +- Мә алайсаң, - диде Сафиулла, аңа әрҗәне сузып. - Ие, авыр түгел. Аның каравы... язмышың авыр..." +Повесть азагында Апушның Гыймадетдин белән мунча керү эпизоды, безнең аңлавыбызча, аеруча әһәмиятле, чөнки герой тормышында яңа этап башлануны, аның, ятимлек сәхифәләрен ябып - үткәндә калдырып, тормыш китабының яңа битен ачуын - "дәрья башы"на керүенә ишарә булып тора. Телгә алып узылган һәм башка кайбер символлар, әдәби детальләр, прототибы Тукай булган каһарманның ятимлеге турында уйланулар, аның эчке халәтенә, яшәеш кануннарына бәя белән төрле мәдәни катламнарның бер әсәр чикләрендә кисешү үзәгенә әверелә. +Ә.Гаффар сурәтләгән әдәби герой Габдулла Тукайны шактый реалистик, тулыканлы, катлаулы характерлы, көчле кеше итеп күзалларга ярдәм итә. Кыскасы, "Дәрья башы" повестенда Тукай образы укучылар алдында бөтенләй үзгә - сагышлы һәм көр күңелле, сабыр һәм җор сүзле, ачулы һәм гафу итүчән йөрәкле Апуш булып ачыла. Әсәр, бөек шагыйрьнең бала чагын гына түгел, аның саллы иҗатын, тормышка карашын, каләме белән уеп калдырган уй-фикерләрен яңача аңларга, аларга яңача якын килергә ярдәм итә. +Йомгаклап шуны әйтә алабыз: Тукай темасы Ә.Гаффар иҗатында бик зур урын алып тора. Һәм әдипнең Бөек Шагыйрьгә багышланган әсәрләре Габдулла Тукай шәхесенең һәм иҗатының кешене, халыкны яхшылыкка, матурлыкка, яктылыкка өндәүче бөек гуманистик сыйфатына дан җырлый. Бер яктан, алар Ә.Гаффар иҗатының йөзек кашлары булып торса, язучыны олылап, укучылар күңелендә хәтер-ихтирамны яңартса, икенче яктан, татарның бөек улы Тукайга булган хөрмәтебезне арттыра, аның даһилыгы алдында тагы бер тапкыр баш ияргә этәрә. +Алинә БИКМУЛЛИНА, +Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең +Г.Ибраһимов исемендәге +Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспиранты ЗАМАНДАШЛАРНЫ АҢЛАУ ЮЛЫНДА игътибарыңны эләктереп алмый. М.Маликованың каләм хасияте исә беренче битне укуга ук вакыйгалар эченә бөтереп алып кереп китә һәм соңгы битен ябып куйганчы шушы кызыксыну кимеми. Кешеләрнең (бу очракта хатын-кызларның) язмышы күп вакыт илдә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең нинди булуларына да нык бәйләнгән. Шул ук кешеләр дәүләтләр яки илнең үз эчендәге төрле көчләр арасында гауга китереп чыгаралар, алай ук түгел икән, бер дә булмаса, янәшәдәгеләрне төрле мәкер җепләре белән урыйлар. Күпме кеше, алар җәтмәсенә эләгеп, шуннан ычкына алмыйча, гомер буе тыпырчына, ахыр чиктә, көрәшергә көче бетеп, үзенең аяныч хәле белән килешергә мәҗбүр була. М.Маликова чынбарлыктагы бу катлаулыкларны өч буын хатын-кызлар язмышы мисалында күрсәтеп бирүне максат иткән, шуңа күрә вакыйгалар вакыт ягыннан да шактый дәвамлы җирлектә гәүдәләнгән. +Кешеләр, үз хәлләренә бәя биргәндә, еш кына "язмыш", "тәкъдир" сүзләрен кулланып, үзләре тарыган хәлләрнең котылгысызлыгын танырга, шуның белән күңелләрен күпмедер тынычландырырга омтыла. Бу хакта романда Нәзилә исемле карчыкның уйланулары кызыклы. "Иман ияләренә, Аллага ихластан инанган кешеләргә яшәү җиңелрәк, чөнки аларның өмет белән сыгынырлык, мәрхәмәтеңнән ташлама, дип ялварырлык заты бар. Һәммәсе дә тәкъдирдә язылган диләрме? Ә ни өчен меңмиллионнарча кешеләрнең тәкъдиренә шундый кайгы-хәсрәт, җәзалар язылган? Кылган гөнаһлары өченме?.. Әгәр күкләрнең хөкеме гадел икән, һәркем үз кылганнарына бәрабәр җәзасын алырга тиеш! Әмма асылда бу һич тә алай түгел бит. Димәк, күкләр гадел түгел. Ничек дигән әле А.Пушкин? - "Җирдә гаделлек юк, күкләрдә дә юк бит ул!" +Чыннан да, романда сурәтләнгән хатын-кызларның үткәнен һәм бүгенгесен җентекли башласаң, моның шулай икәнлеген күрми булмый. Әйтик, аларның иң өлкәне - Нәзилә карчык. Ул бүгенге көндә генә карчык, әсәр кысаларында бала вакытыннан алып бүгенгәчә булган олы юлны укучы күз алдында үтә. Ул Финляндия чигендәге Карелиянең бер авылында туа. Әтисе шундагы хәрби гарнизонда хуҗалык эшендә булган. Нәзилә яшьтән үк җырга һәвәслеге белән аерылып торган. Солдатлар концерт куйганда, ул да сәхнәгә чыга, русча җырларны да нәкъ аларча итеп башкара. Бәхетенә, кыз фашистлардан качып Германиядән бирегә килгән музыка белгече Берта Иосифовна дигән яһүдә хатынының игътибарын җәлеп итә. Ул Нәзиләнең зур мөмкинлекләре булуын билгели, тик сугыш башлана. Әтисе - фронтка, Нәзилә исә әнисе белән туган якка юл тота. Кайту ай ярымга сузыла. Юлда очраган яхшы кешеләр ярдәмендә исән калалар. Туган авыллары Мулкүлгә кайтсалар, ихтимал, җиңелрәк тә яшәп китәрләр иде, әмма әнисе, моннан ун ел элек кулакка санап, үзләрен сөргән кешеләр хозурына килеп басуны мәгъкуль күрми. Озакламый әнисе үлеп китә. Нәзилә сугыш чоры үсмерләре өлешенә төшкән авырлыкларны иңрәеп күтәрә. Шундый шартларда да мәхәббәт дигән изге хис кешеләрне ташламый икән. Наил исемле үсмер егет аңа бергә булырга тәкъдим ясый. Өстенә кияргә эчке киемнәре дә булмаган кыз, фәкыйрьлегеннән оялып, сабыр итәргә куша. Егетне армиягә алалар, ул Мәскәү янында хәрби һөнәр курсларына эләгә. Аңа якын булу өчен, кыз да башкала тирәсенә торф чыгару эшенә ялланып килә. Азмы-күпме очрашуга да ирешәләр. Курсны тәмамлагач, егетне башка урынга җибәрәләр. Кыз тагын ялгызы кала. Авырып китеп, көмәне дә төшә. Шул аерылышудан алар инде бүтән күрешә алмыйлар. Наил Оренбург төбәгендәге Тоцк мәйданында атом бомбасын шартлатып сынау вакытында һәлак була. Олыгаеп беткәч кенә, Нәзилә ике аяксыз Мансур дигән кеше белән гаиләле булып яши башлый. Яхшы күңелле карты белән икесе арасында чын мәгънәсендә уй-фикердә гармония тоеп, намаз ияләре булып, кешеләргә ягымлы сүзләре, акыллы киңәшләре белән ярдәм итәргә омтылып яшәп ятулары. +Әмма романда Нәзилә тормышы алда сүз барачак Ләйсән, аның кызлары Гөлүсә белән Айзирәкләр язмышы гәүдәләндерелгән хәл-әхвәлләргә бер элгәр җирлек булып кына хезмәт итә. Әдибәнең бөтен игътибары менә шушы ике буын хатын-кызларның яшь бала Солтанга бәйле мөнәсәбәтләрен, эчке дөньяларын ачуга юнәлә. Күреп узганыбызча, әгәр элгәр буын вәкиле Нәзилә, нинди генә авырлыкларга, сыналуларга дучар булуына карамастан, эчке дөньясының бөтенлеген, милләтенә хас күңел киңлеген, кешеләргә карата сизгерлеген һәм шәфкатьлелеген саклап калса, аннан соң килә торганнарның +ФОАТ ГАЛИМУЛЛИН ахыр чиктә тормыш китереп кыскан хәлләр белән артык исәпләшеп тормаулары күренә. Вакыт-чор башка, дөнья-илдәге тәртипләр үзгә, кешеләре дә бүтәнчәрәк. +Әни кеше булган Ләйсәнне, ике кызы белән, ире ташлап киткән. Соңыннан билгеле булганча, ул Камчаткада башка хатын белән малайлар үстереп ята икән. Наркологтабибә булып эшләүче Ләйсәнне, яше җитүгә, ашыга-ашыга, пенсиягә җибәрәләр (монысы да аны күпмедер бәяли булса кирәк). Педагогия институтын тәмамлап, аспирантура үтүче Гөлүсә һәм авыл хуҗалыгы институтында белем алучы Айзирәк исемле кызлары турында ул әлләни борчылмый. Кызларының тормыш сукмакларын табуына сөенеп, аларга алга таба да мөмкин кадәр ярдәм итү урынына ул: "Муеннан ике бала утырган арбаны сөйрәүче ат камыты төште", - дип кинәнә һәм яңадан үз тормышын кору ниятенә килә, моны, үзен акларга теләп, "алар өстенә авырлык салмау ягын кайгырту", дип аңлата. Мисырның Хургада дигән җиренә барып ял итеп тә ала. Аннан ул үзенең карары дөрес булуына ышанычын тагын да ныгытып кайта. Барыннан да бигрәк, анда чит илләр кешеләрен күреп, алар үрнәгендә, "заманга туры китереп яшәүне" иң дөрес юл дип саный башлый. Моның өчен иң комачау иткәне - чит телләрне белмәү икәнен төшенеп, инглизчә өйрәнү хәстәрен күрә башлый. Интернет аша австрияле Курт дигән алман милләтеннән булган илле яшәр ир белән дә таныша. Курт аны үзе килеп күрергә тиеш иде кебек, һәрхәлдә безнең халык этикасы буенча бу, һичшиксез, шулай. Ләйсән ханым исә, битен ертып, аның янына үзе чыгып китә, Альп таулары буенда торып та кала. Менә бу инде - әсәрдә сурәтләнгән хатын-кызларның икенче буыны. Аннан элгәре буын вәкиле Нәзилә исә мондый адымны ясый алмас иде. Ләйсәндә ана булуның җаваплылыгын тою, балалар бәхете, иминлеге өчен яшәү дигән омтылыш калмаган. Ул яңа шартларда аз булса да ирле булып яшәп калуны максат итә. Шуңа күрә балаларын һәм оныгын, авылдагы йорт-җирен калдырып, шактый җиңел генә күчеп тә китә. Кызлары белән интернет аша аралашу белән канәгатьләнә. +Ләйсән - тулысы белән безнең тарихтагы динсез яшәгән унъеллыклар җимеше. Шулай булмаса, кызы үлеп яткан өйдә, дога кылып утыручы "әбекәйләрне йокы басмасын дип, чәй кайнатып, чыжылдатып коймак пешерергә керешмәс" иде. Бу инде - татарда бернинди киртәләргә сыймый торган гамәл. Мәет янында төн кунучыларның тамагын һәрвакыт күрше-күлән үзенә чакырып туйдыра торган булган. Шул ук күршесе Нәзилә карчык моны эшли алмаган булыр идемени? Димәк, бу хатын көн итешебезнең гап-гади таләпләреннән дә хәбәрдар түгел. +Мондый мантыйк белән барганда, аның кызлары әлеге мәсьәләләрдә тагын да талымсыз булырга тиеш иде кебек. Хәер, олы кызы Гөлүсәнең бу нәрсәләр турындагы карашын белми дә калабыз. Ул, сабые Солтанны, ире Касыймны ялгыз калдырып, юл һәлакәтендә харап була. Аның сеңлесе Айзирәк алдына исә, яшь булуына карамастан, бер-бер артлы катлаулы мәсьәләләр өелә. Ул авыл хуҗалыгы институтында бергә укучы сөйгәне Васил белән ярәшү алдында тора. Әмма көтмәгәндә апасының сабые аның карамагында кала. Кыз җизнәсе - баланың атасы - Касыйм белән бер өйдә куна калырга мәҗбүр. Ихлас гашыйк Васил хатыны булачак кызның икенче бер ир янында төнгә калуы белән ризалашмый, баланы әтисе карамагына тапшыруны таләп итә. Тик Айзирәк (исеме генә дә нинди бит!) туганының баласын язмыш кочагында калдыра алмый. Уйлый торгач, ул ныклы карарга килә: баланың киләчәк язмышын кайгыртырга әтисе бар, Айзирәк исә шәхси тормышыннан баш тартырга тиеш түгел. +Кыз күңелендә барган хисләр, уйлар көрәшен әдибә шактый эзлекле тасвирлый, шул сәбәпле Айзирәкнең сөйгәне Васил белән бергә булуга өстенлек бирүе дә укучы тарафыннан аңлап кабул ителә. Дөресен әйткәндә, баланың язмышы белән барыннан да элек әлеге дә баягы әбисе Ләйсән кызыксынырга бурычлы булгандыр. Ләкин аңа иң мөһиме - бүгенге көндә импортный алман ире белән яшәү. Шул рәвешле, төрле чор хатын-кызларының күңел дөньялары сурәтләнгән бу әсәрдә үзенең табигый асылыннан тайпылуга урта буын аеруча бирелгән булып чыга. Аннан соңгылар, өйдә тиешенчә куелмаган очракта да, күпмедер дәрәҗәдә дини һәм рухи тәрбия алды, шушы мохит аларга тәэсир итми калмады. Моны Айзирәк мисалы да күрсәтеп тора. Ул гаилә, туганлык мәсьәләләрендә нык җаваплылык тоя. +Романда автор тарафыннан үзәккә куелган тагын бер мөһим мәсьәлә бар. Ул да булса - ашый торган ризыкларыбызның табигый сихәтле сыйфатлары җуела баруы. Бу ЗАМАНДАШЛАРНЫ АҢЛАУ ЮЛЫНДА афәтнең аянычлыгын автор әлеге дә баягы сабый бала Солтан язмышында күрсәтүне отышлы булыр дип тапкан. Һәм дөрес иткән. Ни өчен дигәндә, өлкән буынның тормыш итү, яшәү рәвешенең ахыр нәтиҗәләре әнә шул яңа буыннар язмышында чагыла да инде. +Эш шунда: әнисенең күкрәк сөтеннән мәхрүм калган әлеге сабыйга бер ризык та хәерле була алмый. Аңарда бүген аеруча таралган аллергия дигән авыру көчәя бара. Хастаханә табиблары да баланы нинди юл белән дәваларга белми. Баксаң, авыруны җиңүнең юлы шактый гади икән. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты профессоры Кәүсәр Галимовна әйткәнчә, "элеккеге заманнарда сабыйларның авызына арыш икмәге чәйнәп, чүпрәккә төреп каптырганнар. Бу аларга туклыклы, файдалы ризык кына түгел, һәртөрле сырхаулардан дәва да булган... Сабыйлар арыш ипиен суырып үскән заманнарда андый хәл сирәк очраган бит... Бүгенге көндә кибетләрдә дә чиста арыш ипие сатылмый. Кырларга күп төрле ашлама кертәләр, агу сибәләр..." +Чыннан да, бары тик әлеге институт кырларында гына чип-чиста табигый арыш, солы үстерелә икән бит. Шулардан әзерләнгән чи арыш боламыгы, солы кесәлләре белән тукландыра башлагач, баладагы күзгә күренерлек бөтен авыру билгеләре әкренләп юкка чыга, сабый сәламәтләнә. Хуш исле саф арыш тәмен тойган бала яшәү яме булып әверелә. +Хәзерге вакытта фән-техника алгарышы ашый торган ризыкларыбызга, эчә торган суыбызга, сулый торган һавабызга гына түгел, еш кына кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләребезгә дә тискәре йогынты ясый. Бу җәһәттән беренче карашка чибәр, аралашучан, тапкыр Энҗия образы - моның гыйбрәтле мисалы. Аның шушы сыйфатлары артына хыянәт, кара көнчелек яшеренгән, үзенә кирәк вакытта әлеге бәндә шуларны эшкә җигәргә сәләтле. Ул Айзирәкнең сөйгән егете Евгенийны ансат кына читкә этеп куя, дус кызының яңа гашыйк булган егете Васил белән араларын бозуга да бик җиңел генә бара. Бәхеткә, Васил белән Айзирәкнең мәхәббәте аның барлык мәкерле тырышлыкларыннан өстен булып чыга. +Әйе, бу роман янәшәбездәге гап-гади кешеләр турында. Алар бернинди каһарманлыклар да кылмыйлар, нинди дә булса хәттин ашкан хәлләрдә дә сыналмыйлар. Гадәти яшәеш мохитендә хәрәкәт итәләр. Әмма аларның күңел дөньялары шул беренче карашка көндәлек хәл-әхвәлләрдә бөтен каршылыклары белән ачыла. Укучы алар өчен борчылып, хис-кичерешләрен уртаклашып яши. Моңа ирешә алган әдибәне чын мәгънәсендә осталыкка ирешкән димичә, ни дисең? +Инде әйтелгәнчә, "Арыш тәме" романы - М.Маликованың уңыш казанган әсәрләренең берсе генә. Уннарча роман-повестьларында, күпләгән хикәяләрендә ул кешеләрне чынбарлык тарафыннан тудырылган хәтсез хәл-әхвәлләр чолганышында сурәтләгән, ничә буын укучыларның күңеленә изгелек орлыклары чәчкән. +"Язгы такыялар" повестена карата миңа матбугатта чыгыш ясарга туры килгән иде инде. Автор аны тагын да камилләштереп тәкъдим итә. Газзә белән Маһруй образлары узган гасырдагы хәл-әхвәлләрне кичергән татар хатын-кызларының типик вәкилләре дәрәҗәсенә күтәрелгән. +Тормыш чынбарлыгына тугрылык, гомумән, М.Маликова каләменең отышлы ягы. Аның Бакый Урманче, Марат Мөлеков, Гариф Ахунов, Сара Садыйкова, Шәриф Хөсәеновларга багышланган хатирәләре үзләре генә дә аерым тәкъдир ителүгә лаек. Олуг шәхесләребезнең гадәти тормыш-көнкүрешләрен, иҗади мохитләрен, халкыбыз мәнфәгатьләре өчен көрәшләрен әдибә, күңел җылылыгын кушып, яратып сурәтли. Кешеләрне яратсаң, үзең дә мәхәббәтсез калмассың, ди халык. Мәдинә Маликова үзе дә, һәм шәхес, һәм язучы буларак, замандашларының, күпләгән укучыларының мәхәббәтен казанды. Шушы олы бәя рәсми рәвештә расланган очракта да табигый кабул ителер иде. +Фоат ГАЛИМУЛЛИН, +КФУ профессоры ФАКИЛ САФИН ШИГЪРИЯТЕ +Бу очракта тормышта гармония хасил була. Шигырьдәге мистик-эсхатологик мотивлар - яшәеш фәлсәфәсе, ә трагик мотивлар тормыш белән ("Дус дигәннәр сатып куйды гел юк хакка") бәйле. Шулай күпмәгънәлелек һәм текстның күпкатламлылыгы барлыкка килә. +Шушы ике эчтәлеккә өстәп, шигырьнең эчке музыкасы эмоциональ эчтәлек хасил итә. Дүрт строфадан торган шигырьдә өченче строфага кадәр интонация иҗекләр саны үзгәрүгә бәйле үсә, дүртенче строфада тынычлана: 10/12/10/10; 10/12/10/12; 12/12/12/12; 10/12/12/12. Силлабик шигырь музыкаль инструмент кебек яңгырый, лирик геройның сүзләргә салынган хис күчешен үлчәмгә салынган халәт-интонация үзгәреше "озата бара". Әгәр беренче өч строфа яшәешкә эндәшү, кешенең үз тормышын үкенеч катыш борчылып искә төшерүе, ялвару-дога кебек тәэсир калдырса, соңгы строфа укучыга юнәлтелгән. Биредә лирик геройның тормышы, гомумән, җиргә килеп-киткән кешеләрнең берсенеке кебек гомумиләштереп, фәлсәфи-якты бәяләнә. Көрәшеп, тартышып, сызланып яшәлгән шәхси тормышка караш - җиргә килеп, анда эз калдырып китүнең бәхет булуы турындагы фикер белән төгәлләнә. +Безнең фикеребезчә, силлабик шигырь төзелеше чикләрендә калган хәлдә шигырь яңгырашын үзгәртү, мәгънәви күпкатламлылык, дөньяга романтик карашны катлауландыру Ф.Сафин иҗатындагы төп үзенчәлекләрдән санала. Бер үк вакытта образлар системасында ассоциативлык, традицион-суфичыл яки шәркый символларга мөрәҗәгать итү, детальләштерү һәм шул детальләрнең матурлыгына басым ясау традиционлык тәэсире уята. +Эчтәлекне киңәйтүнең шундый ук алымнары бик күп шигырьләрдә кулланыла. Тагын бер мисал - "Сәфәр" шигыренең романтик лирик герое шигырьнең беренче юлларында ук үзен: "Мин күктән! Йолдыз иленнән. / Ә җирдә - вакытлыча", дип белдерә. Детальләштереп тергезелгән гаять матур сурәтне сәфәр образы бергә туплый, ул ике мәгънәдә кулланыла: кешенең яшәеш киңлекләрендә сәяхәте, кайчак бу сәяхәт, яратканның чакыруына буйсынып, җиргә китерә (яшәештәге сәфәр). Икенче мәгънәсе кешенең көтелмәгәндә өзелергә мөмкин булган җир язмышы (җирдәге сәфәр). Җир юлы өзелгәннән соң булыр сурәтне детальләрдә тасвирлап, шагыйрь җир мәхәббәте (Чакыручы - яраткан кеше) һәм яшәешнең китүчегә мәхәббәте мотивларын куллана. Икенчесе (Чакыручы - Илаһи зат) кешенең Аллаһка һәм Аллаһның кешегә мәхәббәтенә карый, бу эчтәлекне ныгыту өчен шагыйрь традицион суфичыл сурәтләр куллана: "Мин - кайнар йолдыз төшенең / Сүрелмәс җете нуры", "Нәкъ шул таңда алмагачлар / Ап-ак чәчкәсен кояр", "Өметләрне утка ягып", "Дөнья дөрләп кабыныр" һ.б. +Шигърияттә Ф.Сафин сурәтли торган чынбарлык ике катламлы. Аерым бер шигырьләрдә аның идеаль катламы иҗат дөньясы булып аңлашыла. Мәсәлән, Ф.Садриевка багышланган "Язларда яшик" шигырендә ул шулай. Кайчак идеаллаштырылган дөнья лирик герой рухи эзләнүләренең объекты ("Дуамал җан!.."), табигать ("Күтәрелә кояш"), туган җир ("Кайту"), төшләр ("Китеп барам") булып төгәлләшә. +Шагыйрь иҗатында символлар еш кына төрлечә укылу вариантларына ачкыч ролен башкара: тургай ("Югалтулар"); тынлык ("Кышкы көн"); җәй ("Җәй үтеп тә бара менә"); оя ("Кошлар китә"); ай ("Поезд көтәммени!") һ.б. Күпчелек очракта шигырьләр цикллары бер символ тирәсенә туплана, соңгысы әсәрне өч аспектта: кеше философиясе, яшәеш философиясе яки суфичыл фәлсәфәне стильләштерү кебек укырга мөмкинлек калдыра. Мондый образ-символ шигырь яки циклга исем булып килә, гадәттә, шагыйрь берничә эпиграф куя, алар төрле мәгънә вариантларына ачкыч хезмәтен үти. +Мәсәлән, "Күбәләк" циклы өч өлеш-шигырьдән гыйбарәт. Һәр шигырь мәгънәви тәмамланган, әмма башка шигырьләр белән дә бәйләнештә. Әйтик, беренче өлештә яшәеш фәлсәфәсе бирелә: матурлык, гармония - күптөрлелектә! Икенче фрагмент кеше фәлсәфәсен тергезә: шагыйрь фикеренчә, безнең һәркайсыбыз галәм кодын йөртә, бу код - мәхәббәт. Өченче фрагмент суфичыл фәлсәфә төсен ала: кеше тормышы - яшәешкә якынаю, һәр кеше туганнан үлгәнчегә кадәр шушы юлны уза. Үлем якынаю циклын төгәлли! +Беренче һәм икенче кисәкләрдә дә өченче шигырьдә әйтелгән фәлсәфәне аңларга әзерләүче традицион суфичыл образлар бар. Бу очракта, беренче кисәк - туу турында, икенчесе - мәхәббәт, өченчесе китү турында сөйли. Нәтиҗәдә, өч өлеш суфичыл дөнья сурәтен тергезүче бербөтен хасил итә. +ДАНИЯ ЗАҺИДУЛЛИНА +Беренче һәм икенче шигырь белән дә шулай. Әгәр беренче текст яшәештәге күптөрлелекне ассызыклый икән, икенчесе мәхәббәтнең төрлелеге турында сөйли. Өченче өлеш үлемне - күптөрлелекнең югалуы, бертөрлелеккә килү буларак карый. +Мондый катлаулы эчтәлекне укучыга җиткерү өчен, шагыйрь авыр форма сайлаган: 18/18, һәр шигырь тезмәсе үзе мөстәкыйль фәлсәфи фикер булып тоела. Текстның төп лейтмотивы һәм символы - күбәләк - гомумән, кеше кебек тә, яшәү мәгънәсе яки җан иясе булып та укыла. +Беренче эпиграф - Коръәннән цитата, дөнья беткән көн турында сөйли: "Ул көнне кешеләр куып таратылган күбәләкләр кебек булыр". Әсәрдә кешенең туудан үлемгә юнәлгән гомере дөнья бетү белән тиңләштерелә. Өченче шигырьдә "һәр кешенең үлеме дөнья бетү" дигән фикер укыла. Икенче эпиграф - Тукай шигыреннән өзек ("Әйт әле, күбәләк, сөйләшик бергәләп") - циклны кешенең үз күңеле белән сөйләшүе кебек карарга юл күрсәтә. +Шундый ук төзелешле "Йолдызлар бакчасы", "Кошлар очкан чакта. Тәфсир", "Бина" цикллары шагыйрь иҗатында дөньяга өр-яңа эмоциональ-психологик караш формалашу турында сөйли, аның күптавышлылыгы текстларны катлауландыру чарасына әверелә. +Ф.Сафин шигъриятенең тагын бер үзенчәлеге аның төрле жанрлар үзенчәлекләрен оста файдалануында: поэма, поэма-эскиз, баллада, цикллар, мәсәл, дүртьюллыклар, бишьюллыклар интонация һәм стиль ягыннан төрле. +Шагыйрь файдалана торган жанрлар арасында матурлыгы һәм нәфислеге белән сонетлар такыясы аерылып тора. "Тын суларга карап (Сонетлар такыясы)" классик үрнәктә иҗат ителгән: 15 сонетны берләштерә, магистраль сонетның беренче тезмәсе беренче сонетның беренче тезмәсенә әверелә, икенче тезмә - икенче сонетның беренче тезмәсе, һәм шулай соңгы, 14нче сонетка кадәр дәвам итә, монысы магистральнең соңгы тезмәсеннән башлана, тезмәләр боҗрасын яба. Тематик һәм композицион ачкыч (нигез) булган магистраль 14 сонетны эзлекле оештырган тезмәләрне берләштерә. +Такыя романтик стильдә: шагыйрь үткәнне (яшьлек, мәхәббәт, туган җирдә яшәү) идеаллаштыра. Әлеге "кичәге" көннәрне искә төшерүче лирик герой үз кичерешләренә табигатьтә аваздашлык таба. Хәтердә сакланган кичәге һәм бүгенге сурәтләрне детальләштереп тергезү каршы куюга нигезләнә, бу да аерым мәгънәви тирәнлек өсти. Кереш итеп файдаланылган магистраль символик мәгънәгә ия образлардан төзелә: "Тын суларга карап көрсендем, / Кипкән камыш кисәк сискәнде. / Җил кабызды тузгак сүсәнне, / Кабынды да янә ул сүнде... / Төн кочакка алды, мин сеңдем, / Йолдызлармы ерак, ул шәмме?.. / Карт өянке моны искәрде, / Кайнардан да кайнар җирсенү... / Мин тынлыкка сыенам тагын да, / Җаным эзли, юк син янымда. / Яктылыкка үрелә күзләрем. / Ак каурыйлар елга ярында, / Ни сер килә офык шавында? - / Ишеталмый калдым сүзләрен..." +Тын сулар иң элек вакытны символлаштыра: аның агышын туктатып булмый; коры камыш - хәтер, әмма ул өмет кебек тә укыла ала. Төн - бүгенге, яктылык - үткән, карт өянке - туган җир символы, ак каурыйлар - үткән хакындагы истәлекләр, бу мәгънәләр белән янәшә башка эчтәлек тә табылырга мөмкин. Һәр сонетта төрле әдәби алымнар ярдәмендә образларның төп мәгънәсе калкуландырыла. Башка укылыш вариантына да ишарә бар. Мәсәлән, өченче сонет түбәндәге тезмә белән башлана: "Җил кабызды тузгак сүсәнне" - магистраль сонет, сүсәннең төп мәгънәсе буларак, "хәтер"не калкыта, өченче текстта сүсән лирик геройның җир тормышын символлаштыра. +Кайбер текстларда шагыйрь конкрет һәм гомуми мәгънә аңлатучы башка символларны да файдалана. Әйтик, алтынчы сонетта лирик герой ташландык йортка кайтуын сурәтли, йорт хәзер анда беркем дә яшәми торган әти-әни нигезе булып күзаллана. Шунда ук башка укылыш вариантына ишарә бар: йорт - үткәннең символы: "Кайтып кердем тагын үткәнгә, / Сыенып торам салкын миченә". +Җиденче һәм сигезенче сонетлар бу ике мәгънәви сызыкны дәвам итә: әти-әни йортыннан китү, шаулы шәһәр тормышы, ата-ана фатихасын югалту һ.б. Әмма гомуми мәгънә дә югалмый - узганны сагыну, иң кадерле нәрсәләрне җую сагышы гомумкешелек кыйммәтләре кебек шәрехләнә. +Италиядә XIII гасырда пәйда булган сонетлар такыясы гаять авыр шигъри ФАКИЛ САФИН ШИГЪРИЯТЕ формалардан санала, ул шагыйрьдән зур осталык (бигрәк тә рифмалар сайлауда) таләп итә. Бу яктан Ф.Сафин әсәре классик таләпләргә җавап бирә. Һәр сонет 4 тезмәле, беренче икесендә тезмәләр саны - 4, соңгыларында - 3. Абба тибында рифмалашу һәм тигез, 9ар иҗекле вәзен сагышлы интонация тудыра. Ике соңгы строфада лирик герой үз кичерешләре турында сөйли, шуңа күрә рифмалашу тәртибе үзгәрә: ааб ааб - текстка ышандыру көче өсти, шагыйрь һәм укучы арасында турыдан-туры сөйләшү хасил була. +Сонет - элегик, фәлсәфи эчтәлек тудыру чарасы, әмма бу жанрны Ф.Сафин бөтенләй башка максатта, гражданлык лирикасы үрнәге иҗат итүдә дә файдалана. Аның "Казан утлары" журналының 4нче санында (2016 ел) басылган "Без - Тукайлы халык!" сонеттакыясы шундыйлардан. Шагыйрь биредә милләт тарихын, Тукайның бөеклеген, заман проблемаларын һәм гражданин-лирик геройның халкына әйтер сүзләрен бер төенгә җыйнаган. Берләштерүче фикер үзәк сонетның соңгы тезмәсендә бирелә: "Үксез җанкуенга милләтем сыенган". Ягъни текст милләт фаҗигасен, аның Тукайга - шигъри сүзгә сыенып саклану юлын тергезә. +Сонет-такыяның һәр тексты, милләт тарихының аерым сәхифәләрен сурәтләү белән бергә, укучыга өндәмәләр, мөрәҗәгатьләр яки раслаучы фикерләр белән ныгытылып бара. "Без бетмәскә тиеш!" (1), "Яраклашмый яшик..." (2), "Тел тамыры исән!" (3), "Хәтер җаннан күчсә, кала әле канда" (4), "Бирешмәскә - көч һәм ярдәм бирче, Алла!" (5), "Илһам килә, тынма, каләм, ташып түгел!" (6), "Тел өченгә бара зур яу, гомумалыш..." (7), "Татар бүген: "Булу - булмау", - дигән чатта" (8), "Бердәмлеген җуйган халык җиңү көтми, / Бүлгәләнгән кавем берчак алга китми" (9), "Милләт рухын фәкать саклап калыр авыл" (10), "Без яшибез! Эзсез-тынсыз китмибез!" - дим" (11), "Каләм нинди дәһшәт! Көч ул изге кулда!" (12), "Караңгылык чиксен, йолдыз булып калык!" (13), "Күтәр башың, татар, төшермә син, күтәр! (...) Без бәхетсез түгел, без - Тукайлы халык!" (14). Шул рәвешле, Ф.Сафин сонет такыясы ярдәмендә көчле трибун, гражданин, сәясәтче, халкына юл күрсәтүче лирик герой тудыра. +Татар әдәбиятының аерым чорларында активлашкан, әмма үз булып китә алмаган шигъри цикл жанр формасы да Ф.Сафин тарафыннан яңача файдаланыла башлый. Шагыйрь бу форманы янәшәлеккә кора, шушы янәшәлек ике төрле эчтәлек хасил итә. Гадәттә, циклда һәр шигырь аерым эчтәлек белдереп, аннары гомуми бер үзәк тирәсенә җыелса, Ф.Сафин циклларында һәр ике эчтәлек барлык шигырьләрне кисеп үтә, аларны берләштергәндә генә аңлашыла. Мәсәлән, "Җәйге сюита" циклы 8 кисәккә бүленә. Табигать үзгәреше бер эчтәлекне хасил итсә, кеше күңелендәге тибрәлеш икенче - фәлсәфи эчтәлек тудыра. "Уйның туган җире" циклында яшәеш һәм иҗат янәшәлеге ике эчтәлеккә юл күрсәтә. +"Галәм күзе"ндә олы форма - поэма үрнәкләре дә урын алган. Тәнкыйди-сатирик "Милләт бакчасыннан репортаж", иҗтимагый-романтик "Эзләр" кебек әсәрләр шагыйрьнең бу өлкәдә дә осталыгын дәлилләп килә. +Җыентыкта 300дән артык текст тупланган. Монда төрле әзерлектәге укучы үз күңеленә аваздаш әсәр, фикер, сурәт таба ала. Факил Сафинның романтик фикерләүгә нигезләнгән шигъри әсәрләре - татар шигъриятенең дә уңышы, югарылыгы, дәрәҗәсе. Текстларны мәгънәви катлауландыру, тематик күптавышлылык образларның күпмәгънәлелеге, автор символлары хисабына барлыкка килә, иҗтимагый-сәяси яки фәлсәфи мәгънәви катламнар лирик герой статусына тәэсир итә. Ул, әйләнә-тирәдә барган вакыйга-күренешләргә эмоциональ җавап бирүче генә булмыйча, милли бердәмлек вәкиле, үз заманының кәеф-халәтен белдерүче гражданин кебек чыгыш ясый. Тәэсирлелек, табигатьне яки тышкы дөньяны, психологик кичерешләрне детальләштерү, текстларның кәеф хәрәкәтенә тәңгәл эчке көе, музыкальлеге, сурәтләрнең, яңгырашның матурлыгы һәм камиллеге автор стиленең таныла торган хасиятләренә әверелә. +Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, +филология фәннәре докторы ЯҢА ЗАМАННЫҢ БӘХЕТ ӨЧЕН КӨРӘШҮЧЕ +КАҺАРМАННАРЫ +Кем көймәсенә утырсаң... диярлек. Әлеге Зур Суның һәм аның астында калган биләмәләрнең Хуҗасы үзенең кыяфәте (күн тужурка кигән, төн йокыларын калдырып, Зур Суны барлыкка китерәм дигән хыялы артыннан чабып, маңгай чәчләре пеләшләнгән) һәм холык-фигыле (халык алдында нотык тотарга һәм алкышларга күнеккән) белән Советлар илендәге гадәти, типик номенклатур чиновникны хәтерләтә. Ул коммунист, үзе бөек дип санаган хыялларга иман китергән, шул хыялы хакына ата-бабасыннан, туган нигезеннән ваз кичкән кеше, җае чыккан саен дәһрилеге белән мактанып, күкрәк кага. Укучы автор сурәтләүләреннән Хуҗаны образ буларак күз алдына китерә алса, аның Ярдәмчесе - үз йөзе булмаган, абстракт бер фигура булып кына гәүдәләнә. Кирәк икән, аны Хуҗаның Күләгәсе итеп тә интерпретацияләргә мөмкин. Чиновникларның ярдәмчеләре, гадәттә, Хуҗаның давыл, чоңгыл белән көрәшкән вакытта "Аллам!" дип Аллаһка мөрәҗәгать итеп ярдәм сораганы өчен, исән-сау котылып, ярга чыккач, Ярдәмчесеннән куркуы үз күләгәсеннән дә куркып яшәүче чиновник образын төсле буяулар белән куерта гына. Шул ук вакытта Хуҗа-Ярдәмче парлы образлары - бербөтен (Патша-Вәзир образлары бигрәк тә Шәрык әдәбиятында киң кулланыла). Бер мизгел эчендә аларның урыннары алышынырга мөмкин ("Ярдәмчесе дә дәшми ичмаса, авызына су капкандай тик утыра. Мөгаен, эчтән генә тантана итә торгандыр. Хәзер Хуҗаның дилбегәсе аның кулында бит"). +Мулла бабай, Капчыклы карт, Көймәче карт - болар ил агалары, аксакаллар. Халык рухын, тормыш нигезен иңнәрендә тотып торучы өч кит. Көймә исә татар әдәбияты, гомумән, дөнья әдәбияты контекстында тормыш итүне күз уңында тота. Нух пәйгамбәр көймәсе һәрбер диндә бар, шуңа күрә дә әдәбият-сәнгать дөньясына аның аллегорик образ буларак кереп китүе табигый. Без караган хикәядә дә Зур Суны кичәр өчен автор көймәгә бер-берсенә охшамаган төрле катлам кешеләрен утырта. Аларның барысын да диярлек, Капчыклы карттан кала, бер максат берләштерә: Зур Суны кичеп Зур Җиргә чыгасы бар. Зур Су, Зур Җир - боларның баш хәрефләрдән язылуын авторның аларга метафорик мәгънә салуы дип аңларга кирәк. Әмма Зур Су дини риваятьтәге туфаннан аермалы буларак - ясалма, аның холкын, нәрсәгә сәләтле булуын әле берәү дә белми, алдан күрә алмый, моңа кадәр булдырып караганы юк. Аның каравы әледән-әле зыянын күрә тора: Зур Су яр читенә бихисап мәет сөякләрен юып чыгара. Алар - ата-бабаларның сөякләре. +Зур Суны кичкәндә, көймәдәгеләр давылга эләгә, өстәвенә турыдан чыгып, чоңгылга туры киләләр. Давылны, әгәр аны татар әдәбияты контекстында карасак, ул безгә Дәрдемәнднең "Кораб" шигыре аша таныш ("Чыкты җилләр, / Купты дулкын..."). Ул үзгәрешләргә, ил өстенә килгән авырлыкларга ишарә булып та аңлашыла. Дәрдемәнд шигырендә "җан сорап" упкын тартса (дәһшәтле көрәш елларында корбаннар котылгысыз рәвештә булмый калмый), биредә - чоңгыл. Ул корбан сорый һәм ала. Нәкъ чоңгыл турысында Капчыклы бабай таш тутырган капчыгын муенына асып суга төшә - ул туган авылының зираты урынын алдан чамалап куйган, мәңгелеккә шунда калуы икән... +"Кичү" хикәясе беренче карашка уңай тәмамлана: давыл тына, безнең каһарманнар Зур Суны исән-сау килеш кичеп чыга. Ләкин беренче кызыл юлдагы шом, киеренкелек тудыра торган җөмлә шул килеш кабатлана диярлек: дулкыннар нәкъ элеккечә тәмләптәмләп яр кырыйларын кимерүен дәвам иттерәләр. Әйе, давыл тынды, тормыш элекке тыныч хәленә кайтты, ләкин безнең каһарманнарны Зур Су үзгәртә алмады. Аларның һәркайсы үз хакыйкатенә, үз иманына тугры калды. Хәтта ки үлемнән курыккан мизгелләрендә вәсвәсәләнеп алган Хуҗа да (аның кичерешләре аң агышы алымы аша күренә) үзенең ваклыгын аклардай сәбәп уйлап чыгара алды. Бары тик Мөхәммәт атлы малай гына иман турында алга таба уйлаячак әле, дигән өмет бар, чөнки көймәдә вакытта ул үз-үзенә "Иман нәрсә ул?" дигән сорау куеп, бу аңа җавап таба алмаган, сорау ачык калган иде. +Шул рәвешле, Зиннур Хөсниярның "Кичү" хикәясен XXI гасыр татар авангард әдәбиятының бер үрнәге итеп карый алабыз. Хикәя халкыбызның үткәнендә булган мәгълүм бер чорны аңларга, бәяләргә омтылыш буларак кабул ителә. Әдипнең мондый жанрда иҗат ителгән башка әсәрләре кебек үк (мәсәлән, "Гарасат" романы), әлеге хикәя дә татар әдәбияты киштәсендә үзенең лаеклы урынын били. +Кем кемнән көлә? ясе натурализм юнәлешендә театрыннан юл аша фатир, +матурлыкка дәгъва итмәве, араңгы якларына юнәлтелүе, ың каршы куелуы, объектив өшерелүе, каһарманнарның +леге, мохит йогынтысы һәм, етафорик мәгънәле исемендә е дә, антипатиясе дә булмавы лән баета. +проблемасына тәнкыйди каһарманнарының тормыш ы аша күренеп калган театр ар барысы укучы күңелендә ка омтылачагына өметсезлек с итә торган зонадан чыгарга орсат иде. Алар бу форсаттан агын да төпкәрәк төшү өчен чте. р язган Хөснияр иҗатында ле. Татар язучысы буларак, шлы булган милли кодларга темасы булсынмы, шәһәрдә +кыйммәтләрен астын-өскә ла алмый, аның әсәрләренә ә язучы каләменең җавабы рмый. Әлеге әдәби юнәлеш әндә, "натуралистик хәрәкәт, Мелодрамалар нәүбәте +ЯҢА ЗАМАННЫҢ БӘХЕТ ӨЧЕН КӨРӘШҮЧЕ КАҺАРМАННАРЫ боларны чәйнәп бирә, өстәвенә тәүлек әйләнәсенә күрсәтелә торган телесериаллар да шуңа корылган. Ләкин татар әдәбиятында бу жанрда сыйфатлы итеп язылган әдәбият сирәк очрый, кәгазь тышлыкка төреп бастырылган романнар юк диярлек. +Зиннур Хөсниярның мәхәббәт турындагы мелодраматик характердагы хикәяләрен нәкъ шушы киштәгә урнаштыру дөрес булыр. Аның кискен борылышларга бай сюжетлы хикәяләре психологизм элементлары белән үрелеп бара. Кайберләренә әкият формасында интертекст килеп керә ("Әкият һәм хикәят", "Күкеле сәгать"), кайберсе ырым-ышануга нигезләнгән интригага корыла ("Айның туган-тумачасы юк"). +Әдипнең мәхәббәт прозасындагы хатын-кызлар гадәти булмаган гүзәллеккә ия. Әйтерсең лә алар журнал тышлыгыннан төшкән, тирәнрәк казысаң, андый образлар чыгышы белән тылсымлы әкиятләрдән үк килә. Европа халыклары укый торганнарыннан, чөнки Хөснияр хикәяләрендәге гүзәлләр чыгышлары белән Шәрыктан түгел, ә сары чәчле, ак тәнле, зәңгәр күзле. Алар - "Йокыга талган гүзәлкәй" әкиятендәге кыз архетибы. Алар шулай ук гүя йоклый, еш кына бәхетсез яки тормыштан канәгать түгел, йә булмаса чын мәхәббәт булмаудан тилмерә. Чын мәхәббәт утларында бары тик Шаһзадә генә яндыра ала, ә безнең гүзәлләргә тиң булырдае - юк. Алай гына да түгел, хикәяләрне уку барышында нәкъ менә шушы матурлыклары аларга бәхетле булырга комачаулый, дигән фикер дә ояларга өлгерә укучы күңелендә. Янәсе, гүзәл хатын-кызларның бай рухи дөньясын күрергә теләүче ир-егетләр аз, моның өчен ир-егеткә йә сукыр булырга ("Тупыл мамык очыра"), йә хатын-кызга ниндидер кискен адымнар ясарга кирәк ("Ак болыт күләгәсе"). Үзенең Шаһзадәсен табу өчен, гәрчә ул янәшәсендә яшәп яткан ире булса да, гүзәл хатын-кыз "җиде тау кичә, җиде диңгез аша үтә", ягъни аның рухи дөньясында шуңа тиң кичерешләр булып уза. Бу драматизмны язучы шушы гүзәлләрнең эчке кичерешләрен тасвирлау, аң агышы алымнары аша бирә. Антураж ролендә еш кына - шәһәр фонындагы табигать тасвирлары. Гомуми күренештән аерып билгеләнгән шушы табигать хикәядәге психологизмны тирәнәйтергә ярдәм итә. Зиннур Хөснияр хикәяләрендә персонажларның диалоглары еш кына эчке сөйләм белән параллель бара, эчке сөйләм кычкырып әйткән сүзләргә капма-каршы мәгънәдә була. Әдип шушы алым аша хәзерге замандагы ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрнең табигатен ача. +Әдипнең мәхәббәт турындагы хикәяләре социаль мохит белән кисешми диярлек, әсәр каһарманнарының кайсы катлам кешесе, кайсы һөнәр иясе булуы кайчак ачыкланмыйча да кала, чөнки укучы өчен бу мөһим түгел, аңа ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр моделен күрү, аны үзеңә "киеп" карау мөмкинлеге әһәмиятлерәк. Аларда жанрга хас булган кинематография алымнары, хәзерге заманның көндәлек картинасын тудыру, вакыйгалар динамикасы аермачык билгеләнә. Шулай ук бәхетле финал яки, хәзергечә әйтсәк, хэппи энд - мәҗбүри. Хөснияр хикәяләрендә исә персонажлар тормыштагы киртәләрне түгел, ә эчке дөньяларындагы психологик киртәләрне җиңеп яки хаталарыннан сабак алып бәхеткә ирешәләр. Шушы үзенчәлекләр әдипнең хикәяләрен мәхәббәт романнарына якынайта. Алардан аермалы буларак, Хөснияр хикәяләре күңел ачу, вакыт үткәрү, эч пошканны басу хасиятен алга сөрми. +Шул рәвешле, Зиннур Хөснияр прозасы төрле жанрларны колачлый, әдәбиятның төрле юнәлешләренә мөрәҗәгать итә, автор үзе яшәгән заманга үз бәясен бирә, моны төрле калыпка салып, укучы хөкеменә тапшыра. Укучы әдип әсәрләрендә үзен яки каршы йортта яшәп ятучы күршесен таный, чөнки аның каһарманнары - яңа заманның бәхет өчен көрәшүче шәхесләре. +Ландыш ӘБҮДӘРОВА +Тукай һәм татар әдәбияты ТУКАЙ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕН ТӨЗҮ +ТАРИХЫННАН +Бары тик 1991 елда, илебез тормышында килеп чыккан радикаль иҗтимагый үзгәрешләр нәтиҗәсендә, әдәбиятыбыз тарихын яңача өйрәнү мөмкинлеге туды, шул исәптән, Тукай энциклопедиясен төзү мәсьәләсе дә кузгатыла алды. Татарстанның суверенитеты игълан ителү, бераздан Республикабызның үзендә Фәннәр академиясе төзелү һәм Г.Ибраһимов исемендәге институт та аның составына алыну сәбәпле, фәнни эшләрне оештыруда да мөстәкыйльлеккә ирешелде. Бераздан исә Татарстанда "Фәнни тикшеренүләр һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре" фонды оештырылуны (1995 елда) форсат күреп, Нил Юзиев шул ук елда Фәннәр академиясе җитәкчелеге ярдәмендә аның мөмкинлекләреннән файдалану юлына чыкты. Кыскасы, Тукай энциклопедиясен төзү юнәлешендә беренче адым ясалды. Әмма шунысы бар: бу - татар гуманитар фәне өчен өр-яңа эш. Нинди дә булса тәҗрибә тупланмаган. Шул сәбәпле Нил Юзиев дөнья күреп өлгергән персональ әдәби энциклопедияләрне өйрәнергә тиеш булды, алар арасында Лермонтов энциклопедиясе иң уңышлысы дигән фикергә килде (бу, чыннан да шулай, рус матбугатында ул зур яңгыраш алды - бик уңай яктан бәяләнде) һәм Тукай энциклопедиясен төзегән очракта яхшы үрнәк-өлге сыйфатында нәкъ менә аны иҗади файдалану мөмкинлеген күрде. +Эшне нидән башларга? Беренче эш итеп галим энциклопедиянең лөгатьлеген (русча әйтсәк, словнигын) төзүне, ягъни анда урын алачак барлык мәкаләләрнең исемлеген булдыруны санады. Моның өчен иң әүвәл төп тематик юнәлешләрне ачыклау кирәк иде. Алар барысы сигез булып чыкты. Бу юнәлешләрнең һәрберсе буенча язылачак мәкаләләр исемлеген төзүгә М.Әхмәтҗанов, Ф.Яхин, Р.Ганиева, З.Рәмиевләрне җәлеп итте. Тик, кызганыч, лөгатьлекне редакцияләп бастырып чыгарып өлгерә алмады (1996 елда кинәт вафат булгач, аның васыяте буенча дияргә мөмкин (хаты бар), лөгатьлекне кулъязма хокукында бастырып тарату, гомумән, ары таба энциклопедиянең үзен төзүгә дә җитәкчелек итү безнең карамакка тапшырылды). Лөгатьлек 1998 елның язында Татарстан Фәннәр академиясенең әдәбият белеме советында галимнәр, язучылар, киң җәмәгатьчелек катнашында тикшерелеп, куллануга яраклы дип табылып, ниһаять, мәкаләләрне язуга да "старт" бирелде. Шул вакытлардан соң энциклопедиянең басылып чыгуына кадәр, күренә ки, унсигез ел гомер узган. Лөгатьлекнең үзен әзерләүгә өч ел вакыт сарыф ителүне дә искә алсак, барысы егерме бер ел ук булып чыга. Бу юлларны укыгач, кайберәүләргә эш шактый озакка сузылган кебек тоелыр, тукайчы галим-голяма әкрен эш итүдә гаепләнер. Эшнең сузылу сәбәпләрен бәйнә-бәйнә сөйләп чыгарга да кирәктер шикелле. Тик Тукайны тикшереп, тәҗрибә туплаган фән әһелләренең аз булуын, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы әдәбиятның тулы фәнни библиографиясе һаман да әле төзелмәгәнлеген әйтү белән генә чикләнәм. Әле Лермонтов мирасын тикшерүчеләр сафы никадәр ишле, эш өчен матди мөмкинлекләре зур булып та, энциклопедиясен әзерләүгә егерме елдан артык вакыт киткән. +Соңгы ун-унбиш ел эчендә татар вакытлы матбугаты битләрендә булачак Тукай энциклопедиясенең концепциясен, структурасын, принципларын шәрехләргә омтылып язылган мәкаләләр берничә мәртәбә басылды. Укучыларны эшнең барышы белән таныштыру максатыннан, кайбер авторлар, мәсәлән, Нурмөхәммәт Хисамов, Тәлгат Галиуллин, Хатыйп Миңнегулов, Резеда Ганиева, Зөфәр Рәмиевләр язганнарын китап-җыентыклар форматында нәшер иттеләр. Шунлыктан хезмәтнең эчтәлеген укучыларыбыз беркадәр күзаллыйлардыр. Шуңа да карамастан, бүген дә бу турыда, энциклопедияне төзү тәмамлануын, инде басылып чыгуын да истә тотып, кыскача гына булса да аңлатма биреп китү кирәк дип уйлыйм. +Лөгатьлектә энциклопедиягә сарыф ителәчәк (кәгазьдәге) бөтен мәйдан 2400 бит (100 басма табак) булып, аның 2000ләп битен мәкаләләр биләячәк иде (калган битләрдә - кушымталар; басмада барысы - 864 бит + 800 иллюстрация). Ошбу мәйданның якынча өчтән берен шагыйрь әсәрләренә шәрехләмәләр алып торасы булды. Г.Ибраһимов исемендәге институт текстологлары Тукайның күптән көтелгән иң тулы, алты томлы Академик басмасын төзегәндә, шагыйрь каләменнән чыккан барлык иҗади текстларның саны 780 тирәсендә икәнлеге ачыкланды. Әйтергә кирәк, аңа кадәр татар әдәбияты белемендә бу рәвешле, ягъни һәр әсәрне (бигрәк тә шигъри текстларны) аерым-аерым, энциклопедик мәкалә жанрында тикшерү традициясе киң кулланылмады. Шуңа күрә, әлеге мәкаләләрне язарга алынган авторлар бераз аптырап та калдылар кебек. Өстәвенә, кайберәүләр Тукайның теге яки бу тексты турында элгәрге галим-голяманың фикер-күзәтүләренә, ачыш-табышларына таянмыйча гына сүз йөртте. Бу һәр мәкаләгә теркәп бирелә торган кыскача библиографик күрсәткечләр төзүгә әһәмият итмәүдә дә чагылды. Кайчак энциклопедик мәкаләләрдә сүз теге яки бу әсәрнең эчтәлеген кыскача сөйләп чыгуга, тикшерелә торган тексттан урынлыурынсыз зур-зур өземтәләр (цитаталар) китерүгә кайтып кала иде. Билгеле инде, эш барышында фәнни редакторларга мондый мәкаләләрнең текстларын нык үзгәртергә, хәтта кайчакларда яңадан язарга, шулай итеп, авторлар вазифасына караган иҗади гамәлләрне башкарырга да туры килде. Совет чорында әйтелгән фикер-бәяләрне искә алганда исә, аларга тәнкыйди якын килү, яңача фикерләү таләп ителде. +Энциклопедия белән танышу барышында Тукайның барлык әсәрләре дә анда тикшерелдеме дигән сорау туарга мөмкин. Аңа шагыйрь иҗат мирасының бу көнгә табылган (авторлыгы расланган) кадәресе генә төрле яктан өйрәнелде дип җавап бирергә туры килә. Димәк, катгый рәвештә, барысы да дип әйтеп булмый. Эзләнүләр киләчәктә дә дәвам иткәндә, Тукай каләме белән язылган текстлар "килеп чыкмый" калмас. Ул язышкан газета һәм журналларның кайбер саннары, алардагы аерым битләр кайдадыр сакланадыр әле. (Мәсәлән, "Фикер" газетасының 1906 елгы 1, 7нче саннарының кайбер сәхифәләре, 1907 елгы 11, 14нче саннары никадәр эзләп тә табылганы юк.) +Хезмәттә шагыйрьнең иҗатында яисә татар халкының мәдәни, рухи тормышында теге яки бу рәвештә Тукайга бәйлелектә чагылыш тапкан әдәби-нәзари, иҗтимагый, мәдни проблемаларны да читләтеп үтеп булмый. Болар турында язылган мәкаләләрдә дә Тукай "ачыла". Лөгатьлектә (мәкаләләр исемлегендә) шундый 150ләп мәкаләнең исеме аталган. Иң мөһимнәре исә - Тукай һәм татар балалар әдәбияты, ислам дине, фольклоризм, пейзаж, публицистика, жанрлар системасы (робагый, газәл, мәрсия, касыйдә, поэма, баллада һ.б.), гаруз, рифма... мәсьәләләре. Әйтергә кирәк, татар әдәбиятының, шул исәптән, Тукай иҗатының, Көнчыгыш әдәбиятлары белән бәйләнешләре хакында хезмәтләр язылса да, аерым шигъри жанрларның эволюциясе нечкәләп тикшерелмәгән. Шөкер, Тукай һәм ислам дине, иҗатында дини мотивлар чагылышы кебек, заманында каршылыклы фикерләр тудырган мәсьәләләр дә энциклопедиядә, совет чорында кулланылган идеологик бәяләрдән арындырылып, бүгенге эзләнү һәм тикшеренүләргә нигезләнеп яктыртыла. +Энциклопедиядә Тукайның туганнары һәм якыннан аралашкан замандашлары мөнәсәбәтләрен ачыклауга да зур игътибар бирелергә тиеш иде. Бу аңлашыла да, чөнки бөек шәхесләрнең көндәлек яшәештә, гаиләви мохиттә дә, иҗтимагый тормышта үз-үзләрен тотышлары, башкалар белән бәйләнешләрнең кайчак катлаулы төс алуы, дуслашулары яки читләшүләре кебек күренешләр укучыларда һәрчак кызыксыну уята. Бу аралашу даирәсенә караган мәкаләләр истәлекләргә һәм вакытлы матбугат сәхифәләрендә урын алган материалларга таянып язылды (аларда истәлек авторларының субъективлыгы да урын ала бит). Шунлыктан Тукай турындагы истәлекләр һәрчакта да хакыйкатьне чагылдыра дип әйтеп булмый (дус бар, көнчеләр бар; хәтер дә хаталанырга мөмкин). Мәкалә авторлары аларда булган фактларга бик сак килергә тырышты, истәлекләрдә каршылыклы фактлар, мәгълүматлар белән "очрашканда" исә, аларның авторларын гаепләү яки аклау күзлегеннән дә эш итмәскә тиеш булды. Тукайның тәрҗемәи хәленә кагылышлы, ачыкланмаган мәсьәләләр дә аз түгел әле. (Мәсәлән, шагыйрьнең "Тукаев" фамилиясен алуы; атасы Мөхәммәдгариф, имамлыкка указ алганда, Мөхәммәтгалимов дип язылган.) Кайбер туганнарын шәҗәрәсендә чагылдыру өчен дәлилләр, конкрет фактлар эзләү эше соңгы елларда башкарылмый тора. Мәсәлән, энциклопедия өчен "Тукай шәҗәрәсе" исемле мәкаләне язганда, 1986 елда Зәкия Рәсүлева төзеп бастырган версиягә, Марсель Әхмәтҗанов хезмәтләренә нигезләнеп кенә сүз алып барылды. Соңгы утыз елда табылган барлык яңа фактларны искә алып, документаль чыганакларны (XVIII-XIX гасырларда уздырылган ревизия язмаларын, метрикә дәфтәрләрен һ.б.) җентекләп өйрәнеп, Тукайның туганлык җепләренең берсен дә читкә какмыйча, Тукай шәҗәрәсенең тулы ТУКАЙ ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕН ТӨЗҮ ТАРИХЫННАН вариантын төзү әдәбиятчыларның (һәм тарихчыларның, крайны өйрәнүчеләрнең дә) зур бурычы булып кала әле. +Язучыларның бер-берсенә мөнәсәбәтләрен тикшерү галимнәрдән әдәби иҗат серләрен ачу сәләтенә ия булуны сорый. Хезмәттә мондый юнәлештәге эзләнүләр дә урын алды. Тукай бай тарихлы әдәбиятыбыз горурлыгы булып торган Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Кандалый, Акмулла, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри кебек шагыйрьләр, әдипләр галим-мәгърифәтчеләр иҗатына шигъри сурәт-образлар белән дә, фикер, тәнкыйди сүз белән дә үзенчәлекле мөнәсәбәтен белдереп өлгергән. Ул замандашлары С.Рәмиев, Дәрдемәнд, М.Гафури, З.Бәшири язганнарга да игътибар иткән, үзе тугры дип тапкан фикерен, сүзен әйткән. Кайчак ялгышкандыр да, әмма без хөкемдар ролендә эш итмәскә тырыштык (энциклопедик мәкаләләрдә субъективлык өстенлек алырга тиеш түгел, "минем уемча", "минем фикеремчә", "дип уйларга кирәк" сыман гыйбарәләр кулланыла алмый). +Шагыйрь вафатыннан соң узган бер гасыр эчендә йөзләгән татар әдибе, аның иҗат җимешләре белән тәэсирләнеп, кыска гына гомерендә булып узган төрле-төрле хәләхвәлләрен өйрәнеп, шактый санда әдәби әсәрләр - романнар, повестьлар, поэмалар, драмалар, шигырьләр иҗат итте. Илебез тормышының төрле чорларында (1920 еллар, культ заманы, идеология басымы, җепшеклек һәм торгынлык чоры, ХХI гасыр башы) язылуы, билгеле ки, ул әсәрләрнең сәнгати дәрәҗәсендә дә чагылмый калмаган. Ни генә булмасын, Тукай темасына язган бу әдипләр турындагы махсус мәкаләләр энциклопедиянең эчтәлеген бермә-бер баета, укучыларны теге яки бу әдипнең иҗатына игътибарлырак булырга этәрә, әдәби процесстагы тенденцияләрне ачыкларга ярдәм итә. Бу төр мәкаләләрнең барысына да Тукай һәм татар дөньясы дигән зур, катлаулы теманы яктырту йөкләнгән. +Бишенче мөһим тематик юнәлешне "Тукай һәм татардан тыш дөнья" дип исемләп булыр иде. Беренче тукайчы зур галим Җамалетдин Вәлиди фикеренчә, Тукай "1907 ел башында... үзен беренче шагыйрь сыйфаты белән таныткан" була инде. Кайсы замандаш иҗатчысына караганда да, аның әсәрләрендә (шигырьләрендә, публицистик мәкаләләрендә, фельетоннарында) башка халыклар яшәешендәге хәл-әхвәлләр дә теге яки бу рәвештә чагылыш таба; шигъриятенә, вакытлы матбугаттагы чыгышларына мөнәсәбәтле язмалар үзе исән вакытта ук рус һәм төрки телләрдәге басмаларда күренә башлый. Моңа дәлил сыйфатында берничә мәкаләнең исемен атау белән чикләнәбез: "Тәрҗеман", "Белинский", "Габделхәмид солтан", "Әнвәр паша", "Дурново", "Пушкин", "Лермонтов", "Крылов", "Гладышев", "Шекспир"... Шагыйрьнең үз сүзләре белән әйтсәк, аның "күз күпне күрә, колак күпне ишетә". Әдәби бәйләнешләр темасы татардан тыш дөнья матбугатында Тукай (вафатыннан соң) шәхесенә һәм иҗади мирасына мөнәсәбәттә чыгып торган язмаларның авторлары иҗатында да зур урын били. Андый мәкаләләрдә татар әдибе әсәрләренә зур бәя бирелә, башка шагыйрьләр иҗаты белән чагыштырулар ясала, кайчак "нәгъшенә тибү" очраклары күренә (мәсәлән, 1914 елда), "тәхтенә үрмәләүчеләр" дә табыла. Тик болар аның шөһрәтле исеменә, шөкер, энә очы кадәр дә тап төшерми. Бу Тукай әсәрләренең күп телләргә тәрҗемә ителүендә дә чагылыш таба. Шунлыктан әлеге мөһим вазифаны үтәгән тәрҗемәчеләр турындагы тыгыз фикерле язмалар, һичшиксез, энциклопедиядә мөмкин кадәр зур урын алды. Мәкаләләрнең күбесе рус телендә яңгыратучылар турында, чөнки алар шагыйрь әсәрләренә аеруча еш мөрәҗәгать итә. Тукайны үз телләренә тәрҗемә иткән мари, чуваш, азәрбайҗан, башкорт, төрек әдипләре хакында да хезмәттә мәгълүмат бирүгә ярдәм иткәннәре өчен Баку, Йошкар-Ола, Чабаксар, Уфада яшәүче әдәбиятчы коллегаларга - авторларга рәхмәт белдерәбез. +ХХ гасырның икенче яртысы һәм ХХI гасыр башы татар, гомумән, Татарстан сәнгате, мәдәни тормышы сәхифәләрен Тукай белән дә бәйле иҗади гамәлләрдән башка күз алдына китереп булмый. Театрлар, артист, композитор, музыкант, режиссёр, рәссам, архитектор, скульпторлар Тукай әсәрләренә, алардагы образ-сурәтләргә, сюжетмотивларга әледән-әле мөрәҗәгать итә. Моңа мисаллар бик күп ("Шүрәле" балеты, Б.Урманче ясаган сыннар, И.Әхмәтҗанов, Р.Төхфәтуллин тудырган "Тукай"лар, Г.Кариев исемендәге Татар яшьләр театры спектакльләре...). Бу темага караган мәкаләләр кайчакта рус телендә язылып, татарчага тәрҗемә ителде. (Авторлар моны музыкага, бигрәк тә сынлы сәнгатькә караган терминологиянең татарча әле тиешле дәрәҗәдә эшләнмәве белән аңлата.) +Укучыны Тукай тормышы һәм иҗаты, Әстерханга, Уфага, Петербургка, Троицкига ясаган сәфәрләре белән бәйле истәлекле урыннар турындагы язмалар да кызыксындырачак. Тукайга мөнәсәбәтле Кушлавыч, Казан, Җаек, Кырлай, Әстерханнар гына түгел, ул яшәгән "Болгар" (кызганыч, аның тарихи бинасы җимертелде), "Амур" кунакханәләре, Өчиле авылы, Сасна Пучинкәсе дә энциклопедия мәкаләләрендә чагылыш таба. Хезмәттә Н.Юзиев, Лермонтов энциклопедиясеннән үрнәк алып, әдәби топография дип аталган темага язуны да планлаштырган иде. Тикшерә торгач, андый топографик объектлар Тукай иҗатында шактый күп табылды. Шигъри әсәрләренә, аеруча публицистикасына әледән-әле Америка, Англия, Төркия, Агыйдел, Идел, Кырым, Истанбул кебек илләр, елгалар, төбәкләр, шәһәрләр исемнәре "килеп керә", алар турындагы мәкаләләрдә шагыйрьнең шул чордагы үзенчәлекле карашы ачыла. +Тукай феноменының асылына төшенү юлында туган фәнни юнәлешнең бер гасырлык тарихы бары да онытылмаска тиеш. Шагыйрь иҗатына бәя бирү Ф.Әмирхан, Җ.Вәлидиләрдән башланып киткән, ә совет чорында ул идеология басымы астында төрле елларда, төрле рухта шәрехләнгән, интерпретацияләнгән. Бу өлкәдә җитди тикшеренүләре белән танылган һәм танылып килүче гыйлем әһелләре турында да мәкалә һәм белешмәләр урнаштырылды, уй-фикерләрендәге хосусиятләренә кыскача анализ ясалды, бәхәсле яклар да күрсәтелде. +"Фикер" газетасында, "Уклар", "Яшен", "Ялт-йолт" кебек журналларда җигелеп эшләгән Тукай үз әсәрләрен төрле-төрле тәхәллүсләр (псевдонимнар) белән дөньяга чыгарган. Соңгы вакыттагы тикшеренүләр аларның саны 70кә җитүе турында сөйли. Энциклопедиягә һәрберсенең кулланылышы турындагы белешмә һәм мәкаләләргә дә урын бирелде. +Тукай энциклопедиясе Г.Ибраһимов исемендәге институт, Татар энциклопедия институты, Казан федераль университеты һәм башка фәнни оешмалар, югары уку йортлары галимнәренең уртак тырышлыгы белән төзелде. Форсаттан файдаланып, мәкаләләре хезмәткә урнаштырылган барлык авторларга (алар - 135 кеше; бу язмада һәрберсенең исем-фамилиясен атап чыгу мөмкин түгел), редакцияләгән әдәбиятчылар, сәнгать белгечләренә рәхмәт әйтергә кирәк. Сүземнең ахырында хөрмәтле галимнәрнең исем-фамилияләрен алфавит тәртибендә санап күрсәтәм: алар - Диләрия Абдуллина, Мөхәммәтгали Арсланов, Филүсә Арсланова, Азат Әхмәдуллин, Ләйсән Галиева, Тәлгат Галиуллин, Васил Гарифуллин, Илһам Гомәров, Таһир Гыйлаҗев, Дания Заһидуллина, Рамил Исламов, Нурфия Юсупова, Хатыйп Миңнегулов, Алия Мөбарәкшина, Рауза Солтанова, Гөлчирә Ханнанова, Рифә Харрасова, Заһир Шәйхелисламов. +"Габдулла Тукай. Энциклопедия" - персональ әдәби энциклопедия татар гуманитар фәнендә беренче мәртәбә төзелде. Югарыда аны әзерләүгә шактый күп гомер сарыф ителүен әйткән идек. Зур, аеруча җитди эшләрне юбилейларга башкарып чыгуның уңай ягы да, тискәре ягы да бар. Берара, 2006 елларда, энциклопедияне төзү тукталып та калган иде. Шөкер, Г.Ибраһимов исемендәге институт җитәкчелеге, Тукайның 125 һәм 130 еллык юбилейларының бик тиз килеп җитәчәген истә тотып, җитди чаралар күреп килде, вакытлы иҗат төркеме төзеде, бу эшкә тартылганнарга катгый таләпләр дә куйды. Нәтиҗәдә, әлеге фундаменталь фәнни хезмәт 2016 елда Тукайның туу көненә (130 еллыгына) төзелеп бетеп, озак тормый, алты ай чамасы үткәч тә басылып чыкты. Бу юлы юбилейга өлгертергә теләү хезмәтнең сыйфатына тискәре йогынты ясамады дип уйлыйм. Ул Тукайга, тормышы һәм иҗатына, халкыбыз күңелендә яшәешенә кагылышлы ифрат күптөрле мәгълүмат-информацияне эченә ала, Тукай феноменын татар әдәбият белемендә, гомумән, гуманитар фәннәрдә өйрәнүнең бүгенге дәрәҗәсен чагылдыра. +Зөфәр РӘМИЕВ, +1996-2016 елларда вакытлы иҗат төркеме җитәкчесе, +Тукай энциклопедиясенең баш мөхәррире ТУКАЙ ҖЫРЛАРЫНЫҢ ОЧКЫНЫ ЧӘЧРӘСӘ... йогынтысы да барлыгын һәрдаим ассызыклыйлар. Ул үзе бу хакта шушы рәвешчә яза: "Китерде мине ерактан / Ленин, Горький яктысы / Һәм Тукаең, Такташыңның / Җырларының чаткысы". +Чыннан да, әгәр сиңа олуг шагыйрьләр кабызган утларның ялкыны һәм яктысы төшә, һич югы очкыннары чәчри икән, ничек алар салган юллардан читкә чыгасың ди?! Ш.Маннур да Тукайны, аның тулыканлы, пульсланып торган иҗатын үзенә бер идеал, юаныч, таяну ноктасы итә. Мәсәлән, "Эчем пошса" шигырендә ул иҗат иткән герой моңсуланган вакытында Тукайны кулына алуы турында сөйли. Әсәрне укыганда, Тукайның үзенә урын таба алмаган чакларында Коръән укыган лирик мине күз алдына килә: "Эчем пошса, моңсулансам кайчак, / Тукайны мин алам кулыма, - / Актаргалыйм аны әкрен генә, / Тукталгалыйм кайбер юлына... / Һәм укып та китәм - ябышып калам". +Үз иле, кайвакыт хәтта җире дә булмаган милләтләрнең шагыйрьләрен еш кына ирексезлек, халкының мескен хәлдәлеге, кысылуларга дучар ителүе кулына каләм тоттыра, ә бит милләтне һәм телне саклау Ш.Маннурны да иң борчыган мәсьәләләрдән иде. Ул, бу теманы ачканда, Тукай образына да мөрәҗәгать итте. Шагыйрьнең балалар арасында бүгенгәчә популяр "Яхшы бел"дә мондый юллар бар: "Бу телдә рух байлыгың / Һәм йөрәк кайнарлыгың / Җырлаган бу телдә безгә / Сөекле Тукай моңын". +Ш.Маннур туган ил, туган туфрак темаларын күтәргәндә, эпиграфларны Тукайның үтә тирән мәгънәле әсәрләреннән сайлады ("Исәнме, туган җир!"). Ул остазын татарның кабатланмас бөек шагыйре санады һәм бу хакта хәтта юмор-сатира әсәрендә дә чагылдырды: "Узды Тукай, Такташ язган чорлар / Һәм кайтмас та алар гомергә. / Сак булыгыз, гамьсез гулливерлар, / Лилипутлар килә шигырьгә!" Әле бит бу - без әдәбият, бигрәк тә шигърият үсештә дип лаф орган елларда язылган юллар. Чыннан да, шигърияттән, гомумән алганда, фикер һәм тасвир масштаблылыгы китеп бара бит... Чын шагыйрьләрдә пәйгамбәрлек, димәк, фаразлау орлыгы булу хакындагы карашлар хактыр. +Вахит Имамов "Һәйкәл салган әдип" мәкаләсендә болай дип яза: "Мамадыш янында бардыр / Бер авыл, Тулбай, диләр. +Бөек Тукаебыз үскән Кырлай авылы белән аһәңдәш икән бит Шәйхи аганың туган авылы да. Берсен, менә, Тукай исеме бөтендөнья тарихына керткән һәм татар авылларының йөзек кашы иткән, Тулбайның да даны, беренче чиратта, Шәйхи Маннур исеме белән бәйледер ул. +Хәер, шундук сорау туа: без киләчәк өметебез, дип, мәйданнарда, мөнбәрләрдә көткән яшь буын, мәктәп балалары Шәйхи Маннур һәм аның китапларының исемен яттан белә микән?" ("Мәдәни җомга". 2015. - 17.01) +Бик кирәкле сорау. Әлбәттә, татар телендә белем биргән мәктәп укучылары Ш.Маннурның татарча да, русча да яхшы белергә чакырган шигырен хәтта яттан да беләдер, әмма безне аркабыздан сөеп үстергән күрше картларыдай якын Гайҗан бабайлар хакында алар ни уйлый? Ш.Маннурның чор тарихы сәхифәләрен яктырткан, еракта калган елларның кайтавазын түкми-чәчми диярлек китереп җиткергән поэмаларын безнең кебек үк яратып укыймы? Ул шагыйрьнең юмор-сатирасында, үзенчәлекле мәсәлләрендә халыкчан юморны тоя һәм аңлыймы? +Бер карасаң, Ш.Маннур да - Тукай кебек, балалар әдәбиятында зур эз калдырган каләм иясе. Ул, тормыштан алынган хәл-ситуацияләрне җанландыру ярдәмендә, малай һәм кызларда кече яшьтән үк белемгә омтылыш, тырышлык һ.б. уңай сыйфатларны тәрбияләү кирәклеген сөйләгән. Татар милләтенең киләчәген күздә тотып, шуны яшәтүгә хезмәт итүче идеяләр уздырган күпсанлы югары поэзия үрнәкләре булырлык әсәрләр язган. Һәм шагыйрь бигрәк тә балалар шигъриятендә Тукай традицияләрен дәвам итүче буларак бәяләнергә хаклы. Алай да әлегә күңелгә шунысы җылылык биреп тора: Ш.Маннурның кечкенәләргә адресланган сюжетлы әсәрләре дә Тукайныкы кебек үк популярлык казанды. +Рифә РАХМАН СИКСӘНДӘ ДӘ ҖЕГЕТ! +ЮНЫС САФИУЛЛИН эше дә онытылмаслык. "Сөясеңме-сөймисеңме" спектаклендәге бик үзенчәлекле Габдулласын театрның ерак гастрольләренә дә барып (шул исәптән Мәскәүдә дә) уйнап йөрде. Хәзерге чорда авыл-район гастрольләрендә йөрүне яшь артистлар да өнәми. "Яныбызда гаярь, зур тәҗрибәгә ия сәхнә остасының эшләп алуы безнең артистларга җитди мәктәп булды", диде әтнәлеләр. Халык алтыдагы - алтмышка, ди. Микулай дәдәйнең шундый чыдам, тырыш, уңган, байлыкның кадерен, татар теленең тәмен белү сәбәпләрен мин аның туган авылындагы төпле, акыллы яшәү рәвешеннән, бай, ипле, матур йолалардан, Аяз абый мактап язган умартачы Ибан дәдәйнең һәм дә җырчы Ульяна түти корган затлы гаилә тормышыннан да күрәм. Шушы юллар каләм очымнан ак кәгазьгә купшыланып төшкәндә, хәтер түремдә бер-ике ел элек булган куркыныч вакыйга да калыкты. +Марсель Сәлимҗанов: "Дунайга тиң балыкчыны белмим, без менә еш кына бергә балык тотабыз. Миңа түгел, хәтта минем Гөлнарама да балык эләкми башлаганда, безнең керәшен малае килограммлап каптыра. Оста балыкчылар күп бездә, Дунай осталарның да остасы!" - дигән иде. +Студенецта минем дачам Идел кырында. Биноклем дә бар. Бервакыт Иделдән кемнеңдер шомлы итеп кычкыруын ишетәм. Карасам, ярдан 300 метр ераклыкта капланган көймәсенә ябышып бер балыкчы тора. Тавышы карлыккан булса да таныйм - Наил абый. Мин нишләргә белми чабып йөргән арада аны башка балыкчылар, күреп алып, ярга чыгарга ярдәм иткән. "Сиңа хәзер кайнар мунча кирәк", - дим, ә ул һәрвакыттагыча, үзе турында уйлаудан бигрәк, эшләгән яхшылыкка яхшылык белән җавап кайтару артыннан йөри... Соңрак ишеттем, әлеге балыкчыларга күчтәнәчләр куеп шатландырган икән. Язгы суның салкыны үзәгенә үткәндер, олы кешегә күпме кирәк, дип борчылып йөрсәм, инде җитмеш яшьтән узып киткән Николай Ивановичның авырып ятуы турында ишетергә туры килмәде. Беренчедән, сер бирә торган кеше түгел, икенчедән, бала чагыннан ук чыныгып үскән ир-егет. Кешегә фәлән яшьтә бит ул, дип картайтып карарга өйрәнгәнбез, ә бала чагында елга капитаны булырга хыялланган Николай-Микулай нинди генә салкын көндә дә теплоходның җил уйнап торган икенче катыннан төшмәс. Үзе һәр бирмеш көн балыкта. Балыгы җитеп ашса да тота. Акча эшлим дип газап чигеп йөрүе түгел, балыкларны бушка диярлек өләшә. Кешеләрне шатландыру - аңа җан рәхәте. +Щепкинчылар чын сәнгать мәктәбе узып кайтсалар да, театрның зур сәхнә осталары югарылыгына күтәрелер өчен, аларга әле күп көч, күп вакыт сарыф итәргә кирәк иде. Театр дөньясында туктаусыз кайнаган яшь кеше буларак, хәтерем күп нәрсә сеңдергән. Шуңа театр белгечләренең берсен-берсе кабатлап: "Дунаевны Дунай иткән иң беренче эше - "Соңгы хат"тагы Ниязы", - дип әйтүләре белән бер дә килешә алмадым. Тауның түбәләре, русча әйтсәк, пиклары күп булмаган кебек, артистның сәхнәдә төзегән иҗат тавының да күккә ашкан бөек образлары күп булмый. Наил Дунаевның иң югары күтәрелеше дип ышанган биш образын сана, дисәләр, исемлекне Фигародан башлар идем. "Фигароның өйләнүе" дип аталган бу моңсу комедияне Дунаевның 60 яшен котлап язган бер мәкалә авторы спектакльне М.Сәлимҗановка бәйләп куя. Әмма "Фигароның өйләнүе" - театрда булдыксыз дип аталып йөртелеп, ахырда, театрдан ук куылган өйрәнчек режиссёр эше. Авторны ялгыштырган сәбәп - мондый гүзәл спектакльне бары талантлы режиссёр гына куя ала дип уйлаудан. "Шау-шулы көн яки Фигароның өйләнүе" өйрәнчек режиссёрның гаҗәеп талантлы артистлар булышлыгы белән куйган диплом спектакле иде. Спектакльгә тамашачылар милли әсәргә йөргән кебек агылып йөрде. Бу онытып булмаслык зур уңышның узаманы Дунаев иде. Әгәр Дунаев Фигаросы спектакльнең башыннан ахырынача кояш кебек балкып, партнёрларына бетмәс-төкәнмәс көч, дәрт биреп тормаса, артистлар шулчаклы илһамланып уйный алырлар идеме икән?! Артистларга аеруча монологлар авыр бирелә. Ә менә Фигароның монологында Дунаев бик тирәнгә чумып, төптә яткан моң-сагышны да, чумырып алып, тамашачы йөрәген ташытканчы сала алды. +Дунаевның чираттагы биеклекләре А.Н.Островскийның "Агай эне - ак мыек" (1973) комедиясендәге Подхалюзин һәм "Бирнәсез кыз" (1983) драмасындагы Паратов образлары белән бәйле. +Костромада бөек рус драматургының 150 еллыгына багышланган "Островский пьесалары фестиваленә" рус театрларының каймагы җыелган иде. Әмма бәйгедә җиңү СИКСӘНДӘ ДӘ ҖЕГЕТ! татар театрына насыйп булды. Беренче дәрәҗә диплом төрле хисләр, төрле җайлашулар, күптөрле планнар тудыра алу осталыгына ия Николай Иванович Дунаевка Лазарь Подхалюзин ролен бөтен катлаулылыгы, үткенлеге белән сурәтли алуы өчен тапшырылды. Дунаевның бу үлемсез образында ялагай приказчикның, сәүдәгәрләрнең сасы һавалы, пычрак, караңгы өнендәге гарип әхлак дөньясы тудырган кагыйдәләрне үзләштереп, мутантка әверелүе, ахыр чиктә үз хуҗасын да кабып йоткан бүребуар булып китүе гәүдәләнә. Бер театр белгече: "Дунаев уенын чамасыз мактадым ахры, артистның соңгы пәрдәдә аристократ булып күренүе артык иде", - дип куя. Әлеге спектакльне күп мәртәбә караган тамашачы буларак, урынсыз рәвештә кимчелек итеп күрсәтелгән бу күренешне якларга +"Шау-шулы көн яки Фигараның өйләнүе" тырышам. Дунаев финалда аристократны уй- (Пьер Бомарше) спектакленнән. 1970 ел. нарга уйламады да. Хамның үлсә дә аксөяккә әйләнә алмаячагын олы сәхнә остасы булып танылган Наил Дунаев театр белгеченнән дә ким аңламады, әлбәттә. Хам-хамелеон үзен саклаганда, күп төскә керә: Лазарьның аристократ битлеге киеп алуы да шуның чираттагы ысулы гына иде. +Белгородта М.Щепкинның 200 еллык юбилеена багышлап үткәрелгән Бөтенроссия театр фестиваленә безнең театр Островскийның трагедия киңлекләренә чыга алган "Бирнәсез кыз" драмасы белән барды. Һәм Россия театр дөньясында үзе турында сокланып сөйләрлек данга иреште. Ә бит бу фестивальдә дә бик югары культурага ия театрлар, шул исәптән остазларыбызның берсе саналган Малый театр да катнашты. Шәкертнең остазны уздырырга тиешлеге - аксиома. Спектакльне мактап авыз ачкан театр белгечләре: "Сәхнәдә чын аристократны бик сирәк артист уйный ала, ә менә Дунаев-Паратов - чын аксөяк. Рус театрларында "Бирнәсез кыз" куелмауның тагын бер сәбәбе - Лариса Огудалованы уйный алучы актриса юк, ә алар сездә бер генә дә түгел, икәү икән", - дип башлыйлар. Ә бит, чыннан да, спектакльнең режиссёры да, щепкинчы Дунаев та репетицияләрдә иң әүвәл Паратовның аксөяклеген бөтен зурлыгы белән ачу юлыннан бардылар. Һәм ул максатка ярашлы табыш китерде. +Милли театрга милли драматургия һава кебек, кояш, җир, су кебек кирәк. "Перестройка", "үзгәреш" дигән сүзләрдән драматурглар телсез калды. Баш режиссёр, минем янга көн дә кереп: "Пьесалар эзлә! Алсу рольсез йөри әнә!" - диеп тыкырдата башлагач, моннан күп еллар элек Ленин китапханәсендә яшьләремне сөртә-сөртә укыган "Өч аршын җир"не искә төшердем. Шундук кабат барып укырга утырдым. Аяз Гыйләҗев әсәре "тере" иде. Шатлыгымны Марсель абый белән уртаклаштым: "Их, куйсагыз, иң шәп спектаклегез булачак!" "Куйдырсалар куярсың! Йә, ярар, уйлап карыйк", - диде баш режиссёр, үз уйларына чумып. Аяз абый да: "Ай, парин, куйдырмаслар бит!" - диде. Күрәсең, теге заманда куйдырыр өчен бик күп көч түккән булганнар, хәтта ишегалдына үзгәреш дигән әкәмәт килеп кергәч тә, йөрәктәге бозлары акрын эри. Сәлимҗанов - диктатор, дисәләр дә, рольгә кеше сайлаганда киңәшә. "Мирвәлигә Ринатны алам, бер дигән булачак", - ди. Китапханәдә укып утырганда, Мирвәли никтер Дунай булып күренеп алган иде: аеруча хаксызга рәнҗеткән авылын каргаганда, Шәмсегаянның авылдашларына булган мәхәббәтен сүндергәндә һәм аеруча тегермәндә бодай тулы капчыкларны кочаклап елап утырганда. Инде сөйләшүгә күптән әзер кешедәй: "Дөрес, Ринат абый шәп, әмма игенче түгел инде, ул хәрби, генерал, бөек гаскәр башлыгы, аның карашы гына да патшалар карашы, - дип тезеп киттем һәм, ни әйтәсен алдан күреп: - Дунай - чын җир кешесе, байлыкның кадерен белә торган игенче, бөртекләп эшләр иде", - дип сүзне кыскарттым. Марсель Хәкимыч үзе бик бөртекләргә күнекмәгән. Ул +ЮНЫС САФИУЛЛИН +аңарга кирәк тә түгел. Кайбер бөртекләп +утыручы режиссёрның ярты еллык эшен +ул бер айда эшли ала. Бер гәпләшкәндә: +"Репетиция - любовь моя!" - димисез +никтер, диюемә: "Мин подвал режиссёры +түгел, театр хисләр дөньясына тоташа +икән, димәк, без күбрәк халык арасында +кайнарга, аның уй-тойгыларына тоташы +рга тиеш, - диде. - Чын галимнәр дә яңа +лыкны өстәл артында чокчынып утырып +түгел, ә табигатьтән ала". +Очрашулар ешайды, сөйләшүләр кы +зды һәм, ниһаять, милли җанлы рәссам +Рәшит Газиевкә пьесаны тапшырып, +тагын бер адым алга атладык. +Микулай дәдәй мине бик яратып +бетермәсә дә, үз фикерләремне раслар +өчен, репетиция ясавын күзәтәм. Фантазия +"Өч аршын җир" (Аяз Гыйләҗев) +ташып тора үзеннән. Аның табышы күп +спектакленнән. 1986 ел. +була. Иң ошаган ягы - тапкан табышына ябышып ятмавы, туктаусыз эзләнү юлыннан баруы. Спектакль тиз өлгерде. Режиссёр да, артистлар да чын әдәби әсәргә сусаганнан булды бу. Марсель Хәкимыч сәхнәне кәмит кенә итеп караучыларны бөтенләй кертмәде монда. Без баштук спектакльнең жанры трагедия булыр дип килештек. Сүз дә юк, Ринат абый атасы белән бәрелешләрдә, авылдашларына каршы күтәрелгәндә, мәхәббәт аңлашканда карап туйгысыз иде. Наил абый да бу сәхнәләрдә соклангыч уен күрсәтте, әмма бөтен зурлыгы белән нәкъ менә тегермән сәхнәсендә ачылды. Бер генә тамашачы да аның адәм баласын юк итүче фаҗигане тиңсез гәүдәләндерүенә битараф калмады. Камал театрының трагик артистларга бай булуын күрсәткән "Өч аршын җир" турында Казан, Ленинград, Уфа, Мәскәү тарафларыннан да хатлар килде, "Тамашачы фикере" дигән дәфтәрләр дә кайнар рәхмәт белән тулды. +Дунайның иҗат тавындагы бишенче биеклекне күрергә дә вакыт җитте. Фигаро, Подхалюзин, Паратов, Мирвәлиләрне уйнаган артистка "Гөргөри кияүләре"ндәге Гөргөри дигән керәшен ир-аты тапшырылды. Марсель Сәлимҗановның әйтүенә караганда, бу пьеса чын-чынлап сәхнә тотарлык югарылыкта язылмаган иде. Режиссёрның спектакль барып чыкмас дигән шиге премьерага кадәр сузылды. Әмма "Гөргөри кияүләре" бүген дә сәхнә тота! Ягъни 20 елдан артык! Сере нидә? Сере бик гади, аны аңлар өчен "Әлдермештән Әлмәндәр"не искә төшерү дә җитә. Тагын да төгәлрәк итеп әйтсәк, баш-аягы белән Шәүкәт Биктимеров кебек даһи артист җаныннан сикереп чыккан Әлмәндәр карт образын. Әйе, Гөргөри образы да - тулысынча Николай Иванович Тимриевнең үз каныннан яратылган бәгырь җимеше. Нигә Тимриев, нигә Дунаев түгел, диярсез. Чөнки Тимриев - Дунай кушаматы йөртүчеләрнең борынгыдан ук килгән нәсел фамилиясе. Зур шәхесләрне бөтен яклап белү ягындамын, шуңа өстәдем. Әлмәндәр диюгә, Шәүкәт абый искә төшкән кебек, Гөргөри диюгә дә, күз алдына соклангыч сәхнә остасының үз фантазиясеннән, ис-акыл китәрлек күзәтүчәнлегеннән, Әхмәт авылындагы уңган авылдашларының асыл якларыннан үстерелгән Гөргөри, ягъни Тимриев-Дунаев үзе калкып чыга. Әгәр "Гөргөри кияүләре"нә башка артист алып репетиция ясаган булсалар, ахыры ни белән беткәнен әйтү авыр булыр иде. Аңлашылсын өчен шуны да өстим: "Әлдермештән Әлмәндәр", Мәскәү телевидениесе тарафыннан махсус төшерелеп, бөтен СССРга күрсәтелгәч, театр исеменә пьесасын сорап хатлар яуды. Баш режиссёр: "Юк эш белән шөгыльләнмә, театрны бөлдерәсең", - дисә дә, мин пьесаны, ишәйтеп, төрле якка җибәрә тордым. Озакламый Сәлимҗанов бусагасын илчеләр таптый башлады. Янәсе, безгә дә килеп куя күр әле шул спектаклегезне. Марсель абый: "Юк, куя алмыйм, чөнки сезнең театрда Әлмәндәр юк, ул әле бездә дә бер генә экземплярда", - дип илчеләрне кире борды. Бары бер Мурманск театры гына спектакль оештыра алды. Әмма, Марсель абый сүзе дөрескә чыкты, "Әлмәндәр"ләре үлемсез була алмады. СИКСӘНДӘ ДӘ ҖЕГЕТ! +Төп рольдәге Дунаев "Гөргөри кияүләре"н режиссёр ассистенты буларак та үстергәнен онытмыйк. Спектакльгә ул керткән өлешне берни белән дә үлчәп булмый. Керәшеннәр саны күп түгел. Ә спектакль инде 22 ел эчендә татар яшәгән барлык төбәкләрне дә айкап чыкты. Кая гына барып уйнамадылар аны. Спектакльнең Микулай дәдәй Гөргөрие аркасында бөтен зурлыгы белән туган кешелеклелек аурасы татар мөселманнары белән татар христианнары арасында әлегәчә игелекле Хатыны Татьяна Дунаева белән роль уйный. Арага дошманлык салып, милләтне бүлгәләп, Сак-Сок хәлендә калдырырга теләгән дошманнар исә һаман да үз максатларына ирешә алмый дип сөеник. Толерантлыкка хезмәт итүче Дунай кебек керәшеннәребезнең кадерен белик. +Наил Дунаев та сәхнәдә гел төп рольләрдә генә уйнап тормады. Ә менә чын драматург кулы белән язылган бик күп эпизодик рольләрне төп рольләр янәшәсенә диярлек күтәрә алды. Чөнки персонажның Дунаев репетицияләрдә тапкан эчке кичерешләре, сәхнә детальләре, уй-фикерләре сәхнәдәге өч сәгатьлек уенны да тутырырлык табышлардан тора, ә артист бу байлыкның сәхнәдә күренгән берничә минутына иң-иң кирәкләрен сайлап, шундый осталык белән тутыра ки, бу персонаж тамашачы аңында төп персонажлар янәшәсендә саклана. Шундый үлемсез образлары арасыннан Василий белән Шәмсетдингә мөрәҗәгать итик. Һәр ике образ да аларның баш режиссёр белән уртак эзләнүләрендә туды. Беренчесе - В.Горбатовның 1974 елны куелган "Бер төн" спектакленнән. Бөек Ватан сугышының чынбарлыкны югалткан һәлакәтле көннәре. Көне буена сузылган дәһшәт эченнән Василий атасы өенә кайтып керә. Иң кадерле кешеләре арасында булса да, без аның һәр хәрәкәте аша җанын яндырган тәмуг утын күрәбез. Гаиләне шатландырган очрашу озакка бармый, кара кайгы белән алышына. Василийның хәрби расчёты да, батареялары да тар-мар ителгән, шәһәрне саклаучы дусларының һәммәсе дә кырылып беткән. Сугышчы булып туган шәһәрен якларга киткән инженер Василий бу минутларда кем соң? Гаилә өстенә өерелеп ишелгән катлаулы сорауларның берсен дә җавапсыз калдырмый тәҗрибәле артист. Мизгел саен чуала барган хисләр киселеше каршында сәхнәне тутырырлык булып туган һәр уй-хәрәкәте алтын бәясенә тора. Шуңа, газиз атасының, сөекле хатынының, бербөтен булып туачак сәхнәнең образы да психологик планда иң көчле балкышны бирә алучы артист Дунаев тудырган Василий образыннан баш ала. +Н.Фәттахның "Кол Гали" пьесасы буенча куелган спектакльнең уртак образын тудыруда да Наил Дунаев Шәмсетдине шундый камертон ролен үти. Кол Галинең туган илгә фидакарь хезмәт, туган халкыңа, туган телеңә тугрылык дигән асыл ышанычына капма-каршы торучы көч итеп гәүдәләндерелгән Шәмсетдин образы - Болгар дәүләтенең ни өчен җимерелүенә җавап бирерлек кыйммәтле образ. Дунаев Шәмсетдинне иблис йомыркасыннан яралган явыз көч итеп бирми, ул - бик күпләребез кебек үк гадәти кеше. Әмма аңа, туган ил, туган телгә караганда, үз рәхәте рәхәт. Ул һәрчак байлыкны бөтен нәрсәдән дә өстен куйган. Болгар кем кулына күчсә дә күчсен, тик шәхси рәхәтемә генә тимәсеннәр, дип яшәгән. Һәм менә аның тоткан мәсләге китергән фаҗига - байлык эчендә йөзгән Шәмсетдин бер сынык ипигә мохтаҗ. Кәеф-сафа сөргән йорты да, хуш-ис таратучы затлы кием-салымнары да юк. Дәүләтен сакламаган кеше нинди хәлдә булса, Шәмсетдин дә бүген шундый мескенлектә. Әмма барыбер бу бәлане илгә китерүче кешеләрнең берсе үзе икәнлеген аңламый. Мәхшәр эченнән Чәчәк саклап алып чыккан Кол Гали китабыннан йөз чөергәндә дә, китапның киләчәктә өметсезлектән коткару коралына әйләнәсенә, яңа төзеләсе бәхетнең рәхәтенә нәкъ менә халык акылын туплаган китапның нигез буласына ышанмый. Дунай иҗат палитрасындагы төсләрнең ниндиләре генә юк. Василий да, Шәмсетдин дә, ил өстенә килгән мәхшәр кочагында күрсәтелсә дә, артист тудырган образлар арасында җир белән күк аермасы. Аларны бер үк артист башкара дип әйтүе дә кыен. Әйтик, Болгарның төтенләп яткан хәрабәләре арасыннан килеп чыккан кыяфәтсез адәм баласы ниндидер могҗиза белән тарих терелткән Шәмсетдиннең нәкъ үзедер кебек. +Наил Дунаевның иҗатын юкка гына тауга охшатмадык. Аны бөтен зурлыгы белән күрсәтер өчен, калын бер китап язарга туры килер иде. Театрны М.Сәлимҗанов җитәкләгән чорда Р.Таҗи, Р.Шәрәфи, Ә.Шакир, Н.Дунаевларның совет театрында яшәп килгән байтак тәртипләр белән килешмичә алып барган рухи эзләнүләре, татар театр традицияләрен баетулары махсус өйрәнүләргә лаек. Шуңа да мин Наил абыйга: "Нигә китап язмыйсың?" - дигәч, аптырап калды, бу турыда сөйләшергә кыенсынды - тыйнаклыгы җиңде. Әмма тора-бара китабы дөнья күрде. Анда альбомлык өстенлек итсә дә, тәмләп укып чыктым. Кайбер темалар мин теләгән күләмдә түгел иде. Әйтик, театр тарихына алтын хәрефләр белән теркәлгән образларын тудыру өстендәге уңышларга нинди алымнарга таянып, нинди юллар аша килүе, кеше рухы тормышын ача торган сәнгать формаларын һәм үзенә генә хас методын ничек булдыруы турындагы профессиональ язмалары, уй-фикерләре, чагыштырулары җитеп бетмәде миңа. Наил абыйның педагоглык эшләре дә мине сокландыра. Кайбер педагоглар булачак артистның индивидуаль үзенчәлеген тәмам юк итә. Профессор Николай Иванович курсында укыган шәкертләр бөтенләй бүтән. Алар арасында үз йөзен саклап калган шәхесләр күп. Мондый әзерлекле шәкертләр үстерү өчен дә бик зур тәҗрибә кирәк ләбаса. Мин, барлык керәшен авылларында да йөргән кеше буларак, китабындагы керәшен темасын да азсындым. Әгәр керәшеннәрнең асыл кешеләре, зур уңыш казанган узаманнары белән дә әңгәмәләр корылган булса, автор тәрҗемә өстендә эшләүнең серләре белән дә уртаклашып, шушы юнәлештә киңәшләрен дә бирсә, китапның файдасы бермә-бер үсәр иде. +"Ирне ир иткән дә, юк иткән дә хатын", ди бит халык. Ходай Тәгаләнең мәхәббәт фәрештәсе Коля белән Татый арасына мәктәптә укыган елларында ук бер-беренә турылаучы нур сузган. Бу нур берсе - китапханәче, икенчесе артист булырга укыганда да сүнмәгән. Гомер буе татар мәгърифәтен һәм сәнгатен үстерү юлында көч куйган бу ир белән хатын зур дәрәҗәләргә ирешкәннәр һәм иң мөһиме - бер-берсен бәхетле итәргә дә онытмаганнар. Татьяна Дунаева турында язарга алынганнар аның Китап палатасы директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының китапханә факультеты деканы, библиография кафедрасы мөдире, университет проректоры булуы, татар бүлекләре оештыруы, китаплар язып бастыруы хакында сөйләрләр иде, ә мин, бу дөньяда үзем күргән, үзем чын-чынлап белгән ни-нәрсәләрне яза торган кеше булганга, Татьяна ханымның гомер таңымда миңа ясаган көчле йогынтысын һәм миңа эшләгән "этлеге"н әйтергә кирәк табам. "Этлеге" шул: мин аның аркасында гына ике хуҗаның (баш режиссёр һәм директор) "колына" әйләндем. Баш режиссёр үзенә ярдәмче, ягъни әдәби бүлек мөдире эзли башлаган чорда, Нократ буенда гаиләләре белән ял итеп ятканда, Татьяна артистлардан китапханәгә иң күп йөрүче кеше Юныс дигән мәгълүматны Сәлимҗанов күңеленә сала. Һәм мин 27 + 5 елымны Камал театрында ике хуҗаның хезмәтчесе рәвешендә "чиләндем". Икенчедән, чыннан да, миңа китапханә җене кагылган иде. Китаплар белән җитәкчелек итүчеләрнең берсе булганга, Татьяна Григорьевна миңа ярдәм итә яки кызларына куша, китапханәдә татарның эш күрсәткән кешеләре белән мәгънәле очрашулар да уздыра иде. Ир-хатын бер туфрактан яратылган, диләр бит. +Татар милләтен яраткан теләсә кем борчылырлык хәл: мәчетләребез урыслаша барган заманда (намазга йөрүче буларак, үзем күргәннәрне әйтәм), керәшен татарының чиркәвендә догалар татарча укыла! Тик туганнарыбызны христиан динен тоткан өчен урыс арасына куучылар да юк түгел. Наил абыйның моңа биргән җавабы сокланырлык: +- Керәшеннәрнең дине урысныкы булгач, урыс булыгыз, ә татар буласыгыз килсә, мөселманлыкка күчегез, - диләр. - Мөселман татарларның берсе дә гарәп булганы юк. Татарча сөйләшәм, шуның белән горурланам. Мин - төрки татар халкының керәшен төркеменнән. +Җаныма үтеп кергән бу зыялы сүзләргә мин бик җитди карыйм. Бөтен гомерләрен татар театрын, татар телен, татар мәдәниятен үстерүгә багышлаган мондый шәхесләребезгә киң җәмәгатьчелек ихлас хөрмәт күрсәтергә бурычлы. +Юныс САФИУЛЛИН, +Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ +Хәтер мәгарәсе +ӘГЪЗАМ ФӘЙЗРАХМАНОВ гражданнарны патриотик тәрбияләү, милли мәдәниятләрне саклау, үстерү вазифаларын да башкара. +Татарстанда бүгенге көндә йөздән артык дәүләт һәм муниципаль музей эшли. Аларда 1,5 миллион чамасы экспонат саклана, диләр. Музейлар челтәре, фондларның гомуми күләме буенча Татарстан Россиядә иң алдынгы саналган Мәскәү шәһәре, Ленинград һәм Свердловск өлкәләреннән генә калыша. Идел буе федераль округында ул иң алдынгы булып исәпләнә. Бер ел эчендә генә дә республика музейларын 1 миллион 628 мең кеше караган. +Тарихтан күренгәнчә, музейларны оештыруда меценатлык зур роль уйнаган. 2015 елның 5 апрелендә үзенең 120 еллыгын билгеләп үткән Татарстан Милли музеен оештыруга да Казан коллекционеры Андрей Фёдорович Лихачёв тупламасы нигез булып тора. 1890 елда абыйсы үлгәч, энесе вице-адмирал Иван Фёдорович аның хатыныннан барлык коллекцияне сатып ала һәм шәһәргә бүләк итә. Коллекциядә 20 меңләп вак акча һәм медальләр була. Тарих фәннәре докторы, Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипованың әйтүенә караганда, хәтер мәгарәсенә уникаль экспонатлар китерүчеләр бүген дә бар икән. Әле күптән түгел генә бер татар егете 1847 елгы рәсемнәрне Боратынский музеена алып килгән. Ул аларны, антиквариат кибетендә күреп, үз акчасына сатып алган булган. Бу ядкарьләр яңа экспозициядә күрсәтеләчәк. Андый рәсемнәр башка бер генә музейда да юк икән. Танылган галим Марсель Әхмәтҗанов 1000 данәгә якын тарихи материаллар алып килеп, бушлай тапшырган. Шундый кешеләр бик күп икән. +Татарстан Республикасының һөнәрчеләр академиясе төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Дамир Гыйбадуллин карашынча, соңгы вакытта эшкуарлар борынгы технологияләрне торгызу буенча музейлар белән эшли башлаган. Һөнәрчеләр теге яки бу товарны җитештерүнең борынгы технологиясен өйрәнәләр, аларны сувенирлар җитештерүдә киң кулланалар. Андый сувенирлар туристларның игътибарын күбрәк җәлеп итә. +Музейлар, китапханәләр, архивлар кешелекнең хәтерен төп саклаучылар булып тора. Аларда халык җәүһәрләре туплана, саклана һәм кулланыла да. Музейлар, китапханәләр, архивлар бер-беренә нык бәйләнгән һәм бер үк вакытта вазифалары ягыннан шактый аерылалар да. Беренчесендә - әйберләр, икенчесендә - китаплар, өченчесендә, нигездә, документлар саклана. +Музейларга көндәлек тормышта еш очрый торган типик һәм уникаль әйберләр дә урнаштырылырга мөмкин. Шулай да экспонатларның шактый өлеше - һич тә кабатланмый торган ядкарьләр. Мәсәлән, музейга куелган сәнгать әсәре рәссамның бердәнбер картинасы булырга мөмкин. Музей экспонатлары эмоциональ көчкә, тамашачыга бик нык тәэсир итү сәләтенә дә ия. Мәсәлән, китмән, сука белән янәшә урнаштырылган трактор уйландыра, җир эшкәртүдә кыска гына вакыт эчендә кешелекнең нинди прогресска ирешүенә сокландыра да. +Китапханәдә сакланучы китаплар да күпчелек яктан музей экспонатына охшаш. Ул күптиражлы булуга да, берүк вакытта уникальлеккә дә ия. Китап халык күпләп укысын, куллансын дигән максаттан чыгарыла. Китап үткәннең, хәзергенең, киләчәккә фаразларның фактларын, вакыйгаларын, күренешләрен, процессларын бергә туплый. Аның белемне арттыру һәм мәгърифәтчелек мөмкинлекләре гаять зур. Китап тарихи хәтер формасында кабатланмас сыйфатларын гына түгел, музей әйберләренекен һәм документларныкын да үзенә тупларга сәләтле. +Документ музей әйберләренең һәм китапларның югарыда санап үтелгән барлык сыйфатларына ия. Шуның белән бергә, тарихи хәтерне төгәл чагылдыруда ул алардан нык аерыла да. Беренчедән, рәсми документларны булдыру иҗтимагый һәм дәүләт эшчәнлеген оештыру өчен мәҗбүри элемент булып тора. Шунлыктан документ музей әйберләре яки китапларга караганда чынбарлыкны ныграк чагылдыра. Димәк, тикшерүчеләр игътибарын ул ныграк җәлеп итә. +Икенчедән, документ музей экспонатларына, китапларга караганда халыкка азрак таратыла. Дөрес, аларның законнар, халыкара килешүләр кебек беренче чиратта басылырга тиешлеләре дә бар. Әмма хокук саклауга, куркынычсызлыкка, оборонага кагылышлы документларның күпчелеге матбугатта басылмый, киң катлау халык Без тарихта эзлебез... +ӘГЪЗАМ ФӘЙЗРАХМАНОВ музейга тапшырган. Аларга, үткәннәрнең шаһите буларак, заманча бизәлешле экспозицияләр түрендә лаеклы урын бирелгән, икенче гомер бүләк ителгән. Мәгърифәтче, исламият галиме Габденнасыйр Курсавиның чапаны, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллинның шинеле һәм кителе, Кызыл Яр авылында гомер иткән көмешче Фатыйма апаның эш кораллары, үзе ясаган бизәнү әйберләре, бик зур мәгънәви кыйммәткә ия тагын бихисап рухи байлык... Милли бизәкләр чигеп, төсле күннән Арча осталары музей өчен махсус эшләгән мозаика үрнәкләре күзне дә, җанны да иркәли, үткәннәр белән бүгенгенең рухын берләштергән серле нәкыш булып, бина диварларына җылы ямь өсти. Аерым экспозицияләр хозурында утырып фикер алышу, әңгәмәләр уздыру өстәле дә уйланылган, моның өчен стиль үзенчәлекләрен саклап ясалган өстәл-урындыклар куелган. Алай гына да түгел, музейның конференц залы заманча мультимедиа чаралары белән җиһазландырылган. +Киләчәктә дә бу музей-храмга Хәтер дигән бөек көч хуҗа булып, гыйбрәтле үткәннәр сагында торыр. Арча тарихының Татарстан тарихы сәхифәләренең аерылмас өлеше булуын күреп белү яшь буында горурлык хисе уятыр. Үз тарихын белгән, татар исемен горур йөрткән киләчәк кешесе беркайчан да үткәннәрен хәтерләүдән курыкмас. +Тарихтан күренгәнчә, Арча төбәге кешеләр тарафыннан безнең эрага кадәр үк үзләштерелә башлаган. Археологларның раслауларына караганда, Казансу елгасы бассейны Х йөздә татар халкының борынгы бабалары болгарлар тарафыннан ныклап үзләштерелгән. Болгарларның чик буе ныгытмасы буларак, Арчага XIII йөз башларында нигез салына. Бу хакта рус елъязмаларында телгә алына. Арчаның 1174 елда һәм аннан да элегрәк үк булганлыгы турында да хәбәрләр бар. Арча 1000 еллык тарихи юлында - Казан шәһәре белән янәшә һәм нык аралашып барган. Арча атамасы Казанның түреннән үк башлана. "Арча капкасы", "Арча кыры", "Арча ягы", "Арча зираты", "Арча юлы" атамалары - Казан тирәсендә Арча ягы кешеләре яшәве һәм Арчаның Казан шәһәре яшьтәше булуы хакында сөйләүче дәлилләр. Тарихчы М.Рыбушкин үзенең Казан тарихына багышланган язмаларында: "Арча Казан шәһәренең үзенә караганда да олырак булырга тиеш", - дип яза һәм Арчаның Идел Болгары кулъязмаларында данлыклы шәһәр булып торуын әйтә. +Арча атамасының килеп чыгышы турында төрле фикерләр йөри. Удмуртлар Арча атамасын "ар" сүзеннән ясалган дип аңлатырга тырышалар (удмуртлар үзләрен дә "ар"лар дип йөртә), шуның нигезендә удмурт тарихчылары Арчага удмуртлар нигез салган дип фаразлыйлар. Татар галимнәре "Арча" атамасының артыш (можжевельник) исеменнән алынган дип исәплиләр. Бу якларда артышның күп үсүен дәлил итеп китерәләр.Төрки халыклар арасында иң күп кыпчак сүзләре сакланган халык - чувашлар артышны да арча дип атыйлар икән. +2009 елның 27 апрелендә, гадәттәгечә, Арчада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган шигырь бәйрәмендә чит төбәкләрдән бер төркем язучылар катнашты. Алар арасында Тува Язучылар берлеге рәисе шагыйрь Ким дә бар иде. Ул үзенең чыгышында: "Безгә нинди таныш сүз бу. "Арча", - дип хәзерге Алтай халкы белән татарлар арасындагы уртаклыкны һәм тарихи бәйләнешебезне искә төшерде. Чыннан да, безнең чыгышыбыз Алтайдан бит. Алтай тау итәкләрендә "Арча" исемле агачлар үсә, шулай ук "Арча" исемен йөрткән авыл һәм елга да бар икән. Мөгаен, борынгы бабаларыбыз Казансу буйларына шуннан күченеп килеп урнашкан урынга Арча исеме кушкандыр. +Музейда Арча тарихы төрле яклап бик киң яктыртылган экспонатлардан күренгәнчә, Арча төбәге Болгарстан, Алтын Урда, бигрәк тә Казан ханлыгы заманында бу дәүләтләр тормышында гаять зур урын тоткан. Арча кальгасы (ныгытмасы) Нократ елгасы буенча килә торган рус баскынчыларыннан Казан ханлыгын саклап торган. Ул Казан ханлыгының иң ышанычлы һәм бай ягы булган. Арча ныгытмасы хан гаскәрләренең җыйналу һәм өйрәнү урыны вазифасын да үтәгән. +Арча ягы Казанны саклаучыларны корал, сугышчылар, атлар һәм ризык белән тәэмин итеп торган. Нугайлар нәселеннән булган Камай исемле морза, руслар ягына чыгып, юкка гына Иван Грозныйны: "Арча ягын кырмыйча, Казанны алып булмый. Башта Арча кальгасын җимерергә, авылларын туздырырга кирәк", - дип котыртмый. Илһамият Ватаны, син, Арча! +ӘГЪЗАМ ФӘЙЗРАХМАНОВ тиңлиләр. Чал Казансу елгасы гына түгел, татар халкының гомуммилли мәдәнияте нигезендә дә Арчаның йөзләрчә еллар буена формалашып килгән мәдәнияте ята. Арчаның үзенең дә тарихы Казан тарихыннан да ераграк китә булыр. Шуңа күрә биредә Болгар дәүләте, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларыннан бирле калыпланган мәгърифәт һәм мәдәният дәвам итә. Татарның аклыгы нигезенә дә шушы якның аклыгы түшәлгән. Шунлыктан, халкыбызга йөзләгән мәгърифәтче, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре үстергән Арча районының Әдәбият һәм сәнгате музее булуы табигый хәл. +Музей 1995 елның 26 апрелендә ачыла. Аңа бистәнең үзәк урамыннан 1886 елда төзелгән тарихи бина бирелә. Бу тарихи бина гына түгел, бик купшы да. Аның нәкъ менә музей икәне ерактан ук шәйләнә. Арчаның яңа төзелгән биналарыннан бик затлы-зыялы булуы белән аерылып тора. Музейның капкалары да аерым игътибарга лаек. Ул иганәчеләр ярдәме белән эшләнгән. Музейны оештыручы, аның беренче директоры Ринат Фазлыйәхмәтов республика архивларында хәзер музей урнашкан йортның фотосурәтен табып, сурәттәге татар милли бизәкләре төшерелгән капканың күчермәсен ала. Музей директоры бөтен нәрсәдә тарихи төгәллек булдырырга тели һәм ул эскиз буенча шундый ук капка эшләтүчеләрне таба. +Тарихи бина дигәннән, узган гасырның 20 нче елларында монда кантон милициясе урнашкан була, бу турыда музейның алгы ягына эленгән махсус такта сөйли. Бер гасыр элек диярлек монда милиция хезмәткәрләре эшләвен такта гына искәртми, экспозиция залларының берсенә башта антураж өчен куелган бутафор кебек тоелган ишек алып керә, ишек артында - булачак татар әдәбияты аксакалы һәм классигы, халык язучысы Гомәр Бәширов кабинетының экспозициясе. 1925-1929 елларда ул Арча милициясенең җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшли. Монда булачак язучы җинаятьчеләрне ничегрәк тотарга дип планнар корган, сорау алган, шаһитлар белән аралашкан. Ә яшерен ишектән аның янына агентлар, мәгълүмат ташучы кешеләр кереп йөргән. Ишек артында ишегалдына чыга торган яшерен баскыч та булган. Җирле милициянең ул агентларын әлегә кадәр берәү дә белми. Бары тик ишек кенә хәтерендә бик күпләрне саклый. Бу музейда ул да экспонат, яңадан эшләнмәгән, шул чордан калган. +Бүген монда Гомәр Бәшировның эш кабинеты: өстәл, урындык, язу кирәк-яраклары, костюм-күлмәге, чәйнеге белән самавыры, китаплары куелган. Г.Бәширов татар язучылары арасыннан беренче буларак Сталин премиясенә лаек була. +Язучының "Намус" романы дөньяга чыгу белән үк укучыларының мәхәббәтен казана, ике-өч ел эчендә ул украин, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан, кыргыз, латыш, эстон, уйгур, чуваш телләренә тәрҗемә ителә. 1951 елда Гомәр Бәширов бу романы өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Шуннан соң роман чит илләрдә дә тарала, бер-бер артлы аның болгар, венгр, поляк, чех, словак, кытай, немец, албан, вьетнам телләрендә тәрҗемәләре басылып чыга. +Сугыштан соңгы елларда Г.Бәширов, әдәби иҗатыннан тыш, җәмәгать һәм җитәкче эшләрдә дә активлык күрсәтә. 1953 елда Татарстан Язучылар берлеге идарә рәисе итеп сайлана һәм 1958 елга кадәр шул җаваплы вазифаны башкара, аннары 1958 елдан башлап, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе рәисенең милли әдәбиятлар буенча урынбасары буларак, берникадәр вакыт Мәскәүдә эшли. Ике тапкыр (дүртенче һәм бишенче чакырылыш) СССР Югары Советына, бер тапкыр Татарстан АССР Югары Советына депутат итеп сайлана. +Әдипнең алтмышынчы-җитмешенче еллардагы иҗатыннан аеруча ике әсәре игътибарга лаеклы: "Туган ягым - яшел бишек" (1967) повесте һәм "Җидегән чишмә" (1977) романы. Гомәр Бәширов үзенең соңгы әсәре "Гыйбрәт"не иҗат итүгә 10-15 ел гомерен багышлый. Ул бу әсәре белән гыйбрәтле сүзен, васыятен әйтеп калдырырга тели, әмма романга соңгы ноктаны куярга өлгерми. +Г.Бәширов - татар халык иҗатын җыюга, аны тикшерүгә күп көч куйган, татар телен яхшы белгән, үзе исән вакытта ук классик язучы була алган шәхес. Аның улы Зөфәр Бәширов (1937) - күренекле фотограф, журналист, унлап китап-альбомнар авторы. +Һәр музейның тәрбия өлкәсендә үз роле, үз урыны бар. Ләкин алар арасында төбәкнең борынгы тарихын, аның бөек шәхесләре турында бик зур мәгълүмат туплаган, бу төбәктә үсеп чыккан әдәбият һәм сәнгать осталарының иҗатын ачып АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ биргән әлеге музей аерым урын тота. Музейда иҗатлары чагылыш тапкан шәхесләргә багышланган экспонатлар белән танышкач, күп нәрсәнең башы Арчадан икәнлегенә ышанасың. Мәгърифәтчелекнең башында Кәче авылы мәчетенең имамхатыйбы Юныс бине әд-Кәчеви торган. Мәдрәсәләр өчен дәреслекләр авторы да ул. +Әдәбият бүлегенең беренче залында бөек мәгърифәтчеләребез Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, "Казан арты" тарих-этнография музееның Шәмсетдин Күлтәсиләрнең директор урынбасары Шәрифулла Гарипов (уңда) +һәм Гомәр Бәшировның улы Зөфәр Бәширов. тормышларын, эшчәнлекләрен чагылдырган фотодокументлар, аларның китаплары һәм шәхси әйберләре, Сабирҗан әл-Мәмсәвинең гарәпчә язылган "Әлифба"сы һәм башка иске китаплар белән танышырга мөмкин. Мәгърифәтче Габденнасыйр Курсави (1776-1818) - мөселманнарны беренче булып дөньяви фәннәрне өйрәнергә өндәгән зат... Моның өчен Г.Курсави үлем җәзасына хөкем ителгән. Кыска гына гомер кичерсә дә, Курсави татар иҗтимагый фикере тарихында сизелерлек эз калдырды. Татар халкының рухи тормышындагы урынын билгеләп, Галимҗан Ибраһимов аны "Туачак көн йолдызы" дип атады. Курсавидан безгә калган төп сабак - кешене хакимнәр боерыгын сукырларча үтәүче хокуксыз һәм аңгыра хайванга әйләндерергә ярамый, дигән фикер. Татарларда җәмгыять алдына вөҗдан иреге таләбен куючы беренче кеше Г.Курсави булды. Ул беренче ислахчы-реформатор һәм беренче фикри карлыгач иде. +Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889) - татарлардан беренче тарихчы галим, дин эшлеклесе, фәлсәфәче, мәгърифәтче, фикер иясе иде. Бохарада һәм Сәмәркандта укыган елларында Ш.Мәрҗани, мөселман дине тәгълиматы белән беррәттән, фәлсәфәне дә, тарихны да, гарәп һәм фарсы телләрен дә өйрәнә, математика һәм астрономия белән шөгыльләнә. Ул, татарлар арасында беренче булып, Казан дәүләт университетының археология, тарих һәм этнография җәмгыяте эшчәнлегендә актив катнаша. +Ш.Мәрҗани үзеннән соң бай фәнни мирас калдыра. Аның тарафыннан 30дан артык фәнни хезмәт языла. Аларда фәлсәфә һәм илаһият тәгълиматы (богословие) проблемалары, тарих һәм мәдәният мәсьәләләре яктыртыла. Мәрҗанинең фәнни иҗаты һәм эшчәнлеге мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган иде. Академик В.Бартольд аны "Татарлар арасында прогрессив агымга нигез салучы" дип атады. Ул үз халкын феодаль патриархальлек мөнәсәбәтләре һәм урта гасыр идеологиясе хакимлегеннән коткаруны күз алдында тотып, аны дөнья мәдәнияте һәм заман цивилизациясе белән якынайту максатыннан чыгып хезмәт куйды. Татар халкын артта калдырган сәбәпләрне тәнкыйтьләп, алдынгы идеяләрне яклап, ул дөньяви фәннәргә һәм мәгърифәткә таба кискен борылыш ясауны таләп итте. +1856-1933 елларда яшәгән Шәмсетдин Күлтәси чорының иң күренекле мәгърифәтчеләреннән берсе булган. Ул мәгърифәтчеләрнең фәлсәфи идеяләрен һәм фәнни белемнәрне пропагандалый, дистәгә якын китап яза. "Һәйәте җәдидә" ("Гомуми астрономия", 1896), "Мөфассал һәйәте җәдидә" ("Гомуми астрономиягә кереш", 1898), "Хикмәте җәдидә" ("Астрономия мәсьәләләре", 1898), "Мөхакәмәт" ("Фикерләү", 1903) дигән хезмәтләрендә ул вакытта хакимлек иткән дини карашны кискен тәнкыйтьли, фәнне һәм фәнни танып белүне яклап чыга, ХХ гасыр башында басылган хезмәтләрендә Ш. Күлтәси укытуның яңа алымнарын хуплый, фән нигезләрен төпле өйрәнергә, тормышның гасырлардан килгән иске нигезләрен үзгәртергә өнди. Прогрессның һәм халык тормышын яктыртуның төп шарты сыйфатында фәнне +ӘГЪЗАМ ФӘЙЗРАХМАНОВ +дини схоластикага каршы куя, +фәнни философик проблема +ларны шәригать законнары +нигезендә хәл итәргә мата +шучы догматикларны кискен +тәнкыйтьли. Ш.Күлтәсинең +фәнни-агарту эшчәнлеге та +тар иҗтимагый фикере үсе +шендә якты эз калдыра. +Музейда урын алган +күпчелек якташларыбыз ту +рында сүз барганда, "клас +Яңа Кырлайдагы Г.Тукай әдәби-мемориаль музее бинасы. сик", "нигез салучы" дигән +төшенчәләрне кулланырга туры килә. Бүгенге татар әдәбиятына нигез салучы, классик шагыйрь Габдулла Тукай, татар тарихи романына нигез салучыларның берсе Мәхмүт Галәү (1886-1938), татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камал (18791933). Музейда алар турында материаллар тупланган, шәҗәрәләре эшләнгән. +Габдулла Тукайның бөеклеге аның чынбарлыкны танып белүдә һәм тасвирлауда эстетик карашлары киңлеге, үз чорының аеруча әһәмиятле демократик һәм прогрессив идеяләрен тирәнтен аңлап, шулар югарылыгыннан торып иҗат итүе белән аңлатыла. Тарихтан күренгәнчә, һәрбер халык кайчан да булса үз шагыйрен тудыра. Борынгы Грециядә ул - Гомер, урта гасыр Италиясендә - Данте, Англиядә - Шекспир, Германиядә - Гёте, Казакъстанда - Абай, Грузиядә - Руставели, Россиядә - Пушкин, татар халкы өчен Тукай - шундый шагыйрь булды. Нәкъ менә Г.Тукай иҗатында татар халкының күп гасырлар дәвамында туплана килгән рухи тәҗрибәсе, зур потенциаль мөмкинлекләре чын мәгънәсендә гәүдәләнеш таба. +Габдулла Тукайның шигъри мәктәбе татар әдәбияты даирәсе белән генә чикләнми. Башкорт поэзиясе классиклары М.Кәрим һәм Н.Нәҗми, үзбәк халкының уллары Хәмзә һәм Г.Голәм, казакъ совет әдәбиятына нигез салучылардан С.Сәйфуллин һәм Б.Майлин, таҗик әдәбияты классигы С.Айни, күренекле төрекмән әдибе Ю.Кербабаев - һәркайсы үзен Тукай мәктәбе шәкерте дип санады. Казакъ язучысы академик С.Моканов Тукайны "Шәрекъ поэзиясенең титаны" дип атады. +Районның Ташкичү авылында мөгаллим-хәлфә гаиләсендә туып-үскән Мәхмүт Галәү (тулы исеме Мәхмүт Галәветдин улы Мәрҗани) - шулай ук талантлы шәхес, ХХ йөз татар реалистик прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятында тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче. М.Галәүнең нәфис әдәбият өлкәсендә актив эшчәнлеге 20нче елларда башлана. Ул "Күкеле сәгать", "Күпнең берсе", "Төеннәр", "Искедән калган мирас" һәм башка хикәяләрен яза. Оренбургта яшәгәндә, 1924 елда, "Салам-торханнар", "Курчак туе", "Пугач явы" пьесаларын иҗат итә. 20нче еллар ахырында М.Галәү татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләгән эпопея язу турындагы ниятен гамәлгә ашыруга керешә. Гомуми исеме "Канлы тамгалар" дип аталган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. "Болганчык еллар" дип исемләнгән беренче китап 1877 елгы ачлык фаҗигасе вакыйгаларын тасвирлый. "Мөһаҗирләр" дип исемләнгән икенче китап 1897 елгы халык санын алу, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан күпләп Төркиягә күчеп китүе вакыйгаларына багышлана. Рус-япон сугышы, 1905 ел һәм 1917 елның Октябрь революцияләре чорына багышланган соңгы ике китабын автор төгәлләргә өлгерми. +1937 елда М.Галәүне Мәскәүдәге фатирында кулга алып, хөкем итәр өчен Казанга кайтаралар. Махсус хөкем утырышы 1937 елның 4 ноябрендә була. НКВД биргән белешмә буенча, әдип 1938 елның 12 ноябрендә атып үтерелә. +Бүген республикабызда бик мәртәбәле исәпләнгән Татар дәүләт академия театры Галиәсгар Камал исемен йөртә. Г.Камал - татар әдәбияты классигы, атаклы драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе. Ул да безнең якташыбыз, Сикертән авылында иген игүче Галиәкбәр Камалетдин гаиләсендә туа. АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ +Г.Камалның драматургия өлкәсендәге иҗат активлыгы һәм татар театры сәнгатен тудыру юлындагы иҗтимагый һәм практик эшчәнлеге аеруча игътибарга лаек. 1906 елның 22 декабрендә "Гыйшык бәласе" һәм тәрҗемә әсәре "Кызганыч бала" пьесалары буенча Казанда беренче мәртәбә ачык спектакль уйнала. Әдипнең якыннан катнашы һәм практик ярдәме белән оештырылган шушы ачык спектакль уйналу көне татар мәдәнияте тарихына профессиональ милли театрның туу датасы булып теркәлә. Профессиональ театр туу Г.Камалның иҗат дәртен бермә-бер арттырып җибәрә. 1907-1912 еллар арасында ул үзенең иң көчле, сәнгатьчә иң камил сәхнә әсәрләрен яза. Революциягә кадәрге татар тормышының төрле якларын чагылдырган "Бәхетсез егет", "Беренче театр", "Бүләк өчен", "Уйнаш", "Банкрот", "Безнең шәһәрнең серләре", "Дәҗҗал", "Каениш" драма һәм комедияләре әдипнең үз иҗатында гына түгел, гомумән, татар драматургиясе тарихында иң бөек нокталарны билгеләүче әсәрләрдән санала. +Г.Камалга 1923 елда - Хезмәт батыры, 1926 елда Татарстанның Халык драматургы исемнәре бирелә. +Шушы ук залда Бөек Ватан сугышында катнашкан якташ язучыларыбыз Госман Бакиров, Әнәс Галиев, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллин, Солтан Гыйлемханов турындагы фотодокументлар, хатлар һәм китаплар белән танышырга була. +Икенче залда халык язучылары Сибгат Хәким (1911-1986), Гариф Ахунов (19252000), Мөхәммәт Мәһдиевкә (1930-1995) багышлап экспозицияләр урнаштырылган. Анда язучыларның шәхси әйберләре, кулъязмалары һәм китаплары урын алган. Алар арасында Сибгат Хәкимнең язу приборы да бар. Дөрес, Сибгат Хәким күршедәге Әтнә районында туып-үскән. Күрәсең, арчалылар, әтнәлеләр белән озак вакытлар бер район булып яшәгәнгәдер (бәлки, башка сәбәпләр дә булгандыр), С.Хәким Арчаны үз иткән, аңа күп кенә әсәрләрен багышлаган. +Музейга Гариф Ахуновның өстәле, урындыгы, язу машинкасы, язу приборлары, үз кулы белән эшләнгән, туган авылы "Өчиле күренеше" картинасы, Йөзлекәй әбисенең портреты, аңа бүләк ителгән сувенирлар куелган. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Гариф Ахунов үзе яшәгән чор, замандашлары турында "Яшьлек яме", "Хәзинә", "Хуҗалар", "Чикләвек төше", "Ардуан батыр", "Идел кызы", "Тимерханның күргән-кичергәннәре" кебек күләмле әсәрләр иҗат итте. Әдипнең әсәрләре буенча спектакльләр куелды, нәфис фильм төшерелде. Язучының якташлары, әдип истәлекләрен кадерләп саклау белән бергә, талантлы яшьләргә, әдәбият, мәдәният, сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен Гариф Ахунов исемендәге премия бирүне дә гамәлгә куйды. +Шушы ук залда Мөхәммәт Мәһдиевнең эш өстәле һәм урындыгы, китап шүрлеге, курткасы, өстәл һәм кул сәгатьләре, югары белем алуы турындагы дипломы, язучылар берлегенә язган хаты бар. Язучы-прозаик буларак, М.Мәһдиевнең исеме матбугатта 60нчы елларның ахырларында күренә. 1967 елда "Казан утлары"нда "Этюдлар" дигән баш астында берничә хикәясе басыла. 1968 елда басылган "Без - кырык беренче ел балалары" повестенда М.Мәһдиев Бөек Ватан сугышы чорында педагогия училищесында укучы студентларның көндәлек тормышын, укытучыларның язмышын үткен тел белән ачып бирә. Шуннан соң бер-бер артлы иҗат җимешләре дөнья күрә. Сугыштан соңгы елларда авыл интеллигенциясе, мәктәп тормышы, укытучы фронтовикларның намуслы хезмәтен тасвирлаган "Фронтовиклар" (1972) романы, гади авыл кешеләре, алар турындагы матур хатирәләрне тасвирлаучы "Кеше китә - җыры кала" (1978), "Каз канатлары" (1975), "Торналар төшкән җирдә" (1978) повестьлары, авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышланган "Мәңгелек яз" (1982) романы, "Ут чәчәге" (1980), "Исәнме, Кәшфи абый!" (1982) повестьлары белән Мөхәммәт Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса. +Язучылар залы дип аталган бүлмәгә хәзерге заман татар язучыларының тормышын һәм иҗатын яктырткан витриналар эленгән, тыштан тыйнак кына тоелган, асылда, бик зур байлык тупланган музейда булганнан соң, татар мәдәниятен үстерүгә өлеш кертеп, аны сакларга тырышып яшәгән кешеләрнең кадере тагын да арта. Аларның тормыш юлы белән иҗаты аерылгысыз икәнен аңлыйсың. Әсәрләрен рус телендә иҗат иткән Г.Тукай премиясе лауреаты Диас Вәлиев, Фәрваз Миңнуллин, Альберт Яхин, Мәрзия Фәйзуллина, Рәфикъ Юныс, Равил Вәлиев, Вакыйф Нуриев, Наил Касыймов, Сания Әхмәтҗановаларның иҗат һәм тормыш юлларын яктырткан материаллар, алар турында истәлекләр тупланган. Ел саен Г.Тукайның туган көнендә районда үткәрелә торган шигырь бәйрәме турындагы фотодокументларны һәм башка мәгълүматларны да табарга була биредә. +Музейның сәнгать бүлегендә күренекле якташларыбыз Нәгыймә Таҗдарова, Зөләйха Богданова, Гыйлаҗ Казанский, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре - үзешчән композитор Салих Хисмәтуллин, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Арча район мәдәният йортының халык уен кораллары оркестрына нигез салган Салих Вәлиев турындагы экспонатлар урын алган. Шамил Әхмәтҗанов, Гөлзадә Сафиуллина, Айдар Фәйзрахманов, Люция Хәсәнова, Рәбига Сибгатуллина, Фердинанд Фәтхрахманов, Фәнәвил Галиев, Габделфәт Сафин, Рөстәм Закиров, Раушания Фәйзуллина иҗатларын да халык үз итә, югары бәяли. +Музейда А.Фәйзрахмановның концерт күлмәге, камзулы, билбавы һәм чапаны, Гөлзадә Сафиуллинаның концерт күлмәге аерым урын алып тора. Экспонатлар арасында Салих Хисмәтуллинның кларнеты, Салих Вәлиевнең үзе ясаган концерт гармуны да бар. +Экспозициядә Фёдор Шаляпин почмагы өчен дә урын табылган. Билгеле булганча, бөек җырчының яшьлек еллары Арча белән бәйле. Булачак җырчы 1885-1886 елларда биредәге реаль училищеда белем алган, чиркәү хорында җырлаган. Ул елларда берәү дә, хәтта Шаляпин үзе дә, берничә елдан соң Россия аның тавышы белән горурланыр, дөнья аны тыңлар дип уйламагандыр. Арчада укыганда, Фёдор гап-гади һөнәр үзләштереп йөргән бер хыялый җан гына булган бит әле. +"Мин дөньяда Арча кебек чиктән тыш әһәмиятсез (ничтожный) башка бер генә шәһәрне дә белмим", - дип ачына М.Горькийга үзенең яшьлек елларын искә төшереп Ф.Шаляпин. Аның тойгыларын аңларга да була. Әтисе Федяны, җырга омтылышыннан аеру өчен, көчләп диярлек укырга Арчага җибәргән була. Композиторларның Арча турында иҗат иткән дистәләрчә җырларын исәпкә алу гына да бөек җырчының кырыс бәясен нык төссезләндерә, бүгенге көндә андый бәяне кабатларга җирлек калдырмый. +Берничә ел элек "Плутон" нәшриятында "Арча ягы бигрәк матур" дигән җырлар җыентыгы дөнья күрде. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Фазлыйәхмәтов төзегән җыентыкка Арча һәм аның авылларына багышланган 176 җыр тексты кергән. Ул җырлар төрле кичәләрдә, концертларда еш яңгырый, аларны халык җылы кабул итте. Арчаның хәтта үз гимны да бар инде: +Ак каеннар Ватаны, син, Арча! +Илһамият Ватаны, син, Арча! +Изге моңнар Ватаны, син, Арча! +Ватанымның ал таңы, син, Арча! +Әдәбият һәм сәнгать музеенда 2000нән артык экспонат бар икән. Алар Арча төбәгенең мәдәнияте, анда туып-үскән талантлы кешеләр турында сөйли. Музейларның һәркайсы мондагы кебек төп нөсхәләр, шәхси әйберләрне туплаган уникаль экспозициясе белән мактана алмый. Экспонатларның бер өлеше Арча ягы халкының һөнәрчелек белән шөгыльләнүе хакында мәгълүмат бирә. Күнгә чигү тарихы һәм технологиясе белән танышырга мөмкин. Гөслә, мандолина, думбра, скрипка, гитара кебек кыллы уен коралларын да күреп була монда. Гариф Ахунов әйткәнчә, сәнгатьнең һәр төре бөек, чөнки ул халыкныкы. +Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ +(Дәвамы алдагы санда) Юбилейга барышлый +ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ЯҢАЛЫКЛАРЫ +"Тукай" романы казакъ телендә +Казакъстан матур әдәбият нәшрияты Әхмәт Фәйзинең "Тукай" романын казак елендә бастырып чыгарды. Романны Җ.Есбатыров тәрҗемә иткән. Китап әйбәт ышлыкта, 8 мең тираж белән чыгарылган. +Бу китап ике тугандаш республиканың культура элемтәсе ныгуын раслый торган ер күңелле факт. +Балалар газетасы +Хәзерге чор урта буын кешеләреннән Бөек Ватан сугышына кадәр балалар өчен ыгып килгән "Яшь Ленинчы" газетасын яратып укулары турында сөйләүләрен е +шетергә туры килә. Заманында бу газета битләрендә басылган кызыклы-кызыкл икәяләрне, шигырьләрне, төрле әкиятләрне аларның күбесе әле дә хәтерли. Аннан ыш күп кенә яшь язучыларның иң беренче хәбәрләре, зарисовкалары яки шигырьләре нә шул газета аша дөнья күрде. +Менә, озакламый, 1961 ел башыннан элек сөеп укылган бу газета яңадан чыг +ашлый. Яшь буынны тәрбияләүдә, балаларның рухи зәвыкларын үстерүдә аның һәмияте зур булачак. +Кытай дусларга кунакка +Татарстан АССРның җыр һәм бию дәүләт ансамбле ике айлык гастрольгә Кыта +алык Республикасына китте. Ансамбль коллективы, республикабызның җыр һә +ию сәнгатен Кытайдагы дусларга күрсәтүнең никадәр җаваплы һәм мактаулы урыч икәнлеген аңлап, җитди әзерлек эшләре үткәрде. Репертуарда "Әллүки" Сибелә чәчәк" кебек халык җырлары, Н.Җиһановның "Минем республикам" исемле антатасы, А.Холминовның "Ленин турында җыр"ы һ.б. күренекле әсәрләр бар. +ор составына РСФСРның халык артисты Ф.Насретдинов, РСФСРның атказанга ртисткасы З.Хисмәтуллина, А.Зәйнуллин һ. б. кертелде. +Ансамбльнең биючеләре "Мәдрәсәдә булган хәл", "Ялчылар" (Гай Таһиров +остановкалары), "Кияү", "Бормалы су", "Егетләр" һ.б. күптөрле биюләр күрсәтәчәк. +нсамбль Кытай Халык Республикасының зур шәһәрләрендә һәм промышленность +редприятиеләрендә чыгыш ясаячак. +"Шүрәле" балеты - клуб сәхнәсендә Шаян сәхифә +УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ +Сине алырга килдем +Нур Әхмәдинең Әлмәт язучылар оешмасын җитәкләгән Суык тидереп, Нурның температурасы күтәрелгән. Хатыны белән дәвалап, урында ятарга мәҗбүр итә. +Көтмәгәндә ишек кыңгыравы шалтырый. Ачсалар - шкаф +- Нур Әхмәдиев биредә яшиме? +- Ул мин, - ди түшәгеннән торырга мәҗбүр булган Нур. +- Тиз генә киен, сине алырга килдем. - Милиционерны ишеткәч, Венера ханым бөтенләй хафага кала. +- Ни өчен алып китәсез? Аның ни гаебе бар? +Милиционер күп сөйләшеп торуны кирәк санамый: +- Баргач аңлатырлар... +Машинага утыртып, Нур Әхмәдине эчке эшләр идарәсен комитетына алып киләләр. Баксаң, партия өлкә комитетын Рево Рамазан улы Идиятуллин килгән һәм Әлмәт бүлеге язуч тели икән. Нурның өендә телефоны булмагач, партия а милиционерны җибәрә. +Тиз арада, мөмкин булган кадәр күбрәк язучыларны секретаре нефть төбәге әдипләре белән ике-өч сәгать буена кы +Бу партия өлкә комитеты секретареның Әлмәт язучылар б һәм соңгы тапкыр аяк басуы була. +Төш +Көннәрдән бер көнне, дөресрәге, йоклап ятканда, Каз студенты Нур Әхмәди бер төш күрә. Имеш, ниндидер гаебе һәм, җәза йөзеннән, бүкәнгә куеп, кулындагы бармакларын икән. Сул кулының бармакларын чабып бетергәч, түмәргә уң Нур түзмәгән, палачка әйткән: +- КПСС Үзәк Комитетының Генераль секретаре Брежневк белә, каләм тотарга ике бармагымны калдыртсын! +Брежневка шалтыратканнармы-юкмы, шалтыратсалар, билгесез, чөнки Нур куркуыннан шабыр тиргә батып уяна икәнлеген күреп, куанычыннан ни эшләргә белми. +Төшкә ниләр генә керми. Күрәсең, фәрештәләр әдәбият мә Әхмәди атлы берәүнең пәйда булачагын алдан хәбәр итәргә +Ә бөеклек чире һәр иҗатчыга хас сыйфат: Генераль сек әллә кем түгел. +Гамил Афзал юбилее +Сүзендә тормады лган прозаик һәм драматург Ф ры килгәндә, еш кына Нур Ә ннан өй хуҗаларына Фоат бол ләм дә киләм, болай ярамый, уң е аның? - ди Нур, гаҗәпләнеп. , башка вакытта хатын белән к Так точно, иптәш генерал! +Геройлар да түлимени? +дусты, Мөҗәһит Кәримов, Әс ык атларын карады, сирәк-мирәк +исәпкә алмаганда, беркая да чык еп, төнгелеккә ат сакларга чыкка күңелле кеше булып саклана. рныкыннан бераз аерылып тора +аяклары тәшкил итә. Башкалар ңар аягын аркылы гына ыргыта аруларының берсендә, Бөгелмә во нда шүредәй, дигән әйтем бар, М бетергән була. Тәүлеккә якын ин таусыз бүреләр улый, этләр тыр де, баш авыртуына түзәр хәл юк й Мөҗәһит, вокзал ресторанына кер л артына барып утыра: йөз илле г ә, ашагач-эчкәч, Мөҗәһиткә хәл ке түлисе сумманы әйтә. Мөҗәһи Советлар Союзы Геройларынна әзер мин сорап киләм, - ди. Мө чыгып ычкына һәм халык арасы +Министрның культурасы +аксим Горький әсәрләренең тул . Комиссия белән СССРның мәдән нда вакыт-вакыт кайнар бәхәслә әсләрнең берсендә барысы да, ни стр: ыгыз? Культура министрыннан ме Бялик шунда әйтеп куя: нан түгел, ә министрның культу улкадәр ошый, көлеп җибәргәне Сара Садыйковада кунакта Таныласы килгәч нишләсен?! \ No newline at end of file diff --git a/QU/2017-05.txt b/QU/2017-05.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..506e7fec8532beb1378b9433327ed5de048fbb37 --- /dev/null +++ b/QU/2017-05.txt @@ -0,0 +1,1380 @@ +Баш мөхәррир сүзе +РУХЫБЫЗ УЧАГЫ - "КАЗАН УТЛАРЫ" +ЖУРНАЛЫНА - 95 ЯШЬ +"Казан утлары" журналы - бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татар халкы өчен төп әдәби басма. Ул 95 ел буена берөзлексез халкыбызның әдәби сүзе, иҗтимагый-эстетик мөнбәре булып хезмәт итте, халкыбызның күңел җәүһәрләрен, рухи кыйммәтләрен, җанын-рухын үзенә ирештереп торды. +Әлбәттә, тарихы мең еллар белән исәпләнгән милли әдәбиятыбызны дөньяга танытучы башка газета-журналларның булуы да мәгълүм. Дистәләрчә исемдәге ул басмаларның географиясе дә Казан каласы белән генә чикләнмәгән. Санкт-Петербург, Уфа, Оренбург, Җаек, Әстерханда һәм Рәсәйнең башка төбәкләрендә, чит мәмләкәтләрдә милли байларыбыз, зыялыларыбыз бу саваплы эшкә алынганнар. Халкыбызның асыл улы, олуг шагыйре Дәрдемәнднең фатихасы һәм матди ярдәме белән Ризаэтдин Фәхретдин, Фатих Кәримиләр 1908 елда ук "Шура" журналын бастыра башлыйлар... 1912 елда меценат Әхмәтгәрәй Хәсәни тулысынча үз канаты астына алган, Г.Тукай, Ф.Әмирхан, Г.Рәхим, Г.Гобәйдуллин, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди кебек талант ияләре тарафыннан нәшер ителә башлаган "Аң" журналы исә, нәкъ бүгенге "Казан утлары" кебек үк, "әдәби, фәнни, сәяси вә иҗтимагый рәсемле журнал" буларак таныла. +Әдәбиятчы галимнәребез билгеләп үткәнчә, узган гасырның башында гамәлгә куелган милли матбугат битләрендә 400дән артык шагыйрь, язучының әдәби иҗат үрнәкләре нәшер ителүе билгеле. +1922 елда "Безнең юл" исеме белән дөнья күргән әдәби журналыбыз, ягъни бүгенге "Казан утлары"ның әнкәсе, халкыбызның соңгы биш гасырлык тарихында беренче тапкыр дәүләт тарафыннан гамәлгә куелган әдәби басма. Дәүләт тарафыннан бар ителгән әдәби басма, әлбәттә, шул дәүләтнең, дөресрәге, дәүләт идарәсе башында торган сәяси фирканең рупоры, идеология коралы булмыйча кала алмый. 95 ел дәвамында "Безнең юл"ның "Яңалиф", "Атака", "Совет әдәбияты" исемнәренә үзгәртелүе дә матбугат чараларының ил-көндә урнашкан сәяси вазгыятькә бәйле булуын күрсәтә. +Редакция архивында әлеге исемнәрдә чыккан барлык журналларның төп нөсхәләре саклана. 1100дән артык данә. Редакциядә элгәре эшләгән хезмәттәшләребезнең бик тә җаваплы кайгыртучанлыгы белән яхшы сакланган алар. Битләренә сарылык йөгерсә дә, таушалмаган, һәр хәреф-юллары Милли китапханәсе тарафыннан ул архивтагы барлык нөсхәләр тулысынча цифрлаштырылып, аларның электрон форматлары - нөсхәләре булдырылды... Никадәрле зур эш эшләнде... Никадәрле олы хәзинәбез заманча әйләнешкә кертелде! Иң мөһиме, бүгенге көндә әлеге хәзинәдән бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез бернинди түләүсез файдалана ала. Моның өчен "Казан утлары" журналының сайтына керү җитә. +Ил-дәүләттәге вазгыятькә карап исемнәре үзгәрсә дә, төп әдәби басмабызның бернинди үзгәрешсез дәвам иткән олы максатлы юлы бар. Ул - газиздән дә газизрәк Ана телебезне саклау. Дөнья әдәбиятының барлык төрләре, жанрлары үрнәгендә милли әдәбиятыбызны үстерү, әдәбият белеме фәненә өлеш кертү, милли әдәбиятыбыз, сәнгатебезне халкыбызның рухи тормышы-яшәешенең аерылгысыз кыры-бакчасы итү, милли әдәбиятчыларыбызның яңадан-яңа буыннарын тәрбияләү кебек максатларны берләштерә ул олы юл! +Кешелек үткәннәре белән яши дигән гыйбарә бар. Үткәннәр киләчәккә бару юлында сабак алу өчен кирәк. Халкыбызның рухи бакчасы булып торган милли әдәби басмабызның үткәне сокланырлык, горурланырлык. Ил-көндә үзгәртеп корулар башланганчы, "Казан утлары" журналы СССРның бөтен союздаш, автономияле республикалары, өлкәләренең китапханәләренә, уку йортларына мәҗбүри нөсхә буларак җибәрелә, АКШ, Канада, Кытай, Япония, Төркиягә һәм Европа илләренә таратыла... Журналны яздырып алучылар саны 1981 елда йөз меңнән арта... +Агымдагы елның гыйнвар аенда Төркиянең Измир шәһәренә эш сәяхәтенә баргач, Мәрмәрә университетының төрки әдәбиятлар факультеты китапханәсендә "Казан утлары" журналының дистәләрчә еллар буе тупланган саннарын да, бүгенгеләрен дә күреп, горурлык хисләре кичердем... Очрашуга килгән галимнәр "Казан утлары"н дәреслек буларак куллануларын, бүгенге татар әдәбияты, шигъриятенең дөнья әдәбияты үрнәкләре югарылыгында булуын әйттеләр. +Бу саннар, бу мисаллар милли әдәбиятыбыз, сәнгатебезнең бүгенге глобаль дөньяда халкыбызны милләт буларак үз йөзен саклап калуда, аның рухи дөньясын бар итеп торуда никадәр әһәмияткә ия икәнен дәлилли. Халык рухы, халык хәтере, традицияләре, тормыш көтү тәҗрибәсе язма мәдәният рәвешендә генә яши, дәвам итә... Электрон форматлар, интернет - барчасы язма мәдәниятне туплау, заманчалаштыру, саклау формалары, технологияләр генә. +Электрон китаплар, китапханәләр булсын өчен әүвәл язма әдәбият үзе кирәк. Ул исә фәкать әдәби журналларда, язучы һәм мөхәррирләрнең бердәм тырышлыгы белән генә дөньяга килә. Әлеге әдәбиятны укучының кайсы форматтан алып куллануы исә һәркемнең үз ихтыяры... +Үткәннәрдән сабак алып, киләчәгебез турында уйланганда, без милли матбугатыбыз, шул исәптән милли әдәби басмаларыбызны әле музейларга куярга ашыкмыйбыз. +Республикабызда дәүләт бюджетыннан нәшер ителә торган әдәби басмалар - "Казан утлары", "Сөембикә", "Идел", "Мәйдан", "Безнең мирас" журналлары, "Мәдәни җомга" атналык газетасы редакцияләре бүген Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендәге сәясәтен тормышка ашыру буенча кайчандагыга караганда да тырышыбрак хезмәт куя. Бу олуг миссияне үтәүдә дәүләт структуралары, фәнни үзәкләр, иҗат берлекләре, киң җәмәгатьчелекнең дә йогынтысы көчәйде. "Казан утлары" журналының редакция советы тарафыннан аның үсеш перспективалары, әдәби иҗат барышын оештыру, укучылар даирәсен киңәйтү юллары билгеләнде. Республикабыз дөнья җәмәгатьчелеге алдында тотрыклы яшәү төбәге булып танылган икән, моңа фәкать халкыбызның зыязатлыгы, йөзләрчә еллар китаплы халык булуы белән ирешүе - һәркемгә мәгълүм. +Әдәби басмаларыбызның киләчәге милли зыялыларыбызга бәйле. Бүген милли байларыбыздан нәшер итү өчен, шөкер, матди ярдәмгә мохтаҗлыгыбыз юк... Бүген милли хәзинәбезгә тиң әдәби басмаларыбызны халкыбызга җиткерү өчен һәр зыялы затның шәхси үрнәге, милли гаилә традицияләрендә яшәве, миллилектән читләшмәве кирәк. +Әдәби басмаларыбызның киләчәге турыдан-туры милли мәгарифебез белән бәйле. Төркиянең Мәрмәрә университеты галимнәре өчен генә түгел, үзебезнең югары уку йортлары, педагогик колледжлар, гомуми мәктәпләр өчен дә дәреслек дәрәҗәсендә кулланылырга тиеш милли матбугат чаралары. "Казан утлары" журналы үзенең эчтәлеген мәгариф эшенә җәлеп итәрдәй яңадан-яңа сәхифәләр, темалар белән баета... "Мөгаллим мөнбәре", "Ак җилкән", "Укучыларыбыз иҗаты", "Хикәя яза аласызмы?", "Яңа исемнәр", "Каләм тибрәтүчеләр" рубрикалары - соңгы елларда гамәлгә куйган яңалыкларыбыз... +Мәгариф министрлыгы белән хезмәттәшлек итүебез нәтиҗәсендә барлык мәгариф учреждениеләре, бигрәк тә милли гимназияләр белән элемтәләребез ныгыды. Соңгы өч елда "Казан утлары" журналын укучылар даирәсе мәктәп укучылары, укытучылар бәрабәренә бермә-бер артты. +Милли басмаларыбыз яшәсен өчен, әлбәттә, аның язучылары, укучылары булу кирәк. Шөкер, республикабыз язучыларының иҗат активлыгы кимегәне юк. Бигрәк тә яшь каләм ияләренең каләмнәре үткенләнгәннән-үткенләнә бара. Агымдагы елда гына да без журналыбызда берсеннән-берсе мәртәбәле биш роман тәкъдим итәчәкбез. Алдагы елның апреленә кадәр хикәячеләр бил алышачак. +Журналыбызга - 95 яшь. Ул - үз яше белән аксакал да, үз авторлары, үз мөхәррирләре, үз укучылары һаман яшәрә барган рухи учак та... Аның җылысы, нуры көчәйгәннән-көчәеп, озак еллар халкыбызның рухын яктыртып торыр әле! Шулай булсын, Аллаһым бер! +Вахит +Имамов +КАРАБӘК +ТАРИХИ РОМАН +Ерак бабам, бөек Карабәк рухына багышлыйм. +- Туктамыш ханнан чапкын! +- Яңа хан чапкыны! +Ихатада яңгыраган шушы хәбәр барча кирмән эчендә корт күчедәй мәхшәр куптарса да, сарайның түр бүлмәсендә яткан Карабәкнең күңелендә кыл да кыймылдамады. Тышта, табаннарына ут капкан шикелле, йөзбашлар белән ясавыллар чабыша, хәтта меңбашлар да ни кылырга белми изалана: әттәгенәсе, күз өстендә каш булырлык затлы җайдак килгән, Урда мәркәзендә чираттагы хан калыккан икән! Юкса, төкерәсе! Бик күп булды андый түнтәрешләр. Карабәк үзе дә - Сарай тәхетенә ике тапкыр арт тидергән таҗдар. Беренчесенә - егермегә якын, икенче кабатына унбишләп ел үткән. Ә аннан соң, күк йөзендәге Ай шикелле, Урда тәхетендә дә ай саен йә ярты ел саен хакимнәр алышына. Бер хакимнең йөзен күреп калырга, алдына тезләнеп бигать китерергә дә өлгермиләр, анысын тагын да кансызрагы, залимрәге суеп ыргыта да, бөке кебек, яңа таҗдар калка. Тик ул табадагы коймак шикелле яңарып торучылар олуг хан таҗын үлчәп карарга да өлгерми, анысын да йолкыш бүре урынына куып җибәрәләр. Кара гавамның, бичара, таҗдарларның исемнәрен дә ятлап калганы юк... +Карабәкнең үзенә Туктамышның исеме күптән таныш. Сабый чактан бирле, дип күпертсәң дә ярый. Егерме ел чамасы элегрәк аларның олыслары бер-берсеннән кул сузымында гына иде. Карабәкнең әтисе Дәүләт-Хуҗа Сакмар буендагы Актүбә олысына йортбаш булып торды, Туктамышның атасы Туйхуҗа бәк алардан шәрык ягынарак сузылган Җаек ярындагы Сарайчык олысында кышлау-җәйләү тотты. Кырым-йорт, Болгар иле, Күк Урда атлы үзбаш йорт төзүләр, каш ясыйм дип күз чыгарган кебек, Сарайдан аерылып йөрүләр юк иде ул заманда. Дәүләт-Хуҗа олысы - нигездә гәрәйлеләр, Туйхуҗа бәкнекеләр ак мангыт дип аталса да, барча ыру-кабиләләр, лапасларга бикләнгән маллар төсле, Алтын Урда атлы гомумтүбә астында мәгыйшәт асрый иде. Шул елларның берсендә Сарайда Җанибәк атлы олуг хан сырхаулап егылды да, Җучи төзеп калдырган шанлы Алтын Урда, комнан әвәләгән йорт шикелле, янтайды да төште. +Тәүге гаеп кемдә? Чыңгыз әманәт итеп калдырган "Яса" кануннарын таптап, Алтын Урда нигезен әүвәл кем какшатты? Каһәр-ләгънәт атлы күз яшьләре, иң беренче чиратта, кемгә тиеш? +Тирәнгә үк чумып тормыйм дисәң, һәлакәт һәм мәхшәр Җанибәкнең атасы Үзбәк ханнан башлангандыр, бәлки. Туктай атлы хан, әле түшәккә ауганчы ук, үз урынына өлкән угылы Илбасмышны утыртырга васыять иткән була. Иллә мәгәр хан җәнапләре әле исән чакта ук хата җибәрә - ул Харәзем дәүләтендә шәех булып утырган Имаметдин хәзрәтне үзенә якынайта. Аның вәгазьләренә мөкиббән киткән Туктай-таҗдар шәех Имаметдинне Сарайга чакырта да, үз теләге белән дилбегә тоттырган төсле, сәед итеп куя. Ә Туктай хан хаста булып егылуга ук, ошбу сәед агулы җимгә тиң үз вәгазен башлый. +- Сарай белән Үргәнеч калалары - ике игезәктер. Сезгә имамнарны Бохарага җибәреп гыйлем эстәтү дә, асыл затлы суфилар кулында булган Харәзем мәмләкәте илә сәүдә итмеш тә килен төшерү төсле бик муафыйк гамәл. Мүнкә-Тимер хан оныгы вә Тагрул угылы булган Үзбәк атлы әмирсолтанымыз Коръән-хафиз булмыш өстенә суфилар мәмләкәтенә йөз тотуы илә дә танылмыштыр. +Сәеднең мондый татлы вәгазеннән аеруча Үргәнеч белән Бохара ягына сукмак салган сәүдәгәрләр кавеме мәмнүн кала. Үз чиратында, шулар әмир белән бәкләр колагына тукран төсле тукый. +- Сәүдә гамәлләре вә иҗтиһад - мәмләкәтне көч-куәтле итүнең нигезедер. Тауар-нигъмәт белән берлә байлыгы да, салымы да кайта. Ат аунаган җирдә төк кала ди, табын-казналарның мөбарәк булуы - түрә кавеме өчен дә коргаксымас кое. Безгә тәхтемезгә Үзбәк солтанымызны күтәрү отышлырак. +Нәтиҗә шул: байлар, сәүдәгәрләр ул елны ак киезгә Үзбәкне күтәрә. Яңа таҗдар һич вакланып тормый - вәли гаһед булган Илбасмышны гына түгел, аны яклап йөргән йөз егерме түрәне дарга озаттыра. +Хыйлаф үрнәк - үләттән дә яман. Мәгълүм ки, җиде йөз дә кырык ике санәдә дөнья куйган чакта Үзбәк үзе моны күз чалымына да китереп карый алмый. Ул да, беркатлыланып, үзе урынына өлкән угылы Танибәкне варис иткән була. Бәхетсезлегенә, Танибәкнең Сарайдан еракта, Нишапур-Кәшмир якларында, Чагатай туруннарына каршы яу кылып йөргән чагы. Ә тәхетне чебен төсле сырып алган түрәләрнең һәркайсында тешләренә сөяк йә калҗа каптырган этнеке шикелле үк начар гадәт - алар калҗага хәтта үзләренең газиз балаларын да якын китерми. Ханбикә ятагына ияләшкән Тайдула да юрганны олуг ир булып җитлеккән Танибәк белән бүлешүне тарсынган бит. Ире Үзбәк күзен йомуга ук, берәм-берәм каршысына тезеп, әмирләре алдында җыр башлаган. +- Олы улым бәләкәй чагыннан ук мән белмәде, ә ханымыз аны башлы-күзле иткәч, энеләрен генә түгел, әмирләрне санга сугу дигән гадәтне дә онытты. Танибәк алга табан мәмләкәтне хосусан үзе вә хатыны илә биетеп тотар сыман. Үзбәк ханымыз, әнә, бер Үргәнеч каласында гына да шәех Шәриф, Түрәбан хан, чичән Нәҗметдин Кобра пулатларын, Ак Кала кирмәнен, башка тарафларда ничәмә-ничә җәмигъ мәчетләр вә алтын илә нәкышләнгән мәрмәр төрбәләрдә төзеттереп куйды. Дәүләт илә, Үзбәк ханымыз төсле, әмирләр вә бәкләр берлә киңәшләшеп, күмәкләшеп идарә кылу фарыз. Ә Танибәк кансыз. Ул, юньсез бозау сыман, әмирләрне талап имүдән башканы белмәячәк. +Тамчы ташны тишә. Җанибәкне, ашык-пошык кына, тәхеткә иңдерделәр. Ул да түгел, Урда күген көпә-көндез яшьнәгән яшен төсле хәбәр айкап үтте. +- Дилбегәне Тайдула ханбикәбез кулдан ычкындырмый, ул угылы Җанибәк илә бергәләп идарә итәчәк, ди. +"Танибәк кайта", - дигән хәбәр таралуга, Тайдула үзенә бигать китергән әмирләрне асыл варис олавына каршы куды. +- Вәгъдәләшкән гамәлне үтәп кайту насыйп итсен сезгә. Хан җәнапләре сезнең тугрылыкны мәңге онытмастыр... +Танибәкне Сарай-Бәркәдән ике тәүлекле юл арасындагы Сарайчык каласына чаклы каршы барып уен ясадылар. Танибәк мондагы әмир сараена үтеп мәҗлес корган булган. +- Юлда кайткан чакта чит итмәсен өчен без шушында ук бигать китерәмез. Һәркайсымыз, эргәсенә кереп, кул үбәргә әзер. +Шундый күндәмлек күрсәтүләргә яраннары каршы тора алмаган. Ә соран әмирләр залда Танибәкне урап алганнар да күз ачып йомган арада буып үтергәннәр. Сөенечле хәбәр җиткерүгә, Җанибәк үзенең бердәнбер энекәше Хасарны да буып ташлаттырган. Тик Җанибәк тә үзен нинди канлы тәкъдир сагалап торуын чамалый алмаган шул. +Җанибәкнең тәхеткә менүенә унбиш ел тулганда, мәмләкәттә көтелмәгән елан пәйда булды. Каф тау өркәчләре артына таралган азәриләрнең Әшрәф атлы бәге, тавык кетәклегендәге куначасын онытып, бөркет сыман тоя башлагандыр, шул хөрәсән үзен мәлик-солтан дип игълан иткән! Әтәчләрнең кайсысы гына төн уртасында саташып бугаз ярмый, анысына гына төкерер дә идең. "Моннан ары Сарай тарафына сыңар арбалык та ясак озатмыйбыз!" - дип шәрран ярып хат язган бит әле. Мин-минлеге чуан шикелле сытып уятылган Җанибәк, өч төмән гаскәр кузгатып, Каф таудагы тарлавыклар арасына чумарга мәҗбүр булды. +Дәште Кыпчактагы барча татар "Тимер Капка" дип йөрткән Дирбәндне дә, аның артыннан Ширбән каласын да тиз үттеләр. Дәрьял тарлавыгында берьюлы ике яктан турап ташларга ниятләп, мәлик Әшрәф төмән ярым җайдак белән генә каршы чыккан булган. Мәгәр урдалылар тарлавыкны җәйрәндәй тиз узды, ә тигез яланда азәриләрне зур боҗрага алып, давыл шикелле котырынып, дулап тукмадылар. Мамай атлы меңбаш мәликнең шәхсән үзен аркан ташлап әсирлеккә алган. Мамай кичә генә кияү егетедәй үз-үзенә хозурланып йөргән Әшрәфне олуг ханның аяк астына китереп ташлагач та, Җанибәк, күркә сыман кабарынып, бик кукраеп дәште: +- Монда суйсам, дошманнарың гына күрә, сабак алучы юк. Җиңүчегә кан дошманын үз илендә, туганнарының күз алдында җәзалап үтертүдән дә татлырак ширбәт, ләззәт булмас. Мин синең төн уртасында саташып кычкыра торган әтәчнекедәй буш башыңны мәркәз үзәгендә, Тәбриз мәйданында чаптырып ташлыйм әле!.. +Җанибәккә тау һавасы ярамады, ахры, ул түшәккә ауды, ут шикелле кызышып, тоташ укшып ятты. Ике-өч тәүлектән соң, чатырына чакыртып, янындагы улы Бирдебәкнең колагына тиз-тиз пышылдады. +- Тәбризгә чаклы барып йөрердәй гайрәтем юк. Мин ике төмәнне үз артымнан ияртәм дә кайтыр юлга чыгам. Син сүземне үтә. Тәбризгә җит. Әшрәф гыйсъянчының башын зур бүкәнгә куеп чаптырмыйча калма. Үзең өчен гомерлеккә ятла. Ханияләр өчен гыйсъянчы яраннарыннан да хәтәррәк бәлаказа юктыр. Читтән килгән дошман хәвеф түгел, алар синең тәхетеңә менми, акыртып талый вә ахыр чиктә төянә дә китә. Ханияләр өчен үз мәмләкәтендә баш күтәргән гыйсъянчылар - иң әшәке дошман. +- Мәлик Әшрәфнең башын чаптырмый кайтмыйм, әткәй, - дип тел кузгаткан Бирдебәкне сәйяхчы хан ярты сүздә бүлде. +- Әшрәфнең җанын кыйганнан соң да кайтмыйча тор әле. Аның урынына яңа җасус табылуы мөмкин. Фәрман әзер. Мин сине Тәбриздә Урда каладары итеп тәгаенләп китәм. Хаҗәт туса, шундук чакыртырмын... +Хан чатырыннан чыгуга ук, Бирдебәк солтан меңбаш Мамайны үз янына дәште. +- Ияреңә сикер, юл буенча бер адым да калмыйча, хан җәнапләренең янында йөр. Чире тотып, тормастай егыламы, җанын тәслим кыламы, әллә үзе урынына минем берәр борадәрне калдырырга васыять яздырамы - барысы хакында да шундук миңа җиткер. Ә Сарайга кайткач, шыпырт кына бәйләрбәге Тулбайга да белгерт. Ул да, син дә - таянырдай якын яраннарым. Мин тугры яраннарны соңыннан алтын-мәрҗәннәргә күмми калмам. +...Җанибәкне исән-сау көенә кайтарып җиткергәннәр, ул Сарайда да ике-өч атна буе сырхаулап яткан әле. Бер төндә ханның һуштан язуын күргәч, Тулбай үзе ясавыллар арасына чыгып, меңбаш Мамайны ияргә күтәрттергән. +- Табын әзер. Кунаклар сугым ашын гына көтеп утырадыр. Алар дога кылачак хәзрәтнең килүенә нык сусаган. Шушы сүзне түкми-чәчми тапшыр... +Берәр айдан соң ун гына җайдак иярткән Бирдебәк авыртмаган башка тимер тарак кебек кайтып җитсә, Җанибәк хан сырхавыннан туктап, аягына басарга җыена икән. Чигенердәй ара калмаган бит, Бирдебәкнең фәрман бозуын белсә, ханзадәнең башсыз калуы да озак йөрмәс. Гыйсъянчылар, тараканнар төсле, Тулбай бәкнең йорт эченә кереп бикләнәләр. Ил юынтык суы булмаган йорт шикелле үк гайбәтсез дә тормый, хәтта җансыз койма-капкаларның да колагы бар. Качаклар турында Җанибәк ханга да илтеп җиткерәләр. Аның таянычы - бәйләрбәк бит! Ул, җилем сыман тартып-сузып тормыйча, Тулбай бәкне дәшкән. +- Бирдебәк нишләп монда? Аны кайсы мәкерлесе Тәбриз каласыннан чакырттырып алган? +- Мин ачыклармын, төбенә төшми калмам. Баш өсте, баш өстедер, ханым җәнапләре, - дип билен бөккән булган икейөзле әмир. +Ә сарайдан чыгуга, кабат көянтәдәй бөгелеп, ханбикә Тугай-әкә янына барып кергән. +- Нинди ният илә кайтканлыгын белсә, Җанибәк хан Бирдебәкнең башын чаптырачак. Син - Бирдебәк анасы. Газиз угылыңның җанын коткар. +Хан булса да, Җанибәк тә - адәм баласы бит, киңәш-уңашка дип хатынын чакырттырган. Тугай-әкә, күрәсең дә, улын кызгангандыр, кызу-кызу тезгән. +- Бирдебәк каян килеп монда булсын инде? Аның хакындагы гайбәт - барысы да ялган. Ышанмасаң, үз яныңа каравылбаш Гарифҗанны чакыр, шаһитлеккә Тулбай бәкне дә дәш. Һәркайсының йорты кул сузымында гына, кирәк икән, үзем чакыртам да кертәм... +Тәбриздән бирле төн йокламый кайткан һәм хәзер инде Тулбай бәкнең кибәндәй гәүдәсе артына яшеренеп кергән чапкын ирләр, тәхет залының түренә үтүгә үк, таҗ иясен тавык чебеше урынына буып аткан. Хан җәсәден йокы бүлмәсенә ертык юрган төсле кертеп яшерүгә, Бирдебәкнең үзен чакырганнар. Бирдебәк нәкъ әтисен бугазлап үтергән келәм өстенә аякларын бөкләп утырган да кан катарлык әмер ташлаган. +- Берәм-берәм, бөтен энекәшне сөйрәп китерегез!.. +Юлда чакта ук ишәк урынына кыйналган бичаралар кереп бил бөгәргә яисә ант китерү өчен авыз ачарга да өлгерми, Бирдебәк һәрберенең йә билен сындыртып, йә суйдырып бара. Уникенче саналган төпчек энекәшен, сигез ае да тулмаган нарасыйны, һич югы монысын кызганмасмы дип, Тайдула әбисе күкрәгенә кочып кергән булган. +- Юк, үсеп җиткәч, монысы да барыбер җан кыячак! - дип үкергән дә, әбисенең күкрәгеннән үләксә бүлешкән сыртланнардай йолкып, Бирдебәк сабыйны ишек ниргәсенә башы белән орган... +Ә язмыштан барыбер узмыш юк бит. Ике ел үтүгә үк, әмирләре Бирдебәккә каршы фетнә корган. Шулар бер төн эчендә канэчкеч ханны да, икейөзле бәйләрбәге Тулбайны да суеп үтергәннәр. Ә аннары Урда Сараенда - шайтан туе! Дөрләп янган учак яисә кайнап торган казанны хәтерләткән хан сараена моннан ары һәркем кул селтәр, дип уйлаганнар иде, ни әкәмәт, мичкәсе белән ширбәт тапкан бал кортлары кебек, кабат ябырылдылар. Урдадагы барча әмир шашты. +Ул чагында даими гаскәрдәге бер канатка Мамай ия иде. Ул - хан кияве, куенында Бирдебәкнең кызы Гөләндәм бар. Әмма Мамай - тәхеткә дәгъва итәргә бөек Чыңгыз ханның нәселеннән түгел. Шуны чамалапмы, ул үзенә бабай тиешле Бирдебәк хан исән чагында ук әүвәл ике-өч төмәнгә йөгән ташлап өлгерде, аннары Сарайдан ерактарак, Идел тамагы ягында Үкәк атлы кала корып куйды. Аның хакында "Мамай бабасы Бирдебәк ханны суюда катнашкан", "Бабасын суюны Мамай оештырган", дигән уттай кайнар имешмимешләр дә тараттылар. Мамай - шомарган таш, түнтәреш хәтле түнтәрештән аның читтә калуы да бик икеле. Хакмы-ялганмы бу хәбәр, ачыклаучы юк бит. Мамай үз эзләрен елан төсле тиз яшерә белде. Чынлыкта исә, пошмас бәндә сыман, тау башында кысла сызгыруын көтеп йөрмәде ул. Сарайдагы тәхет бушануга, Кырымны тез астына бөгеп салды да, аерым хан төсле, ясакны үз биштәренә тупларга тотынды, мәркәзне гел онытты. Аннан күрмеш, Урда ханы исеменнән Болгар олысына ясак җыярга барган Тимер-Булат үзен әмир дип игълан итте, Болгар-Җүкәтаулар аерым йорт шикелле аерылып чыкты. Кичә генә Бирдебәк кул астында әмир булып йөргән Хаҗи-Чиркәс Хаҗитархан каласын учына сосып алды һәм хаким кыяфәтендә баш калкытты. Җаек буендагы олысларда һәм Сарайчык каласында Айбәк атлы әмир үзбаш булды. Мәркәзләре Мукшы булган олысны Сәркиз атлы әмир үз кулына алды һәм Сарай фәрманнарын кире борды. Билгеле ки, Владимир, Сүздәл, Тверь, Мәскәү, Рәзән каласында утырган кенәзләр дә авыз ачып калмады, аларның да һәммәсе Сарай казнасына ясак озату дигән гадәтләрдән бизде. +Җидесу атлы зур олыста утырган Чымтай углы Ырыс барысына караганда да елгыр, үткер икән. Ул әүвәл бер-бер артлы Сыгнак, Сауран, Әтрәр атлы калаларны учына җыеп алган, ә аннары инде үзен, Күк Урда дигән аерым йорт ханы итеп, ак киез өстенә күтәрткән дә куйган. Сасы көзән, кетәклеккә керсә, бер генә тавыкны буып туктыймы соң! Гоҗ тамаклы хаким Харәзем таҗы булган Үргәнеч каласын да үзенә кушып куйгач, инде Алтын Урдадагы Сарай-Бәркәгә дә күз ташлаган. Ә гаскәр җитенкерәми, булганы - бик көчсез. Меңкышлак олысына таралган ак мангыт кабиләсеннән дә чирү сораган бу. Башлык булып торган Туйхуҗа бәк Җучи олысын тез астына салырга маташкан Ырыска төмән җыеп бирүдән баш тартырга батырчылык иткән. Ә Ырыс хан Туйхуҗаны үсмер угылы Туктамыш һәм барча бәкләр күз алдында дарга озаттырган. Шул кайгы һәм мәсхәрәгә түзмичә, Туктамыш Сәмәркандта әмир булып калыккан Аксак Тимер янына качып киткән. Дөнья чиләктәге юынтык су шикелле айкала да, чайкала да бит ул. Менә, өч ел элек Туктамыш үзе шул зобани Ырыс хан урынына Күк Урданың хуҗасы булып калды. Тик монысы да, сасы көзән йә чүл бүресе кебек, һич туюны белмәс, гоҗ бер ерткыч. Карабәк барысын да, мең кат белеп тора. Туктамыш та Сарай тәхетен ул иясез чакта, Мамай мирза Тверь кенәзе Михаилны яклап урыс олысына яуга киткән атналар эчендә килеп эләктерде бит. Тын елга буендагы Шөлди кырында Мамай яу барышына кул селтәп киткәч тә, Мәскәү кенәзе Митрәй үзенең исән калу турындагы сөенечен, галәмдә күрелмәгән зур җиңүдәй күпертеп, барыннан да элек, Сарайга кереп оялаган Туктамышка язган. Димәк, мәскәүлеләр Туктамышны яклап яуга кергән, киләчәктә ул аларга ясак җыюда ташлама ясаячак, дигән сүз бу. Митрәй кенәз яңа ханның тәхеттә ныгып калуына ярдәм итә, ул аның колына әверелеп өлгергән инде, димәк. Мәскәү боярлары гына түгел, Туктамышка хәтле гасыр ярым буе гомер сөргән Урда әмирләре өчен дә никадәрле хурлык!.. +Менә шул Туктамыш үзенең Күк Урдасыннан тыш бөтен Алтын Сарай иленә дә бугалак ташларга, тышау салырга җыенадыр инде. Кырым хәтле Кырым җиренә дә чапкын куган икән, димәк, Карабәк шикелле әмирбәкләрне дә үз каршына тезләнеп китертмәкче, антлар иттермәкче. Тик шунысы сәер: Мамай мирза Кырымга исән-сау көенә әйләнеп кайтты, Мәскәү өстенә үч явы белән бару өчен кабат гаскәр җыя. Ә Туктамыш мондый чакта Мамайны нишләтмәкче? Мамайның кул астында бүген үк өч төмән бар, аның канат ышыгына иртәгә тагын шуның чаклы җайдак җыелуы мөмкин. Ахыр чиктә Мамай мирза, нәкъ Митрәй өстенә баргандагы кебек, Каф тау буендагы әрмәннәрне, алан-чиркәсләрне, Дәште Кыпчак буйлап чәчелгән кумык-бәҗәнәкне яки Кәффа каласында үзбаш булып яшәүче җәнәвиз яугирләрен дә яллап җыя ала. Анда алтын-якут, байлык-нигъмәт дигәннәре кәрван-кәрван. Шыр-тилеләр үз-үзләрен "иелгән башны кылыч кисми", дип юатса да, Мамай мирзаның, бу рәвешле гаярь була торып, Туктамыш каршында тезгә чүгәсе юк. Ул очракта Җучи илен, андагы олысларны тагын өр-яңа яу, үзара суеш-кырылыш көтеп торамыни? Әллә... әллә Мамай мирзадан башка яшерен генә чакырып, Туктамыш хан минем шикелле әмирләр кулы белән утлы учактан күмер сосмакчымы?.. +Карабәк, ятаган-хәнҗәрләрен тагарга онытмыйча, алгы як бүлмәгә атылып чыкты. Каравылбаш Нургали бәк болай да аягүрә басып көтә иде, хуҗа әмир күренүгә, капылт әсәренде. +- Йә, чапкын мондамы соң? Әллә инде куып җибәрдеңме? +Хуҗа сер бирмәгән булып шаяртса да, йөрәге каен тузы шикелле бөгәрләнеп, чатнап яна инде, аны гына күз алдына китермәскә Нургали бәк беркатлы шалкан түгел. +- Юк, кумадым. Сине ашыктырмас өчен, аны тамак ялгап алырга утырткан булдым әле. Ясавыллар аның чаптарын чистарткандай итеп кыйлана. Чапкынның гаебе юк, ул бичара да камчылап куылган адәм баласы бит. +Карабәк киң елмайды. Ап-ак тешләрен ялтыратып елмаю аңа бик килешә. Аның йөзе беркая да качмыйча, гомер буе кояшның иң эссе, рәхимсез нурлары астында каралган бакыр ләгән йә җиз комган сыман. Нургали белә-белгәннән бирле Карабәкнең маңгай-яңаклары кара-кучкыл. Ул белгәннән бирле Карабәк барча кеше белән ачык йөзле. Кычкыруны-җикерүне белми. Кешеләргә түгел, эткә дә таяк күтәргәне, сукканы юк. Шуңа кара гавам, гади сугышчылар аны гел үз итеп Карабәк йә Бәкчура дип йөртә дә бит инде. +- Юлчы кешене өзлектереп булмас, йә соң, әйдә, чакыр, - дип эндәште ул, тагын риясыз елмаеп. +Чапкын яугир, залга иңүгә үк, җиләненең җиң эченнән алып, мөһерле хат сузды. +- Олуг ханымыз Туктамыш хәзрәтләре сине үз янына, корылтайга дәшә, олуг Габдулла хан! +Чапкын моны билен бөгеп, башын иеп әйтте, ә Карабәкнең йөрәгенә әйтерсең лә хәнҗәр кададылар. Ул тешләрен ком капкандай шыгырдатып кысты, йөзендәге ярсуын күрсәтмәс өчен, сыңар учы белән маңгаен һәм ияген угалады. +- Хатыңда да шул ук сүзләрме соң? - дип ашыгып сорау бирде. +- Шул ук чакырудыр, ханым, мин бит укымадым. Чөнки Туктамыш хан аны сүзләр белән дә җиткерергә кушты. Габдулла ханның килүен бигрәк тә нык көтәм, дип, аерым да өстәргә онытмассың, диде. +Карабәк тел очына килгән яңа чәнечкеле сораудан үзен тыя алмады. +- Миннән соң тагын ничә әмиргә хат илтәсең әле? +- Туктамыш хан һәрбер олырак бәк илә әмирләр янына аерым чапкын куды. Җәмгысы никадәрле бәкне чакырадыр, ул тиклесен белмим, - дигән җавап тотты чапкын, берни яшермичә. +- Ә Мамай мирзаны? Мамайны чакырамы? +- Анысы да миңа дөм-караңгы, - дип җаваплады чапкын элеккечә, аннары барыбер дә тиз-тиз пышылдады. - Чакырмыйча калмас. Мирза килсә, иң төп имән ава, ил-койманы тоткан зур багана ава. Баганасы ауса, койма-киртәләр, чапкан печән сыман, бик тиз егыла ул. +"Менә сиңа гап-гади бер чапкын! Ил тоткасы кемнәр булганны да, ханнар ни кылырга җыенып йөргәнне дә алдан белеп тора", - дип нәтиҗә ясады күңеленнән генә. Чапкын күз алдыннан чыгып югалуга, каравылбаш Нургали тарафына катгый әмер бирергә онытмады. +- Ашыгыч рәвештә Сарай каласына чапкын җибәр. Туктамыш атлы яңа килмешәк нинди эшләр кырып ята анда, аның тирәсенә нинди этләр килеп оялаган? Мамай янына да шымчы чапсын. Аны Туктамыш янына чакыралармы-юкмы, ул мирза Туктамышка каршы нинди этлек әзерли, безгә барысын да белеп тору хәер. +Габдулла хан. Чынлап баксаң, мондый атны ил халкы да, Карабәк үзе дә онытты бит инде. Әйе, аның да кайчандыр тәхет өчен янып, хан исеме күтәреп йөргән көннәре бар иде. Күптән артта калды бит инде ул хәлләр, дивар сыман тезелешкән карурман эчендә йомылып һәм онытылып калды. +...Беренче нәүбәттә, тагын шул Бирдебәкне эттән-эткә салып сүкми булмый. Чөнки соңгы егерме елдагы бар түнтәреш, һәммә канлы мәхшәр башында Бирдебәк хан тора. Үзенең барча энекәшләре белән газиз малайларын бертоташтан юк итүен күргәч, олуг хандагы залимлек угының үзләренә төбәлүеннән шик-шөбһәгә төшкән әмирләр, җыйнаулашып, Бирдебәкне йокы бүлмәсендә суеп җанын кыйды. Ләкин айныгач эзләнсәләр, Җучи ханның барча туруннары кырылып беткән, Бирдебәк бу нәселнең соңгы орлыгы булып торган икән. Бушбугазларга, үз җанына куыш табалмыйча ил буенча тәгәрәп йөргән дүңгәләкләргә юл ачылды шулчак. +- Мин - Җанибәк ханның җариядән туган улы булам, Сарай тәхете хәзер миңа тиеш! - дип, Көлнә атлы ниндидер вак бер әмир ил түренә үтәргә җөрьәт итте. +Аны, ничәдер ай үтүгә, нәкъ шундый ук уйнаштан туган Нәүрүз тотып суйды. Мондый мәсхәрәгә бик салмакчы булып, Иртеш аръягыннан Җучиның бертуган энекәше Шәйбан ханның туруны Хызыр бәреп кергән. +- Миндә бөек Чыңгыз каны ага! Бату агам нәселен юк иткәнсез икән, аның йортын мин, Шәйбан хан оныгы, үз кулыма алам! - дип Хызыр оран салгач, Сарайга күсе кебек кереп оялаган сатлыкҗаннар Нәүрүз бәкнең үзен генә түгел, аның хатыннары белән малайларын, хәтта бүлмәдән-бүлмәгә йөреп, саташасаташа нәни оныгын эзләүче Тайдуланы да арканнарга бәйләп китергәннәр. Тик Хызырга асып үтерелгән Нәүрүз гаиләсенең газапларын күргәч тә озак вакыт тантана итәргә язмады шул, җәллад ханны үзенең газиз улы Тимерхуҗа идән буенча тәгәрәтеп суйды. Тик исеме булса да, җисеме белән ул бичарага да Сарай тәхетенә ияләнү, үзен хуҗа итеп тою бәхете эләкмәде. +Бирдебәк кияве булып канат җәйгән, өстәвенә Урда гаскәренең яртысына хуҗа булып алган Мамай мирзаның дистәләгән олысларга ятьмә ташлаган, тамырларын бик тирәнгә җибәргән чоры иде. Шул мирза әүвәл Тимерхуҗага каршы усал яу оештырды да, тегене боҗрага алып капкынга эләктергәч, чатырына иңеп җанын кыйды. Аннары инде гаскәр башында Сарайга бәреп керде һәм унбиш яшьлек Габдулланы тәхеткә утыртты да куйды. Аерым олыс бәкләре яисә әмирләрнең Мамай мирзага теш күрсәтерлек куәте юк иде, барчасы да, юаш бозау сыман, яңа ханга бигать китерде. Габдулла хан әле яшь булса да, нәселе өчен шикләнерлек түгел, аның чишмәбашы Бачман тарханнан ук инеш ярган иде. Болгар илендәге Саксин каласын бирмичә каршы торган Бачман бабасының башын Чыңгыз ханның улы Мүнкә чабып өзгән. Ә Бачманның җиткән кызы Зөбәйдәне үзенә хатынлыкка алып куйган. Габдулла менә шул үзе җәллад та, үзе каһан да булган Мүнкә ханның бер туруны иде. +Турунлыкка турун, әмма таянырга Мамай шикелле икейөзле мирзадан башка нигез-терәк табылмады аңа. Ә тегеңә илне үз кулында биетеп тоту өчен тәхеттәге балбал гына кирәк. Гаскәр фәкать аны гына тыңлый, меңлек яки төмәннәр башында - Мамай белән бергә Тимер Капка, Баку калалары янында, Дәрьял тарлавыгында азәриләргә, аланнарга каршы сугышта сыналган сыбай һәм әмирләр. Габдулла тәхетне саклап утырган кыяфәт чыгара, ә Мамай мирза йә Кырымга, йә Рәзәнгә барып орыша да төмәнбашларның һәммәсен дә талап кайткан байлыгына күмә. Башына таҗ элгән Габдулла ничарадан бичара кыяфәттә әле теге, әле бу әмирне чакыртып кармак сала, үз ягына аудармакчы була, ә тегеләр, кабыгын алыштырган елан төсле, икенче таңда ук аны мирза колагына барып чага. +Мәскәү белән Тверь калаларыннан икесе берьюлы, әмма аерым-аерым юлдан Сарайга килеп төшкән Митрәй һәм Михаил кенәзләр каршында да көчсез булып калды Габдулла хан. Берәм-берәм Сарайга иңдергәч, аларның тел төпләрен чамалау өчен бөкресе чыкканчы һәм сакалы чаларганчы гыйлем эстәгән мөхтәсиб йә мөдәррис булу да һич кирәкми. Икесенең телендә дә бер үк гозер: +- Олуг кенәз ярлыгын фәкать миңа гына язып бирче, зинһар? Шуны бирсәң, мин урыс илендәге барча калалардан ясак җыяр идем дә аны түкми-чәчми сиңа гына китереп бирер идем. +Ә Габдулла хан яшүсмер көенә дә яттан белеп тора - җыйган ясакның яртысын үзләренә йомып калдырачак та шуның хисабына мәркәз ныгытачак, гаскәр ишәйтәчәк, ахыр чиктә идән-түшәмнәрне дер селкетеп типтерәчәк болар. Һәр бәндәнең бармагы елан мөгезедәй үз ягына кәкре, бу ике кенәз дә Аллаһының кашка тәкәләре түгел. +Берәм-берәм үтеп кергән саен боларның һәр икесе Габдулла хан каршына бүләк-нигъмәт өя. Мәскәү каласыннан килгән кенәз Дмитрийга унике яшь кенә, әле борын астында мыек төртә башларга да бик нык иртә. Карап торышка да күндәм, юаш сыман, моның ише яшь бозауның аран җимерүе, сөзешә башлавы да бик икеле. Менә шуны үлчәп, Габдулла хан олуг кенәз ярлыгын яшь кенәзгә язып биргән иде. Дмитрийны сарай тупсасыннан озатуы булды, икенче мизгелдә, котырынып-шашып, тәхет залына Мамай атылып керде. +- Син нәрсә монда бер кәрҗин сасыган күкәй хакына ярлык өләшәсең? Атаң мирас итеп калдырган ханлыгың бармы әллә? - дип, ярсый-ярсый төкереген чәчә. +Габдулланың тораташтай утыруын күргәч, усал әтәч сыман, янә очып куна. +- Тверь кенәзе миңа унике мең данә алтын тәңкә салды, ярлык аңа тиеш! Анасының имиеннән аерылмаган Митрәйне һичбер кала боярының олуг кенәз итеп таныйсы юк. Аннан ясак көтмә! Әгәр Михайлога син бирмисең икән, мин ярлыкны аңа үзем бүләк итәм! +- Соң, мин ярлыкны Митрәй кенәзгә язып бирдем ләбаса инде! Иртәнге акылы кичкә алышына торган таҗдар буламыни! - дип, яшь Габдулла тузгып караса да, картлач төлке Мамай аны, ялтыравык тәтәй күргән сабый урынына, бик тиз сатып алды. +- Төш вакыты үтүгә үк ачып чыга торган ашны пешермәскә, бер тапкыр кискәнче мең үлчәргә өйрән! Ә үкенмәс өчен, Михайло өеп калдырган алтын тәңкә тавының яртысын керттерәм мин сиңа!.. +Габдулла хан эндәшмәде, эченнән генә пескәк яңгыр булып елады-сыкрады да тынды инде ул чак. Ә ике кенәзнең икесе дә бер үк төрле ярлык алып китте. Кайтуга ук Тверьдагы Михаил яндагы Владимир каласын да барып яулаган, аны Мәскәү авызыннан тартып алган икән. Әле ярый, Дмитрий яшь булганга, Мәскәү кенәзлеге белән Алексий атлы атакай идарә итә, ә ул, җавап итеп, Ростов белән Галич калаларын үзенең чиркәвенә буйсындыра алган. +Яшь Габдулла белән төлке Мамай менә шулай, бер каенанага ярамаган ике көндәш килен төсле ызгышып ята иде, Күк Урда ягыннан Шәйбан ханның яңа бер туруны - Урда-Мәлик атлы солтанның бәреп керүен сизмичә дә калды. Сарайдагы гаскәр бик аз иде, Габдулла хан белән Мамай мирза икесе тиң Идел +Сарайга иңгән Урда-Мәлик тә әллә ниләр майтарып өлгермәде. Аның Сарайдагы әмир һәм бәкләрне, уңга-сулга аерып тормыйча, дарга озатуын күреп алуга, исән калган аксөякләр фетнә оештырган һәм таҗ залында ук аның җанын кыйган. Мамай мирза ул вакытта үзенең биләмәсе булган Үкәк каласында качып ята иде, түнтәреш турында белешергә шактый соңга калган. Гаскәр туплап Мамай кузгалганда, Урда мәркәзе Бату ханның яңа бер энекәше - Тукай-Тимер нәселеннән булган Килдебәк хан кулына эләккән иде инде. +Атасының йорты Актүбәдә качып яткан Габдулла хан янына әмир йә бәк шикелле түрәләрне түгел, хәтта гади чапкын җибәреп тә вакланып тормадылар. Бактың исә, Чыңгыз йортының үз эчендә яман ызгыш купкан, бөек бабалары әманәт итеп калдырган изге "Яса" кануннарын тишек кәвеш урынына җиргә ыргытканнар, Шәйбан токымнары Тукай-Тимер нәселенә каршы чыккан икән. Шулар Алтын Урда иленә гаскәр җыеп килгән, Килдебәкне тотып үтергәннәр. Җучи тәхете хәзер инде ике ел элек суелган Хызырның бертуган энекәше Морад кулына кайткан. Иллә мәгәр Морад ханның Идел аръягына кулы җитми, анда Мамай хуҗа. Ни әкәмәт, урыс кенәзләренә ярлыкны да чиратлашып өләшә башлаганнар. Митрәй белән Михайлоның олуг кенәз ярлыгы алып кайтуларына бик нык рәнҗеп, Морад хан каршына Сүздәл белән Җүнкала хуҗасы булып торган Константин кенәз килеп җиткән. Аның авызында да - иске бер җыр: +- Олуг кенәз ярлыгын миңа кайтарыгыз? Ул шалапай Митрәйгә караганда ясакны мин күпкә шәбрәк җыям! Владимир каласы, каз оясы төсле, гомергомергә Суздальныкы булды, ул да миңа тиеш! +Яңа ярлык алып хан сараеннан чыкса, Константин каршына киртә булып икенче чапкын баскан. +- Син Иделнең уңъяк ярына кем хуҗа икәнлеген белмисеңме әллә? Исәнимин кайтырга исәп тотсаң, Мамай йортына сугылмыйча калма!.. +Мамай мирзаның Үкәктәге, Идел ярындагы калкулык өстендә күркә сыман кукраеп утырган ап-ак сараена Морадныкына караганда ике тапкыр зуррак бүләк кертеп өйгәч, хуҗа моңа өстәмә ярлык сузган. +- Моннан ары Сарай ханын оныт, мине санга сана. Сыер көтүенә чыбыркысын җуйган көтүче түгел, шәпле үгез хуҗа. Җыйган ясак миңа килә икән, олуг кенәз ярлыгы гомерең буе синең кулда булыр. Танучы булмаса, минем камчы әзер!.. +Сүзе җилгә очмасын дип тырышкандыр, ахры, Мамай мирза Константин кенәзне рус җирендә олуг итеп таныттыру өчен хан исеменнән Арык-Буга атлы зур илчене куган. Шуннан яңа бер әкәмәт: Мәскәүдәге Митрәй белән Тверьдагы Михайло хәзер инде яңа хан алдында бил бөгү өчен, олауны мул төяп, юлга кузгалган ди. +Алар Морад ханны күрергә өлгерә алмый калды. Әллә каян гына Газиз шәех атлы әмир табылды да, шул килмешәк Морад гомерен кыйды. Мондый башбаштаклык Мамай мирзага һич кенә дә ошамаган икән, ул яллаган җанкыярлар, Идел суын кара төндә кичеп, Газиз шәехне йоклаган түшәгендә буып үтергән. +Бичара Габдулла бу хәлләрнең һичберсен дә белми, әтисенең олысында туй хәстәре белән яна иде. Сарай тарафыннан көтмәгәндә зур илчелек килгәч, аптыраудан гел таралып төште. +- Мамай мирза җәнапләре синең хозурыңа безне куды. Ил бәкләре синең кабат Сарай тәхетенә кайтуыңны сорый. +- Нинди тәхет кабат, нинди ханлык? Мин соң сезгә Мамай сыйрагына ярамаган саен алыштыра торган кәвешмени? - дип әүвәл күкерттәй кабынып караса да, даладагы ялгыз учак сыман, бик тиз сүнде. +Шулай икән, тәхет һәм таҗ атлы шайтан коткысы зәмзәм суы, газиз ана кочагы, сөекле ярның оҗмах бакчасы, күкрәкләре очындагы татлы чия төшләре шикелле үк ымсындыргыч вә һич туйдырмас икән. Габдулла, үз башына, бу юлы да риза булды инде, тискәре кәҗә тәкәседәй аяк терәп каршы тора алмады. Ә Сарайга килсә, шул ук Мамай кубызы да Мамай чыбыркысы. +Габдулла Актүбәдә бикләнеп яткан айлар арасында урыс кенәзләре туктаусыз яу йөргән. Әүвәл әле яңа гына олуг кенәз ярлыгы алып кайткан Суздаль кенәзе Константин Владимир атлы каланы кулына эләктергән Михайло кенәз өстенә ташланган ди. Михайло чигенмәгәч, тверьлыларга ярдәмгә мәскәүлеләр гаскәре килеп җиткән. Бердәм һөҗүмгә каршы тора алмаган, Константин кабат Суздалена качкан. Митрәй белән Михайло, әтәчләнеп, моны Җүнкалага тикле куа барган. Ахыр чиктә Константин үзенең бер кызын унбиш яшьлек Дмитрийга хатынлыкка биреп кенә котыла алган икән. +Ә көтүдә үгезләр үзара сөзешә башладымы, бүреләргә бәйрәм. Кенәзләрнең гаскәр дә калдырмыйча калаларын ташлап йөрүен белгәч, Сәркиз бәкне куып, Мукшы җирен үз кулына эләктергән Гарәбшаһ атлы әмир хәзер инде урыс калалары өстенә ыргылган ди. Өч кенәз дә, бердәм гаскәр туплап, мукшыларга каршы чыккан-чыгуын, иллә мәгәр урыс яугирләре, ни галәмәт, нәкъ Пьяна дигән елга ярында, ыстан да кормыйча, исерешеп-тәгәрәшеп яткан. Гарәбшаһ аларның һәммәсен Пьяна ярына кысрыклап, сарык көтүе урынына тотып ярган икән. Урыс ирләренең күпчелеге кызган баштан елга суына сикергән дә шунда батып үлгән. Юлы уңгач, берочтан, Гарәбшаһ Җүнкаланы да тоташ талап качкан. Кенәзләр соңыннан, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, бер гөнаһсыз Болгар иленә зур яу белән чапкан. +Урда тыныч түгел, һәр тарафта ызгыш, һәрбер почмагында яңа учак. Кырым атавыннан чапкын килеп җитте. +- Рум диңгезе аша йөзләп кораб килде. Гаскәрләре санап бетергесез. Алпарлары тоташ көбәләргә төренеп беткән. Атау ярындагы Кәффа белән Солхат калаларын кулга эләктерделәр. Аларны коры куллар белән генә кире куып булмый. Корабларының диварлары тулы бакыр туп та, тимер таганнары саен грек уты. +Мамай мирза өч төмән гаскәр ияртеп, шәхсән үзе чыгып киткән иде, ике айдан әйләнде дә кайтты. +- Рум иленең Генуя илә Венеция калаларыннан җыелышып килгән җәнәвизләр анда. Алар Урда казнасына зыян-зәүрәт салмый. Кала-дәүләт төзеп, остаханә ачып, сәүдә корып гомер итмәкчеләр. Башлыклары тамга салымын да, ясакны да икеләтә түләргә әзер тора. Алар Мәскәүдәге юеш борын Митрәй дә, Болгардагы астыртын Тимер-Булат та түгел. Боларда әйткән сүз - аткан ук. Җәнәвизләр җир җимертеп эшли һәм яши дә белә. Менә, утыз олауга төяп, иң беренче ясакларын алып кайттым инде. +Габдулланың тәхеттә бишектәге сабый бала кебек тын да чыгармыйча гына утыруы да, Мамай кубызына биеп йөрүе дә олыс бәкләренә ошамаган. Мукшы җиреннән Гарәбшаһ куып җибәргән Сәркиз белән Болгардагы Тугаш атлы бер бәк Урда ханының мәркәздәге сараена килде. Зарлары, койма-капкалары җимерелеп беткән тол хатыннарныкыдай, гел әрнүле. +- Илдә хаким бетте, яклаучы-саклаучы юк. Ата - улын, ана - кызын белми. Ханнар туктаусыз алышынып торган тотрыксыз дәвердә яшәүдән дә бәхетсезрәк, өметсезрәк замана юк икән. Һәрбер түрә үз ягына каера, һәрбер олыс хуҗасы ил казнасын талап, ана каз шикелле, бар байлыкны үз канаты астына туплауны хуп күрә. Алга карап, ил турында уйлап яшәү бетте. Ил өстендә хуҗа берәү генә булса, ул йортын талатмас, аны үз улына төзек, бөтен, берәгәйле итеп калдырып китү өчен ут йотар иде. Ә болай, ай саен йә атна саен хан-таҗдарлар алышынып торгач, ул вакытлы хакимдарлар ил турында кайгырта димени?! Аларга бит үз гомере, үз тәгаме якын. Талап калыйк, баеп калыйк дип, сасы көзән сыман котыралар. Яфрак ярып, яшь үсенте җибәреп утырган ямь-яшел агачларга су да сибүче юк. Ә сипмисең икән, йөзьяшәр имәннәр белән йөзьяшәр карагайлар да коргаксып егыла ул... +Боларның һәрбер сүзе кайнар энә урынына Габдулланың җанын өтеп ала, ул утлы таба өстенә утыртылган кебек боргалана һәм кыбырсый иде. Мукшы белән болгар халкы исеменнән килгән бу ике илченең дә аңа һәр фикере якын, күңеленнән алар белән ризалаша иде. Ләкин авыз ачып җавап кайтарырга бер җае да юк бит. Сарайның һәр ишеге, һәр ярыгы саен эче мәкер белән тулы Мамай мирзаның уяу шымчылары тыңлап тора. Илчеләргә шәфкать күрсәттеңме, кичен сине Мамай җанкыярларының тотып суюы бар. +Илчеләрнең дә җавап көтә-көтә тәкате корыгандыр, иң беренче булып, мукшы Сәркиз урыныннан купты. +- Сазаган кыз чит-ят бала ярсып еласа да, ул сабыйны үз кулына алмас, аны юатмас ди. Кара гавам хәлен җиде кат болытлар өстендә йөзгән хаким каян белсен? Иллә мәгәр барча адәмнәр дә сугым малы сыман бер карусыз түгел. Ятим бала җылынырга учак тапмый калмас. Үз илеңдәге чишмәне корытсалар, бичара бәндә балалары күршедәге сасыган күл суына ирен тидереп булса да сусавын баса ул... +Сәркиз бәкнең кинаясе юкка булмаган бит, ул Мәскәү кенәзе Дмитрий чатыры астына баш тыккан да шунда чукынган ди. Ә Тугаш бәк чәнечкеле, күмерле дә булган башка юл сайлаган. Болгар илендәге пырдымсыз һәм үҗәт татар түрәләре Шәйбан олысыннан Хәсән атлы әмирне чакырган да, күмәк кубып, күз ачып йомган арада Сарай диварлары янына килеп җиткән. +- Мамай дәвере бетте, безнең кулда Алтын Урда өчен яңа тәсбих. Без Бирдебәк йә Хызыр хан шикелле җанкыярлар түгел. Алтын Капка ачык, Габдулла ханны чыгарып җибәрегез. Кан коймыйбыз. Ә Сарай тәхетенә үзебезнең ханны, Хәсән ханны кертеп утыртабыз. +Мамай-монафыйкның нәкъ мәркәзгә килгән чагы иде, дивар өстеннән даладагы төмәннәргә күз салуга, ашыга-кабалана итекләрен киде. +- Боларның исәбен санап бетергесез. Кала эчендәге өч мең ясавылны алар тәгаменә калҗа итеп ташлыйк та, Хәзәр капкасы аркылы ипләп кенә качыйк. Бүген безнең өчен күктә кояш тотылды. Иншалла, ул иртәгә кабат чыкмый калмас... +Мамай белән Габдулла хан әүвәл бергәләшеп Кырым тарафына чыгып качкан иде, кабих мирзада ярты юлны үткәнче үк яңа мәкер туган. Габдулла Кырымда җилән итәгендәге тузаннарын да кагып өлгермәде, Сарай хозурыннан утлы хәбәр килде. Хәсән кабат Болгар ышыгына чыгып качкан. Мамай мирза исә Сарай тәхетенә Мөхәммәт-Бүләк атлы ханны күтәргән ди... +Габдулла ул вакытны, япь-яшь, сау-сәламәт көенә "талак" сүзе белән куылып кайткан бәхетсез киленнәр шикелле үкси-үкси, идәннәрне, чирәмнәрне төйде. Яраланган бүрене көтүендә дә бер дә яратмыйлар, кайтып күрендеме, ботарлап үтерәләр. Әнә шуңа күрә кабат әтисенең олысына, Актүбәгә әйләнеп кайтмады ул. Мин-минлеген һәм ярсуын учларына бикләп, ул Кырымда калды. +Беренче чапкын әллә нинди утлар эчендә яндырмыйча, тиз әйләнеп кайтты. +- Туктамыш хан иң ерак почмакларга да чапкын куып, бик күп әмир вә бәкләрне янына җыеп алган. Кайсына яңа кала, кайсына олау-олау бүләк биреп, һәрберсен үзенең кыйбласына таба аудара ди. Гади антны гына нык азсына, зур корылтай җыеп, ул гомумбигать китертергә, үзен каһан итеп күтәртергә исәп тота икән. +- Анысын мин күптән чамаладым, - дип, Карабәк ияк кагып куярга гына мәҗбүр булды. - Берьюлы ике Урдага йөгән ташлый алгач, Туктамыш бигате кешенеке төсле генә булмас инде... +Ә Мамай тарафына юлланган чапкын аны гүя кайнап торган казан эченә салды. +- Мамайга да Туктамыштан махсус илче килгән. Мамай Ак-Хуҗаның сакалларын йолкып, җиләннәрен ертып, җитмәсә әле карт ишәккә утыртып җибәргән ди. Хәзер гаскәр җыя. Ни галәмәт, җәнәвизләр "төмән бирә алмыйбыз, ә үзеңне, бик теләсәң, Генуяга җибәреп булса да исән коткарабыз", дип хәйләгә керешкәннәр. Шулай да, Мамай барыбер өч төмән тирәсе җайдак җыйган. Алар белән кай тарафка ташланырга чамалыйдыр инде?.. +Ул арада Сарай тарафыннан, Карабәк ише әмирләр яллаган яңа чапкын килде. +- Туктамыш хан олы гаскәр белән Кырым өстенә бара, ул Мамайны тезгә чүктермәкче. Җанында дәүләт гаме, Алтын Урда кайгысы калган асыл ирләр Туктамышка чирү алып килсен... +Ил агалары булып саналган бәк-әмирләр бер-берсенә кунакка чабышты, ерак араларга хатлар куды. +- Тагын ил эчендә үзара кан коюга ирек куеп булмый. Болай да соңгы елларда татар каны елгалардай акты. Ике ишәккә кибәк аера белмәгән сантый кебек буталып йөрүне туктатырга кирәк. Бер көймәче дә берьюлы ике як ярга да борын төртә алмый. Әйдә, катгый бер карарга килик тә икенең берсен сайлыйк. Йә Мамай мирза алдында һаман элеккечә, тезләнгән көенчә, якты кояш йөзен күрми гомер кичерәбез, йә Туктамыш ханга бигать китерәбез... +Һәрбер чапкын Карабәккә әмирләрнең шәхси тамгалары төшерелгән сөян таяк алып кайтырга тиеш иде, санап бакса, алар өч дистәдән арткан. Аеруча Барын, Ширин, Аргын, Яүләш бәкләр - барысы да Туктамышны яклый. "Бөркетләр өстеннән гади бер әтәчне башлык итеп куйсаң, бөркетләр дә кетәклектән югарырак очуны онытачак", дигән гыйбрәтле әйтем бар бит. Димәк, йолкыш әтәчләргә генә буйсынудан туйган инде болар. БарынШириннәр нәселенә дә кетәклекләр биеклеге түгел, күк капусы тансык!.. +Мамайның астына да кайнар су йөгергән, чапкыннарны бер-бер артлы куып кына тора. +- Кырымнан чыкканчы, Җанкай каласы янындагы Каратал яланына туктап тупланабыз. Шунда ыстан корып, чирүләргә тикшерүләр үткәрмичә булмас. Кайсы әмир чирү белән килми, шуның олысыннан җәза нөгәрләре көл калдырып уза!.. +Әмирләр буйсынды, нишләсеннәр инде? Әмма Каратал яланында чатырларны аеры корсалар да, казан астындагы учакны бергә кабыздылар. Зур ашъяулык җәеп мәҗлес корган чакта яугирләрнең эчтә күмер шикелле көйрәгән утларын чамаларга да, вәгъдәләр беркетергә дә уңай форсат туды. Аеруча Шөлди кырында җиңелү ачысы кичереп кайткан меңбашларның күңелендә гарьләнү дә, үч тә кайный икән, ярсуларын яшерә алмыйча, әүвәл шулар тезде. +- Мамай сәрдәр түгел, валлаһидыр, түгел! Туктамыш хан белән йөзгә-йөз очрашса, аңа яу кырын ташлап ычкыну берни тормый. Койрыгын төлке шикелле генә ялтырата да, эзләп кара аннан. Тын дәрья буендагы Шөлди кырында да Мамай аркасында гына җиңү кошын кулдан ычкындырдык. Әүвәл Митрәй кенәзнең алгы төмәннәрен пыран-заран китереп бетергән идек бит инде, сәргаскәр киеменә төренгән карачкыларын да тимер җәядән очырган уклар белән тетеп аткан идек. Соңыннан гына белдек, ул карачкы Митрәй кенәз булып чыкмаган. Җебегән, куркак кенәз үз өстендәге сәргаскәр киемен Бренко атлы гап-гади бер бояр иңсәсенә аткарган булган икән. Үзе, мөртәт, гади яугир киемендә, астына җибәрә-җибәрә, башкаларның артына посып йөргән. Урыс гаскәрендә сәрдәр башлык калмаган иде ул вакытта, әләмнәре дә күптән ауган иде. Менә шул чагында Мамай мирза татар төмәннәрен алга куган булса, без ул яртылаш кырылып беткән, юлбашчысыз калган урысларны таптап-сытып кына узасы идек бит, аһ, изәсе идек! Ә Мамай, тинтәк, яу кырына алтын-көмеш тәңкәләргә ялланып килгән әрмәннәрне, аланнарны, кумыкларны куды. Кич җитүгә үк кесәләрен акча белән тутырырга хыялланган кеше яу кырына баш югалту өчен керәме соң?! Юк, кермәде, баш югалтып орышмады алар. Ялан буйлап, бүре кугандагы сыман улый-улый, кыяфәт өчен генә йөгереп йөрделәр дә, Боброк атлы кенәз поскындагы төмәннәрне чыгаруга, барысы да койрык чәнчеп качты. Аларны күрүгә, Мамай шыр җибәрде. Безне киртә итеп тезеп куйган булса, әле качак әрмәннәрне, аланнарны да туктата ала идек. Иллә мәгәр Мамай капылт чигенергә әмер бирде. Татар төмәннәрен саклап кала, ул аларны кырдырттырмый, имеш. Менә шулай итеп адәм хурына калып кайттык инде. Юк, дим бит мин сезгә, мең мәртәбә юк, Мамай сәрдәр түгел! +- Алайга китсә, Туктамыш та Чыңгызхан йә Искәндәр түгел инде, - дип, Ширин бәк дөрләп янган утка дары сипте. - Сәмәркандка качкач, Аксак Тимер аңа Сыгнак каласына бәреп керү өчен өч мәртәбә өчәр төмән биргән, Туктамыш өчесендә дә бар гаскәрен пыр туздыртып качкан. Дүртенче тапкырында Аксак Тимер шәхсән үзе төп сәргаскәр рәвешендә юнәлмәгән булса, Туктамыш әле бүген дә Сәмәрканд әмиренең тәлинкәсен ялап яшәр иде... +Бәхәсләрдән соң вәгъдә куештылар. +- Туктамышка каршы корал тотып сугышуның кирәге юк. Дөрес, Туктамышның да, Мамайның да акылы бик чамалы. Болар беткә үч итеп туннарын утка тотып яккан ике сантый сыман. Без беренче булып яуга керәчәк түгел. Башын иеп килгәннәргә - муенчак, ия белмәгәннәргә элмәк кидерәләр бит ул, шунысын да истән чыгармыйк. Туктамыш уңай торса, үч алулар белән янамаса, аңа тугрылыкка бигать китерербез. Ә Мамай коралга чакырса яки яуга куса, аның үзен Туктамышка биреп котылырбыз... +Мамай килеп җиткәч, һәр меңлекне күз уңыннан кичереп узган булды, өч-дүрт йөзлекне хәтта ыстан читенә үк куып чыгарды. Болар яу кылырга да түгел, кәрван йөртергә дә ярамыйлар, имеш. Үзен дөнья кендегедәй тоеп +- Көтүдәге аксак-туксак биш-алты сарыкны куып җибәрүдән чистарабыз гына. Алар урынына алмаш табылмыйча калмас. Минем кул астындагы халык чүлдәге ком шикелле - санап бетергесез. Кирәк икән, Каф тау ягыннан да, Идел буеннан да көтү-көтү куып китертермен. +Аннары меңбаш белән әмирләрне үзенең чатырына җыеп алган булды. Билгеле ки, үзе түргә куелган кәнәфигә менеп кунаклады. Келәмнәргә тезелешеп утырган бәк-әмирләр каш астыннан гына, сүзсез күзәттеләр. +Берчакта да хан булырга дәгъва итмәде ул, гәрчә җай табылган саен: "Минем Каранай бабам - Бату ханның иң шанлы меңбашы! Минем бабам - урысларның Мәскәү кенәзләрен тетеп салган сәрдәр!" - дип шапырынырга бик тә һәвәс иде. Ә Каранайның нинди меңбаш булганлыгын мулла-мунтагайлар җитез ачыклады. Бактың исә, Бату хан урысларның Владимир каласын яулап алгач, андагы Юрий атлы өлкән кенәзләре, олау-олау алтыннарын төяп, Новгород ягына чыгып качкан. Бату хан Мамайның ерак бабасы Каранай меңбашына менә шул качак кенәзне куып тоту бурычын йөкләгән ди. Ертауллар Юрий кенәзнең Сөт елгасындагы боз өстеннән качып баруы турында хәбәр җиткергәннәр. Каранай, Бату хан каршында барысына караганда да өлгеррәк, елгыррак күренеп, өскә үрмәләргә маташкандыр инде. Ул Юрий кенәзне, юлын кисеп, тозак корып, кулларына эләктермәкче булган. Тик таныш түгел җирдә һәр адымны сукырларча капшанып кына атларга кирәклеге турында оныткан шул. Бу төбәктә адым саен яулык кадәр күлләр, аларның арасы да тоташ сазлык икән. Иләт атлы күл өстенә кергәч, куна тактасыдай юка боз элпәсе чытырдап ярылган да Каранай җайдаклары, йөзәр-йөзәр булып, су төбенә киткән. Каранай элмәк кидерергә хыялланган Юрий кенәзне болгар җайдаклары куып тураклаган. Ә гаскәрен югалтып, чаптары урынына буш йөгән тотып кайткан көтүчедәй бушбугаз Каранайны Бату хан хәзер инде үзе Үләт дип яңача исемләгән күл төбенә илтеп батырткан ди... +Менә бу, биек кәнәфидә күркә урынына кукраеп утырган Мамай мирза - ерак бабасы булган Каранайның тап-тач игезәге. Нәфес чиген белми, киртәтыюларны күз чалымына кертми. Барча Урда буенча талап җыйган байлыгы кәрван гына түгел, кораблар да йөртә алмаслыктыр. Кая алып китмәкче ул аларны, нишләтмәкче? Һичбер кәфенлекнең дә кесә-бөрмәсе юк. Егылып төшсә, һәрбер адәм баласына - ике аршын урын. Шуны белә торып, нигә гоҗланырга?! +Карабәк бу адәм актыгын тәмам күрә алмый, җирәнгеч ул аңа. Япь-яшь егет язмышы белән ничә еллар буе кансыз уйнады бит. Бирдебәктән башлап никадәрле хан аламаларын суеп үтерделәр. Ходайның рәхмәте, Карабәк исән калды. Әмма, барыбер, гомере гомер түгел. Яшәештә бер мәртәбә тәхеткә иңгән кеше җир өстендә, кара гавам арасында, тирес өемендә чокынудан ләззәт тапмый икән. Кайчакларда Карабәкнең колакларын томалап, күзләрен бәйләп, җиде тау артына, карурманнар эченә кереп югаласы килә. Әмма тәхет күләгәсе, ил язмышы, ахыр чиктә шушы Мамай мирзаның тәкъдире дә һаман бәйләп тора. Шушы ерткычның кадалып төшкән мизгелләрен бер күрәсе килә. Тик... һаман шуңа үлем тели алмый. Җаны-нәфесе коточкыч гоҗ булса да, Мамай мирзада бер юньле сыйфат бар - Туктамыш хан шикелле, ул Аксак Тимер кебек дошманнар ышыгына качып, илен сатмады. Илне талавын-талады, меңәрләгән адәм баласының җанын кырмыскадай кырды, әмма шушы сасы көзәндәй җирәнгеч мирза үз татары өстенә, туган йорт эченә дошман чирүен ияртеп килмәде бит!.. мөгаен дә, нәкъ Карабәк шикелле үк, явыз мирзаның чәнчелгәнен көтеп йөридер инде. Икенчеләр Мамайның маңгаендагы чалмасына төбәлгән, андыйларның мирза җанын ничек итеп, ни рәвешле кыю хакында баш ватуы мөмкин. Күздән кичерсәң, Мамайга тугрылык белән, мөкиббән китеп, сокланып утыручы бәкләр бөтенләй юк сыман. Алай икән, аһ, газаплы, аһ, кызганыч булачак икән бит синең соңгы көннәр!.. +Кышның беренче карлары уйный башлаганда, Кырымны калдырып чыгарга әмер булды. Тын елга ярына якынайган чакта алга озатылган ертауллар кайтты. +- Туктамыш хан белән ике арада ун фәрсах юл калды. Гаскәре зур түгел, дүрт төмәннән артмас. +Мамай яклы бәк-әмирләр, махсус ишарә көтеп тормастан, бергә җыелды. Мирза әләме астына тупланган гаскәр дә аз түгел-түгелен. Һәм иң мактанычы - аның өч төмәнен дистәләгән яулар кичкән, хәтта әле ике ай элек кенә Шөлди кырында да сынау үтеп кайткан яугир тәшкил итә. Билгеле инде, орышуга калса, боларның берсе дә яу кырын ташлап качачак йә дошман тарафына ычкыначак түгел. Һәрберсенең коралы җиткелекле, өсте-башы таза. Әмма иң яманы - Мамай әләме астына баскан бер генә җайдак та яуга ашкынып тормый. Комсыз мирза хакына үлемгә ыргылуның асыл мәгънәсе юк. +Һичбер төрле фәрман ташламыйча, меңбашлар һәм әмир-бәкләр Мамай мирза гаиләсен чолганышка алды. Әйе, мирза бөркәвечле, көймәле арбаларга хатыннарын, балаларын, хәтта пешекче һәм зәркарләрен дә утыртып чыккан иде. Олау тирәсендә кысыла баручы боҗраны шәйләүгә үк, ул әүвәл, котырынып, билендәге Шам кылычын кулына алган булды. Һаваны ялгыз калган аккошныкына охшаш аянычлы һәм әрнүле тавыш ярып узды. +- Хыянәтме? Алдан сүз беркетеп, түнтәреш кордыгызмы? Мин үземне генә түгел, хәтта сабыйларымны да Туктамыш хәсис җан кулына бирдертәчәк түгел! Андый мәсхәрәгә калдырганчы, мин аларны үз кулларым белән турап атам! +Һичбер шик юк, Мамай мирза эт шикелле ыргылып, олаудагы хатыннары, оныклары өстенә ташланырга әзер иде инде. Олау уртасыннан мирзаның инде утыз яшен тутырган улы Мансур калкып чыкты. +- Алайса, башта мине тура инде, әткәй. Гайрәтең мине аударырга җитсә, аннан калганнарны. +Ата белән улга кылыч орышына ташланырга бик санаулы мизгел калган иде, тимеркүк айгырын арт аякларына күтәреп, алгы сафта Карабәк аваз салды. +- Арабыздагы һичбер әмир-түрә сине Туктамыш кулына тотып тапшырырга ният тотмый. Без үзебезне һичкайчан да синең колың итеп санамадык, Туктамыш колына әверелергә дә җыенмыйбыз әле, иншалла. Сиңа юллар ачык, дүрт ягың да кыйбла. Олаудагы барча хәзинәңне ал да күз алдыбыздан ычкын. Ходай Тәгалә ошбу гөнаһ өчен безне ярлыкасын... +Мамай үз олавын боҗра читенә чыгара башлагач, өч меңләп чамасы ир, барыбер дә, аңа иярде. Шөлди кырындагы яуга яки ил эчендәге талау сәфәрләренә йөргән чакта җыйган гөнаһлары мәҗбүр итәме, эт шикелле тугрылыкмы боларда, саташумы - һични аңламассың. Ни галәмәт, Кырым гаскәрендә качакларга, җасус сораннардай, арткы яклап, ук йә сөңге очыручы вак җан табылмады. Мәет белән хушлашкандай, һәркайсы да мирза олавын сүзсез-нисез генә озатты. +Саранча көтүедәй ике гаскәр Кәлтә елгасы ярында йөзгә-йөз килеп якынайды. Туктамыш төмәннәренең яуга әзерләнүен күргәч, әүвәл башлап үрнәгенә меңнәр иярде. Бер аяклары белән җиргә тезләнгән көенчә, һәрбер яугир бигать кабатлады. +- Бер-беребез өстенә яу йөрүдән, кан коюдан туйдык. Безне үз канатың астына ышыкла да Җучи олысын кабат аякка бастыр, таҗдар?!. +Мамайның җанында тоташ ут давылы, ике битендә ачы яшь эзләре. Дошманын кырып, ганимәтне мул төяп кайткан җиңүченең бөрмәсеннән бет эзләргә беркем базмый. Ә җиңелгән, җебегән, булдыксыз дигән мөһер белән каралгансың икән, син сазлыкка кереп баткан яралы фил шикелле йә мескен ат хәлендә. Һәрбер йолкыш узгынчы сиңа тамак ярып акыра, күсәк күтәрә, чыбыркысын уйната, тибеп китә, ахыр чиктә таш ыргыта ала. Үз-үзеңне яклап, ул хөрәсәннәргә җавап бирү, орышу-типкәләшү өчен синең кул-аягың тышаулы, гайрәтең юк. +Югыйсә бит Мамай җиңелүче түгел. Ир сүзе бер булыр. Мамай Тын елга буендагы Шөлди кырына Тверьдагы Михайло кенәз ялваруы буенча килеп баскан иде. +- Сарай тәхетенә иңгән Ырыс атлы яңа хуҗабыз олуг кенәз ярлыгын янә Дмитрий кенәзгә биреп кайтарган бит. Ул Мәскәүле Митрәй Ырыс хан алдына мин китергәннән өч мәртәбә күбрәк бүләк кертеп тезгән. Аннары күлмәк якасын ерта-ерта яшь түккән ди. "Ясакны Тверьдагы карт ишәккә караганда өч мәртәбә күбрәк китерермен. Владимир илә Серпухов, аларга кушып Ростов белән Галич калаларын гына берүк миңа кайтар", янәмәсе. Аныкы чаклы бүләкләрне синең өчен мин дә таба алам. Әлеге биләмәләргә Дмитрийны кертмә. Әйдә, бергәләшеп арт сабагын укытыйк. Гаскәр туплап бар да олуг кенәз ярлыгын миңа кайтар. Мин дә сине Мәскәүгә каршы яуда барча калаларны куптарып каршылармын. +Икәүләшеп, Мәскәү кенәзе туплый алырдай көч-куәтне күз алдыннан кичерделәр ул чак. +- Суздальдагы Константин - аның бабасы бит. Шул ук Константин Нижгарга да хуҗа. Кияү аның алдына барып тезләнмичә калмас. Ул очракта Константин үз киявен якларга барып басар сыман. - Мамай мирзаның баш кашуын шәйләп, кенәз Михайло шундук өстәп куйды. - Мәскәү белән Суздаль кенәзләрен Рязаньдагы Олег та һич өнәми, һәр икесенә үте кайнап тора. Мин Рязань кенәзен безнең якка аударуны үз өстемә алам. +Валлаһи да ишәк булган шушы кенәз сүзен тыңлап, Мамай гаскәр җыйды. Булгач булсын дия-дия, ләһ таҗдары Ягайло янына да илче куган иде. Җавап бик тиз килде. +- Мин Мәскәү кенәзенә дә, Суздальныкына да күптәннән теш кайрыйм. Аларны Тын елгадагы Ростов каласыннан да, Стародуб, Воронеж тирәләреннән дә биздерергә кирәк. Ул калалар минем биләмәләр янәшәсендә, мин аларны икенче мәркәзем булган Киев олысына кушып кую яклы. Син, барыбер, Тын елга ягыннан һөҗүм итәсең бит. Мин син билгеләгән тәүлектә гаскәрем белән килеп җитәргә әзер. +- Бердәм һөҗүмне кайчанга билгелибез? - дип сорады Мамай, янып. +Тверь кенәзеннән "беренче сентябрь", дигән җавап алгач, Ягайло тарафына тагын бер мәртәбә чапкын җибәрергә туры килде. Ходайга мең шөкер, ләһ хакиме үз сүзендә таш кыялар сыман мәгърур торды. +- Ким дигәндә өч төмән алпар белән Тын елга ярына килеп басмый калмам!.. +Тверьдагы Михайло да, Рәзәндәге Олегныкын кушкач, иң аз дигәндә дә өч төмән сугышчы белән килергә ышандыра. Кәффа белән Солхаттагы җәнәвиз байларына Мамай күптән бер ат арбасы алтын-көмеш биреп куйды инде. Алар бер төмән алпар юлларга вәгъдәлиләр. Терек, Кура, Сунҗа елгалары буена сыенган кыпчак белән бәҗәнәк, алан һәм кумык бәкләре дә ике төмән җайдак җыймый калмас. Мамай аларга да бүләкне мул юллады. Ә Идел белән Чулман арасына җәелгән Болгар олысы бәкләре бүләксез дә килә. Өч ел элек кенә андагы Кашан белән Болгар, Җүкәтау һәм Казан калаларын урыс кенәзләренең берләштерелгән гаскәре талап кайтты. Җүнкаладагы икейөзле Константин ул чакта зур дружина белән үзенең бертуган энекәше Борисны юллаган иде. Волын каласыннан Витаутас куып җибәргән кенәз Боброк Мәскәүдәге Дмитрий канаты астында сыену тапкан булган. Дмитрий бу качак әрәмтамак булып ятмасын әле, дип, камыт кидергәндер. Боброк урыс гаскәренең баш сәрдәре сыйфатында юлга чыккан булган. Ахыр чиктә ышанычын аклаган бит, каһәр. Ике каланы яртылаш яндырып, ә Казан белән Болгардагы Мәхмүт солтан белән әмир Хәсәннән күп йолым түләтеп, гаскәрен кырдырмыйча, Боброк кире кайткан. Качак Боброк хәзер дә Мәскәүдә воевода булып йөри, диләр. Димәк, хәзер ул качактан үч алу өчен Болгар олысындагы татарлар оран салып тормасаң да килеп җитәчәк. Аларның юл өстендә олысларын шул ук урыс кенәзләре талап киткән мукшылар, ар вә чирмешләр бар. Бөтенесе җыйнаулашып килсә, аларның да ике-өч төмән чамасы булулары мөмкин. Ул чагында... ул чагында Мамайның үзенә өч төмәннән артык гаскәр сөйрәп интекмәсә дә була. Җаек аръягыннан Алтын Урда җиренә Сыгнакта үзен хан дип игълан иткән Туктамыш аяк баскан. Мәскәү кенәзен тезгә куйганнан соң, Мамайның әле Туктамыш атлы бушбугазның да тузанын кагасы бар. Гаскәр туздырып йөрү саваплы эш түгел. Гаскәрнең иң зурысы Туктамышка каршы яуда чүлдәге сәйяхка бер йотым су шикелле кирәк булачак бит... +Печән өсте, челлә вакыт дип тормыйча, Мамай төмәннәре җиде йөз дә сиксәненче елның җәй уртасында Борын-Инеш елгасына җиткән иде инде. Җәнәвизләр, Каф таудан ук төшкән әрмәннәр, Көбә үзән аръягыннан килгән кыпчаклар, аланнар, кумыклар - һәммәсе дә монда. Казан ягыннан Идел яры буйлап юыртучы татар-болгарлар, чирмеш-мукшылар Җүнкаладан соң башланган сазлык белән карурманнарны үтә алмый җәфалана икән, Мамай аерым ыстаннар корып көтәргә мәҗбүр булды. +Беренче төндә үк аның ыстаныннан ялгыз җайдак чыгып югалуын шәйләмәде дә ул. Ә чаптар иясе нәкъ менә Борын-Инеш белән Тын елга боргаланып, бер-берсенә кушыла язган дугалыктагы җәйләүләргә җәелган нәни олыс хуҗасы Хазбулат бәк иде. Челләдәй җәй уртасында бу якларда төн дигәнең бер саплам җеп шикелле гаҗәеп тә кыска. Качак чапкын, каршысында очраган агач ботакларына йөзен сыдыргалап, бик аз чапты. Аннары дала учагы шикелле ялтырап, шәрык якта кояш кабына башлады, сукмакларны абайлау җиңеләйде. Коломна юлына баскач, артына һәм як-ягына каранып торуны бөтенләй ташлады ул. Бу якларга татарларның теше үтми, аларның күчмә торгакларыннан шөлләү артык иде. +- Дошман! Дошман! Татар ертаулы! - дип сөрән сала-сала, кечерәк бер елга аша салынган күпер астыннан аның каршына әзмәвердәй гәүдәле бер ир йөгереп чыкты. Кулында ике тәртә озынлыгы киртә. Китереп орырга өлгерсә, сөяк-санагыңны җыеп алуың да бик икеле. +- Дошман түгел, сезнең хезмәтчегез Хазбулат мин! Хопрадагы Демьян атлы кенәзегез янына илтеп җиткерегез тизрәк. Мин Тын елга дугасы янында ул яллап калдырган махсус шымчы булам, - дип кычкыра-кычкыра ияреннән сикереп, чапкынның җир өстендә тиендәй бөтерелә башлаганын күргәч, каравылчы әзмәвер дә киртәсен ташларга мәҗбүр булды. +Әтәчлеген басу өчен генә бер-ике мәртәбә муен тамырына кундырып алганнан соң, барыбер дә, ике кулын артка каерган көенә, чапкынны елга аръягындагы торгаклар ыстанына алып киттеләр. Куе чытырманлыкка яшеренгән бер чатыр эченнән, ниһаять, яка һәм җиң очлары көмеш җепләр белән каймалы җиләнгә төренгән түрә килеп чыкты. +- Анаңны фәлән итим, Пулат пәк бит бу, безнең әшнә Пулат! - дип, ике кулы белән сакал-мыегына ябышкан токмач кисәкләрен сыпыра-сыпыра күз акайтып килгән торгакбаш, күрәсең лә, каравылчылардан чапкын таләп иткән Демьян кенәз иде. +Кулларына ябышкан торгакларны, җиң очларын тигәнәк-сырганактан чистарткандай читкә этә-төртә, канатланган Хазбулат тезеп китте. +- Мамай мирза Воронеж елгасына килеп җитте инде. Карасу каласыннан йөз чакрым арада тукталып ыстан корды. Аның әләме артыннан ияргән җайдаклар тулы тугыз төмән. Әле Мамайга тагын Тверь кенәзе Михайло белән Кияү каласындагы Ягайло да килеп кушылачак ди. Мәскәүдәге бөек кенәземезгә барча урыс олысларын күтәрмичә булмас. +- Мамай төп һөҗүмен кайсы якка юнәлтергә ниятли? Безне кайсы көнне туздыра башлаячак? Әйт, дим, тизрәк әйт, анаңны сатыйм! - дип, кенәз аламасы хәзер инде үзе Хазбулатны якасыннан алып җилтерәтергә тотынды. Сатлык чапкын тамагыннан өзек-өзек җавап гыжлап чыкты. +- Төгәл кайсы якка төбәләсен Мамай үзе дә белми. Теге ике аркадашы белән кушылгач ачыкларга ният тоталардыр. Ә Ягайло хозурына чапкын куган чакта нык кистереп әйтте. Алма чуагы беткәч. Сентябрьнең бере! +Берникадәр вакыт баш чүмечен кашып торуга ук, кенәз Демьян торгакларга таба борылып җикеренде. +- Ике ат әзерләгез, Митрәй кенәз янына шәхсән үзем барам! - Аннан гына, мескен бер сальчега хәер ыргыткандай, татар бәге тарафына сүз ташлады. - Митрәйгә җиткерермен, синең өлкән угылыңны үзенең сараена өлкән сакчы итеп алмый калмас. Вәгъдә - иман!.. +Сатлык Хазбулат икенче төндә әйләнеп кайткан чакта Мамай урыныннан гел купмаган иде, утары кул сузымында гына яткан бәкнең югалып торуын төпченердәй түрә табылмады... +Ике күзеңне акайтып кына һичбер юлбарыс белән арсланнарны өннәренә кире кертеп булмый. Мамай Воронеж ярыннан купмыйча ике атна буе бик тилмереп көтсә дә, ул вәгъдәләшкән Тверь белән Киев тарафыннан сыңар гына җайдак та күренмәде. Мирза урыс олыслары эченә бер ертаул да куып вакланмаган иде, ләкин уяу колаклар аша, барыбер дә, шөпшә төсле, көтелмәгән шөбһә-хәбәр килде. +- Унсигезенче августта Митрәй кенәз Коломна атлы калага килеп җиткән. Үзе белән алтмыш меңле гаскәр алып килсә, Коломна янында аның кул астына тагын илле меңгә якын ир өстәлгән икән! +Бушка узган һәр көн - дошман тегермәненә яңа бер инеш ул. Өстәвенә, яу булачак кырны дошман карамагына тапшыру да зыян. Юньле сәрдәр, иң беренче нәүбәттә, отышлырак ялан-кырны үзе сайлый, мәхкуль булган һәрбер адымында ятьмә-тозак үрә, дошманны өненә ябылган аю-төлке урынына шунда куып кертә дә, аннары инде аранга бикләнгән җанвар хәленә китереп тукмаклый да җиңә! Юк, яу кырын сайлап алырга ирек куеп, Митрәй сыман йолкышларны сөендереп булмас! +- Алга кузгалабыз! Тын елга ярына! Ягайло белән Михайло чирүләре безне шунда көтә! - дип, бик һавалы әмер ташлады Мамай бер иртәдә. +Төмәннәр, бер-бер артлы, буар елан сыман сузылып Тын елгага таба төбәлүгә, урыс олыслары ягыннан яңа хәбәр килде. +- Митрәй Ука елгасын кичеп чыкты инде. Аңа Сүздәл, Җүнкала, Рәзән кенәзләренең берсе дә сыңар гына да яугир җибәрмәгән. Шуңа карамастан, Митрәй канаты астына җыелган сугышчылар саны йөз илле мең чамасы чутлана ди инде. +- Ялган, ялган! - дип акылдан шашкандай шаркылдады Мамай. - Бу хәбәрне китергән бушкуыкны дарга озатыгыз! Урыс кенәзләренең һичбер вакытта да йөз илле меңлек гаскәр җыйганы юк! +Барыбер дә, Мамай төмәннәренә адымны кызулатырга туры килде. Тын елга ярына килеп төртелүгә, тораташтай калып шаккаттылар. Тын елга белән кечерәк бер инеш кушылган киң кыр уртасында канатларын ике якка җәйгән бөркет сыман гаскәр басып тора. Биек кенә калкулык өстенә корылган чатыр түбәсендәге әләмнең кан шикелле кызгылт төсенә карап чамалау кыен түгел - Митрәй гаскәре бу, дошман-мәскәүлеләр... +Ике көнгә якын вакыт әзерлектә үтте. Билгеле ки, Мамай мирза өчен дә чатыр корырдай тау бар иде анысы. Мамай үзе дә шуннан тын да алмый күзәтүне белде, аның әмере буенча, меңбашлар да төрле якка чабып кына йөрде. Алардан тыш, Мамай Ука елгасы тарафына да, Тын елга буйлап та дистәләгән чапкын куган иде. Гел бертөрле, өметсез җавап кайтты. +- Ягайло төмәннәренә чаклы бер йөз чакрым ара. Синең ашыгырга чакыруны тыңлап торган, соңга калуына бик үкенгән сыман. Мәгәр төмәннәре ташбакалар төсле акрын кыймылдый шул. Бер аягын атлаганчы, икенчесен эт ашый, дип нәкъ менә Ягайлоныкылар турында әйтәләрдер... +Ә Ука ягыннан бөтенләй кара җавап. +- Митрәй кенәз Михайло хозурына бер меңбашын куган. Үз туганнарыңны кыру өчен монда килеп җитсәң, яудан соң барча гаскәр белән Тверь өстенә юнәләбез дә синең кенәзлегеңнән кара күмер генә калдырып чыгачакбыз, дип бик нык кисәткән ди... +Җиденче сентябрь киченә сугыш кыры әзер булып бетте, Мамай аны, үзенчә, шактый төгәл күзаллады сыман. +Ике канатта - ике олы гаскәр, аларның һәркайсында икешәр йә өчәр төмән бар да бар инде ул. Үзәктәге чирү ике катлы. Иң төп полк Митрәй чатырын юан дага сыман нык уратып алган. Ләкин аңа җиткәнче алгы полк дигәнен дә кырып-сытып узасы бар әле. Кенәз чатыры артында да бер чирү шәйләнә, куендагы полк дигәннәре, мөгаен дә, шулдыр. Бу үзәктәгеләрен дә кушып исәпләсәң, валлаһи да, Митрәйнең гаскәре йөз илле меңнән артмый. Саны байтак, тән чымырдатырлык, иллә мәгәр кораллары, килеш-килбәтләре бигрәк кылка инде. Тимер-бакыр көбәгә төренгән сугышчылар саны өч-дүрт төмән чамасы да юктыр. Җайдаклар да биш төмәннән артмас. Калганнары - бары да җәяүлеләр. Һәрберсендә диярлек кылыч, озын сапка утыртылган балталар бар-барын. Әмма сөңгеләр урынына меңәрләгән сәнәк, чалгы, ыргак, ахыр чиктә күсәк күтәргәннәр. Бу мескеннәр Мамай мирзаның Каф тауларда, Җаек аръягында яуда йөреп чыныккан арсланнарына, юлбарысларына каршы тора аламыни соң инде?! Болар җәнәвизләр, алан вә кыпчаклар яудырган уклар яңгырыннан соң кырау суккан үлән урынына кырылып бетәчәк бит!.. +- Бүтәнчә көтеп булмый, - дип нәтиҗә ясады сәрдәр-мирза төнге зур җыенда. - Ягайло таҗдар утыз гына чакрымда, орыш башлануга килеп җитәчәк ул. Тверь кенәзе Михайло да юлда, безне һич ташламас. Таң атуга, арысланнар, юлбарыслар төсле, ярсып-кайнап, дошман өстенә ташланырга кирәк. Һәрбер яусыз үткән сәгать - дошман файдасына. Алар - үз җирендә, аларга өстәмә көчләр, тамчылап булса да, гел өстәлеп тора. Урыс гаскәренең үгез урынына көрәюен, көч җыюын көтеп торып булмас. Кояш калкуга ук яуга ташланабыз. Яуга, яуга!.. +Яр буенда томан таралуга, иң беренче итеп, ялгыз батырларны алга чыгардылар. Чилу бәк - Мамай мирза белән дистәләгән яуны бергә үткән яугир, үзен бүгенге орышта да кыр хуҗасы сыман иркен тотты. Атлар өстендә беренче мәртәбә күзгә-күз карашып узгач та, боҗра читенә чыгып, корыч калканын җиргә атып бәрде. +- Бу монахның өстендә көбәсе юк, ә батырлар көрәше гаделлекне сорый, - дип, ике як гаскәр дә ишетерлек итеп оран салды. - Көчләр ике якта да тигез калсын өчен, мин калканны ташлыйм. +Ике кыя, ике тау шикелле кузгалып, алга ыргылдылар. Аралары күз ачып йомганчы якынайды. Икесенең билендә дә озын кылыч, кулларында тәртә буе сөңге. Бер-берсен иярдән сугып төшерергә генә ният иткәннәр иде дә, икесенең дә мәгърур сөңгеләре күкрәкләрен ярып-сытып керде. Ике батыр да чаптарлары белән җир өстенә ауды. Монах җиләненә төренгән орышчының чып-чын яугир булганлыгы шундук ачыкланды - ертык җилән астында өзелгән тимер көбә боҗралары чәчелеп ята иде. +- Чилу бәк җиңә алмады, начар фал бу, - дип, сәрдәр-мирза чатыры алдына тезелешеп баскан тәнсакчылар усал сүгенделәр. - Аның каравы, урыс батыры да үз үлемен тапты. Ике якта да өмет тигез әле... +Сафлар тын калуга, Мамай мирза җәнәвизләр төмәнен яуга ташлаттырды. Алар - җәяүлеләр, әмма һәммәсе дә мең тәңкәле корыч көбәләрдән. Очлымнары чүлмәк сыман тоташ, күз ерымнары гына чекрәешеп тора. Калканнарын бергә тезделәрме, дивар хасил була. Беренче рәттәгеләрдә - кылыч та ыргаклы җиңел сөңге. Боҗра эчендә калганнар дошман өстенә туктаусыз ук яудыра. Җәнәвизләр урысның алдынгы полкын, сарык көтүенә ташланган бүре өере сыман, сытып кына барды. Болар ике төмән сугышчыны кырып бетерүгә, дошманның Митрәй кенәз кул астындагы үзәк алаена барып төртелделәр. Мамай янына Болгар олысыннан тупланган аерым төмән башлыгы Бигеш килеп җитте. +- Митрәй әле өч ел элек кенә безнең Болгар тирәсен дә, Җүкәтау илә Казан тарафын да тоташ талап китте. Мәхмүт илә Хәсән бәкләребез йолым салымы чыгарып түләгәннән соң гына кире борылдылар. Безнең үчебез чиксез. Болардан да каннар костырырга безгә рөхсәтең бир! +Мамай алга таба кулын изәүгә үк, болгарлылар яуның үзәгенә бәреп керде. Болар - әле мәркәзләрен Митрәйдән саклаган чакта ук туплары һәм тимер җәяләре белән урысларның котын алган кавем. Бу юлы да тимер җәя мәргәннәре кыл уртада икән. Борһан атлы мәргәннәре колаклары уч төбе кадәрле, озынлыгы сөңге буе булган иң тәүге укны зеңләтеп очыруга, кызгылт әләм астына ялтыравык киемнәргә төренеп баскан кенәзләре әйләнде дә төште. +- Кенәз, кенәз, олуг кенәз вафат! - дигән зур хәвефне иң беренче булып кайсы як кычкыргандыр, икенче мизгелдә үк аны меңәрләгән яугир кабатлады. +- Олуг кенәз, Митрәй кенәз вафат! +Ул арада мәргән Борһан икенче угын да корып өлгергән бит. Ул тәтә җебен ычкындыруга, кенәз чатыры түбәсендә торган кызгылт әләм чәчрәп читкә очты. Инде урыс гаскәрен ике кулсыз да калдыргач, Мамай яклыларга гайрәт иңде. +- Җиңү, җиңү! Урыс башсыз калды! Әләмнәре ауды! Җиңү безнең якта! - дип илерә-илерә бердәм үкерделәр. +Әмма Мамай урыс кенәзенең нинди мәкерле көчне поскында тотуын алдан күрә белмәгән шул. Көтмәгәндә әүвәл җиз сорнай тавышы яңгырады да, Тын елга буендагы бер тау ышыгыннан саранчалар күчен хәтерләткән ташкын килеп чыкты. Ара ерак түгел, Мамай барысын да төгәл күреп торды. Дошманның сул канат ясап якынлашкан төмәнен Серпухов кенәзе Андрей әйдәп килә, уң яктагы төмәннәрне Боброк җитәкләгән. Мамай аларның икесен дә яттан белә, йөз кат күргәне бар. Андрей атлысы үз каласында хакимлек итү өчен дә, якын кардәше булган Дмитрийны Мәскәүдәге олуг кенәз кәнәфиендә калдыру өчен дә, йөз суларын түгеп һәм бүләкләр төяп, Сарай тупсасына унбиш ел чамасы туктаусыз килеп йөрде. Ә Боброгы әле биш еллар чамасы элек кенә Волын каласында кенәз булып утырды, аннан аны латышлар кенәзе Витаутас гаскәре себеркеләп куды. Шуннан Мәскәүдәге Митрәй кенәз сараена иңеп куыш тапкан булды. Әмма кайсы гына хуҗа утарында өрми йә таламый торган әрәмтамак эт асрасын инде? Митрәйгә ярыйм дип, качак Боброк Тверьдагы Михайло өстенә дә, хәтта караучысыз калган Болгар олысына да яулар белән йөрде. Дөрес, өч ел элекке явында Болгарга да, Казанга да бәреп керә алмады, ләкин, барган яллык, барыбер дә олау-олау күн итекләр, кенәз хатыннары өчен читек төяп китте. Менә, шушы качак Боброк хәзер мәскәүлеләр ягында олуг сәрдәр, ә тирәнрәк чокысаң, яллап китерелгән бер ау эте инде. +Шулчагында Мамай чатыры янына икеме-өчме төмәнбашы берьюлы чабып килде. Йөзләрендә аптыраш вә хәвеф. +- Митрәй кенәз исән! Әнә, Боброк әләме янындагы бер җайдакны кара. Иярендә исерек кеше шикелле ава-түнә генә утырса да, Сарайга ярлык өчен мүкәләп килеп йөргән Митрәй кенәз бит ул. Без аларның үзәк алаенда, сәрдәр шушы дип алданып, Мәскәүнең Михайло Бренко атлы гап-гади бер боярын атып үтергәнбез. Митрәй кенәз - җебегән, куркак мөртәт - үзенең киемнәрен шушы Бренкога салып биргән булган. Мондый җебегән кенәзгә каршы орышка чыгып йөрү - үзе үк зур хурлык!.. +Мамай хәзер үзе дә чамалады. Олуг кенәзнең исән калуы гади сугышчыларга да куәт-дәрт өстәде, аларның хәтта яу кырында яраланып-миңгерәп ауганнары да кабат кубып, Кырым гаскәренә ташландылар. Боброк җитәкләгән поскын гаскәргә дә төмән артыннан төмән өстәлеп тора, алар Мамай чакырып китергән урынына сыта башладылар. Мамайның бәбәкләренә кан йөгерде, ул келәмгә ауды. Берникадәр арадан соң шашкан кешедәй сикереп кузгалды да ияренә менде. Теш арасыннан сытып чыгарган әмерен ишеттеләр: +- Яуга кергән кыпчак-чиркәс алайларын кире чакырмагыз, алар безне каплар өчен калсын. Ә татар төмәннәренә фәрман таратыгыз, без китәбез!.. +Килгән сукмакка аяк баскач та басылмады Мамай, артта калган Мәскәү кенәзенә янап, йодрыкларын болгый-болгый сытып сүгенде ул: +- Митрәй кенәз, ул тәхеттә калсын дип, юкка гына Туктамышның арт санын тугры эттәй ялый. Ул Туктамыш, вакыты җиткәч, аһ, Митрәй кенәзне табан астына салып биетәчәк әле!.. +Әйе, Мамай өчен менә шул рәвешчә тәмамланды ул Шөлди явы. Өч-дүрт атнадан соң төрле хәбәр кайтты: +- Митрәй "без Мамайны җиңдек, куркак мирза яуны ташлап качты", дип Туктамышка аерым чапкын куган. +- Шөлди кырын мәетләрдән чистарта башлаганнар. Урыслар ягыннан йөз мең чамасы җәсәд санаганнар ди. Кырымлылар арасыннан кырык меңнән артык яугир корбан булган... +Менә шулай, Мамай җиңмәде дә ул Шөлди кырында, тар-мар да ителмәде. Хәтта инде аның хакында җиңелгән дип сафсата сатсалар да, Мамайның, гомумән, гомерендә дә үз кул астындагы гаскәрне хурлыкка калдырган башка бер генә орышы да булмады бит. Урданың үз эчендә әмирләр вә бәкләр, угыр кәҗә тәкәләре шикелле, бер-берсенең олысларын, калаларын таларга күп йөрде анысы. Иллә мәгәр Мамай Урда җирләренә бер генә чит-ят дошман гаскәрен керттермәде, мәмләкәтне таркатмый-талатмыйча саклый-яклый белде. +Әлбәттә, ул фәрештә түгел. Сарай тәхетенә утырткан ханнарны байтак еллар буе үзенең кубызына биетеп кенә тотты. Әлләни хата юк бит. Тәхет тирәсе - әтәчләр йә сыртланнар сугышы кебек үк яу кыры инде ул. Йә син дилбегәне үз кулыңда тотасың, йә дошманнар талый. Алар да аз булмады. Чыңгыз туруннары гына түгел, Болгар, Хаҗитархан, Мукшы, Сарайчык шикелле олыс әмирләре булган Хәсән, Хуҗа-Чиркәс, Гарәбшаһ, Айбәк бәкләр дә Урда тәхетен эләктерергә тырышып карады бит. Әйе, куды аларны Мамай, себеркеләп, һауһаулатып куды. Чөнки илне җыен вак-төяк һәм хуҗасыз этләрдән талатканчы, бәйгә куйган һәм симертеп тоткан үз этләре аның өчен отышлырак иде. Хәзер кай тарафтан, нинди әнчек этләр генә капка асларыннан тавыш ташламасын, юк, йөгәндә тотты, таркатмыйча тотты Мамай мирза бөек Җучи йортын. Ә җил кай якка иссә, шунда ава, үз куышын йөз кат алыштыра торган Туктамыш газиз йортны Мамай шикелле үк какшатмый-аудармыйча тота алмаячак. Юк, ирек бирәчәк түгел аңа Мамай! Бүген аны куып җибәрдек, моннан котылдык, дип юкка сөенәләр. Кәффага кереп бикләним, беркадәр тын алыйм, ә аннары утлы күмер өстенә мендереп биетәм әле мин сезне, җыен соран, җыен сатлыкҗаннар! Кайнар таба өстендә биергә әзерләнә тор, әрсез Туктамыш хан! +Тын елга ярында кырымлылар бигать китергәннән соң, Туктамыш хан берничә тәүлек буена ау оештырып, чаптарлар ярышы үткәреп күңел ачкан иде, буранлы кыш башлангач, Кәффа каласыннан аның күңеленә май булып ятардай хәбәр китерделәр. +- Җәнәвиз сәүдәгәрләре Мамай мирзаны әүвәл колач җәеп каршылаган булган, ә ул, нәфесен тыймыйча, бер рум сылуына кул суза башлагач, тегеләр моны буып үтергән. Олау-олау төяп килгән хәзинәсен талап бетергәннәр. Мамайның өлкән улы Мансур гына иң якын яраннары белән чыгып кача алган. Башка якта ул әмиргә куыш юк бит инде. Аптыраганнан, Киев каласында утырган латыш кенәзе Витаутас янына юл тоткан ди. +Туктамыш Карабәкне, менә шул хәбәрне алганнан соң, үз чатырына чакырды да инде. Карабәк моны һич көтмәгән иде, юл буена шабыр тиргә батып, кырык төрле уй кичереп барды. Габдулланы заманында Мамай мирза хан итеп тәхеткә күтәрде бит, Туктамышның шуның өчен үч алуы, йә булмаса, үз тәхетенә дәгъва итәрдәй барча дошманнарыннан арынырга маташуы мөмкин. Яки Карабәк Мамайның бар ниятен, һәммә серен белеп яшәгән дип уйлап, Туктамыш хәзер инде мәрхүм булган мирзаның хәзинә яшергән, байлык күмеп куйган куышын элеккеге хан ярдәме белән эзләп тапмакчымы? Аңа өмет итсә, бөтенләй беркатлылык. Чүл бүресе, сыртлан, сусар, төлке кебек җанварлар гына түгел, әрлән, йомран, кумак сыман вак-төяк корткычлар да - һәркайсысы тапкан ризыкларын, аулаган дошман үләксәләрен бер-берсеннән читкә яшерә, үзләренең үсеп җиткән балаларының күзләренә дә күрсәтми бит хәтта. Ә Мамай шикелле мең кат эрләнгән һәм мең кат җилгәрелгән хәйләкәр үзенең хәзинәсен Карабәктәй ачыкавызларга белдереп яшиме соң! +Туктамышның тагын Мансур язмышы, дөресрәге, Мамай белән Витаутас бәйләнеше турында сорашасы киләдер, дигән очкын да бар. Ләкин Карабәкнең Мамай хуҗа булган Үкәк каласыннан гына түгел, хәтта мирзаның сәфәрләргә, ауга чыккан чакта кора торган ефәк чатырыннан читкә тибелүенә дә унбиш еллап гомер үтте инде. Шулай икән, нинди генә сер алмакчы була соң бу Туктамыш? Карабәкнең яңа ханга нигә хаҗәте бар?.. +- Хуш килдең, Габдулла хан, әйдүк, мәйлең! - дип, Туктамышның ике кулын сузып каршылавын күргәч, Карабәк хәтта мәлҗерәп үк төште. +Үткән сынау, күргән мең төрле кимсетелү һәм газаплар эзсез каламы соң! Ул күз төпләренә сытылып чыккан ачы яшьләрен кул аркасы белән сыпырып куярга мәҗбүр булды. Туктамыш бөтенләй үк туң бүкән түгел, ахры, аның бу кыланышын күрмәмешкә сабыша белде һәм элеккечә үк җылы тавыш белән дастарханга дәште. +- Мин сине кайчандыр, әле малай чагыңда ук бер мәртәбә күреп калдым сыман, - дип якын туганыдай сүз башлады. - Ялгышмасам, моннан егерме биш ел чамасы элегрәк, Җанибәк хан Җаек буена ауга чыккан чакта, синең атаң Дәүләт-Хуҗа белән минем атам Туйхуҗаны да бер сәйранга дәште. Үз гомеремдә беренче мәртәбә мин шунда чакматашлы озын мылтык күрдем. Ул синең атаң кулында иде, шуның белән ул бер җәйрәнне екты. Син ул чакта ияргә ияләнеп кенә килүче, сыер боты чаклы гына малай идең әле. Шулай да, атаң белән шапырынасың килгәнгәдер инде, гел җәйрән тирәсендә бөтерелеп, авыз ерып йөрдең. Чакматашлы мылтык күңелемә бик нык бәргән иде, шуңадыр, ахрысы, син, бәләкәч Габдулла да, хәтеремдә калдың. +- Ә мин моны онытканмын инде, - дип җавап кайтарырга мәҗбүр булды кунак, үзе барыбер дә җитдирәк сүз көтте. +- Мин сине, билгеле ки, сабый чакны сагынып утырырга вә чәй эчәргә генә чакырмадым, - дип аңлап алды хуҗа. - Минем сараема йөзәрләгән киңәшчеләр, аркадашлар, Җучи бабабыз корган бар олысны кабат бер учка җыюда ярдәм итәрдәй олы бәкләр кирәк. Әйе, әйе, күзеңне бик акайтма, Җучи олысын өр-яңадан җыюда минем исәп. Мондый олы юлда байтак гамәлләр этләре эләктергән Меңкышлак олысын, Арал буйларын кайтару да әлләни ерак йөрмәс. Магулстан мәркәзе Алматыдагы Камәретдин әмир белән Харәземдәге Сөләйман суфи да безнең Урдага кушылу ягында. Миңа аркадашлар, ярдәмчеләр Җучи олысын тулаем җыйнап бетерү өчен кирәк тә бит инде. +Карабәккә җиде катлы болытлар өстенә менеп киткән ханны итәгеннән сөйрәп төшерергә туры килде. +- Тыңлап утырам, син гел, Үзбәк хан шикелле, һаман шәрык ягын, шәрык олысларын гына кайгыртасың. Ул да, менә, Сарай мәркәзендә яки Кырым илә Болгарның кайсындадыр мәрмәр мәчетләр дә, затлы пулатлар да калкытмаган. Аның каравы, бер Үргәнеч каласында гына өч-дүрт төрбә-пулат, хәтта Мисырдан кәрван-кәрван итеп ташылган мәрмәр ташлардан Ак Кала да төзеттереп куйган. Ә югыйсә, бизмәннәргә салсаң, Җучи олысын иң беренче чиратта Кырым белән Болгар олыслары туендырып яши. Син кереп утырган алтын нәкышле сарай да Болгар осталарының кулы белән җирдән күтәрелгән. Алардан тыш, тагын әле Таш Билбауны тирәләп алган, Ак Идел, Чулман, Әтил, Нократ дәрьялары буйлап сузылган күпме олыс бар. Ахыр чиктә син урыс кенәзлекләрен дә күз уңыннан чыгарып ташларга бик ашыкма әле. Алар Алтын Сарайга ясак озатуны бөтенләй онытты. Әнә, Мамай мирзаны Шөлди кырыннан куып җибәрүгә, хәзер ярлык сорап Сарайга килүче кенәзләр дә бетте. +- Юк, аларның борын чөеп яшәвенә ирек куясым юк! - дип шашып кычкыра-кычкыра элеп алды Туктамыш. - Алтын Урда каһаны барлыгын санга сукмыйча, үзбаш булып, баш бирмичә яшәргә ымсынып карасыннар. Мин аларны борыннары белән үзләренең нәҗесенә тыгып куям әле! +Карабәк туктамады. +- Әгәр бер олыс бәгенә йомшаклык күрсәттеңме, иртәгә сине башка азгын бәкләр корт күче шикелле сырып ала һәм иң котырган кигәвеннәр, зәһәр шөпшә сыман талый башлый. Яман шешне ул борын күрсәтүгә үк яндырып йә көйдереп юк итәргә кирәк. Син беләсең булыр, вак чуанны вакытында сытып бетермәсәң, ул аннары тәнне эт имчәге сыман сырып ала. Соңыннан ул җәфадан төбе-тамыры белән йолкып котылалар. Ә урыслар Бату бабабыз аларның олыс-калаларын буйсындырганнан бирле узган йөз илле елдан соң беренче мәртәбә Урда гаскәренә азау тешен күрсәтте. Гап-гади бер ялгыз мирза чирүен кире борганнармы, әллә Урда ханына каршы чыкканнармы - кара гавам өчен дә, аларның поплары өчен дә аерма юк. Иң мөһиме, нибары сыңар Кырым олысыннан гына Мамай мирзаның япа-ялгыз көе җыйган чирүен куып җибәрүне дә алар барча Урда гаскәрен пыран-заран китергән вә тарихта күрелмәгән олуг җиңү төсле бүрттереп, буыннан-буынга тапшырып шапырыначак. Угыллары, оныклары хәтта үзләрен Урда ханнарыннан азат кавем дип тә саный башлавы бар. +Карабәк сүзләре үтенә тиде, ахры, Туктамыш учактагы казан шикелле кайнап чыкты. +- Юк, дидем мин сиңа, олыс бәкләренә, нәкъ хатыннар белән эш иткәндәге шикелле, уч төбен күрсәтергә һич ярамый! Мөгезе чыкмаган бозау кебек торсаң, шул хатыннар төсле үк алар әүвәл итәгеңә, аннан муеныңа үрмәли башлаячак. Ярар, минем сүзне үтәп, Митрәй кенәз Мамай мирзага гаскәр җыеп каршы чыкты. Үзен хан итеп саный башлаган Мамай мордарны чәнчелдереп төшерү өчен шулай кирәк иде. Ул мордардан котылмыйча торып, бердәм Урда төзү турында хыяллану да тәмле төш кенә иде. Аны чәнчелдердек. Иллә мәгәр ошбу еланның да башын өзү хәер. Һәр түрәне, абзардагы мал шикелле, үзенең аранына, үз кетәклегенә бикли белү кирәк. Шуңа мин, иң беренче гамәлем итеп, Мәскәү өстенә яу белән барачакмын, монысы һич бәхәссез! +Карабәк күзәтеп утырды, комарга бер керсә, Туктамышны бәйдән ычкынган эттәй тотып тыешлы түгел, бу теләсә кайсы киртәләрне дә сикереп чыгачак икән. Мәмләкәт чаклы мәмләкәткә йөгән кидергән таҗдарга салкын канлы, аек зиһенле булса отышлырак та бит, мәгәр олы юл башында канат җилпеп гайрәт күрсәтү дә бик кирәкле шәйдер. +- Иллә мәгәр һәрбер дәүләт тылы белән генә түгел, чик буйларын йозакка бикли белүе белән дә көчле була ала. Иң тәүге нәүбәттә, безгә нәкъ менә шул урыс кенәзлекләре чиген таш кирмәннәр сыман ныгытып кую хәер. Менә шул нияттән мин сине Болгар олысына әмир итеп озатырга дигән ныклы уйга килдем, Габдулла хан. +Туктамышның үзенә төбәлеп утыруын шәйләп, Карабәк йөзен югарырак күтәреп бакты. +- Болгар - минем туган йортым Актүбәдән кул сузымында гына, якын олыс, таныш җир анысы. Әмма Кырымдагы халыкның да яртысы - гәрәйлеләр. Әгәр чынлап та мине бер олыс әмире итеп күтәрергә ниятләгәнсең икән, шәхсән үземә Кырым җире якынрак. Монда минем туганнарым, дистәләрчә яуларда сыналган җайдакларым. Ә син мине бөтенләй икенче тарафка, шимальдәге Болгар олысына ук күчереп куярга ният иткәнсең. Бу һаман мине Мамай мөриде, Мамай чирен эләктергән гыйсъянчы дип уйлаудан түгелдер бит? Яисә әмирләрне үзенең туганнарыннан ерактагы чит олыска утыртып, үзеңчә, Урданы фетнә-түнтәрешләрдән азат итәм, дигән ышанычмы соң бу? +- Асылда, Габдулла, миңа аркама пычак кадамый торган тугры җаннар, теләктәшләр кирәк. Заманында Мамай моны ике мәртәбә тәхеткә күтәргән, дип кенә синең кебек абруйлы вә Чыңгыз канын йөрткән әмирләрне табын түреннән куып, ат карарга озату йә гади нәүкәр итеп орышларга кертү - ул өстеңдәге затлы җиләнеңне салып ташлап, сальченекедәй кылка-сәләмәгә төренү шикелле үк тилелектер. Ата-бабалардан калган бер гыйбрәтле әйтемне ишеткәнең бармы? "Әтәч булып кычкырырга маташып көчәнә торгач, карга шартлап ярылган". Тач шуның шикелле, нинди генә булдыклы хан да ышанычлы әмирләрдән, сәүдәгәрләрдән, мигъмарлардан, ахыр чиктә кәтибләрдән башка да берни кыра алмый. Шуңа күрә, әйдә, Болгар олысын ал син үз кулыңа. Таянырдай, ышанырдай көчле әмирем бул. Болгар - урыс олысларына иң якын җир. Аны ушкуйларның да, кенәзләрнең дә әтәч сыман бертуктаусыз чукып-талап торуларын беләм. Син ашыгыч рәвештә кирмәннәр кор анда, сәүдә эшен җайла, гаскәр тупла. Болгар олысы Мәскәү белән ике арада кыя кебек калкып басмаса, Урдага да кәфенлекләр әзерлисе була. Шуңа кичекмәстән мәскәүлеләр өчен шәрык ягына бар юлларны биклә. +Карабәкнең һаман бер җавапсыз утыруын күргәч, риясыз елмая-елмая, өстәп куйды: +- Мин сиңа җаның теләгән кадәр гәрәйлеләрне дә, кыпчак яки бәҗәнәкләрне дә үзең белән Болгарга алып китәргә рөхсәт итәм. Тик ул олысны ашыгыч рәвештә кыя-кирмәннәргә әйләндер син. +Карабәк ничәнче тәүлек буе озын, авыр юлда. Үзе, күбесенчә, кәрванның иң башында, әмма ярты гына сәгать тә тыныч барганы юк. Аның артыннан, әллә ничә чакрымга сузылган олы дәрьядагы язгы ташкынга охшап, ун меңгә якын арба тезелешеп килә. Арбаларның зур-зур печән кибәннәредәй бөркәвечлеләрен дә, көйләп куелган түбәләрен киндер яисә мал тиреләре белән яртылаш ябылганнарын, үрәчә-кабыклардан гына корып куйганнарын да санап бетергесез. Аларда чүлмәк-казаннар, савыт-саба, чаршау-мендәр, ястык-юрган, чалгы-сәнәк, балта-чүкеч, пычкы-шөшле, очлым-калкан, итек-көбә, бәбкә-чебеш, кәҗә яки сарык бәтиләре, яңа гына туган колын һәм бозаулар, авырлы хатынкыз, карт-коры, бала-чага... тагын бетмәс-төкәнмәс кирәк-ярак, кием-салым, сугыш кораллары... Арбалар яныннан дистә меңәрләгән кыз-кыркыннар, яшьҗилкенчәк, чәчләре чалара башлаган ирләр һәм хатыннар атлый. Артта дистә меңәрләгән сарык, кәҗә, сыер, дөя, бия, айгыр, алаша, ишәк көтүләре. Һәм биш йөз яки бер мең арба арасында хәрби киемнәргә төренгән уяу сугышчылар. Һәрберсе ашыкмыйча, каударланмый гына атлый сыман, ләкин әлеге буар елан алга шуышкан саен, күк йөзенә тузан болыты, тыеп булмас шау-шу күтәрелә. +Карабәк һәр тарафка күз-колак булырга тырышып, әле алга, әле артка чаба. Болай да кара-кучкыл йөзе, муены, хәтта колаклары да эссе кояш астында чуен төсле, чутырдай янып чыккан. Ике күзе дә тешләре генә утлы күмер төсле елкылдап күренә. Аңа күз ташлаган саен, гәрәйлеләр елмаймыйча калмый, аларның канәгать йөзен күреп, әмир үзе авызын җыя алмый. +Елмаеп йөрерлек кәефе бар хәзер Карабәкнең. Хыялларыннан айный башладымы, күз алдына Туктамыш хан аңа фатиха биргән сәгать күз алдына килә. Үпкәләрлек түгел, Туктамыш хан, Солхат читендәге киң яланга дистә меңгә якын кеше җыеп, ә чынлыкта исә, барча кырымлылар каршында күтәреп олылады. Билгеле ки, иң беренче чиратта фәрман укыдылар. +- Тугры ярдәмчебез, Габдулла хан Дәүләт-Хуҗа углын, Болгар олысының олуг бәге итеп билгелибез. Аңа, хуҗа булып алуга ук, ошбу олысыбызның яңа әмиренә, Болгар, Казан, Җүкәтау, Имәнкала, Кирмәнчек, Кашан, Чаллы, Алабуга кебек барча калаларны кирмән итеп корып куюны һәм гареб тарафында ур вә ныгытмалар төзүне әмерлибез. Ошбу максатларны ашыгыч төстә үтәп чыгу җәһәтеннән, яңа әмиребезгә башка олыслардан җаны теләгән сандагы инсаннарны Болгар төбәгенә күчереп утырту яисә үзе белән алып китү хокукы иңдерелә. Болгар олысына яңа күчкән гавам биш ел әйләнәсенә мәмләкәт вә ханыбыз файдасына ясак-хәреҗ түләүләрдән азат ителә... +Әле фәрманны тыңлап бетерүгә үк, халык гөж килә башлаган иде дә, тау итәгенә корылган чатыр алдында Туктамыш хан үзе пәйда булгач, яңгыр явып үткән күл өсте шикелле, гавам шундук тынды. +- Җанибәк ханымыздан бирле Урдамызның ипле-имин мәгыйшәт күргәне юк, - дип башлады ул сүзен, тешләрен шыгырдатып. - Шул ханымыздан соң узган егерме сәнә эчендә мәркәземездә өч дистәгә якын узгынчы алышынды. Эте дә, бете дә ханиямез таҗын үзенә яратмакчы, җыен әтрәк-әләм Урда мәмләкәтен сугым малы кеби бугазлап ташламакчы булды. Нәтиҗәдә, Җучи бабамыз төзеп калдырган мәмләкәт кулдан ычкынган касә урынына ватылып вә теткәләнеп бетте. Кем иренми, хуҗасыз сыердай күреп, аны килеп сава башлады. Мамай мирзаның гоҗлыгы аркасында җиңелү хурлыгын, иң тәүге нәүбәттә, менә сез күрдегез. Урыс кенәзләре безнең кулдан китәргә вә Сарайдан аеры яшәргә җыена. Әгәр бер генә тәкәгә читкә качарга ирек куйсаң да, аннан күрмеш, барча мал да уҗым эзләп чабачак, көтү таралачак. Без Җучи бабамыз төзеп калдырган татар мәмләкәтен көтүчесез калган мал өере урынына таратып бетерүгә ирек куя алмыйбыз. +Туктамыш бик үтемле итеп сөйли иде, гавам аңа дикъкать салып торды. Арада Мамай мирза белән Шөлди кырында җиңелү ачысы кичереп кайткан ирләр дә бар, ахры, аерымрак баскан өч-дүрт төркем, Туктамышның әрем төсле ачы сүзләреннән башын иеп тора. +- Без Урдамызны Җучи бабамыз калдырганча яңартырга тиеш, - дип кабатлады Туктамыш хан. - Күрше ихатасына таш атканчы, иң элек үз йортыңның капкаларын, коймаларын ныгытып кую хәер. Ошбу мәсләктән, карарымыз әзер, барчагыз ишеттегез. Без гамәлемезне һәммә олыс илә барча калаларны кирмән вә үтмәс диварларга әйләндерүдән башлыймыз. Иң тәүге чиратта - Болгар. Яңа әмиремезгә - тулы ирек. Аның әләме артыннан кузгаласыз икән, сез дә - ясак-хәреҗләрдән азат кавем. Хәерле сәгатьтә! Бисмиллаһи-иррахман-ирраһим!.. +Менә шулай, фатихалар алып кузгалганнар иде, күз тимәсен, меңәрләгән гаилә иярде бит. Карабәк бик чамалый: Мамай изүеннән дә, Сарайдагы һәр яңа хан талавыннан да туйган инсаннар бу. Кырым Сарайдан кул сузымында гына, ә Болгар - шималь ягында, мәркәздән еракта ул. Кырымнан бирле сузылып бару ансат булмаса да, алар соңыннан талау-изүләр күрмичә, азат булып яшәүгә өметләнә. Үзенә ышанып җиде дәрья артына кузгалган кара гавамның менә шул өметләрен акларга насыйп булсын әмир Карабәккә!.. +Карабәк Иделгә җиткәнче үк Көбә үзәнгә дә, Каф тау итәгенә дә, хан фәрманының нөсхәләрен тоттырып, дистәләгән чапкын куган иде. Үзенең өметләрен аклаган хәбәрләр кайтып җиткәч, колакларына ышана алмый торды. +- Маҗар каласыннан бер мең чатыр синең олавыңа килеп кушылачак. Яхшыбай бәк Идел ярында ыстан корып көтүеңне сорый. +- Дирбәнд олысыннан алты йөздән артык олау кузгалды да инде. Алар юлда ишәйми калмас әле. +Иделнең нәкъ Сарайга каршы ярында тукталып ыстан коргач, Карабәк чатырына үзенә җигән тиешле Көңгер бәкне, меңбашлары итеп билгеләнгән Бүрәкәй һәм Гайсарны да дәште. +- Ошбу тирәләрдә Иделне кичеп булмый, монда дәрьяның диңгез кеби җәелгән урыныдыр. Иделне Сәмәр җәясе янында кичү хәвефсезрәк. Анда дәрья уртасында утраулар да бар, туктап тын алсаң да, комачау кылучы булмас. Яхшыбай илә Кадыйр-мөхәммәт бәкләр килеп җитешсә, сезгә Иделнең үрге агымына таба кузгалу хәерлерәк. Ә миңа Сарайга кереп, Туктамыш хан каршында янә бер мәртәбә тез чүкмичә булмас. Безнең ыстан гына түгел, хәтта сәфәремез хакында да аңа адым саен хәбәр итәләрдер. Борыным илә килеп төртелгән көенә илтифат күрсәтмәсәм, аның миңа артын куюы бар. Аннары, Иделне бер чыккач, үземнең туган нигезем Актүбәгә дә җитез генә сәфәр кылып алыйм. Алар да безнең олауга кушылмыйча калмастыр дип беләм... +Сарайга кереп бил бөгүгә, билгеле ки, Туктамыш хан үтә мәмнүн калды.Үзен төп хуҗа санау бик ошыйдыр, ахры, яңа гына кияү мунчасыннан кайткан яшь килендәй көләчләнеп, сүзне юмарт тезә. Гәрчә һәрбер сүзе җитди яңгырый үзенең. +- Барып төртелгәч тә, син бер тарафка игътибар итми калма. Элек Болгар олысының терәкләре булган Казан, Җүкәтау, Кашан, Кирмәнчек, Алабуга калаларын, Болгарның үзен дә урыс ушкуйлары яртылаш рәвештә җимереп бетергәннәр. Сәбәп бердер, чөнки аларның барчасы да Чулман, Нократ яисә Идел дәрьялары ярына нигезләнгән. Калаларны елга буена корып кою, бер яктан гөманласаң, бик тә матур вә уңышлы сыман. Каланы бер тарафтан елга саклап тора, дип тә күңел юатасың. Иллә мәгәр мәгыйшәттә алай килеп чыкмый. Елга ярында утырган кала-салаларны һәр узгынчы талап уза башлый. Әлеге олыстагы Ашлы, Аккирмән, Суар калаларының вәйран ителеп бетүе - һәммәсе дә кирмәннәрне яр өстенә корып куюларның йомгагы ул. Ач-әрвах ушкуйлар шуңа күрә аларны иркенләп талаган вә бөтенләе белән юкка чыгарган да инде. +- Ул яктан бәяләсәң, синең Сарай да Идел ярында бит, - дип каршы төшеп карады Карабәк. - Мәгәр Бәркә хан корганнан бирле, гасырдан артык гомер кымшанмый да утыра бит әле. +Туктамыш тукталып та тормыйча кире какты. +- Сарайны да кыя таулар рәтендәге кирмәнгә санап булмый. Аны өч-дүрт сәнә элегрәк шул ук ушкуйлар да талап китте инде, аңа Җидесу ягындагы кыргыз-кайсакларның да күзе төшүе бар. Шуңа берәр заман Урда мәркәзен дә мәмләкәтнең куен түренәрәк күчереп кую җәһәте пешеп җитәр. Бүген әле мәркәз күчерү кайгылары түгел, чик буйларын ныгыту мәслихәтрәк. +- Уйлаган юк иде, - дип сүз кыстырды Карабәк, тик хан ишетмәде. +- Әле Аксак Тимер янына ычкынганчы, аптыраган үрдәк арты белән күлгә чумган дигәндәй, мин Болгар җиренә дә качып караган идем. Анда куен ачып торучы гына табылмады. Әмма шул чагында Болгар җәйләүләрен хәтергә алып, мыекка чорнап кайттым.Чулман дигән зур дәрьяны кичеп, башкорт кавеме ягына барган чакта Мәнзәл, Зәй, Ык, Сөн, Чәрмәсән атлы ваграк елгаларга барып төртеләсең. Аларның берсе дә бака туе җыеп ята торган сазлык яисә ерганаклар түгел. Җаның тели икән, алар буйлап эре-эре баркаслар яисә кырык-илле яугир сыешлы тирән каеклар җибәрү дә берни тормый. Ул елгаларда балык-сусарлар да, ярларында урманнар вә җәнлекләр дә хәтсез. Тик, ни галәмәт, аларның хуҗасы юк, анда калалар юк. Сиңа иң тәүге ыстаннар кору вә казан асу өчен менә дигән урын. Андагы урманнар, инеш-күлләр - һәрберсе кирмән. Менә ул төбәккә ушкуйлар яисә кыргыз-кайсакларның гомер буена да үтеп керәсе юк. +- Мин, һичшиксез, син күрсәткән почмакларга аяк басмый калмам, - дип вәгъдә бирде әмир. +Туктамышның күңеле булды, ахры, ул Карабәккә өч мең җайдаклы өстәмә гаскәр, Шам ятаганнары, тимер көбә, алтын-көмеш бүлеп бирергә фәрман әзерләтте. Иң сөендергәне - яңа җиргә килеп төпләнгәч, сыенып тору өчен йөзәрләгән чатыр, киез тирмә, тау-тау итеп балта-пычкы юллау турында да онытмаган иде. +Хан яныннан чыкса, сарай тупсасында нәкъ үзенә яшьтәш булырдай бер ир көтеп тора. Пәһлеван ук түгел, әмма гайрәтледер үзе. Әнә, иңбашлары гына да һәркайсына чүмәлә утыртырдай. Киемнәре затлы, кыяфәт шәп. Хәтта шулар да сызганулы җиң астыннан ишелгән бау шикелле күренеп торган сеңерлеегәрле беләкләрне яшереп бетерә алмый. +- Хәсән бәк булам мин, - дип сүз кушты ул, ачылып сөйләшә алмаганга кыенсынган төсле. - Хәсән бәк. +Карабәк корт чаккандай әле куырылды, әле котырынды. Бәрәкалла, моннан +- Син Болгарга атап юлга чыгасың, ә мин шул туфрактан, - дип дәвам итте ул, җавапны һич көтмәстән. - Сине озатып калу минем дә бурычым шикелле, шуңа синең күзләреңә күренергә булдым. +"Әйе, әйе, Хәсән бәк Болгардан бит, - дип ушын җыйды Карабәк. - Ул Сарайга мукшы Сәркиз һәм дә Ык елгасы буендагы җәйләүләр хуҗасы Тугаш бәк котыртуы буенча килеп җиткән иде. Тәхетне Күк Урдадагы Ырыс хантуганы булган Морад бәк дәгъвалый башлагач, Хәсән кабаттан Болгарына качты. Дмитрий илә Боброк кенәзләр яу сәфәре белән килгән чакта һаман Болгар әмире булып санала иде әле, аннары ипләп кенә Казан каласына күчеп утырды ул. Дүрт ел элек Ырыс хан шәхсән үзе Сарайга бәреп кергәч, ул Хәсәнне, бәйләрбәге итеп, Сыгнак каласына алып киткән дигәннәр иде. Сыгнак, Сыгнак... Димәк, Туктамыш басып алгач, шул ук Хәсән яңа хаким диванына да күчеп утырган булып чыга инде. Ырыс хан янында да бәйләрбәге, Туктамыш ышыгында да - һаман шул баш әмир. Түбәтәен гел яңартып торган шикелле, хуҗаларына җайлаша белә дә соң адәм баласы!.." +- Ханиямез Ак-Хуҗаны Мәскәү тарафына юллады. Ак-Хуҗа илә Карача мирза Туктамыш ханны моңарчы гел уч төбендә генә биетеп яшәде бит. Дивандагы олуг әмирләрнең берсе булгач, бигрәк тә Ак-Хуҗа мине дә, Ырыс ханга ияреп, Сыгнакка киткәннән бирле гел ят күреп килде. Имеш, Казанчы бәк Мәскәү җырын җырлый, гел Мәскәүне яклый, янәмәсе. Шуңа Мәскәү кенәзен тез чүктерү өчен дә үзе китте. Аның йөгәненнән котылгач, Туктамыш хан мине бәйләрбәге итеп куйды әле, менә, - дип, Хәсән үзе дә, Карабәк уйларын сизеп торгандай, тиз ачыклык кертте. - Теләсәң-теләмәсәң дә, моннан ары сиңа да минем аша эш йөртергә туры киләчәк бит. Ике араны ачыклап куйыйк, төеннәр калмасын, дигән нияттә мин. +- Мин сиңа үч тотмыйм, - дип телгә килде Карабәк. - Аннары йөкне икебез ике якка тарту, дилбегә бүлешүләр дә мәмләкәткә куәт өстәмәстер. Без, мәҗлескә чакырылган мулла-мунтагайлар төсле, заманында бер-бер артлы Сарай тәхетенә килдек, булдыра алган чаклы дога укыдык та китеп бардык. Беребез дә Урдага ясин чыгу яисә тәһлил уку кебек хурлык кичермәдек, Аллаһка мең шөкер. Үткән эшкә салават, ди картлар. Бигайбә, бәйләрбәк. Инде тагын бер үк басмаларга кереп сөзешүләрдән Ходай Тәгалә үзе саклый күрсен, Ярабби! +- Амин, амин! - дип кабатлады Хәсән һәм, Карабәкнең беләкләрен кысып, кайнар хисләр белдерүдән дә тартынмады... +Карабәк шушы ук Идел ярындагы Хаҗитарханга сугылып чыгуны да артык санамады. Әле аның элек тә анда әмир булып утырган Сәләчи бәкне үз күзләре белән күрү теләге бар иде. Аның хакында сәер дә, кызганыч та хикәят сөйлиләр бит. +Имеш тә ки, Болгардагы Шәймәрдән атлы әмирнең кызы Бибисара белән Кашанда утырган Гомәр угылы Әмәт, әтиләренә ияреп зур сәйранга чыккач, бер-берсенә гашыйк булганнар ди. Кире кайтып киткәч, Кашанда - Әмәт, ә Болгарда Сара әтиләрен тыкырдатырга тотынган ди икән. +- Миңа шул ярымнан башка бер тормыш юк, безгә кавышырга рөхсәтең бир. +Ике ата да үз балаларының сүзен тыңламый, чөнки сәйрандагы ауда кайсы җәйрәнне кем екканын бүлешә алмыйча, болар үзара яман бозылышкан. Ахыр чиктә, әтисе Гомәрне күндерә алмыйча, Әмәт Болгар каласына качып киткән. Тик монда да, фатиха булмагач, яшь Әмәткә капка ачып торучылар юк бит инде. туган. Сараның гөнаһы ачылгач, әтисе моны зинданда тотылган еланнар күченә ташлаттырган. Әмәт тә, сөйгәнен коткармакчы булып сикергәч, буар елан кочагыннан котыла алмаган. Шәймәрдән үз оныгын үтерү турында да фәрман биргән булган, иллә мәгәр яраннары ятим сабыйны бик нык кызганганнар. Аны бер сал түренә бәйләп салганнар да Идел буйлап агызып җибәргәннәр. Ни галәмәт, Хаҗитархан янындагы ярга килеп төртелгән чагында да сал эчендәге сабый исән булган. Аны баласыз парга биреп үстергәннәр. Ә егет булгач, шушы сабыйны Хаҗитарханның әмире итеп күтәргәннәр. Чын исемен белмәгәч, сабый чакта аны Салчы дип кенә йөргәннәр, әмир булгач кына ул үзен Сәләчи дип үзгәрттергән икән. Менә сезгә гыйбрәт... +Хаҗитарханда янына барып кергәч, Карабәк тә нык аптырап калды. Валлаһи да, япь-яшь егет бит бу. Тәгам өстәле янында киная ташлагач, егет үзе рәхәтләнеп көлә. +- Ә мин, асылда да, әти-әнине белмим. Бер иш халык аларны Җанибәк хан чорында котырган үләт зәхмәтеннән егылган, икенче ишләре Сарай түнтәрешләре вакытында әрәм булган, диләр. Мине кала халкы багып үстерде, һичбер арттыру юк. Монда мин тамак ялгамаган йорт калмады бугай, шуңа бөтенесе үз угылы итә. +- Синең хакта биш ел элек ушкуйларга гаять оста тозак корган, дип соклану сүзләрен күп ишеттем, шуны сөйлә әле, сабак өчен кирәк булуы бар, - дигән сораудан соң гына Сәләчи беркадәр җитдиләнде сыман. +- Ул сәнәдә ушкуйлар Наугырыттан Чулман аша төшкән, Колын каласында да, Аккирмән илә Болгарда да аларны кирмән башлыклары сизенмичә калган. Дивар аша елан кеби төнлә үтеп кергәч, әүвәл шыгавылларны тоташ суеп чыккан, аннары өч каланы да рәхәтләнеп талаганнар инде. Болар, тәмам азып, Сарайга ябырылгач, урыс юлбасарлары турындагы хәбәр безгә дә килеп җитте. Шуннан мин Сарайга чапкын озаттырдым. "Сәләчи Хәзәр диңгезендә азәриләр бәге Ясакны талап кайтты, кораб-кораб итеп туплаган хәзинәсен Куштамак дигән утрауга яшереп саклый", имеш. Ясак бәк илә Куштамак утравының атларына тикле үзем уйлап чыгардым, моны аңлыйсыңдыр. Тегеләр шикләнеп тә тормаганнар, ут капкандай килеп җиткәннәр бит. Ә без аларны, асылда да, Идел елгасындагы бер утрауга куып кертә алдык. Аннары кырык көн буена бер адым да читкә чыгармадык. Берәрсе генә күршедәге утрауга омтылдымы, анда безнең укчы мәргән көтә. Ашарларына бер кабым ризык калмады, ач сыртланнар төсле, бер-берсен кыра, үтерә башладылар. Болар өрәк урынына кибешеп, гел коргаксып бетте. Ахыр чиктә атаманнары миңа бер каекчы куган. "Аккирмән, Болгар, Сарайлардан талаган бар байлыкны, һәмишә җарияләремне Сәләчигә бирәм, коры җир өстенә чыгып аяк сузарга гына рөхсәт итсен берүк?" - дип гозерли. Җавап кайтармадык. Соңыннан аны минем нәүкәрләрем утрау читендәге чокырдан табып алды. Бил тиңелтен су эчендә басып торган көе аяк сузган теге... +Карабәкнең Болгар каласына төбәп кузгалуы турында да, әлбәттә, хәбәрдар ул. +- Йөз илле ел элек кенә без Болгар белән бер мәмләкәт булып яшәгәнмез. Аның аякка баса алмыйча, ятим баладай мәгыйшәт кичерүе - безнең өчен дә гарьлек. Амбарларыбыз ризыклардан бүселеп тормаса да, бер мең арба ашлык бирәм сиңа. Олаучыларым да, билгеледер, хатыннары-балалары белән синең янга китә. +Сәләчинең шушы карарын ишетүгә, дымланган күзләрен күрсәтмәскә +Актүбәлеләр дә, ниһаять, аның кануни һәм аерым әмир булып күтәрелүе белән чиксез горурланган. Озатырга чыккач, туганнары аермачык әйтте. +- Сәмәрканд ягыннан, Аксак Тимер атлы әмирнең кысуына түзмичә, меңәрләгән тирмә кыргызлар качып чыкты. Үзебезнекеләр янына аларны да кушып, сиңа өч мең чатыр ияртеп җибәрәбез. Мин - чит олыс хуҗасы дип, борадәрләреңне читкә кага күрмә... +Төп олауны куып җитүгә үк, Карабәк әмер таратты. +- Кичү вакытында меңбашлар янәшәсенә олауларны санап үткәрүче хисапчылар билгеләп куярга да онытмагыз. Хаҗитархан илә Актүбә нөгәрләре безне сулъяк ярда көтә. +Иделне өч тәүлек буена кичкәннән соң, хәзер инде кәрванда төп сәрдәрләр булып исәпләнә башлаган Яхшыбай бәк белән Көңгер-җигән Карабәкнең чатыр хозурында җавап тотты. +- Ике як яр буенча килгән кәрванны да кушсак, синең канат астында унҗиде мең арба исәпләнә. Син кузгаткан халык санын һаман булса ерып чыга алмый интегәбез. Инсаннарның саны йөз илле мең үренә җитеп килә. +Иделдәге Чулман тамагына килеп җиткән чакта Карабәк кәрванын Янтык бәк каршы алды. Таныш түгел калабәк килештерә белә, ул яраннары белән яланда ялгыз кибән төсле кукраеп утырган Айгыр тау өстенә менеп баскан. Мәһабәт, шәп урын. Аста, диңгез хасил итеп, ике дәрья килеп кушыла. Тау үзе, асылда да, шушы дәрьялар ярына чабып килгәч, арт аякларына күтәрелеп баскан айгыр төсле: елга яклап - гаҗәп биек, текә кыя, ә дала ягына таба тау итәге сөзәкләнеп төшә. +Янтык - Казан бәге. Мөгаен дә, аны үзе Ырыс ханга ияреп киткән чагында Хәсән утырткандыр. Җәйләүләре Казан каласыннан Чулман ярына тикле сузыла ди. Үзе - утыз яшьләр чамасындагы бер ир. Күпчелек татарлар шикелле үк эре сөякле, таза бәдәнле ул. Иягендә уч төбе кадәрле генә пөхтә, түгәрәк сакалы бар. Дегет төсле чем-кара мыек чылгыйларын шактый мул үстергән. Үз-үзе белән соклану чире дә купкандыр шикелле - әледән-әле чылгый очларын бөтереп, сакалын сыйпап куя. Хәер, булдыксыз да түгел, ахрысы. Әнә бит, янында инде кул астына керергә әзер булган өч такыр башлы малай тезелешеп тора. Өс-башлары бөтен, мохтаҗлыктан интекмиләр, димәк. +- Казан кирмәне сине каршыларга әзер, төкле аягың белән, олуг әмир! - дип, кулларына бер бөтен икмәк тоткан көе, сыңар тезенә чүгеп каршылады Янтык. +Карабәк аны беләгеннән капылт күтәреп аягына куйды. Усал сүз әйтүдән тыелып, тешен кысты. Янтык кына Карабәкнең бәясен аңламады сыман, көр күңелле тавыш белән янә телгә килде. +- Туктамыш хан фәрманын күптән алган идек, синең нинди олы кәрван ияртеп киләсеңне шундук чамаладык. Казан кирмәне ким дигәндә өч мең гаиләне үз түбәсе астына сыйдырырга әзер. +- Ә мин аларны аналарын төлке урлап киткән каз бәбкәләре урынына төрле ояларга өләшеп йөрергә җыенмыйм бит әле, - дип телгә килде Карабәк, кипкән ботак сынгандай коры тавыш белән. - Җүнле ана - кызларын, хуҗачыл ата угылларын кырлардагы игеннәрне җыеп келәтләргә салганчы үз янында тота. Яучыларга шуннан соң гына капка ачалар вә башлы-күзле булган улларны да көзге чебешләргә тикле санаганнан ары гына башка чыгаралар. +Янтык бәкнең йөзе җимерелде. Иңбашына кулын салып, Карабәк аны читкә алып китте. +- Кунакларга йөрешер чагым түгел, бер урнашып алгач, махсус урамый калмам. Хәзергә син яңа илдәшләрең табынына булдыра алган кадәр ризык озат та, үз калаңнан артырдай балта осталарын, ташчылар бүл. Билгеле ки, яңа нигез кора башлаган инсаннарга хәтта тишек комган илә ярык тактасы да артык түгел. Килмешәк көенә моны сиңа сөйләп торасым юк, син - илтотмыш бәк, үзеңә боларның һәммәсе дә мәгълүм. Ә сиңа аннан тыш та аерым гозерем бар. +Айгыр тауның Идел өстендәге каш очына баскач һәм читтә гөрләшә башлаган яраннар төркеменә күз ташлагач кына, Карабәк, Янтыкның йөзенә текәлеп, уйчан төскә керде. +- Чит йортларга яки күрше ихатасына кереп тузан да күтәрмиләр, акыл да сатмыйлар, анысын гына беләм. Ләкин Болгар олысы минем өчен чит-ят туфрак та түгел. Гасыр ярым элек без бер күмәк йорт булып яшәгәнбез. Мин сезгә кунак булып килмәдем, мин Болгар йорт вә Казан йортлар өчен үләргә дип килдем. +Янтык рәхмәт белдергән шикелле башын түбән иде, Карабәк моны чамалап өлгерсә дә, барыбер туктамады. +- Мәгълүм ки, тукталып нигез корырдай урын табуга ук, мин кала бәкләренең һәммәсен дә җыеп алмый калмам. Әмма синең колагыңа аерым сүзем бар. Казан - Болгар олысының төннәр ягындагы иң олы, иң терәк кирмәне. Аның урыс кенәзлекләре янәшәсендәге иң соңгы кала булуы - бер хәтәр булса, иң яманы - ул Идел ярына терәлеп утырган кала, дәрья буендагы барча сәүдә юлын үз кулында тота. Моны бүген әле, мөгаен, урыс кенәзләре дә, Урда ханнары да бәяләп бетермидер. Иллә мәгәр шушы сәүдә юлы өчен иртәгә үк яман орыш кубасына һичбер шик юк. Менә шул мәсләктән Казан кирмәнен иң беренче нәүбәттә ныгытырга кирәк, аны Болгар-йортның төп калканы итү - мәҗбүри вә котылгысыз гамәл. Бу, әлбәттә инде, синең белән минем җилкәләргә ятасы олы бурыч. Моннан ары һәрбер яңа йорт, һәр карыш диварны шул мәсләктән күтәр. +Көн шактый гына эссе булса да, Айгыр тау өстендә Идел ягыннан күтәрелгән талгын җил уйнаклый. Исең китеп егылырдай гүзәл, камил төбәк. Җилән белән каешларыңны салып ташла идең дә ярты сәгать кенә булса да шушы шаян җилнең кытыклавыннан рәхәтләнеп, онытылып ят идең! +- Мин ишеттем, Туктамыш хан Мәскәү тарафына Ак-Хуҗа атлы бер әмирен куган. Аны озатып йөрү, ә чынлыкта ясак төяп кайту өчен җиде йөз җайдаклы чирү дә юллаган ди. Җиде йөз җайдак - ушкуй көймәсе түгел, алар сиңа сиздермичә үтмәс. +- Идел уртасындагы Сыерлар атавына посып, елга өстен вә яр буйларын өч йөз яугир саклый. Ак-Хуҗа сәфәре хакында безгә дә хәбәр килде. Алар Сура елгасын өске яклап үткән. Сарай нәүкәрләре урысларның Мөрем каласына ермак илә тарлавыклар аша сузыла торган яңа юл тапкан. +Яңагына кемдер чылтыраткан кебек, Карабәк ярсып кабынды. +- Менә күрәсеңме, теләгәндә дошман яңа юлны һәрчак табып тора, май кисәген телгән хәнҗәр төсле, ил эченә тавыш-тынсыз үтеп керми калмый. Син - урыс белән ике арадагы соңгы кирмән бәге, нәкъ менә син уяулыкны ун мәртәбә, йөз мәртәбә арттырырга тиеш! Әгәр ихатабыз аша үтеп йөргән АкХуҗаны, аннан да яманы - карак илә дошманнарны да тоймый йокы симертеп ятсак, безнең урын дарда! +- Соң, Ак-Хуҗа безнең Казан яныннан үтмәде, дип такылдыйм лабаса! +- Казан кирмәнен кичекмәстән көчәйтергә, поскын чирүләр санын ишәйтергә кирәк. Мин әйтте диярсең, Ак-Хуҗа урыслар ягыннан нинди дә булса җиңү яулап кайта алмаячак. Әгәр әле исән-имин кайтса. Шөлди кырын Мамай ташлап качкач, алар нык азынды. Уен-муен түгел, йөз илле елдан соң ирешкән тәүге җиңүләре. Мамай кул астына япа-ялгыз Кырым олысының кеп-кечкенә чирүе тупланган булуны да санга сукмый алар. Исереккә диңгез тубыктан бит. Ә алар бер котырса, ерак урамдагы дошманына буе җитми икән, күршесенең булса да тәрәз-ишекләрен җимермичә калмый. Көт тә тор, аларның иртәгә безнең олыска да кул сузуы мөмкин. +Янтык белән хушлаша башлагач, Карабәк янә тиз-тиз кабатлады: +- Ак-Хуҗаны куып кайтаралармы, исерешкән урыс кенәзләре, тол хатынга санап, безнең итәкләргә үреләме - һәммәсе хакында да ашыгыч хәбәр юлла. Син әзерләп торган ашлык-казылыклар мин ияртеп килгән халыкка, әлбәттә, бик кирәк, әмма аларны алмыйм, кулым күтәрелми. Без тары боткасы, чишмә суы белән булса да тамак ялгарбыз, аякны сузмабыз. Сиңа ризык-нигъмәт безгә караганда да ныграк кирәк. Балта осталарың илә мигъмарларны да минем эздән кузгатма, үз яныңда калдыр. Казанны күтәр син, аһ, Казанны күтәр!.. +Нократ, Чулман елгаларын кичтеләр, Саба, Аккирмән, Кашан, Алабуга, Чаллы кирмәннәре тезелеп артта калды. Карабәк тирә-якта җәйрәп яткан каенлыклар, әрәмәлек, елга-күлләр белән сокланып туя алмый. Ходай Тәгаләнең шушы хәтле күңел биреп, юмартланып яраткан оҗмах бакчалары булса да булыр икән! +Аһ, гаҗәеп бу як! Идел буеның бер ягы - каен, имән, карагай, нарат, усак, чыршы, тирәк агачларыннан хасил карурман; икенче яр өсте биек таулар итәгенә җәелгән киң яланнар иде. Казан каласын тирәләп алган эреле-ваклы күлләрне, вак-вак инешләрне, Нократ буенда челтерәгән чишмәләрне санап кына бетермәле түгел. Чулман ярына якынайган саен, таулар сөзәкләнә, бу тарафта инде араннарын җимереп качу шатлыгыннан сикереп уйнаклаган тайларны хәтерләткән текә кыялар юк. Гаҗәп: биредәге тау сыртлары белән алар арасында яткан иңкүлек-яланнар диңгез дулкыннары сыман кабатланып килә. Унбиш-егерме чакрым буе ашъяулыктай кырлар сузыла да, берзаманны түбәсенә ияреңнән дә төшмичә күтәрелердәй таулар калкып чыга. Шуның түбәсен үттеңме, алда тагын бөрлегән-җиләкләр сибелгән тау итәге, аннан янә ким дигәндә унбиш чакрым сузылачак ялан. Инеш белән чишмә тирәләрен камырлык, шомырт, гөлҗимеш, чия, карагат куаклары сырып алган. Нократка килеп кушыла торган йөгерек инешләрдә йөзәрләгән сусар. Төпләренә күзләреңне чекерәйткәнче карап утырсаң да, мәңге ышанмаслык - үзләре терсәк буе, үзләре кабартылган турсык кебек симез шул җәнлекләр, колач җитмәс зирек белән усакларны егып, инеш аша күпер салганнар бит! Кешеләрдән дә курыкмый үзләре, син якынаерга егерме-утыз адым калганчы, арткы аякларына күтәрелеп, алгыларын түшләренә кушырып, күзәтеп тик тора. Аннан гына, "ә, вакытлыча хуҗа булуда икән синең исәп", дигән төсле, өннәренә чумып югалалар. +Күлләрендә кыр казлары, үрдәк, аккош, торна, челән. Урманнарда көртлек, поши, бурсык, кабан, байбак-суар, төлке, бүре, куян, хәтта аюлар да мыжгып тора, диләр. Кырымның да, Хәзәр диңгезенең дә табигате бик шәп, ләкин анда бу яктагы кош һәм җәнлекләрнең эзе дә юк бит инде. Биредә ничек сакланып кала алган моның ише оҗмах бакчалары?!. +Мәнзәл дип йөртелгән егерме-утыз йортлы авылга җитүгә үк, Карабәк үз янына Яхшыбай белән Сарман атлы бәкләрен дәшеп алды. +- Туктамыш хан киңәш иткән төбәккә килеп җиттек. Үзегез дә шәйләп баргансыздыр, Чулманнан соң бу беренче торак. Әйләнеп кайткан ертауллар да раслый, Ак Иделгә терәлгән Түгәрәк тау өстендәге Имәнкалага җиткәнче өч йөз чакрым арада бүтән кирмәннәр юк. Безгә нигез кору өчен иң уңайлы урын. Сез бер төмәнне аерып алыгыз да шушы елга яры буйлап таралыгыз. Син, Яхшыбай, авыл нигезләрен ачыклауга, янә минем янга кайтып кушылырсың. Сине, Сарман бәк, соңыннанрак бер урамый калмам. +Ык елгасын үткәч, бүтәнчә түзә алмыйча, Карабәк үз янына барча төмәнбашны дәште. +- Ярмөхәммәт, Шәймөхәммәт, Кадыйрмөхәммәт, Исәймөхәммәт! Төмәннәрегез илә ерак бабаларымыз намен йөрткән алдагы Сөн елгасын кичеп чыгыгыз да Чәрмәсән илә ике арада чәчелеп урнашыгыз. Безнең сафта Актүбәдән бирле ияреп килгән кыргыз меңнәре бар, аларның да берсен сезнең кулга бирәм. +Өч абруйлы бәк тә ияк кагып күздән югалуга, Карабәкнең камчы очы бүтән төмәнбашлар шәүләсе өстеннән сикергәләп узды. +- Кормаш, Балтач, Уразай, Кизүкәй бәкләр! Гәрәй кабиләсенең төше сезнең кулыгызда. Сезгә сул якка борылып, Ак Идел ягына таралырга вә шул тарафта төпләнеп калырга әмер бирәм. Белеп торыгыз, тикшерүне, иң беренче итеп, сезнең йорттан, үз йортымнан башлыйм. +Карабәк моңаеп та калган, тынгысызлана да башлаган төмәнбашларына таба борылып басты. +- Аккүз, Уразмөхәммәт, Бүрәкәй, Гайсар! Әнә, юл күрсәтү өчен ертауллар көтә. Алар артыннан Сөн ярына тикле барыгыз да, аннары уң якка каерып, халыкны Ыкның дугасына кадәр җәелгән яланнарга таратып утыртыгыз. +Янында инде санаулы гына бәкләр торып калгач, Карабәк җилдә яргаланып беткән кулларын шулар арасында икесенең җилкәсенә салды. +- Исәнбай! Төмәнәй! Туктамышның киңәше дә фәрман. Шуңа карамастан, икегезне ул кушмаган төбәкләргә озатырга җөрьәт итәм. Исәнбай бәк, сиңа Ак Идел суларын кичеп чыгасы бар. Аның аръягындагы урманнарда арлар илә эрҗә ырулары гомер сөрә, диләр. Киекләрне кырып бетерәләр, безгә калмый дип, мөгаен, тәүге айларда сәнәк-сөңге күтәреп каршыларлар. Берүк алар белән бәрелешкә кермә, дошманлыктан саклан. Ә сиңа, Төмәнәй бәк, Сөн елгасы башланган чишмәгә чаклы атларга туры килер. Сөннең чишмәбашында да һичбер авыллар юк, ул якларда тоташы илә карурманнар икән. Тәүге айда ук, ул төштәге агачларны егып, Сөн буенча безнең якка саллар агызырсың... +Карабәк янында җигәне Көңгер белән унөч яшен тутырган өлкән улы Солтан торып калды да Болгар олысының сәеде булырга дип килгән Хөсәен хәзрәт Гомәр углы гына аптырап калды. Ярый әле ике-өч атнадан соң яннарына Яхшыбәй бәк авыз ерып кайтты. +- Сарман бәкне танымалы түгел. Мәнзәл буенда агачлар егуга ук, өстендәге көбә-күлмәкләрен салып ыргытты да, кулына балта алып, үзе бура бурарга тотынды. Кулына күз иярми, йомычкалар мамык кеби оча. Төмәнбаш булып йөргән кешедән мин һич кенә дә бу чаклы балта остасы чыгар дип уйламаган идем! +- Ә без ни көтеп утырабыз? - дип сикереп торды Карабәк. - Без Сарманнан кимме? Кая, балта китерегез миңа, балта китерегез! Мин дә үземә тиешле йортны үз кулларым белән бурап салам! +Карабәк балтасы астыннан йомычкалар чәчрәп оча башлагач, моны туктатып булмасына тәмам ышандылар. +Туктамыш хан юкка гына өметләнеп куган, Ак-Хуҗаның юлы уңмады шул. Урыс кавеменең якты йөз катмасы Рәзән чикләренә керүгә үк, бүселеп чыккан иде. Урда илчеләре дугаларына җиз кыңгырау тагып йөрүне гадәт иткән. Шуның чылтыравы ишетелә башладымы, бистә-салалардагы барча халык йә өй эченә, йә юлдан читкә кача. Элеккечә юл читенә тезләнеп каршы алу, бил бөгеп озату кебек гадәтләрнең хәзер эзе дә юк. +Рәзән кенәзе Олег Иван угылы гына Ак-Хуҗаны кара төлке тунының чабуларын үбеп каршылады. Туктамыш хан каршында тамчыдай гөнаһы булмаса да, илченең бер - алдына, биш артына төшә. +- Кенәзлектән тиеш барча ясакны да көз керүгә үк тамчысына тикле җыеп озаттык бит. Бөек ханыбыз каршында бер тиен дә бурычыбыз юктыр. +Ак-Хуҗа тегеннән кыеклап-хәйләләп Мәскәү хәл-әхвәлен, Шөлди кырыннан соң ясаган тантаналар турында сораштыра, Олег кенәз тәмам саңгырау шикелле җавап бирми, еландай боргалана. +- Мин Дмитрий Иванычның баҗасы да, кодасы да түгел. Аны белсә, миннән ары яткан Нижгардагы Константин гына белер инде. Эшләре пешмәсә дә, Нижгар кенәзе - Дмитрий Иванычның бабасы бит. +"Элек Мәскәү кенәзе моның өчен Митя, йә булмаса Митрәй генә иде, хәзер, кара, олы Иванычка әверелгән. Шул, Шөлди кырындагы җиңүнең кайтавазы инде бу, бүтән берни түгел", - дип үз эченнән генә сүгенде Ак-Хуҗа, күңелендә купкан ярсуын Олегка күрсәтмәде. +Дүрт көн, дүрт төн буе күңел ачканнан соң, Җүнкалага төбәп кузгалдылар. Дивар янына килеп туктасалар, капка ачучы, каршы алучы юк. Җиде йөз җайдак башлыгы калкан белән бәреп дөмбердәткәч, капкаларын эчке яктан тибеп кенә ачып җибәрделәр. Эчкә күз салсалар, әстәгъфирулла, тәмам баш бетмәле. Капка төбеннән башлап кенәз йортына чаклы юлның ике ягына да халык тезелеп баскан. Кайсының кулында - күсәк, кайсында - сасыган йомырка да кыяр. Арада билләренә кылыч-хәнҗәр таккан ирләр дә күренгәли. Саный калсаң, болар дүрт-биш мең тирәсе бардыр. Урда җайдакларын тыймый калсаң, боларның җиде йөз нәүкәрне ботарлап атуы бар. +- Нөгәрдәге барча җайдак дивар читендә калсын! - дип әмерләде Ак-Хуҗа чирү башлыгына. - Ә кала эченә синең белән мин генә керәбез. Әйдә, тагын унлап җайдакны ал. +Юк, алай да ошамады бу азган урысларга. Илче белән меңбаш халык дивары уртасына атлап керүгә үк, төрле яктан йә ачы итеп сызгыра, йә авыз тутырып сүгенә башладылар. Илче унлыгы дәшмәгәч, алар өстенә сасыган йомыркалар, бозык кыяр очты. Шулай да, баскыч төбенә чыгып, билен бөгеп каршы алды аларны Җүнкала кенәзе. Ак-Хуҗа халык алдында аның сакалына ябышмыйча көч-хәл белән түзде. Ә йорт эченә иңгәч, бәйдән ычкынган эт шикелле, аңа ябырылды. +- Син хан әмиренә каршы монда нинди этлек әзерләп ятасың, әйт дим, кенәз тәре! Әгәр шушы мәсхәрәне түкми-чәчми ханга кайтып әйтсәм, ул синең +- Мин гаепле түгел, Ак-Хуҗа бәк, - дип, Константин тезләренә чүгеп, елый-елый, илче кулын үпте. - Мәскәү каласыннан килгән әллә нинди явызлар котыртты бит. Мәскәү хәзер Сарайга ясак түләми, ул Урдадан азат, безгә кушылыгыз, дигән коткы тараттылар. Хәзер мин, бичара, үз йортымда да үземне хуҗа итеп сизмим, кара сарык - холоплар да буйсынмыйлар миңа. +- Миңа Дмитрий янына үтеп, Мәскәү олысыннан ясак җыеп кайту бурычы җиткерелгән. Нишләргә соң инде миңа хәзер? - дип аптырап сорауга да Җүнкала кенәзе башын чайкый-чайкый гына киңәш бирде. +- Барма, Ак-Хуҗа бәк, аннан синең исән кайтуың да бик икеле. Анда Дмитрий үзен җитмеш ил яулаган Искәндәр Зөлкарнәйдән дә яман тота, аяк астындагы җирне күрми, кикрик күктә. Аннан күрмеш, бөтен Мәскәү азды, ярты ел буена һаман айнымыйлар. Барып күрендеңме, шайтан туена чумган холопларның сине чебеш урынына ботарлавы мөмкин... +Хуҗа кушса, бичара кол хәтта үзенең уч төбендә дә тәбә кыздырып китерергә мәҗбүр. Ходай Тәгаләдән үлем язган икән, котылырмын димә, ул бала-чагалар ярата торган качышлы уен түгел. Берничә көннән соң Ак-Хуҗага да, барыбер, итекләрен кияргә туры килде. Константинга соңгы гозерен җиткерүдән дә тыелып кала алмады. +- Ичмаса, син монда калган җиде йөз җайдакны казалардан сакла. Үзем белән ун гына атлыны алып юлга чыгам. Дарга асылу тәкъдире көтеп торган инсан сасы күл эченә чумдырсалар да, барыбер, тончыкмастыр... +Мәскәү эчендәге таш кирмәндә Ак-Хуҗаны әүвәл күз уңына да алып тормадылар. +- Нинди Сарай илчесе ул тагын? Туктамышны хан дип санамыйбыз. Хәзер безгә Дмитрий Иваныч үзе падишаһтыр! +Кайсы ишеккә барып сугылырга белми иза чигә иде, аңа түрәләр киемендәге бер ир саф татар телендә сүз катып туктатты. +- Әллә кенәз янына юл биклеме, илче? +Ак-Хуҗаның шүрәлегә юлыккандай акаюын шәйләп, үзен таныштырды. +- Кырымдагы Мәхмүт бәк Хөсәеннең оныгы мин. Тукай-Тимер нәселе, аеруча аның туруны Толык-Тимер талавына түзмичә, бабам илле еллар элек Рәзән олысына чыгып качкан. Ука ярында бер биләмә алу бәхетеннән бабам әтиемә дә шул елга исемен кушкан. Сәерме? Бик сәер. Мәгәр ул биләмәне Дмитрий кенәзнең шәхсән үзенә сатып җибәрдем дә аның мәрхәмәте белән, менә, сараена күчтем. Атымны да үзгәртергә туры килде инде. Чукынганнан соң мин хәзер Александр Укович Бахметьев булып чутланамын. Юрий атлы бер абыем Куликово кырындагы урманда кенәзебез Дмитрий Иванычны агач төбеннән табып алучыларның берсе булган. Шуның өчен Дмитрий Иваныч абыема Уканың икенче як ярында яңа биләмә бүләк итәргә өлгерде дә инде. +Ак-Хуҗаның һаман зәхмәт суккандай авызын да йоммыйча басып торуына каршы ярсый-ярсый санап китте бу карайөз. +- Син нәрсә, Бахметьевларны монда берьялгызы дип беләсеңме әллә? Татар Мәскәүдә умарта күчедәй күптән үрчеп ята. Әнә, ун-унбиш ел чамасы элек кенә Гарәпшаһ атлы бер ханыгыз Мукшы каласыннан Сәркиз бәкне себеркеләп куып җибәргән булган. Кая барсын? Ул монда килеп сыену тапты. Аның улы хәзер Андрей Саргизович атлы булып йөри. Сарайдан чыгып качкан Апраксиннар, Шереметьевлар бар. Мещера каласы янында биләмә тоткан Мещерский, +"Җыелышып, бергә кадалыгыз!" - дип эченнән генә сүгенеп алды илче, ә тышкы кыяфәте белән ялварудан тыелып кала алмады. +- Кенәз белән биләмәләр дә алышасыз икән, димәк, якын кеше. Җаен табып, хозурына иңдер. Туктамыш хан янына шушы килеш кенә әйләнеп кайтсам, үлем көтә ләса... +Ун көн чамасы көткәч, Александр Укович, асылда да, аны олуг кенәз янына иңдерде бит. Ак-Хуҗа әүвәл, хан илчесе дигән дәрәҗәне саклап, бик көрпәле генә сүз башлаган булды. +- Бөек ханымыз Туктамыш, хатларда язышкан вәгъдәңне үтәмичә, аны бөек хан булуы белән котларга килмәгәнең өчен бик нык рәнҗи. Аннары соңгы биш ел буена Сарай каласына бер тиен дә ясак илтмәгәнсең һәм олуг кенәз ярлыгын яңартырга килмәгәнсең икән. Бөек ханымыз Туктамыш, аның сүзен тыңлап, угры Мамай мирзаны урыс олысына үзбаш хәлдә тыкшынудан туктатканың өчен сине үз угылыдай якын күрә, әмма шуңа карамастан, ярлык сорап, үз каршына килүеңне таләп итә. +Дмитрий кенәз, үз-үзен белештермичә кәнәфиеннән сикереп, зал түренә төште һәм төкерекләрен чәчә-чәчә җикеренергә дә тотынды. +- Мин Сарайга ярлык сорап барасы кеше түгел! Мәскәү кенәзлеге Туктамышка ясак озатудан туктый! Моннан ары һичбер вакытта да Туктамышка угыл булып саналып йөрисем юк! Шушы сүзләремне ханыңа түкми-чәчми кайтарып тапшыр. Күз алдымнан югал!.. +Теләсә-теләмәсә дә, Ак-Хуҗага кенәз алдында баш иеп чыгарга туры килде. Туктамыш еракта ул, кенәз күпме генә төкеренсә дә, зыяны аңа тими. Ә әтәч төсле кукрайган кенәз сүзләрен кайтарып җиткерү өчен булса да, башны бик нык сакларга кирәк тә кирәк әле... +Ә Сарайга кайтса, билгеле ки, Туктамыш хан аны эттән алып эткә саласала пыр туздырды. +- Мин Мәскәүгә азау тешен чыгарган, чәч чаларткан әмиремне кудым, ә ул Сарайны тизәккә батырып, аны сатып кайтты. Ул җиде йөз җайдакны Җүнкалада калдырма, шул чирү белән булса да Мәскәүнең таш кирмәне өстенә ташлан идең. Бер татар яугире өч урыска тора. Таш кирмәнен вәйран китермәсәң дә, ким дигәндә ике мең урысны кырып салыр, Митрәй кенәзне Сарай тупсасына шуышып килергә мәҗбүр итәр идең. Комың коела башлагандыр инде, акламадың син минем өметне, ай-һай, акламадың. Дүрт ягың да кыйбла, күз алдымнан югал! +Ак-Хуҗа артыннан ишек ябылуга, Туктамыш сарайга бәйләрбәге Хәсән белән үзәк чирү башлыгы Карача мирзаны чакырттырды. Карачасы - аңа туган тиеш кеше, әле Сыгнак өчен яуларда да күп сыналган сәрдәр. +- Ниләр киңәш итәсез? - дигән сораудан соң, дәрәҗәсе буенча, Хәсән җавап тотты. +- Кичекмәстән сугыш, фәкать яу сәфәре! Сөзгәк үгез яки кәҗә тәкәсеннән генә түгел, хәтта чукый торган әтәчтән дә суеп котылалар. Ә котырган эт хуҗасын талый башлый, менә моны Мәскәү кенәзенең үрнәге дә раслый. Бәйдән ычкынган этне имгә китереп булмый, фәкать яу белән барып кына Дмитрийны кабат оясына куып кертеп була. +- Бәйләрбәге борча күргән төсле каударлана, ә каударлык, асылда да, борча эләктергәндә йә кызлар түшен кармаган чагында гына отышлыдыр. Ханымызга үз халкымыз гына түгел, барча җиһандагы дошманнары карап, абынса, аннан алар чираттагы чабышларда да өркеп туктый йә читкә ыргылып кача торган була. Туктамыш ханымызның Сарай тәхетенә килеп утыруына икенче ел гына. Без Урданы тулысынча аякка бастырырга, үгез төсле көрәйтергә өлгермәдек әле. Яуларда сыналган төмәннәр бик санаулы гына. Без Мәскәүгә төбәп кузгалсак, арткы якны капларлык яңа чирү дә юк. Әнә тегендә киек күрсәттеләр дип, ау этләре шикелле йөгереп йөрсәң, тәхеттән колак кагуың да ерак йөрмәс. Менә шушы мәсләктән мин булган гаскәрне яуга күтәрмәскә, ә Мәскәү кенәзе янына яңа илче җибәреп карарга киңәш итәм. +- Кемне күз алдыңда тотып сөйләшәсең? - дип кистереп сорау бирде шундук Туктамыш хан. +- Рөстәм угылымны, үземнең уң кулымны! - дип шундый ук кискенлек белән җавап тотты мирза. - Егермесен тутырды бит инде, аңа да мәмләкәт язмышы өчен бәйгеләрдә сыналырга вакыт. +Берникадәр уйланып утырганнан соң гына Туктамыш кул изәде. +- Мин күзәтеп йөрим, бик акыллы җигән. Мәгәр кайнар. Кызып китеп, харап булмагае. Хәер, егет чакта кемнәр генә дуамал вә кайнар булмаган соң! Әйдә, җибәрегез!.. +Ике айдан хәбәр кайтып төште: +"Митрәй кенәз Рөстәм бәкне имән бүкән өстенә ташлап, кисәкләргә чапкалап ботарлаткан!.." +Туктамыш хан елан чаккан сыман котырып әмер бирде. +- Өч төмәнне сәфәргә әзерләгез! Яу башлыгы булып үзем барам! Әмма Мәскәү ягына "Урда Тәбриз өстенә кузгала, азәриләр өч ел буе ясак түләмәде, Туктамыш гаскәрне шул сәбәпле җыя", дигән ялган таратыгыз. Аннары Болгар каласына чапкын озатыгыз. Нинди генә урыс сәүдәгәре килеп күренмәсен, Габдулла аларның берсен генә дә кире җибәрмәсен. Зинданга ыргытамы йә бөтенләй суеп ташлыймы - бер сүзем юк. Ә тауарларын талап алсыннар да халыкка өләшсеннәр. Аларга хәтта ертык капчыкның да бикбик кирәк чагы... +Туктамыш хан Казан турысына килеп җиткән чакта аны Зөя елгасы ярында ук Карабәк һәм Болгар, Чаллы, Казан әмирләре бергә каршылады. Кәефе шәп түгел иде, шундук сизенделәр. Исәнләшеп дога кылуга ук, ул Карабәкне читкә дәшеп алды. +- Синең исән-имин килеп төпләнүең турында шундук җиткерделәр. Төмәннәрне җиде-сигез елга ярына таратып утыртуыңа бер сүз дә юк. Иллә мәгәр кулыңа балта тотып, бура бурап маташуың артык. Шамакайлык хәтта. Ирлек үзенекен итә, без һәммәбез дә үз кулларыбыз илә йорт тергезеп калдырырга тиешле инсаннарбыз, анысын гына аңлыйм. Тик синең бурычың шәхси йорт тергезү түгел, Болгар-йортны аякка бастырудыр. Егетләнеп, иләсләнеп йөрүеңне туктат, Болгар-йортка ябыш. Әнә, Сарай ханына каршы Мәскәү эте өрә. Аның өстенә гаскәр ияртеп барырга мәҗбүр булдым. Ә синең миңа кушып җибәрердәй сыңар төмәнең дә юк. Ярар, бу юлы синең күчеш чоры, нигез кору дип ташлама да ясап карадым ди. Мәгәр син бит зөфаф төне үткәрергә дип бикләнгән кияү егете түгел, гел-гел болай булмас, башка вакытларда читтән генә үтмәм. Моннан ары ерак сәфәрләргә яу атларың иярләнгән булсын... +Туктамыш Мәскәү өстенә Җүнкала аркылы барырга ният иткән икән. Каладагы кенәз Константинга Сарай чирүе хакында Туктамыш инде Иделне кичеп чыкканнан соң гына китереп җиткергәннәр. Өне алынудан калтырап төшкәндерме, Туктамышны каршыларга җиткән ике улын гына озаткан бу. Теге ике бүкән аның алдына килеп тез чүккәч, Туктамыш хан әүвәл аларның кем икәнен дә аңлый алмый торды. Икесе тиң, тезләнгән көенчә, авыз эчләрендә ботка пешергән шикелле, тиз-тиз быгырдыйлар. +- Атабыз авырыбрак тора. Инде илледә бит. Олыгайган кеше корый башлаган агач кебегрәк инде ул, аз гына җил истеме, шыгырдый ук башлый. Атабыз да түшәккә сузылу җаен гына карап тора. Атай безне юллады. Синең алда бил бөгәргә дип. Сиңа гомер буе хезмәт итәргә. Атай бик рәхмәтле. Мәрхәмәтең өчен һәрчак шәм кабыза. Без дә рәхмәтлебез. Аның ике улы. Василий да Семён. Синең һәр фәрманны без үтәргә әзер. +Ниһаять, Туктамыш та төшенеп алды бугай, ашыгып сорау ташлады: +- Артта сыртка пычак кадардай вә аумакай көч калдырып булмый. Рәзән өстенә иң кыска юлны күрсәтә аласызмы? +- Күрсәтәбез, бөек ханыбыз, хәзер үк ияртеп китәргә дә әзер... +Рәзән кенәзе Олег каяндыр ишетеп өлгергән, ул Урда гаскәрен кенәзлекнең чигенә үк килеп каршы алды. Йөзе көлдәй соры, күренеп тора, гаҗәеп нык шүрли. Туктамыш ханны кунак итү өчен олы чатыр корган, ә алдында тау-тау төлке, ас, чәшке, кеш тиреләре, көмеш савыт-саба, корыч кылыч-калкан... +Чатыр эченә тезеп утыртуга ук, Туктамыш хан урыс кенәзләрен усал элмәккә эләктерде дә куйды. +- Миңа урманнар эченнән бара торган иң яшерен юл кирәк. Анда киекләр дә сунарчылар гына йөри торган булсын. Сазлык ише җиргә кертеп батырасыз икән, һәркайсыгызны иң беренче очраган каен ботагына мендерәм дә асам! +- Мин, мин беләм андый яшерен сукмакларны! - дип, иң беренче, Җүнкаланың яшь кенәзе Семён чәчрәп чыкты. +Абзый тиешлесе дә әллә җәза алудан, әллә бүләксез калудан курыккандыр, ахры, ул да сикереп торды. +- Аппарабыз, аппарабыз, Дмитрий гына түгел, бүреләр дә сизмәс!.. +Хактан да, Ука буен каплаган урманнарның иң яшерен ерымнары һәм сукмаклары аша алып китте болар. Кайчагында әрәмә-куаклар кырмавык йә тигәнәк шикелле җиңнәргә һәм җилән итәкләренә ябыша, ыргакка эләктергән төсле бер урында тота, ләкин җайдакларның да кулларында ятаганнар, айбалталар да бар бит, бер селтәнү белән үсемлек-еланнарны күз ачып йомганчы юкка чыгаралар. +Йөз чакрымга якын ара үтеп киткәч, Олег кенәз чәчрәп алга чыкты. +- Уканы кичеп чыгу өчен иң хәвефсез урын. Бу турыда елга киңәйгән шикелле, аның каравы, суның тирәнлеге атның корсагына да җитми. Хәтта олаулардагы шайманнар белән ризыклар да суга тимәячәк. +- Башта үзең ыргыл! - дип җикерде Туктамыш, Олег кенәзнең каршы як ярга аяк басуын күрүгә, калганнарга карап әмер бирде. - Әйдә, минем арттан!.. +Сай кичүдән соң кул сузымында гына Серпухов атлы кечкенәрәк кала ята икән. +- Минем кала түгел, кызганып та әйтмим, мәгәр анда туенырдай бер байлык та юк шул, - дип, Олег кенәз туктатырга җыенып маташса да, Туктамыш колак та салмыйча, алга кул изәде. +- Минем бүреләрне дә ярсытырга кирәк. Кан исен сизмәсә, бүре котырмый ул... +Ни галәмәт, шушы кеп-кечкенә кирмән аламасы да капкаларын ачмый интектерде. Ә җайдаклар, Туктамыш теләгәнчә, эттәй котырынды. Алдагы бер төмән тау түбәсеннән ычкынган ташкын шикелле өерелеп килде дә агач кирмән диварларын сытып кына узды. Урамга йөгерешеп чыккан ир-ат белән карткорыны ятаганнар белән турадылар, өй һәм келәт эченә кереп качканнарын, арканнарга чылбыр-чылбыр бәйләп, Сарайга озаттылар... +Август ахырында Туктамыш үзенең төмәннәрен Мәскәү диварлары каршындагы ачык кыр өстенә таратып урнаштырды. "Без өч төмән яугир белән генә килдек, син күреп тор, һични яшермибез, мәгәр шушы көч белән дә синең Мәскәвеңне тетеп атачакбыз, капкаңны үз теләгең белән ач син", янәмәсе. Юкка гына янады Туктамыш хан, калада аны ишетердәй түрә калмаган да иде. Бу хакта шәһәр эченнән качып чыккан шымчы хәбәр итте. +- Синең Казан каласы янын узуың хакында Хазбулат атлы соран бер ай элек үк чапкын куган иде, ә Дмитрий кенәз бармакка-бармак та сугып карамады. Диварларны ныгытырга да, яңа дружина белән корал җыярга да вакыты билдән иде, юкса. Айнымыйча типтерде-типтерде дә, каланы Киприан атакайга ташлап, үзе чыгып качты. Кострома каласында гаскәр җыя, имеш. Хәтта, корсаклы хатынын да үзе белән алып китмәде бит, адәм тәганәсе! Иллә мәгәр казнаны эләктерергә генә бер дә онытмаган! Шул куркак җан да Шөлди кырында Мамайны җиңүче булып чутлана бит әле! Җир дә йотмый үзен, валлаһидыр, хурлык!.. +Калада кенәзләре дә, гаскәр дә булмагач, хан кадәрле хан өчен гомумһөҗүм башлау да зур түбәнлек иде, ике тәүлек буена ни кылырга белмичә, кузгалмыйча торды. +- Кычытканның зәһәрлеге кырау төшкәнче генә ди, менә ничек мыскыл итте бит Митрәй безне, - дип сүгенде Туктамыш, якында торганнар гына ишетерлек итеп. - Эт килгәндә кулда таш юк иде, таш табылгач - эт килми, дип көлә иде картлар. Шулар төсле мәзәк хәлгә калдык. +Ул арада киң ерым өстенә төшерелгән күтәрелмә капка аркылы шәһәр читенә япа-ялгыз олау чыгардылар. Ертауллар шундук аңлатма да бирде. +- Җебегән Митрәй калада ташлап киткән Киприан атакай белән кенәзбикә болар. Кенәзбикә куркуыннан баланы иртә тапкан, хәзер атасы янына, Җүнкалага ычкынмакчы икән. +- Кадалсын ла, икесе дә китсен, - дип кул селтәде Туктамыш, ә күңелен, әйтерсең лә, кырыкмаса-кырык елан талый иде... +Кичке якта каладан яңа хәбәр чыкты. +- Митрәйгә ияреп, каладан боярлар да чыгып качкан икән бит. Холопларга ирек ачылган. Боярларның идән астындагы шәраб мичкәләрен табып, урамга тәгәрәтеп чыгарганнар да бөтен Мәскәү халкы ду китереп хәмер чөмерә башлаган. Калада Литвадан сәүдә белән килгән Остей атлы яшь кенә бер кенәз аламасы адашып калган булган. Исерек холоплар шуны воевода итеп сайлап куйганнар ди, ә үзләре аның бер генә әмеренә дә буйсынмый, шәрабны чиләгечиләге белән дуңгыз сыман чөмерәләр икән. Исереккә диңгез тубыктан бит, боларны хәзер коры кул белән яуласаң да була. +Туктамыш иллешәр яугирне, төркемнәр оештырып, кала диварларына якынаерга әмер бирде. Дивар өстендә туплар тезелешеп киткән, араларында хәтта арба тәгәрмәче чаклы ташлар ата торган түфәкләр дә күренгәли. Урда гына туп та аваз салмый. Исерекләр көтүенә ташланудан ханга нинди файда? Соңыннан, барыбер, Туктамышны исерек сарык көтүен яулап алды, дип мыскыл итәчәкләр... +Икенче таңда Җүнкала кенәзенең малайлары Василий белән Семённы капка каршысына юлладылар. Диварда биш-алты дистә чамасы ирләр күренгәли, болары айнырга өлгергән "әтәчләрдер" инде. Яшь кенәзләр шуларга сүз катты. +- Без - Дмитрий кенәзнең яраткан каенишләре. Ул безнең апабыз Ольгага өйләнде бит. Ягъни дә мәсәлән, без - Мәскәүгә туган тиешлеләр. Каланы бик жәллибез. Чөнки Туктамыш хан санап бетергесез гаскәр белән килде. Монда аның өч төмәне генә, калган төмәннәре Кострома янында куып җитеп, Дмитрий кенәзне тулаем тар-мар итте. Ул, бичара, Аккүл ягына чыгып качкан булган, мәгәр Туктамыш хан җайдаклары янә куа киткән. Ягъни дә мәсәлән, Дмитрийдан ярдәм көтмәгез сез, ул Мәскәүгә бернинди дә гаскәр алып кайтмый. Юкка кан коюның файдасы юк. Мәскәү үз теләге белән капкаларын ачса, Туктамыш хан бер генә холопның да җанын кыймаячак. +Дивардагы сәрхушләрнең аптыраудан баш кашуын күргәч, Василий белән Семён - икесе тиң муеннарындагы тәреләрне изүдән чыгарып, кызлар урынына, чуп-чуп китереп, үбә үк башладылар. +- Менә, Иисус Христос исеме белән ант итәбез, Туктамыш хан Мәскәү каласына бер зыян да салмый!.. +Дивар өстендәге ирләр, җил сыпырып төшергәндәй, шундук юкка чыкты. Берникадәр ара шәһәр урамнарында ыгы-зыгы авазлары да яңгырап торды бугай. Урданыкылар да киң ерымнар эченә төшеп югалдылар. +Кичке алты тулып килгән чакта шәһәр капкаларын киң ерымнар өстенә төшерделәр. Олаулар белән ажгырып йөрерлек киң басмага тәре белән Иисус рәсемнәре тоткан поплар, шәһәрдән качу өчен сак дружиналары ялларга өлгермәгән бояр аламалары, маңгайларына кәккүш элгән чибәр-чибәр кызлар тезелешеп чыкты. Туктамыш хан кала каршына нибары өч мең җайдак кына алып килгән иде, хәзер инде алар арасыннан да нибары дүрт йөз нәүкәрне генә ияртеп, капка турысына төбәп китте. Аның сөттә коендырып чыгарылгандай ап-ак төстәге айгыры асылмалы күпер өстенә менеп баскач, мәскәүлеләрнең һәммәсе аһ итте. +Ханның өстендә зәңгәрсу төстәге чәшке тиресеннән тегелгән бик затлы тун. Баш түбәсенә елкылдап торган алтын очлым кигән. Аякларында алтын җепләр белән чиккән сафьян итек. Бармакларында әллә якут, әллә мәрҗән ташлар белән затлыланган зур йөзекләр. Ә ат йөгәнендәге барча аел-нукталар, ияр сиртмәләре белән өзәңгеләр, дирбиядәге бизәк, хан җиләнендәге җиң кайтармалары, каеш аеллары, ятаган сабы, кыны - барчасы да тоташы белән алтын. Айгырның сыртына ябылган хәтфә келәмдәге бизәкләргә чаклы алтынкөмеш җепләр белән чигелгән бит! +Бояр аламалары белән поплар шаккатудан авызларын да яба алмый тора иде, кулларына ипи-тозлар тотып, Остей кенәз беркадәр алга чыкты. +- Мәскәү сине җиңүче итеп каршылап тез чүгә һәм синең мәрхәмәтлелегеңә өметләнә, бөек Туктамыш хан! +Аны Мәскәү кенәзе, һич югы боярлары да түгел, ә ниндидер килмешәк һәм япь-яшь воевода каршылавы Туктамышның битенә төкерү сыман яңгырады. Үз-үзен белештермичә, ул ятаганын суырып чыгарды да аның очы белән әүвәл Остейның бугазына төртеп алды. +- Ни пычагыма дип чит кенәзлек эшенә тыкшынып йөрисең син, сасы чүл +Остейның сер бирмичә елмаеп торуы Туктамышның соңгы түземлек серкәсен дә сытты. Ятаганын өскә күтәрде дә килмешәк кенәзнең муенын күз ачып йомганчы кыеп төшерде ул. Аннан инде ярсуын тыя алмыйча, нәүкәрләре ягына борылып әмер бирде. +- Мәскәү эченә, алга! Каланың бер генә сараен да калдырмыйча кырып бетерегез! Каланы бер тәүлек буена таларга тулы ирек бирәм. Мәскәү урамнарына сыймаган төмәннәр бистәләргә чапсын. Дмитрийга буйсынган Можай, Звингурыд, Борау, Руза дигән калалар борын төбендә генә. Алардан тыш, имеш, әле аның үз исемендәге Дмитрий каласы, Юрий илә Вүлдәмир кенәзләрнең зур-зур кирмәннәре, кайтыр юлда җебегән кенәз төбәп качкан Коломна каласы бар. Берсен дә кызганып тормыйча, акыртып таласагыз да була. Чөнки үзен Искәндәр Зөлкарнәйн дип саташа башлаган куркак кенәзнең инде биш-алты ел буена Алтын Урдага ясак илткәне юк. Сез Дмитрий малын түгел, ә шул карак кысып-кымтып калган Урда нигъмәтләрен үзебезнең йортка алып китәсез. Ул карак кенәзне гомер бакый гафу кыласым юк! Моннан ары урыс кенәзләренең сыңары гына булса да минем каршыма ярлык өчен шуышып килмичә карасын!.. +Карабәк Болгар каласында имән бүрәнәләрдән яңа дивар күтәртү белән мәшгуль иде. Туктамышның Мәскәүне тез чүктереп кайтуын ишеткәч тә, нык хәйранга калды. Ханның Сарай тәхетенә менүенә ике ел чамасы гына булып килә, ә ул, әнә, үзен Чыңгыз-сәрдәр, Бату-сәрдәр тиңе санап йөргән Дмитрий кенәздән дә бик тиз кан костырды. Каты куллы, усал тотынды бу. Моның һәрчак миһербанлы, мәрхәмәтле булып хакимлек кыласына өмет баглап яшәү - нык саташу. Эт симерсә, хәтта үз оясында үсеп җиткән көчекләрен дә артыксына, талый-тешли башлый. Ә Карабәк - көндәш. Туктамышның казна коргаксыды йә фәлән дошман миңа сугыш белән яный, дигән кырык сәбәп табып, иртәгә дә, аннан соң да бертуктамый Карабәкнең баш түбәсен чүкеп торуы да мөмкин. Их, үзбаш булып, беркемгә дә буйсынмыйча яшәрдәй дәүләт төзе идең! Әнә, башка чыгып, үз йортын һәм келәтләрен корып яшәгән гаиләгә бер күрше дә ник сыерыңны иртән-кич савасың йә нишләп әле бер каз оясы бәбкә үрчетәсең, дип кереп бәйләнми бит. Балаларыңа дога ятлатасыңмы син, әллә инде типкәләп йөртәсеңме - анысына да читләр тыкшынмыйлар. Бер күрше икенчесенә ясак түләүне, сугыш аты, яугир бирүләрне, бер-берсенең каралтыкураларын җимереп китүләрне, талауларны белми. Күршеләрнең бер-берсенә гозере төшә икән, сәнәк кирәк булса, оны бетеп китсә, кибән куйган йә йорт күтәргән чакта ярдәм кирәксенсә, ахыр чиктә инде килен төшерсә йә кызын кияүгә-фәлән бирсә... Ә дәүләтләр менә шушы кагыйдәне боза, кара гавамга түгел, ә казнага, ил табынына хуҗа булып алган таҗдарларга һаман байлык җитми. Һәммә сугыш, барча даулашулар - санаулы гына караклар аркасында. +Халкыңны иярт идең дә күз күрмәгән, колак ишетмәгән ерак җиргә китеп олак идең! Бер генә күрше дә сиңа низаг белдермәсен, һичбер дошман өстеңә яу йөрмәсен, сине ничек яшәргә икәнен өйрәтмәсен иде. Әмма Казан, Болгар, Чаллы, Алабуга, Кирмән, Җүкәтау, Кашан калаларын тутырган татарыңны, оясыннан куптарып, кайсы якка гына алып китәсе соң? Татар барып сыенырдай иясез дала-таулар калмаган бит инде җир йөзендә. Синең Болгар олысың төрле яктан киртәләп куелган һәм капкыннар корылган гомумурда, гомуми читлек эчендә. Болгар - чиксез мәмләкәтнең сыңар алачыгы, мал абзары, тегермәне, остаханәсе, ахыр чиктә, бер имчәге генә. Мәркәз каракларының тәгамен тыгар өчен ит китер, сөтен-маен, тире-киндер, тырма-сабан, ат вә сыер, җариялектә әрәм булачак җиләк кебек кызлар, мәет булып сытылачак яу ирләре китер. Аһ, ничек кенә котыласы соң бу этләр тормышыннан?!. +Карабәк Казан каласын да, Җүкәтау, Чаллы, Кашаннарны да биш әйләнеп чыкты. Әй, беткән соң, җимерелгән, таланган бу җирләр! Болгар каласында элек сәед булып торган Низами карт сөйли: +- И-и, апаем! Кем иренми, кем җокламый, барысы да эт шикелле килеп талады инде. Җегерме ел элек әүвәл Наугырыттан җиде җөзләп кенә ушкуй төшкән иде. Безнекеләрнең Сарайга үзара ызгышып җаткан Хызыр илә Килдебәкнеңме, әллә Хызыр илә Тимерхуҗаныңмы кайсысындыр җаклап җауга киткән чагы. Теге ушкуй җулбасарлар каян гына моны белеп алганнардыр, шул җиде җөз кеше, гарасат сымак җимереп кереп, Болгар сарайларын нигезенә тикле талап җугалдылар. Безнекеләр җимерелгән җыртыкларны да җамап өлгермәде, җәренгә, икенче җылны әйтәм, көзге җәмсез җаңгыр төсле әйләнеп килделәр дә, җәнә барча келәт-лапасларны корыттылар теге җулбасарлар. Өченче җылны тагын. Җәмгысы җиде тапкыр килеп таладылар. Җимерелмәгән җорт, җыртылмаган койма калмады. Шуннан нишләп безнең Болгар мантысын ди инде? Безне җаклар өчен Сарай җагыннан сыңар гына да җаугир килмәде, Сарай безгә җыгылып җатканда да җәрдәм кулын суза белмәде бит. Шуңа без ни җыртыгыма дип һәм дә нинди җөз илә ул ханнарга хөтбә укыйк ди соң?!. +Низами картны тыңлау да ширбәт түгел, ә үзе әллә ничә кабат яуга кереп йөргән Җәүдәт атлы ирдә дә үч вә рәнҗеш һич бетмәгән әле. +- Чулман буйлап төшкән ушкуйлары бер хәл, алар таласа да, көймә белән каекларына сыймаган байлыкны барыбер дә ташлап китәләр бит. Алар яшь кызларны да көтү-көтү итеп коллыкка алып китми, монда гына әтәчтәй таптыйлар да, эсселәре басылгач, барыбер югалалар. Ә менә шулар эзеннән килеп җиткән кенәз алайлары каза да каза инде. Алары сыңар көбә белән калканны да, ат вә сарыкны да калдырмый. Өстәвенә, җария итеп тоту өчен меңәрләгән безнең чибәрләрне үзләренә алып китмичә калмый бит шулар. Каладан чыккан чакта ут ташлап калдырырга да онытмыйлар. Интек аннан ел буена яңа бура бурап, дивар корып. Аякка бастырдык бугай дип, тураеп, маңгай тиреңне сөртергә өлгермисең, икенче бер кенәз килеп җитә. Шуннан, менә, тернәкләнеп кара. +- Урысларны Болгарга кертми калган, куып җибәргән чакларыгыз да булды лабаса инде. Кырымда яшәсәк тә, без дә ишеттек бит, - дип Карабәкнең куз ташлавына, әлбәттә инде, Җәүдәт яугир кабынып китми калмый. +- Шулай шул, алты ел элек кыш башында урысларның берьюлы өч кенәзләре ияртеп килгән гаскәрен Болгарга да, Казан эченә дә якын җибәрмәдек. Юкса, Болгар каласы өстенә бик шәпләнеп ташланганнар иде. Уен-муен түгел, Чулман яклап, козгын өере сыман, берьюлы егерме мең ирләре диварга ябырылды. Өсләренә кайнап торган сумала, мичкә-мичкә сулар, арбасы белән таш коябыз, юк, күзләре тонган үгез шикелле һаман үрли болар. Янгын элгән бүрәнәләр тәгәрәтә башлагач кына беркадәр чигенделәр, мәгәр барыбер дә яуга ыргылу бит исәпләре. Шуннан Хәсән бәгебез туплардан ядрә очырырга әмер бирде инде... +Хәсән исемен ишетеп алуга ук, Карабәк капылт әсәренде, читтән күз ташласаң, бу мизгелдә ул үзе дә чукышырга әзерләнгән әтәч төсле иңбашларын кабарткан, сулыш алулары да кайнарланган иде, әмма моны яугир Җәүдәткә +- ...Ун туп берьюлы ут бөркегәч, һәммәбезнең колаклары тонды, диварларга чаклы дер-дер килде. Урысларның да коты алынды шул. "Кыямәт, кыямәт! Шайтан, шайтан!" - дип үкерә-үкерә кирегә сикерделәр. Өнсез калган атлары, котырынып, җайдакларын җир өстенә койды. Ул гына җитмәгән, Хәсән бәк капкаларны ачты да дөяләргә атланган аерым бер алайны яу кырына ташлады. Акыра-акыра, ике өркәч арасына таккан бакыр табак-комганнары белән ду куптарып өсләренә килгән дөяләрне күргәч, ат-бичаракайлары тәмам шашты. Җайдакларын коеп төшерү генә түгел, аларның йөгәнен җибәрми йә авызлыкларыннан эләктерергә маташкан урысларны да таптап бетерделәр. Аннары барысы да, бүре өере куа килгән сыман, ачык дала ягына торып качты. Шуннан яу тукталды. Урыс кенәзләре безнең янә туплардан ут ачудан шүрләп тора. Ә чынында бездә уч төбенә кырып салырлык та дары калмаган шул. Иллә мәгәр Хәсән бәк моны сиздерми, ул безнең өчен отышлы солых төземәкче... +- Ә ни өчен солых? Хәсән бәккә анысы ник кирәккән? Сез инде тулы җиңүгә дә ирешә алырлык хәлдә булгансыз бит, - дип Карабәк ярсый-ярсый бүлдерсә дә, Җәүдәт бирешмәде. +- Урыслар ниндидер качак соран аша бездә дары юклыкны да, каладан тышка чыгып яуга ташланырдай чирү калмавын да белеп өлгергәннәр. Кенәзләр, әтәчләнеп, ун мең тәңкә йолым сорый башлады. Безгә ярдәмгә Казаннан Мәхмүт солтан атлы әмир килгән иде. Ул дивар эчендә җыелган меңбашларга "йолым түләмибез, яуга керәбез, шәһид булсак та, Ходай Тәгалә каршына чиста намус белән китәбез", ди. Ә Хәсән бәк каршы. "Йолым өчен без соңыннан йөз мең тәңкә дә, ике йөз меңне дә табарбыз, ә ирләребез яуда кырылып бетсә, хатыннар ялгыз, ил баласыз калыр, Болгар үләр", - дип һич чигенми. Меңбашлар шаулаша, моны тыңламыйлар, һәркайсының лачын, бөркет булып таныласы килә. Ахыр чиктә шул Хәсән бәк урыс кенәзләренең һәркайсына берешәр мең тәңкә чыгарып бирергә үгетләде. Кенәзләрнең шундый сәдака күргәч тә өннәре тыгылды, ахрысы, күлнең төбен күккә аскан кебек, шундук борылдылар. Меңбашлар һаман тынмый, әмирлеккә Мәхмүт солтанны таләп итәләр, Хәсән бәкне җебегәнлектә, соранлыкта гаепли башладылар. Ә Хәсән бәк түзә алмады, бер атнадан соң җыенды да Казан каласына китте. Шулай итеп, без акыллы бәксез торып калдык ул чак... +- Имәндә икән чикләвек, - дип үзалдына сөйләнеп куйды Карабәк. - Ә мин аны икейөзлелектә, Болгар-йортны сатып, Туктамыш арбасына күчеп утыруда гаепләгән булам... +Кайвакытта ник туганыңа үкенүдән бәкегә чумардай хәлгә килсәң дә, бәхет атлы кояшның болыт ертыгыннан елмайган чаклары да булгалый икән ул. +Туктамыш Мәскәү өстенә яу белән барган чакта Карабәк барыбер дә аңа җигәне Көңгер кул астына баскан бер мең җайдакны кушып озаткан иде. Орышбәрелешләргә керергә насыйп булмагач, болгарлылар анда сынаулар үтәргә дә, үзләрен күрсәтергә дә өлгерә алмаган. Әмма, ни әкәмәт, буш кул белән генә кайтмаганнар. Көңгер энекәше Болгардагы кәрвансарайга йөздән артык япь-яшь кызны кертеп бастыргач, Карабәк әүвәл үз күзләренә үзе ышанмыйча торды. Боларның күбесенә унөч-ундүрт яшьтән артык түгел, ләкин берсеннәнберсе чибәр, һәркайсы да чия кебек пешеп җиткән инде. алмый торды. Чибәрлекне бирсә дә биргән Ходай бу марҗага! Иртәнге кояш нурыннан керфекләрен ачкан чәчәк-гөлләр кебек керсез һәм гүзәл бит бу! Гаярь ирләрнекенә тиң озын, зифа гәүдә. Күк йөзедәй ачык-зәңгәр күзләр. Пешкән алма төсле алсу яңак. Коллыкка төшү бәхетсезлегеннән усал кысып басса да, хәтфәлеген һич тә яшереп булмаслык күпереп торган, йомшак, сусыл иреннәр. Ә алга чыгарып салган озын толымнары астыннан төртеп торучы ике дәү алманы сокланудан карап туймаслык шул. Алар ике йомарлам камырдан әвәләп куйган шикелле түм-түгәрәк, өстәвенә песи балалары кебек җанлылар да сыман. Әнә, кызый сулыш алган саен, түшенә салган толымнар да кар астыннан типкән чишмәләрдәй уянып сулкылдыйлар... +Түзде, тешен кысып түзә белде Карабәк, кичке караңгылык төшкәнче сылу кызның тәненә бармак та тидермәде. Ә мунчага кергәч, җиткән тай йә кыргый җәйрән белән сокланган шикелле, кызның гәүдәсеннән күзләрен аера алмады. Озын, нәфис ботлар. Ике учка сыеп бетәрдәй неп-нечкә бил. Аккош канатыдай йомшак куллар. Һәм, әлбәттә, һаман-һаман үзләренә тартып тора торган, сихерле һәм тылсымлы ике гүзәл күкрәк. Ә ул - ике шома бот тәхетендәге җәннәт пәрдәләре! +- Исемең ничек? - дип эндәште аңа Карабәк, кайнар һава белән кипшенеп беткән иреннәрен ялмап. Әмма дәртләнүдән тамак төбе дә кибеп беткән икән, сылу кызкай аны аңламады. Карабәк, тамак төбен кыра-кыра, ләкин мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышып, янә дәште: +- Атың нинди, җаным? +Сылукай Карабәкнең саф рус телендә сүз кушуына гаҗәпләнде бугай, күл суыдай зәңгәр күзләре җил исеп уяткан чәчәк таҗыдай ачылып төбәлде. +- Анфиса мин, Анфиса атлы булам. +- Матур исем, сиңа бик килешә, үзең дә бик чибәр, - дип, Карабәк теленә беренче килгән сүзләрне тезгән булды, үзе яшь кызыйның аккошныкыдай апак муеныннан, шуның аша очлы, тыгыз имчәкләр өстенә таралышкан аксыл чәчләреннән күзен аера алмады. +- Аһ, чәчләрең бигрәкләр дә хәтфә, бигрәк матур! - дип пышылдыйпышылдый, Карабәк аның чәчләрен сыйпады, әүвәл шуларга, аннары ап-ак иңбашына иреннәрен тидереп алды. +Кыз олыс хуҗасының инде талый, көчли башлавын көтә иде сыман, кул очлары, чияле имчәкләре дер-дер килеп алды. Ә Карабәк бер генә тамчы да кыргыйлык һәм әрсезлек күрсәтмәде, үзен тыя белде. +- Чәчләрең, валлаһидыр, алтын кебек синең, алтын чәчләр... Тукта, ә нигә сиңа Алтынчәч дигән исем кушмаска соң? +Кыз, ниндидер хәвефтән саклангандай, ике кулын да күкрәк турысына кысып баскач, Карабәк элеккечә үк йомшак, назлы тавыш белән аңлаткандай итте. +- Соң, җаныем, син барыбер монда каласың бит. Сине хәзер кайсы яугир генә кире үз илеңә кайтарып җибәрсен соң? Сездәге кенәзләр дә бер генә тотакны да кире кайтармый, җария итеп тота, ә аннары, инде чукындыргач, хатыннары итеп алалар бит. Сине дә әллә кемнәр түгел, ә үз туганнарың шундый ук язмышка ташлады. Алар урынына безне сүгәргәме? +- Әйе шул, атаем да, агаларым да яклап кала алмады. Үзләре урманнарга кереп качты, ә безне урам уртасында зәгыйфь бәбкәләр сыман ташлап калдырдылар. Әйләнеп кайтулар язмас, язмас инде. +Кызның күзләреннән ике тамчы яшь сытылып чыгуын шәйләп, Карабәк +- Кайгырма, җаныкаем, сине монда да рәнҗетүче булмас. Бигрәк чибәр бит син, бик кадерле, түрдә генә утыра торган хатын булачаксың. +Кыз сагаеп калды, янә аккош канатыдай ике кулын күкрәгенә кысты. +- Мине җарияң итеп тотарга исәбең юк, берәр хезмәтчеңә кияүгә бирергә җыенасыңмы әллә? +- Юк, - дип кайнар пышылдап, аның керәчтәй ак иңбашларын үбеп алды Карабәк. - Мин сине үземә хатын итеп алам. +Әмирнең иреннәре, акрын гына шуа-шуа, имчәк очларына, ике кызгылт чияләргә күчте. Кызыйда да дәрт кузгалды, ахры, Карабәкнең башы аның ике канаттай кулларына, алтын-җитен чәчләренә күмелеп юкка чыкты. +Ай артыннан айлар киек казлар кебек үтә торды, ә Карабәк Болгар каласы белән, барыбер дә, сокланып туя алмый йөрде. Ушкуйлар һәм кенәзләр никадәрле генә килеп җимермәсен, аның тамырын да, үзәген дә корыта алмаганнар. Әнә, шәһәр уртасында Ходай Тәгалә тарафыннан кадап куелган ике калкан, ике маяк төсле, Зур һәм Кече манаралар калага дан һәм шөһрәт өстәп утыра. Алар шулчаклы да төз һәм мәһабәт ки, гүя күк йөзенә очып китәргә җыенган аксыл-соры ике каләм сыман. Шәрык ягына келәмдәй сузылган хәтфә ялан буйлап Ак пулат, Кара пулат, Кәрвансарай, Ак мунча, Казый һәм Хөкем сарайлары тезелешеп киткән. Карабәк, беренче эше итеп, Зур һәм Кече манаралар янәшәсендә Ак мәчет күтәрде, гөмбәзләре өстенә көмеш йөгерттерде. Мәчет хозурында даны борынгы чорлардан ук килгән зур мәдрәсә булган, аның бинасын ак ташлардан кабат тергезделәр. Инде хаким йорты, әмир йорты турында да уйларга вакыт иде. Карабәк үзе дәшми йөрсә дә, башкалар аның аяк табаннарына ут үрләтте. +- Әмир сарае, таш кирмәннән гайре яшәп буламыни? Һәр каланың йөзек кашы - әмир йорты лабаса! +Ниһаять, кала уртасында Чулман ярындагы ак ташлардан яңа, калын диварлы кирмән төзү эшләре канат җәйгәч, Карабәк Сөн белән Ык арасында калган гәрәйлеләр янына барырга ниятләде. +- Сез монда кирмәнне миннән башка да төзеп бетерәсез инде, ә минем үз туганнарымны ничә айлар буе күргәнем юк. Алып килде дә ачык кыр уртасында ташлап калдырды бу, дип сүгеп ятмасыннар... +Ык ярларына якынлашкан саен, Карабәкнең күңелендә соклану һәм горурлану хисләре көчәя генә барды. Үзе сәер, үзе матур бу Ык. Урыны-урыны белән ике яктан табигать терсәкләре белән төртеп уяткан төсле тарая да тау елгасы кебек күбекләнеп, котырып ага ул. Аннары бу коллык аранын ерып чыгуына сөенгән шикелле берәр үзәнлек табып тынычлана, йөгереп йөреп арган сабый баладай йокымсырый сыман. Елганың менә шулай җәелгән төшләрендә яр буйларын баскан камышлыклар бар, ә алар арасында җәен, шамбы, чуртан, кызылканат, алабуга, табан балыкларының иренеп кенә йөзеп йөрүенә һичбер шик юк. Ыкның колга шикелле йә җәядән ычкынган ук шикелле туп-туры булып аккан урынын эзләп табу кыен. Ык, кышкы юлда салулаган чана сыман, әле бер, әле икенче якка боргаланып килә дә, кайчакларда, арттан куа килүче кансыз сунарчылардан койрык чәнчеп качкан төлке төсле, капылт читкә ыргыла, ә урыны-урыны белән хәтта эздән җуйдырырга тырышкан шикелле, бөтенләй кире якка борылып та ага. Кем белә, шул урындагы сихри дөньядан аерыласы килмәгәнгә шулай кабат кайта-кайта хозурланадыр ул. Ике як ярдагы шау чәчәккә чумган шомыртларны, алар артыннан сузылган әрәмәлекләрдәге камырлык, гөлҗимеш, чия куакларын ташлап китүләре ансатмыни?! +Ык турында риваять тә яши. Имеш, Таш Билбауга хуҗа булып утырган бер албасты аны сылу кызлар урынына гел мәгарәдә генә бикләп тоткан, матурлыгы белән фәкать үзе генә сокланган, ди. Болыннар өстендә колыннар, җәйрәннәр шикелле сикергәләп-тилереп уйнарга тилмергәч, албасты гырлап йоклаган бер төндә чыгып качкан икән бу матур кыз. Аны куып тотмакчы булып, Билбаудагы албасты аның артыннан улын җибәргән, ди. Елга яры буйлап сибелгән күлкәйләр әнә шул албасты малаеның куа барганда салган, йә күсәген тидереп алган кайнар эзләр ди бит. Куып тота алмаган аны яшь албасты. Ык-сылукай Чулман елгасына чумып югалган, ди. +Асылда да, елга яры буйлап сибелгән эреле-ваклы күлләрне яшь кияү кыз алырга килгәч чәчеп җибәргән көмеш тәңкәләргә дә охшаталар бит бу якларда. Көзгедәй су өсләрендә - төнбоек, ярларында - камыш, ә ул камышлар арасында, һичбер шиксез, кондыз, көзән, сусар. Күлләр чәчелгән үзәнлекләрдә түбәтәй-түбәтәй булып утырган күкчәчәк, тукранбаш, зәңгәр чәчәк, кыңгырау утраулары, яр буйларында бәбкә үләне, бака яфрагы, аксыргак, сарут, кылган... Иң мөһиме - бу якларда төмән-төмән атлар изеп киткән ялан-үзәнлек юк, ошбу тарафның кылыч орышларын да, уклар болытын да күргәне юк сыман. Кыргый, садә, керсез табигать. Мондагы алкалы каеннар, ак чәчәккә күмелгән юкә агачлары - үбелмәгән кызлар, кочылмаган яшь кәләшләр сыман. Аһ, гүзәл соң, әй, тылсымлы, оҗмахтай бу яклар!.. +Карабәк үзе белән бер йөз җайдак кына алып чыккан, ә сәфәре хакында һичбер кемне кисәтмәгән иде. Ык ярында үзен Кормаш, Балтач, Уразай бәкләр иярләреннән төшеп каршы алгач, гаҗәпләнүдән баш чайкарга гына мәҗбүр булды. +- Миңа хәзер ауга чыгу да өметсез, сез анысын да белеп, киекләрне миннән алда урачаксыз икән, - дигән шаяртуына каршы көлеп кенә җавап кайтардылар. +- Кунакка кисәтмичә килеп төшкән кода-кодагыйлар бик тиз бозылыша, дигән сүзне ишеткәнең юкмы әллә, Карабәк әмиребез? Алар килгәч кенә чәкчәк ясый йә токмач баса башлаган кодагыйны ялкауга чыгаралар, ә хатыннар аркасында аннары кодалар да бер-берсенә сыртын куешалар. +- Ау димәктән, түрәләрнең авы да кешенеке төсле булмый икән лә ул, - дип, Карабәк чаптарының йөгәнен эләктергән Балтач авыз ачты. - Олы түрә кисәтеп килә торган булса, вак түрәләр киекләрне бауга бәйләп йә элмәккә үк утыртып чыга икән. Шуннан олы хаким үзен мәргән дип шапыра да инде. Нәкъ төртмә әйтемдәгечә. "Карт алаша үз койрыгын күргәч, мин колын дип, и-и, масая икән". +- Оһо, мине карт алашага да чыгара башлады бу Балтач, - дип, Карабәк бер үпкәсез рәхәтләнеп көлде. - Алай алаша икән, хатыннарың белән бер мунчага җибәр. +Айгырлар шикелле кешнәп көлешкәннән соң, төтен сызып утырган казаннар һәм ашъяулыклар янына барып тезләнделәр. Хатыннар уртага зурзур җамаяклар белән ит калҗалары, карта-эчәгеләр китереп тезгән арада Карабәк тирә-якка күз йөгертеп алды. Бик күп ябалдашлы, матур гына тирәк ышыгы бу. Яр астында гына Ык челтери. Кул сузымында бер күл. Әйләнәсе наратлардан да биегрәк тау уратып алган. Бер уйласаң, бу иңкүлек үзе - олы таба, ә җайдаклар һәм бәкләр шуның бер читендә утыралар сыман. Авыл кору өчен менә дигән урын. +- Бу төбәккә килеп төпләнгәнгә биш ел үтеп китте. Инде ничә авыл калкып чыкты икән? - дип сорады ул, аерым гына беркемнең дә йөзенә текәлмичә. +- Һи, кем санаган аны! - дигән җаваптан шундук чамалады. Әһә, Кормаш телгә килде, күрәсең, калган ике бәк алдында абруе төплерәктер. +- Үзебезнең түбәдә генә дә җиде авыл булдык, - дип һаман да шул Кормаш дәвам итте. - Шуларын әйләнеп чыгарга да вакыт җитми әле. Былтыр гына, менә, көз ахырында, кар тирән ятканчы дип, Сөн буйларын айкап кайтканыем. Күршеләр ни кыйлана икән, алардан артта калып адәм хуры булып йөрергә язмасын дип. +- Ни җитмәсә, артта калган, тар маңгайлы булып саналасыз? - дигән Карабәкнең соравыннан да мәлҗерәп төшмәде ул. +- Һе, ни дип, авылда шул инде. Мәчетең юк, тегермәнең аякка басмаган, аннан килеп, арба-чана ясый торган осталарыңа, тимерчеләреңә алачык юк икән - син үзеңне Аллаһның кашка тәкәсенә санап, күкрәк киереп йөрмә инде, туган. +- Менә сиңа иске авыздан яңа сүз, - дип, Карабәк баш чайкады. - Ә мин әле авылларга тимерче дә кирәклеген күз чалымына да китереп карамадым. +- И, апаем, тимерче дә, аннан килеп, ияр тегә, камыт вә ыңгырчак ясый белә торган осталары да күче-күче белән кирәк инде. Атларның урманнан агач ташымый, кибән тарттырмый торган чагы юк та бит ул, бичаракайларның. Өстәвенә, ара ерак дими, унар-унбишәр чакрымга кунакка йөрешәбез. Анда да, Аллаһның кашка тәкәсе сымак, гел атларда инде. Менә шуңа күрә дирбиякамыт ясаучыларыннан тыш, каз каклый, чәкчәк-гөбәдияләрен телеңне йотардай итеп пешерә, килешле итеп күлмәк тегә белә торган алтын куллы хатыннарыбыз да, ай-яй, бик кадерле безгә! +- Ә шулай да, Сөн ярында ничәләп чамасы авыл санап кайттың? - дип Карабәк янә иске эзгә кайтты. +- Сикиядан Сөнгә төшә-төшә, уннан артык авыл санадым бугай инде. Беренче чиратта, мәчетләре, базарлары булган олырак авылларга исләр китте. Яхшый, Үрәзмәт, Әмәкәй, Күбәк, Гайсар, Аккүз, Исәммәт, Яркәй, тагын... э-э-э, Шәммәт, Кадермәт, Аеш, Кыргыз, Ябалак... Менә шушыларын башыннан ахырына чаклы урап чыктым, мәчет төзеп өлгермәгәннәренә кереп вакланмадым. +- Нинди Яхшый, каян килеп төшкән Исәммәт, Кадермәт ул? - дип күкерттәй кабынды Карабәк. - Исемнәрен һич кенә дә аңлап бетермәдем. +- Һе, безнең татар менә шулай кисек телле инде, мин нишләтим? - дип Кормаш иңбашларын сикертте. - Яхшый дигәнен Яхшыбай бәк кора башлады да аннары үзе Сарман бәк янына китеп барды. Тегесе моңа кызын биргән дә Зәңгәр тау итәгенә сарай салган икән. Ул югалып бер кыш үтүгә үк, авыл исеменең койрыгын кыскарттылар. Аннары шундый ук очкылык чиреннән Әлмөхәммәт урынына Әмәкәй, Кадыйрмөхәммәт урынына Кадермәт торып калды. Тегеләрдән күрмеш, Уразмөхәммәт, Ярмөхәммәт белән Шәймөхәммәтне дә тач шул рәвешчә сөннәткә утырттылар. +- И-и, болай барса, без үзебезнең әткәйләрнең исемнәрен дә онытачакбыз икән! Әйтергә шулай ансат дип, иртәгә сабыйларны Мөхәммәт урынына Мәмәт, Габдулла урынына Апуш, тагын да яманрагы, урыслардан күрмеш, Нәчтүк, +- Әстәгъфирулла! - дип һәммәсе төкеренде, Карабәккә каршы төшмәделәр... +Кормаш, Балтач авылларын карап чыкканнан соң, Уразай бәк Ак Идел ягына таба алып китте. Сүзсез дә аңлашыла, бер җилләндереп кайтуда гына түгел моның исәп. Әллә чит-ят колаклардан яшереп чишәсе сере бар, әллә нинди дә булса сабак бирергә җыена микән картлач?.. +Бер-ике фәрсәх чамасы ара узгач, алда искиткеч табигать хозурлыгы күреп, әмир хәйран калды. Көнчыгыш тарафтан сихри тасма төсле ике олы елга боргаланып, уйнап килгәннәр дә, калкан булып баскан мәһабәт тауны ярып, бергә кушылганнар. Бер карасаң, алар берсен-берсе табышып кавышкан япьяшь парлар кебек, бер карасаң, дошман кулыннан качып котылган җиткән кызый чал чәчле әнкәсенең кочагына атылып чумган сыман. Хәер, ике елга да искиткеч гайрәтле һәм җитез, аларны әбәкле уйнап куышкан шук малайлар белән чагыштырсаң да артык түгел бугай. Ике елга да, йөзәрләгән чишмә һәм инеш суларын җыя-җыя, гасырлар буена челтерәгән, мең чакрым юл узгандыр, аларны чал сакаллы картлар итеп күз алдына китереп карау да, бәлки, урынлыдыр. Ләкин юк, бигрәк гаярь, үтә мәһабәтләр, аларга картлар төсе мәңге кермәстер, шәт. +- Чулман белән Ак Идел кушылган урын менә шушы инде, - дип, янда талгын тавыш белән Уразай телгә килде. - Җәннәт кайда, дип эзләп йөрисе юк, Ходай Тәгалә аның бер кисәген шушы җиргә бүләк иткән бугай. +Карабәк елгалар ярына күз йөгертеп чыкты. Ак Иделнең бер як ярын ак чәчәккә күмелгән шомырт куаклары каплап киткән. Арада сарырак йә шәмәхә төстәрәк чәчәкле куаклар да очрый. Бу яктагы халык "камырлык" дип йөрткән куаклармы, "эт шомырты" дигәннәре шулай нык үзгәме? Алай дисәң, бу якларда гөлҗимеш агачлары хәйран үсә, диләр. +- Бу ике елга турында сәер бер бәян бар. Әле бәләкәй чагымда ук карт агайлар авызыннан ишетеп үскән идем, инде үзем дә кәкре таякны юлдаш итә башладым, ә шул бәянның серен чишкәнем юк. +Уразай бәк ике елга кушылган төштәге биек тау өркәчләренә текәлеп баскан, карашында уйчанлык, ул моңсулык теленә дә күчә бара сыман. +- Чулман елгасы да, Ак Идел дә Таш Билбауда чишмә ярган, диләр. Ул олуг тау инде мең-мең еллар элек үк бар җиһанның умыртка баганасын хасил иткән, аңа ул заманда бер дәү дию хуҗа булган, имеш. Чулман - тауның гареб кыйсемендә, Ак Иделкәй гареб тарафында түгәрәк күл хасил итеп яткан. Әүвәл бүре, төлке, куян, бурсык, болан, поши, җәйрән, суар - һәммә җәнлек шушы күлләр тирәсендә истирәхәт кичкән. Мәгәр берзаманны Таш Билбауга җирән җонлы аю үз балалары белән адашып килеп кергән дә, гоҗлык өянәге кузгалган саен, ул бурсык, куян, поши балаларын буа башлаган, ди. Моңа үзенең бер дистәләп баласы белән ана бүре чәчрәп каршы чыккан. Җирән аю кайсы тарафка гына ауга кузгалмасын, бүре балалары моның артыннан калмый, хәвеф тудымы, башка җәнлекләрне кисәтәләр икән. Берсен-берсе саклап тора-тора, кайвакытта җирән аю бүре балаларын буып ташлый, моңа җавап итеп, ана бүре дә аю балаларының бугазларын чәйнәп өзә икән. Таш Билбауда шулай тәмуг туган, аю белән бүре балалары олуг тау өркәчләренә дә сыймый башлаганнар. Аюда нәфес котсыз, Чулман суын тик үзенеке генә итмәкче булып, күлнең бер як ярын ишеп җибәргән бу. Иреккә чыккан Чулман Таш Билбаудан аска томырылган да, үзенә өркәчләр арасыннан юл яра-яра, гөрелдәтеп ага башлаган, ди. Үзенең олы күлдән мәхрүм калуын күргәч, дәү +- Ак Идел күленең читен ерып торам, шуның дулкыннары өстенә көймәсал тезегез дә бичара Чулманны куа чыгыгыз сез. Мин зур бер ялан уртасына балчыктан тау өеп, киртә корып торырмын. Сез тиз арада төшеп җитегез дә, Чулман суын борып, Таш Билбауга кире кайтарырбыз. Тик карагыз аны, юлда сезнең берегез дә аерылып китәргә тиеш түгел. Фәкать бергә булсагыз гына, сез карак аюны да, Чулманны да җиңә алачаксыз... +Карабәк сиздермичә генә күз уңын Уразай бәккә таба төбәп ала. Карашын ике елга тарафыннан гел алмыйча сөйли, йөзе җитди, иреннәренә тикле усал кысып куйган. Ул үзе ишетеп үскән бәянга сабый чагында ук ышанган һәм шул хисне кунак әмир күңеленә дә түкми-чәчми күчерәсе килә. +- Менә шушы биек, тоташ тауны Таш Билбаудан төшкән дию өеп куйган. Тизрәк куып җитик, дип ашыга торгач, бүре гаиләсе утырган сал менә шуның бер сыртына бәрелеп чәлпәрәмә килгән. Ана бүре үзе, Чулманны бору өчен юл ярыйм дип, тау итәген икегә телергә тотынган. Ә бүренең ике җиткән улы ике як ярга йөзеп чыкканнар, ди. Шулвакытны биек тау өстеннән күк күкрәгәндәй тавыш ишетелгән: +- Мин сезне бер-берегездән һич тә аерылмагыз, аерыласыз икән, бер-бер артлы барыбер бетәчәксез, дип каты кисәттем бит. Нигә минем гозеремне аяк астына салып таптадыгыз? Аерым көе михнәт чигеп яшәү юлын сайлагансыз икән, интегегез инде... +Шул мизгелдә үк диярлек дию юкка чыккан. Ә бүренең ике улы Ак Идел сулары аша ике ярда ята. Берсен - татар, икенчесен инде башкорт, диләр... +- Үзе кызганыч, үзе яралы булды синең бу бәяның, - дип, Карабәк тик бераздан гына җавап бирде. Ул һаман карашын Ак Иделне буып утырган ике тау өркәченнән аера алмый, йөзе-кыяфәте таш балбалдай иде. +Уразай бәк Ак Идел ярына сыенып утырган йортлар тарафына бармак төртте. +- Өшәр авылы бу. Шул яралы бәян сакчылары. Ә без үз ихатабызга кайтыйк, син күрмәгәндә калыккан яңа авылларга бер күз салыйк әле. +Ак Идел яры буйлап кирегә юырттылар. Карабәк әле һаман гыйбрәтле бәян уйларыннан арына алмый бара, Уразай бәй, яучы карт шикелле, һаман саен алда. +Дистәләп күл ялтыраган үзәнлектә йә иңкүлек, йә тау итәкләренә сузылып яткан дүрт авылга, артыгын түзә алмыйча, камчы очы белән төртеп күрсәтте ул. +- Менә, соклан инде, Карабәк, күз уңыннан кичер. Югары Гәрәй - берсе, калганнары - Түбән, Урта, Кече Гәрәй. Сөннең аръягында тагын бер Гәрәй бар. Барысы да үзебезнең кабилә исемендә. Аксакаллары Мөхәммәт, Гайнан, Әбелшәех атлы булса да, үзләре баш тартты. Юк, безне бутамасыннар, без - Кырымнан ук канны монда алып килгән гәрәйлеләр, диләр. Ун-егерме авыл бер үк атлы булмасын дип кенә, кайберләренә Бурсык, Кабан, Әтәч, Куян дигән кушаматлар таптык, бер төрләрен үзебезчә гап-гади - Такталачык, Каентүбә, Чалманарат дип кенә атап чыктык инде... +Юл уңаендагы беренчесе - Түбән Гәрәй, урамнарына барып керүгә үк, Карабәкнең күзләрендә якты ут кабынды. Матур, төзек, килешле бит, шайтан, күз тимәсен! Урамнарның киңлеген йөзәр адым чамасы корып куйган болар. Димәк, янгын дигән хәвеф туа калса, очкын йорттан-йортка әтәч сыман гына сикерә алмаячак. Капкалары - такта, коймалары - читән. Йортлары йә нарат, йә усактан. Ихата түрендә мунча, келәт, лапас тезелешеп киткән. Байтак гомерләрен сәфәрдә йөрсәләр дә, алдан күрүчән, бик нык әзерлекле бит ул гәрәйлеләр. Келәт идәне астында, һичбер шиксез, кар базлары да бардыр. +Урамнарында бер җан иясе дә күренмәгәнгә генә, як-ягына, хәтта ихаталарга да күз йөгертеп барырга мәҗбүр булды. Әй, юк, җансыз түгел, бер капкадан җиткән буйлы ялгыз кыз чыкты бит, әнә. Иңнәрендә - көянтәгә аскан ике чиләк. Җайдакларны күрүгә үк, мәче җитезлеге белән ихатага кире чумган иде, Карабәк аваз салды. +- Без шулай ук өркеп качардай котсызмыни, сылу? +Яртылаш ачылган капкадан үрелеп, кызый сүз ыргытты. +- Юк ла инде, абый, котсыз түгел лә сез. Каршыга буш чиләкле кеше очраса, юл уңмый дигән ырым бар бит. Мин шуңа гына качтым. +- Ә минем барасы җирем шушы авыл иде, мин килеп җиттем бит инде, сылукай. Әйдә, чыгып күрен. Мин ырымнар белән баш катыра торган кеше түгел. Аның каравы, бер канунны гомерлеккә ятлап куйдым, менә. Бүредән курыксаң, урманнарга йөрмә... Әйдә, чык, дим, ичмаса, су эчер син безгә. +Ниһаять, кыз тәвәккәлләде, ахрысы, чиләкләрен алъяпкычы белән каплыйкаплый, кабат пәйда булды. Карабәк күз йөгертте: агайлар әйтмешли, авызыңда эреп китәрдәй җиләк төсле пешеп җиткән сылу бала бит бу! Яше, мөгаен дә, ундүрт-унбиштәдер, әмма үзе төлке-сыртланнар да куып тота алмас җитез җәйрән сыман. Алъяпкыч канатлары астыннан ике алма төрткән. Алъяпкычны буып куйган биле бер уч көлтә төсле. Озын итәкләре аякларын каплый, тик зеңгелдәп барган тәңкәле толымнар астына күз текәсәң, тиз-тиз уйнаклаган тыгыз таучыклары аның төз, көчле аяклы икәнлеген ассызыклап тора. Аз да түгел, күп тә түгел, бүген үк яучы җибәрерлек килен ләбаса бу сылуҗанашкаем! +Урам уртасында сиртмәле коены чаптар да инде күптән сизенгәндер, түземлеген җуеп, ул да шунда тартты. Бура янына килеп җитүгә үк, Карабәк ияреннән сикереп төшкән иде дә, кыз бик җитез икән, сиртмә бавын эләктерергә өлгерә алмый калды. Ә кызыкай, кулларын тиен шикелле җитез биетә-биетә, кое сиртмәсен әүвәл торна борыныдай аска таба иде, аннары күз ачып йомарлык арада бура авызында ялык-йолык килеп, комнар белән ышкып чистартылган бакыр чиләк калкып чыкты. Аны бура почмагына җайлап утыртты да телгә килде сылу: +- Рәхим итегез, әйдә, эчегез соң! +Карабәк, сихерләнгән сыман, аңа текәлеп тик торуын белде. Кеш тиреседәй елкылдап торган чем-кара, хәтфә, йомшак чәчләр. Карлыгачның ике канатыдай кыйгач кара кашлар. Озын, куе керфек. Шомырт төсле чем-кара күзләр. Бер генә сыры да булмаган алсу, сусыл иреннәр. Нәни, йомры ияк. Оялудан, тарсынуданмы икән, кызарып чыккан ике матур яңак. +- Үзегез су сораган идегез ләбаса, йә, эчегез инде, - дип кызның елмаюын да күргәч, Карабәк, әйтерсең лә, телен үк йотты. +Менә сиңа гап-гади бер авыл уртасында иң беренче булып очраган татар кызы! Син шушыңа гашыйк булмый йә, хәвеф-мазар туса, якламыйча, коткармыйча кара!.. +Карабәк иреннәре белән көмеш суга чумды. И-и, бу суның келәм кебек йомшак, нәфислеге, әй, аның тешләреңне чымырдатырдай хәтфә суыклыгы! Шушы таныш түгел сылу кулыннан алып эчкәнгә генә шулай татлымы соң бу, әллә туган якның тәгәрмәч эзенә җыелган сулары да зәмзәм буламы ул?.. +- Айзирәк мин, - дигән җавап Карабәккә болытлар өстеннән төшкәндәй талгын ишетелде. +- Ә нишләп япа-ялгызың син? Авылыгызда нигә берәү дә юк? +- Ялгыз түгел, өйдә инәкәй бар. Күрше карчыклары, бала-чага монда бик күп әле. +- Ә өлкәннәр? Мин ирләрне, хатын-кызны әйтәм. +- Һи, абый, мәзәк тә инде син. Гәрәйләрнең хәзер кул арасына керердәй барча малай-шалаена, кыз-кыркынга тикле болында бит. Инде атна буе Ак Идел буендагы тугайлыкта печән чабып, печән җыеп ята барча халык. +- Ә син нишләп монда? Нигә анда түгел? +- Андагылар көн кызуында ял итеп алырга туктады, мин авылга чаптым. Инәкәй чирләп егылды, мин аның хәлен белергә дип кайттым. Чәй генә эчерәм дә тагын шунда торып йөгерәм мин. +- Алай икән, алай, - дип маңгаен һәм чигәләрен уып торды Карабәк. Аннан барыбер дә тагын сорау бирде. - Әтиең дә болындадыр инде? +- Минем әткәй юк бит, - дип юаш тавыш белән җавап тотты сылу. - Өч кыш элек Ак Иделгә батып харап булды. +- Нишләп инде? +- Сусарларга куйган җәтмәләрне тикшерергә дип җыенып киткән иде, Ак Идел өстендә боз ярылган да, әткәй, мәрхүм, су төбенә чумган. Безнекеләр өч көн буе ыргаклар белән дә эзләп карадылар, таба алмадылар. Идел аңа кушылган Шәбез төсле, Бәҗәнә шикелле вак-төяк инеш түгел, ул бит диңгез сымак. Колга буе гына ярык эченә ыргак ташлап, минем әткәйне ничек итеп таба алсыннар ди? +- Үлгән артыннан үлеп булмый, сеңел, җаны оҗмахтадыр, син кайгырма бик үк, - дип юатырга мәҗбүр булды Карабәк. Аннары үзен төрткәләүгә сискәнеп, башын борса, чаптары чиләктәге суны төбенә кадәр эчеп бетергән дә тагын сорый, ахры. +- Җитте, җитте, наный, - дип, хәзер инде атны юатты ул, муеныннан шапшоп сөеп алды. - Без өебезгә кайтып җитмәдек бит, тагын юл чыгасы. +Карабәк Айзирәкнең кулларыннан алды, кыюланып дәште. +- Син тагын болынга төшәм, дигән идең. Әйдә, алып төшеп, ул тугайлыкны миңа да күрсәт әле. Мин печән чабып кәҗә маемны чыгарган оста түгелтүгелен, шулай да сәнәк тоту, кибән куюларны гына булдыра алырмын сыман. +- Ай-һай, абый! Кибән түбәсендә печән алып тору өчен минем Саттар абый кебек булу кирәк. Менә ул, ичмаса, булдыра да инде. Кулларына карап өлгереп тә булмый, бер уч печәнне дә кире төшермичә җыеп бара белә. Үзе тиен кебек боргалана, әле шунда тузан болыты күтәрердәй итеп биергә дә өлгерә. +- Ярар, укам коелмас, кирәк булса, мине дә мендерерсез. Алай-болай синең арттан яучы җибәрергә кирәк булса, миңа Саттар абыең белән дуслашып кую да артык булмас. +- Әй-лә, абый, тиктомалдан нигә шаяртасың? Синең кебек ай-кояшлар безнең ише хәерче ихатасына нурын ташлый димени инде? - дип, Айзирәк асылда да нык кына үпкәләде, яулыгының бер очын авызына кабып, борылып ук китте. +- Сылуым, сылуым, - дип, артыннан юыртырга мәҗбүр булды әмир. - Серкәң бөтенләй дә су күтәрми икән, миңа шаяртып сүз кушарга да ярамый микәнни соң? +- Ярамый! - дигән коры гына җавап ишетелде, әмма ни хикмәттер, сылу +- Мине болынга алып бар, дип сорадым бит. Әйдә, җыен да чык. Тугайлыкка аптөш инде мине. +- Ярар, ярар... +Күз ачып йомган арада Карабәк эргәсенә алмаш чаптар китереп җиткерделәр. Айзирәк иңгә-иң басып бара башлагач, Карабәк аны кысып кочаклап алудан үз-үзен көч-хәл белән тыйды. Ут кебек янган тәннәрен бер-берсенә тидерергә дә шүрләп, юл буена талгын юырттылар. Биек тау өстеннән ачылган искиткеч манзараны күреп алгач кына, Карабәк капылт чаптарының йөгәненнән тартты. +- Тыр-р-р, малкаем. Тик кенә тор берүк. Мин мондый матурлыкны кабат кайчан күрәм әле. +Тау астында, тиңсез дәрья булып, Ак Идел-сылукай талгын гына ага. Карабәкнең чал Иделне, Чулман-Нократларны, Тын елганы, Җаек-Сакмар буйларын, Кондырча, Ык, Сөн, Нокыш суларын, хәтта Җидесу төбәгендәге Ак-су белән Күк-су атлы дәрьяларны да барып күргәне бар. Һәммә елга, һәрбер чишмә, пыскып янган учак шикелле үк, гомер бакый карап туймаслык ул. Ләкин кайсысы гына шуларның Ак Идел атлы сылу елга белән тиңләшә ала икән? +Әнә, тау астында нинди хәтфә болын! Үләннәре талгын искән җилдә дә диңгез дулкыннары төсле берсе артыннан берсе куышып йөгерешә. Бу үлән диңгезенең чиге-чамасы юк, ул яр буйлап офыкларга кадәр сузылып юкка чыга. Тугайлыкта, түмгәк-түмгәк ясап, куе әрәмәлек үсеп чыккан. Агачлар арасында кәккүк кычкыруы, былбыл белән тургай сайраулары. Әрәмәлекләр артындагы сай сулыкта аккош, челән, ләкләк, торна аваз сала. Барысы да - хыялларда күреп иләсләнгән җәннәт бакчасыдай, монда тутый кошлар һәм тәвис-ханбикә үзе генә җитми. +- Ныклап кара, хәтереңә салып куй, синең гыйшкың менә шунда кала, - дигән сәер җөмлә колакларына килеп ишетелде. Үз-үзенә ышанмыйча, Карабәк иярендә утырган Айзирәкнең иреннәренә күз ташлады. Юк, ул түгелдер, аның иреннәре нык кысылган. Алай булгач, әллә Ходай үзе, әллә йөрәге эндәштеме соң аңа? +- Һай, безнекеләр эшкә кузгала бит! - дип аваз бирде сылу. - Сүзләүләре мөмкин, яннарына ашыгырга кирәк. +Карабәк чаптарының касыгына үкчәләрен тидереп алды, ике янган йөрәк тау өстеннән аска томырылды. Уразай бәк күптән инде бирегә төшеп җиткән, колачын киң ачып каршылады. +- Җаны теләгән - җылан ите ашаган, ди. Печәнчеләргә ярдәм кулы сузарга ниятләгәнсең икән, рәхим ит тә уртасында бул, кунак түрә. +Карабәккә әүвәл чалгы, шабыр тиргә баткач, сәнәк тоттырдылар. Кибән куючы яшь-җилкенчәкне күргәч, шулар янына чапты. Анда килсә, сүз берләшкән сыман, һәммәсе дә кибән түбәсенә төртеп күрсәтәләр. +- Май ягылган күмәчне ялкау да ярата ул. Син, әйдә, шул күмәчнең тәмен татып кара әле. +Югарыда унтугыз-егерме яшьләрдәге, Карабәкнең үзе шикелле үк, карачутыр егет. Качышлы уйнап та маташмады үзе. +- Сиңа су эчергән Айзирәкнең абыйсы инде мин. Саттар атлы булам. Минем белән рәттән һич югы тирләгәнче басып тора алсаң, бер атна буена ашаудан баш тартам, - дип рәхәтләнеп көлә. +Өчме-дүртме егет берьюлы чүмәлә чаклы печән ыргытуга, Карабәк кибән өстеннән мәтәлде дә төште. Гарьлегеннән тагын өскә таба ыргылган иде дә, +- Кетәклектә һәр тавыкның үз урыны мәгълүм. Каш ясыйм дип күзеңне чыгарырсың. Безгә син печән чүмәләләрен ташып өлгертсәң дә җитә. +Кичке эңгер-меңгердә күз бәйләнә башлаганчы печән ташый-ташый, Карабәкнең ике кулы өзелеп төшә язды. Аякларын да көч-хәл белән генә сөйри иде инде, Аллаһның рәхмәте, "ярхәмкалла, тәмам", дип кычкырып, эшне туктаттылар. Карабәк чүмәлә төбенә чүгүгә үк йоклап китәр сыман иде, яшьләрнең тугайлык уртасында учак кабызуын күреп әсәренде. Монысы ни тагын да, болар ни кылмакчы? +Учак өстеннән сикереп уйнаулар да, әйлән-бәйлән килеп биюләр дә, учка йөзек салып җәза бирүләр дә - берсе-бер калмады. Карабәк өчен болар, әлбәттә инде, чит-ят, ул аларның бер бөртеге турында да ишетеп белми иде. Хәйран калып, күзәтеп тик утырды. Инде аның күз кабаклары йомыла башлавын шәйләделәр бугай, Уразай бәк чышан-пышан килде. +- Тал белән печәннән әвәләп куйган чатырларның иң кырыйдагысы, әнә тегесе - ул синеке булыр. Кер дә ят, Карабәк. Иртән йоклап калсаң, хурлыгын соңыннан Ак Идел суы белән дә юып бетерә алмассың... +Иртән төш күрдеме ул, саташтымы - яшерен бер фәрештә аның борынын, колакларын хәтфә үлән белән кытыклап уяткандай булды. Баш астына салынган иярдән калкынып як-ягын карманса, бернинди фәрештә дә, хәтфә үлән дә юк. Чатырдан баш сузса, болынлыкта да бер җан иясе дә күренми бит әле. Таң атмаган дияр идең, әнә, Ак Иделнең үр ягыннан офыкны кызартып, кояш чыгып килә. Димәк, йоклап калмаган, Ходайга мең шөкер, аны хурлыклардан йолып алган бит ул. Ул дигәне тагын фәрештә бит, кайда икән үзе? +Карабәк чишмә урынын кичә кич үк ятлап калган иде. Гер таккандай кулларын яман болгый-болгый, тәнен яза-яза, су янына килсә, чишмә улагы янында Айзирәк елмаеп утыра. +- Уяндыңмы, түрәм? - дип эндәшкән тавышына кадәр газиз, кайнар. +- Мине син уяттың бит, әйт, шулаймы? - дип сүз кушты Карабәк тә, артык түзалмыйча. +- Юк, мин түгел, ә фәрештәң, - дип елмайды таң сылуы. +- Синең кебек фәрештәне көтеп күпме хыялландым! - дип пышылдады әмир, таң сылуын кочагына алып. +- Мин дә, түрәм! - дип җаваплады әллә таң сылуы, әллә барча җиһан... +Карабәк Айзирәкне җитәкләде дә печәнчеләр ыстаныннан читкә торып йөгерде. Аякларга урыны-урыны белән аксыргаклар, сарут, кандала үләннәре тешләк ата каз шикелле ябышмакчы була, яшүсмердәй кызган Карабәкне генә һич туктата алмый. Уразайлыларның ботаклардан корган чатырлары тәмам күз алдыннан югалганчы, Агыйдел ярына килеп төртелгәнче йөгерде алар. Яр буенда Айзирәк, артта калган чатырларга төртеп, искә-аңга чакырмакчы иде, яргаланып беткән иреннәре белән әмир аның сабый баланыкыдай үпкәләп бөрешкән нәни генә авызын томалады. +- Син хәзер мәңгегә минеке, тик минеке инде! - дип пышылдады ул, ут капкандай тиз-тиз сулыш ала-ала. +Аннары әмирнең иреннәре колак очларына, иңбашларга, муенына, ике пөхтә ими арасына очып күчте. Җиргә тезләнделәр. Зәңгәрсу алъяпкыч, яшькелт күлмәк, аксыл итәкләрнең җиргә шуышып төшүен дә һичкем шәйләмәде. Тездән узган үлән искиткеч тә хәтфә, шундый кайнар иде, ул ике ярны юрганшома тәненә, дәрттән ташып тулган күкрәкләренә күз салуга, яр буендагы таллар да көнләшүдән түбән иелде, ә җир җиләкләрнең яңаклары оялудан кызарып чыкты сыман. +Айзирәкнең имиләре ике алма зурлыгыннан артмыйдыр да әле. Очларын да пешкән чия дип кычкырырлык түгел. Ләкин нишләп бу кадәрле нәфис, татлы, үзләре йомшак та, тыгыз да һәм сихерле соң алар! Карабәк онытылыбрак үпкән чакта чия төше чаклы ими очларыннан ике тамчы сөт тә сытылып чыкты бугай. Сөбхәналла, җир йөзендә кырыкка хәтле яшәп, үз гомерендә мондый да татлы, бу чаклы да исерткеч сыеклыкка телен тидереп караганы да булмады бит аның! +Айзирәкнең ими башлары, кендеге, беләкләре әүвәл Карабәкне яшь кычыткан шикелле өтеп алган иде, аннары рәхәтлеге, кырмыска өере төсле, бөтен тәне, иңбашлары, аяклары буйлап таралды. Ә бераздан, Айзирәк тәненең кайнарлыгын, керсезлеген, кадерен тоя барган саен, Карабәк үзен әле кычыткан, әле япь-яшь, хәтфә, куе чыршы миллеге белән чабынгандай тойды. Рәхәтлек мизгелләре чыршының йомшак ылыслары кебек тә кадый, кычыткан кармагы төсле чеметә, яндыра, кыздыра гына бара, ләкин мондый ләззәттән аерылып булмый, ул бу чаклы бәхетне һичбер кайчан татымаган сыман, кайнар мунча ләүкәсендәге шикелле, кабат-кабат чабынасы килә! +Айзирәк тә назлы аваз белән, истирәхәт кичереп ыңгыраша. Ул су эчәргә сусап нәни инеш буена төшкән тай шикелле. Карабәк белеп тора бит, япь-яшь тайны елга янына йөгәнләп тә, хәйләләп тә китерергә була, әмма муенына менеп атлансаң да, ул иренен су өстенә тидерәчәк түгел! Ләззәт, шифа, рәхәт, бәхет, оҗмах Карабәккә!.. +Бер атна буе бөтен шартын китереп туй иткәннән соң гына кайтыр юлга чыкты яңа, яшь пар. Саттар аларны Ык елгасындагы Мирза кичүенә чаклы озата килгән иде, аерылышканда Карабәккә туры карап дәште. +- Айзирәк өчен калкан булып яши белсәң иде, җизни түрә. Без, аның борадәрләре, берни сорамыйбыз, кара гавам кызы, ятимә дип, аны гына син рәнҗетә күрмә. +Инде кочаклашулар бетеп, иярләргә менгәч, Карабәк сорап куйды. +- Карале, кем, каениш, Мирза кичүе дигән атама монда ничек килеп эләккән? +- Аны беркем дә анык кына белми. Тимер-Булат атлы әмирне тез чүктерү өчен бу төбәккә Мамай мирза да килеп җиткән, дигән имеш-мимешләр бар. Ә чынлыкта, ай-һай, килде микән? Ул һич югы бер төмән белән ябырылган булса да, Ык буен да, Ак Идел тирәсен дә айкамый вә измичә генә кайта белмәс иде. Бу якларда түмгәк хәтле вак-төяк түрәләргә дә кибән чаклы олы исем тагу кебек сәер гадәтләр бар. Сарман янындагы Зәңгәр тауда Майкы би атлы бер меңбаш та гомер иткән булган, мәгәр үзен һаман онытмыйлар. Ул Бату хан гаскәрендә, хактан да, бик абруйлы меңбаш булып йөргән, ә Биләр каласын яулап алганнан соң, бер болгар кызына гыйшык атып, шушы якта торып калган икән. Шул Майкы бине ошбу төбәк халкы кайчакларда әмир йә хан дип тә җибәргәли. Әнә, Ык буендагы Тәмьян авылы янәшәсендә Тугаш атлы бер бәк алагаем утар корып яши. Чулманга коя торган бер инеш янәшәсендәге тау башында Бигеш атлы түрә зур йорт салып куйган. Нинди галәмәттер, халык аларның икесен дә, бер чыбыктан сөреп, хан дип атап йөри. Һәр бәндәнең авызына сугып йөреп булмый, ә алар юк кешене дә күккә чөя шулай. Инде аптыраганнан, үзебез дә, торып-торып, һаман баш ватабыз. Шул Мамай мирза чирүендә яу кылып йөргән өчен генә кичүне дә мирзаныкы дип атамадымы икән ул түрәләр?.. +"Сәер, гаҗәеп кыргый хәл бу, - дип, үз эченнән генә уйга чума-чума, кайту юлына чыкты Карабәк. - Мамай хөрмәтенә кушкан булсалар, алар шул мирзаны сагыналар, димәк. Ә ни өчен? Мамайның аларга нинди изгелеге тиде икән? Каты, корыч куллы булганы өчен кадерлеме шулай? Итек ыштыры, аяк чолгавы сыман, туктаусыз алышынып торган хан аламаларыннан туеп беткәннәрме? Менә, баш ват. +Һичбер шик юк, әлбәттә, халык бу Сарайның таган сыман әрле-бирле уйнаган түнтәреш-суешларыннан да, тотрыксыз заманадан да туеп беткән инде. Бозау сыман юаш ирне, үшән алашаны, чи утынны да өнәмиләр, күралмыйлар хәтта. Халыкка тыныч кына, кайгы-хәсрәтләрсез гомер итү өчен ил сагына кыя-калкан булып баса алырдай гаярь ханнар, күмәк гаскәр кирәк бит ул. Әнә, теге чакта Болгарда зар елаган Низамины гына искә төшер. "Без урыс ушкуйларыннан, урыс баскыннарыннан арына алмыйча, канга батып яттык, шул көннәрдә Сарайдагы ханнар безне яклау өчен бармакка-бармак та сугып карамады, Болгар олысын да үзләренә ясак түләргә вакыт җиткән чакта гына искә төшерәләр". Анысы шул чамарак тетеп салган иде, ә гади яугир булып йөргән Җәүдәтне генә кара, ул да үз йортын, үз илен билбирмәс баһадир итеп күрергә хыяллана ласа! +Менә шундый ул хакыйкать, кичәге Габдулла хан һәм бүген йорт хуҗасы булып күтәрелгән Карабәк әмир! Син юкка гына Болгар олысын Урдадан аерып алу яисә халкын үз артыңнан ияртеп кайсыдыр кыйтгага алып китү, аерым ханлык төзеп гомер итү турында хыялланасың. Син йөзәрләгән авылны, йөз меңләгән ир вә хатыннарны күк йөзенә иңдерә дә, аларны җиде кат болытлар өстендә яшәтә дә алмыйсың бит. Халыкның туган-үскән нигезе дә, кендек каны тамган туфрагы, туганы-тумачасы, кода-кодагые, хәтта чикне бозган өчен тибешеп-төрткәләшеп яшәгән күрше-күләне дә бары шушында, Болгар атлы бер олыста гына. Хәтта тирес өемендә тибенгән тавыклар да үзенең ихатасын ташлап китә белми, ызан аша яткан күршеләр бакчасына кереп суалчан каптырса да, кабат үзе ияләшкән ихатага йөгерә дә кайта. Туган җир - ул иңгә элгән йә аякка кигән кәвеш белән җилән генә түгел, аны монысы ертылды йә тишелде дип кенә алыштырып һәм яңартып булмый. Менә шушы яшәгән җиреңне гөлбакчага әйләндерә белергә, ә аны куян-төлке түгел, аю-бүреләр дә үтеп керә алмас кирмәннәргә төреп куярга кирәк. +Әнә, Кормаш, Балтач, Гәрәй авылларын күреп, мең сокланып киттең. Гөлбакчадай авыллар кору, гаиләләр ишәйтү, мал үрчетү, һөнәр алачыклары төзеп кую өчен Кырым хәтле Кырымнан кузгалып килгән халыкка да кан коюсыз, сугышларсыз үткән биш ел вакыт җитте. Ипле-имин биш ел дәверендә Болгар белән Казан калаларың да, Җүкәтау белән Кашан кирмәннәре дә диварларга төренеп, аякка күтәрелде. Әгәр Туктамыш хан Мәскәү кенәзләрен тез чүктереп, арт сабакларын укытып кайтмаган булса, синең Болгарыңа ул ушкуйлар, ул ачәрвах урыслар ирек куеп, ярхәмкалла дип кенә торыр идемени? Димәк, син Болгарыңның култык таякларын ташлап, тураеп һәм көрәеп басуы өчен дә, иң беренче чиратта, Туктамышка гына бурычлысың. Кабык эченә йомарланган әкәм-төкәм сыман, үз йортың, үз гаиләң иминлеге бармаклар шикелле, Болгар, Хаҗитархан, Кырым, Сарай, Актүбә кебек аерым-аерым йортлардан туплана ул. Берең аксый икән, күршеләр кул сузар. Икенчең егылса, дошман таптамасын өчен башкалары каплар. Хаҗитархан, Кырым, Актүбәләрдә дә - синең татарларың! Җучи хан төзеп һәм васыять итеп калдырган олуг илне саклау - безнең бурыч. Их, аны көчәйтер һәм үгез шикелле гаярь итү өчен тәкъдир аларга тагын биш-алты ел сугышларсыз гына гомер бирсә икән!.. +Карабәк янәшәсендә күләгә шикелле беркеп барган Айзирәкне кочагына кысты. +- Шуны уйлап кайтам, көзге айлар якынаеп килсә дә, быел кичекмәстән Ага-Базарда зур ярминкә уздырырга кирәк. Ике йөз, өч йөз еллар элек үк безнең Болгар нәкъ менә Ага-Базары белән бар җиһанда бик зур шөһрәт тоткан. Каф таудан төшеп тә сәүдәгәрләр килеп җиткән монда, Үргәнеч ягыннан кыргызкайсаклар, мангытлар, калмык-ойротлар зур кәрваннар куган. Ни әкәмәт, хәтта гареб ягындагы варяглар да кораб-кораб булып килгәннәр бит. Яшь хатын алды да сараена кереп бикләнде бу, димәсеннәр әле. Яшь хатынлы булган сөенечтән Ага-Базар ярминкәсен дә дошманнарның эче янарлык итеп үткәрергә кирәк. Кайтуга ук һәр тарафка елгыр чапкын юллыйм. Үргәнече, Каф тавы, варяглары, мадьярлары - һәммәсе дә килсен. Минем күңел иркен, бүген арт якларыннан тын алып яшәгән Мәскәү белән Рәзәненә дә чапкын җибәрттерәм, эчләре янсын ла, чукынып китмәгәе! +Ага-Базар ярминкәсе генә үтеп киткән иде, Туктамыш хан чакыру юллаган. +- Сарайда туй! Туктамыш хан үзенең Нәкыя атлы кызын мангыт кабиләсенең олугбәге булган Балтыкчы бәк угылы Идегәйгә бирә. Бөек ханымыз барлык олыс бәкләрен, кала әмирләрен, сәедләрен вә юлтотмыш сәүдәгәрләрне олы туйга дәшә! +Туй икән, туй. Олыс әмире генә булган Карабәк, билгеле ки, мәшһүр хан ук түгел, Айзирәк белән аңа мәркәз үзәгендә, таҗдар сараенда меңәрләгән кунак чакырып туй гөрләтү кебек бәхет елмая алмый. Карабәк, гомумән, өч туен да артык тыйнак кыйланып, түрәләр күзеннән качып бәйрәм итте. Үзенә калса, туйның теләсә кайсысы да, беренче нәүбәттә, гаилә шатлыгы ул. Ә шатлыктан, зур кыңгырау тагып йөрмәсәң дә, бик тиз көнләшәләр. Әмма бүтән бер чараң юк, илтотмыш хан олугбәккә санап туйга дәшә икән, син арба артына тагылган дегет чиләге түгел дигән сүз бу, юлга җыен инде, Карабәк-Габдулла хан... +Карабәк ун-унбиш олаулык бүләк әзерләтте, үзе белән улы Солтанны, җигәне Көңгерне, ике йөз җайдаклы сак нөгәре алды. Кияү буласы Идегәйдән бигрәк ханның үзенә дип әзерләнгән ун чабышкы тайны олау уртасына бәйләп куйганнан соң гына, таштан салган сараеның ишегенә килеп, Айзирәккә дә, ниһаять, аваз салды. +- Олау әзер, сине генә көтәбез, җаныкаем... +Идел яры буйлап төшә башлагач та, Карабәк һәр тарафны мыегына чорнарга онытмады. Сәмәр кирмәнен, Җигүлат тауларын, алардан соң Караяр, Мәчетле, Кайтарма салаларын үттеләр, һәммәсе дә коры-сарылардан арынган яшь таллык шикелле кабаттан күтәрелгән, куәт-сүл җыйганнар. Үзәнлекләр саен сыер, сарык, кәҗә, елкы көтүләре утлый, арпа, солы, арыш басулары тезелешеп кала. Бер генә татар авылында да җимерек келәт-сарай, сугым малы төсле җиргә тезләнгән мунча, янгыннан соң кара кисәүләре белән чулак-гарип сыман +Сарай каласы да арасына балчык һәм таш тутырылган икешәр катлы имән диварга төренгән. Идел ягыннан бөтенләе белән ак таш. Капкалары биек, тимердән тышлаганнар. Дивар артларында зур басмалар, алар түбәләнгән. Почмак саен биек манаралар. Һәркайсында көбә, калкан, сөңге, айбалталар белән коралланган сакчы. +Мәркәз урамнарын санап кына бетермәле түгел. Үзәктәгеләрнең юлына таш түшәлгән. Таш диварлар белән уратылган сарай чаклы йортлар. Боларның һәркайсы аерым кирмән төсле, дошман урамнарга бәреп керсә дә, бу йортларны кан түкмичә генә яулый алмаячак. Мәчетләр күп. Хан сараена җиткәнче үк Карабәк утыздан артык Аллаһ йортын санап үтте инде. Әле күрше урамнарда, шәрык, шималь якларында да манаралар, гөмбәзләр, ярымайлар ялтырап күренә бит, гомум алсаң, бер йөз генә бардыр. Алардан тыш, Сарайда икемеөчме нәсарә чиркәве дә яшәп килә иде, Туктамыш та аларга зыян-зәүрәт салырга җөрьәт итмәгәндер. Мәскәү-Сүздәлдәге Митрәй, Константин, Олег кенәзләрнең барчасы да хәзер, каз-үрдәкләр төсле, тәпиләрен яшереп, шуышып кына, ярлык өчен һәр ел саен Туктамыш каршына килеп йөри диләр. Аларда, күркә сыман кабарып, үз-үзләре белән хозурлану тузганак мамыгы шикелле җилгә очты инде... +Карабәк хан сараена кергәнче үк, бәкләр бәге Хәсәнне күреп сораштырырга карар итте. Хәзер аңа томаннар артындагы кара көннәр өчен теш кайрап йөрүдән бер файда да юк бит. Син - кайчандыр ярты җиһанны дер селкетеп торган Болгар бәге, йортың яшәеше хакына тез чүгә бел... +- Ә мин, колакларны ябалакныкыдай тырпайтып, Болгар хакында адым саен сораштырып торам. Үзең Сарай тарафын бөтенләй ташладың бит, - дип, Хәсән аны колач җәеп, кочып каршы алды. +Карабәк төче камыр төсле җәелеп сөйләшүне бик өнәми иде. Ләкин ул туй түрендә утырырга, күңел ачарга дип чакырылган олы кунак лабаса, чамадан тыш җитди булып кыйлануны да артык күрде. +- Синең өчен Болгар юлына киртә корылмаган, гайбәтче хатыннар төсле читтән генә төпченеп ятканчы, кайт та күрен идең, - дип, сүзләрен бик иләп тормыйча гына авыз ачкан иде, Хәсәннең урт кысуын шәйләгәч, шып туктады. +"Әһә, синең Болгарга булган үпкәң һич үтмәгән икән", - дип нәтиҗә ясады ул күңеленнән һәм бәйләрбәге көтмәгән сүз кузгатты. +- Карале, бәк, туйга килгән булдык инде без килүен, мәгәр Идегәй хакында бөтенләй дә ишеткәнебез юк бит. Мин сарайда утырган чагында ниндидер Балтыкчы бәк исеме колакка чалынды анысы. Әмма кабилә башлыгы идеме ул аксакал, әллә мангыт олысының бәге идеме, аныкларга вакыт эләкмәде. Ә хәзер үзең туйга кил, үзең кияүнең кем икәнен дә белмә, болай әллә ничек, караңгы төн уртасында күзеңә яулык бәйләп, әбәкле уйнаган сыман. +- Һо, гаять катлаулы туй бу, аның бөтен серләрен белмичә килүең отышлырак түгелме икән әле, - дип Хәсән үзе үк баш чайкады. - Син исемен ишетеп кенә калган Балтыкчы бәк күптән юк инде ул. Моннан җиде ел элек безнең Туктамыш хан аны үз куллары белән тотып чапты. +Карабәк, корт чаккандай, үзенең кәнәфидән сикереп торуын да шәйләмичә калды. +- Ничек инде, ничек? +- Тарихы бик озын. - Хәсән янә башын чайкап куйды. - Аксак Тимердән өч төмән чирү алгач, Туктамыш Күк Урда өстенә тәүге тапкыр җитмеш алтынчы санәдә үк килеп җиткән иде. Сауран каласы тышында без аны пыран-заран китереп тар-мар иттек, Туктамыш үзе көч-хәл белән генә качып котыла алды. Аксак әмир ягындагы нәүкәрләр - умарта оясында бал кортлары сыман. Аксак моңа янә өч төмән җайдак биргән. Тагын шул ук Сауран кирмәне янында каршы алдык инде Туктамышны. Бу юлы Күк Урда чирүен Ырыс ханның икенче угылы Токтагый җитәкләде. Туктамышның үз нәүкәрләрен кирмән диварларына ташлавын гына көтеп җиткердек тә, поскындагы төмәннәр белән арттан томырылып, Аксак Тимер озаткан икенче чирүне дә тоташ кырып салдык. Туктамыш Ак-су аша йөзеп кенә үлемнән ычкынды ул чакта да. +- Бәрәч, бәрәч, Туктамыш хан, шулай итеп, үз хакына алты төмән яугирне кырып бетерттеме? - дип, Карабәк кабат күзен акайтырга мәҗбүр булды. +- Алай гына да түгел, - дип кул селтәде Хәсән, аннары элеккечә үк, җитди дәвам итте. - Бу юлы да гаскәр югалтып кайткач, Аксак инде үзе әллә туксан, әллә бер йөз меңлек гаскәр белән, мәркәзебез Сыгнакка төбәп, юлга чыга. Ырыс хан да аны ярты юлда тугыз төмән белән каршы алды. Иллә мәгәр орышка керергә өлгерә алмадылар. Әллә кайдан гына давыл килеп чыкты. Карлы яңгыр атна буе койды. Шуның артыннан ук кисәк салкын бәрде, җир өстен тоташ боз катламы сарды. Хакмы-юкмы, төгәл әйтә алмыйм, мәгәр Аксакның шул яланда бер атна эчендә унбиш мең баш аты әрәм булган, диделәр. Ырыс хан, Туктамышны кайтарып бирүен таләп итеп, Аксак янына илче дә юллап карады, мәгәр теге барыбер тыңламады. Ахырда инде, яуны башлый да алмыйча, кире чигенделәр. +- Ниндидер "Тайгак орыш", "Пычрак орыш" дигән яулар турында хәбәр Кырымга да килеп җиткән иде, бактың исә, гел булмаган икән, - дип Карабәк сүз кыстырды. +- Җитмеш сигезенче санәгә аяк баскач, Аксак әмир янә ияргә күтәрелгән. Нәкъ шул көннәрдә, һич тә көтмәгәндә, Ырыс ханыбыз китте дә барды, туган. Нишләп, ни сәбәптән - һичкем белә алмады. Тәхетне Токтагыйдан да кечерәк Тимер-Мәлик эләктергәч кенә, күңелгә корт төште. Шушы сәрхуш кулы уйнамадымы икән? Бу озак вакыт буе хан булып утырса, безнең эшләр харап, дибез. Менә шундый уйлар белән пошаманга калдык. Ә бу ике дә уйламый, төш җиткәнче түшәктә гырылдый, аннары кич буена, төн буена эчә. Хәтта Аксак әмир дә сәрхуш Тимергә каршы яу кылып йөрүдән хурланган, дүрт төмән гаскәрен Туктамыш кулына ташлап киткән. Ни галәмәт, исерек хан кул астында яуга ташланып, бу бәрелештә дә җиңүгә ирештек әле без. Туктамыш нибары иллеләп нәүкәре белән генә яуны ташлап качты. Тимер-Мәлик Туктамышның башы өчен бер мең елкы вәгъдә иткән иде. Җайдакларыбыз аны илле чакрым куды. Ләкин Аксак әмир Туктамышка гарәп чаптары бүләк иткән булган, безнекеләр андый аргамакны тота алмый кайтты. +- Могҗиза, әкәмәт бу, - дип, учы белән тезләренә суга-суга гаҗәпләнде Карабәк. - Туктамышка нинди генә фәрештә шулай ярдәм итте икән? +Хәсән дә кул селтәде. +- Белмим инде, белмим. Мәгәр моны саклап йөртүче фәрештә, асылда да, бардыр. Өч тапкыр гаскәр туздырып кайткан Туктамышка Аксак әмир дүртенче кат чирү бирсен әле! Могҗиза инде, валлаһи, могҗиза, син хак әйтәсең. Күз алдыңа китер. Җитмеш сигезенче елның азагында Туктамыш Күк Урда өстенә дүртенче кат килгәч, түземе коргаксыган Сауран кирмәне ак әләм күтәрде бит! Каладагылар, кырга чыгып, Туктамышка бигать китерде. Аксак әмир гаскәренә Сауран чирүе дә кушылгач, Сыгнак каласы да озак һөҗүмнәргә түзә алмады. Каладагы бәкләр Тимер-Мәликне, арканнарга бәйләп, Туктамыш кулына чыгарып бирде, ә ул аны ике дә уйламыйча бүкәнгә озаттырды. Тимер-Мәлик Балтыкчы бәкнең кызын хатынлыкка алган, шуңа күрә кияү-хан бабасын бәйләрбәк итеп тә куйган иде. Мондый абруй күргәч, билгеле ки, Тимер-Мәлик янында аңа бабасы тиеш булган Балтыкчы бәк тә сугышларга керде. Туктамыш каршына бауларга чорнап китергәч, Балтыкчы би, газиз кызы белән киявенең абруйларын саклап, яңа табылдык хан алдына тезләнеп бигать китерүдән бөтенләй баш тартты. Меңәрләгән инсаннар каршында, үзәк мәйданда бит. Шуннан Туктамыш, котырынып, ятаганын суырып чыгарды да Балтыкчы бәкне икегә телеп атты. Булачак кияве Идегәйнең әтисе менә шул инде ул... Һәм иң гаҗәбе - Идегәй шунда, дилбегә буе аралыкта гына басып тора иде... Үз күзләре, үз күзләре белән күрде барысын да... +Карабәк озак вакыт буе башын кочып утырганнан соң гына телгә килә алды. +- Минем башыма сыймый. Үзенең әтисен кылыч белән чапкалап үтергән катыйльнең кияве булырга ризалык бирү өчен нинди соран, нинди җансыз бүкән булырга кирәк икән? Шул катыйльнең кызын ничек кенә назлап, сөеп булсын? Минем өчен коточкыч кыргыйлык, монафыйклык бит бу! Үз атаңны ничек сату, аяк астына салып таптау мөмкин? +- Күреп торасың бит, сата да, таптый да аның ише җаннар, - дип уртаклашты Хәсән, ә үзенең тавышы сүнеп торган учак өстендәге казанныкы төсле тонык кына чыкты. - Ләкин Идегәйгә үз җаны кадерлерәк дигән сүз генә түгел бу. Уйлавымча, аста соранлык, мәкер һәм дә зәһәр утлы өмет яшеренеп ята. +- Бабасы, ягъни Туктамыш урынына үрмәләргә ният итүен күз алдында тотып әйтүеңме? +- Әйе, тәхеткә дә өмет итүе бар. +- Анысы барып чыкмас. Идегәй - ул Чыңгызыйлар нәселеннән түгел. +- Шуңа карамастан, Ногай мирза белән Мамай мирза егермешәр ел буе Сарай хакимнәрен уч төбендә биеттеләр, әнә. +Тагын уйга калдылар. Карабәк умарта күче эченә чумган кебек булды. Сәер, сәер кабатлану бу. Мамай мирза, Бирдебәк кызына өйләнеп, хан киявенә һәм иң төп сәрдәренә әверелгән, чынлыкта исә бабасын да, гомумән, Урданы да үзенең уч төбендә биеткән. Хәзер Идегәй Туктамышның кияве булып килә, ул да, мөгаен, гаскәрнең бер өлешен үз кулына эләктермичә калмас. Чишмә шулай акса, иртәгә Туктамышның да Идегәй кулында уенчык хан гына булып калуы бар. Идегәй ни кыйланыр аннары, ни күрсәтер?.. Янә дә килеп, болар икесе дә бер үк сират күпере аша үткән, бер үк тәкъдир кубызына биеп йөриләр бит. Туктамышның әтисе Туйхуҗаны Күк Урдага атланып алган Ырыс хан ботарлаткан. Идегәйнең әтисе Балтыкчыны инде үзе үк шундый канлы язмыш кичергән Туктамыш хан, тагын шул ук Күк Урдага хуҗа булып алган явыз, телеп аткан. Туктамыш хан, ярлыкау һәм яклау эзләп, Аксак Тимер янына чыгып качкан, шуннан чит гаскәр, дошманнар чирүен алып килеп, ханга әверелгән. Тәкъдир дигәннәре бу юлы да кабатлана калса, Идегәй кайсы таҗдар ышыгына барып борын төртергә мәҗбүр булачак соң? Әгәр Идегәй Туктамыш мәктәбен, аның язмышын өлге иткән икән, димәк, кабатланачак бит, аһ, якынлаша бит бу канлы һәм аяныч язмыш! Моннан ничек, ничек котылырга?.. +Тынлыкны янә Карабәк башлап бозды. +- Ә син ничек Туктамыш кылычыннан исән кала алдың? Аның Сыгнакны яулап алган чагын күз алдымда тотам. Син Ырыс хан янында да олугбәк Туктамыш сараенда да син - ханның уң кулы. Кайсы җайдакка да яраган чаптар шикеллерәк. +Хәсән кырыс тавыш белән, кистереп һәм катгый итеп дәште. +- Менә монысын мин сиңа чәйнәп каптыра алмыйм. Чөнки чәйнәп биргән икмәк катысы хәтта сабый өчен дә тансык ризык түгел, дигән сүзне ишеткәнең бардыр, үзеңә уйларга да урын калсын. Ходай насыйп итсә, бермәлне синең башыңа да шул ук кайгы төшәр, шулчак ни өчен минем әүвәл Ырыс, аннары Туктамыш ыстанын сайлап туктаганны үзең чамаларсың. Ханнар килә дә китә ул, икебез дә үз башыбыз белән сынап карадык бит. Ә минем өчен бер кыйбла гына изге һәм кадерле. Нинди генә адым ясасам да, мин иң элек үзем түгел, бәлки бердәм Урда, бердәм татар иленең бөтенлеге, иминлеге өчен көеп йөрдем. Шуның хакына мин шайтан алдында да бил бөгәргә әзер. Бер генә теләк яндыра - татар, татар гына яшәүдән туктамасын, илем таркалмасын! Сүзләремдә бер мыскал ялган да юк, моңа Ходай шаһит!.. +Хәсәнне ул яңадан туйда гына күрде. Ләкин инде Карабәкнең анда бер гаме юк, аны Идегәйнең кыяфәте җәлеп иткән иде. Нинди галәмәттер, утыз яшен тутырып килгән Идегәйдә моннан биш ел элек югалган Мамай мирза чалымнарын шәйләп шаккатты ул. Карабәкнең күңел көзгесе генә шулай, анда үч бар, дип кенә нәтиҗә ясар идең дә бит, юк, әйгенәм, әнә, бер үк төрле гәүдә, бер үк буйлар. Тегесе дә базыграк гәүдәле иде, әмма төптән юан. Бу да нәкъ шул. Мамайның соңгы елларда чәче сирәкләнеп, баш түбәсе пеләшләнеп бетте. Идегәй яшь әле, аның чәчләре сагыз кебек ялтырап, бөдрәләнеп тора. Моның йодрыклары бала башы чаклы, беләкләре имән кәүсәсе сыман. Хәер, Мамай мирза да алышларда, орышларда бер дә сынатмады. Күз кабаклары, мөгаен, беркадәр аерылгандыр. Мамай кабаклары каш астыннан ук шешеп, керфекләре өстенә төшеп яткан иде. Идегәйдә дә кысык күзләр, юкса, әмма каш астыннан төбәлгән карашында - яшен, очкын, ялкын, ут бураны. Юк, бу бер сайлаган юлыннан чигенә йә төлке сымак койрык болгап йөри торган аумакай бәндә түгел. Туктамыш моннан ни өчен кияү ясарга омтылуы җиңел аңлашыла. Әйе, ул Балтыкчының җанын кыйган өчен нык үкенгән һәм гөнаһын юмакчы булып кыйланадыр инде. Идегәйне үз ягына аударса, аңа ияреп, барча мангыт кабиләсе, мал көтүе төсле, Туктамыш хан чатыры астына кереп баса. Ләкин менә Идегәйнең үзенә хан кияве булу ниләр өчен хаҗәт? Ул ни ота?.. +Туй шәп итеп ягылган мунча төсле кыза-җанлана башлагач, бары да аңлашылды. Төп "туй бүләге" хакында Туктамыш хан үзе торып әйтте. +- Мин Идегәй киявемне үземнең угылым дип игълан итәм һәм дә ки ул олуг хан чирүендәге сул канатның башлыгы итеп билгеләнә! +- Афәрин! Машалла! - дип үкерде барча ялагай, соран яраннар. +- Хурлык, оят! - дип төзәтте күңеленнән генә зиһене булганнары. +Билгеле ки, алар берсен-берсе, гомумән, ишетмәде. +Олыс чигенә аяк басканнар гына иде, атын сары күбеккә батырган чапкын каршы алды. +- Сөенче, сөенче, олуг әмиремез, синең угылың бар! Алтынчәч бикәмез сине таза, бөтен бәби илә көтә! +- Әттәгенәсе! Мәгыйшәтнең иңгә канат куя торган мондый сәгадәт чаклары да була икән! - дип, ияреннән сикереп, Карабәк бәхет китергән чапкынны кочагына алды. - Менә мондый сөенеч хакына яшәсәң дә була! +Олаулар ягына борылып күз салса, Айзирәкнең иреннәре кыстыбый чите шикелле бүлтәйгән шул. +- Көнләшмә син, көнләшмә, җанкисәгем! - дип, Карабәк инде Айзирәкне арба өстеннән төшереп һәм кулларыннан тотып әйләндерде. - Синең дә менә шушылай сөендерер чакларыңны көтәм! +Ә ияргә менгәч, барыбер түзә алмады. Айзирәкне иелеп кенә яңагыннан бер үпте дә чаптарының касыгына төртте. +- Мин китим, кулларыма алып багыйм инде тизрәк!.. +Болгарның диварлары күптән сукыр түгел, яннан куян йөгереп узганны да ярканатлар төсле шәйләп тора. Карабәк ташкирмән эченә аяк баскан иде, Алтынчәч тә, кырнак кызлар белән ясавыллар да ихатага тезелеп каршылады. Алтынчәчнең кулларында ефәк биләүгә төргән тиңсез бүләк. Актарып интекмәсен, җайсыз тиюе бар, дигәннәрдер инде, сабый йөзен ачык калдырганнар. Биләү авызында кызгылт яңак, почык борын, бармак башыннан да бәләкәйрәк ике сызык ирен. Карабәкнең каткан уч төпләрен, кайнар сулышын да сизенгәндер инде, һич тә көтмәгәндә ул күзләрен ачты. Нигә мине хуҗабызга кисәтми күрсәтәсез, дип рәнҗүдәнме икән, шактый яңгыравык тавыш белән аваз салды. +- Ү-у-ә-ә, ү-у-ә-ә! +Сабый тибенүгә, ефәк биләү астыннан арыш саламыдай сары чәчле нәни баш ачылды. Үзен тыеп тора алмыйча, Карабәк таш кирмәнне тутырып шатлык чәчте. +- Минем малай туды, минем угылым бар! Үзем кебек каралар рәтендә йөрмәсен дип, мин аңа Алтынбәк атлы шанлы исем кушам! +- Сугыш-казалар күрмәсен, бәхет-сәгадәт эчендә гомер кичерергә язсын бу нарасыйга, - дип артта кайсыдыр бер ясавыл пышылдады. +- Улыма орыш-афәтләрсез, түбәнлек-хурлыкларсыз гомер язса иде! - дип Карабәк кабатлады... +Теләкләре Ходай Тәгаләнең "амин" дигән чагына туры килмәгәндер, ике ай чамасы вакыт узуга, Сарайдан күңелгә ук булып кадалырдай хәбәр җибәрделәр. +- Аксак Тимер әмир миңа бигать китергән, алай гына да түгел, хәтта аркадаш булырга ант сулары эчкән Харәзем мәмләкәтенә бәреп кергән. Аның мәркәзе Үргәнечне яуламакчы булып, бер ай буе камап интеккән дә, теше үтмәгәч, кире борылган, ди. Иллә мәгәр Кабул ягындагы пуштуннар илә әфганнарның фетнәсен бастыруга, кабат Үргәнечне тезләндерергә ният кора икән. Үргәнечтәге Сөләйман суфига ярдәмгә бер-ике төмән чирү җибәрмичә булмас. Күмәк карар өчен мин диванга дәшәм. +Менә сиңа угыл өстәлү, менә сиңа япь-яшь ата булу шатлыклары! Барысы - чәлпәрәмә! Юкка гына яу-орышсыз тормыш ялварып догалар укымаган, саф сулы чишмә төбенә караган шикелле, Карабәк барысын да үтәли күреп торган, һәр тарафны дөрес гөманлаган. Болай булгач, чиксез тетрәнүләр кичерәсе, канлы елгаларга да чумасы бар икән! Их, ул Үргәнечләргә, ул Аксак Тимергә теш күрсәтеп, үз Урдабызга дошман чирүләре чакырмаска иде дә бит, тик Сарай хакимнәре кара гавам ризалыгын сорап торамыни?!. +Безне котлыйлар +ХӨРМӘТЛЕ КОЛЛЕГАЛАР! +Сезне "Казан утлары" журналы нәшер ителә башлауга 95 +ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм. +Татарстанда, гомумән, татар халкы гомер иткән һәрбер +тарафта "Казан утлары" журналы зур абруйга ия. "Казан +утлары" исеменә тугры калып, журнал халкыбызның җанына +җылылык бирә, рухын ныгыта, әдәби һәм мәдәни тормышын +яктыртуга хезмәт итә. Аның сәхифәләрендә халкыбызның бай +тарихы, кайвакытта фаҗигале тормышы чагыла. +"Казан утлары" яңадан-яңа талантлар ача, әдәби әсәрләрне +беренчеләрдән булып укучыларга ирештерә. Журнал +редакциясендә талантлы әдипләр, иҗат әһелләре эшли, аның +тирәсенә милләтебез язмышына битараф булмаган әдәбият +сөючеләр туплана. Инде бер гасырга якын дәвердә "Казан ән татар йортына якын дус, киңәшче булып килә. легалар! Гадәттә, юбилей көннәрендә үткәннәргә нәтиҗә ясыйлар. Әмма шлау өчен дә бик кулай вакыт. Журналыбызның туган көнендә башкарган рланып кына калмыйча, яңа кызыклы проектлар башлап җибәрик. "Казан уе юлларыбызны якты итсен! Барлык хезмәткәрләргә нык сәламәтлек, иҗат уңышлары һәм укучыларыгызның арта баруын телим! +Хөрмәт белән, +Римма РАТНИКОВА, +ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, +ТР Журналистлар берлеге рәисе УТЛАРЫ ДӨНЬЯГА НУР ЧӘЧӘ "КАЗАН УТЛАРЫ" - ТАРИХИ ЕЛЪЯЗМА УЛ +Вакыйф +Нуриев +МӘҺДИЕВ ҺӘМ... +БӘЯН-ХАТИРӘ +...ипи +МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: "Бар шундый малайлар - атна буе юкбарны ашап яшиләр дә, шимбә көнне авылларына бер кирпеч ипи алып кайталар. Сугыш вакытында авылга атна саен бер кирпеч ипи кайтарып кара әле син! Дөньяда шуннан да зур байлык булырмы?" ("Без - кырык беренче ел балалары" әсәреннән.) +ӘНИ СӨЙЛИ: "1943 елның җәй ахыры. Без Мөхәммәт Мәһдиев, Зөлхия Миңнекәева һәм мин (Арча районы Сеҗе авылына кияүгә чыгып, шунда кырык биш ел балалар укыткан әнием Нәкыя Абдуллина. - В.Н.) Яңа Чүриле районы Сикертән җидееллык мәктәбен "5"легә генә тәмамладык. Сүз куештык: Арча педагогия училищесына китәргә! Ул урман артындагы Үрнәк бистәсендә. Документларыбызны тапшырдык. Хыялыбыз - укытучы булу! Әнинең мине җибәрәсе килми. Ничек җибәрәсе килсен, әти, абый - сугышта, мин - әни белән калган дүрт баланың кул арасына керә башлаган бердәнбере. Колхозда "помбригадир" булып эшлим. Укырга теләк шулкадәр зур ки, китәргә әзерләнәм, лапаста кача-поса чемодан ясыйм. Тактадан. Өйдә вак кадак таба алмадым. Йөзлене җибәрәм. Кадак тышкы якка чыкмасын дип, эчке якка авыштырыбрак кагам. Эш беткәч, чемоданны ачып карасам, бөтен кадак эчкә чыгып тырпаеп тора. Үзләрен бөгеп тә булмый. +Кичкә таба Гөберчәктән Мөхәммәт килде. Бер җәйдә буйга үсеп киткән, каралган. Үгез җигеп көлтә ташыган, җир сөргән. Шуларны сөйләде. +Иртәгесен әни басуга киткәч, эчен кадак камап алган чемоданымны алдым да Зөлхияләргә чаптым. Аннары ике кыз Гөберчәккә юл алдык. Анда безгә Мөхәммәт кушылды. Шулай итеп, өчәү юлга чыктык. Зур юлга! Белем юлына! Алда күпме михнәт, газап күрәсебезне без әле белмибез. +Өч классташ. Тактадан ясалган өч чемодан. Тузанлы юл... +Тирә-якта ни кычыткан, ни алабута калмаган. Барысын да ашап бетергәннәр. +И ул елларда... Үзәккә үтте ачлык. Әнинең: "Һай балалар, балалар... Сезгә нәрсә ашатыйм инде мин", - дип, безне кочаклап елаганы хәтердә. Мөхәммәтләр дә ач. Әнисе каяндыр аз гына он юнәтеп, кычыткан ашына умач салган көн өйдә зур бәйрәмгә әверелә. +Май аенда шимбә көнне укудан кайтышлый Мөхәммәт, Зөлхия һәм мин Күчтем авылының бәрәңге басуына китәбез. Җилләнгән басуда кар астыннан чыккан, яңгыр, кар сулары юган бәрәңгеләр була. Шуннан әниләр күмәч пешереп бирә иде. Без аны дүшәмбе көнне үзебез белән алып китәбез һәм алты көнгә тигезләп бүләбез. Безгә аз гына эләккән шул черек бәрәңге кәлҗемәсе дә ярап торды ул чакта. +Берсендә шулай, Чөмә-Елгадан Рафаэль Кадыйров (аның апасы Курса разъездында пекарняда эшли иде) дәрес вакытында Мөхәммәткә аз гына ипи сындырып бирде. Мөхәммәт аны шунда ук капты һәм, укытучыга сиздермәскә тырышып, чәйни дә башлады. Бәнәнә апа дәресе иде. Ул сизми каламы соң инде?! Безгә биргән сорауның җавабын Мөхәммәттән сорады. Мөхәммәт авызындагы ипиен чәйнәми генә йотарга мәҗбүр булды. +- Йоттыңмы инде? - дип сорады укытучы. +- Йоттым, апа, тик ипинең тәмен белмичә калдым, - диде Мөхәммәт, авыр сулап. +Училищеда безгә карточкага ипи бирәләр бит әле. Өйдәгеләр аны бөтенләй күрми ләбаса. Шуңа күрә безгә бирелгән ипине, ач булсак та, ашамаска тырышабыз. Аны каядыр ераккарак яшерәбез. Югыйсә, нәфесебезне тыя алмыйча, ашап бетерүебез бар. +Беркөнне бүлмәгә Мөхәммәт килеп керде. Миңа үзенең ипиен бирә. +- Нәкыя, чемоданыңа салып куй әле, - ди. +- Юк, юк, Мөхәммәт, салып куя алмыйм, - дим. +- Нигә салмыйсың? +- Чемоданымның биге начар. Ипиеңне урласалар... Сиңа ни дип җавап бирермен?!. +- И-и-и... Нәкыя, Нәкыя!.. Син кешенең башы ике дип беләсеңме әллә? Синең ул кадаклы чемоданыңа курыкмыйча кем кулын тыксын инде?! +1947 елның 20 августы. Яңа Чүриле районы үзәгенә конференциягә җыелдык. Мөхәммәт тә шунда. Мин, кечкенә гәүдәле, колакка да катырак булгач, алгарак утырдым. Зал тып-тын. Кемдер аркама кагылып алды. Ап-ак чәчле бер апа миңа мәктүп бирә. Борылуга берничә рәт арттарак утыручы Мөхәммәтнең миңа туп-туры карап торуын сиздем. "Записка"ның аныкы икәнен шунда ук белдем. "Нәкыя, буфетта ипи саталар. Күпме алсаң да, бирәләр", дип язган ул. Эчемә шатлык сыймады. Тәнәфестә чиратка басып, ике ипи алдым. Димәк, өйгә энем һәм сеңелкәшләрем янына күчтәнәч белән кайтачакмын. +ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: "Бер елны безне - бер төркем язучыларны Арчага чакырдылар. Уракның иң кызган вакыты иде. Безне басуларга алып чыгачаклар. Маршрут билгеле: Курса, Курса Почмак, Масра, Казанбаш, Гөберчәк, Сикертән... Юлыбыз туган авылым Сеҗе аша үтмәсә дә сөендем. Күрше авыллар да минем туган як түгелмени?! Минем туган як түгелмени аларның басу-кырлары, урман-чытырманнары?! Атаклы Курсави, Ахун, Мәһдиевләрне биргән якка кайтабыз. Менә Мәһдиев язган "Пауал тегермәне" турысын, "торналар төшкән җир"не үтеп, "Масра басу"га күтәреләбез, зыңлаганын" тыңлап торганда, "тын, бик тын" булган басуларда бүген "сабырлык, акыл чәчү" турында уйлап та булмый. Монда көрәш бара. "Ак барс" дип аталган хуҗалыгыбыз игенчеләре кырны штурмлый. Дөресен әйтим, мондый уңышны беркайда да күргәнем юк иде. Хикмәти хода, шушы галәмәт минем туган ягымда бит әле. Җирне әйбәтләп эшкәртү, тиешенчә ашлау, сортлы орлык чәчүнең хикмәте икән. Ярый әле комбайннар зәһәр. Барысы да чит илнеке. Без белгән "СК"лар бу кырга керсә, икмәкне йота алмыйча, шунда ук тончыгачак ди. "Һоланд"лар артыннан сузылып калган пакусларны гына күр әле. Алар шундый калын, шундый биек ки, без утырган машина килеп бәрелер кебек. +Икмәк ташый торган "КамАЗ"лар берсе артыннан берсе китеп кенә тора. Башта алар кыр буйлап урманга менә. Аннары урман кырыеннан Гөберчәккә юл ала. +Алар нәкъ менә Мөхәммәт абый, Зөлхия апа, әниләрне ачка интектергән юлдан гәрәбәдәй сап-сары ашлык - ипи төяп чаба..." +...бүреләр +МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: "Безнең бабаларыбыз мәҗүсилек заманында бүре культына табынган булу ихтималын фольклорчылар еш әйтә. Шулайдыр, шулай булгандыр. Бүредән курку белән бергә халык күңеленең бик тирән төбендә бу хайванга курку катыш яшерен ихтирам, олылау хисе ятканын белмибезмени? +- Кичә төнлә бүре килгән, - дип иртәгесен сөйләнгән хәбәр шом катыш серлелек, зурлык, әһәмиятлелек белән йорттан йортка йөри иде. Бүре килгән... Әйтерсең, кабереннән торып борынгы баба, изге ата килеп киткән, ә без берни белмичә йоклап ятканбыз". ("Торналар төшкән җирдә") +ӘНИ СӨЙЛИ: "Ах ул бүреләр!.. Дүшәмбе укырга барганда, еш чыгалар иде. Таң сызылып кына килә, бүреләр инде ауда. Әтидән ишеткәнем бар иде, имеш, бүре сыбызгы тавышыннан курка. Авыл малайларыннан бер сыбызгы юнәткән идем. Берсендә шулай бүре чыккач, битемне кабарта-кабарта шуңа өрә башладым. Сыбызгымның сызгыруына бүренең койрыгы да селкенмәде. Мөхәммәт кенә миңа гаҗәпләнеп карап куйды: +- Нишлисең син, Нәкыя? +- Бүре куркытам. +- И-и-и... Нәкыя, Нәкыя!.. Болар бит - сугыш ягыннан качып килгән бүреләр. Болармы?.. Болар - "зениткалар", "артиллерия" һөҗүмнәрен күргән бүреләр. Снарядлар шартлавын ишеткән, пуля яңгырын кичкән бүреләр. Исләре китә синең сыбызгы сызгыртуыңа. +Бүре чыккач, Мөхәммәтнең безгә куйган таләбе - ерткычның күзенә карамаска, аңа арка белән басмаска. Иң шәбе - аңа ян белән тору. Кемдер, хәтерем ялгышмаса, Марсель Галиев бугай, язып та чыкты әле. Мәһдиев сөйләшкәндә әңгәмәдәшенә ян белән торуны кулай күрә, чөнки безнең татар сүзен тыныч кына әйтә алмый, корсакка, күкрәккә төртә башлый, дип. Бу сүзләр хактырмы, юктырмы? Хак икән, димәк, сабакташымны саклану чараларына бүреләр өйрәткән булып чыга түгелме? +Бүреләр, бүреләр. Ах ул бүреләр!.. +Берсендә шулай карточкага ипи бирделәр. Бер атналык кирпеч ипи. Шуны тизрәк алып кайтып бирәсе, өйдәгеләрне сөендерәсе килә. Ачлар бит инде. Уйлаштык та авылга атна уртасында кайтып килергә булдык. Хәзергә әле юл да бар. Аннары кар явачак, бураннар башланачак. Мөхәммәт кайта алмады, ул - "дежурный". Аның безне җибәрәсе килмәде. Ни үгетләде, ни ялынды. Тыңламадык. Зөлхия белән кайтып киттек. Исән-имин кайтып җиттек. Сеңелкәшләрне, энекәшләрне сөендердек. Төнге өчтә китәргә чыктык. Дәрескә өлгерәсе бар. Училищеда тәртип кырыс. Биш минутка гына соңа калсаң да - куалар! Гөберчәкне үттек, урманга җиттек. Уңда - урман, сулда - кыр. Сулыш алырга да куркып барабыз. Отыры таң беленә башлады. Төнлә кырпак кар яуган. Кыр ала-кола булып ята. Басуга түгелгән тирес өемнәре дә ала-тилә. Чү! Шул өемнәрнең берсе селкенә башлады. Икенчесе дә, өченчесе дә шуып барган кебек. Минем күземә генә шулай күренәме соң? Зөлхиядән сорыйм. Ул җан ачысы белән кычкырып җибәрде: +- Нәкыя! Бүреләр!!! +- Бүреләр?!. +Әнә, тезелешеп, кырны ярып, урманга таба менеп баралар. Нәкъ безнең каршыга чыгарга чамалый болар. Баш бетте болай булгач. +Мөхәммәт!.. Зөлхия белән икебез дә берьюлы әйттек бу исемне. Их, Мөхәммәт! Кичә сүзеңне нигә җиргә салдык икән?! Күңелдә - үкенү, үкенү, үкенү... Яныбызда син булсаң иде хәзер. Ерткычлар белән дә уртак тел таба белә идең бит син. +Күңелнең бик тирән бер почмагында "бәлки, бүреләр юл аша чыгарлар да урманга кереп китәрләр", дигән өметле уй да бар иде әле. Аларның юл буенда түгәрәкләнеп утыруларын күргәч, ул өмет тә киселде. Ерткычлар урманга да кереп китмәде, безгә дә карамады. Гамьсез генә оеп утыра бирделәр. Без ни алга, ни артка бара алмыйбыз. Елыйбыз. Безне бүреләрдән куркып елыйлар, дип уйлыйсызмы? Куркабыз инде. Сүз дә юк. Юлдан каршыбызга бер хатынкыз килүен күргәч, бүреләрдән курку хисе бераз басылгандай булды. Әмма ул хатынны күреп, сөенергә дә, сөенмәскә дә белмәдек. Алда безгә дәһшәтлерәк куркыныч яный бит әле - без дәрескә соңга калачакбыз. Безне училищедан куачаклар! +Озак утырды бүреләр. Тирләгәннәр, пешкәннәр. Сыртларыннан пар күтәрелә Яктыргач кына берсе - араларында иң зурысы, торып басты. Вожактыр инде ул. Биек чыршыларга карап, ым какты. Бүре көтүе ашыкмый, акрын гына, дәрәҗәсен белеп кенә шомлы урман куелыгына кереп югалды. Алар утырган урында, кар эреп, кучкыл түгәрәкләр хасил булган иде. Ә теге хатын Тылаңгырныкы булып чыкты. Гөберчәккә барышы икән. +Хәлбуки, без училищега килеп кергәндә, дәресләр башланган иде инде. Язмышыбыз бик тиз хәл ителде. Бусаганы атлап керүебез булды, директор үзе басып тора инде. Ул: "Хәзер үк күземнән югалыгыз! Ычкыныгыз моннан! Приказ чыгар!" - дип кычкырды да китеп барды. +Без тулай торакка кайтып елашып утырганда Мөхәммәт килеп керде. Беренче тәнәфескә чыгуга, безнең янга йөгергән. Борчылуы йөзенә чыккан. Аңа ниләр булганын сөйләдек. Ул: "Беркая китмәгез! Бүлмәгездә генә утырыгыз", - диде дә икенче дәрескә йөгерде. Кичкә таба Мөхәммәт бүлмәбезгә балкыпсөенеп килеп керде. "Кызлар! Борчылмагыз. Училищеда каласыз. Приказ булмаячак!" - диде ул. Шатлыгыбыздан нишләргә белмәдек. Укудан соң Мөхәммәт Тылаңгырга барган. Теге хатынны эзләп тапкан. Аны директорга алып килгән. Безгә очраган юлчы иртәнге вакыйганы түкми-чәчми сөйләп буып чыгулары турында хәбәр таралган. Аны директор да ишеткән. Шушы, иртән без күргән бүреләр җиткән бит инде ул бичара сарыкларның башына. Төрнәле ягыннан менделәр дә шул. Корсакларын кан белән тутырган тук бүреләр булган алар. Әйтәм аны, безгә борылып та карамадылар. Аларның безгә - яшь кызларга карата булган битарафлыгына ачуыбыз да килмәде микән әле". +ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: "Казанда, университетта беренче курста укып йөргән чагым. Беренче сессия. Беренче имтихан. Мин авылда әзерләнәм. Өйдә үзем генә. Әти-әни эштә. Укып ятам. Башым революцияләр, съездлар, сугышлар белән тулы. Күз алдымда саннар биешә. Ул даталарны ничек хәтердә калдырып бетермәк кирәк. Укыдым-укыдым да урам әйләнеп кайтырга булдым. Төтен баганалары белән күкне терәтеп торган ак авыл. Ак дөнья. Һаваның сафлыгыннан баш әйләнә. Клуб тәрәзәсендә ут бар. Сугылып чыгасы иттем. Керсәм... университетта безне татар теленең нечкәлекләренә өйрәтүче укытучыбыз Хәлил Сәлимов елмаеп басып тора: +- Син бу авылданмыни? +- Әйе, минем туган авылым. Сезне нинди җилләр ташлады? +- Без концерт белән кайттык. Таһир Якупов, Нәфисә Василова. +Миндә имтихан кайгысы бетте. Нигә кирәк Керенский-Меринскийлар, Капланнар-Мапланнар... Таһир, Нәфисә кебек халык бәгыреннән чыккан җырчылар авылга көн саен килеп тормый. +Концерт шәп булды. Халык клубка чак сыйды. Мәшһүрләр кич буена моң сипте. Хәлил Сәлимов университетның журналистика бүлегендә укучы Альберт Һадиев язган, бер абзыйның фронтта һәм мунчада күргәннәре турындагы хикәяләрне сөйләп эч катканчы көлдерде. Концерт барганда, клубның ишегеннән, бүрәнә ярыкларыннан пар чыгып торды. +Иртәгесен буран башланды. Юлларны кар күмде. Имтиханга әзерләнү турында уйлыйсы да юк. Казанга ничек китәргә? Башта шул кайгы. Артистлар да китә алмады. Хәер, аларга борчыласы юк. Хәлил абыйны кунарга үзебезгә алып кайткан идем. Таһир Якуповны да чакырдык. Ашарга-эчәргә бар. Әни коштабак тутырып ит пешерде. Сыйланып тик ят. Иртәгесен клуб көн буена ачык булды. Халык яраткан артистларыннан аерыла алмады. Авылдашларым өчен бер бәйрәм булды бу буран. Минем генә кәеф юк. Имтиханга барып җитә алмасам, университеттан куарлар дип куркам. +Бер тәүлек дулаганнан соң буран тынды. Мин, төнге өчтә торып, юлга чыктым. Артистлар йоклап калды. Бүген имтихан. Авылдан сигез чакрым ераклыктагы Мөндешкә карга бата-бата менәсе. Стансага җитәрәк, кечкенә генә Либәдән дип аталган зиреклекне үтәсе. Аны үткәндә, таң билгеләре беленә башлаган иде инде. Шулвакыт зиреклектән бүре атылып чыкты. Үзе бозау кадәр, башы атныкы кадәр. Хәл китте. Кулда таяк бар-барын. Өскә ташланса, ул таяк белән генә нишли алам мин?! Зиреклектән кинәт чыккан бүре кинәт кереп тә китте. Стансага килеп җиткәнче адым саен артыма борылып карадым. Бүре бүтән күренмәде. Поездга кереп утырганда, хәлем тәмам беткән иде. Казанга килеп җиткәч, вокзал янында җиденче троллейбусны көтеп иза чиктем. Ул килмәгәч, университетка җәяү чаптым, югыйсә, имтиханга өлгермәячәкмен. Бураннан соң җылытты. Казанда кар эри. Тау менгәндә тирләдем-яндым. Авылдашым, ак тегүче Ибрай бабайның калын сарык тиресеннән тегеп биргән тунын салып ташлардай Ведомостьларны портфеленә салып маташа. Ни өчен соңга калуымны аңлата алган кадәр аңлатып бирдем. Ул миңа гаҗәпләнеп карап торды да билет алырга кушты. Алдым. Беренче сорау: "Думская тактика большевиков". Большевикларның Думада күбрәк урын алырга теләүләрен генә беләм. Шуннан артыгын әйтә алмыйм. Гомумән, мин нидер әйтерлек, сөйләрлек хәлдә түгел идем. Беренче имтиханда ук - "провал". Университеттагы соңгы имтиханым да шушы булыр. Хәзер тулай торакка кайтып әйберләремне җыям да авылга китәм. Фермада яки конюшнидә эшләмәслек егетме мин?! Мәктәпнең завучы Тәлгать абый: "Университетны тәмамлагач, авылга кайтырсың. Мәктәпнең стена гәҗитенә баш мөхәррир итеп куярбыз сине", - дип тә ышандырган иде. Бәлки, хәзер үк куярлар. Җитмәсә иртәнге бүре күз алдымда тора. Казанда, университетта калган тәкъдирдә ул минем каршыга тагын чыгачак. Төштән соң укыгач, мин авылдан дүшәмбе китәм. Бер төн булса да өйдә кунасы килә. Юлда үзем генә. Кемнең төнге өчтә торып китәсе килсен. +Тулай торакка кайтып әйберләремне тутыра башладым. Кулыма Мөхәммәт Мәһдиевнең "Фронтовиклар" китабын алгач, әллә нишләп киттем. Педучилищеда нинди михнәтләр күреп укыганнарын әни миңа сөйләгән иде инде. Ач булганнар - укуны ташламаганнар. Юлсызлыктан интеккәннәр - укуны ташламаганнар. Каршыларына бүреләр өере чыккан - укуны ташламаганнар. Син?.. Караватка утырдым да үз-үземне эттән алып эткә салдым. Мөхәммәт абыйның: "Имтиханны бер бирмәсәң, тагын кереп була бит аңа", - дип әйткән сүзе дә искә төште. Авылда минем турында, Мәһдиев аны университетка "по блату" кертте, дигән сүзләр дә йөри бит әле. Хәзер әйтәчәкләр: "Әһә, по блату" кергән иде, укый алмады. 1981 елда журналистика кафедрасы мөдире Флорид Әгъзәмов "Социалистик Татарстан" (хәзер - "Ватаным Татарстан") газетасының 19 ноябрь санында минем турында язып чыккач, "по блату"ны авыл бүтән әйтмәде. Язмада мондый юллар бар иде: "Туган төбәгендә борын төрткән һәр сәләтле егеткызга үтә игътибарлы, журналист җанлы Мөхәммәт Мәһдиев тә әлеге абитуриентка "өметле, тырыш егет" дигән бәя бирде. +"Фронтовиклар"ны "Казан утлары" журналыннан укыган идем инде. Хәзер китабын укыйм. Аны, портфелемә салмыйча, кире шүрлеккә куйдым. Мин университетта калырга булдым. Дүрт көннән соң Субичка имтиханны тапшырдым. "Бишле"лек сөйләдең, "дүртле" куям, чөнки "пересдача" бит, үзең беләсең", - диде профессор. +Либәдән зиреклегеннән чыккан теге бүре исә станса миченә ягучы Галимҗан абзыйның эте булып чыкты". +...мода +МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: "Арткы рәтләрнең берсендә ялт та йолт килеп Әнвәр Ахунҗанов утыра - монысы факультетта киенү моделе. Аның өстендә иң затлы костюм, йә Польшаныкы, йә Югославиянеке. Ул безнең шикелле Казанның дүртенче фабрикасыныкын беркайчан да кимәс. Аның костюмына карата галстугы, галстугына карата күкрәк кесәсеннән күренеп торган бер кисәк тукыма булыр. Штиблетларын буямас өчен ул трамвайга кермәс, гел такси белән генә йөрер. Баскычтан - баскычка. Көненә ничә тапкыр очрашсаң да, өр-яңадан кул биреп күрешер һәм әйтер: +- Мәһди, бу галстугың килешми. Иртәгә мин сиңа икенче галстук алып киләм. +Ләкин икенче көнне син аны күрә алмыйсың - Әнвәр абый ул көнне, һичшиксез, комиссионкада була, югославский костюмын шунда тапшырып, япон материалыннан яңа костюм тектерергә ательега йөгергән була. Факультетта мода ягыннан ул бер генә ирне дә үзеннән уздырмады, без мокытларга һәрвакыт үрнәк булып, модель булып торды". ( "Ачы тәҗрибә") +ӘНИ СӨЙЛИ: "Абыем Нигъмәт сугышта яраланып кайтты да Казанда тимер юлга эшкә урнашты. Бервакыт киндер капчыклар кайтарып атты ул. Шул капчыклардан әни миңа бишмәт тектерде. Фасунлы бишмәт килеп чыкты. Иңсәләре күпертмәле, җиңнәре манжетлы. Гәүдәгә дә ятышлы. Бер атна киеп йөргәннән соң, әни аны, Чүрилегә алып менеп, урыслардан мандырып алып төште. Тик буявы тигез сеңмәгән. Әллә ничек ала-кола булып калган. Шулай да училищеда тагын бер атна киеп йөрдем әле мин аны. Әни тагын Чүрилегә алып менеп мандырып алып төште. Шәп манганнар бу юлы. Ялык-йолык итеп тора. Киеп киттем училищега. Мөрәленең Әлтафи яныма килде дә: "Нәкыя, киемнәрең бигрәк күп синең", - дип әйтеп куйды. Мөхәммәт тә шунда басып тора. Әлтафиның сүзләрен ул да ишетте. "Өч атна рәттән өч төстәге бишмәт киеп килгәч, Әлтафи миндә өч бишмәт бар дип белә икән", дип уйлап куйдым эчтән генә. "Каян килеп күп булсын инде ул кием миндә, Әлтафи. Шул бер бишмәт инде ул. Башта мандырмыйча кидем. Аннары ике тапкыр мандырып алдык", - дидем. "И-и-и... Нәкыя! Нәкыя! Нигә инде шунда, әйе шул, өч бишмәтем бар, дип әйтмисең", - диде Мөхәммәт. "Мокыт", - дип тә өстәп куйды. +Еллар узгач, әдип Мөхәммәт Мәһдиев үзенең бер әсәрендә Закәрҗанның бер пәлтәне өч тапкыр мандырып туган авылында зур "эффект" тудыруын язды". +ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: "Җитмешенче елларда джинсы чалбар модага керде. Аның да "американские", кыршыла торганы. Аны Сорочи базарыннан гына табып була. Анда да кемнәрдер киеп туздырып бетергән ыштан гына. Иң арзаны - йөз-йөз егерме сум. Яңасын табу турында уйлыйсы да юк. Мин дә алдым бу чалбарны. Җәен Арча район газетасы редакциясенә практика үтәргә кайткач, рәхмәт төшкере, мөхәррир Ренат Таҗиев мине штатка алды. Шунда эшләп алган бер айлык хезмәт хакын Сорочида чыгарып салдым. Тулай торакка кош тоткан кебек кайттым. "Авыл гыйбады" дигәч тә, без дә төшеп калганнардан түгел. Бездә дә бар "американский ыштан!" Шул көнне Мөхәммәт Мәһдиевнең пләмәше Җәүһәрнең туган көне икән. Без бер "общага"да торабыз. Якташым мине дә чакырды. Кердем. Хәлбуки, "фирменный штан" киеп инде. Мөхәммәт абый да килгән. Табынга утырганчы фотога төшү китте. Мәһдиев кадәр Мәһдиев белән ничек төшмисең ди. Чиратлап төшәбез, чиратлап төшерәбез. Мин төшергәндә Мөхәммәт абый әйтеп куйды: "Ну, Вакыйф, синең ыштан! Американскийдыр инде бу, име!" Американскиен американскийдыр да, тик менә туган көннән чыкканда, чалбарым тетелә башлаган иде инде. Иртәгесен аны тизрәк Ленин урамындагы "Комиссионка"га тапшырдым. Аны шул көнне үк алдылар. Дөрес, биш сум өстән чыкты чыгуын. Аның каравы котылдым. +Чалбарымны кеше күрми калды дип тә уфтанмыйм. +Мәһдиев күрде. +...юл +МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: "Авыр, кырыс юллар үтелгән. Ничек үтә алганбыз, аңа каян көч килгән? Әйе, әйе, хәтерлим. Левинсон ни өчен алга барган? Отряды тар-мар килгәч тә, өметен җуймаган. Урман караңгылыгыннан чыккач, ул алдында якты дөнья күргән. Елаудан туктаган. "Нужно было жить и исполнять свои обязанности". +Шулай. Безгә дә яшәргә һәм үз бурычыңны үтәргә кирәк иде". ("Без - кырык беренче ел балалары") +ӘНИ СӨЙЛИ: "Юлга чыкканда юлдашың үзеңнән яхшырак булсын, диләр. Мин болай дип тә әйтер идем: "Юлга чыкканда юлдашың Мөхәммәт Мәһдиев булсын!" +Һәр дүшәмбе Зөлхия белән төнге өчтә кузгалабыз. Тау менәбез дә авылга карап торабыз. Ут әсәре юк. Сикертән рәхәтләнеп йоклый. Без, ике кычыткан чыпчыгы, ике юләр, белем алабыз дип черәшәбез. Башта Сикертәннән Гөберчәккә менәбез. Бу араны курка-курка узабыз. Һәр маяк бүре булып күренә. Гөберчәк тә йоклый. Авылга кереп байтак җир баргач, Мөхәммәтләрнең капкасына киләбез. Өйләрендә ут бар. Димәк, торганнар. Сукыр лампадагы шушы тычкан уты - бөтен Гөберчәккә бердәнбер ут. Йорт эчтә. Капкадан кергәч тә, өйгә кадәр шактый ара узасы. Тәрәз шакыйбыз. Ишекне Мөхәммәтнең әнисе ача һәм болай ди: +- И- и-и... Кызларым килгән икән. Әйдүк, өйгә керегез! +- Керәбез! Керәбез! +Кермибезме соң инде?! Сөенешә-сөенешә узабыз. Туңдык. Аз гына булса да җылынып чыгарбыз. +Мөхәммәт тә торган. Ишек бусагасында бүген төнлә үргән чабатасын киеп утыра. Киде дә безнең алда ишектән түргә, түрдән ишеккә йөреп, чабатасының аякка иплеме-җайлымы икәнлеген тикшереп карады. +Аннары юлга өчәү чыгабыз. Гадәттәгечә, фермалар тирәсендә урманга юл таба алмыйча бераз адашып йөрисе. Яхшымы-начармы, Гөберчәктән урманга юл бар әле. Буран булса, анысын да таба алмыйсың. Урманга җиткәч, өчебез дә кесәсеннән бау чыгара. Шуның белән бишмәт итәкләрен күтәртеп бәйлибез. Урман кырыеннан сигез-тугыз чакрым тирән көрт ерып барасы. Елның-елында шәп монда кар. Җил аны кырдан ташый һәм урманга терәп сала. +Юлны Мөхәммәт ярып бара. Без аның эзеннән. Беребез карга кереп чумса, аны тартып чыгармакчы булып, өчебез дә чумабыз. Зәмһәрир суыкларда туңабыз. Мөхәммәткә дәшәбез: "Каттык!" Әйтүебез була, ул кычкырып җибәрә: +- Әнә бүре! +- Кайда? +- Әнә! Безгә таба килә! +Эзләр бутала. Мөхәммәтнекен югалтабыз. Бәрелешәбез. Беребез өстенә икенчебез килеп каплана. Безне кар чоңгылы суырып ала. Күзләребез тирәяктан бүре эзли. Аннары чоңгылдан көчкә-көчкә чыгабыз. Шулай бер аунап алгач, тән җылынып китә. Бактың исә Мөхәммәт бүрене дә безне җылытыр өчен "чыгара" икән. Керфекләребез бәс белән капланган салкын төннәрдә бу "аварияләр" аның "гаебе" белән еш була иде. Аннары җаен табып, юлны дәвам иттерәбез. +Мөхәммәт - алда, тагын юл яра. +Берсендә, шулай тирән көрткә бата-бата байтак баргач, Мөхәммәткә дәшәм, ял ит бераз, дигән булам һәм алга үзем чыгам. +Хәзер юлны мин ярам, имеш. Ярырсың, бар. Аяк кечкенә, чабата кечкенә. Димәк, эз дә кечкенә. Мөхәммәткә шул эзгә басасы, шуны киңәйтәсе. Алдан барды ни, минем арттан барды ни! Мөхәммәтне "ял иттергән" арада чабатам да сүтелде. Командирыбыз рәтләп бирде. Нәкыя, чабатаңны үрәсең икән, калыбында ныграк тарт! Тыгыз булсын, диде. +Мөхәммәт безнең өчен юл яручы гына түгел, юл күрсәтүче дә иде. Кышын без торган бүлмәдә котып салкыны. Туңабыз-катабыз. Өстебезгә урман аварга тора, ә ягарга утын юк. Училищеда тәртип шундый: бүлмәне "дежурный" җылытырга тиеш. Ничек җылытырга тиештер инде ул аны. Урмандагы корысарыны көздән үк җыеп бетердек. Анда бер ботак та таба алмыйсың. +Кайсыбыз гына кизү тормасын, бүлмәләребезне җылыту хәстәрен без - Мөхәммәт, Зөлхия һәм мин бергә күрәбез. Ул көнне дә урманда берни тапмыйча озак каңгырап йөрдек. Мөхәммәт бер каенда корган ботак күреп алды. Ничек итсә итте, агачка менде, теге ботакка ике куллап асылынды. Сындырмакчы була. Ботак бирешми. Аны сындырырга юньле ризык күрмәгән Мөхәммәтнең арык гәүдәсенең авырлыгы җитми. Без Зөлхия белән, үрелеп, аның ике аягын кочаклап алабыз да сабакташыбызны селкетә башлыйбыз, аска тартабыз. Маташа торгач, Мөхәммәтнең ике аягыннан ике итеген тартып алуыбызны сизми дә калдык. Егетебез ботакның очына килеп селкенә башлый. Хәзер инде без аның ялан тәпиләреннән тартабыз. Төшәргә йомшак булсын дип, җиргә киемнәребезне җәйдек. Ниһаять, ботак шартлап сынды. Ялан аяклы Мөхәммәт җиргә гөрселдәде. Без - ике кыз, көлешә-көлешә, итекләрен кидерәбез. Итек - чепуха, ди Мөхәммәт, сез әле чалбарны тартып төшерә яздыгыз... +Мичкә ягарга урманнан ботак-сатак җыюның Мөхәммәт уйлап тапкан юлы безне коткарды. Ул көнне бүлмәбезгә азмы-күпме җылы кунды. +ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: "Узган гасырның 70нче елларында университетның тарих-филология факультетында татар телендә "Әдәби сүз" дигән стенгазета чыгарыла иде. Коридор паласы хәтле бу газетаны диварның буеннан-буена элеп куялар иде. Гадәттә, аның баш мөхәррире укытучылар арасыннан билгеләнә. Шактый еллар бу йөкне Марсель Бакиров тартты. Бер елны Мөхәммәт Мәһдиевне куйдылар. Аның урынбасары итеп мине тәгаенләгәннәр. Мөхәммәт абый: "Сине үзем тәкъдим иттем, Әгъзәмов хуплады. Син ризамы?" - диде. Мин Мәһдиев тәкъдименнән баш тарта алмыйм, риза, дидем. Ризалык бирүен бирдем дә, эшне нидән башларга, унбишегерме метрлы газетаны ничек тутырып бетерергә? Журналистикада укучы бер мишәр егетенә "заказ" биргән идем, "Гонорар түлисезме?" - дип сорады. "Юк!" дигәч, язудан баш тартты. Стенгазетада нинди гонорар инде ул?! +Шулай баш кашып йөргән көннәрдә Мәһдиев безгә дә юл күрсәтте. Башта алдыбызга бер язма китереп салды ул: "Былтырның хисабы". Тукайның шундый мәкаләсе бар бит. Мәһдиев язманың өстенә "Тукайдан түгел" дип тә куйган. Укыдык та шаккаттык. Мөхәммәт абый факультетыбызның кайнап торган тормышын яктырткан. Күпме яңалык, күпме мәгълүмат бу язмада. Автор аларны Г.Тукай калыбына дыңгычлап тутырган. Укырга да кызыклы. Мәсәлән, мондый юллар: "Былтыр татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты Нәҗип Исмәгыйлев (сүз киләчәктә галим, хаттат булачак, Г.Тукай бүләген алачак Нәҗип Нәккаш турында бара) тәүлектә 24 урынына 26 сәгать булуын исбатлады. Аның яхшы укуы, һәр эшкә өлгерүе менә шуның белән бәйле. Әйе, тәүлектә 26 сәгать. Нәҗип шулай ди. Моны исбатлар өчен иртән ике сәгатькә +Иртәгесен М.Мәһдиев безгә юлны Тау ягына күрсәтте. Фотожурналистика серләренә өйрәнүче Таһир Мәхмүтов белән Апаска киттек. Студентларыбыз - бу районда бәрәңгедә. Алар янында өч көн булып, колхоз кырларыннан, ындыр табакларыннан репортажлар алып кайттык. Мәһдиевтән үрнәк алып эшкә тотынган редколлегия әгъзасы Мансур Шәяхмәтовның да язмалары әзер. Мәһдиевнең кызы Гәүһәр аларны машинкада җыйды. Гөлнур Айзатуллова белән Гөлшат Салихҗанова (икесе дә шигырь яза) аларны кисеп ватман кәгазенә ябыштырып тордылар. Рәссамнарыбыз Нәҗип Исмәгыйлев белән аның бертуган энесе Әмир газетаны бизәү белән мәшгуль булдылар. +Студентлар колхоздан кайтканда, газета диварда эленеп тора иде инде! Укырга килгәч, егетләр-кызлар аңа ябырылды. +"Әдәби сүз" Казан вузлары стенгазеталары арасында үткәрелә торган конкурста һәр елны беренче урынны алды". +...күңел +МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: "Күңелдә җылылык, яхшылык, юньлелек". ("Ачы тәҗрибә") +ӘНИ СӨЙЛИ: "Шимбә төштән соң авылга кайтырга чыктык. Урта авылда этләр өрә - тамак ач. Хәл юк. Көчкә-көчкә атлыйбыз. Җитмәсә, буран, каршыга салкын-ачы җил исә. Сабакташыбыз Салихжан Шәмәтов ярты юлда егылды. Аны нишләтергә белмибез. Дәшеп карыйбыз, битләреннән сыпырабыз. Ул күзен йомган, йөзе ап-ак. Зөлхия белән икебез бер Шәмәтовка, бер Мөхәммәткә карыйбыз. Мөхәммәт тә аптырашта: "Бу ни хәл инде бу?" - дип куйды. Аннары нишләде - тиз-тиз генә капчыгын чиште, аннан ипи чыгарды. Әнисенә күчтәнәчкә дигән ипи. Ул аннан бер кисәкне сындырып алды да Шәмәтовка бирде. Безне җилгә арт белән бастырып, Салихҗанны ышыклап торырга кушты. Шәмәтов башта ипине чемченеп кенә капты, аннары йотлыга-йотлыга ашый башлады. Аның күзләре ачылды, маңгаеннан тир тамчылары тибеп чыкты. Җилдә торып, тирләгән тәнебездәге бишмәт шыгырдап катты. Тукайның "Таз" шигырендәге малай кебек булдык. Аркага ни белән генә суксалар да, авыртуны тоймаячакбыз. +Бераздан Салихҗан аякка басты. "Кинәт башым әйләнеп китте", - диде ул. Баш нигә әйләнә? Шул ашамаганга, ач булганга әйләнә инде! Мөхәммәт таш кебек каткан бишмәтләребезне күрде дә безне тизрәк Сикертәнгә кайтарып җибәрде, Салихҗанны авылына кадәр озатып куярга булды. +Кем белә, юлда тагын ни буласын?!" +ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: "Тәнәфес иде. Университет коридорында ыгы-зыгы. Мәһдиев очрады. Хәл-әхвәл сорашты. Үзе бүген генә авылдан килгән. Авария күреп килдем, шуңа кәефем төште, ди. Бер егетнең хәле бик авыр икән. Мөрәленеке, диделәр. Каты эләккән. Аягы сынган. Бер генә җирдән сынды микән әле. Башка төшләре дә имгәнгән булуы ихтимал. Хәл кадәри ярдәм күрсәттек инде үзенә. Яраларын бәйләдек. Аннары бер машинага салып Арчага озаттык. Үз кулларым белән күтәреп салдым. Яшькә синең чамадарак ул. Сеҗедә бер тирәдә укымадыгыз микән әле, ди. +Мәктәпне миннән бер ел алданрак тәмамлаган Рашат булып чыкты ул. Яхшы укыды. Мәктәпнең бер дигән чаңгычысы иде. Нишлисең, күрәсең булгач... Мөхәммәт абый аның хәлен гел сорашып торды. +Аллага шөкер, егет аякка басты. Мөхәммәт абыйның игелекле күңеле дә, шифалы куллары да аңа тәэсир итми калмагандыр, дип уйлыйм..." +...мәхәббәт +МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: "Фет кыйммәткә төште Зарифуллинга. Зоолог Исмәгыйль абзый иртәгесен директор янына кереп тавыш чыгарган, имеш. +- Без кемнәрне тәрбиялибез, - дип бәйләнгән, имеш. - Мәхәббәт турында шигырь сөйләргә аның ни хакы бар? Рус әдәбияты укытучысы нәрсә карый? +Зоолог бу уңай белән Нина Комиссарова җырлаган җырны да телгә алган. Шуннан китте тавыш, китте тикшеренү. Кемдер бер хәбәр тараткан: имеш, колхозда вакытта Зарифуллин кичләрен Комиссарованы озаткалаган. Фет шигыре шуның нәтиҗәсе икән... +Ашыгыч рәвештә өлкән курсларның җыелышы җыелды. Директор, "ёжик" чәчле, кечкенә башлы, озын төз гәүдәле, коры кеше Зарифуллинны алга чыгарып бастырды. Бер-бер артлы сораулар бирде: +- Колхозда вакытта син рус группасындагы Комиссарова белән кич очраштыңмы? +- Кич клубтан бергә кайттык. +- Барлыгы ничә тапкыр? +Зарифуллин моны күңелдән белә. +- Өч тапкыр. +- Нәрсәләр турында сөйләштегез? +Зарифуллин монысын да күңелдән белә. +- Ушинскийның дидактикасы турында. Педология турында. Дүртенче курста географиядән экскурсия уздыру методикасы турында. +Директорның кечкенә башы югарыдан торып нәгърә орды: +- Ялганлама, Зарифуллин! География методикасы турында сөйләшү өчен кичен кызлар белән очрашмыйлар! +Зарифуллин бер мәлгә аптырап калды. Ә башка максат белән очрашу ничек була икән?"("Без - кырык беренче ел балалары") +ӘНИ СӨЙЛИ: "Апаз кызы Өрфия укыды безнең белән. Аның матурлыгына бер дә чик-чама юк иде. Бите алсу, кашы кап-кара, буй-сыны төз, киемнәре гәүдәсенә килешле. Ул сөйләгәндә, күзеннән очкын сибелә, кайнарлык бөркелә. Үзе үткен. Бик яхшы укый. Мөхәммәтнең аңа күзе төште. Ләкин сиздермәгән була. Без - кызлар, сизмибезме соң инде?! Күзләре очрашканда, икесе дә кызарып чыга. Мөхәммәтнең колакларына кадәр кызара. Моны безнең белән укыган Гариф та, Яхъя да (Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов, тәрҗемәче, мөхәррир Яхъя Халит. - В.Н.) сизделәр. Әмма бу турыда бернинди сөйләшү дә, төрттерү дә булмады. +Мөхәммәт Өрфиядән еш кына йә китап, йә конспект алып тора иде. Ала, тиз генә кайтарып та бирә. Кыз егет биргән китапны беравык күкрәгенә кысып тора. Беләбез бит инде, китап, конспект эчендә "записка" бар. Белмәмешкәкүрмәмешкә салышабыз. Ике саф йөрәк үзләре генә белгән тыйнак та, серле дә мәхәббәт иде бу. Беренче мәхәббәт! Мөхәммәтнең исә тәүге иҗаты, беренче әсәрләре әнә шул гыйшык-мыйшык мәктүп-хатлары булмады микән әле?! +Укуны тәмамлагач, Мөхәммәт армиягә китте. Флотта хезмәт итте. Өрфия икенче кешегә кияүгә чыкты. +Яшьли сөйгән ярлар ятка кала, дип юкка гына әйтмәгәннәр шул..." +ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: "Элек безнең Сеҗе авылы халкы малга кышка печәнне урманда чапты. Гөберчәк тә гомер-гомергә урман белән яшәде. Анда һәркемнең үз кишәрлеге. Тик печән чаба торган җир авылдан ерак. Урман кергәч тә җиде-сигез чакрым барасы. +Уттай кызу печән өстендә урманда иң кадерлесе - су. Ул җитми, ул тиз бетә. Аны күп алып та булмый, чөнки җәяү барасы. Төштән соң суга Урман артындагы Гәр-Хуторга чыгабыз. Электр кермәгән, радио-телевизор күрмәгән, җиде-сигез йортлы кечкенә генә авыл бу. Мөхәммәт Мәһдиевнең "Исәнме, Кәшфи абый" бәянына да керде ул авыл. +Суны Гәрәй атлы бер абзыйның бакча эчендәге коесыннан аласы. Бакчада умарта оялары. Кортлары бик әшәке. Шуңа күрә мин кермим, өйдән кемнең дә булса чыкканын көтәм. Бервакыт күз алдымда бер кыз пәйда булды. Каяндыр урман эченнән килеп чыкты ул. +- Сиңа су кирәкме? - диде ул, елмаеп. +- Кирәк иде шул. +Кызчык кулымдагы чәйнекне алып кереп тә китте. Мин кортлар гөжләвен, күке тавышын тыңлап торган арада чыгып та җитте. +- Мә эч!.. - үзе йөгереп китеп тә барды. +Су да, сусау да онытылды. Әлеге кызның якты күзләре, елмаю өчен генә яратылган иреннәре, чәчәкле юка күлмәге, ромашкалардан үрелгән такыясы күз алдымнан китмәде. Гәр-Хуторга ничә тапкыр суга чыктым. Ничә тапкыр болай гына чыктым, ул кызны бүтән очрата алмадым. Гәр-Хутор күптән юк инде. Хәзер урманга да кереп булмый. Күңелдә ниндидер бер могҗиза, мәңге онытылмаслык мизгел булып шул кызчык кына калды. +"Кечкенә авылның кызлары матур була", дип язды М.Мәһдиев. Син хаклы, Мөхәммәт абый!" +...поезд +МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: "Казан - Шәмәрдән поезды" дигән игелекле бер поезд барлыкка килде. Иллә дә кайчак акыллы, игелекле эшләр эшләнеп куя. Элеккеге елларда Арчада, Курса разъездында пассажир поездларының баскычларына асылынып, товар составының тормоз баскычларында туңыпөшеп, ревизорлардан тотылып, штрафлар түләп, шпаналардан таланып, алардан куркып сикереп, шлаклы откосларда авыз-борын канатып, тез башларын суйдырып, кулларны каймыктырып йөргән көннәремне искә төшердем дә - җәйнең болыт арасыннан кояш караштыргалаган, җылы, парлы бер көнендә шул поездга утырып Шәмәрдәнгә киттем. Исәбем - вагоннан чыгып тормыйча шул ук поезд белән кире кайту иде". ("Бәхилләшү") +ӘНИ СӨЙЛИ: "Сугыштан соң училищены яңадан Арчага күчерделәр. Юлыбыз тагын да кыенлашты. Арча Үрнәк кенә түгел. Ике тапкыр ераграк. Ул юлны җәяүләп үтәргә көчебез юк. Нишләргә? Өйгә ничек кайтырга? Коткаручыбыз тагын шул Мөхәммәт инде. Стансага төшеп, төнлә безнең якка китәчәк эшелонны белешеп менә. Төнлә бергә төшәбез һәм тимер юл буена өчебез өч җиргә чүмәшәбез. Кеше күзенә күренәсе түгел. Хәрби эшелонның калын тун кигән, автомат аскан сакчылары безгә атарга да күп сорамас. Состав кузгалган шәпкә, йөгереп чыгып, өчебез өч вагонның ишегенә кунакларга тиеш. Аннары тәртип болай: Курсага җитәрәк, башта Мөхәммәт сикерә, аннары - мин, мине күреп - Зөлхия, чөнки поезд туктамый. Мин - Мөхәммәтнең, Зөлхия минем сикергәнне күрергә тиеш. Мөхәммәтнең тагын бер шарты бар: Курсада җиргә килеп төшкәч, поезд үтеп китүгә, сикереп торырга. Безнең исән-имин калуыбызны аның шунда ук күрәсе-беләсе килә. +Берсендә шулай буранда кайттык. Биткә кар сибелә. Ул муенга, бишмәт җиңнәренә кереп тула. Поезд җиле буранны тагын да көчәйтә. Курсада коелышкач, Зөлхияне югалттык. Мөхәммәт, мин торып бастык. Зөлхия юк. Мөхәммәт нишләргә белми. Мин дә курыктым. Төшеп калганмы? Безне күрмичә үтеп киткәнме? Шушы хәтәр юлда харап булырга, имгәнергә мөмкин. Безгә нишләргә? Авылга Зөлхиясез кайтып керә алмыйбыз бит инде! Шулай кайгыга батып торганда, кар өстендә нидер селкенеп куйды. Карасак - ике итек. Зөлхия! Тартып чыгардык. Сикергән шәпкә башы белән кар көртенә кадалган да чыгалмый яткан икән. +И шул вакытта Мөхәммәт белән сөенүебезне күрсәгез!.." +ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: "Хатыным Ләйлә белән минем туган якка - Арча районы Сеҗе авылына Сабантуйга кайтышыбыз. Компрессорныйда электричкага утырдык. Утырдык димәсәң, хәтере калыр, этешә-төртешә тамбурга кереп бастык. Кеше өстендә - кеше! Юл газабының баласы гына әле бу. Арчада өч вагонлы дизель-поездга күченеп утырасы. Менә анда булачак мәхшәрнең дә мәхшәре! Уйлап карагыз, унике вагон халык өч вагонга сыеп бетәргә тиеш! Арчаның үзендә һәм тимер юлдан читтә яшәүчеләр генә аңа утырмый. Өч вагонны штурмлау өчен башта биек платформадан сикерәсе, аннары рельслар, шпаллар аша җан-фәрманга чабасы!.. Мин чабармын анысы, студент булып йөргән елларда бу тәмугны күп кичтек инде. Хатыным өчен борчылам. Ләйлә - Казан кызы. Мондый юлларда йөрергә күнекмәгән. Авыл Сабан туена да беренче кайтуы. Бу сынауларны үтә алырмы? Бу юлдан гайрәте чигеп, җаны бизеп калмасмы?! Түрәләрнең Казаннан Арча, Шәмәрдән, Балтач, Саба, Кукмара, Нократ Аланы якларына кайтучыларның юл мәсьәләсен унике вагонны өч вагонга тутыру юлы белән хәл итүләре гаҗәпкә калдыра. Мине гаҗәпләндергәне тагын шул: багана саен туктап кайткан өч вагон кайчандыр район үзәге булган, базары белән дан тоткан, бүген республика психоневрология диспансерын, участок хастаханәсен, амбулаторияне үзенә сыйдырган, почтасы, мәктәбе эшләп торган Яңа Чүриледә туктамый! Өч чакрым ары китеп, өч-дүрт өйле Мөндештә туктый. Шулай итеп, Чүриледән безнең авылга кадәр кайтасы дүрт-биш чакрым юл сигез чакрымга озыная. +Дәрвишләр бистәсенә җитәрәк, вагонга үтә алдык. Шулвакыт кемдер эндәште: +- Вакыйф! Кил монда! +Карасам - Мөхәммәт Мәһдиев! Ул Сабантуйны калдырамы соң инде?! Мөхәммәт абый үзе дә кысылып, янәшәдәгеләрне дә җайлап-көйләп, хатынны да утыртты. Аннары миңа карап болай диде: +- Арчада каршы алалар. Машина була. Бергә кайтырбыз, яме. +Эчкә җылы йөгерде. Болай булгач, мәхшәр-һөҗүмнәрдән, сигез чакрым җәяү кайтудан котылабыз. +Арчада поезддан төшкәч, стансадагы чатыр чапкан халыкка кызганулы караш ташлап, тимер юлларны биек баскычтан ашыкмый-кабаланмый кеше төсле үттек. Мөхәммәт абыйның машина дигәне автобус булып чыкты. Аңа безнең юл өстендәге авылларга кайтучылар да утырды. Курсага җиткәч, автобустан төшүчеләргә ул: "Кызганыч, быел Сабан туегыз председательсез үтә инде", - диде. Бәйрәм алдыннан гына хуҗаны моннан алып башка урынга куйганнар. Яңа рәис юк икән әле. Мөхәммәт абый шуны да белеп тора. Хуҗасыз туй - туй түгел шул инде! +Без Сикертән чатында төшеп калырга әзерләндек. Моннан Сеҗегә дүрт +...үкенеч +МӨХӘММӘТ МӘҺДИЕВ ЯЗА: "...Мин курсларга килгәндә, остазым (Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбиятын укыткан Хәлим Искәндәров - В.Н.) үлгән иде инде. Шунда теге "авыллык" акылым миңа болай сөйләнде: беренчедән, син - ахмак, мокыт; икенчедән, син - мәгънәсез, идиот. Имтиханыңны бирә алмасаң соң? Аны бирергә тагын кереп булмыймыни? Бу кеше сиңа бер имтиханлык кынамыни? Бәлки әле менә дигән итеп биреп чыккан булыр идең остазың белән бер сөйләшеп утырсаң! +Өченчедән, заманасы бик иркен иде бит: 1956-1958 елларда теләгән вакытыңда Казанның теләгән ресторанына кереп утырырга, борын башына биш-алты тәңкәгә ашап-эчеп чыгарга була иде. Әле 1964 еллар тирәсендә дә банкетка кеше чакырганда, җан башына сигез сумнан акча кертәсе иде. Синең, ахмак заочникның кесәсендә бит, йөз сумлап акча бар иде ул вакытта". ("Ачы тәҗрибә") +ӘНИ СӨЙЛИ: "Сеҗегә Мөхәммәт Мәһдиев кайтты. Мәктәптә укучылар белән очрашты. И күңелле дә булды соң! Мөхәммәт барысын да авызына каратып тотты. Яза да, сөйли дә белә. Рәвеш тә шәп бит инде. Очрашудан соң Мөхәммәтне өйгә чакырдым. Мәктәптә табын әзерләнгән иде. Кунак: "Сабакташым янына кереп чыгасым бар", - дип, анда озак утырмаган. Мин дә табын кору хәстәре белән йөри идем, Гатият (Гатият Хәйруллин, ул вакытта авыл Советы рәисе. - В.Н.) белән килеп тә керделәр. Төшке ашка ирем Вәкил дә кайткан иде. Мөхәммәт башта чабынып чыгарга булды, мунчаны алдан ук ягып куйган идем. Аннан кып-кызыл булып, тирләп-пешеп чыкты. Улым Вакыйф мәктәптә Мәһдиев белән очрашу буласын белә иде. Ялга кайткач, Мөхәммәт абыйсына бирергә бер шешә сыра калдырып киткән иде. Мунчадан чыгышына суыткычтан алып шуны бирдем. Мөхәммәт аны чоландагы кәнәфигә утырып, маңгаеннан, битеннән агып төшкән тирләрен сөлге белән сөртә-сөртә, аз-аз гына йотып, тәмләп, озаклап эчте. Көне дә бик матур иде. Дөньяның чәчәк аткан, кояшта коенган чагы. Нәкъ үзе язганча булды: "Ә шулай да авыл мунчасы шәп нәрсә инде. Сезнең җәйге эссе көндә авыл мунчасына кергәнегез бармы?" +Мөхәммәт бераз хәл алгач, кипшенгәч, өйгә кереп чәй эчтек. Аннары Гатият кунагыбызны, машинасына утыртып, Арчага алып китте. Анда Мөхәммәт поезд белән Казанга китәргә тиеш. +Мөхәммәтне озаткач, келәткә керәсе иттем. Шунда күзем матчада эленеп торган казга төште. Какланган каз. Ах, аны Мөхәммәткә бирергә онытканмын бит. И тишек баш!.. И үкенгәннәрем шул вакытта. "Каз үстерү, каз симертү буенча иң оста булган ике хатынны беләм мин Кесмәс буенда. Аның берсе минем әни, икенчесе Нәкыя", дип язды бит югыйсә. Казны ул чоланда сыра эчеп утырганда ук кулына тоттырасы иде бит! +Мөхәммәтнең безгә соңгы кайтуы булган икән..." +ХӘТЕРЕМ ДӘФТӘРЕННӘН: "Горбачёвның "сухой закон"ыннан соң авылларда хәмер сатуны тыйдылар. Казанда, сәгать ике тулгач, кайбер кибетләрдә аз-маз чыгарып алалар. Андагы чиратны күрсәң, гүя башын кибет ишегенә тыккан озын-юан елан сузылып ята. Без, Казандагы авыл малайлары, туган якка ялга кайтканда каян да булса юнәтеп, берәр ярты кыстырып кайтырга тырышабыз. Авылда эше дә бетәмени: йә печәнне хәл итәсе, йә утын хәстәрен күрәсе... Каралты-кураны да гел карап торырга кирәк. Кеше белән эшлисе бит әле. Күп эшне ярты хәл итә. Нишлисең - заманы шундый. +Менә тагын ял җитә. Авылга кайтасы бар. Бауман урамындагы "Шәраб" кибетенә кердем. Монда да "елан" бөгәрләнеп яткан. Чиратның башынкойрыгын табарлык түгел. "Вакыйф!" - кемдер миңа дәшә түгелме? Як-ягыма каранып торганда, исемемне тагын кабатладылар. О-о-о... Мөхәммәт абый!! Күр әле, чираты җитеп килә. Ул артта торучыларга нидер әйтеп-аңлатып алды һәм миңа үзенең алдына кереп басарга ишарәләде. Кеше арасына кыл да сыярлык түгел. Мөхәммәт абый ничек итсә-итте, тәки мине алдына кертте. Курыкмыйча кертте бит әле, чөнки чиратны погоннарына "ВВ" дип язылган батальон солдатлары күзәтеп тора. Аларның берсе - буйга ике метрлысы - Кавказ халкына охшаганы бигрәк рәхимсез кылана. Чиратсыз керүчене дә, аны кертүчене дә суырып ала һәм беләгеннән тотып әйләндерә башлый. Карусель күрсәтә, имеш. Күчәре - үзе. Мәһдиев мине шундый оста бастырды ки, арттагылар да сүз әйтмәде, погонлылар да сизмәде. "Син дә, Вакыйф, авылга кайтасыңдыр инде, - диде ул, бераз тынычлангач. - Вәкилгә күчтәнәчкә аласыңдыр. Мин дә Гөберчәккә кайтам. Урам якка койма тотасы бар. Егетләр булышырга килмичә калмый. Аз гына сыйласаң да күңелләре була. Шулай инде... Нишләтәсең?!" +Икешәр ярты алып урамга чыктык. Бер кешегә шуннан артык бирмиләр. Монысы да ничек эләкте әле?!. Бауман буйлап "Кольцо"га таба барабыз. Без бәхетле! Ул чорда хәмер яки сыра эләктерә алган кеше шәһәр урамнарыннан әлләкем булып үтә иде. Мәһдиев - бишенче трамвай тукталышына, мин троллейбуска киттем. +Соңыннан минем дә акылым телгә килде һәм болай диде: "Син - ахмак. Син - мокыт. "Кольцо"га җитәрәк, "Совет" кунакханәсе яныннан узганда якташыңа, остазыңа болай дип әйтергә тиеш идең: "Бер тәкъдим бар, Мөхәммәт абый. Минем портфельдәге күчтәнәчнең берсен башлыйк. Авылга алып кайтырга берсе бик җиткән. Бая кибеттә сез булмасагыз, алар эләкми иде бит. Хәзер "Совет" буфетына керәбез. Анда һәрвакыт пешкән тавык, ит бар. Буфетчы Лилия язучы халкын бик хөрмәт итә. Аерым бүлмәгә утырта. Бер утыру - бер гомер, диләр бит". +Акылым һаман тынычлана алмады: "Мәһдиев риза буламы, юкмы - аның эше. Әмма син аны чакырырга тиеш идең. Теге вакытта авылга кайткач, Мөхәммәт абыйга мунча чабынып чыккач бирергә дип калдырып киткән бер шешә сыраңа да күңеле булган аның. Кызы Гәүһәр, кандидатлык диссертациясен яклагач, мәҗлескә сине дә чакырдылар. Табын мул иде: шәп шәраблар, затлы ризык. Шунда Мөхәммәт Мәһдиев бөтен халык алдында үзеңә генә бер шешә сыра бирде. "Вакыйф, син мине сыйладың, мин дә сине сыйлыйм әле", - диде. Улы Искәндәр: "Әти, әҗәтеңне кайтарасың мәллә?" - дип шаяртып та куйды. +Их, син!.. Син - мәгънәсез. Син - идиот. +Кесәңдә тавык алырга җитәрлек өч-дүрт сум акчаң да бар иде ул вакытта. +Акылым Мәһдиевчә битәрләп бара..." 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +ҺӘР САНЫ БӘЙРӘМ +Мөхәррир сорау бирә +ӘДӘБИЯТЫБЫЗДА "КАЗАН УТЛАРЫ" ЯКТЫСЫ сәнгати сыйфатлылыгы, аңа килгән хатлар саны бу барышның тизлеген, күләмен, көчен ачык күрсәтеп тора. Журналда басылган әсәрләр әдәбиятта мәйдан тотканнарны, шул мәйданга атлап кереп барганнарны ачыкларга ярдәм итә. Ул укучы хәтерен яңа исемнәргә һәм заман әсәрләренә баета. "Казан утлары", шигырь-хикәяләрне, роман-поэмаларны һәм башкаларны сайлау иләге аша уздырып, әдәбиятыбызның уртадагы агым көчен калыплаштырса, шул агымны йомшарта торган әсәрләрне дә үзенә бөтенләй үк кертми калалмый. Камил каләмгә ия булмаганнарның Язучылар берлегенә күпләп узуы аның эшен шактый кыенлаштырды дип саныйм, чөнки түш кесәсенә язучылык кенәгәсе салганнар үзләренә аннан мәйдан таләп итә башлады, журналның хәтта юбилейларын билгеләп узуын көтә шикелле. Шунлыктан мин "Казан утлары" хезмәткәрләренә үз эшләрендә сабырлык, кыюлык, авторларга дөресен әйтеп бирә алырлык холык сыйфатлары телим. +"Казан утлары" журналы бүгенге көндә бик күркәм башлангычларны тамырландырды: анда матур хикәя-повестьларга конкурслар даимигә әйләнде, ул үз битләрендә чыккан әсәрләргә тәнкыйть күзе белән карарлык батырлыкка ия булды. Моның шулай икәнлеген елдан-ел журнал битләрендә басылган әсәрләрне танылган тәнкыйтьчеләр аша бәяләттерү традициясе күрсәтеп тора. Бу баш мөхәррир Илфак Мирза улы Ибраһимовның үзтәнкыйтькә хәзер икәнлеген дә сөйли. Авторларга жанрны, мактау яисә тәнкыйтьләү объектын сайлау иреге куелган. Яхшы әсәрне яманлыймы ул, начарны мактыймы - бары тик тәнкыйтьченең намус эше генә булып тора. Редакция коллективы оештырган "түгәрәк өстәл"ләр дә әдәбиятны алга җибәрүгә, милләт һәм аның тел язмышын кайгыртуга, милли мөстәкыйльлеккә бәйле хыялларыбызның тәмам сүнмәвенә хезмәт итә. +"Казан утлары" журналын күпсоставлы йөк тартып баручы локомотивка да тиңләргә булыр иде. Ул берничә йөз язучы иҗат иткән әдәбиятның артка китмәвен, ничек тә алга баруын тәэмин итешә. Аның башындагылар алга таба бер адым атлый икән, аларга ияргәннәр дә күпмедер алга атлый дигән сүз. Журнал хезмәткәрләре әнә шул адымнарны ясауга көч биреп тора. +- Әдәбиятыбызның таҗы - шигърият, дибез... Борын-борыннан шагыйрьләр ил һәм җәмгыять сулышын шигъри сүз белән җиткергән. Поэзиядәге вазгыять бүген нинди? Әдәби басмаларыбыз битләрендә шагыйрьләр ни хәлдә "яшәп ята"? +Нурфия ЮСУПОВА, +филология фәннәре кандидаты: +- "Казан утлары" журналы - татар шигъриятенең көзгесе, аның үсеш процессын турыдан-туры чагылдырып торучы барометры ул. Аны чын мәгънәсендә шигъри мәйдан, шигърият гамен кайгырта торган рухи кыйблабыз дип атап булыр иде! 1922 елның май аеннан чыга башлап, чор идеологиясе үзгәрүгә бәйле нинди генә исемнәрдә ("Безнең юл", "Яңалиф", "Атака", "Совет әдәбияты", "Казан утлары") дөнья күрсә дә, әлеге саллы басма озын һәм катлаулы үсеш юлында дистә еллар буена үз кыйбласына тугрылыклы кала: татарның төп журналы буларак, "табадан төшкән" һәр яңа шигъри әсәрне диярлек татар укучысына ирештереп тора, әдәби барышның үзенчәлеген, ритмын тоярга мөмкинлек бирә. +Татар поэзиясендәге эчтәлек һәм форма "борылышлары"н, "поэтик шартлаулар"ны да әлеге басма шәрехләп бара. Әгәр татар поэзиясенең үсеш үзенчәлеген, сукмакларын күрим, сулышын тойыйм, әдәби тормышыбызның төп сәхифәләрен күздән кичерим дисәң, иң беренче чиратта, "Казан утлары" журналы төпләнмәләренә мөрәҗәгать итү мөһим. Бу яктан ул ХХ йөз башында дөнья күргән "Аң" һәм "Шура" журналлары традицияләренең дәвамчысы буларак кабул ителә. Һ.Такташның чор әдәбиятына яңа аваз салган шигырьләре, Х.Туфан, К.Нәҗми кебек шагыйрьләрнең футуристик, имажинистик иҗат үрнәкләре, М.Җәлилнең тоткынлык чоры лирикасыннан аерым үрнәкләр беренчеләрдән булып биредә дөнья күрә. 1960 елларда Р.Фәйзуллинның әдәби тәнкыйтьтә кайнар бәхәсләр үзәгенә әверелгән "Нюанслар иле" шигырьләр циклы, Х.Туфанның тоткынлык чорында язылган аерым шигырьләре, Г.Афзалның сарказм һәм ирония белән сугарылган поэтик үрнәкләре тәүге тапкыр нәкъ менә "Совет әдәбияты" журналында басылып чыга. Мисал өчен, 1956 елгы санда Г.Афзалның "Тәнкыйть сүзе" шигыре тәкъдим ителә! ХХ гасыр татар поэзиясенең үсеш юлында мондый мисалларны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Болар бөтенесе дә үз чорында басмадан батырлык, кыюлык таләп итә. +Шул ук вакытта, журнал үз заманы белән үзгәреп барырга мәҗбүр була: ул шигърият үсешендәге идеологик борылышларны шәрехли, татар шагыйрьләренең яңалыкка омтылган, искене сүккән, халык дошманнары эзләгән, зур сугышка рухландырган, яңа тормыш төзүне, фәнни-техник алгарышны данлаган, милли үзаңны уяту омтылышы белән янган шигырь-поэмалары биредә дөнья күрә, "Сулф", ТАПП, "Җидегәнчеләр" кебек төрле әдәби күмәклекләр булуы хакында да "хәбәр ителә". +"Казан утлары" бик күп яшьләргә татар поэзиясенә юл яра, аларга киң җәмәгатьчелекне тәүге иҗат җимешләре белән таныштыру өчен мәйдан булып тора. Шуның белән бергә төрле буын, төрле милләт шагыйрьләре тарафыннан язылган иҗат җимешләренең, татар шигъриятенең алтын фондын тәшкил иткән әсәрләрнең даими яңартылып торуын да ассызыклап үтү мөһим. Бу яктан басма үзенә күрә бер шигъри мәктәп хезмәтен үти. +"Казан утлары" журналы үз сәхифәләрендә татар шигъриятенең үсеш юлын билгеләгән тәнкыйди материалларны да тәкъдим итеп бара. Әлеге язмаларда татар шигъриятенең үсеш кыйбласы билгеләнә, үзгәреш-яңарыш юллары шәрехләп барыла. Мәсәлән, журнал төпләнмәләрендә Г.Нигъмәти, Г.Гали, Г.Рәхим, Г.Сәгъди, Г.Кашшаф кебек олпат тәнкыйтьчеләрнең мәкаләләре белән дә очрашасың, вакыт-вакыт "пычакка пычак килеп", поэзия хакында бәхәсләшүләргә дә тап буласың. Бу традиция бүген дә эзлекле дәвам итә. +"Казан утлары"ның оештырып җибәрелүе Г.Ибраһимов исеме белән бәйле. Журналның тарихына күз салсаң, тагын бер кызыклы фактка юлыгасың: аннан соңгы редакторларның күбесе шагыйрьләр яки шигъри җанлы тәнкыйтьчеләр булган икән, образлы итеп әйткәндә, "шагыйрьләр ат уйнаткан". К.Нәҗми, С.Хәким, Г.Кашшаф, З.Нури, Р.Мостафин, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, И.Ибраһимов исемнәре шул хакта сөйли. +"Казан утлары" журналы киләчәктә дә үзенең классик юнәлешен саклап, шигърият мәйданында барган һәр үзгәрешнең үзәгендә "кайнасын", әдәби бизмән булып торсын иде. +- Әдәби сүзнең, сәнгатебезнең һәм, гомумән, милләт культурасының чишмә башы халык авыз иҗатына барып тоташа. Гомер-гомергә әдәби әсәрнең нигезенә халык сүзе салынган, ягъни фольклористик үрнәкләр иҗатчының таяну ноктасы булган. Бүген җәмгыять һәм әдәбиятыбыз бу кануни шартка нинди мөнәсәбәттә? +Луиза ҖАМАЛИЕВА, +филология фәннәре кандидаты: +- Соңгы елларда киң җәмәгатьчелектә халыкның милли +йолаларына, гореф-гадәтләренә, бәйрәмнәренә игътибар арту +күзәтелә. Татарстанда бик күп милләт вәкилләре яши. Сан +ягыннан күпчелекне алып торган татарларның Сабан туе, +керәшеннәрнең Питравы, русларның Каравоны, удмуртларның +Гырон-быдтоны республика дәрәҗәсендә зурлап уздырыла. +Билгеле, бу - матур күренеш. Чөнки күренекле этнограф Рәүфә +Уразман сүзләре белән әйткәндә, "...халык бәйрәмнәре - шул +халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Һәр милләтнең үзенә генә хас бәйрәмнәре була. Алар халыкның милли горурлык, милли МӨХӘРРИР СОРАУ БИРӘ хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. Бәйрәмнәр халык тормышының, культурасының аерылгысыз бер элементы да булып торалар. Алар зәгыйфьләнә икән - халыкның культурасы, яшәеше зәгыйфьләнә". +Халыкның гасырлар дәвамында формалашкан йолалары фән-техника үсеше нәтиҗәсендә юкка чыга бара. Аеруча календарь йолалар зур югалту кичерә. Чөнки кайчандыр кешенең кул көче белән эшкәртелгән басу-кырлар бүген көчле техника астында "изелә". Йолаларга гамәли ихтыяҗ кимү аның онытылуына, юкка чыгуына китерә. +Бүгенге көндә календарь йола бәйрәмнәреннән табигый рәвештә сакланып калганнары бармак белән генә санарлык. Бу - Сабантуй, Каз өмәсе, бик сирәк төбәкләрдә генә - Карга боткасы. Кайчандыр яңа елны каршылау белән бәйле булган Нардуган йоласы хакында бүген без фәнни чыганаклардан һәм тарих китапларыннан гына укыйбыз. Язгы көн һәм төн тигезләшкән көн - төрки халыкларның Яңа елны каршылау бәйрәме - Нәүрүзне 90нчы елларда мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм укытучылар торгызырга тырышып карадылар, әмма ул табигый рәвештә кулланылышка кереп китә алмады. +Кайчандыр авыл кешесе үз тормышын өмәләрдән башка күз алдына да китерә алмаган. Авыр эшләрне бергәләп, күмәкләшеп тиз арада башкару өчен өмә җыйганнар. Ә бүгенге көн баласы, хәтта авылда үссә дә, чалгы, урак, сүс, туку, орчык, тула өмәләре һәм аларда кулланылган эш кораллары хакында да китаптан укып кына белә. Безне, барыннан да бигрәк йолалар башкарган вакытта кулланылган фольклор текстлары, лексик берәмлекләр кызыксындыра. Ә йолаларның юкка чыгуы кайчандыр халык телендә актив кулланылышта булган сүзләрнең дә гамәлдән чыгуына китерә. Торабара бу сүзләр онытылып, сүзлекләрдә, тарих китапларында һәм шул чорны тасвирлап язган әдәби әсәрләрдә генә сакланып калырга мөмкин. +Календарь йолалардан иң популяры һәм бүген дә татарлар яшәгән һәр төбәктә дип әйтерлек зурлап үткәрелә торган бәйрәм - Сабантуй. Тарихы белән бик еракларга барып тоташучы әлеге аграр йола, хәзерге вакытта үткәрелсә дә, аның беренчел функциональ табигате шактый үзгәргән. Гасырлар дәвамында аны үткәрү вакыты сабан аеннан, ягъни чәчү аеннан җәй башына күчкән. Бәйрәмнең исеме - Сабан - җир эшкәртү коралы белән бәйле. Ягъни, сабанның туе. Исеменә бәйле рәвештә, бу җир эшкәртүчеләр, игенчеләр бәйрәме булырга тиеш. Хәзерге вакытта, Сабан туе, массакүләм күңел ачу чарасы буларак, бөтен халык җыелып бәйрәм итүгә әверелде. Шәһәр субкультурасына ия яшьләрнең күбесе Сабантуйны халык җыелып шау-гөр килү буларак кабул итә. Сабан туе өч этаптан тора: 1) бәйрәмгә әзерлек; 2) бәйрәммәйдан көне; 3) бәйрәмнән соңгы кичке уеннар. +Бәйрәмгә әзерлек этабы авыл тирәсен, шәхси хуҗалыкларны җыештыру, тәртипкә китерүдән башлана. Ким дигәндә, бер ай алдан атларны чабышка әзерли башларга кирәк. Элек-электән бу - ат аягы кыздыру дип атала. Әмма хәзер Сабан туендагы ат чабышы бары тик район үзәкләре, шәһәрләрдә генә уздырыла. Кечкенә авылларда ат чабышы булмый диярлек. Гасырлар дәвамында үз тормышларын аттан башка күз алдына да китерә алмаган төрки халыкларның бүгенге буыны атны һәм аңа бәйле йолаларны бөтенләй онытып бара. Озакламый "Ир канаты - ат булыр" дигән мәкальне бик тар мәгънәдә аңлата башларга туры киләчәк. Бәйрәмгә бүләк бирүчеләр, беренче чиратта, бер Сабантуй белән икенчесе арасында өйләнешкән яшь парларның кәләшләре иде. Алардан һәрвакыт чигүле сөлге таләп ителде. Кызганыч, йоланың бу өлеше дә юкка чыга бара. Шул сәбәпле, кул эшләренә дә ихтыяҗ кими. +Әлегә Сабан туе көнендә оештырыла торган күп уеннар сакланган: капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, баганага менү, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату һ.б. Бәйрәмнең бизәге - милли көрәш ярышы. Дөрес, бүгенге батырлар көрәш символы булган тәкә һәм килен сөлгесе өчен генә көрәшеп тормыйлар. Аларга әзерләнгән көнкүреш техникасына яки автомобильгә кушымта буларак кына бирелә ул бүләкләр. +Сабантуй халыкның физик көчен сынау урыны гына түгел, ул халыкның җырлапбиеп күңел ачуы да булган. Кызганыч, соңгы елларда мәйдан тирәсенә җыелып, түгәрәк әйләнеп бию, җырлау да сирәгәя. Чөнки бу рухи ихтыяҗны махсус чакырып китерелгән артистлар канәгатьләндерә. Шул рәвешле, халык бәйрәмдә катнашучы түгел, читтән күзәтүчегә генә әверелә бара. +Ә Сабантуйның соңгы этабы булган кичке уеннар хәзер гадәти дискотекага әйләнеп калды. Шул рәвешле, йолаларның гамәли вазифасы бетү аларның онытылуына, юкка чыгуына китерә. Бу исә, үз чиратында, әлеге йола белән бәйле сүзлек запасына да ихтыяҗны бетерә. +Татар әдәбияты классикларыннан Г.Тукайның "Исемдә калганнар", Г.Ибраһимовның "Алмачуар", Ф.Хөснинең "Йөзек кашы", "Авыл өстендә йолдызлар", Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" һ.б. әсәрләренә мөрәҗәгать итсәк, алар язылган яисә аларда сурәтләнгән вакыйгалар барган чорда уздырылган Сабантуйларның бик күп хасиятләре хакында гаҗәеп бай мәгълүмат алырга була. Ә менә йола бәйрәмнәренең хәзерге вакыттагы торышын тасвирлаган, аларның гомерләрен әдәби текстта булса да саклап калучы әсәрләр иҗат ителәме? +Кайсы гына чорда яшәсәк тә, йола бәйрәмнәре халыкның этнографиясен, аның рухи халәтен, шагыйранә телен чагылдыручы чыганак булган һәм булачак. Шуңа да аларны саклау һәм киләчәк буынга тапшыру безнең, аеруча да язучыларның бик зур бурычы. "Казан утлары" журналы авторларын шул хакта уйланырга, фольклор катламнарыннан яңа хәзинәләр табып, шаһәсәрләр, үлмәс классика тудырырга чакырам! +- Татар драматургиясе һәм сәхнә сәнгатенең торышы безне бүген канәгатьләндерәме? Әдәбиятның һәм сәнгатьнең әлеге четерекле төрләренә тиешле юнәлеш бирүдә вакытлы матбугат нинди вазифа үти? +Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ, +филология фәннәре докторы: +- Татар халкының бүгенге яшәешен матур әдәбияттан һәм +театр сәнгатеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. +Татар тормышы борынгы чорлардан ук халык авыз иҗатында, +соңрак язма әдәбиятта чагылыш тапкан һәм халык алардан рухи +таяныч алган, күңеленә юаныч эзләгән. Шуңа да бездә китап +сүзен изгеләштерү бар. Күпгасырлык тарихыбызның гыйбрәтле +сәхифәләре, халыкның үзенә хас яшәү рәвеше, традицияләре, +гореф-гадәтләре әдәби әсәрләрдә якланып һәм сакланып килә. +Бәхеткә, әлеге изге бурычны бүген әдәби журналларыбыз, аерым алганда, "Казан утлары" журналы уңышлы үтәп килә. Ә инде Галиҗәнап театр ХХ гасыр дәвамында татарның мәдәни учагы булып, аның ут-ялкыны меңнәрчә милләттәшебезнең күңелен җылытып, рухи көч өстәп, матурлыкка чакыра һәм саф, чиста, аһәңле телебез сагында. Әдәбият һәм сәнгать белән кызыксынып яшәгән һәр кеше өчен "Казан утлары" журналы һәм татар театры үзара аерылгысыз төшенчәләр булып тора. +Татар театрларының хәл-торышын, җәмгыятьтәге урынын билгеләү җиңелдән түгел. Бүгенге көндә 13 татар театры уңышлы эшләп килә икән, бу безнең шатлыгыбыз һәм горурлыгыбыз. Туган телебезне, мәгарифне, традицияләрне югалту куркынычы зур булган чорда, милли яшәеш кыйммәтләре сагындагы театр коллективларына без рәхмәт әйтергә бурычлы. Дөрес, татар театрлары репертуар туплауда шактый кыенлык күрә. Моның сәбәпләре турында уйланганда, шуны да искәртик: совет чорында идеологик максатларда язылган әсәрләрне бүген сәхнәгә куеп булмый. Шул ук вакытта, театрларда заман сулышын, чор проблемаларын чагылдырган пьесаларның чагыштырмача аз булуын күрәбез. Бу исә татар драматургиясенең кыенлык кичерүе, торгынлыктан чыгып, җанланып китә алмавы нәтиҗәсе. Шундый шартларда театрларыбыз еш кына проза инсценировкаларына һәм безнең рухыбызга МӨХӘРРИР СОРАУ БИРӘ якын булган чит ил авторлары әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Бүген театр коллективлары, бигрәк тә баш режиссёрлар алдында җитди бурыч тора: бер яктан, Идел буе, Россия, шулай ук Гареб һәм Шәрык халыклары театрларындагы үзгәрешләр белән бергә атлау, икенче яктан, көчле глобализация шартларында милли үзенчәлегебезне саклап калу. Әлеге авыр мәсьәләләрне җиңеп чыгуда газета-журналларның да җитди өлеше бар. "Казан утлары" журналы театрларның фикердәше, таянычы буларак зур вазифа үти. Журнал битләрендә соңгы елларда Т.Миңнуллин, З.Хәким, Р.Сәгъди, Д.Салихов, А.Әхмәтгалиева, И.Зәйниев пьесалары басылып чыкты. А.Әхмәдуллин, Ә.Закирҗанов, М.Хәбетдинова һ.б.ның классик драматургларыбызның юбилее уңаеннан яисә хәзерге сәхнә әдәбияты торышы турындагы язмалары кызыклы фикер алышуларга җирлек булды. Ә инде әйдәп баручы театрлардагы премьералар яисә театр режиссёрлары, артистлары, музыкант-рәссамнары турындагы мәкаләләр, әңгәмәләр киң катлау укучыларда аеруча зур кызыксыну уятып килә. Әлеге бәйләнешнең киләчәктә тагы да ныгуына, тирәнәюенә өмет итәм. Журнал битләрендә барлык театрлар эшчәнлеге турында язмалар даими рәвештә урын алсын иде. Иң мөһиме, әлеге мәкаләләр, мәгълүмат бирү белән генә чикләнмичә, теге яисә бу эшчәнлек төренә бәя бирү, нәтиҗә ясау һәм үсү-үзгәрү мөмкинлекләрен билгеләү рәвешендәге аналитик фикерләүгә йөз тотсын иде дигән теләктә калам. +- "Әдәбият" сүзенең нигезендә - "әдәп"! Ул гасырлар дәвамында тәрбияви вазифа үтәгән, аеруча да яшь буынга аң-белем биргән. Телдән телгә күчеп йөргән әсәрләр әдәби басмалар кочагына сыенгач, хәлфә-мөгаллимнәребезнең эше шактый җиңеләя. Бүген газета-журналлар укытучыларыбыз өчен нинди кимәлдә хезмәт итә? Милләт, тел сагында торучылар - алар бит... +Әлфия МОТЫЙГУЛЛИНА, +филология фәннәре кандидаты: +- Гасырга якын тарихы булган "Казан утлары" журналы берничә буынга белем һәм тәрбия бирүдә катнашкан. Бүгенге көндә ул - "өстәл китабы" булып йөри торган журнал. +"Казан утлары", ялкын чәчеп, янып, балкып, татар халкының әдәбият, мәдәният дөньясын даими яктыртып торучы журнал буларак, киң катлау укучыларны күз уңыннан ычкындырмый, җәмәгатьчелекнең төрле вәкилен истә тотып иҗат итә. +Журналда татар әдәбияты дәресләренең нигезен тәшкил иткән әдәби әсәр беренче кат дөнья күрә. Шуннан соң күп юллар үтеп, кайбер дәреслекләргә шактый кыскартылып урнаштырыла. Әмма укучының укытучы җитәкчелегендә бу әсәрне алданрак та уку, танышу, аның турында сүз әйтү мөмкинлеге бар. Шуңа күрә әдәбият дөньясындагы сөйләм үстерү дәресләрен, дәрестән тыш уку өчен бирелгән сәгатьләрне журнал сәхифәләре белән танышуга багышларга мөмкин. Бу алымны мәктәпләребезнең алдынгы укытучылары үзләренең эш тәртибенә бүген уңышлы гына кертеп тә җибәрде инде. +Әмма журналның роле аның белән генә чикләнми. Татар әдәбиятын өйрәнү, тәнкыйди фикерне үстерүдә шактый аксый торган як бар. Ул да булса татар әдәбияты укытучысының укучыны кызыксындыру коралы - язучының иҗат лабораториясе. Әдипнең шәхси тормышын, язу үзенчәлекләрен өйрәнү аша кайбер гомумиләштерүләр ясау, шуның аша чор контекстын өйрәнү мөмкинлекләре ачыла. "Язучы остаханәсе" рубрикасы нәкъ шул максатны тормышка ашыру юлы булыр иде. Моны мин, күп еллар әдәбиятчыларны методик яктан әзерләүче һәм дәреслекләр авторы буларак, "Казан утлары"ның бурычы дип саныйм. +Журнал битләрендә укытучылар катнаша торган төрле конкурслар, аерым рубрикалар арткан сурәттә, әдәбият мөгаллименең үз мөнбәре дә биегәя. Аларны төрлечә оештыру мөмкинлекләре бар: беренчедән, мәктәп тормышы белән бәйле әдәби әсәрләр бәйгесе, соңгы елларда "Казан утлары"нда басылган әдәби әсәр турында бәхәс, әдәби әсәргә укучылар белән берлектә анализ юлларын эзләү һ.б. +"Казан утлары"н укытучылар күргәзмә материал рәвешендә куллана бит. Рәссамнарның журнал тышлыкларында төсле репродукцияләрен, картиналарын урнаштырып (бу бүген өлешчә эшләнә дә инде), алар турында сәнгать белгечләренең фикерләрен күрү, уку шулай ук әдәбият дәресләрен культурологик яктан баета төшәр иде. +Татар теле һәм әдәбияты укытучылары журнал материалларын сыйныфтан тыш та файдалана, дидек. Соңгы елларда бер-бер артлы "гөмбәләр кебек үсеп чыккан" төрле исемдәге конференцияләргә эш җибәрү өчен, укытучы тема таба алмый газап чигә. Бер конференциядә кызыклы булган эш башкаларына да "күчеп йөри". Ә тикшеренү эше темасы буларак мәктәп программасында даими өйрәнелеп килүче Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, М.Җәлил, Ф.Кәрим һ.б. иҗатларына бәя алына. Ул, китаптан китапка, дәреслектән дәреслеккә күчә-күчә, күптән ятланып беткән сүзләрне балалар Г.Тукайның "Туган тел"е урынына, тотлыгы-тотлыга, кәгазьдән укыйлар. Конференциягә нәтиҗә ясаган вакытта әйтелгән фикерләр, яңарак әдәбиятка мөрәҗәгать итегез, дигән киңәшләр "диварга аткан борчактай" кире үзеңә әйләнеп кайта. "Ә нигә, Г.Ибраһимовны өйрәнергә ярамыймыни?" - дип сорау куйган укытучыдан тагын нәрсә көтәсең?! Хәзерге әдәбиятның йөрәк тибеше - әдәби басмаларда! Шулай булгач, заманча әдәбият укытучысы аларны куен кесәсендә йөртергә тиеш! Билгеле, бу - икеяклы таяк. Мөгаллимнәребезгә редакция хезмәткәрләренең, язучы-әдипләребезнең йөз белән торуы лазем. Журнал битләрендә укытучыларга киңәшләр, аерым темаларны ачу юлларын күрсәткән язмалар урнаштырыла башласа, алар да укытуның, төрле конференция-конкурсларда катнашуның, балл җыю чарасы гына булмыйча, балаларны әдәбият, мәдәният, тел гыйлеме белән кызыксындыруга хезмәт иткәнен тирәнрәк аңлар иде. +Моннан тыш, журнал битләрендә укытучыларның җитди дәресләрендә укучыларны ял иттерү өчен тематик эчтәлекле мәзәкләр, аерым очраклар, кызыклы хәлләр турындагы язмаларның күбрәк урнаштырылуын күрәсе килә. Менә Илдар ага Юзеев белән очрашу истәлеге. Ул сөйли: +"Шулай 15нче шәһәр больницасында ятам. Карантин булу сәбәпле, бер кешене дә кертмиләр. Минем яныма Шәүкәт Галиев килеп керде. +- Бер сине генә ничек керттеләр? - дип сорыйм. +- Мин ЮЗИгә керәм, дидем, шуңа керттеләр, - дигән". +"УЗИ" белән "ЮЗИ" сүзләре алмашында килеп чыккан каламбур укучының игътибарын җәлеп итә, ул ике зур шагыйрьнең үзара дуслыгын, җор теллелеген, димәк, әсәрләрендә дә юмор яшәвен аңлап кала. Сыйныфны темага кертеп җибәрү җиңелләшә. +Гомумән алганда, "Казан утлары" әдәбият-сәнгать нигезләрен укучыларга җиткерүче, әдәбият укытучысының даими киңәшчесе, ярдәмчесе булып торырга тиеш. +- Укытучы булуыма "Казан утлары" сәбәпче, дигән фикерләрне очрашулар вакытында еш ишетергә туры килә. Әлеге басма мөгаллимлек мәйданының капка төбендә басып торган яшь егет-кызларны инде бүген олпат остазларга әйләндергән бит... +Гөлсирә МУЛЛАСАЛИХОВА, +Саба районы Шәмәрдән лицееның +югары категорияле татар теле һәм +әдәбияты укытучысы: +- Нәкъ шулай! Һәркемнең көтеп алган кунагы, яраткан сые... +һәм яратып укыган китабы яки журналы була. Минем өчен +өчесен дә берләштергәне - "Казан утлары" журналы. Ничекме? +Иң кадерле кунак кебек көтеп алам, чөнки ул айга бер тапкыр +гына килә. Аны бер кат актарып чыкканнан соң, үземә тансык МӨХӘРРИР СОРАУ БИРӘ булган язманы тәмле сый ашаган сыман рәхәтләнеп укыйм. Бер генә язманы укый икән дип хаталанмагыз, журналны укып бетермичә куя алмыйм. +"Казан утлары" журналы белән мәктәп елларыннан таныш. Бүгенге көндәге кебек яхшы сыйфатлы кәгазьдә басылмаса да, эчендәге язмалары энҗе-мәрҗәннәргә тиң иде. Әдәбиятны яратуымда да шушы журнал зур роль уйнады. Анда эшләүчеләр миңа кул җитмәслек биеклектәге кешеләр булып тоелалар иде. +Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга кердем. Хыялым "Казан утлары" журналында эшләү иде, тик яшьлек хыяллары гына тормышка ашмады... Казаннан китәргә туры килде. Бүгенге көндә мәктәптә эшлим. Әдәбиятны ярату турында сүз чыккач, укучыларыма да "Казан утлары" журналын яратып укуым аркасында мәгълүматлы булуым, укытучы булуыма да аның сәбәпче икәнен әйткәнем бар. +Яраткан журналым - минем өстәл китабым. "Казан утлары" - әдәби-мәдәни тормышыбызның тарихи елъязмасы. Әдәбият укытучысына гына түгел, үзен татар дип санаган һәркемгә маяк ул. Халкыбызның үткәне турында белергә, киләчәген күзалларга ярдәм итә. "Татар галәме", "Миллият", "Тарих" сәхифәләре татар милләтен саклауга юнәлтелгән. +Әдәбият белән сәнгать гомер-гомергә янәшә "атлыйлар". Сәнгатьнең кайсы тармагын гына алма, театрмы ул, җыр-музыкамы, сынлы сәнгатьме, һәркайсында дөньякүләм масштабта күрсәтерлек, чын-чынлап горурланырлык шәхесләребез бар. Алар турында, иң беренче булып, "Казан утлары" журналы битләрендә басыла. +Яңа әсәрләр белән танышу - күңелгә әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә. Журналда өзекләрен укыганнан соң, хыялланып, китап булып басылганын көтәсең. Кайбер китаплар кулга эләкми дә кала. Ярый әле өзекләрен укыдым, дип сөенәсең. +Каләм тибрәтүчеләргә дә махсус сәхифә бар. Аларның фатихасы белән күпме яшьләребез талантлы язучылар булып китә. "Казан утлары" халкыбызның рухи дөньясын һәм мәдәниятен саклауга хезмәт итә. +Халкыбыз бүгенге көндә туган телебезне, моңыбызны, матур гореф-гадәтләрне саклап, олы бер милләт булып яши икән, әлбәттә, әлеге журналда эшләүче оста каләм ияләренең хезмәте дә монда әйтеп бетергесез зур. Журнал зәвыклы укучыга исәпләнгән. +Укытучылар өчен "Казан утлары" журналы - бәяләп бетермәслек хәзинә. Мин журналга реклама ясарга җыенмыйм, әдәбият укытучыларына аннан башка мөмкин түгеллеген генә әйтәсем килә. Дәреслектә бөтенесе язылган, нигә кирәк ул, Интернет заманы, дияр кайберәүләр. Дәреслекләр биш елга бер чыга, күп кенә мәгълүматлар искерә. Без яңалыкны белеп торырга, аны укучыга җиткерергә тиеш. Яшерен-батырын түгел, укучыларның күбесе китап укымый, ә укытучы әйткән яңалык, барыбер, баланың колагына керә. +"Казан утлары" халкыбызның рухи дөньясын һәм мәдәниятен саклауга хезмәт итә. +Яше гасырга якынлашкан журналымның һәрвакытта шулай зәвыклы булуын теләп калам. Шушы журналда эшләүчеләргә баш иям. +Рамил ХАННАНОВ әзерләде. +Истәлекләр +Мәгъсум +Харисов +УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА +АВТОБИОГРАФИК СӘХИФӘЛӘР +Балачак яңа үзгәрешләр кеше психологиясенә зур йогынты ясаган. Бу елларның авырлыгы безнең ишле Әхмәтҗановларны да читләтеп үтмәгән. Ишле семья дигәннән, белмим ни сәбәптәндер, шактый олыгаеп, берничәшәр балалары булуга карамастан, әтием Харис үзенең бертуган абыйсы Хәнәфия белән бер йортта яшәгән. Аларның әниләре, миңа дәү әни тиешле Бибинавал әби дә исән булып, әтиемнең сеңлесе Нурлыһада апа да шунда. Шуның өстенә, әтиемнең апасы Өммеһани Сориле авылында Сабирҗан муллада тормышта булып, ике баласын калдырып авырып үлә. Аның ике баласы - Мирзакрам белән Исмәгыйль - әтиемнәрдә калып, барысы 13 җан бер гаиләдә тәрбияләнгән. Билгеле, атлы, сыер-сарыклы, имана җирле йортта тамак ягыннан кысанлык кичермәсә дә, чәйшикәре, кием-салымы ягыннан бу авыр елларда зур гаиләгә бик үк рәхәт булмагандыр. +Гражданнар сугышы вакытында әтием Харисны мобилизация белән Ижау мылтык заводына хезмәткә җибәргәннәр. Ул, анда күпмедер эшләгәннән соң, авылга кайтып игенчелек белән шөгыльләнгән. Әтиемнең шуннан башка эш эзләп читкә чыгып китүен белмим. +Урта Идел буйларындагы 1921 елгы корылык, чөй өстенә тукмак дигәндәй, халыкның болай да авыр тормышын тагын да кыенлаштыра, ачлыктан җанны саклап калу өчен каты көрәш башлана. Авылның кайбер кешеләре семьялары белән Донбасс, Себер якларына сәфәр тота. Безнең гаилә читкә китәргә җыенмый, бар булганын чамалап кына тотып, алдагы уңышка ялгарга тырыша. +Ачлык белән көрәшү дәүләткүләм әһәмияткә әверелә. Яшь Совет дәүләте халыкны ачлыктан коткару өчен төрле чаралар күрә. Шундый чараларның берсе - Америка паёгы. Балалар өчен бирелә торган "американ аш паёгы" Сәйфетдин мәзиннәр йортында пешерелеп, аш алу өчен Исмәгыйль абыйга ияреп барганымны хәтерлим кебек. Авыл халкы ачтан үлмәс өчен кош-корт, сарык-кәҗә, сыер, хәтта атларына кадәр суеп ашаган яки азык-төлеккә алмаштырган. Мөбарәкшин Гаделша абыйның сөйләвенә караганда, ялгыз яшәүче Газзә әби үзенең өен пот ярым арыш онына Сираҗ байга саткан, шулай да гомерен саклап кала алмаган, ачлыктан җәфа чигеп үлгән. Ачлык кешене төрле авыр, фаҗигале хәлләргә төшерә. Балалары белән генә калган Заһирә (исеме шулай иде бугай) иртә белән көтү куганда Фәсхетдинов Гыймадетдиннең ачык тәрәзәсе аша мичтән чыгарган икмәкләрен күрә. Ач кешенең, икмәкне күргәч, күзе яна, аңы болгана. Өендәге ач балалары тавышын ишеткән кебек була. Үзе дә сизмәстән, тәрәзә аша үрелеп, бер ипине алъяпкыч астына тыга. Кайсыдыр моны күреп, Гыймадетдин абыйга әйтә. Менә шул бер икмәк өчен Заһирә абыстайның кулларын бәйләп, урам буенча йөртәләр, артыннан мыскыллы сүзләр кычкыралар. +Халык, ачтан үлмәс өчен, алабута җыеп, алабута икмәге пешереп ашаган. Авыл халкы шундый шартларда яшәгәндә, безнең ишле гаиләдә дә ашау-эчү чамалы булгандыр. Кеше алдында ригаялек өчен генә булса да, безнекеләр дә алабута җыйнаганнар һәм кәтерги пешергәннәр. Хәбибрахман абыйлар белән алабута кәтергие кимерүебез исемдә калган. Менә шундый шартларда чәй, шикәр, конфет, прәннек турында уйларга да мөмкин булмаган, андый татлы әйберләрнең тәмен авыз татымаган. Ул елларны кием-салым да әниләрнең җитен сүсеннән эрләп суккан киндер күлмәк һәм ыштан була торган иде. "Мин киндер күлмәк кимим, тәнне каклата", - дип, озак кына елап, әнкәй белән тарткалашканымны әле дә хәтерлим. Киндер күлмәк дигәннән, шулары нык истә калган: ул елларны һәр хуҗалык үзенә бүленеп биргән имана җиренә һәм бәрәңге бакчаларына киндераш (конопля) чәчә иде. Кырга җитен чәчүчеләр дә була торган иде. Киндераш үсеп орлыклангач, ата үсемлекләрне ("баса" дип йөртелә), арадан кереп, чүпләп йолкып аласың. Аны чүпләү-җыйнау бала-чага һәм хатын-кыз эше булып санала. Ләкә буйлап киндераш арасына кереп киткән бала-чагаларның чырчуы белән бергә, буй җиткән кызларның, киленнәрнең үзара көлешеп сөйләшкәннәре, ара-тирә җыр сузуларын тыңлау шундый күңелле була торган иде. +Орлыгы көзен сугып алынган киндераш-баса һәм җитен көлтә-бәйләмнәрен йомшарту өчен сал ясап, язын Саз күленә батыралар. Йомшап сүсләнгәч, судан чыгарып юып киптерәләр, аннан авылга ындырга алып кайталар. Болар - ирләр эше. 2 Кәтерги - алабута оныннан пешергән кабартма. 3 Ләкә - кишәрлекне түтәлләргә бүлү өчен калдырылган буш буразна-юл. +МӘГЪСУМ ХАРИСОВ Кипкән киндер, җитенне махсус станда талку башлана, ягъни сүсне талкышыннан аералар. Менә мондый эшләрдә әниләргә бала-чагалар да булыша. Көз көне, урыпҗыюлар беткәч, әлеге сүсләрне йомшарту өчен киндер төю өмәсе оештырыла. Кичлегеннән үк өмәгә килергә тиешле кызлар чакырыла. Камыр ашы пешерелә. Тирә-күршеләрдән киле һәм кисаплар җыйнала. Иртә таңнан кызлар җыела. Кайнар коймак, кабартма белән сыйланып алгач, өчәрләп-дүртәрләп сүс төю башлана. Бишалты киледә 18-20 яшьләрдәге буй җиткән кызларның-апаларның, көлешә-көлешә, бер-берсенә мәзәк сүзләр әйтешен, үзенә күрә бер ритм белән музыкаль "дөп-дөп" иткән тавышны, яңгырашны тыңлавы, алар арасында "эшем" кешесе булып, олылар кушканны башкарып йөрү күңелгә рәхәтлек бирә иде. Билгеле, өмә булгач, кызлар янына егетләр дә килә. Егетләр кызларга сүз кушып, үзләре дә сүс төюдә булышалар иде. Кичен өмә кызлары уен оештыралар, җырлыйлар, бииләр. Иң хәтердә калганы шул: Миргалим абзыйның кызы Галия апаның, тальян гармунда уйнап, кызларны биетүе һәм җырлатуы. Галия апа ул вакытта гармунны авылның иң оста гармунчылары Фәтхелислам, Тәүфикъ, безнең Исмәгыйль абыйлардан калышмый уйный дисәң дә ярый торгандыр. Белер-белмәс биегән кызларның көенә китереп уйный ул тальян гармунны. Өмәнең иң күңелле вакыты - кичәнең кызган чагы - авыл егетләренең өмә йортына, төркем булып, гармун белән җырлашып килүләре, чиртлек уены. Исеменнән үк күренеп тора - чиертеп уйнала торган уен. 1,5-2 см юанлыктагы кабыклы чикләвек чыбыгын 1,5-2 см озынлыкта итеп вак тешле пычкы белән кисәсең. Аннары аларны үзәктән урталай буйга ярасың. Аларны пычак, пыяла кисәге белән шомартасың. 15-20 пар шундый чиертлекләрне учың белән җиңелчә генә өстәлгә яки идәнгә, яки сәкегә сибеп җибәрәсең. Уенга кимендә икедән бишкә кадәр кеше катнаша ала. Әгәр дә чиертлек кискән ягы (башы) белән басса, "баба" дип атала һәм уенчы аларны үзенә җыйнап ала. Аннан соң төсләренә карап (кабыклы ягы кара, ярган ягы ак) караларны бер-беренә (әгәр башкаларга тимәсә), акларны бер-беренә чиертеп үзенә җыя. Чиерткән ак чиертлек карага тисә, ул уенчы уенны туктата, уенны күршесе дәвам итә. Кем күбрәк җыйса, шул отучы була. Бу уен хәзерге бильярд уенын хәтерләтә. Балаларда ихтыяр һәм дикъкать, коллективизм рухы тәрбияләргә ярдәм итә, шул ук вакытта төз ату, гадел булу, җитезлек кебек күнекмәләр дә бирә. Өйгә кергәч, төрле мәзәк сүзләр әйтеп, кызлар белән сүз алышулар, җырлау һәм биюләр була. Шунысын да әйтергә кирәк: бу егетләр өмә өенә хуҗадан рөхсәт сорап керәләр, шулай ук хуҗа кушуы буенча өйдән чыгып та китәләр. Егетләр арасында сүгенү, мыскыллы сүзләр әйтү, тәмәке тарту, өмә өенә исереп килүләрне күрмәдем, башкалар сөйләгәнне дә хәтерләмим. Сүс өмәсе безнең әниләребезгә, апаларыбызга көзге, кышкы озын төннәрдә җеп эрләп, тукыма сугу өчен сүс әзерләп калдыра. +Кышкы озын төннәрдә без кичне-көнне ничек үткәрә идек икән?! Көзен каз сую, киндер төю өмәләре үткәрү җәйге-көзге авыр эштән соң бәйрәм төсен алып, авыл халкын яшеннән картына кадәр берләштергән кызык бер сәхифә булып истә калган. Бу өмәләрнең яшьләр өчен иң әһәмиятлесе - бер-берен күреп сөйләшергә, мәхәббәт чаткыларын дөрләтергә, бер-бере белән аңлашырга мөмкинлек биргән. Шул вакыттагы нинди вакыйгалар истә икән? +Башта без - ир малайлар (мин, Хәбибрахман, Хәлилрахман һәм Исмәгыйль абый) йорт эшләрен, ягъни терлек-туарны төнгелеккә ябу өчен асларын чистарту, утлыкларга салам салып, атларга арыш башагы чылатып, он сибеп бирү, бәрәннәрнең алдына печән салып, җылы абзарга ябып калдыру кебек эшләрне башкара идек. Иртә белән өйгә ягу өчен әниләр бәйләгән салам көлтәләрен чоланга ташу да безнең өстә иде. Иртә һәм кичен ат җигеп, Зөя елгасыннан мичкә белән су алып кайтуны Исмәгыйль абый, ә бик салкын кыш көннәрендә әткәй башкара иде. +НЭП чорында безнең хуҗалыкта 2 ат, 2 сыер, башмак тана, бозау, 20ләп сарык (бәрәннәре белән җәй көне 50 баш була иде) һәм 2 эте булган йортта балаларга да, олыларга да эш җитәрлек. Кичке аштан соң өйдә үзенә күрә бер җанлану башлана. Без, балалар, әлеге дә баягы "чиртлек" уйный идек. Безнең авыл зур түгел - 1554 йорттан төтен чыга. Төп дүрт урамы булып, шул урам егетләре, җыелышып, гармунга җырлап, 4Бүгенге көндә - 50-60 йорт. УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА Зөя елгасы буена җыелыша. Менә шунда инде гармунчылар ансамбле башлана. Безнең авыл егетләре "вараксин" гармунын хуп күрәләр иде. Яңа көйләрне беренче булып Фәтхелислам һәм Тәүфикъ абыйлар башкара, хәзерге тел белән әйткәндә, ансамбльгә дирижёрлык итә. Әниемнең үги энесе Тәүфикъ абый көйне оста башкаруы өстенә, аның уйнау рәвешен карап торуы да бик күңелле иде. Ул, гармунын тартып сузганда, үзе дә 90 градуска борылып, япканда элекке хәленә кайта. Шулай дәртләнеп, киерелеп уйный иде ул гармунны. +Җырлашып-биешеп алгач, ягъни репетиция ясагач, өмә өенә юл тоталар. Алар җыры якынлашкач, хуҗа капкасын бикләп куяр да, үзе терлек-туарын караган булып йөрер. Кызлар исә үз җайларын, дәрәҗәләрен белеп, иннек-кершәннәрен кабат төзәтеп, сәкегә һәм эскәмияләргә урнашыр һәм гармунга кушылып җыр сузар. Капка төбендә җыр дәвам иткәндә, егетләрнең кыюрагы, хуҗа капкасын кагып, өйгә керергә рөхсәт сорар. Хуҗа рөхсәте белән егетләр өйгә узып, үз дәрәҗәләрен белеп кенә кайсы-кая урнашыр. Билгеле, өлкәнрәкләре түргә узып, яшьрәкләре ишек катында калыр. Ә гармунчы?! Ул түр башында, сәке йөзлегендә, кызлар арасында. Китә мәзәк сүзләр, көлешү, үртәшүләр. Аннан китә биеш, җырлаш, күмәк уен. Иң таралган уеннарның берсе - кызлар белән егетләрнең әйләнәдә җырлап, әйләнә уртасында егет белән кызга чәнечтереп җыр җырлау һәм аларга җәза бирү: җырлату, биетү, табышмакка җавап эзләтү һ.б. +Егетләр, кызлар үзләрен иркен тотсын өчен, хуҗа абзый, йомыш табып, күршекүләнгә чыгып китә, билгеле, егетләрне ышанычлы дип тапса. Сәгать кичке 11ләрдә егетләр аулак өйдән чыгып китәләр. Аларның гармунга кушылып җырлап таралышуы әле озак ишетелеп тора. Егетләр чыгып киткәч, берара кызлар да тынып калалар. Суынып кергәннән соң, уен элеккечә үк җанланмый. Кызлар егетләргә бәя бирәләр. Кайберләрен мактыйлар, ә кайберләренә "кәҗә тәкәсе кебек сасы" (тәмәке тартучы), "корчаңгы тай" (ышкынгалап утыручы), "мүкләк бозау" (сөйләшмәүче, уенга катнашмаучы), "озын куллы" (тоткалаучы) һ.б. дип, үзләренең бәяләрен дә бирәләр. Безнең авылда аулак өйдә егетләрнең кызлар белән куну гадәте булмаган. Кызлар белән егетләр мәхәббәте күреп сөйләшү, сәлам хатлары аша алып барылган. Өйләнгәндә кызны яучылап алганнар. +Олылар нишләделәр икән? +Әнкәй белән аның килендәше Зоха аптый кабаларын сәке йөзлегенә куеп, йон яки җитен-киндер сүсе эрләргә, яки бияләй һәм оек бәйләргә утыралар. Әткәй белән Хәнәфия абый кичке тегү эшендә - аяк киеме тегәләр. Ә дәү әнкәйнең төп эше - китап уку. Бу - көндәлек гадәти күренеш. +Дәү әнкәйне без - балалар - бик ярата идек, олылар да бик ихтирам итә иде. Аның сүзе - йорттагы һәрбер кеше өчен закон. Ул уртача гына буйлы, аксыл, түгәрәк, мөлаем йөзле, кечерәк кенә борынлы, чал чәчле карчык иде. Кунакка барганда битенә кершән сылар, күзенә сөрмә тартыр, бармакларына йөзекләр, беләгенә киң, ахак кашлы беләзекләр кияр, чәченә көмеш чулпылар тагып, йон күлмәк өстеннән күкрәкчә (хәситә), аның өстеннән укалы бәрхет камзул, аягына чигешле читек киеп алгач, бигрәк тә матур күренә иде. Кыш көннәрендә башына ак каймалы Оренбур мамык шәлен ябынып, камалы тун, аягына кама мехы тоткан калуш (кыска балтырлы киез итек) кияр иде. Кунактан алып кайткан күчтәнәчне башлап апага бирә торган иде. Янәсе, ул - кыз бала, аны ихтирам итәргә кирәк. +Дәү әнкәйдә нинди кием булса, безнең әнкәй һәм Зоха аптыйның да (әткәй агасы Хәнәфия хатыны) шундый ук киемнәре бар иде. Алар да кунакка шулай киенеп йөриләр. Бу киемнәр аларга бирнә бүләге итеп бирелгән булгандыр. Зоха аптый - Югары Наратбашының таза хәлле крестьян Гали кызы, әнкәй (Сәхия) - шулай ук үзебезнең нәсел тиешле таза хәлле крестьян Гыйниятулла кызы. Тегү-сату белән шөгыльләнгән һәм Казан байлары-сәүдәгәрләре белән эш йөрткән Әхмәтҗан бабай кием-салымны һәм китапларны Казаннан алып кайта торган булган. Безнең өйдә китап булу Әхмәтҗан бабайдан килә. "Кояш" газетасын, "Карчыга" журналын да Әхмәтҗан бабай алдырган. Журналның барлык номерлары әле дә булса миндә саклана. Ул вакытларда "Кояш" газетасын авылның аек фикерле Әхмәтҗан, Гыйниятулла бабамнар 5Аптый - абыстайны безнең якларда шулай әйтәләр. +МӘГЪСУМ ХАРИСОВ һәм Гафиятуллалар гына алдырган. Кичләрен капка төпләренә халык җыелып газета укуларын әткәй бик тәфсилләп сөйли иде. +Кайбер очракларда "чиртлек" уены нәтиҗәсе маңгай шешү белән, ягъни алдан килешү буенча оттырганы чиртлек санынча маңгайга чиертү белән тәмамлана иде. Ләкин бу уен артык озакка бармый, олыраклар - Хәлилрахман абый, Мәсрура апа, Исмәгыйль абыйлар дәү әнкәйдән сабак алалар, үткән сабакларын яттан тыңлаталар. Белмим, мин үзем кайчан сабак укый, ятлый башлаганмындыр, бер дә хәтердә калмаган. Олыларга ияреп хәреф танырга өйрәнгәнмен, укый башлаганмын. Шулай итеп, минем беренче хәреф өйрәтүчем-укытучым дәү әнием Бибинавал булып чыга! Дини сабак укылып, ятланып, дәү әнкәйгә тыңлатылганнан соң, без ирекле кала идек. Буш вакытларда кемнең нинди китап укыйсы килә - шуны укый. Төрле төстәге юка тышлы китаплардан башлап, әткәй, Хәнәфия абый укый торган шактый калын китапларны да укый идек. Әткәй белән туган абыйның итек-читек теккәндә укыган китаплары, газета мәкаләләре турында фикер алышуларын, кызып-кызып бәхәсләшүләрен безгә тыңлап торуы кызык иде. Өйдәге китапларга дәү әнкәй хуҗа булып, аның рөхсәте белән генә ала идек. Дәү әнкәй үзе дә сөйләргә иренми иде. Ул йокларга ятып, ут сүнгәч, дингә бәйләп әкият сөйли. Соңы "аятелкөрси" догасын уку белән бетә иде. +Буа районында бердәнбер Казма авылы халкы күн-аяк киемнәре тегү белән шөгыльләнгән. Мәҗит бабай улы Вәлиулла 1920 елны 110 яшенә җитеп дөнья куя. Ул яшьләй үк читтә хезмәттә йөри. Иделдә бурлак та булган. Ул читтә йөргәндә "сапожниклык" һөнәренә дә өйрәнеп, авыл кешеләрен дә аяк киеме тегәргә өйрәткән. (Вәлиев Сафиулла сүзе.) +Габит бабай Казанга барып, аяк киемнәре тегү өчен күн-ярылар алып кайта башлый. Казан сәүдәгәреннән сорап, авылга бер оста-һөнәрче дә алып кайта. Безнең нәсел кешеләре шул остадан итек-читек тегү һөнәренә өйрәнәләр. Шул вакытларда Баһаветдинов Кәлимулла (безнең нәсел - шәҗәрәдән карап дөресләнде) һәм Сибгатуллин Сөнгатьләр оста тегүче булып җитешәләр. Бу һөнәргә Габит абзый һәм уллары Гарифулла һәм Гафиятулла да, Сәйфетдин улы Әхмәтҗан да өйрәнә. Бабай үз чиратында уллары Хәнәфия белән Харисны өйрәтә. Хәнәфия уллары Хәлилрахман һәм Хәбибрахман абый да, Исмәгыйль абый да олылар эшенә кушылып киттеләр. Алар белән мин дә шул һөнәрне үзләштердем. +Авыл халкының аяк киемен нинди дәрәҗәдә тегүен түбәндәге мисаллар белән раслап була. 1913 елны патша Романовларның 300 еллык юбилеена Сибгатуллин Сөнгатулла абзый патшага бүләк өчен күн итек тегә. Ул итекне Гариф абзый, Казандагы сәүдәгәре кушуы буенча эшләнгәнлектән, шул кешегә илтеп тапшыра. Казанлылар үз бүләкләрен Петербургка җибәргәннәр. +1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Солдат һәм офицерларны аяк киеме белән тәэмин итү өчен Казан байлары заказ ала. Алар үз чиратларында Казма авылы тегүчеләрен Казанга алдыра һәм итек тегәргә заказ бирәләр. Казмадан 8 кеше патша армиясенә итек тегә (хәзерге Тукай урамы "Пельменная" аскы каты, 1983 ел), һәм алар бронь белән калалар. Алар арасында: Гыйниятуллин Фарук, Гарифуллин Гатаулла, Миңгалиев Әскар, Әхмәтҗанов Хәнәфия, Садыйков Галимулла. Солдатка алынмыйча Казанда итек тегүләренә көнләшеп, "Гариф аларны солдатка барудан яшереп ята", - дип, волостька донос ясаучылар да табыла. Ләкин волостьтан: "Алар солдат хезмәтен үтиләр", - дигән җавап килә. +Революция булып, алпавыт җирләре крестьяннарга бүленеп бирелгән. Волостька землемер килгән. Волостьта Казма кешесе Хөсәенов Сираҗ эшләгәнлектән, землемерны ул башта Казмага алып килгән. Әгәр дә Казмага алпавыттан калган яхшы җирләр беркетелсә, күн итек бүләк итәргә вәгъдә биргән. Шулай итеп, 40 гектар казна җире һәм Зөя аръягы Понтелей алпавытның сулы, болынлы, уңдырышлы җирләреннән дә Казмага шактый өлеш тигән. Бер пар итеккә!.. Димәк, Казма итеге землемерга ошаган. +Туган абый белән әткәй буш вакытларында аяк киеме тегәләр. Алар кул арасына Исмәгыйль абый кушылып китә. Зур өйнең көньякка караган тәрәзә төбенә тегү өстәле 6Исмәгыйль Сабирҗанов - сугыш вакытында майор, Сугышчан Кызыл байрак, II дәрәҗә Ватан сугышы, +Кызыл Йолдыз, ике Александр Невский орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Аның кызы Рауза - +Буа шикәр заводы директоры Миңнулла Кепечев хатыны. УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА (верстак) куелып, аның аскы ящигында төрле үлчәмдәге калыплар, төрле эш кораллары саклана. Өстәл өстендә дә - кирәкле эш кораллары. Уңдарак этажерка булып, аның шүрлекләрендә төргәк-төргәк төрле төстәге күннәр (заготовкалар) һ.б. саклана. Стенада итек, читек, сандал, калуш, кәвеш һ.б. картон өлгеләре эленеп тора. Сулъяк стенадагы шүрлектә төрле вак-төяк әйберләр: җеп, сумала, балавыз, лак, буяулар. Аннан да өстәге шүрлектә газета, китап, географик атлас һәм тальян гармун тора. Гадәттә, газетаны туган абый ашау алдыннан, аштан соң ял иткәндә укый иде. Яңалыкларны безгә дә сөйләп, атластан вакыйга булган илләрне, урыннарны безгә дә күрсәтә. Тегү эше - ялыктыргыч эш. Әткәй арган сөякләрен язу өчен һәм вакытын белеп, терлек-туар карарга яки безнең эшне тикшерергә чыга. Ә туган абый шүрлектән гармунны сузылып алыр иде дә салмак кына шул заман көйләрен уйнар иде. Кайбер вакытларда, дәү әнкәй өйдә юкта, үзе уйнап: +Итек тегәм, итек тегәм, әй, +Итек тегәм, читек түгелләй, +Гармун уйнап, үзем җырлыйм, әй, +Күңелем китек түгелләй. +Уйныймын да, җырлыймын да, ай, +Кулда гармун булганда, ай, +Нигә миңа җырламаска, ай, +Җанкай тыңлап торганда, ай, - дип җырлар иде дә безгә карап кеткелдәп көләр иде. - Әгәр уйнарга өйрәнсәгез, сезгә дә гармун алып бирәм, - дип, безне гармун уйнарга өйрәнергә өнди иде. +Исмәгыйль абый аз-маз гармун кычкырта башлагач, аның үзен дә Казанга алып барып, аңа 10 бармаклы, 4 бакалы, 5 планкалы "вараксин" гармуны сатып алдылар (22 сум иде бугай, 12 теллесе - 28 сум). Тәүфикъ абыйның гармуны 28 сумлык иде. Туган абый Исмәгыйль абыйны кибеткә ияртеп кергән дә: "Исмәгыйль, сайла үзеңә гармун, шуны сатып алабыз", - дигән. Исмәгыйль абый гармунны үзенчә сайлаган. Ләкин аның сайлавы туган абыйга ошамаган. Берничә гармунны алып баскалаштырган да берсен, кибеттән чыгып, урамда уйнап караган. +- Гармунны күпчелек урамда уйныйлар, урамда яңгырасын аның тавышы, - дип әйтә икән. +Туган абый гармунны сайлауда ялгышмаган. Авылдагы барлык гармуннардан да өстен чыкты аның гармуны. +- Эх, Исмәгыйль гармунының тавышы! Эх, Исмәгыйль гармунының моңы! - дип башкалар соклана иде. Тагын шунысы истә: остарак гармунчы дигән егетләр үз гармуннарын башкалар кулына тоттырмый иде. +Өйгә яңа гармун керде. Барыбызда да гармун уйнарга өйрәнү теләге туды. Исмәгыйль абый оста гармунчылар янында еш була. Кыш көне мунчаларда егетләрне җырлата, биетә, осталыгын арттыра. Аның безне өйрәтәсе килми. Буш вакыты да аз - хуҗалыкта терлек-туар карый, әткәйләргә тегү эшендә дә булыша. Укуны да ташларга ярамый. Өйдә гармун кычкырткан өчен безне әрләүче юк, шөкер. Ә кемнән, ничек өйрәнергә? Өйдә әти-әни, дәү әниләр алдында авыз күтәреп җырлап булмый бит. Гармун кулга чират буенча гына эләгә. Без, ир малайлар, яз көне кояш карау белән, әверселек башына менеп, кояшка каршы җылынган салам өстендә иркенләп эшкә керешәбез. Беребез уйнаганда икенчебез җырлый. Гамунчы җырчылар артыннан барырга тиеш. Җәй көне урын күп, ләкин вакыт аз кала. Эш күбәя: бәрәңге чүбе утау, кырда иген утау, балык тоту, су коену, тизәк кирпеч әзерләү, терлеккә үлән җыю һ.б. Ә кыш көне - ягылган җылы мунча. Хәер, ягылмаган мунча да - гармунга өйрәнү урыны. Күршедән Фәрхинур апа, Мәсрура апа, Хәлилрахман, Хәбибрахман, мин җыелабыз да гармун кычкыртабыз. Соңыннан Хәлилрахман абый, Фәрхинур апалар оста гармунчы булып җитештеләр. +Яңа гармун булгач, иске гармунның кадере бетте. Ул шүрлектән төште. Без аны 7Әверселек - әвеслекне - түбәсе ябык, бер стенасы ачык каралтыны - безнең якта шулай диләр. Сындырды кәҗә тәртәне УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА Хәбибрахман, Хәлилрахман) зур өйдән чолан аша яңа ызбага йөгереп кереп, кача-кача уйный идекме, башкача булганмы, шулай кереп-чыгып йөргәндә, дәү әнкәй урам як тәрәзә буендагы кәнәфидә ниндидер китап укып утыра иде. Бер әйләнеп кергәндә күрәбез: дәү әнкәй кәнәфидән егылып төшкән, күзлеге, китабы идәндә ята, үзе күзен йомган, сүзсез. Без, бу хәлне күреп, зур өйдә тегеп утыручы әткәй белән туган абыйга һәм әнкәйләргә әйттек. Алар: +- Әни, әни, ни булды?! - дип эндәшсәләр дә, җавап бирмәде. Аны җайлап кына кәнәфигә салдылар. Шул минуттан башлап, аның яныннан китмичә саклап кундылар. Дәү әни бер тәүлек дигәндә үлде. Безнең өйгә зур кайгы-хәсрәт килде. Нинди авырудан үлгәнен һич белмәдек. Тик карчыкларның: +- Яхшы кешенең үлеме дә җиңел, - дигәннәрен генә хәтерлим. Бу хәл 1926 елның җәендә булды. Аның туган елы - 1859 (кабер ташы). +Дәү әнкәйне ничек күмүләре һич тә хәтердә калмаган. Авыл зиратында Әхмәтҗан бабай (1911 елда үлә), Бибинавал әби, Нурлыһада апа (1893-1923) (әнкәйнең сеңлесе) каберләренә чардуган-рәшәткә корылган. Әткәй белән әнкәй үлгәч, мин цементтан ясап, уеп язып, җиде кабер өстенә җиде истәлек ташы куйдым. Һәр елны әби-бабай һәм әти-әниләрнең каберләренә оныкларымны да алып барып, аларны искә алу гадәткә әйләнде. 1982 елны әткәй белән әнкәй кабере өстендәге тузган агач чардуганнарны үзем ясаган тимер чардуганнар белән алмаштырдым. Үзем эшләгән-ясаган һәрнәрсә минем өчен куаныч һәм эшемә дәрт бирә. Зираттагы кайбер каберләр өстендә бик матур чардуганнар булса да, минем күңелгә үзем ясаган чардуганнар, үзем язган ташлар кадерлерәк шикелле. Исән вакытларында әтием һәм әнием дә минем эшемне мактыйлар, яраталар иде. +Балачак хатирәләреннән тагын шунысы истә калган: без үскән заманнарда чаңгының нәрсә икәнен дә белми идек, тал агачыннан бөгеп ясалган кечкенә чаналарда бер-беребезне тартышып йөри идек. Кар көртләре, өемнәре булгач, су сибеп боз катырып, шул таулардан чанада шуа идек. Зөя ярыннан шуарга да бара идек. Чана шуу дигәннән, шул хәтердә калган: чанага кәҗә җигү. Ул болай булды. Безнең ындырдагы такта әрбәлеккә (сугылган иген-икмәкнең башагын, кибәген җыю, ындыр кирәкярак эш коралларын саклау урыны) күрше-күләннең кәҗәләре ияләште. Кәҗәләрне әрбәлектән куып җибәрү - безнең бурыч. Без бу эштән тәмам гарык булдык. Көннәрдән бер көнне Хәлилрахман абый: +- Малайлар, бүген әрбәлектәге кәҗәләрне кумыйбыз, алар эчкә үткәч, әрбәлек ишеген тышкы яктан ябып, иң зур кәҗәне тотабыз да чанага җигәбез, менә аларга сабак шул булыр, - ди. +- Бик әйбәт, бик әйбәт, шулай эшлибез. +Алдан корылган план буенча эш итеп, кергән кәҗәләрне ябып куйдык. Зур, карт кәҗәне тотып калып, калганнарын куалап чыгардык. +- Ну, малайлар, эшкә! Кәҗәне кем чанасына җигәбез?! +- Мәгъсум чанасына, - ди Хәбибрахман. +- Минекенә, - дим мин дә, шатланып. Кәҗәнең мөгезеннән Хәбибрахман нык кына тотып тора, Хәлилрахман абый үзенчә чанага кәҗәне җигә. Кәҗә җигелеп бетте. Кәҗәгә дилбегә кирәк. +- Минем чана бавын ал, - ди Хәбибрахман. +Кәҗәгә дилбегә дә тагылды. Әрбәлектә җигелгән кәҗә ындыр сукмагына бастырыла. Мин чанага ипләп кенә утырам һәм кулга дилбегәне алам. +- Кәҗәне җибәрәм, яхшы тотын. +- Җибәрәм айгырны, мин аны... +Китте "айгырым", барам дилбегәгә тотынып. Берзаман кәҗә башын артка чөеп җибәрмәсенме, шулвакыт мөгезгә бәйләп куйган дилбегә шуып та төште, мин дә чанадан мәтәлеп, карга чумдым. Елый-елый, аякка торып басканда, кәҗә үзенә бәйләнгән чананы сикертеп, арт ягына бәрелгән саен, кар бураны туздырып, үзләренә (Җиһаншин Гаделша абыйлар кәҗәсе булган икән) таба чаба, ә Хәбибрахман белән Хәлилрахман абыйларның авызлары колакларына җиткән, бот чабып, бу тамашадан көләләр иде. Безрик сабак УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА яшьлек малайлары үзләренең атларын кыргычлап юып, чистарталар. Койрыкларын тиешенчә калдырып кисәләр, ял, койрыкларын матур итеп үрәләр. Атның койрык һәм ялларына төсле чүпрәкләр, йөгәннәргә чигелгән кулъяулыклар бәйләнә. Атларның муеннарына кыңгырау һәм шөлдерләр тагыла, үзләре дә яңа күлмәк-ыштан, камзул, кәләпүшләр кияләр. Атларга атланып, күрше авылларга ат аягы күндерергә - Сабан туена чакырырга китәләр. Күрше авылга барып кергәч, алар: +- Киби-киби кипкән, Сабан туе җиткән, иртәгә безгә Сабан туена барыгыз, - дип, беравыздан кычкырып, урам әйләнәләр. Һай, бу вакыттагы күңел көрлеге, сүз белән аңлатып булмый аны. +Авыл бик иртә уяна. Морҗалардан төтен күтәрелә, авыл урамнарына тәмле ризык исе тарала. Авылга төрле яктан кунаклар килә башлый. Хуҗалары гына түгел, атлары да бизәлгән. Дугалардагы кыңгырау, ат муенындагы шөлдер чыңнары авылга ямь бирә. Зөя урамы башында Сабан туе буласы урын чиста итеп себерелеп, шунда тирәяк авылларының кибетчеләре арба тәртәләрен аркалык белән күтәртеп бәйлиләр дә өстенә палас, киндер ашъяулык, чыпта ябып, кояш, җилдән ышык ясыйлар. Яшел чирәм өстенә чыпта җәеп, үзләренең товарларын таратып салалар. Капчыгы белән көнбагыш, әрҗәсе белән кызыл билле прәннек, эрбет, әстерхан, урман чикләвеге, мампаси, карандаш конфет һ.б. малайларның иң яраткан Сабан туе сые була торган иде. Авыл Сабан туе кибетләрендә тәмәке, папирос сатылса да, исерткеч эчемлекләр сатылганны хәтерләмим. Сабан туеның тәртибе һәр авылда бер үк төслерәк була торган иде. Иң кызыгы - ат чабышы, көрәшү. Чабышкы ат безнең авылда бер генә булган. Гыйниятуллин Тәүфикъ абыйның "Актив" кушаматлы юргасы колхозлашу елларыннан соң да район сабан туйларында чапты. Ул кызгылт-җирән, кечерәк кенә йомры атның йөреше дә башка иде. Ул гади атлап йөрми, ә биеп йөри. Аның йөрешенә сокланмаган кеше юк иде. Минем андый йөрешле атны башка күргәнем булмады. Безнең авыл кешеләреннән атаклы көрәшчеләр булмаса да, Сабан туе күрке һәм авыл даны өчен көрәшкә чыгучылар булгалады. Хөснетдинов Сәхабетдин, Сәгъдиев Шиһап, соңрак Гыйниятуллин Тәүфикъ, Әхмәдуллин Нурмөхәммәт, Сәләхиев Хисаметдин, Вәлиев Салават, Исмәгыйлов Шакир тирә-якта яхшы көрәшчеләрдән саналалар иде. +Кичен авыл урамында кунак егетләре белән яшьләр гармун уйнап, җырлап йөрсә, өлкәнрәкләр өйдә кунаклар белән үзләре дә кунак була. Бәйрәм шаукымы ике-өч көнгә сузыла. Сабан туйлары үткәч тә малайлар өчен "сабан туе" уены урак өстенә кадәр дәвам итә. Һәр йортка кереп, чүпрәк кисәге җыеп таяк башына бәйлисең, бирүче булса, акча, тавык күкәеннән дә баш тартмыйсың. Шуннан соң икенче урам малайларын Сабан туена чакырасың. Менә Сабан туе башлана. Башта йөгерү ярышы, аннан бил алып көрәш. Балалар уенын зурлар да кызыксынып карый, арада чын йөрәктән уңай киңәш биреп торучылар белән бергә, котыртып йә шаяртып торучылары да табыла. Зөя урамында Сабан туе булганда, мондый хәл булды. Авылның йөгерешче малайлары Мөхитов Шәрәфлислам, Галәтдинов Гыйлфан, Әхмәтҗанов Хәбибрахман, Әфләтунов Гыйбадрахман белән бергә мин дә чабу стартына бастым. Команда булу белән, юлга чыктык. Чабабыз, күзгә ак-кара күренми. Миннән алда бер генә шәүлә. Кинәт мин сөртенеп китәм һәм читкә авам, дөпе-дөпе иткән аяк тавышлары гына ишетелеп кала. Торып бассам, ни күрәм: миннән ерак та түгел каз оясы - мөрге аунап ята. Ә капка төбендә Исхак абзый Саматы бот чабып көлә. Әлеге мөргене - каз оясын - безнең аяк астына тәгәрәтеп җибәргән икән. Кызганычка каршы, ул мөрге, мин бәхетсез аяк астына эләгеп, мине икенче урынга чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм итте. Соңыннан малайлар: +- Мәгъсум, нәрсә таптың, алтын булса, безне дә өлешсез калдырма! - дип көлештеләр. Миңа бик ямансу булды ул чакта. Бу егылу минем йөгерүгә булган дәртемне сүндермәде, мин андый сабан туйларында байтак чаптым, беренче булмасам да, 2-3 нче урыннарны бүлештем. Мактанып әйтүем түгел, безнең бабабыз Әхмәтҗан да сабан туйларында йөгерештә катнашкан. Хәнәфия абый улы Хәбибрахман да яхшы йөгерә иде. Минем кече улым Наил йөгерү буенча Казан педагогия институтының чемпионы исеменә дә лаек булды. Алга китеп булса да, шуны әйтим: оныгым Надир да бик яхшы йөгерүче булыр, ахры. 12 Мөрге - яшь тал чыбыгыннан үрелгән кәрзин (кибәк, башак, печән, салам тутыру өчен). +МӘГЪСУМ ХАРИСОВ +Оныкларга гына түгел, бала-чага өчен дә җәй күз ачып йомганчы үтеп китә. Безнең авыл Зөя елгасына ук орынып утыргангадыр, бала-чагасыннан алып олы ук яшьтәгеләренә кадәр Зөядән балык тота. +Язгы ташу вакытында егетләр болганчык суда адашкан балыкларны җәтмә белән сөзәләр. Зөя суы язын ярдан китеп, үз урынына кайткач, уйсу күлләвекләрдә бүленеп калган балыкларны сөзү башлана. Зөя суы тәмам тынгач, кармак белән балык чиерттерергә йөрисең. Без - малайларга ташбаш-ёрш, күтәмә-пескарь, алабуга-окунь, чабак кебекләр эләксә, бик шат була идек. Олыраклар яшь тал чыбыгыннан нәрәтә үреп, шуны төнгә суга салалар иде. Кайбер иртәләрдә Исмәгыйль абый нәрәтәдән яртышар чиләк балык алып кайта иде. Арыш серкә очырганда, кармакка падус балыгы эләгә иде. Торна сазы күленнән кәрәкәне җәтмә белән сөзеп тота идек. Ул күлне 1911 елны казып ясаган булганнар. +Җәйге көн су коенып, комда кызынып, балык чиерттереп үткәнлектән, безгә җәй бигрәк тә кыска булып тоела иде. Көз көнендә безнең иң яратып уйнаган уеныбыз - кәшәкә уйнау булды. Кәшәкә - башы бөгелеп үскән сәрби агачы, тал, алмагач ботагы, чикләвек таягы һәм агач тамырыннан түгәрәкләп ясалган, диаметры 5-6 сантиметрлы шар. Бу уенны иң оста оештыручылар булып Мөкри (мокрый) урам малайлары санала иде. Төштән соң - кичкырын авыл малайлары, кәшәкәләрен тотып, бер урынга җыела. 100-200 метр ераклыкта капка - чик билгелиләр. Барлык кәшәкәләрне җыеп бер өемгә өяләр дә, бер уенчының күзен бәйләп, шуңардан кәшә таякларын ике якка ыргыттырып бүлдерәләр. Менә шулай ике команда хасил була. Командадагы уенчылар саны чикләнми. Менә шуннан соң китә инде шар куыш. Бу уенга малайлар гына түгел, буй җиткән егетләр дә, хәтта өйләнгәннәр дә кушылып китә иде. Уенны кырдан кайткан көтү генә бүлдерә. Көтү тавышы ишетелә башлау белән, терлекләргә каршы китә идек. Уен шуның белән туктала. +Балалар булган җирдә һәрвакыт нинди дә булса уен уйнала. Балачак уенсыз үтми. Урманда чикләвек өлгергәч, олыларга ияреп урманга йөрү дә, яшь тал чыбыгыннан бәрәңге җыйнау өчен кәрзиннәр, кибәк-башак өчен мөрге үрүләр дә бик нык истә калган. Безнең өй якшәмбе көнне үзенә бер төс ала. Иртә таңнан әткәй белән туган абый Буа базарына сәүдәгә китәләр. Бу көнне безгә хатын-кыз кунаклар килә. Кунак килгәч, самовар куела, коймак, ботка пешә. Безгә кызыгы ашап-эчүдә түгел, ә яңа хәбәрләр ишетүдә иде. Хатын-кызларның хәбәрләре бөтенләй башкачарак. Ир-атлар тормышкөнкүреш, ат, җир, дөнья хәлләре турында, җен, пәри, юлда адашу һ.б. сөйләшсәләр, хатын-кызлар алай зурдан кубып, хуҗалык турында, дөнья хәлләре турында тирәнгә кереп сүз куертмыйлар. Дини мәсьәләләр дә читтәрәк кала. Аларның төп темасы - гаилә, туган-тумача. Сүз кемнең баласы ничек авырганнан башлап, кыз-кыркын, егетләр, киленнәр, каената, каенаналар, аларның мөнәсәбәтләре турында бара. Бу араларда авылда, күрше авылда шушы темага нинди яңалыклар булганын ишетәсең. Шунысы гыйбрәтле: алар булган хәлне сөйләп кенә калмыйлар, шул кешегә, вакыйгага карата хөкемнәрен дә чыгаралар яки характеристика бирәләр: "Фәлән егет белән фәлән кыз сөешәләр, бигрәк пар килгәннәр", "Тапкан кыз, шул чибәрлеге, шул булдыклылыгы белән - учак астына салам бөтереп тыга белмәгән булдыксызны", "Төс, имеш! Төс туйда кирәк, ә акыл белән кул көн дә кирәк", "Фәләннең кызын фәлән яучылый икән дә, әтиләре, зимагур дип, кызларын бирмиләр икән". "Урлыйм дип әйтә икән, булыр микән?!" "Булыр, фәлән авыл кызын фәлән алып кайтты, бик әйбәт торалар бит" һ.б... +- Сез ишеттегезме әле, Закир абзый белән Нәсимә абыстай сугышкан. Закир абзый тәрәзәдән чыгып төшкән бит?! +- Нибуч, төшәрсең дә, өстеңә кайнап торган сөтле чүлмәк тондыргач. +- Әй, аларның шул инде, иртән сугышалар, кичен мунча ягалар, белмәссең аларныкын. +- Хәкимә абыстайны әйтәм әле, үзе диндар, укымышлы нәселдән, Бакыйны укуыннан кайткач та килене белән бергә яткырмый икән ләбаса. +- Әле генә ишеттегезме аларның шулай яшәүләрен? Хәкимә абыстайга - килен, малаена - хатын кирәкми, аларга рабучи кирәк, беләсегез килсә. +- Диндарлар алар, тышкы яктан гына кеше, эчләре зәһәр аларның. +- Әйе шул, Әхмәдулла Ярулласын, мескен ятим баланы, нишләттеләр. +- Маһриҗамал абыстай, Мөхәммәтгарифыгызны быел өйләндерәсез, имеш, дип ишеттек, шул сүз дөресме? Беренче тетрәнүләр +МӘГЪСУМ ХАРИСОВ андый мәдрәсәдә укырга туры килмәде. Мин сабак яшенә җиткәндә, Хәлилрахман, Хәбибрахман абыйлар - мәдрәсәгә, ә Мәсрура апам авыл остабикәсенә укырга йөриләр иде. Шуларга ияреп, шулардан күреп-ишетеп булса кирәк, җәдитчә укый һәм яза белә идем инде. Ничәнче ел икәнен төгәл белмим, 1926 ел булса кирәк, көзнең бик матур бер көнендә Хәбибрахман мине мәктәпкә ияртеп китте. Кулын артка куеп, ишеклетүрле йөрүче кара тут йөзле, озын чәчле, билен каеш белән буган, аягына ялтыравык хром итек кигән кешегә - укытучыбыз Кадәрмитов Галимҗан абыйга, мине күрсәтеп: +- Яңа укучы алып килдем, - диде. +Галимҗан абый, йөрүеннән туктап, аяктан алып башыма кадәр карап чыкканнан соң, әкрен генә өстәле артына утырды да мине өстәле кырына чакырды. +- Укыйсың киләме? +- Укыйсым килә. +- Кем малае? +- Харис малае. +- Һем... Син Харис абый малае буласың. Бик яхшы. Әтиең әйбәт кеше. +Өстәл өстендә яткан уку китабын ачып, миннән хәрефләр укыта башлады. Хәрефләрне бер дә төртелми әйтеп бирә торгач, сүзләргә күчте. "Сара суга бара", "Суда сал" һәм башкаларны да җиңел укып биргәч: +- Бик әйбәт, бик әйбәт, сине укырга кем өйрәтте, - дигән сорауга мин, башымны иеп, бер җавап та бирмәдем. Чөнки үземне кем укырга-язарга өйрәткәнне белмим. +Укытучыбыз Галимҗан абый, урыннан торып, сыйныфка бераз карап торды да, минем күлмәк җиңемнән тотып, алгы парталарның берсенә илтеп утыртты. Укытучы өстәле яныннан китеп, сыйныфка карасам, ни күрәм, Казма авылының бөтен малайлары-кызларының күзе миндә иде кебек. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: ул елларда авылда бер бүлмәле мәдрәсә булып, беренче-дүртенче сыйныф укучыларын бер укытучы шул бүлмәдә укыта иде әле. Беренче сыйныф укучылары - алгы, аннан соң икенче, өченче сыйныф укучылары, ә соңгы рәтләрдә дүртенче сыйныфлар утыра. Ләкин миңа беренче сыйныф укучылары белән озак утырырга туры килмәде, укуда өстен булганлыгым өчен, Галимҗан абый мине икенче сыйныфка күчерде. Анда да укулар минем өчен авыр булмады. Хәтта укытучы үзе өлгермәгәндә яки класстан чыкканда, миңа иптәшләрем өстеннән күзәтергә - укытучылык итәргә куша иде. Бу елларда уку-язу әсбапларына кытлык иде. Кәгазь, карандаш, буяу, каләм кебек нәрсәләр "бай" укучыларда гына. "Бай" укучылар алар белән сату да итәләр. Без ул елларда хисапны, рәсемне, диктантларны кара тактага грифель белән яза идек. Дәфтәрне табаклы кәгазьдән дә, тәмәке кәгазеннән дә үзебез ясап тегәбез. Язу ирекле. Карандаш белән дә, төрле төстәге карага манып, төрле маркадагы каләм белән дә язарга ярый. Кәгазь-каләмне Казаннан әтиемнәр алып кайта иде. Безнекеләр кәгазькаләм кытлыгы күрмәде. Мәктәптәге бөтен тәртип дүртенче сыйныф кулында. Алар барлык укучыларны да үзләренә кул көче белән буйсындыралар, "сәүдә"не дә алар алып бара. Мәктәптәге кизүлекне дә алар билгели. Мәктәпне җыештыру, ягып җылыту эшләре укучыларның ата-аналарына төшә. Безгә чират җиткәч, бу эшне Исмәгыйль абый башкара, ә без аңа булышабыз, ягъни ул күтәреп барган салам бәйләмен мичкә ягабыз. Ул, коедан су алып кереп, идән юса, без парталарны, өстәлләрне, урыннарыннан алмаштырып торабыз, тузаннарын юеш чүпрәк белән сөртәбез. Тагын шунысы истә: мәктәп стенасының тәрәзә араларындагы буш стена, хәтта арткы буш стена укучылар рәсеме белән каплана иде. Укучылар үзләренең "иң яхшы" рәсемнәрен стенага беркетеп, конкурс үткәреп, билге алалар. Мин үземнең җил тегермәне, мәчет, өй рәсемнәре белән катнашып, югары билге алгаладым. Кечкенәдән өй, мәчет рәсемнәре ясый идем. Бу рәсемнәрне әткәй бик яратып карый, җитмәгән җирләрен җиткерә, килешмәгән җирләрен төзәтә, гомумән, ничек рәсем ясарга кирәклеген өйрәтә иде. +Яз җитсә, пешмәгән бәрәңгене юнып, сыерчык ясап, аны корымга буяп, конкурс үткәрә идек. 4 тәрәзәле, шыр ялангач стеналы, кием элү өчен такта бүлемле, ишек башында сәндерәле, акшары аз гына беленеп тора торган мичле мәктәбебез миңа нигәдер бик якын иде, мин мәктәпкә бик теләп йөри идем. Башкалар өчен Галимҗан абый укытучы булса да, минем өчен үз кеше. Дәү әнкәйнең энесе Җиһанша абзыйны УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА без Хаҗи абзый дип йөртә идек, чөнки ул - Мәккәгә хаҗ кылган кеше. Аның хатыны Миһриҗамал абыстай Кырлангы авылыныкы булып, аның абыйларының уллары Шакирҗан белән Галимҗан Казмага кунакка бик еш киләләр иде. Алар гыйлемне башта әтиләреннән (мөәзинме, мулламы), аннан Буа мәдрәсәсендә алганнар булса кирәк. Җәй көннәрендә бергә су коенып, балык каптырып, без - Хаҗи абзыйларда, алар бездә булып, аралашып яшәгәнлектән, мин укытучымнан һич тә тартынмадым да, курыкмадым да. Укытучыбызның "Кара Галимҗан" дигән кушаматы да булып, бу кушамат аңа бик белеп бирелгән. Уртача шадралык өстенә карасу көрән йөз аны африкалыларга охшата. +- Бу безнең як кешесе түгелдер... +- Моңа Урта Азия якларына гына китәргә... - дип сөйләүчеләр дә очрый. +Шуны әйтим: ул бер ел гына безне укытты да Урта Азия ягына китеп, шунда гомер буе мөгаллимлек итте. Пенсиягә чыккач, туган якларына кайткалап та китте. Яңа уку елы башланыр алдыннан, безнең авылга яңа укытучы килде. Аны авыл халкы бик теләп каршы алды. Авылда кызу кыр эшләре булуга карамастан, Апас районы Аюкөйдергән авылыннан гаиләсен ат белән барып алдылар. Авыл халкы арасында аның турында мактау сүзләре таралды. +- Яңа мөгаллим һәр җәһәттән белемле, имеш. +- Үзе рус мәктәбендә дә укып, балаларны да русча укыта, имеш. +Яңа укытучыбыз Ибраһимов Котдус абый 35-40 яшьләрендә булып, уртачадан калку буйлы, чандыр гына гәүдәле, кара куе чәчле, калын кара кашлы, туры кылыч борыны астында кечкенә генә кара мыек йөртүче кеше иде. +Ул, Кадәрмитовтан аермалы буларак, аягына күн итек түгел, ә штиблет-ботинка кияр иде. Чәче дә озын булмыйча, башына кепка киеп йөрер иде. +Авыл халкы аны да аш-су мәҗлесеннән калдырмады. Ул аш-суга киткәндә, олы сыйныф укучылары безнең өстән хәлфәлек итәләр иде. Котдус абыйның балаларны рәнҗетүен - орышу, кыйнау-сугуын һич тә хәтерләмим. Шулай ук русча укытуы да истә калмаган. Яңа укытучыбыз язу каллиграфиясенә бик нык игътибар итә иде. Имля, иншаны еш яздырып, аларны кызыл кара белән тикшереп, төзәтеп, асларына "афәрин" (шәп), "тәхсин" (яхшы) дип язып куяр иде. Мин гарәп шрифты белән бик матур язарга өйрәндем - язу үрнәген Хәлилрахман абый белән Исмәгыйль абыйдан алдым. Алар төрле кара белән, хәрефләрне төрлечә куеп, бик матур итеп язалар иде. Ул вакытта стандарт хәреф үрнәге булмаган, ахры. +Котдус абый халыкка газета укып, дөнья хәлләре турында да сөйләргә иренми. Авыл халкы яңалыкны ишетергә, дөнья хәлләре белән кызыксынырга ярата. Авыл халкының аң дәрәҗәсе күтәрелеп, искелекне яклаучылар - консерваторлар - көчсезләнә баралар. Мәдрәсәләрдә җәдитчә укыта башлау белән, революциягә кадәр үк, Казма авылына беренче булып Мирзаҗан дигән мөгаллим Өчмунчадан килгән. Ул килгәч, авылның иске фикерле кешеләре укытучыга һәм авыл мулласына үлем (Исмәгыйль, Сәйфулла, Зариф, Гозәер Сәйфулласы һ.б.) белән янаганнар. Сәнәкләр күтәреп мулла өенә барганнар. +- Син балаларны кяфер итәргә рөхсәт биргәнсең, - диләр икән. Ләкин авыл халкы аларга узынырга ирек куймаган. Яңача укытуны яклаганнар, мулла һәм укытучыны яклап, саклап калганнар. +1930-1931 уку елы башланыр алдыннан, безнең авылга тагын яңа укытучылар килде. Аларның ничек килеп төшүе, кем барып алуы хәтердә калмаган, фатир тапканчы диеп, алар бездә 2-3 көн кунак булдылар. Соңыннан шунысы билгеле булды: әткәй авырсынып торганлыктан, аларны безнең тимер ходлы арбада ("кламашка" дип йөртә идек) күк алашабызны җигеп, Дәүләтшин Җиһанша абый алып кайткан. +Апас районы Чирмешән авылыннан Ибраһимов Котдусны да безнең ат белән барып алган булган. Буйга уртачадан калкурак, ач яңаклы, озын борынлы, аксыл сары кашлы, гөлдер тавышлы укытучы алга сөзелеп, йөгергән сымак ашыгып йөрүе белән истә калган. Бу юлларны язганда, 40 елдан артык гомер узса да, аның кыяфәте һаман да беренче күргәндәге кебек хәтердә саклана. Йомшак күңеллелеге, тиз ярсучанлыгы, тиз үпкәләүчәнлеге, гадилеге, беркатлылыгы, ачу сакламавы, үпкәсенең тиз язылуы белән Кадәрмитов Галимҗан һәм Котдус абыйларның киресе - капма-каршы типтагы, капма-каршы характердагы кеше иде ул. Баштарак авыл кешеләре йөрү формасыннан шикләнебрәк: +- Әллә укытучыбыз "салырга" ярата инде, аек чагын күргәнебез юк, һаман сөрлегеп йөри, - дип тә сөйләштергәләделәр. Соңга табарак, имеш, көпә-көндез "исереп" йөргәне өчен Буада, милиция бүлегенә тотып кереп, сорау алганнар, дип тә сөйләделәр. Аның хатыны Фаизә апа төскә-биткә чибәр генә булып, кигән киемнәре дә авыл хатынкызларыныкыннан килешлеге, пөхтәлеге белән аерылып тора иде. +Ногманов Галимҗан, Кәшә авылы мулла малае, белемне Кәшә авылы мәдрәсәсендә, ә хатыны Фаизә апа мәзин кызы булып, авыл остабикәсендә укыган. +Мәктәп балаларын яңа уку елында ике төркемгә бүлеп, беренче, икенче сыйныфларны - Ногманова Фаизә апа, ә өченче, дүртенче сыйныфларны Ногманов Галимҗан абый укыта башлады. Мәктәптә китапханә оештырылды. Анда булган берничә дистә китапны мин шул уку елында ук укып чыктым, ләкин кем әсәрләре икәне һич тә истә калмаган. Бу уку елы бик тиз үтеп китте, хәер, ул еллардагы уку елының дәвамы кыска иде шул. Көзен укулар, гадәттә, кыр эшләре тәмамлангач кына башланып, язын карлар эреп, Зөя елгасы тулышып, язгы бозлар кузгалгач та тәмам була. Авыл халкының: +- Ташу китә, боз күчә! - дип кычкырып, Зөя буена чабулары мәктәптә уку елының бетүен дә белдерә иде. Кайбер күндәм малайлар укырга йөрсәләр дә, күпчелек укучы өчен соңгы звонок шул була иде. +Шунысы истә калган: җәйге матур бер көнне укытучыбыз Галимҗан абый мәктәп балаларын җыеп, Каенлык урманына экскурсиягә алып китте. Җәйнең бик матур, җилсез, кояшлы эссе бер көне. Без күләгәле урманда байтак кына йөрдек. Укытучыбыз агач төрләрен, имән, юкә, өрәңге, усак һ.б. агачларны бер-берсеннән ничек аерырга, яфрак рәвешләрен аңлатты. Малайлар өчен иң әһәмиятлесе чикләвек куаклыгыннан кармак саплары кисү иде. Өйдән юлга алган азыкларыбызны мактана-мактана ашап-эчеп бетергәч, җиңеләеп калгач, төш авышкач, кайтыр юлга чыктык. Көн эссе. Йөгерә-йөгерә уйнап кайткангадыр, бик тә әлсерәдек, тирләп-пештек. Туры кыр юлыннан кайтып, Өчмунча комлыгы турысына Зөягә килеп чыктык. Зөягә килеп тә җиттек, күпчелек укучылар, күлмәк-ыштаннарын салып, суга да кереп киттеләр. Су чәчрәтеп уйнап, чумып, уздырыштан йөзү китте. Кызлар ир балалардан шактый югары агымгарак китеп, чишенмичә генә кул-битләрен юалар. Ир балалар коенган төштә су әллә ни тирән түгел, озынрак буйлы малайлар буйлап та аргы як комлыкка чыга алалар. +Кинәт: +- Батам, коткарыгыз, - дигән әче тавыш һәм "бата, бата", дигән тавышлар яңгырады. +Карасак, агымның түбәнге ягында, ярдан 8-10 метр ераклыкта бер калкып, бер чумып кемдер ага. Аңа таба өлкәнрәк 2-3 укучы йөзеп китте. Шул арада укучылар төркеменнән шактый артта калган укытучыбыз да килеп җитте, судагы хәлне күреп, киемнәре белән ярдан суга да сикерде. Сикерүен сикерде, ләкин йөзеп китә алмады, үзе суда бата башлады, бу хәлне күреп, аңа кемдер озын кармак сабы сузды, укытучыбыз кармак сабын тота алды, без аны ярга өстерәп чыгардык, шулай итеп, аны үлемнән коткарып калдык. Ул, мескен, Кәшә авылында Зөя суы буенда туып-үссә дә, йөзә белми икән. +Бер-беребезне барлагач, Садыйков Гайфулла абый малае Фәрхулла арабызда юклыгы беленде. Суга агып китүче Фәрхулла икән. Ул арада кемдер авылга йөгергән, хәлне сөйләп биргән. Озак та үтмәде, атларга атланып, җәяүләп авыл халкының безгә таба килүе күренде. Билгеле, иң ярсулы Садыйкныкылар иде. Алар иң беренче суга батучыны судан эзләү түгел, ә суга батыручы укытучының үзен суга ыргытырга омтылдылар, ярый әле, авыл кешеләренең кайберләре, яр башында һушыннан язу дәрәҗәсенә җиткән, курыккан, хәлсез Галимҗан абыйны уратып алып, Садыйкныкыларга бирмәделәр, җигүле атка салып, авылга озаттылар. Батучыны эзләү башланды. Без су коенган урын сай булса да, Фәрхулла аккан урын бик тирән булып чыкты. Авылның оста йөзүчеләре, чумучылары да таба алмадылар. Черкен авылыннан 15 Аларның улы Рәмзи Галимҗанович Ногманов соңыннан культурология профессоры булды. УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА җылым алып килеп, шуның белән генә эзләп таптылар. Садыйкныкылар (Әхмәтша, Хәйрулла, Галиулла, Шәйхулла, Зәйнулла, Гайфулла - бертуганнар) Галимҗан абыйны үтерү белән байтак вакытлар янадылар дип сөйләделәр ул вакытта. Бу экскурсиябез гомер онытылмас фаҗига белән тәмамланды. +Тагын бер экскурсия истә калган. Көзнең матур көнендә без Буа шәһәренә бардык. Экскурсиядә күргәннәрнең иң гаҗәбе шул: ниндидер бер учреждениегә кердек (соңыннан белүемчә - РОНО) һәм анда бер абыйның (соңыннан белүемчә - Салихов Галимҗан - зав.РОНО) кем беләндер телефоннан сөйләшүен ишеттек. Һәм безнең үзебезне дә кем беләндер сөйләштереп карадылар. Телефоннан сөйләшү, хәзерге балалар өчен гадәти күренеш булса да, ул вакытта безнең өчен гаҗәеп хәл иде. +Икенчесе - беренче мәртәбә фотообъектив каршына утырып, беренче мәртәбә фотога төшү дә зур вакыйга булды. Шул беренче күмәк төшкән фоторәсемнәр альбомда сакланып калганнар. Сәмигуллин Хәлилулла (авылда), Каюмова Миңсылу (Ленинградта), Ибраһимова Мәхүпҗиһан (Мәскәүдә), Гыйльфанов Хөсәен (Горькийда), Садыйков Зиннәтулла (Салаватта). Еллар үткәч тә, "акыл" белә башлагач, матур белән ямьсезне "төсмерли" башлагач, янәсе минем фоторәсемем үз чибәрлегемә туры килми, ямьсез дип, башкалар арасыннан кисеп алып ертып ыргытканмын. Ә кайберләрен, кисеп алып, хуҗаларына биргәнмен. Кара инде бу ахмаклыкны?! Миннән башка бу ахмаклыкны, акыллы түгел, җүләр кеше дә эшләмәс. +Мин укытучыларга тиз ияләштем. Укытучылар да мине күреп алдылар. Уку миңа ул елларны бик тиз, җиңел бирелде. Хәтта кайбер вакытларда укытучылар мине үземнән олыракларга да остаз итеп куялар иде. Дәресеңне белгәч, укытучыларың сине яраткач, мактагач, мәктәпкә барасы гына килеп тора. "Мәгъсум йә мөгаллим, йә мулла булыр", - диләр иде. Ул вакытта укучыларның белем дәрәҗәсен бәяләү көндәлекләре булмаган. Йөгерек укысаң, матур язсаң, тотлыкмый санасаң, хисаптан 4 гамәлне белсәң, тапкырлау җәдвәлен ятласаң - болар гыйлемлекнең нигезе - укытучы мактый. Укытучының сине ата-анаңа мактавы - әйтеп бетергесез зур дәрәҗә. +Өлкәнрәк кешеләрнең: +- Син кайда укыдың? +- Кем дәрес бирде, кем тыңлатты? +- Габдулла хәлфәгә эләктеңмени?! - кебек сорашуларны ишетәсең дә уйга каласың. Дәрәҗәле укытучылар, абруйлы мәдрәсәләр булган. Элек-электән үк мәдрәсәләр һәм аларның белем бирү системалары аерылып торган. "Кемнән дәрес алдың, кемгә тыңлаттың?" соравының мәгънәсе дә тирән булган. +Безнең Казмада Чәчкап авылыннан Габдулла хәзрәт озак еллар хәлфәлек иткән. Габдулла хәзрәт шәкертләре озак еллар абруйлы дәрәҗәне үз кулларында тотканнар. Күрше авыл шәкертләре Габдулла хәзрәт шәкертләре белән бәхәскә керергә, ярышып коръән укырга теләмәгәннәр. Димәк, нинди авыл, шәһәр мәктәбендә, кемнән укуыңның әһәмияте бик зур. Бәс, шулай икән, һәр укытучы үз мәктәбе данын саклау яки күтәрү өчен һәм үзе укыта торган фәннән системалы, төпле белем бирү өчен көрәшергә тиеш. Мин үземнең укытучылык дәверемдә шушы хакыйкатьне раслый алдыммы икән?! Анысын шәкертләрем һәм аларның атааналары хөкеменә калдырам. +Әти-әниемнәрнең һәм башкаларның "Бу мулла булыр, мөгаллим булыр", диюләре ничек тормышка ашуы заманга, зур үзгәрешләргә бәйле булып чыкты. Мулла булу түгел, "мулла" сүзеннән дә курку заманалары килде. +(Дәвамы алдагы санда) СИЗГЕР КҮҢЕЛ - НӘЗБЕРЕК КАЛӘМ +Әйе, иҗат шатлыгыннан килүче бәхет аны, шактый соңарып булса да, барыбер эзләп тапты. Аның каравы, бер юлыккач, Флёра ханым бу тавис кошыдай гүзәллекне кулында нык тотты. Шигъриятебезнең Шәрык традицияләреннән килә торган нәфислеген үзенең хисси фикерләү рәвешенә әйләндерде. Робагый, газәл, мөрәббагъ, мөсәммән, тәрҗибәнд кебек жанрларда да зәвыклылык сыйфатларына тугры калды. Менә бу робагыйдагы тыгыз фикер сөреше аның күңел дөньясын аеруча төгәл ача булса кирәк: +Юлларыңда туктап калма - юлаучы барып җитәр, +Җиңел тормыш эзләгәннәр табалмый йончып бетәр. +Сынау өчен җибәрелгән ачы кайгы-хәсрәттән +Гыйбрәт алсаң сабыр булып, авырлык үзе китәр. +Мөрәббагъларындагы уй-хисләрне тиешенчә әйтеп бирү өчен дә күңеле сөю тулы яшь егет яки кыз булу гына җитми, алар артында зур тормыш тәҗрибәсе булган, зирәк акылга ия зат торуы да бәхәссез: +Сөя, дип әйтеп буламы - газабында көймәсә, +Бар дөньясын оныттырып сөелмәсә, сөймәсә, +Үзе янып, сөйгән ярын ялкынына төрмәсә? - +Ярата, дип әйтеп булмас, бу хисләрне белмәсә. +Флёра Тарханованың шигъри күңел байлыгы тупланган җыентыклары әнә шуның өчен укучылар тарафыннан да җылы кабул ителде. Алар - "Синең кайнар сулышың", "Йөрәгемә яшерелгән серләр", "Яшьлек эзем калган сукмаклар" һәм башкалар. Аның шигырьләренә язылган музыкаль әсәрләр эстрададан, радио һәм телевидениедән еш яңгырап тора. Балаларны да онытмый ул. Язучының "Уңган кыз", "Серле дөнья", "Өч каурый", "Алтын уклар", "Карлыган белән Чия" китапларындагы шигырь һәм әкиятләр балалар күңеленә юл тапты. Шигъри юлларга салынган "Өч каурый" әкияте буенча Казан "Әкият" курчак театры спектакль куйды. +Г.Бәширов, И.Юзеев, Р.Гаташ, Ә.Рәшитов, Зөлфәт кебек әдипләр һәм шагыйрьләр, төрле басмаларда бастырып чыгарып, аның шигъри иҗатына үзләренең уңай фикерләрен инде күптән белдерде. Бүгенге көндә дә аның иҗатына багышлап язылган мәкаләләр вакытлы матбугатта басылып тора. +Ф.Тарханова проза жанрларында да иҗат итә. "Язмышлар язылганда" дигән җыентыгында (2007) урнаштырылган хикәяләре аеруча хәтердә уелып калган. "Хисләр дәрьясында" дип аталган чираттагы китабы аның бу юнәлештәге иҗатының тагын да камилләшә төшүен күрсәтте. +Җыентыкта төп урынны "Даулы көннәр, яки Үлем баржасы" дигән тарихи повесть били. Ни өчен тарих? Чөнки биредә сурәтләнгән вакыйгалар инде тарих битләрендә генә сакланып калган чынбарлыктан алынган. Аларны Флёра ханымның әтисенең бертуган абыйсы Нурулла үз вакытында кәгазьгә теркәп калдырган булган. +1918 ел. Казан, Чистай төбәкләрендә, Идел-Чулман буйларында Гражданнар сугышының иң кызган чагы. Акларның һәм чехларның берләштерелгән көчләре ничек кенә булса да өстен катлау хакимлеген кире кайтарырга омтыла. Аларга таянып, инкыйлабка каршы булган җирле көчләр дә баш күтәрә. Флёра ханым шушы канлы вакыйгалар кисешкән урын итеп туган авылы Яуширмәне ала. Бер якта - биредәге инкыйлаб җитәкчесе, акыллы, алдан күрүчән, тирә-якта абруйлы Гаяз Садыйков, каршы якта - авылда гына түгел, Чистайның үзендә дә ташпулатлары булган Шәйхи кебек атаклы байлар. Бу көрәш рәхимсез, көчләрнең максаты бер-берсен бугазлаудан гыйбарәт. Биредә әлеге капма-каршылык арасында нинди дә булса чигенешләр булуы мөмкин түгел. Шәйхиләр, поручик Бутлеровлар үзләренең дошманнарын Идел уртасына кертеп батырса, Гаязлар, җае чыгу белән, Шәйхиләрнең тамырларын корыта. +Дөрес, биредә өченче көч тә шәйләнеп кала. Автор әлеге авылда туып-үскән тагын бер күренекле шәхесне - Мөхәммәтгаяз Гыйләҗетдин улы Исхаковны да (Гаяз +ФОАТ ГАЛИМУЛЛИН Исхакыйны) шушы мохиттә тасвирлап алу җаен тапкан. Ул әлеге кан коелышлардан читтәрәк тора, чөнки вазгыятьне сәяси юллар белән хәл итү карашын яклый. Учредительное собрание тарафдары буларак, чираттагы чарада катнашу ниятендә, Самарага китеп бара. Авылда гаять катлаулы шартларда сыйнфый көрәшкә тартылган элекке фикердәшләре аны аңламый. Һади Вәлиуллин дигәне аңа: "Күрәм, безнең юллар аерылган, юкка җил куып йөрисең икән", - дип, каршылыклы фикерен белдерә. +Без биредә гаять буталчык вакытта да хәл-әхвәлне дөрес бәяләүче, киләчәккә карап фикер йөртүче Г.Исхакыйны күреп калабыз. "Ленинга атканнар икән, ул кадәр зур кайгы түгел әле. Үлмәгән бит, дәваларлар да аякка басар. Акларның килүе дә ул кадәр куркыныч булмас. Дөрес, аларның нинди тәртип урнаштырачаклары, нишләп бетәчәкләре билгесез әлегә. Ә менә акны карадан аера белмәгән большевиклар ни кырыр, илне, халыкны нәрсәгә алып барып җиткерер, шулай ук билгесез. Әмма бу билгесезлек - иң куркынычы", - дип фикер йөртә ул. Г.Исхакый уйлана, теге яки бу тарафдарларның нинди сәясәт алып барачакларын аңларга тырыша. Аны борчыган төп проблемаларның берсе - татарның милли мәнфәгате. Әлеге көчләрнең кайсысы хакимияттә булганда ул хәл ителер?! "Эшләрнең кызу чагы. Тик утырып булмый", - ди ул. Сәяси җирлектә эш алып бару - аның өчен хәрәкәттә булуның иң файдалы ысулы, уңышка ирешүнең дөрес юлы. +Автор дөрес сурәтләгәнчә, әлегә кемнең кем булуы өчен көрәш сыйнфый характерда бара. Сыйнфый баскычның бер ягында торган авылдашлар бер-берсенең байлыкларын, җир-суларын тартып ала, икенчеләре шуның өчен аларны үлем баржасына илтеп тыга, суга батырып юк итәргә тырыша. Шул мәхшәрдән исән котыла алганы тагын канлы үч алу юлыннан китә. Аның каравы, әлеге документаль повестьта татар Гаяз белән рус Иванның бер-берсенә булган игелекле мөнәсәбәте, аларның кешелекле сыйфатлары укучыларны сокландырырлык итеп тасвирланган. Бу хәлләрнең, уйлап кына чыгарылмыйча, сурәтләнелгән чын кешеләр язмышына нигезләнеп язылуы күңелне аеруча тетрәтә. Ф.Тарханова бу көчләрнең берсен дә якламый, шуңа күрә сурәтләү гадел бара, әсәрдә гомумкешелек идеаллары алгы планга чыга. Бу дөрес тә. Чөнки патшаны хакимияттән читләштерү иҗтимагый тормыш барышы белән тулысынча акланса да, илдә Гражданнар сугышын җәелдерү ихтыяҗы юк иде. Бу канлы бәрелешләр миллионнарча кешеләргә һәлакәт, җәбер, күз яше генә алып килде. Аның нәтиҗәләре табигый барышка, яшәешкә, дистә елларга сузылачак тайпылышларга китерде. Повесть бу хакта уйлану, гыйбрәт алу өчен тагын бер нигез бирә. +Шулай да шагыйрәнең проза каләме, әлеге повестьны язганда, үзен бераз киеренкерәк тота. Ник дигәндә, үз күзләре белән күргән, үзе кичергән вакыйгалар түгел. Гражданнар сугышы турында күп язылган, бу әсәрем белән шуларга нәрсә өстәргә була, дип тә уйлангандыр. Ни дисәң дә, туган авыл тарихы күңелне яраламый һәм җилкендерми калмый. Ә менә җыентыктагы бәянда, хикәяләрдә автор бөтенләй башкача. Ул инде, әйтергә яраса, үз стихиясендә. Бүгенге тормышның үзенә нигезләнгән бу әсәрләрне берсе артыннан икенчесен кызыксынып укып барганда, синең алда хатынкыз күңеленең серле пәрдәсе ачылганнан-ачыла бара. Еш кына ир-ат язучыларның хатын-кыз күңелен бөтен нечкәлекләре белән белеп язулары турында шаккатып сөйләүләренә юлыгырга туры килә. Бар, әлбәттә, шактый тирән үтеп сурәтләүчеләр дә, әмма барыбер тамырына төшеп, тәмам белеп түгел. Моны хатын-кыз үзе генә белә. Шуңа инанасы килгән кешегә Ф.Тарханова хикәяләрен укырга киңәш итәр идем. Бу хасият "Мәхәббәтнамә" дип искәрмә куелган "Күзләр" хикәясендә үзен аеруча сиздерә. Кешеләрнең карашын бөтен күзәнәкләре ярдәмендә тоя алу мөмкинлеген раславы белән әсәр үзенә җәлеп итә. Биредә Ф.Тарханова хикәяләренең шигырьдәгечә нечкә лирикалылыгы аша да көчле тәэсир итүен әйтмичә булмый. +Бәян һәм хикәяләрнең күбесе мәхәббәт хисләрен үзенчәлекле һәм җанга үтеп керерлек итеп тасвирлаудан гыйбарәт. Бу хисләр шулкадәр катлаулы һәм бер үк вакытта үтә шәхси, бер генә язучыга да, шул ук вакытта Флёра ханымның үзенә дә аларның тулы гармониясен биреп бетерү мөмкин түгелдер. Әмма шунысы бар: Ф.Тарханова бәян иткән хисләр - затлы, ихлас, саф. +"Хисләр дәрьясында" дигән бәяндагы хәлләр, вакыйгалар илебездә соңгы дистә СИЗГЕР КҮҢЕЛ - НӘЗБЕРЕК КАЛӘМ еллар эчендә, бигрәк тә киң таралган эшмәкәрлек өлкәсендә әллә ни тирәнгә кереп китмичә генә ачыкланган кайбер мәсьәләләрне (мәсәлән, Мәскәүдә яшәп тә, Чаллыда үз бизнесын булдырып һәм шуннан торып идарә итү; варислык һәм байлыкны бүлешкәндәге кыенлыклар, дошманлык, үчлек...); әлбәттә инде, кайнар мәхәббәтне, баштагы мәлләрдә әсәрнең төп геройлары Руслан белән Диана арасындагы бары тик каршылыклы һәм нәфрәтле хисләрнең тора-бара бер-береннән башка яши алмаслык дәрәҗәгә җитеп өзелеп сөю хисләренә әйләнүен; ниһаять, гаилә корганда, кайбер табигый һәм махсус оештырылган киртәләрне җиңеп, бәхетле тормышка аяк басуларын һәм, беркем сүзенә дә, басымына да буйсынмыйча, үз хисләренә һәм көчләренә ышанып, үзләренчә яшәп китү хәлләрен иңли. +"Бәгырь" хикәясенең геройлары Гөлгенә белән Дәүфит, минутлык ләззәт алдына мәхәббәт дип аталучы олы киртәне куеп, укучы күз алдында абруйларын саклап калалар. Юк, алар кешене зурлый торган яратып яну кебек сыйфаттан мәхрүм түгел. Киресенчә, шушы хиснең кадерен саклап калучылар буларак күзаллана. +"Ярчык" хикәясендәге исеме билгесез кыз да шундыйлар рәтеннән карала ала. "...Мин сине башымны югалтып өзелеп сөйдем", - ди ул. Шушы читтән торып кына, җавапсыз һәм газаплы сөю дә аны дөньядагы иң бәхетле кеше итә. "Гариф белән Гөлфия" исемле әсәр шулай ук мәхәббәт хикәяләренең үзәгендә тора, дисәк, һич ялгышмабыз. Кешене бәхетсез итеп, үзеңнең тормышыңны ныклы нигезгә корып булмаячагын сәнгатьчә күрсәтеп бирүе белән әлеге хикәя укучыга гыйбрәтле сабак. Хикәянең ритмлы проза белән язылуы да аның сәнгатьчә кызыклы бер үзенчәлеген тәшкил итә. +Тормышта еш очрый торган гаделлек һәм гаделсезлек, игелеклелек һәм явызлык, тугрылык һәм хыянәт кебек күренешләрне капма-каршы куеп сурәтләгән отышлы хикәяләр шактый бу җыентыкта. +Аерым алганда, "Язмышмы бу, әллә каргышмы?", "Үлмәдеңме әле?", "Үч", "Кара күңел - кара күмер" һәм "Укол" хикәяләре, мәхәббәтнең илаһилыгын күрсәткән хикәяләреннән аермалы буларак, бүгенге тормышта шактый еш очрый торган шәфкатьсезлекне, кешеләрнең бер-беренә рәхимсез мөнәсәбәтен, хәтта вәхшилекне ачып сала. Әлеге хикәяләр һәрберебез күңелендә тиешле урынын табар һәм хәзерге укучыларыбызга гына түгел, киләчәк буыннарга да гыйбрәт булыр дип ышанасы килә. +Үзенчәлекле юмор белән язылган "Хәтәр урын" хикәясе үзенә бертөрле кызыклылыгы һәм тәрбияви ягы белән аерылып тора. Ихтимал, бу хикәяне укыганнан соң, кемнәрдер сурәтләнгән хәлләрдән олы сабак алыр, күңелләрендә дөрес юлга басу теләге туар. +Ф.Тарханованың иҗаты әле моның белән генә чикләнми. Ул - профессиональ тәрҗемәче һәм публицист та, байтак китаплар мөхәррире дә. Төрле телләрдән (рус, украин, казакъ, авар, балкар, азәрбайҗан, үзбәк, фарсы телләреннән) тәрҗемә иткән шигырьләре, повесть, хикәяләре, романнары укучыларда шулай ук зур кызыксыну уятты. +Әйе, аларны укып, уйланып йөргәннән соң, күңел яңа хисләр, яңа уйлар белән байый икән, димәк, автор үзенең төп максатына - кеше күңеленә нечкәләп тәэсир итү куәсенә ия дигән сүз. Иҗат кешесе өчен монысы - иң мөһиме. Һәм шигърияттә, һәм прозада, һәм тәрҗемәдә Флёра Тарханованың каләм көче арта бара, аңа алга таба да бу юлда яңа табышлар телик. +Фоат ГАЛИМУЛЛИН, +филология фәннәре докторы, профессор АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ +Бөек Тукайның туган җирендә Шагыйрь эзләре калган сукмаклар Белем "Әлифба"дан башлана АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ Безгә килеп җиткән әлифбалар "Иман шарты" дип аталган һәм озак еллар буе гарәп грамматикасы үзгәрешсез калган. Гарәп язуы бик кызыклы - аның 250дән артык үрнәге бар. Моны аңлап та була: җанлы предмет, тере затларны сурәтләү тыелганлыктан, рәссамнар, каллиграфлар барлык талантларын хәреф бизәүгә сарыф иткәннәр. +Әмма гарәп әлифбасы белән укыганнарның күбесе гарәп телен белмәгән, шуңа күрә "Иман шарты"ннан башланган гыйлем өстәү, нигездә, ятлауга корылган булган. Моны аңлаган галимнәр (күбесе - вакытында мәдрәсәдә белем алып чыккан шәкертләр) тора-бара үзләре "Әлифба" төзергә алынганнар. Шундыйларның берсе - Сәгыйть Хәлфин. Ул 1778 елда Петербургта урыс телендә "Азбука татарского языка" дигән китап чыгарган. Татар теленең эчке законнарын тоеп, аны үзгәртү мәсьәләсен беренче булып Каюм Насыйри күтәреп чыга. 1895 елда басылган "Әнмузәҗ" дигән татар грамматикасы китабында ул бездә ун сузык барлыгын күрсәтә һәм шуларны белдерү өчен өстәмә хәрефләр тәкъдим итә. +Татар имлясын камилләштерүгә зур өлеш керткән галимнәр арасында Әхмәтһади Максуди аерым урын алып тора. Аның 1892 елдан башлап басылып килгән "Мөгаллим әүвәл" исемле әлифбасы 30 тапкырдан артык басылып чыга, ХХ гасыр башында гарәп язуы нигезендә М.Корбангалиев, Х.Зәбири, Г.Нугайбәк, Г.Әхмәров, Г.Алпаров, Н.Думави, Х.Гали, Г.Ибраһимов әлифбалары да дөнья күрә. +Әлбәттә, башлангыч сыйныфлар өчен укытучылар әзерләүче Арча көллиятендә андый музейның барлыкка килүе, беренче карашка, гадәти күренеш кебек. Әмма ул биредә очраклы рәвештә генә тумады. Эш шунда ки: көллияттә озак еллар буе татар "Әлифба"сы авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вагыйзов эшләде. Алар татар теле һәм әдәбияты, балалар әдәбияты, башлангыч сыйныфларда татар теле укыту методикасы буенча дәресләр бирделәр. +Р.Вәлитова һәм С.Вагыйзов тумышлары белән Арча кешеләре түгел. Бирегә эшкә алар Бөек Ватан сугышына кадәр үк, институт тәмамлап, юллама белән килгәннәр. Аннары Сәләй Гатат улы сугышка киткән. Харьков тирәсендә әсирлеккә төшкән. Әсирләрнең сугыштан соңгы язмышы билгеле инде. Сталин лагерьлары... Ире янына барып йөргәне өчен, Рәмзияне эшеннән чыгаралар. Халык дошманы хатыны бит. Сәләйгә ун ел гомерен лагерьларда үткәреп кайтырга туры килә. 1955 елда Арчага кайткач, элекке "халык дошманы" иң игелекле эшкә керешә. Хатыны Рәмзия белән бергәләп беренче сыйныфтагылар өчен "Әлифба" дәреслеге әзерлиләр. Кырыс тормышның җитди сынаулары сындыра алмый аларны. +Хәер, язмыш авырлыкларны Сәләйгә тугач ук мул бирә башлый. Самара өлкәсе Камышлы районының Байтуган авылында 1908 елда туып, әле ярты яше генә тулган баланың әтисен, башка кеше белән бутап, базарда кыйнап үтерәләр. Әнисе Гайниҗамал улын алып китәргә җыенгач, әтисенең әнисе Шәмсехәят апа: "Улымның бердәнбер улы шәригать буенча миңа калырга тиеш", - дип, малайны әнисенә бирми, үзенә алып кала. +Бичара хатынның ниләр кичергәнен, мөгаен, Аллаһы Тәгалә үзе генә белгәндер. Тик кечкенә Сөләйман гына урамда кара шәл бөркәнгән хатынның үзен күкрәгенә кочып елаганын ничек тә аңлый алмый. Шәмсехәят апа үзе авырый башлагач, оныгын балалары булмаган Гататдин һәм Гайшә Вагыйзовларга асрамага бирә. Алар Сөләйманны үз фамилияләренә күчерәләр, исемен дә Сәләйгә әйләндерәләр. Шул рәвешле, Сөләйман Хәлиуллин Сәләй Вагыйзовка әйләнә. Кечкенәдән нечкә күңелле, белемгә омтылучан Сәләй хикәяләр, шигырьләр язарга ярата. Аның язмалары хәзер Арча музеенда саклана. +"Әлифба" музееның төп нигезен С.Вагыйзов һәм Р.Вәлитоваларның педагогик һәм иҗат эшчәнлекләренең нәтиҗәсе тәшкил итә. 1965 елдан башлап алар - бөтен татар мәктәпләре өчен булган "Әлифба"ның авторлары. Моннан тыш алар 43 төрле дәреслек һәм методик китаплар да язганнар. Сәләй Гатат улы, үзләренең "Әлифба"ларындагы хәрефләрне кулланып, беренче сыйныфтагылар өчен язу дәфтәрләре формасын да әзерләп бирә. Аннан соң шулай ук беренче сыйныфлар өчен "Туган тел", "Татар телен укыту методикасы" китаплары дөнья күрә. +Шунысын да искәртергә кирәк: дөньяда төрле телләрне укыту методикалары шактый җентекләп эшләнгән. Әмма татар телен укыту методикасы юк иде. Аны +ӘГЪЗАМ ФӘЙЗРАХМАНОВ беренче булып нәкъ менә Вагыйзов һәм Вәлитова әзерләде. Кырык елдан артык элек әзерләнгән "Әлифба" бүген дә искермәде. Чөнки С.Вагыйзов һәм Р.Вәлитова аны даими рәвештә яңартып тордылар. +Биредә татар имлясын камилләштерүгә зур өлеш керткән Әхмәтһади Максудиның үз кулы белән язылган "Әлифба"сы - "Мөгаллим әүвәл" урнаштырылган. Бу кулъязма Ә.Максудиның үз кулы белән төзелеп, тел галиме Хәлиф Курбатов тарафыннан "Бөек зат Һади Максудиның бу кулъязмасы бүгеннән Рәмзия ханым белән Сәләй туган милкенә күчә. Хәлиф Курбатов. Казан. 1997 ел, 12 март" дип язылып, татар әлифбаларын төзүчеләр Р.Вәлитова һәм С.Вагыйзовка тапшырыла. Шулай итеп, әлеге кыйммәтле кулъязма музей экспонатына әверелә. +Ә менә латин графикасы нигезендә беренче татар "Әлифба"сын Г.Нугайбәк белән М.Корбангалиев төзи. Ул елларда балалар, өлкәннәр, эшчеләр, крестьяннар өчен аерым-аерым "Әлифба"лар эшләнә. 1939 елда татар язуын кириллицага күчергәч, беренче татар "Әлифба"сын Мөхетдин Корбангалиев һәм Габбас Сәйфуллин төзи. Бу "Әлифба" 1964 елга кадәр хезмәт итә. +Музей экспонатлары гаҗәеп кызыклы. Биредә атаклы Кышкар мәдрәсәсе белән танышасың. "Мотыйгия" мәдрәсәсе шәкертләре арасында Г.Тукай фотосы да бар. Муллалыкка указ үрнәкләре дә куелган. 1951 елда галимнәр тарафыннан төзелгән үзенчәлекле харита (карта) игътибарны җәлеп итә: анда дөньядагы зур шәһәрләрнең Мәккәгә карата кайсы юнәлештә икәнлеге күрсәтелгән. +"Афәрин" - шәкертләргә бирелә торган мактау кәгазе икән. Музейда зәңгәр, кызыл "афәрин"нәр куелган. Кызылы - иң дәрәҗәлесе. Бер почмакта Рәмзия Вәлитова, Сәләй Вагыйзовның эш бүлмәсен күзаллау мөмкинлеге бирелә. Үзләре исән булмасалар да, бүген музейның һәр урыныннан Рәмзия апа һәм Сәләй ага рухы бөркелә кебек. Аларның 1964 елда төзегән "Әлифба"лары Татарстан Мәгариф министрлыгы үткәргән бәйгедә икенче урынны ала, ә Россиядә әлеге китап бизәлеше буенча беренче урынга лаек була. Шуннан башлап "Әлифба" ел саен меңәрләгән тираж белән чыга, тулылана, камилләшә бара. Соңгы елларда авторлар алты яшьлекләр, өчьеллык, дүртьеллык башлангыч мәктәпләр өчен "Әлифба" һәм латин графикасына нигезләнгән "Әлифба"лар төзеделәр. +Музейда дөньядагы бик күп төрле алфавит һәм язу системалары турында бай материал тупланган. Аваз системасына корылган беренче алфавит-финикция алфавиты. Аңа нигезләнеп гарәп, грек, латин һәм башка төрле алфавитлар безнең эрага кадәр Х гасырда ук барлыкка килгән. Дөньядагы бик күп халыклар аларны үзләренең милли алфавитларын төзүдә нигез итеп ала. +Хәзер музейда төрле илләрдән килгән 265 төрле "Әлифба" бар. Алар арасында Азәрбайҗан халыклары - курд, тамин, сахир милләтләре; угро-фин халыклары - коми, мари, мордва, удмурт, манси, хант, саами милләтләре, мисыр, таиланд, япон һәм башка халыкларның әлифбалары бар. +"Әлифба" музее Арча педагогия көллияте тормышында зур роль уйный. Шушындагы материалларга нигезләнеп, диплом һәм курс эшләре языла, фәнни эш алып барыла. Музей каршында экскурсоводлар төркеме эшли. Соңгы кыңгырау, көллият белән саубуллашу бәйрәмнәре дә биредә үткәрелә. Экскурсияләр татар, рус, инглиз, немец һәм төрек телләрендә оештырыла. Алар кунаклар өчен генә түгел, укучыларның үзләре өчен дә файдалы. Дөньяда өч меңгә якын тел бар ди. Аларның барысының да үз "Әлифба"лары бар икән. Методик яктан алар бер үк нигездә төзелгән. 30 тел белгән кеше планетадагы теләсә кайсы кеше белән аралаша ала дип саныйлар "Әлифба" авторлары. +Музейда беренче алфавитларның килеп чыгышы турында кызыклы мәгълүматлар тупланган, төрле халыкларның идеографик язу үрнәкләре бирелгән. Кайсы телдә ничә хәреф барлыгын белү дә кызыклы. Латин графикасында - 26, грекларда - 28, Индонезиядә яшәүче бер кабиләдә 12 хәреф тә җиткән. Кытайда исә 25 меңнән артык иероглиф бар, урта мәктәптә аларның 300ләбе генә өйрәнелә икән. +Татар халкы исә йөз еллар дәвамында гарәп мәдәнияте һәм әдәбияты тәэсирендә яшәгән. Гарәп телен татарлар IX гасыр ахырыннан куллана башлаган. Әмма татар мәгърифәтчеләре татарның үз графикасын, үз алфавитын булдыру мәсьәләсен даими рәвештә куя килгәннәр. Кеше китә - җыры кала Шүрәле урманнары АРЧА МУЗЕЙЛАРЫ бөҗәкләр безелдәгән тавышлар ишетергә, куян, төлке, поши, кабан дуңгызларын очратырга була. +Музей экспонатлары бу төбәкнең табигате, урманчыларның династияләре белән таныштыра, урманга, андагы җәнлекләргә һәм үсемлекләргә сакчыл караш тәрбияли. Тукай урманчылыгы осталарының талдан үреп ясалган хуҗалык кирәк-яраклары, чыпта сугу өчен кулланыла торган станок игътибарны җәлеп итә. Җеп эрләү машиналары, ат арбалары, көпчәкләр, чаналар... - шулай ук урманчыларның хезмәт җимеше. +Агач үстерү - авыр эш. Аның мәшәкатен, мөгаен, урманчы гына аңлыйдыр. Чәчү орлыклары тупланмасында савыр, нарат, монгол имәне, шомырт һәм күп кенә башка төр агачлар. Шунда ук озак еллар Арча урман хуҗалыгын җитәкләгән, хәзер Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзировның "Урманнар - җирнең матурлыгы", "Татарстан Республикасы Арча урман хуҗалыгы питомникларында утырту материаллары үстерү" дип исемләнгән китаплары. +Музей бинасының интерьерлары, агач материалларны кисеп, сәнгатьчә зур зәвык белән эшләнгән. Бу эштә Үрнәк бистәсе мәктәбе укучылары да актив катнашкан. Экспонатлар арасында каен суы җыю җайланмалары, урман хезмәткәрләре тамгалары, кием формалары үрнәкләре. Кош оялары, урман чәчәкләреннән гербарийлар, гөмбәләр, бөҗәкләр тупланмасы биредә булучыларны сокландыра, табигатькә мәхәббәт уята. +Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре себеркеләр дә бәйли, стеналарны бормалы болан мөгезләре белән дә бизи, буралар да сата. Музейда урмандагы ял почмаклары да күрсәтелгән. Шунда ук агач кашыклар, бал, прополис, маринадланган гөмбә, каен суы, төрле максатлар өчен әзерләнгән такталар урын алган. Гаҗәеп бай шул бу якларның урманнары. +Музей ишекләре балалар өчен дә, олылар өчен дә һәрвакыт ачык. Бу исә бирегә килүчеләргә табигать белән якыннан аралашырга, аның серләрен өйрәнергә мөмкинлек тудыра. +* * * +Арча шәһәренең үзәк мәйданына иҗатлары милли хәзинәбезгә әйләнгән, бу изге туфрактан көч алган, туган ягының саф һавасын күкрәк киереп сулап үскән, чын мәгънәсендә халык шагыйре һәм язучысы исемен йөрткән Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиевләрең бронза бюстлары урнаштырылган. +Вакытында Арча район башкарма комитетын җитәкләгән кеше буларак, бүгенге Президентыбыз Рөстәм Нургали улына бу төбәкнең бөек шәхесләре белән бәйле урыннарны тәртипкә китерүдә үзенә дә турыдан-туры катнашырга туры килде. Шуңа күрә Арчаның тарихын да, халкының нәрсәгә сәләтле булуын да яхшы белә Президент. Арча районының 75 еллыгы билгеләп үтелгәндә, ул болай дигән иде: "Арча ягы - татар халкының сөйләм һәм әдәби телен саклаган, татар мәгърифәтенең һәм татар әдәбиятының Курсави, Мәрҗани, Күлтәси, Тукай кебек "алтын баганалары" үсеп чыккан данлыклы Казан арты үзәге. Биредә гомер-гомергә мул уңыш үстергән, һөнәрчелек белән шөгыльләнгән мәдәниятле халык яшәгән. Арча төбәгенең бәрәкәтле җирлегендә туып-үскән бөек мәгърифәтчеләр, күренекле фән һәм сәнгать эшлеклеләре, танылган белгечләр һәм җитәкчеләр, илебезнең төрле почмакларында яшәп, халкыбызга фидакарьләрчә хезмәт иткән. Арча районы халкы бу күркәм традицияне бүгенге көндә дә дәвам иттерә, үз туган ягының данын еракларга тарата". +Күп көч куеп музейларда тупланган материаллар белән республика мәктәпләрендә укучы һәр баланы таныштырырга кирәк. Урта һәм югары һөнәри уку йортлары студентларына да бу музейларны карау бик файдалы булыр иде. Бәлки, киләчәктә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә, музейлардан файдалану буенча махсус план да булдырыр. +Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ +"БЕЗНЕҢ ЮЛ" +1922-1930 ЕЛЛАРДА ЧЫГА +ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ: +Г.Мансуров (1922-1923, №7), М.Бурундуков +№8 - 1924) - җаваплы мөхәррирләр; редко +(Г.Гали, Ш.Камал, Г.Толымбайский, X.Туфан, Г.С +- 1925-1928, №5; редколлегия (Г.Гали, Ш. +Г.Толымбайский, Г.Сәгъди) - 1928, №6 - 1929, +редколлегия - 1929, №11 - 1930, №4. Шәриф Байчура +ПАТША ХӨКҮМӘТЕ ВАКЫТЫНДА +ТӨРКЕСТАНДА ТАТАР МӨГАЛЛИМНӘРЕ Төркестан генерал-губернаторына вә панисламизм рухында була. Шулай итеп, югарыда күрсәтелгән мәдрәсәләрнең панисламизм рухы белән сугарылган мөгаллим вә шәкертләре Төркестанга мөгаллим сыйфаты белән килеп, шунда бу мәсләкне таратучы булып хезмәт итәләр һәм балаларны Русия мәмләкәтенә каршы тәрбиялиләр. +Мәзкүр мәдрәсәләрнең эчендә Уфадагы "мәдрәсәи Галия" аерым урын тота. Анда дини гыйлемнәргә башка дөньяви гыйлемнәр дә бүтән мәдрәсәләрдән күп киң рәвештә укытыла. Шул сәбәпле бу мәдрәсәдә укып чыккан шәкертләр, башка яңа мәдрәсәләрдән чыгучыларга караганда, галимрәк вә тугры фикерлерәк булалар. Шуның өчен "мәдрәсәи Галия"дә укыган кешеләрнең тәэсире, бигрәк тә кыргызларга булган тәэсире, бик зур. Шуны да әйтергә кирәк ки: кыргызлар (казакълар) татар халкын үзләренә караганда югары күрәләр, шул сәбәпле кыргызларның татарлашулары бик тизлек белән бара. +Уфа вилайәте жандарма идарәсе начальнигының хәбәр итүенә караганда, "мәдрәсәи Галия"дә Төркестан өлкәсеннән түбәндәге шәкертләр укыйлар. Сырдәрья областе Акмәсҗед өязе Городов волосте Унынчы авылдан: 1) Баймөхәммәд Карнаин, 13 яшьтә, 2) Галибай Мөхәммәдев, 18 яшьтә, 3) Бирҗан Торсынов, 19 яшьтә, 4) Тынбай Калышев, 18 яшьтә, 5) Йосыфбай Исмәгыйлев, 18 яшьтә, 6) Мөхәммәдгали Уразаев, 24 яшьтә; Алтынчы авылдан: 7) Иргали Сәедбаев, 14 яшьтә; Сарский волость Унынчы авылдан: 8) Ширмөхәммәд Канчыкбаев, 20 яшьтә; Алтынчы авылдан: 9) Иргали Йосыпов; Телетол волосте Бишенче авылдан: 10) Колмөхәммәд Уразаев, 21 яшьтә; Җидесу вилайәте Епшен өязе Беренче авылдан: 11) Әбелгазый Юлчыбиков, 22 яшьтә, 12) Әбелгазый Чумиков, 21 яшьтә; Капал өязе Горно-Аксуский волость Бишенче авылдан: 13) Миһран Ирмакташев, 23 яшьтә, 14) Нигъмәт Мортазин, 20 яшьтә; Арасан волосте 5нче авылдан: 15) Әбүбәкер Чапчибиков, 21 яшьтә; Семипулат областе Павлодар өязе Анакузин-ский волость, 4нче авылдан: 16) Нигъмәтулла Күзәмбаев, 20 яшьтә, 17) Шәех Хаҗибиков, 26 яшьтә. +Оренбург вилайәте жандарма идарәсенең хәбәр итүенә күрә, яз көннәрендә мәдрәсә шәкертләренең бер бүлеге, хосусан, югарыгы сыйныф шәкертләре киң казакъ-кыргыз сахрасына таралып, анда аз вазифа бәрабәренә балалар укыталар. Аларның укытулары яңа тәртип белән булып, күп урыннарда яңа тәртип иске ысул укытуны җиңгән. +Казан вилайәте жандарма идарәсе начальнигының хәбәренә бинаән (караганда), Казан мәдрәсәләренең кайбер шәкертләре (шулар эчендә казакъ-кыргыз шәкертләре дә булганы хәлдә) яз көннәрендә казакъ далаларына таралып, анда казакъ-кыргыз балаларын укыталар да, шул хезмәтләренә каршы алган вазифалары белән кыш көннәрендә уку өчен үзләрен тәэмин итәләр. +Казакъ-кыргызлар эчендә таратыла торган казакъ телендәге китапларга килсәк, алар ике фирма тарафыннан нәшер ителә: берсе - Кәримевләр, икенчесе - Хөсәенев варисларының фирмасы. Бу ике фирма тарафыннан хәзергә чаклы житмешләп китап нәшер ителгән. Жандарма идарәсе тарафыннан бу китапларның һәммәсе каралып чыкты вә аларның эченнән әһәмияткә малик (ия) булганнары хакында Казандагы Матбугат эшләре комитетына хәбәр ителде. Бу китапларның спискы ошбуларга гыйлавә ителәдер (беркетелә) . +"Уян, казакъ!" исемле китапның таратылуы Казандагы Матбугат эшләренең вакытлы комитеты тарафыннан мәныг ителде (тыелды) һәм моның мөхәррире Миръягкуб Дулатов Омски судебный палатасы тарафыннан бер ел мөддәткә хәбескә (кулга алынып ябылуга) хөкем ителде. +Яшерен тикшерүләрнең нәтиҗәсендә, Русиядән килеп казакъ, үзбәк балаларын укытып яткан түбәндәге татар мөгаллимнәренең барлыгы мәгълүм булды. +Пишпәк өязе Тинай волостендә Даса Уранбаев дигән кешенең карамагында Нәҗметдин Шиһабетдин угылы Ишмөхәммәдев-Салихов казакъ балаларын укытмакта һәм Тинайдагы русско-туземный школада дин укытмактадыр. Ул үзе Уфа вилайәте Эстәрлетамак өязе Кармыш волостеның бер крәстиян баласы. Пишпәк шәһәрендә вә ярминкә мәсҗедләрендә татар мөгаллимнәре үзбәк вә кыргыз балаларын татар телендә укыталар. Пишпәктә яңа ысул белән укытыла торган мәктәпнең мөгаллиме Әхмәд Габделбәдыйгов, Мамадыш өязе Нижний Сөн волосте татарыдыр. Шулай ук Пишпәктә мөгаллимлек итүче Хәсәнҗан Галимҗан угылы Баязитов та Уфа вилайәте "КАЗАН УТЛАРЫ" ЖУРНАЛЫНА - 95 ЕЛ Бирски өязе Әсән волосте Суык Күл авылы татары булып, "мәдрәсәи Галия" тәмам иткән кешедер. +Ташкәнд тимер юлы өстендәге "Бер Казала" стансасына якын авылда Госманбик Хуҗатов дигән казакъ өендә Садретдин дигән бер татар балалар укытмактадыр. +Шул ук юл буенда Чиле стансасыннан дүрт чакрым ераклыкта булган Скоблов авылында Харис Фәтхуллин дигән бер мөгаллим бар. Ул үзе Самар вилайәте Бозаулык өязеннән булып, "мәдрәсәи Галия" шәкерте. +Мөгаллимнәр билгеләү эшендә Скоблов кышлагында сәүдә итеп торучы Вятка вилайәте, Малмыж өязе Кокшин волосте вә Кокшин (хәзерге Кукмара районындагы Күкшел) авылының крәстияне Хәбибрахман Гыйбадуллинның күп хезмәте тиеп, бу кеше яңа килгән мөгаллимнәрне элек үз өенә кабул итеп, аннан акрынлап мөрәҗәгать иткән урыннарга аларны җибәреп тора. Хәзерге көндә Скоблов волостенда Гыйбадуллинның күрсәтүе белән тәгаен ителгән мөгаллимнәр бик күп булып, мәшһүррәкләре түбәндәгеләр: мөгаллим Габдессабур Дистанов - Уфа вилайәте Бәләбәй өязе Аксаков волостеннан булып, 3нче авылда тормактадыр. Скоблов кышлагыннан унбиш чакрымлык җирдә Малый Кутум авылында "мәдрәсәи Галия"дән килгән мөгаллим Исмәгыйль Кибилов торадыр. +Ташкәнд тимер юлы буендагы Солы түбә стансасына якын җирдә татар мөгаллиме Закир Рәшидев бар. Аның хатыны Мөнәүвәрә дә мөгаллимә булып, Кабил Иркәбаев дигән бер кыргыз (казакъ)да торадыр ки, бу кыргыз сәясәттән хәбәрдар, Төркия файдасына һәртөрле ярдәмнәр җыя торган кешедер. Май ае уртасында Ташкәндтән Акмәсҗед һәм аның өязенә алты татар мөгаллиме үтеп китте. +Чиназ ягында татар мөгаллимнәреннән Хәеров һәм Һади Даутовлар мөгаллимлек иттеләр. Боларның соңгысы Иске Ташкәндтә Пагахан дигән кешегә күчеп килде. +Богородский кышлагына якын бер кыргыз авылында татар мөгаллимәсе Бибимәрьям Исхакова торадыр. +Хөҗәнд өязе Далвирзин дигән урында Бикбулат атлы татар мөгаллиме бар. Бу - Әстерхан вилайәтеннән килгән кеше. +Хуканд өязендә - 6, Нәмәнган өязендә - 4, Широв стансасыннан 8 чакрымлык урында - ике татар мөгаллиме тора. Серов өязе Атамыш районы Кабил авылында ике татар мөгаллиме торып китте. Боларның берсе - Гыйбадулла Габидов, икенчесе - мулла Солтан Абдин Хуҗа угылы. +Бакаш күле буендагы мәҗүси кыргызлар арасында татар мөгаллимнәре кыргыз балаларын укыту белән мәшгуль булып, аларның фикере - мәҗүси кыргызларны мөселман итүдер. +Пишпәк өязе Тимербулат волостенда "мәдрәсәи Галия" тәмам итеп кайткан кыргыз мөгаллимнәре, рөхсәт алмастан мәктәп ачтылар. Лакүл волостенда "мәдрәсәи Галия" тәмам иткән Ишангали Арабаев дигән кыргыз мөгаллим рөхсәтсез мәктәп ачты. +Соңгы вакытларда хөкүмәтнең нык тикшерүен игътибарга алып, татар мөгаллимнәре бераз саклык белән хәрәкәт итә башладылар һәм алар акрын-акрын Сырдәрья областеннан Фәрганә, Сәмәрканд, Закаспий областьларына юнәлә башладылар. +Югарыда саналган кешеләрнең һәркайсы электән шәгъбәгә мәгълүм булган кешеләр түгел һәм аларның сәяси ышанычлыклары хакында һич мәгълүмат булганы юк. +Югарыда әйтелгәннәргә гыйлавә (өстәмә) итеп шуны әйтәмен ки: яшерен тәфтиш (тикшерү) эшләре, статский советник Миллерның тикшерүеннән хасил булган нәтиҗәләрне тасдыйк итәдер (раслый) һәм Сез җәнабе галиләрегез тарафыннан 1912 елның 25 гыйнварында Сырдәрья вилайәте мәктәпләр директоры вә халык мәктәбе инспекторларына бирелгән 844 рәкымле әсаси (төп) кагыйдәләргә хилаф булган эшләр белән көрәшмәклек кайбер мәэмүрләрнең (чиновникларның) ул эшләргә яхшы караулары вә бигрәк тә җирле халыктан булган Тәрҗеманнарның һәртөрле яңа планнарны халыкка белдереп торулары сәбәбеннән бик авырлашадыр. +Асыл нөсхәсенә имза иттем: подполковник Сизых. Тугры: ротмистр (имза)". +1922, №5 +"ЯҢАЛИФ" +1927-1932 ЕЛЛАРДА ЧЫГА +ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ: +Ф.Сәйфи-Казанлы (1927, №1-7, 1928, №3-4, - +мәсьүл (җаваплы) мөдир; 1929, №7-9, 12-15, 21-24, +1930, №1,2 - җаваплы редактор); Г.Әлми (1927, +№8-9 - вакытлы мәсьүл мөдир, 1928, №1,2 - мәсьүл +мөдир, 1928, №15 - вакытлы редактор), Ф.Сәйфи +(1927, №10-12 - мәсьүл мөдир), 1928, №16 - 1929, +№6 - редакторлары Ф.Сәйфи, Г.Әлми, И.Рәми, +С.Борһан (1929, №10 - вакытлы редактор), И.Рәми +(1929, №11 - техник редактор), Г.Нигъмәти (1929, +№16-20 - вакытлы редактор, 1930, №3 - 1932, №10 - +җаваплы редактор). +БОЗ КУЗГАЛДЫ +Бу "Боз кузгалды" мәкаләсе үзенең эченә татар музыкасының үткәннәреннән хәтергә алынырлык һәм, мәкаләнең авторы әйткәнчә, татар музыкасы тарихын яза башлаганда бер материал булырлык хәлләрне алганлыгын искә алып, асыл нөсхәсеннән берникадәр кыскартылып басылды. Мәкалә иясе татар музыкасының тарихын яза башлау мәсьәләсен күтәрә. Бу турыда, әлбәттә, ике фикер булмас, эшләнергә тиеш эш. Әлегә, тик, идарә татар музыкасының үткәне, хәзергесе, киләчәге турында язучыларга журнал битләре ачык икәнен белдерә. +Идарә +Бу ел "Красная Татария" гәзитендә Украина культурасы турында "Боз кузгалды" дигән мәкаләне укысак, хәзер татар музыкасы һәм музыкантлары турында - 28-29нчы елда язылган С.Фәйзуллин, Г.Кутуй, Госманов һәм башка иптәшләрнең мәкаләләрен укыган соңында да татар музыкасы һәм музыкантлары турында "боз кузгалды" дисәк, дөрес булыр кебек сизелә. Музыка яратучы кечкенә генә бер музыкант булу сыйфатым белән һәм элегрәк заманнарда карт татар музыкантлары арасында булып, утырышып, алар белән татар музыкасы, музыкантлары турында сөйләшкәләгәнем дә булганга күрә хәтергә калганнарны язып үтүне тиешле таптым. +Татарда музыканың таралуы һәм +татар музыкантлары турында +Татар музыкасы качып-посып яшәгән, яшерен почмакларда сакланып килгән музыка ул. 1905-1906 елларда яшьләр тарафыннан сирәк-сирәк кенә ясала торган театр-кичәләрдә татарның иң борын заманнан килгән моңнарын уйный башлаганнар. 1907-1908 елларда Шәрык клубларында, әдәбият кичәләрендә уйный торган булганнар. 1907 елда әдәбият кичәсендә Гали Зайпин кечкенә генә бер салон оркестр да уйнатып караган. Ләкин татар музыкасына әһәмият бирелмәгән, татар халкын музыка сәнгатенә төшендерү кыен булган. +Шулай да, заманында булган татар музыкантлары, музыка осталары музыка сәнгатен халык арасына кертергә тырышканнар. Гариф Минкин, аның энесе һәм Гыйлаҗ Сәйфуллиннар тарафыннан татар көйләре калай пластинкаларга кисеп таралганнар. Татар көйләре граммофон пластинкаларына да кергән. Әнә шул калай һәм граммофон пластинкалар аркылы татар музыкасының таралуын белсәк, Минкин, Зайпин, С.Рәхманколов, Сәйфуллин, Ахун, Шаһиәхмәтев, Әхмәдуллин, Хөсәеневләр онытылмаслык нәрсә калдырганнар дип әйтми китеп булмый. +Татарда музыка сәнгатенең күзгә күренеп таралуы 1909-1910 елларда башлана. Татарлар яши торган районнарда ачылган кинотеатр "Свет", "Буф" театрларында өзлексез рәвештә татар музыкантлары татар көйләрен уйныйлар. Музыка әкренләп гармун, пианино, скрипка, мандолина, гитара шикелле уен кораллары аркылы тарала. Татар яшьләре арасында музыкага мәхәббәт арта бара. Яшереп-яшереп кенә музыкага өйрәнә башлыйлар: чөнки музыка коралын кулга тоткан килеш Печән базарыннан, "Көфер почмагы"ннан үтеп китү кыен, арттан төрле кабахәт сүзләр белән сүгеп калалар. Шуңа карамастан, уйнарга иң җиңел булган уен коралы - мандолинага өйрәнү көннән-көн алга китә. 1912-1913 елларда "Сәйяр" труппасы башлыгы Г.Кариев музыка аркылы халыкны театрга җәлеп итүне үзенең алдына көндәлек бурыч итеп куя, татар музыкантларын еш-еш үзенә чакырып уйната торган була. Театрга музыка керү аркасында, электә 30-40 кешедән артмаган тамашачы, театрга килүче арта башлый. Шул ук елларда концерт һәм танцы кичәләре дә куела башлый. Татарның музыкант, җырчылары аерым-аерым номерлар үти башлыйлар. Шул ук елларда һәвәскәрләр труппасы дөньяга чыга. Яшьләр арасында музыкага омтылыш тагы да арта. 1915-1916 елларда укучылардан "Берек", яшь хезмәткәрләрдән "Тукай" исемендә түгәрәкләр төзелеп эшли башлый. Шулай итеп татар музыкасы, татар сәхнәсе белән берлектә татар дөньясына керә. +1929, №12 +Татар көйләрен чыгаручылар-язучылар +Скрипкәче карт Мөхәммәтша абзыйның сөйләве буенча, көйләрнең күбесе авылларда, җыеннарда, моңсу җирләрдә чыксалар да, аларны чыгаручылар да, чыгарырга тырышучылар да заманында булган. Бу карт хәтерендә калган Нижнийнең Хәбибуллине, аның сакланып калган "Хәбибулкин маршы", Саратовның Усмановы, Уфаның Ижбулдиннары сөйли. +1914-1915 елларда Казандагы көй чыгаручылардан Г.Сабитов һәм Яруллиннарны да искә алып үтәргә кирәк. Алар тарафыннан язылган көйләр татар музыкачылары тарафыннан уйнала, җырчылары тарафыннан җырлана. +Бу турыда надан татар муллаларының һәм татар фанатикларының йогынтысы астында татар халкы музыкага салкын караган дияргә кирәк. Гәзитләрдә язучы-рецензиячеләребез дә татар музыкасына игътибар бирмәгәннәр, музыканың халыкка булган тәэсирен аңламаганнар. Югарыда язылган концерт кичәләре турында гәзитләргә гомуми рәвештә язылса да, аерым татар музыкасы һәм музыкантлары турында кыйммәт, (бәя) бирелми иде. Гомумән алганда, татар матбугаты музыкага әһәмият бирми иде. 1916-1917 елларда "Зөләйха" пьесасының фәрештәләр пәрдәсе өчен язылган Габәши музыкасы кайбер драматургларны уятты дияргә кирәк. Шул көннән башлап Мирхәйдәр Фәйзи, Тинчурин, Бурнашлар музыканың театр пьесасына кирәк бер нәрсә икәнен аңлап эшкә керештеләр. +Советлар Җөмһүриятенең 11 елы эчендә татар музыкасы үзенә бөек бер урын алды. Татар музыкасының кирәклеге һәм халыкка биргән тәэсире аңлашылды. +Патша хөкүмәте вакытындагы музыка мәктәпләренә татарның кабилиятле һәм яхшы музыкант булу теләге белән янган татар җегетләре, югарыда сөйләнгән муллалар коткысы аркасында, керә алмадылар. Шул ук мәктәпләр эшче-крәстиян балаларына ябык булганлыктан, соңгылары да чын теләкләренә ирешә алмадылар. Тик аларның уттай ташкан йөрәкләреннән чыккан теләкләре Татарстан Советлар Жөмһүрияте барлыкка килү белән генә вөҗүткә чыкты (тормышка ашты). +Татарстан Советлар Җөмһүриятенең музыка мәктәбе, техникумында татар эшче-крәстиян балалары укып ята. Татарстан Мәгариф Комиссарлыгы тарафыннан җибәрелеп, Мәскәү консерваториясендә укып ята торган яшьләребез бар. +Татар музыкантлары арасыннан атылып чыккан пианист Салих Сәйдәшев зур бер талант иясе [булып] танылып, композитор исемен алды. Арабыздан чыккан бу яшь өметле композиторның тагын да зур адымнар белән алга китүен көтәргә кала. +Татарда сәхнә тарихы эшләнде. +Инде татар музыкасы тарихын язу чараларын да күрергә кирәк. Ияләре (белгечләре) бу зур эшкә әһәмият биреп керешерләр һәм Гыйльми Үзәк якыннан торып ярдәмләшер дип уйлыйбыз. +"АТАКА" +1930-1932 ЕЛЛАРДА ЧЫГА ТӘКЧЕЛӘРЕ: ли (1930, №1-7), К.Нәҗми (1930, №8 - 1931, №4), 1932, №9-10) - җаваплы редакторлар; редколлегия +11 - 1932, №20). ДОНБАССТА ТАТАР МАТУР ӘДӘБИЯТЫ +"СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ" +1933-1965 ЕЛЛАРДА ЧЫГА +ҖАВАПЛЫ РЕДАКТОРЛАР: +Г.Нигъмәти (1933, №1), К.Нәҗми (1933, № +№1-11, 1947, №11 - 1949, №4), Г.Гали (1933, +№1-3; 1933, №11-12 - вакытлы җаваплы р +Г.Разин (Г.Бәширов) (1937, №6-10, 1941, №7-11, +6, 9-10; 1937, №3, 11, 1938, №1-2, 1945, №1-4 - +җаваплы редактор; 1942, №3 - җаваплы редакт +Г.Иделле (1937, №4-5, 1945, №5 - 1947, №6) +(1937, №12), Т.Имаметдинов (1938, №3 - 19 +И.Гази (1942, №7-8 - вакытлы җаваплы р +Г.Кашшаф (1942, №11 - 1944, №4, 1944, №10 +№5 - 1958, №2 - вакытлы җаваплы редактор), +(1944, №5-9 - вакытлы җаваплы редактор), - вакытлы җаваплы редактор), А.Гомәров (1958, № 1963, №4 - 1965, №5); 1947, №7-10 - редколлегия. ФРОНТ ГАЗЕТАЛАРЫ "КАЗАН УТЛАРЫ" ЖУРНАЛЫНА - 95 ЕЛ һәм өйрәнү буенча чиксез зур эш алып бардылар. Алдынгы, батыр сугышчыларның сугыш тәҗрибәсе шунда ук, фронт газеталарының битләре аша, барлык сугышчыларга җиткерелеп киленде. Кыскасы, фронт газеталары дошманны тар-мар итүдә бик җитди роль уйнадылар. +Кызыл Армия Баш Идарәсенең махсус боерыгы буенча, 1942 елдан башлап, фронтларда милли телләрдә дә - украин, казакъ, үзбәк, грузин, азәрбайҗан, татар һ.б. телләрдә дә фронт газеталары чыгарыла башлады. Аларның гомуми бурычы - дошманны җиңү эшенә хезмәт итүдән гыйбарәт иде. +Ватан сугышы чорында татар телендә унбишләп исемдә фронт газетасы чыкты. Аларда татар совет язучыларының һәм журналистларының иң яхшы көчләре катнаштылар. +1942 елның июнендә Төньяк-көнбатыш фронтта "Ватан өчен" газетасы чыга башлады. Ул 1944 елның мартына кадәр дәвам итә һәм, фронт гаскәрләре белән бергә, Старая Руссадан Житомирга кадәр данлы юл үтә. Аның редколлегия составында редактор урынбасары булып майор Гани Гыйльманов, хәрби корреспондентлар булып А.Әхмәдиев, Хатип Госман, Шәрәф Мөдәррис, Нәфикъ Яһудин иптәшләр эшлиләр. Бу редакциядә танылган язучыларыбыз Гомәр Разин һәм Мирсәй Әмир озак вакытлы иҗат командировкасы үткәрәләр һәм үзләренең очерклары, хикәяләре белән турыдантуры газета эшенә катнашалар. +1942 елның декабрендә 1нче Украин фронтында (элек Воронеж фронты) "Ватан намусы өчен" дигән газета чыга башлый һәм 1946 елның июленә кадәр дәвам итә. Воронеж - Киев - Берлин - Вена - менә "Ватан намусы өчен" газетасының үткән данлы юлы. Башта бу газетаның редактор урынбасары булып шагыйрь капитан Әхмәт Ерикәй, соңыннан драматург майор Риза Ишморат эшли. Хәрби корреспондентлар булып Гали Хуҗи, Мөхәммәт Садри, Зәйни Шаһиморатов, Госман Бакиров, Әнвәр Ямангулов һәм Габдулла Шәрипов иптәшләр эшлиләр. Язучы Газиз Иделле һәм журналистка Фатыйма Галиева бу редакциядә озак вакытлы иҗат командировкасында була һәм үзләренең очерклары, хикәяләре белән газета эшенә актив катнашалар. Фронт бүлекләренең берсендә хезмәт иткән яшь шагыйрь Г.Рамазанов газетага актив катнаша һәм шул газета битләрендә каләмен чыныктыра. Гази редакциясе татар халкына җавап хатын оештыра һәм "Җиңү юлы" исемле әдәби җыентык чыгара. Газетаның редактор урынбасары Риза Ишморат Берлин өчен барган сугышларда яралана. +1942 елның ноябрендә Калинин фронтында (соңыннан 1нче Балтыйк буе фронты) "Алга, дошман өстенә" газетасы чыга башлый һәм 1945 елның июненә кадәр дәвам итә. Бу газета Калинин шәһәреннән Кенигсбергка кадәр барып җитә. Редакторның урынбасары булып майор Минһаҗ Гыймадиев эшли. Хәрби корреспондентлар булып Шәйхи Маннур, Афзал Шамов, Абдулла Әхмәт, Котдус Әхмеров, Колмөхәммәтов, Фазыл Басыйров иптәшләр эшлиләр. Фронт частьларында хезмәт итүче яшь шагыйрьләрдән Мансур Гаяз, Исхак Закиров һәм Рахман Хөсәенов иптәшләр бу газетага актив катнашалар. Соңыннан бу иптәшләр дә дошманга каршы көрәштә батырларча һәлак булалар. +Бу газета редакциясендә художник Байназар Әльменев иҗади командировкада була һәм ул ясаган күп кенә рәсемнәр газета битләрендә басыла. +1943 елның январенда Көньяк фронтта, данлы Сталинград янында, "Сталин байрагы" исемле газета оештырыла һәм Кырым операциясе тәмам булгангача - 1944 елның июненә кадәр чыгып килә. Газетаның редактор урынбасары булып майор Гани Клеблеев хәрби корреспондентлар булып Ибрай Гази, Әхмәт Фәйзи, Кыям Хисмәтуллин иптәшләр эшлиләр. Озак вакытлы иҗат командировкасына барып, бу редакциядә язучы Фатих Хөсни эшли һәм үзенең очерклары, хикәяләре белән газетага катнаша. +1943 елның январенда Карелия фронтында "Ватан өчен сугышка" исемле газета чыга башлый һәм Ерак Төньякта акфин һәм немец илбасарларын тәмам тар-мар иткәнчегә - 1944 елның ноябренә кадәр дәвам итә. Редакция поезды Акдиңгез, Кайдалакша, Кола шәһәрләрендә тора, ә газетаның номерлары Ладога күленнән алып бөтен Көньяк һәм Төньяк Карелия буйлап, Заполярье һәм Петсамо өлкәсе буйлап Норвегиянең Керкинес шәһәренә кадәр тарала. +Бу газетаның беренче редактор урынбасары булып майор Александр Герасимов эшли (соңыннан батырларча һәлак була). Ул икенче эшкә күчерелгәч, майор Бари Корбанов, ә 1944 елның мартыннан майор Габделхәй Хәбиб эшли башлый. Хәрби корреспондентлар булып Габдрахман Әпсәләмов, Минһаҗ Җамалиев, Мөхәммәтша Сабельев, Гиз Габидуллин (Гиз Эль-Габид), Каюм Иманкулов иптәшләр эшлиләр. +1943 елның январенда Волхов фронтында "Фронт правдасы" исемле газета чыга башлый һәм Волхов фронтында сугыш операцияләре тәмам булгангача - 1944 елның февраленә кадәр дәвам итә. Волхов - Кириши - Новгород - газетаның фронт гаскәрләре белән үткән дан юлы. +"Фронт правдасы" газетасының редактор урынбасары булып майор Габделхәй Хәбиб эшли (соңыннан Карелия фронтына күчерелә). Хәрби корреспондент булып Әхмәт Фәйзи эшли. +Героик Ленин шәһәрендә (Ленинград фронтында) "Ватанны саклауда" газетасы чыга. Бу газета 1943 елның башыннан 1946 елның июненә кадәр дәвам итә. Газетаның редактор урынбасары булып капитан Заур Исхаков эшли. Хәрби корреспондентлар булып Ирек Аргынбаев, Кадыйр Юлдашев, Ильяс Сәйфетдинов иптәшләр эшли. Бу газетага Ленинград фронты частьларының берсендә хезмәт итүче яшь шагыйрь Мәхмүт Хөсәен актив языша һәм шунда үзенең каләмен чыныктыра. +Москва хәрби округында 1943 елның январеннан 1944 елның июненә кадәр "Кызыл сугышчы" исемле газета чыга. Аның редактор урынбасары булып капитан Ярулла Ярмәкиев эшли. Редакция сотрудниклары булып Мәхмүд Максуд, Гариф Галиев, Мөхәммәт Садри иптәшләр эшли. Якыннан торып Гадел Кутуй языша. +3нче Украин фронтында 1943 елның маеннан 1946 елның февраленә кадәр "Совет сугышчысы" исемле газета чыга. Бу газета фронт частьлары белән бергә Ворошиловград өлкәсеннән Одесса аша Румыниягә, аннары Болгариягә (София), Югославиягә (Вршац) һәм Австриягә (Вена) кадәр җитә. Газетаның редактор урынбасары булып майор Мәхмүд Максуд, хәрби корреспондентлар булып Мостай Кәрим, Г.Әхмәтшин, А.Әсәдуллин һәм В.Вәлиев иптәшләр эшли. Бу газета редакциясендә иҗат командировкасында язучы Хәсән Хәйри була һәм үзенең әсәрләре белән газетага катнаша. Шулай ук фронт частьларының берсендә хезмәт итүче Әсгать Айдар иптәш тә бу газетага үзенең язмалары белән катнаша. +2нче Балтыйк буе фронтында 1944 елның февраленнән 1945 елның урталарына кадәр "Суворовчы" исемле газета чыга. Аның сугышчан юлы Великие Лукидан Ригага кадәр сузыла. Редактор урынбасары булып, майор Мөхәммәт Шәйми, хәрби корреспондентлар булып, Рим Баһау, Мәҗитов, И.Гурьев иптәшләр эшлиләр. Рим Баһау, редакция тарафыннан куелган сугышчан бурычны үтәгән чагында, батырларча һәлак була. +1нче Белоруссия фронтында 1944 елның ноябреннән 1946 елның февраленә кадәр "Кызыл Армия" исемле газета чыга. Аның сугышчан юлы - Обруч - Берлин. Газетаның редактор урынбасары булып капитан Ярулла Ярмәкиев, хәрби корреспондентлары булып, Гадел Кутуй, Ибрай Гази, Гариф Галиев, Закәрия Әхмеров, Кыям Хисмәтуллин иптәшләр эшлиләр. Якыннан торып газетага Ш.Абилов иптәш языша. +Берлин юлында барган каты сугышлар вакытында Гадел Кутуй бик каты салкын тидерә һәм, электән килгән авыруы көчәеп китеп, госпитальдә үлә. +2нче Белоруссия фронтында 1944 елның маеннан 1945 елның июненә кадәр "Фронт хакыйкате" исемле газета чыга. Аның сугышчан юлының этаплары: Смоленск - Белоруссия - Польша - Көнчыгыш Пруссия - Померания. Газетаның редактор урынбасары - майор Гани Гыйльманов, хәрби корреспондентлары: А.Әхмеров, Шәрәф Мөдәррис, Гамир Насрый, А.Салеев. Фронт частьларының берсендә хезмәт иткән А.Расих газетага якыннан катнаша. Бу редакция 2нче Белоруссия фронты сугышчыларыннан татар халкына җавап хаты оештыра. +Германиядә сугыш хәрәкәтләре беткәннән соң, 1945 елның июнендә, бу газета үзгәртелеп, Гаскәрләрнең төньяк группасы каршында "Җиңү байрагы" исеме астында чыга башлый һәм 1947 елның февраленә кадәр дәвам итә. Сугышчан эшләре өчен Әдәбият һәм сәнгать яңалыклары +"Муса Җәлил" - Прага сәхнәсендә +"КАЗАН УТЛАРЫ" +1965 ЕЛДАН БИРЛЕ ЧЫГА +ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ: +С.Хәким (1965, №6 - җаваплы +Р.Мостафин (1965, №8 - 1968, №4 - җавапл +З.Нури (1968, №9 - җаваплы редактор, 1968, +№10, 1974, №1 - 1982, №12 - баш редакто +(1971, №11 - 1974, №10 - баш редактор); Р. +№1 - 1989, №12 - баш редактор); Р.Фәйзу +№1 - 1990, №6 - баш редактор, 1990, №7 - +баш мөхәррир); И.Ибраһимов (2014, №1 дән +мөхәррир). ТАТАР ДИАСПОРАСЫ ҺӘМ ТУКАЙ "КАЗАН УТЛАРЫ" ЖУРНАЛЫНА - 95 ЕЛ күрсәткән золымына һәм кысуларына карата татар халкының бер протесты буларак та аңлашыла ала. Табигый ки, монда шул хакыйкатьне дә ассызыклау урынлы булыр: совет режимы милли шагыйрьне тыймады, киресенчә, аңа атап һәйкәлләр салуга, музейлар ачуга, премияләр бирүгә рөхсәт итте, ләкин аның "Васыятем", "Тәэссир", "Аллаһы Тәбарәкә Тәгалә" кебек дини мотивлы шигырьләрен яки "И туган тел" шигырендәге кебек аерым юлларны бастырмыйча, аларга карата цензура булдырды. Икенче төрле әйткәндә, режим татар халкы өчен сөекле улын тыймады да, әмма аның әлеге темага багышланган шигырьләрен үзе теләмәгән формада төшендерелүе өчен мөмкинлек тә бирмәде. +Диаспорадагы татарларга килгәндә исә, аларны якын һәм ерак диаспора дип икегә бүләргә мөмкин. Беренчесенә - Татарстанның тышында элекке СССРның төрле җөмһүрият һәм өлкәләрендә яшәүчеләрне, икенчеләренә исә, болардан кала, чын аңламдагы чит илләрдә яшәүчеләрне кертергә була. Без хәзер тикшерергә теләгән тема - ерак диаспорадагы, ягъни 1950 елларга кадәр башлыча Кытайда, Япониядә, аннан соң Төркия, Финляндия, АКШ кебек дәүләтләрдә яшәгән аз сандагы татарлар һәм аларның Тукайны танып белүләре мәсьәләсе. Югарыда саналган дәүләтләр демократик яки советларга каршы позициядә торганга күрә, анда яшәүчеләр Тукайны үзләре теләгәнчә искә алу (яки искә алмау) ирегенә чын мәгънәсендә ия иде. Бу иректән файдаланып, алар, ниндидер режимның рөхсәт итүен яки итмәвен көтеп тормыйча, Тукайны һәр җәһәттән теләгән кадәр искә алып тордылар. Хәтта чит илләрдә җитешкән яшь нәсел, "бәгъзан татарларның башка шагыйрьләре әллә бер дә юкмы?" дип шөбһәләнеп тә карый башлады. Ватанны сагыну газабы тойган карт буын үз балаларына Тукай шигырьләре аша туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә, аның шигъри юллары (мәсәлән, "И туган тел" шигыре) белән ана теленә игътибар уятырга тырышты. Икенче сүз белән әйткәндә, Тукай милли телне, милли әдәбиятны, ватан тойгысын, кыскасы, татарлыкның мәдәни кыйммәтләрен чагылдыручы бер исем булып торды. +Тукайның мондый көчкә ия булуын, бәлки, шул рәвешле аңлату дөрес булыр. Сәбәп аның шигырьләренең теле гаять гади, ягъни ана телен бөтен нечкәлекләре белән белмәгән, чит илләрдә, чит мохиттә туган кешеләр дә җиңел аңлый алырлык дәрәҗәдә садә булуында, әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләрнең халык әкиятләреннән башлап, иҗтимагый һәм милли проблемаларга кадәр киңәеп китүендә. Социаль яраларны, мәгънәсез кебек күренгән, ләкин турыдан-туры халыкны кызыксындырган көндәлек вакыйгаларны, азатлык тойгыларын чагылдыруы, кешенең туган теле, тарихы белән горурланырга тиешлеген саф һәм җиңел аңлаешлы телдә аңлатуы үз илендә дә, диаспорадагы татарлар арасында да Тукайны баш таҗы итте. Үз дәвере шагыйрьләре Мәҗит Гафури, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд, Зариф Бәшири, Нәҗип Думави, Укмасый, Зыя Ярмәкиләрдән аерылып торуының бер сәбәбе дә, бәлки, аның һәр иҗтимагый сыйныфка, һәр буынга атап, аерым дәшеп иҗат итүендәдер. +Менә бу үзенчәлекләре ерак диаспорадагы татарларның Г.Тукайны туган һәм үлгән көннәре туры килгән апрель аенда искә алулары өчен сәбәп булды. Кайда гына, кечкенә булса да бер татар якташлыгы оешмасын, кайда гына мәдәни фәгалият (чара үткәрү) форсаты тумасын, анда "Тукай кичәсе" үткәрү традициягә әверелде. Бу милли кичәләрдә Тукайның тормыш юлын сөйләнгәннән соң, аның шигырьләреннән берничәсен үрнәк итеп китерү мәҗбүри. "И туган тел" яисә икенче исеме белән "Тукай маршы" хор белән җырлана. Гомумән, Тукай кичәсе булсын, башка милли кичәләр булсын, бу җырның җырланмый калуы бик сирәк була иде. Чөнки бу марш (гимн) азатлыктан мәхрүм татар халкының бәйсезлеккә омтылышы кебек тоела иде. Бу "Тукай кичәләренә" өстәмә рәвештә махсус китап-журналлар да нәшер ителә иде. Шул рәвешле, диаспорада да Тукайның үлемсез калуы тәэмин ителә иде. +Башта ерак диаспорада яшәгән татарларның Тукайга мөнәсәбәтле эш-гамәлләренә күз салыйк. Иң әүвәл Япониядә Тукайның вафатына 20 ел тулу уңае белән басылган мөһим бер басмага тукталыйк. "Токио Матбага-и Исламия" 1933 елда, ягъни шагыйрь үлеменең 20 еллыгында Тукайның бөтен әсәрләрен эченә алган "Габдуллаһ Тукай. Мәҗмуга-и Асары" исеме белән 4 томлык бер җыентык бастырды. Барлыгы 543 битлек бу җыентык ул чакта татарлар тарафыннан кулланылган гарәп хәрефләре белән нәшер ителде. Бу мөһим юбилей мөнәсәбәте белән, Япониядә яшәгән бик аз санлы татарбашкортның искиткеч зур тырышлыгы белән мәйданга чыккан 4 томлы җыентыкны хәзерләү бер дә җиңел булмый. Моның шулай икәнен Токиода чыккан "Япон мөхбире" исемле журналда басылган язмадан да күрергә була. Япониядәге мөселманнарның дини лидеры ролен үтәгән Габделхай Корбангалинең әлеге журналда басылган мәкаләсеннән һәм башка хәбәрләрдән Тукайның үлеменә 20 ел тулуны билгеләп үтү өчен зур күләмле чаралар үткәрелүе аңлашыла. Бер елдан соң исә Тукайның нибары бер шигыренең генә басылуын күрәбез. +Ерак Көнчыгышта Тукай белән бәйле, дөресрәге, аның үлеменең 25 еллыгын искә алу өчен басылган икенче бер әсәр исә 20 мәкалә һәм аңа багышланган шигырьләрне эченә алган 98 битле "Габдулла Тукай (1913-1938) (Вафатына 25 ел тулу белән)" исемле җыентык иде. "Ерак Шәрык Идел-Урал төрек-татар мөселманлыгының дини милли мәркәз мәгариф шогъбәсе" тарафыннан 1938 елда Мукдендә нәшер ителгән. Шул ук вакытта Мукдендә 1935-1945 еллар арасында чыккан "Милли байрак" газетасы төрле уңайдан аның шигырьләреннән үрнәкләр биреп бара, Тукай хакында төрле мәкаләләр яки аңа багышланган шигырьләр бастыра. Исхакый мөхәррирлегендә чыккан (башта "Милли юл" буларак) "Яңа милли юл" исемле айлык журналда да Тукайга бик еш урын бирелә. +Ерак диаспорадагы татарларның икенче бер мәркәзе булган Финляндиядә шагыйрьне искә алу кичәләре үткәрелеп килсә дә, беренче басма эше 1953 елда Төрек халык мәктәп һимая корумы тарафыннан Хельсинкида Тукайның "Мәктәптә милли әдәбият дәресләре" исемле әсәрен нәшер итү булды бугай, һәм 1969 елда Хөсәен Садыйкның "Габдулла Тукай шигырьләре" исемле 102 битле җыентыгы шулай ук Хельсинкида, элек Кытай һәм Япониядә чыккан җыентыкларның латин хәрефләренә күчермәсе рәвешендә басылды. +Ерак диаспорадагы татарларның иң тыгыз утырган җире булган Төркиягә килгәндә, монда Тукай һәм Тукайны таныту буенча алып барылган эшләр түбәндәгечә. Төрек укучысы беренче тапкыр буларак Тукай исемен "Төрек йурду (йорты)" журналының 1913 елдагы "Габдуллаһ Тукаевның вафаты" исеме астында басылган хәбәрдән белде. Аннан соң журнал "Тукаевның җеназасы" хакында мәгълүмат бирде. Иң әһәмиятлесе, һичшиксез, Фуад Көпрүлүнең Тукай хакында язган мәкаләсе булды. Ләкин Фуад Көпрүлүнең күләмле мәкаләсендә "бары тик "Тасвир-и Әфкар" белән "Ислам дөньясы"нда гына Тукаевка берничә колонка язма бирелде" дип хәбәр итүе ул вакытларда Төркиядә Габдулла Тукаевның әле танылмавына ишарә иде. "Төрек йурду" ул санында "Төрекләрнең яшь халык шагыйре (Габдулла Тукаев) мәрхүм") дип язып, нәкъ бер битлек фотографиясен һәм румынияле Нуман Байбуриның аңа атап язган "Габдуллаһ Тукаев" исемле шигырен бастырды. Биш ел узганнан соң, "Кырым" журналында бик кечкенә генә бер мәкалә чыкканын беләбез. Ягъни Көпрүлүдән соң Тукайга җитди игътибар күрсәткән кеше булмады. Монда шигырьләренең төрекчә тәрҗемә ителмәвенең дә йогынтысы булган, күрәсең. Озак вакытлардан соң Җөмһүрият дәверендә яңадан чыга башлаган "Төрек йурду" 1926 елда "Габдуллаһ Тукайның "Мәҗмугаи асары" дигән баш астында төрек укучысына Казанда аның сайланма әсәрләре басылуын хәбәр итсә дә (IV, №20, август, 1926, 189 б.), бу да тәэсирле булмады. Гаяз Исхакый 1933 елда (ягъни Тукайның 20 еллыгында) "Азәрбайҗан йорт билгесе" журналында Тукай турында тагын язып чыкса да, моның да әллә ни йогынтысы булмавы аңлашыла. Нәтиҗәдә, төрек матбугатындагы бу бер-ике мәкаләдән соң ярты гасыр буена Тукай турында һичбер нәрсә басылмавын, тулы бер бушлык хөкем сөрүен күрәбез. Бары 50 елдан соң гына Тукайның үзләре татар нәселле булган тикшеренүче һәм галимнәр тарафыннан көндәлек тормышка кире кайтарылуына шаһит булабыз. Болар - тарихчы Габдуллаһ Баттал Таймас, профессор Рәшид Рәхмәти Арат, профессор Әхмәт Тимер иделәр. Алардан соң өч ел узгач, профессор Хәмзә Зөлфикар шул ук журналда "Габдулла Тукай (1886-1913)" исемле җитди гыйльми бер мәкалә бастырганын күрәбез. +Шул ук елларда, ягъни 1963 елда Истанбулдагы татар-башкорт яшьләре "Тукай яшьлек клубы"н оештырганнар иде. Бу яшьләр оешмасы 1965 елның мартыннан "КАЗАН УТЛАРЫ" ЖУРНАЛЫНА - 95 ЕЛ башлап 1968 елның сентябрь-ноябренә кадәр барлыгы 24 сан - һәр саны якынча 10-12 битлек - "Тукай бюллетене" чыгарды. Бу бюллетеньнең 1965 ел апрель (№2) санында профессор Әхмәт Тимернең "Габдулла Тукай" исемле (3-7 битләр) мәкаләсе басылды. Әлеге бюллетеньнең 4нче саныннан алып иң соңгы санына кадәр (ләкин 1965 елның ноябрь нөсхәсе "Рәшид Рәхмәти Арат хөрмәтенә махсус сан" булып чыкканга, бу саннан калганнары барысы) Надир Дәүләт оештырган "Тукай почмагы"нда Габдулла Тукайның шигырьләреннән шактые татарча оригиналы һәм төрекчә тәрҗемәләре белән басылды. +Шул ук "Тукай бюллетене" 1966 елда Наилә Бинарк тарафыннан иҗат ителгән "Тукайның хәяте" исемле балалар өчен дүрт пәрдәле пьесаны 16-19 саннарында бастырды. Соңрак бу спектакль Анкарада сәхнәгә дә куелды. Шул араларда Гали Акыш, Сәгыйдә Арысланбәк, Наилә Бинарк тарафыннан хәзерләнгән "Тукай брошюрасы" дигән 8 битлек бер хезмәт дөньяга килде. Бу брошюрада Арысланбәк һәм Бинаркның "Габдулла Тукай", шул ук шәхесләр тәрҗемәсендә Тукайның "Туган тел", "Гомер юлына керәчәкләргә", "Таз" шигырьләре, Гали Акышның "Бөек төректатар шагыйре Габдуллаһ Тукайның халыкчылык вә милләтчелек җәпһәләре" исемле мәкаләсе урнаштырылган иде. Бу нәшрият эшләреннән тыш, "Тукай яшьлек клубы" тарафыннан 1964, 1965, 1966 һәм 1967 елларның апрель аенда "Тукай бәйрәме" дип аталган милли кичәләр оештырылды. Бу милли кичәләрдә Тукайны искә алу белән бергә, аның шигырьләре укыла, кечкенә спектакльләр күрсәтелә һәм фольклор уеннары уйнала торган иде. 1967 елгы "Тукай бәйрәме"нең башка еллардагыдан аермасы Гаяз Исхакыйның (Иделле) "Жан Баевич" исемле 4 пәрдәлек зур пьесасын Истанбулдагы Чагалоглунда Милли төрек студентлар берлеге сәхнәсендә кую булды. Бераз соңрак (28 октябрь) "Тукай бәйрәмнәре" "Казан төрекләре шәнлиги (шатлыгы)" исеме астында дәвам иттерелде. Ләкин бу әле Тукайның онытылмавын тәэмин итә дигән сүз түгел. +Чөнки 1968 елда "Тукай яшьлек клубы", "яшьлек срогын тутырып", "Казан төрекләре культура (мәдәни) һәм ярдәмләшмә җәмгыятенә" әйләнгәч, мәрхүм Әхмәт Вәли Мәңгәрнең матди булышлыгы белән өч айга бер мәртәбә "Казан" журналы чыгарыла башлады. Бу журнал да Тукайны укучыларга таныту эшеннән ваз кичмәде һәм "Тукай бюллетене"нә караганда да киң күләм укучыларга таралганга күрә, тагын да үтемлерәк булды. "Казан" журналы беренче санында ук Тукайның Надир Дәүләт тәрҗемәсендәге "Сак-Сок бәете" исемле әсәрен бастырып чыгарды. Тукайның тууына 85 ел туры килгән өченче санында исә (1971, март) "Казан" үз сәхифәләренең күп өлешен Тукайга багышлады. +Татарлар Тукайны һәртөрле уңайдан искә алырга тырышканга күрә, "Казан" журналы да Габдулла Тукайның үлеменә 60 ел тулу уңаеннан 10нчы санын (1973) тулысы белән аңа багышлады. +Моннан соң да "Казан" журналының 11нче санында (1974) "Таз", "Теләнче", "Нәсихәт", 12 санында (1974) "Мөхәрриргә", 14 санында (1975) "Театр", 17 санында (1976) (бу санда 90 еллык юбилее котлана) "Су анасы" белән "Кадер кич" шигырьләренең Наилә Бинарк тәрҗемәсендә нәшер ителүен күрәбез. 17нче санда шул ук вакытта Сания Ишыкайның шагыйрьгә атап язган "Габдуллаһ Тукайның 90 еллыгы" исемле шигыре дә урнаштырыла. Аннан кала 18нче санда (1976) Нәркиз Деуш-Гиелингның "Тукайга хөрмәтләр белән" һәм 22нче санда (1978) Минһаҗның "Даһи Тукайны искә алу" дигән шигырьләре бирелә. +Ләкин 1978 елның 10 ноябрендә журналны матди яктан яшәткән Әхмәт Вәли Мәңгәрнең вафат булуы "Казан" журналының басма хәятына чик куелуга, 1980 елның 12 октябрендәге хәрби переворот исә Истанбулдагы "Казан төрекләре культура һәм ярдәмләшмә җәмгыятене"ң ябылуына сәбәп булды. Бу үзгәрешләр Тукайны төрек җәмәгатьчелегенә таныту эшен тагын да кыенлаштырды һәм бу вазифаны чикләнгән мөмкинлекләргә ия аерым шәхесләр үз өсләренә алырга мәҗбүр булдылар. +Төркия тышындагы төрки милләтләрнең әдәбиятларына төрле сәбәпләр аркасында игътибарның артык зур булмавына карамастан, әлеге вазифаны, мөмкинлекләре чикле булса да, фидакарь рәвештә үз өстенә алган "Кардәш әдәбиятлар" журналы 1982 елда Тукай исемен яңадан төрек укучысына җиткерә. Дүрт елдан соң, 1986 елда, ягъни Тукайның тууына 100 ел тулганда исә, бу юллар авторының бер төркем танытма мәкаләләре басылып чыга. +Югарыда күрсәтелгән журналлардагы мәкаләләрдән тыш, "Кардәш әдәбиятлар" журналының да 16нчы санын (1987) Тукайга багышлау татар шагыйренең тагын да киңрәк территориядә танылуы булды. +Тукайның 100 еллык юбилеен шулай билгеләп үтәргә тырышканнан соң, 1988 елда Гали Акышның "Төрек йурду" журналында басылган, Тукайны хәтерләтү фикере белән язылган бик кыска (бер битлек) кечкенә мәкаләсеннән башка, 3-4 ел буена бернинди дә җитди хезмәт чыкканы күренми. Тукайның 100 еллыгына хәзерләнеп тә, университетларның матди мөмкинлекләре булмавы аркасында, үз вакытында басылмый калган ике гыйльми эш бары тик 1991 һәм 1993 елларда тар аудитория укучыга барып иреште. (М.Өнәр һәм Н.Дәүләт хезмәтләре). +Төркиядә Габдулла Тукай белән бәйле иң зур алга китеш, һич шөбһәсез, Фатма Өзканның кандидатлык диссертациясе (докторлык тезисы) булды. Шул рәвешле, Фуад Көпрүлү, Хәмзә Зөлфикар һәм Мостафа Өнәрдән соң һәм татар нәселеннән чыкмаган төрек галиме Тукай темасына академик хезмәт яза һәм Төркиянең мәдәни тормышына, "Гомуми төрек әдәбияты"на гаять әһәмиятле өлеш кертә. Әлеге диссертациянең төрек культурасын өйрәнү институты тарафыннан "Габдулла Тукайның шигырьләре. Анализ. Текст. Тәрҗемә" (Анкара, 1994) исеме белән басылып чыгуы исә аның тагын да киңрәк күләм укучы тарафыннан танылуына сәбәпче була. Бу - бөек казаныш булып хисапланырга хаклы күренеш. Мостафа Акбаш тарафыннан язылган "Татар шагыйре вә язучысы Габдуллаһ Тукайның әсәрләреннән сәчмәләр (сайланма әсәрләр) вә алардагы тел үзенчәлекләре" дигән темага кандидатлык диссертациясе исә яклау өчен Истанбул университеты Иҗтимагый фәннәр институтының иске төрек теле бүлегенә тапшырылуын да ишеттек. +1991 елда, ике арадагы "тимер пәрдә" юкка чыгып, нибары биш ел вакыт узганнан соң, Төркиядә ике кандидатлык диссертациясе язылу - гаять зур алга китеш. Бу төр академик хезмәтләр белән Төркия тышындагы төрле төрки кавемнәрнең (халыкларның) әдәбиятларын да фәнни юнәлештә өйрәнү һәм бәяләү мөмкинлеге ачылды. Табигый ки, Төркиядәге бу үсешкә 1991 елда Советлар Берлегенең таркалуы һәм төрек дөньясының яңадан берләшә башлавының зур йогынтысы булды. Аеруча Төркиядә яшәгән һәм нигездә артык вәкаләтләре булмаган шәхесләр үз нәсел-нәсәпләре белән бәйле мәгълүматларны эзләргә тырышулары тиешле нәтиҗәне бирмәгәнен дә искә алсак, университетларыбыздагы яшь галимнәребезнең, академикларыбызның һәм ирекле (шәхси) тикшеренүчеләрнең мондый темаларга алынулары кардәш халыклар белән элемтәләребезнең ныгуына уңай йогынты ясаячак дип өметләнергә кирәк. +Соңгы елларда яшь галимнәребез арасында Тукай исеме тагын да көчлерәк ишетелә башлады. "Кардәш әдәбиятлар" журналы 1994 елда (28нче сан) Мостафа Өнәр тәрҗемәсендә Әмди Гәрәйбәйнең "Тукайга" исемле шигырен һәм 1995 елда (32нче сан) доктор Фатма Өзкан тәрҗемә иткән Габдулла Тукайның "Исемдә калганнар" әсәрен бастырып чыгарды. "Төрек культурасы" журналы исә быелгы 395нче санында (март, 1996) Тукайның тууына 110 ел тулу уңае белән тагын Фатма Өзканның "Гомеренең язында вафат иткән бөек бер шагыйрь: Габдуллаһ Тукай" исемле мәкаләсен бастырды. +Кыскасы, үз илендә бик мәшһүр булган татар халык шагыйре Габдулла Тукай әкренәкрен Төркиядә дә таныла башлады. Бу исә тугандаш халыкларның якынлыгы аеруча мәдәни чаралар ярдәмендә артачагына инанган безләр өчен бик зур сөенеч. Бу хәлдә Тукай, бары ерак диаспорада яшәгән татарлар өчен генә түгел, ә бәлки Татарстан белән Төркия арасында да мөһим бер мәдәни элемтә юлы салынуга этәргеч булып торыр. +Надир ДӘҮЛӘТ, +Истанбулдагы Мәрмәрә университеты профессоры +Истанбул, июнь, 1996 +Язманы матбугатка Әлфинә СИБГАТУЛЛИНА әзерләде. +1997, №5 СЕР САКЛАУЧЫ ФОТОЛАР +Котлыйбыз! Миргазиян Юныска -70 яшь +Миргазиян +Юныс +СОҢГЫ СУЛЫШ +"ЮЛДА УЙЛАНУЛАР" ӘСӘРЕНЕҢ ӨЧЕНЧЕ КИТАБЫ +- Күптәнме? - диде баш врач тәҗрибәле табибларга хас тышкы кызганусыз, ихлас мәрхәмәт белән. - Моннан ике ел элек. Мин операция өстәлендә ятканда, Әрмәнстанда җир тетрәү башланды. +- Кайда ясадылар? +- Мәскәүдәге Трансплантология институтында. +- Институттан чыкканда бирелгән кәгазь үзегез беләнме? +- Аны кайдадыр алып калдылар. Поликлиникада булса кирәк, - дидем мин, эшнең һаман җитдиләнә, өметемнең кечерәя баруын сизеп. Йә Хода! Мәрхәмәтеңнән ташлама! +- Ятыгыз. +Яттым. Үземне тыныч тотарга тырышам. +Баш врач мине бик озак як-якка әйләндерә-әйләндерә тыңлады. Тыңлап бетергәч, күкрәк сөякләре астына бармакларын тыгып бавырымны тикшереп карады. +- Озак басып торганда аякларыгыз бүртенәме? +- Юк, бүртенми. +- Торыгыз. +Тордым. Баш врач кан басымын үлчәде. +- Йөз һәм алтмыш, һәрдаим шулаймы? +- Монда килгәч бераз төште. Гадәттә, йөз егерме һәм сиксән, - дидем мин. +- Кан басымы төшүен каян беләсез. +- Миләр томаланып киткәндәй итә. Тәндә сүлпәнлек башлана. Андый чакларда каты чәй, кофе эчәм. Бүген эчмәдем. +- Киенегез. +Ашыкмыйча гына майкамны, күлмәгемне кидем. Күлмәк итәген эчкә кертеп, чалбар каешын тыгызлагач, курткама үрелдем. Хәзер минем язмышыма кагылышлы сүзләр яңгырарга тиеш иде. Шул сүзләрдән соң миңа йә күк капусы ачылачак, яисә поликлиникадан чыгып, туры вокзалга билет алырга юнәлергә туры киләчәк. Хөкем мизгелен ерагайтасым килә. Йә Хода! Бу юлы да барып чыкмасмы икән? +- Ялгышмасам, ясалма клапан аорталь клапанда. +- Әйе, шунда, - дидем мин, ашыгып. +- Митраль клапандагы кан юлын киңәйтеп чистарттылармы? +- Әйе, киңәйттеләр. +- Тагын нәрсә эшләделәр? +Бер генә мизгелгә калганнарын яшерәсе, башка берни эшләмәделәр, дип әйтәсе килү вәсвәсәләп алды. Ялганлыйсы килүне җиңдем. Мондый мизгелдә, бигрәк тә сиңа ихласлык һәм шәфкать белән караган кешегә бер генә микъдар ялган, ярымдөреслек, күз буяу да булмаска тиеш. Ялган - һәр очракта гөнаһ. Мондый мизгелләрдә тәмуг уты да чистарта алмаслык каты гөнаһ. Безне күнектерделәр. Көчләп. Сизми башладык без ялганны. Күнектек... +- Сыйрактан тамыр алып ике шунт куйдылар, - дидем мин, тыныч калырга тырышып. - Сул як карынчык чиктән тыш тузган, зурайган иде. Шуны бәләкәйләтеп тектеләр. +- Шушындый катлаулы операциядән соң сезгә ерак юлга чыгу кирәкме икән соң? Сакланганны Алла саклый диләр бит? +"Катлаулы операциядән соң..." +Ул көннәрне мин онытырга тырышам. Мавыктыргыч, иҗат уты таләп итә торган эш белән мавыккан чакларда күпмегәдер оныткандай итеп торам. "Иҗат уты" дигәнне башкача аңлаулары мөмкин. Иҗатның иң кайнар уты җир белән эш иткәндә, бәрәңге утыртканда, кыяр үсентеләрен тиресләгәндә кабына, һәм сыйфатлы агач табып, шул агачка яшеренгән сурәтне үткен пычак белән уеп күзгә күренерлек иткәндә. Бу очракларда да оныту тулы була алмый. Аңның ерак бер почмагында 1988 елның көзендә булган хәл сизелер-сизелмәс кенә әрни, моң биреп тора. +Халык Бөек Октябрьнең (кайсы ягы белән бөек икәнлеген мин үтерсәләр дә аңлый алмыйм!) җитмеш бер еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Мин сумкама фарфор кружкамны, Шарль Бодлерның "Явызлык чәчәкләре"н, пыяла банкага тутырган балны һәм кәгазь-каләмемне салып соңгы тапкыр фатирыма күз йөртеп чыктым. Әнә, агачтан ясаган сыннарым. "Казан ханлыгы тарихы". Шул сынны ясар өчен кара агачны мин Калькутта базарыннан соңгы валютамны түләп алган идем. Бу сын өч символ берләшүдән барлыкка килде: Казан ханлыгы турындагы шома ялган, җир астыннан дүрт гасыр аваз биреп ятучы хакыйкать һәм дүрт гасыр дәвам иткән кан елау. Иерусалим каласында яһүдләрнең җимерелгән гыйбадәтханәләреннән калган бер таш дивар бар. Шул ташларны яһүдләр "елау-сыктау дивары" дип атап йөртәләр. Безнең Казанда да шундый урын булырга тиеш. Инде менә ярты гасырга якын шундый диварны булдыру турында хыялланып йөрим. "Казан ханлыгы тарихы" дип аталган сыннарның бер кырына мин тарихны күз яше белән юарга килүчеләрнең сурәтләрен ясадым. +Әдәби әсәргә кертергә ярамаган, миңа төрмә китерәчәк һәр уй-фикеремне мин агач сыннарга урнаштыра килдем. Әнә алар бүлмәнең стенасын каплап торалар. "Ирдәүкә". "Карагруһлык". "Кол Гали". "Самодержавие". "Урыс фашистлары". "Сәясәт"... +Чит илләргә йөрү Барселона портында өзелде. Әнә Каталониянең башкаласында соңгы тапкыр булуым истәлегенә соңгы рейста бирелгән барлык валютама алган ат сыны. Мин аны Манжуик тавындагы кибеттән алдым. +Киштәләрдә - яраткан китапларым. Сез мине кабат күрә алырсызмы икән? Бу бүлмәгә кабат керергә язганмы икән? Аллаһы Тәгалә! Юк, ул сиңа сүз белән әйтми. Ходай әйтәсе фикерен турыдан-туры синең күңелеңә китереп сала. Билгеле, ихлас инанган бәндәсенә... +Тапшырдым Синләрнең кодрәтенә... Бисмиллаһи... +Үлемтеккә акча әмәлләү. Менә нәрсә кайгырта иде мине ул чакта. Карачи портында алган күн пальтомны комиссионкага илтеп тапшырдым. Пальтога магнитофон өстәлде. Кувәйт портыннан алган аппаратура... +Бәлки, ясаласы операциянең уңышлы тәмамлануына өмет баглап азапланасы да булмагандыр? Ул чакта мин рәттән йөз адым атлый алмый башлаган идем инде. Икенче катка ярты сәгать менәм. Басма аралаш туктап хәл җыям... Кан басымының өскесе алтмышка якынлашып килә. Аскы өлешен тыңлап та булмый диярлек. "Туши фонари!" - диләр диңгезчеләр мондый очракта. Ә мин көрәшеп азапланган булам. Йә, кемнең тора салып якты дөнья белән саубуллашасы килсен? +Врачларның күбесе шушы хәлгә җитеп таушалган йөрәкне ремонтлап булуга ышанмыйлар иде. Бары тик бер генә нәрсә бәхәссез - озакламый Газраилнең килеп ишек шакуы... Кулдан килгән кадәр гаиләгә мәшәкать калдырмаска тырышырга кирәк. Ә колагыма кемдер пышылдап белгертеп тора: "Өзмә өметеңне! Өзмә!" +Операция өстәле шыксыз. Мин бит инде аны өч тапкыр татып карадым. Бәлки, соңгы юлга җылы түшәктән кузгалу хәерлерәктер? Соңгы юлның беренче адымы? Аңа күпме калган икән? Биш ай? Өч? Ике атна? Бер тәүлек?.. +Мин баш врачның хөкем чыгарганын көтеп утырам. Аңа да авыр бит. Җаваплылык. Өстә утыручы астагыны җавапка тарттыра, ә үзе җаваплылыктан читтә калырга тырыша. Иң өстәгеләр җаваплылыкны белмиләр дә. Теләсә нинди эш, теләсә нинди җинаять эшли ала иң өстә утыручы. +Баш врач чыгарганчы минем операция хәлләренә кабат кайтыйк әле. +Мине биш кешелек палатага урнаштырдылар. Җыештыручы хатын урын җәйгәндә әйтергә өлгерде: +- Бу караватта сезгә кадәр яткан кеше шундый әйбәт иде. +"Иде". Менә шушы өч хәрефтән торган сүз ул әйбәт кешенең кайда икәнлеген ачыклады. Бу хакта җыештыручыдан сорарга курыктым да, базмадым да. +Палатадагы биш кешенең икесе - авар егете Рамазан, Коломна заводының конструкторы Павел Лазутин мәеттән кисеп алган донор йөрәк килгәнен көтәләр иде. Керчь шәһәрендә туып-үскән яшьтәшем Вадим Григорьев белән беренче көнне үк уртак тел таптык. Ул минем татар икәнлегемне ачыклагач, Кырым татарларын туган туфракларыннан ничек куулары турында сөйләде. Аларны туган җирләреннән сөргәндә, Керчь шәһәрен өч катлы боҗра белән уратып алган булганнар. Иң эчтә НКВД җәлладлары. Уртада гаскәрләр, ә тышкы яктан армиягә озатырга әзерләнгән допризывникларны куйганнар. Шулар арасында Вадим да булган. +Урыслар сан ягыннан гына да йөз кырык биш миллион. Бу - аларның күплегенә, зур саннар кагыйдәсе (теория больших чисел) күзлеге аша караганда, бик күп өстенлекләр бирә. Көчле дәүләт булып укмашкан зур милләт кенә Лев Толстой масштабындагы гигантларны бирә ала. Коллык шартларында яшәгән милләтләрнең Мәрҗани зурлыгындагы даһи шәхесләрен ирек юклык, кысынкылык һәм хакимият оештырган эзәрлекләүләр имгәтә. +Вадим Григорьев кан тамырына зонд тыгып тикшерүне күтәрә алмады. Хатыны, балалары килеп мәрхүмне алып киттеләр. Аның урынына Одесса киностудиясендә режиссёр булып эшләүче кырык яшьлек Александр Васильевич Гришинны салдылар. Гришинның йөрәгенә бер тапкыр операция ясаганнар инде. Ул операциядән исән котыла алуына ышанмый. Әллә чыннан да аның хәле авыр иде, әллә шул ышанмау алып китте аны. +Авар егете Рамазан йөрәк авыруын армия хезмәтендә эләктергән икән. Тикшереп карасак, палатадагы биш авырудан дүртесенең сәламәтлеген армия сындырган булып чыкты. Ә без күпме мәдхия җырладык Кызыл Армиягә, күпме еллар аны күкләргә чөеп мактадык! +Бер көнне Рамазан иртүк торды, палатадан чыгып тәһарәт алып керде, караватына намазлыгын җәеп озак кына намаз укыды. Әйберләрен җыеп сумкасына тутырганнан соң, минем караватыма килеп утырды. +- Габдрахман ага,- диде ул, урыс телен вата-җимерә. - Саубуллашыйк. Сез миңа шәригать кагыйдәләре турында сөйләдегез. Урыныгыз җәннәттә булсын. Кяферләрнең пычагына язмышымны тапшырасым килми. Тәкъдир - Аллаһы Тәгалә кулында. Аның үзенә тапшырам. Бәхилләшик. +Ишек ачылып ябылды. Рамазан яткан карават бушап калды. Төштән соң ул караватка Кубадагы сугышка катнашкан пенсиядәге артиллерия капитаны Валерий Ушаковны салдылар. Казакъстандагы Павлодар шәһәреннән иде Ушаков... Мурманга китәргә җыенып йөргәндә, Валерийның хатыны Нина минем өемә чылтыратып хәбәр тапшырды: +- Иртәгә Валерийның кырыгы. Сез аның белән сердәш идегез. Җан бирер алдыннан Валерка сезнең исемегезне телгә алды. +Рамазаннан гына хәбәр юк. Минем палатадашларымның барысы да киләчәктә без барасы җирдә. Беләм, мине дә тиздән урын көтә. Бәлки, шуңа күрә ерак диңгезләрдә калган эзләремне карап кайтырга ашыга торганмындыр? +"...Катлаулы операциядән соң ерак юлга чыгу кирәкме икән сезгә?" Мин операция маҗаралары турында уйлаганда, шушы сорау әрнетеп җавап көтеп торды. Баш врач белән минем арада һаман шушы утлы сорау. Ышандырырлык, шул ук вакытта минем теләгемә юл ачарлык дәлилле җавап кирәк. Әйе, дәлилле җавап. Каян алыйм соң мин андый дәлилне? +Сорауның төрлесе була. Кайбер сорау - үзе җавап. Сорау - сөаль, сорау - эз яшерү, сорау - өмет, сорау - пычрак ату... Санап бетерерлекмени сорауларның төрләрен. Баш врачның соравы минем язмышымны бугазын кысып тотты. Бу сорау Мөнкир-Нәкир сөаленә тиң иде. Ялган да, хәйлә дә катнашмаска тиеш минем җавабыма. Мөнәсәбәтләр, мин сизмерлим, әлеге саф, эчкерсез, хәтта күпмедер дәрәҗәдә изге. Шул килеш калсын иде минем җавабымнан соң да... +- Бу хакта күп уйладым, - дип башладым мин. - Бу сорауны үземә-үзем ничә тапкырлар биреп карадым. Кирәк миңа сәяхәткә барып кайту. Бик тә кирәк. Миңа хәзер ансыз рәтле яшәү юк. Мин үземә ышанмый башладым. Мин бит инвалид. Инвалид хәлен сәламәт кеше белми. Аяк атлаган саен кимсетелүгә һәм кимсенүгә килеп абынып торасың. Сәламәт чакта минем күз алдымда берәр бәндәне җәберләсәләр, шул нахалның якасы шундук минем кулымда була иде. Ә хәзер... минем хәлне сез беләсез инде. Диңгезне сагынам мин. Диңгезгә чыгып бер йөреп кайталмасам, үләрмен дип куркам. Павел Коганның нәкъ сугыш алдыннан иҗат ителгән "Бригантина" исемле җырын беләсезме икән сез? Минем буын, юк, минем буынның кечкенә бер өлеше, шул җыр тәэсирендә тәрбияләнде. Мәсәлән, минем өчен романтика яңгыравыклы матур сүз генә түгел. Романтика минем өчен күпмедер дәрәҗәдә дин дә, яшәү максаты да, бәхет тә. Озын, авыр сәяхәттә йөреп кайта алсам, инвалидлыгымнан арынырмын, кабат яшәреп китәрмен дип ышанам мин... +Нәрсә иде икән баш врачның күзләрендә сурәтләнгән билге? Сагыш микән, әллә курку идеме? Бәлки, икеләнү һәм шуны яшерергә тырышу булгандыр? +Тирән итеп сулыш алды баш врач. Көрсенгәндәй итте. Тыштан тыныч күренә иде бу хатын. Вентспилс портындагы поликлиниканың баш врачы әйткән сүзләр исемә төште. Кырык яшьләрдәге таза, матур ир иде ул. "Әгәр сез сәяхәттә үлсәгез, мине төрмәгә утыртачаклар, - диде ул минем беренче килүемдә. - Минем хатыным, балаларым бар. Инвалид үзен инвалидча тотарга тиеш. Диңгезне сагынам, дисез? Җәйге кызу сүрелгәч, Кырымгамы, Кавказгамы барыгыз да көннәр буе ярдан диңгезгә карап утырыгыз". +- Сез утырасы карабның кая баруы билгелеме? - диде баш врач, ниһаять. - Күпмегә? +- Мине Япониягә барасы карабка утыртмакчы булалар, - дидем мин. - Караб әлегә диңгездә. +- Мин бит сезне диңгез белән танышу өчен генә Мәскәүдән килгәнсездер дип уйлаган идем. Язучылар, журналистлар еш киләләр монда. Өч-дүрт көнгә, берәр атнага диңгезгә чыгып урап кайталар. Кайткач, диңгезчеләр турында язалар. Андый язмаларны без кызыксынып укыйбыз. Ә сез Япониягә кадәр бармакчы икәнсез, - баш врач, кинәт өшеп киткәндәй, учлары белән җилкәләрен каплады. +- Әйе, - дидем мин, ашыгып. - Озын һәм авыр рейска чыгасым килә. Нәкъ шундый рейс җан кертер дип өметләнәм. Бары тик шундый сәяхәттә генә инвалидлыгымны оныта алырмын дип уйлыйм. +- Озын һәм авыр? - дип сорады баш врач, миңа карамыйча. - Мин сезне аңлыйм шикелле. Мәскәүдә туып үстем мин. Әтием - проректор, әнием - кафедра мөдире. Икесе дә профессор, икесе дә медиклар. Мин аларның фәнни эзләнүләрен дәвам иттерергә тиеш идем. Мединститутны кызыл диплом белән бетердем. Аспирантурада миңа урын әзер иде инде. Ә мин тоттым да Котыпта йөрүче бозваткычка врач булып киттем. Әтием дә, әнием дә инфарктка юлыга яздылар. Ирем - диңгездә. Елына күп дигәндә ике-өч тапкыр күрешәбез. Тугызынчы класстагы бердәнбер улым мореходкага керү турында хыяллана. Мин каршы. Елый-елый үгетлим. Тыңламый. Мин сезне кисәтергә тиешмен. Диңгезчеләр "романтика" сүзен өнәмиләр. Шул сүзне ишетү белән, аларның чырайлары сытыла. +- Ул сүзне пропаганда пычратты, - дидем мин. - "Романтика" сүзен ишетү белән, палаткаларда туңып ревматизм эләктерү, баракларда бет ашату күз алдына килеп баса. - Баш врач мине аңлый иде. Мин ашыгып зарланырга тотындым: - Инвалидлыктан да мәсхәрәле нәрсә юк икән бу дөньяда. Бигрәк тә кызым каныга. Кибеттән азык-төлек күтәреп кайтсам, шундук үлчәп карый. Ярамый сиңа авыр күтәрергә, - дип ачулана башлый. Әгәр төнлә ютәлләп җибәрсәм, кызым шундук минем янымда. Әтием, әллә салкын тигердеңме? Ярамый бит сиңа салкын тигерергә. Әллә сөт кайнарлап китеримме? Әллә дару биримме? Инде түзәр хәлем калмады. +Баш врач миңа кәгазь кисәге сузды: +- Кардиограммагызны ясатып килегез, - диде ул һәм шәфкать туташына +Кардиограмма кабинетының ишеге янына чират тезелеп өлгергән иде. Мин дә барып бастым. Көтә башладым. Авыр, газаплы уйларның күбесе чиратта торганда килә. Медкомиссия вакытындагы врач белән пациент арасындагы көрәш турында уйлый башладым. Министрлыкта эшләгәндә, диңгезчеләр тормышының статистикасын өйрәндем мин. Сәүдә флотында эшләүче җитмеш меңгә якын диңгезченең һәр айда егерме биш-утызын каютага бикләп алып кайталар. Диңгез тормышының кырыслыгына түзә алмыйча акылдан язганнарның саны бу. Елына өч йөздән артык морякны, ике тимер мичкәне сварка белән бергә ябыштырып, шуның эченә салып алып кайталар. Бусы - юлда авырып үлүчеләр саны. +Җилкәнле караблар чорында диңгездә вафат булганнарны брезентка төреп, аякларына авыр тимер тагып суга җирли торган булганнар. Мин озак еллар су асты авы белән шөгыльләндем. Суга җирләнгән мәетне күз алдыма китерә алам: акулалар килеп эшкә тотынганчы, ул мәрхүм агымда аягүрә торып, чайкала-чайкала әкрен генә соңгы юлында баруын дәвам итәдер инде? +Мәетне мичкә эченә урнаштырып, автоген белән ябыштыргач, рефрежераторның бер камерасыннан азык-төлекне чыгаралар да мәрхүмне шунда урнаштыралар. Чайкалу вакытында тәгәрәп йөрмәсен өчен, бау белән тарттырып палубага беркетәләр. Шуннан соң карабның флагы флагштокның ярты өлешенә кадәр төшерелә. Карабта мәет барлыгын һәр диңгезче нервылары белән, бәгырь әрнүе аша тоеп тора. Шулкадәр авыр, ялыктыргыч тоела флагы яртылаш төшерелгән карабта йөзүе! +Яртылаш төшерелгән флагны көч-хәл белән күз алдымнан куып җибәрдем. Баш врач турында уйларга тотындым. Матур иде бу хатын. Мондый тәэсирле матурлык ана булу бәхетенә ирешкән, иреннән уңган, күңеленә ятышлы эш башкаручы хатыннарда гына очрый. Гәүдә һәм йөз-бит матурлыгына тышка бәреп чыгып торган акыл көче өстәлгәндә, гүзәллекнең тәэсире бермә-бер арта. Хатын-кыз акылы, әгәр дә ул акыл чын хатыннарныкы икән, бөтенләй башка төрле акыл. Ул ирләрдә сирәк очрый торган кылычтай үткен, кырыс мантыйк акылына охшамаган. Хатынкызда - аналар акылы. Йомшак, җылы акыл. Ул сине юата, инандыра, көч бирә, тәвәккәллек уята. Хатын-кыз акылына наз да катнашкан була. Тән назы - секс түгел, анысы акылсызларда да очрый. Җанны, күңелне рәхәтләндерә, хозурлый торган җан эреткеч нечкәлек назы. Урта гасырлардан башлап җәмгыять менә шушы сирәк очрый торган хәзинәне - хатын-кыз акылын юкка чыгару өстендә армый-талмый эшләде. Көнбатыш тәрәккыяте шул бөек сыйфат урынына түшәктә кирәкле сыйфатлар тәрбияләде. Бездә, социализм төзү дәверендә, хатын-кыздагы йөк аты сыйфатларын гына калдырып, калганны төрле чаралар белән юкка чыгара килделәр. Әнә, минем янымда нәкъ йөк атына охшашлы хатын утыра. Беләкләр кыска, юан. Ботлар да шундый. Бил юк. Муен да юк. Баш турыдан-туры җилкәгә утыртылып куелган. Ул мескен тумыштан андый булмаган, билгеле. Менә аны кабинетка чакырдылар. Ишекне шапылдатып япканда стеналар дер селкенеп куйды. +"Йөк аты" чыккач, мин керергә тиеш. Һаман уйландыра. Мин бит инде өйләнгән кеше. Кызым үсеп җиткән. Гаиләмнән зарланырга хакым юктыр дип уйлыйм. Ә нигә соң күңел түрендә тонык кына, сизелер-сизелмәс ниндидер яшерен аңлашылмас бер билгесез өмет яши. Егет булып өлгерә башлагандагы беренче мәхәббәт белән бергә туган тынгысыз, сукыр бер омтылыш. Кайдадыр күңел түрендә бер матурның сурәте мыштым гына качып яши бирә. Инде күптән, алтынчымы, бишенчеме класста укып йөри башлаганнан бирле. Җир шарының беренче гүзәле ул. Мин аны "Бөек Идеал" дип атап йөртәм. Матур кыз-хатын очраганда, шул Бөек Идеал ипләп кенә сорый: "Кем матуррак, улмы, минме?" Шушы көнгә кадәр Бөек Идеал белән ярыша алырлык хатын-кыз очраганын хәтерләми идем. Ә менә бүген баш врач кабинетында өстәл аша миңа каршы Бөек Идеал белән ярыша алырлык хатын утыра иде... Аның һәр сүзе, ымы, күз карашы, һәр хәрәкәте зур вакыйга булып минем хәтеремә сеңеп калды. +Эчемне ачыттырып, йөрәгемне әрнетеп "йөк аты" кабинеттан чыкты. Елый иде мескен. Димәк, социализм төзүдә мескенкәемне көне-төне камчылап куып, аны да имгәткәннәр. Без бит "якты киләчәк, бәхетле тормыш"ны төзүдә эштән чыгарылып ташланганнар - миллионнар... +Кабинетка үттем. Чишендереп, салкын клеёнка җәйгән ятакка яткырдылар. Беләкләремә, сыйракларга кургашын электрод бәйләделәр. Кардиограф эченнән бүселеп чыккан кәгазь тасмага йөрәгемнең тибеше языла башлады. Приборның тавышы мине кабат операция көненә кайтарды... +Үлгәнче котыла алмам шикелле бу сораудан: "Операция барышында мин яшәгәнменме, юкмы?" Йөрәге тибүдән туктагач, кеше үлә. Сигез сәгатькә якын минем йөрәгем тибүдән туктап торган. Димәк, сигез сәгатькә якын мин үлем кочагында булганмын. Дөрес, ул чакта йөрәк урынына канны тимер насос куып торган. Насос бит ул, моны сабый да белә, җансыз металл. Аның адәм баласына, кешенең яшәвенә бернинди катнашы юк. Юк, йөрәк кенә түгел, баш мием дә эшләүдән туктаган булган. Бусы инде катгый рәвештә минем Теге дөньяда булуымны раслый. Шул ук вакытта, врачлар миңа: "Син бөтенләй үлеп бетмәдең, кан әйләнеше эшли иде бит", - дип ышандырырга тырышалар. Ә мин аларга менә нинди сорау бирәм: "Әгәр адәм баласының йөрәген кисеп ыргытып, йөрәк урынына тимер насос тегеп куйсаң, ул кеше саналамы, әллә робот дәрәҗәсендәге механизмга әйләнәме?" Төрлесенең җавабы төрлечә. +Испаниянең Таррагона портында торганда, мин телевизор экраныннан йөрәккә операция ясаганны күргән идем. Америкада төшерелгән документаль фильм. Пациентны наркоз белән йоклаттылар. Дөресе, мәрткә җибәрделәр. Кырылган шәрә күкрәген бик озак спирт белән юдылар да йод сөрттеләр. Хирургның ассистенты җыйнак кына циркуляр электропычкы белән күкрәк сөякләрен нәкъ бугаз турыннан кендеккә кадәр ярып җибәрде. Ярадан ургып чыккан канны резин көпшә аша насос белән суыртып торалар иде. Махсус тиски белән күкрәк сөяген ике якка аерырга тотындылар. Хирург, кулын пациентның астына тыгып, умыртка сөяге турыннан кабыргаларны тикшереп тора иде. Белмим, кабыргалар чатный башладымы, ул ымлап аеруны туктатырга кушты. Күкрәк эченә җыелган кан эчендә пациентның йөрәге тыпырчынып тибә иде. Йөрәкне сак кына тышка чыгардылар һәм зур дикъкать белән кан тамырларын өзеп, "ясалма йөрәк"кә тоташтыра башладылар. Бераздан йөрәк тибүдән туктады. Хирург, аның ярдәмчесе һәм инструмент биреп торучы шәфкать туташы операциягә керештеләр. +Адәм баласының иң кадерле, иң газиз әгъзасы, кешегә җан өреп, аны кешелек сыйфатында тотып торучы йөрәкне скальпель белән яргалап, нәрсәнедер кисеп алалар, аңа нәрсәдер тегәләр иде. Йөрәксез калган бәндә ята бирә. Аның гәүдәсе җансыз. Ясалма сулыш аппараты пациентның үпкәсенә һава өрә һәм кире суырып чыгара. +Ул чакта операцияне азагына кадәр карарга түземем җитмәде минем. аның өстенә япкан көрәнсү җәймә, хирургларның перчаткалары - барысы да канда йөзә иде. Операциягә әзерләнгәндә дә, операциядән соң торып йөри башлагач та, шул канга батып яткан пациент урынында үземне күреп күп тапкырлар газапландым мин. Менә әле дә, Мурман дигезчеләренең поликлиникасында кардиограмма ясатканда, нәкъ шул йөрәкне телгәләү күз алдымда тора иде. +Торып киендем. Врач кардиограмма тасмасын кулыма тоттырды. Мин баш врач кабинетына юнәлдем. +Кардиограмманы карап чыккач, баш врач өстәл тартмасыннан кәгазь алып язарга кереште. Кәгазьнең өске өлешенә ташка басылган хәрефләр белән поликлиниканың баш врачы биргән рәсми документ расланган иде. Аста имза һәм мөһер урыннары билгеләнгән. Совет кешесенең язмышы кәгазьдә. Хакимият кирәк-ярагын үти торган мең төрле рәсми кәгазь бар бездә. Баш врач яза. Мин көтәм. +Язып бетергәч, баш врач кул куйды. Өстәл тартмасын кабат ачып, мөһер чыгарды. Мөһерне имзасы янына басып бер тын тотты да кәгазьне миңа сузды: +- Хәерле юл, Рахманкулов, - диде ул, миңа аңлашылмас караш ташлап. - Карабыгыз астында җиде фут тирәнлек булсын. +Нигә соң ул миңа рөхсәт бирүнең җаваплылыгы турында киная ясамады. Нигә куркуын яшерде? Ә бит беренче килүемдә Вентспилс поликлиникасының баш врачы - баһадир кыяфәтле мыеклы ир мине бүре куган шикелле итеп кабинетыннан куып җибәргән иде. +Язуны кулыма алгач, сүзсез калдым мин. Әйтергә сүз табып булмый иде. Рәхмәт? "Спасибо в рюмку не нальеш", - дип кенә җибәрәләр урыслар бу сүзне ишетү белән. Югалып калдым. Бәлки кирәк булыр дип сумкама бер тартма кыйммәтле конфет салып килгән идем. Әгәр шуны чыгарып баш врачка тәкъдим итә башласам, ике арада барлыкка килгән изге тойгылар пычраначак. Бәлки, тиз генә базарга барып чәчәк алып килергәдер? Кызганычка каршы, чәчәк бәйләме дә инде күптән ришвәткә манчылып пычранды. Чәчәкне бит арада рәсми мөнәсәбәт булмаган очракта гына бүләк итәргә була. Онытырга тырышабыз без бу кагыйдәне. Акыллы хатын бу турыда белә торгандыр. Мондый изге, пакь мохиткә бернинди матди нәрсә катнашмаска тиешлеге ярылып ята иде. Шул ук вакытта, нәрсәдер эшлисе, үземнең шушы бөек һәм изге гамәлгә лаеклы булуымны күрсәтәсем килә иде. Урта гасырлар, Ләйлә һәм Мәҗнүн чоры, Артур корольнең рыцарьлары чоры искә төшә. Җан сыкрый... +Бугазга тыгылган төерне, күздәге кайнарлыкны яшерергә тырышып, тыныч кына саубуллаша башладым. Баш врач миңа кулын сузды һәм... +- Сез, Рахманкулов, Кырым татарымы, әллә Казанныкымы? +- Казан татары мин, - дидем, сорауның мәгънәсенә төшенеп җитмичә. +- Минем әбием, әтиемнең әнисе, Кырым татары кызы иде. Шуның тәрбиясендә үстем мин. Искиткеч матур иде. Затлы нәселдән. Әбиемнең туганнары егерменче елларда чит илгә киткәннәр. +Мондый сүзләрне мин инде күпме еллар, ничә тапкыр ишетәм. Ишетәм һәм югалып калам. Җавап юк, аңлатма да юк бу сүзләргә. Бәгырь ачытканын сизәсең. Милләтнең иң матур, иң акыллы, иң таза вәкилләре сазлыкка суга ыргытылган асылташ шикелле шул тарафка китеп бара, югала тора. Туктатырга көч тә юк, чара да... Каршы чыгарга, туктатырга теләүче дә юк - битарафлык. Урамда күкрәгемне тутырып һава суладым, һәм озак тыелган күз яшьләре тышка бәреп чыкты... НИНДИ ҖИР УЛ СУСЛОНГЕР? +Шулай да Суслонгер хәлләре һич истән чыкмый. +Дошманга сатылган явыз җаннар безнең халыкны күп кырды +анда. +Мөхәррәм ШӘРИПОВ +Редакциядән: +Бу тетрәндергеч хәлләрне сугыш ветераны кәгазьгә +төшергән. Гомеренең төп өлешен Биектау районының +Зур Көек авылында үткәргән Мөхәррәм агайны күп +еллар дәвамында әлеге хәлләрнең сер булып кала килүе +дә борчыган. "Төп әйтәсе килгән сүзем шул: Суслонгер +вакыйгасын матбугат битләрендә киңрәк яктыртасы иде, - +дигән ул. - Андагы "сират күпере"н кичкән һәм исән калган +солдатлар бүген дә бардыр бит әле? Аларның сүзен дә +Сугыш фронтын да, ишетәсе килә". Ошбу теләк Мөхәррәм агайның вафатыннан тыл "фронтын" да исән соң да мөһимлеген җуймагандыр. +кичә алган М.Шәрипов. +Сугыштан соң төшкән Чыннан да, бу төбәктәге фронтка кадрлар әзерләү лагере +фоторәсем. турында мәгълүматларның рәсмиләре генә түгел, рәсми +булмаганнары да бик аз икән шул. +Гаҗәп хәл, хәбәрсез югалган сугышчыларның язмышын, һәлак булганнарның күмелү урыннарын аныклау, бу хакта аларның туганнарына хәбәр итү дәүләт органнарына бөтенләй кагылмый диярсең! Хәер, кешенең кадере булмаган, халкын йөзәрләп-меңәрләп дәүләт үзе юк иткән илдә гаҗәп үк тә түгелдер. +Шөкер, моның белән, бер +катышлары да булмаган килеш, үзләре +теләп шөгыльләнгән фидакарь затлар +да бар әле. Михаил Черепанов кырык +елдан артык бу эшнең башында тора. +(Әлеге изге "чир"нең аңа инде Казан +университетының тарих-филология +факультеты студенты чагында ук +йокканын беләбез.) Унбиш еллап элек +Казан һәм Яшел Үзән фидакарьләреннән +торган эзләнү төркеме Суслонгерга +да килеп чыга. Михаил язганнардан +("Отечество" журналы, 1999, №3) +тәрҗемәдә берничә өзек китерик әле. +Суслонгер урманнары +"Бу лагерь 1941 елның июленнән 1943 елның ноябренә кадәр генә эшли. Ачлыктан, суыктан, төрле чирләрдән меңнәрчә кеше үлә. Һәм алар хәзергәчә хәбәрсез югалганнар исәбендә... 1943 елның ноябрендә Суслонгерга инспекция белән К.Е.Ворошилов килә. Лагерьның шундый хәлдә булуына гаепле кешеләр каты җәзага тартыла, лагерь үзе исә бетерелә". "Лагерьның төп бурычлары пулемёт взводы командирлары әзерләү һәм урыс булмаганнарны фронт өчен урыс теленә өйрәтү була. Шуңа күрә лагерь курсантларының төп өлешен татарлар, башкортлар һәм Идел буеның башка халыклары тәшкил итә". "Күршедәге (Кундыштагы һ.б.) шундый лагерьларда исә мондый хәлнең әсәре дә булмый". +Шаккатмалы хәл! Совет солдатларын үтерү лагере (Сталин заманында!) 28 ай буена эшләп тора алсын әле! Ихтыярсыздан башка шундый бер уй килә: моның халыкка беркайчан да җиткерелмәячәк яшерен максаты булмады микән? Мәскәүнең үз сәясәтенә, ә бәлки, милли сәясәткә дә кагылышлы максат? +2013, №12 +Булат +Солтанбәков +ТАТАРЛАР ҺӘМ ИГНАТЬЕВ +...Без, гади партия әгъзалары, партия өлкә комитетының беренче секретаре З.И.Моратовның эштән алынуын авыр кичердек. Ул гадилеге, кешеләрне тыңлый белүе, эчкерсезлеге белән хәтердә уелып калды. Югары түрәләр алдында бик бил бөгәргә дә яратмый иде. Аңа алмашка Семён Денисович Игнатьев килде. Татарстан тарихында гаять тирән эз калдырып киткән олуг шәхес ул. +1957 елның июнендә үткән өлкә комитеты пленумында А. Б. Аристов ҮК исеменнән С.Д.Игнатьевны беренче секретарь вазифасына тәкъдим итә һәм, гадәткә кергәнчә, ул бертавыштан раслана... +* * * +...Язмабыз каһарманының мәктәпләрдә татар теле статусын яңадан торгызуга уңай карашын онытасыбыз юк. Ул вакытта мин өлкә комитетында фән һәм мәктәпләр бүлеге инструкторы булып эшли идем. Әлеге олуг мәсьәләне хәл итүдә миңа да беркадәр катнашырга туры килде. Чөнки киеренкелек тулы бу хәлләр документларда тулы килеш теркәлмәгән, өстәвенә, матбугатта чынбарлыктан ерак торган мәгълүматлар да басылгалый. +Ул чактагы вазгыятьне кыскача болай дип аңлатырга мөмкин. Татар халкының рухи тормышын мәҗбүриләп дигәндәй "интернациональләштерү" телнең йотылуына китерде. Ул укыту, фән һәм эшлекле аралашу даирәсеннән ерагайды, 20нче - 30нчы еллар башындагы татар теленә җентекләп өйрәтүче байтак кына милли сәясәт казанышлары юкка чыкты. Ул чакта бит югары уку йортларында татар телендә укыту группалары бар иде. Кайбер структураларның җитәкчеләре тикшерелгән нәрсәләрне аңлау кимәлендә булса да татар телен белергә тиеш иде. 30нчы еллар ахырында да әле өлкә партия конференциясендә отчёт докладлары ике телдә ясала иде... +1954 ел ахырында республика мәгариф министры Әминә Вәлиуллина татар мәктәпләрендәге хәлне пленумда карыйк дигән үтенеч белән Игнатьевка мөрәҗәгать итә. Бу уңайдан Игнатьевның үзен ничек тотуы хакында хәзер тәгаен нидер әйтү кыен. Ләкин өлкә комитетының ул чакта татар теленең элекке статусын кайтаруның аңардан да активрак пропагандисты булмый. Игнатьевны КПСС ҮКның бүлек мөдире урынбасары В.Н.Дербинов та яклап чыга, Казанга килгәч, өлкә комитетының бу җәһәттән тырышлыгын ленинчыл милли сәясәтне гамәлгә ашыруның тарихи үрнәге дип бәяли. +Партия өлкә комитетының 1958 елның 21 маенда үткән пленумы бу эшнең иң югары ноктасы була. Аның көн тәртибенә "татар гомуми белем бирү мәктәпләрендә эшнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында"гы мәсьәлә куела. +Доклад белән өлкә комитеты секретаре К.Ф.Фасеев чыгыш ясый... +Татар мәктәпләре турындагы мәсьәләне пленум тикшерүенә куйганда, Фасеев "татарлаштыру" процессын - аның ин тыйнак вариантында - элекке хәлгә кире кайтып булмаслык итәргә омтылды. Баштарак хәтта Игнатьев үзе дә моны әүвәлге милләтчелек шаукымы димәсләрме дип шикләнеп калды. Чөнки "милли мәдәният" төшенчәсен реаль эчтәлек белән баетырга омтылганнары өчен система тарафыннан юк ителгән Солтангалиев, Мохтаров, Брундуков, Мансуров һәм Галимҗан Ибраһимов кебек каһарманнарның күзгә күренмәс сыннары 40 елдан соң янә шушы эшкә тотынучыларның аңында яңарды. Ләкин сәяси "җепшеклек" рухы өметкә дә урын калдыра иде... +Фасеевның татар мәктәпләрендәге хәлнең торышы, киңрәк мәгънәдә тел һәм мәдәният язмышы турындагы доклады бүген дә кызыксынып укыла. Аны Лениннан күпләп китерелгән өземтәләргә таянып, татар мәктәбенең үлеменә китерүче вазгыятьнең түзеп тормаслык булуын виртуозларча осталык белән исбатларга тырышу дип әйтергә кирәк. Фасеев тарафыннан китерелгән мәгълүматлар чәчләрне үрә торгызырлык... Әгәр 1947-1948 елларда татар балаларының 95 проценты туган телендә укыса, 1958 елда бу - 70 процентка, Казанда исә 16 процентка кала. Шәһәрдә 16 татар мәктәбенең нибары икесе исән, алары да соңгы көннәрен яши... +Язучы Гомәр Бәширов шактый кискен чыгыш ясый. Хакимият ияләренә һәм татар зыялыларының үзләренә шелтә белдерә. Туган телебезгә югарыдан түбәнсетеп караудан туктарга вакыт, дип кисәтә... +Иң мөһиме, башка ораторлар да тәнкыйть күзлегеннән чыгыш ясадылар. Әмма барысы да Дербинов белән Игнатьевның чыгыш ясауларын көтә иде. КПСС Үзәк Комитетының бүлек мөдире докладның тәнкыйди рухын саклап, хәтеремә уелып калган мондый мисал китерде - татар мәктәпләрендә укучыларның нибары 12 проценты гына 10 класска хәтле барып җитә икән, бу рус мәктәпләрендәгедән ике тапкыр кимрәк. Әмма иң үткен, иң аяусыз чыгыш Игнатьевның кыскача йомгаклау сүзе булды: "Эшләр түзеп тормас дәрәҗәдә начар бара. Без чынлыкта татар мәктәпләренең бетү куркынычы алдында торабыз... Мин Фасеев докладындагы һәм карар проектындагы фикерләр һәм нәтиҗәләрне тулысынча хуплыйм". Игнатьев үзенә манёвр өчен урын калдырмый, ул киләчәктәге карьерасы язмышын кузнага куя... Мөгаен, Г.Бәширов аның хакында: "Шушы рус җитәкчесе теләсә кайсы татарга караганда безгә күбрәк эшләде", - дип әйтүе белән хаклыдыр да. Игнатьевның татар иҗат әһелләре белән очрашуыннан соң Нәкый Исәнбәт тә шундыйрак фикер әйтте. Игнатьев бик кыю адымга барды. Г.Тукай исемендәге премия булдыруга рөхсәт бирде. Бу исә Мәскәүгә бер дә ошамады. Чөнки үзәктәге кайбер идеологлар фикеренчә һәм Мәскәүнең җирле куштаннары әйтүенчә, шагыйрь әсәрләреннән милләтчелек рухы бөркелеп тора икән. +Йомгаклау сүзендә Игнатьев милли үсеш һәм тел проблемалары аны күптәннән борчуын, ләкин бүген бу хакта инде барысы да ишетерлек итеп әйтергә мөмкинлек тууын бәян итте һәм бик ачынып болай дип өстәде: "Мин шундый нәтиҗәгә килдем: эшләр чынлап та бик мөшкел. Без татар мәктәбенең асылда юкка чыгарылу куркынычы алдында торабыз." Кайдадыр кухняда яисә дус-ишләр арасында түгел, ә өлкә комитеты пленумы төрбәсеннән әйтелгән шушы сүз өчен генә дә С.Д.Игнатьев исеме татар мәдәнияте тарихында калырга тиеш... +Мәскәүдә бик тә югары кимәлдә, уйлавымча, Сусловтан түбәндәрәк булмас, "татар экспериментын" туктатырга дигән карар кабул ителә... +Фасеевның фаразына караганда, барысы да Моратовның өлкә комитетына юллаган вәрәкасеннән (записка) башланган. Ул анда Фасеевны милләтчелектә, өлкә комитеты бюросын исә аның кубызына биюдә гаепли. Хәлбуки, бу кәгазьнең һәм шуңа ияртеп җибәрелгән, өлкә комитеты карарын яңадан тикшерергә тәкъдим иткән хатның һаман табылганы юк әле... +Игнатьевның сәяси карьерасы ахырына якынлашты. Монда инде Аристов та ярдәм итә алмый иде, бәлкем, теләмәгәндер дә... Игнатьевка кешечәрәк китү, әйтик, Монголиягә илче булып бару вариантын тәкъдим итәләр. Ләкин ул сәламәтлеге аркасында отставкага чыгуны артыграк күрә. Юкса аңа 56 гына була әле. +Шул рәвешчә, татар телен һәм татар мәктәбен җәмгыять тормышының тулы хокуклы компоненты итәргә тырышудагы икенче омтылыш та (беренчесе 20нче еллар башында ясалды) һәлакәткә дучар булды... +Тормыш исә ага бирә: өлкә комитетның яңа җитәкчелеге Тукай бүләге тапшыруны туктата (туктатып тора. - Ред.) һәм "тугрылыклы хезмәт итүнең" башка төрле адымнарын да ясый. Фасеев әнә Табиевның әхлак кагыйдәләрен бозуы турында яза. Нәрсәгә ишарәләвен әйтә алмыйм, әмма беренче секретарь Мәскәү алдында тәлинкә тотуда ай-яй оста һәм елгыр булды. Республиканың Игнатьев чорында "тапланган" абруен "аруларга" кирәк була бит. Шул җәһәттән өлкә комитетының 1960 елның октябрендә үткәрелгән пленумында Табиев, "Татар теленең ролен һәм әһәмиятен күпертеп күрсәтүнең мәгънәсе юк, шулай эшләргә маташучыларны гаепләргә кирәк", - дип искәртте. Фасеев язуынча, Табиев тагын 15-20 елдан татар теле бетәчәк дип фараз кылган, моны ул тар даирәдә түгел, өлкә комитеты пленумнарының берсендә әйткән... +2008, №12 +БЕРДӘМ БУЛЫЙК! +...Әмма быелгы халык санын алу республикаларның болай да юк дәрәҗәсендәге мөстәкыйльлеге тәмам бетерелеп, милли мәгариф бик нык тарайтылган бер чорда үткәрелә. Халык исәбен алуны да шушы максатка ярашлы итеп үткәрү куркынычы бар. Коткыга да, басымга да, мәкер-хәйләгә дә бирешмик, газиз милләттәшләр! Тарихи бергәлегебезне, бердәмлегебезне саклыйк! Җавап бер һәм аермачык булсын: без - татарлар, туган телебезтатар теле. Шуны тирән аңларга кирәк: бербөтен татар милләтенеке булу үз кавемеңнең этник-этнографик төркеменнән йөз чөерү түгел ул. Без бергә булганда гына үзенчәлекле тарихи этник-этнографик йөзебезне, ягъни туган телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап калачакбыз. Моны балаларыбыз-оныкларыбызга да аңлатыйк. Безне олы тарих, уртак әдәби тел, уртак культура, уртак яшәү рәвеше берләштерә. +"Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар", ди милли уртак мәкалебез. Аң булыйк: киләчәгебез кыл өстендә торган бу чорда безне берәү дә сакламаячак та, якламаячак та. Моны без бары үзебез генә, бер йомгак булып тупланып кына эшли алабыз. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!.. \ No newline at end of file diff --git a/QU/2017-06.txt b/QU/2017-06.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..bfa78ffc0495244c59681d5f80bee8bc3507adcf --- /dev/null +++ b/QU/2017-06.txt @@ -0,0 +1,1519 @@ + +Вахит +Имамов +КАРАБӘК +ТАРИХИ РОМАН +Мәркәзгә кабаттан аяк басуга ук, ул ияләнгән эз буенча бәйләрбәге янына төбәп китте. Хәсән дә ятсынмаган, көтеп торган сыман. Карабәк өчен иң мөһиме - алда көткән диван бит. Ә ул Күк Урда белән Алтын Сарайны бүген бәйләп торган җепләр турында берни белми, һич тә яшереп тормыйча, шул сукмакны алды. +- Ул Харәзем шаһы, Сөләйман дигәннәре, безгә кайчан, нинди шартта бигать китерде соң? Бернәрсә дә белмим, шуны аныклачы, - дип эндәшкәч, Хәсән аермачык тезде. +- Бигать чишмәсен әле Үзбәк ханыбыз ук ерып җибәргән бит, илле еллар элек. Ул вакытта Харәземдә Ак-Суфи атлы солтан утырган булган. Суфиларның гел шәригать нигезендә генә идарә итәргә ниятләве үз ягына аударгандыр инде, Үзбәк Ак-Суфига үзенең Сөенбикә атлы кызын хатынлыкка биргән. Менә шул чакта ук бабай илә кияү бер-берсенә аркадашлар булырга ант беркеткән. АкСуфи урынына аның углы Хөсәен суфи менеп утыргач та, алар Сарай белән ике арадагы солых шартнамәсен кабат яңартканнар. Ырыс хан да, исән вакытында, Харәзем мәмләкәтен үзенең йорты сымак санап яши иде. Гәрчә суфиларның Сыгнакка да, Сарайга да ясак-хәреҗ озатып, үзен кырнактай ятимәгә санап гомер иткәне булмады инде ул. Шулай да, суфи шаһлар үзләре Алтын Сарай ягына карап сәҗдә кыла икән, су эчәргә дип синең чишмәңә иренен тидергән ат-бахбайның борынына сугып булмый лабаса. +- Ә безгә Үргәнечне яклап яу чабышу шулай ук мәҗбүриме? - дип бүлдерде Карабәк, барыбер дә артка чигенмичә. - Аңлавымча, Үргәнеч берәү алдында да тез чүкмәгән, аны аяк астына сузып салган дошман юк бит әле. +Бәйләрбәге теше сызлап җәфа чиккән сырхау сыман йөзен чытты. +- Ялгышасың, әмир. Аксак Тимер тәүге тапкыр Харәземгә моннан унбиш санә элгәре үк тыгылып караган иде инде. Ул чагында аны Ырыс хан илә Хөсәен суфи, борынына сугып, кире борды. Мәгәр беләсең булыр, угры бүре юаш яисә көтүчесез калган көтүгә ияләндеме, ул андагы сарык илә бәрәннәрне буып бетермичә барыбер тынмый. Ә без үземезнең борадәрләр көтүен явыз бүрегә таларга ирек куеп торабыз вә кул кушырып утырабыз икән, ул хәсис җан иртәгә Алтын Урда өстенә дә, һичшиксез, сикерәчәк! +- Юк, мин куркудан сорашмыйм, - дип сүз кыстырды Карабәк, чынлыкта да, вак җан булып калырга теләмичә. - Күршеңә кереп үрдәк итен авыз итсәң, үз ихатаңда каз суеп торырга онытма, дигән канун бар бит. Мин Урда өстенә бәла-каза чакырмасак иде, дип кенә хафаланам. +- Бездә дә шул ук кайгы, - дип йомгаклады Хәсән. - Мәгәр тагын бер алтын канун бар. Кулларыңны гел кесәңдә тотсаң, дошман синдә йодрык барын белмәс. Хәтта хәрәм йортына ябылган кәнизәкләр дә үзара тырмаша. Ханбикәләр төсле ука саклап, иннек-кершән ягынып, үзбаш булып кына яшәүләре авыр бу җиһанда... +Туктамыш хан барлык олыс бәкләрен, кала әмирләрен, хәтта төмәнбашларны да дәшеп алган икән, диван дигәннәре кечерәк корылтайны хәтерләтте. Карабәк, керә-керешкә үк, хәтта күз читләре белән дә шәйләп өлгерде - Туктамыш Идегәйне мәҗлеснең түренә, бәйләрбәге Хәсән янәшәсенә утырткан. Димәк, минем кияү сезнең белән тиңләшердәй сорыкортлар кавеменнән түгел, ул - күктәге бөркет, дигән кинаядер инде. Кыяфәт, чыннан да, кәттә Идегәйнең. Бернинди яуларда да дан казанган сәрдәр түгел әле, башы керсә, бүксәсе кермәгән дигәндәй, мәгәр гәүдәсенә, әнә, вак-вак тәңкәләрдән ясалган көмеш көбә, алтын йөгертелгән җиңнәр киеп алган. Хәтта биленә таккан каешының аелы да саф алтыннан моның. Әйдә, әйдә, узындыр син моны, Туктамыш хан. Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ул ямаулык сорар, ди. Күккә чөйгән кияүкәең баш түбәңне буяп куймагае... +Туктамыш баштарак салмак кына тезде. +- Минем өчен Сәмәрканд әмире Тимер бәк - газиз атам сымак. Сыгнак тәхетенә мине ул күтәрде, Алтын Сарайга да аның фатихасы, догалары илә килеп иңдем. Әмир Тимер мин фәкыйрегезне берчакта да үзенең илтифатыннан һәм дә мәрхәмәтле карашыннан аерачак түгел. Нинди генә түбән гозер илә баш иеп барсам да, мине аның миһербанлы кулы көтеп тора... +Аксак Тимер тарафына байтак кына мәдхия җырлап алгач, Туктамышта вәкарь тавыш та уяна башлады шул. +- Тимер бәкнең ниндидер этләре, ул гарәпләр әтрафына китүдән файдаланып, безнең борадәремез булган Сөләйман суфи мәмләкәтенә кул сузарга вөҗдансызлык кылган. Харәземнең шаһы Сөләйман суфиның атасы Хөсәен җәнапләре үк Күк Урдамыз илә солых төзеп куйган һәм үзен безнең борадәремез дип игълан иткән иде. Сөләйман суфи-шаһ ул солыхны без җәнапләрегез илә дә янә шәрехләде. Харәзем мәркәзе Үргәнеч өстенә сасы чүл бүреләре килеп җиткән икән, безләр дә Сөләйман шаһ җәнапләре янәшәсенә иңнәремезне куеп басарга бурычлымыз. Яуга керүләрне Тимер бәк атамыз безләрнең илтифатсызлыгы дип кабул итүе мөмкин. Барча ошбу мәсләкне истә тотсак, безләргә Үргәнеч, Гаршы, Гүзәр калаларында үземезнең сак алайларын тоту отышлырак булыр. Ошбу фикеремезне кайсы бәкләр хуплый, шул хакта ишетсәк, мәмнүн булачакмыз. +Нәкъ Карабәк көткәнчә, иң беренче булып, Идегәй чәчрәп чыкты. +- Бөек ханымыз бик тә дөрес әйтә, без борадәрләрне дошманнарга каршы япа-ялгыз көе калдырырга тиеш түгелмез. Кичекмәстән Харәземнең өч каласына да берәр төмән чирү озату бик мәхкуль. Җөрьәт итүчеләр табылмыйча калса, мин гаскәрбаш бурычын үз җилкәмә алырга да әзер. Аннан килеп, кирмән эчендә йомран кеби посып яту гына һич килешеп бетмәс. Кулларны кесәдә йодрыклап кына дошманнарның өнен алып булмый. Анда озатылачак гаскәрбашка дивар саклаудан тыш кирмәннәр читенә чыгып та ертаул сәфәрләре оештыру кеби хокукларны иңдерергә кирәк... үзбаш хан булырга маташа бу! - дип фикер йөртте Карабәк. - Әле аягына ыштыр урамаган, ә тегендә баргач, барча Харәземне акыртып таламакчы". +- Мин Идегәй бәкне сәргаскәремез сыйфатында юллауны хуплый алмыйм, - дип урыныннан бәйләрбәге Хәсән сикереп купкач, барча мәҗлес бердәм тынсыз калды. - Ерак мәмләкәткә сәфәр йөрү - ике күршенең урамга чыгып, йодрык илә сугышуы түгел. Ерак сәфәрдә салкын акыл, корыч йөгән күпкә отышлырак. Әгәренки без юллаган гаскәр ерак җирдә Сәмәрканд әмиренең чирүләренә тибеп үтә икән, иртәгә Тимер бәкнең ерактагы ялгыз төмәннәрне чебеш көтүе урынына сытуы да мөмкин. Тимер бәкнең "ит изгелек, көт явызлык" дигән усал бәясеннән сакланырга кирәк, Туктамыш хан. Шул мәсләктән мин Харәзем тарафына салкын зиһенле сәргаскәрне юллау яклы. +- Йә, кем инде ул синең сәргаскәрең, әйдә, күрсәт! - дип, иң әүвәле, үзенүзе тыя алмыйча, Идегәй нәгърә орды. Бәйләрбәкнең таш кыядай хәрәкәтсез калуын абайлагач кына, Туктамыш аваз салды. +- Кемне тәкъдим итәсең, олуг бәйләрбәге? Сәрдәрең кем? +- Мәхмүт солтан, Казан каласының элгәре әмиредер. Байтак яулар кичкән, Болгар олысын урысның өч кенәзле гаскәреннән яклап калган сәрдәр... +Зал ду килде, әмир-бәкләр әллә нинди дәгъвалар белдереп даулаша башлады. Карабәк кенә гүя берни ишетмәде. +"Тукта, тукта, - дип ашыга-кабалана нәтиҗә ясый башларга кереште ул. - Хәсән илә Идегәй генә түгел, шәрык тарафындагы олыс бәкләре белән Идел ярындагы кала әмирләренең тартыш-алышлары кузгалды бит монда. Әнә, әүвәл далаларда качып йөреп тә, ахыр чиктә барыбер Туктамыш хан каршына килеп тез чүккән Тимер-Котлык, Токтагый, Күнче углан, Коерчык - һәммәсе дә Идегәйне яклый. Ә ул бәкләрнең өчесе - Ырыс хан уллары, Тимер-Котлык шул ук Ырыс оныгы бит. Боларга Күк Урданы кабат Сарайдан аерып алу, Сыгнак, Сауран, Әтрар калаларын үзбаш итү, әлбәттә, отышлырак. Ырыс ханның нәселеннән булгач, алар берсен-берсе күтәреп чыгарга батырчылык кылмый. Идегәйне калкан итеп куеп, аның кулы белән утлы күмер сосу күпкә отышлырак. Ә Идегәй хәтта ялгыш, очраклы рәвештә генә булса да Күк Урданы һәм берочтан Харәземне аерып алуга ирештеме, Ырысныкылар аны бүре өередәй ябышып һәм ботарлап ташлаячак..." +Кала әмирләре, бәкләр зал уртасындагы келәм өстенә камчыларын ташлый башлагач, Мәхмүт солтанны яклаган өем кибән чаклы булды. Идегәйнең йөзен тимгел-тимгел булып янган кызыл ялкын басты, камчысын да алып тормыйча, ул шундук корылтайны ташлап чыгып китте. +- Менә тагын бер кан дошманың артты, Хәсән якташкаем, - дип пышылдады Карабәк акрын гына. +Үргәнечтән хәбәр бик тиз кайтып җитте. +- Мәхмүт солтан дүрт калада бишәр меңлек алай урнаштырган. Аксак Тимер Тәһран тарафында яуда йөри, әмма Туктамышны изгелек кадерен белмәүдә, әрсезлектә гаепләргә маташа ди. Әмир Тимернең Сәмәркандта калдырып киткән угылы Гомәршаһ Мәхмүт солтанга каршы гаскәр юллап караган, мәгәр каршы тора алмыйча, кире киткән икән. +Ләкин Аксак Тимер үзе сөзешмичә генә кача торган мөгезсез сыер түгел, азау тешен күрсәтергә бик тиз җаен тапкан. +- Тимер бәк азәриләр мәмләкәтенең җәнүб ягында гаскәр туплап куйган, Мәхмүт солтанның Харәземгә сәфәренә үч итеп, ул Урданы Тәһран яклап таламакчы икән. Тәбриздә үзен солтан дип белдергән залим Әхмәт СарайБәркәгә ясак озату гадәтен онытса да, Каф тау олысы - Урдабызның газиз кисәге бит, аның өчен Бәркә илә Шәйбан ханнар заманыннан бирле, йөз еллардан гайре талаш барган. Каф тау - безнең өчен җанын тәслим кылган мал түгел дә, аны барып якламыйча булмый. +Сарай каласыннан барча олысларга көттермәстән фәрман таратылды. +- Һәрбер олыс бәге бер төмән җайдак башында Идел тамагына килеп бассын! +Менә шундый бит ул сугыш, мәхшәр, җәһәннәм дигәннәре. Аның туймас авызына бармак тидердеңме, ул сине беләгеңнән каптырмыйча калмый. Алла сакласын, башың белән кабып йотуы да мөмкин. Әмма дә ләкин бөек Урданың бөтенлеге хакына ияр өстенә күтәрелмичә дә булмый. Урдада бер генә олысның олугбәге яки әмире дә җебегән дигән дан алмаган әле... +Идел тамагында төп-төгәл йөз мең җайдаклы гаскәр тупладылар. Туктамыш хан, меңбашларны җыеп, Хазбулат атлы бәкне гаскәрбашы сыман тәкъдим итте. Илле яшьләр тирәсендәге ошбу түрә бөтенләй дә таныш түгел бер бәк, әмма иң гаҗәбе - Туктамыш алдында аның исемен Мәскәү каласыннан килгән яшь кенәз Василий, Җүнкалалы Борис, хәтта Кияү каладан нибары бер мең генә яугир озаткан Витаутас кенәз дә күтәреп чыккан икән. Витаутасы - Туктамыш өчен беркем түгел, мәгәр Урда ханы ләһ таҗдары Ягайло белән кайнар солыхта бит. Дөрес, Туктамыш хан үзе дә капчыкка салып китерелгән һәм сыналмаган мәчене ялгыз көе тычкан-күсе ауларга озатудан шикләнебрәк калган. Шуңа күрә аңа, җеп урынына, карт төлкесен - Ак-Хуҗа бәкне тагып җибәрде ул. Шулай, искергән тун, гел ямаудан гына торса да, ияләнгән тәнең өчен барыбер җылырак шул. +Туктамыш үзе купмагач, Карабәк тә вакланып маташмады. +- Әйдә, икегез дә парлап кузгалыгыз, - дип фатиха биргәндәй итте ул Көңгер-җигән белән улы Солтанга. - Мәгәр син, балакаем, яуга бик ыргылма. Күбрәк, әнә, Көңгер агаң җилкәсенә ышыкланып, арттарак йөр. Сиңа сугыш гыйлемен үзләштерү өчен, әй, дәрьяләп су эчәргә, арбасы-арбасы белән тозын да ашарга кирәк әле. Һәр адымда агаң белән киңәш, ул яу утларын байтак йоткан инде. Карагыз аны, исән-сау йөрегез анда икегез дә... +Ходайның рәхмәте, өч айдан соң, көмеш тәңкә сыман ялтырап, исән-сау кайттылар. Берсен-берсе уздырып шапырына үзләре. +- Солтан Әхмәт, аңгыра, безнең яу сәфәре турында бөтенләй белмәгән дә. Тимер Капка кирмәне янында да, Дәрьял тарлавыгында да, им өчен дип, поскын алай йә сак чирүләре куеп маташмаган. Тәбризгә чаклы җырлап кына бардык. Мәгәр мәркәзләре өчен сигез көн буена иртәдән кичкә чаклы орышырга туры килде. Барыбер дә яулап алалмадык. Кала түрәләре үзләре бирелергә карар иткән. Әхмәтнең акыртып талавыннан да, шәхсән үзенә ришвәт түләмәгән өчен һөнәркян илә елгыр сәүдәгәрләрне дарга озаттыруыннан да туеп беткән булган Тәбриз халкы. Әхмәтне бауга бәйләп безгә тапшырырга ният иткәннәр дә, кайсыдыр бер сатлык ярдәмендә Әхмәт Баһдадка ук, Аксак Тимер канаты астына чыгып качкан. Капканы ачтылар-ачуын, иллә мәгәр комсыз Хазбулат бәк, барыбер, тәбризлеләрдән ике йөз илле туман йолым түләттерде. +- Син белмисең инде аны, гамуҗа агам. Сыңар туман атлы микъдарлары - бер сандык чамасы ул. Ә ул туманның бер-берсенә генә дә йөз мең данә көмеш тәңкә керә. +- Әстәгъфирулла! Ике йөз илле сандык көмеш тәңкә! - дип шаккатты Карабәк. +Бактың исә, алай шаккатучылар яки нәфесе азганнар бер Карабәк кенә түгел икән. Яз җитүгә, ил өстендә инде чыбыркысын шартлатып малларын кузгаткан көтүченеке төсле яңа фәрман. +- Солтан Әхмәт безнекеләр китү белән үк кире кайткан анда. Азәриләр өстенә өр-яңа яу! Бу юлы гаскәр борынында Туктамыш хан шәхсән үзе бара! +Менә шулай. Орыш-яулар Урданы, сазлык кебек, һаман та ныграк үз эченә тарта. Әлегә Урда тездән кереп батты, ә ул торган саен төпкәрәк суырачак. Аннан исән-имин көе котылулар насыйп булмастыр шәт... +Яу сәфәренә шәхсән үзе чыккач, хан гаскәре йөз мең җайдактан да ким була алмый инде, таҗдарларга юлда очраган кыяны урап үтү йә җиңелеп кайту бөтенләй төс түгел. Сәрдәрләр әйдәгән чакта яу ирләре ихатадан чыккан тавык көтүе шикелле иркенәеп һәм таралып йөрсә, бу юлы инде һәр төмән башында олысбәк үзе баргач, бәйгегә чыккан чабышкылар йә булмаса, чибәр кәләш янына ашыккан яучылар олавы шикелле, гаҗәп елгыр һәм укмашып юырттылар. Урдалыларны былтыр рәнҗеп китәрлек итеп озатмагач, әлбәттә инде, азәриләр дә токмачын шулпага салырга ашыккан яшь киленнәр төсле өтәләнеп көтеп тормаган шул. +Тәбриз - тау сыртына камыр төсле, тәбикмәк шикелле җәелеп урнашкан кала. Мәчет манаралары - урман сыман, гөмбәз астына качкан сарай-пулатлары санап бетергесез. Диварларының яртысы - бүрәнә, калган өлеше - комташ. Ул комташ диварлар мәңге яулый алмас, мәгърур кыя булып күренгәндер, Туктамыш үзе дә, ике кул - ике канатның сәрдәрләре булып килгән Идегәй белән Хазбулат та, хәтта мәрхүм Ырыс нәселе, адым саен ханның күз уңында йөрергә тырышкан Тимер-Котлык белән Коерчык та югалыбрак калды. +- Җәяүлеләрне һөҗүмгә ташласак, ярты гаскәрне диварга менгәнче үк кырдыртып бетерәбез. Нинди корбаннарсыз ысул уйлап табасы соң? - дип мөрәҗәгать итте Туктамыш хан, барча төмәнбашларны да үз чатыры янына җыеп алгач. +Карабәк үзе белән Көңгер-җигәнен дә ияртә килгән иде. Яшьрәк түрә - һәрчак ордым-бәрдем. Карабәк җиң очыннан да эләктереп өлгермәде, яу әтәче сыман, Көңгер чәчрәп чыкты. +- Әйдә, берьюлы биш туптан ядрәләр вә сиртмәле аткычтан шәрҗир ташлап карыйк. Диварлары нинди камырдан әвәләп өелгәндер, шуны сыныйк әүвәл. Безнең яктан бер генә дә корбан булмаячак. +Туктамыш - туплар белән яу йөргән сәрдәр түгел. Аның өчен төп юаныч - кылыч, ук орышы. Гәрчә... гәрчә андый орышларда да үзен Бату хан яки Сүбүдәй баһадир итеп танытканы юк бит, Сауран яныннан өч мәртәбә көчхәл белән генә чыгып качкан бәндә. Башка бәкләр бүлдерә күрмәсен дип, бик тиз кул изәде. +- Мәйлең, шайтан утың илә котсыз калдыр, әйдә. Безгә зыян килмәс... +Мәгарәдәй сузылган тынлыктан соң әүвәл колак ишетмәгән гарасат, аннары шул ук мизгелдә янартау төкереге шикелле утлы көлтәләр дә китереп оргач, Тәбриз эчендәгеләр генә түгел, хәтта боҗра булып яткан урдалылар да өнсез-ушсыз калды. Туп һәм сиртмәле аткычлар өчәр тапкыр телгә килүгә үк, каланың инеш ягындагы комташ диварлары ерымнар өстенә черек койма төсле ишелде дә төште. Анда берьюлы бишәр йөзлек алайларны һөҗүмгә ташлардай капкалар да хасил иде инде, Туктамыш хан әмер ташларга да өлгерә алмады бит. Дивар өстендәге биек манарадан ап-ак әләм чыгарып болгадылар. Ул да түгел, манарадан олы күпер төште, җайдак пәйда булды. +- Төмәннәрне яуга ташламагыз! Солтанымыз янә Баһдад әтрафына чыгып качты. Тәбриз Туктамыш ханга бигать китерәчәк!.. +И күндәмнәр, и-и, мәгърур ханга тугрылык вә буйсымчаклык күрсәтәләр, имеш! Соңарганнар, күрәзәлек кыла белмәгәннәр. Гап-гади сәрдәрләре ике йөз илле сандык көмеш төяп кайтса, шушы мизгелдә үзен Чыңгызхандай җиһангир дип тоя башлаган Туктамыш коры антка гына риза буламы соң! +- Алга, алга! - дип үкерде Туктамыш, үзен-үзе белми котырынып. - Минем алда тез чүкмәгән өчен бу каланың нигезен калдырмагыз! +Тәбризне сигез тәүлек буена, тол хатын урынына, акыртып таладылар. Әйтерсең лә Тәбриз - яраланып янга ауган ат йә бер дөя дә, Туктамыш яугирләре - кансыз сунарчылар. Сарай-пулатлары гына түгел, таланмаган келәт, җимерелмәгән лапаслары да гел калмады бугай. Кан исеннән котырынган ирләр кыз-кыркынны, яшь-җилкенчәк барча егетләрне ялан-кырга куды. +- Йөз мең саугат әзер! - дип җавап тотты күккә ашкан Идегәй. +- Урдага куыгыз да барча олысларга бүлеп таратыгыз! - дип әмерләде җиде кат болытлар өстендә йөзгән Туктамыш хан. +- Монда безнең кулга Камал Хуҗи ләкабле бер әсән дә килеп капты бит әле, олуг ханиябез, - дип аптыратты аны яраннары. - Ап-ак чәчле, чап-чал сакаллы булса да, нык күренә үзе. Ул дәрвишләр, суфилар кеби үк әүлия бит инде, аның җыруын барча гавам гел мөкиббән тыңлый. Аны нишләтәбез? +Туктамыш, умарта күченнән котылырга җыенгандай, тиз-тиз кул селтәде. +- Соң, әүлияме, әсәнме - ул да саугат инде. Җырулары йөрәккә май шикелле ярап куюы бар, Сарайга озатыгыз. Ил-көн хакында уйлардан арыган чакта бер тыңламый калмам... +Тәбриз көлтә-көшелләрдән бушатылган ындыр табагы шикелле такыраеп калгач, куян күрсәткән ау этләре урынына, Урда җайдакларын янә өсләттеләр. +- Миранда илә Нәкыйчәвән калалары да безгә бигать җырлый. Аларын да идән чыптасына тикле туздырабыз!.. +Баһдад каласы ягыннан килеп өлгергәндә Аксак Тимер гаять нык соңарган, Туктамышның әсирләрне куып кайтучы төп гаскәре Дәрьял тарлавыгын да, Тимер Капканы да кичкән иде инде. Котырынган әмир Туктамышның сыртын каплап кайтучы койрык төмәннәргә ыргылып карады да, үләксәдән тәм тапмаган ау этләре сыман, кире борылып, Карабахта кыш кунарга калды. +Ирене суга тигән чаптарларны типкәләп тә, өркетеп тә чишмә буеннан куып буладыр әле. Ә менә инде кан исен бер мәртәбә татып исергән ерткыч җанварны ул корбанын ботарлап бетермичә, нәфесен басмыйча, хәтта чыбыркы белән ярсаң да, куып җибәрү йә туктату язмас. Хан-хакимнәр бәйдән ычкынганда мәмләкәтне Ходай Тәгалә берүк саклый күрсен!.. +Валлаһи, исерде, котырды Туктамыш хан. Аксак Тимер аның каршына Тугра атлы иң төлке илчесен дә юллап карады бит хәтта. +- Дүрт мәртәбә гаскәр биреп, мин сине Сыгнак ханы иттем, улым дип атадым. Ә син, нәҗестән көрәк булып, Сарай тәхетенә менеп утырдың да, мин чалган мал, каптырган ризык икәнен дә исеңә төшермичә, өстемезгә шакшы төкерәсең, атаңның утарына кул сузасың. Гаскәр кузгатып барсам, мин тез чүктермәгән мәмләкәт, бигать китермәгән сыңар хан юк. Чыгырымнан чыгарма, акылыңа кил, игелек кылган атаңны кулына чыбыркы тотып ярырга этәрмә син. +- Син миңа атам атаен, рәхим-шәфкатеңне һич онытмыйм. Иллә мәгәр миңа Җучи вә Үзбәк ханнар мирас итеп калдырган Сыгнак җирләренә дә, Харәзем олысына да якыннарыңа борын тыктырма син. Каф тау олысы да - Җучи ханның Бәркә угылына әманәт иткән изге биләмәсе. Анда да синең һичбер дәхелең юк. Мәҗлесләрдә һәр кунакның үз урыны мәгълүм. Чыңгызыйлар төсле, илтотмыш хан-солтаннар янәшәсендә түр башында сиңа урын-ястык мәңге табылмастыр. Сәмәрканд әмире булып утыруың өчен дә Ходай Тәгаләгә гыйбадәт кыл, дога-рәхмәт укы... +Ике илбаш кызган әтәч йә котырган эт хәленә килсә, чукышмыйча һәм бер-берсен таламыйча, умырмыйча гына тыныша беләме соң! Туктамыш хан карт төлке Ак-Хуҗасын юлга чыгарган да Магулстан әмире Камәретдин белән солых төзеп куйган. Аксак тәре әле алты-җиде еллар элек үк Ташкәнт, Алмалык калаларына борын сузган икән. Камәретдин ул чагында мәркәзе Алматының бар нәүкәрен куптарып, анда да әле Аксак Тимер Кабулны тезләндерергә китеп баргач кына теге кирмәннәрне кире кайтарган ди. Камәретдин Харәземдәге Сөләйман суфи белән аркадаш аркадашын, мәгәр ике кәрлә генә пәһлевандай көрәйгән Сәмәрканд әмирен аяктан ега алмый. Шулар хәзер Аксак Тимер өчен дошманга әверелә башлаган Туктамышны ярдәмгә чакыралар. Этләр күмәк көтү булып ябырылса, ана бүреләр дә койрыкларын кысып кача бит ул. +- Аркадаш борадәрләрем хозурына ике чирү юллыйм, - дип әмер бирергә дә ашыкты Туктамыш хан. - Ак-Хуҗа бәк тә, Мәхмүт солтан да юлны нык өйрәнгән. Һәрберсе икешәр төмән җайдак алып китсен! +- Әһә, элекке Күк Урданыкыларны да рәнҗетми бу, Идел буендагы бәкләрнең дә күңелен күрә белә, - дип нәтиҗә ясады илтотмыш бар түрә. +Хәбәр кайтты. +- Ак-Хуҗа бәк, Камәретдин белән кушылып, Җидесуга шәрык тарафыннан бәреп кергән. Сөләйман суфи белән Мәхмүт солтан җәнүб яклап Сәмәркандка төбәп бара икән. +Сәмәркандта Аксак Тимер углы Гомәршаһ бер ялгызы гына, кул астында да нибары өч төмән. Шулай да, кирмән тышына чыгып, Сөләйман белән Мәхмүткә теш күрсәтмәкче булып, тыпырчынып та караган ди. Ләкин күмәк гаскәр сыртлан өере төсле ябырылгач, койрык кысып, янә Сәмәрканд диварлары эченә кереп бикләнгән бу. Аксак Тимер мәркәзе ак ташлардан өеп, тимер чылбырларга уратылган мәгърур кыя сыман, Харәзем белән Урда җайдаклары аның диварлары өстенә менү бәхетенә ирешмәгән. Ләкин шашкан көчләр язгы ташудан соң тынган елга сыман барыбер тик ятмаган. Әмир Камәретдин белән Ак-Хуҗа бәк Гүзәр, Гаршы калаларын тез чүктерсә, Сөләйман суфи белән Мәхмүт солтан борынгы Бохараны камалышка алган. +Аксак Тимернең Ирандагы Шираз каласына төпләнеп торган чагы. Сиксән сигезенче ел башында Сәмәркандта җан ачысы белән кычкырып ятучы Гомәршаһ чакыруын ишетеп алуга ук, ул кул астындагы өч төмән җайдагы белән үзенең Җидесу иленә очып кайта башлый. Ходайның рәхмәте, ертауллар - уяу. Алар тарафыннан кисәтү ишетүгә, Камәретдин кабат Магулстанына чыгып чаба, урдалылар Сыгнак, +- Юк, юк! Яулаган кала - тешләп өзгән ризык. Ул калҗаны Аксак Тимергә кире кайтару юк! - дип үкереп, Туктамыш хан үзе ияренә сикереп менгән. Аның өч төмән җайдак белән Җаек тарафына юнәлүе була, арттан тиргә баткан чапкын: +- Бөек ханымыз, олуг Туктамыш хан! Бушап калган Сарай эчендә олы булгак! Идегәй мирза илә Ырыс угыллары Тимер-Котлык атлы җигәннәрен синең тәхетеңә күтәрергә, ә халыктан шуңа бигать китертергә әзерләнә! - дип оран сала. +- Ничек инде Идегәй, нинди булгак? Элеккеге Ырыс этләренең, көтүдәй ябырылып, мине таларга ташлануын аңларга да була. Ә Идегәйгә мин кызымны бирдем, ярты чирүемнең сәргаскәре иттем. Кияү кеше дә түшкә кергән елан кебек була аламыни?! - дип ярсый-ярсый чәбәләнде Туктамыш, бозлы суга чумган бер бичара кебек. Җавап кайтарырга җөрьәт итүче, аны юатырдай сүзләр табучы юк, үзен кулга алып әмер бирде. +- Кичекмәстән Сарайга! Хәзер үк Сарайга кире борылабыз! +Юл буена эче тоташтан ут иде, кала тышына ук чыгып үзен көткән бәйләрбәге Хәсәнне күргәч тә ярсуы басылмады сыман. +- Ниткән булгак ул мәркәздә? Син ни карап яттың? Кайда миңа каршы фетнә кузгаткан теге явыз этләр? +Туктамыш әле төкерекләрен чәчә-чәчә, әле камчы уйнатып котырса да, Хәсән бәкнең йөзе таштан юнып ясаган шикелле салкын һәм үзгәрешсез иде, җавабы да кырыс кына чыкты. +- Фетнә-булгак дигәннәре һичбер мәмләкәткә дә чит-ят гамәл түгел. Тәхете вә таҗы булгач, аңа атлыгып торучы кайнар башлар һәрчак табыла ул. Адәм балаларының чире шундый инде. Ишек төбенә кергәч, мәҗлес өстәленең читенә утыртсаң, ул түрдәге иң нәүмизле калҗага үрелмичә калмый. +- Син ник суган әкияте сатып торасың әле монда? - дип һаман үкерүен белде Туктамыш хан. - Теге этләр, этләр кайда, дидем? Идегәй кияү дә шул Ырысныкыларга сатылганмы әллә? Хакмы шул сүз? +- Ни аяныч, хак шул, - диде Хәсән, элеккечә күңелсез һәм салкын тын белән. - Алай гына да түгел, синең кияү - булгак юлбашчысы. Ырысныкыларны башлап ул котырткан. Токтагый белән Күнче - акыл утырткан ирләр, алары таҗга дәгъва итәргә теләк белдермәгән. Ә Тимер-Котлык - ияр татымаган, тәртәне күрмәгән яшь тай, дуамал бит. Идегәй эт шикелле өстереп торгач, котыргандыр инде. Яшь чагында кем генә хыялында айның түбәсенә сикереп менмәгән соң?! +- Йә, кайда инде алар, кайдалар дим? Зынҗыр салып, зинданга ташлаттыңмы? +Хәсән муенын ачып, тезләренә чүкте. +- Ас, кис, мин аларны тотып кала алмадым. Идегәй үзенең ике меңгә якын нәүкәрен әллә кайчан шайтан уты белән агулаган булган. Синең кире борылуың турындагы хәбәрне алуга ук, Идегәй канаты астына җыелышып, һәммәсе дә шәрык капу аша мангыт ягына таба чыгып сыпырттылар. +Бәйләрбәге бөтенләй дә абайламый калды, Туктамыш хан карчыга шикелле ташланып, камчы белән телә-телә, аңа ябырылды. +- Юри качырдыңмы, кабахәт җан? Алар белән бер үк сүздә булып, миннән котылуда, минем җанны кыюда идеме сезнең исәбегез? Берегезне-бер калдырмыйм, җир астыннан табып, һәммәгезне дарга озаттырам, кисәкләргә теләм! +Яңаклары-муены тоташ канга баткан Хәсән җир өстенә аугач, ике-өч мәртәбә итек табаны белән аңа тибенде дә, Туктамыш, үз-үзен белештермичә, янә ияренә сикереп менде. +- Атасы, иркәччәем! - дип яңгыраган йөрәк өзгеч тавыш тарафына күз ташласа, сарай ягыннан аңа таба ике кулын сузып, абына-сөртенә, утыз ел гомерен бергә түшәк бүлешкән, алты бала багып үстергән өлкән хатыны, Тәүлинбикәсе өстерәлеп килә. +- Туктамыш, атасы, никадәрле хурлык! Идегәй кияү кызыбыз Нәкыяне алмый качып киткән! Кызыбызны "талак" дип тормый да ташлап калдырган бит, җирбит, өстерәлчек! +Шушы кимсетүле сүзләр, шушы түбәнчелек Туктамышның түзем чиләген әйләндереп каплардай тамчы булды. Котырынып-ярсып, ул кыныннан ятаганын тартып чыгарды да сыңар селтәнүдә газиз хатынының гәүдәсен икегә ярып ташлады. +- Син, син үгетләдең мине Нәкыяне шуның яры ит дип! Балтыкчы каршында гөнаһыңны кимет, дия-дия, син җаныма үттең! Сиңа ләгънәт, Идегәйгә ләгънәт! Моннан ары ни йөзләрем белән ил каршына чыгып күренермен?! +Берникадәр ушын җыйганнан соң, Хәсән Идел ярына таба өстерәлеп китте. Яңакларын каннан арындыргач, елга дулкыннары өстенә күз ташлады. И-и, рәхәттер сезгә, бәйсез, шаян, дәртле кылганнарым! Камытыгыз да юк, камчыгыз да. Ходай Тәгалә сезнең өчен ике яр төзегән, меңәр-меңәр чишмәләрне кушкан. Шуннан бирле гасырлар буена киртә белмичә, кыйналуҗәберсетүләр күрмичә, япь-яшь кияү, сылу килен төсле, бер дә үзгәрмичә, һаман агасың син, Идел-Иделкәем! Адәм баласына тәкъдир атлы шайтан синекедәй бәхет бирмәгән шул!.. +Идегәйнең булгак-фетнә кузгатырга әзерләнеп йөрүен белде, белде бит ул. Барча Урда илендә моны иң башлап сизенгән кеше түгел идеме икән әле? +Идегәй аның янына, сарай түренә, караңгы төн уртасында килеп керде. Йөзе тәүлек буе янган учак янында утырган кешенеке төсле алсуланып чыккан. Карашы - гел очкын. Иңнәренә канат үскән төсле. Бер урында басып тора да алмый, башына зәһәр ис капкандай, авыз читләренә күбек бәреп чыккан. +- Туктамыш - сәрдәр түгел, Туктамыш хан - безнең мәмләкәткә каза чакыручы! - дип һичнинди кереш ясап тормыйча, шундук сүзне мөгезеннән алды. - Ул Магулстанның да, Харәземнең дә Алтын Урда өчен тишек тәңкәгә дә кирәге юк. Без әмир Тимер бәкне котыртып, өстебезгә бәла чакырабыз. Иш янына куш булганны гына ярата бу дөнья. Ә Сөләйман суфи белән Камәретдин - безнең янда кырмыскалар йә хуҗа сипкән тары бөртекләрен чүпләргә җыела торган чыпчык илә песнәк кошы гына. Бер генә тәртәгә дә ишәк белән чаптар атны бергә җикмиләр бит. Безнең Урдага Сәмәрканд әмире белән иңгә-иң басып юлга чыгу лаек. Әгәр Тимер бәк илә бер кузла астына керсәк, без ярты җиһанны тез астына бөгеп салыр идек!.. +Хәсән торган саен сәерсенә барып күз акайтты. Вакытлыча гына бер саташумы бу соң, әллә Идегәй, асылда да, тәртә дигәннәрен бөтенләй ят итәме? Әле бер Урданы йодрык сыман учка җыеп булмый. Ә бу инде, кара, ярты җиһанны да үз итмәкче. Сәер, сәер. +- Туктамыш хан - җәллад! Ул минем әткәйне барча мангыт каршысында икегә телеп атты. Гафу кыласым юк, онытачак түгел! - Хәсән бәкнең ирен читләрендә көлемсерәү тоеп, янә кыза төште. - Юк, бер минем әткәмнең гомерен кыйган өчен түгел, бер мөселманны икенчесенә каршы орыштырып йөргән өчен гафу кыла алмыйм! Безгә берләшергә, дәрьядагы тамчы, чүлдәге ком бөртекләре шикелле укмашырга кирәк. Фәкать шул чагында гына без гөрҗиенә дә, мадьярына, урысына, алман илә ләһләргә дә каршы тора алабыз. +- Чамаладым, син Чыңгызхан яисә Зөлкарнәй төсле җиһангир булырга җыенасың, ахры, - дип, ниһаять, Хәсән телгә килде. - Ә син Аксак әмиреңнең кыйблаларын искә алдыңмы соң? Тоемласаң, синең әмир, әнә, Кабул янында - әфган-пуштуннарга, Баһдад тирәсендә гарәпләргә каршы кан чәчрәтеп йөри. Тап-тач шулар төсле, аксак әмиреңнең Урдадагы татарлар вә Каф таудагы азәриләр белән дә аркадашлык кылырга һичбер нияте юк. Ул үзен җиһандагы япа-ялгыз хаким итеп тоя һәм дә ки кайсыдыр хан яисә сәрдәр илә үзенең данын бүлешәчәк түгел. +Идегәй хилаф нотык тоткач, җиңелеп чыгу өчен кермәгән бит, билгеле ки, ниятеннән кайтырга да исәбе юк. +- Туктамыш ханнан арынмыйча торып, Урда халкы бәхет күрмәячәк. Һәрбер чаптар үзен иярли вә кыздыра белгән җайдакка гына сүзсез буйсына ул. Икенең берсе - йә Урданы Тимер бәк мәмләкәте илә кушып куярга да бар җиһанны биетергә кирәк. Йә Сарайга буйсынган һәммә милләт үзенә аерым дәүләт-ил төзесен. +Идегәй шуннан ары сүрелгәндәй булгач, Хәсән, бармакларын бөгә-бөгә, өскә күтәрелде. +- Урда - Бату илә Җучи ханнар тарафыннан мең тырышлык илә Байкүл вә Алтай тауларыннан алып Әдрән диңгез, Кырпу-ат өркәчләренә чаклы берәмтекләп, бөртеккә-бөртек кушып берләштерелгән дәүләт. Ул инде гасыр ярым заман буена ыһ та итмичә, какшамыйча яши. Аңа кылыч-сөңге күтәрергә батырчылык кылган башка мәмләкәт юк. Ул үзе барча солтан вә шаһларны дер калтырап вә тез чүгеп яшәргә мәҗбүр итә. Аның соңгы көнен, соңгы сулышын күрергә хыялланучы дошман юк дип уйлама. Мәскәү илә Тверьдагы урыс, Варшау ләһе, Венадагы мадьяр илә валах, хәтта Ватикан диварлары артына кереп поскан папа, рум кайсары - һәрберсе Алтын Урдабызның нигезләре череп, бер як янга янтаюын һәм хуҗасыз йорт төсле каплануын тели. Урдабызны аяктан ега алырдай бердәнбер каза вә бердәнбер хәвеф - безнең мәмләкәт эчендәге низаг, тарткалашу вә таркалу. Син дә, мин дә - дистәләгән малны суйган кеше. Һәрчак күргәнсеңдер, малның да хәтта бавыры, йөрәге, эчәк-сәүдә юллары, үпкәсе вә сидек куыгы бар. Әгәренки шул әгъзаларның берсенә генә дә зәхмәт-үләт йокса, мал бөтенләе белән череп таркалачак. Мангытмы без, татар-болгарлармы, башкорт яисә урыс-аланнармы - без бердәм Урдабызның бавыры, үпкәсе, сансыз эчәкләре. Син беләсең булыр, ана бүрене сунарчылар екса, әнчекләре ризык таба алмый кырылып бетәчәкләр. Ана каз югалса, бәбкәләре үлә. Хәтта фил чаклы фил баласы да әнисеннән башка яши алмый. Безгә таркалырга, Урдабызны тезгә чүктерергә һич ярамый. Урда тезенә егылса, аны иртәгә үк мадьяры да, аланы вә урысы да килеп талаячак. Әгәр инде, моннан да ары, син Урданы Сәмәрканд әмире кулына тоттырам дип ил өстенә дошман чакырырга ниятлисең икән, халкың өчен җир йөзендә моннан да шакшырак һичбер җинаять юктыр. Чамалап вә бәяләп карау өчен, һич югы газиз әнисенең түшәгенә чит-ят ирне чакыручы җүнсез баланы, сатлык баланы гына булса да күз алдыңа китер. Хәтта үз йортына чит ирне чакырган имансыз угыл да - җирәнгеч вә шакшы. Ә ил хәтле ил өстенә дошман чакырган сатлыкҗанны бер генә халык та гафу кылачак, онытачак түгел. Син баш-аягың белән хилаф сукмактасың, Идегәй. Акылыңа кил, кан үчеңне учларыңа биклә. Авызың тулы кан булса да, Урдабызны таркатырга базма, хак юлга кайт! Юкса безгә үлем, үлем килә!.. +Идегәй ул төндә уйчан төстә чыгып киткән иде, әнә бит, каһәрең, бәйләрбәге аңа уш-иманны иңдерә алмаган шул. Керде, качып китәр алдыннан да тагын бер мәртәбә бармак янарга дип күренде ул. Ит изгелек - көт явызлык, дигән гыйбарәне йөз кат тукыдылар, ул казанга үзең төшеп бер пешмәсәң, кадерләрен һич белмисең икән. Теге чактагы төнге сәфәреннән соң дарга озатмаган өчен, кара, ничек рәхмәт әйтте! +- Син сөенмә, Хәсән, мин вакытлыча гына китеп торам, мәгәр кайтам, кабат кайтам әле! Туган өнемдә үз итмиләр икән, бүре оясына, дию мәгарәсенә барып баш иярмен, аннары шул диюне арканлап монда юнәлермен. Менә шул вакытта утлы кыямәт купкач, минем якка аумаганың өчен, ай-һай, үкенерсең! +- Гомерлеккә, актык сулышыңа чаклы ятла, Идегәй соран, бу җиһанда синең Газраилең мин булырмын! - дип кисәтте аны бәйләрбәге. - Мин синең кебек җасус җанны дөмектерми торып, җир өстеннән китмим, моңа һич хакым юк! Сөйгән ярны, атаны югалтып була, иллә мәгәр илен саткан сораннан да яманрак залим бәндә, шакшы этҗан булмас. Җеп өзәрлек хәлем калмаса да, мин сине җир тишегеннән булса да эзләп табачакмын, соңгы сулышым алдыннан тешләремне синең бугазыңа батырырга өлгерәчәкмен әле! Сак бул, юлларыма туры килмә, мөртәт! +Тимер бәк сатлык качакларны бик сагаеп кына каршы алды. Нәкъ болар шикелле үк качак Туктамышны унике ел элек колач җәеп каршылаган иде дә бит, әнә, мәрхәмәт белмәс ул соран җан аның ашъяулыгын пычратып җавап бирде. Үз башларына куыш эзләп качкан Токтагый, Күнче углан, Коерчык әмирләрнең һәммәсен белә ул. Ләкин болар кайнар бәлеш өмет итүчеләр генә, башлыклары, утлы күмерне үз учлары белән чумыручы - Идегәй мирза икән. Тимер аны белми, хәер, әтисе Балтыкчы бәк хакында, әлбәттә инде, ишетми калмады ул. Әнә, Тимер бәк чатырына кергәндә дә Тимер-Котлык белән Идегәй иңнәрен бер-берсенә куеп баскан. Ә аларның әтиләре Тимер-Мәлик белән Балтыкчы би ошбу фани дөньядан ахирәткә дә нәкъ болардай бергә, иңне-иңгә куеп кичтеләр бит. Туктамыш, хәтерсез, әүвәл Мәликне дарга озаттырган, аннары Балтыкчыны үз куллары белән кыеп аткан. Идегәй мирза менә хәзер Тимер-Котлыкны һич югы Күк Урда тәхетенә, Сыгнак каласына кайтарып утырту хакына килеп җиткән. Чынлап баксаң, тырнак асларын чистартып карасаң, бугалак белмәс бу Идегәй соран хан таҗларын үз башына үлчәп йөрмиме икән? Балтыкчы би турында Туктамышны Алтын Урда тәхетенә утырттырмау өчен башын салды, диделәр диюен дә, асылда аның улы Идегәйне шул ук мәмләкәттә таҗдар итеп күрергә хыялланган булуы да бар бит. Адәм баласының күңеле-нәфесе шайтан кытыклавы төсле азгын нәрсә, әүхәте бетә башлады дип тормый, карт ирләр дә керсез кызны бер кочарга чамалыйлар әле, әкәмәт бит!.. +Тәхет дәгъвалаучы бушбугазлар - барысы да һавадагы торна, йә булмаса, күл буена төшеп баручы бәбкәләр шикелле сафка тезелгәннәр. Буар елан күргән куян төсле, каш астыннан гына һәммәсе дә әмир Тимер бәккә текәлгән. Тегеләрнең күз очкыннарына карап кына да чамалый һәм белеп тора әмир. Сокланалар, кызыгалар хәтта. Нигезсез дә түгел. Әмирнең килеш-кыяфәт шәп. Буйга ул күпчелек ирләрдән ярты башка биек. Иңбашлары бүрәнәләр салып йөрү кебек эшкә күнекмәгән, әмма киң, гайрәтле. Өстендә - гади йөзбашлары гына кия торган корыч тәңкәләрдән тезгән көбә. Беләкләрдә беләзектән алып терсәкләргә чаклы - корыч җиңсә. Йөзбашлардан бер-ике аерма бар: әмирнең билендә алтын аел, уң кул бармагында якут ташлы йөзек. Ул башына яуга кергән чакта гына очлым кия. Башка вакытларда тап-такыр итеп кырдырылган баш өстендә - киң каймалы кәпәч йә колакчын бүрек. Җирән сакалын бер дә озын йөртми, гәрчә аның төкләре артыгын масаердай бик куе да түгел. Бөтәрләнеп торган куе каш астында - очкыннары аяк табаныңа чаклы өтеп ала торган утлы, усал караш. Ул елмаю дигәннәрен дә бик өнәми бугай, йөзе һәрчак кырыс. Хәер, качакларны елмаеп каршы алырдай яхшылыклары да тимәгән бит әле, алар биек чатыр астына эләгә алулары белән дә бик бәхетле. +- Кичәге ханзадә вә бәкләр минем гаскәремдә йөзбаш булып йөрү илә генә дан алалмас. Һәркайсыгызга төмән өләшердәй нәүкәрләрем дә юк. Безнең әмирлектә һәрбер түрә таганга асу өчен үз казанын таба, меңбаш яисә төмәнбаш булырга атлыкканнар үзе чирү җыя. Ошбу мәсләктән һәрбер ханзадәгә элеккеге Күк Урда кала вә кышлакларына, Идегәй мирзага исә үзенең мангыт олысына юнәлергә киңәш итәм. Төмән җыеп кайта аласыз икән, сезгә урын түрдән. +Тимер бәкнең мондый кырыс каршылавы, кирәкмәс йомычка урынына читкә сыпыруы үтләрен бик сытса да, урт уйнатып, һәркайсы үз йортлары буйлап таралды. Ни әкәмәт, барыннан да элек Идегәй Сәмәркандка тиз әйләнеп кайтты. Мангытлылар аны үги итмәгән, ун мең нәүкәр туплап озатканнар икән. Гаҗәбе шул: Туктамыш хан кул астында да ун мең мангыт яугир булып йөри, ә аларның башында - Идегәйнең бертуган абыйсы Гайсә мирза. Тәкъдир-кәнтәй аларны бер-берсенең кылычыннан саклап кала алырмы?.. +Тимер бәк төмәннәрне үзәгенә үтеп беткән Харәземгә куды. Уен-муен түгел, әлеге мәмләкәтне инде бишенче мәртәбә тез астына бөгеп салырга дип кузгалды бит. Үткән сәфәрләренең һичберсендә Ходай Тәгалә аңа ярлыкау укымады, тулаем рәвештә үгисетте сыман. Харәзем җиренә керсә, йә ком бураны уйнап каршы ала, ат-бичаракайларга сулыш алырга да мөмкинлек юк. Инде ике-өч каласын буйсындырган шикеллерәк итсә, әмир Тимер юкка чыгуга ук, андагы игенчеләр белән сәүдәгәрләр фетнә кузгата. Әмир күбесенчә җәнүб якта, пуштун-гарәбләргә каршы яуда йөри, гаскәр туплап, арт сабакларын укытырга, имгә китерергә ара таба алмый иза чигә. Әгәр Туктамыш Сәмәркандка бармак янамаса, һаман үз ихатасын киртәләп тә куя алмаган булдыксыз ир төсле йөрер иде әле. Бер рәхәткә - бер михнәт, дип юата бит мулла-мунтагайлар, менә Туктамышның артка тибеп уятуы да ярап куяр сыман. +Тимер бәк унбиш-егермеләп кышлакны да сытып өлгермәде, кояш батышы ягыннан хәбәр китерделәр. +- Үргәнеч әмире Елыкмыш бәк илә Сөләйман-суфи шаһ Туктамыш хан канаты астына чыгып качкан, юлда киртә-бугалак ясардай һичбер чирү дә юк. +Аксак Тимер ачы итеп сүгенә-каргана, үз янына улы Мираншаһны дәшеп алды. +- Биш төмәнне кул астыңа ал да качак әмир илә шаһ артыннан атларыңны кызганып тормыйча ку! Ул икейөзле, монафикъ Сөләйманга ничәмә-ничә имамнарны юллап: мин ислам мәмләкәте төзергә ният иттем, шәригать кануннарына тугры булган ахун вә казыйлар үтә кирәк; максат итсәң, сәедем йә уң кулым бул, барына да риза, миңа гына кушыл, дип, алтындай телемне чыгарып, күпме ялындым бит. Тыңламады, төкерде ул суфи. Мин дә ул монафикъка төкереп кенә бирәм. Урда чикләренә җиткәнче хәтәр ерак әле. Куып җит тә кылычыңнан үткәр!.. +Мираншаһ, бәйге сызыгына баскан чабыш аты кебек, ак-караны күрми алга томырылды. Аңа ата тиеш булган әмир Тимер - йөзәрләгән кала, ИссыкКүлдән алып Фарсы култыгына чаклы чәчелгән мәмләкәтләрне тезгә куйган шанлы җиһангир бит, барысын да дөрес чамалаган. Сөләйман белән Елыкмыш алайларын Ак-су дәрьясын кичкәнче үк куып тападылар. Суфи-шаһ бер дистә балалары, дүрт хатыны каршында Мираншаһ әмир алдына ятим көчек төсле шуыша-шуыша килде, чал сакалы күз яшеннән юешләнеп беткән. +- Угылларым, җәмәгатьләрем эргәсендә ким-хур итмә, читкә апкитеп ботарлатсаң да разый, - дип ялвара бит тагын. +- Ә син минем атай гозерен санга санадыңмы? - дип үкерде ияреннән дә калкытмаган әмир. Аннары тәнсакчыларына җикереп әмер бирде. - Хөкем берәү. Суфиның бар нәселен имчәк баласына тикле кырып бетерегез!.. +Мираншаһ мең чакрым арадан да әтисенең тын алуына чаклы сизеп тора. Ә Тимер бәктә нәкъ шундый ук үч һәм залимлектер. Үргәнеч каласын бишенче мәртәбә яулап алгач, күк күкрәгәндәй көчле тавыш белән кычкырды бит. +- Бу мәркәзне җир белән тигезләп бетерегез дә, сукалап чыкканнан соң, кала урынына арпа чәчегез! Үргәнеч атлы эт оясы хакында моннан ары ишетәсе булмыйм!.. +Кайтыр юлга чыккач, бер төмәнбаш яныннан икенчесенең тарафына күчеп йөри-йөри, Идегәй Аксак Тимер хакында байтак сораштырды. Бүген - меңәрләгән чакрымнарга сузылган каһанлыкның шанлы әмире ул. Ә чокысаң, каһанлыкка менгән баскычлары, ай-һай, канлы һәм бормалы икән! +Аксак Тимер сәфәр вакытында, төнге ыстаннарда учак яккан саен: "Мин - Чыңгыз хан угылы Чагатайның киявенә әверелгән төмәнбашы Тахучар нәселеннән", - дип, барча меңбашлары эргәсендә шапырынырга ярата торган булган. Әйе, булган икән, булган андый инсан. Аксак әмир бар серне дә әйтеп сөйләшмәгән. Сере, асылда да, бик тирәндә икән. Харәзем хакиме Мөхәммәт шаһ эрегән кар шикелле капылт юкка чыккач, аны ак кыпчаклар яклаганны белеп, Чыңгыз каһан моны эзләтергә дип өч төмәнен куган. Яубашлары итеп Сүбүдәй белән Җәбә нойоннарны атап җибәрсә дә, яннарына Тахучар атлы киявен дә таккан. Адәм рәтле генә буйсынып йөргән булса, бәлки, Тахучар да нойон, сәрдәр дәрәҗәләренә чаклы үсеп җитәр, исеме дә оныклары өчен ап-ак калыр иде. Әмма кияүкәйне тыю белмәс гоҗлыгы һәм нәфес дигән чире әрәм иткән. +Әфган олысының Нишапур дигән каласына җиткәч, Сүбүдәй баһадир телкәен еландай чыгарып ялварган ди моңа: +- Кала эченә иңгәч, сарай-кибетләрен берүк талый күрмә. Бу кала бәкләре безгә бернинди каршылык күрсәтеп тормыйча бирелде, капкаларны алар үз ихтыярлары белән ачып куйды. Чыңгыз каһан игълан иткән "Яса" кануннары буенча, үз ихтыяры белән бирелгән калаларны караклар рәвешендә талап чыгу һич тә ярамыйдыр. Нәүкәрләренә дә, зинһар, шуны җиткер. әмер биргән. Билгеле ки, мондый "миһербанлы" төмәнбашның үзенә дә алтынкөмеш тәңкәләр инеш төсле мул аккандыр инде. Әмма каланы калдырып чыгуга ук, Сүбүдәй нойон Чыңгыз каһан тарафына махсус чапкын куган. Ә ул яктан катгый, усал фәрман: +- Хан кияве булуына ташлама ясамыйча, Тахучарны төмәнбаш дәрәҗәсеннән гади нәүкәр итеп төшерегез! Караклыкта тагын бер мәртәбә тотыласы булса, аңа дар агачы!.. +Менә шундый булган бит ул Чыңгыз ханның битләренә корым яккан "бөек сәрдәркәе"! Бик ерак бабасы булса да, турун Тимер бәккә Тахучар канындагы чирләр күчми каламы соң! Тимернең яшьлеге дә гаҗәеп бит ул, кабатланмас, үзгә! +Тимернең әтисе Тарагай күптән төркиләшеп беткән барлас кабиләсенең башлыгы булып торган. Тарагай үзе Җидесу мәмләкәтенең ханы Казганга буйсынган ди. Илле җиденче елда Казган китеп баргач, тәхеткә аның улы Ильяс-Хуҗа менгән. Ә Тимер бәк белән алар балачактан бирле бергә үскән, шуңа егермесе яңа гына тулган дип тормыйча, Ильяс-Хуҗа үзенең ахирәтен Кеш атлы калага әмир итеп утыртып та куйган. Менә шулчак яшь әмирдә ерак бабасы Тахучарның өянәге кузгалган да инде. Алачыкка ия һөнәрчеләр белән кибет тоткан сәүдәгәрләрне, өстәмә салым яисә ришвәт сорап, талый башлаган бу. Тегеләр фетнә куптаргач, кырык-иллеләп ахирәте белән Кештән чыгып качкан. Һич югы вилаять эчендәге сала-бистәләрне талап чыгыйм дип авылларның эченә ябырылса, диһкан белән һөнәрчеләр, корал туплап, каршы кузгалганнар. Бер бәрелеш вакытында Тимер бәкнең уң тезе һәм уңъяк терсәгенә көтүчеләр чүл бүреләрен куркыту өчен ясаган сәрпи уклар эләккән. Тимер шуннан бирле уң аягын беркадәр сөйрәп йөри торган булып калган. Утыз ел буена аны уң кулы да нык кына интектерә, иллә мәгәр Тимер сул ягы белән дә шайтан төсле орыша белә икән. Әгәр турсык төсле өреп кабартылган буш уйдырма булмаса, Тимер яу вакытында яисә ауга чыкканда, җәя дугасын әнә шул ярымчулак, ярымтере уң кулында тота, ә сул кулы белән тәте җебен колагына чаклы тартып китерә ди. Ул югында дистәләгән мәргән аның тәте җебен тартып караган, ләкин берсе генә дә ук койрыгын яңак сөягеннән дә артка табарак китерә алмаган шул. Карап торышка чандыр күренсә дә, Тимер - гаярь, әнә, аның күкрәк сөяге дә арба тәгәрмәче шикелле дугаланып тора. +Ә теге орыш вакытында яралангач, Тимер бәкне шул ук Кешнең зинданына кайтарып ташлаганнар. Ильяс-Хуҗага хәбәр иттергән ул, тик теге хаким моны коткару өчен бармакка-бармак та сугып карамый ди. Ләкин, ни галәмәт, зиндан каравылчылары тоткыннарга шыпырт-шыпырт кына кылыч-хәнҗәр, ә бермәлне сөңге-калканнар да ташырга керешкәннәр. Мәхбүсләр әллә безне сыныйлар гынамы, дип төпченә башласалар, җавап гел бертөрле. +- Ул үз исемен кабатлауны катгый тыя. Аның бик олы түрә икәнлеге турында гына әйтә алабыз. +- Соң, бу чаклы корал бүләк итүче бәндә диһкан булмас инде, байлыгы барын без дә чамалыйбыз, - дип янә төпченәләр, әмма шул ук җавап. +Биктә тотылуларына ике ай дигәндә, ишекләрне ниргәсе-ние белән очырып, иреккә чыга болар. Кеш диварларының тышына ташлансалар, анда шәп киемле җайдак. +- Минем арттан ияр! - дип әмерли бу җайдак качак Тимер бәккә. Инде каладан ерак киткәч кенә, турыдан әйтеп сала. +- Мәрхүм Казган ханның хәзер тәхет тирәсеннән читкә тибәрелгән оныгы Хөсәен мин. Ильяс-Хуҗа - миңа гамуҗа гамуҗасын. Иллә мәгәр аның өчен мин - күптән артык кашык. Ил түрендә лаек урын дәгъва итү өчен миңа терәк кирәк. Сине нык күзәттем, миңа бик лаеклы вәзир була аласың. +Гоҗ Тахучарның гоҗ туруны йөз бормасын, дип карар иткән, ахры, ул Тимер бәкне үзенең кызы Улҗай-Теркен белән кавыштырып та куйган. Шуннан ары өч-дүрт ел буе ятьмә кора-кора, Казган хан оныгы Хөсәен белән аның кияве Тимер шактый көчле гаскәр туплап алган. Ильяс-Хуҗаның тәхеткә менүенә җиде ел тулганда, ауга чыккан хан нөгәрен тулысы белән тар-мар иткән болар. +- Хәзер мин хан! Мин - хан! - дип үкергән ди Хөсәен яланда ук. Ә үзе тугры кияве ягына күз дә салмый икән. +Шуннан соң алты ел узуга, Аксак Тимер Ак-су белән Күк-су буендагы барча кабилә башлыкларын да Хөсәенгә каршы котырткан да чыккан. Фетнә вакытында бабай тиешле ханны әйләндереп аткач, сыңар аягын сөйрәп тәхет янына менгән Аксак Тимер, тәннәрне чымырдатырлык итеп, ярып кына салган. +- Гәрчә Чагатай нәселенең хаклы дәвамчысы булып саналсам да, хан дәрәҗәсен алмыйм, әмир булып калам. Мин үземне ислам диненең корыч калканы дип игълан итәргә батырчылык кылам. Моннан ары фәкать шәригать кануннары буенча гына идарә итәчәкмен. Җир йөзендә Туран каһанлыгы төзүгә ирешмичә, мәңге туктыйсым юк!.. +Шушы изге әләмне Тимер бәк унсигез ел буе җилфердәтә, кичәге ике дистәдән артык мәмләкәт таҗдарлары шушы "корыч калкан" кулыннан баш салдылар инде. Ләкин Тимер бәк тә - һич фәрештә түгел, өлгерә алмый гына. Ул Харәземне пыр туздырып йөргән арада Җидесудагы байтак вилаятьләрне хуҗасыз лапаска кергән төлке урынына Камәретдин әмир талап чыккан. Туктамыш хан юллаган Мәхмүт солтан җайдаклары Әтрар белән Зарафшанны талап узгач, Гаршы каласында Тимер бәк төзеткән Зынҗыр-Сарайны вәйран итеп киткән. Соңгы кайгылы хәбәрне ишетүгә үк, Тимер бәкнең күзләреннән эре яшь тамчылары саркып чыкты, имән кәүсәседәй бармаклары усал йомарланды. +- Алга, бертуктаусыз алга! Камәретдин илә Туктамыш этләрен турап ташлаганчы тукталыш юк безгә! - дип нәүкәрләрдән бигрәк үзен-үзе ярсытып җикерде ул... +Ике дошман чирү белән дә йөзгә-йөз килеп орышырга өлгерә алмадылар. Тимер бәкнең җирне гүелдәтеп якынаюын ишетеп алуга ук, Камәретдин әмир, койрыгын эт көтүе талаган йолкыш бүре шикелле, Тубыл елгасы аша Себер урманнарына кереп качкан. Ә Мәхмүт солтан Ак-су ярлары өстеннән Алтын Урда чигенә чыгып сызган. +Болгар-йортны саксыз узгынчы таяк тидергән кырмыска оясыдай капылт уяттылар. +- Бөек ханымыз сезнең йортка килә! Туктамыш ханымыз барча шималь олысларыннан аерым гаскәр җыя. Чиксез сандагы җайдакларны туплый алырдай ялан билгеләгез! +Карабәк зиһене аша да чамалый, күңеле белән дә күптән сизә иде. Еракерактагы Сәмәрканд әмире яккан дуамал учакның төтене вә очкыны Болгар олысына да килми калмаячак. Хәвефле һәм зәһәр төтен синең бар ил күген басып алган икән, йортыңдагы ишек-тәрәзәләрне җиде катлы юрган-чаршаулар белән томалап интексәң дә, аның сасысы хәтта иң түргә дә үтми калмаячак. Өстәвенә, Туктамыш та гел күрмәмешкә сабышып йөри торган сукыр түгел инде. Мәмләкәттә хәзер Болгар йортыннан да гайрәтлерәк вә җитенкерәк бер генә олыс та юк. Әйе, җирдән калкынырга, сүл җыярга, көрәйгән хәлдә тураеп басарга җай бирмәде түгел, барысын да бирде. Ә көч алгансың, сүл җыйгансың икән, нәкъ сабан аты шикелле үк, сиңа сука арасына җигелергә, хәтта Урда атлы олауны да өстерәргә кирәк. +Карабәк һәр тарафка диярлек йөзәрләгән бердәм чапкын куды. Әмер бер үк төрле. +- Сез сайлаган ялан, ким дигәндә, йөз мең атны сыйдырырдай булсын. Ултикле ат вә җайдакларны ач тоту да, сусату да гөнаһ. Димәк ки, дала янәшәсендә инеш-чишмәкәйләр челтерәп агу күңелгә хуш килер. Аңа өстәп, бөек ханымыз чатыр корырдай урын чамалагыз. Тау башы да, күл буе да кулай. Ханымызның меңбаш илә олугбәкләр җыеп киңәш тотуы бар. Аннары инде гел эш дип кенә әзерлек күрү дә ярап бетмәс. Җәмгымыз да - адәм балалары. Сунар чыгу, иярдән генә торып киек сугу, чаптарлар бәйгесе төслерәк күңел ачулар да булмый калмас. Һәр тарафны алдан күрә белеп, күмәк чамалагыз. +Ни галәмәт, Имәнкала ягына озатылган чапкыннар төркеме атна-ункөн дигәндә әйләнде дә кайтты. Карабәк инде кашларын бөтәрли үк башлаган иде дә, тегеләр аның кырыс карашын өшкереп тә бирми, авызлар - колакта. +- Соң, безнең олыста күңел ятмастай җир, гомумән, бармыни ул? Әнә, кирәк икән, Сарман кирмәне янындагы Зәңгәр тауга, Азнакай бәк авылы күршесендә кукраеп утырган Чатыр тауга мен дә, чыдамасаң, меңләгән казан ас. Ә ул Бөгелмә кирмәне тирәли сузылган Урсал таулар! Сөн ярында, киртә башына менгән әтәч төсле кукраеп утырган Каравыл тау. Шәммәт илә Исәммәт авыллары арасында гөлҗимеш вә чия куаклары каплаган Кызылъярлар! Мөслим янәшәсендә боргаланган Ыкның җәясендә очлымын күккә чөйгән Мәгарә-таш!.. Берсеннән икенчесенең хозурына күчеп йөрийөри без саташып беттек. Безнекедәй гүзәл йортлар беркайда да юктыр! Җәннәт бакчасын күз алдына китерә алмыйча газап чиккән адәм безнең тарафка бер күз атса җитә! +- Туктале, туктале, - дип, Карабәк тыкырдата башларга да мәҗбүр булды. - Мин сезне безнең йорт табигате илә сокланып, күңел ачып кайтыгыз дип озаттыммы әллә? Болгар йортның җәннәткә дә алыштыргысыз икәнлеген мин болай да беләм. Сез нинди урын, кай төбәкне сайлап туктадыгыз? Миңа шуны атап күрсәтегез! +- Безнең йортта сәйран урынын сайлау кәләш сайлаудан да четереклерәк, - дип чапкыннар башлыгы Сәяф һаман элеккечә, сәяхәтен тасвир итеп, авыз суын корытмакчы иде, Карабәк йөзендәге кырыслыкны чамалап, капылт өзеп салды. - Чакмагыш авылы янындагы Нәзарә тау! +- Әһә, Чакмагыш би сатып алган икән һәммәгезне! - дип Карабәк юри генә җим ташлаган иде, җайдакларның һәммәсе дә күкерттәй кабынды. +- Нинди сатып алу, ниткән харам? Җиләк җыярга тукталган сылу кызлар төсле, итәкләрен түм-түгәрәк итеп җәеп салган, сөзәк кенә тау ул. Дөрес, ике якта, дөянеке кебек, ике өркәче бар. Алар хәтта сылу кызны җил-давылдан саклау өчен чыгып баскан ике сакчы кебек. Аста иркен дала, камышлы күл, ә аннары түшәккә менгәч ялындыра торган килен шикелле боргаланып, бөтерелә-бөтерелә аккан Чәрмәсән. И, аның дуамаллануы, и, кылтаеп, кирегә борылышлары! Итәгенең бөрмәләре йә чуклары белән сокланып, артына чишмәләре! Юк инде, юк, бездәгедәй гүзәл ялан-кырлар, инеш-сулар бер төбәктә булмас! +- Уф, менә, ниһаять, авыз суларымны корыттыгыз, - дип, Карабәк тә чиксез канәгать төстә авыз ерды. - Кияүгә бирәсе кәләш урынына мактадыгыз хәтта. Бу чаклы да гашыйк булып кайткач, шул Чакмагыш би авылы янына барып төпләнербез... +Ният иткән авыл тарафына йөзәрләгән олау чыгып китте. Чатыр, колга, киез, тозлаган ит, каклаган каз, корт, он, бал, киптерелгән икмәк, балта-пычкы, урак-чалгы, юрган-ятык, ятьмә, ыргак, савыт-саба, комган - һәммәсен дә, онытмаска тырышып, бик мул төяделәр. Бер уйласаң, куп та кузгал инде, һәрбер тараф әзер. Тик ярамый. Хуҗа үзе дә күренми, фәрман да юк. Кайнар таба өстенә менеп баскан төсле сәер халәт. +Кылны да кырыкка ярырдай булып Болгар диварлары тышында йөгергән чакта кирмән эченнән ай тотылган төсле гаҗәп хәбәр. +- Айзирәгең тулгаклый башлады бит. Үз йортыңда сөенеч, бәхет арта! +Бер ай чамасы ук алдан белә, көтә, тилмерә, хәтта йомырка салган тавык шикелле кытаклый да иде бит, югыйсә. +- Малай апкайт миңа, угыл апкайт. +Ә хәбәрен алгач, көтелмәгән бер хәл, зур могҗиза кебек. И, сәер дә соң бу адәм балалары! +Карабәк абына-сөртенә сараена чапса, тупсада - Алтынчәч. Йөзе корым яккан төсле, нык бүселгән. +- Айзирәк тә угыл табып куйса, кайсысын гына үзеңә алмашка бәк итәрсең икән? +- Алтынчәч! - дип, ата каз шикелле усал ысылдауга ук, Алтынчәч шым калды. +- Мине ташлама инде, ятим итмә безне, дип кенә кисәтүем. Бигрәкләр дә сирәк күренәсең. +Карабәк түр бүлмәләр эченә атылып керде. Соңгы тупса янына килеп җитсә, эчтә нарасыйның тәүге тапкыр аваз салуы. Керергәме, юкмы? Газиз атасының күзенә күренергә әзерме ул бала? +Карабәкнең тын алганын сизеп торганнар диярсең, ишек ачылды да кендек әбисе көлеп пәйда булды. Ак биләүгә төргән сабыйны әтисенә сузды. +- Менә сөен, күз сал әле. Суйган да каплаган, тач синең өлгең бу. +Карабәк биләүне ипләп кенә учларына алды, мәгәр тел дигән әшәке җан һаман тик тормый шул. +- Малаймы соң инде, валлаһи, угылыммы? +- Угыл, угыл инде! Ханнардан кем тусын!.. +Сабыен беләгенә салган килеш кереп, Карабәк, түшәктә ятучы Айзирәк каршында тез чүкте, яңак очларыннан үбеп алды. +- Уйлап куйган исемем бар иде. Аны кушсам, берүк ачуланма. +- Синең угылың бит, җаным, синең каның. Үзең беләсеңдер... +Тураеп аякка гына күтәрелгән иде, баскыч төбендә чапкын. +- Туктамыш хан Чулман тамагындагы Айгыр тавын үтте. Елга буйлап, кораб илә менә. Ике тәүлектән соң Ага-Базарга килеп җитүе бар. +- Менә бер әкәмәт, - дип, Карабәк баш чайкады. - Әнисе, әнисе дим! Урда ханы үзе төбәп килгәч, бәби туена чакырылган кунак сымак булды бу, валлаһи! Әй, ярар соң, туй икән, туй! Исемне дә хан эргәсендә бергәләп куштырырбыз. +Ханны Чулман ярында бар каланы җыеп зурладылар. Туктамыш, мөгаен, мондый ук зурлауларны өмет итмәгәндер. Кораб басмасыннан ярга төшкән чакта бик тыенкы гына кат-кат пышылдады. +- Бу чаклы ук кирәкмәс тә иде. Бу чаклысы барыбер артык сыман. +Кала урамына керә башлагач, Карабәкнең күкрәгенә поскан әтәче аваз салды. +- Минем угылым туды, Туктамыш хан! Син бәби туена килгән төсле булдың... +- Һи, башта ук шулай дип кисәтәләр аны! Ә мин Болгар халкы ханны каршыларга чыккан дип алданам. +Рәхәтләнеп, туарылып, көлештеләр. Билгеле ки, сарай тупсасында Айзирәк терсәк буе гына нарасыйны Туктамышның учларына салды. +- Аты кем булачак? - дип пышылдады кунак. +Айзирәк күзләрен акайтты, Карабәк бар кирмәнне тутырырдай тавыш белән ярып кына салды: +- Ике ел алдарак туганын Алтынбәк дип тамгалаган идек. Монысы шул ук кысадагы Галимбәк атлы булсын. Гомер буе үзем гыйлем илә зиһен атлы үгиләрне татып карамадым. Ичмаса, угылларымның берсе зиһенгә тиенмәсме? +Сабыйны йокысыннан уятабыз дип тормыйча, бу юлы да кешнәп көлештеләр. Ихатага Хөсәен сәед күптән чакырылган иде. Өй түрендә бәби туе атлы мәҗлес чәчәк атты. +Сәяф кул астындагы чапкыннар, валлаһидыр, сайлый белгәннәр шул, бигрәк камил, сылу, күркәм бу Чакмагыш яланы, Чәрмәсән буйлары, Нәзарә тау! +Ике өркәч ышыгына яшереп корылган хан чатыры әзер. Җитмеш киртә тартып, берьюлы биш йөз түрә сыйдырырлык итеп корылган ул. Түрдә каткат киез белән уратылган аерым бүлмәләр бар. Туктамыш хан һичбер төрле нигъмәтне ят итми, әтәче уянса, җилләнеп тә алсын. +Җитез чапкыннар җыелу көнен беренче августка дип оран салган иде. Шундый галәмәтне йола иттеләр бит - иң ерак олыстагылар тәүге булып килде. Бу хикмәткә "улы чолгау ураганчы, атасы урманга җиткән", дигән гыйбарә рас сыман. +Аста диңгез булып җәелгән зур яланга шәфәкъ алдыннан берьюлы өч төмәнгә якын җайдак агылып кергәч, Нәзарә тау итәгенә күтәрелгән Туктамыш та, Карабәкне ике яклап кыскан Көңгер җигән белән Солтан бәк тә бердәм шаккатты. Таш Билбау ягыннан ук җыелып килгән башкорт яугирләре инде болар. Олау таккан койрык һич күренми. Әйтерсең лә ялан түренә тау итәге буйлап җиһанда тиңе булмаган буар елан шуыша-шуыша керә. Ләкин елан сыман шома, түм-түгәрәк түгел шул бу ташкын. Ул үз өстен сөңге урманыннан хасил түбә белән япкан. Үзе күндәм, үзе елгыр атлар юыртып кына бара. Сыртлары белән гаярь ирнең күкрәгеннән артмас тәбәнәк һәм талымсыз бу атлар тиктомалдан кешнәү дигән чирне, юкка-барга тибешүне белми. Хәер, аларның җайдаклары да күрше-күлән өстенә яу йөрү, читне талап баю дигән чирне йоктырмаган әле. Карабәк җиде ел буена хәйран калып яши. Мәскәү кенәзләре, әнә, Тверь җирен, Суздаль дружинасы Рәзәнне талаудан ямь таба. Ләһләр әле татар, әле валах белән мадьяр өстенә яу йөри. Каф тау өстенә гөрҗи белән әрмән сыеша алмый. Җидесу аръягын инде әйткән дә юк. Анда тилемсә Аксак үзе дөмекмәсә, озак сузмыйча, ул Сөләйман суфи белән Камәретдиннәрне генә түгел, газиз барлас кабиләсен, ак вә кара мангытларны, кыргыз-кайсакны да кырып бетерәчәк. Алай тезеп китсәң, татарда да шул ук бер чир инде. Әнә, Мамайның Хаҗитархан белән Актүбә өстенә, ә тегеләрнең, җавап вә үч итеп, Кырым илә Көбә үзәннәрне барып талавына ничә генә еллар үтте әле! Юк, урысы да, мангыты, кыргызы, татары да тәртә арасына керә, тәүбә итә белми. Һич югы башкорт кабиләсенең үз эчендә мондый кайгылар юк. Башкорт урысны барып талау, Каф таудагы гөрҗи белән аланнарны сую дигән чир-зәхмәттән азат. Карабәк ике мәртәбә Таш Билбау өстенә дә сәфәр кылып кайтты. Башкорт ырулары күбесенчә шул тау итәгенә сибелеп, мал үрчетеп, кыргый бал суыртып, сунар юлына йөреп, мыштым гына гомер сөреп ята. Алар шушы чаклы чирү җыеп китерергә сәләтле дип кем уйлаган! +Карабәк янә-янә сокланып күз йөгертә. Әлләни шапырынырлык шайман булмаса да, ирләр бер үк чамадагы киемгә төренгән - өсләрендә каймалы тун, башларында төлке яисә кеш тиресеннән тегеп кигән бүрек. Сыртына ике-өч төрле җәя эләктермәгән сыңар гына да ир күренми. Карабәк нык белә: кечерәк җәяләре - тиен, сусар, куян, төлке сыман ваграк җәнлекләрне ауларга чыккан чакта ук очыра торган аткы, ә зурракларының берсе - сызгырып очучы, киң колаклы уклар өчен ясалган яу җәясе инде. Башкортларда, гомумән, сунар эшенә өйрәнмәгән бер генә малай да юк, аларның хәтта көянтә чаклы бәләкәй буйлысы да тиен-суарларны күзенә ук очырып кына, тиресенә зыян китермичә, чукып ала белә. Билгеле инде, сунарчының хәнҗәре һәм пычагы булмый калмый. Әнә, җайдаклар да сыер-бозау тиресеннән тегелгән итек балагына - пычак, билләренә икешәр-өчәр садак, хәнҗәр-кылыч тагып җыелганнар. +Буар елан дала өстенә тезелеп урнашуга, карсак буйлы алмачуар атлар сыртыннан өч төмәнбаш шуып кына төште. Башкортларда хан вә әмирләр юк, ыру башлыклары арасыннан аксакаллар - үзләре үк сәрдәр. Боларының каеш аеллары саф көмештән, өсләрендә җиз тәңкәле көбә. Җитез, тиз йөриләр. Өчесе тиң Туктамыш алдына тукталып тез чүкте. +- Баскорттарнын җалаер, бөрҗән, мең, көзәй, җурмат ырулары һинен сакыру буенса килеп етте, бед ерак һәфәргә лә әдер, боерың гына бедгә, бөек хан хужамыз. +- Рәхмәт, рәхмәт, мин искиткеч мәмнүн, - дип җаваплады Туктамыш, төмәнбашларның һәр өчесен кочагына алып. - Без сәфәргә әле бүген-иртәгә генә кузгалмабыз сыман. Хәзергә дала буенча таралып урнашыгыз, ял итегез... +Чиратта көтеп җиткергән төмән Мәскәү белән Тверь калаларыннан килгән булып чыкты. Җиде-сигез еллар элек бер-берсен сытып бетерердәй дошман иде болар, бүген кирәк булса, хәтта үбешәләр. Болар төмәнбашны сайлап интекмәгән, Мәскәү кенәзе Василий да, Тверьдагы Борис белән Рәзәндәге Алексей да үзбаш булып йөри. +- Ә Җүнкаланың күндәм кенәзләре Василий белән Семён ни рәвешле бу юлы миңа буйсынмаска батырчылык итте? - дип, Туктамышның ярсып җикеренүенә каршы урыс сәрдәрләре әүвәл иңбашларын гына сикертте. +Сер хан чатырындагы мәҗлес янында гына берникадәр ачылгандай итте. Карабәкнең колагына янда утырган Алексей пышылдады. +- Җүнкаладан Семён купкан иде, Мәскәү кенәзе "без Муромда әле ике атнадан соң гына җыелабыз", дип ялгыш юлга кертте. Семён хәзер инде арт мукшы урманнары аша узасы бар. Ә мукшылар үчле. Аерым-аерым йөрсәң, аларның урам эте урынына тотып тукмавы бар. +Кара, кара, Мәскәү кенәзе дә йоклап утырмый бит. Ул да әүвәл, Туктамыш колагына иелеп, нидер пышылдады, тегесе ияк каккач, учларын Нәзарә тавындагы өркәчләрне дә уятырдай итеп шапылдатып алды. Килешенгән, шартлы хәбәр икән. Чатыр ишегеннән кайсы алма-чия, кайсы каз итләре тулы тәпси тоткан япь-яшь кызлар кыр казлары сыман тезелешеп керде. Үзләренә берүк күз тимәсен! Маңгай өсләрендә энҗе-мәрҗәннәре белән ялык-йолык килеп торган кәккүш, иңнәрендә якалары, җиң һәм итәк очлары көмеш җепләр белән чигелгән алсу, зәңгәр, кызыл, яшькелт күлмәк. Аккош канатыдай нәфис куллар алга таба сузылган, билкәйләре үзенә дәшеп тора, болан баласыдай тектек итеп, еш-еш атлаган, төп-төз аяклары һаман-һаман дәрт кенә өсти сыман. Ә ул эре алма яки нәни кавын кебек булып тулган һәм атлаган саен дерт-дерт сикергәләп торган күкрәкләре үзләренә тартып, ымсындырып, сихерли дә сихерли шул инде! +- Аһ, гүзәлләр! Тач аккошлар! Юк, хур кызлары, хур кызлары болар! - дип, һәрберсе бәя биреп чыкты. +Туктамышның ике ягына ике сылукайны кертеп утырттылар. Валлаһи да, чибәрләр, тел-теш тидермәслек. Карабәк тә еш-еш күз ташлады. Уңдагысы бигрәкләр дә Алтынчәчкә тартым. Төпченә башласаң, хәтта сеңелкәше йә кардәше булуы да мөмкин. Ләкин ни хакына гына төпченергә? Бу сылукай бүген барыбер Туктамыш түшәгенә сузылып ятасы бит. Чит-ят яры, чит-ят карлыгачы. Алтынчәч шикелле үк кайнар микән, назлымы икән әле? Күкрәк таучыклары моның да ким түгел. Әмма... әмма иреннәре бигрәк нечкә, җеп шикелле икән. Димәк, усал. Аннары моның күзләре дә Алтынчәчнекедәй, күл суы шикелле, зәп-зәңгәр түгел бит, яшькелт-соры гына. Әле кендек асларында, бот тирәләрендә җыерчык йә сыр булуы да мөмкин. Юк инде, юк, аның Алтынчәче белән Айзирәккә җиткән гүзәл затны һич тапмалы түгел!.. +Чынлап та, берзаманны Туктамыш соры күзле чибәркәйне култыклаган көе кереп югалды бит. +- Шабаш! - дип уң кул бармагын иреннәренә тидереп дәште Василий кенәзләре, Нәзарә тавының төп хуҗасы сыман. - Бетте, таралабыз! Яшь парга назлану өчен җай бирергә кирәк!.. +Мондый үтә нечкә, мөһим мизгелләрдә хәтта тел белмәгән инсаннар да тәрҗемә атлы киртә-күпер сорап маташмады, ыңгырашып тормыйча да бик тиз таралдылар. Ә таң аткач, Василий гына түгел, хәтта атасы Дмитрий Иван угылы да дистә еллар буе хыялланган бүләк. +- Бөек хан фәрманын санга санамыйча, яу сәфәренә махсус дружинасын юлламаган өчен Семён Константин угылын үзбаш кенәзлектән алып атам! Стародуб олысы илә идарә итү өчен ярлык Василий Дмитрий углына тапшырыла!.. +Сүзсез дә аңлашыла - Мәскәү чибәренең чатырдагы мунчасы, ай-һай, кайнар булган!.. +Чакмагыш даласындагы җайдак саны унике төмәннән артып киткәннән соң, Туктамыш хан, ниһаять, Җаек дәрьясына төбәп юлга кузгалырга әмер бирде. Әүвәл шактый кызу юыртканнар иде, Ашкадар елгасын кичкән чакта гаҗәп сәер хәлләр булып алды. +Кичү урыны өчен ертауллар алдан ук биш-алтылап сайлык табып куйды, юкса. Ләкин меңбашлары авыз ачып бару аркасында, Мәскәүнең бер зур олавы белән Болгар каласыннан бирле килгән ризык-шайман тулы арбалар бер кичүгә килеп тыгылганнар. Арбакашлар хәтәр усал ашыктырган, ахры, суы ияр өзәңгесенә җитәрдәй тирән бер урында унбиш-егермеләп арба үрәчәләре белән бер-берсенә атланып ябышканнар. Атлар пошкырыша, буа сыман киртә барлыкка килүдән агымсу тагын да күтәрелеп, чоңгыл төсле кайный. Ирләр урысчалап та, татарчалап та яман сүгенешә. Мондый мәхшәр купса, тинтәк ирләр табылмый каламы соң! Шундый бер-ике сантые чыбыркы уйнатуга, ат-бичаракайлар тәртәләргә тибеп сикеренә, ярсуыннан кешни. Ләкин бер генә малкайның да һичбер гаебе юк, хуҗасы бозау булганга ыргак-тозакларга килеп капканнар бит! +Егермеләп менә шундый тоткын, елга суына чумып, үрәчәләрне аралый башлаган бер мизгелдә Мәскәү ягыннан килгән урыс ире белән Болгар яклы яугир бугазга-бугаз килеп сугышырга тотынмасыннармы! Ярый әле кулларында балта-кылыч, пычак-хәнҗәрләр юк, сәфәр тыныч баргач, коралларын арба түренә салып ыргытканнар. Иллә мәгәр икесенең дә йодрыклары бәләкәй чүлмәкләр шикелле хәтәр саллы, борыннарыннан, авыз читләреннән чәчрәгән кан тамчыларына карап тормыйча, әтәчләр шикелле һаман чукышалар. Әүвәл бу орышка бер юаныч, күңел ачу гына итеп көлешә-көлешә читтән генә күзәткәннәр иде, кызган башлар арба түренә ташланып, балталарын эләктерүгә, иңнәренә килеп сарылдылар. +- Михайло, окстись, не дури, чертяка! Это же их земля. Сейчас мы десятерых побьём, а ночью они сотню наших вырежут. +- Борһан, җүләрләнмә! Урыс белән тапма да, бүлешмә дә. Алар бер басуга чыгып утырырга да ярамый. Каберең якын булмасын, беләсең бит! +Меңбашлары килеп камчы белән яра башлагач, бик тиз суындылар. Сораша башлагач, икесе дә бер-берсенә күрсәтеп, тик аклана. +- Вот этот гадина убил нашего Бренко из арбалета на Куликовом поле. И он же потом, вторым выстрелом, снёс червоный наш стяг. Вовек не забуду! +- Мин үрәчәне ычкындырырга дип иелгәч, яннан килеп үзе тондырды бит. Урысның иртәнге акылы төштән соңга ярамый. Нигә миңа килеп бәйләнгәнен мин кайлардан белим? Ә бер җай чыккач, мин дә, кинәнеп, тәннәр язып алдым. Мин аның каршына ясак күтәреп бармадым, ул кабих җан безнең алга яхшатланып, мүкәли-мүкәли, үзе килде ләса, бик үк сикермәсен! +Аңлашу тынуга, барча ирләр, Ашкадар ярындагы йомраннарны уятырдай итеп, гор-гор көлештеләр. Меңбашлары якаларыннан сөйрәп бер-берсенә каршы куйганнан соң, калай әтәчләрнең кочаклашып дуслашудан гайре чарасы калмады. +- Да, ты уже свой, свой! Впредь мы навеки! - дигән булды үгездәй Михайлосы. +- Һе, урыс белән дуслашсаң, балтаң билеңдә булсын. Валлаһи, хак икән, - дип көлдерде дус-ишләрен кичәге Борһан мәргән... +Ходайга мең шөкер, шуннан ары яңа чоңгыл-кичүләрдә туры килмәделәр. Туктамыш хан шушы чәкәләшүдән сабак алды, ахры, урыс төмәне белән мукшыларны Җаек белән Сакмар кушылган иңкүлектә калдырды да китте. Аеруча моңа Василий кенәз яман котырынды. +- Мин дружина ирләрен ерак яу сәфәренә дип котыртып алып чыктым. Йөзәрләгән өстәмә олаулар да алдык. Без буш кул белән борылабыз икән, ни +- Сез монда поскында, - дип юатырга мәҗбүр булды Туктамыш хан. - Хәвефлерәк хәбәр юлласам, безнең эздән шундук ыргылырсыз. Яулар алда әле, алда яулар... +Җаек - азгын елга. Бер урында талгын гына, җәелеп тирбәлә дә, сыер-сарыкларын көтүгә куарга соңарган яшь киленнәр сыман кинәттән уянып, сикергәләп ага, кайный башлый. Җаекның кәефен чамалап, аның аша кичү урыннары сайлавы да кыен. Әле генә яр читләрендә чишмә суларыдай талгын чылтырый ул, шуңа алданып ашык-пошык чумсаң, елга уртасында сине чоңгыл көтә. Шул, тилерәк булганга, төпләрендә чуртан-җәеннәр дә, мәрсин балыгы да мыжлап тора аның. +Сарайчык каласына туры китеребрәк төмәннәрне каршы якка күчерә башлагач, төмәнбаш һәм бәкләргә тын алырга беркадәр ара чыкты. Хан казаны, әлбәттә, аерымрак, шулай да, Карабәк Туктамыштан барыбер читләшмәде. Хан янына сәгать саен чапкыннар өстәлеп кенә тора, мәгыйшәт агышын күзаллавы җиңел. +- Хәсән бәк сөендерә. Безнең чирүгә берәр атнадан соң чиркәс илә кыпчаклар, Мираншаһ этләреннән качып котылган кыргыз җайдаклары белән аланнар да килеп кушылачак икән, - дип хәбәр уртаклашты хан, һич тә көтмәгәндә. +Бәйләрбәген тәүлегенә унар тапкыр телгә алалардыр, Карабәкнең теле гел кычытып тора, айлар-еллар буена күңелен кытыклаган сорауны һаман-һаман ярып сала алмый. Менә бүген алар икәүдән-икәү генә, Туктамышның тел төпләрен тарткаласаң ярый. +- Син Сауранны алгач, Тимер-Мәликне дә, Балтыкчы бине дә кылычтан үткәргәнсең, анысын борын асты кибә башлаган һәр такырбаш белә, - дип ипле, талгын тавыш белән генә ялкын кузгатты ул. - Хәсән бәк хакында да, менә, Ырыс хан янында иң ышанычлы бәк, соңрак хәтта бәйләрбәге булып та саналып йөргән, диләр. Еллар узып китте, ә мин аңлый алмыйм. Хәсән бәк тә синең шәхси дошманың булып торган лабаса. Шулай икән, нишләп фәкать аны гына исән калдырдың син? +Туктамыш бу сорауны көтеп йөргән сыман, көлемсерәп кенә җавап тотты. +- Мин синең, Сарайга килгән саен, Хәсән янына сугылып чыгуыңны беләм. Нишләп безнең араны үзе аңлатмады, монысы сәеррәк. Хәлбуки, аның үзенә аңлатып бирү, мөгаен, читенрәктер. Чөнки адәм балаларының күңеленә бер тапкыр корт кертсәң, аны мең шифа белән савыктыру авыр. +Туктамыш казан астына кыска итеп чабылган чыбыкларны гына ташлады да үзе берникадәр ераккарак күчте. +- Ә Хәсәнгә килсәк, менә болайрак ул. Син беркадәр бутыйсың. Мин Тимер-Мәлик белән Балтыкчы бине җәзага тарткан чакта Хәсән Күк Урданың бәйләрбәге түгел иде инде. Хәсән ул Ырыс хан янында гына гел-гел түрдә булды. Ырыс хан аяк сузуга, Токтакыйны бәреп төшерделәр, тәхеткә Мәлик-сәрхуш ия булып куйды. Сәрхуш оясына акыллы баш сыймый, Хәсән бәкне дә читкә типте бит ул. Бәлки, Мәлик эргәсенә инде үзе дә ыргылып тормагандыр. Кыскасы, Сауран миңа капка ачкан чакта Хәсән анда беркем түгел иде. Андый кеше дошман була алмый. Шуңа күрә җәзалау турында сүз кузгату һич урынсыз иде. +- Менә шулай гади генәмени? - дип, барыбер, аптыраудан туктамыйча сорау бирде Карабәк. - Ә ничек аны олугбәк итеп диваныңа алдың? +- Менә монысы чыннан да сер инде, - дип, Туктамыш шаяртып кына бармак янап алды. - Син минем шул кадалып киткере Сауран янында өч тапкыр җиңелеп качканны ишеткәнсеңдер, шәт. Беренче тапкырында мине Карача мирза борадәрем чаптарлары бүләк итеп куйды. Өченче тапкырында чаптарлар коткарды, гел аларга рәхмәт укып яшим. Ә менә ике арадагысын, икенче котылуны чын могҗиза дип атасаң да була. Төмәннәрне Токтагый, сыртланнар шикелле, арттан ябырылып тар-мар иткәч, Ак-су ягына чыгып ычкындым мин. Ниндидер үтә елгыр җайдак куа чыкты. Уклары минем колак төбеннән, хәтта култык астыннан да сызгырышып оча. Чамаладым инде, гаҗәеп шәп мәргән бу. Укларын юри тидерми, мин качакны өнсез калдырмакчы. Шул Газраилдән качыйм дип ярга таба кырт борылган идем, аргамакның бер тоягы иске йомран оясына туры килгән. Чаптарымның бер сыйрагы шартлап кына сынды, җаныкайның. Мәтәлчекләр ата-ата очып төшсәм дә, тын алып ятарга ара юк бит. Өстемдәге көбәләрне салып ташлый-ташлый, Ак-су эченә чумдым. Икенче як ярга тикле ара ерак, ике йөз адым чамасы бар да бардыр инде. Артка таба караш ташлап, кызу-кызу йөзәм. Ә минем Газраилем ияреннән төште дә яр өстенә басты. Хәзер моңа чаптар да комачауламый, минем баш өстеннән төп-төгәл бер карыш ара калдырып, ук артыннан укны очыра бу. Уңга-сулга ташланмакчы булам, су төбенә чумам, тәмам сулыш капты. Гел бер урында чәбәләнгән сыман. Шулай да, елганың яртысын йөзеп үттем, ниһаять. Эчкә җылы йөгергәндәй итә. Газраилем инде укны очыртып җиткерә алмас, дигән шайтан уты да кабынгалап алды. Һәм нәкъ шул мизгелдә әүвәл бер ук минем чәчне тырмап-ялмап үтте, аннан икенчесе. Юк, юри интектерә, газаплый бу, каһәр. Инде соңгы тапкыр чумармын да ярга тикле бүтән чыгып тормам, дип кенә хыяллана идем, шалт иттерде дә, минем уңъяк беләк өстенә бер ук утыртты бу. Чамалаган, әлбәттә, сөяккә тидермәгән. Сыңар кул белән ярга чаклы иштем. Мөгаен, ул сәрпи ук та очыра алган булыр иде инде, ләкин җәясен башкача корып маташмады. Шул Газраил аркасында гына мин исән-сау калдым. +- Әстәгъфирулла, чынлап, зур могҗиза! - дип, Карабәк баш чайкады. - Аңлавымча, синең Газраилең Хәсән бәк булып чыккан да бит инде. +- Әйе, нәкъ шулай, Карабәк-Габдулла хан. Ул үзе моны искә дә төшермәде, Сыгнакта утырган чагында бер ауга җыенып чыккач кына чамаладым. Күзәтәм, моның кулы бермәлдә дә ялгышуны белми, кирәк икән, әрлән-йомранны да йә башына, йә тәпиләренә тидереп кенә чүки. Ә аның ук очыру ысулы бер үк төрле. Бервакытны, хәтта, сәрпи ук колагы белән бер җайдакның сыңар өзәңгесен кисеп төшерде бу. Шуннан маңгаена туры бәреп сорыйм. "Теге чакта җен шикелле куган бәндә син идең бит", дим. Әүвәл танымады, бераздан гына сынды. "Мин, әлбәттә, сине юри качырдым, - ди. - Токтакый да, Тимер-Мәлик тә аталары Ырыс ханга лаек була алмады, ә Урдабыз каты куллы хансыз таркалачак, ичмаса, бу калсын. Аның артында Аксак Тимер тора, Туктамыш барында ул безнең өскә ташланачак түгел дип сине сайладым", - ди. Юкса, минем Сыгнак хуҗасы булырга да өлгермәгән, мескен башкайларым җиңелүдән чыкмый азаплана иде бит әле, ә Хәсән менә, барыбер, күрәзәлек иткән булган инде. Валлаһидыр, хикмәт!.. Ләкин Хәсәнне соңыннан ул мине исән калдырган өчен дип кенә өскә күтәрмәдем, икмәктер, Карабәк. Ни аяныч, Хәсән кебек, синең кебек ил сынмасын, Урда чәчелмәсен, дип җан атучы сирәк. +Җидесуга кергәч, Туктамыш Аксак Тимер тарафына махсус илче куды. +- Туктамыш ун төмәнне җитәкләп үзе килә, - дип тәкрарлады шаһсолтаннар белән очрашуда эт каешы кебек шомарып беткән Карача мирза. - Шарты фәкать бердер - Туктамышның гомерен кыярга дип булгак әзерләгән Идегәй белән Тимер-Котлыкны кире кайтарып бир. +Аксак Тимер җиз торбаныкыдай тавышы белән ихахайлап көлде. +- Ә мин аның ни сәбәпле ут йотуын беләм. Ул Ырыс хан утарыннан качып, минем куен астына башын тыккан чакта, мин ул көчекне кайтарып бирмәдем бит. Үзем чәркә таптым, үзем симерттем дә Ырыс-дошман өстенә өстердем мин аны. Ул имчәк таба алмаган бозау сыман берни кыра алмагач, шәхсән үзем бардым һәм Сыгнакка утыртып та кайттым. Мин кеше иттем, мин хан иттем, ә ул, мәнсез, биткә лачкылдатып төкерде. Инде үзенең араныннан нәкъ шундый ук бәкләр качып киткәч, астына су йөгерде. Минем йә Идегәйне, йә Котлыкны симертеп, аның өстенә ташлатудан курка. Әйдә, калтырансын. Әзер ханнарны үз утарымда бәйдә тотып торгач, ул миңа каршы бик чамалап өрер... +Туктамыш туганы Карачадан башка төрле сүзләр көтми иде инде, кабаланып, алга кул изәде. +- Җидесудан көл калдырып узам! +Әйе, Яссы каласын уйнап кына яуладылар сыман. Ирләрнең байтагы моңа чаклы бер дә яу йөрмәгән, аларны җикереп-камчылап та туктатырлык түгел. Яссыдан соң, юл өстендә очраган эреле-ваклы сала-кышлакларны талый-талый, Сәмәркандның үзенә үк төбәлеп ашыктылар. Туктамыш Себер карурманнары эчендә посып яткан әмир Камәретдинне чакырып, Тубыл аръягына елдам чапкын юлларга онытмады. Барча гамәл рәте белән, ипле генә бара иде сыман. +Әллә шайтан аяк чалды, әллә Ходай Тәгалә тагын артын куйды, Туктамыш хан Сәмәрканд юлында борыны белән таш өстенә каплангандай булды. Кайда гына яшеренеп яткан да, кайсы шайтаны төртеп уяткандыр - Сырдәрья тамагына якынаеп килгән бер сәгатьтә җир өстенә котып салкыннары китерде дә орды. Шуңа кушып, йөзәрләгән дию сулышыдай коточкыч җил купты, әллә каян күтәрелгән энәле боз болыты адәм балаларының күз кабакларын, яңагын, муенын, колакларын әле сәрпи ук канаты, әле пычак йөзе төсле телгәләде. Аннан да яманы - энәле боз кисәкләре нәни, әмма зәһәр хәнҗәр урынына атларның да борын яфракларына, күзләренә килеп кадала, өнсез калган чаптарлар, бүре тешләреннән качарга җыенгандай, ышыграк бер оя эзләп сикеренә, катып беткән куллары белән тезген тота алмаудан, җайдаклары тояк астына, төбен җуйган арбадан төшкән капчык төсле, коелышып кала. Тоякка изелүдән ирләр җан тавышлары белән ачыргаланып кычкыра, ис-акылын җуйган атлар кешни. Үзәнлекнең эче тулы мәхшәр, яр өсләре - тоташ гарасат. +Күз ачкысыз буран ике көн, ике төн буена котырынды, яр аслары - егылып аяк-билләрен сындырган атлар һәм җайдак ирләрнең йөзәрләгән мәете белән тулды. Өченче таңда коточкыч җил беркадәр басылуга, Туктамыш хан ничарадан бичара әмер игълан итте. +- Ризык олаулары кайда адашып калгандыр, очына чыгучы юк. Ачлыктан атлар кырыла, үзебезнең дә хәлләр үтә мөшкел. Үләт атлы афәт кузгалганчы, төмән-төмән булып, төрле тарафларга юл алыгыз. Ирләрегезгә вә атларга ризык табу мәшәкате үзегезгә кала. Аз гына аякка басуга ук, йодрык булып янә тупланырбыз. +Юк, Туктамыш хыялланганча, ансат кына туплана алмадылар. Күз ачкысыз буран һәм гарасат бер Туктамыш гаскәренә генә килеп ябырылган, ә Аксак Тимернекеләр, уртак гайбәт тапкан кодачалар төсле, өф-өф итеп кенә чәйләр эчеп, коймакларын кабып, җылы учак янында посып утырганнар. Туктамышның төмәннәрне таратуын белеп алуга ук, билгеле инде, карт бүреләр ботларыннан каптырып, таларга тотындылар. Аксак Тимер үзе, азгын ирләр төсле, Сырдәрья буйлатып, аяк очларына басып атлагандай, шыпырт кына килгән дә ятим баладай яклаучысыз калган Әтрар белән Сыгнак калаларын басып алган, алай да эссесен басмагач, Урда җире аша Җаек елгасына таба юнәлгән ди. Җитмәсә, Туктамыш үз артыннан ташланмасын дип, ике сатлыкҗан - Күнче углан белән Тимер-Котлык кул астындагы төмәннәрне ханга каршы юнәлткән бит әле. Дөрестән дә, Туктамышка Ырыс ханның ике алмашына каршы яуларда шактый көннәр әрәм итәргә туры килде. Ниһаять, шул Ырыс этләреннән котылып, Аксак әмир эзенә баскан гына иде, тегесе урау юллар аша, аяк табаннарына ут капкандай, кабат үзенең Сәмәрканд ягына борылып киткән. Юкка түгел. Туктамыш төмәннәре Ырыс алмашлары һәм Тимер бәк белән куышып йөргән арада Җидесуга - шималь ягыннан Камәретдин әмир үзе, ә Иссык-күл тарафыннан ул Магулстаннан чакырган яңа чирү бәреп кергән икән. Котырынган Аксак, бер көтү ау этләре уртасында калган ана бүредәй ярсып, әүвәл әле Камәретдин, әле Магулстан чирүе өстенә ташланып бәргәләнгән. Аксак Тимер, валлаһи да, ана бүредер шул, икесен дә кире бора алган. Камәретдин, бичара, янә Себер карурманнарына кереп яшеренгән, ә Магулстан чирүе котылып кала алмаган. Аксак аны Иссыккүлгә чаклы, эт өере урынына, чыбыркылап куган. Нәтиҗә шул: мәркәзләре Алматыны яулап, Магулстан җирен тәмам буйсындырган... +Сарай каласына кайтып егылганнан соң агылган хәбәрләр Туктамышның табан астына да учак якты. +- Җидесудан барча төмәнбашлар да әйләнеп кайтмаган бит. Идегәй һәр төмәнбаш янына да тегеләр сәфәрдә чагында үгетчеләр юллаган булган икән. Бакши морза, Турчак углан, Хаҗетдин, Айдын бәк - барчасы, икешәр-өчәр мең яугирләрен ияртеп, Идегәй аскан казан хозурына барып кушылганнар. +Туктамыш әле бу хәбәрне дә тамак төбенә килеп утырган сөяк кисәгедәй бик авырлык белән йоткан иде, аның артыннан тагын да утлырагы. +- Син урыс төмәненә кире үз кенәзлекләренә кайтып китәргә рөхсәт иткәч, ярты юлда аларны Мәмәт-Хуҗа илә Әхмәт-Кадыйр әмирләр куып җиткән. Туктамыш белән Аксак Тимер, ике бүре сыман, сырт кабартып, йон туздырып сугышырга ябыштылар инде, берсен икенчесе бугазлап ташламыйча, аларның тынасы юк. Һәр таң аткан саен үлем көтеп булмый, үзегезнең янга сыйдырыгыз, сезгә иярәбез, дип Василий кенәз каршына тезләнеп ялварганнар. Ә Мәскәү кенәзенә тантана итәргә нигез генә булсын. Чукынасыз икән, кабул итәм, дип шарт куйган ди теге. Безнекеләр сүзсез чукынганнар. Шул иманын саткан ике этҗан янына кичә генә синең түшәк биең булып торган мүкләк соран Бәхти бәк тә барып кушылган бит. +Туктамыш хан чигәләренә ябышты да бөгелеп кенә төште. +- Илен генә түгел, иманнарын да сатучы кабих җаннар кавеме пәйда булды. Ошбу чирдән котылырмы татар? Әгәр мондый хафа үләт төсле азса, безгә - ясин! Хурлык, хурлык! +Бакча арасындагы ызаннарны бүлә алмаган өчен, читәндәге киртәләрне йолкып, урам уртасында кан чәчрәтеп сугышканнан соң рәхәтлек кичереп таралышкан дуамал күршеләр төсле, Җаекның ике ягындагы Урда каһанлыгы белән Сәмәрканд әмирлеге дә коймалар артына кереп бикләнгәндәй булды. Җаек үзе кичтән, йә күршедәге кода-кодачасы, йә келәт белән лапас арасында тыр-тыр йөреп арыган карчык кебек, өстенә кәҗә мамыклы аксыл, калын шәлен ябына да төне буе акрын гына гырлый. Иртәнге кояш нурлары йә сызгырып искән җилләр генә аны әүвәл чукларын, аннары инде шәлен бөтенләе белән тарткалап-йолыккалап, татлы йокысыннан уяталар. Елга төнне йоклап уздыруына үкенгәндәй, көне буе тагын толымнарын саташтыра-буташтыра бөтерелеп ага, юлында терсәген тырпайтып торучы пырдымсыз яр-кыя очрадымы, үчләшкәндәй кайный, аннары тынычлап ял итәрдәй үзән-сайлыклар эзләп, һаман алга ашыга, кабалана. +Элек Җаек чик сызыгы түгел, аның хәтта сай кичүләре дә Сәмәрканд, Үргәнеч, Алматы, Сауран базарларына ашыгучы сәүдәгәрләр олавыннан яки өркәчләре арасына ефәк-постау, читек-кәвеш, көбә-калкан, Шам кылычыхәнҗәр, Коръән-Шәриф, чәй-дөгеләр, хәлвә-каклар, йөзем-анар, күн вә киез төягән дөяләр кәрваныннан кайнап тора иде. Кәҗә-сарык, колын-тайлар, елкыдөя көтүләрен бер-берсеннән качып-урлап кына каршы як җәйләвенә күчереп утлаткан башкорт-мангытлар, кыпчак-бәҗәнәкләр, кыргыз-кайсарлар да тик тотмады алай елга суын. Капма-каршы ярдагы ил-гавамнар белән бергә Җаек та кайнады, тынгылык күрмәде ул. Ә хәзер елганы корбан мал эзләп чабучы бүре-сыртланнар кичә дә, адашкан олаучы һәм дәрвишләр чыккалый. Зиһенен җуйган хакимдарлар халыкларын гына түгел, табигатьнең үзен саташтыра. Чөнки хәзер көпә-көндез, кояш нурлары астында көмеш тәңкәләрен уйнаклатып, көмеш тасма кебек ялтырап аккан көенчә дә йоклый, йоклый Җаек. +Аның каравы, елга суын хәзер төнлә ерткалыйлар. Җаек бүген сазаган кыз, тол хатыннар кебек. Сәмәрканд ягындагылар тәмам ияләште. Һәр төн саен кырык-иллешәр җайдак, аның толымнарын, күкрәкләрен, бәгырен таптап, көнбатышка уза. Кайвакытта яр өстендә шулар Идел ягыннан Сәмәркандка таба ашыгучы көндәшләре белән очрашалар. Сөйләшүләр озак яңгырамый. +- Идегәй мирза мине Кырымдагы Яүләш бәк хозурына төбәп юлга куды. "Туктамышны чөйсәк, баш вәзирлек - сиңа, төмән ияртеп килә алмыйсың икән, безне көткән яуда арт ягыннан када", дигән сүзләрнең җеген-җеккә тапшырырга боерды. Поскын нөгәр тозагына барып эләкмәсәм ярый да бит, без, әрвахлар, Ходай кулында шул. +- Мин Болгар әмире яныннан кайтып киләм. Ул Идегәй хозурында хәтта бәйләрбәге булуга да риза түгел. "Яудамы, җыендамы - кайда гына туры килмәсен, ул кабахәт җанны үз кулларым белән кыячакмын", ди. Бернинди байлыкка, дәрәҗәгә кызмый, Идегәйнең вәгъдәләрен тезәргә тотынсаң, шартларга җитешкән шикелле ярсый башлый. Аның кулыннан көч-хәл илә чыгып кача алдым, тилемсә Идегәйдән котылып булмас инде... +Берникадәр ара буе тагын тынлык, Җаек черем итәргә дип онытылган сыман. Ләкин дала ягында янә тояк тавышлары, яр өстендә тагын өзек-өзек сүзләр. +- Аксак Тимер Туктамыш хан юллаган илчене кире куган. Идегәйне сораганчы, хатынымны сора, миндә алар бер дистәдән артык. Син - изгелекнең кадерен белми торган, игелексез ишәк. Идегәй миңа бөтен Урда халкын син ишәккә каршы эт урынына өсләтү өчен кирәк, дип тик тора ди. Теге илче, бичара, кайтырга да курка, аптыраганнан Себер ягына, әмир Камәретдин канаты астына китеп барган икән. +- Кайтыргамы-юкмы, мин дә белмим. Идегәйне суеп булмасмы дип, уннан артык җасус юлладык бит инде. Ул кабих җан үз тирмәсен өчәр катлы ашый торган бер кош кайтарган ди, ә ул хөрәсән чит-ят исне ун адымнан сизә, тупсага да килеп булмый икән. Идегәй, явыз, безнең биш шымчыны тотып ботарлатты. Мин әйләнеп кайтсам, Туктамыш та кимен куячак түгел. Ул үз хатыны Тәүлинбикәне дә карачкы урынына чапкалаган җәллад, үзең дә беләсең бит... +Җаек өстендә тынлык. Озак тормас төсле. Күндәмлек, коллык, буйсынулар мәңге-мәңге сузылмаган кебек, табигать-мәгыйшәт тә гел бертөрле дәвам итә алмый. Дәһшәтле һәм шомлы бер тынлык бу. Давыл якынлаша. Дулый-дулый нык котырыр инде. +Кисәк кенә иңбашына төртүдән дерт сискәнеп уянгач, үзенең тирмә түрендәге ятак каршысында бертуган абыйсы Идегәйне күреп, Гайсә мирза әүвәл өстенә бер мичкә бозлы су койгандай куырылып калды, икенче мизгелдә сырты белән әйләндерелгән мәчедәй сикереп, аягына басты. Күз ачып йомарлык арада сыңар кулы белән түшәк очындагы агачлар өстенә сузылган иде дә, бармакларын, утлы күмергә тидергәндәй, кисәк тартып алды. Хәнҗәркылычлар юк. +- Мин нәкъ шулай, коралга ябышырсың дип күзалладым да бит, - дип, төп хуҗа шикелле, Идегәй тәүге булып телгә килде. - Бәласеннән башаяк, шуңа җыештырдым. +Гайсә чабыш аты төсле еш-еш сулыш ала. Карашлары сунар тозагына килеп капкан җанварныкы сыман. Чыгып качу өчен күз алдында ялтырап сазлык суы ятса, ул һични уйлап тормый сикерер дә иде. Ә монда хәтта баш тыгарлык кына ярык та юк. Идегәй тирмә ишегенә юлны таш кыя шикелле каплап баскан. Тирмә уртасындагы тимер таганда очкын чыгарып яткан күмер өемнәре. Тирмә тышында исә күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төн. +- Кабих җан Туктамыш мине сиңа Газраил төсле сурәтләп өнеңне алган икән, - дип, янә Идегәй аваз бирде. - Аннары мин синең Газраилең була аламмыни? Син - газиз энекәш бит. Бертуган энекәш! Туктамыш үз куллары белән җанын кыйган Балтыкчы би угыллары бит без, шуны аңлыйсыңмы?! +Канлы вакыйгадан соң инде ун елдан артык гомер үтеп киткән. Гайсә әтисенең үлемен үз күзләре белән карап тормады бит. Анда салкын акыл, башка төрле хисләр. Энекәш кеше һаман эндәшмәде. +- Мин синең җаныңны кыярга дип тә килмәдем, адашкан сарык бәрәне урынына үз утарыма сөйрәп китәргә дә исәбем юк, - диде Идегәй аңа. - Ә кисәтергә тиешмен. Монысы - абый булган кешенең мәҗбүри бурычыдыр. Аннары... аннары барча яугирләрне бер Идегәй утарына гына җыеп тутыруның да кирәге юк. Таянырдай ирләр һәр адымда, һәр почмакта әзер булып көтсә отышлырак. Ә алар бар! Алар меңәрләгән! Син абыеңны һичбер ярдәмчесез көе Меңкышлакка килеп җиткән дип уйлыйсыңмы әллә? +Фәкать шушы мизгелдә генә Гайсә мирзаның күзләре тулысынча ачылгандай булды. Һе, әкәмәт! Идегәй Сәмәрканд сәүдәгәрләренең иңеннән төшми торган буйлы-буйлы җиләннәргә төренгән икән ләбаса. Ярый әле баш түбәсендә тегеләрнеке шикелле дүртпочмаклы түбәтәй генә түгел, ә маңгай-колакларын каплап тора торган тирән киез калпак. Җилән өстеннән гади постау кушак, аягында итек. Эңгер-меңгерләрдә яныңнан үтеп китсә, валлаһи, танымассың. Кыяфәте белән, асылда да, гап-гади бер хәлвә сатучы, өрек ташучы бу! +- Мин япа-ялгыз түгел, Туктамыш түбәсе астында калган аркадашларым да, мөгаен, бер-ике төмән бардыр. Ходай дәшкән сәгать сугуга ук, алар минем якка меңләп авачаклар. Әйе, әйе, Гайсә, син шикләнмә. Туктамыш шикелле бушбаш хан идарәсеннән күптән туйган алар. Аннары алтын-мәрҗәннәргә сатылмыйча калган бер генә инсан да юк. Мин дә әмир вә бәкләрне олавыолавы илә үз ягыма аудардым. Аллаһы боерса, минем якка сатылып чыгучылар иртәгә дә табылачак әле. +- Төнге кунак булып керүең - мине сатып алырга килүеңме әллә? - дип, ниһаять, Гайсә авыз ачкан иде дә, Идегәй, юлбарыстай сикереп, аны изүеннән эләктереп алды. +- Беләм, беләм, син, энекәш, сатылачак түгел! Чөнки син күптән инде Туктамыш хан колы! Ә тук этләр теләсә нинди узгынчылар калҗасына гына сатылмый ул. Ә мин - ач эт! Ләкин һичбер калҗага да сатыласым юк. Чөнки минем күкрәгемдә әткәй-мәрхүм яндырып калдырган олы ут бар. Син бәләкәй идең, син белмисең генә. Әткәй миңа ун яшемнән бирле, янартаулар уянгандай, кабат-кабат, гел-гел тәкрарлады: "Син кара мангыт кабиләсенең юлбашчысы булып калачаксың. Сиңа Чыңгыз нәселеннән булу һич мәҗбүри түгел. Мангыт көчле. Аның белән санлашмаган һичбер таҗдар, һичбер дошманнар юк. Үсеп кенә җит син, тик үсеп җит. Аннары мангытларны ат көтүе төсле куалап апкитәрсең. Котырынган ат табуны һичбер тыю белми. Котырынса, юлындагы һәр киртәне, һәр дошманын, хәтта өере белән килгән бүреләрне дә сытып бетерәчәк. Менә шуннан ары син ил бәге, ил әмире булып утырырга да хаклы. Урда - безнең җир ул, безнең Ватан. Үсеп кенә җит, син Урда өстенә бөек хан булып та калкачаксың әле!.." - диде. +Гайсә Идегәйгә текәлгән көенә тораташтай калды. Абыйсының гәүдәсе бизгәк тоткан сыман дер-дер килә, ике авыз чите күбекләнгән, күзләрендә тилебәрән орлыгы ашаган бичараныкыдай сәер караш. Ул Гайсәне күрми, хыяллары белән бик еракта. Качып йөри-йөри зиһене ычкынгандыр, чирледер ул. +- ...Әткәй шулай диде. Ә шул кешене Туктамыш хан, җәллад, үз куллары белән телеп атты. Гафу итәсем юк. Мәңге-мәңге! Аның үлемен мин үз күзләрем белән карап тордым. Шуңа күрә нәкъ мин Туктамышны үз кулларым белән үтерергә тиеш! Канга - кан, үлемгә - үлем! +Идегәй авыз читләрен тиз-тиз сөртеп алды, ушына килгән төсле тирмә эченә, Гайсәгә, ишек катына атып бәргән хәнҗәр-кылычларга күз ташлады. Маңгаен каты итеп сыпырганнан соң, барыбер, энекәшенә текәлде дә катты. +- Тиздән яу булачак, син белеп тор. Шуышып барып, Туктамышның итек табанын ялавыңнан бер файда юк. Мин Тимер бәкне Урда өстенә алып килми калмыйм. Сатып алынасылар - күптән алынган. Әләм йөртәчәк бәк - минем яклы. Яуны тәүге булып ташлап китүчеләр дә тәгаен билгеләнгән. Сиңа гозерем шул. Яу кырында миңа туры килмә. Араларга өлгермичә турап ташлавым бар. Аннары син япа-ялгыз түгел, мангыт төмәне бүген синең кулда. Минем кулда да шундый ук мангыт төмәне бар. Туктамыш, тилергән баш, шулай куа дип, ике мангыт төмәнен бер-берсе белән сөзештерүдән сакла. Абый хакы синең өчен алтын таулары да, чамасыз мал да түгел, иллә мәгәр туган кабиләң хакын син хаклый бел. Мангытларыбыз безгә киләчәктә башка кавемнәрне тездә тоту өчен бик-бик кирәк әле. Мангытны мангыт кулы белән суйдырма! Мине аңладыңмы? +Идегәй тирмә ишеге янында кире борылып караган чагындагы Гайсә аны бәяләп калырга барыбер өлгерде бит. Егет чагындагы кебек үк куәтле ул. ботларыдай. Ул акрын гына атлаган чагында да тирмә идәне җиргә чүккән кебек була. Хәрәкәтләр елгыр. Юк, Идегәйгә еллар да, сукбайлыкта адашып йөрүләр дә тәэсир итми әле. Моның белән орыш кырында йөзгә-йөз килүдән сакланырга кирәк. +Аксак Тимернең Сәмәрканд уртасындагы Зәңгәр Сарай ишекләрен бүген тагын Идегәй дөбердәтте. Хыялында, әлбәттә. Ә асылда, күрше ихаталарда караклыкта йөреп соңарган мур кыргыры песи шикелле, бөек әмир сараеның ишеген тырмап кына, сыйпап кына какты. Сарай эчендәге түрә-вәзир күптән ирештергән, әмир бүлмәсенә чаклы юлны тиз ачканнар. Тимер бәк үзенең бәләкәч оныкларыннан берсе - Әүхәт белән күңел ачып утыра иде, ияк кагып кына кабул итте. +- Мин сине Урда ягына чыгып йөрүләрдән тыйган идем инде, ә син тагын яшеренеп-посып кына сәяхәт кылгансың. Ул сәүдәгәр, имеш. Каптырсалар? Син миңа дар агачында түгел, сараемда чакта кадерлерәк, - дигән шелтә сүзен ишеттерергә дә ашыкты әле хәтта. +Идегәй телендә - иске бер җыр. Ул кубызын кушты. +- Син һаман Урда ягына күз дә атмыйсың бит, бөек әмир. Син һаман-һаман Хорасан юлында, Гыйрат янындасың. Минем өчен борчылма, мин Урданың һәр сукмагын, һәр карышын беләм. Ә син, ком бураны, сәмум җиле, сусыз интегү дип тормыйча, бер бакчага ияләнгән шикелле, гел-гел йә Хорасанга, йә фарсылар иленә кыяклауны гына чамалап торасың бит. Меңәр чакрым буе кар каплаган таулар йә тоташ ком чүлләре аша газап чигеп йөрүләр нигә кирәккәндер? Кырык мәртәбәләр үлем илә качышлы уйный-уйный, үз гомерең илә шаярудан ничек ямь табасың? +Аксак Тимер ордым-бәрдем карарларны сөйми, йә үз сакалы, йә Әүхәт оныгының баш чүмечендәге нәни толымы белән уйнап тик утыра. Идегәй дә хуҗаның нинди сыйны өнәмәвен, кайсы төр ризык белән күңел күтәреп булачагын белә, үрәчәсен шул тарафка таба салулата башлый. +- Иң уңайлы вә иң-иң майлы калҗа - кул сузымыңда гына. Урда юлында сине ком чүле дә көтми, кыяларын керпе энәләре кеби кабарткан котсыз таулар да юк. Ияреңә мен дә сәяхәткә, ауга йә сәйранга чыгып киткән юлчы төсле, Урданың күл вә чишмәләре, тал вә камышлары илә соклан да бар. Хәтфә үлән тулы яланнары - атларыңа ризык. Хәвеф-хәтәр, бәла-каза көтми, анда сиңа тозак-кирмән коручы дошманың юк. Туктамышны бәкләр санга сукмый, ул җебегән сиңа каршы биш төмән дә күтәреп чыга алмый. +Тимер бәк кайчак төрттереп алырга да җаен таба: +- Һе, чит өйдәге бар мәче дә сукыр дип уйлаган ди акылдан язган бер күсе көтүе, - дип +- Юк инде, юк! - дип, Идегәй мирза тезләренә чүгә язып күкрәгенә суга. - Әле генә кабат урап кайттым, үзең беләсең бит. Безне анда киртә була алырлык явыз дошман көтми. Олыс бәкләре, кала әмирләре синең генә килүеңне көтә. Җүнсез бүрегә ияреп йөргәнче, арыслан көтүендә яравайлану артык. Сасы үләксәне чемчеп яшәгәнче, арыслан кул астында фил-дөяләр өстенә ташлану - үзе үк зур шөһрәт... Барысы да менә шундый татлы җырны җырлый. Алар үз канаты астына алырдай синең кеби бөркет җиһангирны көтә. Ә Туктамышның Сарай дивары эчендә яткан төмәннәрендә - җыен сукбай. Тешен ыржайтып тулы нигъмәт, пешеп җиткән йөзем, анар, чия, хөрмә төсле, ботакларын иеп йә өзеп кап инде дип, синең авызыңа кереп тора. Байлыклары синең алдыңа арпа-бодай теземнәре, икмәк көшелләре кеби тезелеп ятачак. Әйдә, Урда өстенә кузгал, зинһар, кузгала күр инде, бөек әмир?! +Сискәндереп, тупса ягында ишек шакыдылар. Тимер бәк оныгы Әүхәткә ым кагарга мәҗбүр булды. Әүхәт ишек ачса, анда - вәзир. +- Каламызга Туктамыш хан илчесе Карача мирза бик зур олау илә кереп килә. Чапкыны Зәңгәр Сарайның ишек төбендәдер. Карача кичекмәстән синең илә күрешүне сорый, бөек әмиремез. +- Җиде кич кунганнан соң, "исәнме-саумы, кодагый". Минем Туран каһанлыгын талап киткәннән соң, еллар буе Туктамыш этҗан, гафу да үтенмичә, туклыгыннан сикерде-кикерде дә, минем чирү тупларга фәрман әзерләвемне сизенеп, җиде кат болытлар өстеннән җиргә төшкәнмени? +Ә бераздан бөек әмир барыбер әмер бирде. +- Тәхет залын Карачаны кабул итү өчен әзерләгез. Ә син, Идегәй, Карача өчен күз көеге булма, пәрдәләр артына качыбрак тор. Илче сүзләрендә ялган булса, шыпырт ым кагарсың. +Идегәй, билен бөгә-бөгә, шундук читкә тайды. Әгәр тураеп басса, ул йөзендәге елмаюны яшерә алмас иде. Аксак Тимер чирү тупларга фәрман әзерләнә, диде ләбаса. Җиңү, җиңү, бик зур җиңү бит бу! +Карача мирза тәхет залына үтүгә үк сәерсенеп куйды. Аксак Тимер моны кан дошманнар илчесен кабул иткән сыман әзерләнгән, элеккеге миһербанлык, ачык күңел, эчкерсезлек дигән мөнәсәбәтләрнең хәзер эзе дә юк. Авыр булачак, бик кылчыклы барачак, димәк, бүгенге сөйләшүләр. Түзем капчыгың тишелә йә бүселеп чыга күрмәсен, илче мирза... +- Бөек Туктамыш хан Туран мәмләкәтенең бөек әмире Тимер бәккә тугрылык сәламнәре юллый һәм дә саулык тели, - дип башлады зур кунак. +Биек мөнбәргә мендерелгән тәхет тарафыннан кырыс кына тавыш ишетелде. +- Бөек Туктамыш түгел, ә угылым Туктамыш! Ул мине хәтта икенче атасы дип танудан баш тартса да! +- Әйе, баш өсте, баш өсте, бөек әмир җәнапләре. Туктамыш хан әле бүген дә сине үги атасы кеби якын күрә. Ялгыз калгач укырга дип сиңа шәхси хат юллады. Аның һәр юлында ул сиңа фәкать тугрылык сүзләре илә башын ия. +- Укы, хатны монда укы! - дип боерды Тимер. - Игелегем өчен битемә төкереп җавап кайтарганда, Туктамыш кеше алды-арты дип тормады бит. +Карача мирза җиң эчендәге олы хатның мөһерен ваткаларга мәҗбүр булды. +"Мин сиңа бүләккә Дәште-Кыпчак каһанлыгындагы иң елгыр ау лачыны илә җилдән җитез тугыз ак аргамак юллыйм. Алар миңа син - атам каршындагы гөнаһларымны юарга вә күңелеңне йомшартырга ярдәм итсә иде. Мин фәкать Идегәй мирза, Тимер-Котлык, Токтакый, Күнче углан кеби сатлыкҗаннар вә бәхетсез язмышым аркасында гына туры юлдан яздым. Аеруча якын киявем иткән Идегәй иблиснең газиз кызымны хур итеп качуы синең бәхетсез улыңның бар зиһенен алды. Кайтарып бир миңа ул сатлыкҗанны. Әгәр сүземә күнсәң, мин моннан ары сиңа игелек кылу сукмагыннан бер чәч калынлыгы да читкә тайпылмас һәм сиңа буйсынып яшәүдән һич туктамас идем..." +- Һе, тагын миңа, тиңсез Туран каһанлыгының бөек әмиренә шарт куя бу! - дип, дары мичкәседәй шартлады Аксак Тимер. - Син моның сүзенә күн, Идегәй илә Ырыс хан угылларын кайтарып бир, ә ул аннары буйсыначак, мине атай итеп таныячак, имеш. Аһ, оятсыз, иллә дә игелексез! +Пәрдә артыннан Идегәй пышылдады: +- Гади илче сүзенә генә һич ышанмыйм, Туктамыш Сәмәркандка бәйләрбәген юлласын, дип җавап кайтара күр, бөек әмир. Ә Карачаны шул бәйләрбәге килеп җиткәнче монда бикләп тоту отышлырак. Ул - карт төлке, синең яуга әзерлек хакында ярты юлга җиткәнче үк хәбәр итүе бар. +Аксак Тимер тәхетендә утлы күмер өстенә эләккәндәй боргаланып утырса да, үз карарын усал авазлады. +- Туктамыш үзенең игелексез угыл вә вәгъдәсендә тормас хан икәнен мең кәррә раслады инде, ары табан да аңа ышанмыймыз. Ә син, илче мирза, безнең хозурымызга Казанчымы анда, Казанлымы атлы ләкаб йөрткән бәйләрбәген чакырырга елдам чапкын озат. Моннан ары килде-китте илчеләр аша түгел, фәкать бәйләрбәге югарылыгында сөйләшүләр алып барачакмыз. Синең үзеңә, Карача би, Сәмәркандта калырга туры килер. Меңбашларым илә ясавыллар сине кичекмәстән сак астына алыр. Артык хафаланма, беркем дә синең гомереңне кыярга ният итми. Күңелсез булмасын дип, мин сине сак астында мәркәз урамнары буйлап йөртергә дә рөхсәт бирә алам... +Карача мирзаны Сәмәрканд читендәге таш сарайга илтеп бикләделәр. Капка-ишекләре калай белән тышланган имән такталы булса да, утлы хәбәр кыядай утырган кирмән диварларын да җимереп керә. +- Бөек әмир төмәннәрне яу сәфәренә әзерли башларга фәрман юллаган ди. Егерме ил вә олыс буенча таралган чапкыннар ике айдан соң Сәмәрканд янындагы киң далада узачак корылтайга чакырып йөри. Ә егерме олыс әмирләренең һәркайсы корылтайга төмәннәрен ияртеп килергә тиеш, алар яз башында яу сәфәренә кузгалачак икән. Бөек әмир кай тарафка юнәләсен тәгаен генә әйтми, аны корылтайда ил бәкләре хәл итә ди. +Имеш-мимештән соң инде кайнар мунча пары кебек куырырдай чын фәрманны да кышлаклардан-кышлакларга йөреп укый башладылар. +- Яу сәфәренең озын бер елга ук сузылуы мөмкин. Шуны истә тотып, бөек әмир һәрбер сугышчыга дүрт сарык түшкәсен киптереп йә тозлап юлга әзерләргә әмер бирә. Садактагы тимер башлы уклар саны утыздан да ким булырга тиеш түгел. Әмир ике сугышчыга бер алмаш ат алуны таләп итә. Һәр ун яугир бер киез тирмәдән тыш, берәр кәтмән, урак, пычкы, балта, хәтта шөшле-без дә алырга онытмасын. Һәр йөз кешегә берәр казан белән турсык алу да мәҗбүри гамәл!.. +- Сугыш бит бу, сугыш, Алтын Урда өстенә яу сәфәре! - дип йодрыклары белән таш сарай диварларын төя-төя котырынды Карача мирза-тоткын. - Туктамышның Сарай-Бәркәдәге чирүе бер төмәнгә дә тулмый. Ул олыслардан төмән таләп итеп, ә тегеләре уянып вә килеп өлгергәнче, ике-өч ай вакыт искән җил шикелле сизелми дә үтә. Бетә, юкка чыга, харап була икән Алтын Урда! Туктамышка ничек, ничек кенә чапкын җибәрәсе?! +Төнге караңгылык Сәмәрканд өстенә кара юрган сыман сарылган бер вакытта, ипләп кенә илче мирза бүлмәсенең ишеген шакыдылар. Тупса аша көбәләргә төренгән, садак, кылыч, хәнҗәрләрен аскан пәһлевандай ике яугир керде. Тимер бәкнең җанкыярларыдыр инде болар. Вәгъдәсендә тормый дигән булып, Туктамышның йөзенә корым ягып маташа бит шул да, и-и, астыртын соран, дип сүгенеп бетерергә дә өлгерә алмый калды, пәһлеваннар үзләре сүз +- Без - Идегәй мирзаның шәхси тирмәләрен саклый торган ике сәрбаз. Заманында аның төче теленә алданып вә мангыт йортын ташлап, монда килдек. Без ул мангыт кабиләсе өчен янып-көя, безнең йорттан аерым мәмләкәт төзи, дип ышанып йөргән идек. Күзебез ачылды. Мангыт кабиләсе аңа кирәк түгел. Без - ул ханлык тәхетенә менеп барган чакта суеп салыначак корбан вә баскычлар гына. Син безнең сүземезгә ышанмаска да хаклы. Хупласаң-хупламасаң да, Урда тарафына елдам чапкын булып очачакмыз. Юлда очраган поскын нөгәр безнең өчен киртә була алмас. Ә Урдага иңсәк, Идегәй җанкыярлары йә Туктамышны юлдан яздыручылар дип, безнең башны әле Сарайга кергәнче үк кыюлары мөмкин. Сүземезнең хаклыгына инандыру өчен, син Туктамыш ханга хат язып бир йә ул гына таный алырлык шартлы бүләк юлла. Газиз әти-әниләремезнең гомерләре илә ант итәмез, без Урдага тугры, без хак юлда. +Карача мирза ике пәһлеванны да яшьле күзләрен яшерү өчен кочагына алды. Аннары мөһерле йөзеген дә салып бирде, хат та язды. Тупса алдында, барыбер дә, кочып хушлаштылар. +- Урдамызның язмышы сезнең кулда, ашыга күрегез, зинһар, оланнарым! +Аксак Тимер юлга гаскәрен өч канатка бүлеп чыккан иде, Карсак Тай яланында бергә кушты. Яндагы Алтын Чук тавының өркәчләре көнләштергән ахры, шуның каршында сәрдәрләргә сәер, кыргый әмер ирештерде. +- Менә монда, ялан уртасында, Алтын Чукка тәңгәл курган торсын! +Төмәнбаш һәм меңбашлар чигәләрен уа-уа уйга батты, ләкин бер генә яраны да Тимер бәкнең ниятен аңламады. Гади яугирләр калкан өстенә салып, барча яктан ялан уртасына балчык вә таш ташыды, ыңгырашкан аваз сизелмәде. Тимер кул астында Хорасан, Мазандаран, Фарсы култыгына чаклы йөргән карт нәүкәрләр - тиңсез тәҗрибәле. Шулар яшьрәкләргә ирен арасыннан гына җим ташлады. +- Йә сез балчык ташый-ташый курган калкытасыз, йә Тимер бәк баш сөякләрегездән зур тау кора инде. Ул андыйга маһир. Гыйрат юлында сөяк курганнарын без күп күрдек. +Тау кадәрле курган хасил булгач, Аксак Тимер аның түбәсенә дәү филдән дә зуррак соры таш мендерде. Алмалык каласыннан Шәмсетдин сәед, бөек әмирнең шәхси сәеде саналган Бәркә хәзрәт, түш гаскәр башлыгы Сәйфетдин сәрдәр, аналарыннан аерылмас колын төсле, янда гына йөри. Тимер бәк менә шуларга төбәлеп яңа әмер бирде. +- Ташның маңгаена Чагатай телендә дә, фарсыча да менә мондый сүзләр төшерегез. Җиде йөз дә туксан өченче санәнең кыл яз уртасында, Туран солтаны Тимер бәк, үзенең кан дошманы Туктамыш ханга каршы ике йөз мең җайдак илә яу сәфәренә юнәлде. Әгәр җиңелеп кайту сазлыгына төшсә, ул ошбу курганны нигезенә чаклы үз куллары белән таратып бетерәчәк... +Таш әзер булганнан соң гына Сары-су елгасына төбәп юырттылар. Еракка ук озатылган ертаул җайдаклары тәүге тотыкларны да эләктереп кайтты. Аксак Тимернең ияр өзәңгеләре астына китереп ташланган әсир йөзбашлар бөек, дәһшәтле дигән даны таралган әмир йөзенә күтәрелеп карарга да кыймый. Тимер бәкнең баш сөякләреннән тау ясата торган дуамал чире турында болар да хәбәрдар, ахрысы, җаваплары читкә тибеп очырынган мәэюс көчек тавышыдай шыңшып кына чыкты. +- Синең гаскәреңдәге нәүкәр-сәрбазларың чүлдәге ком бөртекләре вә агач-тирәкләрдәге яфраклар кеби үк санап бетергесез. Урда синең яу сәфәрең хакында берни ишетмәгән, ул зиратка төбәлгән карт-карчыклар төсле, гафләт йокылары кичереп, тын да алмый йоклый. +Алга барган саен Аксак Тимер үзе дә гел шаккатты. Урда ягыннан ичмаса сыңар гына да шымчы, ялгыз ертаул җайдаклар да тотып кайтмыйлар бит. Бигрәкләр дә үшән, валлаһи, пешеп җитмәгән аш, боламык бу Туктамыш! Аһ, юкка, юкка гына Тимер аның хакына унбиш ел элек бер йөз мең нәүкәрне әрәм иткән икән! +Әмма, Ходай Тәгалә, үзе сакланганны гына саклармын дигән бит. Идегәй белән Тимер-Котлык, кетәклектә әледән-әле уянып кыткылдый торган тавыклар шикелле, гел бер җыр туглый. +- Туктамышның, зәһәр елан төсле, Җаек елгасында поскын тозак корып, көтеп торуы бар. +- Әйләнечтән юл туры, дигән карт агайлар. +- Туктамыш Җаекта сырт кыздырсын, ә безгә Тубыл ярлары аша урап бару хәвефсезрәк булыр. Җебегән Туктамыш Таш Бикбауга тыгылырга җөрьәт итә алмый. Ул яуларда сынап та каралмаган төмәннәренең иңенә ничек таянсын ди! Ә без тау өстеннән сикереп төшәрбез дә Туктамышның баш түбәсенә имән күсәк булып ябырылырбыз! +Аксак Тимер боларга ышанмыйча да булдыра алмый. Этҗан, сатлык, соран булсалар да, Идегәй белән Котлык барып борын төртердәй бүтән куыш таба алмаячак. Болар баш белән шаяра. Ә газиз башы бүкәнгә салынган бичараның котылу өчен эт шикелле тугрылык күрсәтүдән гайре чарасы да юк бит. +Идегәй мирза сагыннан качып кайткан ике сәрбаз Тимер сәфәре хакында әйтеп салуга ук, Туктамышның баш түбәсеннән зәңгәр төтен чыккан кебек булды. +- Аксак Тимер өстебезгә килә! Ике йөз мең җайдак! - дип, мунчада ис тиеп исергән бичара төсле, үзалдына йомылып сөйләнде ул. - Ике йөз мең җайдак! Актүбә белән Сарайчык олысындагы бәкләр ни караган?! +Чәч йолкып елауларга карап кына күк йөзеннән ай егылып төшми. Туктамыш ил буенча яшеннәрдән җитез фәрман тараттырды. +- Һәр олыстан берәр төмән илә Җаек су буендагы Кырык Күл яланына юнәлегез! Изге Урдамыз өстенә Аксак Тимер килә. Без аны Җаекның уң ягында корыч калкан сыман каршыларга тиеш!.. +Карабәк, хәбәрне алуга ук, иңнәренә биек тау баскандай, сыгылыплар төште. +- Бетте! Тыныч-имин мәгыйшәт кенә түгел, Урдамыз да бетә! Челтерәп аккан чишмә, талгын елга төсле ага иде тормыш. Камыш тулы сөзәк ярлары, су өстендә көмеш тәңкәләре белән ялтыраган наян чабаклары, арба үрәчәсен яки тәгәрмәчен күмә торган сай кичүләре, ком вә ташлыклары белән матур иде бу тормыш атлы талгын дәрьякайлар. +Берничә мизгел эчендә Карабәкнең күз алдыннан Болгар иленең барча табигате, гомер агышлары, вак-төяк, әмма рәхәт, тансык шифа булган мәшәкате куян балалары, су буена төшеп баручы каз бәбкәләре шикелле йөгерешеп узды. +Әнә, яр буйларын сөңге-уклар гаскәредәй зифа буйлы камыш, башбашларын төнбоеклар белән сылу кызлар керфегедәй нәфис таҗлы ап-ак яки саргылт лилияләр каплаган, зәп-зәңгәр сулары өстендә каурый болытлар чайкалган түгәрәк күл. Әнә, күр син: бер ягын - комлы сөзәк яр, икенче тарафын яшел чирәм каплаган иңкүлек уртасыннан толымланып матур инеш ага. Су өстендә көмеш тәңкәләрен ялтыратып, нәни-наян чабаклар сикерешә. Яр астында эреле-ваклы бака кабырчыклары белән тулы комлык йә ташлыклар. Менә, шул ташлык өстенә аякларын үрәчәдән салындырып утырган кәләпүшле агай килеп керде түгелме соң? Чатыр арбасына чалгы-сәнәк салган. Янда оныгы, арттарак шул наныйны сыйлау өчен салкын катык тулы агач тәпәне бар. Дөньясы түгәрәктер, бахбае инеш уртасында туктап, ирен очлары белән генә агымсу белән үбешә башлагач та, чыбыркысын селтәп сискәндерми. Сызгырасызгыра атын сугарып бетергәннән соң гына, дилбегә яннарын җилфердәтеп, атын уятты ул, аннары шундый ук үшәнлек белән яландагы әрәмәләр арасына кыр казыдай кереп югалды... +Ераккарак күз сал, күрәсеңме - һавадагы торналар шикелле тезелешкән гаярь ир-егетләр, чалгыларын диңгез дулкыннарыдай уйнаклатып, куе үлән чаба. Тагын да ерактарак - уч төпләренә төкерә-төкерә, симез үрдәк төсле мышмыш килеп, пәке йөзедәй үткен балталарын уйнаклаткан ирләр. Йомычкалар өмәдә уңган кызлар йолкыган каз мамыгы төсле очып кына тора. Ирләр бура чутлый, өй күтәрә икән, димәк, тиздән аның тупсасыннан тау менүче сәйяхчылар төсле җитәкләшкән яңа бер пар атлап узар. Хәер, әнә, ияр өсләренә атланган көенә бер көяз егет ап-ак күлмәк-яулыкларга төренгән сылу кыз белән куышып йөри бугай. Сылукай, әлбәттә, ялындырган булып кыйлана да, ахыр чиктә, күмере кайнарлангач, барыбер үзе башлап кочагын ачачак бит... +Бик бәхетле яши, матур, гүзәл, көнләштергеч иде ватаннары! Менә шул Ватан өстенә хәзер канатларын җилпеп, кайнар дәһшәт бөркеп, дию пәрие һәм аҗдаһа килә. Лапас-келәтләре, койма-читәннәре генә җимерелерме, әллә түбәсез үк калырмы бу Ватан?.. +Бөек Җучи, бөек Бату ханнар корып куйганнан бирле - Урда-йортның бусагасын дошман чирүенең атлап кергәне юк иде бит! Йөз илле ел буе бернинди явыз көч тә, тилгән-козгын ише кош-корт, гомер буе ачлыктан арынмаган һәм мәңге туймас чүл бүресе белән сыртланнар да аңа тешен батырырга җөрьәт итә алмады. Мөгаен, вакыты-вакыты белән ул япан-кырда ваемсыз гына күшәп ятучы буаз сыерны да, кайчагында күрше киртә-араннарны, койма-капкаларны мөгезенә элеп кенә аткан ярсу үгезне дә хәтерләткәндер. Ләкин Урда бүген бәбәкләренә кан сауган, койрыгын һавага чөйгән, зәһәр мөгезләрен аска иеп, борыныннан кайнар сулыш бәрә-бәрә, тояклары белән чирәм-кәс типкәләп, дошман өстенә ыргылырга әзерләнгән гаярь үгез түгел, түгел инде. Урда мескен, Урда имгәтелгән, аны бишектә йоклаган сабыйны каплагандай саклап торучы юк. Ул маңгаена авыр күсәк белән сугып миңгерәтелгән бичара үгез йә сыңар аягын чабышта сындыргач, сугым пычагы тотып килгән кассапны да башын иеп көтәргә дучар булган мескен чаптар кебек. Ясин чыга торган хәзрәтләрне һичбер йортта сагынып тормыйлар бит. Шулар төсле, Аксак Тимернең дә Урда туфрагында кемгә кирәге бар?.. +- Аксак тәре безгә борча-талпан сымак кына кадалмас шул, - дип, Карабәк әүвәл үзалдына гына фикер йөртте. - Алар канны бүкәй хәтле кабарганчы гына суыра да аннан шартлый. Мөгаен, Тимер безнең өскә бүре өере булып ябырылыр. Алай итсә, аның көтүдән соңгы сарыкны, актык бәрәнне буып ташламыйча кире китәсе юк. Ул чагында миңа, итәктәге йә тездәге нарасый урынына, үз олысымны ышыклау һәм саклау отышлырак... Әгәр хуҗа кешегә чирле йә аксабрак интеккән бәрәннәрне ташлап котылу да мөмкин. Әнә, мукшы бәге Җаббар үз төмәнен кусын. Сәләчигә дә Хаҗитархандагы ике-өч мең җайдакны корбан итсә ярый, алар барыбер аңа туган-кардәш түгел. Бер дә булмаса, Туктамыш Мәскәү, Тверь кенәзләреннән аерым-аерым төмән таләп итсен. Чакмагыш тавындагы чатырда чибәр марҗа кубызына бик шәп биеде бит... +Карабәк - еллар буе ялгыз интегүләрдән соң, ниһаять, япь-яшь хатын алуга ирешкәч, мунчага кереп бикләнгән кияүмени! - ихатага бер тыны да чыкмый. Гамуҗа агасының мондый кыланмышына аптыраган Көңгер күрше авыл базарында кыйнап кайтарылган ятим малай төсле ярсып кергән. +- Башкорт бәге Инсан үз төмәне илә инде бер атна элгәре Нокыш яры буйлап төшеп киткән. Җүнкала урыслары да Казанны узганнар ди. Ә без нишләп, агай, башына эләргә яулыгын тапмаганга күрә генә каенатасы күзенә күренергә базмаган килен сымак качып ятабыз соң? +- Каударлык бет чүпләгәндә йә кызлар имчәген кармаганда гына кирәк шәйдер, җигән, - дип, Карабәк әүвәл тузынмакчы иде, аннан кул селтәде. - Аксак Тимернең кайсы яклап килүе хакында да бер-бер хәбәр юк бит. Ә ул Җаек аша безнең Болгар өстенә менеп басса? Ул чакта син нишләрсең? +- Һе, мин бу хакта уйлап та карамадым, - дип баш кашырга мәҗбүр булды Көңгер. - Кырык Күл яланын урап узса, Аксакның, асылда да, Болгар эченә килеп керүе бар шул. +Карабәк беркадәр тын алганнан соң гына әмер бирде. +- Ярар, дар агачына менәсе бәндә күлдә батып үлмәс. Барча тарафларга чапкын юлла. Бер атнадан Бөгелмә тау янына җыелабыз. Аннан Җаек якын, без Идел буйлап киткәннәрне дә узачакбыз әле... +Дөрестән дә, Бөгелмә таудан Сакмар елгасына кадәр араны тиз үттеләр. Карабәк Аксак Тимер сәфәрен дә төгәл күрәзәли белгән икән. Ул Тубыл ярлап шактый гына урау юл ясаган да Җаекны иң югары, әмма сайлык сулар аша кичеп чыккан. Таш Билбау тарлавыклары эчендә ертауллар Тимер бәкнең эзен югалткан. Котылгысыз күсәкне күз алдыннан җуйган Туктамыш хан чыгырыннан чыккан. +- Кырык Күл арасына ике йөз мең җайдак кертеп тутырсак, Аксак безнең төмәннәрне, гөрси күтәреп бүре куучы сунарчылар төсле, берәм-берәм чүкеп алачак бит. Күлләр арасында Аксакны уңай үрләргә тезелеп каршы алырдай зур мәйдан юк. Ул явызны Җаек башында адашып йөри, диләр. Ул Таш Билбау өркәчләре арасында берьюлы өч-дүрт йөз мең баш бахбай утлатырдай ялан таба алмас. Чаптарлары җыкка кала икән, безгә файда. Аны үз олысларыбызга аяк басканчы ук каршыларга кирәк. Авылларны да талап йөри алмас. +Юлдагы төмәннәр каршына чапкын юллап та тормыйча, Туктамыш хан Кырык Күл яланын ташлады да китте. Аксак Тимернең сул канатын әйдәп килүче Идегәй бу төбәкне үзенең чалбар кесәсенең җөйләренә тиклем ятлагандай белә. Бу тарафта Себердәге шикелле синең бакчаңа авам, менә авам дип шаулашып утырган, канат очын җирдән күреп булмас, илле-алтмышар адымлы мәгърур карагайлар да, хәтта Болгар җирләрендәге төсле, кыр казлары яки кияү эзләп чыккан яшь кәләшләр кебек тезелешкән зифа каеннар, гомер агышында кичерергә туры килгән кайгы-михнәтләрне иңбашына капчыккапчык итеп элгән аксакал-имәннәр, гайбәтче хатыннар шикелле бертуктамый лыбырдашып утырган усак агачлары, зур мәҗлестә кылтаеп алырга дип юкә һәм тирәкләр дә юк. Монда - фәкать ерым-чокырлар йә инеш-күлләр тирәсендә генә камырлык, зирек, чия, шомырт куаклары. Аларының да биеклеге ярты дилбегә озынлыгыннан артмый. Ләкин алар урыны-урыны белән сазлыктагы мүк шикелле куе, дошманның шунда посып торуыннан сакланырга кирәк. +Кырык Күл яланы - ямьсез итеп телгә ала торган тугай түгел үзе. Аның турында сәер риваять бар. Яланның төн кунарга керә торган очындагы тау куышында кансызлардан-кансыз, залимнәрдән-залим бер дию пәрие яшәгән ди, имеш. Җаек буйлап куна тактасыдай җәелгән бу яланда ул заманда күлләр дә булмаган, аның буйлап шәрык яктан ефәк ташучы дөя кәрваннары йә шул ук тарафка хатыннары белән кызларына как вә хәлвә эзләп баручы ялгыз олаучылар гына үтеп йөргән икән. Дию пәрие бер дә буш үткәрми, кәрван үткән йә олаучы килеп чыккан саен сәйяхлар арасыннан иң яшь егетләрне һәм иң сылу кызларны гына урлый да, үзенең таудагы куышына алып китә ди бу. Бик күп яшь-җилкенчәкне урлаган бу шулай, ә тау куышыннан берәү дә кире әйләнеп кайтмый, адашкан аккошлар шикелле юкка чыга икән. +Әлеге хәвеф хакында ишеткәне булмагандыр инде, көннәрдән бер көнне япа-ялгыз олау килеп чыккан ди бу яланга. Бер мангыт баһадиры Таш Билбау ягыннан үзенең җәйләвенә җиләк төсле пешкән татар кызын кәләш итеп алып кайта икән. Әле болар бер дә үбешмәгән, зөфаф кичен үткәрергә дә өлгерә алмаганнар. Кияү егет яланны ошаткан да татлы төн хакына шушында тукталырга карар кылган. Чатыр корып куйган, казан аскан, анда аш быгырдаган арада гашыйк яшьләр берсен-берсе куышып шаяралар икән. Кияүнең иңбашында әнкәсе чигеп биргән аксыл күлмәк, аягында газиз әткәсе теккән сафьян читек, ә сылу кәләш чишмә суыдай зәңгәрсу төстәге күлмәк өстеннән канатлары иңбашына яткан ак алъяпкыч киеп куйган. Егеткә тоттырмыйм дип йөгергән чагында кыздагы алъяпкычның ике иңе аккош канатларын хәтерләтә, ә келтерәп кенә көлгән тавышлары көмеш кыңгырауларны көнләштерерлек икән. +Дию пәриен бәхетле парның менә шушы уен тавышлары уяткандыр инде. Куышыннан өстерәлеп чыккан да әле тау өстеннән төшеп тә тормыйча кычкыра ди теге. +- Кәләшеңне менә монда алып мен! Аның белән зөфаф киче - иң әүвәле миңа! +Егет каушамаган. +- Минем кәләш синең бугазыңа торыр. Зөфаф киченә чаклы ялан өстенә төш тә, башлап миңа ирлегеңне күрсәт, - дип кыю җавап биргән. +Дию үзенең олы дөя чаклы чукмарын эләктереп төшәргә онытмаган. Кияү егете дә кулына тимер кыршаулар кидерелгән бик зур гөрзи тоткан. Ялан уртасына басканнар да берсен-берсе дөмбәсләргә тотынганнар болар. Әүвәл дию пәрие дөя чаклы чукмары белән китереп ормакчы була, кияү егет кыр кәҗәсе кебек бер як читкә сикереп котыла ди. Баһадир кияү үз гөрзие белән кизәнгәндә, дию дә качып кала, ә дию чукмары яисә гөрзи килеп төшкән ялан уртасында җир убыла һәм шул мизгелдә үк чокырлар астан типкән чишмә суы белән тула бара икән. +Егермеләп күл барлыкка килгәч, орышырга урын тарайган ди. +- Яланны сазлыкка әйләндеререп бетерәбез, чукмарларны ташлыйк, - дип, кияү егет башлап тәкъдим иткән. әле мангыт батыры, үз көндәшен күтәреп, җиргә бәрә икән. Инде алай иткәч тә, барыбер, күлләр арта барган. Коры җиргә чыгып, дию кияү егетен күтәрсә, тездән бата, кияү диюне җиргә ормакчы булып иңбашына салса, бил тиңентен кереп чума, имеш. Күчә-күчә, орыша-орыша, дию хәлдән тайган. Егетнең чигүле күлмәген умырырга ымсынып карый ди теге, күлмәк һич бирешми, аның аягындагы итекләрен теше белән ябышып умырмакчы була, балтыр тиреләре сагыздай сузыла ди. +- Кәләшеңне бир дә, мин куышыма кайтам. Тамак ялгап алгач, кабат орышырбыз, - дип хәйләләргә керешкән ди теге. +- Юк инде, албасты, - дигән моңа егет. - Сине дөмектергәнче сугышабыз әле. +- Син каян көч аласың? Мин инде алҗыдым бит, - дип, ахыр чиктә, инде түзми сорау биргән дию. +- Мин үз илемдә, - дигән кияү егет. - Күлмәк белән итек - әти-әнинеке, алар миңа көчен биреп тора. Син мине чирәмгә батырасың, аның саен туган туфрагымның куәте илә шифасы тәнемә күчә бара.Тагын да тылсымлысы - миңа сөйгән ярым карап тора, ул да гыйшык өсти. Менә, синең белән чүбек чәйнәргә дә вакытым юк әле. Зөфаф киче көтә. Әйдә, бир билеңне. +Ниһаять, кияү егете диюне күтәргән дә башы белән җиргә кадап куйган. Әле булса җаны чыкмагандыр: Кырык Күл уртасындагы иң зур сулык торыпторып уяна да, ярларыннан ташып, казан кебек кайнап быгырдый бит әле... +Менә шушы яланда янә бер-берсен күрә алмас, гафу итүне белмәс ике дошман бил алышырга, бер-берсенең гомерләрен кыярга әзерләнә. Аксак Тимер үзе бушап калган Кырык Күл тирәли җәелеп урнашса да, Идегәй якын-тирәдәге барча әрәмәлек эченә поскын нөгәр куйды. Карабәкнең алга җибәрелгән ертаул чапкыннары әнә шундый нөгәр кулына килеп капкан. Ертауллар каты орышкан, ләкин Идегәй этләре аларны кырып салган. Ертауллардан бер хәвефле хәбәр дә алмагач, Карабәк, кода-кодагый чакырган ашка соңаргандай, як-ягына күз дә ташламыйча гына юырта иде, елан авызына барып кергән куян хәлендә калуын бик соңарып тойды. +- Әткәй! Дошман! Дошман! - дип кычкырып, үзенә таба очкан улы Солтанның тавышын шәйләгәндә, Идегәй сәрбазлары Болгар төмәнен ике яктан урап алырга дип ташланган иде инде. +Алар бик күп түгел, ике-өч меңнән артмас. Ләкин бар төмәнне кузгатып яуга керсәң, Идегәйнекеләргә ярдәмгә тагын өстәмә гаскәрләр килеп җитүе бар. Иң кулае - боларга каршы бер генә меңне аерып калдыру да кабат Урда эченә качу. Кырык Күл яланын башкага алыштырса да, Туктамыш җыйган төп гаскәрнең шушы тирәдә, кул сузымында гына туплануы мөмкин. Ә менә ничек монда Аксак Тимер гаскәре килеп җиткән - монысы нык гаҗәп! Әмма нәкъ шушы мизгелдә кемне генә елан авызына калҗа-корбан итеп ташлап китәргә соң? Кулдагы бармаклары ун булса да, кайсы хуҗа гына үз теләге белән шуларның сыңарын өзеп ташлый алсын?! +- Сез чигенегез, әткәй, сез китегез! Мин боларны тоткарларга калам! - дип, шул чагында Солтан кул изәде. - Гәрәйлеләр, Ак Идел, Сөн йөзләре, әйдә, минем арттан! +- Юк, син түгел, угылым! Үзем, үзем! - дип, Карабәк каударланып кычкырып караса да, ул туктата алмый, Гәрәй, Кыргыз, Уразай, Гайсар, Аккүз авылларыннан килгән йөзләр, Солтанга ияреп, дошманга каршы ташланган +Болгарлыларның тугыз меңе исән-имин китте, Туктамышка барып кушылдылар. Кырык Күл ягыннан салкын хәбәр кайтты. +- Идегәйнекеләр Солтан меңен турап бетергән! Солтанның гәүдәсен дошман уклары керпе энәләре кебек сырып алган булган... +Икенче таңда янә хәвефле бер хәбәр. +- Кырымның Танадан кузгалган төмәнен Мамай мирза угылы Мансур алып килгән. Алар тулысы белән дошман кулына төшкән. Аксак Тимер Мансур бәкне җәзага да тарттырып караган, мәгәр тегесе һич сынмый ди. Болай булгач, ул Кырым төмәнен Урдага каршы бора алмас инде. +Туктамыш Урда эченә таба чигенде-чигенде дә Болгар олысына терәлеп кенә агучы Кондырча ярында тукталырга булды. +- Начар урын түгел, нык отышлы, - дип нигезләргә тырышты ул үзен уратып алган төмәнбаш һәм бәкләр боҗрасына. - Менә, бер як янда - Кондырча, икенче якта - Сок, артта - Идел. Аксак безне берничек тә чолганышка камый алмый, аңа ике яктан да елга аша кичәргә туры килә. Без ике як ярда да аны калҗа-калҗа итеп тураклыйбыз. Ә менә бу маңгай ягына барча төмәннәрне тезеп куячакбыз. Бик гайрәтле булса, ыргылып карасын. Йә маңгаен ярыр, йә, ул кача башлауга ук, без Аксакның билен сындырырбыз! +Башкаларның ым да какмый гына торуын шәйләгәч, Карабәк бүлдерде: +- Ә Тимер бәк безне Идел ярына китереп терәсә? Чигенергә һичбер сукмак та юк, Идел аша кичеп качарбызмы? Һич югы әнә теге урман артына булса да хәвеф туса ярдәмгә килердәй поскын чирү яшереп калдырырга иде! +- Чигенү белмичә орышу өчен менә дигән киртә! - дип җикеренде Туктамыш, канына тоз салгандай капылт ярсып. - Чигенү юлын чамаласаң, яу хәлиткеч булмый. Борылып караган саен Иделне күрүгә, котырып орышырлар! Миңа нәкъ шул кирәк! +"Алай икән, - дип фикер йөртте Карабәк күңеленнән генә. - Тәхеттә калу өчен бу ике йөз мең татарны да корбан итәргә әзер. Ләкин иң асыл, иң гаярь ирләрне яуда кырып салгач, гарип-горабәләр ил-ватанны ничек итеп чәчәк аттырыр соң?.." +Карабәк кисәтүен исәпкә алып, Кондырча буендагы куе урман эченә, барыбер дә, өч төмәнлек җайдакны яшерергә җыенганнар иде, Аксак Тимер үзенең улы Мираншаһ кул астында елгыр чирү куган. Көбәләргә төренгән биш төмәнгә каршы тора алмыйча, урдалылар орыш яланына тиз әйләнеп кайтты. Туктамыш хан әллә нинди мөгез чыгаруны уена да китереп карамады. Төп гаскәрне ялан артына, Идел буенарак туплады да, калганнарын, ике канат итеп, як-ягына тезде. +Аксак Тимер хәйләкәррәк, ул гаскәрен җиде аерым чирүләргә бүлгән. Үзе уртада, аның янында бер-бер артлы улы Сөләйманшаһ белән оныгы Мөхәммәт солтан. Уң канатта - икенче угылы Мираншаһ һәм фарсы яуларын байтак кичкән Сәйфетдин. Сул канатын тагын бер угылы Гомәршаһ белән бәйләрбәге Сарый-Буга кулларына биргән. +Июнь уртасының җеп сапламы кебек кыска гына төне узып китүгә үк, әтәчләнеп, Туктамыш ике канатны да яуга ташлады. Аксак Тимер чатырына чаклы иң беренче җитәргә хыялланып, Карабәк солтан Мираншаһ нөгәрен урап кына үтте дә Сәйфетдин әмир өстенә ябырылды. +- Угылым өчен! Газиз Солтан өчен! +Болгарлыларга Җүнкала дружинасы, Кырымның Солхат каласыннан килгән төмән дә иярде, Сәйфетдин нәүкәрләрен тимер җәяләрдән атылган уклар белән кыра башладылар. Ярты сөңге чаклы юан, зур укларның һава ярып, улап очуы да дәһшәт бөрки, ә инде аларның тимер көбә кигән әзмәвердәй ирләрне ияр өсләреннән чебеш урынына йолкып кына ыргытуы дистәләгән күршеләрен өнсез итә иде. Сәмәрканд җайдакларының рухы сынды бугай, аларның атлары тышауланган сыман капылт туктап калды. Алдынгы сафтагы урдалылар Тимер нәүкәрләрен кылыч-сөңге белән дә урырга тотынды. "Яуга, яуга!" - дип үкергән Тимер сыбайлары нәүкәрләрне камчы белән яра-яра куа, тик тегеләр уклау йоткан төсле селкенә дә алмый. +- Чигенмәскә! Бар көч белән алга! - дип кычкыра-кычкыра, Сәйфетдингә ярдәмгә сул канаттан Гомәршаһ юллаган төмән килеп җитте. Ләкин юк, Сәйфетдиннекеләр үзләрендә дошманнарына каршы борылырдай гайрәт таба алмый, берсен-берсе ат тояклары, авыр гөрзиләре астында изә-изә, һаман чигенәләр. Моны күреп торган Карабәк канатланды. +- Солтан өчен, угылым Солтан өчен үч алыгыз! Алга, алга, минем болгарларым! +Казан, Җүкәтау, Кашан җайдаклары, урыс дружинасы, арба тәгәрмәче кебек сыта-сыта, инде Сәйфетдин нөгәрен ерып чыккан һәм Сөләйман шаһ чирүе белән вакланып та тормыйча, Аксак Тимер чатырына таба ыргылган да иде. Көтмәгәндә һаваны тантаналы, кыргый аваз ярып узды. +- Дошман кача! Урдалылар кача! +Ике як та, утлы күмер өстенә килеп менгән төсле, баскан урынында катып калды. Һәр сугышчы, уңны-сулны айкап, качучы ирләрне, җебегәннәр вә сораннарны эзли. +- Кем чигенергә, яу кырын ташлап качарга җөрьәт иткән? Менә, без телтеш тидерерлек итмичә орышабыз. Бәлки, һәр төмән дә бездәй кыю түгелдер, бәлки, шулар кирегә чигенәдер? Ә бер төмән чигенә башладымы, кулы бушаган дошман, күмәк гайрәт белән, инде безне урап алачак бит. +Карабәк тә ауга чыккан сунарчыдай ялт-йолт килеп, сугышчылар күңеленә шом ыргыткан тавыш иясен эзләде. Әнә бит ул, әнә - Аксак Тимер янындагы Бәркә хәзрәт. +- Дошман кача, дошман! +Ни галәмәт, хәтта Аксак Тимер үзе дә, аяклары белән сәфәр тәхетенә күтәрелеп, тирә-якны айкап чыкты. Үзенә төбәлеп, ике кулын күк йөзендә чайкаган сәед ишарәсенең төп асылын аңлап алды бугай, ниһаять, ул да иңкүлекне тутырып шәрран ярды: +- Дошман кача! Урда кача! Урда бетте! +Ул да түгел, өр-яңа бер хәвеф. +- Туктамыш чатыры өстендәге хан әләме ауган! Хан үзе яуны ташлап качкан, Туктамыш хан качкан!.. +Бәла ялгыз йөрми. Тагын бер коточкыч каза Урда яугирләрен авыр күсәк кебек миңгерәтте: +- Каф таудагы Тәбриз өстенә өч ел элек кенә яубаш булып барган Хазбулат бәк безгә хыянәт итте! +- Турчак углан, Даут, Үтәгән бәкләр, аңа ияреп, Аксак ягына качты!.. +Җан өшеткеч хәбәрләр һәм явыз мәкер үзенекен итте, курку-шом тозагы җайдакларны елан өере шикелле чорнап-буып алды. Әүвәл бер йөз җайдак ябырылды. Һәр җайдакның күзе-башы тонган, алдында дошманмы, үзе шикелле үк Урда качагымы - аралап өлгерердәй чамасы юк. Ул кул астына эләккән һәр шәүләне сөңге очына ала, кылыч белән турый-турый үзенә юл яра. Качу өчен бер генә ачыклык - бөек Идел ягы. Анда ни көтәсен үзе дә чамаламый, аңа менә шушы мизгелдә, шушы дәһшәтле капкыннан чыгып качу мөһим. +Арттан, давыл булып, Аксак Тимер нәүкәрләре күтәрелде. Хәзер алар - тимер ташкын, хәзер шулар Урда качакларын камыш ярган каек, тау өстеннән тәгәрәгән олы таш шикелле сыта. Урданың өнен җуйган гаскәрен Идел ярына китереп терәделәр. Сәмәркандлылар татар яугирләрен сөңгекылычлары белән ишкәк кечкенә күл суын айкагандай чайпалдыра, яра, суга, ега. Ярсыган ат тояклары астында изелгән урдалылар санын күз алдыннан кичерерлек түгел. +Кайгы диңгезенә чумган бичаралар арасыннан да зиһенен җуймаган яугир аваз салды: +- Ханны, ханымызны коткарырга кирәк! +Ләкин бер генә йөз җайдак та, күмәк йодрык булып, дошман ташкынын ерып чыга алмый. Уңда мәет ава, сулда корбан ауный. Идел яры буенда кысык кына аралык пәйда булган, ис-акылын җуйган җайдаклар, берсен-берсе сытып, шуңа томырыла. Ә анда шул ук орыш, кылыч белән тураш, меңәрләгән корбан... +Туктамыш хан белән Карабәк куе урман эчендәге тар сукмак буенча унбишегерме чакрым чапканнан соң гына берникадәр айнып туктадылар. Монда кечкенә бер аланлык, аны чытырман урынына гөлҗимеш, сәрби, карагат, бүре шомырты сыман куаклар чолгап алган иде. Иң беренче булып ияреннән Туктамыш сикереп төште дә хәтфә чирәм уртасына ауды. Орышларда гөрзикылыч уйнаклатып йөргән мәһабәт ир бит инде, юкса, шул да хәзер, әнә, сабыйлардай үксеп-үксеп елый. +- Идегәй кабахәт җан гына сатты безне! Аксак тәрене өстебезгә ул ияртеп килде! Каһәр төшсен аңа, каһәр төшсен! +Туктамыш чирәмгә капланып яткан, йодрыклары белән җирне төя. +- Бәддога, бәддогадыр Идегәй хәсис җанга! Бар нәселе, тамыры корып бетсен!.. +Байтак вакыт буе сулкылдагач, Туктамыш күтәрелеп утырды. Бер уйласаң, кырык яшьне генә узган ир бит әле, ә кыяфәтенә йөзьяшәр өянке чалымнары кергән. Яртылаш чаларган сакал-мыек, күз төбе һәм яңаклары гел җыерчык. Ул хәтта буе белән дә җиргә чүккән сыман. Юк, әле ун ел элек кенә Мәскәү өстенә барып күккә иңгән сәрдәр каһан түгел бит бу, түгел! +- Сата, үзен сата татар! Бер яу барышында никадәрле түрә кабыгын алыштырды! Хазбулат кабахәт. Җил исүгә, битлеген алыштыра торган Даут соран. Җебегән Турчак углан. Аумакай Үтәгән бәк. Дошман ягына басып, үз туганнарын кылыч белән урган Котлык, Токтакый, Коерчык. Шул кабих җаннарга өстәп, безнең арабызда чын йөзен яшереп, сыртка пычак булып кадалырга йөргән яңа сатлыклары да бар бит әле... +Карабәк тын да алмыйча, бүлдермичә генә Туктамышның янына чүгәләде. Елгыр караш белән чытырманлык артын айкап чыкты. Тояк тавышлары ишетелми, агач ботаклары сынган авазлар юк. Мөгаен, дошман аларның эзен югалткан, артларыннан куа чыкмагандыр. +- Син яу эчендә йөреп, күрми генә калдың. Мин тау бөркете булып, гел күзәттем. Сул канатта Гайсә бәк үз абыйсы Идегәй-кабих белән йөзгә-йөз килде бит. Күзләремне шартлар дәрәҗәгә җиткереп, нык акайтып бактым. Юк, бер-берсенең өстенә ташланмый гына бит бу мангытлар. Күзгә төтен җибәрү өчен генә берничә йөз җайдак сөңгеләрен уйнатып алды да, ике мангыт төмәне дә яу кырыннан читкә чыгып китте. Идегәе генә соңыннан үз төмәнен ияртеп кире кайткан булды. Иллә мәгәр ул вакытта Хазбулат, Турчак, Үтәгән сораннар үзләренең чирүләрен алып качкан, ә Идегәйнекеләргә ганимәт мал җыясы гына калган иде инде. +Туктамышның хәле мөшкел, ахры, ул һаман-һаман бизгәк тоткан төсле калтыранып ала. Әмма ярсуын йотып җибәрә алмый, уянып-уянып, гел сүгенә. +- Үзен-үзе сата, бетә татар. Шул үләтне йолкып ташламасак, ул Урдабызны чалгы сыман кырып салачак бит!.. +Аксак Тимер кичергән тантаналар кыялар эчендә адашкан кайтаваздай гел көчәя-көчәя таралып яңгырады. +- Сәмәрканд төмәннәре Урда гаскәренең калдыкларын Идел яры өстеннән кырык-илле фәрсах буе куа барып урган. Кондырча орышында Урда ягы йөз мең тирәсе яугир югалткан ди. +- Туктамыш ханның балалары илә хатыннары, орыш кырына алып килгән казна олаулары - җәмгысы да дошман кулына эләккән. Аксак Тимер Туктамышның хатыннарын үзенең олавына алып вакланмаган, ул аларны, ханның вәлидә сылуына чаклы, сатлык Хазбулатның чатырына китереп тутырган бит. Моннан ары бөек әмир исеменнән Сарайда Хазбулат хан идарә кылачак ди... +Тау итәге буйлап аска тәгәрәгән кар түмгәге төсле, яман хәбәр гел ишәя бара. +- Язгы айлар буе Таш Билбауда йөргәч, Аксак Тимернең атлары шырябыгып беткән. Аксак алар белән кире Сәмәркандка кайтып җитә алмый. Шуңа аның этләре, барча олысларны айкый-айкый, дүрт йөз меңгә якын чаптар талап җыйган. Нәүкәрләрен юлда сыйлау өчен янә шултикле үк сарык, өстәвенә кырык меңгә якын сыер талаганнар. Аксак бер йөз меңнән артык яшь егетне көтүчесе урынына алып китә. Өне тыгылсын дип, Болгар түрәләре аның берүзенә генә дә биш мең иң сылу кызларын бүләк иткән... +Бер ай буе Идел уртасындагы Уртүбә атавына бикләнеп күңел ачканнан соң, Аксак Тимер, асылда да, кире кайтып китте. Ләкин һәр явыз баскынның илгә чире йогып кала, Урда олыслары шуннан газап чикте. +- Сарайга басып кергән Хазбулат үзенең гаскәренә ирләр таләп итә. Һәрбер олыс ике мең булса да җайдак озатмаса, Хазбулат хан үч нөгәре җибәрмичә калмый!.. +Туктамыштан һичбер хәбәр ишетелми, ә кала-салаларда үзләрен ышыклапаралап калырдай ныклы чирүләр юк. Кара гавам тез чүгеп яшәүгә өйрәтелгән, күз яшьләре күлендә коенса да, һаман баш күтәрми. Урда - җелеге суырып алынган өрәк төсле. +Барча кеше, һәммә гаиләләр, әкәм-төкәм кебек, үз кабыгы - ихата коймачитәннәре эченә бикләнеп кенә яши. Капка ачып урамга чыгучы, ерак чишмәләрдән су ташучы, кода-кодагыйны кунакка дәшүче, атаказ йә тәкә эзләп йөрүче юк. Әйтерсең лә бөтен Урда белән җыелышып, олы йорт эченнән мәет озатканнар. Ил өстендә матәм. +Еланны кабыгын салырга өйрәтеп торасы юк. Идегәй дә, төлке төсле, койрыгын сыртка салырга җайны бик тиз тапты. +Аксак Тимер Кондырча буендагы орыштан соң ук, мәетләрне җыеп җирләгәнне көтеп тә тормыйча, Уртүбә атлы атауның эченә кереп чумды. Дистәләгән чатыр калкып чыкты, йөзәрләгән сылуларны китереп тутырдылар. Әмирнең күзе әтәчнеке төсле кызарынган, бу хикмәтле кыйссадагы кебек: җае чыкса, бу хәтта койма өстенә кунган козгынны да тотып тапар иде. +Бу мәҗлесне, асылында, нәкъ Идегәй җыйды, ә өстәлгә аны дәшмәделәр. Шуңа Идегәйнең карасы коелды, йодрыкларын усал йомарлады. +- Сез - ак дип кәпрәйсәгез, ә без кара дигән ат белән мөһерләнсәк тә, ике ыру да - бер ана балалары, без - мангытлар, - дип котыртты ул әүвәл Ырыс ханның угыллары һәм оныгы булган Токтакый, Коерчык, Күнче углан белән Тимер-Котлыкларны. - Күрше хакимдарлар иминлеге өчен күп кан койдык, инде үз башыбыз турында кайгыртырга вакыт. Әгәр без һаман да тәтәй кияү төсле Тимер бәкнең күз алдында биеп йөрсәк, әһә, боларга бертөрле дә зыян килмәгән бит, дип йомгаклап, аның безне иртәгә - пуштуннарга, берсекөнгә фарсыларга каршы озатуы мөмкин. Койрыгын яшереп йөри белмәгән төлке бүрене котыртыр ди, безгә дә бер төмән мангытны елдам төстә туган йортка юллап яшерергә кирәк. +Ә ун мең җайдакны Кондырча ярыннан Җаек тарафына озатып җибәрүгә, Аксак Тимер чатырына борын сузды. Дөрес чамалаган: чәче чалара башлаган шушы чатак әмир дә ястык өстендә бер сылуны кочагына кыскан көе азынып утыра бит. Сылу яртылаш чишенеп аткан инде. Нәни кавын кебек имчәкләре әмир борын төрткән саен чиләктәге су шикелле чайкалып, гел уйнаклап тора, аның очындагы чияләрен иреннәрең белән каптырып алу өчен дә байтак кына чиләнергә кирәк. +- Бөек әмирем, гафу, - дип башын түбән иеп кергән Идегәйне күргәч, ни галәмәт, Аксак ярсымады. +- Нинди йомыш, сәрдәр? Син булдырдың, - дип хәтта салпы якка салам да кыстырды бит. +Идегәй кызу тотты. +- Мангытлар орышта бер төмәннән артык яугирен югалтты, аларны тулыландыру өчен туган йортка кайту мәслихәттер. Аннан ул Туктамышелан кайда качып йөри, аны белүче юк. Синең бөек гаскәреңә мин фәкыйрең юл күрсәтеп килдем. Ошбу хакта Туктамыш та белә, һичбер шигем булмас. Шуның өчен миндәй колыңнан үч алмакчы булып, Туктамышның исән калган төмәннәре илә мангыт йортына бәреп керүе вә аны угры юлбасарлар кеби талап чыгуы бар. Исән калган яугирләрем илә миңа савыгырга мангыт-йортка кайтып китәргә рөхсәт итсәң иде? Кирәгем-мазар чыкса, ым гына сал, мин бар төмәннәрем илә тугры эттәй синең аяк очыңа килеп җитәчәкмен. +Тыгыз имчәкләрен әмир беләгенә төрткән сылу кызый кайнар тәнен уйнаклатып алды, Аксак Тимер сабырлыгын җуйды. +- Мәйлең, мәйлең, мирза, биләмәңә кайт та төмәннәрне тутыр. Мин чакырмый калмам... +Ә мангыт йортның тупсасына баскач, Идегәйдә колакка чит-ят яңа бер җыр: +- Менә син, Тимер-Котлык әмир, Аксак хозурында күп биедең инде, мәгәр һич югы берәр кала бәге дә булуга ирешмәдең. Әнә, Аксак Тимер үзенең сәрхуш угылы Мираншаһны әле Тәбризгә, әле Сәмәркандка күчереп йөртә, инде Хорасанга да әмир итеп юлламакчы икән. Мөхәммәт солтан, Җиһаншаһ солтан атлы оныкларын да читкә типми, әнә, берсен - Алматыга, икенчесен Гыйрат каласына илтеп утыртмакчы. Ә без - гомер буе коллар. Син дә, Котлык - аның янына кире кайтсаң, гап-гади бер нәүкәр! Аксак Тимер табанын ялаулардан туймадыңмы әле? +- Син ни кылырга киңәш итәсең соң? - дип сорау бирергә мәҗбүр булды Котлык. +- Ак мангытларың янына кайт та аксакалларыңның барысына да аңлат. Әгәр без һаман теш күрсәтмичә, сыртны кабартмыйча, Аксак Тимер эргәсенә барып тезләнәбез икән, ул безнең төмәннәрне, меңәр-меңәр бүлеп, йә Мираншаһ, йә оныгы Мөхәммәт кул астына озатачак. Ә тегеләр өчен мангытлар - яуга ташлау өчен этләр генә. Без алар тәгаме хакына башны салачакбыз. +- Ни кылыйк соң, йә, әйт инде, әйт! - дип ярсыды Котлык. +- Һич югы үз йортыбызны мәмләкәт итеп кору, үзбаш яшәү турында уйланырга вакыт! - диде дә Идегәй барча ниятен дә чәйнәп каптырмады... +Әмма бер ай узуга, җир өстендә, әнә, яңа кояш! +- Идегәй үзен кара мангыт йортының олуг әмире дип игълан иткән! Сукыр тавыкка бары да - бодай ди бит. Идегәй дә киез тирмәләре арасында үзен остазы Аксак Тимер шикеллерәк бөек хаким итеп тотарга ният коргандыр, шәт... +Тимер-Котлык түземлерәк һәм тешләгрәк түрә булып чыкты. Ул, гайбәтче хатыннар шикелле, итәгендәге көнбагыш чүбен урам уртасына чыгарып җилгәрергә бер дә ашыкмады. Идегәйдән отып алган җырны үз ягына калыплап суза башлады бу берчак: +- Аксакаллар! Аксак Тимер бездән чирү таләп итә. Һаман аның итегендә ыштыр булып йөрсәк, ак мангытлар ыруында ирләр калмаячак. Моннан ары да мангыт ирләрен Аксак коллары итеп озатабызмы да, аның юлларына утын әрдәнәсе сымак түшибезме, әллә буйсынмыйча яшәүгә мәсләк тотабызмы? Шушы сөальләргә җавап әзерләгез, бер атнадан олы корылтайга җыелабыз... +Корылтайда гауга. Ил агаларының күпчелеге алдан сүз куешкан шикелле бердәм кычкырыша: +- Аксак колы булып яшәүләрдән туйдык, аңа буйсынмыйбыз. Үзебезгә хан сайларга вакыт! +Ызгыш-талашлары озакка сузылмады, ак дөя йоныннан сугылган зур киез өстенә Тимер-Котлыкны хан итеп күтәрделәр. +- Син - яшь, гаярь вә тәвәккәл. Печелгән үгез шикелле хакимнәргә ияреп йөреп булмый. Әйдә, безне якла. +Җир йөзендә икмәк кебек пешеп чыккан яңа мәмләкәтнең тәүге хакименә бигать китерү башлангач, Котлыкка гамуҗа тиешле Күнче углан, эчтәге агуы кайнауга түзмичә төкеренә-төкеренә, янә Аксак Тимер тарафына чыгып качты. +- Минем мангыт дия-дия тешем төшеп бетте. Ә бу чүбек башлар, сукыр тавык төсле, тук башакны солычадан да аера белмиләр бит. Ярар, ыңгырчаксыз ат арбасына утырып тау төшсеннәр инде!.. +Сәмәрканд юлында кара болыт. Юк, ул кургаштай авыр яңгыр болыты түгел. Күк йөзе зәмзәм, ширбәт төсле сагындырган зәп-зәңгәр күл, челтерәп аккан чишмә суларыдай чип-чиста, ап-аяз. Анда үзенең энәдәй кайнар нурлары белән синең чәч бөртегеңә чаклы үтеп керүче кояш. Ул шултикле дә аяусыз кыздыра ки, хәтта җиһан үзе мич өстендәге ташларыннан гына түгел, ә диварларыннан, ләүкә такталарыннан, тас һәм комганнарыннан эссе бөркеп торган кызу мунча кебек. Туфрак өстенә басып, атлап булмый, аяк табаннарыңны утлы күмер төсле көйдереп һәм яндырып ала. Адәм балаларының муеннары, иңбашлары тоташтан тир. Инде ничә тәүлек буе туктаусыз атлыйлар бит, күктә кояшның керфек какканы, бичараларның бер учтан да артык су эчкәне юк, ә тир дигән зәхмәте барыбер саркылып чыга, тәндә аңа чишмә гел табылып тора. Тир саркыгач, җилән, күлмәк якалары, култык аслары юешләнә, кием чи каеш шикелле тәнне яра, тәнне чиләндерә. Бичаралар дилбегә буе ара узган саен, өмет белән күк йөзенә караш ташлап ала. Анда болыт әсәре күренми, яңгыр көтүнең дә файдасы юк. Һәркемнең карашында һәм уенда тик бер генә өмет, һаман иске хыял - су, су, су, бер тамчы су! +Урда чикләреннән бирле Сәмәркандка таба агылучы коллар кәрваны бу. Алда - башларын түбән исә дә, ара-тирә үзләрен санларга кирәген искәртеп мөгрәргә онытмаучы сыер көтүе, артта - мәэлдәүләре белән колакларны ярып баручы кәҗә белән сарык өерләре, ә уртада - муеннарыннан сүс арканга тезеп куйган ирләр. Иярләрендә утырган көе генә чыбыркы-камчыларын уйнатып алырга һәвәс мангул яки кайсак сакчылары өчен болар барысы да - коллар. Аларның бурычы ачык: юлда колларны югалтып йә имгәтеп бетермәскә, исән-сау көенә Сәмәрканд базарына илтеп җиткерергә! Базарда аларны такта мәйдан өстенә мендереп тезәчәкләр, киемнәрен салдырып атачаклар. Ислам каласы бит, анда хатыннарга һәм кызларга гына башларына нәни капчык кияргә рөхсәт ителәчәк, алар гаурәт җирләрен тоткалап караганда оялмасын, имеш. Ә ирләргә һичбер ташлама юк. Әле үзләренә өйрәнчек йә йомышчы эзләп килгән сәүдәгәр һәм һөнәрчеләрнең колларны мәйданчыкта әрле-бирле китереп йөртүе дә мөмкин. Берәүнең дә гарип-зәгыйфьләрне алып алданасы килми. +Бүгенге сакчылар искитмәле юаш, игътибарлы. Сәбәбен әйтүче юк, һәркем яттан белә. Татар ире белән татар хатыны Сәмәркандның үзендә дә, Гыйрат базарында яки Хорасанда да үтә кыйбат тора. Урыс-мукшы яки алман-ләһ коллары буй-сыннары, гайрәт-куәтләре белән килешлерәк йә сылурак булса да, алардагы пәһлеваннарның бәясе дә ун-унбиш динардан да артмый. Ә саусәламәт һәм әзмәвердәй таза татар ирен, хәтта ул камыт кебек кәкре аяклы булса да, теләсә кайсы кала сәүдәгәрләренең хәтта илле динарга алып китүе бар. Сере гади генә: татар чиста, аңа урлашу ят һәм, иң мөһиме - ул хуҗасына эт шикелле тугры, һичберкайчан хыянәтне белми. Татардан да уңганрак һәм аннан да күндәмрәк кол җир йөзендә юктыр! Менә шуңа күрә кадерли, чыбыркылар белән утын пүләне урынына тотып ярмый, атлары белән таптатмыйча, башын ярмыйча гына куа бүген сакчы-сатучылар. +Мондый нечкәлекне коллар арасында да аңлаучылар, мыегына чорнап баручылар байтак. Кырым тарафыннан килеп, Кондырча буенда әсирлеккә эләккән бер баһадир инде йөзенче мәртәбә сүгенә, кат-кат төкеренә. +- Каян гына килеп чыкты микән соң ул кыргыз алабае? Сәйфетдин чатырына таба ташланган, тагын бер ыргылсам, Аксакның ул сәрдәрен кыеп кына атасы идем бит! Әллә каян, чатыр чаршаулары арасыннан гына сикереп чыкты да тимер кыршау кидерелгән гөрзие белән нәкъ баш түбәсенә тондырды, анасын саткыры! Аннары ничек итеп кул-аякларны сүс бау белән тышаулап ташлаганнарын да белмим. Өзеп ташлыйм дип талпынып караган идем дә бит, юк, көчәнгәч баш чатный, каһәрең. Менә шулай, ачык авызлыгым аркасында, +Аннары ул бераздан, тирә-ягына, ерак яланнарга күз йөгертеп, тагын өстәп куя: +- Юк, барыбер качам! Яглы бәк - кол! Валлаһидыр, көлке! Һи, мин дә булыйм, моннан качмыйм да ди! +Тирә-яктагылар, "тсс-тсс" килеп, тиз-тиз юаталар. +- Качасың, әлбәттә. Шушындый Алып батыр гәүдәсе белән син дә качмасаң соң! +Яглы бәк - ул, асылда да, пәһлеван. Тирә-юнендәге ирләрдән ярты башка биек. Иңбашлары хәтта чүмәләләрне дә күтәреп торыр сыман. Йодрыклары нәни казан чаклы. Беләкләре, әйтерсең, арканнан үрелгән. Ни галәмәт, аның аяклары хәтта чирәмдә дә бер-ике бармак калынлыгы җиргә батып бара. Ул ябышса, олы йорт почмагын да күтәреп селкетәдер... +Җан аткан - елан итен ашаган ди, җае табылды бит. Берзаманны, сихри көзге булып, алда зәңгәр күл ачылды. Сусау дигән зәхмәт үзәкләренә үтеп беткән, сыер, тана, үгез - көтүләре белән шуңа ябырылды. Сакчы җайдаклар бичара малларны камчы белән яра, чыбыркы шартлата, күсәк белән ора - болар өшкереп тә бирми, куучылар суккан саен тирәнгәрәк керә. Күлнең төбе гел лайлалы, тездән балчык икән, көтмәгәндә мөгри-мөгри бата башладылар. Колмы, азатмы ул, татар - нык мал җанлы. Яглы бәк тә яман дулый-дулый алга томырылды. Муеннар сүс арканнар белән бәйләнгән бит, үз артыннан тагын унлап ирне сөйрәп бара теге. Әле шул килеш тә күл читенә кереп басты да, койрыгыннан сөйрәп, бер сыерны шундук тартып алды. Бу колдагы көч-куәтне күреп, бушбашрак бер сакчы арканнарны кылычы белән чабып кына атты. Иркенлекне тойгач, инде күлнең түренә үк кереп, сыерларны берәм-берәм чыгара башладылар. Ул арада арттан кәҗә-сарык көтүе килеп җиткән. Алар да - мал, алар да сусаган. Чыбыркы уйнатуны бар дип тә белми, күл тирәли сикереп чаба-чаба, су чөмерә болар. Күл казандай кайный, тирә-юньне сакчылар сүгенүе, сыерлар мөгрәве, кәҗә-сарык мәэлдәве баскан. Тавыш, шау-шу, мәхшәр!.. +Сыер-сарыкларны юл өстенә кабат тезгән чакта күл тирәсен эңгер-меңгер каплаган иде инде. Кол ирләрне сүс бау белән бәйләргә тотынсалар, Яглы бәктән гүя җилләр искән. Ярты чакрымнан караган чагында да башкалардан калкып, күзгә сукыр чебен төсле кереп тора, ә хәзер юк. Аптырагач, күл төбенә ыргаклар һәм зур сөңгеләр белән дә кадап карадылар, тишек итегеннән гайре берни эләкмәде. Ахыр чиктә, куллар селтәп, ары кузгалдылар. Күл уртасында су өстенә калкып торган көпшә очын берәү дә шәйләмәде. +Туктамыш ярты елдан соң гына, бөке төсле, кабат калкып чыкты. Кул астында өч төмән гаскәре бар, элеккечә вәкарь. Җайдаклары - тоташ болгарлылар. Көңгер - сәрдәр. Башка олыс бәкләре шундук шымга калды. +- Хазбулат элекке ханга төкереп тә бирми, ул Сарайда үз исеменнән акча сугып ята. Туктамышның ике яшь хатынын да үзенә алып куйган. +Шушы мәсхәрәне ишетүгә, Туктамыш, котырган үгездәй, мәркәзгә ябырылды. Ләкин аның капкаларын җимереп торасы юк, бушкуык Хазбулат үзенең биләмәсенә, Борын-Инеш ягына чыгып качкан икән. Туктамышны ахырына чаклы хур итәргә уйлагандыр инде, аның вәлидә хатыннарын да үзе белән алган. Әүвәл кичәге хан үзе, аның артыннан Көңгер төмәннәре Идел аша кичүгә ташланды. Тын дәрьяга җиткәннәр генә иде, кисәк борылырга туры килде. +- Хазбулатны Кырымдагы Солхат әмире үзенә сыендырган. Ул БәйрәмХуҗа, җәнәвизләр яллап, Хазбулатны кабат Сарайга кертеп утыртырга җыена ди. +- Алга, алга! Хазбулатның башын чабып, өлге күрсәтмичә, Урданы тулаем да сатлык чиреннән чистартып булмаячак! - дип куалый-куалый, Кырымга юнәлделәр. Туктамыш та еллар үтә-үтә шомара башлаган бит, Бәйрәм-Хуҗа янына аерым илче куды. +- Туктамыш хан Бәйрәм-Хуҗага баш тарханлык ярлыгы бүләк итә. Бәкхуҗа үзе дә, барча нәселе дә моннан ары ясак-хәреҗ ише салымнардан азат! +Карт кешегә шул бүләк тә җитте, ул Туктамыш ханны кала капкаларын ачып каршылады. Ваграк түрәләргә дә тархан булу дигән чир йогып өлгергән, шулар үзләре Хазбулат-соранны хан каршына сөйрәп китерде. +- Бүкәнгә! Бүкән өстенә салып чапкалагыз! - дип үкерде Туктамыш хан. Мәйдандагы Салкын Таш өстендә тавыш тынгач, тантаналы төстә аваз салды: +- Бәйрәм-Хуҗа тарханны Кырым атавының каладары итеп билгелибез. Моннан ары тархан илә Кырым Туктамыш хан фәрманына гына буйсынып яшәячәк!.. +Ашыккан, ай-һай, нык ашыккан. Сарай тарафыннан чапкын килеп җитте. +- Тимер-Котлык, ак мангыт чирүе илә Сарай эченә үтеп, үзен Алтын Урда ханы дип игълан иткән! +- Кадалып кына киткере! Иске кетәклектә яңа әтәч! - дип сытып сүгенде дә Туктамыш хан янә ияренә менде. +Юк, Тимер-Котлык сыек былчырактан әвәләнгән бушбугаз булып чыкты, иске хан йодрык төйнәгәнче Сарайдан ук шикелле чыгып ычкынган бит. Туктамыш тәхет залына әйләнеп кайтуга, бәйләрбәге Хәсән белән олыгаеп беткән Ак-Хуҗаны янына чакыртты. +- Теше коела башлаган карт хатын шикелле, авызыңны бүлтәйтеп, миңа һаман үпкә саклап йөрмә, - дип, иң әүвәле Ак-Хуҗа бәкне иманга чакырды ул. - Берүзебез генә ябышып, Аксак тәрене әмирлегеннән чәнчелдереп төшерә алуыбызга нык шикләнәм. Кеше бавына ышанып, коега да төшмиләр, күрше балтасы илә урман кисәргә дә бармыйлар, анысын гына беләм. Кем очраса, шуннан ярдәм сорап, йөз суыбызны түгәргә ярамый, бу сансызлану вә ваклану була. Димәк, безгә көчле аркадашлар, хыянәтне белмәс дуслар кирәк. Син кайсы шаһ йә кайсар безгә ярдәмгә килер, дип ышандыра аласың? Нинди киңәшең бар? +- Иң әүвәле, безгә Тимер бәкнең яңа һөҗүменнән саклану хәерлерәк, - дип башлады Ак-Хуҗа, һичнинди дә үпкә күрсәтмичә. - Бер кат җиңүгә ирешкәч, һәм дә, сакчысы юклыктан файдаланып, көтү-көтү маллар, сылудан-сылу кызлар талап киткәч, Урда яңа кирмән-диварларга бикләнгәнче, аның янә безнең өскә килеп җитүе бар. Бер карак та иске эздән йөрми, умырып талау өчен һәр угрыга яңа сукмак кирәк. Шундый нияткә керсә, ул безгә Каф тау аша, азәри вә гөрҗиләр ягыннан бәреп керер дип фаразлыйм. Шуңа, кичекмәстән, гөрҗиләр кайсары Георгийны үзебезнең якка авыштыру вә Урдага корыч аркан илә бәйләп кую мәслихәт. Мин Георгий хозурына юл чыгарга әзер. +Һич көттереп тормыйча, бәйләрбәк кушылды: +- Ак-Хуҗа бәкне хуплыйм, мин үзем дә Аксак Тимер кабат Урда өстенә Каф тау аша килер дигән фикердә. Георгий кайсарга безгә иңен куеп басса - хәвефсезрәк. Ләкин хаталанмыйк, гөрҗиләр Урданы каплап йә коткарып калырдай куәтле көч түгел. Һәрберебезгә мәгълүм: ачуын кабарткач, Сүбүдәй илә Җәбә нойон да үз вакытында гөрҗиләрне чебеш көтүе урынына сытып кына узган. Соңрак Бәркә каһан да барып изгән аларны, ахыр чиктә шул Аксак та бер мәртәбә барып талады бит инде. Без гөрҗиләр белән вакланмыйк, алардан баш тартыйк, дигән сүз түгел бу. Безнең йортка терәк ясау өчен куәте буенча мәмләкәтебездән ким булмаган, Урда белән тиңләшә алырдай олы дәүләт кирәк. Менә шулар илә берлек төзү хәер. +- Йә, йә, авызыңа бал да май, сүзләреңнән үтә мәмнүн калам, - дип, Туктамыш хан да күзләреннән очкын чәчеп алды. - Кайсы падишаһ алдына без бил бөгеп барыйк, әл-Казани бәк? +Хәсән бәк тынычлыгын таш дивардай саклап авыз ерды: +- Аксак Тимер кайсы хаким астына су җибәрә, кемгә бармак яный - безгә шул отышлы. Җиде диңгез аръягындагы һинд солтаны яисә Һималай таулары артына кереп качкан чиннәр кайсары да, хәтта фил кадәрле алтынны тәгәрәтә-тәгәрәтә илтеп җиткерсәк тә, Урда сагына төмәннәрен куып мәшәкать күрмәячәк. Димәк, безгә төрек солтаны Баязит хозурына илче куу мөһим. Аннары Мисыр солтаны Фәрхәд тә безнең якка җиңел авар сыман. +- Ә Фәрхәднең кайсы яклап безнең Урдабызга кендеге тоташкан соң? - дип янә Туктамыш хан бер көлтә очкын бәрде. +- Үзбәк ханны исегезгә төшерегез әле, - диде Хәсән, бер дә каушамыйча. - Аның үз сеңлесен ничек итеп Мисыр солтанына кияүгә озату хакындагы кыйссаны белмисезме әллә? +Ак-Хуҗа белән Туктамыш күзләрен акайткач, Хәсән инде, җеп саплаган сыман, талгын гына, ипләп кенә тезде. +- Моңа алтмыш еллап гомер үтеп бара икән инде, онытуыгыз да мөмкин. Әмма гыйбрәт өчен истә тотарга кирәк моны, аһ, тотарга кирәк! - Хәсән җайлабрак утырды. - Үзбәк хан хаҗ сәфәренә барганда, үзе белән сеңлесе Мәликәне дә алган. Берочтан Каһирәгә дә сугылырга булган безнең хаҗиебыз. Урда ханы килеп төшкәч, билгеле ки, Мисыр солтаны Мәлик әл-Насыйр да кабул иткән инде. Солтанның әле егет кенә чагы, сылу Мәликәгә күзен салган бит бу. Мәлик-Мәликә, парлану өчен исемнәре дә шәп бит!.. Бүләкләрен биреп озатканда, Мәлик солтан Үзбәк ханнан Мәликәнең кулын сорый икән. Иллә мәгәр, менә каһәр: Үзбәк хан Мәликәне Баһдадтагы Мөшәррәф хәлифкә кияүгә бирергә, шуннан ары һәр җомга намазында үзенең хөрмәтенә хөтбә укыта башларга ният тоткан булган. Солтан Мәликне "мондый илләр ара эшне ялгыз башым илә хәл итә алмыйм, кайтып, дивандагы олуг вәзирләрдән рөхсәт сорыйм", дип юмалап качкан икән. Ә хаҗдан әйләнеп кайтса, Мөшәррәф хәлиф вафат. Өстәвенә, Мисырдагы Мәлик кызулата. Күз буяу өчен дип, Үзбәк хан диванга җитмеш абруйлы әмирен чакырткан. "Менә, Мисыр солтаны сеңлебез Мәликәнең кулын сорый, ул һәр таләп вә һәрбер шартка риза, без ни дип җавап бирик, йә, нишлибез?" - дип, үз башына сөаль дә биргән әле. Мәгълүм ки, безнең түрәләргә буза кузгатырга, абруй күтәрергә сәбәп кенә кирәк. Мисырдагы шәригать кануннары тегендирәк бит ул, бездәге кысалар да анда ярап бетми дип, и, чүбек чәйни, и, боламык болгата ди болар. Анык бер җавап юк. Үзбәк хан ярты елдан яңа диван җыйган, тагын ярты ел узуга - кабат диван. Каһирәдәге Мәлик солтанның да чүкече кыза тора бит, олы кәрван белән бүләк өстенә бүләк озаткан бу. "Әмирләрең солтаннарның коры бүләкләрне тарат", дигән язуы да бар ди. Үзбәк хан бүләкләр ыргыткач, асылда да, ауган инде болар. Ни галәмәт, Мәликә сылу Мәлик кочагына барып кергән чакта тәүге күрешүдән соң дүрт ел вакыт үтеп киткән булган... +- Бик гыйбрәтле кыйсса, мәгәр аның бүгенгегә нинди катнашы бар, әйт, Казанлы бәк? - дип бүлдерде Туктамыш хан. +- Катнашы гап-гади. Бүген Каһирә тәхетендә утырган Фәрхәд солтанның әбисе безнең Мәликә солтанбикә була инде, - дип кырт кисте Хәсән бәк. - Фәрхәд солтан хозурына зур илчелек юллыйк. Хәзинәдә бар бүләкне мулдан озату да онык-солтаныбыз күңеленә ачкыч булыр... +Ярты елдан соң җылы хәбәр кайтты. +- Фәрхәд солтан Ак-Хуҗаны киң колачын җәеп кабул иткән. Ул Мәликә атлы ак-әбисен һич тә онытмаган, Мисыр халкы әле дә булса аңа рәхмәтле ди. Ошбу солтан да бүләкләрен корабларга тутырып юллаган. Солых турындагы шартнамәгә дә, бисмиллалап, үз мөһерен суккан... +Ә менә тагын өч айдан соң кайтып төшкән хәбәрдән соң Туктамыш хан кияү егетедәй биеп китә язды. +- Синнән күрмеш, Аксак Тимер дә Фәрхәд солтан хозурына үзенең зур илчелеген җибәргән булган, канә. Солтан аларны бер ай буе кабул итмичә интектергән әүвәл. Ә тегеләр Туран каһанлыгы, бөек әмир үче белән янап әтәчләнгәч, җәмгысын да дарга озаттырган... +Туктамыш хан уч төпләрен уа-уа тантана кичерде дә инде Хәсән бәкнең үзен төрек солтаны Баязит Йылдырым белән ләһ кайсары Ягайло тарафына илче итеп куды. Күз тимәсен, Хәсән бәк тә һәр икесе белән солых төзеп кайтты. Тын алырга, түл җыярга вакыт. Казна ташып тормый. Үз түрәләреңнән ришвәт талаудан да ансатрак һәм хәвефсезрәк ысул бармыни ул? Туктамыш Мәскәү кенәзе Василий колагына зур шом озаттырды. +- Җүнкала белән Мөрем, Таруса, Мещера калаларын Рәзән кенәзе Юрий сорап йөри. Ул Рәзәнне үгез сымак симертү бик яман. +Бүре куа чыккан сунарчыдай шашып, Василий килеп җиткән. +- Калаларны миңа, миңа кайтар? Сандык-сандык алтын-көмеш сарай тупсасында... +Мондый күндәм, елгыр яраннарга таяну да - шифа!.. +Гөрҗиләр кайсары Георгийның Урда ханы ягына авышуы хакында, әлбәттә инде, Аксак Тимергә хәбәр итми калмаганнар иде, ул улы Гомәршаһ төмәннәренә ияргә менәргә әмер бирде. Аның илчеләр гомерен кыйган Мисыр солтанын да, Туктамыш белән берлек төзеп куйган Баязит солтанны да гафу итәргә һичбер исәбе юк, ләкин алар кул җитмәстәй ерак, бүрәнә аша бүре куып булмый, башта урман авызында юл бүлеп торучы вак-төяк агачны аударырга кирәк. +Аксак Тимернең гөрҗи җирләренә һөҗүм башлавын белеп алуга ук, Туктамыш хан Яглы бәк һәм Гали белән Ильяс угланнар кул астында өч төмән озатты. Мангыт төмәненә башлык булып торган Гайсә мирзаның язгы боз шикелле таянып булмастай тайгак, көпшәк икәнен дә белә, ләкин кул астында гына дистәләгән чирү тезелешеп тормый, бу ышанычсыз мирзаны да, бәладән башаяк дип, Сарай тирәсеннән еракка озату мәслихәтрәк. Шымчыларның сүзенә колак салсаң, Гайсә бер дә Идегәй абзасы ягына карап сәҗдә кылмый сыман. Ходай Тәгаләнең шәфкать илә миһербанлык угын алдан чамалау кыен, ул мәрхәмәтеннән ташламаса, Гайсәнең дә үзе сайлаган кыйбладан читкә язмавы бар. +Сөенечле хәбәр озак көттермәде. +- Дирбәнд кирмәне илә Дәрьял тарлавыгын каршылыксыз үттек. Аттан ала да туа, кола да туа, дип белми әйтмиләр шул. Гомәршаһ - атасы Тимер бәк янәшәсенә куярдай оста сәрдәр түгел. Ул Ширбән каласын безне күрүгә үк ташлап качты. Гомәршаһ атасын чакырып чапкын куган булган. Инде Тимер бәк шәхсән үзе биш төмән ияртеп юлга чыккан, диләр. +Аксак әмир мәкергә бик һәвәс. Үзе Хәзәр диңгезен урап юлга чыкса, шималь яклап, Туктамыш сараена үзенең камыт бавыдай шомарган илчесе, карт төлке саналган Шәмсетдин-Алмалыкны озаткан. +- Бөек әмиребез сине бик юксына, һаман саен бергәләп Сауран илә Сыгнак калаларына, Ырыс ханга каршы яу йөргән көннәрегезне сагынып сөйли, - дип дуга кебек бөгелсә дә, талга кунган сандугачтай өздереп сайрады ул. - Туктамышны мин үз угылымдай күрдем, дип егълап та алгалый. Үз угылларым Гомәршаһ, Мираншаһ, Сөләйманшаһ өчен мин тәхет тә, мәмләкәтләр дә яулап бирмәдем бит, алар - әле булса гаскәремдә гади төмәнбашлар. Ә Туктамышым ил хакиме, җиһан күрке булды. Әгәр атасына рәхим-шәфкать илә ярдәм кулын сузса, без аның белән бергәләп фарсы илен, төрек мәмләкәтен, Мисырын да яулап алып, бар җиһанга яулык ташлар идек. Туктамыш бәгъзе шаһ вә солтаннар илә берлек төзеп, атасыннан дошман ясамасын. Мин тәхлил укыйсы көннәр җиткәндә дә, бар булмышым илә Туктамышны гына көтәчәкмен. Тезген өзеп чапкан кыркымыш тайлар да, төк коеп арыгач, көтүенә, аранына кайта. Мин үги улымның да җылы кояш кеби әйләнеп кайтуын көтәм. Бөек әмиремез Тимер бәк менә шулай, аталарча, сиңа үзенең кулын суза. +Әмирләр игътибар итеп өлгерде: Шәмсетдин-Алмалык сөйләгән мизгелләрдә Туктамышның күзләреннән кайнар яшь тамчылары да сытылып чыкты. Көчсезлек һәм чарасызлык, алҗыганлык кайтавазы болар. Аңларга да була, яуда җиңелеп, үз йортында качып, Идегәй-Котлык кебек сатлыкҗаннар тарафыннан типкәләнеп йөрүләр үзәгенә үткән, рухын талагандыр. Ләкин Туктамыш Сәмәрканд әмире алдында тез чүккән, муенына бугалак салынган ил хакиме түгел. Урда илен муенчагыннан сөйрәп сугым пычагы астына илтеп салырга, ай-һай, иртә әле! +- Тимер бәк вакыт сузу өчен генә сандугачтай сайрый, аның соран сүзләренә ышанасы түгел, - дип, бәйләрбәге Хәсән сикереп торды. +- Сәмәрканд әмире Тәбриз каласына барып өлгерү өчен генә, күзне буяу өчен, синең тарафыңа ошбу икейөзле картны юллаган бит, - дип, Көңгер бәк тә, ярсый-ярсый, камчысын атып бәрде. +Туктамыш уйга калды. Аксак Тимер белән кабаттан дуслашу-туганлашу - асылда, һавадагы торна кеби. Ә менә монда килеп тез чүккән әмирләр Тимер бәк янәшәсендә чыпчык-песнәк кенә булсалар да, алар - турылыклы, болар Идегәй сыман талап та, ташлап та китмәячәк. Бер киселгән икмәк кабат ябышмый ул. Кылычыңны кыныннан чыгаргансың икән, орышырга кирәк. Ике сыер арасында буталып йөргән бозау берсен дә имә алмас, аумакай йә юмакай булу хата! +- Тимер бәк безнең олуг Урдамызны талап, коточкыч рәвештә вәйран итеп китте, һаман тамагы туймый, азгын кулын суза. Безнең араны хәзер синең кеби төлке илче дә көйли алмас инде. Ил өстенә корал күтәреп килүне ул сайлады, Урдамыз да, үз нәүбәтендә, корал ташлый вә тез чүгә торган умырткасыз, +Шәмсетдин-Алмалык җимерек йөз, кыйналган кыяфәт белән кайтып киткән иде, ике атнадан ук Сарайга хәбәр ишетелде. +- Шәмсетдин, юл уңае дигән булып, кайтышлый Меңкышлакта күсе сымак посып яткан Идегәй янына да сугылып чыккан икән. "Сине Тимер бәк янә үз чатырына чакыра" дип ялварып караса да, Идегәй аны шундук кире борган. Әүвәл ике үгез сөзешеп, берсен-берсе ексын, мин аларга шуннан соң да бугалак ташларга өлгерермен әле, дип әйткән ди. Шәмсетдин төкеренгәч, минем Аксак илә Туктамышның икесен бер бау итеп ишәр көннәрем алда әле, алда, дип өстәп тә куйган. +- Аксак талап җыйган алтын-көмеш Таш Билбауга биргесез бит инде. Аңа Идегәй тамагына берәр калҗа өлеш чыгарса ярамады микән? +- Юк, ни әкәмәт, сыңар гына дирһәм дә юллап карамаган. Икенче төрлерәк кармак салган. Әйдә, үзеңнең берәр кызыңны озат, мин аны оныгымның хатыны итеп алам, дип юмалап маташкан ди. Идегәй бу юлы да вәкарь җавап биргән, егерме ел синең җырларыңны тыңлап яшим, телең агулы вә юха. Елан кабыгын салса да, гадәтен үзгәртми ул. Сиңа хәтта кызымны озату да хәтәр. Аны әүвәл үзеңнең сасы ятагыңа сузып салачаксың, оныгыңа син кимергән сөяк кенә кала. Синең ише еланнан каберең ерак булсын, дигән. +Шулай, бәйдән бер ычкынган эт оясына кайту юлын бик тиз оныта ул. +- Аксак Тимер гөрҗи кайсары Георгийны тезгә куйган, ул Каф тавындагы Дәрьял тарлавыгын да кулына алган инде, - дигән хәбәр килеп җитте. +- Аксак тәре, Шәмсетдин хәзрәтне юллап, күзгә төтен җибәргән иде, без дә аны тоткарларга тырышып карыйк әле, - дип, Туктамыш ничарадан бичара рәвештә генә Уртак атлы илчесен кузгатырга мәҗбүр булды. - Аксакка солых тәкъдим иткән бул, хаҗәте чыкса, хәтта балавыз сыгып күрсәтсәң дә ярый. Тик Аксак тәре, үрдәк кеби тыйтаклап, Каф тау өстеннән иңкүлеккә төшеп өлгермәсен. Син аның белән сайрашкан арада, безгә ерак олыс төмәннәрен күтәрергә кирәк. +Шул көнне үк барча әмир-бәкләр тарафына елдам чапкын очты. Ун көн дигәндә Мамай тавы янына җыелсалар, төмәннәрнең саны унбиштән дә арткан. Каф тау өстендә ертауллар алаенда йөргән җайдакларны да санасаң, гомум куәт янә ике йөз меңгә җитә. Менә, тагын чебеш урынына таптап вә тукмач сыман тураклап кара инде, явыз Аксак тәре!.. +Уртак илче Тимер Капкага да барып җитә алмыйча кире борылып кайтты да Туктамышның аяк очына ауды. +- Тимер бәк тауны кичкән, иңкүлеккә төшеп ыстан корган. Төп гаскәре энәләрен кабарткан керпедәй Куй елгасы ярына тупланса да, өчме-дүртме шымчы меңлек кумык-аланнар олысында, ач бүреләр сыман, корбан эзләп йөри. +Туктамыш шундук үз янына Хәсән бәкне дәште. +- Биш төмәнне җитәклә дә кичекмәстән юлга! Каф тау итәкләре елга белән тулы. Шулар арасында еландай бөтерел, төлке булып койрыгыңны уйнат, әле теге, әле бу тау башына учак тергезгән булып төтен чыгарып ал да мең төрле саташтыр, иллә мәгәр Аксак Тимергә Урда җиренә керергә ирек бирмә берүк, Казанлы бәк... +Бәйләрбәге ук шикелле атылып ашыкса да, Тимер бәк инде Куй буен ташлап өлгергән - Терек елга ярына Меңкирмән атлы таш-тау арасына ыстан корган икән. Монда ялан бик тар, Хәсән бәк Урда төмәннәрен ташлап карады, әмма бердәм рәвештә һөҗүм ясарга җаен тапмыйча, кире чигенергә мәҗбүр булды. Шушы тоткарлану да ярдәм иткән, Туктамыш та ун төмән җайдак белән Терек ярына килеп җитә алган. +Барча иңкүлекне айкап чыгуга ук, Туктамыш хәл итте. +- Бер үк тырма тешенә сукыр гына ике кабат баса. Кондырча янындагы орышта ыстанны Идел ярына терәп куйганга күрә әрәм булдык. Чигенергә һич ара булмады, шуңа Сәмәрканд этләре безне аран эченә кертеп ябылган сарык көтүе шикелле, рәхәтләнеп талады вә урды. Бу юлы инде кабат абынмабыз. Ыстанны елганың бу ягына корыйк. Ә Аксак тәре, чатан аягын сөйрәп, елга кичеп газап-хәсрәт күрсен. +Алай да, гаскәрдә утлар-сулар кичкән елгырлар бар! Шулар, күз ачып йомган арада, якындагы урманнардан йөзәрләгән имән-тирәк тапты. Шуларны егып, сай кичү каршында ботакларын керпе энәләре кебек тырпайткан агачлардан биек ур ясадылар. Боларга ташланып, йөзәрләгән чаптар белән җайдак җан бирәчәк әле! Болардан тыш, тәртәләрен алга таба каерып бәйләгән арбаларны боҗра итеп тезгәч, ыстан асылда да кирмән рәвешен алды. +Аксак Тимер, сай кичүнең яуланган булуын белүгә үк, янда бөтерелеп йөргән чиркәс бәген икегә телеп атты. +- Кичү урынын күрсәт, кичү урынын дип күпме ялвардым бит. Ә бу хәсис аны, бер дирһәм дә алмыйча, Туктамышка сатты! +Үзенә күрә хәйләкәрлек кылып, Сәмәрканд чирүен агым буенча Терек елгасының үренә таба куып карадылар. Юк, кендеге береккәндәй, Туктамыш бер адым да калмый, каршы ярдан калкан сыман тагыла да бара. Аксак Тимер нәүкәрләрен түбән таба юллый, ә Туктамыш, энәгә тагылган җептәй, шул тарафка күчә. Тимер бәк көненә җиде мәртәбә әле югарыга, әле түбән таба ыргылып карый, юк кына бит, Туктамыш һәр очракта кирмән корып куя. +Төннәре дә куркыныч бит аның. Уң якта Тереккә килеп кушыла торган Сунҗа елгасы бар. Дөрес, ул Терек кебек үк тирән түгел, ләкин ярлары вак таш һәм кыялардан торганга күрәме, аның суы тау чишмәсе төсле кайнап-шаулап ага. Әгәр Туктамыш шушы елга аша ташланырга тәвәккәллек кылса, ул тавышта тоякларына киез башмаклар киертелгән атлар кичүен, хәтта пошкыруларын да ишетеп булмаячак. Туктамыш таң сызылган вакытны сайласа, ул юллаган бер-ике мең җанкыярның изрәп йоклаган ун мең сәмәркандлыны да суеп чыгуы бар. Муенны күрәләтә элмәккә тыгып булмый, Аксак Тимер бер көн ахшам намазыннан соң үзенең төп ыстанын тирән ерымнар һәм биек ур белән әйләндереп алырга әмер бирде. +- Урданыкылар үзләрендә кирмәннәрен әүвәл ерым белән әйләндереп алырга, аннары шуның эченә ур ясарга күнеккән. Казык кебек очланган бүрәнәләрен дә шул ерым төбенә тезеп чыга алар. Дошман җайдаклары атларының корсакларын шул казыкларга кадалып ярачаклар, имеш. Мин һәрчак тилгәндәй күзәтеп тордым, юк, атлар тиле түгел, күз-баш тондырып, казыкларга бер дә ташланмый. Үз ихтыяры илә кибән түбәсеннән сәнәктырмаларга сикерә торган җанвар буламыни? Ат-малкайлар адәм баласына караганда күпкә акыллырак. Алар җайдакларын сыртларыннан очырып төшерә дә кача. Ерымның балчыгын тышкы якка чыгарырга, ур боҗрасын тәүге киртә итеп өеп кую кирәк. Туктамышның урны җайлы гына яулавы да мөмкин. Атлары да ур өстенә тиз ыргылып менәр. Ә менә инде ур өстеннән килә. Чигенергә ара гел калмаган. Болай итсәк, Туктамыш телиме-теләмиме, меңәрләгән атын чокырларга тезгән казыкларда үтереп бетерәчәк. Хәтта казыкларга кадалмый исән калганнарын да арттан килгән ташкын сытып уза. Шундый төтен җибәрик әле Туктамыш күзенә. Болар урларын да бозау биеклеге генә ясаган бит, дип алданырлык булсын. +Аксак Тимер нәүкәрләренең яртысы ерак сәфәрләрне үтеп азау тешен чыгарган сугышчылар, эшне тиз тоттылар, эңгер-меңгер ятып күз бәйләнгәнче, ике боҗра ясалып та бетте. Ышандырырлык булсын дип, ур өстенә берничә йөз калкан да тезеп чыктылар. +Ертауллар үзвакытында җиткергән, мондый җайлы ур турында ишеткәч, ике төмән җайдакны Сунҗа ярына китереп бастырды ул. Сорнайлар кычкырта, төмбакларын кага башладылар. Елга ярындагы кыяларга да бәрелеп кайтарылгач, янартау шартлавы шикелле көчле тавыш купты. +Идегәй белән Тимер-Котлык үзләренең мангыт йортларына кайтып китсә дә, мәрхүм Ырыс ханның сыңар улы Инаныч кына, адашкан бозау шикелле, Аксак Тимер янында торып калган иде. Шушы янартау тавышын ишетүгә, чәчләрен йолкый-йолкый, үкерә-үкерә еларга тотынды бит теге. +- Бетте, кыямәт көне килеп җиткән икән! Утлы казаннарына салып кайнату өчен безне тәмуг көтә! +Ыстан тирәли корган диварларның бер читеннән икенче башына чаклы йөгерә-йөгерә үкерә генә бит, һич туктатып булмый! Бу куптарган тәшвиш башкаларга йокты, кайбер нәүкәрләр манара һәм басмалар өстеннән төшеп, ыстанның тау ягындагы капкасына таба кыяклый башлады. Туктамыш сизмәде шул, аһ, тоймады бу минутта үзенең Тимер бәк ыстаны эченә нинди зәһәр күмер очыруын! Әгәр тоеп, шушы мизгелдә һөҗүмгә томырылса, бәлки, аның яугирләре сәмәркандлылар ыстанын сытып үтәр иде!.. +- Бугазын томалагыз! Суеп ыргытыгыз Ырыс тилемсәсен! - дип ярсып кычкыра-кычкыра, инде Аксак Тимер үзе дә чыгырыннан чыкты. +"Тилемсә" дип тамгаланган Инаныч та ишетеп торган, ахры. Үзе буып ташлаган сарыкны сыртына эләктереп качкан карак бүре төсле, ул тиз генә калканын аркасына элде дә дивар ярыкларының берсеннән тышка томырылды. Тимернекеләр айнып ук очыра башлаганда, Инаныч инде яңа урны үткән, ә бераздан Сунҗа ярының астына сикереп юкка чыккан иде. +- Качак, качак! - дип яугирләр шатланышу Туктамышның күңеленә тач май булып ятты. Орыш комары да ишеге шыр ачылган мунча пары кебек юкка чыккан иде. +- Булды, өнен алдык, бүген Аксак йоклаячак түгел! - дип күңелен дә юаткан булды әле... +Өч тәүлек буена Терек яры буйлап аска-өскә күчеп йөри-йөри, шабыр тиргә баткач, Аксак Тимер янә мәкер уйлап тапты. +- Безнең хатыннар, пешекчеләр, ат караучылар, камыт тегүчеләр, көпчәк ясаучылар ыстаннарда ята. Барысын да бирегә мал көтүе урынына куып китерегез! Ыстаннарда нинди алмаш көбә, яңа калканнар бар, һәммәсен дә монда! +Тегеләрне гаскәр артына тезеп бастыруга яңа әмер: +- Барча алмаш кием, артык җәя-садак менә монда, аерым бер күчкә чыгарып өелгән булсын! Ә сез, хатыннармы, әллә камытчымы, тиз арада сугышчылар киеменә төренегез! +Төмәнбашлар күзләрен акайтып төбәлгән иде, Аксак Тимердә җавап әзер +- Бернинди мөгез дә чыгармыйм, әкәмәт тә кормыйм. Моның ише мөгезләрне әллә кайчан Чыңгыз каһан уйлап тапкан инде. Хәтер казанын кырып карагыз бер. Мөхәммәт шаһның улы Җәләлетдингә каршы яу кылып йөргән чакта, дошманының өнен алу өчен, ул һәр алмаш ат ияренә салам тутырып ясалган карачкылар бәйләп утырткан бит. Утыз мең дип белгән чирү урынына алтмыш мең җайдакның чабып килүен күргәч, Җәләлетдиннең кырык меңле гаскәре, койрыкларын кысып, кире борылып качкан. Мин Чыңгыз ханның сабагын гына яңартамын бүген. +Хатын-кызлар белән һөнәрчеләр күз алдында яугирләргә әверелеп беткәч, Аксак Тимер соңгы әмерен ташлады. +- Бу карачкы гаскәр яр өстендә кала, ә без иң җиңел кораллы алайларны алып, түбәнгә ыргылабыз! +Терек өстенә караңгылык саруны гына көттеләр дә, ертаул төмәннәр түбәнгә томырылды. Болар җиңел киемнән, авыр сөңге яки гөрзиләр юк, атлар алҗымаган, шул сәбәпле каршы яклап куа чыгучы аз-маз нөгәрләрдән ансат ычкындылар. Сай кичүне саклаучылар да хәвеф-шом, аеруча мәкер көтмәгән шул, каршылык күрсәтеп торучы табылмады. Сәмәркандның җиңел җайдаклары керпе булып яткан бүрәнәләрне урап кына үтте. Ыстан эчендәгеләр дә орышка әзер түгел, айбалта һәм кылычлар йөзеннән дистәләп кырылдылар. Туктамыш төп гаскәре белән әйләнеп кайткан чакта бик нык соңарганнар, сай кичү тулаем Аксак Тимер кулына күчкән иде инде. +Туктамыш, утлы күмер өстенә килеп эләккәндәй, үкерә-үкерә, шашып котырынды: +- Мин монда Газиз бәкне сакбаш итеп калдырып киттем ләбаса! Күз карасы кебек сакларга кирәк иде! Үзе кайда йөри, кайда ул кадалып киткере, эт еккыры шайтан?! +Яр буена тезелешеп баскан ирләр арасыннан киемнәре эт талаган төсле ерткаланып беткән, үзе канга баткан бер ир атлап чыкты. Иңбашында тирән кылыч эзе. Балтырына кадалган сәрпи укны суырып алганнардыр, җир өстендә кан эзе калдырып, бер аягын сөйрәп кенә атлый. Тәнендә чак җаны. +- Гафу кылың инде, Туктамыш хан, Аксак Тимер өстебезгә йөз Газраил кеби ябырылды. Кичү урынын саклый алмадык шул, гафу кылың без... +Чәче чаларган бәк аклану сүзләрен тәмамларга да өлгерә алмый калды, Туктамыш аның баш түбәсенә кылыч белән чапты. Яр өстенә тезелешеп баскан бичаралар да, Туктамышка ияреп килгәннәр дә - һәммәсе аһ итте. Кара гавам абынганны гафу кылмыйлар икән бит бу дөньяда, ә хакимнәргә казый булмый икән. +Орышны унбишенче апрель иртәсендә дәррәү башладылар. Туктамыш нәкъ Кондырча буендагы хатасын кабатлап, төмәннәрне ике генә төп канатка бүлде. Күнче һәм Ярлык угланнар, Даут белән Тургай әмирләр, Яглы бәк баһадир кул астындагы төмәннәр Тимер бәкнең сулъяк канатына тешләрен батырды. Гайсә мирза, Көңгер, Яхшыбай, Бәхшиш-Хуҗа, бәйләрбәге Хәсән төмәннәре Аксак Тимернең уң кул өстенә ябырылды. Җир ухылдап торды, ук болыты вакыты-вакыты белән күкне каплап китте, ятаган белән айбалталар ут көлтәсе чәчте - күзләр бәйләнгәнче орыштылар, бер як та өстенлеккә генә ирешмәде. Чигенергә фәрман гына көткәннәр диярсең, орыш тукталуга, ук очардай ара гына күчеп, ике як та чирәм өстенә чалгы белән чабып ташлагандай тезем сыман ауды. +Икенче таңда өр-яңадан кабынган орышта Аксак Тимер ягы урдалыларның сул канатын Терек ярына таба кысрыклый башлады. Гаскәрнең нәкъ үзәгенә бастырылган Яглы бәк-баһадир уч төбендәгедәй күреп торды: ялан читенә таба хәйләкәр төлкедәй чигенүче төмән - Гайсә мирза кул астында калган мангытлар бит. Йә Ходаем, Гайсә аларны үзе куалап-ашыктырып тора түгелме соң?! Нинди икейөзлелек бу, нинди җебегәнлек? Өстәвенә, Яглы бәкнең җенен кузгатырга Туктамыштан чапкын килеп җиткән. Шәрран ярып акыра бит теге: +- Ниткән чигенү ди ул? Сез барыгыз да хатын-җәмәй төсле җебегәнме әллә? +Шулчагында Яглы бәк ике яктагы яугирләрне дә өнсез итте. +- Минем атның алгы аякларын тышаулагыз! - дип җикерде ул кинәт, үз янында торган яраннарга. Тегеләр аптыраудан тораташтай калгач, төкерек чәчә-чәчә, кабат әмер бирде: +- Атның алгы аякларына тышау кидерегез! Туктамыш безне җебегәнлектә гаепли бит, әнә. Миннән күреп, төмәндәге бер генә яугир дә чигенмәслек булсын!.. +Тышаулангач, аргамак үзен кимсеткәнгә ярсыса да, дуамалланып, үз хуҗасын яу кырында ташлап кача алмый. Яглы бәк әтәчләнә, мәңге җиңелү белмәс баһадир булып кыйлана инде ул. Ләкин тышаулы ат өстендә үзенә үк яман - аның аргамагы гөрзи уйнатып килгән дошман җайдагыннан да читкә тайпыла алмый, дошман атларының сыннарына да сикереп тибәрдәй һичбер чарасы юк. Ярый әле, Яглы бәк баһадирдай зур гәүдәле инсан, аның дәү кылычы кайчак колга чаклы сузылгандай була. Сул кулына тоткан сөңгесе дә олы тәртә кебек, баһадир янына хәтта пәһлевандай дошманнар да якынлаша алмый. Әмма арыды, шабыр тиргә батты, гыжлап чыкты шул бәк. Аның дәү куллары бермәлне давыл тынгач туктаган тегермән канатлары сыман акрын гына сүлпәнәя, һаман җиргә таба салына башлады. Аннары мәкерле бер дошманның сөңгесе Яглы бәкнең култык астын ярып узды, икенче дошманнар баһадирның тез артларын елан төсле чакты. Әле яраларыннан кан сиптереп ага башлагач та бирешми бит үзе, җан ачысы белән кычкырып, һаман орыша, һаман бәргәләшә. +- Килегез, якынрак килегез дим! Сез егып салганчы, мин тагын ун-унбиш кабихне теге дөньяга олактырам әле! +Өлгермәде, дошманның хәтта пәһлеваннары да Яглы бәккә якынаерга кыймады. Кайсыдыр бер меңбаш кычкыргандыр, дилбегә буе арадан баһадир өстенә йөзәрләгән уклар очырдылар. Яглы бәкнең гәүдәсе энәләргә төренгән керпе төсле булды, аннары акрын гына чаптарының аяклары арасына авып төште. Сәмәрканд нәүкәрләре тукталып кала алмады, бичара чаптарны да керпе хәленә китереп бетерделәр... +Кич белән Туктамыш чатырына ярсу күркә сыман кабарынган Актау килеп керде. Күзе-башы тонган, котыруын су сибеп тә туктатырлык түгел. +- Миңа Гайсә мирзаны йә үзең тотып бир, йә мин аны үзем дарга асам! +- Туктале син, җиңүгә бик ерак, безне иртән янә орыш көтә, - дип, Туктамыш та, бәйләрбәк тә аны тынычландырырга тырышып карый, әмма сүзләр таш диварга сипкән борчак кебек. +- Йә Гайсәне тотып бирәсең, йә иртәгә яу кырында аны үзем суеп ташлыйм! +Байтак канны эчкәннән соң гына беркадәр аңлатты бу. +- Гайсә, соран, бүген Аксакка ияреп килгән бер генә мангытны да ук очына алмады, кылыч күтәрмәде. Көне буе гел күз ташлап йөрдем, үзенең килеп кушылган бәҗәнәк йөзләрен үлем авызына ыргыта, йә Кырымнан килгән җәнәвизләрне генә өсләттерә. Төмәнбашы икән, бусы - минем кода, монысы ихата күршесе дип, яугирләрен аралап кына орышырга тиеш түрә түгел. Бирегез миңа Гайсәне, үзем тотып суям! +- Йә, яу үтсен, орыш тәмамлансын, аннары ул Гайсәне теләсәң ни эшләт! Мәгәр бүген шыбырдама, гаскәрнең үз эчендә буза куптарма инде, - дип ялынуның файдасы тимәде шул. +- Гайсәне яклыйсың икән, иртәгә минем тарафка да әмер-фәрман илә һичбер чапкын кума! Син мине белмисең, мин - сине! Бигайбә! - дип җикерде-котырды да, кылыч кынын ишек ниргәсенә ора-ора, дулый-дулый китте. +- Менә, күрәсеңме, безнең тарафтан олы хата киткән, - дип телгә килде Туктамыш хан, бераз тынычлангач. - Безгә бер олыс яки бер кала яугирләрен аерым төмән итеп калдыру һич ярамый иде. Безгә аларны һич югы меңәр-меңәр итеп, башка олыс җайдаклары белән аралаштырып, бутап бетерәсе калган. Ун олыстан җыелган ун мең белән идарә итү кыен, андый читенлек бар, иллә мәгәр аны җиңеп, ерып чыгып була. Ә менә ун меңбашы да олыс бәгенең авызына гына карап торса, ул әмиргә үз төмәнен теләсә кайчан яу кырыннан алып китү дә, хәтта аны безгә каршы юнәлдерү дә җиңел. Их, авызын чеметим, мондый ваклыкларга тикле уйлап бетерелмәгән шул, оһ, баш җитмәгән!.. +Өченче тәүлек буе сузылган орышка ике як җайдаклары да бик авырсынып кына кузгалды. Җиңү яулау өчен бер ыргылу, бер дуамалланып сугышу да җитә, анысын инде һәрбер яугир аңлый. Әмма орыш ахырына чаклы бер саплам җеп кадәрле генә ара калгач, җиңү шатлыгы кояш кебек балкый-балкый якынайган чакта беркемнең дә тиктомалдан гына баш саласы, ганимәт-нигъмәт, шан вә бүләкләрне югалтасы килми. Бигрәкләр дә авыр, олы газап - яуның соңгы көне! +Шулай да, урдалылар Аксак Тимернең яртылаш тетелгән сул канаты өстенә әле генә мунчадан чыккан яшь ирләрдәй дәртләнеп һәм ярсып ташландылар. Алар Урда туфрагына басып орышалар, ә туган җир, әйтерсең лә һәрберсенә үзенең җылысын һәм куәтен бирә. Ярык бәк төмәне бүген өр-яңадан туып чыккан сыман. Менә, ул Аксак оныгы Мөхәммәт солтан нәүкәрләрен камышларны егып барган елгыр каек кебек бик тиз ерып чыкты. Әнә, фарсылардан, пуштуннардан, гарәпләрдән яллап китерелгән Алаздәдә, Зирбәк-Чаку, Хөсәен-Мәлик меңнәре тилгән күргән тавык чебиләре кебек төрле якка сибелешеп кача. Бөек әмирнең алтын гөмбәз белән каплаган чатырына кадәр дә бер ук очырырдай гына ара калып бара. Көч-гайрәтне туплап тагын бер ыргыласы, күмәк талпынасы да аннары Аксак Тимернең үзен аркан йә ыргакка эләктерергә була! +Әллә каян гына ике арага кулларына җиңел арбалар күтәргән НуретдинСабук, Мөхәммәт-Азат, Тәүкил Бавырчы йөзләре килеп керде. Күз ачып йомган арада арбалардан калкан кордылар да, Тимер бәкне шул боҗра эченә яшереп, ялан буенча әле уңга, әле сулга күчеп йөри башладылар. Ярык бәкнекеләр тегеләргә якыная алмый, боҗра-калкан эченнән боз яңгыры төсле уклар яудыралар. Әмиргә янаган хәвеф турында башка төмәнбашлар белеп алган. Аксакның Хөдад, Сәйфетдин, Буга кул астындагы алайлар да Ярык бәк төмәнен камалышка ала башлады. Имән диварга баш белән орудан гына файда юк бит, Ярык бәк үз яугирләренә оран ташларга мәҗбүр булды. +- Кырымлылар, Солхатлылар, артка чигенегез! Боҗра эченнән чыгып котылмасак, без бетәбез! иттеләрме, әллә инде рухларын да юшкын белән тутык каплаганмы, боларга ияреп, Актау белән Күнче углан төмәннәре дә чигенергә тотынды. Дошман игътибарын икенче тарафка юнәлтмәкче булып, Туктамыш Аксак Тимернең кечерәк оныгы Җиһаншаһ төмәненә Гайсә белән Яхшыбай алайларын ташлатты. Бәхеткә, урдалылар Җиһаншаһның чатырына тикле туздырып ташлады, әмма Тимер оныгы чолганыштан барыбер чыгып качты. Ә ул арада аңа ярдәмгә дип, Ярык бәк белән орыштан бушаган Сәйфетдин төмәне дә килеп җиткән. Гайсә белән Яхшыбай җайдаклары чигенгәндәй итте. Моны күреп, Туктамышның үзәк канатында торган Карабәк белән Көңгер яуга ябырылды. Болардагы көбә белән калканнарның һәммәсе саф корычтан. Тимернекеләр Болгар җайдакларын аерып алып, әле уклар, әле сөңге белән чүкергә тотынды. Бу мәхшәрдә ата - улны, туган туганын һич аера алмый, әҗәл яланда бар көченә бии, тантана итә иде. +Ялан читеннән көтелмәгән оран яңгырады: +- Актау сәрдәр, яуны ташлап, Кырым тарафына чыгып качты! +Аннан инде хәвефлерәк, дәһшәтлерәк оран: +- Актау артыннан Күнче углан илә Таштимер бәк качты!.. +Тау өстеннән ычкынган таш ташкынын туктата алмадылар. +- Газиз бәк тәкъдирен кабатлап булмас инде! - дип кычкыра-кычкыра, көтүдәге кәҗә бәтиләре, сарык бәрәннәре төсле, барысы да Терек яры буйлап Көбә үзән, Кырым, Борын-Инеш, Тын дәрья ягына сибелә-сибелә качты... +Аксак Тимернең иң якыннары саналган Мөхәммәт солтан белән Җиһаншаһ оныкларының төмәннәрендә биш-алты мең, Шәмсетдин-Алмалык төмәненнән нибары өч мең нәүкәр генә калган иде, бөек әмир аларны шундук куа чыгарга әмер таратмады. Ул - яуларны бик күп кичкән сәрдәр. Туктамышның кабат аякка баса алмаячагын ул болай да нык чамалый иде. +Туктамышның кай тарафка чыгып ычкынуын кем дә шәйләмәде. Юкса, Аксак Тимернең үткен күз-колаклары һәрбер төбәктә бар, җитмәсә, сатлыкҗаннар һәм сораннар татар иленең үзендә дә санап бетергесез. Әмма Туктамыш ханның кайсы түбә астында казан тергезүен ике-өч ай буена күпләр белә алмады. +Бөек әмиргә моның кирәге юк, ахырынача тез чүктерелгән хан аның өчен - бармак очыннан чәйнәп төкерелгән тырнак, ертык бишмәт, көпчәксез арба, тишек казан кебек. Аның әле теш кайрардай вак-төяк дошманнары да билдән. Әнә, Ярык атлы бер ташбаш бәк бөек әмир чатырына ук очырып, аны арбалар боҗрасы эчендә качып йөрергә мәҗбүриләп чамасыз мыскыл итте. Орыштан соң дистәләгән татар әмирләре аның чатыры каршына килеп тез чүктеләр, бигать китерделәр, ә Кырымдагы Солхат илә Кәффа, Иделдәге Хаҗитархан белән Үкәк, Көбә үзәндәге Маҗар калаларыннан бер генә дә хуҗа күренмәде. Болгардагы Карабәкне инде әйткән дә юк. Мәгәр ул бик ерак, Тимер бәк бер җәй эчендә анда кадәр барып җитә дә алмас сыман. +- Мираншаһ, Гомәршаһ, Мөхәммәт солтан, Җиһаншаһ! - дип саный-саный, иң әүвәл, угыл белән оныкларын җыеп алды ул. - Сезгә фәрман. Солхат, Кәффа, Маҗар, Хаҗитархан, Үкәк калаларын - барчасын да җир өстеннән кырып бетерегез! Сарайны җир белән тигезләү өчен үзем барам. Аннары... аннары сез миңа, үгез төсле, тәртә арасын белмәс Ярык бәкне табып китерегез! Исән-сау көенчә, чәчләренең бөртегенә дә зыян китермичә! Мин аның тиресен үзем, үзем туныйм! +Якыннары арасыннан Мираншаһка гына кыен туры килде. Гыйсъян Ярык бәкне әүвәл бөтен Кырымны бетереп эзләде ул, аннары Тын дәрья ярларын тоташ сөреп чыкты, койрыгын тоттырмый, оста кача теге! Аның БорынИнеш ягындагы Карасу ягына качып китүен белгәч, итәкләрен җыеп, шунда томырылды. Соңга калган, Ярык бәк Рәзән кенәзе янына чыгып качкан. Мираншаһ Карасудан бер мең сылу җыеп, инде Рәзән ягына ятьмә салган иде, арттан корыч әмер куып җитте: +- Әнә, Каф таудагы Ширазда сәрбазлар баш күтәргән. Нәүкәрләрең илә шул тарафка ыргыл! +Ә ул арада инде Кырымда олы бәйрәм, иманнан баш тарткан, мәетләр дә җыеп алынмаган илдә зур тантана. +- Тын дәрья илә Үзи ягындагы мирзалар вә Кырым бәкләре Тукай-Тимер туруны Таштимер угланны Урда ханы итеп күтәргәннәр! Каннан туйган илле меңләп татар, корабларда Рум диңгезен кичеп, Баязит солтан канаты астына чыгып качкан!.. +Аксак Тимер ярсудан Сарай каласына юнәлде дә, ул да илгә, сәмруг кошыдай, өр-яңа бер сәлам тараттырды: +- Бөек әмир, Туктамышка юлны бикләү өчен, Ырыс ханның угылы Коерчыкны Урда ханы урынына игълан итә! Бөек әмирдән бүләккә аңа - алтын җепләр илә чигүле шәп җилән һәм дә алтын каеш!.. +Шуның артыннан ук койрык төсле хәбәр: +- Коерчык тәхеткә чөмәшеп утыруга, Сарай тирәсендәге әллә никадәр бәк Меңкышлактагы Тимер-Котлык янына качып киткән. Аксак Тимернең бәйдәге этенә буйсынып яшәгәнче, һич югы муенына элмәк тагылмаган бүре көтүенә кушылу калҗалырак, дип сөйләнә ул качаклар... +Барча олыстагы кара гавам елгадагы бәкегә чумгандай тулы пошаманда. +- Туктамышның да вафаты хакында хәбәр юк бит әле, ә монда бер үк казан эченә янә ике тәкә башы. Кулдан төшкән чынаяктай ватылып бетәр, таралыр микәнни соң инде безнең Урда?.. +Болай да караңгы төн кебек хафалы бер иртәдә Болгар каласы ягыннан аяз көнне яшен яшьнәгәндәй искитмәле хәбәр: +- Туктамыш хан Болгар олысында яңа чирү туплый! Ул үз йортын күтәрмичә калмас, чатан аягыңны сөйрәп кача башла, җәллад Аксак Тимер! +Туктамышны Терек буеннан Карабәк, Яхшыбай, Көңгер генә түгел, аның үз туганы Карача мирза белән бәйләрбәге Хәсән дә якасыннан сөйрәп диярлек алып киткән иде. +- Урдамызда, күз тимәсен, Болгар олысыннан да төзегрәк вә куәтлерәк бүтән төбәк юктыр. Тын алу, искә-ушка килү өчен шуннан да кулайрак урын табу кыен. Иллә мәгәр, усал этне ияртеп кайтмау өчен, мыштым гына качып яту мәхкуль. Бүре-төлкеләр дә яраларын өнгә качып ялый. Аксак киткәч, янә канат җилпеп, шуннан калкынырмыз... +Бәла чакырмас һәм эт өстермәс өчен, мәркәз кала ягына төбәлеп тормадылар. +- Идел аръягында, Нократка җиткәнче, җәннәт бакчасыдай матур урыннар бар, - дип бәян итте Карабәк. - Бер инеш ярында гына да җитмеш чишмә ага, һәрберсе шифа. Өстенә төнбоекларны яулык-яулык итеп япкан түгәрәк күлләрдә йөзәрсең. Бакыр чыгара торган мәгарәләрне ерып чыкмалы түгел, адашмыйча гына шуларга күз салырсың. Менә шул тарафта ыстан төзербез дә, сафланырсың бераз. Яңа төмәннәрне дә шунда гына туплап кузгалырбыз. Орыш, кан коюлар безнең гомергә, бәлкем, җиткәндер дә. Яшь сылулар күңел җәрәхәтләреңне дә таратмаслармы икән?.. +Юк, Карабәк һич тә арттырмаган, күңелгә май булып ятарлык, җәннәт бакчасыдай гүзәлдер бу яклар! Су өстендә сикереп уйнаклаган чабаклары ятьмәңә, кызлар иренедәй тулып пешкән җиләкләре авызыңа керәм-керәм дип тора. Мондагы сылулар да хур кызларына биргесез гүзәлләр шул, иреннәрең белән имчәкләрен генә авырттыра күрмә! Мөгаен, сылу кызлар кочагында азынырга иң-иң кулай вакыт та түгелдер бу. Мәгәр назлануның махсус сайлый торган сәгате бармы да ул, безгә гомер ике киләмени?! +Шулай да, шешкән чуан талаган шикелле, күңелдә ут. Бирән Аксак туя белерме дә кайчан гына кире борылып китәр? Кул астына гаскәр, гаскәр кирәк! Чит-ятка ышаныч юк! Гөрҗи кайсары баш түбәсенә йодрык белән сукканны да көтмичә тез чүкте. Баязит белән Фәрхәд солтаннар, Ягайло кайсар аңа төкереп кенә бирде. Ныклы, тугры аркадашны кайдан табасы соң? Бу җиһанда, үзеңнән кала, таянырдай нинди кыя-тау бар? Сорау арты сорау, газап арты газап. Алар гел өстәлә. +Мәскәү ягыннан Ага-Базарга бер сәүдәгәр килгән. Туктамышның кайда качып ятуын сизенәме шулай, әллә болгарлыларның кылларын гына чирткәләп каравымы? Усал төрттерә ди. +- Кондырча буендагы орыштан соң Туктамышның өлкән угылы Җәләлетдин генә безнең Василий кенәз сараенда ышык тапкан иде. Хәзер, менә, КәримБирде атлы бүтән угылы да килеп җиткән. Аталары белән үз халкы яклый белмәгәч, үги бала чит-ятны да туган итә инде. +Каһәр генә төшсен! Аталары канатына терәк булу, туган халкын яклау урынына нишләп дошман кочагына, чит-ят кавем куышына кереп поса болар? Нишләп алар кыйбла-иманнарны бик тиз алыштыра? Хәтта учларында тәбә пешереп китерсә дә, тегеләр Җәләлетдин, Кәрим ише сораннарны, барыбер, ите кимерелгән сөяк төсле чыгарып атачак бит! Их, нилектән сораннарың, сатлыкларың гөмбә кебек үрчи, эт имчәге шикелле һаман аза, һаман аза, халкым?! +Көтмәгәндә, әллә каян, җир астыннан калыккан әрвах шикелле, Туктамыш янына аякларын көч-хәл белән сөйрәп, бер карт килеп чыкты. Ул күлмәген каеш астына яки чалбар эченә дә төреп маташмаган, балаклары йомшак читек өстенә кайтарылып төшкән. Кулында җил-кояшта уңып беткән бер биштәр дә шомарудан сөяк кебек ялтырап торган сөян таяк. Картның чәче каурый болытлар шикелле ап-ак, чал сакалы күкрәгенә яткан. Аның инде кашкерфекләренә чаклы учтан-учка күчеп йөри торгач тузып беткән әфтияктәй аксыл, саргылт, соры. Күзләре дә юа-юа барча төсен җуйган кулъяулыгы сыман. Әллә соры шунда, әллә яшькелт. +- Син мине танымыйсың инде, Туктамыш углан, - дип, ялан читендәрәк яткан бүкән өстенә чөмәшкәч, сүзне үзе башлады ул. - Ханнар - алар күк йөзендәге ак болытлар кебек. Җир өстенә, кара гавам арасына алар төшә белми. Ходайның рәхмәте илә, әле ярый, кайвакытта яңгыр булып, рәхимшәфкатьләрен яудыралар. Мәгәр күп вакытта аларның кашлары бөтәрләнгән, йөзләре дә үтә соры булыр. Читтән килгән җилләр дә куалый йә йолыккалый башласа, болытлар да янган йорттан күтәрелгән куе-кара төтендәй укмашалар. күзләре белән бораулавын сизгәч, юлчы әрвах биштәр белән сөян таягын бер кат барлап куйды, тезләрен турайтып, аякларын язды. Аннары челем суыргандай сызгыртып сулады да янә аһәң бирде: +- Танымадың, күрәм. Каф тау өстеннән синең яугирләрең сөйрәп алып килгән бер әсән мин. Әсән Камал. Минем кебиләр үз-үзләрен "әсәннәрнең аты кыңгыраулы була", дип юатып яши бит. Бәлкем, син дә мин фәкыйрең хакында ялгыш кына булса да ишетеп калгансыңдыр. Хәер, түрәләрнең колаклары хәерсәдака вә ришвәт бирүчеләр авазына гына үтә сизгер була. Әсәннәрдән хәере дә таммый, ришвәте дә. Алар күп очракта үзләре кулын сузып йөргән сукбай хәлендә бит. Ярар, монысы хуш, сиңа килеп хәер сорашуым түгел. Бәгъзе сәбәп йөртә. Сиңа җыруым бар. Дөрес, хаким затлар әсәннәрнең туры сүзен сөйми. Мәгәр нигә үпкәләргә? "Ачы булса да, аша - үз куагың җимеше", дип васыять иткән бит безгә ата-баба. Йә, бер тыңла инде. +Камал карт биштәреннән кубыз чыгарды да, аны чиертеп уяткач, күктә бер-берсен хәвефтән кисәтеп аваз салган аккошлар тавышы белән моңсу җыру сузды: +Араннарны яңартырга мең җай бирде тәкъдир, +Сине гафләт йокысы исерткәндер, ханым. +Колыннарыңны нишләп бергә тупламадың, +Айгырсыз да калгач, нишләр алар җаны? +Араннарны гына ла бер җимергәч, +Кайтмас инде, кайтмас илнең бер югалган даны. +Монафикъ вә соран түрәләрең +Базарга да куймый сатты, сатты инде аны. +Кара гавам яше - тирән күлдер, +Теткәләнеп бетте җаны-каны. +Туктамышын каргар яңа буын, +Бәддогадыр илнең кайтавазы... +Туктамыш хан, тораташка калып, тын утырды. Һич тә рәхәт түгел. Бәддоганың исән ханнан бигрәк Идегәй мирза, Тимер-Котлык, Хазбулат, Таштимер, Коерчык, Күнче углан, Актау, ахыр чиктә үзенең угыллары Җәләлетдин белән Кәрим-Бирде кебек явызларга төбәп укылырга тиешлеген Туктамыш та, хәтта шушы әсән Камал атлы җыручы да белә. Мәгәр Урдайортның хуҗасы бер Туктамыш кына. Ә син хуҗа икән, койма ауса, түбә тишелсә, күрше ихатадан күсе йөгереп керсә, сабыйлар еласа, маллар кысыр калса, игеннәрең өстенә боз яңгыры яуса - һәммәсенә бары бер хан, тик Туктамыш кына гаепле шул! Син халкың алдында хәтфә келәм белән җәелсәң дә, ул, барыбер, тыелып калмыйча, синең йөзең-яңагыңа аягын сөртеп китәчәк, корым ягачак бит... +Ә шулай да, әсән Камал хаклы. Аран-коймаларны ныгыта белмәдем мин, капка-манараларны уяу сакламадым. Мине түрәләр дә, күрше кайсарлар да, аларга ияреп кара гавам да сатты. Ханнар башын базарларга куеп сатмыйлар бит. Ханнар башы дошман өчен кыйбат. Ә Туктамыш башын базардагы колга очына утыртып сатарга, ай-һай, иртә әле!.. +- Син бик тә чаларгансың инде, җыручы карт, - дип, үзе дә алдан уйлап куймаган сорауны кузгатты ул. - Байтак илләр, бик күп сулар кичтең. Их, теге чакта болай хаталандым, бу чагында менә монысын эшләп бетермәдем, дип үкенгән көннәрең дә бардыр. Әйт әле син миңа, үзеңне бәхетле итеп тоярга өлгерерсеңме икән? +Әсән Камал кубызының кылларын уятты да иртәнге чык шикелле саф күңеленнән әйтте. +- Җыру өчен дә, синең күзеңә шанлы булып күренү хакына да әйтмим. Без бит даладагы тургай, тал ботагындагы сандугач, урмандагы кәккүкләр шикелле, гел аеры кавем. Читлектә дә сайрап, байгуралар күңелен ача торган кенәриләр, былбылларны син исәпкә кертмә. Читлектә көе дә нәсел арттырган кошларның баласы үзенеке булмас. Ә мин - тәртә-камытларны, читлектозакларны санга сукмас әсән. "Адәм башын кылыч түгел, йөгәнсез тел кисә", дигән әйтем минем ише әсәннәр хакында туган гыйбарәдер, бәлкем. Иллә мәгәр җыручылар илә шаирь кавеме, җаныкаем, халкы азат вә зынҗырсыз булмый торып, берничек тә бәхеткә ирешә алмый! Инде шаирь дә бүкән кеби дәшми кала икән, хакыйкать, гадәләт атлы зиннәтләрне тагын кем якласын?.. +Әсән Камал аяк табаннарын көйдерердәй итеп сөйли иде, ихтыярсыз рәвештә берникадәр ара тын гына утырдылар. Ил гизеп йөрүче ак сакаллы картны чәй дә эчермичә озату - олы гөнаһ. +- Әйдә, саф чишмәдән кайтарылган, зәмзәм суыдай чәйдән авыз ит, - дип чын күңелдән чакырды аны илгизәр хан. +- Их, син аның нинди зәмзәм суы икәнен белсәң икән! - дип, әсән Камал аны иңбашыннан алды. - Синең колагыңа бәян итүләре үтә шикле. Теле чабата олтырагы кеби озын булганнарны бер дә яратмыйлар. Карга каркылдап тилгән чакыра, дигән кеби, теле озын бәндәне, чебен-черки төсле, шапылдатып юк итәргә ярата бит хаким-түрә кавем. Мин ашыйсын - ашаган, яшисен яшәгән юлчы бер карт инде. Миңа ярый. Биштәремдәге Коръән илә китаплардан кала югалтыр хәзинәм юк. Шулай булгач, әйдә, ул чишмәләр эргәсенә барып тезләник тә, мин сиңа йөрәк ярасыдай ачы бер риваять бәян итим әле. +Дилбегә киңлеге генә бер инешнең яр астына төшеп туктагач, Туктамыш хан тәмам хәйран калды. Ярның биеклеге ике дилбегә буеннан артмас, әмма ул өстән алып инеш янына кадәр тоташтан су. Буй-буй булып яткан ак таш катламыннан да, көлсу туфрак, кызыл балчык, кап-кара ләм эченнән дә талгын гына булып, чеметемләп кенә, дистәләгән вак-вак чишмә саркый. Алга таба атласаң, нәкъ яр уртасыннан кан шикелле сиптереп яисә быгырдый-быгырдый, ял итә-итә, күбек бөркеп аккан сабырлары яки әрсезләре, наяннары да бар. Ак ташлар арасыннан сытылып чыкканнары аксылт төстә кебек, кызыл балчык түреннән типкәннәре үзенә шәфәкъ яктысы йә таң нуры кушып аккан сыман. Гәрчә чишмәләрнең байтагы яр астында чәч толымнарыдай бергә кушыла да, сабый балаларның күз яшьләре төсле үтә күренмәле, бер дә керсез булып, инеш суына кереп югала. +- Бүген монда җитмеш чишмә тибә, иллә мәгәр һәрбер каза саен алар саны арта бара икән, - дип телгә килде янда әсән Камал. - Нинди казалармы? Менә, тыңла. +Әсән Камал якындагы бер чишмәнең суын учларына алып эчте, юеш куллары белән күз тирәсен, сакалларын сыпыргандай итте. Туктамышның талымсызланып көтүен сизә инде үзе, барыбер дә, күлмәгенең җиңнәрен, итәген төзәтеп куйганнан соң гына дәвам итте: +- Менә бу иң кырыйдагы чишмәнең атын Мәрьямнеке, диләр. Астагы бу инеш Гомәр атлы булыр. Алар икесе дә яр өстендәге Кирмән атлы калада шулай мескен генә булган икән димә. Юк, заманында аның урынында кала, ә эчендә тимер-бакыр кою, арба, чүлмәк, тәгәрмәч, чана, көбә, калкан, сабан, тырма ясау, камыт тегү, дуга-көянтә бөгү, тагын әллә нинди эшләр буенча алачыклар, үзәк мәйданында базар гөрләп торган. Ипле, тыныч, матур яшәгәннәр. Монда дәүләт тоткан Алмыш хан, Җәгъфәр, Ибраһим, Мөхәммәт, Сәлим ханнар хакында ишетеп беләсеңдер. Иллә мәгәр синең җиткелекле итеп вә күгәрченнәр кеби гөрләшеп дәүләт алып баруың һәр күршең күңеленә дә шифалы зәмзәм түгел. Шәпле малга бугалак ташларга маташучы угры һәрчак табыла бит. Шуннан инде менә шушы Кирмән иленә дә, бал күргән чебенчерки, тавык буып тыгынырга маташкан төлке-көзән кеби, бер-бер артлы дошман ябырылган. Бөтенесен дә санап бетереп булмас, истә калганнарын гына телгә алам. Кызыл Кояш Вүлдәмир, Озын Куллы Юрга, Аллаһсөяр Әндри, Зур Оялы Сивлат, Сүбүдәй баһадир, Җәбә нойон, тагын әллә кемнәр һәм һәрберсе, явыз бүре сымак, кабат-кабат, кат-кат килә-килә... +- Оһ, бик тирәнгә чумдың син, чоңгылларда югалмасаң ярый, - дип, Туктамыш үзенең барлыгын белдереп куйган иде, әсән Камал шундук теш күрсәтте. +- Синең исемгә барып җитмәдем бит әле, шуңа куан. +Ә бүлдерү барыбер дә ошамады бугай, ул икенче чишмәнең чәчләрен тарагандай итте, хәтта сәер генә сыйпап та куйды сыман. Туктамыш песи кебек тын гына басып торды, бызгып маташмады. Эченнән генә: "Эт картайса койрыгын чәйнәр, адәм баласы олыгайса, акыл сата башлар", - дип сүгенде инде, дөрес. +- Беренче яуга менә шушы инеш аша Гомәр чыгып киткән, - дип, мунчасына пар өстәгәндәй уянып китте әсән. - Мәрьям аңа шушы яр өстенә басып яулыгын изәгән, аннары һәрбер иртә-кичтә монда килеп көткән. Елый-елый җан биргән урыны да - шушы ук яр башы. Мәрьямне озатканнар, ә икенче таңда яр астыннан чишмә бәреп чыккан. "Мәрьям чишмәсе" дигәннәр, шул ябышып калган. Аннан яңа яулар. Кирмән һәркайсына берәр генә ир озатып торган. Еллар арты еллар агып үткән. Кирмәндәге йортлар кимегән саен, бу ярда чишмә саны арткан. Әнә, Хәдичә чишмәсе, аның янында Бану, тагын да арырак елап ятканнары - Хәмдениса, Гөлбикә, Зөбәрҗәт, Миңсылу, Маһитап... Хәзер инде ошбу авылны да Кече Кирмән дип йөртә башлаганнар. Хакимнәр туя белми, яулар тынмый, бу ятим һәм толбикә чишмәләр һаман артыр инде... +Туктамыш җыручы картны озаткач та, сазлыкка чумган бичара шикелле, елмаю түгел, аваз салырга да тарсынып йөри иде. Аллаһының рәхмәте, әле ярый, Таш Билбау ягыннан җылы бер җил исте. +- Башкорт ырулары тарафына Хөсәен бәк Гомәр угылы атлы имамны юллаган идем, ул аларны җиде-сигез санә буе Мөхәммәд галәйһиссәлам мәзһәбенә оста иңдерәдер. Карагавам аны, хәтта, пәйгамбәр шикелле үк изгеләрдән саный. Аның аша җим ташлаган идем, башкорт бәкләре бер төмән җайдакларын озатырга әзер икән инде. Аллаһы боерса, безләр дә тилмертмәмез... +Ул җылы, ягымлы җил, күптән көткән олы кунак төсле, нәкъ кирәкле сәгатендә килгән. Җәнүб яктан усал чаң кагалар: +- Коерчык илә Таштимер, котырган этләр сыман, берсен-берсе өзгәли башлыйлар бит. Янә меңәрләгән татар улларының гомере киселәчәк. Йә, кем генә безне бу этләрдән аралый соң инде?.. +- Җитте, түзәр әмәлем калмады! Сараема кайтам! - дип котырды Туктамыш. Кайсы өндә качып ятканыңны сиздердеңме, син шул йортка бәла чакырасың, - дип бәйләрбәге Хәсән белән Карача мирзаның үгетләүләренә дә колак салмады ул. +- Гаскәр туплап китерегез миңа, һич югы бер төмән! Калган чирүләрне мин Урда өстенә оран салып кына да бик тиз җыям! - дип әтәчләнүен дә тыя алмады. +Туктамыш ике төмән белән Идел ярына гына чыгып баскан иде, Аксак Тимер чатан куян күргән төлке-бүре төсле шыр-комарга чумып ябырылды. Юк, Туктамышны куып туздырырга өлгерә алмый калды, кичәге хан, койрыгын янә сыртына ук салып, әмма ике төмәнне алырга онытмастан, Рәзән олысына сикерде дә чумды. Ә казасы - Болгар белән Казан каласына. Үзең үстергән сакал бит, сөйрә инде хәзер, Карабәк-Габдулла хан! +Аксак Тимернең Болгар олысына төбәп чыгуы хакында хәбәр җәйге урмандагы янгын кебек коточкыч тиз таралды. Аны ишетеп алуга ук, Карабәк, күктәге тилгәнне шәйләгән ана каз шикелле, барча якыннарын үз канаты астына җыярга тотынды. +- Меңбаш Хәсәншәех! - дип эндәште ул иң беренче булып ишек катына кереп баскан мәһабәт гаскәрбашка. - Бүген үк, хәзер үк, корт чаккандай җыенып, ерак юлга кузгалырга кирәк. Сиңа иң җаваплы әманәтне йөклим - газизләрдән-газиз ике угылымны кулларыңа бирәм. Кырыкка ярылсаң ярыл, сират газаплары кич, тәкъдир талый башласа, алар хакына гомереңне калкан итеп, ястык итеп түшә, әмма минем Алтынбәк илә Галимбәгемне генә коткарып кал! +- Ә үзең соң кая, кая китмәкчесең, әмир түрә? - дип, Хәсәншәех учак күмередәй янган күзләре белән бораулый башлаган иде дә, ишектән, яшен төсле атылып, Карабәкнең сеңлесе Гайшә килеп керде. Бүлмәдә бертуган абыйсыннан бигрәк Хәсәншәехне очратудан каушап төште бугай, кайнар мичтән яңа гына алган күмәч кебек кызарып чыкты. +- Оялма, сеңелкәш, оялма, - дип эндәште Карабәк аңа, сыңар кулы белән кочагына кысып. - Синең дә башлы-күзле булыр вакытың җиткән инде. Менә шушы Хәсәншәех белән Идел буена төшеп, кичләрен яр өстендә гыйшык тотып, әбәкләшеп вә җырлашып йөрүегезне дә беләм. Шуңа бүген аны махсус дәштем. Берсе - тугыз, икенчесе җиде яшьлек ике угылымны да сезнең кулга бирәм. Моннан ары аларны исән-сау үстерү, аякка бастыру - сезнең җилкәгездә. Меңнәр арасыннан тик сез генә угылларымның икесен дә үз балаларыгыз төсле багарсыз күк. Хәзер үк иң кирәген генә җыйнагыз да кичекмәстән юлга кузгаласыз. +Гайшә сылукайның күзләреннән ике бөртек яшь сытылып чыкты. +- Нишләп әниләрен - ике хатыныңны җибәрмисең, абый? Аларның үзәкләре өзелер бит болай. +Карабәк, йөзенә бозлы су сипкәндәй, капылт кырысланды. +- Безнең өстә илне-йортны һәлакәттән йолу бурычыдыр. Хатыннарым миңа соңгы минутларда иңнәремә канат кую өчен кирәк. Мин шулай хәл иттем! +Шул арада ишетеп өлгергәннәр, Алтынчәч белән Айзирәк ялгыз аккошлардай өзгәләнеп керде. Карабәккә янә, алар алдында да тимер битлек кияргә туры килде. +- Сез - минем җаннарым, җанашларым. Сездән башка мин бу җиһанда беркем түгел. Җаннары яннарында булса гына - көчле, гаярь ирләр. Энә кайда - җеп шунда. Ярсыз калса, давыл еккан, яшен бәргән нарат яки каеннар шикелле, бик тиз сынабыз без. Ахыр чиктә, ир кешегә дошманнары кулыннан газизләре күз алдында китеп бару да олы терәк. Ичмаса, мин сезнең хакка явыз дошман алдында тез чүкмәм. +- Ә угылым? Ә балалар? - дип, һич килешергә теләмичә өзгәләнде ике япь-яшь ана. +Карабәк, каткан бүкән төсле, бирешмәде: +- Мин дә аларны үз гомеремнән мең кат өстен күрәм. Чөнки мин бер кат абындым һәм шуның өчен һаман газапланам. Өлкән Солтанымны Кырык Күл яланында үз кулларым белән әрәм иткәч, миңа ике генә бөртек алмаш калды. Алар - колын гына, тай да түгел әле. Янәшәмдә тотсам, явыз бүре өеренә эләгүләре шиксез. Гаебемне алар җилкәсенә салмас өчен, мин аларны читкә озатам да инде. Миңа рәнҗемәгез. Шулай ышанычлы, шулай гадел... +Аннары Карабәк ым кагуга ук янына тугры эттәй йөгереп килеп баскан Көңгер җигәнен кочагына кысты. +- Һәрбер меңнән иллешәр булса да яугирне сайлап җый. Алар өстенә калада балта илә корал осталары, ташчылар, мигъмарлар, чүлмәкчеләр, пыяла йә чуен коючылар, тагын әллә никадәр алтын куллы ирләр йөзәрләгән. Барысын да бөртек-бөртек җыйна. Хатыннарын, балаларын - бөтенесен иярт тә төн ягына юнәл. Эшне арчы анда, кирмән калкыт, безнең токым өчен өр-яңа нигез кор. Халыкның бер өлешен булса да коткарырга кирәк, ашык, ашык, җигән. +- Мин бит утлар-сулар кичкән, тәҗрибәле сәрдәр. Минем урын монда, - дип Көңгернең каршы төшүе туктатып кала алмады. +- Син базарга чыккач, мал сатып алган чакта телең корыганчы сатулашырсың, чәйнәшерсең, җигән. Ә монда мин хуҗа, син күндәмлек күрсәт. Үзем өчен түгел, халкым өчен көям. Юлга җыен, Көңгер. Ирләр кала читендә олау тезә башлагач, Карабәк янә ут капкандай йөгереп килеп җиткән. Чакмагыш тавы буеннан авыр хәбәр килде. Андагы Зур чишмә буенда Хөсәен хәзрәт Гомәр угылы соңгы сулышларын алып ята икән. Шуннан урарга да вакыт тапмый калма. Китеп барган булса, кабере өстендә биек төрбә калкыт. Ул ярты башкорт кавемен безнең мәзһәбкә авыштырып чыкты. Андый имамнарны пәйгамбәрдәй олыларга кирәк, үзеңә дә олуг савап булыр... +Хәсәншәех меңен озатырга чыккач, Карабәк Идел яры өстендә газизләрен кочагына алды. +- Алтынбәк угылым! Галимбәк балакаем! Ир кешеләр алдап сөйләшми, аерылган вакытта да ирләр була белик. Ходайныкын алдан белеп булмый, бәлки, күрешмәбез. Адәм балаларына бер тәүлеккә аймыл булган чагында да гомерлеккә хушлашкандай аерылу саваплырак. Мин сезнең хәтерегездә, сезнең йөрәкләрдә менә шулай көчле, матур булып калыйм. Сез дә соңгы мизгелемә чаклы җанымда калачаксыз... +Карабәк Хәсәншәехкә кызу-кызу, кат-кат тәкрарлады: +- Нинди дә булса кала-кирмәннәргә кереп сыену турында уйлыйсы да булма. Аксакның этләре эзләп тапмый калмас. Әүвәл туп-туры Казан каласына юнәл. Чирмеш ягына юл алгач, тоташ карурман башлана. Хәтереңә киртлә. Казансу елгасы боргаланып аккан бер урында таба сыман җәелеп яткан ялан, аның эргәсендә Түбәтәйтау булыр. Аның астында йөгерек өч чишмә. Шунда кирмән торгыз. Ил-йортыбыз дошманнардан арынмыйча торып, шылт иткән тавыш та чыгармыйча яшә. Вакыт - сагыз түгел, һәр мизгеле алтын бәһаседер. +Идел яры буйлап берникадәр ара этенә-төртенә баргач, сорнай тавышлары белән янә аваз салды. +- Барып урнашуга, хәбәр салмый калма... - Аннары үзалдына гына өстәп куйды. - Әгәр исән булсам... +Аксак Тимер төмәннәре Болгар олысына Сакмар, Җаек елгалары аша урап күтәрелде. Элекке сукмаклар инеш белән таулар арасыннан сузылып бара. Кайбер урыннарда Урсал, Бәкер, Бөгелмә тауларының өркәчләре кибән, чалма кебек күк йөзенә сузылган, аларның итәкләренә басып барган чакта күзгә күренмәс аркан җебе шартлап өзелер дә иң югарыдагы калфактүбәтәйләр, чүмәлә-чүмәлә булып, сәйяхчыларның баш түбәсенә ишелеп төшәр сыман. +Гаҗәп: монда зур-зур елгалар юк, аның каравы, атлаган саен чишмә, куна тактасыдай тигез ялан. Шуларны узуга, тагын Алып бүреге йә түбәтәе чаклы түгәрәк таулары сәлам биреп, каршы алып тора. Атлары - Бизмән, Чатыр, Бөркет, Көмеш, Зәңгәр таулар. Бөгелмәле таудан соң тасма кебек боргаланып сузылган Ык, Зәй, Мәнзәл елгалары. Нинди хикмәттәндер, Ыкның ике як яры да шомырт, балан, миләш куаклары белән шыплап тулган. +- Төкле аягың илә, бөек әмиремез җәнапләре, - дип шушы Ык ярында Тимер бәкне тегермәнче төсле ап-ак чәч-сакаллы бер карт каршы алды. - Мин ошбу яр буендагы җәмгы тугайлык вә иген кырларының хуҗасы Тугаш бәк булырмын. Шанлы җиһангирны Ык суларыдай җәелеп каршылавымызга шатмыз. Биләмәм түренә үтеп, бөек әмиремез хәзинәмездә бар сый-нигъмәтләр илә авыз итсә иде. Җәмгы бүләр ыруы сине, тәбикмәктәй түшәлеп, үз йортында көтә. +Тугаш - Сакмар буеннан кузгалганнан бирле аны тез чүгеп каршылаучы иң тәүге бәк. Өстәвенә, күк йөзендә кояшы да мунча мичедәй кыздыра бит әле. Җәнүб яктан сәмум җиле, убырлы карчыктай, бертуктаусыз дулый. Ул, тәһарәтсез, Җаек буеннан Урсал тауларга чаклы җәелгән барча тугайлыкны ялап чыккан. Әмир нәүкәрләре иярләгән илле мең атның бер кинәнеп утлаганы юк, күпчелеге өрәк хәленә килеп бетте инде. Мукшылар олысында инде, әнә, ачлык башланган, анда бер сарык бәясе йөз динарга җиткән, әле шул хакка да сугым малы таба алмый интегәләр, дигән яман хәбәрләр бар. Мондагы Ык тугайлары хәтәр чирәмле күренә, ичмаса, шушында бичара бахбайларга берникадәр ит кундырып булмасмы икән? +- Утарым эчтәрәк, елга җәясендә, - дип, чал чәчле бәк Аксак Тимер яраннарын, су буйлатып, түбәнгәрәк таба алып китте. +Хактан да, Тугаш бәк утары Ыкның җәя булып бөгелгән җирендә утырган бит. Күршедә Тәмьян атлы бер генә авыл күренә, җәянең башка һәр карышы - тоташ тугайлыклар. Җитмәсә, әле утар түрендәрәк матур гына күле, өч-дүрт чишмәсе бар. +- Мин заманында Мамай мирза чирүендә меңбашы булып йөргән сәрдәр дә бит әле. Шөлди кырындагы яудан да исән чыгу бәхете эләкте бу чал башларга, - дип Тугаш бәк хатирәләр дәрьясына чумып йөзә дә башлагач, Аксак Тимергә әлеге җәядә атна буе кунак булып ятарга туры килде. +Аннары атларын Чулман ярына төбәп куарга керешсәләр, тугайларда түгел, хәтта күл буйларында да эскәккә эләктерерлек тә печән-үләннәр юк. Барча ялан - тарак белән тарап чыккан сыман. Бәлки, үләннәрен җәй коры булганга гына шулкадәрле бөртекләп җыйганнардыр, дип алгарак та ашыкканнар иде. Ә анда янгыннан соң төтәсләп яткан далаларны күргәч, тәртәләргә тибеп тузындылар. +- Бу болгарлар безнең атларга ризык калдырмас өчен этлек корганнар бит! Мондый ятьмә озак дәвам итсә, сасыган күлдәге балык төсле, үзебез дә яр өстенә чыгып егылабыз! +Ярый әле, татар аты чыдам! Ике тәүлек буе тирес өстендәге тавык төсле чемченә-чемченә теркелдәп бардылар да алда тоз көткәндәй юырта башладылар. Ярларыннан чишмәләр саркыган инеш буена җитсәләр, ичмаса, кыяк белән сарут үләннәре талгын күл өстендәге дулкыннар шикелле тирбәлешеп ята. Ә аннан ертаулларның шомлы кисәтүе: +- Болгардан егерме чакрымдагы урман авызында Карабәкнең поскын нөгәре тозак корып көтә! +Ярты тәүлектән соң ук тотык эләктереп кайттылар. Канга батып беткән әсир, судан чыгарылган балык кебек интегеп сулый-сулый, ирексездән тезә: +- Карабәк үзе дә, бөтен чирү дә шунда. Унике мең җайдак. +Аксак Тимер кул астындагы нәүкәрләр өч төмәннән артык. Тукталып та тормыйча, Карабәк корган тозак каршына килеп тезелделәр. Миннән калмасын дигәндәй, Аксак Тимер Карабәк каршына соңгы илче куды. +- Син өч мәртәбә Туктамышка чирү җыеп бирдең. Сине гафу итмим. Ирләреңнең минем алда олы гөнаһы юк, алардан үч алмыйм, таратсаң да була. Асыл ир икәнсең, чык та бирел. Яуга керсәң, калаңны көл итәм! +- Меңнәр кире китми, әмирләрен яклап яуга керә, - дигән җавап кайтты. +Сорнайларның яуга чакырган авазы яңгырады. Дөрләп янган урман төсле дәһшәтле ташкын болгарлылар ягына томырылды. +Кала эче карак аю таптап узган умарталык сыман. Урам читләренә өйләреннән куып чыгарылган карт-коры, бала-чага, кыз-кыркынны тезеп бастырганнар. Дала ягыннан кала эченә әүвәл ап-ак аргамагын тыеп кына барган Аксак Тимер керде. Очлымы, көбә тәңкәләре, җиңсәләре, кылыч кыны, садак-хәнҗәре, ияр аеллары, өзәңге-авызлыклар - һәммәсе дә алтын. Каен тузы кебек бөгәрләнгән кашлары астында очкын кебек ике күз елтырый. Ул ачулы. Үзен куркып-өркеп кенә күзәткән карашларны ул күрә дә, гел күрми дә сыман. Ул бүген чираттагы бер җиңүен яулады. Бөек әмир - хөкемдар да, яклаучы да бүген. +Тимер бәк үзәк мәйдан уртасына, Олы Манара һәм Ак мәчет каршындагы агач мәйданчыкка кереп баскач, Шәрык капка аша тоткыннарны үткәрә башладылар. +Алда - күлмәк җиңнәре, изүләре умырылып төшкән Карабәк. Муены, күкрәге, иңбашлары - тоташтан кан. Аны куллары бәйләнгән арканнарны кыл шикелле тартып баручы ике дошман гына егылудан саклап бара сыман. Йөзе кырыс, карашы - гел әрнү. Яндагы сафларда өлкәнрәк бер картны күргән саен, кичерү сорагандай, башын иеп үтә. +Мәйданда дар агачлары да, имән бүкәннәр дә күптән әзер. Артларында җиңнәрен сызганып баскан пәһлеваннар тора. Чабып барган атны ялларыннан эләктереп туктаталар яки ярсыган үгезне бер сугуда җиргә аударалар, дип, менә шундый албастылар турында сөйлиләрдер инде. Алар Тимер бәк фәрманын, кул изәвен көтә. +Мәйдан үзәгенә үткәч, бозлы чишмәдә коенып чыккан сыман, Карабәк кисәк кенә тураеп һәм йөзен югарыга чөеп басты. Карашы белән, кырда чайпалган игеннәрне кочкандай, бар Болгарны айкап, сыйпап чыкты. +И, мәркәзем! Әле кайчан гына сине туйга әзерләгән кияү-кәләшләрдәй киендереп, бизәп чыккан идек! Әнә, теге ташпулатың, тегермәнең, алачыклар, баш мәдрәсә, Ак мәчетең, таш кирмәнең - һәммәсе дә яңа. Инде хәзер синең садә кәләш кебек йорт бусагаларын баскыннарның пычрак аяклары таптап чыгармы да, явыз дошман талап йөрермени? Мәркәзгә дә, барча олыска да такыялар, калфак-түбәтәйләр, алъяпкыч-хәситәләр кидереп өлгердек без. Көбәләргә төреп, калкан тезеп чыгарга гына өлгермәдек. Пакьлегеңне саклый, яклый алмаганга кичер мине, илем?!. +- Алдына тезлән дә бөек җиһангирдан ярлыкауны сора! - дип ысылдады аңа янда гына торган дошман түрә. +Карабәк, мәчет манарасына менеп баскан мәзин сыман, газиз йортын күзәтүен белде. +- Син ни өчен миңа каршы корал күтәрергә батырчылык иттең, сасы көзән? - дип мондалыгын искә төшерде, ниһаять, бөек әмир үзе. +Карабәк кыя кебек тураеп баскан көенә җавап тотты: +- Син илен югалткан һәм аның ватыкларын сәйлән ташларыдай өр-яңадан җыйган хуҗа түгел, барыбер аңламассың. Син гомерең буе чит-ятларны таладың да качтың. Син - чит җирләрне вәйран итүче кансыз баскын гына, ил төзүче, ил багучы түгел. Бер генә нарасыйны да тезләренә утырткан көе сөеп карамаган, хәтфә чәчен тарап үстермәгән сәйях-җәллад бала кадере дигәннәрен каян белсен! +- Димәк, синең гафу үтенергә исәбең юк? - дип үкерде иярдәге дәһшәт. +- Бер мәртәбә тез чүккән кол кабат тураеп басуны һәм саф сулышны белмәс... +Аксак Тимерне җавап ишетүдән капылт аердылар, янына йөгереп килгән бер төмәнбаш ни хакындадыр тиз-тиз пышылдады да Кече Манара белән Шәрык пулат ягына кул изәде. +- Ике хатының да мондамыни синең? - дип, күкерт төсле кабынып сорау бирде Аксак. - Аларга фәрман бир, чыгып күренсеннәр. Икесен дә үтә чибәр, диләр, күңелемә хуш килсәләр, үзем белән алам. Ә үзеңне... ярар, җибәрермен... +Мизгелләр сәмум җиле кебек көйдереп уза торды, җавап авазы гына яңгырамады. +- Аһ, Айзирәк! - дип ахылдаган авазга баш күтәрсә, Кече Манараның азан тәрәзәсенә хатыны чыгып баскан. +- Ирем, иркәччәем! - дигән үзәк өзгеч аваз ишетелде дә, Айзирәк шәүләсе җиргә томырылды. +Ә икенче мизгелдә Шәрык пулатны ялкын чорнап алды. Карабәк тә, кала халкы да берничә мизгелгә аның түбәсендә Алтынчәч гәүдәсен шәйләп калды сыман. Иңнәрендә ап-ак зур алъяпкыч, маңгаенда калфак. Ул түбә буйлап уңга-сулга сикергән чагында аның алъяпкыч иңнәре аккош канатлары кебек җилфер-җилфер килде. Алтынчәч коштай талпынды да күккә ашты сыман... +- Башын чабып ташлагыз бу мәхлукның! - дип үкерде акылдан язган әмир Аксак Тимер. - Аның артыннан ук унике меңбашын да! Ошбу тискәре калада ун мең йорт ди, аны атна буе таларга рөхсәт итәм, аннары җимерерсез. Үзләрен җир кендеге дип санаган татарларга мәңгелек сабак булсын!.. +Кайтаваз +Үлем козгыны шәрык күген ташлап китә алмый... +Җиһанга сигез йөз дә сигезенче елның рәҗәп ае аяк баскан иде. Чиннәр өстенә яу сәфәре белән юлга чыккач, бөек әмир хасталанып түшәккә егылды. Авыр хаста газапламый аны, зәһәр суык кына тидерде ул. Юлга чыгуына да икенче атна гына, юкса, Әтрар каласын да узып китә алмады. Каян гына килеп чыкты да, ул зәмһәрир салкын нишләп җиһангирны чебеш урынына бик тә җитез егып салды әле? +Сарай ишегеннән борынын сузып, вәзир аваз бирде: +- Синең яныңа гайре сәер чапкын башын иеп килгән, бөек әмир. Качак Туктамыш хан үзенең борадәре Карачаны илче итеп куган. Егълый-егълый, ул синнән ярлыкауны сорый. +- Чакыр, керсен, - диде әмир салкын гына. +Карача мирза тупсадан узгач та келәмгә тез чүкте дә ятим калган сабыйдай сулкылдап, тураеп басарга база алмый торды. Аксак Тимер аны күздән кичерәкичерә гаҗәпләнде. И-и, бирешкән мирза! Чәче он сипкәндәй ап-ак. Баш түбәсендәге чәчләр дә, сакал да сирәкләнгән. Йөзе гел җыерчык, тәне арык, хәтта элек кылыч уйнаткан куллары да кипшенеп, кызлар беләгедәй кечерәеп калган. Ризык дигәне дә аз тамадыр, күбесенчә ачлыктан кыркыладыр, боларның көннәре гел Идегәйдән качып йөрү белән генә үтеп бара бугай. Аһ, картайган, бетеренгән мирза! Тукта, тукта, ә ул Тимернең үзенә дә яшьтәш түгелме соң? Димәк, аңа бүген йә иртәгә җитмеш тула икән. И, гомерләр! Тәүге тапкыр тез чүгүләренә дә утыз елдан артык гомер үтеп киткән! +- Туктамыш угылың егълый-егълый, башын җиргә орып, синнән янә ярлыкауны сорый, бөек әмир, - дип келәмнән купмыйча да телгә килде мирза. - Ул Тубыл елгасы буйлатып, Идегәй атлы этнең талавыннан качып иза чигә. Сукбай ханның бөек әмирнең исен китәрердәй бүләк-нигъмәтләр юллардай хәле дә юк, ат башы чаклы алтын ташыннан гайре бүләк тә тапмады. Ул йөрәгеннән өзелеп төшкән хат юллары аша сиңа тугрылык белдерә вә үкенү яшен коя. Синнән хаталары өчен кичерүне вә рәхим-шәфкать сорый. +Ястыклар түренә җайлап яткан әмир тарафыннан әмер ишетелде. +- Син үзең миңа язгы тургай кеби сайрап азапланма, аның хатын укы. +Бер-ике караш ташлап алуга ук чамалады мирза, Аксак Тимер һаман имән төсле таза, гаярь әле. Юрган өстенә чыгарып салган беләкләре баудан үргән сыман. Җыерчыклар авызы белән борыны тирәсендә генә. Бөтәрләнеп торган кашлар астыннан төбәлгән карашы - һаман элеккәчә, һаман бөркетнеке. Моңа илле яшьне бирергә дә иртәрәк бит әле. +- "...Мине, игелек кадерен белмәс юньсез угылыңны, кабат үз куышың астына кайтарсаң иде син, и, шәфкатьле атам?! - дип басым ясый-ясый, тавышын сәгать теле кебек көйли-көйли укыды илче мирза, үзе ярык тамбур төсле сызгыртып сулыш алган саен маңгай тирен сөртеп куярга да онытмады. - Ярлыкау кылсаң, минем муеным синең камытыңны сөйрәүдән һич ял күрмәс, аякларым һичбер авырлыкта таю-абынуны белмәс иде. Бичара вә адашкан улыңны гафу кылып, мине юлдан яздыручы Идегәй иблистән азат итсәң вә янә бергәләп Сарай тәхетенә ия булсак иде без, газиз атакаем?.." +Түрдә яткан Аксак Тимер буылып ютәлләргә тотынды, яңагына яшьләр саркып чыкты. Дивар аша ишетеп торганнардыр, ике табиб атылышып керде. Беләгеннән беркадәр кан агызгач кына, Тимер бәкнең мәгарәдән күкрәгәндәй тонык тавышы гыжлап ишетелде: +- Менә, чиннәрне генә тез чүктереп кайтыйм. Аннан Сарайга юнәләм дә Туктамышны тәхеткә иңдерермен. Кайткачтын әйт, аны соңгы кабат гафу итәм. Тагын минем биткә төкерә икән, бәддогадан башы чыкмаячак!.. +Тимер бәкнең беләкләренә бер уч кадәрле күз яшьләре койгач, Карача мирза Себер ягына таба томырылды. Кияү чагы түгел, атларын уйнатып озак бара алмый, сикертмәләр, саллулаулар тәнне бик нык вата. Бер атна дигәндә аның олавын чапкын куып җитте. Йөзе ат тояклары астында изелгән табак төсле. Куллары бизгәк тоткан кебек дер-дер килә. Күзендә яшь. +- Син югалгач, бишенче таң атканда әмир китеп барды. Бөек әмир вафат... +- И, Туктамыш борадәрем, бәхет кояшың гел баеган икән! - дип яшь түкте Карача, үзе һаман атларын куалады. - Бәлкем, бәлкем, аталары ярлыкауны белгәч, Тимер бәкнең угыллары да Туктамышны ташламаслар әле... +Борадәр мирза качак ханны сөендерергә дип ашыккан иде дә, өлгерә алмады шул. +* * * +Үлем козгыны шәрык күген ташлап китә алмый. +Идегәй мирза котырган эт кебек ябышты бит, каһәр. Шул сөлек булып канын суырмаса, Туктамышның әле Аксак Тимер кайтып киткәннән соң да Сарайга кабат кереп утырырдай, тантаналар кичерердәй өмете бар иде. Карабәктән ике төмән алып киткәч, әүвәл Рәзән белән Мәскәү олысларын барып талады Туктамыш. Анда да үзенә, мәҗбүриләп-кыйнап, бер төмән гаскәр җыйгач, Кырым өстенә, көпә-көндез ай күргән хыялыйдай, үзен хан дип белдергән Таштимер атлы бушбугазны чәнчелдерергә китте. Тәүге айларда барысы да майлагандай җиңел генә барды. Өч төмән гаскәрне шәйләп өлгерүгә, Кырымдагы Ширин, Аргын, Яүләш бәкләр Туктамышны тез чүгеп һәм колач җәеп каршы алды. Телләре телгә йокмый, Туктамыш алдында тәбикмәкләр төсле җәелә бу бахырлар. +- Олуг ханымыз. Тиңсез сәрдәремез. Сине алыштыра алырдай таҗдар яралмаган. Таштимер, коры куык, синең кисеп ташланган тырнагыңа да тормый. Безгә синең аяк табаннарың астына туфрак булып җәелү дә бәхет. Сарайга кайт... +Төчелектән күккә иңгән Туктамыш сеңлесе Җанәкәне Ширин бәкнең өлкән угылы Рухтимергә бирде. Челлә уртасында сандугач бураннары уйнаткандай, шаша-шаша, дулап туй иттеләр. Аннары аларның, бергәләп, үзе посып яткан Кәффа каласы өстенә килүен белүгә үк, бушбугаз Таштимер Кырымны ташлап качты. Рухтимерне атау каладары итеп билгеләсә дә, үзе Сарайга ашыкмый, ана каз оясына салам янына салам түшәгәндәй, яңадан-яңа меңнәр җыя иде. Шул чагында тәүге шомлы хәбәр, төнге юлчы сыман килеп, тәрәзәгә какты. +- Биш ел буе оясында симереп яткан Идегәй Меңкышлактан чыккан. Аннан алдарак өлгереп, Хаҗитарханны Тимер-Котлык яулап алган булган. Аксак утыртып калдырган Коерчык хан Сарай диварлары артына кереп бикләнгән. Бу эт өере бугазга-бугаз килеп орышмый калмас инде. +Валлаһи да хак бит, җигән Котлык үзенең агасы өстенә ябырылды да, гамуҗа Коерчык итәгенә янгын капкан төсле, хатыннарын, яраннарын җыеп та тормыйча, качып китте. Аннары урамда очраган ике исерек кебек кочышып алдылар да, Идегәй белән Котлык Кырымнан чыгарга кыймый яткан Туктамыш хан өстенә томырылды. Туктамыш тегеләрне Кизләү каласы читендә тозак корып каршыларга әзерләнгән иде дә бит, күк йөзенә беренче ук болыты күтәрелүгә үк, әле кичә генә аның аяк табанын ялап йөргән Аргын белән Яүләш бәкләр яуны ташлап ычкынды. Туктамышның кул астында төмән артыннан төмән куеп торучы олыслары юк бит, булган гаскәрен саклап калу өчен, ул Кияү каласы ягына, Витаутас кенәзнең түбә астына качты. +Юк, тилебәрән орлыгы ашаган Идегәй мирза ак-караны күрми. Башта Витаутас янына моның үзе кебек үк мүкләк бер илчесе килде. +- Мирза сиңа чәч бөртеге чаклы да үпкә саклап йөрми, Туктамыш ханны гына кире кайтарып бир. Ул - минем әткәм Балтыкчыны турап үтергән җәллад. Аны үз кулларым белән бугазлап ташламыйча, тынгы табасым юк!.. +Үз сүзен үтим дип, өстәвенә, алтын-көмеш көшелләрен соңгы бөртегенә чаклы барлый-барлый, Витаутас алман, ләһ, валах алпарларын җыйды, Мәскәү белән Җүнкаладан ирләр чакырды. Гаскәре ике йөз мең ирдән арткан иде, юкса. Ләкин Идегәй белән Котлыкның йөз утыз мең җайдагына да каршы тора алмадылар, Бурсыклы елгасының ярына кысрыклап, ике әмир сарык көтүе урынына изде, тураклады тегеләрне. Туктамыш ни кылсын? Үз төмәннәре белән хәзер бөтенләй җирнең икенче читенә, Себер куенына чаклы качып китте. Иллә мәгәр Идегәй, күзе тонган сөзгәк үгез сыман, арттан килеп җиткән. Соңгы биш ел эчендә генә дә ун мәртәбә очрашып сугыштылар. Идегәй тәнгә ябышкан талпан, борча төсле. Ичмаса, үзен сытып та, сугып төшереп тә булмый. +Соңгы тапкыр, менә, Тура белән Искәр калалары арасындагы зур яланда ике үгез урынына ярсып сөзештеләр. Туктамышныкылар бер адым да артка чигенмәде. Өч төмәнен кырдырып бетергәннән соң гына, Идегәйнекеләр таланган каз көтүе сыман җыелып югалдылар. Туктамышта алар артыннан ташланырдай көч-куәт юк. Идегәй кул астында тагын дүрт төмән җайдак торып калды. Кире борылып килсәләр, кайсы як күбрәк кырылыр, гөманлавы читен. Аксак Тимер янына юлланган Карача җылы өмет алып кайтса ярый да бит. Ә Аксак аның борынына сукса?.. +Шымчы итеп озатылган ирләр тиз борылып кайтты. +- Идегәйнең дүрт төмәне дә Җаекка төбәп бара. Меңбашлары Сарайга кайтып бикләнү турында хыяллана. Алар яраларын ялап савыкмыйча, бик тиз генә килә дә алмас инде... +Тура каласына терәлгән ыстанында икенче таңда Сәмәрканд сәүдәгәрләре төсле буйлы-буйлы сырган җилән кигән алты-җиде олаучыны күргәч, Туктамышның күңелендә очкын дөрләп куйды. +- Карачаның юлы уңганмы да, ул килешү төзегәннән соң килеп җиткән сәүдәгәрләрме әллә? +Туктамыш үзенең төмәнбашларына әмер бирде. +- Яугир ирләр ит кундырып, күңел ачып килсен, меңнәрегезне якындагы олыслар буенча таратсагыз була. Идегәйне бу юлы шәп кыйнадык, бик тиз генә безнең якка борын тыга алмас. Үзем дә Тубыл ягына күченеп сулыш алам, тәнне язам әле... +Тубыл ярында, җилкәннәрен киереп, диңгез корабларыдай тезелешкән нараткарагайлар арасында иркен алан тапкач, шунда дистәләгән чатыр корып, казан асып туктаганнар иде. Тәнсакчылар саны дүрт йөздән дә артмый, колакларны сытып гәп куерткан барабан-бугазлар юк. Хур кызларыдай япь-яшь сылуларны ялан читендәге ефәк чатырларга кертеп бикләделәр. Алар чатырларының ишек яныннан ирләрнең күләгәсе генә узып китсә дә, болдырга җим савыты күтәреп чыккан хуҗабикәне күргән чеби көтүедәй чи-чи килеп, шундук бөтенесе бердәм чиелдаша, бүләк йә наз көтә. Тик аларны Туктамышның үгез егардай гаярь егетләре саклый, башны югалтмыйм дип һичкем якын килми. Кемдер учак җылысында кылычын кайрый, ук колагын барлый, икенчеләр киез тирмә эчендә йокы симертергә кереп ауган. Баш очында нарат ылыслары ысылдаша, кайдадыр якында тукран һич йокламый, әкияти дөнья! +Таң сызылып аткан чакта аланлыкны кырмыска күчедәй меңәрләгән дошман уратып алуын һичкем сизенмәде. Сәүдәгәр җиләннәренә төренгән меңбашлары, бармакларын иреннәренә тидереп алганнан соң, алан уртасындагы ефәк чатырларга таба кул изәде. +Туктамыш көчле гырылдаган, ботак сынган тавышларны ишетеп, күзләрен ачкан чакта инде нык соңарган иде, ятагыннан сикереп, кылыч-хәнҗәрләрен кулына эләктерергә дә өлгерә алмый калды. Чатыр ишеген җимереп кергән юлбасарлар аның ятак өстендәге чаршауларны йолкып атты да кылычларын айкады. Икенче мизгелдә Туктамышның телгәләнеп беткән гәүдәсе җир өстенә ауды... +Карача менә шушындый хәлендә эзләп тапты аны. Гәүдәсен кочты да, балаларын җуйган ана бүре төсле, күзләрен күк йөзенә төбәп, сукрана-сукрана, сузып-сузып улый башлады ул. +- Ичмаса, ник бер көнгә иртәрәк кайтып өлгермәдем? Каннан туя белмәс нинди кавем соң бу?!. +Күк йөзендә кан исеннән исергән козгын бөтерелә. Аңа мәҗлес, аңа олы бәйрәм! Ә бу кавем кайчан тынгы табар? Бер-берсенең җанын кыя торган нинди ерткыч болар? Ул Аксак Тимер үзен җир өстендә ислам хәлифе, ислам калканы дип игълан иткән булды, ә асылда үзе - йолкыш этләр юешләп китәргә дә ярамас тәре баганасы. Нигә ул Туктамыш юри генә булса да санап карамаган? Кондырча янында ике йөз меңгә ике йөз мең мөселман маңгайга-маңгай бәрелеп орышты. Терек елгасы ярында янә икешәр йөз мең ир бугазга-бугаз килде. Җиде елдан соң Аксак Тимер белән Баязит Елдырым икешәр йөз мең җайдакның яртысын кырып салды. Сыгнак, Сауран, Тәбриз, Гыйрат, Баһдад, Дирбәнд, Ширбән, Алмалык, Шираз, Кышкар, Үргәнеч, Әтрар калалары өчен яуларда тагын ничә йөз мең! Нигә, нигә һаман бер-берсен кыра соң болар? Ач бүреләр талашу йә котырган үгезләр сөзешү өчен чит-ят яландагы сукмак беткәнмени? +* * * +Үлем козгыны шәрык күген ташлап китә алмый. +Тагын унбиш елга якын гомер узып китте, Урда ял күрмәде. Туктамыш белән Идегәйнең чире улларына, тора-бара бөтен илгә күчте. Атка камыт кидерә яки ватык арба тәгәрмәчен дә алыштыра белмәс шәрә сукбаймы ул, әллә ындыр артына тирес чыгарырга да ярамаган тинтәк-тилемсәме, һәркайсына тәхет һәм таҗ кирәк! Кыйбла алышынды, зиһен дигәннәре яшен суккан төсле юкка чыкты. +Шадыбәк атлы бер сукбайны Сарайга кертеп куйгач, Идегәй үзе, азәриләргә сабак укытыйм дип, Каф тау өстенә менеп киткән иде. Теге сукбай үзен Аллаһының кашка тәкәсенә санап, фәрман игълан иткән. +- Идегәйне бәйләрбәге кәнәфиеннән алып атам! Мин - ялгыз хан! +Көпә-көндез таң чакырып кычкыра торган әтәчнең саташкан тавышын ишетүгә, моңа кадәр Мәскәү куышында яткан Җәләлетдин әмир килеп җиткән. +- Атам Туктамышның тәхете миңа тиеш! Мин - кануни гаһед! +Түнтәреш хакындагы хәбәрне алуга Идегәй Каф тау өстеннән тәгәрәп төшәргә мәҗбүр булган. Аның кылыч җилен тоя башлауга ук, Җәләлетдин Болгар тарафына чыгып сызган. Идегәй аны куа чыкса, артта ай күрде, кояш алды, дигәйдәй, өр-яңа бер хәбәр. +- Шадыбәк тагын Сарай тәхетенә кереп утырган бит! +Шадыбәкне соңыннан Идегәй Баку тирәсендә тотып тураклады. Сабак алуыдыр, тәхеткә хәзер борын асты кибеп өлгермәгән Булат солтанны, мәрхүм Тимер-Котлык угылын мендереп утыртты ул. Мәгәр бәла шул ук, һаман төзәлми бит: ил казнасы буп-буш! Мәскәү кенәзе Василий сигез ел буена ясак түләмәгән, ул гына гаепле, һау-һау, аның өстенә яу! +Идегәйнең Коломна, Переяслав, Юрьев, Ростов, Серпухов, Дмитров, Җүнкала, Городец калаларын тоташы белән талап килүен ишетүгә, тач атасы Дмитрий шикелле үк, Василий Кострома ягына чыгып качкан. Идегәй ноябрь азагында Мәскәүнең үзен дә боҗраларга бикләп куйган иде, илдән иблис авазыдай явыз чапкын: +- Җәләлетдин, аю сымак, йокыдан уянып, Сарайдан качкан Булатны куа чыккан. Кырымга җиткәч, Азак каласы янында аны үтергән ди. +Мәскәүдән нибары өч мең тәңкә йолым алып кына, Идегәй Сарайга әйләнеп кайтырга һәм анда Тимер-Котлыкның икенче угылы Тимер солтанны тәхеткә күтәрергә мәҗбүр булды. Монысы Тимер атын тиккә йөртми икән, ике-өч ай дигәндә меңбашларны үзенең кыйбласына аударды да, Идегәйне сәрдәрлектән бөтенләй алып атты. Әмир муены - сарык койрыгы түгел, Идегәй Сәмәркандка, Аксакның угылы Шаһрух ышыгына чыгып качты. Ә монда инде күптән җаен алган бер тәгәрмәч. Идегәй бөек әмиргә - кызын, ә тегесе гаскәр бирде. Идегәй шушы яллы чирү белән Җаектагы Сарайчыкны басып алган иде, Тимер хан килеп, аны кабат Үргәнечкә куды. Сарай - юлчылар ыстаны шикелле һичкайчан буш тормый, аны инде өченче тапкырына Җәләлетдин әмир яулап алган! Тимер ханга кылны кырыкка ярырдай булып кире чабасы да булмады. Бушбугаз Җәләлетдинне элек Мәскәүдә бергә качып яткан энекәше КәримБирде суеп үтергән бит! +Ә аннары инде канлы тәгәрмәчнең шашып тузынуы. Кәрим-Бирдегә каршы энекәше Бәхтибәк күтәрелгән, абыйсы ошбу туганын да суеп аткан. Аннары Бәхтибәктән кечерәк Көбәк фетнә куптарган һәм, ахыр чиктә, Кәримнең җанын кыйган. Кәрим абыйсын яклап Ярим-Бирде купкан, ул Көбәкне суйган. Ярим абыйсының җанын чираттагы кечерәк энекәше - Җаббар-Бирде кыйган. +Бу мәхшәрне туктатмакчы булып һәм Җаббарны да куып, Идегәй Сарайга Дәрвиш исемле чит-ят әмирне кертеп куйган иде. Идегәйнең тантанасына түзеп тора алмыйча, аңа каршы Туктамышның соңгы угылы, актык җанкисәге Кадыйр-Бирде күтәрелде. Аңа Киевтагы Витаутас кенәз белән Кырымдагы Ширин бәкләр гаскәр җыеп биргән. Идегәйне Сарайдан сытып чыгаргач, Җаек буенда орыш үткәрделәр. Идегәй җиденче дистәне сырлый инде, мәгәр, күз тимәсен, аның кулы ялгышуны белми. Яр өстендә ул бүген Кадыйр-Бирдене дә урталай телеп атты. Ләкин ике як гаскәр дә бүреләр талаган сарык тиресе кебек гел тетелеп бетте, Идегәй үзе дә яу кырыннан кара канга баткач кына чыгып котылды шул. Ял, ял кирәк! арасында зур аланлык табып туктадылар. Идегәй чаптарын биек камышлар эченә кертеп яшерде дә, кире әйләнеп чыгуга, өстендәге көбә-садакларына, алтын аеллы каешына тикле салып атты. +- Мин монда адашкан бер көтүче булып кыйланырмын, ә син орыш ягына юнәл. Безнең исән калган сугышчылар булса, ипләп кенә шушы җиргә озат. Кара аны, дошманнарга эз күрсәтә күрмә! +Ялгыз җайдак камышлыктан ачык кырга чыгып килә иде, аның каршысында җиде-сигез ирдән хасил нөгәр пәйда булды. Болар сугыш киемнәренә төренмәгән, көбә-калканнары бөтенләй юк. Дөрес, билләрендә хәнҗәр-кылыч, сыртларында җәяләр бар-барын. Ләкин барча тирә-якта сугыш кайный, гади көтүчеләр дә корал асып йөрергә мәҗбүр хәзер. Өстәвенә, әнә, өлкәннәре - ап-ак сакаллы карт. Аның йөзе күл өстедәй тыныч. Сөальне дә, җим урынына, әүвәл шул ташлады. +- Идегәйнең хәле ничек анда? Мирза исән-саумы? +Ачыктан-ачык, маңгайга бәреп әйткәч, бу аксакал Идегәйнең яралы икәнен дә белә инде, димәк. Күрәсең, шуңа шөбһәләнеп, ярдәмгә ашыгадыр. Яшереп тору артык. +- Аллаһка мең шөкер, ул исән-сау. Әҗәл кошы Идегәй мирзамызны гел читләтеп уза, берүк күз тимәсен. +- Ул шушы юл очындамы? - дип тагын бер генә сорау бирде карт аксакал. +- Шунда, шунда, сезне көтә булыр, - дигән җавап алуга ук, бу юлчылар, һәр сукмакны яттан белгән төсле, алга ыргылды. +Ялан уртасында яраларыннан сызлана-сызлана йөргән Идегәй камышлар арасыннан тояк тавышлары ишетүгә үк нык сагайган иде, сукмак авызында ак сакаллы карт җайдакны күргәч, тораташтай калды. +- Казанлы бәк? Бәйләрбәге Хәсән? - дип тик бераздан гына телгә килә алды ул һәм шундук, акылыннан ычкынгандай, котырынып дәште. - Синең бугазыңа ябышмыйча үләргә хакым юк, дип кисәткән идең бугай. Бүген минем Газраилем булып өскә килдеңмени? +- Әйе, моннан утыз ел элек үк кисәттем мин сине, - дип, ияр өстеннән җавап тотты юлчы. - Инандыңмы? Мин сүземдә торам! +Идегәй изүләрен ертып котырынды, чыгырыннан чыкты. +- Ат дагалаганда бака ботын китереп кыстырмый бит. Ник син ханнар орышында ике арага киртә булып керәсең? Тәхет бүлү - синең эшең түгел! +Ияр өстеннән хөкем төсле аваз ишетелде. +- Аксак Тимердән соң син кабих җан - татар илен тар-мар итеп бетергән иң-иң явыз мөртәт! Синең хәтта татар туфрагында күмелергә дә хокукың юк! +Ак сакаллы бәйләрбәге юлдашларына борылып әмер бирде: +- Безнең бүгенге көнебез дә бушка узмады бит, угылларым. Бу мөртәтне тураклап бетерегез! Эткә - эт үлеме!.. +Күк йөзендә козгын канат җәйде... +Илсөяр +Иксанова +ХИКӘЯЛӘР +Онытылган парад +1945 елның 7 сентябрендә +Берлинда узган Җиңү парадында +катнашкан каенатам - Гарипов +Фәйзрахманның якты истәлегенә. +- Әй! - гадәтенчә, йөрәк ачысы белән кулын селтәде дә өйдән чыгып китте Фәйзрахман. Болдыр төбенә чүмәшеп, бер-бер артлы папирос суыра инде ул хәзер. Телевизор каршында утырып калган балалар да, Мәдинәсе дә кәефләре киткәнне бер-берсенә сиздермәскә тырышсалар да, күзләр - экранда, уйлары әтиләре янында булыр. Әле генә бирелеп карап утырган фильмның тәме китәр. +Һәрвакыт шулай, сугыш турында фильм карый башладылармы, әтиләренең кәефе кырыла, торып-торып бөтенләй ачуы чыга башлый. "Болай булмады ул сугыш!" - дип, телевизор белән бәхәскә керә. Балалар исә: "Тукта инде, әти, әнә бит, күрсәтәләр, сөйлиләр - карыйк", - дип, кара әрҗәгә кереп китәрдәй булып, әтиләре әйтмешли, әкияткә мөкиббән булып утыралар. Ахыр чиктә Фәйзрахман "әй!" дип кулын селти дә болдырга чыгып утыра. Йөрәк януын тәмәке уты белән сүндермәкче була. "Их, белмисез шул сез! - дип өй эчендәгеләрнең үзен аңламауларына җаны әрнеп уйлана да, - белергә язмасын! - дип куя. - Белергә генә язмасын!" +Сугышның беренче көненнән, көненнән генә түгел, сәгатеннән күргәннәрен, хәтереннән куарга тырыша-тырыша, күзалдыннан үткәрә. Юк, кусаң да, кумасаң да, җан төбендә ул коточкыч хатирәләр. Ул күргән сугышны бер фильмда да, бер документаль картинада да күрсәтмиләр. Балаларының ул мәхшәрне экран аша гына күрүләрен дә теләми ул үзе. Мәетләр өстеннән барган танкларның тәгәрмәч чылбырлары эчәгеләргә уралып туктап калуларын. Ул оккупациядә калган хатын-кызларның фаҗигасен. Мең газаплар белән чолганыштан чыккан солдатларны тезеп атуларын... Тик, нигә, нигә ул кичергән сугыштан бөтенләй үзгә фильмнар күрсәтә башласалар, ачуы кабара соң? Җаны айкала. Үз-үзенә урын тапмый. Ялган... Ялган белән килешә алмый икән күңел. Дөреслеге артык куркыныч, ялганы артык ачы шул! +Менә бүген дә кулын селтәп чыгып китте дә... ике, өч, дүрт тәмәке дә йөрәк утын баса алмый... Балалар тын да алмый карап утырган фильмда маршал Жуковны күреп: +- Мин аны Берлинда, Җиңү парадында тере килеш күрдем, - дип авыз гына ачкан иде, олы улы: +- Җитәр инде, әти, тагын шул юк сүзне сөйләмә инде, - дип бүлде. +- Эх! - дип җан әрнүе белән кулын селтәде Фәйзрахман... +Аһ, ул парад, каһәр суккан парад та җанны яндыра хәзер. +- Федька! Проснись! Нельзя спать, не успеешь ведь... +Күзне җилемләп ябыштырганнармыни! Йокының татлы ләззәтенә оеган күзәнәкләрне уятырга теләп үзен селкеткән Яшаны кулы белән этеп җибәрергә маташа Фәйзрахман. Тик кул хәлсез - кул да йоклый... +Йокы. Сугышның мең төрле газабы эчендә бәгырьгә төшкән тагын бер газап - йокы килү. Их, сузылып ятарга да туйганчы йокларга иде! Сугыш башланганнан бирле туйганчы бер генә тапкыр йоклады Фәйзрахман. Чолганышта. Беларусь сазлыкларында. Белоруссия чигендә хәрби хезмәттә булган Фәйзрахман сугыш башланган минуттан ук чолганышта калды. Вак-вак төркемнәргә бүленеп, чолганыштан чыгарга азаплана торгач, алар төркемнән икәү генә калды - командиры Яков Игнатьевич - Яша да Фәйзрахман. Бер якка да китәр әмәл калмагач, сазлык арасында җирне казып, чыгарылган туфракны гимнастёрка белән сулыкка ташыдылар да яшь наратлар сындырып, чокыр өстенә утырттылыр. Шул чокырда күпме ятканнардыр, көннәр-төннәр буталды. Тәмам йончыган, хәлсезләнгән организм, үз-үзен саклау инстинктын да (ә бу бит иң көчле инстинкт!) онытып, оеды да төште. Юкса сазлык тирәсендә өргән немец овчаркаларының тавышлары вакыт-вакыт бик якында ишетелеп ала иде. Йокыны да җиңә торган тамак бар икән әле тагын. Ачлыктан эчнең өзелеп-өзелеп кисүе кыймылдарга мәҗбүр итте. Кичке шәфәкъ таң яктысына тоташырга кул сузымы гына ара кала торган җәй уртасында шул кыска эңгермеңгерне файдаланып калырга кирәк иде. +Сазлык суын пилотка белән сөзеп эчтеләр. Әле йокыга оеганчы ук агач башындагы карга ояларына игътибар иткән иде Фәйзрахман. Сугыш дип тормый, шушы мәхшәр эчендә дә нәсел калдырырга азаплана бичара кошлар. Табигатькә берни дә каршы тора алмый шул. Тик... быел калмас инде нәселләре. Күкәйдән яңа типкән кош балалары Фәйзрахман белән Яшаның гомерләрен генә саклап калыр. +Сугыш вакыйгаларга бигрәк бай. Һәр көн - бер гомер. Һәм һәр гомер - сират күперендә. Әле немецлардан котылып каласың, әле - үзебезнекеләрдән. Вак-вак төркемнәр белән чолганыштан чыга алганнарны бик нык тикшерделәр. Тезеп бастырганнан соң: "Арада элемтәчеләр бармы? Элемтәчеләр, бер адым алга!" - дигән команданы ишетүгә, Фәйзрахман аягын гына күтәргән иде, Яша нык итеп җиңеннән тартты: тик кенә тор! Элемтәчеләрне, элемтә җайланмаларын ташлап калдырган өчен, строй алдында ук аттылар. Фәйзрахман да элемтә җайланмаларын сазлыкка батырып калдырган иде... Гомереңне ничек саклап калырга белмәгән мәхшәр эчендә ул кадәр авыр йөкне күтәреп йөреп буламы соң! Боларның мантыйгы буенча, җайланмаң белән бергә үзеңә батарга кирәк +Рәсми төстә сугыш тәмамланды дип игълан ителгәннән соң да, тиз генә илгә кайта алмады Фәйзрахман. Җиңелгән, союзниклар арасында зоналарга бүлгәләнгән Берлин каласында эшләр тәмамланмаган иде әле. Шәһәргә беренче булып кергән Совет гаскәре, башкалар кулына төшкәнче, зур заводфабрикаларны сүтеп тизрәк илгә озату чарасына кереште. +Иртәгә Җиңү парадында катнашасы дигән көнне дә соңга кадәр эшләделәр алар. Кайтып ятканда инде төн уртасы узган, ә таңнан торып киемнәрне рәткә китерергә кирәк иде. Җиңүчеләрнең погоннарындагы йолдызлары, каеш тимерләре генә түгел, һәрбер төймәсенә кадәр ялтырап торырга тиеш, дигән катгый боерык булды. Шуңа күрә ике-өч сәгать черем итеп алган солдатлар, йокылы-уяулы, төймәләрен ышкырга-ялтыратырга, киемнәрен пөхтәләргә керештеләр. Тик пөхтәлә-пөхтәләмә, күрәсен - күргән, сизрисен - сизрәгән киемнәр американнарның энә-җептән генә төшкән киемнәре янында бик хөрти күренә иде. Александрплацка якынлашкач та аеруча күзгә ташланды ул. Һәм шушы хәл күңелдәге киеренкелек кылын соңгы чиккә кадәр тарттырды. Кыл менә-менә өзелергә тора иде. Талчыккан, йончыган, талкынган совет солдатлары үз-үзләреннән канәгать американнар ягына нәфрәтле карашларын атты. +- Җиңүчеләр, имеш! Кыяфәтләрен генә күр! +- Безнең җиңүне бүлешергә килгән бу күркәләрне кырып кына саласы инде! +- Кырырбыз да! Жуков боерык кына бирсен... +- Бирми... Җүләрләнмәгез, боларга ату - яңадан сугыш дигән сүз. +- Немецны тезләндергәнне, боларны гына... +- Болар... атом бомбасын сынап караган ил! Японияне нишләттеләр?.. +Шыпырт кына әйтелгән соңгы сүзләр кар йомгагы төсле кабара барган сүз йомгагын бер тында туктатты. +Парадны дүрт илнең - СССР, АКШ, Бөекбритания, Франциянең - баш командующийлары кабул итәчәк икән, дигән сүзләр булган иде. Соңгы минутта гына Георгий Константинович Жуков кына кабул итәчәге ачыкланды. "Ни өчен икән, әллә теге "күркәләр"не парадта катнаштырмыйлар микән?", "Менә бу дөрес ичмасам, Жуков кына кабул итәргә тиеш тә", "Тегеләрнең җитәкчелеге бөтенләй килми дә икән", дип тагын дулкынланып алулар булды. Җиңүне - кан-яшь түгеп, җан газаплары белән, миллионлаган гомерләр хисабына яуланган Җиңүне - хәлиткеч бәрелешләр үткәннән соң гына килеп кушылган американнар белән бүлешәсе килми иде. +Сәгать унбер тулып киткәч, Парадта катнашучыларны Александрплацта тезеп бастырдылар. Англичаннар, французлар, американнар... Биш мең гаскәри, шуларның ике меңе - СССР хәрбиләре. +Маршал Жуков ачык машинада мәйданга килеп кергәндә, үзенең генә түгел, янәшәдә басып торган иптәшләренең дә йөрәк тибешен ишеткәндәй булды Фәйзрахман. Сүзләр белән аңлатып булмаслык хис - горурлык, шатлык, дулкынлану - йөрәкне бугазга кадәр күтәрде. "Рульдә - Жуковның бөтен сугышны бергә кичкә шофёры Александр Бучин", - дип пышылдады янәшә басып торган Яша. Жуков шәхесенә карата хөрмәт, ярату шулкадәр көчле, аңа кагылышлы һәрнәрсә бик кадерле иде совет солдатына. +Жуковтан соң Парадка тезелгән гаскәриләрне АКШның армия генералы Эйзенхауэр, инглиз фельдмаршалы Монтгомери, француз генералы Латр де Тассиньи өч телдә сәламләделәр. +Аннан соң колонна Брандербург капкасына таба үтте. Иң элек Фәйзрахманнар французлар, англичаннар һәм иң соңыннан - америка парашютистлары. "Боларның атлап баруларын гына карагыз инде, паркта йөрергә чыкканнар мыни?!" - диде кемдер. Чынлап та, тигез рәтләр белән атлаган башка гаскәрләр янәшәсендә эленке-салынкы барган американнар көлке күренәләр иде. Тик алардан да бигрәк, инглизләрнең волынкаларда уйнап баручы оркестрына карап, солдатлар тәкатьсез көлә башладылар. Моны берничек тә хәрби оркестр дип кабул итеп булмый: тездән итәк кигән, барысы бер иш озын-төз гәүдәле ирләрнең йонлы аяклары бигрәк кәмит булып күренә иде. Хәрби машиналар үтә башлагач кына, көлү өянәге чигенде. Англичаннарның, французларның, американнарның җиңел танклары, бронемашиналарыннан соң, колоннаны төгәлләп килгән, Иосиф Сталин хөрмәтенә ИС-3 дип аталган совет танклары үзенең көче-куәте белән мәйданны гына түгел, йөрәкләрне дер селкетеп, дулкынландырып узды. +Парадны тәмамлап, һәр илнең оркестры үзләренең гимнын уйнаганда, дөнья ниндидер яңа яссылыкка күчкәндәй тоелды Фәйзрахманга. Парад тәэсиреннән бик озак айный алмый йөрде ул. Йөрәккә горурлык та, әрнү дә кереп укмашты. Тора-бара әрнүе генә калды, горурлык урынын да әрнү алып, икеләтә әрнүгә әверелде. Илгә кайткач, Парад турында берничә тапкыр сүз калкытып караса да, аны аңлаучы табылмады. Алай гына түгел, Фәйзрахманны алдакчы дип гаепләделәр. Берлинда нинди парад булсын, Җиңү парады Мәскәүдә, Кызыл мәйданда узды һәм вәссәлам! Хәтта, үз балалары да аңа ышанмый әнә. Аларны да гаепләп булмый. Улы бер тапкыр әтисенең Берлинда Җиңү парадында катнашуы турында мәктәптә сөйләмәкче булган, тарих укытучысы класс каршында шундый итеп оятка калдырган үзен, бу турыда хәзер ишетергә дә теләми ул. +...Фәйзрахман чираттагы папиросын кабызды. Тактадан корылган сыер абзарына карап, уфтанып куйды. Шул абзарда телогрейка ябынып бер кыш чыкты инде мескен сыер. Тагын кыш якынлаша, ә күрше авылдан сатып алган бура абзарны һич алып төшәр әмәл юк. Син колхозда эшләмисең, дип колхоз рәисе Нигъмәтҗанов трактор бирми генә бит. Колхозда эшләрлек сәламәтлеге булсамы!.. Ул турыда авыз да ачтырмый. "Әнә, алты почмаклы йорт күтәреп куйдың бит!" - дип кенә җибәрә. Дөрес, йорт салды ул. Зур итеп. Герман җирендә күреп кайтканча, фундамент белән. Андый йорт авылда берәү иде. Өй түгел, кәнсәләр сала ахры Фәйзрахман, дип сөйләште авыл халкы. Тик ул йортны нинди газаплар белән җиткергәнен үзе белә дә, хатыны Мәдинә генә белә. Мондый зур өйне ничек җылытырбыз дип коты алынган иде Мәдинәсенең, тик каршы тора алмады. Бу йорт - Фәйзрахманның хыялы иде. Илгә кайткач, мин дә шундый мансардлы йорт салырмын дип, чит җирдә йортларның төзелешләрен өйрәнеп йөрде ул. Өске катта, нимесләр шикелле, казылыклар киптерергә хыялланды... +- Кал монда йә башка илгә кит, дөньяны күрдең бит, нигә ашкынасың ул хәерче Рәсәйгә, - дигән иде дусты Яша. +- Анда да тормыш үзгәргәндер инде, үзебез генә дә күпме заводлар җибәрдек бит, - диде Фәйзрахман. Чын күңеленнән ышанып әйтте. Аннан, ничек инде чит туфракта каласың. Илдә аны әнисе көтә. +Әнисе 43тә үк вафат, ә Рәсәй һаман да уфаллалы иде. +Берлинда узган Җиңү парадын гына түгел, җиңүчеләрнең үзләрен дә оныткан иде ил. +Фәйзрахман көйрәп беткән тәмәке төпчеген җиргә ташлап, аягы белән изде. +Берлинда эшләгәндә аларга данәләп кенә "Казбек" бирә башладылар. Аны янәсе, ничек иркен яши совет солдаты! Их, төбенә кадәр тартасы иде шуны! Ярамый! Җаныңнан өзеп алган кебек ташлап изәсең дә, казармага кайткач, папирос төрәсең... +- Кичке салкын төшкән инде. Өстеңә эл ичмасам... +Җилкәсенә җиңсез сырма китереп салган хатыны Фәйзрахманны уйларыннан бүлде. Йокысыннан уянып киткәндәй, ул күтәрелеп көнгә карады. Әбиләр чуагының тын һавасында, өзелгән күңел кыллары кебек, җилбер пәрәвезләр тирбәлә иде. +Сугыш корбаны +"Яшь кияү кайта..." дип уйлады Фәгыйлә. Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... Күн итек тавышлары Фәгыйләләр турысыннан үтеп тоныкланды. "Кияү кайта", - дип пышылдады, йөрәге көеп. +- Көн дә таң йокыңны калдырып, шуның кайтканын тыңлап ятмасаң!.. +- Үзең дә йокламыйсың бит! +- Йоклар идем дә, аяк йоклатмый... Таң сызылганда сулкылдап сызлый башлый, ни хикмәттер. +- Минем йөрәк сызлый... Кая, аягыңны төнәтмә белән уып карыйк булмаса. +Урыныннан кубарга талпынган хатынын Мирвәли акрын гына үзенә таба тартып куйды: +- Кирәкмәс, үтәр. Үтә торган булса... - Аннан бер тын торганнан соң, өзелгән сүзне ялгады. - Йөрәгеңне сыздырып ятма, син генә туктата торган эш түгел инде бу. Вакыт турылар. +- Маһирә апа да жәл. Адәм страмы ясады, урамга чыгарлыгымны калдырмады, дип өзгәләнә. +- Ана кеше өзгәләнер, тик ул да берни эшләтә алмас. +- Кадыйр үзе дә жәл... Бала гына бит әле ул! +- Инде бала түгел! +- Бала булмый... Безнең Мирсәлим белән ике генә ай аермалары. Мирсәлим сентябрь ахырында туды, Маһирә апа декабрь башында тапты Кадыйрын. Чатнама суык иде. Карсыз суык. Кар бик саран яуды ул көздә. Яңа ел алдыннан гына буранлап-дулап бөтен дөньяны тутырды. Әле дә хәтерлим, күрше Гаяз абый кереп сөенче алды: "Нәселегез ишәя, Маһирә дә ир бала тапкан", - диде. +- Мәрхүм, Гаяз абыйны әйтәм, шулай тирәннән алып сөйләшергә ярата иде инде. Уйлап баксаң, нинди нәсел... +- Нинди дип, икебез дә Габделсаттар бабай тамыры бит без, беләсең, Маһирә апаның әтисе белән минем әти бертуган. +- Булса ни, Маһирә апаң Чыпчыклар нәселен ишәйтте, син - әлхәмделилла, безнекен - Бүре Харисларыныкын. Кыз бала үз нәселе сагында тора алмый инде ул... +- Әй, әйттерерсең әлләни! +"Әлләни"ен әйтеп тормады Фәгыйлә. Ир белән әрепләшә торган гадәте дә юк, әрепләшер сәбәбе дә. Дөресе дә шул: инсафлы кыз бала сөйгән ярының нәсел агачын яшәртә. Шулай да, үз тамырларыннан да китми - Кадыйр турында сүз чыкканда, Чыпчыкларны гына түгел, Габделсаттарларның нәселен дә барлап куялар. Нәселдә булмаганны кыланды шул Кадыйр. Кыланды дип... Юк, кылану түгел бу. Үзе корбан булды бугай... +- Кадыйр да жәл, - дип, уй йомгагының очын кабат сүзгә күчерде Фәгыйлә. +- Алай дисәң, Нәфисә дә жәл инде! +Иренең сүзләренә ышанырга, ышанмаска белми аптырап калды хатын. +- Чынлап әйтүеңме бу? +- Үзең бит, жәл дә жәл, дисең. Жәлләүгә калгач, Нәфисә дә... +- Нәфисә - аздыручы! Оятсыз! Улы кебек баланы... +- Үз тиңнәре калмагач... +- Шул азгын хатынны аклап маташмасаң! Әй, ир халкы шул азгыннарны ярата инде ул. Әле үзең дә... +Фәгыйлә сүзен әйтеп бетермәде, үз уеннан үзе сискәнеп куйды. Тфү-тфү, Аллам сакласын! Гарип дип тормаслар... Хатын-кызның бер ишен тәмам азындырды бу сугыш. Ундүрт яшьлек малай-шалайны юлдан яздырганны... Гарип булса да, ир бит әле аның Мирвәлие. Әстәгъфирулла! Җыен җүнсез уй килә башка... +Һәр таңда офык чите яктырыр-яктырмас өйләре турысыннан үткән шыгыршыгыр күн итек тавышы тәмам бәгырен айкаган иде шул Фәгыйләнең. Бер Фәгыйләнең генәме?!. +Фәгыйләләр турысына җиткәнче, иң элек әле Кадриянең йөрәгенә басып үтә ул шыгыр-шыгыр. +Бүген иртәләгән, дип уйлады Кадрия. Күкеле сәгать рәттән дүрт кат кычкырганга әле күп булса чирек сәгать үткәндер. Түбән очтан шыгыр-шыгыр күн итек тавышы ишетелә башлауга, Кадрия әкрен генә урыныннан торып, тәрәзә читенә килеп басты. Әле таң җәелмәгән, таңның туар сәгате якынлашканны искәртеп, офык читенә генә ак тастымал тартыла башлаган. Таңгы эңгер-меңгер. Авылның иң татлы йокыга талган мәле. Менә ак тастымал алтынсу-алсу төс белән җәелеп китәр дә ыгы-зыгылы иртә уяныр. Мал-туар, кош-корт авазы иртәнге саф-салкынча һавага җылы бер тын өрер. Ә әлегә таң борын төрткән иң тын вакыт. Шул тынлыкны үсмер егетнең шыгыр-шыгыр итек тавышы гына сискәндерә. Юк, тынлыкны гына түгел, Кадриянең йөрәген сискәндерә бу аваз. Сискәндерә дию дә дөрес булмас, шул авазның үзе төсле телеп-телеп ала: шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... оныт-оныт, оныт-оныт... оят-оят, оят-оят... +Чәчәккә ачылмый суык суккан бөрегә охшап, куырылып почмакка сеңгән Кадриянең йөрәгенә аяк тавышы шундый кайтаваз булып килеп бәрелә. Нечкәозын шәүлә тәрәзә турысына тигезләнгәндә, кыз почмакка ныграк посып, сулыш алырга да куркып торды. Әйтерсең, урамнан үтүче аның сулаганын ишетергә мөмкин. Менә ул тәрәзә турыннан үтеп китте. Инде артыннан курыкмыйча карап торырга була. Кадриянең әтисе бу хәлне белсә, ни дияр иде икән? Һәрхәлдә, "Кара, Чыпчык Нургали малае нинди сылу егет булып үсеп килә, чыпчык кына димәссең... Хәер, ана ягыннан нәселләре нык шул, затлы нәсел, Маһиралар ягына тарткан малай..." димәс иде инде. Әллә әтисенең шул мактау сүзләре тәэсир итте, малайлар арасыннан Кадыйрны аерып карый башлады Кадрия. +Хәер, болай да аерылып тора иде ул: яшьтәшләреннән бер башка озын, таза булмаса да, гәүдә-сыны ничектер нык, ыспай. Башка малайлар төсле йә үчекләп, йә мәгънәсез сүз-хәрәкәт белән күңелне кайтармый. Олыларча җитди тота үзен. Әтисенең "затлы нәсел" диюе хактыр. Нәсел дигәнне аеруча басым ясап әйтергә ярата иде әтисе. Кадриягә дә: "Кызым, онытма шуны, син затлы нәсел баласы - ахуннар заты. Кычкырып сөйләп йөрмәсәң дә, күңелеңә киртләп аны үзенең тиңе дип исәпләде, Кадыйр да шулай уйлыйдыр дип белде һәм егет белән әлегә алай-болай бер сүз алышмасалар да, язмышлары инде бәйләнгән дип хис итеп йөрде. +Нәсел дигәне әтисенең башына җитте. Сугыш алдыннан алдылар әтисен. "Ахун Гаяз нимес шпионы булган икән, әле аның әтисе Хангали үк, Истанбулда укыганда, нимесләр белән дуслашкан, шулар тегермәненә су коеп яшәгән, имеш", дигән чыш-пышлар таралып, авыл халкының бер ише ул имешмимешләрне күпертсә, бер ише ышанырга-ышанмаска белми аптырады. Бары Гаязның гаиләсе: хатыны, балалары, туган-тумачасы гына бу гаепнең чеп-чи ялган, яла булуын белеп, нахактан бәгырьләре көйде. Тик берничек тә ярдәм итәрлек хәлдә түгел иделәр шул. Үзләренә ни язгандыр дип, хафада яшәргә генә калды. Озак та үтми сугыш чыгып, ир-ат затыннан булганнарның барысын да фронтка озаттылар. Гаяз да үзе теләп сугышка киткән, ил алдындагы гаебен каны белән юып, йөзен аклап һәлак булган, дигән хәбәре генә килде... +Гаязның ике улы да ватан өчен гаепсез башларын салдылар... +Өч буын хатын-кыз: әби, әни, үзе өелеп калгач, Кадрия киләчәктә таяныч булыр кешесе дип, тагын да шул Кадыйрга багынды. Ул инде егет булып йөри иде - колхоз тормышы тулысы белән шул 14-15 яшьлек үсмерләр белән хатынкызлар җилкәсендә. "Кадыйрның яше кергәнче сугыш кына бетә күрсен!" - дип өзелеп-өзелеп теләде Кадрия. Аны да югалтыр хәле юк иде инде! +Тик... югалтты. Ничек кенә югалтты әле! Сугышка китеп югалса, мең кат җиңелрәк булыр иде кана! Мондый да хурлыгы булмас иде! +Авыр уйларыннан арынырга теләп, үз-үзенә каршы төште Кадрия. Нинди хурлык? Ник? Ниемә дип бәргәләнә соң әле ул? Кадыйрның ярәшкән кәләшеме? Вәгъдә бирешкән ярымы? Кем соң аңа Кадыйр? Беркем дә түгел! Аның бит Кадриягә хәтта борылып та караганы юк. Шул бер тапкыр, бары бер тапкыр күңелләрен ачып сөйләшкәннәре булды. Гомеренең иң ачы көннәренең берсе... һәм иң татлы кичләренең берсе булган икән ул! Кадриянең дә, Кадыйрның да абыйлары бер олауда авылдан чыгып киттеләр. +"Исән булсак, бер кайтырбыз... бер кайтырбыз..." +Икесенең дә кара кәгазе генә кайтты. +Авылның бер төркем ефәк кебек егетләрен сугыш дигән аждаһа авызына озаткан шул кичне, бөтен авыл кара хәсрәткә, ачы яшькә төренгән кичне, чишмәгә суга төшкән җирендә, суын да алырга онытып, күзләреннән чишмә агызып торган Кадрия янына Кадыйр килеп басты. +- Елама, Кадрия, тиздән, бик тиздән тончыгачак ул нимес мәлгунь!- диде. +- Кайтмасалар?!. +Тынычлана башлаган Кадрия үз сүзләреннән үзе тагын да үксебрәк еларга тотынды. +- Елама инде. Кайтырлар... Бир әле чиләгеңне... +Кадыйр башта Кадриянең чиләгенә, аннан үзенекенә су алды. +- Кадыйр, әти сине бик мактый иде. "Затлы нәсел", дия иде... +Кадыйр бер сүз дә әйтмәде. Әллә сүз тапмады, әллә Кадрияне аңламады шунда. Кадрия, сүзне ялгарга теләп: +- Кадыйр, сугыш тиз бетәр микән? - диде. +- Тиз бетәр, без дә монда тырышсак, бик тиз бетәр. +- И-и, бездән генә торса... +- Тора, нишләп тормасын. Әнә сәвит Фатыйх абый әйтә: "Һәркем көченнән +- Син дә быел мәктәпкә бармыйсыңмы инде? +Җиденчене бетергәннәрнең күбесе инде ул турыда уйламый да. Шулай да Кадрия Кадыйрның укуын дәвам итүен тели иде... +- Юк, укырга вакыт калмас шул. - Кадыйрның тавышы күңелсезләнеп куйды. +- Укыйсың киләме соң? +- Килә-килми, дип тора торган вакыт түгел шул, колхозны тотарга кирәк. Эш күп, үзең беләсең, эшләр кешесе әз. Укырбыз әле. Җиңик кенә! +- Җиңгәч... син кем буласың аннары? +- Тракторга утырырга исәп. +- Ә минем укытучы буласым килә. +- Булырсың, син әйбәт укыйсың бит. +- Син дә әйбәт укыйсың. +- Китап укырга яратмыйм мин. Математика, география кызык, ә әдәбияттан... укыйсы килми. +- Юк, китап уку бик кызык бит. Күпме яңалык беләсең. Бер укый башласаң, туктап та булмый. +- Ярар, мин укып тормам инде, укыган китапларыңны син генә сөйләрсең миңа. +Кадыйрның әлеге сүзләре Кадриянең өметен ныгытты. Сөйләр... Сөйләрлек сүзләре бик күп аның, бик күп. Әле тагын, тагын кызыклы китаплар укыр. Алар да Кадыйр белән шулай китаптагыча матур итеп сөйләшерләр, шулай яшәрләр... Юк, китаптагы геройларның язмышларын кабатламас алар. Шундый ялгышлар тормышта кабатланмасын өчен язылган да бит инде ул әсәрләр. +Китаплар турында сөйләшергә насыйп булмады аларга. Югыйсә, Кадрия, Кадыйрга сөйләрмен дип, китапханәдән күпме китап алып кайтты, эңгермеңгердә күзләрен талдырып күпме укыды. Кадрия китап укып хисләнгәндә, Кадыйр инде үз китабын яза башлаган иде. +Башта чыш-пыш кына ишетелгән хәбәр әкренләп ачыктан-ачык сөйләнелә торган гайбәткә әверелде. Хәер, гайбәт дип булмый. Гайбәт кенә булса икән! Дөресе шул - Нәфисә белән Кадыйр... Бу хәбәр башта Кадриянең башына сыймады. Ышанасы килмәде... Кадыйрның, Кадрияне күргәч, күз карашын яшереп, яныннан тиз-тиз үтеп китәргә тырышуыннан барысын да аңлады ул. Дөрес! Дөрес икән!.. Аһ, өметнең өзелүе ничек авыр! Дөнья кара бушлыкка чумды... Вакыт тукталды... Йөрәк туктады гүя... +Һәр таңда тәрәзәләре турыннан шыгыр-шыгыр үткән күн итек тавышы гына Кадриянең әле йөрәге урынында икәнлеген искәртә иде: шыгыр-шыгыр... оныт-оныт... оят-оят... дип сикерде йөрәге... +Кадриянең йөрәгенә килеп кагылганчы, бу шыгыр-шыгыр итек тавышы Нәфисәнең җанын сыздырып-сыздырып ерагайды: бәхил... бәхил! Бәхил, бәхил, дип үзенчә шәрехләде ул авазны Нәфисә. Моңа кадәр бер дә игътибар иткәне булмаган икән: нечкә балтырында кунычы шылтырап йөргән итек Кадыйрга ике үлчәмгә зур булыр... Әлеге итек эзләренә сокланып торган көне исенә төште. +Җир өстен беренче кар каплаган таңда, ишегалдына чыккач, Нәфисә бертын аптырап карап торды да үзалдына кычкырып көлеп җибәрде: ап-ак кар өстендә аршин буе итек эзләре җәелеп ята иде. Малай гынамы?!. Нинди генә малай булып чыкты әле бу Кадыйр! "Яшь бала. Яшь бала... Баланы аздырып..." - дип теңкәсенә тигәннәр иде. Әнә, аяк эзләрен генә карагыз сез аның! Йолкыш мужиклардан мең кат артык ир заты булып чыкты ул малай дигәнегез, беләсегез килсә! Нәфисә итек эзләренә горурланып карап торды. Әнисе көйләп укыган хәлне белдегезме, бер күрүдә бармагыгызны кистегезме!" Ул чакта аңлап та бетермәгән юллар яңа мәгънәләр белән баеды. Аның аңында баеды да... айһай, бу томана авыл гайбәтчеләренә моны аңлатып буламы соң?! Гомумән дә, боларның сүз боткасы арасында яшәргә тиеш идемени Нәфисә? Юк! Мең кат юк!!! Сөйгәненең кочагында кочак иркәсе булып кына яшәргә дип яратылган зат иде бит ул. Ходай аны бөтен яктан камил итеп сөеп яраткан: ул буй-сын, йөз-кыяфәт, үткен зиһен, җор-чая тел, ташып торган дәрт! Бер кешегә артык булыр, дип тормаган, өеп биргән. Шуларына өстәп, гомерлек бәхетен дә бирсәче! Юк, бер ягын китеп алмаса, тормыш буламыни ул?! Китеп кенәме, умырып алды! Иркә төпчек булып үскән "матур кызыбыз" (әтисе дә, абыйлары да гел шулай дип кенә йөртәләр иде үзен) буй җитеп, үзенә тиң егет солтаны белән гаилә корып, "матурым" булып кына яшәп ята иде... Шулай гына яшисе иде дә соң!.. Кайнар кочактан суырып алып, ялгызлыкның салкын ястыгына салды да куйды сугыш. Карасана, барысын-барысын өеп биргәндә, сабырлык дигәнен бөтенләй онытып калдырган икән ләбаса. Ялгызлыкка сабыр итәр тәкате юк иде Нәфисәнең! Түзеп карады. Түзми нишлисең. Бөтен авылына күзгә кырып салырлык ир заты калмады бит аның: карт-коры да малай-шалай. +Вакыт бик чагыштырма төшенчә, диләр, хак икән. Сугыш урыны белән вакытны тизләтте, урыны белән сузды. Көннәр, айлар озын, мәңге үтмәс төсле озынга әйләнде. Шаулап торган тормыш әле кул сузымы арада гына калса да, ул инде әллә кайчан булган бәйрәм төсле иде. Инде ул бәхетле көннәрдән соң бер гомер яшәлгән кебек. Ә алда билгесез, куркыныч, авыр, ач көннәр тезелгән... Тик ни хикмәт, салмакланып аккан вакыт яшь-җилкенчәкне бик тиз олыгайтты: кичәге малай-шалай егеткә, дөнья тоткасына әйләнде. +Көннәрнең берендә ындыр табагында Чыпчык Нургали малаен күреп, Нәфисә өнсез калды. Юка тәнендә тыгыз мускуллары уйнап торган озын буйлы егет шул Кадыйрмы соң? Көн эссесендә билдән чишенеп ташлап, алны-ялны белми эшләгән егеттән көне буена күзен ала алмады ул. Йөрәге уйнаклап типте, күңеле очынды... Ул үзенең яшен дә, ир хатыны икәнлеген дә, ике бала анасы булуын да онытты. Яшьлегенә - Кадыйрга тиң яшь чагына кайтты. Бер мизгелгә сугыш, авырлыклар, кимлекләр, өстәге бурычлар ... барысы-барысы юкка чыкты. Бу иләслек бер мизгелгә, бер көнгә генә сузылса соң! Юк, күңел тәмам урыныннан купкан, тәмам алгысыган иде. Бу алгысу шулкадәр көчле булды ки, Кадыйрны да бөтереп кенә алды... Ташкындай кайнаган дәрт өермәсенә унбиш яшьлек малай гына түгел, дөнья күргән ир-ат та каршы тора алмас иде! Кадыйр гына түгел, Нәфисә үзе дә әлеге өермәнең корбаны булды. Кеше сүзе, ана хәсрәте, оят-намус төшенчәләре... берни, берни туктата алмаслык өермә иде шул бу. +Кинәт... көзге күк күкрәдеме?!. +- Әни, абый сугышка китте!.. +Тыны кабып, фермага йөгереп килгән биш яшьлек кызы Нәфисәне аяктан екты. +- Ничек... сугышка? +- Үзе шулай диде. Әнигә эштән кайткач кына әйтерсең, дигән иде. Мин аның артыннан ук чыгып чаптым. +"Сугышка китүче"не күрше авылда куып тотып, көчкә алып кайттылар. +Уникенче яше белән бара торган малай ишегалдына кергәч тә, аттан бушап калган абзарга бикләнде дә, бөтен гарен күз яшенә салды. Авылда әнисе турында йөргән ямьсез сүзләр, кичә кич Торна Хәкименең: "Кадыйр абыең сиңа яңадан әйләнеп кайтуы... барысы җанында кара таш булып укмашкан иде. Ачы яшьләре гүя шул ташны эретте. +- Улым, ач әле ишекне, - дип әнисе килеп дәшкәндә, ул кайчандыр улак кадакланган почмактагы такта өстендә изрәп киткән иде. Бертын үзенең кайдалыгын аңлый алмый торды. Әнисенең ягымлы тавышына колаклары рәхәтләнеп иркәләнде. Кинәт... айнып китеп, җаны сулкылдап алды. +- Улым... Сөйләшик... - дип дәште әнисе. +Сөйләшәсе килми иде. Җавап бирмәде. Беркавем тынып торгач, ишек артындагы тавыш тагын җанланды: +- Төн инде, балам, урыныңа кереп ят. +Әнисенең аяк тавышлары өйгә юнәлде. Ишек ачылды. Ябылды. Бөтен дөнья тынды. Чынлап та төндер инде. Абзарда караңгы, вакытны чамалый торган түгел иде. Әнисе артыннан ишек ябылгач та, шактый гына башын иеп утырды әле малай. Башы тубал иде. Нидер уйлый алмады, тик утырды. Эченә суык үткән икән, яңа гына сизде. Әле бик салкыннар булмаса да, көзгә авышкан чак шул. "Йоклыйдыр инде..." Әни, дип әйтергә теләмәгәнгә, уен да билгесез затта гына уйлады. +Юрган эченә чумгач, тәмам туңганлыгын аңлады. Шактый өшенгән икән. +- Улым, - дип дәште әнисе, бертын яткач. Малай башын юрган астына яшерде. Тик барыбер әнисен ишетә иде. +- Улым! Дөньяда син әлегә аңлап бетермәгән нәрсәләр күп. Ярар, сөйләшмә минем белән, барыбер ишетәсең, беләм. Тыңла гына. Мин синең алдыңда акланырга җыенмыйм. Әтиең кайткач, аңлашырбыз. Исән кайтса... Шуны бел: бүгеннән соң сиңа берәү дә минем хакта яман сүз әйтмәс. Әйтсә, ялган булыр, ышанма! +Нәфисә улы белән сөйләшкәндә, Кадыйр инде аларның келәтендә иде. Озак чыкмады Нәфисә. Кадыйр көтеп гаҗиз булды. Очрашу мизгеленең татлылыгын тою гына гаҗизлеген йөгәнләп торды. Ниһаять, сак кына ишек ачылды. Кадыйрның канын кайнатып, сак аяк тавышлары келәт ишегенә килде... +- Тукта! +Егетнең кайнар тынын сындырырлык салкын бәргәндәй булды. Башка чакта үзенекеннән дә кайнаррак тын кушылып, тәмам ут итә иде аны очрашу мәле... +Таңга кадәр күп сүз сөйләнелде... Башка очрашырга ярамаганлыгына әллә никадәр дәлилләр китерде Нәфисә. Тик аларның берсе дә, берсе дә Кадыйрның мәхәббәтен сүндерә алырлык түгел иде. Сүндерү түгел, киметә генә алырлык та түгел иде. Нәфисә дә үз дигәнендә нык булды: юк тек - юк! +- Ярар, синеңчә булсын! Тик шуны бел: яшең туксанга җитеп, бөкрең чыкса да, мин сине, бары тик сине генә яратачакмын! Синсез миңа тормыш юк! - дип, соңгы сүзен әйтте Кадыйр. +Шыгыр-шыгыр... Шыгыр-шыгыр... Аяк тавышлары тынганчы, Кадыйр артыннан ябылган ырыс капкага аркасы белән сөялеп торды Нәфисә. Инде аяк тавышлары югары очка менеп җитте... Югары очтан монда тиклем ишетелә микәнни? Юк, юктыр. Итек тавышлары инде Нәфисәнең йөрәгендә генә шыгырдый иде: бәхил, бәхил, бәхил, бәхил... +Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... Эчендә кайнаган утны сүндерергә теләгәндәй, һәр адымын нык-каты басып атлады Кадыйр. Юк, Нәфисәнең сүзләренә ышана алмас ул! "Башка беркайчан, беркайчан..." Болай кисеп куярга, өзеп ташларга ярамый! Нәфисәнең дә, үзенең дә нинди кыен хәлдә булуын белә бардыр. Анысын Ходай кичерсен! Кичерә торган булса, кичерсен. Кичермәслек икән... Җирдәге Нәфисә атлы бәхете хакына тәмуг газапларына да әзер Кадыйр. Әмма дә ләкин кешеләрнең, бер генә кешенең дә, аларны гаепләргә хакы юк! Бу - Күкләрдән килгән газаплы бәхет, Күкләрдән иңгән хис, Күкләрдән килгән сынау. Азгынлык, дип бәяләүчеләр - мескеннәр. Алар мондый хисне татымаган, Күкләр аларга мондый бәхетне бирмәгән. Алар шуңа ачулы. Ачуларын әлеге бөек хис кагылган җаннардан алмакчылар. Юк, адәм затыннан берәүнең дә аларны аерырга хакы юк! Хәтта Нәфисәнең балаларының да, исән-сау кайтса, иренең дә... Болай кисеп куярга ярамый, Нәфисә! Әйтсәң иде: балалар үскәнче, дисәң. Ирем кайтып, аның белән аңлашканчы, дисәң. Мин риза. Күпме көтәргә кирәк, көтәрмен. Гомерем буе көтәрмен. Әмма синнән башка берәү дә, берәү дә йөрәгемне яулый алмас! Яшь кызлар бетмәгән, имеш. Минем өчен бу дөньяда бер генә хатын-кыз да синең тырнак очыңа да тормый бит! Син моны аңлап әйтәсең. Ә үзең: "Син әле яшь, аңламыйсың", - дисең. "Син - ир солтаны!" - дип кайнар пышылдаган төннәреңдә баласытмадың лабаса. Аңламыйсың, имеш. Бала, имеш. Икәү бергә кергән утта дөрләп янды инде Кадыйрның балалыгы! Әнисенең әрнүле-рәнҗүле карашларында көйде. Яшьтәшләренең "әбекәйнең яшь кияве" дигән мыскыллы сүзләреннән йөрәгенә ут капкан минутларда эреп, янә корыч булып катты... Ә син... аңламыйсың, дисең. Утка алданган күбәләк кебек, кочагыңа ташланганда аңлатасың иде соң! Ә хәзер... буласы булган! Син, бәлки, җиңел генә кире атлап чыга алырсың бу учактан. Ә мин... юк! +Менә, Гаяз абыйлар өе. Ул да мине гаепләп карап тора. Әле таң шәүләсе төшмәгән караңгы тәрәзәләре үпкәле күзләр кебек. Гаяз абыйның кызы Кадрия дә шушы тәрәзәләрдәй караңгы карашын читкә алып үтә хәзер. Якты күңелле Кадрия аңа гел ягымлы итеп карый иде элек. Хәзер гаепләп карый. Ни өчендер, аның шулай каравыннан Кадыйр аеруча кыенсына. Юкса, аңа гаепләп караш ташлаучылар күп, ләкин Кадриянең болай каравы авыр. Гаяз абыйсы да аерым яратып, үткән-сүткәндә гел башыннан сыйпап, берәр җылы-шаян сүз әйтеп китә торган иде, мәрхүм. Әллә шуңамы, Кадрияне сеңлесе кебек күрде Кадыйр. Инде Кадрия дә аннан борылды. +Менә Фәгыйлә апаларының өе. Бу йорт турысыннан да аерым бер оят хисе белән үтеп китә Кадыйр. Фәгыйлә апасы да, Мирвәли җизнәсе дә аны үз уллары кебек күреп: "И-и, безнең Мирсәлим белән игезәкләр кебек инде сез, гомергә шулай дус-тату булып яшәсәгез иде", - дип сөяләр иде. Даны киткәч, Фәгыйлә апасының: "Аһ, җир сиптең битебезгә, оятың да юк икән!" - дип өзелеп әйткәне Кадыйрның бәгырен телеп алды. Кая ул элеккечә, таң туса, Фәгыйлә апаларына йөгерү, мөмкин кадәр аларның берсенең дә күзенә чалынмаска тырышып йөрер булды. +Аңламыйсың, имеш. Ә син, син аңлыйсыңмы соң, "Нәфисә апа"! Минем җанымда ниләр кайнаганын аңлыйсыңмы?!. Әллә... әллә синең өчен бу бер уен гына булдымы? Күңел ачу? Йә дәртеңне басу? Йә?.. Мине күкләргә күтәреп, диңгез төпләренә салган хисләр синдә булмадымы әллә? Мин алдандыммы? +Кадыйр капкаларын, гадәттәгечә, акрын гына шыгырдатып түгел, дөбердәтеп киң ачып кайтып керде. Капканы япканда, Нәфисәгә әйткән соңгы сүзләрен кабатлады: "Яшең туксанга җитеп, бөкрең чыкса да, мин сине, бары тик сине генә яратачакмын! Синсез миңа тормыш юк!" +Таң сызыла башлаган иде. Яңа сызылган таңга карап әйткән сүзләргә фәрештәләрнең "Амин!" дип торулары турында белми иде шул ул! +Фәнил +Галиев +ҮТЕРЕЛГӘН МӘХӘББӘТ КАЙТАВАЗЫ +ХИКӘЯ +Рәмзия Рөстәмовна, яңа гына шәһәр базарыннан кайтып, сатып алган азыктөлеген урнаштырырга җыенган иде, әмма, өс киемнәрен салырга да өлгермәде, кемдер ишек звоногына басты. +Эшен ташлап, ишеккә таба юнәлде ул. +Ишек артында гадәттә аз сөйләшүче, оялчан күрше кызы басып тора иде. +- Рәмзия апа, - дип, кыюсыз гына дәште ул, әйтерсең үзен нәрсәгәдер гаепле итеп сизә иде. - Сезгә заказной хат килде. Сез өйдә булмаганда китерделәр аны. Мин алып калып кул куйдым, хатны Сезгә тапшырырга вәгъдә бирдем. Ачуланмыйсызмы? +- Юк, әлбәттә, - дип, кызның башыннан сыйпады Рәмзия Рөстәмовна. - Нигә ачуланыйм? Киресенчә, мин сиңа бик тә рәхмәтлемен. Ашыгыч йә мөһим хәбәрдер анда, заказной хат булгач. +Күрше кызын рәхмәтле карашы белән елмаеп озатып калганнан соң, Рәмзия Рөстәмовна, кулындагы хатны төшермичә, бүлмәгә узды, күзлеген киеп, диван чатына барып утырды. +Хат республика прокуратурасыннан килгән иде. Берникадәр вакытка аптырашта калып, саклык белән конвертны ачты. Прокурорның махсус бланкында язылган кыска һәм коры хат иде ул: "Хөрмәтле Рәмзия Рөстәмовна, иртәгә сәгать унга, ике якны да кызыксындырган мәсьәлә турында сөйләшер өчен, республика прокуратурасына килүегезне көтеп калабыз. Килә алмасагыз, кайда һәм кайчан сезнең белән очрашып булачагын хәбәр итегез". +Хатка республика прокурорының өлкән ярдәмчесе Рәхмәтуллин имзасы куелган иде. +- Ике якны да кызыксындырган мәсьәлә... - дип уйга калды Рәмзия Рөстәмовна. - Прокурор ярдәмчесе нәрсәне күз алдында тоткан икән? Ул бит инде җитмеш яшендә. Күптән пенсиядә. Прокуратура белән нинди уртак мәнфәгатьләре була ала? +Идәндәге ризык тутырылган пакетларын һәм төшке аш вакыты якынлашуын онытып, Рәмзия Рөстәмовна тормышында хәтеренә уелып калган һәр вакыйганы исенә төшерә башлады. Алар күп түгел, әмма берсе дә прокуратура эшенә бәйләнмәгән иде. Әйе, шулай. Ләкин милиция, суд та бар бит әле... +Кинәт йөрәгенә пычак кадалган сыман хис итте ул үзен. +- Нияз? Йә Алла. Ничек ул баштан ук аның турында уйламады соң? Кырык елга якын вакыт узган бит инде. Ул хаклы булса да, кемгә һәм ни өчен бу онытылган үткәннәрне искә төшерү кирәк? +Фаразы турында уйламаска тырышты ул, әмма фикерләре, ихтыярына һәм теләгенә каршы, үткәнгә кайтара иде аны. Авыр, газаплы, йөрәк әрнеткеч үткәнгә. +Нияз Саттаров белән алар кырыгынчы еллар азагында танышты. +Рәмзия кияүгә чыгу һәм гаилә кору турында уйламый иде әле, әмма бөдрә, коңгырт-сары чәчле, күк төсле зәңгәр күзле, озын буйлы, укымышлы, интеллигент егет кабул итү имтиханнары вакытында ук аның йөрәген яулап алды. Ул чакта алар урам аша чыкканда аздан гына йөзгә-йөз бәрелми калды. +Бу бик авыр һәм болганчык еллар иде. +Күптән түгел генә җиңү белән тәмамланган сугыш дәүләт куәтен һәм совет рухы көчен раслады. Илнең үз каһарманнары пәйда булды. Аларны хөрмәтләделәр, алар турында җырлар җырладылар. Әмма сугыш шулай ук, аерым гражданнар һәм катламнарның бүленүенә ишарәләп, җәмгыятьнең кайбер кимчелек һәм җитешсезлекләрен дә ачып салды. Сатлыкҗанлык, дошман ягына авышу, дәүләт эчендәге шпионлык һәм диверсия шушы кимчелекләрнең мисалы булып торды. Сугышка кадәр башланган репрессияләр "яңа сулыш ала", "чистартуның" очы-кырые күренми башлый... +Мәхәббәт диңгезендә йөзгән ир белән хатын моңа әһәмият бирмәде. +Рәмзия пединститутта укый, Нияз мәктәптән соң фортепиано классы буенча музыка училищесын тәмамлап, консерваториядә белем алуын дәвам итә иде. Катлаулы, кайчак яшьләрнең уен-көлкеләре белән чуарланган тормышлары сәясәт һәм бер-берсен алыштырып тора торган вакыйгалар турында уйланырга вакыт калдырмый иде. Аннан соң көндәлек тормыш мәшәкатьләре, ашау турында кайгырту тирә-юньдә булган хәлләрне төбеннән анализларга, бәяләргә ирек бирми иде. Барсы да үз чираты белән, утны-суны кичкән,"бар нәрсәне белгән, күргән һәм дөрес кылган" тәҗрибәле дәүләт җитәкчеләре тарафыннан төзелгән төсле бара иде. +Әйе, яшьләрнең ишеген бәла какканчы, шулай тоела иде. +Ул вакытта алар шәһәрнең иске өлешендә урнашкан, Ниязга бердәнбер варис буларак әнисе үлеменнән соң калган кечкенә генә агач йортта гомер итәләр иде. Ниязның юлдан язган, таза гәүдәле, кара тутлы йөзле һәм елгыр җанлы коңгырт-кара күзле Фиргат атлы дусты бар иде. Ул Нияздан өч яшькә олы булса да, аның белән яшьтәше сыман аралашты. +Фиргат, Нияз кебек үк, консерваториядә укый, саксофонда уйный иде. Гаҗәеп музыкаль пар тәшкил иткән пианист һәм саксофонист дуэт белән Кальеның "Амополо"сын башкарганда тамашачылар таң кала иде. Ике дус еш кына зур булмаган джаз-оркестр составында, һәрчак осталыкларын камилләштереп һәм җитәр-җитмәс студент стипендиясен тулыландырып, бәйрәм кичәләрендә һәм концертларда чыгыш ясыйлар иде. +Укудан соң Фиргат ир белән хатынга әледән-әле кергәләп чыга иде. +Дуслар, бүлмә уртасындагы кечкенә, акча булган вакытта шәраб һәм җиләкҗимеш куела торган өстәл артына утырып, кызу гәп коралар иде. Асылда алар сәнгать, музыка, совет һәм чит ил артист-музыкантлары турында сөйләшә иде. +Рәмзия, гадәттә, син кирәкмәгән җиргә кысылма дигәндәй, эченнән генә кайбер фикерләр белән ризалашып, кайберләренә кискен каршы чыгып, тыныч кына утыра иде. Егетләрнең сүз көрәштерүләре, кайчак хәтта көчле бәхәсләре дә дусларча кул кысышу белән тәмамланганга гына аны канәгатьләндерә иде. 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +ХУШ КИЛӘСЕҢ, РАМАЗАН! төсләргә буяла башлавын сизә иде. Аларда, әйтерсең, көнбатыш мәдәниятен, яшәү рәвешен мактау һәм үз дәүләтеңне, аның тәртипләрен, җитәкчеләрен тәнкыйтьләү яңгырый иде. Рәмзияне иң борчыганы: яшь музыкантның укып бетергәч берәр зур үсеш алган илгә китү, анда, үз сүзләре белән әйткәндә,"чынчынлап музыка сәнгате белән туганлашу" теләге. +Нияз кайчакта, аңа каршы төшеп, уйларыннан баш тарттырырга тырыша иде, әмма, йорт хуҗасы статусын һәм дустанә мөнәсәбәтләрен саклап калыр өчен, ешрак тыңлап кына утыра иде. +Бервакыт, икәү генә калгач, кәефләре күтәренке чакка туры китереп, Рәмзия күңелен "тырнаган" уйларын Ниязга сөйләргә булды. Ире, елмаеп, Рәмзиянең чәчләреннән сыйпады да, тынычландыргандай: +- Ул хыялыйның буш сүзләренә игътибар итмә. Тынычланыр әле... - диде. +Әмма барысы да күпкә катлаулырак булып чыкты. +Ул көнне Нияз өйгә озак кайтмыйча торды. +Рәмзия, бүлмәнең бер башыннан икенче башына йөргәләп, вакыты-вакыты белән тәрәзәгә күз салып, сабыр гына ирен көтте. +Төнге уникеләр тирәсендә ишек шакыдылар. Рәмзия ачуга, бүлмәгә әйбәт киенгән дүрт ир килеп керде. Алар, үзләрен дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләре дип таныштырып, берни аңлатмый һәм рөхсәт тә сорамый тентүгә кереште. +Җылы мичкә аркасы белән сөялгән килеш Рәмзия күпмедер вакытка телсез һәм хәрәкәтсез калды. +Үзләрен хуҗалар сыман тоткан чакырылмаган кунаклар арасында ачык төстәге плащ, яхшы үтүкләнгән чалбар һәм ялтыратып чистартылган аяк киеме кигән озын буйлы, мәһабәт бер ир-ат аерылып тора иде. Аның җирән төстәге кыска итеп кистерелгән чәче йөзенең аклыгын һәм ябыклыгын тагын да арттырып күрсәтә, ә шундый ук җирән төстәге мыегы һәм нурсыз, ниндидер салкынлык бөркелгән зәңгәрсу күзләре генә игътибарны үзенә җәлеп итә иде. +Ул тентүдә катнашмады, тик, нидер уйлап, Рәмзиягә берәр сорау бирергә җыенып, бүлмә буенча йөри иде. +Чынлап та, җирән чәчле озак көттермәде, уйларында баткан Рәмзия янына килеп, гаҗәпләндерерлек тыныч һәм әкрен тавыш белән: +- Фиргат Әхмәтов... Сездә еш була идеме ул? - дип сорады. +Югалып калдымы, нәрсә әйтергә белмәгән Рәмзия иңбашларын сикертеп куйды. +- Ничек дип әйтим инде... Көн саен кергән чаклары да, атналар буе күренмәгән вакытлары да булгалады. +- Ирегез белән нәрсә турында сөйләштеләр? +- Музыка турында. Күбесенчә музыка турында. Уку, дуслары, балык тоту... Алар кайчак балыкка йөриләр иде. +- Ә кичләрен? Кичләрен алар кайда үткәрә һәм нишли иде? +Сораулар ничектер "капкыннарга" корылмаган төсле, гадәти яңгырый иде, шуңа күрә Рәмзиягә җирән чәчле аларны болай гына, бернинди максатны да күз алдында тотмыйча бирә төсле тоелды. Шушы уй аны бераз тынычландырды да. +- Кичләрен алар, студентлар клубына барып, репетицияләр ясый, әзерләнә иде... +- Клуб подвалында, пистолеттан атып, хәрби хәрәкәткә әзерләнгәннәр... - дип, тентүдә катнашкан хезмәткәрләрнең берсе көтмәгәндә әңгәмәгә кушылды. +Җирән чәчле, аңа борылып, усал караш ташлады да, Рәмзияне юатырга тырышып: +- Игътибар итмәгез! Егет Әхмәтовта табылган пистолетны күз алдында +Рәмзиянең төсе качкан иде. +- Тик минем ирем... - дип ишетелер-ишетелмәс кенә дәште ул. - Аның моңа нинди катнашы бар? Кайда соң ул хәзер? +- Ул бездә... Советларга каршы пропаганда һәм агитация өчен кулга алынды. Ләкин тагын да авыррак җинаять кылуы турында мәгълүматлар бар әле. Дәүләт җитәкчелегенә каршы заговор оештыру. Сез бит пистолет турында ишеттегез. Сүз уңаеннан, клубта совет җитәкчелегенә каршы булган листовка да табылды... - җирән чәчленең тавышында инде кырыслык сизелә иде. - Сез хәзер, әлбәттә, моның дөрес түгеллеген, ирегез белән Әхмәтовның арасында дуслык мөнәсәбәтләре генә булганын исбатлый башларсыз. +- Ләкин бит дөресе шул! - диде, төшенкелеккә бирелеп, еларга җитешкән Рәмзия. - Пистолет, листовка... Сафсата! +- Тынычланыгыз! - дип юатырга тырышты аны җирән чәчле. - Тынычланыгыз, ә иң мөһиме, нәтиҗәләр ясарга ашыкмагыз. Без әлеге ике фетнәче артыннан күптән күзәтәбез инде һәм җавапка тартыр өчен җитәрлек дәлилләребез дә бар. Ә сезгә үзегезне кайгыртырга киңәш итәм мин. Сез яшь, чибәр, алар кебек кыек юлга басмагыз. Тиздән, башка җирдә һәм башка шартларда очрашып, барысы турында да җентекләбрәк сөйләшербез. Әлегә... Әлегә, өстәл янына рәхим итеп, мин биргән сорауларга таянып, аңлатма языгыз... +Тентү вакытында йортта шик тудыра торган әйберләр табылмады, әмма икенче көнне үк Рәмзия артыннан махсус машинада ике милиционер килде. Алар аны, шыксыз бина янына алып килеп, тикшерүче бүлмәсенә озатты. +Рәмзия каршысында тентү вакытында булган җирән чәчле ир-атны күреп гаҗәпләнде. +Бу юлы ул тагын да җыйнаграк һәм элегант күренә иде. Нәкъ үзенә туры китереп тектерелгән кара костюм-чалбар. Ап-ак күлмәк. Галстук. Яхшылап таралган һәм чигә ягында туры итеп киселгән шул ук кыска җирән чәч. +Ул Рәмзиягә күптән белгән танышы сыман елмайды һәм, озын өстәл янында куелган бер урындыкка ишарәләп: +- Утырыгыз, утырыгыз! диде. +Үзе дә утырды ул, ләкин эш урынына - кәнәфиенә түгел, ә Рәмзиягә капмакаршы яктагы урындыкка. +- Кичә без таныша алмадык. Әмма соң булса да, уң булсын. Сезнең... - Ул янә итагатьле итеп елмаеп куйды. - Кучер Лев Яковлевич, дәүләт куркынычсызлыгы следователе. Ничек йокладыгыз? Кәефегез бик тә бозылгандыр инде? Безнең кичә сөйләшүебез барып чыкмады, төнлә барысын да төптән уйлагансыздыр һәм язмышны сынап карарга җыенмыйсыздыр дип өметләнәм. Үз язмышыгызны... +Ул сөйләгәндә туп-туры Рәмзиянең күзләренә карый иде. Йомшак тон һәм елмаюына да карамастан, күзләреннән кичәге кебек үк салкынлык бөркелә иде. Аларга карау җирәнгеч һәм куркыныч, ләкин карамаска да мөмкин түгел, чөнки ул күзләрдә ниндидер сихерле һәм үзенә җәлеп итүче көч яшеренгән иде. Көтмәгән кунакларның пәйда булуына куркынган Рәмзия бер көн элек, күрәсең, моны сизмәгәндер. +- Беләсезме, - дип, уйланып, бераз таркау гына бүлмә уртасына төбәлеп, сүзен дәвам итте тикшерүче, - миңа, дөресен генә әйткәндә, сезнең кичә иратлар арасындагы дуслык, концертлар, балык тоту, пляжлар турында фикер йөртүегез ошады... - Бераз кашларын күтәрде. - Пляжлар турында соңрак дуслыкта тулы хокуклык юк, дип әйтергә батырчылык итәм. Моның сәбәбе гади генә: бер-берсенә охшаган, бертөрле дуслар юк һәм була да алмый. Икесенең берсе һәрчак йә көчлерәк, йә акыллырак, йә матуррак. Шулай бит? Һәм көчлерәге, акыллырагы, билгеле ки, көчсезрәкне, физик яктан яисә акыл ягыннан зәгыйфьрәкне үзенә буйсындырырга омтылачак; матуррагы - икенчесенең хатынын яисә кәләшен үзенеке итәргә тырышачак. +Ә хәзер күз алдына китерегез, олырак, тәҗрибәлерәк, үтә оста телле Әхмәтов үзенең иң якын дустында кунакта хакимиятне, үзе яши торган илне яманлый башлый, Ватанын сатып, чит илгә качу нияте турында сөйли. Сезнеңчә, бу очракта аның дусты нишләячәк? +- Бездә кунак булганда Фиргат үзен шулай тотса, ирем аны куалап чыгарган булыр иде! - дип ачуланып әйтте Рәмзия. - Иремне начар беләсез сез! Ул гадел, үз илен яратучы кеше һәм кемгә дә булса Ватанына гаеп ташларга юл куймас иде! +Бу сүзләрне ишеткәч, тикшерүче астыртын гына көлеп куйды. +- Гадел кеше, үз илен ярата... Әгәр дә Әхмәтов бокс буенча республика чемпионы булган булса, үзенең танышлыкларын кулланып, түләүле кичәләр һәм концертлар оештырса, ә ирегез аңа күп акча тиеш булса? +- Акча? - Рәмзия кашларын җыерды. - Нинди акча турында сөйлисез сез? Мин моны беренче тапкыр ишетәм. Безнең чыгымнарыбыз бар иде... Ләкин ирем стипендия ала, өстәмә рәвештә акча эшли иде. Мин дә тик утырмадым. Өйдә дәресләр үткәрдем. Әйбәт укыгач, югары стипендия алдым. +Кучер бераз дәшми торды, көрсенеп куйды, аннары, Рәмзиядән күзен дә алмыйча, җитди кыяфәт белән: +- Сез ирегезгә ышанасызмы? - дип сорады. +- Әйе, үз-үземә ышанган кебек ышанам! - дип, уйлап та тормыйча җавап кайтарды Рәмзия. +Тикшерүче берни дә әйтми сейф янына юнәлде, аның эченнән кәгазьләр тутырылган папка чыгарды. Папкадан кемдер тарафыннан язып тутырылган бер битне Рәмзиягә сузды. +- Менә, укыгыз. Бу совет хакимиятенә каршы язылган листовка. Без аны тентү вакытында ирегезнең нота дәфтәреннән таптык. Ялгыш калдыргандыр. +- Аны аңа махсус куйган булулары да бик мөмкин. Азмыни соң тирә-юньдә явыз кешеләр, диде Рәмзия, җирәнеп. +- Бу гына түгел әле, - дип, тикшерүче, Рәмзиягә күрсәтми генә, фоторәсем тартып чыгарды. - Менә бу фотоны шул ук нота дәфтәреннән таптылар. Әдәпле ират буларак, мин аны сезгә күрсәтергә дә тиеш түгелмен, тик гафу итә күрегез инде. "Платон минем дус, әмма хаклык кыйммәтрәк". - Шулай дигән зирәк греклар. Инде менә икенче көн безнең әңгәмәбез бер-берсен ишетмәүче саңгыраулар сөйләшүен хәтерләтә, мөгаен, күзләрегезне ачарга вакыт җиткәндер. Карагыз! +Ул фоторәсемне Рәмзиянең каршысына куйды. +Аңа карагач, Рәмзия сискәнеп китте. Йөзе мәетнеке сыман агарынды. +Фотода биленә кадәр шәрә Нияз сары чәчле, купальник кигән бер кызны кочаклап басып тора иде. Ләззәттән кысылган күзләр... Үбешергә ашкынган иреннәр... Ниязның җилкәсенә назлы гына салынган кул... +Рәмзия егылып китә язды. +- Сезгә кыенмы? - дип, урыныннан торды тикшерүче. - Бәлки су кирәктер? +- Юк, юк! Борчылмагыз! - дип, кулларын болгый-болгый баш тартты Рәмзия. - Хәзер узар! Узар! +- Юкка ул Әхмәтов белән бәйләнешкә кергән, - дип, беренче булып сүз катты Кучер. - Бәлки, сез белмисездер дә әле: ул егет ике тапкыр өйләнгән һәм сөяркәләрен перчатка сыман гына алыштырган. Мондый кеше янында бәлагә юлыгу берни тормый. +Тикшерүче сүзен дәвам итте, ләкин Рәмзия аны тыңламый иде инде. Көнләшүдән, рәнҗүдән, бер-берсен алыштырган күңелсез хатирәләрдән йөрәге телгәләнә иде. Ниязның репетицияләрдән соң кайтуы, концертлар булганда өйдә озак вакыт күренмәве, арып кайттым дип еш зарланулары, Фиргатнең аларда кунакта чагында аңа төбәлгән азгын күз карашлары - барысын да исенә төшерде Рәмзия. +Аның хыялында төзелгән тугрылык һәм мәңгелек мәхәббәт сарае, балалар мәйданчыгында комнан өелгән йорт сыман, күз алдында ишелеп төште һәм моны туктату мөмкин түгел иде. +Каш астыннан гына тикшерүчегә карап: +- Сез миннән ни ишетергә телисез? - дип, тонык, үзенә дә чит тоелган тавыш белән сорады Рәмзия. - Фиргатнең мондагы тормыш белән канәгать булмавын, илнең үсешен тоткарлаучы жулик бюрократларны сүгүен, иҗат иреге, чит илдә эшләү турында хыяллануын, ә Ниязның тыныч кына аның белән килешүен. Шуларны ишетергә теләгән идегезме? +- Менә бит, бик әйбәт! - дип җанланды тикшерүче. - Ниһаять, зиһенегез тавышына колак салдыгыз! - Рәмзия каршысына берничә чиста кәгазь китереп куйды. - Хәзер барысын да тәфсилләп, кайда, кайчан һәм әңгәмәдә катнашкан кешеләрне искә алып, үз кулыгыз белән кәгазьгә теркәп куегыз. Менә күрерсез, сезгә җиңелрәк булачак, башка беркем борчымас та. +Рәмзия берсүзсез башын какты да, ручка алып, язарга кереште. +Бер бит язып, икенчесенә керешкәч, ул кинәт туктап уйга калды. +Кучер моны күреп, ваза белән сары ромашкалар утыртылган өстәл янына килде һәм бераз тын торгач, фикерләрен шигырь юллары белән җиткерергә уйлады: +Күрмә, дустым, ләззәт сары төстә, +фараз кылма сары чәчәкләр белән. +Алар сиңа әйтмәс, әйтмәс һич тә, +нигә йөрәгеңдә мәхәббәт сүнгән. +Кашларын күтәреп һәм вазадан бер чәчәк алып: +- Тик... Тик кем белгән. Бәлки, шагыйрь хаклы да түгелдер, - диде ул. +Чәчәкне кулында әйләндергәләп һәм бер-бер артлы таҗларын йолкып, тикшерүче ишетелер-ишетелмәс кенә сөйләнә башлады: +- Ярата, яратмый, ярата, яратмый... +Соңгы таҗны йолкыгач, "яратмый" дигән нәтиҗә ясады. +Кучер, кызганган кыяфәт чыгарып, берни булмагандай өстәл артына килеп утырды, ә Рәмзия янә үз эшенә кереште. +Язып бетереп, кәгазьләрен тикшерүчегә тапшыргач, әле генә башкарган эшенең дөреслегендә шикләнепме, Рәмзия кучерның күзләренә карады да: +- Аның белән хәзер нәрсә булачак? - дип сорап куйды. +- Белмим, - дип, арган сыман, коры тавыш белән җавап кайтарды тикшерүче. - Моны Махсус Киңәшмә хәл итәчәк. Мәсьәлә җитди, әлбәттә, ләкин... - Ул туры килерлек сүзләр эзләгән арада бераз дәшми торды. - Ләкин теләге булса, ирегез хөкемне җиңеләйтә алыр иде. Гаебен таныса. Әмма чынбарлыкта исә ул тәкәббер, үзсүзле һәм барысын да кире кага. Бу аңа файда китерми, киресенчә, эшне катлауландыра гына. - Ул Рәмзиянең күзләренә ничектер сынау белән текәлде. - Туктагыз әле, ә бәлки сезгә очрашу оештырыргадыр? Аңа тәэсир итә алыр идегез... +- Кирәкми! - дип, ныклы һәм кискен рәвештә җавап кайтарды Рәмзия. +Тикшерүче гаҗәпкә калды. +- Сезне ничек аңларга? Аңардан баш тартасызмы? +- Әйе, баш тартам, - диде Рәмзия. +Ниязны сигез елга хөкем иттеләр. Махсус Киңәшмә тәкәллефләнеп тормады, барысын да, Рәмзияне катнаштырмыйча гына, тиз арада хәл итеп куйды. +Иреннән баш тартып, аңа каршы күрсәтмә биргәннән соң, җиңел яшәдеме ул? Юк, әлбәттә. +Әйе, аны борчымадылар, өенә килеп йөрмәделәр, тикшерүче, оперативниклар үз яннарына чакыртмады, башка сәяси тоткыннарның хатыннары кебек салкын, кырыс Себергә җибәрмәделәр. Әмма ирләре исән чакта да тол калып, Себер якларында гомер итүче хатыннарның өзгәләнүеннән бер дә ким түгел иде аның хәле. +Әгәр бер көнне дус кызы, элеккеге сыйныфташыннан хат алмаган булса, газаплануының нәрсәгә китерәчәге билгесез иде. Дусты аңа үзе авырган чакта яшь хатын-кыз белән яшәп алган ире турында язган иде, аерылышканнар икән... "Кылганнарың өчен үкенмә. Ирләр табигатьләре буенча эгоист һәм кабахәтләр. Без аларга вакытлыча гына кирәк, соңыннан, барысын да онытып, ярык тагарак янында калдырып китәчәкләр..." +Хатның рухи тынычсызлык вакытында язылганлыгы көн кебек ачык иде, әмма Рәмзияне ул күпмедер дәрәҗәдә тынычландырды, фикерләрен җыйнап, үз-үзен кулга алырга ярдәм итте. Аның әле тагын ике ел укыйсы бар иде. Читтән торып уку бүлегенә күчкәч, яхшы эшкә урнашты һәм уңайлы фатирга хуҗа булды ул. Ике тапкыр кияүгә чыкты, дөрес, икесендә дә бәхетсез булды һәм башка гаилә тормышын җайларга теләк белдермәде. Шулай, башкалар эшенә кысылмыйча, тыныч кына ялгызлыкта гомер итте. +Ә Нияз? Хөкем ителгән якларга җибәрелгәннән соң, Рәмзиягә аңардан бер хәбәр дә килмәде. Тик янына Казаннан ерак түгел генә яшәүче иренең туганы, каенанасының ике туган абыйсы килеп киткән иде. Ул Рәмзияне, прокуратурага дөресен сөйләп, хат язарга үгетләде. Әмма әле дә үпкә, күңелсез хатирәләр әсирлегендә яшәгән Рәмзия аның ялваруын кире какты. Иренең туганы исә, яшь аралаш Рәмзияне каһәрләп, кире өенә кайтып китәргә мәҗбүр булды. +Соңрак Рәмзиягә төрле хәбәрләр килде: имеш, Нияз төрмәдә авыр чирдән үлгән, имеш, Фиргат белән качу оештырганы өчен атып үтергәннәр үзен. +Әйе, бик күп күз яше түкте ул үз вакытында, төрле авырулары артты, чәченә чал кунды, әмма картлыгына таба үз хәле белән килешеп, сабыр, тыныч булырга өйрәнде һәм үткәнен сирәгрәк искә ала башлады. Ә менә үткәне... Үткәне аны җибәрергә теләмәде, күрәсең... +Хат алганнан соң, Рәмзия Рөстәмовна төне буе керфек какмады, таң атканчы, үзенең яраткан иске, бу юлы тар һәм уңайсыз тоелган караватында боргаланды. +Иртән, юынып-киенеп, ашыкмыйча гына аш ашап, прокуратурага җыена башлады. Кирәкле әйберләрен таба алмыйча, киемнәрен алыштыра-алыштыра, бик озак әзерләнде. +Ахыр чиктә, тантаналы чараларга барганда гына кия торган, кайчандыр зифа буй-сыныннан сакланып калган гади кара костюмында тукталды. +Фатирыннан чыгып киткәнче көзге яныннан китмәде. Ярыйсы гына икән әле. Шул ук чиста, яшь җыерчык баскан ак йөз, тирән уйга баткан игътибарлы формасын җуймаган алсу иреннәр. Чәчләре генә... Яшьлектә куе, бөдрә, коңгырт-сары төстә булган чәчләр ак бәс белән капланган... +Прокурорның өлкән ярдәмчесе Рәхмәтуллин урта буйлы, чәче агара башлаган, соры күзле, бөтен килеш-килбәтеннән акыл һәм интеллигентлык сирпеп торган ир-ат иде. Орден планкалары, форма кителендәге погоннарга беркетелгән өч зур йолдыз тәҗрибә һәм хөрмәт итәрлек хезмәтен дә күрсәтеп тора иде. Килергә тиешле хатын-кыз турында алдан ук хәбәр итеп өлгергәннәр иде булса кирәк, ул, баскычтан Рәмзия Рөстәмовнаны каршы алып, аны кичекмәстән үз кабинетына чакырды. +Кабинетка керүгә, Рәмзия Рөстәмовна кояш нурларына коенган иркен бүлмәдә зәвык белән сайланган җиһазлар һәм пәрдәләр аз гына каплаган чиста, ялтырап торган пыялалы киң тәрәзәләргә игътибар итте. +- Әйбәт сезнең монда, - дип, комплимент ясамый калмады ул. +- Рәхим итеп утырыгыз һәм үзегезне өегездәге сыман хис итегез! - дип, Рәмзия Рөстәмовнаның мактавына елмаю белән җавап бирде кабинет хуҗасы. - Кешеләр бездән нигәдер шүрлиләр, кырыс, дөньядан читләшкән кара йөзләргә тиңлиләр. Әмма без калганнар кебек үк. Яктылык, җылылык һәм матурлык яратабыз... +Рәхмәтуллинның өстәлендә төрле калынлыктагы төпләнгән һәм бер-берсе өстенә куелган делолар ята иде. +Ул берсен алып каршысына куйды һәм кәгазь тасма кыстырылган урыннан ачып укый башлады. +- Саттаров Нияз Хәкимулла улы. Сезнең элеккеге ирегез бит? - дип, күзләрен күтәрмичә генә сорады ул. +- Әйе, ул минем элеккеге ирем, - дип, күкрәгендә тынычсызланып тибә башлаган йөрәген тоеп, җавап бирде Рәмзия Рөстәмовна. - Тик... Ул бит инде күптән... +- Әйе, әйе, Рәмзия Рөстәмовна, - без беләбез, - дип, ханымны тынычландырырга ашыкты Рәхмәтуллин, - ирегезнең инде күптән фани дөньядан киткәнен беләбез һәм сезне яраларыгызны әрнетү өчен чакырмадык. Эш шунда ки: хәзерге вакытта без 40-50нче елларда НКВДның Махсус Киңәшмәсе тарафыннан каралган эшләрне тикшерәбез һәм нахакка хөкем ителгән кешеләрне акларга тырышабыз. Сезнең элеккеге ирегезгә килгәндә, әлеге мәсьәләне чишелгән дип санарга була. Ул реабилитацияләнергә тиеш, юкса без сезне борчып тормас та идек... - якында гына яткан папкадан прокурор ярдәмчесе бер документ тартып чыгарды. - Баязитов Ленар Фәйзи улы... Бу кешене беләсезме? +- Ленар абыйнымы? - дип сөенгәндәй итте Рәмзия Рөстәмовна. - Әйе, әлбәттә. Ул Ниязның туганы, әнисенең ике туган абыйсы. Нияз төрмәдә әле исән чагында миңа бер килгән иде ул. +- Менә шул Ниязның туганы безгә гариза язды. Ул безнең очрашуны тели. Карт каяндыр сезнең тикшерү вакытында башта Ниязның гаепсез булуын исбат итүегезне, аннан соң ирегезнең Әхмәтов белән бергә эш итүләрен раслаганыгызны һәм шул сәбәпле Ниязның хөкем ителүен белгән. - Рәхмәтуллин кыска пауза ясады. - Әмма тагын бер тапкыр кабатлыйм, Саттаров гаепле түгел. Ул реабилитацияләнергә тиеш, һәм нәрсә генә әйтсәгез дә, фикеребез үзгәрмәячәк. Тик өлкән яшьтәге авыру картның теләген генә үтәргә, гаризасына ачык аңлаешлы җавап язарга тиешбез. +- Аңлыйм, аңлыйм. - Рәмзия Рөстәмовна, сумкасыннан кулъяулык алып, күз яшьләрен сөртте. - Нәрсә әйтә алам соң мин? Акылсыз, куркак бер кыз булганмын инде. Ул чакта бөтенләй буталанып беткән идем. Листовкалар, пистолет, чит илгә +- Нинди листовка булсын инде ул! - Рәхмәтуллин елмаеп куйды. - Кул белән күчерелгән, азгын чиновниклар турында язылган Салтыков-Щедрин хикәясеннән өзек. Пистолет та иске һәм ватык булган. Әхмәтов аны кайдандыр тимер-томыр чүплегеннән алгандыр, мөгаен. Бу делога шул вакыттагы законнар күзлегеннән карасаң, аны гаепләүнең иң җитди сәбәпләре: ясалма батырлык, төрле дәлилләнмәгән, уйланмыйча гына әйтелгән гыйбарәләр, көнчыгыш мәдәниятен чамасыз мактау гына... Ул заманда очраклы рәвештә ишетеп калган гайбәтне яисә анекдотны башкаларга сөйләгән өчен дә җинаять эше кузгатылырга мөмкин булган. Ә монда җәннәткә тиң буржуаз тормыш турында хыяллар. - Рәхмәтуллин беразга тынып калды. - Хөр фикерле кешеләр! Хыялыйлар! Һәм бу, беренче чиратта, Әхтәмовка кагыла. Ә сезнең ирегез... Ул гадел, намуслы егет булган, ә игелеклелеге, артык ышанучанлыгы аны харап иткән. +- Гадел, намуслы булган, дидегез... - Рәмзия Рөстәмовна шөбһә тулы яшьле күзләре белән тикшерүчегә текәлде. - Мин дә шулай уйлаган идем. Әмма делода башка фактлар бар иде! +- Нинди фактлар? - дип аңламый торды Рәхмәтуллин, әмма кинәт, нәрсәнедер исенә төшереп, ияген тотты. - Ә, әйе! Сез тикшерүче күрсәткән фоторәсемне күз алдында тотасыздыр, мөгаен. +Ул өстәлдә яткан дело эченнән бер конверт чыгарды, ә анда - саргайган рәсем иде. +- Менә бу, беләсегез килсә, сәнгать әсәре! - диде тикшерүче, ачуы килеп. Сүз уңаеннан, безнең криминалист һәм психологлар аны җентекләп тикшерде. Бу сурәт чынлыкта - фикция. +Прокурор ярдәмчесе кәнәфинең артына сөялеп утырды һәм, бүлмәгә, әңгәмәдәшенең игътибарлы карашына күз ташлап, сүзен дәвам итте: +- Делоларны тикшергәндә, мондый фотоларны без бик күп таптык. Ул заманда оперработникларның яраткан методы булган бу ялган фотолар. Алар хатын-кызның психологиясен, көнләшүен, хыянәтне кабул итә алмавын бик әйбәт белеп, моңардан "уңышлы" файдаланганнар. Җинаятьтә гаепләнеп, кулга алынган теләсә кайсы ир-атның хатынына шушындый фотографияне күрсәтсәң, ул шул минутта ук җебеп төшә, ихтыяр көчен югалта. Калганы, халык әйтмешли, вакыт эше генә. Менә шушындый әшәке ысул белән репрессия елларында күпме язмыш җимерелә, күпме гомер өзелә. +- Гафу итегез мине, - диде Рәмзия Рөстәмовна, күз яшьләрен тыя алмыйча, - әмма мондый фотога кешене үз ризалыгыннан башка төшерергә мөмкинмени? +- Нинди ризалык ди ул... - Рәхмәтуллин кашларын җыерды. - Ул заманда кем кемнең ризалыгын сорап торсын? Кирәге дә юк иде аның. Җип-җиңел эшләнелә торган эш. Күз алдына китерегез, ирегез пляжда. Аның артыннан яшерен рәвештә фотоаппаратлы оперработник күзәтә. Җае чыккач, ирегез янына агентурасында эшләүче ярдәмчесен - гадәттә, чибәр туташны, яисә пляжда ял итүче "кармакка эләккән" берәр кызны җибәрә. Тегесе үз чиратында ирегезгә берәр сорау биргәндә, кинәт аңын җуя яисә эпилепсия өянәге кузгалган булып кылана. Хатын-кыз егыла башлаганда, ир-атның инстинкты уяна. Ирегез "авыру" кызны тотып кала, ярдәм чакыра, ә чибәркәй, берничә минуттан аңына килеп, коткаручысына рәхмәт әйтеп, тыныч кына китеп бара. Оперработник боларның барысын да фотога төшереп бара. Компромат әзер, аны ничек телисең, шулай кулланып була. Ирегез делосында да нәкъ менә шушы технология ярдәмгә килгәндер... Нәрсә уйлаганы, нинди җан газабы кичергәне турында фаразлап кына була иде... +Прокурор ярдәмчесе дә тын гына утырды. Бу минутта ул ханымга сөйләргә тиеш булмаган серне ачкан өчен үз-үзен битәрли иде сыман. Ләкин дело бит инде күптән ябылган, ә бәхетсез ялгыз хатын-кызны гомер буе үз ялгышлары өчен газапланып яшәүгә дучар итү гаделсезлек һәм рәхимсезлек булыр иде. Хәзер ул, һич югында, иренең чынлап та гадел, намуслы кеше һәм икесенең дә әшәке ялган, гаделсезлек аркасында корбан булуларын белә. +- Үзегезне җәфаламагыз шулай! - диде ул ихлас кызгану белән, тәмам төшенкелеккә бирелгән Рәмзия Рөстәмовнага карап. - Сез - дөнья күргән хатын-кыз, ә ул чакта япь-яшь кыз-бала гына булгансыз. Күпкә көчле, тәҗрибәлерәк, язмыш тарафыннан сыналган хатыннар да бирешкән ул чакта. Нишлисез бит, заманасы шундый булган... +- Минем элекке... юк, юк, минем ирем белән анда, төрмәдә нәрсә булды? - дип, калтыранган тавыш белән сорап куйды Рәмзия Рөстәмовна. Күз яшьләрен туктатырга тырышмый да иде инде ул. +- Сезнең соравыгызга җавап бирү бик кыен миңа. Аның үлеме турындагы мәгълүматлар, Әхмәтовныкы кебек үк, билгесезлек пәрдәсе белән капланган. Рәсми версия буенча, икесе дә төрмәдән качарга тырышкан вакытта атып үтерелгән. Башка, расланмаган мәгълүматларда исерек конвойчылар белән сугышкан чакта Ниязның дустын яклап чыгуы турында сүз бара... Үзегез аңлыйсыздыр инде, хәзер чын дөресен белү һич мөмкин түгел. Шактый вакыт үткән, күп нәрсәләр онытылган... +Рәмзия Рөстәмовна, барысын да аңлап, башын гына кагып куйды. +- Китәргә ярыймы? +- Әйе, әлбәттә. Кирәкле мәсьәләләргә ачыклык керттек. Килүегез өчен рәхмәт. Бүген үк Баязитовка җавап хаты әзерләячәкбез. Беләсезме, кәефегез булып, хәлегездән килсә, карт янына барып, аны тынычландыра алсагыз, әйбәт булыр иде. +- Тырышып карармын, - дип, үз-үзенә дә ышанмыйча вәгъдә бирде Рәмзия Рөстәмовна. +Фатирына кайткач, ул иңенә авыр йөк булып төшкән, аяк-кулларын богаулаган коточкыч арыганлык тойды. +Йөрәге сулы чокырга егылып төшкән песи баласы сыман тончыга һәм тыпырчына башлады. +Авырлык белән чишенеп, йокы бүлмәсенә узды ул, юрганын алды, хәлсезләнә баруын сизгәч, баш астына мендәрен салып, караватына ятты. Тормыш шыксызланып сүнә барды. Мондый халәтне гомерендә беренче тапкыр кичерә иде әле Рәмзия Рөстәмовна. +Ничек кенә иренең мәхәббәте, тугрылыгы һәм һич югында намуслылыгы хакында шикләнә алды икән ул? +Әрем сыман әче, түзә алмаслык авыр хатирә һәм хис-кичерешләрдән аның күкрәгендә, әйтерсең, сулышны кысучы каты төер хасил булды. Йөрәге, көчсезләнеп, әкрен генә тибә башлады. Ниндидер саргылт-соры караңгылыкка чума баруын һәм тәненең башка буйсынмавын тойды ул. +Үзенең шушы дөнья белән хушлашасын аңлады һәм үлеменә каршылык күрсәтергә тырышмады. Киресенчә, күкләрдә, һичшиксез, Ниязны очратып, тезләнеп булса да гафу үтенәсен күз алдына китереп, ниндидер сабыйларча сөенеч кичерде Рәмзия Рөстәмовна. Яңа исемнәр +Лилия +ВӘЛИШИНА +СЕРЛЕ КҮГӘРЧЕН +ХИКӘЯ +Ачык купе ишегеннән Казанның төп кызыл вокзалы күренеп тора. Вагоннар тирәсендә озатучылар йөренгәли. Китүчеләр поездларга утыра бирәләр, кайсылары тыныч кына, ә кайберәүләр ашыгып, алсуланган, каушаган йөз белән билетларын проводникка сузалар. +Вакыт кичке сигезенче ярты тирәсе. Бер күренешкә дикъкать иттем: кара тимгелле кызгылт-җирән күбәләк киң канатлары белән җилпенә-җилпенә тәрәзә пыяласына килеп бәрелә, газаплана, әмма, ни кызганыч, очып чыга алмый. Тәмам хәлсезләнеп калын рамлы пыяла буйлап шуыша-шуыша үрмәли дә кисәк кенә тораташ сыман катып кала. Һични дә барып чыкмагач, бу җан иясе бөтен бүлмә буенча ачыргаланып борсалана, купшы, өрфә канатларын сузып йә стенага, йә түшәмгә орынып утыра. Түзмим, тәрәзәне ачам: җылы җәйге җил битемә кагыла, купега ургыла. Шундук күбәләк канатларын җәеп соңгы тапкыр талпына, иреккә, яктылыкка, йомшак җил искән турыга очып күтәрелә һәм күз ачып йомганчы юк була. +"Игътибар! Хөрмәтле пассажирлар! ... нче номерлы Казан - Мәскәү поезды 19.45 тә беренче юлдан китә". +Дикторның тавышы, тирә-юньне яңгыратып, вагон эченә үк үтте. +Бер минут та узмады, купега өлкән яшьтәге кеше килеп керде: +- Аллага шөкер, өлгердем!.. +Еш кына сулыш алып дәште дә каршыдагы урынга гәүдәсе белән иңде. +Поезд кузгалып китте. Тимер ат башта әкрен, аннан кызурак, һаман тизлеген арттыра-арттыра тулысынча көчен җыеп, ерак араларны йота-йота алга таба чапты. +Минем янәшәмдә утырган әфәнде дә Мәскәүгә юл тота иде. +Тышкы кыяфәте белән юлдашым башкалардан әллә ни аерылып та тормый диярлек. Ак бәс кунган, кайчандыр коңгырт-кара булган чәчләргә нур яктылыгында көмешсу төс тарала. Чәч арасына кергән шаян кояш уйнавында вакыт-вакыт күзгә күренеп кардай чал елкылдап ала. Озынрак, янтык, грекларныкыча борыны игътибарны җәлеп итә. Артык киң булмаган маңгай үз гомеренә хәтсез күп җыерчыклар тупларга өлгергән, билгеле. Очлырак яңакларында битләрдә бер-ике буразна, хуҗасының тормыш юлы турында сөйләгәндәй, тирән сузынкы эз салган. Юка иреннәр, кара калын ук сыман сызылган кашлар тәвәккәллек һәм кырыслыгын күрсәтә кебек. Әмма шомырттай күзләрдә әйтеп бетерә алмаслык сагыш, ачылмаган сер чагылып китә. Аларда, күңел көзгеседәй, ниндидер мәхәббәт, иләм балкый иде. +Бәхеткә, ул аралашучан, әңгәмә корырга бик һәвәс булып чыкты. +- Гафу итегез, сез укыргамы, әллә эшләргәме? +- Кунакка. +- Мин дә кунакка. Балаларны күрергә теләдем, сәяхәткә чыктым, әйе, - дип ялгап китте яңа танышым. +Шулчак ишек ачылды һәм проводница пәйда булды. +- Чәй эчәргә теләсәгез, миңа мөрәҗәгать итәрсез, - дип дәште ягымлы тавыш, барлыкка килә башлаган тынлыкны бетереп. +- Сеңлем, сез чәй эчәргә каршы түгелме? - дип дәвам итте күршем. +- Каршы түгел, - дип ризалаштым мин. +- Мә әле, сеңлем, өстәлгә алып куй бу сый-нигъмәтләрне, - дип, букчасында капшана-кармана, ризыклар сузды. +Миңа ничектер уңайсыз булып китте. Танышымнан калышмыйча, үземнең хәзинәдәгесен кыштыр-кыштыр иттереп, өстәлчеккә урнаштырам. +Сүз иярә сүз чыгып, без сөйләшеп киттек, дөресрәге Габдрахман абый сөйләде, ә мин аны бүлдерергә кыймыйча тыңларга керештем. +- Моннан кырык ел элек, нәкъ тә шушындый җәйге көндә поездга утырдым. Туган ягымны калдырып читкә, еракка юл алдым. +Зур калага килеп төшкәч, эшкә урнаштым, бер урнашкач, шунда калдым, гаилә кордым. Тик лаеклы ялга чыккач, күңелем кире туган авылыма тартты: рәхәт, иркен болыннары, хәтфә үзәннәре, җырлы-моңлы елгыр чишмәләре, моңсу салмак инешләре, җанга-тәнгә дәрман биргән шау-шу урманнары, икмәк тапкан басу-игеннәре - бөтенесе үзенә чакырды. Мин нигез йортыма китмәскә дип кайттым, бүгенге көндә ата-бабаларым кәфенләнгән, рухы искән туган җиремдә яшим. +Габдрахман абый тирән сулыш алып куйды. Карашын тәрәзәгә борды һәм каядыр читкә юнәлтте. Шомырттай күзләрдә сагыш чаткылары, тагын да көчлерәк булып, хәзер инде ачыктан-ачык агылды. +- Әйе, кич, кич... Көн дә сүнә, үткән көннең соңгы алтын балкышы. Дөнья шулай көйләнгәндер. Йокларга иде дә, тик йоклыйсы килми. +Юлдашымның карашын тотып, тәрәзәгә күз салдым: ерактагы офык очына шәфәкъ утлары сирпелеп таралган, әйтерсең лә билгесез рәссам чиксезкырыйсыз күк битенә кучкыл кызыл буяуны очраклы рәвештә генә түккән. Искиткеч сихри манзара! +- Сеңлем, рөхсәт итсәгез, үзем белән күптән булган вакыйга турында сөйлисем килә. Шушы көнгә кадәр беркемгә дә серемне ачарга базмадым, ахры, вакыты җиткәндер. +- Сөйләгез, тыңлыйм, - дидем. +- Узган гасырның җитмешенче еллар башы. Табигатьнең чәчәккә күмелгән айларының берсе - май. Мин күптән түгел генә өйләнгән. Бакча казу эшләре елмая, яңа гомер бирергә җыена. Исемдә калган: искиткеч ямьле көн, кояшлы, җылы, әмма эссе түгел. Тик күңелемдә төшенкелек идарә итә, моңсу-кайгыга чумган чакларым. +Менә мәһабәт, мәгърур кыш та үтте; бар җиһанны ак чатмага, ак тылсымга биләгән, көмеш, энҗе яудырган, ялкынлы йөрәктәй дәртле, яшь айгырдай уенчак, көләч яз килде; күп тә узмас, җир йөзен гүзәллеккә каплап, сусылланып өлгергән, йомшак, мәрхәмәтле җәйләр дә җитәр исән кешегә, Аллаһы бирсә. Кызык та нәрсә инде бу дөнья дигәннәре: кеше бала чагыннан алып картаеп-бөкрәеп, чүгеп беткәнгә чаклы шушы җирдә казына, чиләнә һәм үз гомер юлының актык чигендә шул җиргә кереп тә ята - каты, салкын җиргә. Нәкъ тә менә шушы кыштан калган суык, таш туфракка. Җиңел булсын авыр туфрагың.... Соңгы сүз авыр, зур төер кебек тамакта кысылып калды. Күз эчен томан биләп алды һәм зәррә-зәррә яшьләр атылып, ташып чыкты. Казыган урыннан тукталып калдым. Габдрахман, үз-үзеңне кулга алырга кирәк. "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең - каберен", - ди мәкаль. Әйе, кадерен һәм каберен - нинди мәгънәле сүзләр! +Шундук көрәкне ташлап зиратка юнәлдем. Көчсезлектән, ачы үкенүдән күкрәгемдә еш-еш типкән тынгысыз кайнар көянәк кырыенда яшеренгән янартау дөрләп тетри иде. Моңарчы тынып яткан зәһәр утлы агуын агыза-агыза, үзәкне өтте, көйдерде һәм ахырда күңелдә җансыз кара бушлык калдырды. +Тынычлан, йөрәгем! Әйтелмәгән сүзем калды. Гафу ит мине... +Якындагы карт наратлар шаулавымы, әллә инде йомшак кына җил биткә сырпаланып исүе сәбәплеме, дөньядагы иң газиз кешеләрнең берсен - әтинең сулышын, тавышын тойган төсле булдым. Аның барлыгын янымда сиздем сыман. +Кайткач, бакчага чыгып эшкә янә тотындым. Төшке аштан соң кояш кыздыра башлаганчы, мин кызуырак казый башладым. Кинәт сискәнеп киттем. Һич көтмәгәндә ак күгәрчен уң як җилкәмә очып кунды. Гаҗәеп матур күгәрчен! Үз гомеремдә андый күгәрчен күргәнем булмады. Сөттәй ап-ак, ә башында җилпәзәдәй күперенке бүрек калка. +Мин тукталып, бераз каушап калдым. Ә бу илаһи, күктән төшкән кош җилкәмдә утыра бирде. Күп тә узмады, бакчадагы иң карт алмагачның ботагына очып кунды да мине күзәтә башлады. +Икенче көнне бакчага чыгып күгәрченне эзләдем, әмма ул юк иде. Эсселектән, кояш нурларыннан качып, күләгәгә, ишегалды эскәмиясенә килеп утырдым. Алда әйтеп үтелгәнчә, минем боегып, төшенкелеккә, кайгыга батып йөргән вакытлар. Әти белән соңгы сөйләшү күз алдыма килеп басты. Әти гади колхозчы, гадел һәм туры сүзле иде. Гомере буе үз эшен җиренә җиткереп, намус белән хезмәт итте. Бердәнбер баласы диплом алып, югары уку йортын тәмамлап, авылга кайткач, ул, бик шатланып, зур хыялларын улына баглаган. +- Хәзер син, улым, белемле төзүче. Авылда калырсың, монда матур-матур йортлар, биналар салырсың. Үз өеңне дә булдырырсың, өйләнерсең, гаилә корырсың. Җыйнаулашып, бер семья булып сөенеп яшәрбез. +- Әмма минем башка планнар, әти, - дип, кыюсыз гына башлап җибәрдем сүземне. - Мин авылда калмаячакмын. +- Ничек инде калмыйсың? Бу нинди сүз, Габдрахман? - дип гаҗәпләнде әти. Соравында гарьләнү сизелә иде. +- Ни өчен? +- Чөнки авылда карьера баскычы үсә алмый. +- Ничек дидең, кар ера? +- Алга таба үсеш юк, әти. +- Мин гади колхозчы, улым, андый сүзләр белмим. Аңлаешлы итеп сөйлә. +- Авылда аз акчага утырасым килми. Улыңны шәһәр шартлары күбрәк кызыксындыра. Минем алдымда күпме мөмкинлек ачыла. +- Әмма син гади колхозчы түгел бит, син - укымышлы кеше. Синең хезмәт хакың шәһәрнекеннән кимрәк булмаячак. +- Әти, әйтәм ич, анда мөмкинлекләр күбрәк. +- Мөмкинлекләр, имеш, - дип үртәде әти. - Хезмәт сөйгән кешегә авылда да бар ул мөмкинлекләр. Шәһәргә киткәнче, башта үзебездә эшләп кара, аннары күз күрер. +- Юк, әти, китәм, дигәч - китәм! +- Менә сиңа вәт, үз дигәне, киребеткән малайның. +- Кирегә сукалама, балам, әткәң кушканны үтә, - дип мышкылдап кушылды Оркыя карчык. +Тик әтинең ачуы, ялкынсынып, биек, сабыр ярларыннан ташып чыккан иде инде. +- Китәсең килсә - кит! Хәзер үк кит! Әмма шуны исеңдә тот: китәсең икән, монда кире кайтасы булма! +Тәмам ярсып, ачы тавыш белән әйтелгән соңгы сүзләре әле дә колак түрендә чыңлый кебек. +Өч атна узгач, утырткан бәрәңге тишелеп чыккач, киң болын шикелле җәйрәп яткан авыл бакчасын әйләнеп карап чыгарга теләдем. +Чүпләрен утыйсы, озакламый бәрәңге төбенә өясе булыр инде, дип уйлап йөргәндә, баш очымда теге ак күгәрчен янә пәйда булды. Минем янымнан гына үтеп, бер агачтан икенче агачка кунгалады. Ничә яшемә җитеп мондый күгәрчен күргәнем юк иде әле. Элеккеге танышым сыман очкалады бу минем янәшәдә. Ак күгәрчен бакчада яши башлады: карт алмагачның куе яфраклар белән капланган иң югары ботаклары арасында төпләнде. Көн саен диярлек аны күрдем. Нәрсә генә эшләмә - су сибәсеңме, чүп утыйсыңмы, кошчыгым әллә кайдан чыга да минем тирәдә әйләнә. +Көн артыннан көн агылды, сәгать телләре йөгерде генә - вакыт тиз үтте. Җәйнең беренче ае да сизелмичә генә узып китте. Без күгәрчен белән аерылмас дусларга әверелдек. Кошчыгымның аягына тимер боҗра ясап кидердем. +Иртән торып бакчага керәм: +- Гөр, гөр!- диеп дәшәм һәм уч төбенә сибелгән җимне аңа таба сузып сыйлыйм үзен. Ә ул, канатлы дустым, беренче булып җилкәмә куна да, күгәрчен телендә колак янында гөрли дә, шуннан, уч төбемә кунып, бодай, тары ярмасын чүпли. +Күгәрчен бакчада өч ай яшәде. +Ә бервакыт сәер хәл булды. Җәйнең соңгы көне. Кошчыгым үзен ничектер тынгысыз тотты. Сарай эченә кереп, бер урыннан икенче урынга күчеп, канатларын җилпеде һәм кадакта эленеп торган, әтинең иске, соры кәчтүменә очып кунды да, үткен томшыгын ошбу киемгә ышкып, чукый башлады. Озак кына һаман шул урында чуалды, бөтерелде, минем үгетләүгә, хәтта боерыкка да игътибар итмичә. Ничәмә-ничә тапкыр кудым, ләкин ул әрдәнәләр арасыннан +- Ярый соң, - дип, сарайга таба кул селтәдем. +Күз ачып йомганчы дигәндәй, озын, салкын кышлар җитәр. Шуның өчен дә канатлы дустыма җылы оя ясарга уйладым. +Гадәттәгечә, иртән торып бакчага чыктым һәм күгәрченне чакырдым. Берничә тапкыр дәштем, ләкин кошчыгым күренмәде. Әллә үпкәләде микән Аппагым? +Тагын әйдәдем үзен. +- Гөр! Гөр! Аппагым, дустым! Кил минем янга. +Хәйран гына чакырдым күгәрченемне. Әмма минем үтенечкә тынлык кына җавап бирде. Ничектер моңсу булып китте, шулай да Аппагымның кире кайтачагын белә идем. +Мунча артына утын өеп йөргәндә, кошчыгымның якында гына гөрләгән тавышы ишетелде. Тавыш яңгыраган якка борылдым. Ни күрим: Аппагым кайткан! Элекке сыман иңемә очып кунды да колак янымда гына гөрләде. Дускаемны уч төбенә алдым. Кечкенә йомшак башын, битемә китереп, үптем үзен. Кошчыгымны актык тапкыр сөю, җылылыгын тою иде бу. Күп тә үтмәде, Аппагым ашкынып кулымнан очты. Күңелем нидер сизенде. Бер мизгел эчендә үтте бу актык аралашу, хушлашу. Соңгы күрешү - Күгәрченем әкренләп һаман югарыга, җәйрәп яткан, киң фирүзә күккә таба омтылды. Ә мин, карашымны ала алмыйча, хәйран калып карап тордым. Диңгездәге җилкән сыман, җиләс күгелҗемдә, канат-каурыйларын күпертеп, кагынып тибрәнде. Аппагым баш өстеннән бер әйләнде дә юк булды. +Ә иң гаҗәбе шул: иртәгесен иске-сәләмә әйберләрне җыеп ыргыту нияте белән мәш килгәндә, әтиемнең сарайда эленеп торган теге соры кәчтүменә чират җитте. Аны әти озак вакыт яратып, хәтта соңгы сулышына кадәр кигән. Анда әле дә әтинең исе, гайрәте, җылылыгы сакланадыр кебек. Кайчандыр соры таза тукымадан тегелгән кәчтүм тузган, терсәк, яка турылары кыршылып, урыны-урыны белән юкарып беткән. Кием хатирәләр белән тулы иде, шуңа да аннан мин тиз генә аерыла алмадым. Үзем дә сизмәстән кулым һәр төймә, һәр кесә буйлап йөренергә тотынды. Һәм кәчтүмнең эчке кесәсендә ниндидер каты кәгазь кебек нәрсә барлыгын тойдым. Карасам - кат-кат бөкләнгән дәфтәр битенә язылган хат. +"Газиз, бердәнбер балам! +Бу хатны язу сәбәбе - актык сөйләшү. Соңгы сөйләшү миңа тынычлык бирми. Мин күп мәртәбәләр ул хакта уйладым. Караңгы төннәрдә уянып, безнең арада килеп чыккан низаг көненә кайтып, искә төшереп утыра идем. Ә мин бит сине кайтырсың дип көтәм. Көн саен капка төбенә чыгып юлны күзлим. Менә капканы ачарсың да, күкрәгемә кочармын сыман. +Үтенәм, гафу ит мине, улым, акылсыз картны. Ә миңа килгәндә, әтиең күптән инде, балам, сине кичерде. +Вакыт, вакыт... Мин өлгерергә тиеш. Күңелем сизә, улым, без бүтән якты дөньяда күрешә алмабыз, ахры. Ә йөрәк әрни, сыкрый тора. Насыйп булса, шушы хат синең кулга килеп керер дип өметләнеп калам. Беләм, хәзер син бу юлларны укыйсың, әгәр шулай икән, димәк, минем иң зур теләгем, үтенечем чынга ашты. Синең белән татулашырга бары бер адым гына җитмәде. +Шуның белән хатны тәмамлыйм. Хуш, бәхил бул, улым". +Үкереп елыйсым килде, әмма күз яшьләре атылып чыгарга ашыкмадылар. +- Әти! Мин яратам сине. Йөрәгемнең бер өлеше гомерлеккә синең белән булыр. Күптән, күптән кичергән булгансың. Тик улыңның кыюлыгы җитмәде шул, ни кызганыч, уңайсызлану, оялу хисләренә бирелеп, ничектер батырчылык итмәдем туган йортка кайтырга. Әйе, очрашырга бер адым җитмәде... +- Хатны саклыйсызмы? - дип сорау бирдем Габдрахман абыйга, уйларыннан бүлдереп. +- Саклыйм, сеңлем, йөрәк түрендә, - дип җавап кайтарды юлдашым. +- Ә күгәрченне чынлап та башка күрмәдегезме? +- Аппагымны башка очратмадым. +- Димәк... - Мин фикеремне әйтеп бетерергә өлгермәдем. +- Димәк, - дип дәвам итте Габдрахман абый, - очраклы хәл түгел иде бу күренеш. +* * * +Җилләрне куып-кудыртып, җилкенгән тимер юл аты, актык станциягә җитеп, тынып туктап калды. Поезд баскычыннан перронга аяк басам. +Мин - Мәскәүдә. Үз карынына миллионлаган адәм баласын сыйдырган шәһәр шау-шу тавыш, бетмәс-төкәнмәс хәрәкәт, тынгы белмәс меңләгән кеше белән каршылый. +- Саубул, сеңлем, монда безнең юллар аерылышадыр. Рәхмәт моң-зарымны ахырына кадәр тыңлаганың өчен. Ә бу сиңа күчтәнәчем, - дип, яңа гына аертылгандай үтә-күренмәле, ачык-алтынсу төстәге бал тулы банканы кулыма тоттырды. +- Күчтәнәчемнән авыз иткәндә, Габдрахман абыеңны исеңә төшерерсең. +Габдрахман абый, зур-зур адымнар белән, умарта оясыдай кайнап торган шәһәр эченә кереп чумды да күздән югалды. +Көтмәгәндә эре бөртекле яңгыр, дәррәү сибелеп, тигез асфальтта биешә башлады. Мин вокзал эченә керергә ашыктым. +Дөнья бит ул мең төрле, киңкырлы, кайчак башваткыч төсле. Бәлки, чыннан да очраклы хәл түгелдер юлдашымның сөйләгәннәре. Дөньяда аңлап бетерә алмаган, акылга бирелми торган әллә нинди гаҗәп хәлләр булгалый. Һәм ул вакытта нечкә күңелле кеше генә аның асыл мәгънәсенә төшенә аладыр. Кайберәүләр ышанмас та хәтта. Аларның моңа тулы хакы бардыр. +Уйларымны бүлдереп, җәйге чая яңгыр да узып китте. Кояш чыкты, бөтен җир йөзе елмайды, һавада исә, алтын, зөмрәд, комач, күк төсләрен таратып, салават күпере хасил булды... "Иң шәп хикәя" конкурсына +Лилия +Фәттахова +ҖИР АСТЫННАН ЮЛЛАР БАР... +ХИКӘЯ +Үкенү Табылдык ҖИР АСТЫННАН ЮЛЛАР БАР... +...Авыл иртә уяна. Гомеренең яртысын шәһәрдә үткәргән ир өчен әче таңнан тамак ертып кычкырган күрше әтәченең тавышына караганда бертуктамый агылып торган эреле-ваклы шәһәр транспортының шау-шуы якынрак иде инде хәзер. Ул әлеге шаушуга күнгән, гадәтләнгән. Төне буе йокларга бирмәгән чикерткә дә кайдадыр күңел төбендәге балачак хатирәләрен уятырга тырышты бугай. Аннары авыл урамыннан инде шактый сирәгәйсә дә, берничә дистә сыеры, кырыклап кәҗә-сарыгы булган көтү дә үзенең бу җир хуҗасы булуын искәртеп узып китте. Көтүчеләре йокысыннан уянып та җитмәгән яшь-җилкенчәк булдымы шунда, адым саен чыбыркы шартлавы ишетелеп торды. Әллә ешрак шартлаткан саен йокылары тизрәк ачылыр дип уйладылар инде. Берәрсенә шәһәрдән кайткан оныклардыр, мөгаен, болар. Авылда күбрәк карт-коры гына хәзер, дип зарланганнар иде кичә. Ярым уяу, ярым йокылы килеш, стенада текелдәгән сәгатькә күз салып алды. Әле биш тулып кына киткән икән. Ул да булмады, кемнеңдер тракторы, ачы тавыш белән дөньяны уятып, иртәнге авыл һавасына үзенең сасы исен кушып узып китте. Ерактарак кемдер машинасын кабызды. Авыл уянды. +Ул торып утырды. Әтисеннән башка бөтенләй дә ятимләнеп калган өй эченә күз салды. Монда бар да элеккечә. Бер ел элек тә, биш ел элек тә шул ук җиһазлар, шул ук урында иде. Хәер, әнисе вафатыннан бирле берни үзгәрмәде бугай биредә. Күрше апайларга рәхмәт, тәрәзә пәрдәләрен, кашагаларны, урын-җирләрне юып-элеп киттеләр. Шәригать шулай куша ди, мәет чыккан өйдә бар нәрсәне юып аласы икән. Ул нигәдер бу йола-гадәтләрне оныта да башлаган икән инде. Ә бит үзе дә ахирәт тормышы турында уйлый башларга тиешле яшькә кереп бара... Мәскәүгә кайткач, мәчеткә барырга кирәк булыр әле. +Юынып, атасының электр самавырыннан мәтрүшкәле чәй эчеп алгач, шул самавырда чагылган үз йөзен күреп көлемсерәп куйды: +- Йә, малай, инде нишлибез? +Инде нишлибез?! Бу йортны нишләтәсе булыр икән инде. Авылда туган-тумача калмады хәзер. Яшьрәкләр - шәһәргә, олыраклар авыл башындагы мәңгелек йортка күчеп беттеләр. Сатарга дисәң дә, алучы булмастыр. Хәер, алучысы табылыр да анысы. +Ир, сата-нитә калсам дип, өй-каралтыны янәдән карап чыгарга булды. Бакча кырыенда миләш куаклары ышыгында әле бер ун еллар элек кенә яңартылган нарат мунча тора. Үзе осталар яллап төзетеп киткән иде Рушан аны. Әтисе гомер буе бакчада казынырга яратты. Рәт-рәт тезелеп киткән алмагачлар ышыгында берничә төп җиләк, ачыктарак берничә түтәл суган, кыяр, кишердән кала әллә ни юк-югын биредә. Элегрәк Мичуриндай кыланды әтисе: ни генә үстермәде. Ялгышып та бер чүп аламасын табып булмый иде бакчасында. Инде шактый ук шәбәеп, бакчаның бар җиренә хуҗа булырга өлгергән алабуталарны күргәч, соңгы атналарда бу бакчага керүче булмавын аңлады ул. Бакчаның яшел сукмагы аша ихатага узды. Биредә һәр коралның үз урыны. Теге кайтканында өч сарыгы, кәҗәсе, берничә тавыгы да бар иде түгелме соң? Кызык, сатты микәнни? Үләсен сизде микән әллә? Ир рәт-рәт тезелеп киткән агач ларларны ачыпачып карады. Ашлык-мазар да күренми. Мөгаен, берәрсенә биргәндер. Беркайчан да запассыз тормый иде ул. Малын кирәксенмәгәч, ашлыгын әрәм яткырмас шул. Сугыш чоры балалары икмәкнең кадерен белә алар. +...Ихата белән өй арасын тоташтырып торган коридордан үтеп, өйгә керде. Идән астына төшеп менсәң дә ярар иде. Бәрәңгесе калып, үреп ятмыймы? Әле тагын кайчан кайта. +Ир, идән асты капкачын ачты да төшәргә бик җайлы итеп эшләнгән баскычның ныклыгын күреп, тагын бер кат атасының булдыклылыгына сокланып куйды. Идән астында да шундый ук тәртип! Эреле-ваклы һәр тартма үз урынында. Стенаның бер буена бетон киштәләр эшләнелгән. Анда төрледән-төрле консервалар, банкалар. Ник бер туфрак өеме, аунап яткан чүп булсын. Бәрәңгеләре аерым тартмаларда ята. Күп калмаган икән, алып чыксаң әйбәтрәк булыр дип, ир чөйдә эленеп торган капчыкка үрелде. Капчык эленгән җирдә ишек күргәч, аптыраудан бер мәлгә тын калды. Бирегә ни өчен төшкәнен бөтенләй онытып ук җибәрде. +ЛИЛИЯ ФӘТТАХОВА +Ишек. Идән астындагы базга ишек нигә кирәк? Әллә сөяп кенә куелганмы? Уе артыннан барып, кулы белән ишекне этеп карады. Ишек бик яхшылап беркетелгән, кузгалырга исәбе юк иде. Кырыйдарак тотка сыман нәрсәне абайлап, шуннан тотып этеп карады. Ачылмады ишек. Үз фатирындагы борылмалы тотканы исенә төшереп борып караган иде, авыр ишек бернинди сыкранусыз, бертавышсыз ачылып китеп, ирне эчкә дәште. Ишекнең теге ягында дөм караңгы иде. Берәр минут чамасы, дөп-дөп иткән йөрәген тыңлап, караңгылык белән карашып тордылар да, ни булса шул булыр дип уйлап, ир алга атлады. Уң кулы белән кармаланып стенага тотынды. Стена салкын, бераз гына кытыршы. Әллә таш, әллә бетон инде. Кулы ут кабызгычны абайлап алды. Ут кабызды. Яктылык белән каршына килеп баскан күренеш ирне баягыдан да күбрәк аптыратты. Иңе ике метрдан киңрәк коридор, биеклеге дә шул чама булырга тиеш. Баш түшәмгә тими. Коридор каядыр илтә. Кая? Билгесезлек бераз гына шүрләтсә дә, табигый кызыксынуы курку-шөбһәләрне артка этәреп, аякларын алга өндәде. Берничә метрдан соң стена уемында киштәләрне күреп алды ул. Менә кайда икән ул ташыган капчык-капчык он, шикәр, ярмалар. Банкалар, консервалар. Әллә картлач дөнья бетә дигән сүз шаукымына ияреп бераз акылга зәгыйфьләнә башлаган иде микән? Ахырзаманга әзерләнгәнме? Берара кайберәүләрнең шулай җир асларына төшеп, ахырзаманны көтеп ятулары турында шаулаган иде матбугат. Котылырсың алай гына... Юк, атасы аның беркайчан да андый ахмаклыкка бармас. Соңгы кайтуында да ул-бу сизелмәде. Боек иде үзе. Аның сәбәпләре дә бар иде шул. Күршесе Миңсылу апайны җирләгән вакыт иде ул. Ике ай элек иде бугай. +Ир алга атлады. Берничә адым үтүгә, күзенә шактый зур гына бер бүлмә сыман куыш күренде. Болай ук булмас, Шаһрезадә әкияте түгел ич инде бу дип, күзләрен челт-челт йомып алды - бүлмә урынында иде. Беләген чеметеп карады: катырак чеметте бугай, ул башта авыртып алды, аннары күгәреп үк чыкты. Димәк, йокламый да, төш тә күрми. +Сулышы тигезләнә төшкәч, бүлмәне күздән кичерде. Нәкъ авыл өе иде бу. Матурлап җыеп куелган карават. Бер пар мендәр, аларга гөләп чәчәкләре чигелгән. Арырак кечерәк кенә өстәл куелган, өстәл өстенә матур пыяла чәйнек белән ике чынаяк кунаклаган. Таныш чынаяклар. Зәңгәр җирлеккә кып-кызыл чияләр төшерелгән ул чынаякларны атасына колхоз идарәсеннән ниндидер бәйрәм уңаеннан биргәннәр иде бугай. Бүлмәнең икенче стенасы буенда чәчәкле япма ябылган диван. Диванның бер башында китап шкафы. Анда буш киштә юк, тәртип белән китаплар тезелгән. Диванның икенче башында борынгы комод, комод өстендә - телевизор. Телевизор башында кемнеңдер күзлеге ята. Атасы күзлек кими иде аның. Сәер. Иң күзгә ташланганы - бүлмәнең идәнендә дә, стеналарында да, хәтта түшәмендә дә чуар келәмнәр. Ирнең күзе диван кырыена җайлап куелган гармунга төште. Әтисенең гармуны иде бу. Янәшәсендә җырлар язылган дәфтәр ята. Ачылган биттә әтисенең иң яратып җырлаган җыры: +Бездә биек таулар бар ла, +Тау астында таллар бар; +Талда яфрак, миндә сагыну, +Сездә нинди хәлләр бар? +Йөрәге дертләп китеп, кинәт нидер чеметтереп алган кебек булды. Кайдадыр эчтә әллә үз күңеле елый, әллә атасының сулкылдавы ишетелә. +Чәчәкле-бизәкле тирмәне хәтерләткән бүлмәне артта калдырып, ир алга атлады. Бер утыз-кырык адымнан соң ул баскычлы юлны шәйләп алды. Куркуы тагын башын калкыта башласа да, аны ниндидер көч һаман саен алга әйдәде. Ул үзенең һәр кыштырдавын, һәр сулу алуын тыңлый-тыңлый (тынлык та шомландыра икән ул!), киң итеп эшләнгән сөзәк баскыч буенча өскә күтәрелде. Баскыч аны бер өйгә алып менде. Гади генә өй. Сандык. Сандык өстендә чигүле мендәрләр. Чигүле тәрәзә Күршеләр +ЛИЛИЯ ФӘТТАХОВА +- Менә шул тыныч холыклы әтиебезнең бер генә тынышалмаган кешесе бар иде - ул да булса, күрше апабыз. Урыслар "божий одуванчик" диләр бит әле, менә шундый тыныч, беркем белән талашмаган, беркем белән юньләп аралашмаган Миңсылу апай белән җеннәре туры килмәде аларның. Әле Миңсылу апайның кәҗәсе безнең инеш буендагы шомыртларны корыткан, әле безнең әтәч күрше апабызның коймасына очып кунган, әле Миңсылу апай әти турында нидер мыгырданып әйткән, имеш - кайчан карама, бу икәү нидер бүлешә иде. Кайчак шулай күзәтеп торганым бар иде читтән генә. Әти иртән сарыкларын көтүгә куып, кош-кортларны ашатып ала да баскыч идәненә утырып койрыгын болгап килеп җиткән Алабае белән сөйләшә башлый. +"Күренми әле теге нишләптер... Әллә чирләп китте микән, ә, Алабай, белмисеңме?" +Миңсылу апай яшьли тол калды да, башка кияүгә чыкмыйча, үз көнен үзе күреп яшәде. Кайдан килгән булгандыр, безнең авылда туганнары юк иде аның. Ире ягыннан бертуган сеңлесенең кызы бар да, никтер аралашмадылар алар. Нинди сүз кергәндер араларына - беркем белми. Балалары да булмады. Үз йортыннан сирәк чыкты ул. Кырагайрак иде шулай. Беркемгә бер авыр сүз әйтмичә, кунак-фәләнгә йөрешми генә яшәде дә яшәде. Бакыйлыкка киткәндә, ул да сиксәнне узган иде, белүемчә. Кем белән талашырсың икән инде, әти, күршең дә киткән бит, дип әйттем бугай әле ул вакытта - мин, мәгънәсез... Әти дәшмәгән иде. +- Милые бранятся, только тешатся, диләрме әле руслар?! Болар бер-берсен шулай яраткан булып чыга бит, представяешь? - Дустымның аптыраулы күзләрендә шаян очкыннар пәйда булды. +- Әнидән соң утыз еллап ялгыз яшәде бит әти. Аңа - алтмыш, Миңсылу апайга иллеләр... - Рушан нидер уйлый иде. - Кеше теленә кермим дип сагайдылар микән? Миңа әйткән булса, каршы дәшми идем бит инде. Миңа ни, минем үз тормышым, аларның үзләренеке. Хисләремнән көләр, аңламас диде микән? +- Ә мин аларны аңлыйм кебек. Һәр кешенең яратасы да, яратыласы да килә. Яшь вакыттагы мәхәббәт ул давыл кебек бөтереп ала да, сиңа уйларга да ара калдырмый, үз эченә алып кереп китә. Ә олыгая төшкәч килгәне ул бөтенләй башка төрле. Монда инде ул хисләр аеруча нәзберек, аеруча кадерлерәк. Ул хисләрдән кемнең дә булса көлүенә, ә бәлки, мыскыл итүенә олыгая төшеп акыл утырткан адәм заты юл куймаска тырышачак. Әгәр алар ачыктан-ачык кушылган булсалар, гайбәтләрен сатучылар булмас иде, дисеңме? Олы хисләрен ваклаудан курыкканнардыр алар. Ә болай... беркем белми, беркем кысылмый. +Рушан, уйга батып, тәрәзәгә бакса да, инде күз иярмәс тизлектә үзгәреп торган тышкы манзараны бөтенләй күрми иде. Юл буенда бер-беренә сыенып үскән каеннар аңа бары яшел сызык кына иде. Аның уйлары бүген генә аерылып киткән туган йортына, андагы идән асты бүлмәсенә, шул җир асты юлы аша кавышкан әтисе белән күрше апасына йөгерә. Үткәнгә юллар юк шул, булса да, ул юлларда каршы алыр кешеләре юк. Поезд тәгәрмәчләре дә әллә үртәп, әллә хәленә кереп, һаман бер үк нәрсәне тукый: "Киттек инде... киттек инде... киттек инде". +...Мин уйларымнан аерылып, үз дөньяма кайтам. +Нәрсә булды, дуслар, нәрсә булды, +Нәрсә булды миңа - белгән юк? - +Күптән инде, күптән яшәгән юк, +Күптән инде, күптән үлгән юк. +Радио дулкынында башка җыр яңгырый икән инде. +Нияз Акмалның теләсә кайсы психологтан да көчлерәк шигъри юллары бар күңелемне айкап ала. Әллә гомер буе мәхәббәтләрен кешедән яшерергә мәҗбүр булган бу икәүнең тарихы, әллә үз күңелеңнең кайсыдыр почмагына яшеренеп, син иң көтмәгән вакытта баш калкыткан үкенеч хисе синнән сорамый гына тозлы яшь булып тәгәрәп төшеп китә. Истәлекләр +Мәгъсум +Харисов +УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА +Без башка чыктык +МӘГЪСУМ ХАРИСОВ Бикмуллин Шәяхмәтне ялчы итеп тоткан. Авыл читенә җил тегермәне салдырган. Үзе Килдураз волостенда берничә ел староста да булып торган. Урак машинасы, тимер сабан, җилгәргече дә булган. Сираҗ бай, колхозлашу башлангач, 1936 елда үлеп китә. Каберлектә ташы бар. Уллары Гыйматдин белән Гарифның барлык милкен конфисковать итеп, үзләрен авылдан Уралга - Магнитогорскига сөрәләр. +Фәсхетдинов Гыйматдинга килгәндә - бөтенләй башка. Ул 1914 елгы Беренче Бөтендөнья сугышында катнаша. Әсирлеккә эләгеп, Франциядә дә яши. Россиягә кайткач, Петербургта Путилов заводы эшчесе була һәм эшчеләр хәрәкәтенә дә катнаша. Соңыннан, авылга кайтып, 25-26нчы елларны нарат бүрәнәдән алты почмаклы өй сала. Зөя яры балчыгыннан кирпеч сугып, аны яндыра һәм кладовой сала. Яндыру өчен балаларыннан (Гыймран һәм Гомәр) берничә мең кирпеч суктыра һәм француз авылы тибындагы кирпеч өй салырга уйлый. Атның яхшысын, эресен асрый. Авылда беренче булып яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Колхозлашу чорында аны да кулаклар исемлегенә керттеләр. Өеннән чыгаргач, ул Путилов заводына хат яздырып, аннан районга тиешле кәгазь килгәч, аны яңадан үз йортына керттеләр. +Колхоз председателе итеп авылның ярлысы Мөхитов Салихны сайладылар. Мөхитов Салих аз-маз укый-яза белә. Атсыз, сыерсыз. Салам түбәле, 4 тәрәзәле, җил капкалы кечкенә генә өйдә яши. Әнисе - Шәмселниса абыстай, энесе - Мөбарәкҗан. Салих әтисеннән шул елларда аерылып чыгып өйләнә, Мидхәт исемле уллары тугач, вафат була. Фәсхетдинов Гыйматдиннан аерылып кайткан Фәхретдиннең олы кызы Мөнирәгә өйләнә. Өч кыз баласы (Ханә, Фөррия, ...) туып, сугыш башлангач сугышка китә. Сугышта энесе Мөбарәкҗан да үлә. +"Чәчәк" колхозының хисапчысы Гафиятуллин Вазыйх була. Ул да сугышка китеп үлә. Аның да Равия, Хания, Фәния, Фәүзия, Рәшит исемле балалары кала. Колхоз, таралып яңадан оешкач, "Ирек" дип исемләнеп, 1962 елгача яши, 1962 елда "Ирек" Никита Сергеевич Хрущёв әмере (ЦК КПСС Генеральный секретаре) белән "Ватан" колхозына кушыла. +Ул вакытларда авылда клуб булмаганлыктан, эштән бушаган кешеләр кичен аерым йортларга җыелып, бер-береннән хәл-әхвәл сорашып, тормыш яңалыкларын, тирәкүрше авыл хәбәрләрен сөйләшеп, гәпләшеп утыралар иде. Колхозлашу вакытында мондый җыеннар урам саен булып, иртә таңга чаклы да сузыла. Әткәй дә кичләрен чыгып китеп, Бикмуллин Шәяхмәт абзыйларда кич утырып, яңа хәбәрләр алып кайта, аны түкми-чәчми иртә белән әнкәйгә һәм Хәнәфия абыйга сөйли. +Хәнәфия абыйның зур йортын яңа төзелгән "Кызыл чәчәк" колхоз идарәсе иттеләр. Озак та үтмәде, колхоз идарәсе Фәсхетдинов Гыйматдин йортына күчте, ә каралтысына кулаклардан алынган атларны җыйдылар. +Безнең авыл халкы аяк киемнәре тегүче булганлыктан, Хәнәфия абый йортында аяк киемнәре тегү мастерское ачтылар. Аның мөдире итеп Вәлиев Ярулланы билгеләделәр. Авыл ирләренең күбесе артельгә член булып керде. Бу, әлбәттә, колхозлашу барышына уңай йогынты ясамады, киресенчә, комачаулады гына. Шунлыктан булса кирәк, артельне япкач, авылның байтак кына кешеләре: Галимов Шәрәфлислам, Гатиятуллин Ярулла, Җамалдинов Галәтдин, Әхмәдуллин Нәгыймулла, Әхмәдуллин Хәбибулла, Абдуллин Кәлимулла, Гарифуллин Солтан, Дәүләтшин Мөхәммәтша һ.б. семьялары белән шәһәргә китеп бардылар. +Әткәй колхозга керү ягында, әнкәй дә аның теләгенә каршы килми. Бу вакытта авыл халкы арасында бик күп төрле имеш-мимешләр йөрде. Халык яңалыкны бик өнәп бетерми. Ә яңа тормыш турында агитаторларның әңгәмәсеннән соң, күңеле белән колхозга кермәкче була, ләкин алданасы килми. Коткыга бирелеп, кайберләре сарыкларын суеп, сыерларын, атларын суеп ашыйлар яки сатып җибәрәләр. Безнең әткәй колхозга башлап язылучылардан булды. Аны колхозга кабул иткәндә, ярлылар комитетының күпчелек әгъзалары: +- Харис абый әйбәт кеше, ярдәмчел, атсыз хуҗалыкларга булышу йөзеннән атын, эш коралын бушлай биреп тора, җирләрен сукалаша, көлтәләрен ындырга кертешә, - дип, уңай бәя биргәннәрен һәр җирдә ишетәм. +Әле дә хәтеремдә: язгы көннәрнең берсендә, җомга намазыннан әткәй Җиһаншин 1 Рәшит Вазыйхович Гафиятуллин (1938 елда Казмада туган) - КХТИ тәмамлый, техник фәннәр докторы. +СССР Дәүләт премиясе лауреаты (1978). Безнең нәселдән. УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА Гаделша абый белән бергә кайтты. Өстәл тирәли тезелешеп төшке ашка утыргач (үзебезнең туган кеше булганлыктан, әнкәй Гаделша абыйдан тартынмый иде), Гаделша абый: +- Мин сине якын күреп, туган итеп кенә әйтәм, әнә тегеннән - Көньяктан чыкканнар (Төркиядән) колхозга кергән мөселманнарның маңгайларына кара пичәт сугалар, хатынкызларның чәчләрен төптән үк кисәчәкләр икән, яхшы чакта колхоздан чыгып кал, атабабаларыбызга хилафлык итмә, буй җитеп бара торган кызыңны хур итмә, - дип үгет бирде. +Колхозлашуны авыл халкы төрлечә кабул итте. Беришеләре - бигрәк тә атсызсыерсыз хуҗалыклар, ярлылар - шатланып каршы алдылар. Аларның барлык өметләре - атлы-сыерлы булу. Атны-сыерны аларга кулаклардан алып бирәчәкләр, имеш. Кыскасы, исәпләре - җиңел генә баю. Таза урта хәллеләр бик үк өнәп бетермиләр. Янәсе, хуҗалыкны аякка бастырганда гына, атны-сыерны, мал-туарыңны колхозга илтеп бир, имеш. Ялкаулыклары аркасында гомере ат, сыер күрмәгән ярлылар синең малыңнан синең белән бертигез файдалансыннар, имеш һ.б. Халыкның ул вакыттагы һәм соңыннан сөйләве буенча да безнең Казма авылында күмәк хуҗалыкка керү Сираҗныкыларга гына яраган. Ә калганнары - үз кул көчләре белән көн күрүче таза хәлле крестьяннар. Эшләгән кешегә, хәрәкәт иткән кешегә безнең авылның җире җитәрлек булган. Ә ялкаулар шул җирдән дә тиешенчә файдаланмаганнар. Нәҗминекеләр - Әхбаретдин, Гыйльманетдин, Гыйльфанетдиннар - бертуганнар өчесе дә ярлы һәм ялкау булганнар. Хуҗалыксыз, булдыксыз кешегә бездә "Әхбар кебек" дип әйтәләр иде. Авыл халкы аяк киеме тегү эше белән шөгыльләнгәндә, алар кичләрен өйләренә ут алуны да тиешле санамаганнар. Ни хикмәттәндер, Нәҗминекеләр ярлы булсалар да, колхозга керү өчен атлыгып тормадылар. Хәтта кермәделәр дә. Соңыннан гына кушылып киттеләр. Алар, колхозга кергәч, кеше рәтеннән эшлисеннән куркалар, дип сөйләделәр. Хәнәфия абый белән әткәйгә килгәндә исә, аларның карашлары бөтенләй башкача. Безнең йорт элек-электән газеталы-китаплы йорт булган, зур карта һәм шактый зур, калын географик атлас та бар иде. Газета укыгач, әткәйләр ул картаны карыйлар иде һәм дөнья хәлләре белән танышалар. Газета укыганлыктан, Хәнәфия абый бигрәк тә һәр яңалык белән кызыксына, һәр яңалыкны хуплап каршы ала. Илдә колхозлашу башлангач та, Украина һәм башка җирдә төзелгән колхозлар белән һәм колхозлашуда дәүләт, партия политикасы белән дә хәбәрдар булып, районнан, Казаннан килгән вәкилләрнең кайчак ялгышып китүләрен әткәйгә бәйнә-бәйнә сөйли торган иде. +Хәнәфия абзый үзе ат җигеп йөрергә, җир сөрергә, урак урырга яратмый иде. Ул язын подаука асып, җиргә орлык чәчәргә, иләк белән иген чистартырга ярата иде. Аның дингә ни дәрәҗәдә ышанганын соңгы көннәрендә дә белә алмадым. Ул юк-бар хорафатларга ышанмый, дин мәсьәләсенә фәнни күзлектән бәя бирә. Ураза тоту, корбан чалу, никах уку кебекләргә ышанып бетми. Ай, йолдыз, кояш системасы, галәм турында фикер йөртеп, шулар турында тирәнрәк белергә тырыша иде. Төннәрен аяз күктәге йолдызларга карап, уйланып утырган чакларын да күргәнем бар. Ул бервакытта да юк-бар сүзләр сөйләп йөрмәс, кеше белән кушылып та андыйларны сөйләшмәс. Ул минем белән очрашканда яки мәҗлесләрдә һәрвакыт үзен кызыксындырган мәсьәләләр турында хәбәрләшергә ярата иде. +Безнең әткәйгә килгәндә, ул колхозлашуга беренче гариза бирүчеләрдән булды. Ул кеше белән бергә аралашып яшәргә ярата, шул чор гайбәтләренең берсенә дә ышанмый. Мин колхозлашуга чиксез дә куана идем, чөнки миңа - 13-14 яшьлек балага - ялгыз хуҗалыкта эшләве, әткәй авырганлыктан, бик кыенга килә. Күмәк хуҗалыкта эш тә күмәк башкарылып, ярдәмләшеп яшәү турында хыяллана идем. Мин һәр яңалыкка тиз үк тартылам, омтылам. Минемчә, колхозлашудан җирсез калмыйсың, атсыз булмыйсың. Сыер-сарыкны алгач, сөт, йон, ит мәсьәләсе генә бераз күңелне борчый иде. Соңга таба ул да аңлашылды. Йорт хайваннары, кош-кортлар хуҗалыкта кала икән ләбаса. Бәлкем, минем тормышымда беренче хыялым һәм аңа омтылышымның беренчесе колхозлашу булгандыр. Мин - әтиемнең үтенече буенча колхозга керү өчен үз кулым белән берничә мәртәбә үтенеч язган кеше. Шуны да әйтим: шактый матур итеп язуымадыр, үтенүләре буенча, башкаларга да язып бирә идем. Алга китеп булса да әйтим: Гаделша абый үгетенең йогынтысы кешегә ни дәрәҗәдә тәэсир иткәндер, башта колхозга кермәс өчен аягын бик терәп торса да, тормыш ачысы, тормыш авырлыгыннан булса кирәк, ул үзе дә колхозга керде. Соңыннан колхозның алдынгы, актив, гадел эшчесе булып китте, озак еллар буе колхозның атларын карады, бүләкләнүләргә, мактауга лаек булды. Ә әткәйне колхоздан чыгардылар. Ул колхоздан үзе чыкмады, ә аны чыгардылар. Менә ни өчен. Безнең төп йорттан алып чыккан биябезнең берничә яман гадәте бар иде. Ул, беренчедән, көтүдә тормый, икенчедән, тәне бик кытыклы булып, җиккәндә сыртына ыңгырчак куйдырмый, өченчедән, аның сыртына дилбегә салып булмый, дүртенчедән, ят кешегә башка җирдә түгел, абзарда да тоттырмый, бишенчедән, һәрвакыт койрыгын бутап йөри, ялгышлык белән койрык астына дилбегә керсә, тибенеп дулый, алтынчыдан, ят кешене куалап талый иде. Әткәй, бу атны колхозга бирсәк, берәр кешене имгәтер, җигә дә алмаслар, дип суйды. Аның теләге изге иде. Аның уенча, колхозга күндәм ат бирергә иде. Атны сую әткәйне колхоздан чыгарырга сәбәп булды. Әткәй атны суюның сәбәбен башкаларга аңлатып караса да, аны аңларга теләмәделәр. +Әткәй, кемгәдер утырып, ат сатып алу нияте белән Тәтеш базарына китте. Мин әткәйнең Тәтештән кайчан кайтканын белмәсәм дә, иртән йокыдан торган төшкә абзарда кызыл туры ат тора иде. Яңа атны күрергә үзен яхшы ат белгече дип сынап йөртүче Шәмсиев Гыйматдин абзый да килеп җитте. Атны абзардан ишегалдына чыгарып җибәрделәр. Ат ят җирдә иснәштергәләде, пошкырды, кешнәп тә куйды. +- Харис! Бу атыңда өмет бар, әнә ничек ал аяклары белән тырнаша, кешни дә, иснәштерә дә. Булган атка охшый, - дип сүз башлады Гыйматдин абзый. +- Ничә сум түләдең? - дип сорауга, әткәй: +- Чанасы, сбруе, атына - җәмгысенә 60 сум түләдем. +- Ай-һай! Шалкан бәясе, сыердан да арзан бит бу, - дип, Гыйматдин абзый кулларын тезләренә суккалады. Аның мактавы әткәй күңелен генә түгел, минем күңелне дә күтәрә. Ул елларны атны мактап телгә алу үзеңне мактаудан ун мәртәбә артык. Чыннан да, атны әткәй бик арзанга сатып алган икән. Җигешле ат 60 сум?! Атны арзан сатуның сәбәбе шул: хуҗаның алучы барда атны сатып калырга, колхозга атсыз гына керергә исәбе, имеш. Ат сатып алгач, әлбәттә, әткәйне берсүзсез яңадан колхозга алдылар. Колхоз оешса да, абзар булмаганлыктан, атлар үз хуҗалыкларында тора иде әле. Яңа ат уртача зурлыкта булып, арт бот башлары чыгып, кабыргалары беленеп тора. Киң күкрәк, туры муен, кайчы колак. Төскә-башка матур түгел. Андый кыяфәтле атның безнең авылда әлегә кадәр булганы юк. Ат арык, атны язгы сабанга кадәр тазартырга, симертергә кирәк. Ул вакытта крестьян психологиясе шундый иде: аты матур, көр, авырны тарта, яхшы чаба торган булсын. Төп йортта вакытта ук безнең атлар һәр яктан мактаулы атлар иде. +Әткәй атка башак бутап бирсә, мин аңа белгертмичә генә солы салып бирәм. Атны җигеп йөрерлек бер эш тә юк. Ат ял итә. Ат симерә. Ат шомара. Әткәйгә Тәтешкә барырга олау әйттеләр. Ул үзебезнең налог өчен салынган икмәкне Тәтешкә илтергә тиеш. Әткәй икмәкне иләп, чистартып, торыпшага салып (безнең якта арбага, чанага икмәкне капчыксыз салу өчен брезенттан яки калын тукымадан тегелгән махсус җайланма-җәймә) чананы юлга әзерләп, мәчеткә ахшам намазына китте. Мин, әткәй юклыктан файдаланып, ындырдан кибәк, салам алып кайту хәйләсе белән атны буш чанага җиктем. Чанага тал мөргене каплап куеп, өстенә менеп утырдым да дилбегәне кулга чорнап тотып, апага капканы ачарга куштым. Чыбыркысыз йорт - йорт түгел. Аты булгач, чыбыркысы булу мәҗбүри. Әткәй ат алып кайткач ук, мин чыбыркы ишеп, абзар ишеге башына кыстырып куйган идем. Олылар авызыннан кайбер кешеләрнең, үз атын башкаларга яхшы күрсәтү өчен, капка ачылганчы, ишегалдында ук, атны чыбыркы белән "кыздырып" куюларын ишеткәнем бар иде. Шул ният белән мин дә чыбыркыны калдырмадым, әлбәттә. Ат беренче генә җигелә бит, безне хурлыкка калдырмасын, янәсе. Абзарда тик ятып, яхшы ашап, хәл алган, капка ачканны да көтмичә тыпырдап торган атка, башкалар кебек, капка артында ук чыбыркы тидерә алмадым. Ә урамга чыккач, болай да ашкынып торган атка чыбыркыдан "авыз" иттердем. Ярсыган атны күрше праукага борып, Зөягә таба юл тоттым. "Киттем" дигән сүз дөрес тә булмас, мин дилбегә белән атны идарә итмим, ә чанадан егылып калмас өчен чана үрәчәсенә ябышып барам, чанадагы мөрге күптән төшеп калды, барлык уй: "Егылмаска, атны кулдан ычкындырмаска!" Бәхеткә каршы, дилбегә тигез тотылмаганлыктан, ат борылып чабарга, боҗра ясарга мәҗбүр булды. Куркуның да бер чиге була. Дилбегәне ныклап кулга алам. Мин хәзер атны үзем теләгән якка борып йөртәм. Ат буйсына - каты башлы түгел икән. Ләкин туктарга уйламый да. Күрәм: үзебезнең ындырда әрбәлек баганасы, саламын, башагын, кибәген алгач, тырпаеп ачылып калган. +- Әһә, менә мин сине шуңа илтеп терим, беркая да бара алмассың! +Кызу чабып барган атны шул баганага туры тоттым. Ат мин уйлаганча багана каршына килеп терәлмәде. Ул ягалай үткәндә тәртә башы баганага бәрелеп, камыт келәшчәсе сынды, ат камытыннан чыгып төште. Әле ярый, бәхеткә каршы, ат акыллы икән, башка сбруйларны өзмичә, шунда ук туктап калды. Үзенең дә чабып күңеле булды, йөрәге басылды булса кирәк. Инде нишләргә?! Атны чанага бәйләп, чананы үзем тартып кайтырга?! Шулай эшләдем дә. Мин, чананы тартып арт капкадан кергәндә, әткәй урам капкасыннан мәчеттән кайтып керде. Минем хәлне күреп аңлаганнан соң, башын селекте дә сүзсез генә өйгә кереп китте. "Әткәй моның өчен миңа ни күрсәтә инде?!" - дип, уйланып, бөтен кичке эшләрне җиренә җиткереп, куркып кына өйгә кергәндә, өстәл янында кичке аш әзер иде. +Ниһаять, әткәй аш янында сүзгә килде: +- Холкын белмәгән атка шулай чыбыркы белән сугалармы? - дип сөйләп китте. +- Мин аңа чыбыркы белән сукмадым, - дип, әткәйне ышандырырга тырышсам да, ул ышанмады, чөнки минем белән булган хәлне аңа апам сөйләп биргән иде. +- Дәүләтша абзыйларда безнең камыт келәшчәсе бар, шуны алып кайтып ясармын, хафаланма, - дип, минем борчуны басарга теләп, сүзне башкага борды. Бу сүзне ишеткәч, куркуым басылды, эчемнән генә мин әткәйгә рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр теләдем. +Ашап-эчкәч, әткәй чыгып китте. Ул озак та тормады, алып кайткан камыт келәшчәсе белән кич утырып камыт төзәтте. Аның шул вакыттагы сабырлыгы, миһербанлы булып, җәза бирмәве, акыллы киңәшләр генә бирүе йөрәккә кереп калган, мин аны гомерем буена йөрәгемдә сакладым, үзем дә әткәй кебек сабыр булырга, ачуны тыя белергә өйрәнергә тырыштым. +Менә шул туры кызыл ат белән колхозга кердек. +Әткәйнең күзе авыртып Буа больницасында ятты. Бөтен хуҗалык эше, өлкән ир малай булганлыктан, миңа калды. Бу елларда кешедән яллап эшләтү бик куркыныч, кеше көчен эксплуатацияләүгә керә иде. Язгы чәчүне туган абый чәчә, без Хәлилрахман абый белән сукалыйбыз, тырмалыйбыз. +Әткәй авырганга күрә, хуҗалык эшләре белән мәшгуль булганлыктан, дөресрәге, укырга чакырып та тормаганлыктан (ул елларны кулак малайларын мәктәпкә дә алырга теләмәделәр), миңа IV сыйныфта укырга туры килмәде. Ул елны мәктәп Хәким мулла Шәкулов йортында иде. Семьяларын кече як өйдә калдырып, зур якны мәктәп иттеләр. Раскулачить итеп алынган мебельләрнең кайберләре авыл советына, колхоз идарәсенә, мәктәпкә, клубларга бирелде. Безнең венский урындыклар мәктәпкә эләккән. Ничектер алар миңа бик якын иде. Мин шул урындыкларны алып кайтмакчы булдым, ләкин барып чыкмады, үземнең сабакташлар, "кулак калдыгы" дип, тотып кыйнадылар. Болай да эленке-салынкы йөргән укучыга шул җитә калды, шуннан мәктәпкә бармадым, чакыручы да булмады. Шулай итеп, IV сыйныфта укып булмады. Кичләрен йә клубта, йә кыш көннәрендә ягылган мунчаларда малайлар белән кич утырып, көндезләрен хуҗалык эше һәм кулга эләккән китапны укып үтеп китте. Клуб дигәнебез Гыйният абзыйның гади бер ызбасы иде. +Бу елларда җыеннар бик күп була торган иде. Әткәй авырганлыктан, җыелышларга да мин йөрим. Шундый җыеннарның берсе истә нык сакланган. Язгы көннәрнең берендә иске мәдрәсә бинасында җыен булды. Сүз колхозлашу турында бара. Әле дә хәтеремдә - өстәл янында кулларын бутый-бутый, бик гайрәтләнеп, кемнәргәдер янап сөйләгәндә, Габитов Җәләлетдин һәм Фәсхетдинов Гыйлаҗларга халык ташланды, аларны кыйнарга җыендылар. Эшнең начарлыгын сизеп, Җәләлетдин белән Гыйлаҗ тәрәзәдән чыгып качтылар. Халык алар артыннан бик шаулашып калды. Ачу-ара кайсыдыр, мине дә якадан эләктереп алып, "кулак токымы" дип чоланга да алып тондырды. Алай эшләргә нигә кирәк булгандыр, белмим. +МӘГЪСУМ ХАРИСОВ +Мин авыртуга түзәм, әмма "кулак калдыгы", "кулак токымы" дигән нахак сүзне күтәрә алмыйм. Минемчә, кулак - явыз ниятле кеше, дәүләткә каршы кеше, кешеләрне юлдан яздыручы, каты күңелле, мәрхәмәтсез кеше. Югыйсә, минемчә, безнең авылда андый явыз ниятле кешеләр юк. Безнең әткәйгә килгәндә исә, ул - бөтенләй юаш, мәрхәмәтле, кешеләргә яхшылык кына эшләргә әзер торучы кеше. Мин моны үземнең әтием булган өчен генә әйтмим, ә авылның бөтен халкы аны уңай яктан гына телгә ала. Менә шул кеше - "кулак", ә малае - "кулак токымы", имеш. "Кулак" дигәннәребезгә ныклабрак күз салсак, алар эш сөючеләр, җир-суны яратучы игенчеләр түгелме соң?! Алар, буш вакытларын юкка сарыф итмичә, төрле һөнәр, эш белән шөгыльләнүчеләр түгелме соң? Кем ярлы? Ялкау ярлы! Кем хәлле? Эш сөюче хәлле! Нигәдер авыл халкы бу елларда бер-беренә бик тә кырыс иде. Шунысын да әйтергә кирәк: авыл халкының ике кесәсендә ике гариза: берсе - колхозга керергә, ә икенчесе - аннан чыгарга. +Фәтхи абый болай сөйли: "Иптәш Сталинның уңышлардан баш әйләнү турындагы хезмәтеннән соң (1930 ел марты) 55 хуҗалык, колхоздан чыгарга гариза язып, ул кәгазьләрне каен тузыннан ясаган түгәрәк подаука әйләнәсенә ябыштырып, кәнсәләргә куялар. Халык кушуы буенча гаризаларны Сәмигуллин Зиннәтулла җыя, подауканы да ул илтә. Түгәрәк подаукага ябыштырылган гаризалар буенча эзләп тап син беренче имза куючы кешене, ягъни башлап йөрүчене?! Шулай эшләргә кайсының башы җиткәндер. Янәсе, башлап кем кул куйганны берәү дә белмәсен. Бик кызык һәм тапкыр! 1931 елны кыш көне авылның таза хәлле крестьяннарыннан саналган Гарифуллин Фәтхлислам, Әхмәтҗанов Харис, Гарифуллин Гатаулла һәм Гыйниятуллин Фарукларны (барысы да безнең нәсел) үз атлары белән Казанга кирпеч заводыннан төзелешләргә кирпеч ташырга җибәрәләр. Алар Сталинның "Уңышлардан баш әйләнү" чыгышын ишетү белән үк авылга кайтып китәләр. "Ташлап кайткан өчен безгә ни була инде", - дип бик курыксалар да, артларыннан чакыру, хәтта кисәтү дә булмады". +Колхоз ничә мәртәбә оешып, ничә мәртәбә тузмасын, 1931 елда инде тәмам ныклап оешты. "Кызыл чәчәк" исемен "Ирек" исеменә алмаштырдылар. Колхоз председателе итеп Габитов Җәләлетдинне, счетовод итеп Галимов Миңгарифны сайладылар. Язгы чәчү оешкан төстә башланып китте. Әткәй дә терелеп кайтып, язгы чәчүгә чыкты. Баштарак җирләр бергә сөрелде. Соңыннан колхоз 3 бригадага бүленде. Язгы чәчүләр беткәч, ындыр табаклары әзерләү, башак, кибәк, инвентарьлар өчен әрбәлекләр әзерләү башланды. Әрбәлеккә читән үрү өчен Каенлык урманыннан чикләвек чыбыгы кисеп ат белән ташыдык һәм читән тоттык, билгеле, олылар белән. +Урак өсте көлтә бәйләүчеләр артыннан башак җыйнап, салам тырнап үтте. Башак җыйнау - авыр эшләрнең берсе. Ул елларны җирдә башак, салам калдыру җинаять санала иде безнең "Ирек" колхозында. Бригадир, агротехник (ул вакытта урта һәм югары белемле агрономнар юк иде әле), колхоз председателе һәрдаим уракчылар янында булып, эш нормасы үтәлешен һәм сыйфатын күзәтәләр иде. Агротехник дигәнебез - авыл хуҗалыгы эшендә тәҗрибәле дип телгә кергән Садыйков Әхмәтша абзый булып, аның кулында метр таягы булыр. Ул һәр уракчының артына төшеп, метр таягын ыргытып җибәрер иде дә, шул урынга квадрат сызып, шул мәйдандагы башакны санар иде. Менә шунда башлана агитация. Кешесенә карап: син "кулак токымы", син "анти", син "хәерче" әле шулай дәүләт планын өзәсеңме, дип, яхшылап "пешерер" иде. Ә яхшы булса, юмарт телен дә жәлләми, "ә син фәлән кызы (малае), әтиеңә (әниеңә) охшагансың, эш белү нәселдән килә шул", дип, бабай-әбиләрне дә искә алып мактый торган иде, мәрхүм. Ул елларны эшнең нормасы, сыйфат билгесе һәм шуңа тиешле эш-хезмәт көне һәр колхозчыга мәгълүм. Эш сыйфатын бозган, эш коралларын сәбәпсез ваткан өчен штраф түләтү дә гадәти күренеш. Шуның өчендер инде - ул вакытта эш нормасын үтәмәү, сыйфат бозулар юк дәрәҗәсендә иде. Яхшы эш өчен җыелышларда мактау, стена газеталарында мактап язу, бүләкләр бирү гадәти күренеш иде. Бригада һәм колхозның гомуми җыелышларында һәр колхоз әгъзасының катнашуы мәҗбүри иде. Җыелышлар бик кызу үтә, тәнкыйть, үзара тәнкыйть лозунгы ул елларны 100 процент белән үтәлә. Ул елларда колхоздан чыгучыларны "анти"лар дип йөрттеләр. "Анти"лар колхозчылардан төрлечә көләләр, мыскыллыйлар, җае 4 Фәтхелислам Гарифуллин - күренекле профессор Вахит Хаков хатыны Хөрриянең, күренекле музыкант +һәм галим Сәйдәш Гарифуллинның әтисе. Венский урындыклар. Килдураз +МӘГЪСУМ ХАРИСОВ да алар җиккән. Сөйләүләренә караганда, "яна торган суны" да (керосин) беренче булып нәселдәш Гафият абзый Сембер каласыннан алып кайткан. "Zinger" маркалы тегү машинасы, ачкычлы-пружиналы "Pariz" сәгатьләре, 20ле, 30лы бронза кысалы асылмалы керосин лампалары, идәнгә җәя торган келәм, фарфор аш һәм чәй сервизлары да безнекеләрдә булган. Бездәге кебек төрле китаплар, белмим, тагын кемдә булды икән? Сәйфетдиннекеләрдән башка тагын Казаннан газеталар алдырып кемнәр укыды икән? Хәзерге күзлектән караганда, һәркем йортында булган гади җиһазлар ул вакытта "кулаклык"ны билгели торган критерий булып саналган. Менә шулар инде "сәйфетдиннекеләр" формасында халык теленә кергән. Халык телендә "сәйфетдиннекеләр" - "әхмәтҗанныкылар" дигән сүз булдыклы, тырыш, уңган, гыйлемле кеше дигәнне аңлаткан. Ләкин безнең нәсел кешеләре никтер Сәйфетдинов фамилиясе белән йөрми. Мин бу турыда әткәйдән сорадым. +- Әгәр бала әтисен хөрмәт итә икән, ул үз фамилиясен әтисе исеменнән алырга тиеш, - диде әткәй. - Әхмәтҗан бабайның әтисе Сәйфетдин, фамилиясе дә шундый, безнең әтиебез Әхмәтҗан, шуңа Әхмәтҗанов булып йөрибез, - дип аңлатты ул. +Колхозлашу елларына кадәр халык телендә хөрмәт белән сөйләнгән берничә фамилия авылның иң булдыксыз ялкаулары тарафыннан - аз эшләп күп йокларга яратучылар тарафыннан - адым саен ләгънәтләнә башлады. Тиешлегә дә, тиешсезгә дә "кулак токымы", "кулак ялчысы", "кулак" кушаматлары хаксызга тагыла башлады. Бигрәк тә бу сүзләрне авыл түрәләре кулланырга яраталар. Шуннан туеп булса кирәк, әткәй мине укытып начальник итмәкче. Шуның өстенә әнкәйнең энесе Тәүфикъ абый: +- Мәгъсум, укы, зур түрә бул, хәзерге начальникларны кулыңда биетерлек бул! - дип, мине укырга кыстый иде. Ул вакыттагы түрәләрнең әйткән һәрбер сүзе закон. Ләкин, ләкин һәр түрәнең әйткән сүзендә законлылык белән законсызлык янәшә йөри иде. Кайбер түрәләрнең законсызлыгы, башбаштаклыгы авыл халкы арасында ризасызлык тудыра. Менә шул гаделсезлеккә каршы нәфрәт йөзеннән булса кирәк, әткәй дә, Тәүфикъ абый да мине укытып, гаделлек һәм дөреслекне яклаучы итмәкчеләр иде булса кирәк. Алга китеп булса да шуны әйтим: мин югары белем алуга ирешсәм дә, кечкенә генә чинлы начальник та була алмадым. Дөресрәге, булырга теләмәдем, чөнки кешегә эш кушарга, боерырга яратмыйм, һәр эшне үзем белергә, хәлдән килгәнчә җиренә җиткереп үзем эшләргә тырышам, шуннан үземә ләззәт табам. +1930 елның көзендә әткәй Сария белән мине Казан мәктәпләренең берәрсенә укырга бирергә алып китте. Ике көн эзләсәк тә, без Бохараевны таба алмадык. Тагын ниндидер мәктәпкә кердек, ләкин соңга калган булып чыктык ("Совет" гостиницасы каршындагы мех берләшмәсе техникумы иде бугай), безне анда да укырга алмадылар. Без кире авылга кайтып киттек. +Килдураз мәктәбенә укырга җәяү йөрдек, көннәр суытып, карлар ява башлагач, Хәйрулла бабайларга фатирга кердек. Без анда өчәү - мин, Шиһапов Риза һәм Ханов Рафикъ тордык. Шимбә көнне ат белән авылдан килеп алалар, ә дүшәмбе көнне янә китереп куялар. Иртә һәм кичен өйдән алып килгән азыкларны ашыйбыз, ә төш вакытында мәктәп ашханәсенә йөрибез. Ашханәдә ашау бушлай. Тамак тук, өс бөтен. Өс бөтен дигәннән, мин шушы елларда нәрсә киеп йөри идем икән?! Көз көннәрендә аякта күн итек, кыш көне киез итек, җәй көне сандал. Башта нәрсә? Җәй көне кәләпүш белән панама. Панаманы - материядән сырып тегелгән эшләпәне - әнкәй бик матур итеп тегә торган иде. Рәешкә генә - кепка. Ул вакытларда кепканы читкә китеп эшләп кайткан егетләр һәм солдатка карала торган егетләрнең кайберләре генә кия иде. Мин ничек кепкалы булдым?! Әткәй больницада авырып ятканда, тегелеп бетмәгән аяк киемнәрен тегеп бетереп, Буа базарында аларны сатып, кулга акча төшергәч, күптән кияргә кызыгып йөргән кепканы сатып алырга мөмкинлек туды. Иске материядән Күзби татары теккән шакмаклы кепканы алу белән үк башка кимәдем, аны, өйдәгеләрдән яшереп, лапаста гына тотып, кич белән урамга чыкканда гына кия идем. Болай озак яшереп йөреп булмады, кепка киеп "урыс" булуымны беренче мәртәбә апа күреп, әнкәйгә әйтте. Әнкәйнең әрләмәячәген мин алдан белә идем. Тик әнкәй алдында оялмыйча урыс малае кебек кепка киеп йөрергә үзем ояла идем. Билгеле, әнкәй белгән әйберне әткәй дә белгәндер, ул бу турыда больницадан кайтып, байтак вакытлар үткәч тә әйтмәде. Әткәй алдында кепка киюем кайчан булгандыр, анысын хәтерләмим. Эре шакмаклы, зур козырёклы кепканы, кепка кияргә кызыгып та үзләре кия алмаган иптәшләрем миңа бик килешә дип әйтә торганнар иде. Үзләре дә киеп карыйлар да: "Эх, минем дә булса", - дип куялар. Өстемдәге күлмәк, костюм, чалбарны әнкәй тегә торган иде. Кул белән тегелгән түгел, билгеле, машина белән тегә иде. Кыш көне өстә Прул (Фролово) авылы урыслары иләгән сарык тиресеннән Буа тегүчеләре теккән сары дуплы тун. Башта эче дә, колакчыннары да бәрән тиресеннән тегелгән колакчын бүрек. Өс-баш киеменең фабрикада тегелгәне эләкмәде әле безгә ул елларны. +Килдураз мәктәбендә укыту тәртибе авыл мәктәбендә укытудан бөтенләй башка. Бүлмәләр күп, бишәү, биек, якты, иркен, коридоры да бар. Фәннәр кабинет системасында укытыла. Безгә математиканы Шихмуратов Касыйм абый укыта. (Бәлки, Шаһиморатовтыр.) Урта буйлы, саргылт чәчен артка тарап, күперенке кесәле яшел гимнастёркасын бил каешы белән буып, галифе чалбар белән күн итек киеп йөри иде. Мишәр акценты белән бастырып сөйли. Дәресне җиренә җиткереп аңлата, укучылар белән класс тактасында күп эшли, белмәгән өчен ачуланмый, киресенчә, көлә генә торган иде. Без аның дәресенә, кабинетына шатланып бара идек. Физиканы Мәхмүтов Нәфикъ абый укытып, физика бүлмәсендәге бер шкаф эченә сыеп беткән приборларның күплегенә, ара-тирә ясалган тәҗрибәсенә хәйран кала идек. Иң зур бүлмә биология бүлмәсе булып, биологияне Мәннан Сафин абый, ә соңгы елларны Галиев Гариф абый укытты. Химия дә шушы биология кабинетында укытыла. Ул елларда мәктәп программасында авыл хуҗалыгы фәне дә кертелә иде. Ул фәнне Галиев Гариф укытты. Заманы өчен бик кирәкле булган ул фән. Ана теле белән рус теле бер кабинетта булып, ана теле һәм әдәбияттан Шихмуратова Гөлсем апа, ә рус теле һәм әдәбиятыннан Егорова Анна Ивановна укыта иде. +Без башка фәннәрдән ярыйсы гына, төпле генә белем алсак та, татар малайларының бәхетсезлегенә каршы, рус теле һәм әдәбиятыннан рәтле белем ала алмадык. Укытучыбызның сәламәтлеге начар булганлыктан, бер көн укытса - ике көн авырый, бер атна укытса - бер ай укытмый. Кыскача гына әйткәндә, без рус теле һәм әдәбиятын укымадык дисәк тә ярый. Бишенче класс укучыларының уку дәрәҗәләре дә бик чуар иде. Унбер авылдан җыелган укучыны кемнәр генә, нинди белемле кешеләр генә укытмаган?! Бигрәк тә рус телен белүче укытучылар аз булган. Мин Килдураз мәктәбенә барганда, "хорошо" белән "плохо" сүзләренең мәгънәсен генә белгәнмен. Әле белсәм?! Ул да онытылган! Уку елы тәмамланганда, укучыларның белем дәрәҗәләре шактый тигезләште - җайга салынды. Мин дә һәр предметтан "4" һәм "5" билгеләренә өлгереп барам. Өйгә бирелгән язма эшләрне яхшы гына аңлап, үзлегемнән эшлим. Гуманитар фәннәрдән дәрескә хәзерләнмәдем дисәм дә ялгыш булмас. Сәбәбе шул: без кайсы гына предметны укып, кабинет ишегеннән чыгуга, миннән бер класска алда укып баручы Галәветдинов Тәлгать: +- Бүген тарихтан (география, ана теле һ.б.) нәрсә укыдың, йә сөйләп бир?! - дип, миннән имтихан ала. +- Без бүген тарих дәресеннән фәлән тема үттек... - дип, мин сөйләп китәм. +- Юк, юк, дөрес түгел, менә болай ул, - дип, минем ялгышларымны төзәтә, дөрес сөйләсәм, мактап, телдән генә билге куеп китә. Аның шулай сөйләтүе мине дәрестә дикъкать белән тыңлап утырырга мәҗбүр итә, дәрес материалын укытучыга сөйләп бирү өчен репетиция сыман бер нәрсә була иде. +Дәрескә һәм дәрестән чыгарга звонокны мәктәп күләмендә дежур торучы укучылар бирә. Учительскаяның ишегенә дәрес башлану, тәнәфесләр, дәрес бетү расписаниесе ябыштырылган. Ә вакытны белү өчен ишек каршындагы стенага Парижда эшләнгән пружиналы сәгать эленгән. Кайчак звонок бирү вакытын дежурларга укытучылар әйтә. Алар дәрестә булганда, дежурлар үзләре звонок бирә. Үзләре генә хуҗа булып калганда, бигрәк тә ир малайлар, кайбер дәресләр 5-10 минутка кыскарып та китә: укытучылар күрмәгәндә генә сәгатьне алга уздырып куялар. Кайбер батыррак дежурныйлар 15 минутка кадәр дәресне кыскарттылар. Укытучылар хәйләне сизделәр. Биология укытучысы Мостафин Мәннан абый өйләреннән кыңгыраулы будильник алып килеп үз кабинетына куйды. Аның уенда хәзер дәрес бирү генә түгел, ә дежурларның +МӘГЪСУМ ХАРИСОВ звонокны вакытында бирү-бирмәвен күзәтү. Биология дәресенең тәме китте, ә шаян балалар өчен ул "кызык" дәрескә әйләнде. Гадәттә, биология дәресе мондыйрак тәртиптә бара. Кабинетка кереп утырасың, укытучы исемлек буенча укучыларны барлый, өйгә бирелгән теманың эчтәлеген сөйләтә, яңа теманың исемен әйтеп, дәреслектән укучыларның утыру тәртибе белән абзацлап укыта һәм эчтәлеген сөйләтә. Дәрес бирүнең укытучы өчен иң "кульминацион" ноктасы дәреснең соңгы минуты була. Укытучыбыз өстәл янына утырып, будильникны алдынарак тартып куя да, ике кулы белән иягенә таянып, күз керфеген дә селкетмичә, сәгать телләренә төбәлә. Бу вакытларда ул кайсы укучының кайдан нәрсә укуын да, нәрсә турында сөйләвен дә ишетми, нишләвен дә күрми кебек тоела иде безгә. Шулай булгандыр да, малайларның шаяруына, кызларның чыркылдашуына ул бер дә әһәмият бирми иде бу минутларда. +Тагын шунысы истә калган: ул елларда һәр укучы класстан класска күчкәндә, яз көне имтихан тота иде. Язгы имтиханнарга Буадан РОНО инспекторы Салихов Газиз килде. Ул экзаменга кергәч, бик озак утыра алмый, йокымсырап китә, укучыларның ничек җавап бирүләрен ишетми кебек, чөнки кулындагы блокноты яки карандашы идәнгә төшкәч кенә сискәнеп уяна. Без аны йокысыннан "айнытырга" уйладык. Авыл хуҗалыгы фәне буенча Галиев Гариф абыйга имтихан тотканда, инспектор утырасы урындыкка, аскы ягыннан өскә таба очлы башын чыгарып булавка беркетеп, урындыкны укытучы өстәле яныннан читкәрәк алып, нәкъ инспектор утырыр урынга куйдык. Звонок буласын түземсезлек белән көтәбез. Звонок булды, укытучыбыз Гариф абый, аның артыннан инспектор керде. Исәнләшү тәмамланды. Ниһаять, инспекторның урындыкка утыруы булды, яшен тизлеге белән сикереп тә торды. Китте класста көлешү. Урындыкны әйләндереп карасалар, ни күрсеннәр, булавка беркетелгән. Гариф абый, билендә тормаган чалбарын ике кулы белән әледән-әле күтәреп (бу аның гадәте иде), ишекле-түрле йөреп, безне әрләде, бу хәлне директорга әйтеп, имтиханнан соң тикшереп, гаеплеләргә каты чара күреләчәген әйтеп кисәтте. Ни хикмәттер, инспекторыбыз бер сүз дә дәшмәде. Соңгы нәтиҗәсе шул булды: ул имтихан вакытларында башка йокламады. Ә безгә нәрсә булды?! Берни дә булмады. Бу турыда башка укытучылар да ләм-мим. Үземнең укытучылык практикамнан чыгып хәзер шуны әйтәм: Гариф абый да, инспектор да башкалар алдында хур буласылары килмәгәнлектән, бу вакыйганы беркемгә дә сөйләмәгән булса кирәк. Мин, инде укытучы буларак, үткәндәге бу эшкә катнашуыма бик үкенәм. +Алтынчы класста укыганда, Килдуразга килеп укучы Казма, Өчмунча, Черкен малайлары мәктәп торагында яшәдек. Торак дигәнебез раскулачить ителгән Насыйбулла йорты иде. Уртада салкын чоланлы ике өй, ярты өлеше салам түбәле каралты, артта кара мунча, лапаста ягу өчен утын һәм кизәк кирпече. Тулай торакны мәктәп җыештыручылары җыештырса да, тәртип, чисталык саклау өчен дежурлар билгеләнә. Дежурлар идән сиберә, эчү һәм юыну өчен коедан су алып керә, тәртип саклый һ.б. Торакның эчке күренеше: голландка мич, йоклау өчен кулдан ясалган крестик ботлы койкалар, уртада дәрес хәзерләү өчен такта өстәл, берничә табуретка, мич артында юыну өчен кружка белән ике чиләк. Матчага эленгән 10лы керосин лампасы. Бүлмәбез бик гади - буяласы, ватыласы, югаласылардан куркасы юк. Тулай торакта отбойдан соң бик җанлы була иде. Ут сүнгәч, мендәр белән сугышмы, өстенә ябынган юрганын тартып алу, мендәрен яшерү кебек шаянлыклар башлана. Алданрак йоклап киткән укучыларның, аякларын койка ботына бәйләп, өсләренә салкын су сибүме - берсе дә калмый иде. Шук булсак та, зыян-зарәт китермәдек, бер-беребезне кыерсытмадык, тәмәке тарту, авызга хәмер алу кебек гадәтләргә өйрәнмәдек. Урлашмадык, гадел булдык. Югарыда санап киткән гадәтләрне башка укучыларда да күрмәдек. Ул заманда урлашу, тәмәке тарту, авызга хәмер алу зурлар өчен дә бик зур гаеп эш санала иде. Салкын кыш көнендә ялан аяк, ялан өс, ялан баш урам як ачык тәрәзәдән чыгып мәктәпкә кадәр чабышу кебек спорт ярышы белән дә шөгыльләнә идек. Бер көнне мичкә күп ягылып, өй бик кызып киткәнлектән, өскә дә ябынмыйча, күлмәкчән йоклап киткәнбез, ә тәрәзә ачык калган. Күпләргә салкын тиде, шул җөмләдән, мин дә укырга бармыйча, ике атнадан артык өйдә авырып яттым. +Дүртенче класста укулар күңелле, җиңел, яхшы гына үтте. Укуның күңеллелеге Бер кыз учыма хат салды. Буа шәһәре +МӘГЪСУМ ХАРИСОВ Ләкин запискамы, хатмы - күңел аның Хәдичәнең үзеннән булуын тели. Юлда иптәшләр белән сөйләшүдән калдым, шаярулар онытылды, чөнки кул буш түгел, йомарланган учны ачасы килми, ачсаң, бер серле нәрсә очып китәр кебек. Нинди сихри көч шулай итте икән?! Авылыбызга җитәрәк, сәбәп табып, мин авылдашлардан аерылып калдым. Кәгазьне ачсам - хат. Мәхәббәт хаты. Хатның соңына Б.Х.Х. хәрефләре генә куелган. Димәк, хат Хәдичәнең үзеннән. Күзенә туры карасаң да, оялуыннан бите комач кебек кызарып китә торган оялчан кыз үзенең мәхәббәт хатын, үз кулы белән, ничек батырчылык итеп, миңа бирде икән?! Уйлап карасаң, яшьлек хисе һәрнәрсәдән дә өстен, бернинди оялу, чикләүләрне белми икән ләбаса! Тәнәфесләрдә уйнаганда, Хәдичәнең һәрчак минем яныма эләгергә тырышуының сәбәбен бүген аңладым. Менә мин дә егет булып җитешкәнмен. Ләкин үкенеп тә куйдым - егет булып та үзем кызларга хат яза алмавыма. Кыз үзе яза бит! Бу - батырлык, кыюлык түгелме?! +Мин җавап хаты язарга утырдым. Утыруын утырдым, тик яза гына алмадым. Тел очында сүзләр күп кебек. Яза башлагач, каядыр китеп югалалар, язылганнары ятышлы түгел, матур җөмлә төзеп булмый. Дүшәмбе көнне укырга баргач, Камәр мулла малае Тәлхадан апасы Кәшифәнең истәлек дәфтәрен биреп торуын үтендем. Мин ул дәфтәрне кулга төшереп, җырлар белән беррәттән, берничә төрле хат башламы да бар икәнен укып белгән идем, ләкин күчереп алмаган идем. Тәлха дус тыңлады, апасының дәфтәрен кулга төшереп, миңа бирде. Мин инде, уку белән генә чикләнмәдем, бик ошаган хат башларын, мәхәббәт җырларын күчереп тә алдым. Истәлек дәфтәре үрнәгендә Хәдичәгә хатлар яудыра башладым. Китте күреп сөйләшүләр, яшерен очрашулар... Менә шул кызны юксына идем мин быелгы уку елында. Менә шул кыз минем йөрәкне җилкендерә иде. +Яңгырлы көн булгангамы, башка сәбәп булганмы, сентябрьнең ахыргы атналарының шимбәсендә Шәрифуллин Гарифҗан (Коштавылыныкы, әнкәй белән бертуган Әһлулла абый малае) бездә кич кунып калды. Ул Буа ветеринария техникумының икенче курсында укый иде. Ул үзләре техникумында беренче курска укучылар җитмәвен, 7 еллык белеме булганнарны әле дә укырга кабул итүләрен сөйләп, миңа шунда укырга барырга тәкъдим ясады. Килдуразга укырга баргач, үткән ел веттехникумга кергән Афзалов Таһирны да күреп сөйләштем. Ул да мине шунда укырга китәргә димли. Мин хәзер күңелем белән ветеринария техникумы укучысы. Ә башымда борчулы уйлар: "Әгәр мин, җиденче классны ташлап, веттехникумга китеп, укырга керә алсам - бик әйбәт, ә керә алмасам нишләргә, яңадан кайтып, оялмыйча җиденче класска ничек кереп утырырга?! Миңа классташларым һәм укытучылар ни диячәк?!" Менә шундый уй мине бик тә куркыта иде. "Тәвәккәлләгән - таш ярган", диләр. Миңа да тәвәккәлләргә! Бу турыда өйдәгеләргә дә әйтеп карадым. +- Хәлеңнән килсә, хәер-фатыйха, - ди әткәй. +- Укысаң, хур булмассың! - ди әнкәй дә. +- Мин, Ходайга тапшырып, тәвәккәллим, - дим өйдәгеләргә. Әгәр дә укырга керә алсам, дөресрәге, веттехникумга кабул итсәләр, тырышып укуыма үземне ышандыра алам. Күңел Буага омтыла, ашкына. +Мин иртәгесен үк китә алмадым әле, үземә иптәшләр эзләдем. Минем белән җиденче класста укучы Сәгъдиев Ризатдин белән Ханов Рафикъны үзем белән китәргә күндердем. Янәсе, уңсак та - бергә, хур булсак та - бергә! +Буада таш мәчет бинасына урнашкан веттехникумны табуы читен булмады. Гарифҗан безнең турыда учительскаяга кереп сөйләште. Аңа безне укырга алачакларын хәбәр итеп, хәтта кайсы класска кереп утырырга тиешлегебезне дә әйткәннәр. Без бик шат булдык. Без - укучы. Бүгенге күзлектән карасаң, әкияттәге кебек. Без - соңарып керүчеләр - 20дән артык булып чыктык. Бездән имтихан да алачаклар, имеш. Ләкин нигәдер бу эшне ашыктырмыйлар. Безне куркытып качырмаска исәпләре. Ул заманда укучылар кадерле булган. Без укырга кергәндә, техникум директоры Гыйльфанов Сәлах Казанга класслар комплектованиесе белән киткән булып чыкты. 4-5 көн укыганнан соң, директор Казаннан кайтты, ләкин безнең кебек соңлап килүчеләр өчен күңелсез хәбәр алып кайтты. "Тулы булган ике группаны укытырга, ә тулы булмаган беренче курс группасын таратырга", дигән күрсәтмә алып кайткан. Безне тараттылар. Бу хәл минем өчен үлем белән бер иде ул минутларда. Гарифҗан да бик кайгырды, әлбәттә, УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА чөнки җиденче класстан кузгатучы, укуны ташлатучы - ул. Без мәктәптән "куылгач" та елап, авылга кайтып китмичә, этләнеп, техникум торагында кундык әле. +Гарифҗан икенче курс студенты булганлыктан, Буа хәлләрен яхшы белә. "Имеш, үткән елны гына ачылган мәктәпкәчә тәрбия училищесына укучылар туплау дәвам итә", дигән яңа хәбәрне дә ул әйтте. Училище хәзерге Вахитов исемендәге урта мәктәп бинасына урнашкан, ә урта мәктәп үзенең торак бинасына күчерелгән. Бүгенгедәй хәтеремдә: беренче мәртәбә училище ишеген курка-курка гына ачып керүем, кечкенә генә коридорны үткәч тә, уң яктагы "Учительская" дигән язулы ишекне ачуым, анда зифа буйлы бер матур татар апасы белән сөйләшүем. Ул бик әйбәт, киң күңелле апа булып, укырга керүне сорап үтенеч язарга кирәклеген әйтте. Чыккач та хәл-әхвәлне Ризатдин белән Рафикъка сөйләп бирдем. Алар да училищега укырга керергә риза булдылар. Мәктәп каршындагы алма бакчасы коймасына блокнот куеп, училищега укырга алуны сорап, карандаш белән гариза яздым. Рафикъ белән Ризатдин да, минекеннән күчереп, гаризаларын яздылар. "Учительская"га өчәүләп кердек. Әлеге матур апа безне бик ягымлы каршы алды, гаризаларыбызны карады, гаҗәпкә каршы бер сүз дә әйтмәде. Дөресен әйткәндә, мин ул гаризаны ни формада язганмын - бүген дә һич күз алдына китерә алмыйм. Ул гариза юридик документ булудан ерак торгандыр, бәлкем. Без мәктәп коридорында дәрестән чыгарга звонок бирүне көтеп тордык. Шаушулы тәнәфес тә бетте. Звоноктан соң әлеге матур апабыз: "Укырга килүегез бик әйбәт булган, акыллыларым, уку - яхшы эш", - дип, безне биология бүлмәсенә ияртеп алып кереп, буш урыннарга утыртты да: +- Сезнең группа шушы укучылар белән, шәт, тулыр инде?! - дип, укытучыга калдырып чыкты. +Матур апа! Ул минем әле дә хәтеремдә. Ул мәктәпнең завучы икән. Бахтизина Гөлсем апа. Әкиятләрдә генә сөйләнә торган нечкә бил, озын буй, кара туткыл йөзгә сызып куйган яңа туган айдай кара каш. Җилкәсенә тияр-тимәс итеп киселгән кара бөдрә чәч, күк зәңгәрлеге төсендәге озын итәк белән кофта, шактый ачык кофта изүе астында ак блузка, муенына салынган ефәк шарф-яулык, очлы борынлы, биек үкчәле, шактый озын кунычлы ботинка киеп салмак кына атлап йөрүләре, башны аз гына иеп, елмаеп кына исәнләшүләре аны шулай матур итә иде бугай. Без аның дәресебезгә керүен түземсезлек белән көтеп ала идек тә һәрбер хәрәкәтен күзәтә, һәр сүзен йотлыгып тыңлый идек. Аны тыңламый мөмкин түгел, аның саф татар телендә үзенә генә хас матур яңгыравыклы тавыш белән бер дә көчәнмичә, тигез генә сөйләмен бүләрмен, йөзенең матурлыгын бозармын, кәефен җибәреп, дәресен өзәрмен дип, дәрестә артык хәрәкәт ясарга, төчкерергә-йөткерергә дә ояла идем. Минем "хурлыкка" калуымның иң соңгы минутында кулымнан җитәкләп класска кертеп утыртучы гүзәл апамны, белем алуга ачкыч бирүче изге апамны гомерем буе онытмадым, һәм мин аңа бүгенге көнне дә зур ихтирамымны белдереп, рәхмәтемне әйтәм. +Бахтизина Гөлсем апа һәм Хөсәенов Галимҗан абыйны (Кырлаңгы авылыннан) икенче курста күрмәдек. Алар Казанга китеп барганнар. Классташларга күз салам: күпчелеге кызлар, ир балалар анда-санда гына. Партадашым Купцов Иван дигәне керәшен малае булып чыкты. Бик кызык: без сентябрьдә - Килдураз мәктәбенең җиденче класс укучысы, октябрьдә - веттехникум студенты һәм, ниһаять, педучилище укучысы булдык. Әкияттәгечә. Бу хәлне шулай дими мөмкин түгел. Атна-ун көн үткәч, безгә училищега керү имтиханнары тапшырырга куштылар. Имтиханнарны дәрестән соң тапшырдык. Беренче имтихан математикадан булып, 4 гамәлле күнегүләр һәм 1-2 мәсьәлә чиштек, ана теленнән диктант яздык, тарихтан телдән сорау алдылар - болар барысы да уңышлы. Иң соңыннан рус теленнән диктант яздык. Рус теле укытучыбыз Ченохов Аркадий Акакиевич безнең кызыл белән чуарланган язмаларыбызны яңадан күчертеп яздырды. Кабат язып, кабат тикшергәннән соң да, кызыл белән төзәткәннәр күренә иде әле. Килдураз мәктәбендә русча укымавыбызның җимеше иде бу. Ниһаять, без - училище укучылары. Училищеда укучылар җитешмәү безнең бәхеткә булып чыкты. Бу елларда партиябезнең: "Барын да кадрлар хәл итә" дигән лозунгын тормышка ашыру өчен кадрлар әзерләүгә зур әһәмият бирелгән. Кадрлар шулай ашыгычлык белән әзерләнгән, чөнки вакыт шулай таләп иткән. +Без яңадан дәрескә йөри башладык. Бу арада училищеның тулай торагына да +МӘГЪСУМ ХАРИСОВ урнаштык. Яңа укучылардан 3-4 көн дәрес сорамадылар. Менә "искерә" дә башладык - ара-тирә сораштырырга тотындылар. Физика дәресе. Укытучыбыз Зөлкарнәев Габделхәй агай 60 яшь чамасында булып, үтә ябык бер кеше иде. Ак ялтыравык башлы, маңгае шуңа биек күренгәндер инде. Ул, күзлеген арттан бәйләп, әле каш өстенә, әле күзенә куеп, әле борын уртасына төшереп, пыяласы аша да, пыяла өстеннән дә карап, әле кулындагы планына, әле укучыларга күз салып, аяк өсли йөргән хәлдә, лекция укыр иде. Озын кара толстовкасын биленә кысып бәйләп, тар балаклы чалбары, очлы борынлы штиблеты аңа үзенә бер кызык кыяфәт бирә. Ул, бер көнне дәрескә кереп, журнал буенча укучыларны барлады да, күзлеге өстеннән укучыларга карап: +- Ягез, егетләр, кызлар! Инде сорашып карыйк, сез сөйләрсез, мин тыңлармын, - дип, яңадан журналга текәлде һәм: - Нәрсә ул физика фәне, ул нәрсәне өйрәнә? - дип сорау да бирде. +Фамилияләре әйтелгән ике-өч укучы, торып бассалар да, лекция дәфтәрләрен куллары белән актарып, аска карап торудан узмадылар. Журнал буенча шуышучы кул туктап калды. +- Купцов Иван! Сез җавап бирерсез, бәлки... +- Физика ул, - дип, бераз пауза ясаганнан соң, - физика - ат ул, атны өйрәнә, - дип җавап та бирде. Безнең белән бергә укытучыбыз да көлде. Электр энергиясен ат җегәрлеге көче белән чагыштырып өйрәнгәнгә, авыл малаеның хәтеренә "ат" сүзе тирән сеңеп калган, күрәсең. +Химия дәресе дә үткәннәрне кабатлау белән башланды. Химия укытучысы урта яшьләрдә булып, хәрәкәтчән генә кеше икән. Ул өстәл артына утырырга яратмый, өстәл өстенә утырырга ярата булып чыкты. Уртача буйлы, озынчарак йөзле, туры борынлы, зур авызлы, җор сүз сөйләргә иренмәүче кеше икән. Һәрвакыт авызын ерып, көлемсерәп тора. Шуңа күрәдер аның авызы гадәтидән зуррак булып күренә. Ни өчен көлемсерәп торуының да сәбәбен беләбез кебек. Авызын ерып көлгәндә, аның авызыннан ике алтын теше күренеп тора, шул тешләрен күрсәтер өчен елмая кебек тоела безгә. Укытучыбыз сорый. Кайберәүләребез аз-маз җавап та бирә. Укучыларның җавапларыннан укытучыбыз канәгать түгел. +Барлык дикъкатемне туплап, "миннән генә сорамаса ярар иде", дип, Купцов алдындагы ачылган дәреслекне укый бирәм. Купцов та шул биттән сорауга җавап эзли булса кирәк. +Укытучыбыз: +- Сез ялындырасыз, әнә "яңа" укучылар сөйлибез дип торалар, - дип әйтүгә, ничектер мин китаптан аерылып аңа карасам, безнең күзләр очрашмасынмы укытучыныкы белән, һәм: +- Егетем, син яңа әле... Фамилияң?.. Бәлкем, син сөйләрсең, - диюгә, торып бастым да, тәвәккәлләп: +- Бу темада матдәләрнең фәлән үзлеге фәлән галим тарафыннан... - дип ике-өч җөмлә әйтүгә: "Булды, булды, молодец, әйбәт кенә түгел, бик һәйбәт, отлично", - дип, журналга да язылмаган, язылачак фамилиям турына "отлично" билгесен куймасынмы?! Бу минем училищеда беренче "5"ле билгесе булды. Шул "5"ле, белем дәрәҗәмә карап куелмаганын яхшы аңлаган хәлдә, мине намус белән тырышып укырга мәҗбүр итте. Йә, уйлап кара, беренче "5"ледән соң ничек итеп "2"легә җавап бирергә?! Бу укытучының педагогик тактлыгы, педагогик сизгерлеге, укучыларына мораль, психологик тәэсир итүе өчен куелганлыгын үзем укытучы булып эшли башлагач кына чын-чыннан аңладым. Күбрәк булсын иде мәктәпләрдә шундый сизгер педагогик тактлы укытучылар! "5"ле билгесенең йогынтысы миңа зур булды. Беренчедән, укучылар алдында минем дәрәҗәмне күтәрде, икенчедән, оятка калмас өчен, алдагы дәресләргә яхшы әзерләнеп йөрергә мәҗбүр булдым. +Без училище тулай торагының аскы катында яшәдек. Укулар бертөрле җайга салынгач, уңга-сулга карарга, күңел ачарга да вакыт кала башлады. Училищеда Буа районы укучыларыннан тыш Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле, Тархан, хәтта Чуваш АССР авылларыннан да укучылар бар. Училищеның үз хуҗалыгы булып, чәчүлек җире, 2-3 аты, 5-6 сыеры, берничә баш дуңгызы, хәтта автомашинасы да бар иде. УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА Укучыларны училище ашханәсендә өч мәртәбә ашаталар. Ерактан килеп укучылар шунда ашау белән канәгатьләнергә мәҗбүр. Без - якынраклар - өйдән өстәмә азыктөлек тә алып килгәлибез. Ашханәдә ашауны бушлай дип әйтеп булмый. Дөресрәге, безгә ул вакытта стипендия биреп, шул стипендиядән ашау-эчү һәм торак өчен тиешлесен тотып, калганын ведомость төзеп, кулыбызга бирәләр иде. Хәтерем ялгышмаса, стипендия 30 сум булсын, ашау-эчүдән, торак өчен тотудан соң да кулга 5-7 сум (төрле айда төрлечә) ала идек. 5-7 сум акчага кайбер укучылар кием-салым алса, кайберләре шәһәр ашханәсендә яки ресторанында тамак туйдыралар. +Ул заманнарда күргәзмә агитациягә бик зур әһәмият бирәләр иде. Һәр кибет, һәр учреждение үз бинасының тышкы ягын һәм эчен шул заман лозунглары белән бизи. Ул вакытта ситсы, сатин бик кадерле булганлыктан, лозунгларны төрле кәгазьләргә, таба алганнары обой кәгазенә язалар яки яздыралар. Лозунгны матур итеп язучылар бик аз. Безнең училищеда укучы Купцов Иванның кулы "алтын" булганлыктан, ул төрле оешмалардан бәйрәм алды лозунглары язу өчен күп кенә эш-заказ алып кайта. Әмма үз заказын вакытында өлгертә алмаганлыктан үзенә ярдәмгә безне дә эшкә куша - лозунг яздыра, шуның өчен безгә дә алган акчасыннан өлеш чыгара. Менә шулай булыша торгач, мин дә лозунгларны ярыйсы гына яза башладым һәм, үзем дә төрле оешмалардан заказлар алып, азмы-күпме акча эшләдем. Әйе, акча эшләдем. Стипендиядән калган, эшләп тапкан акчага Мәскәүдән кайткан Афзалов Шакирҗан абыйдан костюм һәм универмагтан чалбар, майка сатып алдым. Костюм простой булса да, үземә килешле генә күренә кебек иде (бераз зуррак булса да). Ул минем беренче мәртәбә фабрикада тегелгән өс киеме киюем булгандыр. Шул ук елны әткәй Казаннан миңа зәңгәр төстәге йон материя тышлы, ясалма каракүл якалы, арттагы хлястигында 4 төймәле, 4 кесәле, ул заманча әйтсәк, "москвичка" сатып алып кайтты. Бу да минем беренче мәртәбә фабрикада тегелгән тышкы өс киеме иде. Аякта - Килдураз мәктәбе бүләкләгән ботинка. Башта полякча теккән, өскә күтәрелеп куела торган ярым колакчынлы, зур козырёклы һәм күн пряжкалы бүрек. Кемдә бар мондый бүрек? Кемдә бар мондый кием?! Мондый киемгә кем генә сокланып карамас?! Ир балаларның гына түгел, кызларның да мондый киемнәргә күзләре елтырый иде, әлбәттә. Кыскасы, Буада укыганда тамак тук (авыл якын, өйдән ашарга ярдәм итеп торганлыктан), өс-баш бөтен булды. Яхшы уку өчен бөтен мөмкинлек бар иде. Ләкин шулай да, яхшы укысам да, отличник була алмадым, чөнки рус теле серләренә төшенеп булмады, яшьтән үк рус телен укымау, белмәү бик нык комачаулады. +Шулай укып йөри торгач, кышкы каникул да якынлашты, сынаулар башланды, безгә ярты еллыкка билгеләр чыгара башладылар. Аның нәтиҗәләре кайбер укучылар өчен бик аяныч булды. Күпчелек фәннән өлгерә алмаганлыктан, авылдашым Ханов Рафикъ (ул колакка да бераз каты иде) укуын ташлады. Казмадан без Шиһапов Ризатдин белән икәү генә калдык. Аның да укуы бик чамалы иде, мин аңа укуда бик нык ярдәм иттем. Педучилищега укырга йөрүнең беренче көннәреннән "А" классында укучы Бикмиева Хәдичәнең дә йомшак укуын миңа җиткереп торалар, минем аның начар укуына гарьләнгәнемне белеп, хәтта үртиләр дә иде. Беренче ярты елдан соң ул да укуын ташлады. Авылдаш һәм дуслардан аерылу ямансу булды, ләкин яңа дуслар барлыкка килде. Безнең училищеның бер үзенчәлеге - ир укучыларның азчылык булып, кызларның күпчелек булуында. Бу хәл егетләрнең дәрәҗәсен бермә-бер күтәрә. Иясез кызлар, кайсына барып сүз кушсаң да, кире кагудан бигрәк, үзләре дуслашутанышу ягын карыйлар. Шундый мөмкинлек булганда, әлбәттә, үзеңә ошаганы белән дуслашырга тырышасың инде. +Училищеда укуның беренче елында мин, кызыгып, башкалардан күреп, 11 сумга "Пионер" фотоаппараты сатып алдым. Менә шуның белән мавыгып, хәтта дәресләр дә калдыргаладым. Чак кына күңелсез хәл дә булмый калды. Аерым урын-бүлмә булмаганлыктан, койканы одеаллар белән каплап, керосин лампасын кызыл кәгазьгә урап, койка астында плёнка проявить итә идек. Бервакыт пыяла кызып - кәгазьгә, ә кәгазьдән матраска ут элгән. Чак кына янгын чыкмады. Шуннан соң мин кабат кулыма фотоаппарат алмадым, бөтенләйгә ташладым. +Училищеның икенче курсында укыганда, математика, рәсем, ана теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбиятыннан яңа укытучылар килде. Шулар арасыннан миңа иң ошаганы +МӘГЪСУМ ХАРИСОВ рәсем укытучысы Мифтахов абый булып, аның дәресләрен чын күңелдән бирелеп тыңлый һәм ул кушканча рәсем ясарга тырыша идем. Ул үзе мәктәп коридорына Сталин, Ворошилов портретларын полотнога майлы буяулар белән ясады. Рәсем бүлмәсенең стенасына зур гына күләмле пейзаж да ясады. Рәсем бүлмәсе һәм спортзал бергә иде. Без аның эшен дәрестән буш вакытларда бик дикъкать белән күзәтә идек, үзебез дә сызгалый, буйый идек. Ләкин бу бәхет озакка бармады, уку елының ахырында аны Кызыл Армия сафларына алдылар, без рәсем укытучысыз калдык. Ана теле һәм әдәбияты укытучысы Назыйфуллин абый да бер генә ел укытты. Аны да Кызыл Армия сафларына алынган дип сөйләделәр. Аның урынына III курста Миндубаев фамилияле яңа укытучы килде. Ул тышкы кыяфәте белән башкалардан аерылып тора. Буйга озын, таза гәүдә, озын чәч, шадра бит, калтыравыклы калын тавыш, зур зәңгәр күз. Аның бер күзе пыяла булып чыкты. Һәр сүзен диярлек киная белән әйтә. Аңласаң - аңла, аңламасаң - юк. Дәрес материалы урынына төрле юк-бар сүз, анекдот сөйләргә ярата. Кызларга күз кысудан, үртәүдән тартынмый. Класс тактасына күнегүләр эшләтү өчен кызларны гына чыгарып, алардан күзен алмый, хәтта, ялгышны төзәткән булып, акбурлы кулларын да тота. Дежур дигән булып, кичләрен кызлар торагына килеп, төрле фәлсәфә сата. Ләкин аның торакка килеп, кызлар бүлмәсенә кереп йөрүләре кинәт тукталды. Кышның бер буранлы көнендә, тулай торактан чыкканын саклап торып, үзебезнең училище малайлары - яшь әтәчләре - аны карга батырып кыйнаганнар. Күзлеге югалып, бите күгәргәнлектән, 3-4 көн укытырга да килмәде. Шикләнгән укучыларны дирекциягә дә (бу вакытта директор Исляков В.И. иде) чакырып, сораулар алдылар, ләкин очына чыга алмадылар. +Укытучылар турында искә алгач, Җәмилов абый турында да берничә сүз әйтми булмас. Ул елларны җәмгыять фәне эчендә яңа Конституцияне укыталар иде. Яңа Конституцияне укыту өчен район прокуроры Җәмилов килә иде. Ләкин ул курсын укытып бетерә алмады, халык дошманы сыйфатында райком секретаре Гомәров, госбанк начальнигы Галимов, авыл хуҗалыгы мөдире Шәрәфетдинов, район газетасы редакторы Яушевлар белән бергә кулга алынды. Педучилищеда ул вакытларда педагогия фәне укытыла иде. Ул фәнне укытырга Казаннан Шибаев һәм аның хатыны килде. Педагогия фәне фән булудан туктагач, алар яңадан Казанга китеп бардылар. Алар турында бер сүз дә ишетмәдем. +Училищеның икенче курсында укыганда, мин инде яхшы укучылар рәтенә бастым. Рус теле һәм әдәбиятыннан кала, башка фәннәрдән "4", "5" билгеләре ала башладым. Яхшы укучыларның күпчелеге кызлар, алар классның төп терәге булып санала. Дәрескә әзерләнмичә йөрмиләр. (Абдуллина Хәлимә, Бикчәнтәева Кәшифә, Хөснетдинова Хәлимә, Бохарова Лидия һ.б.). Дәрескә әзерлексез көннәрне өйгә бирелгән эшләрне кызлардан күчерү гадәткә кереп китте. Әле анысын да мәктәпкә баргач, дәрескә кадәр яки тәнәфес араларында эшлим. Ә гуманитар фәннәрдән дәрескә утырып әзерләнмәдем диярлек, шулай да мин ул фәннәргә игътибарлы булдым. +Көннәрдән бер көнне, башка кыздан көнләшүе аркасында А.Х. белән минем ара бозылып китте. Менә шул хәл аркасында миңа кызлар (аның әйтүе, котыртуы аркасында) өйгә эшләрне күчертмәскә ультиматум белдерделәр. Ул вакытта бу хәл миңа бик нык тәэсир итсә дә, бәхеткә, соңы әйбәт булды, ягъни өйгә бирелгән язма эшләрне үзем утырып эшләп, фәннәрне төплерәк үзләштерә башладым. Математика, физика, химия, сызым буенча өй эшләрен эшләргә рус группасында укучы Калистратов Максим һәм Михеев дигән чуваш малайлары (училищеның иң алдынгы укучылары) бик зур ярдәм иттеләр. +Зачёт көне килеп җитте, үзебезнең класс малайлары мәсьәләләрне күчерергә тәкъдим итсә дә, мин баш тарттым. Кызларга да бу мәсьәләдә сүз дә кушмадым. Зачёт башланды. Тикшерә торгач, мәсьәләне кызлар да, малайлар да чишә алмаган булып чыкты. Бу мәсьәләне класс тактасында укытучы җитәкчелегендә чишкәндә дә, хата китеп, җавап дөрес чыкмады. Ә бу мәсьәлә минем чишелгән, билгеле, Калистратов ярдәмендә. Нишләргә? Укытучыга әйтергәме, юкмы?! Көлкегә калмаммы?! Тәвәккәлләп кул күтәрдем. Класс тактасына чыктым, дәфтәр ярдәмендә мәсьәләне чиштем. Менә шушында инде минем үзбаштан мәсьәлә чишәргә сәләтле икәнлегем "ачылды". Бу хәл кызлар арасында гына түгел, малайлар арасында, хәтта укытучы УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА алдында да авторитетымны күтәрде. Мин, шуннан соң, өйгә эшне кешедән күчермәс булып, үзем эшләргә тотындым. +Минем фамилиям, русча язылышы Ахметзянов булганлыктан, класс журналында Абдуллинадан соң икенче булып языла. Күпчелек укытучылар дәресне кабатлаганда яки яңа дәрес үткәндә, исемлекнең башыннан сорый башлыйлар, класс тактасына күбрәк чыгаралар. Менә бу хәл мин ахмакка, шатланасы урынга, кире тәэсир итте. Укытучыларның еш соравыннан арынырга теләп, мин өченче курста Әхмәтҗанов фамилиясен Харисовка алмаштырдым. Харисов фамилиясе белән паспорт һәм училищены тәмамлау турында аттестат алдым. Мин, шулай итеп, җиңел генә Харисов фамилияле булып киттем. +Укулар үз чираты белән дәвам итә, кызлар белән дә мөнәсәбәтләр әйбәт, үпкәләшүләр була тора, бетә тора. Шуны әйтергә тиешмен: егет кешегә кызлар белән аралашу, танышу, сөешү укуга һәм җәмәгать эшләренә актив катнашуга һич тә комачауламый, бәлки, киресенчә, сине әдәплелеккә, бер-береңне ихтирам итү, булышу, кайгы-хәсрәтне, шатлыкны уртаклашу кебек матур гадәтләрне тәрбияләүгә китерә. Беркем дә сөйгәне алдында үзенә карата начар фикер уятырга теләмидер. +Буа мәктәпкәчә педагогия училищесын уңышлы тәмамлаган 17 алдынгы укучыны Мәскәүгә бару путёвкасы белән бүләкләделәр. Билгеле, алар арасында мин дә бар идем. 1937 елның июль башы. Ниһаять, без Мәскәү поездында барабыз. Бу минем беренче мәртәбә поездга утыруым һәм беренче мәртәбә Мәскәүгә баруым. Ул вакытларда китаплардан гына укып белгән, киноларда ара-тирә күргән Кызыл мәйданны үз күзләрең белән күрү, бөек юлбашчыбыз В.И.Ленин мавзолеенда булу чиксез зур тәэсир калдырды. В.И.Ленинны күрү өчен сафка баскан халыкның йөзләренә карап та бөек юлбашчыга нинди зур ихтирам икәнлеген күреп була. Менә без мавзолейда. Эче ярым караңгы. Уртада өстәл сымак урында бөек юлбашчының гәүдәсе. Яланбаш. Саргылт мыек. Өстендә күкрәк кесәсе күпертеп эшләнгән кара яшел гимнастёрка. Күкрәк тиң җирдән гәүдәсе яшел одеал белән ябылган. Гәүдәсе пыяла калпак белән капланган, баш очында ике солдат почётлы каравылда. Тынлык. Сафлар, аяк очыннан кереп, баш ягыннан борылып, мавзолейның көнбатыш ишегеннән чыгалар. Менә шулай хәтердә калган минем күңелдә беренче мәртәбә мавзолейга керүем. Алга китеп шуны әйтим: икенче мәртәбә мавзолейга И.В.Сталин үлгәч кердем, ул вакытта В.И.Ленин һәм И.В.Сталин бергә янәшә яталар иде. Сталинны да үлгәч кенә күрергә насыйп булды. Өченче мәртәбә мавзолейга керүемдә (1960 ел бугай) Сталинның гәүдәсе алынып, мавзолей артына күмелгән иде инде. +Без бер атна вакыт эчендә рус теле укытучыбыз Ченохов А.А. җитәкчелегендә Мәскәүнең байтак кына урыннарында экскурсиядә булдык. Әти-бабасы гомерләрендә Мәскәүне күрмәгән авыл малаена башкала - Мәскәүне күрү зур бәхет һәм дәрәҗә иде. Шунысы кызганыч: училищены тәмамлагач та, Мәскәүгә баргач та, күмәк фотога төшкәнне хәтерләмим. Әллә фоторәсемгә төшеп тә мин югалтканмын, әллә инде бөтенләй фотога төшелмәгәнме?! Әллә фоторәсемгә төшү өчен акча булмаганмы, әллә наданлык аркасында шулай килеп чыкканмы?!. +...Әхмәтҗанов фамилиясен Харисовка әйләндерү мине озак борчыды. Туганнарым, апам, ике энем һәм сеңлем Әхмәтҗанов фамилиясен йөртә. Бу хәл кайбер очракларда уңайсызлыклар да китереп чыгара. Ләкин, нишләмәк кирәк, әтиемне бик яратканга һәм аны зурлау өчен, аның изге исемен фамилиям итеп алдым. Ул үзе дә әтисен олылап, әтисе исемен фамилия итеп алган. Соңы хәерле булсын, Харис - саклаучы, яклаучы, сакчы һәм игенче дип күрсәтелә сүзлектә. Кем белә, Харис фамилиясен мин генә түгел, тармакланып, улларым, оныкларым тагы да күтәрерләр, илгә танытырлар. Бик ихтимал! Мин, училищега Әхмәтҗанов фамилиясе белән керсәм, Харисов фамилиясе белән аттестат алдым - махсус урта белемле, аттестатлы Харисов булдым. Яшьтәшләр арасыннан Казма авылында аттестатлы беренче кеше мин булдым бу елларда. Шуның белән дә горурланам. +(Дәвамы киләсе саннарда) "МЕНӘ ШУНДЫЙ ЗӘЙНӘБ ИНДЕ МИН..." Бәхет өчен күп кирәкме? н күп кирәкме? - - Бәхет ни ул? Бәхет өчен күп кирәкме? ә карыймын да. Уйга чумдым, туктадым да юлларымда. а җан өрүе, - Саулык бирсә Ходам, әгәр якыннарым ынында. Булса янда, агылырлар җырларым да. ен күп кирәкме? - Бәхет телик, бәхет бирик, бәхет җитсе ең таңнарыннан. Әниләргә, балаларга, җан дусларга. ң юлдаш итеп, - Беркемне дә бәхетеннән мәхрүм итмик, саннарыннан... Бәхет булыйк бу дөньяда якыннарга. +Сабый чагым болыннары Минем Зәйнәб кенә буласым килә... лы якта яшәгәнебезне беләм инде. Суык як ысын белмим. Әнидән сорарга, сөйләтергә Красногорск дип атала. Без өч катлы йортта без. Ә туган апаларныкы авыл өе шикелле егаллары да бар. Шуңа да барырга яратам аларга. Менә әнием белән шуннан кайтып без - җәяүләп кенә. Алардан ерак түгел генә +ннарда күп-күп лалә, мәк чәчәкләре үсә. исемнәрен шулай ди. Мин бу кызыл, сары кләрне җыярга яратам. Шуңа да автобуска һич ырасым килми. Болыннарда иркенләп йөреп . Авылдагы кебек. Ә авылга без әле күптән л генә кайтып килдек. Аның исеме Сарлы һәм к еракта. Шуңа да анда самолёт белән очтык. лда рәхәт икән - балалар бакчасына да барасы Әни дә гел янда. Апалардан кайтканда авыл төште дә җырлап җибәрдем: й, күземнең карасы, өрәгемнең ярасы, йтегезче, авылыгызга айсы юлдан барасы... да: "Тавышың матур икән бит, кызым, әллә ң ул җырчы? Ул нинди була? Бу җырны мин +бер апа. Ә әни мин җырлагач ник аптырады? буламы? Юк, әгәр дә алай икән, минем җырчы Минем Зәйнәб кенә буласым һәм гел әнием е Ходайның "Амин!" дигән вакытына туры +Әти әнине урлаган +Минем дә очучы буласым килә өн дә килеп җитте. Ур-ра, тагы самолётка утырам! ыйларның үзләрен дә күрдем. Аларның үз бүлмәс , төймәгә басып, самолётны хәрәкәткә китерәләр ем, әлеге кара төймәләргә басып карыйсым килә... ы да очкычка терәтеп куйдылар. Абый әти белә ер кулында олы чемодан, икенче кулы белән мин а җибәрми. Самолётка кергәндә билет күрсәтерг енә тыккан. Ул кулымны җибәрергә дә өлгермәде +этә-төртә өскә менеп тә киттем. Менеп җитүгә зләгән бүлмәмә килеп тә кердем. Ишеге ачык ид мә монда. Ләкин буем кыска шул әле минем, шуң Үрмәләп бер биек йомшак урындыкка менә ген ән ике куллап эләктереп алып өскә күтәрмәсенме тем дип! Юк, ул хәтле усал түгел икән очучы абый милиямне дә, әни белән әтинең исемен дә әйтеп фет тоттырды да, бер апаны чакырып кертеп, аң елән әти янына озатып куйды. Качып китүем өче у артык борчымады. Чөнки мин очучы бүлмәсен, бый үз кулы белән конфет бирде. Авылга кайткач, барсын да. +Су анасы белән +Тәгәрмәч астында йткач булган иде. Шуңа да бик ачык хәтерләп +п, бүгенге күзлектән карап сөйлим. Җылы яктан янына кайтабыз, аннары Ык дигән елганың аргы ягыннан туганнарның да хәлен беләбез. Андагы ны мәрхүм булган. Башкортстан ягына күбесенчә күпер аша җәяүләп кенә барабыз. Шулай әтинең улгач, әни белән икәү генә киткәнбез Ыкның теге е зур итеп күрсәтергә теләп, күрше авылга үземчә +к арыйм. Кире кайтканда әни, мине кызганып, шинасын туктата. Сөендек дигән авылга килеп ндермичә, тормозга гына куеп, хәзер чыгам, дип ргә дә өлгерми, урамның югары очыннан, руле агы да зуррак машина арттан китереп бәрә. Әни ге ачык калдырылган автомобильнең баскычында тәгәрмәч астына барып керәм һәм тормоздагы ыкта этеп бара. Кибеттән йөгереп чыккан шофёр п, вакытында машинаны туктатмаса белмим, бу ән тәмамланыр иде. "Ашыгыч ярдәм" әни белән алып китә. Әнием авыл урамында аңсыз ятканда, йләп кайткан ялтыравыклы матур яулыгын һәм +гүр иясе булганчы оныта алмады, кешеләрнең +улай һич кабул итә алмый иде. Ә хастаханәдә тләремне тектеләр, уң як иңбашымны нык кына +Әтисез кала яздык Сагындым әниемне Килеп җитмәгән посылка ГЫЙБРӘТЛЕ КҮҢЕЛ ГАЛӘМЕ +ЗИННУР МАНСУРОВ +Иҗатыма ак төс хуҗа. +Шул аклыкны исбатлыйм дип, +Чигәм нужа... +Иҗатыма пакь хис хуҗа: +Кайнарланып +Җырлар язган өстәлемнән +Бер-бер артлы асыл гөлләр, +Зөбәрҗәтләр үсеп чыга, - +Гомер биргән Ата-Анама, +Ходаема гүя дога! +("Зөбәрҗәтләр үсеп чыга") +Югарыда китерелгән шигъри мисалда "кайнарланып" дигән кәлимә кулланылган. Әлбәттә, мондый фигыль текстка очраклы гына кертелмәгән. Әле яңа эрага кадәр үк фикер ияләре катгый әйтеп куйган: рухи яну халәтенә күчә алмасаң, синнән һичничек яхшы шагыйрь чыкмас. Дөрестән дә, мисрагларга тылсымлы рәвештә рух өрмәсәң, язганың сүзләр җыелмасы булып калачак. Үзаң чакматашы белән кабызылган рух исә сер тулы офык киңлекләрен колачларга сәләтле. Аның күзләре ераккарак карый, карашы төпсез тирәнлекләргә юнәлә. Эчке янулы күңелнең шигырьләргә үрләгән уты бу фани дөньяның күшеккән җаннарын җылыта. Аның балкышы нурга сусаган калебне яктырта да, ә кайчак чуар йөрәкләрне өтеп тә ала. "Көч-гайрәтең, күрче, нинди, Миндә дә ут, ялкын көйри..." Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина "Нурчишмәм" әсәрендә нәкъ менә шушы могҗизага, ягъни сүзгә яшәеш биргән сәмави рухка рәхмәт укый шикелле. Һәм ул насыйп сәгадәтенә ихластан сөенеп тә куя: +Йөзлек белән туганмын мин, +Туганда ук. +Башымда - уй, җанымда - җыр, +Йөрәктә - ут. +("Галиҗәнап әнкәй") +Ничек кенә сәер тоелмасын, иҗатта теманы сайлап алмыйлар. Моны күпләр раслый. Дөрес, Габдулла Тукай үзенең атаклы поэмасында шушындый искәрмә ясауны кирәк тапкан: "Берзаман бардым Печән базарына, - Шунда мин таптым азык язарыма". Әмма шагыйрь бу әсәрен иҗат итәргә инде шактый алдан ук әзер булган. Каләм әһелен иҗтимагый әһәмиятле яңадан-яңа темаларга иҗат темпераменты, әлеге дә баягы эчке янулы күңел алып чыга. Әйтик, тынычлана белмәүче йөрәгендә илһам уты йөрткән Эльмира Шәрифуллина нилектән әле язарына ниндидер маузуг эзләп йөрсен?! Чынбарлык белән күзгә-күз карашып уйланырга яраткан шагыйрәнең рухияте үзенең асылына тәңгәл тематик юнәлешләрне авырсынмыйча билгеләп куйган. Аңлашылганча, аларда халкыбызның яшәеше игътибар үзәгенә алына. "Без - татар балалары!" Үзенең һәрбер яңа әсәрен кәгазьгә төшерер алдыннан, бисмиллалы дога рәвешендә, автор эчтән әнә шундый сүзләрне кабатлый кебек. "Хәерле иртә, туган җирем, Илем-көнем, балаларым, - дип эндәшә ул һәр туар таңда. - Уяныгыз, Ямыйсы бар Бу дөньяның яраларын!" Шагыйрәнең бурычы отыры глобальләшә. "Дөньяны ничек җайга салырга?" "Әхлаксыз йортта оят качар" дигән мәкаләсендә ул үз җирдәшләре алдына менә шундый сорау куя. +Ачы тәҗрибә авазы безне кисәтеп тора: җыен юк-бар нәрсәләр турында югары стильдә язу килешми. Буш сүзләрне рифмага салу өчен күктән бирелгән талант кирәк түгел. Күпкырлы шигъри образга мәгънә тапшыру йөкләнгән. Яхшы назым укучының игътибарын тәэсирләндергеч хикмәтләргә, мәгыйшәтнең бергәләп кайгыртасы мәсьәләләренә юнәлтергә тиеш. Мондый олуг максатларга ирешү исә уйлап табучы маһирлыгын таләп итми. Кешелек дөньясының һәрнәрсәсе табигый: матурлыгы да, күңелсезлеге дә... Аларны йөрәк аша үткәрү лазем. Ә моның өчен тормыш прозасыннан ГЫЙБРӘТЛЕ КҮҢЕЛ ГАЛӘМЕ тормыш поэзиясен таба белү, ике аягың белән дә ил-көн җирлегендә басып тору шарт. Үтә мөһим темаларны әллә кайдан эзлисе юк, безне утка салган хәлләр өстә генә ята. Әнә, Эльмира Шәрифуллинаның гамьнән арынмас күңелен яшәешнең нинди генә мәсьәләләре борчымый?! Иң әүвәл ул сүзенең үтемлелеген, башкаларның аңа игътибар бирүен тели. "Яна белгән, көлә белгән Кыз баланы күрсеннәр!" Шагыйрә "Күрсеннәр" әсәрендә шундый ышанычын белдерә. Һәм ошбу ихлас өмете белән ул милләтебезнең аеруча авырткан урынына кагылырга, элгәрләребезнең изге әманәте саналган туган тел темасын әледән-әле күтәрергә җөрьәт итә. Өзлексез сызланулар тәэсирендә язылган мондый шигырьләр хитапнамә рәвешендәге уртак эчтәлекле бәйләмне хәтерләтә. +Туган тел бер генә була, +Ул - минем бөек телем! +Үзем белән бергә шыткан +Иң асыл, шиңмәс гөлем! +("Туган телем...") +Дөресен әйтсәк, бездә туган телне саклау мәсьәләсенә элек-электән төрлечә караш яшәп килә. Берәүләр ата-бабадан калган мондый аңлашу-аралашу чарасын мәҗбүрият дәрәҗәсендәге бурыч итеп санарга ашыкмый. Аерым телләр монополиясен үсендергән глобаль дөньяда, имеш, аның белән еракка китеп булмый. Икенчеләр татар теленә тиешле үсеш шартлары тудырмаганы өчен инде берничә гасыр дәвамында сүгелгән Мәскәүне гаепләүдән туктамый. Дәгъваларда хаклык юк дип әйтергә җыенмыйм. Чынлап та, тере мохите булмаган тел ни рәвешле яши алсын?! Вәләкин без гомерлеккә бирелгән мөкатдәс мирасыбызны саклауда гаять мөһим тәрбияви буынга игътибар биреп җиткермибез. Мондый шаукым авыр җаваплылыкны өстебездән төшерергә маташып, бәлане гелән башкаларга ягып гадәтләнүдән киләдер төсле. Татар баласы ана теле нигезләрен гаиләдә өйрәнергә тиеш түгелме соң? Моңа мегаполис комачаулык ясыймы? Заманында мәчет манараларының биек итеп куелуын хәтта ки Әби патша да тыя алмаган. +Әле дә истә тора, Германия, Австрия, Чехия, Польша кебек Европа илләренә баргач, биредә төпләнеп гомер сөрүче милләттәшләрем гаиләсендә кунак булдым. Әлеге дәүләтләрдә бөтен тормыш үзләренең рәсми телләренә корылган, җор-шуклар әйтмешли, безгә бик якын тоелган этләренә кадәр аларча өрә. Татар нарасыена туган телен өйрәтмәс өчен йөз төрле сәбәп эзләп табарга мөмкин. Әмма ни гаҗәп, ошбу илләрдәге балалар безнеңчә яхшы сөйләшә. Шөкер, иллә кыен сайланыш шартларында телебезнең яшәргә омтылуы Америка, Австралия, Финляндия ише мәмләкәтләрдә дә күзәтелә. Менә шундый күренешне игътибар үзәгенә алып, милләт җанлы Эльмира Шәрифуллина "Сөйләшәмен үз телемдә" исемле әсәрендә тарихи ватаныбызның сәер чирен чагылдырган сорауны бөтен кискенлеге белән куя: "Кем комачаулый кешегә Үз телен өйрәнергә?" Ул әлеге сөальне махсус училищеда белем алган педагог буларак та, ана телен дәвам итәрлек кызлар үстергән ана буларак та бирә. Автор атап үтелгән шигыренә эпиграф рәвешендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләрен китерә. "Ана телеңне өйрәнүгә кем комачаулый? - дигән мәгълүм сорауны кабатлыйсы итә Илбашыбыз "Уфимские ведомости" газетасы хәбәрчесе оештырган әңгәмәдә. - Үз балаларын туган телләренә өйрәтә алмаган килеш, бөтен халык алдында милли сәясәт турында сүз куертучы кешеләр өчен оят миңа". +Ахырзаман галәмәтеме, татарда ана теле сагында торырга тиешле әдәбият һәм сәнгать әһелләре арасында да, шулай ук галимнәребез даирәсендә дә милли үзаң бәйлелегеннән читләшкән затлар артканнан-арта бара. Дәвамчылык вазифасы йөкләтелгән буынның татарча юньләп белмәве, бердәнбер балалы гаиләләрнең ишәюе гаммәви күренешкә әйләнде. Янәсе, моңа җәмгыять тормышындагы тотрыксызлык гаепле. Шәхсән минем әни тугыз бала тапкан. Нәрсә, узган гасырның утызынчыкырыгынчы елларында яшәү шартлары яхшырак булганмы? Без милләткә янаган куркынычны тулысынча аңлап җиткерәбезме икән?! Телсез калган кавемгә милли дәүләтчелек кирәкми. Гомуми исәп-санның үрчемсез гаиләләр аркасында кимүе, Аллам сакласын, бездәй халыкны акрынлап этник юылуга китерәчәк. Күпме афәтләрне +ЗИННУР МАНСУРОВ кичергән халкыбыз өстендә хәтәр дамокл кылычы асылынып тора. Милләт хәдимәсе булырга иман китергән Эльмира Шәрифуллина, әлбәттә, өммәтебез язмышындагы хәлиткеч сынауларга битараф карый алмый. Әдибә хәвефле өзеклекнең мөһим буынына - татар хатын-кызларына игътибар юнәлтә. Безнең халык тел төшенчәсе алдына "ана" сүзен юкка гына куймый. Шагыйрә берничә дистә әсәрен нәкъ менә аналарга багышлый. Ул бәгырьдә чияләнгән төендәй утырган әлеге мәсьәләне төрле яклап яктырта, телебезне җаны-тәне белән кайгырткан элекке әбиләрне дә искә төшереп куя, хәзерге балалар белән үзебезчә рәхәтләнеп сөйләшә алмавы өчен ут йота. "Тәмуг кисәве" дип исемләнгән поэмада, мәсәлән, күпләргә таныш авыр халәт сурәтләнә: +...Ым кагып +Йә төртеп күрсәтеп, +Аңлатам үземә кирәкне. +Гарип бит, +Телсез бит оныклар - +Шул телә, +Шул телә йөрәкне! +Борынгы һиндлар аңлатканча, хатын-кызлар гыйлемне табигатьтән, ир-атлар китаптан аладыр. Әлеге гыйбарәнең беренче өлешенә аеруча тирән мәгънә салынган. Беркем инкарь итмәс, аналарга мөкатдәс бурыч куелу белән беррәттән биниһая зур мөмкинлекләр дә өстәп бирелгән. Күк аларның ялварулы теләген беренче нәүбәттә ишетеп ала. Кайчак дәүләт ирләре дә башкарырга авырсынган эшләрне хатын-кыз үзенчә соклангыч пөхтәлек белән әйләндереп ташлый. Әүвәлгеләр әйткәнчә, хан ярлыгыннан хатын ярлыгы көчле. Аналар һәрнәрсәгә сәләтле. Беркадәр фараз итеп, күз алдына китерик: әгәр бездә милли үзаң гомерлек рефлекс дәрәҗәсенә куелса, татар киленнәре бер-бер артлы бала табарга әзер булса, туган телебез нарасый күңеленә ана сөте белән сеңдерелсә... Күпмедер вакыт үткәч, чын мәгънәсендә демографик "шартлау" барлыкка килеп, татар теле тулы хокукына ирешер иде. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның уртак темага караган бериш әсәрләреннән, мәгънәви сөземтә буларак, күпләрнең вөҗданын сызлатырлык менә шундый тәгълим килеп чыга. Әлбәттә, яшь дәвамчыларның күплеге бик тә мөһим, ләкин тәрбия мәсьәләсе барыбер үзәктә кала. "Гайре бер хәл димәс идем Бала табу; Зур сабырлык сорый әмма Бала багу..." "Кеше ит!" исемле шигырендә автор әнә шулай искәртә. Мондый тәрбияви әсәрләрне бергә тупласаң, үзенчәлекле дәреслек төзеп чыгарырга мөмкин. Аңа әле шагыйрәнең күп кенә гореф-гадәтләребезне данлаган, милли ризыкларыбызны хөрмәтләгән үрнәкләрен өстәргә була. Андыйлары да байтак: "Сабан туе", "Каз өмәсе", "Өй туе", "Бәби мунчасы", "Чиккән сөлге", "Карга боткасы", "Чөгендерле катык"... Шушы урында милләт балаларын тәрбияләүче укытучыга багышланган мәдхиядәгечә, шагыйрәнең үзенә рәхмәт хисләре белән ихластан эндәшәсе килә. +Сөю, әрнү газабыннан +Тамырларың шытым бирде; +Шәкертләрең бил турайтып +Басты бүген - +Күзең күрде. +Әнә шулай, +Сабыр холык, +Тыйнак акыл белән димме? - +Саклап телне, сакла безне, +Татар теле мөгаллиме! +Безнең шигърияттә аналарны данлау мөһим юнәлешләрнең берсе санала. Әлеге мөбарәк образга каләм тибрәтүче хатын-кызлар да, ир-атлар да үзләренчә яңадан-яңа ГЫЙБРӘТЛЕ КҮҢЕЛ ГАЛӘМЕ шәрех өстәргә омтыла. Белмим, ниндидер сере бармы, кара исәп белән чагыштырып караган чакта аталар темасына шагыйрьләр азрак мөрәҗәгать итә. Адәм баласы хөкем мәйданына атасының исеме белән чакырылыр. Ә бит аларның гаиләдәге вазифасын бөтен тирәнлегендә аңлау гүзәл затларның акыллылык дәрәҗәсен турыдан-туры күрсәтеп бирә ала. Зирәк хатын газиз ул-кызларын тәрбияләү барышында "әтиегез" дигән тылсымлы сүзне кабатлаудан туймас. Гаять игелекле мондый мөнәсәбәт Эльмира Шәрифуллинага да хас. Гомумән, ул ошбу төшенчәгә киңрәк мәгънә сала. Аның бердәй эчтәлекле әсәрләреннән халыкча хикмәт калкынып куя: атаңа ничек булсаң, балаңнан шуны күрерсең. Бу җәһәттән "Инша" поэмасында гыйбрәт саналырлык нәрсәләр күп. Анда ир белән хатын арасындагы багланышлар драматик коллизияләр аша күрсәтелә. Сөмбелә исемле укучы кыз күзаллавында ата образы төрле яклап ачыла. "Ир кадере", "Ата..." "Нинди сүз ул? Нәрсә аңлата?..." "Минем әти" дигән инша язарга алынган бала да, иҗатында үзенең педагоглыгын җете төсләрдә сиздерткән шагыйрә дә, шигърият сөючеләр дә әнә шундый сорауларга җавап эзли. Аталар һәм аналар темасы "Мордар" поэмасында да күтәрелә. Кешелек җәмгыятенең үтә әһәмиятле төркемен тәшкил иткән гаилә мәсьәләләренә, аерым алганда, гаилә башлыгына карашын Эльмира Шәрифуллина башка әсәрләрендә дә чагылдыра. Алдан ук сизелгәнчә, шагыйрәбез күпчелек очракта аңа теләктәшлек күрсәтә. "Ата хакы - олы хак ул, белегез сез, - ди автор мөнәҗәт калыбында язылган "Ата хакы..." әсәрендә. - Ата хакын хаклау юлын күрегез сез". Шунысы да сокландыра: тәҗрибәле каләм әһеле булачак аталарны олуг миссиягә яшьтән, хәтта нарасый чактан ук игътибарга алып әзерләү яклы. +Сабый чагында сөегез +Ир баланы сез, аналар!.. +("Иркәләгез ир баланы") +Югарыда күрсәтеп үтелгән иҗтимагый-әхлакый мәсьәләләр бер-берсе белән аерылгысыз төстә бәйләнгән. Аларны яшәешнең әбелхәят суты - сөю илаһи бөтенлектә тотадыр. Ватанга мәхәббәт, ата-ананы ярату, гыйшык тоту... Һәркайсы олы хистә януны аңлата. Егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләргә генә тукталып узыйк. Борынгы грек философы Плотин шәхси күзәтүләренә таянып әйткәнчә, һәрбер кеше яратырга сәләтле, әмма газапланулар төрлечә була; аеруча җәфаланган затлар бар, алары сөя алучылардан санала. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина, мөгаен, шундыйлар рәтенә керәдер. Моның хаклыгын раслар өчен йөзләрчә мисал китерергә мөмкин. "Дөньяда тиңе булмаган" исемле әсәрендә автор үзенчәлекле ярату хакында хыяллана. "Мәхәббәт камалышында Калып кабынсаң иде..." Шагыйрәнең үзен гәүдәләндергән мәгъшука мондый бәхеткә тиз ирешә: "Тәнендәге һәр күзәнәк Мәхәббәттән киенгән" ("Кемнәре юк бу дөньяның?..") Чыннан да, ул насыйптан мәхрүм калмый. "Сөю күле" дигән шигырьдә әнә шуңа ишарә ясала. +Телдән түгел, күзләремнән +Түгелә моң, түгелә, - +Уем, буем, бар булганым +Чумды сөю күленә. +Менә шуннан соң инде җәфа чигүләр башланып китә. "Яратырга туган идем, Яраттырып яшәргә..." "Үксеп, үртәлеп" дип исемләнгән әсәрендә шагыйрә шулай көрсенеп куярга мәҗбүр. Нишлисең бит, бөек хиссиятле мәхәббәт тә үз холкын күрсәткәләп тора. "Өтте ялкыны" һәм "Җирнеке" дигән шигырьләрдә зарыгып көтелгән яратуның кырысланып китүе сурәтләнә: "Сөя белү - үзе бәхет, Сөйдем - Өтте ялкыны"; "Никахыбыз күктә укылса да, Сөю газаплары - җирнеке". Сөю газапларын байтак татырга өлгергән Эльмира Шәрифуллинага тәкъдирендә язылган сынаулар белән килешергә генә кала. "Ризалаштым тагын - Рәвешем бит Авырлыкка инде көйләнгән", - дип сабырлана ул "Килеп җиттем" исемле әсәрендә. +Күпләрнең иҗатында расланганча, лирик-фәлсәфи шигырьләр язу аерым +ЗИННУР МАНСУРОВ алшартларга бәйләнгән. Моның өчен шәхес рухиятенең аеруча бай булуы сорала. Күңелне биләп торган барлы-юклы кичерешләр кәгазьгә тиздән түгелеп бетәргә мөмкин. Озак яшәргә яратылган дәрья төбендә кайнап торган чыганаклар булырга тиеш. Ә Эльмира Шәрифуллинаның калебен сыкратып торган уй-гамь, аның башлангычы тиз арада гына төкәнерлек түгел. "Кайчакта хисләрем, сыймыйча йөрәккә, сил булып тарала", - ди автор күренекле җырчыны данлыклап язылган багышлауда. Нәкъ шундый ярсулы кичерешләр шагыйрәнең үзенә дә хас. Гамьле күңел саекмый. Аңа тормышның сөенечләре дә, көенечләре дә өстәлеп тора. Шунысы бик мөһим: әсәрнең драматизмын билгеләгән хис-тойгыларны тиктомалдан уйлап чыгара алмыйсың. Барысы да чынхак, мантыйкый булырга тиеш. Иҗатның үз тәртибе: ничек яшисең - шулай язасың. Әдәби эшчәнлек ясалмалыкка авышуны да, артист сыман уйнауны да өнәми. Шөкер, шагыйрә Эльмира Шәрифуллина иҗатында ниндидер кылану чалымнары сизелми, чөнки аның күпне кичергән йөрәге гайре табигыйлеккә бирешми. Һәрхәлдә, калеб кардиограммасын бозып-төзәтеп булмый. Гәрчә кайбер шигырьләрендә күз яшьләре күбәеп китсә дә, автор ялланып елаучылар образына берничек тә керергә маташмый. Чын ихласлык белән өртелгән күңел кирәк вакытта барыбер үзенчә ташый. +...Йөрәгемне кысам учларыма: +"Яшь чыгарма, шагыйрь, чыда, түз!" +"Их, син, дөнья, +Буялгансың йонга!" - +Дип әйтәсе килә көрсенеп. +Гөл-чәчәкләр, +Җыр-моң арасыннан +Ачы язмыш чыга бүселеп!.. +("Очрашу") +Әрнүле күз яшем җиремә +Гөл булып шытарга түгелде!.. +("Изге нәрсә бармы бу дөньяда?") +Күкләр безне сөюдә дә бик үзгә төстә сыный. Мәхәббәт тарихының төрлелеге тәкъдир каләменең катгый ихтыярына да, шулай ук адәм баласының холык-фигыле хасиятләренә дә бәйледер. Ир хатыны Эльмира Шәрифуллинага, шактый иртә тол калып, балалар үстерергә туры килә. "Дөньяга сыймас сөюем Күз алдында боекты..." "Өлешемә тигәннән дә" исемле әсәрендә шагыйрә сабыр гына уфтанырга мәҗбүр. Үзен борчыган сораулар белән ул күкләргә дә бага. "Әллә инде артык яратканга?" дигән мәкаләсендә дә аның йөрәген туктаусыз телгәләп торган гаҗәпсенү белдерелә: "Нинди сәер сорау. Ни өчен көчле итеп ярата белгән кешедән сөйгән ярын күпсенә бу язмыш? Ни өчен яратуы үзәк-бәгырьләренә үтеп, җанын тәмам әсир алгач кына мәхәббәтен югалта да куя адәм баласы?.." +Толларга бер яктан тормыш төрле михнәтләр күрсәтсә, икенче яктан гавам аларны һәрдаим рәнҗетеп тора. Тиктомалга кыерсыту өчен юк-бар сәбәпләр табыла. Элгәрләребез гыйбарәсендәгечә, толның ирене чабырса да, "аны шайтан үпкән" диярләр. "Пар-пар булып очкан торналар" шигырендә сәерсенүле гаҗизлек белән искәртеп үтелгәнчә, "Эчтән сыза, Эчтән елый алар - Дөрес аңлашылмас кемгәдер. Тол хатынны тол хатыннар талый - Хурлыклары үзәк өзәдер..." +Сүз сәнгатенә караган һәрбер әсәрдә, әйе, каләм әһеленең рухияте дә чагыла. Инде әйтелгәнчә, кагыйдәгә әверелгән мондый эчке бәйләнеш Эльмира Шәрифуллина өслүбендә дә күзәтелә. Аның мәхәббәт газапларында чыныккан хиссиятендә сабырлык кыйммәте ап-ачык күренеп тора. Күкнең ошбу олы нигъмәте тирән күңелдә генә яши. Ә җан авазының бихисап төсмерләрдә аһәңле яңгыравы өчен иҗатчы калебендәге кылларның мөмкин кадәр ишлерәк булуы шарт. "Безнең күңел нигә моңлы икән, Безнең күңел ничә кыллы икән?.." "Безнең күңел" әсәрендә шагыйрәнең үзгәрәк яссылыкта ГЫЙБРӘТЛЕ КҮҢЕЛ ГАЛӘМЕ уйлануы, рухи халәтенең асылын аңларга омтылуы бик табигый. Аның бәгыре гаять сизгер. Газиз әнисен югалту кайгысы да гамь тулы күңеленә үзгәреш кертә. "Җанның телгәләп сызлаткан Бер кылы артты тагы", - дип көрсенә ул "Бәһалик Ана сүзен!" шигырендә. Гомумән, Эльмира Шәрифуллина кешенең эчке дөньясына бәйле рухи төшенчәләр хакында әледән-әле гөман кыла. "Гайре табигый хәл" дигән әсәрендә автор мәгълүм хакыйкатькә үзенчә килә: "Тәңгәл түгел гәүдә белән Җаннарның олылыгы!" Ихтимал, шагыйрәнең халәте рухиясендәге үзенчәлекне менә шундый сыйфатлар билгелидер. Хәер, күңел галәменең төзелеше безләрнең фаразыннан катлаулырак. Ничек кенә булмасын, Эльмира Шәрифуллина иҗатында калку яктыртылган сөю, бәгырь тетрәнүләре башкаларныкыннан сизелерлек аерылып тора. Яшьрәк каләмдәшенең язганнарын игътибарлы төстә күзәтеп барган, самими тәэсирләре белән уртаклашкан Нурихан Фәттах хаклы. "Аның күңел хисләре башка бер генә шагыйрьнекенә дә охшамаган, - дип ассызымлады ул "Татар шигърияте күгендә..." исемле мәкаләсендә. - Лирик герое үзенең ихлас мәхәббәте белән, горурлыгы һәм кайгысы белән бездән, сездән һәм дөньядагы барлык мәшәкатьләрдән югары күтәрелә. Мондый олы җанлы хатын-кызның сафлыгына, бөеклегенә сокланмый мөмкин түгел". +Кешенең асылын чагылдыручы күңел ниндидер матрица буенча калыпланмый. Андагы ярату хисләре дә бердәй өлгеләргә сыешырлык түгел. "Мәхәббәтнең чиге бармы? Бармы чиге? Безнең сөю мисалының Бармы тиңе?" "Юктыр тиңе" исемле шигырьдә куелган әлеге сораулар гыйшык тотуның кабатланмас үзгәлегенә басым ясый төсле. Шул ук вакытта мәхәббәт тарихы кайбер охшашлыкларны да инкарь итми. Анда гыйбрәтләр дә, үрнәкләр дә бар. Бу уңайдан шагыйрәнең теләге беркадәр моңсу яңгырый: "Без сөйгәнчә сөя белеп Яшәсен берсе кабат..." Сөю-ярату тирән кичерешләргә бай булсын, әмма ул үкенечле югалтуларга китермәсен. +Бездәйләрнең мәхәббәте, Фаил, +Бездәйләрнең мәхәббәте, бәгърем, +Таһир-Зөһрә, +Таһир-Зөһрә, +Таһир-Зөһрәләргә аваздаш. +Беребез калып, беребез югалганга, +Беребез калып, беребез югалганга, +Йөрәкләрдән коела канлы яшь! +("Фаил җыры") +Үз халкының тарихын яхшылап белгән каләм әһеле генә сүз сәнгатеннән рух алучы милләттәшләрен киләчәккә әйди ала. Кичә, бүген һәм иртәгә бөтенлек тәшкил итәргә тиеш. "Үткәннәргә хәер-дога, Киләчәккә мең савап..." Әле генә искә төшерелгән багышлауда шундый гыйбрәтле юллар да бар. Күрәбез, узганны яманларга яратмаган Эльмира Шәрифуллина алдагы көннәрнең хәстәрен күрергә чакыра. Аның мондый игелекле карашы тарихка мөнәсәбәтендә дә чагыла, шуңа күрә ул ошбу җитди темага еш алына. Хаклы таләп ителгәнчә, бәләкәй генә әсәр язар өчен дә бик күп тарихи хәлләрне белергә кирәк. Бу яктан җитәрлек мәгълүматка ия шагыйрә үзенең кемлеген белдереп куюны кирәк саный: "Без - Кол Шәриф шәкертләре, Идегәй бөркетләре, Күчембикә токымнары, Нурсолтан шытымнары, Сөембикә орлыклары, Кол Гали оныклары, Батырша яраннары без һәм Тукай оланнары - Халкымның күз каралары, Әрнүле яралары..." ("Без - татар балалары!") +Җәмгыять үсешенең билгеле бер чорында булып узган вакыйгалар тезмәсен аерым күренекле шәхесләрдән башка тулаем күз алдына китереп булмый. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллинаның милли тамырларыбызны хөрмәтләп барлавы, шөһрәтле элгәрләребезне шулай искә алуы бик мәслихәт. Бакыйлыкка чагыштырмача соңрак күчкән затлар да шул кадерле исемлекне лаеклы рәвештә тулыландыра. Әйтик, Фатих Әмирхан, Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев, Сара Садыйкова кебек әдәбият һәм сәнгать әһелләрен үзәккә алган багышлаулар, мантыйкый эзлеклелектә махсус атап язылган мөнәҗәт, баллада һәм җырлар телебездән төшмәгән газиз исемнәрне мәңгеләштерүгә хезмәт итә. Кайчак шагыйрәнең уйланулары әлеге жанрларга гына сыймый, ул күпне колачлаган поэма киңлекләренә килеп чыга. Әлбәттә, эпиклык иҗатчының масштаблы фикер йөртә алуын да, соңгы исәптә аның зурлыгын да ачык күрсәтә. +Бу җәһәттән "Без - Тукайлы!" поэмасы, һичшиксез, Эльмира Шәрифуллинаның уңышы саналырга хаклы. Автор әлеге әсәренә шактый озаклап килде: башта төп героеның тормыш юлын һәм иҗатын кайта-кайта ныклап өйрәнде; шагыйрь турында замандашлары тарафыннан теркәп калдырылган истәлекләрне кабат-кабат күздән кичерде; милләтебезнең рухи символына әверелгән шәхеснең янәшәсендә торган затларны хәтердән үткәрде; Апушның тәпи җылысын сеңдергән туган тиягенә ничәмәничә тапкыр барып кайтты... Гадәттә, рәссам зур картинага тотыныр алдыннан күләме буенча кечерәк этюдлар эшли. Хәтерлим, киң полотнолы әсәр язарга ният кылган Эльмира Шәрифуллина да әүвәл Габдулла Тукайга багышланган төрле шигырьләрен матбугатта бастырып чыгарды. Бу үзенә күрә каләмне сынап карау, гаять җитди темага юл сабу иде. Бөек шагыйрьнең иксез-чиксез дөньясын ачып бетерү мөмкин түгел. Аның кыска гына гомере дәвамында кылган игелекле эшләре фәрештәләр язып барган гамәл дәфтәренә дә сыймагандыр сыман. Менә шундый биниһая олуг затны шигъри кысага ничек кертергә мөмкин?! +Колач җитмәс образны сурәтләргә алыну, әйе, каләм иясеннән сабырлык таләп итә. Ә Эльмира Шәрифуллина холкында мондый түземлелек сыйфаты бар. "Уйлар тулышкан күңелне Ак кәгазьгә сыгамын..." "Иҗат" дип исемләнгән дүртьюллыкта шагыйрәнең бәргәләнмичә эшләве күзаллана. "Без - Тукайлы!" поэмасына да ул муафыйк ачкыч тапкан. Анда даһи иҗатчының әсәрләреннән китерелгән өземтәләр юл күрсәткеч рәвешендә файдаланыла, әтрафлы төстә тезелгән эпиграфлар бәйләме композициянең эзлекле үстерелешен тәэмин итә. Поэманың бөтенлеге дә нәкъ менә шуннан. Аерым бүлекләрдәге назым үлчәменең мәгънәви йөкләнеш җәһәтеннән үзгәреп торуы да йөз көйгә кергән катлаулы гомер агышын тулырак ачып бирергә булыша. Әсәр җанлы организм төсле - аның артык урыннары юк. Гомумән, "эт эчәгесе" кебек сузылган сөйләм Эльмира Шәрифуллина өслүбенә хас түгел. Сүз уңаеннан әйткәндә, "Без - Тукайлы!"ның архитектоникасын билгеләгән кайбер үзенчәлекләр авторның "Каюм коесы" поэмасында да күзәтелә. Мәшһүр мәгърифәтче, тел белгече, язучы, тарихчы һәм этнограф Каюм Насыйри турындагы ошбу эпик багышлауда үзәктәге каһарманның туган ягында бүгенге көнгәчә сакланган бик күптәнге кое төп метафора итеп алына. Затлы тукыманың нигез җебен хәтерләткән әлеге сурәтләү чарасы әсәрнең сәнгатьчә камил төзелешенә ирешүгә зур өлеш кертә. +Талантлар күп татар милләтендә - +Данга төреп өскә чөярлек... +Безнең халыктагы мөбарәк тәсбих мәрҗәннәрен чынлыкта менә шундый шәхесләр билгели. Алар кем икәнлегебезне ап-ачык итеп күрсәтә. "Каюм коесы" тирәнлекләреннән килгән мәгърур кайтаваз "Без - Тукайлы!" поэмасында да яңгыраш таба: +Без - бәхетле, без - шагыйрьле халык, +Без - Тукайлы халык мәңгегә! +Эзләнүләр күрсәткәнчә, күпләргә мәгълүм тормыш хаклыклары турында үзеңчә әйтү иҗат җаваплылыгын тоючы каләм әһеленә җиңел бирелми. Моның өчен талант югары зәвык белән өртелергә, аның көч-куәте иҗтимагый олуг максатларга юнәлтелергә тиеш. Бары фикерләү культурасы гына рух культурасына китерергә мөмкин. Әлбәттә, сүз сәнгатенең серләре бик күптер, әмма аларны өлешчә берләштереп була. Шигырь үзе тикмәгә генә гармониялелекнең иң мөкәммәл гәүдәләнешенә тиңләнми, чөнки дөньяның яратылышыннан килгән ошбу төшенчәгә һәммәсе дә сыйган. Югары филологик белемгә ия булган Эльмира Шәрифуллина буыннар тәҗрибәсеннән сөзелгән поэтика кагыйдәләрен яхшы үзләштергән. Моны ул үзенең шигырь-поэмаларында да, кайбер ГЫЙБРӘТЛЕ КҮҢЕЛ ГАЛӘМЕ мәкаләләрендә дә сиздертеп үтә. "Китап калынмы, юкамы - Сүзе энҗедәй булсын!.." "Китап нуры" дип исемләнгән әсәрендә шагыйрә үзе өчен дә, яшь каләмдәшләре алдына да халыкча кимәлдә катгый таләп куя. Түбәндә өзеге китереләчәк шигырьдә исә ул әдәби сүзнең могҗизасын тәфсилләбрәк аңлатырга омтыла. +Әйтә белеп әйтелгән Сүз - назлы, Нәкыш чигеп, сурәт төшерер? +Бит очыңнан үбеп аладыр; Галиҗәнап Шигырь! +Ялкынлысы үзәгеңне өзә, Мең бизәкле +Каны саркып торган ярадыр... Кыйммәтеңне кемнәр төшенер? +Тагын кемнәр туып, ("Тыңлагыз!") +Гади сүздән +Бу уңайдан Эльмира Шәрифуллинага артык борчылырдай сәбәп юк. Күңелдәгене ачык итеп белдерү иҗат алымының өстенлеген билгели. Дөрестән дә, анык фикерли алганда язганың аңлаешлы чыгар. Шагыйрә боларын да бик нечкәләп тоемлый. Гап-гади хакыйкать югыйсә. Вәләкин без әлеге таләпкә тиешенчә игътибар биреп җиткермибез. Бигрәк тә яшь чакта. Әллә нинди "шаккатыризм"нар белән озак кына мавыгып алабыз. Чынлыкта шигырьдәге ясалма катлаулылык камиллектән ерак торуны күрсәтә. Күпләр өчен аңлашылып бетмәгән әсәр авторның талантын шик астына куя. Байтак акыл иясе шушы хакта кисәткән. Минем күзәтүемчә, Эльмира Шәрифуллина мондый чирләр белән авырмады, яшьли булдырган өслүбенә һәрдаим тугрылыклы калды. Аның әлеге мөһим сыйфатына Зөлфәт тә дикъкать итә. "Күңел агымының сере" дигән мәгълүм мәкаләсендә ул үз якташының каләм тибрәнеше хасиятләрен дөрес аңлаткан: "Сокланумы, куанычлы шигырьме ул, әллә авыр газаптан соң сыкрану, бер омтылыш булып дөньяга килгән шигырьме - алар гади тел белән, табигый агыш белән язылган. Шигъри сүз күтәрелеп бәрелмичә, чамасыз аһ ормыйча, татар хатынкызларына хас сабырлык һәм тыйнаклык саклап әйтелгән". +Гадиләштереп аңлатканда, шигырь үзең өчен генә язылмый. Бөтен барлыгың белән бирелеп иҗат иткән чакта кайбер мәгънәви детальләр күңелдә "онытылып" калырга мөмкин. Кәгазьгә җентекләп күчерелмәгән юллар тулаем әсәрне аңлашылмауга китерә. Менә монысы инде осталык җитмәүдән килә. Дөрес, шигърият сөючеләрдә дә төрле зәвыклылык күзәтелә. Берәүләргә фикер йөртеп уку, уйчанлык халәте якынрак тоела. Алар өчен яшәеш хаклыкларын исбатлап тору кирәкми, образлы сурәтләү аша күрсәтеп бирү дә җитә. Икенчеләр шигырь шәрабен хисләнеп эчәргә ярата. Һәркем үзенчә хаклы. Зәвык бердәй була алмый - моны истән чыгармау фарыз. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина мондый таләпләрне яхшы белә, үз укучысының рухи ихтыяҗларын да нечкәләп күзаллый. Шул ук вакытта ул фикердәшенә сайлап алу мөмкинлеген дә бирә. Күңел кылларына төрлечә кагылган әсәрләр арасында һәркемне җәлеп итәрдәй үрнәкләр дә бар. Мәсәлән, "Яшәү тәгълиматы" шигыре, минемчә, шундыйлар җөмләсенә керә. +Язларда - тамчы, Җыелыр күлләр, +Яшендә - камчы, Яктырыр төннәр, +Туктатып кара, хәлеңнән килсә. Илһам ургылыр назик җаннарда. +Яңгыр суыннан, Су телгә килер, +Яшен нурыннан Нур тәнгә керер, +Күкләрнең сере күңелгә сеңсә - Тамыр җибәрер яшәү аңнарда!.. +Чынлап та, күкләр белән серләшкән мәлдә "илһам ургылыр назик җаннарда..." Әмма шигъри күтәренкелекнең дә үз чикләре булырга тиеш. Талант иясенең образлы фикерләве мантыйк кысаларыннан бүселеп чыкмый. Тик менә иҗат барышында төрлесен күрергә туры килә. Кайчак күңелдә бөялгән шигырь камыр кебек ташып китә. Кемдер мондый күренеш белән ирексез килешергә мәҗбүр, таләпчән каләм исә язу төзеклеген сакларга тырышыр. Әгәр илһамлануны идарә ителә торган төшкә тиңлиләр икән, чын әдәби әсәр гармонияле табигый оешканлык алырга хаклы. "Кошлар оча йөрәгемнән..." - Эльмира Шәрифуллина "Шагыйрь йөрәге" исемле шигырендә иҗатның асылын шулай аңлаткач, аның сәнгать әсәренә тере организм итеп каравын тою авыр түгел. Насыйп кылынган әдәби эшчәнлек төп-төгәл язылган тәкъдирдән аерылгысыз. Үзенең бәһасен белгән музага "камыр ташыту"лар бөтенләй килешми. +Гомеремне түләп җырлар яздым, +Гомеремне +Түләп яздым, +Шигырь буынына сеңдереп... +("Гомеремне түләп") +Язылганның күләм ягыннан гайре табигый рәвешкә керүе автор сөйләмендәге сүзнең кирәгеннән артык сузылуыннан киләдер. Йөкләнешсез буш кәлимәләр шигырьне юкка чыгара. Ачыктан-ачык әйткәндә, кайбер китапларны укырга тырышу хатын-кыз сумкасын актаруны хәтерләтә: андагы хуш исле тәртипсезлектә кирәкле әйберне табып булмый. Күп сүзлелек Эльмира Шәрифуллинаның табигатенә салынмаган, димәк, иҗатында да акланмаган озынлыклар күзәтелә алмый. Безне аз сөйләү түгел, күп сөйләү үкендерергә тиеш. Бу яктан шагыйрә сүз сөрешен тиешле вакытта туктатып, әһәмиятле төгәлләнеш ноктасын иң кирәкле урында куя белә. Аның шигырьләре дә, поэмалары да җыйнак. Туйдырып бетергән сүз боткасы шигъри сүрүдән бүселеп чыкмый. Ул иҗатны конвейерга салмый, күңеле тулышкач кына яза. Әдәби сүз белән үтә сак эш итүче каләмдәшем шигъриятнең телне саклау чарасы булуын да тирәнтен аңлый: "Ул минем күңел сазымда Чирттереп җырлар кылым" ("Туган телем...") +Тәҗрибә раслаганча, ныклы нигезгә корылган иҗат өслүбе һәрбер әдәби жанрда үзгәрешсез кала. Моның шулай булуын классиклар да таный. Чыннан да, яхшы шагыйрь һәм прозаикларның сөйләм хасияте, сурәтләү чаралары бер-берсенә аерылгысыз дәрәҗәдә охшаш. Бу табигый, чөнки күп кенә күренекле әдипләр иҗат эшчәнлеген шигырь язудан башлаган. Рухияткә бәйле язу рәвеше уртаклыклары Эльмира Шәрифуллинаның прозасында да күзәтелә. Аның повестьлары һәм хикәяләрендә дә, хәтта мәкаләләрендә дә без белгән шагыйрәнең күңел тынычсызлыгын тоймыйча мөмкин түгел. Шулай булуы хәерле. Ул бәгырьдән сыгылып чыккан хискичерешләрендә үзенә һәрвакыт тугрылык сакласын иде. +Шулай да Эльмира Шәрифуллина вөҗүдендә шигъри күзәнәкләр чагыштырмача күбрәктер шикелле. Һәрбер әдәби жанрда да ул шагыйрә булып кала. "Толларның да җаны бар" дигән мәкаләсендә әдибә мондый сүзләрне тиккә генә язмагандыр: "Шигърият атавы! Илаһи да, шәфкатьле дә киң дөнья! Ул минем барлык серемне сыйдыра. Мин аңа курыкмыйча, шикләнмичә үземнең җанымны ачам". +Акбүз пәрдәнең читен бераз вакытка гына ачып, без нәкъ менә шушы атауны күзәтеп алдык. Барысы да бар монда: ямь дә, гамь дә... Күрүебезчә, аның балкып торган чикләренә бөтен ил-көн дөньясы сыйган. Әлеге рухландыргыч атауның серләре ачылган саен ишәя бара. Биредә хәтәр үткелләр дә, мәгърур биеклекләр дә шәйләнә. Юк, бу ниндидер мираж түгел, безнең чынбар яшәешебез ич!.. +Җиттем сиңа, мең бәлане җиңеп, +Егыла-тора атлап, үрмәләп. +Мин ханбикә бүген биләмәмдә, +Баш ияләр гөлләр, чүгәләп. +Үзенә лаек биеклеккә күтәрелүен "Килеп җиттем" исемле шигырендә белдергән Эльмира Шәрифуллина, әйе, күпьеллык әдәби эшчәнлеге барышында ирешкән күркәм уңышлары белән чын-чынлап горурланырга хаклы. Аның зур иҗатын күз алдында тотып, үземнең дә гөл-чәчәкләр хәрәкәтен кабатлыйсым килә. Миңа бик күпләр кушылыр дип уйлыйм. +Зиннур МАНСУРОВ Тукай һәм татар әдәбияты +ТУКАЙ КУЛЫН КЫСАР ИДЕ +Рәниф Шәриповның сәнгатьле сүз ярдәмендә милләтне яшәтү рәвешендә үз алдына куйган максаты, беренче чиратта, татар халкының телен камил куллану, тарихын дөрес яктырту, милли азатлык көрәшен чагылдыру, әсәрләрне тормышчан итү, әдәбиятның гражданлык пафосын көчәйтү, аның ярдәмендә иҗтимагый проблемаларны үз вакытында чишү, әдәбиятта заман сулышын ныгыту рәвешендәге бурычларда чагылыш таба. Бу - әдәбиятта Тукай һәм милләтпәрвәр чордашлары сайлаган, киләчәк буыннарга күрсәтеп калган юл. +Татар шагыйрьләрендә, гомумән алганда, милли көрәш рухы сүрелебрәк киткән 2000 елларда да дөреслекне объектив тасвирлаудан читкә тайпылмаган Рәниф Шәриповны чын мәгънәсендә Тукайның дәвамчысы санарга мөмкин. Язмышының Тукайныкына тартымлыгын Рәниф Шәрипов үзе үскән балалар йорты истәлекләренә нигезләнеп язган "Алмагачлар сагышы"нда бик ачык ишарәли. Поэманың "СубашАты" бүлекчәсенә шагыйрь махсус рәвештә Субаш-Атына якын Кырлай баласы Тукайның "Гәрчә анда тумасам да, / Мин бераз торган идем" юлларын эпиграф итеп куя. Әсәрнең лирик героена Субаш-Аты урманнары да Тукайны хәтерләгәндәй тоела. +Иҗатында Тукай темасы артык зур урын алып тормаса да, Р.Шәриповның "Зәйтүнә мәхәббәте" поэмасы Шагыйрь образын мәңгеләштерүгә билгеле бер өлеш кертә. Күп кенә татар язучылары һәм галимнәре Тукай белән Зәйтүнә арасында олы мәхәббәт барлыгын исбатларга, бу мөнәсәбәтләрнең тарихын тиешеннән артыграк күрсәтергә, хыял ярдәмендә үстерергә тырыша. Рәниф Шәрипов исә поэмада объектив булып кала, чөнки Зәйтүнә - әле үсмерлек чорындагы бер кыз, ә Тукай - гомере ахырына якынлашканын сизгән танылган шагыйрь. Ул яшь бала язмышы белән уйный алмый. Поэмада кыз һәм егетнең үкенечле тойгылары җитәрлек. Ике арадагы төрле киртәләр аркасында, алар хәтта озаклап күрешә, еш очраша да алмыйлар, әмма күңелләрендә бер-берсенә карата җылы хисләр йөртәләр. +Поэманың аерым бүлекчәләре Зәйтүнә һәм Тукай язганнарга нигезләнә. Тәүге эпиграфта кызның мондый сүзләре китерелә: "Без Чистайга китәчәгебезне, бары күрешү өчен генә килүебезне әйткәч, Тукай: "Бик кызганыч", - диде". Үкенү тойгысы шушы эпиграфтан ук башлана. Аның янәшәсендәге Тукай сүзләре исә түбәндәгечә: "Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы, / Шат яратса да җиһанга, ят яраткан Раббысы". Бу эпиграф шагыйрьдәге үзен башкалар белән авырдан аралашу, ятимлеккә бәйле кимлек тойгысы һәм башка сыйфатларны аңлатып бирә. Болар барысы да ике арадагы мөнәсәбәтләрнең үсүенә шулай ук киртә булып тора. Икенче яктан, шагыйрьнең төп вазифасы, яшәү максаты - милләткә хезмәт. Моны Зәйтүнә дә, Тукай да, поэманы иҗат иткән һәм лирик мин образында чагылыш тапкан автор да шулай аңлый. +Нинди генә темага алынмасын, Рәниф Шәрипов күләмле әсәрләрендә милли проблемаларны читләп уза алмый. Бу әсәрдә дә шулай. "Зәйтүнә мәхәббәте" поэмасы да кызның иленә, туган теленә, шул илгә, телгә хезмәт иткән һәм, япь-яшь булуына карамастан, ил агасына әверелгән Талантка мәхәббәте турында сөйли. Бу мәхәббәтне бүлгәләп, таркатып булмый, аның хисләре татар кешесенең, иманлы кешенең йөрәгендә йөрткән хисләре белән кушыла. +Райондашы Азат Сабитов 2013 елны "Хезмәт даны" газетасында басылган мәкаләсендә, Р.Шәриповның Татарстанның Тукайга бәйле иң олы бүләгенә лаеклыгын яклап, болай дип язган иде: +"Әйткәнебезчә, шагыйрьнең төрле елларда язылган шигъри әсәрләрен туплаган җыентыгын поэзия сөючеләр дә бер тын алуда гына укып чыга алмас. Алай ансат кына "йотып" булмый аны. Кайбер шигъри юллар сине уйлар упкынына ташласа, икенчеләре ут кебек көйдереп ала, гасабиландыра. Битараф калучы булмас - монысына шик юк. Татарстанның иң абруйлы бүләге шигырь язучыга түгел, алар бихисап - поэтик фикер иясе Рәниф Шәриповка бирелсә, Тукаебыз, һичшиксез, риза булып ятар иде, дигән фикердә калабыз". Алай гына да түгел, мәкаләсенең исеме белән автор, исән булса, Тукай үзе шагыйрьнең кулын кысар иде, дигән фикер әйтте. Хак сүзләр. Кемнекенкемнекен, менә аның кулын Тукай кысар иде! +Рифә РАХМАН Әдәбиятлар дуслыгы - халыклар дуслыгы +ҺИЧ БЕТМӘС БУ ТАРИХИ УРТАКЛЫК "БЕЗНЕҢ НӘСЕЛ - КӨЧЛЕ РУХЛЫЛАР +ТОКЫМЫННАН!.." +ШАҺИНУР МОСТАФИН +Еллар үтеп, Мирзашәриф агайдан калган ике катлы агач йортны мәктәп иткәч, Шәмсемөхәммәт агайны улы Мирзамөхәммәт укырга, язарга да өйрәтә. "Барысы да әкренләп көйләнеп килә, тормышларыбыз рәтләнә!" - дип сөенеп йөргәндә генә, каһәр төшкән сугыш зилзиләсе алар корган җылы ояны тузгыта. Мирзахәниф абыйның бертуган абыйсы Мирзафатыйх белән үги әтисе Шәмсемөхәммәт тә фашист илбасарларга каршы изге көрәштә яу кырында шәһит китәләр. Днепрны кичкәндә, бертуган энесе Мирзамөхәммәт тә, авыр яраланып, туган ягына ике аяксыз кайта... Дөресрәге, Баку госпиталеннән ике шәфкать туташы озатып куялар аны бирегә. Яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Сугышчан Кызыл Байрак һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән көчле рухлы 18 яшьлек каһарман егет тыныч тормышта да сынып-сыгылып төшми. Сугышка кадәр үк оста биюче, җырчы, тальянчы булган Мирзамөхәммәтнең яшәүгә мәхәббәте шулкадәр көчле була ки, ул, һәртөрле авырлыкларны бер-бер артлы җиңеп, махсус урта һәм югары педагогик белем алып, үрнәк гаилә корып, яңа мәктәп салдырып һәм аның алыштыргысыз директоры булып, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнеп, күпләрне сокландырып - "Актаныш Маресьевы" булып яшәвен дәвам итә! "Актаныш Маресьевы" дигәннән, бу тәкъбир-бәяләмәне иң беренче булып танылган язучы-публицист, аларның якташы Ягъсуф Шәфыйков "Татарстан" журналының 2007 елгы 8-9 нчы саннарында дөнья күргән күләмле язмасында әйткән иде. Әдипнең "Актаныш маресьевы һәм аның унбер баласы" дигән шул кыйссасы бик күпләрдә зур кызыксыну уятты. Ни әйтсәң дә, протез аякларында элеккечә оста итеп биергә дә өйрәнгән Мирзамөхәммәт гомерлек яры - җан сөйгәне Мөсәвәрәсе (Себергә сөрелгән Нурлыгаян мөәзин кызы!) белән 11 балага - 6 малайга, 5 кызга илаһи Яшәү Уты бүләк итә! Мондый зур рухи Батырлыкны һәркем кыла алмый. Өстәвенә, гаиләләрендәге һәр балалары - Раил, Фаил, Илфак, Рәшит, Гөлсинә, Илһам, Илһамия, Мөдәррис, Гөлҗидә, Дилбәр, Зөлфия, Тормыш дигән көрәш мәйданында Ходай Тәгалә билгеләгән үз урыннарын, үз тиңнәрен табып, матур гына гомер кичерәләр. Нинди генә һөнәр ияләре үсеп чыкмаган әлеге көчле-тирән тамырлы гаилә бакчасыннан: абруйлы игътисадчылар, атказанган сәнгать эшлеклеләре (баш режиссёр вә язучы-җитәкче), танылган мәдәният хезмәткәрләре, халык мәхәббәтен казанган мөгаллимәләр... Үз эшләренең чын осталары булган тегүче белән сатучы, слесарь белән кочегар, фермер белән авыл җирле үзидарәсе сәркатибе дә бар алар арасында! +Мирзахәниф ага да нык горурлана үзенең шундый туганнары белән. Тик, ни кызганыч, Мирзамөхәммәт белән Мөсәвәрә генә озын гомерле була алмадылар. Беренче энекәше Мирзамөхәммәт алтынчы дистәсен тутырыр алдыннан гына бакый дөньяга күчте. Аның сөекле хатыны да, батыр йөрәкле иренең вакытсыз вафатын бик авыр кичереп, якыннарына, балаларына назлап баккан, тормышны өзелеп сөйгән нурлы күзләрен 68 нче яшендә мәңгегә йомды. Икенче энекәше - Мирзакотдус исә илле яшендә үк вафат булды. Аларны соңгы юлга озатышырга Мирзахәниф үзе дә, ерак араларны якын итеп, туган ягына "очып" кайткан иде. Шулчакта аңа һәр ике оя балаларын да бертигез дәрәҗәдә, игезәкләрдәй якын күреп, кадерләп тәрбияләп үстергән әнисе Гөлчирә абыстай (ул 103 кә кадәр яшәде, изге җаннарның берсе иде - урыны оҗмахның иң түрендә булсын! Амин...) болай дигән иде: +- Туганнарың фани дөнья белән иртәрәк хушлаштылар, Мирзахәниф балакаем! Сиңа хәзер алар өчен дә яшәргә кирәк - нәселебезнең йөзенә кызыллык китермичә... Моңарчы сынатмадың... Кайда гына булсаң да, кайда гына торсаң да... Рәхмәт сиңа, улым! +Ана рәхмәтенә лаек булудан да зуррак бүләк бармы икән бу дөньяда? Юктыр, мөгаен. Һәрхәлдә, Мирзахәниф ага үзе шулай уйлый. +Әйе, үз гомерендә күпне күрергә, күпне кичерергә туры килде аңа. Такталачык авылында башлангыч, Иске Кормашта җидееллык мәктәпләрдә укып, Минзәлә педагогия училищесында аң-белем эстәгән яшүсмер, көтмәгәндә-уйламаганда, очучы булырга карар кыла. Моның үзенә күрә бер сәбәбе дә бар. Минзәләдә укыган чорда очраклы рәвештә генә очкычын җиргә "кунаклаткан" очучы белән сөйләшептанышып китә Мирзахәниф. Килешле хәрби киемдәге шул ир-ат, җыйнак гәүдәле, җитез хәрәкәтле, җитди йөзле яшүсмернең очкыч белән ныклап кызыксынуын күреп, аңа аэроклубка яисә училищега укырга барырга киңәш бирә. +Мирзахәнифнең: "Ничек итеп?" - дигән соравына каршы ул, хәрбиләрчә кыска "БЕЗНЕҢ НӘСЕЛ - КӨЧЛЕ РУХЛЫЛАР ТОКЫМЫННАН!.." итеп: "Военкомат аша!" - дип җавап бирә... +Яшүсмернең иңнәренә тылсымлы канатлар куйган шул ике сүз аны тиз арада Минзәлә район хәрби комиссариатына китереп җиткерә. Биредә очучы булырга җыенган тагын 27 яшүсмер бар икән. Хәрби комиссариат юлламасы белән аларның барысын да Казанга - очучылар хәзерли торган махсус мәктәпкә җибәрәләр. Биредә исә үтә таләпчән комиссия һәркемне саулык-сәламәтлек, аң-белем ягыннан "җиз иләк" аша үткәрә икән. Нәтиҗәдә, 27 яшүсмернең нибары өчесенә әлеге мәктәпкә керү бәхете елмая. Мир- Бер Ана балалары - фронтовиклар Мирзахәниф һәм +Мирзамөхәммәт, энеләре Мирзакотдус, сугышта захәнифне исә: "Сәламәтлегең +хәбәрсез югалган бертуган абыйлары Мирзафатыйхның бик әйбәт булса да, буең бераз кызлары Лиза белән Зифа. 1946 нчы елгы фото. кечкенәлектән, быел укырга ала алмыйбыз - киләсе елга килерсең!" - дип, өенә кайтарып җибәрәләр... +Әмма инде егетнең хәрби хезмәткә алыныр чагы да килеп җиткән була. Мирзахәниф бер ел дәвамында Белоруссия хәрби округында кавалерия полкында тырышып хезмәт итә. Шулай да "Очучы булырга!" дигән кайнар теләге һич кенә дә суынмый аның. Көннәрдән бер көнне Мирзахәниф, кавалерия полкының комиссары Соловей янына барып, күңелендәге серен ачып бирә. "Очучылар хәзерли торган хәрби училищега укырга китәргә телим!" - ди ул. Әмма комиссарның һәр яктан да үрнәк әлеге татар егетен һич кенә дә полктан җибәрәсе килми. Шуннан соң Мирзахәниф, зур тәвәккәллек күрсәтеп, СССРның Оборона халык комиссары К.Е Ворошиловка шәхси хат яза. Җавап сүзе озак көттерми. 1938 елның 16 августында плацта хәрби өйрәнүләр үткәргән чакта Мирзахәниф янына полк дежурные килеп, кичекмәстән комиссар Соловей янына барырга куша. Аңа Климент Ефремовичтан хат килгән икән. Ворошилов рядовой Шәриповны тиз арада Чиләбегә - хәрби очучылар, штурманнар әзерли торган училищега укырга җибәрергә боерган! +Шулай итеп, Мирзахәнифнең теләге тормышка аша. Әмма училищеда уку өчен урта белемле булу шарт икән - Верховный Башкомандующий И.В.Сталинның катгый таләбе шундый! Шуңа күрә булачак очучы-штурманга экстерн тәртибендә тиешле имтиханнарны кичекмәстән тапшыру бурычы куела. Сәләтле-зиһенле егет аларны да тиз арада җиңеп чыга. Хәрби училищеда баштарак: "Укырга керергә соңга калдыгыз, комиссия членнары инде таралышты", - дисәләр дә, нарком Ворошиловның хатын күрсәткәч, фикерләре үзгәрә. Полковник Шушаро рядовой Шәриповка, укытучыларның өйләренә барып, өч көн эчендә барлык имтиханнарны да тапшырырга кирәклеген әйтә. Егет, егетлеген итеп, шулай эшли дә! +1938 елның сентябреннән башлап 1940 елның декабренә кадәр Мирзахәниф хәрби училищеда штурман һөнәрен яхшылап үзләштерә. Ни әйтсәң дә, штурман - хәрби очкычның күзе дә, колагы да, очучының уң кулы да ул! Штурман маршрутның дөреслеге, разведка һәм фоторәсемгә төшерү, берөзлексез элемтә, "цель"гә үз вакытында килеп, тиешле урынга бомбалар ташлау өчен дә шәхсән үзе җавап бирә. "Яхшы штурман - җиңү юлдашы ул!" - дигән канатлы тәкъбир дә йөри очучылар арасында. +Хәрби училищены уңышлы тәмамлагач, Мирзахәнифне еракка очарга сәләтле бомбардировщиклардан торган 219 нчы авиация полкына билгелиләр. Ике моторлы, 1100 ат көчле, сәгатенә 445 км тизлек белән 3800 км араны үтәрлек данлыклы Ил-4 бомбардировщигында штурман булып хезмәт итә башлый ул. Мәгълүм булганча, әлеге хәрби очкычның 12,7 мм лы - бер, 7,62 мм лы ике пулемёты бар. Ул үзе белән бер тоннага +ШАҺИНУР МОСТАФИН кадәр бомбалар да тыгып оча ала. (Сүз уңаенда, бераз алгарак китеп булса да, шунысын да әйтик: 1941 елның августында фашистлар оясы Берлинны да нәкъ менә шундый Ил-4 очкычлары бомбага тота инде. Алар арасында Татарстан очучылары да була!) +Беренче сугышчан чыныгуны Шәриповлар очкычы 1941 елның 22 июнендә Брянск күгендә ала. Лейтенант Козлов җитәкчелегендәге 4 кешелек экипаж (очучы үзе, штурман, укчы-радист һәм очкычның койрык өлешендәге укчы) дошманга каршы батырларча көрәшә. Әмма шул ук елның 27 июлендә Белоруссиянең Орша шәһәре янында фашистларның танк колонналарын бомбага тотканда, алар төркемендәге байтак очкычлар дошманның көчле зенитка утлары "элмәге"ндә кала. Фашист снаряды Мирзахәниф һәм аның сугышчан дуслары утырган очкычка да килеп тия. Очкычның арткы өлешендәге укчы шундук һәлак була. Экипажның калган әгъзалары исә, бердәм-уртак фикергә килеп, легендар очучы-капитан, Советлар Союзы Герое Николай Гастелло үрнәгендә (1907-1941), яна башлаган очкычларын дошманның танк колоннасы өстенә юнәлтәләр. Җиргә якынаер алдыннан гына очкычта калган соңгы ике бомбаны да фашистларга "күчтәнәч" итеп юллыйлар. Бәхеткә, әнә шул бомбалар аларның гомерләрен саклап кала да инде. Куәтле һава дулкыны Мирзахәнифләрнең очкычын күккә чөя дә, озак та үтми, янәшәдәге камышлы сазлыкка илтеп ташлый. Очучы белән укчы-радист шактый нык җәрәхәтләнсәләр дә, ни хикмәттер, штурманга артык зур зыян килми. Чын күңеленнән Аллаһы Тәгаләгә ышанып, газиз әнисе өйрәткән изге дога сүзләрен эченнән генә еш кабатлагангадыр инде, мөгаен... +Үзләренең полкларына алар шактый көннәр узгач кына кайтып җитәләр. Сугышчан иптәшләре инде аларны батырларча һәлак булганга санап, туган якларына "похоронкалар" җибәрергә һәм, әлбәттә инде, хөкүмәтебез бүләкләренә тәкъдим итәргә дә онытмаганнар. Командирлары - лейтенант Козлов - Сугышчан Кызыл Байрак ордены, ә экипажның калган әгъзалары (шул исәптән Мирзахәниф тә!) Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнәләр. +(Аңлатмалы искәрмә: Россия Федерациясе Саклану министрлыгының Подольск шәһәрендәге Үзәк архивында сакланучы бәһа биргесез документлардан күренгәнчә, Бөек Ватан сугышы чорында, атаклы очучы - белорус халкының көчле рухлы тәвәккәл улы Николай Францевич Гастеллоның экипажы үрнәгендә (алар мондый тиңдәшсез фидакарьлекне 1941 елның 26 июнендә Белоруссиянең Минск шәһәре янәшәсендә күрсәтәләр), дошманның җирдәге ныгытмаларына, техникасына, җанлы көчләренә барлыгы 503 таран ясалган. Шуларның 286cы - штурмовщикларга, 119ы - бомбардировщикларга, 98e истребительләргә туры килә... +Хәзер безгә сугышның беренче көнендә - 1941 елның 22 июнендә үк очучыларыбыз тарафыннан 16 (уналты!) мәртәбә таран ясалганлыгы да мәгълүм. Дошман очкычларына һавада таран ясаучылар саны исә 600 дән артып китә, шуларның җидесе - ниндидер могҗиза белән - исән (!!!) кала. Сугыш чорында Алтын Йолдызга лаек булган 2420 очучы арасында таранчылар йөзәрләп исәпләнә... +Әйе, утлы лачыннарның батырлыгы, күпчелек очракта, тиешенчә бәяләнгән. Тик, ни кызганыч, араларында хаксызга онытылганнары да бар әле. Безнең бурыч - әнә шундый тәвәккәл җаннарны Билгесезлек баткаклыгыннан коткару, аларга икенче гомер - Мәңгелек Яшәү бүләк итү... +Архивларда җентекле эзләнүләр барышында без дошманга таран ясаган очучылар арасыннан байтак якташларыбызны, милләттәшләребезне табу бәхетенә дә ирештек. Менә алар кемнәр: Татарстаннан Госман Бикбулатов, Ибраһим Бикмөхәммәтов, Мансур Гарипов, Владимир Ефремов, Иван Заварыкин, Александр Кармин, Алексей Клешевников, Иван Клясов, Дмитрий Кокорев, Пётр Коклянов, Хәлим Куҗахмәтов, Хәсән Мамин, Кузьма Новосёлов, Мисбахетдин Фәттахов, Константин Шуравин, Башкортстан татары Захарий Вәлиуллин, Казакъстаннан Кадил Зәбиров, Свердловск өлкәсеннән Хәбиб Сафин... Һәм Пермь төбәгеннән: исән калган гастеллочы - Алтын Йолдыз кавалеры Әнвәр Гатауллин... Әлеге атаклы очучы да, Мирзахәниф ага кебек, көчле шартлау дулкыны белән һавага чөелүе һәм сазлыклы җиргә килеп төшүе аркасында гына исән калган икән - заманында Бөтенсоюз радиосы өчен аның белән рус телендә әңгәмә корганда, шуны ачыкладым...) +Инде яңадан Мирзахәниф аганың үткән сугыш юлларына әйләнеп кайтыйк. Аңа тагын бик күп очышларда катнашырга туры килә. Янә тагын дүрт мәртәбә бәреп "БЕЗНЕҢ НӘСЕЛ - КӨЧЛЕ РУХЛЫЛАР ТОКЫМЫННАН!.." төшерәләр аларның очкычларын. Әмма Мирзахәниф, Ходай Тәгаләнең рәхмәте беләндер инде, шул һәлакәтләрнең һәркайсында да исән кала! Һәр очракта да, урау юлларны үтеп булса да, үз частена кире әйләнеп кайта. Сөекле әнисенең: "Син, улым, дөньяга килгәндә үк күлмәк киеп тугансың инде, шуңа күрә дә сине газиз Аллабыз саклый!" - дигән сүзләрен хәтерендә еш яңарта ул. +Шулай да Мирзахәнифкә, госпитальдә берничә ай ятып, дәваланып чыгарга туры килә - ут капкан очкычларын җиргә төшергәндә, башы оптик приборга бәрелеп, контузия ала ул. Менә шул чорда гаярь егет биредә эшләүче шәфкать туташы белән якыннан танышып, соңыннан аны үзенең гомерлек яры-юлдашы итә. +Шулай итеп, лейтенант-штурман Шәрипов күптән көткән үтә тансык Җиңү көнен Белоруссиянең Гомель өлкәсендәге Речица шәһәре госпиталендә каршылый. Күкрәгендә өч Кызыл Йолдыз, I һәм II Мирзахәниф ага туган ягына дәрәҗә Ватан сугышы орденнары балкыган әлеге кунакка кайткач. 2008 ел, июнь. батыр фронтовикны барысы да ихлас күңелдән кайнар котлый. Егет үзе дә җавапсыз калмый - яраткан җырларын өздереп башкара. Фронтовик дусларын, якыннарын югалту ачысы да, бик күпләрнең нәгъләте төшкән фашизмны җиңү шатлыгы да чагыла аның күңеле түреннән ташкындай ургылган моңнарында! Нәселдәшләре, батыр йөрәкле булулары белән бергә, җырга, шигърияткә, биюгә, музыкага, рәсем сәнгатенә бик тә маһир затлар бит! Шулай булгач, ул да ничек җырламый-биеми түзсен инде?! +Сугыш беткәннән соң, тагын 9 ай чамасы хәрби хезмәттә булып, 1946 елның мартында армия сафларыннан демобилизацияләнә Мирзахәниф абый. Әмма яраткан һөнәрен һич кенә дә ташламый. Баштарак ул гражданнар авиациясенә караган төрле очкычларда оча, аннары реактив двигательлеләренә дә күчеп утыра. Соңрак ул Архангельск, Мурманск, Вологда аэропортларында җаваплы вазифалар башкара. Барлыгы 53 ел гомерен авиациягә багышлаган мөхтәрәм ветеранны, ихластан зурлап, бүләкләр биреп, лаеклы ялга озаталар... +Хәзер Мирзахәниф аганың һөнәрен аның балалары, оныклары дәвам итә. Араларында бортмеханиклар, стюардессалар, авиация табиблары, аэропорт хезмәткәрләре дә бар. Хәтта кияүләре дә - очучы!.. Менә шундый кызыклы-гыйбрәтле язмыш иясе ул безнең яңа әңгәмәдәшебез. +...Аның белән икенче мәртәбә Казанда, Мирзахәниф ага Актаныш якларына кайтып килгәч, очраштык. Күңел кичерешләре сөйләп-аңлатып бирерлек кенә түгел иде Ил Агасының. Ни әйтсәң дә, үзеңә тормыш бүләк иткән изге туфракның җылысын тою, газизләрдән газиз якыннарың, фронтташ яшьтәшләрең яткан зиратларда булып, аларның якты рухларына багышлап догалар кылу, исән кан-кардәшләрең белән көне-төне аралашу, яшьлек хатирәләрен яңартып, таныш сукмаклардан, инеш-елга буйларыннан, тау-үзәннәрдән үтү бөтен җаныңа-тәнеңә искиткеч шифалы дарулардай тәэсир итә бит. Шуңа күрә дә Мирзахәниф ага туып-үскән якларыннан бөркетнеке кебек рухи канатларын дәртле җилпендереп, зур рухлану, яшәүгә көчле омтылыш белән кайткан иде. Озын гомерлеләр, көчле рухлылар, җиңүчеләр токымыннан булган әлеге мөхтәрәм шәхес үзенең дөньяда балкып яшәве белән бик күпләрне үзенә тартып тора. +Моннан 10 элек элек Вологдада автоавариягә очрап, ике аягы, уң кулы терсәге җитди җәрәхәтләнсә дә, Мирзахәниф ага, искиткеч зур ихтыяр көчен күрсәтеп, яңадан Яшәү мәйданына әйләнеп кайтты. Ләкин тормыш үзенекен итә - каһарман гастеллочы да чордашлары янына бакый дөньяга күчте. Урыны оҗмахның иң түрендә булсын изге җанның! Ул Хәтер күгендә һәрвакыт якты йолдыздай балкып яшәр, иншалла. +Шаһинур МОСТАФИН, +эзтабар язучы, +Россия Хәрби-тарихи фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы ИҖАТЫНДА - ШӘХЕС ЯЗМЫШЫ өчен Концерт яза. Пианист буларак аңа күбрәк фортепиано өчен язылган әсәрләр якынрак тоела. Беренче мәртәбә татар музыкасында берничә уен коралы өчен (ансамбль) жанрлары шактый урын били. Соңыннан симфоник музыка өлкәсендә иң югары уңышлар арасында скрипка һәм оркестр өчен Концерт-поэма, Муса Җәлил истәлегенә багышланган "Поэма" һәм оркестр өчен "Рапсодия" урын ала. Балалар өчен дә күп кенә фортепиано әсәрләре, "Төрек көйләрен" һәм 4 сонатина яза. Милли музыка чаралары белән композитор музыка мәктәбе балаларына шактый гына техника кагыйдәләрен тәрбияләргә булыша. Кыю динамика һәм гармония яңалыклары тыңлаучыларны үзенә җәлеп итә. +Композиторның әсәрләрендә иң төп сыйфат нәрсә дисәк ул - шәхеснең үз-үзен камилләштерү, үз-үзен раслау. Музыкаль образларның үсеше эчке яктан драматик рәвештә. Ул авыр уйлардан, караңгы фикерләрдән котылуга һәм көч, ихтыяр, батырлыкка юнәлдерелгән. Төп мәсьәлә - кешенең иң югары мөмкинлекләренә тирән ышану. Композиторга тәүбә итү хас, аның сюжет эчтәлекләре - эчке психологик көрәшеннән акрын-акрын акыл һәм зирәклекне раслауга таба бару. Аның өчен беренче урында авырлыкларны җиңү һәм киләчәккә ышаныч белән карау. Әсәрләренең төп каһарманы - фикер иясе, бербөтен булган шәхес, тормышны ничек бар шулай - явызлыклар, яхшылыклар, газаплар һәм шатлыклар белән кабул итә алырлык кеше. Әмма образларның үсеш процессы - тоташ көрәш, ул үзенең замандашын көчле һәм гайрәтле итеп күрергә тели, бу аның идеалы. Шуңа күрәдер күп әсәрләрендә татарның батыр шәхесләренә дан җырлана. +Язган циклларында, кагыйдә буларак, беренче кисәкләре - драматик, икенчеләре лирик, өченчеләре - уен музыкасын тәшкил итә. Композитор соната, партита, концерт, токката, пассакалья кебек классик жанрларны өстен күрә. Күбесе - татар музыкасында беренче мәртәбә яңгырый торган жанрлар. Аның музыкаль фикерләвенә объективлык һәм рациональлек кебек сыйфатлар хас. Аларда хәрәкәтчән яки шаян, уенчан жанрлар күп урын ала. Һөҗүмчәнлек, кискенлек, ашкынулы темперамент - Р.Еникеевның төп эшчәнлеген билгели. Лирик образларында беркадәр читкә китү, кайчакта импрессионизм төсмере сизелә. Бу - ниндидер сагынулы, медитатив күзәтүчәнлек, яки киеренкелек белән чыгу юлын эзләү, уйлану. Болар еш кына импровизация характерында булып, моңлы яки кызганыч интонация белән төрлечә тирән сулау, сораулар кую рәвешендә белдерелә. Боларда, барыннан да элек, сузып җырлана торган озын көй традициясе яңача яктыртыла, эпик киңлек урынына без эчке киеренкелек белән тулы хис-тойгыларны ишетәбез. Әмма тональ план традицион түгел, ул ирекле. Бу махсус тональ кыюлык һәм берникадәр эпатаж - композиторның образларында күп катнаша торган омтылышның билгесе. Композитор күп тамгалы тавышлар (полифоник) тезмәсен сайлый, татар музыкасы өчен гадәти булмаган ладогармоник конструкцияләрен ача. Татар музыкасында гармонияне уйлап табучанлык, кыюлык һәм тырышлык буенча 60-70 елларда аңа тиңнәр юк иде. +Катлаулы формалардан тыш композитор популяр ансамбль музыкасына да игътибар итә. Үзенең камера пьесалары белән - ариэтта, ария, каприччио, романс, вальсскерцо - гади, һәр башкаручыга да яраклы нәфис поэзия белән рухланган популяр әсәрләр дә яза белгәнен күрсәтә. Аның вокаль иҗаты киң таралган. Алар арасында ватанпәрвәр эчтәлекле җырлар да ("Фирка турында җыр", "Ардуган батыр"), эстрада өчен лирик җыр-романслар да ("Ак дулкыннар", "Мәхәббәт таңнары", "Синең эзләр") бар. И.А.Крылов иҗаты буенча эшләнгән сатирик юнәлештәге "Мәсәлләр" дигән театральләштерелгән инструменталь миниатюралары да үзенчәлекле. +Очраклы түгел, нәкъ менә Р.Еникеев - татар музыкасы өчен яңа юнәлешкә - неоклассицизмга нигез салучыларның берсе. Бу юнәлешкә нәрсә хас? Бу юнәлеш өчен акыл һәм хис тәңгәллеге, тормышка объектив мөнәсәбәт, беркадәр аскетлык, кырыслык, барокко һәм классицизм инструменталь музыкасына игътибар, камера музыкасына караш, таләпчәнлек, чаралар сайлауда рациональлек, полифоник ысуллар куллану хас. +Шулай итеп, нинди генә музыкаль дәрәҗәдә карасак та, барысында да яңа фикер һәм идеяләр, тема һәм образлар, сурәтләү чаралары һәм алымнары туганын күрәбез. Татар музыкасында әле мондый энергетика һәм хәрәкәтчәнлек, гармоник телдә үзен +ирекле сизү, полифоник һәм +күптөрле алымнар кулланучы +юк иде. Беренче мәртәбә күп +ансамбльләр өчен камера +жанры эшләнде. Иң мөһиме +- ул үзенең героен иҗат итә, +һәм бу җимерүчән ашкын көч +түгел, ә бәлки үзенең макса +ты һәм хаклылыгын аңлаган +пәрвәрлек. +Бу урында Санкт-Петер +бург музыка белгече Абрам +Григорьевич Юсфинның +композиторга багышлаган +Алгы рәттә уңнан беренче - Ренат Еникеев, фикерләрен куллану урынлы +Фасил Әхмәтов; артта уңнан беренче: булыр. "Мин аның иҗатының +Мирсәет Яруллин, Бату Мөлеков. +асылын - җиңәргә омтылу, +дөньяви карашларын гамәлгә ашыруы дип ассызыклап үтәр идем. Бәлки, аның шәхси холкында татар халкының батырлыгы, зирәклеге һәм гүзәллеге өчберлелек булып чагыладыр". +Сәнгать фәннәре докторы, атаклы мөгаллим А. Г. Юсфин озак еллар Казан консерваториясендә эшләде, ул - милләтнең үзенчәлеген аңлаган шәхес. Атаклы белгеч Р.Еникеев музыкасында фаҗигале хәлләргә, фәлсәфи әһәмияткә игътибар бирә. "Р.Еникеев күп авырлыклар кичерде, - ди ул, - әмма бөгелмәде. Һәм иң мөһиме - аның музыкасында - ихтыярны раслау". +Композитор шәхеснең формалашуы һәм җәмгыятьтә тоткан урыны мәсьәләсен күтәрә. Шәхеснең кискен фикер йөртүе, дөреслеккә омтылуы аркасында җәмгыятьтә катлаулы мөнәсәбәтләр дә китереп чыгара. Нишләптер аңа консерваторияда да урын табылмады. Әмма ныклы ихтыяр көче аны сындырмады, ул беркайчан бирешмәде. Хатыны - аның төп таянычы. Музыка белгече Нәргиз Мөштәри әйтүе буенча: "Ренат гадәттән тыш көчле холыкка ия, кыю фикер йөртә, аңарда Аллаһы биргән таланты белән, һичшиксез, эш сөю сәләте берләшкән. Минемчә, ул үз-үзен булдырган". +Бу - шәхси фикер генә түгел. Талантлы композитор, гадәттә, үз хисләреннән башка, җәмгыятьтәге мөһим мәсьәләләргә дә кагыла. Милли чынбарлык шартларында бу теманың кайбер үзенчәлекләре бар. Билгеле булганча, 1552 елда Иван Грозный фәрманы буенча, татарларны шәһәрләрдән, зур елга буйларыннан куалар. Мәчетләр, мәктәпләр, китапханәләр җимерелә. Нәтиҗәдә, халык азатлык белән бергә мәдәниятен һәм мәгърифәтен югалта. 400 ел коллыкта яшәү халыкның сиземлегендә тирән йогынты калдырган. А.П.Чехов сүзе белән әйтсәк, "үзеңнән коллыкны изеп чыгару" кирәк була. Милләтнең исән калуы, милләтпәрвәр шәхес тәрбияләү, бәйсезлеккә омтылу мәсьәләсе килеп баса. Шулай итеп, Р.Еникеев үз вакытында бик мөһим вазифаны башкарган. Бу бүгенге көн өчен дә әһәмиятле. +ХИКӘЯ ЯЗА АЛАСЫЗМЫ? +"Күгәрченнәр" гөрлидер! +Бу хикәячекләрне Балык Бистәсе районындагы Күгәрчен авылы урта мәктәбене 0нчы сыйныф укучылары язган. +Өмет Йолдызлы төн Сәлим каушап кал +зны күреп алды "Өлгермәдем дә, ө унда алар бергәлә нда очрашырга сү р бер-берсе белә минә Сәлимгә үзе нче сыйныфны тә ген әйтте. Сәлим ина көллиятенең улары да мәгълүм м икенче көнне а инә театрга китте з генә авылына ка сеңлесе Сылу барл биб та ярдәм итә гә киңәш бирде. Ә лып килде. Сәл ар иде. Бер айдан әлимнең гаиләсе +Ясминә белән Сә дызлы күк йөзенә ый. Йолдыз атылга "Сеңлем терелә к әгән иде. Бу юлы Беренче югалту Беренче яралы мәхәббәт Халык әйтсә, хак әйтә \ No newline at end of file diff --git a/QU/2017-07.txt b/QU/2017-07.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..7bc4e7a79096a7400a381c2c8b00efee7f1173fe --- /dev/null +++ b/QU/2017-07.txt @@ -0,0 +1,1189 @@ + +Фәүзия +Бәйрәмова +ҺИҖРӘТ +ТАРИХИ РОМАН +"Йә - китәбез, йә - үләбез!" +Мөхәммәтҗан карт ничә көннәр буе җанына урын таба алмый, әле карурманнарга чыгып китә, әле күл буена барып утыра, әле атын җигеп, Тарага юл ала... Кая барса да, күңелендә, телендә бер сүз - "һиҗрәт", илдән китү, дин-ислам хакына туган яклар белән мәңгегә бәхилләшү. Электән мулла кеше буларак, иманга куркыныч янаганда, һиҗрәтнең мәҗбүрият икәнлеген ул белә, әмма шушында тамыр җибәргән, нигез корган, гаилә тоткан ир-ат буларак, аның тота-каба гына кубарылып чыгып китәсе дә килми. Олыгайган көндә анда аларны ни көтә, газеталардан күренгәнчә, Төркиянең үзендә дә әллә ниләр булып ята, яшьләр хакимиятне дер селкетә, ирек даулыйлар. Дөрес, анда мөселманнарга дин тотарга ирек бар, әмма заманалар үзгәреп, аларда да Рәсәй илендәге кебек булмасмы - монысын беркем дә әйтә алмый... +Мөхәммәтҗан картның бөтен туганнары һиҗрәткә әзерләнә, инде сатыласы маллар очсыз бәягә сатылган, анда баргач яшәп китәргә бераз мая тупланган, кешеләрдә сәфәр дәрте, юл мәшәкате... Аларны инде бер нәрсә белән дә үгетләп, ниятләреннән кире кайтарып булмый. Мөхәммәтҗан картны иң борчыганы - тумыштан телсез-чукрак кызы Хөснибикәнең дә, иренә ияреп, күз күрмәгән җирләргә чыгып китәргә җыенуы. Җитмәсә, авырлы да. Яшьтән анадан ятим калган, әле үзе дә балалыктан чыгып җитмәгән бу бичаракай ул чит-ят җирләрдә газап чикмәсме, ким-хур булып йөрмәсме - ата кешенең йөрәген менә шул уйлар да телгәли... Шул ук вакытта үзе дә алар белән ерак юлга кузгалырга җыенмый, әниләре баладан үлеп киткәч, итәк тулы ятим белән калды, хәзер шуларны кеше итәсе, аякка бастырасы бар. Монда ул һәр куакны, һәр агачны, һәр кошны, һәр җанварны белә, үзе исән чагында балаларын ач итмәсен дә белә, ә менә чит-ят илдә аны нәрсә көтеп тора - әйтә алмый... +Менә бүген дә ул, Тулпар атын җигеп, өяз каласы Тарага юл алды. Анда качып кына Габдрәшит хаҗи кайткан, дигән сүзләр йөри, Мөхәммәтҗан карт аның белән очрашырга дип махсус бара. Габдрәшит хаҗи - тирә-юньдә иң күренекле, иң укымышлы кеше, иң гайрәтле, туры сүзле хәзрәт. Атасы ягыннан - җиде буын ахуннар, дин әһелләре, бохаралы, анасы ягыннан - гайрәтле мишәр һәм себер татарлары токымыннан. Яшьтән ятим калып, Аллаһ ярдәме белән Мәккә-Мәдинәләрдә белем алган, Коръәнне яттан белгән, Тара мәчетендә имам булган, мәктәп-мәдрәсәләр тоткан, хәтта ки бөтен Рәсәй мөселманнарының казые булган абруйлы кеше! Халык аны хөрмәт итә, сүзенә ышана, ул әйткәнне эшли иде. Һәм шушы кеше, туган якларына кайтып, авылдан-авылга йөреп, халыкка дөнья хәлләрен сөйли башлады, Рәсәйне бик куркыныч чорлар көткәнен аңлатты, мәчетләр ябылачак, манаралар киселәчәк, муллалар атып үтереләчәк, дин бетереләчәк, диде. Халык телсез калды, болай да гасырлар буе бу илдә җәһәннәм газаплары күргән татарларны инде милләт буларак, инде мөселман буларак юкка чыгу көтә иде. Исән калу өчен бары бер генә юл бар, ул - бу Аллаһ каргаган илдән китү, дин-ислам хакына һиҗрәт кылу иде... +Югыйсә, алар заманында бу җирләргә ислам динен тарату, дәгъват кылу өчен килгәннәр иде бит! Себердә яшәп яткан җирле халыкларның ислам диненнән шактый ерак торуларын ишетеп, бирегә әле хан заманнарында ук Бохара якларыннан күренекле дин әһелләре - сәедләр һәм шәехләр, укымышлы галимнәр килде. Дөрес, себер татарларының бер өлеше инде бик борынгы чорлардан - Багдад хәлифәте заманнарыннан, соңрак Үзбәк хан вакытларыннан ук ислам динен кабул иткән булганнар, әмма мәҗүсилектә калганнары да бар икән. Һәм гасырлар буе, бигрәк тә Күчем хан заманнарында Себердә ислам динен тарату өчен Бохара тарафларыннан дәгъватчы-миссионерлар килеп торды, Мөхәммәтҗан картның нәсел башы да шуннан. Картларның сөйләүләре буенча, алар бераз соңрак килгән, Әвәсбакы шәехнең Фәйзи шык, Алим шык, Ашкы шык, Баба шык улларыннан киткән зур нәсел ул, шуңа күрә, Тарадан башлап, шушы Яланкүл, Аубаткан, Үләнкүл, Рәчәп авылларының яртысы - Шиховлар фамилиясен йөртә. Мөхәммәтҗан картның үзенең дә фамилиясе Шихов, ә авыл халкы аларны йә шыклар дип, йә бохарилар дип атый. Шыклар - шәехләр дигәнне, ә бохари-бохаралы - Бохара тарафыннан килүчеләр дигәнне аңлата. +Ә Бохара тарафыннан, дине бер булса да, милләте буенча төрле кешеләр килгән - монда Алтын Урданың затлы татарлары да, зәңгәр күзле, ак йөзле таҗиклар да, кап-кара Африка мөселманнары - гарәпләр дә, халык телендә сартлар дип йөртелгән үзбәкләр дә булган. Соңрак алар барысы да бер исем - бохаралы дип йөртелә башлаган, дистә меңнәрчә себер татарлары арасында таралып, алар белән аралашып-кушылып яшәп киткәннәр, әмма беркайчан да үзләренең кемлекләрен онытмаганнар. Мөхәммәтҗан карт та җиде буынны гына түгел, кырык буын бабаларын белә, аларның бу дөньяга кайлардан таралганын да яхшы белә. Анда кәҗә тиресенә гарәпчә язылган, уклауга чорналган мең еллык нәсел шәҗәрәсе саклана, һәм ул Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа. +Әйе, Мөхәммәтҗанның атасы - Мөхәммәтрәхим, аның атасы - Сөецбакы, аның атасы - Мөхәммәтрәхим, аның атасы - Мырза шык, аның атасы - Фәйзи шык, ә ул - Әвәсбакының улы, бу - кырыгынчы буын. Ә нәсел башы Мөхәммәд галәйһиссәламнең кызы Фатыйма һәм аның балаларыннан китә, шәҗәрәгә шулай дип язылган. Шуңа күрә, нинди авыр елларда да, алар пәйгамбәр нәселе дәвамчылары булуларын онытмадылар, ислам хакына шушы җиргә ябышып яттылар, Себернең кара урманнарын ислам нуры белән нурландырдылар. Һәм нинди авыр вакытларда да, аерым кешеләр китсә дә, алар ил белән кубарылып һиҗрәткә китү турында уйламадылар, үзләрен Ходай тарафыннан шушы җирләргә ислам таратырга җибәрелгән илчеләр дип аңладылар, шушы фикергә гомер буе тугры булып калдылар. Һәм менә өммәт алдына, милләт алдына, бөтен җитдилеге белән, котылгысызлыгы белән һиҗрәт мәсьәләсе килеп басты... - берәүләр "йә - китәбез, йә - үләбез", диделәр, икенчеләр аларны кузгалмаска үгетләде, мондагы тормышның да уңай якларын табарга тырыштылар. Ике якта да хаклык бар иде. Һиҗрәт турында сүз, дин-ислам хакына Госманлы иленә - Төркиягә күчеп китү мәсьәләсе Идел-Уралда гына түгел, Себердә дә күтәрелеп-күтәрелеп ала, илдәге хәлләргә карап, халыкның да кәефе үзгәреп тора. Себер татар авылларында дин Казан якларындагы кебек көчле булмаса да, монда да иман хакына җир читенә китәргә әзер торучылар бар, бигрәк тә бохаралы дип йөртелгән аксөяк нәселләр нык торалар иде. Дөрес, моңа кадәр патша хакимияте аларга артык каты кагылмады, аз санлы катлам, дип, бохаралылардан хәтта гаскәргә дә алмадылар, укымышлы бу татарлар җирле халык белән түрәләр арасында арадашчы булып торды. Әмма заманалар үзгәрә, ханнар вакытында ук Себергә ислам динен таратырга килгән бохаралы мөселманнарның да баш очында кара болытлар куера, ил өстенә шомлы афәт киләсен алар җаннары-тәннәре белән тоялар иде... +"Һиҗрәт", "һиҗрәт", дисәләр дә, дин-ислам хакына бөтен нәселең, хәтта ки авылың белән кубарылып, туып-үскән җирләреңне мәңгегә калдырып, бер белмәгән якларга чыгып китәргә күпләр әзер түгел иде. Шуңа күрә бу мәсьәлә сузылды, сүз куерды, бергәләп китә алмагач, кайберәүләр аерым-аерым да һиҗрәткә дип Төркиягә чыгып киттеләр, әмма төп халык һаман нидер көтте, өмет итте. Китик, диючеләр дә, калыйк, диючеләр дә ул арада тәмам шомарып, чарланып беттеләр, ике яктан да берсеннән-берсе дәһшәтле дәлилләр китерелде, гади халык тәмам гаҗиз булды. Әмма соңгы елларда Рәсәйдә барган шомлы үзгәрешләр, мөселманнарны эзәрлекләүләр, кулга алулар, төрмәләргә утыртулар һиҗрәт яклыларны көчәйтте. "Монда калсак, безне дә шушы хәл көтә", дип, алар авылдан-авылга йөреп, мәчет-мәдрәсәләрдә чыгышлар ясадылар. Өяз башкаласы Тарада исә һиҗрәткә кузгалырга теләүче себер татарларының исемлекләре төзелде, патшага прошение-гаризалар язылды, инде юл хәстәрләре күрелә башлады. +Халыкның ашыга-ашыга туган җирләрен ташлап китәргә җыенуының төп сәбәбе булып чукындыру куркынычы тора иде. Себер урыслар тарафыннан яулап алынганнан бирле, менә инде берничә гасыр буе, җирле халыкларны көчләп чукындырулар беркайчан да туктап тормады. Биредә әлмисактан бирле яшәгән иштәк-остяк-вогуллар, себер татарлары, кыргыз-кайсаклар авылыавылы белән дә, аерым-аерым да чиркәүләргә куып кертелде, чукынырга теләмәгәннәр төрмәләргә, монастырьларга ябылды, мәңгегә каторгага сөрелде. Көчләп чукындырылган җирле халыкның бер өлеше әкренләп урыска әйләнде, берничә буында үзенең асыл телен дә, изге динен дә, кемлеген дә онытты, әмма каракучкыл йөзләре, кысык күзләре аларның урыс түгеллеген кычкырып тора иде. Һәр патша килгән саен үз тәртибен кертте, чукындыру да бер көчәеп, бер йомшарып торды, әмма беркайчан да ахыргача туктамады. +Башка җирле халыкларны урыс диненә куып кертү тизрәк барса да, попларга себер татарлары белән шактый озак изаланырга туры килде. Алар арасына асылташлар булып сибелгән бохаралылар һәм казан татарлары дин-ислам өчен үләргә дә әзер иделәр, алар бу иманны себер татарларына да кертә алдылар. Шуңа күрә урыс поплары чукындырып киткәннән соң да, себер татарларының бер өлеше барыбер качып кына ислам динен тотты, түрендә икона булса, сандыгында Коръәне ятты, муенында мәҗбүриләп асылган калай тәре булса да, күлмәк изүендә изге сүрәләр язылган бөтие яшерелгән иде. Әмма бу хәл ачылган очракта аларны төрмә көтә, хәтта каторгага сөргән очраклар да була. Урыс поплары бигрәк тә унсигезенче гасыр башларында нык котыра, башкисәр Ермак һәм Явыз Иван чукындырып бетерә алмаган себер татарларын ят дингә күндерүне Пётр патша һәм аның патшабикә кызлары, христиан дине әһелләре, Тубылда чиркәү суды оештырыла, анда менә шушы "яшерен мөселманнар"га җәза бирү белән шөгыльләнәләр, шул рәвешле, йөзләрчә, хәтта меңнәрчә себер татарын яңадан исламга кайткан өчен җәзалыйлар. Урыс дин әһелләре һәм хәрбиләре, патша хакимияте белән берләшеп, чукынырга теләмәгән татарларны тереләй утларда яндырудан башлап, мәңгелек сөргеннәргә хәтле сөрәләр, аларның затлы нәселләрен юк итәләр... Себердәге барлык мәчетләр дә диярлек ут төртеп яндырыла, мәктәп-мәдрәсәләр җимертелә, чукынмаган татарлар үз авылларыннан куыла, исән калганнары чукынган милләттәшләре өчен дә салым түли, рекрут бирә башлыйлар. +Бу коточкыч хәлләрне Тарада, Иртыш-Ишим буендагы татар авылларында да яхшы хәтерлиләр, чөнки ул хәлләр аларның туганнары, якыннары белән дә булды бит! Шуңа күрә, тагы чукындыру сүзе чыга икән, аңа җавап итеп, һиҗрәткә чакыру яңгырады, милләт фаҗигасенә тиң Гөлбостан авылы тарихы сөйләнде. Ул авыл Иртыш елгасы буенда, Ишим тамагында урнашкан, бик борынгы, хан заманнарыннан калган сала, дөресрәге, элеккеге кала була. Хәзер аның урынында "Керәшен кыры" дип аталган бушлык, тоташ каберлекләр... Гөлбостан халкы борын-борыннан үзенең затлылыгы, шыклар-шәехләр нәселеннән укымышлы бохаралылар яшәве белән аерылып торган, төп халкы исә саргат кабиләсеннән себер татарлары булган. +Алар Ермакка каршы да арыслан кебек сугышалар, бирелмиләр, патша гаскәрләре дә аларны тиз генә буйсындыра алмый, ә менә урыс поплары шушы борынгы ханнар авылының башына җитә. Чукындыруга алар тиз генә бирешмиләр, тәре күтәреп килгән урыс попларының да кайберләрен алдалап, кайберләрен куркытып, кайберләрен сатып алып кире боралар. Әмма алар тирәсендәге тимер кыршау кысылганнан-кысыла бара, бу тирәдә алардан башка чукынмаган татар авылы калмый, инде чират Гөлбостанга да җитә. Башта авылның аксакалларын, шәех-муллаларын урлап, Тубыл төрмәсенә ябып, канга батырып кыйныйлар, аларга нахак ялалар ягалар, христиан динен кабул итмәсәләр, үлем белән яныйлар. Нәтиҗәдә, бу аксакалларның бер өлеше төрмәдә юкка чыга, бер өлеше, муеннарына тәре асып, авылга әйләнеп кайта. Нәфрәт белән үзләренең йөзләренә төкергән авылдашларына алар болай ди: "Без җанны саклап калу өчен тәреләрен астык, чөнки Коръәндә дә гомерне саклап калу өчен динеңне яшерергә мөмкин, диелгән. Әмма без күңелебез белән барыбер мөселман булып калдык, тормышыбызда да мөселманлыкны алып барырбыз. Урыс поплары авылга килгәндә, аларча булырбыз, алар киткәч, үзебезчә - татарчамөселманча яшәрбез". Һәм шулай яши башлыйлар да - поплар Гөлбостанга килгәндә - икона һәм тәре, алар китү белән - намазлык һәм түбәтәй... Әмма бу уен озакка бармый, поплар килеп, авылның чукынган һәм чукынмаганнарын аера башлыйлар, имеш, пакь христианнар "поганый басурманнар" белән бергә яшәргә тиеш түгел икән, димәк, мөселман-татарлар туган авылларын ташлап китәргә тиеш булалар. Гөлбостанда мәчет тә тыела, тиз арада чиркәү салып куялар, Казан ягыннан килгән керәшен татарын анда поп итеп билгелиләр. Ә ул һәр кешене күзәтеп, теркәп, билгеләп бара, чиркәүгә йөрүләр, бала тугач, чукындыру һәм язып куюлар, кеше үлгәч, аны христиан гадәте буенча күмүләр аның өстендә була. Шушыларны аз гына бозсаң да, авылга атлы казаклар килеп җитә, тагы яткырып суктырулар, тагы судлар, тагы төрмәләр... +Шушы куылулардан, эзәрлекләүләрдән, суд һәм төрмәләрдән тәмам алҗыган, бу хәлдән һичнинди чыгу юлы тапмаган себер татарлары аянычлы язмышлары белән килешә башлыйлар. Кемнәрдер - авылын ташлап сукбайга әйләнмәс өчен, кемнәрдер - калган гомерен төрмәдә уздырмас өчен ыңгырашып булса да поп урманнар, төпсез сазлыклар аша кыпчак далаларына барып җитүчеләр, аның аша Бохарага юл тотучылар да була. Хәтта дин-ислам хакына Төркия, гарәп илләренә һиҗрәт кылучылар булганын да әйтәләр, әмма бөтен халык ул юлга баса алмый, күпләр туган авылларында кала һәм яшәр өчен чукынырга мәҗбүр була. Әмма патша хакимияте аларны чукынгач та тынычлыкта калдырмый - бу татарлар яшереп үз диннәрен тотып ятмасыннар өчен, яңа фәрманын чыгара. Бу фәрман буенча, чукынган җирле халык вәкилләре үз милләттәшләре белән гаилә кормаска, бары тик праваслау урыслар белән генә өйләнешергә, кияүгә чыгарга тиеш булалар. Моның белән патша хакимияте берничә мәкерле максатын тормышка ашыра - җирле халыкларны, шул исәптән, себер татарларын да ана теле мохитеннән аера, аларның берничә буында урыска әйләнүенә юл ача. Икенчедән, элеккечә качып үз диннәрен тотуга, исламча яшәүгә барлык юлларны да яба. Шушы хәбәрләрне алгач, Гөлбостанның мәҗбүри чукынган татарлары катгый карарга киләләр - моннан соң беркемгә дә кияүгә чыкмаска һәм өйләнмәскә! +"Без гомеребезне саклап калу өчен кяфер динен алырга мәҗбүр булдык, үлем куркынычы астында муеныбызга тәре астык. Моның өчен Аллаһтан көне-төне кичерү сорыйбыз, без күңелләребез белән барыбер мөселман булып калдык... Инде бездән соң килгән буыннар боларны онытыр, урыслар белән гаилә корып яшәп, урыска әйләнер, кяфер булыр... Шуңа күрә, үзебездән кяфер нәсел калдырмас өчен, васыять итеп әйтәбез - ир балаларыбыз беркайчан да өйләнмәсен, кыз балаларыбыз беркайчан да кияүгә чыкмасын! Бу - безнең әманәт, васыятебез, соңгы догабыз..." +Һәм шулай була да - Гөлбостан авылы егетләре өйләнми, кызлары кияүгә чыкмый картая, үзләреннән кяфер нәсел калдырмыйча, әлеге авыл халкы әкренләп зиратка күчеп бетә... Хәзер ул урын "Керәшен кыры" дип атала... Әлбәттә, бу хәбәр бөтен Себергә тарала, татарлар аны елый-елый тыңлыйлар, башкаларга да тараталар. Халык инде соңгы чиккә килеп җиткәч, мәчетләр беткәч, мөселманнарга кара урманнарда да урын калмагач, бохаралы Алим Шихов исемле кешене Петербургка, патшабикәнең үзе янына җибәрәләр. Пәһлеван кыяфәтле, тавышыннан диварлар дерелдәгән, аяк атлавыннан идәннәр сыгылып торган Алим шыкны патшабикә Елизавета Петровна кабул итә. Үз каршында баһадир кыяфәтле, башы түшәмгә тигән, өстенә затлы киемнәр кигән татар ир-атын күргәч, ул, шаярткан булып: +- Сездә, Сибириядә, бөтен татарлар да шушындый богатырь-баһадирмы? - дип сораган. +Алим шык та югалып калмаган, мыек астыннан гына елмаеп: +- Әйе, нәкъ шулай, патшабикә галиҗәнапләре, татарлар барысы да шундый, әмма мин алар арасында әле иң бәләкәе, - дип җавап биргән. +Әлбәттә, Алим шәехнең төп сүзе себер татарларының аянычлы язмышы турында булган, һәм төп таләбе - динебезгә тимәскә, халыкны салымнар белән бумаска, татар җирләренә урысларны күчереп утыртмаска! Әлбәттә, бу таләпләрнең барысы да үтәлмәгәндер, әмма патша хакимияте дә вакыты-вакыты белән татар бугазыннан кулын ычкындырып торган, чөнки җирдә эшләргә дә кеше кирәк булган. +Инде бу шомлы көннәр тәмам артта калды, заманалар үзгәрде, чукындырулар да яңадан әйләнеп кайтмас, дип торганда гына, дөньялар тагы болгана башлый, Себер өстенә тагы чукындыру шомлыгы тарала... Бу инде егерменче гасырның башлары була... Көтмәгәндә, Тубылда яңа чукындыру үзәге ачып куялар, аны "Противомусульманская миссия" дип атыйлар, ягъни, ул турыдан-туры мөселманнарга каршы эшләргә тиеш була. 1900 елның 15 февралендә Синод указы белән ачылган бу карагруһ оешма, бөтен Себергә, бигрәк тә, ислам диненә ябышып яткан татар авылларына таралып, халык арасында христиан динен тотыналар - башта себер татарлары өчен аларның үз телләрендә сүзлекләр һәм китаплар чыгаралар, аларны язуда һәм таратуда Казаннан махсус җибәрелгән керәшен татарлары нык булыша. Бу китапларның барысы да диярлек ислам динен түбәнәйтүгә, христиан динен күтәрүгә юнәлтелгән була. Миссионерлар турыдан-туры Коръәнгә мөрәҗәгать итеп, аның сүзләрен-аятьләрен бозып, халыкка изге китапны үзләренчә аңлата башлыйлар. Шулай ук себертатар телендә Мөхәммәд пәйгамбәрне хурлаган китаплар да дөнья күрә. Ефрем Елисеев исемле поп-миссионер, керәшен татары, мөселманнарга каршы көрәштә бөтен игътибарын мәктәп-мәдрәсәләргә юнәлдерә, аларда бары тик урысча укытып һәм христиан дине дәресләре кертеп кенә татарларны җиңәргә мөмкин, дигән нәтиҗә ясый. +Патша хөкүмәте моны тиз ишетеп ала... Һәм патша хөкүмәте шушы юнәлештә чаралар да күрә башлый. Гасырлар буе барган көчләп чукындырудан соң әле яңа аякка басып килгән татар милләтен мәктәп-мәдрәсәләре аша кабат чукындырырга уйлый. 1905 елның маенда империя хөкүмәте әлеге мәсьәлә буенча махсус киңәшмә җыя, анда татар әлифбасын урысныкына алыштыру, мәктәпмәдрәсәләрдә мәҗбүри урыс телен кертү, балаларны урыс рухында тәрбияләү мәсьәләләре карала. Бер елдан, ягъни 1906 елның мартында бу кагыйдәләр аерым җыентык булып басылып чыга һәм аларны үтәү мәҗбүри булып тора. Милләт моңа каршы күтәрелә, бу хәлләрне яңа чукындыру, дип атый, хакимият исә каршы чыккан татарларны җәзалау юлына баса. Милләтнең күренекле уллары тагы төрмәләргә ябыла, алар чыгарган газеталар ябыла, мәктәп-мәдрәсәләренә йозак салына... +"Чират безгә дә килеп җитте..." +Бу хәлләр ерак Себергә дә килеп җитә... +Мәчет-мәдрәсәләрдә тентүләр уздырыла, алардан йөге-йөге белән дини китаплар алып чыгыла, мулла-мөгаллимнәрне берәм-берәм Тара һәм Тубыл төрмәләренә ябып куюлар башлана. Бу хәлләргә ризасызлык күрсәтүчеләрнең үзләрен күзәтү астына алалар, калага алып китеп, полициягә ябып куярга да күп сорамыйлар. Патшаның дин иреге турындагы фәрманыннан соң бераз тынычланган халыкның йөрәгенә тагы шом керә, ул арада Тарадан да берсеннән-берсе куркыныч хәбәрләр килеп ишетелә. Имеш, себер татарларының иң күренекле кешесе Габдрәшит хәзрәтне Петербургта кулга алганнар икән, газеталарын суд белән япканнар, үзен крепостька бикләп куйганнар ди. Югыйсә, ул бу көннәр киләсен халыкка әллә кайчан аңлаткан иде, кайткан-киткән саен себер татарларын мәчетләргә җыеп, бу илдә мөселманнарга беркайчан да ирек булмаячагын сөйләгән иде бит! Һиҗрәт мәсьәләсен дә бу якларда беренче булып ул күтәрде, иманны саклап калу өчен исламга ирек булган урынга күчеп китәргә кирәк, диде. Бөтен дөньяны әйләнеп чыкканнан соң, якташлары өчен иң кулай андый урын дип Төркияне тапты, хәтта аның патшасы белән дә сөйләшеп-килешеп кайткан, диделәр. +Мөхәммәтҗан карт үзе дә хәтерли әле аның Аубаткан, Яланкүл авылларына килеп, мәчет-мәдрәсәләрдә халык белән очрашып йөрүләрен. Бу төбәктә генә түгел, бөтен Себерендә Габдрәшит хаҗи кебек гыйлем иясе юктыр, мөгаен, ә аның сөйләү, ышандыру көче турында инде әйтеп тә торасы юк. Аның белән бер тапкыр очрашкан һәм чыгышын тыңлаган кеше алга таба инде Габдрәшит хаҗиның тарафдары булып китә, аның сүзеннән чыкмый. Ул Мөхәммәтҗан карттан бераз яшьрәк, әмма зур гыйлеме, халык арасында абруе, сүз һәм гамәленең бер булуы аны барысыннан да олы һәм өстен куя. Һәм ышандыра, һәм үз артыннан алып китә... +Һиҗрәт белән дә шулай булды - ни авыр елларда да авылга ябышып яткан себер татарлары, бохарилар Габдрәшит хаҗины тыңлагач, алыштырып куйган кебек булдылар, әйтерсең лә аларның өченче яшерен күзләре ачылды. Алар үзләренең тормышларына, узган тарихларына бөтенләй башкача карый башладылар. Ул көчләп чукындыру хурлыклары, ул атлы казакларның авылларга атылып кереп, буйсынмаган халыкны яткырып камчы белән ярулары, кулаякларга богау салып, сөргенгә сөрелүләр... Милләт, яраларын ялап, кара урманнарга кереп качты, төпсез сазлыкларга барып сыенды, адәм баласы яши алмаслык урыннарда тормыш итә башлады... Габдрәшит хаҗи менә шуларның барысын да яңадан милләтнең исенә төшерде, бүген дә аларның хокуксыз хәлдә яшәүләрен әйтте, алда исә тагы да куркыныч хәлләр көткәнен кисәтте. +- Бу илдә иң хокуксыз халык без, ягъни, мөселманнар, татарлар, - дип сөйләгән иде ул. - Ни дин-ислам ягыннан, ни милли нисбәттә безгә урыслар белән тигез хокуклар каралмаган, киресенчә, һәрдаим түбәнсетү, һәрдаим кимсетү һәм читкә этәрү бара... Бу илдә урысча имтихан бирмәсәң, муллалыкка указ да ала алмыйсың. Алга таба барлык халыкка шул таләп куелачак, моның өчен инде менә ничә еллар мәктәп-мәдрәсәләребездә урысча укытырга күчәргә мәҗбүр итәләр. Без хәзергә бирешмибез, әмма андый әмерләре бар. Изге Коръән хәрефләрен урысныкына алыштырып, укытуны алар теленә күчерсәк, тора-бара милләт тә шул кавемгә әйләнәчәк бит, Аллаһ сакласын! Алар артында - дәүләт, жандармерия, атлы казаклар, гаскәр, инде ниһаять, тәре аскан поплары тора... Безнең артта - бөек тарихыбыз һәм үз дәүләтебезне югалту сәбәпле, шушындый аянычлы хәлгә төшкән бәхетсез милләтебез тора... Эшләр болай барса, алда безне милләт буларак бетү, юкка чыгу көтә... Нишлик, туганнар? +Яланкүл мәчетенә җыелган ир-атлар тынсыз калды, авыр эштән изелеп, әле аларның беркайчан да болай төбенә төшеп уйланганнары, мондый катлаулы сорауларга җавап эзләгәннәре юк иде. Әле ул вакытта Хөҗҗәт мулла да авылда иде, Габдрәшит хәзрәткә ул җавап бирергә җөрьәт итте: +- Хәзрәт, - дип башлады ул салмак кына. - Авылда яшәсәк тә, без сез язганнарны укып барабыз, чыгарган матбагагызны Тарага да барып алабыз, бу тирәдә алдыручылар да бар... Ил белән шушы хәл икәнен дә беләбез, әмма дә ләкин безнең хәлебез - Себер мөселманнарының хәле аерата авыр, без беткәнче урыс арасында яшибез... Бөтен тирә-якта урыс авыллары, анда дуңгызы, хәмере, хәрамы - барысы да бар. Попларның әрсезлеге турында инде әйтеп тә тормыйм - тәреләрен күтәреп, өйдән-өйгә йөриләр, әллә нәрсәләр вәгъдә итәләр, динебезне сүгәләр, пычраталар... Аз гына каршы әйтсәң, артларыннан бастырып атлы казаклары килеп җитә, юк кына нәрсәләргә бәйләнеп, ир-атларыбызны Тара төрмәсенә алып барып ябалар, анда аларны куркытып һәм янап, тагы эшкәртәләр... Шул төрмәләрдән муеннарына тәре асып кайтучылар да күренә башлады, нишләсен, мәңгегә кәтер китмәс өчен чукынырсың да! Әстәгъфируллаһ! Аның авырлыкларына түзәрсең, менә шул чукындыру куркынычы һаман өстебездә тора бит... Халык та хәзер элеккеге түгел, һәркем үз җаен карый. Иманны саклау өчен, динебезне, телебезне, үзебезне саклап калу өчен бер генә юл кала инде, теге вакытта сез әйткәнчә, һиҗрәт, моннан башны алып китү... +Хөҗҗәт мулла күптәннән инде моннан китү тарафдары иде, Хаҗ кылу нияте белән берничә тапкыр Мәккә-Мәдинәләрдә булып, барышлый-кайтышлый айлар буе госманлы Төркиясендә яшәгән, һиҗрәт эшләрен белешкән кеше. Бер баруында ул госманлы хөкүмәтенә һиҗрәт мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итә, аңа: "Әгәр күмәк рәвештә һиҗрәт кылырга телисез икән, ул чагында үзегезнең хөкүмәтегездән рөхсәт кәгазе алып килегез, югыйсә, документсыз килеп, авыр аерым-аерым һиҗрәт кылган кешеләргә госманлы иленә килеп урнашу җиңелрәк булса да, инде йөзәрләгән, хәтта меңәрләгән мөселман кубарылып чыккач, Төркия дә, Рәсәй дә рәсмилеккә күчәләр - мөһаҗирләрдән документ таләп итәләр. Патша хакимияте Идел-Уралдан һәм хәтта ки ерак Себерләрдән туган илләрен ташлап чыгып киткән мөселман-татарларга башта каршылык күрсәтмәсә дә, инде авылыавылы белән, йөзәрләп-меңәрләп китә башлагач, инде моңа чит илләрдә дә игътибар итә башлагач, бу хәлләргә нокта куярга булды - сораган документларын бирмичә, еллар буе йөртте. Шуңа күрә дә бу һиҗрәт мәсьәләсе Себердә елларга сузылды, китәсе кешеләр аерым-аерым китте, авыллар белән кузгалырга һаман рөхсәт булмады. Ул арада, халыкны котыртып йөри, дип, Хөҗҗәт мулланы да төрмәгә утыртып куйдылар, аңа да төрлечә янап-куркытып карадылар, әмма ул нык торды, төрмәдән котылам, дип, тәреләрен дә асмады, һиҗрәт дигән ниятеннән дә кире кайтмады, хәзер дә әнә шул хакта сөйли. +- Дөрес әйтәсең, Хөҗҗәт мулла, - дип аны хуплады Габдрәшит хәзрәт. - Ул чукындыру дигәненең туктап торганы да булмады... Илебезне-җиребезне урыс басып алганнан бирле, меңнәрчә-меңнәрчә милләттәшебез кяфер диненә күчәргә мәҗбүр булды. Бөтен мәчет-мәдрәсәләребез полиция күзәтүе астында, мөфти-муллаларны да урыс хөкүмәте билгели. Безгә үз хакыйкый тарихыбызны белү тыелган, үз дәүләтчелегебез дип авыз да ачарга ярамый. Ә заманында дистәләгән дәүләт тоткан халык булганбыз бит югыйсә! Үз дәүләтең булмагач, кяфер дәүләтендә алар билгеләгән тәртип белән яшәргә мәҗбүрбез. Ә аларның төп максаты - урыс булмаган бөтен халыкларны әкренләп чукындырып бетерү һәм урыска әйләндерү. Явыз Иван заманында да шул булды, Пётр да шул юл белән барды, хәзергеләре дә алардан ким түгел. "Бу хәтле кысуга болар чыдый алмас, диннәреннән чыгарлар, милләтләрен онытырлар, безнең кебек булырлар", дип уйлый булыр явыз кяфер... Инде гасырлар барышында күпме милләттәшебезне алар казанына салдык. Чират хәзер безгә дә килеп җитте... +Җыелган халык тагы аһ итеп куйды, тагы узгандагы авыр хәлләр, керәшен кырына әйләнгән татар авыллары күз алдына килде. Әмма мәчеткә җыелган халыкның барысы да китү ягында түгел иде, хәтта ки моңа каршы эшләп йөрүчеләр дә бар иде. Алар, ярдәм көткәндәй, Мөхәммәтҗан карт ягына борылып карадылар, чөнки Тара кунагына каршы ул гына сүз әйтергә мөмкин иде. Һәм шулай булды да. +- Шулаен ул шулай да, әмма яшибез бит әле, хәзрәт, - дип сүзен башлап җибәрде Мөхәммәтҗан карт, бу фикергә каршы булуын тавышына чыгарып. - Мәчетләребез эшләп тора, өебездән килеп куып чыгаручы юк, күрше авыл урыслары белән дә тату яшибез... Сугыш заманы түгел, ачлык түгел, нигә әле булмаган хәлләр өчен алдан хәвефләнеп, бөтен авыл белән кубарылып чыгып китәргә? Гаепкә алма, Габдрәшит хаҗи, мин элек тә каршы идем туган җирләрне ташлап чыгып китәргә, хәзер дә каршы... +- Каршы булсаң, китмәссең, кем сине мәҗбүр итә? - дип, аңа каршы чыкты Юанбаш Мөхәммәди. - Киткән кеше китә, калганы кала, бернинди мәҗбүриләү юк... Әмма син башкаларны котыртып йөрмә инде, Мөхәммәтҗан әкә! Без Аллаһ ризалыгы өчен, иман хакына шундый зур юлга кузгалабыз. Нәсел-нәсәбебезне исламда саклап калу өчен һиҗрәт кылабыз. Исламга ирек булган җиргә - Исланбулга китәбез, Аллаһ теләсә! Госманлы иленә, хәлифәткә, мөселман кардәшләребез янына барабыз! Бу юлда без таш яуса да түзәчәкбез! Ә менә монда калып, нәселебезнең урыслашуы, кяфергә әйләнүе белән беркайчан ризалашмаячакбыз! +Халык гөрли башлады, үзара бәхәсләшүләр, сүз көрәштерүләр китте. Халык күкрәк какты. Инде кемнең нәрсә әйткәнен аңламас хәлгә килгәндә, мәчет диварларын Габдрәшит хәзрәтнең йөрәк түреннән чыккан авазы тетрәндерде, ул мөнбәргә басып, Коръән укый иде: +"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! +Иннә-лләзиинә тәвәффәәһүмүл-мәләәәикәтү заалимиии әңфүсиһим каалуу фиимә күңтүм каалуу күннәә мүстәдгәфиинә фил-ард..." +- Белмәгәннәрегезгә татарчасын аңлатам, Коръәннең "Нисә" сүрәсе, 97нче аять: "Дин өчен һиҗрәт итү лязем булып та, һиҗрәт итмичә, үзләренә золым кылган кешеләрнең рухларын алучы газап фәрештәләре әйтерләр: "Ни булды сезгә, динегез бик зәгыйфь?" - дип. Ул кешеләр әйтерләр: "Без кяферләр кулында гаҗиз булдык, шул сәбәпле динебездә күп кимчелекләр кылдык", - дип. Газап фәрештәләре әйтте: "Әя Аллаһ җире сезгә киң иде түгелме? Сезгә дин иркен урынга күчеп китү лязем иде, ник күчмәдегез?" - дип. Күчәргә мөмкинлекләре була торып та, дин өчен күчмәгән кешеләрнең урыны җәһәннәм, ул җәһәннәм нинди яман урындыр". Бу Коръәндә язылган, җәмәгать, Аллаһ сүзләре, Аллаһ әмере! Бүгенге көндә ислам динен иркен тота торган урыннар бар, ул - госманлы җирләре, алар килегез, дип торалар. Әлбәттә, тормыш башлап җибәрү анда да җиңел генә булмас, әмма монда калып кяфер булганчы, ислам илендә фәкыйрь булуың мең артык! +Хәзрәтнең шушы сүзләреннән соң, халык тынып калды, хәтта ки куркыныч, шомлы булып китте. Китәргә мөмкинлек булып та китмәсәң, теге дөньяда җәһәннәм көтә икән бит! Кара урманнарда аюлар белән бил алышкан, диңгездәй күлләрдә балыклар белән узышкан, Себер күкләрендә бөркет булып очкан, агачтан-агачка киек-каплан булып сикергән татар ирләре Коръән сүзе каршында баш иде... Аллаһы Тәгаләнең җәһәннәм белән кисәтүе алдында тез чүкте... +Бу дәһшәтле тынлыкны тагы Мөхәммәтҗан карт бозды, ул да Коръән сүзе белән башлады: +"Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим! +Илләл-мүстәдгәфиинә минәр-риҗәәли вән-нисәәәи вәл-вилдәәни ләә йәстәтыйгүүнә хииләтәү вә ләә йәһтәдүүнә сәбиил". +- Мин дә белмәгәннәргә татарчасын аңлатам, Коръәннең "Нисә" - "Хатыннар" сүрәсенең 98-99нче аятьләре: "Мәгәр күчәргә көче җитмәгән зәгыйфь ирләргә, хатыннарга һәм балаларга күчмәгән өчен җәһәннәм газабы булмас, алар торган җайларында кяфер кулыннан котылырга хәйлә тапмасалар, яки күчеп китәргә ничек тә көчләре җитмәсә. Бу гозерле кешеләрне Аллаһуның гафу итүе бик өметледер, Аллаһ гафу итүче, ярлыкаучы булды", дип тә әйтелгән әле монда... Ягъни, карт-корыга, хатын-кызларга, бала-чагага кяфер арасыннан күчеп китмәгән өчен җәһәннәм газабы юк, Габдрәшит хаҗи! Ә монда ярты авыл шундыйлардан тора, кая алар белән андый билгесез юлга чыгарга?! +Габдрәшит хаҗи аның белән бәхәскә кермәде, Коръән-хафиз буларак, андый аятьләр барын ул яхшы белә иде, әмма бәхәсләшеп, ил картын уңайсыз хәлгә куярга теләмәде. Мөхәммәтҗан карт - тирә-юньдә билгеле шәхес, дин дисәң - дине бар, кулы алтын, белмәгән эше юк, әле үзе шагыйрь-чичән дә, теленнән гөл коела... Себерне, аның кырыс һәм матур табигатен аның кебек өзелеп яратучы, һәр җан иясенең, һәр бөҗәкнең телен-көен белүче тагы бармы икән? Ул Себердән китсә дә, читтә яши алмас иде, тышавын өзгән чаптар ат кебек, туган якларына җәяүләп булса да кайтып егылыр иде... Аны һиҗрәткә чакырудан мәгънә юк, әмма башкаларның башын әйләндермәсә, яхшырак булыр иде... +Хәзрәтнең уйларын сизгәндәй, сүзгә Хөҗҗәт хаҗи кушылды. +- Соң, Мөхәммәтҗан әкә, ул сүрәнең тагы дәвамы бар бит әле: "Бер мөэмин киңлекне һәм яхшы мөселманнарны табар. Бер мөэмин Аллаһ юлына, расүле янына китмәк өчен өеннән юлга чыкса, соңра юлда аңа үлем ирешсә, дөреслектә аның әҗере Аллаһ хозурында сабит булды. Аллаһ мөһаҗир хәлендә үлгән мөэминнәрнең әүвәлдә булган гөнаһларын ярлыкаучы һәм рәхмәт кылучы булды", диелгән анда. Һиҗрәт кылган мөселманнар Аллаһның саклавында һәм яклавында булачаклар, син әйткән картлар, балалар, хатын-кызлар да... Шуңа күрә, син Аллаһ ризалыгы өчен, аның җәннәтләренә өмет итеп, шушындый зур юлга чыгарга ниятләгән кешеләрне кирегә үгетләмә инде, Аллаһ әмеренә каршы барма, Аның ачуына дучар булма... +Бу сүзләрдән соң артык бәхәс булмады, әмма һәркем үз фикерендә калды. Мөхәммәтҗан карт та, йөрерләр-йөрерләр дә, туктарлар, басылырлар, дип уйлады, китүчеләргә документлар бирелмәүне дә яхшыга юрады. Ул арада Хөҗҗәт хаҗи да Хаҗга киткән җиреннән Төркиядә урнашып калды, монда башка кайтмады. Әмма аның эшен биредә шул Юанбаш Мөхәммәди Шихов башкара, бик акыллы, зирәк булганга, аны шулай "Юанбаш" дип йөртәләр. Ул үз тирәсенә бер төркем туплый, анда Давыт Шихов, Әбнәзир Князев, Абханнан Әхмәдиев, Вәли Зыятдинов була, алар Яланкүл, Аубаткан, Кумыслы, Үләнкүл, Каракүл, Чабаклы, Койгалы, Кошкүл, Чарналы авылларында йөреп, халык белән эшлиләр. Юанбаш Мөхәммәди исә күбрәк Тара, Тубыл белән эш йөртә, һиҗрәткә җыенганнарның документлары артыннан берничә тапкыр үзе Петербургка хәтле бара. Авыл старостасы Вәли Зыятдиновны, халыкны китәргә котырта, дип, җиде айга Тара төрмәсенә тыгып куялар, шуннан соң һиҗрәтчеләр яшерен эш алып бара башлыйлар. Тарада дуслары ярдәмендә, Вәли Зыятдинов мәңгелек сөргеннән котыла, төрмә аның һиҗрәткә китү теләген тагы да ныгыта. +Әйе, эшләр Мөхәммәтҗан карт уйлаганча булмады - бу көннәрдә яңа хәбәр килде - Юанбаш Мөхәммәди башкаладан һиҗрәт өчен кирәкле документларын әзерләп кайткан, гаеттән соң юлга кузгаласылар икән. Бу хәбәр Мөхәммәтҗан картны иярдән бәреп төшергән кебек булды, ул шунда ук авыру кызы Хөснибикә турында уйлады, бернигә карамый китәргә әзерләнгән ир һәм кыз туганнары, аларның балалары күз алдына килде. Китәләр... Бөтен нәсел-ыру, бөтен туган-тумача, бөтен авыл белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән госманлы иленә китәргә җыеналар... Анда аларны кем көтеп торсын?! Кемгә кирәк булыр алар - Себер мөһаҗирләре, урман-дала татарлары? Кем кара көзгә, салкын кышка каршы шушындый озын юлга чыга?! Яшь балалар, авырлы хатыннар, үләргә торган картлар белән?! Себер бит бу, аларның яртысы юлда үлеп бетәчәк! Юк, бу эшне ничек тә туктатырга кирәк, туктатса, моны Габдрәшит хаҗи гына туктатырга мөмкин, чөнки бар эш шуннан башланды. Мөхәммәтҗан карт үзе аның белән аерым очрашыр, халык хәтле халыкны куркыныч астына куярга ярамаганын әйтер. Инде бик китәселәре килә икән, әнә, башта иратлар китеп урнашсын, аннан гаиләләрен дә алдырырлар. Сугыш-мазар юк, берсе дә ач-ялангач түгел, өйләрдән килеп куып чыгаручы юк, ничек инде ирекле баштан шушы җәннәттәй җирләрне ташлап китәргә мөмкин?! +Аккош каргышы +...Мөхәммәтҗан карт атның дилбегәсен үзенә тартыбрак куйды, юртак адымнарын әкренәйтте, хуҗасының ни теләгәнен аңлады ахры. Әйе, Тара шактый ерак булса да, Мөхәммәтҗан картның ашыгасы килми иде, бүген барыбер анда барып җитәрлек түгел, юлдагы берәр татар авылына кереп кунасы булыр. Шагыйрь җанлы кеше өчен моннан да зур хозурлык, моннан да бәхетле мизгелләр була аламы соң?! Соңгы вакытларда эш, дип, тормыш, дип, баш күтәреп карарга да вакыт булмаган, инде игеннәр урылган, амбарлар кышкы азык белән тулган, мал чалырга әле иртә, бер күкрәк тутырып, ял-сахра һаваларын да суларга була... Ул һиҗрәт белән дә күпме җанны ашарга мөмкин, ярар, киткәне китәр, калганы калыр, Мөхәммәтҗан карт үзе ике аягының берсен дә ул тарафка атламаячак. Тик менә... Һаман шул газиз балакай, зәгыйфь колынкай - Хөснибикәсе үзәкне өзә шул... Ире Салих, китәбез булгач китәбез, ди, ә хатынына ул хуҗа, ул ничек әйтсә, шулай булачак, уч төбендә генә үстергән ата сүзе үтми хәзер... +Хуҗасының уйга бирелгәнен сизеп, Тулпар ат адымнарын әкренәйтте, озын муенын борып, юл читендәге үләннәрне чемченеп бара башлады. Чемченсен, аңа да ял кирәк, нәселле юртак булса да, аңа да авыл җирендә хуҗасы белән бергә җигелеп тартырга туры килә. Авыл җирендә шунсыз булмый, шуңа күрә дә ир-ат инде ул, бергә янәшә өстерәсәң генә тормыш бара... Менә Мөхәммәтҗан карт та заманында мәдрәсәләр тәмамлаган, имамлык иткән, балалар укытып йөргән укымышлы бер кеше иде. Артык туры сүзле булуы, үз фикереннән кайтмавы өчен ул да кайберәүләргә ярап бетмәде, төрле гаеп табып, аны да читкә этәреп куйдылар. Ишле гаиләне, авыл тормышын да тәсбих тартып утырып кына алып барып булмый иде, шуңа күрә, китапларын читкә куеп, тормыш арбасына җигелергә туры килде. Игенен дә чәчте ул, иңенә мылтык асып, ауга да йөрде, абзар тутырып, малын да асрады, гаиләсен, бер-бер артлы туып торган балаларын ач-ялангач итмәде. Авыл халкыннан аермалы буларак, әле тимер эше белән дә шөгыльләнде, тимер йорты-мастерскоенда ул төзәтмәгән, ул ясап карамаган нәрсә калмады. Гомер буе матурлыкка омтылды Мөхәммәтҗан карт, гомер буе әллә нинди хыяллар белән яшәде, болын чәчәкләренә охшатып, тимердән чәчкәләр койды, күлдәге аккошларны ясап куйды, капка-коймаларны чәчәкләпбизәкләп бетерде... Озакка сузылган кышкы салкын төннәрдә аның өендә җәй матурлыгы яшәде, ул үзе чыгарган шигырьләре, җырлары белән бу матурлыкка җан өрде, шушы тормышыннан бер ямь тапты... +Әмма өзелеп сөйгән яры, гомер иткән хатыны бала тапканда кинәт кенә үлеп киткәч, аның да кояшы сүнде, тормышының яме бетте... Бу фаҗига моннан ун еллар элек булды, ул чагында әле балалар да кечерәк иде, алар - анасыз, Мөхәммәтҗан үзе пар канатсыз калды... Ир башы белән үксеп-үксеп елады ул, Тайрасының киемнәрен күкрәгенә кысып, аннан сеңеп калган исләрдән иләсләнде, саташкандай, үзалдына сөйләнеп йөри башлады. Юк, саташмады ул, ә ТайрасыТаһирәсе турында кырык көн буе шигырь чыгарды, аны мөнәҗәт итеп әйтеп йөрде. Монысын да гаеп итүчеләр булды, имеш, мулла башы белән, дога кыласы урында, шигырь әйтеп йөри... Юк, догасын да кылды ул, күзләре яшь, күңеле моң белән мөлдерәп тулганда, мөнәҗәтен дә әйтте. Шул хәсрәтле көннәрен исенә төшереп, Мөхәммәтҗан карт Шәм-Шәрифкәй көенә салмак кына җыр сузып җибәрде: +Карның агындай тәннәрең, Көләч йөзле, бәгырькәем, +Багалмадай иде йөзкәең. Күз алдымнан таясың. +Кара кашым, карлыгачым, Төннәр буе утырамын +Моңлы карый иде күзләрең. Шәмдәлләрдә шәм ягып. +Чәч толымыңда чулпыларың, Зәгъфрандай саргаеп, +Чыңлаган күк тоела колакта. Кара япан ябынып. +Энҗе-мәрвәт муенсаңны Тәкъдиремдә язылгандыр - +Үбеп-үбеп алам аулакта. Сыктап-сыктап яшәрмен. +Көмеш беләзегеңне тагып Тимер өем эчләрендә +Йөргән кебек тоеласың. Ялгыз гомер кичәрмен... +Юртак ат, хуҗасының моңга сабышканын тоеп, үлән киртләвеннән туктады да, башын күтәреп, аңа карап тора башлады... Алар инде бергә картаеп киләләр, Тулпар да хуҗасының кайчан кайгырганын, кайчан шатланганын тавышыннан сизә, ул моңаеп җырлый башласа, үзенең дә күзләреннән эре-эре яшь тамчылары тәгәрәп төшә... Бу юлы да шулай булды - урман-дала уртасында ялгыз татар ире сулкылдап җырлый, аның җан дустына әйләнгән аты тын гына елый иде... Мөхәммәтҗан карт, юртагының башын кочып, аңа йөзен яшереп, үзе дә сүзсез генә елады... Инде Тайрасын гына түгел, баласын - телсез-чукрак Хөснибикәсен дә мәңгелеккә югалтасын ата йөрәге белән сизенеп, аты белән бергә кушылып елады ул урман юлында... +Баш очында үзәк өзгеч аһылдаган тавышлар ишетеп, Мөхәммәтҗан карт күтәрелеп карады - зәңгәр күкне урталай телеп, кыйбла якка таба аккошлар китеп бара иде... Юк, алар кычкырмыйлар, бары тик сулкылдап-аһылдап кына куялар, бу шундый кошлар иде... Аккошлар... Алар да китә... Һиҗрәтчеләр кебек, кыйбла тарафка китә... Әмма алар кайту өчен китә, язларын шушы күлләрне тутырып, оя ясау, нәсел калдыру өчен барыбер Себергә әйләнеп кайта алар. Шул чакта Мөхәммәтҗан картның йөрәге "жу" итеп китте, бер - диңгездәй җәйрәп яткан күлләргә, бер шул күлләрне ташлап китеп барган аккошларга карады һәм тагы йөрәк ярасы исенә төште - "Аккош каргышы!" Аның нәселендә аккош каргышы бар бит, бөтен авыл шулай сөйли, үзенең язмышы да шул хакта искәртә... +Яланкүл авылы тирәсендә күлләр бик күп - аларның диңгездәй зурлары да, җыйнак кына булганнары да, бик тирән-төпсезләре дә, тозлы-төчеләре дә бар. Аларның исемнәре дә җырлап тора - Рәчәп, Кошкүл, Еланкүл, Кәккүк, Акпава, Чуар, Мәрәткүл, Куртайлы-Дениз, Кумыслы, Мәүлет күл, Ырыслы... Менә шул Ырыслы күлдән башланды инде аның гаилә фаҗигасе... Бу күлнең ярларын камыш баскан, һәм анда һәр язда аккошлар кайтып, оя кора, бала чыгара, чөнки камыш арасында аларга тынычрак, күрәсең. Әмма алар бу камышлы күлгә башка кош-кортны якын китермиләр, адашып килеп кергән йорт казларын да канатлары белән кыйнап куып чыгаралар, хәтта аларның муеннарын канат белән чабып өзгән вакытлары да булды. Күлгә якын яшәгән Мөхәммәтҗан картның да йорт казлары ничә ел рәттән шулай кырылды, һич түзәр хәл калмады. Һәм бер елны ул бу әрсез аккошларны бераз өркетергә, акылга утыртырга уйлады. +Тайрасының Хөснибикә белән авырлы елы иде. Җәен тагы Ырыслы күлдә аккошлар һәм йорт казларының сугышы башланды. Мөхәммәтҗан, ау мылтыгын алып, күл ягына юнәлде, исәбе - аккошларны куркыту, йорт казларына күлдә йөзәргә ирек бирү иде. Күлдә йорт казлары күренү белән, аккошлар, канатларын киң җәеп, аларга ташландылар, яман ысылдап, сәер сулкылдап һәм аһылдап, канатканчы чукый, шапылдатып кыйный башладылар, күл өстенә дә аккошлар көтүе җыелды. Алар шулай берләшеп үз ояларын, андагы нәни кошчыкларын саклыйлар иде. Күз алдында казларын аккошлардан талатып үтертмәс өчен, Мөхәммәтҗан гөрселдәтеп күккә атып җибәрде, бу тавыштан аккошларның кайсы күккә күтәрелде, кайсы камышлар арасына кереп качты. Мөхәммәтҗан аккош атам дип атмады, бары тик кисәтергә, куркытырга гына теләде, әмма ул аткач, бер аккош, канатларын күкрәгенә кысып, Мөхәммәтҗанның аяк астына килеп төште... Аның канат астыннан ак мамыгына кан бәреп чыккан, ул аккошның бар гәүдәсенә таралып бара иде... +Әле җаны да чыгып өлгермәгән аккошны Мөхәммәтҗан канатларыннан күтәреп кулына алды, гафу үтенгәндәй, күзләренә карады, аннан, күкрәгенә кысып, өйләренә алып кайтып китте. Ул юл буе ниндидер авыр җинаять эшләгән кеше кебек кайтты, юлда очраган авылдашларына да күтәрелеп карамады, ә алар аның артыннан башларын чайкап, гаепләп калдылар. Татар авылларында беркайчан да аккош атмадылар, үзләре ачлы-туклы булганда да, аларга ниндидер изге, пакь кошларга караган кебек карыйлар иде, шуңа күрә Һәм менә Мөхәммәтҗан аккош аткан, үз башына язык-гөнаһ алган, моның ахыры хәерле бетмәс, дип сөйләнделәр авылда. Иренең үле аккош күтәреп кайтып кергәнен күргәч, Таһирә дә тынсыз калды, күзләренә яшь бәреп чыкты, аннан алъяпкычына капланып, тыела алмыйча елый башлады. +- Гөнаһысын кая куярбыз, нәселебезгә аккош каргышы төшүе бар бит, нишләдең син?! - дип өзгәләнде ул. +Мөхәммәтҗан аны юатып та карады, син авырлы бит, болай борчылып, балага зыян килмәсен, дип, тынычландырырга тырышты. Тайраның тынып-моңаеп калганын күргәч, аккошны алып, тизрәк өйдән чыгып китте. Күл буе да тыныпшомланып калган иде, ник бер аккош, ник бер йорт казы күренсен! Һавада әле дары исе дә таралып өлгермәгән кебек, җирдә исә атылган аккошның ак каурыйлары аунап ята, мамыгы җилдә очып йөри... Мөхәммәтҗан үле аккошны шул җиргә куеп калдырды, ул яр читеннән ерак түгел, камышлар тирәсендә иде. Нигә алай эшләде - үзе дә аңламады, пары күрсен, дип уйладымы - белми. Икенче көнне иртән күл буена килеп караганда, атылган аккош анда юк иде инде, суга таба кан таплары гына тамып-тамып калган, озын камышларга мамык йоны уралган иде... Аккошлар бөтенләй күренми, ә күлгә йорт казлары хуҗа булып өлгергән иде... +Ә көз көне, аккошлар җылы якка киткәндә, Тайра Хөснибикәне тапты. Нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, аккошлар авыл өстендә кат-кат әйләнделәр, аларның сулкылдаган-аһылдаган тавышлары белән күл буйлары тулды. Соңыннан билгеле булды - бер аккош җылы якка китмичә, Ырыслы күлендә калган икән, башкалары аны чакырып шулай өзгәләнгәннәр. Китмәде ул аккош җылы якларга, күл боз белән капланганчы, парын эзләп ялгыз йөзде, аһылдап-сулкылдап, авыл өстендә әйләнде, аның хәсрәте урман-далаларга сыймады. Аның белән бергә, авыл халкы аһ-зар итте, парын атып үтергән Мөхәммәтҗанны гаепләделәр, үз оялары да шулай тузгымасын, дип курыктылар... Инде елга-күлләр боз белән каплангач, инде җир өстен ак кар каплагач, ялгыз аккош күкнең иң биек ноктасына күтәрелде дә, канатларын күкрәгенә кушырып, түбәнгә томырылды... Җирдә ул ак кар белән бергә кушылды, бары тик күкрәгеннән бәреп чыккан кан табы гына монда аккош ятканын белдереп тора иде... Аның гәүдәсе пары белән янәшә ята иде... +Бераз үсә төшкәч, Хөснибикәнең тумыштан телсез-чукрак икәнлеге беленде, ул, аккош тавышы чыгарып, сулкылдый-аһылдый гына ала иде... "Аккош каргышы!" дип аһ итте Тайра, баласының телсез-чукрак булуын белүгә. Авыл халкы исә "Мөхәммәтҗан мулланың баласы аккош тавышлы булып туган, аһылдый-сулкылдый гына ала икән, атасы аккош атып зур языклы булганга, баласы шундый туды", дип сөйләделәр. Мөхәммәтҗан исә Аллаһ алдында да, баласы алдында да үзен зур гөнаһлы исәпләде, шул вакыттан муллалыгын ташлады, ат кебек кара эшкә җигелде. +Ә аккошлар шактый еллар яңадан Яланкүл авылы күлләренә кайтмадылар, аларның да нәсел хәтеренә бу фаҗига кан белән язылган иде. Ә менә Тайра баладан үлеп ятканда, язгы ямьле көннәрнең берсендә, авыл өстендә тагы аккошлар күренде. Алар Яланкүл өстендә кат-кат әйләнделәр, әйтерсең лә үзләренә төшеп оя корыр өчен камышлы күл эзлиләр иде... Тайрасы-җан кисәге, нидер әйтергә теләгәндәй, киң итеп ачып куйган тәрәзәгә текәлде, мәрмәрдәй ак йөзеннән күз яшьләре тәгәрәп төште. "Кайттылар... - диде ул, җиңел сулап. - Мине алырга кайттылар... Каргышларын кире алырга кайттылар..." Кул хәрәкәте белән, ул кызы Хөснибикәне үз янына чакырып китерде, аны йөзе белән ачык тәрәзәгә таба борды. Ә анда, зәңгәр күкне тутырып, аккошлар оча иде, әйтерсең лә җан биреп яткан үз тиңнәре белән бәхилләшәләр, аһылдап-сулкылдап кичерү кулларын күккә таба суза, ятим каласын сизенгәндәй, бөтен гәүдәсе белән сулкылдый, елый иде... Аккошлар яңадан Ырыслы күлгә төшеп утырганда, Таһирә җан бирде, парын мәңгегә ятим калдырып, бу дөньядан китеп барды... +Шул вакытлардан күңеленә әллә нинди бетмәс сары сагыш кереп оялады Мөхәммәтҗанның, ул аккош моңына әйләнеп, әле шигырь, әле мөнәҗәт булып бәреп чыкты, җырлатты һәм елатты. Мөхәммәтҗан Тара базарында гаҗәеп бер уен коралы - скрипка күреп әсәрләнеп кайтты, ат кылыннан тарттырып, эрбет агачын киптереп, ул да шундый уен коралы ясап карады - көй чыкты! Башта ул анда яшереп кенә тимер өендә уйнады, аннан күл буйларына, урман араларына да чыгып китә башлады, авыл халкы аны бөтенләй җиңеләйгәнгә санады... Ә Мөхәммәтҗан аккош көен уйный иде, мәңгелек мәхәббәт һәм мәңгелек ялгызлык турында сөйли, үз парына тугрылыгын аңлата иде... Бу көен ул күл буендагы аккошларга да барып уйнады, аккош кебек телсез кызына да тыңлатты, менә хәзер дә атында әкрен генә шуны көйләп бара... +Бәнем ялгышларым җиттеме икән - +Ялгыз аккош авыл-лай күгендә? +Аккош каргышлары төштеме икән - +Парсыз калдым гомерем-ләй көзендә... +Кичерсәнә, Раббым, кичерсәнә, +Коткар нәселемне каргыштан. +Сакла нәселемне ул ялгыштан - +Аккошлардин калган язмыштан... +...Тулпар ат җыр көенә әкрен генә кыр юлы буйлап Тарага таба атлый... Аның бу җырны инде күп тапкырлар ишеткәне бар, хуҗасы юлга чыккан саен, ялгыз калган саен шуны көйли. Хәзер караңгы төшеп, берәр җирдә кунарга тукталганчы, шулай барачаклар - җырлап һәм елап, елап һәм җырлап... Моны хәтта ки җыр дип тә әйтеп булмый, ул - күңелнең ыңгырашуы, бәндәнең ялгыз калып, үз-үзе белән сөйләшүе, үкенече һәм тәүбәсе, заяга үтеп барган гомеренә нәтиҗә ясавы... Себер урманнары, карагай-каеннары, поши-бүреләре, күлләрдә чуртан-җәеннәре, сазлыкларда бака-еланнары, күкләрдә аккош-бөркетләре белән бер татар картының җырын тыңлыйлар иде... Ул җыр Себер урманнары кебек иксез-чиксез, елгакүлләр кебек тирән-төпсез, дала җиле кебек җитез иде, ул көй зәңгәр күкләрдә аккош канатлары белән язылып, җирдә бәндәләр күңеленә мәңгегә сеңгән иде... Һәм бу җыр әле, мөһаҗирләр көе булып, алар белән бергә ерак Төркияләргә китәчәк, анда туган илләреннән мәңгегә аерылган татарларның йөрәк сагышы булып, тау-ташларга уралачак, әманәт итеп, буыннан-буынга тапшырылачак, бер гасырдан соң, яңадан Себер туфракларына кайтып егылачак әле... Әмма моның өчен йөз еллык мөһаҗирләр юлын үтәргә, йөз ел буе туган яктан аерылу сагышын йөрәкләрдә күтәреп йөртергә туры киләчәк... Һәм бу мөкатдәс тел, бу аккош моңы, бу мәңгелек иман изге әманәт булып гомер буе сакланачак... +Габдрәшит хаҗи янында +Тарага икенче көнне генә килеп керделәр... +Озын юлда төрлесен уйлады Мөхәммәтҗан карт, Яланкүлдәге кайнарлыгы бераз басыла төште, һиҗрәт мәсьәләсен дә төрле яктан килеп бәяләде. Ул үзе анда китмәячәк инде, бу турыда сүз дә була алмый, Тайрасының, ата-аналарының каберләрен калдырып, гомер буе бөртекләп җыйган йорт-җирне пыран-заран китереп, балалары белән билгесезлеккә чыгып китә алмый ул. Ә менә кызы Хөснибикә... Ул бик кызганыч, үзәкләрне өзә шул гарип баланың язмышы... Үзенең балалары нинди булып туар, ире риза булып яшәрме телсез-чукрак хатын белән? Әле монда, ни булса да, ярдәмгә ашыгырга карт атасы бар, анда кем янына килер, кем хәлләрен белер? Хәер, Мөхәммәтҗан картның ике кыз туганы һәм энесе дә, балалары белән, шушы һиҗрәт кәрванына кушылырга уйлыйлар, аларның инде хәл ителгән. Анда баргач та, Хөснибикәсен ташламаслар, инша Аллаһ! Алай да, инде бер юлга чыккач, Габдрәшит хаҗига хәлне аңлатып карарга кирәк, бәлки башлап йөрүчеләргә әйтер, Хөснибикәләр гаиләсен калырга үгетли алырлар? +Теге вакытта Яланкүл мәчетендә Габдрәшит хаҗига каршы төшеп тә ялгыш эшләде ахры ул... Кеше алдында кирәкмәс иде, имеш, Коръәнне Мөхәммәтҗан карт та белә... Габдрәшит хаҗи исә ил алдында аның йөзен ертмады, каршы төшмәде, әмма үз фикереннән дә кире кайтмады. Мөхәммәтҗан карт та үз фикереннән кире кайтмады анысы. Тәмам башы катты аның бу һиҗрәт белән... +Әнә шундый икеле-микеле уйлар белән Тарага килеп кергәндә, өйлә туры үтеп киткән иде инде, Мөхәммәтҗан карт атын мәчет ягына атлатты, намазын да укып алыр, Габдрәшит хаҗины да шунда күрермен дип уйлады. Башлыча ике катлы агач йортлардан торган Тара шәһәре аны көзге ярминкәләре, кайнап торган базарлары, урамда очып йөргән сары яфраклары белән каршы алды. Аның Тарага элегрәк тә килгәләгәне булды, биредә татарлар шактый яши, бохаралы мөселманнарның да төп яшәү урыннары шушында. Биредә ике мәчет бар, чиркәүләрнең саны хисапсыз. Заманында Күчем ханның җәйге ыстаны булган һәм Ялым-Тора дип аталган бу шәһәрне себер татарлары хәзер дә Тора, дип кенә йөртәләр. Урыслар исә аны басып алып, 1594 елда биредә хәрби кәлгә төзеп куялар, тора-бара ул бөтен Себерне яулап алырга бер үзәк була. Тара өчен сугышлар әле Күчем хан үлгәч тә озак дәвам итә, аның балалары һәм оныклары бу шәһәрне генә түгел, бөтен Себерне кире кайтару өчен көрәшеп карыйлар, әмма урысларны җиңә алмыйлар. +Тара бөтенләе белән урыслар кулына күчкәч тә, татарлар биредә юкка чыкмыйлар, шул ук бохарилар каладан аз гына читтәрәк - тау асты бистәсендә оешып яши башлыйлар. Бик яхшы сәүдәгәрләр һәм оста арадашчылар булганга, җирле халыклар белән ике арада эш алып бару өчен, патша хөкүмәте аларга тими, тия башласалар, алар Петербургка илчеләр юллыйлар һәм мәсьәләне үз файдаларына хәл итеп кайталар. Алим шык та шулай заманында патшабикә янына барып, халыкны бөтенләй чукындырып бетерүдән саклап калган иде... Аннан соң да төрле хәлләр булды, бохаралылар да ышанычтан чыга башлады, чөнки алар урыс хакимияте өчен барыбер мөселманнар, барыбер татарлар иде. Габдрәшит хаҗи дөрес әйтә - алар татарларны чукындырып бетермичә туктамаячаклар. Татарлар да тик ятмый - кулларына аз гына акча кердеме - урыс арасында мәчет-мәдрәсә төзеп куялар, балаларын укыталар, һөнәр бирәләр, үрчиләр! Тарада беренче мәчет-мәдрәсәләрне дә шул Габдрәшит хаҗиның бабалары салды бит, әле ул Пётр патша заманында ук булды. Шул гасыр азагында шәһәрдә беренче таш мәчет салынды, түбәсен калай белән яптылар, анысын инде данлыклы Айтукә байлар эшләде. Мөхәммәтҗан карт хәзер менә шул таш мәчеткә бара, ул һаман эшләп тора... +Аны күрергә дип тәгаенләп килсә дә, Габдрәшит хаҗи мәчеттә булмады. Мөхәммәтҗан карт намазларын укыды да, инде кайда яшәгәнен сораштырып, өенә барырмын, дип торганда, бер яшь татар килеп, аңа булышырга алынды. Ябык кына кыяфәтле, бер күзенә ак төшкән бу кеше үзен сәер тота, туктаусыз як-ягына карана иде. Ул Аубаткан авылыннан булып, Исмәгыйль исемле икән, хәзер Тарада яши ди, Мөхәммәтҗан картны да белә булып чыкты. Мөхәммәтҗан карт аңа үзенең гозерен әйтте, Габдрәшит хаҗины эзләп килүен җиткерде. Яңа +- Хәзрәт Питердән качып кайткан бит, ул мәчет тирәсендә бик күренеп йөрми хәзер, анда-санда гына кергәләп чыга... +- Алай икән, - диде Мөхәммәтҗан карт, авыр сулап. - Мин аны күрергә дип ат җигеп Яланкүлдән үк килгән идем бит... Килешеп бетмәсә дә, өенә бармыйча булмас инде, киңәшәсе нәрсәләрем бар иде... +Яшь кеше аның янына ук килеп утырды. +- Авылда бер-бер яман нәрсә юктыр бит, агай? - диде ул, кызыксынып. +- Яман гынамы, энекәш, яман гынамы?! Бетә авыл, безнеке дә, сезнеке дә... Бөтенесе һиҗрәткә дип кузгалган, тыеп-туктатыр хәл юк... +- Габдрәшит хаҗига әйтүдән мәгънә юк моны, агай, - диде яңа танышы, бик белдекле кыяфәттә. - Ул үзе аларны котыртып йөри бит... Аны тыңлый күрмәгез! Иярә күрмәгез, харап булырсыз! Панисламист, пантюркист бит ул! Хөкүмәт дошманы, күзәтү астында ул хәзер, сак булыгыз! +Шул чакта Мөхәммәтҗан карт аңлап алды - бу шома егет Габдрәшит хаҗига каршы кеше иде ахрысы, тел төбеннән шул аңлашыла. Үзе дә артыграгын әйтеп ташлады ахры, инде хәзрәткә зыяны-фәләне тия күрмәсен... +- Ярар, энекәш, мин китим әле алайса, - диде ул, авыр гына күтәрелеп. - Юл кешесенең юлда булуы яхшы. +Яшь татар аңа ярдәм итәргә теләп иелде, шул чакта Мөхәммәтҗан карт аның изүендә нидер ялтырап китүен күрде, тимер чылбырга "тавык тәпие" тагылган иде! +Мөхәммәтҗан карт, корт чаккандай, сикереп торды, чепи күз белән саубуллашып та тормыйча, тизрәк мәчеттән чыгып китте. Ошамады аңа бу егет, әллә нинди шымчы кыяфәтле бәндә, әллә муенында тәресе дә бар инде, әллә күзенә генә күрендеме... Ни булса да, яныннан тизрәк китүең хәерле. Мөгаен, мәчеткә кем кергән-чыкканны тиешле җирләргә җиткереп барадыр... Аллам сакласын, Габдрәшит хаҗига зыяны тия күрмәсен... Атына утырып, мәчет тыкрыгыннан борылуга, каршына очраган татарлардан Габдрәшит хаҗиның кайда торуын сорады. Аның өе якында гына булып чыкты, ул карагай агачыннан салынган җыйнак кына йортта яши икән, каршысында бакчасы да бар. Ишек шакылдаткан тавышка өйдән буй җиткән егет чыкты, каршында олы яшьтәге татар ирен күргәч, аны шунда ук эчкә үтәргә чакырды. Мөхәммәтҗан карт егет артыннан эчкә үтте, алар китаплар белән тулы якты бер бүлмәгә килеп керделәр, аның түрендә, Коръән укып, Габдрәшит хаҗи үзе утыра иде. Ул да бераз олыгаеп киткән кебек, йөзе дә арыган-алҗыганга охшаган, соңгы вакытта тормыш аны да нык басты шул... Баштанаяк актан киенгән, мәһабәт гәүдәле, ак сакаллы бу кеше Хозыр-Ильясның үзенә охшаган, аннан нур һәм көч-кодрәт бөркелеп тора иде... +Кул биреп, кочаклашып күрештеләр, утырып, дога кылдылар. Кайбер фикер каршылыклары булса да, Габдрәшит хаҗи кунагына нык куанды, якын туганы кебек, түр башына утыртты. Капка төбендә аты калганлыгын белеп, улына аны ишегалдына кертеп куярга, алдына ашарга салырга кушты, егет ашыгып чыгып китте. Ул арада икенче бүлмәдән ирләрнең үзләренә дә ашарга чыгардылар, әнисе белән үсмер кыз алар янына тәмле-төмлесен ташып кына тордылар. Өстәлгә кайнар ашы да, салкынча ите дә, җиләк-җимеше дә, сөтле чәе дә чыкты, ирләр ашаган арада сүз дә башлап җибәрделәр. +- Син, Габдрәшит хаҗи, мине кичер инде, теге вакытта Яланкүл мәчетендә сүзеңә каршы төштем... Менә хәзер дә шул мәсьәлә буенча килдем әле... +- Әллә үзең дә китәргә җыенасыңмы, Мөхәммәтҗан мелла? - диде Габдрәшит хаҗи, гаҗәпләнеп һәм серле елмаеп. +- Юк, хәзрәт, мин андый олы юлга чыга алмыйм, - диде Мөхәммәтҗан карт, кырт дип, мин туганнан-туганыма өйләндем... Бер-бер артлы тагы балалар туды... Әмма алар барысы да телсез-чукрак булып тудылар... Әниләре үзе дә шундыйрак... Менә шул ничә гарип-горабаны төяп, мин ничек билгесез юлга чыгып китим? Монда мин һәр үләнне, һәр киекне беләм, гаиләмне ач итмәм, анда нишләрмен? Син миннән яшьрәк, әмма мин алтмышка җитеп киләм бит инде, ак сакаллы бабай! +- Йә, куй, Мөхәммәтҗан әкә, син әле егетләргә биргесез! - дип, хуҗа аны бүлдерде. - Сине урмандагы аюга каршы коры кул белән барган, аның белән бил алышкан, сыртына салып, авылга алып кайткан, дип сөйлиләр бит... +- Анысы аның яшь чакта булды бит инде, - дип кул селтәде Мөхәммәтҗан карт, әмма үзенең күңеле булды, күзләре янып, хәрәкәтләре җиңеләеп китте. - Аюларны күп ектык без, хәзрәт, бүреләрне күп суктык... Ә хәзер тормыш басты, Тайрамның вакытсыз китүе, балаларымның зәгыйфь булып тууы да күңелне төшерде... Мин әле кайчан гына җир җимертеп, ун авылны бер итеп йөри торган кеше идем бит! Ярар, анысын куеп торыйк, сиңа килүемнең сәбәбе бик җитди, Габдрәшит хаҗи, шул теге вакытта кузгаткан сүз инде... Телсез-чукрак кызым Хөснибикә өчен бик борчылам, җитмәсә авырлы, бик зәгыйфь, йомшак бала, мондый юлны күтәрә алмас ул... Ире беркемне тыңламый, үзе дә китә, хатынын да өстери... Бәлки, син әйтсәң, калып торырлар иде, баласын табып, бераз тернәкләнгәч, үзләре хәл итәрләр иде тагын... Бу һиҗрәткә җыенучылар арасында карт-корылар, яшь балалар күп, аларны бер белмәгән-күрмәгән җиргә, кышкы юлга ничек чыгарып җибәрәсең? Әллә китәргә теләгән ирләр үзләре генә китсеннәрме башта, дим? Шул турыда киңәшергә дип, ат җигеп, махсус килдем синең яныңа... +Габдрәшит хаҗи җавап бирергә ашыкмады. Кече яктан хатынын чакырып, тагы кайнар чәй китерттерде. Ул арада ат бәйләргә чыгып киткән уллары да кереп, алар янына килеп утырды. +- Мин үзем дә иртәгә таң белән озын юлга кузгалырга торам, Мөхәммәтҗан әкә, - дип башлады Габдрәшит хаҗи, сүзне ерактанрак урап. - Гаиләмне Казанга илтеп куям, аннан, җай чыккач, Истанбулга алдырырмын, инша Аллаһ! Бәлки, минем хәлләрне ишеткәнсеңдер - үзем дә жандармнардан качып йөрим, чөнки мәхкәмә төрмәгә ябарга дип карар чыгарды... +Мөхәммәтҗан карт уңайсызланып куйды, менә бит, башта кешенең хәлен сорамыйча, үзенекен сөйли башлады! Һай шул авыл акылын, әйтерсең лә аның кайгысы гына кайгы, аның эше генә эш! Ә менә шундый гыйлем иясе төрмәгә хөкем ителеп, качып йөрергә мәҗбүр икән бит... Хәер, Тара мәчетендәге теге чепи күз нидер сөйләп маташкан иде бит, качып йөри, дигән иде... Димәк, белеп сөйләгән икән... +- Син тагы кичер инде мине, хәзрәт, - дип, ул икенче тапкыр гафу үтенде. - Хәлеңне сорамыйча, үземнекен сөйли башладым, синеке минекеннән дә авыррак булып чыкты... +- Без барыбыз да бер хәлдә, Мөхәммәтҗан әкә, - дип дәвам итте Габдрәшит хаҗи. - Без үз илебездә качак хәлендә, теләсә кайчан тотып, зинданга ябарга мөмкиннәр... Ул гасырлар буе шулай булды, алга таба әле тагы да куркыныч булачак, эшләр шуңа таба бара. Мин теге вакытта мәчеттә әйтеп бетермәдем, чөнки анда да озын колаклар булырга мөмкин, бу илдә әле канлы инкыйлаблар көтелә... Бишенче елгы халык күтәрелешеннән алар бик курыкты, хәзер рәттән - урысынтатарын, украинын-ләхен, җәбрәен-мөселманын төрмәләргә утырта башладылар. Авыз ачып бер сүз әйтергә ярамый, син хөкүмәткә, патша галиҗәнапләренә каршы икән, дип, килеп алып китәләр һәм ябып та куялар. Газеталар ябылды, думалар куып таратылды, инде чират мәчет-мәдрәсәләргә дә җитеп килә... +- Анысына ук бармаслар инде, хәзрәт, мәчет-мәдрәсәләрнең тыны да чыкмый бит, ак патшага дога кылып утыралар, - дип, тагы бераз каршы төште +- Синеке дә дөрес, ак патшага дога кылган урыннар да күп, - дип, моңсу гына елмаеп куйды Габдрәшит хаҗи. - Бәлки, башта аларына тимәсләр дә, әмма чират барысына да җитәчәк - тарих шуны күрсәтә... Татарда хәзер шуларны күрүчеләр, чын тарихны язучылар, халыкка аңлатучылар күренә башлады. Цензорлар гына бу дөреслекне сызып бетерә алмыйлар, татарның күзләре ачылып килә - менә нәрсәдән курка ул карагруһлар! Менә нәрсә өчен милли матбагабызны, дини уку йортларыбызны юк итәргә телиләр һәм шул кара эшкә тотындылар да инде! +Сөйләшү шактый озакка сузылды, сүзгә уллары да катнашып китте, ул Мөнир-Әхмәт исемле икән, үсмер кызлары Фәүзия атлы булып чыкты. Менә алар да туып-үскән урыннарыннан кубарылып чыгып китәргә җыеналар икән, иртәгә иртүк юлга кузгаласылар ди. Шул исенә төшкәч, Мөхәммәтҗан карт тагы үз мәсьәләсенә күчте, аннан кузгалырга уйлады. +- Безгә нишләргә соң, хәзрәт? - диде ул, читкә-чатка кереп тормыйча. - Халык икегә бүленде бит, бөтен авыл купты, әле мондый хәлнең булганы юк иде, кыямәт диярсең... +- Китәргә ниятләгән кешеләрне туктату дөрес булмас, Мөхәммәтҗан әкә, - диде Габдрәшит хаҗи. - Һиҗрәт бит ул, иманны, динне саклап калу өчен, Аллаһ ризалыгы өчен дингә ирек булган урынга күчеп китү... Госманлы дәүләте, килегез, дип тора, еллар буе артыннан йөреп, тиешле документлар алынды, юлга чыгуның көне-сәгате билгеләнде - ураза гаетеннән соң, дип торалар... Дөрес, юл мәшәкате җиңел булмас, кышка каршы бит. Патша хөкүмәте махсус шулай сузды, кирәкле кәгазьләрне кышка таба юлга чыга торган итеп бирде. Мөгаен, шуннан куркып, туктап калырлар, дип уйлаганнардыр. Инде тагы да сузсак, юллар бөтенләй ябылырга мөмкин, чөнки дөньяда зур сугышлар, фаҗигаләр көтелә, китсәк, хәзер китеп калабыз, аннан капкалар ябылачак. +Бу сүзләрдән соң Мөхәммәтҗан картка да куркыныч булып китте, чөнки Габдрәшит хаҗиның буш сүз сөйләмәгәнен ул яхшы белә иде. Бөтен дөньяны әйләнеп чыккан, ничәмә-ничә тапкыр Мәккә-Мәдинәләрдә булган, Төркиядә һәм Япониядә патшалар белән кара-каршы утырып сөйләшкән, монда да ничәмә-ничә газет-журналлар чыгарган, сәяси фиркаләр төзеп йөргән, мөфтиказый дәрәҗәсенә кадәр ирешкән, төрмәләрен дә күргән Габдрәшит хаҗи бит ул! Ул белми сөйләмәс, начар киңәш бирмәс. Әмма, әмма Мөхәммәтҗан картның да үз кайгысы кайгы бит, ничек шул зәгыйфь баласын йөрәгеннән өзеп чит-ят җирләргә чыгарып җибәрсен ул?! +Аның борчулы уйларын сизгәндәй, Габдрәшит хаҗи үзе яңадан бу сөйләшүгә әйләнеп кайтты. +- Кызың өчен дә бик борчылма, Мөхәммәтҗан әкә, - диде ул. - Бәлки, менә шушы телсез-чукрак кызыңнан туган нәсел синең бердәнбер догачыларың булыр әле, Аллаһ белүче! Монда калганнарда дин кайгысы булмаячак, баш кайгысы булачак, бәндәләр исән калу турында гына уйлаячаклар, әмма күпләр харап булыр... Сугышлар, ачлык, төрмәләр, бер гаепсез кешеләрне, бигрәк тә, дин тотучыларны үтерүләр - аларның иге-чиге булмаячак, Мөхәммәтҗан әкә... Бу илдә гасырлар буе күргән газапларыбыз әлеге фаҗигаләр алдында кечкенә булып калачак... +Габдрәшит хаҗи кыйбла якка ачып куелган тәрәзәгә карап сөйли дә сөйли, әйтерсең лә анда күк мөнбәренә куелган китапны укый, бәндәләрне шул хакта кисәтә... Зур укымышлы, мәһабәт гәүдәле, сакалы агарып килә торган бу ил картының сүзләренә ышанмау мөмкин түгел... Мөхәммәтҗан картның да күңелендә бер генә уй бөтерелә башлады - киткәннәр котыла, калганнар тотыла икән... Язмыш аларны, бугазларыннан эләктереп алып, кара гүргә салмакчы була икән... Ярый да әле анда иман кәлимәсе белән, мөселман булган хәлеңдә +- Аллага тапшырдык инде, хәзрәт, ни булса да ил белән күрербез... Киңәшкисәтүләрең өчен зур рәхмәт, ни булса да, Аллаһ язган булыр! Әйткәнемчә, мин үзем китмим, нишлисен һәркем үзе хәл итәр. Бер генә үтенечем бар - кызымны... Хөснибикәмне ярдәмеңнән, догаңнан ташлама... +- Хөснибикәңне синең догаларың саклар, Мөхәммәтҗан әкә! Дөньяда иң зур дога - атаның баласына догасы. Бик кайгырма, ут йотма, баштарак авыр булса да, янында синең кыз һәм ир туганнарың да булачак бит, ярты авыл анда булачак! Аллага тапшырып, тәвәккәлләргә кирәк, безнең бабаларыбыз динислам хакына җылы якларны Себергә алыштырганнар, ә монда - киресенчә - боз салкыныннан кояш нурына таба китә бит кешеләр! Ислам нурына таба! Моннан да зур бәхет була аламы?! +Бу сүзләрдән соң Мөхәммәтҗан картның да күңеле тынычланып китте, ул күңеленнән генә Хөснибикәсенә фатихасын бирде. Инде кузгалырга дип торганда, Яланкүлдән Юанбаш Мөхәммәди һәм тагы берничә ир-ат килеп керде. Мөхәммәтҗан картның мондалыгын алар ишегалдындагы юртак атыннан ук белгәннәр иде, шуңа күрә аптырамадылар. Ә менә аның тыныч кына чәй эчеп утыруын күреп гаҗәпкә калдылар, Мөхәммәтҗан карт Яланкүлдәге кебек нәгърә ормый, шауламый, язмышы белән килешкән кебек күренә... Габдрәшит хаҗи янында башка төрле була да алмыйсың, ул - теләсә кемне ышандыра, үз артыннан алып китә торган шәхес, һиҗрәткә төп каршы кеше Мөхәммәтҗан карт та, әнә, икенче кешегә әйләнгән... +Тагы кул биреп күрешүләр, кочаклашулар, хәл белешүләр китте, тагы өстәлгә сый-хөрмәт чыкты, вакыт сузылды да сузылды. Юанбаш Мөхәммәдиләр Габдрәшит хаҗиның иртәгә китәсен белгәннәр дә тагы шул һиҗрәт турында киңәшергә, документларны күрсәтергә дип килгәннәр. Юлга кузгалуны ноябрь уртасы, декабрь башы дип тәгаенләделәр, ул вакытта ураза да беткән булачак, юлларга кар да төшәр, әле аның Умба-Омскиена чаклы да ике йөз чакрымнан артык ара бит. Умбада кайда тукталырга, нинди поездга алдан заказ бирергә - барысы турында да киңәштеләр, җаваплы кешеләрне билгеләделәр. Ә Истанбулда аларны Габдрәшит хаҗи үзе каршы алачак, анда инде барысы да сөйләшеп куелган, мөһаҗирләрнең килгәннәрен генә көтәләр ди... +Шушы сөйләшүләрдән соң, ирләрнең күңелләре күтәрелеп китте, Мөхәммәтҗан карттан кала, барысы да госманлы мәмләкәте белән хозурлана башлады, аның турында күбрәк беләселәре килеп, Габдрәшит хаҗидан Төркиядәге хәзерге вазгыять турында сораштырдылар, ул бик теләп җавап бирде. +- Госманлы иле дә кайный, җәмәгать... Анда да алда зур үзгәрешләр көтелә, чөнки яшьләр искечә яшәргә теләмиләр, хөкүмәт алдына көн дә яңа таләпләр куялар... Истанбулда бихисап газета-журналлар чыга, кем нәрсә теләсә - шуны яза, кем нәрсә теләсә - шуны сөйли... Хакимият кайда да үз-үзен яклый - анда да күп кенә яшь сәясәтчеләрне төрмәләргә утырттылар, илдән кудылар... +- Соң, анда да шул хәл булгач, нигә туган илне госманлыга алыштырырга соң? - дип сораганын сизми дә калды Мөхәммәтҗан карт. +Башкалар да куркып, сагаеп калдылар, алар шул төрмәләрдән качып, бу илдән китәләр бит инде, баксаң, анда да шул ук хәл икән! +- Әйе, анда да шул ук хәл, - диде Габдрәшит хаҗи, аларның уйларын сизгәндәй. - Әмма анда дингә тимиләр, мәчет-мәдрәсәләрне япмыйлар, муллаларны төрмәгә утыртмыйлар, синнән урыс-кяфер ясарга тырышмыйлар... Хәзергә шулай, алдагысын бер Аллаһ белә... +Җыелган халык җиңел сулап куйды, иң мөһиме - дингә тимиләр икән! Алар шул дин-ислам хакына гына шушы озын юлга - мәңгелек юлга кузгала бит... төрле сайрар кошларыннан, якын туганнардан, ата-бабаларның каберләреннән аерыла бит! Аларның бу моңсу уйларын сизгәндәй, Габдрәшит хаҗи тагы дәвам итте: +- Төрекләр уку-укытуга бик зур игътибар бирә башладылар, гарәпкә генә ябышып ятмыйлар, чит телләр өйрәнәләр, французча белү бик модада, - диде ул. - Балаларыгызны теләсә кайсы уку йортларында укыту мөмкин булачак, аларга зур дөньяга юллар ачылачак, инша Аллаһ! Төрек халкы бик тырыш, җиргә ябышып ята, анда бар нәрсә үсә - карбызы да, әфлисуны-йөземе дә, җәннәт ризыклары булган инҗире, зәйтүне дә... +- Арпа-бодай бармы соң, анда да бәрәңге утырталармы? - дип сорап куйды бер авыл агае. +- Иген дә чәчәләр, яшелчә-җимешен, бәрәңгесен дә утырталар... Дөрес, анда һәр тарафта үз ризыгы, Шам тарафында, ягъни эссе якларда, Анадалада инҗирйөзем, армут-анар кебек затлы җимешләр тиз өлгерсә, рум тарафында, Конья тирәләрендә салкынча була, анда иген игәләр, яшелчә үстерәләр. +- Безгә соңгысы яхшырак икән, - дип сүзгә кушылды Юанбаш Мөхәммәди. - Безгә, Себер халкына, салкынчарак җир кирәк, хәзрәт... Безнең халык андый эссегә күнекмәгән, авыр булыр... Хөкүмәт белән сөйләшкәндә, шул рум тарафы дигән урынны тәгаенләсәң иде... +- Үзем дә шулайрак уйлап торам, - диде Габдрәшит хаҗи. - Бик борынгы, бик тарихи урыннар ул Конья тирәләре, төрекләрнең изгеләштерә торган җирләре... Аларның беренче дәүләтләре, башкалалары да шунда булган... Анда бөек акыл иясе Мәүлана хәзрәтләре җирләнгән, мәчете-мәдрәсәсенә хәтле саклана. Дөрес, Коньяның үзендә зур сулар юк, әмма бераз арырак китсәң, суы да, яшеллеге дә бар. Казан татарлары исә Искешәһәр тирәсенә урнашканнар, баргач, үзегез барысын да карап, йөреп чыгарсыз, бер урында тукталырбыз, инша Аллаһ! +Икенде вакыты кереп килә иде, барысы да рәхмәт әйтеп, урыннарыннан кузгалды, намазны янәшәдәге мәчеткә кереп укырга булдылар. Намаздан соң Габдрәшит хаҗи үзендә калырга тәкъдим итсә дә, аларның иртәгә иртүк ерак юлга чыгасыларын уйлап, Мөхәммәтҗан карт та, Юанбаш Мөхәммәди һәм аның белән килүчеләр дә рәхмәт әйтеп баш тарттылар. Ул кичне юлга кузгалмадылар, мәчет янәшәсендәге мәдрәсәгә кереп кундылар. Габдрәшит хаҗи әле анда кереп тә алар белән шактый сөйләшеп утырды, ахшам, ястү намазларын да бергәләп укыдылар. Шулчак Мөхәммәтҗан карт үзен мәчеттә каршылаган Аубаткан кешесенең гел Габдрәшит хаҗи артыннан тагылып, күзәтеп йөрүен шәйләде, бу хакта хәзрәтнең үзенә дә әйтте. Габдрәшит хаҗи үзе дә моңа игътибар иткән булган икән, шуңа күрә өйдәге кебек артыгын сөйләмәде, аларга да саграк булырга кушты. Шуны гына көткәндәй, Юанбаш Мөхәммәди ук кебек атылып чепи күз янына барды, авыл турылыгы белән, ярып та салды: +- Син нәрсә, чепи Исмай, һаман безгә тагылып йөрисең? - диде ул, аны зур гәүдәсе белән бер читкә кысрыклап. - Синең турыда төрле сүзләр йөри бит, тәти егет! Теге йорттагы абзыйлар тирәсендә дә күргәлиләр ди сине... +Исмай ябык гәүдәсе белән аның көрәктәй куллары астыннан чыгып ычкынмакчы булды, үзе нидер мыгырданды, ризасызлык күрсәтте. +- Кара аны, егет, - диде Юанбаш Мөхәммәди, бала башыдай йодрыкларын аның борын төбендә уйнатып. - Кара аны, Габдрәшит хаҗиның башыннан бер генә бөртек чәче төшсә дә, үз башың белән җавап бирәсең! Ишеттеңме, аңладыңмы? +Аубаткан Исмай аның кулыннан ычкынып китте, һәм шул чагында аяк астына чыңгылдап нидер килеп төште. Барысы да лампа яктысында шуңа текәлделәр, Исмайның аяк астында җиз тәре ялкылдап ята иде... җирәнгәндәй, тәрене аягы белән тибеп җибәрде. - Бар, исән чакта ычкын моннан, югыйсә, болдыр баскычына асып куям үзеңне, хәшәрәт... +Исмай мүкәләп тәресен эзләп тапты, аны тиз генә куенына яшерде һәм, артына да борылып карамыйча, ашыга-ашыга чыгып китте. +Бу хәлдән барысы да аңга килә алмый тордылар, беренче булып сүзне Мөхәммәтҗан карт башлады. +- Харап булган егет, динен саткан, кяфер булган, - диде ул, авыр сулап. +- Яшьтән шушы Тарада, урыс арасында бөтерелде ул, - дип дәвам итте Юанбаш Мөхәммәди. - Югыйсә, атасы Габдрахман абзый да начар кеше түгел иде бит... Гомер буе үз хезмәте белән көн күрде. Ә менә улын кулдан ычкындырган, Исмәгыйльдән Иванга әйләнгән егет, адәм хурлыгы... +Моңа кадәр бу хәлләрне авыр сулап, дәшми генә күзәткән Габдрәшит хаҗи да сүзгә кушылды: +- Бер татар баласының үз иреге белән муенына тәре тагуында барыбызның да гаеп бар, җәмәгать, - диде ул. - Димәк ки, милләт белән, халык белән эшләп бетермәгәнбез... Хәзер бит теге заманнар түгел, муенга тәрене көчләп асмыйлар. Димәк ки, егетне ышандыра алганнар, үз диннәренә аударганнар... Бәлки, ниндидер куркытулар, янаулар да булгандыр, бәлки, закон каршында ниндидер гаебе бардыр, шуннан котылу өчен бу юлга баргандыр... Аллаһу әгълам, Аллаһ белүче. Алда әле мондый хәлләр күп булачак... Менә шуңа күрә, иманны саклап калу өчен, һиҗрәткә кузгала инде халык. +Икенче көнне мәчеттә иртәнге намазны укыгач, һәркем үз юлына кузгалды - Габдрәшит хаҗиның гаиләсе - Казан ягына, Яланкүлләр - авыл тарафына... Аубаткан кешесе аларны чат башыннан борылганчы карап калды, аннары ашыга-ашыга полиция идарәсенә, жандармериягә юнәлде, аның үз эше иде... Тиздән авылда, тагы берничә елдан шушы Тарада, мәхкәмәдә бу бәндә белән кабат очрашасыларын Габдрәшит хаҗи да, Мөхәммәтҗан карт та уйларына да кертә алмыйлар иде... +Туганнар белән соңгы табын +...Ул елның уразасы көз аена туры килде, әллә туган якларда соңгы ураза булганга, әллә көннәр шулай сагыштай сары торганга, халык аны үзенә бер бирелгәнлек белән тотты. Авыл халкының бер өлеше биш вакыт намаз укымыйча, җомга намазларына гына йөрсә дә, уразаны монда беркем дә калдырмый, кемдер Алладан куркып, кемдер кеше сүзеннән оялып тота... Яланкүлдә дә шулай - рамазан аенда бөтен авыл белән бергә сәхәргә торалар, бөтен авыл белән бергә кичен авыз ачалар... Ул авыз ачтырулар быел бигрәк тә үзәк өзгеч булды - әллә бәйрәм, әллә бәхилләшү, хушлашу - соңгы тапкыр бергә булган мәҗлесләр кебек иде алар. Туган-тумачалар, бер оч-урам халкы шулай бер-берләренә йөрештеләр, бүләкләр бирештеләр, бер-берләренә иң җылы, иң кадерле сүзләрен әйтеп калырга тырыштылар. Һиҗрәткә каршы эшләүчеләр дә бу айда тынып торды, чөнки инде буласы булган, китүчеләрнең документлары кулларында, мал-мөлкәт сатылган, барысы да гаеттән соң олы юлга кузгалуны көтәләр... +Мөхәммәтҗан карт та бу айда гел кызы Хөснибикә белән бергә булырга тырышты - йә ифтарга, дигән булып, үзенә чакырды, йә бүләк-санакларын күтәреп, кияве өенә барып җитте. Кияве Салих элек бабасының тормышларына артык кысылып йөрүен, кызын калырга үгетләвен өнәп бетермәсә дә, ураза вакытында аларга сүз әйтмәде, ул да ата белән кызның соңгы күрешүләре икәнен яхшы аңлый иде. Ә Хөснибикә әле үзе балалар кебек, иренең бераз ирек бирүен сизүгә, чакырмыйча да атасы йортына чыгып йөгерә, аның белән җитәкләшеп, Ырыслы күл буена чыгып китә, яшь колынчык кебек, сары яфраклар өстенә ятып ауный, әйтерсең лә туган якның бөтен исен-тәмен тәненә-җанына сеңдереп калырга тырыша... +Хөснибикә кечкенәдән әтисенең иң яраткан кызы булып үсте, бәлки, моңа баланың телсез-чукрак булуы, шуның белән башкалардан аерылып торуы сәбәпче булгандыр. Әнисе дә аны үлгәнче кулларыннан төшермәде, авырлы чакта да Хөснибикәсен җаныннан артык күреп яратты, бар күңел җылысын, бар мәхәббәтен аңа бирде. Хөснибикә үзе дә яраттыра торган бала иде шул! Ул түгелергә торган яшькелт зур күзләр, дисеңме, ул мәрмәр кебек ак йөз, ап-ак тән, ул карлыгач канатыдай елкылдап торган озын кара чәчләр... Хәер, аның анасы Таһирә дә нәкъ шундый иде бит - авылда гына түгел, бөтен Себерендә иң гүзәл бичә! Дөрес, ул бохаралы түгел, җирле себер татарларыннан, аларның да әле иң борынгы кабиләләреннән - саргатлардан. Себер гомер-бакый алар кулында булган, бик гаярь-гайрәтле, сугышчан, югары мәдәнияткә ия халык булган алар. Нигездә, Ишимнең Иртышка коя торган тамагында яшәгән бу саргат татарларын беркайчан да көч белән җиңә алмаганнар, ә хәйлә һәм мәкер белән тозакка керткәннәр. Керәшен кыры - шул бөек кабиләнең юкка чыгуына бер фаҗигаи мисал бит инде... +Менә шул саргат кызы Таһирәне Ишим-Тамак якларыннан кодалап алып кайткан иде Мөхәммәтҗан. Тара-Тубыл юлы өстендәге бу борынгы кала аша үтеп барганда, мулла өендә күргән иде ул аны. Янәшәдәге Олы Бүрән авылыннан, ятим бала, диделәр. Инде олыгаеп барган, "карт егет" хисабында йөргән Мөхәммәтҗан күрде дә бу кыз баланы, тынсыз-хушсыз калды - ул аның гомер буе эзләгәне һәм көткәне иде... Әйтеп-сөйләп бетергесез тышкы матурлыгы өстенә, аның көмеш нур сибеп торган йөзе, нәни генә ап-ак куллары, фәрештәдәй тыйнаклыгы Мөхәммәтҗанны бер күрүдә гашыйк итте. Ул, тәвәккәлләп, кызны хатынлыкка сорады. Мулла хәзрәтләре аның туган тиешлесе икән, ул, әлбәттә, Яланкул имамының теләгенә каршы килмәде, никахлар укып, кызны биреп тә җибәрделәр. Яхшы җиргә, мөселман-татарлар арасына, мулла йортына килен булып төшә, дип куанып та калдылар әле... Мөхәммәтҗан калымны мулдан бирде, ул бу урман гүзәле өчен бар байлыгын бирергә әзер иде. Ә Таһирәсенең, ятимәкәйнең, әллә ни бирнәсе дә юк иде - бер төенчек чүпрәк-чапрак инде шунда. Аның каравы беләгендәге борынгы көмеш беләзеге дөнья бәясенә торырлык затлы һәм сирәк хәзинә иде! +Фирүзә ташлар белән бизәлгән ул көмеш беләзек Таһирәгә мәрхүм әнисеннән калган булган, ә аның нәселе Саргат солтанга барып чыга. Ул исә теге шомлы елларда ук башкисәр Ермакка каршы сугышта шәһит киткән, каласы туздырылган һәм яндырылган, гаиләсе исә кара урманнарга качып кына исән калган. Ире үлгәч, хатыны Тукбикә халыкны басып алучыларга каршы яуга күтәргән, әмма урыс ядрәсе аны Иртыш елгасы буйларында куып тоткан, су эчендә юк иткән... Тукбикә турында себер татарларында бик борынгы җырбәетләр дә саклана, үзе дә шушы нәселдән булган Таһирәсе дә аны белә иде. +Алыста ла йирдән башын алган Күрәлмадым синең буйларыңда, +Иртыш суы шаулап агатыр. Колач ташлап, Тукбикәм йөзгәнен. +Шаулап та гына аккан суныңтайын Аккош канатыдай ак җанына +Күземдән канлы йәш таматыр. Явыз урыс мылтыгын төзәгәнен. +Агач үсте Себер йиренә, Урман басты Себер йирләрен, +Урыс килде татар иленә. Кяфер алды татар йирләрен... +Әйе, Себердә бу бәетне һаман да әйтәләр, ә менә Хөснибикәсе әнисе кебек аны моңлы итеп башкара алмый шул инде, тәкъдир аны тавышсыз иткән. Ә менә дип сөйлиләр иде, ул аны үлгәндә дә салмады... Хәзер ул беләзек Хөснибикә кызында, ичмаса, ерак илләрдә анасының төсе итеп кияр, колынкай... +Мөхәммәтҗан карт, сагышлы уйларына бирелеп, өйгә кызы Хөснибикә кергәнен сизми дә калды. Ул аңа сокланып та, кызганып та озак карап торды - нәкъ әнисе инде бу бала, нәкъ аның Яланкүлгә килен булып төшкән вакытындагы кебек. Күлдәй яшькелт күзләрен камыштай озын керфекләре чорнап алган, ак мәрмәр йөзендә ниндидер илаһи нур балкый, елмайганда исә күк капуслары ачылган кебек була... Телсез-чукрак булса да, авылда аңа кызыгып караучы егетләр шактый иде, кияүне исә кыз түгел, аның атасы Мөхәммәтҗан үзе сайлады, Хөснибикәнең кемгә кияүгә чыгасын ул хәл итте. Һәм менә шул Салих хәзер аның фәрештәдәй баласын җир читенә алып китеп бара... +Мөхәммәтҗан картны тагы авыр уйлар басты, тагы шул һиҗрәт, кызыннан, туганнарыннан аерылу хәсрәте җанын изде. Хөснибикә дә аның уйларын сизгәндәй, карт атасының күкрәгенә башын куйды, күзеннән энҗе яшьләре тәгәрәп төште... Ул күңеле белән атасының борчылганын күптән сизенә, ире белән шул хакта ачуланышканнарын да хәтерли, сүзләрен ишетмәгәч, бу борчылуның сәбәпләрен белми... Әмма ул күрә, сизә - аның тормышында нидер үзгәрергә тора, бу үзгәреш аңа гына түгел, күп кешеләргә кагыла, чөнки ярты авыл урыныннан купкан, һаман нидер җыялар, саталар, нәрсәгәдер әзерләнәләр. Ире Салих та малтуарны сатып, төенчекләрне төйнәп куйды, Хөснибикәнең сорау белән мөлдерәп тулган карашына кулын селтәп кенә җавап бирә. Әтисе аңлатырга тырыша, алар кечкенәдән кул хәрәкәтләре белән сөйләшергә өйрәнделәр, әмма ул да аңлатып бетерә алмый, ниндидер ерак юлны күрсәтә... Тик Хөснибикә ул юлның кая алып барганын белми, ул урман юлларын күзен йомып та таба, күрше авылларга үзе генә барып кайта ала, әмма аннан да еракта дөнья барын белми... +Ул арада икенде намазы вакыты җитте, Мөхәммәтҗан карт камәт төшереп намазга басты. Хөснибикә дә әтисе артына килеп басты, чөнки әле әнисе исән вакытта ук аны намазга өйрәтеп калдырган иде. Телсез-чукрак кызының бик сизгер, һәр хәрәкәтне кабатлап баруын күреп, Таһирә аңа гарәп хәрефләрен язып өйрәтә башлады, иреннәрен бөрә-бөрә, аларның әйтелешен аңлатырга тырышты. Башта Мөхәммәтҗан моңа каршы булды, телсез-чукрак кеше, хәрефләрнең әйтелешен ишетмәгәч, аларны үз теле белән кабатлый алмагач, берни дә килеп чыкмас дип уйлады. Әмма кечкенә кызчык әнисенең һәр хәрәкәтен, бармак очларының, иреннәренең, йөз сызыкларының һәр тибрәнешен карап, йотып, сеңдереп барды, аһылдый-уһылдый аның артыннан кабатлады. Иртәнге һәм төнге намазлардан кала, ул әнисе янына басып, аның бар хәрәкәтләрен кабатлады, намазлыгына ябышып ятты... Аның ничек укыганын, нәрсә укыганын бер Аллаһ кына белә, әмма телсез-чукрак баланың, нәни кулларын күккә күтәреп дога кылуын күргәндә, олылар да елый иде... +Әнисе үлгәч, Хөснибикә намазны атасы артына басып укый башлады, ул эш белән мавыгып онытылып китсә, кызы аны кулыннан тартып намазлык янына алып килә иде. Үсә төшкәч, Хөснибикә олылар белән ураза тота башлады, әнә быел да, авырлы булуына карамастан, уразага кергән. Бүген Мөхәммәтҗан карт аны һәм һиҗрәткә җыенган кыз туганнарын ифтарга - авыз ачарга чакырды, бәлки, бу соңгы мәҗлесләре дә булыр, дип, тагы күңеле тулды. Икенде намазы бетеп, бераз вакыт узуга, өйгә бер төркем хатын-кызлар килеп керде, алар абыйлары белән шау-гөр килеп, кочаклашып күрештеләр, ахшамга кадәр бераз сөйләшеп алырга булдылар. +- И, газиз кыз кардәшләрем, бәлки, бу безнең бергәләп соңгы утыруыбыздыр, олы юлга кузгалыр алдыннан сезгә әйтер сүзләрем бар, - дип башлады +Сеңелләре Мәхсүрә белән Мансура аңа якынрак килеп утырдылар, Мәхсүрәнең үсмер кызы Зөлбану Хөснибикә белән бераз читтәрәк урнаштылар. Элегрәк абыйлары һиҗрәт турында ишетергә дә теләмәгәч, бу хакта әле кыз туганнары белән җитди сөйләшүнең булганы да юк иде. Әмма соңгы вакытта Мөхәммәтҗан карт та тәкъдирдә язылган белән килеште кебек, һиҗрәткә каршы сөйләгәне ишетелми башлады. Бер караганда, абыйларын да аңларга була - гарип кызы, барлык туганнары гаиләләре белән кубарылып, мәңгегә туган якларны ташлап китәләр бит... Себер татарларында туганлык җепләре бик көчле, аның язылмаган катгый кануннары да бар. Абыйлары Мөхәммәтҗан - хәзер аларга ата урынына калган кеше, ягъни, аның сүзе закон булырга тиеш. Әмма Мәхсүрә белән Мансураның ирләре дә бар бит әле, һәм соңгы сүзне барыбер алар әйтә. Ә алар, китәбез, диделәр. Ә энеләре Сахибзадә үзе хәл итте китәсен, беркем белән киңәшеп тормады. +- Сезгә кызым Хөснибикәне әманәт итеп тапшырам, - дип сүзен дәвам итте Мөхәммәтҗан карт. - Аның хәлен үзегез беләсез - кеше ишеткәнне ишетми, кирәген аңлатып сөйли алмый... Монда без аның белән аралашырга өйрәнгән идек инде, анда балакаема бик авыр булачак... Кияү дә аның хәлен аңлап бетми әле, матурлыгына, тыйнаклыгына карап өйләнде... Анда баргач, карашы үзгәрмәсме, балам чит җирдә ятим калмасмы - менә шул уйлар өзгәли минем үзәгемне... +- Алай бик бетеренмә, абый, - диде Мәхсүрә, аны юатып. - Ялгызы чыгып китми бит - янында ире бар, без барыбыз да анда... Әнә Зөлбану да аның белән бик яхшы аңлаша бит! Алар монда да гел бергә булдылар, анда да аерылмаслар, Аллаһ теләсә! +Барысы да борылып Хөснибикә белән Зөлбануга карадылар, алар исә, дөньяларын онытып, үзләре генә белгән хәрәкәтләр телендә мәш килеп сөйләшеп утыралар иде. Мөхәммәтҗан карт та, беренче тапкыр күргәндәй, сеңлесенең кызына текәлде - ул коеп куйган Хөснибикә иде! Шундый ук зифа буй, ак йөз, шундый ук зур яшькелт күзләр... Охшаса да охшар икән туган туганга! Әле бер-берләрен аңлыйлар да икән бит, кайчан, каян өйрәнеп өлгергән бу Зөлбану балакай Хөснибикәнең телсезләр телен? +Мөхәммәтҗан карт шулай дип сораганын сизми дә калды. Зөлбануның озынча ак йөзе алсуланып чыкты, олылар сүзенә кушылырга уңайсызланып, кыска гына җавап бирде: +- Туганым бит ул минем, әкә, - диде ул. - Без бит бергә үстек, аннан күреп өйрәндем инде... +Мөхәммәтҗан картка бераз җиңел булып китте. Юк, аның туганнары Хөснибикәне беркайчан да ташламаслар, Аллаһ теләсә! +- Рәхмәт, кызым, туганлыкны аңлыйсың икән, мәңге шулай булыгыз! Соңгы сулышыгызга кадәр бер-берегезне ташламагыз, бу - минем сезгә васыятем, әманәтем! Монда без күп идек, һәр авыл саен туган-тумачаны табарга була... Анда сез аз, чит кавемнәр арасында, аларның холык-фигыльләрен белмисез... Нәрсә генә булса да, дөньялар кайсы якка үзгәрсә дә, сез үзгәрмәгез - бер-берегезгә таяныгыз, бер-берегезне сатмагыз, бер-берегезне саклагыз һәм яклагыз! +- Үзең дә тәвәккәлләмисеңме соң, абый? - дип сорады сеңлесе Мәхсүрә, аның йомшаруын сизеп. - Син бит безгә атабыз урынында калган кеше, анда да барыбызны бер канат астында җыеп тотар идең... +Кыз туганының шулай олылап дәшүенә Мөхәммәтҗан картның күңеле булды. +- Рәхмәт, кардәшем, мин хәзер дә сезнең өчен олы абый урынында да, ата урынында да, - диде ул. - Теләсә кайсы вакытта яныма кайтып сыена аласыз - үзем үлгәндә дә сезне яшәтер өчен тырышырмын... Мин китмим инде, монда калам... тулы менә бу сабыйларыма монда нәселне дәвам итәргә язган, күрәсең... Җиңгәгез дә авыру, үзегез күреп торасыз, балаларда да шаукымы бар... Олыгайган көнемдә итәк тулы бала, шөкер Аллаһка! Безгә монда яшәргә җиңелрәк булачак, Аллаһы Тәгалә шуларны аякка бастырырлык хәерле гомер бирсен инде. +Әйе, Мөхәммәтҗан картны моннан кузгатырлык көч юк иде инде... Читтә яши дә алмас иде ул, шушы карлы-бозлы Себерен сагынып саргаер иде... Ул әйтерсең лә табигатьнең үзеннән үсеп чыккан кебек - карагайдай нык бәдән, төз буй-сын, аюдай көч, бүредәй үткенлек, тиендәй җитезлек, сандугачтай моң - барысы да бер кешедә тупланган. Шушыларны үзе белән ала алганда гына, аны урыныннан кузгатып булыр иде, бөтен Себерне - кышын-язын, җәенкөзен моннан күчергәндә генә, Мөхәммәтҗан карт китәргә ризалашыр иде... +Ул арада ахшам якынлашты, лампага ут элделәр, өй эче яктырып китте. Мөхәммәтҗан карт янәшәдәге мәчеткә юнәлде, Хөҗҗәт мулла киткәннән бирле, биредә намазларны ул укыта иде. Өйдә калган хатын-кызлар исә кече якта авыз ачарга ризык әзерли башладылар, хәер, җиңгәләренең инде көндездән үк барысы да әзер иде. Өстәлне зур якка куйдылар, кунаклар өчен генә дип тоткан бар тәмле-томлы чыкты, барысы да сабыр гына азанны көтә башлады. Көзге кояш урман артына кереп яшеренгәч, мәчет манарасыннан моңлы азан тавышы яңгырады, аны бүген Мөхәммәтҗан карт үзе әйтте. Хатын-кызлар кайсы берничә йотым су, кайсы хөрмә-җимешләр белән авыз ачтылар да, дога кылып, ахшам намазына бастылар. Хөснибикә белән Зөлбану намазны янәшә басып укыдылар, Хөснибикәнең туган нигезендә бу соңгы намазы иде... Әллә шуны сизенепме, тезләнеп сәҗдә кылганда, күз яшьләре намазлык өстенә тамды, ул бөтен җаны-тәне белән Аллаһтан үзе өчен дә, туасы баласы өчен дә, карт атасы өчен дә хәерлесен сорады... +Кичке ашка утырырга Мөхәммәтҗан картны көттеләр, ә ул бер төркем ир-ат белән кайтып керде. Мәчеттәге ахшам намазыннан бирегә ифтар мәҗлесенә энесе Сахибзадә, сеңелләренең ирләре, кияве Салих та килгән, Мөхәммәтҗан карт бик кыстагач, Юанбаш Мөхәммәди дә ияреп кайткан иде. Алар шулай бер төркем килеп кергәч, ирләргә тиз генә аерым өстәл куелды, өстәлгә тагы яңа ризыклар чыга башлады. Себер татарларының иң яраткан ризыгы өйрәдән башка мондый мәҗлесләрне күз алдына да китереп булмый, сөякле ит шулпасына киледә төелгән арпа салып пешерелә ул милли аш. Өйрәгә өстәп, өстәлгә табак-табак ат ите куела, аннан тирән эчле бәлеш чыга, көзләрен ул ярма һәм кабактан булса, кышларын инде, эре мал суйгач, ит бәлешләре пешә... Бүген дә әнә ифтар табыны пәрәмәчләрдән тау кебек өелеп тора. Аның өстенә катыгы-каймагы, балы-мае, урман җимешләре - мәмрәп торган мүк җиләкләре - торна күзе, кура-карлыганнары - барысы да көннәр буе Аллаһ ризалыгы өчен ураза тотканнарга сый-нигъмәт... +Табын янында да сүз һиҗрәт турында барды, чөнки инде ураза бетеп бара, гаеттән соң олы юлга кузгалырга торалар иде. Бәхетләренә, быел көз дә бик матур, коры килде, туктаусыз яңгырлары белән интектермәде, югыйсә, яңгыр яуса, монда авыл араларында аякланып йөри торган түгел. Инде коры, җылы көннәр артта калып, аяк асларын катыра да башлады, күлләрне боз элпәсе каплады, урманнарны ак бәс сарды... Әле бу кичтә әнә кар да төшкәли башлаган, бәлки, олы сәфәргә кузгалганчы, чана юллары да төшәр, ул чакта җиңелрәк булыр иде... Юанбаш Мөхәммәдинең әйтүенчә, Умбага кадәр атлар белән барачаклар, йөкләр-төенчекләр белән, алтмыш-җитмеш олау кирәк булачак. Олы юлга чыккач, Яланкүлләргә күрше-тирә авыллар да кушылачак, алар белән дә сөйләшенгән. Ә Умбыда аларны Мәтин бай көтеп тора, мең кеше булса да ашатам, үземдә тотам, чөнки да, аның яртысы булыр, документлар шуның кадәр кешегә әзерләнгән. Аннан Умбага аларны алырга Барнаулдан махсус поезд киләчәк, ул Одессага кадәр алып барып җиткерәчәк икән. Аннан соң инде һиҗрәтчеләр диңгездә пароход белән Истанбулга китәчәкләр икән, анда аларны көтеп торачаклар ди... +Сөйләшкәндә шулай җиңел генә тоелса да, бу сәфәрнең авыр буласын барысы да аңлый иде. Кыш көне, балалар, карт-карчыклар, авырлы хатыннар белән күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләргә чыгып китә бит алар... Мәңгегә, бөтенләйгә, дип чыгып китә... Юлда да, анда баргач та, төрле хәлләр булырга мөмкин, үлем-җитемнәргә дә әзер булып торырга кирәк. Иң мөһиме - бу бөек кузгалышның, бу мәңгелек китүнең Аллаһ ризалыгы өчен, иманны саклап калу өчен һиҗрәт икәнен онытмаска, шуның хакына барысына да түзәргә, сабыр итәргә... Алар шулай дип бер-берсен юатты, бер-берсен дәртләндерде һәм тынычландырырга тырышты, әмма йөрәкләрендә инде юлга кузгалмас борын ниндидер моң һәм шом бар иде... +Инде ашка дога кылып, мәчеткә тәравих намазына керер вакыт җитте. Шул чакта урам якта ниндидер чит тавышлар ишетеп, барысы да сискәнеп китте - киләсе кеше килгән, инде таралыр вакыт җиткәндә, көзге кара төндә кемнәр шулай йөрергә мөмкин? Ул арада каты итеп ишек дөбердәттеләр, керергә рөхсәт тә сорап тормыйча, ниндидер чит-ят кешеләр өйгә бәреп керде. Бишмәтләрендәге ялтыр төймәләрдән һәм башларындагы текә кәпәчләреннән аларның гади кешеләр булмыйча, хөкүмәт эшендәгеләр, полиция-жандармериядән килгәннәре күренеп тора иде. Алар арасында бер генә таныш кеше бар - Аубаткан Исмай. Көтелмәгән кунакларны күргәч, ризыкка дип сузылган куллар кире төште, һиҗрәт дип ачылган телләр тешләнде, барысы да, шомланып, бу хәлләрнең ахырын көтте. Йорт хуҗасы буларак, Мөхәммәтҗан карт алгарак чыкты һәм, татар гадәте буенча, өенә бәреп керүчеләрне табынга чакырды, әмма аның сүзләрен Аубаткан Исмаеннан башка беркем аңламады. +- Ашау кайгысы түгел монда, әкә, - дип, барысы өчен дә җавап бирде ул. - Үзегез күреп торасыз, болар - Тарадан килгән хөкүмәт кешеләре, полицайлар... Аларның тикмәгә йөрмәгәннәрен дә яхшы беләсез... Безнең кулыбызда Мөхәммәди Шиховны кулга алырга, дигән боерык бар. Аны алырга дип килдек, ә ул монда булып чыкты. Хәзер өенә барып, үзе алдында тентү уздырабыз һәм аны Тарага алып китәбез... +Аубаткан Исмайның бу сүзләре барысын да телсез калдырды. Нинди Тара, нинди кулга алу, нинди тентү? Юанбаш Мөхәммәдинең ни гаебе бар? Һиҗрәтне өзү өчен эшләнгән этлек түгелме икән бу? Ник дисәң, бөтен документлар анда бит, бөтен эшне ул оештыра, башкалар ияреп йөрүчеләр генә... Күбесенең башыннан шундый уйлар сызылып үтте, Мөхәммәтҗан карт түзмәде, бу сорауны Аубаткан Исмайның үзенә дә бирде. +- Шулай итеп, һиҗрәт сәфәрен өзәргә булдыңмы, энем? - диде ул, Исмайның каршысына ук килеп. - Барып чыкмас, Аллаһтан язылган икән, китәр алар, син генә туктатып кала алмассың... +- Соң, Мөхәммәтҗан әкә, син үзең дә каршы идең бит ул нәрсәгә?! Теге вакытта мәчеттә, бетәбез, бетәбез шул һиҗрәт белән, дигән идең! Нәрсә, сине дә сатып алдылармы бу корткычлар? +- Син, Исмайдан урыс Иванга әйләнгән мөртәт, сүзләреңне чамалап сөйлә! - дип, Юанбаш Мөхәммәди аның өстенә очып кунды. Аларның арасына, кылычларын чыңгылдатып, полицай урыслар килеп керде. Ул арада Юанбаш Мөхәммәдинең бүрәнәдәй беләкләренә богау да салып куйдылар. Бу хәлдән барысы да шашып калды. Тарадан килгән полицайлар башлыгы Юанбаш +- Сез патша галиҗәнапләренә каршы коткы таратуда, империянең нигезен җимерергә тырышуда гаепләнәсез, - диде ул, русчалатып. +Аубаткан Исмай аны татарчага тәрҗемә итәргә тотынды. +- Татарга тылмач кирәкми, дәшмә, надан! - дип кычкырды аңа Юанбаш Мөхәммәди. - Мин - Пётрларда патша хөкүмәте белән сөйләшүләр алып барган кеше! Үземне-үзем якларлык көчем дә, гыйлемем дә бар! +Аннан ул урыс полицаена борылды да, урысчалатып: +- Мин кайда патшага каршы сөйләп йөргән инде, анысын да белик! - диде. +Сүзгә тагы Аубаткан Исмай килеп кушылды. +- Оныттыңмыни, теге вакытта, Тарада мәчеттә сөйләгәнеңне? Безгә монда ирек юк, солтан җиренә китәргә кирәк, дидең! Татарларны бөтен җирдә кысалар, урыслар басып алганнан бирле көчләп чукындыралар, алар безне урыс ясамыйча тукталмаячаклар, дидең! +- Нәрсә, дөрес түгелмени? - дип, сүзгә Мөхәммәтҗан карт та кушылды. - Менә мин дә нәкъ шулай дип әйтәм, алайса, мине дә кулга алыгыз! Син, энем, Мөхәммәдидән үч аласың, теге вакытта муеныңдагы тәреңне тартып өзгән өчен! Анда барып әләкләгәнсең. Хәзер һиҗрәтне өзәргә тырышасың - барып чыкмас, мөртәт керәшен! +- Син, әкә, кайчаннан бирле һиҗрәт яклы соң әле? Авылда моңа иң каршы кеше син идең бит, оныттыңмыни?! Әллә үзең дә шулар арбасына утырып чыгып китәргә җыенасыңмы? +- Әйе, мин каршы идем, дөрес әйтәсең. Менә шушы гарип балам хакына, аларны илдән җибәрәсем килмәде... Ә хәзер - барыгыз, бу Алланың каһәре суккан илдән башыгызны алып качыгыз, дим! Чөнки монда калсаң, теләсә кайсы вакытта менә шушы хәл булачак - рөхсәтсез өеңә килеп керәчәкләр, кулыңа богау салачаклар, зинданга ыргытачаклар... Әле, синеке кебек, муеныңа тәре дә асарга мөмкиннәр... Китегез, балакайларым, качыгыз бу илдән, иманны, үзегезне, нәселне саклап калыгыз - миннән сезгә хәер-фатыйха! +Тара урысларына татарларның бу талашлары кирәкми иде - Юанбаш Мөхәммәдине, төрткәли-төрткәли, өйдән алып чыгып киттеләр. Аубаткан Исмай да тизрәк алар артыннан җилдертте, монда калса, Яланкүл ир-атлары аны өзгәләп ташларга мөмкиннәр иде. Өй эче, яу чыккандай, тынып, бушанып калды. Ифтар мәҗлесе өзелгән иде. Әмма иң куркынычы, Юанбаш Мөхәммәди кулга алынгач, һиҗрәт сәфәре дә өзелергә мөмкин иде... Ирләр иртәгә үк Тарага барырга, өяз түрәләре белән сөйләшергә, дигән фикергә килеп, башларын иеп, өйләренә таралдылар. Мөхәммәтҗан картның кызы, туганнары белән соңгы мәҗлесе шулай догасыз тәмамланды... Һәм бу илнең үзен дә озак елларга догасыз, имансыз, динсез, бәхетсез чорлар көтә иде... +Татарларны төрмәдән коткару +Иртән билгеле булды - Юанбаш Мөхәммәди белән бергә, төнлә авылдан тагы берничә ир-атны кулга алып, конвой белән Тарага алып киткәннәр икән. Аларның барысын да хөкүмәткә каршы сөйләгән өчен, Рәсәйне яманлап, төрекләрне мактаган өчен гаеплиләр, ди. Имеш, халыкны Истанбулга, төрек иленә күчеп китәргә котырталар икән. Имеш, монда калсалар, аларны чукындырачаклар, урыс ясаячаклар икән... +Ничә еллардан бирле һиҗрәткә дип җыенган, соңгы вакытта инде малмөлкәтләрен дә сатып бетергән, бүген-иртәгә юлга кузгалырга торган халык аптырашта калды. Ничек инде ул, кулда Питерның үзеннән рөхсәт кәгазьләре була торып, шулай каршы чыгарга, һиҗрәт өчен төрмәгә утыртырга мөмкин? Җитмәсә, ураза вакытында? Әле мондый хәлнең авылда булганы юк иде! Төнлә килеп, авыз ачып, намаз укып утырган җиреңнән өстерәп алып чыгып китсеннәр инде! Нәрсә, алар кеше үтергәнме, кеше талаганмы, хөкүмәтне бәреп төшерергә чакырганмы?! Әйе, алар хөкүмәтнең мөселман-татарларга каршы алып барган эшләреннән риза түгел, чукындыруга да каршы, урыс булырга да теләмиләр. Шул сәбәпле, туган җирләрен ташлап китәләр дә инде - иманны саклап, мөселман-татар булып калыр өчен җир читенә чыгып китәләр... +Авыл халкының моңарчы һиҗрәткә каршы булганнары да аларның хәлләренә кереп, ярдәм итә башладылар. Иң беренче эш итеп авылның үткенрәк ир-атларын Тарага юлладылар, алар анда өяз түрәләре белән сөйләшергә, кулга алынганнарга ярдәм итәргә тиешләр иде. Бик барам, дисә дә, Мөхәммәтҗан картны авылда калдырдылар, хәзер барысы өчен дә ул җаваплы иде. Кызы Хөснибикә хәсрәте дә бер кырыйдарак калды, чөнки сүз милләт хәсрәте, халык кайгысы турында бара иде... Ни генә булса да, һиҗрәтне өзмәскә, кулларында рөхсәт кәгазе булганнарга гаеттән соң әзер булып торырга кушылды. Биш-алты авылдан олаулар әзерләү башланды, моңа җаваплы кешеләр билгеләнде, бөтен халык шушы тормыш белән яши башлады... +Ул арада Тара татарлары да тик ятмады, милләтнең бөтен өске катламы - муллалар һәм ахуннар, байлар һәм сәүдәгәрләр, шәкертләр һәм һөнәрчеләр калыкты. Күренекле Айтүкә байлар Питерга, хәтта патшаның үзенә кеше юллаган, диделәр, бик күп акча түләп, адвокат та яллаганнар, ди. Ә Айтыкиннар тотынса, алар болай гына туктамый инде, бөтен шәһәрне тотып торучы, ярты дөнья белән сәүдә итүче атаклы байлар бит алар! Җитмәсә, ураза вакытында Яланкүл татарларын кулга алганнарын ишетеп, тирә-як авыллардан да Тарага кешеләр килә башлады, шәһәр мәчете һәм мәдрәсә шундый юлаучылар белән тулды. +"Бүген аларны, иртәгә безне килеп алырлармы? - дип кайнады халык. - Салымын түлибез, солдатын бирәбез, инде мал йөртергә, иген чәчәргә урын калмады, барысын алып бетерделәр, хәзер иманыбызга ябыштылармы? Бездән керәшен кыры ясамакчы булалармы? Барып чыкмас! Үлсәк үләбез, әмма мөселман-татар булып калабыз!" +Бу хәлләрне полиция бүлегендә дә шомланып күзәттеләр, охранка шымчысы Исмай-Иван исә өенә кереп бикләнде, чөнки урамда күрсәләр, татарлар аны өзгәләп ташларга мөмкин иде... Мондагы хәлләр турында хәбәр губерна үзәге Тубылга да барып ишетелгән булып чыкты, өяз начальнигына аннан телеграмма килеп төште. Баксаң, Тара татарлары инде Петербургка барып җиткәннәр, госманлыга китәргә рөхсәт биргән патша чиновниклары янында булганнар, бу хакта Истанбулга да хәбәр итеп өлгергәннәр икән. Ә бу - халыкара гауга дигән сүз! Җитмәсә, шәһәр тулы сөргенгә сөрелгән революционерлар, араларында кызыл байрак болгап йөрүчеләр дә бар, алар күтәреп кенә алачак бу каршылыкны... Өяз начальнигы үзе дә чукынган татар Исмай-Иван сүзе белән бу ыгы-зыгыга кереп батуына үкенә башлады, китсеннәр иде шунда, Төркиягә түгел, хет җәһәннәменә! +Өяз начальнигы, карт урыс, бүлмәсенә становой приставны чакыртты, чөнки бу тоткын татарлар аның карамагында, алар белән алга таба нишлисен дә шушы полиция башлыгы белән сөйләшергә-киңәшергә кирәк иде. +- Йә, нишлибез бу тоткын татарларың белән? - дип башлады ул сүзен, бүлмәсенә полиция башлыгы килеп керү белән. - Менә, Тубылдан, губернаторның үзеннән телеграмма бар, татарлар безнең өстән жалу белән Питерга хәтле барып җиткәннәр... Имеш, без монда Төркиягә китәргә теләүчеләрне законсыз кулга алганбыз икән... Хәзер Тубылда да, Питерда да +- Соң, Иван Иваныч, ул татарларның хөкүмәткә каршы сөйләп йөрүләре дә дөрес бит инде! Безнең яшерен шымчыбыз Исмай-Иван аларның артларыннан тагылып йөреп, барысын да үзе ишеткән! +- Бер сатлык татар сүзе белән генә без берни дә эшли алмыйбыз! Эш мәхкәмәгә барып җитсә, алар җиңәргә мөмкин... Үзең беләсең, монда аларның тамырлар тирән, бер Айтикиннары гына да бөтен Себерне кулда тота. Үлән арасындагы елан кебек эш итәләр ул татарлар... Юлларында торсаң, чагып алулары да бар. +Әйе, татарлар арасында Айтүкә байлар, дип йөртелгән бу нәсел Себернең иң атаклы кешеләре иде. Алар да чыгышлары белән бохарилар булып, нәселләре Күчем ханга ук барып тоташа, Динали сәетнең оныклары булып торалар, ягъни пәйгамбәрләр токымыннан. Инде алар монда ныклы тамыр җибәргәннәр, сәүдә белән Кытайларга хәтле барып җиткән кешеләр иде. Аталары Нияс Айтикин әле узган гасырда ук Тарада күн заводы, кибетләр тоткан, 1нче гильдия купец булган, Омск-Коканд кәрван юлын ачкан атаклы кеше. Аның уллары Абдулфәттах, Рәхмәтулла, Насретдин, Нәҗметдин исә тагы да еракка - Көнбатыш Европага сәүдә кәрваннары озаталар, Иртышта аларның "Работник" һәм "Тара" дип аталган үз пароходлары йөзеп йөри, ә Тарада исә зур-зур йортлары, пыяла заводлары, ризык һәм кием кибетләре бар. Айтүкә байлар шәһәр казнасына да бик зур өлеш кертәләр, ә аларның хәйриячелек эшчәнлеге турында инде әйтеп тә торасы юк - юмартлар, халыкны урыскататарга аермыйлар! Һәм менә шушы кешеләр хәзер һиҗрәтчеләр ягына басты, әнә, патша түрәләренең үзләренә барып җиткәннәр! +- Айтикиннарның бу эшкә кушылулары начар булды, әлбәттә, - дип сүзгә кушылды полиция башлыгы. - Югыйсә, мәхкәмә өчен бөтенесе әзер иде... Хөкүмәтнең яшерен күрсәтмәсе барын да беләсең бит, Иван Иваныч, күпләп аларны моннан җибәрмәскә кушылган. +Монысын өяз начальнигы үзе дә белә иде, әмма аның шәһәрдә тавыш та чыгарасы килми. Ул полиция башлыгының губернатор тарафыннан билгеләп куелуын да яхшы белә, ә аның тел төбе - бу татарларны төрмәдә черетү. Аларны якларга тырышуын сизсә, өяз начальнигының да башына җитүе мөмкин, чөнки ул турыдан-туры Тубыл белән эш йөртә. Әмма бу эшләр Тарада зур тавыш кузгатачак, һай, давыл кубачак монда! Дөнья читендә, кара урманнар уртасында урнашкан кебек булса да, үзенең баш бирмәве һәм бунтлары белән танылган кала әле ул Тара! Пётр патшаның әмерләренә буйсынмыйча, аны антихрист дип игълан итеп, йөзәрләп үз-үзләрен яндырып үтергән раскольникларның нәселе, иске урыс динен тотучылар яши әле монда! Һәм меңләгән сәяси тоткын биредә сөргендә ята, шәһәр шырпы кабызмасаң да гөлт итеп кабынырга тора... Инде хәзер бу татарлары аяк астында бутала! Становой пристав та дөрес әйтә - аларны моннан җибәрергә ярамый, яшерен кәнсәләриянең әмере шундый. +- Чөнки алар биредә төп салым түләүчеләр, рекрут бирүчеләр, шәһәр халкын ашатучылар дип санала, - диде өяз начальнигы. - Үзең беләсең, мондагы урыс авылларыннан әллә ни көтеп булмый, Тарада да спирт заводыннан башка берниебез юк. Татарлар моннан күпләп китә башласа, шәһәрне эш белән тотып торучы Айтикиннарың да калмас, аны ашатып торучы авыл татарлары да калмас... Менә кайсы ягы да бар бит әле аның! +- Айтикиннар бу эшкә нык комачау итәчәкләр, - дип дәвам итте полиция башлыгы. - Алар патшаның үзеннән көмеш медаль алган кешеләр бит, элемтәләре бик саллы! Җитмәсә, аларның сукно фабрикаларында Рәсәй хәрбиләре өчен кием тегәләр, таныш-белешләре бик күп! Айтикиннар хәзер бу татарларны яклар өчен бөтен каналларны кулланачак, Иван Иваныч! Әмма безгә +Сөйләшүдән шул аңлашылды: мәхкәмә өчен дәлилләр җитеп бетмәсә дә, бу татарларны төрмәдән чыгарырга ярамый иде. Һәм ул һиҗрәт дигәннәрен өзәргә кирәк, чөнки патша хөкүмәтенең яшерен әмере буенча, илдән күпләп күчеп китү тыелган. Алар читтә Рәсәй дәүләтенә карата кире фикер тудырырга мөмкиннәр, монда калганнарны да шуңа өндәргә, патша хөкүмәтенә каршы баш күтәрергә котыртырга мөмкиннәр. Димәк ки, һиҗрәтне өзү өчен, Яланкүлдән, Кумыслыдан, Аубатканнан, Черналыдан һәм тагы якын-тирә авыллардан ир-атларны кулга алырга кирәк булачак, алардан башка хатын-кызлары юлга кузгалмаячак, татарларда шундый тәртип. Себердә генә түгел, бөтен Рәсәйгә яңгырарлык эш кузгатырга кирәк булачак - бу татарларны пантюркизмда, панисламизмда гаепләргә, аларны госманлы шпионнары дип игълан итәргә, иң мөһиме - аларны хәлифәт төзергә омтылуда гаепләргә! Әмма моны ышандырырлык итеп эшләргә кирәк, араларыннан Исмай-Иван кебек йомшакларын чүпләп табарга, аларны мәңгелек каторга белән куркытырга һәм шушы гаепне үз өсләренә алдырырга... Яшерен охранканың моңа зур тәҗрибәсе бар иде, полиция башлыгы бу зур эштә Тубылдан да ярдәм чакырачагына ышандырды. Инде бөтенесе килешенеп бетте, дигәндә, ишек артында ниндидер шау-шу ишетелде, өяз начальнигы бүлмәсенә бер төркем кеше килеп керде. Бу - татарлар, аның да әле иң атаманнары - данлыклы Айтикиннар иде! +Өяз башлыгы аларны күптән белә һәм бу татар байлары белән яхшы мөнәсәбәттә булырга тырыша иде. Сәбәбе - аларның шәһәргә файдадан башка зыяннары тигәне юк! Киресенчә, шушы татар сәүдәгәрләре аркасында гына Тара дөньяга чыга, дөнья белән аралаша, Европадан Кытайга хәтле сәүдә юллары шушы Айтикиннар сәбәпле Тарага да кагылып үтә. Алар - шәһәрнең мактаулы әгъзалары, 1нче гильдия купецлар, Тарада гомумкитапханәгә хәтле алар үз акчаларына ачтылар! Моңа кадәр Айтикиннар өяз башлыгын һичкайчан юк-бар белән борчымадылар, ә менә бу юлы аның йөрәге кысылып куйды - җүнлегә түгел боларның кинәт килеп керүе, дип уйлады. Барысы белән дә кул биреп күрешкәч, ул аларга утырырга тәкъдим итте, ишек төбендәге хезмәткәренә кунакларга чәй китерергә кушты. +- Борчылмагыз, Иван Иваныч, без уразада, - диде Айтикиннарның өлкәннәреннән булганы, саф рус телендә. - Һәм эшебез дә бик ашыгыч һәм бик мөһим... +Ул өяз башлыгы алдына үзе белән алып кергән кәгазьләрне чыгарып салды. Тегесе аны караган арада, тагы сүзен дәвам итте: +- Полиция башлыгының да монда булуы яхшы булды әле, чөнки бу мәсьәлә икегезгә дә кагыла. Менә адвокатыбыз, ул яңа гына Питердан кайтып төште, бик мөһим хәбәр белән кайтты... +Полиция башлыгы эшнең нәрсәдә икәнен инде үзе дә чамалый башлаган иде - кулга алынган Яланкүл татарлары артыннан йөри болар! Кыяфәтләре бик җитди, үз-үзләренә ышанып сөйлиләр, ниндидер кәгазьләр күтәреп килгәннәр. Ә ничек киенгәннәр - патша сараена килгәннәрмени! Өсләрендә затлы сюртуклар, аларның кесәләреннән алтын чылбырлары асылынып тора, аякларында елкылдап торган чит ил ботинкалары, ә башларында - кара бәрхет татар түбәтәе! Менә шул түбәтәйләре һәм пөхтә сакал-мыеклары гына аларның татарлыгын күрсәтеп тора, ә калганы - барысы да Европача! Аларның кече энеләре һәм уллары хәзер шул Европа тарафлары белән - Алмания, Италияләр белән генә эш йөртәләр икән, ә Финляндия белән Балтыйк буе илләреннән кайтып кергәннәре дә юк, дип сөйлиләр. Кирәк икән, бөтен Европаны күтәрәчәк алар, Рәсәйдә татарларны кысалар, дип, дөньяны сасытачаклар... Полиция башлыгы офтанып куйды, бу татарлар белән бәйләнүенең ахыры +Аның уйларын сизгәндәй, Айтикиннарның өлкәне тагы телгә килде: +- Һиҗрәткә җыенган татарларны кулга алу дөрес эш булмады, - диде ул. - Моның шулай икәнлеген, шөкер, Питерда да аңладылар. Менә бу белешмә шул хакта. +- Әмма алар патша галиҗәнапләренә каршы сөйләделәр, Рәсәйне хурладылар, халыкны хөкүмәткә каршы котырттылар! - дип, аңа каршы төште полиция башлыгы. - Бездә шаһитлар да, дәлилләр дә җитәрлек... +- Әмма алар һиҗрәткә рөхсәт бирелгән көннән бу ил ватандашлары булып саналмыйлар, - дип, аңа җавап бирде Айтикиннарның адвокаты. - Алар җиде ел буе шушы рөхсәт артыннан йөрделәр, ниһаять, аны алдылар, госманлы илендә бу татарларның киләсен беләләр һәм көтеп торалар... Хәзер аларны тоткарлыйсыз икән - халыкара конфликт чыгачак, бу хәбәр инде Истанбул газеталарында басылган! +Өяз башлыгы тирләп чыкты, мундиры бугазын буа башлады, ул үзенең бу татарлар белән бик авыр хәлдә калганын аңлады. Бер яктан - җибәрмәскә, дигән яшерен әмер, икенче яктан - тотмагыз, җибәрегез, дигән ачыктан-ачык күрсәтмә... Кайсын тыңларга? Аларга суд була калса да, дәлилләр бик йомшак, боларны җиңәрлек түгел... Ул, җавап көткәндәй, полиция башлыгына карады, анысы инде дәшмәде, чөнки әйтер сүзе калмаган иде... Айтикиннарның кечесе сүзгә кушылды: +- Иван Иваныч, без моңа кадәр сезнең белән тату яшәдек, үзегез беләсез, шәһәргә кулдан килгәнчә ярдәм иттек, - диде ул. - Инде эшләр мондыйга киткән икән, безнең дә сезгә карата мөнәсәбәт үзгәрәчәк бит, безнең дә моннан китеп баруыбыз бар... Бу татарлар төрмәгә утыртылып, һиҗрәт сәфәрләре өзелсә, без барыбыз да өстебезгә зур гөнаһ алган булабыз... Иван Иваныч, барыбыз өчен дә Аллаһ бер, барыбыз да шушы салкын Себердә җан асрыйбыз... Үзегез беләсез, татарлар дин өчен бик куркалар, чөнки узган тарихларда төрлесен күрдек... Тагы шул көннәр килер дип борчылалар. Алар бары тик иманны саклап калу өчен генә шушы авыр юлга чыга, тотмагыз аларны, алмагыз өстегезгә зур гөнаһ! +- Ә Себерне кем тотар, кем иген игәр, кем мал асрар, барыбыз да моннан качып бетсәк? - Өяз башлыгы шулай дип әйтүен сизми дә калды. +- Анысы өчен дә борчылмагыз, әнә Идел буйларыннан йөзләгән татар гаиләләре бу якларга күченә башлады бит... Үзегез беләсез, авыллар гына түгел, урман аланнары да килгән татарлар белән тулды, урнаштырып бетерә алмыйбыз, алар да безнең өстә. +Бу сүзләрдә дә дөреслек бар иде - соңгы елларда Идел-Уралдан бик күп гаиләләр монда күчте, җирсезлектән, хокуксызлыктан тилмереп, туган якларын шушы салкын Себергә алыштырдылар. Бер караганда, патша хакимияте берни дә югалтмый кебек - болары китсә, бушлыкны күчеп килгән казан татарлары тутырачак, эшләргә, салым түләргә кеше булачак... Өяз башлыгы инде бер карарга килгән иде - кулында Питердан кайткан рөхсәт кәгазе бар, суд өчен дәлилләр йомшак, җитмәсә, бу тоткын татарлар өчен нинди кешеләр аның каршына баш иеп килгән! Димәк, чыгарырга аларны ябылган җирләреннән, теләсә кая китсеннәр, хәзер аларны тотар көч юк иде... +- Ярый, килештек, миңа хөкүмәт кәгазе закон, - диде ул, полиция башлыгына карап. - Чыгар үзләрен зинданнан, биреп җибәр боларга... Калганын үзләре карарлар... Ә сез кергәләп йөрегез, Рәхмәтулла Ниязович! Менә шәһәрдә яңа больница салырга кирәк, ә рәт юк инде, каян булсын! +- Больницаны үз өстебезгә алабыз, Иван Иваныч! Халык өчен бит! Ә бу карарыгыз өчен зур рәхмәт! Гает бәйрәменә өйләренә кайтсыннар бу мөселманнар, юлга әзерләнсеннәр... затлы төлке туннарын киделәр, урамда үзләрен көтеп торган сиртмәле фаэтоннарга утырып, пар атлар белән полиция бинасына таба юнәлделәр. Алар анда шатлыклы хәбәр белән бара - Яланкүл татарлары зинданнан чыгачак, һәм һиҗрәткә юллар ачылган иде... Өяз башлыгы, карт урыс, аларны тәрәзәдән башын чайкап карап калды - бу татарлар бер-берләре өчен утка керергә дә әзер иде! Кара син аны, дөньяның нинди зур байлары, олы башларын кече итеп, зинданда яткан шул авыл татарлары өчен сорарга килгәннәр бит! Питерларга хәтле барып җиткәннәр! Һәм үз дигәннәрен эшләделәр - Себер тарихында беренче тапкыр йөзләгән татар хәзер дин өчен чит илгә күчеп китәчәк... Моның яхшымы-яманмы икәнен өяз башлыгы хәзергә үзе дә аңлап бетерми, әмма бу хәлләрдән соң аның да күңеленә шом керде. Татарлар шулай кубарылып китә икән, димәк, нидер сизенәләр, дөньяда ниндидер зур үзгәрешләр булырга тора... Сәясәт дөньясы да тыныч түгел - казан кебек кайный, көн дә террор, кеше үтерүләр, инкыйлабка чакырулар... Тара-Тубыл төрмәләре әнә шул революционерлар белән тулган, алар өчен Алла да юк, мулла да юк, поп та юк... Бәлки, бу татарлар шушы хәлләрне сизенеп, алдан аяк киенәләрдер, инде ут капкан бу җирләрдән качып-күчеп китәләрдер? Бу сорауга өяз башлыгының җавабы юк, ә җавап тапканда, ул инде үзе дә төрмәдә булачак иде... +Полиция башлыгы исә тыкрыклар буйлап, җәяүләп кенә эш урынына ашыкты, ул шушы татарларны җиңә алмаганына гарьләнде, алар сүзенең өстен чыгуына кимсенде. Әмма өяз башлыгында да хаклык бар - бер Исмай-Иван сүзе белән генә аларны төрмәгә утырту авыр булачак, шуңа күрә бу юлы бәйләнмәвең хәерле. Ә вакыт киләчәк әле, киләчәк, урысның телен дә, динен дә кабул итәрсез, рәхмәт әйтә-әйтә, нәселегезгә, куеныгызга кертәчәксез. Моның шулай буласына полиция башлыгы шикләнми, чөнки Себерне басып алучылар нәселеннән бит ул! Ата-бабаларының юкка кан түкмәгәннәрен белә, һәм ул үзе дә бу җирләрнең бер карышын да, беркемгә дә бирмәячәк, шул исәптән, бу татарвага да! +Айтүкә байлар зинданда яткан Яланкүл тоткыннарын туп-туры үзләренә алып кайттылар. Ураза вакыты, көн кичкә авышып бара, шушында авыз ачып, намазларын укып, үзләрендә кунып китәргә тәкъдим ясадылар. "Сез - Аллаһ мөсафирлары, сезләрне кунак итү безнең өчен мәртәбә", диделәр алар. Айтикиннар бөтен зур нәселләре белән шәһәрнең тау астындагы Татар бистәсендә үзләре зур бер утрау булып яшәп яталар икән. Ерак түгел Иртыш елгасы, аңа коючы Аркар, елгаларның кырый-кырыйлары инде кар-боз белән капланган. Шәһәргә терәлеп кара урман шаулый, башлары күккә тигән карагайлар, эрбет агачлары җилдә чайкала... Табигатьтә инде кыш башланган, инде ничә көннән бирле талгын гына йомшак ак кар ява, ул юлларны, кырларны, урман-болыннарны каплап киткән. Яланкүл татарлары үзләре Тара төрмәсендә ятканда, табигатьтә берничә көн эчендә булган үзгәрешләргә таң калдылар, моңа сөенделәр. Әмма иң зур сөенеч, могҗизага тиң яңалык, ул, әлбәттә, төрмәдән исән-имин котылулары, һиҗрәтнең өзелмәве иде. Моның өчен алар Айтүкә байларга кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр. +- Без сәбәпче генә, бу Аллаһның рәхмәте, - дип җавап бирде Айтүкә байлар. - Башта без дә сезнең авылларыгыз белән һиҗрәткә кузгалуыгызга аптырабрак караган идек, чөнки монда да яшәргә була... Әмма соңгы еллардагы хәлләр, дәүләт думасын куып таратулар, Тубыл-Тара зинданнарының тоткыннар белән тулуы, бирегә сөргенгә сөрелгән революционерларның көннән-көн артуы уйландыра башлады... Бу хәлләр хәерле бетмәс кебек, бу илдә ниндидер зур тетрәнүләр булырга охшаган... Габдрәшит хәзрәт тә шулай дип әйткән иде. "Үз дәүләтебез булса, болай дөнья буйлап каңгырып йөрмәс идек, кяфер законы Әмма дөньялар бик нык үзгәрәчәк. Без бит дөнья буйлап йөрибез һәм моны бик яхшы сизәбез... Әмма без кузгала алмыйбыз инде - үзебез олыгайдык, балалар монда ияләшкән. Башлаган эшләребез дә көн дә биредә булуны таләп итә - Умбада, Кызылъярда, Павлодарда, Верныйда да завод-фабрикаларыбыз бар, аларның эшен өзә алмыйбыз. +Яланкүл татарлары арасында иң абруйлысы Юанбаш Мөхәммәди иде, Айтүкә байларга җавапны да ул бирде. +- Тоткынлыктагы дин кардәшләрегезгә шулай эчкерсез ярдәм иткән өчен Аллаһ үзегезгә дә ике дөньяның һидәятен насыйп итсен, - дип башлады ул сүзен, бераз рәсмирәк төстә. Аннан гадирәк, авыл теленә күчте. - Инде дә борчылган идек безнең аркада һиҗрәт сәфәре өзелә икән дип! Юк, үзебез өчен алай кайгырмадык, халык бездән башка бу олы эшне башкарып чыга алырмы, дип борчылдык... Зинданда көннәр буе тоткан уразаларыбыз, төннәр буе укыган тәһәҗҗүд намазларыбыз, кылган догаларыбыз кабул булды, Аллага шөкер, Хак Тәгалә ярдәмгә сезне җибәрде! Инде авылда халык та сөенер, гает бәйрәменә кайтып та җитәрбез, инша Аллаһ! +Авыз ачканда да сүз юл, һиҗрәт мәшәкатьләре турында барды, киңәшләшү намаздан соң да дәвам итте. Шул хәтле кешегә Умбага барырга алтмыш-җитмеш кенә олау җитмәс, дигән фикергә килделәр, әле бит һәркем үзе белән күтәрә алган кадәр кирәк-ярагын да алачак. Шуңа күрә Айтүкә байлар олаулар санын йөзгә җиткерергә киңәш итте, калганнарын Тарадан үзләре бирергә килештеләр. +- Атлар бездән булыр, - диде алар. - Олаучылар гаеттән соң Яланкүлгә барып кунар, икенче көнне юлга чыгарга җайлырак булыр... Умбага барып җиткәнче юлда татар-казакъ авылларында төн кунарсыз, алары белән дә алдан сөйләшербез. Умбада Мәтин бай белән сөйләштек, ул сезнең барыгызны да үзенә алачак, анда сыймаганнарыгыз минем Умбадагы өйләремдә торырсыз, без Мәтин бай белән янәшә генә яшибез. Поезд чыгымнарын да бүлешеп күтәрербез, дип торабыз, аның буенча инде эшләр бара... Аз булса да хәлегезне җиңеләйтәсе килә инде, кардәшләр! +Яланкүл татарлары Айтүкә байларның сүзләрен авызларын ачып тыңладылар. Алар төрмәдә ятканда да милләттә күпме эш барган икән, күпме кеше аларга сиздерми-күрсәтми генә ярдәм итәргә алынган! Моны Аллаһ рәхмәте дими, тагы ни дип әйтәсең! Димәк, Аллаһы Тәгалә бу һиҗрәттән риза, шуңа күрә юлларын да ача, яхшы кешеләрне сәбәпче итә... Инде тәвәккәлләргә, бу юлда ниләр генә булса да, сабыр итәргә, Аллаһ ризалыгы өчен түзәргә кирәк булачак. Халык төрле, араларында икеле-микелеләре дә бар, инде ничек тә фетнә чыгармаска, бу сәфәрнең ни дәрәҗәдә җитдилеген гел исләренә төшереп торырга туры киләчәк. Ә моны бары тик ислам дине, Коръән нигезендә генә аңлатып булачак. +Олы сәфәр алдыннан +Икенче көнне таң беленгәнче сәхәр ашап, иртә намазыннан соң, Айтүкә байлар биргән яхшы атларга утырып, яланкүллеләр кышкы юлга кузгалды. Күңелләр күтәренке, көн искиткеч матур, инде чана юлы да төшкән, атлар ап-ак урман-кырлар өстеннән очып барган кебек кенә җилдерәләр иде. Ә кар һаман әкрен генә ява да ява, җир өстенә бәрәкәт булып ява, күңелләргә дога булып иңә, җаннарны тынычландыра иде... Җилдәй искән шәп атлар белән авыз ачкан вакытка, кичке ахшам намазына Яланкүлгә кайтып җиттеләр. Юанбаш Мөхәммәдиләрнең төрмәдән котылып кайтулары турында хәбәр шунда ук бөтен авылга таралды, авыз ачу белән, халык мәчеткә җыела башлады. Бүген уразаның соңгы көне, тәравих намазы булмаячак, әмма ирләр төнге намаз алдыннан тагы бер җыелып киңәшергә булдылар, чөнки вакыт аз калып бара иде. Хатын-кызлар исә бәйрәм мунчалары яктылар, иртәгесе көн өчен пешеренделәр, китәселәр исә тагы бер кат төенчекләрен барлады, юлга хәзерләнде. +...Ураза гаетенә җыелган халык мәчеткә генә сыймады, урамда ак кар өстенә җәймә җәеп, намаз укучылар да күп булды. Монда тәртибе шундый иде: бер генә ир-ат та өйдә утырып калмый, гает намазында катнаша, сәдакасын бирә, вәгазь тыңлый. Бүген дә шулай булды, гает бәйрәме бүген бигрәк тә үзәк өзгеч булды, чөнки бу туган авылда, туган илдә соңгы гает иде... Бу - бәхилләшү гаете иде, моның шулай икәнен китүчеләр дә, калучылар да яхшы аңлады. Элек капма-каршы торулар, бәхәсләр булса да, мәңгелеккә аерылуны аңлау аларны килештерде. Бүген намазда Мөхәммәтҗан карт имамлык итте, вәгазьне дә ул сөйләде. +- Җәмәгать, авылдашларым, кардәшләрем, менә без бүген соңгы тапкыр бергәләп гает намазы укырга җыйналдык, - дип башлады ул сүзен. - Иртәгә иртәнге намаздан соң һиҗрәтчеләр, Аллага тапшырып, ерак юлга кузгалачаклар, җыелу шушы мәчет янында булачак... Үзегез шаһит - без башта бу сәфәргә каршы идек, әмма Аллаһтан шулай язган, күрәсең, аларны беркем туктата алмады, хәтта төрмәләрдән дә алар исән-имин котыла алдылар. Инде бу мәсьәлә ахыргача хәл ителгән, патшадан башлап, өяз түрәләренә хәтле рөхсәтләрен биргәннәр, инде бездән дә бер хәер-фатыйха, җәмәгать! "Бисмилләһи тәвәккәлтү галәлләһи вә хаулә вә лә куәтә иллә билләһи" - "Барлык эшләребезне Аллаһка тапшырабыз, Аллаһ куәте-көченнән башка гайре көч юктыр". Бу Аллаһ мөсафирлары ниятләгән җирләренә исән-имин барып җитеп, шул туфракларда тамыр җибәрсеннәр иде. Амин! Болар бары тик Аллаһ ризалыгы өчен, иманны, динебезне саклап калу өчен, туган яклардан мәңгегә аерылып, күз күрмәгән җирләргә китеп баралар, аларга догада булыйк! Бәхиллегебезне бирик, элеккеге ачуланышуларны онытыйк! Инде киткәннәргә дә әйтер сүзем бар. Юлда да, анда баргач та төрле хәлләр булыр, Аллаһ ризалыгы өчен, Аның хакына түзегез, сабыр итегез! Сез иманны саклау өчен, җәннәт өмет итеп, шушы юлга кузгаласыз, алда үзегезне ни көткәнен белмисез... Ни булса да, Аллаһка таяныгыз, бер-берегезне ташламагыз, бер-берегезгә терәк булыгыз. Безнең бохари ата-бабаларыбыз дин-ислам хакына шушы Себер җирләренә һиҗрәт кылганнар, кара урманнарда яшәүче халыкка иман нуры таратканнар. Сез исә ислам иленә китәсез, тоташы белән мөселманнар яшәгән, мөселманнар идарә иткән җирләргә һиҗрәт кыласыз. Анда барысы да булыр, инша Аллаһ - дин тотарга ирек тә булыр, мәчет-мәдрәсәләр дә эшләп торыр, көчләп чукындыру куркынычы да булмас... Салкын Себердән аермалы җылы табигать булыр, җәннәт җимешләренә тиң ризыклар булыр, анда барысы да булыр, әмма анда туган җир, туганнар гына булмас... Без булмабыз... Димәк, тәкъдирдә шулай язылган булган. Моның белән килешергә кирәк. Үзәкләрегезне туган якларны, туганнарны сагыну өзгәләр, елап күзләрегез сукыраер, төшләрегезгә шушы ак карлар, шаулап утырган карагай урманнары керер, туган илгә җәяүләп йөгереп кайтыр хәлгә килерсез - әмма түзегез, бу сезгә Аллаһның сынавы булыр. Аның әҗерен ике дөньяда да күрерсез, бу дөньяда - иманлы нәсел белән, ахирәт көнендә - җәннәт бүләге белән... Инде сез дә безгә, биредә кяфер арасында калган кардәшләрегезгә, догада булыгыз, бу дөньяда насыйп булмаса, ахирәт көнендә җәннәтләрдә бергә булырга язсын, дип Аллаһтан сорыйк! +Мөхәммәтҗан карт бу сүзләрне елый-елый сөйләде, аңа кушылып, гаеткә җыелган халык та елый иде... Сукса тимер өзәрлек, басса бакыр сытарлык әзмәвер ирләр, аю-бүреләрне коры кул белән тотып, сыртларына салган татар ирләре, алда торган мәңгелек аерылуны бөтен йөрәкләре белән тоеп, сүзсез генә буйлап йөрер идеңме, чукындырудан качып, кара урманнарга, сазлык араларына таралыр идеңме? Инде телсез-динсез каласыңны аңлап, бөтен нәселең белән кубарылып, туган якларны ташлап китәр идеңме? Анда сине ни көтә? Син кем кадерлесе анда? Моны барысы да аңлый иде, һәм моңа барысы да әзер иде... +Халык гает намазыннан таралгач та, һиҗрәт өчен җаваплы ир-атлар әле мәчеттә калдылар, иртәгә башланачак сәфәрне тагы бер кат барлап-тикшереп чыктылар. Юлга чыгачак бөтен гаиләләрнең исемлеге төзелде, һәр олауга бер җаваплы кеше билгеләнде, ә бөтен төркемнең башлыгы итеп Тайяр улы Тәһсинне куйдылар, чөнки Умба-Омски юлын иң яхшы белүче ул иде. Һәр ат чанасына кышкы киемнәрдән биш-алты гына кеше утырырлык иде, ә әйберләр, сандык-төенчекләр өчен артта аерым олаулар билгеләнде. Атларның үзләренә дигән азык та аерым олауларга төялде. Китүчеләргә үзләре белән әйберләрне күп алмаска киңәш ителде, әмма хатын-кызлар тегү машиналарыннан, ә ирләр һөнәрчелек коралларыннан аерылмаска булдылар, чөнки киләчәктә аларны шулар ашатачак иде. +Юлда кереп кунасы татар-казакъ авыллары инде алдан билгеләнгән, сөйләшенгән иде, төннәрен шунда туктап, атларны ял иттерергә булдылар. Ерак юл өчен бөтенләй ризыксыз да булмый, аның бозылмый торганнарын - казылык, каклаган һәм тозлаган ит, бавырсак, кипкән икмәк алырга дип киңәш ителде. Инде намаз мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк иде. Авылдан кузгалган вакыттан башлап, Истанбулга барып җиткәнче алар мөсафир саналалар иде һәм намазларны да дин рөхсәт иткәнчә, кыскартып, сәфәр намазы итеп укырга килештеләр. Намаз вакытлары җиткәнне төркемгә азан әйтеп белдерергә булдылар, мөмкинлек булганда, намазны җәмәгать белән, андый шартлар булмаса, олауларда утырган җирдән укырга дигән фикергә киленде. Инде тәһарәт мәсьәләсенә килгәндә, юлда гел су булмас, дин рөхсәт иткәнчә, тәэммүм алырга килештеләр, моның өчен һәркем үзе белән зур булмаган таш-кирпеч кисәге алырга тиеш иде. +Мөхәммәтҗан карт үзе дә олаулар белән Умбага кадәр озата барырга булды, ул юлда дин эшләренә дә җавап бирер, Хөснибикәсенә дә күз-колак булыр... Бүген ул Коръән ашына кияүләренә чакырулы, өенә кайтып, гаиләсе белән бәйрәм чәен эчәр дә Хөснибикәсе янына китәр... Аласы әйберләрен алганмы, юлда ашарына ризыгын салганмы, җылы өс-башларын әзерләгәнме - ата кеше үзе күзәтәчәк, үзе хәстәрләячәк. Инде ул тәкъдире белән килеште, ичмасам, соңгы көннәрдә булса да баласына кулыннан килгәнчә ярдәм итеп калсын... +Бүген Яланкүлдә аерата ямьле һәм ыгы-зыгылы иде... +Авыл кайнап тора, капкалар ачыла да ябыла, берәүләр, кочак-кочак әйбер күтәреп, урамның икенче башына ашыга, икенчеләре калган мал-туарны кемнәргәдер урнаштыра... Кышкы авыл өстенә коймак исе, итле бәлеш исе таралган, бүген бар халык ураза бәйрәмен бәйрәм итә, кунакка йөрешә, бүләк бирешә... Яңа яуган ап-ак кар исе кичтән яккан кара мунча исе белән кушыла, кемнәрдер олы юлга чыгар алдыннан бүген дә иркенләп юынып ала, халык әле бүгенгә көндәлек авыл тормышы белән яши. Ә иртәгә барысы да үзгәрәчәк. Чаналарга менеп утырганнан башлап, икенче тормыш, башка яшәү шартлары башланачак... Моны барысы да белә, әмма ничек буласын чамалыйлар гына, котылгысыз тәвәккәллек өстенә кешеләрнең йөрәкләрендә бераз хәвеф һәм шом да бар... Ничек булыр? Ахырга чаклы түзәрләрме? Түзә алмыйча, берәр җирдә өзелмәсләрме? Һәркем күңеленнән шул сорауларга да җавап эзли иде... +Ә балаларның бер нәрсәдә кайгылары юк, алар Яланкүл урамнарын тутырып, соңгы тапкыр агач чаналарда шуалар, аякларына киң агачтан ясалган аучы чаңгылары киеп, урман юлыннан җилдерәләр... Иртәгә бу балалар да ата-аналары белән ерак юлга кузгалачаклар - урмансыз, карсыз, чаңгы-чанасыз җирләргә... бу Себер табигате бөтен җирдә дә бар, дип уйлый һәм шуның белән бәхетлеләр... Кара, Зөлбану белән Хөснибикә дә шул балалар арасында бит, хәер, алар үзләре дә әле балалыктан чыгып җитмәгән шул! Әмма инде аларның йөзләрендә елмаю булса да, күзләрендә әллә нинди моң, аерылу сагышы, алар, гүя, туган җирләре белән мәңгелеккә бәхилләшергә дип соңгы тапкыр урамга уйнарга чыкканнар... +Мөхәммәтҗан карт алар янына килде, Зөлбану белән Хөснибикәнең кар атышып уйнавын елмаеп карап торды. Ул арада капка астыннан шуып чыгып, Пүрехан да килеп җитте. Пүрехан - Хөснибикәнең көчек чагыннан карап үстергән бүре-эте, аны Мөхәммәтҗан карт урмандагы ау алачыгыннан табып алып кайткан иде. Бияләй кадәр генә иде әле ул вакытта, бер аягы яралы иде, ишегалдында малайлар белән бергә үсте. Бүре затыннан булгач, Мөхәммәтҗан карт башта аннан шикләнгән иде, кире урманга җибәрергә дә уйлады, әмма Пүрехан һәрвакыт йөгереп өйгә кайтты. Бәлки, бер аякка гарип булуы сәбәпле, урманга түгел, кешеләр янына сыенгандыр, ул анда барыбер ачтан үләр иде. Хөснибикә белән алар бигрәк тә дуслашты, чөнки башка балалар Пүреханга кычкырсалар да, Хөснибикә аһылдап аның башыннан гына сыйпый иде. Шулай итеп, Пүрехан Мөхәммәтҗан картларда яшәп калды, ә Хөснибикә кияүгә чыккач, берничә көн җир тырнап елады, бу хәлгә түзә алмыйча, ул аны кияве йортына илтеп куярга мәҗбүр булды. Менә хәзер дә ул Хөснибикәнең артыннан тагылып йөри, иртәгә нишләр - белгән хәл юк. Иртәгә чылбырга бәйләп куймый булмас үзен, югыйсә, Хөснибикәдән калмаячак ул... +Өйгә кергәч, ул бу хакта кияве Салихка да әйтте, Пүреханны иртәдән чылбырга бәйләп куярга кушты. Бу йортта да юлга чыгарга барысы да әзер иде, кода-кодагыйлар китми-китүен, алар да, Мөхәммәтҗан карт кебек, уллары белән килененең һиҗрәткә китүенә каршы булдылар. Әмма Салихны үгетләп кенә кире күндерә торган түгел иде, әллә нинди эчке бер ашкыну белән җыенды ул бу сәфәргә... Адәм баласын тәкъдире йөртә шул инде, димәк, эчәр сулары, ашар ризыклары анда булган, шулар тарткан... Алай да, кунаклар җыелганчы, Мөхәммәтҗан карт киявенә бераз үгет-нәсихәт бирергә булды. +- Башта бик каршы булсам да, инде китүегез белән килештем, кияү, - диде ул. - Үзең беләсең - Хөснибикәмне йөрәгемнән өзеп алып чит җирләргә җибәрәм... Мин бит монда аңа ата урынында да, ана урынында да идем. Ул бит әле балалыктан да чыгып бетмәгән, колынкаем, әнә, Зөлбану кардәше белән кар атып уйнап йөри... Син аңа каты кагылма инде, кияү, хәленә кер. Ул бит кая, нәрсәгә киткәнен дә белми, бездән мәңгегә аерыласын да аңламый, сагынудан саргайса да, моны беркемгә әйтә алмас... +Мөхәммәтҗан картның күзләренә яшь бәреп чыкты, ул аны күлмәк җиңе белән сөртеп алды. Атаның ничек баласы өчен йөрәге өзгәләнгәнен кияве дә сизде, чөнки Себер ирләре юкка-барга еламый иде... +- Борчылма, бабай, үзем исән чагында Хөснибикәнең башыннан чәч бөртеге дә төшмәс, күз яше таммас, мин аны тормыштан да, кешеләрдән дә рәнҗеттермәм, Алла теләсә! - диде ул. - Инде баласын исән-имин таба күрсен, икесен бергә карап үстерермен. Үзебез урнашып алгач, сезне дә чакыртырбыз, бергә-бергә гомер итәрбез әле, бабай! +Киявенең бу сүзләреннән Мөхәммәтҗан картның күңеле күтәрелеп китте. Әйе шул, нигә әле ул һаман дөнья беткән кебек кара кайгыга батып утыра? Хөснибикә бер ялгызы чыгып китми бит, янында әзмәвердәй ире бар, ярты авыл, туган-тумача шунда булачак... Дөньяныкын белеп булмый, Аллаһ насыйп итсә, бәлки әле үзе дә ул якларны бер әйләнер... Хаҗга да юлны шул Истанбул аша диләр бит, балаларын бераз аякка бастыргач, андый нияте дә бар Мөхәммәтҗан Аллага тапшырырга кирәк, дип уйлады ул. Бәйрәм табыны янында Коръән укып, кызы белән киявенә фатихасын бирде, аларга хәерле сәфәрләр, хәерле-имин тормыш теләде, үзләреннән соң иманлы нәсел калдырсыннар, дип, озаклап дога кылды. Ата кешенең баласына догасы кабул булмыймы соң инде? Кабул булыр, инша Аллаһ, әмма моның өчен җир йөзендә үк тереләй сират күперләре кичәргә туры килүе дә бар шул... Һәм ул шулай була да... +"Бәхил булыгыз, туганнар!" +Икенче көнне иртә намазыннан соң Яланкүл мәчете янына бөтен авыл җыелды - китәселәре дә, каласылары да, ир-атлар да, хатын-кызлар да шунда агылды. Кышкы көннең сүрән таңы йөрәкләргә бетмәс сагыш салды, күңелләрне моңландырды, тәннәрне оетты, хәрәкәтләрне салмакландырды... Әйтерсең лә китүчеләр дә, калучылар да бергә булу вакытын шулай аз булса да сузарга телиләр, аерылышу мизгелләрен җаннары белән туктатырга омтылалар иде... Әмма кышкы көн кыска, барыр юл озак, кайчан да бер кузгалырга кирәк... Тарадан Айтүкә байлар җибәргән олаулар инде кичтән үк авылга килеп кунганнар иде, Чабаклы һәм Үләнкүлләр, Чарналы һәм Каракүлләр, Кошкүл һәм Койгалылар һиҗрәт кәрванына олы юлда килеп кушылачаклар, ә янәшәдәге Аубаткан белән Кумыслы мөһаҗирләре авыл башында көтеп торалар. +Китүчеләр барысы да җылы итеп киенгән - өсләрендә кайры тун, аякларында киез итек, ирләрнең башларында тире бүрек, хатын-кызларда - мамык шәлләр... Зур төенчекләр арттагы олауларга салынган, янда - юлда ашыйсы ризык, күкрәкләрдә - Коръән китабы... Калган барысы да кала... +Җыелган халык алдында Мөхәммәтҗан карт Коръән укып фатихасын бирде, аннан соң һиҗрәтчеләр башлыгы Юанбаш Мөхәммәди сүз алды. +- Авылдашлар, менә без китәбез инде, хәзер юлга кузгалабыз, - диде ул авырлык белән, бугазына килеп терәлгән төерне йота алмыйча. - Бәхил булыгыз, бергә яшәгәндә каты сүзләр әйткән булсак, кичерегез, безгә ачу тотмагыз... Без динислам хакына туган җирләребезне ташлап китәргә мәҗбүр булабыз, курыкмыйча ислам динен тотарга телибез, нәселебезнең дә мөселман булуын телибез... Безнең өчен борчылмагыз, без Аллаһ юлында, Аллаһ ризалыгы өчен шушы юлга чыгабыз, ни күрсәк тә түзәрбез... Без сезнең өчен куркабыз, бу кяфер арасында калып, урыска әйләнүегездән куркабыз, авылларыбызның керәшен кырына әйләнүеннән куркабыз. Әмма безнең, кара урманнарда күмелеп калган бер уч себер татарының, бохариларның бу кяфер илен җиңәрлек көчебез юк. Шуңа күрә үзебез китәбез... Ни булса да, бер-беребезгә догада булыйк, кем арасында, нинди заманда яшәсәк тә, мөселман булып, үзебез булып калыйк! Ә хәзер, олау башлары, атларыгызга утырыгыз, гаиләләрегезне төягез, юлга кузгалабыз... +Мәчет каршындагы халык дулкындай тибрәлеп куйды, аннан авыл өстенә үзәк өзгеч моң булып, бәхилләшү авазы булып, тәкъбир тавышы таралды: +Аллаһу әкбар, Аллаһу әкбар, +Ләә иләһә иллә Аллаһу, +Үә Аллаһу әкбар үә лилләһил хәмдү. +Аллаһу әкбар, Аллаһу әкбар, +Ләә иләһә иллә Аллаһу, +Үә Аллаһу әкбар үә лилләһил хәмдү. +Бу аваз, авыл өстенә генә сыймыйча, кара урманнарга хәтле барып җитте, кайгы булып, карагайларга килеп уралды, кар каплаган кырлар-болыннар тәкъбире, ил-дин өчен соңгы сугышка кергән милләт каһарманнарының үлем күзенә карап әйткән тәкъбире! Чукынмаган өчен тереләй утларда яндырылган татар ирләренең һәм хатын-кызларының ялкын телләре арасыннан ыңгырашып әйткән соңгы тәкъбире! Чукындыру өчен бозлы суларга куып кертелгән, монастырьларга ябылган татарларның су төбеннән, тимер читлекләрдән яңгыраган соңгы тәкъбире! Дин-милләт дигән өчен тимер чылбырларга бәйләп гомерлек каторгага сөрелгән татарларның җан авазы, мәңгелеккә бәхилләшүе, дин-милләт өчен көрәшергә соңгы әманәтләре дә бит ул - татар тәкъбире! Моны шушы фаҗигаләрнең барысын да кичергән милләт кенә аңлый ала... Һәм менә шул соңгы тәкъбир хәзер Себер күгендә, Яланкүл авылы өстендә яңгырый... Бәхил булыгыз, туганнар!!! Бәхил булыгыз... +Хатын-кызлар бу изге аваздан күз яшьләрен тыя алмый кочаклашып елаша башладылар, бер-берләренә соңгы сүзләрен әйттеләр, бирәсе күчтәнәчләрен бирделәр. Мөхәммәтҗан карт кияве белән кызын Тулпар атын җигеп үзе озатырга булды, аларны кадерләп чана түренә кертеп утыртты, дилбегәне дә үзе тотты. Ул чана төбенә кичтән мул итеп кипкән печән түшәде, өстенә йомшак җәймә җәйде, кызына таяныбрак барырга кечкенә мендәрчеген дә салырга онытмады. Кызы Хөснибикә авырлы булганга, ул чанага башкаларны утыртмады, һәрхәлдә һәр олауга дүрт-биш кеше утырту каралган булса да. Хөснибикә дә әтисе үзе теккән җыйнак төлке туннан, үзе бәйләгән йомшак мамык шәлдән, ак киез каталардан курчак кебек, чана түрендә утыра. Хөснибикәдән кала, барысы да кая барганнарын һәм ни өчен илдән киткәннәрен белсәләр дә, аның телсезчукрак балакае әле һаман берни аңламый, зур яшел күзләрендә бераз курку да, кызыксыну да сизелә... Әмма янында ире һәм атасы булгач, ул барыбер тыныч, Зөлбану да әнә әти-әниләре белән күрше олауда, тик алар нигәдер бик моңсулар... +Һиҗрәт кәрваны +Ул арада олаулар Умба ягына таба, кыйбла якка карап тезелделәр, һиҗрәт кәрванының бер башы Ырыслы күл буенда, икенче башы Ям кугы дип аталган нарат урманына кадәр сузылган иде. Һавада Тайяр Тәһсиненең "Кузгалдык, җәмәгать! Аллага тапшырдык!" дигән сүзләре яңгырады, һиҗрәт кәрваны кузгалып китте... Авыл башында бу кәрванга Кумыслы һәм Аубатканнан килгән олаулар да кушылды, олы юлга таба башка авыллардан да атлы чаналар чыгып килә иде. Яланкүл халкы авыл башына хәтле мөһаҗирләрне елый-елый озата барды, хуҗаларыннан аерылган этләр дә олаулар артыннан һау-һаулап бераз чабып бардылар да, арып һәм аптырап, туктап калдылар. Гомер буе Тара белән Умба арасында ямщик булып йөргән Айтүкә бай олаучылары һиҗрәт кәрванын җай гына кыйбла тарафка таба алып киттеләр, инде Яланкүл авылы да ак томаннар артында күздән югалды... +Мөһаҗирләр шул чагында гына нәрсә югалтуларын аңладылар, юк, бу туган авылны гына күздән югалту түгел иде, бу - кендек каны тамган җирләрне, эчкән сулары белән канга сеңгән милли хәтерне, кемлегеңне дә югалтуның башы иде... Иман хакына, үз теләгең белән, үз-үзеңнән, үткәннәреңнән, яратканнарыңнан баш тарту иде... Бу югалтулар ачысына бары тик ныклы иман калканы белән генә каршы торырга, үзеңә дә юкка чыкмаска мөмкин иде... +"Хушыгыз, инде бөтенләйгә хуш-бәхил булыгыз, Туба, Мәртен, Чумарт атауларында киерелеп печән чапкан болыннар, инде сез татар мөһаҗирләренең төшләрендә генә шау чәчәктә утырырсыз... Хушыгыз, Ям кугы, Куртайлы, Койгалы урманнарында аю атып, бүре сугып, җиләк җыеп, эрбет коеп узган заманнар, хәзер монда без булмабыз инде... Хушыгыз, Яланкүлне чорнап алган зәңгәр күлләр - Рәҗәп һәм Каук күлләре, Мәүлет һәм Каргакүл, һәр елны аккошлар кайта торган Ырыскүл, йөрәк тамырларыбызда шушы күлләр суының шифа-дәрманын алып китәбез... Без гомер буе, соңгы сулышыбызны алганчы, туган якның исен-төсен, кышкы саф салкыннарын, язгы дәртле тамчыларын, җәйге җылы туфракларын, көзге сары яфракларын күңелебездә сакларбыз, шушы сагыну-җирсү хисен балаларыбызга, нәселебезгә дә тапшырып калдырырбыз... Хуш, туган җир, бәхил бул, безгә рәнҗеп калма..." +Соңыннан бу аерылу сагышы моң булып татар мөһаҗирләренең җырбәетләренә күчәр, Төркиянең чүл-далаларында яңгырар: +Карлыгачлар очмас карурмандин, +Кара кошлар очып барайды. +Башмагым төшмәс ят җирләргә +Башкынаем китеп барайды. +Карлыгачлар үтмәс кара таудин +Мөһаҗирләр үтеп барайды... +Кара урман башын, әй, кар алган, +Яшь йөрәгем башын сар алган. +Яшь башым белән яшь йөрәгем +Кайгы-хәсрәт өчен яралган. +Иртән лә торып тышка чыксам, +Ай туган ла җиргә, көн туган. +Күрербез Ходайның язганын, +Туып-үскән җирдән лә кем туйган... +Шулчак, барысын да сискәндереп, йөрәкләрне ярып, кышкы көнне урталай телеп, бер сәер аваз яңгырады. Ул кеше елавын да, бүре улавын да хәтерләтә иде, бу тавыштан тәннәр чымырдый, каннар өши, тыннар буыла иде... Бу дәһшәтле һәм шул ук вакытта гаять кызганыч, әрнүле тавыштан атлар барган җирләреннән шып итеп туктап калды, Тара йөкчеләре эшне аңлап алып, ау мылтыкларына ябыштылар - аларны арттан бүре куа килә иде. Әйе, озын тимер чылбырына уралып, гарип арт аягын карлы юлдан сөйрәп, гәүдәсен әле алга атып бәреп, әле йомгак кебек тәгәрәп китеп, һиҗрәт олавы артыннан Пүрехан чаба иде... Качкан, тимер чылбырын өзеп, агач казыгын чәйнәп чыгып качкан Пүрехан Яланкүлдән, ул менә хәзер балачактан бергә үскән Хөснибикә артыннан йөгерә, күккә карап улый-улый, җиргә ятып елый-елый, яшел күзле адәм баласы артыннан йөгерә ул... +- Тимәгез, атмагыз, бу бит Пүрехан! - дип кычкырып җибәрде Мөхәммәтҗан карт. - Безнең арттан килә ул, чылбырын өзеп качкан, бәгырь... +Ул арада Пүрехан йөгереп килгән уңайга Хөснибикә утырган чанага сикерде, бәс каплаган борынын аның киез итегенә төртеп, әллә табу сөенеченнән, әллә тагы югалту кайгысыннан, өзгәләнеп-үксеп шыңшый башлады. Хөснибикә дә таянып торган җиреннән сикереп торды, Пүреханның башыннан кочып алды, алар үзләре генә белгән-аңлаган телдә нидер сөйләшәләр иде. Пүреханның да, Хөснибикәнең дә яшел күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште, телсез кыз белән телсез җанварның сагыш-хәсрәтләре диңгез булып түгелде... +- Ярар, кызым, җибәр Пүреханны, кайтсын өйгә, - дип, Мөхәммәтҗан карт Пүреханны чанадан төшерергә тырышты, әмма ул куган саен яңадан сикереп менде. +Хөснибикә дә, атасын тыңлап, кул хәрәкәтләре белән, аһылдый-аһылдый, аягын сөйрәп, чана артыннан баруын дәвам итте, артыннан, шалтырап, тимер чылбыры ияреп килә иде... Һәм Пүрехан егылып үлгәнче Хөснибикә утырган чана артыннан барачак иде... Ирләр белән киңәшкәннән соң, Пүреханны да Умбага кадәр үзләре белән алырга булдылар, аннан олау белән кире әйләнеп кайтыр, диделәр. Һәм юл буе шулай булды - Пүрехан әле олаулар янәшәсеннән юыртты, әле кызганып, Мөхәммәтҗан карт аны чанасына алды, ә туктаган авылларда Пүреханны тагы чылбырга бәйләп куйдылар, ни әйтсәң дә, бүре затыннан бит, дип уйладылар. +Юл шулай алдан сөйләшенгәнчә дәвам итте - төнгә татар-казакъ авылларында кунарга тукталдылар, көндезләрен исә такыр кышкы юлдан шәп кенә җилдерделәр. Намаз вакытлары җиткәндә, Мөхәммәтҗан карт, чанасына басып, кычкырып азан әйтте, шарты булганда, бергәләп, җәмәгать намазы итеп, туктап тормаганда, аерым-аерым укыдылар. Шулай итеп, бер атна дигәндә Умбага килеп җиттеләр, алдан сөйләшенгәнчә, туп-туры Мәтин байларга киттеләр. Айтүкә байларның уллары да шушы тирәләрдә генә тора икән, халыкның бер өлешен алар да үзләренә алды. Умбада туганнары, якын таныш-белешләре булганнар аларга китте, мәчеткә барып сыенучылар да булды. Әйберләрне бушатып, олаулар кире Тарага һәм Яланкүлгә, башка авылларга кайтып китте, бары тик Мөхәммәтҗан карт кына, мөһаҗирләр поезды килгәнче, Умбада калды. +Татар мөһаҗирләре башта Умба-Омскины күргәч, куркыбрак та калды, чөнки аларның күпчелеге беркайчан да туган авылларыннан читкә чыкмаган, дөнья күрмәгән, шуңа күрә бу таш кала бераз өркетә иде. Юанбаш Мөхәммәдиләр поезд мәшәкатьләре артыннан йөргән арада, мөһаҗирләр әкрен-әкрен генә шәһәргә чыгып, кирәк-яракларын алгалый башладылар. Йөреп кайткан бере исе-акылы китеп сөйләде - ул урамнарының озынлыгы, ул базарларында кешенең һәм әйбернең күплеге, ул күз явын алырлык матур таш йортлар, чат саен алтын тәреләрен ялтыратып утыручы чиркәүләр, алардан калышырга теләмичә, бер-бер артлы күтәрелеп чыккан мәчетләр дисеңме... Яланкүл ирләренең кайберләре Тарада булганы бар иде, аларның артык исе китмәде, әмма Тара - агач шәһәр, ә монда - тоташ таш, дип тел шартлаттылар. Мөхәммәтҗан карт та кызы һәм кияве белән Умба урамнарын әйләнеп кайтырга булды, бер уңайдан, таш мәчетне дә карап чыгармын, дип уйлады. Туктаган урында, Мәтин байларда Пүреханны бәйләп калдырырга уйласалар да, ул баш бирмәде, ырылдап, сыртын кабартты, күзләреннән ут чәчте. Аны да шул чылбырыннан тотып, үзләре белән шәһәргә алып чыгарга мәҗбүр булдылар. +Умба, чыннан да, зур таш кала булып чыкты. Мөхәммәтҗан карт үзе урыс хәрефләрен әллә ни белми, кияве Салих Тарада бераз өйрәнгән булып чыкты, бергәләп, урамнардагы язуларны укып бардылар. Монда Себер губернаторы сарае да, ул яши торган курчак өе кебек йорт та бар икән, ул театрлар, китапханәләр, чиркәүләрне инде әйтеп тә торасы юк - әллә каян кукраеп утыралар. Тимер юл вокзалын да барып карадылар - анда халык кырмыска кебек кайнап тора иде, ә поездлар ике яктан да ажгырып килеп чыгалар да, дөбердәп, борын төбеңдә туктыйлар. Бу хәлләрне күреп, Хөснибикә курка калды, чытырдатып иренең кулына ябышты. Пүрехан булып Пүрехан да, төтенгә батып утырган тимер аждаһаларны күреп, койрыгын кысты, Мөхәммәтҗан картның аякларына елышты. Ә халык Пүреханның үзеннән курыкты, чылбырга бәйләнгән әллә эт, әллә бүрене күреп, урысы-татары, үзбәге-казагы читкәрәк ашыкты, кырын-кырын карап, яннарыннан үтеп китте... +Мөхәммәтҗан картның бу таш урамнан эзләгәне - мәчет иде, һәм ул аны чыкты ул. Әле янында килгән-киткән өчен кәрвансарай кебек озын агач йорты да бар икән, мөһаҗирләрдән дә берничә кеше шунда барып урнашкан икән. Пүрехан белән мәчеткә кереп булмаганга, Хөснибикәне аның белән урамда калдырып, Мөхәммәтҗан карт белән кияве кереп намаз укып чыктылар, анда җыелган казакълар белән бераз сөйләшеп утырдылар. Аларның һиҗрәткә кузгалган себер татарлары икәнлекләрен белгәч, казакълар кунакка кыстый башлады, юл сәдакасы дип, хәер бирде, Аллаһ мөсафирларының догаларын алып калырга тырышты. Дала казакълары дин тотуда алай каты булмасалар да, Аллаһтан куркалар, җае чыккан саен, Аллаһ ризалыгы өчен яхшылык эшләп калырга тырышалар иде. Алар Мөхәммәтҗан картка ияреп, мөһаҗирләр туктаган Мәтин байларга, Айтикиннарга да бардылар, көн саен куен-сарыгын чалып, мөһаҗирләрне туендырдылар. Хәер, Умбада яшәүче татарлар да, Тара ягыннан Истанбулга һиҗрәт сәфәренә чыккан милләттәшләре турында ишетеп, алар янына агыла башлады, һәркем мөһаҗирләргә ярдәм итеп, савап эшләп калырга тырышты. +Ун көнләп Умбада паровоз көтеп ятканнан соң, ниһаять, Барнаулдан мөһаҗирләр өчен махсус эшелон килде. Ул унике вагоннан булып, шуның унбере - юлаучылар өчен, уникенчесе мәчет һәм йөкләр өчен билгеләнгән иде. Вагоннарга исә туган туган белән, авыл авыл белән урнашырга тырышты, аларның да исемлеге алдан төзеп куелган иде. Мөһаҗирләрне озатырга бик күп татарлар килгән иде, әйтерсең лә бөтен Умба кубып чыккан! Һәркемнең кулында китүчеләргә күчтәнәч-бүләк, һәркем иман өчен изге юлга чыккан һиҗрәтчеләрнең догасын алып калырга тырыша... Вагоннар янында хушлашу ыгы-зыгысы, бәхилләшү һәм рәхмәт әйтешүләр башланды, гомерләрендә беренче тапкыр поездга утырган авыл халкына һәркем кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Ул арада ябалак-ябалак кар ява башлады, китүчеләрнең күз яшьләре белән буталып, сагышлы йөзләрендә эреп таралды, туган якның соңгы сәламе булып, артларыннан киемнәренә ябышып керде... +Мөхәммәтҗан карт кызы белән киявен вагонга үзе кертеп урнаштырды, алар аның кыз туганнары һәм Сахибзадә энесе, аларның балалары белән бергә иде. Инде Умбадагы тормышына бераз ияләнә төшкән, атасының һәм иренең янында булуына тынычланган Хөснибикә, бу ыгы-зыгыны күреп, тагы хәвефләнә калды. Ишетмәгәч, ул моның сәбәбен аңламады, сөйләшә алмагач, кая барабыз, дип сорау да бирә алмады. Аның күңелендә борчу, күзләрендә курку иде. Әтисе, Пүреханны өстерәп, вагоннан чыга башлагач, ул аның артыннан омтылды, әмма ире аны җибәрмәде, беләкләреннән кысып тотты. Хөснибикә поезд тәрәзәсенә капланды, урамда карт атасын күреп, тагы бер тапкыр аның янына талпынды. Шул чакта поезд каты итеп тартылып куйды, Хөснибикә чайкалып китте, соңгы тапкыр томырылып атасына карады, нидер белдерергә теләп, кулларын күтәрде, күкрәгеннән аһылдаган аваз бәреп чыкты... Эшелон кузгалып китте... Ә кышкы күктән әллә эре кар бөртекләре, әллә яралы аккошның ак каурыйлары коела иде... Әйтерсең лә салкын Себер шулай итеп үзенең ятим балалары белән бәхилләшә иде... Әйтерсең лә Мөхәммәтҗан карт нәселен аккош язмышлары, аккош каргышлары куа килә иде... +Хөснибикәнең тимер читлектә китеп баруын күргәч, Пүрехан башта улап күккә сикерде, аннан Мөхәммәтҗан картны өстерәп, поезд артыннан чаба башлады. Бу үзәк өзгеч күренеш иде - чылбырга бәйләнгән Пүрехан бәгырьләрне актарып, сулкылдый-сулкылдый улады, ә баласын мәңгегә югалткан Мөхәммәтҗан карт, үксеп-үксеп елый-елый, аның артыннан йөгерде... Аның хәле бетте, аяклары тотмый башлады, куллары оеп чыкты, ул үзен өстерәп диярлек йөгергән Пүреханны тыя алмасын аңлады, чылбырны ычкындырды да җиргә тезләнде, ак кар өстенә егылды... Пүрехан атылган ук кебек котырынып чабып китте, артыннан озын чылбыры сөйрәлде. Пүрехан эшелон артыннан күмелгәнче йөгерде, тимер юл буйлап ул әле тагы озак аксый-аксый чапты, аннан кырт кына урман ягына борылды да, күккә карап, тагы озак итеп улап торды. Куркыныч, шомлы, шул ук вакытта сагышлы-рәнҗүле дә иде бу тавыш... Аның кеше заты, бигрәк тә яшел күзле, тавышсыз кыз бала белән мәңгегә бәхилләшүе иде... Пүрехан Мөхәммәтҗан карт янына кире әйләнеп кайтмады... Бары тик соңыннан Яланкүл авылы тирәсендә төннәрен ялгыз бүре улавын куркып тыңладылар, иртәләрен аның гарип аяк эзләре буенча Пүрехан икәнлеген белделәр, әмма ул кешеләр янына яңадан әйләнеп кайтмады... Ул адәми затларның бу аерылу хыянәтен аңлый да, кабул итә дә алмады... +Мөхәммәтҗан карт, Тулпарына утырып, Яланкүлгә бер атнадан соң, ялгызы кайтып керде. Ул сөйләшмәскә, көлмәскә әйләнде, намазларын укыгач, кулына үзе ясаган скрипкасын ала да тимер өенә кереп бикләнә. Анда елыйелый, Сак-Сок көенә, инде телсез кызы Хөснибикәгә багышлап, бәет әйтә, бәет чыгара иде... +Мәзлүмәм идең, җаным-кызкаем, +Мөсафир кылдың үзеңне, назкаем. +Үгетли алмадык, ятып калмадың, +Олаулар китте тезелеп кыйбладин. +Һуштан ауганчы безләр сыктадык, +Кайгы-сагыштан бергәләп сыкрандык. +Күрешә алмабыз Сак белән Соктай, +Сөйләшә алмабыз су белән уттай. +Бәхетең ачылсын инде, балакай, +Ерак илләрдә калдың, колынкай. +Кошлар җиткерсен бәнем сәламем, +Кулда калтырый каурый каләмем. +Хәтфә бишмәтем туя кимәдем, +Газиз кызымны туя күрмәдем. +Маллар табылыр, башың сау булса, +Кайгың таралыр, бәхетең ачылса... +Ә ул бәхет ачылачак иде, ачылачак! Әмма моның өчен актарылып аккан диңгез суларын кичәргә, кеше менә алмаган биек таулар аша үтәргә, чүлләрдә пешәргә, җилләрдә өшергә, бер сынык икмәккә, бер йотым суга тилмерергә, иң якыннарын мәңгегә югалтырга, кеше почмакларында бәрелеп-сугылып йөрергә - Аллаһ биргән бөтен сынауларны да үтәргә туры киләчәк иде... Хәзергә моны Себердә калган Мөхәммәтҗан карт та, Төркиягә һиҗрәткә киткән Хөснибикә дә белмиләр иде... +Һиҗрәт эшелоны +Киттеләр... +Менә бу юлы чынлап киттеләр инде... +Әле Яланкүлдән чыгып киткәндә, Умба белән ике арадагы карлы юллар буйлап барганда, шау-гөр килеп, Умбада, Мәтин байларда кунак булып ятканда, бу әле чын мәгънәсендә китү булмаган икән. Барыбер үз илең, аякка нык басып торган үз җирең, тирә-якта үз халкың иде, ә хәзер бу тимер арбада дыңгырдап билгесезлеккә очасың, кая барганыңны да белмисең... Авыл халкының күпчелеге поездга беренче тапкыр утыруы иде, башта куркудан авыз да ача алмадылар, бер-берләренә сыенып, тын гына утырдылар. Аннан бераз ияләшә төштеләр, хатын-кызлар вагон тәрәзәләренә капланды, ирләр киңәш-табыш итте, юл хәстәрләрен күрделәр, балаларга да җан керде, алар вагон буйлап йөгерешә башлады. Бары тик Хөснибикә генә, өнсез калып, бер почмакта утыра, Умба вокзалындагы хәлләрдән соң ул һаман аңына килә алмый иде... +Һиҗрәт эшелоны ачы төтеннәр чыгарып кузгалып киткәч, Хөснибикә читлектәге кош кебек бәргәләнде, Пүрехан белән атасының янәшә йөгергәнен күреп, алар янына сикереп төшәргә омтылды, әмма ире аның беләгеннән кысып тоткан иде. Менә Пүрехан чылбырыннан ычкынды, сикереп-тәгәрәп диярлек бар көченә поезд артыннан ыргылды, Хөснибикәнең газиз атасы, тун чабуларына уралып, юлда егылып калды. Атасын тыны белән тартып алырлык булып, Хөснибикә вагон тәрәзәсенә капланды, сәер авазлар чыгарып, сулкылдадыаһылдады, әмма аны беркем дә аңламады, һәркемнең үз кайгысы иде. Инде Умба да, бүредән алып үстергән Пүрехан да, телсез-чукрак Хөснибикәнең карт атасы Мөхәммәтҗан да бик еракта, ак томаннар артында калдылар. Һәм Хөснибикәнең үзәген өзеп, бәгырен телеп, бер уй үтте, бу - аерылышу иде... Бу - атасы, туган авылы, анасының кабере, узган тормыш белән мәңгегә аерылышу иде. Һәм ул аларны инде беркайчан да күрмәячәк иде... +Башкалар ичмасам кая барганнарын, ни өчен барганнарын беләләр, ә ул, ишетмәгәч, сөйләшә алмагач, берни аңламый, кайгыдан кычкырып елый да алмый, өнсез калып, бер почмакта утыра. Юк, утырмый, әйтерсең лә, балачактагы кебек, су төбенә төшеп китте, күл төбенә төшеп ятты. Ул чакта аны, тешләре белән күлмәк итәгеннән өстерәп, күл төбеннән Пүрехан алып чыккан иде. Ә хәзер Пүрехан да юк, атасы да ак кар өстендә егылып калды, тимер арба, чайкала-чайкала, аны алардан аерып алып китеп бара... Хөснибикә, чарасызланып, тагы вагон тәрәзәсеннән тышка карады, ә анда кар каплап киткән ала-кола дала, анда-монда тырпаеп утырган камыш сабаклары гына күзгә чалынып кала, урыны-урыны белән бәс сарган агачлар да күренеп китә... Авыллар да юк, Яланкүл дә юк, Яланкүл янындагы эрбет-карагай урманнары да, хәтта күлләр дә юк... Ап-ак дала, шул ап-ак даладан язмышына таба һиҗрәт кәрваны чаба, йөзләгән татар, дин-ислам хакына, туган-үскән җирләрен калдырып, билгесез илләргә китеп бара... +Кемнеңдер йомшак кына орынуыннан, Хөснибикә сискәнеп китте, борылып караса, елмаеп басып торган Зөлбану кардәшен күреп, уянып киткәндәй булды. Зөлбануның нур чәчеп торган йөзе, ярату һәм кызгану белән тулган зур яшькелт күзләре Хөснибикәне яңадан бу дөньяга кайтарды, үзенә тартып торган күл төбе әллә кайда - еракта калды, аның белән бәйле хатирәләр дә таралып, артка чигенде. Әйе, Хөснибикә Яланкүлдә түгел иде, аккошлар оя корган Ырыскүл дә түгел бу, һәм ул да күл суында түгел, үзен алып китеп барган тимер арбада чайкала... Әмма ул монда үзе генә түгел бит, әнә ире Салих нәрсәләрнедер урнаштырып, барлап йөри, вакыты-вакыты белән, борчылып, Хөснибикә ягына карап ала. Әнә әтисенең кыз туганнары Мәхсүрә һәм Мансура апалары, энесе Сахипзадә әкә, менә янында елмаеп Зөлбану басып тора... Ярты авыл монда икән бит, ул ялгыз түгел, әмма әтисе генә юк, үз туганнары гына юк, алар анда калдылар... +Хөснибикә кул хәрәкәтләре белән Зөлбанудан шулар турында сорады, ни өчен биредә әтисенең һәм туганнарының юклыгын, үзләренең кая барганын белергә теләде. Зөлбану да үзе белгәнчә аңлатырга тырышты, бер күккә, бер җиргә төртеп күрсәтте, Аллаһ, иман, диде, шуның хакына чит җирләргә күчеп китүләрен әйтте. Аның кул хәрәкәтләреннән күренгәнчә, бара торган җирләре бик ерак икән, әмма бик матур ди, анда җәен-кышын җимешләр үсеп утыра, былбыллар сайрап тора ди, Себердәге кара урманнар урынына җәннәт бакчалары шаулый ди... Боларны азмы-күпме аңлагач, Хөснибикә тагы уйга калды, нигә шундый матур, рәхәт урынга аның әтисе һәм туганнары күчми икән соң? Аның әтисе бит дөньяның иң акыллы кешесе, барасы җирләре алай яхшы булгач, ул да анда китәр иде, Себернең ак карын кочаклап, егылып ятып калмас иде... Әмма Хөснибикә болар турында Зөлбануга аңлатып тормады, чөнки бу сорауларга барыбер аның да җавабы булмас иде. Зөлбану белән аралашып алгач, ул барыбер бераз тынычланды, ул арада янына Мәхсүрә һәм Мансура апалары да килеп җитте, кул астында булган нәрсәләр белән тамак ялгап алдылар, озын юлга яраклашу-җайлашу хәстәрен күрә башладылар. Әйтмәсәләр дә, һәркемнең уй-хәсрәте үзе белән иде, һәркем авылда иң якыннарын калдырып киткән, ни әйтсәң дә, җаннарның яртысы анда өзелеп калган иде... Хатын-кызлар яшеренеп кенә сызланды-елады, ирләр, үз хәлләрен күрсәтмәс өчен, эш тапкан булып, вагон араларында әрле-бирле килде, балачага, мондый кысынкылыктан һәм тарлыктан гаҗиз булып, тәрәзәләргә сарылды, алар хыялларында булса да ак дала буйлап тәгәрәделәр, билгесез язмышлары каршына йөгерделәр... +Кышкы көн кыска, ул арада өйлә намазы вакыты да килеп җитте, сәфәрдә булгач, аны икенде белән бергә кушып укырга булдылар. Ирләр уникенче вагонга юнәлде, карт-корылар, хатын-кызлар һәм балалар хәзергә үз вагоннарында калды, шунда укырга булдылар. Уникенче вагонның кырыйкырыйларына сандык-әрҗәләр өелгән иде, уртасы исә буш, юлчылар өчен махсус шулай көйләнгән. Хатын-кызлар башта барып, аны тәртипкә китереп, юып чыктылар, идәннәргә үзләре тукыган паласлар җәелде, җылы булсын өчен, астына киез дә салып калдырылды. Уникенче вагон шунда ук ямьләнеп китте, Яланкүл мәчетенә охшап калды. Бу юлы намазда Юанбаш Мөхәммәдине имам итеп билгеләделәр, аннан чиратлап имамлык итәргә булдылар. Инде туган авыллардан чыкканнан бирле намазлар кыскартылып, сәфәр намазы итеп укыла иде, өйлә белән икендене, ахшам белән ястүне дә бергә кушып укыдылар, бу юлчылар өчен бик җайлы булды. "Вакыт иркен булганда, бәлки, барысын да тулысынча укырга кирәктер?" диючеләргә белемлерәк кешеләр: "Бу - Аллаһның мөсафирларга бүләге, бүләкне кабул итмәү рәхмәтсезлек булыр иде", дип җавап бирделәр. Бу юлы да өйлә белән икенде бергә укылды, аннан соң ирләр, таралышмыйча, бераз киңәшеп алырга булдылар. +- Җәмәгать, инде урнаштык, исән-имин кузгалып киттек, Аллаһ ниятләгән урыннарыбызга сау-сәламәт барып җитәргә насыйп итсен! - дип башлады сүзен Төхфәтулла улы Мөхәммәди Юанбаш. - Юлыбыз әле шактый озын, атнадан артык барасы. Миндә тәкъдим бар - хатын-кызлар үзләре аерым вагоннарда барсыннар, ирләр - аерым. Чөнки күрәм, хатын-кызларыбыз чит ирләрдән бик уңайсызланалар, киенә-чишенә дә алмыйлар, ятып торырга да кыенсыналар. Әйдәгез, бу вакытта гаиләләребездән аерылып торыйк, кирәк тапсагыз, әнә, ишек төбендә очрашыгыз, тукталышларда хәл итәсе нәрсәләрне дә ки вагонда гел туганнар һәм мәхрәмнәр генә икән, ул чагында бергә дә мөмкин, әмма вагон тутырырлык туган-тумача юктыр дип беләм. +Ирләр гөрләшеп алдылар, алар үзләре дә чит хатын-кызлар белән бер вагоннарда барырга уңайсызланалар, бу турыда ничек сүз башларга гына белмиләр иде. Рәхмәт Юанбаш Мөхәммәдигә, хәлләренә керде, шулай итәсе булыр, диештеләр. Кулга каләм тотып, ак кәгазьгә язып, вагоннарны бүлештеләр, һәр вагонга бер җаваплы кеше билгеләделәр. Яшьрәкләргә дә эш табылды - алар станцияләрдә поезддан төшеп, халыкка ашарга-эчәргә алып менәргә тиешләр, моның өчен һәркемне йөгертеп булмый. Тукталышларда бигрәк тә сак булырга кушылды - беркем рөхсәтсез беркая китәргә тиеш түгел, аяк язарга ишек төбенә генә чыгып басасы, бу бигрәк тә хатын-кызларга һәм балаларга кагыла. Инде атна-ун көн шактый озак вакыт, аны бушка уздырырга ярамас, намаздан соң - ирләр, намаз араларында хатын-кызлар, балалар, уникенче вагонга җыелып, вәгазь тыңларга, дәресләр алырга дип киңәшелде. +- Синнән сорыйм әле, Мөхәммәди әкә, күңелемдә калмасын - бер һиҗрәткә дип юлга чыккач, кире кайтырга ярыймы? +Бу сорауны Хөснибикәнең ире Салих бирде, барысы да аптырап аның ягына борылып карады. +- Ни өчен шулай дип әйтәм, чөнки үзегез күрәсез, хатыным Хөснибикә бик газаплана, корсагындагы баласына зыян килмәсен, дим. Ул бит башкалар кебек түгел, берни белми, кая барганын, нигә атасын, туганнарын, авылны ташлап чыгып киткәнне аңламый, шуңа күрә бик сызлана, мескенем... Үзегез беләсез, каенатай аны җибәрергә теләмәде, мин каты торганга гына бу юлга кузгалдык. Аларның Умбада йөрәк өзгеч аерылышулары җаныма тынгылык бирми, үземне гел гаепле кебек хис итәм. Күңелемә шик килде... Тора алырбызмы икән без анда, бөтенләй чит-ят илләрдә? Барыбыз да саргаеп үлмәбезме икән? +Кайберәүләр мондыйрак сорауларны инде Умбада ук бирә башлаганнар иде, хәтта Аубаткан һәм Яланкүлдән берничә гаилә Умбадан кире авылларына да кайтып китте. Нишлисең, һәркем үзе хәл итә, беркемне дә мәҗбүриләү юк. Юл җиңел түгел, әле анда ни көткәнен дә беркем белми, шуңа күрә икеләнүчеләр дә күренә башлады. Әмма һиҗрәт - икеле-микеле уйный торган нәрсә түгел, бу - бик җитди эш, бары тик Аллаһ ризалыгы өчен, дин-ислам хакына башкарыла торган гамәл. Күңелгә шик кергән икән, аны бары тик дин-исламга таянып кына аңлатырга һәм таратырга мөмкин. Төхфәтулла улы Мөхәммәди шулай эшләде дә. +- Һиҗрәт нияте белән бер юлга кузгалгач, кайтып-китеп йөрүләр юк инде ул, Салих энем, - диде ул. - Әлбәттә, ярты юлдан борылып кайтып китәргә дә була, Умбада кайберәүләр шулай эшләде дә, аларның шул вакыттан инде һиҗрәтләре өзелде... Барып урнашкач, кайтып-килеп ике арада йөрсәң дә, ул инде һиҗрәт булмый, үзеңә җайлыны эзләп йөрү була. Без бит Аллаһ ризалыгы өчен, динебезне саклап калу өчен шундый авыр юлга кузгалдык, менә шушы иман хакына барысына да түзәргә тиешбез. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһиссәламне искә төшерегез, һиҗрәт бит аннан башланган! Мәккә кяферләренең җәберләүләренә түзә алмыйча, дин-исламны саклау һәм тарату өчен, илле өч яшендә туган җирен, якыннарын калдырып, Ясрибкә, ягъни хәзерге Мәдинә шәһәренә күчеп китәргә мәҗбүр була. Дөрес, аңа кадәр ул аз санлы Мәккә мөселманнарын, үлем-җәбердән саклап калу өчен, яшерен генә башта Хәбашстанга, аннан Мәдинәгә күчерттергән була. Әле безнең арттан куа чыгучы, эзәрлекләүче юк, ә Мәккә мөшрикләре пәйгамбәребезнең дә, аңа ияргән мөселманнарның да теңкәләренә тигәннәр, эзәрлекләгәннәр, төрлечә кимсеткәннәр, үз ялган диннәренә аударырга тырышканнар. Пәйгамбәребез Кәгъбәтуллада намаз укып утырганда, явызлар хәтта ки сөекле пәйгамбәребезне үтерергә ниятлиләр, план коралар, әмма Аллаһы Тәгалә Җәбраил фәрештә аша аңа бу хакта җиткерә, кяфер-мөшрикләр аны үтерә алмыйлар. Сәфәр аеның егерме җиденче көнендә пәйгамбәребез хәзрәти Әбү Бәкер белән бергә, Мәккәдән Мәдинәгә күчәргә ниятләп, юлга кузгалалар. Мәккә мөшрикләре пәйгамбәребезне өендә таба алмагач, артларыннан куа чыгалар, ниятләре - юлда тотып үтерү була. Юлчылар исә ул вакытта Мәвер тавында бер куышка кереп яшеренәләр, Аллаһ әмере белән, бу тау тишеген шунда ук үрмәкүч пәрәвез белән чорнап ала, күгәрченнәр оя кора һәм күкәй сала... Бу Аллаһның бер хикмәте, рәхмәте була инде... Куа килүчеләр тау куышына килеп җиткәч, аларның аяк тавышларын ишетеп, Әбү Бәкер бик нык курка, хәзер тотып алып, сөекле пәйгамбәребезне үтерерләр инде, дип кайгыра. Моны күреп, Мөхәммәд галәйһиссәлам аңа әйтә, "Син кайгырма, Аллаһ безнең белән", ди. Нәкъ шулай була да - куа килүчеләр пәрәвез сарган тау тишеген күреп, монда күптән кеше аяк басмаган икән, дип, борылып китеп баралар. Пәйгамбәребез өч көн, өч төн шушы тау куышында гыйбадәттә үткәрә, Рабигүл-әүвәл аеның беренче дүшәмбесендә аннан чыгып, Мәдинә тарафына юнәлә. Моны ишетеп, Мәккә мөшрикләре аны тагы куа чыгалар, әмма Аллаһы Тәгалә үзенең сөекле пәйгамбәрен явызлар җәберенә бирми, алар Әбү Бәкер белән исән-имин Мәдинәгә килеп җитәләр. Ә Мәдинә халкы пәйгамбәребезне урамнарга чыгып, бик сөенеп каршы ала, һәркем аны үзенең кунагы итәргә хыяллана. Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылган башка мөселманнарны да Мәдинә халкы үз туганнарыдай якын күрә, йорт-җирен, ризыгын бирә, ислам динен Мәккәдәге кебек, яшермичә, ачыктан-ачык тотарга шартлар тудыра. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһиссәлам Мәдинәгә күчеп килү белән, биредә тиз арада ислам дине тарала башлый, беренче ислам дәүләте дә монда төзелә, соңыннан мөселманнар Мәккәгә барып та аны сугышсыз яулап алалар. Менә үзегез уйлап карагыз инде, әгәр пәйгамбәребез һәм башка мөселманнар Мәккәдә калган булсалар, аларның язмышы ничек булыр иде? Динисламның язмышы ничек булыр иде? Дөрес, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезне дә, динебезне дә саклар иде, әмма тагы күпме газаплар күрер иде алар? Димәк, һиҗрәт әмере аларга Аллаһтан булган, безгә дә бу уйларны Аллаһ күңелебезгә салды, шуңа күрә, мондый җаваплы юлга чыккач, икеләнмик инде, туганнар! +Ир-атларның бер өлеше бу хәлләр турында ишетеп белсә дә, күпчелек халык Юанбаш Мөхәммәди сөйләгәннәрне авыз ачып тыңлады. Әйе, бер караганда, аларның хәлләре әле Аллага шөкер, арттан куа килүчеләр юк, эссе чүлләрдә дөягә атланып та үтмиләр бу юлларны, тимер атларда гаиләләре белән җилдерәләр... Анда да ярдәм итәрләр, инша Аллаһ, мөселманнар янына баралар бит, Мәдинәдәге ансарлар кебек, аларны да ташламаслар... Ә менә бер баргач, яңадан илгә кайтып-килү мәсьәләсендә кайберәүләрендә барыбер сораулар калды. Салих тагы шул сорауны күтәрде: +- Мөхәммәди әкә, пәйгамбәребез соңыннан Мәккәгә кайткан түгелме соң, безгә Тара мәчетендә шулайрак сөйләгәннәр иде, - диде. +- Әйе, Мөхәммәд галәйһиссәлам Мәккәгә килгән, әмма ул Хаҗ кылу өчен генә анда барган, соңыннан Мәдинәгә кайтып киткән, - дип җавап бирде Юанбаш Мөхәммәди. - Ул бит үлүен дә Мәдинә шәһәрендә үлгән, шунда күмелгән дә... Күрәсезме, хәтта ул да, инде Мәккә халкы иман китергәч тә, аларны гафу иткәч тә, яңадан анда кайтмаган, чөнки ул Мәдинәгә һиҗрәт нияте белән, дин-ислам хакына күчеп киткән булган һәм шунда калган да... Безгә дә пәйгамбәребез сөннәтен тотарга кирәк. Әлбәттә, дөньяда төрле хәлләр булырга мөмкин, Умбадагы кебек, кире борылучылар да булуы бар, әмма ул чагында алар һиҗрәт савабыннан мәхрүм кала инде... калганнар, азан әйтеп, камәт төшереп, тиз генә намазга бастылар. Намаздан соң, алдан сөйләшенгәнчә, вагоннарда урыннарны алыштылар - ирләр ирләр белән, хатын-кызлар үзләре аерым урнашты, балалар да шулай бүленде. Таң алдыннан исә беренче зур станциягә - Кызылъяр-Петропавелга килеп җиттеләр, эшелон монда шактый гына торасы икән, ир-атлар төшеп, аяк язып алырга, һава суларга булдылар. Хатын-кызлар исә, башта куркыбрак торсалар да, паровоз озак тора, дигәч, ирләре янына төшеп, бер-берләренә азык һәм кирәк-яракларны бирештеләр, үзара киңәшеп тә алдылар. Ул арада балалар да батыраеп, берәм-берәм баскычлардан сикерешеп төшә башладылар, атааналары аларны каравылларга ашыкты, шулай итеп, һиҗрәт составы тирәсендә йөзләгән кеше җыелган мәйдан барлыкка килде. +Аларны күреп, әллә кайчаннан биредә яшәүче казакълар һәм татарлар йөгереп килеп җитте, алар Тара татарларының дин-ислам хакына госманлы иленә китеп барулары турында инде ишеткәннәр иде, һәркем бу мөһаҗирләрне күреп калырга ашыкты. Казакълар - бик юмарт, ихлас халык, алар шунда ук итен-маен, күчтәнәчләрен күтәреп килеп җиттеләр, аны сөенә-сөенә, Аллаһ ризалыгы өчен, дип, китүчеләргә тарата башладылар, аларның хәер-фатыйхасын, догаларын алып калырга тырыштылар. Бер-берләрен моңа кадәр күрмәгән-белмәгән кешеләр кочаклашып күрештеләр, елап аерылыштылар, чөнки гасырлар буе бергә яшәп, алар инде туганлашып беткәннәр иде... Һиҗрәткә китеп барган татарларны Себер урманнары гына түгел, кар каплаган казакъ далалары да, шушы далаларның чын хуҗасы булган казакъ халкы да бәхиллеген биреп, елап озатып калды... Әмма татарларның авылы-авылы белән кубарылып, туган илләрен ташлап китеп барулары дала казакъларының күңеленә шом салды. Татарлар, бигрәк тә бөтен урман-дала халкына гыйлем биргән укымышлы бохарилар юкка гына болай кузгалмаслар, димәк, илдә ниндидер афәтләр көтелә, дип уйлады алар. Үзләренең олылары, укымышлы муллалары белән дә бу хакта киңәшеп карадылар. "Ил өстенә кызыл кыргын килә", диде Тараз якларында яшәүче бер акыл иясе, ягъни, кызыл террор, әмма моңа кадәр әле нәкъ ун ел вакыт бар иде... +Һиҗрәт эшелоны, Кызылъярдан акрын гына кузгалып, Курган-Чиләбе якларына юл алды, аннан соң Урал таулары, Уфа-Самарлар булыр, алардан соң - Рәзән-Мәскәүләр, ә Мәскәүдән - Хаҗибәйле-Одесса, Кара диңгез аша - Истанбул... Юл әле бик ерак, ул әле башлана гына, шуңа күрә, иманга зәгыйфьлек китермичә, саулыкны саклап, шушы тәртипләргә өйрәнеп һәм түзеп, барасы да барасы... Вагон араларында интегеп йөрмәс өчен, Кызылъярда туктап торганда ук, хатын-кызлар һәм балалар уникенче вагонга керделәр, Зәйнәп абыстай аларга бераз үгет-нәсихәт биреп алырга булды. Хөснибикә белән Зөлбану да биредә иде, Хөснибикә ишетмәсә дә, башкалардан аерылып каласы килмәде. Балалар исә бу кадәр иркенлектән башта аптырап калдылар, аннан идәнгә җәелгән келәмнәр өстенә ятып, тәгәри-уйный башладылар. Алар шулай бераз кан тараткач, Зәйнәп абыстай барысын да каршына тезеп утыртты, әниләре дә балалары янына чүмәште. Яшьрәк кызлар, баласыз киленчәкләр аерымрак утырды, һәркемнең үз ишләре белән күбрәк аралашасы килә иде. +- Менә озын юлга чыкканнан бирле беренче тапкыр шулай үзебез генә иркенләп җыйнала алдык, Аллаһка мең шөкер! - дип башлап китте Зәйнәп абыстай сүзен. - Үзегез беләсез, хатын-кыз таифәсенең ирләргә белдерергә уңайсызлана торган нечкә яклары да бар, андый вакытта, бер-беребез белән киңәшик, ярдәм итешик... Безгә әле барып урнашканчы ирләребез белән аерым яшәргә туры киләчәк, моңа да ияләнергә кирәк. Ашау-эчү мәсьәләләрен һәр әмма зурлап юынулар урынга барып җиткәч, тәмам урнашкач кына булачак, анысына да әзер булып торыгыз. Юлда чисталыкны саклау бик мөһим, Аллам сакласын, авырып китсәк, монда өебез түгел, кул астында әллә нәрсә юк... +Шулчак Таһирә апа дип йөртелгән Кумыслы хатыны сүзгә кушылды: +- Мин үзем белән барысын да алдым, Зәйнәп абыстай, - диде ул. - Китәбез, дип, җәй буе дару үләннәре җыеп киптердем, салкын тигәннән дә күп, ә эч киткәннән һәм катканнан агач кайрыларын төеп әзерләдем, төнәтмәләрем дә бар... Пешкән-янганнан төрле майлар да алдым. Алар барысы да үзем белән, төенчегемә сыймаганнары менә бу әрҗәләрдә. +- Бик яхшы булган, Таһирә апа, - диде Зәйнәп абыстай. - Син алайса авыруларның яныңа килгәннәрен көтеп торма инде, һәр көн иртә-кич хатынкыз вагоннарын әйләнеп, урап чык... Үләннәреңне дә үзең белән ал. Кем ютәлли, кем чирли, кем уттай яна - барысын да тикшереп-белеп тор, бигрәк тә балаларны кара... Сез дә бер-берегезгә күз-колак булыгыз, хатыннар, чирегезне яшермәгез, чөнки урыны-вакыты андый түгел. Балалар дигәннән, монысын инде аналарына әйтәм - нык карагыз аларны. Сикереп-уйнап имгәнә күрмәсеннәр, гарип калмасыннар. Бигрәк тә станцияләрдә балаларыгызны кулыгыздан ычкындырмагыз, урамга чыксагыз, җылы итеп киенеп чыгыгыз. Каты чир-зәхмәт аркасында һиҗрәтегез дә өзелүе бар, Аллам сакласын! +Хатын-кызлар гөжләшеп алдылар, бу хәтле озак әзерлекләр белән, бу кадәр авырлыклар белән башланган сәфәрнең шулай өзелүен берәү дә теләми иде. Әйе, юл бик җитди, җаваплы, әмма билгеле бер тәртип белән яшәсәң, ашау-эчү, чисталык кагыйдәләрен сакласаң, исән-имин барып җителер, инша Аллаһ! Әнә Зәйнәп абыстай да шуларны раслый, моның өстенә, икеле-микеле уйлардан да арынырга, Аллаһка тәвәккәллек кылырга куша. Зәйнәп абыстай үзе белән Коръән китабын да алган икән, хатын-кызлар бераз тынычлангач, матурмоңлы тавыш белән укый башлады. Хатын-кызларның күбесе дини белемле иде, алар абыстай артыннан пышылдап кына кабатлап бардылар, вагон-мәчет илаһи бер нур белән тулды... Аннан Зәйнәп абыстай балалардан белгән аятьсүрәләрне укытты, алар аерым-аерым да, бергәләп тә җырлый-җырлый, сузакөйли, тәгәрмәч тавышларын да уздырып, урамда улаган буран тавышларын да күмеп, Коръән укыдылар... Бу мизгелләрдә инде еракта калып барган туган авыллар да, әле барып җитмәгән төрек иле дә, артта калган авырлыклар, алда көткән билгесезлекләр дә алар өчен юк иде... Һиҗрәт эшелонының уникенче вагонында, туң җир белән салкын күкне тоташтырып, изге Коръән аятьләре яңгырый, мөһаҗирләр исә илаһи нур эчендә йөзәләр иде... +Зәйнәп абыстайның бик оста сүз остасы, чичән икәнен дә белгән балалар аннан әкият сөйләвен дә сорый башладылар. Яланкүлдә вакытта, җәйләрен, малларны көтүдән каршы алганда, ул авыл балаларын күл буена җыеп, матурматур хикәятләр, борынгыда булып үткән хәлләрне сөйли иде. Күпме буын балалар Зәйнәп абыстайның әкиятләрен тыңлап үсте. Хәер, аларны әкият дип тә әйтеп булмый, барлык вакыйгалар да шушы тирәләрдә булган, дип ышанып тыңлыйлар иде балалар. Ул бөтен Себер белән идарә иткән ханнарсолтаннар дисеңме, ил-җирләр өчен барган каты сугышлар, аягүрә үлгән батыр каһарманнар дисеңме, дошманга бирелмичә, манаралардан ташланган ханбикәләр дисеңме - тәннәр чымырдап торырлык, гомер онытылырлык түгел! Зәйнәп абыстайның шуларны сөйли башлаганын көтеп, балалар идәнгә җайлап сузылып яттылар, олыраклар аның тирәсенә якынрак килеп утырды, чичәнә хикәятен башлады... +- Борын-борын заманнарда түгел, әле безнең бабайларның бабайлары - аның җирләре Алтайдан Урал тауларына кадәр җәелгән, котыптан кыпчак далаларына кадәр сузылган... Бу тирәдәге бөтен халыклар - иштәге-нугае, кыргыз-кайсагы аңа буйсынган, татарлар кул астында булган, Күчем хан аларның берсен дә рәнҗетмәгән. Динебезне ныгытыр өчен, Бохарадан ярдәмчеләр чакырткан, ислам динен таратырга Себергә йөзләгән мөселман килгән. +Себер җире киң икән, Күчем хан шундый ир икән, +Себер-йортта бер икән, милләтенә тиң икән, +Ирекле кеше ул булып, илне тотар ир икән! +Күчем хан илдә бер икән, ир сыртланы ир икән, +Милләтенең баласы - татарына тиң икән! +- Халкыбыз бай яшәгән, дәүләтебез нык булган, урманнарда киек, суларда балык гөжләп торган, хан бар кешене дә тигез күргән. Әмма Урал аръягындагы төкле урыслар бу җирләрне, бу байлыкны бездән тартып алырга теләгәннәр, кяфер патшасы Себергә үзенең яугирләрен җибәргән. Алар кеше үтерә торган утлы таяклар белән килгәннәр, безнекеләрдә ук та җәя, сөңге дә кылыч кына булган... Борынгыларның бәет-мөнәҗәтләрендә бу хакта менә ничек әйтелә: +Себер-йортны дау алды, +Яу өстенә яу килде, +Күчем хан әйткән көн килде, +Чыңгызның куйган хан тагы +Кан тагы булып әверелде, +Татар иле камалды. +- Башта Йармак дигән канэчкеч атаманнары башкалабыз Искәрне басып алган, ул тирәдәге халыкны баш өсләрендә кылыч тотып көчләп чукындырган, чукынмаганнарны үтергән. Күчем хан яугирләре Искәрне камап алган, урыслар анда ачтан кырыла башлагач, Йармак аннан чыгып качарга омтылган, Күчем хан аны куып җитеп үтергән. "Эткә эт үлеме!" дигән. Әмма урыслар барыбер Күчем ханга, татарларга тыныч яшәргә ирек бирмәгәннәр, Себер өстенә яу артыннан яу җибәргәннәр. Урыслар килгән бер җиргә кәлгә салып куеп, аны утлы корал белән саклый башлаганнар, якын-тирә авылларны талаганнар, үзләренә буйсындырганнар. Безнең Торада да элек Күчем ханның ыстаны булган, ул җәйләрен биредә яшәгән, әмма урыслар аны да басып алганнар. Күчем хан ун-унбиш ел буе кулына кылыч тотып бу басып алучылар белән сугышкан, картайган, сукырайган, әмма урысларга үз теләге белән бирелмәгән, иманын сатмаган. Ул соңрак безнең Иртыш буйларыннан Уба елгасы буйларына чигенергә мәҗбүр булган, аның шәһәрләре анда да булган. Инде кяферләрдән еракта, Бараба далаларында бераз тын алыйм, көч җыйыйм, дип уйлаганда, урыс яугирләре аның җәйге ыстанына таң алдыннан, көтмәгәндә һөҗүм итеп, утлы таякларыннан бар халыкны диярлек кырып салалар, үтерәләр. Бу канлы сугышта Күчем хан каты яралана, аны яугирләре һәм уллары Убаның теге ягына алып чыгып китәләр, ә исән калган гаиләсен, балаларын, хатыннарын, киленчәкләрен урыслар әсир итеп алалар һәм башкалаларына алып китеп чукындыралар. Күчем хан каты яралардан үлә, улларына, нәселенә кяферләрне Себердән кууны әманәт итеп әйтеп калдыра, ислам динен һәм милләтебезне васыять итә. +- Бабайларның сөйләве буенча, Күчем ханның уллары һәм оныклары, ул үлгәч тә әле, бик озак еллар урысларга каршы сугышалар, ләкин аларны җиңә алмыйлар. Алар да безгә дәүләтне, динне һәм милләтне васыять итеп бу дөньядан китә... Татарлар Себердә яңадан дәүләтне торгыза алмыйлар, әмма динне һәм милләтне шушы көнгә хәтле саклап яшиләр. Дөрес, динебезгә, динебез аша милләтебезгә күп һөҗүмнәр булды, халкыбызның бер өлеше көчләп чукындырылды һәм урыска әйләнде, хәзер менә калганнарын да шул хәл көтә... Безнең аларны җиңәрлек көчебез юк, шуңа күрә үзебез китәбез... Иманны саклап калу өчен, урыска әйләнмәс өчен, туган җирләребезне калдырып, дөнья читенә чыгып киттек, оланнар... Бу тарихны, бу дастанны беркайчан да онытмагыз, кайда гына яшәсәгез дә, аны нәселегезгә тапшырыгыз. Әйе, без - дин-ислам хакына ерак илләргә һиҗрәт кылучы мөселманнар, әмма шул ук вакытта без әлмисактан бирле Себердә яшәгән, биредә дәүләтләр тоткан һәм аларны югалткан бөек һәм фаҗигале язмышлы халык - татарлар да... Менә шушы ике нәрсәне онытмасагыз - дин һәм милләт - аларга гомер буе тугры булсагыз, тагы ханлы да, данлы да булырбыз, Аллаһ теләсә! +Себер иле киң икән, татарның гөле икән, +Пәйгамбәрләр заманыннан намазлы җире икән, +Милләтенең сөйләме дә былбыллар теле икән, +Себер шундый ил икән! +Татарына тиң икән... +Котыплардан кыпчаккача тәхет тоткан җир икән! +Дәүләт тоткан ил икән! +Күчем хан шундый ир икән - +Татар өчен сугышта арысланга тиң икән! +Зәйнәп абыстай бүген "Күчем хан" дастанын бигрәк тә йөрәкләргә үтәрлек итеп әйтте, бу аның илдән китүчеләргә васыяте кебек тә яңгырады. Әйе, олы як кая барса да, кайда яшәсә дә, үзләренең кем икәнлекләрен, кайлардан килүен беркайчан да онытмаячак, үлгәнче истә тотачак... Ул гынамы, - алар Себер елгаларындагы җәелеп аккан язгы ташуларны, актарылып өскә чыккан боз тауларын, язын авыл өстен тутырып очкан аккошларны, җәйге йомшак җилләрне, авыл урамнарын иңләп кайткан мал көтүләрен, сандугачлы таңнарын, көзге урманнарның, үзәк өзеп, моңлы шаулавын, сазлык-әрәмәләрдә тәгәрәп үскән мүк җиләкләрен, бөрлегәннәрне, кыйблага карап сузылган кышкы чана юлларын, шул юллар буенча мәңгелеккә китеп барган чакларын - алар мәңге онытмаячак! Юк, юк, юк... онытмаячак... Ә менә яшьләр, алардан соң туган, алар бу дөньядан киткәч туган буын - хәтерләрме боларны? Дөньяның читендә, кара урманнар арасында, котып тарафында Себер дигән җир барын, анда ятим булып калган туган авылларын, һаман шунда яшәп яткан милләттәшләрен, кан кардәшләрен хәтерләрләрме, белерләрме, онытмаслармы алар? +Зәйнәп абыстай вагон идәненә тезелешеп утырган балаларга, аларның тынып калган аналарына карады. "Менә бу балаларның кем булып үсүләре, тарихи хәтерне ни дәрәҗәдә саклаулары аналарыннан да торачак, - дип уйлады ул. - Димәк, күбрәк алар белән эшләргә, аларга аңлатырга кирәк булачак. Дини илгә баралар, дин болай да булыр, инша Аллаһ, ә менә телне, милли тарихны һәм мәдәниятне, үз ризыкларыбызны һәм киемнәребезне, татарга гына хас һөнәрләрне чит-ятлар арасында саклап калу шактый авыр булачак... Картнә-әбиләр, әни-инәләр бу гөнаһсыз сабыйларны ничек тәрбияләр - алар шундый булачак. Балаларның да исләренә һәрвакыт ана теленең матурлыгын, байлыгын, кирәклеген искә төшереп тору лазем..." +Һиҗрәт шәһите +Баралар... +Татар тарихыдай чиксез кыпчак далаларын, милләт хәсрәтедәй төпсез Себер елгаларын кичеп, инде Урал тауларына кереп баралар... +Гомерләрендә дә тау күрмәгән себер татарлары, шомланып һәм сокланып, юлларында мәгърур басып калган таш-кыяларга текәләләр... Үзләренең дә заман башларында шушы биек таулардан төшкән Тау Ирләре икәнлекләрен белмиләр алар... Нух пәйгамбәр көймәсе белән шушы Урал-Җаек тауларыннан төшеп, көнчыгыштагы урман-далаларга, көнбатыштагы үзән-кырларга таралган бөек төрки-татар кавеме хәзер инде тауларын танымый... Инде аларны да җиде ятка калдырып, илдән китеп баралар... Инде үзенең дәһшәтле таулары белән Миасс, Злотоуст станцияләре артта калды, алда Уфа - татар шәһәре, диделәр, анда эшелон шактый торасы икән. +Һиҗрәт эшелоны Урал таулары аша үткәндә, Хөснибикәләр вагонында баручы олы яшьтәге Кумыслы хатынының авырып киткәне билгеле булды. Аның авырганлыгын Таһирә апа ачыклады, чөнки ул һәр көн иртә-кич хатынкыз вагоннарын йөреп чыга, берәрсе аз гына авырый башласа да, аны карый, үләннәре белән дәвалый, аякка бастыра иде. Ә менә Кумыслы хатыны Мәрфуга белән әллә нәрсә булды, дарулар да ярдәм итмәде, күзгә күренеп сүнде, хәле начарайганнан-начарая барды. Хатыннар аның янына барып, баш очында "Ясин" дә укыдылар, өшкерделәр дә, төрле төнәтмәләр дә биреп карадылар - файдасы тимәде. Уфага җитәр алдыннан, ул кул хәрәкәтләре белән Зәйнәп абыстайны үз янына чакырып алды, аңа ияреп, башкалар да Мәрфуга яткан урынга җыелдылар. Ул ярылып кипкән иреннәрен көч-хәл белән ачып, аларга соңгы сүзләрен, соңгы теләген әйтеп калырга ашыкты: +- Мин китәм инде... Аллаһ янына китәм... Үз өемә кайтам... Мине юлда ташлап калдырмагыз... Мөселманча күмегез... Соңгы әманәтем шул... Үлемтеккәфенлекләрем үзем белән... Мин аларны юлга алып чыккан идем... Һиҗрәтем өзелә инде... Шул үкенеч... +Мәрфуга хәле бетеп, күзләрен йомды, ут булып янган битләре өстеннән тозлы күз яшьләре тәгәрәп төште. Янына балалары җыелды, кайсыдыр тагы Коръән укый башлады. Ул туктаган арада, Зәйнәп абыстай Мәрфуганың ак яулыклы башыннан сыйпап, үз догаларын укыды, тагы өшкереп карады... +- Һиҗрәтең өзелмәс, туганым, борчылма... Юлга һиҗрәт нияте белән чыккач, савабы да һиҗрәт өчен булыр, инша Аллаһ! +Мәрфуганың керфекләре тетрәп куйды, ул күзләрен ачты, беренче һәм соңгы тапкыр күргәндәй, янында басып торган хатын-кызларга карады. Кайда ул, кая бара? Аста ярсып тәгәрмәчләр дөберди, барган уңайга, идән-түшәмнәр чайкала, тәрәзгә юеш кар бөртекләре килеп сыланалар да, күмер төтене белән кушылып, каралып агып төшәләр... Әйтерсең лә табигать үзе бу татар хатынын соңгы юлга кара күз яшьләре белән елап озата... Юк, бу бит Кумыслы күл өсләреннән шулай кара карлыгачлар очып уйнаклый, әйтерсең лә зур давыл, яңгыр буласын хәбәр итәләр... +- Кумыслы... күл... буйларында... +"Саташа, бичара, һаман шул Кумыслы күл, туган авылы белән саташа", дип уйлады үлеп барган Мәрфуганы чорнап алган хатыннар. Ә ул саташмый иде, аның, мәңгелек өенә киткәндә, үзе белән Кумыслы күл буйларында үскән үләннәрнең исен, суының тәмен алып китәсе килә иде... Әмма исәннәр моны аңлыймы соң?! +Мәрфуга хәлсез куллары белән баш очына ишарәләп күрсәтте. Ул яткан кайнар мендәрне бераз күтәреп карадылар, аннан төенчеге белән үлемтекләре һәм... төргәктә кипкән үләннәр һәм туфрак белән кечкенә шешәдә су килеп чыкты. Болар - Мәрфуга белән Кумыслыдан һиҗрәткә китеп барган туган туфрак һәм берничә йотым су иде... Төргәкне Мәрфуганың еш-еш күтәрелгән күкрәгенә куйдылар, ул аннан калтыранган бармаклары белән кипкән үләннәрне алды, аларны битләренә китерде, тирән итеп бер иснәде, талгын бер рәхәтлек кичереп, елмаеп куйды... +Саташа, бичара, һаман Кумыслы күл буйларында үскән үләннәр белән саташа, дип уйладылар аны саклап торган хатыннар. Ә ул саташмый иде, ул туган туфрагы белән тагы бер тапкыр бәхилләшә иде... Моны аңлап, хатыннар нәни шешәдәге Кумыслы суын инде китеп барган Мәрфуганың уттай иреннәренә тидерделәр, ул җиңел сулап куйды, әйтерсең лә шуны гына көтеп яткан, шуны гына теләгән... Суның соңгы тамчыларын ул йота алмады, алар ирен читеннән үлемтек төенчегенә тәгәрәп төште... Мәрфуга очып китәргә теләгән коштай талпынып-тартынып куйды, терсәкләренә таянып, яткан җиреннән бераз күтәрелә төште һәм, җиңел сулап: +- Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһүү үә расүүлүһ, - дип шәһәдәт кәлимәсен әйтте һәм тынычланып, урынына сеңде... Кумыслы хатыны Мәрфуга беренче һиҗрәт шәһите булды... +Мәрфуга шулай тыныч кына, язмышы белән килешеп, бу дөньядан китеп барды, калганнар исә бары тик бер сорауга җавап эзләделәр - мәет белән нишләргә? Монда аны юып та, күмеп тә булмый, димәк, бу эшләрне алдагы станциядә эшләргә туры киләчәк. Әмма паровоз бу хәтле вакыт аларны көтеп тормаячак бит, ирен, балаларын да мәет күмү өчен анда калдырып булмый, алар соңыннан һиҗрәткә кушыла алмаячаклар. Димәк, мәетне Уфада калдырырга туры килә, әмма кемгә? Бу хакта эшелон башлыгына да җиткерделәр, ул да мәсьәләне Уфада хәл итәргә киңәш итте. Нәрсә генә булса да, мәет вагонда калдырыла алмый иде. +Уфага килеп туктау белән, урысча бераз яхшырак белгән ир-атлар станция начальнигына юнәлделәр, хәлне аңлатып бирделәр. Олы яшьтәге урыс кешесенең мондый хәлләр белән очраштыргалаганы булган, ул аларга бу тирәдә яшәүче татарларны эзләп табарга һәм мәетне күмәр өчен шуларга биреп калдырырга киңәш итте. Вокзал янында гына татарлар яши икән, эзләп табып, хәлне аңлаттылар, үзләренең Себердән бөтен состав белән госманлыга һиҗрәткә китеп баруларын, юлда олы яшьтәге бер хатынның үлүен, аны биредә мөселманча күмәргә кирәклеген әйттеләр. Әмма паровоз аларны көтеп тормаячак, шуңа күрә, Аллаһ ризалыгы өчен, мәетне күмәргә алып калуларын сорадылар, кәфенлекләре дә, хәер-сәдакалары да барлыгын белдерделәр. +Бераз киңәш-табыш итешкәч, барысы да җыелып тагы вокзалга киттеләр, Уфа татарлары үзләре белән мәет салырга кабык колашасын, кирәк-яракларын алдылар. Ирләр җыелып Мәрфуга яткан вагонга керделәр, бу вакытта хатынкызлар урамга чыгып торды, ярдәм итәргә якыннары гына калды. Мәрфуганы үлемтек төенчеге белән бергә күтәреп колашага салдылар, калган әйберләрен иренә, балаларына бирделәр. Мәетне күтәреп урамга чыккач, мөһаҗирләр аның янына җыелышты, барысы да тын гына һиҗрәт шәһидәсе белән бәхилләште... җибәрде, вокзал өстенә кара төтен таралды, аның ачысы бу юлы күзләргә генә түгел, йөрәкләргә дә үтеп керде... Бу - кыйблага таба карап очкан, нурга таба йөгергән бер юлдашларыннан инде мәңгелеккә аерылу иде... +Паровоз тагы сузып кычкыртып җибәрде, вагоннар сискәнеп тартылып куйдылар, ул арада Мәрфуганың мәетен күтәреп алып киттеләр. Моны күреп, балалары һәм хатын-кызлар елаша башладылар, ирләр тәкъбир әйтергә тотындылар. Уфаның карлы урамнарына Себер мөһаҗирләренең бәхилләшү авазы булып тәкъбир яңгырады, ул Мәрфуганы күздән югалганчы озата барды, баш очында эленеп торды... +Киттеләр... +Тагы кузгалып киттеләр... +Һиҗрәт юлында беренче шәһитләрен биреп, инде юлда ук һәрнәрсәгә әзер булып, язмышның күзенә туры карап, алар тагы кузгалып киттеләр... Алда - кар каплаган авыллар һәм шәһәрләр - Самар, Рузаевка, Рәзән, Мәскәү... Аннан - Хаҗибәйле-Одесса... Ары таба - Кара диңгез аша - Истанбул, госманлы иле, мөселманнар җире... Әмма аңа кадәр әле күпме барырга, юлда тагы күпме шәһитләр бирергә туры киләчәк аларга! Ә хәзергә алар бара - тәкъдирләренә буйсынып, киләчәккә зур өмет белән, әмма эчләре тулы сагыш-моң белән, Себер мөһаҗирләре һиҗрәткә китеп бара... ... Хөснибикә дә инде бу тимер арбадагы тормышына күнегә башлады. Ире белән тукталышларда, урамда очрашалар, уникенче вагондагы мәчеткә барган-кайтканда да күрешкәлиләр. Инде Салих та тынычланган, кире кайтып китү турында уйламый да, сорамый да... Үз вагоннарында да, мәчеттә дә көне буе вәгазьләр, дәресләр бара, Салих аларда гомер буе яшәп тә моңарчы белмәгәннәрен белде. Авылда мал арасында ятып, җәй буе озын кышка утын-печән әзерләп, кышлык азык булдырып, аның дөнья турында уйларга да вакыты юк иде. Ә дөнья әнә нинди зур икән бит - инде ничә көн баралар, әле Рәсәй җирләренең дә теге башына барып җитә алганнары юк. Монда төрле халык җыелган, шактый укымышлылар да бар, менә шуларның әйтүенчә, бу җирләр борынгыда барысы да татарларныкы булган икән. Себере дә, Уралы да, Самары да, менә хәзер үтеп китеп бара торган мишәр яклары да татарлар кулында булган. Башта Явыз Иван дигән патша, аннан башкалары бу җирләрне татар канын түгеп басып алган, үзләрен кол иткән... "Ә нигә татарлар бу җирләрне яңадан сугышып тартып алмыйлар икән?" Бу сорау Салихның башында юл буе бөтерелде, ул аны Юанбаш Мөхәммәдигә бирмичә булдыра алмады. +- Мөхәммәди әкә, тагы бер сорау тынгы бирми миңа - бу безнең җирләр икән, ни өчен без, татарлар, аннан китәргә тиеш соң? Иманым камил, беркем дә сөенеп ташлап китмәде бит туган җирләрне, һәрберебезнең җаны елый... Нигә без китәргә тиеш соң моннан, ә алар түгел? +- Кемнәр - алар? +- Кемнәр, дип, безне басып алучылар инде... Бәс, бу безнең җирләр икән, бәс, монда безнең дәүләтләребез булган икән, ул заманнарда иркенләп үз динебезне тотканбыз икән, нигә хәзер дә без шуны эшли алмыйбыз соң? Нигә без китәргә тиеш моннан?! +Юанбаш Мөхәммәди бу яшь себер татарына бераз тын гына карап торды. Сорау бик гади тоелса да, бик җитди иде, аңа орды-бәрде генә җавап бирсәң, күңелендә шик калуы бар. Ирләрчә туры сорауга ирләрчә туры җавап та кирәк булачак. +- Әйе, Салих энем, син дөрес әйтәсең, моннан без түгел, алар китәргә тиеш иде... Әмма китмәячәкләр, чөнки алар бу җирләрне сугышып, кан коеп яулап алдылар... Әйе, безнең канны коеп, гөрләп яшәп яткан татар дәүләтләрен юк итеп, алар татар җирләрен басып алдылар, һәм кылыч, һәм тәре тотып, үз тәртипләрен урнаштырдылар. Безнең халык гасырлар буе аларга каршы көрәште, җиңелгәннән соң да тиз генә бирешмәде, яу артыннан яуга кузгалды... Күчем ханның оныклары Урал аръягына чыгып, анда яшәүче татар-башкортларны, мишәрләрне патша хөкүмәтенә каршы сугышларга күтәрделәр... Казан, Идел-Урал-Себер кулдан киткәч тә, татарлар ике йөз ел буе баскыннарга баш бирмиләр, буйсынмыйлар, ирек өчен көрәшәләр. Шушы юлда бик күп каһарман ирләр корбан була. +- Без аларга ата-бабаларыбызның җирләрен калдырып китәбез бит, кол ителгән милләтебезне ташлап китәбез! Без үзебезнең җаннарыбызны, иманыбызны саклыйбыз, дип чит-ят илләргә китәбез, әмма бөтен милләт китә алмый бит! Алар нишләр? Нигә соң шундый зур, бөек тарихлы милләттә татарны яңадан дәүләтле итәрлек кешеләр табылмый? Ярар, без инде кара халык, авылда мал-туардан башка нәрсә белмибез, әмма Казан-Уфа-Төмән-Таралар бар бит әле, аларда яшәүче укыган татарлар бар, нигә күтәрми алар халыкны дәүләт өчен көрәшкә? +- Сорауны дөрес куясың, энем, әйткәнемчә, булган татарның андый ирегетләре, мондый күтәрелешләр ике йөз ел буе дәвам иткән. Әмма татар хәзер шушы коллык шартларында башын күтәрмичә генә исән калуның юлларын эзли башлады, чөнки баш күтәрүнең үлем икәнен яхшы белә... Милләткә хәзер исән калырга кирәк, әмма Габдрәшит хаҗи әйткәнчә, үз дәүләте булмаган милләт иртәме-соңмы барыбер юк була, көчлеләр тарафыннан йотыла... Менә шуңа күрә без китеп барабыз инде... +- Әмма анда да безнең үз дәүләтебез булмаячак бит, без кайда да килгәнкилмешәк булачакбыз! +- Әйе, дөрес әйтәсең - безнең анда да үз дәүләтебез булмаячак... Без төрекләр гасырлар буе төзегән һәм саклаган ислам дәүләтенә барып сыенабыз... Анда безнең динебезгә тимәячәкләр, иманыбыз зәгыйфьләнмәс. Бары тик шуның өчен генә без шушы авыр юлга чыктык, Салих энем, Аллаһ барыбызга да сабырлыклар бирсен! +Халыкның күңелсезләнгәнен күреп, Зәйнәп абыстай аларга тагы үгетнәсихәтләрен бирде, барыбыз да Аллаһ кулында, тәкъдиребездә ни язылган булса, шул булыр, әҗәлдән качып котылу мөмкин түгел, диде. Таһирә апа исә вагонны җилләтергә, мәет яткан урын-җирләрне читкәрәк алып куярга кушты, яшь киленчәкләр шунда ук эшкә керештеләр. Хөснибикә дә аларга кушылырга булды, күз яшьләрен сөртте дә тиз генә урыныннан сикереп торды, әмма эчендәге сәер хәрәкәттән куркып, яңадан урынына утырды. Аның күзләре зур булып ачылган, йөзендә курку да, гаҗәпләнү дә чагыла, үзе куллары белән эчен тоткан иде. Хатыннарга булышып йөргән Зөлбану моны күреп, Хөснибикә янына йөгереп килде, янына утырып, ул да кулларын аның инде беленебрәк торган корсагына куйды. +- Тибә, Хөснибикәнең бәбие тибә башлады! - дип, ул бөтен вагонга кычкырып җибәрде. +Алар янына Мәхсүрә белән Мансура йөгереп килде, башкалар да җыелышты, вагон җанланып китте. +- Менә бит, тере җан аннан да хәбәр бирә! - дип сөенештеләр. - Сабыйга җан керде! Фәрештәләр Аллаһ әмере белән аңа җан иңдерде! Менә бит, берәү үлә, берәү туа, дөнья шулай яратылган инде ул... Инде бәхетле сабый булсын, фәрештәләр хәерле язмыш иңдергән булсыннар... +Зөлбану кул ишарәләре белән Хөснибикәгә боларның барысын да аңлатты. Хөснибикә башта нигәдер оялды, кызарып чыкты, аннан йөзенә елмаю тибенә, хәбәр сала бит! "Син хәзер минем өчен дә җаваплы, үзеңне нык тот, әни!" - ди бит... Әни, ди, инәй, ди, балакаем... Елама, син миңа кирәк, бик кирәк, ди... Бу минутта бөтен вагонында, юк, бөтен эшелонда Хөснибикәдән дә бәхетле кеше юк иде, аның бу шатлыкны ире белән дә бүлешәсе килде. Яшь кызлар күрше вагонга Салихтан сөенче алырга йөгерделәр, аннан Хөснибикә ире белән тамбурга чыгып, бик озак бер-берләренә сыенып, янәшә басып тордылар... Ә ике арада аларның туачак балалары, нәсел дәвамчысы гайрәт белән тибенә, шул рәвешле, дөньяга аваз сала иде... Ә һиҗрәт паровозы ак карлар арасыннан аларның киләчәгенә таба томырылып чаба иде... +Одессада кораб көтү +...Одесса татар мөһаҗирләрен җил-яңгырлар белән каршы алды... +Аларның диңгез буендагы бу шәһәргә тизрәк барып җитәсе килгән иде, әмма һиҗрәт паровозы дөбердәп Одесса вокзалына килеп туктагач, каушапкуркып ук калдылар. Мөһаҗирләр бу тимер арбага инде ияләнгәннәр иде, аның тәртибен-җаен беләләр, ятарга урыннары, ашарга ризыклары, намаз укырга мәчетләре бар иде. Ә монда кая барырлар? Бу бит Себердәге Умба түгел, монда татарның Мәтин байлары юк иде... Җитмәсә, урамда юеш, монда кышның эзе дә юк, ә алар җылы киемнәрдән, киез итекләрдән, кайры туннардан... Әмма озак уйлап торырга вакыт юк, составны бушатырга кушалар, сандык-төенчекләрне җиргә төшерергә кирәк. Юанбаш Мөхәммәди тагы вагоннан-вагонга очып диярлек йөри башлады, аңа Зыятдин улы Вәли, Күчемнекеләр-Князевлар, Салих, хатын-кызлардан Таһирә һәм Зәйнәп абыстайлар ярдәмгә килде. Аякларга читек-кәвешләрне алып киделәр, өстәге калын киемнәр дә салынып, төргәкләргә тутырылды, төенчеләр артса да, йөрергә җиңел булып китте. Хатын-кызларны һәм балаларны, әйберләр белән бергә, вокзал мәйданына бастырдылар, шуннан кузгалмаска куштылар. Ирләр ике арада йөгереп, әйберләрне бушатты, хатын-кызлар малларны һәм балаларны саклап торды. +Ул арада вокзал каршындагы мәйданга яхшы атлар җигелгән берничә бөркәүле арба килеп туктады, алардан чалма-чапаннар кигән олы яшьтәге дин әһеле һәм башына кырпау бүрек кигән бай кыяфәтле ир-ат чыкты, артларыннан тагы берничә кеше күренде. Аларның татар икәнлекләре йөзләренә язылган иде, әмма себерләргә охшамаган, аксыл йөзле, эре гәүдәле, аурупа кыяфәтле татарлар иде алар. Бу татарлар туп-туры вокзал читендә зур төркем булып басып торучылар янына килделәр, мөселманча, татарча сәлам бирделәр, кайдан килүләрен сорадылар. Хатын-кызлар башта куркып-каушап калдылар, аннан үз авылларының исемнәрен әйтә башладылар. Ул арада төркем янына Юанбаш Мөхәммәди үзе дә килеп җитте, сәлам алыштылар, бер-берләре белән таныштырдылар. +- Без Габдрәшит хаҗиның соравы буенча, Сибириядән килгән мөһаҗирләрне каршы алырга килдек, - дип сүзен башлады чалма-чапан кигән дин әһеле. - Мин шушы шәһәрнең мулласы булам, атым - Ибраһим, фамилиям - Адикаев. Бу әфәндебез шәһәребезнең мәртәбәле кешесе Хөсәен бай, зур сәүдәгәр... Әйе, Габдрәшит хаҗи сезне каршы алып, кунакханәгә урнаштыруны үтенде, без инде урыннар белешеп куйдык. +Габдрәшит хаҗиның исемен ишеткәч, мөһаҗирләр сөенеп куйды, менә бит, аны монда да беләләр икән! Аның исеменнән ярдәм итәргә торучылар монда да бар икән! Көтүләре белән урамда калмыйлар икән болай булгач... +- Без мөсафирларга шулай ярдәмгә килгәнегез өчен сезгә Аллаһның рәхмәтләре яусын, - дип, барысы өчен дә Юанбаш Мөхәммәди җавап бирде. - Мин Төхфәтулла улы Мөхәммәди булам, шушы һиҗрәт төркеменең өлкәне, җаваплысы, ягъни... Безгә ярдәм бик кирәк булачак, хәзрәт, чөнки монда һичкемне белмибез, кайда кунарга, кайдан Истанбулга пароходка утырып китәргә - әле берсе дә хәл ителмәгән... Үзегез күрәсез - халык күп, озын юлда килеп, авыручылар, хәтта үлем очрагы да булды... Тагы юлга кузгалганчы, кешеләрне бераз ял иттерәсе иде, күрәсез, олылар, балалар да күп бит... +Моңарчы сүзгә катнашмыйчарак торган Хөсәен бай әңгәмәгә кушылды: +- Алайса, болай итәрбез, Мөхәммәди туган, - диде ул. - Моннан ерак түгел хаҗилар өчен махсус салынган Кәрван-Сарай бар, без аны Хаҗиханә дип тә йөртәбез. Ул бик зур, өч меңләп кеше сыярлык, үзенең мәчете, ашханәсе, мунчасы, кирәк булса, хастаханәсе дә бар. Без сезнең өчен шуны белешкән идек. Әле пароход тиз генә булмас, дөрес, ул да белешенгән, әмма сезнең үзегезгә аерым кирәк, шуңа күрә бераз көтәргә туры килер. Әйберләрегезне ташырга хәзер атлы-арбалар килеп җитәр, халык шул якка таба җәяүләп тә бара тора ала, Хаҗиханә моннан ерак түгел. Менә бу егетләр юлны күрсәтер, анда очрашырбыз, калганнарын шунда иркенләп сөйләшербез. +Хөсәен байның бу сүзләрен күктән төшкән бәхет итеп кабул иттеләр, чөнки алар бөтенләй чит-ят җирдә ярдәм итүчеләр булыр дип башларына да китермәделәр. Ул арада эшелоннан әйберләрне ташып бетерделәр, аларны әллә кайдан гына килеп чыккан атлы-арбаларга төяделәр, халык исә үзләрен озата барган җирле татарлар артыннан ияреп китте. Аяк астында чыптырдаган суларны күреп, тирә-юньдә шаулап үсеп утырган ямь-яшел сәер агачларга карап, алар гаҗәпкә калганнар иде... Кайда монда кыш, кайда монда Себердәге ап-ак карбураннар, кайда чыршы-наратлар, башлары күккә тигән карагайлар? Аларның монда берсе дә юк, кешеләр дә Себердәге кебек түгел, бик җиңел киенгәннәр, үзләре каядыр ашыгалар, яннан бәрелеп диярлек китәләр... Ул арада шәһәр халкы да бу сәер кешеләргә игътибар итә башлады, - башларында җон бүрекләр, күбесенең өсләрендә җылы туннар, аякларында да әллә нәрсәләр - кемнәр соң болар? Чегәннәр, дияр идең - чегәннәр болай киенми, алар җиңелчә йөрергә ярата, хаҗилар, дияр идең - бала-чагалар, хатын-кызлар күп, ә Хаҗга, гадәттә, Одесса аша ир-атлар гына китә. Шәһәр халкы аларны әнә шундый шикле һәм аптыраулы караш белән озатып калды, бары тик соңыннан гына аларның Истанбулга күчеп китеп баручы себер татарлары икәнлекләрен белделәр. +Кәрван-Сарай дигәннәре, чыннан да, бик зур, рәт-рәт тезелеп киткән таш биналардан торган үзе бер кала булып чыкты. Рәсәй мөселманнары Хаҗга Одесса аша бара, башта пароход белән Кара диңгездән Истанбулга, аннан тагы су юлы белән Җиддәгә китәләр икән. Одессада алар өчен шушы гаять зур Хаҗиханә салынган, ул ел әйләнәсе хаҗиларга хезмәт итә, олы Хаҗдан тыш, гомрәгә дә гел барып торалар икән. Шулай ук Истанбулга сәүдә белән йөрүчеләр, шәкертләр һәм эш адәмнәре дә шушы Хаҗиханәдә тукталырга тырышалар, чөнки ул вокзалга да, пристаньга да якын, үзендә яшәү өчен бөтен шартлар бар, диделәр. Шулай дип әйтсәләр дә, Хаҗиханә гаиләләр өчен каралмаган иде, аерым бүлмәләр алырга Себер мөһаҗирләренең матди мөмкинлекләре дә чамалы иде, шуңа күрә тагы, эшелондагы кебек, зур-зур бүлмәләргә хатын-кызлар - хатын-кызлар белән, ирләр исә үз ишләре белән урнашты. Барысы да монда озак тоткарланмабыз, пароход белән тиз арада Истанбулга китеп барырбыз, дип уйлады. Әмма аларга Одессаның дымлы, юеш һавасын сулап, ягылмаган салкын таш биналарда туңып, Хаҗиханәдә шактый озак ятарга туры килде... +Килгән көнне үк Хөсәен бай мөһаҗирләрнең өлкәннәрен үзенә кунакка дәштерде, алар арасында Юанбаш Мөхәммәди, Зыятдин улы Вәли, Күчемнекеләр дә бар иде, яшь булса да, Салихны да алдылар. Хөсәен бай шәһәр уртасында ике янәшәдә генә яшиләр булып чыкты. Бу татар байлары Пенза ягы мишәрләре булып, бөтен Одессаны диярлек ит-май белән тәэмин итәләр икән, улларының унбиштән артык ит кибете бар, диделәр. Аталары Хөсәен Истанбул белән сәүдә эшләре алып барган, бераз олыгайгач, бу эшне улларына тапшырган, әмма төрекләр белән араларын өзмәгән. Себер татарлары килеп, аш янына утыргач та, сүз шул госманлы иле турында булды, аны Хөсәен бай үзе башлады. +- Бик тынгысыз вакытта юлга кузгалгансыз икән, туганнар, - дип башлады ул сүзен. - Истанбулда бер дә тыныч түгел хәзер - халык солтанга каршы күтәрелә... Солтан Абдулхәмит тә бик каты тора - төрмәләр яшь милләтчеләр, укымышлы төрекләр белән тулган... Госманлы кулыннан берәм-берәм хәлифәт җирләре китә, аларга аурупалылар ябырылды. Монда ил эчендә шундый хәлләр, ни белән бетәр - бер Аллаһ белә... Аларда хәзер чит кеше кайгысы юк, үзләренекен кая куярга белмиләр. +Боларны ишетеп, мөһаҗирләр телсез калды, хәтта ашаудан туктадылар, әмма каршы бер сүз дә әйтә алмадылар, чөнки алар аңларлык нәрсә түгел иде бу. Кунакларның ни хәлдә калганын күреп, сүзгә Ибраһим мулла катнашты. +- Син кунакларны алай куркытма әле, Хөсәен туган, - диде ул. - Алар инде ниятләп шушы авыр юлга чыккан, монда кадәр килеп җиткәннәр... Истанбулда төрекләр үзара сугыша, дип, алар инде кире борыла алмый. Документлары кулларында, аннан кил, дип торалар, Габдрәшит хәзрәт үзе ярдәм итәргә алынган, шәт, урамда калмаслар, инша Аллаһ! +- Әйе, мин Габдрәшит хаҗины күрдем анда, ул хөкүмәт кешеләре белән бу мөһаҗирләр турында сөйләшкән-килешкән, элегрәк хәтта солтанның үзе белән дә очрашкан булган. Әмма заманалар үзгәрде, госманлыда вазгыять бөтенләй башка... Авыр хәлдә калмасыннар, дип, кисәтеп әйтеп куям, кая барганнарын бераз чамаласыннар. +- Әмма, Хөсәен кардәш, госманлыда солтан-вәзирләрдән кала, халык та бар бит әле, алар бик дини, кунакчыл, һиҗрәт кебек изге юлга чыккан мөселманнарны авыр хәлдә калдырмаслар, инша Аллаһ! +- Әйе, анысы да бар - төрекләр Аллаһ юлындагы инсаннар, ихласлар һәм ярдәмчәннәр, алар солтан-пашаларга карап тормаслар, кулдан килгәнне эшләрләр... Әмма алар арасында да төрлесе бар - төрекне төп башына утыртырга һәрдаим әзер торган әрмәние, һаман Византияне кире торгызырга өметләнеп йөргән рум-греклары, бөтен сәүдәне-банкларны, акча капчыгын үз кулларында тоткан елгыр яһүдиләре, беркемгә буйсынмыйча, үзләренчә яшәп яткан көрдләре... Һәркем бу болганчык суда үз балыгын тота. Киңәшем шул: татар туганнар аларның берсенә дә ышанмагыз, бер Аллаһка таяныгыз да ихлас мөселманнарга сыеныгыз. Үзебезнең татарлар да бар анда, алар ерак авылларга таралып урнашкан, хәлләрен алай җиңел димәс идем, әмма госманлыда тамыр җибәрделәр инде. Алар янына да барып карагыз, киңәш-табыш итегез... +- Безнең үзебезнең дә шундыйрак исәп бар иде - элегрәк күчкән татарларны эзләп табып, алар белән киңәшергә, - дип сүзгә кушылды Юанбаш Мөхәммәди. - Без - авыл халкы, гомеребез буе шунда яшәгән, шәһәр тормышы безнең өчен ят нәрсә, авыр булачак... Аннан, үзегез беләсез, без бит гомер буе салкын Себердә яшәгән халык, ә госманлыда бик эссе, диләр, хәтта кыш та булмый икән! Безгә андыйга ияләнү бик авыр булачак, шуңа күрә ул илнең салкынрак урынын эзләп, шунда урнашырга туры киләчәк. Андый җирләр бардыр бит төрек илендә? +Хөсәен байның моңа кадәр сүзгә катнашмыйча утырган уллары Хәсән белән Абдулла бер-берләренә карап, елмаеп куйдылар. Алар госманлыда еш булалар, бу илнең төрле почмакларын күргән кешеләр, аның турында барысыннан да үзара ыгы-зыгыларга да куркып карамыйлар, киресенчә, шулай булырга тиеш, дип табалар иде. +- Төрек илендә һәр шәй бар, - дип, Хәсән мөһаҗирләр соравына җавап бирде. - Төньягында - кара урманнар һәм Кара диңгез, көньягында - җәннәт җимешләре һәм Ак диңгез, уртада - Мәрмәр диңгез, рум тарафында - Эгей диңгезе... Истанбулны икегә бүлеп, ике диңгезне тоташтырып, Бугаз сузылып яткан... Су дисәң - суы бар, тау дисәң - тавы, илнең уртасында - Анадулуда - иген кырлары, җимеш бакчалары, тоз күлләре... Әмма әти хак әйтте - госманлы иле бүген зур тетрәнүләр кичерә, яшь төрекләр искечә яшәргә теләмиләр, алар солтан басымы астыннан чыгып, үз Ана Ясаклары, ягъни Конституция буенча яшәүне таләп итәләр. Бу дөрес тә булыр иде, чөнки халык бераз булса да ирек өмет итә, яшь төрек зыялылары шуның өчен көрәшә. Әмма без сезгә ул эшләргә катнашмаска тәкъдим итәр идек, хәзер Төркиядә сәясәткә катнашу, солтанга, хакимияткә каршы эшләү - туп-туры төрмәгә илтеп тыга. Хәер, сезгә моны сөйләп торасы юк, монда да шул ук хәл бит инде! Бердәнбер аерма - анда хәзергә дингә кагылмыйлар, мондагы кебек, дин өчен төрмәгә утыртмыйлар... +- Әмма мондагылар әләкләсәләр, утырталар да, тотып та бирәләр, улым, - дип, аның сүзенә каршы төште Хөсәен бай. - Оныттыңмыни, моннан берничә ел элек Габдрәшит хаҗины, урыс хөкүмәте әләге һәм таләбе белән, башта Истанбулда кулга алдылар, аннан монда тотып җибәрделәр, Одесса төрмәсенә утыртып куйдылар... Артыннан үзебез күпме йөрдек бит, бөтен шәһәр мөселманнары аны яклап купты... Рәсәйдән күпме телеграммнар килде! Халык тавышыннан куркып кына хәзрәтне төрмәдән чыгардылар. Рәсәй сорый, дип, Габдрәшит хаҗи кебек акыл иясен дә урысларга тотып бирде төрек солтаны... Тукай абзагыз нәрсә дигән әле, улым, "Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион!" дигәнме? Шәп әйткән, дөрес әйткән! +- Гаҗәпләнмәгез, Истанбулга безнең аша баручы шәкертләр бирегә Казаннан бар яңалыкны җиткереп торалар, Тукай шигырьләре дә тиз килеп җитә, - диде Хәсән. - Чыннан да, шагыйрь шәп әйткән, дөрес әйткән, өздереп "Китмибез!" дигән: +Кара йөзләр безне булмас эшкә тәклиф иттеләр: +- Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! - диләр. +Китмибез без, безгә анда мондагыдан эш кыен: +Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион. +Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре; +Камчылар - шул иске камчы, башкалык - тик фәсләре! +Анда бит бардыр хәзинәне талаучылар, шөкер; +Ач мужиктан соң кисәкне тарткалаучы бар, шөкер! +.................... +Монда тудык, монда үстек, мондадыр безнең әҗәл; +Бәйләмеш бу җиргә безне Тәңребез (гыйззе вә җәл). +Себер урманнарына татар шагыйренең бу шигырьләре килеп җиткәне юк иде, мөһаҗирләр аны тетрәнеп тыңладылар... Бу Тукай дигәннәре нәкъ Яланкүлдәге Мөхәммәтҗан карт кебек сөйли иде. Ул да бит бу һиҗрәткә күпме каршы төште, күпме дәлилләр китерде, күпме ялварды, аннан инде тәкъдиргә буйсынды, авыру кызын һәм туганнарын үзе фатихасын биреп озатып калды. Инде илдән кубарылып чыгып киттеләр, инде монда хәтле килеп җиттеләр, инде алда ни көтсә дә, кире борылу юк... Моны мөһаҗирләр дә, аларны кунак итүчеләр дә яхшы аңлый иде, шуңа күрә, йөрәк яралардай сүзләрдән ераграк булырга тырыштылар. Алай да, Салихның йөрәгенә ук булып килеп кадалды бу сүзләр - "Китмибез без!" Аның күзләре ачылып киткәндәй булды, үзе юлга чыкканнан бирле эзләгән сорауларга җавап тапты. Әйе, ахрысы, каенатай хаклы булган - китәргә кирәкмәгән аларга... Алдагы авырлыклардан куркудан түгел, ә илне, туган җирләрне шул кяферләргә ташлап киткәнгә җаны янды Салихның. Әйе, һиҗрәт изге, әмма үз илеңдә, үз җиреңдә динең өчен көрәшү, иман хакына җиһад тагы да саваплы һәм кирәкле эш булган булыр иде... Тик хәзер бу турыда уйларга да, сөйләшергә дә соң инде. +Табын янында сүз үз җаена дәвам итте, токмачлы аштан соң, өстәлгә табактабак ит китерделәр, аннан бәлеше, җимешле чәе чыкты. Юлдан килгәннәрнең инде Умбадан бирле кайнар ризык ашаганнары юк иде, алар күбрәк токмачлы ит шулпасын якын иттеләр, чит җирләрдән китерелгән җиләк-җимешләргә бераз ятсынып карадылар. Ул арада Хөсәен байның кече улы Абдулла да сүзгә катнашты. +- Менә бу җәннәт җимешләре барысы да Истанбулдан китерелгән - йөземе, анары, алма-армуты, карбыз-кавыннары, әфлисуны-бананы, - диде ул, өстәл тулы җиләк-җимешкә күрсәтеп. - Ел әйләнәсе анда бөтен нәрсә үсә, бигрәк тә - эссе якларында... Әмма сезгә анда авыр булыр, шуңа күрә, Габдрәшит хаҗи белән киңәшеп, илнең уртасынарак урнашырга тырышыгыз. Үзегездәге кебек, иген игәрлек, мал асрарлык булсын. Салкынчарак булган, инеше-су агып торган урынны табарга кирәк, ә су булган урында яшеллек тә бар... Инде тәвәккәлләп шушы юлга чыккансыз икән, нык торыгыз, андагы татарлар белән дә, безнең белән дә элемтәдә булыгыз. Сез - Аллаһ юлындагы кешеләр, без дә кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәрбез, инша Аллаһ! +Аннан соң сүз Кара диңгез аша булачак соңгы сәфәргә күчте. Бу хакта сөйләшүләр инде күптән, мөһаҗирләр бирегә килеп җиткәнче башланса да, һаман ачыкланып бетмәгән нәрсәләр күп икән әле. Себер мөһаҗирләрен Одесса портында туктаган төрле пароходларга бүлгәләп утыртып җибәреп булмый, ә аерым кораб бик кыйммәткә төшә һәм шактый көтәргә туры киләчәк. Әмма һич башка чара юк, диңгез аша җәяүләп чыгып китеп булмый, торырга урыннары бар - көтәрләр. Пароход чыгымнарының бер өлешен Хөсәен байлар да күтәрешергә булды, әмма алар да тулаем түли алмыйлар иде. Инде бу Кәрван-Сарайда тотканнарына да зур рәхмәтләр әйтеп, Себер кунаклары таралышты, аларны торган урыннарына кадәр яхшы атларда илтеп куйдылар. Шулай итеп, мөһаҗирләрнең Одессада мөсафирлыклары башланды... Хаҗиханәдә бикләнеп ятмас өчен, алар әкренләп шәһәргә чыга башладылар, башта куркып, якын-тирәдә генә йөрделәр, аннан диңгезгә хәтле барып җиттеләр. Бу таш кала аларны таң калдырды... +Әйе, Одессаның шаккатырлыгы бар иде, ул инде Умба-Омски гына түгел! Инде кыш кереп килсә дә, ямь-яшел булып утырган агачлар дисеңме, өчәр-дүртәр катлы сырлы-бизәкле таш йортлар дисеңме, ул чуен күперләр, алар буенча дагаларыннан ут чәчеп чапкан көяз атлар, аларда кәпрәеп утырган эшләпәле ирләр дисеңме... Умбада боларның берсе дә юк иде... Дөрес, анда да, монда да чат саен чиркәүләр, кибетләр, базары, театрлары бар, әмма Одессаныкы бөтен яктан да бай һәм келпеп тора! Ул Пассаж дигән кибетләренә керсәң, адаша торган, ул Дума дигәннәре хан сарае кебек, ул китапханәләре, кереп ашый торган рестораннары - исең-акылың китәрлек... Әмма Себердән килгән мөһаҗирләрне иң шаккатырганы, әлбәттә, диңгез булды, аларның мондый зур суны гомерләрендә дә күргәннәре юк иде. Әле бу диңгезнең култыгы гына, дисәләр дә, аның очыкырые күренми иде, ә яр буйлары эреле-ваклы пароходлар, көймәләр, җилкәнле җаеклар белән тулган, ничек бер-берләренә бәрелешмиләрдер! Алар да менә шушы корабларның берсенә утырып, шушы төпсез дәрьяга кереп китәчәкләр бит инде - бу аларны куркыта да, ымсындыра да иде. Биредә себер татарларын иң якын, диделәр, югарыга ниндидер тимер тартмаларда төшеп-менеп йөриләр. Мөһаҗирләр аңа утырырга курыктылар, кырыйдан гына карап тордылар. Диңгез эчендәге маякка да алар аптырап карап тордылар, ул чиркәү каланчасыннан да биек һәм кичләрен утлары янып тора иде... +Урамнарда йөргәндә, биредәге халыкка да игътибар иттеләр, алар бик төрле, чуар иде. Умбадагы кебек, урысча киенеп, урысча сөйләшеп йөрүчеләрне дә күрде алар, телләре аңлашылмаган кешеләр дә шактый иде, аларын яһүдиләр, диделәр, бу халык монда күп яши икән. Әмма иң гаҗәбе - сөйләшүләре татарчага охшаган, киемнәре дә урысныкы түгел, әмма себер халкыннан шактый аерылып торган кешеләрне дә очратты алар Одесса урамнарында. Боларын кырым татарлары, диделәр, алар да монда шактый икән. Хөсәен байның сөйләвенчә, Одесса элек татар шәһәре булган, ул Хаҗибәйле, дип йөртелгән. Монда хәтта төрек хәрбиләренең кәлгәсе дә булган. Әмма Әби патша заманында шәһәрне урыслар басып ала, бу сугыш вакытында бик күп татарларны һәм төрекләрне үтерәләр, җирле халыкның бер өлеше качып котыла. Еллар үткәч, кырым татарлары тагы туган җирләренә җыела башлый, аларга казан татарлары, Пенза ягыннан мишәр-татарлар да килеп кушыла, шулай итеп, көчле генә мөселман җәмгыяте барлыкка килә. Алар тиз арада биредә мәчет салалар, мәдрәсә-мәктәп ачалар, мөселман-татар зираты булдыралар. Татарларның биредә төп кәсепләре - сәүдә һәм, моңа өстәп, Одесса аша хаҗиларны җибәреп-каршы алып тору да алар өстендә икән. +Себер мөһаҗирләре бирегә килгәндә, көн шактый яңгырлы һәм дымлы булса да, тора-бара кояш чыгып, бераз җылытып җибәрде, татарлар да җиңелчә генә киенеп, салкын Хаҗиханәдән урамнарга ашыктылар. Шәһәр бүген аеруча ямьле һәм купшы күренә иде, урам тулы матур итеп киенгән кешеләр, бөтен җирдә гөрләп эшләп торган кибетләр, янәшәдән генә җылы пар бөркеп чабып узган җигүле атлар... Болар барысы да Одессага бәйрәм төсе кертә, күңелләрне күтәреп җибәрә иде. Гомер буе авылда бикләнеп ятып, алар шушындый илләрҗирләр барлыгын да белмәгәннәр бит! Одесса шушындый булганны, әле Истанбул ниндидер, аны да сөйләп бетерә алмыйлар бит! +Салих белән Хөснибикә дә, җиңелчә матур киемнәрен киеп, Зөлбануны да үзләре белән алып, шәһәр карарга чыктылар. Хөснибикә өстенә чиккән затлы бәрхет камзулын киде, башына энҗеле калфагын эләктерде, ак ефәк шәлен ябынды, аягында әтисе Тара базарыннан алып кайткан каюлы читекләр иде. Муенындагы энҗе-мәрҗәннәре, беләгендәге фирүзә кашлы беләзеге аны кино афишаларындагы шәрык гүзәле кебек күрсәтә иде. Әллә шуңамы, үткән-сүткән борылып-борылып аңа карый, кырым татарлары исә сәлам биреп китәләр, аларга җавапны Салих кайтара... Зөлбану да апасыннан калышмаган, Яланкүлдән алып чыккан бөтен затлы киемнәрен кигән, алар болын чәчкәләре кебек, әллә кайдан нур чәчеп торалар. Икесенең дә ак мәрмәрдәй йөзләре, зур яшькелт күзләре, талчыбыктай төз сыннары бу татар кызларының затлы нәселдән икәнлеген күрсәтеп тора иде. Тик Хөснибикә генә инде шактый түгәрәкләнеп килә, гәүдәсен киң камзулы астына яшерсә дә, аның хәрәкәтләре инде Зөлбануныкы кебек түгел, сак һәм әкрен. Салих та Хөснибикәсен күз карасыдай саклый, кулыннан ычкындырмый, тавышсыз ханбикәсен керфек сирпүеннән үк аңлый... +Менә алар тагы диңгез буена килеп бастылар, ул шомлы да, серле дә, матур да иде... Хәзергә көннәр җылы тора, шуңа күрә диңгез дә тыныч, җилле көннәрдә исә аның янына килергә куркыныч. Бөтен яр буе эреле-ваклы көймәләр белән тулы, ак төтеннәр чыгарып, зур-зур пароходлар да килеп туктый. Пристань моңа кадәр гомерләрендә дә күрмәгән әллә нинди машиналар, техника эшләп тора. Әмма аларны иң кызыксындырганы - менә шушы зур кораблар, чөнки үзләре дә тиздән шуларга утырып, Төркиягә китәчәкләр... Бу хәл бераз куркыта, шул ук вакытта моннан тизрәк китү теләге дә көчле. Ә дәрьяның очы-кырые юк, әле моны "култык" кына, диләр, ә диңгез үзе бөтенләй дә иксез-чиксез икән... Төбенә дә төшеп җитеп булмый, ди, бу сиңа Яланкүлдәге Ырыслы күл генә түгел инде, Аллам сакласын! +- Җизни, бу көймәгә без барыбыз да ничек сыярбыз икән? - дип сорап куйды Зөлбану диңгезгә текәлеп карап торган Салихтан. +- Әллә ничә катлы ул, балдыз, аның әле астында да зур-зур бүлемнәр бар, - дип җавап бирде аңа Салих, чөнки аның Тарада Иртыш буенча йөзгән пароходларны күргәне бар иде. +- Ә ул ничек батмый икән, бигрәк куркыныч бит! +- Ул шулай төзелгән инде, аның су астында да бер зур өлеше бар әле, батырмыйча күтәреп тора торган... Диңгездә давыл булмаса, куркыныч түгел, ә менә җил-давыл котырганда, чыннан да, Аллам сакласын инде! Әлегә көннәр әйбәт тора, әмма кайчан кузгаласы һаман билгеле түгел. Декабрь азагында монда да суытып җибәрә, көчле җилләр була, диләр, ничек тә шуңа кадәр китеп каласы иде, балдыз... +Хөснибикә аларның нәрсә турында сөйләгәннәрен ишетмәсә дә, йөзләрендәге борчуны күреп, сүзнең алда торган сәфәр турында икәнен аңлады. Ул, гомумән, кешенең йөзеннән, иреннәреннән, күз карашыннан бик күп нәрсәләрне төшенә иде, әмма сөйләшә алмагач, аңлата да алмый иде. Хөснибикә сизә - алар шушы зур су буенча еракка китеп барачаклар, әмма янында ире һәм туганнары булгач, ул инде бераз тынычланды, элеккеге кебек өзгәләнми. Тик үзен Умбада ак кар өстенә тезләнеп озатып калган карт атасын, чылбырын өзеп, поезд артыннан чапкан Пүреханны ул һаман оныта алмый... Ни өчен алардан, авылыннан аерып алып, шушы диңгез буена китереп бастырганнарын да аңлый алмый ул. Әмма үзе өчен дә, туачак баласы өчен дә өр-яңа тормыш башланганын, үткәннәргә инде юлларның ябык булуын бөтен йөрәге белән тоя... +Ул арада диңгез ягыннан ниндидер салкынча җил исеп алды, су өстеннән шадра дулкыннар йөзеп узды. Җил тиз арада көчәйде, әллә диңгез суын, әллә яңгыр тамчыларын йөзләргә китереп сылый башлады. Салих җиңелчә генә киенгән Хөснибикәсен үзенә табарак тартып куйды, диңгездән читкәрәк алып китте. Зөлбану да алар артыннан ашыкты, чөнки җил көчәйгәннән-көчәя бара, яр буендагы агачларны да дер селкетә иде. +- Кайтыйк булмаса, монда җил-давыл кузгалырга тора ахрысы, - диде Салих, Хөснибикәне кулларыннан җитәкләп. Хөснибикәнең куллары боз кебек салкын иде, үзе җиңелчә генә калтырый, җил-давылдан сакларга теләгәндәй, карындагы сабыен камзул итәге белән капларга тырыша... Әмма диңгез җиле бөтен җиргә үтеп керә, җелекләргә төшә, аннан бары тик качып котылырга гына мөмкин... +Алар йөгерә-атлый Хаҗиханә ягына ашыктылар, яр буендагы кешеләр дә бик тиз таралып бетте, урамнар бушап калды. Шәһәр өстенә диңгез тарафыннан җилдавыл килә иде, судагы кечерәк көймәләр йомычка кебек бата-калка башлады, зур пароходлар да салмак кына арлы-бирле чайкалдылар, яр буена таба йөгерешеп килгән дулкыннарга каршы басарга мәҗбүр булдылар... Монда бөтенесе дә бик тиз үзгәрә икән - әле генә чалт аяз кояшлы көн иде, ә хәзер диңгез дулый, әллә яңгыр ява, әллә кар төшә, һава шунда ук салкынайтты, җил сөякләргә хәтле үтеп керә башлады. Шәһәр карарга чыккан мөһаҗирләр төрле яктан Хаҗиханәгә ашыктылар, чөнки аларның беркайчан да мондый хәлне күргәннәре юк иде. Ай +Һәм ашыга-ашыга, чыланып Хаҗиханәгә кайтып җиткәч, аларга яңа хәбәр әйттеләр - Истанбулдан аларны алырга паром дигән йөк көймәсе юлга чыккан, берничә көннән монда буласы икән... Алар бу хәбәргә шатланырга да, кайгырырга да белмәделәр. Шатланырлар иде - урамда эт чыкмаслык көн, җилдавыл котыра, шундый вакытта ничек диңгезгә чыкмак кирәк? Кайгырырлар иде - алар менә инде ун көнләп шушы шәһәрдә, салкын таш бинада ята, инде чирләүчеләр дә бар, барысы да моннан тизрәк китү турында хыялланды, инде китү хәбәре килгәч, ничек борчылмак кирәк? Инде аларга дигән кораб юлда, бу көннәрдә бар әйберләрне әзерләп, тиздән соңгы сәфәргә... Соңгы сәфәргә, шушы диңгез дигән дәрьяларын исән-имин кичсәләр, аннан соң Истанбул, аннан соң һиҗрәттә яңа тормыш башланыр, инша Аллаһ! Һәркем бу көннәрдә әйберләрен барлады, юлга әзерләнде, киңәшеп, җылырак киемнәрне янга алырга булдылар, чөнки диңгездә бик салкын була, диделәр. Ирләр исә соңгы тапкыр Одесса кибетләреннән юлга кирәк-ярак алды, хатын-кызлар да, бинадагы боз салкынына түзә алмыйча, урамга чыгып-чыгып керде. Күпләр исә, авыллардан киеп чыккан туннарына төренеп, намаз-гыйбадәттә утырды, һәркем Аллаһтан бу соңгы сәфәрнең хәерле булуын теләп догалар кылды, теләкләр теләде, ә кемнәрдер өчен чыннан да соңгы сәфәр буласын әле беркем дә белми иде... +Урамда исә җил-давыл бер тынды, бер көчәйде, хәтта аяк астындагы суларны да туңдырып-катырып җибәрде. Себердәге кебек ап-ак карлар булмаса да, хәтта монда да кыш сулышы сизелә иде. Мөһаҗирләр яңадан кайры туннарын, тире бүрекләрен киеп куйдылар, ераккарак яшерелгән киез итекләр дә яңадан чыкты. Шуңа карамастан, халык өшеде, туктаусыз исеп торган салкын диңгез җиленнән эчләренә суык төште, аларның хәтта Себердә дә болай туңганнары юк иде. Мөһаҗирләр арасында мондый юеш һәм салкын һавадан авыручылар артты, Таһирә апа тагы үлән-төнәтмәләрен күтәреп, Хаҗиханә бүлмәләре буйлап йөри башлады. Бу көннәрдә Хөснибикә дә кәефсезләнде, тәне әле боз, әле ут булды, ул үзенең авырый башлаганын сизенде, әмма бу хакта әйтә алмады, атасы кидереп җибәргән тунына төренеп, салкын урын өстенә менеп ятты... Юлга чыгар алдыннан, Хөснибикә авырып киткән иде... Хаҗиханәнең үз хастаханәсе бар иде, аннан табиб килеп, Хөснибикәне карады һәм кичекмәстән больницага салырга кирәклеген әйтте. Ул чагында Салихның да, Хөснибикәнең дә һиҗрәте өзеләчәк иде. +Бу хәбәрне ишетеп, мәчеттән Ибраһим мулла белән хатыны Әминә абыстай килеп җитте, алар Хөснибикәне өшкереп тә карадылар, үзләре белән алып килгән ниндидер әчкелт дарулар да бирделәр, әмма аның хәле яхшырмады. Бүлмәдәге боз салкынлыгын тоеп, Әминә абыстай эшнең нәрсәдә икәнен аңлады, Хөснибикәне олы юлга чыкканчы үзләренә алып кайтып китәргә теләде. Бу хакта иренә дә әйтте. +- Бу бала монда тиз генә терелә алмаячак, өйгә, җылыга алып кайтыйк без аны, аның эченә салкын төшкән, - диде Ибраһим мулла. +Хөснибикәнең ире Салих һәм мөһаҗирләр җитәкчесе Юанбаш Мөхәммәди белән киңәшеп һәм килешеп, Хөснибикәне Ибраһим муллаларга алып кайтып киттеләр. Ибраһим мулла Хаҗиханәдән ерак түгел, җыйнак кына үз өйләре белән яши икән, йорт янында бакчалары, мунчалары, каралты-куралары да бар, авылдагы кебек көн күреп яталар... Алар икесе дә инде олы яшьтә булып, балалары аерым яши икән, мулла белән абыстайның да күп вакыты мәчеттә һәм аш мәҗлесләрендә үтә. Авыру Хөснибикәне алып кайткач, абыстай күп вакытын аны дәвалауга бирде, аны аерым бүлмәгә урнаштырды, үз баласы кебек юындырып, киемнәрен алыштырды, төрле йорт ашлары пешерде, күренеп тернәкләнде, битләре алсуланды, күзләренә нур кайтты... Аның бәхетенә, мөһаҗирләрне алырга килгән паром да, диңгездә давыл булу сәбәпле, берничә көнгә Одессада тоткарланды, юлга чыкмады. +Үзенең балалары күптән үсеп-таралып беткән Әминә абыстай Себердән килгән бу телсез кыз баланы аерата якын итте, авырлы килеш шундый ерак юлга чыкканын кызганды. Хөснибикәнең ире Салихтан сорашып, ул аның әнисе үлгән булуын, әтисенең инде карт икәнен, телсез-чукрак кызын һиҗрәткә бер дә җибәрәсе килмәвен белде. Әле җитмәсә, авырлы да бит! Юлда нишләр ул, анда баргач, ничек ияләнер, ул бит башкалар кебек сау-сәламәт түгел! Шул телсез-чукрак килеш тә, авыру һәм авырлы була торып та Хөснибикәнең бер генә намазын да калдырмавы Әминә абыстайның бөтенләй күңелен нечкәртте, аны яныннан җибәрәсе килмәде. Ул кайсыдыр ягы белән Әминә абыстайның яшьли үлгән кызына да охшаган иде. Балачакта ук ана җылысыннан аерылган Хөснибикә дә йомшак күңелле, йомшак куллы, олы яшьтәге бу хатынны бик якын итте, үз анасыдай күрде. Алар бергәләп намаз укыдылар, Хөснибикә бераз терелгәч, кул арасына да керә башлады, Әминә абыстай аның аш-суга да бик оста икәнен күрде. +Бу хакта ул иренә дә әйтте, Хөснибикәне ире белән монда калдырсак та яхшы булыр иде, анда аңа бик авыр булачак бит, диде. Салих белән Хөснибикәнең төпле, ныклы иманлы, тырыш яшьләр булуына Ибраһим мулла үзе дә игътибар иткән иде, әмма Аллаһ юлында һиҗрәткә чыккан кешеләргә калыгыз, дип әйтергә аның теле әйләнмәде. Алай да, Салих хатыны янына килгәч, ул сүзне читтәнрәк башлап карарга булды. +- Хатының авырлы, үзе авыру да, шушы хәлдә аны ерак юлга алып чыгу дөрес булырмы икән, энем? - диде ул. - Әминә абыстаең аны монда калдырып торырга куша... Әлбәттә, шәһәрдә сиңа да эш табылыр иде, күреп торабыз, тырыш кешеләр сез... +Салих хәзрәттән мондый сүз көтмәгән иде, башта аптырап калды, дәшмичә шактый уйланып торды. Бәлки, Аллаһы Тәгалә аларга илдә калырга шушы соңгы мөмкинлекне бирәдер? Бәлки, шушы чит-ят җирләрдә калыргадыр, аннан авылга кайтырлар? Ә анда ни йөз белән кайтып кермәк кирәк? Шушы һиҗрәт өчен авылда күпме сүз булды, инде нинди авыр юл үттеләр, соңгы сәфәр генә калды, инде монда хәтле килеп җиткәч, ничек баш тартасың? Аллаһ ни әйтер, юлдашлары моны ничек кабул итәр? Дөрес, Хөснибикәнең хәле алай ук яхшы түгел, әмма мөһаҗирләр арасында салкын тиеп авыручылар шактый, бигрәк тә хатын-кызлар һәм балалар арасында, әмма берсе дә кире борылырга уйламый. +- Бу тәкъдимегезгә рәхмәт, хәзрәт, Хөснибикәмне үз балагыз кебек карадыгыз, анысына да зур рәхмәт... Әмма инде монда кадәр килеп җиткәч, юлдашлардан аерылып калуны, һиҗрәт сәфәребезнең өзелүен күңел кабул итә алмый... Баштарак уйларга кирәк булган да бит, хәзер соң инде. Без бит Аллаһ ризалыгы өчен дип шушы юлга чыктык... +- Аңлыйм, улым, бик аңлыйм, әмма синең хатының башкалар кебек түгел - авыру, авырлы, җитмәсә, ишетми дә, сөйләшә дә алмый... Аңа бигрәк тә авыр булыр дип борчылабыз. Баласын тынычлап монда табар, аннан үзегез карарсыз тагы кайда яшәргә... +- Хөснибикә үзе беләме соң моны? +- Юк, синең белән киңәшмичә әйтә алмадык. Хәер, ул бөтенләй ишетмәгәч, без ни теләгәнебезне аңлата да алмаган булыр идек. Син аның белән аңлаша аласың, үзе белән киңәшеп кара әле... +Алар хатын-кызлар янына чыктылар, Салих Хөснибикәсен таный алмыйча яңа затлы күлмәк кидергән, башында да матур яулык, аякларында чиккән чүәкләр... Салихны күргәч, Хөснибикәнең битләре алсуланып китте, ак нәфис кулларын иренә таба сузды, янында хәзрәт булгач, уңайсызланып куйды. Салих хатынының янына утырып, кул хәрәкәтләре белән аңа нидер аңлата башлады. Хөснибикәнең зур яшькелт күзләре гаҗәпләнүдән тагы да ныграк ачылды, ул бер иренә, бер Әминә абыстайга карады. Салих аша Әминә абыстай да сүзгә катнашырга булды. +- Син әле терелеп бетмәдең, кызым, мондый хәлдә юлга чыгу авыр булыр, - диде ул. - Кал монда, балаңны монда табарсың, без сиңа ярдәмче булырбыз... Мөселманнар бит без, татарлар, әлхәмдүлилләһ! Ирең дә монда кала ала, калырга теләмәсә, барып урнашкач, сине кайтып алыр. Син миңа үз кызым кебек якын, әле үзең дә балалыктан чыгып җитмәгәнсең, бик авыр булыр, дип, кызганып әйтәм бу сүзләремне... +Салих кул хәрәкәтләре белән Әминә абыстайның сүзләрен Хөснибикәгә җиткергәч, ул бер тын уйланып утырды, аннан иренә карап, ишарәләр белән аңлата башлады. +- Мин - ир хатыны, ул ничек әйтсә, шулай булыр... Әмма мин туачак балабызны һиҗрәт савабыннан мәхрүм итмәс идем... Ул ислам илендә, мөселманнар арасында туарга һәм яшәргә тиеш... Без шуның өчен илдән кубарылып кузгалдык бит... Ә монда... сез бик яхшы, Аллаһның рәхмәтләре булсын сезгә, әмма монда гел урыслар, кяферләр бит, минем балам да алар кебек булыр, дип куркам... +Телсез-чукрак Хөснибикәнең, әле үзе дә балалыктан чыгып бетмәгән Хөснибикәнең, шушы сүзләреннән барысы да тетрәнеп, тынып калдылар. Әйе, ул ишетмәсә дә, иң кирәген - иман хакына һиҗрәт кылганлыгын аңлаган, ул сөйләшә белмәсә дә, иң кирәген - иман хакына юлын дәвам итәргә кирәклеген белә. Ишеткән-сөйләшә белгәннәргә җаны, йөрәге белән үзенә ни кирәген аңлатты. Моннан соң үгетләп торудан мәгънә юк иде. Салих та әллә нишләп китте, ул соңгы вакытларда гел киресен уйлап йөри башлаган иде, ә Хөснибикәсе иң кирәген әйтте дә бирде: "Туачак балабыз хакына кяфер иленнән китәбез", - диде. Әйе, алар үзләре илдән генә түгел, кайчан да булса бу дөньядан да китеп котылырлар, ә калган балалар, нәсел кем булыр? Кем арасында яшәсә - шул булыр. Моны хәтта бер тапкыр да авылдан чыкмаган телсез-чукрак хатын да аңлаган, ә ул, ир башы белән, әллә нинди вәсвәсәләргә төшеп бетте... +- Ярар, балалар, үзегез беләсез, - диде сүзне йомгаклап Ибраһим мулла. - Без Хөснибикәнең авырлы һәм авыру булганы өчен генә кызганып әйткән идек бу сүзләребезне. Ишегебез һәрчак ачык, Аллаһ мөсафирларына ярдәм итү безнең изге бурычыбыз. Калганын үзегез хәл итегез. +Урамда җил-давыл бераз тынган арада, Хөснибикә дә шактый тернәкләнде, инде аягына басты, китәргә әзерләнә башлады. Ул арада мөһаҗирләрне алырга килгән кораб хуҗалары да диңгезгә чыгарга әзерлекләрен белдергәннәр, иртәгә таң белән юлга кузгаласы, ди. Хөснибикәне җылы итеп киендереп, сиртмәле тарантаска утыртып, диңгез портына Ибраһим мулла белән Әминә абыстай үзләре илтеп куйдылар. Бирегә инде Хаҗиханәдән дә мөһаҗирләр җыела башлаган иде, алар Хөснибикәне күргәч, шатланып, аны кочаклап алдылар, бигрәк тә Зөлбану сөенде, ул апасы монда кала икән, дип, бик курыккан иде. Ирләр әйберләрне ташыдылар, хатын-кызлар төркем-төркем булып аларны саклап торды, бала-чагалар да шул тирәдә генә чуалды, аларның тизрәк бу кораб дигәннәренә кереп утырасы килде... +Көн бераз рәтләнеп киткән кебек тоелса да, диңгез бөтенләй үк тынычланып Әнә бит каралы-сорылы дулкыннар әллә кайдан гына килеп чыгалар да ярсу бер көч белән яр читенә китереп бәрәләр, һавага су баганалары күтәрелә... Бер дулкын артыннан икенчесе йөгереп килеп кенә җитеп тора, әле бу култык дигәннәрендә шулай, ә ачык диңгезгә чыккач ни булыр? Белгән кешеләр шулай сөйләшә, ә мөһаҗирләр борчылмаска тырыша, кораб хуҗасы юлга кузгала икән, белеп эшлидер, диләр. Инде монда хәтле килеп җиткәч, диңгез аша Истанбулга бер-ике көндә ничек тә барып җитәрбез, түзәрбез, дип үз-үзләрен юаталар. Ә диңгез һаман нәрсәгәдер ачуланып кайный, мырлый, җырлый, әллә нинди ят тавышлар чыгара, тагы әллә нәрсәләр вәгъдә итеп, юеш йодрыгын селки, мөһаҗирләрне куркытырга тели... +Мөһаҗирләрне озатырга Хөсәен бай да уллары белән килгән иде, тагы күп кенә татарлар, мөселманнар да пристаньга җыелды. Һәрберсе нидер күтәреп килгән, китүчеләргә үзенең киңәшен һәм күчтәнәчләрен бирә, дога кыла... Инде мондагы халык белән танышып-дуслашып беткән мөһаҗирләр дә, туганнары белән аерылгандай, аларны кочаклап елыйлар, дога кылалар... Диңгезнең бу ягында, бу ярында яшәүче татарлар - алар туган илдә күргән-белгән соңгы татарлар, шуңа күрә аерылышу да бик хәсрәтле-сагышлы... Озата килүчеләр белән саубуллашып, паром-корабка утыра башладылар. Хөснибикә дә инде үз туганы кебек якынаеп өлгергән Әминә абыстай белән кочаклашып саубуллашты, ишарәләр белән аңа рәхмәтләрен әйтте. Салих та Ибраһим мулла белән саубуллашып, Хөснибикәне кулларыннан җитәкләде һәм алар, мөһаҗирләр төркеменә кушылып, тар баскычлардан күтәрелделәр. Аннан соң Салих Хөснибикәне апалары кулына тапшырып, үзе Юанбаш Мөхәммәдигә ярдәм итәргә китте, чөнки халыкны урнаштырырга кирәк иде. Бу кораб дигәннәре йөк ташый торган гаҗәеп зур паром булып чыкты, чөнки бу кадәр халыкны гадәти пароходларга сыйдыру мөмкин түгел, мөһаҗирләрнең аны сатып алырга акчалары да җитмәс иде... +Ә халык керде дә керде, инде астагы зур-зур бүлемнәр дә кеше белән шыплап тулды, өскә, баскыч асларына, бөтен буш урыннарга әйберләрен куйдылар һәм үзләре урнаштылар, берничә көнгә ничек тә түзәрбез, дип, үз-үзләрен юаттылар. Монда инде ирләргә-хатыннарга аерылып торырга мөмкинлек юк иде, һәркем үз гаиләсе, үз туганнары, үз авылдашлары белән бер тирәдә урнашырга тырышты. Хөснибикә дә Зөлбанулар белән бергә булды, ә Салих исә һаман Юанбаш Мөхәммәдиләргә булышып, әйберләрне урнаштырып йөрде. Менә халык бөтен бүлемнәргә шыплап тулды, монда хәтта кыймылдарлык та урын калмады, алар кисмәктәге балыкларны хәтерләтәләр иде. Шунда ук эссе булып китте, салкыннан куркып киенгән кышкы киемнәр тагы салынды, һава җитми башлады. Ул арада кораб, торбасыннан аклы-көрән төтеннәр чыгарып, сузып кычкыртып җибәрде, шалдыр-шолдыр китереп тимер чылбырларны җыйдылар, баскычны күтәрделәр һәм чайкала-чайкала кузгалып та киттеләр. +Соңгы сәфәр +Гомерләрендә беренче тапкыр корабка утырып диңгезгә чыккан татар мөһаҗирләре баштарак кыймылдарга да куркып бардылар, аннан, бу хәлгә дә килешеп, ияләнә төштеләр. Ир-атлар хәтта батыраеп китеп, өске катка да менеп карады, намаз уку урыннарын җайладылар, һәркемне яңадан барлап-тикшереп чыктылар, барысы да көймәдә иде. Әмма култыкны үтеп, ачык диңгезгә чыккач, кораб сизелерлек итеп айкала-чайкала башлады, көчәя барган җил аны әле бер якка, әле икенче якка бәрде, әйтерсең лә таудан-тауга сикерәләр иде. Кешеләрнең кулларындагы пешкән йомыркалары тәгәрәп китте, авызларына китергән сулары чайпалып түгелде, тотынмыйчарак барганнары бер-берләренең өсләренә аудылар. Бу хәлдән балалар чырылдап елап җибәрде, хатын-кызлар пыш-пыш килеп дога кылды, ирләр исә, тотына-тотына, өске катка менеп киттеләр, кораб белән ни булганын ачыкларга уйладылар. Ә кораб белән берни булмаган иде, бары тик диңгездә җил көчәеп бара һәм тагы давыл чыгу куркынычы бар, шуңа күрә татар мөһаҗирләрен төягән йөк көймәсе дә шулай алпан-тилпән чайкала иде... +- Аллага тапшырдык, туганнар, исән-имин шушы дәрьяны кичәргә насыйп итсен инде! - диде Юанбаш Мөхәммәди. - Бик давыллап тора, хатыннарыгызга, балаларыгызга әйтегез - өскә менмәсеннәр... Бу хәлне күреп, куркырлар, җил очырып алып китүе дә бар, Аллам сакласын! +Ә өстә, чыннан да, җил улап тора иде, тагы әллә кайдан гына килеп, яңгыры башланды, ул төшә-төшешкә катып бозга әйләнә, инә кебек чәнчеп йөзгә бәрә, күзләрне томалый иде. Диңгезгә эчкәрәк кергән саен, давыл көчәя барды, тау-тау дулкыннар кораб өстенә ыжгырып киләләр дә палубага ябырылалар, тотынмыйча басып торсаң, үзләре белән алып төшеп китүләре дә бар. Кораб исә гәүдәсен тота алмыйча калтырана, дулкын китереп бәргән саен, сискәнгәндәй, сикереп китә, әле бер якка янтаеп куя, әле икенче якка авып диярлек бетә... Бу хәлне күреп, ирләр дә куркып калды, тизрәк аска төшеп киттеләр, анда исә аларны идән буенча тәгәрәп йөргән балалары, аларга чытырдап ябышкан хатыннары көтеп тора иде. Нәрсә бу?! Нигә бу кораб дигәннәре шулай болгый, аякка басарга да ирек бирми, идәнгә сылый соң? Балалар коса, хатын-кызлар елый, төенчекләре, ризыклары кайсы-кайда тәгәрәп ята... Кайда монда ашау, кайда монда йоклау, хәтта намазны да күпләр утырган килеш кенә укыдылар, чөнки аякка басу мөмкин түгел иде... +Салих Хөснибикәсен кысып тотты, кочагыннан чыгармады, дулкын кайсы яктан китереп бәрсә дә, аларны бер-берләреннән аера алмады, идән буйлап та бергә тәгәрәделәр. Икесе дә үзләре өчен түгел, карындагы бала өчен борчылдылар, аның сирәк-мирәк тибенеп куюына да сөенеп, үз хәлләрен оныттылар, сабыр иттеләр. Әмма беркем дә диңгез юлының болай ук куркыныч һәм авыр буласын күз алдына да китермәгән иде... Тышта яман тавыш белән диңгез үкерә, эчтәге мөһаҗирләр кайсы ятып, кайсы тезләнеп, кайсы утырып Аллаһка ялвара, балалары хакына бу афәттән исән калдыруны сорый... Корабтагы бөтен тимер-агач корылмалар соң чиккә җитеп, шартлап сынардай булып шатырдый башлады, өстә кемнәрдер йөгереште, аста кемнәрдер җан ачысы белән кычкырып җибәрде: +- Батабыз, бетәбез бит!!! Нишлик?! Шушында җан бирү өчен юлга чыктыкмы икәнни, Раббым?! +Аубаткан авылыннан яшь кенә хатын, баласын күкрәгенә кысып, үкереп елый иде... Ә баласы, дүрт-биш яшьләрдәге малай, камыр кебек анасының кулына салынып төшкән, йөзендә җан әсәре юк, хәтта сулыш алганы да сизелми... Алар янына Зәйнәп абыстай белән Таһирә апа шуышып диярлек килделәр, хатынның кулыннан авыру баланы алдылар, ә ул инде суынып беткән иде... +- Үлгән, балакай, киткән, җаны очкан, - диде Зәйнәп абыстай, баланың өстенә иелеп. - Иннә лилләһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун! Аллаһтан килдек, Аллаһ каршына китәбез... Сабыр ит, Гафифә кызым... +Аубаткан хатыны шунда гына аңына килде, бу сүзләргә ышанмыйча, бер баласына, бер Зәйнәп абыстайга карады, аннан: "Улым, Абдулла, улым, Абдулла, ач күзеңне!" - дип өзгәләнде. Башкалар да үз хәлләрен онытып, яшь ана башына килгән олы хәсрәттән шашып калдылар. Юлда авырулар булса да, Кумыслы хатыны Мәрфуга үлгәннән соң, әле беркемнең дә башына мондый кайгы-хәсрәт килмәгән иде. Инде күпме юл үтеп, инде ниятләгән җиргә барып җитәбез, дип торганда, тагы бер хәсрәт, тагы бер мәет! Инде монысы диңгез +Аубаткан хатыны үле баласын күкрәгенә кысып, үксеп-үксеп елый башлады, янына ашыгып ире килеп җитте. Аның да хатынын юатырлык сүзләре юк иде, ул да бердәнбер улын, кичә генә йөгереп уйнап йөргән баласын югалткан иде, ул да баласы өстенә капланып, сулкылдап елый иде... Ирләр киңәш-табышка җыелдылар, баланы күмәргә кирәк иде, әмма кайда, ничек итеп? Тирә-якта диңгез актарыла, әле коры җиргә ерак, ә мәетне каядыр куярга кирәк. Кораб хуҗасы белән дә киңәшеп, мөселман гадәтен дә искә алып, баланы кәфенләп, җеназа укып, диңгезгә ташларга булдылар, белгән кешеләр, тәртибе шундый, диделәр. Инде ата-анасына шуны җиткерергә, халыкка ни өчен шулай эшләгәннәрен аңлатырга кирәк иде. +- Туганнар, ни эшләмәк кирәк, күрәсез - арабызда тагы бер мәет бар, - дип сүзен башлады Юанбаш Мөхәммәди. - Аллаһы Тәгалә юлдашларыбыз Гайнетдин белән Гафифәнең бердәнбер улларын үз янына алды... Димәк, баланың тәкъдиренә үзе туганчы ук шулай язылган булган... Ата-ана өчен авыр кайгы, әмма бернишләп булмый, тәкъдирне үзгәртә алмыйбыз... Аллаһтан сезнең өчен сабырлык сорыйбыз... Инша Аллаһ, сабыйның урыны җәннәттә булыр, һиҗрәт шәһитләреннән булыр, сезгә дә җәннәт капкаларын ачар... Инде баланы җеназа укып, күмәргә кирәк, әмма без диңгез уртасында, димәк ки, без аны суга гына тапшыра алабыз... Кораб капитаны да шулай ди, хәтта Мәккәгә барырга чыккан хаҗилар да, диңгездә үлсә, аларны җеназа укып, диңгезгә ташлыйлар икән... Безгә дә шулай итәргә туры киләчәк. +Бу сүзләрне ишеткәч, халык тынсыз калды, алар мондый хәл булыр дип күз алларына да китермәгәннәр иде. Димәк, монда үлә калсалар, аларны да шушы язмыш көтә? Кәфенлеккә төреп, диңгезгә ыргыту көтә?! Аларның хәтта каберләре дә булмаячакмыни инде? +Халыкның дулкынлана башлавын күреп, Юанбаш Мөхәммәди тагы сүз башлады: +- Туганнар, без нинди юлга чыкканыбызны белеп чыктык, - диде ул. - Аллаһ ризалыгы өчен, туган җирләребезне калдырып, һиҗрәткә кузгалдык. Бу озын һәм авыр юлда теләсә кайсыбызның җанын Газраил килеп алырга мөмкин иде. Бу инде бездән тормый... Алай да без бирегә хәтле исән-имин килеп җитә алдык, әмма барыбызның да язмышы кыл өстендә... Без хәзер корабыбыз белән котырган диңгез өстендә йомычка кебек бөтереләбез, сәфәребезнең ахыры ни белән бетәр - белмибез... Аллаһ безне менә шушындый без белмәгән һәм күрмәгән авырлыклары белән сыный... Инде барыбызга да көне-төне гыйбадәт кылып, Аллаһтан сорарга кирәк - һиҗрәт юлыбызда бу сабый корбаны соңгысы булсын иде! Үзебезгә бу бәладән исән-имин котылып, җиргә аяк басарга насыйп итсен иде! Шул хакта дога кылыйк! Ә баланы югарыга алып менеп юарбыз, кәфенләрбез, җеназа укырбыз һәм Аллаһка тапшырырбыз. +Абдулланың мәетен анасы кулыннан сак кына алдылар да атасына тапшырдылар. Баланы төрергә кәфенлек кирәк иде, берничә кеше үз кәфенлеген сузды, кешеләр юлга барысына да әзер булып чыкканнар икән. Ирләр өскә менеп китте, Зәйнәп абыстай белән Таһирә апа баласының үлеменә һаман ышанмаган Гафифәне кочакларына алдылар, ана кешенең бу хәлләрне күрмәве хәерлерәк иде... Ирләр исә арлы-бирле чайкалып торган юеш палубада, идәнгә яткырып, нәни Абдулланы юдылар, кәфенләделәр, баш очына басып, җеназа намазы укыдылар, аннан бисмилла әйтеп, диңгезгә ташладылар... Боларны эшләгәндә, олы ирләр дә сүзсез елады, алар гына түгел, бу хәлләрдән күпне күргән Кара диңгез үзе дә ярсып елый, бәргәләнә иде... Абдулланың ап-ак кәфенгә төрелгән нәни гәүдәсе, диңгез өстендәге акчарлак кебек, актарылып суырып алдылар, бала мәете бата-чума бераз су өстендә талпынды да, күздән югалды, юкка чыкты. Мондый хәлдән тетрәнгән ирләр дә аска, гаиләләре янына төштеләр, кораб, кара дәрьяның кара суларын ерып, кара төнгә кереп бара иде... +Хөснибикә тирә-ягындагы тавышны, диңгез үкерүен, хатын-кызларның һәм балаларның елауларын ишетмәсә дә, барысын да күреп торды - корабка бәла килгән иде... Күрше авыл хатынының терекөмеш кебек бердәнбер балалары үлгән, аны ир-атлар өскә алып менеп киттеләр... Аннан соң ни булганын Хөснибикә аңламады, әмма йөрәге белән шомланып сизенде - баланың мәете корабтан юкка чыкты. Ул карынындагы үз баласын куллары белән кысып тотты, сабый анасының җылысын тоеп, тибенеп-тибенеп алды, Хөснибикә тынычланып китте. Ире Салих та кулларын аның корсагына куйды, карындагы сабый аңа да тибенеп җавап бирде. Ир белән хатын, бер-берләренә сыенып, караңгы корабта шушы бәхеттән дә яктылык табып, уй-хыялларында киләчәкләренә таба йөзәләр иде... +Төнлә давыл бераз басылды ахры, ул чаклы болгамый башлады. Көне буе идәндә бәргәләнгән, үлем фаҗигасен күргән, тәннәре һәм җаннары арыганталчыккан мөһаҗирләр кайда ятсалар, шундук изрәп йокыга киттеләр. Алар төшләрендә Себернең ап-ак карларын, шул карларда уелып калган җәнлек эзләрен, артларыннан томырылып чабып килгән тугры атларын, авыл өстеннән туп-туры күтәрелгән морҗа төтеннәрен, шул төтен белән бергә бар дөньяга таралган ризык исләрен, себеркеле мунча парларын, боз каплаган күлләрне, бәкедән су алган хатын-кызларны, мәчетләрдән кайтып килгән ак сакаллы картларны күрделәр... Алар моңсу гына туган илдән китеп баручыларга карыйлар, сагынудан саргаюларын әйтәләр, мөһаҗирләр белән мәңгегә бәхилләшәләр, ахирәт көнендә күрешергә өмет итәләр иде... +Хөснибикә исә төшендә балачагын күрде... +Әле әнисе дә исән вакыт икән, алар Ырыслы күл буенда йөриләр, әтиләре дә шунда... Ә күл өстендә ниндидер сәер кошлар бөтерелә, болар аккошлар түгел икән, чөнки алар хәзер монда килми, башка җирдә оя коралар... Бу кошлар бераз кечерәк һәм ап-ак, диңгез акчарлаклары кебек... Менә кошларның берсе, очып барган җиреннән, күлгә егылып төште, башкалары исә авыл өстеннән бер әйләнделәр дә кыйблага таба очып киттеләр... Суга егылып төшкән кош та алар артыннан йөзә башлады, кинәт ул кичә үлгән малайга әйләнде, кулларын сузып, башка кошлар артыннан йөгерде... Менә ул Хөснибикә янына килеп җитте, кулларын сузып, аны су буена өстерәде, ә анда... кәфенлеккә төрелгән бала мәете йөзеп килә иде... +Хөснибикә сискәнеп уянып китте, әкрен генә Салихны да уятты. Аның башы әйләнә, күңеле болгана иде, ул иреннән өскә, һавага алып чыгарга сорады. Алар изрәп йоклап яткан кешеләргә басмаска тырышып, караңгыда текә баскычтан өскә үрмәләделәр. Төнлә давыл бераз басылган, диңгез өсте дә тына төшкән, таң әле атып кына килә иде. Иркенлектән файдаланып, ире белән бергәләп иртәнге намазны укыдылар, аннан бераз диңгезгә карап, саф һава сулап тордылар. Шул чак Хөснибикәнең таң алдыннан күргән төше исенә төште, чөнки диңгез өстендә дә нәкъ шундый кошлар очып йөри иде... Аннан ул нидер сизенеп, аска карады, ә анда, кораб койрыгы артыннан, ак кәфенлеккә төрелгән бала гәүдәсе йөзеп килә иде... +Хөснибикә иренең беләгенә чытырдатып ябышты, куллары белән диңгезгә төртеп күрсәтте. Бала мәетен Салих та күрде, "Абдулла!" дип пышылдады ул, коты алынып. Әйе, кичә суга ташлаган бала мәете дулкыннар арасында батакалка, кораб артыннан йөзеп килә иде... Салих белән Хөснибикә җитәкләшеп аска йөгерделәр, кешеләрнең күбесе инде йокыдан уянган, кайсы намаз укый, Хөснибикәгә аптырап карадылар, ни булганын аңламадылар. "Абдулла!" - диде Салих, диңгез ягына кулы белән күрсәтеп. Халыкның бер өлеше өскә ашыкты, Абдулланың әти-әнисе дә алар арасында иде. Кораб артыннан йөзеп килгән Абдулланы шунда ук күрделәр, аның өстендә акчарлаклар бөтерелә, алар аны әллә саклап килә, әллә үз вакытларын көтә - аңлап булмый иде... +- Улым! - Диңгез өстен үзәк өзгеч тавыш телеп үтте, бу - Абдулланың әнисе Гафифә шулай ачыргаланып кычкыра иде. - Улым! Балам! Балам!!! +Гафифәне тизрәк читкә алып киттеләр, чөнки ул рәшәткәгә күкрәге белән капланган, бер-ике талпынса, үзе дә диңгезгә очып барып төшәргә мөмкин иде. Хатыннар кочаклап алып, аны юата башладылар, баланың атасына исә үзенә ярдәм кирәк иде. Ул диңгез белән палубаны аерып торган тимер рәшәткәгә сыгылып төшкән, улын йөрәге белән тартып алырлык булып, кулларын аңа сузган, үзе туктаусыз, "балам, балам", дип кабатлый... Диңгез өстендә ачыргаланып акчарлаклар елый, кораб идәненә тезләнеп, бердәнбер балаларын үз куллары белән диңгезгә салган ата-ана елый, алар артыннан, аерылып калырга теләмичә, Абдулланың ак кәфенгә төрелгән нәни гәүдәсе йөзеп килә... Бала әле шактый вакыт шулай бата-калка кораб артыннан йөзеп барды, аннан диңгезнең соры дулкыннары аны соңгы тапкыр өскә күтәрделәр дә, акылдан шашарлык хәлгә килгән ата-анасына соңгы тапкыр күрсәтеп, үз куеннарына алдылар. Абдулланы озата килгән акчарлаклар да күздән югалды, палубадагы кешеләр дә, салкынга түзә алмыйча, берәм-берәм аска төшеп китте, бары тик тимер рәшәткәгә капланып, ата белән ана басып калды... Алар һаман нәни Абдулланың гәүдәсе су өстендә күренер, дип көтәләр иде... Ә ул башка күренмәде, кара дәрья илсез-җирсез бер татар баласын үз кочагына алды... +Ә аста халык тын калып, озак кына сөйләшмичә утырды. Мондый дәһшәтле, шомлы, куркыныч хәлне аларның гомерләрендә дә күргәннәре юк иде. Әле кайчан гына йөгереп йөргән газиз балаң күз алдында җан бирсен дә, аны үз кулларың белән суга ташла әле! Һәм шул бала дәрьяда батмыйча, кораб артыннан ияреп килсен әле - акылыңнан шашарсың! Бу юлда аларның һәрберсен шушы хәл көтәргә мөмкин бит! Менә нәрсә икән ул һиҗрәт - ул һәр мизгелдә үлем белән очрашу, су төпләренә китү, дигән сүз дә икән әле! Җәннәткә юл шушы җирдәге тәмуглар аша да үтә икән! +Халыкның күңелсезләнеп калуын, пошаманга төшүен күреп, Юанбаш Мөхәммәди сүз башлады: +- Монда үзебездә дә гаеп бар, җәмәгать, мәетне суга салганда, авыррак әйбер бәйләргә кирәк булган, - диде ул. - Күрәсез, ул батмаган, су өстенә калкып чыккан... Дулкынга ияреп, арттан йөзеп килгән... Ата-анасына авыр инде бу хәлләрне күрү, Аллаһ сабырлыклар бирсен... Мондый хәлләр бер безнең башка гына төшмәгән, хәтта пәйгамбәрләр башына да килгән. Юныс пәйгамбәр кыйссасын хәтерләсәгез, аны хәтта диңгездә зур балык йота, ул балык карынында да Аллаһка дога кылуын ташламый. "Лә иләһә иллә әнтә, субханәкә инни күнтү минәз-залимин", дип дога кыла, ягъни, "Синнән башка илаһ юк, Син пакь булучы Зат, дөреслектә мин золым кылучылардан булдым", дип Аллаһка ялвара. Ни өчен Юныс галәйһиссәлам үзен шулай дип атый, чөнки ул иман китермәгән кавемен ташлап китә, ә кавеме, күзенә үлем газабы күренгәч, иман китерә, Аллаһ алардан газабын кире ала... Әйткәнемчә, Юныс пәйгамбәр Аллаһ рөхсәтеннән башка халкын ташлый, әле җитмәсә, аларга рәнҗеп дога кыла, менә шулар өчен Аллаһ аның үзенә җәза бирә. Әгәр Юныс пәйгамбәр балык карынында тәүбә итмәгән булса, Аллаһка гыйбадәт кылмаган булса, кыямәт көнгә хәтле шунда калган булыр иде... Коръәннең "Нун" сүрәсендә бу күрсәтүләренә, вә балык юлдашы Юныс кеби булма. Ул Юныс балык эчендә тарлыкта Раббысына мөрәҗәгать итте, ялварды эченә кайгы тулган хәлдә. Әгәр ул Юныска балык эчендә Раббысыннан нигъмәт ирешмәгән булса иде, әлбәттә, балык эченнән чыгарылып, агачсыз вә үләнсез булган сәхрага хур итеп ташланыр иде. Ул Юнысны Раббысы ихтыяр кылды, яңадан вәхи иңдереп, пәйгамбәрлеген дәвам иттерде, дәхи аны изгеләрдән кылды". Күрәсез, Аллаһ хәтта үзенең сөекле пәйгамбәрләренә дә ялгыш-хаталары өчен нинди җәзалар биргән, ә без, гади халык, җаһиллектән әле чыгып та җитмәгән кавем, ни көтик? Шуңа күрә төрле көфер уйларга бирелмик, кардәшләрем, һиҗрәтебезнең савабын киметмик, Аллаһның җәзасына тарымыйк. Нишлисең, мондый озын һәм авыр юлда төрлесе булырга мөмкин, без әле дә күпчелектә монда кадәр исән-имин килеп җиттек. Инде күп калмады, сабыр итик! Әнә, күрәсез, диңгез дә бераз тынычланды, хәзер алай болгамый. Сабыр итик, авылдашлар, юлдашлар, күбенә түздек, инде азына түзик... Аллаһ ризалыгы өчен, түзик... Бу барыбыз өчен дә зур сынау... +Юанбаш Мөхәммәдинең бу сүзләреннән соң корабта тынлык урнашты. Һәркем үзенекен уйлады, һәркем эченнән генә тәүбә итте, дога кылды... "Инде пәйгамбәрләр башына да шундый авырлыклар килгән икән, без ничек бер авырлык күрмичә җәннәт өмет итик?" дип уйлады алар. Һиҗрәт бит ул күрше авылга гына барып кайту түгел, яки теге яки бу нәрсә ошамый, дип, урын алыштыру түгел. Һиҗрәт - Аллаһ ризалыгы өчен, иманыңны саклау өчен, дин тотарга ирек булган урынга күчеп китү... Шушы юлда сабыр итү, сыналу, барысына да түзү... Хәтта үлем-китемгә дә, чөнки Аллаһ бирә - Аллаһ ала... +Юанбаш Мөхәммәдинең бу сүзләреннән соң Салих тагы уйга калды. "Аллаһы Тәгалә Юныс пәйгамбәрне кавемен рөхсәтсез ташлап киткән өчен шулай каты җәзалаган, ә без дә туган халкыбызны, туып-үскән җирләрне ташлап китеп барабыз бит, - дип уйлады ул. - Үзебезнең җаннарыбызны, иманыбызны саклау өчен, без халкыбыздан, илебездән мәңгегә аерылдык... Ә алар нишләр? Анда калган милләт нишләр? Бөтен халык кубарылып чыгып китә алмый бит, димәк, без аларны дошман кулына калдырып киттек? Бер яктан, һиҗрәт - савап, икенче яктан, халкыңны дошман арасында калдыру гөнаһ та булырга мөмкин бит әле... Һәм моңа җәза да булуы мөмкин... Раббым, кичер без гөнаһлы бәндәләреңне, ниятебез изге иде, инде бу эшләрнең ахырын да хәерле кыл! Мөселманнар арасына исән-имин барып урнашып, үзебездән соң иманлы нәсел калдырырга насыйп ит!" +Диңгез бераз тынычланганга, ирләр өйлә һәм икенде намазын иркенләп өстә укыдылар, хатын-кызлар да бераз тынычланды, кулларына тәсбих тотып, белгән догаларын укырга утырдылар. Юл никадәр авыр булса да, үлем һәм авырулардан торса да, инде килеп җитәбез, инде аз гына калды, дигән өмет барысын салкында да җылыта, бөтенләй аумаска көч бирә иде... Әйе, инде ерак калмады, арыган һәм тилмергән сабыйларны йөрәккә кысып, тагы бераз түзәргә... Ә анда, диңгезнең аръягында - Истанбул, мөселман өммәтен үзенә җыйган Исламбул, аларның булачак Ана Ватаннары, туачак балаларының, оныкларының Ата Йорты, нәселнең нигезе хәзер син булачаксың, Төрек Иле, Төркия! Җылы күңелең белән кабул ит салкын Себерләрдән иман хакына сиңа күченгән себер татарларын, заманында бөек милләт булган кавемнең илсез-җирсез, дәүләтсез калган ятим балаларын! Алар сиңа өмет белән килә, карлы-бозларны күкрәкләре белән ерып, коллык чылбырларын тешләре белән өзеп, алар сиңа дога белән килә, Төркия! Кабул ит татар мөһаҗирләрен... +Дамир +Гыйсметдин +АСЫЛТАШ +САТИРИК МАҖАРА +Мәгълүм ки, һәр авылда теләсә нинди техниканы сүтеп җыючы, аның эшләү тәртибен аңлардай талантлы адәм бар. Техника җене кагылган андый инсаннар конструкторларның башына да кермәгән ысулларны кулланып, якын кешеләренең тормышларын бераз гына булса да үзгәртә һәм җиңеләйтә алганнар. Аларны халык инженерлары, урысча әйтсәк - кулибиннар дип тә атаганнар. Шундыйларның берсе - һәр тишеккә борынын тыгып, үтә кызыксынып гомер итүче Зиннур бабай. Ул үзе, ничектер сүтеп-җыештырып ясаган детектор радиосын тыңлап, имеш, әйткән булган: "Ярман безгә яу белән килергә охшаган. Тиздән сугыш булыр ахрысы..." - дигән. Чын тарих соңрак авыл күрәзәчесенең әйтүен тулысынча раслаганраславын. Ләкин баштагы мәлендә сәяси фаразлау Зиннурга бик кыйммәткә төшкән. Радиоалгыч ясарлык сәләте булган акыллы агай да вакыйгаларның тиз арада шулхәтле трагик рәвештә килеп чыгуын берничек тә күз алдына китерә алмаган. НКВД хезмәткәрләре бу сәяси фаразлауны коткы тарату дип бәяләп, Зиннур аганы һәм үз куллары белән ясаган "җинаять җиһазларын" конфисковать итеп, бер әрҗәгә җыештырып-төяп, "воронокка" утыртып, тиешле җиргә алып та киткәннәр. Кешеләр сугышта катнашып, орден-медальләр тагып, урам тутырып, гармун тартып кайткан мәлдә, радиосөюче Зиннур агай, чиләнеп, урман кисеп, алты елын "Карлаг" дигән төрмәләрдә черки ашатып, туберкулёз хастасын ияртеп, авылына шым гына кайтып төшкән. Әле, күрше-күлән күрмәсен дип, бакчаларны әллә кайлардан урап, төн караңгылыгына төренеп кенә туган йортының тәрәзәсен шакыган... Әйе, аның аянычлы мисалы әле күп еллар авыл кешеләрен, шомлы бер искәрмә сыман, һәрдаим өркетеп тора иде. Бу җирлектә яшәгән һәркем аңлый инде: озын тел гомерне кыскарта. Әлеге гыйбарәне биредә ана сөте белән дә, тана сөте белән дә кертәләр иде. Кем-кем, ә Тимәш кешесе хәзер урамга чыгып серен җилгә дә сөйләмәс. Җае чыкса-чыкмаса да, теле үтереп кычытса да, ул дәшми калуны хуп күрә. Кинәнеп китеп, хакимиятләрне сүгү теләсә нинди авылда шәйләнгәндер, чөнки яңа сәвит влачы гади кешене санга сукмавы, җәберләве белән дөньяда атказанган. Тик Тимәш халкы җаны-тәне белән яңа влачны күрәлмәсә дә, телен аркылыга тешләп яшәгән. Һәм моны буыннан-буынга сеңдереп калдырган. Әлеге яшәү рәвешен Зиннур аганың оныгы Сабир мыегына бик яхшы чорнап куйган иде. "Күп күрмә, күп сөйләмә!" кагыйдәсен тотып, ул башлап мәктәпне, аннары сәүдә университетын тәмамлап, үз көнен үзе күрде, бернинди маҗараларга, гадәти булмаган хәлләргә, сәяси уеннарга катнашмый гына, Аллага шөкер, пенсия яшенә килеп төртелде. Лаеш шулпасы эчеп үскән Сабир, инде ниһаять, пенсиягә чыгып, абыстае Гөлчирә, оныклары белән бергә чөкердәшеп, намаз карты булып яшәргә хыялланган мәлдә, дөньялар тагын үзгәреп, катлауланып китте. Менә бүген дә, пенсиядә булуына карамастан, ул ашык-пошык җыенып, ике авылдашы Галимҗан һәм Зөлфекәр белән, Мәскәүгә бәхет эзләп китеп бара. +Поезд белән бу кичтә Мәскәүгә бәхет эзләп китеп барган Тимәш пенсионерларының өчесе дә эшче-крәстиян хакимиятенең "игелеген" ачлытуклы яшьлекләрендә байтак тәмсенгәннәр иде. Шул ук Галимҗанны гына алыйк. Нишләптер илгә ияреп колхозга кермәгән Биктаһир бабасы нәсел-нәсәбәсен шактый авыр сынауларга дучар итте. "Кулак нәселе" дигән мөһер әйтерсең лә бөтен ыруының маңгаена кләймә сыман чәпәп куелган иде. Инде картаеп барган Биктаһир аганың егерме биш сутый бәрәңге бакчасы мәктәпнең спорт мәйданчыгы белән янәшәдә урнашуы гына да кулак агайның күпме гомерен кыскарткандыр. Волейбол тубы, ара-тирә, Биктаһирның бәрәңге бакчасына килеп төшсә - эшләр харап! Биктаһир абзаң әйтерсең лә шуны гына көтеп торган. Ул яшенә карамастан, беренче булып тупны табып ала һәм, "ул миндә" дигәндәй баш өстенә күтәреп, спорт мәйданчыгындагыларга күрсәтә. Аннары буразнадагы тупка баса да дүрт япьле сәнәк белән мәктәп милегенең язмышын шундук хәл итеп куя. +- Мәгез тубыгызны, уйнагыз!.. +Әлбәттә, бу усал гамәлнең нигезендә Биктаһир бабайның мәктәп балаларына түгел, ә сәвит влачына тирән нәфрәте яткандыр, мөгаен. Тик кулак бабасының оныгы Галимҗанга шундый дәү әтисе булганга күпме рәнҗеш сүзләре ишетергә туры килде... +* * * +Мәскәү поездында йоклап баручы команданың тагын бер әгъзасы Зөлфекар Ибраев турында бер-ике кәлимә әйтмичә ярамас. Аның да бабасы үтә кызыксынучан, белемле, туры сүзле кеше булган, диләр. Шулай килеп чыкты ки, өч авылдашның да бабалары тәртә кебек тугры сүзле, нишләптер влач белән уртак тел тапмыйча, үзләренең туксанын туксан итеп, үҗәт адәмнәр булып яшәгәннәр. +Мәгълүм ки, Сәвит хакимияте яңа тормыш коруны җимерүдән башлый. Бердәнбер төзек нәрсә авылда - мәчет-мәдрәсә. Чөнки догада булган диндар кешеләр гыйбадәтханәләрне үз тырышлыгы, хәләл акчасына, зәкятләр, сәдакалар хисабына тәртиптә тотарга тырышканнар. Ә кызыл куштаннар башкача фикер йөрткән: нишләп соң әле бу искелек символы шулай әллә кайдан күренеп, кояш нурларында горур балкып, яңа тормышны мыскыллап торырга тиеш! Зөлфекарның бабасы Байтимер, бисмиллалы кеше буларак, мәчет манарасын кисүгә ачык рәвештә каршы төшә. Намазга баскан саен динсез иблисләргә бәддога укый. +Әлбәттә, балкып торган манараны вәхшиләрчә кисүгә теше-тырнагы белән каршы чыккан Байтимер агайны халык дошманы дигән мөһер чәпәп, алып китәләр... +* * * +Тимер поезд әрҗәсендә сәяхәт кылган Тимәш пенсионерларын асылда бер нәрсә генә бәйли иде - мәнфәгать! Дөресрәге - акча. Һай ул акча дигәннәре! Мәмләкәтләрне, дөньяның иң затлы кешеләрен дә каршылыкка кертерлек көчкә ия булган, көтелмәгән сугышлар башлап, кан коюларга китергән акча галиҗәнапләре! Бәхетле булуның ставкалары да билгеле. Картаймыш көнендә хатыны Алия белән шул акча аркасында аерылуга барып җиткән халыкара сәүдә алу. Үз почмагына ия булу. Ике тапкыр аерылып, өч тапкыр өйләнеп тә бәхетле булалмаган Зөлфекарның төшләренә нишләптер Австралия, дөресрәге Һинд океаны ярларында урнашкан Аделаида шәһәре керә. Ул үзенең белеме, тәрбиясе белән ерак Австралиядә дә югалмас, киресенчә, бәхетле булырга тиеш иде. Зөлфекар белә - ул бу илдә ялгыш, очраклы гына туган. Күктәге көчләр ярдәмендә ул хатаны ничек тә булса төзәтәчәк, әлбәттә. Йә зур акча казанып, йә бер бай татар хатынына өйләнеп, ул соңарып булса да, теләсә ничек, морадына ирешергә тиеш! +Әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә чын-чынлап җирдә басып торучы кеше - бәхет эзләүчеләрнең өченчесе - Сабир иде. Ул буш хыял артыннан чабып йөрми, үзенең урынын әйбәт белә. Күктәге йолдызларга үрелми-нитми генә үз көнен үзе күрә. Гомернең кешегә бер генә тапкыр бирелгәнен дә яхшы аңлый ул. Кооператив төзеп, үз көче белән баеп китеп, соңрак салым инспекциясендәге аферистларга эләгеп, тутый кошын кулыннан ычкындырганга, хәзер һәр адымын, һәр гамәлен уйлап, җиде кат үлчәп, бер генә кисәргә тиеш! Мәскәүгә килеп төшүгә үк, ул иске дусты Нургаянга шалтыратыр. Эшкә ашкынып торучы коллективның позитив энергиясен, җегәрен яңадан матур тормыш коруга юнәлтер! Алга! +* * * +Илле яшьләрендәге Нургаянның күзләре бер дә тик тормады. Гадәттә, андый йөгерек күзләрне психологлар йә түземсез, йә ялганчы кеше дип фаразлыйлар. +- Җегетләр, сезне исән-сау күрүемә бик шатмын! - диде ул, күзләрен төрле якка уйнаткалап. - Хәзер объектка барабыз, сакал биетеп алабыз, ягъни ашап алабыз, ял итәрсез. Иртәгә ударный труд, җегетләр. Алары хакында иртән баш заказчик килгәч, янә бер гәпләшербез... Безнең Тимәштә сөйләшкәннәр барсы да көчендә кала. +Әйтергә кирәк, мондый җылы каршы алу Казан командасына ниндидер шифалы оеткы салгандай булды. Кәефләр әйтерсең лә бер стаканны түнтәреп куйгандай иде. Димәк, әлегә барсы да яхшы! Аларга Сабир авылда җыелганда вәгъдәләрне әзрәк шәрехләгән иде. Ачыклык йөз процент булмаса да, бар, бригаданың әлегә борчылырлык сәбәпләре юк иде. Бер иске "УАЗик"ка төялеп, төзелеш осталары Мәскәү астындагы бер авылга җитеп, иске бүрәнә йортка урнаштылар. +* * * +Эш кешесенең вакыты бик тиз уза. Бигрәк тә кылган гамәлеңнең нәтиҗәсе күренеп торса. Ә ул, ягъни "кәтиҗ" диварлары һәр көн өскә күтәрелеп, хуҗа абзыйның да кәефен күтәрә, капитализмны үз куллары белән төзүчеләрнең дә күңелләренә дәрт-өмет өсти иде. +Ике ай тирләп-пешеп эшләгәч, төзелеш мәйданының иң хәлиткеч өлешендә эшләр кинәт тукталды. Гадәттә, иртән килеп эш бирә торган иде - Нургаян каядыр юкка чыкты. Кәтиҗнең хуҗасы Сабирның шалтыратуына, смскыларына баштарак илтифат итмәде, ә бер тәүлектән соң үзе шалтыратты. Җегетләр, янәсе, вакытлыча эш туктала. Всем лечь на дно!.. Соңрак сөйләшербез... Потом всё растолкую! +Әлбәттә, мондый форс-мажор хәл акча казанырга килгән Тимәш бригадасының планында юк иде. Шуңа алар аптырашып Сабирга төбәлделәр. Янәсе, аңлат бу хәлләрне! +Дөресен әйткәндә, сакланганны Алла саклар, дип яшәгән Сабир үзе дә бу көтелмәгән хәлләрдән югалып калды. +- Бу эш турында, Тимәштә җыелгач, без болай сөйләшмәгән идек, якташлар, валлаһи! +Берәү дә паникага төшәргә җыенмый, бу халәттә нәрсәдер эшләргә кирәк икәнен аңлыйлар иде. Галимҗан: бүгенгә бераз суынып, моны онытып +Зөлфекар башын чайкап куйды: +- Ай-һай, җегетләр, без әфиристләр белән эш итмибез микән?.. +Компаньоннар дәшмәде. Көнбатыштан әллә нинди кара, шомлы болытлар чыкты. Йортка терәлеп торган наратлар шатырдашып, җилдә чайкала башлады. Ярты сәгать үткәндерме-юкмы, күкләр гөрселдәде, бик көчле яшен яшьнәде... +* * * +Табигать маҗаралары һәркемне дә гаҗәпләндерә, кайберәүләрне сокландыра, кайберен өркетә. Галимҗан намазда булмаса да, мондый чакта эченнән генә белгәннәрен укыштыргалый иде. Мәчет тирәсендә булгалап, сәдакаларыннан да өлеш чыгара иде. Бу Мәскәү өстендәге яшенле яңгырның иртәнгә хәтле котыруын да Галимҗан курку катыш дулкынлану белән кабул итте. "Тикмәгә түгел бу, тикмәгә түгел, әстәгъфирулла!" дип пышылдады. +Җилле-давыллы яңгыр таң алдыннан әкрен генә тынычланып, ниһаять, юнәлешен үзгәртте булса кирәк. Шундый хәвефле төн кичергән тимәшлеләр каударланмый гына ихатага чыктылар. +- Карагыз әле наратларны - биргән кирәкләрен - шырпы кебек башларын сындырып чыккан, ә - анасын сатыйм! - дип сүгенде Зөлфекар. +Читтәрәк, урман кырыенда, Галимҗан бер-ике потлы өч күгелҗем таш күреп алды. Аның йөзе балкып, ниндидер серле нурга күмелде: +- Валлаһи, яшен ташы бит бу! Җегетләр, бу яшен ташы гына түгел! Бу безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан күктән иңдерелгән һәдия! Ура-а, хәерчелектән котылабыз, димәк! Ниһаять! Догаларым кабул булды, йә Раббым! +Зөлфекар балта түтәсе белән күгелҗем ташка сугып карады: +- Нишләп күктән төшсен ул?! Кичә иртән ком карьерыннан Николай "КамАЗ"га салып кайткан иде ич аларны. Ком белән бергә төяп, әлбәттә. +Галимҗан вазгыятьне гадиләштерүгә кискен каршы чыкты: +- Җегетләр! Сез ашыкмагыз... Могҗиза ул меңгә бер тапкыр гына була! Нишләп мин әлеге гамәлне безгә Аллаһы үзе иңдерде дип саныйм. М...мин инде берничә төн рәттән гел шул күкнең бүләге турында төшләр күрдем бит! Теләкләр теләдем. Ник ышанмыйсыз, Зөлфекар, Сабир, ә?! +Беркүпмегә сузылган пауза Галимҗанның юлдашы иде. Ул шулхәтле хисләнеп, дулкынланып, ышандырырлык итеп сөйләде ки, хәтта питон кебек салкын канлы тыныч Зөлфекарның да башындагы кепкасы дымланып чыкты. Җитмәсә, Галимҗан Җир шарына иләкләп-чиләкләп ява торган метеор-кометалар турында шактый хәбәрдар икән бит! Серле вә хикмәтле нәрсә. Адәм баласы бу иксезчиксез күкләрдән иңгән могҗизаны аңлый алырлык халәттә түгел. Космос дигән нәрсәнең дә чиксез, төпсез икәнен күз алдына китерә алмый ул. Галактикада нинди хәрәкәт, нинди кануннар, нинди шартлаулар, аларның Җир-анабыз белән нинди багланышларда булуын бер инсан да төгәл генә фаразлый алмый. Без бу якты дөньяга аңсыз туабыз, шул килеш китеп тә барабыз. Җир шулай яратылган ки, аның өстенә йолдызлар яңгыры булып туктаусыз төрле ташлар ява. Шөкер, алар, космос дигән иләк аша иләнеп, безнең башыбызга кар, яңгыр, боз рәвешендә генә төшә. Зөлфекар түзмәде, Галимҗанның йолдызлар турында мавыктыргыч лекциясен өзеп: "Бу бит, дуслар - Коперник, Галилей бит бу!" - дип куйды. +- Фикерне бутамагыз, - диде Галимҗан катгый тавыш белән һәм йолдыз - метеор темасын дәвам итте. - Әле бит космосның явым-төшемнәрен тотып карау да мөмкин түгел, чөнки бик сирәге генә планетабыз белән бәрелешә. Аларның барысы да диярлек атмосферабызга кергәч янып бетә. Биредә тоташ серлелек. +Андый яшен ташларының үзенең базары да оешкан. Мондый метеоритны, Сез, якташларым, теләсә нишлисез, ә мин күкнең бу сәламен бик җитди кабул итәм! Би-ик! Хәер, һәркемнең үз юлы... Ышанмасагыз ышанмыйсыз инде... Түлке монда Николай кебек денсезләрне катнаштыра күрмәгез! Бу саваплы эштә һәммәсе бер дөрес тәртиптә булырга тиеш. +- Димәк, бу - безгә тегеннән килгән посылка! - дип, күккә бармагы белән күрсәтеп шаярткан булды Зөлфекар. +- Монда шаяртулар урыны түгел! - дип кырт кисте Сабир. +Дөресен әйткәндә, Галимҗанның ялкынлы чыгышы, ягъни сүз бөртекләре дымлы, уңдырышлы туфракка төште булса кирәк. Алда әле нәрсә булыр, ә менә метеор дигәне - чынбарлык. Ул әнә реаль, лапас астында ята. Аны каккалап та суккалап карарга мөмкин; телисең икән, тешләп кара, күтәреп бак. Кыскасы, Тимәшнең бер абруйлы әгъзасы күкләрнең хәдиясен ифрат җитди вә өметле һәм иң мөһиме - бик вакытлы иңдерелгән дип кабул итте. Өч кешенең берәүсе болай дип саный икән - бу пүчтәк түгел инде, агай-эне... +Авылдашлар шапырынмаска килештеләр. Бу могҗизалы тормышта нәрсәләр генә булмый, шайтан белсен! Күк җисеме темасын өч кешедән гайре беркем бернәрсә белмәскә тиеш. Үз арабыздан бернинди сүз чыкмаска тиеш. Зөлфекар бөтен эшне тәртипкә салырга тәкъдим итте. Николайдан бер-ике яртыга әлеге ташны тулаем сатып алуны да үз өстенә йөкләде. Берәр белгечне табып, фәнни киңәш алу - беренче гамәлләрдән. Әлбәттә, бу җитди эш идея авторы Галимҗанга тапшырылды. Сабирга төзелеш эшләренең очына чыгарга, расчёт ясауны ахырына хәтле җиткезергә куштылар. +Ниһаять, җил-давыллар, яңгырлар узып китте. Мәшәкатьле төн кичергән команда, сөйләшеп туймаганга күрә, үзләре дә сизмәстән, алда нәрсәләр булыр икән, дигән сорауга дулкынланып җавап эзләде. Әгәр дә мәгәр, Галимҗан әйткәннәр рас килеп, затлы ташка тап булсалар... И-их, нинди әкәмәт булыр иде! Авылдашлар бер-беренә дәшмәсәләр дә, күңелләрендә ниндидер татлы мизгелләр, эйфория кичерәләр иде. Әйтерсең лә алар фантастик, хәзергечә әйтсәк, маҗаралы виртуаль әкияти дөньяга килеп эләктеләр. +Ләкин көндәлек тормыш кайчак мантыйксыз борылышлар ясый, берәр мөгез китереп чыгара. Һәм матур гына бизәлеп килгән рәсемгә көтмәгәндә, галәмәт ямьсез кара буяу тама. Җиде ятып, бер тапкыр төшкә дә керми торган нәрсәләр пәйда була... +Зилзиләле яңгырдан соң, кәтиҗ төзелешенә кинәт кырыс йөзле өч ир заты килеп төште. +Баштарак үзен участковый дип таныштырган капитан яңгырлы төндә күрше йортта аяныч җинаять кылынганлыгын әйтте: җитмеш биш яшендәге пенсионерканы вә аның балигъ булмаган оныгын өч ир көчләмәкче булган. Кайдандыр килеп кәтиҗ төзегән, биредә теркәлүсез яшәгән өч маньяк. Адәм актыкларын яшәгән урыннарында, әлбәттә, табалмаганнар. Алар, мөгаен, тиз генә үз якларына сыпыртканнардыр. Ә менә торган урыннарыннан бәдрәфтән гайре беркая чыгып йөрмәгән Казан пенсионерлары, һич көтмәгәндә, кул астындагы капкынга килеп эләкте. Ниндидер билгесез өч адәм актыгы аркасында! Мич башында яткан җиреңнән себер китәсең бит, валлаһи! Җитмәсә, сан ягыннан да, һөнәрләре, төзелештә регистрациясез эшләүләре белән дә полиция Тимәш егетләрен шундук шик астына алды. +- Менә сиңа геморрой! - диде Галимҗан, сызланып. +Зөлфекар әкрен генә: +- Болар бит безне хәзер алып китәргә дә могут... - дип куркуын белдерде. +Капитан, чит телдә сөйләшкән шабашникларның янына ук килеп: +- А вы кто такие? Грузины... Азики? Вроде нет. Татары что ли?! - дип +Галимҗан "Әйе!" дип башын селекте. +Әлбәттә, үз гомерендә милиция-полиция белән якынрак танышкан абзыйагайлар хакимиятнең бу тармагын нишләптер үз итеп бетермиләр иде. Баксаң, алар кешенең иминлеген криминалдан саклый. Күкрәген бандит пулясы астына куя. Берәр нәрсә булса, "Милиция!" дип разбой салабыз, йә "пожар!" дип кычкырабыз! Шулаен шулай да, гражданнарның шомлы күңеленә полициянең якты вә мәрхәмәтле образы никтер үтеп керәлми. Күпсанлы фактлар, погонлы кешеләрнең дорфалыгы, ямьсез вә рәхимсез гамәлләре аркасында полициянең якын арада гына граҗданнарның ихтирамын, хөрмәтен яулап алалмас кебек тоела. Юкса, бердәнбер факт - җинаятьчеләрнең сан ягыннан туры килүе, әлбәттә, очраклы хәл дип кенә бәяләнерлек бер версия иде. Ләкин алар бу фактны беркатлы гына бәяләмәскә җыенганнар булса кирәк. Зөлфекар әйтмешли, җинаятьчеләре нинди - тикшерүчеләре дә шул ук бер чамада. +Кәтиҗ төзүчеләрдән көне буе сорау алдылар. Тиздән төзелешкә хуҗа абзый белән прорабны да алып килделәр. Шул яшендә булса да, көчләнә язган Марфа түтәй үз акылында булып чыкты. Турысын әйткәндә, җинаять корбанының чиста кыяфәте, пөхтә киемнәре яңгырлы төндә булып узган фаҗигагә бөтенләй катышы юк кебек иде. Әле башы тәртиптә, кул-аяклары сау-таза!.. Куркудан котлары алынган Тимәш ирләрен Марфа түтәй яшәгән бүлмәгә берәм-берәм дә, өчесен бергә дә алып керделәр. Нинди генә сораулар белән дөмбәсләмәделәр. Берничә сәгать бимазалагач, тикшерүче, ниһаять, өч ирнең икесен "свободны!" дип бүлмәдән чыгарып җибәрде. +- Этих-то ребят я знаю... Они тут уже два месяца. Всё время работают. Им, чай, не до баловства... Нет, энти - ничего худого не делали! - дип искә төшерде зыян күрүче карчык, протезлы аңкауларын чәпелдәтеп. - Вот третьего я толком не приметила... Может он, может кто другой... Внучка приедет завтра - расскажет... +Зөлфекарның бертуктаусыз арзан сигарет тарта-тарта башы тубалга әйләнгән, әледән-әле аркасыннан салкын тир бәрә иде. Ерак Австралияләргә китеп, җәннәт почмагында яшәргә хыялланган татар кешесенең баш өстеннән бер мизгелдә нинди генә караңгы уйлар, явыз кара сәмруглар очып үтмәгәндер. Көннең икенче яртысында, ниһаять, Зөлфекарның туалет белән төзелеш арасындагы шул вакыт эчендә ураган юлын полиция алибига чутлады. Бигрәк тә җирле котлетлардан соң аның активлашуы барсына да билгеле иде. Кыскасы, Казан ир-егетләре өстендә очкан хәтәр кошлардан соң ниндидер мәрхәмәтле фәрештәләр дә канат җәйде. Әмма Марфа түтинең һәм оныгының әлегә ачыкланып бетмәгән серле җинаятькә дучар булуы якын арада беркемгә дә җинаять урынын ташлап китмәскә дигән кисәтүгә кул куярга форсат бирде. +- Картлык көнемдә шул гына җитмәгән иде, анасын сатыйм! - дип сүгенде Галимҗан. +Шулай да лапас астында яткан яшен ташлары Галимҗанга ниндидер җылы нур, өмет сибеп тора иде. Үзләре генә калгач, Тимәш ирләре яңадан бу әллә Сириустан, әллә Кызлар йолдызлыгыннан килгән сәлам турында эшлекле сөйләшүне кирәк дип таптылар. Бу ләззәтле темага сөйләшү өч геройның да яшәвендә ниндидер өмет - мәгънә тудыра иде. Кем белә, бүген тузанлы тулай торакта ярымтоткын рәвешендә яшәгән буш кесәле авылдашлар иртәгә миллионер булып китсә! Тиз арада бу эшләрдә белем-фикере булган кешене табарга кирәк дигән бердәм уйга килделәр... +Табарга тек табарга, ләкин тикшерүче каккан казыкка өч яшьти дә канун арканы белән бәйләнеп, беркая да китә алмыйлар иде. Хет утырып көл, хет үкереп ела... +Ә теге күктән төшкән хәдия серле сандык кебек үз җаена лапас астында ята бирә. Нинди сюрприз анда? Нинди хикмәт? Чын, зиннәтле асылташмы, +Төзелеп бетмәгән йорт хуҗалары бу шомлы хәлләрдән соң нишләптер бөтенләй күренми башлады. Ә Галимҗан үзләренә килгән галәм сәламе турында бик ышандырып сөйләде. +- Үзегез уйлап карагыз, җегетләр. Без кемнәр? Әйе, без - галахлар, без - язмыш корбаннары. Без - бичаралар. Без - хәерчеләр! Без галактиканы, космосны бөтенләй аңламыйбыз, без - наданнар! Безнең бернәрсәбез дә юк. Без - гади кешеләр... Димәк, барысын күреп-белеп торган Хак Тәгалә безгә шул өмет билгесен юллаган. Калганы безнең эш. Шапырынмыйча, менә бүгенгесе кебек аяныч хәлләргә эләкмичә генә, яшен ташын анализга тиз арада бирергә кирәк. +Зөлфекар белән Сабир якташларын тын алмыйча тыңладылар. Бу галәм, астрономия өлкәсенә якынрак торган таныш-белешләрен барлаштыргаладылар. Һәм Галимҗан, и, ничәнче кат рәхмәт төшкере, башына кулы белән "леп" итеп сугып куйды. +- Бар бит андый кеше, бар! Казан обсерваториясендә эшли! +- Нүжәли?! Кем?! +Галимҗан, озакка сузмый, кайчандыр йолдызлар белән мавыгып, күк җисемнәре белән саташып-җенләнеп йөргән, күрше Сорилендә туган Хәмидулланы искә төшерде. Аның чире заманында миңа да эләккән иде, дип өстәп куйды Галимҗан. +- Хуп-мәйле! - диде Зөлфекар, кесәсеннән телефонын чыгарып. +- Бозауламыйк, тизрәк кыланыйк! Безне бөек эшләр көтә! +Якташлар тагын тынып калдылар. Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итә бит! +Кесә телефоны дигән могҗизаны уйлап тапкан кешенең урынын җәннәтләрдә генә насыйп әйләсәң иде, Раббым. Дөньяның теләсә кайсы почмагыннан шалтырата аласың, секундта үзеңә хәбәр килә, гаҗәеп нәрсә! Ходайның рәхмәте, Хәмидулла исән-имин булып чыкты. Теманы да бик тиз эләктереп алды. Ниндирәк адымнар ясарга дигән киңәшләрен җиткерде. Мондый шок вә стресс тудырган вакыйгаларны гади авыл мужиклары бер кабуда гына чәйнәп йоталмадылар, әлбәттә. Шулай да астрономия белгеченең киңәш-күрсәтмәләрен истә тотып, план кордылар. Иң мөһиме - галәмнән кинәт иңгән метеоритлар хакыйкый булсын иде. Бу теләкне Хәмидулла якташларына җиткезергә кушты. Әйдәгез, Аллаһы Раббыбыздан бергәләшеп әнә шул хакта сорыйк... +Калганы Тимәш егетләренә вак-төяк кебек кенә тоела башлады. Күкнең бүләген күзгә ташланмый торганрак җиргә яшереп, күксел брезент белән каплап куйдылар. Экскаваторчы белән бульдозерчы кызыксына калса, аларга андый ташлар һәрьякта тәгәрәп ята, кирәге - бер тиен, кебегерәк буш фразалар әйтеп, башка темага күчәрләр. Метеорит темасын башкага бору вазифасы Зөлфекарда иде... Төзелештәге чүп-чарны нәчәлство кушуы буенча төяп җибәргәннәр, и - бетте китте - маладис! Ком арасында нәрсә генә аунап ятмыйдыр анда?! +Бу яңгырлы төндә әллә кылынган, әллә кылынмаган серле сексуаль җинаятькә Тимәш мишәрләренең бернинди катнашы булмавын полиция, ниһаять, аңлады булса кирәк. Хокук саклаучылар гамәлдә җинаятьчеләргә карата мөмкин кадәр күбрәк факт казып чыгарырга тырышалар". Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленер", "Без капчыкта ятмый" дигән гыйбарәләр Феликс Дзержинскийның "канатлы афоризмнары" белән янәшә торырлык һәм полиция өчен изге кагыйдәләр. +Шулай да, Галимҗан фикеренчә, "Алмагачы"н җырларга йә "Яблочка"ны биергә иртәрәк иде әле. +Шабашниклар дигән ямьсез статуска ия булган өч ир-егет акчасыз, ашамлыксыз Мәскәү астындагы урманда, ристан рәвешендә, язмышның чираттагы сынавын башларыннан кичерергә мәҗбүр иде. Галимҗан, бу уңайдан, - дигән сүзләрне искә төшерде. Әкрен генә безнең чал чәчле геройларның зиһене ачылды: үз ирекләре белән шабашкага алынганнарның төзелеш эшләренә ни контрактлары, ни хакимият тарафыннан имзаланган рөхсәт кәгазьләре, лицензияләре һ.б. юк иде. Гомерләренең соңгы чигенә килеп терәлгән бу адәми затлар, үзләренең беркатлылыгы аркасында, чыннан да, бик мөшкел хәлдә иде. +Кем әйтмешли, ир-җегетләр начар һәм бик начар арасында эленеп калды. Кайдан акча табарга да ничек яшәргә? Нәрсә эшләргә? +Төнлә кинәт Нургаянның, әллә вөҗданы уянганга, әллә эшкә полиция тотынганга, телефоннан хәбәре килде. "Җегетләр, кайгырмагыз. Мин сезне япа-ялгыз карурманда калдырмам. Чапай думает. Дайте миңа бер көн. Мин всё решу... Җегетләр, потерпите!" +Бу кыска гына смсканы тишек корабта утырган тимәшлеләр коткару көймәсе сыман кабул иттеләр. +- А как же! - дип телгә килде күкләр белән даими элемтәдә торучы Галимҗан. - Безне Хак Тәгалә шундый авыр хәлдә ташламас! Әнә бит, Нургаян: "Җегетләр, чыдагыз, без сезнең белән!" дип яза... Башкалар да шул ук татлы фикер бишегендә тибрәнсәләр дә, вакытыннан алда кычкырган күкене искә төшереп, дәшми калдылар. +Ул арада тимәшлеләр яшәгән бүлмәнең ишеген шакыдылар. Тагын нинди сюрприз икән, дип пошаманга калган фатирантлар аптырашып бер-беренә карады. Ачтылар. Бусагада тешсез Марфа әби һәм аның кырында һушны алырлык чибәркәй, зәңгәр күзле, кызыл калфак кигән илаһи бер зат басып тора иде. Бу манзара ир-егетләрне аптырашта калдырды. Контрастлы ханымнар исәнләшеп, кереш сүзне кыска тоттылар. "Көчләнгән" әби дәшми генә оныгының сөйләгәнен тыңлап утырды. Ара-тирә башы белән ымлап, "Вот именно", "А как же" дигән ымлыклар белән матур оныгының хикәятен раслап торды. +Кыскасы, Марфа әби бөтенләй көчләнмәгән икән. Шул ук хикмәтле яңгырлы төндә әбинең оныгы мәктәптән өйгә соңрак кайткан. Ә аннан соң әнисе белән әбисенә өч ир миңа бәйләнделәр, каядыр алып китә яздылар, шуңа тоткарландым дигән версияне сөйләгән. Кызның кычкырганын ишеткән кешеләр, янәсе, ярдәмгә килгәннәр. +- Бу вакыйгага безнең нинди катнашыбыз бар? - дигән сорауга әби белән онык беркүпме дәшми тордылар. Аннары онык беренче булып телгә килде: +- Ну что вы, как невзрослые дяди. Вы не понимаете о чём речь?! Попытка к изнасилованию несовершеннолетней. Статья... +Зөлфекар түзмәде: +- Дәлилләр кая? +Чибәр кыз, бер дә уйлап тормый: +- Алар урысча сөйләшмәделәр. То ли узбеки, то ли татары были... +- Вәт, менә бу ичмасам аргумент! - дип көлде Галимҗан. - Это всего лишь сказки про белого бычка! Читали такую? +Эшнең төбен сизеп алган Сабир, дусларына карап: +- Болары да бездән акча саварга килгәннәр... - диде. +- Заявите в полицию! - диде Галимҗан. - Раз такое дело... +Кызый чыгып китәргә дип тора: +- Я думала, что мы договоримся. Вам, конечно, это дороговато станет... +Тимәшлеләр нишләргә белми басып калдылар. +Зөлфекар араларны бөтенләйгә бозарга теләми: +- Урманда йөргән һәр кешене төрмәгә утырталармы? Ә без монда ике айдан артык яшибез, ләкин бер дә урманга барганыбыз юк. Вакытыбыз тар, эшебез кызу... Бәдрәфкә дә йөрергә онытабыз... Кайчак... Так что, поймите нас. Нам +Әби белән онык китеп бардылар. Ләкин тимәшлеләрнең кәефләре тәмам кырылган иде. +- Бу нинди әкәмәт?! Нәрсә эшлибез, егетләр? - диде бөтенләй кәефе төшкән Галимҗан. +- Уңга-сулга сибәрлек акчаң булса иде ичмасам! - диде Сабир, гарьләнеп. +Зөлфекар замананы сүкте. Янәсе, барысына да акча кирәк: анасына, баласына, әбисенә, сәбисенә... Черек ил! Сплошной разврат!.. +Шулай итеп, көчле яңгырдан соң тагын ике көн узып китте. Тимәш бригадасы билгесезлектән, эшсезлектән интеккәнгә, бер-берсе белән юк-бар мәсьәлә буенча низагка да кергәләделәр. Рухи төшенкелек аркасында, карап торырга дустанә якташлар, күкерт кебек капылт кабынып китә башладылар. Галимҗан, сабыр төбе - сары алтын, дип, якташлар арасындагы киеренкелекне күп очракта йомшартырга тырышты. +Ләкин вакыт уза торды, ни төзелештә, ни полиция ягыннан, ни метеорит мәсьәләсендә бернинди гамәли үзгәрешләр сизелмәде. +Хәер, сүзендә тимердәй нык торучы Нургаян, берәр атна узгач, офыкта янә пәйда булды. Ул тимәшлеләрнең моң-зарын озак тыңлап тормады: +- Җегетләр, хәлләр шәптән түгел. Шеф бөтенесен ташлап каядыр Кипрга ычкынган. Аны эзлиләр. Кәтиҗ арестован... Акча тю-тю! Мин сезгә юлыгызга берсәк акча таптым... Ычкыналсагыз моннан - ычкыныгыз... Полицайлар сезне болай гына җибәрмәс... Мондый хәлләрне зур акча гына решать итә... Үзегез дә аңлыйсыз! +Нургаянның теле шактый чишелгән иде. Ул халыкара темаларга, илдәге коррупциягә тукталды. Влачны сүкте. Һәрхәлдә тимәшлеләр Нургаянның махмырлы авызыннан бер генә өметле сүз дә ишетмәделәр. Ләкин маҗаралы урманда утырудан гарык булган, кыргыйлаша башлаган адәмнәр биредә калуны да берничек тә теләмиләр иде. +Галимҗан, Нургаяны тыңлап, бригаданың бердәм теләген җиткерде. +- Нургаян дус, син сөйләгән сүзләр безне бик борчый. Без монда ике ай вакытыбызны салдык, күпме көч куеп, йортны күтәрдек. Нәтиҗәдә, шыр хәерче булып кайтып китәргә мәҗбүрбез. Безнең кечкенә үтенечебез бар: инструментларны вокзалга илтергә берәр машина тапсаң иде. Калганнарын хуҗа абзый табылгач сөйләшергә туры килер инде. Монда маҗаралар көтеп утыруның бернинди мәгънәсе юк, билләһи газыйм! +Шул ук кичне Нургаян, беркая да китмәскә дигән күрсәтмәне үз белдеге белән гамәлдән чыгарып, капитализм төзүчеләрне вокзалга Казан поездына илтте. Әлеге вазгыятьтә монысы да тимәшлеләр өчен бик зур ярдәм иде. Ул-бу була калса, без - сине, син безне күрмәдең, дип җавап тотарга килештеләр. Иң мөһиме - утызар килолы өч кисәк метеоритны поезд кондукторына сиздерми генә вагонга кертеп куйдылар. Монда мишәр факторы ярдәм итте. Мәгълүм ки, Казан вокзалында гомер-гомергә мишәр-татарлар хакимлек итә. Ә йөк ташучылар вокзалдагы бөтен ишек-тишекне, кем әйтмешли, һәр этне белә. Аларның берсе проводникны сөйләштереп торган арада, Галимҗан командасы күкләр һәдиясен чит күзләр күрмәслек итеп ипләп кенә урнаштырып та куйды. +Поезд туган якка кузгалып киткәч, Зөлфекар түзмәде, әкрен генә такмак әйтә башлады: +Галимҗан соңгы көннәрдәге җанкыйнау аркасында хәтта поезд тәгәрмәчләре текелдәвенә дә йоклый алмады. Йокларсың монда: "кругом шестнадцать". Мәскәүләр шымытыр тоттырып җибәрделәр. Метеорит белән дә эшләр суга сәнәк белән язган кебек - эзе бар, ә гамәле юк. Һаман бер урында таптанабыз. Ходаем, асылташ кына без теләгәнчә булып чыксын иде инде... Әйе, без барчабыз да бу яшен ташына инанып, аңа дәү өметләр баглыйбыз. Монда Галимҗанның җилкәсендә зур мәсьүлият ята. Үзе дә инанды, якташларның да башын борды. Әгәр дә метеорит дигәнең юк кына бер чуерташ кисәге - биш тиенлек чичикай кебек нәрсә булып чыкса?.. Юк, Галимҗанның әлеге караңгы фараз уена да керергә тиеш түгел! Ул ахыргача бер фикердә торачак. Алла боерса, безнеңчә булыр! Асылташ! +Тимәшлеләр исән-имин Казанга кайтып төштеләр. Астроном Хәмидулла, бер миллионлы Казанда метеоритлар турында хәбәрдар булган бедәнбер белгеч иде. Аның күк җисемнәре хакында белеме дә, иң мөһиме - бу өлкәдә үзенең дус-ишләре, корпоротив элемтәләре дә байтак иде. +Казан - зур шәһәр, ләкин берәр кызыклы хәбәр булса, ул рәсми каналлар буенча да, сарафан радиосы аша да кирәкле вә кирәкмәгән колакларга бик тиз барып ирешә. Тимәшлеләр кайтып берничә көн ял итәргә өлгермәделәр, кайбер гәҗитләрдә, интернет сайтларда Казан геологик экспедициясе Мәскәү астындагы бер авылда бик зиннәтле метеоритка тап булган дигән сенсация таралды. Әлбәттә, мондый эштә шау-шу бер дә кирәкмәгән нәрсә иде. Һәрхәлдә моны Галимҗан бөтенләй көтмәгән иде. Шуңа да бер уч валидол эчеп, Хәмидуллага шалтыратырга җөрьәт итте. +- Агай-эне Хәмидулла, монда безнең хакта галәмәт тузга язмаган хәбәрләр йөри башлады... Сезнең тирәдән чыккан сүз түгелдер бит?! +Галим кеше бу эшләрдән хәбәрдар иде. +- Юк, Галимҗан ахири, шту син! Моны соң үз арагыздан берәрсе ычкындырмады микән? +- Безнекеләр арасында андыйлар булмас... +Хәмидулла тирән сулап куйды: +- Безнең халык мактанырга ярата инде ул. Бигрәк тә теленә бераз шайтан суы да эләксә... Дустынамы, хатынынамы, күршесенәме - аннары русча әйтәм: далее везде со всеми остановками. Син артык борчылма, Галимҗан якташ: әле бит ташны өйрәнәсе, аңа исем кушасы бар... Болар беркөнлек кенә эш түгел. Менә аннан соң пьесаның иң кызык өлеше башлана. Ә бүген әле борчылырга да, нәтиҗә ясарга да иртәрәк, Галимҗан әфәнде!.. +Ләкин Галимҗан андый битараф, тыныч кеше булып тумаган шул. Әле бит күктәге айның Хәмидулла белмәгән икенче ягы да бар. Мәскәүдән рөхсәтсез кайтып китүләр. Андагы полициянең дәгъвалары... Ә җир җимертеп эзләтә башласалар? Һәр чатта: "Игътибар, полиция эзли!" - дигән игъланнар белән фоторәсемнәрен чәпәп куйсалар?.. Менә нинди мәрәкә! Картлык көнеңдә! Мондый вазгыятьтә елганың иң тирән урынына кереп төпкә ятарга һәм бераз көтәргә кирәк! Борчылудан кан басымы шактый күтәрелгән Галимҗан түзмәде, Зөлфекар белән Сабирга шалтыратты: "Җегетләр, кичектермичә гәпләшеп алырга кирәк!" Ял паркында очрашырга килештеләр. +Галимҗан кан басымын уйнаклатып тоткан уй-фикерләре белән ачыктаначык уртаклашты. Сабир якташының хәленә керебрәк сөйләшсә, Зөлфекар, киресенчә, сез ситуацияне катлауландырасыз, бер дә юкка паникага биреләсез, алай ярамый дигәнрәк мәгънәдә сукалады. Сабирның кайчандыр курсташы булган, ә хәзер прокуратурада эшләгән Зиннәт дигән дусты бар икән. Һич булмаса аның белән киңәшеп алуны кирәк дип таптылар. Күп белүче, күп күрүче журналистлардан котылу юллары шәйләнмәсә дә, Галимҗан Тимәштә туган Гали бабайның оныгын - Алтанны эзләп карарга вәгъдә бирде. "Каны тартмаса, бәлкем, җаны тартадыр..." Зөлфекарның паникага бирелмәскә дигән кисәтүе дә урынлы, дип, якташлар таралыштылар. +* * * +Хәмидулла атна-ун көн эчендә метеоритның моңарчы рәсми исемлекләрдә теркәлмәвен ачыклады. Димәк, Тимәш делитантларына метеорит базарында аны ваклап-күпләп сату хыялы белән хушлашырга туры килә. Дөньяда андый мисаллар байтак. Хәмидулла, иманлы кеше, вөҗданлы галим буларак, бу ачы хакыйкатьне берничек тә яшереп калалмый. Тормышка җиңелчәрәк баккан яшьрәк галимнәр бу эшләрне шухыр-мухыр китергәлиләр. Кайчакта әҗерен дә күрәләр. Имештер, көч түгәләр. Ут белән уйныйлар, кәнишне. Күптән түгел Хәмидулланың бер шәкерте, карап торырга акыллы гына егет, Рафис та, шундыйрак уеннарда катнашып, җылы урынын югалта язган иде. Соңрак дусишләр аркылы ниндидер шәхси лабораториядә җайлы эш тапкан, диләр. Хыялый Тимәш пенсионерларына ничек булса да турысын әйтмичә ярамый. Гәрчә гомер буе акча кытлыгыннан интеккән кешеләрнең соңарып булса да тутый кошны эләктерергә хыялланып йөрүен дә аңлап була. Тик ник соң мондый күңелсез хәбәрне алар нәкъ менә Хәмидулла авызыннан ишетергә тиеш?! +Хәер, соңгы арада вакыйгалар бераз кирегә китә башлады кебек. Галимҗан нишләптер Хәмидуллага шалтыратмый хәзер. Ә бит моңа хәтле көненә берничә кат шалтырата иде. Моның сәбәбе дә тиз арада ачыкланды. Бу мөнәсәбәтнең кинәт үзгәрүе астрономның беренче нәтиҗәләре белән бәйле икән. Галимҗан һәм аның иярченнәре Хәмидулланың беренче прогнозын ишеткәч, "буш куык" галимне башкага - булдыклырак белгечкә алыштырырга булганнар. Эшлекле белгеч Хәмидулланың шәкерте Рафис булып чыккан. "Менә кайда икән чикләвек!" Ташның беренче анализларын ниндидер юллар белән кулга төшергән әрсез белгеч тимәшлеләргә бөтенесен эшләп бирергә вәгъдә кылган. +"Алай булса, эшләсеннәр Рафис белән! - дип тынычландырды үзен Хәмидулла. - Ә мин бу китапны ябып куям һәм әлеге гоп-компаниядән ераграк торам..." +Прокурор белән журналист икесе ике буын кешеләре булып чыкты. Хокук саклаучы, тәҗрибәле, дөньяны күргән-белгән кеше буларак, Тимәш пенсионерларын җентекләп тыңлап: "Дөресен әйткәндә, мин андый авантюралардан ерак торыр идем... Әле ул метеоритның тоннасы бер тиен тора торган нәрсә булып чыкса?.. Җитмәсә, Мәскәү астындагы полициянең җинаять эшен ябуы-япмавы да билгесез. Ул фактор да чуваш апарасы кебек калкып чыкса, нишләрсез?" +Зиннәтнең сүзләрен ишеткәч, Галимҗанның кан басымы күтәрелде. +- Менә мин дә бит сезнең белән килешәм, иптәш прокурор. Тутый кош әлегә кулыбызда түгел бит. Тегендә безне болай печтеләр, монда болай сөйлиләр. Кемне тыңларга белмәссең, валлаһи! Сез, безне ташламагыз инде... Без Сабир классташыгыз белән дә килешкән идек. Әйе, без аңлыйбыз, сезнең хезмәт тә бәяләнергә тиеш... Математикада, кем әйтмешли, тапкырлау гына түгел, бүлү дә бар. Яхшы килеп чыкса, Алла боерса, бүлешербез, барыбызга +Зиннәт, уң кулын алга сузып, Галимҗанны кырт туктатты: +- Шту сез, шту! +Бер минут та узмады, хокукчы абзый тиз генә машинасына утырып китеп тә барды. Әлбәттә, шулхәтле халык алдында ришвәт турында ачыктан-ачык сүз куертырга ярыймы соң инде! Ул бит чит-ят күзләргә чалынмый торган яшертен гамәл! +Ә журналист Алтан Бату белән сөйләшү бөтенләй башкача килеп чыкты. Прокурордан аермалы буларак, Алтан бер-ике җөмләдән соң ук вазгыятьне бик тиз ачып салды: +- Җегетләр, сез моның маркетинг ягын яхшылап санадыгызмы? Бу кәҗә белән сарык әкиятендәге кебек булмасын! Монысын, агайлар, мин үз өстемә алам... Каршы килмәсәгез, әлбәттә... Чөнки минем астрономия лабораториясендә белгән кешем бар. Дустым бар дисәң дә була!.. +Дөресен әйткәндә, Батуның ни дәрәҗәдә талантлы журналист икәнен гади пенсионерлар аңларга әзер түгел иде. Алар гәҗит-журнал укымыйлар, укысалар да ышанмыйлар иде. Чөнки матбугатны даими карап баручы, тормыш, ягъни чынбарлыкны белгән, чагыштырырга сәләтле булган укучыны хәзер шәм яндырып эзләргә кирәк. Алтан Бату шәһәр гәҗитенең криминал хроника бүлегендә ара-тирә мәкаләләр язуын язгалый иде. Полиция протоколын гади укучы аңларлык хәлгә җиткерү мөмкин булмаганга, Алтан кебек каләм ияләре йә полиция хезмәткәрләреннән, йә таныш-белешләрдән ишетеп, ешрак үз фантазияләрен эшкә җигеп, кимендә атнага бер тапкыр ике битлек текст яза. Ә асылда берсеннән берсе күчереп алалар. Әрсезлек мәсьәләсенә килгәндә, Батуның салым инспекциясе белмәгән оттырышсыз керемнәре дә булып тора иде. Мәгълүм ки, һәр түрә хакында язып була. Йә мактап - очерк, йә хурлап - фельетон. Хәзер Бату кебекләр икесеннән дә акча каералар икән. +Кыскасы, кайдандыр яшен ташын сөйрәп кайткан якташларын Бату бик оста гына тынычландырды һәм вакыйгаларның кыл уртасында үз урынын эләктереп алды. Галимҗан үзенең үт куыгы белән сизенә иде, мондый әрсез усал, мәнфәгатьле кеше ярты юлда туктап калмас. Әлегә хәтле Аллаһы Тәгалә тимәшлеләрнең теләк-рәхмәтләрен ишетеп ярдәм кылып килде. Әлеге эшнең башында кайнаган, сәламәтлеген югалта язган, аңа эчкерсез инанган инсан буларак, Галимҗан да туктап артка чигенмәячәк. Әлбәттә, үзен ул мондый иблис командасында вә уеннарында күрми. Тик Бату бу эшкә катнашуы белән шайтанны чакырды, дип уйлады күкләр белән даими элемтәдә торган Галимҗан. +- Күз күрер, моңарчы ярдәм иткәнне Раббымыз ташламас, - дип тынычландырды үзен марфлут. +Ләкин Мәскәү өлкәсендәге хезмәткәрләр тимәшлеләрнең эшен игътибар белән күзәтеп торалар икән. Бигрәк тә гәҗитләр, телевидение метеорит турында уйдырма артыннан уйдырма тарата башлагач. Полиция, рәхмәт төшкере, Нургаянны һәм аның карун хуҗасын каты гына кысып, Казан пенсионерларына тиешле хәләл акчаларын түләттергәннәр! Кем уйлаган, полицияда реформалар шундый уңай якка борылыр дип. Хәер, биредә сүз реформаларга бик кагылмый, ә күктән бушлай төшкән метеорит турында бара. Тикшерүчеләргә әнә шул күк җисеменә бәйләнгән җепләрне капшап, вазгыятьне контрольдә тоту кирәк иде. Озак та үтми акча казана башлаган Казан астрономнарына җирле полиция да игътибар итте. Кыскасы, белгечләр, экспертлар полиция башлыгының бүлмәсенә җыелдылар. Бер караганда, эчке эшләр күзәтүенең әлеге мәсьәләгә тыкшынуын иртәрәк кенә түгел, урынсыз дип бәяләргә мөмкин иде. Шуңа да сөйләшү дустанә, ихтирамлы рәвештә барды. Алар күбрәк белгечләрне тыңладылар. идек! - дип башлады Мәскәү вәкиле... - Закон нигезендә. Тик сезнең икенче эшегездә, ягъни астрономия өлкәсендәге уңышларыгызның җәмгыяви ягын белгәч тукталып калдык... Ә нигә безгә бергәләп эшләмәскә? Ил өчен, халык өчен. Канун кысаларында, әлбәттә... +Тимәшлеләр дәшми утырдылар. Чыгышта төп нотыкны үзен эксперт итеп таныткан Хәмидулланың шәкерте Рафис ясады. Монда ботканы пешерә башлаучы тимәшлеләргә кайбер кызыклы яңалыклар да мәгълүм булды. Бу метеорит тимер катыш таштан гыйбарәт икән. Дөнья базарында аңа бөтенләй кызыксыну юк дияргә була. Һәрхәлдә бүген. Эчке базарда, бәлкем, тора-бара күренер. Тик аны ваклап сату өчен лицензияләр, дистәләгән анализлар ясарга кирәк әле. Бу шактый чыгымнар таләп итә. Әлбәттә, без сезнең ярдәмегез белән эшләрне тизләтә алабыз. Ләкин күпкә түгел... +Бу экспертлар шурасын җыюны журналист Батудан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел иде. +Аның ялкынлы, патриотик чыгыш ясавы залдагыларны уятып, дәртләндереп җибәрде: "Илдә барган үзгәрешләрне тизләтергә, яшь буынны тәрбияләүгә яңа сулыш өрергә. Ришвәтчелек, коррупция белән аяусыз көрәшергә. Ә полициянең безнең эштә катнашып китүен мин уңай дип бәяләр идем, әфәнделәр! Сез дә тыныч, без дә тыныч йокларбыз... Әлбәттә, без сезнең хакимият башлыгына да кайнар сәламнәребезне, рәхмәтләребезне җиткерәбез!.." +Бу сүзләрдә ялагайлык ярылып ятса да, алдан рәсми кешеләр, аннары гадиләре дә ерактагы губернаторга адреслап кул чаптылар. +Галимҗан, Сабир, Зөлфекар өйләренә җәяү генә кайтырга булдылар. Дөресен әйткәндә, аларның кәефләре төшенке иде. +Галимҗан, уфтанып: +- Шәхсән, мин бу компания белән эшләмәү ягында! - дип кырт кисте. +Сабир, булганына шөкер, дигәндәй дәшми торды. Ә Зөлфекар югарыда, фәлсәфи биеклекләрдә йөзә иде. +- Җегетләр, без картаябыз бугай. Әнә мәйданга нинди шустрый әтәчләр чыга хәзер, күрдегезме?! Галимҗан парктагы буш эскәмияне шәйләп алды: +- Әйдәгез, утырып алыйк әле, дуслар! Никтер соңгы арада йөрәк тоткалый башлады... +- Булыр, булыр, мондый хәлләрдән соң! - диде Зөлфекар моңсу гына. +- Зөлфекар, ничек соң анда Аделаида? +- Бер әптәй белән хәбәрләшеп торабыз, нәрсә булыр... +Сабир, хәбәрдар икәнен күрсәтеп: +- Ике ел элек кайтып та киткән иде бит! +- Казангамы? +Галимҗан, якташы өчен сөенеп: +- Менә бит кеше өйләнергә җыена, маладис син, Зөлфекар! Картаймыйсың! Димәк, егәрең, потенциал бар. Хуп, мәйле! - дип, аркасына дусларча какты. +Галимҗан шуннан соң сүзне бераз башка якка борды. +- Дуслар, бу илдә бәхеткә туенып булмас ахрысы... Күктән иңгән малның да рәхәтен күреп булмый. Метеорит дигәнебез әкрен генә безнең кулдан китә кебек. Ераккарак шуыша... Үткен күзле карчыгалар күзәтеп торалар... Һәр адымны. Ә лицензияләр, сертификатлар алу бездә арыслан авызыннан сөяк тартып алу белән бер. Ул арада безгә тау башындагы зиратка... +Зөлфекар түзмәде, Галимҗанны кинәт туктатты: +- Юк, братлар, картлык, әҗәл турында сөйләшмибез! Минем мондый фикерем бар: без метеор белән хата ясадык. Аның бер өлешен үзебезгә кысып калырга +- Һай, хитри-митри! Син, Зөлфекар, бездәге таможняны белмисең ахрысы. Алар бөтен тишек-тошыкларны актарып, кирәкмәгән нәрсәне һәрвакыт табалар. Чыгарырсың! Шиш! Ышан миңа: менә бу чәчләрне алар агартты, агай-эне! Мин яхшы беләм, күпме кеше алар аркасында зинданнарда утыра. Ә менә теге яшь әтәчләр җаен табарлар... Аларның башы хәзер бик хәтәр эшли. +Әңгәмәне Галимҗан дәвам итте: +- Вәт хәлләр, дускайлар. Яши идек хәерчеләр кебек. Берни белмичә. Ә хәзер күңелгә кереп утырды теге метеор дигән нәрсә. Ни алга, ни артка җибәрми! Нишләргә белмисең! +Әллә күптән күрешмәгәнгә, әллә сөйләшеп туймаганга, якташлар аерылырга теләмәделәр. Һәрберсе, әйтерсең, ачык микрофонга нәрсәдер бик мөһим, үзен борчыганны әйтеп калырга тели иде. Бу юлы якташлар вак-төяк нәрсә турында түгел, милләт, тел, халык турында сүз куерттылар. Тагын тавыш бирмичә сайланган әйдаман Галимҗан телгә килде: +- Бер акыллы кеше әйткәндәй, бездә тавыш күп, ыгы-зыгы - дачурта, ә файдалы гамәл бик аз. Менә безнең таныш-белешләрне генә алыйк. Кайда булса да очрашса, төпченә, казына, аннары киңәш бирә башлый. Игътибар иткәнегез бардыр: безнең халык акыл сатарга ярата. Менә фәләнне эшләргә кирәк, тегесен башкарырга кирәк... Безнең татар кешесе - почтальон рәвешендәрәк. Кайсы кеше гомер буе "кирәк" дигән капчыкларын таратып йөри. Ул капчыклар - проблемалар белән тулы. Шул шөгыльне башкару, ягъни "кирәкне" кемнәргәдер элеп калдыру - безнең татарның иң яраткан төп эше. Ул кирәк капчыгын асып китә дә, үзе тынычланып, кафега кереп йә йөз грамм шайтан суын чиртә, йә сөяркәсе янына барып йоклый. Шуның белән эш бетә дип уйлый. +Зөлфекар да татарны тәнкыйтьләүгә өлешен кертте: +- Кирәк дип йөрүчеләр күп, ә менә гамәлдә җигелеп эшкә керешү, нәрсәне ничек эшләп күрсәтүче сирәк. Тагын безне артка сөйри торган бер ямьсез гадәт бар. Без - мактанчык халык. Минем үземдә дә бар ул чир. +Сүз остасы булмаса да, ирекле микрофон алдында Сабир да милләтнең кимчелекләрен бетерү турында янып-көеп йөрүен раслады. Әйтергә кирәк, гади генә эшмәкәр килеш тә ул бик укымышлы кеше булып чыкты. Сабирның сүзләренә караганда, бездә күп саннар хикмәтле, еш кына аларга ышанырга да мөмкин түгел. Җитмәсә, шул ялган статистикага, сәясәтчеләрнең мактанчык чыгышларына таянып, бер төркем Мәскәү политтехнологлары, имиджмейкерлары, экспертлары, пиарщиклары Казанның ясалма, чынбарлыкка туры килмәгән, кыйшайтылган образын тудырырга тырышалар. Бу татар халкы өчен бөтенләй ят образ, килешмәгән брендлардан арынсак, без яхшы гына алга китәр идек... +Милләтен яраткан, аның алдынгы, акыллы, белемле булып үсүен күрергә теләгән гади тимәшлеләр, ни күрсәк тә бергә булыйк, дип аерылыша башладылар. +- Җегетләр, минем бүген яраткан оныгым кайта. Иртәгә аңа уналты яшь тула. Бәлкем, кич утырырбыз. Чакырам. +Зөлфекар бу тәкъдимне шундук күтәреп алды: +- Минем күптән гармун уйнаганым юк. Рәхәтләнеп бер җырларбыз. +Шулай итеп, якташлар Галимҗанның дачасында җыелырга булдылар. +- Бер күрешү - үзе бер гомер! - дип нокта куйды Зөлфекар. +Адәм баласы ниятли, планнар кора, хәстәрен күрә, ә Ходай Тәгалә бар нәрсәне үзенчә башкара. +Галимҗан белән оныгы Солтан якташлар, дуслар, туганнар җыенына кичтән үк әзерләнә башлады. Әле вакыт бар - кибетләр эшли. Дачага - электричка белән ит әзерләп куйдылар. Анысын да бабасы заманында Истанбулдан өйрәнеп кайткан иде. Татарда бит чит илләргә барып гыйбрәт ал дигән акыллы әйтем бар. Галимҗан аны кайчандыр оныгына да өйрәткән иде. Дөнәрдә пешкән итне ашап туялмаслык. Юкка гына таныш бакчачылар ул ризыкны "Галимҗан дөнәре" дип атамыйлар. +Төнлә, көтмәгәндә, көчле яңгыр ява башлады. Дөньяны дер селкетеп күк күкри, яшен яшьни. +Диванда "бисмилла"сын әйтеп утырган дәү әтисе кинәт "Һай!" дип җанөзгеч тавыш белән кычкырды. Солтан шундук бабасына ташланды: +- Бабай! Дәү әти! Нәрсә булды?! Ләкин дәү әтисе берни дә дәшмәде, куллары салкын иде. Үсмер югалып калмады. "Ашыгыч ярдәм" чакыртты. Өйдә башка кеше юк иде. +Солтан үзе белгәнчә массажлар да ясап карады. Ләкин Галимҗанның җанөзгеч авазы, күрәсең, бу якты дөнья белән бөтенләйгә хушлашуы булгандыр. Һәрхәлдә "Ашыгыч ярдәм" табиблары моны раслады. +Чал чәчле доктор мәетне тагын бер кат карагач, әкрен генә әйтеп куйды: +- Йөрәк... - Солтанга борылып: - дәү әтиегезнең йөрәге авырта идеме? +- Соңгы вакытта даруларны учлап эчә иде! - дип җавап бирде Солтан. - Эх, дәү әти, дәү әти! Үсмер онык чыдый алмады - үксеп елап җибәрде. Табиблар Солтанны тынычландырырга тырыштылар, ниндидер таблеткалар бирделәр. +Бу көтелмәгән әҗәл турындагы хәбәр шундый ук көтелмәгән тизлек белән бөтен таныш-белешләргә, туган-тумачаларга таралды. Галимҗан кебек гади кешенең бу дөньядан китеп баруы гадәттән тыш хәл дип бәяләнмәде, әлбәттә. Күктәге кәнсәләрия төгәл эшли: кешеләрнең берсен ала, берсен китерә. Бу - котылгысыз кагыйдә, һәм ул һәркемгә дә кагыла - патшаларга да, сукбайларга да. Ниндидер гәҗит кенә Галимҗанны һәвәскәр астроном, зиннәтле метеор тапкан кеше дип язып чыккан иде. +Полиция, махсус комиссия оештырып, Галимҗанның дачасында тикшерү уздырды. Мәгълүм ки, безнең мәмләкәттә комиссияләр оештыру - бик мөһим гамәл, ләкин аның нәтиҗәләре күпләргә мәгълүм түгел. Чөнки түрәләр шул күпләрнең иминлеге, сәламәтлеге хакында борчыла. Кем әйтмешли, белмәгәннең беләге авыртмый. +Бу үлем-китемдә, гомумән, метеорит белән бәйле әлеге тарихта, Хәмидулланың мәгълүматы һәм белеме бик урынлы булып чыкты. Менә шул абруйлы кеше әйтүенчә, дачада кавын зурлык, күктән төшкән яшен ташы табылган. Иң мөһиме - аны беренчеләрдән булып Галимҗанның оныгы Солтан тапкан. Кирәк бит! Тәүге тикшеренүләр күрсәткәнчә, дөньяда бу иң затлы ташларның берсе икән. Аның бәһасен кычкырып әйтергә дә ярамый. Хәер, бу инде башка маҗаралы вакыйганың дәвамы. Ә безнең тарихка килгәндә, Хәмидулла әфәнде, мәрхүм Галимҗан тапкан ташларны төптән, тагын бер кат тикшереп, аларның бернинди кыйммәткә ия булмавын раслады. +Серле, могҗизалы дөнья бу... Ә йолдызлар, галәм, метеоритлар белән Галимҗан кебек мавыккан кешеләр, һичшиксез, бу җиһанның бер табышмагы... +Мәскәү астыннан мәшәкатьләнеп алып кайткан ташларны якташлары Галимҗанның каберенә куярга булды. Кыска гына матәм чыгышында Зөлфекар сагышлы тавышы белән болай диде: +- Торсыннар, зират өстендә һәйкәл булып! Безнең өчен алар нинди генә асылташ әле! Башкалар да күрсен! Аяк астына гына карап йөрергә гадәтләнгән халык бу дөньяда галәм дигән серле бер могҗиза барын искә алыр. Моның өчен генә дә без дустыбыз Галимҗанга мәңге рәхмәтле... +Истәлекләр +Милли идеологиянең нигезе тел, мәгариф, мәдәният, дин һәм, гомумән, милли яшәешкә караган бөтен факторлар җыелмасыннан гыйбарәт. Алар арасында бер төп, калган барысыннан да өстен торган милли идея бар. Һәм ул, Мәҗит Гафури сүзләрен куллансак, "һәммә байрактан тора югары". Менә шушы үзәк идея теге яки бу милләтнең тарихтагы, хәзерге дөньядагы һәм киләчәктәге урынын билгеләүгә юнәлдерелгән була. Аның асылы - дәүләт. Чөнки дәүләт милләтнең яшәешенә гарантия тудыра, аның мәңгелеген тәэмин итә. Дәүләтләре юкка чыккач, татарлар инкыйраз куркынычы астында кала. Исән-имин булу өчен, аларның юкка чыккан дәүләтләренә бәрабәр милли яшәешләрен бар итүдән башка чаралары калмый, һәм Октябрь инкыйлабына кадәр милләтебез үз-үзен саклау рәвешен тудыра алды. Беренчедән, ул гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклардай мөстәкыйль яшәү рәвешенә ия була алды. Икенчедән, үз мөмкинлекләренә көйләнгән үзенчәлекле мәгариф системасын булдырды һәм Россиянең иң укымышлы халкына әверелде. Һәм инде өченчесе: татарлар рус дәүләтендә үз урыннарын билгели алдылар. Алар, күренекле башкорт тарихчысы Б.Х.Юлдашбаев язганча, мисали ислам милләтенә әверелделәр. 1870 елны Сембер шәһәрендә дөнья күргән бер китапта "татары подчинились русским только политически, но не морально", дип язылуы юкка гына түгел. Бу - аларның, сан ягыннан азчылык булуларына да карамастан, Россиянең дәүләти һәм сәяси системасында үз-үзләрен саклап калуларын һәм милләт буларак лаеклы яшәүне тәэмин итә алуларын тану. +1917 елның Октябрь инкыйлабы хәлне тамырдан үзгәртте. Совет чоры тарихта төрлечә бәяләнә. Ул, бер яктан, инкыйразга юл ачкан булса, икенче яктан, 1920 елда Татарстан Республикасының барлыкка килүенә сәбәп булды. Бу республика үзенең асылы белән курчак дәүләтне хәтерләтсә дә, хокуклары һәм мөмкинлекләре белән административ берәмлекләрдән берничек тә аерылып тормаса да, безгә 1990 елның августында дәүләт суверенлыгын игълан итүгә юл ачты. +Бүгенге милли идеологиябезнең нигезендә ике төп өстенлек ята. Аның беренчесе - Татарстанның суверенлыгы, икенчесе - дөнья татарларының республикабыз тирәсендә рухи һәм мөмкин кадәр икътисади берләшүе. Менә бу - һәммә кешегә аңлашырдай гап-гади идеология, һәм ул Бөтендөнья татар конгрессының уставына салынган. Конгресс Башкарма комитеты үз эшчәнлеген шушы ике юнәлештә алып барды. Аның әгъзалары Дәүләт суверенлыгы декларациясен эшләүдә, Федератив Үзәк белән ике яклы Шартнамә төзү хакындагы сөйләшүләрдә, Татарстан Дәүләт Советында законнар төзү һәм кабул итүдә актив катнаштылар. Шулай ук Россиянең милли сәясәте, милли мәдәният турындагы законнарга үзгәреш кертүгә багышланган Дума тыңлауларында принципиаль позициядәге чыгышлар ясадылар. Беренче ун ел эчендә Татарстан Фәннәр академиясе белән берлектә федерация темасына һәм милли проблемаларга багышланган 20дән артык конференция үткәрделәр. Гомумән, Конгрессның беренче унъеллыгында 80 фәнни-гамәли чара үткәрелде. Шуларның 28e төбәкләрдә үтте. +Без Россиянең киләчәген эңгер-меңгергә күчеп, кояшы батып юкка чыгуда түгел, Тукаебыз әйткәнчә, "Хөр мәмләкәт, хөр Русия" булып яшәвендә күрәбез. Заманында татарлар руслар белән бергә Мәскәү дәүләтен юктан бар иттеләр, гасырлар дәвамында аның үсешенә үз өлешләрен кертә килделәр. Россиянең бөтенлеге татарларның бөтенлеген тәэмин итә торган фактор булганлыктан, без аны милләтебезне саклау һәм үстерүнең гарантиясе рәвешендә күрергә телибез. Россиядәге татар факторын бөтен нечкәлекләре белән күзаллау шулай ук бөтен ил өчен мөһим. Моның стабильлек факторы икәнлеген күп төбәк башлыклары таный һәм шуннан чыгып эш итәләр дә. Татарларның исә бөтен Россиягә таратырдай уңай тәҗрибәләре бар. +Россиядәге авылларның юкка чыга баруы барыбызның да күз алдында. Ә менә татар авыллары шундый шартларда да алга бару мисалларын тудыралар. Мин Татарстан, Башкортстанда гына түгел, башка төбәкләрдәге татар авылларының да заман шартларына яраклашып яшәү мисалы тудыра алуларын күз алдында тотам. Чувашстандагы Шыгырдан һәм Тукай, Пенза өлкәсендәге Урта Әләзән, Ульян өлкәсендәге Кулатка районындагы татар авыллары әнә шундыйлардан. Алардагы икътисади һәм рухи тормыш күпләр өчен заманча яшәү өлгесе булырлык. Шушы рәвештәге татар факторы Россия файдасына эшли һәм аны чәчәк аттыруга юл ача. Шунлыктан бу факторны хәрәкәткә китергәндә, бүгенге татарлыкның нидән гыйбарәт икәнлеген ныклап өйрәнү зарур. Ул исә илдәге халыклар белән аңлашып, дустанә яшәүгә нигезләнгән. Бу, минемчә, игезәкләрне хәтерләткән татар-башкорт мөнәсәбәтләренә дә кагыла. Халыкларыбыз гасырлар буена бер җыр-моң дөньясында, тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып яшиләр. Күп еллар буена татар-башкорт мөнәсәбәтләрен күзәтеп, тикшереп килгән Америка профессоры Хафез Малек: "Бу ике халык бер телдә сөйләшә. Әгәр дә аңарда татар сөйләшсә, ул татар теле була, башкорт сөйләшсә, башкорт теле була", дип язды. Күренекле профессор Р.Г.Кузеев күп еллар дәвамында аралашып яшәү нәтиҗәсендә татар-башкорт уртаклыгы барлыкка килде, дигән фикерне фаразлый. Күп булмасалар да, бер колакларына "Син кем?" дип дәшсәң, "башкорт", икенче колакларына иелеп шул ук сорауны бирсәң, "татар", дип җавап бирүчеләр бар. Юкка гына түгел, кайбер төбәкләрдә уртак татар-башкорт җәмгыятьләре яшәп килә. Екатеринбургта яшәүче милләттәшебез Мөнәвир Фәтхетдиновның ике халыкны да сөеп: "Шомыртым, наратларым, Башкортым, Татарларым, яшәгез сез сау-тазалар, бергә булып шат яшәгез, Башкортым, Татарларым", - дигән сүзләре нәкъ безнең омтылышларыбызга тәңгәл килә. Без мөнәсәбәтләребезнең нәкъ шулай булуын телибез. Гади халык гасырлар буена шушы рәвештә аңлашып, дуслашып, бер рухи дөньяда һәм шул ук вакытта бер-берсенең кем икәнлеген аңлап яши. Ә менә кайбер галимнәр хәтта бүгенгәчә мөнәсәбәтләребезне катлауландыра. Алар, беркемнән сорамастан, Татарстанның Актаныш, Минзәлә, Азнакай кебек районнарына килеп, андагы халыкны башкортлыкка күндереп йөри. Имештер, аларның тамырлары башкортныкы, аларны бары татарлаштырганнар гына. Асылда нәкъ киресенчә. Заманында шактый күп татарны башкорт сословиесенә язганлыклары мәгълүм. Мәсәлән, 1719 елны Казан губернаторы Салтыков Сенатка 46841 ясаклы татарның 19932ce башкорт сословиесенә язылганлыгын хәбәр иткән. 1730 елны аны алыштырган Волынский әле нибары 20 ел элек - 35, күп булса 40 мең булган башкортларның саны татарлар хисабына 100 меңгә җитте, дип хәбәр иткән. +Соңгы халык исәбен алу нәтиҗәсендә дә Башкортстанда меңләгән татарны башкорт итеп яздылар әнә. Һәм шушы эш, ни кызганыч, бүген дә дәвам итә. +Бу язмамны милләтебез алдында торган кайбер проблемаларга юнәлтмәкче булам. Ә алар шактый. Иң әүвәл бу - милләтебезнең мәңгелегенә юл ачу, аның санын арттыру һәм сыйфатын саклап калу. Икенчесе - шушы максатка ирешүнең төп шарты булганы - Татарстаныбызны чын рәвешендәге алга киткән, чәчәк атып яшәүче республикага әверелдерү. Бу ике бурычны алар бердәм рәвештә яшәсәләр генә тормышка ашырып булачак. Иманым камил, сөт калса, Ватан кайтачак. Яки татар үзе сакланса, аның Ватаны да кайтачак. Сөт - ул милләтебезнең сыйфаты, аның ныклыгы. Татар дөньясы - ул Татарстан һәм Җир шарының төрле якларына сибелеп яшәүче милләттәшләребез. Соңгы 25 елда татарлар акрынлап булса да бер җан, бер тән булып, бер-берсенең сулышын, йөрәк тибешен сизеп, тоеп яши башладылар. Аларның башкаласы - Казан, тарихи ватаннары - Татарстан. +Без - татарлар! +Шушы исем белән +Җирдә яшәү үзе бер бәхет. +Шагыйрь Гәрәй Рәхимнең шушы шигъри юллары халкыбызның рухи халәтенә туры килә. Аңа милли горурлык хисләре кайта, үз-үзенә ышанычы ныгый. +Әгәр дә мин, Конгресс, аның Башкарма комитеты барлыкка килүнең беренче елларында ук читтә яшәүче милләттәшләребез белән эшләүнең нәтиҗәле механизмын таба алды дисәм, әлләни ялгышмамдыр. Ул да булса, төрле төбәкләрдә аның күчмә утырышларын уздыру. Бу, бер яктан, комитетның башкарган эшләре турында җәмәгатьчелек алдында хисап тоту булса, икенчедән, җирле хакимиятләр белән татар проблемасын уртага салып сөйләшү төсен алды. Шундый утырышларның беренчесе - үзебезнең Түбән Кама шәһәрендә, икенчесе Екатеринбургта үтте. Анда Башкарма комитет бюросы һәм җирле хакимият белән татар проблемаларын бергәләп хәл итүне билгеләгән килешүгә кул куелды. Без Свердловск өлкәсе губернаторы Эдуард Россельне үзебезнең теләктәшебезгә әверелдереп, бергәләп татар яшәешенә кагылган күп чаралар үткәрдек. Саратов өлкәсе губернаторы Дмитрий Аяцковны да шундый ук теләктәшебезгә әверелдерә алдык. Губернатор булып эшләгән елларында ул татар мәгарифенә бик нык ярдәм итте. Әгәр бүген Саратовтагы татар гимназиясе чәчәк атып яши икән, монда аның да өлеше бар. Шушы рәвештәге эшләр Самара, Сембер өлкәләрендә дә, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә, Удмуртия, Мари һәм Чуваш республикарында һәм башка төбәкләрдә дә уңышлы гына башкарыла килде. Аларның җитәкчеләрен шулай ук татар проблемаларына җәлеп итә алдык. Алай гына түгел, Россия Президенты Б.Н.Ельцинның ведомстволарга татарларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәтелгән 17 маддәле йөкләмә бирүенә ирешә алдык. Һәм кулдан килгәнчә аларның үтәлешен тикшереп тордык. +Әгәр дә мин Конгресс эшчәнлеген тасвирлаганда күпләгән активистларыбыздан кайберләренең генә булса да исемнәрен атап китмәсәм, бу һич кенә дә гаделлеккә туры килмәс иде. Менә алар. Бу Уфада - мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, Рәиф Әмиров, Эдуард Хәмитов, Радик Сибгатов, Бәләбәйдә - Нурмөхәммәт Хөсәенов, Самарада - Азат Надиров, Әминә Шәмсетдинова, Равил Яһудин, Илгиз Колычев, Фаик Фарукшин, Шамил Баһаветдинов, Рифкать Әһлиуллин, Фәхретдин Канюкаев, Ульяновскида - Айрат Ибраһимов, Мордовиядә - Ирек Биккинин, Әстерханда - Ахияр Измайлов, Әнвәр Алмаев, Оренбургта - Зиннур Шакиров, Ирек Үзбәков, Түбән Новгородта - Алимҗан Орлов, Удмуртиядә - Мәсхүт Гаратуев, Саратовта - Фрид Рәшитов, Митәсим Сөләйманов, Мөкатдәс Бибарсов, Зөфәр Хәкимов, эшмәкәр-галим Камил Аблязов, Чувашстанда - Әлбир Крганов, Богырысланда - Гобәйдулла Сафиуллин, Мәскәүдә - Рифкать Галимов, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, бертуган Рәсим һәм Ринат Акчуриннар, Нур Гарипов, язучы Ямил Мостафин, Санкт-Петербургта - вицеадмирал Марс Искәндәров, Шамил Әхмәтшин... +1998 елның 10 апрелендә 15 сәгатъ 30 минутта соңгы ике кешенең зур тырышлыгы белән Конгресс Таврический сараенда Бәйсез ДәүләтләрДуслыгы (Содружество Независимых государств) составына күзәтүче рәвешендә кабул ителде. +Ни кызганыч, милли хисләр утында янып яшәгән Марс Искәндәров, Равил Яһудин, Мәсхүт Гаратуев, Ахияр Измайлов, олы һәм мәртәбәле эшләр башкарып, инде мәңгелеккә күчтеләр. Урыннары җәннәттә була күрсен! +Конгресс БДБ илләрендә дә шактый эшләр башкара. Анда, тулы булмаган мәгълүматларга караганда, 4 миллионга якын татар яши. Бу илләрдә башкарылган һәм башкарыла торган эшләр шулай ук күпкырлы. Конгрессның андагы эшчәнлегендә дә җирле хакимият җитәкчеләре актив катнаша. Әйтик, Казакъстан Президенты Нурсолтан Назарбаев татар тормышы белән махсус кызыксынып тора, үткәрелә торган чараларның кайберләрендә үзе дә катнаша. Шымкент, Семипалат төбәкләренең җитәкчеләре дә татар эшләреннән читтә тормыйлар, кирәк вакытта ярдәм кулларын сузалар. Казакъстандагы зур эшләрне барлаганда, һичшиксез, тарихчы галим Гриф Хәйруллинның, профессор, медицина фәннәре докторы Морат Кәримовның исемнәрен аерып күрсәтү урынлы булыр. Гриф Хәйруллин эшчәнлегенең шактый өлеше тарихыбызны өйрәнүгә, фәнни хезмәтләр язуга багышланган булса, Морат Кәримов күп еллар буена Татарстанның Казакъстандагы вәкиле рәвешендә татар-казакъ дуслыгын ныгыту юнәлешендә зур эшләр башкарды. +Ләкин барысы да ал да гөл дип уйлау һич кенә дә дөрес булмас иде. +Соңгы халык исәбен алу нәтиҗәләре үз телләрен белми торган татарларның арта барганлыгын күрсәтә. Телсезлек - милләт бетүгә туп-туры юл. Россия Дәүләт Думасының 309 нчы законны кабул итүе милли мәгарифебезне генә түгел, ә, гомумән, дәүләтчелегебезне торгызуда билгеләнгән стратегик гамәлләребезне какшата. Моның өчен безгә милли горурлыгыбызны иң беренче урынга чыгарып, үткән бай тарихыбызны барлап, аны халык күңеленә сеңдерү кирәк. +Галимнәребез үткән тарихыбызны гәүдәләндерүдә шактый уңышларга иреште. +Зур күләмле хезмәтләр барлыкка килде. Әмма аларны пропагандалау эше түбәннәнтүбән, сүлпәннән-сүлпән. Телевидение һәм радио бу өлкәдә тиешле эш алып бармый, дисәм, дөреслектән әллә ни ерак булмамдыр. Ышанасы килми, ләкин миңа кайвакыт кемнәрдер тарихи хәтеребезне махсус рәвештә сүндерүне максат итеп куйган кебек тоела. Ичмасам күршеләребез башкортлардан үрнәк алсак иде. БСТ каналы моны игътибар үзәгендә тота, даими рәвештә тарихи тапшырулар оештыра. +Тарихсыз халыкның киләчәге юк икәнлеген һич кенә дә онытырга ярамый. +Бурычларыбызның иң зурларыннан берсе - яшь буынны тәрбияләү, татар гаиләсенә махсус игътибар бирү. Балага бишектән башлап ук җыр-моңнарыбызны, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне сеңдерү зарур. Әйтик, Чувашстанның Тукай, Лениногорск районының Керкәле авылларындагы кебек. Бу авылларда җәмәгатьчелек балаларны бөтен тулылыгы белән милли рухта тәрбияли. Мәдрәсә, мәктәп, ата-аналар бу эшне бердәм рәвештә алып баралар. Шунлыктан бу авылларда эчүчелек, наркомания кебек күп урыннарга хас булган заман чирләре дә юк. Чувашстанның Шыгырдан, Пенза өлкәсенең Урта Әләзән, Мордовиянең Белозерье кебек авылларында да шундый ук нәтиҗәле милли тормыш өстенлек итә. +Сер түгел, соңгы елларда шәһәрләрдә балаларны татар мәктәпләренә бирергә теләмәүчеләрнең саны артты. Имештер, бу мәктәпләрдәге балалар рус телен начар үзләштерә, шунлыктан аларның югары уку йортларына керү мөмкинлекләре чикле. Монда дөреслек бөтенләй юк дип әйтеп булмый. Моңа югары уку йортларына керү БДИ (бердәм дәүләт имтиханы) рус телендә генә бирелергә тиешлек тә дәлил булып тора сыман. Ләкин, алай булгач, нигә соң Казандагы 2нче татар гимназиясендә, Саратовның шәһәр уртасындагы татар гимназиясендә беренче сыйныфка керү өчен бер урынга алты кешелек конкурс? Бу гимназияләргә башка милләт балалары да керергә омтыла әле. Ижевск татар гимназиясендә яки Самараның "Яктылык" мәктәбендә дә шул ук хәл. Моның хикмәтен әллә кайдан эзлисе юк. Бу мәктәпләрдә укыту, белем һәм тәрбия бирү дәрәҗәсе тиешле югарылыкка куелган. Аларны тәмамлаучылар өчен теләсә кайсы уку йортының ишеге ачык. Боларда укыган балаларга заман чирләре дә йокмый. Бу мәктәпләрнең эшчәнлеген киң җәмәгатьчелек һәрвакыт күз уңында тота. Татар галимнәре һәм байлары да үз өлешләрен кертә тора. Мондый мәктәпләрне тәмамлаган балалар туган телләрен дә, рус һәм инглиз телләрен дә камил рәвештә үзләштерә. Ләкин алар өчен бүтән телләрне белүнең төп нигезе - туган тел. +Революциягә кадәр Россиядә татарлар үз телләрен саклый белгәннәр. "Сын Отечества" газетасында (1904 елгы 1 июнь саны) тикмәгә генә "мөселманнарның рус йогынтысыннан ерак торуларына аларның мәктәп системасы сәбәпче", дип язылмаган. Инде безгә бүген дә милли мәгариф проблемасын беренче урынга чыгару зарур. Моны тормышка ашыруда дин әһелләребезнең дә ныклы һәм даими катнашы булырга тиеш. Алар мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның мәчетләрдә вәгазь бары тик татар телендә генә укылырга тиеш дигән күрсәтмәсен бөтен тулылыгы белән үтәргә бурычлылар. Һәм шул ук вакытта яшь буын белән эшләүгә, бигрәк тә мәктәпкә игътибарларын бермә-бер арттырырга тиешләр. Татар Конгрессының дин әһелләре белән якынаюы, уртак чаралар үткәрүе иң кирәкле эшләрнең берсе. Болгар җыенын дәүләт органнары белән бергә үткәрүнең традициягә әверелә баруы моңа ачык мисал. Дин дәүләттән аерылган булса да, ул җәмгыятьтән аерылмаган лабаса. +Халкыбызның 1552 елдан башланган иң авыр чорларында аны Ислам дине саклап калган. Аның аркылы Аллаһы Тәгалә милләтебезгә яшәү көче иңдергән. Ят камалышта калса да, чукындыру, руслаштыру сәясәте янаса да, ул бирешмәгән. Чөнки дини тәрбия милли яшәешнең төп сыйфатына әверелгән. Заманында күренекле тарихчы Н.А.Фирсов болай дип язган: "Ни убеждения миссионеров, ни льготы, даруемые правительством за переход к христианству, ни обстоятельства, что им приходилось разоряться от платежа за новокрещёных податей, ни уничтожение их мечетей не действовали на них; огромнейшее их большинство оставалось твёрдыми в вере отцов и дедов, между тем, как живущие рядом с ними язычники почти поголовно крещены". +Дини тәрбия бүген дә актуаль проблемаларыбызның берсе. Шәһәр һәм авылларыбызда мәчетләр торгызылды, аларның яңалары да үсеп чыкты. Кремль ТАТАР КҮГЕ ЯКТЫ, БИК ЯКТЫ! "МЕНӘ ШУНДЫЙ ЗӘЙНӘБ ИНДЕ МИН..." +ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ЗӘЙНӘБ ФӘРХЕТДИНОВА ИСТӘЛЕКЛӘРЕННӘН ӨЗЕКЛӘР +Идән юучы чиләгендәге каеннар асстагы Костя исемле бер малай белән борчак пешмәде безнең, укуның беренче реннән үк. Әтисе кибет мөдире дә булып эшли иде шикелле, шуңадырмы, бик беренче сыйныфтан ук үзен әллә кемгә куймакчы. Русчасы бик яхшы булса да +фәннәрдән әллә ни алдыра алмый, язарга, укырга бик озак өйрәнә алмый интекте русча яхшы сөйләшмәгәннәрдән көлгән була. Тәнәфесләрдә мин булып кыланып +ны ашый, имеш, мин "бедная татарочка". Минем моның кыланмышларына бе сем китми", башкалар кебек җавапка үртәшмим, ишетмәмешкә, күрмәмешк +ам - туган апаның ире, җизнәй шулай өйрәтте. Шуңадырмы, Костяның ачу да ныграк чыга, һич тә тынычлана алмый, койма ярыгыннан бар узганга өреп ы эт кебек тота үзен. Әтисе улына кыйммәтле ручкалар, каләмнәр, пеналлар алып +безнең андыйларны күргән дә юк. Чираттагы рәсем дәресенә бик затлы буяула килде бу. Дәрес башланыр алдыннан барчабыз рәсем дәфтәрләрен парта өстен к. Партадаш кыз минем альбомны ачып, өйгә бирем итеп бирелгән рәсемемне карап, "Здорово, как красиво!" - дип кычкырып җибәрмәсенме. Рәсемнәрн ан да матур ясый идем, бу юлы да агачлар чын булып күренсеннәр дип, кич бу ырышып утырган идем. Башкалар да безнең парта янына җыелышып мине арымны карый башладылар. Шунда кешеләрне этә-төртә бу да борынын тыгып +а. Шул арада "Дай, посмотрю!" - дип, минем рәсем дәфтәрен тартып алды да ышканчы, идән юучы онытып калдырган, класс бүлмәсенең почмагында торучы тәге пычрак суга илтеп ыргытты. Аннары: "Извините, не хотел, кто сюда вообщ поставил?" - дип, безгә карап авыз ерды. Мин дә аптырап калмадым, ачуымна +п барып өстәлендәге өр-яңа буяуларын кабы белән идәнгә төртеп төшереп дем дә рәхәтләнеп өстенә басып таптадым. Аннары, аңа телемне күрсәтеп, "И отела, извини", - дип, тыныч кына урыныма барып утырдым. Нигә кайгырырга әсемемне кабаттан да ясый алам бит, дәфтәрем дә биш тиенлек кенә. Ә бунтар га әтисеннән шәп кенә эләкте булса кирәк, миңа бәйләнүеннән туктады. Төрле ыкларга каршы торырга өйрәткән тормыш университетының тәүге беренч чларыннан ук менә шундый чирканчыклар ала-ала, төрле чыныгулар киче гә туры килде миңа. +Озын колаклы шатлык Чын туганнар Таулар иле яки коммунизм утраучыгы Сарлыма кайттым әле мин Ходай боерды +Казлар һәм бәбкәләр яки SOS аими эшемне дә ышанып тапшырдылар - Ык буенда каз, Бик тә җаваплы вазифа икәнен дә бәйнә-бәйнә аңлаттылар: ә җуймаска, үтертмәскә, алар көзгә кадәр көр, матур булып ышка кергәч, каз өмәләре уза, аның бөтен күрке казларның ында, кызым", - диде әнием һәм боларның бары да миннән грәк тә каргалардан, тилгәннән сак булырга кирәк", - дип, әшен бирде. Бигрәкләр дә күп белә ул, шуңа да аны һәрчак нәрсә икәнен төбенә кадәр аңлап бетермәсәм дә, аның гаҗәеп заллыйм, әлеге күренешне тизрәк үз күзем белән күрәсем м бәбкәләр генә шул, шушы кечкенә томшыкларны каз итеп ларны каравыллап кына утырмыйсың, әлбәттә, шундый ук +леккә үз кош-кортларын алып төшкән яшьтәшләрем, зуррак, белән бар дөньяны онытып төрле уеннар да уйныйбыз, гөр п ышаныч бәбкәләрнең әнкәләрендә, әткәләрендә: бигрәкләр ре генә. Берәр куркыныч туа башладымы, гаилә башлыклары канат кага башлыйлар, бирелгән сигналны ишетеп, без дә +җитеп өлгермәгән чаклар да була. Берсендә иләмсез зур +каз бәбкәсен урлап киттеләр. Безнекеләр барысы исән булса түче каргалар авызында кечкенә бәбкәләрне күреп, аларны м. Бер бәбкәнең әнкәсе кычкыра-кычкыра, канатларын кагап та карады, ләкин очып китә алмады шул... Төш җиткәч, дә, өстәл артында утырып ашауга караганда тәмлерәк икән стында тамак ялгаулары... +Марҗалык белән хушлашу +п китте, көз килеп җитте. Абыем Гайнетдин белән мәктәпкә рус мәктәбеннән соң татар мәктәбендә алдырта алмас дип, гына кертмәкчеләр иде. Әни белән үз сүзебезне нык әйттек, м да артка чигенмәдек: "Миңа бит инде сигез яшь, укый, яза, н беренчеләр белән укып йөрергә тиеш ди мин?! Икенчегә нче класслар белән укыячакмын, беренчеләр янына аягымны ем, үҗәтлегемне күрсәтеп. Аннары: "Мин бит марҗа түгел, ләм!" - дип тә өстәп куйдым. Үземне якларга, бирешмәскә бәкстандагы үксез язмышым. Мине икенче сыйныфка кабул ел булмады, Красногорскта русчага нинди авырлыклар белән а инде, киресенчә, русчадан татарчага күчәр өчен кабат кискен , тагы икеләтә тырышырга кирәк. Рус теле, җыр дәресләрендә т, физкультурада да "бишле" алам. Башка фәннәргә килгәндә, +бетермим. Шулай да туган тел күңелемә нигәдер бик газиз. Русча да, татарча да, һинд, чех телләрендә дә... "Контр"лар була яздык яки акыллылык бәласе лары иң беренчеләрдән булып безнең өйдә пәйда булды лар, кызларның җыйнаулашып телевизордан кино карарг сыберләре рәхмәттән тыш бакыр акчалар да калдыры ике тиен. Шулай итеп, чак кына кинозалга да әверелмәд ашларыбызны чак кына төрмәгә дә алып китмәде абыемны җенләнүе. Берзаман ул радиодан төрле дулкыннарны тотып, +адиосын да тыңлый башлады. Тора-бара безгә дуслары да +ңлыйлар. Тыелганны үз колагың белән ишетү кызыграк бит. нны бөтен авыл ишетерлек итеп көйләделәр, тапшыруларн еш. Болай итүләре яхшы булды - һәркем үз өендә тыңласын, ә шулай "Азатлык" Сарлының һәр йортына үтеп керде, инд +колхоз рәисе белән участковый гына бик каты пошаманда сы йорттан җибәрелә икән бу куркыныч дулкыннар? Үзәкк ларга кирәк. Берсендә Гайнетдин абый дулкыннарны гому +п йөргәндә, җырлый-җырлый әти кайтып керә, тракторы н сөргән өчен бик каты сыйлаган булалар аны. Шулай итеп, Сарлыга башта әти җырлап җибәрә, аннары аңа кушылы һәм идән асты радиостанциясенең авылдагы штаб адрес ик каты профилактик әңгәмә уздырыла, әтиләргә штра +зурга җибәрелми. +Югарырак сыйныфларда +Бигрәк гүзәл Ык буем +гүзәл җирдә урнашкан. Вакыт тигәндә, ду рле почмакларына юл алабыз, тагы да матуррак ның буеннан-буена борма-борма су юлы - Ы ән туйганчы хозурланыгыз дигәндәй, табигать самбль да төзеп куйган. Әтеш тауга менеп гатенә тагы бер кат таң калабыз. Аннан Убал а, Үчәлле буе агачлыгы да, заманында күплә ейзаж тудыралар. Әнә без рәхәтләнеп су кер ган. "Ай"ның нәкъ урта бер җирендә озынч к тә ял итәргә ярата. Ачылы төбәк тә бик ачы капланган, яз җитүгә үк су эчендә кала, су җә гы сазлык җирләрдәге кебек ачы, дым яратуч нда карлыган, балан, миләш, бөрлегән, шомыр ченә берничә аланны сыендырган Бәешле! У , төньякка китебрәк урнашкан. Аның үз күл ан, шомырт үз җимешләрен монда мул бирә +җирләргә, өмәләр ясап күңелле итеп чабала ян, төлке ауларга йөриләр. Пошилар да очры з салсаң, анда көтүләр йөри... Гүзәл, бигрәклә та ничек инде җырламый түзәсең ди?! ңа ... Изге Мәрҗәнә яки мәрхәмәтле әнием кайтырга ният кыла. Ык елгасының икенче ягында урнашкан Башкорт Урманаендагы бер танышы аңа авылларында бик тә ипле гаиләдә Мәрҗәнә исемле, күңеле мәрҗәнгә тиң шундый берәүнең барлыгын әйтә. "Тик риза булыр микән үзе, - ди ул. - Кемнәр генә яучы җибәрмәде бу йортка, йә әнисе, йә үзе ризалашмады. Яратып көткән егете сугыш кырында ятып калган иде, шуны да оныта алмый диләр. Яше дә бар инде аның, синнән олырак ул. Моңарчы кияүгә чыкмаганны, хәзер генә белмим, ай-һай, уңай җавап ала алырсың микән?! Ләкин күндерә алсаң, балаң өчен аңардан да яхшырак әни таба алмассың. Ак кәгазь кебек аның күңеле..." Әти башка кешеләрдән дә әни турында сораштыра, аның үзен дә читтән генә күзәтә. Баласына әни, үзенә хатын алып кайту максаты белән юлга чыккан ир, чыннан да әнидән 8 айлык Зәйнәб әнисе Мәрҗәнә белән дә яхшырагы булмас дип, тимерне кызуында сугарга була: танышыннан урамга чакырттырып чыгара да урлап алып китә. Инде утыз тугызын тутырган, дөньяның әчесен җитәрлек татырга өлгергән әни, нык ачуы килеп, башта качып кайтып китәргә дә уйлый. Ләкин кечкенә Гайнетдиннең күзләре белән очрашкач, йөрәге түрендә бу сабыйга карата җылылык хисләре уяна. "Күзенә карадым да, мин китеп барсам, тагы кемне алып кайтыр микән бу ир балага әни итеп, дип уйладым. Гайнетдин генә тотып калды мине. Үземнән яшь, артык чибәр, олпат гәүдәле Фазлетдиннең, беренчедән, мине яратып торырына да ышанмадым, аннары минем кияүгә чыгу инде уемда да юк иде", - дип, миңа да сөйләгән иде ул чираттагы ачылган, күңел түрендә җыелганнарын актарган мизгелләрнең берсендә. +Әнием тырышлыклары, булганлыклары белән тирә-юньдә дан тоткан гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Зур каралты-куралары, көтүләре белән маллары, умарталары була. Болар өстенә бабай чабыш атлары асрый, шәп нәселле, озын аяклы этләр тота, ауга йөри, аңа сунарчы буларак та тиңнәр табылмый. Колхозлаштыру башлангач, кулаклар дип, аларның бар мөлкәтен тартып алалар, соңгы капчык оннарына хәтле төяп алып чыгып китәләр. Бабайны цемент шахтасына сөрәләр, берничә елдан соң үпкәсенә цемент тузаны тулып, бик каты авырып киткәч, комиссовать итәләр, ул нигезенә кайтып егыла һәм озак та үтми бакыйлыкка китеп бара. Әбигә, балаларына нәрсәләр генә күрергә, кичерергә туры килми ул чорда. Бер уч он табып кереп, шуны су, төрле үләннәр белән бутап, пешереп ашаган чакларын да сөйли иде әни. Аннары сугыш башлана. Ул вакытта әнигә ундүрт яшь була. Унбиш яшьтән аны Ленинград өлкәсендәге торф җиренә эшкә җибәрәләр. Өч ел буе шунда бил бөгә ул. Бөтен авырлыкларга түзеп кенә калмый, әнисе, туганнары турында уйлап йөрәге әрни, аларга ярдәм итү юлларын эзли. Үзеннән кечерәк өч бертуганы өчен икенче әни дә бит әле ул. Паёкка бирелә торган спиртны җыеп барып, аны ситсыга, төрле кирәк-яракка алыштырып, өенә посылкалар җибәрә. Каты салкыннарда да туктамыйча, норма үтиләр. Өенә ул нык бетеренеп кайтып керә. Ләкин тырышлык, гыйлем белән бөтен нәрсәне җиңәргә күнеккән нәсел үзенекен итә, бирешергә ярамый - максат куйсаң, туган якның һәр валчыгы булышыр. Әби белән әни бергәләп гаиләне аякка бастырырга керешәләр. Авылда умарталык ачылачагын ишетеп, әни умарталык курсларын бетерә - әбиләр бит үзләре дә заманында умарта тотканнар. Бал - бөтен авыруларга каршы иң яхшы дәва. Мәрҗәнәсен шул юл белән генә саклап калып булуга инанган ана үз ихаталарында да кабат бу эшне торгызу максаты белән җиң сызганып эшкә тотына. Ихатада кечкенә генә булса да умарталык пәйда була. Гаилә балдан төрле төнәтмәләр ясап, авылның шактый кешесен төрле авырулардан коткарып кала. Киң карашлы әти-әни тәрбиясендә үскән укымышлы, гыйлем әби кызына карап шакката: кара әле, миннән дә күбрәк белә бит бу, Ходай ярдәм итәдер инде үзенә, дип фикер йөртә ул, Мәрҗәнәсенең игелекле гамәлләренә дүрт куллап фатиха бирә. Умарта умарта инде, җелекне колхоз эше суыра. Сугыштан соң күмәк хуҗалыкны күтәрергә кирәк, анда эш тәүлек буена диярлек сузыла, ир-атның күбесе сугышта үлеп калган, әйләнеп кайтканы да кайсы кулсыз, кайсы аяксыз... Әни колхоз умарталыгында кайнашырга да, башка эшләргә дә өлгерә. Башлы дип хисапчы итеп тә куялар әле үзен. Менә шундый Мәрҗәнә килен булып төшә дә инде ул Азнакай районы Сарлы авылының Фәрхетдиновлар гаиләсенә. Әни үзен әти урлап киткәнче бер төш күргән була. Имеш, аның янына бер кыр казы очып килә дә аннары кечкенә кызга әверелә. Юраучы: "Кияүгә чыгарсың, кыз бала алып кайтырсың", - ди. +Әни Гайнетдин абыйны, җиде яшьлек сабыйны бер күрүдә үк ярата. Моны сизепме, бала да аңа тиз ияләшә. "Малайлар малайлар инде, кызларга караганда шуграк та булалар. Ләкин, үз әнкәсе булмагач, фикереңне бик тә нык итеп җиткерергә кирәк чагында да, сүзеңне сайлап, чамалап кына әйтәсең, бала күңелен җәрәхәтләүдән дә яманрак нәрсә юк, шуны беркайчан да истән чыгармаска тырыштым", - дип сөйли иде әнием инде үзе картаеп әби булгач. Ул Гайнетдин абыема һәрчак чын әни булырга омтылды, абыем да аңа үз итеп "әнием" дип кенә дәште. Өфедәге олы абый да әбиләргә еш кына кунакка кайткалый иде. Абыемнарның үз әниләренең (ул да Өфедә икенче тапкыр гаилә корган иде) гомере озын булмады, ул Сирин абый хәрби хезмәттә чакта вафат булды. Олы абый армиядән ялга туры безгә кайтты. Гайнетдин абый гына әнисе исән чакта аның белән бер генә тапкыр да очраша-күрешә алмады... Абыем бик күрсәтмәсә дә, мин аның әнисен ничек күрәсе килгәнен, аны сагынганын тоя, аңлый идем. Кайчакта бик боегып, уйга калып йөргәнен ул үзе дә яшерә алмады. Гитарада уйнап, моңланып җырлап утырган чакларында качып кына үземнең елаганнарым да булды. Көчле рухлы абыем булу белән гел горурлана идем. Әнигә дә ул бер генә тапкыр да авыз күтәреп каршы әйтмәде, күңелен җәрәхәтләмәде. Әнием дә язмышы болай да әче булган абыйга беркайчан да әче миләш тоттырмады. +Әни Сарлыда мин белгәннән бирле мәктәптә, күрше-тирә авыллардан килеп йөрүче укучы балалар яши торган интернатта ашарга пешерде. Ул эшкә иртә таңнан чыгып китә иде. Анда йөгергәнче әтигә, безгә дә табын әзерләп калдырырга кирәк бит әле. Әни - бик оста пешекче. Ул безнең як ризыкларын гына әзерләми, бөтенләй таныш түгел ят ашлар белән дә шаккатыра иде авылдашларын. Аның кебек үзбәк халык ашларын да җиренә җиткереп пешерүче юк Сарлыда. Кыскасы, аш-суны төрләндерергә бик тә ярата. Әни барына да җитешә. Балаларының, әтинең өс-башын карарга да, өйне җыештырырга да. Каралты-курада да, маллар янында да эш җитәрлек. Авылыбызда умартачылыкны җәелдереп җибәрүче дә әнием булды. Ул бу шөгыльнең үзенә күрә бер профессоры кебек, аның бөтен нечкәлекләренә кадәр белә. Әнием бал кортларын безне - балаларын яраткан кебек ярата. Аларның теленә хәтле аңлый. Кортлары да аны тыңлыйлар, әнине беркайчан да чакмыйлар. Салкыннарда ул аларны өйгә алып кереп тәрәзәләр куенына җибәрә. Ахырдан кортларын ничектер бик тә җайлы итеп, бик кадерләп кенә учларына алып җыя. Үзе аларга "бәгырьләрем", "матурларым", "баллыларым" кебек матур сүзләр белән дәшә, бар дөньясын онытып кортлары белән сөйләшә! Ул - кортларның дирижёры кебек. Аның алар белән кайнашуы үзе бер сәнгать! Әни үзе белгәннәрен башкалар белән дә бик теләп бүлеште, авылдашларын да умартачылык серләренә өйрәтте, аларга чын мәгънәсендә осталык дәресләре бирде. +Әниебез эшкә батыр булса да, күңеле артык йомшак иде. Миңа әйтәсе сүзен дә беркайчан да каты итеп, кистереп әйтмәде. Шулай итсәң яхшырак булмасмы, диебрәк бирә иде киңәшләрен. Тавыш, моң бирелгән булса да, җырларга бик һәвәс булмады. Әти баянда уйнап җырлаганда да күбрәк уйга батып тыңлады. Мин һөнәр сайлаганда җырчы булуыма каршы да килде әле. Ахырдан, чып-чынлап җырчы булып киткәч, минем өчен куанып бетә алмады. Зөфәрне дә бик яратты ул. Җәйләрен, хәл белергә кайткач, киявен таңда уятып, иртән сауган сөтләргә кадәр эчерә иде. +Әнкәемне яратуым шулкадәр көчле иде, репертуарымда да аналарга, бары тик аңа багышланган җырларым шактый урын алды. Беренче чиратта, ул кичергәннәрне чагылдырган, әниемне тасвирлаган җырларны эзләп таба, сайлап ала идем: +Су өстендә үскән төнбоектай, +Карашларың, әнкәй, ник боек... +Әнием 84енче яшендә, 2009 елның август аенда, минем туган көннән соң озак та тормый вафат булды. Ул җан биргәндә, кызганычка каршы, без гаиләбез белән Төркиядә ялда идек. Юлга чыкканчы янына кайтып килдек, хәле яхшы иде әле. Тугызынчы дистәсе белән барса да, үз аягында, ихатадагы эшләрне карап, умарталары янында кайнашып, баллар аертып йөрде. Төркиядән көн саен шалтыратам, хәлен белешеп торам, үзебезнең исән-саулыкны җиткерәм. Бер шалтыратуымда, сизәм, тавышы зәгыйфьрәк чыга. Әни, авырыйсыңмы әллә, дим. Суык кына тиде бугай, зарарлы түгел, ди әни. Аның белән сөйләшкәннән соң, шундук абый белән җиңгине җыйдым. Алар пошаманда. Кинәт кенә әллә нәрсә булды, диләр. Икенче көнне дә хәле яхшырмагач, хастаханәгә салырга булдык. Мин телефоннан Азнакайның башлыгы белән сөйләшеп, әнине яхшырак палатага яткырып, шәбрәк карауларын сорадым. Мансур Камаретдинович, рәхмәт яусын, кулыннан килгәннең барын да эшләде. Әни белән телефоннан сөйләшеп торам, ул, балам, борчылма, бар да яхшы булыр, ныклап начараеп китсәм, әйтермен, ди. Мин, болай булмый, кайтып китәргә кирәк, дип уйлыйм, килгәнебезгә дүрт көн узган иде. Ял итү кәефе бөтенләй юк, ул көнне дә үзебезнекеләргә ияреп кенә диңгезгә чыктым. Зөфәр һәм кече улыбыз йөзәргә суга кереп киттеләр, мин исә яр буенда - пляжда калдым. Уйларым гел әни турында. Бер мәлне барлык акылым белән фани дөньямнан ниндидер бер бөтенләй башка киңлеккә чумдым. Әни белән ике арада моңарчы булмаган бәйләнеш барлыкка килде. Кабаттан фанилыкка әйләнеп кайтуга, күземә иң беренче булып күктә бик ерактан - минем якка таба бөркет кебек зур кош очып килгәне күренде. Кош канатларын ачык китап кебек киң итеп ачып җилпеп килә. Ул да булмады, якындагы агач ягыннан бер кошчык очып килеп чыкты, нәрсәдер әйтергә теләгәндәй ачыргаланып, кычкырып баш өстемнән берничә кат әйләнде дә кабат юкка чыкты. Күктәге зур кошым да күренмәде. Минем йөрәгемнән, җанымнан шул мәлдә нәрсәдер өзелеп төште... Әнием, әнием, китеп барасыңмы әллә минем кайтканымны да көтмичә?! Күземнән яшь тамчылары тәгәрәде. Диңгездән Зөфәр белән Фоат чыкканда, мин шундый халәттә идем. "Әни инде исән түгел бугай, аның җаны килеп хушлашты минем белән", - дип үксеп аңлатырга да өлгермәдем, кесә телефоны шалтырады: әнием чыннан да мәңгегә күзен йомган. +Очып килгәч, булып кош, +Әйткәнсеңдер: "Балам, хуш!" +Юксынамын, уйлыйм еш, +Синсез узар быел кыш. +Алып киттең. Хыянәт +Иттең миңа ник, җәем?! +Хәлең ничек, догалар +Көтәсеңдер, әнкәем. +Әрнеп елый, үкси көз, +Ничек яшим, әйт, синсез?! +Кемнәр көтәр өзелеп, +Авыр икән әнисез. +Ял күрмәдең, белмәдең +Җир йөзендә ник бераз?! +Оҗмахтамы урының? - +Анда, диләр, һәрчак яз. +Очып килгәч, булып кош, +Әйткәнсеңдер: "Балам, хуш!" +Сагнам, әнкәй, уйлыйм еш, +Синсез үтә тагы кыш... +Юк, юк, +Юк, үлмәгән, Әнкәй, югалмаган - +Суга гына киткән нибары... Талантлы, матур, кырыс әтиебез +Абыйларым, туганнарым аннарым булуына мин Ходайга чиксез тек, шатлыкларны, кайгыларны бергә талантлылар, җырлыйлар, төрле уен -инструменталь ансамбль оештырып рөхсәт бирмәделәр: "Кызлар йөри ерерсең!" Аларның җырлаганнарын, ыр, моң диңгезенә чумасым, аның аршы килүне дә булдыра алмыйм. дөрес. Җырга, моңга һәвәс булсалар уймадылар. Гайнетдин абый, инде ләнде, радиоалгычлар, телевизорлар . Кемнең нәрсәсе ватылган - аңардан ысы әтидән күчкәндер дип уйлыйм, тлады, шуңардан рәхәт тапты. Кече ши. Азнакайга кайткан саен шуларда алалары да бик тырышлар, авылдагы ергәләп гөр киләбез, бакча эшләрен ар да аралашып үсә. Пенсиягә чыккач, балалары янына га бик рәхәт кеше. Кунакка йөрешеп җат төркеме белән илебезнең төрле +абызга китерде. Мин - алдынгы сыер савучы мада эшләргә калдык. Күрше авыл дылар, терлек карадылар. Берничә п, ярыша-ярыша тырышып эшләп, дә икенче урын алып бүләкләндем. класс белән бер ел колхозда эшләтү, ның барлык районнарында - авылны матур башлангыч иде. Чөнки әлеге тне шәһәрдә, читтә табу планнары лучылар аз булмады. Кемдер гади укырга керде. +Табибмы, җырчымы? +Мөхәррир сорау бирә РУХЫҢ САУМЫ, МИЛЛӘТЕМ? +Җир шарындагы татар дөньясының илһамланып, җанланып китүенә 1992 елның июнендә Казанда татар халкының беренче съезды җыелу һәм Бөтендөнья татар конгрессын оештыру турында карар кабул ителү сәбәп булды. Бу безнең Чиләбе өлкәсендәге эшчәнлегебезгә дә яңа көч, яңа күтәрелеш өстәп җибәрде. 1998 елның язында, өлкәбез төбәкләреннән татар делегатлары җыелып, Өлкә татар конгрессы оештырылды. 2002-2003 елларда узган "Чиләбе өлкәсендә Татарстан көннәре" һәм "Татарстанда Чиләбе өлкәсе көннәре" шушы абруйлы җирле Конгрессыбызның өлкә хакимияте һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә оештырган чарасы булды. +2009 елда исә, Конгрессның чираттагы съездында, Конгресс башкарма комитетының җитәкчесе дилбегәсен ышанып миңа тапшырдылар. +Төп максатыбыз татар рухын һәр татарның йөрәгенә җиткерү, татар милләтенең гүзәллеген бөтен гаммәви чаралар аша дөньяга киң һәм сокландыргыч итеп күрсәтеп тору, Татарстан, Казан һәм татар яшәгән бүтән төбәкләр белән тыгыз элемтәдә эшләүдән гыйбарәт иде. Бераз алга китеп әйтик: Чиләбе өлкәсе Татар конгрессының бүгенге көндәге уңышлары һәм югары абруе - нәкъ менә Татарстан белән, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты белән бергәләшеп эшләү нәтиҗәсе. +Чиләбедә һәм регионның берничә төбәгендә татар телен укыту курсларын ачып җибәрүдән һәм өлкә күләмендә (Чиләбе өлкәсендәге 43 төбәкнең берсе дә читтә калмый) ел саен уза торган "Җәлил укулары" бәйгесен, Тукай көннәрен оештырудан башлаган идек эшебезне. Тиздән шуңа "Хәзинә" исемле атналык телевизион тапшыруыбыз һәм шулай ук "Хәзинә" дип аталган айлык, 15 мең тираж белән чыга торган газетабыз өстәлде. Хәзер исә безнең тормышка ашырылган, әле дә дәвам иткән проектларны санап чыгу да кыен: "Озын толым", "Бишек җырлары", "Шәҗәрә", "Сабыйлар халык әкиятләрен рәсемгә төшерә" бәйгеләре... Бөтен татар (хәер, татар гына да түгел) кавемен шаккатырып сокландырганы - "Татар кызы" бәйгесе булды, әлбәттә. Берничә дистә татар кызының апрельдән сентябрьгә кадәр җырлау-бию-артистлык осталыгын күрсәтүен, спорт чаралары, авылда каз өмәләре үткәрүен, су ташу, печән эскертләү, өчпочмак, бәлеш һ.б. милли ризыклар әзерләвен, калфак, изү, беләзек чигү, татар теленнән, тарихыннан имтихан тоту һәм тагын күптөрле сынаулар аша үтүен телевидение, газета һәм интернет сайтлары аша бөтен өлкә күзәтеп торды. Бу бәйгенең төп мәгънәсе - примитив чибәрлек конкурсы түгел, ә кызларыбызның сәләтлелеге, рухи күркәмлеге аша милләтебезнең бөеклеген күрсәтү икәнен хәзер күпләр аңлый инде. Соңрак "Татар кызы"на аның сабыйлар варианты - "Нәни энҗеләр" өстәлде, хәзер исә, менә икенче ел рәттән инде, "Татар егете" дә уза. +Мәгълүм ки, "Татар кызы" хәзер Бөтенроссия, хәтта Халыкара конкурс дәрәҗәсенә кадәр үк үсеп җитте. +Татар кинофильмнары фестивале, районнарда берничә милли көрәш заллары ачып җибәрү, һәр ел саен, мәгариф министрлыгы белән берлектә, өлкә татар теле һәм әдәбияты олимпиадалары үткәрү, "Чиләбе өлкәсе татарлары энциклопедиясе" проекты өчен мәгълүмат туплау - болар барысы да Татарстан белән, Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә, алар ярдәмендә алып барыла. Татарстан җитәкчеләре - министрлардан башлап Президентка кадәр - бездә еш була, ә Ринат Зиннур улы Закиров һәм БТК Башкарма комитеты әһелләре белән без көн саен элемтәдә. +БТК тәҗрибәсен үзләштерүдән туган тагын бер эш даирәбез - татар авыллары. Коншак, Үзбәгәрәк, Караболак, Арслан, Әптерәк, Әчлекүл, Әмин, Редутово, нугайбәкләр (Фершампенуаз, Париж) авылларына без бүләкләр төяп кенә түгел, ә үзебез дә чын татар рухын тояр өчен, татар һавасын сулау өчен барып йөрибез. +Бүгенге көндә Чиләбенең ике урамы Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемнәрен йөртә. Татар мәдәнияте сыйныфы эшләп килгән 81нче мәктәпкә дә Җәлил исеме бирелде, һәм анда Чулпан апа Җәлилова катнашы белән каһарман шагыйребезнең музеен да ачтык. Шәһәр уртасында, Пушкин урамындагы бакчада, Җәлилгә һәйкәл дә куелды. Троицкида, Тукаебыз 1912 елда тукталган йортның диварында истәлек тактасы урнаштырдык. Быелгы "Татар кызы" һәм "Татар егете" бәйгеләренең туган якны өйрәнү этабы нәкъ менә Троицк каласында, аның XIX гасыр архитектурасына, мәчетләренә, иске сәүдә йортлары биналарына экскурсия һәм биредәге татар җәмгыятенең тарихына имтихан тоту формасында узды. Троицкиның беренче татар театрлары барлыкка килгән калаларыбызның берсе булуын истә тотып, егетләребезкызларыбыз Г.Камалның "Беренче театр"ын сәхнәгә куйды. Ул көнне монда булган Г.Кариев исемендәге театр артистлары безнең спектакльгә югары бәя бирде. +Сабан туйлары хәзер, русларның Масленицасы кебек, һәр шәһәрдә-районда ел саен үткәрелә торган бәйрәм булып китте. Бер сыңар татар гына яшәгән урыс авылларында да шаулатып татар бәйрәмнәре уза. Ә менә моннан ике ел элек, БТК тәҗрибәсенә таянып, "Ак калфак" оешмасын булдыргач, һәм бу фидакарь хатын-кызларыбыз өлкәбезнең бөтен татар төбәкләрендә - Чиләбедә һәм Магнитогорскида, Златоустта һәм Миәстә, Копейскида һәм Троицкида, тагын берничә дистә шәһәрдә-авылда остаханәләр үткәреп чыккач, Конгрессыбызның абруе аеруча да үсеп китте кебек. +Соңгы елларда мондагы татар дөньясы җанланып китү генә түгел, шактый киңәйде дә. Күпләр "кем мин?" дип уйлану чорына керде. +Чиләбе өлкәсендәге 200 меңнән артык татар арасында "татар бәхете өчен мин җан атармын", дип торган шәхесләр күп: Ирек Сабиров, Сания Шевченко, Мәхмүт Шәрәфетдинов, Марат Канафин, Луиза Алмаева, Рәсимә Нашарова, Реда Кәбирова, Сәлимә Габидуллина, Валя Заһидуллина, Әлфира Усманова, Дамир Сафин, Искәндәр Шәмсетдинов, Рәүф Гыйззәтуллин, Рөстәм Вәлиев һәм тагын йөзләрчә милләттәшебез - шул токымнан. +Менә шулай, Бөтендөнья татар конгрессы белән бергә без дә алга атлыйбыз. Узган юлыбыз, һичсүзсез, вакыйгаларга һәм уңышларга бай. Әмма эш күп әле. Артыбыздан яшьләр килә, тәҗрибәбезне, уй-фикерләребезне аларга сеңдереп өлгерергә кирәк. +- Ана телебездә белем һәм тәрбия бирү мәсьәләсе һәр чорда да актуаль һәм четерекле булды. Аеруча да Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен. Бүген герой-шагыйрь Муса Җәлилне укыткан, тәрбияләгән Оренбург төбәге мәгарифе һәм педагогикасы нинди һава сулый? Милләт яшьләрен ничек үстерәсез? +Руслан ЗӘБИРОВ, +Оренбург региональ татар милли-мәдәни мохтәрияте +рәисе: +- Оренбург региональ татар милли-мәдәни мохтәриятенең +тарихы 1989 елдан башланды, шул вакытта "Оренбург татар +иҗтимагый үзәге" барлыкка килде. 1996 елдан ул "Оренбург +шәһәре милли-мәдәни автономиясе" исемен йөртә башлады. +Шул ук вакытта Оренбург өлкәсендә Орск, Богырыслан, +Бозаулык, Сорочинск шәһәрләрендә һәм Татар Каргалысы +белән Әсәкәй авылларында җирле татар иҗтимагый оешмалары +барлыкка килә башлады. +1999 елда Шәһәр татар автономиясе әгъзалары инициативасы белән, район татар җәмгыяте вәкилләре катнашында "Оренбург региональ татар милли-мәдәни автономиясе (мохтәрияте)" оештырылды. 2013 елда аңа яңа исем бирелде: "Региональ иҗтимагый оешма "Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе". +Бүген Оренбург региональ татар милли-мәдәни автономиясе - ул җирле татар милли-мәдәни автономияләреннән һәм иҗтимагый оешмалардан торган челтәр. Өлкәдә Абдуллин, Александровка, Әсәкәй, Матвеевка, Тоз-Түбә районнарында һәм Орск, Богырыслан, Оренбург шәһәрләрендә 8 иҗтимагый оешма эшли. +Оренбург региональ татар милли-мәдәни автономиясенең 25 еллык тарихы бар, аның үз структур бүлекчәләре төп юнәлешләр буенча эшли: +1. Этнокультура (татар) компонентлы мәктәпләрнең директорлары һәм укытучылары берләшмәләре. +2. Татар яшьләре берләшмәсе. +3. "Ак калфак" татар хатын-кызлары берләшмәсе. +4. Хәйриячеләр берләшмәсе. +Иң элек без заманча этнокультуралы (татар) мәгариф системасына игътибар итәбез. Безнең максат - татар теле укытылган мәктәпләрдә белем бирү сыйфатын күтәрү. +Оренбург региональ татар милли-мәдәни мохтәрияте өлкәдәге татар этнокультура компонентлы мәктәпләр белән тыгыз бәйләнештә тора. Ел саен аларның директорлары һәм укучыларның ата-аналары белән очрашулар, татар теле һәм әдәбияты укыт учылары өчен семинарлар оештырыла. Анда Оренбург өлкәсенең мәгариф, Та тарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыклары вәкилләре катнаша. Семинарларның максаты - иң шәп татар теле һәм әдәбияты укытучыларының тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату; инновацион методика алымнары, укыту технологияләре белән танышу. +Шушы көннәрдә Оренбургта "Татар мәгарифе көннәре" уза. Анда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгыннан да вәкилләр катнаша. +Шулай ук ел дәвамында өлкәнең Региональ мәгарифне үстерү үзәге белән бергә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен семинар-практикумнар оешт ырыла. Җирле татар иҗтимагый оешмаларында татар телен өйрәнү клублары эшләп килә. Андый клублар Оренбургта, Әсәкәй һәм Тоз-Түбә районнарында бар. +Һәр елны уза торган чараларның иң күңеллесе - "Җәлил укулары" дип аталган региональ шигырь укучылар конкурсы. Ул якташыбыз, каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлана. +Анда 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәр балалар катнаша. Конкурсның тарихы ун ел элек башланды, ә биш ел элек ул региональ статус алды. Ел саен конкурста өлкәнең төрле төбәкләреннән 40тан артык укучы чыгыш ясый. 2016 елда бу чара Җәлилнең туган авылында - Мостафада уздырылды. Конкурста җиңүчеләр дипломнарга һәм акчалата бүләкләргә лаек була. Шулай ук Россиянең атказанган табибы Рамил Әхмәт улы Зәбиров исемендәге премия дә тапшырыла. +Ризаэтдин Фәхретдин әйткән: "Милләтләр югары күтәреләләр, түбән төшәләр, алга китәләр вә артта калалар, хуҗалык итәләр, хезмәтче булып йөриләр; шушы эшләрнең һәрберсендә асыл көч, төп сәбәп - яшьләрдәдер". Оренбургның татар милли-мәдәни автономиясе каршында инде икенче ел Татар яшьләре берләшмәсе эшләп килә. Биредә яшь активистлар җыела. 2016 елда Оренбург яшьләре "Аулак өй" дип аталган берничә чара уздырды. Анда алар татар халкының гореф-гадәтләрен, традицияләрен күрсәтте. Мәсәлән, "Татар туйлары", "Каз өмәсе" һ.б. Яшь активистлар ел дәвамында автономия уздырган чараларда волонтёрлар булып катнашалар. Димәк, киләчәгебез - ышанычлы кулларда. +Мәдәният һәр чорда хәйриячеләр ярдәмендә яшәп килде. Татар милли-мәдәни автономиясе бизнес вәкилләре белән элемтәләрне өзми. Бүген дә безгә автономиянең Хәйриячеләр берләшмәсе акчалата зур ярдәм күрсәтә. Ел дәвамында автономиядә 10-12 чара уза. +Ундүртенче ел рәттән "Ак хисләр" исемле халыкара конкурс-фестиваль оештырыла. Бу конкурс Әсәкәйдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре катнашында уза. Чара кысаларында конкурсантларга Татарстан педагоглары җыр һәм бию буенча мастеркласслар бирә. Әсәкәйдә шулай ук "Алтын көз" исемле балалар конкурс-фестивале дә үткәрелә. +Өлкә Сабан туе 2016 елда Әсәкәй районында узды. Шулай ук әлеге татар бәйрәме Тоз-Түбә шәһәрендә дә гөрләп үтте. +Оренбург татар милли-мәдәни автономиясе эшен төрле юнәлешләрдә алып бара. Күп проектлар - планнарда, аларны тиз арада эшкә ашырырга уйлыйбыз. Иң мөһиме - бездә үсешкә, активистларның санын арттырырга бөтен мөмкинлекләр дә бар. Булганны саклыйк, ишәйтик. +- Әстерхан - бик борынгы, заманында ханлык мәркәзе, төркиләрнең төп сәүдә үзәкләренең берсе булган өлкә. Аны, табигый гүзәллегенә бәйле рәвештә, "Көньяк Венеция", дип тә йөртәләр. Мәскәүдән 1 400 чакрым ераклыкка "качып" сыенган, куенына йөздән артык милләт, ундүрт дини конфессияне сыендырган төбәктә милләттәшләребез үзләрен ничек хис итә? +Әнвәр АЛМАЕВ, +Әстерхан "Дуслык" татар милли-мәдәни оешмасы +рәисе: +- 1989 елда Әстерханда "Дуслык" татар милли-мәдәни +оешмасына нигез салынды. Ул - Әстерхан өлкәсендәге рәсми +рәвештә теркәлгән беренче милли оешма. +Оешманың төп максаты - татар милли мәдәниятен торгызу +һәм үстерүгә, милли үзенчәлекләрне саклауга, татар милли +бәйрәмнәрен, йола һәм гореф-гадәтләрен торгызуга, халыкның +культура дәрәҗәсен арттыруга, халкыбызның элекке һәм +хәзерге мәдәниятен белүгә нигезләнгән ватанпәрвәрлек хисен һәм югары әхлаклылык тәрбияләүгә ярдәм итү. +"Дуслык" җәмгыяте оешу белән, сиксән елга якын ябылып торган "Идел" татар газетасы 1990 елның августыннан янәдән чыга башлый. Ул мәдәни, әхлакый һәм иҗтимагый проблемаларны яктырта. Әстерхан татарларының тормышы, күренекле шәхесләре хакында яза. Мәктәп укучыларын һәм студентларны татар теленә якынайту максаты белән, "Тукай - минем йөрәгемдә", "Минем гаиләм" һ.б. иҗади бәйгеләр уздыра. +2002 елдан алып бу көнгә кадәр өлкә күләмендә беренче татар милли китапханәсе эшләп килә. Ул, татар авылларының мәктәп китапханәләре белән элемтәдә тора, аларга Казаннан килгән яңа китапларны тапшыра, татарларның иҗтимагый һәм мәдәни тормышындагы истәлекле даталарны билгеләп үтү, олуг татар шәхесләренә, шигърияткә бәйле әдәби һәм мәдәни кичәләр, "түгәрәк өстәл"ләр, китап күргәзмәләре уздыру кебек чаралар башкара. 2002-2005 елларда китапханәдә татар якшәмбе мәктәбе дә эшләп килде. +"Дуслык" татар милли-мәдәни оешмасы эшчәнлегенең бер нәтиҗәсе булып татар халык бәйрәме Сабантуйны киң форматта уздыру тора. Әстерханда 2008, 2017 елларда Федераль Сабантуй бәйрәме узды. Хәзер бәйрәм 30 меңнән артык кешене җыя. "Нур", "Ялкын" кебек милли ансамбльләр югары дәрәҗәгә күтәрелде. Әстерхан татарлары өчен өлкә һәм Татарстан Республикасыннан килгән артистлар катнашында даими рәвештә төрле чаралар уздырыла. +Оешма каршында берлекнең "Дуслык" яшьләр бүлеге дә эшли. Ул оешма уздырган барлык чараларда да актив катнаша. Төрле кичәләр, мастер-класслар уздыра. +"Дуслык" оешмасы тарафыннан "Ел татарлары" һәм "Татар кызы" кебек проектлар да тормышка ашырыла. 2008 елда беренче тапкыр "Татар теле укытучысы" бәйгесе узды. +Әстерхан өлкәсендә бай тарихлы Татар халык драма театры эшли. Труппа өлкәнең Яшь тамашачылар театры, филармония кебек зур сәхнәләрдә спектакльләр, милли концертлар куя. 1998 елдан театрның репертуары киңәя, ел саен бер-ике яңа спектакль дөнья күрә. +2012 елда оештырылган "Көрәш" федерациясе дә зур нәтиҗәләргә ирешә башлады. Милли көрәш белән яшь буын бик теләп шөгыльләнә. Шулай да "Дуслык" милли татар оешмасының иң зур эшләре - Татарстан Республикасы белән багланышта Тукайга һәм Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләр. +Әстерхан татарларына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының ярдәме бәяләп бетергесез. Шул ук вакытта Әстерхан өлкә Думасындагы татар депутатлары да милли тормышыбызда зур роль уйный. +- Бай традицияләре, үз-үзен саклау иммунитеты булган татар авылы... Бүген аның язмышы кем кулында? Гомер-гомергә милләтнең зыялы катламының төп өлеше авылларда тәрбияләнгән. Ульяновск өлкәсе татарлары да искәрмә түгелдер... Халкыбызның киләчәген тәрбияләүдә сезнең автономия нинди вазифа башкара? +Рамис САФИН, +Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең +Башкарма комитеты рәисе: +- Соңгы тапкыр халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, +безнең Ульяновск өлкәсендә 150 меңнән артык татар кешесе +гомер кичерә. Бүген татарлар барлык халыкның 12% ын алып +тора. Өлкәбезнең 67 торак пунктында милләттәшләребез +күмәкләшеп гомер кичерә. 1998 елда Россиядә иң берен +челәрдән булып өлкә татар милли-мәдәни автономиясе төзелде. +Бүгенге көндә Өлкә законнар чыгару җыелышына һәм Шәһәр +Думасына 9 кеше депутат булып сайланды. Төрле тармак буенча 14 милләттәшебез - профессор, 105 е фән кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә ия. +Хакимият, мәгариф һәм мәдәният органнарында татар халкының мәнфәгатьләрен Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе яклый. Аның Башкарма комитетында - 105 кеше. Соңгы елларда барлык муниципаль берәмлекләрдә дә милли-мәдәни автономиянең район советлары булдырылды. Алар, җирле район хакимияте белән уртак тел табып, нәтиҗәле эш алып бара. +Озакламый безнең автономия оешканга 20 ел тула. Шуңа күрә бүген ниндидер нәтиҗәләр ясарга да була, алга таба нинди эшләр башкарырга кирәклеге турында да уйланабыз. Мәгариф буенча горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. 2004 елда Димитровград шәһәрендә татар мәктәбе ачылды. Узган ел аңа Г.Тукай исеме бирелде. Бүген анда укырга теләүчеләрне конкурс нигезендә кабул итү зарурлыгы турында уйланабыз. Мәктәптә урын җитмәгәнлектән, балаларның күбесе башка мәктәпләргә китә. Шунысы сөендерә: әлеге мәктәпне тәмамлаган укучыларның барысы да диярлек Казанда, Самарада, Ульяновскида һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортларына керә. +Гомумән алганда, ун ел элек татар теле өлкә мәктәпләрнең 25-30% ында өйрәнелсә, соңгы елларда ул мәгариф системасының яртысына диярлек үтеп керде. Бүген Ульяновск өлкәсе мәктәпләрендә белем алучы балаларның 50% тан артыгы (ун ел элек 32% иде) ана телен фән буларак яки факультативларда һәм түгәрәкләрдә өйрәнә. Кызганычка каршы, һәр төбәктәге кебек, бездә дә мәктәпләр һәм укучылар, шул исәптән татар милләтеннән булган балалар саны елдан-ел кими бара. Мәктәпләрдә акча бала санына карап бүленеп бирелә башлау да милли мәктәпләргә тискәре йогынты ясады. Шунлыктан, 2006 елда Ульяновск шәһәрендә ачылган татар мәктәбе быел янәшәдәге мәктәп белән берләштерелде. Авырлыклар аша булса да, мәгариф идарәсе белән уртак тел табып, без биредә татар телен дәрес буларак укытуны калдыра алдык. Хәзер бу мәктәптә татар, чуваш һәм мукшы балалары үз ана телләрендә белем ала. Монда һәр милләтнең үз мәдәни үзәге дә булдырылды. Без бүген биредә татар халкы музеена экспонатлар туплыйбыз. +Милли мәгариф системасындагы проблемалар һәм югалту турында сөйләгәндә, Россиянең һәр төбәгендәге кебек, милли тормышта кыенлыклар бездә дә җитәрлек. Гомумән, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга бу илдә яшәү, милли мәгариф системасын җайга салу элек тә авыр булган, хәзер дә җиңел түгел, алга таба тагын да катлаулы булачак. Федераль мәгариф министрлыгы тарафыннан милли телләрне укытуны кысу бара. Төбәкләрдәге татар авылларында мәктәпләр ябылу безгә икеләтә авырлык тудыра. Чөнки татар авылында мәктәп ябылгач, андагы балаларны күршедәге рус яисә чуваш авылындагы мәктәпкә автобуслар белән йөртеп укыта башладылар. Ә анда мохит тә, тәрбия дә безнеке түгел инде. +Моннан берничә ел элек, федераль стандартка сылтау итеп, татар авылларында беренче классларда "Әлифба"ны укытмый башлаганнар иде. Безнең өлкәдә Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы вакытында без бу хакта Губернаторга җиткердек. Ул моны акылсызлык дип атады һәм мәгариф чиновникларына яңа уку елыннан әлеге хатаны төзәтергә күрсәтмә бирде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 500 данә һәм Бөтендөнья татар конгрессыннан 300дән артык "Әлифба" алып кайттык һәм татар авылларына тараттык. +Сер түгел, соңгы 20 елда татарлар яши торган авылларга Казан артистлары килми башлады. Хәзер, бу бушлыкны тутыру максатыннан, ай саен татар автономиясе, Татар мәдәният үзәге артистлары белән бергәләп, "Татар теле һәм сәнгате көннәре" уздыра. Авылдан без концерт куеп, күңел ачып кына кайтмыйбыз, ә милли тормышны җанландыру, андагы проблемалар хакында да сөйләшәбез. Чөнки бу чараларга район башлыкларын, мәдәният һәм мәгариф бүлеге җитәкчеләрен дә чакырабыз. Әле менә шундый чараларның берсе район башлыгы катнашында Павловка районы Татар Шмалагы авылында узды. Андагы китапханәгә татар китаплары соңгы тапкыр моннан 20 ел элек кайткан булган, акча юклыкка сылтау итеп, өлкәбезнең "Өмет" газетасына да язылмый башлаганнар. Сөйләшү барышында район башлыгы чиновникларына бу кимчелекләрне төзәтергә һәм матур әдәбият сатып алу өчен акча бүлеп бирергә кушты. +Моннан тугыз ел элек өлкәбездә ачылган Татар мәдәнияте үзәге дә халкыбызның гореф-гадәтләрен саклауда һәм үстерүдә зур роль уйный. Хәзер биредә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамилә Сафина җитәкчелегендә 22 кеше (иҗади һәм техник хезмәткәрләр белән) өлкә бюджеты хисабына татар сәнгатенә хезмәт итә. Үзәктәге иҗат коллективларына 5 яшьтән алып 75 яшькә кадәрге үзешчәннәр йөри. Үзәкнең үзешчән сәнгать коллективларына йөрүчеләр саны 200 дән артып китте. Татарстанның атказанган артисты, Ульяновск өлкәсенең атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Рамазанова җитәкләгән Мәдәни үзәктә балалар иҗатына аеруча зур игътибар бирелә. Гөлнара Вафина һәм Алсу Әлмәтова кебек үз эшенең осталары җитәкләгән музыка төркемнәренә дә сабыйлар яратып йөри. Алар шәһәребездә һәм өлкәбездә уза торган һәр чарада да актив катнаша. Ә узган елда Гөлнараның "Кыңгыраулар" дип аталган балалар төркеме, көнбатыш илләрендә уздырыла торган фестивальдә катнашып, дипломант исеменә лаек булды. Күпсанлы семберлеләр үтенече белән, мәдәният үзәгендә татар театр төркеме ачылу да безнең мәдәни тормышта зур вакыйга булды. Хәзер ел саен районнарда эшләүче татар халык театрлары өчен якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Бари Тарханов исемендәге өлкә театр фестивалендә катнашу зур мәртәбә булып тора. +Мәдәни үзәктә халкыбыз мәгарифенә һәм мәдәниятенә багышланган даими эшләүче һәм яңартылып торучы күргәзмә дә бирегә килүчеләрдә зур кызыксыну уята. Ә узган ел, мәдният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина инициативасы белән, беренче тапкыр "Сембер сөлгесе" дигән гаҗәеп кызыклы күргәзмә эшләде. Анда авыллардан 80гә якын чигелгән сөлге китерделәр. Алар арасында ХIХ гасырда тукылганнары да бар иде. +Монда шулай ук өлкәбездә яшәп иҗат итүче рәссамнарыбызның эшләреннән торган күргәзмәләр дә оештырыла. Мәләкәс районы Мукшы Күле авылыннан Россиянең атказанган укытучысы Гыймран Хисмәтулловның "Тормыш мизгелләре" дигән шәхси күргәзмәсе халыкка аеруча ошады. Өлкәбездә тагын бер яңа проектка нигез салынды - беренче тапкыр Яңа Малыклы районында татар гармунчыларының "Уйна, Сембер гармуны!" дигән фестивале уздырылды. Анда 30дан артык гармунчы катнашты. Шунысы сөенечле: бу чарада балалар һәм яшүсмерләр дә зур активлык күрсәтте. +Узган ел, күпсанлы яшьләрнең һәм ата-аналарның үтенечен искә алып, Татар мәдәнияте үзәгендә үзебезнең йолаларыбыз һәм гореф-гадәтләребез нигезендә ЗАГСта язылуны татар телендә оештырдык. +Өлкәбездә уникаль, халыкның 96% татарлар булган Иске Кулаткы районы бар. Биредә 1932 елдан бирле татар телендә "Күмәк көч" газетасы чыга, үзләренең "Яңа дулкын" дип аталган телеканаллары бар. Авыл мәктәпләрендә балалар татар теле һәм әдәбиятын укыйлар. +Халыкның милли үзаңын уятуда радио, телевидение һәм газеталарның роле әйтеп бетергесез зур. Моннан 28 ел элек өлкә телевидениесендә ул вакыттагы СССРда беренче булып милли булмаган төбәкләрнең берсендә - Ульяновск өлкәсендә татар телендә "Чишмә" һәм чуваш телендә "Ядкарь" дигән тапшырулар эфирга чыга башлады. Төрле сәбәпләр табып, аларны 18 елдан соң яптылар. Әлбәттә, халыкта бу зур ризасызлык тудырды. Шуңа күрә өлкәбезнең Губернаторы Сергей Морозов әлеге тапшыруларны башка каналда өлкә бюджеты хисабына яңадан чыгарырга дигән карарга кул куйды. Бүген әлеге тапшырулар аена ике тапкыр 20шәр минут тамашачыларны милли тормыш белән таныштырып бара. Өлкәбездә 1990 елдан бирле чыгып килүче "Өмет" газетасының да тиражы елдан-ел арта бара. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Исхак Хәлимов җитәкләгән бу редакция базасында соңгы елларда гына борынгы Сембер төбәгендә иҗат итүче татар язучыларының һәм шагыйрьләренең 90 нан артык китабы басылып чыкты. Бу эш бүген дә уңышлы гына дәвам итә. Ә узган ел исә без беренче тапкыр "Сембер-Ульяновск татарлары" дигән энциклопедия бастырып чыгардык. "Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең бездә филиалы ачылу да татар тормышына яңа омтылыш бирде. Хәзер бездә узган чаралар турында көнесәгате белән бөтен дөньяда яшәүче милләттәшләребезне таныштыру мөмкинлеге бар. Моның өчен Татарстан Президентына һәм телерадиокомпания җитәкчелегенә зур рәхмәт! Аны Ульяновскида ачу инициативасы белән өлкәбезнең Губернаторы С.И.Морозов үзе чыккан иде, шунлыктан филиалны тоту чыгымнарының да шактый өлешен үзебезнең хөкүмәт үз өстенә алды. +Биш елдан бирле безнең өлкә Губернаторы каршында Милләтләр советы эшли. Анда өлкәбездәге һәр милли оешма җитәкчесе әгъза булып тора. Советның рәисе дә - Губернатор үзе. Өч айга бер тапкыр уза торган киңәшмәдә без, автономия җитәкчеләре, үзебезне борчыган барлык проблемалар хакында да әйтәбез. Барысы да булмаса да, мәсьәләләрнең байтагы иртәме-соңмы чишелеш таба. +2014 елда безнең Ульяновск өлкә татар автономиясен Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы "Россиянең иң яхшы татар автономиясе" дип игълан итте һәм акчалата сертификат белән бүләкләде. Билгеле, бу безне тагын да тырышып эшләргә, яңа башлангычларга этәрә. +- Җөмһүриятебездә милли хәрәкәтнең башлануына 30 еллап вакыт узган. Татарстанга терәлеп торган Чувашстан татарлары да вакыйгалар үзәгендә кайнады. Бүген әлеге төбәк халкын ниләр борчый? Нинди максатлар белән яшисез? +Фәрит ГЫЙБАТДИНОВ, +Чувашстан татарларының милли-мәдәни мохтәрияте +рәисе: +- 2017 елда Чувашстанда татарларның милли яңарыш +хәрәкәте башланганга - 30 ел, Татар иҗтимагый үзәге оешкан +га - 20 ел, милли-мәдәни мохтәрият төзелгәнгә 10 ел тула. +Безнең республикада бүген 36 мең татар яши. Аларның +күпчелеге республиканың көньяк-көнчыгыш районнарындагы +авылларда гомер итә. Шул ук вакытта шәһәрләрдә дә татар +мәхәлләләре актив эшләп килә. +Чувашстандагы татар авылларында татар мәктәпләре, мәчет-мәдрәсәләр халыкка хезмәт күрсәтә. 2016 елда Урмай авылы мәктәбенең 150 еллыгын бик зурлап үткәрдек. +Милләттәшләребезне Республика татар милли-мәдәни автономиясе берләштерә. Аның тырышлыгы белән ике дистә елга якын авыл-шәһәрләрдә Сабантуйлар, төрле милли бәйгеләр, конкурс-фестивальләр, мәдәният хезмәткәрләре өчен укулар оештырыла. Моннан тыш, Чувашстан татарларының "Мишәр" халык фольклор ансамбле Чувашстанда гына түгел, барлык татар дөньясында дан тота. Шулай ук 25 ел дәвамында төбәкара "Урмай моңы" татар эстрада җыры фестивале Чувашстан татарларын күп җирләргә танытты. Бүген Татарстанның күп кенә танылган җырчылары беренче чирканчыкны шушы бәйге аша алды. Хәзерге көндә Чувашстан татарлары тырышлыгы белән төрки халыкларның "Урмай - Зәлидә", югалган җәүһәрләребезне торгызу максатында, мөнәҗәтләр, дини җырларны үз эченә алган "ART MADHIA" фестивальләре, милли мирасны фәнни яктан өйрәнү максатында, төбәкара "Мирас" фәнни-гамәли конференцияләре уза. +Чувашстан татарларының Казан, Татарстан, Бөтендөнья татар конгрессы белән бәйләнеше бик тыгыз. Татар конгрессы Башкарма комитеты белән Чувашстан татар автономиясе берничә проектны бергәләп алып бара. Татар конгрессы оештырган күп кенә чараларның кунаклары Чувашстанга тәҗрибә алырга даими килеп тора. +Чувашстандагы татарлар бүгенге көндә бердәм. Күп кенә төбәкләр өчен үрнәк булып торалар. Чувашстандагы татарларның мәнфәгате Татарстанның, Бөтендөнья татар конгрессының милли сәясәтенә тулысынча туры килә. +Шулай да күпкырлы эшчәнлегебездә без тарихка азрак урын бирәбез сыман. Бүгенге көнгә кадәр Чувашстандагы татарларның тарихына багышланган саллы гына бер тарихи хезмәтебез дә, тарихны өйрәнүче галимнәребез дә юк. Бу эштә без Казанга гына таяна алабыз. +Шыгырдан, Урмай, Тукай, Чичкан, Бикшик кебек үсеп, зураеп барган авылларыбыз белән беррәттән, проблемалы авылларыбыз да бар. Балалар саны азаю сәбәпле, кечкенәрәк авылларыбызда мәктәпләр ябылды. Шунысы сөендерә: хәзер бу авылларга да яшьләр яңадан кайта башлады. Мәктәпләребезнең яңадан ачылуына да өмет бар. Милли хәрәкәт бу эшләрдә дә әйдәп бара. +Республика күләмендә чыга торган татарча газета, төрле фестивальләр, Сабантуйлар, бәйгеләр, татар дөньясына танылган фәнни конференцияләр, икътисади форумнар, Алтын Урда дәвере мәчет-мәдрәсәләренә охшатып төзелгән яңа гыйбадәт йортлары, авыллар арасында спорт ярышлары - барысы да милли хәрәкәт җимешләре. +1987 елда Урмай һәм Шыгырдан кебек зур татар авылларында картларның яңа мәчетләр төзү идеясе белән чыгуы Чувашстанда татар милли хәрәкәтенә этәргеч биргән иде. +Совет чорында республикада ике мәчет кенә эшләп килсә, хәзер аларның саны 50гә якын. Бу эшне картларыбыз башлап йөрде. Аннары милли яңарыш шаукымы башка өлкәләргә дә үтеп керде. +Тагын бер мәсьәлә калыкты бит әле. Ул - Милләт мәдәнияте йорты оештыру. Милләт мәдәнияте йорты - татарлар өчен яңалык түгел. Бу җәһәттән без Финляндиядәге татарларның "Мәхәллә йорты"н, Австралиядәге татарларның "Милләт йорты"н, Мәскәүдәге Асадуллаев йортын мисал итеп китерергә мөмкин. Әлеге йортның функциясе, беренче чиратта, милли методик үзәк ролен үтәү булса, икенче чиратта милли сәнгатьне, мирасны, мәдәниятне бергә туплау, аны пропагандалау. Шул максатта, анда музейлар оештырыла, әдәби салоннар ачыла, җыелышлар, конференцияләр уздырыла. Әнә Казандагы яһүдиләрнең гыйбадәт йорты - синагога бинасында урнашкан милли үзәк уңышлы гына эшләп килә. +Бүген Чувашстанда яшәүче татарлар милли, дини үсеш, мәдәни мирасны саклау җәһәтеннән шактый зур көч куя. Халкыбыз хәленнән килгәнчә татар мохите тудырырга омтыла, зур планнар корып, милли-дини мәнфәгатьләребезне саклау-яклау юнәлешендә эшли. +Рамил ХАННАНОВ әзерләде. Әдәби хәзинәләребез +Бөек Октябрь Социалистик Революциясенә быел 100 тула, Башкортстан Мәркәз Шурасы корылганга да бу ел 100 тулды, атаклы шәхесебез Әхмәтзәки Вәлидигә бые 125 яшь тулган булыр иде, бу өч вакыйганы берләштергән Вәлидинең "Хатирәләр китабы чыкканга быел 48 ел тула. Шушы өч бөек вакыйганы үз күзләре белән күргән шушы вакыйгаларны кайнаткан, үзе дә шунда кайнаган сәясәтче, тарихчы-галим, каләм остасы З.Вәлидинең вафатына быел 47 ел тулды. Урыны җәннәттә булсын! +Китапны тәрҗемә иткәндә, мин "тюркский, төрки" кәлимәтләре (терминнары) урынына "түрк" сүзен кулландым, чөнки "төрек" сүзе "түрк"тән килеп чыкс да, ул аерым бер милләтне генә күз уңында тота, "түрк" дигәндә, без борынг ташъязмалардагы бер телдә сөйләүче, бер йолаларда тәрбия алган төрле халыкларны шул исәптән төрекләрне дә күз уңында тотабыз. Башкорт та, кыргыз да, тата да, төрек үзе дә - түрк ләбаса. +"Казах", "казакъ", "козак" сүзләре буталмасын өчен, күчмә халык казахлары үзләре атаганча - "казакъ", Донские, Сибирские, казачьи отряды гаскәриләре "козаклар" рәвешендә тәрҗемә ителде. Шулай ук казачий полкларда хезмәт итүче татар-башкортлар да "козаклар" дип алынды. Козак - ул милләт түгел, бары тик иҗтимагый катлам гына. +"Хатирәләр" Төркиядә төрекчә 1969 елда басыла, урыс телендә 1997 дә, башкор телендә 1996 елда чыга, инде, ниһаять, бу китапны татарча да укый аласыз. Маҗаралар дөньясына чумасыгыз килсә, тизрәк укый башлагыз! +Рабит БАТУЛЛА +Зәки Вәлиди Туган +ХАТИРӘЛӘР +Төркестан вә башка Көнчыгыш мөселман +түркләренең милли яшәеше һәм культурасы +өчен көрәше. +Алсүз Яшьлегем ХАТИРӘЛӘР дип сөйләшә. Ләкин соңгылары көнбатыш вә төньякта яшәгәннәренең байтагы татарлашып беткән. 3. Өченче төркем исә төрле гасырлар дәвамында Көнчыгыштан килеп башкортларга кушылган кыпчак, каңлы, сувын, уран, кайлы, катай, байлар (баят), кәрәй (кераит), чураш, нугай, кыргыз, мәркит кебек ыруглар төркеменнән гыйбарәттер. Боларның башкортлар арасында урынлашканнары саф башкортча сөйләшә, Көнбатыш тарафларга җирләшкәннәренең күбесе татар теле шивәсе тәэсирендә калган. Бу өч төркем, белгәнебезчә, соңгы йөзьелларда барысы да башкорт гаскәрендә хезмәт итә иде. 4. Дүртенче төркем Көнбатыштан, Болгар вә Казан якларыннан, алары урыс гаскәрләре тарафыннан тар-мар ителгәч, Башкортстанга күчеп килгән качаклар (яки типтәр, ягъни госманлыча - "дәфтәрле") татарлардан торган мишәр вә мөселман чувашлардыр. Көнбатыштан Казан ханлыгыннан килгән бу качакларны урыслар "Башкиры припущенники", ягъни "уртага алынган башкортлар" дип атаганнар. +Исемнәре аталган бу дүрт төркемнең беренче өчесе ярымкүчмә булып, киң туфракларга вә җәйләүләргә хуҗа иделәр вә алар бер кабиләгә оешкан иде; дүртенче төркем исә, борынгыдан бирле игенчелек белән шөгыльләнүче авыл кешеләре, кабиләнең тарихын, дастаннар вә йолаларны, гореф-гадәтләрне белмиләр иде. +Минем кабиләм "соклы-кайлар" исә өченче төркемдәгеләр булыр. Илле биш елдан бирле тарихчы галим саналганыма күрә, иң аз белгәнем мәүзугъ үз ыруымның тарихыдыр. Агыйдел елгасына коючы Игән ермагының бер тармагы янына урнашкан вә авылыбызның нигезен тәшкил иткән соклы-кай вә унгыт ыруглары 1800 елларда аталарыбыз Көзән вә Бакы хуҗа булган, ике калкулыкта вә Якуб коесы тирәли таралып утырган 12 каралты-курадан гыйбарәт иде. Унсигезенче йөз ел сугышларында болар бик күп югалтуларга дучар булган һәм туфрак кысыр калган, буш калган җирләргә соңыннан 1860 елда, атамның туган елында, патша хөкүмәте бездән тартып алынган җирләргә бик күп "Минзәлә мишәрләре" дип аталган Көнбатыш Башкортстандагы авыл кешеләрен китереп, аерым мәхәллә итеп урнаштыргач, авылыбыз кинәт зураеп киткән. Игән елгасы тармаклары янында утырган Әрмит, Үтәк вә Тугай исемендәге авыллар да XVIII йөз ахырларында башкорт авыллары бик кечкенә булган, Үтәк вә Төкен авыллары, Сәлим Үтәбаевның "Ядигәр" атлы әсәрендә язганына күрә, "Кече табын" кабиләсеннән, имеш. "Әрмит"ләрнең исеме "Әрбит" дип язылганына күрә, кайчандыр Көнбатыш Себер "төмән"нәренә баглы булгандыр дип уйлыйм, аларның кайсы кабиләләргә караганнарын мин белмим. Болар да үз җирләре тартып алынгач, Көнбатыш Башкортстаннан сөрелгән бу күчмә кабиләләргә җир бирелгән икән. Җирләре тартып алынганга күрә, "Көчек Солтан", "Морад Солтан" вә "Солтан Гәрәй" исемендәге баһадирлар идарәсендә, җирләрен кайтару өчен, халык Русиягә каршы баш күтәргән. Безнекеләр, "Көчек Солтан"ны бик хөрмәт иткәннәр, аның идарәсендә Көнчыгышта Табул сулыкларында Әркарагай, Көнчыгыш Уралда Ирәндек вә Чубаркүл дип аталган җирләрдә дә яшәгәннәр, язын эссе чакта Акбиек атлы тауларда җәйләгәннәр. Көчек Солтанның идарәсендәге кешеләр Кәмәлек, Кубань тарафларына күчеп киткән дә урыслар белән сугышып йөргән. Күршебез Катай башкортлары да безнекеләр белән дус булган, фәкать күрше авыллардагы "арлар" бу солтанны кабул итмәгәннәр. Бу арлар бездән кыз алып, кыз бирмәгәннәр; "көчек, эт" дип аталганнарына күрә, ар халкы "сезнең солтаныгыз эт-көчек икән" дип бездән көлә торганнар иде; без дә аларны: "җылан йоткан ар" дип үрти идек. Безнең башка аркадашларыбыз Көнчыгыш Уралдагы "Кучи", "Исмәгыйль" вә "Нугай" авыллары илә Юрматы олысында "Мукач" авылларында да яшиләр иде. Кучи вә Нугай авыллары әүвәлчә авылыбызның Көнчыгышында Игән елгасы буенда "Күчи Йорты" дип аталган җирдә иде, бездән ул тарафка киткәннәр, алар Уралга, Ирәндек тирәләренә күченә, безнекеләр исә үз урыннарында кала. Ләкин арадагы дуслыкны өзмиләр, дәвам итәләр. Акбиек җәйләүләренең Көнчыгыш тарафында "Бетерә" исемле бер елга бар. Тимәс авылына барганда, юл бу елга белән берничә тапкыр кисешә. Моннан 150 еллар элек берәүсе безнең авылдан Күчә авылына киткән ди, икенче берәү Күчәдән +ЗӘКИ ВӘЛИДИ ТУГАН безгә юл тоткан. Икесе дә кыз алырга йөриләр икән. Бу ике төркем, ике килен, юлда очрашкан ди. Бездән киткән килен озын юлда Бетерә елгасы аша хисапсыз кичүләрне кичә-кичә ана йортыннан ераклашкан саен алҗый икән, шуннан бу әйткән: бетерәбетерә дип сөйлисез, бетмәс бетерә булырмы? дип елый башлаган. Күчәдән килүче килен дә: "Бетерә" елгасы кичүләре бетмәсен иде вә хәзер барачак Игән елгасында аны ниләр көтә икәне турында җылый-җылый җырлый икән: "Бетерәләр бетереп йөрәгем янса, гаҗәп, ялкынын Игән елгасының сулары сүндерерме?" 14 яшемдә чагымга Ирәндектәге Күчи вә Нугай авылларына берничә тапкыр барганым булды, иске дусларым вә апаларымда кунак булган идем, шунда мин без белгән "Мурадым" (Идегәй мирза углы Нурадин)ны язып алдым вә үз риваятьләребезгә өстәп куйган идем. Минем беренче эзләнүләрем-тикшеренүләремнең берсе шушы дастанга кагылышлы. Ул 1911 елда нәшер ителгән беренче мәкаләмдер. Безнең җылкыларыбыз яз башында, борынгы заманнан бирле, күнегелгән гадәт буенча Акбиек җәйләүләренә үз башларына көтүчесез китә торган булганнар. Күчәләрнең дә язның эссе көннәрендә җылкыларын алып, Акбиеккә китү гадәтләре булганлыгы турында алар җырлаган җырларны күчереп бирделәр. Бу җырларда шулай сөйләнә: "Акбиек кеби бер тауны Тәңре безгә бүз тирмә (кәҗә тиресеннән чатыр)лар корып, җәйләмәк өчен бирде. Аның (ияр салынмаган бияләре), тайлары утарга, ягъни бияләрне савар өчен тышаулардан азат булып, араннарда уйнаклап чабып (җылкычыларга) "безне корык кулланмыйча гына тотыгыз" дип үзләре араталарга керә икән. Ягъни мондагы һава (язын) эссе заманнарда бик салкынча булганга тайлар араннарга үзләре кереп, бәйләнмәгән килеш рәхәт чигә торган булганнар. +Бу җәйләү бездән (Көнчыгышта) бәлки йөз чакрым чамасы ераклыкта булгандыр. Ата-бабаларыбыз бер-берсеннән ерак арадагы җәйләү вә кышлакларда яшәгәннәр дә еракларда барган сугышларда һәлак булганнар. Бәгъзеләренең каберләре билгеле. Кайсы мәрхүм турында: ул "Кубаньда үлде", диләр иде. Ул - Төньяк Кавказның Кубань елгасыдыр. Башка бер бабабыз Төмәнгә, Мансилгә китеп, Урал тавының Көнчыгышында Чубаркүл исемле күл тирәсендә калмыклар вә урыслар белән сугышта шәһид китүе турында сөйлиләр иде. Картлардан олы агам Вәли мулла вә уңгытлардан Гүссам ага борынгы дастаннарны күп белә иде. Бу дастаннар Алтын Урда дәверенә кагылышлы шигъри хикәяләр иде (Идегәй, Җирәнчә, Исауглы Әмәт в.б.). Борынгы бабаларыбыздан бу дастаннарны бик яхшы белгән берәү (кабере авылыбыздан өч чакрым ераклыкта урнашкан Карлы бүләк дигән югары җәйләүдә), Аллабирде искә алына, моңа "Аллабирде Нугай" вә каберенә дә "Аллабирде гүре", диләр. Бабаларыбыз арасында озын буйлылар бар иде, дип сөйлиләр иде, Аллабирденең каберен атам ачып карады, чыннан да, гүр иясенең озын буйлы икәнен күреп хәйран калды һәм кабердә кылыч калдыклары да табылды. Аллабирде белән чордаш Нугай бәге нәселеннән Борнак бәк исемле кеше турында хатирәләр бар, Нөгеш елгасы якасында Акбиеккә якын бер җәйләү шуңа (нугай Борнакка) нисбәт ителә. Башка нугай бәкләре Кубань-су ягына күчкәч, бу Борнак илә Аллабирде монда калганнар. Эстәрлетамак шәһәрендәге голамә "Нугай угыллары" бар иде. Алар Нугай мирзалары нәселеннән, имеш. Боларның аталарыннан берсе "Аллабирде" каберлегенә җирләнгән, имеш. Атабызның вә агаларыбызның остазлары шулар икән. Алар безгә кунак булып киләләр иде, дин голамәсе әгъзалары булсалар да, алар хәмергә битараф түгел иде. Көзән угылларыннан булган бишенче буынның берсе Иштуган (шуннан минем нәсел исемем) бездән бик еракта, Кәмәлек дигән урында урысларга каршы сугышта һәлак булган. Авылыбызның әтрафында "Урыс үлгән" вә "Урыс кырылган", "Урыслар тар-мар ителгән җир" кебек атамалы урыннар бар, җир сөргәндә, корал калдыклары да табыла иде. +Боларның бөтенесе дә ыругыбызның башыннан кичкәннәренә кагылышлы риваятьләрдән гыйбарәт булуы минем зиһни өлгерүемә тәэсир иткәндер. Болар күрсәтәдер ки, минем ата-бабаларым күрше авыллардагы башкортлар белән чагыштырганда, хәрәкәтчән, күчеп йөри торган, сугышчан кабилә булган, безнеңчә ХАТИРӘЛӘР "Төбәк" дип аталган анайортыбыз "Игән буе" өлкәсе булуы белән бергә Акбиек җәйләүләре вә Көнчыгыш Башкортстандагы Ирәндек тирәсе дә аларның йортлары саналган, хайваннар илә бу тирәләрдә күчмә тормышта яшәгәннәр; ханнар, бәкләр вә мирзалар җитәкчелегендә Көнбатыш Себердә Мансил, Тубылда, Иркарагай, Көнбатыш Башкортстанда Кәмәлек, Төньяк Кавказда Кубань елгасы арасында булган бөтен сәяси вакыйгаларга катнашканнар; урысларга каршы орышканнары кеби, алар калмыклар белән дә сугышканнар. Күршебездәге кечкенә Калмык авылы халкы аталарыбыз белән берлектә, мөселман булмаган (будда) калмыкларына каршы сугышканнар, шуның нәтиҗәсендә алар хәзерге җирләренә килеп утырганнар. Ләкин өндәрләр (җитәкчеләр) буларак искә алынган кешеләрдән Көчек (Күчүк) Солтанның вә Борнак би, Аллабирде вә Көзән бәкләрнең кем булганнары мәгълүм түгел. Бары тик үсә төшкәч, урысча өйрәнеп, 1912 елда Уфа "Җир чикләү комиссиясе" архивында эшли башлагач кына вә Көнбатыш Себер тарихына кагылышлы русча әдәбият вә "Башкорт шәҗәрәләрен" өйрәнә башлаганнан соң гына, "Күчүк Солтан"ның Көнбатыш Себер ханы мәшһүр Күчем ханның XVII гасырда яшәгән Аблай Солтанның углы "Күчүк Солтан", Борнак вә Аллабирде биләрнең дә XVI йөзьелда яшәгән Нугай биләре булганлыгын, аталарыбызның, Күчүк Солтанның әмерендәге сугышчылары буларак, бу ханзадәләр вә аның кардәше Абага вә Кансуар Солтаннар белән берлектә Көнбатыш Себердә, Әстерхан вә Кубань тарафларында урысларга каршы сугышканнарын, шул сугышларда ганимәткә алынган маллар хисабына яшәүләре, бу ханзадәләрнең җирләре төрле тарафларда булганлыгын белдем. Көчек Солтанның 1663 елда бер башкорт биенә биргән түркчә фәрманы сакланган, ул Башкортстанның Гыйлемнәр академиясе "Тарих материаллары"нда 1943 елда нәшер ителде. Борынгы бабаларыбызның бу ханзадәнең сугышта катнашуы турында Аскар авылында яшәүче Һидаят Суфи атлы затның кулындагы шәҗәрәдә язылган. Борнак белән Аллабирде биләрнең безгә якын Мукас авылында бүген дә исән яшәүче торыннары "Нугай Юрматы"ларның шәҗәрәләре дә 1960 елда Башкортстандагы Гыйльми академиясе тарафыннан матбугатта бастырылды. Күчүк Солтанның 1664 елда урыслар белән сугышларда янында 6400 нугай сугышчысы булганлыгы (Акты исторические IV, 331) аңа буйсынган башкортларның "Күчүк хан ничек итеп мөстәкыйль бер дәүләт корса, без дә шулай ук азатлыкны кулга төшерер өчен сугышачакбыз", дигәне (Дополнения к актам историческим) урыс чыганакларында язылган. Гыйсъяннарда җитәкчелек иткәннәрдән "Солтан Мурад", бу "Күчүк Солтан"ның углы булып, Кырымга вә Истанбулга китеп, Төрек Солтанын күргән. Дагыстандагы сугышларда урыслар тарафыннан әсир ителеп, үлем җәзасына тартылган. "Солтан Гәрәй" дигәннәре "Күчүк Солтанның углы булып, урыслардан качып яткан заманнарда "Карасакал" вә "Шуна" кушаматларын йөрткән. Авылыбызга исем биргән бөек атабыз "Көзән Карт"ның кай заманнарда яшәгәнлеге билгеле түгел. Бары тик авылыбыз янындагы бер тау гына аның исемен йөртә. Бу Көзәннең торыннарыннан Айдак илә Чуракның Юрматы ыругы Тәлтим 42 би арасында, ягъни алар белән берлектә 1577 елда Эстәрле елгасы башында үзләренең җирләрен Сәет (Каргалы) татарларына сатканлыкларын белдергән антлашма кәгазенең түркчә вә урысча нөсхәләрнең фоторәсемнәре 1956 елда Башкортстанның Гыйлемнәр академиясе тарафыннан "Башкортстан тарихына кагылышлы материаллар" тезмәсендә түркчә дә, урысча да басылып чыкты. Җир вә нәсел шәҗәрәсенә кагылышлы хәбәрләр башка бер документлар арасында да бар иде. Агаларыбызга җитәкчелек кылган солтаннарыбызның исемнәре "Солтан Морад", "Бәхти Гәрәй", "Солтан Гәрәй" соңгы вакытларга чаклы безнең якта балаларга бик тә таныш һәм кадерле исемнәр була килде. +Ыругыбызның асылы Соклы-кай һәм тагын безгә якын Сәнәкле-кәй, Йөрәктаукай, Таулы-кай төркемнәре кеби Кай яки Кайлы ыруының бер тармагыдыр. Бу ыругның хәзерге җирләребезгә килгәнче үк Көнчыгыш Уралның Ирәндек тирәләрендә Гаиләмнең мәдәни багланышлары ХАТИРӘЛӘР калып, гарәпчә өйрәнүен дәвам итә. Олы агам Вәли янына һәр елны Гомәр Акай исемле бер дагыстанлының килгәне вә агамның угылларына (шул чираттан, Вәли муллага) гарәпчә вә фарсыча дәресләр биргәне мәгълүм. +1860 елга чаклы башкорт гаскәрендә, урыс хәрби бүлекләрендә хезмәт иткән вә хәрби мәктәпләрдә урысча белем алган башкортлар арасында урыс мәдәниятенә тартылыш күренми. Йосыф майор шикелле субайлар хезмәт тышында авылга кайткач, хәрби киемнәрен салып ташлыйлар, урыс музыкасы вә җырлары белән кызыксынмыйлар, үз итмиләр, бию һәм урысча уеннарга катнашмыйлар иде. Кармыш угылларының өйләрендә Көнбатыш вә урыс мәдәниятенә кагылышлы һичнәрсә юк. Өй вә каралты-кураларын бары тик Сыр-Дәрья буйларындагы кебек, Төркестан ысулы белән җиһазлыйлар иде. Совет дәверендә бастырган әсәрләрендә бәгъзе башкорт тарихчылары түркләргә урысның уңай йогынты ясавы турында шапырыналар. Бу бары тик урыс басымы астындагы күренеш кенә. Дөрес, һичшиксез, урыс заман техникасында өстен, ә мәгънәви мәдәният һәм рухи культура ноктасыннан караганда, башка мөселманнар кеби, башкортларның өстенлеге дә гомуми вә катгый бер дөреслектер. Арабызда сатучы яки тимерче-фәлән булып эшләүче урыслар телебезне бик тиз өйрәнеп алалар иде яки аларның балалары исламият йогынтысында яши башлый һәм урыслар тарафыннан тыелган булуга карамастан, Исламны кабул итәләр иде. Урыслар башкортларның тормышын оригиналь рәвештә кабул итүе турында язучылар да бар иде. ХIХ йөзьел уртасында Орынбур гаскәренең башлыгы, поляк чыгышлы генерал Циолковский да Макар авылында Йосыф майор йортында кунак булган чакта башкорт тормышының оригинальлеге, башкорт музыкасын бик ошатуы турында сөйли һәм башкортларга үз йолаларын сакларга куша. Бер заманнар Төркиядә яшәүче төрек зыялылары да Көнбатыш культурасына табына иде. Төрек зыялыларының берсе Фатих Солтан Мәхмәт Ауропа, аеруча Италия Ренессансына гашыйк булган, имеш. Ләкин бу хакыйкатькә туры килми. Фатих Ислам мәдәниятенең бер асыл вәкиле буларак, Ауропадагыларга өстән карый һәм үз мәдәниятенә гашыйк кеше буларак, аның белән горурланган. XVIII-ХIХ йөзләрдә урыс культурасының мохите белән теләр-теләмәс элемтәгә кергән башкорт укымышлылары шул ук хәлдә иде, чыгышлары белән Урта Азияле буларак, үз культураларын саклыйлар һәм моның белән горурланалар иде. +Бохара-Хива муллалары +Гаиләбез муллалар белән бик күп кайнаша иде. Эстәрлетамактан Нугай нәселле Шәрәфетдин белән Кәмал, Сәйран авылыннан Әпсәләм вә аның углы Бикбулат мулла, Юмагуҗа авылыннан Солтан Гәрәй, Коншак авылыннан Галләм, Эстәрлебаштан Нигъмәтулла белән Зәйнулла, көньяк Урал Муллакай авылыннан Сәет углы Габдулла, Колбактыдан Ханнан вә Троицкидан мәшһүр Зәйнулла Ишан исемлекнең иң башында торалар. Болар - гарәпчә, фарсыча яхшы белүчеләр, диндә галим кешеләр, мәдрәсә тотучылар, китап укучылар, Бохараның Накшбәнди тарикате (җәмгыяте) әгъзалары. Вәли мулла да, атам да надан муллалар белән аралашмаска тырыша иде. Бу шәехләрнең иң галиме Троицкида яшәүче Зәйнулла белән Муллакай Габдулла иде. Бохарада белем алган Габдулла дин гыйлемендә зур абруй казанган, гарәпчә-фарсыча шигырь иҗат итүче олуг остаз иде. Ул - суфыйчылыкта Һиндстандагы Мөҗәддид-и Халиди оешмасының Накышбәнди тарикате әгъзасы. Бу шәхесләрнең мәдрәсәләре дә, мәсәлән, Казан тарафындагы Кышкар вә Түнтәр муллалары вә башкорт илендәге "Ишаннар" исемендәге мәдрәсәләр кебек, Бохара, Хорезм ысуллы мәдрәсәләре. Бу шәхесләр кадимчеләр (фанатик) түгел, алар сәясәт өлкәсеннән дә хәбәрдар, зиһенле адәмнәр иде. +Гариф Сәйрани белән Хызыр мулла +Безнең гаиләгә иң нык йогынты ясаган кешеләр Эстәрлетамакта яшәүче Нугай нәселле муллалар булды. Алар үзләрен Кырымнан күчеп килгән Нугай Уйбакты мирза нәселеннән дип саный. Казанлы Курсави, Мәрҗани, Көнбатыш Себерле Чардаклы Хәким кебек галимнәр Бохара белән һәрвакыт элемтәдә тора иде. +ЗӘКИ ВӘЛИДИ ТУГАН Сәясәттә үз карашлары да бар иде. Агам Вәли мулла белән атам да - шуларның мәдрәсәсендә белем алган кешеләр. Болар арасыннан кайбер фикер ияләре дә чыккан, алар математика, тарих фәннәренә җентекле игътибар биргән. Нугаевлар нәселе мәдрәсәләрендә укып чыккан шәхесләребездән күршебездәге Сәйран авылы кешесе, исеме телгә алынган Бикбулат мулланың ир кардәше Гариф Сәйранидыр. Бу зат Корыч авылыннан Катай угылларыннан Низаметдин илә берлектә Нугаевлар мәдрәсәсендә укыган чакта Казанлы Мәрҗанинең исламият турындагы яңа фикерләреннән канатланып, ул заманга күрә, "модерн" төшенчәсен йөрткән "әлТарикат әл-мутхла" исемендәге әсәреннән илһам алып, математика вә фәлсәфә белән кызыксына башлый вә бу юлда белемен арттыру максаты белән, узган йөзьелның беренче яртысында Бохарага китә. Әмма бу фәннәрнең артта калганлыгын күреп, аның кәефе кырыла. Минем атама Сәйрани бүләк итеп җибәргән китапның исеме "Гакаид нәсәфи" дип атала, китап эчендә гарәпчә язган хаты да була, бу хатта ул Бохарада фәннәрнең ничек укытылуы турында хәбәр итә. Атам бу хатны татарларның бөек галиме Ризаэтдин Фәхретдингә вә тарихчы Морад Рәмзигә җибәреп, бастырып чыгарды. Гариф шул ук мәгънәдә Бохара мәдрәсәсендәге хәлләрне аңлата: башларына сарылган чалмалары таулар кебек биек, нәфесләре диңгез кебек киң, ләкин наданнар вә нәҗесләр, дип яза ул. Аның бүтән бер гарәпчә хаты Казан тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗанинең әсәрендә басылып чыкты. Бу зат (Гариф Сәйрани) кайнар холыклы дусты Низаметдин белән берлектә фәнни эзләнүләрен дәвам итү максатында тагын Бохарадан Һератка вә Кабулга, аннан Иран юлы белән Багдадка китә, ләкин икесенең дә хыяллары җимерелә, һәр икесе дә 1856 елда хәерчелектә кала һәм сәер шартларда икесе дә вафат була, ихтимал, үзләрен үзләре үтергәндер, дигән фараз яши. Тормышта чын гыйлем эзләгән, иҗтимагый тормышта инкыйлаб (үзгәреш) эстәгән бу ике затның маҗаралар тулы авыр гомере һәм, ниһаять, Бохара, Һерат, Рәй, Багдад кеби дин мәркәзләрендә фикер хәятенең гаять түбәнлегенә шаһит булулары нәтиҗәсендә, хыял-теләкләренең җимерелүе алар өчен олы фаҗига булгандыр, ихтимал. +Авылыбыздан дүрт чакрым ераклыкта Бүҗә авылыннан Хызыр исемле бер имам һәндәсә (геометрия) фәнен бик яхшы белә иде. Атам да аннан һәндәсә буенча белем алган. Бу зат Сәмәркандта Тимерланның торыны атаклы математик Олугбәкнең "Руб-и муҗаеб (астрономикал квадрат)ы" белән чагыштырып, мәчетләрнең кыйбла тарафын тәгаен билгели иде. Ләкин бу замандаш Төркиядә вә Русиядәге математика белән чагыштырганда, якынча гына, уртача гына белем була килде. Бу имам тирәягыбыздагы тауларның Үлкән вә Алатауларның биеклеген гап-гади кораллар белән генә хисаплап чыгарган. Хызыр мулла гомеренең соңгы көннәрендә Баҗык исемле авылда имам булып торды, минем урысча өйрәнүмне бик хуплый иде һәм ул минем мөһәндис (инженер) булып китүемне бик тели иде. Аның әҗәленнән соң, мин дә кайбер яңа төзелә торган мәчетләрнең кыйбласын аның ысулы белән билгели идем. +Мин үскән вакытларда Көньяк Урал башкортларына Хива бик көчле йогынты ясый иде. Мәсәлән, туйларда "Хива чапаны" дип аталган кием бүләк итү гадәттә иде. Бездәге кыш көне кия торган, комач белән тышланмаган, сары күннән тегелгән туннар тач Хива-Хорезм рәвешендә, сакал-мыек шәкеле дә Хива-Хорезмдагыларныкы кебек иде. 1929 елда кышын Хорезмда булганымда шуларны күреп шаккаткан идем. Сүзнең кыскасы: атамны камап алган мохит төгәл мәгънәсендә Бохара белән Хорезм мәдәнияте тәэсирендә иде. Халык ярымкүчмә тормыштан бары тик ХIХ йөзьелда гына аерылган, дөресе, аерылып та бетмәгән иде. Бу мохитнең күзгә ташланып торган мәркәзе бездән җиде чакрым арадагы Көньяк Сәйран авылы, янә шундый ук ераклыктагы Төньяк-Көнчыгыш тарафында булган Макар авылы иде. Ягъни Гариф Сәйрани белән Йосыф майорның авыллары иде. Урыслар империалистик максатлар белән Чин (Кытай), Тибет арасындагы киң мәйданнардагы авылларга барып җитә алганнар. Урал тарафларындагы авылларга бөтенләй игътибар итмәгәннәр. Орынбурда корылган География Җәмгыяте Көньяк Башкортстанның культура учакларыннан бары тик Зыянчураны гына өйрәнде һәм кайбер материалларын ХАТИРӘЛӘР бастырып чыгарса да, ул мәгълүмат безнең тарафларга килеп ирешмәде. Башкортстан вә Татарстанда Сәйран, Шәлче, Япанчы, Сарт Хәсән кеби бәгъзе мәшһүр шәхесләребезне җитештергән яки тарихи байлыклары булган Көнбатыш Төркестанда да Сәйран, Шәлче вә Яфәнес кеби тарихта атаклы мәдәният мәркәзләреннән купкан (күчеп киткән) инсаннарның мәмләкәтебезгә килеп урнашканнарын күрсәтәдер. +Казан мәктәбенең тәэсирләре +Авылыбызның төн ягында 15 чакрым ераклыкта урнашкан Үтәк исемле бер авыл бар. Ул авылда башкортлар белән типтәрләр аралаш яши. Авылның имамы Сатлык Кафи иде. Атам шул Кафиның кызы Өммелхәяткә өйләнгән. Өммелхәят минем анам булыр. Атам Өммелхәяткә өйләнеп алгач, күнегелгән мохиттән бераз аермалы башка бер мохиткә кереп китте. Бохара, Хива белән арасын өзеп, Казан белән элемтәгә кереп, башка бер даирәгә якынайды. Үтәк авылыннан борынгыдан бирле абруйлы дини адәмнәр чыккан. Болар арасында 1826 елда вафат булган Кучкар Әмирханы - исеме мәшһүр галим зат. Дагыстанда, Истанбулда, Мисыр вә Һиҗазда белем алган, үзе вә Әхмәтҗан исемле углы (дин гыйлеме өлкәсендәге абруйлы шәхес, ул - Ислам дине фәнендә бәгъзе яңа карашларны алга сөргән зат). Хаҗдан кайтып килгәндә, Казанда тукталып, бер мәчеттә имам булып шунда кала. Анам тарафыннан туганыбыз тиешле кеше Үтәк авылында мәдрәсә тотучы Үтәгул Габделҗәлил хәзрәт 1859 елда вафат иткән. Хивада Яңа Үргәнеч шәһәрендә белем алган анамның атасы - Сатлык Кафи (үлеме - 1900) Бохарада, Хивада булган вә һәр икесе дә - фарсычаны яхшы өйрәнгән кешеләр. Авылыбызда анамның тәэсире аркасында фарсы мәдәниятенең тәэсире киң җәелгән иде. Мин гарәпчәмне атамнан өйрәндем, анам исә фарсычаны өйрәтте. Казан тарафларында имам булып урнашкан Әмирхан вә аның углы Әхмәтҗан Үтәк авылындагы туганнарын укытыр өчен, Казанга чакыра. Шулай итеп, авылыбызда Казан тарафдарлары күбәеп, Бохара, Хива тарафдарлары азаеп кала, ике мәдәният арасында көндәшлек барлыкка килә. Казан тарафдарлары Үтәк авылыннан чыкмыштыр. Бу хәрәкәтнең башында Сатлык Хәбиб Нәҗҗар иде. Ул мине 11 яшьтә чагымда үз мәдрәсәсенә укырга алган агам булыр. Казанда галим булып өлгергән Мәрҗани, безнең тарафларда аны "Шиһап Хәзрәт" дип йөртәләр, ул Ислам гакыйдәләренә (догмаларына) кагылышлы мәсьәләләрдә кыю фикерләве бик хупланып каршы алынган булса да, тарихка кагылышлы әсәрләре казакъ, башкортлар хакында бу кавемнәрне кимсетебрәк язган гыйбарәләре сәбәпле, һич хөрмәт ителми иде. Шул җәһәттән Хәбиб Нәҗҗарга "Шиһап мулланың ялчысы" буларак карыйлар иде. Мәрҗани гарәп сәяхәтчесе ибн Фадланның шамани "төс" дип аталган пот (фетиш)ларга кагылышлы сүзенә ялгыш аңлатма бирә вә башкортларда ир җенесе (фаллос) культы булганына кагылышлы язмалар бастырганлыктан, гарәпчә бик яхшы белгән Муллакай Габдулла хәзрәт атамның күз алдында Мәрҗанинең "Мостафад әл-Әхбар" исемле әсәрен утка атып яндырган. Мин өлгергән вакытта бу өч кешедән аеры тагын бер башка кемсәләр дә бар иде. Шуларның берсе - Муллагол Диванадыр. +Төрекчәдән Рабит БАТУЛЛА тәрҗемә итте. +(Дәвамы алдагы саннарда) САМАРА ТАТАРЛАРЫ ҺӘМ +ЗАМАНА ФОЛЬКЛОРЫ +Борынгы курган клеге 70 метрлы курган бар н Чыңгыз хан үзенең гаскәр +Оренбург тарафыннан. Ш н. Аны шунда җирләп, биек ылы чигендә. +Әхмәдиев +1957 елгы, П Морат бабкай чишмәсе Кемнең җен күргәне бар? вакыт. Ахшам укыдым. Караңг е арасыннан ике ялтыр күзле ка , "Лә хәүлә вә лә куәтә"не укы ннан кызымны чакырдым. "Ин кып, икәүләп пычак белән стен хстволка мылтыктан аттырдык, +Моратхано +1936 елгы, Похв +Хат +Фольклорда эп ар. Башкаларга карамасын, дип балдак кадакта на да кояш булма, ың бит азакка. +Зарипова Фәи +1957 елгы, Похв +Йорт анасы Нугай авылы атамасының килеп чыгышы +Тарихи-топон +урман булган элек. Нагайка - кыска камчы. Бай шеләрдән урман кистергән. Шуннан бу авыл атама +е шулай. Әле тагын болай дип тә сөйлиләр: татар ларны "нугай" дип йөрткәннәр. Шуннан монда +и башлаганнар. Татарны үзбәкләрнең нугай ди +Алтынбаев Габделкави Габ +1940 елгы, Похвистнево ра +Кодагый, хәзер таң ата н да бер хатын, кайтышлый кодагыена кагылган. бик кыстыйсы килми икән хуҗабикәнең. та, кодагый, хәзер таң ата, - дип, кунагын көттерә и +й, атар, атканчы бер ипине тартыр, - ди икән карын +Кемне сөйсә дә барыбер ве (ире. - Л.М.) белән яхшы тормаган. Киңәш сорарга . Ирем сөйми башлады. Гел талаша. Балаларны яти икән. ер дога язып бирермен. Ачма, укыма. Ирең тала азеңне ал да тышка чыгып тор. Бераздан кер, - ди тоттырган. киткән хатын муллага рәхмәт укып, сәдакасын бире эшләгән. Яхшы тора башлаган болар. Өйдә татул моның серен беләсе килгән. Теге хатын үзенең мулл +турында сөйләп биргән. Укыйк әле, ни язган икә аннар. +Аны сөйсәни миңа, +Моны сөйсәни миңа, +Биш тиен акчасын биргәч, +Кемне сөйсәни миңа, - ан ди мулла биргән кәгазьдә. +Вакказова Хатимә Шә +1941 елгы, Похвистнево районы Кра +"Кач-кач" Юктан бар итүче Аллаһ рмышны Аллаһы юктан бар ит игез җәннәтне, Җир йөзен бүлә рлыкаучы, яманлыктан саклауч ны үтик, тар гүрләргә ятканч олуг әҗер, гөнаһлардан сакланы итәр безгә, гамәл кылсак макт +эшебез үлчәү мизаннарында, асар яман эш кылынганда. әвия насыйп итмә һичкемгә. ткән чакта, зинһар, тайдыра к мартны, хәер-сәдака бирик. их әйтик, өскә бурычлар җыйм әүбә итсәк, кабуллыкка ирешер, ар мөселман хисаплашыр, күре +Морзаханова +1947 елгы, По +Акыллы хатын Бавырсагың таралмасын! тыла. Никахтан соң туйгача кия ыла, кияү коймагы пешерелә. Туй рәләр. Килен төп йортка төшкәнч вырсакны кыз ягындагы туганна ы. Аны пешерүнең үз тәртибе, ка йганнан соң, ике сәгать үткәч, ба ый. Бавырсак тулысынча таркал тә. "Бавырсагы таралган", - дил Каз өмәсендә бәлеш урлау лар җыелыштык. Бәлеш салынга яңа такмак өйрәнгән: се. Аңа каршы икенчесе әйтә: төш. ыга. к. гәннәр. Бәлеш турында әйтешәл чып тыңлап торабыз. Урланган б зны, диләр инде, йә җырлаталар. +Әмирова А +1956 елгы, Похвистнево +Иске Ярмәктә Юкәле тау +Шәхесләребез ЮКСЫНУ ә-истәлек моннан ун елга якын элек, Бөтендөнья комитеты рәисе Ринат Закировның юбилее уңа е газета кысаларында кыскартылып басылып та өчен газиз басма!) җитәкчелеге Шамил Закиров сорагач, әлеге язма искә төште. Бәй, мин бит анда да да беркадәр язып үткән идем бит. Архивымнан +ктым. Әйе, чыннан да шулай. Бернинди төзәтм лган, шул килеш журнал укучыларына тәкъдим +Казанның иң бай егетләре учагы булып "Шәрекъ клубы" эшләп алган. Анда Тукай заманы зыялылары җыелган, спектакльләр куелган, китапханәләр эшләгән, "Сәйяр" труппасы җыйналган... Кыскасы, клуб ул чорда яңа яралып килүче милли сәнгатьнең үзенә күрә бер бишеге булган. Бүгенге Камал театрын һәм Милли мәдәни үзәкне "Шәрекъ клубы"ның дәвамчылары санап, аналогия үткәреп буламы? Була кебек. Чөнки тарихи максат шул ук: халыкны милләт буларак саклап калу, рухи үсешен тәэмин итәргә тырышу. Масштаблар гына бүтән, тәрбия ысуллары гына үзгәрәк. Әйтик, "Шәрекъ клубы"на илле-алтмыш кеше йөрсә, Закировлар идарә иткән биналарда, көн саен яки көнаралаш дигәндәй, уртача бишәр йөз кеше тамаша кыла. Кемнәр йөри соң бу залларга? Монда бит мал бүлмиләр! Асылда, Үткән белән Киләчәкне өзеклексез әхлакый тоташтыру зарурлыгын аңлаганнар йөри бу залларга. Рухыбыз сау булсын өчен, телебез бетмәсен өчен, көй-моңнарыбыз саклансын өчен. Шундый мәркәзи биналарны (бу сиңа ярым криминаль казино-мазино йортлары түгел!) үз кулларында тоткан, хуҗа була белгән егетләрне ничек итеп иң-иң байлар дип атамыйсың! +Закировлар - тумышлары белән Чистай ягы кешеләре. (Чистай ягы Гаяз Исхакый, Әмирхановлар ягы инде ул.) Төгәлрәк әйткәндә, Нарат-Елга авылында ишле гаиләдә туып-үскән егетләр. Мәктәпне тәмамлагач, Казанның химия-технология институтына юл тотканнар, кергәннәр, укыганнар (бу очракта шуны да искәртеп үтәсем килә: беренчедән, башлы булган егетләр! Татар мәктәбен бетергәннәргә техник вузларга керү бик авыр иде; сәләтле күпме татар егет-кызлары рус теленнән сочинение аркасында киселеп калдылар! Икенчедән, техник белем алсалар да, милли мәсьәләләрне нечкә аңлауда, аларны чишү өчен тырышуда, гуманитар белем алган байтак мөтәтатарлардан Закировлар күп башка өстеннәр!). Институтны бетергәч, табигый, һәр кешенең индивидуаль, үзгә хезмәт юлы башлана. Тәртип-холыклар белән бер-берсеннән шактый аерылсалар да, Шамил белән Ринатның тормыш елъязмаларында охшаш яклар да байтак, һәр икесе дә вуз бетергәннән соң да укуларын дәвам итәләр. Шамил Ленинградта аспирантура (техник өлкәдә түгел, культура институтында!) тәмамлый, Ринат - күптән инде фәннәр кандидаты. Икесе дә комсомол-партия мәктәбен үтәләр, ягъни район һәм өлкә комитетларында эшлиләр. Икесе дә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре... һәм, ниһаять, алда әйтелгәнчә, икесе дә директорлар. +Бертуган Закировларны мин кырык еллап беләм. Өлкәне Шамил белән, табигый, алданрак таныш. Ныклабрак танышу 1968 елны булды. Шамил - КХТИ студенты, активист, сәхнәпәрвәр. Институтның актлар залында татарның яшь әдәбият-сәнгать вәкилләре белән очрашу оештырды ул. Без дүртәү чыгыш ясадык: җырчы Илһам Шакиров, композитор Ренат Еникеев, язучы Роберт (ул вакытта әле Рабит түгел) Батулла, яшь шагыйрь сыйфатында - мин. Ул кичә мәңге онытылмаслык тамаша булды. Халык залга, коридорларга сыймады. Милициягә дә эш табылган ул кичне, урамда калган яшьләр ишекләрне каерып, тәрәзәләрне ватып залга үтмәкче булган. Торгынлык чорының башлангыч еллары булса да, сәяси "җепшеклек" кайтавазы көчле булган әле ул вакытта. Шамил инициативасы белән оешкан бу кичә төрле вариантларда Казанның байтак вузларында шаулап узды. (Ул еллар турында олуг әдибебез Рабит Батулла тәфсилләп язып чыгарга да ниятли дип беләм. Батулла ул чорда "Ядкарь" иҗади яшьләр хәрәкәтен җитәкләде.) Оештыру сәләте студент елларында ук булган инде Шамилнең. Закировларга бер нәрсә хас: әгәр үзләре инанган максат өчен кирәк булса (беренче чиратта, милли мәнфәгать), алар вазифаи кысаларга гына сыя торган затлар түгел. Бер карасаң, студент-химикка ул кичәне оештыру мәҗбүри ихтыяҗ түгел бит. Ә бит оештырган! Димәк, аның бу гамәле күңел таләбе, җан таләбе булган. Мондый мантыйк белән фикер йөртсәң, Шамил әфәнденең гомере буе кылган бар хезмәтләре күңел таләбе белән башкарылды шикелле. Эшне җаны-тәне белән бирелеп үтәү - бу аның тормыш кодексы, кредосы. Чирек гасырга якын театрда директор булып торганда, бихисап эшләрнең байтагын, бәлки әле яртылабындыр, эшләмәскә дә булыр иде. Беркем дә бәйләнмәс иде. Дөньяда инструкция-устав буенча төп-төгәл үз вазифасын гына башкарып, тыныч кына бәргәләнмичә яшәп, карьера яулаган җитәкчеләр буа буарлык. Соңгы дистә еллар эчендә Шамил Зиннурович инициативасы һәм турыдан-туры катнашы булган театрдагы зур башлангычларның кайберләрен + генә санап үтим: өлкән яшьтәге ветеран артистларның "Инсаният" труппасын төзү, яшьләр өчен "Балачак" студиясе оештыру, "Яңа татар пьесасы" конкурсын үткәрү, театр һәм артистлар турында китап-альбомнар бастыру, шактый озак еллар өзеклектән соң ерак өлкәләргә һәм чит илләргә янәдән гастрольләргә чыга башлау. Театр эчендәге иге-чиге, очы-кырые булмаган хуҗалык һәм ремонт эшләре... Ярый, бу гамәлләр театр эшчәнлегенә, директор вазифасына карый, диик. Ә менә соңгы елларда Кызыл Байракта (Югары Ослан районы) гөрләп уза торган "Сәйдәшне искә алу" тантанасын, Яуширмәдә (Чистай районы) үткәрелүче "Исхакый укулары"н, театр мәйданында "Туган тел" бәйрәмнәрен оештыруга алынуын ничек аңлатасың? Кушып эшләтә торган гамәлләр түгел болар. Сәйдәшкә багышланган бәйрәмне Сабантуй шикелле үк зарыгып, сагынып көтеп алалар хәзер. Бу бәйрәм елдан-ел масштаблы төс ала. Безнең күз алдында республикакүләм яңа бәйрәм туды. Әлбәттә, әлеге чараларда Мәдәният министрлыгы, театр, иҗади оешмалар, җәмәгатьчелек тә актив катнаша. Әмма, ни генә дисәк тә, бу очрашу-тантаналарны Шамил Закировсыз күз алдына китерү кыен. Күп нәрсә аның фидакярлегеннән, тынгысыз тырышлыгыннан тора. "Байлык тынгы бирми ул!" дигәннәре әллә дөрес микән? Әллә рухи байлык иясенә дә карый микән бу тәгъбир? +Шамил Закиров. Кемнәрдер аны "изге җандыр ул", диләр. (Төрле телләрдә йөзәр ләгән Коръән тупланмасын булдыру да нәрсәдер аңлата шикелле.) Мин үзем, мәсәлән, аның байтак язучыларга ярдәм кулы сузганын беләм. Ул шулай ук халкыбызның төп журналы булган "Казан утлары"ның да якын дусты, аны таратуда булышып тора. Шамил Закиров һәм Марсель Сәлимҗанов Кайчак уйлап та куям: бу кешенең дошманнары, һич югы, күралмаучылары бар микән? Бардыр. Озак еллар җитәкче булган кешене өнәмәүчеләр булырга тиеш. Шулай да андыйларның дәлилләре аздыр. Үлчәү тәлинкәсенең яхшырак ягы дигәне шапылдап аска тартадыр... Мәшһүр артист Ринат Таҗетдинов әле быел гына узган үзенең юбилей кичәсендә болай дигән иде: "Шамил Зиннурович исән-имин эшләгән чакта җирләнергә насыйп булсын иде!" Артистларча, бераз эффектны да онытмыйча әйтелгән булса да, бик тә гыйбрәтле, моңсу сүзләр! +Шамилне кайчак арыган, алҗыган кыяфәттә дә күрергә туры килә. Кеше тимер түгел, көне-төне чабып, янып эшләгәч, арырсың да... Алсу йөзле, тук кыяфәтле, вәкарь белән генә сөйләшүче, кәнәфиендә канәгать оеп утырган Шамил Зиннур улын күрергә насыйп булмады инде. Һәм булмас та. Ул шулай - Үзе булып яратылган. +Шамилнең туганы Ринат турында берничә сүз. Хәер, бу шәхес турында берничә сүз белән генә булмый: ул башкарган эшләр аерым тикшерүләргә, аерым хезмәтләргә лаек. Ринат Зиннурович белән дә күптәннән таныш. 90 нчы еллардагы милли күтәрелеш елларында бигрәк тә еш очраша идек. Аңарчы да, партия өлкә комитетында иҗат оешмалары белән кураторлык иткән елларында да шактый күрешелде, кайбер уртак эшләр дә башкарылды. Хәзер дә аралар өзелмәде. Әмма һәрберебез өчен Вакыт дигән нәрсә цейтнотның синонимына әверелеп бара хәзер... +Ринат Зиннурович - конкрет, стратегик эшләр кешесе. Ахыр максатлар абыйсыныкы кебек булса да, максатка бару, аңа ирешү юллары шактый ук аерыла да. Шамилнең гомерлек хезмәте эмоциональ иҗат кешеләре - артистлар, язучылар, композиторлар белән үтсә, Ринат тормышының байтак өлеше рәсми кешеләр - төрле рангтагы җитәкчеләр, чиновниклар даирәсе белән бәйле. Бу хәл, әлбәттә, аның эш стилендә дә чагылыш таба. Ул бүгенге җәмгыятьтәге үсеш динамикасының нечкәлекләрен яхшы белә, киләчәкне конкретрак күзаллап яши. Кыскасы, заманының гыйлемле зирәк улы, актив хадиме. Үз вакытында байтак еллар комсомол-партия структураларында эшләү, чарлану, шул чор идарә итү мәктәбен үтү аңа файдага киткән дип уйлыйм. Нинди генә шигарьләр астында яшәмик, дөньяда яшәү рәвеше кисәк кенә үзгәрә алмый, асылы аның, нигездә, шул ук кала. +Ринат Закиров - хәзерге татар дөньясында иң билгеле шәхесләрнең берсе. Аның хезмәти вазифасы белән дә бәйле бу хәл. Ул - Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты рәисе. Мөгаен, бөтен дөньяга сибелгән татарларның яшәешен иң яхшы белгән кешедер ул бүген. Татар дөньясы - бик катлаулы, четерекле, күп катламлы дөнья. Аны бербөтен милләт итеп сакларга тырышу - ифрат авыр миссия. Миңа калса, милләтне берләштерү процессы әлегә уңышлы бара. Бу тарихи хәрәкәттә, һичшиксез, Р.Закировның роле зур. Ринат Зиннурович Конгресс җитәкчесе буларак та, халык депутаты буларак та абруйлы шәхес. Бер генә мисал: моннан өч ел элек Казанга Россия Президенты Владимир Путин килгән иде. Ул республика җитәкчелеге һәм татар җәмәгатьчелеге белән Казан Кремлендә очрашты. Бик югары дәрәҗәдәге очрашу. Анда күрше республика президентлары да бар иде. Татар халкының рухи үсешендәге борчыган мәсьәләләрне күтәреп, Ринат Закиров кыю чыгыш ясады. Нотык, аңлавымча, Республика исеменнән, татар халкы исеменнән иде. Кайчак зур җитәкчеләргә күтәрергә кыен мәсьәләләрне җәмәгатьчелек вәкилләре әйтсә, кулайрак була... +Нинди генә дәрәҗәле постлар булмасын, беркөн алар бетә: рәислекләр дә, депутатлыклар да... Тормышның аяусыз, гадел кануны. Сайланып куелу белән бәйле вазифалардан тыш, кешенең, әгәр ул шәхес булса, күңел куеп, җегәр салып тудырган хезмәт-ядкарьләре дә калырга тиештер. Бу уңайдан Ринат Закировның әлегәчә алыштыргысыз директор буларак, "Казан" милли мәдәният үзәгенең эшчәнлеге турында да әйтеп китү дөрес булыр. Үткән гасырның 80 нче еллар уртасында шәһәр үзәгенең Казансу буенда корылган бу бина, шул заман хакимнәре уенча, Ленин тәгълиматларын пропагандалау үзәкләренең берсе булырга тиеш иде. Дөнья куласа, заманалар үзгәреп, коммунистик идеяләр тарату урынына бу мәһабәт бина Милли үзәккә, милли мәдәният, милли идеяләр үзәгенә әверелде. Моннан ике ел элек "Казан" милли мәдәният үзәгенең унбиш еллык юбилее да уздырылды. Шул вакытта фәнни-гамәли конференция дә узды. Конференциянең исеме үк күп нәрсә аңлата: "Милли мәдәният үсешендә һәм иҗтимагый аң формалаштыруда "Казан" милли мәдәният үзәгенең роле". Төп фикер шул булды: ифрат зур! Күпләребез үзәкне иң әүвәл концертлар, төрле кичәләр, күргәзмәләр, конференцияләр, симпозиумнар үткәрү урыны дип белә. Ул шулай да. Әмма Үзәкнең төп байлыгы - аның Милли мәдәният музее икәнен күпләр белеп җиткермәскә дә мөмкин. Берничә сан китереп узыйк: музей тупланмаларында археология, этнография, нумизматика, картография һәм театр, музыка, рәсем, декоратив-гамәли сәнгать төрләренә караган утыз алты меңгә якын экспонат бар! Шуларның унике мең чамасы төрле тарихи документлар һәм сирәк очрый торган китаплар. Кыска гына вакыт эчендә никадәр байлык тупланган! +Үзәкнең шәһәр филармония составына кергән сәнгать коллективлары аерым игътибарга лаек. Алар - "Казан нуры" халык уен кораллары һәм "La Primavera" камера оркестрлары, "Казан" бию ансамбле. Бу коллективларны дөньяның күп илләрендә яхшы беләләр. "Lа Primavera" турында күп язылды, ә "Казан" бию ансамбле турында аерым әйтәсе килә: Татарстанның җыр һәм бию ансамбленә көндәш коллектив ул. Җитәкчесе Чулпан Закирова (Р.Закиров һәм актриса Р.Мотыйгуллиналарның кызы) куйган биюләр тамашачы күңеленә бик хуш килә. Мескенлек юк аларда! Биючеләрнең нәфис пластик хәрәкәтләре матур эстетик тойгылар, горурлык хисләре уята. Сәхнәдә түбәтәй киеп, кәҗә бәтиләре кебек сикергәләп йөрү заманнары узды. Чулпан куйган биюләрне күргәч, "Браво! Афәрин!" дип оран саласы килә. +Ринат Закиров җитәкләгән Үзәк үзе бер мәдәни дәүләт ул. Коллективта эшләүчеләрнең саны гына да ике йөз утыздан артык, ә кылган зур гамәлләр саны - меңләгән! +...Бертуган Закировларның эшчәнлеге сокландыра да, уйландыра да. Бер максатны кыйбла итеп алып эш иткән бертуганнар элек тә булган. Әйтик, Рәмиевләр, Шәрәфләр... Хәзер дә булырга тиеш, һәм беркадәр бар да алар. Күңел күбрәк булуларын тели. Әгәр халкыбызның һәр улы-кызы бертуган Закировлар эшләгән эшләрнең бик аз өлешен генә башкарсалар да, милләтебез тормышы шактый камил булыр иде. +Шамил һәм Ринат Закировлар турында бер-ике кәлимә сүз әйтергә күптән кыҗрап йөри идем. Язмам башындагы берничә җөмлә моннан ике ел элек язып та куелган иде. Ниһаять, теләгемә ирештем шикелле. Ничек килеп чыккандыр, анысы икенче мәсьәлә. Үзем өчен иң мөһиме - күңел тынычланып калды. Язарга форсаты да чыкты шул: бу көннәрдә Ринат Зиннур улы Закировка 60 яшь тула. Исәнлек-саулык, олуг эшләрендә уңышлар телибез аңа. Шундый ук теләкләр Шамил Зиннур улы Закировка да ирешсен. +2008 ел +Өстәмә. +Дөресен генә әйткәндә, өстәмә сүз язып та тормас идем, тугыз ел элек язылган текстка бүген дә кул куям; әмма Вакыт дигәннәре яшәешебезгә үз өстәмәләрен гел кертеп тора шул. Торган саен Дөнья үзгәрә, үзебез дә күпмедер үзгәрәбез. Язмабызга нисбәтән, бу еллар эчендә иң зур өстәмәләрнең берсе - 2012 елның февралендә Шамил Зиннур улы Закировның вафаты - бакыйлыкка күчүе булды. Нишлисең, дөнья шулай яратылган: берәүләр килә, берәүләр китә. Кояш астындагы Җир өслегендә тереклек гел алышынып тора. "Кеше китә, җыры кала" дияргә генә кала. Җыр димәктән, байтак еллар төп җитәкчеләрнең берсе Ш.Закиров булган Камал театры үз җырын әле дә уңышлы дәвам итә, традицияләрне дә онытмыйча, яңа дәвер таләпләренә лаек җавап бирергә тырышып иҗат итә бирә. Бәлки, элеккеге җитәкчелек вакытындагы кайбер үзенчәлекләр үзгәргән яки кими төшкәндер, ә бит театрда моңарчы булмаган күркәм яңа башлангычлар да җитәрлек. Күрә белергә, аңлый белергә генә кирәк. Иҗат кешеләре өчен бик уңай замана димәс идем безнең бу глобальләштерүгә юнәлтелгән елларны. (Хәер, чын иҗатчыларга кайсы заманда җиңел булган соң?) Теләмәсәң дә, уйланырлык хәлләр җитәрлек. Театр, эстрада коллективларында - тамашачыларның залларны тутыру проблемасы, язучыларда - укучыларың булу зарурлыгы, рәссамнарда - картина-сыннарны урнаштыру мәсьәләсе... Ә театрга килгәндә, тамашачы белән тулы залларны күргәндә (яшьләр дә бик күп була анда хәзер), коллективның әледән-әле дөньяның төрле илләрендә гастрольләре турында хәбәрләрне ишеткәндә, безнекеләр инициативасы белән төрле дәрәҗәдәге фестивальләрнең уңышлы үтүенә шаһит булганда, күренекле артистларыбызга багышланган матур-матур китап-альбомнарны укыганда, үзебезнең Камал театры өчен чиксез горурлык хисләре кичерәм мин. Шул чакларда еш кына Шамил Зиннур улы хәтергә килә. Бу күркәм башлангычларда аның өлеше дә бик зур булды дип куанасың. +Әле бу көннәрдә генә Шамил Зиннур улы белән, дөресрәге портреты белән янәдән очрашырга туры килде. Сөекле җырчыбыз Әлфия апа Авзалова белән хушлашу көне (17 июнь, 2017) иде. Мәрхүмәнең җәсәден җиргә иңдерү мәрәсименә килгән йөзләгән кешене, Яңа Бистәдәге зират капкасыннан керүгә, Шамил кабере каршы алды. Чардуган эчендәге мәрмәр ташта - рәсеме. Уйчан, акыллы, моңлы күзләр... Күпләр аңа дога иңдереп, баш иеп киттеләр. Бирегә килгәннәрнең һәммәсе диярлек аның дуслары яки танышлары. Ул көнне Шамил Зиннур улының рухы шат булгандыр дип уйлыйм. +иртә чор Византия чыганакларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр дәвам итеп килгән тарих язучылыгы (историография), варвар сурәтен гасырдан гасырга тапшыра килгән. Аттиладан соң алты гасыр үткәч, XIII гасырда, Чыңгыз хан һәм дәвамчыларының да шул ук сурәт эченә утыртылуын нәкъ менә бу гасырдан гасырга күчү белән аңлатырга мөмкин. Рус тарих китапларындагы Алтын Урдага карата булган күралмаучанлыкның да борынгы греклардан калган варвар хыялый сурәтенә барып тоташуы ачык аңлашыла. +Византиянең Анатолия дип йөртелгән өлкәсенең тора-бара Төркиягә әйләнү хәрәкәте белән бәйле рәвештә, XI гасырдан башлап тарих сәхнәсенә инде бер гасыр элек Ислам динен рәсми рәвештә кабул иткән күпсанлы угыз кабиләләре чыга. Бу көнбатыш төркиләренең Сәлҗуклы һәм аннан соңгы Госманлы дәверендәге яулау һәм сәясәт йөртү өлкәсендәге уңышлары да Европадагы мең еллык варвар сурәте эчендә тарихи елъязмаларда чагылыш тапкан. Аттиланың үлеменә төп-төгәл 1000 ел тулганда, Истанбулны яулап алган Фатих Солтан Мәхмәд, чорыннан күпкә өстен укуязу осталыгына ия зыялы шәхес булса да, Көнбатыштагы әлеге дә баягы шул варвар сурәтеннән котыла алмаган. Атаклы немец язучысы Stefan Zweigның 1927 елда иҗат иткән "Sternstunden der Menschheit - Кешелекнең йолдызы ялтыраган мизгелләр" исемле язмаларында урын алган Мәхмәт II хакындагы хикәясе инде классиклашкан ике мең еллык хикәяләрнең бер үрнәге булып тора. +Урта гасырларның тарихи елъязмаларында варварларны атауда кулланылган татар этнонимы бик борынгы исем булганга, борынгы чор тарихи язмаларда ук теркәлгән. Кытайлар Чыңгыз ханга кадәр монгол даласында яшәгән халыкларга татар (тата) исемен биргәннәр. Шул ук вакытта, бүгенге татар халкының милләт булып оешуы (этногенез) X гасырда Ислам динен кабул иткән Идел-Кама болгарлары һәм алардан соңрак бу җирләргә баш булган күпсанлы кыпчак кабиләләренең берләшеп кушылуы белән бәйле. +Безнең эраның 482 елыннан башлап исемнәре Византия чыганакларында күренә башлаган һәм VII гасыр уртасында Идел буенда тупланган болгарлар (Утригур / Отуз огур болгарлары), вакытлар үтеп, X гасырда (922 ел) Ислам динен кабул итәчәк төрки кавемнәрнең борынгы бабалары була. Аларның иң якын кардәшләре - Дунай болгарлары (Кутригур / Докуз огур болгарлары) исә, Византия йогынтысы астында IX гасырда (864 ел) христиан динен кабул итеп, славянлашканнар (Rasonyi, 1993: 89; Yüce, 1992: 390). Югары дәрәҗәдәге мәдәнилек тудырган болгарларның көньякта һәм төньякта ярты гасыр аралык белән ике аерым дингә керүләре дөнья тарихында аннан соңгы ике мең елга турыдан-туры йогынты ясаган гаять әһәмиятле вакыйга була. +Безнең эраның V-X гасырларында яшәгән Дунай болгарларының туган теле булган болгар төрки теленең эзләре бик аз сакланган. Болар кайбер чыганакларда очраган кеше исемнәреннән, чин атамаларыннан, төрле әйберләр өстенә язылган сүзләрдән гыйбарәт. Алтаистика һәм төрки телләрне чагыштырма өйрәнү өлкәсендә [з] фонемасының - [р] белән, [ш] фонемасының исә [л] белән алыштырылуы күзәтелгән гомумтөрки сүзләр белән чикле Дунай болгар төрки теле хәзинәсе З.Гомбоц, Г.Фехер, Дж.Дени, Дж.Бенцинг, К.Х.Менгес, Т.Текин кебек галимнәр тарафыннан тикшерелгән (Tekin, 1987). +Идел болгарларының тел хәзинәсе исә XIII-XIV гасырларга караган кабер ташларындагы язулардан гыйбарәт. Боларны фән дөньясына ачуда Хөсәен Фәезханов, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Г.Әхмәрев кебек татар галимнәре зур өлеш керткән. XIX гасырда Н.Ильминский бу болгар төрки теленең чуваш теленең нигезендә ятуы турында фикер әйтә. Соңыннан фикер рус һәм европа тарихчылары тарафыннан да бик үз ителә, ә Н.Ашмарин тарафыннан тагын да алга җибәрелә (Tekin, 1988: 2-3). Бөек мәдәни үзәк булган Болгарның бердәнбер мирасчысы итеп чуваш халкын күрсәткән бу фикерне Үзбәк Байчура (1980), Фәрит Хәкимҗанов (1987) һәм Мирфатыйх Зәкиев (2008: 294-370) кебек татар галимнәре тәнкыйть итеп чыкты. +Төрки тамырлы борынгы катлам тәшкил иткән болгарлар белән алар артыннан бу җирләргә җәелгән кыпчаклар - [латин.: Cuman; рус.: Половцы; поляк.-латин.: Plauci, Plawci; чех.-латин.: Plavci; латин.: Pallidi, Flavi; немец.: Valwen, Falwen, Falones; ТАРИХТАГЫ ТАТАР СУРӘТЕ ТУРЫНДА ЯЗМАЛАР герман.-латин.: Valani - "ачык төстә, алтын сарысы, тонык сары, кызгылт сары"] бүгенге татарларның бабалары. +VIII гасыр башларында Орхон-Енисей буйларында хакимлек иткән Төрки каганлыкта беренче тапкыр язу теле буларак барлыкка килгән борынгы төрки тел кебек үк, көнчыгышта туган кыпчак теле дә бүгенге көндә татар теле дә кергән бөтен хәзерге төрки-кыпчак әдәби телләре өчен XI гасырда теркәлгән нигез тел булып тора. Бу тарихи диалект турында җентекле мәгълүматны беренче булып Мәхмүд Кашгарый биргән. "Диване лөгать эт-төрк" (1074) дип аталган беренче төрки сүзлектә ул XI гасырның төрки диалектларын тасвир иткән һәм бу гасырның иң көчле төрки кавемнәре булган угызларга һәм кыпчакларга зур урын биргән. Әлеге хезмәттә угыз һәм кыпчак телләреннән башка тагын карлук, йагма, чигил, йемек, ограк, тухси, уйгыр, болгар, сувар, аргу, кәнчәк, басмыл, чөмүл, кай, татар, йабаку, хотан, согд, түбүт, баласагун, барсган, кашгар, куча, сайрам, уч кебек егермедән артык кавем һәм кабиләнең тел үзенчәлекләре күрсәтелгән (Karahan, 2008: 42). +Кыпчак теле тарихи шартларга бәйле рәвештә бары тик XIII гасырда гына әдәби тел буларак кулланыла башлый һәм XIII-XVI гасырларда дәүләт теле, әдәбият һәм фән теле булып формалаша. Бу дәвердә Алтын Урданың, аның артыннан Казан һәм Кырым ханлыкларының һәм XIII гасырда, Әйүбиләр заманында, үзәге Мисыр булган Урта Көнчыгышта барлыкка килгән Мәмлүк дәүләтенең дә теле - кыпчак теле була. +XI гасырда кыпчаклар җәелеп яшәгән җирләр - Кара диңгезнең төньягында Кавказ тауларыннан алып Карпат тауларына кадәрге далалар, фарсы телендәге чыганакларда искә алынганча, Дәшт-е Кыпчак иде. Бирегә урнашкан һәм борынгы ватаннарыннан язма мәдәният йогынтысы килеп ирешмәгән кыпчаклар яки, Европада танылган исемнәре белән әйтсәк, команнар, алдагы чорларда венгрлар һәм болгарлар белән булган кебек, христиан миссионерларының тәэсиренә дучар ителә. Бу миссионерлыкның бер нәтиҗәсе - итальян һәм немец монахлары төзегән "Codex Cumanicus" исеме белән танылган дәфтәрләр. Әлеге миссионерлыкның ни дәрәҗәдә уңышка ирешкәнлеге, христианлашканнан соң никадәр команның румын, болгар һәм венгр милләтләре эчендә эреп юкка чыкканлыгы турында мәгълүматыбыз юк. Бары тик шуны әйтергә мөмкин: XIV гасыр башларында язылган һәм христианлык белән бәйле догалардан, дини җырлардан, латинча, фарсыча һәм команча сүзлектән торган "Codex Cumanicus", кыпчак сөйләм теленең кыйммәтле истәлеге буларак тюркологиядә инде ике гасыр буе филологик эзләнүләр темасы булып тора (Árpád, 1998: 158-165; Golden, 2014: 183-202; Grønbech, 1942). +Башында Византия торган ул чор хаким дәүләтләре боерыгы астында бихисап күп сугышчы гаскәре хәлендә гасыр арты гасыр гомер сөргән кыпчакларның теле (яки коман теле, polevest теле) Мисырда мәмлүк (хакимлек яулаган коллар) солтаннарының, яңа әфәнделәрнең дә теле була. Шул ук кыпчак теле Чыңгыз хан ыруыннан килгән, тик тора-бара төркиләшкән Алтын Урда (татар) ханнарының ярлыкларында да әфәнде катламының, дәүләт ияләренең теле буларак мәгълүм. Бу ханнарның Госманлы дәүләтенә язган ярлык һәм битикләре (хатлары), кыпчак төрки теленең истәлекләре буларак, Истанбул Топкапы сарае музеенда саклана. Мәсәлән, Алтын Урда хөкемдары Олуг Мөхәммәд ханның Госманлы солтаны Морад IIгә 1428 елда язган "битиг"ендә аның кыпчакча сөйләме игътибарны җәлеп итә. Бүгенге Румыниянең төньягында урнашкан җирләрдә, Госманлы дәүләте белән үз дәүләте арасында калган "кяфер улак"ны бергәләп алып ташларга тәкъдим иткән Олуг Мөхәммәд хан, үзара сәүдә мөнәсәбәтләрендә булуны таләп итә; бигрәк тә "кичәр бой калур мәнгү ат" дип, югалмый торган дуслык мөнәсәбәтләренә чакыра (Kun, 1949: 603-644). Бу ярлык һәм битикләрдән, Алтын Урда, Казан һәм Кырым ханнарының, XV гасырда Византияне уртадан алып ташлап, үзе бер дөнья дәүләте хәленә килгән Госманлы дәүләте солтаннары белән югары дәрәҗәдә аралашулары аңлашыла. +Алтын Урдада, аеруча XIV гасырда, Ислам дине халык арасына үтеп керә барган саен, монгол булуларын оныта башлаган аксөяк әфәнделәр төркиләшә. Җирле телләрне, бигрәк тә болгар телен артта калдырып, кыпчак теле җәелә бара (Roux, 2007: 286). +Ислам географиясе белән бәйле борынгы әсәрләрдә татар атамасы бик сирәк очрый: "Безнең эраның 982-983 елында язылган "Худуд-и галәм"дә татарларның докуз огузлар (тогуз гуз), ягъни уйгырлар белән бер үк ырудан булулары искә алына. Бу хәл татарлар арасындагы кайбер төркемнәрнең уйгырлар идарәсе астында булулары белән бәйле. Гәрдизи, X гасырда яшәгән география язучысы Җәйхани биргән мәгълүматларга таянып, төрки халык - кимәкләрнең бер нәселе чыгышы буенча татар дип белдерә. XI гасыр әсәрләрендә татарлар турында беркадәр күбрәк мәгълүмат бар. Җүрҗан Мәлики Кәйкавус бине Искәндәр үзенең "Кабуснамә" исемле әсәрендә татарлар - төрки кавемнәр арасында кыенлыкларга иң күп түзгән кавем, дип яза. Газнәле һәм Сәлҗуклы дәвере шагыйрьләренең шигырьләрендә дә татар атамасы күренгәли. Монголлар турында сүз алып барган фарсыча язылган әсәрләрдә монголлар хакында монгол һәм татар, гарәпчә язылган чыганакларда исә күбесенчә татар атамасы очрый, бик сирәк кенә монгол атамасы кулланыла. Мәмлүк тарихчылары үз дәүләтләренең иң төп дошманы булган илханлыларга татар диләр һәм Тимерланга карата да шул ук атаманы кулланалар, монголларны алар мәмлүк төркиләренең кардәшләре дип саныйлар. Ислам чыганакларында татар атамасы күбесенчә монголларга карата кулланыла. Монголларның Чыңгыз хан заманыннан башлап көнбатышка таба хәрәкәт итүләре, җәелүләре, Ислам дине таралган җирләрне яулап алып җимерүләре, 1258 елда Багдад шәһәренә кереп Аббаси мәмләкәтен юк итүләре, 1260 елда Мәмлүкләрнең җиңүе белән тәмамланган Айниҗалут сугышы нәтиҗәсендә яуларының туктатылуы турындагы вакыйгалар чыганакларда әһәмиятле урын били" (Sümer, Tatarlar: İA C.40, s.168). +Шул рәвешле, профессор Фарук Сүмәрнең әйтүе буенча, Урта гасырларда татар атамасы, нигездә, монголларга карата кулланылган. Төркия тарихында да татар исеме һәм аңа бәйле рәвештә монголларны хәтерләү элекке вакытларда һич кенә дә уңай түгел иде. "Латин чыганакларында татарлар дип искә алынган монголлар, шул ук чыганаклардан күренгәнчә, 1256 елда Анатолияне (төрекчә - Анадолу) буйсындырганнан соң, Урта Анатолиядәге күчмә тормышка яраклы бөтен җирләрне басып алалар. Кызылырмак елгасына коя торган кечерәк елгаларның саны бик күплектән "Инеш-елгалар төбәге" дип аталган һәм үзәннәр белән капланган бу җирләр күчмә халык өчен кышны үткәрергә бик уңайлы, язын исә мул үләнле көтүлекләргә бик бай була. Шул сәбәпле, монгол кабиләләренең бер өлеше киң җәйләүләрдә һәм кышлакларда иркенләп тормыш корып җибәрә. Монгол кабиләләре Кайсери, Сивас, Чорум, Йозгаттан Искешәһәр төбәгенә кадәрге бөтен җирләрне үз илләре иткәннәр. Нәкъ шул чорда, 1245-1248 еллар арасында, Анатолиядә миссионерлык белән шөгыльләнгән монах Доминикен Simon de Saint-Quentin үзенең латин телендә язылган "Historia Tartarorum" исемле әсәрендә монголларның гореф-гадәтләре, ышанулары һәм көндәлек тормышлары турында бик кызыклы мәгълүматлар бирә" (Cambridge, Türkiye Tarihi, 1071-1453, Cilt I: 432). +Анатолиягә монголлар килгән юлдан XV гасыр башында Әмир Тимер дә килә, Балканнарда хәрби һәм сәяси уңышларга ирешкән Госманлы дәүләтен Әнкара сугышында (1402) җиңеп, Солтан Баязитны әсир ала. Алты гасырдан артык дәвам иткән Госманлы тарихында бу иң җитди авыр вакыйга XIII гасырдагы җимергеч монгол яуларының хатирәсен яңарта. +"Бөек әмир" Тимернең ярдәме белән Алтын Урда дәүләтен терелткән Туктамыш хан, бөтен дошманнарын җиңеп, рус тарихи елъязмаларында "татар хакимияте" дип аталган чорны тагын бер гасырга озайткан. Масаеп китеп, Туктамыш хан 1387 елда үзен улы кебек якын күргән һәм ярдәм итеп торган Тимернең Кавказдагы, Мавәраэннәһердәге көчләренә һөҗүм итә. Тимерлан айлар, елларга сузылган бу бәрелеш өчен 1395 елда бик катгый һәм кырыс итеп җавап кайтара. Шул рәвешле, татар исемен дөньяга ишеттергән Алтын Урда Тимернең җимергеч һөҗүменнән соң бетә, юкка чыга дип әйтергә мөмкин (Roux, 2007: 315-316). +Татар атамасы, аеруча Алтын Урда заманында, күрше халыкларның карашлары нигезендә объектив атама буларак тарала. Ләкин тарихта татар атамасының Алтын Урда варислары булган Кырым-Идел-Урал мөселман төркиләре өчен субъектив милли үзатама хәленә килүен XIX гасырның ахырларына кадәр көтәргә кирәк иде әле. ТАРИХТАГЫ ТАТАР СУРӘТЕ ТУРЫНДА ЯЗМАЛАР +Яңарышның Госманлы төрекләрендә, татарларда һәм Кавказда башланып, бөтен төрки дөньяга җәелүе күзәтелгән XIX гасырда, татар атамасы башта милли үзаңга ирешкән җәдитче зыялылар, бераздан уку-язу өйрәнеп агарган халык тарафыннан үзатама буларак кабул ителгәннән соң, хәзерге, уңай татар сурәте барлыкка килә. +Алтын Урдадан соң оешкан ханлыкларда да өстен тотылган шәхсият - татарлык түгел, мөселманлык була. Көнбатышта да, көнчыгышта да милли түгел, дини шәхсият өстен тотылган Урта гасырларда бу - гаять табигый хәл. Русия дәүләте иң җитди көндәшләре булган әлеге ханлыкларны бер-бер артлы үзенә буйсындыргач, 1552 елдан соң башланып киткән көчле христианлаштыру хәрәкәте барганда, бүгенге татарларның ул чордагы бабаларының үзләрен татар дип түгел, мөселман дип атаулары бу тарих яссылыгында шактый аңлаешлы булып күренә. +Хәзерге мәгънәдәге татар шәхсиятенең барлыкка килүе, һичшиксез, XIX гасырда алга киткән яңарыш агымы белән бәйле. Stanford университеты профессоры АзадәАйшә Рорлих, халыкның баштагырак чорларда үзен һәрвакыт мөселман дип танытуы, шуның белән бергә татар, казанлы, болгар һәм мишәр кебек этнонимнарны да куллануы турында яза. XIII гасырда мәшһүр булган монгол татарлары белән буталмас өчен барлыкка килгән бу реакция XIX гасырда үзенең урынын татар милли горурлыгына тапшыра. "Ләһҗә-и татари"не язган галим Каюм Насыйри һәм бөек тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани кебек шәхесләрнең эшчәнлеге, фикерләре, татар атамасының милли шәхсият буларак үз ителешендә реабилитация ролен башкарган (Rorlich, 2000: 27-28). +Татарчада мәгърифәтчелек дип аталган агару, белем туплау агымы, Русиядә Пётр I реформалары белән бер гасыр элек башланган яңарыш, үсеш процессына мөселман җәмгыятен дә тартырга тырышулар бөтен төрки дөнья өчен әйдәп баручы булачак һәм йогынтысы көчле ренессанска әверелә. +Исламдагы дини күрсәтмәләрне үзгәртү, бозу очракларын тәнкыйтьләү белән башланган реформалар динне яңача аңлап кабул итү күренешен барлыкка китерә. Мәктәп-мәдрәсәләр белән бергә рус мәктәпләрендә дә белем алу башлаган XIX гасыр ахырында, формалашуга йөз тоткан ысулы җәдит буыны, цензура астында булса да, тора-бара байый барган татар матбугатыннан алып сәхнә әсәрләренә кадәр барлык өлкәдә дә яңарыш кичергән җәмгыятьтә хөр фикерле яшьләр барлыкка килүгә юл ача. Патша хөкүмәтенең соңгы унике елы (1905-1917) - бүгенге көндә интеллектуаль мәдәниятнең һәр өлкәсендә һәрбере бер татар маркасы хәленә килеп классиклашкан Г.Тукай, Г.Исхакый, Ф.Кәрими, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди кебек шәхесләр якты эшчәнлекләре белән танылган дәвер иде. +Урта гасырларда уңай булмаган татар сурәте, шулай итеп, XIX гасыр ахыры - XX йөз башлары арасында заманадан артта калмас өчен балаларын укыткан, халкын агарткан, хатын-кызлары да иҗтимагый тормышка катнаша башлаган яңа мөселман җәмгыятенең алдынгы үрнәгенә әверелә. Русиядә, аеруча Екатерина II патша хакимиятеннән соң, көнчыгышка капка ачкан алдынгы муллаларны Урта Азиядә, хәтта Кытай Төркестанында да бүген дә хәтерлиләр. Сәүдә итү аркасында икътисадый һәм шулай ук мәдәни яктан баеган, телләр өйрәнгән, кешелек бәйләнеш төрләре арткан татарлар, Балтыйк ярларыннан казакъ далаларына кадәр уңай исемнәрен җәелдергәннәр. +XX гасырның беренче егерме елында Казан, Бакчасарай, Оренбург, Уфа кебек шәһәрләр, киң төрки дөньяның иң көнбатышындагы мәдәни үзәкләр булып калкып чыга. Шул рәвешле, Госманлы Төркиясендәге реформаларның йогынтысы җәелгән Кавказ төбәгендәге Тифлис (Тбилиси) һәм Бакуны да кертсәк, төрки җәмгыятьләр соңга калыбрак катнашкан яңарыш ярышы барган үзәкләрнең һәммәсен дә искә алган булып чыгабыз. Шуның белән бергә, Тимерлан һәм аның дәвамчылары дәверендә чәчәк ату чорын кичереп, яңа гасырларда тукталып калган һәм хәтта артка чигенгән Төркестанның Бохара, Сәмәрканд кебек классик мәдәни үзәкләренең XIX гасыр ахырында, дини схоластик йогынтыдан котылып, белем алу, агару юлында артта калганлыгын әйтеп үтәргә кирәк. Хәзерге казакъ әдәбиятына нигез салган Абай Кунанбаевның тормышы һәм иҗаты буенча күләмле гыйльми хезмәт булып саналган "Абай энциклопедиясе"ндә (1995) татар темасы шул рәвешле чагылыш тапкан: "Татар һәм казакъ бәйләнешләре шактый элекке заманнарда ук башланган. Татарлар көнчыгыштан көнбатышка, Русиядән Урал тауларының аръягына үтеп, далаларга кадәр килеп җиткәннәр, сәүдә иткәннәр, аеруча яңарыш чорында мәктәп һәм мәдрәсәләр ачып, казакълар арасында Ислам динен таратканнар. Татарлар Казакъстан җирләренә, аеруча Семи, Вернай, Капал, Җидесу төбәкләренә күпләп килеп урнашканнар. Казакъ әдәбиятының нигезен салган Абай Кунанбаевның шигырьләрендә татарча сүзләр бик еш очрый. Реформачы казакъ шагыйренең халкын агарту максаты белән язган фәлсәфи-дини әсәрләре "Кара сүзләр" (кыска ак шигырьләр) яки "Гаклияләр" буларак танылган. Боларның икенчесендә акын ногай атамасын кулланса да, чынбарлыкта татар сурәтен чагылдырган" (Barakulı, 1995: 538). +Бөек казакъ акыны Абайның татар сурәтен чагылдырган шигырь юллары түбәндәгеләр: "Ногайга карасам: гаскәрлеккә дә түзә, юксыллыкка да түзә; бәла-казага да түзә, чыдый; мулланы, мәдрәсәне, динне саклый. Хезмәт куеп, табыш алуның да юлын алар белә, хакимлек, күркәмлек тә аларда. Аларның байлары янында, беребез - туймас тамагыбыз хакына хезмәтче, беребез мәҗлесендә утырабыз" (Абай, 1986: 96). +Татар әдәбиятының Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов кебек бөек язучыларының тормыш хикәяләрен укыганнан соң, бу акыл һәм талант ияләренең берара далага китеп, казакъ халкы арасында бик теләп көн иткәннәре аңлашыла. Казан университетында укыр өчен акча эшләргә дип казакълар арасында укытучылык белән шөгыльләнгән Г.Ибраһимовның, бераз вакыт үткәч, 1909 елда Уралда яза башлаган "Казакъ кызы" романы аның бу чордагы тормыш тәҗрибәсенең җимеше булып тора. +Татар язучысы Мәгъсүм Насыйбуллин, татар-казакъ әдәби бәйләнешләрен тикшергәндә, Жакан Сыздыков (1901-1977) исемле казакъ әдибенең истәлекләрендә урын алган шул юлларны китереп үтә: "Казакъ язма әдәбиятын тудырган беренче буын язучыларыбыз турыдан-туры татар әдәбияты осталыгы астында тәрбияләнделәр, татар мәдрәсәләрендә белем алдылар, татар матбугатында үзләрен күрсәттеләр, татар нәшриятында китапларын бастырдылар" (Насыйбуллин, 1992: 15). +"Кыргыз совет энциклопедиясе" дә, татар әдәбияты турында мәгълүмат биргәндә, кыргыз язучыларының Г.Тукай шигырьләре белән совет чорына кадәр үк таныш булганлыгын билгеләп үтә. Тукай шигырьләре Молдо Кылыч һәм Тоголок Молдо кебек кыргыз шагыйрьләренең шигъри әсәрләренең профессиональ дәрәҗәгә күтәрелүләренә җитди йогынты ясаган (Kırgız Sovyet Entsiklopediyası - 5, 550). +Татар китабының тарихы буенча зур белгеч профессор Әбрар Кәримуллин билгеләп үткәнчә, казакъ, кыргыз кебек дала халкының беренче китаплары Казан һәм аның якын-тирәсендәге татар мәдәни үзәкләрендә басылган (Кәримуллин, 1979: 102-129). +XX гасыр башларындагы татар буржуазия вәкилләре, байлыкларыннан өлеш чыгарып, милли матбугатка, милли әдәбиятка һәм белем бирү эшләренә акчаларын сарыф иткәннәр, милләтне алга җибәрүдә ярдәм күрсәтеп, үзләреннән соң якты истәлекләр калдырганнар. Советлар Берлеге артыннан Евразия киңлекләрендә яңа сәхифә ачып җибәргән төрки дөнья өчен бу татар буржуазиясе һәм татар яңарышы бүгенге көндә матур үрнәк булуын дәвам итә. Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Муса Бигиев, Каюм Насыйри кебек татар фикер дөньясының реформачылары иске җәмгыятьләрен схоластикадан коткарган. Яңарыш белән дустанә яши торган дини тойгы барлыкка китерергә тырышучы шәрекъ дөньясы исә, әлеге алдынгы фикер ияләренең мирасына бүген дә мохтаҗ. Финляндиядән Америкага кадәр дөньяның бөтен почмагында оешкан татар җәмгыятьләре үзләренең эшчәнлекләре белән, диаспора вәкилләре исә һәр төрле тирәлектә яшәргә, чит телләр өйрәнергә, яңалыкларны үз итәргә хәзер торучанлыклары белән уңай татар сурәтен яшәтә киләләр. Күптелле һәм күпмилләтле тирәлектә яшәүче Татарстан Җөмһүрияте исә бу уңай татар сурәтенең ватаны булып мәңгегә калачак. ТАРИХТАГЫ ТАТАР СУРӘТЕ ТУРЫНДА ЯЗМАЛАР +Чыганаклар +Абай. Эки томдык шыгармалар жыйнагы. 2 том. Авдармалар мен Кара Сөздәр. - Алматы: "Жазувшы", 1986. +Абай энциклопедиясе. Редакторы Р.Н.Нургалиев. - Алматы, 1995. - 720 б. +Ahmetbeyoğlu A. Grek Seyyahı Priskos'a Göre Avrupa Hunları. - İstanbul: "Türk Dünyası Araştırmaları Vakfı", 1995. - 84 s. +Árpád B. Middle Kipchak: The Turkic Languages (Edit. L. Johanson, E.A.Csato). - 1998. - s.158-165. +Baichura U. Tataro-Bulgarica I: On the Bulgar Origin of the Qazan Tatars According to Some Linguistic Data: Studia et Acta Orientalia 10. - Bucarest, 1980. - s.15-26. +Barakulı T. Tatar: Abay Entsiklopediyası (Red. R.N.Nurgaliyev). - Almatı, 1995. - 720 s. +Cambridge Türkiye Tarihi, 1071-1453, Bizans'tan Türkiye'ye Cilt I (Edit. Kate Fleet; çeviri Ali Özdamar). - İstanbul: Kitap Yayınevi, 2012. - C.1. - 600 s. +Golden P. Qıpçaq: Turcology and Lingusitics, Évá Ágnes Csató Festschrift (Edit. N.Demir, B.Karakoç, A.Menz). - Ankara: "Hacettepe Yayınları", 2014. - s.183-202. +Grønbech K. Komanisches Wörterbuch, Türkischer Worlindex zu Codex Cumanicus. - Copenhagen: Monumenta Linguarum Asiae Maioris, 1942. - Subsidia 1. +Gumilyev L.N. Hunlar (çev. Ahsen Batur), 4. - Baskı, İstanbul: "Selenge", 2005. - 665 s. +Зәкиев М.З. Татар халкы тарихы (Этник тамырлары, оешуы һәм киләчәге). - Казан, 2008. - 543 б. +Karahan A. Dîvânü Lugâti't-Türk'e Göre Oğuzca: Oğuzlar: Dilleri, Tarihleri ve Kültürleri, 5. Uluslararası Türkiyat Araştırmaları Sempozyumu Bildirileri. - Ankara: "Hacettepe Üniversitesi Türkiyat Araştırmaları Enstitüsü", 2015. - s.41-60. +Кыргыз совет энциклопедиясе. 5. - Редакторы - Б.Орузбаева. - Фрунзе, 1980. - 656 б. +Kun T.H. Philologica III, Kazan Türkçesine Ait Dil Yadigârları, AÜ DTCF Dergisi C. VII (S.4.), 1949. - 603-644 s. +Nasıbullin M. Tatar-Kazak Edebî İlişkileri, Dostluk Büyük Zenginlik ("Kazan Utları", 1989, Sayı 12; den aktaran. M.Öner) // Kardeş Edebiyatlar, Erzurum, Sayı 21, yıl 1992. - s.15-20. +Németh Gy. Attila ve Hunları (terc. Şerif Baştav). - Ankara: "DTCF yay 106", 1962. - 326+XX s. +Rasonyi L. Tarihte Türklük (3. Baskı). - Ankara: "TKAE", 1993. - 420 s. +Rorlich A. Volga Tatarları. - İstanbul: "İletişim", 2000. - 392 s. +Roux J.P. Türklerin Tarihi, Pasifik'ten Akdeniz'e 2000 Yıl. - İstanbul: "Kabalcı", 2007. +Sümer F. Tatar: İslam Ansiklopedisi (MEB), 1979. - C.12-1. - s.56-61. +Tekin T. Tuna Bulgarları ve Dilleri. - Ankara: TDK 530, 1987. - 70 s. +Tekin T. Volga Bulgar Kitabeleri ve Volga Bulgarcası. - Ankara: TDK 531, 1988. - 212+91 s. +Yüce N. Bulgar: İslam Ansiklopedisi (TDV) cilt: 6 - 1992, s.390-391. +Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники Волжской Булгарии и их язык. - М.: "Наука", 1987. +Мостафа ӨНӘР, +Эге университеты профессоры, Төркия. +Төрекчәдән Асия РӘХИМОВА тәрҗемәсе ТУЛГАНАЙ ТОТЫЛГАНДА сере, минемчә, әсәргә салынган фаҗиганең режиссёр тарафыннан артык купайтылуында иде: караңгы сәхнә җиһазлары, аламасәләмә киемнәр, кургашын болытлар, авыр-трагик музыка, актёрларның алдан ук "трагедия" уйнаулары спектакльне бармас дәрәҗәгә китергән иде. +Ә менә Башкорт академия театры артистлары бу спектакльне яктыгүзәл декорацияләрдә, "Ай тотылган төндә" (Мостай Кәрим) спектакленнән бер күренеш. Җыр-бию ансамбленә Режиссёры - Фаил Ибраһимов. тегелгән киемнәр кебек матур киемнәр киеп уйнадылар. Тамашаны сәхнәләштерүче сәнгатькәрләр гүя фаҗигаләр бай йортларда, матур табигатьтә ешрак була, дип әйтәдер кебек. Башкортларның бу тамашасы бик зур уңыш казанган иде. Алар спектакльне хәтта Кремль театрында да уйнап, Мәскәү тамашачысын сокландырган иде. +Чаллы театрының "Ай тотылган төндә" спектакле бөтенләй башка, үзгә ысул белән бизәлгән саран сәхнә җиһазлары, риваять чорына якын киемнәр мохитендә уйналды. Һәм актёрларның сәхнәдәге яшәеше шушы саран детальләрне баетты. Күчмә тормыш шартлары үзе шартлы җиһазлар ясарга мәҗбүр итә. Йөк машинасына декорация тутырып йөрү заманнары узды-китте. +Сәхнәне аркылыга урталай бүлеп, "киптерергә" дип тарттырылган зур бер җылкы тиресе эленгән. Ул тире Дәшти-Кыпчак даласының харитасы кебек күренә. Як-яктагы керү-чыгу урыннары да кибәргә эленгән куй тиреләре белән капланган, тиреләр ишек вазифасын үти, җиргә (идәнгә) җанвар тиреләре җәелгән. Вакыйгада катнашучылар шул җәелгән тиреләр өстенә утырып ризык җыялар, киңәшмәләр уздыралар, яратышалар. Югарыда, вакыйгалар өстендә тотылачак тулган ай балкый. (Рәссам - Валерий Яшкулов.) Фаҗига менә шушы мохиттә булачак. +Финалда әлеге җылкы тиресе, дала харитасы урталай аерылып-ертылып китә. Бу да - символ. Тиренең ертылып китүе - ул фикерләрнең урталай бүленүе, Бөек Даланың урталай бүленүе, йолаларның урталай ертылуы һәм, ниһаять, милләтнең урталай ертылуы турыда сөйләмиме икән? Бу - зур фаҗига. +Фаҗиганең шаукымы сәхнәгә Дәрвиш (Илфат Әскәров) кыяфәтендә килеп керә. Әсәрнең төйнәлеше шуннан башлана. Серле, шомлы Дәрвиш сөяк кимерүче Дивананың җәйләү патшабикәсе Тәңкәбикәнең никахсыз туган үз баласы икәнен белә. Һәм мәкерле Дәрвиш, шушы хәлдән файдаланып, Тәңкәбикәне шантажлый башлый. Ул Шәфәкъка өйләнергә мәкер кора. Салмак кына башланган тамаша әкренләп кыза бара, актёрлар бирелеп уйный. Әүвәлге камерный-сабыр тавышлар көчәйгәннән-көчәя. Күрәсең, режиссёр актёрларының тавышын башта саклый, ул тавышлар фикерләр, ихтыярлар (ирадәләр) бәрелешендә, ягъни кульминациядә кирәк булачак. Әсәрнең төп фикере: йолаларны хөрмәт итегез, йолага каршы барганны алда фаҗига көтә, ди автор. +Ярашкан спектакльдә сәләте чамалы артист - сәләтле булып, сәләтле артист талантлы булып күренә. Чаллы театрының "Ай тотылган төндә"се - ярашкан тамаша (ансамблевый спектакль). Пластика (Нурбәк Батуллин), музыка (Юрий Чаплин), рәссам (Валерий Яшкулов), режиссураларның (Фаил Ибраһимов) үзара ярашып иҗат итүе актёрлар составын да ярашканлыкка тарта. Театрның корифейлары Инсаф +РАБИТ БАТУЛЛА Фәхретдинов (Беренче аксакал), Булат Сәлахов (Икенче аксакал), Рафил Сәгъдуллин (Өченче аксакал) янына талантлы яшьләрнең (Руслан Әюпов, Зөлфия Гыйльметдинова, Энҗе Шиһапова, Фәнис Сәхәбетдинов, Зөлфия Галиуллина) туплануы шушы ярашканлыкны барлыкка китерә. +Иң олы йөк Энҗе Шиһапова (Тәңкәбикә), Зөлфия Гильметдинова (Зөбәрҗәт), Фәнис Сәхәбетдинов (Дивана) белән Руслан Әюповның (Акъегет) иҗади җилкәсенә төшә. Һәм алар бу йөкне башыннан азагынача уңышлы тартып бара. Актёрлар гади пьеса уйнамый, ә риваять уйный, шуңа күрә романтик риваятьләргә хас мохиттә хәрәкәт итәләр, алар кайвакыт балет хәрәкәтләре белән сәхнәдә йөри, Дивананың Дәрвишне эт булып талау күренеше - үзе бер уңышлы эпизод. Монда актёрның акробатлыгы да, эт рәвешен алуы да, физик әзерлек тә, актёрлык гайрәте дә таләп ителә. +Мәхәббәт каһарманы Руслан Әюпов белән мәхәббәт гүзәле Зөлфия Гыйльметдинованың дуэты әсәрнең төп уңышын тәшкил итә. Егетнең актёрлык гайрәте, кирәк чакта пышылдавы, кирәк чакта югары-каты тавыш белән сөйләве, дикциясенең шәплеге һәм, гомумән, Чаллы театрында ачык-чиста Ана теленең яңгыравы да тамашачының күңеленә хуш килде. +Форсаттан файдаланып, режиссёр Фаил Ибраһимовның иҗаты турында кыскача гына мәгълүмат биреп узам. +Утыз өч ел дәвамында Фаил Ибраһимов - дистәләрчә (80) спектакль куйган һәм мул уңыш яулаган режиссёр, Минзәлә һәм Чаллы театрларында баш режиссёр булып озак еллар эшләгән җитәкче, Камал һәм Әлмәт театрларында пьесалар сәхнәләштергән шәхес. +Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр... Театр өлкәсендә дә, әдәбиятта да профессиональ тәнкыйть үшәнләнде. Юкса тәнкыйть талантлы кешенең иҗатын хупларга, үстерергә бурычлы яки аның иҗатын инкарь итәргә тиеш. Соңгы елларда җирлексез мактау, җирлексез хурлау мәкаләләре еш күренә башлады. Андый гамәл әдәбиятны да, сәнгатьне дә үстерми, халыкның зәүкын боза гына. Әле анысы бер хәл, талантлы кешенең игътибарга лаек әсәрләрен, сыйфатлы спектакльләрен мактамау да, сүкмәү дә эчне пошыра торган нәрсә. Бу да - инкарьнең бер шәкеле, әлбәттә. Битарафлык, күрмәмешкә салышу, талантлы кешенең талантлы икәненә шик белән багу, талантлы кешенең уңышлы әсәрен салып таптау, югары кимәлдәге эшен күрмәгәнгә салышу куркыныч мохит тудыра. Әлеге тенденция - әдәбиятның, сәнгатьнең башка өлкәләренә дә хас күренеш. Сәнгатьнең дә "үз рэкэты, үз мафиясе" бар, күрәсең. Сәнгать булмаганга тәнкыйть юкмы, әллә тәнкыйть юкка сәнгать юкмы? Әлбәттә, алар тыгыз бәйләнгән, тик сәнгатьтә дә, әдәбиятта да, тарих фәне мәйданында да уңышлар бар. Кызганыч ки, ул уңышларның байтагы тәнкыйтьнең эзлекле игътибарыннан төшеп кала. Галимнәрнең гафу ителмәс хәбәрдарсызлыгымы бу? Әллә субъективлыкмы? Әллә театр белгечләре арасындагы гап-гади "күрә карау" галәмәтеме? +Фаил Ибраһимовның катлаулы, бай иҗаты да шулай шау-шусыз гына, мактау таләп итмичә генә өлкәнәйде. Кызганыч, бөтен татарына җиде-сигез генә режиссёр булып та, аларның кайберләре тәнкыйть, матбугат игътибарыннан читтә кала. Юкса, биш-алты спектакль куюга ук, яшь режиссёрның иҗат атналыгын уздырып, аның тоткан юлы, өслүбе, иҗат алымнары турында тәфсилле сөйләшүләрне оештыру Театр әһелләре җәмгыятенең, Актёрлар йортының, Фәннәр академиясенең даими планында булырга тиеш. Гәзитләр, журналлар һәр режиссёрның иҗаты, яңа куйган спектакльләре турында махсус заказ белән мәкаләләр яздырырга, бастырырга тиештер бит инде. Төрле уку йортларында белем алучы шәкертләргә курс, диплом эшләре яздырып, киләчәктә диссертациягә кадәр барып җитәрлек итеп, максатлы рәвештә театр тәнкыйтьчеләре, театр белгечләре әзерләү бер тәртипкә салынырга тиештер. Профессиональ театр тәнкыйтьчеләре, кызганыч ки, бик аз. +Үзенең озын иҗат гомерендә (33 ел) Фаил Ибраһимовның хезмәте турында язылган мәкаләләр күп түгел, унлап булыр. 80 спектакль куйган режиссёр өчен бу - сиксәннән бер өлеш кенә. Ни өчендер җитди тәнкыйтьчеләр Фаилнең иҗатын күрми, күрергә теләми? Очраклымы бу? Әллә монда ниндидер сәламәт булмаган мөнәсәбәтләрнең чагылышы бармы? +Әйдәгез, югары кимәлдәге театр тәнкыйтьчеләрен, театр әһелләрен тыңлап багыйк. Менә, ул чагында (моннан 13 ел әүвәл) Фаил Ибраһимов җитәкләгән Чаллы театрының Казандагы гастрольләреннән соң театр белгечләре оештырган конференциядә телдән әйтелгән, ләкин матбугатка чыкмаган сүзләр (1994). +Сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илтани Илялова: +- Әлеге театр белән мин моннан дүрт ел элек танышкан идем. Бу юлы мин аптырап калдым. Каршымда - яңа театр, сез яхшы якка үзгәргәнсез. "Курку" спектакле шәп. "Күбәләк булып җаны кайтыр" спектаклен мин моннан дүрт ел элек караган идем. Әсәр үзгәргән. Бу - югары дәрәҗәдәге спектакль. Актёрлар ышандырып уйный. Бу - олы, җитди эш. +Татарстанның халык артисткасы Гөлсем Исәнгулова: +- Чаллы театры - ялтырап торган профессиональ театр! Бу - бәхәссез! Профессионализм - актёрларның яхшы уенында. Әлеге театрда мәһабәт егетләр күп, яшь артисткаларны үз артларыннан ияртә алырдай тәҗрибәле Гөлүсә ханым, Әлфия Рәхмәтуллина кебек артисткалар бар. +Драматург Юныс Сафиуллин: +- Шәп театр! Хикмәт режиссурада! +Камал театры директоры Шамил Закиров: +- Зәвыклы театр! Хикмәт репертуар сайлый белүдә. Фаил символлар белән эш итә! +Сәнгать фәннәре докторы Гали Арсланов: +- Бик кызыклы театр. Югары дәрәҗәдәге профессиональ коллектив. Режиссура көчле. Сәхнәне җиһазлау, бизәү эшләре - сценографиянең образлы булуы - Чаллы театрының йөзе. +Камал театры музее мөдире Луара Шакирҗанова: +- Театрда зәвык сизелә. Яшь театрның юл башы зәвыктан башлана икән, бу инде бик тә куанычлы күренеш. Театр озын гомерле булсын. +Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфи: +- Әйбәт, әйбәт, бик һәйбәт театр Фаил Ибраһимов театры. +Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюп: +- Кыска гына әйткәндә, егетләр булдыра! +Бу сүзләрне профессиональ актёрлар һәм театр белгечләре әйткән иде. Ләкин ни өчендер профессиональ тәнкыйтьчеләр шушы фикерләрен матбугатта җәеп салмады. Ә абруйлы матбугат ни өчендер дәшми. +Миңа калса, сәхнәдә символлар куллану, образлы детальләр иҗат итү, мизансценалар аша көтелмәгән мәгънә әйтү - режиссёр Фаил Ибраһимовның иҗат алымнарының берсе. +Татар театры, без белә-белгәннән бирле, "ике такта, бер басма - уртасында мәхәббәт" ысулы белән иҗат итә килде. Бигрәк тә күчмә шартлардагы театрлар спектакльләрне гел бер төрле җиһазлый иде. Арткы диварга каенлык (башка очракта: наратлык, урман, болын) күренеше ясап эләләр дә ян-яктан - өй баскычы (болдыр яки тәрәзә), икенче якта тактага ясалган капкамы, мунчамы төртеп куялар, сәхнә уртасына калку урын ясыйлар да, ике егет - бер кыз артыннан, бер егет ике кыз артыннан куыша башлый, көлә-көлә, елый-җырлый мәхәббәт уйныйлар. Һәрвакыт безнекеләр җиңә иде. Өлкән буын артистлары, режиссёрлары, зинһар, миңа үпкәләмәсен, әлбәттә, театр тарихында бик уңышлы спектакльләр дә күп булды, мин монда фәкать гомум "өслүб" турында әйтәм. Ягъни, режиссёрлар спектакльнең образлылыгы, күчмә шартларда шартлы детальләр белән генә кыен хәлләрдән чыгу турында башларына да китерми, чынбарлыкка якын авыр декорацияләр ясата торганнар иде. Бу күренеш татар театрының торгынлык елларында булды. Шөкер, яңа режиссёрлар, яңа актёрлар, яңа драматурглар килде. Татар сәхнәсендә образлылык, читләтеп әйтү алымнары да пәйда булды. +Фаил Ибраһимов - театрның миссиясен тирән аңлап эш итүче режиссёр. Ул пьесаның "орлыгын" тапмыйча, спектакль куярга тотынмый. Аның өчен пьесаның рухына тәңгәл килә торган сәхнә җиһазы кирәк. Образлы ул җиһазны табу өчен, атналар, айлар уйларга, хыял дөньясында фикер йөртергә кирәк. Фаилнең символлар, абстракция образлары белән эш итүе, иҗат өслүбе беренче спектакленнән үк ялтырап күренә иде инде. +Фаил Ибраһимовның режиссёр буларак тагын бер асыл сыйфаты бар. Ул - тәрбияче-режиссёр. Шәһәрнең стационар театрлары, гадәттә, әзер актёрлар белән, сыналган, танылган артистлар белән эш итә. Күчмә шартлардагы театрларда актёрларга кытлык була, шуңа күрә артистларны читтән, һәвәскәрләр арасыннан алырга туры килә. Алар актёрлык осталыгы дәресләре узмаган. Менә шулардан режиссёр актёр ясарга тиеш. Спектакль куясы урында режиссёр актёрлык осталыгы Чаллы Татар дәүләт +драма театрының баш режиссёры дәресләре уздырырга мәҗбүр. Фаил - бу эшнең +Фаил Ибраһимов. остасы. Ул - театр мәктәбе эшләп бетермәгән җитешсезлекләрне төзәтергә алынган режиссёр. Ул - уртача сәләтле актёрдан - яхшы актёр, яхшы актёрдан шәп актёр ясый ала торган тәрбияче. +Фаил Ираһимов сәләтенең тагын бер гүзәл ягы бар: ул спектакльдә ярашканлык (ансамбль) хасил итә ала. Товстоногов әйткәнчә: бөек актёрларның берсе - агаракка, икенчесе тагаракка тартып, спектакль уйнауга караганда, урта сәләтлеләрнең берләшеп, ярашып уйнавы кадерлерәк. Ачылып бетмәгән актёрны талантлы актёрга якынлаштыра алу сәләте һәр режиссёрга да тәтеми. +Фаил Ибраһимовның тәҗрибәсе бай, куйган спектакльләре күп, ул Татарстан актёрларының нәрсәгә сәләтле икәнен биш бармагы кебек белә. Кайсы театрга барып спектакль куйса да, Фаил Ибраһимовның хезмәте заяга китмәс. Алда планнары бар аның, ул кече күләмле әсәрләргә мөрәҗәгать итмәкче була. Әлбәттә, театр җитәкчеләре, пьесаны куярга алганда, бу пьеса безгә күпме керем бирер, дип уйлый. Ләкин Фаил Ибраһимов, иҗат кешесе буларак, җитди пьесалар сәхнәләштерергә хыяллана. Актёр үссен өчен, комедия белән рәттән, трагедиясен дә, кыска шәкелдәге пьесаларны да уйнарга кирәк. +Фаил - озын иҗат юлында шактый кыен ашаган кеше. Ләкин ул кыенлыкларны җиңә килде, алга таба да режиссёр Фаил Ибраһимов алган юлыннан тайпылмас, сәнгатькә тугры хезмәт итәр, иншалла! +Быелгы Төрки халыклар фестивалендә Мостай Кәримнең пьесасы нигезендә Фаил Ибраһимов куйган "Ай тотылган төндә" тамашасы театрның ныклы һәм ышанычлы адымнар белән алга баруы турында сөйли. +Иҗат итү шартларының никадәр кыен булуына карамастан (театрның профессиональ коллективы яшәрлек үз бинасы юк), театрны, зур коллективны тиешле формада тотканнары өчен, театрның баш режиссёры Фаил Ибраһимов белән директоры Рашат Фәйзерахмановларның батырлыгы һәм иҗади каһарманлыгын аеруча билгеләп үтәргә кирәктер. +Чаллы театрының киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешерлек иҗади гайрәте бар. +Рабит БАТУЛЛА ЮЛЛАР ҺӘМ ҖЫРЛАР +Фәттаховны гомер буе беләм кебек. Минем күз алдынд олының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды ган мәдәният хезмәткәре исемен алды... Инде менә хәбә овның татар халкы алдындагы хезмәтләре "Фидакарь хезмә яләнгән икән. Ләкин бәяләрнең иң зурысы әле бу түгел. Аны л хәзер Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районының ! Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе сыйфатында хезмә рмәтләүләр исән чагында сирәк эләгә. Ә ул бу хөрмәтләүләргә а тиешле зурлау күрмәгән якташларын таныту юлында куйган "Рәшит Ваһапов. Заман. Иҗат. Шәхес" китабы өчен "Бәллүр +бүләкләнүе юлның башы гына булган икән әле. Бай тарихлы, мул биргән төбәк дөньяга Рифат Фәттахов дигән кеше килүе Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев кынамы соң әле монда?! Кав л татар халкы яңадан ачасы шәхесләр... Аның үзен белүчеләр дә лән генә чикләнми. Алай да беркадәр чигенеп, аның тәрҗемә ян итмәс. +Җәяүле кеше сукмагы +каләм кыстырып йөрү генә +түгел. Булды бу. Совхоз +техникумга бухгалтерлар +курсына китәм! Шуны +тәмамлагач, колхоз рәисе +булам дип йөрим. Татар +теле укытучым Әнвәр абый +Ташбулатовка бу хыялым +бер дә ошамады. Шуннан +ул мине үзе белән Казанга +алып китте. Габдулла +Тукай, Рәшит Ваһапов +каберләрен күрсәтте. Бу +сәяхәт минем тормышта +борылыш ясады". +Димәк, алда - Казан! +Казанга Рифат Фәттахов +пар атта түгел, җәяүләп +чыгып киткән икән. +Легендар җырчыбыз Илһам Шакиров белән. +Сулдан уңга: Рифат Фәттахов, Гөлсирин Абдуллина, Урыным - Казан дәүләт +Азат Абитов, Ранис Габбазов. университетының +журналистика факультетында, дип ышанган, алтын медальле аттестат алган егетне хәрби комиссариат хәрби-сәяси мәктәпкә димләп торуга карамастан, ул Казанны сайлый. Казан студентлары арасына Рифат Фәттахов дигән егет килеп керүен бик тиз ишетеп алган идек без. Чөнки рус телендә генә чыгып килгән "Ленинец" газетасы Нижгар төбәгеннән хөр фикерле, таза сынлы егет килүгә татарча сөйләшә "башлаган". +Ул Казанга килүгә үк, бөтен газеталарга язарга керешә. "Социалистик Татарстан" газетасы ишеге төбеннән тиз боралар аны. Миргалим Харисов дигән җитди журналист: "Энем, профессияне дөрес сайламагансың", - ди. Башка газеталар да бетмәгән. Өченче курста укыганда ук, факультет диварында "Рифат Фәттахов иҗаты" дигән стенд эленеп тора. "Ленинчы"га тотынганда, ул аспирант иде инде. Урамда, мәйданнарда милли хәрәкәт активлаша. Рифат та рухы белән милләтче. Нидидер файдалы эшләр майтарасы килә. Ул бит, гомумән, кул кушырып утыручылардан түгел. Аны бераз мактандырып алганда да ярар иде. Булдыклы кешегә мактану килешә ул. +"Студентлык чорында ике ел гына авылдан ярдәм алдым. Аннан үзем продюсерлык итә, ягъни концертлар оештыра башладым. Авылдашларымны ул вакыттагы мәшһүр артистлар белән күрештерәм, үземә дә азмы-күпме әҗере кала. Казанга килүгә, иң беренче продюсерлыгымны Хәйдәр Бигичевларга кунакка килүдән башладым. Зөһрә ханым сыйлаган шулпаның тәме әле дә теш төбендә. Бик җылы кабул иттеләр. Менә шуннан соң, мин аларның концертын оештырып, авылыбызга алып кайттым". +Бу хакта Рифат Фәттахов белән әле иркенләбрәк сөйләшербез. Хәзергә "Ленинчы" белән эшне бетереп куйыйк. Остазы Флорид Әгъзәмовны сагынып искә алу өчен дә җай чыгып тора. +"Әйе, мин аңа бик рәхмәтлемен. Ул мине кулымнан җитәкләп йөртте. Идеяләр бирә, юл күрсәтә торды. Мин йөгерә-йөгерә үти тордым. Нинди ишекләргә шакыйсын да ул өйрәтте. Әле шулай да җиңел генә булмады ул эш. Иң нык ярдәм итәргә тиешле кешеләр сыната иде. Бер генә мисал: университетның русча чыга торган газетасының бүлмәсе бар, ә татарчасыныкы юк. Бүлмә таләп итеп кергәч, ул вакыттагы проректор Миркасыйм Госманов мине "әрсезләнеп" йөргәнем өчен кыздырып чыгарды". +Үткән эшкә салават. Ул бит барыбер "Ленинчы" белән генә чикләнеп калмый. Юрганын тарсынып, "Мәгърифәт" газетасы дип җенләнеп йөри башлый. +Монда да алар Флорид абый белән бергәләп йөриләр. Чыннан да, уку йортларының һәркайсында студентлар өчен газеталар чыга. Нигә дип әле барысына уртак вузара Җырны җигеп, җилдереп икәнлеген аңлау өчен бәләкәй малайның хыялы җитми. Күк гөмбәзенең чиксезлеген аңлый алмый йөдәгән кебек. Рәшит Ваһапов! Актукныкы! Әбисе, сандыгын ачып, тәлинкәне иске патефонга куеп җибәргәндә, өй эчен әллә нинди могҗизаи моң биләп ала. "Казанга килгәч, авылдашымның иҗаты һәм тормыш юлы белән якыннанрак кызыксындым. Ләкин тапканым бик аз булды. Менә шуннан инде мин бу эшне үземә бурыч, авылдашым васыяте итеп кабул иттем", - ди Рифат. +Ул бу бурычны бише белән генә түгел, йөзе белән үти. Хәзер инде "Ваһапов кем соң ул?" дигән сорау беркайчан да куелмас. Беренче Фестивальдә үк килгән кунакларга аның тавышы язылган 600 кассета биреп җибәрелде. Югыйсә, ул кассетаның "ХХ гасырның бөек җырчылары" сериясеннән чыгарылуы үзе генә дә зур казаныш иде! Бу тема Рифат Фәттаховны кыздырып җибәрә. +"Бөек Җырчылары бар татарның. Әнә, Зур концерт залында Бах, Бетховен кебек композиторларның бюстлары тезелеп тора. Ни өчен соң анда үзебезнекеләр - Булатова, Даутов, Насретдинов, Ваһапов юк?! Казанның 1000 еллыгын форсат итеп, бөек татарларга һәйкәлләр тезеп чыга ала идек. Инде аннан соң да унике ел үтте. Казан урамнарында Кол Галидән башка берәр бөек шагыйрьгә һәйкәл куелдымы? Урам исемнәре татарча сөйләшәме? Бервакыт Финляндиядән дуслар килеп төште. Вокзал ягыннан Азинога таба үткәнче, миннән урам исемнәрен сораштыра бардылар. Саныйм: Чернышевский, Толстой, Бутлеров... Һәйкәлләрне күрсәтәм: Ленин, Горький, Шаляпин... Өйгә кайтып җиткәндәрәк: "Теге юл аэропортка илтә", - дигән идем, кунакларым миңа: "Безне шунда илт. Син безгә татар шәһәрен күрсәтәм дип алдалагансың. Без андый шәһәр күрмәдек, кайтып китәбез", - диделәр". +Аның каруы, бөек якташларын һәйкәлле итүгә ирешә. Авылы Актукта Рәшит Ваһаповка бюст куйдыра. Инде быел Хәйдәр Бигичев белән Рәшит Ваһапов һәйкәлләре Нижгар төбәгендәге Уразавылда - Кызыл Октябрь районы үзәгендә мәгъруранә басып тора. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Түбән Новгород губернаторы Валерий Шанцевка, Бөтендөнья татар конгрессына, якташларына чиксез рәхмәтле ул. "Бер мин генә йөрсәм, әллә ни майтара алмас идем", - ди. +Сөйләшүебездә һәрдаим чагылып киткән "Финляндия" сүзенә игътибар итәм. Ул анда да үз егет бугай... +"Мин анда туасы булганмын бит, - ди Рифат, - бабайның әнисе Айниҗиһан әбием шунда күмелгән. Ерак бабам белән ул әбием гаиләсе - инкыйлабның тагын бер корбаны. Айниҗиһан әбием, барып урнаша торырга дип Финляндиягә киткәч кенә, чикләр ябылган. Болар икесе ике якта каңгырып яшәргә калганнар. Бабай кулында яшь бала да калган бит әле. Минем Фәттах бабам ул. Айниҗиһан әбиемнең каберен күреп кайттым". +Авыл белән Финляндия арасында хатлар йөреп торган. Аннары моңа чик куелган. Бервакыт Финляндиядән килгән посылканы да кире борып җибәргәннәр әле. Янәсе: "Кирәк түгел подачкаларыгыз!" Чөнки тиешле җиргә чакыртып, нык кына өркетеп алганнар. Әмма теге якта калганнар өчен дә кадерле нәрсәләр булган. Хәмидә Чайдам ханымның шундый истәлеге бар: "Минем әти дипломат иде. Кая гына юлга кузгалса да, чемоданына татарча җырлар язылган тәлинкәләр тутыра иде", - дип сөйләде ул. Әлеге дә баягы, Рәшит Ваһапов җырлары инде болар. Менә шуның өчен Ваһапов исемендәге фестиваль дөнья буйлап сәфәренең беренче адымнарын иң элек Түбән Новгородта, аннан Хельсинкида башлый да инде. Беренче елны ук төбәкара фестиваль сыйфатында ул Санкт-Петербургка, Төмәнгә, Екатеринбургка, Башкортстанга юл ала. +Икенче елны Удмуртия,Чувашстан,Ульяновск өлкәсе, Пермь крае, Самара... Өченче елны Мәскәү, Украина, Марий Эл, Кытай, Германия... Һәм янәдән - Актук, һәм янәдән - Казан. Җыр, дөньяны әйләнеп, туган ягына, башкалабызга кайта тора... Кайта һәм яңа исемнәр ияртеп кайта. Татар яшәгән һәр төбәктә кызып киткән җыр бәйгеләре Ваһапов исемен әләм итеп күтәрә. Шул бәйгеләрдә җиңүчеләр Рәшит Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурсында катнашырга атлыгып тора. Конкурсларның жюри рәисе дә Илһам Шакиров үзе бит әле. Татар эстрадасына яңадан-яңа исемнәр килә. Яңа якты йолдызлар балкый тора. Менә кайчан башланган икән ул татар эстрадасындагы бүген генә исеме табылган Үзгәреш җиле! Миллиард сумнар түкмичә генә! Фәкать Җыр атлы аргамакта җилдереп кенә. Ни өчен шулай дәррәү күтәрелде соң җырлы халык? Татар җырын зурлап, татар фамилияле җырчыларның - кемнең Латвиядән (Эллина Шиһабетдинова), кемнең Прагадан (Галия Ибраһимова), кемнең Алматыдан (Бибигөл Түләгәнова), кемнең Берлиннан (Айдар Гайнуллин) килүләренең дә роле зур булгандыр. Альбина Шаһиморатова Америкада стажировкада иде, ул да кайтты. Хәтта Зураб Соткилава кебек грузин, Алаар Хаак кебек эстон, Фёдор Тарасов кебек рус җырчылары да читтә кала алмады. +"Әлбәттә, аларны кайтару, китерү өчен шактый тырышырга кирәк була торган иде. Беренчесеннән үк Фестивальнең милли премиясен тапшыруны гадәт иттек. Беренчесе - Фәридә Кудашева! Планканы шул югарылыктан төшерергә ярамый иде, төшермәдек тә!" +Фестивальләрнең лауреатлары да бу мәртәбәле исемне горурланып йөртә булыр. Рөстәм Асаев, Филүс Каһиров, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Марсель Вагыйзов, Айгөл Сагынбаева, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Төхвәтуллин, Гөлсирин Абдуллина, Ранис Габбазов, Азат Абитов, Азат Фазлыев... Фестиваль кабызган йолдызларның саны хисапсыз. "Тырышмый гына балык та капмый", ди рус мәкале. Татар җырына лаек заллар юллап йөрүләр, юл чыгымнарын каплардай иганәчеләр табулар да җиңел булмагандыр. Китерелгән җырчыларга юл чыгымнарын, тору хакын, гонорарын каплыйсы да бар бит әле аның. +"Рәшит Ваһапов исемендәге Фонд рәсми төстә оешканнан бирле, хәлләр җиңеләйде. Татарстан хөкүмәте Фондны бюджетка алды, безне теләнеп йөрергә калдырмады. Фондның бюджеты хәзер 10 миллион белән исәпләнә. Штатта да унлап кеше эшли. Чыгымнарга сыеша алмаганда, Президентыбыз һәрвакыт хәлебезгә керә. Рәхмәт аңа". +Унөченче фестивальгә һәм үзенең 50 яшьлек юбилеена дөньяның 11 илендә, Россиянең 56 төбәгендә эз калдырып килә Рифат Фәттахов. Мактанырлык гамәлләре тагын да бар аның... +"Эстрададагы башбаштаклыкны җиңеп, фестиваль кысаларында фонограмманы гамәлдән чыгаруда, сәхнәгә профессионализм алып килүдә ролем зур булды дип саныйм. Исемнәре ни кызыккыч булса да, фонограммасыз сәхнәгә чыкмыйм мин, дигән җырчыларны чакырудан баш тарттык. Халык җырларын оркестр белән яңгыратуга ирештек. Иң яхшы оркестрлар белән килешү төзергә тырыштык. Мәшһүр Фуат Мансуров безнең теләктәш, фикердәш, сәхнәдәш булды. Казаныш түгелмени бу! Татар җырын Мәскәүдәге Чайковский исемендәге 1800 кешелек залда, Союзлар йортының +1200 кешелек колонналы залында +яңгыраттык. Зур заллар бу! +Ә иң кечкенә зал - Америкада. +Сан-Францискода залы 20 генә +кешелек Татар йорты бар икән. +Анда мин, Филүс Каһиров, баянчы +Рөстәм Рәхмәтуллин барган идек. +Андагыдан да кечкенә аудитория +Лос-Анджелеста булды. Бер +татар бае гаиләсендә. Филүс +аларга "Туган тел"не җырлады. +Фәйзелхак әфәнде елый, хатыны +елый, мин елыйм, Филүс елый, +Рөстәм елый... Япония, Кытай, +Фестивальнең мәртәбәле кунаклары белән. Төркия аша Америкага барып +Зураб Соткилава һәм Бибигөл Түләгәнова. +төпләнгән татар нәселен елатып +кайттык. Туган илне сагыну, җирсү буыннар аша да басылмый икән. Юк, мин кечкенә заллар турында хыялланмыйм. Казанда эстрада концертларын куеп булырлык бер затлы зал, музыкаль театр турында хыялланам. Профессиональ эстрада кирәк. Шунда ук тавыш яздыру студиясе дә булсын иде ул. Безнең эстрада бригадалары чегән таборы рәвешендә болганалар лабаса. Ә теге музыкаль театр турында моннан дүрт ел элек үк Президентка хат керткән идек. Ул "добро"сын биреп, тәкъдимнәр әзерләргә кушып, виза да салган иде. Нилектәндер йөк кузгалмый". +Алган белеме җәһәтеннән җырдан ерак торырга тиеш кеше дә бит инде ул үзе... Бу ниткән шаукым була соң? Язмыштыр, күрәсең. 13 яшендә "Артек"ка җибәрәләр аны. Татар малае булганына күрәме, татар вожатые аны үз отрядына ала. Ә бу отряд "Артек" музыкантларының - быргычы-барабанчыларның җыелма отряды булып чыга. Музыкаль белеме булмагач, аңа, беләгең таза, дип, "Артек" байрагын йөртергә кушалар. Шулай итеп, 45 көн дәвамында лагерь байрагын тотып, иң алдан йөри, музыкантлар башында! Кызыклы хикәятләре күп аның. +"Бер елны чиргә уралдым. Ашап булмый, йоклап булмый, ябыгып беттем. Актукка кайтып киттем, бәхилләшергә дип. Рабига әбием кайтуыма картоф яккан (бәрәңге боламыгы яккан зур пәрәмәч) пешергән. Шуны ашап бетергәнемне сизми дә калдым. Терелеп тә киттем. Мин әле дә гел шулай итәм: дөнья ямен югалта башладыммы - авылга кайтам. Сарсаз күле, Ишмәт тавы тирәсендә бер әйләнсәм, бүтән кеше булам. 360 кына чакрым бит, дөньяны әйләнгәнне, авылга гына кайтам инде мин!" +Күпме генә урап йөрсәм дә, аның татар сәнгать дөньясына продюсер дигән термин алып керүе турында әйтми кала алмыйм. Үзе исә бу турыда: +"Минем чиләнүләрем шундый да матур, шундый да яңа сүзгә сыеп бетсә икән ул! Бер исемсез, билгесез, хәтта ки берәүгә дә кирәкмәгән талантны табып алып, аны җырларга гына түгел, бәлки киенергә дә өйрәтеп, юл сызып биреп, аудитория ясап, репертуар сайлап, алай гына да түгел, фатирлы, машиналы итеп - кыскасы аңа атасын, анасын алыштырып, гомереңнең бер өлешен бирү була инде ул продюсерлык итү. Бездә продюсерлык институты эшләнмәгән. Бу гамәлне, хәтта ки хәйриячелек кебек аңлау да бар. Зур дөньяга юл яра алган, хәзер инде аңа мин кирәкмим дип уйлаган бер "талантым" белән сөйләшәбез: "Син нидән канәгать түгел? Сиңа акча җитмиме?" - дип сорыйм. "Җитә. Сиңа күп кала. Шуңа ачуым килә", - ди бу. Нәрсә әйтим? Хәзер ул егет үзбаш эшли. Эшләсен! Минем эшемнең нидән гыйбарәт икәнен үзем генә беләм. Атаклы продюсер Айзеншпис бар иде. Ул менә көлдән күмәч "пешерә" белә торган остаз иде. Аның "күмәчләре" инде пешеп җиттек дип уйлап, үзбаш яши башлаудан соң, өч-дүрт ай узуга ишелеп төшә торганнар иде. Чөнки "үзбаш" булган төркемне яки аерым бер җырчыны популяр итү юлында ничәмә-ничә кылыч сынганын, сәхнә арты көрәшенең аяусыз икәнлеген алар белми дә кала. Кирәкле кешеләрне табуга, алар белән сөйләшүләр алып баруга киткән вакыт һәм акча чыгымнарын гына санасаң да... Аннары бит әле кабатланмас стильне табу, репертуар туплау кадәресе дә бар. Продюсер менә шул эшләр белән дә шөгыльләнә. Яңа исемнәр, яңа йолдызлар фестивальләр булып торганга кабына дип уйлау дөрес түгел ул. Җырчы Халыкара фестивальләрдә бишәр Гран-при алып та популяр булмаска мөмкин. Җырчы - продюсерына, продюсер талантка ышанганда гына Йолдыз кабына! Минем үзләренә продюсер булуымны, ризалашуымны көтеп торучылар байтак. Шөкер, Ваһапов исемендәге яшь башкаручылар конкурслары аша байтак талантлар калкып чыкты. Сайлап алырга да мөмкин. Бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Ә инде кайбер низаглар чыгып тору - бу кадәресе тормыш кануны. Ачынулар да бар. Әйтик, Филүс Каһировны дөнья йолдызы итү мөмкинлеге бар иде. Италиядәге Бельканто академиясе җитәкчесе Мирелли Френи белән сөйләшүләр уңышлы төгәлләнгән иде.Тавышы ошады, үсеш мөмкинлекләрен күрделәр. Филүс үзе теләмәде. Кызганыч. "Үзгәреш җиле" дигән проект та татар җырына шундый үсеш тели ләбаса. +Әмма бу "Үзгәреш җиле" татар җырын дөньяга танытуның иң үтемле юлы, җырны яңа өслүбтә башкарып, заманча сәхнә бизәлешенә төреп бирү була инде ул, дип уйладылар, ахры. Шулай итеп, Опера театры бинасында сынап каралган "Үзгәреш җиле" Мәскәү залындагы концертка тамашачы җыя алмады, диделәр... +"...Чөнки татар бәгырендә яңгырап торган газиз җырларның эчке моңы әллә кая киткән булып чыкты. Бу фикер иске булса да, кабатлыйм инде - татар җырының фишкасы - моң! Үзгәртсәң дә, концертларның структурасын үзгәртү җәһәтеннән генә уйланырга кирәк. Йөрәгеннән моңын алсаң, татар үзе дә юк ул. Җырында аның тарихы, язмышы..." +...Димәк, продюсер талантлы җырчыга икенче дәрәҗәдәге космик тизләнешне бирә, ә менә өченче тизләнешкә чыгу-чыкмау аның үзеннән тора. Ә бит Ходай биргән талантны татар исеменә хезмәт иттермәү үзе гөнаһ. +Шушы урында сөйләшүгә нокта куеп, Рәшит Ваһапов исемендәге 13 нче фестивальнең йомгаклау концертына киттем. Бүген анда Фестивальнең узаманы Рифат Фәттаховны зурларга тиешләр. 50 яшьлек юбилее егетнең! +Концерт шәп, котлаулар мул булды. Рифат Фәттаховның түшенә медальләр дә кадалды, бүләкләр дә бирелде. 50 нче сан белән бирелгән "Тынычлык Розасы" дигән орден аеруча кызыксыну уятты. Ул орден ни-нәрсә һәм нинди казанышлар өчен бирелә икән, дип әсәрләнеп торганда, Грузиядән килгән СССРның халык артисты Зураб Соткилава үз халкының җырларын җырлап, юбилярның йөрәген яулады. "Минем халкым җырчысын зурлап килеп, үз халкыңның моңнарын бүләк иттең. Моннан да зуррак бүләк булырмы? - диде Рифат Фәттахов. Аннары өстәп куйды: Мин, гомумән, милли җанлы кеше. Һәр милли нәрсә минем өчен кадерле". Ышанабыз, Рифат! +Асия ЮНЫСОВА, +Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре +Кайтаваз Йөрәк аша үткәреп алының 3нче санында басылып чыккан "Сагынган бер тында зур кызыксыну белән укып чыктым. Авто акыйгаларны шундый зур осталык белән тасвирлап ру чорының фаҗигасе, авыл активисты булып йөрүч сызлыгы, сугыш вакытындагы коточкыч авырлыкларн мышы, сугыш чоры балаларының ачы язмышы - ми еше кебек, йөрәгем аша үткәргәндәй булдым. Шаһид ем әнкәемнән күчереп алган, шундый итеп сурәтләгән р балачак хатирәләре, ялгыз калуы, сыерыннан аерылу +күпләргә хас авыл тормышын бөтен нечкәлекләр дагы геройларының характеры, нәкъ авылча сөйләме ең иң нечкә кылларына кагыла, хәзерге яшьләрг р нечкәлеге белән күзалларга ярдәм итә. Без, язучы , фәһемле хикәяләрен, эчтәлекле повестьларын яраты +иясенә яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез, шунды рен көтеп калабыз. +Ралия КӘРИМОВА Кама таңнары" әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе +Түбән Кама шәһәр +Якты әсәр Шаян сәхифә +УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ +* * * +Абзам Шәяхмәт өенә киттем. Аның углы - минем элеккеге яшьлек дустым - Нурмөхәммәд тә коры печән әзерләргә киткән булып чыкты. Өйдә хатыннар гына калган. Алары да өй артында, "ындыр" дип аталган җирдә, ашлык сугуда икән. Алар янына киттем. Ни күрәм? Ындырда Мәхүб, Махия апаларым белән Ләйлибәдәр - яшьлегемдәге кызлар - ашлык суктыралар. Аларның барысы да кияүдә икән. Махия Шәяхмәт абзамның кызы иде. Авылыбыздагы башкорт, мишәрләрнең гадәтләре бераз аерыла иде. Башкорт нәселле кызларның йөзләре ачык, алар атка атланып чаба, хәрәкәтләре ирләрнеке кебек. Махия дә шундыйлардан, ул хәтта иярсез атка атланып ыргып чаба, кияүгә чыкканда, аның бу кылмышын гаеп итеп күрсәттеләр. Мәхүб исә, ир-егетләр белән көрәшеп, үзенә ир сайлады. Ул бары тик үзен көрәштә җиңгән егеткә генә кияүгә чыгачак. Калгасау авылының бер куәтле иренә ул хатын булды. Ләйлибәдәр исә безгә күрше мишәрнең кызы иде. Сабыйлыгыбызда анам янында бергә белем алган идек. Мишәр таифәсенең (төркем, кабилә) кызлары ирләрдән кача һәм атка атланмый. Шулай итеп, бу юлы Махия аңа миннән качарга юл куймады. Мин дә иген сугуга килеп катнаштым. Бераздан мин салам өстенә сузылып яттым. Махия шунда чүмәлә итеп куелган көлтәләрне "һоп" итеп минем өскә өя башлады да мине көлтәләр белән күмеп тә куйды. Көлтә чүмәләсе астында калгач, миңа кычкырдылар: +- Нигә өйләнмисең? Нигә дуадак ата каз кебек тулганасың? Өйләнергә сүз бирмәенчә, көлтә астыннан чыгармыйбыз! - дип шаярттылар. +* * * +Урман эченнән, юлсыз юлдан, тирән-юеш карга бата-чума, алга барабыз, атлавы кыен, тирләп-пештек. Кулына балта тоткан бер башкортны очраттык. Агач аударыр өчен килгән икән. +- Авыл еракмы? - дип сорадык. +- Мынау шул түбәнең аркаһында, яп-якын гына! - диде балтачы. +Ләкин сәгатьләрчә барсак та, калкулык күренмәде. Тарихта кыйтгадан кыйтгага җиңел күчеп йөрергә күнеккән түрк кавемнәрендә ераклык үзләренчә үлчәнә, аларга ерак аралар да якын сыман тоела. Казан татары: +- Чүгүчәк шәһәре кайда? - дип сораса, казакъ кешесе, ияге белән ишарә ясап, Кытай ягына күрсәтер дә әйтер: - Ана ул Чүгүчәк! - дияр. +Казан татары соңыннан әйтер: +- Казакъ ымлап күрсәткән якка өч ай йөредем! - дияр. +Төрек-сәлҗуклар заманасында Анатолиядә дә шулай булган, имеш. Җәләлетдин Руми язып калдырган: "Барасы җир еракмы?" дип сораганга түрк: "Монда гына", дип җавап бирер. Бу җавапның асылы нәрсә булыр, беләсезме? Аның асылы: Тәңре сиңа куәт һәм батырлык биргән, ул ара бик ерактыр, Алла сиңа ярдәм итсен, дигәнне аңлата". +* * * +Мәскәү урамнарында кышын бик күп кар көртләре өелгән була. Автомобильләр йөри алмый. Сталин мотоциклга утырып йөри ала. Беркөн, мотоциклның бишегенә утырып, Сталин белән бергә каядыр китеп барабыз. Яз килгән чак, урамнарда тау кадәрле кар өемнәре эреп ята. Мотоциклдан төшеп, җәяү бармый хәлең юк. Биек кар тауларына күрсәтеп, Сталин: +- Безнең Совет таулары! (Наши Советские горы!) - дип шаяртып алды. +Икенче көнне ул мине тагын матайга утыртып каядыр алып китте. Биек өйләрнең югаргы катыннан сап-сары кәгазьгә төрелгән ниндидер бер нәрсә ыргыттылар. +- Боларны төнлә генә ата торганнар иде! - диде Сталин. - Хәзер бер Халык комиссары вә Көнчыгышның мөхтәрәм бер вәкиле узып китәсен белеп, шуның шәрәфенә ташладылар! - дип төрттереп куйды. +Мәгәр кышын җылыткыч батареялар һәм бәдрәфләр эшләми икән, кешеләр гәзитә кәгазенә төреп, өске кат тәрәзәләрдән нәҗесләрен урамга ташлыйлар ди. +Рабит БАТУЛЛА тәрҗемәсе. \ No newline at end of file diff --git a/QU/2017-08.txt b/QU/2017-08.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..6394c410c259fc5b7c592d53429ee5dd1ec2f4fe --- /dev/null +++ b/QU/2017-08.txt @@ -0,0 +1,2055 @@ + +Гамьле әңгәмә +МИЛЛИ МӘГАРИФНЕ ҮСТЕРҮ - +ЗАМАН ТАЛӘБЕ +Татарстан Республикасы Премьер +министры урынбасары, Татарстан +Республикасының мәгариф һәм фән министры +Энгель Нәвап улы ФӘТТАХОВ белән "Казан +утлары" журналының баш мөхәррире Илфак +ИБРАҺИМОВ әңгәмәсе. +Агымдагы елның апрель аенда башкалабыз +Казанда моңарчы күрелмәгән зур вакыйга, әйтергә +кирәк, тарихи вакыйга булды. Бу вакыйга киң +җәмәгатьчелектә, бигрәк тә милли зыялыларыбызда +зур хуплау һәм канәгатьлек хисләре, киләчәктә +милли мәгарифебезнең ышанычлы алгарышына +өметләр уятты. Сүзебез милли мәгарифебезне +үстерүгә багышлап үткәрелгән "Туган тел" +Бөтендөнья форумы турында. Әлеге форумда татар +теле һәм әдәбияты буенча мәктәп укучылары белән үткәрелгән халыкара олимпиадага, яшь әдәбиятчыларның Бөтенроссия "Илһам" конкурсына йомгак ясалды. Шулай ук милли мәгарифебезне һәм тәрбия эшен оештыруда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән мәктәпләр, балалар бакчалары билгеләнде. 3500дән артык яшь милли әйдаманыбыз Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов, республиканың дистәләрчә җитәкчеләре белән бергә, татар халкының милли гимны булган "Туган тел"не җырлады. Бу вакыйга милли мәгарифебезне үстерү буенча зур күләмле чара гына түгел, ә әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә әһәмияткә ия милли сәясәтнең чынбарлыгы, реаль чагылышы буларак та кабул ителде. +Укытучыларның быелгы традицион август киңәшмәсе республикабызның Мөслим районында уза һәм ул милли мәгарифне, милли тәрбияне тагын да үстерүгә юнәлдерелгән булуы белән әһәмиятле. Бу чара шулай ук зур тарихи әһәмияткә ия вакыйга дәрәҗәсендә үтәр, шәт. +Туган халкыбызның төп әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси журналы буларак, без бу вакыйгаларның үзәгендә булып, аны үз укучыларыбызга җиткерергә уйладык. Журнал укучылар даирәсенең зур өлешен мәктәп укучылары, студентлар, аспирантлар, укытучылар, галимнәр алып тора бит. Шуңа күрә дә без әдәби журналыбызның һәр чыгарылышында Милли мәгарифебез мәсьәләләрен яктыртырга тырышабыз. Милли әдәбиятыбыз, хак тарихыбыз аша әдәбият белемен фән буларак үстереп, милли мәдәниятебез, сәнгатебез, халкыбызның үрнәк традицияләрендә милли тәрбия эшен җәелдерергә омтылабыз. +Журналыбызның махсус чыгарылышын ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы ФӘТТАХОВ белән әңгәмәдән башлавыбыз бик табигый. +- Энгель Нәвапович, милли мәгариф мәсьәләсе хәзерге глобаль дөньяда ни дәрәҗәдә актуаль? Актуальлеге аз санлы халыклар, милләтләр өчен генәме? Белем алуга милләтнең катнашы бармыни, диючеләргә ни дип җавап бирергә? +- Һәммәбезгә мәгълүм, Татарстан - күпмилләтле республика. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, республикабызда 173 милләт вәкиле яши. Заман шартларына бәйсез рәвештә республикада шуның кадәр халык вәкиле яши икән, әлбәттә, милли мәсьәләләр һәрвакыт актуаль булып кала. Бу, үз чиратында, мәгариф системасына да кагыла. Милли мәгариф мәсьәләләре бүгенге көндә билгеле дәрәҗәдә системага салынып, аларны хәл итү эзлекле рәвештә тормышка ашырылып килә. Мәктәпләр челтәренә күз салыйк. 742 мәктәптә татар телендә белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган. Чуваш милләтеннән булган балалар 95 мәктәптә белем алалар. Удмурт милләте өчен 28 мәктәп ачылган. Мари милләте балалары өчен 20 мәктәп эшли. Өч мордва, бер яһүд, бер башкорт мәктәбе дә уңышлы гына эшләп килә. Бу мисал балалар бакчалары челтәренә дә кагыла. Мәктәпләрнең тугызъеллыклары да, башлангычлары да, гомуми урта белем бирүче унберьеллыклары да бар. Әлеге мәктәпләрнең максаты - күпсанлы милләтләргә белем алу өчен шартлар тудыру. Болардан тыш бездә аз санлы милләтләр дә бар бит әле. Ә алар өчен, туган телләрен, туган әдәбиятларын, мәдәниятне өйрәнү өчен шартлар тудыру максатыннан, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре ачыла яки аларның бүлекчәләре эшли. Алар Казанда, Бөгелмәдә, Алабугада, Менделеевскида, Чаллыда, Яшел Үзәндә, Әлмәттә эшләп киләләр. Бу мәктәпләрдә 1500ләп бала белем ала, үзенең телен өйрәнә. Барлыгы 47 бүлекчә ачылган һәм анда 25 милләт вәкиле өчен тел, мәдәният, сәнгатьне өйрәнергә мөмкинлекләр тудырылган. +Белем алу һәм милли тәрбия бер-берсеннән аерылгысыз. Бу бәйләнешнең тамырлары тирән, ул - безнең традицияләребез, ул -безнең яшәү, көн итү тәҗрибәсе һ.б. Һәркем мәгариф турындагы закон кысаларында тиешле белемне алырга тиеш. Шуңа да бездә туган телдә белем алу өчен шартлар тудыру - хөкүмәтебезнең, дәүләтебезнең бурычы. Туган телдә белем бирә торган мәктәпләр бар һәм булачак. Бу мәсьәлә - безнең республикабыз җитәкчелеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган өстенлекле милли сәясәт, гуманлы сәясәт. +- Чыннан да, соңгы биш елда республикабызда милли гимназияләр, милли мәктәпләр ачуга зур әһәмият бирелде. Татар милли гимназияләре генә түгел, рус, чуваш һ.б. Бу бөтен укыту-тәрбия эшен яңача оештыруны таләп итә. Мәсәлән, таләпләргә җавап бирердәй дәреслекләр, җиһазлар, кадрлар... +- Президентыбыз Р.Н.Миңнехановның турыдан-туры катнашында республикабызда милли мәктәпләр, милли гимназияләр ачылды. 2016 елның август киңәшмәсендә исә Татарстан Республикасы хөкүмәте карары белән 2030 елга кадәр милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде. Шушы концепция кысаларында 2020 елга кадәр концепцияне тормышка ашыру планы расланды. Шушы планнарны һәрбер район, шәһәр үзендә раслады. Бу, иң беренче чиратта, моңа кадәр булган милли мәгариф челтәрен саклап калуга юнәлтелгән. Икенче бурыч - татарча, гомумән, милли телдә белем бирә торган сыйныфларның санын арттыру. Әлеге мәсьәләләр безнең контрольдә. Бу эш гади генә эшләнә алмый. Аның өчен тиешле ресурслар булырга тиеш. Беренче чиратта, ул педагогик кадрлар белән тәэмин ителешкә бәйле. Икенчедән, мәктәпнең матди-техник базасы, ресурслары булу мөһим. Өченчедән, белем бирүнең сыйфаты югары булсын. Концепция үз эченә менә шушы юнәлешләрне ала. Бүгенге көндә дәреслекләргә килгәндә исә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ике юнәлештә эшли. Беренчесе - татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен әзерләү. Икенчесе - федераль исемлеккә кергән төрле предмет дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә итү һәм аңа милли төбәк компонентын кертү. Бу ике юнәлеш буенча да эш бара. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә килсәк, 64 укыту-методик комплекты федераль исемлеккә кертелде. 40тан артыгы яңадан кертү өчен әзерләнде. Бүгенге көндә Татарстан тарихы, татар халкы тарихы дәреслеге эшләнә. Моннан тыш, Татарстан географиясе, сәнгате, әйләнә-тирә мохит дәреслекләренә милли-төбәк компонентын кертү максатында да эш бара. +Һәр елны дәүләт телләрен үстерү программасы кысаларында Мәгариф һәм фән ми нистрлыгы аша Россия төбәкләренә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре бүлеп бирелә. Август киңәшмәсенә татар мәктәбе директорларын, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын чакырабыз. Киңәшмә үткәннән соң, һәр төбәккә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен биреп җибәрәбез. +Кадрлар әзерләү мәсьәләсенә килсәк, эш шулай ук ике юнәлештә бара. Беренчедән, төбәкләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү курслары оештырыла. Мәсәлән, 2016 елда 75 татар теле укытучысы һәм балалар бакчасы тәрбиячесе өчен Мәгарифне үстерү институтында белем күтәрү мөмкинлеге тудырылды. Ул Россия төбәкләре өчен бушлай. Россия төбәгеннән килгәннәргә Татарстан Республикасындагы югары уку йортларына кабул итүдә ярдәм күрсәтелә. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә тормышка ашырыла. Моннан тыш һәр елны төбәкләрдә татар мәгарифе көннәре үтә, соңгы өч елда бу чаралар Марий Элда, Мордовиядә, Төмәндә, Әстерханда, Удмуртиядә, Пензада, Оренбургта, Чиләбедә, Пермьда, Түбән Новгородта, Саратовта оештырылды. Аларның һәркайсында безнең махсус белгечләребез булды, китаплар, дәреслекләр алып барды. Методик ярдәм күрсәтү йөзеннән, укытучыларга семинарлар үткәрелде. Болар барысы да төбәкләр белән хезмәттәшлек турындагы килешүләр нигезендә алып барыла. Моннан тыш, узган уку елында Россия төбәкләре өчен махсус грант булдырылды. Шулай ук телләрне үстерү программасы кысасында биш грант бүлеп бирелде. +- Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дөньякүләм алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, милли мәгарифебезгә кертүне таләп итә. Сингапур дәүләтенең мәгариф өлкәсендә алдынгы тәҗрибәсе безнең милли мәгариф мәнфәгатьләре белән ни дәрәҗәдә аваздаш? Үзебезнең традицион укыту-тәрбия алымнары, чараларының кайсы яклары өстен? +- Сингапур дәүләтенең мәгариф өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсе безнең өчен ят түгел. Аның күп яклары, гомуми фәлсәфәсе безгә таныш булганга, милли мәгариф системасы таләпләренә җавап биргәнгә күрә, республикабызда 2012 елдан бирле кулланыла. +Танылган татар галиме, әдибе Г.Ибраһимов баланың эзләнүен һәм укытучының аңа эзләгәнен табарга юл күрсәтүен өстен күрә. Без Сингапур коллегаларыбыз тәкъдим итә торган балаларның коммуникация, хезмәттәшлек, тәнкыйтьчел һәм креатив фикерләү, эзләнү, проблемаларны чишү күнекмәләрен камилләштергән алдынгы, исбат ителгән ысулларын өйрәнеп кулланабыз. +2015 елда 71 ил арасында 15 яшьлек балаларның математика, уку һәм табигый фәннәр циклы белемнәре буенча безнекеләр беренче урынны алды, моңа кадәр бер илнең дә мондый нәтиҗә күрсәткәне булмады. +Әлеге тәҗрибәнең өстенлеге - баланың сәләтен күреп, үстерә белү, тормышта алган белемнәрен файдалы кулланып, үз юлын таба алырлык иҗади шәхес тәрбияләү. Федераль милли мәгариф стандартлары кушканча, бу методика ярдәмендә укытучылар дәрестә логик сораулар аша уку мәсьәләсен кую, аны адымлап чишү, белемнәрне модельләштерү, нәтиҗә чыгару, укучыларны төркемнәрдә эшләтү һәм башка гамәлләрне күздә тота. +Шулай ук әлеге система әхлак кануннарына, гуманизмга нигезләнгән булуы белән дә безнең милли мәгарифкә якын тора. +- Яңадан милли татар гимназияләренә кайтыйк әле. Әлбәттә, яңалыкларның бәхәссез нәтиҗәләрен без - журналистлар да, язучылар да күрәбез. Киләчәк мәктәпләребезнең модуле дә, сез әйткәнчә, шулардыр. Ә ул мәктәп, гимназияләрдә, балалар бакчаларында эшләүче милли кадрларны әзерли торган педагогика университетыбыз юк. Ут күршебез Башкортстанда педагогика университеты бар. Анда татар теле һәм әдәбияты кафедралары да бар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде. +- Милли мәктәпләр өчен педагогик кадрлар әзерләү шактый проблемалы булып кала бирә. Чөнки ул күпмедер дәрәҗәдә торгынлык кичерде. Бу мәсьәләне хәл итү өчен эш башланып китте. Арча, Минзәлә педагогика көллиятләре милли кадрлар әзерләү буенча ресурс статусы алды һәм биредә татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре өчен педагоглар әзерләнә. Моннан тыш Чаллы дәүләт педагогика университетында һәм Казан федераль университетында телләрне үстерү программасы кысаларында узган ел аерым төркемнәр җыелды. Аның өчен Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан махсус акча бүлеп бирелде. Биредә татар теле һәм башлангыч мәктәп укытучылары, милли балалар бакчалары тәрбиячеләре әзерләнәчәк. Узган ел Чаллыда шул программа нигезендә 67 студент, КФУда 25 студент максатчан рәвештә кабул ителде. +Милли татар гимназияләренә килгәндә, мәгариф һәм фән министрлыгы алар белән эзлекле эш алып бара. Һәрбер районда милли мәгариф буенча база мәктәбе булдырылды. Аларның саны - 72. Шуның 42се - татар гимназиясе. Һәр елны аларның аерым рейтингы булдырыла, моннан тыш, директорлар белән Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында килешү төзелә. Анда уку елы дәвамында ирешелергә тиешле план-күрсәткечләр билгеләнә. Уку елы ахырында бу эшкә анализ ясала һәм тиешле карарлар кабул ителә. Әлбәттә, милли мәктәптә белем бирүнең сыйфатын күтәрү эше иң элек база мәктәпләреннән башланды. Һәр районда көчле мәгариф үзәге, үрнәк мәктәп эшләп килсә, калган мәктәпләрне дә тәртипкә китерү эше җиңелрәк булачак. Директорлар белән ике арадагы килешүнең нәтиҗәләрен белү өчен, агымдагы елда барлык база мәктәпләренең эшчәнлеген махсус чыгып өйрәндек. Нәтиҗәләр мәктәп җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә каралды, аларга конкрет бурычлар куелды. +Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Төрле акланулар табып, рус теленә күчә баруны кабул итмибез. Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә бирү дә сылтау булырга тиеш түгел. Шуңа күрә мәктәп җитәкчеләренә әти-әниләр белән аралашып эшләү бурычы куелды. Казан мәктәпләре челтәрен ныгыту максатында, Казан шәһәрендәге Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия мисалында Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Алабуга шәһәрләрендә балалар бакчасы, мәктәп, өстәмә белем бирү оешмаларын үз эченә алган Милли мәгариф үзәкләре төзү максаты куелды. Эшне Чаллыдан башларга уйлыйбыз. Июнь аенда шәһәр мэры Наил Гамбәрович Мәһдиев катнашында әлеге мәсьәлә буенча махсус очрашу булып узды. +- Тәрбия эше, укыту процессы кебек үк, өзеклекне кичерми... Тәрбия эшендә каникуллар булырга тиеш түгел дигән гыйбарә бар. Соңгы елларда республикабызда укучыларның җәйге ял лагерьларын оештыруга игътибар бермә-бер артты... Безне анда укучылар белән очрашуларга да еш чакыралар. "Сәләт" лагере үзе генә дә ни тора! Әмма әле озын җәй буена игътибардан читтә калган балалар да бихисап... Шәһәрләрдә үзләре укый торган мәктәпләрдә ачылган лагерьлар балаларны табигатьтән аера, мәхрүм итә, дисәк тә була... Республикабызда ел дәвамында берөзлексез эшли торган үз "Артек"ларыбыз кайчан булыр икән? +- Туган телдә белем бирү, туган телне өйрәнү белән беррәттән, милли тәрбия мәсьәләсе дә бик актуаль. Мәгариф идарәләре тарафыннан моңа бик зур игътибар бирелә. Бала телне өйрәнсен, ул телгә карата аңарда кызыксыну тусын өчен, бу эш сыйныфтан тыш эшчәнлектә дә, гаиләдә дә, дәвам итәргә тиеш. Бу максатта 2014 елда зур проект старт алды - балалар өчен махсус (җәйге) ана телебезне өйрәнү лагерьларын оештыру. Аларның форматы елдан-ел камилләшә бара. Аңа җәлеп ителгән укучыларның саны арта, географиясе елдан-ел киңәя. Хәзергә ана телен өйрәнү лагерьлары унау. Алар берьюлы 2400ләп баланы кабул итә. +Быел Дәрвишләр бистәсендә Республика Олимпиада үзәге белән берлектә "Дуслык" лагере эшли башлады, Спас районында "Болгар - Туган тел", Арчаның Яңа Кырлай авылында "Без -Тукай оныклары", Актанышта "Бүләк", Мамадыш районында "Нурлы алан", шулай ук "ТАРТАРИКА" лагерьларының эшчәнлеге тел өйрәнүгә юнәлтелгән. Бу эш дәрес форматында түгел, ә мавыктыргыч итеп үткәрелә. Лагерьларга КФУдан, Чаллы педагогика университетыннан, педагогика көллиятләреннән, Фәннәр академиясеннән, ТР Мәгарифне үстерү институтыннан галимнәр чакырыла. Моннан тыш, истәлекле урыннарга кызыклы экскурсияләр оештырыла. +- Тәрбия эшендә милли сәнгатебез, әдәбиятыбыз, хак динебезнең әһәмияте һәркемгә билгеле. Сез, белгәнебезчә, милли мәдәниятебездән аерылгысыз яшәү рәвеше алып барасыз. Гаиләгездә барыгыз да биючеләр, Сез - оста гармунчы, җырчы да... Үзегез дә, улыгыз да милли көрәш белән шөгыльләнәсез. Безнең өчен иң мөһиме - Сез милли әдәбиятыбызны даими укучы да... Бу матур үрнәкне мәктәпләребездә ничек җәелдерергә икән? Ничек кайтарыйк икән гаиләләребезгә милли традицияләребезне? +- Әлбәттә, тәрбия эшендә милли сәнгатьнең, әдәбиятның роле зур булуы бәхәссез. Шунлыктан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кызыклы гына проектлар гамәлгә ашырыла. Аларның берсе 2014 елдан старт алган "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар әдәби бәйгесе булса, икенчесе - балалар өчен 2016 елда гына башланган "Сәяр" театр фестивале. Беренче эшне ТР Язучылар берлеге, әдәби журналларыбыз белән бергә башкарабыз. Укучылар арасында поэзия, проза, драма жанрларында каләм сынаучыларның сәләтләрен барлыйбыз. Районнарга чыгып, иң яхшы әсәр авторларын тыңлыйбыз һәм Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үткәрелә торган чарада әлеге бәйгегә йомгак ясыйбыз. Бу бәйге елдан-ел популярлаша бара. Быел анда катнашырга теләгән укучыларның саны өч меңнән артып китте. Бу проект йомгаклау тантанасына килүче балаларның үз әсәрләре кергән җыентыкка ия булып кайтулары белән дә үзенчәлекле. Әлеге бәйгенең йомгаклау тантанасында "Казан утлары" журналы мөхәррирләре дә катнашты. Бу конкурсның җиңүчеләре яшь авторлар буларак әдәби журналлар өчен дә кызыклы. Үз әсәрләре матбугатта, китапта басылып чыккан укучы әдәбиятка, сәнгатькә тагын да якыная. +"Сәяр" фестивале исә шулай ук күп укучыларны җәлеп итте, кызыксындырды. Аңа узган ел сентябрь аенда старт бирелеп, башта балалар бакчаларында, мәктәпләрдәге театр түгәрәкләренә йөрүче укучыларның эшләрен видеоформатта җыеп алдык. Аларга артистларыбыз, драматургларыбыз, сәнгать әһелләре бәя бирде. Аннары биш зонага бүленеп, спектакльләрдән өзекләрне карадылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр. Декабрь аенда Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында бу фестивальгә беренче кат йомгак ясалды. Болар, әлбәттә, милли сәнгатьне, милли әдәбиятны популярлаштыру йөзеннән эшләнелә. Әлеге матур эшне без районнарда да җәелдерүне сорыйбыз. +Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган конференциядә, Каюм Насыйри, Гамил Афзал укуларында да укучылар теләп катнаша. Бу чараларга шулай ук галимнәр, әдәбият, сәнгать әһелләре җәлеп ителә. Киләчәктә Бөтенроссия Каюм Насыйри укуларын тулысынча татар телендә генә үткәрергә планлаштырабыз. Балалар чит төбәкләрдән килеп тә татарча матур итеп чыгыш ясыйлар, бу безнең өчен куанычлы. Без татар теле укытыла торган мәктәпләрне Россия күләмендә сакларга тырышабыз. Бүгенге көндә Россия Федерациясенең 26 төбәгендә 1184 мәктәптә татар теле өйрәнелә яки татар телендә белем бирелә. +Балалар үзләренең интеллектуаль иҗади сәләтләрен дә шул чараларга катнашып сынап карый ала. Кеше кече яшьтән сәнгатькә, әдәбиятка тартыла икән, аның күңеле матур була, киләчәктә дә ул шушы юлны дәвам итәр дигән ышаныч туа. Спортка килгәндә исә... Ул һәр кешене гомере буе озатып бара. Мин милли көрәш, ирекле көрәш белән ныклап югары уку йортында укыганда шөгыльләндем. Безнең бурыч - милли спорт төрләрен, уеннарын укыту программасына кертү. Шулай ук шахмат дәресләре дә үткәрелергә тиеш дип беләм. Бу җәһәттән, киләчәккә матур уй-планнарыбыз бар. +- Сез - Актаныштагы сәләтле балалар өчен ачылган интернат-гимназиянең кендек әтисе. Бу гимназия-интернат, һичшиксез, милли мәгарифебезнең киләчәк модуле! Әлеге сорауны биргәндә, әлбәттә, без бу интернатта фәкать милли мәгариф кенә өстенлек итә, дип әйтергә җыенмыйбыз... Анда рус, инглиз телләре дә, төгәл фәннәр дә тирәнтен үзләштерелә, уку-укытуда иң алдынгы технологияләр кулланыла. Ә миллилек - Ана теле - мәгариф-тәрбия теле өстенлек итә. Аны бөтен милли мәгарифебезнең казанышы итү өчен ни-нәрсәләр эшләргә кирәк? +- Актаныштагы сәләтле балалар өчен ачылган гуманитар гимназия-интернат - инде Татарстан күләмендә генә түгел, якын төбәкләр өчен дә танылган мәктәп. Беренчедән, анда матди-техник база шәп. Укучылар өчен бик яхшы шартлар тудырылган һәм ул интернат тибында. Бала тулысынча укуга чумып белем ала ала. Икенчедән, анда гыйлемле, алдынгы укытучылар сыйфатлы белем бирә. Мисалга берничә сан гына китереп үтик. Соңгы дүрт елның олимпиада нәтиҗәләрен алсак, 2014 елны республика этабында интернат-гимназия сигез призлы урынга ия булса, 2015 елда 17 призлы урын алды, 2016 елда - 21, ә быел 28 укучы призлы урын яулады. Бердәм дәүләт имтиханнарын карасак, 2015-2016 уку елында математикадан, рус теленнән 80,2 уртача балл алуга ирешелде. Әгәр дә бу фәкать татар җирлеге, татар мохите булуын исәпкә алсак, димәк, монда рус теленең дә тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы бирелүен ачык күрәбез. Гуманитар гимназия-интернат дисәк тә, монда һич кенә дә милли мәгариф кенә өстенлек итә, дип әйтү дөрес булмас. Биредә бөтен фәннәр дә сыйфатлы итеп укытыла. Бик күп проектлар тормышка ашырыла. Әлеге гимназияне тәмамлаган, бүгенге көндә бик кызыклы проектларның авторы Айдар Шәйхинны инде белмәгән кеше юктыр. Ул татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиаданың гран-при иясе булу белән беррәттән, тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасында да абсолют җиңү яулап кайтты. Димәк, укучы төпле белем алуын үзенең мисалында раслады. +- Бездәге август киңәшмәсе республикабыз укытучылары өчен генә түгел, ә, бәлки, чит төбәкләрдәге татар теле, әдәбияты укытучылары өчен дә... Менә ничә еллар инде аларны Казанга чакырып китерәсез. Без, язучылар, алар белән очрашуларда бик теләп катнашабыз. Республикабыздан читтәге милли мәктәпләрнең хәл итәсе мәсьәләләре һаман саен чыгып тора... Дәреслекләр буенча да, кадрлар буенча да. Бу уңайдан министрлык тарафыннан ниләр эшләнә? +- Август киңәшмәсе быел 6-8 августта үткәреләчәк. Аның беренче көне, гадәттә, Татарстанның тәҗрибәсен күрсәтүгә багышлана. Укытучыларны мәктәпләргә, балалар бакчаларына алып барабыз. Икенче көнендә пленар утырыш үткәрелә. Монда, нигездә, тәҗрибә уртаклашуга, узган уку елына йомгак ясауга һәм яңа уку елына максатбурычларны билгеләүгә юнәлтелгән чаралар үтә. +Төбәкләр белән эшчәнлеккә килгәндә, һәр төбәкнең үз үзенчәлеге бар. Эш шуннан чыгып оештырыла. Мәсәлән, татарлар бик күпләп яши торган Башкортстан белән багланышлар нык. Министрлыкның махсус приказы белән, Татарстанның һәрбер районы Россиянең бер төбәгенә беркетелгән һәм алар белән тыгыз хезмәттәшлек оештырылган. Бу инде бигрәк тә методик ярдәм күрсәтүгә, тәҗрибә уртаклашуга кагыла. Ә Башкортстанның һәр районы безнең бер районга беркетелгән. Багланышларыбыз башка төбәкләр белән чагыштырганда күпкә ныграк. 2014 елда анда татар мәгарифе көннәре үткәреп кайттык. Аларның ихтыяҗыннан чыгып китаплар бирдек. Белем күтәрү курслары үткәргән вакытта, лагерьга балалар җыйганда, аларга квотаны һәрвакыт күбрәк бирәбез. Башкортстанның гына түгел, һәрбер районның үзенчәлеген шулай исәпкә алырга тырышабыз. Мәсәлән, күптән түгел Красноярск краенда семинар булды. Әлбәттә, ул татар мәктәпләренең күплеге белән аерылып тормый, шуңа да карамастан, үзләре ни сорады, аларга нинди юнәлештә ярдәм, нинди белгечләр кирәк - без Мәгарифне үстерү институтыннан, Мәгариф һәм фән министрлыгыннан белгечләр җибәрдек, ихтыяҗны өйрәндек. Алар анда методик семинар үткәреп кайттылар. Латин графикасына һәм ерак чит илләргә килгәндә исә, татар телен өйрәнүгә булган ихтыяҗны канәгатьләндерү йөзеннән, Президентыбыз карары нигезендә, махсус "Ана теле" проекты эшләнде. Аның кысаларында "Ана теле" мәктәбе эшли. Ул һәр елны ун кешене кабул итә һәм алар февральдән февральгә кадәр бер еллык бушлай курслар уза. Анда аудио, видео язмалар ярдәмендә телне өйрәтү, әдәбиятыбыз, сәнгатебез, Татарстан, татар халкы белән дә таныштыру күздә тотыла. +- Республикабыз уку йортлары, балалар бакчалары төзү буенча Россия күләмендә алдынгылар рәтендә. Быел да яңа уку йортларын куллануга тапшыру булачак... Инде 2нче сменада укыту чарасызлыгыннан кайчан котылырбыз икән? +- Соңгы елларда республикабыз шәһәрләрендә демографик үсешнең югары күрсәткечләре бу мәсьәләне тиз арада хәл итүне кыенлаштыра. Казан буенча узган уку елында гына да укучылар саны 4 мең ярымга артты. Казан мәктәп-гимназияләренең башлангыч белем бирү классларына 14 меңнән артык укучы кабул ителде, быел бу санның 14 мең ярымнан артуы көтелә. Бу Казанда һәр унынчы укучы икенче сменада укый дигән сүз. Бүген шәһәрдәге 185 мәктәпнең 62се балаларны ике сменада укыта. Узган уку елында Татарстанның 1419 гомуми белем бирү оешмасына 46 меңнән артык бала беренче сыйныфка кабул ителгән иде, быел бу санның 48 меңгә җитүе фаразлана. +Казанда балалар бакчаларына да урыннар җитмәү сәбәпле, быел, нигездә, 1 ноябрьгә кадәр өч яшен тутырып өлгерүче балалар кабул ителәчәк. Бу аларның әниләренең декрет ялы сроклары тәмамлануга бәйле. Калган урыннарга, чират нигезендә, ике яшьтән алып өч яшькәчә булган балалар кабул ителә. Хәзерге вакытта Татарстан буенча өч яшькәчә булган балаларның бакчаларда урыннар белән тәэмин ителеше 46,4 процентны тәшкил итә. Бу мәсьәлә Казаннан тыш Чаллы, Арча, Питрәч, Лаеш, Кукмара районнарында да кискен тора. +Шатлыклы хәбәрләргә килсәк, быел сентябрьгә кадәр Биектау районының Шигали авылында - 80, Кукмараның Нырья авылында 50 урынлы балалар бакчалары ачылачак. Ел ахырында Арчаның Хәсәншәех авылында да 50 урынлы бакча ачылырга тиеш. Казанда шулай ук ел азагына кадәр 900 балага исәпләнгән өч яңа балалар бакчасының сафка басуы көтелә. Быел 1 сентябрьдә Арча шәһәрендә - 500 урынлы татар мәктәбе, Биектауда 500 урынлы балалар иҗат үзәге булган мәктәп, Чаллының 36нчы микрорайонында бер, шулай ук Казан шәһәрендә 1224 укучыга исәпләнгән ике күп профильле гимназия ачылачак. +- Яңа уку елы август киңәшмәсеннән башлана, диләр... Бу укытучыларның җәйге яллары тәмамлану, ремонт-төзекләндерү эшләрен хәл итү белән дә, беренче сентябрьдә укырга килүче яңа укучыларга да бәйле... Быелгы уку елын нигәдер, август аеннан башлана дип түгел, нәкъ менә апрель аенда узган тарихи вакыйгадан башланды дип әйтәсе килә... +Тулы җавапларыгыз өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Сезгә һәм барлык укучыларга, укытучыларга бу изге эшегездә уңышлар, тормышыгызда иминлек, +"ИҢ ЗУР ТЕЛӘГЕМ - РАЙОН ХАЛКЫНЫҢ +ТОРМЫШЫН ТАГЫН ДА ЯМЬЛЕРӘК, +УҢАЙЛЫРАК ИТҮ" +Мөслим районы Татарстанның көнчыгыш өлешенә, халкыбызның җырларында җырлана торган ямьле Ык буена урнашкан. 20 меңнән артык халкы булып, шуларның 90 проценттан күбрәген - татарлар, 6 процентка якынын руслар, 2,5 процентын мари һәм 1,3 процентын башка милләт халыклары тәшкил итә. Районда 19 җирле үзидарә Советына берләшкән 71 авыл исәпләнә, шуларның 57 се - татар авыллары. +"Мөслим" - гарәп сүзе. Ул итагатьле, әдәпле, тәрбияле дигәнне аңлата. Мөслимдә яшәүче халыкның да тормыш-яшәеше нәкъ менә шушы аңлатмага тәңгәл килә. Район үзәгендә һәм авылларда өч дистәдән артык мәчет, бер чиркәү эшләп килә. Быел гына сафка баскан, өр-яңа Җәмигъ мәчете - Мөслимнең бизәге. Мөслимнең "Туган як" музеенда төбәгебезнең тарихы, җирле халыкның гореф-гадәтләре, тормыш рәвеше белән танышып, кызыклы мәгълүматлар алырга була. Җирлегебез рәссамнарының туган ягыбызны сурәтләгән картиналарын, сынчы Илисәй ага Имамовның агачтан уеп ясалган сыннарын, тал белән үрү остасы Альберт Минһаҗевның эшләрен күреп соклана аласыз. 2014 елда "Туган як" музее яңа бинага күчерелде, аңа эчтән һәм тыштан капиталь ремонт ясалды, күпсанлы экспонатлар уңайлы залларда урын алды. +Мөслим ягының иң зур байлыгы, горурлыгы - аның кешеләре. Хезмәт сөючән, тыйнак, акыллы, белемгә омтылучан халкым рухи һәм матди байлыклар тудырып, шул уңышларга куанып яши. Мөслимнән чыккан Гегель Гәрәев, Марсель Вәлитов, Васил Гайфуллин, Марсель Бакиров, Флүр Баһаутдинов, Флүс Газизов, Дания Заһидуллина кебек фән эшлеклеләре, докторлар, академиклар - безнең горурлыгыбыз. Гомере буе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән Россиянең атказанган артисты Наил Әюпов та, Татарстан Республикасының халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры горурлыгы Зөфәр Харисов та, җырчылар Фатыйма Һадиева, Халидә Уразаева, Зифа Басыйрова да бездә туыпүскәннәр. Беренче космонавт Юрий Гагарин һәм башка бик күпләрне бөек юлга әзерләгән якташыбыз Никон Егоров белән дә хаклы рәвештә горурлана мөслимлеләр. +2016 елда Мөслим мәдәният йорты каршында "Мөслимлеләр әдәбият һәм мәдәният дөньясында" дигән исем белән музей эшли башлады. Анда районыбызның күренекле шәхесләренең бәһаләп бетергесез архив материаллары тупланган. Алар танылган шагыйрьләр Зөлфәт, Харрас Әюпов, Шәмсия Җиһангирова, Наис Гамбәр, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, тәнкыйтьче, профессор Флүн Мусин, прозаик, драматург Фоат Садриев, прозаиклар Флүс Латыйфи, Фәрит Гыйльметдинов, Факил Сафин һәм башка бик күпләрнең тормыш, иҗат юллары турында сөйли. +Халыкны китап укуга, мәдәни тормышка җәлеп итү максатында, үзәк китапханә, район мәдәният йорты заманча итеп үзгәртелде, матурланды. Аларда хезмәт күрсәтү көннән-көн заманчалаша бара, бүгенге көндә тиешле техника белән җиһазланган үзәк китапханә халыкка модель китапханә буларак та хезмәт күрсәтә һәм районда интеллектуаль тормышның мөһим үзәге булып тора. Мәдәният йорты каршында үзешчән сәнгать, хореография, театр, вокаль-хор коллективлары уңышлы эшләп киләләр. "Ык буйлары" бию ансамбле, "Чуерташ" КВН командасы, "Ак калфак" фольклор төркеме, Мөслим халык театры, "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы үзенең матур чыгышлары белән райондашларны, республика халкын һәрдаим сөендереп торалар. +Балаларга өстәмә белем бирү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, Мәктәптән тыш эшләр үзәге бинасына капиталь ремонт үткәрелеп, заманча җиһазландырылды. Монда укучылар фән-техника, экология, спорт-туризм юнәлешендәге берләшмәләрдә актив шөгыльләнәләр. 2009 елда сафка баскан, заманча бинага урнашкан балалар сәнгать мәктәбе каршында "АССА", "Хыял", "Кәләпүш", "Чулпылар" хореографик ансамбльләре, тынлы уен һәм халык кораллары оркестры, "Тургай" курайчылар, "Ал чәчәк" гармунчылар коллективлары, инструменталь ансамбль, театр һәм хор эшли. Шулай ук укытучыларның "Мөслим тугайлары" фольклор коллективы, "Ык буйлары" җыр һәм бию ансамбле, инструменталь дуэтлары һәм триосы бар. Коллективлар ел саен күпсанлы рәсәй, республика, районкүләм чараларда катнашалар, бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясап, лауреат, дипломант исемнәре, призлы урыннар яулыйлар. Иң мөһиме: балалар арасында елның елына яңа талантлар ачыла һәм үстерелә. +Спорт белән шөгыльләнү, сау-сәламәт яшь буын тәрбияләү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга омтылабыз. Район үзәгендәге спорт комплекслары, "Нептун" йөзү бассейны, һәр мәктәпнең спорт залы шул максатка хезмәт итә. Мөслим спортчылары республика күләмендә үткәрелгән ярышларда даими җиңүләргә ирешәләр. Ат спорты белән шөгыльләнү өчен дә барлык мөмкинлекләр тудырылган. Милли гореф-гадәтләрне саклап, Мөслимебездә дә спортның бу төрен торгызу 2016 елда башланды. "Аргамак" ат комплексында мөслимлеләргә һәм кунакларга елның һәр фасылында атта йөрү мөмкинлеге бар. Сәламәтлек саклау өлкәсенә аерым игътибар бирелә. Ике ел дәвамында ремонт-реконструкция үткәннән соң ачылган район үзәк хастаханәсе республикада иң яхшылардан санала. Ул дәвалау-диагностика, консультация үзәге булып тора, амбулатор һәм стационар ярдәм күрсәтә. Хастаханәдә медицина иминиятләштерү программасы кысаларында бушлай дәвалыйлар. Шул ук вакытта түләүле ярдәм дә алырга була. Дәвалау учреждениесе заманча җиһазлар белән тәэмин ителде. Иганәчеләр ярдәме белән заманча УЗИ, ФГДС, цифрлы рентгенография комплексы, физиотерапия җиһазлары алынды. Авыруларны югары квалификацияле белгечләр карый. Үзәк хастаханә базасында оештырылган табиб-белгечләр бригадасы авыруларны авылларга барып та кабул итә, аларга киңәшләр бирә, дәвалый. Бүген хастаханә - яңа технологияләр нигезендә, камиллеккә омтылып эшләүче һәм һәрчак үсештәге дәвалау учреждениесе. +Мөслимебез дә, авылларыбыз да көннән-көн яңара, үзгәрә, матурая. Бу - халкыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Соңгы елларда төзелеш эшләре киң җәелдерелде. Район күләмендә бик күп социаль объектларга ремонт-реконструкция үткәрелә, яңалары төзелә. Юлларга асфальт түшәү, аларны яңа технологияләр нигезендә ремонтлау эшләре башкарыла. Ике дистәгә якын мәктәп һәм балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды. Кайчандыр ташландык хәлдә яткан җирләр чистартылып, яңартылып, Пушкин скверы, "Курай" паркы, "Кояшлы Ык" ял итү зоналары төзелде. "Курай" паркы - ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен менә дигән урын, халык мәнфәгатен, киләчәк буынның яшәешен кайгыртып ясалган искиткеч гүзәл ансамбль. "Кояшлы Ык" ял итү зонасы булган урында әле бер ел элек кенә әрәмәлек, чүп-чар өемнәре җәелеп ята иде. Кыска гына вакыт эчендә яр буе танымаслык булып үзгәрде һәм райондашларыбызның гына түгел, тирә-як шәһәрләрдә яшәүчеләрнең дә шимбә-якшәмбе көннәрендә килеп ял итү урынына әйләнде. Оешмапредприятиеләр, Мөслим халкы бу эшне зур түземлек һәм тырышлык белән башкарып чыктылар. Киләчәктә ял зонасын тагын да зурайту, матурлау, анда уңайлыклар тудыру дәвам итәчәк. +Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексы - мөслимлеләрнең горурлыгы. Советлар Союзы Геройлары Илдар Маннанов, Бадыйг Салихов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Социалистик Хезмәт Геройлары Зәкәрия Кашапов, Лотфулла Мусин, әфганчылар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштереп куелган стеллаларны, чәчәкләр, агачларны тәртиптә тоту эшләрен Мөслим халкы бик теләп башкара. +Район үзәгендә берничә ел элек булган урамнар белән бүгенгеләр арасында аерма бик зур. Хәзер урамнарда велосипедта яки җәяү курыкмыйча хәрәкәт итәргә мөмкин. Велосипедта йөрүчеләр, җәяүлеләр өчен юллар, велопарковкалар, ял итү урыннары көйләнде. Балалар мәйданчыклары, матур утыргычлар, зәвык белән ясалган чәчәк клумбалары, яктырткычлар - һәммәсе үз урынында. Шунысы куанычлы: болар барысы да Мөслим һөнәрчеләре тарафыннан эшләнде. +1968 елдан бирле җирлегебез өчен кирәкле һөнәр ияләре әзерләүгә үзеннән лаеклы өлеш керткән һөнәри белем бирүче уку йорты - бүгенге көндә Сарман аграр көллияте филиалы бинасына да капиталь ремонт үткәрелеп, эчке-тышкы бизәлеш үзгәртелде, заманча җиһазлар кайтартылды. Алдагы уку елыннан аны Укыту үзәге итеп үзгәртеп, мәктәп укучыларының технология дәресләрен дә шушы базада үткәрү, профориентация өчен шартлар тудыру, кадрларны бары тик аларга булган ихтыяҗны исәпкә алып кына әзерләүне гамәлгә кертү планлаштырыла. +Соңгы елларда район үзәге мәктәпләрендә өр-яңа инфраструктура булдырылды, биналар яңартылды, заманча җиһазлар белән баетылды. Яңа технологияләр нигезендә нәтиҗәле эшләүче инновацион уку йортлары буларак, республикабызда һәм күрше төбәкләрдә дә күпләргә билгеле булган лицей һәм гимназия биналары, аларның тирәягы аеруча зур үзгәрешләр кичерде. Бу коллективлар олимпиадалар, конкурслар, ярышларда җиңүчеләре, югары әхлаклы, тәрбияле балалары, мәктәпне тәмамлап, үз эшләренең чын осталары булган, югары үрләр яулаган шәхесләре белән хаклы рәвештә горурланалар. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай исеме бирелгән урта мәктәп исә үзенең милли белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары белән күпләргә үрнәк. Гомумән, укыту-тәрбия процессының нәтиҗәлелеге белән аерылып торучы, республика, Россия күләмендә уңышлар яулаган укучылары, укытучылары белән горурланып яшәүче мәгариф оешмалары күп районыбызда. +Республикада беренчеләрдән булып заманча үрнәк электрон иҗади лабораторияләр, уку әсбаплары, укыту программалары, презентацияләр безнең мәктәпләрдә, балалар бакчаларында булдырылды. "Электрон мәгариф"тә компетенция мәктәбе булып торган гимназия, Сингапур технологияләрен укыту-тәрбия процессына кертүдә "Өстенлекле мәктәп" ролен үтәгән лицей базасында ел саен дистәләрчә республикакүләм, төбәкара семинарлар, конференцияләр үткәрелә. +Мәктәпләрдә хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Бу нисбәттән, Михайловка урта мәктәбенең куян, кош-корт фермаларын, Рус Шуган мәктәбенең мәктәп яны яшелчә бакчасын үрнәк итеп куярга була. +Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында заманча җиһазлау, яңартуга зур игътибар бирелә. Бакчаларда бизәлеш, җиһаз милли рухлы, үз төбәгенең патриоты булган, югары әхлаклы балалар тәрбияләүгә юнәлтелеп, аларда кече яшьтән үк матурлыкка мәхәббәт тәрбияләүнең нигезе булырлык итеп үзгәртелә. 2015 елда район үзәгендә барлык уңайлыклар тудырылган, зәвык белән эшләнгән "Күбәләк" балалар бакчасы сафка басты. Каюм Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты, "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика гранты иясе "Кояшкай" балалар бакчасы исә, коллективның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә, башкаларга үрнәк булырлык итеп бизәлде, җиһазланды. +Мөслим районы мәйданының 85 мең гектар җирен сөрүлек җирләре били, шуның 50 мең гектары - иген басулары. Авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлек буенча район республикада лаеклы урынны били. Аеруча кошчылык тармагы алда бара. Республикада беренчеләрдән булып шушы юнәлештә эшләрен башлап җибәргән, районыбыз халкын гына түгел, чит төбәкләрне дә кош ите белән тәэмин итүче Дамир Шәнгәрәев, Ирек Хәмәдишин, Илнур Сәхипгәрәев, Разыйф Кәрамов фермер хуҗалыклары елына миллионлаган баш тавык-чебеш, каз-үрдәк үстереп саталар. Мөгезле эре терлек асраучы фермерлар халыкның иткә-сөткә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерә. "Сөренчәк", "Авзалов" крестьян-фермер хуҗалыклары, "Туган як", "Намус", "Ык" агрофирмалары хезмәтчәннәренең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсендә, өстәлләребездән икмәк ризыгы өзелми. +Авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча Россиядә лидерлар рәтендә саналучы җаваплылыгы чикләнгән "Агромастер" җәмгыяте Татарстанда гына түгел, Россиядә, хәтта чит илләрдә дә билгеле. Компаниянең оештыручысы һәм алыштыргысыз җитәкчесе Илгиз Исламов эшне җайга сала белә: монда уйлап табалар, ясыйлар, сыныйлар, яңалыклар кертәләр, күргәзмәләр оештыралар, сервис хезмәте башкаралар, саталар, илтеп бирәләр. Эшчеләрнең күбесе - югары квалификацияле белгечләр, заманча җиһазлар белән эшлиләр, лазер җайланмаларыннан файдаланалар. Оешмада көчле конструкторлык бюросы эшләп килә. Бүген биредә заман таләпләренә туры килә торган чәчү агрегатлары җитештерәләр. Аларны Россиянең 60 төбәгендә, 25 чит ил басуларында кулланалар. 15-20 тонна йөк сыйдырышлы трактор прицеплары да күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Район үзәгендә һәм бик күп авылларда светодиодлы яктырткычлар урнаштырылды. Ә аларны нәкъ менә шушы берләшмә җитештерә дә инде. Бу продукция белән алар "Татарстан Республикасының иң яхшы 50 инновацион идеясе" конкурсында призлы урын яулады. Юл хәрәкәте иминлеген кисәтү, җәяүлеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан, сары утлы светофорлар чыгара башладылар. Кояш энергиясе белән эшләүче бу җайланма, бер яктан, экономияле булса, икенче яктан, машина йөртүчеләрнең игътибарын җәлеп итеп, юллардагы фаҗигаләрне киметергә ярдәм итә. +Бүген районыбызда барган барлык инфраструктур үзгәрешләр дә халыкның яшәү рәвешен яхшырту, яшьләребезне авылга тарту, районыбызның киләчәген тагын да яхшырту максатында эшләнә. Шуңа күрә төп максатларыбызның берсе - район яшьләренә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү, аларга киләчәк тормышлары өчен дөрес юнәлеш күрсәтеп, туган якка мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү. +Балаларыбызны хезмәткә, эшкуарлыкка, инновацион эшчәнлеккә өйрәтү, гомумән, тормышта үз урынын табарга ярдәм итү максатында, "Без - мөслимлеләр" махсус район программасы нигезендә, мәктәпләрдә "Тормыш дәресләре" үткәрелә. Бу дәресләрдә үзләрен хезмәттә таныткан, хөрмәтле райондашларыбыз катнаша. Чөнки, балаларыбыз яхшы тормыш үрнәген, төпле киңәшне үзләре арасында яшәп хезмәт иткән кешеләрдән, көндәлек күз алдында булган матур һәм уңайлы әйләнә-тирә мохиттән алсалар гына, киләчәк тормышка ышанычлары артып, туган җирне үстерүгә лаеклы өлеш кертәчәкләр. +Киләчәктә районыбыз халкы өчен тудырылган уңайлы шартлар, перспектив үзгәрешләр - яшәү рәвешен үзгәртеп кенә калмыйча, демографик һәм икътисади юнәлешләрдә уңай нәтиҗә биреп, инвесторларны җәлеп итүгә стимул булып, район үсешенә дә ныклы нигез салыныр дип ышанабыз. +Районның бүгенгесе һәм киләчәге безнең кулларда. Максатыбыз - район икътисадын үстерү, эшмәкәрлекне киң җәелдерү; алар җитештергән продукциянең сыйфатын яхшырту, яшьләребезгә бизнес белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, эш урыннары булдырып, киләчәк көнгә ныклы ышаныч тудыру. +Җитәкче буларак, иң зур теләгем - туган ягымның чәчәк атуына ирешү, халкымның тормышын тагын да ямьлерәк, уңайлырак итү. +Фоат +Садриев +КЫШКЫ ЯШЕН +ПОВЕСТЬ +Бүген шатлыкның чиге юк. Һәркөн күнегүләрдә тозлы тир түккәндәге киеренкелек юкка чыкты. Алар Россия чемпионатының беренче турыннан җиңү яулап кайттылар. Бокс федерациясе җитәкчесе егетләрнең һәркайсын кочагына кысып котлады, аларның тренеры Зиннурга моңа кадәр беркайчан да әйтмәгән мактау сүзләрен яңгыратты. Әлеге шатлыкны аңлагандай, ак микроавтобус асфальттан җай гына алга элдерә. Петербургка йөз чакрымнан артыграк ара калып бара. Күк йөзен томалаган болытлардан пыскаклаган яңгыр беркемнең дә күзенә күренми. Һәркемнең күңелендә якты кояш балкый, ул кояшның җылысы очкынланып янган күзләрдә, иреннәрдән китмәгән елмаюларда якты нур булып уйный. Салонда берничә кеше берьюлы сөйли, бер-берсен үрти, шаярта, туктаусыз көлешәләр. Җиңү яулап кайтканда гына хакимлек итүче, берни белән дә алыштырып булмый торган бәхетле мизгелләр бу. Шушы халәт әле яңадан бик озак вакытлар сине рәхәт дулкынландырып, җаныңны җылытып торачак... +Шофёр белән янәшә утырган Зиннур, салонга борылып, әле егетләрнең сүзләренә кушыла, алар белән көлеп, әле алга карап, юл буена тезелеп аларны каршылаучы сары чәчле, ак күлмәкле сылу каеннарга, кызгылт-шәмәхә шәлләрен ябынган миләш, карама кызларына каш сикертеп ала. Алар ничек тиз күренсәләр, шул арада сары, кызыл, шәмәхә ялкыннардай артка таба сызылып юкка да чыгалар... Каен, миләш, карама кызлары йөгерә, көз йөгерә, алардан да җитезрәк яз булып, күңелләр Питерга йөгерә... Чү! Каршыда кызыл аждаһадай кызыл фура калыкты һәм дөнья юкка чыкты... +Больницада Зиннурны дүрт көн буе комадан чыгара алмадылар. Аңына килгәч, ул һәр күзәнәгенең утлы күмердәй януын тойды, авыртудан илереп кычкырмакчы булды, әмма кычкыру түгел, ыңгыраша да алмады. Авыр күз кабакларын бик озак ача алмыйча азапланды. Ахырда керфек араларыннан яктылык күрде. Беренче күргән нәрсәсе капельница һәм ап-ак түшәм иде... Ак халатлы кешеләр, ак халат кигән хатыны Венера... Димәк, больница. Нишләп кулларын кыймшата алмый ул? Нишләп аяклары тыңламый? Әллә юкмы алар? Булмагач, нишләп сызлыйлар? Нишләп бөтен гәүдәсе, башы дөрләгән уттай яна? Йөзен күрергә кирәк иде... +- Көзге... көзге... - дип пышылдады ул, шешкән иреннәрен көч-хәл белән кыймылдатып. +- Көзге юк бит... - диде Венера, аңа иелеп. +"Тап!" дияргә теләде, ләкин барысы да караңгылыкка чумды. Кабат күзен ачкач, шул ук сүзне кабатлады: +- Көзге бир... +Аның янындагы врачларның, Венераның нидер сөйләшкәннәре ишетелде. Венера аның йөзенә түгәрәк көзге китерде. Зиннур үзен танымады. Көзгедә шешенеп, күгәреп, ерткаланып беткән коточкыч йөз күренде дә эреп юкка чыкты. Кабат исен җыйгач, кызыл фураны хәтеренә төшерде һәм барысын да аңлады. Башында кайнаган коточкыч беренче сорауны бирде: +- Аяклар исәнме? +- Борчылма, исән, - диде Венера. +- Ә куллар? +- Кулларың да исән, тынычлан... +Зиннур җиңел сулап куйды. Шундук шикле сорау йөрәгенә пычак булып кадалды: "Әгәр яшерсә? Әгәр умыртка сөяге сынса?" +- Нишләп кыймылдата алмыйм соң мин аларны? +- Вакыт кирәк, Зиннур, ашыкма, - диде хатыны. +Аның янындагы ак халатлы өлкән яшьләрдәге ир Венераның сүзенә ачыклык кертте: +- Нервыларыгызга зыян килгән. Барысы да төзәлер. +- Команда ни хәлдә? +- Тереләчәкләр. +Бер көннән Зиннурны Израильгә алып киттеләр. Самолётта очканда, ул төш күрде. Кара канга баткан зур чырай, еш-еш кайнар сулышын өрә-өрә, аңа тилмереп төбәлгән иде. Ирене ертылып асылынган авызыннан канлы тешләре тырпайган... Бу коточкыч чырайны ул таныды. Рингта Зиннур белән бокслашканда шушы хәлгә төшкән спортчы иде ул. Зиннурны Тель-Авив клиникасына салгач та, әлеге канлы чырай туктаусыз төшенә керергә тотынды. Бу кемдер җибәргән җәзаны хәтерләтә иде. Йокламаган чакларында Зиннурны эзәрлекләгәндәй, күз алдыннан китмәде. Ул кешенең башына кан савудан үлгәнлеген ишеткәч, Зиннур тетрәнеп йөрде, бик күп айлар бер генә ярышта катнашырга да көче җитмәде. Иң яхшы психологлар, невропатологлар аны кабат рингка чыгаруга ирештеләр ирешүен. Бу күңелсез хәл күптән онытылган иде инде. Менә хәзер һични уйламаганда теге дөньядан ул үзен белдерә башлады. Бәлкем Зиннурны да үз янына чакыруыдыр? +Операция арты операцияләр белән көннәр, саташулы төннәр, атналар, айлар узды. Томаланган зиһене ачылып киткән араларда ул бөтен игътибарын бер нәрсәгә туплады, үзен шуңа инандырды: "Мин яшәргә тиеш! Мин җиңәргә тиеш! Мин җиңәм, бүтән юл юк!" Күңеленнән туктаусыз үзенең тренеры сүзләрен кабатлады: "Син җиңеп кенә күренәсең. Син җиңү бирүче, шуның белән илнең абруен күтәрүче. Синең бөтен барлыгың - рингта җиңүең. Ул синең яшен утың." +Һәм ул җиңде! Изелеп, сындырылып бетергән хәлсезлеген җиңде. Бу аның тормышындагы иң газаплы, иң авыр, иң зур җиңү булды. +Зиннур Петербургка кайтып төшкәндә январь башы иде инде. Сагынуның соңгы чигенә җиткән Зиннур ялгызы гына да, әнисе белән дә, Венерасы белән дә Питерның йөрмәгән, кермәгән урынын калдырмады. Улларына, кызларына барып, аларның өйләрендә гөрләшеп утырдылар. Үзләренең фатирларыннан дуслары, танышлары өзелмәде. Журналистлар газета битләрен, телевизор экраннарын аның интервьюлары белән тутырдылар. Шул көннәрдә Зиннур эченнән генә гомерендәге бер мөһим калын сызыкны билгеләп куйды: бу дөньяга икенче мәртәбә туды лабаса ул! +Беркөнне иртән ашап-эчеп утырганда, әнисе сагыш тулы күзләре белән Зиннурга карады да: +- Их, улым, авылга кайтып киләсе иде бер, - дип куйды. +- Кайчан? +Зиннурның авызыннан урынсыз ычкынган бу соравы өчен әнисе аны тиргәп ташласа да хаклы иде. Әтисен авылда җирләгәч, әнисен Питерга алып килгәннәренә алтынчы ел китте бит! Әнисенең авылга кайту турында ләммим сүз чыгармавы гына да сабырлыкның чигедер. Зиннур спорт дөньясында кайный, ярышларда гомер үткәрә. Венерасы да университетта лекцияләр укудан, фәнни конференцияләрдән, халыкара симпозиумнардан арына алмый. Ә әнисе аларга килгәч, йокыдан калды. Әтисенең кырыгын уздыруга, аның белән сөйләшеп йөри башлады. Иң зур профессорларга күрсәттеләр, аларның сүзе бер булды: стресс, югалткан кешесен оныта алмау. Әнисен концертспектакльләргә, әдәбият-сәнгать әһелләре белән очрашуларга, музейларга йөртергә тотындылар. Аларның бәхетенә, әнисе Маһирауза исемле бер татар хатыны белән танышып, дуслашып китте, аның белән аралашу әнисенә яшәү дәртен кайтарды. Маһирауза белән әнисе үз вакытларын үзләре теләгәнчә уздырдылар. Күзләренә операция ясаткач, әнисе, татарча газета-журналларга язылып, татарча китаплар сатып алып, баш-аягы белән укуга чумды. Ни әйтсәң дә, ул бит гомере буе татар әдәбияты укыткан иң мактаулы укытучылардан санала иде. Бәлкем ул китапларны да сагынуын басар өчен укыгандыр. +- Әтиең гел төшемә керә. Мин аңа дәшәм, ә ул читкә борыла да китә, - әнисенең күзләренә яшь тыгылды. - Без әллә ничә мәртәбә аның каберенә кайтып килергә тиеш идек бит, балалар... - Ул башын иеп шактый вакыт сүзсез торды. - Безне көтә ул, көтә... +- Ярый, әни, кайтырбыз, - диде Зиннур, күңеленә җиңеллек килүен тоеп. - Мин бит әле барыбер ун-унбиш көнсез эшкә чыга алмыйм. +- Ай, рәхмәт, улым! +Әнисе, хәзер үк юлга җыенгандай, урыныннан җиңел генә калкынып куйды. +Венераның университетта эшләренең иң кайнаган чагы иде. Киңәш-табыш иткәч, әнисе белән икесе кайтып, Коръән укытып килергә булдылар. Авылда туганнары юк иде инде. Зиннур дүрт-биш яшьтән бергә тәгәрәп үскән ахире Арсланга шалтыратты. Аларның кайту ниятен ишеткәч, дусты җырлап җибәрде: +Һаваларда очкан аккошларның +Каурыйлары коела җилләрдә. +Туфрагына алтын чәчсәләр дә, +Җитми икән туган илләргә. +- Әйдә, кушыласыңмы? - диде Арслан, көлә-көлә. +- Кайткач, кайткач, сабыр ит. +- Син мине бик шатландырдың, яшьти. +Арсланның дулкынланган чакта ешая торган сулышының кайнарлыгы да кагылгандай тоелды. +- Кайчан кайтасыз? +- Әле билетны белешмәдем. Алгач хәбәр итәрмен. +- Көтәбез, - диде Арслан. - Фатыйма апаны бир әле. Тавышын ишетәсем килә. +Зиннур телефонны әнисенә бирде. Алар пар былбыллар сайрашкандай рәхәтләнеп сөйләштеләр, бер-берсен туйганчы макташтылар, көлештеләр. +Дустының "Ике аккош"ны искә төшерүе юкка түгел иде. Алар ул җырны парлашып җырлап, хәтта район смотр-концертында призлы урын алганнар иде. Кайда калды икән ул бәхет-сәгадәт тулы мизгелләр? Пионер галстуклары тагып укып йөргән елларның җылысы дулкын булып бөтен кальбенә, гәүдәсенә таралды. Зиннур, гадәттәгечә, Венераны подъезд баскычына кадәр эшкә озатып чыгаруын да онытып, үз бүлмәсенә керде. Әллә нинди серле сөйкемле зат инде ул Арслан. Аның җитмәгән җире булмагандыр. Арслан койма башыннан да, өй түбәсеннән дә, агачтан агачка да чапты. Аның һәр нәрсәне күрүче күңел күзе бар, һәр кешегә әйтә торган сүзе бар. Шуңа күрә барлык кызлар, малайлар аңа тартылды. Арсланның холкы кайчакларда җәнлекләр патшасыныкына охшап куйса да, тавышы гаҗәеп йомшак иде. Музыка укытучысы Сәрия апалары аны гел: "Әйдә, аккош мамыгыдай тавышың белән иркәләп җибәр әле безне", - дип җырлата иде. Арслан киң маңгае астындагы түгәрәк зәңгәр күзләреннән шаян очкыннар сибеп, урамга чыкса - урам, сыйныф бүлмәсенә керсә - бүлмә, сәхнәгә җырларга чыкса - сәхнә яктырып китә торган булды. Ул кайчан карасаң да елмаеп, уйнаргашаярырга әзер тора иде. Зиннур аның күңелсезләнгән чагын хәтерләми дә. Ә, юк, ялгыша! Арсланның бик тә сагышлы, җитди чагы мәңге җуелмаслык булып хәтерендә калган икән. Ул Зиннур Казанга укырга киткәндә булды. Арслан аны Чаллыга кадәр озата килде. Алар бәләкәй буфет тәрәзәсеннән туңдырма алып ашаганда туктаусыз шаярып сөйләштеләр, үртәштеләр. Арслан Ветеринария институтына укырга керергә җыенса да, әнисе авыру булу сәбәпле, бер елга колхозда калырга булган иде. Автобус килеп туктап, инде халык утырып беткәч, Зиннур соңгы минутта гына аның баскычына күтәрелде. Шунда, артына борылып, Арсланга күз ташлауга, йөрәге дертләп китте. Дустының ап-ак түгәрәк йөзе кара болыт каплаган күк йөзедәй караңгыланган иде. Ә күзләре шундый тирән кайгы-сагыш белән тулган. Аны канаты сынган чәүкә баласыдай мондый кыяфәттә күргәч, Зиннурның үзенә дә нидер булды. Автобусның шартлатып ябылган ишеге гүя аларның йөрәктән йөрәккә сузылган тамырларын шартлатып өзде. Әйе, бу чыннан да шулай иде! Автобус тулып утырган ят кешеләргә карый-карый, уртадан атлап, иң арттагы үз урынына барып чөмәшкәч, Зиннур тәненә салкын тир бәреп чыгуын тойды. Ул борылып арткы тәрәзәгә карады. Әмма вокзал еракта калган иде инде. Үз гомерендә Арсланны яңадан мондый кыяфәттә күргәне булмады аның. Шушы озату күренеше менә хәзер нишләптер "келт" итеп хәтеренә килде дә төште. Һәм ул Арсланны өзелеп күрәсе килгәнен, үтә нык сагынганын тойды... +Зиннур төштән соң самолётка билетлар алды һәм ике көннән кайтып җитәчәкләрен Арсланга хәбәр итте. +Арслан Зиннур белән сөйләшеп бетерүгә, хатыны Раушания ашарга әзерләп йөргән җиреннән бөтен нәрсәсен ташлап, аның янына килеп тә җитте: +- Ни ди? +- Сиңа сәлам, диде. +- Өч көн элек аның да, Фатыйма апаның да сәламнәрен әйткән идең бит инде! +Хатыны тәненең якынлыгы сизелерлек дәрәҗәдә аңа якынайды, тавышын гадәттәгедән бер-ике мәртәбә югарырак күтәрде: +- Кайчан кайтабыз ди? Ник сузасың?! +Ярата да инде Арслан аны үртәргә! +- Бүген Зиннур сәламнең гадие генә түгел, кайнап торган кайнары, диде. +Арслан сизә, күреп тора, шушы мизгелдә матурланганнан-матурлана Раушания: болай да алсу йөзе тагын да ныграк алсулана. Очкын чәчеп торучы шомырттай күзләре озын кара керфекләре арасында бәргәләнә, килешле матур иреннәре дулкынланудан ачылып-кысылып куя, күкрәге дә шул дулкынга кушыла. +- Син әйтәсеңме, юкмы?! - диде хатыны, Арсланның күкрәгенә күкрәген терәп. +Инде чигенер чама калмый, артта зур кактус гөле. Шулай да Арслан, "хәзер әйтәм" дип, юри тын кала. Хатынына сокланып карау өчен юри тукталып тора. Менә шушындый чакта, нидер сораганда, нидер көткәндә, Раушаниядән да матуррак берәр зат бар микән җир йөзендә?! Ул мөлдерәп тулган җимеш, кызарып пешкән алма, учакта дөрләгән ялкын, серкә очырган арыш басуы, язгы назлы җил кебек. Ул унике баллга җиткән океан дулкыны кебек куәтле, көчле өермә шикелле сине очырып алып китәр төсле. Арслан аңа соклануын яшерергә тырышып, яратып карый. Хатынының шушы илаһи киеренке, тулышкан матур чагын, һәр күзәнәгеннән нур чәчеп торган чагын берәрсе күрмәсә ярар иде, дип юк заттан көнләшеп тә куя. "Мин нинди бәхетле!" дип уйлый шушындый чакларда. Хәзер хатыны җавап көтеп кымырҗаудан ачулануга күчү арасында. Менә шушы араны озаккарак сузасы килә Арсланның. Раушаниясе ачуланганда да искиткеч чибәр. Тик ул чакта аның күзләре усаллана, ә инде алар усалланса, теге кымырҗау мизгелендәге соклану, горурлану, татлы көнләшү мәлләре төссезләнә. Шуңа күрә чаманы югалтмаска, хатынның ачулану мәйданына атлап чыгуын булдырмаска кирәк. Чыннан да чибәр аның хатыны. Колаклары шундый нәфис, иягендә нәни генә чокыры бар, маңгае яңа аерткан сөт өсте шикелле ак, сыңар җыерчык та юк. Ничә еллар буе сыер сава дип уйламассың. Голливудның чибәр артисткалары бер читтә торсын. +Менә Раушаниясе өлгерде, алма тәмам пеште, әз генә җил иссә, өзелеп төшәчәк. Арслан аның өзелеп төшүен теләмәде: +- Ике көннән кайталар. +- Бүгенне кертепме? Ничек соң ул? - дип сорады Раушания, кабаланып. +- Чәршәмбе көнне унбергә килеп төшәбез, диде. +- Хәзер үк әзерләнә башлыйбыз, вакыт калмаган бит инде, - диде Раушания, җиңнәрен сызганып. +- Фатыйма апа ачы катык белән кабыклы бәрәңге булса, берни дә кирәкми, диде. +- Һе, кунак әйтер инде ул! - диде Раушания. - Шуларга кабыклы бәрәңге ашатыр идеңме әллә?! +- Бәрәңге жәллисеңмени? - диде Арслан, аңа хәйләкәр караш төбәп. +- Кайчан туктыйсың инде син мине кыздырудан? - дип куйды Раушания, баш чайкап. +- Син кызганда шундый да чибәр бит, карчык! - диде Арслан ихлас күңелдән. +- Ярар, күп сөйләнмә, ихаталарны җыештыра башла, - дип, Раушания өстәл янында мәшәләнергә кереште. +Кунак каршыларга әзерләнү, кунакны каршы алу, сыйлау - аның өчен балачактан ук әнисеннән күчкән иң олы бәйрәм ул. Кичәдән бирле авыртып торган биле шушы минуттан онытылды. Шушы әзерлек мәшәкатьләре тулы мизгелләрне, эшләрнең кайсын кайсы артыннан башкарасын күз алдына китерүдән күңеле кытыкланып җырлый башлады. Раушания беренче эш итеп өйдәге ястык-мендәрләрне, матрас-япмаларны, юрган-одеалларны, келәмнәрне ишегалдына чыгарды. Ак кар исен, кояш нурларын ныграк сеңдерегез, күперебрәк, матурланыбрак китәрсез дип, мендәрләргә үзенең балаларын сөеп үстергәндәге кебек яратып, учы белән шап-шоп суккалап алды, күзләрен кысып зәңгәр күктәге кояшка карады, "кара аны, яктыңны кызганма", дип пышылдады. Арсланнан койма башларындагы карларны себертеп, одеалюрганнарны, келәмнәрне бергәләп койма башларына элеп чыктылар. Арслан ул дәшүгә "ә" дигәнче килеп җитте, аның кушканнарын "ярар, карчык, ярар, матурым", дип йөгерә-йөгерә үтәде. Раушаниянең ныклыгына шакката ул. Хатынының чатнап торган салкында да, кара буранда да ишегалдына сырма яисә куртка киеп чыкканы сирәк. Бер кат күлмәктән яисә джемпердан, ялан балтырларын елтыратып чыга да тиз генә кош-кортка җим биреп, яисә башка ашыгыч эшен эшләп керә. Томау да төшми, ютәл дә эләктерә алмый аны. Эчендәге уты саклый ахрысы. Хәер, элекке тишек-тошык, салкын фермаларда да савымчы, терлекче халкы шул бер зәңгәр халат, каткан бутый белән эшләп йөрде ич. Берсенең дә салкын тидереп, грипплап өйдә ятканы булмады. +Раушания диваннарның, матрасларның тузанын суыртты, бөтен җирне юеш чүпрәк белән сөртеп чыкты, идәннәрне юды. Аннары мунчага китте, идәнтүшәмнәрен, һәммә нәрсәне кат-кат юды, әллә ничә төрле шампунь, сабыннар куйды, кибеттән яңа алынган мунчалаларын, сөлгеләрен барлады. +Алар Арслан белән юрганнарны элгәндә чуар песиләре урам капкасы астыннан кайтып кереп, Раушаниянең шәрә балтырына ышкылып узды. +- Нәрсә, туңдыңмыни? - ди аңа Раушания. - Кайда нишләп йөрдең? Кунак киләсен беләсеңме син? Берүзең чистармыйча кунак каршыларга ниятлисеңмени?! +Арслан бер песигә, бер хатынына карап елмая. Песи бер аягын күтәреп аларга карый, "мияу, - ди. - Табаным туңа бит", ди. +- Бар, өйгә кер, апаң ашарыңа бирер, - ди Арслан. +- Чистармаган килеш кермәсен әле! - дип, Раушания песине тотып ала да әле генә Арслан көрәгән йомшак кар өеменә ыргыта. Песи сыртына кадәр үк булмаса да, карга бата, борылып төчкереп җибәрә һәм аска сикерә, койрыгын чәнчеп, бөтен гәүдәсен дерелдәтә-дерелдәтә карын коя. - Әйдә, бүгенгә җитеп торыр, - ди Раушания көлеп. +Песи аның алдына ук чыгып ишеккә йөгерә. Апасы биргән итле ашны тәмләп ашагач, мыекларын ялый-ялый, күзләрен кыскалап рәхмәт әйтә, ал аягы белән колак артларыннан ук сыпыра-сыпыра битен юарга керешә. +Ә Раушаниянең эшләре әле башлана гына. Ул иң элек кичәге сөттән кызыл, бүгенгесеннән ак эремчек ясады. Кичке савымныкыннан чөгендерле катык оетырга булды.. Үләннәр сараена чыгып, вак пакетларга зур кайчы белән турап, сары, зәңгәр мәтрүшкә, меңъяфрак, тукранбаш, юкә чәчәге, карлыган, чия, алма, җиләк яфраклары салды, кечкенә банкаларга андыз тамыры, гөлҗимеш, камырлык, миләш тутырды. Аларны сумка белән алып чыкканда, кәрәзле бал да эләктерде. Сөт аертып, ике савыт каймак әзерләде. Берсен хәзер ашарга, берсен мәҗлес көнне табынга куярга дип ике урынга кырык йомыркалык чәкчәк пешерде, аны җиләк-җимешләр, каклар белән бизәде. Балан бәлеше, гөбәдия, пәрәмәчләр пешерде. Икенче көнне шифоньердагы, чөйдәге киемсалымнарны тагын койма өстенә элеп торып, барлык өйне, верандаларны күздән үткәрде, ихатада, абзарда чүп-чар калмаганмы дип чыгып тикшерде. Арслан шилык себеркесеннән юри ике чыбыкны алып, берсен капка тирәсенә, икенчесен абзар алдына сындырып аткан иде. Раушания аларны җыештырып, тагын юкмы икән дип эзләнергә кереште. Арслан, хатыны күрмәгәндә, тагын бер чыбыкны ишегалдына ыргытты. Кире борылып килешли, Раушания шуны күргәч, эшнең нидә икәнен сизеп алды да Арсланга йодрык селкеде: +- Бусын алмыйм, каян аттың - шунда куярсың, - дип, шилык чыбыгын аяк астына ташлап кереп китте. +Арслан тавышсыз гына көлеп куйды. Хатынының шулай елмаеп-балкып, җырлап-биеп кунак каршыларга әзерләнүләре бик тә ошый аңа. Ах-ух килеп зарланса, өйгә юньләп кайтып та кермисең дип бәйләнсә, нишләр идең? Мәктәптә укыганда ук Раушания артыннан егетләр күп йөгерде. Ә ул чибәрлеге белән аерылып тормаган Арсланны сайлады, вакытны сузмыйча өйләнешеп тә куйдылар. Арсланны читтән торып Ветеринария институтында укытып, диплом алдыру өчен хатыны барысын да эшләде. Раушаниясе, балалары, оныклары исән булса, Арслан өчен иң олы бәхет шул... +Билетлар алынгач, тынгы бетте. Бүләкләр, күчтәнәчләр, Коръән ашы өчен җиләк-җимеш, бүтән тәм-том юнәттеләр, хәерлек акча әзерләделәр. Бөтенесен тутыра башлагач, шакмаклы сандыктай ике зур сумка шыплап тулды. Малайлары Ирек дүшәмбе көнне үз "Мерседес"ында аларны аэропортка илтеп куйды. Зиннур гел әнисен күзәтте. Ул яшәреп киткәндәй булды, битләренә алсулык йөгерде, йөзеннән елмаю китмәде, Зиннурны өзлексез җылы карашы белән иркәләде. "Их, без таш бәгырьләр, әнкәйне сагынудан саргайтканбыз, авылга алып кайтып килмичә тилмерткәнбез икән", - дип кайтты самолётта очканда. +Бигеш аэропорты аларны кояш нурларында җем-җем итеп торган ак карлары, салкынча саф һавасы белән каршы алды. Траптан төшкәндә, әнисенең күзләре дымланган иде. Тамагына тыгылган ят тавыш белән: +- Их, туган якның һавасы ничек ягымлы! - дип куйды. +Зиннурга да шулай тоелды, әнисенең сүзләрен "әйе шул", дип ихлас хуплады. Әнисен сумкалар янында калдырып, таксилар тукталышына китте. Шактый кеше шул якка ашыга, кемнәрдер барып җитеп, инде такси хуҗалары белән сөйләшә дә башлаганнар иде. Зиннур берәм-берәм шофёрларга мөрәҗәгать итсә дә, кая кайтасын әйткәч, бер сүз белән "юк", дип кистеләр. Бер таксист мыскыллагандай мыек астыннан елмаеп, уң якка баш кагып күрсәтте. Сатарга куелгандай тигез рәт булып тезелгән таксилардан еракта, аэропортның читендә үк зәңгәр төстәге бер "Лада" тора иде. Зиннур шунда таба атлады. Килеп җиткәндә, ул машинаның бик үк яңа түгеллеген, кайбер урыннары яньчелгәнлеген дә күрде. "Лада"ның ишеге ачылып, аннан урта яшьләрдәге ир чыкты. Зиннур кая кайтасын әйткәч, ир кешенең калын кара кашлары дугаланып өскә күтәрелде, йөзенә бик якын кешеләргә генә бүләк ителә торган җылы, мөлаем елмаю җәелде. "Киттек", диде ул руль артына утырып. Зиннур кызу-кызу атлап әнисе янына ашыкты. Сумканың җиләкҗимеш, яшелчә-мазар тутырылганын, өшемәсен дип, машина эченә алдылар, икенчесен багажникка урнаштырдылар. Таксист, үзе белән таныштырып, Илшат исемле икәнлеген әйтергә дә өлгерде. +Күк йөзе зәп-зәңгәр, ак кар юрганы өстендә энҗеләр елкылдап аларны озата бара. Юл буендагы кура-кораларның ярылып яткан күләгәләре күзгә чалынып кала. Таксистның кулдан бәйләнгән ак свитеры машинага утырганда ук Зиннурның игътибарын үзенә җәлеп иткән иде. Түзмәде, сорап куйды: +- Каян табып була мондый свитерны? +- Сеңлем бәйли, - диде Илшат, горур тавыш белән. - Кәҗә мамыгыннан. +- Әйтәм җирле күпереп тора ул. Сатарга да бәйлиме? +- Сатарга бәйли дә инде ул аны. Авыл мәктәбен башлангычка калдырдылар да, хәзер эшсез. +- Сез авылда яшисезмени? +- Сеңлекәш авылда. Мин Чаллыда. +Илшат тизлекне кинәтрәк баскан иде, арткы тәрәзә турында яткан бүреге утыргычтагы сумка өстенә шуып төште. Бүрек әллә эт, әллә бүре тиресеннән тегелгән, колакчыннары күпереп тора. Зиннур аны урынына алып куйгач: +- Сез бик җылы киенергә яратасыз ахры, - диде. +- Әле багажникта киез итегем, тире бияләйләрем дә бар. - Илшат башын Зиннурга борып, көлемсерәп алды. - Төрле хәлләр була. +Асфальттан барганда, офыктан офыкка җәелгән ак кар диңгезендә йөзгәндәй генә җилдерсәләр, басу юлына килеп кергәч, машина буйсынырга теләмәгәндәй боргалана-ергалана башлады. Әнисе дә, Зиннур да ишек өстендәге тоткага ябышырга мәҗбүр булдылар. Тар гына итеп ярылган кар ике яктан текә стена булып күтәрелгән, юлның соңгы вакытта юньләп чистартылмаганлыгы күренеп тора. Шофёр газ педален соңгы чиккәчә баса, чөнки тизлекне әз генә киметсә дә, көпчәкләр батып калачак. Карны дөбер-шатыр яра-яра, машина иләктә иләнгәндәй, әле бер якка, әле икенче якка салулый, юл читендәге кар стеналарына шытырдап ышкылып ала. Зиннур "Лада" янына килгәндә аның яньчелгән урыннарына кимсетебрәк караганлыгын исенә төшерде һәм үзенең никадәр хаксыз булганлыгын хәзер генә аңлады. Бер авылдан үткәндә, кызганыч хәлдә түбәсез, тәрәзәсез ферма торакларын күреп, Зиннур шофёрдан: +- Әллә сездә дә давыл үттеме? - дип сорады. +- Үтмәде, давыл көчәя генә, - дип куйды Илшат. +- Аңлап җиткермәдем. +- Авыл корый. Хуҗа булмагач, түбәләр дә, ишек-тәрәзәләр дә, башкасы да оча. Давыл шул була ул. +Авылга инде җиде-сигез чакрым гына калып бара. Менә шушы турыда уңга борыласы да... Борылуын борылдылар, тик машина буксовать итәргә тотынды. Шофёр аны туктаусыз үкертте, тик тизлек кими-кими барып, машина туктады. Илшат аны бер алга, бер артка кузгатмакчы булып азапланса да, әз генә дә кыймшата алмады. Авылга кайта торган юл юньләп чистартылмаган иде. Карны ерып үткән тирән эз алга бару өметен сүндерде. Илшат свитердан гына юлга төште, багажниктан алып киез итекләрен киде, совковой көрәге белән көпчәкләр тирәсендәге карны читкә атарга тотынды. Зиннур кыенсынып кына аның янына чыкты, акланып күңелен җиңеләйтмәкче булды: +- Сезгә булыша алмавым өчен гафу итегез, - дип башлады ул сүзен. +- Ә нишләп сез булышырга тиеш ди? - Илшат маңгаена бәреп чыккан тирләрен бияләй сырты белән сыпырып куйды. - Машинаны алып бару, сезне тиешле урынга исән-сау илтеп җиткерү минем эшем ул. +- Юлның чистартылмавында сезнең дә гаеп юк. Мин бик җитди операцияләр кичердем. Әгәр эшләргә яраса, болай читтән карап тора алмас идем. +- Борчылмагыз, кереп утырыгыз, - диде Илшат. +Ул машина алдындагы юлның кырын тагын ярты сәгатьтән артык көрәде. Бераздан кузгалсалар да, тагын туктап калдылар. +- Карны шушылай ача-ача барырга туры килмәгәе, - дип, Илшат машинадан төште. +Аңа озак җәфаланырга туры килмәде. Авыл ягыннан юлның карын эттереп болайга якынлашучы бульдозер күренде. Биш минуттан ул килеп тә җитте. Тракторчы янындагысы - зәңгәр куртка, ак бүрек кигәне сикереп төшеп, аларга таба борылуга, Зиннур чак артына аумады. Бу - Арслан иде! Алар бер-берсенең кочагына ташландылар һәм, кайнар сулышларын тыңлап, бер мизгелгә хәрәкәтсез тордылар. Бернигә дә алыштыргысыз татлы, кадерле, тамак төпләрен кайнарлаткан мизгел иде бу. +- Ачуланма, Зиннур, аэропортта каршы ала алмадым, - дип, сүзен акланудан башлады Арслан. - Юлны ачарга тиешле трактор кабынмаган. Бусын агрофирма үзәгеннән үк алып килдем... +Ул арада Арслан алар янына килеп җиткән Фатыйманы да кочаклап алды... +Иң элек юлга уенты ясап, "Лада"ны шунда керттеләр. Аннары бульдозер карны асфальтка таба эттереп китте. Алар келтерәп кенә кайтып җиттеләр, машина Арсланның яшел коймалы, яшел түбәле йорты каршына килеп тә туктады. Хуҗа кыстаса да, шофёр өйгә керүдән баш тартты. Арслан белән әнисе, әйберләрне алып, аңа рәхмәт әйтеп, өйгә кереп киткәч, Зиннур таксистка акча бирде. Илшат акчаны учында җәеп карады да яртысын кире сузды. +- Юк, юк, алмыйм, - дигән арада Илшат җитез сузылып акчаны аның кесәсенә тыкты. +- Мин жәлләп бирмим лә... +- Мин әле кеше талаучылар өеренә басмадым. Шунысы җиткән. +Ул рульгә утыруга, Зиннур сорыйсы итте: +- Илшат, ике-өч көннән безгә кайтасы да була бит инде. Килеп ала алмас идегезме икән? +- Шалтыратырсыз. - Ул визиткасын бирде. - Таш яумаса, килермен. +- Үзегезнеке кебек берәр ак свитер алып килсәгез дә ярар иде. +- Алып килермен. +Машина китеп барды. Ул да булмады, капкада чәчәкле сарафан кигән Раушания күренде, иңбашына төшеп торган дулкын-дулкын кара чәчләрен җилфердәтеп килде дә Зиннурны кочаклап битләреннән үбеп алды. +- И, сыйныфташкаем, җаннарың юктыр синең! +- Ник алай дисең? +- Өч көн буе син мине ничегрәк яратырсың икән, дип баш ваттым. Ә син әйләнеп тә карамыйсың. +Ул башын сузып, яңагын куйды, Зиннур үбеп алды. Раушания көлә-көлә икенче битен борды, Зиннур көлә-көлә анысын да үбеп алды. +- Булды, на всю катушку булды бу! - диде Раушания. - Әйдә, тизрәк өйгә, табын әзер. +- Салкыннан курыкмыйсың син! - диде Зиннур, аның кайнар кулларын ычкындырмыйча. +- Безгә, җаныкаччаем, салкын түгел, кризислар гына бәрә! +Алар кызулап өйгә керделәр. Арслан Зиннурның пальтосын, бүреген салдырып шифоньерга элде. Чишенеп юынгач, әнисе белән Зиннур "мондагы әйберләрне алыйк әле", дип, сумкаларына бара башлауга, чүмечен күтәргән Раушания алар каршына байларны саклаучы охранник кебек килеп басты: +- Юк, бернинди әйбер актару юк. Абыстайлар куера, токмачларым соңара. Яңадан, яңадан, беркая да качмаслар, - дип, аларны туктатты. Шуны гына көткән Арслан кунакларны алып кереп китте. Тупсаны атлауга, Зиннур уң як стенада үзенең зурайтылган алтын рамдагы фотосын күреп хәйран калды. Бокс бияләйләре белән рингта сугышкан чагы иде ул аның. +- Каян алдың моны? +- Бер журнал тышлыгыннан. +Аның белән янәшә икесенең мәктәптә укыган чактагы фоторәсеме зурайтылган, муеннарында пионер галстуклары. Әти-әниләре, Раушания, балалар, оныклар белән төшкән фотолары да зәвык белән урнаштырылган иде. Шулвакыт Арслан зур альбомны алып күрсәтте. +- Карагыз әле, абзагыз нинди бай! +Анда аларның өч оныгы елмаеп басып тора иде. +- Өчесенә бергә унөч яшь! - диде ул, тантаналы төстә авызын ерып. - Болар кызымның балалары. Искәндәр, Сания, Зәйнәп. Язмыш адәм балаларына гел елмаеп кына тормаса да, шушындый шатлыкларын да бүләк итә икән! Моның өчен беренче чиратта Раушаниямә мәңге рәхмәтле мин! +Ахырда Раушания өчесен дә табынга утыртты, алларына үзе чиккән сөлгеләрне җәйде, бокалларны үзе кайнаткан җимеш сулары белән тутырды, ике төрле яшелчә салаты бүлде. Һәрберсен мактый-мактый ашадылар, шулай да кечкенә чынаяклардагы чөгендер катыгы, Фатыйма апаларының бәяләвенә караганда, иң тәмлесе булды бугай. Аның артыннан Раушания токмачлы аш, бәлеш, ит алып килде, тартынып утырмагыз дип кыстады, кайтканнары өчен аларга берөзлексез рәхмәт укыды, карагыз әле, сез утыргач, өйләребез ничек ямьләнеп китте, дип чын күңелдән сокланды. Аның йөзе кояштай балкый, күзләре шатлыктан очкынланып яна, хәрәкәтләре җитез, сыгылмалы, тавышы җырлагандай көйле, моңлы иде. Өчесе дә аңа сокланып карадылар, Арслан эченнән генә күз тия күрмәсен дип курыкты, ә асылда Раушаниянең аларга ихлас күрсәткән кадер-хөрмәте күңелләренә әйтеп бетергесез рәхәтлек алып килде. Фатыйма белән Зиннур бу рәхәтлектән оеп, таң калып утырдылар. Бөтен дөнья түгәрәкләнгән, берни дә кирәкми иде... +Чәй эчкәннән соң, Зиннур сумкаларны түр якка алып чыкты. Фатыйма Раушаниягә күбәләк төсендәге аллы-гөлле күлмәк сузды. Раушания күлмәкне күкрәк турыннан тезләренә кадәр төшергән килеш сабый баладай кычкырып җибәрде: +- Әләй, әләй, үләм! Матурлыгы! Җаны бар бит моның! Каян алдыгыз? +- Франциядән, - диде Зиннур. +Раушания күз иярмәс арада югалып, күлмәкне киеп тә чыкты. Ул аңа үлчәп теккәндәй таман иде. +- Сезгә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр, - диде Раушания, куанып. - Гомерем буе шушындый күлмәк кияргә хыялландым, гел җай килмәгән иде. +- Валлаһи, дөрес әйтә, - дип, Арслан аның сүзен җөпләде. +Зиннур җитез генә килеп, Раушаниянең муенына елкылдап торган асылташлар тезелгән муенса такты һәм: +- Егерме елга яшәрдең, - дип өстәде. +Раушания елмая-елмая көзге каршына килеп, әле уңга, әле сулга борылып үзен карагач, җырлый-җырлый биеп тә китте: +Французски күлмәгемнең +Сәдәфләре тезелгән. +Бармы икән минем кебек +Сезнең өчен өзелгән. +Аны мактап бетермәделәр, Зиннур Арсланның кулына күксел куртка, шундый ук төстәге чалбар тоттыргач, Раушания: +- Ки тизрәк, парлашып французча биибез, - дип, аны йокы бүлмәсенә алып кереп китте. +Ике минут үтмәде, алар авызларын колакларына кадәр ерып килеп тә чыктылар. Арслан тальян гармунын да тоткан иде. Гармунын сыздыра башлауга, икесе дә бии-бии җырлап та киттеләр: +Карурманнар уртасында +Кошлар кунган куакка. +Өебезгә ямьнәр керде, +Дуслар кайткач кунакка. +Агыйдел алкын булсын, +Сулары салкын булсын. +Аралар ерак булса да, +Күңелләр якын булсын. +- Булдырдыгыз, - дип, кунаклар аларны мактап кул чапты. +- Кайлардан уйлап алдың бу куртка белән чалбарны? - диде Раушания. - Чалбарының унике кесәсе бар. Арсланның малларга бирәсе дарулары, шприцлары, кайчы-мамыклары - бөтенесе кереп бетә бит монда. +- Мал янына моны киеп барсаң, Алла сугар! Мин аның кесәсенә кызларга бүләк итәргә хушбуй-кершәннәр генә салып йөриячәкмен! +- Ә мин аларны юллап, үземә алачакмын, - диде Раушания аны үртәп. +Сумкалардан җиләк-җимеш, тәм-том, чит ил чәйләре, башка ризыклар да алынды. +- Әллә ярты Петербургны төяп килгәнсез инде сез! - дип, тел шартлатты Раушания. +Ул һәрберсен "Ә-ә-әәх! Исе дә исе!" - дип, Арсланның борынына китерде, парлашып мактый-мактый, күчтәнәчләрне кабул иттеләр, Фатыйма белән Зиннурга аларның рәхмәтләрен ишетү, ихлас шатланганнарын тою шулкадәр ләззәтле иде. Шушының өчен генә булса да меңнәрчә чакрым җирдән, һичшиксез, кайтырга кирәклеген, дөресрәге, әледән-әле кайтып торырга кирәклеген аңладылар. Зиннурның чит илләрдән беркайчан да бүләксез, күчтәнәчсез кайтканы булмады. Ләкин алар ни әнисендә, ни хатынында, ни балаларында мондый шатлык уятмадылар. Нишләптер моның тылсымы, могҗизасы югалган иде. Нишләп алай? Аерма нәрсәдә? Моңа җавап эзләгәне булмады Зиннурның. Бу бит үзе онытылмаслык бәйрәм икән. Бу Раушанияләрнең ярлылыгыннан түгел, күңелләренең сизгерлегеннән, кешедән кечкенә әйберне дә зур итеп, куанып кабул итүләреннән икәне аңлашыла иде. Ләкин кечкенә әйберне ничек зур итеп кабул итеп була соң? Моны кешеләргә туктаусыз игелек кылучы, башкаларга үзләрен ваклап-ваклап өләшүчеләр генә аңлый аладыр, мөгаен. Күпме бирсәң - шул биргәннәрең меңе белән үзеңә кайта, диләр бит. Әлбәттә, алар бу хакта уйлап та карамый. Аларның куанулары яз килгәч кошларның шатлануы кебегрәктер. Сыерчыклар, сандугачлар, тургайларның һаваларны күтәреп сайрауларыннан кемнәрнең генә йөрәге дулкынланып типмәгән соң?! Монда берсе икенчесен тудырган, икенчесе өченчесенә әверелгән тоташ бер түгәрәк барлыкка килә... +Авыл хәлләрен сораштырулар беткәч, Коръән укыту көнен билгеләделәр. Бүген чәршәмбе, иртәгә пәнҗешәмбе, берсекөнгә җомга. Җомга көнне укытырга килештеләр. Мәҗлескә халык җыю да җиңел түгел икән. Ирләр аз, күбесе Коръән ашларына йөрми. +- Шәкуров абый килерме икән? - дип кызыксынды Фатыйма. - Ничек яшәп ята ул? +- Бер дә төшенкелеккә бирелми, - диде Арслан. - Балалары еракта, сирәк кайталар. Аңа ике айдан туксан җиде тула бит инде. +- Караучы билгеләделәрме соң? +- Бөтен авылны укыткан кешене караучыга бирәмме соң?! - Раушания кемгәдер янагандай кулын селтәп куйды. - Үзем ашарына да әзерләштерәм, керләрен дә юам. Үзе аш-суны миннән ким әзерләми. Арслан атна саен мунча кертә. Өйне бер җыештырып куйсаң, тузан да төшерми. Ике аяксыз кеше димәссең. Иртүк култык таяклары белән урамны урап кайта. +- Кеше түгел, могҗиза инде ул, - дип сүзгә кушылды Зиннур. - Безнең яшьти Сәүбәнне чакырыйк. Ул килми калмас. +- Сәүбән дә таякка калды, - диде Арслан. - Кәефенә карар инде... +- Үзегез кемне телисез, шуларны дәшәрбез, аерым-аерым ирләргә дә, хатыннарга да урын җитешле, - дип сүзне йомгаклады Раушания. +Авылда мулла юк икән, аны Арслан агрофирма үзәгеннән алып килергә булды. +- Тәүге эш итеп бүген үк әтиеңнең каберенә барып кайтыйк, - диде Фатыйма. - Сездә киез итекләр булмасмы? +- Булмыймы соң! - дип Раушания икесенә дә итекләр чыгарды. +- Мин иртән анда керә торган юлны көрәп куйдым инде, - диде Арслан. +Зиннур көлеп җибәрде: +- Син йоклыйсыңмы соң, яшьти? +- Мин йөргәндә йоклыйм, йоклаганда сөйләшергә яратам. +Алар киенеп чыкканда, берән-сәрән генә кар төшкәләп тора, бернинди җил әсәре юк иде. Сарафаннан килеш кенә капка төбенә кадәр озата чыккан Раушания: +- Мунча ягам, арыганчы йөрмәгез, чабынырлык рәтегез калсын, - дип кисәткәндәй итте. +Алар өчәүләп зират очына таба атладылар. Зәңгәр коймалы биек йорт турына җиткәндә, Зиннур: +- Бусы Сәүбәннәр йорты түгелме соң? - дип куйды. +Барысы да туктап калдылар. Ярым ачык бәләкәй капкадан башына каракүл бүрек, өстенә ак тун, аягына кара итек кигән Сәүбәнне күреп алдылар. Ул урамга арты белән тора, абзар тирәсеннән нидер күзәтә иде бугай. Инде бик җайлы туры килде, дип, ишегалдына керделәр. Сәүбән, аларның сөйләшкәнен ишетеп, бөтен гәүдәсе белән артына борылды. Ул күзләрен кысып карап торгач, кунакларны таныды, кулындагы елык-елык килеп торган никель таягына таянып, аларга таба атлады. Юка иреннәренә елмаю җәелде, тип-тигез булып энҗедәй тезелгән вак тешләре күренде: +- Петербургтан делегация килгән! +Ул, таягын беләгенә элеп, иң элек Фатыйма белән күреште, аннары Зиннур белән кочаклаштылар. +- Сине кочаклау - аюны кочаклау белән бер, - диде Сәүбән, көлеп. - Укыганда беребездән дә артык түгел идең. +- Ветеринар буларак әйтәм: туа мөгез чыкмый, тора мөгез чыга, - дип куйды Арслан. +- Ну, астыртын гына шаярырга оста да идең! - Фатыйма бармак янап куйды. +- Булгандыр инде, апа... +Сәүбән авызының бер чите белән генә елмаеп алды. +- Аның кулы белән йөрүен әйт әле син, әни, - диде Зиннур. - Минем пәкегә бәхәсләшеп, Ык буеннан өйләренә кадәр кулларында атлап кайтты. +Барысы да көлешеп алдылар. +- Ул пәке исән, - диде Сәүбән. - Кире биримме үзеңә? +- Хәзер миңа пәке түгел, кылыч та кирәкми, - дип куйды Зиннур. +Сәүбән нишләптер әле аның йөзенә, әле аякларына тиз-тиз карап алгач: +- Әйдәгез, өйгә керик, - диде. - Хәзер хатынны да кибеттән дәшеп кайтарам. +- Чакыруың өчен рәхмәт, Сәүбән. - Фатыйма аның иңбашыннан кагып куйды.- Без әле Хөснулланың каберенә бара идек. Аңа Коръән дә укытабыз. Берсекөнгә сәгать унга. Килерсең бит? +- Ярар, барырга тырышырмын, - диде Сәүбән. - Йөрәк белән кан басымы кузгалмаса. +Алар артыннан Сәүбән авызының бер чите белән елмаеп карап калды. +Әтисенең каберенә куелган кара мәрмәр өстенә явып торган кар юка гына катлам булып түшәлеп килә. Кабер янында сүзсез генә басып торганда, Зиннур әтисенең күкрәп торган яшь чакларын хәтереннән үткәрде, вакыты белән аның ягымлы, вакыты белән кырыс тавышын ишеткәндәй булды. Әнисе перчаткасы белән мәрмәр өстендәге карларны сыпырып төшерде. +- Колхоз дип шулкадәр тырышмаган булса, бүген яши иде әле ул. - Әнисе озын итеп калтыранулы сулыш алды.- Егерме алты ел көнне-төнне белмичә чапты... +Арслан аның сүзен дәвам итте: +- Авылларда ул төзеткән мәктәпләр, кибетләр, почта, медпункт, идарә биналары бүген дә эшләп тора. Ферма торакларын, складларны, мастерскойларны әле һаман талап бетерә алмыйлар. +- Шуларны йөрәге күтәрә алмады. - Әнисе туктаусыз күз яшьләрен сөртте. - Мин генә беләм аның йокысыз төннәрен, уфтануларын. +Әнисе бераз тынычлангач, әтисе рухына кычкырып дога укыды, өчесе дә кулларын күтәреп дога кылдылар. Әтисеннән соң әби-бабаларының, тугантумачаларының каберләрен карадылар, истәлекләрен яңарттылар, алар рухына изге теләкләрен юлладылар. Зираттан кайтышлый алар үзләре яшәгән йорт каршына да туктап хәтер яңарттылар. Ул йортны әнисе Чаллы кешеләренә саткан иде. Алар биредә җәй көне генә яши икән. Өйнең эченә кереп карый алмасалар да, ата-баба нигезенең исән булуына сөенделәр. +Кайтып капкадан керүләренә, Раушания яланөс, яланбаш килеш чиләк тотып абзардан килеп чыкты. +- Әйдәгез, табын әзер, чәй эчәбез, - дип, аларны өйгә кыстарга тотынды. +Фатыйма аңа каршы төште: +- И, Раушания, әле ашарлык рәтебез дә юк, Шәкуров абыйны күреп чыгыйк инде без, - диде. +- Алайса Арсланны алып калам, аңа кушасы эшләрем бар, - дип, Раушания ризалыгын бирде. +Фатыйма сумкадан Нәҗип Шәкуровка дигән пакетын эзләгән арада Раушания аңа алып керергә бәлеш, ит, пешкән угыз, банка белән аш әзерләде. +Алар урамга чыкканда, инде караңгы төшеп килә иде. Рөхсәт сорап, сәламләп, карт укытучының өенә уздылар. Ал өйдә гөлт итеп ут янып тора. Тәрәзә төпләрендә, шкаф буендагы тартмаларда гадәттәгечә суган, петрушка, укроп үсентеләре ямьяшел булып күтәрелеп утыра. Менә түр яктан култык таякларына таянган Нәҗип абый үзе дә күренде. Зиннур әллә нишләп китте. Укытучының төс-кыяфәте дә, киеме дә шул ук, тик башын әйләндереп алган озын көмеш чәчләре генә аны әллә нинди серле, әкияти зат итеп күрсәтәләр иде. Гүя бу - көмеш чәчләр түгел, көмеш нурлар белән янып торучы факел иде. Ул, култык таякларын шакылдатып, аларга якынлашты. Аның йөзе элеккедән дә аграк, мәрмәрдәй шома, кашлары кара, ә коңгырт күзләре үтәли күргәндәй текәлеп, яндырып карыйлар. Менә ул култыгы белән таякларына таянган килеш артына борылыр да, тактага берәр мисал яисә алгебраик тигезләмә яза башлар шикелле тоелды. Укытучының бер гаҗәеп сыйфаты бөтен авыл халкы өчен сер булып калды. Шәкуров тактага нидер язганда берәр бала шаярса-нитсә, шылт иткән тавыш чыкмаса да, укучыларга таба борылып карамыйча гына, мәсәлән: "Абдуллин, тактага кара!" - дип кисәтә. Менә шул чакта аның укытучы түгеллеге, күктән иңдерелгән фәрештәләр затыннан икәнлегенә ышанырга туры килә иде. +- Эһе-һе-һе! - дип җиңелчә генә көлгәне ишетелде укытучының. +Шәкуровның "эһе-һе"сен шулай ук һәркем белә. Үзеңә карата аның мөнәсәбәтен авылның карты-яше әлеге "эһе-һе"се аша белә. Әгәр очраганда сиңа "эһе-һе"се ишетелсә, күкрәк киереп йөри аласың. Әгәр ул ишетелми икән, эш-гамәлләреңне Шәкуров абыең хупламый, төзәл, төзәлмәсәң, мәңге "эһеһе"не ишетә алмаячаксың. Аны кемнәрнең ишеткәне, кемнәрнең ишетмәгәне шулай ук бөтен авылга мәгълүм. +Менә шундый укытучы каршында басып тору Зиннур өчен Россия спорт федерациясе Президенты каршында басып торудан да җаваплырак иде. Шәкуров абый беркая бармыйча, мәктәп белән бәләкәй өе арасында култык таяклары белән йөреп, бернинди шау-шусыз барлык халык белән идарә итә шикелле иде. Ул колхозның алыштыргысыз партоешма секретаре булып, Зиннурның әтисенә кадәр дә, аның белән дә озак еллар буе эшләде. Коммунистлар да, райком да шуны сайлады. Ике аягы да тубыктан өзек шушы кешегә колхозны гына түгел, бәлкем ил тиклем илләрне тотарлык та зиһен бирелгән булгандыр. Әнисе, каршы барып, укытучының ябык кулларын кысты: +- Исәнмесез, Шәкуров абый! +Укытучы аңа хәйләкәр караш ташлады: +- Ай-яй, Фатыйма, син Петербург бюрократына әйләнгәнсең бит. Нишләп мин сиңа "сез" булыйм? Без бит инде кайда нәрсәдән төчкерүебезгә кадәр белүче кешеләр. Исәнме, балакаем! Эһе-һе-һе! +Аның "эһе-һе"сен ишеткәч, берни дә кирәк түгел иде инде... Зиннур белән күрешкәч, Шәкуров аны башыннан аягынача күзеннән үткәрде дә: +- Ныгыганың сизелә, - диде. - Хәзер йомшый башларга вакыт. +Карт укытучының бу сүзләрен Зиннур аңламады: +- Ничек йомшый башларга? - Аның битләре такта алдында математик биремне чишә алмагандагы кебек кызарып чыкты. +- Авылга ешрак кайтып, - диде Шәкуров һәм: - Эһе-һе-һе, - дип өстәде. +Әнисе полиэтилен букчадан алып, Раушания җибәргән күчтәнәчләрнең һәрберсен атый-атый өстәлгә тезде. +- Нинди изге кешеләр! - диде Шәкуров. - Мин аларга да, сезгә дә белем бирүем белән бәхетле... Әйдәгез, түргә узыйк әле. +Укытучы артыннан алар олы якка уздылар. Биредә шул ук яшел үсентеле тартмалар өстенә газеталар, "Аргументы и факты" атналыгы, "Вопросы философии", "Педагогика", "Наука и жизнь", "Казан утлары" журналлары күзгә чалынды. +- Утырышыгыз әле, балалар. +Зиннур белән әнисе утырырга ашыкмадылар. Пакеттан сарык тиресеннән тегелгән камзул алып, Шәкуровка кидереп тә куйдылар. +- Тап-таман, үзе шундый җиңел, - дип, укытучы рәхмәтләр укыды. +- Җылы тәнеңдә тузсын, - диде әнисе. +- Моны туздырып ук булмас булуын, шулай да тырышырга туры килер, - диде ул елмаеп. +Күчтәнәчкә алып кайткан пакет-пакет җиләк-җимешләрне дә өстәлгә тезделәр. Шәкуров аларны кыстап өстәл янына утыртты да: +- Фатыйма, син урыныңнан тор әле, ялгыш әйттем, - диде. - Теге якка чыгып, термостан өчебезгә дә үлән чәе сал әле. Минем сыем шул булыр сезгә. +Әнисе аның кушканын үтәп, өч чынаяк күтәреп керде, өйгә тәмле үлән чәе исе таралды. +- Кичтән егерме төрле үләннән ясаган идем, авыз итеп карагыз. +Бу чәйнең тәмен бернинди сок тәме белән дә чагыштырырлык түгел иде. Мактау сүзен беренче Зиннур әйтте: +- Күпме җирләрдә булып, мондый тәмле эчемлекне очратканым булмады. +- Синең чәйләрне күп мәртәбәләр эчкән булды, ләкин мондыен хәтерләмим, - диде әнисе. +- Кеше картайган саен чәй аның иң төп ризыгына әйләнә шул, - дип көлде Шәкуров. - Күрәсең, мин дә чәй рецептларымны камилләштерә барамдыр. +- Ә бу яшел үсентеләрне кулланып бетерә аласыңмы? - дип сорады әнисе. +Укытучы кул гына селтәп куйды. +- Миңа күпме генә кирәк? Арслан авыл кешеләренә өләшкәләп тора. Чирләгәндә шуны ашагач, терелеп китәләр. +- Күз тимәсен, әле үзеңнең сәламәтлегең дә ару күренә. +- Туксан җидегә җиткәндә, билгеле инде ул. Тик мин бу дөньядан китә алмыйм әле. Сез беләсез, әтием Мирзаһит Украинада Винница өлкәсендә Зазов авылы янында танкта янып үлде. +- Малаегыз белән анда барып кайтканыгызны мин хәтерлим әле, - диде Фатыйма. +- Әйе, туганнар каберлегендә күмелгән. Безне бик зурлап каршы алып, иң якын туганнар кебек очрашуларда йөрткәннәр иде. Үземнең аяклар тубыктан өзелеп, Берлин янында ук калды. Мәзәк яшәү... Табигать математик төгәллек белән корылган югыйсә. Тулы гармония. Ә менә кешеләр тормышында мәңге башка китерә алмаслык хәлләр килеп чыга. Гитлер җирдә югары токым ариецлар гына яшәргә тиеш, дип, миллионнарның гомерен өзде. Инде бу хәшәрәтлеккә чик куелган кебек иде. Әмма чиста токым без генә, без генә яшәргә хаклы, дип тилерүчеләр арта бара... Украинадагы бүгенге хәлләр - шуларның эше. Гасырлар буе бертуган булып яшәгән халыкларны бер-берсен юк итәргә өстерү бара. Минем анда әтием кабере генә түгел, фронтташ дусларым яши. Россия белән Украина дуслашмый торып, минем бу дөньядан китәргә хакым юк! +Шушы сүзләреннән соң Нәҗип Шәкуров бик озак башын иеп, онытылып утырды. Зиннур белән әнисе аны ничек тын да алмыйча тыңласалар, аның бу халәтен дә бергә сабыр гына кичерделәр. Аннары рәхмәт әйтеп, җомга көнне мәҗлескә чакырып аерылыштылар. +Раушаниянең өстәле гадәттәгечә сый-нигъмәттән сыгылып тора иде. Ул аларга: +- Әгәр авыз итмәсәгез, "Былбылым" үпкәләячәк, - дип угыз китерде. +- Нинди былбыл ул тагын? - дип сорады Фатыйма. +- Сыерыбызның исеме. Икенчесенеке - "Җанашым". Өченчесе - "Алмакай". +- Катык кайсыныкы? +- Катык "Алмакай"ныкы. Иң тәмле сөтлесе ул. +Угыздан авыз итеп, башка тәм-томнарны каба-каба чәй эчкәч, Раушания Фатыйманы мунчага илтеп кайтты. Шулчак телефон шалтырады. Арслан телефонга килеп ашыгыч кына сөйләшкәч, трубканы куйды. +- Карамалыда бухгалтер Гөлнурның сыерын бозаулата алмыйлар. Елый да елый, юньләп аңлый да алмадым. Мин барып кына кайтыйм инде. +- Барып кына димә ичмасам, - диде Раушания тавышын күтәреп. - Әле юллары ничектер, унбиш чакрым бит. +Арслан киенә башлады. +- Өнәмим шул Гөлнурны, - диде Раушания. - Халыкның хезмәт хакын кисүдән бүтән эше юк. Әллә иртән генә барасыңмы? Үзе безне бик интектерә әле... +- Мин Гөлнур өчен бармыйм. Мал кызганыч бит. +- Мин дә синең белән барам. Иптәш тә булырмын, - дип, Зиннур да киенеп куйды. +Машинаны гараждан алып чыгып, төн кочагына юл алдылар. Фатыйма мунчадан кып-кызыл булып чыкты, "бөтен тәннәрем эреде, яшәрдем, оҗмахта булган кебек булдым", дип рәхмәтләр укыды. +- Әйдә, утыр әле, Фатыйма апа, үзебезнең болыннарда, әрәмәләрдә үскән дару үләннәреннән ясалган чәй белән сыйлыйм үзеңне! +Фатыйма шулкадәр яратты аның чәен, эчә торды, тирли торды, Раушания һаман ясый торды, үзе җырлагандай туктаусыз сөйләде дә сөйләде: +- И, Фатыйма апа, җаным, мине бит син генә кеше иттең! Бәхетемә ярый сыйныф җитәкчебез син идең. Мин бит бик юбалгы идем. Минем умырткам юк иде, әле монда, әле тегендә, кулга ни эләксә, шуны эшләп йөрдем. Мин бит минут та тик тормадым. Син ничә мәртәбәләр безнең өйгә килдең, әйбәтләп тә, ачуланып та эзгә керттең. Шәкуров абый гел "ике"ле куя, шуны төзәттермичә туктамый иде. "Бөтен җиргә чәчеләсең, үзеңә берниең дә калмый", дип моның нәрсәгә китергәнен мисаллар белән аңлата иде ул миңа. +Шулай чөкердәшеп утыра торгач, Фатыйма: +- Бәй, тегеләр кайда соң әле? - дип, сораулы карашын Раушаниягә төбәде. +- Арсланны эшкә чакырдылар. Зиннур да аңа иярде. +Фатыйма стенадагы сәгатькә күз төшереп алды. +- Бу вакытта нинди эш инде. Бик соң бит. +- И, Фатыйма апа, аның эшенең күплеген белсәң! - Раушания инҗир җимешен аның алдынарак этте. - Капкалап утыр әле шуны, зиһенне яхшырта, диләр. Ул бит берүзе. Өч ветврач штаты каралган югыйсә. Диплом алганнары да бу пычрак эшкә килми. Өч йөз алтмыш биш көн туктап торганы юк. Әле сез килүгә көчкә ял алды. Дүрт-биш авыл халкының да малларын карый. Мал-туарны үлеп ярата үзе. Һәрберсе белән сөйләшә. Маллар аның телен аңлый. Кияләгән мал ул килүгә чиреннән айный башлый. Халыктан бер тиен дә акча алганы юк. Үзем дә әйтеп кенә торам. Болай да бик авыр яши халык. Яшьләр шәһәргә китә, безнең чордагыларның көчләре кими бара. Көчең бетсә, чирлисең икән - авылда яшәү газап ул. +- Беләм инде, беләм, - диде Фатыйма, аның сүзләренә куәт биреп. +- Арсланның эше барып карадым да бетте түгел. Кайчакта бер мал өчен атналар буе бара. Системасын да куя, ваграк операциясен дә ясый, ашказаннарына магнит та төшерә. Аны район ветстанциясендә дә профессор Абдуллин дип кенә йөртәләр. Эштән соң мин биргән сөт-катык, эремчек ише нәрсәләрне, Шәкуров абыйның яшел уҗымнарын карт-корыларга өләшә. Шулчакта син аны күрсәң! Сабый бала кебек куана! Мин үзем дә аннан ким куанмыйм. Өлкәннәр бит инде беркемгә дә кирәкми. Әгәр алар арасында йөреп тормасаң, аралары бөтенләй өзелергә мөмкин... +- Безнең Зиннур да - өйдә сирәк кунак, - дип, сүзгә кушылды Фатыйма. - Туктаусыз матчтан матчка, бер шәһәрдән икенче шәһәргә, бер илдән икенче илгә. Мәңге бетмәс күнегүләр... +- Мин аптырадым аның кайтуына. Ничек вакыт тапты соң әле ул? +Фатыйма теге аварияне, ул чордагы хафалы айларны, тагын бер мәртәбә хәтерендә яңартып, Раушаниягә түкми-чәчми сөйләп бирде. Сәгать тек-тек вакытны санады, Арслан белән Зиннур кайтмады, аларның әңгәмәсе куерып, балачаклардан, яшьлектән урый-урый, бүгенгегә күчте, дөньяларның кая таба баруы, милләтнең, авылның, үзләренең язмышлары, балаларның, оныкларның киләчәге - барысы-барысы көйле бер дулкын булып гади авыл өенә җәелде... +Нәкъ шушы вакытта тагын бер кеше уттай мунчадан да кайнаррак уйларын ничек сүндерергә белмичә, эссе ләүкәдә шабыр тиргә батып утыра иде. Бу кеше Сәүбән иде. Ул үзенең коточкыч булып корышкан уң аягын аяк йөзеннән бот төбенә ике куллап сыпыра, авыз эченнән бисмилласын, ләхәүләсен, аятел көрсиләрен укый. Күзләреннән тир катыш кайнар яшьләре ага. Бүген сыйныфташлары Арслан, Зиннур, укытучылары Фатыйма апасының ишегалдына килеп керүе аның тез астына кылыч белән китереп чапкан кебек итте. Сулышы кысылды, ишегалды әйләнеп китте, ул чак кына егылмады... +Кичен, кеше-караның йөрүе басылгач, ул алдан ук кайнарлап куйган мунчасына ашыга. Малае спортчылар гына куллана торган бик кыйммәтле дару алып кайтты. Бөтен өмете шушы даруда. Аның белән сылана башлаган көннән бирле ул үзен бик зур яшерен эшкә тотынган итеп тойды. Урамга чыгудан, кешеләр белән аралашудан туктады. Әгәр моны берәрсе күрсә, бер генә кеше сизсә дә, дәвасының шифасын урларлар, аягы һаман кибүен дәвам итәр, дип уйлады. Ни генә булмасын, ул бу хакта бер генә җан иясенең дә белмәвен теләде. Көтелмәгән кунакларның килеп керүе аны шушы эшендә җилкәсеннән эләктереп алып: "Әһә, эләктеңме, дускай?!" дигәндәй тәэсир итте. Алар ашка әйтеп чыгып киткәч, көч-хәл белән кереп караватына ауды. Башын утлы энәләр булып, мең төрле уй тырнады... Авылда кешеләрнең үзеннән читләшүен ул күптән сизеп йөри. Беркемгә дә начарлык кылганы да юк кебек. Бүген генә Арсланга биргән вәгъдәсендә тора алмады. Кичә ул Зиннурларның кайтасын әйтеп, асфальтка кадәр юлны ачтыра алмассыңмы, дип килгән иде. "Ярар, - диде Сәүбән, - малайга әйтермен, тракторын кабызып, иртүк эттереп кайтыр", - диде. Сәүбән малаена әйтергә онытты шуны. Арслан шалтыраткач, трактор кабынмаган, диде. Әллә соң ул аны онытмады, юлны ачарга малаена юри әйтмәдеме? Шуңа үпкә белдерергә керүләредер, дип тә курыккан иде Сәүбән. Алай булып чыкмавы ярады яравын. Менә шушы хәл аның яшерен уйларын уятып җибәрде. Ул аларны диванга кереп аугач та сүтә башлаган иде, һаман да сүтеп бетерә алганы юк. Аларның өчесе арасыннан иң элек Зиннур үрләде. Танылган боксёр булып җитеште. Хәзер Россиянең атказанган тренеры. Аңа кагылып булмый, аңа берничек тә теш үтә торган түгел. Хәтта аңардан көнләшеп тә булмый. Сокланып кына буладыр, тик Сәүбән, авылда күпләр соклануга карамастан, соклана да алмады. Бик теләде сокланырга, барып чыкмады. Үзеңне мәҗбүриләп эшли торган нәрсә түгел инде ул. Арслан белән мөнәсәбәтләр катлаулырак. Мәктәптә укыганда, ул парта өстеннән дә, койма башыннан да чапты, укуы уртача булды. Сәүбәнне искиткеч яхшы хәтере коткарды. Кош балалары әниләре алып кайткан җимне ничек йотса, ул да укытучылар авызыннан төшкән һәр сүзне өтере-ние белән йотып барды. Чишелгән мәсьәлә, сорауларга җаваплар, җөмлә тикшерү кебек өй эшләрен күчертергә сораучыларга Сәүбән дәфтәрен бирмәде. Ә нигә үзләре әзерләп килмиләр? Надан калачакларын уйламыйлар. Димәк, Сәүбән хаклы, аларга күчерттермичә ул гадел эш кыла. Үзе эшләмичә килгәндә, күчертергә дәфтәрләрен сорый - сыртлары белән генә борылалар. Зиннур беркайчан да күчертергә бирмәде. Арслан өй эшен эшләмичә килсә дә, "күчертегез әле" дип теләнмәде, укытучыга эшләргә өлгермәдем, дип дөресен әйтте. Сәүбәнне, яратмыйча, "карун" диделәр. Ул кушамат хаксыз тагылды, шуңа күрә аны әйтүчеләрне күралмады Сәүбән. Зиннур белән Арслан авызыннан да әйтелде ул. Шуңа күрә Коръән ашына барып, алар белән утырырга бик атлыгып тормый. Нигә икейөзлеләнергә? Турысын гына әйтер иде, беркем дә аңламаячак, авыл рәхәтләнеп аны чәйнәячәк. Гаделлекне Сәүбән үзе белгәч җитмәгәнмени? Арсланнан аермалы буларак, ул авылда нинди генә эштә эшләсә дә, кара тир түгәргә кирәклеген яхшы аңлады. Аттестат алгач та, Чаллыга китеп, Яңа шәһәр культура йортына шофёр булып урнашты. Акрынлап Алабуга мәдәният училищесын читтән торып укып бетерде. Тагын ике диплом алды. Бер бүлмәле фатир да бирделәр. Ул өйләнүгә, дөньялар болгана башлады. Ижаудагы җизнәсе шәһәр транспорты идарәсендә ниндидер начальник иде. Әтисе белән әнисе бер-бер артлы үлеп киткәч, Сәүбән гаиләсе белән авылга кайтты. Әзер өй, әзер ихата. Авылда башта шофёр, аннары бригадир иттеләр. Эшмәкәрлек дигән нәрсә чыккач, җизнәсе "Баллы" чишмәсенең суын тикшертеп, бик чиста, файдалы матдәләргә бай су икәнен ачыклаган. Тып-тын гына чишмәне әйләндерергә кушты. Сәүбән әйләндерде, басмаларын да йөрерлек итте. Мәктәп балалары тирә-юненә агачлар да утырттылар. Аннары җизнәсе бер иске "КамАЗ" машинасы алып кайтты. Күп йөри торгач, су сатарга лицензия дә булдырдылар. Шулай итеп шешәләп тә, ун, унбиш, егерме литрлы пластик савытлар белән дә суны элгәре Ижауга ташыды Сәүбән. Җизнәсе кибетенә тапшырды. Ару гына акча килә башлады. Аннары бүтән шәһәрләргә дә юл салынды. Ун ел эчендә Сәүбән үзенә өй салды, малаеның өен зурайтты. Арслан белән араның ерагаюына аның Раушаниягә өйләнүе сәбәп булды. Раушания кемгә чыкса да, Сәүбән риза иде. Әмма Арсланның Раушанияне эләктерүен күтәрә алмады. Шул мизгелдән алып, эченә Арсланга карата әйбәт булмаган нәрсә кереп оялады. Һәм ул ачуташ капкандай, эчендә гел сиздереп, борчып торды. Җитмәсә, Раушания белән аны газеталарда мактап торалар, телевизордан күрсәтәләр, чыгышлар ясаттыралар. Чишмә суы сату көйләнеп, Сәүбән авылның иң бай кешесенә әверелде. Әмма да абруе артмады, Арслан телдән төшмәде. Сәүбәнгә ул аңа тиешле абруйны аладыр кебек тоелды. Тыштан әйтелмәгән яшерен каршылыкны кичерү, күтәреп йөрү гаять тә авыр иде. Бу ничектер хәл ителергә тиеш, әгәр болай чиксез дәвам итсә, бер дә юньлелек белән бетмәячәк иде. +Ел ярым элек Сәүбәннең уң аягы үтереп сызлый башлады. Бармаган врачы, күренмәгән профессоры калмады, аптырап иңбашларын сикертүдән узмадылар. Аяк тоташ сызлады һәм күзгә күренеп юкарды, кипте. Сихердер дип, атаклы сихерчеләргә, экстрасенсларга йөрделәр. Аягын ванналарда, чемердәткеч электр приборларында тоттылар, каен, әрекмән яфракларына төрделәр, кызыл, зәңгәр балчыклар сыладылар, серкә очыргандагы арыш башаклары, сарут тамыры төнәтмәләренә утыртулар, кайнар мунчада сидек белән уулар - берсе дә калмады, тик файдасы гына булмады. Машинага малае утырып, суны ул ташый башлады. Ахырда җизнәсе Удмуртиядәге бер багучыны табып бирде. Ике ай элек Сәүбән беркемгә сиздермичә генә шунда китте. Багучы шакмаклы шадра йөзле, коры елны көйгән үлән төсле сирәк сакаллы бер карт иде. Аякка куллары белән кагылып-кагылып карады да: +- Син Ходай каршында бик зур гөнаһка баткансың, - диде. +Сәүбән аптырап калды, беркемгә дә яманлык кылганы юклыгын әйтте. Багучы үзенең күзенә туп-туры карарга кушты. Багучының күзләре коточкыч зур булып ачылган иде. Шуннан багучы сорау бирде: +- Төшеңдә корыган агач күргәнең бармы? +- Бар, берничә мәртәбә күрдем, - диде Сәүбән. +- Ул агач кайда иде? +- Чишмә буенда. +- Нинди чишмә? +Сәүбән Баллы чишмә, аның суын сату белән шөгыльләнүе турында сөйләп бирде. Шаманның кашлары югары күтәрелде: +- Син җиһанның кагылырга ярамый торган иң изге төшенә кагылгансың. Бу - зур гөнаһ! +Багучы аңа аягын сыларга шешәләргә салынган әллә ничә төрле майлар, әллә ничә төрле үләннәр биреп, аларны ничек файдаланырга икәнен яздырды. "Авыртуыңны бераз басар, аягың тулаем элекке хәленә кайтыр дип әйтә алмыйм, гөнаһың артык зур", - диде. Багучы телефонын биреп, хәлен хәбәр итеп торырга кушты. Чыннан да аягының сызлавы кимеде.. Тик ул сөяккә юка полиэтилен тарткан төсле кибә бирде. Аяк салкын, җансыз иде. Инде багучы биргән майлар бетте. Малае алып кайтканы да әллә ни түгел. Инде дөнья кайгысы да калмады шикелле, ә күңел нәрсәгәдер үрсәләнә, Арсланнарны, Зиннурларны узып яшисе, аларның борыннарына чиертәсе килә... +Юл мактанырлык булмаса да, башта машина карны үкерә-үкерә ярып бара алды. Ләкин бер урында дыкылдап туктап калды. Арслан төшеп алдан да, арттан да карны көрәп керде. Алга-артка тарттыргалый торгач, машина берәр метр чамасы әле алга, әле артка хәрәкәтләнә башлады. Ләкин ныклап кузгалып китәргә көче җитми иде. +- Зиннур, әз генә этсәң, бу урыннан кузгалабыз инде... - диде Арслан. - Әллә бер боксёр көчең белән этеп җибәрәсеңме? +Ләкин аның елмайган йөзе дустының җитди карашы белән очрашты. +- Их, яшьти! - Зиннурның тавышы үкенечле иде. - Этә алмыйм шул, боксёр көче бетте бит... +- Нәрсә дидең? Дөрес аңламадым бугай... +- Минем гәүдәне хирурглар сыныклардан җыйнадылар шул... +- Ни сөйлисең, Зиннур?! +- Зур авариягә очрадык без. Үземнең командам белән. Алар да бик озак дәваландылар. Узган көздән бирле Израиль больницаларында үлем белән яшәү арасында аунадым. Кайтканыма әле яңа гына. +- Безгә әйтмәдегез дә!.. +- Менә терелдем - очраштык... +- Да-а-а! - дип сузды Арслан. - Син үлем белән көрәшеп яткансың икән... +Зиннур рульгә утырып, Арслан этә торгач, бу хәвефле урынны ахырда ерып чыктылар. Унбиш чакрым араны узу бер сәгатькә якын булды. Хуҗаларның болдырында, ишегалдында электр утлары гөлт итеп янып тора. Аларны капкадан хуҗа хатын елый-елый каршы алды. Кабаланып абзарга керделәр, калын такта ишекне ачып, мал өенә үттеләр. Зиннурның сулышын ачкылт ис буып алды. Сыер уртада салам өстендә ята, аның янында - Гөлнурларның күршеләре булса кирәк - өч хатын, ике ир-ат мәшәләнә иде. Сыерның башы ак, гәүдәсе урыны белән кара, урыны белән ак иде. Бозауның алгы аягы чыгып тора, сыер авыр итеп сулыш ала, бөтен гәүдәсе калтырый. Арслан сумкаларын читкәрәк куйды да: +- Кушаматы бармы? - дип сорады. +- Акбаш, - дип җавап бирде Гөлнур. +Арслан сыерның битләрен, муеннарын йомшак кына сыпырырга тотынды, аңа иркәләп эндәште: +- Аз гына сабыр ит инде, Акбаш. Син акыллы бит. Күзләреңнән яшьләрең аккан. Кая, сөртик әле, апасы, теге сөлгене алып бир әле. - Арслан Гөлнур биргән сөлге белән аның күзләрен, юеш борынын, авыз читләрен сөртеп алды. - Каяле, колагыңны карыйк. - Ул аның колагына бармагын тыгып торды. - Менә бит, Акбаш, колагың сак, температураң юк. - Аннары алгы култыгы тирәсенә бармаклары белән басып торды. - Хәлең начар түгел, йөрәгең әйбәт тибә. Хәзер сине ничегрәк бозаулатырга икәнен карыйбыз. +Арслан сыер яныннан торгач, сорап куйды: +- Сез аны нишләттегез соң? Ул бит бик нык курыккан. +- Тарттык, - диде ирләрнең берсе. +- Бик озак тарттык, - дип өстәде Гөлнур. +- Бозауның бер аягы эчтә, башы эчтә, - диде Арслан, тунын ычкындыраычкындыра. - Сыңар аяктан тартып бозау чыкмаганын сез белергә тиеш югыйсә... +Ул тунын, свитерын салып биргәч, ике кулының да күлмәк җиңнәрен иңбашына кадәр сызганды. +- Кызганыч, наркоз беткән чак. Авыртыр инде... Башыннан тотыбрак торыгыз. Мин икенче аякның ничегрәк килгәнен карыйм әле. +Ул бераз сыерның янбашларын, бил турларын йомшак кына сыпыргалады. +- Әз генә сабыр ит, малкай, әзрәк авыртыр, нишлисең инде, җан иясенең тууы җәфаланмыйча гына булмый... +Шул арада аның кулы бозау аягы кырыннан акрын гына сыер карынына кереп китте. Капшап-капшап карагач, Арсланның аркасына салкын тир бәреп чыкты: бозауның башы артка карап каерылган иде. Турайтып булса, бозауның исән калу ихтималы бар. Әгәр борып булмаса, сыерны исән калдыру өчен бозауны турап алырга туры киләчәк. Кайчакта бу матавык бозауны турау, сыерны сую белән дә төгәлләнә. Арслан кулы белән бозауны эчкә таба этәргә кереште. Әз генә бушлык барлыкка килде кебек. Бушлыкны саклау өчен клюка кирәк. Ул артына борылып Зиннурга дәште: +- Сары сумкада ак сөлгегә төрелгән бер бәләкәй ухват төсле әйбер бар. Шуны гына алып бир әле. +Зиннур ул сораган әйберне сузды. Арслан клюканы аналыкка кертте, клюка белән терәгән аралыктан бозау аягын бөкләп, шудырып чыгармакчы булды. Ләкин аяк буйсынмады. Ул сары сумкадан вазелин алып, аны учы белән эчкә кертеп, бозауның бөкләнгән аягына сылагач, аяк чыгу ягына турайды. Бу - беренче өмет иде. Әмма күпме тырышса да, бозауның башын бора алмады. Сумкасыннан баулы ыргак алып, аны эчкә кертеп, бозауның күз читенә эләктерде һәм бауны акрын гына тартырга кереште. Ләкин баш борылмады. +- Берегез килегез әле, егетләр, - дип, сыер башын тотып торучы ирләргә дәште. +Бергәләп сак кына тартырга керешкәч, баш кузгалды. Сыер авыртуга түзә алмыйча кычкырып җибәрде. +- Туктагыз, Арслан абый, үлә бит! - дип елап, Гөлнур алар янына йөгереп килде. +- Борчылма, Гөлнур, сыер исән булыр, бозау да, - диде Арслан. +Ахырда бозауның башы борылды. Арслан , кулы белән эчкә кереп, бозауның күзендәге ыргакны ычкындырып тышка алды. Аннары икенче аякка да бау эләктерде, аларын хатын-кызлар тотты. +- Чамалагыз, аяклар кире эчкә кереп китмәсен. - Ул кулы белән карынга кереп, бозауның иягенә элмәк кидерде дә: - Әйдәгез, өч бауны да акрын гына тартабыз, - диде. - Ә син мөгезләрдән нык тот, сыер без тартканда болайга шумасын. +Тарта башлауга, сыер тагын кызганыч итеп кычкырып җибәрде, ләкин туктарга ярамый иде. Менә бозауның борыны, ак яңаклары, күзләре күренде, әмма шуннан соң чыгу хәрәкәте туктады. Сыерның авызыннан күбекләр килде, ул тарткан саен кычкырды, тагын да авыррак сулый башлады. +Шулчак кызыл ыштанлы, ялан аягына олы галош сөйрәгән алты-җиде яшьлек малай акырып елап килеп керде. Аның артыннан ияргән ябык кына карчык малайны күлмәк итәгеннән эләктереп, үзенә таба тартты. +- Акбаш, матурым, әз генә түз инде, - дип, Арслан сыерны йомшак кына сыпыргалады. - Безгә көчәнеп ярдәм итсәң, бәбиең дә туар, үзең дә котылырсың. +- Мин ни булмаска сугым пычагын алып керим әле, - диде ирләрнең берсе. +Шулчак әби корышкан беләкләрен селти-селти кычкырырга тотынды: +- Суйдырырмын менә мин сезгә! Ничә ел буе көчкә юньле бер сыерга тиендек. - Аннары Гөлнур каршына килеп чәрелдәп җибәрде: - Ник дәшмичә басып торасың? Сыерны суйдырсак, Расих икебезне дә үтерә бит! +- Әти үтерә, әти үтерә! - дип, бии-бии еларга тотынды кызыл ыштан. +- Туктагыз әле зинһар! - диде Арслан, тавышын күтәреп. - Пычак миндә дә бар ул. Менә бу җан иясе кызганыч бит. +Бозау күзләрен челт-мелт китереп, аны аңлагандай карап тора иде. Арслан сыерның авыртуын басарга булды. Сумкасыннан яртылы шешә чыгарды. Анда су белән сыекланган аракы иде. Ирләр сыерның башын бераз күтәреп тотып тордылар, ул аракыны сыерның тамагына койды. Аннары бозауның әле эчтә торган баш тирәләренә бармаклары белән эткәләп вазелин кертте. +- Бауларны тоттык, сак кына тарта башлыйбыз, - диде Арслан. +Бер-ике минуттан бозауның яртысы ак, яртысы кара башы килеп чыкты, аяклары да тез турыннан үтеп күренде. +- Исән туа бит! - дип, шатланып кычкырып җибәрде Гөлнур. +- Ашыкмыйбыз, тартабыз, - дип боерды Арслан. - Әйдә, малкай, көчән, җиңелрәк булыр, - дип йомшак тавыш белән сыерга да дәште. +Акрын-акрын тарта торгач, ниһаять, бозауны сөйрәп чыгардылар. Арслан аның кендеген кисеп, киселгән урынны йодлы эремә белән эшкәртте, бәйләгән бауларны бозауның иягеннән, ике аягыннан чишеп алды. +- И, Арслан абый, сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтим?! - дип, аның тирәсендә бөтерелде Гөлнур. +Шул арада сыерның яңакларыннан сөйде, сөлгесе белән аның күзеннән аккан яшьләрен, бозауның авыз-борынын сөртте. Арслан почмактан чиста салам алып килеп, сыерның башы янәшәсенә салды. Бозауны шул саламга шудырып керттеләр. Арслан кесәсеннән бер уч яшел уҗым алып, сыерга каптырды, аны яңакларыннан иркәләде: +- Сабыр икәнсең, малкаем. Менә бәбиең исән. Әйбәтләп яла, тәннәренә массаж яса кытыршы телең белән. - Аңа карый-карый, сыер ул каптырган яшел үсентене чәйнәп йотты. - Бәбиең җиленнәреңнән җылы сөтеңне имәр, үзеңә дә рәхәт булыр... +Зиннур Арсланга исе-акылы китеп карап торды. Аның битләре алланган, күзләрендә шатлык нуры балкый иде. Ул сыер тизәге белән аралашкан саламга тезләнгән. Җилкә турына кадәр канга, вазелинга, карын лайласына баткан куллары белән бозауны маңгаеннан иркәләп маташучы Арсланнан да бәхетлерәк кеше бар идеме икән бу дөньяда?! Бирегә килеп сулышларны куырып алган ачы сидек, тизәк, черегән тирес исләренең юкка чыгуына Зиннур хәйран калды. Әллә ул тәмсез исләрне өстеннән пар күтәрелгән шушы тере җан иясе юкка чыгардымы соң? +Арслан коры салам белән чалбарларын сөртте, Гөлнур алып чыккан җылы су белән сабынлап кулларын югач, свитерын, тунын киде, сумкасына дәвалау әйберләрен, бауларын тутырды. Ул арада сыер аягына басарга маташа башлады. Арслан белән бергәләп теге ике ир булышкач, ул чайкала-чайкала торып басты. +- Кеше түзми бу хәлгә, - диде Гөлнур һаман тынычлана алмыйча. - Ә ул түзде бичара... +- Кеше дә түзә, онытабыз гына без аны, - дип куйды Арслан. +Ул арада сыер бозавын яларга тотынды. Әнисенең кытыршы теле яңакларын ялаганда, бозау, күзләрен кысып, авызын ачып-ачып ала иде. +Кинәт тагын теге кызыл ыштанлы малай галошларын лаштырдаталаштырдата чабып килеп керде. +- Ура, Акбач бозаулады, Акбач бозаулады! - дип йөгергәндә, саламга сөртенеп, сыерның арт аягы астына барып төште. +Кулларына таянып торып маташканда, сыер лайлалы койрыгы белән малайның битенә селтәп тә алды. Барысы да күтәрелеп көләргә тотындылар. Сыер койрыгын кабат селтәгәнче, Арслан еларгамы-юкмы дип торган малайны ике кулы белән култык астыннан тотып, үзенә тартты. +- Син елаган булган идең, - диде ул аңа йомшак кына итеп. - Менә нинди бәләкәй сыер алып бирдек сиңа. Аны яратырсыңмы? +- Яратырмын! - Малай бая еларга әзерләп бетергән авызы белән көлеп җибәргәнен сизми дә калды. +Гөлнур аның кызыл ыштанына, күлмәгенә ябышкан юеш саламны сыпырып төшерде дә артына яратып кына шапылдатты һәм сыңар тештән дә мәхрүм аңкауларын күрсәтеп елмаеп торучы әбисенә тапшырды. +Сыерның чүбен салдырып, бозавын әнисенең имиенә кушкач, Арслан белән Зиннур хуҗаларның, күршеләрнең укыган рәхмәтләре астында кайтырга кузгалдылар. Көчле генә җил чыккан, юлга да сала башлаган иде. +- Арыгансыңдыр, - дип куйды Зиннур. - Ике сәгатькә якын сузылды бит. +- Турысын әйтимме? Әйтсәм - ышанмыйсың, - диде Арслан. +- Әйт. +- Килгәндә арыган идем. Менә хәзер... беләсеңме... өйдә булсак, биеп китәр идем. +Дустының елмайган йөзе машинаның ярым караңгы салонын да яктырта кебек иде. +- Алай була алмый бит! +- Беләм алай була алмаганын! - диде Арслан, дәртле тавыш белән. Башкаларның алай була алмый, ә менә минем була! +- Организмга ял кирәк. +- Организм... организм... маразм... гайзер... нәргиз... кызык сүзләр, - дип көлеп куйды Арслан. - Миңа эшләгәндә генә куәт иңә. Эш ашый торган ризык шикелле... +Зиннур елмаеп башын чайкап куйды. +- Син ышанмыйсың. Раушания дә аптырый. Тик монда печтеки генә "эски" бар. Мин мал тирәсендә генә шулай. Бүтән эшләр мине дә арыта. +- Менә хикмәт нәрсәдә икән! - дип куйды Зиннур. +Алар шактый вакыт сөйләшмичә бардылар, машина шатыр-дөбер карны яруын дәвам итте. Зиннур күңелендә бөтерелгән сорауларның тагын берсен бирде: +- Эшләрең көн саен болай сузылмыйдыр бит? +- Кайчакта бер көндә эшләгәннәрне кушсаң, моннан да артып китәргә мөмкин. Маллардан кан алган, прививка ясаган мәлләрне күрсәң, валлаһи, ахырзаман җитеп, Дәҗҗал килә, дип уйлыйсың. +Арслан үзе әйткәннән үзе күзләрен кысып көлеп җибәрде. +- Бу эшкә нык таза булу кирәк инде алайса... +- Тазалыктан зарлана алмыйм, - диде Арслан. - Хәзер чирләмәгән кеше бармыни ул. Кешене чир үтерми, әҗәл үтерә. Әле Аллага шөкер, Раушания белән икебез дә аяк өстендә, эшебезне эшләп, йөреп торабыз. +- Мөгаен спорт белән шөгыльләнәсеңдер, - диде Зиннур. +- Минем спорт көне буе, гомер буе дәвам итә. - Ул шактый ара сүзсез барды. - Бер гыйбрәт әйтим әле мин сиңа. Минем бер исән сөягем дә юк бит, дустым. +- Ничек инде ул алай? - дип гаҗәпләнде Зиннур. +- Шулай. Сыерлар, атлар, үгезләр сөзеп, тибеп, кысып, таптап, сытып, сөякләремне берәм-берәм сындырып чыктылар. +- Син мине торган саен гаҗәпләндерә барасың, яшьти. +- Без эшли башлаганда, наркоз, тәннең аерым урынын өшетү дигән нәрсәләр юк иде. Уколларны да шприц белән кададык. Менә син якын килеп кара әле куркудан коты очкан мал янына. Ул нишләгәнен белми. Авызыңны ачыбрак торсаң, сыер да мөгезе белән эчеңне актарып ташларга мөмкин. Безгә циркач кебек җитез, дрессировщиктай сак булырга туры килә. Ә мин эшли башлаганда, яшь тайдан да ярсурак идем. +- Беләм, беләм мин сине! - дип, аның сүзен җөпләде Зиннур. +- Булды инде, булды, - диде Арслан. - Җиңне сызгангач, беләктәге бүртмәчне күрдеңме син? +- Әйе, күрдем. +- Ул минем беренче җәрәхәтем булды. Ул чорда атлар күп иде. Кан алабыз. Тыныч холыклы таныш бия, сөеп-иркәләп килеп, зур энәне муенына китереп кадавым булды, биям кинәт агач стенага китереп кысты, беләк сөягенең шартлап сынганы конюшняны яңгыратты. Сөякнең сынган башыннан җелеге агып тора. Операциядән соң гипсны дөрес салмаганнар, сөяк дөрес ялганмады. Сул кул, аяк йөзләре, бармаклар, балтыр сөякләре, кабыргалар - барысы да сынып ялганды. Кайберләре стажлы - икешәр мәртәбәләре дә бар. Иң куркынычы - үгез. Әгәр берәр җирен авырттырсаң, йә суксаң, үгез мәңге онытмый, ничек булса да үч ала. Бер үгезнең арт аягы тимергә эләгеп яралангач, шуны тектем, әллә ничә мәртәбә үлеген чистартып бәйләдем. Ике ел мине сөзәргә чамалап йөрде. Берсендә шулкадәр куды, Ыкның текә ярыннан суга сикереп кенә котылдым. Шуннан соң оныттымы, өметен өздеме - кабат кумады. +- Мин сезнең эшне бик тынычтыр, дип уйлый идем. +- Тере җан белән эш иткәндә, беркайчан да тыныч булырга ярамый. Тере җан ул - тетрәп торган илаһи әйбер. Тыныч кына, акрын гына маташсаң, ул "келт" итеп өзелергә генә тора. Ә бер өзелсә, ялгап булмый аны... +Алар төнге тугыз тулгач кына кайтып җиттеләр. Машинаны гаражга керткәндә, Зиннур сорап куйды: +- Карале, яшьти, батмыйча ничек кайтып җитә алдык соң без? Теге кар салган урынны ничек үттек? +- Сыер һәм бозауның ярдәме белән, - диде Арслан, серле генә итеп. - Тере җан, мең километр еракта булса да, синең белән... Аның безгә ничек уңай, ничек кире йогынты ясавын фән әлегә аңлата алмый... Безне әйләндереп алган тирәлектә күзгә күренмәгән, сизелмәгән әллә ничә йөз төрле дөнья бар ди бит Шәкуров абый... +Алар өйгә кергәндә, Фатыйма өстәл янында утыра, Раушания яңа пешкән ипине духовкадан чыгарып маташа иде. +- Исән-имин генә алдыгызмы бозауны? - дип сорады Раушания. +- Исән-сау, бозау сиңа сәлам әйтеп калды, - диде Арслан, елмаеп. +Алар кулларын юып өстәл янына килүгә, Раушания дүрт кисәк ипи сындырып, һәрберсенең алдына куйды. Уртада эретелгән ак май тора иде. +- Фатыйма апа соравы буенча арыш ипие пешердем. Майга манып ашыйбыз. +- Туктале, Раушания, тукта! - диде Арслан, иснәнеп. - Серкә очырган арыш басуы исе килә бит моннан! Раушания, хәтерлисеңме ул көнне? +- Ничек хәтерләмим ди инде! +- Фатыйма апа... Зиннур дустым... Мине тыңлап тора аласызмы? +- Әлбәттә, тыңлыйбыз, - диде Фатыйма. +- Мин сезгә чын әкият сөйлим хәзер, - диде Арслан. - Мин Раушаниямне үзебезгә килен итеп төшергән көнне урамнан гына кайту тиз була дип, утырган силәбезне басу капкасына бордырдым. Кияү егете булып утырган Әсләхетдин арыш басуы уртасындагы юлга килеп керде... Шундый тымызык көн, җил бар да кебек, юк та кебек, аның искәне сизелми. Басу өстендә арыш серкәсе ап-ак томан булып тирбәлә. Өздереп тургайлар сайрый. Башларны әйләндерерлек хуш исләр... Без бер сүз дә әйтә алмыйбыз, Раушания белән силәдән төштек тә авызыбызны ачып карап торабыз. Бу безнең бәхеткә шулай серкә очырадыр, дип уйлыйбыз эчтән генә. Дәшсәк, сихри матурлыкны җимерүдән куркабыз. Зәңгәр күктән ак болытлар безгә салават әйтә төсле. Бу әллә Ходай сулышы, әллә җиһан сулышы булды шунда... Яңадан мин арышларның алай ук серкә очырганын күрмәдем. Шулай да былтыр шул чама булды. Әллә Ходай безнең өчен җибәрдеме икән? Кызыбыз белән кияү, өч онык кайтканнар иде. Бер атна тордылар. Ә мин көн саен арыш басуын карыйм. Кайчан серкә очырыр. Башакларда инде серкәләр тәлгәш-тәлгәш асылынып торалар. Әз генә җил җитмиме, һаваның эсселеге җитмиме. Менә беркөнне оча башладылар. Оныкларны машинага утырт та оч басуга. Җитәкләп арыш басуы эченә алып кердем. Битләренә, маңгайларына башаклар бәрелеп тора оныкларымның. Башакларның сөйләшкәнен тыңлагыз, дим пышылдап кына. Кештер-кештер сөйләшә башаклар. Әз генә җил исә, басу өстеннән ак бу күтәрелгәндәй серкә оча. "Күрәсезме, башаклар серкә очыра", дим. "Ни соң ул серкә?" - дип сорый оныкларым. "Тормыш, - дим. - Менә шушы серкәләр онга, тәмле ипигә әйләнә", - дим. Өздереп чикерткәләр сайрый. Цыкы-цыкы киләләр. Тын да алмый тыңлаттым тегеләргә. "Бабай, кайда соң алар? - дип сорый Искәндәрем. - Сайраганнары бөтен җирдән ишетелә, үзләре кайда соң алар?" - ди. Аннары балаларыма камыл төпләрендәге чикерткәләрне дә, башка бөҗәкләрне дә күрсәттем. Аларның күргәннәре булмаган, шаккаттылар. Басу эченнән алып чыгып булмый, авызларын ачып чикерткә сайравын тыңлыйлар. Зәңгәр күктә "фүүүрр-фүүүрр" итеп җырлаган тургайларны тыңлаттым. Аларга карагач, минем күңелем тула, үзебезнең балачак искә төшә. Тургайлар, чикерткәләр сайравы ул безнең балачакның оркестры, дәүләт ансамбле иде бит. Аларның сайравы уттай кояш нурларын тагын да кайнарлата, тыгызлый иде. Арыш сабакларын аралап, җил малайлары, җил кызлары шаярышып килеп кагылалар. Олы җилләр өстә йөгерә, болытларны кузгата, башаклардагы серкәләрне тузгытып очыра... Серкәнең үз исе бар, миңа ул яңа туган бала исен хәтерләтә... +- Арслан, син кунакларны арытып бетергәнсеңдер инде... +- Ничек арырга мөмкин инде мондый матур күренештән, - диде Фатыйма. +- Без бит ашый-ашый тыңладык, - дип өстәде Зиннур. - Син үзең генә берни дә капмадың. +- Сөйләү - үзе ашау инде ул, - дип көлде Арслан һәм, менә күрегез алайса дигәндәй, алдындагы ипиен майга манып капты да тәмләп чәйнәргә кереште. +Раушаниянең чемердәп торган әчкелтем-төчкелтем җимеш суын эчкәч, йокларга яттылар. +Зиннур әйбәтләп мамык одеялын ябынды. Аяк-кулларына, бөтен тәненә рәхәт җылы йөгерде. Арслан белән Раушаниянең күрше бүлмәдә быдыр-быдыр сөйләшкәннәрен ишетте, аннары алар да тынды. Кышкы, карлы авылның өй эче тып-тын. Дөнья миллион еллар ашкынып чабуыннан талчыгып, йокларга яткан. Зиннур күзләрен йомды, әмма татлы онытылу килмәде. Күңеле кымырҗый, ял итәргә теләми, һәр күзәнәге уяу иде. Аның борынына серкә очырган арыш басуы исе бөркелгәндәй булды, арыш сабаклары арасыннан йөгереп килгән җил малайлары, җил кызлары гүя битләреннән үпте, муенын җылы куллары белән кытыклады. Арслан белән Раушаниянең арыш басуы, аның күз алдында аксыл җылы томандай серкә тузаннары бөркелеп ап-ачык булып торды. Аның мондый халәт кичермәгәненә ничә ел икән инде? Авылдан чыгып киткәннән бирле! Йә Хода! Тел белән сөйләгән нәрсәләрне ничек шушылай тере итеп, җете итеп кабул итә ала соң ул? Мөгаен туган авыл, туган җир, янәшәсендәге кешеләр, шушындагы һава һәм шушындагы суны эчү тәэсиредер бу. Аның, күпме призлар, күпме җиңүләр яулап та, мондый ләззәтне алганы юк иде. Дөрес, ул чактагы кичерешләр бик кыйммәтле, ил казанышы биеклегендә халык игътибарын да туплагандыр, аның артында килер акчасы, алтын, бронза медальләре булгандыр. Әмма ул шатлык белән менә бу шатлыкны чагыштырып булмый иде. Арслан сөйләгән бу арыш басуы Зиннурның бөтен балачагын күз алдына китерде. Гомеренең иң ямьле, иң татлы чагы нишләп онытылсын соң ул? Балачак истәлекләрен яңартырга уйлауга, күз алдына тагын Арслан килеп басты. Аның Раушания белән яшәвендә ниндидер могҗизаи җылы дулкын бар иде. Бөтенесе гап-гади, барысы да ачык, алар бәләкәй генә нәрсәне дә күңелле олы вакыйгага әйләндерә. Аларның һәр сүзе, һәр хәрәкәте - шатлыклы вакыйга. Алар бүген дә балачакта яши түгелме соң? Ә кайда синең арыш басуларың? Кайда синең цыкы-цыкы сайраучы чикерткәләрең? Кайда синең хуш исле серкә тузаннарың? Кайда ул тузаннар өстендә шашып сайраучы тургайларың? Кайда синең җитез һәм шаян җил малайларың-кызларың? Тургайлы зәңгәр күктән арышларга төбәлеп, хуш исле серкә тузаннарына кушылып, салават әйтеп торучы ак болытларың кайда синең? Адәм баласының күкрәгендә мәңге тетрәп дөрләргә тиешле янар тауларың калдымы синең? +Әнә шул янар тауларның ялкыны белән язылган бу сорауларга җавапларны бирү шулкадәр дә кыен, газаплы иде. Минем арыш басуларым кайдамы? Зинһар кичерегез, якыннарым, авылдашларым! Мин үземне сездән гамьсезлек пәрдәсе белән аерган дәвердә ул арышларымның һәр сабагын Вакыт дигән бөек, күренми торган урагы белән келт-келт урып алган. Минем "цыкы-цыкы" сайраучы чикерткәләрем кайдамы? Алар, көтеп-көтеп тә мин кайтмагач, үзләренең моңнарын сагыш диңгезләренә батырганнардыр. Хуш исле арыш серкәсенә кушылган ашкынулы тургай җырларым кайдамы? Алар минем күңелемдә җылы урын, кунып тибрәнерлек тере чәчәкләр һәм яшел сабаклар тапмыйча туфрак булганнар. Җитез һәм шаян җил малайларым-кызларым кайдамы? Ни аяныч, бөек куәткә ия Вакыт, аларны тормыш ямьнәре белән кызыктырыпалдап, чал картлыкка алып килгән. Хуш исле арыш серкәсе тузаннарына кушылып салават әйтеп торучы ак болытларым кайдамы? Озак еллар көтеп тә мин килмәгәч, Вакыт галиҗәнапләре, мөгаен, аларны бәяли белерлек башка затларның җаннарына илтеп салгандыр. И, кадерлеләрем! Минем күкрәгемдә газиз балачагымның, дәртле яшьлегемнең дөрләргә тиешле янар тауларымнан көл генә калды микәнни?! Юк, юк һәм тагын бер мәртәбә юк! Мин моның белән килешә алмыйм. Зинһар ярдәм итегез миңа, якыннарым, авылдашларым, ике арадагы гамьсезлек пәрдәсен алып атарга! Минем күңелемдә янар таулар ялкынланып дөрләмәсә дә, кайнар очкыннар сакланганын сизәм бит әле мин! Зиннур үзендә кабынган бу уйларга, бу кичерешләргә хәйран калды. Өн идеме бу, әллә тылсымлы төшме? Бу тылсымлы чынбарлык белән кушылган кырыс төш иде бугай. Ул ана карынында тибенеп, якты дөньяга чыгарга омтылган сабый шикелле, моңа кадәр үзе яшәгән матур, әмма ясалма тормыштан табигый яшәешкә таба тәүге омтылышын тойды. Шушы куанычлы омтылышны чынга әйләндерү өчен Арсланнарның, авылдашларының ярдәме кирәк иде аңа. Гел көтмәгәндә каян килде соң әле бу беркайчан сизелмәгән уйлар? Төшләнеп кенә ятамы, әллә уяу күңеленең кичерешләреме бу? Ничек кенә булмасын, аның йөрәге еш-еш тибә, элекке тынычлыгы югалган иде. Бераздан ул моның канәгатьсезлектән икәнен тойды. Ә канәгатьсезлек нәрсәдән соң? Соравына җавап урынына күз алдына Арслан килде дә басты. Барлык уйлары, үлән ашатырга казыкка бәйләп куелган мал кебек, Арсланнан читкә китә алмады. Арсланга күкрәкләренә кыскан газиз баласына карагандай кадерләп карый халык. Зиннурга, кайтып авыл урамын чәче белән себерсә дә, бу мөмкин нәрсә түгел. Нәрсә үзгәрде соң? Асылда берни дә үзгәрмәде кебек. Бары тик Зиннурның күңелендәге дусты белән үзенә карата корган бизмәннең үлчәве үзгәрде. Зиннур хакында ил күләмендә урнашкан югары фикер бар.Әлбәттә, ул куйган тырышлыкны, ул яулаган җиңүләрне теләсә кем булдыра алмый. Димәк, ул гади генә кеше түгел. Дәүләтнең олы бүләкләрен, исемнәрен алган икән, мәшһүр кеше булып чыга бит инде. Ул дусты Арсланнан буй җитмәс биеклектә тора. Алайса, күңеле нәрсәгә канәгатьсезлек сиздерә соң? +Зиннур күпме яткандыр, әллә ничек кенә оеды да китте. Һәм шунда ук әле генә үзе кичергән дөньяда яши башлады. Имеш тә алар Венера белән ап-ак киемнәрдән ап-ак силәдә арыш басуы уртасындагы юлдан җилдерәләр. Силәнең кош канатыдай җиңел тәгәрмәчләре келтер-келтер тәгәри, тәртә арасында ап-ак яллы айгыр, көмеш тоякларыннан очкыннар чәчеп, аксыл офыкка таба юырта. Тирә-юньдә җылы томандай арыш серкәсе тузаны оча. Бөтен дөнья ап-ак, җып-җылы, хуш исле. Кинәт аларның каршында коточкыч киң җилкәле, пеләш башлы албастыдай боксёр күренде һәм Зиннурның яңагына китереп орды... +Ул ялт иткән яктылыктан уянып китте. Тонык кына гөлдерәп күк күкрәде, яшен тагын бер мәртәбә өй эчен яктыртып алды да, дөнья тып-тын калды. Кыш уртасында күк күкрәгәнен аның авылдан укырга чыгып киткән елны ишеткәне бар иде. Яңадан кышын яшен күргәне дә, күк күкрәвен ишеткәне дә булмады. +Теге боксчы ничек төшенә килеп керде соң әле? Хәзер ул Яков Наумович Черных. Бокс федерациясендә зур кеше. Ул чакта Зиннурның әле спортка кергән генә чагы иде. Үзенең рингка кем белән чыгасын белүгә үк, Зиннурның эченә салкын йөгерде. Яшка әллә ничә нокаут иясе, өермәдәй һөҗүме белән көндәшен коелып төшәргә мәҗбүр итә, диләр иде. Аның пеләш башы белән тигез муенына килеп кушылган киң җилкәләре, уйнаклап торган мускуллары бронзадан коелган сынны хәтерләтә. Яшка аңа җен кебек ташланды. Зиннур мөмкин кадәр сакланырга тырышты, юньләп суга алмады. Беренче раундның яртысына якынлашканда, көндәше аның яңагына сул яктан шундый итеп китереп тондырды, Зиннурның күзләреннән утлар чәчелде. Ачудан ярсып Яшканың чыраена төртергә омтылды, әмма ул ялт итеп башын читкә алды һәм Зиннурның тагын шул сул яңагына яшен тизлегендә ике мәртәбә бәрде. Зиннурны чалкан барып төшүдән ринг канатлары гына коткарып калды. Тамашачылар аның сугуын хуплап гөр килде. "Егып сал идәнгә! Молодец!" дигән тавышлар яңгырады. Тренеры ниндидер хәрәкәтләр ясады, әмма Зиннур аларны аңларлык хәлдә түгел иде инде. Башының уртасында ниндидер бушлык барлыкка килде һәм ул игътибарны тупларга ирек бирми иде. Авызына тозлы кан җәелде. Яңак сынмагандыр, сынса, болай гына авыртмас иде, дип уйлады ул. Ничек тә һөҗүм итәргә! Шул максат белән әле кулларын уйнатты, әле сакланды. Әмма гәүдә куәтен салып, көндәшенә юнәлткән сугулары аңа ышкылып кына үттеләр. Яшка маймылдан да җитез иде. Аның сугудан кай арада янтаеп өлгергәнен дә, кай арада китереп дөпегәнен дә абайлап булмый иде. Башы белән муенының тигезлеге, маңгаеның булмавы аны гигант ташбака итеп күрсәтә. Соры усал күзләре сине рәхимсез капшый, калын иреннәре сине кабып йотар кебек. Беренче раундны Зиннур көч-хәл белән генә төгәлләде. Икенче раундның "доң!" итеп яңгыравы "Пли" тавышыдай ишетелде. Яшканың дәрт-куәте артканы бөтен кыяфәтеннән күренеп тора. Көндәшенең яшендәй җитез перчаткалары төрле яклап бер-бер артлы йә башына, йә күкрәгенә төштеләр. Зиннурга бердәнбер чара - кыска дистанция сайлау, гәүдә белән аның гәүдәсенә кысылып ерактан суктыруны булдырмау иде. Ләкин бу очракта да Яшка аның эчен, бавырын төйде. Зиннур сикергәләп артка чигенүгә, көндәше тагын аның башына ике мәртәбә бик көчле итеп бәрергә өлгерде. Зиннур рингның почмагына аркасы белән сыенды, ике кулы белән төрлечә сакланды, әмма Яшканың перчаткалары авыр таш кебек аны дөмбәсләүдән туктамадылар... Икенче раунд беткәндә, аның кашлары, иреннәре ярылып беткән, эченең уң ягында нидер сызлый иде... Өченче раундта Зиннурга рингта урын калмаган иде инде. Ул этләр өере ботарлап канга батырылган бүре шикелле әле сырты белән рингны әйләндергән канатка барып сөрлекте, әле тешләрен кысып Яшкага һөҗүм итеп карады. Әмма Яшка йә аның маңгаена, йә йөзенә, йә колак төбенә авыр йодрыгы белән дөпелдәтеп сукты. Аларның сугышканын караучы кешеләр Яшканы хуплап илерә, ул Зиннурны аяк астына егып, ботарлап атса гына, тынычланырлар кебек тоела. Зиннур үзенең аңа каршы торырлык көче калмаганын сизенгән иде инде. Ул башын саклады һәм Яшканың күзләренә тилмереп, миһербан сорап карады. +Җанатарлар тилереп акырды, әйтерсең лә аларның тәннәрен утлы келәшчәләр белән кысып газаплыйлар, әйтерсең, рингта Зиннур газапланмый, алар барысы да җәһәннәм утында яналар, шуңа түзә алмыйча акыралар, Яшка Зиннурның башын ярса, һич югы кыйнап аяк астына атса, җәһәннәм газапларыннан котылачаклар, илереп үкерүдән туктаячаклар, тынычланачаклар иде... Зиннур ялварулы карашын көндәшенең күзеннән бер генә минутка да алмады. Яшка аның нинди хәлдә икәнен күреп тора югыйсә. Зиннурга бу беренче ярышта җиңелергә ярамаганын да аңлый ул. Тик аның соры күзләре елан күзләре кебек салкын һәм рәхимсез иде. Ул коточкыч көч белән Зиннурның башын төяргә тотынды. Зиннур котылмакчы булып, башын иеп куллары белән сакларга азапланды, әмма Яшка аның йөзенә астан доп-доп бәрде. Зиннур гөрселдәп ауды. Аңа барыбер иде инде. Судьяның санаганын ул тыңламады да, торырга да омтылмады. Дөньяның барлык ерткычлары җыелып кычкыргандай, халыкның шашынулы алкышлаулары гына башының кайсыдыр төшеннән үтеп кереп, аның аңына барып җитәләр иде. Ул үзенең егылуына, сүнүенә бу халык ни өчен шулкадәр куана икән, дип кенә уйлый алды... Аны кемнәрдер култык астыннан тотып аягүрә бастырдылар. Мамыктай аяклары белән ул көчкә басып торды. Уртада судья кулыннан тотмаса, бәлкем авып та киткән булыр иде. Яшканың җиңүен әйткәнче узган бер минут вакыт аның өчен йөз ел кебек тоелды. Ниһаять, игълан иттеләр, халык тагын шатлыктан илерде. Зиннур рингтан ничек чыкканын төштәге кебек кенә хәтерләде... Моны менә хәзер кабат хәтереннән уздыру аны рингтагы кебек арытты. Таң алсулыгы тәрәзәгә төшкәндә генә, аның арып-талчыккан тәне тынычсыз йокыга талды... +Төнлә Сәүбәннең аягы моңа кадәр сызламаганча чәнчи башлады. Югыйсә аягын парлы мунчада май белән озаклап сылап кайткан иде. Сәүбән аягын үкчәдән алып бот төбенә кадәр майсыз гына сыпырырга тотынды. Утны яндырмаган иде. Шулчак кинәт яшен яшьнәде, артыннан ук күк күкрәп куйды. Сәүбәннең йөрәге төшеп киткәндәй булды. Әйтерсең лә балтырларына, ботларына утта кыздырылган энәләр батырдылар! Нишләп яшен белән бергә туры килде соң бу энәләрнең чәнчүе? +Ул иртүк, хатыны бүлмәсенә кереп, аны төрткәләп уятты: +- Син төнлә яшен яшьнәгәнне күрдеңме? +Хатынының иртән торып юынгач та йокысыннан ачылып бетми торган күзләре Сәүбәннең бу соравын ишеткәч, тавык йомыркасы кадәр булды. +- Нинди яшен ул, Ходаем?! - дип сикереп торды хатыны. +Сәүбән кулын өметсез селтәп чыгып китте дә Гарифҗанга шалтыратты. +- Әти, әллә диваналандыңмы? - диде малае, карлыккан тавыш белән. - Кыш уртасында яшен яшьни димени?! +Ул ачу белән трубкасын атып, урынына барып ятты. Чыннан да күземә генә күренгән икән, ычкынам бугай, дип коты очты. Иртән ашарга да тормады, хатыны эшкә киткәндә дә кузгалмады. Уйлый торгач, ул бу яшеннең Ходай тарафыннан үзенә генә җибәрелгән чираттагы кисәтү икәнлеген аңлады. Аякны чәнчештерүе дә аның кисәтүе, димәк. Тагын нинди ялгышлык җибәрдем икән, дип баш ватты ул. +Сәүбәннең күзләре шкафтагы литрлы пластик шешәне меңенче мәртәбә капшап үтте. Шешәнең этикеткасы теләсә кемнең игътибарын җәлеп итәрлек итеп эшләнгән. Исеме - "Балсу". Судагы кыйммәтле матдәләр микъдарлап та, процентлап та күрсәтелгән. Кан басымыннан, ашказаны, бавыр, йөрәккан тамырлары авыруларыннан, шикәр чиреннән, аллергиядән дәвалый, организмны чистарта, иммун системасын яхшырта, диелгән. +Заманында инженер, заводта профком рәисе булган җизнәсе үтә дә елгыр, теләсә нинди мәсьәләне хәл итү юлларын бик оста тапты. Су сатуны башлагач та, теге этикеткадагы чирләреннән файдасын табып рәхмәт әйтеп язган хатларны төрле шәһәр, район газеталарында чыгара башлады. Әлбәттә, ул кешеләр таныш-белеш аша ару гына акча түләп ризалаткан кешеләр иде. Җизнәсе рәхмәт хатын үзе язып бирә. Теге кешедән күчертеп яздыра да, конвертка салып, редакциягә юллыйлар. Редакцияләргә дә акчаны кызганмады. Болар бөтенесе меңе белән кайтты. Аннары рекламаның кирәге калмады. Ташып кына өлгер - халык ябырылып ала. Сәүбәннең тыңлап торганы булды ул суны алучыларның сөйләшкәнен. Шунда ул үзләренең суының алтын бәясенә торганлыгын аңлады. Шул кешеләрне тыңлагач, өйдә дә шушы суны гына эчә башладылар. Берсе хәтта рактан терелгән. Үз авызы белән сөйли. Ашаудан калып, саргаеп кипкән идем, шушы суны эчә башлавым булды, аппетитым ачылды, күпмедер вакыттан бүре урынына ашый башладым, рагым да юкка чыкты, ди. Аны сырып алып, суны ничек куллануын сорадылар. Бу моны ваннага салып утыра икән. Акчасы күп булгач, нәрсә аңа? Сәүбән ул хатын өчен махсус егерме литрлы савытлар белән су алып килә торган булды Ижауга. Халыкка су төрле күләмдәге савытларда акса, Сәүбәннең кесәсенә тере акча булып тулды. Аягы авыртмаса, һәммәсе ал да гөл иде. Дөнья син ниятләгәнчә генә бармый шул. Үзе машинага утырып йөри алмый башлагач, су ташуны малаена йөкләде. Ул Сәүбәнгә караганда җитезрәк булып чыкты, сатудан табыш бермә-бер артты. Тик күрәзәче белән очрашудан соң, һәммәсе дә кирегә тәгәри башлады. Иң әүвәл күрәзәченең Сәүбән өстенә аткан гаепләре ошамады. +- Су - тере рух! - дип күрәзәче аның күзенә керде. - Анда бөтен җиһанның җаны, хәрәкәте эретелгән. Аны тәңре һәр үсемлеккә, бөҗәккә, теләсә кайсы тереклек иясенә салган. Каннарыбыз, тәннәребез генә түгел, сөякләребез дә судан тора. Су әйтә: сез миңа ышаныгыз, мине олылагыз, ди. Миңа бары тик изге ният белән генә килегез, ди. Әгәр начар ният белән килсәгез, мине рәнҗетү була, Тәңрене санга сукмау була, ди. Шуңа күрә суны сатып акча эшләү - олы гөнаһ! - Күрәзәче, ике кулын югары күтәреп, учларын җәйде, күзләрен күккә төбәп илерде: - Безне - гөнаһлы бәндәләреңне кичер! - диде һәм тагын сикергәләп, сулар сибеп, әллә ниләр кычкырды, укыды, тагын Сәүбән каршына килде. Аның күзләрен кан баскан, үзе тиргә баткан, иреннәре калтырый иде: - Син гөнаһлы акчалар белән өй салып, әйберләр алып, якыннарыңны гөнаһлы иткәнсең. Синең аркада алар да моның җәзасын алачак. Кайту белән туктат малаеңны бу эштән! +Сәүбән, үзе дә сизмәстән, аңа каршы әйтте: +- Әнә гасырлар буе минераль сулар саталар, җир астыннан алтын, ташкүмер, нефть, газ, башка байлыкларны алып саталар. Берсенең дә аягы да корымый, байлыкларын кая куярга белмичә тилерәләр. Алар белән мине чагыштырырга да... +Күрәзәче аның сүзен бүлде: +- Яп тизрәк авызыңны! - диде ул, ярсып. - Тәңре берсен дә калдырмый. Һәркайсы үз җәзасын ала, алачак. Бу дөньяда алмаса, теге дөньяда алачак! +Күрәзәче бүгенге тормышта җәзасын алган, дөньяга билгеле кешеләрне саный-саный такмаклагач, Сәүбәннең күңеленә тагын шом төште: +- Соң миңа нишләргә хәзер? - дип сорады ул, дулкынланудан сулышына буылып. +- Су сатудан тукта! Намазга бас! - диде күрәзәче. - Көн саен чишмәгә барып гафу сора. +- Ничә мәртәбә барырга соң анда? +- Үзең бел. Көне-төне утырсаң да була. +- Терелерменме? +- Сораганнарың Ходайга барып җитсә, савыгырсың. +- Җитәр микән соң? +Күрәзәче дәшмәде, әллә нинди ямьсез, өттерә торган караш кына ташлап алды. Бу караш үлән арасыннан күзәткән кара елан карашына охшаган иде. Күрәзәче янында Сәүбән "ярар, бу эшне туктатырга кирәк, диде. Акчадан аяк кадерлерәк", дип кайтып китте. +Ләкин кайта-кайта Сәүбәннең фикере үзгәрә башлады. Ярар, шушы өзлексез кереп торган акчаны туктаттың ди. Кабат башлап булырмы соң аны? "Баллы" чишмәсенең суына кемнәр генә кызыкмый. Кайтып, кайнар мунчада күрәзәченең майлары белән сылый башлагач, ул биргән үләннәрне эчкәч, аягының сызлавы да кимегәндәй булды. Ул күрәзәчедә йөргәндә, Ижау җизнәсен дә начальниклыктан этеп чыгарганнар. Хәзер гараж мөдиреме, кемдер булып кына йөри икән. Кыскасы, җизнәсенең элекке кодрәте бетте. Хәзер генә су сатуны ташлау бөтен юлны шартлатып ябып куяр төсле сизелә. Аягы сихәтләнүгә таба кебек, тагын бер ярты ел булса да су сатуны туктатмаска ниятләде Сәүбән. Хатынына күрәзәче сүзләренең барысын да әйтеп тормады. Чөнки белә, хатыны колак төбендә көн саен күрәзәче сүзен кабатлап черки сыман безелдәячәк, икенче аягын да корырлык хәлгә җиткерәчәк. +Барысы да үз урынына утырды, әйбәт кенә бара иде кебек. Бер төнне ишек дөбердәттеләр. Сәүбән, малае Гарифҗанның "мин бу, әти" дигән тавышына ишекне ачса, битләренә маска кигән өч әзмәвер басып тора. Гарифҗаны башын игән, чырае кып-кызыл. +- Малаең безгә сигез йөз илле мең сум оттырды, - диде әзмәвернең иң озыны. - Счётчик куйдык - бурычын һаман китерми. Әгәр бер атнадан түләмәсәгез, өегезгә ут төртәбез. +- Хакмы бу?! - диде Сәүбән, тавышын күтәреп. +Малае башын тагын да түбәнгәрәк иде. +- Хакмы дим мин сиңа?! +Малае ирен арасыннан гына пышылдады: +- Хак... +Ижауга җизнәсенә барып, ул да үз өлешен кертеп, теге әҗәтне түләп котылдылар. Әмма бәла ялгыз йөрми. Күпме генә вакыт үткәндер, килен килеп, Гарифҗанның көн саен исереп кайтуын, холыксызлануын, кул күтәрүен елый-елый сөйләп, хатыны белән Сәүбәннең башына күсәк белән суккандай итте. Мулла песие кебек Гарифҗан иде бит ул. Сәүбән тагын күрәзәченең әйткәннәрен хәтеренә төшерде. Димәк, малаена җәзаның икенче төрлесе бирелгән. Ахырда "КамАЗ"ны Ижау җизнигә илтеп тапшырдылар. Су бизнесы шуның белән төгәлләнде... +Сәүбән күрәзәче кушкан намазны укый алмады. Ул бер дога да белми, намаз укуның ярдәм итәренә ышанмый да иде. Күрәзәченең Сәүбән үтәмәгән тагын бер сүзе калган иде әле. +- Игелек кыл, - дигән иде ул. - Кешеләргә, кем булуына карамастан, игелек кыл. Бу гамәлең синең терелүеңне нык тизләтәчәк. +Аның сүзләрен Сәүбән кат-кат хәтереннән уздырды. "Нык тизләтәчәк", диде. Колак төбендә хәзер әйткәндәй яңгырап тора. Дөрес, ул кешеләргә начарлык кылып яшәмәде. Ләкин Сәүбәннең бер кимчелеге бар һәм аны ул күпме генә төзәтергә тырышып караса да, булдыра алмады. Ул хуҗалыгыннан яисә кесәсеннән бәләкәй генә әйберне дә, әз генә акчасын да кемгәдер болай гына бушка бирә алмый иде. Балачактан ук шулай. Аның кулындагысын акылы белән бирергә теләгән чаклары да булды, әмма бу адымны ясарга ни кулын, ни аякларын тыңлата алмады. Иптәшләре аның кулыннан ялтырабрак торган чынаяк ватыгын да тартып ала алмыйлар иде. Шуңа күрә "Карун" кушаматы җилкәсендәге бөкре кебек хәзер дә ябышып тора. Кешеләргә әйбер бирүдән тыш нинди яхшылык эшләп була соң? Ихаталарында булышып була. Тик хәзер инде Сәүбәннең андый игелек эшләрлек мөмкинлеге юк. Әнә тракторына ягулык өчен күбрәк итеп акча бирсәләр, Гарифҗан урамдагы, юллардагы карны эттерә. Менә шушы урында ул яшеннең ни өчен яшьнәгәнен аңлады. Арсланның төзәлмәс авыруы барлыгын белә бит Сәүбән. Ходай үзенең яшене белән шуны искәртте Сәүбәнгә! +Раушания белән Арслан авыруны халыктан яшерделәр. Ижау җизнәсенең оныгы Рәмзия Казанда шәхси клиникада эшли. Аягын күрсәтергә баргач, Сәүбән аларда кунды. Шунда Рәмзия сөйләде. Хәле әйбәт түгел ди. Сәүбән ракмыни дип сораган иде, рактан да хәтәррәк, ике үпкәсен дә алыштырырга кирәк, ә моңа кимендә миллион ярым акча сораганнар икән. Рәмзия алдында кайгырган булып кыланды ул, ә эченнән шатлануга якын хис кичерде. Нигә Сәүбән генә чирләргә тиеш әле? Бергәләп авырырлар. Казаннан кайтканда, ул бу хәбәрне җайлап кына берәрсенә әйтермен, дип уйлаган иде. Әйтсә, тиз арада бөтен авылга таралачак иде. Әмма бер бик җитди сәбәп аның телен тешләргә мәҗбүр итте. Арсланның шушындый авыр хәлгә тарыганын белсәләр, бөтен күрше-тирә авыл халкының, дәррәү күтәрелеп, аңа акча җыя башлаячагы көн кебек ачык иде. Бу кирәк идеме соң Сәүбәнгә? Юк. Җыйган сурәттә дә миллион ярымга тулмас. Тик Арсланның абруе тагын да үсәчәк бит. Район ярдәм итеп операциягә җибәрүләре дә ихтимал. Шуңа күрә ул бу хакта ләммим дәшмәде. Игелек кылсаң, тереләсең дигән уй да аның башыннан гел чыкмады. Яшен юкка яшьнәмәде, ул шуны таләп итә. Арсланның авырганын Зиннурга әйтсә, игелек кылу була бит инде. Бүген үк, хәзер үк шуны эшләргә! Спортчыларда акча күп инде ул күбен. Тик дусты өчен егылып төшәр микән? Һәрхәлдә анысы Сәүбән эше түгел. Аның әйтүе дөрес булсын. Иртәгә җомга, аларның Коръән ашы. Сәүбәннең авырткан аягы түгел, исәне дә анда керергә атлыгып тормый. Шуңа күрә ул телефоннан Зиннурны сорап, аңа бер ун-унбиш минутка гына кагылып чыга алмассыңмы, диде. Зиннур берсүзсез риза булды. Сәгать ун тулып киткәндә, ул килеп тә керде. Күчтәнәч дип, җиләк-җимеш, затлы конфетлар алып кергән иде. Өйдәге җиһазларны, ванна, душ, мунчаны карагач, Зиннур: +- Син бүгенге олигархлар кебек яшисең, - диде. +Сәүбән авыз чите белән көлде: +- Булырсың авылда олигарх. Булганына канәгать, артыгы кирәкми. Әйдә, сабакташ, капкалап алыйк әле, - дип, Зиннурны табынга утыртты. Коньяк, виски шешәләре ала башлауга, Зиннур кирәкми дигән мәгънәдә кул гына селтәде. Тәмләп пәрәмәчләр белән чәй эчтеләр. Сәүбән чәйдән соң, тамак кырып алгач, җайлап кына сүз башлады: +- Бер күңелне борчый торган нәрсә буенча дәштем бит әле мин сине. +Зиннурның йөзе җитдиләнде: +- Нинди борчулы нәрсә ул? +- Арслан бик каты авырый икән. Мин Казанда очраклы гына белдем. +- Авырса, миңа әйтер иде бит... +- Бөтен хикмәт тә шунда... Беркемгә дә, хәтта балаларына да әйтмәгәннәр. +- Ул миңа сәламәтлегемнән зарланмыйм, диде. +- Соң син, Зиннур, аны беләсең бит. Авызы тулы кан булса да, кеше алдында төкерми ул. +Зиннур ни әйтергә белмичә, шактый вакыт уйга батып утырды. Аннары кинәт кенә сорап куйды: +- Рак түгелдер бит? +- Юк, үпкә ди. - Тынлыкны тагын Сәүбән бүлеп, сүзен дәвам итте. - Миллион ярымга төшәчәк, дигәннәр операция бәясен. +- Диагнозын төгәл беләсеңме? +- Хәтердә калырлык түгел, бик катлаулы. Үпкәнең каралуына бәйлеме шунда. +Тагын тынып калдылар. Сәүбән аның йөзен ныклап күзәтте. Бернинди гаме булмаган кешенеке төсле тыныч иде Зиннурның йөзе. Чәчләре көмеш төсенә керсә дә, бик куе, күпереп тора. Сул кашы өстендәге җөе аның спорт тормышындагы бер истәлегедер күрәсең. Тыштан тыныч күренсә дә сабакташының бармаклары өстәл полировкасы өстендә биеп-биеп алды. Ниһаять, ул сикереп торды. +- Рәхмәт әйтүеңә, - диде ул, курткасын киеп. - Әгәр операция ясарлык икән, сузмаска кирәк. Шулай бит? +- Шулай, билгеле, - дип аның сүзен җөпләде Сәүбән. +- Син безнең Коръән ашын онытмагансыңдыр бит? +- Онытмадым. Әрвахларны искә алу - безнең изге бурычыбыз. +Ул Зиннурны капка төбенә кадәр озата чыкты. Керү белән өстәлдән коньякны ярты стаканнан артык салып эчте дә, урынына барып ятты. Иртәгә ашка кермәскә, дип кичә үк хәл иткән иде инде ул. Гадәттә коньяк аның күзләрен ача, ул дөньяга анык һәм айнык карый башлый. Сәүбән башындагы уйлары күч аерганда умарта ничек кайнаса, шулай кайнаганда гына аракыга үрелә. Ә болай, тора салып ул беркайчан да аракы эчмәде. Бүгенге кебек җаны талкынган чакларында аракы аның дөньясын тәртипкә сала да куя. Менә хәзер дә ул мәсьәләнең асылына керүен тойды. Күрәзәченең башкаларга ярдәм күрсәтергә кирәк, дигән сүзләрен, ниһаять, ул үтәде. Моны Аллаһы Тәгалә күрергә тиеш, әлбәттә. Яшенне юкка яшьнәтмәде ул, аны Сәүбән өчен яшьнәтте. Тик аның җанын ашый торган бер чире бар. Ул бүген иртән Аллага ышанса, кич ышанмый башларга мөмкин. Аягының авыртуын Аллаһы каршында кылган гөнаһы өчен дип санаган чагында шәригать кануннары буенча яшәргә омтыла. Шулай яшәгәч, галәмнәр хуҗасы аны ярлыкар, савыктырыр, дип өметләнә. Әмма күпмедер вакыт узуга, тормыш агышы аны ничектер кирегә бора да куя. Көзге кырау ышаныч агачының яфрагын койгандай, аны шәп-шәрә кәүсәгә әйләндерә дә куя. Аллага ышанычы беткәч, аны юк дип санагач, аякның сихәтләнәчәгенә бернинди өмет калмый. Һич туктамаучы шушы тегермән ташы аны тарта да тарта... Бу халәтен ул кешеләрдән, хәтта хатыныннан да яшерә. Чөнки яшермәсә, иң элек хатыны, аннары башкалар аңа "ахмак" диячәк. Шушы бәяне алмас өчен ул эчке уйларын, ниятләрен бары үз күңелендә генә саклый. Сүз сөйләсә, аз сөйли, тормышның четерекле мәсьәләләре күтәрелгәндә, аның эченә, ваклыкларына, конкрет өлешләренә керми. Бик олы, акыллы кеше булып гомуми фикер генә әйтеп куя. Чөнки гомуми әйберләрне әйтү - синең эчке дөньяңны саклаучы иң ышанычлы калкан. Теге атнада Нәргизне хатыны балдызы белән тоткан. Кибетнең түшәмен күтәрердәй булып, хатыннар, ирләр шуны тикшерәләр. Сәүбәннең фикерен сорап тынып калдылар. Ә ул Нәргизләр өстенә гомуми одеял каплады: "Әхлак какшаган заманда барысы да булырга мөмкин." Тып-тын калдылар. Башларына барып җитми бу сүзләр. Чөнки бу гомуми одеялны коррупционерлар өстенә дә, җитәкчеләр белән врачларга да, тагын әллә кемнәргә капларга була. Әнә Зиннурга да: "Әрвахларны искә алу - безнең изге бурычыбыз", диде. Болай яшәгәндә, син олпат зат булып йөрисең. Тик аяк бит төзәлми! Анысының кем кулында икәнен бер Ходай белер иде дә, әгәр булса... Ә булмаса?.. Сәүбән тагын ярты стакан коньяк эчеп ятты. Әмма элеккесе дә, бу эчкәне дә аны "Алла бар!" "Алла юк!" дип туктаусыз әйләнүче әлеге түгәрәктән коткармаячак, юк, коткармаячак, үкереп еласа да коткармаячак!.. Авырткан аяк бит ул сине югары да күтәрә алмый, каһәр суккыры бу түгәрәкне тибеп җимерә дә алмаячак!.. +Коньяк үз эшен эшләде бугай. Аның зиһене яктырып китте. Бу түгәрәккә Сәүбән моңа кадәрге гамәлләре өчен куып кертелмәде микән? Ул бит гомере буе тормышны, башкаларны читтән генә күзәтте, ул тормышны да, башкаларны да әйбәтләргә, үзгәртергә теләмәде. Ул күзәтүче булды. Ул тормышны үзгәртү өчен бер адым да ясамады. Аягын шуңа эләктермәдеме икән галәмнәр хуҗасы? +Көндез хатыны яңалык алып кайтты: халык шау-гөр килә, ди, яшен чыннан да яшьнәгән булган икән... +Зиннур бик күңелсез генә кайтып керде. Арслан иртәдән бирле фермада, Раушания кухняда мәшәләнә, әнисе киенеп маташа иде. +- Кая барасың, әни? +- Бер әйләнеп кайтам әле, улым. Күрәсе кешеләремне күреп бетерәсем килә. Әйдә, син дә барасыңмы? +- Юк, әни, мин йөрмим әле. +- Бик кәефең кырылган төсле. +- Башым авыртып тора. Бераз ял итәм. +Раушания китереп салган мендәргә Зиннур барып ятканда, әнисе чыгып китте. Ул шундук сикереп торды һәм Раушания алдына килеп басты. Аның йөзе кәгазьдәй агарган, күзләре борчулы елтырый иде. +- Ни булды, Зиннур? - диде Раушания, аптырап. +Зиннур баскан урынында таптанды, еш-еш сулады. +- Раушания... - Ул сүзен каян ничегрәк әйтергә белмичә аптырады. - Сез бит... Арслан каты авырый икән бит... +Раушаниянең гәүдәсе калтыранып китте: +- Юкны сөйләмә, Зиннур! +- Юк түгел, белдем! - диде Зиннур, аның шомырттай кара күзләренә туптуры карап. +Ләкин Раушания бурлаттай кызарган йөзен читкә борды. Зиннур кычкырып җибәрде: +- Алай гына яшерә торган нәрсә түгел бу! Моның белән уйнарга ярамый! Ник миңа әйтмәдегез?! +Раушания аңа арты белән борылган хәлдә мышык-мышык елый башлады. Зиннур аның иңбашына кагылды: +- Яшерүдән файда юк бит. Сез нишләп андый юл сайладыгыз?! +Раушания күзләрен, борынын кулъяулыгы белән сөртте, кайнар яшьләрен йота-йота, ят тавыш белән: +- Аны җиңеп буламы соң?! - дип аһылдады. - Беркемгә дә әйтмәскә, дип, мине ипи тоттырып ант иттерде. Клиникада тикшерелгән документларын район больницасына да тапшырмады. +- Нишләп алай? +- Соң миллион ярым акчаны без каян алыйк?! Мескен булып йөрисе килми аның. Мин тузына башлагач, беләсеңме, ни диде: минем күңелемдәге җырны бүлмә, диде. Әгәр бүлсәң, алданрак китеп баруым да бар, диде. +Шулчак Арслан кайтып керде. +- Очып кына кайттым. Кояш нурларында кар бөртекләре җем-җем уйный. Әллә кар астында йоклаучы үләннәр, игеннәр күзләрен ачарга маташа. Җемҗем, җем-җем... - Ул сөйләнә-сөйләнә чишенеп киемнәрен чөйгә элде дә гаҗәпләнеп аларга карады: +- Ни булды сезгә? +Зиннур Арсланның артына килеп аның кулларын тотты: +- Дустым, мин синең авырганыңны белдем. +Арслан шундук кулларын тартып алды һәм очып кунардай булып Раушаниягә килде: +- Мин нәрсә дигән идем?! Син ипи тотып ант иттең! +- Аның гаебе юк. - Зиннур аларның арасына керде. - Үзем ишеттем... +- Каян ишетә аласың син аны? - диде Арслан, һәр сүзенә басым ясап. - Бу хакта Раушаниядән башка беркем дә белми! +- Врач янында медсестра барын онытма, - диде Зиннур. - Ә мин үпкәләдем сезгә. Шушы кадәр җитди әйберне ничек миннән яшерә алдыгыз?! +- Сине ник борчырга? - Арслан кулларын як-якка җәеп алды. - Һәркемнең үз язмышы. +- Язмыш юк ул! - диде Зиннур кайнарланып. - Аны без үзебез язабыз. Банк реквизитларыңны бир миңа. +- Ник? - диде Арслан, аңа җитди карап. +- Кайткач акча салам. +- Кирәкми, Зиннур. Андый ниятең өчен рәхмәт, билгеле. +- Шушы очракта да сиңа ярдәм итмәсәм, мин йоклый аламмы?! Мин яши аламмы?! - Аның дулкынланудан сулышы кысылды. - Син бит моның шулай икәнлеген белеп торасың. Әйдә, сузма. +Арслан Зиннурның каршына ук килде, күзләренә төбәлде: +- Беләсеңме, дустым, мин моңа кадәр беркемгә дә бурычка кермәдем. Бурычлы булып китәргә теләмим бу дөньядан. +- Арслан, яхшы кеше ролен уйный торган вакыт бу түгел. Раушания, алып кил кенәгәсен. +Раушания комод тартмасыннан саклык кенәгәсе алды да Арсланның кисәтүле карашын күреп туктап калды. +- Арсланым, мин дә бит сиңа кияүгә мәңге бергә гомер итәргә дип чыктым. - Аның куллары калтыранды, тавышы өзек-өзек яңгырады. - Мин дә кеше бит... син булмасаң, мин дә сүнәм... +- Китер кенәгәсен, - дип кулын сузды Зиннур. +- Бирмә! - Арслан үзе дә алар янына килеп басты. +- Шулаймыни? Ярар алайса. Хәзер әнигә шалтыратам, - дип, Зиннур әйберләрен җыйный башлады. - Китәбез без. +- Туктале, син нишлисең? - дип, аңа каршы төште Арслан. +- Син нишләсәң, мин шуны эшлим. Минем ярдәмемнән баш тартасың икән, сине дустым дип саный алмыйм. +- Зиннур, гафу ит... Мин инде мондый кешеләр калмады, дип йөри идем. Раушания, бир кенәгәне... Тик минем бер теләгем бар, - диде Арслан. - Бу хакта беркемгә дә әйтмәсәң иде. Хәтта Фатыйма апага да. +Зиннурның йөзе яктырып китте: +- Ярый, бу бит авыр нәрсә түгел, - диде ул. +Икесе дә тынычлангач, шимбә көнгә Зиннур билетка заказ бирде. Арслан белән Раушаниянең теш-аяклары белән каршы торуларына карамастан, Зиннур таксист Илшатка шалтыратып куйды. +Кич мунчалар кереп, чәйләр эчкәч, бөтенесе түр бүлмәгә кереп сөйләшеп утырдылар. +- Олы кунак булдык, күрәсе кешеләрнең барысын да күрдек, - дип, рәхмәтен белдерде Фатыйма. - Хөснулламның рухы да шатлангандыр. +- Гаеп итмәсәгез, безгә шул җитә, - диде Раушания. +- Әллә нинди шартлар юк бит инде бездә, - дип сүзгә кушылды Арслан. - Үзебезгә бирелгән тормыш кырын эшкәртеп, чәчеп, уңышын җыйнап торабыз акрын гына. Әллә кая сикермәдек. +- Мин шаккатам сезнең мондагы тыныч тормышка, - диде Зиннур. - Кабалануларыгыз да безнеке төсле түгел. Үзебезнең Ык елгасы аккан шикелле яшисез. +- Язмыш дигән нәрсә аяк чалып тора инде ул, - дип бүлмә буйлап йөрергә тотынды Арслан. - Әмма сабыр итсәң, шатлык барыбер килә. Раушанияне көттем - килде. Балалар көттек - балалар булды. Оныклар көттек - оныклар булды. Алары чыннан да балалардан да татлырак икән. Төнлә төшләремдә шулар белән уйнап йөрим. Кайчакта шуларны уйлап утырганда, кырымда кычкырышып-көлешеп чабулый башлыйлар. Шуның өчен генә дә яшәрлек бу дөньяда! +- Валлаһи, дөрес! - диде Раушания. - Өйдә берүзе әллә кайдагы шул оныклар белән сөйләшеп утыра. Кереп эндәшсәң, ник мине бүлдерәсең, дип ачулана. +- Әйдәгез, безгә үзегез бер кунакка килегез әле, - диде Зиннур, дустын кочаклап. - Отпуск алыгыз да... +- Ай, шәп тә булыр иде ул, - диде Фатыйма. - Петербургның бөтен җирен күрсәтеп чыгар идем мин сезгә... +- Син отпуск дисең, - диде Арслан, елмаеп. - Ни соң ул отпуск? Мин аны туганнан бирле белмим, Фатыйма апа. Эш - миңа иң шәп ял. Әгәр эшләмәсәм, минем зиһенем югала, кулдагы бөтен нәрсәм коела. +Зиннур бу төнне дә йокысыз үткәрде. Иң элек ул үзен Арслан каршында олигарх кебек кылануда гаепләде. Әйе, сүз дә юк, алар акча мәсьәләсендә тигез түгелләр. Зиннурга да кара тир түккән өчен түләделәр акчаны. Арслан да, үзе әйтмешли, үз кырында гомер буе бил бөгә. Тик аның бүген үзен дәваларлык акчасы юк. Ярый, бусы икенче мәсьәлә. Зиннурны дустының бер гамәле аптырата: шулкадәр җитди авыруга дучар булган килеш ничек көне-төне эшләп йөрергә мөмкин? Бер көннең дә сихәтлеге өчен хәлиткеч көн булуы бар. Арсланны гамьсез дип тә әйтә алмый. Балачактан ук аның күңеле пәке кебек үткен. Димәк, аның күңелендә ниндидер башка нәрсә ята. Ни соң ул? Нишләп аны белми Зиннур? Бәлкем Раушания беләдер? Аңардан сораргадыр? Ул Арслан булып аның авыруын кичерергә тырышты. Ничекләр генә кичерсә дә, бу - мантыйкка сыймый иде. Тагын да гаҗәбрәге шул, Арсланның коңгырт күзләре сабый баланыкыдай беркатлы, иреннәре менә-менә елмаерга, көләргә әзер. Аңардан ниндидер җылылык бөркелә, гел рәхәтлек килеп тора. Көлүе дә йомшак мамык белән колак яфракларына, битләргә, иреннәргә ышкыган шикелле. Мәктәптә укыганда да ул беркемгә дә каты бәрелмәде, үзенә ялгышып берәрсе бәрелсә, ни ачуланырга, ни көләргә белмичә карап тора да тавыштынсыз гына китеп бара иде. Давылдай Арсланның ничек шулай булуын шулай ук аңларлык түгел. +Раушания Арсланны кешеләрдән башка бер сәгать тә тора алмый, ди. Моны Зиннур үзе дә белә. Ничек өлгергәндер, малайларның, кызларның бөтенесенә кереп чыга иде ул. Арслан бүген дә гел кешеләр янында, мал-туар белән әвәрә килә. Зиннур да гел кешеләр арасында. Ләкин уйлана торгач, монда ул бик зур аерма тапты. Халык арасында булуына карамастан, Зиннур ялгыз икән бит! Меңнәрчә кешеләрнең күз алдында чыгыш ясады. Тик ул рингта япа-ялгыз көндәше белән сугышкан. Арслан ак кар диңгезе уртасында бер нокта гына, япа-ялгыз кебек, әмма гел кешеләрдән аерылгысыз. Ул җаны белән бәйләнгән. Аларны бер гаиләдәге кебек, шәфкать-мәрхәмәт җылысы тота. Зиннур исә үзенең ул җылыдан мәхрүм икәнлеген аңлады. Хәтта гаиләдә дә тиенә алмадылар алар мондый җылыга. Ул спорт мәйданында бөтерелде, Венерасы фән дөньясында казынды. Ләкин Арсланның шулай бер җылы ояда яшәве сәламәтлектән баш тартуга китерергә тиешмени? Бусына ул җавап таба алмады... +Кунаклар нәкъ билгеләнгән вакытка җыйналып беттеләр. Сәүбән генә килмәде. Хатыны аны, кан басымы күтәрелеп, малайлары больницага алып китте, дип шалтыратты. Нәҗип Шәкуровны Арслан белән Зиннур хөрмәт йөзеннән машинага утыртып алып килделәр. Ул Фатыймага мәктәптә эшләгән укытучыларның, үзләре белем биргән балаларның фотоларыннан эшләнгән калын альбом бүләк итте. Түбәтәй кигәч, нур кебек көмеш чәчләре әллә нинди тылсымлы яктырткычка охшап тора иде. Ир-атлар уң яктагы өстәлгә, хатынкызлар сулдагысына тезелеп утыргач, хәзрәт адәм балаларының ни өчен җиргә яратылганнары, без кылырга тиешле изге гамәлләр турында бик матур итеп вәгазь сөйләде, аннары Коръән укыды. Шуннан соң Фатыйма, Зиннур, Арслан, Раушания хәер өләштеләр, Хөснуллага, башка әрвахларга багышлап дога кылдылар. Табын шулкадәр мул, юк әйбер юк иде. Кунаклар җай гына әңгәмә корып, сый-нигъмәтләргә соклана-соклана тәмләп сыйландылар. Ашау-эчү төгәлләнгәч, мәҗлесне әзерләүчеләргә, алып килгән күчтәнәчләргә рәхмәтләр әйтеп тагын догалар кылынды. Хәзрәт бу мәҗлескә килүчеләргә Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык сорады, һәрбарчасына Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булуларын теләде. +Җыелган авылдашларның кайсылары Фатыйманың замандашлары, кайсылары яшьтәшләре, кайсылары сигезенче-тугызынчы дистәләрен түгәрәкләп килүче өлкәннәр иде. Фатыйма белән Зиннур, без иртән китәбез, бераз сөйләшеп утырыйк әле, дигәч, Арслан белән Раушания дә кыстагач, урыннарыннан кузгалмадылар. Хәзрәтне капка төбенә кадәр зурлап озаттылар, ул үз машинасы белән кайтып китте. Мәҗлескә җыелучылар Фатыйма белән Зиннурның хәлләрен җентекләп сораштылар, ешрак кайтыгыз, быел сабантуйга көтәбез, диделәр. +- Әгәр кайтсагыз, Зиннур, синең белән үзем көрәшкә чыгам, - диде сиксәнне узган Ярулла абзый, куллары белән күкрәген кага-кага. +- И, ярпачланма инде, Ярулла, - дип, карчыгы Хәнифәтти көлеп куйды. +Алар мәҗлескә бергә килгән бәхетле парлар иде. Кайсының карты үлгән, кайсының карчыгы вафат, шәпле чаклар инде күптән артта калган. +- Сезнең исән-сау гәпләшеп утыруыгызны күрү безгә шулкадәр рәхәт, - диде Фатыйма. - Кайткач та гел шушындый итеп күз алдына китерербез инде. +- Китерүен китерерсез, исән булып булса, - диде Мәчтүрә. +- Әнә Сәүбәннән су сатып алып эч. Кызлар шикелле яшәртә, ди. +- "Баллы" суын гомер буе эчтек инде. Аллага шөкер, үләселәребез исән-сау гына үлә дә китә. - Мәчтүрәнең бу сүзләреннән соң көлешеп алдылар. +- "Баллы" суына гына калса ул үзе дә. Мин аны Газраилнең күзенә генә сибәр идем. Кабат килеп йөрмәскә, - диде Мәрьям карчык. +- Соң син бит Газраилне үзең эзлисең. Кем сиңа билдән көрт ерып югары очка менәргә кушкан, - диде Салихҗан карт. +Мәрьям карчык: +- Сине күрәсем килеп барам, йөрәгемдә сайрап утырасың бит кар-кар килеп, - диюгә тагын күтәрелеп көлделәр. +Салихҗаннар нәселен "Карга" дип үртиләр, бу шуны кызык өчен кузгатып кую иде. +- Карале, Арслан, быел минем лапаста кара карга калды бит. Бу ни булыр икән? - дип сорады Биктимер исемлесе. +- Карчыгыңа Салихҗан абзыйның күзе төшкән, сак бул, - дип, үртәде аны Арслан. +- Карга ияләшсә, җыйган акчагыз да очарга мөмкин. +- Безнең нинди җыйган акчабыз булсын, - диде түбән оч Миңзифа. - Без аны оныкларга җибәреп торабыз. +- Значитсы, пенсияңне киметәчәкләр, - дип үртәде кайсыдыр. +Рәйхана исемле хатын сүзен карт укытучыга юллады: +- Без укыганда син, Шәкуров абый, авылның чәчәк атачагы турында сөйли идең. Әллә күрми калдыкмы соң без аны? +- Хыяллар шундый иде, балакайларым, - дип сөйләп китте Шәкуров. - Сугышта җиңдек югыйсә. Ә җиңүне саклый алмадык. Авыл күтәрелмәде, дип булмый. Матур-матур балалар үстердек. Алар хәзер шәһәрләрне күтәрәләр. Яшьләрне дә гаепләп булмый. Әгәр авылның аларны үз җылысына алып, җыйнап торырлык канатлары булса, таралышмаган булыр идек. +- Нинди канат икәнен аңламадык, - диеште халык. +- Акча дигән каурыйдан ясалган канатлар. "Авыл" дигән тавыкның шул канатлары астындагы җылыда җыелышып кына яшәп ятасы идек. Уңай үзгәрешләр һичшиксез булачак. Безгә, картларга, көтәргә генә кала. Киләчәк - яшьләр эше. +- Без ул шәһәргә киткәннәрнең оныкларын авылга кайтарырбыз әле, - диде Арслан. +- Хәнифәтти, син Ярулла абзыйга мумие эчерәсең икән, диләр. Хакмы шул? +- Аңа ни эчерсәң дә юк хәзер. Ватык трактор тавышы чыгарып йоклауны гына белә. Үзенең колагы ишетмәгәч, рәхәт аңа. +- Хәнифәтти, аны ничек щи белән сыйлаганыңны сөйлә инде Питер кунакларына, - диде Раушания, көлә-көлә. +- Шушы яшемә кадәр сөйләмичә йөрдем мин аны Ярулладан куркып. Хәзер колагы катылангач, рәхәтләнәм сөйләп. Без әле илле яшьләрдә генә. Кичкырын балалар белән утырып кысыр өйрә ашадык. Алар каядыр чыгып китте. Савыт-сабаларны юдым, юынтык суын көтүдән кайткан малларга салырмын дип, бәләкәй кәстрүлгә аударып, өстәлгә куйдым. Чәй чүпләрен, бәрәңге кабыкларын, ипи катыларын да җебетергә салдым. Үзем караңгы төшкәнче әнкәйләрдән урап кайтыйм дип кибеткә киттем. Кайтсам, Яруллам эңгер-меңгердә теге кәстрүлне алган да агач кашык белән шапыр-шопыр юынтык суны ашап утыра. Ажгырып тамагы ачкан булган моның. Мине күрү белән: +- Нишләп моңа юньләп тоз да салмадың, - дип ташланды. - Тоз сала-сала хәлем бетте. Шәһәрчә щи дип пешергән буласың да, кайсы чи, кайсы ярмалы була. +Үзе мине әрли, үзе юынтык суны кашыклап чөмерә, рәхәтләнеп кикерепләр куя, малай. Шундый да талымсыз иде инде. Уф Алла, ач тәре, дим эчемнән. Сиңа дигән аш суыткычта бит, дип чак кычкырмадым. Әгәр нәрсә ашаганын әйтсәң, бәрә дә үтерә. Аның кызулыгы! Юкка гына Ярпач Ярулламени ул сиңа! Ярый күзлеген кимәгән булган. +Ярулланың колагы каты, ул карчыгына төртеп алды: +- Һаман укыма инде шул догаларыңны, әнә бит халык барыбер тыңламый, көлеп кенә утыра. +Аның бу сүзләре карчыгы сөйләгәннәрдән дә кызыграк тоелды кунакларга. +- Кәстрүлгә бер карамель конфеты да эләккән икән, авызыннан чыгарды да, бу сөяк нишләп баллы? - дип миннән сорап маташа. Ул-бу сизелгәнче, кулыннан тартып алдым да чиләккә аттым... Кәстрүлдә савыт юган юкә мунчалам да калган икән. Олы мөшкәсенә агач кашыгы белән шул мунчаланы каерып капты да, тотынды теш арасыннан юкәләрен суырып юан бармаклары белән тарткаларга. +- Бушы нәршә? - ди үзе, ачулы күзләрен миңа алартып. +- "Үзбәкләр пылауга сала торган тәмләткеч ул. Китер үземә", дип, көчкә теш арасыннан тартып алдым. +Мәҗлес халкы көлгәндә өйнең түшәмнәре күтәрелгәндәй булды. Ярулла, миңа гына читтә калу ярамас, дип, көлгән кыяфәттә авызын кыйшайтты. +Аннары мәҗлес халкы үзләре иң күп белә, иң күп сөйләшә торган төрлетөрле чирләр, дарулар турында озаклап сөйләште. Ахырда берсе Арсланга рәхмәт әйткән иде, шуны гына көткәндәй, бөтенесе дәррәү аны мактарга тотынды: +- Арсланыбыз булса, яшәргә була! +- Ул бит безнең академигыбыз да, профессорыбыз да. +- Үзебезгә дә, мал-туарга да ярый син бар, рәхмәт сиңа! +- Син кешеләрне дә дәваларга өйрәндеңмени? - дип гаҗәпләнде Фатыйма. +- И, апа, кеше белән хайван арасында әллә ни аерма юк бит ул. Ирләргә дуңгызга бирелә торган даруларның барысы да ярый. - Бөтенесе хәлләре беткәнче рәхәтләнеп көлделәр. - Менә Зиннурга дуңгызга бирә торган бер уколны ясыйм - егеткә әйләнәчәк. Ә кайбер бәндәләр хайваннан да акылсызрак. Менә юри генә карагыз әле, магнатларга һаман дөнья җитми. Җирдә халыкларны кырып бетергәч, оҗмахта үзебез генә яшибез, дип саташалар... +- Без барыбыз да бер көймәдә, балалар, - диде Шәкуров, йомгак ясагандай. - Дөньяның математик балансы югалды. Тормыш дулкыннары бик аяусыз. Көймәне ничек тә әйләндермичә сакларга кирәк... +Зиннур мәҗлес халкына хәйран калып, сокланып утырды. Барысы да балачагага әйләнделәр. Гүя, булган чирләре дә бетәчәк, берсенең бер кайгысы юк, дөньялары түп-түгәрәк. +Һәрберсенең кулларына пакет белән күчтәнәчләр тоттырып озаткач, кайсыларын машина белән өйләренә илткәч тә, алар турында сүзләре бетмәде. +- Нинди яхшы күңелле алар! - дип соклануын белдерде Фатыйма. - Әйтерсең, бернинди гамьнәре юк. Зар-моңнарын да сөйләмиләр. +- Ә ник сөйләсеннәр? - диде Арслан. - Алар инде сөйләп арыганнар. Карткоры беркемгә дә кирәкми. Аларның иң якыннары Раушания дә мин инде... +Зиннур Арсланның төгәл диагнозын язып алды. Аннары бергәләп теге хирургка шалтыраттылар. Чыннан да Арсланның авыруы турында барлык мәгълүматлар аның компьютерына килгән булып чыкты, алдан сөйләшкән сумма кирәк булыр, диде. Ә операциягә килү вакытыгызны билгеләрбез, диде. +Аннары телевизордан татарча концерт карадылар, сөйләшеп утырдылар, ятарга уйласагыз дип, Раушания урыннарын җәеп куйды. Зиннур, кичә йоклый алмаган идем, дип, иртәрәк ятты. Әмма уйлары аңа тынгылык бирмәде, зиһене бөтенесен җиз иләктән уздырды, бөтенесенә бәя бирде. Мәҗлес, анда килгән кешеләр белән сөйләшеп утырулар һаман тере булып күз алдында торды. Әбиләр-бабайлар, түтәйләр-абзыйлар балкып торалар. Арслан кояш кебек көлеп тора. Раушания - үзе бер якты дөнья. Әнисе дә аларга якын. Зиннур гына үзе төссез, үзе салкын... Арсланнан кешеләргә, балаларына, оныкларына тартылуы, хыяллары җылы дулкын булып бәреп тора. Зиннурның да бар үзенең хыяллары. Ә хатыныма, әниемә, балаларыма, оныкларыма дигән хыяллары бармы? Аңарда җылы бармы? Ул коточкыч бер хакыйкатькә якынлашканын тойды. Ул хакыйкатьтән куркуы сәбәпле аны үз-үзенә икърар итүдән тыелды. Тик аңардан качуны күпме сузарга була? Җиңү яулый торган машинага әверелгәнмен түгелме соң мин, дигән коточкыч хакыйкать шушы иде. Минем тормышым тренердан башлап спорт федерациясенә кадәр барысының да теләк-таләпләрен үтәргә тырышып яшәү. Һәрвакыт канәгатьсезлек: хатыннан, балалардан, тренердан, көндәшләрдән, федерация вәкилләреннән. Тоташ стресс: тегесе ярамый, бусы ярамый, бары бер әйбер ярый - җиңү! Җиңүгә китерүче гамәлләр генә ярый. Бу инде кешеләрдән, якыннарыңнан, дөньядан аерылып, тоташ күнегүләр, тоташ ярышлар, дигән сүз. Арсланның даны да, призы да, акчасы да юк. Аның урынына ул - тере кеше. Мин спорт тормышында эз калдырдым. Әмма иң зур әйберемне югалттым. Мин үтәүче, роботка әверелергә тиеш түгел идем. Спорттагы һәрбер кеше роботка әверелмәде ләбаса! Мин үземнең шәхси тормышымда җиңелгәнмен. Бу минем иң зур ялгышым. Кеше булып калу өчен көрәштә җиңелгән затларны гомер буе күреп яшибез югыйсә. Роботка, монстрга әверелгән затлар адым саен ләбаса! +Зиннур шушы уйларга батып борсаланганда, Раушания күңеленнән, тавыш чыгармыйча гына җырлый-җырлый, кунакларның сумкаларына күчтәнәчләр тутырды. Иң элек каклаган ике каз, кызыл эремчек, сөзмә катык тыкты. Тукранбаш, юкә чәчәге, зәңгәр һәм сары мәтрүшкә, каен җиләге яфрагы, меңьяфрак, андыз тамыры, гөлҗимеш, камырлык кебек дару үләннәрен аерым-аерым калын кәгазь капчыкларга салып, бер сумкаларының төрлетөрле урыннарына урнаштырды. Киптерелгән балан, җир җиләгенә, ике кисәк кәрәзле балга да урын табылды. Иртәнгә кадәр аларның ике сумкасын ул шактый авырайтып өлгерде. Бер литрлы банка белән сары мае онытылып кала язган иде. Ятарга әзерләнгән җиреннән кабат чыгып, аны да салып куйды. Ул гәүдәсенең җиңеллегенә куанды. Сәгатькә карагач, торырга күп тә калмаганлыгын чамалады. Сыерларны саварга чыгып китте. Өч чиләк сөт савып керде, аны кайнарлап, сепаратор тавышы ишетелмәсен өчен, кухня ишеген ябып куеп аертты. Акрын гына җырлады. Аңа чиксез рәхәт иде. Менә ничә көннәр алар дип йокламый Раушания, ә ичмасам ник бер арып карасын. Эшләгән саен миңа көч иңә, дип Арслан дөрес әйтә. Бу ниндидер могҗиза белән бәйледер, мөгаен. Арыган вакытлары да булмый түгел, тик башкаларныкы кебек түгел. Бик күпләр, аңардан яшьрәкләр дә аяк, бил, арка, куллар авыртудан, башка әллә нинди чирләрдән, ару-талчыгудан, хәлсезлектән зарланалар. Санаторийларда да дәваланып торалар, ләмнәр, парафиннар, электр дәвалары, су асты массажларына кадәр алалар, барыбер алга киткән эшләре юк. Арслан белән Раушания ничә еллар буе шушы тормышның ләмен муеннан ярып йөриләр, Аллага шөкер, әле алар җир җимертеп яшиләр. Арслан операция ясатса, бүтән кайгылары да калмый. Раушания шушы уйлары белән өстәл әзерләде, табынның түренә яңа аерткан җылы сөт өсте куйды. Урманнардан, җиләкле, мәтрүшкәле болыннардан чапкан печәннәрнең, туган җирнең көчен алган сөт өсте Фатыйма апа белән Зиннурның да каннарына, җаннарына таралып, көч-куәт бирсен, дип ризыкларны әзерләгәндә өсләренә кат-кат иелеп теләде Раушания. Ул Фатыйма апасының, Зиннурның, Арсланның йоклауларын карап керде, шатлыгы эченә сыймады. +* * * +Җомга көнне Сәүбән хатынына ишекне өстән бикләтте. Малае Казанда, киләсе кеше юк. Кан басымы күтәрелде, дип, хатыныннан Арсланнарга шалтыраттырды. Иртәдән әбәт турына кадәр телефон шалтыраса да трубканы алмады. Мәҗлескә барырга, аларның канәгать йөзләрен күрергә теләмәде... Бүген шимбә көнне кагылырга мөмкин икәнлекләрен күздә тотып, тагын өстеннән бикләтте. Бикләтүе юкка булмаган, капка тавышын ишетүгә, курткасын, бүреген киеп верандага чыкты. Челтәр пәрдәнең читен бармак сыярлык кына ачып, ишегалдын карады. Фатыйма апа, Зиннур, Арслан ишеккә кадәр килделәр дә йозакны күреп туктадылар. +- Күрешә алмый китәргә туры килә инде болай булгач, - диде Зиннур, берәрсе күренмәсме дигәндәй, як-ягына каранып. +Сүзгә әнисе кушылды: +- Мөгаен, больницага салып куйганнардыр... +- Тагын бер-ике кичкә калыгыз дигән кыстауны искә алмадыгыз бит, - дип, Арслан үпкә белдергәндәй итте. +- Минем федерациядә эшләрем муеннан. - Зиннур үкенгән тавыш белән сүзен төгәлләде: - Очрашмаска язган булгандыр инде... Сәүбәннәргә безнең сәламнәрне тапшырырсың, Арслан. +Сәүбән маңгаен пыяла рамына терәп, алар капкадан чыгып киткәнче артларыннан карап калды. Аның күзләрен яшь томалады. Ул маңгаен рамнан кинәт читкә алуга, башындагы бүреге идәнгә төште. Сәүбән ыңгырашып тешләрен кысты, корышкан аягына учы белән шапылдатып сугып алды. Аннары яшерен көч артыннан эткәндәй, ике учы белән веранда идәненә таянып, аякларын югары чөймәкче булып талпынды, ләкин егылып китте. Үкереп аягына басты, көчле талпынып куллары белән идәнгә таянды һәм аякларын югары күтәрде. Бер генә кулын күчереп, ишеккә таба атларга ниятләде. Әмма корыган аяк тотмыйча артка китте, веранда тәрәзәсенә дөпелдәп барып тиде, тәрәзә челтерәп коелып төште. Сәүбән үкереп елап идәнгә капланды... +* * * +Алар Сәүбәннәрдән кайтып килгәндә, капка төбенә җыелган халыкны күреп хәйран калдылар. Монда Фатыйманың яшьтәшләре, өлкәнрәкләр дә, бала-чагалар да бар иде. Күбесе кичә Коръән ашына килгән кешеләр булып чыкты. Һәрберсе кулларына букча тоткан. Исәнлек-саулык сорашкач, аларның күчтәнәчләр алып озатырга килүләре мәгълүм булды. Ул арада Илшат та машинасы белән килеп туктады. Урам күңелле шау-шуга күмелде. Өйдән ике зур чемодан-сумканы алып чыгуга, озатырга килүчеләрнең һәрберсе үз бүләген сузды. Фатыймага шәл, оекбаш, Зиннурга зәңгәр йон шарф белән перчатка бәйләгәннәр. Бу эшкә аларның авылга кайтасын ишеткәч тә тотынган булганнар икән. Шәлне Мәрьям түти бәйләгән. Төенчек-төенчек сарымсак, кызыл чөгендер, кара торма, кабак төше, төрле-төрле дару үләннәре җыелды. Ярулла белән Хәнифәтти өр-яңа мендәр алып килгәннәр. Мәчтүрә тозлы үрдәк сузды. Кайсылары белән кул бирешеп, кайсылары белән кочаклашып, кошлардай сайраша-сайраша аерылдылар. Барысы да: "Исән-сау, бәла-казасыз кайтып җитегез, авырмагыз, Ходай барлык теләкләрегезне дә үтәп барсын, безне ташламагыз, авылга кайтып куандырып торыгыз", - дип елашып, куллар болгап калдылар. Арслан, Зиннур, Фатыйма, Раушания бөтен халык алдында берәм-берәм кочаклаштылар, күзләренә яшь тулды, Зиннурдан кала берсе дә авыз ачып сүз әйтә алмады... +Бу көннәрдә бураннар булмаганлыктан, юл чиста иде. Машина келтерәп аэропортка килеп тә җитте. Илшат Зиннурга нәкъ үзенеке төсле йон свитер да алып килгән иде. Зиннур аның белән исәп-хисап ясагач, аэропорт эченә кассага үттеләр. Халык күп түгел иде, билетны алуга, регистрацияләү дә башланды. Илшат сумкаларны тотып кереп, аларны озатып җибәрде. +Ун минуттан алар һавада иде инде. Әнисенең урыны алга, аныкы арткарак туры килде. Зиннур бер яшь кенә, сакал-мыеклы, башына түбәтәй кигән мөселман кешесе төсле пассажир янына утырды. Ул хәзрәт булып чыкты. +- Мин сезне телевизордан күрдем, - диде хәзрәт. - Сез бит боксёр. +- Әйе. +- Бокс сезнеңчә ни ул? - дип сорап куйды хәзрәт. +- Бокс - спорт уены. +- Уенның төрлесе бар, - диде хәзрәт уйчан гына. - Әгәр акчалы икән - ул инде уен була алмый. +- Ни соң? - дип сорады Зиннур. +- Анысын үзегез уйлап карагыз... +Зиннур, әллә шаяртып сөйләшәме соң бу, дип аңа карап куйды. Ә хәзрәт сорау яудыруын дәвам итте: +- Шулай да сез нәрсәгә ирештегез соң? Нәрсәгә кирәк бу уен? Кешенең дөпе-дөпе бәрүгә күпме түзгәнен ачыкларгамы? Борын сөяген сындыру өчен нинди көч белән бәрергә икәнен белергәме? +- Сез нигә көләсез болай? +- Мин көлмим. Соңгы нәтиҗә, соңгы максат ни соң? +Хәзрәт самолёттан төшкәч, аерылганда: +- Минем туганымның малае да боксёр, - диде. - Хәзер сөйләшә дә алмый. Калтырап кына тора. Шуларга хәл белешергә барышым. Берәү шундый нык суккан... +- Сез сугучыны гаеплисезме? +- Һич тә! Алар бит уйнаганнар. Уен кагыйдәсен бозмаганнар. Ә кагыйдә екканчы сугарга куша... +Кайткач та Зиннур иң элек Арсланга тиешле акчаны күчереп, аңа операциягә баруны сузмаска үгетләп шалтыратты һәм бераз җиңеләеп калгандай булды. Тик бу җиңеләю саклык банкыннан чыккач та бетте. Хәзрәт белән башланган сөйләшү аның күңелендә үз-үзе белән тарткалашуга әверелде. Бокс федерациясеннән дә күрәсе кешеләренең барысын да күрмичә, тиз генә әйләнеп чыкты. Җәяүләп, уйлана-уйлана, кайту ягына атлады. Аларның хатыны белән култыклашып, беркая ашыкмыйча, шушылай атлап барганнары ничә мәртәбә булды икән? Табигатькә икесе генә чыгып, агачларга, суларга карап, җаннарын ял иттереп ярты сәгать кенә булса да тып-тын гына басып торганнары булды микән? Шәкуров абый: "Сиңа хәзер йомшарга кирәк", - дип юкка әйтмәде бугай. Ял итәбез дип чит илгә диңгез буена ук, экзотик табигать кочагына китсәләр дә, шул ук спортчылар белән янәшә булып чыгалар, тагын шул күнегүләр, спорт дөньясындагы хәлләрне җыйналып сөйләшеп яллары үтә дә китә. Кояшта кызынуын, коенуын исәпкә алмаганда, Питердагы тормыштан берние белән дә аерылмый. +Көннәр үтә торды. +Ул ачык бер нәтиҗәгә килде: тормышын үзгәртергә кирәк иде. Ә ничек үзгәртергә? Бу сорауны ни әнисе белән, ни Венера белән уртага салып тикшерергә, бергәләп җавап эзләргә аның әллә горурлыгы комачаулады, әллә батырчылыгы җитмәде. +Арслан: "Акчаны алгач та, хирург белән сөйләштем, килергә кушты", - диде. Раушания кием-салымнарын, сабын-сөлгесен, башкасын җыйнады. Агрофирма җитәкчесенә утырып, Чаллыга китеп тә барды. Бер дә дулкынланмады, алайболай булсам, дип, Раушаниянең бәгырен телгәләмәде. Ул тыныч кына киткәч, Раушания дә артык борчылмады. Берәр ерак юлга киткәндә дә Раушанияне кысып кочаклап, битләреннән үбеп китә торган Арслан бу юлы кибеттән әйләнеп кайтырга гына чыккан кебек кыланды. Шалтыратмаска кушты, телефонымны барыбер алмыйм, операциягә кергәндә шалтыратырмын, диде. Сүзендә торды, Раушаниянең түземсезләнеп шалтыратуларына җавап бирмәде. +Арсланның планы әзер иде инде. Ул туп-туры кызы белән кияүләренә юл тотты. Өченче балалары Зәйнәп тугач, бирелергә тиешле җирне җиде ел көтәсе, алда өй салу өчен бушлай биреләсе йөз җитмеш физметр агачның булмаячагын кистереп әйткәннәр. Шулай итеп, өй салу планы җимерелде. Ә оныкларын авылда яшәтү ниятеннән Арслан баш тартырга уйламады. Кызы белән киявенә акчаның ничек барлыкка килгәнен аңлатып тормады. Балаларны аңа операция кирәклеге, операция өчен шулкадәр акча җыясы була, дигән хәсрәт белән борчымаулар бик әйбәт булды. Арслан, шаярган кебек, "лотереяга оттык" дию белән чикләнде. Әниләренә шалтыратмаска, үзенең монда икәнен әйтмәскә кушты. Балалар эшли торган шәһәрдән ерак түгел бик матур татар авылы бар икән. Шунда сатыла торган җыйнак кына агач йортны барып карадылар. Ул барысына да бик ошады. Газы, суы кергән, абзар-курасы бер дигән. Сыер-сарык, кош-корт асрарлык. Инеше бар. Урманы, әрәмәсе, болыны янәшә. Җәй көннәрендә монда җәннәт почмагы була, диделәр. Йорт хуҗаларына бик ашыгыч Якутия якларына китәргә кирәк икән. Ире шунда йөреп егерме ел эшләгән, өч бүлмәле фатир алган. Йортка ике миллион сорыйлар иде. Күп тарткалаша торгач, бер миллион алты йөз мең, шуннан ун сум да төшмибез, диделәр. Арслан тарткалаша, сатулаша белми иде. Әле бу кадәресен дә кияү сатулашып кына киметте. Инде йөз меңен каян алырга? Балаларның кредитлары болай да өч кисәк. Арслан коелды да төште. Бабай, дип муенына килеп асылынган оныкларына: "И, балакайларым, булмады бит, әздән калды бит", - диде, бугазына тыгылган яшьләрен көч-хәл белән йотып. Алар тавыш-тынсыз гына капкадан чыктылар. Арслан борылып өйгә тагын күз атты. Аның иңбашлары төшкән, чырае көл төсенә кергән иде. Алар авылда кичәдән бирле өй эзләп йөрделәр. Иң очсызы шушы иде. Аларның хәлен хуҗалар да авыр кичерде. +- Карале абзыйны, гел бетте бит, - диде хатыны, иренең күзләренә карап. - Бик сәер кеше бит бу. Йә рәнҗеше төшәр. Йөз мең белән әллә ни кыра алмабыз. Ходай булышыр әле себер җиренә баргач. +Ире уйлап торды да: +- Ярар, бар, әйт, - диде. +Хатыны шатланып урамга йөгерде. Барысы да машинага утырган, Арслан гына ни эшләргә белмичә, балаларның да эндәшүен ишетмичә, өйгә карап басып тора иде. +- Абый, ярар инде, сезнең бәягә килешәбез, - диде хатын, килеп җитеп. +- И, кызым! - Арслан дулкынланудан чайкалып куйды. - Менә күрерсез, шушы сабыйның, әти-әниләренең, минем рәхмәтләрем сезгә гомер буе ярдәм итәр! +Бер атна эчендә нотариус, милек комитеты, регистрация палаталары аша өйне милек итеп рәсмиләштерделәр. Икенче атнада торган фатирларыннан әйберләрен бер йөк машинасына төяп алып кайттылар. Өстәл, диван, урындыклар алынды. Арслан ни булмаска кассадан үзләренең бер җитмеш меңен алып килгән иде. Кияүнең, кызы Резеданың дуслары ял көннәрендә эшләштеләр. Арслан оныкларына бер чана, икесенә бәләкәй чаңгы алды. Ул көн саен идәнгә дүрт аякланып басып, оныкларын атландырып идән әйләнеп, атлы уйнатты. Оныклардан да бигрәк үзе шатланды. Аның балачактан бирле мондый бәхетле мизгелләр кичергәне, болай тәмле итеп ашаганы, болай татлы итеп йоклаганы юк иде. +Унөченче көнне ул дөбердәп кайтып керде. Февральнең яз исе сеңгән бер көне иде, төш туры иде, кояш көлә иде, түбәдән беренче тамчылар тама иде, Арслан үзе кояштай елмая иде. +- Ничек бик тиз?! - дип, бер кат күлмәктән, яланбаш йөгереп чыгып каршы алды Раушаниясе. - Әллә ясамадылармы? +- Ясадылар. Бик зур операция булды, карчык. +- Акчаң җиттеме? +- Җитте. Сиңа күчтәнәчлек артып та калды әле. +Кергәч, ул сумкасыннан Резедасы пешергән гөбәдия, кызы гына пешерә торган урама, җиләк-җимешләр чыгарып тезә башлагач, Раушания аңа шикле караш ташлады. +- Болар бит Резеда күчтәнәчләре... +- Әйе шул. +- Анда кагылдыңмыни? +- Анда кагылу гына түгел, сугылдым, әнисе. +- Син... әллә, Ходаем... +- Әйе, Раушаниям... Балаларга бер дигән агач өй сатып алдык... +Раушаниянең керфекләрендә яшь тамчылары күренде, ул шатланырга да, кайгырырга да белмәүдән гаҗиз булып, Арсланга мөлдерәп карап тора иде... +- Кочакла әле мине... Куяным, акыллым, диген әле. +- Акыллым... Арсланым... +- Куяным, диген инде... +- Куяным... +- Рәхмәт мине аңлавыңа... +- Ә операция? +- Шушыннан да зуррак операция булуы мөмкинме соң, Раушаниям?! Оныкларның куануын күрдем. Мин нинди бәхетле! Бүген үлсәм дә риза. Зинһар, кичер мине!.. Сиңа караганда башкаларга җылымны күбрәк тә биргәнмендер... Кичерә алсаң, кичер инде, матурым... +Алар бер-берсенә карап сагышлы елмайдылар... +Уйлый торгач, үзгәрү юлын тапты Зиннур. Тренерлыктан, гомумән, спорттан китәргә карар кылды. Үзенең китү сәбәпләрен әйтеп гариза язгач: +- Укып кара әле, ни әйтерсең икән? - дип, аны әнисенә бирде. +Әнисе укый башлау белән, Зиннур, читкә китеп, үзе алган бүләкләр тирәсендә нидер эзләгән кебек маташкан булып кыланды, ә үзе күз чите белән генә әнисен күзәтте. Ниһаять, әнисе укып бетерде. +- Минем фикеремне түземсезлек белән көткәнеңне күреп торам. Бу синең өчен бик зур, хәлиткеч адым, улым. Шушы адымны ясаганда, минем киңәшне соравың өчен рәхмәт. Фикерем мондый: спортка беренче адымнарыңны ясаганда ук мин сиңа "ташла" димәкче идем. +- Нигә әйтмәдең соң, әни? - диде Зиннур, аның бу сүзләренә хәйран калып. +- Әйтсәм, дошманыңа әвереләсемне тойдым. Син шулкадәр мавыккан идең. Синең ялкыныңны сүндерерлек көч юк иде. +- Тыныч кына күзәтеп тора алгансың икән... +- Ә кем әйтте тыныч дип? Ике инфаркт каян килгән миңа? Синең һәр матчта, һәр ярышта катнашкан көннәрең... алар иң газаплы көннәр, йокысыз төннәр булды... Без аларны әтиең белән бергә кичердек... Син башка планетада идең... Илт гаризаңны, мин бик шат. Килен дә хуплар, дип уйлыйм. +Бокс федерациясендә ул керәсе кеше аны беренче мәртәбә нокаутка җибәргән Яков Наумович иде. Ул җиңелүдән соң күпме сулар акты, күпме җилләр исте, тик Зиннурның аңа карата шул чакта уянган рәнҗеш тойгысы күңелендә бүгенгәчә сакланды. Бүлмәсенә кереп, Яков Наумовичның көрәктәй кулын кысып күрешкәндә, ул тойгы кабат яңарды. +- Сизәм, сез эшкә керешергә килдегез, - дип сүз башлады мастер. +- Сез көткәнчә түгел, - диде Зиннур, елмаерга тырышып. - Мин башкача уйладым әле. +Ул гаризасын аның алдына куйды. Яков Наумович аны йөзен чытып укып бетергәч, сораулы карашын Зиннурга төбәде: +- Ни булды? +- Шулай хәл иттем. Сәламәтлек тә элеккечә түгел. +- Без сезнең белән утны-суны бергә кичтек. Минем янымда иң ышанычлы бер дистә кеше булса, шуларның теләсә нинди шартта да иң таянырлыгы сез идегез. Димәк, сезне нидер канәгатьләндерми? - Яков Наумович Зиннурга соры күзләре белән сынап карады. +- Әйе. +- Авария эзсез үтмәгәндер. Хезмәт хакыгызны да арттырырбыз. Кая телисез, шунда ял итәргә җибәрүләрен үтенермен. +- Сез мине дөрес аңламадыгыз, - диде Зиннур. - Миңа акча да, башкасы да кирәкми. Мин үземчә генә тынычлап яшәргә телим. +Яков Наумовичның йөзе караңгыланып китте. Ул озын өстәл аша Зиннурга таба иелде: +- Безгә үзебез өчен генә яшәү юк, дускай! Әйе, әйе! Минем сезгә кардиналь таләпләр куярга да хакым бар. +Аның соры күзләре усал ялтырадылар. "Кардиналь таләпләр" аның яраткан сүзе иде. Һәм ул аны бик ачуы килгәндә генә куллана иде. Яков Наумович якын килеп, авыр кулын Зиннурның иңбашына салды. Йөзен аның йөзенә якын ук китерде. Соры күзләрен кан баскан, кашлары тырпайган, күз төпләрендә, ирен тирәләрендә вак җыерчыклары да күбәйгән икән. +- Бер тәүлек бирәм уйларга, - диде ул акрын гына. - Мин әйткән һәм әйтмәгән әйберләрне бизмәнгә салып карагыз. Сез берни дә отмаячаксыз, оттырачаксыз гына. Нәкъ шушы вакытка килерсез. Мәгез гаризагызны. +Кич йокы бүлмәсендә ул гаризасын Венерага укытты. Хатыны аның ниятен ул фаразлаганча кабул итмәде: +- Мин бушка яшәгән булып чыгаммыни? - диде ул гаризаны кабат Зиннурга биреп. +- Син минем белән яшәдең. +- Эпизодик төстә кайтып күренгәләгән кеше белән ничек яшәп була соң ул? Мин бокска хезмәт иттем. Мин син җиңсен дип тырыштым. +Хатынының соңгы сүзләренә мышык-мышык елау кушылды. Зиннур залга чыгып, диванда шактый озак уйланып утыргач, шундый нәтиҗәгә килде: Венера хаклы! Аны да, балаларны да назлый алмады, балаларны тәрбияләүдә дә өлешем зур дип әйтә алмый. +Ул кабат кергәндә Венера тынычланган иде инде. +- Оныкларга син шушы югары дәрәҗәдә булганда гына юлларын табарга булышып булачак, - диде ул лекция укыгандагы кебек ачык, инандыручан тавыш белән. +- Безгә кем юл ярды соң? +- Син безнең заманны оныт! - Венера ярсып кулларын чәбәләндерде. - Күрмисеңмени, бер югарыда утыручының итәгенә икенчесе ябышып баскычтан баскычка үрмәлиләр, урлашалар, миллионнарын чит илгә озаталар. +Зиннур кулларын хатынының биленә салып, аның күзләренә ялварып карады һәм: +- Венера, аңлыйсыңмы - арыдым мин! - диде ул, өзгәләнеп. - Әйе, син хаклы. Гомер буе бокстан башканы белмәдем. Минем инфаркт яисә инсульт алуымны теләмисеңдер бит? +Хатыны маңгаен аның күкрәгенә куйды, кабат дәшмәде... +* * * +Зиннур икенче көнне федерациягә нәкъ шул вакытта барды. Кул биреп исәнләшүгә, гаризасын Яков Наумович алдына салды. +- Аңлашылды... - диде Яков Наумович, теш арасыннын сыгып. - Сезнең бу адымыгыз бокс спортына таш ату буларак кабул ителәчәк. Чөнки сез - билгеле фигура. Сезгә хәзер журналистлар ябырылачак. Ә сез таш атуыгызны дәвам итәчәксез. +- Минем беркайчан да бокска тулаем каршы килгәнем булмады. Уенның аерым кагыйдәләре буенча килешмәгән нәрсәләрем бар - аларын сез беләсез. +- Хәзер безгә аңлашырга соң инде. - Ул аның гаризасына резолюция салды. - Без киңәштек... сезнең китүегезне өнәмиләр. Ә тыныч яшәү... Тыныч яшәү кабердә генә була. +Алар үз гомерләрендә беренче мәртәбә кул бирмичә аерылыштылар... +Зиннурның кайтуына Арсланнан хат килгән иде. Ул аны бер тында укып чыкты: +"Дустым Зиннур! Сиңа кайнар сәламнәр юллап, авылдан Арслан (Раушаниянең куяны дисәң дә була). Хатны төнлә яшерен генә язам, ә колак төбемдә Раушаниямнең сулышы ишетелеп торган шикелле. +Ни дип башларга да белмим. Ни дип башласам да, синең алда гаебем дә, бурычым да коточкыч зур. Моны үзгәртә торган түгел, шулай калачак. Әллә гафу үтенүдән башларгамы? Юк, сиңа рәхмәтемнән башлыйм әле. Синең олы ярдәмеңне кабул итмәсәм, мин чыннан да рәнҗеткән, нык кимсеткән булыр идем, дигән нәтиҗәгә килдем. Кыскасы, мин сине тәмам аңлап бетердем, икеле-микеле уйлар калмады, акчаны кабул итеп алдым. +Хатымның гафу сорау өлешен башлыйм. Син бит инде беләсең Башкортстанның иң ерак чигендә яшәп ятучы минем укытучы кызым Резеда белән киявебез Фаилне, минем былбылларым Искәндәремне, Рөстәм белән Саниямне. Алар өй салмакчы иде. Закон буенча бушлай җир дә, өйлек агач та бирелергә тиеш. Ләкин моны әллә ничә еллар буе көтәсе икән. Чират бик зур ди. Раушания белән икебезнең йөрәкләребез сулкылдаудан елый иде шул балакайларыбыз өчен. Мин операциягә дип чыгып киткән җиремнән буталып, шул балаларым янына барып чыкканмын. Түзә алмадым, син җибәргән акчага аларга авылдан бер өй саттык та алдык. Син мине зинһар кичерә күр инде, дустым. Син ичмасам биш яшь җанны бәхетле иттең. Мине теләсә ничек хөкем ит, тиргә - мин барысын да күтәрергә риза, чөнки син ни генә әйтсәң дә, хаклы булачаксың. Аның урынына, син Раушаниям белән икебезне дә талкыган, шашыныр дәрәҗәгә җиткергән җәһәннәм утын сүндердең. Ул балаларның сөенүен, сиңа рәхмәтләр укуларын сөйләп аңлата торган түгел. "Әти, чынмы соң бу? Төш түгелме? Без чыннан да өйле булабызмыни?" - дип, сиңа рәхмәтләр укыдылар. Ә өч былбылым минем җилкәмә атланып сайрады да сайрады. Яшермим, алар сайраганда, шатлыктан күзләремнән яшьләрем мөлдерәп коелды. Шатлык тулы күз яшьләрен татыган кеше ничек бәхетле! Мин тагын шуны аңладым: күз яшьләрендә көлүгә караганда шатлык күбрәк тә икән әле ул... Бөтен уем шул өч былбылымны җиргә, яшел үләннәр, җиләкләр, яшел агач-куаклар төбенә якынайту иде. Алар өйләреннән йөгереп чыккач та, тавык-казлар белән сөйләшсеннәр, чыклы яшел чирәмгә яланаяк бассыннар, шул чирәмдә, җиләкле болыннарда мәтәлчек атсыннар, арыш серкә очырганын күрергә үзләре бара белсеннәр, үз куллары белән бәрәңге, суган-сарымсак, кыяр-кәбестә утырта белсеннәр, дип тырышкан идек. Рәхмәт сиңа, инде хыялыбыз тормышка ашты. +Син әйтерсең инде, мин бит ярдәмне сиңа җибәргән идем, диярсең. Тик мин аны куллансам, чирем көчәер генә иде. Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм, шулай булачак иде. Шул балаларны кеше өстендә калдырып, җир йөзендә йөри ала идемме соң, дустым? Юк, йөри алмый идем. Син минем холкымны беләсең. Мин хәзер дә яшь чактагы сыман ярсу, дуамал һәм башсыз әле. Мин берәр диварга бәрелеп, шунда су булып сеңәр идем. Йә булмаса янып көлгә әйләнер идем. +Бер әйбер өстим әле. Мин ул диагнозга һаман ышанып та бетә алмыйм. Врачның операциягә кыставы нык булды. Бездә бит әнә ничек: бер кампания үз ризыгын шулкадәр мактый, котылышлы түгел, халык мескен ябырыла теге ризыкларга. Ә алар суррогат, кеше симерә, өреп кабарткандай күперә, май баса адәм балаларын. Ул инде эшкә дә, яшәргә дә сәләтсез, көчкә гыжлап йөри. Икенче кампания сезне ябыктырабыз, кеше итәбез, дип симезләрне үзенә тарта. Теләсә нинди көчле химик чаралар белән бавырын, бөерен, ашказанын җимергәч, симезләр ябыга, нәтиҗәсе бар дип куана. Алардан күрмәкче әле симерергә өлгермәгәннәре дә теге ябыктыручыларга акчасын сузып бара. Ике кампаниягә дә бу кешеләр табыш китерүчеләр буларак кирәк, әмма сәламәт кеше буларак гүпчим дә кирәкми... Икесе дә кеше организмын җимерү хисабына табыш каера, байый. +Инде син, әлбәттә, диагноз дөрес дип уйлыйсың. Шул чир беленгәч тә, Раушания күз яшьләренә батты, ничә карасаң да миннән яшереп кенә үксегәнен күрәм. Сызлый моның йөрәге. Шуннан мин моның белән ачыктан-ачык уртага салып сөйләштем. "Үлми торган кеше буламы?" - дип тотындым тегеңә. Сиңа алай димим. Синең белән без тәпи йөри башлаганнан ук бер-беребезне бик тиз аңлый идек. Хәзер дә аңларсың, дип уйлыйм. Без синең белән бу дөньяның иң зур вакыйгаларын, иң зур шатлыкларын үзебезнең суыбызда, бәрәңге бакчаларыбызда, җиләк-җимеш җыйган болын-әрәмәләребездә, дөнья кубарып коридорында чапкан, маңгайларыбызны җыера-җыера белем алган иске мәктәбебездә, чана шуган тауларыбызда, кызларның чәчләрен тартып елатканда, бераз үскәч, кич клубтан аларны өйләренә кош тоткандай куанып озатканда, шулар белән үртәшкәндә татыдык - иң олы бәхетебез шунда булды. Иң олы шатлыкларыбыз шулдыр дип беләм. Аларны бернинди Яңа Зеландияләр, Канар утраулары, джунгли урманнары, Төркия курортлары, Сочи, Ялталар белән тиңләп, хәтта чагыштырып та булмый. Безнең икебезнең әрәмәдә ярты көн елыйелый адашып йөрүебезне президентларның яхталарында, ак комга басып ял итүләре белән дә, космонавтларның айга төшеп хәйран калып азан тавышларын ишетүләре белән дә чагыштырып булмый. Безнеке мәңгелек, безнеке кан белән, җан белән генә чыга ала. Ә миңа әнә шул үзебез күргән бәхетле күренешләр, искиткеч мизгелләр җитә. Сочи-Ялталарга, Урта диңгез буйларына, Австралия, Яңа Зеландия ярларына мин омтылмыйм. Бушка алып барабыз, дисәләр дә, мин анда бармыйм. Ник дисәң, мин эшсезлектән бер көндә үләчәкмен. Үлмәгән сурәттә дә мин дөньямның ул могҗизаларына, - җиде түгел, җитмеш җиде булса да - кул селтәп кенә, "әйе, матур икән", дип кенә караячакмын. Мин аларны аңламаячакмын да. Минем аңламавым ул могҗизаларга зыян салмаган кебек, ул могҗизалар да минем аңыма йогынты ясый алмый. Кыскасы, мин бу якты дөньяның күрергә тиешле яктылыкларын күрдем, шатлык, бәхет бирердәй мизгелләрен татыдым. Моннан да артыгын киләчәк көннәремдә күрмәм, дип уйлыйм. Шушы чик мине канәгатьләндерә. Мин шушы чиккә килеп җитүем белән бәхетле. Тагын кая ашкыныйм, кая талпыныйм? Коръәндә "бәндә булганына шөкеранә итәргә тиеш", диелгән. Әгәр булганына шөкеранә итмәсә, аны нәфес әллә кайларга алып китә. Бусы бер яктан. +Икенче яктан, язмыш миңа туганнан бирле шактый таяк тыкты. Авиация училищесына укырга китүемә киртә салды, әнкәйгә чир биреп, әтине бу дөньядан алып китеп сынады, кияүне эшсез калдырды һәм башкалар, һәм башкалар. Кыенлыклар күп булды, тик беләм, ниләр генә булса да, мин инде күргәннән дә авырракны күрмәячәкмен. +Шулай булгач, минем югалтыр әйберем юк. Тормыш, бу дөнья миңа күргәннәремнән артык шатлык, кичергәннәремнән артык җәфаланулар да китерә алмаячактыр. Югалтыр әйберем калмады минем. Бар иде югалтыр әйберебез - бәгыребез телгәләнгән, сулык-сулык кан саркып торган урын - оныкларыбыз һәм балаларыбыз - син аларны коткардың, син безнең дә төзәлмәс йөрәк җәрәхәтебезне төзәттең. Аллага шөкер, югалтыр әйберебез калмады. Монда нинди тап икән, дип уйлама, минем күз яшем генә ул. Моннан да ачы, моннан да татлы күз яше булмастыр. Бу күз яшендә минем гомерем, туганнан бирле барлык казгануларым, чынга ашмый калган өметләрем, сиңа булган рәхмәтләрем сыгылып чыккандыр... +Яшьти! Синең белән бер елда бу дөньяга килүем белән, бергә үсүебез, бергә яшәвем белән мин бәхетле һәм миңа күпме аяк чалып маташкан язмышны гафу итәм. Мин язмыш белән көлеп кенә сөйләшәм хәзер. +Хатым бик буталчыктыр. Аклана алмыйм. Бозауны тартып чыгарган кебек авыр туды. Җитмәсә, теге кызыл ыштанлы малай кебек, Раушания чәрелдәп килеп керер кебек. Төне буе интегеп яздым. Бу хат өстемдә бик авыр йөк иде. Ничекләр языйм икән, дип күпме вакыт баш ватып йөрдем. Язучы халкына Ходай ярдәм бирсен. Ничәмә-ничә көннәр ул ак кәгазь битеннән, аның янындагы ручканы тотудан куркып йөргәнемне очрашкач сөйләрмен. Китап язуны татлы газап, дип сөйләде телевизордан бер кеше. Күзгә карап алдаша. Нинди татлы булсын ул! Әрем, гәрчич ачылары килә ул газаптан. +Шушында туктыйм. Хуш, дустым. Фатыйма апага, Венерага, балаларыгызга вә оныкларыгызга бездән күп сәлам. +Арслан. Раушания дип тә куям. Аның шәүләсе артымда иелеп, колагыма сулышын өреп торды. +* * * +Кичке тугызда ишек кыңгыравы шалтырауга, Арслан берәрсенең малы чирләгәндер, дип йөгереп чыгып ишекне ачуга, егылып китә язды. Каршысында елмаеп Зиннур басып тора иде. Алар өйгә керделәр. Зиннур өс-башын салгач, Раушания белән кочаклашып күреште. Аннары Арсланны кысып кочагына алды. Ихтыярсыздан күзләренә яшь бәреп чыкты. +- Ник елыйсың, Зиннур? - диде Арслан, елмаеп. +Зиннур нишләп йомшаганын үзе дә белмәде. Ул Арсланны әзгә генә кочагыннан ычкындырып торды, сүзләрен дулкынланудан туктый-туктый, өзә-тәтә генә әйтте: +- Дустым... яшьти... Син бит бер генә... Синең кебек бүтән якын кешем юк бит минем. Син башкача эшли алмый идең. Мин синең җаныңны әле аңлап бетереп кенә киләм... +Кул юган арада өстәлгә кайнарланган ит тә, савыты белән каймак та, чөгендер катыгы да, башкасы да тезелгән иде. Ике якның да хәл-әхвәлен белешә-белешә сыйланырга тотындылар. +- Ник кайтканымны нигә сорамыйсыз? - диде Зиннур, көлемсерәп. +- Кунакка кайт, дип чакырдык лабаса. Кунакка кайткансыңдыр, - дип җавап бирде Арслан. +- Юк, яшьти, кунакка кайтмадым, сине алып китәргә кайттым. +- Кая алып китәсең син минем куянымны? +- Операциягә. Мәскәүгә китәбез. +- Сөйләмә юкны, - дип каршы төште Арслан. - Акча тиешле урынын тапты. +- Хакын үзем түлим. +- Мин синнән моннан соң да акча ала алмыйм, Зиннур. Гафу ит. +- Аласың, яшьти, аласың! Ул турыда сөйләшеп тә тормыйбыз. Мин Мәскәү хирургы белән сөйләштем. Килеп җитегез, диде. +Арслан белән Раушания бу көтелмәгән хәлдән аптырап, сүзсез калдылар. +Зиннур аларның халәтен аңлады, билгеле. +- Безнең гаиләгә шушы яхшылыкны эшләргә рөхсәт итегез. Мин бит кызыктан гына кайтмадым. Без операцияне бергәләп җиңеп чыгарга тиеш. +- Сезгә шулкадәр чыгымнар ясау... бу бит, - дип Арслан сүз башлауга, аны Зиннур шундук туктатты: +- И, яшьти, акча ни соң ул? Ул бит табылып торырга, бетеп торырга тиешле кәгазь кисәге. +Алар барлык медицина документларын кат-кат күздән үткәрделәр. Арслан иртүк, агрофирма директорына хәлне аңлатып, ял алды. Район больницасына барып юллама яздырдылар. Таксист Илшатка шалтыратуга, ул кырык биш минуттан килеп тә җитте. +Кичкырын Мәскәүгә очтылар. Икенче көнне алар медицина үзәгендә иделәр инде. Хирург Арсланны палатага тикшерергә салды. Әле өч-дүрт көнсез операция булмас, тере үпкә килү тоткарланды, диде. Анализлар ярап бетмәсә, озаграк та көтәргә туры килүе бар, дигәч, Зиннур Питерга очты. Даими элемтәдә торырга килештеләр. +* * * +Раушания, иртәнге савымнан кайтып ишегалдына керүгә, елмаеп җибәрде: сыерчыклар килгән ләбаса! Берсе ояның түбәсенә баскан, икенчесе янәшәдәге юкә ботагына кунган да ерак җирләрдән исән-имин кайтып җитү шатлыкларын бар дөньяга яңгыраталар. Шул үзебезнең сыерчыклар бугай инде. Арслан булса, күрү белән төп-төгәл әйтер иде. Кичә кич тә, бүген иртән дә телефоны җавап бирми. Раушания Зиннурга да шалтыратты. Ул да аптырап беткән. Врачы да җавап бирми ди. Раушаниянең күңеленнән тынычлык югалды. Өйгә кергәч тә, бер эшкә тотынасы килмичә утырды. Җылытмыйча, берни капмыйча бер йомры салкын чәй эчте. Чәй салкын булса да, йөрәгенең януын басмады. Колак мендәрен генә ыргытып диванга ятты. Кулларының, аякларының, бөтен гәүдәсенең кургаштай авырлыгына хәйран калды. Аның бармагын кыймылдатырлык та хәле юк иде. Тормакчы булды - кузгала алмады. "Нәрсә соң инде бу? Әллә инфарктның шушылай итеп килә торганы да бар микән?" дигән уй котын алды. Авырайган күз кабаклары үзләреннән-үзләре йомылды... Ахрысы йокыга китеп бара идеме, әллә йоклаган да идеме, ишек тавышына күзен ачты. Ишектән көлә-көлә Арслан кереп килә иде. Раушания җил күтәргән кош мамыгыдай җиңеллек белән сикереп торды. Аның бөтен йөзенә, бөтен гәүдәсенә ялкын капты. Арслан кулындагы зәңгәр сумкасын дөпелдәтеп идәнгә ташлады да аны кочаклап алды. +- Ничек сагынганымны белсәң, Раушаниям! - дип пышылдады ул. +- Мин дә... - диде хатыны, аны иңбашларыннан иркәләп. +Аннары бер-берсенең кочакларыннан чыгып, күзгә-күз карашып тордылар. Бу вакытта алар бер-берсенең йөзләреннән, карашларыннан үзләре теләгәннәрнең барысын да укыдылар, шуңа күрә сүзләргә урын юк иде. Күзләрен күзләрдән алмыйча гына диванга утырдылар. Шунда гына Раушания түзмичә сорап куйды: +- Кичәдән бирле шалтыратып үлә яздым... Телефоның эшләмимени? +- Эшли, - диде Арслан, елмаеп. - Син дә ныграк сагынсын әле, дип, юри өзеп куйдым. +Раушания ачуланган булып диван сыртындагы юка зәңгәр косынкасын аңа селтәп алды. +- И, шушы шаяртуларыңны! +- Чамала, операциядән кайткан кешегә канат җиле дә ярамый! +- Йә, сөйлә, хәлең ничек? - диде Раушания, аның кулларын кулына алып. +- Кулдан сизелмимени? - Арслан хәйләкәр елмайды. +- Кулларың ут кебек. +- Үзем дә шулай, Раушаниям. +Раушания түземе бетеп диваннан тормакчы булды, ләкин Арслан аны иңбашына басып урынына утыртты. Аның йөзе гаять җитди төскә кергән иде. +- Кыймшанма. Мин сөйләгәнне бүлдермичә тыңла гына! - диде Арслан, ничектер серле итеп. - Мин сиңа үзем күргән, үзем аңлаган нәрсәләрне сөйләп бирәм. Бүлдермичә тыңла гына. Миңа җиде сәгатьтән артык операция ясадылар. Җиде сәгать буе наркоз тәэсирендә мин галәмдә йөрдем... +- Галәмдә?! +- Мин сиңа тыңлап кына торырга куштым. Хәтерлисеңме Шәкуров абыйның әйткән сүзләрен? Һәрбер кеше - галәмнең бәләкәйләтелгән күчермәсе, ди торган иде ул. Галәмнең йөрәге - бергәлек, дип аңлатты. Менә мин галәмдә... Дөнья апак. Ә эчемдә курку. Коточкыч курку! Ниндидер тетрәндергеч тавыш ишетелә... Җыр да түгел, моң да түгел, кыргый җәнлекләр үкерүе дә түгел... Бөтен яктан килә шул куркыныч тавыш. Мин тыным-көнем бетеп чабарга тотындым. Һич югы берәр генә адәми зат кирәк! Таяныч кирәк! Әле уңга чабам, тыным бетеп егылам, теге куркыныч тавыш бөтен тәнемне куыргандай өстемдә яңгырый. Качарга, качарга, дип сикереп торам, гел кире якка йөгерәм, кычкырам, берәрсе ишетсен дип, әмма теге тавыш мин кычкырган саен көчәя... Тамакларым кипте, эчем ут яна, ап-ак тузаннан башка берни дә юк. Ниһаять, мин аңладым: мин берүзем! Кешеләр мине ташлап киткәннәр! Нишлим мин берүзем?! Ник кирәк мин берүзем?! Бөтен нәрсәнең мәгънәсе югалды. Мин иң куркыныч нәрсәне - адәм баласының берничек тә аңлата алмастай ачы ялгызлыгын кичердем. Йә Аллам! Моннан да куркынычрак ни бар? Бу куркыныч белән чагыштырганда, җәһәннәм дә әйбәтрәктер, ни әйтсәң дә анда кешеләр бар. "Ә" дигән арада барысы юкка чыкты, мин үзебезнең ишегалдында, яңа яуган, хуш исле ак кар өстендә басып торам. Шунда галәмнән җиргә кадәр яшен уты ялтырап алды, күк күкрәде. Нәкъ шул яшен уты уйнаган урында син басып торасың... Раушаниям! Минем шул чакта шатланганымны белсәң! Юк, шатлык кына түгел иде бу. Мин бик зур әйберне аңладым. Хәзер әйтәм. Мин еш кына язмышка үпкәләп йөрдем, аның белән көрәшеп тә карадым. Мин ялгышкан булганмын. Минем язмышым син икән бит, Раушаниям! Син бүләк иткән балаларыбыз һәм оныкларыбыз. Син һәм мин. Бөтен бәхет, бөтен мәгънә бергәлектә. Галәм миңа шуны аңлатты... Син дә аңладыңмы? +- Аңладым, Арслан. +Раушания өстәл әзерләргә керешүгә, Арслан аңа якын килеп, иңбашына кагылды: +- Иртәгә Зиннур белән Фатыйма апа кунакка килә. Берсекөнгә балалар белән оныклар кайтачак. Дөрес эшләгәнменме чакырып? +- Юкка гына галәмдә йөреп кайтканмыни син! - диде Раушания, шатланып. - Бәйрәм булгач, бәйрәм булсын инде ул! +Алар табындагы ризыклардан авыз итә-итә, кунакларны каршы алу, аларга ничегрәк сый-хөрмәт күрсәтү турында сөйләшә башладылар. "Иң шәп хикәя" конкурсына +Рүзәл +Мөхәммәтша +ТЫРЫЙК +ХИКӘЯ +Сикорскийның бу кадәр котырынуын беренче тапкыр күрдем. Нота алмыйча җырлаган солистларны моңарчы да пыр туздыргалады ул, анысы. Әмма болай кабару, болай бүртенү - чырае тимгелләнеп чыкты хәтта! Юк, булмады. +Үзем дә инде... +Дүртенче актны тәмамлыйм дип төне буе керфек какмый уздырдым, кызарынган күзләрне яздырып, зиһенне айнытып җибәрү өчен, салкын су сиптем дә (булышкан кебек иде) шул шәптән иртәнге унга репетициягә барып утырдым. Аңлаган кеше аңларлык инде: әүвәлге тактлар уйналуга, оркестрда киеренкелек сизелде - баксаң, бик күп урында кабатлау тамгаларын куярга онытканмын икән. Канаты сынган каракош сыман авыр ухылдап баш очымнан узган партитурамны хәтерләүгә, йөрәгем әле дә жу итеп китә. Әсәрне шунда ук тиз-тиз төзәтергә-үзгәртергә туры килде. +Бергә-бер охшаш вакыйганы миңа кадәр дә кайсыдыр композиторның кичерүе искә төште... +Касыймовлар урамына борылуга, телефон шалтырады. +- Да, Сергей Валерьевич? +- Син аңларга тиеш бит инде, - оркестрның сәнгать җитәкчесе сихәтле кытай чәе эчкәнме - тынычланган иде. - Безнең вариантлар күп түгел. Йә шушы әсәреңне эшләп бетәрбез. - Ул бераз тынып торды: - Йә к чёрту. +- Тырышам ласа, - дидем, борчылуымны яшермичә: күпме тир түгеп башкарган эшне өстәл астына тыгып куясы килми иде. +- Бер ай калды. +- Анысы да юк инде... +- Опера да юк. +- Булачак. +- Син хәзер фәкать шуның белән яшәргә тиеш. Бөтен дөнья алдында хур каласың килмидер, шәт? +- Шушы арада тәмамлыйм. +- Хуш. +Килешүдә "Казан көзе" фестиваленә өлгертү шарты тора, юкса! Сентябрьгә! Башына тай тибеп: "Универсиада кысаларында күрсәтәбез" - дигәненә мин гаеплеме әллә? Икегә ярылыйммыни? Берәвем клавир язганда, икенчем оркестровка ясар иде. Их! Тыкрыкны узып киткәнмен. Хәзер ничә йортны урап киләсе булачак. +Ул арада яңадан телефон шалтырады. Тагын нәрсә лыгырдар икән дип төребкәгә үрелсәм, гаҗәпләнә калдым: экранда мин көткән фамилия урынына "Аида" исеме күз кысып-кысып ала иде. Җавап бирергә өлгермәдем - подъезд төбенә килеп туктауга, телефон бырылдамый башлады. Озакламый ян көзге аларның (хатын Әмирне дә иярткән) миңа якынлашуын чагылдырды. Малай кулына йомшак куян тоткан иде. +- Бусы нинди дурацкий хайван тагы? - дидем мин, ишектән чыга-чыгышка. - Машина-танк беткәнмени? +- Үзең син хайван, - диде Аида коры гына. - Танышуыбызның бер еллыгына бүләк иткән тырыйгың ул, Әмирнең яраткан уенчыгы. +- Ә, тырыйк, - дигән булдым мин, төп башына утыруымны битараф интонация артына яшерергә тырышып. Хактан да, ГУМнан ат бәясенә алган идем аны. +- Сәлам, җегет, нихәл? +Әмир, исәнлегемне алмыйча, әнисенең итәк астына посты. +- Гозерем бар, - диде Аида, гаять җитди рәвештә. Аның шулай сөйләшүе мине һәрвакыт куркыта иде. (Хатын-кызга, гомумән, җитди булу килешми.) Бу юлы да шөбһәләндермәде түгел. +- Башта өйгә керик, чит кешеләр түгел бит. +- Хәзер чит кешеләр инде, - дип кырт киссә дә, эчкә узарга карышмады. +* * * +- Ике генә көнгә, - дип, иманыма кайтарырга тырышты ул. +- Нинди ике көн! - Яңа кайнап чыккан чәйгә пешә яздым. - Сыңар секундыма кадәр санаулы! Әрәм киткән һәр мизгелем баш бәһасе тора. +- Китапча сөйләмә миңа, яме? +- Бер айдан премьера. Эпилогка тотынмаган да әле. Нинди бала карау? +- Нишлим соң? +- Әниең карасын! +Аида өнсез карашын миңа батырды, күзендәге салкынлык җаныма күчкәч, берни булмагандай, тын гына: +- Тилеме син? - дип сорарга базды. +Учымның маңгаема төшеп ут чәчүе анык җавап иде, минемчә. Тиле шул! +- Динәгә калдыр, алайса. Аның, сорап алгандай, ялда чагы. +- Төркиядәме? +- Тфү, каһәр... Кирәк чакта дус табыла, ди. +Мин хатын ягына шаккатам. Әтисе полковник аның. Мәскәүдә яши. Хәер, Аидага ышансаң, озакламый "яши иде" дип үзгәртәсе булырга охшый. Инсульт бәргән. Хәле авыр икән. Әнисе, чабуына ут капкандай, иң беренче поездга утырып, төннең кыл уртасында юлга чыккан. Пычагымамы? Канун сезне аерган лабаса. Бетте! Сез бер-берегезгә беркем түгел! Сезнең бер-берегез алдында һичнинди җаваплылыгыгыз юк! Тормышның арт шәрифенә тибә-тибә рәхәтләнеп яшәгез! Икегез ике якта. Берәрегез кая да булса (әйтик, бакыйлыкка) җыена икән - җыенсын, бу - икенчегезнең эше түгел инде. Кысылмагыз! Әнисенә шуны гына аңлатасы, югыйсә... +- Бәлки, бармассың? +- Ничек инде? - Аида чын-чынлап аптырады. - Әтием бит ул минем... +Аида үзенең иң куркыныч коралын эшкә җикте - елый башлады. Иң тәмләп, иң яратып башкара һәм, ник яшерергә, каршы якның (минем) берсүзсез капитуляциясе белән тәмамлана торган, мең кабат сыналган һәм мең кабат үзен аклаган ышанычлы чара бу. Күз яшен күралмыйм шул... Дөресе, куркам. Борын яфрагын сыйпап иягенә агып төшкән арада утка әверелгән тамчылар санап-санап җаныма тамар, калебемне өтәр, бәгыремне көйдерер кебек. +- Әтием бит ул минем... +Мин җәһәт кенә Әмиргә карап алдым. Ул, барсеткамның эчен чыгарып, документларым белән мәш килә иде. Аида, соңгы һөҗүмгә күтәрелеп, бәхәскә симез нокта куйганчы, малайның кулыннан мөһим кәгазьләремне тартып алдым, авызын турсайтырга өлгергәнче, телевизор кабыздым - ул берсүзсез бу тәкъдимгә күнде. Экран Татарстан турында мультфильм күрсәтә иде. +- Поезд ике сәгатьтән кузгала. Иртәгә барып җитәм. Берсекөнгә кичке уннарда кайтырга утырам. Шимбә иртәнге җидедә Казанда булачакмын. Мин киттем. +- Алай итмә инде... +Аиданың теле зәһәр иде. Ул, һәр әйткән сүзенә агуын сеңдереп, кабаланмыйча, каушамыйча гына, минем йөрәк тамырына төкерде: +- Син ике ел әти була алмадың. Һич югы, ике көн әти булып кара инде. +Хатынның баланы кочаклап нидер аңлатканын мин шыр аек исереклек аша гына абайлап калдым - әле әйткәне каныма таралып, гәүдә-сынымны, аң-зиһенемне йомшарта төшкән иде. Фатир ишеге ачылып, Аиданың подъезд караңгылыгына кушылуын да чамаладым гына, анык күрмәдем. Ишекнең шап итеп ябылганы да ишетелмәде. Йөземә бәргән салкын җил генә айныткандай булды. Янымда зыр килеп Әмир бөтерелә иде: +- Әньем кадя? +- Китте. +- Кадя тикке? +- Мәскәүгә. +Малай тырыйгын кочаклап диванга чүмәште: +- Әньем мәчкәүгә тикке. +Нишләтәсе инде сине? Дөнья кадәр эшем өелгән ләбаса. +- Йокың киләме? - димен. +- Як, дим, - ди. +- Ашыйсың киләме? +- Ие, дим. +Кухняга чыгып, гарнитурга чумдым: кытай токмачы, каһвә, он... борай! Хәзер ботка пешерермен. Аннары йоклатырга салырмын. Аннары эшләрмен, дип ниятләдем. Кичке шәфәкъ нурында алсу корсагын җылытып утырган сусыл алманы тәрәзә төбеннән йолкып Әмиргә суздым: +- Кимерә тор. +Ботка пешүгә, Әмир чын холкын ачып салды. Башта калак очы белән генә чемченеп авыз итте дә, "бу - пеш" дигән нәтиҗәгә килеп, сыйны бер читкә этеп куйды. Кашык белән туглый-туглый, өрә-өрә суытырга керештем. Барыбер читкә тибәрде: +- Як, ачамим, дим. +- Ашыйсың, - димен. +- Ачамим, дим! +- Ашыйсың да йоклыйсың, дим! +- Як! Йокамим, дим! - дип, үз хакын хаклады ул, әмма куллары белән артыграк ярдәмләшеп ташладымы, тәлинкә идәнгә төшеп челпәрәмә килде. +Төер, бугазымны көйдереп, эчкә үтсә дә, дәшмәдем. Икенче тәлинкәгә ботка салып, Әмирнең борын төбенә терәдем: +- Ашамыйча гына кара! - Мондый чакта тавышымның үзеннән-үзе бөердән чыга торган гадәте бар. Әмир шым булды. Ваннага юнәлгәндә, артта эленеп калган тавышның өрфиядәй кайтавазын отып калдым: +- Бавыбеү ачамим, дим. +Идәнне сөртеп, чүпрәкләрне чайкап чыгуга, боткадан җилләр искән иде. Әмма җиңү тантанасы озак дәвам итмәде, фанфаралар сугарга әзерләнгән күңел барабаны, таяк очы белән кагылырга да өлгермәстән, урталай умырылып чыкты. Бала, сәмави нурлар уйнаткан карашын миңа төбәп, сөенечен уртаклашты: +- Тывыйк ачап бетеүде. +Тырыйк боткага баткан иде. Мин ачуланырга уйламадым да. Һәм ачуланмас та идем. Күзем кер юу машинасына төшмәсә: порошок сала торган тартма авызыннан, күбекләнеп-күбекләнеп, борай боткасы ташып чыккан иде. +- Их, анаңны-ың... баласы! +- Тывыйкка симады, дим, - дип, мәсьәләгә ачыклык кертте ул. +- Хәзер үк ычкын моннан, чучка! - дип җикерендем. +Әмир утыргычта килеш сикереп торды да, миннән калышмыйча: +- Як! - дип кычкырды. - Син ыскын, дим! +- Телләшмә! - дидем мин. +- Як! - диде ул. +- Аһ, әле син!.. +- Як! - диде ул, тавышын аз гына да киметергә уйламыйча. +Бу вакытка бар хисем, вөҗүд капкачын дөбер-шатыр китереп, кайнап чыгарга өлгергән иде инде. Мизгел эчендә хәтеремнән мәңгегә җуелачак "энҗедәй" сүзләрне уңга-сулга таратып, Әмирне сукыр көчектәй якасыннан умырып алдым да залга томырдым. Ниһаять, түзмәде - үкереп елап җибәрде ул. +Мин кер машинасын тазартуга, бала тынычланган, басылган, әмма үксүеннән туктамаган иде әле: ничек аунап калган булса, әлегәчә шулай ауный бирә. Шырпы кабы кадәр учы белән паласны сыпыра. Һәм үкси... Бертуктаусыз. Йөрәгем чәнчеп куйса да, янына барырга, кочакларга, юатырга, тынычландырырга көч тапмадым. Бозылмасын әле. Иркәләнмәсен. Ялгышын аңласын. Үзе килеп җитәр! +Ваннага кереп, тырыйкны чайкадым, киптерергә элдем. Ботка ашадым. Ләкин бөртегенең дә тәмен сизмәдем. Әйе, ашау түгел, савыт төбендә калган тәгамне ашказанына бушатып кую иде бу. Өстәлне җыештырып, залга чыкканда, Әмир тирән йокыга талган иде инде. Аны сак кына диванга күчереп, үзем яңадан кухняга күчендем. Синтезаторны кабыздым, колакчыннарны кидем һәм, агачтан купкан яфрактай, фанилыктан арынып, илаһият дөньясына җилпендем. +* * * +Иртән түшәм җимерелеп төшүгә уяндым. Әмир басылмаганмы? Кайда ул? Пыяла тузаны өргәннәрмени - күз кабагын каерып та ачып булмый, яшьләндерә. Кулымны диварга терәүгә, фатир чайпалып торудан тукталган кебек булды, ул арада җанга җылы йөгерде: бәхеткә, малай, кулына иске ботинкамны тотып, каршымда басып тора иде. +- Тывыйк кадя, дим? - диде ул иң беренче сүз итеп. +- Әтигә сугарга ярамый, - дидем мин. Игә килеп бетмәгән килеш, сыңар ботинкамны тартып алдым. Күпме йокладым соң? Бер сәгать? Сәгать ярым? Чытырманга әверелгән чәчләремнән юл шакшысын кагып төшердем. - Моннан ары алай итмә. +Таралып төшкән башымны куш учлап җыярга тырышып ваннага титакладым. Юк, дөнья һаман йөзә иде әле. Һаман сыеныр яр тапмаган. +Тырыйкның колагын ычкындырганны Әмир түземсезләнеп көтте. Идәнгә егылып сыртын сындырырга бирмичә, очып барган шәптән куенына салды: +- Тәпәт. +- Исән бул. +Дегеттәй куе каһвә эчкәч кенә хәл керде. Әмиргә өстенә колбаса салынган икмәк телеме суздым: +- Утырып аша. +Үзем кичәге караламаларны алып залга чыктым. Бөгәрләнеп-тетелеп беткән нәүмиз кәгазьләрне тәртипкә китереп, язганнарымны хәлдән килгәнчә (тавышым әлләкем түгел) көйләп карадым: "Син кай чорда калдың, исәнме син, ни хәлләрең синең, Ватаным?" Тагын бер көйләдем. Тагын бер. Җелекләремә үтте, чигәгә бәрде моң. Йөрәктә нәрсәдер бертуктаусыз канат кагынды. Ярабби... Мин яздыммы моны? Чынлап, минме? +Төн галәмәте инде бу. Барлык ыгы-зыгы, мәшәкатьләр кара упкынга чумгач, тормыш иярләрен сала гүя - шәрәләнеп кала, кыргый сафлыгына, гыйффәтлелегенә кайта. Мондый чакны тыңларга өйрәнергә кирәк. Караңгы тынлык, ишетә белсәң, гаҗәеп тирән моңнар саклый ул. Җаның теләгән кадәресен сабыр гына үзеңә эрләп ал, тудырасы әсәреңнең тукымасына үр. +Мең рәхмәт, мең шөкер, Ярабби! Илаһи могҗизаңны дөньяга таратыр өчен мин фәкыйреңне сайлаганыңа мең рәхмәт, мең шөкер! Күңелемә юшкын утыртма. Илһамсыз калдырма. Моңнан мәхрүм итмә. Колак салчы, дөнья, әгәр дә инде колак шәрифләрең булса: "И ханбикәбез, чү, елама, зинһар, сөрт күз яшеңне син - әле өмет бар..." Гап-гади сүзләр аһәңен дә музыка күккә, Тәңре катына күтәрергә, мәңгелекнең сәмави төсләренә манарга мөмкин. Колак салчы, җиһан: гени-аль-но лабаса! +Дөрес, үземне фирдәвес багы катында тоеп, әллә ни озак юанырга туры килмәде - бусагадан үсеп чыккан һәм көрән-сары тап өстендә бии-бии әледәнәле ыштан төбен кармалаган Әмир җиргә тиз тартып төшерде: +- Мин кака иттем. +Ярабби, тагын ике көн, ике көн бар бит әле! +* * * +Бүген июньнең егермесе. Кичатна. Ипотека түләр вакыт җитте. Өлгермәсәм? Нәрсә була әле өлгермәсәм? Әллә чират берничә баскыч артка тәгәри, диделәр, әллә, гомумән, чираттан төшеп калачакмын - нечкәлекләрен хәтерләмим. Барыбер түгелмени? Өлгерергә кирәк! Уйларымны ай саен шушы урынга җиткәч бүлеп, түлисе сумманы вакытында түләп барырга тырышам. Шөкер, бу юлы акча күп. Опера өчен аванс бирделәр. Кенәгәдән фонд кесәсенә күчерәсе генә. +Машина, банк ишегалдына үтеп, биниһая зур, мәһабәт бина каршына җиткәч каушый төште; җете кызыл "Дэу Матиз" янындагы буш урынга сыенгач, тимер үпкәсеннән соңгы сулышын сыгып чыгарды да тынып калды. Ишекне ябып, күккә тигән йортны күздән кичердем: монда нинди генә кешеләр йөрмидер, аларның башыннан нинди генә хәлләр кичмидер, нинди генә гамәлләр кылынмыйдыр, нинди генә акчалар аякланмыйдыр! Бу - коры цифрлар һәм коры цифрлар тулы үле кәгазьләр патшалыгы. Мескеннәр! Ул кәгазьгә Илаһның бер нуры булып шигырь дә тамарга мөмкин иде ләбаса! Ул кәгазьгә Илаһның бер көйләве булып җыр ноталары да сибелергә мөмкин иде ләбаса! Ул кәгазьгә Илаһның бер карашы булып табигать сурәте дә төшәргә мөмкин иде ләбаса! Ә алар гомер буе үз өстендә җылысыз, җансыз һәм, һичшиксез, Илаһсыз цифрлар сакларга хөкем ителгән. +- Кава, кава! Акбаус! Бу - акбаус! - дип сөрән салды Әмир. +Каршыдагы таш кыяда, чыннан да, астан бәреп торган фонтан җиленнән хушланып, мәгърур җанвар истирәхәт кылып утыра иде. +- Каян беләсең аны? +- Мутикта бау акбаус. - Әмир шул арада туфракка тезләнде һәм, сул кулын чирәмгә батырган хәлдә, уң кулын иягенә терәп, авызын ачты: - Менә мындый акбаус. +- Әйе шул, - дип көлдем мин. - Маладис, әйдә, эчкә узабыз. +- Як, - дип кырт кисмәсәме шунда! - Мин акбаус кавыйм. +- Карадың бит инде. Әтинең эше бар. Әйдә, киттек. +- Як! - дип янә кәҗәсен чакырды. - Акбаус кавыйм. +- Чыккач карарсың. +- Як! Менә мындый акбаус. +Ул кабат туфракка тезләнде һәм кабат, сул кулын чирәмгә батырган хәлдә, уң кулын иягенә терәп, авызын ачты. Бу юлы минем көләсем килмәде инде. Ай-ваена, бәбәкләреннән атылып чыккан яшьләренә карамыйча, малайны култык астына кыстырып, ишек катына юнәлдем. +Кассага җиткәндә дә тынычланырга уйламый иде әле. Ярдәм эзләп ян-якка бактым: аулактарак, бәхеткә, калын күзлекле, яңагы эчкә суырылган берәү - сүсәргән портфель тоткангамы, сул ягы җилкәсе-ние белән асылынып төшкән бер абзый - уң табанын тупсага кашып тора иде. Бармак кагып "нельзя!" әйтүен үтендем. (Мәйданчыкта тәртипсезләнгән, тыңлаусызланган чакта берәр апа-мазар шулай дисә, Әмир күз ачып йомганчы басыла иде. Дөрес, тәэсире биш минутлык кына. Ләкин хәзер миңа биш минут муеннан җитәргә тиеш.) Ләкин әллә абзый үзе шундый иде, әллә ышанып тапшырган роленә артык бирелде, аның борын сеңгергән арада: +- Нерр-зя! - дип җикеренүе булды, Әмир, ботыма чат ябышып, икеләтә, нинди анда, өчләтә куәт белән чәрелдәп елап җибәрде. +Мин кенәгәне кассада утырган мөлаем туташка сузганда да бала тынычланып бетмәгән иде әле. Ботымны ычкындырмаган килеш, зыр әйләнәәйләнә, тирә-юньне җентекләп күзәтүдә булды: +- Аби як, аби як. +- Паспортыгызны мөмкинме? - диде кассир кыз. +- Рәхим итегез. +Әмирнең үз хәле хәл: +- Аби тикке. +Паспортымны җентекләп өйрәнгәннән соң, үзен, мөгаен, дөнья бизәгенә санаучы кыркын кайгымны уртаклашты: +- Сезнең паспортыгыз гамәлдә түгел. +- Ничек? +- Аби чучка, - диде Әмир. +- Анда хөкүмәтнең 828 нче карарында каралмаган язмалар бар. +- Нинди язмалар? - дидем мин, кыза баруымны яшермичә. - Бернәрсә юк анда. +Ни аяныч, пыялага терәп күрсәтелгән документның икенче битендә, чыннан да, зәңгәр йоннарын төрле якка тырпайтып, кылый күзле, ватык борынлы, ямьшәйгән чәһрәле тәлинкә ясалган иде. +- Койа-а-а-ч, - дип канәгать сузды Әмир. +- Анаңны-ң... баласы! - Янә кассирга борылдым. - Миңа кичекмәстән акча күчерергә кирәк. +- Бу мөмкин хәл түгел. +- Сез мине, бәлки, дөрес аңламагансыздыр. Кабатлыйм: миңа акчаны күчерергә генә кирәк. +- Бик яхшы аңлыйм. Ләкин паспортыгыз бозылган. Алыштырыгыз. +- Чыраем төшкән сәхифәсе бармы? Бар! Теркәлү бите бармы? Бар! Татарча кушымтага бәйләнер идегез инде, анысы миндә болай да юк. Ни җитми тагы? +- Гафу итегез. Һичничек булыша алмыйм. Сау булыгыз. +Иң элек үз иманымны дер селкеттем: идиот! Егерме беренче гасырда кем кенәгәдә акча саклый инде? Банкоматка гына барыр идем, юкса... +Урамга чыгуга Әмирдән дә ныграк куанучы булмагандыр. Мин авыр көрсенергә өлгергәнче, ул фонтан янында таптана иде инде: +- Бу - акбаус! +Күңелсез тойгылардан арындырып телефон шалтырады. Һәм, күңелемне умырып алып, тагын да күңелсезрәк тойгыларга илтеп ташлады. +- Добрый день, Сергей Валерьевич. +- Башаяк иҗатта чагыңдыр дип өметләнәм? +Кәефсезлегемне яшерергә теләп: +- Әлбәттә, - дидем. +- Шулай, дөрес. +- Бәдрәфкә керергә дә вакыт юк. - Арттырыбрак җибәрдем, билгеле. Аның каруы, әйткәнем маэстрога ошады. +- Дүртенче акт тәмаммы? +- Тәмамлап маташам. +- Һаманмы? +- Бүген бетерәм. +- Бу арада сиңа эш дип кенә яшәү фарыз. Бөтен дөньяңны оныт. Кояшны күрмә. Көнне төнгә ялгап яз, яз, яз! Юкса, харап булабыз, - дип авыр көрсенде ул, төребкәне куйганчы. +Таң калмалы: шушы мәлдә, күк капусы ачылгандай, якын танышым искә төште. Язучы Морат абый Дусай. Хәер, язучы, дип... Аның күптән смс-хәбәрдән башка һичнәрсә иҗат иткәне юк инде. Бәлки, ул хаклыдыр да. Җәмгыять басма сүзне санламаган, кирәксенмәгән гүзәл бер чорда типография буявы исраф итүдән ни файда? Сыра рекламаларына күбрәк калыр. Кәгазьгә дә экономия. Шагыйрь юкта ярамаган тагы, дип, әдәбият бакчасын эт эчәгеседәй баскан мөтәшагыйрьләр тантанасына кушылу, уйлап карасаң, мондый хәлдә әдәпсезлек, җинаятьтер дә әле ул. +Кыскасы, Морат Дусай, кайсы яктан карасаң да, шәп кеше. Өстәвенә, дусише, таныш-белеше бихисап. Ихтимал, аның хәлен белергә вакыт җиткәндер? +- Әссәлам! - дип ирен кымшатуга, абзый кеше гозеремә төшенде. +- Син Алсуга бар, - диде ул. - Имәнлек урамындагы паспортный столга. Морат Дусайдан, диярсең. Булышмый калмас. +Тумаган тайның билен сындырудан куркып, куанычымны гап-гади "Рәхмәт!" сүзенә сыйдырдым. +Җәһәт кенә эшләнсә, ипотеканы бүген түләп котылам әле мин. Марио Дзафред операсында Гамлетка күренгән өрәк сыман, көн узмышым күз алдыма килеп басты: хәзер тиз генә Алсуга барырга кирәк... барсеткада ярашлы фото бар бугай... аннары - өйдә капкалап алырга, Әмирне ашатырга, аннары - оркестрга... Шуннан кайтышлый янә банкка сугылырмын. Кассир авып китсен әле! +Дөрес, яңа корган ниятләремә җитди үзгәреш кертергә туры килде. Мин иң элек өйгә кайтырга, аннары гына башка эшләрне карарга уйладым. Чөнки миңа, гөрләвекләр агызып, лычма Әмир якынлаша иде: +- Тывыйк чәп-чәп итте. +Чигә турысында йөрәк тибеп алгандай булды. +- Ә син нишләдең?! - дидем мин, арт санына берне чәпәп. +- Беүничәүмәдем. +Җавабыннан җен ачуым чыкты. +- Җиттеме сиңа, юкмы? Кеше шикелле генә була беләсеңме син! +Әнисе кайчан кайта моның? Кайчан котылам мин бу тавык чүпләп бетермәслек мәшәкатьтән? Кайчан арт төртәм дә җиң сызганып эшемә керешәм? Валлаһи, гарык, туйдым! Бала караудан туйдым! Сикорскийның ми бораулавыннан туйдым! Бу каһәр суккан илдә беркайчан да бетмәс-төкәнмәс кәгазь боткасыннан туйдым! Туйдым! +Бөтен дөньясы бугазда буылып тора. +* * * +Морат Дусай өйрәткән тылсымлы сүз моңарчы төксе генә утырган Алсуның күз читендәге сыңар җыерчыгын тарттырып алды: +- Хәзер эшлибез аны, берәр сәгатьтән керерсез. +Урамга чыгуга, Әмирнең машинага утырасы килде. Каш читеннән йөгергән тир бөртеген бармак очы белән сытып, арткы ишекне ачтым: +- Утыргычларга басма. +Ләкин Әмир үзгә фикердә иде - йөртүче ишегенә төртте: +- Мында, дим. +Күндем. Урнаштык. +Тагын күпме вакыт әрәм узачак... +Сәйдәш теләсә кайчан, теләсә нинди шартларда иҗат итә алган, дип язалар. Янында оркестр шыңшып торамы, кемдер инструмент көйлиме, акырабакырамы - барыбер: ул, музыка сихеренә бирелеп, безнең ише гади кешеләр таптап йөргән җир-туфрактан куба, ниндидер бер илаһи халәткә күчә торган булган. Аңа уен коралы да кирәкмәгән, ноталарны язып барырга кәгазь-каләм юнәтсә, шул җиткән. Гаҗәп бит, ә? Клавишларсыз гына музыка язып кара әле син? Вакыт-вакыт бармак белән ритм сугып кына? Менә болай... Тек, тек-тек, тек. Туктале, тукта... Тек, тек-тек, тек-тек. Тек, тек-тек! +Үз ачышымнан үзем каушап, калтырана-кабалана бардачокка үрелдем, аннан куен дәфтәре белән карандаш тартып чыгардым. Либретто тексты, нигездә, унлы-тугызлы үлчәмдә язылган: "Тек-тек... тек-тек... меңәр елга җитәр тарих әнә шулай башланды..." +Әмир әче итеп сигнал кычкыртты. Йөрәгем машина идәнендә чәбәләнгән вакытта ул чәрелдәп көлә иде инде. Мин тиз игә килдем. Озакламый "дворниклар" тәрәзәне сөртергә кереште, аварийка төймәсе челт-мелт килә башлады, магнитоладан ике әңгәмәдәшнең кызу бәхәсе чәчрәде. Канат җиле белән машина түбәсен сыпырып, пырхылдап очкан күгәрченнәргә, ыгы-зыгылы хәрәкәткә, йортның беренче катына этешә-төртешә сыешкан-сыенышкан офислар ишегенең шатор-шотыр ачылып-ябылуына карап торганда... кинәт сүндем гүя: җиһанны баскан миллион авазларның кайсын урап, кайсын үтәли тишеп, әллә кайдан очкан моң күкрәк турысына китереп бәрде. Ярабби! Тынлыкта гына түгел, миңгерәйткеч шау-шуда да моң бар икән ләбаса! Ишет кенә! Күчереп язарга өлгер генә! +Дөньялыкның үз ярына кайтыр вакыты җиткәндә, мин тәүге мәртәбә хатынкыз тәмен тойган үсмердәй эреп, бушанып, сафланып калган идем... +Алсу гына куандырмады: +- Сез аерылышкан икән бит? +- Шуннан? +- Таныклыкның күчермәсе кирәк. +- Нәрсәгә? +- Паспортка мөһер сугарга. +- Болай гына сугып булмыймы? +- Номерын беләсезме? +Каян белим инде! Миндә ул кәгазьнең әсәре дә юк. Мин, гомумән, мәхкәмәдә катнашмадым. Аида үзе генә әвеш-тәвеш китереп кайтты, бу мәсьәләдә алар азау теше ярган нәсел, тәҗрибәле. +- Ул таныклык хатыныгызда... - Туташ кыенсынып куйды. - Иске хатыныгызда бардыр. +Кесәдән телефон чыгарып, Аиданы җыйдым. Йә, чакыр, чакыр. Болар зиратта укмы инде әллә? Өчәүләшеп кабергә үк кереп ятканнармы? Тотмый! Җанымның тупаслыгыннан эсселе-суыклы булып киттем. +- Кайчан аерылыштыгыз соң? +- Айдан артты бугай. +Алсу, мине ихлас кызганып: +- Утырыш беркетмәсен архивка тапшырганнар инде, димәк, - дип ямансулады. - Сезгә архивтан белешмә алырга кирәк. +- Нинди белешмә тагы? +- Рәсми рәвештә аерылышуыгыз турында. +- Сезгә китерергәме? +- Юк шул. Аннары ЗАГСта таныклык бирерләр. +- Анаңны... себерим! - дидем бугай мин. "Себерим", - дидем бугай. Аннары, карашымны гаҗизлек сөреме каплавын сизеп: - Карале, - дип өстәдем. - Син аны миңа бу килеш кенә биреп тор. Ярты сәгатьтән кире кайтарам. +Ләкин: +- Юк, - дип өзде туташ. - Анысына ук бармыйм. Эзегез югалса? +- Кая китим мин?! +- Юк, - дип өзде туташ. +Урам якта Әмир сабырсызланып сигнал бирә башлады. "Астын юешләтмәгән булса ярар иде", - дип уйлап куйдым. Куак артына барып килергә онытылган бит... +Сәгатькә күз салганны күреп, Алсу да саубуллашырга ашыкты: +- Эшне кызурак тотыгыз, зинһар, миңа проблемалар кирәкми. +* * * +Тырыйк кайчандыр бик матур иде, билгеле. Ап-ак иде. Йоп-йомшак иде. Җырдагыча: "Койрыгы кыска гына, колагы җиргә тигән..." +Нинди бүләк алырга кирәклеген беләммени? Көне килеп терәлгәч, җир җимертеп эзләдем. Нәрсә алырга? Ниндине? Нигә? Барыбер түгелме? +ГУМда гына: "Ярамаган тагын", - диярлек уенчык табылды... +Мин: "Тырыйк-тырыйк", - дип сөйләнеп, куянны алда сикерткәндә, и күңеле була иде баланың! И куана иде шуңа, нарасый! +Исеме шулай ябышып калды... +Тырыйк тузган инде. Бала-чага теленнән төшмәгән табышмактагыча, җәйгә әзерләнә, ахры - аңа шулай яхшырак - төсен алыштыра башлаган: илаһи сафлыгына язмышның кара тыны сеңгәнме, тормыш тузаны кунганмы - көлсуланган, төерләнгән, тупасланган. Өзелгән уң колагын әнисе, рәхмәт яугыры, чем-кара җеп белән шытырдатып тегеп куйган. Тырыйкның бер күзе уңган, икенчесе, гомумән, чуар төймә генә - тутырып карасаң, беркадәр куркыныч хәтта: уң күзе - түшәмгә, сул күзе идәнгә багып тора. +Нишләп ярата ул аны? +Белмим. +* * * +Белешмә иртәгә генә әзер булачак. Әле анысына ничек күнде. Яхшы гына марҗа: киң, зур, күп. Күзен дә йоммый: +- Ике атнадан! - дип тора. +- Әзер кәгазьне тартып чыгарыр өченме?! +Әңгәмәдәшемнең: "Яшь кеше, чиратны тоткарламагыз!" - дип оран салырга әзерләнгәнен күреп, мин, беткән баш беткән, дигәндәй, учлап борчак сиптем: +- Морат Дусай җәһәт эшләп бирерсез дигән иде. +Апаның күз карасына нур кунды. Күпме сөзеп карап торгандыр, аякларым калтырана башлаган иде инде, кинәт, кистереп: +- Иртәгә килерсең, - диде. Һәм, нишләптер, күкрәген капшап куйды. +Архивтан кайтканда, Әмир камыр булган иде инде, кочагыма шудырып, диванга кертеп салдым гына. Үзем, колакчыннарымны киеп, синтезатор алдына чүмәштем... +Күпме вакыт үткәндер, белмим, линолеум идән буйлап нәни аякларның шап-шоп йөгергәне ишетелде һәм ишек уемында бала пәйда булды: +- Тывыйк кадя, дим? +- Белмим, - дидем, эштән аерылмаска тырышып. +- Тывыйк биү! +- Эзлә, кая куйдың соң? +- Бе-мим, - диде Әмир, басымны беренче иҗеккә ясап. +- Мин дә белмим. - Гаять җитди халәттә булгангамы, сүзләрем телеграф хәбәре сыман кыска һәм коры чыкты. - Әти эшли. Бар, тракторларыңны ватып уйна. +Әмма Әмир: +- Як, дим! - диде, үҗәтләнеп. - Тывыйк кадя? +Бәй, мин аны машинадан алып кермәдем дә бит! +Өстәлдә аунаган телефон канәгатьсез бырылдый башлады. Аида шалт ырата, ахры, дип уйладым гына, каһәр, Сикорский булып чыкты. Төребкәне алганчы, Әмир тагын бер кат: +- Тывыйк кадя? - дип карашын миңа батырды. +- Эш барамы? - диде Сикорский. +- Әкренләп. +Җавап маэстроның күңеленә хуш килмәде, ахры: +- Син ут уйнатырга тиеш! Бу арада сиңа эш дип кенә яшәү фарыз. +- Тывыйк кадя, дим? - дип үҗәтләнде Әмир. +- Ычкын! - дидем мин аңа. +- Что? - дип аңышмый калды маэстро. +- Сезгә әйтмим, - дип ачыклык керттем. +- Тывыйк кадя, дим?! +- Иртәгә тугызда матбугат конференциясе, - диде Сикорский. +- Хәтерлим, - дидем, тешне шыгырдатып. +- Тывыйк кадя, дим! +- Күрешербез, - дип, маэстро ярык мичкәдәй мәгънәле әңгәмәгә нокта куйды. +- Ычкын моннан! - дип, бар ачу-нәфрәтемне Әмиргә иштем мин, бәбәкләрем акайды: - Эшләп утырганда, әтигә якын киләсе булма! Телефоннан сөйләшкәндә, якын киләсе булма! Сезнең өчен чәчем белән җир себерәм бит! Кеше хезмәтен белмәгән ишәкләр! Күз алдымнан югал, бәреп үтергәнче! +Машинадан тырыйкны алып кергәндә, Әмир балкон ишеге төбендә үксеп утыра иде. Кызарынган, шешенгән... кызганыч. Кулымдагы уенчыгын күреп, каршыма йөгерде ул. Минем аны кочаклап аласым, юатасым, кысып-кысып сөясем килде - кочаклатмады: йомшаккаен тартып алды да, тотлыга-тотлыга сөйләнеп, янә почмагына посты: +- Тыв... выйк... тыв... выйк... ми... йе... ке... +"Тагын бер көн! Аннары бетә", - дип, хисләремне басарга тырыштым. Аяклар үзеннән-үзе кухняга илтте. Синтезаторны җайлап куйдым, колакчыннарны кидем. Нигә? Барыбер ике нота да ялгый алмаячакмын бит... +* * * +Ул бүген дә миннән алданрак уянды. Томан аша гына аның әле торып утыруына, аннары, аптырагач, яңадан сузылып ятуына игътибар иттем. Шулай берничә мәртәбә кабатланды. +Ул миңа ике тамчы судай охшаган: сумала сылагандай кап-кара чәч, уймак кадәр борын, озын керфекләр, күзләрендә - күкнең илаһи зәңгәрлеге... Холыкфигыле генә әнисенеке. Ипотекасына, операсына, дөньясына төкереп, үзе генә аңлаган телдә тырыйк белән гәпләшеп утыра. Кем булыр ул? Нишләр? Ни көтә аны? +Егерме бере. Җомга көн. +Мин бүген аерылышу турында таныклык алырга барам. +- Хәерле иртә, - дигәнем, уенга алданган баланың битарафлыгына бәрелеп, янә үземә кайтты. Киреләнә-киреләнә, талаша-талаша иртәнге чәйне эчкәч, Матбугат йортына - пресс-конференциягә юнәлдек. Әмирне "Идел" журналы кызларына тапшырып, сәгать ярым ут йоттым (ләчтит сату шуның кадәр барды). Малай үзен тәртипле тотамы икән инде, редакциянең астын-өскә китермиме, хур итмиме? Ниләр сөйләгәнемне дә анык хәтерләмим. Иң мөһиме: "Төп теманы ачар өчен мин, билгеле, татар классик сәнгате традицияләренә таянырга тырыштым", - дип әйтергә онытмадым. Хәер, борчылырга җитди сәбәп юк: журналистлар минем фикерне барыбер үз сүзләре белән алыштырып куячак. +Ул арада Әмир Энҗенең кашын ярырга, Рәисәнең алкасын умырып төшерергә, ә Ландышны каһвәгә пешерергә өлгергән... +Архивта белешмәне әзерләп куйганнар иде. Мин, кат-кат рәхмәт әйтеп, Җәлил урамындагы ЗАГСка очтым. Төштән соң паспорт алырга да өлгерәчәкмен әле. Аннары инде банкка гына сугыласы. +Тәртип! +* * * +- Ул телефон нәрсәгә сиңа? - дидем мин, Аиданы ишетүгә. - Ник алмыйсың? +- Әти исән-сау. Вакытында ярдәм күрсәткәч, хәләйде. Шуңа идемме? +Кыенсынып куйдым: +- Шуңа. +- Бүген кич утырып китәм. +- Әниең? +- Алар яңадан кавышыр төсле... +Авызымнан аңлаешсыз авазлар коелды. +- Кәкре каенга күп терәттең инде, әйт, нәрсә иде? - дип кайтып сорады Аида. Гаҗәп: аның сүзләрендә һич салкынлык тоймадым, киресенчә, тавышы гаять җылы кебек тоелды. +- Чынлап, шул гына, - дип ялганга бардым. +ЗАГС төшкә ябылып, безне, эчтәге халыкны, өстән бикләп киттеләр. Авырлыгы җанга басып торган бина астында бер сәгать буе ничек түзәрсең? Бер сәгать! Хәзер бу сүз "Мәңгелек!" сыман куркыныч яңгырый. +Мин гүзәл орнаментлар белән бизәлгән келәм буйлап таныш баскычлардан үттем. Таныш култыксаларга орындым. Адәм белән Һәваны пар итәрлек никах йортының таныш һавасын, исен суладым. Ярабби! Барысы да шул ук икән ләбаса! Баш очында шул ук люстралар балкый. Шул ук шәмдәлләргә электр уты эленгән. Шул ук тәрәзәләр шул ук чаршаулар артына йөзен яшергән. Ләкин шул ук кызыл ишекләр ачылмаслык итеп ябылган. Һәм шул ук көзгеләр, каш җыерып: "Монда нишләп йөрисең тагы?" - дигәндәй, сүзсез генә мине битәрли... +Әйе, дүрт ел элек шушы бинада ЗАГС хезмәткәренең: "Ризамы?" - соравына без, әйтеп-аңлатып бетермәслек хисләрдә йөзгән ике кеше - ике шундый төрле, үзгә, бер-берсенә һич охшамаган кеше: күк белән җир, ут белән су, ай белән кояш - бер-беребезнең дымлы күзләренә багып, беравыздан: "Әлбәттә", - дип җавап кайтардык. +Бала дивар буйлап агып төшкән көзгеләрне мыскыллап изалана: борын яфракларын киңәйтә, күзен акайта, авызын чалшайтып тел күрсәтә. +Әмиргә ике яшь тулып узды. Әмир өчкә якынлаша. Ике ел семиминима кебек узды да китте. Ул арада нәрсәгә ирештем соң? Нәрсә таптым? Нәрсәне югалтып маташам? +Бармак белән тез капкачына суккалап, кичә язган теманы искә төшергән арада, кабинет ишеге ачылды. +- Гозерегез? - дип чакырып алдылар. +- Таныклык кирәк, - дидем мин, сагышлы елмаеп. +- Яхшы, - диде мөлаем кыз, белешмәне җәт кенә папкасы эченә шудырып. - Ике атнадан килерсез. +Мин берничек тә ике атна көтә алмый идем. Миңа бүген үк торак фондына акча күчерергә кирәк иде. Бүген үк! Шөбһәләнеп: +- Бәгырем, мин Морат Дусайдан идем бит, - дидем. +Чибәр затка яшен суктымыни - сикереп тә торды, яңакка чалып җибәргәндәй: +- Тем более, - дип, чырылдап, бүлмәдән чыгып та китте. +- Йывый, - дигән нәтиҗәгә килде Әмир. +ЗАГСның авыр ишекләрен ачып җибәрүгә, үземне амнистия буенча азат ителгән кабахәт сыман тойдым. Дөрес тә түгел сыман, яхшы да түгел, ярамый да, кыен да. Ләкин барыбер рәхәт, коточкыч рәхәт! +Урамда бүген җиләс иде... +* * * +Балалар кафесында Әмир гөбәдиядән йөзем чокып утырганда, мин Морат Дусайны җыйдым: +- Әссәлам, абзый! +Телефон төребкәсе: +- Вәгаләйкемәссәлам, энекәш, - дип җавап бирде. - Паспорт алдыңмы? +- Юк әле, - дип авыз эчемнән ботка пешердем. +- Нишләп алай? +- Әй, - дип аклангандай иттем дә шүрәлене мөгезеннән алдым: - Артык акчаң бармы? +Ул каһкаһәле көлде: +- Артык акча, дип... күпме кирәк? +Сумманы атагач, Морат абый бераз дәшми торды. Аннары: +- Сугылырсың, - диде. +Күпме вакыт тинтерәткән мәсьәлә сыңар сүз белән хәл ителде. Мин җиңел сулап куйдым: борчылуым юкка булган лабаса. Барысы да юкка булган... +Әмир, шоколадка буялган учын каш турысына күтәреп: +- Әппәү, - дип бит сыпырды. +* * * +Банктан чыгуга Әмирдән дә ныграк куанучы булмагандыр. Мин күкрәк тутырып суларга өлгергәнче ул фонтан янында таптана иде инде: +- Бу - акбаус! +Борчулы тойгылардан арындырып, телефон шалтырады. Ләкин бу юлы тагын да борчулырак тойгыларга ташлый алмады ул. +- Добрый день, Сергей Валерьевич! +- Башаяк иҗатта чагыңдыр дип өметләнәм? +- Әлбәт-тә... - дигәннән соң, күпмедер пауза алып: - Юк, - дип өздердем мин. +- Что? - дип тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ахры - тыңлап бетермәдем, сүндердем. +- Улым, суга төшеп китә күрмә. +Әмир җәт кенә юлга тезләнде һәм, сул кулын асфальтка салган хәлдә, уң кулын иягенә терәп, авызын ачты: - Менә мондый акбаус. +- Әйе шул, - дип көлдем мин. - Маладис, улым. +- Мин акбаус кавыйм, - диде ул. +- Кара. +- Менә мындый акбаус. +- Әйе, улым, маладис, - дидем мин. +Ул, һичшиксез, миннән яхшырак, миннән иманлырак, миннән гыйлемлерәк булырга тиеш. Ул мин кылган хаталарны беркайчан да кабатламаска тиеш! Ярабби, Ярабби! Бәхет казаны чайпалмасын, саф күңеленә кара дегет таммасын, күзләрендәге нур сүнмәсен. Ярабби, Ярабби! Юлларын ак ит, гомерен хак ит... +Улым... +Ул ныклы адымнары белән өч яшенә атлый. Өч яшь! Өч ел! Кайда идем мин моңарчы? Нишләп йөрдем? +Улым... +Ул бүгенге кебек булмаячак инде. Бер айдан бүгенге кебек булмаячак. Бер атнадан... Ул күз алдында, менә хәзер, шушы мизгелдә үзгәрә бара: чәче куера, буе тартыла, кимерчәге ныгый. +Ул - минем дәвамым, минем каным. +Ул - үлемсезлеккә дәгъвам. +Ул - улым... +Алты тулуга карамастан, табигый, көн яп-якты иде әле, беркайчан да караңгы төшмәячәк, беркайчан да кич җитмәячәк кебек иде. Кояш "Кырлай" бакчасына җемелдәвекләрен сипте. +- Синең морожный ашаганың бармы әле? +Әмир тырышып-тырышып хәтерендә казынырга кереште. +- Шундый тәмле ул, ашаганың бармы? +Ахыр чиктә, түзмәде - басымны беренче иҗеккә ясап: +- Бе-мим, - дип таныды. +- Юктыр, - дип елмайдым мин. - Өйләнгәнче әниең күрсәтми әле аны сиңа. "Салкын тияр, тамагы шешәр..." +Без яшеллек эчендә утырган паркка күмелдек. Уйнамаган уен, йөреп карамаган ат, машина калмады. Әйләндек, бөтерелдек, куыштык, узыштык! Отыры Җир шары үзе коточкыч зур карусель кебек тоела башлады миңа. Әмир куанычыннан нишләргә белмәде: тупырдады, сикерде, көлде! Ул көлгән саен иртә җыерчыкланган маңгай сырларым тигезләнә, берән-сәрән баш төрткән чал чәчләрем кими, күз агын челтәрләгән кан тамырчыклары тарала бара иде гүя... +Чираттагы шешә суын каплаганнан соң, Әмир, һич чыдый алмыйча, тыпыртыпыр бии башлады: +- Печтәм, печтәм, печтәм! +Улымны кочып алдым да, чалбар изүен чишеп, мөллиен дөньяга чыгардым: +- Өскә каратып си, улым! Йолдызларны чылатырлык булсын!.. +* * * +Безнең бер төн калып бара иде... +Машинаның тышкы ягында хөкем сөргән шушы бер төн. Нибары. +Артта Әмир мышный. Керфекләре йомылган. Башы сул иңенә салынган. Тәне изелгән. Хәзер кайтып җитәбез. Рәхәтләнеп диванны тутырып йокларсың. +Тәрәзәгә сыланган яктылыкны кичеп, Касыймовлар урамыннан ишегалдына борылдым. Туктадым. Монда аулак урын. Тыныч. Подъезд төбендә таптанган адәмне күреп: "Кем булыр бу?" - дип шикләнергә өлгермәдем, үзе шашкан кыяфәттә каршыма килеп, алгы ишеккә ябышты: +- Ул телефон нәрсә өчен сиңа? Җанымны чыгара яздың бит, сволочь! +Аиданы тавышыннан танымаслык түгел иде. +- Чү, чәрелдәмә, баланы уятасың! - дидем мин, мөмкин кадәр сабырлык сакларга тырышып. +Куркудан башы-күзе тонган хатын: +- Кайда ул? - дип ачыргаланды, аннары, җавабымны да тыңлап тормастан, машина ишеген бер-бер артлы дөбер-шатыр ачып-яба башлады. Үзгә вакытта мин бу хәлне бик авыр кичерер идем, билгеле. +- Йоклый, - дидем. +Аида баланы кулына алды, аны бертуктаусыз үбәргә, сөяргә, кочакларга кереште һәм, ниһаять, үкереп елап җибәрде. Дөньяда инкыйлаб кылынганын аңышып бетмәгән Әмир теләр-теләмәс кенә күзләрен ачты, озакламый аның бөрешкән ирененә елмаю кунды: +- Әньем. +- Кайтуың иртәгә иде бугай, - дидем мин, сүзләремнең гарип җөмләгә оешуын абайламыйча. Җавап авызымны тиз япты: +- Синнән сорармын! +Аида Әмирне җиргә төшерде, аның битенә, кашына тамган күз яшьләрен сөртте, киемен рәтләде: +- Әйдә, өйгә кайтабыз. Сиңа шундый матур күлмәк алдым. +- Әтьем, тиккек, - дип миңа кулын сузды Әмир. Бугазыма төер тыгылды. +- Юк, - диде әнисе. Аның фикере катгый иде. - Әти кайтмый. +- Бәлки, өйгә кереп чыгарбыз? +- Метрога өлгерәсе бар. +- Әтьем, тиккек. +- Үзем кайтарам. +- Кирәкми. +- Әтьем, тиккек. +- Юк, әтинең эше күп, эшләсен. +Алар акрын гына миннән ераклаша башлады. +- Әтьем! - дип кыбырсыды сабый. +Алар шәһәр яктылыгында йөзеп бара иде. Әмир: +- Әтьем! - дип еларга ук кереште. +Мин, ялгыш хәрәкәтләнеп, нәрсәгәдер басканымны сиздем. Аяк очында куян баласы ауный иде. Машина ишеген ябып, озынколакны кулга алдым, тузанын каккаладым. +- Әтьем! - дип өзгәләнде сабый. +Башны күтәрсәм, ни күрим: каршыма Аида ыжгырып килә иде. Мин дә, ирексездән, аңа томырылдым. Күзгә күз терәлгәч: +- Нигә көйсезләнә, дисәм, - диде ул, уенчыкны кулымнан умырып. - Тырыйгы икән бит... Мә, - дип Әмиргә борылды: - Башка югалтасы булма. +Малай шунда ук тынычланды. Алар кабат яктылыкка китте. +Мин берьялгызым караңгылыкта калдым. +Казан, ноябрь, 2015, июль, 2016, февраль, 2017 +"Иң шәп хикәя" конкурсына +Гомәр +Даутов +ДӨРЕС ЯШӘ +ХИКӘЯ +Без, кешеләр, җәмгыятьнең +канун-тәртип кысаларында, +күренмәгән, әмма барлыгын һәр +минутта сиздереп торган читлек +эчендә яшибез. +Марсель ГАЛИЕВ +("Мәдәни җомга", 2014, №21) +Дөньядагы иң үҗәт әйбер нәрсә? Моңа төрле кеше төрлечә җавап бирер. Илдарның сораштырып караганы булды. Чиновник булып, бушка бер генә кәгазьгә дә кул куймаучы берәү, пафослы итеп: "Намус", - диде. Бәлки ул хаклыдыр, бәлки ул чыннан да борчыладыр, ләкин яшәргә кирәк бит, менә аңла инде. "Сез", диде кафедраның ассистенткасы булган яшь кыз Гөлнара аңа карап, берәр эш кушсагыз, өзмисез дә, куймыйсыз да. Ул да хаклы. Кафедра мөдире буларак, Илдар кушылган эшнең башкарылышын контрольдә тотарга тырыша, бар андый гөнаһ. Ләкин Гөлнара мөдирдән дә таптырганнарын, аның да борчылганын белми. +"Әллә тагын", дип көлемсерәде дворник Камил, кесәсеннән сигарет алып капты да, сорау турында шундук онытты. +Әмма Илдар тәгаен белә, дөньяның үҗәте - ул будильник. Ул шулай ясалган, алай гына да түгел, кеше үзе үк аның үҗәт булуын таләп итә. Аны башта 6:20, аннан 6:30, аннан ... куялар. Чөнки кеше табигый халәтеннән, үзе белән үзе калып, үзе булып яшәвеннән ясалма тормышка атларга теләми. Моны әнә шул уч төбе хәтле генә булган кесә телефоныннан ишетелгән тавыш эшли. Ул тавыш һәрвакыт колакны яра, нинди генә көй куйсаң да, иртән уятканда анда тимер чыңы була. Торырга кирәк икәнлеген дә аңлыйсың, торачаксың да. Ләкин кеше шундый инде, ул һәрвакыт, һәркайда, кемне дә булса гаепли. Иртән исә һәрвакыт будильник гаепле. +Әлегә син өйдә, эленке-салынкы йөрергә дә, футболканы күтәреп кашынып алырга да була. Киенә башлауга инде син үзеңне тәртипкә кертә башлыйсың. Кофе эчеп, балконга чыгып сигарет тарту - бүгенге көндә синең соңгы тапкыр үзеңне-үзең көйләп, үзеңчә кылган гамәлеңнең соңгысы. Аннан, чалбар һәм ак күлмәк киюгә, җәмгыять, кайчандыр, кемдер урнаштырган тәртипләрне үти башлыйсың. Әгәр мөмкин булса, Илдар эшкә шушы футболкасын, джинсы чалбарын киеп барыр иде. Уңайлы алай. Ярамый. Берәү дә ярамый дип әйтмәячәк, ләкин ул "ярамый" һавада эленеп тора. Ул канга, аңга сеңгән, ник ярамаганын да аңлатып булмый, ләкин шулай кабул ителгән: син укытучы һәм костюм-чалбардан булырга тиеш. +Кызык, Илдар сигаретын сүндереп көллеккә кадады да аска карады. Дворник Камил дә төпчеген ташларга чүп савытына бара иде, - кызык, костюм белән чалбар кайсы халыкның киеме икән? Мондый уңайсыз киемне кем уйлап чыгарды икән? Кайдандыр укыганы бар иде: астыртын, уйларны башкаларга белдерергә яратмаучылар күлмәкләрен соңгы төймәсенә хәтле эләктерәләр икән. Мәсәлән, Сталин. Аның һәр рәсемендә киеме һәрчак муеныннан ук төймәләнгән. +Иртәнге якта шәһәр урамнары машиналар белән тулып, ашыгып аккан елганы хәтерләтә. Яки ат көтүен. Дөрес, ат көтүенең чабышы күпкә матуррак: ялларның җилфердәве, вожакның гырылдап кешнәве, йөзәрләгән тоякның дөпелдәве кыргый табигатьнең куркыныч куәтен, дәһшәтен гәүдәләндерә. Гаҗәп, ләкин атларның күзләрен агартып өскә килүе ни өчендер Илдарны куркытмый, киресенчә, аларга каршы торырдай көч уянганын сизә, канның йокымсырап агуыннан тараеп калган тамырлар бер мизгелдә чытыр-чытыр килеп киңәеп бүртәләр, тамактан куе ырылдаган аваз килә башлый. Бәләкәй чакта әнисенең эш атын колхоз дворына илтергә атлангач та, соңрак, өйләнеп, хатынының авылында чират буенча көтүгә чыккач та, атның характерын аңлап, аны үзенә буйсындыру өчен Илдарга ике-өч минут вакыт җитә иде. +Машина да, машина агымы да андый түгел. Атлар бөтенесе бер ыргымда чапсалар, юлның урта рәтендә һәрвакыт ике куллап рульгә ябышкан, алгы тәрәзә аша чыгып китәрдәй булып юлга текәлгән бер хатын-кыз булмыйча калмый. Ул хәрәкәтнең бердәмлеген, тизлеген боза, әйләнә-тирәдәгеләрне борчылырга, як-якка карана-карана күченергә, кагыйдә бозарга мәҗбүр итә. Алда иренеп кенә тәгәрәгән "Киа Спортаже" машинасына килеп терәлгәч, узарга мөмкинлек эзләп Илдар ян көзгегә күз төшерде, әз генә бушлык күренүгә рульне сулга борып, газга басты. Ай, ярата ул капот астында 107 ат көче булган машинаның тонык ырылдап тизлек җыюын! Куәт, теләсә нинди формада - көрәшченең ыргым ясавында, арысланның корбан муенына сикерүендә, аслыөсле болытларның күкрәвендә - теләсә нинди формада матур. Узып киткәндә, "Киа"га күз ташлады, юк хатын-кыз түгел, утыргычка ярым ятып, колагына телефон терәгән тук һәм канәгать кыяфәтле ир-ат. +Кесә телефоны дөньяны үзгәртте дип саный Илдар. Җәмгыять тормышына кыяр-кыймас кына, ишетелер-ишетелмәс тавыш белән генә килеп керде дә, тиз арада китапны да, хат язышуны да, телевизорны да этеп чыгарган котсыз монстрга әверелде. Хәзер дөнья кесә телефонына бәйле, аның тирәсендә әйләнә. Ул, көйсез яшь бала кебек, бөтенесен үзенә каратты, көнче хатын кебек башка рәхәтлекләрдән аерды, усал хаким кебек үзенә буйсындырды. Ләкин телефон һәм аның аша халыкның аңын яулап алган интернетның бер көчсез ягы бар: әгәр үзең аңа барып бәйләнмәсәң, ул үзе килеп ябыша алмый. Ләкин кеше кулын суза икән, ул аны башы-аягы белән йота: интернетка чыккан яңалыкларга комментарийлар бирү ул яңалыкларны анализлап түгел, сүз осталыгында ярышуга китерә, мәгънәле сүз түгел, урынлы әйтелгән мәгънәсез сүз ярдәмендә оппонентыңны көлкегә калдырырга тырышуга әйләнә. Яңалыклар тиз алышына, баш мие аларны хәтерләп калмый, шунда ук икенчесенә күчә, шулай итеп, мөһим әйберләр күзгә ташланмый кала. +Илдар салмак кына уң полосага күчә башлады, менә, ниһаять, аның борылышы. Кечкенә, җыйнак гәүдәле Һади Әхәтович инде чыгып баскан, һәрвакыттагыча төгәл һәм пөхтә киенгән! +- Исәнмесез! +- Сәлам! Килеп җиттеңме? +Кузгалуга, Илдар, әрсезләнеп, машинаның борынын тыгыз агымга терәде. Шулай итмәсәң булмый, араларына кертәләр, беркая да баралмаслар. +- Бүген унике кеше, - дип тавышын күтәрергә мәҗбүр булды ул усалланган башка машиналарның клаксон тавышларын җиңәр өчен, - бүген күбрәк. +- Яхшы. Унике тек унике. - Һади Әхәтович ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды, сугыш башланган елны туган кеше димәссең, яхшы сакланган. "Гомер буе эштә ватылмаган шул", диярләр иде Илдарның авылдаш агайлары, аның фән докторы, профессор икәненә ишарә ясап. Ләкин ул агайлар, чыннан да, эштән ватылып, чамасыз аракы эчеп, җир куенында яталар шул, авыр туфраклары җиңел булсын. +Кафедра белән дәүләт имтиханнары бара торган аудиториянең ишекләре янәшә. Бүген имтихан бирергә тиешле кызлар төркеме комиссия рәисе белән Илдарны күргәч, дулкынланып чайкалып алды. Исәнмесез, исәнмесез... Һәрбересе исәнләшеп калырга тырыша, күзләрдәге тугрылык һәм бирелгәнлектән үзеңне илаһи зат итеп сизә башларсың. Әгәр хәзер шаяртып маңгайларына чиртсәң, кызлар моны бик тә нечкә юморга санап, елмаеп җибәрәчәкләр, берәү дә үпкәләү турында уйламаячак та. Ләкин Илдарның сынаганы бар, белемнәренең түбән, юк, җитәрлек, юк, хәтта җитәрлек түгел, ә бишлелек булмавына шик кенә белдерсәң дә, аскы иреннәре калтырап алачак, аннары каяндыр - күзләренең төбеннән, кара болыт кебек ачу катыш нәфрәт болыты күтәреләчәк, нечкә кашлар сыначак... һәм яңгыр булып явачакмы бу болыт, күк күкрәп, яшен яшьнәячәкме - моны бер Алла гына белә. Шуңа иң әйбәте - кагылмаска, исәнләшергә, будильник кертеп җибәргән дөнья тәртипләренә буйсынып яшәргә. +Кафедра аларны ассистент Гөлнараның: "Исәнмесез, Һади ага, исәнмесез, Илдар абый", дигән яңгыравык тавыш белән каршы алды. Тал астыннан аккан инешнең тып-тыгыз чылтыравы кушылды: +- Ничек килеп җиттегез? - монысы лаборант Тамчыгөл. +Гөлнара кебекләрне борынгы бабаларыбыз тулы, матур гәүдәле булганга "Алма кебек" дип яки "Тутырган тавык кебек" дип йөрткәннәр. Яратып әйткәннәр. Мондыйларны әтиләр бик теләп килен, егетләр хатын итеп алган. Мондыйлар баланы күп һәм тиз табарга сәләтле; коры яшен кебек чатырдап тора - эшен дә эшли, сүзен дә сөйли, кирәк булса, килештереп елап та ала. Гомумән, хатын-кыз булган җирдә күз яше булмый калмый инде ул. Елыйсы килгәннән дә түгел ул, болай, дөньяны төрләндереп алыр өчен. +Әгәр комиссиядә артык гадел булып кыланырга яратучы булмаса, билгеләр куйганнан соң, барың бергә җыелып төшке ашка бару күңелле. Студентлар канәгать, аларның канәгатьлелегеннән укытучылар да канәгать. Яшьләрнең сөенечләре үзләренчә, алар үзләре өчен куаналар, шатлыклары күзгә-йөзгә чыга. Илдарның игътибар иткәне бар: кеше олыгайган саен хисләрен яшерергә тырыша. Йә кирәк урында, кирәк кешегә күрсәтергә. Өлкәннәр өчен инде берсе дә яңалык түгел, бу кызлар өчен исә барысы да беренче тапкыр табылган хисләр, шуңа күрә алар белән идарә итә белмиләр. Тырышмыйлар да. +Бүгенге составны Илдар "хәерхаһлы" дип атый. Үзен гаделлеккә хезмәт итүче дип санап, студентларның һәр җитешсезлегенә яки тулы булмаган җавабына усал эт кебек ырлап ябышучы юк. Хәлгә керүнең нәрсә икәнлеген беләләр, җавап бирүче дә моны тиз аңлый, тиз арада каушау аркасында каядыр югалган мәгълүматын тартып чыгара, укытучыларның хуплап баш селкүләрен күргәч, ышанычы арта. Комиссиягә генә түгел, башка җирдә дә кешеләр берберсенә хәерхаһлы булса, яшәве күпкә җиңелрәк булыр иде. +Бүген күңелләр күтәренке. Һади Әхәтович итагатьлелекнең үзе: ишекләрне ачып, хатын-кызларны уздырып бетергәч кенә керә. Өстәл артында да шаян сүзләр күп иде. Илдар да калышмады, кәеф шәп, әледән-әле үткен сүзләр ычкындыргалады, ләкин будильник иртән кагыйдәләрдән, кысалардан чыкмаска кирәклеген юкка гына кисәтми бит. Илдар декан ханымның басынкы утыруына игътибар итте: +- Берәр проблема юктыр бит? Күңелсез утырасыз. +- Не спрашивайте, - декан татарча яхшы белсә дә, сүзен үтемле җиткерәсе килгәндә, фикерне анык итәр өчен русчага күчә, - не спрашивайте, а то и у вас появятся. +Өстәл гөр итеп көлеп куйса да, Илдарга кинәт бик күңелсез булып китте. Мәрзия Фазлыевна акыллы ханым, моңа кадәр башка факультетка җитәкчелек итеп, инде аларга декан булып билгеләнүенә әле бер генә ел. Шул вакыт эчендә кафедра әгъзалары белән уртак тел табып, кеше белән эшләүдә алтын урталыкны күрүче, шәхси ирекне танучы һәм хуплаучы буларак танылды. Шуңа күрә аның сүзләреннән соң Илдар үзен ярамаган эш кылган укучы итеп сизде. Балачакта, бервакыт, кунакка барган чагы искә төште. Телевизор карап утырган җиреннән алгы бүлмәгә чыкса, туганнан туган абыйсы белән җиңгәсе кочаклашып үбешеп торалар. Ярамаган вакытта, ярамаган җиргә барып чыгу бик уңайсыз икән ул. Хәзер дә шул хис биләде. Чыкканда Мәрзия Фазлыевна үзе эндәште: +- Сезнең кайбер шаяруларыгыз бөтен кысалардан чыгып китә. Шуны күз уңында тотыгыз әле. +Шайтан икән, Илдар уңайсызлану хисен җиңеп, елмаеп куйды. Менә бит, кычкырмады, йөзне ертып әйтмәде, әмма үз тапкырлыгыннан үзе исергән Илдарны үз урынына кайтарды. Беркемгә дә сиздермәслек итеп Илдарга кисәтү белдерде, ничек тәэсир итәсен аңлап, каты итеп белдерде һәм үзе үк йомшартып та куйды. +Илдар сәгатькә күз ташлады. Кичкә хәтле әле озак, бүтән онытылып китәргә ярамас. +"Иң шәп хикәя" конкурсына +Наилә +Харисова +КЫЙБЛА +ХИКӘЯ +Кешеләрне аңлавы авыр хәзер. Әллә мин дөньядан артта калдым инде. Кыйбла бары берәү генә булырга тиеш кебек иде бит. Аны сумнарда да, килограмм яки чакрымнарда да күрсәтеп булмый иде. Аның исеме дә ИЗГЕЛЕК дип аталырга тиеш иде. Ә хәзер һәркемнең үз Алласы. Кем аны БАЙЛЫК дип, кем МИН дип атый. Кем өчендер ул дәрәҗәле урын, кем өчендер мизгеллек рәхәт чигү... Шулар өчен адәм баласы барысына да әзер. Соңгы вакытта БАЛА дигән кыйблага табынучылар күбәйде бугай, һәм ул барысын да колачлый: бала дигәндә минминлек тә онытыла, байлыкның да нинди юл белән килгәне мөһим түгел. Язылмаган кануннарны гына түгел, язылганнарын урап үтүчеләр дә күп... +...Казан вокзалына "Мәскәү - Ижау" поезды китәргә берничә минут кала гына йөгереп барып җиттем. Мин вагонга атылып килеп кергәндә, утырасы пассажирлар урнашып беткән иде инде. Проводник хатын, купе ишекләрен ачып, озатучыларга вагоннан чыгарга кушып йөри. Мине күрүгә, канәгатьсез чырай белән генә: +- Поезд өч минуттан кузгала! - диде дә, билетымны да карап тормыйча, купега таба уздырды. +Менә мин кайтасы купе. Ишек төбенә килеп җиткәч, туктап, башымны күтәреп, тагын номерына карап алдым. Әйе, алтынчы, минеке. Мәскәү белән Ижау арасын еш таптаганга, купе номерларына карата миндә кызык фикер урнашкан иде инде. Алтынчы купеда минем бер дә тыныч кына кайта алганым юк. Нинди дә булса йә көлкеле, йә кызганыч хәлгә юлыгам. Башымнан: "Бу юлы нәрсә булыр икән?" дигән уй йөгереп узды. +Ул арада ишектән дүрт-биш яшь чамасындагы кызчык чыгып чапты. Аның артыннан бер яшь ир-ат күренде. Миңа карашы белән дә тукталып тормыйча бәрелә язып узды. Аның: +- Лиза, остановись! Тебе нельзя одной ходить по вагону! - дип кычкыруын кызчык ишетмәгәндер дә. Ул вагон ишеген җиңел генә ачып, аргы якта югалырга өлгергән иде инде. +- И-и-и! Тотарсың аны тотмыйни алай гына! Терекөмеш белән бер бит ул. +Мин кеткелдәп көлгән тавышка борылып карадым. Купе ишегеннән башын чыгарып, яулыгын өчпочмаклап бәйләгән бер әбекәй коридордагы чабышны күзәтә икән. +Ул чыккан ишектән мин кердем. Керүгә, ярыйсы ук карт күренгән әбинең, җилкәсеннән кочып утырган бер ханым урыныннан торып басты. +- Әйттем бит, әнкәй, Ходай бер җаен бирер әле, дип. Хәзер, сөйләшеп карыйм. +Аннары ул, русчага күчеп, әнисенә астагы урынга билет ала алмавын, аның яшендә өскә күтәрелү бик авыр буласын тәфсилләп аңлатты, мөмкин булса, астагы урынымны әбигә бирүемне үтенде. "Минем дә яшь кыз чагым күптән узды инде. Минем яшьтәгеләргә без үскәндә күптән әби дип эндәшәләр иде". Мин, әлбәттә, шулай дип уйладым гына. Каршымда яулыгын җилкәсенә төшереп бәйләгән мөлаем татар карчыгы утыра, сабыр гына минем сүземне көтә иде. Кайткан саен ак яулыгын җилфердәтеп капка төбендә озатып калучы әнкәем күз алдыма килде. +- Борчылмагыз, үзем менәрмен өскә. Миңа бер дә кыен түгел, - дидем. +- Әй, Ходайның рәхмәте төшкере, үзебезнең кеше икән бит. Миһербанлы бәндәләр белән юлдаш иттең, Аллакаем. Мең шөкер, мең шөкер! - дип тәкрарлады әбекәй. +Озатучы кызы да май кояшыдай елмаеп җибәрде. +- Бик зур рәхмәт инде. Сез, зинһар, әнкәйгә күз-колак булыгыз инде. Русчасы да чамалы, кыюлыгы да. Сабырлыгы гына чиксез безнең әнкәйнең. +- Ярар, ярар. Бергә-бергә бик күңелле кайтып җитәрбез. Кая кадәр кайтасың, әбекәй? +Әбекәй өчен кызы җавап бирде: +- Арчага кайта. Аннан энекәшләр, каршы алып, авылга кадәр озатып куялар аны. Сез үзегез кая кайтасыз соң? +- Мин ахыргача - Ижауга чаклы. Арчада үзем карап озатырмын әниегезне. Тыныч булыгыз, - дидем. +- Кызым, бар, төш инде. Поезд китеп бармасын тагын. Бар, бәбекәем! Күршеләрем дә бик әйбәт туры килде, Аллага шөкер. Барысы да әйбәт булыр, Аллаһы боерса. +...Поезд кузгалды. Шаян кызчык артыннан чыккан әби дә әйләнеп керде. Проводник та, үзенә тиешлесен эшләп, урынына кереп китте. Ара-тирә ачылып ябылган ишекләрнең "дык-дык" килеп бер-берсенә бәрелгәнен, күрше купедагы пассажирларның мыдыр-мыдыр нидер сөйләшкәннәрен исәпләмәгәндә, вагон эче тынып калды. Барысы да юл шартларына, сәгатьләргә сузылачак сәфәрне бергә узасы күршеләренә җайлаша торгандыр. +Миңа да озак кайтасы. Өс-башымны алыштырып, урыныма үрмәләдем. Озын юллар сизелмичә узсын өчен, Ходай дөньяга китапны бар иткән. Мин, гадәттә, юлга өйдә укырга көч табып булмый торган авыррак, тик укылырга тиешле китапны алам. Башка шөгыль булмагач, юлда барыбер укыйм мин аны. Алырга оныткан булсам, вокзалдагы киосктан тузга язмаган меңнәрчә 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +ОСТАЗ ВӘ МӨГАЛЛИМ (УКЫТУЧЫ) + Остаз вә мәктәп җитәкчеләре - сезнең эшегезне юлына куючылар вә сезнең өчен хәсрәт чигүчеләр булып, аларның сезнең өстегездә олы хаклары бардыр. Шуның өчен аларның кушканнарын җиренә җиткерүдә кимчелек эшләмәгез вә тыйган эшләрендә әвәләнмәгез! + Сөйләшкән вакытыгызда алар белән әдәпле сөйләшегез, артык кычкырмагыз, аларны алдап вә бер кешене гайбәт итеп бер дә сөйләмәгез! + Аталарыгыз тәннәрегезне тәрбияләп үстергән хәлдә, остазларыгыз җаннарыгызны тәрбия итеп үстерәләр. Бу сәбәпле остазларыгыз - бөек аталарыгыздыр. Сез дә боларны чын күңел белән сөегез, нәсыйхәтләрен тыңлагыз, авыруларның табибларга тапшырылуы кебек, барлык ихтыярыгызны аларга тапшырыгыз, аларның теләкләренә каршы килмәгез! + Мөгаллимнәрегезгә түбәнчелекле булыгыз, каршыларында әдәпле утырыгыз, нәсыйхәтләре белән гамәл кылыгыз, саваплы булыр өчен, хезмәтләрен җиренә җиткерегез, аларга ялыныгыз, башка урында ялыну - мөэмин-мөселманга хас булмаган хәлдә, гыйлем өйрәнү тугрысында ялыну - мөэмин-мөселман сыйфатыдыр. + Мөгаллимнәргә каршы килмәгез, алар белән кычкырышмагыз, һәрбер гүзәл эшләрдә аларның сүзләренә җан вә тән белән иярегез. Ләкин аңламаган урыныгыз булса, шул хәленчә калдырып китмичә, бәлки, әдәп вә сабырлык белән: "Әфәндем, бу җирне аңламадым вә бу сүзне белмәдем", - дип кайтарып сорагыз! + Мөгаллимнәрегез яки мәктәп җитәкчеләре яныгызга килгәндә, әдәп вә хөрмәт белән каршы алыгыз, әгәр дә берәр төрле сүз сорасалар, сүзегезне үлчәп кенә, яхшы җавап бирегез! + Дәресләрне бертөрле тәмамлагач, мәктәптән аерылганыгыздан соң, мөгаллимнәр вә мәктәп җитәкчеләренең вә мәктәпне тәрбия итүчеләрнең хезмәтләрен хәтерегездән чыгармагыз, очраган вакытларында хөрмәт күрсәтүдә кимчелек җибәрмәгез. Һәр намаз соңында алар өчен хәер-догада булыгыз! +Ризаэддин ФӘХРЕДДИНнең +"Нәсыйхәт" китабыннан китапларның берсен эләктерәм. Андыйларның бер яхшы ягы бар: мәгънәләре ташкаүлчим булса да, алар тиз укыла. Вакыт та тиз үтә. +Тик бу юлы китап укырга туры килмәде. Астагы икенче әбием керәшен булып чыкты. Ике татар карчыгы, берсе - йомшак Арча акценты белән, икенчесе чатнап торган керәшенчә көйләп, бик күңелле сөйләшеп утыра башладылар. Сөйләшә торгач, икесенең дә Мәскәүгә, балаларына кунакка барганлыгы ачыкланды. Мин кулдагы китапны яптым да аларның сөйләшүләрен тыңлый башладым. +- Мине озата килгән олы кызым Гөлсем кызы белән кияве янында яши. Бәләкәчебез быел укырга керде. Гөлсем шуны укырга йөртә. Дәресләре беткәч, тагын әллә кайларга алып бара. Музыкага өйрәтергә, аннан гимнастикага диме шунда. Кич җиткәч кенә кайтып керәләр.Тумас борын әллә нәрсәләргә өйрәткәч, үскәч кем булыр инде ул бала? Безнең төшкә дә кермәгән тормыш инде. И-и-и, ахирәткәем, ул торган урыннарын әйтерсеңме, ул тормышлары - оҗмах инде. Өстәлләрендә булмаган ризык юк. Яши беләләр хәзерге яшьләр. Мине дә бик һәйбәт кунак иттеләр. Гомерләре рәхәттә узсын үзләренең дә, - дип тәмләп кенә көйләде Әнисә әбекәй. Ул арада пышылдап кына догасын укып алды: +- Йә, Раббым! Балаларыма хәерле гомер, хәерле сәламәтлек насыйп ит. +- Шулай-шулай, карендәшем. Әткәсе-әнкәсе кайда соң ул баланың? +- Алар сату-алу эшендә бугай: көне-төне кайтып кермиләр. +- Рәхәт җәшим дисәң, шулай тырышмый булмый шу-ул. Менә минем улым Бәчели дә көн чаба, төн чаба. Алны-җалны белми эшли. Стройкада. Әле теге, әле бу байга өй сала. Оста булгач, чакырып кына торалар үзен. Хәзер аларны бай димиләр бугай инде. Алигар диләр бугай. Ие-ээ. Ул Мәскәүнең кансасы җук бугай аның. Каян табыладыр шулхәтле алигар. Һәрберсенең җорты безнең авыл клубыннан зур. +- Малаеңныкы да шулай зурдыр инде, алай кулы эш белгәч. +Аннук түтинең җыерчыклы йөзеннән бер мизгелгә генә елмаю качып торды. Икенчесендә инде баягыдан да яктырак булып балкыды. +- Ару, карендәшем, ару. Үзе салып керде инде. Хатыны белән бергә җиткерделәр. +Бераздан Әнисә әбекәйнең кызы калдырган сумкадан термос белән чәй, камыр ризыклары өстәлгә чыгып тезелде. +- Төш, кызым, барыбер йокламыйсың, - диде Әнисә әби, миңа кыстатырга урын калдырмыйча. Төшеп, мин дә юлга дип алган ризыкларымны өстәлгә урнаштырдым. +- И-и-и, сез бер айлык җулга чыккандай кылангансыз икән. Минем... +- Бернәрсәңне дә чыгарма хәзергә. Чыкканы барыбызга да җитәр. Утыр җайлап, менә өчпочмагыннан да авыз ит, итеннән дә. Кыенсынма, кара аны. +Җимешләр салып ясалган тәмле чәй эчелде. Гөр-гөр килеп балаларны, оныкларны сөйләү-мактау дәвам итте. Мин, яшьрәк кеше буларак, өстәлне җыештырып, ашалмаган ризыкларны төрештереп куйдым да калактыр, чынаяктыр кебек нәрсәләрне юарга чыгып киттем. +Мин кергәндә, Әнисә әби ятагына бик җентекләп намазлыгын җәеп маташа иде. Ул арада Аннук түти дә сумкасы төбеннән төргәк алды, төргән чүпрәген ачып, кечкенә иконасын чыгарды һәм баш очына салынган мендәр өстенә урнаштырды. Әнисә әби моны күрүгә башта өнсез калгандай булды. Аннары эченнән генә нидер укынгандай итте. Миңа борылып: +- Кызым, бик авыр булмаса, юына торган җирләренә мине озатсана. Намазымны укыйм да ятыйм инде. +...Әбекәй намазлыкка менеп матур гына урнашты. Намазын укый башлады. Тик күңеле тыныч түгел икәнлеге сизелә. Бераз укый да көрсенеп ала, бераз укый да көрсенеп ала. Түзә алмады, ятарга әзерләнеп йөрүче Аннук түтигә дәште: +- Теге нәрсәңне алып куйсаң иде. Намазым дөрес булмый юкса. +Моңарчы бик ипле генә тоелган түтиебезне алыштырып куйдылармыни: +- Нишләп алып куйыйм мин аны. Ул мине гомер буе саклады. Бүген дә саклый, Кодай насыйп итсә, җәренгәгә дә саклар. +Шулай дисә дә, Аннук түти иконаны сөлге белән яртылаш каплап куйды үзе. Тик барыбер Изге Мәрьям ананың бер күзе күренеп калды. +Әнисә әби, эшен дәвам итмәкче булып, намазлыгына иелде. Күзләрен йомып, кулларын күкрәгенә куеп пышылдап дога укуын дәвам итте. Мин дә, ике карчыкның әлеге алышы нәрсә белән төгәлләнер дип, кызыксынудан бигрәк, куркып, күзәтүемне дәвам иттем. Юк эшемне бар итеп, урыныма менми торырга булдым. Бик нечкә, күңел кыллары аша үтә торган мәсьәләгә кагылдылар бит. +Әнисә әби барыбер намазының ахырына барып җитә алмады, тагын телгә килде: +- Капла әле шул нәмәрсәңне. Әнә, сыңар күзе белән миңа карап тора бит. +- Әйтмә дә, сүләмә дә! Синең үз Кодаең, минем үземнеке. Мин синекенә тимим бит, син дә минекенә тимә. +Мин, авызымны ачып, берни дә әйтә алмадым. Һәркайсы үзенчә хаклы иде. Бераз сүзсез утыргач, урыныма менеп киттем. Әбиләр дә урыннарына яттылар. Вагондагы ут сүрәнләнде. Озак кына борсаланып яткан Аннук түтинең, мес-мес килеп, йокыга киткәне ишетелде. Әнисә әби бик тирәннән килгән пышылдау белән һаман догаларын укый. +Күргәннәрем мине ярыйсы ук әсәрләндергән иде. Йоклап китә алмый озак яттым. Тик арыганлык үзенекен итте. Йокы аралаш станцияләргә туктаганны сизеп бераз ятсам да, барыбер йокы дигәне үзенең тирән упкынына алып кереп киткән. Кайсыдыр станциядә составның көзән җыергандай тартышуына уянып киттем. Тәрәзә аша вокзалдан төшкән ут купены яп-якты иткән. Аннук түти балаларча изрәп йоклый. Ишек артында гына вагон буйлап йөрүчеләрдә аның гаме юк. Үземнең киштә астына да күз салдым. Әнисә түти урынында юк. Башта йомышы белән чыгып киткәндер дип көттем. Ярыйсы гына вакыт үтте. Поезд да кузгалып китте. Мин купедан чыгып көтә башладым. Аптырап тагын күпме торыр идем микән, яныма проводник хатын килеп басты. +- Әбине югалттыгызмы әллә? +- Әйе, - дим. - Кайда соң ул? +- Менә бу купеда, - диде проводник, күрше купега төртеп күрсәтеп. - Буш ул әлегә. Иртән утырырга тиешләр. Әбиегез ике сәгатьләп монда инде. Үз урынына чыгарыйм дип ничә килсәм дә - намазда. Мин үзем яртылаш татар. Мишәр әбием намаздагы кешене борчырга ярамый, гөнаһ була ди торган иде. Менә әбинең намазы беткәнен көтеп йөрим инде. +Башта бик тәкәллефсез күренгән бу ханымның шулай сөйләшеп китүе гаҗәп тә, күңелне нечкәрткеч сөенечле дә иде. +- Рәхмәт инде, рәхмәт, - дидем мин, башка сүз таба алмыйча. +- Кереп ятыгыз, үзем карармын. Миңа барыбер аннан соң урын-җирне алыштырырга кирәк. Яңа пассажирларга изелгән урын калдырып булмый бит. +Мин тынычлап кереп яттым. Озак та үтми йоклап та киткәнмен. +Тимер юл вагоннарының мәңгелек символы булган пыяла стаканнар металл челтәр ояларына бәрелеп чыңлаган тавышка күзне ачсам, тышта көн икән инде. Проводник хатын кайнар чәйне өстәлгә куйды да хәерле иртә теләп чыгып китте. Ни күзем белән күрим, аста Әнисә әбинең ак яулыгы чайкала. Үзе кыштыр-мыштыр сумкасыннан юлга салынган тәмлүшкәләрен чыгарып өстәлгә тезә. +- Әйдә, Анный ахирәт, шушы ризыклар белән чәй эчеп куйыйк әле. Иртән чәй эчмәсәм, кеше түгел мин үзем. Син дә шулайдыр инде. Әйдә, җитеш, гөбәдияне кызым юлга чыгып китәр алдыннан гына пешергән иде. Сбижидер әле. +Аннук түтинең җавабы ишетелми. Әнисә әби тагын бераз гөрләде-гөрләде дә туктап калды. Мин уянганымны сиздермичә ятуымны беләм. Чәйгә дә кагылучы юк. Сирәк-мирәк, чиратлашып, әбиләрнең көрсенеп алулары гына ишетелә. Тынлыкны Әнисә әби бүлде: +- Син, ахирәт, миңа кичәге өчен ачуланма инде. Сиңа дошманлыктан түгел инде ул. Канга сеңгән нәрсә бит инде, нишләтәсең? Төн буе бер гаепсезгә сине рәнҗеттем, ахры, дип, үземә урын таба алмадым. Аллаһы Тәгаләмнән: "Гөнаһларымны мәгъфирәт кыл, йөрәгемнең ачуын бетер һәм мине шайтанның явызлыгыннан сакла", - дип сорап чыктым. +Аннук түти дә авыр итеп көрсенде. Күрәсең, аның да әйтер сүзе бар. Башлап кына китә алмый. Беренче булып пыяла стаканнар телгә килде. Берсе, урыныннан күчкәнне сиздереп, челтерәп алды. Аның тавышына Аннук түти кушылды. +- Суынып бетәләр бит инде. Әйдә, эчәек. Суык чәйнең тәме буламыни аның?! +Мин җиңел сулап куйдым. Аллага шөкер, әбиләрем килешү юлында! +- Мин үзем дә кенәген олы гөнаһы җыйдым, дип, Кодаемнан кичерүен сорадым. Син дә ачу тотма инде миңа. Җаныма урын таба алмаган чакларым иде шул, карендәшем. Бер дә юкка рәнҗеттем сине. +- Иий! Берәүнең дә кайгы-хәсрәт капчыгы буш түгел. Көн-таң атса, баш очында борчу көтеп кенә тора... +- Ай-һай-һай, балаңа килгәне угата авыр шул! +- Соң, нинди борчуларың бар, сөйлә инде, булыша алмасам да, бүлешә алырмын, - диде кечелекле Әнисә әби. +- ...Әйттек без Бәчелигә, әйтмәдек түгел. Үзебезнең ишене сайла, дидек. Үзенекен сөйләде дә катты бит, туганый, ни хәлләр итәсең... Масквага укырга җибәрдек. Өметләребез аңа аһ-һай зур иде. Төпчегебез. Олы кеше булыр, дидек. Үзебезнең авыздан өзеп, ул нужа күрмәсен дип, булдыра алган кадәр акчасын җибәреп тордык. Ә ул анда барган елны ук Марҗый белән танышкан. Бер җәй кайтмады, ике җәй кайтмады. "Сезнең акчага яшәп булмый монда, акча эшлим", - диде. Ә үзе монда укуын бөтенләй ташлап, шул алигарларга өй салып йөри икән. Марҗыйның атасы төзүчеләрнең башлыгы, черегән байлар икән. Бәчели шул Марҗый белән торып ята икән. Менә бит ул! +- Соң, ул Марҗый белән үзегезчә никахлашып яши торгандыр бит? +- Ул безгә генә Марҗый. Мария Петровна инде ул, урыс кызы. Динебез бер булса да, Бәчели алар өчен барыбер татар. Лиза кызыбыз тугач кайттылар инде. Шунда чиркәүдә кәбен дә кылдык, бурычка батып, туен да ясадык, үзебезчә барысын да эшләдек. Кыяматлыклар да утырды, бөркәнчек тә ачтык. Җырулар да җырладык. Кодалар гына килмәде. "Бездән килеп кыз сораучы юк әле", - дигәннәр, имеш. Ә борын төпләрендә бала тапканчы яшәп ятканда, сорарга да кирәк булмаган. Тиң итмәделәр инде безне. Бик байлар, һавалылар алар. Бәчелигә шаукымы тимәсә, "теләсә нишләсеннәр", дияр идең, бала кызганыч шул, бала... +- Бик кыерсыталармыни соң? +- Бик дип... Үз кулы белән салган йорт хатын исемендә. "Материал алырга акчаны без бирдек", - дип әйтәләр ди, әнәтерә. Бирсә... кызы, оныгы шунда тора бит. Әле ул хатын белән торган өчен акча өстәп түләсәләр дә таман гына булырые... Һии, шоннык... Безнең хәер-доганы көтеп тормады шул Бәчели, үзе дә ялгышты. Алай тиеш түгелие. +Аннук түти кичәдән бирле арына алмаган уйларын тезеп сөйләде дә сөйләде. Берара үзе мышкылдап елап та ала. Оныгы турында сөйли башласа, келтерәтеп көлә, сүз арасында бәгырьләрне өтеп алырлык итеп үзенең "Айһай-һаай!"ларын кушып җибәрә иде. +- Шуларны күреп, җөрәкләрем җанып, берничек тә балама булыша алмыйча кайтып барам, менәтерә, туганый. Лиза баламны угата жәллим. Сабый аңлап та бетерә алмый бит әле. Һаман "мама, мама", ди. +- Иии, алдан ук артык кайгырма әле. Гел әйбәт кенә булыр, менә күрерсең. Терелеп кайтыр әнкәсе, акыл да керер. Адәм баласы бит ул да. Абыныр да, сикереп тә торыр. +- Ай-һай-һай! Моңарчы кермәгән акыл хәзер генә керер микән?! Бәчелинең дә өмете барга охшамаган. Быбши наркоманнар булмый, дие. Күпме акчалар түкте инде. Ата-анасы да үкенә хәзер. Терсәк якын да - тешләп булмый шул. Ир сүзен башлап аяк астына алар салып таптады. +- Нигә баланы үзең белән алып кайтырга итмәдең соң? Улыңа җиңелрәк булырые. +- Бәчелинең җибәрәсе килмәде. "Аңа карап онытылам. Ул да булмаса, акылдан язам мин", - ди. +Әбиләр тынып калды. Сөйләгәннәрен йомгаклагандай, бераздан Аннук түти генә: +- Борчу балаңа килсә, бик ачы икән шул. Булышырга көчтән килми - шунысы җаман, - дип куйды. +Әнисә әби бу юлы берни дә әйтмәде. Ул үз уйларына кереп чумган иде бугай. Озак кына сүзсез барганнан соң, иңрәгән аваз белән, әйтеп салды: +- Әле синекеләрдә тән сырхавы гына икән. Күңелләре таза булса, дәвасын табарлар. +Аннары Әнисә әби, ачынып, үзенең оныгы турында сөйләде: +- ...Байлыкларына төкерәм мин аларның. Бер рәхәт күргән кеше дә юк ул патша сарае хәтле өйдә. Үзләре иртәдән төнгә кадәр өйгә кайтып кермиләр. Кайтсалар да, сүзләре гел шул акча, тауар турында гына: кайдан алырга да күпмегә сатарга? Ничек сатса, күпме файда кала? Балаларыннан ник кызык өчен генә бер сорасыннар: "Хәлең ничек, балам?" - дип! Ник башыннан бер сыйпасыннар! Күңелемне иң җәберләгәне шул булды: кияүнең карап үстергән әбисен, эшкә ярамый башлагач, картлар йортына урнаштырганнар. "Йөрәгеңә йон үстеме әллә синең?" - дим оныгыма. "Мин аны карап өйдә утыра алмыйм", - ди. Кияү ничек рөхсәт иткәндер. Югыйсә, әнисе үлгәч, җиде яшьтән карап үстергән бит ул аны. Гөлсемгә әйттем: "Ул мескен карчыкны картлар йортында тилмертсәгез, минем бәхиллегем юк. Боларда иман калмаган. Картайган көнеңдә сине дә шул язмыш көтмәсен", дидем. "Кайтартам, үзем карыйм", - дигән булып калды. Бала ясаган ялгышларны, ата-ана төзәтми, кем төзәтсен. Иий, заманалар! Балакаема - Гөлсемемә бик авырга киләчәк инде, нишлисең. +- Нигә, ире юкмыни Гөлсемеңнең? +- Пенсиягә чыгып, оныгы артыннан күп чаба башлагач, өенә вакыты тимәде. Кияү белән аралары бозылды. Ир-ат бала-чага белән бер бит ул. Үз баласыннан да көнләшә икән. Ул арада күршедәге ялгыз марҗага ияләшкән. Аерылыштылар инде. Фатирларын саттылар. Гөлсем үз өлешен кызына бирде, үзе бернәрсәсез дә калды. Ходай гомернең хәерлесен бирсен инде, - диде Әнисә әби, көрсенеп. +- Кемнең ялгышыдыр инде - бер Кодай гына белә, - диде Аннук түти. Шуннан соң купеда бик озакка тынлык урнашты. +Поезд тигез генә тыкылдап алга чаба. Тәрәзә артыннан әле агачлар, әле йортлар, әле чиксез кар даласы йөгереп уза. Поезд тәрәзәсеннән сүзсез озак карап бара башласаң, уйлар ничектер үзеннән-үзе фәлсәфәгә кереп китә. Башка бер-бер артлы Кешелек мәңге җавабын таба алмаган сораулар килә. Фани дөньяның вак-төякләрен калдырып, мәңгелек кыйммәтләр турында уйлый башлыйсың. Үз-үзеңдә актарынасың. Әле генә сине борчыган нәрсәләр чүп кебек кенә тоела башлый. Юлдашларымны - инде ашыйсын ашаган, яшисен яшәгән дигәндәй, гади җир кешеләрен - бүген нәкъ менә шундый уйлар борчый иде. Бездән соң кемнәр кала җир йөзендә? Әле кайчан гына кушучтан чак кына зур булган сурәт-икона тудырган бәхәс инде онытылган. Кем нәрсәгә табына - анысы көндәлек ыгы-зыгыдан аерылып, күңелнең түренә күчкән. Бу сөйкемле ике карчыкның уенда бөтенләй башка нәрсә: эчтән генә һәр икесе үз ходайларыннан балаларына иман-тәүфыйк, тормышларында җиңеллекләр телиләр, аларга ике дөнья рәхәтен сорыйлар. Кайсы нинди булуга карамастан. Нинди булса да бала - бала шул! Минем аларга: +- И әбекәйләрем, сезнең табынганыгыз - бөтенләй сез уйлаганча Аллаһ түгел, ә йөрәк-бәгырегездән өзелеп төшкән балаларыгыз бит. Адәмнәр кылган гамәлләрен Аллаһ ризалыгы өчен дип түгел, балама рәхәт булсын дип эшләгәнгә, аларны һәрнәрсәдән артыграк, чаманы белми яратканга, балаларның күңелләре шулай мәрхәмәтсезгә әйләндеме соң әллә? - диясем килде. Рөстәм Мингалимнең тууына 80 ел +УЛ - КИЛӘЧӘК ШАГЫЙРЕ +Бөтен мәктәбебез белән Габдулла Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим шигырьләрен ярыша-ярыша яттан сөйләгән, аларның каһарманнары белән әсәрләнеп йөргән чакларыбыз истән чыкмый. Күрше карчыгының ак әтәчен урлап, ачы каргышы төшеп, дененнән язган "Нәни разбойник"ның коточкыч фаҗигасен аңламыйча, гыйсъянчылык романтикасы чын-чынлап котыртып әсәрләндергән, исәрләндергән чаклар... Чемберлинның "анасын сатып", йодрыгын күрсәткән кыю каһарман инде барыбызга да идеал булган ул еллар. Шөкер, озакка сузмыйча, "Газраилләр"е, "Җир уллары" фаҗигаләре, "Такташ үлде", "Урман кызы" кебек күңелнең түренәрәк үтеп, акыл-зиһенне уяткан чын шигъриятне тоемларга һәм, ниһаять, танырга өйрәнгән мизгелләр. +Муса Җәлилнең "Моабит дәфтәрләре"н бөтен өй эчебез белән, күрше-күләнне җыеп, кычкырып укыган кичләр. Әткәм - сугыш гарибе, тарих укытучысы - унбер бала атасының "Моабит дәфтәрләре"н яттан белүе үземә дә күчкән алтмышынчы еллар. Ибраһим Гази, Нәби Дәүлинең сугыш кырындагы һәм әсирлектәге фаҗигаләрне, бөтен дөреслеге белән язган "әдәби репортажлары", хикәяповестьлары. Габдрахман Әпсәләмов, Мирсәй Әмирнең кирпеч калынлыгы "Алтын йолдыз"ы, "Ялантау кешеләре" һ.б. дистәләрчә язучы, шагыйрьләрнең китапларын көтеп алып укыган үсмерчаклар. Көндез - балалар өчен, кичен зурлар өчен һәр атнаның өч көнендә күрсәтелгән кинофильмнар безне үзебез яшәгән дөньяны танып белергә өйрәткәндер. Без китаплардан, кинофильмнардан батырлыклар кылырга яратылган әти-бабаларыбызны эзләдек. Үзебез дә аларга охшарга тырышып үстек. Уйнаган уеннарыбыз да "Таш каланы алу", "Ярдан сикерү", "Кылыч сугышы", "Окоп-штаблар төзү" уеннары иде. Авыл клубындагы ике шкафка тезеп тутырылган китаплар кулданкулга күчеп тузып бетте. Озакламый клуб шкафындагы китаплар махсус төзелгән китапханәләргә күчте. Дәүләтебез ул китапханәләрне йөзәрләгән, меңәрләгән өр-яңа китаплар белән тутырды. Авыл китапханәләрендә яздырып алынган газета-журналлар саны ике дистәдән артып китә иде. +Китапханәче Кифая апа, Рафис абый, соңрак Алабугада махсус белем алган Флүдә апалар өр-яңа китапларны, "Казан утлары", "Азат хатын" журналларын кычкырып укуны оештыралар иде. +Авыл мәктәбе, авыл китапханәсе, укытучыларыбыз безнең иҗади дәртебезне уятуда төп сәбәпчеләр булды. Мең рәхмәт аларга! +Алтмышынчы елларның җылымса җилләре тормышның бөтен авырлыгын үз җилкәләрендә татыган егет-җилкенчәкнең иҗади дәртен тагы да көчлерәк уяткан икән. Сугыш чоры балалары язган беренче әдәби әсәрләрнең үк һәркемне сискәндереп җибәрерлек тәэсирле булуының төп сәбәбе дә шундадыр, мөгаен. +Җитмешенче еллар башында яшь шагыйрь Рөстәм Мингалимовның "Эзләр" исемле беренче җыентыгы да нәкъ шундыйлардан иде. Әлеге җыентыкны бер тында укып чыктым да шагыйрьнең олылыгын акылым белән дә, күңелем белән дә тойдым. Шул сәгатьтән аның иҗатын үземә гомерлек юлдаш иттем. Шөкер, үзе белән дә якыннан танышып, аның киңәшләре белән әдәби иҗатка кереп киттем. "Эзләр"дә сугыш ятименең, аның чордашларының коточкыч афәтләрдән сакланып калу өчен кылган гамәлләре, кичерешләре, газаплы хисләре язылган эзләр булып сурәтләнә. Кырыс реализм дип атала икән шундый сурәтләү ысулы. Башкача була алмый - эчтәлеге, чынбарлыгы кырыстан гына торсын да? +"Эзләр" җыентыгындагы шигырьләре шагыйрь исеменнән: "Мин дөньяга килдем, минем үз дөньям, шигъри дөньям бар. Мин үз дөньям белән бөтен кешелекне яман чирләрдән, салкын җилләрдән, вәхшилектән саклаячакмын", - ди кебек. Шул фикерләрнең гомумиләштерелгән йомгагы булып "Кулым ныгысын әле", дигән шигырь тора. Юк, юк, кулы ныгыгач, дөньяның бар малын, мөлкәтен бармакларын батырып көрәп алырга хыялланмый ул. (Уйлап кына кара, бүгенге көннең әхлакый йөзен илле ел алдан күргән түгелме соң булачак Халык шагыйре?!) Аның ныклы кулы әнкәсен, гаиләсен, инде күргән-кичергән кимсетүләрдән аралап калу өчен дә, үз кавеме, милләтенең бу якты дөньядан бер эзсез югалмавы өчен дә кирәк. Ни кызганыч, тәкъдирендә газаплар кичәргә дучар ителгән ыру-кавемне көн саен кабатланып торган кырыслыклар сагалап тора шул. Кулы нык булса да, әткәсен сугышта һәлак булудан йолып кала алмый бала, ата-бабасы гасырлар буе көн иткән туган авылы Йолдызны да саклап кала алмый шагыйрь. Иделне буып, электр станциясе төзелгәч, су астында калачак авыл күченеп тарала. Мондый язмышка милләтнең "тал бишеге" булган дистәләрчә, йөзләрчә татар авыллары дучар ителә. +Аэродром иде безнең урам - +Казлар күтәрелде каңгылдап. +Бүрәнәгә утрып уйлаштык та, +Мин китәргә булдым авылдан. +("Авылдан хат"). +Шагыйрьнең тормыш юлын беләсең килсә, аның дүрт томлыкка тупланган иҗаты белән тулысынча танышып чыгарга кирәк. Кулы ныгыган саен, ул тагы да авыррак ташлар актара, иҗаты үскән саен, эзләре тирәнәя, адымнары киңәя. Ә фәлсәфи шигырьләре, соңрак драма әсәрләре милли әдәбиятыбызны тагын да баетырлык дәрәҗәгә җитә. +Рөстәм Мингалимнең балалар өчен иҗат иткән шигырьләре, әкиятләре, пьесалары үз вакытында әдәбият белгечләренең игътибар үзәгендә булдымы, юкмы - бүген исә аларга мөрәҗәгать итүчеләрнең кимегәне юк. Республикабыз мәктәпләрендә үзешчән театрлар аның "Шүрәлеләр үч алмый", "Сихерләнгән урман" кебек пьесаларын "сәхнәләштерүгә" алыналар. Аның әкият-пьесалары, чит телләргә тәрҗемә ителеп, курчак театрлары сәхнәсендә уйналды. Ә зурлар өчен язылган, җитди конфликтларга корылган пьесалары турында андый сүзне әйтеп булмый әлегә. Әйе, пьесаларның сыйфаты һичбер хилафсыз. Әнә Кәрим Тинчурин театры (режиссёры - Р.Заһидуллин) "Өченче бүлмәдә эт яши"не сәхнәгә кабаттан кайтарды. Дәүләтнең бер күзәнәге булган гаилә, шул исәптән милли гаиләләрнең "төзеклеге", тулылыгы бүгенгә караганда да актуаль бит. Дөресрәге, һәрчак актуаль булачак. "Кайда сез, ирләр?", "Кунак кызы гел килмәс" спектакльләре дә Әлмәт, Камал театрларында уңыш казанган иде. Ә менә "Тау артында илле бүре", "Дүрт кешелек урындык"ны элек тә, хәзер дә нигәдер сәхнәләштерергә алынмыйлар. Юкса, бөтен дөньясы коррупциягә, ике төрле стандартларга корылган, кавемчелек биләп алган, базарлары ялган ризык, ялган дарулар белән туган бүгенге заманда олы сәхнәне, олы экраннарны көтәләр бу пьесалар. +Рөстәм Мингалим иҗатына әлегәчә тулы бәя бирелмәде, дип әйтү гадел булмастыр. Бәя бирүне, әдәбият белгечләре тарафыннан язылган фәнни мәкаләләр дәрәҗәсендә дөньяга чыгуны, әлбәттә, һәр иҗатчы көтә, шуны көтеп яши. Әмма хак бәяне бары галиҗәнап вакыт үзе генә бирә ала. Күпсанлы укучылар, тамашачыларның бәясенә дә өметләнә иҗатчы. Ни дисәң дә, ул үзенең әсәрләрен, әдәбият, сәнгать белгече ничек бәяләр, дип түгел, ә укучыларына юллап иҗат итә ич. Йә, бу хакта сүз куертасы юк. Әдәбият, сәнгать белгече дә шул ук укучы, тамашачы бит инде. Укучылар арасында танылу өчен трибуна булырга, радио-телевидение аша чыгышлар ясарга кирәген дә белеп тора иҗатчы. Экраннарга, радио эфирына чыгарга һәрчак әзер иде Рөстәм абый. Үз иҗаты белән дә, бигрәк тә үзе табып-барлап торган шәкертләрен дөньяга чыгару теләге белән дә... Алабугада яшәп иҗат итүче, сукыр шагыйрь Фазыл Шәехнең моңарчы беркем дә күрмәгән, ишетмәгән шигырьләрен үзе туплап, үзе редакцияләргә илтеп бастырды. Үзе үк, артыннан йөреп, китап нәшриятында җыентык бастырып чыгарды. Аның "Көзге күкрәү" исемле тәүге китабын Татарстан радиосы аша үзе һәм артистлар укуында халыкка җиткерде. +Актанышта "Агыйдел дулкыннары" иҗатчыларының, барлыгы 25 кешенең, иҗат үрнәкләрен Татарстан китап нәшриятында бастырып чыгаргач та нәкъ шулай булды. Язучылар берлегенең 70-80нче еллардагы идарә әгъзалары, бигрәк тә әдәби киңәшчеләре яшь иҗатчыларны барлау, остазлык итүне изге бурычлары дип күрәләр иде шул. Таңнан торып озын юлга чыгып китә идем. Казанга иртәнге сәгать 7дә барып җитү белән, Язучылар йортының икенче катындагы кырый бүлмәгә үтеп керүгә, күзлеген текә маңгаена күтәреп, Рөстәм абый торып басар иде дә: +- Килеп җиттеңме, дустым? Тагы ниләр язып алып килдең? - дияр иде. +Эш күплектән сөенә иде. Чип-чиста иҗат үрнәкләрен үзе үк бүлмәсенә кергән бер язучыга кычкырып укыр иде, үзен бик бәхетле санар иде. Миңа карата аеруча игътибарлы булды ул. Моңа үземнең дә аның иҗатын үрнәк итеп, шигырьләрен күп еллар сәхнәдән сөйләвем тәэсир иткәндер, бәлкем. "Иртәгә" исемле поэмасын тулы килеш яттан сәхнәдән сөйләвемне үзе дә тыңлап, берчак: "Кара әле, әйбәт кенә язабыз икән бит!" - дип куйган иде. +- Бик әйбәт язасыз, Рөстәм абый, тамашачылар күп тә бит, укучылар азайганнаназая, - дим аңа. +- Димәк, тамаша кирәк халыкка, сәхнәдән укыганны тыңларга. +Әйе, Рөстәм абыйның иҗаты кабат сәхнәгә кайтты. Әйткәнемчә, аның балалар өчен язылган пьесалары мәктәп, курчак театрлары сәхнәсеннән төшкәне дә юк анысы. Менә көтмәгәндә-уйламаганда, шагыйрьнең моннан 40-50 ел элек язган шигырьләрен Дәүләт фольклор ансамбле репертуарына керттеләр. Ансамбльнең һәм филармониянең сәнгать җитәкчесе, чын-чынлап зыялы иҗатчыбыз Айдар Фәйзрахманов аның фәлсәфи шигырьләреннән менә дигән композиция төзеп, "музыкаль-әдәби театр" оештырган. "Олы юл әйтте" беренче карашка фәкать мәхәббәт шигыре кебек, ә чынында - татар халкының мең еллык дәүләтчелеге тарихы турында шагыйрьнең уйланулары бар анда. Нинди моңлы көйләр, җырлар белән урап алган аны Айдар. Ул шагыйрьнең иҗатын тулысынча белә инде. Күрәсең аңа да, "Иртәгә" поэмасындагы "Халкы булгач, аның инде юлы булырга тиеш", дигән юллары нык тәэсир иткәндер. "Иртәгә" поэмасы - шагыйрьнең иң югары биеклеге. Ул туксанынчы еллардагы яңарышларны дистә еллар алдан ук күрә. Әйе, "Кулым ныгысын әле" дигән яшүсмер шагыйрь, үз иҗатының биеклегенә күтәрелгәч, туган халкына, милләткә нәкъ Тукайча: "Безгә музейга иртәрәк, музей ул үле кораллар өчен. Без бит әле тере. Безгә заман тизлегеннән калмас өчен үрә торып баскан ат кебек ярсу, гайрәтле, көчле булырга кирәк", дип чакыра. Олы юл монологын тыныч кына, пышылдап кына укый А.Фәйзрахманов. Әмма ул пышылдауда күпме кысылган энергия, тартылган җәя киеренкелеге, уй-фикерләрнең тыгызлыгы бар. Афәрин, Айдар, афәрин, Рөстәм абый. +Поэмалар турында сүз чыккач, аның элегрәк иҗат ителгән "Минем дәүләтем", "Күз карасы" поэмалары да "Иртәгә"гә аваздаш, аңа килү адымнары буларак кабул ителүен танырбыз... Ил-көн сәхнәсеннән совет идеологиясенең сәясәте төшкән көннәрдә күп кенә шагыйрьләрнең "кызыл" шигырьләрен "эзли" башлаучылар күбәйде. Р.Мингалимнең: "Бигрәк каты кыздырасың, кояш, әллә син дә коммунистмы?" дигәнрәк шигъри юлларына кызыл чүпрәк эләргә теләүчеләр дә табыла. Әмма ул чүпрәк анда ятмады. Чөнки Рөстәм абыйның әлеге шигъри юллары дәүләт идеологиясен йөгәнләгән партиядән каһкаһәләп көлүе икәнен аңлаучылар күбрәк иде. "КамАЗ" удар төзелешенә багышлап язылган "Күз карасын" да кызарта алмадылар. Чөнки Рөстәм абый "Кулларым ныгысын әле", дип язганчы ук, кечкенә генә гәүдәсенә, арык иңнәренә авыр капчыклар күтәреп вокзалларда йөкче булып эшләгән, Казакъстан далаларында чирәм җир күтәреп, тир түккән ир-егет иде. Ул ил төзелешендә барган һәр яңалыкны кол көненә төшкән халыкны авыр кул хезмәтеннән арындыру, гади халыкның тормышын яхшырту чарасы булмасмы дип кабул итә иде. Хезмәтнең яшәү чыганагы, хезмәтсез алгарыш булмавын коммунистлар идеологиясеннән түгел, ә әнкәсе вәгазьләреннән, үзе тапкан хәләл тәгамне татыганнан чыгып белә иде. +Рөстәм Мингалим остаз буларак беркайчан да үз шигырьләрен мисалга китерми. И.Юзеев, Ә.Давыдов, С.Хәким, Г.Афзал, Х.Туфаннарның, үз замандашларының иҗатларын үрнәк итеп тәкъдим итәр иде. Иҗатчының иң олы миссиясе хаклыкны, фәкать дөреслекне язу, дия иде. Шигырьләр хис белән языла, әмма аларда акыл югалмасын, дия иде. Моның өчен иҗатчылар бер-берсе белән иҗади хезмәттәшлектә булырга, бер-берсенә ихластан игътибарлы булырга тиеш, дия иде. Мин үзем язганнарны Әнвәр абый Давыдовка укып күрсәтмичә бастырырга бирмәдем, ә Илдар Юзеев белән бер-беребезгә укымыйча бер генә шигырьне дә, хәтта балалар өчен язган шигырьләребезне дә бастырмыйбыз, дия иде. Шуңадыр да аның иң әүвәл иҗатташлары алдында абруе зур, дуслары ихлас булдылар дип беләм. +Иҗат кешесенең тормыш коллизияләре катлаулырак. Туа-тумышка ятимлек ачысын татыган Ир-Ата, кызлары Айсылу белән Алсуның үзенә охшап талантлы булуларына, музыкада, әдәби иҗатта, рәсем сәнгатендә зур биеклекләр яуларга сәләтле булуларына куанып, гомере буена аларга ярдәм итәргә тырышты. Көтмәгәндә-уйламаганда хасил булган каты авыру да аны ул омтылышларыннан, теләкләреннән чигендермәде. Дистә елга сузылган авыру аны олы иҗатыннан аера алмады. Шулай яшәде, шулай иҗат итте. Вакыт үткән саен, гел яңача ачыла барачак иҗатына һәрчак ихтыяҗ туып торачак. Халык шагыйре булып, киләчәк шагыйре булып китте ул безнең арабыздан. Рухы шат, җаны җәннәттә булсын. Шагыйрьнең тууына 80 ел тулу уңаеннан, сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз, аның "Иртәгә" исемле поэмасын тәкъдим итәбез. +Мөхәммәт МИРЗА +Рөстәм Мингалим +ИРТӘГӘ... +ПОЭМА Нидер кала дөнья тизлегеннән, ...Ниләр кала шулай, кемнәр кала? Кырга яфрак кебек ягылып, Көйләр кала микән, илләрме? Канатсыз кош булып Мөмкин түгел җиңел генә бару Утырып кала, Дөнья тизлегенә ияреп. Ятып кала Бүген алган тизлек бүген ярый, - Башсыз яу булып... Яңа тизлек кирәк иртәгә. Кала соңгы тапкыр үрә баскан, Гел үзгәреп очкан дөнья белән Ак күбеккә баткан ат булып... Әй китәргә ерак! Китәргә! Дусың булып кала кулын болгап, Бүләгем бар ерак ул көннәргә, Кала арттан аткан ят булып. Илтә барам Тукай якларын, +Истәлекләр +Мәгъсум Харисов +УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА +Арба төбендә пычак +Ул елларда һәр авыл-колхозда балалар бакчасы ачыла иде. Буа мәктәпкәчә тәрбия училищесын тәмамлаучы ир-ат тәрбиячеләрне балалар бакчасы инспекторлары итеп файдаланырга тиеш булсалар да, безне, ир-егетләрне, авылларга укытучы итеп җибәрделәр, чөнки бу елларда укытучылар да җитешми иде. Педучилищены тәмамлау алдыннан өченче курс студентларын ТАССР Мәгариф министрлыгы төрле районнарга эшкә билгеләде. Районнар исемлеген күрсәтеп, безгә эш урыны сайлау мөмкинлеге бирделәр. Мин дигән "акыллы баш" ул вакытта болай фикер йөртте: "Яшь вакытта, өйләнеп гаилә корганчы, үзебезнең яклардан читкә китеп, Кама буйларын күреп кайтырга!" Ул вакытта иң кулай район дип Кама буендагы Яр Чаллыны сайлап, эшкә шунда билгеләүләрен үтенеп гариза яздым. Ләкин мине гаризамда күрсәтелгән районга түгел, ә Тәкәнеш (ул вакытта шундый район бар иде) районына билгеләгәннәр булып чыкты. Тәкәнеш районына һич тә барасым килмәде. Иң якын дусларымнан берсен, Апас районының Күкшим авылыннан Әхмәтов Газиз Галимҗановичны, эшкә Дөбъяз районына билгеләгәннәр иде. Ул үзе белән мине шунда китәргә күндерде. Әнкәй яңа күлмәк текте, йокы әйберләре сырды. Мин тёс тактасыннан кечкенә юл сандыгы ясап, аны карага буядым. (Ул сандык хәзер дә саклана). 1937 елның 13нче августында мине әткәй Тәтеш пристанена ат белән илтеп куйды. Менә шул Тәтеш пристаненнан башланды тормыш белән танышу сәяхәтләрем... Билгеләнгән көнне Тәтештә Газиз белән очрашачак "Крестьян йортына" килеп җиттем, ул әле килеп җитмәгән икән. Әткәй, атын ял иттергәч, саубуллашып авылга кайтып китте. Өйдән аерылганда алай ук күңелсез булмаган иде, әткәйдән аерылып ялгыз калгач ямансу булды. Көтеп-көтеп тә Газиз килмәгәч, иртәгесен пароход белән Казанга юл тоттым. Ялгызлыктан кәеф кырылды. Әллә нинди уйлар килеп, башым катты. Идел ярларының матурлыгы да, пристаньнардагы сәүдә ыгы-зыгысы да, пароходтагы пассажирлар да минем өчен юк кебек. Ниһаять, ящиклар, мичкәләр арасында Казанга килеп төштем. Иделдән Яңа бистәгә 3 чакрым чамасы. Пристаньнан Казанга трамвай белән килеп җиттем. Инде кая барырга?! Дөбъяз ягына баручыны кайдан табарга?! Мин шуны гына беләм: Караваево ягыннан китә, имеш. Кремль янында күпердән Казанны чыккач авыллар, буш кырлар аша шул елларда гына сафка бастырылган трамвай белән Караваевога килдем. Байтак вакыт эзләгәч кенә Дөбъяз ягына баручы бер олаучы таптым. Кояш баер алдыннан без юлга чыктык. Юлда барганда олаучым миннән кая баруымны, нишләп йөрүемне бик җентекләп сорашты. Караңгы төште, ләкин олаучы атын ашыктырмый. Ә алда урман, без ялгыз. Үргә менәбез. Олаучым миңа арбадан төшмичә ятып ял итеп барырга да тәкъдим ясый. Мин шикләнәм, һәм аның һәрбер хәрәкәтен яшерен генә күзәтәм. Үргә каршы булса да, ул да арбага менеп утырды. Ат азыкларын караган булды һәм арба төбеннән пычак алып аны үрәчә буенарак җайлап куйды. Боларны костюм якасына башны тыгып, йокымсырап барган булып ихтыярсыздан күзәтәм. Минем костюм кесәсендә дә кечкенә чалгы пәке бар, ләкин аның белән ни эш корасың?! Олаучының яхшы каеш чыбыркысы арбада сузылып ята. Ул-бу була калса, чыбыркыны кулга төшерү бик җай. Олаучым торган саен борчыла, ат сбруен рәтләгән була, әле арбаның бер, әле икенче ягына чыга. Менә ул хәзер арба үрәчәсе яныннан ук бара. Кулы пычак янында ук. Ул пычакны кулына ала. Мин кинәт кенә чыбыркыны кулга алып, атка селтәнәм. Ат кинәт сикереп чабып киткәнлектән, олаучым арбага ава, ләкин утыра алмый кала. Олаучым арба артыннан шактый чабып, атны куаламаска кушса да, мин аны арбага йөз метрлар чамасы якын җибәрмәдем. Ул кулындагы пычагын да ташлады. +Кыңгырау тавышлары ишетелде. Арттан биш-алты олаулы килә иде. Мин иркен сулап куйдым. Олауларның бер-икесе мине узып та китте. Мин чыбыркыны кулдан ычкындырмадым. Атны куып, башкаларына узарга ирек бирмәдем. Олаучым минем янга килеп ауды. Ул шактый өшәнгән. Урманны чыгып күпме барганбыздыр, рус авылына килеп кердек. Олаучым булган хәлне үзенчә аңлаткан булды. Имеш, ул пычак белән чыбыркы саплык кына кисмәкче булган. Бу рус авылыннан соң үзләре авылы Әлдермеш булачак, үзләренә алып кереп кундырачак, аннан иртә белән Дөбъязга озатачак, имеш. Бу сүзләргә ышанмадым, билгеле. Капка төбендә тәмәке тартып торучы карт турысында атны туктатып, әйберләремне алып, төшеп калдым. Рус бабай мине үзләренә кунарга алып керде. Булган хәлне сөйләп бирдем. Карт, башын селкеп торып, бик гаҗәпләнде. Ул урманда берничә кешенең талануын, ике кешенең үтерелүен, шуңа күрә олаучыларның урманны ялгыз чыкмыйча, 5-6 олау булып, бергә генә чыгуларын сөйләп бирде. Бәлкем, минем олаучым да, пычак белән мине куркытып, әйберләремне таламакчы булгандыр, дип уйларга бик мөмкин. +Иртә торып, узгынчы олаучылар белән Дөбъязга юл тоттым. Район үзәге Дөбъяз зур гына татар авылы икән. Минем белән Тәтештән үк бергә килергә тиешле Әхмәтов Газизне РОНО тирәсендә бер тәүлек көтсәм дә, ул күренмәде. РОНО мөдире янында булдым. Ул миңа берничә авыл мәктәбенә китәргә тәкъдим итте. Үз йомышы белән мөдир янына кергән Чуашиле башлангыч мәктәп директоры үзләре мәктәбенә димләде. Алар мәктәбенә ике укытучы кирәк икән. Үзем өчен генә түгел, Әхмәтов Газиз өчен дә шул мәктәпкә приказ алып, аның килүен көттем. Ниһаять, ул килде. Көчле яңгыр яуганлыктан, вакытында юлга кузгала алмыйча, соңга калган икән. +Район үзәге ашханәсендә Чуашиле юлаучыларын табып, юлга кузгалдык. Олаучыбыз сүзчән кеше булып чыкты. Юл буе сүз өзелмәде, ул сорашты, без сораштык. Ниһаять, алдыбызда Чуашиле авылы. Табигате матур, ярымай формасында әйләнәсен урман чолгап алган. Авыл уртасыннан кечкенә генә инеш-елгачык ага. Ярларында эре өянкеләр. Олаучыбыз тәкъдиме белән, вакытлыча дип, бер ялгыз әбигә фатирга кердек. Юынып, кырынып, тамак ялгап, өс-башны рәтләгәч, мәктәпкә киттек. Мәктәп мөдире Мөхтәрев Зариф безне ачык йөз белән каршы алды. Мәктәп бинасы манарасы төшерелгән мәчет икән. Эчтән такта стена белән класс бүлмәләре ясалган. Мөдиребез мәктәбе белән таныштырды. Фатир белешү өчен авыл советына киттек. Авыл советы, колхоз идарәсе элекке мулла йортына урнашканнар. Мәктәп мөдире һәм авыл советы рәисе тәкъдиме белән Әминә исемле ялгыз апага фатирга урнаштык. Авыл белән танышканда күзгә шул чалынды: авыл советы, колхоз идарәсе, мәктәп, почта, кибет - һәммәсе бер тирәдәрәк. Авыл халкы да бик әйбәт, ягымлы, олысы-кечесе, хатыны-кызы - һәммәсе дә исәнләшәләр, ачык йөзлеләр. Җае чыкканда сорашып, хәл-әхвәл белешергә телиләр. Без, билгеле, йорт төзелеше, урам күренеше, халыкның кием-салымына да игътибар иттек. Безнең яктагыдан аермалы буларак, монда өйләр эчкәрәк салынып, тәрәзә каршында рәшәткәле биек койма капка белән тигез итеп эшләнгән. Авыл халкының аягында чүәк яки резина галуш. Ак йон оекбаш. Ирләрнең чалбар балагы оекбаш кунычына кыстырылган. Ирләрнең билендә эзәр, башларында түбәтәй. Ә хатыннар яулыкны башларына ике кат - берсен муеннан, икенчесен шуның өстеннән баш артына - бәйлиләр икән. Без аларны ничек күзәтсәк, алар да безне шулай ук, хәтта артыграк та күзәткәннәр һәм сынаганнардыр - без бит аларның балаларына белем һәм тәрбия бирүче кешеләр. +Кичен клубка чыктык. Клублары авыл өйләреннән җыеп салынган иркен генә агач бина. Эш өсте булуга карамастан, клуб яшьләр белән тулы. Яшьләр түгәрәк әйләнә ясап җырлыйлар. Уртада гармунчы сыздыра. Аның янында бер пар, башкаларга кушылып, алар да җырлый. Без буш урыннарга барып утырдык. Ләкин авылныкылар "ятларны" бик тиз күреп алдылар. Егете-кызы безне уенга чакырдылар. Без бу кичне уенга кушылып, үз булып китә алмадык. Ни әйтсәң дә, Тау ягы гадәте үзенекен итте. Уеннар, эш өсте булгангадыр, бик озынга сузылмады. Яшьләр тарала башлады, без дә кайтыр юлга чыктык. Фатирыбызга кайтып җитәрәк, безне ике шәүлә куып җитеп, икебезне дә култыклап та алдылар. Болар кызлар булып чыктылар. Фатирыбыз капка төбендә юкны-барны сөйләшеп, байтак торгач, озатып куюларын өмет итеп тә бездән өметле сүз чыкмагач, хәерле төн теләп, алда очрашуны теләп, китеп бардылар. Кызларның бу кадәр кыю булуларына исебез китте. Безнең тау ягы кызлары болай кыю түгелләр. Без ул кызларны иртәгесен һәм аннан соң да күрдек. Мине култыклаганы идарәдә хисапчы, ә икенчесе колхозчы звеновод икән (Шиһапова Мәрьям, Маһирә). Бу кызларны көндез күргәч, Газиз дустымның кәефе бераз кырылды, кызы шадра битле, үзеннән олырак яшьтә булып чыкты. Бу як кызлары "хуҗасыз" егетләрне шулай кулга төшерәләр, шулай "акылга" өйрәтәләр икән. Көннәр үтү белән без авыл гадәтенә ияләшә төштек, аны үзләштерә дә башладык. Бу якта, гадәт буенчадыр, кызлар һәм егетләр булып дүртенче-бишенче класстан сөелә, сөешә башлыйлар икән. +Авыл белән танышып, урманнан чикләвекләр җыеп, колхозчылар белән агитатор булып аралашып йөри торгач, беренче сентябрьда укуларны башлап җибәрдек. Мәктәптә 5 класс. Дүртенче классларны Шәрәф Шәрәфиев укытачак. Ул Чуашиле күршесе Айбат авылыннан йөреп укыта. Абыйлары белән бергә яши. Уртачадан калкурак буйлы, өйләнмәгән егет. Махсус педагогик белемле. Үзен һавалырак тота, белемлерәк һәм тәҗрибәле укытучы булуын күрсәтергә теләве ачык сизелеп тора. Әхмәтов Газиз өченче классларны, мин икенче классны укытачакмын, керәшен татары Зоя Волкова беренче классларны укытачак. Ул үзенең сабырлыгы, аз сүзлелеге һәм һәрчак көлемсерәп торуы белән истә калган. Ул бервакытта да тавышын күтәреп сөйләшмәс, шаркылдап көлмәс. Үз эшенә җитди караучан тырыш кына кыз булып чыкты. Теләүчеләр булса да, ул авыл егетләре белән аралашмады, әллә аларны тиңсенмәде, әллә башка бер сәбәбе булдымы... Мәктәп мөдиребез Мөхтәрев Зариф өченче классны укытырга тиеш. Менә шушы 5 укытучыдан торган коллективта беренче педагогик эшем башланды. Сагынам мин беренче коллегаларымны, ләкин аларның язмышларын белмим. Беренче мәртәбә класска кереп, хуҗа булып, балаларга белем бирүләре кызык та, романтикалы да булып тоела иде. Ләкин шунысы бар: нинди педагог булып җитешермен, бу җаваплы эшне ничек башкарырмын дигән җитди уйлар да борчый, уйландыра. Чөнки чын педагогик белем алмадым. Мәктәпкәчә тәрбия училищесында, укытуга - дәрес бирүгә түгел, ә тәрбия бирү мәсьәләсенә басым ясала. Өлкән яшьтәге тәҗрибәле остазлар да юк. Мәктәп мөдиребез баштарак минем дәресләремдә утыргалап, дәрес бирүемне анализлап, планнарымны караштыргаласа да, соңга таба онытты. Үзенең "өйрәтүенә", минем "өйрәнүемә" тәмам ышанып җитте булса кирәк. Мин бүген дә шуны әйтә алам, укыту-тәрбия эшемнең сыйфаты ничек булгандыр, ләкин хәлемнән килгәнчә, иренмичә, тырышып, бар белемем һәм осталыгымны куеп, укучыларымны яратып хезмәт иттем. Укучыларымның әти- әниләре мине ихтирам иттеләр. Укучыларның хәлен белергә баргач та, якын күреп каршы алалар, чәйгә кыстыйлар иде. Ирексездән, кесәгә кипкән урман чикләвеге тутырып җибәрәләр. Чуашиле авылы халкы аяк киеме тегү белән дә шөгыльләнә икән. Күпчелек ата-аналарны кыш көне тегү өстәле янында күрәсең. Алар буш вакытларында Казан аяк киеме предприятиеләре заказын үти. Үзләре дә күн аяк киеме киюне хуп күрәләр. Чабатаны кыр эшләрендә генә күрергә була. +Кайбер вакытларда мондыйрак сөйләшүләр дә була: +- Син, мөгаллим, кайсы яктан? +- Тау ягы. Буа районы. +- Ә, алайса, икмәкле як, чабаталы як, - дип үртәп тә куя. +- Шулаен шулайдыр да, безнең авыл халкы да чабата кими. +- Булмас, аяк киеме тегә белмәгән кеше чабата кими ни кисен?! +- Безнең авыл халкы да аяк киеме тегә. +- Булмас, булмас, Тау ягы бит, - дип, көлгән була. +Мин абзыйны урыныннан торырга үтенәм дә, кулындагы эшен алып, аның урынына утырам һәм җайлап кына аның эшен дәвам итәм. +- На самом деле! Син безнең һөнәрне беләсең икән, молодец! - дип, кулын бирә. +Бу авылның тагын бер үзенчәлеге шунда, һәр гаиләнең кушаматы бар. "Бачала Барие", "Чәүкә Сөнгате" формасында сөйләшәләр. Гайбәт сөйләмиләр, кешене мыскыл итеп көлмиләр. Җыр-биюгә оста булулары белән дә безнең Тау ягы халкыннан аерылып торалар. +Укытучыга авторитет кирәк, аны ничек яуларга?! Мәктәптә тырышып эшләү өстенә һөнәр белүең, үз-үзеңне җәмгыятьтә тотуың, сөйләү алымың, киенү рәвешең, кешеләргә карата һәрьяклы мөнәсәбәтең, гадәтләрең (тәмәке тарту, аракы эчү) - һәммәсе дә зур урын тота. Соңгысыннан башласак, шөкер, тәмәке тартмадым, аракы эчеп, исереп йөрмәдем, сүгенә белмим. Заманча киенергә тырыштым. Вак сырлы кара вельвет толстовка киеп, ачык якасыннан галстукны күрсәтеп, чәчне янга тарап, галифе белән хром итек кисәң, шәт, кеше синнән өмет өзмәс. Кызлар да күз салмый калмас. Агитатор булып, эчтәлекле генә әңгәмә үткәрсәң, әзерләнеп лекция, доклад укысаң, кешеләр игътибарсыз калмаслар. Бригада газетасын тормышчан, художестволы итеп чыгарсаң, аның яныннан кешеләр битараф үтмәс. Кызлар янында әдәпле сөйләшү, үзеңне тыйнак тоту, аз гына гармун кычкырта белү дә авторитетыңны югары күтәрә. Менә бу сыйфатларны мин үземдә тәрбияләргә тырыштым, ә үземә өлге итеп әткәй-әнкәйне алдым. Яшь кешене эш арытмый. Эштән соң клубка чыгарга да, аулак өйләргә йөрергә дә вакыт кала. Авыл гадәтенә дә өйрәнәсең. Безнең кебек "килмешәкләргә" кунак кызлары янында куна калу да куркыныч һәм оят түгел. Аулак өйләрдә "җәза биреш", "кәбестә сатыш", "йөзек салыш" һ.б. уеннар - һәммәсе истә. Бар иде шундый чаклар. +1937 елның 12 декабрендә СССР Верховный Советына сайлаулар булды. Яшерен тавыш бирү белән беренче сайлау булганлыктан, сайлаулар бик зур әзерлек белән үтте. Сайлау системасын башта агитаторларның үзләренә сеңдерделәр. Үз чиратыбызда без сайлаучыларыбызны ун йортлыкларда өйрәттек. Һәр яңалыкны башта халык авыр кабул итсә дә, сайлаулар бәйрәм төсе алды. Уку елы тәмамланды. Хөр күңелле һәм кунакчыл ата-аналар, дуслашырга әзер торган егетләре-кызлары күңелгә якын булса да, сагындырды туган як, әти-әниләр, туганнар сагындырды. Дөбъяз РОНОсына, эштән азат итүне сорап, үтенеч бирдем, ләкин мине эштән азат итмәделәр. Җәйге каникул вакытында, авылга кайтып атна-ун көн торгач, Хәлилрахман абый янына Горький шәһәренә кунакка барып, анда бер ай чамасы тордым. Горький шәһәре миңа бик ошады. Берәр профессия алып, шунда эшкә калырга да теләк туды. +Бу үткән бер елда мин күп нәрсәләргә өйрәндем. Әти-әнидән, туганнардан аерылып, читтә дөнья белән танышып йөрү - үзе бер гомер. Халык белән аралашу, аларның уйфигылен белү, кайгы-шатлыкларын уртаклашу, аларның эчке дөньясын белү - үзе бер гомер. Мәктәптә алган теоретик белемеңне практикада сынап карыйсың, үз көчеңә ышанып, иҗади эш алымнары кертәсең. Үз профессияңне дөрес сайлау һәм сайламауга ышанасың. Гомумән, бу бер елда дөньяны үземчә танып белә башладым - һәрьяклап шомардым. Ир-егетлеккә тагын бер адым атладым. Шунысын ачык итеп әйтә алам: мәктәп бусагасын беренче атлап кергән яшь укытучыга остаз кирәк. Яшь укытучы остазлык ярдәменә мохтаҗ. Чуашиле мәктәбендә мин үземә хәтле кемдер укырга-язарга өйрәткән балаларны укытуны гына дәвам иттем. Укый белгән баланы йөгерек укырга, хәреф таныган баланы дөрес һәм матур язарга гына өйрәттем. Математикадан дәреслек буенча укытылгандыр инде! Мин нинди методик ярдәмлекләрдән файдаландым икән? Белмим! Кем ярдәм итте икән?.. Мин укучыларның йөгерек һәм сәнгатьле укуларына игътибар иттем. Училищеда минем кычкырып укуымны яраталар иде. Бәлкем, укучыларым да яраткандыр. Укучыларымның уку тизлеге артуын, мәгънәле укуга омтылышлары арта баруын күреп шатлана идем. Күчереп язу да укучыларның язу күнекмәләрен арттыра. Укучыларның изложениеләрен тикшерү үзенә күрә бер ләззәт бирә. Берничә генә җөмләдән торган язма эштә укучыңның омтылышы, фантазиясе, хыялы чагыла кебек. Шунысы кызык: бер үк яшьтәге балаларның төрлечә фикер йөртүләрен күреп, хәйран каласың. Минем эшемә мәктәп мөдире үзенең РОНОга җибәргән отчётында ничек язгандыр, анык әйтә алмыйм. Ләкин соңгы педсоветта, аның: "Безнең коллективта начар эшләүче булмады, тырыштык, рәхмәт сезгә", - дигән сүзләре генә истә калган. +Мин Аны очраттым... +Мин 1938-39нчы уку елында Дөбъяз районына кабат эшкә китмәдем. Аның сәбәбен болайрак аңлатып булыр иде. Беренчедән, мин дөнья белән тәмам "танышып" җиттем, дип уйладым. Торган җиргә караганда туган җир якынрак булуына ышандым. Дусларга караганда туганнар якын. Икенчедән, әгәр дә җае чыкса, Хәлилрахман абый үзе янына Горький шәһәренә курска укырга яки эшкә чакырырга тиеш иде. Ни сәбәптәндер, ул миңа чакырып хат язмады. Ә көзен Буа районы мәктәпләренә эшкә керергә соңга калган булып чыктым. 1938 елның декабрь аенда Буада бергә укыган Шиһапов Ризатдиннан үзләре укыта торган Суыксу НСШна (Неполная средняя школа) укытырга урын булуын белдереп, чакырып язган хат алдым. +Суыксу авылы миңа таныш түгел. Суыксу - районыбызда иң зур авыл, "Париж" дигән кушамат та йөртә. 600 йортлы, берничә мәчетле-мәхәлләле авылның мәктәбе берничә бинага урнашкан. Төп бинада югары класслар, ә башка мәчет биналарында түбән класслар укый. Төп бинасы революциядән соң салынган типовой бина булып, дирекция, учительская шунда урнашкан. Мин мәктәп директоры Сүнәев Зариф Гарипович янында булдым. Ул минем белән әңгәмә үткәрде - нәрсәгә сәләтле икәнлегемне белергә теләде. Соңыннан мине эшкә алачагын әйтеп, РОНО мөдире исеменә (Хөсәенов) гариза язарга, мөдир белән үзе сөйләшәчәгенә ышандырып, иртәгәдән үк, ягъни 16 декабрьдан ук, Яшел мәчет бинасында икенче классларда икенче сменада укыта башларга кушты. Эшкә урнашу турында приказны Буадан үзе алып кайтачак икән. +Мин - яңадан укытучы. Быелгы уку елында зур коллективта эшләячәкмен. Авыл, укытучылар коллективы, класс белән минем үземә танышырга туры килмәде. Эресеннән алып вагы-төягенә кадәр Зариф абый үзе таныштырды, күрсәтмә бирде һәм хәтта таләп итәчәген дә кисәтеп куйды. Аның сөйләве-киңәше буенча фикер йөртеп карасаң, минем педагоглык стажым бик кечкенә икән әле. Ул башта авылга, аның халкына гомуми характеристика бирде. Укытучылар коллективы алдына нинди бурыч куелуын искәртте. Аның сөйләвенчә, авыл халкының мәктәпкә карашы, балаларын укырга йөртү бик үк әйбәттән түгел. Ата-аналар белән системалы эш алып барылганда гына укучыларның мәктәпкә йөреше, өлгереше юлга салыначак. Ата-аналар белән катырак булырга, таләпчән булырга киңәш биреп, эшемдә уңышлар теләп, озатып калды. Ул миңа педагогик таләпләрне ничегрәк тормышка ашырырга күрсәтмә бирде. Киңәш-табышны мыекка чолгап, зур дәрт белән Шиһапов Ризатдин фатирына кайтып киттем. Шиһапов белән бергә педучилищеда укыган Василий Иванович Козлов та тора икән. Без - өч дус очраштык. Училище хәлләрен искә алдык, бүгенге көн темасына кайтып төштек. Яшьләр авызында ни булыр дисез?! Шул - кызлар. Алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә үз хәлләрен сөйлиләр. Козлов үзләре ягы кызы Ахметкина Лида белән ныклы бәйләнештә икән. +- Пожалуй мин аңа өйләнермен дә, - дип куя. +- Да, шундый кыз булганда нигә өйләнмәскә! - дип куәтли Шиһапов. +- Ә синең эшләр ничек, бар да җайдамы? - дип сорый Шиһаповтан. +- Безнең ара өзелде, башкага кармак салырга йөрим дә, әлегә бик чиртми. +Көндәлек дәрес планнары төзеп, юк-барны сөйләшеп үтте кичебез. +Иртә белән, Шиһаповка ияреп, мәктәпкә киттем. Аның ике дәресендә утырдым. Укучыларның мишәр акценты белән җавап бирүләре миңа кызык тоелды. Фатирыма кайтып чәйләдем дә Суыксу урамнары буйлап, яңадан Яшел мәчет бинасына урнашкан мәктәпкә юл тоттым. Авыл зур булганлыктан, ят кеше авыл халкы күзенә бик үк чалынмый. Шулай да: "Күрегез, урамыгыздан яңа укытучы уза!" - дигән хис белән мәктәпкә барып кердем. Минем белән бер сменада, янәшә бүлмәдә ниндидер кыз укытачак икән. Миңа бу турыда хәбәр иткәннәр иде. Кем икән ул? Ниндирәк икән? Төсе?!.. Акылы?! Классны миңа үзем белән бергә эшләячәк Фәезова Зәкия Камалетдиновна тапшырачак, укучылар белән таныштырачак. Фәезова эшчәнлеге турында кичә Сүнәев шактый тулы мәгълүмат та бирде кебек. Шиһапов белән Козлов та кичә бу кызны телләренә алдылар. +Ниһаять, Зәкия Камалетдиновна учительскаяда минем каршымда утыра. Ул мине класс журналы буенча укучыларым белән таныштыра. +- Әлегә авыр укый. +- Саннарын бутый. +- Каллиграфиясе начар. +- Әнисе авырый. +Аның аңлатмасын дикъкать белән тыңлаган булам. Мине бу минутларда укучылар түгел, ә Зәкия үзе кызыксындыра иде инде. +Такта белән генә бүленгән классларда дәресләр башланып китте. Тәнәфес вакытларында учительскаяда без бик сирәк очраша идек. Дежур торганда бер-берең белән очрашмыйсың икән ул. Яңа ел җитеп килгәнлектәндер, мәктәптә һәм авыл клубында концертка әзерләнәләр һәм пьеса кую өчен репетицияләр үткәрәләр. Коллективка мин дә кушылып киттем. Бергә җыелгач, кызлар да, егетләр дә шактый ишле икән без. Мәктәп директоры Сүнәев Зариф Шәрипович үзе җитәкчелек итә. Мондый очрашулар яшьләрне ялыктырмый, ә киресенчә, бер-берсенә якынайта гына. +Мин яңа фатирга чыктым. Буа районында экономик яктан иң таза "Татарстан" колхозы председателе Әбелханов Кәбирне Буада яңа оешкан РТСка директор итеп алдылар. Аның әнисе ялгыз калган. Шуңа иптәш булсын өчен мине фатирга аларга керттеләр. Фатир мәктәп каршында гына. Бер атна эчендә авылга, мәктәпкә, коллективка ияләшеп тә киттем. Класстагы эш тә әкренләп җайга салына. Эштән тынып калган арада күңел җилкенеп куя. Күңел кемнедер юксына, кемнедер көтә. Яңа коллективтагы кызларның иясез кебек күренгәннәренә күңелдән генә характеристика бирү, чагыштыру, бизмәнгә салу башлана. Василий Лида белән һәрвакыт бергә. Шиһаповның өмете берничәдә. Ә минем таныш кызлар еракта - төрле районнарда, тик хатлар аша гына хәбәрләшергә мөмкин һәм хатлар аша гына хәл-әхвәл белешеп торабыз. "Җәйгә туй ясарбыз", - дип торучы Вәлиева Мәрзия дә, күз алдындагы, янәшәдәге кызлар алдында ничектер күләгәләнеп югала бара. +Һәр педсоветта уңай яктан телгә алынган, аның эш стилен үрнәк итеп тәкъдим ителгән укытучы Фәезова Зәкия минем белән бер сменада янәшә класста гына эшли. Ул кызга мин беренче күрүгә үк игътибар иткән идем. Эш вакытында төрле сәбәпләр табып, аның белән якынаерга җай эзләдем. Дөресрәге, мин аңардан укыту серләренә төшенергә теләдем. Ул һәр соравыма чын күңелдән җавап бирде, үз фикерләре белән уртаклашты. Дәрес планнары төзешүдә, укучыларның язма эшен тикшереп анализлауда, практик эш белән ярдәм итте. Чуашиле авылы балаларының саф татарча сөйләшүләреннән соң бу укучыларны сәнгатьле итеп, саф татарча сөйләшергә өйрәтүе бик кыен булды миңа. Мишәр акценты язма эшләрдә дә бик ачык чагыла. Ул ничек сөйли - шулай яза, җирле сөйләм сүзләрен куллана. "Әтәч" сүзе урынына "кучат" сүзе куллана. Укучылар коллективын туплау да бик кыен булды. Аларны төрле укытучы укыткан, төрле метод һәм алым кулланганнар. Ачу килүне балаларга кычкырып, аларны әрләп кенә басып булмый, чөнки такта белән бүленгән класста иң алдынгы укытучы Зәкия укыта. Ул бер дә кычкырмый, аның мәсьәлә аңлатуы, җавабы аерым ачык ишетелеп тора. Ир-егет булып, оялмыйча ничек тавыш күтәрәсең?! +Мәктәпнең завучы Билалов һәм мәктәп директоры Зариф абый дәрестә еш кунак булалар. Мин аларның дәресемә керүләренә ияләшә дә башладым. Төпле анализ ясыйлар, үзләренең тәкъдимнәрен әйтәләр. Аларның педагогик өйрәтмәләре, шул ук вакытта таләпләре без яшьләрне "шомарттылар". Без ул вакытта бик яшел булып, эшлекле тәкъдимнәргә, ярдәмгә мотаҗ булганбыз. +Яшьлек хисе үзенекен итә, күңел Зәкиягә тартыла. Без телләр белән әйтеп аңлашмасак та, күңелләр һаман якыная кебек. Ниһаять, без бер-беребезне аңладык, бер-беребезгә мөнәсәбәтебез ачыкланды. Мин кызлар белән хат язышудан туктадым. Безнең берберебезгә ярдәмләшеп, киңәшеп эшләвебез бушка китмәде, минем эшләр дә җайга салынды. Дәресемдә булучылар минем классның алга китешен ачык әйттеләр, эшемнән канәгать булдылар. Эшемә уңай бәя бирү мине канатландыра. Суыксу мәктәбендә ярты ел эш дәверендә яхшы ук педагогик тәҗрибә тупладым. Моңа Зәкиянең өлеше бик зур. Зәкиядә үземне җәлеп итәрлек түбәндәге сыйфатларны күрдем: ул тормышка аек карый, эшне яратып, җиренә җиткереп, иҗади рәвештә вакытында башкара, романтик күңелле, хыялга бай булуы белән аерылып тора. Ул кешеләргә яхшылык эшләргә, ярдәм итәргә омтыла. Үз фикерләре белән уртаклаша. Ялганны, кылануны, икейөзләнүне яратмый. Юкка-барга көнләшми, гайбәт сөйләүне, алдашуны белми. Эч серен яшермичә сөйләве, кирәк вакытта серне саклый да белүе кебек көчле ихтыярга ия булуы белән ул мине үзенә җәлеп итте. Тез астыннан узган калын толымлы коңгырт озын чәчләре, зәңгәрсу соры күзе, мөлаем йөзе үзенә тартып тора. Өстенә пөхтә киенеп йөрүе, матурлык өстенә ямь өстәп, үзенә гашыйк итте. Кичләрен концерт һәм спектакльләргә әзерләнү, кино караулар, бер мәктәптә янәшә классларда укытулар безнең арабызны тагын да якынайтты. 19381939 уку елларын уңышлы гына тәмамлап, вәгъдәләр куешып, җәйге каникулга таралдык. +1939 нчы елның җәендә Буа шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге мәктәбе каршында педучилище күләмендә экстерн имтиханнар тапшырып, башлангыч класс укытучылары булырга хокук бирә торган аттестат алдык. Мәктәпкәчә тәрбия педучилищесы укытучы булырга хокук бирми, ә Зәкиянең белеме урта мәктәп күләмендә иде. Дөрес, ул Казан финанс-экономика институты каршындагы рабфакта да укыган булган, ләкин авыру сәбәпле, институтта укуын дәвам итә алмаган, мәктәптә эшли башлаган. Ул тумыштан укытучы, тумыштан педагог иде. Зәкиянең педагоглык даны Суыксу мәктәбе стеналарыннан үтеп, район, республика һәм ил күләменә таралды. 1939 нчы елның җәендә Советлар Союзы буенча алдынгы укытучыларны беренче мәртәбә орден һәм медальләр белән (800 укытучыны) бүләкләделәр. СССР Верховный Советы Президиумының 1939 ел 3 нче июль Указы белән Буа районыннан Фәезова Зәкия Камалетдиновна, Татарстанда беренчеләрдән булып, "За трудовое отличие" медале белән бүләкләнде. +Сөйгән кызыңның - булачак тормыш иптәшеңнең шундый зур бүләккә лаек булуы мине бик шатландырды. Дөресен әйтергә кирәк, бу хәл минем үземә дә зур җаваплылык йөкләде. "Кызый, бүләкләнүең белән бик һаваланма, мин дә эшемдә синнән калышмам", - дип, тыштан аваз салмасам да, эчемнән: "Мин дә үземне нәрсәгә сәләтле икәнемне күрсәтермен әле", - дигән уй-теләк уянды. Мин гомерем буе күңелемнән Зәкия белән ярышып эшләдем һәм яшәдем. Зәкиянең, Мәскәүгә барып, ил старостасы М.И.Калинин кулыннан медаль алып кайтуын Буада каршыладым. Авылларына кайтып атна-ун көн үткәч, ул Моркваш ял йортына китте. +1939-40нчы уку елларында Зәкияне Түбән Наратбашы җидееллык мәктәбенә химиябиология укытучысы итеп күчерделәр. Миңа Түбән Наратбаш җидееллык мәктәбендә буш урын булмады, ә Суыксу авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып каласы килми. Моның сәбәпләре бар: беренчедән, Зәкиядән аерылу, икенчедән педучилище образованиесе була торып, башлангыч классларда укыт, имеш?! Мин дә Суыксудан китү өчен РОНОга гариза бирдем. Үтенечемне канәгатьләндерделәр, мине Яңа Чәчкап җидееллык мәктәбенә математика укытучысы итеп билгеләделәр. Мәктәп директоры Садыйков Сабир Садыйкович миңа электән таныш. Беренчедән, ул колхозлашу елларында безнең Казма авылында райком вәкиле, икенчедән, мин Килдураз җидееллык мәктәбендә укыганда шул мәктәпнең директоры иде. Мәктәпнең завучы Әхмәтов Газиз, рус теле укытучысы Мушкеев, немец теле укытучысы Кузьмин, тарихтан Галиев Харис (Кайбыч районы, Урсак авылыннан), физикадан Садоров Тәүфикъ һ.б. эшли иде. Ана теленнән Кәшә кызы Хөсәенова Шәмҗиһан укыта иде. Шулай итеп, мин 1939-40 уку елында Яңа Чәчкап мәктәбендә математика укытучысы булып эшләдем. +Минем фатир хуҗасы Бикмуллин Сөбеханкол Яңа Чәчкап авылында бердәнбер ялгыз хуҗалык булып яши. Без дөнья хәлләре, колхоз тормышы, киләчәк турында кызып-кызып бәхәсләшә идек. Бик тә үзсүзле карт булганлыктан, мин ярты кыштан соң фатирга Сәлахов Гарәфләргә күчтем. Биредә фатир хуҗалары яшьләр булып, көн күңеллерәк үтә иде. +Яңа Чәчкап авылында да концертларга, спектакльләргә катнашырга туры килде, ләкин төп эшне җиренә җиткереп башкаруны асыл бурычым итеп куйдым. Кайда гына эшләсәм дә, намус кушканча эшләргә тиеш. Минем эшем укытучыларның август конференциясендә тәнкыйтьләнсә, Зәкия күзенә ничек күренермен, коллективым алдында ничек җавап бирермен! Дөресен әйтим, училище күләмендәге белем белән җидееллык мәктәптә математика укытуны миңа ничек тапшырганнардыр,гаҗәп. Димәк, ышанганнар, димәк, шул ышанычны акларга кирәк! Укытучы кайда гына эшләмәсен, ул - җәмәгать эшлеклесе. Агитатор, пропагандист, докладчы, редактор, артист - һәммәсе дә авыл укытучысы. +Ара ераклыгы Зәкия белән безнең эшебезгә комачауламады, мәхәббәтебезне сүрелдермәде. 1939нчы елны Зәкияне Буа район Советына депутат итеп сайладылар. Зур җәмәгать эшләре тапшырылу Зәкиянең район укытучылары алдында авторитетын күтәрә һәм аңа бик зур җаваплылык йөкли. Мин Зәкиянең даны күтәрелүгә бик шат. Ләкин шунысы бар: профессиональ белемеңне күтәрми торып, яхшы укытучы булып булмый, иҗтимагый политик белемеңне тирәнәйтми торып, җәмәгать эшлеклесе булып булмый. Педагогия институтына укырга керергә! Безнең алга тормыш әнә шундый катлаулы бурыч куйды. Институтка имтиханнар тапшыру өчен әзерләнә башладым. Ләкин нинди факультетка имтихан тотасымны тәгаен генә белмим әле. Мин үзем тарих укытучысы булырга хыялланам. +Өйләнү - түгел сөйләнү +Вәгъдә - иман, диләр. Иман - ул ышану, үзеңне һәм иптәшләреңне ышандыру. Ышану - тәвәккәлләү. Тәвәккәлләү - кыю рәвештә бәхеткә таба адым атлау. Югарыдагы принципларны чын мәхәббәт ияләре генә үти аладыр! Характерларны, карашларны сынаганнан соң гына, югарыда санап киткән принцип шартларында, бер-беребезгә ышаныч нигезендә өйләнештек без. Күрешеп, бергә 5 ай эшләү һәм бер ел аерым эшләү дәвамында бер-беребезне өйрәнү, сынау безгә өйләнешергә, тормыш корырга җитәрлек вакыт булды. +Мин, әдәбият укытучысы буларак, өлкән класс укучылары белән мәхәббәт темасына әңгәмә алып барганда, алар: "Мәхәббәт - бер-береңне ярату", - дип җавап бирәләр. Ә яратуны тышкы матурлыкка, мутлыкка, көязлеккә кайтарып калдыралар. Мәхәббәт күзне сукырайта, колакны саңгыраулата, диләр. Шулайдыр! Ләкин мәхәббәтең төшкән кешене бик күп яклардан сынап, тикшереп карарга, аңа үз мөнәсәбәтеңне ачыкларга кирәк. Башкалар фикере белән дә хисаплашырга, шуннан соң гына төпле карарга килергә кирәк, минемчә. Өйләнгәндә миңа 23 яшь тулмаган иде. Мин үземнең булачак хатынымны һәрьяклап өйрәндем. Зур коллективта макталган, эше белән үрнәк булган кыз, тормышка чыккач та югалып калмас, тормыш авырлыкларын бергә тартырбыз дип, эшен яраткан кешенең тормышы да яхшы булыр дип, мин аңа өйләнергә катгый карар кылдым. Без 1939 елның 13 нче маенда өйләнештек. Шул елларның модасыгадәте буенча, икәү үзара сөйләшеп ризалашканнан соң, Зәкияне, җәйге каникулда авылына кайтып киткәнче, Түбән Наратбашы авылындагы Гыйлаҗ абый һәм Зәйтүнә апалар өеннән гади җигүле ат белән Казмага алып кайттым. Менә шулай гап-гади генә булды безнең өйләнешү. Гади генә булса да, болай өйләнешү чорына, заманына карата законлы төс алып, үзенә күрә бик килешеп тора иде. +- Фәлән кыз алып кайткан... +- Фәлән кияүгә киткән... +- Фәлән фәләнгә өйләнәчәк, туй булачак икән! - кебек сүзләр авыл халкына таралып, берәр атна сөйләнә дә, шуның белән эш бетә. Кода-кодагыйлар да алдан ук имеш-мимешләрне ишетеп торганга, бик тиз арада килешеп, туй итү хәстәрен күрә башлыйлар. ЗАГСта язылышып, юридик яктан формальләштерү дә бик гади һәм иркен иде. Бусын инде без 1939 елның 8 нче июнендә эшләдек. +Өйләнешкәннән соң бер атна, бер ай, хәтта бер ел үтеп, бала дөньяга килеп, аңа исем кушарга кирәк булгач та ЗАГСта язылышу гадәте бар иде ул заманнарда. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, ЗАГСта язылышу вакыты катгый күрсәтелмәсә дә, "характерлар туры килмәде" һәм башка шундый сәбәпләр белән яшь гаиләнең таркалуы бик сирәк күренеш иде ул елларда. Мәсәлән, мин үзебезнең нәсел-ырудан хатынын аерган, яки ирдән аерылган кешене белмим. Авыл халкы арасында да андый яман гадәт юк диярлек. +Өйдәгеләр Зәкияне күреп белмәсәләр дә, минем аңа өйләнүемә хәер-фатихаларын бирделәр. Элекке вакытны искә алып, "Кәшә авылы кызлары белән безнең нәсел бәйләнгән Тәчә әни бик акыллы кеше булган", - дип, Казма белән Кәшә бәйләнешен яхшыга юрадылар. Зәкия дә, үз хәл-әхвәлен белдереп, әти-әниләренә хат язды. Хатының эчтәлеге болайрак истә калган: "Мин быелгы җәйге каникулда, авылга үткән ел Сабантуенда бездә кунак булып киткән Мәгъсум белән кайтырмын. Үзегез беләсез, минем яшьтәшләр тормышка чыктылар. Мин дә Мәгъсумга тормышка чыгам. Минем Мәгъсумны тормыш иптәшем итеп сайлавымның төп сәбәбе шунда: аның характеры, әти, синең характерыңа охшаган. Ул да синең кебек күпне белергә, күп укырга ярата. Ул да синең кебек киң күңелле, сабыр, күп сөйләми. Эшен яратып башкара. Аның турында күп язмыйм, күреп сөйләшкәч, аңа бәяне үзегез бирерсез. Минем аның белән тормыш коруыма хәер-фатихагызны бирүне өмет итеп калучы кызыгыз Зәкия", формасындарак язган иде. Аның шулай әтисен искә алып, аның белән чагыштырып язуы әтисенең күңелен йомшатуы өчен кирәк булгандыр, бәлкем. +Әткәй, Кәшә авылына барып, кодалашып, аларны туйга чакырып кайтты. Шунысы кызык: Зәкиянең әти-әниләре, туганнары, якыннары Кәшәдә: "Зәкиябезне бер Буа мишәренә биреп җибәрәбез - хәерлегә булсын инде..." дип сөйләшәләр икән. Казмада да: "Мәгъсум сары чәчле, зәңгәр күзле Сембер мишәр кызы алып кайта - хәерлегә була күрсен..." дип уфтаналар икән. +Казмада туйга әзерлек башланды. Һәр чорның үзенә күрә гадәтләре, кыенлыклары була. Туй үткәрү өчен азык-төлеккә кытлык булмаса да, аракы табу мәсьәләсе кыен иде. Хәстәрлеген күргәч, ул мәсьәлә уңай хәл ителде: Түбән Наратбаш, Черкен, Казма авылы кибетчеләре өлеш чыгардылар. Ул заманда да бирнә биреш гадәте бар иде. Бирнәгә бирү өчен ситса табасы (кием-салым турында сүз дә юк) проблема иде. Тирә-як авыл кибетләрен йөреп чыкканнан соң, атка атланып, Чувашия авылларына чыгып киттем. Байтирәк авылы кибетеннән гади ситса сатып алып кайттым. Ул ситсаның матурлыгы ни дәрәҗәдә булгандыр, әмма дә ләкин әбием (Зәкия әнисе) шул ситсадан үзенә күлмәк тегеп киде. Ул, еш кына: "Кияү, син биргән ситса күлмәгем, бигрәкләр дә үземә килешә инде", - дип мактап киеп, өстендә туздырды. Әйтерсең лә мин аңа япон ефәге алып биргәнмен. Шул ук кибеттән ике гади пыяла ваза, бер утыртмалы унлы керосин лампасы сатып алдым. Ул утыртмалы керосин лампаның кирәклеге һәм дәрәҗәсе хәзерге бәллүр люстралардан күпкә артык булгандыр безнең өчен. Чөнки андый утыртмалы лампа безнең авылыбызда һәм без эшләп киткән авыл укытучыларында да күренми иде. Лампаның утырткычы-подставкасы тонык пыяла булып, аңа төсле буяулар белән матур чәчәкләр төшерелгән. Көндез кояш яктысында бер төсле күренсә, ут алгач, ут яктысында үзенә генә хас бер матур төскә керә. Без, шул искиткеч матур лампа яктысында илһамланып күпме китап укыганбыз да, күпме язганбыз. Күпме укучыларның язма эшләрен тикшереп, аларны, грамоталы итеп, тормыш юлына бастырганбыз. Ә вазаның берсе әле дә исән. Мин Казмага кайткач, чәчәккә охшатып ясалган пыяла вазадагы нигъмәтне авызыма алмыйча калмыйм. Ул ваза - безнең яшьлек хатирәсе. +Һәр ике якта да туйлар үтте. Туйга Зәкиянең Ташкенттагы апасы белән җизнәсе (Нурмөхәммәт һәм Гөлсем) дә кайттылар. Туйлар үтеп киткәч, эшкә урнашу, тормышка әзерлек мәсьәләсе башланды. Безгә бер мәктәптә эшләргә кирәк. Зәкия Түбән Наратбашы мәктәбендә биология, ә мин Яңа Чәчкап мәктәбендә математика укытам бит әле. РОНО мине дә Түбән Наратбаш мәктәбенә күчерде. Без быелгы уку елында Түбән Наратбашында фатирда торачакбыз, Зәкия белән бергә эшләячәкбез. Буа универмагыннан тимер карават, сырган матрас сатып алдык. Икебезгә дә өйдән бирелгән урын-җир, вак-төяк савыт-саба белән тормышны башлап җибәрдек. Без эш дәверендә кайда күчеп йөрсәк тә, алар бездән калмадылар. Без өйләнешкән елны Зәкиянең олы энесе Әнвәр Фәезов Тимерчән мәктәбендә укыта иде. Зәкиянең хатын алып укыгач, әти-әниләре кызларының иргә чыгуына ничек караганнардыр, алар исән вакытта бу турыда ләм-мим сүз кузгатмадылар. Әмма Әнвәрнең, ризасызлыгын белдереп, бик каты елаганын искә алып сөйлиләр иде. Вакытлар үтү белән Әнвәрнең безгә карата үпкәсе язылды - таралды. Без бер-беребезне бик тиз аңлаштык. Берберебезгә ихтирамыбыз зур. Кунак булып Кәшәгә баруыбызны бабай белән әби көтеп алалар, хәл кадәренчә кунак итәләр һәм ярдәм итәргә тырышалар иде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Зәкия безнең йортка килен булып төшкәч, аны суга да җибәрмәделәр, идән дә юдырмадылар, мунча да яктырмадылар, йокысыннан аерып, көтү дә кудырмадылар, камыр да издермәделәр. Гомумән, әнкәй: "Чит җирдә, ят кешегә бик читен ул, ияләшкәч үзе кул арасына кушылып китәр әле", - дип, бер эшкә дә кушмады һәм анардан эш тә таләп итмәде. Акыллы иде, алай гына да түгел, бик тә шәфкатьле, ярдәмчел иде безнең әнкәй. Килен дип, ят кеше баласы дип, аңа бигрәк тә игътибарлы булды, гомеренең соңгы көненәчә Зәкияне кызыдай яратты. +Шулай итеп, 1940 елның җәе Казма белән Кәшә арасында кунакка йөреп үтте. Кәшә белән Казма арасы 50-60 км булса да, юл ерак, ат юк (тимер юл турында ул вакытларда сүз дә юк иде), машина юк дип тормадык, җәяү дә, велосипед белән дә юлга чыктык. Яшьлек ерак араларны якынайта, яшьлектә ару-талуны белмисең икән. Бигрәк тә - икәү булганда!.. Күңелең күккә ашып, хыял чиксезлегендә очканда, киләчәкне романтик күз алдына китереп, бер-берең янәшәсеннән атлаганда арырга мөмкинме соң?! +1940-1941нче уку елларында мин дә Түбән Наратбашы җидееллык мәктәбенә күчтем. Рәйсә әби Минкашеваларга фатирга урнаштык. Фатирыбыз алты почмаклы агач өй булып, зур ягына без урнаштык, ә кече ягында үзләре торалар. Гомумән, фатир заманына күрә әйбәт иде. Мин бу мәктәптә дә математика укыттым. Көндез мәктәп эше, кичен өйдә бергәләп дәрескә әзерләнү, дәфтәр тикшерү һәм киләчәк тормыш турында хыяллану белән көн, ай үтелгәне сизелми дә кала. Дөньяга киләчәк балага исем эзләү, аны ничек итеп киендерү, тәрбияләү турында хыял диңгезенә чумасың. Без алдан ук, ир бала булса - Ренат, кыз бала туса - Наилә дигән исемнәрне хуп күрдек. +Апрель аенда Зәкия декретный отпуск алып, бераз ял итү өчен әти-әнисе янына Кәшәгә китте. Язгы ташу һәм юл булмау сәбәпле, шунда бала таба. Беренче балабыз 1941нче елның 29 нчы апрелендә иртә белән туа. Әнисенең һәм баланың исәнлеге турында миңа телеграмма килде. Мин 1 Майга каршы, мәктәпнең атына атланып, 50-60 километр ераклыктагы Кәшәгә киттем. Бала тапкан ананы һәм яшь баланы шул ук вакытта алып кайтырга мөмкин булмады, шунлыктан, туу турындагы таныклык та Кәшә авыл советында язылды. Зәкиянең әтисе авыл советы председателе булып эшләгәнлектән, оныгының туу таныклыгына истәлек өчен үзенең имзасын куясы килә. Менә шулай итеп әти-әнисе Буа районы Казма авылы гражданнары булсалар да, Ренат Ульяновск өлкәсе Кәшә авылында туган булып санала. Ул вакытта Кәшә авылы Куйбышев өлкәсе, Богдашкин районында санала иде әле. Дөньяга тагын бер Харисов килде. Беренче баланың ир бала булуы сөенеч өстенә сөенеч була, күңел ир бала көткән иде, һәм ир бала туды да. Бала туу турындагы таныклык белән Буа кибетеннән бала приданы сатып алдык һәм шул придан белән төреп, киендереп үстердек улыбызны. +Мин яңа коллективка тиз үк ияләшеп киттем. Мәктәпнең директоры Шәмсетдинов - урта яшьләрдәге төпле генә кеше булып, коллективны үз кулында тота һәм коллектив эшчәнлегенә зур йогынты ясый алырлык ихтыяр көченә ия иде. Мәктәпнең завучы Браматкина Лидия - исеме районда танылып өлгергән алдынгы укытучы. Үзе рус телен җиренә җиткереп укытуы белән бергә, башка фәннәрдән дә яхшы ук хәбәрдар иде, дәресләргә анализны теоретик һәм педагогик яктан да нигезле ясый иде. +Түбән Наратбашы җидееллык мәктәбе дә элекке мәчет бинасына урнашкан, классларның кысанлыгы, караңгылыгы, хәтта һава җитмәве кебек уңайсызлыклар сизелеп тора. Коллектив бер максатка омтылып, тату яшәгәндә эштә әллә нинди көтелмәгән уңайсыз хәлләр булмый. Ә коллектив уңышында үз өлешең барын да тоеп эшләгәндә күңел күтәренке була. Без тырышып эшләдек. Тырышып эшләргә намусыбыз мәҗбүр итте. СССР Верховный Советы Президиумы указы белән бүләкләнгән Зәкиягә үз эшендә һич тә сынатырга ярамый. Ә миңа?! Миңа бигрәк тә. Менә шундый хәлләр безне барлык көчебезне куеп, тырышып, үҗәтлек белән эшләргә мәҗбүр итте. Бу елларның тагын бер үзенчәлеген әйтми мөмкин түгел. Элек укытучы кадрлар җитешмәгәнлектән, укытучыларны Кызыл Армия сафларына чакырудан вакытлы рәвештә азат итәләр иде. Халыкара хәлнең киеренкелеген искә алып, 1939-40 елларда яшь ир укытучыларны армия сафларына алдылар. Суыксуда бергә эшләгән Шиһапов Ризатдин, Василий Козлов, Түбән Наратбашы мәктәбеннән Бакиров (элекке директор), соңга таба Шәмсетдинов Ш., география укытучысы Габделҗанов, Галиев Гариф (Браматкина ире) һ.б. армиягә чакыртылдылар. Мәктәпләрдә ир-егет укытучыларның сафлары сирәгәя төште. Халыкара хәлнең кискенләшүе илнең хуҗалык тармагына гына түгел, ә укыту-тәрбия эшенең барышына да зур йогынты ясады. Колхозда бер квадрат метр җирне дә кысыр калдырмау, чәчелгән игенне эшкәртү, үскән икмәкнең бөртеген дә югалтмау өчен көрәш барды. Эшкә 20 минут соңгарсаң, эштән чыгаруга кадәр каты чара билгеләнде. Бер кило ашлык югалту җинаять саналды. Дәүләт, колхоз милкенә сакчыл караш һәм җаваплылык бөтен катгыйлыгы белән куелды. Без - укытучылар да - конвейерга баскан эшче кебек, мәктәптә һәр минутны әрәм итмичә, рациональ файдаланып, дәрес бирергә тырыштык. Ил алдындагы бурычны истә тотып, аны тормышка ашыру өчен барлык көчебезне куеп эшләдек, шул юнәлештә агитаторлык бурычын югары хис белән үтәргә тырыштык. Ул елларны кемнең кем булуына карамастан, хезмәт дисциплинасын бозуларга каршы бер үк таләпчәнлек куела һәм бер үк җаваплылык сорала иде. Кайда эшкә гадел таләпчәнлек куелса, шунда эшнең нәтиҗәсе дә әйбәт, коллективта оешканлык та була. Бу еллар безнең буын кешеләрен эш вакытының минуты белән хисаплашырга, эшнең нәтиҗәлелеге өчен көрәшергә, үз мәнфәгате өчен генә түгел, бәлки коллектив мәнфәгате өстенлеге һәм авторитеты өчен көрәшергә, битарафлыкка, әрәм-шәрәм итүләргә каршы аяусыз булырга өйрәтте. Кырда бер килограмм икмәк югалтуны, эш өстендә дилбегә өздерүне, тәртә сындыруны, укучының бер бит кәгазь ертуын безнең күңелләр тыныч кабул итмәде. Үтә сакчыллык, уяу булу хасияте тәнебезнең һәр күзәнәгенә сеңде. Ул заман укытучыларының чәчләре шуңа да иртәрәк агарды, күз төпләренә җыерчыклар иртәрәк ятты. Ул заманнар артта калды. Ул вакытларда безнең экономикабыз безне шулай сак, саран эш итәргә мәҗбүр иткәндер. Ләкин икмәк бөртегенең кадере бүген дә шул ук бәядә. Безнең яшәешебезнең төп критериясе бүген дә икмәк белән үлчәнә дисәк тә һич хата булмас. +Түбән Наратбашы мәктәбе Зәкия белән миңа коллективта үз урыныбызны табарга, башкалар эшенә сукырларча иярмичә, алар эшенә азмы-күпме бәя бирергә өйрәтте. Яшь укытучыга һәрвакыт аңардан өйрәнерлек тәҗрибәле укытучылар кирәк. Бигрәк тә синең эшеңә контроль итә алырлык белемле, тәҗрибәле, авторитетлы завуч һәм директор булу зарури. +Сугышка кадәр "Коммунизм" колхозы элек Каганович исемен йөртә иде. Ул Буа районында алдынгы колхозлардан саналып, аның председателе Җамалиева Фатыйма СССР Верховный Советы депутаты булды. Шушы елларда тракторчы Галимов Ленин ордены белән бүләкләнде. Шушындый данлыклы кешеләр белән алдынгы колхозда агитатор булып эшләү безгә өстәмә рухи көч тә бирә иде. Районда беренче булып, бу колхозда сарык фермасы төзелде, атлар өчен яңа конюшня салынды. Колхозның төп тарту көче - атлар. Алар көрлеге, эрелеге белән, дирбияләренең яхшылыгы белән районда данлыклы иде. Шунысы истә: бу колхоз ул елларны күл аръягына карбыз чәчеп, аннан мул уңыш алды. Колхозчыларның хезмәт көненә бүлеп бирүдән калган уңышны Буа базарында саттылар. Һәвәскәр бакчачы Кәлимулла карт кавын да үстерә иде. Ул вакытларда дан тоткан колхоз, Җамалиева Фатыйма район советы башкарма комитеты председателе булып киткәч, елдан-ел артка кала башлады. +Сугыш башлану. Медаль булышты +Горький шәһәрендә минем бертуган апам Мәсрура яши. Хәнәфия абый уллары Хәлилрахман һәм Хәбибрахман да, шунда китеп, эшкә урнаштылар. Әтиемнең апасы Өммеһани уллары Мирзакрам белән Исмәгыйль абыйлар, авылдашлардан Әһлулла абый мине дә Горькийга эшкә чакыралар. Без Зәкия белән икебез дә үз эшебезне яратабыз. Безнең инде ярыйсы гына педагогик эш стажыбыз да бар. Эшне ташлыйсы килми. Алар безне төрле яктан ышандырырга тырышалар. +- Син училище белеме белән курсларда укып, тиз үк башка профессия үзләштерә аласың. Ир-егетнең эше заводта, ул җаваплырак, катлаулырак эш башкарырга тиеш, - диләр. +- Күпме хезмәт хакы аласың? 42 сум?! Заводта өчләтә, дүртләтә акчаны күбрәк эшлисең. +- Әнә, кара, Хәлилрахман абыеңа. +- Да, брат, мин 4 класс белем белән дә 110-130 сум зарплата алам, - ди Хәлилрахман абый. +- Син инде ничәнче мәртәбә эш урыныңны алмаштырдың? Нинди квартирда торасың?! +- Минем квартирны күрсәң, исең китәр, - дип куя Әһлулла абый. +"Барысын да кадрлар хәл итә" лозунгы яшәгән вакытта яңа квалификация үзләштерүе артык читен булмас иде, әлбәттә. Зәкиягә дә эш табачакларын ышандырып үгетли торгач, без җәй көне Горький шәһәренә семья белән кунакка барырга булдык. Минем Горький шәһәрендә айлап торганым булса да, Зәкиянең, әнкәйнең булганнары юк. Әнкәй апамны, аның 7 айлык улы Сәгыйтьне бик сагына. Хәнәфия абыйлар кызлары Разияны безгә ияртеп, абыйлары янына җибәрәләр. +Безне әткәй ат белән Буа автостанциясенә илтте. Буадан 24-26 урынлы кечкенә автобуска утырып, җәйге кызу көндә ерак сәфәргә кузгалдык. Уйлап карагыз, ай ярымлык бала белән 120 километрлы тузанлы дыңгырдык юлны автобуста үтүнең ни икәнлеген! Безгә бу вакытта беркем дә "ярамый" дип, киңәш бирмәгән, күрәсең. Ул вакытларда баланы урак өстендә кырда, ындырда табу гадәти күренеш булып, атна-ун көннән анасы хуҗалыкта теләсә нинди эш башкарган. Шул күзлектән карап фикер йөрткәндә, ай ярымлык бала "карт" бала булып саналгандыр инде... +Исән-имин Казанга килеп җитеп, Мәҗитова Әминә апаларда бер кич кунып ял иткәннән соң, пароход белән Горький шәһәренә юл тоттык. Зәкия белән минем Казанны күргәнебез булса да, әнкәй белән Разияның беренче күрүләре. Хәзерге Кави Нәҗми һәм Бауман урамнарындагы мәһабәт йортлар, халыкның күплеге аларны хәйран калдырды. +- Бу тамаша халыкны ничек туйдыралар икән дә, кайда гына урнаштырып бетерәләр икән?! - дип аптырыйлар. +Алар өчен пароходта баруы да бик күңелле. Әнкәй белән Разияның Иделне дә беренче күрүләре. Аерым каютада булмасак та, пароходта бала өчен артык кыен булмады. Җәйнең матур вакытында пароходта йөзүләре бик күңелле. +Алдан хәбәр итмәгәнлектән, безне Горькийда каршы алучы булмады. Без Мирзакрам абыйларга юл тоттык. Алар безне ачык чырай белән каршы алдылар. Иртәгесен Разияны абыйларына, Мызага озатып, үзебез Идел аръягындагы пыяла заводы барагында торучы Мәсрура апа янына киттек. Мөстәкыйм җизнинең военкомат аша берничә айга сборга алынуын хат аша белгән идек. Яшь баласы булганлыктан, апа әлегә эшләми. Туганнарга, авылдашларга барып-килеп йөргәндә шәһәр белән дә танышасың. Шәһәр Казаннан матуррак, зуррак күренә. Аның автомобиль заводы үзе генә дә ни тора - бөтен бер шәһәр. Элекке ярминкә урыннары, Ока аша салынган күпер шәһәргә матурлык өсти. Идел ярындагы крепосте - Кремльнең тышкы һәм эчке күренеше Казанныкыннан кайтыш күренә. Горький шәһәренең Казаннан өстенлеге шунда: кибетләрендә куллану товарлары һәм азык-төлек күбрәк, төрлерәк. Алдагы якшәмбедә безнең хөрмәткә Мирзакрам абыйлар кунаклар чакырырга тиеш булып, чакыру кәгазьләре дә җибәрделәр. Мин якшәмбе көнне иртүк Хәлилрахман абыйларга киттем. Ул килергә чыкканчы мин анда барып җитәргә тиеш идем. Кызганычка каршы, мин аны очрата алмадым. Разияның әйтүе буенча, аны каядыр чакырганнар. Мин, Разияны ияртеп, кайтыр юлга чыктым. Трамвай тукталышында халык төркеме радио тыңлый. Бу белдерү В.М.Молотовның Германия фашистларының СССРга каршы сугыш башлавы турындагы хөкүмәт белдерүе иде. Менә шул белдерүдән соң шәһәрнең тынлыгы югалды. Халык йөзендәге елмаю качты, халык кырысланды. Шәһәр халкы кибеттән күзенә күренгән, сатылышта булган товарны ташый башлады. +Без кайтканда Мирзакрам абыйга фронтка китәргә повестка килгән иде инде. Кунак җыю шатлыгы кинәт кенә сугыш кайгысына әйләнде. Туганнар белән аралашу, шәһәр белән танышуны онытып, өйгә кайту хәстәрен күрә башладык. Тимер юл вокзаллары пассажирлар өчен ябык, билетлар сатылмый. Пароходка түбән агымга таба билетлар сатылса да, кассага баш тыгарлык түгел. Ул вакытта орден, медальле кешеләр өчен бик зур өстенлекләр бар иде. Орден, медальләрнең дәрәҗәсенә карап акча түләнә, чиратсыз әйбер сатыла. Зәкиянең "За трудовое отличие" медале книжкасы ярдәме белән мин чиратсыз, көч-хәл белән Тәтешкә кадәр билет алдым. +Без пристаньда. Пароходларның күплегенә исең китәр. Әйтерсең лә бөтен Идел пароходствосыннан бергә җыйнаганнар. Үзебез утырырга тиешле пароходны озак эзләргә туры килде. Ниһаять, табып, кереп урнаштык. Ыгы-зыгы, кычкырыш, орыш, елау. Пароход кузгалгач, халык та тына төште. Барысы да җайлашты кебек, ләкин бу тышкы тынлык кына, бу дәһшәтле көннәрдә, минутларда күңелләр тынычлана аламы соң? Һәркемнең үз кайгысы. Мин сугышны күз алдына китереп, үземне фронтка озатачакларын уйласам, Зәкия миннән дә тегеләйрәк уйлый торгандыр. Кулда яшь бала. Бу минутларда әнкәйнең күзеннән яшь кипмәде. "Апагыз нишләр инде. Кулында яшь бала. Торыр урыны нәрсә инде... Кияү дә бу минутларда янында юк. Мөстәкыйм сугыш эчендә йөридер инде", - дип елый. Бу көннәрдән һәркем өчен кайгыны немец фашистлары китерде. Бу минутларда кайгы аерым кешеләргә генә түгел, ил өстенә төште. Икенче көнне безнең билетларыбызны тикшерделәр. Шушы ыгызыгыда тикшерүнең бер дә кирәге юк кебек. Бәлкем, кирәк тә булгандыр. Без үзебез утырырга тиешле пароходка утырмаганбыз булып чыкты. Безгә штраф түләттеләр, ярый әле, куып төшермәделәр, шунысына шатландык. Горькийга барганда киң Идел өстенә карап, ярларындагы урман-болыннарны күзәтеп, акчарлаклар шавын тыңлап барсак, кайтканда исә алмаштырып куйганнармыни Иделне - су өстендә ямь беткән. Акчарлаклар кычкырмый, ә чырыйлап акыра кебек тоелды. Юлаучылар йөзендә елмаю күрмәссең, моңсу йөз, күз яше. Тәтеш пристанена килеп төшсәк, монда да шул ук ыгызыгы. Бер ишеләре гармунга кушылып үзәк өздергеч җыр сузса, икенчеләре күз яше коя. Елашып саубуллашулар. Озатырга килүче олауларның саны юк. Көтмәгәндә мин авылдашыбыз күрше Җиһанша абыйны очраттым. Ул Галиуллин Карибулланы фронтка озата килгән. Ул безне үзенең олавы янына алып китте. Без олаучыны Идел буенда пристаньда ук табуыбызга бик шатландык, уңай булды. Карибулла абыйны озаткач, юлга чыктык. Юлда олаулар, олаулар. Каршыга - фронтка китүчеләр, Буа ягына исә озатып кайтучылар агыла. Без авылга кайтып ирештек. Миңа военкоматка комиссиягә барырга повестка килгән булган. Авыл советыннан өйдә юклыгымны военкоматка хәбәр иткәннәр. Тормышны ничек җайларга, әгәр мине фронтка алсалар, Зәкияне кая калдырырга?! Әти-әниләр белән озак киңәшкәннән соң, Зәкияне буш урын булганда Казма авылы башлангыч мәктәбенә эшкә урнаштырырга дигән карарга килеп, Буа РОНОсына гариза бирдек. Казма мәктәбе мөдире Гатауллинны сугыш башлану белән фронтка җибәргәннәр. Зәкияне РОНО Казма мәктәбенә мөдир итеп билгеләде. Әтиәниләр, сеңел булган йортта Ренат ялгыз калмас, сыерлы йортта тамагына сөт тә эләгер. +"Ирек" колхозының хисапчысы Гафиятуллин Вазыйх абый да фронтка китеп, колхоз хисапчысыз калган. Уку елы башланганчы, вакытлы рәвештә, мине идарә хисапчылыкка чакыра. Шушы мәхшәр заманында эшләмичә, комиссиягә чакыруларын көтеп, кул кушырып утыр аторган чакмы?! Булышу нияте белән "Ирек" колхозына хисапчы булып эшкә кердем. Авылда кызу урак өсте. Эш куллары җитми. Ирләрне, комиссиядән үткән таза атларны фронтка алалар. Колхоздагы радиоалгычны районга илтеп тапшырганнар. Колхозның автомашинасын шофёры Шиһапов Сахабетдин белән фронтка озатканнар. +Урып-җыюда булышырга солдатлар китерделәр. Аларны азык-төлек, фатир белән тәэмин итәргә кирәк. Район заданиесе буенча окоп казу өчен кешеләр туплап җибәрергә кирәк. Авылда-тылда да фронт кебек. Оборонаны ныгыту эшләренә кеше туплаудан да читене юк. Авыл халкының эшкә яраклы кешеләренең исемлеген көн саен барларга, "окоп" эшенә кеше җибәрергә кирәк. Планны үтәү - закон. Колхоз рәисе Мөхитов Салих та фронтка киткәнлектән, "Ирек" колхозына җитәкче итеп Черкеннән Фәсхетдинов Фәйзрахманны китерделәр. Ул, үзен чит авыл кешесе дигән булып, барлык эшне миңа йөкли. Авыр иде бу вакытларда һәркемгә. Әнкәйне дә Апас районына окоп казырга җибәрделәр. Алты солдат фатирга керде. Өйдә хозяйка булып Зәкия калды. Соңга таба апа да баласы белән Горькийдан безгә кайтып төште. Аның каенанасы-каенатасы Карлыныкылар. Әткәй колхозда атлар карый. Энем Мирзагабдуллага әле - 15, сеңлем Һаҗирәгә - 13, энем Фатихка - 11нче яшь кенә. Ярый, өскә снаряд, пуля яумый. Көне-төне эштә. Түзәргә туры килә, вакыты шундый. +Миңа, военкоматка комиссиягә чакырып, повестка килде. Ныклап тикшергәннән соң, "хезмәт армиясенә генә ярый" дигән элекке күрсәтмә-нәтиҗәне бозып, "годен к строевой службе" дигән нәтиҗә ясап, повестка көтәргә кушып җибәрделәр. Дөрестән дә, "кулак токымы" буларак кыйналганнан соң, минем уң күзем начар күрә иде. Шуңа да мин чираттагы армия хезмәтенә алынмый калган идем. Август ахырында фронтка китәргә повестка килде. Алдан әзерләгән сохари, киемнәрне төяп, билгеләнгән тавыкны суеп, капчыкка салып, елаш, ыңгырашу, саубуллашулардан соң, авылдан берүзем чыгып киттем. Авылда мине озатырлык яшьтәшләр дә, кордашлар да юк. Карты - карт, яше - яшь. Мине әткәй ат белән озата барды. Кичкә кадәр военкомат янында боерык көтеп торсак та, бу кичне безне, кабат чакырганчы дип, авылларыбызга тараттылар. Авылга кайту бик күңелле, ләкин, белмим күпме вакытка?! Мин повестка алып та 3 мәртәбә авылга кайттым. +1941 елның 22 октябрендагы чакыруда безне фронтка озаттылар. Ул көнне Буа районыннан 22 кеше чыгып киттек. Черкен авылыннан Шәрәфетдинов Гайнетдин ("Искра" колхозы хисапчысы), Фроловодан Лаврентьев (мәктәп директоры), Бик-Үти авылыннан Шиһапов Шакир ("Спартак" колхозы хисапчысы), Аксу авылыннан авыл советы секретаре Зиннәтуллин Галимулла, Исәк авыл советы секретаре Мәрданов Галимҗан, Югары Лашчы авыл кибетчесе Хәйретдинов Изахетдин. Калганнарыбыз Буа аръягыннан чувашлар, руслар булып, барыбыз да язу-сызуда эшләгән кешеләр булып чыктык. Канаш аша Казанга киттек. Казан военкоматында 3 көн торганнан соң, безне Васильево тимер юл станциясенә китерделәр. Васильевода 40-41 градус суыкта, ягылмаган бинада көн үткәрүләре, зәмһәрир суыклары, ай-һай ла, үзәккә үткән иде. +Идел суы катып, Югары Осланнан ат белән йөри башлагач, Васильевога ат белән әткәй миңа азык китерде. Шул вакытта ашаган пилмәннәрнең тәме әле дә авызда кебек, әйтерсең лә гомердә беренче пилмән ашау. Мин Васильево станциясе янындагы кибеттән улым Ренатка кара йомшак хром аяк киеме сатып алып, әткәй артыннан җибәргән идем. Озак та үтмәде, Зәкия миңа Ренатның фоторәсемен хатка тыгып җибәрде. Башында ак йон башлык, өстендә Зәкиянең үзе теккән пальтосына кулдан бәйләнгән ак яка уралган, аягында оекбаш өстеннән мин җибәргән аяк киеме, тулы бит, түгәрәк йөз. Мин ул карточканы блокнот эчендә бик кадерләп кенә йөрттем. Туган җир, авыл, әти-әни, туганнар, улым һәм әнисе Зәкия искә төшкән вакытларда шул фотога карап, сагынуымны, авырлыкларны, хәсрәтләремне басарга тырыша идем. +Һәркем сугышка киткәндә дулкынлана. Сугышның һәр минуты куркыныч, менә шуны йөрәгең белән сизә торып, яу кырына чыгып киткәндә, барлык якыннарың белән саубуллашасың, бәхилләшәсең, хәтта васыятьләр әйтеп-язып калдырасың. Мин дә фронтка чыгып киткәндә, әллә исән-имин кайта алам, әллә юк, дип, Ренатка васыятьнамә язып калдырган идем. Ул дулкынлану көннәрендә мин васыятьнамәне нинди эчтәлектә язганмын, һәрхәлдә, яхшылыкны, изгелекне, кешелекле, гыйлем иясе булуны, бигрәк тә әнисенә карата мәрхәмәтле, әнисенең төп таянычы булуны теләп язганмындыр, дип уйлыйм. Менә шушы юлларны язганда сандык төбеннән шул альбомны алып карасам да, васыятьнамә язылган битләрне тапмадым. Зәкия дә бу турыда бернәрсә дә белми. Васыятьнамәнең юклыгы гаҗәп! +Тәүфикъ абый фронтка киткәндә аның артыннан Казанга азык-төлек җибәргәннәр иде. Тәүфикъ абый аны Казанда Садыйкова Хәдичәбану апаларга калдырган. Миңа ул турыда хат аша хәбәр итсәләр дә, адресы күрсәтелмәгән иде. Хат ул елларда бик тиз йөри иде. 1930 нчы елны әткәй Сария белән мине Казанга укырга кертергә алып килгәндә без Хәдичә апаларда булган идек. Хәтерне җигеп, шул фатирны эзләргә туры килде һәм таптым да. Өйдән килгән азыкның тәмен үзе ачлы-туклы торган кеше генә чын мәгънәсендә аңлый алыр. Бик тәмле иде ул азыклар. Минем өчен генә түгел, ә башка милләт халыклары да бик мактап ашадылар һәм бик еш искә төшереп сөйләделәр. Менә шул чакларда авызга су килә иде. +1942нче елның 23нче февралендә - Кызыл Армия туган көнне - 689нчы артиллерия полкы каршында без Хәрби Ант бирдек. Хәрби Ант бирү - фронтка җибәрелү вакыты якынлашуына ишарә. Озак көтәргә туры килмәде, безне март урталарында фронтка озаттылар. Хәрби хәзерлек дигәннән, без Морзе алифбасын, телефон аппаратын, элемтә үткәрүне, команданы кабул итү һәм тапшыруны, полевая радиостанция белән эш итәргә өйрәндек. Чын радистлар булмасак та, вакытына күрә безне дә дивизионда радистлар дип йөртәләр иде. Артиллеристлар исә үзләренең гаубица-пушкаларын сугышка - позициягә әзерләү, маскировать итәргә, дөрес прицел алырга, тиз арада заряжать итәргә өйрәнделәр. 152 миллиметрлы гаубица-пушка 40-43 килограммлы снарядны 10-12 километр дистанциягә кадәр, хәтта аннан да ераграк ата ала. Әмма сугыш вакытында фронтның алгы сызыгыннан 6-7 километр тылда урнаштырыла. Гаубица-пушканы чылбырлы тракторлар тартып йөри. +1942 нче елны каршы алу нык истә калган. Яңа елны артпостта каршыладык. Солдатлар үзара акча җыеп, Васильево пекарнясыннан берәр икмәк сатып алып, аны ике сәгать эчендә (1100-1200гp.) ашап та бетердек. Ә кайберләребез бер ашауда ашап бетерде. Бу - безнең ни дәрәҗәдә тук торуыбызга бер дәлил. Тамак тук булса, беркем дә: "Безне тизрәк фронтка җибәрегез", - дип әйтмәс иде, тизрәк фронтка җибәрүне үтенмәс иде. Ә без үтендек. +Әдәби хәзинәләребез +Зәки Вәлиди Туган +ХАТИРӘЛӘР +Дивана Муллагол +Анам фарсычаны бары тик аралашу теле буларак кына түгел, шагыйрьләр теле буларак өйрәнгән, XII йөзнең Иран суфи шагыйре Аттар белән XVIII йөздә яшәгән Бохарада түркчә белән рәттән фарсыча язучы суфи Аллаһиярның үгет-нәсихәт бирүче мистик фикерләрен укып та фарсы теленә гашыйк иде. Мин сабый чакта безнең өйгә бик еш килеп йөри торган Муллагол Дивана исемле берәү бар иде, ул дәрвиш илле яшьләрдә булгандыр, анам Муллагол дәрвишнең нык тәэсирендә булгандыр, дим. Санкем-кыпчак ыруыннан булган ул дәрвиш Төркестан (Сыр-Дәрьяда "Яси") шәһәре тирәсендә яши иде булса кирәк, безнең тарафларда бик мәшһүр булмаган Ясәви тарикаты әгъзасы иде. Кычкырып дини шигырьләр укый, башын алга, артка ташлап бии. Накшбәнди тарикаты әгъзасы булса да, атам зикерләрен авыз эченнән генә, тавышсыз гына укый торган иде. Башкаларның "йа-һу" дип аталган зикер (Аллаһның исемен кабатлау) кылуларын атам рәхәтләнеп тыңлый иде. Намаз тәмамлангач, ул Муллаголга гарәп телендә, суфи дусларын искә алып, "йа ху" дип сикереп, бөтерелеп биергә куша иде. Биюгә охшаган бу сикерүләр башны алга, артка атып, сәер хәрәкәтләр ясап, фарсыча "әррә", ягъни "пычкы зикере", түркчә "чапкын" дип кычкыралар. Муллаголның мәчеткә бармыйча, өебездә кылган намазларыннан соң зикер итүләре анама бик тә ошый иде. Анам бу дәрвишнең түркчә вә фарсыча укыган шигырьләрен яттан белә, миңа да ятларга куша, кайберләрен дәфтәренә дә язып куя торган иде. Болар дини, әхлакый шигырьләр иде. XII йөзьелның бөек түрк суфые Әхмәт Ясәвидән анам күчереп алган суфичылык шигырьләре гаҗәеп дулкынландыргыч гүзәл иде. Мәсәлән: +Юлын тапкан изгеләрдән юл сорасам, +Аларның тезенә башымны куеп, йөземне сонсам булмасмы? +Биек тауларның түбәсенә менеп дәрвиш булсам. +Болытларны болгатып, мул яңгырлар яудырсам. +Корырга йөз тоткан агачларны терелтеп, багъ ясасам булмасмы? +Шоңкар кошы кеби болытларга орынсам. +Аска томырылып, җәнлекләр ауласам, аучы булсам. +Чыпчыкларга кушылып, Аллаһның исемен туксан мең кабатласам. +Былбылларга кушылып, уңга, сулга очсам булмасмы? +Һич онытасым юк. Муллагол бер бәйрәм көнне безгә килде. Пәйгамбәр турында бу хикәятне барысы да белә. Хикәтнең эчтәлеге болай. Бер бәйрәмгә бай балаларының матур итеп бизәлгән дөяләргә атланып килгәнен күреп, бер ятим бала: их минем дә дөям булсын иде, дип җылый икән. Бу фәкыйрь ятим баланы сөендерер өчен, пәйгамбәребез дүрт аякланып дөя булган да, ятимне сыртына атландырган һәм халык арасында дөя кебек чаба башлаган. Әбү Бәкер моны күреп әйткән: бу эш сезгә килешми, дигән. Алайса, дигән пәйгамбәр, бала астындагы дөяне сатып ал да, бала пәйгамбәрне азат итсен. Әбү Бәкер балага алты данә әчтерхан чикләве биреп, "дөяне" сатып алган, пәйгамбәрне азат иткән. Муллагол да мәчет янына тупланган җәмәгать янында мине иң өстенә атландырып, шушы хикәятне җырлап күрсәтте. Атам алты чикләвек биреп дөя вазифаларын башкарган Муллаголны азат итте. Шәмес-и Тәбризигә нисбәт ителгән бу түркчә шигырьне атам миңа укый иде. +Белсә иде ул сабый, ул дөянең йөгене, +Ун сигез мең галәмне бирсә дә бирмәс иде, йа. +Бу бер кече театр парчасы кебек иде. Әлеге ятим сабый бала үзенең астында кем булганын белми. Белсә иде, бөтен дөньяны, хәтта галәмнәрне бирсәләр дә сатмас иде, шушы мәгънәне аңлагач, мин җылый башладым, чөнки Муллагол пәйгамбәр иде, атам - Әбү Бәкер сыйфатында гына иде. +Муллагол кайбер дини шигырьләрне курай уйный-уйный, җырлый-җырлый сөйли. Ул Ислам йолаларын шушы шәкелдә сабыйлар һәм олылар каршысында җанландыра иде. Аның өйрәтүенә күрә, фарсыча шигырьләр сөйләүче мәшһүр суфи Шәмс-и Тәбризи шул ук вакытта түркчә шигырьләр дә сөйли, биюләр дә башкара, мөселманнарны алгысыта, дулкынландыра торган була. +Муллагол Урыс-Япун сугышында һәлак булды. 1918 елда түнтәрелеш (иһтилал) заманасында бер бүлек гаскәр белән өйгә кайткан идем, шунда Муллаголга кагылышлы бер дәфтәрнең бездә сакланганын күрдем. Атам белән анам Муллаголдан ишеткән фарсыча, түркчә шигырьләрне шушы дәфтәргә терки барганнар, ул һәлак булганнан соң, хәтерләрендә сакланганнарын да өстәгәннәр. Бу шигырьләрне атам Муллагол белән берлектә сөйли иде, күбесен ялгыз калганда исенә төшерә иде. Алар - шулкадәр шомаҗанлы шигырьләр иде ки, алар инсанның хәтеренә җиңел кереп утыра, үзләреннән үзләре күңелеңә кереп, шунда кала торган әсәрләр. Муллаголның сәер гадәтләре дә бар иде. Мәсәлән, бервакыт ул атамның ниндидер бер нәрсәсен чәлдерде. Атам "алса, алсын" гына диде. Ләкин атамның Мәккәдә кемдер бүләк иткән көмеш кесә сәгате югалды. Атам Муллаголны тоткан да чабаклаган. Эре гәүдәле булуына карамастан, "алмадым, чәлмәдем, муллам, дустымның малы дип кенә, бик ошатканга гына алганыем", дип җылый бичара, үзе һаман сөйләнә: "алтынчы алтынны никадәр кыйнаса, алтын матурлана гына бара", дип фарсыча шигырь укый башлады. Чыннан да Муллагол карак түгел иде, фәкать ул якыннарының, дус күргәннәренең генә әйберләрен сорамыйча алгалый торган иде. +Ул безгә яз айларында килеп чыга торган иде. Өебезнең мәдрәсә тарафындагы "алачык" дип атала торган җәйлек бүлмәдә яши иде. Җәйге ашханәбез дә шунда иде. Без - бала-чага да җәен шунда яши идек. Муллагол бер килешендә анам аның хөрмәтенә кәҗә суйдырды. Казанга салыр өчен ит турый башлады. Муллагол, зур гына бер кисәк итне алып: "бусы Маһмайга", дип эткә ташлады. Анам кулындагы чүмече белән Муллаголның башына сукты. Муллагол шушы вакыйгага туры китереп фарсыча шигырь сөйли башлады һәм, бездән 150 чакрымда булган хатынына мөрәҗәгать итеп: "Рәхинә-ә, остазбикә мине кыйный!" дип кычкырды. Аның бу чүмеч вакыйгасында сөйләгән шигырен анам онытмаган, Муллаголның дәфтәренә ул шигырь анам кулы белән язып куелган. Мәгънәсе: "хуш ис мине ашханәгә чакырды, ул минем башыма чүмечен кундырды". Бу шигырь мизгелдәк буларак шундук чыгарган шигырь түгел икән, шушы вакыйгага туры китереп, ул ятлаган меңләгән шигыре арасыннан сайлап алып сөйләгән икән. +Коръән аятьләрен дә ул шулай оста куллана иде; мин дә аңа охшарга тырышып карыйм. Муллагол мине бик ярата иде. Сабый чагымда ул миңа түркчә, фарсыча әхлакый шигырьләр ятлата иде. Мисалән: +- Килгән кунакны ачык йөз белән каршыласаң, Аллаһ сиңа чиксез нигъмәтләр бирер. И олан, инсаннарны телең белән рәнҗетмә, юкса син Аллаһны үзеңнән биздерерсең... Һавадагы кошларга балыкны җим буларак биргән Аллаһ, бәләкәй бәндәсенә дә хөкемдарлык дәүләте бүләк итә алыр. +Ләкин ул соңгы шигыренең мәгънәсен сөйләмәде. "Зур үскәч, аңларсың" гына диде. Мин дә артыгын сорашмадым. 1918 елда Башкортстанда хөкүмәттә рәислек кылганымда атам сорады: "хәзер Муллаголның шигырен аңладыңмы инде?" диде һәм шигырьне яттан укыды. Аның авызыннан чыккан парчаларны мин Иран әдәбиятын бик мөкәммәл белгән азәрбайҗан кешесе Ахунд Йосыф Талипзадәгә (1922) сөйләп күрсәттем, ул миңа бу шигырьләрнең XII-XIII йөздә яшәгән Иран шагыйре Аттардан вә Җәләлетдин Румидан алынганлыгын аңлатты. Муллагол тарихтан да хәбәрдар иде. Мәсәлән, Сәлҗук хөкемдары Санҗар белән Караханлы Арслан Хакан ул заман Сыр-Дәрья елгасы буйларын мәркәзгә әверелдермешләр икән. Түрк суфие (мистигы) Шәех Әхмәт Ясәви янына йомыш белән килгәннәр капка боҗрасын какса, остаз һәрвакыт чыга икән, җиргә тезләнеп баш орып, шәехнең аягын үпкәннәр турында Муллагол бер шигырь сөйләде. Мин моңа уйдырма дип ышанмадым. Әмма бу шигырь Руми иҗатыннан булып чыкты. Бик яшь булуыма карамастан, Муллаголның миңа өйрәткән шигырьләрен ул чагында җитдигә санамадым, баксаң, ул аларны бөек шәхесләребезнең иҗатыннан алган икән, шуны белдем. Остазым Зәки Хәлфә дә, мин дә, анам Муллаголның башына чүмеч белән суккан чакта ватанында, ягъни ерак-еракларда калган хатынына ишеттерергә теләп кычкырганын уен, кылану гына дип аңладык, "карак" дип үзенә яманат тактык. Атам исә аны галимгә, әүлиягә саный иде, миңа аның "алкышын" ягъни догасын кабул кылырга киңәш итте, Муллаголның каргышыннан, бәддогасыннан саклануымны теләде. Мин аны күрше авыллардагы дусларына үз атым, үз арбам белән йөртә идем. Шул чакларда Муллагол миңа фарсы вә Чыгытай әдәбиятын өйрәтте. Суфичылыкның Исламият түренә, халыкның эченә ничек үтеп кереп, киң җәелгәнен аңларга миңа ул ярдәм итте. Ул ихлас булмаганнарга катгыян якынаймады. Атам да дин юлында артыгын кыланганнарны каты тәнкыйтьли иде. Мәсәлән, атам мине иртәнге намазга уятырга кушмый иде. "Ул әле сабый гына, намазның тәмен дә белми әле ул, нигә аны ирексезлисез!" ди иде. +Янә бер хикәя: үземне белә башлаганнан бирле "агай" дигән кунагыбыз өебезнең диварына зур бер такта элеп куйдырды. Моның кыр-кырларында Ясәвидән, Аттардан вә башка суфый шагыйрьләрдән алган түркчә, фарсыча шигырьләр беркетте. Урта өлешләрендә исә, хәтеремдә сакланганча, өч дәрвишнең башы ясалган иде, аларның күзеннән зәңгәр чишмәдәй яшьләре ага, күл хасил итәрлек, авылны басарлык күз яшьләре. Бу дәрвишләр "аһ-ун мин әл-ишык", ягъни "аһ, бу гыйшык, Аллаһ. Аллаһ", дип акыралар үзләре. Мин Муллаголдан сорадым: +- Агам, бу ни? Алла уртада юк, аның кайда булганы да күренми. Алар Аллаһка гыйшык тоталармы? Алла бит ул Ләйлә түгел, Мәҗнүннәр Ләйләгә гашыйк булсын! Күз яшьләре елгалар хасил итәрдәй булырмы? Болай сорасам, атам мине чабаклаган булыр иде, "син дуңгыз", дип ачуланыр иде, - дидем. +Муллагол хафада иде: +- Мелла, син ни сөйлисең? Бала кешедә суфичылыкны аңлау кабилияте юк! Суфичылыкны аңлавы бик авыр. Алла аны шулай яраткан инде. Бала зиһенле була ала, суфый була алмас, бала старшина була алыр, шәех яки мөрид, суфи була алмас, - диде. +Атам аның бу сүзләренә һич тә каршы төшми иде. Муллагол Исламияттә "голамә -и русум" дип аталган муллаларны һич сөйми иде. Муллалыктагы артык рәсмият (артыгын кылану, фанатиклык) йөзеннән агам Хәбиб Нәҗҗар вә авылыбыздагы Бохара тибындагы кадимче Кәшшаф муллага һич якынлашмады. Дивана Муллагол һәлак булганда, миңа нибары 14 яшь иде. Һәлак булганнан соң, ул миңа ятлаткан шигырьләрне анам-атам ярдәме белән тикшердем, өйрәндем. Атам-анамның эчке уйларын мин фәкать 1918 елда Муллаголның атам-анам кулындагы дәфтәреннән вә ян-якларга атам тарафыннан язылган искәрмәләрен якыннан өйрәнгәч кенә аңладым. +Урысча өйрәнүем +Алты-җиде яшьләремдә мин гарәпчә-фарсыча белән берочтан урысча да өйрәнә башладым. Бу өч телне яшьли тирәнтен өйрәнүем миңа тормыш юлымда бик нык ярдәм итте, бик күп вакытымны янга калдырды. Бәлигъ булгач, тел өйрәнәсе урында мин башка бер мөһим эшләр белән мәшгуль булдым. Ни өчен мин бик иртә урысча өйрәндем? Атам гаскәрдә чагында урысча белмәгәннән иза чиккән. +- Углым булса, мин аны иң беренче чиратта урысчага өйрәтәчәкмен, - дип ул ант иткән. +Атам сөйли иде: +- "Төшләнү" дигән нәрсә бар. (Җенси өлгергәнлек чорында ир-егетнең йокыдагы төшләнүе. - Р.Б.) Төшләнгән кеше госел тәһарәте алырга тиеш. Төнлә төшләнгәннән соң, госел тәһарәте алып маташканда, казармада кизү торучы субай мине күреп алды да аерым бүлмәгә ябып, идәнгә яткызып, өстемә ком тутырылган авыр капчык бастырып куйды. +Урыс гаскәрендә хезмәт итүче дагыстанлы субай, сәгатьләр буе интегеп ятучы солдатны күреп: +- Бу ни? - дип урыс субаеннан сорый, урыс субае эшне аңлатып биргәч, дагыстанлы: - Алайса, бу солдат җәзасын минем янда узар, бир аны миңа, ди. +Дагыстанлы субай атамны үз бүлегенә алып китә. Урысча белмәгән атам аның белән фәкать гарәпчә генә аңлаша. Җәза вакыты узгач, дагыстанлы атамны кире үз бүлегенә кайтара һәм әйтә: +- Бу яхшы егет, син моннан чавуш (кече командир) яса, ди. +Шуннан атам чавуш булып китә. Әмма урысча белмәү сәбәпле, байтак кыен күрә. +Хезмәттән соң атам мәмләкәтенә кайтып өйләнә вә: +- Балам угыл булса, иң башта аны урысчага өйрәтәчәкмен, - дип ант итә. Авылыбызда урысча мәктәп юк, күрше Макар авылында гына бар иде, әмма атам мине анда җибәрергә теләмәде, үз мәдрәсәсендә, урысча шәһәр мәктәбен Русиядә бетергән Габдеррахман Миңлебаев исемле бер татар бар иде, мине урысчага өйрәтер өчен шуны куйды. Ахмар авылында атамның бер дусты яши иде, шуның улы да урысча шәһәр мәктәбен тәмамлаган икән, аның исеме Шаһибәк Үзбәков иде, ике елдан соң Шаһибәк Үзбәковны атам үз мәдрәсәсенә урыс теле укытучысы итеп чакырды. Габдеррахман киткәч, бу зат миңа урысча дәресләр бирде. Унбер яшемдә чакта Шаһибәк мәктәптә узган башка дәресләрне дә урысча өйрәтеп, язга чыккач, миннән имтихан алырга булды. Кышын Макар авылындагы мәктәпкә берничә тапкыр барып килдем. Көзен шунда (Макар авылында) имтихан тапшырдым. Мәктәпнең мөгаллиме Мифтах Карамышев имтихан тапшыруым турында шаһәдәтнамә дә бирде. Дүрт ел дәвамында хосусый дәресләрдә урысчаны үз укучыларыннан яхшы өйрәнгәнем турында да әйтте һәм мине Эстәрлетамакка урысча укырга җибәрергә кирәк, дип киңәш итте. Мин үзем дә шуны бик тели идем. +Ләкин атам-анам мине урыс мәктәбенә бирергә риза булмады. Әмма кадимче Кәшшаф мулланың: мулла ага углын урыс мәктәбенә бирә икән, дигән сүзе мине Эстәрлетамакка бару шатлыгыннан да мәхрүм итте. Көз кергәч (1902), мине Үтәктәге агамның мәдрәсәсенә җибәрделәр. +Үтәктә укуым (1902-1908) +Бу авыл безнекеннән 14 чакрым ераклыкта урнашкан һәм агамның авылы безнекеннән нык аерылып тора иде. Мин агамның өендәге бик бай китапханәсендә еш кына куна кала идем. +Кафи Сатлык угылларының бишесе дә имам вә өч кызының кияве дә имам иде. Олы углы Хәбиб Наҗҗар исеме аталган Кучкар Әмирханның бай сәүдәгәр углы тарафыннан Казанга җибәрелеп, ул заманның иң бөек остазы вә фикер иясе, мәгълүм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанида укыган, соңра аның мәдрәсәсендә шөһрәтле бер хәлфә, ягъни мөдәррис дәрәҗәсе алган, Ислам тарихына кагылышлы "Мифтах эл-Тәварих", ягъни "Тарихларның ачкычы" исемле татарча әсәрен язып бастырган вә Ислам метафизикасына кагылышлы танылган мәдрәсә китапларына гарәпчә аңлатмалар бирүче дә ул. Гарәпчә аңлатмаларын, язучыларның тәрҗемәи хәлләрен, китапларын ул төзәтмәләр ысулы белән язган. Ул аңлатмаларының күп өлешен агамның аркадашы Хәмид Шәңгәрәй белән берлектә язган. Агамның гарәп әдәбиятыннан тәрҗемә иткән "Кальюби" турындагы мәзәкләре дә басылып чыкты. Хәбиб Наҗҗар сәясәттән дә хәбәрдар иде. Кырымлы мөселман түрк адәме Исмәгыйль Гаспралы бастырып чыгарган "Тәрҗеман" гәзитәсен беренче саныннан ук, ягъни 1883 елдан ук укый башлый. Суфилыкта заманның тәрәккыйпәрвәр (алгарышны яклаучы) шәехе булган "туңгатар" ыруыннан Шәех Зәйнулланың мөрите иде. Бу зат, ягъни Хәбиб Наҗҗар, Төркиядән дә гәзит-журналлар алдыра иде. Ул да, минем атам кебек, гарәп теле һәм бу телнең фәлсәфәсе вә әхлакый әсәрләре белән мәшгуль иде. Ләкин дөньяга карашлары белән туры килмәгән нокталары да бар иде. Әмма шуны да искәртеп узарга кирәк: агам Наҗҗарның карашлары атамныкына караганда заманчарак иде. Бөтен дөньяның түгәрәклеге турында ул Фламмарион әсәрләренең тәрҗемәсеннән укып белә иде. Ул - астрономия һәм математиканы заманча аңлый торган кеше. Атам исә XII гасыр Ислам фикер иясе әл-Газзали карашларында тора. Җир җисеменең түгәрәк-йомры булуын да, ягъни җир шарыннан бәләкәй вә җиргә якын кояшның җирдән зур икәнен дә, кояш белән айның ничек тотылганын да белә, ләкин атам җир шарының әйләнгәненә ышанмый иде. Газзали, Птоломей тәэсирендә, ул аңа инанган һәм геоцентрик фикер ягында. Атам вәгазьләрендә дә Газзалиның "Их-йа әл-улум әл-дин", ягъни "Дин фәнен терелтү" исемле әсәреннән алынган өлешен дулкынланып аңлата иде. Бу әсәрнең кайбер өлешләрен йокларга яткач, йокы чакыру өчен укый торган иде. Атамнан: +- Һәм җанны дулкынландыра, һәм йокыны китерә торган ул нинди әсәр? - дип сорый идем. +Ул: +- Бу әсәрдә икесенә дә ярый торган урыннар бар, улым, - дияр иде. +Соңыннан француз галиме Г.Боскуитнең шул турыдагы әсәрен укыгач, мин атамның хаклы икәнен аңладым. Газзалиның кабатланып торган серле саннар белән мәшгуль булганын мин ун яшемдә үк белә идем, аның кайчан вафат иткәнен дә (һиҗри, 505-милади, 1111) белә идем. Газзали кебек, Пәйгамбәребез кебек, атам да 63 яшендә үләргә теләде. Атамның теләге кабул булмады, большевиклар кул астында күп җәфалар күреп, ул 80 яшендә вафат булды. Атам да кырымлы мөхәррир Гаспралының гәзитәсен һәрдаим алдырды. Әмма ул һәрвакыт мөһим хәбәрләрне генә укый иде, чөнки алдынгы, заманави фикерле мәкаләләрне ул яхшы аңламый, игъландагы рәсемнәргә, мәсәлән, чәч ныгыта торган дару игъланында чыккан Анна Шилак исемле озын чәчле хатын өндәмәсенә хакыйкатән ышана иде. Атам үз мохитенең әгъзасы буларак, дини фанатизмнан ерак кеше иде, ләкин ул шулай да үз кирелегенә тарта иде. Ә Хәбиб Наҗҗарның мохите мөнәввәр кешеләр (зыялылар) белән әйләндереп алынган иде. Шуңа күрә мин атама караганда агама ныграк тартыла идем. +Атамның шәхсияте +Атамны урап алган мохитне мин бик төшенке сүзләр белән тасвирладым шикелле. Холыклары, дөньяга карашлары белән нык аерылсалар да, агам белән атам бик дус иде. Агам Мәрҗанинең ике хәлфәсе Габбас белән Садри илә бергә Казанда гыйлемдә алда барулары белән бергә, кайнап торган тормышта яшәгәннәр: күп эчәләр икән вә гауга чыгаручылар рәтендә булганнар, имеш. Кемдер боларга багышлап икеюллык такмак та чыгарган: +Наҗҗар, Габбас һәм Садри - +Шәкерт икән үзләре; +Типтерәләр бик оста, +Тәтәйләрдә күзләре. +Истанбулга китеп тә Габбас бу типтерүләрен ташламаган, анда да ул тәнкыйть-сатира утына тотылган, имеш. "Шөһрәте" шушы тәнкыйтьләр аркасында Истанбулга кадәр барып җиткәнгә күрә, Наҗҗар исә, авылына кайтып, имам булды һәм, ниһаять, шәехлеккә җитте, әмма аның тормышы минем өчен үзенә күрә бер табышмак вә серле иде. Аның өендә яшәгәнемдә "гаҗәп, мулла абзый хәзер дә эчәме икән?" дип уйладым. Минем атам бик гади, бик самими бер инсан иде, аның миңа аңлашылмаган һич тә серле-сәер гадәтләре юк. Агам Наҗҗар шәкертләренә югарыдан бага, артык кырыс иде, атам исә, абруе булуына карамастан, шәкертләренә вә балаларына иптәш-аркадаш, чын-чынлап ата була белде. Берәр гаебең чыкса, һичшиксез, җәзасын бирер, ләкин күп вакытта ул синең хата эшләгәнеңне күрмәмешкә салыша. Гомерендә ул авызына хәмер алмады, гаиләбездә намаз мәҗбүри иде, әгәр дә үзе өйдә юкта намаз калдырганыбызны белсә (ул һәрвакыт белә иде), битәрләми. Өйдә катгыян тәртип куелган. Гаиләбездә вә хайван көтүе көткәндә, ул безне бик каты тота иде. Үз ияренә "күпчек" куя, безгә исә, хәтта илле чакрымга йөрсәк тә, каты күн белән тегелгән ияргә йомшак берни куйдыртмый иде. Кичләрен йокларга ятканда да, көтүдә йөргәндә дә, өстебездә юка чикмән булыр иде. Язын ялланган чабаннар була торып, югалган яки чирләп егылган сыер яки куйлар өчен чабаннар түгел, без, аның уллары, җавап бирәсе. Курадагы атларыбыз биштән артмый иде. Кичен "куналга", ягъни бу атларны печән мул үскән җиргә утларга җибәрәбез. Кача торган гадәте булган атны озын аркан белән казыкка бәйләп куябыз. Һәм төнлә торып, казыклар белән атларны икенче урынга күчерәбез. Иртәнге намаздан соң атларны курага алып кайтабыз. Кояш чыкканчы йоклап, атларны соңга калып китерсәк, атабыздан бик каты эләгә иде. +Атам борынгы гореф-гадәтләргә бик нык бәйле иде. Мишәр, типтәр, татарларда булмаган гадәтләр мәсьәләсендә ул үзенең ярдәмчесе имам Кәшшаф мулла белән һәрвакыт бәхәскә керә иде. Бу зат атам хакында, аның артында "ул шәригать урынына законны хуп күрә", дип сөйләнә икән. Бохарада укыган Кәшшаф мулланың "закон" дигәне, ягъни урысның рәсми кануннары турында, дип әйтүе инде. Башкортларның шәригатькә бик туры килмәгән гадәтләре бар, янәсе. Мирас мәсьәләләрендә вә "инчи" дип аталган бер гадәт хакында да һәм әчебал исерткече турында да бәхәсләр була иде. "Инчи" - мал вә мөлкәтнең гаилә әгъзалары арасында (хатын белән ирнең тигезлеге) нигезендә бүленүе, шуңа күрә хайваннарның аерым тамгаланышы димәктер. Дини корбан вә мөсафирның тамагын туйдыру, хайван чалганда зәкят бирү вә мирас эшләрендә "инчи" гаилә тормышын тәртиптә тоту өчен эшләнгән низамдыр (кагыйдә, тәртип). +Авылыбыз умартачылык, әчебал ясау белән дан тота иде, әчетелгән балны еш кулланалар. Туганыбыз Әһил мулла исемле бер картрак имам күпвакыт исерек була иде һәм исерек килеш халыкка намаз укыта. Кәшшаф мулла: +- Бу хәлдә намаз укылмас! - дип лаф ора. +Атам исә шулвакыт: +- Шикләнгән кеше намазын өендә укысын яки казага калдырсын! - ди иде. Анам да атамнан качырып кына әчебал куя иде, үзе дә бераз эчә торган иде. Атам әчебал куелган тәпәнне күрә, әмма күрмәмешкә салыша иде. Атам умарталардан алынган балның "бал ипие" дип аталган өлешеннән балавыз-шәм ясарга ала иде, балданкәрәздән бушаган савытны чайкый һәм: +- Бар, чыгарып түк, - дип анама бирә. Анам аны түкми, тәпәнгә чыгарып сала. Иң куәтле бал шуннан ясала. Атам моны да күрмәмешкә, белмәмешкә салыша иде. Кәшшаф мулла бөтен халык хөрмәт иткән атам турында: +- Мулла агамның өендә хәрәм бал һич кимемәс! - дигән. +Кәшшаф мулла исә шәригать кануннарын хәрефен-хәрефкә җиткезеп тотарга куша. Аның типтәр, мишәрләр арасында мөритләре (иярченнәре) бар иде. Алар атам хакында гайбәт тараталар. Атам авыл тормышында да иске гадәтләрне тотканына күрә, кайбер четерекле мәсьәләләр өскә калка иде. Авылның төп шөгыле - хайван асрау, көтүлекләрне карау, мал утлату җирләре белән тәэмин итмәк. Игенчелек - бишмәт белән җилән итәгенә салынган тарыны кул белән чәчеп иген басуы ясау ул. Еллык уңышның орлыгы ике-өч итәктән артмый. Икмәк чәчелгән җирне хайваннардан саклар өчен, киртә коралар, барысы да шулай эшли иде. Мишәрләр килеп утыргач, урыс ысулы белән авылны киртә белән әйләндереп алдылар. Бу киртәне урыслар укалча (околица), диләр. Бөтен көтүлекләр дә киртә эчендә калды, алар чәчүлек җиргә әверелде. Менә шунда хайван симертүчеләр белән игенчеләр арасында бәрелешләр була башлады. Көзен таулардан, җәйләүләрдән төшкән хайваннарыбыз иген басуларына ябырыла, рәхәтләнеп утлыйлар иде. Хайваннарның каршысына мишәр, татар һәм урыслар тезелде. Мишәрләр белән урыслар безнең кышлык абзарларыбызны бәрәңге, икмәк өчен куллана башладылар, безнекеләр бу бәрәңгене ашамый: +- Ул - тиреслектә үскән пычрак ризык, - диделәр. Мишәрләр дә, урыслар кеби, яшелчә утырталар да киртә белән әйләндереп алалар. Бакчасыннан бер кыяр чәлдергәнем өчен күршебез Ситдикъ-мишәр мине кыйнады, атама әйткән: - Улыңны караклыкка өйрәтәсең! - дигән. +Күршеләр белән ике арада хәтәр мәсьәлә калыкты. Хәлбуки, тарлауда үскән кыяр, ногыт борчагы өчен балалар кыйнауны атам аңламый иде. Ләкин атам бөтен күчмәләрнең иске йола-гадәтләренә тугры калса да, тормыш биргән шартларга ярашырга "башка бер йолалар белән мәҗбүрән яраклашырга" дигән фикердә тора иде. Ягъни тормышта ярашу-яраклашу - төп күчәр - шәригать түгел, йола тора. Бу юнәлештә ул бары тик Кәшшаф муллага гына түгел, агам Хәбиб Наҗҗарга караганда да тәрәккыяткә тугры иде. Еллар кичте. Ул хайван утарларын бәрәңге утыртыр өчен кулланды. Безгә дә эре-эре бәрәңге ашатты. Ул анда хәтта кәбестә дә үстерде. Үз туганнарын да бәрәңге утыртырга өндәде. Ул бакчасына җимеш агачлары утыртты, эшкә кулы ятмаган Кәшшаф мулланы узып китте. Үсә төшкәч, мин атамны тарлавыбызны биш-ун дисәтинәгә киңәйтергә күндердем. Печәнне без элеккечә урак белән урып ала идек, ләкин урак уру ул билгә төшә. Бу эшне без татарлар, урыслар белән бергә эшли идек. Тора-бара кардәшләрем дә урак белән эшләргә ияләнеп китте, машинага да күнектеләр. Әүвәлчә малларыбызны кышын ачык һавада, ачык түбәле абзарларда (киртәдә) кышлата (ашата) башладык. Тора-бара мишәрләрнеке кебек "абзарлар", "сарайлар", ягъни амбарлар, лапаслар салырга өйрәндек. Өебез янында гына ике кечкенә йорттан торган башкорт мәктәбе тора-бара татар салаларындагы кебек мөкәммәл мәдрәсә шикелле булды. Ягъни атам мин сабый чакта кыска вакыт эчендә урта гасырда калган авылыбызны тулысы белән заманчалаштырды. Унсигез яшемдә авылыбыздан аерылып, укырга дип еракларга киттем. Бер ел кебек тә тоелмаган ун ел эчендә хәятебездә йөз еллар күрелмәгән түнтәрелешләр, инкыйлаблар булды. Бу хосуста атамның: +- "Дин" илә "тормыш" эшләрен аеры тота белергә вә "хәят" эшләренә шәригатьне катнаштырмыйча, бары тик йолаларыбызча гына яшәргә кирәк, - дигәне исемдә калган. +Атамның мәдрәсәсе +Атамның мәдрәсәсе дүрт йорттан гыйбарәт. Йөз илле, бәлки дә йөз шәкерте булгандыр. Бу шәкертләрнең күбесен тау башкортлары, ераклардан килгән балалар тәшкил итә. Болар дүрт ай укыганнан соң, кар эрегәнче үз авылларына кайтып китәләр иде. Мәдрәсәдә чакта атамнан качырып кына алар әчетергә бал куя иде, башкортча эчү мәҗлесе коралар иде. Пәнҗешәмбе көн кичләрен көрәш, бию оештыралар. Араларында гаять каты тәртип булыр иде. Әчебал гамәленә кагылышлы хәбәрләр атама барып ирешми иде, мин дә бу эшләр турында атама әләкләми идем. Монда көз көне, мәдрәсә ачылыр-ачылмаста, казый сайлау була торган иде. Казый буласы шәкертне ак кәҗә тиресенә утыртып, тирене дүрт кеше дүрт яктан тотып, шәкертне югары күтәрәләр, башка шәкертләр кәҗә тиресенә утырган шәкертне чеметәләр, хәтта кайчакларда без белән төрткәләп, шәкертне җылаталар. Әмма ул соңыннан үч ала торган иде. Бу борынгы түркләрнең "хан күтәрмәк" йоласы иде. Соңрак белдек, мәдрәсәләрдә казый сайлау гадәте ул Хорезмнан килә икән. Мәдрәсәнең рәсми мөдире минем атам булса да, чынлыкта гамәлләр сайлап куелган "казый" кулында иде. Мәдрәсәнең эчке хәлләре турында мәдрәсә хуҗасына җиткерү - аның вазифасы. Атамның вазифасы казыйдан ишеткәннәргә колак салмау, ишетмәгәнгә салышу иде. Бу тәртиптәге мәдрәсә тормышы җәмгыятебезнең вә аның тарихының тач көзгесе иде. Монда "Ысулы җәдит" дигән яңа тәрбия ысулының әсәре дә юк иде. Атам математика һәм география өйрәнергә теләгәннәргә Зәки Хәлфә исемле бер ярдәмчене вазифага куйды. Теләгәннәргә урысча өйрәтерлек шәкертләр бар иде. Ләкин атам мәдрәсә янында урысча укытыр өчен башлангыч мәктәп ачарга, дигән урыс хөкүмәте тәкъдименнән катгыян баш тартты. Мин дә мәдрәсә каршында авыл китапханәсе ачтым. Төбәгебезгә хөкүмәт комиссары (земский начальник) сыйфатында җибәрелгән хокукчы башкорт Солтанов, Уфадагы мөфти Солтановның углы килде. Хөкүмәт табибы булып күндерелгән татар кызы Зәйнәп Габдеррахманова - Петербург университетында укучы. Һәр икесе дә безгә еш-еш килә иде, сәясәт вә мәгариф эшләре турында әңгәмәләр коралар. Урта гасыр күчмәләре зиһенендәге авыл имамы булган атамның ислахчы (реформатор) дәрәҗәсендә үсүендә, бәлки, бу ике затның да йогынтысы зур булгандыр. Мин атамның мәдрәсәсендә үзлегемнән гарәпчә һәм дини дәресләрне Зәки хәлфәдән вә Кәшшаф мулладан - фарсыча, Габдеррахман вә Шаһибәктән урысча вә математика өйрәндем. Ләкин иң күп зәвыклы гамәлләрем шәкертләрнең пәнҗешәмбе көнне һәр ахшам оештырылган көрәшләрдә тимербаш кебек катышуым булды. Бал мәҗлесләреннән дә мин баш тартмадым. Ут сүндереп, йокыга киткәнче халык хикәяләрен тыңлаудан мин зәүкый ләззәт ала идем. +Тагын анам турында +1918 елда Оренбургта советлар зинданында да утырып чыктым, 1944 елда Төркиядә Исмәт паша мине өтермәгә яптырды, укылачак һәр шәйдән мәхрүм калдырдылар. Шул вакытта анамнан өйрәнгән шигырьләр һәм Ясәвинең "Шәб-и Йәлдә" исемле мөнәҗәте мине коткарды, мин шуларны үземә сөйләп исән калдым. Шунда мин анамның миңа карата тәэсиренең никадәр куәтле булганын аңладым. 1944 ел вакыйгалары заманында атамның истәлекләре күптән онытылган иде инде, фәкать "хафыза фәрештә" дип аталган әсәрдән төшкән хыялый фәрештә анам кыяфәтендә яныма килә иде. Мин ватанымдагы кебек, анамны кочаклыйм, анамнан хуш ис бөркелә, аның үзенә тарту көче - шигырьләр белән тулы әхлак нәсыйхәтләрендә иде. Минем анам тормышта һичбер вакыт гөнаһ кылмады һәм аның миңа булган чиксез самимилеге гомерем буе миңа иярә килде, рәхмәт. Аның миңа фарсыча, түркчә өйрәткән шигырьләре бары тик әхлакый вәгазьләрдән генә тормый, алар арасында әдәби эстетик әсәрләр дә бар иде. Аның миңа Нәваидан ятлаткан газәлләре, соңыннан бу шагыйрьнең шигъри диванын баштанаяк укыгач, күрдем ки, алар сайланма парчалар булган икән. Анама боларны кем өйрәтте икән? Белмим. Чөнки "Диван"ның бу парчаларын берләштергән өлешләре безнең китапханәдә юк иде. Башка яннан караганда, ул өйрәткән әхлакый шигырь вә хикәяләр дә бер хрестоматия рәвешендә бергә тупланган әсәрләр иде. Аларның күбесе анамның хәтерендә саклана. Болар башлыча Аттардан, Җәләлетдин Румидан, Нәваидан, Ясәвидән, Аллаһыяр Суфидан алынган парчалар. 1957 елның башында Пакистандагы Лахор университетының кунагы булдым. Фарсы әдәбияты профессоры, дустым Мөхәммәд Бәкир сөйләде миңа: имеш, ХIХ гасырда Хәйдәрабадның гаскәр башлыкларыннан берсе, бохаралы үзбәк, үзенең улын нәкъ анам мине укытканча укыткан икән. Моны ишеткәч, мин хәйран калдым: түркләр арасында бу укыту системасы ничек киң таралган булган икән. +Миңа өйрәтелгән шигырьләрнең фарсыча булганнарының кем әсәрләре икәнен анам да белмәгәндер дип уйлыйм. Боларның сайланма парчалар булганын һәм анамның ул шигырьләрне саф фарсыча әйткәнен һәм мине дә дөрес аһәң белән сөйләргә өйрәткәнен шунда аңладым. Икенче тапкыр күрешүебездә Иран хөкемдары Мөхәммәд Риза Шаһ фарсычаны кайда өйрәнгәнем турында сорады. Анам өйрәтте, дигәч, ул: анагыз Иранлымы, диде. Чөнки минем фарсыча аһәңем Бохара таҗикларыныкыннан аерылып тора икән. Ихтимал, атамның гарәпчәсе кебек, анамның фарсычасы да Күзән угыллары вә Сатлык угылларын укыткан, XVIII гасырда мөгаллимлек кылган Дагыстанлы осталар тарафыннан гүзәл яңгырашлы фарсыча булгандыр. Миңа Урта һәм Якын Шәрыкның тарихын бик якыннан өйрәнү, ул илләрдә самими дуслар табарга мөмкинлек биргәне, фарсы теленә гашыйк иткәне өчен анама чиксез рәхмәтлемен. Анамның сәясәттән һичбер хәбәре юк иде. Килгән гәзитәләргә карамый да. Аларның сәхифәләрендә Аллаһның исеме булмагае, дип, ул аяк астында калмасын өчен яки гәзитләргә берәр нәрсә төрмәгәйләре, дип, бер читкә җыеп куя. Бик диндар иде. Намазын калдырмас, атам кеби, көн туганчы ятагыннан тора. Шигырьдән ләззәт алган анамның сөйләм аһәңе бик тә гүзәл иде. Ул һәр сүзен мәкаль белән ныгыта, сүз арасына берәр мәзәк кыстырып, бик матур сөйләшә иде. +Анамның бер шигыре вә Фрейд +Анам яза белә иде. Шәкертләренә догалар язып, шул догаларны шәкертләренә укыта иде, ләкин ул беркайчан да хат язмады, бары тик 1908 елда атамның миңа ачуы чыккач, Казанда чагымда ул миңа бер-ике хат язган иде. Шулар белән рәттән анамның атама язган шигырьләре дә бар иде. Атам шул шигырьләрне китаплары арасына кыстырып куя торган иде. Бездә "мал инчисе" дигән йола бар, шул йола аркасында ара-тирә гаугалар чыга тора иде. Бирнә буларак, киленгә иярә килән малларны "төркән" (түркүн), диләр. Анам иярә килгән малларын аеруча ярата. Бирнә буларак килгән хайваннарның берсен, анама әйтмичә генә, сатып җибәргәннәр. Моны белеп алгач, анам атама бик нык үпкәләде. Ул вакытта атам, куркытыр өченме, анам өстенә икенче хатын алып кайтам, дигән. Шул сәбәпле анам бер шигырь язган: +Мәгънәсе: "синнән башка сөеләчәк ярмы бетмеш, дидең. (Бүгенгә кадәр) башкаларны яр итмәмеш син, әллә син алышындыңмы? Якын (кызыл) иреннәремнең тәмен алмыш кеби, мөһремне бозган да синсең, чит-ят бәндәме син, бу шаярту сүзең түгелме?" Ихтимал, соңгы ике юл башка бер шагыйрьдән алынгандыр, әмма анам ул юлларны нәкъ үз урынында кулланган. Мәгънәсе ачык аңлашыла торган бу шигырь хәтеремә кереп калган. Ләкин сабыйлыгымда мин ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтләргә һич тә дикъкать итмәгәнмен. Без бала чакта ата белән ана арасында җенси мөнәсәбәт булганы турында башыбызга да китерми идек. Хәлбуки, алар безгә җенси мөнәсәбәтләрне тәртипкә салган Ислам тәгълиматын укыталар вә сыерлар кысыр калмасын дип, кайчак без күреп торганда, хайваннарны аталандыралар яки кышын өй эчендәге җылыга алып кереп, сарыкларны бәрәннәтәләр, җәен курада бияләрне колынлатканны үз күзләребез белән күреп тора идек. Бу эшләр безгә гапгади, табигый гамәлләр булып аңлашыла иде. Бу мәсьәләдә анабызның шигырен гүзәл бер парча буларак ятлый идем. Бу яки моңа охшаш шигъри парчаларны кыз кардәшем Сара белән бергә сөйләгән чаклар да булды. Фәкать Веналы философ доктор Фрейд өчен бу алай ук гади түгел иде булса кирәк. 1935 елда Вена шәһәрендә укыган чагымда профессор Стрегезовскийның "Сәнгать тарихы институты"нда Шәрекъ семинары уза торган иде, институтка якын булсын дип, Берггассе урамы, 9 нчы йортта бер бүлмә алган идем. Мин яшәгән катның астында бер институт эшләгәнен белә идем, әмма Фрейдның "Психоанализ институты" икәнен белми идем. Беркөнне хуҗа хатын: +- Сездән аскы катта торучылар зарланалар, сез төннәрен идәнгә каты басып йөрисез икән, сез, зинһар, аягыгызга йомшак башмаклар киеп йөрегез, - диде. Мин дә аның сүзен тыңлап, ярар, дидем. Ләкин һәркөн бу турыда оныта идем, тегеләр тарафыннан һәркөн шикаять килә. Бер кичне хуҗа хатын: +- Сезне профессор күрергә тели, - диде. +Фрау-хатын бу затның доктор Фрейд икәнен, астагы институтта тиз ватыла торган бәгъзе сизгер-назик әсбаплар барын да сөйләп бирде. Фрейдны күргәнем юк иде. Сүриядә туган әрмән студенты бу Фрейдның лабораториясендә эшли икән, ул миңа Фрейдның кайбер китапларын укырга бирде. Барсын да укып чыктым, әмма әсәрләрнең фәлсәфәсен бер дә ошатмадым. Мин дә Фрейдка: +- Мин - Азия далаларыннан килгән кешемен, аяк атлауларымны шушы шартларга күнектерә алмыйм, - дидем. +Фрейд мине бүлмәсенә чакырды һәм без әңгәмә кордык. +- Сезнең алты-җиде яшьлек кыз баланың үз атасына җенси теләк белән бакканы турында язганнарыгыз башкорт вә казакъларга кагылмый, - дип, мин анамның әлеге шигырен сөйләп бирдем. +Шигырь "мөһремне боздың" сүзе белән җенси мөнәсәбәтләрне тасвирлавын һәм, Фрейдның әсәрләрен укыгач кына, мин шушы сүзнең нинди мәгънәдә икәнен аңлаганымны докторга әйттем. Моннан соң да без Фрейд белән берничә тапкыр очраштык. Гарәп сәяхәтчесе ибн Фадлан, борынгы угызларда җенси мөнәсәбәтләрне аңлау дәрәҗәсе башка мөселманнардан һәм гарәпләрдән аерылып тора, дип язып калдырган. Һеродотның борынгы эскифләрдә җенси мөнәсәбәтләр турында язганнары белән Фрейдны таныштырдым. Икенче күрешүебездә боларны доктор Фрейдка аңлатып бирдем. Хәтта мин аңа: +- Сез брошюраларыгызда бик мөһим вә бик кызыклы психо-анализыгызны фәлсәфәгә күчерүегез белән, шул брошюраларыгыз тәэсирендә язылган романнарда, һич оялмыйча, кыз баланы шәрә хәлендә ачкыч тишегеннән карап торган абыйсы турындагы хикәяләрне җенси азгыннар (маньяклар) укыячак, сез әнә шундый әсәрләргә ризык бирәчәксез, - дидем. +Бу сүзләремә Фрейд һич кызып китмәде. Ул минем белән бу хосуста җентекләбрәк сөйләшергә теләгән иде, ләкин Австриядән Алманияга күчеп китүем аркасында, без кабат күрешә алмадык. +Агам Хәбиб Наҗҗар биргән тәрбия +Агамның мәдрәсәсе җиде йорттан гыйбарәт иде; аның өч йөздән артык шәкерте бар иде. Атамныкыннан аермалы буларак, шәкертләр елга алты-җиде ай укыйлар. Җәй айларында да укуын дәвам иткән шәкертләр бар иде. Мин исә бу мәдрәсәгә көз килеп, иртә җәйдә авылыбызга кайтып китә идем. Чөнки авылда мине күнегелгән кайбер эшләрем көтә иде. Мәсәлән, яз көне хайваннарны утарга куабыз, көтүләрне урмандагы курабызга күчерә идек, аларга күз-колак була идек. Атам да хайваннарны багар өчен мине укудан иртәрәк кайтырга мәҗбүрли иде. Шулай итеп, мин март урталарында өйгә кайтып китә идем. Мәдрәсәдә укуым, күп булса, дүрт ай дәвам итә иде. Ләкин мәдрәсәдән аерылып китүем сәбәпле, укуым артта калмасын дип, атам миңа үзебезнең өйдә дәресләр бирә иде. Үтәк мәдрәсәсендә укыганда, гарәп әдәбиятыннан хәбәрем булмады. Агам миңа гарәп әдәбиятын үз өендә укытты, чөнки минем күп вакытым агамның өендә уза торган иде. Үз баласы булмаганлыктан, агам мине үз сабые кебек, яратып-сөеп укытты. Аеруча матур сөйләм буенча гарәпчә "бәян-у бәди" фәнен, галимнәрнең вә мәшһүр шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләрен өйрәтте: ибн Халликан, Ташкүперзадә, Һиндстанлы Габдулхай әлЛукневилар язган әсәрләрен вә атамның дусты Морад Рәмзи тарафыннан язылып, нәшер ителгән Урта Азия суфиларының тәрҗемәи хәлләргә кагылышлы "Рәшәхат" исемле әсәренең гарәпчәгә тәрҗемәсендә өйрәтте. Мин бу тәрҗемәи хәлләрне гарәпчәсе белән фарсычасын чагыштырып укудан ләззәт ала идем. +Берзаман атамның мәдрәсәсендә укыган Шаһибәк Үзбәк агамның мәдрәсәсенә күченеп килде. Мин аннан урысча өйрәнүемне дәвам иттем. Ул соңыннан башкорт урдасында субай хезмәтенә күчте. 1919 елда Советлар белән солых төзелде. Без моңа риза булмадык. Минем киңәшне тотып, Шаһибәк Украинага, генерал Врангель гаскәренә китте. Соңыннан Кырым сугышларында яраланып, Истанбулга күчте һәм шунда вафат булган дип ишеттем. Менә шушы Шаһибәктән мин Үтәктә урысча өйрәндем. 1904 елда Рус-Япун сугышында, Русияның җиңелүенә сөенеп, агам һәркөн Эстәрлетамакка бер җайдакны җибәреп, телеграф хәбәрләрен, сугыш бүлтиннәрен кайтарта иде. Урысча язылган ул кәгазьләрне мин аңа укып бирә идем. Бу эш минем урысчамны ныгытса, сәяси мәсьәләләргә кызыксынуымны да арттыра иде. Монда (Үтәк авылында) Туктамыш углы Гәрәй исемле бер тегүче бар иде. Урысчасы яхшы, күп китап укыган бер зат. Агам миңа аның белән бергә эшләп, урысчамны яхшыртырга тәкъдим итте. Мин Гәрәй белән бергәләп Пушкинның "Пугачёв гыйсъяны" дип аталган тарихи әсәрен вә Пушкинның Коръәнгә ияреп, Пәйгамбәребезнең тормышын аңлатып язган шигырьләрен ул вакытта әдәби тел буларак кулланганыбыз - чыгатай түркчәсенә тәрҗемә иттем. Агам бу тәрҗемәләрне дикъкать белән укып чыкты. Бик яхшы аңлашыла, диде. Соңра агам Пушкинның "Бөек Пётрның гарәбе" исемле әсәрен тәрҗемә иттерде вә: "бу гарәп чынлыкта Коръәнне яраткан икән", диде. +Үтәктә укыганда күп вакытымны агам өендә үткәргәнем турында язган идем инде. Аның бик күп хайваннары, мал тотмак өчен абзарлары, араннары бар иде. Мин кышларын атларга печән таратудан күп ләззәт ала идем. Җәен хайваннар өчен киптерелгән печән арасында кипкән җиләкләр табыла иде. Абзарга тупланган кипкән печән арасыннан аралап, җиләкләрне авызыма кабам, үзем җиләк ашыйм, үзем керткерт печән күшәүче хайваннарга карап рәхәтлек кичерәм. Чыннан да, мин бу малларны бик ярата идем. Укырга бармасам, агам: +- Барыгыз, ул араннар арасындадыр, алып кайтыгыз, - ди икән. +Мин математика белән мәшгуль һәм агамның Истанбулдан кайтарткан китапларын укыйм. Эрнест Ренанның, америкалы др. В.Р.Дрэперның, алман Шопенгаурның әсәрләрен йотлыгып укыйм, дин вә фән мәүзугъларына язылган әсәрләрне, дин вә Ислам җәмгыяте мәсьәләләренә кагылышлы мисырлы Мөхәммәд Габду вә Фәрит Вәҗди кебекләрнең гарәпчә әсәрләрен 16-18 яшемдә үк укып чыктым. Ренан вә Дрэперга каршы язылган инкарьлардан соң, аларның әсәрләрен якыннан укыйсым килде. Төркия матбугатының тәэсире илә, тәмәке тарту теләге уянды. Беренче тапкыр тарткан тәмәке төпчеген табып, хуҗабайның икенче хатыны иренә тоттырган. Шул сәбәпле, агам мине таяк белән кыйнады. Барыбер мин ара-тирә тәмәке тарткалый идем. +Җәй айларын ничек үткәрәм +Яз җиткәч, мәдрәсәдән авылыбызга мал карарга кайтам. Чөнки март башында җәен әзерләгән печән бетә, урманга барып, нечкә таллы агачларның ботакларын сындырып, хайваннарга ашатам. Кар эрегәч, хайваннарны кардан арчылган җирләргә куып кертә идек. Үзебез дә кардан ачылган җирләрдә төртеп чыккан "сарана" дип аталган кыргый бәрәңге һәм башка бер үлән тамырларын җыеп, пешереп ашый идек. Мәдрәсәдә бурсып ятканга караганда, табигать һәм маллар-хайваннар белән якыннан аралашу мең өлеш яхшырак иде. Апрельнең беренче яртысында татар авылларында чират белән тәртип ителгән Сабан туе дигән игенчеләр бәйрәменә, майның ахырларында башкорт авылларында җыенга җыелалар һәм без бу бәйрәмнәрдә атларыбыз белән узыш ярышы оештыра торган идек, көрәш карыйбыз, мин һәрвакыт көрәшкә керә идем. Тагын апрель ахырларында бал кортлары белән мәш килә идек, йөздән артык ояны берләштергән умарталык бакчасы авылыбыздан дүрт чакрым ераклыкта Карлы Бүләктә иске җәйләү вә мазарлык (каберстан) янында урнашкан. Анда алачык дип аталган җәйлек йорт та бар. Кышын умарталарны саклар өчен, "ызба" дигән йорт салып куелган. Биек агачларның югары очындагы ботаклары арасына урнаштырылган умарталарыбыз, бал корты күчләрен тотар өчен куелган, нарат агачларын чокып ясалган чолыклар бар. Умарталар бездән йөз чакрым аралыкта куелганнар. Болар безнең борынгы ата-бабаларыбыздан мирас буларак калган. Бу чолыкларны апрель аенда өчәүләп чистартабыз да буш кәрәз куябыз, кыргый кортлар шуңа бал җыя башлый. Бу эшне без өчәү: Нурмөхәммәд, Ибраһим Качкынбай кебек иптәшләрем белән башкарабыз. Ибраһимнарның чолыклары да безнеке кебек күп иде. +Бу вакытта җылкыларыбыз (болар дүрт төркемгә аерылган, өйрәтелмәгән яшь тайлар) күптән җәйләүләрдә утлый. Ләкин тора-бара басуларыбыз, көтүлекләребез урыс хөкүмәте тарафыннан казна файдасына тартып алынды. Шуннан соң безнекеләр җәйләү тормышын ташладылар. Бары тик авылдагы өйләребез янында "Хан җәйләве", "Карлы Бүләк" тавындагы җәйләү белән алачык кына калды. Хайваннарыбыз исә җәйләү тормышыннан ваз кичмәде. Алар апрель башында бездән рөхсәт сорамыйча гына, Мәсим, Акбиек җәйләүләренә китәләр һәм шунда көзгә чаклы утлап йөриләр. Бу иске җәйләүләребез Ибраһим Качкынбайларның, ягъни "Алакуян" дип аталган авыл халкының мөлкәте иде. +Авылыбызга күчеп килгән мишәрләрнең, игенчелек белән мәш килгәнгә күрә, тормышы безнеке белән чагыштырганда яхшырак иде. Игенне мул чәчәләр, яшелчә үстерәләр, ел буена авылда калган хайваннарын кышын түбәле абзарларга ябалар һәм җитештергән нәрсәләрен сатып, яхшы яшиләр. Безнең ыру игенне, әйткәнемчә, бер итәк тарыдан җыеп ала. Хайваннарыбыз исә киртә белән әйләндереп алынган ачык һавада кышлый. Маллар җәен таулар арасына күчә, гаиләбезнең җылкыларын көткән кеше мин. Иген эшләрен һич сөймәдем. Хайваннар өчен печән чабу минем өчен бер бәйрәм. Игенне урак белән уру бик җайсыз, ул билгә төшә. Бөтен эшебез урманда. Бездән 35 чакрым ераклыкта "Айгыр үлгән" дигән урын бар, искедән безнең ыруыбызга тиешле булса да, ул казнага тартып алынган. Казна безгә һәр елда бер микъдар урман бирә, без урманны кисеп, авылга алып кайтып, базарларга алып чыгып сатарга тиеш. Юкә агачын суга батырып җебетергә куябыз, аннан соң мунчаласын төшерәбез дә базарга алып чыгып сатабыз. Бу эшләр беткәч, печән чабу вакыты килеп җиткәнгә чаклы мин янә "Акбиек" тауларына, таулар арасындагы җәйләүләрдә хайваннар көтәм, аларга тоз бирәм, хатыннар әзерләгән кымызны эчәм, маллар артыннан чабам, җәйләүдәге уеннарда катнашам. Хәзерендә "тәкә заманы" дип аталган сарык чалу вакыты килгәнче, атам-анам килеп, хайваннарыбызны караган чабаннар гаиләсендә кунак булып калабыз. Ул заманның иң зәвыклы эше - умартачылык. Юан нарат агачлары арасында чокып ясалган умарта оялары - чолыкларга кыргый күчләр оялап, бал җыя. Йөз чакрымга таралган шул чолыкларны атка атланып әйләнеп, карап йөрибез, ун-унбиш чолыкны карар өчен, ат өстендә 30-40 чакрым ара узарга кирәк. Һәр елда 15 көн дәвамында "биләмә карау" эшен дустым Ибраһим Качкынбай белән бергә башкара идек. (Биләмәләр карау. Бу җирләр бу нәселнең биләмәләре булган - Р.Б.) Тукай һәм татар әдәбияты +ТЕЛ ДИГӘН ДӘРЬЯ БАР, +ДӘРЬЯ ТӨБЕНДӘ МӘРҖӘН БАР +Сафиуллина Флёра Садри кызы (1938-2011) - ярты гасыр аннан белем алган укучылары күңелендә тирән белем иясе булып сакланган педагогтыр. Телче галимә булуына карамастан, әдәбиятны чиксез сөйгән, аның белән тирәннән таныш, яңа китапларны укып барган һәм һәрберсенә карата үз бәяләмәсен булдырган, бик күп әсәрләрне һәм авторларны тел белемендә фәнни әйләнешкә керткән бер зат иде ул хөрмәтле Флёра апабыз. Теге яки бу язучы белән очрашса, сүзе һәрчак иҗат турында барыр. Яңа хезмәтләрдән тапкан һәр матур җөмләгә, һәр яңа образга, көтелмәгән әйтемнәргә балаларча куаныр, хәтереңдә калырлык итеп, шулар турында сөйләр иде ул. Казан дәүләт университетында укытканда, әдәбиятчы һәм телче галимнәр арасында шулкадәр тыгыз бәйләнеш, эчке дуслык һәм гыйльми хезмәттәшлек иде ки, аларның йә тегеләрен, йә боларын үз фәннәре һәм өлкәләре белән генә бәйләп тә булмый иде. +Флёра апаның дәресләрдә китергән мисалларыннан бигрәк тә Мөхәммәт ага Мәһдиевнең иҗатына мөкиббәнлек тоела иде. Ул Ә.Еники, А.Гыйләҗев һәм башка күренекле әдипләр прозасын бик яхшы белә иде. Фәнни мәкаләләреннән галимәнең егерменче гасыр башы прозасын укыганы, шуннан, әлбәттә, барыннан да бигрәк Ф.Әмирхан белән Тукайны ныклап өйрәнгәне күренә иде. +Филология фәннәре докторы (2000), профессор Ф.С.Сафиуллинаның татар теленең төрле өлкәләренә караган 500дән артык хезмәте калды. Ул бигрәк тә җитмешенче елларда татар шигъриятендә тасвир тудыру чараларын өйрәнү эше белән ныклап шөгыльләнә һәм шул уңайдан Тукай мирасына да еш мөрәҗәгать итә. Әнә шул чакта ул аның талантына, тел осталыгына таң кала һәм шуннан бирле Тукайга аеруча еш таяна башлый. Моңа галимәнең һәм стилистикага, һәм морфологиягә, һәм лексикага караган язмаларыннан бихисап мисаллар китерергә мөмкин. Әйтик, галимә "Тел дигән дәрья бар" китабына (1979) кергән "Сүзләрне төркемлиләр" язмасында хистойгы белдерүче сүзләргә мисалларның өчесен Тукайдан ала, "Башы - бер, мәгънәсе - мең"дә мәгънә күчешләренә аннан ике мисал китерә, башка авторларның да Тукайга мөнәсәбәтле юлларын цитата итә. +Китапка кергән соңгы мәкаләдә Флёра апа Тукай шигъриятенә бәйле түбәндәге юлларны нәтиҗә рәвешендәрәк яза: "Г.Тукайдагы милли агачлар, эш агачы, гомерем таңы һ.б. тезмәләр /.../ тел осталарының әдәби телгә керткән яңалыгы, аларга кадәр беркем дә игътибар итмәгән бизәкләр, төсмерләр булып тора". Галимә башка хезмәтләрендә дә Тукайдан өзекләр китерү белән генә канәгатьләнми, аның теге яки бу сүзләрне куллануына мөнәсәбәттә, төрле гомумиләштерүләр ясап бара. Мәсәлән, омонимнар Тукай әсәрләрендә аеруча күп, анда көтелмәгән мәгънә төсмерләре чагыла ("Аттым карга, төште карга"); антонимнарны контрастлар чарасы буларак куллануның матур үрнәкләрен Тукай әсәрләреннән дә табарга була ("Тәмле дә, тәмсез дә тел"), дип белдерә. +Җитмешенче елларда заман сүзлекләре төзү, шул исәптән Тукай мирасын да сүзлекләр аша яктырту кирәклеге мәсьәләсе күтәрелгәч, Флёра Сафиуллина, беренчеләрдән булып, бу эшкә дә алына. Галимә үзе яисә шәкертләре белән берлектә төзегән антонимнар, фразеологик әйтелмәләр һәм башка тематик сүзлекләрдә Тукай әсәрләреннән дә мисаллар китерелгән. +Флёра Сафиуллина җитмешенче еллар башында Тукай теленең сүзлеген төзү проблемасын күтәреп чыга, соңрак ул КФУда үзе җитәкләгән кафедра хезмәткәрләре белән Тукай әсәрләрендәге лексик катламнарның ешлык сүзлекләрен төзү эшенә керешә. Бу татар тел белемендә әлеге тип белешмәлек төзүнең беренче тәҗрибәсе була. Галимә Л.М.Ризванова белән берлектә язган мәкаләсендә хезмәтне шактый тәфсилле яктырта. Фәнни эзләнүләрнең төп материалы сыйфатында галимнәр тарафыннан Тукайның башлангыч һәм соңгы чор иҗатлары алынган, 13675 сүздән торган 116 шигырь компьютерга кертелгән икән. +Тукай иҗатын яңа технологияләр ярдәмендә өйрәнүчеләргә "Лингвист" программасы анализы шушындый нәтиҗәләр бирә: шагыйрьнең 1905-1906 еллардагы шигырьләрендә 4042 сүз кабатланмаса, 1912-1913 ел аралыгында язганнарында 3257 сүз кабатланмый. Бу аермалыкның сәбәпләре ахыргача ачыкланмаса да, әйтик, ике чорга караган әсәрләрдә лексемалар санында чагыштырмача төрлелек, телдәге үзгәрешләр, ягъни аның гадиләшүе, синонимик рәтләрне баетып торган гарәп-фарсы алынмаларының кимүе һ.б. күрсәтелмәсә дә, галимәләр кызыклы гына нәтиҗә ясый: сүзләрнең 1,7-2 тапкыр гына кабатлануы Тукайның сүз сайлауда үзенчәлекле шагыйрь булуын күрсәтә. +Хезмәттә шулай ук бер генә тапкыр кулланган һәм күп кулланган сүзләр дә исәпкә алына, аерым төшенчәләрнең Тукай иҗатына хас ешлыгына хәзерге поэзиядәге ешлыгы янәшә куела. Авторлар ярдәмче сүзләрнең кулланыш активлыгын, гомумән, сөйләм үзенчәлеге белән аңлата. Мәкаләдә бүгенге укучыга аңлашылмаган сүзләрнең актив һәм пассив чорлары билгеләнә; еш кабатланган сүзләр ярдәмендә әсәр тематикасын ачыклауның шагыйрьнең тормышы, иҗаты турында шәрехләү мөмкинлеге тудыруы әйтелә. Бу хезмәт бүгенге тел галимнәренең өстәл китабы булырга тиеш дигән карашта торам. Аның нәтиҗәләре заман шагыйрьләренең иҗатын бәяләгәндә дә кулланыла ала. +Ф.С.Сафиуллина тарафыннан шагыйрь иҗатына мөнәсәбәттә язылган икенче мөһим мәкалә - "Тукай әсәрләрендә җанлы сөйләм теле". Анда сүз Тукай телен өйрәнүнең торышы, аны яктырткан хезмәтләр, Тукайның әдәби телгә кагылышлы фикерләре, үз поэзиясенә тәэсир иткән шартларга бәйле әйткәннәре хакында бара. Галимә, Тукай җанлы сөйләмнең синтаксик калыпларын прозасында һәм публицистикасында аеруча актив кулланды, дип белдерә. +Хезмәттә Тукай синтаксисының эмоциональлеге, аның сөйләменә хас әдәби алымнар, синтаксик төзелешнең нәфис текст яңгырашына тәэсире, әсәрләрендә тойгылы җөмләләрнең ешлыгы, төрле тип кабатланулар, алар башкарган функцияләр һ.б. бик күп проблемаларга тукталына. Димәк, чыннан да, язманы Тукай әсәрләренең телен чагылдырган иң кызыклы һәм мөһим хезмәтләр рәтендә өйрәнү кирәк. +Флёра Сафиуллина Тукай иҗатында халыкның җанлы сөйләменә хас төзелмәләрнең, җөмлә калыпларының активлыгы, беренче чор әсәрләренә язма әдәби тел тәэсиренең зурлыгы һ.б. турында кызыклы нәтиҗәләр ясый. Ул, Тукай, татар милли әдәби теленең лексик, фонетик, синтаксик нормаларына нигез салып, җанлы сөйләм гыйбарәләрен үзенең иҗатына бөтен тулылыгы белән алып керде, дип саный. +Флёра Садриевна Сафиуллина бөтен гомерен, кайвакыт хәтта тәүлекләрнең һәр сәгатен-минутын фәнни эшкә сарыфлаган фидакарь хезмәтчәннәрнең берсе иде. Озакка сузылган авырудан соң вафат булуына карамастан, аның арабыздан юкка чыгуын суга төшеп югалуга тиңләрлектер. Остазыбыз хакында сөйләгәндә, күңелгә "нибары" төшенчәсе килә. Әйе, нибары... Аңа нибары 74 яшь иде! Бу - фән белән шөгыльләнүче өчен әле зур сан түгел, ул - чын галимнәрнең бик эшлекле чорыдыр. +Фәнни эшчәнлек һәм педагоглык юлы көтелмәгәнчәрәк киселсә дә, ул мәктәпләр, югары уку йортлары өчен дистәләгән ярдәмлекләр, күпсанлы дәреслекләр, 100 монография һәм башка төр хезмәтләр язып өлгергән икән. Бу кадәр мирас калдырган олы шәхеснең исеме онытылмасын, аның эшен йөзләрчә укучылары дәвам итсен, анда белем алган студентлар әлеге тирән белемле галимә хакында үзләре укыткан балаларга да сөйләсеннәр иде. Флёра апа үз фәнни мәктәбен, гыйльми юнәлешен булдырган, Татарстанда гына түгел, дөньяда да әзме-күпме таныла алган сирәк галимнәрнең берсе иде. Тагын мөһим бер нәрсә: ул үзенең фәнни эзләнүләрендә шул киң мәйданга, дөнья халыкларына Тукайның якты исемен, иҗатын да илтте. Татар хикәяләре хәзинәсеннән +Флүс +Латыйфи +СЕБЕР ХИКӘЯТЕ +ХИКӘЯ +Менә икенче көн инде без Төмән автовокзалында бәйләп куелган эт хәлендә. Атна буе туктамый коеп яуган яңгыр, районнарны өлкә үзәге белән тоташтыручы, болай да сазламык юлларны үтә алмаслык баткакка әйләндергән дә куйган. Багана башына эленгән әлүмин чиләкне хәтерләтүче зур динамик дөмберди башлауга, йөрәкләр өмет белән кысыла, күзләргә нур иңә. Менә-менә хәзер безнең маршрутны игълан итәрләр, автобусның йомшак урындыкларына кереп утырырбыз, ул безне бәллүләтеп кенә тайга кочагына сеңгән, галәмәт зур күлләр буена сыенып утырган Каскара авылына илтеп куяр дип хыялланабыз. Ул авыл инде безгә ниндидер бер оҗмах түре, ымсындырып торучы җәннәт кочагы сыман булып тоела башлаган иде. Әмма иртәдән бирле бер үк сүзләрне кабатлаудан туйган диспетчерның карлыккан тавышы сөендерерлек хәбәр китерми. Теге яки бу автобусның маршрутка чыкмаячагын игълан итүгә, динамиктан калайга чүкеч белән суккандагыдай ямьсез, чыкырдаган тавыш яңгырап куя. Өметләр тагын өзелә. Шунысы гаҗәп: автовокзалда халык кимеми генә түгел, һаман арта бара. Берәүләр, иртәгә килербез инде, дип, кулын селтәп китә тора, әмма аларны икенчеләре, өченчеләре алыштыра. Безнең шикелле үк, бәлки, бүген юлга чыга алырбыз, дип яшерен өмет саклаганнар байтак икән шул. +Безгә исә ничек тә тизрәк авылга барып җитәргә кирәк. Юкса ничәнче көн эчтә бүреләр улый. Казаннан чыгып киткәннән бирле поездда аннан-моннан, коры-сары белән тамак ялгап килгәнгәме, иң олы хыялыбыз - утырып бер кайнар аш ашау иде. Алай-болай автобус-фәлән яисә юл уңаена баручы машина туры килмәсме дип, еракка, читкә китеп тә йөри алмыйбыз. Автовокзалның көн буе халык кайнаган шыгрым тулы буфетына сугылгалыйбыз сугылгалавын. Ә анда кофе, пешкән йомырка, бәясен күрүгә үк чәчләрең үрә торырлык кыздырган тавык, шикәргә катырган коржик ише нәрсәдән гайре әйбер юк. Студент кесәсе генә күтәрерлекмени?! Кофе дип аталган болганчык суы гына да егерме тиен тора бит аның. Ә безнең кесәләрдә инде байтактан җилләр уйный. Юлга чыгар алдыннан группа җитәкчебез Госман Җаббаровның: "И ул Себер халкының кунакчыллыгы! Анда барып эләксәк, мантыйбыз инде без. Өйдән-өйгә кунак булып кына йөрерсез. Гомердә күрмәгән кадер-хөрмәт, нигъмәтләрдән сыгылып торучы табыннар барысы да сезнеке", - дип, теш суларын суырып әйткәненә чын күңелдән ышанып, без җүләрләр поездда тугарылып фарсит иткән идек шул. Поезд чакрым саен диярлек туктый. Туктаган саен станциягә төшәсең. Ә анда ширбәтле туңдырма, баллы, газлы лимонад, учма-учма җиләк сатучылар өере. Иркенлеккә чыккан студент нәфесен тыя беләмени?! +Ә хәзергә автовокзалга каршы якта гына урнашкан, кыйшайган вывескалы, безнең яклардагы авыл лавкаларыннан бер ягы белән дә аерылып тормаган кибеттәге килька консервасы белән канәгатьләнергә туры килә. Группадашыбыз Нурия әйтмешли: "Иртәнгә томат соусындагы килька, төшке ашка килькалы томат, кичкә томатлы килька". Кыскасы, һаман бер балык башы. Тышына берничә вак балык сурәте төшерелгән бу юка калай банкаларны күрүгә үк, эчебез борып авырта башлый. Нишләмәк кирәк, студентның башы белем белән шыплап тутырылган булса да, кесәсе такыррак шул. +Шулай күпме яткан булыр идек, билгесез... "Болай булмый, тотам да обкомнарына барам. Без дә үз мәнфәгатебезне кайгыртып йөрмибез. Бәлки, ярдәм итәрләр..." - дип, чарасызлыктан үртәлеп чыгып киткән Жаббаров кош тоткандай канатланып кайтты. Күзләре очкынланган, әле автовокзалдан чыгып киткәндә генә төрлесе төрле якка тырпайган бөдрә чәчләре яхшылап таралган, муенындагы галстугы тураеп үз урынына утырган иде. Сөенмәслекмени, без барасы якларга нефтьчеләр машинасы чыгып китәргә тиеш икән. +- Әйберләрегезне җыеп куегыз, таралып йөрмәгез. Озакламый машина киләчәк, - диде ул, боерык бирүчән кискен коры тавыш белән. Кыяфәтенә Ватерлоо сугышында җиңеп кайткан француз генералы чалымнары кунды. Хәер, генерал булмагае, ник генералиссимус булмый, без аны кочаклап күккә чөяргә әзер идек инде. +Кәсебенә керешсәң, була икән. Бер-ике сәгать үттеме-юкмы, күзләребезгә ышанмадык, автовокзал янына гөрелдәп, чыннан да, хәрби походка әзерләнгәндәгедәй, арткы тәгәрмәчләренә калын чылбыр чорнаган, өсте бөркәүле зур "Урал" вездеходы килеп туктады. Җаббаров, безгә эре генә караш ташлап, кабинага кереп утырды. Без капчык-чемоданнарыбыз белән машина әрҗәсенә үрмәләдек. Себер якларына җыр, әкият, бәет, табышмак, мәкаль, әйтем, кыскасы, халык иҗаты үрнәкләре җыярга экспедициягә чыккан Казан студентларының, ягъни без фәкыйрьләрегезнең сәяхәте әнә шулай башланды. +Без дигәнем исә, тыйнаксызлыкта гаепләмәгез, башта үземне әйтим әле, миннән, янә тагын дүрт студенттан - Харис, Миңнурый, Фидания белән Нуриядән һәм группа җитәкчебез аспирант Җаббаровтан гыйбарәт иде. +Без килеп җиткәндә, көн сүрелә төште, җәйге кояш та тәмам арып, офыктагы агач башларында ялкау гына тәгәри башлаган иде инде. Салулый-салулый, сикәлтә саен телләребезне тешләргә мәҗбүр иткән машина да, ниһаять, күңеллерәк гөрелдәргә кереште кебек. Алдыбызда куе таллыклар арасына ташланган сихри көзгедәй ялтыраучы озын күл буенда таралып утырган зур, төзек авыл пәйда булды. Йөзләребез бердән яктырып китте, эчкә җылы йөгерде. "Машинадан сикереп төшәрбез дә тымызык күлгә чумарбыз. Юлдагы талчыгу да, ару да юып алгандай юкка чыгар, эче эчкә ябышкан ашказаннарыбызга җылы ризык керер". Шуларны уйлап, һәркайсыбыз ләззәтле минутлар кичерде бугай. Хәтта юл буе Харисның беләгенә чатырдап ябышып килгән Фидания дә торып, кузовны кабинадан аерып торган биек тактага килеп ябышты. +Теләгебезгә ирештек ул көнне. Аксыл комлы яры белән ерактан ук күңелләрне ымсындырып килгән тирән күлдә дә коендык, чын Себерчә уттай кыздырылган мунчасына да кердек, туйганчы җылы аш ашап, иртәгесе көнгә планнар корып, йокларга яттык. +...Авыл җирендә таң тиз ата. Без торганда, йорт хуҗаларыбыз Шәмсетдин бабай белән аның корткасы Хәдичә әбинең эшләп алҗып, инде икенче тапкыр чәй табыны янына утырулары икән. Без дә авыл малайлары түгелмени?! Сикереп тордык та күлгә йөгердек. Чистарынып, сафланып кайтканда, өстәлдә чын бәйрәм сые әзер иде инде. Менә сиңа Хәдичә әби! Ниләр генә юк бизәкле ашъяулык өстендә. Әле иртәнге чык бөртекләре энҗедәй ялтыраган яшь кыяр, яшел суган кебек нәрсәләрне әйтеп тә тормыйм, аның янында каймакка салынган, Себерчә әйткәндә, тукмак җиләк, парын бөркеп утыручы ит, ярмаланып торган бәрәңге һәм башкалар, һәм башкалар... Оятыма көч килсә дә әйтим, филология бүлегендә укып йөреп тә, әле исемнәрен белмәгән ризыклар, тәм-томнар бар икән! Тамакка бик үк хирыс булмаган кызларыбыз да, патшабикәләр шикелле ялындырып тормады, өстәлдәге сыйлар берәм-берәм эреп юкка чыга барды. +Хәдичә әби белән Шәмсетдин бабай бездән бик канәгать иде күрәсең. Бабайның күзләре хәйләкәр елтырый, битендәге һәр җыерчыгыннан мәрхәмәт һәм миһербан бөркелгәндәй тоела. Ул, көмеш агы кунган сакалын сыпыра-сыпыра вәкарь белән генә һаман сыйлый да сыйлый: +- Үз балаларым кебек якын тоелдыгыз әле миңа... Меңәр чакрымнар үтеп, Казаннан ук килгәнсез бит. Яле, оланнар, ит белән картупына да җитешең. Көне буе йөрисегез бар. Ризык җыеп чыгыгыз. Эсседә ашалмый ул... +Хәдичә әби исә күп сөйләшми. Аркасына җәеп бәйләгән чигүле ак яулыгының чите белән тыйнак кына бит очларын сөртеп ала да әле беребезгә, әле икенчебезгә елмая. Шундый ерактан килгән кунакларга сыеның ошавы күңеленә бик хуш килде бугай аның. Ә безгә нәрсә?.. Студент корсагы резин туп бит ул, күпме тутырсаң да сыя. Тулай торактагы кефир малайлары дип башыңа да китермәссең... Аспирант Җаббаров кына бик белдекле кеше шикелле үзалдына елмаеп, нәзберекләнеп утырган була. +Тәмам хушланып, әби белән бабайга рәхмәт укый-укый, өстәл яныннан кузгалдык. Инде эшкә тотынсак та ярый. Парлашып бүлештек тә, жирәбә салып, авылның кайсы урамы кемгә туры килүен билгеләдек. Миңа Нурия белән күл буендагы түбән оч урамы эләкте. Дөресрәге, Нуриянең минем белән чыгуын бик-бик теләсәм дә, аңа бу хакта үзем әйтмәгән идем. Җаббаровка рәхмәт, ул, уйларымны сизгәндәй, каш астыннан сынап карап алды да тамак кырып куйды, кычкырып әйтте: +- Син инде, әлбәттә, Нурия белән чыгарсың, - диде. +- Сез әйткәч, шулай итәрбез инде, - дигән булдым мин, битараф тавыш чыгарырга тырышып. Әллә нишләп кенә битем кызара башлады. Сиздермәс өчен дәфтәр тышына иелеп, исем-фамилиямне язарга керештем. Җаббаровка ачуым да килеп китте әле. Бу хәтле кычкырып әйтмәсә ярамыймыни?! Нуриягә карата булган хисләремне минем беркемгә дә, хәтта аның үзенә дә белдергәнем юк иде канә. +Хәер, Нуриянең миңа карап елмайганын күргәч, барысы да онытылды тагы. Көне буе аның белән бергә булачагыбызны күз алдына китерүдән, башларым әйләнеп китте. +Тук тамакка бераз авырая төшсәк тә, кәгазь-каләмнәребезне алып, түбән очның иң аргы башына ук чыгып киттек. Шуннан килә-килә, әбәткә чакырып калган Хәдичә әби янына төшке ашка кайтып җитү иде исәбебез. +...Авыл кырыендагы беренче йортның капкасын шакыдык. Әллә көтеп үк торганнар инде, безне йорт хуҗабыз шикелле үк сирәк сакаллы, бәйрәм көннәрендәгечә, башына кара түбәтәй, әле генә үтүкләнгән ак күлмәк өстеннән камзул да киеп җибәргән бер карт каршы алды. Тирән җыерчыклар белән чуарланган көрәктәй ике кулын биреп күрешкәч, күптән көткән кунакларыдай күреп безне ак өйгә чакырды. +- Бергә-бергә шунда чәй янында гәпләшеп утырырбыз. Карчыгым да күптән көтә инде сезне... Сүз иярә сүз чыгар... +- Юк, юк, бабай, рәхмәт!.. Без озаклап, чәйләп утыра алмыйбыз шул. Йөрисе җиребез дә күп. Аннан... Әле без яңа гына өстәл яныннан кузгалдык, - дип такмаклады каушап калган Нурия. +Дөресен генә әйткәндә, икебезнең дә бер генә кабар җиребез дә юк иде. Бөтен теләгебез тизрәк халык иҗаты хәзинәләрен җыя башлау, әле бер генә хәреф тә төшмәгән дәфтәрләребезгә моңарчы адәм колагы ишетмәгән борынгы җырлар, кинаяле такмаклар, тылсымлы әкиятләр, дастаннар теркәү, мәкаль-әйтемнәр, табышмаклар дөньясына чуму. Икебез дә тизрәк әнә шул сафландыргыч чишмәгә кушылырга хыялланабыз. Авылдагы һәр өйдә таныш булмаган моңнар, риваятьләр, һәр бабай, һәр әби хәтерендә алтынга тиң шундый хәзинә бөртекләре сакланадыр сыман тоела иде безгә. Кеше аягы басмаган ерак Себер авылларында ни генә булмас дисең! +- Бабай, чәй эчеп тормыйча гына сөйләшик инде. Казаннан ук җырлар, әкиятләр язып алырга килдек бит, - дип дәвам итте Нурия, үрсәләнеп. +Ачык, мәрхәмәтле йөзле бабаебызны көтмәгәндә алыштырып куйдылармыни. Ул кинәт кенә кырт кисте дә куйды: +- Сөйләй алмаем сиңа, йөрәгем. Хәтерем дә тишек инде. Хәтерләмәем. Әнә кәмперемнән сорап караң... +Бабайдан картрак күренсә дә, җитез хәрәкәтле, бәбәй итәкле киң күлмәк өстеннән озын яшел казакиен да киеп җибәргән карчык инде баскыч төбенә чыгып баскан икән. Ул сүзгә кушылды: +- Сиңа әйтәм, нигә ишегалдында сөйләшәсең, нигә өйгә чакырмыйсың? Самавырым суынаты бит инде. +- Әби, ичмасам, сез белмисезме соң? Безгә... ни, җырлар кирәк иде бит, - дип эндәште аңа Нурия. +- Хаҗәтен белгем киләте. Нигә соң ул? +- Без шуларны җыеп йөрергә дип килгән идек. +- Ярар, балалар, уйлашырбыз. Башта сыйдан авыз итик тә. +Ах, шул сый дигәннәрен. Ансыз гына булмыймыни инде. +- Юк, әби! Рәхмәт! Чәй эчеп тормыйбыз инде, - дидек без икебез беравыздан. - Һич югы, яшь чакларыгызда яратып җырлаган бер-ике җырны әйтсәгез, безгә шул да ярап торыр иде. Йә бию такмаклары... +Ярамаган сүз әйтмәдек бит инде. Аңламассың бу Себер кешеләрен. Әбекәебез безгә чын-чынлап үпкәләде. Иреннәре кысылды, битендәге җыерчыклар тагын да тирәнәя төште. +- Нинди сүз ди ул. Карт башың белән көпә-көндез урамда җырлап утыру. Сез инде үпкәләмәгез, белмибез без. - Аннары, картына карап, тагын өстәде. - Аяк-уенга да үнәребез юк. +Безгә хушлашып чыгып китүдән башка чара калмады. +Күңелебез шактый ук төшәргә, баш өстебездәге алсу хыялларыбыз тарала башларга өлгергән иде инде. Тагын ни булыр икән дип, кыяр-кыймас киттек өй борынча. Яшьләр күбесе эштә, күрәсең. Гадәттә, карт-карчык каршы ала. Керәбез, сәлам бирәбез. Ачык йөз, тәмле сүз белән каршы алалар, хәл-әхвәл сорашалар һәм... өстәл янына чакыралар. Җыр, әкият, мәзәк турында ишетергә дә теләмиләр. Бу турыда сүз чыккач: "Әй, кара син аны! Хәзер шуны җыеп йөриләр икән", - дип тел шартлаталар, бот чабалар, гаҗәпләнәләр. Ә үзләре ник бер нәрсә сөйләсеннәр. Бар сүзләре шул: +- Үнәрем юк шул, балам. +- Белмәем... +- Хәтерем тишек иләк кебек. +Чираттагы өйдән чыгып, Нурия белән бер-беребезгә карашып торгач, аптырап, кулларымны җәеп җибәрдем. +- Каскара авылы картлары җыр белми икән, ә?! +- Шулай икән шул. Гомереңдә уйламассың, - дип, сүзләремне куәтләде Нурия. - Безнең авыл картлары алтын икән. +Шулай карашып тордык та, өйдән-өйгә йөрмәс булып, авыл кырыендагы Пыктын Карагае дигән күл янына төшеп киттек. +Себер кояшы көньякныкыннан ким кыздырмый икән. Рәхәтләндек бер, ичмасам. Ничә көн кояш күрмәгән тәннәребез, кызарып, ачыта башлаганчы кызындык, су коендык. Көн кичкә авышкач кына: "Госман Җаббаровка ни әйтербез икән?" дигән уйга төшеп, кайтырга чыктык. Бик тә ашыйсы килә иде. Иртәнге сый-хөрмәтләр искә төшеп, авыздан сулар ага хәтта. +...Капка төбендә Шәмсетдин бабай каршы алды. Койма янындагы калын бүрәнәдә, черем иткәндәй, оеп утыра иде. Безне күргәч, үзе яныннан урын күрсәтте. +- Йә, оланнар, кайларда булдыгыз, ниләр күрдегез? Ничек сыйладылар?.. - дип тезеп китте ул ашыкмас тавыш белән. +- Булмады ла, бабай... Берни язып ала алмадык. +Шәмсетдин карт, ышанмыйча, бер күзен кыса төшеп, безгә карап торды. +- Ничек? Аит Сәйдулласы да берни сөйләмәдеме? Аның соравына сорау белән җавап биргәнебезне сизми дә калдык. - Кем соң ул? +- Соң, беренче булып шуларга кергәнсездер ләбаса. Түбән очның иң кырыйдагы йорты. Авылда беренче ерауцы, аяк-уен остасы иде бит ул яшь чагында. +- Шуларга кердек, - дип сузды Нурия. - Берни дә сөйләмәде бит. +- Чынлап та аларның өенә кердегезме? - дип төпченүен дәвам итте бабай. +- Ю-у-к! Өйләренә үк кермәдек, анысы. Ишегалдында гына сөйләштек. +- Чакырмадымыни? +- Нишләп чакырмасын?!. Чакырды... Үзе дә, карчыгы да... Чәй эчәргә чакырдылар. Сыйдан авыз итегез, дип теңкәгә тия яздылар, - диде үпкәләгән сыман иттереп Нурия. - Без бит тамак туйдырып барган идек... +Шәмсетдин бабай, нидер уйлагандай, колак артын кашып куйды да картларча кеткелдәп көлеп җибәрде: +- И балалар, балалар! Үзегезне аштан өстен куйгансыз бит. Бергәләп ризык җыймагач, сыен авыз итмәгәч, ишегалдында сезгә кем җыр җырласын да, кем әкият сөйләсен ди инде. +- Хәзер нишлик соң инде, бабай? +Җавап көтеп, икебез дә аңа текәлдек. +- Нишлик-нишлик, - дип үртәгәндәй кабатлады Шәмсетдин бабай. - Иртәгә барасыз да яңадан керәсез. Аш ашка, урыны башка. +Бераздан Харис белән Фидания дә кайтып керде. Аяк атлашларыннан ук сизеп торам, безнең шикелле үк берни дә кыра алмаганнар. Бары тик Госман Җаббаров белән Миңнурый гына, дәфтәрләрен уалыр дип курыккандай, кадерләп тотып, яныбыздан үтеп киттеләр. +Ярар, иртәгәге таңны аттырсак, без дә ак сакаллы карт булырбыз дип, йокларга яттык. Ә иртән, Хәдичә әбине үпкәләтмәс өчен, берәр чынаяк кына чәй эчеп, кире Сәйдулла бабайларга юл тоттык. Кичәге хатаны кабатларга ярамый иде безгә. +- Хәерегез белән киләсез, - дип, елмаеп каршы алды ул. - Кире безгә керәсезегезне сизенгән идем мин. Җыясы ризыгың булса, тешеңне сындырып керер, ди бит. +Нурия белән икебезнең дә колакларыбыз торды. Кара син бабайны, бүген беренче сүзеннән үк мәкальләр сибә түгелме?.. +Шатланып авызымны ерырга өлгермәдем, җилкәмә Нуриянең йодрыгы килеп төртелде. +- Кичә мин сөйләшкән идем. Инде бүген сөйләшүне син алып барырсың, - дип пышылдады ул. +Ризалыгымны белдереп, бабайга сиздерми генә аңа күз кысыйм дип борылган идем, кыз җиңемнән тартты, теш арасыннан ысылдап чыгарды: +- Минем белән түгел, бабай белән сөйләш!.. +Картыбыз ашыкмый, салмак кына атлап килеп күреште, кулларыбызны сыйпап торды. Хәер... бу юлы да кичәге шикелле башлады: +- Ягез инде, без картлар янына килгәнсез икән, өйгә үтик. Әбиегезнең самавыры суынып өлгермәгәндер әле. +Карышып тору кая! Чакырмаслар инде дип, куркыбрак та килгән идек әле. Әдәп өчен икенче тапкыр әйткәнне дә көтеп тормастан, ашыга-ашыга аякларыбызны салып эчкә үттек. +Әллә Себер картлары самавырсыз яши алмый инде. Чынлап та, түрдәге өстәлдә самавыр җырлап утыра. Аның янында эреле-ваклы чынаяк-касәләр, өсте чигүле сөлге белән капланган савыт-саба иде. +- Йә, утырыйк, балалар. Бүген дә шул җыр эзләп йөрүме? +- Әйе шул, бабай, - дип, инициативаны үз кулыма алдым. - Халык җырлары... алар бит безнең халыкның "мәңге күгәрмәс вә тутыкмас җәүһәрләре"... +Шул вакыттагы сөенүемне күрсәгез!.. Нурия алдында авторитетым бердән күтәрелеп киткән кебек булды. Ишетсен әле абзагызның ничек итеп сөйләшүен. Университетта алай-болай гына укытмыйлар икән. Габдулла Тукайның мәшһүр сүзләрен ничек оста китереп "сыладым". +Бабай, ризалыгын белдереп, ике куллап юка сакалын сыпырып алды. "Кһым, кһым" дип, тамагын кырып куйгач, чаршау артында кыштырдаган карчыгына эндәште. +- Сиңа әйтәм, чык инде монда. Менә бит кичәге кунакларыбыз килгән. +Озак көттерми карчыгы да күренде. Тышына чык типкән балчык чүлмәкне киндер сөлге белән сөртә-сөртә, кичәге сөйләшү булмаган да кебек киң итеп елмайды: +- Менә баздан шомырт суы алган идем әле. Сөйләшкәндә тамак кибүчән, - дип сөйләнә-сөйләнә, өстәл янындагы эскәмиягә килеп утырды. +Авызыбыз бер пешкән бит. Бүген инде без кыстатып тормадык. Студентлар әйтмешли, өстәлдәге сыйны урдык кына. Әмма чама ягын да онытмадык. Әле тагын башка кешеләргә дә керәсе булыр бит.... Бары тик шуннан соң гына язарга әзерләнеп, дәфтәрләребезне чыгардык. +- Йә, ни эшкә инде ул безнең җырлар? - Бабай тагын соравын кабатлады. +- Ни эшкә дип, белә торгансыздыр инде... Аларны җыеп, китап чыгаралар, тарихны өйрәнәләр... +- Әйе, бабай, әле халыкта җыеп алынмаган меңнәрчә җыр, әкият, мәкаль, бәет булырга мөмкин. Киләчәк буыннар өчен югалырга тиеш түгел, хәзинә алар, - дип сүзгә кушылды Нурия. Сөйләсә, сөйли белә дә инде! +- Ә-ә... анысы кызык икән... Ерлар күп инде ул, аларны ницек хәтерләп бетермәк кирәк. Үзегез ниндиләрне беләсез соң? Нәпример, уен ерларыгыз ниндирәк, - диде бабай. Көлемсерәгән күзләре миңа текәлгән иде. +Кирәк чагында ник берсе искә төшсен икән. Үземнең туган авылдагы ял кичәләрен искә төшереп карыйм, күз алдына университет дискотекалары килә. Җыр җырламыйбыз икән ләбаса. Күбрәк тыңлыйбыз гына микәнни соң? Өмет белән Нуриягә карыйм. Ул, исе китмәгән кыяфәт белән, дәфтәренә нидер язып утыра. Әллә мин җырлаганны язмакчы ук инде. +Тавышым юк минем. Хәтта әни дә: "И бала, бигрәк тавышың юк инде. Җырлаганың тавык җырлаган кебек кенә", - дип жәлли мине. Ну монда сынатырга ярамый. Бабайның телен ачасы бар ич әле. Шулвакыт кылт итеп хәтеремә бер җыр килде. Кычкырмасам җырлый алмыйм мин, күкрәгемне тутырып тын алдым да, түшәмдәге такта ярыкларына карап, тамак төбе белән бар көчемә кычкырып җырлап та җибәрдем: +Комбинезон алган, диләр, +Шинелен салган, диләр. +Шинелен салса да, солдат +Гадәте калган, диләр. +Башка куплетларын бик белеп тә җиткерми идем. Җырлый башлагач, үзе чыга икән. Бер генә кавым да туктап тормыйча дәвам иттем: +Шинелен салган, диләр дә, +Шинелен салган, диләр. +Әллә каян күренеп тора, +Солдатта булган, диләр. +Булдырдым бит әй, гомердә җырламаганны җырладым дип, Нуриягә караган идем, аптыраудан каттым да калдым. Миңа арты белән борылган кызыйның иңнәре дерелди. Җитмәсә, авызын кулы белән каплаган. Әллә елый, әллә көлә. Хәер, бу минутларда аның бәясе әллә ни кирәк түгел иде миңа. Иң мөһиме - картлар. Алар ни әйтер!.. +Бабай исә рәхәтләнеп елмая, күзләрендә шаян очкыннар биешә. Ул мин җырлаганнан бик канәгать калган иде бугай. Әбигә карап күз кысып та алды әле. +- Маладис, егет икәнсең, - диде ул. - Монысын радиодан безнең дә ишеткән бар анысы. Тагын берәрне җырлап күрсәтсәң, бигрәк тә шәп булыр иде. +Инде чирканчык алынган, күп уйлап тормый, икенчесен дә әйттерә башладым: +Утыр әле яннарыма, +Ял булсын җаннарыма. +Син утырсаң яннарыма, +Ял була җаннарыма. +Казандагы танылган бер җырчы шикеллерәк иттереп җилкәләремне дә сикертеп алам, күзләремне уйнатам, көй ритмына аякларым белән идәнгә дә тибеп куйдым. Тагын да дәртләнебрәк җырлыйм диеп, тәмам азартка кереп барганда, Нуриянең пырхылдап көлеп җибәрүе тукталып калырга мәҗбүр итте. Борылып аңа карадым. Ул исә битенә дәфтәрен каплаган, иңсәләре дерелдәпме дерелди. +И рәнҗедем аңа шул вакытта. Әллә үзен концертта дип белә микән, чытлыкланып утырырга. Үтергеч караш ташлап, шуны әйтергә авызымны ачмакчы идем, әби кулыма тустаган китереп тоттырды. +- Тамагың кипкәндер, улым, эцеп йибәрең әле... +Шомырт исе аңкып торган ширбәтне йотып куйгач, ачуым басыла төште тагы. Әле һаман пырхылдаган Нуриягә: +- Соң, алай булгач, үзең җырла, - дип кенә әйтә алдым. +Җырга минем кебек кенә түгел инде ул. Анысын яхшы беләм. Сәхнәләргә чыгып басса,сандугачлар бер якта торсын. Тик аңа җырларга туры килмәде. Сәйдулла бабай егерме яшьлек егетләр шикелле итеп кәләпүшен кыңгыр салып куйды, камзулын җилбәгәй җибәрде дә Нурия каршына килеп басты һәм, үзе әйтмешли, "ерлап" та ебәрде: +Карагай ла башы кәвеш-кәвеш, +Сызылып ла килә бер тавыш. +Бармаккаең камыш, йөзең кояш, +Акылларың камил, үзең яшь. +Ашыкмыйча гына, көйнең һәр бормасын җиренә җиткереп, моңның чын тәмен белеп, һәр сүзенең мәгънәсен йөрәге аша үткәреп, яшерен дәрт белән җырланган бу җыр икебезне дә телсез калдыргандай булды. Нуриягә генә кара син! Әйтерсең лә үзенә атап җырлыйлар. Битләре үк алланып китте. Җитмәсә, көязләнеп, бабайга елмаеп утыра. Мин җырлаганда борылып та карамаган иде. +Әсәрләнеп, дәфтәргә теркәп барырга да оныта язганбыз. Тиз генә каләм-дәфтәргә ябыштык. Хәер, инде бабай безнең турыда үзе үк оныткан иде, күрәсең. Әллә Казан хәтле Казаннан килгән студентларның һәр сүзен кәгазьгә теркәп утырулары күңеленә хуш килде, әллә егет чакларына кире әйләнеп кайтты, бабабыз, карчыгы янына барып, инде аңа атап җырлый башлады: +Кимә итек, ки читек, +Аякка җиңел итеп. +Аргы урамдин ярлар сөйдем, +Бирге урамга үч итеп. +Аңа калтырап чыккан тавышы белән, әмма ниндидер борынгы көйнең бормаларын үзенчә бик рәвешенә китереп, әбиебез дә кушылды: +Агыйделкәйләрнең аръягында +Ат аунаган кара җирләр бар. +Чакырсам бармаң, кулың салмаң, +Күңелкәем калган ярым бар. +Бабай да җавапсыз калмады. Салмак хәрәкәтләр белән идән уртасында түгәрәк ясап җырлый башлады: +...Үзем дә лә генай сөйгән ярны, +Күз күрмәгән якка озаттым. +Әби башына чөйгән яулыгының бер чите белән йөзенең яртысын каплады, оялчан кызлар шикелле иттереп, сузып кына җавап бирде: +Зәл килә сәлки, Садрый сәлки, +Камзуллары яшел гарнатур. +Сән сорамайсың, мин әйтмәем, +Сәлам дигән сиңа бер матур. +Күңелем белән сизеп, тоеп утырам, болар безне тәмам оныттылар, болар яшьлекләренә кайттылар. Әйтерсең лә егерме яшьлек Сәйдулла кичке уенга чыккан да, гармун тартып, күрше кызына йөрәгендәге хисләрне аңлата. Ул чактагы җырларда әллә ничә төрле яшерен мәгънә, кинә-киная, тел белән әйтеп булмаслык тәкъдим вә җавап хисләре дә булган икән шул. Йөрәгендә бәргәләнгән хисләренә урын таба алмыйча, урамнан бер җырлап үткән егет моңнарына барысы да: сөю-сагыну да, юксыну да, очрашырга чакыру да, кыскасы, яшерен мәхәббәтнең бөтен чалымнары да сыйган. Егет-кызлар җыр белән аралашкан, аларның җаннары, күңелләре шул моң дулкынында тирбәлгән, шул моң дулкынында табышкан, кавышкан. Их, Нурия белән дә шулай җырлашып аңлашырга иде, дип уйлап куйганымны сизми дә калдым. Күңелдәге хисләрне тел белән әйтеп бирүгә караганда, җыр аша сиздерү мең мәртәбә отышлырак, үтемлерәк, тылсымлырак булып тоела башлаган иде инде. Кеше күңеле җыр белән яшәргә тиеш икән! Ә менә мин үзем ни эшләргә тиеш соң? Җырлый белмәгәч нишлим?! Аннан... Безнең заман җырлары тозсызрак икән шул. Аларда сагыштан саргайган ике йөрәк кенә аңлый алырлык яшерен мәгънә, сер юк кебек тоелып китте. Сөйгәнең каршына килеп: "Әллә каян күренеп тора, солдатта булган диләр", дип җырламассың бит инде. Шашкан икән бу диярләр... +Бер-ике тапкыр самавыр яңарттык без ул көнне. Әби белән бабайның хәтерләре бер дә тишек түгел икән. Сүз иярә сүз чыгып дигәндәй, аларның бер такмаклары икенчесен хәтерләтте, бер бәеттән икенчесенә күчтеләр, авылда төрле елларда булган вакыйгаларны, аларга карата кемдер чыгарган такмак-бәетләрне бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр. Кеше халәтенә җырның ничек тәэсир иткәнен үз күзләребез белән күрдек без. Сәйдулла бабай белән карчыгы, бердән, яшәреп киткәндәй булдылар. Әйтерсең лә җилкәләренә заман, чорлар авырлыгы белән басып торучы сигез дистәгә якын ел чалымы да, битләрендәге җыерчыклары да юкка чыкты. Аларның гәүдәләре тураеп китте, күзләреннән яшьлек нуры бөркелгәндәй булды. Себернең адәм генә түгел, киек җанвар адашырлык кара урманнары арасына кереп поскан татар авылларының чал үткәнен безнең алда яңарттылар, җырлары белән безне дә шул чорга алып кереп киттеләр алар. Иртән килгән җиребездән без төш вакыты җиткәнне дә, кояшның кичлеккә авышканын да сизмәгәнбез. Яза-яза кулларыбыз арыды, дәфтәрләребез тулды. Инде Сәйдулла бабай сүзне үзе очлады: +- Менә шулай, оланкайларым. Килгәнегезгә рәхмәт. Яшь чакларыбызны искә төшердегез әле, - диде ул. Аннан соң, карчыгы белән күзгә-күз карашып алгач, ягымлы көлемсерәп өстәп куйды. - Дөресен әйткәнгә үпкәли күрмәгез тагын, кичә кергәндә, бик эре нәрсәләр икән дип хәтер кала язган иде. Ялгышканбыз... Бүген сөендердегез тагы... Инде сезнең җырларны да тыңларга насыйп итсен. Җырлап яшәгез, оланнар, - диде. - Кеше күңелендә җырга сыймаган бер генә нәрсә дә юк. Мөхәррир сорау бирә +МИЛЛӘТ КИЛӘЧӘГЕН КАЙГЫРТЫП... +- "Балаларны кем һәм ничек укытачак - тәрбия бирү юлы белән укытуның иң төп шарты менә шунда", - дигән педагог Шалва Амонашвили. Бүген без әлеге тәгълиматка тугърымы? "Ничек" укытучы "кем"нәрне әзерләү дәрәҗәсе заман таләпләренә җавап бирәме? +Фәйрүзә МОСТАФИНА, +Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры, +педагогика фәннәре кандидаты: +- Һәр елны һәм быел, 2017 елда да, абитуриентларны укырга кабул итү бара. Мин һәр көнне диярлек, югары курс студентлары белән бергә, шунда булам: аларның тышкы кыяфәтләренә, үзләрен ничек тотуларына карыйм. Алар белән сөйләшәм, сораулар бирәм: "Ни өчен безнең вузны сайладың? Укытучы хезмәтенең мәгънәсен син нәрсәдә күрәсең? Һәм, гомумән, тормышның мәгънәсе нидә?" һәм башкалар. Аларның уйланып калуларын, беркадәр тынлыктан соң тирән, кызыклы фикерләр әйтүләрен күреп, чынлап та, шатланып куясың. Мондый көн чын мәгънәсендә бәйрәм кебек! Бу сөйләшүләр яңа көч, үзебезнең дөрес юлдан барганлыгыбызга ныклы ышаныч өсти, әлеге эшне дәвам иттерергә кирәклеген төшендерә. Чөнки безне уратып алган мохиттә, бөтен дөньяда төрле карашлар яши. Күпләр кешенең уңышларын бары матди байлыкта гына күрә; шуңа күрә яшьләр үзләренә үрнәк итеп матди байлыкка ирешкән кешене ала. Бөтен дөньяның үзәгендә кеше шәхесе тора һәм аны тәрбияләүне безнең педагогика тормышка ашырырга тиеш, чөнки педагогика ул барыннан да элек - үзеңне тәрбияләү. Белем бирү системасын модернизацияләү - бүгенге көн таләбе һәм ул укытучыларны, тәрбиячеләрне хәзерләүче вузлардан түгел, ә балаларга белем бирүче мәктәпләрдән башланды, ягъни арбаны аттан алгарак куйдылар. Нәтиҗәдә, ситуация тагын да начарланды: педагогик вузлар санын кыскарта, аларны классик университетлар белән берләштерә башладылар һәм шундый сорау килеп туды: "Кайда яхшырак хәзерлиләр?" Ә "Ничек яхшырак хәзерләргә?" дигән сорау төшеп калды. +Шунлыктан хәзерге вазгыять безне эшебезне үзгәртеп корырга мәҗбүр итте. Иң элек без үз алдыбызга шундый сорау куйдык: безнең эшнең мәгънәсе нидә? Бу сорауны әйтү генә җиңел, ә чынлыкта тормышка ашыру шактый катлаулы. Мин бүген шатланып әйтә алам: үзебезнең коллектив белән чын күңелдән горурланам. Ул үзенең эшен яңача үзгәртеп кора алды: яңа ФГОС буенча эшли. Ә яңа ФГОС ул - яңача фикерләү, эшнең мәгънәсен, эчтәлеген яңача, проблемалы итеп аңлау һәм тормышка ашыру. Безгә, вуз укытучыларына, хәзер мәктәп белән бергә яңа стандартларны өйрәнү генә түгел, ә нәтиҗәле эшләүнең нигезен, ачкычын табу кирәк. Ә ул укыту технологиясен формаль үзгәртү генә түгел, ә укыту эшчәнлегенең эчтәлеген үзгәртү булырга тиеш. Үз предметыңны тирәнтен белми торып, студентларны ул предметка өйрәтеп булмый. Шул ук вакытта укытыла торган предметны тулы бер мәгълүмат бирү итеп кенә түгел, ә аны белем белән бергә профессиональ тәҗрибә дә бирә торган бердәм система итеп тә карарга кирәк. Вуз укытучысы белән студент арасында тыгыз иҗади бердәмлек булдыру кирәк, чөнки ул - безнең уртак эшебез. Шуның нәтиҗәсендә, безнең вузның структурасы, методик эшчәнлеге, фәнни, укыту эшләре, тәрбия бирү, практиканы һәм рекреацияне оештыру, укытучылар белән студентлар арасындагы мөнәсәбәт тә яхшы якка үзгәрде. Хәтта лекциягә чакыручы кыңгырау да Булат Окуджава җыры итеп үзгәртелде. +Безнең илебездә талантлы, оригиналь һәм үзенчәлекле педагоглар күп. Үзләреннән якты мирас калдырган бөек педагоглар белән беррәттән, бүген әле исән булган педагоглар да төрле могҗизалар эшли; аларның кайберләре безнең коллектив әгъзалары ук булып беттеләр диярлек: М.П.Щетинин, Ш.А.Амонашвили, Е.А.Ямбург, И.С.Фишман, Т.Н.Галиуллин. Бездә яңа стандартларны өйрәнү буенча семинарлар системалы рәвештә даими оештырылып килә. Һәр уку елы ахырында үзебезнең вузны үстерү буенча дәрес-уеннар үткәрелә һәм шунда һәр кеше үзе алдында торган бурычын яхшырак күзаллый башлый. +Вузның уку-укыту эшчәнлегендә нәрсә үзгәрде соң? +Чаллы дәүләт педагогика университеты үзенең эшчәнлеген профессиональлекнең югары стандартына ирешүгә юнәлдерде. Бу, вузны тәмамлаучыларның шәһәр һәм төбәкнең эшкә урнашу базарында көндәшлеккә сәләтле булуларына ирешү өчен, укуукыту процессына үзгәрешләр кертүне таләп итте. +Университетта булачак белгечләрне тәрбияләүнең максаты - студентларның рухи кыйммәтләргә ирешү өчен шартлар тудыру, аларның һөнәри педагогик белгечлек, гражданлык, гаилә кыйммәтләре, идеал һәм этика нормалары өлкәләрендәге карашларын формалаштыру. +- Милли белем бирү - муниципаль белем бирү системасының өстенлекле юнәлеше, дибез. Татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгатенең киләчәген тәрбияләүдә сезнең район мөгаллимнәре кайсы өстенлекле юнәлешләргә таяна? +Наталья КАРПОВА, +Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе: +- Теләче муниципаль районы мәгариф системасында +милли мәгарифне үстерү өстенлекле эш юнәлеше булып +тора. Милли мәгариф системасын камилләштерү, укучыларга +туган телдә сыйфатлы белем бирү, балалар бакчаларында һәм +мәктәпләрдә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтүнең +нәтиҗәлелеген тәэмин итү максатыннан, районыбызда зур +эшләр башкарылды. +Шуларның барлык муниципаль берәмлекләргә кагыла +торганнары: +- 2030 елга кадәр "Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү концепциясе" кысаларында татар телен һәм әдәбиятын укытуны камилләштерү буенча муниципаль "юл карталарын" гамәлгә ашыру; +- милли мәгариф өлкәсендә методик эшне көчәйтү; +- мәктәпкәчә белем бирү оешмалары һәм урта гомуми белем бирү оешмалары арасында дәвамчанлыкны ныгыту; +- туган телдә белем һәм тәрбия бирү оешмаларында белем һәм тәрбия сыйфатын күтәрү. +Республика укытучыларының август киңәшмәсендә ел саен муниципаль берәмлекләр рейтингы буенча эшчәнлеккә анализ ясала. Теләче муниципаль районы соңгы өч елда беренче унлыкка керде. Узган ел без, 2нче урынны алып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Милли мәгариф үсеше өчен" II дәрәҗәдәге дипломына лаек булдык. Билгеле, Мөслим, Саба, Актаныш, Арча кебек танылган районнар белән ярышу өчен зур тырышлык таләп ителә. +Бүгенге җәмгыятькә тирән белемле, югары әхлаклы, эшлекле, хезмәттәшлек итүгә әзер, туган иле, халкы өчен җаваплылык хисе тоеп яшәүче кешеләр кирәк. Шуңа күрә бүген мәктәп укучысын тормышның төрле шартларында югалып калмый торган, мөстәкыйль адымнар ясый алырлык, җәмгыятьтәге кискен көндәшлек шартларында үз урынын таба алырлык шәхес итеп тәрбияләү мөһим. Укучының рухи үсеше дә игътибар үзәгендә булырга тиеш. +Ана теле - милли үзаң тәрбияләүнең нигезе. Гаилә, балалар бакчасы, мәктәп һәм җәмгыять бергәләп эшләгәндә генә, нәтиҗәләргә ирешеп була. Республикабызда, районыбызда туган телләрне өйрәнү өчен бөтен шартлар булдырылган. Законнарыбыз, программаларыбыз бар, милли мәгарифне үстерү, татар теле һәм әдәбиятын укыту концепцияләре дә булдырылды. +Яңа стандартларга күчү шартларында туган телне саклау һәм үстерү юнәлешендә эш алып бару, һәр баланың үз ана телендә белем алу хокукына нигезләнеп, милли үзаңлы, төпле белемле, иҗади фикерле, әхлаклы, сәламәт шәхес тәрбияләү - төп бурычларыбызның берсе булып тора. +2016-2017 уку елында район буенча күрсәткечләр түбәндәгечә булды: барлыгы 27 мәктәп (1343 укучы). 22 татар мәктәбе (657 укучы), 4 рус мәктәбе (140 укучы), 1 рус-татар мәктәбе (546 укучы). +"...Мөгаллимнең гүзәл холык иясе булуы никадәр тиеш булса - мөгаллимнәргә тиеш булачак мәгълүматны белүе, мөгаллимлек итүгә кодрәте-куәте булуы тагын да артыграк тиештер. Бары тик шундыйлар гына укытучы була ала", - дигән күренекле галим Ризаэддин Фәхреддин. Әйе, укытучы үз фәне өлкәсендәге барлык яңалыклардан хәбәрдар булганда һәм шул яңалыкларны дәресендә урынлы файдаланганда гына уңышка ирешеп була. +Районда барлыгы 33 татар теле һәм әдәбияты укытучысы бар. Барысы да югары белемле. Алар татар теле һәм әдәбияты буенча сәләтле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирә. Укучыларыбыз республика олимпиадаларыннан ел саен мактаулы урыннар алып кайта. +Укучыларыбыз татар теленнән үткәрелгән халыкара олимпиадаларда да актив катнашалар. 2015 елда Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән Анюта Порферьева 3нче урынны алды (укытучысы - Гөлназ Афзалова), 2016 елда "Габдулла Тукай иҗатын иң яхшы белүче" номинациясендә Теләче урта мәктәбеннән Алинә Фәсхетдинова (укытучысы - Зөлфия Әсәдуллина) җиңүче булды. Быел әлеге олимпиадада 10 укучыбыз катнашып, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнарын алып кайттылар. +"Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә дә сынатмыйбыз. Узган уку елында Иске Жөри мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Илсаф Тимербаев (укытучысы - Резидә Сәлимова) "Яшь шагыйрь" номинациясендә 2нче урынны яулады. Аннан алдагы елда шул ук укучыбыз 1нче урынны алган иде. Бу уку елында Арчада үткәрелгән зона ярышларында 12 укучыбыз катнашты. Республикабызда үткәрелгән туган тел форумында ике укучыбыз "Өметле киләчәк" номинациясендә җиңүче булып бүләкләнделәр. Алар Баландыш төп мәктәбеннән Нурфия Заһидуллина (укытучысы - Әлфирә Заһидуллина) һәм Караширмә башлангыч мәктәбеннән Зәлия Абдуллина (укытучысы - Светлана Ибраһимова). +Укучыларыбыз шулай ук ел саен үткәрелә торган фәнни-гамәли конференцияләрдә, төрле конкурсларда актив катнашалар, мактаулы урыннар яулыйлар. +Әлбәттә, уңай эшләребез белән бергә, хәл ителәсе мәсьәләләр дә бар. Район үзәгендә бер генә мәктәбебез бар, ул - рус-татар мәктәбе. Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчасы белән башлангыч мәктәп бинасы төзеп чыксак, бик яхшы булыр иде. +Мәктәпләрдә әхлак тәрбиясе бирүгә, милли традицияләребезне торгызуга тагын да зуррак игътибар итсәк иде. Шуның белән бергә иҗади түгәрәкләр эшчәнлеген дә активлаштырырга кирәк дип саныйм. Булачак язучы-шагыйрьләребезне без үстерергә, якташ язучыларыбызга алмаш булдырырга да тиешбез. +Милли мәгариф - милләтнең яшәешен, үсешен һәм алгарышын билгеләүче, тел, тарих, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклаучы төп корал. Алга таба да милли мәктәпләребезне, туган телне саклау буенча зур хезмәт сорала. +- Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге Арча педагогия көллияте нигезендә тикмәгә генә ачылмагандыр... Бай тарихка ия белем учагы булачак укытучыларга "педагоглык орлыгын" салганда, нинди алымнар куллана? Аерым проектларга тирәнрәк тукталсагыз иде. +Гөлнара ГАРИПОВА, +Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте +директоры: +- Зур елгалар чишмәләрдән башланган кебек, һәр эшнең +башлангычы бар. Арча педагогика көллияте тарихы да бу +очракта искәрмә була алмаган. 87 ел элек Арчада педагоглар +әзерләүче уку йорты ачарга дигән карар кабул ителә. Бу изге +эш югалып калмый, бүгенге көндә дә дәвам итә, мәгърифәт +учагын сүндермичә саклаучы Арча педагогика көллияте - Казан +арты милли кадрлар әзерләү үзәге буларак чәчәк ата. Зур үсеш +юлы үтеп, заманча милли-мәдәни белем бирү үзәгенә әйләнгән борынгы уку йорты бервакытта да үз кыйбласыннан тайпылмый. 85 ел буе педагогик кадрлар әзерли. Булачак укытучыларга ныклы, сыйфатлы белем һәм милли тәрбия бирү, уку-укыту эшчәнлеге өчен уңай шартлар тудыру, укучыларның иҗади сәләтен үстерү, сайлаган һөнәрләренә кызыксыну һәм аңлы мотивация булдыруны максат итеп куеп, милли мәктәпләр өчен 15 меңнән артык укытучы әзерләп чыгара. +Белем һәм тәрбия бирү мәйданындагы казанышларын истә тотып, 2013 елда Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме, Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы белән, Казан арты милли кадрлар әзерләү үзәге ачылды. +Милли кадрлар дигәндә, нәрсәне күздә тотабыз соң? Алар ничек тәрбияләнә? +Беренчедән, алар - республикабызның, Россиянең төрле почмакларыннан килгән студентлар. Бүгенге көндә бездә Татарстанның 15 районыннан, Казан, Чаллы, Самара шәһәрләреннән, Марий Эл, Башкортстан республикаларыннан, Киров, Свердловск өлкәләреннән килгән 800 студент белем ала. Аларның кайберләре йөрәк кушуы буенча килсә, икенчеләре гаилә традицияләрен дәвам итеп, укытучылар династиясен тулыландыра, өченчеләрен исә балаларга булган мәхәббәт монда китерә. +Икенчедән, үз һөнәренә тугрылыклы, тәҗрибәле, иҗади эшләүче педагоглар. Көллиятнең кадрлар потенциалы югары: укыту-тәрбия эшен югары һөнәри белемле 76 укытучы тормышка ашыра. +Өченчедән, 5 төрле белгечлек буенча укучы студентлар; заман таләпләренә туры килерлек төрле педагогик технологияләрне гамәли кулланып, уңышлы эшләүче 7 кафедра, 6 секция. +Дүртенчедән, белем бирү проектларын берләштерүче ресурслар үзәге эшчәнлеге программасын тормышка ашыручы укытучылар һәм студентлар. Бу проектларның гомуми бурычы: "Этномәдәни, полилингваль шартларда белем һәм тәрбия бирү аша педагогик кадрлар әзерләү". +Нинди проектлар соң болар? +1 нче проект. Татар һәм рус телләрен камил белүче милли педагогик кадрлар. Көллияткә килгән студентлар поликультуралы мохиткә эләгә, чөнки бездә белем һәм тәрбия бирү татар һәм рус телләрендә алып барыла. Бер үк вакытта татар һәм рус телләрендә алып барылган класстан тыш чаралар, акцияләр, класс сәгатьләре, концертлар төрле милләттән булган студентларда ике дәүләт телен дә камилләштерүгә юнәлдерелә. +2 нче проект. Педагогик юнәлештәге гимназия сыйныфлары. +Арча педагогика көллиятендә белем алган кичәге гимназист - безнең бүгенге студент. Ә моның тарихы түбәндәгедән гыйбарәт: педагогика, психология нигезләрен тирәнтен белүче, педагогик культурага ия булган белгечләр әзерләү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булуын истә тотып, 2013 елның 2 декабреннән Арча педагогика көллияте базасында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы белән педагогик юнәлештәге гимназия сыйныфлары ачылды. Бу проектның үсеш баскычлары: мәктәп гимназия сыйныфлары көллият югары уку йорты. Миссиясе (вәкаләте): Татарстанның милли педагогик элитасын булдыру. +3 нче проект. ТР мәктәпкәчә белем оешмаларында эшләүче рус телле тәрбиячеләрнең квалификациясен күтәрү һәм методик ярдәм оештыру. Кыска срокларда рус телле тәрбиячеләрне татар теленә өйрәтү. Бу проект милли мәгарифнең 2010-2015 елларга кабул ителгән "Киләчәк"("Будущее") программасына нигезләнә. Нәтиҗәсе - 970 рус телле тәрбияче бу курсларны үтте. 2016 елда рус телле тәрбиячеләр катнашында инде өченче тапкыр үткәрелә торган "Мин татарча сөйләшәм" республикакүләм һөнәри бәйге проектның дәвамы булып тора. +Ресурслар үзәге - 2015 елдан рус телле тәрбиячеләр өчен квалификация күтәрү курслары юнәлешендә инновацион мәйданчык. +4 нче проект. Мин - әйдаман. +Студентларны шәхес һәм профессионал итеп формалаштыруда көллият базасында эшләп килүче "Факел" ("Гөлстан") әйдаманнар клубының роле зур. Бу клуб һәр яшүсмернең иҗади сәләтен ачуга, яшьтәшләре алдында үзбилгеләнүгә мөмкинлек тудыра. Халык алдында чыгыш ясарга, актёрлык осталыгы нигезләрен һәм сәламәтләндерү лагерьларында балаларның иҗади эшчәнлеген оештырырга өйрәтү көллиятне тәмамлаучыларның киләчәктәге уңышлы педагогик эшчәнлегенә нигез булып тора. Безнең һәр студент шушы клубта чыныгу ала. +Балалар иҗтимагый оешмалары лидерларын, балалар ялын оештыручыларны әзерләүче бу клуб республикада бердәнбер. +Арча педагогика көллияте - милли кадрлар әзерләүче уникаль уку йорты. 2011 елда мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен татар телендә аралашучы тәрбиячеләр әзерләү эше кабат торгызылды. Шуны истә тотып, көллиятебездә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен ике телне дә яхшы белгән тәрбиячеләр әзерләү эше башланды. Бүгенге көндә әлеге белгечлек буенча 7 төркем укый. Аларны яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән эшләргә әзерлекле кадрлар итеп җитештерү өчен күп көч куела. +Матур башлангычларыбыз, яулаган үрләребез безне яңа биеклекләргә рухландыра. 2015 елда, милли бәйге нәтиҗәләре буенча, без "Россиянең иң яхшы көллиятләре" исәбенә кертелдек. Ә 2016 елда югары сыйфатлы белем һәм тәрбия биргән өчен, "ТРның иң яхшы белем бирү оешмасы" номинациясендә Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләндек. +Без заман рухында үсәргә, әзерләгән белгечләребезне кабул итүче белем бирү оешмалары белән бер югарылыкта булырга омтылабыз. Нәкъ менә шул максатны күздә тотып, "Мәктәпкәчә белем", "Башлангыч белем", "Сәламәтлек саклау технологияләре"нең махсус лабораторияләрен булдырабыз, җиһазлыйбыз. +Үткән ел, сынап карау максатыннан, "Сәләт" белем бирү проектын гамәлгә керттек. Бу безгә КФУ һәм Сәләтне үстерү үзәге белән онлайн-дәресләр, очрашулар, вебинарлар, видеоконференцияләр үткәрергә мөмкинлек бирде. Әлеге идеяне киңәйтеп, быел тагын бер конференц-залны кулланылышка керттек. Бу безгә Самара, Димитровград, Владимир шәһәрләре, Кырым Республикасы, Алтай, Төмән, Әстерхан өлкәләре милли мәктәпләре һәм татар диаспоралары белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеге бирә. Проектлар дәүләт ярдәме һәм бюджеттан тыш чыганаклар белән тормышка ашырыла. +Безне борчыган мәсьәләләр дә юк түгел. Шуларның берсе - урта һөнәри белем бирүче уку йортлары өчен татар телендә чыккан дәреслекләрнең булмавы. Әгәр төрле фәннәрдән татар телендә дәреслекләр булса, укытучыларның да эше күпкә җиңеләер, студентларның да кызыксынуы артыр иде дип уйлыйбыз. +- Сезнең гимназия - сәләтле балалар өчен. Әлеге укучылар аерым шартларда белем һәм тәрбия ала. Башка мәктәп-гимназияләрдән аерылып торган шартлар, күрсәткечләр турында сөйләсәгез иде. Заманча мәгариф шартларында милләтнең заманчалашуы нидән гыйбарәт? +Рамил ГАРИПОВ, +Актаныш сәләт гимназиясе директоры: +- Гуманитар гимназия киләчәктә татар милли мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен сәләтле балалардан элита формалаштыру максатыннан булдырылды. +Бүген бу уку йортында 160 бала, шул исәптән Россия Федерациясенең 8 субъектыннан - Оренбург, Свердловск, Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортстан һәм Удмуртия республикаларыннан, Пермь һәм Красноярскидан килгән балалар белем ала. Шунысын да әйтеп үтү кирәк: кыска вакыт эчендә гимназия уку һәм тәрбия өлкәләрендә зур уңышларга иреште. Гимназия укучылары күп кенә республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә җиңү яулый. Моннан тыш, 2016 елда Актаныш гимназия-интернаты Татарстан Республикасының 100 иң яхшы авыл мәктәбе арасында 1нче урын яулады, ә 2017 елда Татарстан Республикасының олимпиада нәтиҗәләре буенча иң яхшы мәктәпләр арасында 9нчы урынны били. +Бүген гимназия берничә юнәлеш буенча уңышлы эшләп килә. Мәктәпнең сәләтле балалар өчен булуы укытучыларны балаларны олимпиадаларга әзерләүгә зур игътибар бирергә мәҗбүр итә. Соңгы биш ел эчендә укучылар тотрыклы рәвештә фәнни олимпиадаларда призлы урыннар санын арттырып бара. 2015-2016 елларда укучылар республика олимпиадаларының йомгаклау этабында - 17, ә Бөтенроссия олимпиадасының төбәкара этабында 4 призлы урын яуладылар. 9нчы сыйныф укучысы Эльмира Вафина 2016 елда хокук буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призёр исемен алды. Аннан алдарак, 2015 елда, 11нче сыйныф укучысы Айдар Шәйхин тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының җиңүчесе булган иде. +Укудан тыш, укучылар 3D-модельләштерү, робототехника кебек түгәрәкләрдә шөгыльләнә, төрле иҗади проектларда катнаша. Гимназиядә "Хәзинә" хореография коллективы эшли, алар инде күп тапкыр "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә җиңү яулады. Шулай ук гимназиядә "Ак нур" вокаль ансамбле дә эшләп килә. +Гимназия-интернатта 2014 елда укучыбыз Айдар Шәйхин һәм тәрбияче Ленар Хөсәенов башлап җибәргән "Гыйлем" проекты хәзер республика күләмендә танылу тапты. Проектның максаты - татар телендә фәнни контент булдыру, татар телен фән теле буларак үстерү. "Гыйлем" хәзер Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә эшли. +Гимназиянең үзендә исә "Шәкерт.татар" порталы уңышлы эшләп килә, анда төрле видеоматериаллар, укытучыларга һәм балалар бакчасы тәрбиячеләренә ярдәмгә ачык дәресләр һәм методик эшкәртмәләр урнаштырыла. +Гимназия ирешкән уңышларның сере гади - мөгаллимнәрнең, укучыларның һәм ата-аналарның бердәм хезмәте, белем алу процессында катнашучы һәр кешенең индивидуаль һәм бөтен илнең уңышы өчен тырышуы. +Әлбәттә, һәрбер эшнең үз авырлыклары була. Безнең эшебезнең дә билгеле бер катлаулы яклары бар. Беренчедән, башкаладан һәм зур шәһәрләрдән еракта урнашуыбыз. Әгәр дә без мәгарифтә югары күрсәткечләргә ия булырга телибез икән, безгә дә, укучыларыбызга да һәрчак "трендта" булырга, барча яңалыкларны белергә, вуз профессорлары һәм укытучылары белән эшләргә кирәк. Проблеманы чишәр өчен, заманча технологияләрне кулланабыз - безнең үзебезнең видеоконференция залыбыз бар, анда укучыларыбыз вуз профессорлары белән шәхсән аралаша һәм белем ала. Хәлбуки, укытучы белән җанлы аралашуны берничек тә алыштырып булмый. Шуңа да без Казандагы Республика олимпиада үзәгенә рәхмәтлебез, алар уку елы дәвамында бөтен фәннәр өчен уку-әзерлек җыеннары оештырды. Без бу җыеннарда катнашырга тырышабыз һәм укучыларыбызны анда барырга актив рәвештә өндибез. +Бүгенге көндә республикабызда сәләтле балалар белән эшли торган 15 махсуслаштырылган мәктәп-интернат бар, без дә бу исемлеккә керәбез. 2017 елдан башлап без сәләтле балалар белән эшли торган республика мәктәп-интернатлары челтәре өчен уку-әзерлек җыеннары үткәрә башладык, анда без "олимпиадник" укучыларны һәм аларның укытучыларын чакырабыз. Мондый җыеннар алга таба дәвам итәр һәм мәгарифнең сыйфатын яхшыртуга үз өлешен кертер дип ышанып калабыз. +Беләсезме, безнең гимназия-интернат башка бик күп мәктәпләрдән нәкъ менә белем бирүгә һәм белем алуга үзгә төрле мөнәсәбәте белән тулаем аерылып тора да инде. Без эшебезне татар милли педагогикасы кыйммәтләре нигезендә алып барабыз, нигез ташы итеп без 4 кыйммәтне алдык: белем, хезмәт, җаваплылык, әхлаклылык. Ягъни, безнең һәрбер укучыбыз, яхшы белем базасына ия булудан тыш, бу белем белән бергә өстенә төшкән җаваплылыкны, ата-аналары, укытучылары, Туган ягы һәм халкы каршындагы җаваплылыкны аермачык итеп аңларга тиеш. Укучыларыбыз хезмәт сөяргә, кечеләргә - кече, олыларга олы итеп карарга тиеш. Барыбыз да халкыбыз, районыбыз, авылыбыз өчен ни дә булса эшләргә бурычлы бит. Кемдер мондый хезмәтне олимпиадаларда җиңеп, туган ягын данлауда күрсә, башкалар милли мәдәниятне үстерү һәм гореф-гадәтләрне саклау өчен, искиткеч проектлар уйлап таба. Ә иң мөһиме, әлбәттә, әхлаклылык. Әхлаклы надан үзенең белемсезлеге белән үзенә генә зыян салса, әхлаксыз галим бөтен кешелеккә кайгы китерергә сәләтле. +Халык алдында җаваплылык хисе ничек тәрбияләнә соң? Гимназиябездә белем алу, яшәү һәм туклану тулысынча түләүсез. Әмма моңа алмашка без укучыларыбыздан белем алуларын сорыйбыз. "Балалар, аңлагыз, сезнең төп бурычыгыз - белем алу. Республикабыз һәм бөтен Татарстан халкы сезне җирдә эшләүдән азат итте, чөнки сез, бөек галимнәр булып, билгеле һәм билгесез игелекләрегез белән халкыгызга хезмәт итәрсез, уңыш җыюның яңа ысулларын уйлап чыгарырсыз, табигатьне һәм мәдәниятне сакларсыз, аларны үстерерсез", - дибез. Гимназия-интернатның уку планы һәрьяктан үскән шәхесләр, республиканың лидеры һәм алга этәрүчесе булырга әзер ихлас ватанпәрвәрләр тәрбияләүгә юнәлтелгән. +Сер түгел, безнең укучылар башка мәктәп укучыларына караганда күбрәк укый. Кайбер ата-аналарның хәтта, гимназиягә килеп, балаларының башка күрше малайлар кебек урамда уйный алмавына зарланганнары да булды. Чөнки гади мәктәптә көндезге 2ләрдә үк кеше аз калса, бездә кичке 4-5ләрдә дә тормыш гөрли. Монда шуны гына әйтәсе килә: бүгенге мәгарифтәге чынбарлык шундый ки, сыйфатлы белем алмаган укучы БДИны яхшы бирмәячәк, димәк, яхшы уку йортына да керә алмаячак. Без бу очракта ата-аналар ягында торабыз, без һич кенә дә аларның дошманнары түгел. Әмма без авылда урнашканга күрә булса кирәк, ата-аналарның белем бирүгә карата карашы үзгәрәк. +Шулкадәр тырышып уку сәламәтлеккә зыян салмасын өчен, гимназия-интернатта чып-чын медицина программасы эшли. Мөгаен, безнең кебек мәктәп республикада башка юктыр, чөнки бездә 4 медицина хезмәткәре бар: 3 шәфкать туташы һәм 1 табиб. Без даими рәвештә укучыларның сәламәтлегендә мониторинг ясыйбыз, ел дәвамында Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары барлык укучыларга күчмә диспансеризация оештыра. +Педагогик эшчәнлегебезнең географиясе шактый киң. Татарстан Республикасы районнары һәм Россия Федерациясе субъектларыннан тыш, безнең гимназияне Таҗикстан, Казакъстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән укучылар тәмамлады. Хәзер без Кытайда яшәүче татар баласын укырга алырга җыенабыз, ул да, аның әти-әнисе дә бездә укырга тели, әмма, кызганыч, бала рус телен белми. Аллаһы бирсә, рус телен белмәгән чит ил татарлары өчен озак вакытка исәпләнгән әзерлек курслары ачарга планлаштырабыз. +Гимназия-интернатта татар телендә белем бирәләр, шуңа кайчак ата-аналардан "нигә безгә шулкадәр күп татар теле, без бит болай да саф татар районында яшибез", дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әмма монда шуны искәртеп үтәсем килә: татар телен белү балаларыбызга һич тә комачауламый, бәлки, киресенчә, булыша гына. Икенчедән, нинди генә телне куллансак та, бу белем дәрәҗәсен төшерми, предметны аңлауга зыян салмый. Мисалга, гап-гади татар мәктәбеннән килгән укучыбызны искә төшерик: ул 11нче сыйныфта тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүче булды, имтиханнарсыз теләгән югары уку йортына керә алды. +Без - татар гимназиясе, димәк, укучыларыбыз татар телен камил дәрәҗәдә белергә тиеш, шулай ук без рус һәм инглиз телләрендә камил сөйләшергә бурычлыбыз. Телләр белү кешегә зыян китерми, ә инде үз телеңне, милләтеңнең тарихын һәм мәдәниятен белү, гомумән, һәр кеше өчен мәҗбүри булган канун. +- Сезнең мәгариф үзәге - Казанда һәм Татарстанда чит илләр белән тыгыз багланышта эшләгән белем учакларының берсе. Чыңгыз Айтматовка багышланган I Халыкара фәнни-гамәли конференция уздыруыгыз, милләтебезне төрки дөньяда лаеклы, абруйлы рәвештә тәкъдим итүегез дә моңа дәлил булып тора... +Рәмзия ВӘЛИУЛЛИНА, +Казан шәһәре Совет районы 178нче мәгариф үзәгенең югары +категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы: +- Безнең мәгариф үзәге - иң яшь белем учакларының берсе. +Шулай да ирешелгән уңышлар байтак инде. Сез атаган әлеге +конференция, аның проекты хакында аерым сөйлисем килә. +2014 уку елында "Мәгариф учреждениесендә милли +мәдәниара милли ресурс үзәге булдыру һәм аны камилләштерү" +буенча проект эшләнде һәм Татарстан Республикасы грантына +ия булды. Проект Сочида һәм Мәскәүдә булып үткән Беренче +Бөтенсоюз проектлар конкурсында ун иң яхшы топ проектлар исемлегенә кертелде һәм дипломга лаек булды. +Проектның максаты - һәрбер халыкның телен, мәдәниятен, рухи кыйммәтен киләчәк буынга тапшыру, толерант шәхес формалаштыруга булган омтылышын яклау. Әлеге максатларны тормышка ашыру өчен, Мәгариф үзәге Казанның төрле район мәктәпләре белән генә түгел, ә Татарстан районнары һәм чит илләрдәге безгә якынрак урнашкан төбәкләр белән элемтәдә тора, эшчәнлек алып бара. Бу эштә, татар теле укытучылары белән беррәттән, рус теле һәм өстәмә белем бирү педагоглары да актив катнаша. +Мәгариф үзәге белән Кыргызстан Республикасы арасында дуслык күпере булдырылды. Әлеге аралашу патриотизм, толерантлылык, дуслык, кешеләргә карата ихтирам, актив тормыш позициясе булдыруда ярдәм итә. +Проект кысаларында 2015-2016 уку елында Чыңгыз Айтматовка багышланган I Халыкара фәнни-гамәли конференция булып үтте. Бу конференциядә Татарстан районнары гына түгел, хәтта Саха-Якутия, Кыргызстан, Чувашия, Ростов-на Дону, Бишкектан килгән катнашучылар да бар иде. Жюри составында булган Казан федераль университеты галимнәре, Татарстан Республикасының атказанган татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Бөтенроссия рус теле һәм әдәбияты укытучылары ассоциациясе бүлеге әгъзалары конференциядә катнашучыларның тикшеренү һәм иҗади эшләрен югары дәрәҗәдә булуын ассызыклады. +Әлеге зур чараның онлайн-режимда уздырылуы Ч.Айтматовның туганнан туган абыйсы белән, язучының әнисе ягыннан туганы белән очрашырга, Бишкәк шәһәрендәге 3нче гимназия директоры А.А.Дәүләтованың Кыргыз иленең бөек улы булган Айтматов турында шигырьләрен тыңларга мөмкинлек бирде. Рус, татар һәм кыргыз телләрендә яңгыраган төрле дәрәҗәдәге хезмәтләр, милли костюмнар, җырлар, биюләр, Мәгариф үзәгенең халык театры спектакле, Ч.Айтматов әсәрләре буенча буктрейлерлар - барысы да конференцияне оештыручылар һәм катнашучыларның зур хезмәте. +Мәгариф үзәгендә 2013 елдан бирле эшләп килгән Ч.Айтматов тормышы һәм иҗатына багышланган "И дольше века длится день..." ("Гасырдан да озын көн...") дип исемләнгән музейда язучының костюмнары, көндәлек кирәк-ярак әйберләре, китаплары саклана. Музейда дәресләр үткәрү, балалар арасында экскурсоводлар әзерләү традициягә әверелде. Моннан тыш, музейда 7-11нче сыйныфлар арасында Ч.Айтматов иҗатына багышланган класстан тыш уку дәресләре үткәрелә. +Быелгы уку елында Кукмарадагы Чыңгыз Айтматов исемендәге мәктәп укучылары белән элемтәгә керү, Кыргыз балалары һәм яшүсмерләренең "Сейтек" Милли үзәге белән дуслык күперен тагын да ныгыту максат итеп куелды. +Мондый халыкара очрашулар оештыру, аралашу, мәдәниятне, сәнгатьне өйрәнү өчен зур мөмкинлекләр булдыра, төрле милләт балалары белән аралашырга, дус булырга өйрәтә. Әлеге чаралар халыкларның мәдәни һәм тарихи хәзинәсе белән танышу, бер-береңне яхшы белү өчен генә түгел, ә, бәлки, халыклар арасында тыгыз бәйләнеш барлыгын да күрсәтеп торучы бер дәлил буларак та кирәк. Мөгаллим мөнбәре +ӘДӘБИЯТ УКЫТУЧЫСЫ - БАЛА КҮҢЕЛЕНӘ +ӘХЛАК КАНУННАРЫН ЯЗУЧЫ +Милләтебезгә куәт бирүче учак +Минемчә, 10-15 ел педагогик стажы булган һәр укытучы, үзенә генә хас эш алымнары кулланып, иҗади рәвештә эшли башлый. Педагогик технологияләрнең төрлесен тикшереп карый, аларга үзгәрешләр кертә, кечкенә ачышлар ясый. Хаталар да ясый, әлбәттә. Шулар нәтиҗәсендә, аның "үз технологиясе" туа. Нинди генә алымнар, метод, технологияләр куллансак та, без, укытучылар, ШӘХЕС тәрбияләү максатын күздә тотарга тиеш. Әгәр укучыларны фән белән кызыксындырып, белемнәрне башка өлкәләрдә дә куллана белергә өйрәтә алсак, болар өстенә эшлеклелек сыйфатлары, үз фикерен кыю яклап әйтә белү, проблемаларны хәл итә белү сәләте дә формалаштыра алсак, бурычыбыз үтәлгән дип саный алабыз. +УКЫТУЧЫ турында бер хикәят хәтергә килде. +Укучылары үз Укытучысыннан аның төп вазифасы турында сорыйлар. Укытучы җавап бирми, балаларны тауларга алып чыгып китә. Бераз йөргәннән соң, боларның тамаклары кибә. Эчәргә яраклы су чыганагы эзли башлыйлар. Тирә-якта берни табылмый. Кабат Укытучы янына кайталар. Акыл иясе - Укытучы - балаларга тау артында үзәндә чишмә барлыгын әйтә. Балалар туйганчы салкын су эчәләр. Укытучыны да онытмыйлар: аңа да салкын чишмә суы алып киләләр. Карасалар, Укытучының алдында туп-тулы сулы савыт утыра. +- Сез ни өчен безгә бу суны бирмәдегез? - дип, гаҗәпләнеп сорыйлар балалар. +- Мин үз бурычымны үтәдем, - дип җавап бирә Акыл иясе. - Башта мин сезне сусаганчы тауларда йөрттем, аннары су чыганагы эзләргә мәҗбүр иттем. Чишмәгә юлны күрсәтеп, кыенлыкны чишәргә булыштым. Үзем белән су алуым юкка түгел: моның белән үзең турында алдан кайгырта белергә өйрәнү кирәклеген искәртергә теләдем. +- Димәк, Сезнең төп вазифагыз - проблеманы тудыру, аны чишәргә булышу һәм үрнәк күрсәтү? +- Юк, оланнар, минем төп бурычым - сездә кешелеклелек һәм киң күңеллелек тәрбияләү. Кайгыртучанлык күрсәтеп, миңа эчәргә су алып килүегез минем үз бурычымны әлегә кадәр төгәл башкара алуым турында сөйли... +ХХI гасырда татар теле һәм әдәбияты укытучысының төп вазифасы нәрсәдә соң? Акыл иясе - Укытучы мисалыннан күренгәнчә, бүгенге укытучы алдында да йөз, мең еллар элек куелган бурыч тора: кешелекле, игелекле ШӘХЕС тәрбияләү. Заман үз таләпләрен өсти: укучы шәхесе гомумкешелек кыйммәтләренә ия булган хәлдә, интерактив, коммуникатив мөмкинлекләргә дә ия булырга, үз-үзен үзгәртүгә сәләтле булырга да тиеш. Башкача әйткәндә, үз үсеше белән идарә итә белергә тиеш. Шәхси фикере, идеяләре булган, фантазияле, иҗади сәләтле, эшлекле укучылар әзерләү өчен укытучы үзе һәр өлкәдә компетентлы, интеллектуаль үсешкә, педагогик этикага, культурага ия булырга, корпоратив фикер йөртә белергә тиеш. +Бу бурычларны татар теле һәм әдәбияты укытучысы кайсы юллар белән тормышка ашыра ала соң? Мөслим муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары район методик берләшмәсе эшчәнлеге "Татарстан Республикасында 2030 нчы елга кадәр Милли мәгарифне үстерү концепциясе" нигезендә оештырыла. Системалы-эшчәнлекле технологияләр кулланып, укучыга рухи-шәхси якын килү аша укыту-тәрбия процессының сыйфатын күтәрү, милли үзбилгеләнүгә сәләтле шәхес тәрбияләүгә йөз тотып эшлибез. +"Мәгърифәтле кешеләрне кояш дияр идем мин", - дип яза шагыйрә Клара Булатова. Әдәбият укытучылары элек-электән мәгърифәтле, зыялы катлау булдылар. Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары да шулар рәтендә. Укытучыларыбыз эшчәнлеген дөньяны яктыртучы кояш белән дә, милләтебезгә куәт бирүче учак белән дә тиңләргә була. Көннәр буе компьютер артында мавыктыргыч уеннар уйнап вакытын сарыф итүче балаларны китап укуга җәлеп итәр өчен, әдәбият укытучысының кояш кебек яктыртуы, учак кебек җылытуы шарт. Китап уку ләззәтен бернинди башка мавыгу да алыштыра алмый: әсәр буенча төшерелгән фильм карау да, заманча техника ярдәмендә аудиокитаплар тыңлау да... Язма сүзнең үз тәме, үз кыйммәте бар. Әгәр укытучы үз үрнәгендә балаларга "китап уку чире" йоктыруга ирешсә, ул белем алуга сусау хисе уята алган дигән сүз. Теләк булса, нәтиҗә булачак. +Һәр укытучы - үз фәненең патшасы +"Әдәбият" сүзенең нигезендә "әхлак" төшенчәсе ята. Әдәбият укучыларны тормышка, яшәргә өйрәтә. Тел һәм әдәбият укытучысы, бернинди мораль укымыйча гына, балаларның үзләренә дә сиздермичә, тылсымчы кебек оста алымнар белән алар күңеленә әхлак кануннарын яза ала. Башка бер генә фән иясе өчен дә мондый мөмкинлек юк. +Балаларның гомуми үсешенә йогынты ясарлык нинди чаралар бар? Бүгенге укучының зәвыгы нинди? Аны нәрсә кызыксындыра? Шаблон идеяләрдән, стереотип фикерләүдән котылырга ярдәм итә торган, иҗадилыкны үстерә торган нинди алымнар табарга? Заманча гаджетлар белән коралланган баланы китап укуга ничек җәлеп итәргә? Һәр педагогның, дәрескә әзерләнгәндә, үзенә үзе бирә торган сораулары шулар. Минемчә, шәхес үсешен күздә тотып оештырылган дәресләр укучы күңеленә барып җитә, гомерлеккә хәтеренә уелып кала. +5 нче сыйныфта Г.Тукайның "Шүрәле" поэмасын укыйбыз. Кот очарлык кыяфәте белән бер гасырдан артык вакыт эчендә ничәмә-ничә буын нәниләрнең төшләренә кереп йөдәткән Шүрәле ич ул! Бүгенге буын баласын, кечкенә яшьтән монстрлар турында мультфильмнар карап, кансызга әверелеп барган балаларны, Тукайның Шүрәле, җен һәм убырлары куркыта аламы? Мондый персонажларга замана балаларының мөнәсәбәте нинди? Поэма өстендә эшне төгәлләгәч, укучыларга ситуатив сорау бирдем: "Сез ялгыз гына урманга барып чыктыгыз. Тирә-як тын, кошлар сайрый, күбәләкләр куышып уйныйлар... Берзаман куркыныч авазлар ишетелде, эре-эре атлап, каршыгызга Шүрәле килеп чыкты... Әйе, әйе, нәкъ әкияттәгечә... Бу хәлдә сез нәрсә эшләр идегез? Сер итеп кенә шунысын әйтим: бу - планетадагы иң соңгы Шүрәле икән". +"Штурм" (ми штурмы) алымын кулланып, төркемнәрдә эш башлана, укучылар идеяләрне язып баралар... Балаларның җаваплары арасында өлкәннәр дә күрсәтә алмастай проблемаларны күреп шаккаттым, идеяләрнең төрлелеге сокландырды, фантазияләренең чиксезлеге гаҗәпләндерде. Алар арасында куркыныч фикерләр дә очрый. Бер бала: "Шүрәлене суеп, тиресен салдырып, Нияз абыйга тапшырам", - дип тәкъдим кертә. (Нияз абый - тире җыючы.) Кагыйдә буенча, оештыручы тәнкыйтьләргә тиеш түгел. Бу эшне экспертлар башкарырга тиеш. Алар нәрсә әйтер? Башкалар арасыннан әлеге фикерне аерып алдылар, планетадагы соңгы Шүрәленең язмышын болай хәл итәргә ярамавын аргументлар белән дәлилләргә керештеләр. Кайсыдыр Шүрәлене авылга алып кайта, үзенең дусты дип таныштыра. Бераз кети-кети уйнагач, кемдер кесә телефоныннан дус Шүрәлесенә музыка тыңларга тәкъдим итә. Кемдер зоопаркка илтергә, нәселен дәвам итәргә ярдәм күрсәтергә тели... Яшәсен әле Шүрәле! Йөрсен безнең урманнарда! Әле ул безнең балаларга кирәк! Мондый нәтиҗәне балалар үзләре ясый - шуңа күңел сөенә. +Проблемалы ситуацияне чишкәндә, төрле вариант җаваплар тыңлана, ләкин укытучыларга балаларны сабыр итеп тыңлап бетерү, идеяләрне хуплый белү, мактапүстереп тору сыйфатлары җитеп бетми. Һәр идеяне хупларга, дусларча бәяләргә, отышлы вариантларны укучыларның үзләренә сайларга ирек бирергә кирәк. Бу алым безне үзебезне дә яңача эшләргә өйрәтә, дип саныйм мин. +Кече яшьтәге укучылар әсәрдәге вакыйгаларны - чынбарлык, геройларны тормыштан алынган дип саныйлар, аларның борчуларын үзләренеке итеп кабул итәләр, ярдәм итәргә тырышалар. Гаяз Исхакыйның "Кәҗүл читек" хикәясе белән танышабыз. Психологик кичерешләргә бик бай хикәя ул. Әхмәдулланың кәефе ничәмә-ничә төрлегә үзгәрә. Укучыда яшьтәшенә ярдәм итү теләге туа. Әйдәгез, аңа шундый мөмкинлек тудырыйк. "Әхмәдулла сезнең арада утыра дип уйлыйк. Аңа ничек ярдәм итеп була?" Группаларда эш барышында укучылардагы теләктәшлеккә сокланам, бер-берләренә йомшак итеп эндәшүләре, ягымлы сүзләр сайлап, юатырга тырышулары сокландыра. Сак кына, хәйлә белән эш итүчеләр дә күренә. Болар - тормышта да югалып калмаслар! Күңелләре чиста, бернинди мәкер юк! +Югары сыйныфларда тикшерү өчен тагын да тормышчанрак темалар алырга була. Г.Исхакыйның "Кәләпүшче кыз" әсәре буенча эшләгәндә, әни-кыз мөнәсәбәтләрен ничек җайга салып булуы турында сөйләшергә, Камәрне ялгыш адымнан саклап калу өчен, кызга киңәшләр бирергә, Вафаны "акылга утыртырга" мөмкин. Ф.Хөснинең "Йөзек кашы" әсәрендә - Айдар-Вәсилә-Госман, М.Фәйзинең "Галиябану" әсәрендә Хәлил-Галиябану-Исмәгыйль "мәхәббәт өчпочмагы" заманча, үзенчәлекле чишелеш таба ала. И, балалар! Тормышыгызда очраган киртәләрне дә акыл белән уза алсагыз иде! Әнә бит, Г.Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәре героинясы Галия соңгы хатын язып төгәлләде... Сез аңа нинди киңәш бирерсез? Искәндәр каршыгызда утыра. Аңа әйтәсе сүзегез юкмы? +Барыбызга да билгеле хикәя - Ә.Еникинең "Матурлык" хикәясе буенча эш тә тәрбияви эчтәлекле, тәэсирле булып чыкты. Ана белән бала күзгә күренми торган җепләр белән бер-берсенә бәйләнгән. Ягымлы күз карашлары һәр икесенең ни әйтергә теләгәнен аңлатып тора. Әнә Ана! Скрипкада уйнаучы улына караган да тыныч кына уйланып утыра... Күпме горурлык, соклану, чиксез ярату чагыла ул карашта! Улы исә Анага багышлап уйнаган көенә барлык рәхмәт хисләрен, күңеленең бар назын, моңын салган... Нинди генә ямьсез кыяфәтле итеп тасвирланса да, авторга ияреп: "Матур Бәдретдиннең әнисе!" - дип кычкырасы килә. Кешенең эчке матурлыгы турында сөйләшү өчен бер дигән җай чыкты. Моңа кадәр юк кына сәбәп аркасында әнисенә үпкә саклап йөргән егет тә күп нәрсәләргә башкача карый башлады кебек... Бүген үк, кайту белән үк әнисен кочагына алыр, сүзсез генә башын ияр ул аның алдында... Ышанам... +Федераль стандартлар нигезендә, дәресләрнең структурасы тамырдан үзгәрде. Фән ияләре, укучыларга әзер белем бирү белән шөгыльләнмичә, белемне укучыларның үзләреннән таптырту алымнарын күздә тотып эшләргә, белемнәрне тормышта куллана белергә өйрәтергә тиешләр. Шул очракта гына безнең укучылар яңа тормыш шартларына яраклашкан, гомуми мәдәни үсешкә ирешкән, үз фикере булган һәм җәмгыятькә файдалы шәхесләр булачак. +Тәҗрибәле, абруйлы укытучы, югары квалификацион категорияле белгеч Шәнгәрәева Зөлфирә Нәсих кызы дәрес бирә. Класстан тыш уку өчен Рөстәм Мингалимнең "Өченче бүлмәдә эт яши" әсәре алынган. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Һәр төркем үзенә куелган бурычларны башкара. Әсәр өстендә эш фәннитикшеренү эше юнәлешендә бара. Бер төркем - символларны, икенчесе - саннарның әсәрдәге вазифасын, өченчесе - образлар бирелешен, һ.б. тикшерәләр. Дәрес ахырында укытучы сорау куя: өченче бүлмәдә кем яшәргә тиеш? Укучылар гаилә кыйммәтләре турында өлгергән фикерләр әйтәләр. "Өченче бүлмәдә эт түгел, бала яшәргә тиеш!" "Гаилә бәхете - бала белән!" "Гаиләдә өч буын яшәгәндә генә тулы бәхетле гаилә булырга мөмкин!" Бу фикерләрне балалардан ишеткәч, күңелдән җылы дулкын йөгерә. Димәк, укытучы үз бурычын үтәгән. +Ибраһим Газинең "Өч Мәхмүт" хикәясен укыганнан соң, Зөлфирә Нәсиховна 6 нчы сыйныф укучыларына өй эше итеп классташлары турында инша язарга биргән. Дәрес бөтенләй көтелмәгән юнәлеш алды: "Өч Лилия" хикәясе укучыларның берберсенә мөнәсәбәтләрен уртага салып сөйләшергә мөмкинлек тудырды, кызларның моңа кадәр беркем белмәгән якларын ачыкларга ярдәм итте. Язмалар кызларның яхшы сыйфатларын санауга кайтып калмаган. Үтемле итеп тәнкыйтен дә әйтә беләләр, киңәшен дә бирәләр балалар. Өч Лилиянең берсе үзе турында бик тыйнак язган. Эләкте дә соң Лилиягә сыйныфташларыннан! Тиз арада аңа үзтәрбия планын төзеп тә бирделәр. Гап-гади өй эше балалар күңеленә күпме шатлык китерә алуына инандык. +Һади Такташның "Мәхәббәт тәүбәсе" поэмасын укыганнан соң, укытучы гаиләдәге өч буын вәкилләренең "мәхәббәт" төшенчәсенә нинди аңлатма бирүләрен язып алырга куша. Интервью алу укучыларга ошый. Мәгълүматның күплеге, төрлелеге укытучыны стандарт булмаган төрдәге дәрес - буыннар очрашуы уздыруга этәрә. Дәрестә егет белән кызның очрашу, ярәшү, армия сафларыннан көтеп алу тарихларын ишеттек, төрле чорларда яңгыраган мәхәббәт җырлары җырланды. Парлы бәхет, тугрылык, гаиләдә җаваплылык хисе турында мондый сөйләшү, әлбәттә, бик урынлы булды. Педагогның осталыгы, тәҗрибәсе, укучыларның кызыксынуларын исәпкә алуы шундый дәресләрдә күренә дә инде. +Укытучы хезмәтендә әзер рецептлар кулланылмый. Һәр укытучы иҗади эшли, эзләнә, үз холкына, үз укучыларына, үз фәненә кулай булганнарын сайлый. Һәр укытучы - үз фәненең патшасы! +Заман укучысына - заманча дәрес +Укучыларның дәрестә нәтиҗәле эшчәнлеген оештыруның күп төрле ысуллары бар. Соңгы елларда укучылар үз иткән гаджетларны дәресләрдә максатка ярашлы итеп файдалану тенденциясе барлыкка килде. Кул астында булган айфон, смартфоннар ярдәмендә тиз арада интернетка кереп, кирәкле мәгълүматны табу укучыны дәрестән читкә алып китми, киресенчә, булган осталыгын файдаланып, оператив рәвештә мәгълүмат белән эш итәргә ярдәм итә. Дәресне оештыру, тестлаштыру, мониторинг өчен электрон белем бирү сервисларыннан файдаланабыз. Федераль стандартлар таләбе нигезендә белем бирүне кызыклы, максатчан итәргә мөмкинлек тудыручы сервислар татар теле дәресләрендә дә, әдәбият дәресләрендә дә файдаланыла. +Wizer сервисы дәрестә күпкырлы эш төрләрен тиз генә планлаштыру өчен кулай булса, Plickers - тест формасындагы биремнәрне тиз генә бәяләү, статистика өчен кулланыла. Аның өчен укытучының смартфоны, интернетка ялганган компьютер булу җитә. Ләйсән Яхина татар теле укытучылары арасында беренчеләрдән булып бу кушымталар белән эшләүне үзләштерде, укытучыларга мастер-класслар күрсәтте. Бу эш төрләренең дәрестә укучы эшчәнлеген активлаштыру ягыннан да кулай булуы бәхәссез. Л.Яхинаның дәресләрендә Linoit.com интернет сервисы виртуаль онлайнтакта ролен үти. Дәрес вакытын нәтиҗәле файдаланырга мөмкинлек бирә торган әлеге сервис алдан беркетеп куелган документларны, видео, аудиоязмаларны күрсәтергә ярдәм итә. Аның learningApps сервисы ярдәмендә укучылар белән берлектә интерактив уеннар төзү буенча да тәҗрибәсе зур. +Kahoot - онлайн викторина, тест һәм сорауларны фото, видеоматериаллар кулланып төзергә мөмкинлек бирүче сервис. Укучылар үз планшетлары, смартфон, ноутбуклары аша биремнәрне башкара ала. Аның өчен интернетка керергә, сервисны ачарга, PINкодны кертергә генә кирәк. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле итү, белем сыйфатын күтәрү максатында Венера Шаева Kahoot кушымтасы белән уңышлы эшләп килә. Класстан тыш чараларның интерактив формаларын кулланылышка кертү ягыннан да В.Шаеваның эш тәҗрибәсе район укытучылары арасында игътибарга лаек. +Бүгенге үзгәрешләр чорында укучы эшчәнлеген оештыру белемне үзлектән табуга юнәлдерүне таләп итә. Аның иң отышлы алымы - "Перевёрнутый класс" моделе, ягъни укучыга үзләштерү өчен материалны дистанцион формада алдан биреп таныштыру, дәрестә укучыга таныш материал өстендә эшләүне күздә тоткан катнаш дәрес моделе. Бу модель укучының белем алуга карата җаваплылыгын арттыра, шәхси үсешен тәэмин итә, метапредмет күнекмәләр формалаштыруга ярдәм итә. Әлеге модельне куллану өчен, укучының интернетка чыгу мөмкинлегенә ия шәхси компьютеры булу шарт. Әдәбият Эльмира Тимергалиева укучылары белән. укыту буенча "Үрнәк программалар" дәреслектә булмаган әдәби әсәрләрне укуны күздә тота. Аларны укытучы дистанцион формада өйдә укырга бирә, дәрестә укучылар бирем эшлиләр. Гөлнар Нәҗмиева, Дилбәр Гарифуллина, Сөмбел Григорьева үз иткән бу дәрес моделен башка укытучылар да кулланылышка кертә башлады. Болар барысы да укучының компетентлылык дәрәҗәсен үстерү өчен башкарыла. +Хәзерге заман укытучысы мәгариф системасында барган модернизация процессыннан читтә кала алмый. Мәгарифнең киләчәген электрон форматта дәреслекләрдән башка күз алдына китереп булмый. Республикада беренче булып, Мөслим районы татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан 5-9 нчы сыйныфлар өчен "Татар теле", 5-11 нче сыйныфлар өчен "Татар әдәбияты" электрон дәреслекләре төзелде. Электрон дәреслекләр өстендә 14 укытучыдан торган махсус төркем эшләде. Материаллар тупланып, махсус программага урнаштырылды. Дәреслек укучыларга үзлектән белем алу мөмкинлеген күздә тотып эшләнгән. Биредә тема буенча дәрес материалыннан тыш өстәмә мәгълүмат тупланып бирелә, үз белемеңне тикшерү өчен биремнәр, төрле дәрәҗәдәге күнегүләр, онлайн-тестлар урнаштырылган, Интернет-чыганакларга сылтамалар бирелгән. Әдәбият буенча видеофильмнар карарга, аудиоязмалар тыңларга мөмкин. Электрон китапханә белән эш итәргә була. Әдәбият теориясеннән терәк-таблицалар, әдәби әсәрләргә анализ тәртипләрен кулланырга мөмкин. Электрон уку әсбабы белән эш йөртү хисабына, беренчедән, укучының көндәлек уку тыгызлыгы кими, белем алуга мотивация туа. Икенчедән, укучының мөстәкыйльлеген һәм белем алуга җаваплы карашын үстерү хисабына, укытучының хезмәте җайлана. Болар - укытуда компетентлы якын килүнең күренеп торган нәтиҗәләре. Электрон дәреслек булу педагогның көндәлек хезмәтен җиңеләйтү, тупланган барлык материалларны системага салу, инновацион эш формалары аша уңай тәҗрибәне тарату өчен дә кулай. ФГОС шартларында белем бирүне тормышка ашыруда компетентлы якын килүне күздә тотып төзелгән проект Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан хупланды. +Гомумән, әдәбият фәнен укыту заман технологияләреннән башка мөмкин түгел. Әгәр заман баласын үзе яшәгән заманнан аерып куйсак, уңайлы мөмкинлекләрдән читләштерсәк, укытуда югары нәтиҗәләргә ирешә алмаячакбыз. Чамасын белеп, нәтиҗә булырлык итеп файдаланганда, интернет чыганаклар һәм электрон укыту әсбаплары әдәбият укытучысының ярдәмчесенә әвереләчәк. +Районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыятьтә барган үзгәрешләрне авырыксынуларсыз кабул итеп, заман белән бергә атлыйлар, заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып эш итәләр. Белем һәм тәрбия бирүдә информацион технологияләрнең өстенлекле булуы бәхәссез. Материалны мультимедиа мөмкинлекләргә ия булган югары сыйфатлы күрсәтмәлелек ярдәмендә җиткерү, аң үсешенә уңай тәэсир ясап, хәтерләү сәләтен, укучының шәхси сыйфатларын үстерүгә, шулай ук укытуны интенсивлаштыруга хезмәт итә. +Татар телендә - дөнья киңлегенә +Соңгы елларда зур тизлек белән үскән Интернет челтәрен укытучыларыбыз үзләренең педагогик һәм методик осталыгын үстерүдә, белемен күтәрүдә, тәҗрибә алмашуда, ата-аналар белән эшләүдә, дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларны әзерләү һәм үткәрүдә оста кулланалар. +Укытучыларның эш тәҗрибәсе, методик табышлары белән бөтендөнья киңлегендә уртаклашу, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын уртак мәгълүмат мәйданчыгына берләштерү максатыннан, район методик берләшмәсе сайты булдырылды. Интернет-проектның идея авторы - Шәймәрданова Нурания Әзһәм кызы. Сайтның администраторы Җәлилова Гөлназ Илсур кызы даими рәвештә аны тулыландырып тора. Укыту-тәрбия процессында таләп ителгән документлар төзүдә юнәлеш бирү эше, яшь белгечләр өчен консультацияләр үткәрү, укытуга инновацион технологияләрне кертүгә, бердәм республика тестлаштыруы, төп дәүләт имтиханы, БРИга әзерлек эшенә, педагогик мониторинг төзү эшенә юнәлеш бирү - болар барысы да методик берләшмә эшчәнлегенә караган эш төрләре. Сайтта берләшмә әгъзалары, аларның эшчәнлеге, укытуның яңа формалары, яңа технологияләр турында мәкаләләр, районда үткәрелгән чаралар турында соңгы мәгълүматлар, фото, видеорепортажлар белән танышырга мөмкин. Яшь белгечләргә методик ярдәм бүлеге материалларга бай. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында тиз арада популярлык казанган бу сайт берничә ел рәттән "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесендә җиңү яулады. +Болардан тыш, һәр укытучының шәхси сайты булдырылды. Гөлназ Җәлилова, Гөлнара Хәкимова, Раушания Дәүләтова, Чулпан Ситдикова, Гөлназ Гайнетдинова, Гөлчәчәк Даутова, Венера Шаева, Гөлшат Якупова, Дилбәр Гарифуллина, Гөлнар Нәҗмиева, Наилә Шәфигуллина, Ләйсән Яхина, Эльвира Ситдикова, Ләйсән Сафина сайтларын, сыйныфтан тыш эшчәнлеккә багышланган блогларын республикабызның татар теле укытучылары күптән беләләр һәм югары бәяләргә өлгерделәр. +Сәләтле укытучыдан - сәләтле укучыга +Мәгълүмати технологияләрдән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларыбыз татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республикакүләм олимпиадаларда, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә, интеллектуаль һәм иҗади бәйгеләрдә Мөслим данын яклап чыгыш ясыйлар, призлы урыннар яулыйлар, бердәм республика имтиханын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларында һөнәр үзләштерәләр. Әлеге фактлар укучыларыбызның интеллект дәрәҗәсе, компетентлыгы турында сөйли. +Мактаулы исемнәргә лаек булучылар арасында, һөнәри бәйгеләрнең җиңүчеләре рәтендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да күп булуы мөгаллимнәребезнең үз эшенә чын күңелдән бирелгән компетентлы белгечләр булуын раслый. +Компетентлы укытучы гына компетентлы укучы шәхесе тәрбияли ала. Укучыда формалашырга тиешле компетенцияләр, беренче чиратта, укытучының үзендә булу шарт. Ә компетентлы педагог - укучы һәм ата-аналар өчен дә, мәктәп өчен дә хәзинә. +Ак җилкән +Яшьлек җыры +Татар әдәбиятының киләчәге мәктәпләребездә тәрбияләнә. Укучыларыбызда әдипләребез иҗатына мәхәббәт уятуда, бүгенге көн язучы-шагыйрьләр белән очраштыруда ана теле укытучыларының өлеше бәяләп бетергесез. Мөгаллимнәребез безнең белән һәрдаим тыгыз элемтәдә эшли, әдәбият дәресләрендә безгә катнашырга, язучы сүзен киләчәк буынга җиткерергә мөмкинлек бирә. Рәхмәт аларга! Шундый очрашулардан сәләтле укучыларның шигырь-хикәяләре дә безгә еш ияреп кайта. Бу санда тәкъдим ителә торганнары - әнә шундыйлардан. +Редакция +БӘХЕТ АЛМАГАЧЫ +ХИКӘЯ +Бакчабызда һәр язын шау чәчәккә күмелеп, көзен үзенең уңышлары белән безне сөендерүче алмагач үсә. Карт инде ул. Үземне белә башлаганнан бирле алмагачыбызның җимешләре белән сыйланам. "Әткәм төсе", дип әйткәнен ишеткәнем бар әтиемнән. +Быел да безнең күңелләребезгә дәрт, шатлык өстәп, алмагачыбыз кабат чәчәк атты. Бакчадан керәсе дә килми. Үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең. Бал кортларының чәчкәдән чәчкәгә кунып, күңелле безелдәүләрен ишетү ни тора! +Яныма Зур әниемнең килеп басуын сизми дә калганмын. Күзләрендә яшь тамчылары, ә йөзендә шатлыклы елмаю. Мөгаен, алмагачның быел да шау чәчәккә күмелеп утыруына куана торгандыр. +"Бу алмагачны Зур әтиең вафатына бер ел кала утырткан иде, улым", - дип башлап китте сүзен Зур әнием. "Алмалары бик тәмле була, дип саттылар, әйдә, үссә, оныкларыбызга бер куаныч булыр, әнисе", - диде. Ул елны кыш бик салкын килде, туңгандыр инде, бичаракай, дип уйладык. Яз җиткәч, ни хикмәт, янындагы карт алмагач туңса да, яше яфрак ярды, үсте, ныгыды. Алмаларыннан гына авыз итә алмады шул Зур әтиең. Янәшәбездә икәнлеген белгертеп, һәр елны безне сөендерә". +Менә нинди серле көчкә ия икән алмагачыбыз! Зур әтием истәлеге... +Һәр кешенең үзеннән соң җирдә эзе, яхшы исеме калырга тиеш. Минем Зур әтием изге күңелле, тәмле телле булгандыр, чөнки алмагачның алмалары тәмле, хуш исеннән башлар әйләнә. +Тирләп-пешеп су коенып кайтып керүем булды, юл уртасында торган бер кәрзин алмага чак кына абынып егылмадым. Елмаеп әнием каршы чыкты. +- Кайттыңмы, балам! Әйдә, без синең белән бер җиргә барып килик әле. Тәмле алмаларны да алырбыз. +Ризалашмый булмады. Әниләрнең җылы карашлары әллә нинди бозларны да эретергә сәләтле бит ул! +Безнең авыл бик зур. Хәтта аның бөтен урамнарын йөреп тә чыга алганым юк. Вакыт бар үзе. Үсә-үсә һәр тыкрыкны, һәр очны өйрәнеп бетерермен әле. +Югары очта яшел капкалы зур өйгә кердек. Этләре дә бар икән. Тик ул безгә өрмәде, койрыгын болгый-болгый, читтән генә күзәтеп тора. Хуҗалары усал түгел, димәк. Зур әниемнән ишеткәнем бар: "Малы хуҗасына охшамаса, харам була". +Ишегалдында миңа таныш түгел апа чәчәкләргә су сибеп йөри иде. +- И, Сәлимә килгән икән, күрми дә торам, нигә ят кешеләр кебек басып торасыз, өйгә керик, - диде. +Өй эчендә тынлык хөкем сөрә. Бар җирдә дә тәртип. Яңа пешкән тәмле калач исе бөтен өйгә таралган. +Бер бүлмәгә кердек. Караватта минем яшьләрдә бер малай ята. Зур зәңгәр күзләре белән тутырып каравы булды, мине ниндидер курку биләп алды. +- Исәнмесез, Сәлимә апа! Бүген сез үзегез генә түгел. Бу улыгыз Илһамдыр инде? +Кем ул? Нигә ул мине белә, ә мин аны юк?! +- Менә Илһамның да синең белән танышасы килде. Ул - синең яшьтәшең, Рөстәм. Сиңа күчтәнәчкә алмалар да алып килдек, - диде әни. +Мин, үзем дә сизмәстән, кәрзиндәге бер алманы алып, Рөстәмгә суздым. +Рөстәм, зур бүләк алган кебек, алмага бик озаклап карап торды, аннан соң аның бер кырыеннан тешләп тә алды. Тәмле итеп әкрен генә ашады ул алманы. +- Рәхмәт, Илһам! Минем әле беркайчан да мондый тәмле, мондый хуш исле алма ашаганым булмады. +И, юри генә әйтте инде ул. Алма алма инде. Җәй көне ниндиләрен генә ашамыйбыз без аның: яшелен, сарысын, кызылын. +Тагын килергә вәгъдә биреп, без әни белән кайтып киттек. Юлда кайтканда, әни миңа Рөстәм турында сөйләде. Рөстәм гаиләдә бердәнбер бала икән. Әти-әнисе аны бик яраталар. Тик менә ничек ярдәм итәргә генә белмиләр: уллары кечкенәдән үк йөри алмый. +Мин яткач та йокыга китә алмадым. Кара әле, әгәр Рөстәм йөри алса, минем белән бер сыйныфта укыр иде, бергә балыкка, су коенырга йөрер идек. Бәлки, җан дуслар да булыр идек. Миңа Рөстәм кызганыч булып китте. Алай гына да түгел, күземә яшь килде. Зур дөньяның матурлыгын, табигать хикмәтләрен ул күрми, белми үсә бит инде! +Иртә белән әниемнең, табада тәмле исләр чыгарып, коймак пешергән тавышына уянып киттем. Нинди бәхет! Әти-әниең яныңда, ә син шул гаиләнең кечкенә кояшы. +- Әни! Мин бүген Рөстәм янына үзем генә барсам буламы? +- Күңелең ни кушса, шуны эшлә, улым! Барып кайт, балам, бар. +Дүрт аяклы шаян дустым мине тагын капка төбендә каршы алды. Өйдә кеше күренми. Таныш ишекне ачканда, Рөстәм өстәл артында кәгазьгә нәрсәдер язып утыра иде. +- Дустым килгән икән, нигә ишек төбендә торасың, уз, әйдә. +Мин аның янәшәсендәге урындыкка килеп утырдым. +- Дустым, әле генә сине уйлап утыра идем. Менә сиңа багышлап бер шигырь дә яздым. Тыңла әле. +Ул укыды, ә мин, тын да алмыйча, тыңладым да тыңладым. +- Син чын шагыйрь бит! Ә мин шагыйрьләрне шәһәрдә генә яши дип белә идем. Ә алар авылда да була икән! +Рөстәмне укырга-язарга әнисе өйрәткән. Ул укытучы икән. Алар башта шәһәрдә яшәгәннәр. Әти-әнисе эштә булганда, әбисе караган. Былтыр әбиләре үлеп киткән. +Шулай итеп, без Рөстәм белән дуслаштык. Мин көн дә аның янына хәл белергә йөри башладым. Ә бер көнне үзебезнең очтагы дусларыма да Рөстәм турында сөйләдем. Уйлаштык та, әниләребездән рөхсәт алып, Рөстәм янына бергә барырга булдык. +Безнең авыл башында алма бакчасы бар. Элек аны каравылчы саклаган, ләкин хәзер ташлаганнар. Алмаларыннан бөтен кеше авыз итә ала. Менә шул бакча тирәсендә телеңне йотарлык җиләкләр үсә. Без, үзебез генә белгән урыннан иң эреләрен җыеп, рәхәтләнеп сыйланабыз. +Гадәттәгечә, безне Актырнак каршы алды. Нигә сез күбәү дигән кебек, койрыгын болгый-болгый, янымда бөтерелде. +- Менә, Рөстәм, сине очыбыздагы дусларым белән таныштырасым килә. +Без, көлешә-көлешә, вакытның үткәнен сизми дә калдык. Көтү керер вакыт җиткән ләбаса! +Мәктәптә укулар башланды. Рөстәм белән дуслыгыбыз турында сыйныф җитәкчебез Миләүшә апага сөйләдек. Миләүшә апа Рөстәм белән инде танышып та өлгергән булып чыкты. +Сөмбелә бәйрәме якынлашып килә иде. Без җырлар, биюләр өйрәнәбез, залны бизибез. Бәйрәмебезгә Рөстәмне дә чакырасыбызны Миләүшә апага әйткәч, ул да безнең фикерне хуплады. +Бәйрәм күңелле үтте. Әти-әнисенә һәм Рөстәмгә дә бик ошады. Алар безгә бер хәбәр җиткерде: тиздән Рөстәм дәваланырга китә. Без моңа бик шатландык. Киткәндә, дустым миңа алмагач рәсеме төшерелгән дәфтәр биреп калдырды. Анда аның үзе язган шигырьләре тупланган иде... +...Алмагачлар чәчәк аткан вакыт. Бакча тирәләрен җыештырып йөрим. Капкадан берәү кереп, бакчага чыкты. Рөстәм кайткан! Үз аягында йөреп, безгә килгән! +- Менә, дустым, безне дуслаштырган алмагачны үз күзем белән күрәсем килде. Сине дә бик сагындым. +Көлешә-көлешә, дусларыбыз янына ашыктык. Ә көз көне Рөстәм безнең белән укырга килде. +Нурфат НУРЕТДИНОВ. +Алексеевск районы, Кыр Шонталысы +ЙӨНТӘС +ХИКӘЯ +Карлы-буранлы озын кыш үтеп, яз җитте. Табигать, ак юрганын салып, яшел хәтфә җәймәсен ябынды. Болыннар берсеннән-берсе матур чәчәкләр белән бизәлде. Ерак илләрдән, бала чыгарырга дип, кошлар кайтты. Башта кара каргалар күренде, аннан тургай, сыерчыклар, кыр үрдәкләре һәм башкалар... Үтеп барышлый, хәл җыярга дип, кыр казлары да тукталдылар. +Бик матур шул ул Рәсимнең туган ягы. Авыллары урманга терәлеп үк тора. Урмандагы байлыкларны санап та бетерерлек түгел. Җиләк, чикләвек өлгергәндә, бала-чага урманнан кайтып та керми. Өлкәннәр дару үләннәре җыя, печән әзерли. Урман аланында колхозның умарталыгы урнашкан. Анда эшләүче Вәли бабай балачаганы бал белән сыйларга ярата. Шулай да, умарта кортлары вакыт-вакыт котырып алганлыктан, Рәсим әтисеннән башка ул тирәгә бармаска тырыша. +Әтисе дигәннән, зур кеше ул - урманчы булып эшли. Урмандагы агач һәм җәнлекләрне бик яхшы белә. Вакыты булганда, Рәсим дә, эте Актүш белән, аңа ияреп йөрергә ярата. Рәсимнәрнең бәрәңге бакчасы яныннан башланган сукмак буйлап атласаң, каенлыкка килеп чыгасың. Анда гөмбә күп. Каенлык кыяклы күлгә барып тоташа. Биредә кыр үрдәкләре хуҗа. Әтисе аларга исемнәре белән эндәшә. Рәсим суга ипи кисәкләре тондырса, үрдәкләр ярыша-ярыша җим чүплиләр. Бәбкәләре дә әниләре артыннан суга чумган булалар. Күлнең суы бик салкын, шунлыктан әтисе Рәсимгә су коенырга рөхсәт итми. +Урманда Рәсимгә имәнлектәге болын бик ошый. Баласы белән пошины, кыр кәҗәләрен, кабан дуңгызларын очратырга була монда. Кыш көне еш кына куян, бүре, төлке эзләренә дә тап булалар. Әтисе белән булганда, Рәсим бернидән дә курыкмый. Мылтыгы да бар әтисенең, тик аның атканын бер дә ишеткәне юк әле Рәсимнең. Малайның мылтыкны тотып карыйсы килсә дә, әтисе рөхсәт итми. +Шулай тыныч кына яшәп ятканда, аларның тирә-ягында сәер хәлләр башланып китте. Иң элек Вәли бабайның умарталыгына кемнеңдер ияләшкәне мәгълүм булды. Бер-ике умарта оясын туздырып ата да юк була. Саклап торып та карадылар, кем икәнлеген барыбер белә алмадылар. Авыл читендә яшәүче Сәлимнәрнең бәйдә торган этләрен кемдер ботарлап ташлагач һәм урманга ландыш чәчәкләре җыярга барган кызларның безнең якларда моңарчы күренмәгән бик зур, аюга охшаган сәер хайван күреп бик нык куркулары билгеле булгач, эшнең җитдилеге аңлашылды. +Урманга ялгыз барып йөрүләр бетте. Бала-чаганы урманга бөтенләй җибәрми башладылар. Котырып уңган җир җиләкләре үзенә тартса да, авылның бер генә кешесе дә урманга барырга батырчылык итмәде. Өлкәннәр очрашсалар, үзара шул турыда гына сөйләштеләр. Урманга гына түгел, авыл урамнарына чыгып йөрү дә куркыныч була башлагач, аучыларны чакырдылар. +Ерткыч бик хәйләкәр булып чыкты. Өч көннән соң гына эзенә төштеләр аның. Максатлары, тотып алып, Иделнең аръягындагы тыюлыкка җибәрү булса да, ярсыган ана аюны җиңел генә кулга төшерү барып чыкмый. Аучыларның берсенә ташланган ерткычка атарга мәҗбүр булалар. +Иң аянычлысы шул: аюның баласы барлыгы ачыклана. Соңыннан бала иярткән аюның боз кузгалыр алдыннан Идел аша чыкканын күрүчеләр дә табыла. Аларның тыюлыктан килгәнлегенә шик калмый. Боз киткәч, алар кире үз якларына чыга алмыйлар. +Аю баласын әтисе өйләренә алып кайткач, Рәсим бик сөенсә дә, Актүш алай ук җылы каршыламады. Җай чыкканда, Йөнтәсне үртәргә генә тора, күрми калсаң, тешләп алырга да күп сорамый. Шунлыктан Йөнтәс күбрәк Рәсим һәм авылның калган малайлары тирәсендә бөтерелде. Алар йокыдан торганчы ук, малайлар Рәсимнәрнең капка төбенә җыелалар да, бүрәнәгә тезелеп утырып, яңалыклар сөйләшәләр. Йөнтәскә ярарга тырышып, берсеннән-берсе уздырып, күчтәнәчләр алып киләләр. Кайсы - конфет, кайсы - прәннек дигәндәй. Шулай да аю баласы Рәсим абыйсын күбрәк ярата. +Рәхәтләнеп яшел чирәмдә ауныйлар алар, куышып уйныйлар... +Аю баласы бик тиз үсте. Көннәрнең берендә малайлар белән уйнаган җирдән Йөнтәс юкка чыкты. Эзләп-эзләп карасалар да, аны таба алмадылар. Рәсим төне буе йокламыйча көтте дустын. Иртә белән генә кайтты аю баласы. Бик ачыккан иде ул. Рәсим биргән сөтне эчте дә рәхәтләнеп йоклап китте. +Йөнтәснең югалып йөрүләре тора-бара ешайды. Авыл халкының кош-кортлары югала башлагач, Рәсимнең әтисе Йөнтәсне иреккә бөтенләй чыгарудан туктады. Аю баласы читлектә боекты, ризыктан баш тартты, бик ябыкты. Озак уйлаганнан соң, аны тыюлыкка илтергә булдылар. Аңа анда бернинди дә куркыныч янамаячак. Шулай да якын дустыннан аерылу бик читен булды Рәсимгә. Тыюлыкка аю баласын илткәндә, ул да әтисенә ияреп барды. Соңыннан да, андагы хезмәткәрләрдән Йөнтәснең хәлен белешеп тордылар. Бик җиңел ияләшкән ул андагы шартларга. +БАСЫМ +ӘКИЯТ +Яшәгән ди китаплар һәм дәфтәрләр арасында бер Басым. Аңа анда бик күңелсез булган. Чөнки ул анда берүзе генә яшәгән, йөзгә дә бик ямьсез икән. Аны куйганда, бер малай бозып, ямьсезләтеп бетергән. Аның белән берсе дә уйнамаган. Басым "А" хәрефе белән дуслашырга теләгән. Ә "А" хәрефе аңа: "Син миңа ошамыйсың, син куркыныч. Минем янга бүтән килмә. Безгә мондый Басымнар ошамый", - дигән. Ә Басым: "Ә мин матур басым булып килсәм, сез мине алырсызмы?" - ди икән. Хәрефләр җавап бирмәгәннәр һәм Басым бик күңелсезләнеп кенә өенә кайтып киткән. Менә шулай итеп ул китаплар арасында яшәп калган. Беркөнне китаплар аңа: "Син монда яшәгәч, бездән барысы да көләләр, бездән кит!" - дигәннәр. Мескен Басымга моннан да китәргә туры килгән. Шуннан ул, башын иеп, журналларга мөрәҗәгать иткән. Журналлар да аңаран баш тарткан. Дәфтәрләргә дә эндәшеп карый, ләкин алар да аннан йөз чөергән. +Шулай итеп, кайгыра-кайгыра көннәрен уздыра Басым. Ләкин беркөнне моңланып утырганда, моның башына бер уй килеп төшә. "Туктале, - ди ул. - Нишләп соң әле мин табибларны онытып җибәрдем соң?" Һәм шунда ук җыенып, табиб янына китеп тә бара. Хәлне сөйләп биргәч, табиб үзенең берничек тә файда итә алмавын әйтә. Күңелсезләнеп кенә кайтып барганда, аңа күрше шкафтагы китапларда яшәүче басым очрый һәм хәлен сораштыра башлый. Хәлне аңлатып биргәч, ул аңа якындагы бер авылда табиб барлыгын әйтә. "Мин сиңа, һичшиксез, ярдәм итәрмен, чөнки ул цифрларны һәм хәтта хәрефләрне дә яңарта ала. Шулай булгач, сиңа да ярдәме тими калмас", - ди. Табибка кергәч, Басым үзенең баштан үткәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирә. Табиб та аңа кулыннан килгәнчә ярдәм итәчәген әйтә. +Элеккеге ямьсез Басымның шулкадәр матураеп, үзгәреп кайтуын күреп, барча китаплар, журналлар хәйран калалар. Барысы да аны үзләренә яшәргә чакыралар. Күпме генә чакырсалар да, сагынган туган йортына, дәфтәрләр һәм китаплар арасына кайта. +Беркөнне дәрес әзерләп утырганда, үзе бозган Басымның үзгәрүен күреп, хуҗа малайның исе-акылы китә. Һәм үзенә бүтән бервакытта да басымнарны бозмаска, хәрефләрне матур язарга сүз бирә. Шуннан бирле малайның дәфтәре гел мактау тактасыннан төшмәгән ди. +Элина ГӘРӘЕВА. +Ютазы районы, Димтамак +Яратам мин +Яратам мин көзге табигатьне, +Алтын яфрак түши җир өстен. +Басуларда гөрләп авыл халкы +Хезмәт куя туган җир өчен. +Яратам мин кышкы табигатьне, +Саф һавалы иркен урманын, +Агачларга сарган ак бәсләрен, +Ак мамыктай җепшек буранын. Каләм тибрәтүчеләр +Хөрмәтле каләм тибрәтүче дусларыбыз! Узган елның 27 сентябрендә игълан иткән "Каләм тибрәтүчеләр" бәйгесенә нәтиҗә ясалды, ләкин бәйге тукталмады, ярты ел саен яңа җиңүчеләр билгеләнәчәк. Шунысы куанычлы: бу вакыт аралыгында редакциянең электрон почтасына һәм социаль челтәрләр аша бик күп шигырь һәм хикәяләр килде. Дөрес, алар арасында төрле дәрәҗәдәгеләр булды. Кайберләре инде өлгереп килгән шигырь, хикәяләр булса, әле әдәби әсәр таләпләренә җавап биреп бетермәгән язмалар белән дә очрашырга туры килде. Без, мөмкин кадәр таләпчән булып, әлеге язмалар арасыннан яхшы дип табылганнарын сайлап алдык, тавыш бирү нәтиҗәләре буенча жюри түбәндәге әсәрләрне журналда бастырырга лаек дип тапты. Без укучыларыбызга зур рәхмәтле! Яңа әсәрләр көтеп калабыз. +Редакция +Халык әйтсә, ни әйтә +ХИКӘЯ +"Сүз әйтәсең килсә, +кем тыңлавын кара". +Татар халык әйтеме. +Район үзәгендә кирәкле эшләремне тәмамлагач, арып-талып автобус вокзалына килдем һәм кайтыр якка билет алдым. Автобусым кырык минуттан гына кузгаласы. +Вакыт тизрәк узсын өчен янәшәдәге киосктан берничә гәзит, журнал сатып алдым да, вокзал эченә кереп, бер эскәмиягә җайлаштым. +"Вокзал" дигәнең - алтыга-сигезле бүлмә. Шунда рәт-рәт эскәмияләр тезелгән. Кассасы да ишек төбендә генә. Миннән тыш тагын сигезтугыз кеше, автобус көтүчеләр, вакыт уздырып "җәфаланалар". Кем кесә телефонында нәрсәдер яза, кемдер танышын очратып, сөйләшеп утыра, кемдер йокымсыраган... +Бераздан яныма, җитмешне узган, пөхтә генә киенгән өч бабай килеп утырды. +Гәзитләремне укысам да, күршеләремнең әңгәмәсенә колак салдым. Сөйләшүләре буенча икесе - Усман белән Салих - авылдашлар, ә Рәҗәб күрше авылдан булып чыкты. Әле вокзалга килгәч кенә очрашканнар икән. Авылдашлар Рәҗәбне күрүләренә бик шат иделәр, ахрысы, хәл-әхвәл сорашып, яңалыклары белән бүлешеп, байтак кына утырдылар. Аннары Усман бабай йоклап китте кебек, тынып калды. Ә Салих бабай: +- Авылыгыздагы күлдә быел батучылар булмадымы соң? Ел да бер кешене "йота" торган иде, - дип сорады. +- Былтыр кыш күл өстендә корбанга сарык чалганнан соң, Ходайның рәхмәте, бәла-казадан баш тынды әле, - дип җаваплады Рәҗәбе. +- Ярар икән, бик әйбәт... +- Алай да авылыбызда бер могҗиза булды бит әле, ишеттегезме? - диде Рәҗәб бабай, җанланып. +- Нәрсә? Нәрсә булды? - дип, Салихы бар игътибарын аңа юнәлтте. +Рәҗәб бабайның сүзләре мине дә нык кызыксындырды. Кулымдагы журналымны читкә куеп: "Нәрсә булды"? - дип сораудан чак тыелып калдым. Күзем кәгазьдә булса да, үзем колакка әверелдем. Ә Рәҗәб карт, хәбәрне иң беренче булып иптәшенә җиткерүенә бик тә канәгать булып, сөйләп китте... +- Колхоз рәисебезнең сарай эче убылды! Ун метрлап җир астына төшеп киткән. Ә чокырының киңлеге биш-алты метрлап икән! Кичә өч машина рәискә килеп, күмеп киттеләр... +- Ә-ә-ә?! Менә сиңа "мә"! - дип сузды Салих карт. - Алай да була икән. Ә җир убылган чакта, колхоз рәисегез сараенда нәрсә эшләде икән? Тирес түккәнме? Чокырга төшеп калганын кешеләр кайдан белгән? Шунда ук үлгәнме? +- Кем үлгән? Ничек үлгән? - Рәҗәб бабай аптырап китте. - Син кайсы колагың белән тыңладың соң? Сарай эче убылган. Җир астына төшеп киткән, дидем бит! Мин сиңа "үлгән", дигән сүзне әйттемме?! +Салих карт бертөрле югалып китте: +- Нигә, үзең бит, рәисне килеп күмеп киттеләр кичә, дидең. +- Юк! Мин сиңа, колхоз рәисенең сарай эче убылып төшкән дә, шуны килеп район үзәгеннән өч машина күмде, дидем! - Рәҗәб карт кызып китте. Салихына үпкәләде дә төсле. +- Ә-ә-ә! Мин дөрес ишетмәгәнмен икән! - дип, Салих бабай аны йомшартырга тырышты. +- Китсәнә! Ишетер-ишетмәс колагың белән эчемне пошырып утырасың. Усманга сөйлим әле. Һәм Рәҗәб янәшәсендәге картның тубыгына төртте. +Йокымсырап утырган Усман бабай, аның соңгы сүзләрен ишетепме, тубыгына төрткәнгәме, сискәнеп куйды. +- Сөйлә әле, сөйлә, - диде ул канәгатъ тавыш белән. +Рәҗәб бабай хәбәрен яңадан сөйләп китте: +- Бу атнада авылыбызда, колхоз рәисенең сарай эче убылып, җир астына киткән иде. Шуны күмәр өчен район үзәгеннән өч машина килде. Байтак эш булган: чокырның тирәнлеге унбиш метр булса, киңлеге сигез-тугыз метрга җиткән, диләр... +- Бәла аяк астында шул! - дип, Усман бабай Рәҗәб картның сөйләвен өзде. - Сарае янып беткәнме соң? +- Янып беткәнме? Нәрсәсе янган?! - Соңгы сорауны ишеткән Рәҗәб карт тәмам кызды. +Усманның да авылында булган хәлне дөрес аңламавына үртәлеп, Рәҗәб үзен көч-хәл белән тыеп тора алды. Матурлап киселгән сакалы дер-дер калтырый башлады, кулындагы таягын әле сулына, әле уңына күчереп, идәнгә шакылдатып алды, чырае бер агарды, бер кызды. +Ә Усман бабай күршесенең бу кыланышына аптырады гына: +- Ния? Өч машина килде, дидең дә инде! Районнан авылга пожар сүндерү машинасыннан башка нинди машина килсен тагын?! +Юмор-сатира +МАЙМЫЛ +ХИКӘЯ +Гараскуп та гараскуп... Аждаһа елы... Арыслан ае... Бәрәне, балыгы, бозавы - кемнәр генә юк! Кайсысы уйлап чыгаргандыр боларны. Баш катыралар инде шунда. Нәрсә, былтыргы әтәч елында гел кычкырып-шапырынып, җир тырнап яшәдекме әллә, инде килеп быелгысында - маймылныкында барыбыз да агач башында сикерешеп йөрербезме? +Ышанмыйм ул нәмәкәйгә... Алай дисәң - кайберәүләргә бигрәкләр дә мач килә инде менә ул. Әнә, аргы оч Сафураны гына ал - холкы-фигыле нәкъ менә Аждаһаныкы! Елан елында туганга шундый икән лә ул. Тагын килеп күрше Садыйкка кара инде - сарык та сарык, Садыйк та сарык - бәрән аенда туганга шулай ул. Каршыдагы Наилме - киребеткәнлеге шул үгезбозау йолдызлыгы астында дөньяга килүе аркасында! Тагын кем, әй-лә, үземнең Мәликә апаны гына ал - арыслан йолдызлыгыныкы ул. Чамалыйсызмы - арыслан кебек гайрәтле, кыю, башбирмәс, барысын да үз кулында йөгәнләп тотучы дисезме?! Юк шул - бик тыйнак ул минем апам, гел шунда йортҗир тирәсендә тавыш-тынсыз гына йөреп маташкан хатын - кая инде аңа башкалар өстеннән баш булу?! +Әһә - алдалый гараскуп, димәк! Тик... күптән түгел генә белдем - кысла икән лә апам. Кара ничек тәңгәл килүен әйт әле - койган да куйган кысла! Әтиләр аны нәкъ бер айга соңартып яздырганнар - шул гына... +...Башкаларга ярты-порты гына туры килгән гараскуп минем туганнан туган сеңелкәш Алиягә пачти 100 працыйнт тәңгәл. +Маймыл елына кердек бит - шуннан искә төште әле. Елның башында - Сукояр йолдызлыгы астында туган ул. Дөп-дөрес, бу юлы ялгышмадыгыз - бертуктаусыз авызыннан су коеп, әй-лә - бик матур сөйләп, елмаеп-көлеп кенә торучы, башкаларны татлы сүзләре белән авызына каратып, үзе сөйләгәнгә, уйдырма булса да, үзе дә ышанучы бәндә инде ул. Шул татлы теле аркасында гына инде зур дәрәҗәләргә ирешүе дә! Начар түгел ич, дисезме?! Бәлки, шулайдыр да. +Тик ...бер генә дә сабыр түгелләр инде ул маймыл елында туганнар - эшне башлыйлар да, ошамаса, ташлыйлар! Агач башына да менеп китәләр. +Сүзем сеңелкәш турында иде бит әле. Аның теле бик иртә ачылып, өч-дүрт яшендә инде өйдәгеләрне генә түгел, бакча балаларын да, урамдагы авыл абый-апаларын да бертуктамый сөйләп һәм сораулар яудырып, ардырып-аптыратып бетерә иде. Мәктәптә инде - бигрәк тә! Башкаларны такта янына чыгара алмый аптырыйлар, бу үзе атлыгып тора - кире урынына утыртып булмый. Хәтере шәп булганга, өйдә дәрес карауның ни икәнен белми үзе. Белмәгән җирендә бетмәс-төкәнмәс фантазиясен эшкә җигә! Ярый ла гуманитар фәннәрдән генә булса икән?! Такта янына чыга-чыгышлый, Пифагор теоремасының да үзе минут эчендә уйлап тапкан 51нче исбатлау ысулын сөйли башлый. Белмәгән булсагыз белегез - Пифагор теоремасының чыннан да 50 исбатлау ысулы бар. Соң, сугыштан яраланып кайтып, укытучы булган Хәмзә абый аның бит дәреслектәге бердәнбер ысулын гына белә. Ә Алия фантазиясендәге 51енчесе, чынлап та, кай ягы беләндер дөреслеккә охшаган. +- Булды, Алия, молодец! Утыр, "бишле" сиңа! +Сыйныфтагы тагын 32 укучы Пифагор теоремасының бу 50 исбатлау ысулы турында беренче тапкыр ишетә. 50 түгел - ник 100 булмый шунда - аларга барыбер! Пифагоры үзе бөтенләй тумаган булса, тагын да шәп буласы иде дә бит - изалануы әзрәк булыр иде бу геометриясеннән. +Андый эпизодлармы... буа буарлык! Үзе ышанмаганнарга да башкаларны ышандыра ул. Кыскасы, чамалыйсызмы - мәктәпне ничәлегә бетергәнен?!. +Кәнишне, Казанга килеп, физматка кереп булмый матур сөйләү осталыгы белән генә. Ансат кына, аз гына да укымыйча да - укып йөргән булып маташтыручылар институтына барып керде - шул "пед"ка инде - татар теле факультетына. +Соң, ул татар телен татар баласы 1-2 яшьтән үк белә ич инде - тагын 5 ел нинди яңалыклар күрә-белә алды да нәрсәгә генә өйрәнде икән?! Белмим. +...Аның теле һәм фантазиясе белән соң?! Балалар әдәбияты турында сорасалар - күргән мультфильмнарын искә төшереп сөйли икән бу институтта. Башкалар авыз ачып тыңлыйлар ди - кара, нинди шәп китаплар бар икән нәниләр өчен - ә күбесе аларны уку түгел - барлыгын да белми, имеш! Ул гынамы соң? Авыл мәктәбендә чит телнең әлифбасын да өйрәнмәгән кеше инглиз телен дә яхшы белә икән - һәрхәлдә диплом кушымтасында шундый билге тора. +Дус булмаган кыз-егете, таныш булмаган кешесе калмады, ахры, Казанда укыйм дип йөргән чакларында. Концерт-театр фәләнгә барса, бер чәчәк тотып менә дә бу тамаша беткәч сәхнәгә - шундый татлы итеп мактый җырчы-әртис халкын! "Ник кенә хәләл акчамны туздырып шушы җырлый белмәгән бәндәне тыңларга килдем?!" - дип сөмсере коелып утырган тамашачылар дәррәү хуплап кул чаба. "Кара, шәп җырчы икән бит бу, без үзебез көйләр дәрьясы тирәнлеген аңламаучы мәхлуклар икәнбез!" - дип уйлый, мөгаен, алар шул чакта. +Алия шуннан бу әртиснең аһирәте - аңа бушлай чакыру билеты һәрчак табылачак! +Ул гынамы әле? Чираттагы гәҗитләрнең берсендә Алиянең теге әртисне үтереп мактаган язмасы басыла (үзләрен мактаган язмаларны бигрәк ярата инде сәхнә кешесе). Соң, Алия үзе андый пүчтәккә вакытын сарыф итәме инде?! Сөйләү белән язу - икесе ике нәрсә алар. Язарга куш инде син группадашы Мәүлетҗанга. Телсез кебек ул - бер генә дә сөйләшкәнен ишетмәссең. Ә менә язулары?! Алия кешене сөйләп ышандырса, бусы - язып. Шул теге концерт-спектакльләрдән кайтышлый Мәүлетҗан бүлмәсенә керә дә Алия - супер тамаша турында борчак шыттыра. +- Әйдә әле, - язып чыгыйк бу турыда, башкалар да карамый калмасыннар шундый шәп нәрсәне, - ди. +- Иртәгә кич кафеда тагын бер карап чыгарбыз ул язманы! - дип тә кыстыра. +Группалары бер көтү кызлардан гына торса да, берсе дә өнәми йомыкый Мәүлетҗанны. Шуңа да Алия белән кафеда утыру мөмкинлегенә тегесе бик шат инде. Алиягә дә кулай - Мәүлетҗанның күңелен күрде, әртис белән танышты. ...Тагын кафеда да сыйланып чыкты. Мәүлетҗан егет кеше бит - Алия түләмәс ич инде. +Һай, кара, бик күп нәрсәләргә өйрәнгән икән ич Алия - иң мөһиме - башкалар белән аралашырга. +Тагын әле - юри-мури гына түгел, "югары белем алды" дип язылган, диплом дип аталучы катыргы хуҗасы булды. Начармыни?! Шәп! +Нинди перспективалар ача ул катыргы. Үземнән беләм - башың шыр тиле булса да, "бу катыргы хуҗасы - акыл иясе!" дип ышандыра алучы тылсым көче кодрәтеннән килә ул нәрсәнең! +Кайда гына эшләп карамады, нинди генә түрә урыннарын биләмәде ул. Кочаккочак мактау кәгазьләренә күмелеп, нинди генә исемнәр алмады. Шулай сикерә-атлый мәгариф өлкәсенең иң югары даирәләренә хәтле барып җитте. +Онытып та җибәргәнмен. Институтны тәмамлагач, аспирантурада укып карады, диссертация дә яза башлаган иде әле ул. Үзен институт бетерүе белән котлап шалтыраткач, ул миңа горур гына: +- Мин инде яңадан укырга кердем - аспирантурага! - дигән иде. +Икенче тапкыр тулай торагында очратканда, тирләп-пешеп китап язып ята бу. Укытучылар өчен дәреслек әсбап икән! Ничек укытырга кирәклеге турында бик тә мөһим китап. Институтны бетереп, бер көн укытучы булып эшләп карамаган кызчык мәктәп укытучыларын ничек укытырга кирәклеген өйрәтергә җыена шулай. +Ярый инде, аның шул маймыл холкына бу шөгыль бик күңелсез булып тоелды да, ничек тиз башлаган булса, шулай тиз генә ташлады да китап язу уенын. Бер очтан аспирантурасын да. +- Әй, күңелсез бу Казанда, күрәсе бар кызыкны күреп бетердем монда! - дип, башка шәһәргә үк китеп барды. +...Инде менә кире Казанга күченгән - тегендә-монда гына түгел - министрның үзе янына. +Тик... ал да гөл генә булмый ул тормыш дигәнең. Бер алдын, биш артын күрсәтә ул. +Чит илгә командировкага киткән идем - эш буенча. "Тиз кайтып җит, кияүгә чыгам!" - дип шалтырата. Фотоларын да җибәргән - туй күлмәген сайлыйлар икәүләшеп. Кияве кем диген - бөтен тирә-як авыл егетләренең асылы, җитмәсә прсидәтел малае. Шундый да пар килгәннәр болар! Тик... фотода гына! Туйга кайтып җитә алмадым. Хәер, туй булмаган да икән - боларның юллары инде аерылган булып чыкты. +Арты хәерле булсын - чын туй көннәре алда әле, дим. Тик... Бер-ике айдан мыштым гына икенче берәүгә кияүгә чыгып та куйган бу. +...Беребез дә белмәгән бәндәгә! +...Ап-ак туй күлмәге дә кимичә! +...Туй да уздырмыйча! +...Хәтта "ЗАГС" кәгазенә кул да куймыйча! +Әллә ничек булып китте ишеткәч - күңелемә ошап җитмәде. +...Бер айлык чагында әнисе институтка имтиханнар тапшырырга китеп барган иде - Алияне мин күтәреп калдым. Күз алдымда үсте, кем әйтмешли, "кеше булды". Горурланып туй өстәле түрендә утырырга хыялланган идем - барып чыкмады. +Ярый инде, буласы булган, буявы сеңгән, диләрме әле?! Аның каравы - әнә нинди асыл кызлары үсеп җитте. Аны ничек тапканын бер очрашканда көлә-көлә сөйләгән иде. +...Хәләл җефете эштә булган, моны "скорый"да бүлнискә алып киткәннәр, тик... палатага кереп җитәргә өлгермәгәннәр икән. +- Коридорда каталкада барганда очып кына чыкты ул минем - ярый әле янымда атлап-чабып баручы врач тотып калды, - ди. - Кертеп салдылар шуннан палатага сабыем белән, ә күрше палатада бер хатын кычкыра - бөтен бүлнисне җыеп, - дип дәвам итә сүзен. +- Ник шулкадәр кычкыра? - дип сорыйм. +- Бәби табарга азаплана. +- Бәби табу шулай авырмыни ул? +...Күз тимәсен чибәрлегенә, башларына саулык, телләренә ачкыч бирсен дә, үзе кебек үк бер шәп егет пары булсын иде, Ходаем! Барыбыз да шуны гына телибез! +.................................................................. +Өч көн элек шалтырата Алиям: +- Кара әле, абыем, без... ни... кызны кияүгә бирдек. +Җавап бирерлек сүз тапмадым. Хәер, сүзләр кирәкми дә иде. +...Бүген аның туган көне. Ике ай элек шалтыратканда: "Туган көнемә чакырырмын!" - дигән иде. "Хәләл җефетем әнием үстереп җибәргән казны каклый - нәкъ минем юбилейга әзер булачак, быел бит минем ел!" - ди. +Көттем. Иртәдән. Шалтыратмады! Хәер, шалтыраткан көнендә үк оныткандыр инде ул минем турында. +Мин генә ышандым. Эт бит мин - теге шул гараскуп дигән нәрсә буенча, дим - кешеләргә ышанып яшәүче мәхлук. Ышансаң - ышан, ышанмасаң - ышанма бу гараскупларга! +2016 елның 31 гыйнвары - Маймыл елының Сукояр йолдызлыгы ае, төнге сәгать 12 тулып килә! +Туган көнең, туган сәгатең белән, сеңелкәем! \ No newline at end of file diff --git a/QU/2017-09.txt b/QU/2017-09.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..4c74baac861523c2785b3df8f1f5bcc1ebbf2ab5 --- /dev/null +++ b/QU/2017-09.txt @@ -0,0 +1,2606 @@ + +Нәбирә +Гыйматдинова +ҮЛМӘС +БӘЯН +...Ул тәгаен генә үзе дә белми: бусагасыннан уздырырмы, әллә ләгънәт яудыра-яудыра, куып җибәрерме? Белми, берни дә белми... Ә барыбер кайта. Ничәмә-ничә чакрымнар үтеп, каргыш ишетергә кайта. Баш аска иелгән саен иелә: мәгәр күтәрелеп караса, ир бәндәсенең ачудан чатнаган пыяла күзе бәгыренә кадала. Йә, монысына ничек тә түзәр, чөнки кире борылырга ярамый! Өмет алга әйди. Алга, алга! +Юл буе уфылдаган ир, ниһаять, "шартлады": теленнән зәһәр агуын тамызып: +- Син такый безне адаштырдың, май чүлмәге! - дип акырды. - Кайда монда авыл?! Кругом урман! Кругом саз! Батсак - хана! Үләксәңне дә тапмаслар! +Гәрчә, дәшмәскә дип тешен кысса да, хатын әйтеп калырга ашыкты: +- Батмабыз, җир таш төсле каты... +- Синең авырлыктан тимер дә сыгыла, ништу таш! Ваня, тәгәрмәчләр чүт сытылмый! +Шофёр хуҗасыннан акыллырак иде: +- Сазлыкта черки мыжлар иде, Сәйфи Бариевич, монда аяк асты шыгырдап кипкән, - диде. +- Мужыт әле сез, бу урман да тегел, кыр диярсез, акыш-макышлар! +- Куактан азган урман анысы, Сәйфи Бариевич. +- Тормозга бас! +- Ник, Сәйфи Бариевич? +- Тирә-якны караштырыйк, миңгерәү! Без точно адаштык! Караңгыга тиклем моннан үкчә җалтыратырга кирәк. Черки жук тек, бүре до черта! +Кара джип корыган агач ботакларын изә-сыта туктагач, ирләр җиргә сикерде. Аңа да әзрәк кымшанасы иде. Утыра-утыра аяклар шар кебек өрелеп шеште. Әмма хатын сынын кузгата алмады. Аннары ул машина ишегенә яны белән генә сыя, тыштан берәрсе булышмаса, кысылып калачак иде. Урман һавасы белән борынга әллә нинди таныш ис бәрелде... Көлдә бәрәңге күмеп пешергәндә генә шундый татлы көйгән ис тарала лабаса! Димәк, ул беркемне дә адаштырмады: әнә теге куерып тыгызланган агач-куак артында тереклек бар! Бәлки, анда аның туган авылыдыр, ә? Ике араны шушы яшеллек дәрьясы гына бүләдер? +Ир бәндәсе киресенә катып сәфәрне өзгән тәкъдирдә, шул якка үрмәләргә әзер булып, хатын ишеккә табан янтайды. Тик фәрман белән дәрман икесе ике нәрсә иде: ул таш белән бастырган төсле, ярты сүәмгә дә урыныннан купмады. Ирләр, әйтерсең, аяк белән таптап юл сала, озакладылар. Авылдан чакрым ераклыктагы урман элек мондый ук караңгы чытырман түгел, каены, имәне, усагы тәртип белән генә үсә иде. Әзме качышлы уйнады бала-чага шунда, әзме бөрлегән чемләде. Ә тирә-юнь яп-якты: гүя кояшның алтынсу нурлары җәлпәк яфраклардан гына коела иде. +Хатын чәчелгән уйларын бер төенгә төйнәп, "уф!" дигәндә генә, машина "мөгезе" белән "сөзгән" чикләвек куагы селкенеп, ботакларын сарган колмак үләненең алкалары биешә башлады. Кемдер куак артына поскан иде. Әнә, аның гыж-гыж сулаганына кадәр ишетелә! Җиңел-җилпе Минап шаяра! Куркыта, янәсе. +Ләкин шофёр белән Сәйфи бөтенләй башка җирдән - уң яктан килеп чыккач, хатын өнсез калды. Ә анда кем соң алайса, кем? +- Әнә тегендә... Чикләвек куагы артында ниндидер кеше! - дип, ул тавышын калтыратып кычкырган иде, Минап, гәүдәсен урталай сындырып көлде: +- Һи, һи, сеңел, саташма! Мондый чытыр-мытырда нинди җүләр йөрсен! +- Без җөрибез, ватый! Безнең иркә бикәбез маҗара тансыклаган! - Ир, йөзендәге канәгать елмаю битлеген салып, сырт йонын кабарткан иде, шофёр аны тиз генә уңайга сыпырды: +- Алай бик ватылмадык инде үзе, Сәйфи Бариевич. Сезнеке кебек шәп машинага җиде йөз чакрым пүчтәк ул! Рульне ничек боргалаганымны тоймадым да мин! +- Җумалама, карт хөрәсән! Артка чиген давай. Анау теге уң җакта бер морҗадан төтен ургый. Аучылар җортыдыр. Тавык тәпиле ызбада җәшәгән убырлы карчык турында нидер әйтерләр мужытсы. Җанган үкчә, сызлаган буыннар өчен түләү итеп поши да атарбыз, ха-ха! +- Әй, юк белән мәшәкатьләнмик, Сәйфи Бариевич! Ризык хайванымыни поши. Пешерсәң - шулпасы әче, ди. Ите дә чәер кебек, ди. +- Ыспурлашма, надан! Поши ите кыздырырга якшы. Серкә, тоз, төрле тәмләткечләр белән җебетеп өч-дүрт сәгать тотсаң - авызда эри! +Кайнар мичкә тыктылармыни, хатынның тәне бөршәйде. Ишегалдындагы канлы эзләрне әле дә яңгыр юмагандыр, әле дә... Әй балачак, балачак! Күпме гомер хәтер дәфтәрендәге тапларны сөрттермисең бит син. Инде тагын берәүсе хайван рәнҗетмәкче... Ул "тимә!" дип, алгы утыргычка ишелгән иренең чәчен умырмакчы иде, машина кисәк кенә артка чигенде дә, терсәге ишек тоткасына бәрелде. Күзен яшь элпәсе каплады. Сөяге чатнап авыртканнан түгел, чарасызлык елата иде. Аның хәзер бу дөньяда бернәрсәне дә үзгәртерлек көче юк микәнни?! Ул бары тик кол кебек буйсынырга гына тиешме?! Кайда хатынның гайрәтле чаклары?! Әгәр дә мәгәр пыскып кына янган соңгы чырагы да сүнсә - яшәүнең ни кызыгы! +Чынлап та, тереклек бар дип искәрткәндәй, уң якта ат юлы сызылган, тик ул яшь үлән белән капланып беткән иде. Хатын инде кай тарафтан сыек кына төтен бөркелгәнен дә күрде. Шәт, юл туп-туры шунда табан илтер. Шәт, агачкуакка "төренгән" туган авылы да шушы тирәдәдер... +- Ачтан үләм, туктале, Минап. Син берәр нәстә тыктыңмы? +- Казылык, әпәй һәрчак тартмада минем, Сәйфи Бариевич. +- Арытты, черки сытарлык та хәл җук, ниушто поши гөпелдәтергә. +- Соң, капкалыйк, әйдәме, Сәйфи Бариевич. Ач кешенең ачуы яман, дигән борынгылар. +- Синең карының ачтымы суң, майбикә? - Ир бәндәсе борылып хатынны үчекләде. +Әй, тамактан валчык та үтмәс иде. Аның йөрәге дөп-дөп типте, сулышы эчтә кайнарланып, иренен көйдерде. Авыл якын! Бөтен вөҗүде белән тоя, якы-ы-ын! +Ә Сәйфи, мәрхәмәте уянып: +- Ашамасаң - ашама, чеметем генә һава сула, атусә җан тәслим кылырсың, - дигәч, хатын киреләнмәде. Ирләр аны утыргычтан суырып алып җиргә бастырганда, тез буыны йомшарып, ул аска сыгылды. +- Әйдәме, сеңелне каенга терәтәбез, Сәйфи Бариевич, - диде Минап. +- Каенны аудара бит ул! +Айгыр төсле кешнәгән ирнең үртәвеннән гарьләнмәде хатын. Эш үртәлүләрдән узган иде шул... Икәү капот өстендә табын корганда, ул дүртаякланып торып басты, чайкала-чайкала нәзек каенга килеп сөялде. Кайчандыр хатын да шушы агач кебек зифа иде, сылу иде. Биш былтыр гынамы, ун былтыр элек. Ул хәзер һәр яшәлгән елларын өчкә тапкырлый, чөнки аның һәрберсе газап белән тамгалана. Һай, бу көн белән төннең озынлыгы! Тәүлек, күн төсле, тартылган саен тартыла. Ахырзаманда вакыт су кебек ага, имеш. Күрәсең, мәхшәр кубасы көннәр ерак, бик ерак әле. +- Сеңел, әз-мәз чәйнәштер. - Минап абзый аңа ипи кисәге сузды. +- Рәхмәт, мин тук, - диде хатын, аңарда ашау хәсрәте юк иде. Йөрәк һаман дөп-дөп бәреп колагын шаулатты. Кул сузымында гына аның авылы... Кайчандыр үзе үк каһәрләгән аймагына дәва эзләп кайтырмын дип, ул уена да китермәгән иде. Авылдашлары аларның нигезен көл иткәч, һәм дә әтисе шунда... +- Нәстә мәлҗерәдең? - Аяк өсте генә казылык белән ипи умырган ир бәндәсе аның йөзенә шешәдән су бөркеде. - Үлмә тагы, җәфа! +Бу каен сихәтләндерә микән әллә, хатын үзендә нәни генә үзгәреш сизгәндәй булды. Сәйфи белән ярты кәлимә дә алышмаска дип юлга кузгалганда ук теленә йозак салган иде ул, ә хәзер үзалдына шуның биге ачылды: +- Мин сиңа Минап абзый белән генә барам, дидем, Сәйфи! Чакрым саен битәрләгәч, нишләп безгә тагылдың?! +- Һо-һо! Сиңа кем ышанган ди, кадерле катынкаем! Мужытсы син, мине җәтим ясап, чит илгә кыякларсың. Махсус очкыч җаллап. Упшый самолётка утыртмаслар сине, күктән мәтәлербез дип шикләнерләр. Биш филдән дә авыррак син, катынкаем. Валлаһ, дим! - Ир бәндәсе, кул арты белән авызын сөрткәч, гыр-гыр кикерде дә, үпкәләгән тавыш белән: - Ит җакшылык, көт җаманлык, - диде. - Кайгыртуың өчен рәхмәт, Сәйфи, димисең, ватый. Машинада бөкләнеп бара-бара бил катты, муен кәкрәйде, ә син, ватый, нервыны кытыклыйсың. Минап, давай, май чүлмәген урынына шудырыйк! Кил, катынкаем! +- Сабыр, Сәйфи Бариевич, безнең арт көпчәк тишелгән бит! +- Мин куян куган арада тиз генә рәтлә, едрит-кудрит, - дип, ир бәндәсе сүгенә-сүгенә куаклыкка таба атлады. +Минап ах-вах килеп тәгәрмәч алыштырганда: +- Әшәке җан син, Сәйфи, ватый, - диде. - Утырган җиреңдә артыңны елан аның белән авылдашлар, сеңел. Аның атасы Сергач якларыннан өйләнеп кайткан. Анасы Айшәттәйнең сөйләме үзгә иде. Мин дә мишәр дип мактана Сәйфи, ике сүз ятлаган да. Өчне ятлар иде, башында чүбек. Ямаулы ыштан кигән хәерче малае сиңа өйләнеп баеды, сеңел, иеме? Ялкау ятыр, бәхете артыр, диләр картлар. +Куаклыктан ялтырап ир бәндәсе чыккач, шофёрның "җыры" үзгәрде: +- Син, әйдәме, сеңел, мондый кайгыртучың барына сөен! Катын-кыз өчен Сәйфи Бариевич төсле борчылган ирләр сирәк, сеңел. Зифа апагызны шулай иркәләсәмме? Аягымны юып, суын эчә, билләһи! Маладис кеше безнең Сәйфи Бариевич! +- Көн кичкә авышты, давай җәтрәк эшлә, Минап! - дип әмер бирде ир бәндәсе. - Мине ни мактагыз, ни җаманлагыз - мыек очым да селкенми. +...Әйе, әле үзе дә юньләп тамыр ныгытмаган каен баласы ниндидер тылсымга ия кебек иде. "Көч-дәртеңне миңа да күчер", - дигәндәй, хатын тагын да җайлабрак аңа сыенмакчы иде, Сәйфи җиңеннән йолкыды: +- Син дә кымшан! Иту ыргытырмын да китәрмен бүреләргә азык итеп. Нужартып җәһәннәм читенә җөртәсең! Минап, давай, тауарны күтәреш! +Эткәли-төрткәли хатынны машинага керттеләр. Ул бәләкәй сумкасын итәгенә куймакчы иде, ир бәндәсе бавыннан эләктерде: +- Җул буе букчаңны кочакладың, ватый! Нәстә җәшердең? Шик уянды миндә, ватый. Нукы, бир! - Йонлач кул сумканы бутый башлады. - Мин сиңа алтынкөмеш әрбирләреңне алма, җугалтырсың, хәсрәт, дидем. Ызначит, тыңламадың, катынкаем. Нәстә бу, нәстә? - Ир бармагына ураган муенсаны әйләндерәтулгандыра тикшерде. - Карале, Минап, сихыр-михыр кулланмасы тегелме? +- Аллам, ник шаккаттың? Муенса инде, Сәйфи Бариевич. Яшь чакта безнең әниләр ат каштаны чикләвеген энә белән тишеп җепкә тезәләр иде. +- Синең анаң - авыл катыны, кәҗә бугын киптереп асса да шаккатмам! Ә минем бичәгә моның ни хаҗәте? Үдә тартма-тартма берлиант, муеныңа катлап-катлап так! +- Бир, бир! - диде хатын, өзгәләнеп, ләкин ир тыңламады, җирәнгән кыяфәт ясап, муенсаны куаклар арасына болгап атты. +- Чоланны җыештыр, кем кыз. Ару мендәр-юрган хәстәрлә! +- Бәй, без ике бөртек җан, кайсыбыз ызбага сыймый, җиңги? +- Аңа аерым урын-җир кирәк! +- Бәй, кунак-мазар мәллә? Ызба иркен, өч ятак, җиңги. Бер кичкә - кер мичкә, ди. +- Кушканны үтә, Миңсылу! +Карчык тәрәзә пәрдәсен кырыйга этәрде. Ничек кенә чекерәйсәң дә, күзең белән дөньяны иңләрлек түгел, офыкка кадәр агач-куак томалаган иде. Бу - Аллаһ кодрәте. Бары тик аныкы... Бөек зат түшәгән язмыш сукмагыннан берәү дә читкә тайпыла алмый. Ат ярышларында дала җиле белән узышкан кыз бала ят туфракка орлык булып күмелермен дип бер уйласа икән! Гыйшкы тилертте, гыйшкы... Мөгаллим җегеткә шул ияртте. Беренче мәлләрдә иренең аймагы шыксыз тоелды. Мондагы тарлыктан җан кысылды. Югыйсә ике чакрымдагы урман белән Айтуган авылын ул чакта әле кыр-басулар аерып тора, әмма яшь киленгә барыбер кысан иде. Ул иркен даласын сагынып көн-төн сыктады. Һай, вакыт барысын да көйли икән: яши-яши туып-үскән илләр хәтердән сөртелде, җан әкрен генә шушы җиргә беректе. Еллар гына рәхимсез иде, хәләленең болай да бәләкәй авылын картайтып, зиратын зурайтты. Балта-пычкы кайрардай ир заты азайгач, чакрымдагы әрсез урман, тамыр җәя-җәя, киңәеп, агач-куак явы +- Без кемнәрне көтәбез соң? Кеше түгел, безгә каргалар да сәлам бирми ләса. Пләмәштән гайре. Оныттылар сине, җиңги. +- Күп тәтелдәмә, телеңә тилчә чыгар! +- Чыкмагае ни! Нәрсә тәтелдәдем әле шулхәтле? Сорадым нибарысы. Өч көн инде сәер генә йөренәсең. Уеңнан уелган сымак син, җиңги? Кем инде ул кунак дигәнең? +- Япма, ызба караңгылана, - дип, карчык тәрәзә пәрдәсен бөтәрләп бау белән бәйләде. +- Моңарчы гел дә ябык иде ләса, Ходаем! И, хәбәремне әйтми торам икән. Бистәдә йорт саталар. Нарат бүрәнәдән. Җүн генә бәягә. Хикмәт инде: гүпчим дә заманча, ди. Газ белән ягыла, ди. Суына тиклем ызбада, ди. Җәннәт почмагы ди, җиңги. +Түрдә сиртмәле караватка барып утыргач, беренче тапкыр күргәндәй, каенсеңлесенә текәлде ул. Эшсез аптырый... Шуңа күңеле уйный... Дару үләннәре җыярга иртәрәк. Әлегә сүрән май кояшы кайнар нуры белән кыр тычканнарының бәвелен киптергәч кенә, табигать дәвасын өзәргә була... Быел арырак китәрләр. Бу тирәләрдә алан-болыннар сирәгәйде. Ачкүз урман ачык урыннарга гаскәр кеби әрсез усак малайлары бастыра... +Карчык үзалдына елмайды да: +- Алай яңа ызба дип дәртләнсәң, күчсәнә, кем кыз, - диде. +- Икәү күченәбез, сине ялгызың гына калдырмыйм, җиңги. +- Мин ялгыз түгел, мин Кодрәтле Зат карамагында! +- Анысы шулайдыр да. Карилегең турында уйла. Туксан казык кактың ласа, җиңги. Әзмени, Ходаем! +Каенсеңелнең эчендә терекөмеш "йөгерә", ул юк эшен бар итеп өстәл сөртә, артсыз урындыкларның җәймәсен төзәтә иде. +- Сора! - диде карчык. - И азапланасың да, бахыр. +- Җиңги, минем исәнлек тә чамалы инде. Үлсәм - үкенечкә калыр. - Миңсылу бармагын угалады. Йөзе кызарып, күзе яшьләнде. - Рәхмәт, әгәр син шифасын тапмасаң, аягым чери иде инде. Чатан-патан инде мин. Хуҗалыкта нәрсәдер майтарырга ярыйм инде алай да. Менә син Алланың һәр бирмеш атнасы диярлек утарга барасың. Мәрхүм малаең Рәшит исән чакта да, хәзер оныгың Фәрит янына да. Анда бер-бер якының бар мәллә, җиңги, ә? Япь-яшь ир синең төенчеккә төйнәгән ризыгыңа мохтаҗмыни инде! Үзе безгә әйбер ташый әнә. Эчемне күптермә, зинһар, әйт, кем ул, җиңги? +Каенсеңелнең баш түбәсенә баса-баса төпченүе ачуын китерсә дә, карчык күтәрелеп бәрелмәде. Һе, кара син моны, кара! Җитмеш җиде кадак суккан сандык капкачын җиңел генә каерып ачтырмакчы! Ни белсәң, шуңа разый бул! +- Син, кем кыз, биләмәдәге Сәмүшне хәтерлисеңдер, шәт? - Ул караватында тирбәлеп алды. Тимер сиртмә "җырлый-җырлый" шыгырдады. +- Теге чырае ямьшек кап-кара абзыйнымы? Үз гүмеремдә бер күрдем, анда да шәүләсен генә. Син аны карендәшем, безнең яклардан, Рәшит җәйлеккә яллады, дигән идең. Моңа байтак ел ласа. Бәй, нишләп ул үзенә кайтып китмәде соң, җиңги? +- Минем сымак шушы илкәйләрне яратты. Аңа минем дәвам килеште, күзе хәйран яхшырды, Аллаһның рәхмәте. Күрә карау иде Сәмүш. +- Һи, илкәйләрне яраткан, имеш. Знамы, ярата! Ашау байдан, үлем Ходайдан! Нишләп син картаймыш көнеңдә дә аны тәрбиялисең? - диде Миңсылу, тавышына битәр өстәп. - Аңа ашарга илтәсең син! Вәт тәмле тамак! +Монысы инде артык, монысы инде чамасыз узыну иде. Карчыкның чырае җимерелде. +- Мине өйрәтмә, кем кыз! - дип, ул катырак "тирбәлгән" иде, караватның сиртмәсе идәнгә кадәр чумды. +- Йа, пыр тузмасана, җиңги! Йөри күр соң! - Каенсеңел аның мизгел эчендә бишкә төрләнгәнен белә иде, шуңа күрә тиз генә чыгып тайды. Карчык берара күзен йомып оеп утырды. Ул тары бөртеге сыман чәчелгән, аңа җыелырга кирәк иде. Күңеленнән генә кортка оныгына эндәште: +- Бәбкәчем, син хәзергесендә урман буйлыйсың. Биләмәңне барлавыңдыр. Читләтеп үт, бәбкәчем, Зур әнкәңә сугылма хәзергесендә. +Аннан соң уй утарга "очты": +- Син дә, Сәмүш, тыпырчынма. Үткәнеңдә казынасың да казынасың. Аяккулыңны бәйләмәсәм дә - ирегеңне чикләдем. Үзең шуңа канәгать идең, Сәмүш. Монаусы өчен Аллаһ кичерер мине, ялганым хәтәр ялган, бусы кичерелмәс, сөякләремә тиклем тетелеп тәмуг утында янар. Вәләкин хаклыкны ирештермәм барыбер! Җәза иде ул сиңа! Шул-лай, Сәмүш, җанымның бер нүешендәге ак савытта - изгелегем, икенче нүешендәге кара савытта - явызлыгым тум-тулы. Кем кайсына лаек, аңа шунсын сиптем. Мин генә сөйлим, син дәшмә, Сәмүш атына ия Аллаһ колы! Миңа мырлама, ата мәче! Сез - адәмнәр кылган золым җир-күкләрне иңрәтә. Шул җөмләдән синеке дә, Сәмүш. Минме? Мин дә гөнаһлы. Шул ки, Ахырзаманда сиңа да, миңа да Ләүхел Мәхфүз кыйтабын сул җилкәдән бирерләр. +Карчык, урыныннан төшеп, озынча өстәлгә иелде. Тышы саргайган китап битләрен актарып, авыз эченнән мытыр-мытыр укыгач: +- Сигез ишек булыр, шуның җидесе ачылыр да ябылыр, соңгысы кыямәт көненә тиклем ябылмас, ачык торыр, улсы тәүбә ишеге, аң булыгыз, - диде. - Миңсылу! +Чалыш аягын чыш-чыш идәнгә ышкып, каенсеңел керде. +- Чоланны әрчедем, җиңги. Шуны әйтмәкче идем дә, кычкырып-кычкырып кемнедер тиргәдең, анык кына ишетелми калын имән ишек аша, эһем, - дип елмайган хатын алдында карчык, өс-башын каккалап: +- Ак киндер күлмәгемне киям, монсын юмакка куй, - диде. +- Иртән генә алмаштырдың, чип-чиста бит, җиңги! Әнәгенәк, сары җирлеккә сибелгән чәпәк-чәпәк кызыл чәчәкләре ут яна! Әй, акаймасана миңа, җиңги. Киндере бәләкләнгән килеш сандыкта ята. Сорысы да шунда. Анысын байтактан кимисең тагы. +- Җәтрәк йөр, Миңсылу. Көттермә! Пичтә тәгәрәткән бәрәңгеләрең күмерләнмәсен! Онытма! +Ак төстәгесен кисен әле, агын... Күңел шулай тели. Тик аң төпкеленә яшеренгән бер сөаль генә сискәндереп-сискәндереп җибәрә. +"Йа, савытыңдагы кара буяуны кайчан тамчысына кадәр түгәсең дә, шуңа изгелек кенә салып, "мәңгелек йорт"ыңа китәсең, кортка? Гомернең туксан казыгы әзер... Туксан беренчесен кагып та җитешмәссең, бәлки". +Юу-ук, савытны бушатмыйм! Әз дә түгел, күп тә түгел, адәмнең әшәкелеге кадәр генә аның карасы... +Карчык киндер күлмәгенә яраклаштырып ак яулык бөркәнде. Ул капка төбенә чыкканда, зур гына борынлы машина, юлга авышкан агач ботакларын үгез кебек "сөзә-сөзә", аларга табан якынлаша иде. +Хуҗабикә, киртә коргандай, кулын алга сузып, бармакларын тырпайтты. +- Ары китеш җук! +- Сәлам, әбекәй, - диде тәбәнәк буйлысы. - Адаштык без, әйеме, Сәйфи Бариевич? Урман да урман. Шушы якларда, имештер, бер өшкерүче-төчкерүче карчык бар, ди. Кулы белән сыпырса, чирең бетә, ди. Аны эзлибез. Авылы моннан ерак микән, әбекәй? +- Якын. Синнән ике адым гына. Ни йомыш, адәм балалары? +"Ни йомыш? Моңа җавап кирәк идемени? Зарыгып көтмәсә дә, кайтты... Ул нәсел утта янмый, суда батмый..." +- Син үзең мәллә, әбекәй? - дип гаҗәпләнгән "тәбәнәк буй"га тәкәббер кыяфәтле ир-ат: +- Багажниктан әйберләрне ал, Минап! - диде. +- Туктале, Сәйфи Бариевич, кая соң монда авыл? +- Чуртымамы сиңа ул? Ватый ни йомыш, дир, әби. Тучны үзе, тучны. Ваня, май чүлмәге баш селки, таныды, ызначыт. Давай, башта аны ызбага кертеп ыргытыйк! +Карчык тагын уң кулының бармагын тырпайтты: +- Аяксыз шуышыр, аяклы атлар! +Аның бу "тапкырлыгы"ннан ирләр шаркылдап көлгән иде, карчык карашы белән икесен дә өтеп алды. Тәбәнәк буйлысы, авызы пешкәндәй, өф-өф өргәләп: +- И әбекәй, сеңел бик симерде шул. Аягына гүпчим дә басалмый, - дисә дә, хуҗабикә катгый иде: +- Әйткәнне тыңлагыз! +- Әй, син! - Тәкәббер кыяфәтлесе йодрыгы белән машинаның борынына сукты. - Ишеттеңме, катын? Хәзер без түшкәңне тышка сөйрибез, шуннан соң син үзең тәпилисең, дир, ваня, бөкре җен! +Борын астыннан гына мыгырданган ирнең сүзләрен урман җиле һәр хәрефенә кадәр колагына ирештерсә дә, "бөкре җен" кушаматына илтифат итмәде. Һәр җирдә борынын тыккан Миңсылу, күзе кояш нурында чагыламыни, кулын каш өстенә "кадаклап", саескан төсле чыркылдый иде: +- Бәй, җиңги, йортка көтүе белән ышпана кертәсеңмени?! Ку, җиңги, ку бу нәмәстәләрне! Атышып бер-берсен яралаганнар икән, бүлнистә дәвалансыннар! +Җиңги кеше каенсеңлесенең беләгеннән йомшак кына чеметте: +- Шыпырт, кем кыз! +Ирләр ахылдый-ухылдый машинадан бөтенләй чит-ят хатынны сөйрәгәндә, карчыкның гәүдәсе кечерәеп җиргә сеңә язды. "Ничәмә-ничә көннәр аңа ялварган зифа буйлы, нечкә билле, озын толымлы кыз бала түгел лә бу. Чәчен кыркыган ниндидер марҗа! Йа күкләр, җир-сулар падишаһы! Син, ахры, күңелемдәге тою-тоемлауларымны киметтең. Адәмне сихәтләндерү сәләте синең бүләгең иде, җитәр, азынма, дисеңдер. Туксан тугыз исемең белән җанымны нурландырган газиз Аллаһым, сиңа гына буйсынган мин колың, кул-аягымны богаулап газап зинданына яптыртсаң да карышмам. И Әхәдем, и Сәмәдем!" +- Күземнән югалыгыз, югал! Мин сезне көтмәдем! Сез миңа ялгыш юл саптыгыз! - дип, ул, тавык сыман пырхылдап, капкага чигенгәндә генә зәгыйфь тавыш: +- Үлмәс әби-и, - диде. - Үлмәс әби... +Карчык егылмас өчен каенсеңлесенә таянды. Йа Аллаһым, кем аның атын ятларга ирештергән?! Үлмәс ул, хак, Үлмәс... Тик бу исем хәләле белән ияреп кайтмады, бу исем кылганнарга сарылып мәңгегә далада калды... +- Кем ди теге калын хатын сиңа, җиңги? Кем ди? - Миңсылуның күзе шарланган иде. +- Бәй, тиле-миле микәнни? Фу, нинди генә зәхмәтләр ташымыйлар үзеңә, җиңги! +Җебеп торса, гайрәт сүнә иде, шуңа күрә ул тиз-тиз генә: +- Гөлҗиһан, кунагым бул, ызбага кер, - диде. - Сез икәвегез китегез, кит! - диде. +Тәкәббер кыяфәтле ир, хатынны ычкындырып, аңа ташланды: +- Ник безне куасың, бөкре җен?! Приказ бирмә монда! Давай, әфсенләтөфсенлә и живо терелт минем катынны! Сиңа өч сәгәт вакыт, иту... - Ул түш кесәсен капшады. - ...корал, ватый үзебездә! +Үкчәсен меңәрләгән энә чәнчеде, һәм авырту, кан тамырларын куырып, йөрәккә сикерде. Басып булмый! Карчык аны юри үрти, югыйсә гарип икәнен күрә. Бая гына: "Корал, ватый үзебездә", - дип әтәчләнгән ир бәндәсе буш капчык төсле карчыкның алдына "ишелде". Атларга кирәк! Бер сүәм, ике сүәм, өч сүәм... Әнә күк йөзе дә аның белән бергә чайкала... Әнә урман зыр-зыр әйләнә... Агачлар тамырыннан кубып, аңа табан егыла... Нәрсә дип мескенләнә инде Сәйфи?! +- Әбиҗан, катынкаемны терелтмәсәң - хана миңа! Хана, әбиҗан. Аңардан башка җәшәүемнең кызыгы җук, ватый. Катыныма мәхәббәтем көчле минем, әбиҗан. Акчасын түлим, күпме сорасаң да - итәгеңә салам, тучны, әбиҗан! +Авыртудан сыкранган хатынны йомшак каз каурые белән сыйпадылармыни, ул сөенеп куйды. Ир дигәнең аның турында чынлап кайгырта икән лә! Тупаслыгы тышкы кабык кына, күңелендә исә ярату белән мөлдерәмә тулы сөю касәсе икән! Кайчакта чайпалып әзрәк түгелә дә икән ул... Бәлки, Сәйфинең каты бәгырьле кешегә әйләнүендә Гөлҗиһан үзе дә гаепледер? Бәлки, көннәрдән бер көнне мәхәббәт йөрәк капкасын шакыр да иде, зур күзле хәтер ирек бирмәде. Чая-шук үсмер кыз белән яшәмәс борын яшәп арган күңелсез хатын арасында тамчы да уртаклык юк иде. Ләкин хәтер күзе бәгырьләрне телде: ул еллар аша үрелеп караган саен, үзәк өзелә иде. Карчык: +- Әбиҗан, ишегалдыңа тау итеп алтын үәм, тулкы катынымны терелт, - дип сайраган ирнең баш түбәсенә аркылы-торкылы сызыклар сызгандай хәрәкәт ясап: +- Миңа юмаланма, бәндәм! Вакыты да, шифасы да Ходайдан, әүвәлендә маңгаеңны орып син аңарга инәл, - диде. - Урман саргаер, үлән-яфрак саргаер, шунда катыныңны алмакка кил! Хәзергә хушың, хуш! +- Әттәгенәсе! Ярты елдан соң гына апкитәбезме сеңелне, Сәйфи Бариевич! - дип, Минап та сүз кыстырды. +- Шулай дир, да, тучны! Ватый бөкре җен! +Хатынның исә үз мәшәкате: белекче гүя ике арага үтә күренмәле җеп сузган да, ул, шуңа тотына-тотына, җил капкага табан теркелди иде. Яна үкчәсе, яна! Аның ялкыны май кояшында изрәгән чирәмне көйдерә төсле. Егылмаска иде, ничек тә егылмаска! +Бернинди ярдәмчесез генә селкенгән хатынны күзәткән ирләрнең күзе маңгаена тәгәрәде: +- Сыйраклары хутланды, ватый! - Ир бәндәсе әллә шатлана, әллә мыскыллап көлә иде, хатын аңламады, үрдәк сыман уңга-сулга чайкалып ишегалдына керде. Бу иске генә йорт аңа бик-бик таныш иде. Авыл кырыендагы иң соңгы хуҗалык... Ул ниндидер бер моңсулык белән буявының төсе уңган тәрәзә йөзлегенә, ярымай сурәте уелган өй кыегына карады. Киң такталы баскыч кына шүрләтә иде. Менә иң хәтәр киртә кайда икән! Ничек шуннан камыр төсле йомшарган гәүдәңне күтәреп менмәк кирәк! Хатын, булышыгыз, дигәндәй артына борылмакчы иде, карчыкның тавышы, әйтерсең, үткен пычак, аркасын "кисте": +- Кешегә салынма, үзең хәрәкәтлән! Кем кыз, кунакка урынын күрсәт! +Тыз-быз йөгергән Миңсылу ишекне ачты да: +- Әйдә, әйдә, тутый кош! - дип куәтләде. - Моның тиклем симермәсәң! Зур коштабактан ашагансыңдыр, зур кашык белән кабып! И шушы шәһәр хатыннары! Бүксәләрендә катлам-катлам май гына! +Баскычның һәр бүлемтеге текә тауга тиң иде. Гөбедәй өрелеп шешкән тезләр бөгелмәгәч, аяклар әз генә кыек бассаң да, аска мәтәлдерә иде. Менә хатын соңгы үрне "яулады". +- Ну төлке! Ну хәйләкәр бичә! Җүри-марый бездән ташытты! Ваня, җилдертте, ваня! - дип, тышта ир бәндәсе пырылдаганда, ул инде чоландагы сәкегә ауган иде. Бермәлгә кояш сүндемени, күз аллары караңгыланды, тын алуы авырлашты, сулышы кысылды. Үлә, ахрысы, үлә... Гомере чикләнгәндә, адәм баласын кендек каны тамган туфрагы тартыр, ди. Тартты... Авылы монда, аны урман гына чолмаган... +Ишегалдындагы мәхшәр иске мәетне дә терелтер иде: чылбырга бәйләнгән этмени, ир бәндәсе һау-һау "өрә" дә "өрә" иде. Хатын такта диварны шакылдатмакчы иде, оеган кулы язылмады. +- Давай, срокны кыскарт, бөкре җен! Ничә көндә катынкаемның маен эретәсең? "Япрак саргайгач", дир, кара син! Биш ай бичәсез җәшәргә дурак тегел без! +- Сәйфи Бариевич, чү, син алай ярсыма, - дип, Минап хуҗасын җайларга кереште. - Моның ише әби-чәби белән ипләп кенә сөйләшергә инде, Сәйфи Бариевич! Корал, дисең, атам, дисең, ни пычагыма батыраясыңдыр. Әфсенләп тараканга әйләндерсә - бетте баш, Сәйфи Бариевич! Ярыкка чумабыз бит! +- Син дә канымны кыздырма, бүкән! +- Кызма, Сәйфи Бариевич. Азагын уйла. Безнең бит әле киредән карурманнар ерасы була. Әгәр әбиең дүрт тәгәрмәчне дә тиштертсә, ә? Куак саен берәр җен бастырса, ә? Адаш та үл, Сәйфи Бариевич! +- Җә, җә, җылак! Бөкре карчыктан шөлләп ыштан төбеңне җүешләт, ваня! - дисә дә, ир бәндәсе басылды. Аның кеше белән аралашу алымы ике төрле: ул үзеннән көчсезләргә яный, ә җиңәрлек көче бетсә - ялагайлана иде. Урамда исә әлеге тамаша икенче формада дәвам итте. +- Әбиҗан, ачуланма миңа, җәме? Дуслашыйк без синең белән, әбиҗан. Улың төслүк күр син мине. Тәмле чәйләр китерермен үзеңә, тартмасына фил рәсеме чәпәгәнен, - дип юмаласа да, карчык эремәде. Ул каткан таш кебек иде. Йә инде, йә, әз генә йомшар, кортка! Сәйфи хатыным дип өзгәләнә ләбаса! Аны тынычландырып, көйләп-чөйләп озат! Сабыр ит, бичәң терелер дип өметләндер! +- Син катыныңа йөрәк белән якынаймаган! - Карчык гүя ачу куыгы, сүз саен шартлый иде. - Җиде ят син аңа! +- Ха-ха! - Ир бәндәсе башын артка чөеп шаркылдады. - Ха-ха! Ватый, Хуҗа Насретдин мәзәге! Көл, Минап, торма монда чинап! +- Берни дә төшенмим әле, Сәйфи Бариевич. +- Төшенмә, син печкән үгезгә ни салам, ни печән! Күшәргә генә булсын! Әбиең, ваня, Джиганга мин җиде җат, дир. +- Китик без, Сәйфи Бариевич. Күктә болытлар куера. Яңгыр яуса, урман юлы лычма балчык дип сана. +- Метелдәмә, Минабетдин-бетдин! Түшең белән саз җырырсың, җаңгыр җауса! - Сәйфи бугазын гырылдатып каһ-каһ йөткерде, усаллык исәпләгәндә шулай кисәк кенә буыла иде ул. - Җиде җат, дир, ваня! Катынның тучны диген, Минап! Бер бөкре җенне! Син нәстә кыбырсыйсың, кишер борын? Хуҗаңны хурлыйлар, ваня! Җаклап сүз әйт! +- Китик, әйдәме, Сәйфи Бариевич. +Такта дивар аша барысын да ишетеп яткан хатын уңайсызланып яндыпеште. Бу ирдән яманның да яманын көтәргә мөмкин, чөнки кемдер аны җиңсә, ул салмак кына искән җилне дә давылга әйләндерә иде. Әллә карчыкның дәшмәве сагайтты ("бөкре җен"нең шаукымы тисә!), әллә Минап абзыйның әйдәкләп торуы ярады. Сәйфи: +- Май чүлмәген тапшырдык, бурыч үтәлде, - диде. - Моторны кабыз, шылыйк моннан! +- Сеңел белән саубуллашыйк алайса, Сәйфи Бариевич. +- Нәмәстәгә мин аның белән саубуллашыйм, тукмак борын?! Убыр оясына чумды, ваня. +- Хатының вчүтеки, Сәйфи Бариевич. +- Акылдан сапкан бичә, диген! Аның ише чәчбиләр миңа чиратка тезелә! Акча гына күрсәт! Давай, әйберләрен кертеп бәр дә кайтыйк! Живо, тукмак борын! +Хатын, терсәгенә таянып, баш кына сыярлык тәрәзәчектән урамга карады. Ир бәндәсе ярышка ыргылган чабышкы аты сыман ике аягында сикеренә иде. Әй, йодрыгы белән сугып күк йөзен чатнатыр иде! Каты бәгырьле Сәйфинең кыланмышы җанны тетрәтте. Янәсе, хушлашмый. Янәсе, аңа кызлар чиратка тезелә! +Менә, мышный-мышный, баскычтан Минап абзый менде: +- Сеңел, син кайда әле? +- Уң якта, чоланда, - диде хатын. +Озын баулы сумканы иңенә аскан шофёр сукыр төсле бусагага төртелде: +- Куышың сәпсим бәләкәй икән, сеңел. Авыл ызбасы шул. +- Миңа җитә, Минап абзый. Коттедж зур иде, ләкин анда миңа кысан иде. +- Атна-ун көн тиз узар, сеңел. +- Мин озакка, Минап абзый. Яфраклар биш-алты айдан гына саргая. +- Үзең үрсәләндең бит, сеңел. Юкса сездәге байлык белән чит илләрдә нечкә билле курчак әвәләрләр иде. Надан авыл карчыгыннан могҗиза көтмәскә иде дә... +- Чит илләрдә акча гына суыралар, Минап абзый. Монда мин бушка дәваланам, - дип елмайды ул. +- Ай-яй, әбиең елгыр! Тәккә генә синең белән вакыт үткәрмәс, может доллар белән түләттерер, сеңел. Яшелләрне алдыңмы соң? +- Алдым, алдым, Минап абзый. - Хатын, якынрак кил дигәндәй, кулы белән ишарәләде һәм пышылдап кына: - Сәйфи ыргыткан муенсаны табып бир, зинһар, - диде. +Минапның йөзе үзгәрде. +- Ничек "табып?" +- Урынын хәтерлисеңдер, абзый. Минем өчен мең алтыннан да кыйммәтрәк ядкарь ул! +- Ай сеңел, вай сеңел! Миңа мондый хәтәр йомыш кушма син. Әнә, Сәйфиең котырган эттән дә хужы. Итең-сөягең белән чәйни, каһәр. Мин аңа нәрсә диим? Көт, Бари малае, муенса эзлим диимме? Атып үтерсенме, дәҗҗал. Карурманда агачка терәп! Ата да, имансыз. Чөнки миңа аның күп кенә кыңгыр эшләре мәгълүм. Сиңа карата да нидер маташтыра ахры. Беркөнне телефоннан әшнәсе белән чүкердәште. Безнең әрекмән колак кайчан Әмирикәдәге радио дулкыннарын тота, сеңел. Ниндидер кыягазлар әзер түгел, ди. Шунда кадәр симезбикә аягын гына сузмасын, +Урамда ир бәндәсе үкерде: +- Мина-а-ап! Эттән туган! +- Әнә, ватый абзаң дулый. Хуш, сеңел! +Менә тышта тавышлар тынды. Бая гына ыгы-зыгыдан кайнаган йорт үзе дә тирән йокыга талган кебек тоелды. Кайда карчык? Кайда Миңсылу? Нишләп алар югалды икән? Хатын шомланып ишеккә караган иде, әйтерсең, идән астыннан калыкты, ятагы кырыена хуҗабикә килеп басты. Төймә хәтле генә коңгырт күздән нур сирпелә иде. Шул көлтә нурның берсе ыргак төсле бөгелеп үзенә тарттымыни, хатын җиңел генә урыныннан купты. +- Элгәреге атым-чатымны ничек белдең, Гөлҗиһан? - Карчыкның күзендә сагаю да бар иде. +- Ун яшемдә мин шомырт агачыннан егылган идем. Хәтерлисеңме, әни күтәреп сезгә кертте. Баланы калдыр, дидең аңа. Мине озын кабык тагаракка яткырдың. - Гөлҗиһан китаптан укыган кебек тиз-тиз сөйләде. - Өч мәртәбә беләгемнән сыпырганда: "Тәңрем, Үлмәс атлы колың шушы оланны имләгәндә, учыма кояш җылысы сал", - дидең. Мин үз аңымда идем, Гамбәр әби! +- Саташма, минем андыен исмем җук! +- Соң, Гамбәр әби... +- Шайтан телегезгә лач-лоч әллә нәмәләр төкерә. Ризык дип ... чәйнәтә! Ниткән Тәңре, димсең! Им-том - догада, кодрәт - бер Аллаһта! - Карчыкның тавышы дәһшәтле иде, йөрәге каккан хатын: +- Ярар соң, чәйнәмәм, - диде. - Үләм бит инде мин... +- Адәм чирдән үлми, гомере беткәнгә үлә! Әй син, кем кыз! +- Әү, җиңги! +Ишек артында гына сакта торган ахрысы, Миңсылу пәйда булды. +- Кем кыз, моңа җан асрарлык кына ашат! +Көнозын ач йөреп, хәлсезләнгән хатын, әлбәттә, ризыктан баш тартмас иде. Әнә, эче быгырдый. Өстәлгә ни генә куйсалар да, ачкүз кабып йотарга әзер. Әмма калай тәлинкәдә аппетитыңны аздырырлык тәгам юк, нибарысы ике кабыклы бәрәңге дә ярты стакан су гына иде шул. Хатын балалар кебек үпкәләп, авызын турсайтты. +- Ай, бигрәк аз! +- Җиңги җан асрарлык кына дип әйтте лә. Миңа дисә, ун бәрәңге аша, гөлкәем. +- Минем җаным бәрәңге белән генә канәгатьләнмәс, апакай. Хәер, нишләп сез мине туендырырга тиеш ди әле. - Хатын сумкасын ачты. - Менә, биш мең сум. Кибетегез еракмы? Иренмәгез инде, ипи, кызыл уылдык, балык алып кайтыгыз! Өчәү бергә сыйланырбыз. +- Ниткән кибет ул?! +- Абау, бүген адым саен супермаркетлар эшли. Авыллар да шәһәрдән калышмый, апакай. +- Атакай, анакай, апакай! - дип үртәлде Миңсылу. - Чиркәүдә диярсең! Гап-гади генә иттереп сөйләш. Апа, дисәң, матуррак ла. +- Хуш, апа. Йә инде, киреләнмә, кибеткә чап! +- Юу-ук бездә кибет, гөлкәем, юу-ук! Кызыл кәгазеңне яшер! Җиңги, әгәр әмерен үтәмәсәң, кызган табада биетә мине. Сине дә ызбадан очыра. Үтүт аннары ташкалагызга! Чемчен, әйдә! Җан кош йомыркасы кадәр генә, ди җиңги, ә бәрәңге аңардан зуррак. Туяр җаның. +Нәрсә сатулашып утыра икән ул? Карчык йортына тамак түгел, чир китерде +- Тәмле микән? - диде. - Без бала чакта, кырда учак ягып, көленә бәрәңге күмә идек. И исе иде, исе! Чакрымнарга таралыр иде. +- Без дә без, дисең. Син кайсы як кавеменнән соң, калын катын? Танып та танымыйм үзеңне. Шәһәрнеке анысы, авылныкылар болай иләмсез симерми. +- Ә син кем, апа? +- Койрыклы җен! Әбиеңнең каенсеңлесе мин, гөлкәем. +- Син дә миңа таныш түгел, апа. +- Икәү иренгә бал сылап чәй эчмәдек шул, калын катын. Элекке заманнарда синдәй чирләшкәләр бу йортта хәтсез сихәтләнгән. Дөнья читеннән килгәннәр җиңгине юллап. И-и, ул хикмәтләрне сөйләсәңме? Капка төбендә чирәм үстермәгәннәр, көтү-көтү халык чиратка тезелгән. Хәзер сирәк кеше җилкапкага орына, сирәк кеше. Инде кирәкләре дә юк, җиңги картайды. Сине мунчада пакьлибез, әйдә, аяклан, гөлкәем. +- Мин шушы килеш кенә үләм! - дип ыңгырашты хатын. Бәрәңге аңа чеметем генә дә көч өстәмәде, киресенчә, котыртты гына. Әнә, ризык дип алданган ашказанын "усал эт" үтереп-үтереп талый. Кырлы стакандагы су да аңкауны гына чылатты. Коттедждагы утыз кеше сыярлык түгәрәк өстәлдәге сый-нигъмәтләрдән соң коры авыз чапылдату көлке хәл иде. Әкияттәге тылсымлы ашъяулыкны җәегез, җәй! Туйганчы ашап үлсен ичмасам! +Акыл дәрьясыннан саркыган бер аваз кисәк кенә айнытып җибәрде: "Яшә-ә!" +Ул арты белән идәнгә шуышып төшеп, ишеккә табан үрмәләде. Үзеңне күпме кызганырга була! "Адәм чирдән үлми... Чирдән үлми..." Карчык та үзгәргән: бөтәшкән... Аны кабыкка салып буыннарын уган куллар йомшак иде, ә хәзер каты, бик каты... "Адәм гомере беткәч үлә..." +Ишегалдын гүя томан сарган иде. Кара мунча якканнар... Бүрәнә ярыгыннан ургылган төтен күзне әчеттерә иде. +"Һы, юл буе икеләнде. Янәмәсе, ләгънәт яудыра-яудыра куып җибәрәм! Явасылар яуды инде, балакай. Нәселегез корыды. Вәләкин минем каргыш түгел, Аллаһ җәзасы. Мин кодрәтемә ялваручы гына. Без - дөнҗа хуҗасы, ат итеп аның сыртына атландык, дип кәперәймәгез, хисап көне һәркаюсыгызга тәгаенләнгән. Ни чәчсәгез, шуны урырсыз! Күңелегез басуындагы агулы орлыктан шыткан явызлыктан үзегез үк авыз итәрсез". +Мунча өлгереп килә иде. Карчык, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, былтыргы имән себеркесен тозлы суда җебетте. Бөрешеп кипкән яфраклар яңа гына бөредән ачылган төсле җете яшел төскә "буялды". Аны кызган таш өстендә җилләткәч, агач ләгәнгә батырып куйды. Мич алдына тарттырылган күмер өемендә калай чәйнек быгыр-быгыр кайный иде, тоткасыннан эләктереп ләүкәгә күчергәч, киндер капчыктан бер уч үлән салды, төнәтмәне чырагач белән бутады. Бармакларының ибе юк шул. Былтыр гына җилдән җитез иде лә. Келәт диварындагы куакларга күч-күч аскан җитмеш җиде төрле дару үләнен ул берүзе җыеп киптерде. Каенсеңел ерак алан-болыннарга кадәр йөри алмады, шушы тирәләрдә генә кайнашты. Аның үлән тануы да чамалы гына иде. Чамалы, билгеле! Гамбәр бу авылга килен булып төшкәндә, унбиш яшьлек кыз калага - киҗе-мамык фабрикасына эшкә җыенган иде. Тулай торакта ирсез картаеп, өстәвенә аяк бармагын черетеп кайтуына да биш ел чамасы кана. +Барысын да хасиятләп әзерләгәч, карчык сарайдан кочагы белән салам алып килеп идәнгә ташлады. Аннары аркылы тактага элгән шадра сөлге белән тирләгән бит-муенын корыткач, һавага чыкты. Аңа корымлы татлы ис тә иярде. Баскычка ауган хатынга ул: +- Тор, Гөлҗиһан бала, - диде. - Тор! Тәнеңдә гүр салкыны. Сөягеңдә җелегең туңса - харап. Сине җылыту кирәк. +- Нишләтәсез мине, Үлмәс... әй, Гамбәр әби? +- Шулай дөрес, шулай, мин - Гамбәр атлы. Такмагыз миңа ят исем! Такмагыз! Кемне ачуланам, димсеңме? Дөнҗасын ачуланам. Син шуның шаһиты гына. Кузгал! Нишләтсәм дә - карышма. Җелек катса - җан бимазалана, гәүдәңне тарсына. +Мәрхүм ире Заретдин белән ызба төзегәндә, урманнан аркан бәйләп икәү агач тарттыралар иде. Җиңел иде ул, күрәсең, кулларның җегәре булган. Яшь чаклар, куәтле чаклар! Ә бүген бу хатынны беләгеннән тотып мунчага илтерлек тә рәте юк. +- Миңсылу, ярдәм ит! +Каенсеңел, шелтәләп: +- Никләр моның ише имгәкләр белән җәфаланасың икән, җиңги?! Бүлнистә брачлар дәваласын, - диде, һәм сукранып кына, хатынны култыклады. - Һай, авырлыгы! +- Шым бул, мөрәвәтсез! - Карчык Миңсылуга акайды. - Аллаһ мохтаҗ бәндәсен безгә турылаган икән, шуңа чиксез шөкрана кыл! Шифасын бирер өчен Ул без фәкыйрьнең кулын сайлаган кана. Ничекләр Бөек Затыма карышмак кирәк! Тәүбә, тәүбә! +- Әстәгым, сине жәллим мин, җиңги! Яшәрү ягындамыни син?! Үз көеңне үзең көйләсәң дә - рәхмәт кенә. +- Лыгырдап көемне бозасың, кем кыз. Җәтрәк атлат! Мунча суына. +- Суынмый ни! Һәйбәтләп тимер мичле сабриминный мунча төзеттер оныгыңнан дигәч, карасы сихәтлерәк, дидең. Корым оясы, шул гына инде. +- Йа Аллаһым, озын да телең, Миңсылу! Эчкә кермә, кал! +- Мәйлең, җиңги. Калын катынны юындырганда хәлдән тайсаң, миңа кычкыр. Моның бит аркасы да куна тактасы тиклем, хи-хи! +Карчык, авыруны чишендереп саламга утырткач, чүмеч белән ташка су бөркеде. Түшәмгә ургылган көл катыш пар мизгел эчендә аска төште. +- Ник мине газаплыйсыз? Мин чип-чиста, мин керләнмәдем, - диде парга тончыккан хатын. - Хезмәтчеләрем көн саен саунада юындырды, Үл... Әй, Гамбәр әби! +Үч иткәндәй карчык тагын чуерташларны чыжлатты. Яңгыр коендырдымыни, Гөлҗиһанның тәненнән шыбыр-шыбыр тир акты. +- Ясалма мунчаларыгыз белән мактанмагыз! Чир оясы алар, чир оясы. Шакшы кортлар мыжлый анда. - Ул пыяла савыттагы суган төнәтмәсен учлап-учлап мичкә сипте. - Авызыңны ачып, борын тишегеңне киереп, тирән сула. Суган суы эчтәге былчыракларны чистарта, дияр иде Сабирҗан мулла. Адәмнең тәне берлә рухы да хасталанган. - Карчык сүз белән дөньясын уңлысуллы "яңакларга" тотынды. - Пычранасыз да духтырларга зарланасыз, чиремә дару килешмәде, дисез. Җан сырхавына тарган адәм баласы икеләтә бәхетсез. Мин андыйларны иллә күп күрдем үз гомеремдә. Үзе бисмилла, дия, үзе хәмер лыкына, үзе дога кыла, үзе шайтан гамәле - гөнаһ эшли. Мондайлар ике битле, мондайлар аерата куркыныч. Алар да какты ишегемне, вәләкин бусагадан узалмады. Рәхим-шәфкать булмады безләрдән. +Тел сөйләде, ә имән себерке яфраклары тетелгәнче шап та шоп хатынның Актыккы чырагы кабындымы? Шуның яктысында ул соңгы шифа-дәвасын башкарамы? +Кортка чәйнектән үлән суы агызды: +- Мә, йотымлап кына эч. Шешең кәмер, иншә Аллаһ. +- Гамбәр әби, - дип пышылдады хатын. - Үлмәс кол кем иде соң ул? Син аңардан куркасың шикелле. +Камыт энәсе белән тез астына чәнечтеләрмени, карчык әздән генә идәнгә чүгәләмәде. Нинди бетмәс шом бу, йа Аллам?! Ул аны тамчысына кадәр кан тамырларыннан сыкты кана. Шомнан яралган курку, гүя каракош, очып китә дә, канаты белән бәрә-суга кабат йөрәккә оялый иде. Югыйсә дала күкрәгендә чыбыркы шартлата-шартлата артыннан кумыйлар, югыйсә еллар кан дошманы белән ике арага җил дә үтмәслек вакыт кыясы бастырды. Сабирҗан мулла: "Исмең онытылу берлә - курку куыгы да шиләр", - дигән иде. "Җир астына яшеренсәләр дә, табып муенын чабабыз", - дигән янаулардан соң әллә ниләр уйлата шул. Үзен кайгыртамыни, Аллам?! Баламның баласына үч камчысы белән сыдырмасыннар. +Карчык идәндәге буш чиләкне тибеп аударды: аның эсседән комач төсле кызарган хатынга җавабы шул иде. Миңсылу кунакны җитәкләп өйгә илткәннән соң, ул юеш саламны кулы белән тырмалап чокырга түкте. +Өйлә вакыты җиткән иде. Сарай артыннан урманга сузылган тар гына сукмак җәйге айларда җомга саен аны иске мәчеткә илтте. Әллә гадәтләнде, әллә күңел шулай теләде, карчыкка үзе кебек үк бөрешеп картайган "иман йорты" кырыенда намаз укуы рәхәт иде. Нигез туфрагы догалы иде шул. Аяк үзеннән-үзе шунда тартылды. Килгән саен әүвәл мәчет тирәсен чүп үләннән әрчи иде, бу юлысы ашыкты, намазлыгын яшь кычытканнар өстенә үк җәйде. Ашыгуының сәбәбе: Аллаһка сыенып, куркудан качу иде. Намазын тәмамлагач та карчык агач-куак арасыннан кулъяулык хәтле генә күренгән күк йөзенә төбәлде: +- И Раббымыз, - диде. - Үзең ярлыкагыл! Үзең җаныма тынычлык иңдер! Артыгын сорамыйм. Гөнаһым зур: курку күлмәге киеп җәфаланам. Шуны бер киям дә салам, салам да киям. Синең әмереңнән башка яфрак та селкенми ансы. Ерак бит инде ул хәлләр, ерак, никләр онытылмый икән, Раббымыз. Бүген дә исмен әйтеп йөрәкне кузгаттылар. +* * * +...Иртән үк ата йортында тыз-быз чабыштылар. +- Бүген безгә яучылар килмәктә, Котлыбәк агай угланын үләндермәк кели, - диде анасы. - Сине капкасы алтын тоткалы җыртка урнаштырсак, атаң көтүлектән ун бияне бирнәгә аерыр, Үлмәс кызкаем. +Яшь үлән сыман әле генә җирдән калыккан унҗиде яшьлек кыз урталай "сынды". Бу иң яман хәбәр иде. Кем-кем, Котлыбәк углы Мукай аңа тиң идемени, Олуг Тәңрем?! Акылга таман егеттән көтүче халкы тәмам гарык, ул йә аларның чатырын яндыра, йә ат белән таптатып сарыкларын имгәтә иде. +Үлмәс бик тиз сынын төзәтте. +- Мәйлең, Анам, үләндерсеннәр, - диде. - Чү, чү, иртә шатланма! Мин риза, димәдем, Анам. Котлыбәк малаена эчем-тышым карыша. Җан җылымсыз ул! +- Вай-вай, аузың ни сүли, Үлмәс! Җил хуҗасы ишетеп далага чәчмәсен, Ходаем. Синең бәхетең - безнең бәхет, кызкаем. Син - сыңар олан - Тәңребез бүләге. Тәүге балаларыбыз туды да үлде, туды да үлде. Ызба иясенең шаукымы тиде. Имче Сайрәби саттык йоласын үтәмәсә - сине дә бишегеңдә буар иде ызба иясе. Ушлы Сайрәби, ушлы. Оланыгызны биләүсәгә төрегез дә тәрәзәдән генә миңа сатыгыз, дип үрәтте. Анарда өч көн, өч төн кундың, кызкаем. Үлмәс атын да әбкәч үзе кушты. +- Ызба иясен алдадыгыз әлсә? - дип көлде кыз. - Чур, мине алдый алмассыз, Анам. Котлыбәк йорты - тирес, улы - корт. Без алар белән туганлашмыйбыз! +- Вай-вай, безнеңчә сүләшмисең, кызкаем. Мөгаллим генә бозды телеңне, каһәр суккыры! +- Бозмады, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтте, Анам. Ул миңа: "Син - татар кызы", - ди, татарча дөрес сөйләш, ди. +- Ни пычагыма сиңа дөрес тел! - дип чәпчегән анасына ул серле генә елмайды. +- Кыз бала, буй тартса, киләчәген уйлар, Үлмәс! +- Уйламаган кая! Мин урман күрәм. Тоташ урман, Анам. +Хыялыннан әсәренгән Үлмәс кисәк кенә ишеккә ташланды. Тояк тавышыннан дала яңгырый кебек иде. Киләләр! Олуг Тәңрем, ияләрең җыйнаулашып миңа ярдәм итсен! Җил, каршы ис, давыл, кылганнарны төбетамыры белән куптарып, Мукайның йөзенә сыла! Сукырайт аны, сукырайт! +Кунаклар озаклады, көтә-көтә көтек булган Хөсәен йорты кич белән кеше аркылы белеште: пар атлар тиянадан гына дулап, Котлыбәк угланны тарантастан мәтәлдергән, имеш. Кыз ярәшү иртәгә кадәр кичектерелә, имеш. Үлмәс шат иде. Иртәгәсен өйдәгеләр әүвәлгесеннән дә мулрак ризык хәстәрләде, әмма сәкедә аяк бөкләп утырып, майлы куй ите кимерәсе агай-эне тагын бәлагә тарган: ат өстеннән егылып, кул-аягын каймыктырган, имеш. Үлмәснең ничек сөенгәннәре бер Тәңрегә генә мәгълүм иде. +Гәрчә, исем анасы дәрәҗәсе күтәрсә дә, имче тора-бара кызны күралмый башлады. Йа Күкләр хуҗасы, Сайрәбинең тирә-юньдә оста белекче дигән даны таралгач кына, ник ул баланың сизем-тоемын да, кул шифасын да артыграк итәсең?! Яшь көндәштән котылу юлын ап-ачык сызды имче: Котлыбәк оланына ярәшергә! Ул ерткыч нәселдә кыз-катынга сан юк! Анда эт тормышы! Камчы белән сыдырган саен, Үлмәснең дәвалау сәләте югалыр! +Сайрәби имче, киң ыштан балакларын җилфердәтеп, Котлыбәкләргә чапты. Камзул кесәсендәге чүпрәген Мукайның учына сонып: +- Шушы нәстә белән авыз-борынын томала, тыны буылгач, ат сыртына салып апкайт! - диде. - Урла! - диде. +Шадра йөзле, әрекмән колаклы килбәтсез егет төенчекне чишеп иснәде. +- Фу, сасы! +- Уылган тилебәрән үләне, җегет! Сиңа ярдәмем тисен. Узгынчы юлчыдан апкалган ыем им-томга, - диде ялагай карчык, кеткелдәп. +- Синең ярдәмеңә кем мохтаҗ ди, кәкре сыйрак! Мин, дала күкрәген изгән баһадир Мукай, бер чәчбине генә үзем дә буйсындырам! Шыл моннан! - дип, егет үлән онын карчыкның битенә сипте. Имченең авызы чалшайды, ул кулы белән йөзен җилләтеп мыгырданды: +- Һы, буйсындыра ди! Ике трит юлыгыздан борды. Өстегезгә болыт иштерде, чаптарларыгызга каршы җил истерде. Өченче трит муеныгызны сындыртыр! +Көнләшүеннән кара көйгән карчык аларга да сугылды. Аңа ничек тә уйниятен тормышка ашырырга кирәк, югыйсә җаны тынычланмаячак иде. +- Син, тамырларыңда татар каны аккан Хөсәен, безнең аймакта төпләндең, безнең гореф-гадәтләргә күндең, абзар, дала, җил ияләрен санладың, су бабасын, су анасын хөрмәтләдең, дөнҗалыктан арынып, күк-җир падишаһы Тәңребез катына ашасыңны белдең, хәзер мине тыңлап бак, - диде ул, куактагы дәүләтеңне арттырасың, йә алардан зыян-зәүрәт күрәсең. Соңгысы яхшыга илтмәс, Хөсәен. Кызыңны төнгелеккә келәткә яп, иртән таң зәрәсендә Котлыбәк угланы апкитәр үзен. Баш бирмәс Үлмәсеңне шулай гына җиңәрсең, Хөсәен. +Имченең өздереп-өздереп сайраганын кыз ишетте, ләкин ачуын тыйды: монда бары тик хәйлә белән генә котылырга мөмкин иде. Келәткә бикләгәндә ул карышмады, ә караңгылаткач, түбә тактасын куптарып, иреккә чыкты. Күк гөмбәзен бизәгән йолдызлар үрелеп алырлык буйда гына якын иде, Үлмәс Илаһи зат камил итеп төзегән җиһанның матурлыгыннан хушланып берара онытылып торды. Аннары җитез генә аска сикерде. Җил тынган, төнге һава тыгызланган иде, качкын кыз дала иңләп очты. Мөгаллимнең атлары әзер иде, егет килә-килешкә үк аны күтәреп ияргә утыртты. +- Ашыгуың хәерле, - диде егет. - Куып тотсалар, икебезне дә ат койрыгына тагып сөйрәп йөртәчәкләр. Сездә халык кыргый гадәтләрдән арынмаган. Артта калма! +Таң атканда алар шактый чакрым үткән, әмма атлар арган, әгәр малкайларны ял иттерсәң - Котлыбәк углы, куштаннары белән эзгә төшәчәк иде. Шуңа күрә мөгаллим, акча биреп, чаптарларны яңалары белән алыштырды. Тагын кичкә хәтле җил белән куыштылар. Төн күзендә качкыннар җәяү генә тимер юл кырыеннан атлый иде инде. Агач төягән тауар поездының койрыгына ябышып менеп, бүрәнә арасына поскач кына иркенләп сүз алышты алар. +- Үлмәс, бу гамәлеңә ахырдан үкенмәссең микән? +- Үкенмәм, Заретдин. +- Мин сине үз илемә дәшәм. Мәңгегә. Сиңа далага юл ябыла, Үлмәс. +- Мәңгелек тормыш Тәңре катында гына, Заретдин. Син дә, мин дә җирдә кунак кына. +- Бездә үзгәрәк дөнья, Үлмәс. Йолалар да бүтән. Үзеңнекеләрне юксынсаң, нишләрсең? +- Түзәрмен, Заретдин. +Мөгаллим егеткә үлеп-бетеп гашыйк иде кыз, мәхәббәт аның бөтен барлыгын биләгән иде. +Яшьләр бәләкәй генә стансада поезддан төшеп калды. Өч тәүлек авыллар аша уза-уза, ниһаять, соңгы ноктага җитәбез дигәндә генә, Заретдин: +- Әнә-ә, теге калкулыктагы бистәдә әтинең туганнан туган абзасы Мифтахетдин бабай яши, без аңа кагылыйк әле, синең өстең дә юка, җиңги әби берәр нәрсә кигезер, - диде. +Качу хәсрәте белән мие сыекланган кыз кием-салым турында кайгыртмаган иде шул. Ярымшәрә иде Үлмәс. Кыска күлмәген күпме генә аска тартса да, тез капкачы май чүлмәге кебек ялтырый иде. +- Минем аяк-кулым да тузан гына, Заретдин. +- Юл хутында күл бар, юынырсың. +Йокыга талган күл өсте көзге сыман шоп-шома иде, су иясеннән ояла-ояла гына, кыз тәнен пакьләгәч, толымыннан бер бөртек чәчен йолкып күлгә агызды. Арырак Заретдин юына иде, ул аның да сакалыннан төк тартып алды. Егет, сискәнеп: +- Нишлисең? - дип кычкырды. +Кыз: +- Су иясенең күңелен күрергә кирәк, - дип елмайган иде, Заретдин беренче тапкыр аңа: +- Акылдан сапкан! - диде. - Акылдан сапкан! Су - җансыз! Аның хуҗасы юк! +- Бар! - Үлмәс тә бирешмәде. - Тәңре яралткан һәрнәрсә - тере! дөнья! Өч елда чәчемне агарттыгыз әкиятләрегез белән! "Төкермә - җил иясе орыша!" "Сызгырма - йорт иясе ачулана!" имеш. Сезнең якларга хәреф танытырга барган мин - җүләр! +Хәер, кызды-кызды да тиз сүрелде юлдаш. Егетнең абзасы иркен генә йортта яши икән, ул кунакларны берникадәр каушау катыш борчылу белән каршылады. +- Бәдерниса әбиегез чирләде, оланнар. Үләм, дип бәхилләште. Сез инде гаепләмәгез, ни бары белән сыйланыгыз, - диде карт. +Үлмәс мич аралыгындагы кадакка элгән озын халатка уранып сырхау янына - алгы бүлмәгә керде. Аның яныннан ул өч сәгатьтән соң гына чыкты... +Мифтахетдин бабай иртән газиз карчыгының самавыр чыжлатканын күргәч: "Машалла!" - дип сакалын сыпырды. +Хуҗалар озак кына чаршау артында чыш-пыш килде. Яшьләр юлга кузгалганда гына карт: +- Сез, оланнар, бер-берегезгә кемнәр инде? - дип сорады. Заретдин җилкәсен сикертте, ә Үлмәс шунда гына үзенең нинди аяныч хәлдә икәнлеген аңлады. Ул бит беркем дә түгел, бары тик мөгаллимгә тагылган качкын гына иде! Гыйшык уты нибарысы аның йөрәгендә генә кабынган, егет аны залимнәрдән коткарса да, Үлмәс дип өзгәләнми иде. Ләкин Заретдин шаккатырлык сүз әйтте: +- Үлмәс - минем кәләшем! +Мифтахетдин бабай колакка саграк ахрысы: +- Кем, кем? - диде. +- Кәләшем, - диде егет. +- Ансы, хуш, ярый. Кушаматы ямьсез кыз баланың, энем. +- Исем ул, бабай. +- Әстәгъфирулла! Мәҗүсиләр кавеменнәнмени?! Безнеке түгел алайса. Кыз сиңа хәрәм, энем. +- Атасы, кешегә каты бәрелмәле син! Хәләлеңне терелткән баланы рәнҗетү хак мөселманга килешмәс, - дип, Үлмәсне яклаган Бәдерниса әбигә карт йодрыгы белән үк селтәнде: +- Һи, шайтан ырымы белән сихәтләнгән ди берәүсе. Догасыз-нисез өшкерү - гөнаһ! Энем, кире үз оясына илт бу нәмәстәкәйне. Әлхәмделилләһ, бездә ислам динендәге мөселман кызлары күп, сине үзем үләндерәм, боерса! +Туганының кискенлеген өнәмәгән егет, аркасына биштәрен асып: +- Аш-суларыгыз өчен рәхмәт, без туган авылыбызга киттек. Әйдә, Үлмәс, - дигән иде, кыз аның беләгенә ябышты: +- Кабаланма, Заретдин! Минем дә хак диндә буласым килә! +- Акылдан яздың мәллә, кызый! - Егет биштәрен идәнгә бәрде: - Ниткән дин тагы?! Без - замана яшьләре, без - атеистлар! Яңа тормыш корганда, искелек калдыкларын чүплеккә түгәбез! Бездә һәркем ирекле, һәркем үзенчә яши! +Үлмәс исә кирелеге белән үз басуын сукалады: +- Мин Аллаһка иман китерәм! Дога-сүрәләр үрәнәм! +Бая гына тузынган картның йөзе нурланды. +- Карчык, кыз баланың башына яулык бөркә! - диде ул. - Кызым, артымнан кабатла. Лә-иләһә-иллаллаһ, Мөхәммәд Рәсүлүллаһ. Тәрҗемәсе шул, кызым: Аллаһтан башка Илаһ юк, Мөхәммәд галәйһиссәлам аның Рәсүле. +Лә-иләһә... Бу ят кәлимәләр шунда ук аның күңеленә сеңде. Учын кушырганда, бармакларына нур коелды... Әле йола тәмамланмаган иде. +- Кызым, хәрәм исемеңнән арыну кирәк, - диде карт. - Әлеге атыңны +- Онытам, Мифтахетдин бабай. Ант! +- Антыңа тугры кал, кызым. Моннан ары син... - Карт өч мәртәбә аның колагына пышылдады. - Гамбәр, Гамбәр, Гамбәр... +"Сезнең уеныгызга катнашмыйм" дигән кебек читтән генә күзәткән егеткә дә камчы очы тиде. - Син - җаһилият корбаны, әтиес дип ирсәймә, яме? - Бабай Заретдинны җилтерәтеп артсыз урындыкка утыртты. - Аллаһы Раббел-Гыйззәбезне танымаган бәндә - мөртәттер. Дөнҗави укуларың белән дә масайма. Иң бөек гыйлем иясе - Аллаһ! Хәзер туры гына җавап бир: Гамбәрне хатынлыкка аласыңмы? +- Алсам ни? +- Никах беләнме? +Егет авызын йозакка бикләде. Һичшиксез, ул моңа каршы иде. Юл буе комсомолларның "кызыл туйлары" турында сөйләп кайт та, менә сиңа мә, никах укыт, имеш! +Үз ихтыяры белән Гамбәргә әйләнгән кыз өчен хәлиткеч мизгел иде бу. Ул: +- Без риза, бабай, - диде. +Беренче төндә ир белән хатын аеры-чаеры йоклады: Заретдин үпкәләгән иде... Шуннан бирле болай да әллә ни җылынмаган аралар бөтенләй суынды. Бәлки, никахтан соң ук авылга юнәлсәләр, үтә күренмәле гаилә пыяласы чатнамас та иде, Мифтахетдин карт тоткарлады. Аның энесендә гаме юк, йомыш килендә иде. Карт: +- Кызым, Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә олуг китап - Коръән иңдергән. Адәм мин кушканнарны үтәп, тыйганымнан тыелып яшәсен, дигән. Ислам гакыйдәсенең җиде нигезе бар, син шуларга төшенеп, әммәсенә дә иман китерергә тиеш, кызым. Бистәдә Коръән Хафиз Сабирҗан мулла яши. Кизләү мәдрәсәсендә гыйлем эстәгән кари. Аңардан шыпырт кына дин сабаклары үрәнсәң иде, кызым. Бабаебызга блач тими, сукыр диләр дә куялар, - дигәч, яшь хатын тамчы да икеләнмәде: +- Үрәнәм, үрәнәм! Заретдинга нәрсә дияргә соң, бабай? Аның авызында гел кызыл җөмләләр, - диде. +- Иреңә белгертмик, кызым. Зәгыйфь картка йорт эшләрендә булышам, диярсең. Савап өчен, диярсең. Ил-көннән дә яшер, кызым. Аллам сакласын, мәчет манарасын аударып, аятелкөрсиләрне яндырган мөртәтләр башыбызны өтермәндә черетер. +Заретдин йомшак күңелле иде, әйдә, ярдәм ит, әллә кая ашыкмыйбыз бит, әни карчык бераз көтәр, диде. Бәлки, ул ашыктырыр да иде, аны бистә мәктәбенә укытырга чакырдылар. Гамбәр исә хәйлә капчыгын кат-кат кысып бәйләде: көнен-көнгә, аен-айга ваклап ярты ел узды, ул һаман сукыр картны "тәрбияләде". Дога-сүрәләрнең көч-кодрәтеннән тетрәнгән дала кызы, мөгаен, гыйлем коесын тагын да тирәнрәк казыр һәм остазы Сабирҗан мулланы да уздырыр иде, "кыңгыр эш"нең кыңгыравы чылтырады. Мифтахетдин килене дин белән халыкны агулый, дога белән өшкереп сырхауларны дәвалый икән, дип "озын телләр" хакимнәргә әләкләгәч, яшьләр кара төндә бистәдән сыптырды. Әмма "балыкчылар" Гамбәрне кармакка эләктергән иде инде: Заретдин йортына тентү керде. Идән такталарына кадәр куптарып, Коръән китабын эзләделәр, тик файдасыз, ул табылмады. Чөнки яшь хатын аны йөрәгенең иң ерак нүешенә яшергән, кыскасы, һәр хәрефен, һәр иҗеген иман каләме белән күңеленә уя-уя ятлаган иде. Тентү бер хәер, ә менә ире үзәк базарыннан ишетеп кайткан хәбәр бик яман иде. Имеш, кырыктартмачы Сәләхетдингә дала ягындагы таныш-белеше фатирга тукталган. Имеш, шул адәм Үлмәс кыз турында риваять сөйләгән. Имеш, аны дала иясе урлап, урман иленә качырган. Кызның ярәшелгән җегете, сезнең якларга шымчылар +- Дала иясе - мин инде ул, - диде Заретдин. - Риваятьне әзрәк үзгәрткәннәр. Ул табак битләр иснәнә-иснәнә безнең эзгә басмагае тагы. +Гамбәр ирен бүлдерде: +- Без инде салам кибәнендәге энә төсле, Заретдин. +- Кайчак инә ялтырап күзне чагылдыра. Авылда синең ят җирдән икәнең күрше этенә тиклем мәгълүм! +- Аның каруы элгәреге атымны белми күрше этегез. Мин сезнеке, Заретдин. Төс-кыяфәтем - сезнеке, телем - сезнеке. +- Ансы син безнең буяуга оста гына буялдың, җанкисәк. Безнең шивәне оттың, безнең ризыкны килештердең. - Ире аны үрти иде. - Моннан ары тыныч кына яшәүләр юк инде. Кайчан килеп үтерерләр дип ят! Их, далаңнан кузгатмаска иде сине, кыргый! +...Кич белән аңа бер телем арыш ипие белән су гына бирделәр. Өстәлгә кем ризык куйгандыр, хатын күрмәде: мунча сөякләренә кадәр йомшарткан һәм ул тоташ дүрт сәгать йоклаган иде. Ни гаҗәп, ашыйсы да килмәде, әйтерсең, әле генә табын яныннан кузгалган иде. Алай да сындырып ипи капты, аны су белән көчкә генә тамагыннан юдырды. Тәгам әче иде. Минап абзый: "Җаны теләгән - елан ите ашаган", - ди. Әйе, хатын иң зәһәр еланны да чәйнәмичә йотарга риза иде. Тик ябыксын гына! Монда инде икесенең берсен сайлыйсың: йә өметеңнең күзе сукыраеп, дөм караңгы дөньяда яшисең, йә савыгып кеше арасында кайныйсың. Кеше, кеше... Кем соң алар? Сирәк-мирәк кенә "хәл белешкән" дус-ишме? Андый дуслык чәнти бармакка чорнарга да җитми. Коттедж - цирк, карават - мәйдан, ә анда "фил" ауный. "Дуслар" шул тамашадан көлеп рәхәт чигә. Чү, терелсен генә, кәмитнең бүтән төрлесен күрсәтер Гөлҗиһан! Башта иң затлы ресторанга җыеп сыйлар. Өстәл саен тукталып, үзе кыстар. Сылу гәүдәле, нечкә билле хатын күбәләк сыман очып кына йөрер. Ир-ат: "Кара, бу хатын нинди чибәр икән", - дисә, ханым-туташлар көнләшүдән кара көяр. Аннары ул "ахирәтләр" белән арасын өзәр: очрасалар - "танымас", шылтыратсалар - "ишетмәс". Әкияттәге тары боткасы кебек, акчаң кесәңнән ташып акса, яңа танышлар бик тиз үрчи! Кодрәтле ялтыравык кәгазь бүре белән сарыкны да туганлаштыра. +Ә хәзер әле Гөлҗиһан мескен бер кемсә генә. Әнә ишегалдында кайчандыр аңа якын булып та, бүген ят һәм шыксыз күренешкә әйләнгән мохит. Кәҗә мәэлдәве дә, тавык кыткылдавы да ямьсез, чын матур тормыш шау-шулы шәһәрдә генә кебек иде. Аның шушы кысан-тар аймакка килеп төртелүе аклана тагын! Җаны теләде, җаны... Кайда соң бу җан?! Ник ул аң хәтле аң белән идарә итә? Ник акыл хәтле акылны буйсындырып, адәмне кол хәленә җиткерә?! Үзе көненә бишкә төрләнә: сыкрый, шатлана, газаплана, үрсәләнә... +Миңсылу ике чиләк күтәреп керде. +- Тез тигентен сыйракларыңны тык! Җиңги әмере! - дип, ул хатынның аякларын карават кырыена салындырмакчы иде, Җиһан: +- Үзем, үзем, - диде. - Нәрсә соң бу? +- Җиде үлән төнәтмәсе, гөлкәем. Пешермиме? +- Юк, талымса гына. Моннан соң кәҗә бәтие кебек сикереп уйнармын инде, әйеме, Миңсылу апа? +- Хи-хи! Чагыштырдың! Кәҗәдә - тояк, синдә - бүрәнә аяк. Әз-мәз селкенсәң дә, җиңгигә рәхмәт укы, гөлкәем. Син - туксан яшьлек карчыкның авыртмаган башына тимер тарак. Сезнең ише имгәкләр белән интегә, бичарам. кыяклады. Капчыгында пыяла банкалар шылдырый. Мәйтәм, сөлеккә китте микән? И Ходайгынам, җәһәннәм читендә лә күл. +Миңсылуның борчылуы аңа да күчте. Карчык Гөлҗиһанны мунчада юындырганда ук хәлсезләнгән иде. Урманда үле тынлык, әгәр Гамбәр әби егылса - эт белән табарлык та түгел. Хатын шушы тишектә алты ай азапланыр микән? Элемтә юк, кесә телефоны тотмый. +- Миңсылу апа, син ярыйсы гына йөрештерәсең бугай. - Җылы суда аяк туңа башлады. Курку кан тамырларын суыта иде. +- Ташбака сымак әкрен генә кыштырдыйм, - диде тегесе. - Элгәре атна саен бистә кибетен әйләнеп күңелне хушландыра ием, быел әллә ни очындырмас: үкчә сызлый. Бәй, сиңа ниемә минем йөрештерүләрем? Ә-ә, сез шәһәр бичәләре тамаксау шул. Тәм-том кирәкме? Кемгә нәстә, кәҗәгә кәбестә инде. Һай, җиңги исән-сау микән? +Әй, тамак ди сиңа! Алай-болай карчык кайтмаса - акырып кына үләсе лә. +- Суынды төнәтмә. Чиләкне ал, - диде хатын, еламсырап. +Кем кызганыч: синме, белекчеме? - дип сорасалар, әлбәттә, Җиһан кызганыч иде. Кортка яшисен яшәгән, ә менә аның гомер йомгагы шулай бик тиз сүтелер микәнни?! +Миңсылу шадра сөлге белән хатынның аягын корытты. Корытты да дәшмитынмый гына чыгып китте. Шом тулы кара уй, карчыга төсле, йөрәккә һөҗүм итә иде. Ятагыңа кадакланып үлем көтеп ят инде! Ул шыр ялгыз... Гарип Миңсылу санга бар, исәпкә юк... Тураеп идәнгә басмакчы иде, аркан ауды. Башы шык итеп карават тимеренә бәрелде. Ыңгыраша-ыңгыраша чигәсен уганда гына, Миңсылу тәрәзәгә шыкылдатты: +- Җиңги исә-ә-ән! +Авырту кисәк басылды. Бая гына "тишек" дип хурлаган чоланның диварлары киңәеп, күз аллары яктырды. Бу җанның бүтән халәте иде. Хәзер аңа оят, бик оят иде. Гомер юрганмыни, хатын аны карчыктан тартып алып, үзенә япмакчы иде. +Җиһан терсәге белән этелә-этелә, җайлап кына гәүдәсен ятагына "урнаштырганда", бусагада карчык күренде. Аркасында киндер капчык иде. Ул: +- Уй-мендәрегез сүрүсез, мамыгы дөнҗага оча, - дип битәрли-битәрли, пыяла савытлар бушатты. - Мин тере кана! Әллә нәстәләр юрамагыз! Син, кем кыз! - Кортка ишек төбендә сурайган Миңсылуга акайды: - Нәмәстәгә кеше күңеленә шик саласың? +- Ни-нәстә дидем соң әле ул кадәр, җиңги? Зарландымыни, и симез үрдәк! +Карчык кулындагы чүпрәкне йомарлап каенсеңлесенә ыргытты: +- Аның аузы йомык! Мин әйтәм! Коткы - шайтан гамәле. Түшәгемдә җан бирермен, иншә Аллаһ! Түшәгемдә! +Пыр тузынган кортканың "җиле" Гөлҗиһанны терелтте ахрысы, ул ничек торып утырганын да сизмәде. Сулы савытта кап-кара суалчаннар кыймылдаша иде. Җирәнгеч иде алар, җитмәсә карчык савытны кырынайта да, хәшәрәтләр иреккә чыкмак булып өскә үрмәли иде. +Миңсылу мышкылдаган борынын чүпрәккә сөртте: +- Бәй, синең өчен кайгырдым ич, җиңги! Ник пырылдыйсың инде, җә? Урманда хәтта бүре дә адаша, ди. +Бая гына өермә куптарган Гамбәр карчык аның белән сүз көрәштерерлек хәлдә түгел, ул башын аска иеп йокыга талган иде. Җиһан мондый үзгәрешкә таң калды. Йоклый! Әнә сулышына кадәр тигезләнде! Берничә минуттан +- Бисмиллаһ, - диде ул, битен сыпырды, аннары назлы тавыш белән каенсеңлесенә: - Хәзер тәһарәтемне яңартып, ике рәкәгать намаз укыгач, башлыйбыз, кем кыз, - диде. +- Әйдә, симез түшкәңне туры суз! - Миңсылу хатынны каз дип уйлады микән, беләгеннән дорфа гына йолыккалады. - Ай Аллам, нәстә бәбәгең шар төсле түгәрәкләнде. Кортканың гел шул инде аның: дулый да тына. Шунысына рәхмәт диген: җен-пәриләре ярыкка поскач кына им-томына керешә. Сабырлангач кына. Иту зәһәреннән чеметеп, тәнеңне яндырыр ие. +- Бүген нишләтә ул, апа җаным? - Савыттагы хәшәрәтләр бизгәк тоткандай бөтен тәнен калтырата иде: - Әнә теге... пычрак суалчаннардан тешләтмәс бит, әйеме, апа? +- Һай, мисез тавык! Ниткән суалчан? Сөлек ул! Шуларны апкайтыр өчен ничәмә-ничә чакрым җәяү теркелдәгән, бичаракаем. Син, гөлкәем, әбигә киреләнмә! Карактер күрсәтсәң - артыңа типте дә озатты! Тилмереп чакырган кунагы түгел лә. +Уй агышы ниндидер үтә күренмәле чыбык аша тапшырыламыни, намаздан соң тагын да йомшарган карчык, Җиһанны җиңелчә генә әрләп: +- Сөлекне Аллаһ яралткан, ник аңардан чирканасың, - диде. - Каның куерган, мәгәр сыеклатмасаң - тамырларыңа төер укмашыр. +Миңсылу, белдекле кыяфәт ясап: +- Әй, җиңги, хәзер беләктән дә кан агыза брачлар, бүлнистә мин көнаралаш анализ тапшырдым, - дигән иде, идән ярыгына поскан җен-пәриләр кабат карчыкны "камады": +- Адәм гелән-гелән ансат эзли. Зарарын тәгаен белеп тә тискәресен хуплый. Йөрәкне сугарган терек суын энә белән тишеп агыза. Аллаһ аның микъдарына кадәр үлчәгән кана. Иблис эчә ул канны азактан, иблис! Аңа үзе куәт бирә адәм! +Каенсеңел шыпан-шыпан гына чоланнан тайды, карчык исә җиңнәрен сызганды да: +- Бисмиллаһ, - диде. - Бисмиллаһ! - Һәм көйләп-көйләп такмаклады. - И Җир Күкләрнең кодрәтле хуҗасы! Мин - синең колың, тын сулыклардан җитмеш җиде бөҗәк сөздем. Вәләкин синең рәхмәтеңнән башка аларның һич файдасы тимәс. Телемдә дога, бармак очларымда им-том, яңгылышсам - кичерә күр, Аллаһым! Изгелек җиһанда нурланып балкыса, яманлык карадан кара болыт сыйфатында асылынып тормыштыр. Соңгысы тән-җаныбызны былчыратып өстебезгә яумасын, Газизем! Үзеңә тапшырылдым, Әхәдем... - Ул, иелеп, хатынның әче камыр кебек күпергән корсагына баскалады. - Үзеңә тапшырылдым, үзеңә... Синнән килдем җир йөзләренә, сиңа әйләнеп кайтам, и бер Аллам. Син кем, канәтем... - Монысы Гөлҗиһанга атала иде. - ...бавырың иләмсез зурайган. Ат солы ашаган күек син дә гелән дару чәйнәгәнсең. Агу эчәсез кана! +- Нишләтим инде! Дарусыз үләм бит мин, Гамбәр әби. +- Талагыңда шеш бар. Борчак тиклем. +- Юк, юк, минем эчке әгъзаларым сау-сәламәт! +Карчык өнәмәсә дә, Җиһан үз сүзен кыстырды. Күңел могҗиза көтә дигәч тә, төрле уйдырмаларга ышанмас лабаса! Ике атна элек кенә клиникадан аппаратурасын төяп килеп ике тапкыр тикшергән баш табиб: "Сезнең организмда бик аз гына тайпылышлар күзәтелә, тик зарарсыз. Кыска гына дәвалау курсы үтәрсез", - дигән иде. Әгәр ул шеш-фәлән тапса, ай-ваеңа карамыйча, шунда ук вип-палатасына ябар иде. Ул дарулар гына язып өлгермәде, хатын сәфәргә җыенган иде. +Гаҗәп, белекче аның белән бәхәсләшмәде, өстен юка ситса белән генә бәйләгән дигән саен, ул эченнән генә санап барды: бер, ике, өч... сигез... ун... Хәшәрәтләр тәненә кадалгач та, әрнүеннән үрле-кырлы сикерер кебек идең, баксаң, чебен болардан катырак тешли икән. Ләкин барыбер җирәнүдән күңел болганды. +- Чәбәләнмә, - диде кортка. - Начар каныңны суыргач, үзләре кубар. Миңсылу, син нәмә эш кырасың әле? Солы белән кәҗә сөте кайнаттыңмы? Иншә Аллаһ, җылы төнәтмә эчсәң, тыныч йокларсың, канәтем. Сөлектән соң йокы кирәк, тирән йокы. +- Мин сезгә хезмәтегез өчен түләрмен, Гамбәр әби. - Олы башын кече итеп икәүләшеп аны тәрбияләгән җиңги белән каенсеңелне ул йөзе белән бәхилләтәчәк иде. +Белекче сагайды: +- Нәстә белән түләрсең икән? +Хатын гадәти нәрсә әйткән кебек: +- Акча белән, билгеле, - диде. - Мин саран түгел, Гамбәр әби. +- Ярабби, кыягәз кисәге белән түләмәктә исәбе! Баедыгыз инде, хәрәм килешмәде генә! +Шунда гына нинди ялгыш сүз ычкындырганын аңлады Гөлҗиһан. Тик соң иде инде, соң иде. Нишләп ул кемнәр йортының капкасына кунган кош икәнен исеннән чыгарды икән? +Карчыкның ачу белән ялтыраган төймә күзендә рәхим-шәфкать юк кебек иде. Сөлекләр туенып, берәм-берәм коелды, Миңсылу һәр ярага канлы үлән суы сөртте. Төнәтмә дә эчелде, әмма кортка "вәгъдә иткән" тирән йокы гына "сай" иде. Гәрчә башы уйдан авырайса да, хатын иртән ниндидер бер җиңеллек тоеп, ятагыннан торып утырды, хәтта ки бүрәнә аякларын да идәнгә тидерде. Сузып-сузып кычкырган әтәчнең тавышын ишетүе дә күңелле иде. Ятсынган авыл тормышына күнегә микән әллә? +Чәче тузган, тарыйсы иде... Сумкада юеш салфетка бар, шуның белән бит-кулларын "юасы"... "Аһ, кичә ялгыштым!" - дип ут йотудан ни мәгънә? Кәкре барыбер тураймый. Нихәтле генә кузгатмаска тырышсаң да, үткәннәр, бүгенгесе белән тоташып, хәтер капкасын шакый. Унбер яшьлек Гөлҗиһан (әле бала гына!) барысын да бүгенгедәй исендә тота икән, кортка инде, кортка ул чактагы мәхшәрне күңел дәфтәренә үк теркәп баргандыр. +Юл сумкасы карават кырыенда гына иде, Җиһан актарынып салфетка эзләгәндә, кулына медицина кенәгәсе эләкте. Анализларымны юлда укып "ләззәтләнермен", дигән иде ул. Исеме дә "күңелсез дәфтәр". Анда озы-ын чир чираты. Ертып кына ташлыйсы! Нинди генә ысуллар белән дәваласалар да, хатын ябыкмады, киресенчә, авырлыгы арткан саен артты. Менә монысы баш табибның соңгы тикшерү нәтиҗәсе. Ни бу, йә? "Бавыр зурайган... Талакта шеш..." Әйтерсең, карчык белән икәү башта ук сүз берләштергәннәр! +Акча, акча... Нәселләре белән пот итеп шуңа табыналар. Шушы кыягаз дөнҗаларын болгата, шушы кыягаз акылларыннан яздыра... +Карчык умырып-умырып чирәм йолкыды. Эчендә тәгәрәгән ачу ташын тыярлык түгел иде. Аны да үзләренең былчырагына буямакчылар. Бары тик бер Кодрәтле Аллаһ ризалыгы өчен дәва өләшә Гамбәр. Болар күек малга хирысланса, күптән инде капка-ишек тоткасын алтын йөгертеп ясатыр, вәләкин ул вакытта түргә шайтан менеп кунаклар иде. +- Бәй, җиңги! Ишегалдын шәп-шәрә калдырасың ла! - Каенсеңлесе аның кулыннан тотып туктатты. - Әллә нишләдең әле син, карыябез. Теге калын катын килгәннән бирле пакуйсыз әле син. Элгәре алай пыжламый идең. Йөриләр иде лә моңарчы да халык. Берсен дә болай озак имләми идең. Шул катынга була җенләнәсең лә, җиңги. Шуңа була көнеңнең көе бозылды. Кем ул, ә? Ник ул башта сине ят исем белән атады? +Карчык, чирәм чүбен учыннан кагып: +- Безнең туфрак баласы, - диде. +- Бәй, Айтуганнанмыни?! Кем кызы ул, җиңги? +- Син кемне беләсең соң, кыякламыш? Ничә былтыр аулдан эз суыткан идең, җә? +- Суыттым шул, суыттым. Сез Заретдин абзый белән әчелешле идегез. Ул - урманда, син Айтуганда яшәдегез. Мин сине барыбер туганым саныйм, син рәтләмәсәң - аяк черегән иде инде. Оныгың да, минем төсле, ярата үзеңне. Зур әни дә, Зур әни генә, ди. Карале, җиңги, - Миңсылу аның колагына пышылдады. - Карале син. Куып җибәр бу калын катынны, ә! Артык мәшәкать ул сиңа. +Оныгың дигәч, кортканың ирен читенә татлы елмаю җәелгән иде, каенсеңел аны тиз сөрттерде. Кария: +- Өйрәтмә! - дип, мүкәләп торып, сарай нүешендәге себеркегә ябышты. Җир себергәндәй шуның белән уңлы-суллы селтәнгәч, кире урынына сөяде. Аннары төбе ярылган чиләкне беләгенә асып, бакчага юнәлде. Койма кырыен сарган яшь кычытканнарны, яланкул черт-черт өзеп, чиләккә җыйды. Гаебен танып, артында Миңсылу мышный иде, ачуы сүрелгән карчык: +- Табигать анабызда ак белән карадан гайре хәттин төс бар, кем кыз, кечеткән, әнәгенәк, яшел, тузганак чәчәге, әнәгенәк, сары, - диде. +- Һи, җүләрмени! Ансын гына аерам ла! +- Аермыйсыңдыр, кем кыз. Адәм күңеле табигать күек төрле төсләр белән бизәлгән. Сиңа нәбары карасы гына күренә. +- Үлеп яклыйсың бай катынны! Әллә инде акчасына кызыгасың, җиңги? - дип телләшкән каенсеңлесенең ул борылып итәгеннән тартты: +- Көфер сүз сөйләмә, кем кыз! Чиләкне ал! +- Нәмәстәгә бу кечеткән, ә? Тавыкларга тапаргамы? +- Кайнар су белән пешекләп, вак-вак тура да киндер мае куш. Кунакка иртәнге ризык шул. +- Хуп, үлән тамагыннан үтәр микән әле?! Алар бит тамаксау халык, тәмледән-тәмле ашап бозылган. +- Һәркаюсына бозылыр өчен бер сәбәп җиткерелә, кем кыз. Беребез дә фирештә түгел. Әүвәле гөнаһ кыла-кыла кыек юлдан барабыз да соңра, Аллаһка кайтыр алдыннан, турысын эзлибез. +Каенсеңел бакчадан чыккач та, кортка үз-үзе белән "гәпләште": +- Син соң, Мифтахетдин карт Гамбәр диеп колагыңа кычкырган кария, аклык-пакьлек өлгесеме? Сиңа чәнти бармакка сыланырлык та гөнаһ тузаны кунмаганмы? Һә-һә, мин гаепсез, алар нәселе миңа былчырак чәчрәтте димсеңме? Бүген: "Шакшы кыягазга буямакчылар", - дип тузынуларың давылга йодрык селкүдер, Кария! Холыксыз син, холыксыз! Шушы баш бирмәс холкың аркасында Заретдин җәфаланды, улың ана назы күрмәде. "Моннан ары тыныч кына яшәүләр юк", - дигән ирең никах көнендә үк синнән бизгән иде... Даланыкылар, мөгаен, сез качкыннар артыннан ат чаптырмагандыр. Син: "Без - энә", - дидең, табалмаслар, дидең, ә үзең йөрәгеңә курку уты үрләттең. Озак яндырды ул, озак... Гөнаһ касәсенә беренче тамчы әнә шулай тамды. туган авылы Айтуганда ул, ниһаять, бөтен шик-шөбһәләреннән арынып, җан тынычлыгы белән гомер күперен азагына кадәр кичәргә тиеш иде. Күпердә әллә ничә кат абынды шул. Заретдин белән татулык бетеп, гаилә ике сыйнфый дошманга таркалды. Мәктәптә укытуын ташлаган мөгаллимне клуб мөдире итеп куйдылар. Беркөнне ул, кызыл кенәгәсен хатынының борын төбендә болгап: +- Мин - коммунист! - диде. - Димәк ки, кем белән түшәк бүлешкәнеңне бел. Кисәтәм: әгәр авылны дин сөреме белән агуласаң - үкчәңә ут ягып, далаңа куам, - диде. +Гамбәргә кабарынган әтәч-ирнең кикриген хәйлә белән генә шиңдерергә иде. Хатын-кызда тимер эретерлек наз-җылы бар, ә Гамбәр - дуамал бичә, киресенчә эшләде: +- Син - мөртәт, син - иблис! - дип, Заретдинны боз итеп катырды. Холык күлмәк түгел, салып кына ыргыта алмыйсың шул. +Сугыш елларында сукага җигелеп җир сөргән Шәмсекамәр каенана авыр эштән өзлеккән иде, килен аны бала кебек тәрбияләде. Өйдә иртә-кич дога тавышы тынмады. Ир ашарга утырганда, ул отыры көчәя һәм Заретдин кашыгын бәреп торып китә, йорт тирәсендә кайнаша, инде хатын көйләп аргандыр дип керсә... авыру әнкәсе дәвам итә. Каенана Гамбәрне яратты, кызым, мин бәхил, диде. Зинһар, ничек тә улымны иманга күндер, шайтан төркемендә буталып дененнән язмасын, диде. Һай бичара ана! Заретдинның ниләр кыланганын белсә икән! Беркөнне ир манарасын кисеп, клубка әйләндергән мәчет кыегына кызыл әләм кадаклаган һәм, Айтуган урамын яңгыратып: +- Без искелек калдыкларына каршы көрәш башлыйбыз, яшәсен яңа тормыш! - дип кычкырган. Черек баскыч тактасы сынып, җиргә мәтәлгәч, ул халык алдында катлап-катлап сүгенгән. Йа, шуннан соң аны иман белән әдәпкә өндәп кара! Күрәселәр алда икән әле. Шәмсекамәр каенананың соңгы көннәре якынлашкач, Гамбәр сандыктагы кәфенлекне барламакчы иде, Заретдин үз законын "төзеде": +- Әни белән клубтагы "кызыл почмак"тан хушлашабыз. Чүпрәк-чапракка чорнамыйбыз, күлмәктән генә җирлибез! Мин - партиягә тугры коммунист, миңа фәлән йола, тегән йола, димәгез! Мулла-мунтагай капкама якын килмәсен! +Монда да телеңдә былбыллар сайратып ирен көйләргә-чөйләргә кирәк, ахыр чиктә Заретдин хатасын аңлар, бит ул татарның гореф-гадәтләрен санлап, Аллаһның берлеген һәм барлыгын танып яшәгән нәсел кыйпылчыгы иде. Әйт идең аңа Гамбәр, сезнең бүгенге ясалма дөньягызның нигезе бисмилласыз корылган. Көннәрдән бер көнне ул уптым ишелер дип, әйт идең! Галәмдә чиксез "блач" хуҗасы Җәнәбел Аллаһ кына, ә сез - "кызыл авызлар" оештырган "тәхет" вакыт узу белән җимереләчәк дип кисәт идең! Тик син иреңне ипләп-җайлап кына вәгазь белән сугармадың, кана, ә бәлки, эчеңнән генә: "Мин синнән көчлерәк, мин сине җиңәм!" - дидең. +Юл аягы дип, көтүче Сафиуллага ун йомырка тоттырып, Мифтахетдин абзыйларга җибәрде хатын. Карт җилле иде, "кызыл эне"сен тиз агартты, таягы белән кизәнеп: +- Миңа шайтан указы чыгарма! Әбиләребез ничек җирләнсә - сеңел дә гүргә шул рәвештә иңдерелер, - диде. +Заретдин, билгеле, абзасына кенәгәсе белән мактанмады, әллә оялды, әллә әнисенең үлеме бәхәстән тыйды: мәрхүмәне бөтен шартын китереп, җеназа догасы укып "мәңгелек йорт"ка озаттылар. +Карт яшьләрнең тормышына тыкшынмаса да, саубуллашканда: Хәерлегә түгел бу, балалар, - диде. Шуннан соң ир әтәчләнеп йөрүләреннән туктады. Күмәк хуҗалык умартачысы Нәкыйп бабай үзенә ярдәмче итеп чакыргач, бишкуллап ризалашты. Гамбәрдән читләшүе, Гамбәрдән ераклашуы иде аның. Әле хатынга чатнаган гаилә пыяласын җилем белән булса да ябыштырып куярга мөмкин, барысы да аның тәмле теленнән тора. Әгәр ул: "Җаным, кичер, мин дә киреләнеп ялгыштым", - дисә, Заретдин кичермәс идемени?! Әмма яшь хатынның "кирелеге" төзәтелмәслек иде инде: ул хак дин юлына баскан иде. Сайла: йә иман, йә ир... +Сайлады... Заретдин артыннан моңсу гына карап калды. Сирәк-мирәк кенә өйдә күренгән хуҗа, малай тугач, канатланып яңа йорт та тергезде. Ул, мөгаен, бала баккан Гамбәр элеккеге гадәтен ташлар да догалар белән өшкермәс дип өметләнгәндер, хатын исә иремә яраклашам дип кенә күңел дөньясын яктырткан нурны кара пәрдә белән капларга теләмәде. Авылда йорт борынча аятелкөрсиләр яндырган мөртәтләр, куштанланып, район үзәгенә жалу сырлагач, күзе - боз, йөзе - калай ике блач кешесе өйгә бәреп кергәндә, Гамбәр намаз укый иде. Алар аны намазлыктан суырып алмакчы иде, куллары "тыңламады", өстенә җикеренмәкчеләр иде, авызлары бөреште. Күрше Ярулла: "Сез аның белән ник булышасыз, тиленең тилесе бит ул катын, шуңа аңардан иренең дә гайрәте чикте", - дигән. "Тиле" кушаматына төренеп, җил-яңгыр тидертмичә генә яшәве җиңел икән, хатынны бүтән "дин тарата", дип, ачыктан-ачык эзәрлекләмәделәр. Шөкер, Айтуганда халык ул кадәр үк шайтан көтүенә иярмәгән, аның гомер бакый Аллаһны теленнән төшермәгән карт-корысы исән, нәкъ менә алар өчен "блач" бер дә абруй түгел иде. Тик кайчакта изгелек чиксез гаскәр тупласа да, явызлык белән көрәшкәндә, җиңелә. Азан тавышына тилмергән бабайлар җәйге айларда зираттагы тавык кетәклеге хәтле генә такта куышта җомга намазына җыела иде, мөртәтләр шуны да ут төртеп яндырды. Иске нигез "эшкә" яраклы иде әле, Гамбәр аны эчтән сылап, диварын акшар белән аклады, идәненә корамадан теккән келәмнәр җәйде. Йорт җыйнак кына мәчеткә әверелде. Ире белән генә киңәшмәде менә. Заретдин урман каравылчысы дәрәҗәсенә кадәр "үскән" иде, бер кайтуында биш яшьлек улы Рәшитне тезендә биетә-биетә: +- Улым, әзрәк исәйгәч, атаң янына күчәсең. Урманда өй салу безгә малмыни! - диде. - Әнкәңә ышанма, бу йортны да мәчет итмәгәе, - диде. +Җомга иртәсе иде, таң белән мунча яккан хатын иренә чиста күлмәк-ыштан сузды: +- Юын, Заретдин. Бабайлар өйлә намазына килә, син дә аларга кушыл. +Урман хуҗасы бүре төсле авызын күккә төбәп улады: +- У-у-у! +Суксын иде ул шунда, тәгәрәтеп җибәрсен, ләкин болай улый-улый зәһәрен тышка түкмәсен иде. Ир кичкә кадәр Яруллаларда югалып торды. Күршенең Рәшит белән яшьтәш малае Сәмигулла гына балалыгы белән тәтелдәде: +- Әтиләр утлы су эчәләр дә, шәп кыздыра дип, күкрәкләрен кыйныйлар, - диде. +Ауган-егылган коймасын да төзәтмәгән ялкау Ярулла, димәк, җиңел генә акча көрәмәкче иде. Моны йә шайтан кәсебеннән тыярга, йә "көрәге"н сындырырга! Имеш, "утлы су" белән гаиләсен туендыра. Гамбәр беркөнне күршеләренә ярты капчык бәрәңге белән өч түгәрәк мич ипие кертте. Ярулла япмасыз озынча такта өстәлгә терсәге белән таянып көнбагыш чиртә иде. +- Әйдүк, Зартдин катыны, әйдүк! +- Гыйльменисаң өйдәме? +- Мин сезне хәләл ризык белән тукландырам, Ярулла. Биш әпәй пешерсәм, өчесе сезгә булыр. Хәрәмнән бизгәнчегә тиклем. +- И рәхмәт яугыры, - дип, ипи сындырырга үрелгән күршесенә ул: +- Башта бисмиллаңны әйт! - диде. +- Бисмилла инде, бисмилла! Бигрәк син, Гамбәр! Оныгыз күп шул, ник безне дә сыйламаска ди! +- Мин сезне сыйламыйм, Ярулла! Күзегезне ачам. Хәләл белән хәрәмне аерыгыз, дим. Шартым бер генә: көмешкә кайнатып сатуыңны ташла! Ир-атны исертеп, авылдан бөтенләй бәрәкәт качырсаң - тәмугта янарсың! +- Инде дә син, Гамбәр катын! Мин аны чувашларга гына аткарам. Син кушканча, "бисмилла" дип агызам да бирәм феләгедән. Хи-хи! +- Аллаһтан курык, күрше. Янәшәңдә мәчет. +- Мәсҗед? - Ярулла тыгыла-тыгыла ипи кисәген чәйнәп йотты. - Нинди мәсҗед? Әллә җеннәрең күзеңә күрсәтәме? +- Иске йортыбызда картлар намаз укый. +- Манарасы кайда соң? Шунсыз ул мәсҗед булалмый берничек тә! +"Булалмый, булалмый..." Гамбәрнең җанын шик корты кимерде. Әйе, Ярулла дөрес сукалый, дөрес. Манара кирәк! Хатын чыкканда, өйалдындагы тимер әйбергә бәрелде. Сасы ис аңкыган тоткалы фляга иде ул, Гамбәр аңа җирәнеп бер генә карады, бер генә... +Икенче көнне күрше хатыны ишек дөбердәтте. +- Гамбәр, Гамбәр! Ярулла үлә! +Ишегалдында яртылаш бөгелеп укшыган (әйтерсең, тамагына очлы сөяк кадалган эт!) ирне ул җилкәсенә баскалап турайтты. Күзеннән яшь атылган Ярулла: +- Кара, җиңеләйтте, - диде. - Атакайгынам, үзалдына ютәлләтә. Уф, коткардың, Заретдин катыны. Чуваш Әндриенә ашыгам әле. - Ир баскычтагы көмешкә савытын күтәргән генә иде, тагын буылды. - Фу, әкәмәт сасы! +- Бу ис тончыктырмасын, дисәң - хәрәм кәсебеңнән баш тарт! - Гамбәр сүзен кыска тотты. Ә җәнҗалның буе озын иде, аның ни-нәрсә турында кисәтүе иртән генә күршеләрен "уятты". Башта тавык-чебешләргә җим сипкән Гамбәрне нәҗескә "коендырдылар": сыер тизәген көрәк белән койма аша гына алдылар - очырдылар, алдылар - очырдылар. Ярулла хатыны ярсый иде. Ул моның белән генә канәгатьләнмәде, теле белән дә "чыбыклады": +- Иремне әфсенләде, килмешәк! Яхшы гына акча эшләгәндә, җеннәреннән будыртты. Бездән көнләшә, килмешәк! +Гамбәр тавыш-гауганы йөрәгенә кагылдырмыйча тыныч кына уздырды, аның бөтен уе - манара иде. Ул киңәш-табышка дип Мифтахетдин бабайларга китте. Карт әле көч-куәтендә, ат җигеп еш кына Айтугандагы яшьтиләренә кунакка килә, кайчакта Гамбәрләргә дә кагыла иде. Ә бу юлысы аның чырае бик төксе иде. Ул: +- Тәки ирең белән татулашмагансың икән, килен, - дигән иде, хатын коры гына: +- Минем йомышым бүтән, Мифтахетдин абзый, - диде. - Авыл мәчетсез бүгенгесендә. Бездә халык җебегән! Әнәгенәк, Чәтрәннәр көрәк-сәнәк белән иман йортын саклаган. +- Без белмәгәнме бу хәлләрне, килен? Белгән, бик тә белгән! Шушымы йомышың? +- И, үз йомышың белән вакланыр чакмыни, Мифтахетдин абзый?! - Хатын сыкранды. - Әллә, дим, иске йортыбызның түбәсенә манара бастырыйкмы? Адәм буе тикле генә. Блачлардан яшереп, ә? Бакчада бит ул, тирә-ягы агач +Карт та ачылды. +- Бәракалла! Заретдин урманчы, дүрт агач егып тактага ярдыртса - ник бастырмаска ди. +- Заретдин, дисең дә син... Энең ярты ел кайтмый әле. +- Ту-ту, килен! Көлдергән дә катын, елаткан да катын. Ирең бизгән икән, гаеп - синдә! +- Миндә, миндә, Мифтахетдин абзый. +- Ту-ту, килен! Чәчегез - озын, акылыгыз - кыска. Заретдин булышмаса - аксакалларга эндәш. Ил төкерсә - күл була. +Гамбәр монысын да яшермәде: +- Бабайлар безнең капкадан йөрми. Иске йортка бакча артыннан сукмак салдылар. Алар мине үги итә, кушаматым да Килмешәк кана. +- Тр-р, килен! Ата-баба ничәмә-ничә чакрымнардан кыз димләгән, вәләкин берсен дә рәнҗетмәгән. Синдә икенче мәсьәлә. Мәрхүм Сабирҗан кари тәртипкә өйрәтмәдемени? Кыз-катынның төп бурычы өй эчендәге җәмәгатен тәрбия кылу, димәдемени? Син бит, килен, урамга ташыдың? Сораштырам мин синең хакта, әмма да ярты кәлимә яхшы хәбәр ишеткәнем юк. Ник Чокыр Талипның битенә туфрак сиптең? Ник Камәрне себерке белән кыйнадың? Күрше хакы - Тәңре хакы, дигән борынгылар. Ник син Ярулла белән әрепләштең? Знамы аул мондый тәртипсез катынны яратмый, знамы картлар, җиле тимәсен, дип аулакта сукмак сала. Бөтен гаеп синдә, килен! Кешеләрне үзеңә каршы куеп бә-әк ялгышасың. +Мифтахетдин абзый санаган гаепләр "Ике күзем чәчрәсен, минем малкай", - дип, урлаган сарык бәрәнен сатарга маташкан Талип, чишмәгә мәче үләксәсе ыргыткан Камәр, ир-атны көмешкә белән тилерткән Яруллалар белән генә чикләнсә икән! Картның бәнахакка тиргәве йөрәген әрнетсә дә, Гамбәр акланмады. Аны барысы да үзгәртергә тырыша, ә ничек үзгәрсен соң ул, ничек?! Караны ак дип тәкрарласынмы? Имансыз адәмнәрне хуплап кул чапсынмы? Әллә битарафлык кабыгына төренергәме? Син - сукыр, син - чукрак, әйеме? Бәлки, бәлки! Яратмыйлар, тиргиләр, яманатын җилгә чәчәләр, ә үзләре, әз генә бәлагә тарсалар, ярдәм ит дип, аның бусагасына егылалар. Хак, яман уй-ният белән капкасына орылсалар, кулына ни эләксә - шуның белән аркаларын да кашый Гамбәр. +Бәдерниса карчык метердәгән картына баядан бирле сүз катмакчы булып өтәләнә иде. Ул: +- Атасы, самавыр кайнады, синең дә, кунакның да тамагы кипкәндер, теге бөртекле әҗмуха чәйне табалмыйм гына, - дигәч, мыжыкның әр-битәреннән туйган Гамбәр: +- Ат арбасындагы печән астында әҗмуха, Бәдернисәттәй, - диде. +Киленен "фаш" итеп гайрәт чәчкән карт кинәт кенә үзгәрде. +- Син нәрсә дисең, кызым? Манара, дисеңме? Азансыз авыл - нурсыз авыл. Минем дә шуңа эчем поша. Эшләрбез, боерса. Син моны безгә - ир-атларга тапшыр, эһе. +- Кайсы җүнсезе әрбир яшереп шаяра икән, - дия-дия, Бәдерниса карчык чәй эзләргә чыккач, хуҗа яңадан "зурайды": +- Ай-һай, усал син, килен! +- Аръяктагы ялгызак Зәйтүнә әби тәмле кытай чәе эчеп кенә яшәрмәс инде, Мифтахетдин абзый. +- Болгатма инде, килен. Яшь чакта ярлы идем, шул иркә җанга бүләк бирәлмәдем. Чәйне Бәдернисага белгертмә, талап үтерә. чеметергә ди инде, йә? Битәрләр-битәрләр дә, теле арып, туктар иде. Андый бөртекле чәй үзендә бар, ул аны тансыкка дип саклады, тик эчмәде, чөнки киптергән үләннәргә берни җитми иде. Кызулатып өенә кайтты, кызулатып Зәйтүнә карчыкларга барды. Халат кесәсендәге төргәкне әбинең учына салып: +- Мифтахетдин абзыйның күчтәнәче, - диде. +Бит очы алсуланган Зәйтүнәттәй дә, карт кебек сызланып: +- Кавышалмадык без, - диде. - Мине әтиләр әтрәк-әләмгә димләде. Мифтахетдин шуннан соң күрше авылда йорт җиткереп өйләнде. Онытмый үзе, әле дә ат белән турдан үткәли, - диде. +Кортканың яшьлек хатирәләрен тыңларга вакыт тар, вәгъдә - иман, "без - ир-атларга тапшыр" дигәч, Заретдин туганы озакка сузмас, манара хәстәренә керешер, шуңа күрә иске өйнең череп каралган салам түбәсен куптарырга кирәк иде. Биеклектән дөнья тәрәзәсе ачыла икән. Гамбәр тирә-юньгә күз ташлады. Әнә тыкрык буендагы Газизҗан утын яра. Төнлә урлап ике каен кискән... Урман каравылчысы кулына сукмаса, тагын аударыр. Шәкүрләр ишегалдында бала-чага әүмәкләшә. Тугыз тере "керпе"... Ә Гамбәрнең сыңар бала... Анысы да, бүре төсле, муенын гел урман тарафларына каера: өч көн авылда, ун көн атасы утарында. Чү, борын төбендә генә күршеләр ни майтара?! Йа Аллам, Ярулла поши тиресе туный! Яңа кәсебенә керешкән: киек-җанвар ата, кабахәт! +- Кансы-ыз! +Бу дәһшәтле тавыштан пыжымлап, Ярулла сарай нүешенә посты. +- Нәстә бу? Сиңа әйтәм, аңгыра! Болыт акыра! +- Син үзең аңгыра! - Гыйльмениса кулындагы табагы белән иренә кизәнде. - Кара, турыга кара! - Ярулла хатынының күзе очлы, ул Гамбәрне бая ук шәйләгән иде. - Салам түбәгә сары сандугач кунган, аты Гамбәр имди. +Ярулла, пычагы белән һаваны кискәләп: +- Әй син, куркытма! - диде. - Заретдин күрше миңа үзе куша, быел пошилар ишәйде, атып итлек яса, ди. Син бусы ярый, бусы ярамый, дип закун язма! Мин симиямны туйдырырлык кына ит табам, - диде. +Ләкин күршеләр йортында хайван каны елга кебек акты. Атты да сатты Ярулла, атты да сатты. Бәндә түзсә дә, Аллаһы Тәгалә түзми икән: тамагына поши итенең сөяге кадалып, хәсрәт аучы гомер төенен төйнәде, тик ул чәчкән комсызлык орлыгы шытып, яңа җәллад баш калкытты: атасының дәвамчысы булып улы Сәмигулла мылтык күтәрде... Җәза бары Аллаһтан, бары Аллаһтан, ә Ярулла хатыны иренең үлемен Гамбәрдән күрде: +- Син каргадың, килмешәк! - диде. +Билгеле, уллары Сәмигулла боларны ишетеп үсте, эченә үч-нәфрәт җыйды. Бәләкәй генә манара торгызылып, авыл азан белән яктыргач, хатын адәм баласы үзгәрер, хөсетлек, яманлык, көнчелек кебек начар гадәтләреннән арыныр, саваплы гамәлләр генә кылыр дип уйлаган иде. Сизде югыйсә, киләчәктә нинәрсә сагалаганын да сизде... Һәр иртә, офыкта кояш керфеген тибрәткәндә, улы Рәшит азан әйтә һәм Гамбәр бу мизгелдә учына коелган алтынсу-зәңгәр нурларны Илаһ сөеп яраткан барча-барча җан иясенә өләшергә әзер иде. Әмма бәхетнең гомере бик тиз кыскарды. Беркөнне Заретдин кайтты. Ир күптән инде өйдә үзен кунак сыман гына тота, хуҗалыкта салам да селкетми иде. Хәл-әхвәл сорашмады, кызган табадагы май кебек чыжлады: +- Урманда яши дигәч тә, без саңгырау мәллә? Гайбәтеңне минутысекунды белән ирештерәләр! Мифтахетдин абзыйдан иске йортка манара надан карт безелдәп чапсын да ди! Син соң, син, дала чәчбие, әзрәк башыңны эшләтер идең! Партбилетымнан колак кактырасың бит! Ничек аңламыйсың икән, бүген коммунистлар заманы! +- Әкрен, Заретдин, әкрен. Заманның әүвәлгесе дә, алдагысы да сезнеке түгел. +- Әнә, әнә, тиленең гел тилеләрчә! Ярар, минем тормышымны ватсаң - ват, ну малайны дин сазлыгына батырма. Баладан азан кычкырта, имеш, адәм хуры! +- Аңа унике яшь, Заретдин. +- Вәт, вәт! Рәшитнең киләчәге турында да кайгыртырга вакыт, дала чәчбие. Авыл мәктәбендә белем сай. Мин аны үзәктә укытам, аннан урман техникумына илтәм. Икегез дә җыеныгыз! +- Кая? +- Кая, кая! Утарга. Анда сиңа да акчалы эш бар. Хатын-кызлар белән имән чикләвеге җыеп тапшырырсың. +- Мин авылда да эшкә тилмермим, Заретдин. Абзар тулы тояклы. Сыер бозаулады, сарыклар бәрәнләде. +- Терлек-туарыңны Яруллаларга куып кертербез. Кәтүк хәтле генә малай әнкәсе белән ит сата. Кеше баласы уңган, тырмашып көн итә, безнеке сыман манарага үрмәләми! +Хатынның йөрәге сикерде: +- Шул кәтүк урманда поши аулый! Син бит каравылчы, нишләп аның колагын бормыйсың? +- Ауласын! Поши әрсез, тиз үрчи. +Гамбәр, иренең битараф кыяфәтенә рәнҗеп: +- Без беркая да китмибез, - диде. +- Хуш, китмә, син кал! Кирәгең шулкадәр генә. Рәшит белән икәү дә рәхәт миңа. +- Ул әле бала гына, аны миннән аерма, - дип инәлсә дә, Заретдин боз иде, эремәде. Әй, ул чакта иренең диварлар ишеп акыруы! +- Син кем, ә? Кем?! Анасы?! Кит аннан! Менә яңалык! Әни кеше баласына җеп кебек тагыла. Артыннан бер тотам калмый. Нишләп син шушы авылга беректең, дала чәчбие?! Туган илкәйләреңмени! +"Ник мин урманга качыйм ди. Мин монда кешеләргә кирәк. Бәндәнең яхшысын догам белән сыйпармын, яманын каты кулым белән суктырырмын, вәләкин ансын да яратырмын", - дисә, Заретдин аю кебек үкерә-үкерә җир тырмар иде. Бит ул хатынның авыру-сырхауларны өшкерүенә катгый рәвештә каршы иде. +Кешеләр, кешеләр... Кемнәр өчен ире белән улыннан ваз кичте икән ул, йә? +...Гамбәр таң атканда гына аңына килде. Эт чиный-чиный аның битен ялый иде. Нишләп җирдә ята икән ул? Бу төндә яшәүдән киселеп торды микәнни? Әллә соң Бөек Кодрәт иясе, һушыннан яздырып, йөрәге ярылудан сакладымы? Чирәмдә капкага табан ярылган тәгәрмәч эзләре... Улын урлаган чыклы эз... Бигрәк мәрхәмәтсез икән син, Заретдин! Икеләтә хәсрәткә батырдың, тәкәббер ир! Мәчет тә ятим. И Аллаһым минем, авыл шулай азансыз гына уяныр микән инде? +Хатын, вакыт белән узышкандай, сад-бакчага йөгерде. Сиртмәле коеның капкачын каерып атып, чиләген аска чумырды. Салкын су аны тәмам айнытты. Иртәгесен картлар белән киңәшер, бүген үзе азан әйтә, үзе! Их, Заретдин, Заретдин! Кызыл кенәгәң белән Илаһ каршысына басасыларың алда әле! +Ни хикмәт, ашкынган хатын баскычтан менә алмады! Кисәк кенә тезләре сыгылды. Ниндидер билгесез көч аның хәлен суыра кебек иде. Идәнгә йөзе белән егылган Гамбәр сытылып-сытылып елады. Ул хатын-кыз иде, манара +- Ай, берәвесе үлем йокысы белән исергән! Уян, патша кызы! Бәхетеңне йоклама тагы. +Миңсылу аның өстендәге юрганын тартып төшерде. +Гөлҗиһан аңгы-миңге сыман иде. Аны нишләттеләр икән? Шәһәрдә төннәр буе керфек тә какмый иде, ә монда гүя мәңгелек йокы бишегендә тирбәтәләр. +- Бит-кулларыңны чылатмыйсыңмы? Хәзер ләгән белән комган апкерәм. Чистый хезмәтчең ясадың инде, гөлкәем, - дип сукранган каенсеңелне ул бу "авыр хезмәте"ннән азат итеп: +- Рәхмәт, мәшәкатьләнмә, мин тышта юынам, - диде. +- Синең түшкәңне сөйрәргә бездә Алып батыр юк, гөлкәем. +- Үзем чыгам, апа бәгърем. +- Шулай шул, әзрәк кыймылдасаң - корсагың шиңәр иде. Алай да тамагыңа кап син, гөлкәем. Иту ач ятып җаның күкләргә ашмасын! +Хатын, муенына сөлгесен урап, ишеккә табан китте. Әлеге дә баягы табанын йөзләгән энә чәнчә иде. Әмма бу авыртуның ләззәте дә бар иде. Ул бит җирдән шуышмый, ул атлый! Ходаем, берүк адымнарын чикләмә! Сәгать саен арттыр! Офыкка кадәр йөгерсен Гөлҗиһан! +Ишегалдындагы чирәмгә тавыклар сибелгән иде, алар дәррәү хатынга иярде. Мәхлук тавык, ишектә кем генә күренсә дә, җим теләнә. Әтәч исә алдатмады: читтән генә "бичәләре"н күзәтте, ә инде алар хатынның кызылга буялган аяк тырнакларын шык-шык чукыгач, тамак төбен гыжлатып кычкырды: +- Кикерикүк! Ахмаклар! Җиләк түгел, буяу бит! Кикерикүк! +Җиһан көлде: +- Орышма, әтәч, - диде. Тавыкларың да: "Йөр, йөр", - дип, мине үсендерә, ахры, - диде. Озынча такта өстендә чиләкләр тезелгән иде, изүенә су агызаагыза юынды "чакырылмаган кунак". Аңа рәхәт иде, гәрчә ул нибарысы мизгел белән генә исәпләнсә дә, рәхәт иде... +Баскычта Миңсылу боерды: +- Озак маташма, тәгамең суына! +Карчык белән исәнләшим дип, хатын як-ягына каранды, әмма хуҗабикә күренмәде. Йоклый, ахрысы. Иртәнең дә иртәсе шул. Әнә иркә кояш та ялкау гына нурын чәчә. Аңа да йокы татлы. +Тәгам дигәнең вакланган кычыткан бәбәнәге белән калай кәндинең төбенә генә сыланган карабодай боткасы иде. Бер генә кап, бүтән үрелмә! +Ишектән башын тыккан Миңсылуның авызы ерылган иде. +- Бәй, моның хәтле ашасам - күбенәм, дисең мәллә? Миңа турсайма, мин җиңги кушканны гына эшлим. Аның каравы, банкада дәрья суы. Эч тә эч, гөлкәем. +- Нишләп ул яшькелт? +- Яшь әрем төнәтмәсе чөнки. Эчеңдәге шакшыларны чистарта, ди әбиең. Әле син бәхетле авыз, җиңги алдыңа кашык очына эләктерерлек ризык куйдырта. Сөйләсәм - ышанмассың, гөлкәем. Өч ел элек аңа олы абзасы бирән энесен китерде. Сыер төсле көн-төн күши, ди. Өйдә ни бар - кырып-себереп ашый, ди. Брачларның даруы отыры апититын кузгата, ди. Катыны аш-суын яшерә башлагач, бирәнкәем күлдән бака сөзеп кыздыра, ди. Ун көн коры үлән суында тотты җиңги. Абзасы аяк-кулын чылбырга бәйләп саклады, иту ачтан үтерәсез дип дөньяны ишә иде. +- Алла, - диде Миңсылу, - алайса бер тамагыгызга хуҗа булыгыз. Сезне кем монда ялынып-ялварып чакырган ди! +- Мин алай күп ашамадым. +- И алдама сана! Сез - байбикәләр майлы кабып, озак йоклап симерәсез. Йә, кайсы ярлысы мендәр хәтле корсак күпертә? +- Без - эшлибез, безгә акча күктән яумый. +- Ява, ява! Халыктан талаган алтын тәңкәләрне банк дигәннәренә генә аударасыз. +Авызында әвәләгән тозсыз ботканы кире төкерердәй булды Гөлҗиһан. Бу авылга ялгыш кайтты, ялгыш... Ярты кашык ризык өчен аның җанын суыралар. Чит ил клиникасында гына тапаласы-туналасы иде. Ә ул шушы тишеккә ашкынды. Кеше туганына да болай өмет багламас, хатын исә: "Коткарса карчык кына коткара", - дип саташты. +- Җәтрәк селкен, гөлкәем. Сиңа җиңги казык какты. +- Нинди казык? +- Әйдә, башта капка төбенә чык! +- Гамбәр әби уянсын әле. +- Һи, көт! Ул таң зәрәсе белән каядыр олакты инде, гөлкәем! Бик иркенәймә, яме? Әбиең сине миңа беркетте. Миңсылу, ди, теге нәмәстәне кымтырат, бүксәсендә җиде май катламы үстермәсен, ди. +Бер ишәккә ике хуҗа! Мондый дорфа сүзләргә үпкәләсә дә, Гөлҗиһан үз хокукын дауламаска тиеш иде. Аңа бары тик буйсынырга гына кала, чөнки ул хуҗаларның тансык кунагы түгел иде. +Казык дигәнең егерме-утыз адымдагы озын таяк иде. Үгез котырткан төсле аның очына кызыл чүпрәк бәйләгәннәр җитмәсә. +- Агачка тотынма түлке, кулыңны селтәп атла. - Миңсылуның йөзендә тантана иде. - Йәле, йә, ташбака көнләшсен! Кем ул анда мине уздыра, дисен. Йәле, йә! +Хатын бу юлысы аяк табанын яндырган энәләрне санамады, иртән алар бихисап иде. Ә хәзер әллә кимегәннәр, әллә тәне авыртуларга ияләнә башлаган иде. Әле "башлаган" гына иде шул. Әле ни уртасы, ни азагы! Казык гүя җанлы, һаман артка "чигенә" иде. +- Йәле, йә, тизрәк! - дип кул чәбәкләде Миңсылу. Хәер, аның үзенә дә таякның юан башы эләкте. Җиһан тирләп-пешеп чоланга кереп утырганда карчык та кайтты. Ул көянтәсенә капрон чиләкләр элгән иде. +- Уф, җиңги, тагын нәстә күтәрдең инде? - дип, каршысында тыпырдаган каенсеңлесенә: +- Ник мунча якмадың? - диде. +- И җиңги былбылым, хәзер генә калын катын белән әвәрә килдем. Казык кактым да берчәк тәпиләттем үзен! +- Сиңа кем андый вәкаләт бирде?! - Карчык аяз көндә яшен яшьнәтте. - Аны ирексезләргә кем боерды? Ник минем эшемә катышасың? Раббымыз миңа турылаган бәндәмә берегез дә хан-солтан тегел! Бистәдә ызба саталар, дисеңме? Акча сандыкта, шунда күч, кем кыз! +Миңсылу бирешмәде: +- Әзрәк кул-аягын селкетсә - файдага бит инде, җиңги, - диде. +- Нәстә файда, нәстә зарар, бер Аллаһ кына белә, кем кыз! +- Бистә дия-дия тәки канымны эчәсең, җиңги. Әй, тартар теленнән табар, ди. Никләр ызба турысында сиңа белгерттем икән, җүләр. Әйтерсең, дөнья җимерелгән! Көенеч артында сөенеч тә бар лабаса: хатын үз аягы белән казыкка хәтле теркелдәде. Димәк, авыртуын җиңде! Ул Миңсылуны яклап тәрәзәчектән генә кычкырмакчы иде, кәефе бозылган Гамбәр әби "төзәлеп" өлгерде: +- Син, кем кыз, монау балчыкны такта өстенә җәй. Кояш җылысы сеңсә, дәвасы артыр, иншә Аллаһ. +- Абау, чи балчык! Авырлыгын күр син! Җилкәң уелгандыр, җиңги? +- Барсы да Раббыбыз кодрәтендә. Кирәксә, ул авырын җиңеләйтер, җиңелен авырайтыр. Мунчада Гөлҗиһанның тәненә тозлы балчык сыларбыз, кем кыз. +- Моңарчы сырхаулар белән болай ук кайнашмый идең, җиңги. +- Һәркаюсына үз шифасы, кем кыз. +- И җиңги, кундырыплар ук яткырмый идең инде. Монысы туганыңнан да артык ахрысы. +- Алар нәселе - бәгыремә укмашкан таш, - диде карчык, ләкин каенсеңел аны ишетмәде, ул балчык белән мәшгуль иде. Гөлҗиһанның исә башы шаулады, әйтерсең, кортка бәгырендәге шул таш белән аның маңгаена орды. Тәрәзәчек шар ачык иде лә! Кичер, Гамбәр әби, генә диясе иде лә! Беренче тапкыр күрешкәндә үк аңа гафу сорыйсы иде лә! Ата-баба гөнаһысы җир белән күк арасында асылынып тормый, ул балаларга һәм оныкларга күчә, диләр. Димәк, Гөлҗиһан - гөнаһлар варисы... Нишләп хатын кадаклангандай урыныннан селкенми, нишләп карчыкка үкенеч тулы күңел савытын бушатмый соң әле? +Ул тирән итеп сулыш алды да аягын идәнгә салындырды. Карчык - җитез күбәләк, "ташбака" үрмәләп чыкканда, каядыр очкан иде инде. Миңсылу елан төсле аңа ысылдады: +- Жалу капчыгы! Синең аркада җиңги белән чәкәләшеп үләбез бит. +- Без бүген әбиең белән сөйләшмәдек тә әле! Син үзең шаһит, апа! - Мондый яла җанны әрнетә иде. - Мин сезне тәрәзәчектән генә тыңладым, апа! +- Тыңласаң ни! Казыкка тиклем барасың, дигәч, миңа рәнҗегәнсең син. Җиңги шуны сизгән, димәк ки! Тавыш чыганагы син, симезбикә, чын мәгәр. Без әлегә кадәр җиңги белән чүкердәшеп кенә яши идек, араны бутадың менә. Карале, кызый, - Миңсылу балчыклы кулын алъяпкыч итәгенә сөртә-сөртә, аның янәшәсенә - баскычка чүгәләде. - Әйдә, дуслашабыз! - Аның күзендә хәйләкәр төлке койрык болгый иде. - Әүвәл минем белән таныш. Мин Гамбәр әбинең ире Заретдин сеңлесе. Абзый җиңгине ягадан апкайтканның икенче көнне үк калага юл саптым, киҗе-мамык фабригында өйрәнчек идем башта, аннан тукучы булдым. Айтуганга кайтулар тәтемәде, чөнки Заретдин туганым белән җиңги килешмәделәр, абзыкаем урманда көн итте. Яшәүләрем тулай торакта иде инде. Бистәдәге танышлар берәүгә димләгән иде, карт, дидем. Җиңгигә сыендым ахырдан. Күңеле киң, сыйдырды, рәхмәт яугыры. Йа, сине кем диик, гөлкәем? Туып-үскән җирләрең кайда? +- Табышмакның җавабы гап-гади, апа. Ник яшерим ди, мин сезнең күршегез Ярулла оныгы, ягъни Сәмигулла кызы - Гөлҗиһан идем. +Кушаяклап тай типтемени, Миңсылу баскычтан мәтәлде. "Йөрәге ярылды!" - дип, хатын аңа ярдәмгә ташланмакчы иде, бакчадан карчык аваз салды: +- Күп белмәктә зарар бар! +- И Аллам, - каенсеңелнең йөрәге исән иде, ул җирдә аунап елый-елый такмакларга кереште: +- И Аллаһ, читтә каңгырап йөргәч тә, миңа авыл хәлләрен җиткермәделәр дисез мәллә? Ярулла малае Сәмигулла, бәдбәхет, бабам туган, атам туган, әнкәм Үләм, җаным бугазыма терәлде! Никләр кан дошманыбызның кызын куеныңа сыендырдың, җиңги! +- Тагын кабатлатасың, кем кыз. Күп белмәктә зарар бар. - Култык астына үлән бәйләме кыстырган карчык, каенсеңлесенең йөзенә иелеп дога укыгач: - Җен өстенә егылып зәхмәт суктырма, өс-башыңны каккала, - диде. - Безнең эшлиселәр байтак, җитешик, кем кыз. Гумер пичтән соскан күмер, әлегесендә кайнар, әлегесендә салкын. Мунчасын үзем булдырырмын, син тоз сибеп балчык из. +Миңсылу тиз генә ипләнмәде, тез капкачын уа-уа зәһәрен чәчте: +- Ниткән эш, җиңги! Калын катынга бил бөгү ич! Ишщу кем кызына, диген. Икәүләшеп чабабыз, кара, ә! Ник аны тик яткырасың, ник ул үз-үзенә хезмәт итми?! +- Кунакның хөрмәте - өч көн, кем кыз. +- Көлдермәсәнә, җиңги. Кунакны тәм-том белән сыйлыйлар, ә моның ашаганы - кычыткан, эчкәне - әче яфрак суы. +Җиһанның тагын күңеле иңрәде: "Кичер, әбекәй, кичер!" Тик бу иңрәү шунда ук тынды. Гүя, кемдер ихтыяр көченең умырткасын сындыра. Сындырмыйдыр, бәлки. Үткәннәрне кузгатуы тау күчерү белән бер иде шул. +Терсәккә хәтле чумып балчык изгән Миңсылуның күзенә арыш кылчыгы кебек кадалмас өчен, хатын урамга чыкты. Урамы да шартлы исем генә, чынлыкта ул тоташ агач-куактан "тегелгән" яшел пәрдә иде. Күз - карады, борын - иснәде. Нәрсә күрде? Нәрсә тойды? - Уң якта тар гына юл, алар машина белән шуннан керде. Сул якта - сукмак. Димәк, Гамбәр әбигә ике яктан да килеп торалар. Мөгаен, сукмакны җәяүлеләр салгандыр, чөнки ул аяк эзеннән тапталып тигезләнгән иде. Бәс, алайса кайдадыр тагын тереклек бар. Хатын титак-титак шунда атлады. Менә хәзер сукмак Җиһанны да өйләренә илтеп куячак... Өй генәме соң, Айтуганда иң зур хан сарае иде ул! Һай, авыштың мәллә, хатын?! Авыл юк, хан сарае да юк... Моңа күптән пошынмыйсың ласа. Синең илең-җирең - ташкала. Шулай дисеңмени? Йә, нигә үзеңне алдыйсың икән, ГөлҗиһанҖиһан?! Син ап-ак чәчәк идең, ап-ак чәчәк... Атаң гына таҗларыңны каралтты. "Кем кызы? - Җәллад Сәмигулла кызы!" Олылардан күрмәк, яшьтәшләрең дә синнән читләште. Синең белән уйнамады, чана шумады, су коенмады, кыскасы, син - миһербансыз атаның көзгедәге чагылышы кебек идең. Чү, берәү син - кызчыкны читкә тибәрмәде бит! Ул да инде "берәү" тамгасы белән хәтер тузанына күмелде. Истәлеккә дип ат кылына тезгән каштан төймәсен дә, әнә, Сәйфи куаклыкка ташлады. Ничәмә-ничә ел күз карасыдай саклаган ядкарьне нигә сумкасына тыкты икән? Әллә... иясе белән күрешербез дип өметләндеме? +Гөлҗиһан камыр төсле изрәгән гәүдәсен сукмак кырыендагы түмгәккә аударып хәл алдыртмакчы иде, ат пошкырды. Карчыкның турында бер ир-ат арбадан тартмалар бушата иде. Бу юлаучы кем икән, ә? Хатын капка төбендә әз генә таптанса, йөзгә-йөз очрашалар иде дә инде... Йә, кем булса да барыбер түгелмени?! Әбиең әле үз көчендә, димәк, Гөлҗиһан кебек могҗизага өметләнгән сырхаулар белән элемтәсе өзелмәгән. Өзелмәсен, ярар... Хатынның монда үз хәсрәте - хәсрәт... Ләкин йөрәк нишләп җилкенә соң әле? Нинди җүләрлек инде бу, Ходаем? Шул ят ирнең йөзен күреп каласы килә! Әйтерсең, ул ат арбасындагы тартмаларга бәхет төягән дә шуларны йорт саен таратып йөри иде. Аңа башта атасы, аннары бай туганы белән ире, дуслары: "Бәхет - зур акча", - дип тәкрарлады, әмма ГөлҗиһанҖиһан һаман үзен бәхетле итеп сизмәде. Бәхет ул каядыр йодрык кына сыярлык урында посып ятадыр шикелле иде. Мәсәлән, әнә теге тартмаларда... Хатын тыелып кына көлде. Биш яшьлек сабый да мондый беркатлы уйлар уйламас иде. Җиһан солы капчыгы кебек түмгәккә ишелде. Миңсылуның күзендә чатнаган нәфрәт яшене аның бәгырен көйдерә иде. Сәмигулла - бәдбәхет, ди ул. Ата дигән зат киек-җанвар канын әз коймады, аның кушаматы да җәллад иде. Бәлки, кансыз аучының явызлыгы шуның белән чикләнер дә иде, көннәрдән бер көнне озын буйлы ике әзмәвер Сәмигулланы кара машинага утыртып үзәккә алып китте. Ире атып чалган поши, кабан түшкәләре ташып эче төшкән һәм Гөлҗиһаннан гайре бүтән бала табалмаган әнисе: "Иремне төрмәгә ябалар", - дип улый-улый елыйсы урынга, кинәнеп: +- Шөкер, - диде. - И Ходайгынам, үзең коткардың. Ач тамагым, тыныч җаным, - диде. - Кызым, Гамбәр әбиеңә сәдака керт, - диде. +Атасы катгый торгач, алар аралашмый, хәер, Гамбәр үзе дә Сәмигуллалар ишегенә орынмый, морҗадан ургылган төтен генә күршеләрнең дөньяда барлыгын искәртә иде. Авыл белән дә әлләни бәйләнеше юк, дисәң, авырусырхау белекче йортыннан һич өзелми, анда да ул сайлап кына өшкерә, имеш. +Капка ачык, ишегалдында ике хатын кайнаша иде. Әйтсәң кеше ышанмас, Гөлҗиһан күрше апасының йөзен бик үк танымый, чөнки ул маңгаен каплап яулык бәйли иде. +- Әни сәдака бирде. Кайсыгызга икән? - диде кыз, тартынып кына. +Тагаракта кәшемир яулык чайкаганы, керен сыгып селкегәч, янындагы апага сузды: +- Мә, Сәйдә, моннан соң чигәң сызламас. Марҗа күек пумала чәчеңне тузгытып йөрмә! Күк гөмбәзе синең башыңа ябынгыч тегел. +Шуннан соң гына ул, Гөлҗиһанга игътибар итеп: +- Анаң бик иртә шатлана, - диде. - Ул үзе яхшы катын, ерткыч тырнагыннан тырналып кына җәфалана, бахыр. +Тимер акча кызның учын авырттырды. Куркудан ул аны бик каты кыскан иде. +- Сәдакаңа картлар дога кылыр, мәчет тартмасына шудыр. Хәерсез хәбәргә укымыйм, - дигәч, кыз нәрсә дисен, тыңлады билгеле. Аның өчен иске генә агач йорт дөньяның иң җылы почмагы кебек иде. Кайчакта алар шыпырт кына мәчеткә кереп утыралар, кансыз иреннән җик күргән, кыйналган-сугылган әнкәсенең монда ничектер сулышы иркенәеп, йөзендәге җыерчыклары языла иде. Кайчакта хуҗабикәнең үзен дә очраталар, тик ул түрдә оеган хәлдә була, ялгыш та артына борылмый, ә инде кыр казлары кебек тезелеп җомга намазына картлар килгәндә, гомумән, тәрәзә капкачына хәтле томалап, өй тоткынына әйләнә иде. Баксаң, аңа бабайлар күзенә чалынырга ярамый, гәрчә иман йортын юып-җыеп, ауганынегылганын үз акчасына төзәтсә дә, тегеләр, үзләре әйтмешли, "Заретдин катыны"н өнәми, аның им-томы "шайтаннан" дип тирги иде. Боларны кызга әнисе сөйли иде. +- Аксакаллар бер дә гадел түгел, - дия иде ул. - Сәдака акчасын үзара бүлешәләр. Мәсҗедкә бер файдалары юк, бөтен чыгым Гамбәр әбидән. Дога укып өшкерүен гаепкә бөгәләр бит әле. +...Әнкәсе сандык актара иде. +- Әбиең нәрсә ди, кызым? +- Хәерсез хәбәргә укымыйм, ди, әни. +- Ай Аллам, оекбаш бәйләп саткан хәләл акчамны Сәмикныкы дип шикләнде микән?! +- Анаң бик иртә шатлана, ди. +- Ай Аллам, котылулар юк икән алайса. Яңа күлмәгемне киярмен, дигән идем. Юк икән, юк... булмас, ул өйдәгеләргә тиктомалдан акырыр-бакырыр иде, бу юлысы исә Сәмигулла Җир шарындагы иң соңгы җанварны бугазлаган кебек шат кыяфәттә иде. +- Минсара! - Моңарчы ямьсез итеп "катын" дип кенә эндәшкән иренең авызыннан беренче тапкыр үз исемен ишеткәч, әнкәсе "әстагым", диде. - Минсара! - Әтисенең тавышына кадәр үзгә иде. - Без яңа тормыш башлыйбыз, Минсара, аңгыра сарык! - Кушаматта да катылык сизелмәде, ул җөмлә йомшартыр өчен генә әйтелде. - Син хәтерлисеңме, әти бабайның энесен кулак дип Себергә куганнар, дигән иде. +- Эһе, нәрсәдер хәтерлим, Сәмигулла. +- Пычагым хәтерлисең, аңгыра сарык! Синнән ни йон, ни ит! Җә, бөрешмә, мин сине тукмамыйм. Бүгеннән Сәмигулла Насыйров - примир симия башлыгы! Вәйт! Моны башыңа киртлә, Минсара. Кызым, каяле, син әнкәңнән ушлырак, мәптектә укуың да яхшы. Син дә колак сал. Вәт шул, бабайның энесе Себердә югалмый. Мал туплый, Арчиный улын да акча эшләргә өйрәтә, Арчиный, ызначит, үз чиратында малаен байлыкка чумыра. Акчаның бер тәмен белгәч, улы да капчыкның авызын зур итеп "тегә". Шунсыз Мәскәүгә якын җибәрәләр димени аны! Безнең бырат үткен балта икән башкалада! Кирәк икән, муеннарын чаба да өзә! +- Безгә балта ни, пычкы ни, - дип сүз кыстырган әнкәсенә атасы җикеренде: +- Ахырын тыңлап бетер, аңгыра сарык! Упшым шул: минем туган, ягъни дә бабайның энесенең бердәнбер оныгы Радий бүгенгесендә иң кәттә бизничмин икән. Тау-тау акча икән быратта. Мине үзәккә илткән баһадирлар аның памушниклары икән. Ни ди ул җегетләр, абзый ди, синең энекәш Радий Арчиныч бабасының төп-тамырын барлый, үзәккә запрус ясаткан идек тә, сез күренәсез, ди. Как жы, мәйтәм, тучнысында без аның карендәшләре. Эзләтүенең сәбәбе бар икән, бырат дикутатка сайланмакчы, ди. +Алтынчы сыйныфны тәмамлаган Гөлҗиһан әтисен төзәтте: +- Депутат, әти. +- Авызыңны яп, салам сыйрак! - диде аучы, әмма дуамалланып бәйдән ычкынмады. - Матур гына гәпләшик, без хәзер зур кешенең туганнары, без - примир симия. +Гомерендә беренче мәртәбә әнисе батырайды. +- Безнең кайсы җиребез примир симия икән соң, Сәмик?! Кыйный-кыйный тәнемне күгәрттең, үлгәндә дә агармас, Ходайгынам. Урманда хәтсез киек-җанвар кырдың, ерткычлыгың бөтен авылга мәгълүм. Әүлия булып кыланма, зинһар. +Атасы кулына ни эләксә - шуның белән сукмасын дип, кыз әнисен ышыклап басты. "Примир симия башлыгы" аларның икесен дә ботарлап ташлар иде, ишек дөбердәттеләр. Авыл советы рәисе Мирхәйдәр абзый икән, гадәттә, йомышын капкадан гына әйтеп үткән кеше, кунакмыни, түр башына ук узды. +- Самавырыңны үрләтсәң дә ярый, Минсара сеңел, - дип, чәйгә дә "теләнде". +Баягы ярсуы сүрелмәгән атасы бармак шартлатты: +- Җәтрәк, катын! Минем дә авыз кипте. +- Авыз гынамы, миеңне дә киптерелек мәшәкатьләр куптарасың бит әле син, Сәмигулла энекәш. +- Чыбыркыңны ерактан ук шартлатма, блач абзый! Мин поши атсам, син урлап агач кисәсең. Күрдем мин сине өченче көн, очлы минем күз, - дип һөҗүмгә ташланган хуҗаны кунак басынкы тавышы белән туктатты: +- Кызмале син, Сәмигулла энем, кызмале. Биш усак аудардым инде. Ачкүз Гөлйөзем апагыз, яңа мунча төзе, башка төшкәрәк, ди, искесендә шомландыра, искесендәге җен-пәри күченә, дим. Сезне ырым-шырым белән Гамбәр кортка гына бозды, әллә ниткән уйдырмалар белән, дим. +- Изге китапта Аллаһы Тәгалә: "Җеннәрне һәм кешене Мин фәкать үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә яраттым", - дигән лә, Мирхәйдәр абзый. - Әнкәсе, хокуксыз бичара әнкәсе, кунакны "аң-белемле" итмәкче иде дә, әтисенең маңгае җыерылып, кашлары тигезләште: +- Ирләр янында бәкелдәмә, аңгыра сарык! +- Үзең дә чәпчемә әле, Сәмигулла энем. Сүз кыстырмаса - кыз-катынның теле шешә. Хәзер сезгә тату гына яшәргә дә яшәргә, балалар. Синең арттан ук мине первай чикритар чакыртты, энем. Карендәшегез бар икән бит! +Хуҗа, ата каз кебек муенын сузып, горур гына: +- Бар, бар! Иң якын туганым ул, - диде. +- Туганнан битәр, дәрәҗәсе зур әле аның, Сәмигулла энем, дәрәҗәсе! Әттәгенәсе, егыл да үл, сәләмә генә аучының карендәшен дипутатка чөяләр. Аннан пәлитбүре әгъзасы итеп күтәрерләр! Уен-муен эшмени! +- Син миңа чүбек чәйнәмә, блач дигәч тә! Кем сәләмәдер монда, - дип кабарынган атасы, кисәк шиңеп: - Чикритар ни ди, җә? - диде. +- Башта сиңа ни диләр теге җегетләр? +- Упшым болай, ике әзмәвер үзәккә апкиткәндә котым очты, малай. Өтермәнгә илтәләр дип, малай. Ну болар сталавайга апкерде, лыкынганчы ашатты. Урысча чамалы бит инде безнең ишенең. Тылмач минекен дә, аларныкын да әйләндерде. Радий Арчиныч нәсел-нәсәбе белән бә-әк кызыксына икән. +- Син артык очынма, Сәмигулла энем. Пәлитбүре әтрәк-әләмне үз бригатына җыйнамас. Кем улы, кем оныгы икән дип, җиде кат җир казып тикшерерләр. Тәртибен дә, әдәбен дә исәпләрләр. +Ата кеше кара коелды. +- Алайга китсә - казыйсы да юк, әммәсе дә өстә генә. Радий энекәш - кулак оныгы, мин шуның туганы! Майт якасын, булмый икән, булмый! +- Һай, Сәмигулла энем, синдә шул поши атарлык кына акыл бар. Ике ат, өч сыер асраган һәр крәстиәнне Себергә куганнар. Миндә бүген ун сарык, бер сыер, ну давай, сөрегез авылдан! Ту-ту, заманы бүтән! +- Минекеләр көтүе белән урманда, - дип ыржайган хуҗаны Мирхәйдәр абзый бүлдереп: +- Моннан соң синекеләр дә сарай-абзарда мөгрәр, - диде. - Чикритар әмере бу, энем. Хуҗалыгыңны яңартасың. Иту адәм ыстырамы, каралты-кураң кыйшайган, мунчаңның түбәсе ишелгән, кетәклек хәтле генә ызбаңа әтәч кунса - тавык, тавык кунса - әтәч сыймый. +- Блач дигәч тә, кеше хурлама, җәме! Типтек очырдык урындыктан! - Атасының түземлеге төкәнде. - Ни ди чикритар, дим сиңа?! +- Тәки аңламыйсың! Сай ми савыты синдә! Иске-москыдан арынасың, ди райун башлыгы. Әгәр дипутат белән тилибизырдан, гәҗит-мәҗиттән кайтсалар, аларга чүп оясын күрсәтеп мактанасыңмы? Карендәшең оятыннан нишләр, ә? Син бит аның аутарититын төшерәсең, сайлаучыларда нәселләре булдыксыз икән дигән фикер уятасың, энем! +Әтисенең исә өмете бик-бик бәләкәй иде. +- Аутаритит кирәк икән, Мәскәвендә генә шауласын! Миңа памушниклары примир симия булыгыз, без бәхилләтербез, диде. Радий Арчиныч хакына татулашырбыз да, иеме, катын Минсара? Түлке безнең бер шартыбызны үтәсен кыйбат сорый, кәҗә сакал! Мылтыклык акча тамызса Арчиныч, без канәгать, иеме, катын Минсара? +- Тучны башсыз икән син, Сәмигулла энем! Алтатар гынамы, йөз пулимутка акча бирерлек хәлле бизничмын ди синең карендәшең! Рас памушниклары аша өч көннән ярты арыш капчыгы сәмән китертә! Чикритар шулай ди. +"Ярты арыш капчыгы" дигәч, гаилә башлыгының бәбәге маңгаена тәгәрәп менде. +- Чынмы, Мирхәйдәр абзый? Ике күзем чәчрәп аксын, диген! +- Акмасын әле, энем. Сукырайтма, яме? Чикритар белән минем дә интирис бар монда. Юкка гына синең белән сөйләшеп тел арытам мәллә? Хуҗа бай иптәштән техника сорамакчы, ә безнең авылда күпер сәләмә, шуны яңабаштан төзергә булышыр. +Атасы тилергән төсле, кулын селки-селки, идән уртасында бии иде. Аның "чикритар" белән "блач"та гаме юк, аның үз җыры җыр иде: +- Ярты капчык акча-а! Зу-ур ызба бастырам, зу-ур келәт, зу-ур абзар! Катын! Биш сыер саварсың, аңгыра сарык! Тьфү, примир симия булгач, кушамат ярамас. Минсара бит әле син, тити... баш! Ну Минсара инде, анаңны... Тьфү, әристәкрәтләр ничек сөйләшә икән тәти-тәти сүзләр белән. Хуп, Минсара. Мунчаны өч бүлемтектән төзербез, иеме? Алгысында мич белән ләүкә, уртасында... Чурту, берсе дә җитә безгә, иеме, катын... Минсара? +- Бик җәелә алмассыз шул, энем. Урыныгыз ашъяулык хәтле генә. Атаң, мәрхүм, мокыт, чәчмәде-урмады. Сез - бүреләр төсле әзер-бәзерне генә ботарлый торган халык. Әнә, Заретдин ушлы иде, уңган иде, иске йортын сүтмәде, уң яктан җир өстәттереп, яңасын салдырды. Бүген Гамбәр карчык алпавыт утары кебек йортта япа-ялгызы яши. Синең чамадарак Рәшит исемле улы тәки авылны үз итмәде. Аңа утар җене суккан бугай. +- Рәшит белән саруымны кайнатмале, блач! Миңа аның җеннәре ни пычагыма! +- Һәй, баш тартмаңның эче гүпчим дә куыш икән, энем! Әзрәк шөрепләреңне боргала инде! Карчык ялгыз, диләр сиңа! +Атасының нурсыз күзендә тычкан уты кабынды: +- Син туры ярып әйт! Туры ярып! Әйләнмә әйләнчек сарык төсле минем тирәмдә, әрекмән яфрагы! Нигә аңа бу тиклем җир, диген! Калхуз кыры шае бакчасының яртысын үзеңә кисеп ал, диген! Уф, хәерче бет блачтан да адәм рәтле киңәш-мимәш ишетәсе көннәр бар икән, чурту-матыр, гөбернатор, шатыр-пытыр! +Күк түбәсенә караган иде, кояш нуры керфегенә бәрелеп сынды. Вакыт! Балчык җитеште. Аның һәр бөртеге кайнар һава белән өретелде. Тоз да кушылгач, сихәте бермә-бер артыр, иншә Аллаһ. Нинди чебен тешләде икән, сукмактан эчкә үк кереп утырган. Йөрүе хәерле, йөрүе... +- Кем кыз, апкайт үзен! Җил-җил атла! +- Таш кебек каткан буыннар белән җилләнерсең, ди. +- Син, ялкау, кем кыз. Үзеңне тәрбияләргә иренәсең. Җиде төрле үлән пешекләгән суда аякларыңны изрәт. +- Минем чир чүп кенә шул сиңа, җиңги. Кан дошманыңның баласы артык кадерле сиңа. Сыла менә балчыкны миңа! +- Азынма, Миңсылу. Син бер дәваландың кана. Сез, Хода бәндәләре, чит кулдан гына терелүгә өметләнәсез, гәрчә сихәт даруы - үзегездә лә. Тән нәстә ул, әүвәле җаныгызны пакьләндерегез. +- И сөйләп тә күрсәтәсең инде, җиңги. Теге калын катынның җаны актан да акмыни? Күптән акча белән былчыранган ул! Ник син аңа: "Чистарынгач кына кил", - димәдең, ник әйдүк дигәндәй кочагыңны җәйдең? +Күкрәк читлеген утлы шар кыздырып, йөрәген пешерде. Капкадан ук бора алмады шул... Дөнья арбасының тәгәрмәче аның теләге белән генә тәгәрәсә, ул өстенә моның кадәр хәсрәт тавы иштерер идемени, Аллаһым! +- Җә, җә, - карчык йөрәген пешергән шарны учында сытып сүндергәндәй хәрәкәт ясады. - Җә, Гамбәр, өтелмә. Аларга да җәза таягы сукты ла. +- Нинди таяк, җиңги? Кемгә сукты? +- Анысы сиңа ниемә кирәк, кем кыз? Кунак әнәгенәк, синең мыштырдаганыңны көтмәде, килә. +- Тач ташбака! +- Көлмә, кем кыз. +- Япь-яшь башыннан бу хәтле симермәсә! +- Ябыгыр, тиз ябыгыр, ул да минем күек үткәннәр тозагына капты... Капса ни! Кем каршысына кайтканын белде кана. +- Җиңги! Кемгә сөйлисең соң, ә? Кем капкан? Кая капкан? +- Чү, кем кыз. Дәшмә! Хәтерләмәскә ни! Нәселләре белән тукылган кана. +- Син әлләме соң, теге калын катынны ачуланасыңмы, җиңги? Ишетми бит ул, катырак кычкыр! +- Шыпырт, кем кыз! Мунча суына. Читкә каерма, миңа булышырсың. +- Ие инде, без байбичәнең хезмәтчеләре бит. Чиләк төбендә ипи телеменә ягарлык балчык калса, миңа да өлеш чыгарырсың, шәт, җиңги. +- Иясенә аталган әйбергә ымсынма, Алла бәндәсе. Гөлҗиһан, җәтрәк кил! +- Хәзер, хәзер, Гамбәр әби! +- Ай-һай, тавышың гайрәтле, җиңги! Әле генә чыш-пыш иде үзе. +Моңарчы шәүлә кебек кенә арттан йөргән каенсеңелнең соңгы арада теле зәһәр үткенләнде: сүз белән телә дә телә иде, карчык, күзеннән очкын чәчрәтеп: +- Кусам - себерке белән куам! - диде. +- Мәйлең, җиңги. Бая гына оныгың, әйдә, апа, үземә кунакка, дигәндә, нишләп кумадың икән, ә? Монда да урыны шәп, дидең бит, ә? Уең да гел миннән котылу, ахрысы. +Карчык аны бүтән әрләмәде, ни дисәң дә, иренең нәселе белән тоташтырган бердәнбер җеп - Миңсылу иде. И-и, урманда да колаклар җитәрлек шул! Авамавам дигән сыман уңга-сулга чайкалган Гөлҗиһан, әсәренеп: +- Теге атлы ир-егет Фәрит иде мәллә? - диде. +Үзең кичер, Раббым, бытбылдыкның авызын ничек ябарга икән? Җә, исемен мең кат кабатласын, мең кат, тик икәүдән-икәү генә күрешмәсеннәр... Берсен - елганың уң яры, берсен сул яры ит, Раббым! Ялгыш та сер сандыгына кагылдырма! +Хәер, аның йозагы биш былтыр күгәрде. Аны хәтта ки әфсен укып та ачалмаслар. Йа Раббым, монысы нинди шик тагы?! Сиңа - җир-күкләрне төзеп, камил рәвештә саклаган Кодрәт иясенә биктә торган берни дә юк! +Карчык усал гына: +- Ул ир затыннан бихәбәр бул, - диде. - Рас, синдә терелү нияте икән, терел дә кит! +"Тиянадан гына ярсыйсың кана, кортка. Шайтанга азык бирәсең", - дип үз-үзен битәрләп, ул мунча ишеген тартты. Ишек җилем белән ябыштыргандай каткан иде. +- Әй җиңги, җиңги! Син дә картайдың. - Каенсеңел аны кырыйга этәрде. +- Картаймадым, ачуым гына басылсын, оланнар. Син, кем кыз, аңа акайма. +Карчык артына борылмаса да күрде: Миңсылу Гөлҗиһанны күзе белән "ашый" иде. +- Карап-карап та туймаслык бит бу гөлкәебез! Авыртмаган башка тимер тарак ул! Кара, кара, җиңги! Сыйраклары рәтләнә бит моның. Бездән калышмый, тьфү! +- Аллаһның кодрәте киң, кем кыз. +Икенче тапкыр тартканда, ишек карышмады. +- Уң аяктан атлап керегез, - диде карчык. +- Абау ла, җиңги. Кунагың мунчаны ишмәс микән? Идән тактасын сындыра, билләһи. +- Әй синдәге әшәке тел, кем кыз! Җиде елан угыннан әвәләнгәндер. Чишен, Гөлҗиһан. Оялма, синең белән безнең арага пәрдә корылыр, күз пәрдәсе. Миңсылу, бакыр кәндигә балчык сос! +- Һай, моның бүрәнә ботына ярты күл сазы кирәк! Хәтерлисеңме, җиңги, бер хатын килде, бөтен тәнен чуан чуарлаган иде. Син аны әллә ниткән үлән сулары белән коендырдың. +- Канлы үлән төнәтмәсен әйтәсеңдер, кем кыз. +- Тагын нәрсәдер эчердең әле, җиңги. +- Әчеткән колмактыр, кем кыз. Балчык берсәк төерле, Миңсылу! +- Ул катын шакшыдан чистарынгач, рәхмәт тә димәде сиңа, җиңги. Соңыннан эт төсле ырылдады, әйеме? +- Балчык берсәк төерле, дим, кем кыз! Иренеп кенә изгәнсең. +- Коймак пешермисең әле, җиңги. +- Төннекнең чүпрәген ал, кызу, - диде карчык, ә каенсеңел һаман аны ирештерде. +- Сине ана керпе дип мыскыллады бит, чәчби. Анысы, кушаматы дөрес инде, энәләрең каты чәнчә. +Беренче уч балчыкны ул, чәчен аралап, хатынның баш түбәсенә чәпәде. Кулы җитез иде, тиз эшләде. Каенанасы яшь киленнән текмәдән корылган тавык сарае сылаткан иде. Иртәгесен балчык ярылып коелды. "Сыер тизәге белән салам кушмагансың икән, - дигән иде мәрхүмә. - Заретдин үтерә, килен!" Бу аңа онытылмаслык сабак иде. Әгәр шушы ят туфракка берегеп калыйм дисәң, мондагы гореф-гадәтләргә төшен, эшнең җаен-тәртибен өйрән икән. Гамбәр өзгән һәр үләннең, һәр яфракның исемен отты, соңра алар китап рәвешендә күңелгә теркәлде... Ач та укы гына! +- Кем кыз, ләгәнне кырынайт әле. +- Бәс, бу катын балчык чүмәләсенә әйләнде ич инде, җиңги! +- Тиресе чемердәп тартылгач, җылымса су белән коендырырбыз, - дип, белекче бусагага чүмәште дә, үзе дә танымаган калтыравык тавыш белән: - Керп-е-еме? - диде. - Аның да энәләрен чүплилә-әр. Көндез сукырая мескенем, төнлә күзе ачыла. Качмаса - корбан, ябалак аулый. Минем дә җаныма ерткыч бәндәләр тырнагын батырды, вәләкин җиңдермәдем. Ярасы гына әле дә каный, ярасы гына... Син кем, Миңсылу! - Зәгыйфь тавыш кисәк кенә тимер кебек чыңлады. - Кырып-чистартып ләгәнне келәткә - ару җиргәрәк куй! +- Хәзер, җиңги, хәзер! Баягы фикеремне очлыймсана инде! +- Синең фикер миңа ниемә, кем кыз! +- Берәр эшкә ярар, җиңги. Бу саз бакасы ипләнгәч, - Миңсылу салам өстендә изрәгән хатынга ымлады, - туже теге чәчби кебек ырылдар, җиңги. +- Телеңә кайсы чиләкне элим, кем кыз? Зурысынмы, кечтегенме? +- Бәй, миннән әйтү, синнән ишетү, җиңги! +Хәрәкәтсез утырган "балчык өеме"ннән дә өн чыкты: +- Нишләп миңа Ходай җиңелрәк чир бирмәде икән, Гамбәр әби? +Гүя зил-зилә урыныннан куптарып күккә чөйде дә, ул карчыгага әверелде һәм, канаты белән шап та шоп дошманын тәпәләргә җыенгандай, кире аска атылды. "Кемдер нәселегездә хәрәмнән күбенергә тиеш иде!" Ләкин нәфрәт утыннан канат очы көеп, "карчыга" хәлсезләнде. Ярамый, артык явызланырга ярамый! Гомернең хисап дәфтәрендә язылган кайбер битләрне ертсаң, бәлкем, күршеләрнең җәберзолымы хәтердән җуелыр иде. Битләре кыягаз гына түгел шул, түгел... +Карчык хатынның беләген сыпырды: +- Кибә, - диде һәм тыныч кына: - Һәркемнең үз тәкъдире, - диде. - Бер адәм бөкресеннән зарланмыш, имеш. "Әй Ходайгынам, аркамның ямьсезлеге күземә күренмәсә дә, авырлыгын чамалыйм, аны күтәреп йөри-йөри кабыргам сызлый", - ди, имеш. "Соң, - ди икән Бөек Затым, - менә бер ызбада чүттин чүт бөкре, кер дә, үзеңнекен җиңелрәге белән алыштыр, колым", - ди, имеш. Адәм шатланашатлана йөгерә ызбага. Бөкресен идәнгә ыргытып, бүтәнен куйдыра. Җиңел дип куанып ишек төбенә җиткәч: "Аһ, Ходайгынам, монаусы күкрәкне изә икән", - ди, имеш. Аңа тагын икенчесен күтәртәләр, харап, ансы да авыр, имеш. Бәндә каюсын гына сайласа да, аркасына таш капчык аскан кебек, имеш. Азактан ул: "Үземнеке әммәсеннән дә җиңелрәк икән", - дип, газиз бөкресен кире ябыштырткан, имеш. +- Мин дә, шул адәм төсле, синең катыңа килдем, Гамбәр әби. Әйе, минем чир - минеке, ә даруы синдә, Гамбәр әби! +- Кая соң ул дару? Минем учым буш кана. +Хатын, гаҗәпсенеп: +- Көн саен нәрсәдер эчертәсең ләбаса, Гамбәр әби? - диде. +- Көфер сүзләрең белән мине гөнаһлы итмә! Аллаһы Тәгалә ни бирсә - шуны кулланган кемсә мин. Җә, безнең эш тәмам. - Карчык кызган ташка чүмеч белән су томырды. Мунча эче пар белән тулып, диварларга куе томан сарды. - Аллаһым, гамәлләребез синең рәхмәтеңә өметләнеп башкарыла, башыназагын хәерле ит! Хәзер мин сине коендырам, Гөлҗиһан. Аннары җәймә белән гәүдәңне ура! Миңсылу кайнаткан төнәтмәне эчкәч, сусавың басылыр. +"Балчык чүмәләсе" тезләнеп үзе торды. Аллаһның рәхмәте киң шул, киң... Менә, кортка, сихәт тамчысы әкрен генә тама... Әй, йөрәк! Сикермәсәнә, йөрәк... Онытмады яшен Гамбәр... Унтугызда түгел, әйе. Тик аңа бөтәшергә иртәрәк түгелме әле? +Ул өстендәге чүпрәк япманы чишеп, аркылы тактага элгән күлмәген киде. Хак, бөтәшергә иртә әле, кортка. Әз-мәз хәлсезләнсәң нишләтәсең, дәрман юк та, аның каравы дәрт бар дип юан. Моңарчы дәрт яшәтте ләса. Адәм баласының көч-куәте шуңа бәйле! +Мунчадан карчык аксап кына чыкты һәм, хәлсезлеген сиздермәс өчен, утын түмәренә утырды. Эчен тотып тирән итеп сулагач: +- Бәракалла, - диде, - бәракалла, бигрәк йомшардың бит, кортка. Ялкаулык җилкәңә менеп атланмасын, аңа хуҗа булырга ирек куйма, әйдә, селкен! Әй, Миңсылу! +- Әү! - Каенсеңел аның каршысына килеп басты. - Нәстә, җиңги? Бәй, йөзең агарган! Әллә симезбикәнең җиле тидеме? Хәтерлисеңме, Садикау катынын өшкергәч, өч көн колагың шаулады. +- Кем, кыз, монда чирләргә җыенган кеше юк! Гөлҗиһан кайда? элдерде. - Каенсеңел шөпшә сыман аның колагына ыжылдады. - Карале, җиңги, зерә шикләндерә. Бу катын җинаятьче-мазар түгел микән? Гуртта берәр яманлык эшләп, чирлим сылтавы белән бездә - аулакта палитсадан качып ятса, ә, җиңги? Хәзер кыз-катын бик азды. Ярулла нәселеннән барысын да көт син. +Карчык: +- Тач шулай, кем кыз. Корсагын һава өрдереп тутырган да шар кебек безнең якка тәгәрәгән, - дип көлгәч, уң аягы белән җиргә типте. - Тайт, кем кыз! Иллә дә борчак шыттырырга оста син. Шик - шайтаннан, бел, кыз. Гөлҗиһанны бирегә чакыр! +Әкрен генә үзенә табан теркелдәгән хатынны ул күз кырые белән генә күзәтте. "Йа Аллаһым, син шушы имгәкне әманәт итеп йортыма иңдердең. Шуңа да мин аны кире бормадым. Йа Аллаһым, көтелмәгән бәла-казалардан саклагыл! Бу нәсел күп җәпле сәнәк күек: кадый да кадый. Монаусы күңелендә яман уй йөртми, ансы - хак, вәләкин аның изгелегендә дә минем каумем өчен куркыныч бар". +- Гөлҗиһан, кунак кадере өч кояш баешы, өч кояш чыгышы, инде дә безнең тиң булып, эшләп аша. +- Эшлим, эшлим, куш кына, Гамбәр әби. +- Сул яктагы сукмактан кер дә, өч нарат төбеннән былтыр коелып төшкән күркәләрне кәрҗингә җыеп кил. +- Хи-хи, калын катынның ашаганы үлән дә үлән, берочтан урманда яфрак белән туклансын, хи-хи, - дип теш җемелдәткән каенсеңелне дә ул тик тотмады: +- Син, кем кыз, җиз самавырның көлен кагып, чишмә суы сал. Нарат күркәсе белән дөбердәп кайнар, иншә Аллаһ! +Миңсылу: +- Әй, мин тиз ул, җиңги! Синең симезбикәң кайчан әйләнеп кайтыр бит, - дигәч, карчык: +- Аны дәрте кызулатыр, - диде. +- Нинди дәрт, җиңги? +- Чирдән арыну дәрте. +Күрәләтә кемне алдыйсың, кортка? Хатын бая гына ташбака иде, урман дигәч, әнәгенәк, чикерткә күек сикерә. Аңарда бүтән уй, бүтән... Син тамгалаган сукмак кыска, бик кыска... Ә югалткан әрбире исә чакрым арты чакрымда... Эзләмә дә, тапма да! Сезнең нәсел белән каберең якын булмасын... +Карчык түмәрдән торып күлмәк итәген какты. Яулыгын чишеп, яңадан бәйләде, кул арты белән дымланган күз тирәсен сөртте. Агач-куактан нур сирпелгәндәй тоелды. Менә хәлләнде... Аллаһ яраткан колының тамырын кисмәсә - яшисе дә яшисе әле. Ә Ярулланыкылар очынды. Алар үзләренең Бөек Кодрәт иясе сипкән тузан бөртеге генә икәнен онытты шул. Күрше хакы - Тәңре хакы, диләр. Ул хак хакландымы соң? Юу-ук, һич юу-ук! Гамбәр дә гаепле иде. Бүген генә хата-ялгышларын танып сыкрана кортка. Яшь чагында артык туры сызык сызды ул: аннан берәү дә читкә тайпылмаска тиеш, янәсе. Әйтерсең, адәм баласы шушы гөнаһлы җир өстенә әүлия сыйфатында тереклек итәр өчен төшерелгән иде. Чү, дала кылганы, чү! Хаталар да төрле-төрле зурлыкта: каюсы учка йомарлана, каюсы җиһанга да сыймый. Син бит инде, болар вак-төяк дип, бәндәнең ничәмә-ничә гөнаһысын гафу кылдың. Ә синең үзеңнеке кичерелер микән? Җиһанга сыймый дигәнең синеке түгелме соң? +...Беркөнне аучы Сәмигулла: +- Эшләрең хуттамы, Гамбәр апа, - дип яңратып сәламләгәч, юаш кына адымнар белән ишегалдына үтте. Сүгенмичә өч сүз әйтмәгән шөкәтсезнең Гамбәр апа, җир астындагы тычкан сыман шыпырт кына кыштыр-мыштыр ятасың, иеме? Качалмыйсың, Гамбәр апа. Күршеләрнең дүрт күзе дүрт нүешне дә күрә. Безгә кыңгыр эшләрең мәгълүм: яшертен генә догалар белән өшкерәсең инде, иеме? Синнән кеше өзелми, ну без жалу белән блачка бармыйбыз, түзәбез, Гамбәр апа. +- Мәгәр сезгә энә очы кадәр зыяным тисә - барыгыз, бар, энем. +- Һи, Гамбәр апа! Какуй бару! Әнә, күрше авылларда мәчет манарасын кистеләр дә яңасын төзеттермәделәр. Ә синеке агачларга томаланып исәнимин яши. Анда җомга саен карт-коры намаз укый. Райун блачына җиткерсәң - үзеңне пырылдаталар түлке, ну без жалу белән мәтәшмибез. Син сукыр Гарәфетдинне җитәкләп китереп азан кычкыртканда да колак саңгырау безнең. Гарәфетдиннең бабасы - мулла-мунтагай, ди, Себердә түңкәйгән, ди. Оныгы дин калдыгы дип, моның да бугазын чәйнәмәсен блач бүреләре, дим. +- Куркытма, энем. +- Куркытмыйм, Гамбәр апа. Үз туганым кебек якын син миңа. Әйдәле, бер-беребезгә чәйгә йөрешик... +- Йомышыңны әйт, Сәмигулла. +Ир лычкылдатып борынын сеңгергәч, кулын чалбарына ышкыды. +- Күңел нәзегәя, Гамбәр апа. Күптән синең белән гәпләшкән җук. Йомыш дип... Кыскасы шул: бакчаң зур, яртысын миңа бир! Ялгыз башыңа ниемә сиңа гектар-гектар җир! +- Сезнеке дә минеке чамасы, энем. +- Без өчәү, Гамбәр апа. Ә син бер генә баш! Бәрәңге үстереп саткан акчаңны тозлыйсың, ахры, анаңны... - Сәмигуллага әдәп саклап торуы бик авыр иде. Ул иләмсез итеп күзен алартты, әмма "йомры-йомры" сүзен теш арасында кыстырып калдырды. - Ни, Гамбәр апа, безнең ызба бәләкәй, каралты-куралты иске. Хуҗалыкны рәтләр идем, урын кысан. +Гамбәр дөнья малының ялына ябышып ятамыни, и Ходаем! Бәрәңге саткан акчасына ул кулъяулык та алмый, мәчет кирәк-ярагына тота иде. Менә быел түбәсеннән су ага. Аны көзгә шифер белән яптырырга кирәк... Гарәфетдин балакайны кышкы суыкларда ничек азанга йөртер? Бишмәте кырык ямаулы, итегенең олтаны тишек. Аның өс-башын бөтәйтү - Гамбәр намусында. +Тик боларны шушы бәндә кисәгенә берәмтекләп аңлатудан ни мәгънә? Моның күңеле кояш көйдереп яргаланган каты балчык: нихәтле генә су сипсәң дә - җебеми. +- Бакча закунны минеке, энем. +- Знамы синеке, албасты хатын... Тфү, күршекәем, апа җаным. Телемә чебен куна, тфү. Закунный җиреңне якшылык белән сорыйм шуңар, Гамбәр апа. Блач Мирхәйдәр, эт койрыгы, рөхсәтсез генә кис тә ал, ди. +- Киселәсе көннәрегез алда әле. +- Нәмә дисең, күрше апа? +Хатын бүтән кабатламады. Офык читендә ниндидер кара чүпрәк кисәкләре җилферди иде. Көтүе белән каргалар очып килә икән! И Аллаһым, авылда каркылдавык кошлар елдан-ел күбәя. Кешесе кырылса - аймактагы ятим агач-куакка карга оя төпли. Сизенәләр, ахрысы. Ә монда берәүсе җир сорый. И адәм, синнән барысы да өелеп кала! +- Хуп, ярты бакчам синеке, Сәмигулла, - диде хатын, күз карашын иргә күчереп. Ләкин ул тирләгән кызыл йөзгә туры бакмады. Бу йөз, уйларыңны чәчеп җибәрерлек киң офык түгел, үч-мәкердән иртә җыерчыкланган бу йөз +Тик күршесенең нәфес тамагы моның белән генә туймаган иде. Икенче көнне Сәмигулла тагын гозер белән керде. +- Күршекәем, апа бәгърем, үлчәгән идем, синең теге өлешеңне, бигрәк кечкенә икән. Шунда сарай да, мунча да төзе, имеш. Упшым, бакчаңны тулаем минем исемгә күчерик! +Гамбәр кое янында кер чайкый иде, тыныч кына: +- Бусына шөкерана ит, - диде. +Сарык тиресе ябынган бүре тешен шыгырдатты: +- Мин синнән яхшылык белән сорыйм, күрше апасы! +- Синең яхшылыгың белән начарлыгың бертигез, энем. +- Миңа сручны киңәергә кирәк, күрше апасы! +- Аллаһ тарлыкка төшерсә, биш бакчаң да җитмәс, энем. +- Ну кара, сихерче калдыгы! Ал дип ялынырсың! Ну кара! +Гамбәрнең ишегалды яланаяк йөрерлек ямь-яшел чирәм, гүя анда мамык җептән тукылган келәм җәелгән иде. Иртәгесен ул аркан ава язды: чирәм-келәмдә кабан дуңгызы башлары ауный иде. Хатын кем кулы уйнаганын чамаласа да, тавыш-гауга куптармады, хәрәм сөякләрне чокырга илтеп күмде. Сәмигулла отыры азды: койма аша гына хайван эчәкләре томырды. Аннары бүре аяклары, поши мөгезләре "яудырды". Гайрәтләнеп күршесенең дөньясын туздырыр иде Гамбәр, әмма ниндидер көч: "Кешеләр тарафыннан кылынган зыяннарга каршы сабыр бул!" - диде. Ул көч ачу-ярсуыннан тыйса да, җанының әрнүеннән тулышкан хатын үзе генә салган сукмактан утарга китте. Мәрхүм Заретдин аның ни терәге, ни җилкә ышыгы була алмады, бәлки, улы Рәшит әнисен усал җилләрдән яклар дип өметләнде. Улының исә үз мәшәкате, утар тирәсендәге усакларны кистерә иде. +- Агач эшкәртү заводы оештырам, әни, - диде ул. - Әтинең хыялы иде. +- Атаң зурдан купкан иде дә... - Гамбәр нокта куймыйча җөмләсен өзде. +- Иртәрәк үлде шул. - Рәшит аның кинаясен аңламады. - Кабердәге чардуганы аумады микән әтинең? +- Соң, бар да карап кил, углым. +- Вакытым юк, әни. Син дә зират кырыеннан үтәсеңдер. Күренмиме? +- Аннан үтмим мин, углым. +- Әти үлгәч тә дошман инде сиңа, әни. +- Атаң бәхетле, алдындагы кәндие буш түгел, углым. +- Уф, үтерәсең, әни! Нинди "кәнди?" Саташасың мәллә? Мәетләр ашамый-эчми. +- Чәршәмбедән җомга шае мәрхүмнәр дога савытын барлар, ди. Кәнди буш икән, кайгырыр, тулы икән - шатланыр, ди. Мин әтиең рухына багышлап намаз артыннан дога укыйм, углым. Комунисларның комачына төренгән Заретдин "мәңгелек йорт"ка ак кәфенгә уранып күченде. +- Авылга - нигеземә үләргә кайтам, дигәч, мин аны шаярта дигән идем. +- Шаяртмады, углым. Атаңа мин риза-бәхил. Аллаһ аның бер гөнаһысын кичерерме икән? Ул сине манара биеклегеннән тузанлы җиргә сөйрәп төшерде. +- Әти миннән кеше ясады, әни! Калада укытты, һөнәргә өйрәтте. Бу утардагы байлык безнеке, әни, безнеке! +- Мал дия-дия йөрәгең мүкләнмәсен, углым. Авылга биш былтыр эз басмыйсың. Сагынмыйсыңмыни, углым? +- Айтуган мине тартмый, әни. Ул минем өчен ябылган капка. +- Анда мин - анаң бар. +- Синең йортың әнә-ә! - Рәшит урманга терәп үк салган ызбага күрсәтте. +- Кыстама, минем үз нигеземдә рәхәт. Атаң биздерде сине авылдан, атаң. Катыныңнан аерылсаң да, баладан каерылма. +- Оныгың үсә, әни. Ул шәһәр малае. Кем өчен завод дип чабам соң мин?! Аңа дип дәүләт төзим! Без ярдырган такталар акчага әйләнәчәк, әни. Йә, боекма, өч-дүрт атнадан оныгың белән танышырсың. Малай үзе дә: "Минем Зур әни кайда?" - дип аптырата. +Улы кисәк кенә сүз агымын бүтән якка борды һәм, шелтәләп: +- Әни, син дә гаепле, син әтине коммунист дип санламадың, - диде. +Әни кеше бәхәсләшмәде. Аның кайчандыр азан кычкырып таң аттырган үсмер улы Рәшитне еллар урлаган, монысы Заретдин куагыннан тәгәрәгән алма иде... Ләкин ул барыбер Гамбәрнең бәгырь җимеше иде. Рәшит: "Йомышың юкмы?" - димәде, чөнки анасы көнаралаш диярлек утарга килеп чыга һәм беркайчан да әйбер-фәлән сорамый иде. Күрше-күләннән зарланып ни файда? "Авылда сине кысалар икән, әнә-ә, синең ызбаң, рәхәтләнеп яшә!" - диячәк. +...Уйларына чумган карчыкны Миңсылу җиңеннән тарткалады: +- Җиңги, әй, җиңги! Оедың мәллә, җиңги? Самавыр мәңге кайнамас. Теге симезбикәне эзләп чыкканыем, нарат төбендә сыңар күркә дә кузгалмаган. Качкан калын катын! Кисәттем мин сине, җиңги, шыпиун ул, дидем. +- Чәчрәмә, кем кыз. Энәсе әллә ни җүләмәс, җебе кыска. +...Кая бара ул, кая? Күркәләр коелган сукмак бу якта түгел лә! Кемдер хатынны үзенә суыра кебек... Аның камыр аякларымы соң болар? Нишләп алар тәгәрмәч төсле тиз-тиз "тәгәри"?! Йөрәк җилкенүе табаннарга ут якты мәллә? Муенсаны табасы иде. Табасы... Гөлҗиһан өчен шундый да тәҗел әйбер микәнни ул? Ни-нәрсә теләгәнен хатын-кыз үзе дә белми, диләр. Ул белә! Энҗе-мәрҗәннәрдән артык күреп, алтын тартмада саклаган икән, димәк, бүләкнең кадере бар. Әллә аның иясенеңме? Чү, бу хакта уйларга да ярамый хәтта! Гөлҗиһан - карчык өчен кан дошманының кызы. Атасы явыз иде шул, күршеләренә бәйләнүдән туктамады: җир өчен көрәш кызган саен кызды. Башбаштак Сәмигулланың кулына сугучы юк, авыл хуҗасы Мирхәйдәр абзый, аның бөтен әшәкелеген хуплагандай, һәр кич көрәшнең нәтиҗәсен белешә иде. +Ирләр очрашканда, әнисе, йөрәк өянәгем кузгалмасын дип, келәткә бикләнә, ә олыларның сүзен тыңлар өчен Гөлҗиһанны, иске фуфайкалар белән каплап, мич аралыгына яшерә иде. Кыз исә барысын да киптергеч кәгазе кебек хәтеренә сеңдерде. +- Ни хәлләрдә, Сәмигулла энем? Ярты бакча синекеме? +- Минеке, минеке! Ул гына аз түлке. +- Аягыңа карап юрганыңны суз, дияр идем дә энем... - Авыл хуҗасы кеткелдәп куйды. - ...аягың хәтәр озынайды әле. Нәстә ди Гамбәр? +- Тулаем бир, дим, карыша, сихерче калдыгы! Ишегалдына ниләр генә бәрмәдем, каһәр. Бүген төнлә мин аның йортын нәҗескә буйыйм! Исеннән кырык чакрымга качсын, каһәр. +- Алай ук быкырдатма әле син, Сәмигулла энем. Ирләр эшемени инде ул. +- Соң, син чарасын күр! Син бит блач. Авылны дин белән агулый, дисең бит, тип артына, анаңны... +- Сүгенмә, өшәнгән бүре! Заретдин белән без дус идек. Ул да җиңәлмәде бичәсен. Киресенчә, үзе җиңелде. "Мин - камунис", - дип күкрәк төйгән баһадир җаны чыкканда, Алла, Алла дип ыңгырашкан, ди. Катын кибеттә сөйләделәр, ди. +Атасы йодрыгы белән өстәлгә сукты. +- Син монда катының җырын җырлама, блач! Мөслимә апай Гамбәрләргә ешлады. +- Кыз-катын бер-беренә кунакка йөрешер инде. Син дә тагы! +- Кунакка, дисеңме? Өшкертергә, диген, Мирхәйдәр абзый. Катының сөннәтче Фәхретдин кызы икәнен дүрәк тә белә. Мөәзин бабасы Чистай төрмәсендә черегән Мөслимәңнең. +- Туктале, Сәмигулла, аның бабасы бүлнистә үлгән. +- Кая үлсә дә, миңа адин чурт! Дин белән агуланган алар. Төп-тамырыгызны казытсам - урыныңнан маминт очыртырлар, блач! +- Чур, энем, ыштан бөрмәң бушамасын, ату арт чүмечең ялтырар! - Мирхәйдәр абзый да үз чиратында дөрләп кабынды: - Радий Арсинычка вак корт икәнеңне хәбәр итсәк - төкерә сиңа. Бик узынсаң без аңа авылда менә дигән примир туган әтмәлләрбез. Ялган кыягаз эшләтергә мачтыр без! +Ирләр беркавым тынды. Менә атасы, авыр мышнап: +- Ызбулыч, янап утыра бит, ә! - диде. - Блач икәнсең, булыш лутчы. Әзрәк боргычла киребеткән нәмәстәне. +- Өйрәтмә, энем. Гамбәр белән бер сөйләшкән идем мин. Шуннан соң бөтен миргә рисвай итте. Үзең майла-җайла, вчүтки сез - күршеләр. Хуш, Сәмигулла! +Идән сайгагы шыгырдады. Мирхәйдәр абзый артыннан атасы мыгырданып калды: +- Блач тәресе! Җебегән су күсесе! +Төнлә әнисе Гөлҗиһанны уятты: +- Кызым, тор, янабыз! +Тәрәзә пыяласы кып-кызыл, әйтерсең, кызыл буяу сөрткәннәр иде. +- Сәмигулла, Сәмигулла, - диде әнисе. Хуҗа, гадәттә, сөякләрем туңа дип, бик эссе көннәрдә дә мич башында йоклый, тик бүген ул өн-төн чыгармады, аның урыны буш иде. +- Әйдә, әйдә, атаң төнге ауда! - Аналы-кызлы ишеккә ташландылар. - Без янмыйбыз бугай, кызым. +Әйе, күршенең йортын ут чолмаган иде. Йокы белән исергән халык: +- Пожар, пожар! - дип акырышты. Кемдер чиләк, кемдер көрәк күтәреп чапты. Әлеге күренеш еллар узгач төсен җуйды, билгеле, тик менә күбәләкне хәтерләткән ак күлмәкле Гамбәр апаның: +- Мәчетне сакла-а-а-гы-ыз! - дип сөрән салуы әле дә булса адашкан кайтаваз кебек колакта чыңлый. Җан җепселләрен өзеп кычкырган тавыштан җиһан калтыранып, күктәге ай да кителеп төшкән иде кебек. +Әтисе "аудан" иртән генә кайтты. Тустаганнан гына салкын су чөмергәч, куе кашларын җыерып: +- Ызбада ниткән үле тынлык? Кая ашарга? - диде. +- Синдә тамак кайгысы икән, Сәмигулла. - Әнисе тастымалга төргән ярты түгәрәк ипине өстәлгә куйды. - Мә, аша. Казан асмадым. Күрмисеңмени, Гамбәр апа янды. +- Күрәм, җен катыны! Сукыр түгел! +- Синең эшеңме, Сәмигулла? +- Авызыңны яп, ана бытбылдык! +- Шырпы сызган кулың корыр, җаһил! +Әтисе киерелеп сугып җибәрәм дигәндә генә, Гөлҗиһан әнисен ышыклап басты. +- Тимә! сүзләрне берләштерик: мин - урманда идем, кәкре аяклар! Урманда! Ауда! - Явызлыгыннан акылы таралган атасы, тагын да сискәндереп: - Ишеге дә ачык иде, өстенә крәчин сибәсе иде ул сихерче калдыгының. Шуның белән котыла идек, шайтан мөгезе, - диде. +- Ничекләр яшәрбез? Авыл безгә, бармак төртеп: "Әнә, кеше яндыручылар!" - дигәндә нишләрбез, и Аллам?! - дип үксегән әнисе дә беркатлы иде. Айтуганда әледән-әле янгын булып тора, соңыннан бичара хуҗа өмә ясап бура бурата, аны күмәкләшеп күтәрәләр, ул чакта халыкта хәлгә керү дигән нәрсә бар иде. +Ләкин, ни гаҗәп, күрше нигезендә яңа йорт төзелмәде... +...Тук-тук. Тук-тук... Урманга ишек уйганнармыни, ачыгыз, ач дигәндәй кызыл бүрекле тукран тукылдата. Уз, кошкаем, уз! Гөлҗиһан да рөхсәтсезнисез генә яшеллек иленә керде. Әмма ул синең кебек монда иркенләп "оча" алмас. Болай да көчкә-көчкә сөйрәлгәндә, балачак хатирәләре тагылып, гәүдәсе тагын да авырая шул. Ичмасам күңелле хатирәләр булса икән! Ичмасам искә төшкән саен йөрәк җылынса икән! Еллар җиде төенгә бәйләгән кара төенчекне бүген карчык чишми, дисең мәллә? Чишә, бик чишә! Чөнки Гөлҗиһан кайтып аның дөньясын актарды. И язмыш! +Хатын тар юлда машина тәгәрмәче эзен абайлагач, тагын да дәртләнеп алга "йөгерде". Их, тимер таккан аяклар белән узышып, башта йөрәк "чаба" иде шул. Минап абзый адашып туктаган урын шушы тирәдә микән әллә? Нигә бу агач-куак, игезәкләр сыман, бер-берсенә охшаган икән соң? +Тук-тук... Тук-тук... Бәйләнмәсәнә, тукран! Эшеңне эшлә! +Юл икегә тармакланды. Әлсерәгән хатын кайсысына борылырга да белмәде. Уң җәптәгесе яктырак иде, димәк, анда агачлар сирәгәя. Яктылык һәрвакыт адәм баласын үзенә тарта: Гөлҗиһан да шунда таба теркелдәде. Барды-барды, ә беләзегендәге алтын сәгате, ашыга-ашыга вакыт санады. Карчык самавыр кайнатырга нарат күркәсе көтәдер... Бәлки, көтмидер. Бәлки аңа артык кашык кунакның югалуы хәерлерәктер. +Хатын арып-талып имәнгә аркасын терәде. Уф, авыз кипте, тел аңкавына ябышты. Алдында тау-тау кырмыска чүмәләсе иде. Ул сусыл имән яфрагы өзеп, түмгәк өстенә җәйде. Оясындагы ят әйбергә йөзләгән сакчы бөҗәк "һөҗүм" итте: "дошманы"на әчкелтем кислота сиптерде. Гөлҗиһан, кырмыскаларны кагып, "яшел дару"ны ялады. Сусау басылды кебек. Кара бөрлегән капсаң - баш әйләнүе дә бетәр иде, шәт. Яисә балтырганның бәбәнәген генә чәйнәсәң... Әй, яшеренеп үлән арасыннан гына аккан чишмә суына берни җитмәс иде! +Нишләп балачакның серле мизгелләре керфекләрне чылата икән? "Ул хәерчелектә үткән елларның ни-нәрсәсен сагынасың, елак?! Бүген син хан сараеның патшабикәсе ләбаса! Кигәнең - асыл ефәк, табыныңда - ата-бабаң гомердә тәмләмәгән затлы сый-нигъмәт", - дип, хатын үз-үзен юатса да, җанына җиңеллек өстәлмәде. Чөнки байлык бернинди зәхмәттән дә, бернинди чирдән дә коткармый, бу - кырыс хакыйкать иде... +Юл, яктырган саен яктырып, ачыклык белән тоташты. Алан иде ул. Гөлҗиһанның күзе шарланды: шушы урман дәрьясында тереклек утравы бар! Рәт-рәт тезелгән умарта оялары янында бер ир-ат кайнаша иде. Менә ул челтәр битлеген салды, менә... Хатын агач артына посмакчы иде, аңардан юанрагы юк икән, хәтта иң калын дигәне дә Гөлҗиһаннан ябыграк иде. Теге ир дә аңа табан килә башлады. Ул куркудан куырылмаган, аның монда хуҗа икәнлеге тамак кыруыннан ук сизелә иде. +- Кхым-кхым! Сез кем? +- Мин - умартачы. Танымадым. Нинди кеше сез? Адаштыгыз мәллә? +- Юк, юк! - Хатын артка чигенмәкче иде, аяклары җиргә береккәндәй, тыңламады. Моңарчы ул үзенең кыяфәтеннән оялмый иде, ә хәзер тир бәрде. Кыя төсле катып кал инде, йә? - Адашмадым... Буталдым гына. - Гөлҗиһан керфеген тибрәтеп тиз генә үзенә якынлашкан умартачыга карап алды. Кинәт табаны кызышып, аяклары үзеннән-үзе җирдән купты... - Хуш...ыгыз! +- Сез икенче тапкыр буталасыз, кеше исемле кеше! +"Умартачы" хатыннан көлә иде бугай. "Без буталганда, син нишләп чикләвек куагы төбенә качтың? Нишләп юл сабышмадың?!" - дип, син дә үпкәңне белдер идең дә... Фәрит ләбаса бу! Аңа муенса ясаган Фәрит! Димәк, теге көнне әбисенә ул тартма белән әйберләр китергән. Сөен, Гөлҗиһан, сөен! Ул сине танымады! Тал чыбыгыдай нәфис кыз бала белән кибән хәтле хатын арасында нинди уртаклык булсын ди! +Аксак-туксак хатынны карчык орышмады. Миңсылу гына тыртайган иде. +- Өч сәгать кайда гүләйт иттең, ваемсыз?! Вәт, синең белән чәй эч! +- Мин төрмәдәмени? - диде Гөлҗиһан. - Ирегемне кысмагыз, яме? +Аның күзеннән яшь бөртеге сытылды. Әллә үзен кызгана микән? Юк, бу эчтән бәргән утлы һава, әнә, ул тамагын көйдереп-көйдереп ала. Фәрит кул сузымында гына йөри! Фәрит... Урман егете... Нигә карчык пыр туздырып тиргәми икән? Үзе күз угы белән кадый тагы... +- Миңа нишләргә соң, Гамбәр әби? - Әлеге киеренке хәлгә Гөлҗиһан гына гаепле иде, димәк, ул хуҗабикәләргә ялагайланырга тиеш. - Күңелсез миңа, Гамбәр әби. Каядыр чыгасы килә бит инде... +- Нишләргә, димсең? Яшәргә кирәк, яшәргә, канәтем. - Карчык әзрәк йомшарды. - Адәм зур ызбасын тарсына, кош уч төбе хәтлем оясын киң итеп тоя! +- Урман артык куерган. - Әлеге минутта ялган бердәнбер саклану чарасы иде. - Агачлар игезәкләр диярсең, охшашкан, шуңа адаштырды. +- Кем син, кыз! - Кортка Миңсылуга боерды: - Кәҗәне алып кайт! +Каенсеңел чыгып киткәч, карчык, чикләвек ваткандай, тешен шыкылдатып: +- Алдак бәндә - хурлык иясе, - диде. - Син яңа дөнҗада яшисең, аның ишеге дә яңа. Элгәрегеләрне ыргыт, ерак ыргыт! +- Аңламадым, Гамбәр әби? +- Аңладың, бә-әк яхшы аңладың. Үткәнеңнән бернәмәстә дә эзләмә! +Кар иләгәндәй, хатынның аркасы өшеде. Ни-нәрсә уйлаганнары маңгаена языла микән әллә? Юк инде, юк! Карчык кыек атып туры тидерә, нибарысы шул гына. +- Таныдымы? +- Ә?! +- Онык сине таныдымы? +Хәзер инде Гөлҗиһанның аркасын утлы кисәү белән көйдерделәр. Ялганы тотылды... Ул, чынлап та, хурлык иясе иде. +- Таны... таны... мады, - диде хатын, сүзен өзек-өзек бүлеп. +Бая гына карчыкның йөзеннән шуышкан кара болыт агарды. +- Әлхәмдүлилләһ! Шулай кирәк, шулай. Оныкҗанымның минем катыма килер юлын бикләрлек кодрәтем җук, мин Аллаһның колы гына, вәләкин син - азгынны тыяр пычак телем бар. Минем ызбамда Сәмигулла кызы Гөлҗиһан яшәми, ишетәмсең? +- Әйе, Гамбәр әби. +Күз агы зурайган белекче үзалдына пышылдап утырды-утырды да: +- Абага?! Минме?! Көлдермә, Гамбәр әби! +- Син, син! Ант мәгәр, соңгы чырагым - оныкҗанымны сезнең каһәр суккан нәселегездән сакламасам, чын исемем... - карчык нигәдер тотлыкты һәм, сүзе бугазына төртелгәндәй, нәзек муенын сыпырды. - ...Исмем исем булмасын, - диде. +- Фәрит бит минем риясыз балачак дустым иде. Мин аңа бернинди начарлык та эшләмим, Гамбәр әби! Ышан миңа, ышан! +- Сезнекеләр - җир-күкнең битенә төкергән кавем. Әмерем шул: танытма! - Мөгезенә бау бәйләгән кәҗәне ишегалдына куган Миңсылуга да кортка ачу ташы белән орды: - Сул аягыңны күтәргәндә, уң аягыңны эт ашый, кем кыз! Җәтрәк бул! Хайванның җилене өрелеп тулган, сөте ага! +- Акса инде, җиңги. Безгә калганы җитәр әле. +- Телләшмә! Кәҗәне Абага саусын, кем кыз. +- Бәй, ниткән Абага, җиңги? +- Мин ул, мин! - диде Гөлҗиһан. - Миңа яңа исем тактылар. +- Вәт сиңа пәрәмәч! - Миңсылу тел шартлатты: - Шыпиун дигән идем лә бу кемсәне, тучны шыпиун! Алар атна саен исем үзгәртә, ди. +- Акыл сатма, кем кыз! Кичкелеккә кәҗә сөтенә солы кушып кайнат. Гөлҗиһанның бүгенгә ризыгы шул, - дип, карчык каядыр китеп баргач, Миңсылу аңа сапсыз савыт тоттырды. - Әйдә, сау! +Малкай, күрәсең, гадәт буенча үзе күтәртмә тактага менә иде. Ә менә хатынның кәҗә имчәген тартырлык тәҗрибәсе юк, акча санарга гына яраган бармаклар начар бөгелә иде. Ул савытын юри кулында әйләндерде: +- Бигрәк кечкенә... +- Аңа ике литыр сыя. Кәҗә сыер түгел. Кем дисең әле син үзеңне? Абагамы әле? Шыпиуннар гел исем төрләндерә. Кинада күрсәтәләр. Син шуларның берсе ахры, гөлкәем? +- Сөенмә, Миңсылу апа. Без икебез дә мактаулы халык: син шымчы һәм әләкче икән. Шыпырт кына артымнан күзәттеңмени? +- Ә-ә, җиңги белән бозылышкан безнең нәзберек кунагыбыз! Әйтәм аны әбиең җенләнә. Аның карактерына мин генә түзәм. Әйдә, мәлҗерәмә, кәҗәне сау! Әүвәл, җиленен юып, чүпрәк белән корыт. +Кәҗә дә, карт хуҗабикәсе кебек пырдымсызлана, мөгезе белән тактаны сөзә иде. "Мин бай хатын, себереп кенә түгәрлек көнкүреш чүп-чары белән вакланам. Хурлык!" - дип йөрәк ярсыды, тик акыл аны тиз бастырды. "Ахмак! Синең акчаңның нинди кодрәте бар соң? Ул кәгазь кисәге генә. Ертсаң - ертыла, яндырсаң - яна. Син - авыл кызы, шуны онытма!" Әйе, ул бу җирдә туып-үсте. Әмма бүген кер сыккан кебек сыксаң да, аңарда авыл гадәтләренең тамчысы да калмаган иде. +- Бисмилла, - диде Гөлҗиһан. - Бисмилла... Мин үзем сайладым... +- Нәстә сайладың, гөлкәем? +- Кәҗәне! - Хатын моңсуланды. Аның хәлләре Миңсылуга караңгы иде. Лариса исемле танышы Американың иң кәттә клиникасында күкрәген зурайтырга киткәндә, и үгетләде Гөлҗиһанны, и үгетләде! Имеш, анда тәҗрибәле профессор атна-ун көн эчендә маеңны тунап, илле-алтмыш килога ябыктырачак. Имеш, чит илдә табиблар иң заманча ысуллар куллана. Әмма күңел төпкелендә бик күптәннән бер уй кымырҗый иде шул. Могҗиза белән йөзәрләгән авыруны терелткән усал Гамбәр! Гап-гади авыл белекчесе! Менә кем кирәк иде аңа... Менә кем белән саташты Гөлҗиһан. Юлга чыгасы иртәдә исә хәбәр иреште: төргәк-төргәк доллар белән Америкага очкан танышы операциядән соң мәңгегә күзен йомган иде. булмас. Хәрәкәтләнә ләбаса! Менә кәҗә дә сава! Җылы сөт тамчылары битенә чәчрәгәндә, ул ниндидер рәхәтлек тойды. Димәк, ул яши! Димәк, ул тере! +- Карале, кем, ышпиун Абага. Мине шымчы, дисеңме? Үтердең, валлаһи. - Миңсылу аның җилкәсеннән селкегән иде, хатын чак кына артка аумады. +- Сөт түгелә, Миңсылу апа! +- Түгелмәс! Бәнахакка рәнҗеттең әле син мине, гөлкәем. Сине юллап бармадым һич тә! Чалыш-пылыш аягымнан ташбака гына көнләшер иде. Безнең җиңги, сиңайтим, урмандагы кайсы агачка чебен кунганын да сизә. Минем авылга сәпсимгә кайткан чагым гына иде, берсендә әбиең ишегалдында җеннәре белән сугышты: көрәк-сәнәк очты, себерке сынды, утын әрдәнәсе ишелде, мин сиңайтим. Моңарчы ул мәшрикътә, мин мәгърибтә яшәгәч, аның бу тиклем дуамал икәнен күрмәгән идем, зерә курыктым. Ник кайттым дип үкенгән чакларым булды инде. Нишләтәсең, холык тау кебек, урыныннан күчми. Иртә белән безгә Рауза атлы катын килде. Әй җиңги моны элеп алды, селкеп салды, мин сиңайтим. Син, ди, төнә, ди, миңа кемне апкилмәкче идең, ди. Биш балалы ир белән чуалган фахишәгә Аллаһ бөтен юл-сукмакларны каплады, йортыма китермәде, ди. Озатканда, Рауза серне тиште үзе. Дускынае җиңгидән сөйдергеч бөтие ясаттырмакчы икән, әйдәле, минем белән иптәшкә бар, дигән. Әби синең белешең бит, дигән. Без, ди Рауза, иремнең бензаус машинасы белән Айтуганга киттек. Чалт аяз көн иде, кинәт кенә күктә болытлар укмашып, койды яңгыр, койды яңгыр, машина таеп чокырга төште дә батты, ди. Ирем трактор эзләп күрше авылга чапты, төн җитте ди. Өйдә имчәк балам каенанам белән иде, сабыем ач дип, елап беттем, ди. Мона син әйт, шыпиун кисәге, кем аларны күзәткән дә, кем җиңгигә җиткергән, ә? +Әгәр ул ике араны җайламаса, Миңсылу, җае чыккан саен, аның бәгырен кара яндырып чеметәчәк иде. +- Зинһар, гафу ит, апа җаным. Ачуланма инде, яме? +- Гел үзебезчә сөйләшәсең әле син, гөлкәем. Тач авыл кызы үзең. Бер генә дә ышпиун димәссең, - дип кеткелдәде каенсеңел. +- Авылныкы, билгеле, авылныкы. Син моннан соң миңа яратып "Абага" дип кенә эндәш, апа җаным. +- Абагамы, кукурузмы, син безнең иш түгел түлке! +Миңсылуны көйләве бик авыр иде шул. Ярар, чеметсә чеметер инде. +- Сөте азайды, апа җаным. +- Азаймады. Ят кул, шуңа качыра. Кая, кибән, кырыйгарак этел. - Каенсеңел савытка сузылган гына иде, кәҗә башын болгап җиргә сикерде. Сөтнең яртысы түгелде. +- Сиңа монысы да күп әле, гөлкәем. Нәстә каттың? Селкен! +Урманда тилерткән ашкыну кайда икән? Тән чемер-чемер ойый... Карчыкның чик-тыюлары бөтен көчен суырды. Ул - абага. Ул яшеренеп кенә төнлә чәчәк ата... Фәрит аңа юлыкмаска тиеш... +- Мәчетне саклагы-ы-ыз! +Кем шулай урман ярып кычкыра икән? Кем? +Карчык әле уңга, әле сулга борылды. Тирә-якта тып-тын. Калын дивар сыман дөньяны томалаган усаклардан да күз йөгертте. Яфраклар хәрәкәтсез иде. Тагын баягы тавыш йөрәген кисеп төште: +- Мәчетне саклагы-ы-ыз! +Ул кырмыска түмгәгенә иелде. "Бу газаплы иңрәү ияләре әллә сезме?" - илтифат итмәде. Корыган чыбык-чабыкны кыштырдатып, аякка ана керпе ышкылды. Ул да телсез иде... +- Мәчетне саклагы-ы-ыз! +Йа Аллаһым, еллар аша Гамбәр үзе илерә, хәтер, күгәргән энәсе белән чәнчеп, йөрәкне каната икән лә. +...Дүрт почмагыннан берьюлы ургылган ялкын телләре йорт белән каралтыкураны бик тиз ялмады. Чиләк белән су сибеп учак кына сүндерәләр шул. Мәчет исә, әйтерсең, һавадан шырпы сызып ташладылар, өстән - манарадан янарга тотынды. +- Мәчетне саклагы-ы-ыз! +Ир-ат багор белән янган такта кисәкләрен читкә тартты, хатын-кыз туфрак сипте, һәм матча ишелгәч, бозлы сулыш өргәндәй, ут диварларга күчмәде. Төнге маҗарага нокта куеп, халык та таралды. Төтен исеннән аңгырайган хатын кайнар җиргә чүгәләде. Төн кисәк кенә караңгыланды, гүя күктәге йолдызларга хәтле ялкыннан өтелгән иде. +Ул Зәйтүнә әбиләрдә кунды. Иртән, такта сәкедән торыйм дисә, аяклары тыңламады. Карчык су эчергән иде, буыла-буыла косты. +- И килен, хасталандың мәллә? - Заретдин абзасының яшьлек мәхәббәте аңа килен дип эндәшә иде. - Филшер Дамирәне чакыртыйм, килен. +- Дога укып өшкер, әби, - диде Гамбәр. - Миңа ут зәхмәте тиде. +- И килен, минем гыйлемем сыек бит. Икебезнекен бизмәндә үлчәсәң - аккурат синең яктагы тәлинкә баса. +- Синдә Коръән бар, Зәйтүнә әби. Шушы изге китапны кулыма тотсам - хәлләнер идем. +- Шыпырт, килен! - Хуҗабикә ачылмалы тәрәзәне япты. - Сәвитләр ишетмәсен. +- Син Аллаһтан гына курык, Зәйтүнә әби. +- Дөрес ансы, килен. Әнинең Коръәне чормада, хәзер апкиләм. +Яшь иде Гамбәр, җегәрле иде, тиз савыкты. Янган нигезенә бармады, туры кәнсәләргә китте. Ишек ачык, эчтә Сәмигулла белән Мирхәйдәр сөйләшә иде, хатын өйалды почмагына элгән чаршау артына кереп басты. Сәмигулла, өстәл төя-төя: +- Син, блач, минем юлыма бүрәнә тәгәрәтмә, - дип үкерсә, Мирхәйдәр аңардан да уздырып акырды: +- Эттән туган әнчек! Өрмә! Ни барына канәгать бул! Бакча сиңа, җәелкиңәй, ну түлке Заретдиннарның янган нигезенә тукмак борыныңны сузма! +- Сузсам - нишләтерсең, хәерче блач?! +- Кем ут төрткәнен ачыкламагаек, энем! Минем сакал белән шаярма, җәме? Малае Рәшит яңа йорт салыр тиздән. Закун Гамбәр катын ягында. Райунга жалу язса, Арсинычның әфтәрититен буйыйсыз бит, аңгыра! +- Жалу язарлыгы җук аның. Зәйтүнәләрдә үлеп ята, ди. Җен-пәриләре таяк белән ярып сөякләрен сындырган, ди. Син, блач, ишетмәдеңме? +- Тфү, аңгыра! Әкиятең белән кеше ышандыр тагы! Исән ул! +- Нәстә һаман әфсен-төфсенне яклыйсың, Мирхәйдәр абзый? Сине ничек адәм рисвае иткән иде ул катын. +- Гаеп үземдә иде. - Мирхәйдәрнең тавышы кысылды. - Гамбәр катын, авылда ир балалар күп туды, сөннәткә утырт дип, Вәлетдин картны котырта. Өстәгеләр моны белсә - баштан сыйпамас, мәйтәм. Сәвит илендә кыргый йолаларның тамырын корытырга, диләр, сез - блач, көрәшегез, диләр. Ансат кына уйлый абзыйлар. Заретдин катыны, зәһәр, бөтен халык алдында ыштанын төшереп тикшер, аның нәселе - иманлы булган, шаять атасы улын сөннәтле итеп үстергәндер", - ди. +- Ха-ха! Синнән егылып көлгәннәр икән, блач! +- Ыржайма, болай да аузың чалыш! - Мирхәйдәрнең тагын тавышы көрәйде. - Минем белән бозылышып, син чуртым да майтармассың! Авылда мин - закун! +- Закуныңны арт шәрәфеңә бөкләп тык! +Сәмигулла күтәрелеп-бәрелеп чыгып китте. Бу ызгышның ирексез шаһиты - Гамбәр янды-пеште, аңа оят, бик оят, ул ир-ат гайбәтен тыңларга тиеш түгел иде. Берүк кичер, Аллам! Әллә нишләде шул, котсыз гына үрмәкүч, пәрәвез сүз җебе үреп, тозагына эләктерде... Ул уңайсызланып кына бусагадан атлады. Сәвит Мирхәйдәрнең башы иелгән иде, аны күргәч, шунда ук турайды. +- Сине хаста дигәннәр ие, Заретдин катыны. +- Аллаһ ярдәме белән терелдем. - Гамбәр уртасы тишелгән иске агач урындыкка төртелде. - Сиңа йомышым бар, Мирхәйдәр. +Авыл хуҗасы аны тыңлап бетермәде, шелтәләргә кереште: +- Бала-чагаң да җук бит, чыра яндырып төн-ката нишләдең, йә? Көндезләрен такмаклап туялмаган догаңны ник төнгә дә калдырасың, йә? +- Дүрт нүешкә дүрт чыра кыстырмыйлар, Мирхәйдәр! +- Төрттеләр дисеңмени? Йә, күрдеңме? Кем иде, каһәр суккыры! Арт сабагын укытам! +- Җәза бирүче берәү генә, Аллаһ кына. Без түгел. +- Тукта, тукта, Заретдин катыны! Блач кешесе, гүпчим дә авыл хуҗасы, җинаятьчене хөкемгә тартырлык вәкаләткә ия! +- Әтәчләнмә, Мирхәйдәр. Син - көчсез, мескен җан. Синдә нәселегезнең иман чылбыры өзелгән, оныкларыңның оныклары исем-атыңны телгә алырга чирканыр. Блач кибәнен биек өйдегез, вәләкин җир-күкләрне тоташтырган давыл аны тузгытып ташлар. Салам бөртегенә ябышып кайсыгыз котылыр икән?! +- Безнең корыч партия мәңгелеккә оешты, син - кунтыр катын, камунисларга кабер казыма! Лутчы йомышыңны әйт тә әллүр кантурдан. Калхуз сиңа яңа ызба төземәс, чөнки дә хөкүмәткә ярты көн бил бөкмәдең. +- Сездән кем ызба теләнгән ди, Мирхәйдәр?! +- Ансы синең улың бар, знамы, ул тергезер. +- Улымны да борчымам. Мин Заретдин нигезенә бүтән оя кормам. Анда хәтәр ут, бик хәтәр ут калды... Берзаман ул дөрләп кабыныр. - Гамбәр үзалдына елмайды. Күңел алдан ук тантана итә кебек иде. Кичер инде, кичер, Кодрәтлем! - Гозерем бәләкәй генә: мәчетебез яртылаш янды. Ир-атка балта-пычкы тоттырып рәтләтәсе иде. +Мирхәйдәр, корчаңгы чире иярткәндәй, шатыр-шотыр беләген кашыды. +- Ну, сез катын-кыз, ну сез! Торыр җире җук, үзе мәчет, ди! Түлке картлар исеменнән ялынма, мин аларның әммәсе белән дә күрештем, без янган йортта намаз укымыйбыз, диләр. +- Алай икән. - Хатынның ирексездән күзе яшьләнде. - Алай икән, - диде ул, кабатлап. - Азансыз авыл - җансыз авыл. +- Динем-денем дип кешеләрне агулама, Заретдин катыны! Тирә-якларда мәчетләрне туздырып, мәктәпкәме, клубкамы бирделәр, бездә генә син башбаштакка түзәбез. Синең аркада партия кенәгәсеннән колак кагам хәзер. Үзеңне кайгырт лутчы. Дога белән генә тамагың туймас! +- Моннан ары мине мир ашатыр, - диде Гамбәр. - Бер телем ипи хакына +Җан авыруы озакка сузылды: хатын, терелдем дигәндә генә, сусыз-тәгамсез тагын ун көн сәкедә ятты. Кайчакта, җиңелчә генә һушыннан язганда, йомшак җил битеннән сыйпап аңына китерә иде. Гаҗәеп йомшак җил... Бу якларда исмәгән җил... Дала җиле... Кендек каны тамган карьясына әйдәкли... "Кайт илеңә, кайт, кызый!" Кемдер аның белән бәхәсләшә дә иде. Бәлки, үзедер! "Далада ул нибарысы орлык кына иде. Заретдиннар туфрагында исә шытып, тамыр ныгытты. Аны тукландырган бәрәкәтле ашлама - иман иде". +Әрнеде, билгеле, хатын, аның әрнүе әрем әчесеннән дә әчерәк иде. Тик ул Хөкемдарга үпкәләмәде. "Холкым өчен син мине җәзаладың инде, - диде. - Торагымны адәм кулы белән утка тапшырдың. Мин синнән разый. Җиһан - ызбам, күгең - түшәмем, җирең - идәнем, мин нинди бай, Кодрәтлем", - диде. +Саесканнар хәбәр белән очкан ахрысы, авылны ят күргән, авылны сагынмаган-юксынмаган Рәшит (ата каны!) Зәйтүнә әбиләргә килеп керде. Ишек катында чүлмәкне күтәреп кенә су эчте. +- Сусадым, - диде. - Һәр минутым исәптә, әйдә, тиз, әни! +Гамбәр: "Кая?" - дип сорамады, болай да аңлашыла иде. +- Сукбай хәлендә яшәмәссең бит инде, әни! +- Ирексезләмә, углым. Зәйтүнә әбиеңнең ызбасы иркен. +- Әни, авыл сине яратмый! Яраса, каф тавы артына сөрер иде. +- Мин бер Илаһның гына яратуына мохтаҗ, углым. +- Йортны да кайсыдыр бәдбәхете яндырды! +- Углым, минем өчен хәсрәтләнмә. Үзеңнең савытың тулып ташкан, борчуың артык зур. Анаң белән киңәшсәң - бушаныр идең кана. +- Син миңа нинди киңәшче ди инде, әни-и! Сез бит тирестә генә казынган томана һәм надан авыл хатыннары! +- Ник син оныкны ирексезләп ташкалага бәйлисең, углым? Сандугачны читлектә ябып сайратмыйлар. +Кызарта-кызарта маңгаен уган (уй яндыра!) Рәшит, сәерсенеп: +- Кем әйтте? - диде. - Мин сиңа бу турыда сөйләмәдем. Уф, әни, кайчакта син бозлы су белән коендырасың. Мәрхүм әти дә синнән өркә иде. Әйе, мин оныгың Казанда төпләнер, дигән идем. Хәзер дәүләт белән галстуклы җитәкчеләр идарә итә. Безнең Фәрит алардан киммени? Тырышса, айга менә егет! +- Аларның нигезе черек агачтан корылган, углым. Тиздән сынып уала... +- Юкны лыгырдама инде, әни-и! Коммунистлар фиркасе - гранит таштан, аны беркем дә ваталмый. +- Үзең алдансаң да, балаңны алдама, углым. Дөнҗаның көе бозылды. Сез - адәмнәргә ни дә мәгълүм түгел, яхшы заманнарга өметләнмик тә. Фиркагез - бер ялган, ул җимерелеп яңа җәмгыять төзелгән тәкъдирдә, анысы да чеп-чи ялган. Җир өсте карак-угрылар, миһербансыз түрәләр, саран байлар, бетмәгән хәерчеләр, адәм каны агызган җәлладлар белән мыжлар. Син, углым, бер заманага да яраклашма, яраклашу - мескеннәр, куркаклар сыйфаты. Үзең булып яшә, углым! +- Ярар инде, телең белән чүп түкмә, әни. Җыенасыңмы? +- Җөдәтмә, углым. Ничек авылдан китим? Тамырымны куптарыпмы? Әгәр мине тапкан-баккан анам дисәң - әүвәлге-актыккы гозеремне үтә, мәчетнең өске ягына бүрәнә өстәтеп, түбәсен яптыр. Синдә анлык кына иман әсәре калгандыр, шаять, углым? +- Авыл советы рәисе Мирхәйдәр Гаделбәков та синнән зарлана, әни. Мәчет +- Йөрмәсеннәр! - Гамбәрнең йөрәк авазы җиһанны тетрәндерер иде. - Ул аягүрә килеш мәчет исемен күтәреп үлсен!!! Аягүрә килеш! +Рәшитнең тамырларында аның да каны ага, димәк, егет ясалма фиркаләрне хуплап, күпме генә бәхәсләшсә дә, иманын сатмаган иде. Улы мәчетне төзекләндереп, ишек-тәрәзәсенә аркылы-торкылы такталар кадаклаган иде. Гамбәр фаҗигадән соң беренче тапкыр шул тирәләрне урады. "Иман йорты" ятим иде инде, ятим иде... Хатын аның диварына яңагын тидереп, тыенкы гына елады да: +- Мин сине соңгы сулышыма кадәр ташламам, - диде. +Сәмигулла аларның биләмәсендә канат җәйгән, бульдозер белән йорт нигезенең кисәү калдыкларын төрттерә иде, борынын мышкылдатып Гамбәр янына килеп басты һәм, пычрак кулын сузып: +- Күрешикме соң? - диде. - Тучны күрешмисең. Безнең ишеләрдән шакшы дип җирәнәсең, тучны. Гамбәр апа, сезнең урынга ызба салам. Мирхәйдәр синнән рөхсәт, ди. Без ике күрше тату гына яши идек, менәтерә, пужар нишләтте, ә, Гамбәр апа? Тучны чыраңнан ут капты бит, Гамбәр апа! Әле бит халык тәтелди, сиңа үч итеп төрткәннәр, имештер. +- Кемнәр, ди? +- Знамы Рәшитнең дошманнары! Урман өчен сугышалар икән. +Нәфрәт хатынның йөрәген сикертте. Әгәр бу бәндә бөҗәк булса - үкчәсе белән сытар иде. Ике аяклы хәшәрәт шул. Аннары, җиңеләм дисәң, хәзер үк һөҗүмгә күч. Җиңәм дисәң - сабыр гына җаен көт... +Өченче тапкыр ул урынга ауды... Тагын билгесез чире куәтләнде. Кул-аяк, баш-муен, күз-колак аныкы түгел, чит-ят кешенеке иде. Бервакыт ул өн белән төш арасында, үзенә ике тамчы су кебек охшаган кыз баланы күрде. Кыз далада кылганнар белән куыша иде. +- Үлмә-ә-әс! Кайда син, Үлмәс?! +- Мин монда, Анам! +Хатын үзенең тавышыннан үзе куркып уянды. Җан сырхавы аның тәненә дә күчте: ирене чабырды, күз кабагы шеште. +- Адәм заты синең шифаңа өметләнеп, көн саен капка төбенә өелә, - диде хуҗабикә. - Бер ноктага текәлеп катма, килен, тор! +- Барысын да себерке белән ку, Зәйтүнә әби! Мин аларны күралмыйм! Яшеннән-картыннан җаным бизде. +- Ай Аллам, Коръән белән гамәл кылган абыстай ла син. Акылыңа кил! Турымда иртәдән бирле бер олан җылый. Көн дисәң - көн, төн дисәң - төн җыкламый, ди анасы. Аллаһ ризалыгы өчен шушы гөнаһсыз сабыйга ярдәм итче, килен. +- Мин духтыр түгел, бүлнискә барсыннар. +- Барганнар инде, барганнар. Җылавы басылмый гына ди. +- Авылда мине тиле, диләр. Тилеләр догасының файдасы шултиклем генә, - дип киреләнде Гамбәр. +- Әй килен, әби гыйбрәтле риваять сөйли иде. Тыңлап бак. Үлән-чәчәк суга тилмереп көйгәч, Сөләйман пәйгамбәр халыкны кырга - яңгыр теләргә алып чыга. И хикмәтнең хикмәте, бер кечтек кырмысканың гына догасы кабул була, килен. +Зәйтүнә карчык аны йомшартты. +- Керсен, - диде Гамбәр. Сабый гөнаһ тузанына буялмаган фирештә иде. Баласыннан уздырып анасы яшь койды. +- Апай, оланыгыз сау-сәламәт, тамагы ач, шуңа көйсез, диләр. Сөтем күп минем. Ник акыртасың дип ирем котыра, каенана оныкны җен алмаштырган, +- Авылыгыз белән тинтәкләр сез! - Белекче нарасыйны сәкегә салды. Сак кына биләүсәсен чиште. Чебеш хәтле генә малай аягын корсагына бөкли-бөкли илерде. Аның кендек ярасы да чиләнгән иде. +- Кич - кояш баеганчы килерсең, - диде Гамбәр. +Зәйтүнә карчык исә өзгәләнде: +- И килен, нишләп бордың? Нишләп оланны имләмәдең? Әнкәсен жәлләр идең. Утлар сулый бит, наныем. Мәрхүмә ахирәтем Гөлҗамалның оныгы Сәрбиназ ие ул, үземнекен кайгыртканны яратмассыз дип кенә әйтмәгән ием, килен. +- Әбекәем-бәгърем, әллә син мине бүген генә айдан төшкән дип белдеңме? Ахирәтең әле ике туганың да кана! Әйдә, булыш! Миңа әчеткән колмак чүпрәсе кирәк. +- Хәзер, килен, хәзер. +- Син камыр изеп, кабартырга кояшка куй. Мин мунча булдырам. +Карчык аңа шикләнеп карап алды. +- Нишләмәктә уең, килен? +- Һәрхәлдә әпәй пешермибез, Зәйтүнә әби. +- Кабартмамы, килен? +Хатын йорты янганнан бирле тәүге тапкыр елмайды. Димәк, әкрен генә нәфрәт-ачу йотыла... Бары тик рәнҗү генә кимеми. +- Ашау турында уйламыйк әле без, әбекәем. +Пырдымсыз хуҗабикә әледән-әле: +- Ничекләр сабыйны терелтерсең икән, килен? - дигәч, Гамбәр, аның шиген тагын да арттырып: +- Малай чирләми, ул таза-сау, - диде. - Тәне шакшы. +- Әстәгыфирулла! Сәрбиназым зерә уңган минем, көн саен су җылытып коендыра. Белдекле булып кыйланасың гына икән, килен! Алдауда икән эшең. +Туктаусыз "без-без" безелдәгән карчык аны алҗыта иде. Гамбәр үз җае белән яшәгән көннәрен сагынды. Йорт-җирсез калулар аңа көтелмәгән кыенлык китерде: ул чит кешенең көенә басарга мәҗбүр иде. Ирек тәмен тоеп, җил белән ярышып үскән дала кызы беркемгә дә яраклашмас иде. +Баласын елата-елата, яшь хатын килгәндә, камыр чыпырдап әчегән иде. Гамбәр сабыйны чүпрәгеннән арындырып, аркасына әйләндерде: +- Сеңлем, әүвәле тәненә күкрәк сөтеңне тамызып, бармак очы белән ышкып кара. +- Әннекәем! - Сәрбиназ чырыйлап кычкырды. - Нәстә бу, белекче апай?! +- Балаңның тиресе астында каты төк. Дуңгыз төге, салсаң-куйсаң - кадый. Шуңа балаң елак, - диде Гамбәр һәм, авызын ачып шаккаткан Зәйтүнә карчыкка төбәп: - Миңа дәшмәгез! Хәзер мин аны дога укып камыр белән сылыйм. Чүпрәккә чорнагач, син - сеңлем, бер-ике сәгать кулыңда йөртерсең. Иншә Аллаһ, төкләр кубар. Соңынтын мунчада юындырырбыз, кендеген канлы үлән суы белән киптерербез, - диде. +Икенче көнне туганының хәлен белергә ашыккан карчык сөенче алды: +- Олан төне буе изрәп йоклаган. И килен, үзеңә рәхмәтләр яусын. Каенанасы да шатланган. Сине ничек бәхилләтик, диләр. Абзар тулы мал-туарлары, яшь бәрән чалып бирербез, ди кияү. +Гамбәр: +- Хакым - ярты телем әпәй, шуннан артыгы миңа хәрам. Мин Аллаһ ризалыгы өчен дәваладым, - диде. +- Әйтмәсен! Ул рәхмәттә ихласлык җук! Бәндәгә нинди генә изгелек кылсам да, мине сөймәстер. Чөнки мин - үзгә оя кошы... +- Шулайрак шул, килен, - дип уфтанды хуҗабикә. - Өч хатын очрашса, телләрендә - син. Шуңа мәллә күңелең гел күңелсезләр күлмәге кигән, килен. +- Мин бәндәнең яратуына мохтаҗ түгел. Табынган затым - Кодрәт иясенең ачуына юлыктырмасын язмыш! +..."Мәчетне саклагы-ы-ыз!" Еллар катламыннан саркыган кайтаваз тынган иде. "Үткәнемдә ник һаман чокынам икән? - диде ул. - Туксан казыгымның берсе дә селкенми, мин аны нык итеп кактым ласа!" Карчык, мытыр-мытыр сөйләнеп, юлын дәвам итте. Соңгы вакытта утарга килүләр сирәгәйде. Яшь чагында тиен кебек өч кенә сикергән ара озыная ахрысы. Ә гомер чакрымнары кыскарган саен кыскара... +Утар капкасы бикләнмәгән иде. Кортка, йокымсыраган сакчы егетне уятмас өчен, галушын шудырып атламаска тырышты. Аңа атап Рәшит салдырган агач өйдә аны көтәләр, кисәү кебек кап-кара ир-ат, тәрәзәдән күргәндер, ишек төбендә тора иде. +- Ни хәл, Сәмүш? Мә, берсәк күчтәнәч. - Гамбәр карчык "кисәү"нең учына конфет сонды. - Суыр, аузың тәмләнер. +- Рәхмәт, Гамбәр апа. Ашау-эчүгә аптыратмый Фәрит. Миңа ризык ташыма. +- Үзем белермен, җәме? Мин сиңа чик сыздым, кат-кат кисәтәм, шуннан узма, Сәмүш! +- Җу-ук, Гамбәр апа, ничә ел биктә бит мин. Төнлә генә чыккалыйм, эшчеләр таралгач кына, һава сулыйм. Монда Фәрит төзетә дә төзетә. Җегет уңган, Гамбәр апа. Көн оз-ын, Гамбәр апа. Күңелсез кайчакта. Син минем мәрхүм кызым... - "Кисәү" шыңшымакчы иде, карчык таягы белән селтәнде: +- Шым бул! +- ...кызым рухына дога кыласыңмы инде, Гамбәр апа-а?.. +Кортка җавап бирмәде. Ызба адәм исеннән пырныган, тынга авыр иде. Ул, иелеп галушын кигәч: +- Онык белән күрешәм, аңа сүзем бар, хуш иттек, Сәмүш, - диде. +...Гөлҗиһан, төчкерә-төчкерә, чуен казандагы тузанлы солыны кәндигә тутырды. Бу аллергиясе җитмәде тагы! +- Өч тапкыр су белән чайкатып түк, - дип баш очында кагынган Миңсылуга: +- Фу, мондый катнашма укшытмас микән соң? - диде. - Бәлки, әбигә эчте диярсең, апа бәгърем. +- Җитезрәк кыймылда, ташбака! Эчәрсең, нибуч! Газ балуны кечкенә, расхутланмыйк, сад-бакчада кайнат төнәтмәне. +Кирпечтән өеп, учак ягар өчен уентык ясалган һәм өстенә казан утыртылган җәйге мичләрне авыл халкы ызбасын корым-көлдән саклар өчен куллана иде. Гөлҗиһаннарда да бар иде ул. Әтисе шунда поши аягы өтә, һәм аның исе күрше урамнарга хәтле тарала иде. Хайван каргышы аны тиз тотты: үзе дә утта янган әнә... +Миңсылу уентыкка чыбык-чабык тутыргач, шырпы сызды. +- Боламыгыңны куертма, гел бута да бута. Кайнагач бик суытма, җылымса килеш эч. Бу сыеклык бөер хастасыннан, ди җиңги. Коссаң - үзеңә үпкәлә. Мин мәлгунь кәҗәне тышаулыйм әле. +Әтисе, утта янган әтисе... Балага җаһил ата да якын. Әгәр ул исән булса, Гөлҗиһан аңардан йөз чөерер иде микән? Бәлки, олыгая-олыгая, Сәмигулла ата тәүбә итәр һәм егерме-утыз адымдагы мәчеткә йөрер, намазга басар, бәлки, малга хирыслыгы да бетәр иде. Башкаладагы туган акча белән бергә аларга хәсрәт тә китереп аударды... +...Күршеләрнең нигезендә көле дә тузгып өлгермәде, әтисе, чүп-чарларны эттереп, яңа йортка урын әзерләргә кереште. Аның мәчеткә эче поша иде. Әлеге мәсьәләдә алар авыл советы рәисе белән эләгешеп тә алдылар. +- Матри, аңа тимә, - диде Мирхәйдәр абзый. +- Нәстә дисең, блач? +- Бәбәгеңне акайтма, тоз күз! Ни ишетсәң - шул. Мәчет сиңа мишәйтләми, ул агачлар артында ук. +- Вәт сатлык сәвит хуҗасы! Әллә тиле катын өстеңә әфсен укып өрдеме? Кара, ничек бытылдый! Ә-ә, син бит әле мәэзин нәселе белән туганлашкан адәм! Урындыгыңнан очыртам, ала карга! +- Очсам да, ерак очмам! Баш түбәңә кунып, тавык миеңне чукырмын, кабан дуңгызы! Заретдин катыны - сыйнфый дошман, мин - камунис, нишләп аңардан әфсенләтим, ди. Аны биш чакрым урап үтүең хәерле. Кабат кисәтәм, Сәмигулла энем, мәчеткә кагылма! Үз хуты белән чересен шунда. Без, сезнең нәсел сымак, иманын көмешкәгә кушып чөмермәгән, бездә вөҗдан дигән нәстә исән әле. Мона мин төбенә төшеп казынсам - сине "төрмә чыпчыгы" итеп очыртам да! Гамбәр ызбасына син "кызыл әтәч" җибәрмәдең микән? +Атасының мыек очы да селкенмәде. Ул, ишегалдында агач тукмак белән тавыкларга бәрәңге изгән Гөлҗиһанны җилтерәтеп торгызып: +- Мона кыз, блач! Аның белән ант итәм, ул төндә мин урманда идем, - диде. +Икәү якалашсалар да, әтисе белән Мирхәйдәр абзый бер табактан "ашады": бай туганның акчасы төлке белән бүрене дә дуслаштырыр иде. Туган дигәннән, ул үзе авылда, гомумән, күренмәде. Кара костюмлы, галстуклы әзмәверләр дә төзелеш тирәсендә буталмады, ә менә кабак йоткандай түгәрәк корсаклы абзый еш килә, һәм аны һәрвакыт Мирхәйдәр абзый озатып йөри иде. Әтисе мактанды: +- Чикритар үзе миңа ызба төзешә, - диде. Кайчакта мактану сүгенү белән "бизәлде": - Арчинычның памушниклары капчык тутырук биргән акча белән капкорсак чикритар командуат итә икән. Бугазлыйм ул этне! Акчага мин хуҗа! +Андый чакта авыл советы рәисе Сәмигулланы бик тиз "суыта" иде: +- Райунның камунислар башлыгына янасаң, авылдан сөрерләр. Ул - намуслы иптәш. Башта ук синең белән килешмәдекмени, миңгерәү?! Сиңа энәдән-җептән ызбасын, каралты-курасын салабыз. Ат, сыер һәм үзең ише аңгыра сарыклар белән шыплап абзарыңны тутырабыз. Берочтан елга аша күпер җәябез, калхуз фермасының түбәсен ябабыз. Так ышты, халыкка да туганыңның игелеге тисен, энем. +Нарат бүрәнәләрне Алташ урманыннан ташыдылар. Ялланган унбиш чуваш ирләре кара төнгә кадәр эшләде. Атасы барыбер риза түгел иде. +- Пәтичтинный гына төзеттерәләр, хайваннар! Урлыйлар, хайваннар. Акай күз чикритар акчамны җонлады. Арчинычка серне тишсәм - ыштанына кәкәй иттерә, кайтсын гына, энекәш. +Осталар йорт-җирне әкияттәге кебек күз ачып йомган арада "аякка бастырды". Авыл гөжләде. Иртән берәүнең тешсез авызыннан сызгырган сүзе, гайбәткә чорнала-чорнала, йомгак кадәр зурая иде. "Сәмигулла элгәреге байларның урманда күмгән алтын-көмешенә юлыккан", имеш. "Сәмигулла бандитлар белән банк талаган да, азактан барсын да атып үтереп, акчасын урлаган", имеш. И беркатлы халыкның беркатлы әкиятләре! "Ил аузына иләк каплап булмый", - диде әнисе, ул су сипмичә шиңгән гөл сыман көннән-көн сула иде. +Берсендә кызның үтереп теше сызлады. Салкын һавада басылыр дип, алар әнисе белән ишегалдына чыктылар. Күктәге йолдызлардан нур чәчелгән айлы үксеп-үксеп елый, әмма нур белән тишкәләнгән кара пәрдә эчендә ул ачык кына күренми иде. +- Ярабби, фирештә җылый ахры? Атаң бер гөнаһсыз кешенең нигезен тузгытты бит, - дип сыкранды әнисе. +- Әнә-ә! - Куркуыннан тешенең сызлавын да оныткан кыз анасына елышты. - Әнә-ә, селкенә! Карак, әни, карак! Әтине уятыйк! +Гәүдәсен яртылаш бөгеп, бакча артыннан гына китеп барган шәүләне әнисе таныды: +- Шаулама, Гамбәр апаң бу, кызым. Ярабби, аның сызлануларын миңа күчер! Атаң бигрәк каты бәгырьле, урам яктан юлны япты, арттан гына качып килә, бахырым. +- Ник безнең әти шултиклем комсыз икән, әни? +- Эчендә оялаган шайтаны туймый, кызым. +Төзелеш эшләре төгәлләнгәч, кунак төшерү хәстәре башланды. Район хуҗасы артык вакчыл идеме, әллә, чынлап та, капчыктагы акча күзен кыздырдымы, табак-савыт, урын-җир тикшерелде. Борыны кителгән ямаулы чәйнек, ямьшәйгән калай тәлинкә, каралган алюмин кашык, кыршылган иске кәстрүл, әнисе корама тышлык белән сырган юрган, каз мамыгы тутырып күперткән мендәр, юа-юа күгәргән шадра сөлге, диварга кадакланган чигүле тукымалар Сәмигулла йортына яраксыз дип табылды. Үзәк кибетеннән алмашка яңаларын китерделәр. Тик нигезгә бәрәкәт кенә кайтмады. Кунак көткән көнне, иртән, морҗа ярылды. Атасы мич остасы Фарукны кыйнап имгәтә иде, Мирхәйдәр абзый үзе менеп "ямады". Барысы да рәтләнгән, барысы да тәртиптә кебек иде. Хуҗага тегәрҗепләре дә төйнәлмәгән (күрше авылның чуваш Микулае текте) күлмәк-чалбар, әнисенә кара итәк белән чуар кофта (муены капланган озын күлмәк совет модасы түгел, янәсе) кигезеп, икесен янәшә капка төбендәге эскәмиягә утырттылар. Кырыйга чәченә ак бант таккан "күбәләк" Гөлҗиһанны бастырдылар. "Примир симия члиннары" тамашага әзер иде. Аю биетәләрмени, урамда сабан туе хәтле халык җыелды. Район башлыгы атасына һаман акыл өйрәтте: +- Үзеңне әдәпле тот, Насыйров! Хөкүмәт кешесе белән иптәш Радий Арсеньевич дип сөйләш! Энекәш дип аңа ябышма! Табында авызыңны чапылдатып ашама. Ризыкны кызлар тәлинкәңә салгач кына чәнечкеңне ал! +- Чикритар ибдәш, камунислар патшасымы әле син, бырат? - Атасы юешләнгән борынын лышкылдатып күлмәк җиңенә сөртте. - Сәнеске телгә кадала минем, анагызны... Агач кашык куегыз миңа. Төкерәм мин сезнең култур-мултурыгызга, анагызны... +Мирхәйдәр абзый аның маңгаена чиртте: +- Иптәш чикритар белән ыспурлашма, дуңгыз! +- Ух, сүгенмәгәч, эчкә кату чыкты. - Сәмигулла муенын кыйшайтты да таш сын кебек утырган хатынына тезе белән төртте: - Әй, син, куфтылы марҗа! Боларга иреңне яклап нидер әйтер иең, хет! Җәки, кызым син? Мәптектә бишкә генә укыйсың, синдә Лилин акылы бар. Ызба, сарай, келәт, мунча, әбрәкәй күпмегә төште икән, чутларсың, кызым. Туганымның акчасын блач күселәре кимерсә, энекәштән, әй ибдәш Арчинычтан арт саннарын каезлатам, тучны! +Ата кеше аек вакытында түрә-мазар янында койрыгын кыса иде. Кыз сизенде: көмешкә лыкынган... Әнә, ике бит алмасы кып-кызыл... Исерсә - борыны да сулана... +Көтә-көтә күзләр күгәргәч кенә, тал чыбыгыннан үрелгән басу капкасы өстендә тузан болыты күтәрелде. Дүрт машина выжылдап алар урамына керде. +"Беренче" салынган җилкәсен турайтты, Мирхәйдәр абзый исә өчәр-өчәр оешып тәмәке көйрәткән агай-энене читкә куды: +- Чигенегез, чиген! Мәскәүлеләр - кырутуй халык, таптатмасын. +Чабыш атлары сыман елкылдаган күгелҗем машиналардан кайсы фотоаппарат, кайсы камера тоткан кунаклар коелды. Мәлҗерәгән атасын култыклап торгыздылар. Ул: +- Ибдәш, ибдәш энекәш! Чукынмыш, Арчиныч ибдәш, - дип тәтелдәп, төркемгә каршы атлаганда сөрлекте. Мирхәйдәр абзыйның беләгенә ябышмаса, маңгае белән җирне "сөзә" иде. Ак күлмәкле, кара галстуклы озын ир-егет: +- Здрасте? - дип исәнләшкәч: - Кто у нас тут хозяин? - диде. +- Вот он сам! - Авыл хуҗасы әтисен беләгеннән "бушатты" да, уфтанып кына: - Извиняйте, Радий Арсиныч, у хужаена жар путнялся была, уж бульно бальнуй, прастудилися, - диде. Озын буй: +- Я не Радий Арсеньевич, к сожалению. Я его помощник. Шеф не смог приехать в родные места предков, а эти ребята - журналисты, из центральных газет, - дигәч, "беренче" күрешергә дип сузган кулын кире кесәсенә тыкты. Хәер, аңа игътибар итүче дә булмады. Журналистлар "О, экзотика!" диешеп, фотоаппарат чертләтте, камерасын "өч аяк"ка бастырган сакаллы ир җил селкеткән яфрак сыман калтыранган Сәмигуллага сорау биреп маташкан иде, Мирхәйдәр абзый: +- Уж бульно бальнуй хужаин, жар, вот дучкасы гаварит была, - дип, исерекне култыклап күздән үк югалды. Гөлҗиһан урысча әйбәт кенә сукалый иде, каушамады, бер күзле "өч аяк"ка чатнатып үзләренең гаиләсе турында сөйләде. Әтисе - "оста сунарчы", әнисе - "оста тегүче", янәсе. "Радий Арсеньевич нәсел-ыруы белән горурлана ала, без аңа лаек туганнар, без беркайчан да аның йөзен кызартмабыз", янәсе. +Кунаклар әрсез халык икән, хуҗалыкны айкагач, табындагы сый-нигъмәтләрне "урдылар" да, машиналарына төялешеп, Мәскәүләренә сыптырдылар. Бөтенесе дә төштә кебек кенә иде. Әнисе тиз-тиз "марҗа киемнәре"н салып, юа-юа бизәге уңган күлмәген киде, биленә алъяпкыч буды һәм, иркен сулап: +- Раббем, тагын нинди сынаулар белән сынарсың икән, - диде. +Әлеге "уен"да тагын икәү - район хуҗасы белән рәис Мирхәйдәр сыналды. Көрәк белән тау хәтле акча көрәрбез дип хыялланган абзыйлар ярык тагарак янында калган иде. Аларның сарай кырыенда ничек уфырганнарын кыз үз колагы белән ишетте: +- Өметләр акланмады, Гатиятов. Безгә Мәскәү баеннан шымытыр! Адәм көлкесе, бездән дә наив кеше юк! Разве андый очындыклар бер мескен авылга кайта ди. +- Нишләп кире уйлады икән, Гата Садыйкович? +- Үзеннән белеш, Гатиятов! Ярдәмчесе, көнен-сәгатен күрсәтеп, ике тапкыр телеграмма сукты. Без монда зурдан кубып җыендык. Хуш, өстим дигән акчасын җибәрсен иде. +- Бәрәч, Гата Садыйкович, күпер белән фирмыга сәмән калмадымыни?! +- Тиененә кадәр шушы кара мужикның хуҗалыгы суырды. Үтүт акча, Гатиятов! +- Мин тагы... Авылга файдасы булыр дип тагы... +- Зарары күбрәк булды, Гатиятов. Казанга - обком тирәсенә урнаштырмасмы дигән хыял да пыштик хәзер. Шушы хәерче районда мүкләнербез ахрысы. +Менә сарайдан дүртаякланып ярым айнык әтисе чыкты. +- Акча капчыгы кайда, анагызны, - дип сүгенгән иде, секретарь Мирхәдәр +- Син бу имгәктән адәм әвәләп чиләнмә, Гатиятов, эттән - эт, беттән бет туа, тфү, - диде һәм дык иттереп әтисенең арт чүмеченә типте. +Айтуганны гөрләткән шау-шу тынды. Әкияттәге төсле өч мәртәбә бармак шартлатып баеган Сәмигулла "примир симия" хуҗасы исемлегеннән тиз сызылды, ул, элеккеге гадәтен куып, киек-җанвар аулады, аты-юлы белән өйдәгеләрне сүкте. Бай туганына да тел чыбыркысы белән "кизәнде": +- Ызбулыч син, ибдәш Радий Арчиныч! Чикритар мине акыртып талады. Син, ызбулыч малай, ник капчыкны минем үземә тоттырмадың? Ике көпшәле мылтык кирәк ие миңа, заразы ибдәш Арчиныч. Синең туганлыгыңнан ни файда?! +Кызның тормышында мондый кичерешләр бүтән кабатланмаска тиеш кебек иде. Кабатланды, тик ул әүвәлгесеннән көчлерәк, чөнки олылар уйнап туйгач онытылган уенга охшамаган, монысы - йөрәк белән бәйле иде. +Беркөнне урманда хаста әнкәсенә кара бөрлегән чүпләгәндә, аның башына имән күркәсе "яуды". Авырттырмады, алар әле йомшак иде. +- Кех-кех, - диде "имән", көлеп. - Кех-кех... +Гөлҗиһан аптырады: агачлар да җанлы микәнни? Һи, яшеллек дәрьясында "йөзеп" үскән кыз мондый әкиятләргә ышанамыни инде! +- Кайсыгыз шаяра анда? - диде ул, җитди генә. +- Мин! - диде тавыш һәм тиен төсле аска сикерде. Менә ичмасам бусы чып-чын әкият иде! Аның каршында сурайган малай авылныкы түгел, аның киенүләренә хәтле мәзәк: кыска җиңле шакмаклы күлмәген кыска балаклы ыштан бөрмәсенә кыстырган. Мөгаен, ул аның яшьтәшедер, буй озынлыгы икесенең дә бер чама иде. +- Мин - урман егете! - диде малай. - Ә син кем? +- Урман кызы! - Гөлҗиһан да тапкыр иде. - Нишлисең минем биләмәмдә, малай - күгәргән калай? +- Син дә минем аймакта нишлисең, кыз - эрегән тоз? +- Кара бөрлегән җыям! +- Һи, иренең каралса - үзем генә үбәрмен, урман кызы! +- Кит, затсыз! - диде Гөлҗиһан, тырысы белән малайга селтәнеп. - Әнә, керпене үп! +Җәйге айларда авыл урамнарында телгән чыра төсле ак чырайлы ябык шәһәр малайлары чабыша, ә көзгә табан алар, әби-бабайларының сөт-каймагы белән сыйланып, тазарып-матурая иде. Урманда очраган малай шул арык җаннарның берсе дип уйлады кыз. Зәйтүнә әби үлгәч, әнисе мәет өстенә барган иде: +- Әй Гамбәр ападан оялдым да соң, кызым, - диде ул. - Атаң бигрәк йөзебезне каралтты. Кыз-катынны рәнҗетеп төзелгән ызбаның ни рәхәте дә, ни җылысы. +- Үзеңне табалама инде, әни. Сиңа борчылырга ярамый. +- Мәет җирләгәч, шыр ялгызы күңелсезләнер инде, дисәм, Гамбәр апага җәйлеккә оныгын кайтарганнар икән. Миңа кырылмады үзе. Ачылмады да инде, артымнан гына: "Йөрәгеңнең сүрүе нечкәргән", - дип кенә әйтеп калды. +Әнисенең моңсу тавышы кызны боектырмады. Аның гомер сәгате соңгы минутларын санаганын каян белсен ди ул! Үз хәсрәте көчле иде шул. Моннан ары аңа урман егете белән сукмак кисештермәскә кирәк! Кичә башыңа имән күркәсе яудырсалар, бүген таш белән орырлар! Ул малай, һичшиксез, әбисен йорт-җиреннән сөргән адәмнең кызын дошман күрәчәк! +Кыз юлын үзгәртте. Әрсез кара бөрлегән урманның һәр тарафында үсә иде. Әмма тырысына ике бөртек җимеш салып өлгермәде, абага яфрагы астында яши диярсең, алдында хәерсез малай калыкты. +- Әй, мактанчык! Син кем соң ул хәтле! - Гөлҗиһан җавап тапса да, каушады һәм тырыстагы бөрлегәннәрне берәм-берәм авызына "озатты". +- Мин - хуҗа! +- Һе, кичә генә әле урман егете иде берәү! +- Шул егет хуҗа дип бел! +- Син дә шуны бел: без - тигез, чөнки мин - урман кызы! +Малай шытырдатып абага яфрагы өзде. +- Әйдә, алайса сиңа таныклык язабыз? +- Абау, нинди таныклык! +- Урман кызы икәнеңне дәлилләгән документ! Йә, исемең ничек? +Исем дигәч, Гөлҗиһан иренен бөрештерде. Мөгаен, Гамбәр апа оныгына дошманнарын исемләп атагандыр. +- Урман кызы, дидем ич! +- Ансы кушамат аның! Чын атың кем? Минеке - Фәрит. +Авылда ул бердәнбер Гөлҗиһан иде. Әкрен генә: +- Оныттым, - диде. +Малай башта көлде, аннары, бармагы белән чигәсен боргычлап: +- Син тегеләйме? - диде. - Акылга сай мәллә? +Мондый мыскыллау уку алдынгысының "мин-минлеге"нә тиде. +- Мин акыллы, мәктәптә гел бишлегә генә укыйм! - дип чәрелдәде кыз. - Исемем дә... Гөлҗиһан әле минем! +Юк, давыл агач-куакларны төбе-тамыры белән йолкып аудармады: малай тыныч, бик тыныч иде. +- Син чукрак мәллә? Мин - Гөлҗиһан, диләр. +Фәрит, абага яфрагын чыбык белән тишкәли-тишкәли: +- Эһе, яздым, - диде. - Син - Гөлҗиһан. +- Әти - Сәмигулла! +Бу исемне өстәгәч, һичшиксез, малайның сырт йоны кабарачак иде. Юк, ул һаман тыныч кына: +- Әтиең - Сәмигулла. Яздым, - диде. - Мә, таныклыгың әзер! +Кыз яфракны дүрткә бөкләп кесәсенә салды. Әгәр бу мизгелдә күктән дөбердөбер таш коелса - ул аларны берәм-берәм яңа танышына тондырып, ачуын кузгатыр, чөнки "урман егете" асылда сабыр түгел, малай махсус Гөлҗиһанның нервысында уйный иде. Нигә ике арада дошманлык уты үрләтергә тырышты соң кыз, нигә? Моның сәбәбе шул гына: беренче күргән мәлдә үк ул Фәритне үз итте. Үз итү генәме икән әле! Йөрәк әле генә бөредән ачылган зәгыйфь яфрак шикелле леперди, Гөлҗиһан гашыйк иде... Мәгәр малай әбисенә була үчләшсә - бала күңелендә бөтерелгән хис өермәсе бик тиз басылыр иде. Беркөнне әнисе аңа: +- Кызым, кара бөрлегәннән туйдым, син урманда йөрмәле, өйдә эш күп. Мин сине иркәләбрәк үстердем ахры, аш-суга өйрәнер идең, - диде. - Хәлем хәл, балам, дөнья көтүләре сиңа калса, нишләрсең? Кычкырып ачтан үләсез бит. Атаң ау дия-дия акылдан шаша, аңа ни йорт, ни урман - барыбер. +"Урманда йөрмәле..." Анасының тел төбе аңлашыла, бичара: "Гамбәр оныгына илекмә!" - дип кисәтә иде. Авыл сукырмыни! Күргәннәр... +- Әни! +- Кызым! Мине иртәрәк кабергә озатмыйм дисәң, урманда чуалма! +Хуш, урман егете! Хуш, беренче гөнаһсыз мәхәббәт! Кесәдәге абага яфрагы чиләнеп каралды. Сулышы белән өреп киптерәсе дә китап битенә кыстырасы дип хурламыйлар. Берсендә аучы Сәмигулла ат арбасында поши алып кайтты. Хайванның бот сөяге яраланган иде. +- Хәйләкәр, заразы, оланын ышыклар өчен җүри минем каршымда боргалана. Күз алдап шылмакчы иде, шалт моңа утлы ядрә белән! Абзаңнан ычкынырсың, заразы! - дип, тиңсез батырлык эшләгәндәй мактангач, пошины абзарга япты. - Сез, матри, кыз-катын сәләмәсе, моңа күбенгәнче әпәй ашатыгыз! Көзгә симертеп суям. Тәненә ит кундырмасагыз, җиде кат тирегезне туныйм! +Көчләп әсирлеккә төшерелгән тоткын исә ипи телемнәрен иснәп тә карамады. +- И, аңарда бала хәсрәте шу-ул, - диде әнкәсе. - Атаң, дим, җаһил, никләр аны сабыеннан аерган икә-ән! +Кызның күзе яшьләнде, ана поши да Гөлҗиһанга кушылып елый, озын керфекләрендә эре-эре тамчылар җемелди иде. Киек-җанварларның ни-нәрсә белән тукланганын ишетә иде ул: мәсәлән, поши халкы агач кайрысы кимерә. Урманга берникадәр зарар китерсәләр дә, алар өчен бу иң тәмле, иң сусыл тәгам иде. Кыз, көндез әнисе черем иткәндә, якын урманга йөгерде. Пычак белән элпә кайрысы телгәләп маташканда, кемдер сызгырды: +- Фью, фью! +Аны кош дип уйлаган Гөлҗиһан чаш-чош агач тунавын белде. +- Чур, тоттым! +Кош дигәнең адәм теле белән сөйләшә башлагач, кыз пычак белән әз генә бармагын кисмәде... +...Карчык аягын чирәмгә сузды. Ул мондагы тормышка битараф иде. Югыйсә утар нәсел малы, нәсел байлыгы иде. Үпкәләде утарга Гамбәр. Аны хәтта җанлы итеп күралмады. Әүвәл бу почмак аның хәләл ирен урлады, аннан соң улы Рәшитне каптырды. Кыскасы, ни мәкерле көндәш тә таркатырга базмаган гаиләне пыран-заран туздырды. Оныгы да ата-бабасы кебек утар дип шашына. Тик, Ходайның рәхмәте, монысы ни кырыс Заретдин, ни йомык Рәшит түгел, монысы белән "ботка пешә", Зур әни дип өзгәләнгән онык, мөгаен, Аллаһның соңгы бүләге иде. Шөкер, бу бала белән очрашу сәгатьләрен сабыр гына көткән ана морадына иреште. Кояшлы матур иртә иде, Рәшит җил капканы ике кеше сыярлык итеп киң ачып керде: +- Әни, менә сиңа малай, - диде. - Җәйге каникулда Зур әнидә яшим, ди. Онык дип һаман колак итемне ашый идең, тәрбиялә, әйдә! +Малай күптән малай күлмәгенә сыймый, озакламый борын астына мыек төртерлек үсмер иде, Гамбәр аны яратып кочаклады һәм шунда ук гаҗәеп җылы тойды. Шулай булмый ни, ялварып-ялварып сораган Аллаһ бүләге ләса! Аларның серләренә хәтле килеште. +- Зур әни, миңа шәһәрдә күңелсез, - диде онык. - Минем әти белән утарда торасым килә, ә ул, мәктәпне тәмамлагач, институтта укыйсың, диплом алгач, берәр оешмада тәҗрибә туплыйсың, ди. Син түрә өчен яратылган, ди. +- Әнкәң ни ди соң, бәбкәчем? +- Әни безнең белән яшәми, Зур әни. Ул сөяркәсе дядя Коля белән Кырымга китте. +- Шулаймыни? Ай-яй, әтиеңә авыр икән. Син хәзер аның бердәнбер терәге, бәбкәчем. +- Мин икегезгә дә терәк булам, Зур әни! +Бишектәге бишкә төрләнә, диләр. Гамбәр, билгеле, башта сагайды. Иркә шәһәр гөле, бәрәкәтле туфракка күчерсәң дә, тамырланмас, диде. И кодрәтле Су эзен тапса - таш-кыя аша аккан кебек, колларың да, син "әйе" дисәң, мең киртәне сикереп, үз максатына якыная. +- Әни, Фәритне утардан биздер, - диде Рәшит, саубуллашканда. +- Нишләп, углым? +- Йөз кат тукыдым бит инде, әни! Бүген түрәләр заманы! Мин улымнан урман шүрәлесе ясамыйм! +- И углым, бу дәүләтеңне кем өчен төзедең алайса? +- Әти мирасы ул. Берәр байга сатармын соңрак. +- Оныкның хуҗасы - Аллаһы Тәгалә, углым. +- Йә, әни, синең белән рәтле сүз сөйләшәм димә, туры таякны бөгеп кенә кәкрәйтәсең. - Рәшит кәһ-кәһ йөткерде. +- Күкрәгеңне тикшерт, үпкәңдә кара тап бар, углым, - дигәч, ир тагын ачуланды: +- Син бозык рентген аппараты төсле, дөрес күрсәтмисең, мин таза-сау, әни! +Газиз бөртеген урман авызына хәтле озатканда, хатын: +- Углым, чирең әле тамырланмаган, баш кына алган, әйдә, үзем үлән төнәтмәләре белән имләп дәвалыйм, - дип инәлсә дә, Рәшит кирелеген калкан итте: +- Әни, зинһар, ырым-шырымнарың белән миемә чүкемә! +...Йөзләгән-меңләгән сырхауга догалы шифаңны өләш тә үз балаңны коткарма! Ана йөрәге ничек әрнемәсен! Рәшите дә җир куенында йоклый... Ә Гамбәр исән... Кайчакта ул үз-үзен табалый, җитәр, карчык, фанилыктан кисел, ди. Ә гомер бавы нык, гомер бавы никадәр генә тартсаң да өзелми. Югыйсә картлык сиздерә, бик сиздерә... Менә бөкләгән аяклар каткан, тезен уа-уа йомшарткач кына турайды. Онык - эшем кешесе шул, анда Зур әни көтә, дими. Мәрхүм әтисенең дәүләтен ишәйтә-ишәйтә, ни кылмакчы икән ул? Бүген бастырып сөйләшәсе булыр... Әйе, сөйләшәсе... Рәшит сыман кирелеге белән җанны көйдерми, анысы шөкер. Тик үзенекен дә аска батырмый. Әнәгенәк, тәки галстук дигән муенчак такмады, тәки ташкалада төпләнмәде, аны шушы урман иле тартты, Рәшит мәрхүм, монда да әнисен гаепләгән иде: +- Сиңа онык чырае күрсәтмәскә иде, әни! Син Фәритне үз ягыңа аудардың, син! - диде. Гамбәрдә адәмнең уй-теләген үзгәртерлек нинди кодрәт бар ди! Туганда ук кан тамырлары буйлап аккан ла оланның теләге, йөрәге белән бергә типкән лә. Исеңдә тот, углан, ул - Заретдин кыйпылчыгы! +...Утар капкасы зеңгелдәде. Озын борынлы кара машина, гүя ярсыган үгез, ике фара күзен акайтып, эчкә узды. Карчык алдына бөкрәя төшеп күзәтте: Фәрит, кулындагы кәгазьгә төртә-төртә, сакчы ир-атка нәрсәдер аңлатырга кереште. Холык-фигыле генә үзгә, килеш-килбәте белән ул тач бабасы: Заретдин кебек үк аның да җилкәсе киң, аяклары кәкре иде. Менә онык та әбисен абайлады. Йөзе яктырды, күзеннән шаян очкыннар чәчрәде: +- Нинди ак гөмбә ул анда, йә? - диде. +- Саумы, төпчегем? - Карчык тормак булып тезләнмәкче иде, Фәрит: +- Чү, чү, Зур әни, ашыкма, - дия-дия, аның янәшәсенә утырды. - Мин дә синең белән һава сулыйм! +- Бәй, син гелән дә һауада, бәбкәчем. +- Синең кырыңда ул шифалырак, сулаган саен үсәсең, Зур әни. +- Үсүең җитеп ашкан, бабаң сымак буйлы үзең, төпчегем. +- Җә, Зур әни, аяк талдырып ник килдең инде? Атна саен үзем хәлеңне белешәм юкса. ризыклы, без җитештә. Синең белән фикерләшәсе иде, төпчегем. Әүвәл мин ятлаткан берәр догаңны укы! Бисмилласыз сүз - буш сүз. +- Хуш, Зур әни. Тыңла. Йә караңгылыкны һәм Нурны Яралтучы, йә кояшны һәм айны Яралтучы, йә йомшак Күңелле һәм Хәбәр бирүче, йә Бердәнбер Барлыкка китерүче, йә Әмер бирүче, йә һәрнәрсәне чагыштыргысыз Яхшыртучы, йә Сиңа җитәкче булмаган Зат, йә Көн белән төнне Алмаштыручы... +Карчык әкрен генә оныгына кушылды: +- ...дан сиңа, йә Аллаһ! Синнән башка Илаһ юк. Безне кайгыдан, борчудан һәм җәһәннәмнән сакла, йа Раббым! Фәрит, болар - Аллаһының гүзәл исемнәре, аларның саны туксан тугыздыр, син кечтеки чагыңда ялкауландың, күңелең гелән урман сәйранында иде. +- Орыш, орыш, Зур әни! Синең тиргәвеңдә дә бер-бер хикмәт бар. Әти бит мине беренче тапкыр кайтарганда: +- Зур әниең җенле, тыңламасаң, кычыткан белән пешекли, - дигән иде, мин ул җеннәрең белән тиз дуслаштым, шулаймы, Зур әни? Кызык кеше идең син, әйеме? Кайсыбер апа-абыйларны капкаңнан ук битәрләп каршылый идең. Теге мескеннең мескене инде, башы түбәнәйгән, борыны кендегенә тиклем салынган. Зур әни моңа ник каныга, ник жәлләми, дисәм, гөнаһлары өчен тетмәсен тетәсең икән, шулаймы? +- Шулай, бәбкәчем. Синең дә телеңә шайтан төкергән ахры, Фәрит! Артык кыткылдама, ир-атка килешми! - дисә дә, карчык сөеп оныгына бакты. Яраса ул аны баштанаяк күз нуры белән коендырыр иде. Ни Заретдин, ни Рәшит аның белән болай гәпләшмәде, ата белән ул аны ким санады. +- Тфү, шайтан төкермәсен инде, Зур әни. Минем бит әле бер хыялым бар: халык йотлыгып укырлык бөек китап язасы иде. +Карчык оныгына текәлде. Шаяртамы, җүнсез? Колагы әрекмән хәтле, каты гына борсаң шукланмас иде. Эчтән ташкын ургылдымыни, ул "ташыды": +- Соңардыгыз, адәмнәр, соңардыгыз! Илаһи китап язылгандыр, аның исеме - Коръән Кәримдер! +- Йа, Зур әни, үзең бәләкәй генә, ә үзеңнең тавышың нинди гайрәтле, - дип, Фәрит әбисенең иңеннән сыйпады. - Борчылма, мин бит дөньяви китап турында әйтәм. +- Ахырзаманга табан шайтан гаскәре котырык таратыр: "Яз, синеке дөрес, синеке мактаулы", - дияр. Шуннан азгын күгәрек каләм күп сүз сарыф итәр, вәләкин аларның мәгънәсе сай булыр. Алар Бөек Останың хакыйкый җөмләсен күммәк теләр, гавам боларныкына ышаныр, боларныкы чын, дияр, ә алар ялган кәлимә белән күз генә буяр. Азактан барыбер дә хурлыкка дучар ителер: иҗатлары чүп-чар өеменә әйләнер. +- Мин алдашмам, Зур әни. Язар өчен җим чүплисе юк, менә синең хикмәтләрең генә дә озын-озын хикәят. +"Әй Аллаһым! Ник бу нәсел бөртегем хисләнә? Хис ир-атны хәлсезләтеп, юашландыра. Моның күңелен чистарт, Аллаһым!" - дип пышылдаган карчыкны онык тагын да "кытыклап": +- Гасырлар үткәч тә, синең хакта: "Айтуганда нинди хикмәт иясе яшәгән икән", - диярләр, Зур әни. +- Син хикмәтне изгеләрдән эзлә, бәбкәчем. Даут пәйгамбәрнең бармагына чорнаган тимер кадагы эрегән. Зур әниеңә чәнти бармагына урарлык та могҗиза бирмәс, Раббым! +- Ул дәвалаган кешеләреңне кая куясың, Зур әни? Алар исәпсез-хисапсыз, +- Хәтерлим, бәбкәчем. Аллаһ ярдәме белән байтак адәм баласы чиреннән котылды. +- Соңгы вакытта әлеге кәсебеңне ташладың дигән идем, яңадан өшкерәсең бугай, Зур әни? Сиңа кемне китерделәр ул, ә? +- Сиңа монысы каян ишетелде, Фәрит? +- Урманда очрадылар, Зур әни. +- Бәбкәчем! - карчык үзәге өзелеп әйтте: - Алтатарлы шайтан-иблис киек-җанвар аулар өчен әллә кайсы кыйтгалардан җыела! Ражун барма! Алар - кансыз, алар - миһербансыз. Былтыр берәүсен үтереп, чыбык-чабык белән күмделәр. +- Мин күрәләтә өсләренә бармыйм, Зур әни! Синең кунакларыңны да чикләвек куагы артыннан гына күзәттем. Әгәр дә мәгәр... - Егет йодрыгын йомарлады. - ...законсыз ау оештырсалар, пәрмә-пәр сугыша идем. Нинди кыз-кыркын синдә? Берәр танышыңмы, Зур әни? +- Кем дә җук миндә, бәбкәчем. +- Шаян син, Зур әни! Машиналарында Җир шары кебек түм-түгәрәк шар иде бугай. +- Сырхаудан көлмиләр, җүнсез малай! +- Көлмим, Зур әни. Синең өчен борчылам. Кеше көе көйләр яшьтә түгел инде син. +- Син дә минем җанымны күдермә, кыйтаб язу уеңнан биз! Чын ир-ат, кулына балта-чүкеч тотып, дәүләт төзи. +- Төзим мин, Зур әни. Син утар капкасыннан ары узмыйсың. Ике чакрым эчкәрәк кер әле, анда агач эшкәртү заводы. Заказлар күп, тиздән безнең продукция чит илләргә таралачак. +- Ходай кушса, Фәрит! +- Әйе, Ходай кушса, Зур әни. Син юкка гына могҗизаларыңны яшерәсең. Әйтик, сукыр Сабирҗан бабай белән Кизләү мәдрәсәсенә кара ат җигеп китәсез дә ак ат белән кайтасыз. Сөйлә әле, ничек малкайның төсе үзгәрде соң? +- Безнең әкиятләрдән дә куәтлерәк эшебез бар, бәбкәм. - Карчык авырлык белән генә сулады. Тыгыз дымсу һавадан борын тишекләре кысыла иде. - Син үләнсәң, мин тынычланып китәр идем. +- Кая, Зур әни? +- Үз йортыма... +- Далагамы, Зур әни? +Карчык, урлап тотылгандай кызарып: +- Әстәгыфирулла, - диде. - Ниткән сүз инде бу? +- Бабай әтигә: "Әниең тумышы белән дала ягыннан", - дигән. Дөресме, Зур әни? Әллә бабай алдашканмы? +...Урман артка чигенә-чигенә, күз алдына гаҗәеп манзара ачылды. Зәңгәр күлмәкле кыз бала тагын кылганнар белән куыша иде. Тагын, тагын... Әлеге күренешкә җан өреп, офык читенә элгәннәр бугай... Әй ул даладагы киңлек, әй ул даладагы иркенлек! +- Үлмә-ә-әс! Кайт! +- Чакырма, Анам, чакырма! +- Зур әни! - Онык оеган кортканың җиңеннән тартты. - Зур әни, йоклыйсың мәллә? +- Әү, бәбкәм! Үз уемнан үзем уелам кайчакта. Син миннән берни сорашма, көн. Үлән, Фәрит! Миңсылу апаңның бистәдә таныш катыны оста яучы, ди. Аллаһы боерса, аңа гозеребезне җиткерербез дә сиңа тиңеңне сайлашырбыз. +Онык туп кебек чирәмгә тәгәрәде. Кулы белән берничә тапкыр һаваны бутагач: +- Их, Зур әни, Зур әни, - диде. - Кемдер куша дип кенә өйләнәләрмени! Сине дә бабайга ирексезләп бирделәрме соң? +Карчык җиргә таянып торып басты. "Синең бу эшең уңмас, башланмас борын хәерсез тәмамланыр", - дип күңеле искәртте кана. Ике яктан ике ташкын ургыла... Берсе - аның оныгы, берсе - Ярулла оныгы... Йа Бөек Аллаһ, йа җиһан патшасы! Аларны бергә кушу-кушмау бары тик синең генә кодрәтеңнән килә! Маңгаен ташка ора-ора ялвара кол Гамбәр: каргыштан тетелгән нәсел белән кан катыштырма! +- Бабаң Заретдин белән сүеп кавыштым мин, бәбкәчем, - диде ул, киребеткән оныкка вәгазь укуның мәгънәсе юк иде. - Кузгалам, яңгырга көйли. Әнәгенәк, кырмыскалар иләвенә кача. +- Ат белән илтәм, Зур әни. +- Илтмә, җәйләрен турыдан гына юл якын. Безнең ише карт сөяккә җәяү тәпиләүләре файдалы, буыннарга тоз укмашмый, - дип, кортка тимер капкага юнәлгәндә: - Сәмүш абзаң тугарылмасын, аңа якты көн әсәре хәрәм, төн аның дөнҗасы, төн, - диде. +Онык әбисенең коры-коры гына сөйләшүләренә ияләшкән иде: +- Баш өсте, Зур әни, синең әмер үтәлер, - дип елмайды. +Яшь вакыттагы кебек аякларга "үзйөрешле" галуш кимәгән иде шул, карчык арык алашамыни, әкрен генә "юыртты". Уй, күләгә сыман, үзеннән алда "йөгерде". Ул беләк буе озын теле белән хуҗасын "камчылады": +- Син, дим, туганнан бирле әрләштә. Башта дала албастысы Сайрәби белән көч сынаштың. Җиңдең, шөкер. Аннан ары кызыл камунис Заретдин белән көрәштең. Ул сине кяферләр сукмагында адаштыра алмады. Аны җиңдем дип кәперәймә. Бу җиңүең өчен, ай-һай, кыйбат түләдең. Хәләл ирең белән газиз улыңны үзеңнән биздердең, и горур бикә! Ә Ярулла нәселенә тешең үтмиме, җә? Алар белән салкын гүрләреңә тиклем сугышырсың микән? Орлыклары әле дә корымаган икән, әнә берсе - туфрак ертып баш күтәрә. Син аңа нишләп терек суы сибәсең икән, нишләп шырпы хәтле генә зәһәр тамызып, тамырын киптермисең икән? +Күк күкрәде, урман эчен яктыртып яшен яшьнәде. "Кичер, Аллаһым!" - диде карчык, тезенә чүгәләп алды. Юк, аны "күк камчысы" өркетми, аны шайтан калтырата, әнә бит ул - мөртәт, күңелен яман уйлар белән каралта иде. Бу четерекле хәлдән ничек чыгарлар, бер Аллаһым. Әйе, Гамбәр кортка ташкынга каршы тау өяр, тау... Ни йөрәгең белән газиз оныгыңның куенына җиз елан баласын елыштырасың ди?! Имансыз нәсел белән туганлашасы түгел! Тик кулыңдагы хәйлә бавын кыскарт: Фәрит сизенмәсен! Сизенсә - эш харап, газизең белән арагыз суыначак. Малай бит үзе сиңа тартылды, кортка. Рәшит әнисен килен белән куандырмады: улының хатынын ул ике тапкыр гына күрде. Тәкәббер бистә кызы ирен яратмагандыр, югыйсә сөяркәсе белән Кырым якларына таймас иде. Берсендә килен кеше Фәритне юллап Айтуганга кайтты. Тимер саплы пычак белән кәҗәгә чөгендер тураган үсмер әни дип егылмады, ә хатын "егылды". +- Ай, ай, баламны коллыкка сатканнар! Кара эш эшләтеп үтерәләр! +Малай: +- Әни, мин кол түгел, мин Зур әнидә кунакта, - дигән иде, шәһәр бичәсе дөнья "сасытты": басымчак "кунак!" Баламны авыл мужигына әйләндергәннәр. Уф, өйләре дә шапшак, таракан мыжлыйдыр, зараза ияртер әле балам. Ирнис! - Ул сөяркәсенә кычкырды. - Давай, Фәритне җитәклә! Аңгырайтканнар аны, күзе тоныкланган! +Гамбәр килене белән әрләшмәде. Самавырның суы кайнар иде, аңа күмер өстәп үрләтте, мич куышындагы бер таба коймакны табынга куйды. Муклашка шикәрне ваклады. Ел саен Ташкенттан килеп дәваланган татар хатыны аңа алты данә үзбәк касәсе биргән, һәм Гамбәр аларны комодта гына саклап тота иде, шуларны өстәлгә тезде. Чәй дигәч, ярсыган килен җирәнеп борынын җыерган иде, ире әдәплерәк икән: +- Аштан олы булмыйлар, Садыйка, - диде. +- Тартынмагыз, ни бары белән сыйланыгыз. - Хуҗабикә ачык ишектән генә оныгына эндәште: - Улым, әниең белән син дә чәйләп ал. +Фәрит җавап кайтармагач, ул аптырады. Баксаң, малайдан җилләр искән иде. +Киленнең сөяркәсе бик сусаган иде бугай, коймак бөкләп чәй шыпыра-шыпыра: +- Садыйка, игътибар ит, мондагы чисталыкка шаккатырлык, - диде. - Кул сөлгесе ап-ак, эскәтер ап-ак! Идән сап-сары юылган. Син Фәритең зараза ияртер, дисең. Бездәге пычракка ни диярсең икән, җанкаем? Кругом тузан, кругом пәрәвез оясы! - диде. - Ялкау син, Садыйка. Алай да кеше хурлыйсың. +- Сайрама, койрыксыз карга! Зато без Кырымда яшибез, тозлы диңгез суында коенабыз. Фу, монда чиста, имеш. Әбиеңә җен-пәриләре булыша. Минем каенанам кем? Әйтимме? +Гамбәргә килененең "ачышы" кызык түгел, чөнки нинди генә кушамат таксалар да, ул үзенең Аллаһ мәхлугы икәнен белә иде. Фәрит урманга шылган, ул хәзер оясындагы йомран кебек кичкә кадәр баш калкытмас, менә монысы килен өчен фаҗига иде. Бабасы Заретдин төсле киреләнсә - ни үгетләсәң дә, тәртәгә кермәс. +Фәрит, чынлап та, кич белән генә кайтты. Ярты табак кабыклы бәрәңге ашагач, күзен хәйләкәр кысып: +- Тегеләр кайда, Зур әни? - диде. +- Анаң сине эзләде, бәбкәчем. Кычкыра-кычкыра тамагы карлыкты. +- Ишеттем, Зур әни. +- Ник хәбәр бирмәдең, җүнсез малай? +- Биек агач башында идем шул, Зур әни. +- Алай ярамый, бәбкәчем. Анасын хөрмәтләмәгән бала, тәмуг кисәве булыр. +- Аңа ярыймы, Зур әни? Ул мине Кырымга өстери. Анда нәрсә югалттым ди! Миңа әти белән утарда рәхәт иде, анысы да ташкалага куа хәзер. Чистый үтерәләр! +Гамбәр ана белән бала арасына чөй какмады. Үсә-үсә Фәрит әнкәсенә карата мөгамәләсен үзгәртер, болай ук нәфрәтләнмәс, диде. Ул, Рәшитне мыскыллап, чит ирләр белән типтергән килененә эченнән генә әрнесә дә, гел аны яклады. "Ана - изге зат", дип бик еш кабатлаган сүзләрне, мөгаен, онык күңеленә сеңдергәндер, бүген егет ай саен Кырымга акча сала. Дүртенче ире ташлаган Садыйка бер бәйләм чир белән ялгыз гына яши. Диңгез генә исәнлегеңне арттырса, адәм баласы көн-төн суда чупырдар иде. Берсендә Фәрит: "Әнине утарга чакырыйм микән әллә? Саф һавада тизрәк савыгыр иде", - дигәч, әбисе: "Ул синең әнкәң, тәрбияләрлек рәтең бар, акча эшлисең, түр башына утыртып ашат-эчерт, бәбкәм!" - диде. "Оятсыз оялса - каты оялыр", - ди. Килен хатында: "Ни йөзем белән синең яныңа кайтыйм инде? - дигән. - Әбиең мине кичерер микән?" - дигән. Аллаһ гафу кылсын, Аллаһ! бала-чага кебек шаяра үзе. Кыйтап яза, янәсе. Әй, беркатлы җан! Бәгъзе адәмнәр, бияләй хәтле авызын ерып: "Уйдырма!" - дип көлсен дисеңмени? Ак ат белән кара ат кыйссасы - чынбарлык иде ул, аның хикмәте юк иде. Остазы Сабирҗан карт яшьлегендә гыйлем өстәгән Кизләү мәдрәсәсен күрергә хыялланды. Күршесе: "Син сукыр бит, бабай", - дигәч: "Күңел күзем исән", - диде. Элегрәк, Гамбәр ни талпынса да, аның гозерен үти алмас, чөнки Заретдин артык "кызыл", сизсә - син мулла-мунтагай белән сәяхәт иткәнсең дип, бәгырь итен кимерәчәк иде. Соңра, ир урманына аугач, улы Рәшит исәйгәч, Гамбәр тәвәккәлләде: Сабирҗан остазны Кизләү якларыннан әйләндерергә кирәк! Ире утарда кунасы кичтә ул Зәйнетдиннән ат сорады: +- Хәтерлисеңме, абзый, кызыңны бизгәк чиреннән аралагач: "Гамбәр, мин инде сиңа мәңге бурычлы", дигән идең? Бурычыңны түлә! - диде. +- Бурыч дип... Истә ансы, Гамбәр сеңел. Ике пот арыш орлыгына ризамы син? +- Калхузда кырым җук, ишегалдына чәчәлмим. Ат бир, Зәйнетдин. Ай яктысында Кизләүгә барып киләм. Зәрә таңда малкайны кире кайтарып тугарырмын. +- Тазалары белән урман ташыйлар, Гамбәр сеңел. Абзарда чирләшкә кара айгыр гына. Мал духтыры бүген-иртәгә суябыз, хутланасы юк, ди. Әгәр син аны апкитсәң - биш адымнан тәгәрәп үлә. Шуннан перси Алпамша мине агач мылтыктан ата, валлаһи! +- Айгыр үлмәс, Зәйнетдин абзый. +- Юмаларга мачтыр син, Гамбәр. Заретдинның аты нишләгән ди! +- Заретдин түгел, син миңа бурычлы! +- Түлке иртән исән айгыр кайтарып куй миңа, матри, катын! Ай-яй, синең белән яшәгән ир жәлке, - дип зарланып, ат караучы абзар ишегенә аркылы терәгән тактаны шудырды. Малкай көчкә генә җан асрый, аның кабыргасы тырпаеп, корсагы эчкә баткан иде. +- Синдә, хайванкаем, Сабирҗан бабай белән нәни улым Рәшитне тартырлык кына көч бар әле, - диде Гамбәр. - Мин җәяү генә атлармын. +Айгыр аны ишеткән төсле өч тапкыр пошкырды. Күрше авылга хәтле юыртты ул, ләкин картның капка төбенә җиткәч, алгы аягына тезләнде. Сукыр Сабирҗан, аны капшап-капшап карагач: +- Яшь икән бахбай, моның эче эчкә ябышкан, ачлыктан ябыккан бу, - диде. - Тугар, кызым. Тугар да безнең сарайга куала. Аранда ак айгыр ирек даулап тибенә, шуны җик, ят сахралар буйласын малкаем, - диде. +Рәхмәт төшкере, каравылчының атасы заманында Сабирҗан шәкерт белән бер төркемдә укыган икән, шуңа күрә ул төн димәде, ишекне ачты, куыклы лампасын кабызды һәм бабайны култыклап бүлмәдән-бүлмәгә йөртте. Тик әлеге сәфәр аксакалның ничә еллар "мәдрәсә, мәдрәсә" дип кагынган хыял канатларын утта гына көйдерде. +- Үзгә ис килә, үзгә ис, - диде карт. +- Хәзер мәктәп бит инде монда, бабай, - диде каравылчы. +- Дога исе беткән, оланнар. +- Һи, бабай, доганың исе буламыни? +- Болын чәчәкләреннән дә хушлырак аның исе, улым. +Карт кичергән хисләр Гамбәрнең җанына сарылды. Нәкъ шул вакытта күз алдында мәчет сурәте чайкалды. Ул яна, дөрләп яна иде. Киләчәк - күрәчәк! Ерак димә, син якын, бик-бик якын икән шул. арбадан төшермәде, ак ат белән озатты. Ул кара айгырның колхоз милке икәнен уена да китерми иде. +- Бахбаеңны тәрбияләп тернәкләндергәч, кире алмаштырырбыз, бүгенгә сиңа минеке хезмәт итсен, кызым, - диде. +Вәгъдә - иман, Гамбәр елак Зәйнетдинне күрәләтә аттырмас иде, авыл изрәп йоклаганда, ул ак айгырны ферма абзарына илтеп япты. Ә Зәйнетдин өчен ат кадәр ат алмашыну табышмак иде. Ул аптырады: +- Гамбәр сеңел, ничек бер төндә кара айгыр агарды соң? Мин бит персигә син җиккән идең, димәдем. Кичтән үз төсендә иде, иртән акка әверелгән, мәйтәм. Синең исемне атасам, җиде буын бабамны кабереннән уята иде. +Сер Сабирҗан остаз белән бәйләнгән, әгәр аның төенен чишсәң - эш харап: картны ат урлауда гаепләп, хөкемгә тартачаклар, ул чорда хуҗалык рәисе - сәвит ялчысы үтә дә миһербансыз бәндә иде. Хәер, колхоз хуҗасы Алпамша мондый әверелештән бик разый иде. Ул Зәйнетдиннән берни дә төпченмәде: читәннән үргән тарантасына ак айгырны җиккәч, бәләкәй түрәнең каз муены нечкәреп тагын да озынайды. Айгыр гына камунис иптәшнең сүгенүен яратмады: тарантасы-ние белән күпердән очыртып, гаип булды. Сабыр Зәйнетдин бу юлысы тузынды: +- Ат кайда, Гамбәр катын?! - диде. - Чын хәлне персигә белгертсәм - үзеңне себерке белән Себергә сөрә! +- Мәйлең, абзый, Себердә сиңа да, миңа да урын җитәр, - дигәч, куркак пыжымлады: +- Җә, җә, Заретдин катыны! Икәү турадык, икәү чәйнәдек, дигәндәй... Куркыныч кеше син, сеңел. Абзарга ат кыяфәтендә җен япкансың, иту айгыр табылыр иде. Эзләмәгән әрәмәлек, эзләмәгән болын калмады бит! +Көннәрдән бер көнне без капчыкны тиште. Авыл шаулады, гайбәтчеләр күперткән хәбәр зурая-зурая авызга сыймаганда гына, Алпамша үлде. Кан елаткан рәисне халык кызганды микән? Шулай итеп, бәла Гамбәрне читләтеп үтте, югыйсә ат караучы Зәйнетдин белән икесен Себер салкыннары аямас иде... +- Әй, син, калын катын? Ызбага кер, яшен суга! - Миңсылу әледән-әле тәрәзәдән башын тыгып аңа кычкырды. - Саңгырау мәллә син?! Яшен суга, дим! +- Сукмас, мин агач түгел, - диде Гөлҗиһан, ә үзе "бисмилла" дип култык астын сыпырды. Балачакта әбиләр: "Җен-пәри шунда поса да, яшен ата", - дип өркетәләр иде. - Мин Гамбәр әбине көтәм. Кайда икән ул? +- Әбиең сиңа ни пычагыма? Жалу бирәсеңме? Эшләп талчыктыңмы, мескенкәй. Кәҗә савалмаган имгәк син. +- Яңгыр көчәя, Гамбәр әби чыланыр инде. +- Аның өчен хәсрәтләнмә, Абага. Син - Абага бит әле, иеме? Безнең кортка, җан кисәгем, яшен шарын учында шартлаткан бервакыт. Идән юа икән, тәрәзәдән очып кергән ут йомгагы бала бишегенә бәреләм дигәндә генә, җиңги, шалт, шарны эләктергән. Ичмасам чүт кенә дә кулы пешмәгән! +Гөлҗиһан карчык белән ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк дигән уй кора иде. Әйе, ул - күршесен җәберләгән Ярулла оныгы! Әйе, ул аны йорт-җиреннән сөргән Сәмигулла кызы! Атасы да, баласы да - гүрдә ята. Фани дөньядан бакыйлыкка күчкән әрвахлар белән булашу килешәмени инде, ә? Гөлҗиһан алар түгел, Гөлҗиһан - аерым, аның берәүгә дә аяк чалганы яисә хәйлә-мәкер ятмәсе үргәне юк! Әгәр дәвалыйсың икән, гафу итеп, кичереп дәвала, Гамбәр әби! +Яшен камчысы белән өч тапкыр күкнең йөзенә сыдырды да, урман өстеннән ташларын дөбердәтеп, китеп барды. +Карчык кайтты, аның өс-башы юешләнмәгән, коры иде. Хатын: +- Гамбәр әби, - дип, аңа таба кузгалган гына иде, тегесе күзе белән шундый чәнчеде ки, гәүдәсе токка эләкте. Болай яндырып-көйдереп көндәшеңә генә карап була иде. Шигеңне тарат, белекче, тарат! Оныгыңа ярты сүәм дә якынаймас Гөлҗиһан! Әмма син аның күңел йозагын җимереп, хатирәләрен сыза алмассың. Чөнки барысы да истә, барысы да... +...Артында "фью, фью" сызгырган "сандугач" - Фәрит иде. Кыз, оялып, кулы белән шәрә ботын каплады. Күлмәге кыска иде. +- Нишләп озак күренмәдең? Мин сине сагындым, урман кызы, - диде малай. +Дәрестә сыйныфташлары "яратам" дигән "канатлы хатлар"ны беркайчан да Гөлҗиһанның партасына очырмады, чөнки ул "явыз Сәмигулла чәчбие" иде. +"Сагындым..." Әлеге "дәһшәтле" сүздән баш исәнкерәде. +- Ник агач бозасың, урман кызы? +Бәй, агач кызгана! Моның сагынуы шулхәтле генә микәнни? +- Пошига ашатам... +- Һи, алар үзләре дә шәп кимерә! +- Ул яраланган шул... +- Ничек яраланган? Бүре тешләгәнмени? +Дәрестә тарих укытучысы пионер Павлик Морозовны мактагач, ахырдан: +- Атасын саткан малай сезнең берегезгә дә үрнәк түгел, балалар, сез алай эшләмәгез! - дигән иде. +- Бүре ахры, бүре. - Гөлҗиһан алдады. Әти аткан, димәс лә. +- Кайда ул, урман кызы? +- Безнең... безнең сарайда. +- Кайры ашап кына ярасы төзәлмәс, - диде Фәрит, олылар кебек җитди генә. - Әйдә, без аны Зур әнигә илтик. Аның кулы шифалы, момент төзәтә. +Аучы ата өйдә түгел иде, алар артбакча ишегеннән генә хайванны өстерәп чыктылар. Башта поши урыныннан кузгалмады, аягын терәп карышты, үзенең авызыннан күбекләнеп селәгәй акты, ниһаять, ул биреште. Күрәсең, балаларның нияте изге икәнен аңлады. Тел юк та, җан бар шул! +Фәритнең әбисе ишегалдында кер чайкый иде, табылдыкка шаккатмады, ә менә кыз белән малайны янәшә күреп, аның кәефе төште. Әй, Гөлҗиһан да аңгыра иде инде! Ул үзенең Сәмигулла кызы икәнен онытты бугай! Аны Фәрит тәмам саташтырды бугай! Күзең терәп атаң рәнҗеткән кеше каршысында басып тор, имеш! +Өйдә исә әтисе әле әнисенә, әле Гөлҗиһанга җикеренде: +- Пошины качыргансыз, әрәм тамаклар! Измәгезне изәм хәзер! +Бу юлысы кыз аның әче теленнән гарьләнеп еламады: ул бәхетле иде. Гамбәр апа, шешәгә имезлек кигезеп, пошига ниндидер сыеклык эчертте, ярасына кара мазь сылады һәм Фәриткә: +- Урманга куала, баласын юксына, бахыр, - диде. +Кызык, иректә боек хайван җанланды, озын сыйраклары белән куаклыкка сикерде. +Фәрит сердәшен: +- Иртәгә дә күрен, миңа синнән башка күңелсез, - дип озатты. +Беркөнне атасы, яман сүгенеп, кызының толымыннан каптырды: +- Син анда кемнәр эте белән иснәшәсең, кәнтәй?! +- Гамбәр күсәге белән чуала себеркең! +- Алар бит әле сабый гына, уен уйнап кына йөриләр, - дип якласа да, әнкәсе соңыннан кызны утлы табада биетте: +- Нинди башбаштак син, бала? Пошины син генә бавыннан ычкындыргансың! Мин дә кызганам хайванны, тик бит инде атаң белсә - үтерә иде! Син Гамбәр апага да кайгы юрыйсың, күргән хәсрәте әзмени аңа? Атаң үчле, аның оныгын урманда сагалап буып ташлый. Сәмигулланың ерткыч икәне бөтен авылга мәгълүм бит инде! Ант ит, бүтән ул малай белән күрешмим, диген! +- Ант, әни, ант... +Тик Гөлҗиһан антын бозды, әтисе белән әнисе болында печән чапканда, урманга йөгерде. +- Мин сине тоташ дүрт көн көтәм, ник син һаман килмисең, урман кызы? - диде малай һәм күлмәк изүеннән тыгылып муенса алды. - Мә, сиңа бүләк. Кыздырган камыт энәсе белән каштан чикләвеген тишеп, ат кылына тездем. Тагасыңмы, урман кызы? +- Тагам... +- Мәңге сакларсыңмы? +- Саклармын... +- Нигә син моңсу, урман кызы? +- Болай гына... Әниләр мине ерак әбиләргә җибәрә. Әби чирләгән... +Әнисе өйрәткән гөнаһсыз ялган иде бу. +- Кайсы авылга? Әйт. Мин сине эзләп табам! - дип кайнарланган малайны Гөлҗиһан, үзеннән дә ялган өстәп, тиз сүрелдерде: +- Әби кала бүлнисендә аңсыз ята, ди. Миңа көн-төн кизү торасы, ди. +- Кайту белән хәбәр бир, урман кызы, яме? +Беренче егетләр бүләге... Кадерле бүләк... Аны өйдәгеләрдән ерак яшерәсе иде... Муенса "сата": Фәрит һәр чикләвеккә "Ф+Г" дип, нәни генә тамга уйган иде... +"Кайту белән хәбәр бир..." Менә ничәмә елдан соң гына кайтты... Тик озын толымлы чандыр Гөлҗиһан белән симергән шәһәр бичәсе икесе ике кеше инде. "Исәнме, мин - урман кызы!" - дисә, мөгаен, Фәрит аның кыяфәтеннән имәнер иде. +...Өйдән комган тотып карчык чыкты, яулыгын артка чөеп бәйләде, оегын салып, буй-буй ыштанының балагын бөкләде һәм пыш-пыш укып тәһарәтләнде. +Миңсылу, карчыга төсле аның һәр адымын күзәтеп, кирәксә-кирәкмәсә дә сүз кыстыра иде: +- Җиңги, аягыңа көч килмәсен, дисәң - таякка ныграк таян. +- Аксак ничек йөрергә, сукыр ничек күрергә, чулак ничек кул көрәштерергә үрәтә, - диде кортка, ул баягы кебек ачулы түгел, күзеннән рәхим-шәфкать нуры сирпелә иде. - Яңгырдан соң күл кабаргандыр, син, кем кыз, өч банкы юып киптер! +- Бәй, җиңги, шуның кадәр суалчан ниемә сиңа? - дип гаҗәпләнгән каенсеңлесенә ул җавап биреп вакланмады. - Менә гел шулай! - Миңсылу намазга ашыккан җиңгәсе артыннан үртәлеп калды. - Нәрсәдер сорыйсың икән, йә дәшмәс, йә пырылдар! Син дә, Абага, нәстә көләсең әле? +- Сөлек белән суалчанны бутыйсың ич, апа җаным. +- Син бутамассың, бәлкем, гөлкәем! Иртәгә синең дә күрәселәрең бар әле! +"Иртәгә, иртәгә..." Хатын көннең беренче яртысында үзен әйбәт кенә хис итә, хәле бетми, аяклары да армый, шуңа күрә ул тагын муенсасын караштырмакчы иде. Фәрит белән очрашу өчен сәбәп эзләмәде Гөлҗиһан. Юк, һич юк! Балачактагы оялчан-тыенкы хисләр бүгенге көн белән ялганып +...Аерылу хәсрәтен иң көчле дару да басалмас иде. Әнисе яңа уку елына базардан чүәкләр сатып алды. Алар матур иде, җир җиләге төсендә иде. Шатланмады кыз. Күтәрмә якалы ак кофта да сөендермәде. Гөлҗиһан урман егетен сагынды. Ә ишек-капкалар бикле... Дөнья ишегалды белән генә чикләнә... Август азагында авыл урамнары ятимләнде: шәһәр балалары кошлар сыман туган якларына очты. Фәрит тә киткәндер, бит ул да мәктәп укучысы иде. Язга табан колхоз рәисе, өлкән сыйныф кызларын директор бүлмәсенә җыеп: +- Кем җәйге айларда җәйләүдә сыер сава? - дигәч, Гөлҗиһан исемлеккә беренче язылды. Тик әнисе аның теләгенә каршы иде. +- Син - нәзберек җан, ничту сыер, кәҗә имчәге дә тарталмыйсың, кызым! +- Мин үзем акча эшлим! +Әй, акчада идемени хикмәт! Ул иреккә тиенәчәк! Иреккә! Җәйләүгә юл урман аша үтә, димәк, Гөлҗиһан көн саен Фәрит белән күрешәчәк. +Әмма... чираттагы җәйнең бер яме дә булмады. Чөнки урман егете әбисенә кунакка кайтмады. Кырымда икән быел, әнисе белән ял итә икән... Әгәр малайны чиратка салсалар, димәк, ул икенче юлысы Айтуганга киләчәк. +Кыш үтте, яз җитте. Май ахыры иде, авыл юлларының пычрагын изептаптап, ике "УАЗик" Гөлҗиһаннарга табан ыргылды. Әтисе мылтык чистарта иде, капкага типкән ят әзмәверләргә көпшәсен төбәп: +- Стуй, ызбулычлар, атам! - диде. +Әзмәверләр артында чөгендер кебек кып-кызыл Мирхәйдәр абзый сурайды: +- Тс-с, Сәмигулла! Чапай заманындагы алтатарың белән Мәскәү кешеләрен көлдермәсәнә, - диде ул. - Бу иптәшләр - сиңа хан сарае салышкан Радий Арсинычның памушниклары. +Атасы кояштай балкыды: +- Драсти, иптәшләр! Мишук динга апкайттыгызмы, тауаришлар? Миңа хуруши мылтык нады била. +Әзмәверләр бер-берсенең колагына пышылдашты. +- Акча димәле син, Сәмигулла. - Мирхәйдәр абзый, күрәсең, дулкынлана - маңгае тирли иде. - Радий Арсиныч кайгыда ди әле. Синең Гөлҗиһаның чамасындагы кызы абариедә үлгән, ди. Болар ни, энем, - сәвит хуҗасы "телсез" ярдәмчеләргә ымлады, - Гөлҗиһаныңны апкитәбез, диләр. Арсиныч аны мәрхүмә кызына охшата ди, вәйт! Карышма, Сәмигулла, боларның билендә синең ише генә Чапай мылтыгы түгел, боларныкы - чын тимер, берне гөпелдәтсәләр - башың агач төсле унга чәрдәкләнә. +Бу хәбәрдән әнисе йөрәге белән ауды, әтисе исә попугай кебек: +- Мишук динга нады била, - дип кабатлады. +- Без ашыгабыз, аңгыра мужикка ниятебезне яхшылап төшендерегез, - диде әзмәверләрнең берсе, тупас кына. +Мирхәйдәр абзый: +- Кунаккамы, иптәшләр? - дигәч, икенчесе: +- Бөтенләйгә, - диде. - Радий Арсеньевич өченче ел сездә төшергән видеофильмны карагач: "Кыз чая", - дигән иде. Кайгырмагыз, шеф аңардан леди ясаячак. +Әнисе Мирхәйдәр абзыйның изүенә ябышты: +- Мөртәт! Кызымны кемгә сатасың? +Аны көчкә генә куптардылар. Гөлҗиһан ыспай ир-егетләрнең урысча такылдавыннан чамалады: чынлап та, бай карендәше сеңлесен башкалага мәктәп директорында гына бердәнбер телевизор бар иде. Аның хатыны, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, өч уку алдынгысын атна саен үзенә чакырып, "тартма"сын кабыза, билгеле, андагы сурәтләр тонык, ләкин шәйләнгән хәтлесе дә Гөлҗиһанның хыялын баета, кызның да кинодагы чибәр артист апалар кебек матур киенәсе, тешләрен җемелдәтеп елмаясы һәм зур көзге, йомшак диванкәнәфиләр белән җиһазланган зиннәтле бүлмәләрдә яшисе килә иде. +Гөлҗиһан тиз җыенды. Киндер букчасына ике күлмәк, оек бөгәрләп тыкты. Гәзитә битенә кат-кат төргән каштан муенсасын төпкә үк яшерде. Машинаның арткы утыргычында юл буе йоклады ул. Чакрымнарның туган җиреннән аерганын да тоймады, бары тик таш йортлар белән чуарланган шәһәргә җиткәч кенә, үзенең бөтенләй чит-ят дөньяга эләккәнен аңлады. Алар тышкы диварына арыслан рәсеме чәпәгән йортның өченче катына күтәрелделәр. Тупас әзмәвер кыңгырау төймәсенә баскач, эчтән: +- Кем? - дип сорадылар. +- Без, Радий Арсеньевич кешеләре, - диде тупас. - Объектны кабул итегез! +Ишекне ачкан бөдрә чәчле хатын кызны кадерле кунагыдай якты йөз белән каршылады. +Бай туганының ярдәмчеләре сүзне кыска тотты: +- Шефның күрсәтмәләрен төгәл үтәгез, Софья Ивановна! +Башта ташкала тормышы кызны ялыктырды. Монда каядыр ашыгалар да ашыгалар, көн белән көн бер-берсенә охшамый, вакыйга өстенә вакыйга өелә, ә авылда, киресенчә, яшәү арбасының тәгәрмәче җай гына үз көенә келтери иде. +Гөлҗиһан өчен махсус яллаган марҗа Софья Ивановна берьюлы укытучы да, тәрбияче дә һәм... хезмәтче дә иде. Авылда җитмеш төрле вак эш эшләп үскән кыздан ул тузан да сөрттермәде, хәтта ки ваннада юынган Гөлҗиһанның тәнен сөлге белән корытты, йокларга урын җәйде, чәчен тарады. +- Гүзәлем! - Софья Ивановна, ул һәр иртә дәфтәреннән көн тәртибен укый иде. - Бүген без әбәткә кадәр үзәк универмагтан сиңа өс киемнәре сайлыйбыз. Төштән соң ике сәгать дәрес. Русчагыз аксый, диктант язабыз. Кичкә "Победа" кинотеатрында яңа фильм карыйбыз. Әйдәгез, гүзәлем, меню да төзик. Сез нинди блюдалар яратасыз? Нәрсә пешерим? +- Итле бәрәңге, - дигәч, тәрбияче-хезмәтче, җирәнгәндәй: +- Авыл ашы чтоли? - диде. - Гүзәлем, мин сезне яшелчәдән әзерләнгән ризыклар белән тукландырырмын. Төрле ярмалар файдалы. Свежий балыкка заказ бирермен. Алма, кишер соклары эчәрсез. +Әллә хыял белән чынбарлык игезәкләр микән? Гөлҗиһанның иркен һәм якты бүлмәсендә күн белән тышланган диван-кәнәфи, идәндә нәкъ яшел чирәм - йомшак келәм, телевизор да киң экранлы, аны "түбәсе"нә йодрык белән сугып кабызасы түгел. Ә табында ниләр генә юк! Йөзем, өрек, гомер тәмләмәгән әфлисун... +- Мәктәптә безгә укытучы метро турында сөйли иде, Софья апа.. +- Гүзәлем, мин - Софья Ивановна, - диде марҗа. +- ...менә шул, Софья Ивановна, мине җир астында йөрт! +- Миңа син, димәгез, гүзәлем, авыл гадәтен ташлагыз, зинһар. Метрода йөртү минем вазифама керми. Сезнең өчен Радий Арсеньевич шәхси машина билгеләде. +- Туйдым мин гел машинада селкенеп! +Гөлҗиһан үзенең нинди урын биләгәнен аңлаган иде инде. Ул - кечкенә генә патшабикә, аның кечкенә генә тәхете бар. Кулындагы тылсымлы таягы белән каядыр шылтыратты һәм: "Патшабикәм, кичерегез, теләгегезне кичектереп кенә үтим", - дигән сыман башын иеп: +- Гүзәлем, метрода иртәгә көндез сәяхәт итәрбез, диделәр. +- Абау, безгә рөхсәтсез берни дә эшләргә ярамыймыни? +- Гүзәлем, Мәскәүдә минут саен кеше югала. Ә сез зур абзыйның сеңлесе, әгәр адашсагыз, Радий Арсеньевич ботыбыздан аса. +- Һи, бездә нинди куе урман! Адашмадык әле. +- Гүзәлем, монда ике аяклы бүреләр күп, - диде марҗа. Кайчакта аның Гөлҗиһанны балага санап сөйләшүе саруны кайната иде. +- Мине кайчан туганым абый белән күрештерәсез, Софья Ивановна? +- Чакырганын көтәбез, гүзәлем, чакырганын! +- Бигрәк инде сез! Үзебез барыйк. +- Ярамый, гүзәлем. +Беркөнне иртән кыз, уяныр-уянмас, караватында иркәләнеп ятканда, аш бүлмәсендә тәрбияче-хезмәтче хатын ниндидер ир-ат белән чүкердәшә иде. Алар авызга-авыз куеп сөйләшсә дә, урманда ике чакрымда елан шуышканын да ишеткән сизгер колак, локатор сыман, авазларны тота иде. +- Кыргый зат Москвага ияләшәме, Софья? +"Кыргый зат", әлбәттә, Гөлҗиһан иде. +- Ой, шәһәрдә туган диярсең! Мин аны аңгыра сарык бәрәнедер дигән идем, бик акыллы кыз. Уже минем белән командовать итә. +- Мотор нәселе, точно! +"Мотор", мөгаен, туганының кушаматы яисә Матуров фамилиясенең кыскартылган варианты иде. +- Мотор белән кайчан очраштырасың, Сергей Владимирович? Сеңелкәш дулый. +- Шефның кәефсез чагы. Былтыргы сайлауларда тибелгәч, үзгәрде ул. +- Нәрсә икән, акча әз төртте микән, Сергей Владимирович? +- Һо, аңардагы байлык! Эчәгесе-ние белән илеңне сатып ала. Көндәшләре усал иде, җиңделәр. Кызы Наталья да нык сындырды шефны. Бу кыргый мәңге Москва чырае күрмәс иде, Наталья үлмәсә. Шундый хәлләр, Софья Ивановна. Давай, артыгын лыгырдамыйк, без синең белән бәләкәй ялчылар, акчасын яхшы түли Мотор, тузанлы эш түгел. Гуляй, Васька! +Көндәлек режим катлауланган саен катлаулана иде. Марҗа: +- Гүзәлем, балет мәктәбендә биш-алты дәрескә язылдым. Сезгә гәүдәгезне төз тоту буенча күнекмәләр кирәк, - дигәч, Гөлҗиһан киреләнде: +- Мин болай да төз! Мине кино артистлары кебек чытыкланырга өйрәтегез! +- О Боже! - Тәрбияче-хезмәтче, кызу каптымыни, гәзитә белән битен җилләтте. - Как низко! Алар ведь бозык халык! Алар бер-берсенең ире яки хатыны белән йоклый. Радий Арсеньевич сезнең бу теләгегезне бер дә хупламас, гүзәлем. +Ахырдан гына Софья Ивановна күз яше түгеп зарланды: баксаң, аерылган ире артисткалар белән чуалган икән. +- Гүзәлем, син ужасно ябык, это не красиво. Врач-диетолог белән киңәшик әле, - дип, марҗа кызны табибка күрсәтте. Пеләш башлы, юан духтыр өч рецепт язып тоттырды: +- Немедленно шушы даруларны эчерегез! Тазармаса, бөерләре сәлперәеп аска салына. +Аппетитны ача торган төймәләрне иртә-кич йотасы икән. Ай дигәндә Гөлҗиһанның йөзе түгәрәкләнде, арык тәненә ит кунды. Нәтиҗәсе дистә шул: әлеге "чудо" төймәләр гормональ препаратлар булган, һәм алар матдәләр алмашын бозган. Киләчәктә кызның тутырган тавыкка әйләнәчәген марҗа белгәндер. Хәер, ул ник пошынсын ди! Байның туганы аның кулына вакытлыча гына уйнарга бирелгән курчак кына иде ләбаса! +Ике айда Гөлҗиһанның урысчасы шактый гына шомарды. +- Акцент сизелми, - диде Софья Ивановна. - Сез банк мәктәбендә укыячаксыз, гүзәлем. Сезне сөендерим әле, иртәгә сез Радий Арсеньевич белән күрешәсез. +- Абый безгә кунакка киләме? +- Юк ла, гүзәлем. Ул сезне кунакханәдә көтә. +Серле туган күптән инде күңелне кытыклый иде. Нинди ул? Сәмигулла әтисе кебек тупасмы? Йөз-кыяфәте белән аңа тартыммы? Карендәшләр ләса. +...Кара машина, арка сыман тар гына аралыктан үтеп, таш бинаның ишегалдына керде. Марҗа белән кыз агач култыксалы баскычтан өскә менделәр. Озын коридорның иң түрендә ике ир гәпләшә иде, берсе кулы белән: "Туктагыз!" - дип ишарәләде. +Икенчесе Софья Ивановнаның сумкасын капшады. +- Тәртибе шулай, әнкәсе булса - аны да тентиләр, - диде марҗа хатын. +Авылда кунак-мазар төшерсәләр, хуҗаларның аягы тыз да быз йөгерә: "Әйдүк, җәмәгать, әйдүк, сез безнең тансык кешеләребез", - дип, телләре тегермән төсле зыр-зыр әйләнә, алар кергән номерда исә авыр тынлык, җитмәсә тәрәзәләргә калын пәрдә корылган иде. +Софья Ивановна бусага төбендә аның кулыннан тартты: +- Ашыкмагыз... Исәнмесез, Радий Арсеньевич?! +Гөлҗиһан аптырады: кем белән исәнләшә апаң? Менә дивар буендагы кәнәфидән бер гәүдә калыкты, ул болай да кояш төсе күрмәгән караңгы бүлмәдә кара күзлек кигән иде. +- Тәртипме, Софья? - дигәч, гәүдә кире кәнәфиенә чумды. Әйтерсең, ул кыз белән беренче тапкыр гына очрашмый, әйтерсең, алар кичә генә бергә чәй эчкән иде. +- Барсы да әйбәт, Радий Арсеньевич. - Марҗа кыска гына "доклад" сөйләде. - Сеңлегез гаҗәеп акыллы, һәрбер нәрсәне тиз үзләштерә. Белемгә омтылышы зур. +Менә монда туган абыйсы, һичшиксез, Гөлҗиһанны кочаклап алачак иде. Юк, кочакламады. Башын артка ташлап: +- Яхшы, - диде. - Исемен Джиган Самуиловна Насровская дип үзгәртегез! Ул Москвада туган. Милләте - яһүдә. Ясно? +- Ясно, Радий Арсеньевич. +- Миңа бер дә ясно түгел. - Аждаһа авызыннан көлтә-көлтә ут бөркелдемени, кызның ирене пеште. - Исемемә тимәгез! Әтинекен дә бозмагыз! Фамилиям Насыйрова, аңа да әллә ниткән койрык такмагыз! +- Ну и характер! - диде туган абый һәм яңгыратып тамак кырды. Уң яктагы диварда идәннән түшәмгә кадәр эленгән картина "аякланды", ул яшерен ишек икән, хуҗа шунда кереп китте... +Софья Ивановна юл буе ухылдады: +- Ой, гүзәлем, үтерәсез, честно? Нигә сез Радий Арсеньевичка каршы дәшәсез? Ул әнә ничек сезнең хакта кайгырта. +- Мин - Сәмигулла кызы Гөлҗиһан Насыйрова. Татар мин, татар, ахмак! җиңелгәнен беренче сентябрьдә генә таныды. Куратор укучыларны исемлек буенча барлаганда: +- Насровская Джиган, - диде. Беркем дә торып басмагач, ул исемфамилиясен тутырып: +- Джиган Самуиловна Насровская, - диде. +- Миндер инде андый кеше. - Гөлҗиһан үзенең яңа роленә күнегергә тиеш иде... +Ике елдан соң мәгърибтән мәшрикъка кадәр сузылган "киң вә широкий" ил таркалды. "Хакимияткә бармагын өздергән демократ килде", - диделәр. Гөлҗиһан-Джиган ушлы иде, җәмгыятьтәге үзгәреш җилләренең кая табан искәнен бик тиз чамалады. Төптәге "хәшәрәтләр" яктыга үрмәләде, бәйдәге "этләр" чылбырын чәйнәде. Марҗа хатын гына аны өлгермәгән яшел җимеш дип саный: һаман өйрәтә, һаман тәрбияли иде. Шул баласытуы нәтиҗәсендә Софья түти "тәпиен" капкынга кыстырды да инде. Алар Радий Арсеньевичның ярдәмчесе Сергей белән әшнәләр иде, күрәсең, илдәге түнтәрелеш бу икәүне "батырлык"ка рухландырган иде. +- Гүзәлем, безнең сезгә сүзебез бар, - диде Софья Ивановна. - Әйеме, Серёжа? - Кич иде, кыз дәрес әзерли иде. - Сез әти-әниегезне сагынасызмы? +- Сагынсам, нишлим? - диде Гөлҗиһан. +Яңгыр алдыннан кояш бик нык кыздырса, "көнне чеметә", диләр иде, аның да йөрәген сагыш чеметте. +- Ай-яй, безнең шеф каты бәгырьле! - дип көлемсерәде Сергей. +- Ужас! - Марҗа да аны җөпләде. - Аңарда туганлык хисе нуль! Ике ел да дүрт айда Джиган Самуиловна белән өч кенә күреште! +- Мин шефны уговорю, шушы көннәрдә сезне авылыгызга алып барып кайтабыз. - Ярдәмче егет үгезне мөгезеннән эләктерде. - Только баш на баш! Тиздән Радий Арсеньевич сезне чакыртыр, Джиган. Сез диван астына бер төргәк куеп калдырыгыз. +- Нинди "төргәк?" +Марҗа белән егет бер-берсенә караштылар. +- Сюрприз. - Сергей көчәнеп кенә көлде. - Да, сюрприз! Шефның туган көне җитә. Без аны оригиналь рәвештә котламакчы идек. +Гөлҗиһан башындагы шөрепләрен тиз-тиз "борды". Кем бүләкне диван астына ташлый инде, йә? Болар авыл баласы дигәч тә, аңгыра, диләр микәнни? +Соңгы дәрестән ул табан ялтыратты. Һәр адымын тикшергән Софья Ивановнада шымчы таланты көчле иде. Туганыңны шартлатырга җыенганда, ничек кисәтмисең ди! Каты бәгырьле, имеш! Гөлҗиһан моны үзе дә белә. +Радий Арсеньевич кунакханәдә иде. Бу юлысы кызны тентемәделәр. Димәк, ышаныч яулады. Туган абыйның "яңалык"ка исе китмәде: +- Тынычлан, Джиган, син яшәгән фатирдагы "жучоклар" секунд эчендә миңа жуелдый, - диде. - Хыянәтчеләр! Дошманга сатылганнар! Исеңдә тот, Джиган, бизнес - сугыш кыры, йә көндәшең сине дөмектерә, йә син аны. Таракан урынына сытам кабахәтләрне! +Мөгаен, сыткандыр, фатирда бүтән хезмәтче хатын тузан суырта иде. Бу вакыйгадан соң Гөлҗиһан уйланды. Әйе, Мәскәү аны еш уйлата иде. Туган абый дигәнең кем икән ул? Ни-нәрсә белән шөгыльләнә икән? Сорасаң, синең эшең түгел, диячәк. "Мин сине ашатам, киендерәм, укытам, сиңа тагын ни кирәк?" - диячәк. мәктәбен тәмамлап, сәүдә институтында укый иде. Туган абый аны су өстендәге көймә-ресторанга чакыртты. Залда биш тән сакчысыннан гайре (алар да ишек артында!) адәм заты юк иде. Гадәттәгечә, Радий Арсеньевич кара күзлектән иде. +- Сеңлем, сиңа унсигез яшь тула. Туган көнеңә нинди бүләк әзерлик? +Кичке аш шулай башланды. +- Берәр атнага авылга җибәрегез. +- Авылны онытып тор! +- Биш ел оныттым инде, абый. +- Тагын ун ел оныт! +- Паспортымны алыштырганда, чын исемемне яздырам. +- Ә син, сеңлем, дядя Радий ни өчен болай эшләде икән дип баш ватмадыңмы? Яһүд булып яшәве җиңелрәк! Аларга туганда ук шома юл түшиләр, шуңа алар беркайчан да безнең шикелле абынып борын канатмый! +Кайнар шулпа буы пыяласын тирләтте ахрысы, туган абый күзлеген салды. Гөлҗиһан йотлыга язды: Радий Арсеньевичның уң күзе хәрәкәтсез иде. Пыяла! Ясалма! +- Сеңлем, үзәктә Сәүдә йортын аукционга куйдылар. Шуны унсигез яшеңә бүләк итәм. +Бүләктән битәр сыңар күздән тетрәнгән кыз: +- Кемгә, кемгә? - диде. +- Сиңа, Джиган Самуиловна, сиңа, чёрт побери! +- Миңа?! Мин... мин студент бит әле, абый! Кайчан сатарга вакыт табам, ди. +- Сатма! Синең өчен урыс негрлары эшләр. Арендага бирсәң дә, акча ул! Банкта акча яна, ә шәхси милек - тора! Конфет фабрикасын да, шәт, сиңа аткарырмын. +Кыз бик күп нәрсәләрне ком кебек сеңдерә, әмма монысы - чишелеше мең кат җеп белән төйнәлгән катлаулы мәсьәлә иде. Туган дигәч тә, җиденче ботак кына лабаса Гөлҗиһан! Әллә тау-тау мөлкәтен вакытлыча гына аның исеменә яшерә микән? +Әнә бит, икътисад фәне укытучысы, профессор Субаров лекция саен: "Хәсрәт демократлар кода-кодагыйларына, абый-сеңелләренә ярты тиенгә генә заводфабрикаларны өләшә, илнең байлыгын карак байлар бүлгәли", - дип сызлана. +- Мин тиздән икътисад белгечлеге алам, үзем акча эшлим, - диде Гөлҗиһан. - Сез милкегезне берәр якын карендәшегезгә күчерегез. +Шул сыңар күзгә карамас өчен, кыз чәнечкесе белән тәлинкәсендә казынды. Ул зәңгәр күз океанга охшаган, менә аның төбеннән акула йөзеп чыгар да кабып йотар төсле иде. +- Хезмәт хакы белән генә баесалар иде, Джиган! Син минем бердәнбер туганым. Безнең нәселне коммунистлар Себердә үк корытмакчы иде дә, бабайлар үзләренә үзе су сибеп терелткән. +- Ә нишләп алайса сез шулар мөнбәренә үрмәләдегез? +- Власть - көчле корал, сеңлем. Әгәр ул акча белән дә ныгытылса, син - корыч гигант! Сине беркем дә аударалмый! +- Партия дә үлде, абый. +- Берсе үлә, икенчесе туа, чүп үләне әрсез, тиз үрчи, Джиган. +- Абый, мин сезнең хакта берни дә белмим. Туган, әйе, туган. Сез кем? Гаиләгез кайда? +Селкетсәң - корыч гигант та ава икән. Сыңар күз яшьләнде. Гөлҗиһан мәгънәсез соравы белән аның йөрәк ярасын кузгатты. канәгатьме? Ә гаилә... Гаилә юк. Хатыным белән кызым авариягә эләкте. Син минем Натальямның күчермәсе. Холкыгызга кадәр бер үк. Ул да акыллы иде. Банк мәктәбеннән соң Сәүдә институтына керер, киләчәктә үзенең бизнесын оештырыр дигән идем. Булмады... Кызымның дәвамын синдә күрәм, Джиган. Давай, өметемне акла, сеңлем! +Менә бит язмыш! Әгәр Наталья үлмәсә, хәерче Сәмигулла кызы Гөлҗиһан "Татардан яралып рус кабыгына төренгән" Матуровның ике ятып бер төшенә кермәс иде. +Туган абый кузгалгач, ишек төбендәге сакчылар үрә катты. Берсе артыгы белән ялагай иде, шеф машинага утырганда, кулъяулыгы белән җәлт кенә аның түфлиләрен сөртеп алды. "Бу ялагай бәндә синең белән уртак табактан ашар, уртак түшәктә йоклар", - дисәләр, кыз: "Тәүбә, тәүбә", - дияр иде. "Синдәге байлык ташкын кебек агар, ун елда ул ун тапкыр ишәер", - дисәләр дә: "Җүләр мәллә сез!" - дияр иде. Ишәйде бит, ишәйде... Ә авыл нишләде? Ул акча томанына күмелеп ерагайды. Әнисенең үлем хәбәрен аңа ике атнадан соң гына ирештерделәр... Аның каравы Радий Арсеньевич белән аралар җылынды. +- Синең папашаң ышанычлы кешеме? - диде туган абый. +- Әти белән унбиш ел күрешмәдем ич. Йомышыгыз бармы әллә? Мине җибәрмәдегез! +- Приказ үтәргә синнән башка да егетләрем буа буарлык! Син лучше кыяфәтеңне кара, Джиган! Көннән-көн симерәсең, - дип шелтәләде карендәш. +Ярты елдан соң Матуров үзе офиска килде. Ул хәтта сакчыларын да ияртмәгән иде. +- Мин синең белән горурланам, сеңлем, син - талантлы җитәкче. Бизнесың чәчәк ата, - диде. - Только симерүеңнән тукта. Москвада шәп клиникалар до черта, тикшерел. Алар булышмаса, Германиягә оч! +- Радий Арсеньевич, авыл сагындырды... +- О, авыл! - Туган абый озак кына кулындагы күзлеген әйләндерде. - Авылыңа төкер, Джиган. Сездә кыргый халык, көнләшеп йортыгызны яндырганнар. Папашаң да янган. Но тормыш дәвам итә, сеңлем! +- Нинди тормыш! Әти үлгән, әти-и! - Шундый зур фаҗига турында тыныч кына сөйләгән "сыңар күз" Гөлҗиһанны чыгырыннан чыгарды. Кансыз! Җансыз! Чирканчык бәндә! +- Чырылдама! - диде тимер тавыш. - Минем дә кызым кабердә ята! Однако яшәргә кирәк! Сиңа егерме сигез яшь, иртәгә киявең белән таныштырам. Так что, бизән-ясан, Джиган Самуиловна! +...Ул биштәрләргә берәр-берәр пыяла савыт салды: +- Аркагызга асыгыз! +- Әй, җиңги, икебез аксак, беребез чатан дигәндәй, әкияттәге сыман ай барасын көн барырбыз инде, - дип мөкелдәгән Миңсылуга: +- Чатаны синдер дә, аксагы кемдер, - диде. +Кыр казлары кебек тезелештеләр. Карчык иң арттан атлады. Ул "чыбыркы", халык әкрен кыймылдаса, теле белән "суктырачак" иде. Күл ерак, ди, каенсеңел. Ялкаулансаң - кашык та авызга ерак. Иншә Аллаһ, чакрымнар хәлдән тайдырмас. Һәй, яшь чагы булса, боларга ялыныр идемени? Карт тәннең канын ни ач сөлек тә суырмый икән. Һай элек уптым илаһи кабалар иде кана! Алдындагы "кыр казы" җанланды: +- Гамбәр әби! Син мине Аллаһ ризалыгы өчен генә сихәтләндерәсеңме? +- Кодрәт иясенең ризалыгына өметләнмәгән гамәл - шайтан гамәле. +- Мин синнән куркам, Гамбәр әби, чын мәгәр! Алай да сорыйм: мәрхүм әтине кичердеңме син? +- Кичерү-кичермәү бер Аллаһ кодрәтендә. +- Беркөнне: "Башта синнән зыян күргән кешедән гафу үтенергә кирәк", - дигән идең, Гамбәр әби. Әгәр мин әтине ярлыка дип, сиңа ялварсам, мәрхүмгә карата күңелеңдәге таш эрер идеме? +- Миндә таш җук! - Ул таягы белән хатынның аркасына берне тамызмакчы иде, "әүвәл үзеңне кыйна, Гамбәр!" дигән боерык ишетте. Бу - хакыйкать тавышы иде. И-и, кортка, кортка! Син судан пакь, сөттән акмыни?! Ничәмә-ничә ел ялган белән яшисең! Сине кем шуңардан арындырыр менә... Бастыр ачуыңны, бастыр! Ызбаңнан Аллаһка тапшырылып, дога укып чыктың... Җаныңны бимазалама... Әнә, им-томың ничек килешә: Сәмигулла кызы аягын сөйрәми, Ходайның рәхмәте. Чүпрә сыман күпергән гәүдәсе дә шактый шиңде. Синең генә тырышуларың нәтиҗәсе микән, йа? Кемсәне гыйшкы җилкетә, гыйшкы... Җу-ук, аны онык белән кавыштырмас өчен таулар ишелсен, җир убылсын! +Күл кырыенда кизләү бар иде, карчык юлдашларын шунда таба борды: +- Сусадыгыз, эчегез, - диде. +- Абау! Бу бит безнең балачак чишмәсе, - дип, Гөлҗиһан әле карчыкны, әле Миңсылуны кочаклады. - Әби бәгырькәйләр, без Фәрит белән монда каен яфрагы йөздерә идек. Ул миңа: "Суда синең кебек бер чибәр кыз сурәте чайкала", - дия иде. Әллә нинди матур сүзләр уйлап таба иде Фәрит. Китаплар язса, дөньяга танылыр иде. +"Синең йөрәгеңә язган кадәресе дә җитәр", - дип, моның авызын томалыйсы иде дә... И Аллаһым, тагын ачулана кортка! Алай да ул: +- Кизләү шул ук, бәндәләр генә бүтән, - диде. +...Күл өсте нәкъ пыяла, бассаң - чатнар кебек иде. Карчык озын ыштан балагын тезенә кадәр күтәрде һәм "бисмилла" дип суга керде: +- Җылы, оланнар. Хәзер сезнең чират, кем кыз, кем... - Гөлҗиһан дигән исемнән тел бизгән иде. - Кем... +- Кем димә, Гамбәр әби, мин - Абага-а!" - Хатын, кулын өскә сузып, күл буен яңгыратып көлде. - Мин - чәчә-ә-әк! +Аның көлүе тагын карчыкның җеннәрен кузгатты. Моның кыланмышына ничек түзәсең ди, Аллаһым! Ул таягы белән аңа кизәнмәкче иде, Гөлҗиһан: +- Бу күл дә миңа таныш, без монда Фәрит белән тәпиләребезне юа идек, - дип, суга кереп басты, ләкин озак очынмады: - Ой, кемдер тешләде! - дип чинап, ярга ыргылганда, аның чәлтеренә биш сөлек кадалган иде. Кортка: +- Болар ат сөлеге, имгә яраксыз, - дип, бишесен дә күлгә ыргытты. Чупылт, чупылт... Каенсеңелнең дә табышы сыек, өч сөлекнең икесе "брак" иде. Чупылт, чупылт... +- Хет шул хәшәрәтләрне күлгә кире ташлама инде, җиңги, безнең яңадан каныбызны эчәләр бит алар. - Каенсеңел шыңшымыйча гына бернәрсә дә эшләми иде. +- Яшәсеннәр, кем кыз! +- Атныкымы, адәмнекеме - нинди аерма, бөтенесен дә җый, җиңги. +- Аерма зур: көн - якты, төн - караңгы, җугыйсә икесе дә вакыт күчәрендә әйләнә. +- Әй, синең яшең дә туксан, үз туксаның да туксан, җиңги! үлән йолкыды. Дымлы туфракта алар сусыл, сабагын сындырсаң, кан тибә иде. Беренчесендә сөлек аз эләкте, бу юлысы, иншә Аллаһ, яшь бикәчнең башыннан аягына хәтле утыртыр... Чыдар, чыдамый ни! Хастаны жәлләсәң - чире отыры аза. Зәхмәтне каз мамыгы белән сыпырма, тырма белән тырна! Чишмә дә, күл дә таныш, ди. Кара син! Агач ботагыннан егылгач, кабыкка яткырып билен турайткан иде Гамбәр, анысын онытмады микән? Хәтерлидер, моңарда хәтәр-хәтер... +Кайтканда, ул юлдашларын тагын чишмәгә туктатты. Икегә бүлсәң, юл кыскара иде. Әмма каенсеңел белән Гөлҗиһан барыбер арды. +- Җиңги, мин хәзер ятакка авам, - диде Миңсылу. - Абага, капканы ач! +- Аума, кем кыз, эшең бетмәде кана. Бакчадагы кисмәктә су җылынгандыр, сәфәрдәшеңне сабынсыз гына коендыр. Сөлек ят ис яратмый. +- Вәт бәби! Юындыр, коендыр. Мин бу калын катынга хезмәткә ялланмаган ла. +- Аннары, биштәрдәге канлы үләнне агач кашык белән изәрсең, кем кыз. +- Монысы ниемә тагы? +- Шуңар ярты ыстакан кайнаган су өстәрсең, кем кыз. Сөлектән соң тәнгә сөртү кирәк. +- Бәй, сөртмәсәң тиресе бозылып черемәс әле, - дип телләшсә дә, Заретдин сеңлесе ул кушканнарны эшләп куйды. +Сәке тутырып яткан хатын, мең сөлек тешләсә дә, авыртуны тоймас иде. Ара-тирә маңгаен җыерып, нәрсәдер исенә төшереп маташты Сәмигулла кызы. Килгән мәлләрдә ул үзенең чире белән генә мәшгуль, дөньяны су басамы, җир тетриме - битараф иде. Ә хәзер бак, хәлләнә, анда да, монда да борын тыга... +- Гамбәр әби... +- Җә, нәстә? +- Әти белән әнинең каберен зиярат кыласы иде. Дога өйрәтсәң - баш очларында укыр идем. +- Атаң янды... +- Җаны янмаган ла, сөякләрен генә күмгәннәр, Гамбәр әби! +- Мәрхүмнәр рухына, каберстанга бармыйча, ызбаңда гына укысаң да, кабул була. +- Ә нишләп үзең һәр пәнҗешәмбе зират урыйсың, Гамбәр әби? +- Кем әйтте? +- Миңсылу апа шулай ди. Өрәк төсле каргалар куркытып йөри, ди. +- Миңсылу үзе өрәк! - диде карчык һәм аягы белән сәке астын "капшады". Каядыр сынык себерке сабы ауный, шуны тәрәзәдән генә ишегалдында туңкаеп бәрәңге әрчегән каенсеңлесенә очырмакчы иде, туенган сөлекләр хатынның тәненнән куба башлады. +- Зиратта сез эзләгән - сезнеке тегел, - дип мыгырдана-мыгырдана, җәймәгә коелган бөҗәкләрне чүпләгәндә, кинәт кенә йөрәк чәнечте. Моңарчы сиздерми иде, димәк, хәбәр килә, хәбәр... Ерактан, ерактан... Даладан да кебек... Кайда соң теге кыз бала? Нишләп ул җил белән куышып уйнамый?! Нишләп аны беркем дә чакырмый? +- Үлмә-ә-әс! +- Гамбәр әби, торыйммы? - диде хатын. +- Җук, ят, балакаем. - Карчык аны чәченнән сыйпады. - Миңсылу, дим, син, кем кыз, дим. Канлы үлән суы белән Гөлҗиһанның тәнендәге яраларын киптергәч, баллы су эчерт. Кан тамырлары киңәйсен. Раббым, шифасы синнән, тик синнән генә, Раббым. Бәндәңне үзең саулыкка тиендер. Мин мәчет тирәсен караштырганда, шаять, бәрәңге боламыгы да пешәр. - Ишектән кергән каенсеңлесенең дә ул йомшак +"Һы, янәсе мәчет тирәсен караштыра. Сукмак димәсәң - хәтере калыр, ерып үтәрлек түгел, агач-куак белән капланган. Йа кодрәтле Затым! Гомер юлым чытырман да чытырман иде. Мин фәкать синең ярдәмең белән генә тереклек иттем. Сиңа табындым, сиңа сыендым. Туганда ук фәрештәләр өммәтеннән идем, җиргә иңгәч, ике канатым да пычракка буялды... Үч мине каралтты, үч, Кодрәтле Затым!" +...Беркичне Гамбәрнең тәрәзәсен шакыдылар. Ул узгынчыларга ияләнгән иде инде: йә су сорыйлар, йә адаштык, диләр. Тик бу төнге кунак авыл кешесе иде. Сәләмәсе җилдә җилфердәгән бакча карачкысы кебек ир өйалды нүешенә чүгәләде. +- Туңдым, Гамбәр апай! +- Син бит Газизҗан? - диде хатын. - Төрмәдә идең бит син. Качтыңмы? +- Ике ай элек үк инде, Гамбәр апай. Айтуганда этем дә белми. Колхузның өч атын урлаган өчен биш елга таш капчыкка яптылар, паражитлар! Күп чәпәделәр, паражитлар. Мине аучы Сәмигулла үзендә яшереп асрый. Өстемдә аның күлмәк-ыштаны. Без Сәмигулла белән төскә-биткә дә охшаш, дөресме, Гамбәр апай? Син дә, бәрәч, элгәреге күршем дигәнсеңдер, дөресме? +- Төрмәңә кайт, зур бәладән котылырсың, Газизҗан. +- Тү-тү, Гамбәр апай! Миңа монда рәхәтрәк! Күсәге белән кабан дуңгызы ите кимереп, кикереп кенә яшим мин. Ашау - байдан, үлем - Ходайдан. Сәмигулла нәрсәдер болгата түлке. Аның капкасына кеше-фәлән бәрелми, тыныч иде, ну кичә ике урыс килде. Идән астында тыңлап ятам, нәрсәдер таптыралар Сәмигулладан. Сундук та сундук, диләр. Үтерәбез, скутина, диләр. Син җиде кат җир астындагы хикмәтләрне күрәсең, ди, Гамбәр апай, карале, нинди сандык икән ул, ди, аңа нәмәстә төягәннәр икән? +- Башымны катырма, үзеннән сора, Газизҗан энем. +- Әйтер ди сиңа! Ике көпшәле мылтык сатып алган, тиле сымак шуның белән сүләшә. Зур акча түләдем сиңа, малай, ди. +"Төрмә чыпчыгы"н Гамбәр куып җибәрде. Язмышлар төялгән арба көн саен аның капка төбендә туктала, көн саен аннан кемдер чирен, кемдер аһ-зарын, кемдер күз яшен, ә кемдер чүп-чарын түгә, аларның барысына да илтифат итсәң - акылдан язарга мөмкин иде. Ә бит Газизҗанның гозере аны сагайтырга тиеш иде. Чөнки шул ук төндә Сәмигулланың йорты янды. Кеше рәнҗеше түшәп корылган нигездә кайчандыр бер ут үрлисе мәгълүм иде. Янгында хуҗа үзе дә кисәүгә әйләнгән, диделәр. Авыл халкы ялгышты: Сәмигулла исән иде. Өч көннән соң хатын ябык мәчеткә барды. Сөрелгән кыр кебек кап-кара җир җанны өшетә иде. Ул сөенмәде. "Илаһым, зинһар, начар уй-теләкләрдән күңелемне чистарт", - диде. Тик бу теләк ихлас түгел, аны үч каралта иде. Мәчет артындагы куерып үскән куаклыкта үлепбетеп яткан "кисәү"не Гамбәр башта төрмә качкыны Газизҗан белән бутады. Ир бәндәсен, әйтерсең, кызган тимер белән өткәннәр, иягенә кадәр битенең тиресе суелган, керфеге-кашы, чәче өтелгән, борын ямьшәеп, ирененә салынган иде. +- Бәладән котылырсың, төрмәңә кайт, димәдеммени, и адәм! - диде Гамбәр. "Авыл хуҗасы Мирхәйдәргә әйтәсе булыр, бүлнискә илтсен", - дигән уй кызгану хисе белән алышынды: миһербансыз блач егетне төрмәгә озаттырачак! Газизҗан бала гына иде әле, бервакыт хатын, аягы таеп, сулы чокырга егылгач, малай көчәнә-көчәнә аны тартып чыгарган иде. Энә очы кадәр генә яхшылык эшләсәләр, син аңа тау хәтле изгелек белән җавап бир! +Гамбәр, мәчет ишегенең такталарын каерып, "тере мәет"не эчкә сөйрәде. Монда аулак, кеше йөрми, ә качышлы уйнаган бала-чаганы әби-әниләре: "Заретдиннарның иске йортында җен-пәри мыжлый", - дип куркыта иде. япты. Ниһаять, мәрткә чумган Газизҗан "ы-ы" дип ыңгырашып, керфексез күзен ачты... Түшәме ишелдемени, Гамбәр ишеккә ташланды. "Тере мәет" - Газизҗан түгел, "тере мәет" - Сәмигулла иде... +Хатын аңа ләгънәт укымады, юк, укымады, исән калуына гына шаккатты. Кабахәт җанны күкләр дә кабул итмәгән иде. +- Ишет, мин сине таң белән үләт базына ыргытам, - диде ул. - Ишет, мөртәт! +Ләкин иртән Сәмигулланың "су, су" дип инәлүе хәлне үзгәртеп куйды. Үлгәндә кешенең иренен чылатмасаң - гөнаһ. Хатын "кисәү"нең авызына су тамызды, тегесе теле белән ялаган саен ыңгырашты. Имансыз! Киекҗанварларны яралагач, алар да тән авыртуына түзәлмичә бәргәләнгәндер. +Һай, мөртәтне үләт базына ыргытмады шул Гамбәр. Нәфрәт - иң көчле хис, диләр. Кайда иде соң ул көч, кайда, Аллаһым?! +Менә Сәмигулланың теле дә кыймылдады: +- Күрше апа, мине агулап үтер, җәме? +- Җан алмак - Газраил эше, - диде белекче. - Савыккач - үз ишең - Мирхәйдәргә дөресен сүлә. Миндә Газизҗан качып яшәде, зиратта аның кабере, диярсең! +Әле кайчан гына дөньяның сыртына атланып чапкан иблис, менә, койрыгы тәбәгә кысылган тычкан кебек чиный. +- Газизҗан идән астында иде, янганмыни? Мине бит урындыкка бәйләп ике башкисәр җәзалады, күрше апа. +- Сандык өченме? +- Син каян беләсең, күрше апа?! Эһе, знамы беләсең, калдун бит син. Шушы башкисәр урыслар төртте ызба белән абзар-курага. Тучны блач Мирхәйдәр котыртты аларны! Тагын этләрне өстерәчәк. Лутчы синең кулыңнан үләм, күрше апа! Агула мине! Янә башкисәрләргә эләксәм, турам-турам тураклый тегеләр! Мәскәүдән алар, тучны! Гөлҗиһаным бит анда. Кызым ни хәлдә икән? Арчиныч кабахәт, җир йотсын үзен. А-а-а! +Сәмигулла аңын җуйды. Күз алдында адәм икенче затка әверелде. Канэчкеч бәндәдән юаш, мескен ир-ат туды. Соңгысының йөрәген курку камаган иде. Курку! "Тегеләр" эзләп табар да, сандык өчен икенче мәртәбә тереләй яндырыр. "Кызым исән микән? Үтермәделәр микән?" Үтермәделәр. Тик синең өчен ул дөньяда юк инде, юаш Сәмигулла! Туган якларына бер кайтыр Гөлҗиһаның, әмма аның да әти диярлек кешесе "исән" булмас... Минем үчем бу, минем үчем!!! +- Синең агуың үзеңдә, - диде хатын. - Чаян күек тәнеңә чак, Сәмүш. Әйе, моннан ары син - Сәмүш, бәндәм. +Ирнең кутырлап төзәлгән бите мүкләнгән агач кайрысы төсле ямьсез, өстәвенә сул күзе йомылыр-йомылмас калган, әгәр сине клуб сәхнәсенә менгезеп: "Бу кем?" - дисәң, авылдашлары танымас иде. Аның сүгенә-сүгенә карлыккан тавышына хәтле нечкәрде. Салам кисәге белән кәҗә сөте суыртасуырта хәлләндергәч, Гамбәр "кисәү"не әкрен генә атлатып утарга алып китте. Атасы белән яшьтән үк бергә яшәгән Рәшит күршесенең төсен-битен хәтерләмәгәндер, хәер, ул аңа күз дә салмады, чөнки ашыга иде. +- Әни, йорт сиңа атап төзелгән, ул синең карамакта, кемне кундырсаң да - миңа барыбер, - диде. +Сәмигулла-Сәмүш, мирас төсле, улыннан соң оныгына күчте. Ызбага "оялаган" авыру агайның чыгышы белән Фәрит тә кызыксынмады. Зур әнисе яшәтә икән, яшәсен! Заретдин чылбырындагы ир-ат эре иде, вакланмый иде. Гамбәр дә серен эчендә саклап картайды. Һәй, чамасыз авыр үч йөге иде ул, чамасыз авыр... Җан +- Саумысез, каеннар, саумысез, усаклар? Мин урман кызы-ы-ы! +Яфраклар лепелт-лепелт шаулашты, гүя алар хатынның сәламен аңа да тапшыралар иде. Бәлки, ул ишетер... Түзә, Гөлҗиһан, түзә, ләкин түземлекнең дә бер чиге бар! Карчык тыйган саен, эчтән әрнү кузгала. Йә, Фәриттән качты, ди. Урман егетеннән танытмады, ди. Ә менә балачак хатирәләре җанын айкаганда, тиле йөрәк хис өермәсе кузгатса - нишләргә? Сакчы Миңсылу арып йокыга түнгәч, Гөлҗиһан урманга тайды. Кортка, гадәттә, мәчет тирәсендә озак юана иде. Ул арада хатын муенсасын эзләр, бәлки... бәлки, аны да очратыр. О, тыелган алмага ымсынсаң, бик тиз җиргә сөрерләр! Гамбәр кунагымны җәннәтемдә рәхәт чиктерәм дип шәбәрә ләбаса! Әмма "җәннәт"тә аяк-кул богаулы иде шул. Хәер, хатын Мәскәүдә дә иреккә туенмады. Акча бөтен ябык ишекләрне ачтырса да, ул аркасын чәнчегән "сыңар күз"нең карашын һәрдаим тоеп яшәде. Хак, байлыкка күмгән туган абыйсына сеңелкәш рәхмәт кенә әйтергә тиеш иде. Аның өчен кайгырта ла! Тик бу кайгырту майлы калҗа кебек үтләтә иде. Томана Сәйфи белән дә ул гына көчләп кавыштырды. +- Син - бизнес леди, сиңа эт сымак тугры ир кирәк, Джиган. - "Сыңар күз" телгә оста иде. - Фас дип өстерү белән, дошманыңның ботын умырсын! Өр, дисәң - өрсен, пос, дисәң - поссын. Вот так! Мәхәббәтме? Сафсата! Яратасыңмы, җирәнәсеңме? - анысы миңа караңгы. Акча - елан, хисләнгән хатын-кыз кулыннан тиз шуа. Салкын акыл белән эш йөрт, Джиган. Только бер киңәш: этне бәйдән ычкындырма! Финанс мәсьәләләренә катнаштырма! Только сөяктән генә өзмә, тыгынсын! +Туган абый нотык сөйләгәндә, Гөлҗиһан бүлдерми иде. Ярамый! Ләкин бу юлысы ризасыз гына: +- Сезнең Сәйфиегез бигрәк котсыз, - диде. +- Ха-ха! Котсыз икән! Тырнак буяп, чәчен майлап йөргән "зәңгәрләр" ямьлеме? Шундыйлар белән парлашыр идеңме, Джиган? Һо, башсыз кыз! Озын сүзнең кыскасы: иртәгә Сәйфи белән загста язылышасыз! Кич белән туй! +"Кияү егете"н керттеләр. Күлмәк якасы бөгәрләнгән, корсак турысында сәдәфе каптырылмаган, ә чәче, җил тузгыткан сыман төрле якка тырпайган егет, чынлап та, тугры эт иде, ул - гәүдәсен кечерәйтеп, күзен яртылаш кысып, хуҗасын сәламләде: +- Ватый мин, Радий Арсиныч. Нәстә боерасыз, сразы үтим! +- Мондарак кил! Таныш, бу - синең хатының, Сәйфи! +- Минем катын?! - Егет балчык изгән сыман урынында таптанды. - Көләсез, ватый, Радий Арсиныч. Джиган Самуиловна - асылбикә, ә без - кара мужик. +- Кем сине агартырга җыена, холоп! Буялган килеш тор! +- Хи-хи, Радий Арсиныч, шаяртмыйсың ахры. Джиган чибәр үзе ни ди соң? - Сәйфи кызга карап ыржайды. +- Сине өзелеп сөям, ди, дуңгыз! Әгәр тагын мыркылдасаң - маңгаеңа ядрә чәпим! +- Гафу, гафу, хуҗам! Сезнең сүз - закон! Кунаклар эсписеген төзикме суң? +- Төзегез! Без өчәү - мин, син, Джиган. +Өч кешелек туй дөнья тарихында булды микән? Туган абый тулы бер ресторан алган иде. Зур концертлар залы монда күченгәнмени, аларга иллеләп җырчы, биюче, цирк артистлары шоу-тамаша күрсәтте. Яшь кәләш: +- Дусларыма нәрсә диярмен инде, Ходаем? Берсен дә чакырмадык, - дигәч, "хуҗа", һәр сүзенә диярлек басым ясап: +- Таныш-белешләр, Джиган! Таныш-белешләр! Дус юк ул, дошман белән +"Нинди бәйрәм?! Сез миңа матәм көне оештырдыгыз!" - дип тузыныр гына идең, филгә тибеп кенә кырмыска җиңәмени! +Күңелсез мәҗлес тәмамлангач, туган абый өстәлгә ачкыч бәйләме ташлады. +- Миннән туй бүләге! Шәһәр читендәге коттедж сезнеке. Тату гына яшәгез. Кстати, мин берникадәр вакытка югалам әле, яшьләр. +"Югалу" йә атна-ун көнгә, иң күбе - берәр айга сузылыр дигән иде Гөлҗиһан, тик ул ялгышты: туганы шуннан бирле гаип. Телефоны да сүнгән... +- Ватый, табышмак! Радий Арсиныч кайда икән? - диде Сәйфи. - Наверняка безне айдан гына күзәтәдер, шайтан. Памушниклары Замир, Володькалар белән без пачти ахирләр иек, аларны да җир җытты шту ли? +Еллар буе хуҗа үзенең "тугры хезмәтчесе"нә күрсәтмәләр бирми икән, димәк, ул аның белән арасын өзгән дип уйлады яшь хатын. Сәйфинең дә үз-үзен тотышы үзгәрде. Элек ялагайланып койрык болгаган "эт" калдыкпостык сөяккә генә риза түгел иде инде. Гөлҗиһан, билгеле, аңа артык акча исе иснәтмәде. Дындык ирнең финанс документларына теше дә үтмәс иде. Әмма идарә дилбегәсен әкрен-әкрен генә үз кулына эләктерде Сәйфи. Акырубакыру буенча шәп "белгеч" иде ул, кемнедер эштән куу, кемнеңдер хезмәт хакын кисү аның вәкаләтендә иде. Гөлҗиһан, туганының киңәшен истә тотып, "эт"не бәйдән ычкындырмас иде дә, котылгысыз рәвештә чир якынлашты. Гәүдәсен май басып, килеш-килбәте ямьсезләнгән хатын дөньяга күренергә ояла башлады. "Әле монысы баласы гына, анасы алда икән", симерү, соңгы ноктасына җитеп, урынга еккач, Сәйфи үзен бердәнбер милек хуҗасы итеп хис иткән әнә. "Ниндидер кәгазьләр әзерли", - ди Минап абзый. Әйдә, әзерләсен! +- Син ниткән җәһүдә?! Син алкаш Сәмигулла кызы Гөлҗиһан икән! - диде берсендә Сәйфи. Мондый мәгълүматны, мөгаен, туган абыйсының "памушниклары" саткандыр. - Паспортың җалган синең, симезкәем. Хафаланма, полициягә җәвит итмим, фчүтеки син минем катын. Үзем дә мактанам ватый дусларга, мин - мишәр, катын - шимбә, дим. Ну малай, көнләшәләр! +"Симергән эт" өстенә ташланганда, туган абыйсын сагынды Гөлҗиһан. Даими күзәтүе белән интектерсә дә, ул аны җил-яңгырдан ышыклаган икән. Сикертер иде хәзер Сәйфине, сикертер иде! Сыңар күзен алартса да, ир бәндәсе чалбар төбен юешләтер иде. Шулай ук башбаштак сеңлесен дә акылга утыртыр иде. "Авылга кайтма!" - дип кисәтте ул, ә хатын колагына да элмәде: кайтты. Нәфрәт Гөлҗиһанның бәгырен өтәргә тиеш иде. Авылдашлар туган йортын яндырган... Кайсының битенә төкерәсең, ә? Айтуган дигән авыл юк, бердәнбер тере җан - Гамбәр карчык... Ул да хатын кебек үк билгесезлектә яши: шырпы сызган бәдбәхет аңа нәмәгълүм. Белгертмә, Гөлҗиһан, зинһар, белгертмә! Сәмигулла исемен, никадәр якын булса да, казып чокырга күм! +- ...Мин - урман кызы-ы-ы! - Хатын шомлы уйларыннан арынырга теләде. - Мин урман кызы-ы-ы! +Урман аңа усал гына җавап бирде: +- Булмагаең ни! Кая болай чаптырасың, азгын бия? +Миңсылу икән, уянган, артыннан куа. Кушаматка ифрат баеды Гөлҗиһан, көн саен яңасын өстәп кенә торалар. Симезбикә, абага, азгын бия... Ә ул барыбер урман кызы! +- Миңсылу апа, икәүләшеп һава сулыйк әле! +- Һава кайда да бертөсле! Син яхшы чакта борыл. Иту җиңги үтерә үзеңне. Сөлектән соң кеше хәлсезләнә. +- Акылга җиңеләйгәнсең ахры. Бугазыңны ертып хет көн-төн акыр, сиңа кем дә "ау-у" димәс. Борыл, диләр! +Кызулык белән генә "сәяхәт"кә чыккан икән Гөлҗиһан, кичкә табан и күңел болганды, и күңел болганды... Кысылып кечерәйгән ашказанында нинди тәгам ди, карчык бит аның ризыгын бөтенләй чикләгән иде. "Сөлектән агуландым" дигән шик аяк табанын яндырып төште. Әнә, Миңсылу нәрсә ди, бер хатын сөлек ярасын кашып үлекләткән дә, туганнары, син бинабат, дип чүт кенә җиңгине кыйнамаган, ди. Ит яхшылык, көт яманлык, саклану чарасын хаста үзе күрергә тиеш, ди. Тамагына сөяк кадалгандай укшыган хатынга карчык: +- Косыгыңны коскың, - диде. +- Дару бир! - Гөлҗиһанга дөньясы агуланган кебек иде. +- Нинди дару? +- Соң, Гамбәр әби, сездә костыруга каршы дару бардыр бит инде? Цивилизация гөрләгән чорда яшисең лә. Сәдәф инде сезнеңчә, сәдәф! +- Ниткән дару? Коскың! Чистарыну вакытыңны сузма! Эчегезгә былчырак җыела, адәмнәр! Тәнегезне юып кына пакьләнмәссез, адәмнәр! +Хатын: +- Миңа сөлек ярамады-ы, - дип ыхылдаган иде, белекче күкләр күкрәтте: +- Синдә чирле кан иде, бәндә баласы! Алар үзләре агу суырды. Мин алардан кичерү сорадым намаз арты! +Аннары жу-жу баш шаулады. Аның авыртуыннан күз пыяласы чатный иде. Монысын да карчык тиз генә ибенә кереште. Сөлге белән башын урагач, уклау кыстырып әкрен генә уңга-сулга боргалады. +- Баш чүмечең зурайган, - диде. - Илаһым, кулыма шифаңны иңдер, Илаһым... Адәм яралганда, аның күңел казаны төрледән-төрле булыр: берәүсенең алтыннан, берәүсенең көмештән, берәүсенең җиздән, берәүсенең бакырдан, берәүсенең тимердән. Изгелек, мәрхәмәтлелек, юмартлык тимерне дә алтынга әүештерер, яман уй, хөсетлек, көнчелек, комсызлык алтын савытны да күгәртер дия иде Сабирҗан остаз. +- Миндә... миндә ниндирәк казан икән, Гамбәр әби, - диде Гөлҗиһан, кыяр-кыймас кына. Уклау бер дәваласа, бер сыртыңны да кашыр! Әнә карчык йөзгә төрләнә. +- Һе, ул иллә дә чын алтын димә! Бордарың малына кызыктың ла. +- Кем ул бордар, Гамбәр әби? +- Туганың инде, туганың! - Миңсылу аның беләген чеметте. - И шәһәр сарыгы! +Баш авыртуын әллә уклау, әллә "бордар" бастырды: хатын "терелде": чү, хәзер Радий Арсеньевич сеңелкәшкә кирәкме соң? Бу бик четерекле сорау һәм аңа төгәл генә җавап та юк иде. +Сәйфинең арт сабагын укытыр өчен генә туган абыйсын сагына түгелмени Гөлҗиһан? +- Дөнья кызык ул, Гамбәр әби: бүре оясына ояласаң - бүре кебек улаттыра. Бүген көчленеке - замана. +- Үлем сукмагында әммәгез дә тигезләшә. Газраил фәрештә алтын-көмешкә алданмас. Аңар бай нә дә, ярлы нә. Ахырзаманда имансызларның хәсрәте артыр, ди китап. +- И-и, синең эшең гел куркытуда инде, җиңги. - Миңсылу уклау очына сөлге бәйләп өскә күтәрде. - Вәт шулай, байраклар болгап җәннәтләргә барып керсәң иде, Алла кушып. Утын әрдәнәседәй өеп яндыртмас әле Аллаһыбыз. +Карчык каенсеңлесенә ачуланмады. Әйдә, сабый бала, шаяр инде дигәндәй, каш астыннан гына карап торды. Ул, кызуы сүрелгән көзге кояш төсле, сүлпәнәйгән иде. +"Уйнап" туйгач, Миңсылу кичке ашау тәртибен барлады. +- Бәрәңге быгыр-быгыр кайный, җиңги. +- Әз генә май җилпеп боламык яса, кем кыз. +- Абагага нәстә ашатабыз, җиңги? +Гөлҗиһанга коры кашык кына эләкте. +- Ул җиде тамыр суы эчәр, кем кыз. +- Шул гынамы, җиңги? +- Шул гына, кем кыз! +- И Ходаем, тиздән һава белән генә тукланыр инде, бичара, - дип, Миңсылу әллә кызганды, әллә үртәде. +- Ул тук, - диде карчык, канәгать тавыш белән. +Чын мәгәр, ризык теләнеп ашказаны талкымый, әйтерсең, Гөлҗиһан сыйнигъмәттән сыгылган табын яныннан әле генә кузгалган иде. Менә өши-туңа, шунысы әкәмәт. Җәйге тымытык кич ләбаса. Беләгенә хәтта каз тәне чыкты. Кортка: +- Калтыравык эчендә, хәзер, кем кыз, җылы төнәтмә эчергәч, җылынырсың, иншә Аллаһ, - диде. +Вакыт-вакыт канга тоз салса да, аңа Миңсылу белән мөнәсәбәтләрне көйләргә туры килә иде. Чемодандагы һәркайсы берәр кат киелгән күлмәкләрне, фасоны бозылмасын өчен, химчисткага тапшырасы иде. Каенсеңел бистә дигәннәрен мактый, ул нәкъ шәһәр кебек, ди, йортлары таш, кибетләре бихисап, ди. Якында гына тормыш гөрли алайса. +Буйга ят, дисәң, аркылыга сузылган киребеткән Миңсылу аның үтенечен кире какмады. +- Ие, бистәдә аю тиресен дә чистарталар, гөлкәем, - диде. - Таң атсын әле, күз күрер тагы. +Иртән киребеткән су кайнарлатты да эскәмиягә ләгән куйды: +- Вәт сиңа пырачка, гөлкәем. Әйдә, керләреңне җу! +- Саташтың мәллә, Миңсылу апа?! Син бит бистәгә барабыз, дидең. +- Кит аннан! Барабыз, дидеммени? Күз күрер, дидем шикелле. +- Минем киемнәрем бик затлы бит, Миңсылу апа. Су тидерсәң, бозыла! - Гөлҗиһан кулындагы төенчеген чиште. - Менә бу күлмәкне Париждагы модельер теккән иде, монысы - Зайцев салоныннан. Мин аларны яратып кия идем. Киң инде болар, таза чагымдагы, тарайтырга кирәк. Ябыгам бит, Алла бирсә. +- Хи, черегән агачка ясалма яфрак ябештергән төсле икән. +- Нинди "черегән агач", Миңсылу апа? +- Син ул, калын катын, син! Тыштан ялтырыйсың, эчтән калтырыйсың, бахыркаем. +Гөлҗиһан үпкәләмәде, чөнки Миңсылу хаклы иде. Икеләтә авыру иде ул, аңа әле мал чире дә йоккан иде. +- Мәйлең, керләрне кул белән уам. Порошок бармы, Миңсылу апа? +- Каян килеп? +- Сабын бир! +- Сабын да җук! - Каенсеңел мунча миченнән соскыч белән көл көрәп чиләккә томырды. - Селте суы, гөлкәем. Берчәк тонсын әле. Пырашук ише сөлге-тастымаллары ап-ак. Бистә дигәч тә, анда кем безне илтә, ди. Арбага җиңгинең җеннәрен җиксәк кенә, гөлкәем. +"Мин - гап-гади авыл кызы. Нишләдем соң, ә? - Хатын күлмәкләрен суга чумырды. - Чүпрәк кызганам... Гөлҗиһан белән Джиган икесе ике кеше ләбаса! Үз асылыма кайтыр идем, кайда ул могҗиза сукмагы, кайда?!" +"Мәңгелек йорт"ка шушы каһәр суккан йөк белән китсә, кертерләр, кертми ни. Тәмуг капкасын киң итеп ачарлар, чөнки гөнаһысы тар тишеккә генә сыймас. Ялган өстенә ялган! Атасы өчен кызы, кызы өчен атасы дөньяда юк, имеш. Ә кортканың хөкемдар булырга ни хакы бар? +Карчык уйларын ияртеп юлына кузгалмакчы иде, баскычта Гөлҗиһан күренде. +- Иртүк кая ашыгасың, Гамбәр әби? +- Далага, олан. +- Ул дала кайда соң? Сездә урман эчләрендә урман ла! +Йа галәмнең Раббысы! Дала, диме? Дала, ди шул... Күңелдә бөреләнгән - телдә яфрак ярган: туып-үскән илләр сагындыра. Хәтер сүрүен ертып, зәңгәр күлмәкле кыз бала кылганнар белән куыша... Тамырым белән Заретдин аймагының туфрагына беректем, дип яшәде... Яшәде... Үз-үзен алдадымы? +Ул җанына сарылган сагыштан тиз арынды. +- Кулыңның тиресе суелган, - диде. - Селте суы ашаган. Кем кыз, кайларда син? +Миңсылу шымчы кебек койма буенда тыңлана иде: +- Әү, җиңги? +- Чи бәрәңге телеме яп монауның ярасына. Мәгәр аны эшкә кушсаң, азагын уйлап куш. +- Әй, төзәлерсәнә. - Гөлҗиһан, бармакларын тырпайтып, өф-өф өрде. - Мин дә синең белән барам, Гамбәр әби. +Карчык кырыс кына: +- Кая? - диде. +- Соң, шунда, синең "далаңа!" Утарның күчермә мәгънәсе бит инде ул! Аны миңа Фәрит бер тапкыр күрсәткән иде. Курыкма, мин үземне танытмам, юлдашың итеп кенә иярт, Гамбәр әби. +"Бу әрсез катынны кара син! Утар, ди. Танытмам, ди. Йа Аллаһым, синең әмерең белән генә гыйшык дәрьясын буар Гамбәр, вәләкин ул ташый икән, мин - колың, йомычка күек, дулкын өстендә генә чайкалырмын..." +- Миңа койрык нәмәстәгә, Сәмигулла кызы? Юлда һәрчак озатучым - Газиз Затым бар. +- Хи-хи, Абага! Җиңгигә синең сымак ташбака ниткән юлдаш ди! - Миңсылу яулык очы белән авызын ябып көлде. - Безнең әбиебез яшь поши баласы төсле юырта урманда. Ну түлке, җиңги, берчәк тизлегеңне киметсәң дә ярый: балалаган әнкә кабан очрамагае. +- Аллаһ язганны гына күрә адәм. Сез, кем кыз, Гөлҗиһанның кулын имләгәч, икәү утын кисегез. Пычкы-пила сарайда, нүешкә сүәгән. +- Син нәстә, җиңги! Энекәш ел саен трактор белән ташый кана! Бу калын катынны нечкәртер өчен бүтән җәза беткәнмени? Артыңнан чаптыр! - дип чәрелдәгән Миңсылуга ул галушын салып очырмакчы иде, иелгәндә бил сөяге черт итте. Ходай кисәтә: гел усаллык белән җиңмә, ди. +- Кисәсез дигәч, кисәсез, кем кыз! - диде карчык, билен угалап. - Каршы дәшмә! +- Дәшмим лә, дәшмим. Абага әбәттә ни-нәстә чемченер икән? Әйтеп калдыр, җиңги. +- Кара әпәй телеменә ярты кашык көнбагар мае тамыз. Шул аның тәгаме, кем кыз. +- Хи-хи, сыерым ач торырга өйрәнгәч кенә җан тәслим кылды, дигән ди бер агай. Хуп, җиңги. +Ниятсез эшкә шайтан аяк чала, диләр, ул онык белән катгыян хәл ителәчәк мәсьәләне төнлә үк кат-кат уй иләгеннән иләде. Бүтән сузасы түгел... Юл уңае кортка, Аллаһның гүзәл исемнәрен атап, туксан тугыз каен яфрагы өзде. Кайнар суда изрәтеп эчерсә - хатынның эчендәге былчырагы тышка куылыр. Тырышу - бәндәдән, нәтиҗәсе - Кодрәт иясеннән. Сәмигулла нәселенә никадәр генә үч тотса да, ул кыз баланы саулыкка тиендерергә тиеш. Күк идарәчесенең фәрманы шундый... +Биш адымга соңарса, Фәрит белән аймылыш булалар иде, шөкер, зур тимер капка янында очраштылар. +- Зур әни, җир астында метро бар мәллә? - дип, онык аны кочагына кысты. - И-и, бәләкәй дә инде син, Зур әни. +- Буйда тегел, акылда хикмәт. Иртәнең иртәләрендә кайларга канат җилпедең, бәбкәчем? +- Аргы як урман кырыендагы юлны киңәйтәбез, Зур әни. Боерса, җәренгә синең авылыңны да агач коллыгыннан коткарам. Куакларны тапатам - әрчетәм, кыскасы. +Яшьлек - ялтырый, картлык - калтырый икән... Кемдер дөнья колачлаганда, кемдер соңгы гомер җебен төйни... +- Берочтан иске мәчетеңне дә төзекләндерәм, Зур әни. Сиңа әйтмәдем генә, мин аны ачтым бит. Идәненең аратасы черемәгән, нигезенә сап-сары салам түшәлгән. Бабайның зирәклегенә шаккаттым! +- Бабаң андый нәстәләрдән чирканыр иде, туганыбыз Мифтахетдин абзый җәйдерде саламны. Мәчеткә бүтәнчә кагылма син, бәбкәчем. Минем хатамдыр ул, бәлкем. Адәм баласы үз күңелендә манара торгызсын да, иман оеткысы әүвәл шунда салынсын икән. Кайчак ялгышабыз шул, ялгышабыз, бәбкәчем. Монысын куй әле, синең - минем Аллаһ каршында бурычыбыз үтәлмәгән, бакчи. Тыңлап бакчы, бәбкәчем. Адәмнең гомер кибәне өч кисәктән гыйбарәт: туды исә - берсен, насыйбын ярәште исә икенчесен өя. Инде дә фанилык белән хушлашканда, икесен дә бергә кушып, актыккысын очлый. +- Зур әни, әйдәле, машинага кер, йомшак утыргычта хәл җый. Соңгы вакытта әллә нинди аңлаешсыз телдә сөйләшәсең. +- Телем - ил теле, бәбкәчем. Урманыгыз торып торыр, бистәгә - яучы абыстайларга барабыз. +Фәрит рульгә авышып көлде дә: +- Синдә һаман кысыр хәсрәт икән, Зур әни, - диде. - Мине өйләндерәсең килә инде, ә? +- Аллаһ парлыларны сүә, бәбкәчем. Башлы-күзле итсәм - тынычлап китәр идем. +- Син гел каядыр китәм, дисең. Әйт кенә, үзем илтеп куям. +- Көлмә, бәбкәчем. Миграҗ сәфәренә кузгалыр сәгатьләрем якын, бә-әк якын. Сез, онытасыз, бәбкәчем: Илаһка кире кайтарылу бар. +Карчык кызулык белән оныгын битәрләп ташламакчы иде дә, сабыраеп калды: егетнең күзе сагышлы иде. Моның йөрәген кемнәр ачкыч белән бикләде икән? Йә, дивана кортка! Белмәгән кыланма... Ачкыч хуҗасы синең ызбаңда +- Сиңа иманлы йорттан димләр абыстай, бәбкәчем. Нәсел-нәсәбен тикшереп, бәбкәчем. +- Зур әни, мине юл төзүчеләр көтә. Әйдә, кичкырын сезгә сугылам. Иркенләп сөйләшербез. +- Сугылма! - диде кортка һәм шушы кискенлеге белән Фәриткә шик уты үрләтте: +- Туктале, Зур әни, әллә нинди катлаулы табышмакка әйләндең әле син. Элек сирәк киләсең, дия идең, хәзер йортыңа китермәс өчен үрсәләнәсең. Синдә кем ул? +- Кем дә тегел. Бер чирле кыз-катын. +Онык, көлемсерәп: +- Усалдыр, әйеме? Мине тешләр инде, әйеме, Зур әни? - диде. +"И барча галәмнең Раббысы, син үзең шаһит, онык мине ирештерә, чын мәгәр. Аңарда минем каным, минем сизгерлегем, ул да карт әбисе күек җиденче тоем белән тоядыр". +- Хаста кыз-катын чит-җат ирләрдән кыенсыныр, бәбкәчем. +- Әй беркатлы да бит син, Зур әни! Замана хатыннары әрсез, алар беркемнән дә оялмый. +- Шуңа хафалана бит Зур әнкәң! Бәдбәхет нәсел баласы белән бәйләнеп, йөрәк маең сызмасын, дим, бәбкәчем. +Ник ерактан гына суктырасың кортка?! "Ызбамда Сәмигулла атлы бәндәнең кызын асрыйм, син - малай актыгы, аның белән бутала күрмә, ризалыгым юк", - дип ачыктан-ачык әйт! +- Тынычлан, Зур әни. Киленең асыл кеше булыр. Мин бит аны гомерем буе эзлим, - диде онык. - Син хәзер нишлисең? Егетләр кунак йортына озатсынмы? Чәй эчәрсең, ял итәрсең. +- Җук, бәбкәчем. Эшем хәттин күп. +Фәрит аны машинадан күтәреп төшерде. Карчык алъяпкыч кесәсен капшады. Әйе, эше хәттин күп шул. Менә каен яфракларыннан төнәтмә ясыйсы... Өстендә торып дәваласа, бәлкем, Сәмигулла кызын ташкаласына кайтарып җибәрер. Ярабби, анда тиклем аларны аслан (һич тә!) кавыштырма-а! +Ул урман сукмагына борылмакчы иде, капка сакчысы эндәште: +- Әби, әби, әнә теге карт сиңа кул болгый! +Һай, бүген кортка бер генә дә "тере мәет" белән күрешергә теләми, эчендә тәгәрәгән ут йомгагы җанын көйдерә иде. Оныкны вәгазьләрлек түгел... Ни хәлләр итәргә икән, бар Галәмнең Раббысы?! +- Ни йомыш, Сәмүш? - диде ул, ачуланып. - Нишләп җулымны бүләсең? Тамагың ачмы? +- Тук, күрше апа, тук. Фәритнең кешеләре ризыктан өзми. +Ябык Сәмигулла кер бавында киптергән чүпрәк кебек җилферди иде, карчык аны баскычка табан этәрде. - Утыр! Җә аварсың, җилбәгәй. Сүзең ни? +- Сүзем озын, күрше апа. +- Кыскарт! +- Үлем турында уйлата никтер... Төннәрен аерата шомландыра, күрше апа. +"Үлем турында уйлата, имеш. Иман белән сугарылган адәм баласы ахирәткә шатлык-сөенеч белән күченә. Син, шайтан таягы, тикмәгә генә шомланмыйсың, син ил-көнне хәтсез җылаткан кабих идең". +- Фанилыкта нә үкенечләрең кала, Сәмүш? белән генә каберен күрәсе ие. Болай нәстә инде... - Ир җиңе белән җимерек борынын ышкыды. - Шымытыр калсынмы миннән. Анда үзең белән нәстә дә апкитмисең. Кулың буш була. +- Кулың буш та, җан сандыгың тулы, - диде карчык. Ул күңеленнән генә Сәмигулланың бәгырен теләрдәй җөмләләр төзеде. Тик сүз оешмас борын чәчелә дә чәчелә иде. - Дөнҗалыкта ни кылсаң - сандыгыңа шул төялер, Сәмүш. +- Көн саен маңгаемны идәнгә ора-ора синнән гафулар сорыйм, күрше апа. +- Аллаһтан сора, гөнаһ шомлыгы! +- Блач Мирхәйдәргә үпкәм зур. Ул гына акчага хирыслатты. Урыс калдыгы Арчинычны ул апкилмәсә, ата-баба йортымда тыныч кына яшисе идем. Урман ашата ие, эһе. Блач мине урысларга... - Сәмигулла ухылдады, - ...сатты, зыбани. Ничек үлде соң үзе? Мирхәйдәр, дим? Кызыл әләмгә төреп күмгәннәрдер, шәт. Камунис ие бит, зыбани. +- Икегез дә шакшы кәнди яладыгыз, Сәмүш! Хәзер мәрхүмне яманламактамы эшең? Тфү! Күпме сикерсәгез дә, үз буегыздан ары сикертмәде Ходай. Мирхәйдәр җан бирәлмичә азаплангач, мулла дәштереп, ясин укыттылар. +- Вәт блач! Вәт зыбани. +"Кисәү"нең ачудан муен тамырлары бүлтәйде. Моның белән дустанә әңгәмә кору - мәгънәсезлек иде. Кара карга юып кына агармый! +- Хуш, Сәмүш, сиңа бүтәнчә сугыласым җук! +- Гамбәр апа, ашыкмале, сүзем бетмәде, Гамбәр апа! - "Тере мәет"нең инәлүе аркасын пешерде. - Гафу сорама, дисең дә, ничек сорамаска, йортыңа мин ут төрткән ием, Гамбәр апа. +Хәер, аркасы тиз "суынды". Бу аның өчен иске яңалык иде. +- Соңладың, Сәмүш, соңладың. Андук кем шырпы сызганын күкләр белгертте, - диде ул. - Яңа ызбаң нигезенә дә шушы шырпыңнан үзең үк чаткы чәчрәттең, Сәмүш! +- Гамбәр апа, тагын күпме гомер сәгате текелдәр, оныгыңа минем кемлегемне әйт син! Элгәреге күршебез Сәмигулла абзаң ул, диген. Фәритең мәрхәмәтле синең, мужыт ул кичерер мине? +- Җук! Син - оныгым өчен җырактан килгән Сәмүш! +- Рәнҗемә инде, күрше апа... +Карчык: "Миндә рәнҗү юк, миндә үч кенә", - дисә, үзенең гөнаһысы ачыла. Әгәр бизмәннәрдә үлчәсәң, нәкъ менә кортканың тәлинкәсе аска басар да әле. Йөк лә, йөк! Чамасыз авыр йөк! +Ул ял итә-итә кайтты. Аллаһы Тәгалә бу дөньяны шул тиклем матур итеп төзегән ки, ни-нәрсәгә генә баксаң да, тирә-юнь күреп туймаслык гүзәллек белән камалган иде. Агач-куаклардагы яфраклар, оста тегүче кисеп теккән кебек, һәркайсы үзенчә матур, һәркайсына яшел тукыманың йә куе, йә җете, йә ачыграк төсе сайланган иде. Чәчәкләр дә, ал сарысын, ал зәңгәрен, ал кызылын - Бөек Кодрәт иясенең камилләрдән камил иҗат эше, аларның берсенә дә төзәтмә кертерлек түгел иде. Кортка, гәрчә мең-мең тапкыр ишетсә дә, бихуш булып кошлар сайравын тыңлады. Раббымыз адәмнәргә җирдә энә очы кадәр генә җәннәтен биргән, дияр иде Сабирҗан остаз. Фанилык шундый да матурлык белән бизәлгәч, оҗмахтагы хикмәтләрне тасвирларлык кәлимә табылыр микән? +Әлеге манзарадан әсәренгән кортканың күңел төпкеленнән сагыш саркыды. Ул туып-үскән дала да үзенчә матур иде. дип моңланган карчык: +- Ләхәүлә! - диде. - Ләхәүлә! Мәлгунь шайтан аны хисләндереп, нинди җырулар җырлата! +...Энә бармагын чәнчеде, җеп чуалды... Икенче көн күлмәк тарайта, тик берсенең дә җүнләп очына чыга алмый, чөнки хуҗалыкта аның өчен генә "балалап" торган эшләрнең исәбе-хисабы юк иде. Утын кистеләр, әрдәнәгә тезделәр, урак белән кәҗәгә печән урдылар, аны таратып, кояшта киптерделәр. Бакча кырыендагы яшь куак үсентеләрен тападылар. Капчык-капчык нарат күркәсе җыеп сарайга ташыдылар. Биш ел самавыр кайнат! Карчык селте суы белән ызба юдырды. Бүрәнәләрне мунчала белән ышкый-ышкый беләкләр тала иде. Идән астындагы бәрәңге сабагын түгү, базны чистарту, кәҗә саву, мич ягу, бакчада чүп утау һәм болардан тыш кортканың кырыкмаса кырык дәвасы - мунчада тирләтүләре, үлән сулары белән коендыруы, йөзәр тапкыр бау аша сикертүләре, чирәмдә мәтәлчек аттырулары (хәрәкәт үзенә күрә дару янәсе), иллешәр сөлек салулары берни дә түгел, иң зур "җәза" чирәмнән борчак чүпләү иде. Муен ката, бил ката, аяклар дерелди. Аның ничек газаплануыннан тәм тапкан Миңсылу, белекче әйткән норманы да арттырып, ишегалдына ярты чиләк борчак сибеп җибәрә дә: +- Әйдә, тавык, рәхәтлән, - дип авыз ера иде. - Түлке чүмәшмә, тезләнмә, сыныңны яртылаш кына иеп аша! +Әлбәттә, әлеге шөгыль файдалы, ул ябыктыра иде. Кортка никадәр генә кырылса да (дошманы Сәмигулла кызы ла!), чын күңелдән дәвалый иде. Өч ай элек ишек-капкага сыймаган симезбикәнең гәүдәсе, әйтерсең, кайрысы юынган агач, нәзегәеп калды. Менә күлмәкләренә берьюлы өч Гөлҗиһан кереп утыра. Ямау-тегү кебек эшләргә Миңсылуның да осталыгы юк иде ахрысы, әнә, келәттәге әйберләрне дөбер-шатыр китерә. Кисмәктән борчак соса микән? Ләкин Миңсылу тартма кочаклаган иде. +- Уф, безнең җиңгинең келәтендә ат аягын сындыра, билләһи. Тау хәтле әрбир актарып көчкә таптым, - дип, ул тартмасын каерды. - Яшьлегем истәлеге, тегү машинасы. Тегә, нибуч. Элгәреләр лутчы чыдам. +- И рәхмәт яусын, Миңсылу апа! +- Яумасын әле, яумасын! Күлмәгеңне иртәгә җүләрбез, гөлкәем! +- Юк, хәзер үк! - диде хатын. Хәлбуки, бу йортта ул карусыз кол гына иде. +- Хәзер үк?! Кая көязләнәсең син, гөлкәем? Ә-ә, - каенсеңел маңгаена шыкылдатты, - әү-ү, шөрепләрем, әү-ү, тутыктыгыз мәллә? Безнең чибәркәебез көн дә урман буйлый. Җиңгидән качып! Димәк ки, шөрепләрем, нәтиҗә ясыйбыз: Абага аулакта кем беләндер гыйшык боткасы пешерә! +Гөлҗиһанның чәч бөртекләренә хәтле кызарды. +- Әһә, каракның бүреге яна! - Миңсылуның кармагына эләксәң, мәңге ычкындырмый иде. - Әле бит җиңги сине ят ир-аттан ояла, ди. Безгә Фәрит килсә, сине чаршау артына качыра. +- Арттырма, Миңсылу апа. +- Арттырмыйм да, киметмим дә, гөлкәем. Энекәш урман чистарттыра, имән төбендә серләшәсездер, йа? Җиңгигә ләм-мим. Яшь чак - дәртле чак, мин сине гаепләмим. Мәгъшукаң кем? Ач сереңне, Абага? +- Андый кешем юк! +- Һи, күзгә төтен өрмә, симез... Һәй лә, нәзек катын! Сез - байбичәләр ир өстенә ир тотасыз, ди. +Нинди сер ачсын икән ул? Озакламый Мәскәүгә китәр... Ә муенсаны урман бирми! Чөнки хыянәтен кичерми! Әйе, әйе, кайчандыр "Мин - урман кызы" дип җилкенгән Гөлҗиһанның байлыктан күзе тонды. Ул, ялтыравык кәгазьдән биек тәхет түшәп: "Мин - дөнья патшабикәсе", - дип очынды. Табигать исә ни акча, ни элемтәләр белән дәваланмый торган чир җибәреп, тәхеттән бәреп төшерде. Менә, күр, хатынны биленә киндер алъяпкыч будырып, аягына кызыл эчле галуш кидертеп, хуҗалыкта эшләтәләр... Берәү дә аңа Джиган Самуиловна дип төчеләнми. Мәскәүдә ун ателье күлмәк тегәр иде, ә ул монда бармагын каната-каната үзе җүли. Миңсылуга аклануы да көлке. "Андый кешесе юк", имеш. Аны алдасаң да, үзеңне алдама инде, Гөлҗиһан. Дөрес, син муенса эзлисең, әмма яшертен генә хыялың да янәшәдән бара: бүген килеш-килбәтең матур, гәүдәң ыспай, каршыңда "очраклы гына" урман егете пәйда булсын иде. Очраклы гына! Шул вакытта карчыкка "танытмыйм" дигән вәгъдәң дә бозылмас иде. Фәрит сирәк кенә әбисенең хәлен белешә, ишегалдында йөренгән егетне тәрәзә пәрдәсенең читен генә шудырып күпме күзәтергә мөмкин! +- Миңсылу апа, миңа яла якма, яме? Минем ирем берәү генә, - диде хатын. - Күлмәкне нишләтәбез? +- Сүтеп тарайтабыз, гөлкәем. Артык тукыма - миңа, куфты тегәм. +- Мин сиңа чемоданы белән калдырам. Сүт тә тек, сүт тә тек. Тик миңа тиз генә берсен эшлә инде, зинһар! +- Ай, әрсез бикә! Үзенә дигәндә - аягы идәндә! Түлке шыпырт, җәме? Җиңгине уятмыйк. +- Иртәдән бирле йоклый, Гамбәр әби. +- Төн ката дога укыды. Җиңги сәерләнде, бакчи. Арый микән? Син дә аңа җәфа инде, гөлкәем. Кайчан ташкалаңа кыякларсың, ә? Бистәгә кадәр үзем илтешәм, аннан тимер юл бакзалына абтабуслар йөри. Син бит инде ничауа, нәп-нәзек катын бүген. Җиңги үз җае, үз көе белән яшәсен картлык көзендә, айт-двага бастырма инде аны бүтән, гөлкәем! +- Минем әле шактый борчак чүплисем бар. - Гөлҗиһан уенга бормакчы иде, Миңсылу: +- Синең өчен тавык чүпләр! - диде. +Әй, кадерле ядкаре табылса, йөрәге бик-бик әрнесә дә, авыл белән хушлашыр иде Гөлҗиһан. Өметнең дә өметсезе була? Урман егете белән очраштырмас язмыш... Әгәр муенсаны яратмаган кешесе бүләк итсә, бу кадәр өзгәләнер идемени хатын?! Гамбәр карчыкка ни, кит, югал! Син - каһәрләнгән нәсел баласы... +Әкрен генә кайнашсалар да, тотылдылар, кортка, уянып, "тегүчеләр" янына чыкты. Гөлҗиһанның берәм-берәм күлмәкләрен тотып карады. Аның хәрәкәтләре салмак, гүя ул үзе бәллүр савытка үрелә, үзе аны төшереп ватудан курка иде. +- Тышкы кабык ни! Ходай каумнең эчке гүзәллеген сүәр! - диде карчык һәм, каенсеңлесен битәрли-битәрли, көч-гайрәте суырылган карт аю кебек уң ягына янтаеп, ишеккә атлады. - Син, кем кыз! Телеңә елан чаккыры! Монау катынны (Гөлҗиһанны, билгеле) куалама, җәме? Аның мосафир капкасы икәү, әүвәле каюсы ачылыр - ул шуннан җул энәсе саплар. Мәгәр вәгъдәсен бозса +Хатынның тәне куырылды. Нинди капка? Нинди юл? +- Зинһар, шәрехлә, Миңсылу апа! - дип ялынды Гөлҗиһан. +Теше белән җебен тешләп тарта-тарта күлмәк сүткән Миңсылуга борын чөяр өчен шул җитә калды. +- Шәрехләрбез ансы да... Түлке мин, җиңги сымак, бушка тәтелдәмим! +- Күлмәгемнең барысы да сиңа, дидем ич, Миңсылу апа. +- Мин инде җиңги белән яши-яши аның ым-кинаясенә төшенеп беттем диярлек. Ике капка - ике тарафтыр. Берсе тучны Мәскәвегез, икенчесе... Ну син хәйләкәр икән, гөлкәем. Урман кисүчеләрнең нәчәлниге белән мәхәббәт яңартам, дисәң - ни инде! Аңа ияреп китүең бик ихтимал. Ансын, бакчи, җиңги хупламый. Нәстә ди, минем зәһәремә юлыгыр, диме? Сиңа ачулана, гөлкәем, сиңа! Ниткән вәгъдә ул, ә? +- Борчагыңны сип әле, Миңсылу апа, - диде кәефе кырылган хатын. Карчыкның һәрдаим кисәтүе аның бәгырен телә иде. Хафаланма, Гамбәр әби! Очраклы гына күрешсәк иде дигән уй нибарысы хыял гына лабаса. Син мине шушы нәни генә бәхетемнән дә тыйма, зинһар! +Миңсылу: +- Әй, җан күеге бит син, гөлкәем! Борчак кына эч пошуларыңны бастырыр микән? Бар, урманыңа шыл! Җиңгигә күркәгә җибәрдем, диярмен. Түлке чиләк ал! - дигәч, аңа канатлар үсте... +Көннәр көзгә тартым иде. Тиздән рәссам-табигать кылкаләме белән, каенусакларны сагышка төреп, яфракларын сары төскә буяр... Сәйфинең Мәскәүдә тып-тын гына ятуы сәер иде. Нинди хәйлә кора икән, астыртын бәндә? Берәр айдан ул бай хатынын алырга килер. Килми ни! Акча колы Сәйфи Гөлҗиһаннан башка төкергән төкерек кенә! +Хатын йөз кат эз салган таныш сукмактан урман ешлыгына чумды. Тәбәнәк куак ботакларына сарган пәрәвез җебе киң итәгенә сыланды. Ул аны сыпырмады, аулакта кем өчен көязләнәсең ди! Һаман эчкәрәк узды һәм... мең яшәр имән яныннан үткәндә, беләгенә аскан чиләккә өстән шап итеп каты әйбер очып төште. Аңа югарыга күтәрелеп карыйсы иде, ә ул, артыннан бүре кугандай, кире авылга йөгерде. +- Урман кызы-ы-ы! - Ишетте Гөлҗиһан, ишетте. Карчык йортына хәтле озаткан кайтаваз һаман колакта зеңгелдәде: - ы-ы-ы... +Буш чиләк төбендә шылдыраган "имән бүләге" - муенса иде... Ул аны кесәсенә шудырды. Капка төбендә чүмәшеп сулышын тигезләде. Йөрәк дөп-дөп кага иде. Агач башына кем кунакласын, әлбәттә, Фәрит иде. Әйтерсең, үсмер малай, ничек шаяра! Җитәкче ир-егет югыйсә... Килешми дә кебек югыйсә... Их, Гөлҗиһан, Гөлҗиһан! Нигә син качтың икән? Нигә син дә: +- Урман егете! - дип кычкырмадың икән? +Елыйсыңмы? Ела! Бөтен байлыгыңны тау итеп өйсәң дә, ул синең бер тамчы күз яшеңә тормас иде. Кычкыра алмадың шул, вәгъдәң телеңне йозакка бикләгән иде... +Келдер-келдер теккән Миңсылу "күркәләр" дип бәйләнмәде, үз почмагында йоклаган карчык та өн-тын чыгармады. Кич белән ул үзе самавыр кайнатты. Беренче мәлләрдә күңелсез тоелган авыл тормышы аңа ниндидер рәхәтлек бирә иде. Карлыган яфрагы, тукран чәчәге белән хуш исле чәй пешерде. Ә кул әледән-әле кесәсендәге табылдыкны капшады. Түзмәде, келәттә он иләгәндә, муенсаны бер такты, бер салды. Шатлык-куанычтан җан җылынса, сагыш-юксынудан бәгырь өтелде. Таныды лабаса Фәрит. Нишләп ул артыннан чапмады? Димәк, әбисе аны да шәп кенә боргычлаган... сыйланса, карчык баллы чәй белән хушланды. Гөлҗиһанның менюында да кәҗә сөте генә иде. Хәер, тамактан ризык үтәр иде микән? Урмандагы хәлләр, нәкъ кинодагы кадрлар кебек, әйләнә дә кабатлана, әйләнә дә кабатлана иде. Табынны җыештыргач, ул кортка янына керде. Бөгәрләсәң учка сыярлык өрфия яулыкны карават тимеренә элде: +- Гамбәр әби, бу сиңа сәдакам. Әти белән әнинең рухына хәер-дога кыл әле, китәсе көннәрем дә якынлаша, кызыбыз безне искә алмады, димәсеннәр, - диде. +Мендәренә аркасын терәгән кортка: +- Дога укыганда җыелган фирештәләрне качырма, - дип, өрфия яулыкны аның башына япты. - Әгүүзү билләһи минәш-шәйтаанир раҗииим, бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим... +Көйләп укыган дога ни аңлатып та аңлап бетермәслек сагыш-юксыну белән җанны камады. Һәрвакыт боек әнисе, һәрвакыт тупас әтисе күз алдына килеп басты. +Карчык, укуын тәмамлап, мәрхүмнәр рухына багышлаганда, ул да кулын кушырды. Учыннан йөзенә кайнар дулкын бәрелде. Догачы "амин" дип битен сыпыргач, хатын, ике тезенә сугып имгәткәндәй, идәнгә тезләнде: +- Әби җаным, син бит әтинең исемен атамадың! Син әтине калдырдың! Ник алай эшлисең инде, Гамбәр әби?! Мәрхүм сине бик рәнҗетсә дә, кичер, Гамбәр әби! +Аны бүлмәдән Миңсылу куалап чыгарды. +- Җиңгине җөдәтмәсәнә! Әллә картлык баса, әллә сезнең ише халыктан чир-зәхмәт йога, әбиебез иллә дә начарайды. Сөрт күз яшьләреңне, гөлкәем, күлмәгең әзер, ки! +- Явыз син, Гамбәр әби, илләрендә бер явыз, - дип үкседе Гөлҗиһан. - Әрвахларны санаганда, әтинең исемен атамадың! Мәрхүм белән һаман көрәшәсең икән, Гамбәр әби! +Миңсылу: +- Һай, гөлкәем, үзеңне савыктырган кешене шулай гаеплиләрмени! - дисә дә, ул озак тынычланмады. +Йөрәген кабарткан давыл иртәгесен тагын да көчәйде: һич көтмәгәндә, Сәйфи Бариевич "борынлады". Ир бәндәсе ялгызы гына иде. +Җыелган-җыйнакланган хатынны күргәч, аның күзе шакмакланды: +- Атакайгынам, синме суң, бичә? Ватый ничек нечкәрткәннәр. Әбиҗан, әллә суң моны пычак белән тунадыңмы? +Карчык түмәрдә кояшта җылынып утыра иде, ни исәнме димәде, ни хуш димәде, капыл гына арт бакчага теркелдәде. Миңсылу да җәлт кенә ызбага тайды. Агач тагаракта тавыкларга ипи телемнәре уган Гөлҗиһан, кулын суда чайкатып: +- Нишләп йөрисең, Сәйфи? - диде. +- Ват сорау! Синең хальләреңне белмәк булдым. +- Ай ярымнан үзем дә кайта идем. +- Анда тиклем важный эш бар, бичә. Машинаның тәгәрмәче тишелде, башта шуны хутлыйм, аннары чүкердәшербез. Кая, бер кочаклыйм үзеңне, бичә. +Авыл һавасын сасытып, ир бәндәсеннән арзан хушбуй исе аңкый иде. Затлы әйбергә өйрәнмәде Сәйфи, аның өчен яшәү мәгънәсе - лыкынганчы ашау һәм бармагын төкерек белән юешләтеп акча санау иде. Ир тәгәрмәч белән кайнашканда, Гөлҗиһан икеләнде: карчыкның сихәт дәресләре төгәлләнә кебек. Сәйфи белән китәргә мәллә? Белекче ялгыша: юл бер генә, һәм ул караңгы ташкалага табан сузылган... +Ире таушалган портфелен култыгына кыстырган иде. Баудагы шадра +- Ардым, - диде. - Җарты сәгәт кенә җокыга түнәм, - диде. Портфелен ычкындырмады, мөгаен, "важный эш"е шунда иде. Әмма хатын аңа "түнәргә" ирек бирмәде. +- Минап абзый кайда, Сәйфи? +- Кайда, кайда? Айда! Минап белән сугым пычагы кайрыйсыңмы? Сүәркәң тегелдер, шай! Кудым, күп сүли. Җокы качты, чукынмыш. Колак төбемдә жуылдыйсың, катын. +- Ашыгыч эш, дидең бугай, Сәйфи. +- Да, эш, Джиган Самуиловна, эш. Мона монда кыягазлар, син шуларга имзаңны сырлале. +- Нинди кыягазлар? Кая, бир, Сәйфи? +- Укып вакыт уздырма, юрич Иванов бар да тәртиптә, дир. Закунлы, дир. +- Юрист Иванов ал да гөл дисә дә, мин документларны үзем тикшерәм, Сәйфи! - Хатын иренең кулыннан кәгазьләрне тартып алды. - Нәрсә бу, ә? Ничек бөтен милек синең исемгә теркәлә? +- Москывада хәлләр хөртиләнде, Джиган Самуиловна. - Ир бәндәсе күзен дә йоммыйча хәйләләргә кереште. - Рикит дигән бандитлар кыз-катын җитәкчеләрнең бизнесын талый. Үтерергә дә мужыт алар. Миңа тимәсләр, патамушты мин - мужик. Син миңа тере килеш кирәк, алтыным, - дип, тигәнәк төсле сырышкан Сәйфине ул этеп җибәрде: +- Кочаклама! +- Укаң коеламы, катын? Җә, канны кыздырма, кушканны эшлә! Иту... - Ир йодрыгын һавада уйнатты. - ...башыңны сугып җарам. Монда кеше җук, таптап-таптап күмәрмен, катын! +- Култамгам гына кирәкме, Сәйфи? Шул гынамы? +- Шул гына, алтыным! Синең өчен җанам-күәм, штубы бандитлар харап итмәсен, дим. +- Кая, каләмең бармы? +- Да, да, алтыным. Мә! Маладис син, ушлы син! Ватый аңлаштык та. - Телендә сандугач сайраткан ир бәндәсе имзалар куелгач та, шәбәренеп: - Хазер дөния минеке! - диде. - Колагыңа киртлә, син хәерче шушы маминттан, хәерче! Үтүт синең акча-макчаларың! Мин барсына да хуҗа! Мин! Безнең борынгы бабалар судка җөрмәгән, катыннарына өч кенә кычкырган. Талак сиңа Сәмигулла кызы, талак, талак! Җәшкә үләнәм, миндәй бай әбзиләрнең муенына сразы ун кыз асылына! +Гөлҗиһан кытыклангандай көләргә тотынды. Аңа кушылып чыпчыклар да чыркылдашты. +- Сиңа убырлы карчык та бармый, Сәйфи! Син ул менә Мәскәүнең иң хәерче бәндәсе. Мин март аенда ук паспортымны Гөлҗиһан Сәмигулловна Насыйрова исеменә алмаштырдым. Ахрысы син минем Радий сеңлесе икәнемне оныткансыңдыр. Хәйлә чиратына ул мине синнән алдарак бастырган иде, Сәйфи. +Бу хәбәрдән соң бая гына канаты белән дөньяны колачлаган "әтәч"нең кикриге шиңәр дигән иде Гөлҗиһан. Куендагы портфеле җиргә кадалгач, ир аны тибеп үк җибәрде: +- Әбзәң белән мактанма, бичә. Беләсеңме кем иде әбзәң? Ата бандит! Алтын талап сатты, сукыр бәбәк! Кыйбатлы ташлар сатты! Күтенә су керә башлагач, сандыгы белән сакларга дип, синең атаеңа илттерде. Миңа әммәсен дә җан сандыкны политсага сдавайт итә! Тимер белән энҗе-мәрҗәнне аермаган утын бүкәне! Арсиныч җегетләре кире алмага килсәләр - үтүт җемелдекләр! Радий җалчыларына: "Җырты-ние белән бергә үзен дә җандырыгыз", - ди. Так шту, атаеңны сүекле абзаң Арсиныч үтертә. Җалчылары сине дә дөмектермәкче була, ну бандит туганың: "Наталия ике тапкыр үлми", - дир. Ватый, аның кызы аркасында асмыйлар сине, бичә! +Сулышы киселгәндәй, хатын катып калды. "Сүекле абзаң Арсиныч үтертә... Арсиныч үтертә..." Яла бу, яла! +- Алдашма, Сәйфи! Туган абый тимер кисәкләре өчен генә әтине яндырмас! +- Тимер кисәге? Ул сандыктагы бриллиантлар чит илдә илле җыл типтереп җәшәргә җитә, дир, җүләр катын! Синең бандит әбзәң җөз кешене аттырдыастырды. Сиңа гына ул фәрештә. Җә, татулашыйк, алтыным. - Сәйфи аяк астында аунаган портфеленә тагын бер типте дә капканы ачты. - Дабай, ыспурлашмыйк, үгә катябыз, Джиган Самуиловна, ну, Гөлҗиһан Сәмигулловна. Ну төлке дә үзең, да-а! Җаңа дәкимүнтләр әтмәлләгәнсең, да-а! +Ир бәндәсе көлгән итенде, тик бу астыртын көлү иде. +- Минем әби-бабайларның гореф-гадәтләренә хөрмәтем зур, шуңа күрә синең талагыңны кабул иттем. Без хәзер чит-ят кешеләр. - Гөлҗиһан, ниһаять, һаман саен өтер генә төрткән тормышының бер өлешенә "тәмам" дип, нокта куйды. - Хуш, Сәйфи! +- Хуш, дирме, ана төлке?! Ватый, чәчбигә - мал-мөлкәт, Сәйфигә - шымытыр икән! +- Син дә, мин дә хәерче, Сәйфи. Барысын да акчага әйләндереп, авыру балалар үзәгенә күчертәм. +- Күчертермен, ватый! - Ир хатынны кулыннан боргычлап капкага сөйрәде. - Үгә катябыз, үгә! Мин сине дураклар җыртына җаптырам! +- Кая өстерисең, аждаһа, тимә аңа! Бәбәгеңне тырныйм! - дип өйдән Миңсылу атылып чыккан иде, Сәйфи аңа аяк чалды. +- Прәс, мачы! Җаклама! Ватый, симез чагыңда акыллырак идең, бичә! Маең белән бергә акылың да эрегән, бичә! +Гөлҗиһанның карышырлык хәле юк, Сәйфидә ат куәте бар иде. Кинәт гайрәтле тавыш күк гөмбәзен урталай ярды: +- Җибәр, юкса атам! +Аңын җуя башлаган хатынны көчле куллар җирдән күтәреп торгызды: +- Нихәл, урман кызы? +"Әй, кыз олан! Ник син кылганнарны таптыйсың, җүнсез! +- Үлмә-ә-әс... +Чү, Анам кемгә эндәшә? Ишетәмсең, кыз олан? +- Үлмә-ә-әс... +- Әй, Анам, нишләп болай җиде ятларга инәләсең икән син? Бердәнбер терек балаң - мин монда кана! +- Миңа эндәшә, Анам, миңа. Үлмәс мин ул! Ә син - хыянәтче! - Зәңгәр күлмәкле кыз ачу белән кылганнарны йолкый иде. - Син кардәш-ыруыңны, ата-анаңны ташлап чит аймакларга качтың. Синең хәсрәтеңнән Анамның йөзенә көзге дала сарысы сукты... +Әй, кыз олан! Телең ни әйткәнне колагың ишетәме, йа? Мин аңа хыянәт итмәдем, мин гомерем буе: "Раббымыз, барча хәер-теләкләремне ахирәттә ирештереп, җәннәтләреңнән әйлә", - дип, Анама дога кылып яшәдем. Кит, мөрәвәтсез! +- Кит, имеш. Үзеңне үзең куасыңмы? Син исемеңә дә хыянәт карасы тамыздың: әүвәлге атыңны үзгәртеп, Гамбәр дип куштырдың. Бел, мин - Үлмәс сине соңгы сулышыма тиклем каһәрлим! +- Әй, кыз олан! Мин бер Аллаһның гына каһәреннән куркам. Өзмә кылганнарны, алар Анамның ап-ак чәчләрен хәтерләтә..." +Карчык фанилык белән бакыйлык уртасындагы күпердә адашып-саташып йөргәнен анык тоя иде. Үсмер чак күренешләре вакыт-вакыт еллар комы аша саркый да, бөтен халәтен биләп ала иде. Әнә Үлмәс сурәтендәге кыз бала ничәмә-ничә көн, ничәмә-ничә төн җанын талкый. Үз-үзең белән көрәшүе, һай, авыр икән. Үлмәс - усал, бер сүзеңне ун чәнечкеле сүз белән каплый. Усал булмаса, мөгаллим Заретдинга тагылып китәр идемени?! Кичә оныгы: +- Зур әни, менә төгәл генә әйт әле, син кайсы яклардан соң? Әти каяндыр - җәһәннәм читендәге даладан, дигән иде. +Әби кешенең төзәлмәс күңел ярасы иде бу, ул, артык җәелмичә генә: +- Ерактан, бәбкәчем, ерактан, - диде. +- Сагынасыңдыр, әйеме? Бүген выж-выж самолётлар оча, поездлар чаба, әйдә, көнендә генә туган җирләреңне урап кайтабыз, Зур әни. +Энәнең очын гына да җан ярасына тидерергә ярамый иде, карчык оныгын ишетмәгән төсле: +- Кайчан үләнәсең, тискәре малай? - диде. +- Миңа беркемне дә димләмә, йөрәк үзе сайласын, Зур әни. Менә син нишләп миннән кунагыңның исемен яшерәсең икән? +- Ниткән кунак, бәбкәчем? +- Йә инде, Зур әни! Сездә Гөлҗиһан яши! Син аны тәмам өркеткәнсең ахры, урманда яфрак селкенсә дә кача. +- Гөлҗиһан? Кит, куй, бәбкәчем, - диде карчык. - Кемгә охшаттың тагы ят кала катынын? +- Мин бит бала-чага түгел, ышандырырга тырышма инде. Оныталмадым мин аны, аңла инде, Зур әни! +Әйе, Фәрит бала-чага түгел, аны алдап-йолдап йөртеп булмый, күрәләтә Сәмигулла кызы белән дә кавыштырып булмый иде. +- Безгә ул елан нәселе күп чакты, бәбкәчем. +- Гөлҗиһанның ни гаебе бар, Зур әни? +Фәрит тә үзсүзле иде шул. Ни хәлләр итәсе, йа Аллаһым? Оныкны гыйшык тозагыннан араларлык көч-гайрәт көннән-көн сүнә... Әйтерсең, филтәсе янып, уты сүрәнләнгән сукыр лампа Гамбәр. Менә ятып торудан гайре шөгыле дә юк. Өч тәүлек элек бистәдән сырхау белән килгәннәр иде, чыгып та бакмады, бүлмәдән генә: +- Карт сулыш, - диде. +- Бабай ул, яше зур, - дип пышылдады каенсеңлесе. - Нәстә дияргә, җиңги? +- Гумер тәмәке тарткан, үпкәсе бозык, табиблар даруласын! +Табиб, дигәч, Миңсылу аның үзен дә хастаханәгә барырга кыстаган иде дә, кортка: +- Картлыкка дәуа җук, - дип кырт кисте. +Иң соңгы туеңа әзерлән, Гамбәр... Мәңгелеккә илтәчәк сәфәреңнең сәгатьләре кыскарган саен кыскара... - дип гаҗәпләнмәде, ул аны көтә иде. "Катыныңны япраклар коелгач алып китәрсең", - дисә дә, адәм заты түзмәгән кана. Җә, хәере белән... Сәмигулла кызы тизрәк ташкаласына озайсын... Онык аңардан араланса, иншә Аллаһ, иман нуры белән өретелгән берәр кәләштән баш тартмас... +Шулай дисең дә, кортка... Ә үзең нишләп пошынасың икән соң? Сөенечеңнең койрыгы өзелде ләса... Бу килбәтсез адәмнең уй-ниятен сизеп тә бер-бер хәл кылмасаң, кыямәт көнендә кабереңнән кем сыйфатында кубарылырсың икән? +Карчык ятагыннан кузгалды. "Миңа көч бир, Раббымыз, - диде. - Хәлсез аяк-кулларыма әз генә җиңеллек өстә", - диде һәм баскычта сарык йоны теткән каенсеңлесен ым белән генә: "Ызбага кер", - дигәч, арт бакча ягына атлады. Урман белән җенләнгән оныкны чакрымнарга сузылган биләмәсеннән эзләсәң - кич җитә иде, ул, капка сакчысының кулындагы кара тартмага төртеп: +- Улым, монауга әйт, Фәритне чакырсын! - диде. +"Тартма" сүз тыңлады, оныкны җилтерәтеп китерде. +- Гөлҗиһан бәлагә тарды, ашык, бәбкәчем! Мин үз җаем белән генә кайтырмын. - Карчык көчкә генә сулыш алды. "Үз җаем"ның да җае бар: агач йорт тәрәзәсендә таныш шәүлә селкенә иде. Кортка аңа: +- Кил, - дип кул изәде. +Ике аяклы "кисәү"нең кыяфәте мунча җененнән дә куркынычрак иде. +Гамбәр карчык, беренче тапкыр авыз тутырып: +- Сәмигулла, - диде. - Бит-йөз - адәмнең көзгесе. Кырын, юын, ару күлмәкыштан ки, сиңа бүген кунак килә. +- Кем икән суң, күрше апа? Илләрендә бер көтәр кешем җук. +- Хуш, Сәмигулла! Мин сине бәхилләдем. +- Гамбәр апа, чынмы? Кичерәсеңме? - дип, алдына тезләнгән ирнең карчык аркасыннан какты: +- Кичердем, Сәмигулла, кичердем... +...Капка төбендә көлешә-көлешә Фәрит белән Гөлҗиһан сөйләшә, алар балалар кебек кулга-кул тотынышкан иде. Өлгергән онык, шөкер. "Тагын ун гына адым атларлык көч өстә, Аллаһым", - дип, кортка бөкрәйгән гәүдәсен турайтып, иңбашларын төзәтте. Күк дөбердәткән, җир тетрәткән белекче соңгы мәлдә генә мескен рәвешендә хәтергә уелып калмаска тиеш иде. +Яшьләр аны ике яктан култыкламакчы иде, ул кырыс кына: +- Мин бөтәшмәгән кана, - диде. Тик йөрәктә катылык юк, йөрәктәге таш уалган иде. - Кызым, хәзер үк Фәрит белән утарга барыгыз. Анда, агач ызбада сине Сәмигулла көтә. Исән атаң, исән, - диде. +Җилкәне баскан авыр йөк кинәт кенә аска шуды. Рәхәт һәм җиңел иде. Яшь киленнәр көнләшерлек җитезлек белән ул коедан су ташып мунча якты, каен себеркесе пешекләде. Әчегән катыкны ярты гына аш кашыгы көнбагар мае белән туглады. Чәчне киптереп тузгытмый. Юынгач, ак киндер күлмәген киеп, ак яулыгын бәйләде. Көндез каенсеңлесе черем итәргә ярата иде, аның өстенә юрганын япты. Җылынып йокласын! Караватка яткач та, пыш-пыш догаларын укыды. Чү, кай тарафлардан иркә, йомшак җил исә икән? Йа Раббым, дала җиле. +- Үлмә-ә-әс! +- Әү, Анам? +- Кайт, Үлмә-ә-әс! +- Озак тордым шул, кайтам, Анам, хәзер кайтам... 100 нче бит: чор, милләт, вазгыять +АНА ТЕЛЕ "ӘЛИФБА"ДАН БАШЛАНА +Алмаз +Хәмзин +...ДИСӘҢ ДӘ БУЛА +ШАЯН ӘҢГӘМӘ +- Әхмәт, Әхмәт!.. +Ишетми, үзе музыкант, югыйсә. Ниндие генә әле - атаклы Камал театрында эшли торганы! Уйга баткан ахрысы, ашыга. Артыннан йөгерәм, сыртына баянын асса да, куып җитәрлек түгел. +- Әхмәт! +Ниһаять, борылды. +- Ай-яй, малай, кызу да йөрисең инде. +- Син икәнсең... Кем кычкыра соң миңа Алмаз тавышы белән дип уйлап алдым алуын. +- Ни хәлләр? +- Әйбәт, дисәң дә була... +- Кая юл тоттың? +- Язучылар берлегендә кемнеңдер, үзем дә белмим, юбилей кичәсе ахрысы, шунда барам, җырчыларга уйнарга. Ә үзең монда ничек килеп чыктың? +- Сине эзләп. Театр зур премьера әзерли бугай? +- Премьера, дисәң дә була инде... +- Сиңа, бәлкем, Берлеккә барасы түгелдер, Әхмәт, "Татарстан" кунакханәсенең ресторанына чакырылгансыңдыр... Анда бүген өлкән язучыларны хөрмәтләү мәҗлесе. +- Ә-ә, шулайдыр әле ул. Керик, юл уңае бит. +- Мин дә шунда җырларга тиеш. Син уйнамассың микән дип килүем иде. Сиңа җырлау үзе бер рәхәт. +- Һәй, эшлибез аны! +Мәҗлескә җырлап килеп кердек. +Бездә биек таулар бар ла, +Тау астында таллар бар. +Талда яфрак, миндә сагыш +Сездә нинди хәлләр бар? +Шәп узды ул кичә: без язучыларның рәхмәтле карашында коендык. Ихлас алкышлар шавы җаныбызны иркәләде, дәртләндереп җырлатты һәм уйнатты. +- Күпме чыгыш ясадык без синең белән бергә! - дип башлады сүзен Әхмәт, театр фонтаннары каршындагы эскәмиягә утыргач. - Концертлар, мәҗлесләр, бәйрәмнәр... Санап бетерерлек түгел, ә, Алмаз! Гомер буе сәхнәдән төшмәдек бит. Сабантуйларны гөрләттек, кайларда гына йөрмәдек - Мәскәве дә, Ленинграды да калмады... +- Ленинград, дигәннән... Безгә синең белән комсомолның Бөтенсоюз удар төзелешендә катнашырга туры килде бит әле. Ленинградны су басмасын өчен, Фин култыгында күтәрелә торган дамба эшчеләренә концерт куярга җибәргәннәр иде. Татарстанның байтак артистлары белән бергә, әлбәттә. Хәтерлисеңме? +- Хәтерлим, дисәң дә була... +- Барып төштек Рәсәйнең төньяк башкаласына. Урнаштырдылар, ашаттылар, эчерттеләр. Кунакханә яхшы, тамак тук. Син - егет кеше, күршедәге бүлмәгә Казаннан килгән кызлар белән танышырга кереп киттең. Бераздан чыктың. Әллә "тамак чылатып" алырга да өлгергән идегез инде шул арада? Битең кызарган, хәер, син аның ише нәрсә белән чуалмыйсың бугай. Кызаруың - берәрсенә гашыйк булгангадыр. Ошаткан кызың каршында күз кысышып утырсаң да, биткә кан йөгерә дип язалар бит. Шулайдыр. +Миңа син: +- Йокларга җыеналар, - дисең. +- Әллә берәрсенә гашыйк булдыңмы? - дим. +- Әйе, теге кечерәк гәүдәлесенә. Бухгалтер икән... +- О-һо! Алай булгач, бай инде ул! Ә икенчесе кем? +- Анысы синең кебек - клуб директоры. +- Шәп икән! +- Ниме соң?.. +- Нәрсә ни?.. +- Әйдә, кер, анысы сиңа булыр. +- Юк, - мәйтәм, - мин өйләнгән кеше, килешмәс. +- Соң, алар да ялгыз түгелдер инде. Миңа дигәне ниндидер ишарәләр белән өмет бирә бирүен. +- Калырга кушамы? +- Калып нишлисең инде анда? Тегесе карап ята бит. +- Анысы шулай... +- Безнең бүлмә ике кешелек, аларныкы да шулай... +- Алышыйк, дисеңме? +- Монда директор керер, ә мин - аның бүлмәсенә... +- Бар, әйтеп кара тегесенә! +Кабат кереп киттең. Ах, мин әйтәм, риза булмасалар гына ярар иде. Синеке - матур матурын, ә миңа дигәненә - илле бишләр чамасыдыр. "Ташы"ң кызган, нишләргә белмисең. Кызганам инде үзеңне. Ризалашсагыз, сөйләшеп кенә утырырга карар кылдым. +Озак тормадың, кире килеп тә чыктың. +- Нәрсә, - мәйтәм, - эшләр пешми мәллә? +- Синеке карышып маташа. Үзең кереп юмалап чыкмыйсыңмы? - дисең. +- Әхмәт, син нәрсә, әби кешегә утыз биш яшьлек егет ялынырга тиешме? +- Юк инде кәнишне. Күзен дә йоммый, борылып та ятмый. Юрганыннан тишек калдырып карап ята. Тукта әле, тагын кереп чыгыйм. +Шулчак кызлар бүлмәсенә атылдың да күп тә үтми кабат каршыма килеп бастың. +- Төнге бер. +- Шулай икән шул, дөрес икән. Тагын керим әле. +- Йөрмә инде, Әхмәт?! +- Минеке дигәне бит мөлдерәп карый... +Озак кына торганнан соң, инде шунда калдың бугай дип йокымсырап киткән генә идем, синең аяк тавышлары үзебезнең бүлмәдә. +- Йокламыйсың ахрысы? +- Юк. +- Сәгать ничә? +- Ике. +- Минеке дә... ике, дисәң дә була. Нигә соң караңгы төшми? Мин бит караңгы төшкәнне көтеп йөрим. Теге "директор киресе" һаман күзен йоммый. +- Әхмәт, Ленинградта "ак төннәр". Шундый чак. +Беркавым авызың ачып түшәмгә карап тордың да: +- Их, авылга кайтып, гади генә бер сыер савучы кызга өйләнсәм, хатыным Герой соцтруда гына булса да, сөт кенә эчеп, бу язвылар булмас иде, - дип, урын-җиреңне җәймичә, киенгән килеш караватыңа аудың. +Кызлар мәсьәләсендә юашрак идең ахрысы, Әхмәт. Үзең әйткәнчә, гел уңышсыз килеп чыга бугай мәхәббәт маҗараларың. +- Әхмәт, ул ак төндә теге бухгалтер кыз белән эшләр уңдымы соң? +- Уңды, дисәң дә була... Алмаз дус, син беләсең бит инде, үзең дә гармунчы кеше, клубларда тирләп-пешеп баянда уйнап утырасың кич буе. Яшьләр бииләр, җырлыйлар, күңел ачалар да, кайтыр вакыт җитәрәк, дерт итеп урыннарыннан кубалар. Һәм таралып та бетәләр. Утырып каласың баяныңны тотып. Караңгы урамга чыгып, үзеңә яр эзләп кара, барысы да парлашып беткән була, ә син, баяныңны тартып, өеңә атлыйсың. +Әй, гармун, гармун, +Яшьлек юлдашым, +Син йөрәгемдә +Сөю уяттың. +Моңланса минем +Кайгылы башым, +Җырларың белән +Мине юаттың. +Кем синең күңелеңә керә дә, кем сине аңлый. Гомерем буе баяным белән сөйләшеп, серләшеп яшәдем инде. Бары тик ике яраткан кызны гына оныта алмыйм. Мәктәптә укыганда ук булды аның беренчесе... Анысы да калды күңелдә. Якты дөньядан бик иртә китте ул. Бик иртә... +Баяным белән ялгыз калам да уйга батам. Гел моңлы көйләр уйныйм. Моң юата мине... +Елама, өзлегерсең, баяным, +Авыр чакта сиңа таяндым. +Безнең авыл тулы гармунчы иде бит, Алмаз дус. Дүрт абыем да хромкада теттерә, каршыдагы йортта, янәшәдәге күршеләр - ярышып уйныйбыз. Әти әнине җырлата. Алар миңа "уйнасын" дип куәт кенә биреп торалар иде. Аннан соң самоучитель сатып алдым, грамотно уйнарга өйрәнер өчен. Радиодан Марс Макаровны тыңлыйм, Рәфкать Гомәровны. Шулар кебек буласы килә, малай! Аларча уйнаган булып шактый остардым. Бөтен авыл һәвәскәрләрен җырлатам. Җырчыларга Габдулла Рәхимкуловка, Зифа Басыйровага, Рәшит Ваһаповка, Таһир Якуповка, Илһам Шакировка, Әлфия Авзаловага ничегрәк уйнаганнарын тыңладым. +Авыл малае булгач, табигать кочагында җилнең ничек искәнен, шаулаганын, сызгырганын, чишмәләрнең ни төсле чылтырап акканын белеп, суының тәмен татып үсәсең бит инде ул. Кояшның көлгәнен, айның сагышланганын, йолдызларның җемелдәшкәннәрен күргән бала бит мин. Икмәк иккән, терлек караган кеше; сандугач, тургай сайравына сокланган; адәм хәсрәтен, шатлыгын уртаклаша торган йөрәгем бар. +Ул Фаянур сеңлемнең, Нәфига апамның игелекләрен гомергә онытасым юк. Күршем Сабирҗан абыйның, колхоз рәисе булган Равил Әмин улының, гомумән, туганнарымның, барлык авылдашларымның нинди гүзәл кешеләр икәнен сөйләп бетерерлек түгел. Күңелем тула, күзләрем яшьләнә... +Эх, дускай, бер озаклап очрашып, рәхәтләнеп сөйләшергә җай табыйк әле. Бетмәс бу дөнья мәшәкатьләре! Синең җырдагыча матур итеп яшисе килә!.. +Сыерчыклы, сандугачлы, +Тургайлы һәм гармунлы, +Сагнам, сагнам ал кояшлы +Туган-үскән ягымны. +Ниһаять, очрашырга сүз куештык. Баянын да алып килергә куштым. Үзенә көй язарга бер җыр тексты да әзерләгән идем. +Нинди көннәр килде безгә: +Сиблә нурлар өстебезгә, +Уңда дуслар, сулда дуслар - +Бүләк булсын бу җыр сезгә! +Мин онытылып шигыремне укыган вакытта Әхмәт яныма килеп баскан булган. +- Каяле, каяле, - дип, җыр өчен язган текстны кулымнан алды да, уйнап, җырлап та җибәрде. +Нинди көннәр килде безгә: +Сиблә нурлар өстебезгә... +............................................ +Кәгазьгә карап, ахырына хәтле канатланып җырлады ул аны. Көен әллә хәзер генә уйлап чыгарды шунда, әллә әзер көе бар идеме? Сорап тормадым. Анысы әһәмиятле түгел - нәтиҗәсе әйбәт! +Әле һаман кул биреп күрешә алганыбыз юк, уйный да уйный. Икенче көйгә тотынды - бергә эшләгәндә җырлап йөргән көйгә. +Күптән инде, күптән очрашкан юк, +Хәтерлимсең бергә чакларны? +Күңелләрдә йөргән татлы сагыш - +Шул чакларның моңлы ядкәре. +Мин дә кызып киттем. +- Әхмәт, әйдә, булгач булсын, тегесен дә сыздырыйк. Үзебезчә... +Уңда юллар, сулда юллар, +Юлларга кемнәр чыгар. +Таңда егет җырлап узса, +Кыз йөгреп каршы чыгар. +Әхмәт, җырның мәгънәсен кирегә борып: "Чыгар, бар!.." - дип тора. +- Куй әле баяныңны! Сөйләшик, искә төшерик бергә чакларны, үткәннәрне. Хәтерлисеңме теге иртәнге биштә дворниклар өчен куйган концертны? +- Хәтерләмим, дисәң дә була... Рәхмәт сиңа, сүземне тыңладың. +- Ничек тыңламыйсың ди. Син бит ул - Син! +- Сөйлә үзең, мин шуны кырык тапкыр тыңларга әзер. +- Берзаман син миңа, Алмаз, сорарга да кыен инде, кәнишне, бармасаң да үпкәләмим, - дисең. +Мин нәрсә әйтергә теләгәнеңне аңламый торам. Аңлата башладың: +- Үзең беләсең, анда булганың бар, подселениеле фатирның бер бүлмәсендә существую. Яшим, дисәң дә була. +- Әйе, беләм, күрдем, минәйтәм. +- Ул почмак миңа дворник булып урнашкан өчен бирелгән иде. Аңлыйсыңдыр. Мин, кәнишне, урам себереп йөрмим, ләкин бәйрәмнәрдә йортлар идарәсенең барлык мероприятиеләрендә уйнарга кирәк. Менә шуның өчен бирделәр ул комнатны миңа. Акчасын кемдер ала инде аның, чурт с ним, кирәкми - ләкин йокларга урын бар, - дидең. +- Әйе, нәкъ шулай. +- Менә шул комнатада яшәүне оправдать итү йөзеннән, "Кызыл почмак"та дворникларга сәгать биштә концерт куярга кирәклеген әйттең. Мин ничек каршы килим инде. Син миңа гомер буе булышып йөр дә... Әйттем, әбизәтелне киләм, дидем. Куллар бирештек тә аерылыштык - икебез ике якка. Иллешәр метр киттек микән, син миңа кычкырасың: +- Алмаз, туктале, әйтергә онытканмын, ул кичке биштә түгел, ялгыша күрмә, иртәнге биштә, - дидең. +Нәрсә инде, вәгъдә биргән, иртәнге тек иртәнге... +Кичен иртәрәк ятып йокладым да иртән дүртенче яртыда хатынга сиздермичә генә торып чыгып киттем. Шәһәр транспорты йөрми. Күк - болытлы, төн - караңгы. Этләр кайтып беткән, мәчеләр генә йөри урамда. Кайсыдыр түбәдә мәхәббәт куертып йөргәннәр, күрәсең. Ялгышып кына берәр транспорт куып җитмәсме дип, артка карый-карый, син әйткән җиргә - автовокзалга төшеп җиттем Совет мәйданыннан. Кайда икән инде бу домоуправление, дип, төнне актарып йөри торгач, бер йорт артыннан син пышылдап кычкырасың: +- Алмаз, Алмаз, монда кил, монда... Юл буе уйлап килгән идем, мәйтәм, кем булсын инде иртәнге сәгать биштә концерт карарга килүче. Син миңа барышлый концертны ничек башлау өчен күрсәтмәләр биреп өлгердең. +- Хәзер керәбез, син, чишенеп, концерт кәчтүмеңне кия торырсың. Мин сәхнәдә "Совет Армиясе маршы"н уйныйм. Минем уйнау сиңа күренеп торачак. Син шул арада киенеп бетәргә тырыш. Мин дә сине күрәм, өлгермәсәң, яңадан уйный башлыйм. +Шунда уйлап куйдым: "Ничек була икән инде бу - 8 нче Март - Хатынкызлар көнендә "Совет Армиясе маршы"н уйнау? Килешеп бетәр микән?.." +Ярар. Киендем. Сәхнәгә чыгуым булды, әллә кайлардан чиләкләр, көрәкләр, ломнар ишелеп төште. Мин җырлап җибәрдем. +Менә шулай, начальниклар дворникларга бүләкләр өләшеп, бездән җыр тәкъдим итеп, сәгать ярымлап бәйрәм тантанасы үткәрдек. Исеңә төштеме? +- Әйе, төште, дисәң дә була... Ну шәп чыкты ул концерт, әйеме? +- Кәнишне, безнең икәү бергә куйган концертның кайчан начар булганы бар, Әхмәт дус?! +- Синең булышлык белән инде, Алмаз туган. +- Юк, уңыш - безнең бердәм булуда. +Шуннан соң өйгә кайтып яттым бит инде шәһәр транспортында. Трамвайтроллейбуслар йөри башлаган иде. +Берзаман хатын касыкка төртә: +- Тор, хөрәсән, йоклап ятасың, син бит Әхмәткә концерт куярга барырга вәгъдә иткән идең, - ди. +- Концерттан кайттым бит инде, - мәйтәм. +- Алмаз дус, мин үземнең язмышымның музыка юнәлешендә китүенә бик сөенәм. Музыка дөньясы мине милләтебезнең зур шәхесләре белән очраштырды. Күңелемне баетты. Бергә эшләгән еллар да заяга үтмәде. Син булмасаң, Ленинград хәтле Ленинградны күреп кайта алыр идемме? Телевидениедә еш күренә башлавым да шул чорда. Син җырлаганда уйнавым күп җырчыларны кызыктырды, аларны да аккомпаниатор буларак җырлатуга каршы килмәдең, киресенчә, хуплый гына идең. Бер сүз белән әйткәндә, бик шат, бик канәгать мин үземнең баянчы булып китүемә. +- Әхмәт, ә бит бәләкәй чагыңда табиб буласың килгән. +- Әйе шул. Мин, әниләргә ияреп, үләннәр җыярга ярата идем. Һәр үләннең нинди авыруга каршы дәвалану өчен кулланылуын белеп үстем. Хәзер дә берәр чир ябышса, аптекадан дару алырга ашыкмыйм, җыйган үләннәремнән файдаланам. "Бакаларга" да операция ясаганым булды. Кайчак баян ватылгалый. Аның да эчен актарып, кирәкле дәвалау чаралары үткәреп алам. Менә әле баянның сулыш алу системасын төзәткәннән соң, бер җыр яздым. +Минем хыялымда яши иде күптән +Синең кебек чибәр яр табу. +Җиңә алмам кебек кыюсызлыгымны, +Дәвам итәр инде бу яну. +- Оныта алмыйсың икән шул син "икенчесен"... +- Аның белән укыганда таныштым. Тулай торакта күрдем мин ул кызны. Безнең блокта тора иде. Ошаса ошый бит, нишләтәсең аны?.. Бик күңелемдә калды. Исеме - Галиябану иде. +Таң әтәчләре кычкыра, +Әллә таң ата микән... +....................................... +Карарак кына, түгәрәк йөзле... Безнең аның белән саф мәхәббәт булды. Яраткач шулай - кул тотышып йөри алсаң да, үзеңне бәхетле сизәсең. Кәнишне, бер мәртәбә... Ни... Ярар, анысын кирәкми әйтергә... +"Мине көт!" - дим. "Ярар, көтәрмен", - диде. Укуын тәмамлады да авылына кайтып китте, ә миңа тагын бер ел укыйсы калган иде. Бәлки, миңа аны җибәрмәскә кирәк булгандыр?.. Нишлим соң, торыр өчен юньле җирем дә юк, бандитлар белән янәшә яшим. Үзем дә, алай-болай була башласа, ягъни ишекне ватып керсәләр, өченче этаж тәрәзәсеннән тышка бау асылындырып калдыра идем бит, чыгып качарга. +Шулхәтле йөрәгем сызлады, кияүгә чыгуын ишеткәч. Тормышымның яме калмады. Бу халәттә баяным юата иде. +Менә тагын көзләр җитте, +Менә тагын яфрак коела. +Салкын көзнең сары төсе +Сагыш сала, күңел боега. +Кайдан сине эзлим икән, +Кошлар белән китим микән?! +Иңнәремдә талмас җилкән, +Юлларымда сары чирәм. +Алмаз дус, сине дә сөйгән ярың армиядән көтеп алмаган түгелме соң? +- Шулай булды шул. Шуңа күрә мин синең ул чактагы хәлеңә керә беләм. +Кил син, кил син, үзең кил, +Яратам - шуны бел. +Кил син, кил син, үзең кил, +Әлегә соң түгел. +Әхмәт, хәтерлисеңме, безне, Тау Иле дигән авылда концерт куйгач, төн кунарга балалар бакчасына урнаштырдылар. Анда Җыр һәм бию ансамбленнән Извил дә бар иде, концерттан соң табын оештырдык. Мин кызыл шәраб бүләм, Извил, инде аның тәмен күптәннән тоеп, иренен ялый. Ансамбльнең Япониядә концертлар куеп кайткан чагы гына бу. Извил китәр алдыннан сиңа: "Әхмәт дус, әйт, Япониядән нәрсә алып кайтыйм үзеңә", - дигән. Ул вакытларда ил буйлап чыра яндырып эзләсәң дә, теш пастасы табар хәл юк чак. Тоткансың да әйткәнсең, булдыра алсаң, теш пастасы алып кайт, дип. Ярар, дигән Извил. Менә кайтканнар болар. Мактана ди теге, егетләр, Япониядән төсле телевизор апкайттым, килегез, бергәләп карап утырырбыз, янәсе. +Әйе, төсле телевизорлар да булганын ишеткәнебез бар, әмма күргән юк. Ну Извил мактаныпмы-мактана ди. Үзе чокырындагы шәрабын авызына чөмәлтә дә колбасага үрелә. Син, аның кулына сугып, колбасасын бәреп төшергәч: +- Кончай, Извил, телевизор турында сөйләргә. Син миңа теш пастасы алып кайттыңмы? - дигәнсең. +Тегесе алып кайтмаган, күрәсең, әллә оныткан, үзенекен туглый: +- Мишәйт итмә әле, Әхмәт, сөйләп бетерим. Егетләр, парнуха күрсәтә торган видик апкайттым. Сезнең андый нәрсәне гомерегездә дә күргәнегез юк. +Ә син яңадан Извилгә: +- Кончай парнуха! Син миңа теш пастасы апкайттыңмы? +- Әхмәт, дим, тыңлап бетер. Бөтен гаиләмә җитәрлек спортивкалар алдым. Балаларга кечкенәдән алып үскәнчегә кадәрле - төрле размердан. +- Извил, не испытай терпение! Последний раз сорыйм, син миңа теш пастасы апкайттыңмы? +- Юк, Әхмәт, онытканмын. +- Вәт, дус, дигән була. Мин сиңа иртәгә булачак концертта уйнамыйм. Теш чистартылмаган - паста юк!.. +Исеңә төштеме, болар, Әхмәт? +- Төште, дисәң дә була... Ну, менә, уйнамыйм дип әйткәнем хәтердә калмаган. +- Да Извилне кызык иткәнсең син анда. Бетереп ыргыткансың, бөтен Япун дифициты белән... Кстати, синең үз ишләреңне генә түгел, зур гына кәнәфидә утырган дәрәҗәле җитәкчеләрне дә төп башына утыртканың булды. +- Геннадий Васильевичнымы? +- Әйе. Профком председателен. +- Ничек иде әле ул? +- Хәзер сөйлим, Әхмәт. Менә болай. Мин бу кызыкны төгәл беләм. 9 нчы Май - Җиңү көне иде. Клуб каршында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган төзүчеләргә куелган обелиск янында концерт куярга кирәк. Халык күп, моңа хәтле уйнаган музыка тынып тора, һәр адым җаена чутланып яңгыраган чекелдәү тавышына төзелештә эшләп дан казанган егетләр чыршы ботакларыннан җыелган озын гирлянда чыгаралар. Аны обелиск постаментына ипләп куйганнан соң, кызыл тасмасына язылган сүзләрне укырлык итеп төзәткәләп алалар. Клуб баскычында - район җитәкчеләре, хезмәт батырлары. Озакламый шуларның кайсысы булса да тантаналы доклад укый башлар. Аннан соң - безнең концерт. Мин син килеп чыгарга тиешле клуб почмагына карыйм. Нишләп күренми соң инде бу Әхмәт һаман, дип пошаманга төштем. Син килеп җитмәсәң дә, вокаль-инструменталь ансамбль егетләре белән концерт куябыз инде куюын. Ләкин син булсаң, тагын да яхшырак. Мин - бу бәйрәмгә җаваплы кешеләрнең берсе - клуб директоры, чүтеки. +Юк, күренмәдең. Бөтен җырларымны син киләсе якка карап башкардым. "День Победы"ны җырлаганда, Геннадий Васильевич та кушылып торды әле янымда. Соңгы аккордны бирү белән: +- Кайда безнең Әхмәт? - дип сорап куйды. +- Кайдадыр монда, - дигән булдым. +- Күренү белән миңа керегез. Эштән куам мин аны! - ди. +- Мин ул көнне теге кызның кияүгә чыкканын ишеткән идем. Үземне үзем кулга алалмыйча азапландым. Беләм, клуб янында бәйрәмдә уйныйсымны да, үземнең кирәк булачагымны да. Сезне уңайсыз хәлгә калдырачагымны да уйлыйм. Нәрсә әйтсәләр дә әйтерләр дип, соңга калып булса да килдем мин ул көнне. +- Менә хәзер генә әйтәсең бит әле сәбәбен, бүген генә. Аннан соң Геннадий Васильевич чакырды. Кердек бүлмәсенә. Торабыз ишек катында сүзсез. Мин әйтәм: +- Менә, Әхмәт! +- Күрәм. Әхмәт, син нигә эшкә йөрмисең? - ди. Тыныч кына сөйләшә кебек үзе. +- Менә бит килдем, - дисең. +- Пожардан соңмы? - ди бу, җәелебрәк китеп. Нәрсәдер әйтеп бетерми, һаман тыныч. Ручкасы белән өстәлгә шакылдата. Пауза. Көтәбез, тагын нәрсә әйтер?.. +- Алмаз Наилович үзе өчен дә, синең өчен дә, башкалар өчен дә бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр берүзе пахал. +Мин сөйләшү, катлауланып, кире якка китмәсен дип әйтеп куйдым: +- Әйбәт баянист! +Геннадий Васильевич кызып китте. +- Яхшымы, начармы, ул турыда сүз бармый. Мин үзем дә беләм аның шәп музыкант икәнен. Ләкин ул эшкә йөрми бит. Безгә андый кешенең нигә кирәге бар, ә?.. +Син дә кыза башладың. +- Дөресен әйткәндә, Геннадий Васильевич, синең урында эшләргә много ума не надо. Монда любой кеше эшли ала, шул исәптән мин дә. Менә мин сиңа хәзер баян алып киләм, шиш син анда уйный аласың... +Син бөтенләй башка тонга күчтең: +- Эх, Генка, Генка?!. Мин сиңа әйтер идем дә инде... Монда хөрмәтле Алмаз Наилович бар... +Әле генә "Геннадий Васильевич" идең, шундук "Генка"га күчтең! Әллә инде Геннадий Васильевичны "ераккарак" җибәрмәкче буласыңмы дип котым очты. +Геннадий Васильевич, ни әйтергә белми, телсез калды. Аптырап тордыторды да өстәл тартмасыннан бер ярты чыгарып, дык итеп өстәлгә утыртты. Син моны күрдең дә: +- Вәт, күптәннән шулай итәләр аны. Ату куам да куам дип куркытасың! - дидең. +- Утырып салдык та аңлаштык. Шуннан соң, әле мин клубтан киткәч тә, син аның белән байтак еллар бергә эшләдең, әйеме? +- Шәп егет иде Геннадий Васильевич! Исән-сау микән? +- Соңгы елларда күрешкән юк, ә менә элегрәк, инде без эшләгән клубның нигезе дә калмаган чакта да әле, еш очраша торган идек. Һәрвакыт кочагын җәеп каршыга килә, сезнең кебек талантлы егетләр бүтән булмадылар клубта, дия торган иде. +- Үзең дә син, Алмаз дус, теләсә-нинди җитәкчене төп башына утырта торган идең. Бермәлне, клубта "День советской семьи" үткәрәбез. Андый бәйрәмнәрдә конфет-прәнникләрне кибеттән клубка китертеп саттыралар иде. Кеше тамаша карарга түгел, шул прәнникне алырга кызыга. Чират, ызгыш, талаш. Райкомнан берәр тикшерүче килә ул көнне. Бәйрәм ничек бара, оештыру дәрәҗәсе нинди, кино күрсәтәләрме, концерт куялармы, янәсе... Безнең фойе матур - гөлләр кыш буе чәчәк атып утыра. Менә шул матурлыкның, оешканлыкның бөтен яме прәнник сатканда югала иде инде. Гөлләр шау-шуны, сүгенү, талаш-елашны кичерми, сула, диләр. Дөрес икән, бәйрәмнәрдән соң бөгелеп төшә гөл сабаклары. +Карап торам урам якка. Фойе бит гел пыяладан. Клуб каршысына бер "Волга" килеп туктады. Ай, сылу да, ай, чибәр дә ханым килә түгелме клубка. Керде дә: +- Нинди тәртипсезлек бу?! - диде акырып. Бөтен матурлыгы коелып төште минем күңелдә. Гөлләр дә, лып итеп, тагын да ныграк аска иелделәр. +Райкомның идеология секретаре икән. +- Директорыгыз кайда? - ди, тагын да яманрак җикереп. Син шунда гына йөрисең бит инде. Каршына бастың да: +- Мин, - дидең. +- Нигә монда шаулыйлар? +- Прәнник, кәнфит алалар. Бәйрәмгә китерделәр. Әйтегез әле, сез үзегез кем соң? +- Райкомнан, тикшерүче. +- Хөрмәтлем, менә мин сиңа нәрсә әйтәм, клуб ашамлык сата торган урын түгел, аның өчен махсус кибетләр бар. Ә шау-шу мәсьәләсенә килсәк, миңа калса, сез башкаларга караганда үзегез ныграк шаулыйсыз... +- Кабинетыгыз кайда? - диде бу сиңа. +- Сезнең бу клубта моңарчы бер мәртәбә дә булганыгыз юк, хәтта директор кабинетының кайда икәнлеген дә белмисез, - дидең дә ирләр туалетына төртеп күрсәттең. Ә ул әллә ни карап-нитеп тормыйча керде дә китте шунда һәм атылып килеп тә чыкты. Анда шушы район малайлары, шырпы яндырып, түшәмгә атып яталар икән. +Машинасына утырып шылды мадам райкомына. Ун минут та үтмәде, Геннадий Васильевичтан: "Син анда нишләдең тагы, кил әле минем янга", - +Шуннан әйләнеп кайткач аңлашылды, теге мадам: "Эштән куарга!" - дигән фәрман биргән. Ә Геннадий Васильевич: "Синсез мин нишлим, давай болай итәбез, директорлыктан төш, худрук бул, мин сиңа тагын бер полставка өстим", - дип шатландырган. Өстәвенә аркадан сөеп: "Молодец!" - дип тә куйган. +- Әйе, кулны кысты, настоящий татарин икәнсең! - диде. +Шуннан соң бернәрсә дә үзгәрмәде, клуб эше шул ук дәрәҗәдә гөрләп барды. Аерма шунда гына иде: минем хезмәт хакым 40 сумга артты. +Әхмәт, клубта Гариф абый Ахунов кичәсен үткәргәнне хәтерлисеңме? +- Хәтерлим, дисәң дә була... Син башта аның бөтен әсәрләрен укып чыктың. Аннары шул әсәрләрдән тамашачыларга өләшер өчен сораулар яздың, тараттың. +- Халык күп, залда аяк басар урын юк иде. +- Ә сәхнәне ничек әзерләдек? Болай да кечкенә сәхнәгә Вокаль ансамбльнең бөтен инструментларын баскыч ясап урнаштырдың, иң өскә барабаннар куйдырттың, Гариф абый алдында торачак журнал өстәленә микрофоннар тездерттең, алтысының берсе генә эшли иде, кырыйларда гитаралар, шуларның икесе генә уйнарга яраклы, баян, гармуннар - төзек дип чутлардай инде. Залга һәм сәхнәгә төрле нурлар чәчеп әйләнүче шарны түшәмгә элдерттең дә, аны колга белән әйләндереп тору өчен, бер егетне ялладың. Ул, ишек артына качып, шарга төрткәләп торды. Икенче малай кичәнең ахырына кадәр шул шарга прожектор нуры җибәрү белән мәшгуль иде. +Менә син Гариф абый белән сәхнәгә чыгып киләсең. Зал алкышларга күмелде. "Дулкын" вокаль-инструменталь ансамбле егетләре, кичәнең музыкаль прологын төгәлләп, сәхнәдән чыгып киттеләр. Гариф абыйга сүз бирелде. +Әй, рәхәтләнеп тә, хозурланып та сөйләде инде Гариф абый. Үзенең кайда, ничек туганын, ниләр кылганын, әсәрләренең геройларын, дусларын, гаиләсен... Үзенең, җитлекмичә туганга күрә, җылына алмый йөдәгән чакта, ипи калагына салып мичкә тыгып алуларына хәтле сөйләде. +Халык сораулар бирергә тотынды. Яудыралар гына син язып биргән кәгазьләрне. Үзең дә молодец, төрле почерк белән кыландыргансың. +- А как же, шикләнергә мөмкин даһиебыз... +- Гариф абый, бармакларыннан тарак ясап, куе чәчләрен ыргытып тарый. Кыяфәтендә - бөеклек! Шулай булмый, әнә нинди сораулар бирәләр бит! Ялкынланып җавап бирә әдибебез! Залга карап: "Минем иҗатымны нык өйрәнгән укучыларны бу хәтле күптер дип белми идем", - ди. +Озак барды кичә, ләкин бер тын белән, сизелмәде дә ике сәгать вакыт үткәне. Соңгы сорауны син бирдең: +- Гариф абый, 18 сентябрьдә туганнарга син ничек карыйсың? +Бу сорауның хәйләсе яки сере бардыр ахрысы, дип, әдип уйга калды. Кирәккән хәтле генә тынып торды да сүзен дәвам итте. +- Беләсезме?.. 18 сентябрьдә туган кеше... бик тырыш, уңган-булган, талантлы, тышкы кыяфәте дә начар түгел, хәтта - чибәр... - Кыза әдибебез, матур сүзләрне мулрак тезә... - ...зыялы, кешелекле, рухи яктан бай, мәдәниятле, язучы булырга да мөмкин, галимлек тә ерак йөрмәс, даһи... бер сүз белән әйткәндә, минем кебек булырга тиеш, - дип тәмамлады. +Син шунда: "Гариф абый, синең 18 сентябрьдә туганыңны беләм, менә син минем дә шул көнне туганлыгымны беләсең микән? Рәхмәт сиңа, мине дә бик +Ну гөрләде инде халык, торып кул чаптылар. Ни дисәң дә, алларында, Гариф абый фаразлаганча, ике даһи басып тора икән бит. +- Шулай, Әхмәт, ул вакытта Казанның барлык күңелле кичәләре безнең клубта үтә иде шул. Мәдәни учагыбыз - үзәккә әйләнде. Синең дә өлешең зур монда. +- Алмаз дус, мин синең кешелеклелегеңне хөрмәт итәм. Үзеңнең бер игелегеңне искә төшерим әле... Беләсең син, минем бик якын дустым бәлагә дучар булгач, дөресрәге төрмәгә эләккәч, ярдәм кулы сузудан баш тартмадың. +- Әйе, исемдә әле синең ул чактагы кайгырып йөргәннәрең. Беләм, юктан гына эләккән иде бит ул анда. Шуңа күрә, аның хөрмәтенә, аның гаиләсенең иминлеге өчен, синең белән минем дуслык хакына берсүзсез ризалык бирдем... төрмәгә барып концерт куярга. Күңелем белән сизә идем, син бит бу гамәлеңне аның өчен эшләдең. Бераз утыру срогын киметмәсләрме, азрак аңа карата җылырак мөнәсәбәте булмасмы дип уйлагансыңдыр инде, әйеме? +Минем гомергә дә төрмәне күргәнем юк иде. Безне бер татар майоры каршы алды. Икәү, төрмә ишекләрен ача-ача, алдан баручы артыннан атлыйбыз. Кайбер борылмаларда тоткыннар утыра. Нигә аларны анда куйганнар? Без үткәндә, тыйнак кына торып басалар. Һәр җирдә чисталык, пөхтәлек, тынычлык. Менә бер зур бүлмәгә килеп чыктык - актовый заллары шушыдыр инде. Сәхнәсе бар, урындыклар тезелгән. Безгә әзерләнергә аз гына да вакыт калдырмыйча, авыл клубларындагы кебек шау-шулы булып түгел, тыныч кына, залга тоткыннар кереп тулды. Майор, башлагыз, дигәндәй, кулын изәде. Мин Мартыновның: "Посидим по-хорошему, Пусть виски запорошены..." дигән сүзләренә язылган җырын башлап җибәрдем. Уф Алла, нишлим мин?.. Сүзләре нинди бит - "посидим по- хорошему..." Нишләп бу турыда уйламаганмын, вәт җүләр... Бу җыр монда җырлый торган түгел ич. Оятымнан уң якка карадым. Стенаның куе зәңгәр буявы өстенә "У нас в гостях" дигән стенд ябыштырганнар, анда Миңгол Галиевның егермеләп фоторәсеме миңа карап тора. Үзем җырлый торам, үзем уйлыйм - шул гына җитмәгән иде дип. Ирексездән сул якка борылдым. Анда да без белгән таныш артистлар рәсеме. Шундый ук "У нас в гостях" стенды. Ярый әле саташмыйча җырымны тәмамладым. Сиңа нәрсә? Син уйныйсың да уйныйсың, изге эш башкарасың. Һәм шулчак зиһенем ачылып китте: нинди зур игелекле гамәл кылганнар шушы Миңголлар һәм артистлар монда килеп. Мин дә шул юлда. Күңелдә горурлык уянды. Беренче җырны башкаруым мәзәк булса да, изгелек, игелек кылуым мең мәртәбә әһәмиятлерәк икән бит. +Кырык минутлык концертыбызны яратып карадылар. Мин кайчандыр җинаять эшләгән кешеләрнең күзендә яшь тамчылары күрдем, йөзләрендә киләчәккә матур өмет чаткылары чагылуын тойдым. +Аларга безнең кулны кысарга, рәхмәт әйтергә рөхсәт бирделәр. +Без төрмәдән якты хисләр белән урамга чыктык. Анда җил купкан, кайсыдыр чүплектән һавага күтәрелгән сасы кәгазь кисәге битемә кагылып үтте, ниндидер исерек, сүгенә-сүгенә, машиналарны туктатып, ярамаган урында каршы якка чыгып китте, автобустан билетсыз бәндәне тибеп төшерделәр, юл кырыенда басып торган итәксез кызны таллыкка өстериләр. +Без, яңадан халкыбызга әхлак тәрбиясе бирергә, сәнгатебезгә чумдык. +Хәтерлисеңме, Әхмәт дус, мин 2007 елның 24 июлендә "Ватаным Татарстан" газетасында бер мәкалә бастырган идем. +- Хәтерлим, дисәң дә була... Минем турыда язылган иң матур мәкаләләрнең берсе ул. "кешенекенә тимә, кагылма, намуслы бул һәм башкалар"... - дигән юллар белән башланган иде ул. Һәм дәвам иттем... Бик килешеп бетми безгә хәзерге җәмгыять. Сорый да алмыйбыз, биргәненә шөкер дип яшибез. Син әйтәдерсең: кая ул артист дигән бәндәгә үҗәтләнү, хирург яки милиция түгел бит без, диярсең. +Ул елларда синнән еш кына, нәрсә, Әхмәт, ямансулап йөрисең, бер-бер хәл булмагандыр бит, дип сораштыра идем. Җавабың бик анык... +- Яшь бара, Алмаз дус... Менә уйлап йөрим әле, бер рәт юк инде, малай, безнең братка. Нигәдер якты дөньядан артистлар бик үкенечле китә. Кемнәрдер гомер буе эшләп танылмыйча онытылалар, кайсылары ачы язмышын аракы белән агулап йөри, күпләре соңгы көннәрен хәерчелектә үткәрә, кемдер фатир да ала алмаган. Минем әле, Аллага шөкер. +- Син һаман шул өчкә өчтәме? +- Кайда булыйм инде - шунда. +- Соңгы җөмләләрен хәтерлисеңме ул мәкаләнең? +- Бик хәтерлим. Йөрәк өзгеч итеп язгансың син ул юлларны. +"Аның тәрәзәсеннән Татарстан урамына ниндидер көй агыла. Яңа җыр яза бугай. Ничек язып утырганы күз алдыма килә. Тар бүлмә. Өстәл. Бер урындык. Баянын ныгытып тартып җибәрсә, сул кул ягы стенага шакылдатып, күршеләрнең сабыен уятырга мөмкин. Уйна, Әхмәт дустым, җайлап кына уйна, бәлки, әлеге сабый синең моңга изрәп йоклыйдыр. Ә минем колакта синең ачынып әйткән сүзләрең яңгырый. "Мин якты дөньядан кайчандыр китәрмен. Баяным калыр. Алырлар, уйнарлар. Ләкин минемчә булмас..." +- Ашыкма, Әхмәт дус, алай уйларга. Әле синең алачак иркенрәк фатирыңда, киерелеп, баяныңны тартасың бар. "Фатир бирергә!" дигән кәгазьгә күптән кул куелган, менә шуны эзләп кенә табасы бар", - дигән идем мин шул сагышлы мәкаләдә. +- Минем данлыклы Галиәсгар Камал театрында эшли башлавым - гомеремнең иң матур чоры. Андагы җитәкчеләр, артистлар яшәүгә, иҗат итүгә дәртемне арттырдылар. Мин андагы һәр артистны әүлия итеп күрәм, беләсеңме? Бөтен җитешсезлекләре белән. Театр гаҗәп нәрсә икән ул! Театрдагы бөтен кеше - бер гаилә. Бөтенесе якын, хәтта вахтёрлары да, вешалкада эшләүчеләре дә, администраторлары да... Күп алар анда... Менә шул гаиләнең бер бәләкәй генә "шөребе" турында сөйлим. Үзең беләсең, күргәнең дә бар, чишенгәнең дә. Театрда хезмәткәрләрнең, шул исәптән килгән-киткән кешеләрнең өс-киемнәрен элеп кую өчен аерым бүлмә бар. Шунда бик тә сөйкемле апа эшли иде. Стенасы пыяладан корылган шушы бүлмә тәрәзәсеннән аны күрүгә, чишенмәс җиреңнән чишенерсең. Мин аның янында озак туктап торам. Дөнья, театр хәлләрен, артистлар тормышын, үземнекен дә сөйлим шунда. Рәхәт, яныннан китәсе килми. Әйтәм ич, үзенә тартып, җәлеп итеп тора, дип. Театр директоры Шамил Зиннурович кадрлар таба белә иде инде ул. Апа әңгәмәбезне гел Шамил Зиннуровичка рәхмәт әйтүдән башлый. Килгән саен, күргән саен. Әкренләп сүзебез мин килгәнче аның яныннан үтеп киткән Равил абый Шәрәфигә күчә. Үтереп мактый инде аны. Аннан сүзе Хәлим Җәләловка борыла. Белә ул аның минем якын дус икәнен. Шамкай театрдан китте бит инде, дип куя. Аның өчен борчылуын белдерә. Әйт әле, килсен, интегеп йөрмәсен анда әллә кайларда концертлар куеп, ди. Алалармы аны яңадан театрга, юкмы, анысы мөһим түгел. Ләкин апаның күңеле киң, кешегә игътибарлы, мәрхәмәтле. Пышылдап кына: әй, нәрсәгә йөрсен инде ул монда, шушы пүчтәк акчага, дип тә ала, як-ягына каранып. Сөйләшәбез шулай. Ара-тирә яныбыздан ди апа, үзең дә әйбәт кеше шул син, дигән була. Ничек сөйләшмисең инде шундый кеше белән, ничек туктамый китәсең?! +Хушлашканда, ул миңа нинди дә булса дөньяви хәсрәтен әйтеп, уфтанып куя иде. Әхмәт, җаным, Шәймиев китә ди бит, нишләрбез икән инде, ди. Әй, апа, мәйтәм, хәкимияткә кем килсә дә, сиңа вешалкада эшләргә, миңа авыллар буйлап концертлар куеп йөрергә инде, дим. Әй, кычкырыплар көлә инде. Көлгәч, ул тагын да матурая иде. +Менә шундый матур кешеләр эшли икән театрда. Рәхәтләнеп җанымны биреп йөри башладым шунда. Илебезнең кайсы гына почмакларында булмадык, кайларга гына барып чыкмадык. Беләсеңме нәрсә, берзаман миңа армиядә булган җиргә - Ашхабадка барып чыгарга туры килде. Мин бит Төркестан хәрби округында Хәрби-һава флоты гаскәрләрендә элемтәче булып хезмәт иттем. Шунда безне Ашхабадтан ерак түгел җирдә, тау куышындагы бер километр аска төшкәч барлыкка килгән табигый күлдә су коендырдылар. Табигать могҗизасы, ышанасыңмы? Ничек барлыкка килгән ул анда? Суы шулхәтле җылы, дәвалый торган да икән әле. Менә шуны театр артистларына яңадан күрсәттеләр. Мин мактандым инде, коенганым бар бу күлдә, дип. +- Әхмәт, бер кергән суга ике тапкыр кереп булмый, диләр, син кергәнсең. Моны яхшыга юрарга кирәк! +- Беләсеңме, минем солдатта чакта парашют белән самолёттан да сикергәнем булды! +- Кит аннан! Ну, Әхмәт! Ничек булды ул? +- Учениеда. Парашют кидерделәр дә самолётка утырттылар. Вакыты җиткәч, самолетның ишеген ачтылар, һәм солдатлар берәм-берәм ачык һавага сикерә башлады. Мин икеләнеп тора идем, төрттеләр дә төшерделәр. Әй, малай, күктәге рәхәтлекне күрсәң! Төшәсең, төшәсең, төшәсең... Төшәсе дә килми, гел һавада эленеп торасы килә. +- Карале, Әхмәт, син, мөгаен, җир өстеннән аска бер километр төшкән, ә җиргә өстән биш километрдан парашют белән сикергән бердәнбер бәхетле кеше икәнсең бит дөньяда. +- Әйе, бәхетле, дисәң дә була... +- Баянчы да әле үзең! Өйләнмәвең белән дә уникаль шәхес! Тагын бер нәрсә әйтәм... +- Нәрсә инде?.. +- Мин синең 50 яшьтә узган банкетыңның видеоязмасын карадым. Анда музыкаль җитәкчең Фоат Әбүбәкеров тост күтәрде. "Әхмәт, давай, өйлән, хәзер өйләнсәң дә соң түгел, 60 яшьтә 9 яшьлек балаң була", - диде. Синең шул сүзләргә кылың да кыймылдамады, ягъни колагыңа да элмәдең. Әллә 60 та өйләнеп карыйсыңмы, 70тә шундый ук яшьтә малаеңмы, кызыңмы булыр иде? +- Шаяртма әле, Алмаз, - диде дә йомды Әхмәт бу теманы. +Ә бит үз гомерендә өзелеп ике кызны гына яратса да, байтагының башын әйләндергән егет! +Баштарак, кызлар мәсьәләсендә юашрак, дип йөргән идем, алай ук түгел икән. Беркөнне, әле клубта эшләгән чак. Әхмәт кирәк. Халтура концертына чакыралар иде. Эзлим, эзлим, юк бу. Клуб вахтёры әйтә, каршыдагы тулай торактагы дусты белән ул, ди. Кызлар да булгандыр әле? Туган көне икән дустының. Таптым боларны. Инде концертка барырга соңга калган идек. Ярым шаярып, Әхмәттән сорыйм: +- Эшләр "пештеме" соң? +Бер юньләп төгәл әйткәне булмас шуның. Әхмәтнеке дигәне тузганак чәчле - шуны тарый. Барып башына өрсәң, бөтен чәче очып китәрдәй. +- Кочакладыңмы соң? - дим, "тузганак башка" баш белән ым кагып. +- Кочакладым, дисәң дә була инде, - ди, колак артын кашып. +Беләсе килә бит боларның нигә монда качып ятуларын. +- Үптеңме соң? +- Үптем, дисәң дә була инде... +Вәт бит, малай, тәки ахыры ничек беткәнен әйтмәде. Сүз белән әвәләп бетерде. Шундый инде ул Әхмәт. +Аның белән йөргән чактагы кызыклар күп булды. Бер җәй көнне Таһир Якупов, Әхмәт, мин мәктәп ишегалдына килеп кердек. Аулак урын. Иртән, кайдадыр концерт куйганнан соң, өчәү көне буе кәеф-сафа корып, кесәләрне такырайтып, Әхмәт уйнап, без җырлап йөрдек. Шул мәктәп бакчасында Әхмәт кинәт исенә төшерде: "Егетләр, мин бу мәктәптә эшлим бит, бәлки, акча бирә торган көндер, кереп чыгыйм әле!" - диде. +Көтәбез, көтәбез Әхмәтне, юк бу. Әллә кайтып китте инде, дип шикләнеп куйды Таһир. +Мин әйтәм, баяны монда бит. +Берзаман чыга Әхмәт. Боек. Егетләр, мине күптән увольнять иткәннәр икән инде, ди. +Камал театрында эшли башлагач булган бер кызыгы бар әле аның. Сөйләделәр. +Кайсыдыр бер спектакльдә, "Зәңгәр шәл"нең "Качкыннар" эпизодындамы, артистлар бик еш "чөнки" дигән сүзне кулланалар икән. Ул спектакльдә музыкантлар оркестр чокырында утыралар бит инде. Оркестрда татарчасы бик үк яхшы булмаган бер егет Әхмәттән сорый ди: "Скажи, пожалуйста, Ахмет, что за слово "чөнки"? Ул бу сүзне урысчага тартымрак итеп әйткәндер инде. Әхмәтнең спектакльне бик үк игътибар белән карап утырмаган чагы булгандыр, теге малайдан бу сүзне ничек ишеткән, шулай тәрҗемә иткән дә биргән. "Это такие маленькие собачки, которые бегают", - дип. +Дөрес әйткән, "Щенки" дигән акцентлы сүзенә тәрҗемә сорамасын иде. +Әхмәт, бик якын дустым булгач, төшкә дә еш керә. Соңгысын сөйлим. +"Күрәм, Камал театры сәхнәсендә берүзе концерт куя бу. Зал шыгрым тулы. Мин дә шунда нишләптер йөрим. Сәхнәгә менмим. Уйный да уйный үз көйләрен баянда, уйный да уйный. Халык шашып кул чаба. Шунда Әхмәт янына, зур чәчәк бәйләме тотып, бик чибәр ханым белән аннан да чибәррәк кыз менде. Бер-берсенә бер тамчы су кебек охшаганнар. Әхмәт аларны тамашачылар белән таныштырды: "Монысы - хәләл җефетем, ә монысы - кызым", - диде. Күзем шар булып карап каттым һәм халыкка кушылып кул чабарга тотындым". Әллә теге гомер буе көткән?.. +...Уянып китсәм, кул чабып ятам. Әллә чыннан да шулай микән?.. Тиз генә Әхмәткә шалтыратып, төшемне сөйләп чыктым. Тавышында ниндидер канәгатьлек, көлә генә... "Өйләндем, дисәң дә була инде..." - дигән гадәти сүзен кабатлады тагын... +Ышан аңа!.. +Редакциядән: +Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез. "Иң шәп хикәя" конкурсына +Сирень +Якупова +УРАН +ХИКӘЯ +Бөтенләй дә төш күрмим, әллә нигә бер күргән кебек булсам да, уянгач, берни искә төшерә алмыйм диючеләрне чын күңелдән кызгана идем мин. Төш күрми генә нинди йоклау ди ул? Иң кызыгы да төштә була бит инде: бер төнне болытларны кулың белән аралый-аралый кош кебек очасың, икенчесендә диңгез дулкыннарын колачлап йөзәсең, өченчесендә биек кыя-тауларга менәсең, чәчәкле келәм түшәлгән болыннарда йөрисең, өрфия итәкле күлмәкләр киясең... Әгәр дә инде төшнең төслесе керсә, ул иртәдә, әкияти дөньяда яшәп кайткан сыман, ниндидер бер тылсым ачкандай, яңа туган көнгә серле елмаеп уянасыңны көт тә тор. +Мин үземне белгәннән бирле көн саен диярлек, дөресрәге, төн саен төш күрәм. Тик менә ул төшләр бала чакта, яшьлектә бик матур, якты булып, еллар үтү белән, төсләрен бөтенләй югалтыр, аклы-каралы, күп очракта караңгы, куркыныч саташуга гына әйләнер дип кем уйлаган?! Соңгы елларда йокым да сандугач йокысы шикелле кыска. Ләкин шул арада да әллә нинди борчулы уйларга салырдай төшләр күрергә өлгерәм, билләһи. +Бүген дә шулай булды. Авыр, шомлы төш күреп уяндым. Хәер, таң алдыннан гына күргән төшем белән бәйле хатирәләр мине балачактан ук эзәрлекли. Димәк, элек матур төшләр генә күрә идем, дигәнем дә бераз арттыру булып чыга инде. Тәүге тапкыр бүген күргәненә игезәктәй охшаш төштән сискәнеп, елап уянганда, миңа ун яшьләр чамасы булгандыр. Хәтеремдә, ул кышкы кичне безгә күршеләребез Рәшидә әби белән Фатыйма апа керде. +Алар бик озаклап, иркенләп кич утырдылар: әбекәй йон җегерләде, Фатыйма апа бәйләм бәйләде. Ә әнием безнең теткәләнеп беткән оекбашларга ямау салу белән мәшгуль иде, билгеле инде, кунаклар өчен чәй өстәле әзерләгән - алдагы көнне генә бөкләп туңдырган пилмәннәрне кабартып алган арада. +И ярата идем дә соң мин бу кич утыруларны! Беренчедән, өйдә нинди тәмле әйбер бар, барысы да өстәлгә чыга, аңа күрше әби-апалар кыстырып кергәне дә өстәлә әле. Икенчедән, әни безне, ни кылансак та, ничек йөгерешеп уйнасак та диюем, чамадан артмаса билгеле, ачуланмый, өченчедән... Дөресен генә әйткәндә, миндә ул чакта уен кайгысы да, ашау кайгысы да бик булмый торган иде. Бөтен шөгылем, әни әйтмешли, колакларымны кыр куяныдай сагайтып, күзләре песиебезнекенә охшап кысылган, иреннәре тыйнак кына елмайган әби-апаларның көйләп кенә сөйләшкән-серләшкәннәрен тыңлап, күңелемә сеңдереп утыру. +Шуңа да ул буранлы кичне әни сөйләгәннәр бүгенгедәй истә калган... +"Нинди тынычлык сөймәс ил соң бу Әмрикы дигәннәре? Һаман саен бумбы белән яный. Үзләре исән калырбыз дип уйлыйлар микәнни? Атом бумбысына чикләр юк ди бит... Нурланышы бик куркыныч икән аның... Теге елларны хәтерлисезме, чак шул зәхмәтне атышмый калдылар. Хәтта, өй борынча йөреп, тәрәзләрне замаскы белән сыларга куштылар. Газ үтеп керә алмас, имеш. Күпме генә утыралырсың икән бәрәңге базында качып... Моңарчы Аллам саклады инде, алдагысын кем белә..." +Әнигә кушылып Фатыйма апа әйткәннәрдән дә нәни йөрәгем куырылыпкысылып куйганын бик анык хәтерлим... +"Бумбы шартлаганда, төтене кап-кара зу-ур гөмбә фурмасында була икән аның. Алтмыш икенең көзен әйтәм, уктәбернең унында бөтен туган-тумача белән бергә җыйналдык бит. Күрше авылдан да килделәр. Саубуллашып, бәхилләшеп таралыштык. Насыйп булгач, яшибез әле..." +Нәкъ шул төнне, күршеләребезне озатып, йокларга яткач, күрдем дә инде мин әлеге төшне. Имеш, үзебезнең өйдә, тыныч кына, ялгызым сандык өстендә калдык-постык чүпрәкләр белән курчаклы уйнап утырам. Кинәт ниндидер гүләү ишетелә башламасынмы! Бу тавышка тәрәзә пыялалары, шкафтагы чынаяклар зеңгелдәве дә кушылды. Шул мизгелдә җан-тәнемне аңлатып булмаслык курку хисе биләп алды. Сикереп торып, пәрдәне ачып җибәрсәм, авылыбызны бөтен яклап чолгап алган тау-калкулыклардан багана-багана кара төтен күтәрелә, имеш. Таулар да, җир дә менә ярылам, менә шартлыйм дигәндәй дерелдәп тора. Ниндидер коточкыч фаҗига буласын сизенгән йөрәгем туктар дәрәҗәгә җиткәч... уянып киттем. Кычкырганмын да бугай. Әнием аяк өстендә иде. Ул: "Кызым, начар төш күрдеңме әллә?" - дип башымнан сыйпап тынычландырырга ашыкты. +Таң атканын керфек тә какмый көтеп алгач, торып тәрәзә каршысына килдем. Сизелерлек дерелдәгән бармакларым белән чеметеп кенә тотып, ак челтәр читен күтәргән идем, ә анда... Тархан тавы артыннан бөтен дөньяны балкытып кояш чыгып килә! Алтын нурлары йокыдан уяныр-уянмас изрәп яткан тыныч тау итәкләре буйлап авыл өстенә тәгәри. Мин җиңел сулап куйдым һәм бу төш турында уйламаска, аны бөтенләй онытырга тырыштым. Барып кына чыкмады. Дөрес, ул саташу башка кабатланмады, ләкин телевизордан илҗиребезгә куркыныч янаган вакыйгаларны күргән саен яки радиодан шомлы хәбәр ишеткән саен, кылт итеп искә төшә торган булып калды. +Нигә бүген кабат күрдем икән соң мин аны? Кичә телевизор да кабызмадым, интернетка да кермәдем, көне буе башым-күзем тондырып дигәндәй кибетбазарда йөрдем. Авылдагы туганнарыма бүләк-күчтәнәчләр җыйдым. Кичен сумкамны тутырдым да, арып-талып, иртәгесен авылым белән күрешү минутларын уйлап, татлы хыялларга чумып, бик тиз генә йоклап та киттем шикелле. Ә менә таң алдыннан гына нәкъ балачактагы кебек теге төшне күреп, шабыр тиргә батып уяндым. Торгач та иң беренче эш итеп балконга атылып чыктым. Аннан офык та, кояш та күренмәде күренүен, чөнки безнең каршыда, йөзләгән күз-тәрәзәсе белән чекерәеп, тугыз катлы соры йорт басып тора, ләкин урамда яп-якты, чагыштырмача тыныч иде. Кыскасы, бар да кичәгечә, элеккечә... Мин кабат теге чактагы кебек җиңел сулап куйдым һәм юлга җыена башладым. +Күп чакрымнар үтеп, авыл урамына кергәч тә, таныш тыкрыктан төшеп, туган йорт капкасы төбенә килеп туктау иң бәхетле мизгел ул минем өчен. Бүген дә менә: "Аллага шөкер, исән-имин кайтып җиттем!" - дигән сүзләр белән талган аякларымны газиз туфракка тидерүем булды, шунда ук туган җир ягыма каранып, тирән итеп сулыш алуга, авылымның шифалы һавасына ияреп, җанга аңлатып булмаслык рәхәтлек иңде. Күзләр дымланды... Ул да булмады, капка ачылды, һәм аннан, кояштай балкып, энемнең унөч яшьлек малае Айзат килеп чыкты. Хәтта аның аягына урала-урала атлаган Актүш тә елмайгандай тоелды миңа. Айзаттан нәкъ бер яшькә олы ул. Эт гомере белән исәпләгәндә, байтак яшәгән инде дөньяда, колагы да начар ишетә, йөрүе дә салмакланган. Ләкин кунак каршыларга иренми үзе, рәхмәт. Алар артыннан ук ачык йөзен, тәмле телен кызганмый торган киленебез күренде. Йорт хуҗасы, нигезебезне туздырмый саклаучы энем эштә икән. Менә-менә кайтып җитәргә тиеш, ди. Туганнарым белән күрешкәннән соң, тагын бер күңелгә рәхәтлек бирә торган минут җитте, ул да булса машинадан шәһәр күчтәнәчләрен бушату. Айзатыбыз - үзе хәтле олы карбызны, калганнарыбыз төрле тәм-том тутырган төенчекләрне тотып капкадан керергә генә тора идек, артта энемнең көр тавышы ишетелде: +- Безгә дә күчтәнәч калдырыгыз! +Мин энекәшнең көннәр буе ачык һавада йөреп җилләгән йөзенә карап елмайган булсам, очлы күз Айзат аның куенындагы тере йомгакны күреп, түбәсе күккә тигән икән. +- Безгәме ул көчек, әти? Бигрәк матур! +Кочагын тутырган карбызны кая куярга белми әтисенең каршысына атылган малаен энем көчкә туктатты: +- Чү әле, улым, кулларың буш түгел ич, ишегалдына керик. Безгә инде, кемгә булсын... Посадкада адаштырып калдырганнар үзен. Апа, сау гына кайтып җиттеңме? Җизни сменада эштә, дисең инде. Алай да сирәкләдең авылга... Көттердең... +Аның кулындагы көчекнең дә көтәр әмәле калмаган иде бугай, ул шыңшып тыпырчына ук башлады. Энем, безне дә узып, капкадан керергә ашыкты һәм: "Бүгеннән бу - синең дә йортың; ярат, сакла, хуҗаларыңны тыңла", - дип сөйләнә-сөйләнә, көчекне җиргә төшерде. Тегесе йөгереп тә китте, бакча коймасын "билгеләп" тә куйды, аннан, борылып, төймәдәй түгәрәк кара күзләрен мөлдерәтеп, "ни әйтерләр" дигәндәй безгә карап тора башлады. Кулындагы карбызын җәлт кенә өйалды идәненнән боулинг шары кебек тәгәрәтеп җибәргән Айзат көчек янына чүгәләде. Этнең нәни башын бераз сыйпаштырган иде, тегесе, койрыгын күз иярмәс тизлек белән селки-селки, абыйсының кулын яларга кереште. Дуслаштылар болар. Актүшебез исә "кыйланып карагыз инде" дигәндәй, тыныч кына оясы эченә кереп ятты. +- Исемен ничек кушабыз соң? - дидек без, бер-беребезгә елмаеп. +- Табылдык дип кушсак кына инде, - диде бу нәни җанны туендыру хәстәрен күрергә ашыккан киленебез. +- Галиевлармы? Тынычлык урамы, икенче йорт! +Дәррәү тавыш килгән якка борылдык. Каршыбызда, җир астыннан үсеп чыккандай, форма кигән ике полиция хезмәткәре басып тора иде. +- Әйе, Галиевлар булабыз, - диде энем, миннән аермалы буларак, йөзенә аптырау, гаҗәпләнү билгеләре чыгармыйча. +- Ишеткәнсездер, нефтьчеләрнең бик кыйммәтле, секретный контейнерлары югалды. +- Беләбез инде, үзем шунда эшлим. Кыр-посадкаларны айкап аяктан егыла яздык, шул бочканы эзләп. Менә бу тере йомгактан ары берни табылмады әлегә, - диде ул, көчеккә күрсәтеп. +- Без дә алты сәгатьләп авыл буйлап йөрибез... читем белән генә ишетеп кайткан идем, ул әйбер бер дә яшереп саклый торган нәрсә түгел икән бит! Аннан мең киламитр качарга кирәк икән! +- Тентүме-түгелме, келәт-сарайларыгызга күз салырга тиешбез. Кушканны үтәүчеләр без. Сәлимә апа, Вәрис абый, керегез! Шаһитлар булырсыз. +Капка артында тыңлап торганнар, ахры, җитәкләшеп дигәндәй күршеләребез килеп тә керде. Үзләре гаепле кешеләрдәй күзләрен яшерәләр. Минем сәламемә каршы җавап та бирергә оныттылар, мескеннәр. Ул арада кыяфәтләрендә арыганлык катыш битарафлык билгеләре дә күренә башлаган ике погонлы иптәш өстән-астан дигәндәй каралты-кураларны тикшереп чыкты, келәткә кереп әйләнде. Аннары кәгазьләренә нидер язып, күршеләрдән дә, энемнән дә кул куйдырдылар. +- Тәртибе шундый. Ары-бире без эзләгән әйбер турында ни дә булса ишетсәгез, кичекмәстән хәбәр итегез! +- Әбәзәтелне! - диде Вәрис абый, артларыннан кычкырып. +- Чисть кенә бирмәдең инде, күрше, - диде энем, аның җилкәсенә кулын салып. - Әллә мин урлап кайткан дип уйладың инде син теге уранны? +- Ә?! +Инде миңа чынлап шаккатырга чират җитте. +- Уран, дисеңме, энекәш?! Каян килгән ул безнең авылга? Җитмәсә, бочкалап? +- Уран, апа, уран. Татарча әйтсәк, баетылган уран... +- Ниемә соң ул монда? Атом бомбасын шуннан ясыйлар түгелме? +- Шартлатучы инженерларның машинасыннан юкка чыккан... +- Ничек инде? Сакчыларсыз булганнармыни? +- Как положено, бөтен саклык чараларын күреп алып килгәннәр дә соң. Һәрхәлдә үзләре шулай дип ант эчә... +- Ант эчүләрен белмим, ә менә юл чатындагы кафеда мәйне шәп кенә төшергәннәр икән дип ишеттем, - диде киленебез. - Сез ир-атлар барыгыз да бер калыптан инде. Шунсыз эшегез бармый да, кайтмый да! +- Йә, хатын, кеше ышанмасны чын булса да сөйләмә, диләр. Ничек инде уран хәтле уранны... +- Энем, тәки аңламадым, уран белән ни эшлисез соң сез? Җир астында шартлатулар хакмыни? +- Шулайрак, апа. Технологиясе катлаулы инде аның... Авылыбыз алтын өстендә утыра, диләр бит. +- Су өстендә утыртып калдырырга җыеналар инде болар. Бер көн килеп убылып төшмәсәк! - Килен һәрвакыттагыча турыдан ярды. +- Тархан тавыннан кыеклатып авыл уртасына тиклем җирне тишеп кергәннәр икән, дип сөйлиләр. Дөресме соң ул, Рәшит? +Күрше Вәрис абыйның соравы җавапсыз калды. Чөнки нәни дустын күкрәгенә кыскан Айзат, күзләрен зур ачып: +- Апа, авыл тирәсендә скважиналар беләсеңме ничәү хәзер? Чуты юк! Әле син кырга чыгып карасаң. Ерак кырны да, Совет чокырын да танымыйсың. Бөтен җирдә торба да торба. Көмеш еланнар сыман боргаланып яталар кояшта җемелдәп. Чын! - дип әйтергә ашыкты. +- Ярый, җитәр! Сүз боткасы белән тамак туймас. Апа - юлдан кайткан кеше, мин - эштән, дигәндәй. Ашлап-чәйләп алыйк. Бераз ял итәм дә кабат чыгып китәм. Табасы иде бит инде ул зәхмәтне, күңел гел урынында түгел! +Энем артыннан без дә өйгә атладык. Киленнең: сүзләре һавада эленеп калды. Вәрис абый белән Сәлимә апа ничек кинәт пәйда булган булсалар, шулай юкка да чыкканнар иде. +Ашаганым аш түгел, таш булып төште дип нәкъ менә минем табын артыннан кузгалгандагы халәтем турында әйтәләрдер. Хәер, туганнарым да дәшми-тынмый тиз-тиз генә капкаладылар да амин тоттылар. Күчтәнәч кәнфитләргә, гөбәдия, җиләкҗимешкә кагылмадылар да хәтта. Башка чак булса, үпкәлим дия-дия, һәрберсеннән авыз иттерми калмас идем. Бүген... бүген барыбыз да җан тынычлыгын җуйган көн иде шул. Көпә-көндез машинадан югалган уран тәмам ушны алды. +Ишегалдында елаган авазлар чыгарып шыңшыган эт баласы янына ашыккан Айзат артыннан мин дә һавага чыктым. Гадәттәгечә, капка төбендәге эскәмиягә барып утырдым да ирексездән: "И Ходаем, табылсын гына иде инде бу исемен дә әйтәсе килмәгән нәмәрсә! Акылга сыймаслык хәл бит..." - дип кабатладым. Кылт итеп теге төш искә төште. Менә ни өчен кергән икән ул! Кисәтү булган, димәк... Дөньядагы әллә ничә миллиард кеше берьюлы күрсен иде дә бит шушы төшне. Һәммәсе сискәнеп, куркып уянсын да уйлансын иде дә соң... Юк шул. Балачактан бирле мине генә тинтерәтә бугай ла ул. +Югыйсә бик яхшы беләбез: иксез-чиксез Галәм киңлекләрендә бәллүр шардай очып йөргән Җиребезгә мизгел саен куркыныч яный. Тыз-быз килеп кометалар оча, йолдызлар, планеталар, метеоритлар, тагын әллә ниләр шунда. Ә бит әле Җирнең өстендә дә күпме бомба, ракета, атом корылмалары тулып ята. Болары инде кешелекне, бар тереклекне юк итү өчен кешеләр үзләре уйлап табып үрчеткән кораллар! Моны ничек аңларга һәм аңлатырга соң?! Елга бер тапкыр таяк та ата ди. Ул җимергеч корал да көннәрдән бер көнне акыл көченә буйсынудан баш тартса?! Менә бит мисалы - гади генә авылда уран хәтле уран югалсын әле... +- Көчегебез тәки исемсез кала бугай, апа! Әллә соң Уран дип кушабызмы? Уран эзләгәндә табылды бит! +Капкадан эт баласын ияртеп килеп чыккан Айзатның очкынланып янган күзләреннән, тәвәккәл кыяфәтеннән, мин шулай телим, риза булсагызбулмасагыз да, көчек Уран булачак дигәнне аңларга була иде. Мин "ярар" дип баш кактым һәм, авыр сулап: +- Теге уран табылмады бит әле, энекә-ә-ш, - дип суздым. +- Анысы да табылган! Мастер шалтыратты. Эш сәгате бетте, килеп йөрмә, табылды "гасыр югалтуы", ди. +Тәрәзә күзләрен томалап үскән сирень куаклары арасыннан ишетелгән бу хәбәрдән урынымнан ук сикереп тордым. Ачык тәрәзәдән башын тыккан Рәшитнең йөзен рәтләп күрмәсәм дә, сорау арты сорау яудырдым: +- Кайда булган контейнер? Ачылмаганмы? Кем тапкан? +- Ачылмаган, ачылмаган. Кинодагы кебек, ни сәбәпледер машинадан тәгәрәп төшеп калган. Сәфәргә чыккан күрше авыл агае күреп алып, туктап, бишекле матаена җайлап кына салган да өенә алып кайтып киткән үзен. Хуҗалыкта кирәге чыгар, диптер инде... +Энем көлгәндәй авазлар чыгарды. Мин телсез калдым. Менә сиңа мә! Куе яшел яфраклар арасыннан туганымның тавышы кабат ишетелде: +- Кич утырып сөйләшербез, апа. Кер инде өйгә. Әнә озынборыннар да чыккан. Шәһәр кунакларын бигрәкләр дә "яратып" тешли алар! +- Тешләсеннәр. Туган авылым озынборыннары бит, әйеме, Уран! +Барыбызга да тере кисәтү булып аяк астында бөтерелгән эт баласының күзләреннән, сагаеп, миңа Галәм карап тора иде... Бүген дә тыныч-имин үтте көнебез. +Рәүфҗан +Закиров +ҖИЛКӘНСЕЗ ДИҢГЕЗЧЕ +БӘЯН-ХАТИРӘ +Йокы мәсьәләсендә Рәфикъ хатыныннан ак көнләшү белән көнләшә. Ул, башы мендәргә тиюгә, дүрт-биш минут узмый, салмак кына гырлап та җибәрә. Рәфикъка караганда иртә ята, соң тора. Шуңа күрә көне буе кәефе яхшы. Оекбаш бәйли-бәйли сериалларын карый, ун-унбиш мәртәбә телефоннан сөйләшеп ала. Ул арада аш бүлмәсенә чыгып ризык әзерләргә тотына. Арып китсә, тагын ятып йоклап ала... Җаны тыныч. Инде бергәләп ничәнче дистәне ваклыйлар. Шул гомер эчендә ник бер мәртәбә "Китәм!" дип әйтсен. Ялгышып та әйткәне булмады. Ул сүзне әйтер өчен җитди сәбәп кирәк бит. Күрәсең, Рәфикъ андый сәбәп бирмәгәндер. Әнә, хатынының бер дусты, сәбәп эзләп тормый - китә дә бара. Әллә ике, әллә өч мәртәбә аерым торып карадылар... Берсендә судлашып аерылыштылар да. Һәм әле дә булса бергә яшиләр. Ире Рәсүл - дөньяның бер әүлиясе инде менә. Эчми, тартмый, сулга йөрмәде. Сүзен үлчәп кенә сөйләшә, сүгенүнең ни икәнен дә белми. Аны Рәфикъ белән чагыштырырлык та түгел, җир белән күк арасы... +Гомер узган да киткән әллә ни арада. Әнә, картлык ишек кага. Ишек кенә какмый, инде бусаганы узган. Озак дәвам итәрме икән бу картлык? Бер Ходай гына белә. Әллә каян гына авырулары килеп чыгып тора. Рәфикъ карт бүлнис, шифаханә юлларында йөреп, берсен уздырып җибәрде. Чиратта икенчесе. Чирдер инде бу начар йоклау. Бүтәнчә булмас. Хәер, хезмәттәш дустының әйткәне бар: иртән уянганда бер җирем дә авыртмаса, үлдем микән әллә? дип уйлыйм, дия иде. Шаярта кәнишне. Әле дә булса эшләп йөри. Авырса, эшли алмас иде. Ни хәлләрдә яшәп ята икән ул. Рәфикъ флотта хезмәт иткән калада? Шалтыратып хәлен беләсе булыр. +Әллә шул сабакташ дустын уйлап, әллә Каспий диңгезеннән Сүриягә очырган канатлы ракеталарны телевизордан күргәнгәме - бу иртәдә флотта хезмәт иткән еллары исенә төште әле. Бер генә мизгеле дә онытылмаган, бар да исендә. Озакламый флоттан кайтканына да ярты гасыр була, югыйсә. +Менә ичмасам ул вакыттагы йокы йокы иде! Бигрәк тә беренче ярты елда, өйрәнү мәктәбендә хезмәт иткәндә. "Отбой" командасы булуга, ятакка ава. Күз үзеннән-үзе йомыла, ә "подъём!" командасына ачыла. Сигез сәгать үткән дә киткән була. Әллә йоклаган, әллә юк. Корабльгә килгәч кенә Рәфикъның азмы-күпме йокысы туя башлады. Анда төшке аштан соң бер сәгать "тихий час" дигән йокы бар. Флотта аны "мёртвый час", диләр. Ә корабль йөзүдә булса, ул тагын да озыная. Төшке ашны тизрәк ашасаң, ике сәгатьтән артып китә. Инде көндезге сәгать өчтә үзенә күрә бер "подъём". Нинди дә булса бер төрле сок бирәләр. Хезмәт итәргә алынганчы, аның мондый сокларны татып караганы түгел, күргәне дә юк иде. Хәер, Казанда, һөнәр мәктәбендә укыганда, "Томатный", "Яблочный" дигәннәрен айга бер мәртәбә биргәлиләр иде бугай, сыек кына итеп, стакан төбенә салып. Пешекче хатыннарның һәммәсе дә ашханәдә су өстәп чыга, күрәсең. Үзләренә дә кирәк бит. Эшләрен төгәлләп, ул хатыннарның өйгә таралганын Рәфикъның күргәләгәне бар - ике кулларында икешәр букча, көчкә күтәреп кайталар. +Корабльдә, камбуздан ул сокларны бочковой кубрикка алып килә, савытын ачып, кружкаларга бүлә. Ширбәтнең кружкага бик агасы килми. Шулкадәр куе, кашык белән ашарсың. Нинди генә җиләк-җимеш булса - һәммәсенең дә үз исемендәге согы барын Рәфикъ корабка килгәч кенә белде. +Хәзер генә ул, акчаң булса - ни телисең, шул бар. Рәфикъ карт бүлнистә ятканда, гемоглобинын күтәрәбез дип, балалары ул сокларның ниндиен генә алып килмәделәр. Эчеп-эчеп карады, ләкин гемоглобин күтәрелмәде. Күчтәнәчләрне икенче килгәндә балаларның үзләренә биреп җибәрде. +Картның салмак кына аккан уй-фикерләре тагын чуалып китте. Сәгатькә карады. Әле торырга иртәрәк. Хәтерен яңартып ята башлаганына да сәгатьтән арткан. Хәзер торып йөри башласа, корткасы уяначак. +Аның йокысы бүленсә - эш харап. Юк-бардан гаеп табып, әллә кайчангыларны искә төшереп, бәйләнергә генә тора. Имеш, Рәфикъ яшь вакытта өйгә кайтып кермәгән, балаларны карамаган һәм башкалар, һәм башкалар. Диңгезче белән гомер кичергәнен тәки аңларга теләмәде... +Кай турыда тукталып калды соң әле аның фикер агышы?.. +Рәфикъ хезмәт иткәндә, хәзер Каспийдан Сүриягә очкан канатлы ракеталарны сыныйлар гына иде әле. Ул хезмәт иткән корабта булмаса да, флотка яңа килгән крейсерларның барысына да куеп чыгаралар иде аларны. +Бер сынау вакытында Рәфикълар корабы "Грозный" крейсерын озатып йөрде. Сынауларны төнлә генә уздырдылар. Ракеталарны корабка төяү-бушату да төнлә генә башкарылды. Үтә дә яшерен корал иде. Ракеталарны ракета белән бәреп төшерә башлагач уйлап табылган нәрсә дип аңлаттылар. Юнәлешен, очу биеклеген гел үзгәртеп оча торган булгач, аны берни дә юк итә алмый. Кеше үтерер өчен ни генә уйлап тапмыйлар... +Рәфикъ хезмәт иткән кораб илленче еллар ахырында төзелгән, эскадра миноносецы зурлыгы белән икенче рангта. Өч йөзләп кеше хезмәт итә. Төп вазифасы - диңгездә миналар кую. Су асты көймәләрен эзләп таба һәм юк итә ала. Үзен-үзе саклар өчен куелган туплары да утызга якын - һава һөҗүменә каршы тора торганы да, яр буена, судагы корабларга ата торганы да. Урта бер җирендә торпедо аппараты утыра. Рәфикъ хезмәт иткән дәвердә, Аллага шөкер, бу кораллардан өйрәнү атулары гел булып торса да, чынлыкта исә бер мәртәбә дә сугышчан ату булмады. Ә миналар куйдылар... +1971 елның февраль төнен Рәфикъның һич онытасы юк. +Севастопольдән миналар төяп чыккач, көне буе Феодосия тирәсендә арлыбирле йөзделәр. Егерме градус чамасы суык. +Диңгез буйлары боз белән капланган, дүрт-биш баллы шторм котыра. +Палубага чәчрәгән тамчылар минуты белән боз булып ката, шул исәптән миналарга чәчрәгәне дә... Кичкә бөтен кораб тоташ бозга әйләнде. Төнлә, сәгать бер белән ике арасында сугышчан тревога күтәрелде. Бар да дөбер- шатыр сугышчан постларына йөгерә. Рәфикъ идарә иткән бүлекчәнең урыны палубада, миналар янында. Клусас исемле матросны да сөйрәп, култыклап алып чыгарга туры килде. Ул мескен, аз гына шторм булса, ятагында мәет булып ята. Ашамый-эчми, укшый да укшый, төсе-бите зәңгәрләнеп бетә. Суыкка чыккач, бераз рәтләнде тагын. +Корабтагы барлык утларны да сүндерделәр. Рубкадагы җиһазларның күрсәткечләрен кесә фонаре яндырып кына карыйлар. Миналар куярга дигән боерык булды. Миналарның шартлаткычы диңгезгә төшәр алдыннан гына куела. Перчатка, бияләйләр киеп булмый, ялан кул эшләргә кирәк. Берничә мина төшергәч, Рәфикъның бармаклары берни дә тоталмас дәрәҗәгә җитте. Шартлаткычларны команда старшинасы белән алмаш-тилмәш урнаштыра башладылар. Бүлекчәнең калган матрослары тая-егыла миналарны тәгәрәтә. Куеп бетерергә берничә мина калганда, Рәфикъның инде аяклары да берни тоймый башлады. Ул арада шинель итәге мина белән аның арбасы арасына кысылган. Чүттән генә мина белән бергә үзе дә диңгезгә китми калды. Бәхетенә, янәшәдәге Платонов фамилияле матрос кулыннан тотып калды. Ул эләктермәсә, мина белән бергә диңгезгә чумасы иде. Суга төшкәч, минадан ычкыналса бер хәл, ә ычкына алмаса - арба белән төпкә... Ул вакытта аны уйлап торырга вакыт булмаган. Миналарны куеп бетерәсе бар. Ниһаять, соңгы мина диңгезгә чумды. +"Отбой боевой тревоги" командасы яңгырады. Кораб иң зур тизлеге белән бара башлады. Ярты сәгатьләп вакыт узгач акрынайды, барлык утлары да кабынды. Рәфикъ бүлекчәсендәге матрослар тулы состав белән корабның пар казаны бүлегенә юнәлделәр. Иң җылы урын шунда. Анда вахтада торган матрослар майкадан гына йөриләр. Бераз җылынып алгач, телләре ачылды: кем ничә мәртәбә егылган, палубага беркетелгән ыргаклары бозга каткач, минаның ычкынмый торулары һәм башка шуның ише искә алулар. "Йөзлек" киеп тугансың икән, иптәш старшина, дип, Рәфикъның аркасыннан кактылар. Ул үз чиратында Платоновка рәхмәт әйтте, хәрби уеннарда үткән ул мизгелне беркайчан да онытмам, диде. +* * * +Рәфикъ карт үз уйлары белән тагын берьялгызы калды. Төшке аштан соң ятып, бераз черем итеп ала. Флоттан калган гадәт. Тиз ашау гадәте дә шул вакыттан калган. Анда, утырган өстәлдә, кем иң соңыннан ашап бетерә, шул савыт-саба җыештыра иде. Гел савыт-саба җыештырасы килмәгәч, тиз ашарга өйрәнде. Юкса "тихий час" вакыты бик аз кала. Хәер, корабны өйрәнеп имтихан тапшырганчы, "мёртвый час" аларга бөтенләй эләкмәде. Аз гына буш вакыт булуга, корабны өйрәнеп йөрделәр. Рәфикъ, баштарак, ничекләр өйрәнеп бетәрмен, дип курыкты. Кат-кат йөри торгач, истә кала башлады. Бергәләп өйрәнгәндә, дөрестән дә, истә кала икән. Бер-береңнән сорыйсың. Павлов кына бик авырдан истә калдыра. Рәфикълар белән тапшыра алмас ахры имтиханны. +Имтиханны старпом белән мичман Косатый бергә алалар икән. Марченко белән Рәфикъ беренче мәртәбәсендә үк тапшырдылар, ә Павлов буталып бетте, тапшыра алмады. Старпом, Онуфриенконы чакырып, шелтә белдерде. +- Павловны өйрәтмәгәнсең, корабтан өеңә соңгы кеше булып китәрсең! - диде. +Аның бүтән чатаклыклары да җитәрлек булган. Шуларны искә төшерде. +Шул атна шимбәсендә Онуфриенко Павловны: "Кораб өйрәтәм!" - дип кубриктан алып чыгып китте. Кичке аш алдыннан вахтенный, Рәфикълар кубригына кереп: +- Душ бүлмәсендә сезнең Павлов аңсыз ята. Барып алыгыз! Шолохов, син медикларның берәрсен алып кил! - дип кычкырды. +Марченко белән Рәфикъ душ бүлмәсенә барсалар, дөрестән дә, Павлов идәндә ята. Киемнәре манма су. Үзеннән аракы исе килә. Дәшкәнгә җавап бирми. Икәүләп аны чишендерделәр, киемнәрен сыктылар. Рәфикъ Павловны иңенә алып, кубрикка алып китте. Марченко киемнәрен алды. Кубрикта санинструктор көтеп тора иде инде... Бүлмәгә нашатырь спирты исе таралды. Бераздан Павлов акрын гына, теләр-теләмәс башын чайкады, тешен шыгырдатты, күз кабакларын күтәреп карады. +Болай яраланган, сынган җире күренми. Нык кына кыйнаган булырга тиешләр. Кара янмаган бер генә җире дә юк. Биленә тимер белән сукканнармы шунда. Тар гына буй сызык булып күренә. +Рәфикъ Павловның, юл капчыгын алып, чишеп, коры киемнәрен алды. Өчәүләп, көч-хәл белән Павловны киендерделәр. Ул күзен ачмый, гәүдәсен тота алмый, ичмасам ыңгырашмый да. +Онуфриенко тиз-тиз ашады да рубриктан чыгып тайды. Сиздермәскә тырышса да, салмыш икәнлеге күренеп тора. +* * * +Онуфриенконы нәкъ "сәвитчә" хөкем иттеләр. Павловның хәле яхшыргач, психик тайпылышы булган авырулар янына күчерделәр. Имеш, ул тән җәрәхәтләрен үзенә-үзе салган. Замполит бик тырышкан инде, атна саен госпиталь бусагасын таптаган. Чынбарлык флот штабына барып ирешсә, старпомнан башлап мичманга кадәр, барысына да эләккән булыр иде. Онуфриенконы хәрби трибуналдан шул "чүпне читкә чыгармау" галәмәте генә коткарып калды. Яңа ел алдыннан аны Херсон өлкәсендәге бер туганы килеп, өенә алып кайтып китте. Корабтагы күп кеше белми дә калды. Шыпырт кына, музыкасыз гына озаттылар. +Уйламаганда-көтмәгәндә генә Рәфикъны бүлекчә командиры итеп куйдылар, старшиналар мәктәбенә укырга җибәрделәр. Укып кайтканда инде яңа килгәннәр белән кораб тулган иде. Рәфикъ бүлекчәсенә дә өч матрос өстәлгән. Николай аларга кораб өйрәтә башлаган. +- Сине бүлекчә командиры итәргә дигән тәкъдимне мин әйттем. Мине бик кумассың инде! - дип шаярта Николай. +Әйбәт егет ул. Ул булмаса, яңа килгәннәр белән Рәфикъ берүзе ни эшләгән булыр иде?! Шайт та бик булыша. Старшиналар мәктәбендә аның белән дуслашып беттеләр. Укырга бик яратмаса да, бер дә белмәгәне юк. Шайт урында тик тора белми, гел хәрәкәттә. Флотка килгәнче, гимнастика белән шөгыльләнгән. Кайда аркылы тимер күрә, бертуктаусыз тартыла. Сальто ясый ала, алга да артка да. Тик корабта ясап кына булмый, палуба тимер. Старшиналар мәктәбендә рәхәтләнде инде чирәмдә мәтәлчек атып. Новиков аны ун көнгә ялга җибәрде. Пятигорск шәһәрендә яшиләр икән. Рәфикъка ялга кайту бәхете кайчан татыр? Сагындыра туган яклар, бик сагындыра. Бер генә атнага булса да кайтып килергә иде. Кораб, төзәтелеп чыгып, кабат йөзә башлагач, йә кайтаралар, йә юк әле. +Корабта күселәр күбәйде. Көндез дә курыкмыйча палуба буйлап чабып йөриләр. Атна-ун көн докта торганда, коры җирдән күчтеләрме, әллә ярты елдан артык корабның йөзмәве үрчеттеме аларны? Хәзер, әнә, ризык эзләп хәрби постларга, кубрикларга керәләр. Кораб командиры, ун күсе тоткан кешегә ун көн ял бирелә, дип игълан итте. Ярыша-ярыша күселәргә ау башланды. Нинди генә ысулларын кулланып карамыйбыз күсе аулауның, тик тозакка сирәк эләгәләр. Шулай да, бер ай дигәндә өч матроска ялга китәргә боерык булды, күсе аулаган өчен. Исәбен медик Кофман алып бара. +Әллә инде күсе аулый башлыйсы? Кайтасым килә... +Николай, өченче елын хезмәт итә башласа да, ялга кайта алганы юк. Күсе ауларга ныклап тотынды. Бер атна дигәндә ике күсе тотты. Бу шөгыльгә яңа килгән матросларны да җәлеп итә башлады үзе. +- Сынки, сезгә әле ялга китәргә иртәрәк, өегездән яңа килдегез. Күсе тотсагыз - миңа бирегез! Үз кешеләр, ничек тә исәпләшербез. Берегезне дә буш калдырмам. Исән-сау ялга кайтып килә алсам, Дон балыгы белән сыйлармын. Әни карчык та: "Өй түбәсеннән су үтә, кайтсаң төзәтеп килер идең!" - дип яза. +Рәфикъ та берничә тозак куеп карады. Тик эләкмиләр генә. Ай дигәндә, сугышчан постындагы тозагына зур бер күсе эләккән. Нечкә чыбыктан ясаган элмәккә, кабельдән чабып барган көйгә башы белән кереп, асылынып калган. Рәфикъ күреп алганда, суынып та бетмәгән иде әле. Николайга бирде. +- Рәхмәт, командир, мәңге онытмам. Сиңа күсе тотмасаң да ял бирерләр, вакыты җиткәч. +Николайның гадәттәгечә авызы ерылды.Үлгән күсене коерыгыннан тотып Кофманга күрсәтергә алып китте. Хәзер ул Рәфикъка "сынок" дип әйтми, "командир" ди, "иптәш" дигәнен әйтеп тормый. +* * * +Көннәрдән бер көнне корабны, ачык диңгезгә алып чыгып, юан-юан кабельләр белән чорнап бетерделәр. Янәшәдә торган корабтан ут ялгап, тәүлектән артык тоттылар. Шартлаткычлары магнит көченә көйләнгән миналарга, торпедоларга каршы тору сәләтен арттыру өчен кирәк дип аңлаттылар. Шуннан кайтканнан соң, акрынлап, корабка корал ташый башладылар. Башта БЧ-25 ләр үзләренең базларын снаряд белән тутырды. Аннан соң Рәфикъларга да чират җитте. Реактив һәм тирәндә шартлый торган бомбалар кабул иттеләр. Иң читене торпедо кабул итү булды. Өйрәнү торпедосының аппаратка һич кенә дә керәсе килми. Торпедо китергән корабның кранда эшләүчесе тәҗрибәсез булдымы, торпедо аппаратка яртылаш керде дә ни алга, ни артка бармый. Кире чыгарып, яңадан кертергә туры килде. Кычкыра-кычкыра тавышларыбыз бетте. Әллә аппаратка керткәндә, торпедоны имгәттеләр. Әллә атар алдыннан тиешле тирәнлек бирмәделәр, әллә көйләүче җиһазлар командиры аппаратны дөрес юнәлешкә бормады - атканнан соң торпедо югалды. Өйрәнү вакытында ике кораб берсенә-берсе торпедо җибәрде. БПК6дан җибәрелгән торпедо Рәфикълар корабының нәкъ уртасына йөзеп килде, бәрелергә илле метр чамасы кала, туктап, вертикаль рәвештә басты, аклы-кызыллы тасмалап буялган өлеше су өстенә чыгып калды да, башындагы җирән уты янып сүнә башлады... +Ә Рәфикълар корабы җибәргән торпедо эзсез юкка чыкты. +Ике көн, ике төн эзләделәр. Торпедоны беренче булып күргән кешегә ун тәүлек ял биреләсен игълан иттеләр. Артиллеристлар үзләренең ике йөз илле мәртәбә зурайтып күрсәтә торган везир җайланмасын, чиратлаштырып, төрле якка әйләндереп эзләделәр. Аккустиклар постларыннан ашарга да чыкмыйча, колакчыннарын киеп, торпедо җибәреп торырга тиешле тавыш сигналын тыңладылар. Радиометристлар, бертуктаусыз антенналарын әйләндереп торып, радар белән эзләделәр. Сигнальщиклар сәгать саен алышынып, кайвакыт барысы бергә, бинокльләр белән диңгезне күзләделәр. Ялга кайту - һәр диңгезченең зур хыялы иде. Торпедоны эзләп өченче тәүлеккә чыккач, базага кайтып киттеләр. +Алмашка килгән ике тральщик белән берничә торпедо катеры торпедоны эзләп калдылар. Таба алмаганнар, күрәсең. Торпедо кем гаебе белән югалган: аны эшләгән заводмы, саклап, хезмәт күрсәтеп торган арсенал хезмәткәрләреме, диңгезчеләрме? Белә алмадылар. Ул югалуның кайтавазы байтакка кадәр барды. Мичманның хезмәт итү шартнамәсен озайтмадылар, лаеклы ялга китәргә берничә генә ел калган иде, югыйсә. Корабка штабтан килгән өйрәнүләрне тәэмин итәргә тиешле флагман белгечен запаска озаттылар, бик чибәр, төз гәүдәле, яртылаш агара башлаган дулкын-дулкын калын чәчле, бик килешле мыеклы икенче рангтагы капитан иде. Ерак йөзүгә китәр алдыннан, старшиналарга бер ай шәһәргә чыкмаска дигән җәза бирделәр. Әллә кем булып кукраеп йөргәннәрнең кикриге шиңде. Погонга өстәп тагарга алтын укалы тасмалар әзерләп куйган ишләребез дә бар иде. Шул ике токмачлы погон белән кайтып китәрләр инде... +1970 елның Хәрби диңгез флоты көнен Севастопольнең нәкъ уртасында, мина стенкасында каршыладылар. Кораб өр-яңадан буялган, ялык-йолык килеп, янәшәдә йөргән кораблардан аерылып тора. Иртәнге тезелүгә бар да ап-ак киемнән бастылар. Командир бәйрәм белән котлады. Барлык төр көйләү-сынау эшләренең беткәнлеген, озакламый ерак йөзүгә китәселәрен әйтте. Замполит бәйрәм көнендә узачак чаралар белән таныштырды. Башта - кораб командалары беренчелегенә, соңыннан стенкада торган бүтән кораб командалары арасында аркан тарту буенча ярыш буласы икән. Көн уртасында корабтан егерме кеше, шул исәптән Рәфикъ та йолдызлар йөзүенә барасылар. Алдагы елны бу йөзүдә ул Калининград шәһәре күлендә катнашкан иде. Мамоново шәһәреннән Калининградка туксан чакрымны ачык машиналарда утыртып алып бардылар. Күлнең бер читендә чишенеп, сафларга тезелеп, акрын гына суга керделәр. Башка кигән ап-ак бескозырканың чехоллары гына күренеп калды. Чехолга йолдыз беркетелгән. Ул йолдызлар кояш нуры белән ялтырап-ялтырап китә. Шуңа да йолдызлар йөзүе дип атаганнар, күрәсең. Кулны өскә чыгармыйча, дулкын ясамыйча, акрын гына йөзәргә кирәк. Шул ук вакытта сафларның тигезлеген сакларга: буйга да, аркылыга да. Күлнең икенче ягына йөзеп чыктылар да, җәяүләп күлне әйләнеп, чишенгән урыннарына кайттылар. Севастопольдә корабларда ук чишенеп, су трамваена утырдылар. Трамвайлар бухта уртасында туктагач, акрын гына суга кереп, сафларга тезелделәр. Тигезлек саклап, баткан корабларга куелган һәйкәлгә табарак йөзеп киттеләр. Судан чыккач, яланаяк асфальтка басып, җәяүләп корабларга кайттылар. Кызган асфальтка яланаяк басу бер мәртәбә авыр булса, кораб трабыннан менеп, кызган тимер палубадан кубрикка бару күп мәртәбәләр авыррак булды. Душ бүлмәсенә барып, тәнгә сеңгән диңгез тозын юып төшергәч кенә, хәл җиңеләйде, акрынлап бәйрәм халәте кире кайта башлады. Кичен үзешчән сәнгать белән шөгыльләнүчеләр +1970 елның чалт аяз август иртәсендә, "Славянканың хушлашуы" көен яңгыратып, Рәфикълар корабы ерак йөзүгә кузгалды. Озата килгән хатын-кызлар, бала-чага, үзәк бухтага борылганчы кул болгап тордылар. Марченконың Наташасы да килгән. Рәфикъ аны Марченко күрсәткән фотодан таныды. Төскә-биткә Марченко кебек үк чибәр булмаса да, гәүдәсе бик күркәм, бар нәрсәсе үз урынында, тел-теш тидерерлек түгел. Кыска итәге, кояшта каралган, төз, матур аяклары гәүдәсенә аерым бер нәфислек биреп тора. Күргән саен күрәсе килә үзен. Ул, офицер, мичман хатыннары төркеменә кушылмыйча, бер читтәрәк басып калды. +Кораб, Акъяр бухтасын ябып торган капканы узгач, бер озынча гудок бирде. Ике-өч мәртәбә өзек-өзек кара төтен бөркеде, тизлеген арттырып, көньяккөнбатыш юнәлештә, диңгезнең вак дулкыннарын ярып, алга ашкынды. Ярты сәгать чамасы йөзгәннән соң, Кырым ярлары күздән югалды. Иксез-чиксез диңгез. Кояш үзенең иң югары ноктасына таба үрмәли. Болытның әсәре дә юк. Бик биектә, күренер-күренмәс очкан бер самолётның ак юлы сузылып бара. Торпедо аппараты янында кайнашкан Марченко Рәфикъны чакырып алды. Өч-дүрт дельфин кораб белән ярышып йөзәләр икән. Шул дельфиннарны күрсәтергә чакырган. Йөзеп барган көйгә, алмаш-тилмәш су өстенә калкып чыгалар да, берничә метр күренеп барып, кабат суга чумалар. Кайвакыт парлап күренәләр. Байтак вакыт корабка ияреп бардылар да кисәк юк булды үзләре. +Төшке аш вакыты җитте. Бүген камбузда кок Погорелый чираты икән. Тәмле дә пешерә инде украина борщын, ашап туймаслык. Ул әзерләгән тары боткасында аерым тәм бар. Сыер ите белән дуңгыз итен кушып әзерләгән кәтлитләре авызда эри, чәйнәп торасы да юк. Корабка килүенә берничә генә ай, командир приказы белән ике тапкыр макталды инде. Марченконы офицерлар кают-кампаниясенә гарсон итеп куйдылар. +Погорелый ризык пешергән көнне савыт-сабаны юасы да юк. Офицерлар тәлинкәләрен ялап куялар. Борщны өстәп сорыйлар... +Ул беренче, икенче ризыкларны камбуздан ала. Мичман-офицерлар да, матросстаршиналарга да ризык бер үк казанда пешә. Марченко шуларны өләшеп бирә. +Кораб бер юнәлештә, бер үк тизлек белән йөзә дә йөзә. Дүрт сәгатьтән дүрт сәгатькә вахталар алышына. "БЧ-2" белән "БЧ-3"ләргә рәхәт, аларда вахталар юк, сәяхәтчеләр кебек диңгез күзәтәләр. Коралларның саклагыч җәймәләрен җыештырып куйганнар да, эшләре бетте. Бетмәгән икән шул, кичке аш алдыннан - "Боевая тревога". Дошман самолётлары һөҗүме! Кораб тизлеген йә арттырып, йә киметеп, уңга, сулга кисәк борылып йөзә башлады. БЧ-2нең туплары хәрәкәткә килде. Әлегә атмыйлар һәм атмадылар да. +"Тревога" өйрәнү өчен генә булган икән. Озак та үтми "Отбой" командасы яңгырады. Музыка куйдылар. Кичке ашка белдерү ясадылар. +Төнге сәгать бердә кабат "Боевая тревога". Дошманның су асты көймәсенә һөҗүм ясарга. Монысы инде турыдан-туры Рәфикълар "БЧ"сына кагыла. Акустиклар аларның кубригы белән янәшә. Бүлекчә командиры Рәфикъка башын изәде. - Ягъни, бернинди дә су асты көймәсе юк. Барыбер сугышчан постка басарга кирәк. Ярты сәгать тә узмагандыр, тагын "Отбой" командасы. Йокы ачылды... +Туган як басулары исенә килеп төште. Комбайннар бар куәтенә сугалардыр инде. 8-9нчы классларны бетергәч, ул ике ел рәттән комбайнёр ярдәмчесе булып эшләгән иде. Бигрәк тә 1967 елгы урак өсте истә калган. Икмәк бик уңды. Вакытлы-вакытсыз яңгырлар да яумады. Чык төшмәгән көннәрдә төнге сәгать берләргә кадәр суктырдылар. Ул елны колхоз да икмәкне мул өләште. Илле капчык арыш, илле капчык бодай тутырып алып төштеләр амбардан. Икмәк куярга урын калмады. Унбиш капчык арышны ишегалдында брезент җәймәгә төреп калдырдылар - тегермәнгә алып киткәнче дип. Капчыклары нинди бит әле, ике кеше чак күтәрерлек. +Әтисе горурланды да, мактанды да, аерым хуҗалык булып яшәгәндә дә бу кадәр икмәкнең безнең йортка кергәне булмады, диде. +Читтән генә карап китәргә иде комбайннар эшләгәнен, әтисенең иртән комбайннарга нәрәт биргәнен... Рәфикъ шуларны уйлап ятып йокыга китә язган, "Аврал" сигналы булды. Босфор бугазына килеп җиткәннәр икән. Корабның тизлеге акрынайган. Еракта Төркия ярлары күренә. Ул арада кораб бөтенләй туктап калды. Сул як якорьны диңгезгә чумдырдылар. +- Лоцман килгәнче тик торабыз. Босфорга кергәнче иртәнге ашны ашап өлгерсәк ярар иде. +Берәр сәгатьтән тиз йөрешле катер лоцманны китерде. Ул траптан менде дә тиз-тиз адымнар белән ходовой рубкага атлады. Якорьны күтәрделәр. Кораб акрын гына Босфор бугазына йөзеп кереп китте. Бугазда томан. Урыны-урыны белән бик куе, берни күренми. Анда булган барлык суднолар сигнал бирәләр. Кайсы озын-озын итеп, кайсы кыска гына, ачы итеп кычкырта. Сарылы, кызыллы утлар яна-сүнә. Шул томан аркасында Стамбул шәһәрен күрми калырлар микәнни? Кораб акрын гына баруын дәвам итә. Менә бераздан томан тарала башлады. Инде шәһәргә кергәннәр дә икән. Кояш та күренеп алды. Сул як ярдагы исәпсез-хисапсыз мәчет манараларының айлары кояш яктысында ялык-йолык килә. Уң як ярда әллә чиркәүләр дә бар инде... Машиналар, кешеләр төялгән паром Рәфикълар корабы алдыннан аркылыга йөзеп чыгып китте. Кечкенә генә бер катер алар корабы белән янәшә йөзә башлады. Өстендәге курткасының башлыгын башына каплаган бер кеше Рәфикълар корабын бертуктаусыз фотога төшерә. Фотоаппаратының берсен ала, берсен куя. Берсенең объективы ярты метрлап бардыр. Күп тә үтмәде, корабның уң ягына чыгып төшерә башлады. Акрынлап шәһәр ерагайды. Бугаз киңәйде. Кораб туктады. Боцман командасыннан ике матрос тиз генә трап төшерделәр. Лоцманны калдыралар икән. Каршы алган катерга күчкәч, лоцман, артына борылмый гына уң кулын югары күтәрде. +Үзенчә хушлашуы булгандыр. Катер рубкасына кереп китте. +Кораб тагын кузгалды, тизлеге артты. Алда - Мәрмәр диңгезе. Биредә инде табигатьнең үзгәргәнлеге сизелә. Урманнары куе яшел төстә. Әллә көн кичкә авышканга, шулай караңгыланып торамы? Ул арада кып-кызыл кояш диңгезгә чумды. Кояш баюга, бераз гына эңгер-меңгер булып торды да, бөтен дөнья караңгылыкка чумды. Дарданель бугазын төнлә уздылар ахрысы. Иртән бернинди ярлар да күренми иде инде. Кораб тизлеген арттырган. Каршыга искән дымлы, җылы җил тәнгә рәхәтлек бирә. Күктә каурыйсыман болытлар. Сундук Глазов тропик киемнәр өләшә башлаган. Күләгәдә температура утыз градустан артса кия торган. Бик җайлы кием. +- Бу кай тирә икән? Ярлар юкка чыккан. Эгей диңгезе булырга тиеш. Озакламас, вак-вак утраулар күренә башлар. Бер-ике көннән Урта диңгезгә җитәрбез, Алла боерса. Анда инде берәр "точкага" куялар, йә Америка корабларына тагылып йөрербез. Ундүртенче ноктага куйсалар, әйбәт булыр иде. Анда давыл бик булмый, күбесенчә штиль генә. Рәхәтләнеп балык тотарга була. +Тагын тревога. Бу юлысы - торпедо атакасы. Өйрәнү торпедосы юк, барысы да сугышчан торпедолар. Әле берсенә яңа уйлап табылган шартлаткыч куелган: "ул уртасынарак туры килсә - ике йөз метрлы крейсерны да минут эчендә диңгез төбенә җибәрергә мөмкин... +Шөкер, өйрәнү тревогасы булган. Озакламый "Отбой" командасы яңгырады. +* * * +Корабка яңа килгәннәргә тиз арада кушамат тагалар, шул исәптән мичманнарга да. Бу мичманга "Чебурашка - 2" дип кушамат такканнар иде, ничектер ябышмады, "Ушастый" ныграк ябышты. Мичманның үзенә дә "Ушастый" дип әйткәлиләр. Ул үпкәләми. Ияләнгән, күрәсең. Мичманнар мәктәбендә дә шулай атап йөрткәннәр үзен. Ул - үз авырлыгында бокс буенча Кара диңгез флоты чемпионы. Флотның иң яхшы акустигы дигән исеме дә бар. Ә турникта күтәрелү буенча аны узган кешене күргәнем юк әле. Менә шулай, егетләр, белеп торыгыз! +Ул балалар йортында үскән. Үзеннән зур малайлар гел җәберләгәч, спорт белән шөгыльләнеп, мускулларын ныгыткан. Аннан соң берәүгә дә үзен җәберләргә ирек бирмәгән. +Бу мичманның сәерлеге тышкы кыяфәтендә генә түгел, акыл-фигылендә дә бар. Тәмәке тартмаса да, башка матрослар янына килеп басып тора. Югославиянең Риекка портына ялга туктагач, бер серб кызына гашыйк булды. Аны яхшы белгән кешеләрнең дә моңа исе китте. Портка урнашуның икенче көнендә дүрт-биш матросны, старшинага яки мичманга ияртеп, шәһәргә чыгара башладылар. Мичман күзәтчелегендә алар бүлекчәсе тулы состав белән шәһәргә чыга. Шәһәр буйлап йөргәндә, аякларын ял иттерергә дип, бер бакчага туктыйлар. Шунда теге мичман урындыкта ялгыз гына утырган бер кыз янына килеп баса. Сөйләшеп китәләр. Русча сөйләшкәннәрдерме, сербчамы, ләкин әңгәмәләре озакка сузыла. Мичманны көтеп утырган матрослар ялыга башлый. +Көтә-көтә туеп беткәч, шыпырт кына, бакча кырыендагы кафега китәләр. Бәяләргә күз төшерсәң, коньяк кызыл аракыдан бераз гына кыйммәт, ә аракыга якын килә торган түгел. Уйлаштылар да берәм-берәм кафега киттеләр. Буш өстәлгә барып утырып, булган динарларны җыйнап, йөз иллешәр грамм шәраб алдылар, кабымлыксыз гына. Коры шәраб кына булды ахрысы, кече телләренә дә йокмады, кая ул "башка китү"!.. Торып китәргә дигәндә генә, яннарына урта яшьләрдәге бер ханым килде. Официантка булса кирәк: бер кулында тәлинкә, икенчесендә чүлмәккә охшаган кара шешә. Кулындагы әйберләрен өстәлгә куйгач, бармен янына барып, рюмкалар алып килде, тәлинкәгә персиклар куйды. Шешәдән рюмкаларга кызгылт сыекча агызды. Коньякка охшаган. Кулы белән барменга таба ымлады. Анда, бөтен йөзе белән елмаеп, карт кына ир басып тора. Уң кулында безнеке кебек рюмка, яртылаш тулы. Рюмка тоткан кулын күтәреп, эчәргә ишарә ясады. Бер-берсенә карашып, рюмкаларны күтәреп куйдылар. Тәлинкәдән персик алып каптылар. Ул арада, теге хатын килеп, рюмкаларга кабат коньяк агызды. Мичман күренмиме икән дип ишеккә карадылар да, рюмкаларны тиз генә күтәреп куеп, теге ханымга да, барменга да рәхмәт әйтеп, кафедан чыгып киттеләр. Ә мичманның матросларда эше юк, кулларын селки-селки теге кызга нидер аңлата. Анысы елмаеп, баш селкеп тора. Пар күгәрченнәр дип белерсең. Ни эшләргә? +Корабка кайтыр вакыт та җитеп килә. Мичман каршынарак килеп, сәгатькә ишарә ясадылар. Ул үзенең сәгатенә карады да урындыктан торды. Теге кыз кунакларны бераз озата барды һәм, "воздушный поцелуй" биреп, үз юлы белән китеп барды. Нәрсәләр сөйләштегез бик озак, нинди телдә дип сораганнар иде. "Рус телендә инде. Мин сербча белмим бит. Кызу сөйләшмәгәндә аңлашып була икән. Мәктәптә азрак русча өйрәткәннәр аларны. Иртәгә корабка киләм, сөйләшәсе сүзләр күп әле аның белән", - дип җавап бирде мичман. +Замполит шәһәргә чыкканнарны трап янында үзе каршы алды. +Мичман "Ушастый"ның мәхәббәт маҗаралары моның белән генә бетмәде. Иртәгесен шәһәргә чыгу булмады. Шәһәр кешеләрен кораб карарга үзләрен керттеләр. Кораб кеше белән тулды. Басып торыр урын юк. Кайберләре балалар җитәкләп килгәннәр. Портта тагын әллә никадәр халык керергә чират тора. +Шәһәр бакчасында очраган кыз корабка беренчеләрдән булып керде. Мичман "Ушастый" аны трап янында ук каршы алды. +Кыз, буйга мичман чамасында, чәчләрен юка тасма белән ураган. Төскәбиткә әллә ни түгел. Киң балаклы чалбар кигән, аякларын яшерә булса кирәк. Гадәттә, матур аяклы кызлар кыска итәк кия. Күкрәкләре калку түгел, тәнен кысып торган кыска җиңле итәксез күлмәгеннән беленер-беленмәс кенә төртеп торалар. Биле нечкә. Шул нечкә биле гәүдәсенә ямь биреп, үзенә җәлеп итеп тора да инде. Рәфикъ алдагы кичтә Волковның кыйссасын ишетмәгән булса, бәлкем, аңа игътибар да итмәгән булыр иде әле. +Мичман кызны җитәкләп палубадан түбән алып төшеп китте, үзләре яшәгән каютага булса кирәк. Артларыннан Сафонов та иярде. Бер каютада яшиләр. Сафонов озак тормады. Каютадан чыгып, Рәфикълар янына килде. +- Хәерлегә булсын, безнең Иванов та хатын-кызларга игътибар итә башлады. Мичманнар мәктәбендә ике ел укып, атна саен диярлек шәһәргә чыгып, бер кыз белән дә танышмады, бер кызга да хат язмады. Туган-тумачасы юк. Физкультура белән физика укытучыларына хат язгалый торган иде. Алары да ирләр. +- Безнең Ушастый "зәңгәрләр" токымыннан түгелдер бит? - Николай, соңгы елын хезмәт иткәч, мичманнардан бик тартынып тормый. +- Юк. Анысы-монысы сизелмәде. Андыйларны флотка кем алсын?! "Зәңгәр" булса, серб кызына гашыйк булмас иде әле. Башаягы белән гашыйк булган. Каютадан мине куып диярлек чыгарды. +- Сәер. Союзда кызлар беткәнме? Монда килеп, серб кызына гашыйк булып йөрмәсә... Әле кызы нәрсә? Үпсәң - үбәр җире юк, тотсаң - тотар җире... Безнең Дон казачкаларына җитми инде, - дип авызын ерды Николай. +Иртәгесен Рәфикъларга да шәһәргә чыгарга рөхсәт булды. Офицерлар үзләреннән бер адым да читкә җибәрмәделәр. Аларның кибеттән-кибеткә йөреп, хатыннарына, балаларына әйбер җыйганнарын карап йөрделәр. Офицерларга динарны мул биргәннәр, күрәсең. Рәфикъларга өләшкән ише илле-алтмыш динар гына түгелдер. +Рәфикъларның шәһәрдә җиңел машиналарның күплегенә исе китте. Урамнарның ике ягына да тоташ машиналар тезелгән. Шәһәрдә трамвайтроллейбуслар бөтенләй юк. Сирәк-мирәк кенә автобуслар күренгәли үзе. Халык күбесенчә җәяү йөри. Бензин бик кыйммәт - Союздагыдан биш мәртәбәгә артыграк ди. Ишегаллары да машина белән тулган. Шәхси гаражлар юк дәрәҗәсендә икән. Гаражлар машинадан ике-өч мәртәбә кыйммәтрәк, дип аңлаттылар. Ирләрнең күбесе чит илләргә чыгып эшли икән. Илгә җиңел машиналарны шулар алып кайта ди. Италия, ФРГ машиналары, сирәк кенә "Волга" белән "Москвич"лар да күренгәли. +Йортларның беренче катында - тоташтан кибетләр, кафелар, төрле салоннар. шуларга хезмәт күрсәтә. Бер үк газетта латын шрифты да, кириллица да катнаша. Өч-дүрт тел белмәгән кешеләре сирәк. Аз-маз русча да сукалыйлар. Матур киенәләр. Порттагы эшчеләр бар да махсус киемдә. Шәһәрдә шорты киеп йөрү - гадәти хәл. Төрле сурәтләр төшкән футболкалары - күзең камашырлык. +Чит илгә чыгу һәммәсен дә нык каушата, кайда, нәрсәгә килеп тотынырга белмиләр. Бала уенчыклары, төрле футболкалар җыйдылар. Киоскта шәрә хатын-кызлар төшерелгән журналлар алырга акча кызгандылар. Сатучыдан сорап, актарып карыйлар да, бәясен ишеткәч, кире бирәләр. Рәфикъ барлы-юклы динарларына төрле открыткалар, значоклар, зажигалкалар җыйды. +Рәфикълар корабка кайтканда, трап янында замполит басып тора иде, ә "Ушастый" аннан нидер ялынып сораган сыман күренә. Йөк машинасы ышыгында теге серб кызы басып тора. Күрәсең, мичманның кыз янына чыгасы килгәндер... Кормовой пушка тирәсендә берничә тартма балык тора - тереләр - авызларын ачып-ябып яталар. Бар да бер зурлыкта, сайлап алгандай бер үк төрле. Коклар ул тартмаларны камбузга ташыйлар. "Бар да тәртиптә!" - дип, замполитка рапорт бирделәр. Рәфикълар кубрикка керергә ашыкмадылар. Ул арада серб кызы, һавада үбү ишарәсе ясап, йөк машинасына утырып китеп барды. Бераздан мичман берүзе басып калды. Башындагы уй-фикерләре йөзенә чыккан. Күзеннән яшьләр мөлдерәп тамар төсле... +Ул кичне, караңгы төшкәч, кораб койрыгындагы тупны 90 процентка борып, кино экраны элделәр. Инде бишенчеме, алтынчымы тапкыр "Кавказская пленница" фильмын әйләндерәләр. Экран пирстан да күренә. Порттагы халык кино карарга җыйналды - йөз кешеләп булгандыр. Аягүрә карадылар да, кино беткәч, озак итеп кул чабып таралдылар. +Корабның кабат диңгезгә чыгар вакыты да килеп җитте. Китәр вакытны каян белгәндер, теге серб кызы кораб янына тагын килгән. Мичман Иванов та трап тирәсендә чуала. Ләкин замполит аны бер адым да үзеннән читкә җибәрми, Риекка портында калыр дип куркамы? Менә арканнарны ычкындырдылар, трапны алдылар. Мичман кызга таба нидер ыргытты. Ыргыткан әйберсе кызның аяк астына диярлек килеп төште. Кыз, ул әйберне иелеп алып, кулындагы кечкенә сумкасына салып куйды. +- Нәрсә ыргыттың? Нигә миннән рөхсәт сорамадың? Корабта "аврал" тревогасы, иптәш мичман, нигә сез үз урыныгызда түгел? +- Иптәш өченче рангтагы капитан, Сез дә үз урыныгызда түгел бит. Балдак ыргыттым. Мин ул кызга барыбер өйләнәм. +- Әкият сөйләмә! Сиңа кем рөхсәт бирсен ди чит ил кызына өйләнергә. Марш үз постыңа! Ике секунд вакыт сиңа! - Замполитның сабырлыгы бетә башлады, тавышы катыланды. Рәфикъ ул вакытта вахтада иде, аларның бөтен сөйләшкәнен ишетеп торды. +- Шакиров, әгәр мичман Иванов портта калырга омтылыш ясаса, кисәтүсезнисез ат! Вәт сиңа, кирәк булса - "Ушастый"... - дип, флотча, биш-алты катлап сүгенеп китеп барды ул. +Замполит та сүгенә белә икән. +Порт белән ике ара ерагайганнан-ерагая. "Аврал" тревогасы бетте. Кулына бинокль тотып, мичман, дикъкать белән портны күзәтә башлады. +- Иптәш мичман, Сез теге кызга нәрсә ыргыттыгыз? Замполит сорады. +- Мин аңа әйттем бит инде, балдак, дип. +- Каз күкәен белмим, күргәнем юк. Ә балдакны хатка төрдем дә ипи йомшагы белән әвәләп түгәрәкләдем. +- Ә балдакны каян алдыгыз соң? +- Шакиров, син милиция тикшерүчесе кебек, бертуктаусыз сорау бирәсең. Өлкән матрос Волков бирде. Ул анда икәү-өчәү. +- Вахтаны тапшыргач, замполитның чакырып сорау алуы бар. Мин сорашканга ачуланмагыз инде. Вахтенный ни булганын белеп торырга тиеш бит. +- Балдакны кемнән алганны әйтмә! Алтын кибетеннән алган, диген! Волковны да чакырып башын катырмасын. +- Бәлки, анысын сорамас та. Андый балдаклар корабта ике кешенең берсендә бар. +- Замполит мине чакырып тормас инде, сөйләшүне Севастопольгә кайткач дәвам итәрбез! - диде. +Севастопольгә кайткач, ни сөйләшкәннәрдер, анысы Рәфикъка караңгы. Ә менә базага кайтып, атна-ун көн үтүгә, мичман Иванов, әйберләрен җыйнап, корабтан бөтенләйгә китеп барды. +Балдакны өлкән матрос Петров ясый, Америка бронзасыннан. ГОЙ пастасы белән чистартып җибәрсәң, алтыннан да катырак ялтырый. Тик бармакта озак йөрсә, бармак шәмәхә-кара төскә керә. Сабын белән генә юып бетереп булмый, бензин яки одеколон белән юарга кирәк. Заводта торганда, Петров андый бронзаны күп әзерләгән, шайбалар кырырга дип. Хәзер буш вакытында үз карамагындагы токарь станогында кырып балдак ясый, шомарта, ялтырата, теләгән кешегә сата. Акчасы булмаганнар сигаретка алыштырып ала. +Рәфикъка да бер шөгыль табарга кирәк. Буш вакыты күп. Кораб китапханәсендәге китаплар укылып бетте диярлек. Хатлар айга бер, күп булса ике килә, танкер белән. Ул танкер яңа фильмнар да алып килә. Корабта булганнарын инде күпме кирәк - карадылар. Кайберләрен унар мәртәбә әйләндергәннәрдер, шәт. Артистлар әйткән җөмләләрне ятлап бетерделәр. +Менә Николай әйткән 14нче ноктага бастылар, танкер көтәләр. Күктә болытның әсәре дә юк. Җилсез. Диңгез өсте пыяла кебек тигез. Ара-тирә бик вак, шадра дулкыннар гына пәйда була. Кармагы булганнар балык тота. Коклар ике як шкафутка да кырыгар метрлы алюмин савытлар чыгарып куйдылар. Бер сәгать үттеме икән, икесе тиңентен тулды. Бар да бер зурлыктагы ставрида балыклары. Менә кораб командиры Новиков та, үзенең җыелмалы урындыгын җәеп, борт кырыена килеп утырды. Аның кармак сабы озыная торган, калкавычлы, кылын җыйдыра торган кәтүге бар. Кармагына җим дә кертәсе юк. Калганнарның кармаклары сапсыз. Донка дип атала икән. Кылын гел селкетеп, тартып, җибәреп торырга кирәк. Балык эләккәне бармакка сизелә. Кайберәүләр берьюлы икешәр, өчәр балык тартып ала. Аннан соң, бушаган кармакларга ит кисәге, дуңгыз мае яки тоткан балыкны кисеп киертәләр. Менә Новиков кармагына да балык чиертә. Калкавыч бер уңайга бата-чума йөзеп китте. Командир тырыша-тырыша кармагының кылын җыя. Тарткан уңайга кармак сабы бөгелеп-бөгелеп килә. Ул да булмады, су өстендә кара-кучкылт зур гына бер нәрсә күренеп китте. Аның тыпырчынуыннан як-якка дулкыннар тарала. Рәфикълар авылының инешендә, су уртасына кереп, ата казлары канат кагынгач, шундый дулкыннар тарала иде. Новиков кармак сабын корсагына тери-тери тарта, бертуктаусыз кармак кылын җыя. Аның янына Рәфикъ кебек карап торучылар җыйналды. Командир катерын йөртүче өлкән матрос Кравцов та шул тирәдә булган икән. Тиз генә катер чехолы астыннан багор матрос тиз генә трап төшерделәр. Кармакка эләккән теге җанвар уңга-сулга йөри, борт янына якын киләсе килми. Траптан багор белән үрелеп, кармак кылын берничә кат чорнаттылар да теге җанварны тартып китерделәр. Һәм багор ыргагына эләктереп, ул җанварны судан алдылар. Эссе тимер палубага килеп төшкәч, ул берәр генә сикерде дә тынып калды. Гадәти камбала. Мин диңгез ташбакасыдыр дип уйлаган идем. +Рәфикъның моңарчы мондый да зур камбала күргәне юк иде әле. Авыл кибетенә кайткан камбалалар уч төбе кадәр генә, ә бу коклар алып чыккан унбиш литрлы чиләккә көчкә сыйды. Ике күзе дә өске якта икән. Аскы ягы аксыл-саргылт, тәңкәсез, ә өске ягы шәмәхә-кара төстә, вак тәңкәле. Камбаланы карарга ярты кораб халкы җыйналды. Балтика диңгезе буенда яшәгән латыш, эстон егетләренең дә , Кара диңгез буенда яшәгән абхаз, аджар егетләренең дә мондый камбала күргәннәре булмаган. +* * * +Туксанынчы елларның икенче яртысын хәтергә алса, Рәфикъ карт үзенүзе күрә алмас хәлгә килеп җитә. Тормыштагы иң зур ялгышлары шул чорда булды бугай. +Шул чор агымына кушылып, сату-алу белән шөгыльләнеп карады. Чыкмады аннан алыпсатар, насыйп булмады баерга. 1998 елның августы барын хәл итте дә куйды. Ярый әле гаиләсенә зыян килмәде. Кайберәүләр кебек башы-аягы белән кереп чуммаган иде ул алып-сату эшенә. Шуңа да күргән зыяны да әллә ни булмады, аяктан екмады. Юк, сәүдәгәр булып тумаган ул. Нәсел-нәсәбендә сәүдәгәрләр юк - ни әтисе ягыннан, ни әнисе ягыннан. Татарча әйткәндә, канында юк, фәнчә әйткәндә, генында юк... +Аның белән бергә милиция академиясендә укыган сабакташ дусты алдырып китте. Артык зур эшкуар булмаса да, урта кулдан югарырак. Менә аның канында бар. Мәрхүм әтисе гомере буе кулланучылар җәмгыятендә эшләгән, күп өлешен рәис булып. Малай вакытта әти сәпит алып бирде. Безнең урамда миндә генә. Барысының да йөреп карыйсы килә. Сәпиттә йөрергә өйрәткән өчен илле тиен ала идем, йөреп килергә сәпит биреп торган өчен - ун тиен. Күрше авылга рус мәктәбенә укырга йөрер өчен, яңа сәпитне үз акчама сатып алдым, дип сөйләгәне хәтердә калган. +Шул дусты сөйрәп кертте дә инде сату-алу шөгыленә. Дефолт чорында дускае ныклап аягына басты. Ничектер җае туры килде. Доллар җыйган булган. Байлыгы дүрт мәртәбә артты. Байлыгы артты, саулыгы китеп барды. Акча түләп табибларга күренгән иде, унике төрле чир таптылар. Акчаны никадәр күбрәк түләсәң, шулкадәр күбрәк чир табалар икән. Иң начары - шикәр чире таптылар. Хәзер менә яраткан ризыкларын да ашый алмый. +Ни эшлисең, саулыкны акчага сатып алып булмый. Хатыны, балалары үзе исән чакта ук байлыгын бүлешә башладылар. Алла сакласын... +Байлык булмагач, тыныч, Рәфикъның бүлешәсе юк. Әлегә дәүләт биргән пенсия очын-очка ялгап барырга җитә. Биш-алты ел саен кабатланып торган кризислар гына эчне пошыра. Тынычлап яшәргә ирек бирми. +Кая калды икән ул яшь чаклар? Берни турында да кайгырасы юк. Чат саен белдерү тактасы. Егермеләп җиргә эшкә чакыралар. Балаларга әйтсәң, ышанмыйлар. Бигрәк тә төпчеге эш эзләп изаланды. Армиядә хезмәт итеп кайтып, җиде ай эшкә урнаша алмый йөрде. +Алда ни буласы анык кына билгеле түгел. Тагын 70-80нче еллардагы кебек ашкынып кораллану башланырмы икән? Тигезлек саклыйбыз дигән булып, тагын бөтен акча кораллануга китеп бетәрме? Алай булса, эш харап. Союз вакытында кораллануны гади халык әллә ни сизмәде. Бары тик акча тотып йөреп, кирәк әйбереңне генә алып булмый иде. Алган очракта да зур танышлык белән, итәк астыннан гына... Хәзер начаррак булачак. Союз таркалган. Аннан бүленеп чыккан биш-алты дәүләт Рәсәйгә каршы. НАТО гаскәрләре ишек төбенә килеп җитте. Калининград өлкәсе чолганышта калды. Сатучысы күп булса да, алучысы юк. Монысы бигрәк тә начар! Сатучыдан дәүләткә өлеш керми. Әйбер сатылмагач, җитештерү туктала. Тагын дәүләткә зыян. Эшсезләр саны артачак. +Юк, тарта алмаячак Рәсәй бу йөкне. Тиз генә нидер кылмасалар, эшләр харап. Корал көчләре тигезлеге элек тә булмады, хәзер бигрәк тә булмаячак. +Юклы-барлы корал белән Урта диңгездә Американың туксанышар очкыч төягән, йөзмә күк аланнары (авианосецлар) артыннан чабып йөрделәр. Бозау кадәрле эт артыннан бияләй кадәрле көчек чәңгелдәп йөргән кебек. Сугыш хәрәкәтләре була калганда, ул Урта диңгездәге безнең дистәләгән корабларның минут эчендә юк ителәчәге билгеле иде. Нигә кирәк булды икән ул корабларны анда тоту? +Рәфикълар корабы ай буе Американың "Энденпенденс" авианосецы артыннан йөрде. Ягарга - ягулык, эчәргә су бетте. Авианосецны ике яктан ике танкер 25 узел тизлек белән барган көйгә ягулык белән тутыралар. Ә Рәфикълар корабын туктатып, ягулык һәм төче су белән ярты көн буе тутырырга кирәк. Аннан соң инде берничә тәүлек буе туктаусыз, иң зур тизлек белән артыннан куаларга кирәк. Ә бервакыт, никадәр кусалар да, куып җитә алмадылар, югалттылар. Италиянең бер портына тукталган икән. Нейтраль суларда атна буе көттеләр аның порттан чыкканын. Телевизордан атна буе Италия киноларын карадылар, тавышын ябып куеп. Ачканга карап барыбер берни аңлап булмый. Рәфикълар корабында итальянча белүче юк. Киноларның иң кызык җирендә реклама күрсәтеп алалар, аннан тагын кино дәвам итә. Сәер, бик тә сәер булды ияләнгәнче. Дөньяда "кока-кола", "пепси-кола" дигән эчемлекләр, дистәләгән төрдә шоколад һәм сагыз барын, хатын-кызлар гына куллана торган төрле кирәк-яракларны, бизәнү әйберләрен беренче мәртәбә шул рекламалардан күрделәр. Рәфикълар тукталган Югославиянең Риекка, Дубровник шәһәрләрендә, Мисырның Портсәет, Александрия портларында андый әйберләрне сатмыйлар иде әле. +Бигрәк тә Александрия порты хәтердә нык уелып калган. +Портка якын килә торган түгел иде... Нинди илләрнең нинди генә кораблары юк анда. Безнең илнекеләр дә дистәдән артык - әле күренгәннәре генә. Күренмәгәннәре никадәр булгандыр. Архангельск пароходчылыгының кораблары такта бушатканны көтәләр. Такталарны шулкадәр күп төягәннәр - салам йөге диеп белерсең! Мурманск пароходчылыгының суыткычлы кораблары күренә. Одесса, Новороссийск танкерлары рейдта чират көтә. Ашлык ташучы кораб стенкага ук баскан. Кайсы пароходчылыкныкыдыр - язуын күреп булмый. Мачтасында җилфердәгән байрагыннан гына танып була. Янәшәдән бик акрын тизлек белән "МАЗ" машиналары төягән Ленинград пароходчылыгы корабы стенкага таба йөзеп китте. Арада берничә "Волга" машинасы да күренә. Трюмында ниләр бардыр? Күп йөк төягәнлеге әллә кайдан күренеп тора, ватерлиния сызыгы суга баткан. Борынындагы ак сызык кына су астыннан күренеп-күренеп китә. Калининград пароходчылыгының бөтен йөге җәймә белән капланган. Текәлеп карасаң, танклар икәнлеген генә илләрнең байраклары җилфердәми. Хәтта японнарныкы да бар. Япония кая да Мисыр кая? Америка кораблары затлылыгы белән мактанырлык - без кем дип, әллә каян кычкырып торалар. Диңгезчеләрнең күбесе негрлар. +Рәфикълар корабына стенкага килү мәҗбүри түгел. Әйбер төйисе, бушатасы юк. Ике якорьны да төшереп рейдка бастылар. Сигнальщиклар бертуктаусыз кемнәр беләндер сөйләшәләр, йә ут белән, йә флаглар белән. Янәшәләрендә кораб командирлары басып тора. +Килеп урнашуга бер сәгать вакыт үттеме икән, кораб янына бер кечкенә генә көймә йөзеп килде. Көймәдә кара бөдрә чәчле, йөзе, беләкләре кояшта нык янып каралган бер яшүсмер утыра. Негр түгел, гарәп булса кирәк. Көймәсе шулкадәр кечкенә. Тагын берәр кеше утырса, батып китәр кебек. Ишкәкләре дә уенчык кебек, метрдан артык булмас. Кораб бортына якынрак килгәч, ишкәкләрен, судан алып, көймәсенә урнаштырды. Көймәнең нәкъ уртасында булган зур гына агач сандыгын ачып куйды. Сандык капкачына әйберләр тезә башлады. Ниләр генә юк. Шәрә хатын-кыз сурәте төшкән открыткалар, зажигалкалар, значоклар, уенчыклар, тагын әллә ниләр. Рәфикълар корабының боцманы: "Әссәламегаләйкүм, Ибраһим", - дип, көймәдәге егетне сәламләде. Егетнең бик тә күңеле булып, бөтен эшен калдырып, торып басып, уң кулын күкрәгенә куеп, берничә кат гәүдәсен билдән бөкте. Аның бу хәрәкәтләреннән көймә чайкалып-чайкалып куйды. Егет-малай тиз генә урынына утырды, апак тешләрен ялтыратып елмайды. Кулы белән ишарәләп, товарларын тәкъдим итте. Боцманга: "Шпашибо, командир!" - диде. Әллә каян замполит килеп чыкты. Уң кулында пистолет. Ул пистолетлы кулын болгый-болгый кычкырды: +- Хинде хох! Прочь отсюда! - Аннан инглизчә дә берничә сүз әйтте. Ибраһим ике кулын да күтәрде, уч төпләрен корабка каратты. +- Не ругай, командир! Ибрахим хороший. Ибрахим любит русских! +Ибраһимның йөзеннән елмаю качты, ләкин курку юк, ялыну да юк. Ишкәкләрен кулына алып, берәр мәртәбә кирегә иште. Көймә шул ишкәнгә корабтан бер ун метр чамасы ераклашты. Бик тә җиңел, хәрәкәтчән көймә иде. +Замполит уң як шкафутка җыйналган матрос, старшиналарны куалый башлады. Ходовой мостиктан командир карап тора икән. Ул замполитны үз янына чакырып алды. Замполитның киткәнен күргәч, Ибраһим тагын бортка якынайды. Корабта күптән түгел генә хезмәт итә башлаган бер дагыстанлы егет Ибраһимга нидер әйтте. Әллә үз телендә, әллә гарәп телендә. Ибраһимның тагын авызы ерылды. Сандык капкачына тезгән әйберләрнең берәм-берәм бәяләрен әйтә башлады. Гарәпчә дә әйтә, русча да кабатлый. Инглизчә дә сүзләр кыстыра. Аның гарәпчә әйткән сүзләрен дагыстанлы аңлый. Үзара байтак сөйләшеп алдылар. +Ибраһимга рус акчасы кирәк түгел икән. Ленин башы төшкән, кызыл унлыкларны берәрне алырга мөмкин. Аның чүп-чарына кем унлык чыгарып тоттырсын. Доллар алам, ди. Долларга әйберләрне арзанга бирергә вәгъдә итә. Ләкин Рәфикъларга доллар каян килсен... +* * * +Иртән бер төркем диңгезчеләргә портка чыгарга мөмкин булуын әйттеләр. Чыгасы килмәгән кеше, Севастопольгә кайткач, Мисыр акчасы урынына чит илләр белән сәүдә итү банкының чегын алачагын белгерттеләр. Севастопольдәге "Берёзка" кибетендә юньлерәк әйбер алырмын дип, Рәфикъ шәһәргә чыкмады. Гомумән, шәһәргә чыгарга ашкынучылар бик юк иде. Кичтән "БЧ - 2" мичманы, ике матрос белән ютка ике тартма граната чыгарып куйды. Беренче гранатаны диңгезгә ул үзе ыргытты, дүрт секундтан соң "Р5Д-1" гранатасы суда шартлады, су өстенә зур булмаган өермә бәреп чыкты. Тагын егерме минуттан соң юттагы вахтенный икенчесен ыргытты. Шул рәвешле, вахтенныйлар, алмаш-тилмәш, төне буе граната шартлатып чыктылар. Ул граната шартлавы палубада әллә ни тәэсир ясамаса да, кубрикта яңгырап ишетелә, йокыдан уята. +Рәхәтләнделәр инде граната шартлатып... Җамыяк өеп макарон китергәннәр иде. Макаронына караганда ите күбрәк. Ашыйлар да граната ыргыталар, ашыйлар да граната ыргыталар. Дежур офицер, килеп, берәрне ыргытып китте. Әле ераккарак ыргыту буенча ярышып та алдылар. +* * * +Александрия портын калдырып, диңгезгә чыкканда, ком бураны күтәрелде. Вак ком өермәсе күкне тоташ каплап алды. Җил чүлдән диңгезгә исә. Үзе белән күзгә күренми торган ком тузаны алып килә. Бу ком күзләргә, авыз-борынга тула. Кием белән тән арасына кереп кычыттыра. Давыл сәгатькә якын корабка ияреп барды. Вакыты-вакыты белән кояшны каплый, көн караңгыланып китә. Ком бураны ничек башланган булса, шулай бетте дә. Менә бер заман судан балыклар чыгып, һавада оча башладылар. Зур балыклар түгел. Рәфикълар авылы инешендәге такта чабакка охшаганнар. Вак тәңкәләре кояшта елык-елык килә. Биш-алты метр чамасы һавада очып баралар да кабат диңгезгә чумалар. Дистәләгән балык берьюлы оча, төрлесе төрле җирдә. Кайберләре икешәр метрга кадәр күтәрелә. Рәфикъның инештә такта чабакның судан чыгып черки аулаганын күргәне бар. Монда да шундый хәл ахры. Ләкин черки диңгезгә кайдан килгән? Давыл куып китергәнме? +Корабтагы бөтен кеше диңгездә балык очканны карарга палубага чыкты. Кораб белән командир үзе идарә итә икән. Балыкчы буларак, ул да бу күренешне күзәтә. Корабны акрынайтты. Балыклар кораб янәшәсеннән үк оча башладылар. Берсе очкан көйгә кораб бортына бәрелә язды, ләкин бәрелмәде, суга чумып өлгерде. Дөрестән дә, диңгездә черки бар икән. Кайберләре диңгезчеләрнең ялангач ботларына, беләкләренә куна башладылар. Табигатьтә һәр җан иясе ничек тә булса яшәргә, җан асрарга маташа. Черкигә дә ризык кирәк, аны аулаган балыкка да. +Кояш баеп, көн караңгылангач, бар да юкка чыкты. Корабның зур тизлек белән кая барганын командир да бер Ходай гына белә. Шул рәвешчә, тәүлектән артык йөзгәч, еракта Американың бер авианосецы күренде. Бу - Рәфикъларга таныш булганы түгел, бүтәне. Урта диңгезгә Америка ярларыннан яңарак кына килгән. Якынрак килгәч, ни өчен бу корабны эзләп йөзгәннәре билгеле булды. +Александриядән Рәфикълар корабына утырып чыккан ике кеше Америка авианосецын бертуктаусыз сурәткә төшерә. Очкычларның палубага төшеп кунганын кинокамера белән язалар. Алар янында КГБшник Хомяков кайнаша. Ярты көнгә якын авианосец янәшәсендә йөзделәр. Бер алдына чыктылар, бер артына. Шулкадәр төшерүгә ничек тасмалары җиткәндер. Көн кичкә авышкач, авианосецтан ерагаеп, көнчыгышка таба йөзделәр. Икенче көнне Крит утравы янында аларны кечерәк кенә бер кораб көтеп тора иде. Бу корабта корал-фәлән юк. Диңгезчеләр дә гади киемнән. Бортына "Фәнни тикшеренү корабы" дип язылган. Одесса пароходчылыгыннан икән. +Күптән су күрмәгән командир катерын диңгезгә төшерделәр. Моторы байтакка кадәр кабынмыйча маташты. Чых-пых килә дә сүнә. Кай җирендер актаргач, эшләп китте тагын. Зур-зур тартмаларын күтәреп, теге ике кеше катерга төшеп утырдылар. Новиков белән Хомяков озата килделәр. +Яңадан ике мәртәбә ерак йөзүгә барса да, ничектер, беренче мәртәбәсе Рәфикъ картның хәтерендә ныграк сеңеп калган. Хәтер йомгагын ныклабрак сүтсәң, соңгылары да берәм-берәм искә төшәр иде дә... +Гибралтар бугазын узып, Атлантик океанга чыкканда, бер алюмин кружка диңгез суы эчкәнен дә хәтерли. Суны бер ул гына эчмәде. Бар да эчтеләр. Беренче мәртәбә зур сәяхәткә чыкканда, йоласы шундый... +Ерак йөзүгә китүгә караганда, аннан әйләнеп кайтуы күңеллерәк. Бик тә тантаналы итеп каршы алалар. Бөтен кеше елмая, кайтучылары да, каршы алучылары да. Бигрәк тә бала-чага шатлана - ничә айлар күрмәгән әтиләре кайта, буш кул белән генә түгел - моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән әйберләр алып кайта. Ярты шәһәргә ишетелерлек итеп музыка уйнап тора. Флот штабыннан да каршы алырга килгәннәр. Араларында адмирал погоны такканы да бар. Бу күренешне язып һәм сөйләп кенә аңлатып булмый. Үз башыңнан уздырырга кирәк. +Менә шундыйрак итеп яшәде Советлар Союзының хәрби диңгез флоты узган гасырның җитмешенче елларында. Кораблар йөзде. Ерак диңгезләргә, океаннарга чыктылар. "Ерак йөзгән өчен" дип бирелә торган күкрәк тамгасын ясап, өлгертеп, өләшеп бетерә алмадылар. Дөрес булса, орден-медальләр эшләнә торган урында ясыйлар икән. Ул тамга орден-медальләргә тиң иде. +Ә туксанынчы еллар?! Ходай күрсәтмәсен, бүтән кабатланмасын. Чирек гасыр узгач, тагын булды Рәфикъ карт хезмәт иткән данлыклы Севастополь каласында. Шәһәр тоныкланган. Күп йортлар сипләү сорый. Машиналар, автобус-троллейбуслар - һәммәсе дә совет чорыннан калган. Юллар ватылып бара. +Ә корабларның барысы да бухтада. Зурлары - уртада, кечерәкләре - яр буенда. Сәгатьләр буе утсыз утыралар икән. Ягарга ягулык юк. Дистә елга якын яңа буяу күрмәгән бортларында, өс корылмаларында күгәрек тибеп чыккан. Коралларны каплап торган җәймәләре төсен югалтып, искереп сүсәргән. +Диңгезчеләрнең йөзендә елмаю күренми. Үзләре әлегә ач булмасалар да, ничек итеп гаиләне асрарга дигән кайгылары бар. Биш-алты ай түләнмәгән хезмәт хакын, Мәскәүгә барып, капчыклар белән алып кайталар. Җыйналган әҗәтләрне түләгәннән соң, очын-очка ялгарга чак җитә. Ярты халык эшсез. Җир читенә барып эшләргә ризалар. Тик эш кенә булсын. +Сирәк-мирәк Украина диңгезчесе киемен кигән хәрбиләрне дә күрде. Аларның хәле тагын да мөшкелрәк. Хезмәт хаклары Рәсәй диңгезчеләренекенә караганда өч-дүрт мәртәбә ким. Аны да әле көне-сәгате белән көчен югалта барган гривнялата түлиләр. +Бик тә, бик тә күңеле төшеп кайтты Рәфикъ картның ул шәһәргә баруыннан. +Яңа Россия үлә барган флотны терелтте. Кораблар йөзә башлады. Аз булса да яңалары төзелә. Диңгезче йөзәргә тиеш. Чери барган корабта, бухтада якорьдә утырырга тиеш түгел. Флотка ул диңгез-океаннарда йөзү, ил-җирләр күрү хыялы белән килә. +Рәфикъ картның инде Кырымга барып, терелә барган флотны күреп кайтасы килә. Барыр, Алла теләсә! Күпер генә төзелеп бетсен дә, Ходай гомерне генә бирсен! +Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел ФИДАКАРЬЛЕК +Татар театрына нигез салучы, Габдулла Кариев мәктәбенең реалистик традицияләре дәвамчысы, аларны яңа шартларда үстерүче, баетучы бу олуг талантның эшчәнлеген берничә өлкәгә бүлеп карарга була: практик режиссура, ягъни режиссёр-сәхнәгә куючы, режиссёр-оештыручы-җәмәгать эшлеклесе, режиссёр-педагог, режиссёр-теоретик. +Октябрь революциясенә кадәрге чорда К.Тинчурин - иң беренче чиратта, "Сәйяр" труппасы артисты, берничә әсәр язган драматург, аннан соң гына ул үз пьесаларын сәхнәгә куючы режиссёр. Режиссура сәнгатенә җаваплы рольләр башкарырлык дәрәҗәдә өлгереп җиткән актёр буларак килеп керә ул. 1915 елның көзендә Г.Кариев "Сәйяр"не үз антрепризасына күчерергә уйлый һәм шул вакытта труппаның режиссёры В.МортазинИманский Оренбургка күчеп киткәнлектән, бу урынны К.Тинчуринга тәкъдим итә. Шулай итеп, булачак режиссёрның бербөтен сәхнә әсәре тудыру сәнгате өлкәсендә тәүге адымнары Кариев кул астында ясала. Театрның шул сезоны эшчәнлегенә йомгак ясаган тәнкыйтьче Г.Кәрам "Аң" журналында басылган күләмле мәкаләсендә труппаның җитәкчеләре турында "Мөдир мәсъүл Кариев, режиссёр Тинчурин" дигән белешмә биреп китә. +Алдагы ел К.Тинчуринга драматург буларак та, режиссёр буларак та танылу алып килә. 1916-1917 ел сезонында ул бер-бер артлы үзе язган "Шомлы адым", "Соңгы сәлам" драмаларын сәхнәләштерә. Театр дөньясындагы һәр яңалыкка үтә сизгер Г.Кәрам бу турыда: "Тинчурин бу ел "Шомлы адым", "Соңгы сәлам" исемле ике пьеса мәйданга куеп, милли сәхнәмезнең репертуарын киңәйтте вә үз тәэлифе булган "Соңгы сәлам" исемле әсәрен куеп җитди муафәкыять казанды", - дип яза. +Ил тарихындагы борылыш вакыйгалары сәнгать әһелләре алдына заманча яңгырашлы, чор проблемаларына аваздаш әсәрләр тудыру бурычы куя. Кәрим Тинчурин сәхнәләштергән "Ике фикер", "Яшь гомер" (Г.Коләхмәтов), "Беренче таң" (Г.Ниязбаев), "Революция" (В.Исхаков), "Беренче адым" (Ш.Усманов) кебек әсәрләр иң элек вакыт таләпләренә җавап бирүе, күпләрне дулкынландырган мәсьәләләр күтәрүе, көн геройларын сәхнәгә чыгаруы белән кыйммәтле. Бу пьесаларның күбесе Г.Кариев режиссура мәктәбенең реалистик традицияләре нигезендә куелган. Ләкин шушы ук чорда К.Тинчуринның режиссёрлык хезмәтендә традицион реализм кысаларының киңәюе, аның яңа стиль, жанр төсмерләренә баюы турында ассызыклап әйтергә кирәк. Бу яктан караганда, Г.Коләхмәтовның "Ике фикер", Ш.Усмановның "Беренче адым" әсәрләре буенча куелган спектакльләр аеруча игътибарга лаек. "Ике фикер" әле моңарчы татар театрында күрелмәгән үзенчәлекле стиле белән аерылып тора. Аның тукымасында көнкүреш конкретлылыгы - шартлылык, психологик тирәнлек - аерым образларның символ, аллегория алымнары ярдәмендә чишелеше белән кушыла. Шул ук вакытта бу сәхнә әсәрләрендә туып килгән кино сәнгатенең монтаж, вакыйгаларны катлау итеп, бер-берсе өстенә салу кебек алымнары да кулланыла. Ә "Беренче адым"да тормыш дөреслегенә агитацион театрга хас сурәтләү чаралары өстәлә. Биредә кичерешләргә, сыйнфый күрәлмаучылыктан башка хисләргә урын аз бирелә. Иң мөһиме - революцион тизлек, вакыйгаларның динамик агышы, төрле сыйныф вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрнең соң дәрәҗәдә кискенләштерелүе. +Егерменче елларда К.Тинчурин - татар классик драматургиясенең алтын фондына кергән берничә пьеса биргән әдип, милли сәхнәбезнең үсеш юнәлешен билгеләгән режиссёр һәм театрның узганы, бүгенгесе, киләчәге турында төпле фикер йөртүче теоретик. +1922 елның җәендә әле яңарак кына Ташкенттан кайткан К.Тинчурин ачылу алдында торган һәм "Кызыл Октябрь" исемен йөртәчәк Татар дәүләт драма театрының баш режиссёры итеп билгеләнә. Режиссёр тиз арада 35 кешелек актёрлар коллективы туплый һәм сигез әсәрдән торган репертуар булдыра. Алар арасында Н.В.Гогольнең "Ревизор", Г.Дрегелиның "Яхшы тегелгән фрак", Ф.Бурнашның "Яшь йөрәкләр", "Җирсезләр", К.Тинчуринның "Беренче чәчәкләр", Ш.Усмановның "Бай кызы" һ.б. әсәрләр бар. Г.Камал исемендәге данлыклы Татар дәүләт академия театрының нигезе нәкъ менә шушы вакытта салына. +Сезон тәмамлангач, республика матбугатында татар театрының тоткан юлы, юнәлеше, спектакльләрнең формасы турында фикер алышу башлана. Беренче мәкаләне К.Тинчурин яза. "Татар театры нинди юл белән барырга тиеш?" дип атала ул. Шушы мәкаләсендә дә, соңрак басылган "Хәзерге театрның рәвешен - формасын үзгәртергә кирәк" дигән язмасынд да, вакытпы матбугаттагы күпсанлы теоретик чыгышларында да режиссёр эзлекле реализм позициясендә тора. Шул ук вакытта, аның аңлавынча, реализм катып калган догма түгел. Вакыт узган саен, ул яңарырга, баерга, күпмедер рәвештә үзгәрә барырга тиеш. Шуннан чыгып, спектакльләрнең форма, стиль, жанрлары да күп төрле булырга мөмкин. +"Вакытлы яңа татар театры караучының вакытын мөмкин кадәр аз алып, мөндәриҗәсе чын, күңелле һәм төрле-төрле булырга тиеш, - дип яза К.Тинчурин. - Декорация техникасы, персональ һәм уйнаучы артистлар аз булу белән бергә, сәхнәдә музыка, нәфис сүз, пластика, бию һәм башка төрле трюклар да кертелергә тиеш". Күренгәнчә, бу мәкаләсендә режиссёр милли сәхнә сәнгатен яңа сурәтләү чаралары белән тулыландыру проблемасын да күтәрә. +Егерменче елларда куелган спектакльләр Тинчуринның режиссёрлык өлкәсендәге уйлануларының, эзләнүләренең тормышка ашуы булып саналырга хаклы. Әлеге әсәрләр реализмның ныклы җирлегендә тора. Ләкин шуны да әйтергә кирәк: бу чорда К.Тинчурин реализмы Г.Кариев традицияләреннән шактый үзгә. Чор белән бәйле рәвештә, әсәрләргә яңа эчтәлек салынган. Шушы эчтәлек спектакльләрнең формасында да чагылыш таба. Хәзер инде сәхнә әсәрләрендә тормыш-көнкүреш билгеләре Октябрьгә кадәрге театрдагы шикелле үк куе түгел. Геройларның эчке кичерешләрен, психологиясен гәүдәләндерү дә беркадәр тизләтелгән. Сурәтләү чараларының күптөрлелеге, музыка, җыр, бию, юмор, сатирага бай булуы, вакыйгаларның кызулатылган агышы К.Тинчурин режиссурасының үзенчәлекле театральлеген тудыра. Үзе язган һәм куйган "Казан сөлгесе", "Сүнгән йолдызлар", "Американ", "Зәңгәр шәл", "Ил" кебек спектакльләре белән К.Тинчурин 20нче елларда режиссёрлык эшчәнлегенең иң югары баскычына күтәрелә. Аларда останың сәхнә кануннарын бөтен нечкәлекләренә кадәр аңлавы, драматургияне, артист иҗатын төптән белүе ярылып ята. +1922-1927 елларда К.Тинчурин берничә сезон Кызыл Октябрь исемендәге (1926 елдан академик театрлар исемлегенә кертелгән) коллективның баш режиссёры булып эшли, соңрак ике сезон Әстерхан Татар дәүләт драма театрына җитәкчелек итә. 1929 елда К.Тинчурин яңадан Татар дәүләт академия театрына чакырыла. Театрда әле яңарак кына кертелгән художество җитәкчесе урынында бер ел эшләгәннән соң, режиссёрлар коллегиясе әгъзасы итеп күчерелә. Унъеллык урталарына таба К.Тинчурин практик режиссура белән шөгыльләнүдән туктый. +Егерменче еллар - К.Тинчуринның театраль-педагогик эшчәнлеге чәчәк аткан чор. Самара студиясендә башланган бу хезмәт соңрак озак вакыт Татар театр техникумында дәвам иттерелә. Режиссёр-педагог буларак, Тинчурин - студентларга үтә сакчыл карашлы, эчке тактка ия, таләпчән, эрудицияле остаз. Шәкертләрендә ул татар халкының милли әдәбиятына, сәнгатенә, рухи һәм матди культурасына мәхәббәт тәрбияләргә тырыша, сәхнәдән яңгыраган телнең сафлыгы өчен көрәшә. Аның шушы ук сыйфатлары ул тәрбияләгән Р.Ишморат, Х.Сәлимҗанов, Г.Кайбицкая, Г.Нигъмәтуллина, Г.Булатова, К.Тумашева һ.б. кебек шәкертләренең эшендә чагылыш таба. +30нчы елларда К.Тинчурин практик режиссура белән аз шөгыльләнә. Чөнки, Мәскәү, Ленинградтагы зур-зур югары уку йортларын уңышлы тәмамлап, татар театр сәнгатендә Р.Ишморат, С.Булатов, Г.Ильясов, Г.Исмәгыйлов, соңрак Ш.Сарымсаков, К.Тумашева кебек яшь режиссёрлар килеп кушыла. К.Тинчурин исә көчен күбрәк драма әсәрләре язуга юнәлтә. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә 25 ел тулу уңае белән үткәреләчәк юбилей көннәре алдыннан Кәрим Тинчурин, Язучылар союзы үтенүе буенча, барлык сәхнә әсәрләрен эченә алган исемлекне үз кулы белән төзеп бирә. Бу исемлек тантанага чакыру билетында басылып та чыга. Моннан күренгәнчә, К.Тинчурин 26 сәхнә әсәре иҗат иткән, шуның өчесе башка язучылар ("Корыч орчык", Ф.Сәйфи-Казанлы, "Тургай", Р.Ишморат һәм "Булат бабай гаиләсе", К.Нәҗми) катнашында язылган. Шуның өстенә ул башка телләрдән дүрт пьеса үзгәртеп татарчалаштырган ("Хан кызы Турандот", "Чит илләрдә", "Европа коралсызлана", "Зәңгәр палас" - соңгы варианты "Каракүз" исеме белән йөртелә). Исемлектә күрсәтелгән беренче әсәрләрдән "Моназара" белән "Хәләл кәсеп"нең әлегечә табылганы юк. +Соңгы елларда язылган пьесалар арасында драматург эволюциясе өчен бигрәк тә "Кандыр буе" музыкаль драмасы мөһим. Моңа кадәр "милли декоратизм" кысаларында гына иҗат итүдә гаепләнеп килгән К.Тинчурин, ниһаять, таләп ителгән заман проблематикасын ФИДАКАРЬЛЕК "Кандыр буе" әсәрендә сыйнфый рухта чагылдыра ала. Бүген бу борылышны төрлечә бәяләргә мөмкин. Әмма бер нәрсәне истә тотарга кирәк: бер иҗади шәхес тә үзе яшәгән җәмгыять шартларыннан азат түгел. Бу аксиома 30нчы еллларда бигрәк тә актуаль. +К.Тинчурин өстендәге болытлар елдан-ел куера бара. Моңа кадәр үк яңгырап килгән "вак буржуаз язучысы", "милли демократизм" турындагы гаепләнүләр утызынчы еллар уртасына шактый куера, тискәре бер гәүдәләнеш ала. 1935 елда аны штат кыскарту сылтавы белән театрдан чыгарып ташлыйлар. Приказдагы формулировка игътибарга лаек: "Театрның иҗади йөзенә зарар китерми торган кыскартулар..." Әйтерсең лә 25 ел буена армый-талмый милли театрның төрле өлкәләрендә бердәй уңыш белән эшләп килгән фидакарь сәнгать эшлеклесе инде берни дә тормый! Театрда аның булу-булмавының бернинди дә әһәмияте юк! +Беренче һөҗүмне К.Тинчурин лаеклы кире кага. Алай гына да түгел, үзе дә һөҗүмгә әзерләнә 1936 елда республика күләмендә уздырылган иҗади эшчәнлегенә 25 ел тулу юбилее, илнең төрле төбәкләреннән килгән котлау хатлары, телеграммалар, Татарстан хөкүмәте бүләк иткән язу машинкасы, Казан хәрби горнизоны бүләк иткән ау мылтыгы һ.б. - үз-үзенә нык ышанган, дәрәҗәсен, бәясен, сәнгатьтәге тоткан урынын белгән олы шәхеснең астыртын дошманнарына җавап сүзе булып тора. +Әмма үлем машинасы эш режимына куелган яңадан-яңа корбаннар сорый. Татар милләтенең каймагын тәшкил иткән, берсеннән-берсе талантлы, акыллы, гыйлемле шәхесләр әлеге машинаның туймас авызына кереп югала баралар. Фәтхи Бурнаш, Җамал Вәлиди, Мәхмүт Галәү, Галимҗан Ибраһимов, Галимҗан Нигъмәти, Мохтар Мутин, Шамил Усманов... һ.б. +Кәрим Тинчуринны алырга илле яшьлек юбилей көннәрендә, төгәлрәк әйтсәк, 1937 елның 17 сентябрендә киләләр. Асты-өскә китерелгән фатир. Арттан елап төрмә капкасы төбенә кадәр килгән тол калачак хатын. Гатин фамилияле тикшерүченең төн уртасында уятып сорау алулары, кыйнаулары. Җиде пункттан торган гаепләү акты. +7 гаепләүнең 4се Гаяз Исхакый исеме белән бәйләнгән: "Ил" газетасы редакциясендә эшләгән, коммунистлар партиясенә каршы көрәш җәелдергән, Казаннан ак чехларны куганда, Г.Исхакый, Җ.Вәлиди, Ф.Сәйфи-Казанлы белән Тәтешкә, Самарага чигенгән, буржуаз милләтче, ак эмигрант Г.Исхакый белән хат алышкан, "Милли юл" журналын алып торган, Япон шпионы Х.Исхаков белән бәйләнештә булган, аннан Г.Исхакый пьесаларын алган һ.б. +Әмма ел да ике айга сузылган сорау алулар нәтиҗәсез кала. К.Тинчурин үзенә тагылган нахак гаепләрне кире кага, үз-үзенә хыянәт итми. +Өч кешелек махсус комиссиянең 1938 елның 14 ноябрендә булган карары катгый: атарга! Карар шул ук төнне, таң алдыннан үтәлә. Кәрим Тинчуринның үлгән вакыты - 15 ноябрь, иртәнге ике туларга 10 минут... +Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә кирәк: К.Тинчурин иҗатының иң югары баскычында торган чорда тормыштан китәргә мәҗбүр ителә. Ни кызганыч, үзе белән зур иҗат планнарын, язылачак пьесалар, тудырасы образларын алып китә. Тик үкенүдән файда юк. Тарихи хаталар төзәтелми. +К.Тинчурин иҗаты, зур, кыйммәтле мирас сыйфатында, татар драматургиясенең алтын фондына керә, милли сәнгать тарихы сәхифәләрендә лаеклы урын ала. Ул - инкыйлабтан соң ике дистә ел буенча милли театр сәнгатенең алгы сафында атлаучы, аның юнәлешен билгеләүче, аны яңа стиль, жанр төсмерләре, сурәтләү чаралары белән баетучы олы шәхес. +К.Тинчурин - татар театрында Октябрьгә кадәр үк формалашкан Г.Кариев мәктәбенең реалистик традицияләрен бүгенге көн казанышлары белән тоташтырган сирәк иҗатчы да. Аның пьесалары милли театрларыбызның репертуарында әһәмиятле урын тота. Бүгенге көндә сәхнәләребездә Кәрим Тинчурин тәрбияләгән артистларның шәкертләре эшли. Театр әһелләренең һәр яңа буыны аның драматургиясендә чыныгу ала. Димәк, К.Тинчурин традицияләре исән, яши, үсә, ныгый. Халкыбыз күңелендә ул кабызган утлар, хәтәр җилләрдә дә сүнмичә, якты нурлар белән әле бүген дә балкып тора. +Мөхәммәтгали АРСЛАНОВ, +сәнгать фәннәре докторы +Рифә Рахман прозасын уку массакүләм прозага бөтенләй башка караш ташлата. Әдибә кулланган тел-сурәтләү чаралары, көтелмәгән драматик вә интрига алымнары, аларның киң кулланылышы әсәрләрнең эчтәлеген баета, укучының күңелен үзенә тарта һәм игътибарын сюжетка теркәп куя, йотылып укырга мәҗбүр итә. +Р.Рахман иҗатында күпчелек әсәрләр татар авылының үткән тарихын, аның кешеләрен сурәтләүгә багышланган. Тарих - киң мәгънәле төшенчә. Күпләр, гадәттә, тарих дигәндә, борынгылык, җәмгыятьнең үсеше һәм бүгенге буынны тәрбияләгән дөньяны вә халыкларны яулап алу сугышлары булган чорларны күз алдына китерә, югыйсә тарихи пластта инде бүгенге вакыйга иртәгә тарихка әверелә. Узган гасыр азагыннан хәтердә нык кына уелып калган һәр иҗтимагый күренеш, җәмгыятьтә барган кискен борылышларга да инде тарих мөһере сугарга кирәктер дип беләм. Ә ХХ гасыр андый сәяси-иҗтимагый борылышларга, дәһшәтле вакыйгаларга хәтта ки кирәгеннән артык бай булды, һәм бу төр барыш Р.Рахман иҗатында да киң чагылыш тапты. +Әдибәнең повесть һәм хикәяләрендә тарихи тема зур тарихның бер өлешен - кечкенә авыл вә аның кешеләре язмышын тәшкил итә. Нигездә, бу тема 1917 елгы түнтәрелешкә кадәрге, 20-40нчы елларның кан-яшь түктергән сәяси һәм икътисади вакыйгалары, дәһшәтле вә гарасатлы сугыш еллары авылы, аннан соңгы авыл кешесенең канына тоз салган социаль үзгәрешләр, "Хрущёв җепшеклеге", тарихка "торгынлык чоры" дип кереп калган дәвердә кешеләрнең яшәү рәвешләре, ХХ гасырның 80нче еллар уртасында башланган "үзгәртеп кору" тәэсирендә совет идеологиясе корган икътисади нигезенең таркалуы нәтиҗәсендә, авылның яшәешен җитмеш-сиксән ел дәвамында саклап килгән системаның җимерелүе, 90нчы еллардан Россия сәясәтчеләренең милли сәясәтне җимерергә омтылган "Чечен сугышы" тасвирлануы ("Таныды" хикәясе), иҗтимагый тормышта барган кискен үзгәрешләр белән янәшәдә, кешеләрнең психологиясе үзгәрү, милли һәм дини әхлакый тәрбия принципларының акрынлап юкка чыга баруы сурәтләнүе күзәтелә. Бүген тарих итеп каралырга тиешле әлеге темаларны чордаш әдибәләре арасында барлык нечкәлекләрен аңлап вә белеп яза алган шәхес ул Р.Рахман. Әдибә, теге яки бу вакыйга-күренешләргә үз мөнәсәбәтен белдереп, укучының тарихи вакыйгаларга карашын киңәйтә, конкрет персонажлар, аларның гыйбрәтле язмышлары аша нәтиҗә чыгарырга өнди кебек. Шуны да искәртим: Рифәнең хикәяләре, кыйссабәяннары динамик хәрәкәткә, тормыш вакыйгаларын бергә туплаган тематик төрлелеккә, әдәбият өчен өр-яңа сюжетлар аша проблемаларның отышлы куелышына, милләткә файдалы чишелешкә ия. Ул - типиклаштыру остасы. Образлары уңаймы, тискәреме - үзенчәлек холык сыйфатларына ия булу янәшәсендә, типиклык белән дә истә кала. Әдибәнең язмыш кочагына ташланган, тормыш сынаулары каршында сынмагансыгылмаган геройлары, ил тарихында барган вакыйгалар эчендә кайнап, заман, дәвер аның эчке һәм тышкы проблемалары белән яши. 1917 елгы Октябрь түнтәрелешенә кадәрге татар авылы, аның яшәеше, түнтәрелештән соң совет идеологиясе басымы астында колхозлашу, кулакларны сөрү, сугыш һәм сугыштан соңгы авылларның авыр хәлен чагылдырган "Алмашыну" (2010), "Батар күлең булмагач" (2012), "Дошман" (2011), "Чаршау кызы Дәмига", "Мөнәвәрә, балалар, бәрәңге" (2013), "Разведка" (2013), "Тоз" (2015) кебек хикәяләре, "Йолдызлар төстән язганда" (2012), "Таулар һаман ерак..." (2013), "Көтәрсең бит?!" (2014) повестьлары һәм "Сөннәтче әби" (2006) кыйссасы шул чорның тормышын, аның кешеләренең бөтен нечкәлеген, психологик кичерешләрен югары кимәлдә ачып бирә белүе, тарихи вакыйгаларны мөмкин кадәр төгәл тасвирлый алуы белән игътибарны җәлеп итә. +Р.Рахманның ХХ гасырның сәяси һәи иҗтимагый темасын яктырткан егермедән артык хикәя һәм повесть язуы мәгълүм. Әдибә әсәрләрендә тарихи тематика, язмышлар, кечкенә кеше образы проблемасы турында сүз алып барганда, иң беренче чиратта күләмле әсәрләреннән "Сөннәтче әби" кыйссасын, "Йолдызлар төстән язганда", "Таулар һаман ерак...", "Көтәрсең бит?!", "Атка печән кем сала яки Моңсу Күз сагышы" повестьларын искә алып үтү кирәктер. Бу әсәрләр ХХ гасырның мөһим вакыйгаларын эченә алу белән янәшәдә, алардагы кеше язмышларының тасвирланышын галим И.Гомәрев: "Р.Рахман әсәрләрендә кешене гомере буенча югалту арты югалту көтә, сынаулар сагалый, дип искәртә. Әлеге дә баягы югалтулар яшәешнең даими агышта икәнлеген сөйлиләр, рухыбызга якын кыйммәтләрнең кадерен белергә чакыралар", - дип язды. Язмыш кочагына ташланган Кечкенә кеше образының типик әдәби персонажга әверелүенә игътибар итмичә булмый. Әдибәнең тарихи теманы яктырткан кайсы гына әсәрен алсаң да, аларда сурәтләнгән әдәби персонажлар һәркайсы типик образ буларак каралырга лаек. Р.Рахманның тарихи темаларны эченә алган әсәрләре турында әдәбият галиме Әлфия Мотыйгуллина, "Мәхәббәт шагыйрәсе данын йөрткән Рифә Рахманның иҗтимагыйсәяси проблемаларны тирәнтен ачуы һәм темаларны үтә дә гыйбрәтле язмышлар, башка прозаикларыбыз иҗатында чагылмаган сюжетлар ярдәмендә тасвирлавы язучы буларак осталыгын, талантының киңкырлылыгын күрсәтә", - дип белдерде һәм Р.Рахманның чордаш әдибәләргә караганда өстенлеге дә шул икәнлекне раслады. +Р.Рахманның хикәяләрендә аеруча 20-50нче еллар, сугыш чоры, сугыштан соңгы татар авылы, аның яшәеше, шул дәвернең вакыйгаларында үзенә бер җылылык сиземләнә. Әдәби геройларының җаннарына сеңеп калган дәһшәтле еллар авазы, авылның гади кешеләре язмышы һәр шәхеснең үзенә генә хас интонациясендә ишетелә сыман. "Мөнәвәрә, балалар, бәрәңге" хикәясендә шул заманның ачлыгы, яшәү һәм тамак өчен көрәше - Мөнәвәрә, "Чаршау кызы Дәмига"да - Дәмига, "Батар күлең булмагач"та - Нәвадир байның хатыннары Сара һәм Сафура, "Разведка"да Әсхадуллалар авазында укучыны тетрәндерерлек, гыйбрәт алырлык вакыйгалар тасвирланган. Мондый тормыш сынауларын, аның каршылыкларын җиңеп, сынмаган-сыгылмаган геройларга кем генә сокланмас икән?! Боларны укыганда, инде тарих тузанында югалып калган тарихи вакыйгалары эчендә шул дәвернең җан авазы да ишетелә, һәрбер детале күз алдына килеп баса, хәтер аша уза. Әдибәнең әсәрләрендә төп геройлар - хатын-кызга игътибар бирелсә дә, ул бары хатын-кызларны гәүдәләндереп кенә калмый, күрсәтеп үткән хикәяләре раслаганча, ул бер үк дәрәҗәдә ир-атларның эчке психологик кичерешләрен, характер үзенчәлекләрен аңлап, аларның дөньяга, кешеләргә карашлары аркылы яктыртуга ирешә. Ил һәм авыл тарихы, аның үткәне, бүгенгесе - хатын-кызмы, ир-атмы - һәр ике җенеснең уртак хәсрәте, уртак шатлыклары. Әдәби әсәрләрдә моны һич кенә аерып куеп булмый, Рифә ханым әлеге проблеманы дөрес күзаллаган, пропорциональ рәвештә сурәтләп барган. +Р.Рахманның тарихи темага язылган, ХХ гасырның дәһшәтле вә гарасатлы елларын тирәнрәк эченә алган повестьлары - "Йолдызлар төстән язганда" "Таулар һаман ерак...", "Көтәрсең бит?!" әсәрләренә кыскача гына булса да фикер белдерүне кирәк саныйм. Әсәрләр идея-эстетик яктан, сюжет-композиция эшләнеше ягыннан гына түгел, драматик вакыйгаларның югары кимәлдә гәүдәләнеше, интригаларның камил бирелеше, әсәрнең үзәген тәшкил иткән конфликтлы халәтнең кискенлеге белән дә үзенә тарта. Рифә ханымның башка әсәрләрендәге кебек мәхәббәт өчпочмагына корылган ике гаиләнең фаҗигале язмышлары тасвирлануы төп конфликтның нигезе салынуга бәйле рәвештә вакыйгалар эзлекле үсә, Кечкенә кешенең әсәр барышында эчке кичерешләре, дөньяга, якын-тирәгә, кешеләргә теге яки бу мөнәсәбәте төрле халәткә куела вә драматик төенләнеш зур сынаулар аша, җиңелү-җиңүләр белән туган туфрагына кайта алу бәхете, нәсел-нәсәп нигезенә тугрылык саклап яшәү үрнәге сыйфатында тәмамлана. Нигездә, әсәрләрнең төп геройлары - илаһи ана образында сурәтләнгән Җанбикә, Хөршидәләр һәм мәхәббәт символына әйләнгән Сания-Зәйнулла язмышына бәйле вакыйгалар нигезендә үстерелә. +"Йолдызлар төстән язганда" повестеның төп герое - авылның чибәр, уңган, булган кызы Җанбикәгә ярлылар комитеты рәисе Шәйдәүләт Тәкәрлекевнең гашыйк булуы, үзенеке итә алмау көнчелегеннән, хәләл көчләре белән ныклы тормыш кора алган, бервакытта да хезмәтче тотмаган Ходайбирдиевләр гаиләсен кулаклар рәтенә кертеп, контрреволюционер ясавы, Җанбикәнең ире Солтанморат һәм каенатасы Хәмидулланың төнлә авылдан качып китүләре, Шәйдәүләтнең моңа үч итеп Җанбикәне, алты яшьлек улы Хуҗиәхмәтне сөргенгә җибәрүе, әлеге үзгәрешләрдән соң Җанбикәнең ачы язмышы тасвирлана. Сюжет сызыгына Солтанморатның беренче мәхәббәте, ачы телле Нәфисә, аның улы Нурәхмәт, Солтанморатларның ерак кардәше Галиәхмәт тә килеп кушыла. Повестьның эчке мәгънәсе Җанбикә образы, аның психологик кичерешләре, атабабадан килгән традицияләргә нигезләнгән фәлсәфи уйлары аша тормышка ашырыла. Укучының күңеле автордан Җанбикәнең төрмә һәм сөрген чорын, улы Хуҗиәхмәт белән күрештерүне дә сорый кебек. Әдибә, ачыктан-ачык сиздерми генә, укучының үзендә эзләнүләрне сораган интриганы оста оештыра белүе белән дә аерылып тора. Шунысы ачык: Рифә ханым ХХ гасырның 30-50нче еллар фаҗигале көннәрен әсәрнең икенче бүлегендә - Җанбикәне этап белән авыллары аша озатканда, биш айлык кызы Гөлхәбирәне соңгы тапкыр имезү күренеше, өченче бүлектә егерме биш елдан соң зур газаплар күреп, туган авылына кайтуы, Хуҗиәхмәтнең анасын кан-яшь түктереп сөргенгә сөргән Шәйдәүләтнең төпчек кызы Рәхилә белән тормыш корып яшәвен күргән укучы үз алдына куйган сорауларга җавап таба шикелле. +Әсәрнең кульминацион чишелеше - сөргеннән кайтып килгән, ризыгы киселмәгән, кырыс Себер туфрагында исән кала алган Җанбикәнең уйларында повестьның фәлсәфәсе ачык гәүдәләнгән. Авылы, туганнары, аның кешеләре хакында бер хәбәре булмаган Җанбикә үзенең үткәне, авылы, кешеләре турында фикерләре, хис-кичерешләрендә тасвирланып бара да инде. Үзен исән калдырган Себер хакында: "Себер ачлыкларын, Себер михнәтләрен Җанбикә белмиме соң?! Авылда калганнарга аннан да авыррак булды микән? Шулайдыр, шулайдыр... Үзенең дә монда калган гаиләсе тулысы белән еллар хәсрәтеннән искергән зират коймасы эчендә ята..." Улы анасы кайтасының алдагы кичтә күктәге йолдызларның төстән язганын күрә. Килене беренче тапкыр "әнкәй" сүзен әйтә. Повестьның исемен, эчке фәлсәфи мәгънәсен эченә сыйдырган әлеге сүзләр хакында Җанбикә: "Кара син аны, йолдызлар төстән язган, дигән була икән. Әтисе Солтанморат та вакыт-вакыт әллә йолдызлар төстән язган, әллә мин акылдан язганмын, дип уфтанып куя торган иде", - дип искә ала. Җанбикәнең яратуга да үз мөнәсәбәте бар: "Яраткандыр инде Хуҗиәхмәт, яраткандыр... Яратсаң, күзеңә бернәрсә дә чалынмый бит ул. Солтанморатның ничәнче күрүе булгандыр, ата-анасының да кемлеген белешмәстән, сиңа гына өйләнәм, дип әйтте дә салды. Шәйдәүләтнең күзе дә ерткычларча яратудан томаланган иде. Боларның яратулары башкача булсачы..." Рифә ханымның Җанбикәсе "ярату" төшенчәсен шулай аңлый, яратуны илаһи көч итеп таный һәм ул бары тик җан белән чын яратуга корылган булырга, ниндидер әшәке максатлар яшеренгән булырга тиеш түгеллеген искәртә. Әдибә әсәрендә "чибәрлек" һәм "исәнлек-саулыкның" тәңгәл килмәвен дә берничә урында ассызыклап уза. Җанбикәнең, чибәрлеге булып та, исәнлекиминлек теләмәве ялгышлык итеп кабул ителә. Автор повестеның ахырында да бу төшенчәләрне искә төшерергә онытмый. Ул: "Сорар әле, сорар, кыз булса, әнкәм-балам кебек чибәрме, дип сорар. Тфү! Тагын шул чибәрлек! Башы исән-имин булсын, дип телә". Гомумән, чибәрлек әсәрнең үзәгендә бәхет төшенчәсенә туры килмәве, аның тормыш кору, гаилә тотрыклылыгын саклауда, көтелмәгән каршылыклар китереп чыгаруда сәбәп бирүе ассызыклана. "Йолдызлар төстән язганда" повестеның төп героинясы Җанбикә, чыннан да, олы җанлы мәрхәмәтле Бикә булуына ышанасың. ХХ гасырның 30-50нче еллар гарасатларын үз җилкәсендә татыган, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән ачы язмыш сынауларын узып, сынмаган-сыгылмаган, кемнең кем булуына карамастан кичерә алырлык дәрәҗәгә күтәрелә алган, гомер бакый кешеләргә бары мәрхәмәтле, изгелек эшләгән Җанбикә шуның якты символы буларак кабул ителергә лаек сыман. Р.Рахман, күргән газапларны, мәрхәмәтсез дөньяны, үзенә һәм тирә-якка әшәкелек эшләүче, зарар китерүчеләрне җаны белән кичерә белгән Җанбикәгә мәдхия җырлап, әсәрен түбәндәгечә тәмамлый: "Инде исән-имин генә шушында яшәргә язсын. Нәзер үк итеп әйтмим, булдыра алсам, әткә-әнкәмне, иремне, баламны гына түгел, дошманнарымны да догамнан калдырмам. Исәннәренә, Себер җибәреп исән калдырганнары өчен, гомернең озынын теләрмен. Һич югы, мин чынлап торып кичерә алганчы яшәрлек гомер".Туган авылында яшәп тә, якын туганнары, чордашларының инде күбесе якты дөнья белән саубуллашуларына, үзенең исәнлегенә Ходай бүләге итеп каравын да ачык сиземләргә мөмкин. +Р.Рахманның "Таулар һаман ерак...", "Көтәрсең бит?!" повестьларында тарихилык темасы ХХ гасырның 30нчы еллар сәяси һәм иҗтимагый вакыйгалары белән генә чикләнми, гади авыл кешеләренең ачы язмышы берничә дистә елларны иңли, сюжет сызыгы һәм персонажларның язмышлары шул чордагы тормыш каршылыклары белән катлаулана, әсәр дәвамында буыннар алмашынуы белән үсеп, үзгәреп бара. Атап үткән повестьлар үзләренең башламнары белән дә кызыклы. "Таулар һаман ерак..." әсәре Габәшир авылының бүгенге хәл-әхвәлләре, бабалары нигезенә Үзбәкстаннан күчеп кайткан һәм яңа тормыш кору нияте белән яшәгән Зиннурның вафаты һәм сюжет корылыш вә үстерелеше тумачие Әлфиянең нәсел тарихын яза башлауга бәйле рәвештә дәвам итә. "Көтәрсең бит?!" повесте исә гаиләнең бер гасырга якын узган тарихы Ярулла мулланың оныкчыгы Зөлфирәнең гаилә альбомындагы фотосурәтләр белән сөйләшүдән башлана. Ике әсәрдә дә милли һәм дини традицияләре, гореф-гадәтләре, ил тарихының барлык үсеш-үзгәрешләрен саклап яшәгән гади генә татар авылының үткән тарихында күргән вакыйгалар гәүдәләнеп, аларның уй-кичерешләрен, шул заманның яшәү рәвешләрен, аның идеяләре белән тәрбияләнгән персонажларның характер үзенчәлекләрен, аларның дөньяга карашларын, психологиясен күрергә мөмкин. Әлеге әсәрләр, нигездә, бүгенге татар авылы, аның проблемаларыннан башлана. "Таулар һаман ерак" әсәренең төп герое Хөршидәнең һәм аның ире Сары Салинең (чын исеме - Сәлигулла) оныкчыгы Зиннурның Габәширгә кайтуы, авылның бүгенге хәле бәян ителә. Нәсел башы Сары Сәлинең язмышы, баладан хатыны үлеп, алты бала белән тол калуы, аның карта уйнарга яратуы, күпмедер уңышларга ирешүе, суык куллылыгы да, бу гадәтен колхоз рәисе, Хөршидәнең беренче мәхәббәте Лотфулла "кеше үрдәген ашаганда, үз казыңны ныклап тот", - дип тешләп алуы, Кизләү авылының чибәр кызы Хөршидәне, шул авыл бае Миңлекәйнең хатыны булуга карамастан, очраклы гына карта уенында отып алуы, Хөршидәнең Сары Сәли белән тагы биш бала үстерүе һәм аларның балалары, оныкларына бәйле рәвештә вакыйгалар үсә, авыл, гаиләнең генә түгел, Ватан һәм Кече Ватанның тоташ бер гасырны иңләп, кырык битлек повестьта шуларны гәүдәләндерә алган. Әдибә Кече Ватанны, аның табигатен, кешеләрен яратырга өнди, горурлана. Алар - кечкенә кешеләр булсалар да, ил тарихы, аның язмышы белән яшәгән, дәһшәтле, гарасатлы елларны үз җилкәләрендә кичергән шәхесләр. +"Көтәрсең бит?!" белән "Таулар һаман ерак" повестьлары арасында охшашлыклар чагылып үтсә дә, икенчесе Сания-Зәйнулла мәхәббәте тарихы сурәтләнүгә, алар яшәгән заманны, кешеләрен тасвирлауга багышланган. Саф сөю, эчкерсез мәхәббәт үрнәге Сания-Зәйнулла мәхәббәтен җимергән сугыш китергән газаплар, каршылыклар Сания һәм Зәйнулланың кешелек һәм әхлак сыйфатларын, мәхәббәтләрен кат-кат сыный, әмма җимерә алмый. Ни чарадан - бичара дигәндәй, Фәһимгә кияүгә чыккан Саниянең бәргәләнүләре, кызның гаилә коруын ишеткән Зәйнулланың сугыш кырында ут яңгырына ташланып исән калуы һәм, исән-имин авылына кайтып, мәхәббәт газапларына дучар булуы, шул шартларда Фәһим һәм Саниянең гаиләне җимерелүдән саклап калырга тырышулары, Фәһимнең гаепсезгә төрмәгә җибәрелүе, Фәһимне төрмәгә утырткан Зариф белән Каюмның кулга алынулары һәм башка күп кенә берберсен алыштыра барган драматик вакыйгалар укучының игътибарын үзенә җәлеп итә, кызыксынуны арттыра. +Р.Рахман иҗаты темалар, проблемаларга бай. "Кем күтәреп караган" (2009), "Санзат тыйз-зи" (2012), "Юрась һәм Петруся" (2012), "Күкыҗда - күк Алласы" (2012), "Раббың кем?" (2013), "Нигез туфрагы" (2006) һәм башка хикәяләрендә, "Сөннәтче әби" (2006) кыйссасында, "Йолдызлар төстән язганда" (2012), "Көтәрсең бит?!" (2014) кебек повестьларында язмыш һәм дин, милли әхлак тәрбиясе, әби-бабай, гореф-гадәтләргә ихтирам белән карауга игътибарны юнәлтә. Әдибәнең әби-бабалары руханилар нәселеннән булуы да, аның образлары үзе дөньяга килгән Кукмара төбәгенә һәм татар халкының шул тирәдә яшәгән мари-удмуртның милли-дини традицияләре белән уртаклашып яшәве эзсез калмаган, Рифә ханым аларны повесть вә хикәяләрендә чагылдыруга ирешкән. Галимә Ә.Мотыйгуллина искәрткәнчә, "Рифә Рахман хикәяләреннән аның башка халыкларның да традицияләрен, бигрәк тә мәҗүсилектән үк килгән йолаларны яхшы белгәнлеге күренә. "Күкыҗда - Күк Алласы", "Юрась һәм Петруся" хикәяләре бу хакта ачык сөйли. Димәк, әдибә һәр халыкның мәдәни мирасына игътибар булуын тели". Аеруча, ул җитмеш-сиксән ел дәвамында милли һәм дини әхлак принципларын, гореф-гадәтләр, йолаларның җимерелүенә битараф түгел, повесть һәм хикәяләрендә бу темага кат-кат әйләнеп кайта, аларга ихтирам белән карарга өнди. +"Җиңелләрдән генә булсачы" (2012), "Сездә нинди хәлләр бар?" (2012), "Кәбестә шулпасы" (2014), "Кемнеке син, Хәмәтҗан" (2014), "Әйләнгеч юллар" (2005), "Нигез туфрагы" (2006), "Бәхет шарты" (2008) "Исемгә исең киткән" (2006), "Нәсиб-Нәсибә" (2006) хикәяләре, "Казан утлары" журналының 2017 елгы 4 нче санында басылган "Бәйрәм" хикәясе һәм "Таулар һаман ерак..." (2013) повестенда милли мәсьәләләр, туган якны сагыну, аңа кайту фикере өстен чыгарыла. +Казан - халыкара студентлар шәһәре. Әдибә - шул студентлар, яшь егетләр-кызлар белән аралашып яшәгән шәхесләрнең берсе. "Сездә нинди хәлләр бар?" хикәясенең үзәгенә татар кызы Алинә һәм кампучияле Прак Тьей алынып, бүгенге бәхетле яшьлек, студентлар тормышы сурәтләнә. Ләкин бу беренче карашка гына шулай. Һәр ике дәүләт һәм анда яшәгән халыкларның тарихи язмышлары бер үк төрле. Алинәнең анасы үзенең узган гомере, язмышы, ә Тьей Компучиядәге көрәшне сөйләгәндә, ике халыкның язмышында охшашлыклар шактый булуы ачыклана. Алинәнең бары Кампучияне "бананнар оҗмахы" дип уйлап йөрүе бу сөйләшү вакытында җимерелә, кешеләр язмышы кайда да бертөрле булуы ачыклана. Аның әсәрләрендә мөселман һәм христиан диненә мөнәсәбәт тә гәүдәләнеш алган. "Җиңелләрдән генә булсачы" хикәясендә ире Булатнур рус хатынына өйләнүе, хатыны Лилиянең чиркәүгә йөри башлавы, аның христанлык кабул итүе һәм каенанасы Алтынходаны христиан йоласы буенча җирләп, гаилә фаҗигасенә китерүе, Лилия һәм Булатнурның психологик кичерешләренең никадәр киеренке халәткә җиткерә алуын раслый. Бу күренешне "Таулар һаман ерак..." повестенда да күзәтергә мөмкин. Туган авылы Габәширгә төпләнеп калу уе белән кайткан Зиннурның хатыны да христиан, милләте билгесез Коровинаның татар авылы, мөселман традицияләре нигезендә гомер сөргән авылда яши дә, эшли дә алмый, Зиннурга хыянәт итеп, икенче кешегә кияү чыга. Гаилә таркала, үз-үзен кая куярга белмәгән Зиннур Мәскәүгә китеп вафат була. Гасырлар дәвамында дини идеология, аның фәлсәфи карашлары кешелекнең канына гына түгел, җанына, психологиясенә дә сеңгән. Кешенең яшәү рәвеше җәмгыять һәм аның әхлакый принципларына нигезләнеп корылган вә аның дөньяга карашы шул күзлек аша гына карый, адәми затның эчке психологик халәте, фәкать гуманлылыкка өстенлек биргән дини тәрбияне сикереп чыга алмавы, язмышларны катлауландыра, гаилә фаҗигаләренә китерә. Р.Рахман әсәрләрендә алар аеруча калку күрсәтелгән дә инде. Совет җәмгыяте, коммунистик идеологиянең милләтләрне таркатуга шактый көч куюы мәгълүм инде. Рифә ханымның бу фаҗигагә дә мөнәсәбәте ачык. Ул, мәсәлән, "Әйләнгеч юллар", "Кәбестә шулпасы", "Бәхет шарты", "Бәйрәм" кебек хикәяләре, шулай ук "Таулар һаман ерак..." повестенда татар баласының чит халыкларның милли гореф-гадәт, йолалар белән тәрбияләнгән Урта Азия вә Кавказ мәмләкәтләрендә яшәп, инде сагынуга түзә алмыйча, туган төбәкләренә кайткан геройларның эчке психологик халәтен, аларның шәхси фаҗигаләрен, мөселман булсалар да, милли гореф-гадәтләрнең татар халкыннан күпкә аерылуын ассызыклап, бәхет ул синең туган туфрагыңда, туганнарың, авылдашларың белән янәшәдә дип әйтергә тели. +Р.Рахманның һәрбер татар баласыныкы кебек яшьлек еллары, гомеренең күпчелек өлеше шәһәр белән бәйле. Университетта уку һәм эшләү, студентлар белән аралашу, аларның эчкерсез дуслары булган әдибә иҗатында шәһәр, яшьлек, студентлар тормышына караган хикәяләр белән очрашмасак, күңелдә ниндидер бушлык барлыкка килер иде. Ул хикәяләрнең нигезенә күбрәк юмор хисе салынган, әлбәттә. Бу аңлашыла да кебек. Яшьлек дәрте кайнап торган студенттан юмор, шаянлык көтмичә, тагын ни көтәсең инде. "Кеше булу" (2009), "Телефон" (2006), "Куык" (2007), "Төкергән мин сезгә..." (2005), "Әдәбиятта яңа күренешләр" (2008), "Көянтә" (2011), "Әҗер" (2013), "Яшибез икән" (1998), "Әйтер сүзем бар" (2013), "Таныш тавыш" (2006) "Депутат иптәш" (1999) кебек әсәрләрендә шәһәр тормышы, яшьлекнең матур яклары да, үкенечләре дә, дөньяга яшьлек күзе белән карау да бар. Рифә ханым бу темада бигрәк тә үзе яшәгән заманның геройларын типик образлар дәрәҗәсенә күтәрә. Аларны һич кенә әдәби персонажлар итеп карау мөмкин түгел, һәрдаим, һәр адымда алар белән очрашабыз, гәпләшәбез. Алар, нигездә, студентларның укулары, укытучыларның төрле ният, принциплар белән укытулары, шул ук вакытта педагогларның, кемнең кем булуына карамастан, тәнкыйтьләп алудан гыйбарәт. Авылларыннан бәхет эзләп шәһәргә киткән яшьләргә дә Рифә ханым битараф түгел, авыл кызлары, егетләре дә аның әсәрләрендә типик образ дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр. Моның мисалы "Төкерәм мин сезгә..." хикәясендә чыгылыш тапкан. "Куык" хикәясендә, ничәдер ел узганнан соң, инде элекке студентларның яшьлек еллары белән очрашулары, тормыш тәҗрибәсе туплаган, дөнья күргән сабакташларның "куык" темасына сөйләшер сүзләре шактый була. Аңа бәйле кызык хәлләр белән һәркем очрашкан, вакытында гаиләдә күңелсезлекләр тудыруга сәбәпче булса да, куык темасы яшьлекләре белән күрешкән кызларның күңелләрен күтәрә. Әдибә искәрткәнчә, ул заманда аның барлыгын да белмәгәннәр, сабакташ кызларның күпчелеге начальникка кияүгә чыккач кына актуаль мәсьәләгә әйләнгән. Гомумән, гомерләрен шәһәр, аның ыгы-зыгысы, мохитенә килеп капкан яшьлек, авыл, милли тәрбия күргән яшьләрнең дөньяга карашын, психологиясен, кешеләргә карата ышанычын җимерә. Шулар яшьлекнең үкенечләренә, газаплы кичерешләренә сәбәп бирә. Рифә ханым, бу күренешләрне "Әйтер сүзем бар!" хикәясендә ачык рәвештә сурәтләгән. +Яшьлек темасына кагылганбыз икән, әдибә авылда туган, балалык һәм яшүсмер чаклары авыл тормышы белән бәйләнгән, яшьлек дәрте кайнап торган, яшьлектәге мәхәббәт хисләре бөреләнә башлаган еллар хатирәсе аның әсәрләрендә чагылыш тапмаса, Р.Рахманның иҗатының бер өлеше китек чыгар иде. "Каеш кыены" (2006), "Көянтә" (2011), "Баланлы йортта бал яхшы" (2012), "Толым" (2013), "Дуңгыз исе" (2013), "Тиң түгел" (2013), "Кармак Шәфикъ" (2014), "Бәхетле йолдыз астында" (2015), "Фәхретдин карчыгы" (2013), "Тик сине алып кына" (2007), "Сары тавык дәвасы" (1998), "Исемгә исең киткән" (2006) кебек хикәяләрендә авылга, аның табигатенә, яшьлекнең шуклык, шаянлыкларына, мәхәббәткә дан җырлау, аны сагыну һәм үкенү хисләре урын алган. +Әдибәнең әсәрләре лирик хисләргә бай, тормышның төрле катламнарына, тормыш чынбарлыгы аша бәя биргәндә, ул еш кына көлеп, елмаеп та карый. Рифә ханымның иҗатында юмористик хикәяләрнең урын алуы очраклы түгел. Югарыда искә алынганча, Р.Рахман ХХ гасырның 90нчы елларында "Мәгърифәт" газетасында хезмәт куйганда, публицистик мәкаләләре белән бергә газета битләрендә укучының күңеленә һуш килердәй юморга бай хикәяләре дә дөнья күрә. Гомумән, ул - дөньяга юмор аша карый торган шәхес, яшәве дә елмаеп яшәүгә корылган. Бу деталь әдибә иҗатында урын алмаса, ул тудырган энҗе бөртекләренә нидер җитмәс иде шикелле. 90нчы елларда язылган "Төртелде" (1997), "Нәселле кәләш" (1997), "Милиция кызлар сөя" (1997), "Поп - пумала, мулла - чүмәлә" (1997), "Эт тормышы яки сәрхушнең эчке зары" (1997), "Хатын белән очрашсак" (1997), "Шашлык, шәраб һәм кызлар" (1999) кебек хикәяләрен искә алырга мөмкин. Дөрес, юмористик һәм сатирик әсәрләре ХХI гасыр башында да шактый язылган. "Төкердем мин сезгә" (2005), "Фантанчик" (2000), "Телефон галәмәтләре" (2000) кебек хикәяләрен дә атап үтү җитәдер. Әдибәнең башка хикәяләрендә дә, мәсәлән, "Исемгә исең киткән" (2000) әсәрендә кайбер урыннарда шаян, юморга бай эпизодларның очрап куюы әдибә иҗатының күпкырлы булуын, төрле әдәби алымлардан оста файдалануын раслый шикелле. +Р.Рахман иҗатында ата-анадан килгән традицияләр дә роль уйнамыйча калмый. Ул бик теләп балалык чорларына әйләнеп кайта, мәктәп тормышын, яшь баланың эчке кичерешләрен, дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәтен яратып, нечкәләп тасвирлый. Гомумән, ул теманы, иҗатының кайсы гына чорында булуга карамастан, кат-кат искә төшерә, көтелмәгән әдәби алымнар белән баета, камилләштерә. Балаларга махсус атап язылган вә үзенең балалык дәверен гәүдәләндергән "Кибән башы" (2006), "Кесәл" (1993), "Таң чыпчыгы" (1993), "Кызыл башмаклар" (1993), "Гает коймагы" (1993), кечкенә баланың кичерешләрен, мәктәп тормышы, балаларның шуклык вә шаянлыкларын мактаган "Әни, кайт" (1999), "Тылсымчы" (1993), "Сыбызгы" (1994), "Вафасыз" (2013), "Сары тавык дәвасы" (1998), "Зәңгәр алма димәскә" (2000), "Киндерче малай турында хикәят" (2013) - бала психологиясен барлык нечкәлекләре белән ача алган хикәяләр итеп каралырга лаек. +Авыл баласы, бигрәк тә иҗаты табигатьне, экологик мәсьәләләрне яктыртмаса, кешеләрнең, җитәкчелекнең табигатьне мәсхәрәләүләре күңелен борчымаса, шуларны гәүдәләндермәсә, ул тудырган иҗатта нидер җитмәс кебек. Аның кайсы гына әсәрен алып карасаң да, экология, туган җирнең һәлакәтенә борчылу хисләрен белдергән мотивларны күрми үтеп булмый. Бу теманы чагылдырган әсәрнең тематик төре, куелган проблеманың, фикернең тирәнлеге ягыннан "Атка печән кем сала яки Моңсу Күз сагышы" повесте аерылып тора, минемчә. Әдибә заман, авыл, аның тормышы, традицияләре җимерелә баруны Моңсу Күзнең уйланулары, сагышы аша сурәтли, аларга үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Гаять тә үзенчәлекле, хыялга бай әлеге әсәр Р.Рахман иҗатын яңа баскычка күтәрә. Гомумән, "Атка печән кем сала..." әсәрендә тасвирланган Ат образы әдибәнең башка әсәрләрендә дә очрый. Ат авылның яшәү өчен терәге генә түгел, ә, бәлки, табигать, адәми затның, күңел сызлауларын, халәтен сурәтләгән арадашчы да булуы раслана. +Р.Рахман хикәяләренең тематикасы болар белән генә чикләнми, әлбәттә. Безнең балалык елларында "к" хәрефенә башланган хикәяләр язу традициясе хәтергә кереп калган. Әдибә - бу теманы дәвам итеп, "б" хәрефен алып, "Бибисараның Бәдригә бәйрәм бүләге" хикәясен яза һәм ул шактый үзенчәлекле, кабатланмас әсәр буларак күз алдына килеп баса. +Р.Рахманның "Онытырмын, димә...", "Йолдызлар төстән язганда" һәм "Таулар һаман ерак..." тупланмаларында йөздән артык хикәя, дүрт повесть вә өч кыйсса урнаштырылган. Бу җыентыклардан күренгәчә, әдибә, нигездә, татар әдәбиятында хикәяләр остасы буларак күз алдына килеп баса. Мәгълүм ки, хикәя жанрында иҗат итү яисә итә алу җиңелләрдән саналмый. Хикәядә автор тоташ бер эпоханы, геройның язмышын, аның характер үзенчәлекләрен ачып бирергә тиеш. Рифә ханымның таланты, озынмы яки кыска хикәяме, нәсер, фельетонмы, бәлки, жанрның башка формасымы, хикәянең күп төрле алымнарыннан файдаланып, кешенең язмышын, психологиясен, характерын укучының күңеленә һуш килерлек югарылыкта тасвирлауга ирешә. Әдибә, бүгенге әдәбиятта хикәя жанрының традицияләрен саклаган хәлдә, төрле формаларга мөрәҗәгать итә, үзенә генә хас стиль, сюжет корылышларын яисә башламнарны эшкә җигеп, бертөрлелектән кача. Мондый иҗади эзләнүләр, беренчедән, татар прозасында кабатланмас жанр үзенчәлекләре тудыруга ярдәм итсә, икенчедән, үзенә кадәрге иҗат әһелләреннән аермалы буларак, хикәя жанрына яңалык, яңа алымнар алып килүе белән дә игътибарны үзенә тарта. Гомумән, Р.Рахман - бүгенге татар әдәбиятының проза жанрында тормыш таләбенә әйләнгән актуаль проблемаларны, проза жанрында үтемле чаралардан файдаланып, иң уңышлы һәм нәтиҗәле эшләүче прозаикларның берсе. Моны өч җыентыкка урнаштырылган проза әсәрләренең саннары да раслый шикелле. +Р.Рахманның иҗатына кыска гына күзәтү ясаган мәкаләдә, нигездә, проза әсәрләре турында гына сүз барды. Әдибә әдәбиятта, башлап, нечкә күңелле, лирик-фәлсәфи, мәхәббәт шагыйрәсе буларак танылды. Аның 1995 елда дөнья күргән "Шук алма, моңсу алма" һәм 2002 елда нәшер ителгән "Керфекле тәрәзәләр" исемле шигъри әсрләрен туплаган җыентыклары да бар. Болар хакында киләчәктә әле сүз булыр дип уйлыйм. +Кыскасы, татар прозасында хатын-кыз әдибәләр арасында үз стилен, сүзен әйтә алган Р. Рахманның дөнья күргән иҗади мирасына сәяхәт кылдык. Хезмәтебездә талантлы әдибә әсәрләренең кайберләрен, алардагы гомуми форма һәм алымнар, темалар, проблемаларга гына тукталып үттек. Авторның фикри тирәнлеге, катлаулы язмыш, характерлар бирелеше ягыннан әһәмиятле әсәрләре аерым анализ, күзәтүләрне, мәхәббәт шагыйрәсенең поэзиясе турында аналитик материал язуны сорый. Гомумән, аның бары кыйммәтле энҗе бөртекләреннән генә торган иҗат җимешләре - укучы ихтыяҗын канәгатьләндерерлек, үзенә генә хас җылылыкка төрелгән, авторның гына түгел, һәрбер персонажның җан авазы сеңдерелгән югары кимәлдәге чәчмә әсәрләр. Р.Рахман - бүгенге көндә әдәбиятның төрле жанрларында иркен эшләүче, бер үк дәрәҗәдә камил әсәрләр иҗат итүче, иҗади таланты ташып торган әдибә. +Зөфәр МӨХӘММӘТШИН, +филология фәннәре кандидаты татар поэзиясендә кеше җанының өзгәләнү-бәргәләнүләрен шигырь теле белән ачу юлларының чиксезлеген раслаган әсәрләрнең берсе. Лирик каһарман тормышының, рухи халәтенең иң авыр мизгелен кичерә. Ул киләчәктән җылылык көтми генә түгел, аңа берни, хәтта тәлинкәгә салып китергән бәхет тә кирәкми, тынлык эченнән дә ул тынлык эзли: "Сүрелмәмен, сүнәм, югаламын, / Тараламын, эрим, онтылам. / Убыламын бәгыренә Җирнең / Кояш тотылгандай тотылам" ("Халәт"). +Югалып калуның, тормыштан бизүнең, төшенкелеккә бирелүнең чиге юк, ул фани дөньяны ташлап китү юлына да алып чыгарга мөмкин! Мәгәр үлем дә язмыштан котылуның бердәнбер ысулы түгел икән: "Үлем генә саклап калыр микән / Иблис каһәрләгән язмыштан?" ("Кыямәт"). +Р.Аймәтнең әлеге әсәрләре тәэсирендә мәкаләнең исемен дә "Моң шагыйре..." (беренче атамасы - "Ялгыз сандугач") дип атадым. "Моң" - татар җырларының, көйләренең башка телләргә тәрҗемә ителми торган, халкыбызның рухи дөньясын, тарихын чагылдырган бер үзенчәлеге, шулай әйтергә яраса, "визит карточкасы". +Кыскасы, кешелекле моң - Р.Аймәт иҗатының буеннан-буена сузылган үзәк символобраз. Шагыйрь үзен моңсулыкта, төшенкелектә битәрләүчеләр белән бәхәскә дә керә. +"Моңсу", дисең, дускай, "Моңсу", дисең, +Бу бит инде иске яңалык. +Һәр яңалык туа иске булып, +Искеләре тора яңарып... +...Көзнең моңсу балкышыннан гына +Күчкән Моң түгел бу, +Моңсулык!!! +("Моңсу, дисең...") +Лирик каһарманның моңсулыгы тирәлеккә, табигатькә дә "күчә". +Наратлар - моңсу, моңсу... +Шаулыйлар таңга чаклы. +Шул наратлардай безнең дә +Моңланып торыр чакмы? +("Наратлар - моңсу...") +"Вакыт монологы" шигырендә дә лирик каһарман хисләрен наратка "ышанып тапшыра": "Нарат ябалдашын айкый-чайкый / Моңсуланып искән җил мин" ("Вакыт монологы"). +Үз шәхси кичерешләрен үзәккә алган, эчке сөйләме - монологка корылган "Мин әле тумаган", "Мин китәсе көн", "Эзләмәгез мине" кебек мәгънәви юнәлешләре, ышанучан ихласлыклары, шигъри эшләнешләре белән камил әсәрләре лирик затны дөньяда яшәүдән туйган, югалып калган, пессимизм упкынында үзен югалткан шәхес дип күз алдына китерәләр. Шагыйрьне, төрле изм...нарда гаепләргә ашыкканчы, шундый халәтне тудырган сәбәпләрне эзләргә, ачыкларга кирәктер! +Лирик геройга авыр хис-тойгылар дөньяның гаделсезлегеннән килә икән: +Бу дөнья - гарасат мәйданы, +Әллә соң яшәү дә бер җәза?! +...Мин әле тумаган, ә инде +Күкләрдә укыйлар җеназа. +("Мин әле тумаган") +Лирик зат, "әле тумаган булса да", соңгы көннәре турында борчыла. "Мин китәсе көн" шигыре бер төркем яшь шагыйрьләрнең кумиры М.Цветаевадан алынган "знаю, умру на заре" юллама-эпиграфның мәгънәсен ачуга багышланган: үтә шартлылык укучыны шулай ук гаҗәпкә калдырырга мөмкин: "Мин китәсе көнме? / Тымык тынлык / Җирдә тынып яткан чакларда, / Әле уянмаган чәчәкләрнең / Таҗларында таңгы чыклар да ("Мин китәсе көн"). +Димәк, безнең лирик зат та, рус шагыйрәсе шикелле, фани дөньяны чәчәк таҗларында чык та кипмәгән вакытта ташлап китә һәм алдагы юлларда, сагынсагыз да мине, эзләмәгез, дигән "васыятен" калдыра. +"Эзләмәгез мине..." шигыре шул ук мәүзугъны - дөньяда яшәүнең мәгънәсезлеген тәкрарлап, гомернең кыскалыгы турында уйлануны дәвам итеп, тагын да кискенрәк нәтиҗәләр ясый. Үзәктә - лирик каһарманның Вакытка мөнәсәбәте, аны дөнья сурәте "ышыгында" кабул итүе: "Беркайчан да эзләмәгез мине!!! / Минсез дөнья әллә үзгәме?! / Вакытларны тыю сезгәме соң? / - Өнсез калган Вакыт бизмәне". +Постмодернизм рухы, поэтикасы кысаларында әйтелгән соңгы мисраг каян килә әле яшьлеге белән саубуллашып кына килгән ут егет Рәмис Аймәткә дөньядан тую, ямансулау, боегу төшенкелеге дигән сорау уята: "Сагындыгызмы?.. Сагынырсыз! / Мин башка шул, башка оядан. / ...Эзләмәгез мине беркайдан да, / Кайтмаска (!) дип киттем Дөньядан!.. ("Эзләмәгез мине"). +Р.Аймәт иҗатына хас бу лирик агым, мәрсия аңа гына хасмы соң? Дәүләтчелегебезне - Казан ханлыгын югалтканнан соң, кайсы мәшһүр татар язучысының милләтенең ачы язмышы, теленең, менталитетының киләчәге өчен борчылмыйча яшәгәне, иҗат иткәне бар! Һәрдаим тел очында торган мисалларны - Тукайның "Өзелгән өмид", "Көзге җилләр", Дәрдемәнднең "Өмидләр", "Куанды ил, канат какты мәләкләр" кебек шигырьләрен генә искә төшерик: "И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? / Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахырысы!" ("Өзелгән өмид"); "Җиһан тормыш туен иткән чагында, / Синең урның - үлекләр аймагында" ("Куанды ил..."). +Хәтерем ялгышмаса, бер генә җитди галимнең дә ХХ гасыр башы даһиләрен төшенкелектә, көрәштән баш тартуда гаепләгәннәре юк. Киресенчә, бу шигырьләрне иҗтимагый-сәяси тормышта барлыкка килгән каһәрле үзгәрешләрне вакытында сурәтле телдә әйтеп калдырганнары өчен югары бәялиләр. +ХХ гасырның янә бер бөек шагыйре Такташның башлангыч чор иҗатында таң атуны, якты көннәр килүне көтеп яшәгән лирик герой белән "очрашабыз": "Таң атамы? Яктырамы? / Нишли дөнья, нишли ул? / Ник күренми якты көннәр? / Ник томанлы алгы юл?" ("Төркестан сахраларында"). +"Газраилләр", "Караңгы төннәрдә", "Юану", "Таң кызы" шигырьләрендә, бигрәк тә "Җир уллары трагедиясендә" Такташ тыйнак, салмак, сүзен уйлап әйтүчән татар шигъриятенә фәрештәләр, газраилләр, тәмуг гөлләре, таң кызлары кебек динимифологик символлар алып керә. Гайре табигый күренгән образлар таң атуны, якты көннәр килүне зарыгып, өмет, ышаныч белән көтү рухын чагылдыралар. +Такташның символизм белән мавыгып йөргән чорында кулланган сурәттөшенчәләрнең күбесе, яңарак мәгънәви, эстетик юнәлешләр алып, Р.Аймәт эзләнүләрендә "уяналар". "Адашу", "Сөрелү" шигырьләрендә яшь Такташка хас сүз-образларны тануы кыен түгел. Әмма турыдан-туры кабатлау юк: "Киләчәкнең канлы кыйбласында / Дөрләп янган чакта өметләр, / Төннәр буе тулган айга карап / Шыңшып өргән чакта ят этләр" ("Адашу"). +"Адашу"да Иблис, Шайтан туе (Ш.Бабичны искә төшерегез), Җәллад кебек "тарих тузаннарын" җилгә чәчеп йөрүче образларны, символларны төрлечә бәяләргә, юрарга мөмкин булса да (шигырьдә ачылып бетмәгән "сер" яшеренеп ятарга тиеш), әсәрнең асылында дастан булып калкаячак җыр эзләү, ирек таләп итү ята: "Сүз - ирекле! Тик сүз ирегенең / Аяк-кулы һаман богауда. / Эзоп теле - йозак теле. Сине / Тагын сынау көтә бу яуда" ("Адашу"). +Ошбу шигырьләрдә купшы сүзләр дә, декларатив шапырынулар да юк. Йөрәк әрнүе, чарасызлык, үкенү, корбанчылык идеясе генә үзәктә: "Сөрелдем мин Күктән. Хуш, Чиксезлек! / Тугры калалмадым антларга" ("Сөрелү"). +Р.Аймәтнең лирик каһарманы үз эчке дөньясын, рухи халәтен, тирәлекне аңлау, бәяләү нияте белән "юлга чыга". Шаблон сүз-җөмләләрдән туйган укучы күңел нечкәлеген Тәңрегә табынып ачкан, тын, тыныч, моңлы-хисси шигырьләргә бик тә ... мохтаҗ! Шул ук вакытта аны эчке һәм тышкы хис-кичерешләрне, үткәнне-хәзергене капма-каршы кую тарафдары дип булмый. Тик ул олы дөнья мәшәкатьләренә, милләт, туган тел язмышы турында уйлану-хәсрәтләнүгә йөрәк серләрен ачу аша килә.Үз моңнарын түгеп, "елап-сыктап" ала да, милләтенең авыр язмышын исенә төшереп, явыз көчләрне каһәрләп, усалланып та ала. Ошбу медитатив, ягъни элитар, лириканы аңлау өчен, шигъриятне яратудан тыш, зыялылык һәм мәгълүм әзерлек булу да лазем. +Көч бир, Тәңрем... +Өзелеп китәр сыман, - +Тегәр җептәй Төн һәм Көн арасы. +("Тормыш хастаханәсе") +Никтер моңсу үзе - татлы газап +Айкагандай иләс күңелне. +("Сиреньнәрнең соңгы бәйрәме") +Рәмиснең ифрат нечкә, нәзакәтле үз дөньясы: аңа тупас бәяләр белән, аны тегеләй яз, болайрак уйла дип киңәш бирүе җитди булмас иде. +Сәер исемле "Сукыр тәкә" шигырендә (күргәнебезчә, Р.Аймәт хыялы өчен гадәти күренеш) үзәк каһарманны серле, чибәр кыз ирештерүен белә: күзләрен бәйли дә таңга таба йөгерә. Поэтикасы постмодернизм "таләпләренә" тулы җавап биреп, татар теленең сыгылмалы байлыгына, сурәтләү чаралары муллыгына мисал була ала: "Ефәк шәлең - чуклы сихер / Күзләремне бәйләдең дә / Үртәдең син, үчекләдең. / Хур кызына әйләндең дә / И йөгердең таңга таба" ("Сукыр тәкә"). +Ирексездән күңелгә Такташның "Таң кызы" шигыре юллары килә: "Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма, / Тәмуг гөле тотып нечкә кулларыңа". +Мин Р.Аймәтне яшь Такташның дәвамчысы, аның шигырь мәктәбеннән үсеп чыккан сүз остасы дип раслый алмыйм. Шул ук вакытта төрле чорларда иҗат иткән милләт балалары арасында телебезнең эчке җегәрен (энергетикасын) ачуда, лирик каһарманның ярсулы (сәбәпләре төрле) хис-кичерешләрен тасвирлауда типологик уртаклыкны, диалогэчке сөйләм аһәңдәшлеген инкарь итеп булмый. Дөньяны сурәтләү, хис-кичерешләрне кискенләштерү җәһәтеннән бик күп шигырьләрен яратып, җөен-җөйгә китереп тәрҗемә иткән А.Ахматова фикерләве һәм өслүбе дә якын Р.Аймәткә. Нәселендә, димәк ки, үзендә төрки-татар каны акканнан сер ясамаган, киресенчә, Тукайдан башлап, татар шагыйрьләрен яратып тәрҗемә иткән А.Ахматова ХХ йөз башы модернизмының, соңрак калыккан юнәлеше - акмеизмның, иң талантлы тарафдарларының берсе иде. Үзләрен "акмеистлар" дип йөргән шагыйрьләр рухи дөнья, көнкүреш ваклыкларына, гадәт-зәвыкларга, шигырьнең шәпле төгәллегенә, эстетик яңгырашына зур әһәмият бирәләр. Сәясәттән читтәрәк торуны исәнлеккә файдалырак дип саныйлар, күрәсең. Акмеист шагыйрьләрнең дөньядан китү, үлем мотивларына "зур өлеш" чыгаруын, бер яктан, шул чорның иҗтимагый тормышын кабул итмәү, икенче тарафтан, олы тарих бизмәненә салып караганда, ифрат кыска гомердә бер-берсенә миһербанлырак булырга чакыру, дип тә аңларга мөмкин. Еш кына арадашчы вазифасы табигать сурәтенә йөкләнә. А.Ахматова "Туганнарым минем килмәделәр..." шигырендә, таяныч эзләп, җилгә сүз ката: "Җирлә, әйдә, җирлә мине, җил! / Күрәсеңме, җилкәй, мәетем салкын, / Беркемем юк минем дәшәргә" (Р.Аймәт тәрҗемәсе). +"Җеназа" шигырендә дә А.Ахматованың персонажы "Кабергә урын эзләп йөри", ә "җаны галәм учагында" талпына. Мәгәр аның кебек "Гөнаһлылар өчен" оҗмах ишеге дә йозакта икән. +Р.Аймәт Б.Пастернак, Р.Гамзатовларның дөнья картинасын үзләренчә сурәтләгән шигырьләрен татарча яңгыратып карый. Әмма аның рухына А.Ахматованың акмеизм чоры (1911-1915) шигырьләре иң якыны булып чыга. Символист яшь Такташ, 1 Тукай әсәрләрен яратып тәрҗемә иткән А.Ахматова шагыйрьнең рухи эзләнүләрен, бәргәләнүләрен +чагылдырган шигырьләрен үзәккә ала: "В саду знаний", "Осень", "Слово к зиме", "Разбитая надежда", +"Колебания сомнения" һ.б. имажинист К.Нәҗми, футурист Г.Кутуй, Сириннәр янына "акмеист" Р.Аймәтне өстәргә ашыкмасам да, аның иҗатына хас милли ирекне, телне, матбугат үсешен чикләү, кысу тудырган чарасызлыктан ялгызлык, тынлык дәрьясына "чуму" кебек төшенчәләрнең акмеизм сәнгате аксессуарлары икәнлекне әйтми кала алмыйм. +Р.Аймәт төрле юнәлешләрдәге шигъри мәктәпләр белән "дустанә" яшәп, аларның ачыш-эзләнүләренә таянса да, аның остазы, таяныч ноктасы берәү - ул Тукай. "Казан утлары"нда (2016, №4) урын алган "Тукай карашы" шигыре беренче танышуда ук сурәтле фикерләү яңачалыгы, тыгыз, мәгънәле эчтәлеге белән күңелдә уелып калды. "Бозлы җилкәннәр" мәҗмугасындагы "Тукай карашы", "Ишетелә Тукай ютәле" шигырьләре Р.Аймәтне эзләнүчән, уйланучан һәм фикерле шагыйрь буларак таныталар. Дөрес, ХХ гасыр башы татар шигъриятен дөнья сүз сәнгате югарылыгына күтәргән Тукайга багышламаларның исәбе-хисабы юк. Аның йолдыз атылган кебек кенә ялтырап алган кыска гомере, шәхесе, иҗаты турында яңа сүз әйтү мөмкин булмаган гамәл тоелса да, Р.Аймәт берәүне дә кабатламаган, үз сүзен әйтә алган дип саныйм. Шагыйрь "Тукай карашы"нда үз концепциясен, үз фәлсәфәсен тудыруга ирешкән. "Туры Тукай" исемен алган шагыйрьнең "Карашыннан яраланган дошман", алдакчы наширләр, Печән базары болагайлары аңардан куркып яшәгәннәр. Р.Аймәт Тукайның яшен кебек үткен карашын милләт азатлыгы өчен көрәшче символы дәрәҗәсенә күтәрә. Ул "караш" Тукай иҗатының төп юнәлешләрен аңлауда "ачкыч сүз" вазифасын да үти: +Ул карашта... ил җанына сыенып, +Төннәр буе көзге җилләр елый. +Ул карашта... зеңләп тартылган күк +Бер мөкатдәс моңлы сазның кылы. +("Тукай карашы") +"Ишетелә Тукай ютәле"нә Тукайның С.Рәмиевкә язган хатыннан өзек, атаклы "Тотса мәскәүләр якаң" сүзләрен эпиграф-юллама итеп алып, эре сызыклар, төгәл гыйбарәләр белән бөек шагыйрь алдында "хисап" тотып ("Син киткәннән бирле, бу татарым / Ничә тапкыр йоклап уянды"), халык кичергән коллык фаҗигасен күз алдына бастыра. Буйсыну, битарафлык, үз хокуклары өчен көрәшә белмәү милләтебезнең төп җитешсезлеге итеп күрсәтелә. Иң хәлиткеч мизгелләрдә беркемнең дә кар өстеннән яланаяк чыгып йөгермәвен (Тукай шундый вәгъдә бирә), "Тук елмаеп, бар да үз юрганын тартты үзенә", дип моң-зарын коя да, чаң сугып, кистереп, "моңсу шагыйрь" өчен шактый кыю нәтиҗәсен ясый. +Татарыма ясин чыкмакчылар, +Газиз сөттән - телдән аерып, +Бу мәскәүләр якадан гынамы, +Бугазлардан алды каерып. +("Ишетелә Тукай ютәле") +Дәрдемәнднең "сөт калыр" дигән тирән мәгънәле гыйбарәсен яңача, "сөт - туган тел" дип яңгыратып, "Рәсәй түмәрендә" "телем-телем"гә телгәләнеп, кара үлемен көтеп ятарга мәҗбүр Тукай телен яклап оран сала. +Күренә ки, шагыйрь айдагы Зөһрә кызга карап, моңсуланып, уфтанып, зарланып кына утырмый, публицистик, ялкынлы өслүбкә өстенлек биреп, усалланып та ала икән. Шуларның берсе - катлаулы символик эчтәлекле "Шарль Бодлерны уйлап" шигыре: "Үлем бии кулларында / Кан төсендә ал гөлләр. / Күзләреннән мөлдерәп бага / Нурлы-гүзәл мизгелләр. / Кара тәмугтан бөркелә, / Җанны иркәләп аклык" ("Шарль Бодлерны уйлап"). +Шигырьнең каһарманы - фаҗига һәм оптимизм бердәмлеге - каршылыгы (үлеме - гүзәл мизгел, кара тәмуг - аклык) җимеше, төрле кичерешләр гаммасы эчендә югалып калган зат. +Р.Аймәт әдәби барыш мәсьәләләрен дә читләтеп үтә алмый. Монда да аның фикере анык, бәясе катгый: "Шагыйрьләр үләләр, шагыйрьләр / Яралы шигырьгә капланып" ("Ритм"). +Шул ук шигырьләрендә ул ирекле шигырь алымнарын, "баскычларын" кулланса да, ак шигырьне кабул итмәвен әйтми кала алмый. Сәбәбе дә табыла: "Дөньясы каралган чорларда / Ак шигырь үрчетер чаклармы?" ("Ритм"). +Икенче бер шигырендә ул "Ялгыз бүре кебек" уласа да, берәүне дә кабатламавын игътибар үзәгенә ала: "Ятлар салган юлдан бармадым мин, / Юлсыз юлдан һәрчак атладым" ("Ятлар салган юлдан..."). +Мөстәкыйльлеген, үз шәхси өслүбен яклап чыгуын хуплаган хәлдә дә, укучы хозурына "Тукай карашы"ннан бер өзекне чыгарам: "Шигырь утым сүнсә, ярты төндә / Тукай карашыннан ут аламын" ("Тукай карашы"). +Тукайдан алган ут шагыйрьне халык язмышы, киләчәге турында җитди уйлануларга корылган әсәрләр иҗат итү юлына чыгара. Мисалга, иң гади исемле "Тәрәзә" шигыренә күз салыйк. +Кояшка каратып уелган, елмаеп торган тәрәзәләр турында күп яздык. Р.Аймәт тәрәзәсе бөтенләй башка. Иң әүвәл ул яктылык күркенә тарихи-сәяси күзлектән бәя биреп, халкыбызның үткәнендәге бөеклеген ("Сүрән карындыклар аша да бит / Еракларга карый алган халкым"), әмма "Европага тәрәз уя-уя..." милләт тәрәзәләргә тимер рәшәткәләр куелуын сизми дә калганын искәртә. +Тәрәзәләр бар, ләкин ачылмыйлар, +Рәшәткәле безнең тәрәзәләр. +("Тәрәзә") +Ошбу юлларны төрлечә карап була: караклардан байлыкны саклау яисә башка максат белән куелганмы ул рәшәткәләр? Алдагы юлларда бу метафораның чын мәгънәсе ачыла: сүз үз илеңдә үз өеңә, җиреңә, үз байлыгыңа хуҗа була алмау, күп гасырларга сузылган халык фаҗигасе турында бара икән. +Олы бер катастрофаны - татар авылларының юкка чыгуын үзәккә алган, ачу һәм үпкә белән тулы, бәгырьгә агулы ук булып кадалган "Соңгы кан тамыры", "Йолдыз ташы", "Татар каены" шигырьләрен әйләнеп үтү һич мөмкин түгел. Авылларыбыз зур, көчле, дини, күп балалы булганда, патша хөкүмәте дә, совет империясе дә берни эшли алмады. Гаярь егетләребез, авылларны, үз хокукларын яклап, сәнәк, балталарга тотынырга чакыруга да күп сорамадылар. Авылларда татар мәктәпләре, медицина пунктлары юкка чыкса да, беркем бернишли алмый. Чөнки: +Сүнеп бара авыл, +Тик каңгырып +Яр читендә калган ялгыз йорт. +Әйтерсең, ул өзелергә торган +Соңгы кан тамыры. +Сүрән ут +Тәрәзәдән бага, хуҗасының +Моңсу күзләредәй мөлдерәп. +("Соңгы кан тамыры") +"Йолдыз ташы"нда җирдә мүкләнеп аунап яткан таш турындагы шигъри хикәят халык язмышы белән чагыштыру өчен табылган метафора-киная булып чыга: "...И татарым! Син дә, шул таш кебек, / Ничә гасыр аунап ятасың?! / Алга юллар ябык булгангамы, / Син бармыйсың, һаман кайтасың ("Йолдыз ташы"). +Прокофьевның "Люблю берёзу русскую" эпиграфы илә башланып киткән "Татар каены" белән танышканчы, сүз каенның милләте юк дигән бәхәскә барып тоташыр дип уйлыйсың! Ә чынлыкта "Сулып барган туган телем кебек", сула, корый "татар каены" чагыштыруы халкыбызның авыр язмышы турында икән. +Ә язмышлар? +Татар язмышлары?! +Бәхетсезлек кенә тоташтан. +Һәм кинәт шундый нәтиҗә: +Юк, аумассың, каеным, тамырларың +Халкым йөрәгенә тоташкан. +("Татар каены") +Бу фаразның шартлылыгын аңлаган тәкъдирдә дә, үзе дә "тоташ бәхетсезлеккә тарган халыкның үз тамырлары да корып бара дигән сүз түгелме соң? +Шул рәвешле, шагыйрь медитатив лирика тарафдары - үз эчке хисләрендә казынган, үзен "чыбыркылаудан" тәм тапкан әсәрләрендә дә халык, туган тел язмышы хакында, ком барханнары астында калса да, күңелне җылытып торган тарихи бөеклегебез турында онытмый. +Болгар, Казанымның мәгърур чоры, +Чулманымның якты җыры ул. +("Адашу") +Р.Аймәт - метафора шагыйре. Ул шигырьләренең сәнгатьчә камил эшләнешенә ритм, вәзен, кафия кебек шәкли күренгән алымнарга кичереш гаммасын ачу бурычын йөкли, дигән идек... Кыска шигырьләрендә дә (фәлсәфи эчтәлекле "Күрешкәнгә кадәр", "Кырым дәфтәре"ннән шигъри цикллар иҗат итсә дә, лиро-эпик төрләрне әйләнеп уза) Р.Аймәт кешенең тарихи барыштагы урынын күзаллавында милли вазгыятьләргә килеп чыга. +Югарыда телгә алынган шигырьләрдән шундый нәтиҗә килеп туа: Р.Аймәт иҗатында үзара керешеп, берсен-берсе тулыландырып, хәтта үзара "бил алышып", ике мәгънәви катлам яши, үсә. Берсе - шагыйрьнең лирик зат артына "яшеренгән", үз шәхесен сурәтләгән, аның кичерешләрен, сагышларын, юксынуын, моңлануын, яшь, чибәр килеш үлемнән дә "курыкмавын" метафораларга, импрессионистик сынландыруларга "төреп" бирелгән гаҗәеп бай юнәлеше. Икенчесе - халык гаменә, тарихыбызга, телебезне яклауга, һәртөрле кысуларга нәфрәтен, ачуын, каһәрләвен ачыктан-ачык чагылдырган катлам ("Татар каены", "Соңгы кан тамыры", "Туган телем", "Себер юлы", "Йолдыз ташы" һ.б.). "Бозлы җилкәннәр" мәҗмугасында ул ике - шәхси вә халык язмышы - юнәлешнең аерылгысызлыгына басым ясый. +Дөнья базарында халкымның тик +Ялтырыйдыр алтын-көмешләре. +Ә мин йөрим милләт бакчасында +Татып аның ачы җимешләрен. +("Дөнья базарында") +Тулаем алганда, Р.Аймәт шигырьләренә дөньяны, тормышны әхлакый-этик яктылыкта, эмоциональ хисләр аша кабул итү хас. Күңеленә сеңеп калган кичерешләре турында гына яза шагыйрь. +Аның өслүбе шигъри бизәкләргә, символик образларга бай булуы, вәзен, кафия, юлдагы иҗек саннары кебек шәкли алымнарны төгәл үти. Шуннан - шигърилек. Җырлап тору. Музыкальлек, шигырь техникасын яхшы белүе, ахыр чиктә, белемлелек - иҗатының асыл сыйфатлары. +Тәлгат вакытын да 1778 (мөселманча 1192) ел дип күрсәтә. Бу идарәнең турыдан-туры башкаладагы Эчке эшләр министрлыгына буйсынган булуын да әйтә. Безнең дәвердә нәшер ителгән хезмәтләрдә исә бу сан 1788 ел рәвешендә теркәлгән иде. Бу очракта кем хаклы? Шул оешма яшәгән заманда гомер иткән һәм шул дини идарәнең бер төбәк вәкиле булган Ш.Мәрҗаниме, әллә Совет хакимияте чоры белгечләреме? Бервакыт мин шундый сорауны хәзерге үзәк мөфтият оешмасында - Уфада хезмәт иткән, аның архив документлары белән берникадәр таныш булган чордашым Равил Үтәбай-Кәримигә дә биргән идем. Ул елларда Равил дустыбыз Уфадан Казанга бик еш сәфәр кыла иде. Татарстан китап нәшриятында аның бер-ике хезмәте дә басылып чыкты. Минем соравыма ул тулы мәгълүмат бирә алмады. "Уфадагы мөфтият архивында бу оешманың оешу чорына караган документлар сакланмаган бугай. Дөреслекне ачыклау өчен Петербург архивларына мөрәҗәгать итәргә кирәктер",дип җавап бирде ул. +Мөфтиятнең 1778 елда оешу датасы Ш.Мәрҗанинең беренче мөфти биографиясенә багышлы җөмләсендә дә раслана. "Тәрҗемәи хәле сөйләнә торган зат (Мөхәммәтҗан хәзрәт), озын гомер сөреп, якынча илле ел мөфти булып, 1239 елда вафат булды", дип яза ул (214 б.). 1239 дан 1192 не алсаң - 47 ел килеп чыга. Ягъни, нәсел башы хәзерге Татарстанның Тау ягы (әл-Җәбәли) Борындык авылыннан булган Мөхәммәтҗан Хөсәенев, кырык җиде ел мөфти вазифасын башкарганнан соң, хәзерге исәп белән 1823 елның декабрь - 1824нeң гыйнвар аралыгында бакый дөньяга күчкән. Шиһабетдин хәзрәтнең атасы 1801 елда Оренбургка барып, шул мөфти кулыннан "указлы мулла" таныклыгын алып кайтучыларның берсе булган. "Мәрхүм атабыз мелла Баһаветдин, мелла Фәтхулла ахун Орывый, мелла Байморад әл-Мәңгәри һәм башкалар һәммәсе аның (Мөхәммәтҗан мөфтинең) фазыл һәм камил булуын, зур белемгә ия икәнлеген бердәм рәвештә таныйлар. Халык телендә дә ул галим буларак танылган. Ул гасырларда "Бохарадан укып кайттым", дигән мулланы һәр кешедән өстен зат дип хисаплаганнар", дип язган Ш.Мәрҗани (213 б.). +Архив документлары белән эш итәргә яраткан, Эстәрлетамак өязе ахуны нәселеннән булган эзләнүчән шәхес Исмәгыйль Рәмиев тә бу оешманың барлыкка килү вакыты дип 1778 елны күрсәтә. Ә башкалар аны ун елга кичектереп, "бу дини идарә 1788 елда оештырылган", дип язалар. Шул сан безнең энциклопедиянең 6нчы томында да теркәлгән. Ун ел яшәгәннән соң, ул идарә 1788 елда фәкать Оренбургтан Уфа шәһәренә генә күчерелә. Әмма аның Оренбургка бәйле исем-атамасы элеккечә саклана. ХХ йөз башында Уфа шәһәрендә мөфтият тарафыннан чыгарылган журнал исемендә дә "Оренбург" сүзе бар. Ул мәҗмуга болай дип аталган: "Мәгълүмате мәхкәмәи шәргыяи Ырынбургия". 1788 елда мөфтиятнең Уфага күчерелүен, яңа губернатор килгәч, губерна башкаласының берникадәр вакытка шунда урнаштырылуы белән бәйләргә кирәктер, мөгаен. +Мөселманнар эшчәнлегенә бәйле бу оешма нишләп әле Россиянең ул вакыттагы көнчыгыш ил чиге буенда урнашкан Оренбург шәһәрендә оештырылган икән соң? Алда атап кителгән Пугачёв бунтының да шул төбәктә барганлыгын беләбез ич. Әллә чынлап та бу оешманың барлыкка килүенең ул вакыйгага турыдан-туры бәйләнеше бармы? Шиһабетдин хәзрәт тә әлеге китабында "Бу оешма нишләп Казанда оештырылмаган?" дигәнрәк сорау куя. Дөрес, ул Пугачёв хәрәкәтен искә алмый. Бу мәсьәләгә карата андый сорауны хәзрәт әлеге оешманың, ун ел яшәгәннән соң, Оренбургтан Уфа шәһәренә күчерелү уңае белән теркәп куйган. Ни өчен әле ул оешма "караңгы бер почмак булган", "ул мәхкәмәне урнаштырырдай бинасыз... Уфага күчерелгән? Казан шәһәренең бу оешма өчен иң кулай урын булуы һәркем өчен ачык ич", дип язган. +Бу мәсьәләгә карата җавапны, әлбәттә инде, Россия империясенең ул чордагы сәяси таләпләренә нигезләп кенә биреп буладыр. Урта Азия хан-солтанлыкларының чик буенда урнашкан Орск, Оренбург шәһәрләренең барлыкка килүе дә Россия империясе сәясәтенә бәйле фактларның берседер. ХIХ гасырның урталарына чаклы хәзерге Урал, элекке Җаек елгасының көнчыгыш өлеше рус әдәбиятында "Бохара ягы" яки "Төркестан ягы" дип аталып йөртелгән. Елганың аргы ягыннан ук Казакъ ханлыклары биләмәләре башланган була. (Рус әдәбиятында ул чорда аларны "Кыргыз-кайсак ханлыклары" дип йөрткәннәр. Бүгенге кыргызлар исә ул дәвер Россия тарихында еш кына "кара кыргыз"лар буларак теркәлгән.) Арал диңгезенең көньяк тарафларында исә Хива, Бохара ханлыклары яшәп килгән. Бохара ханлыгы чигеннән "Кабул патшалыгы" - хәзерге Әфганстан җирләре башланып киткән. Кабулдан соң инде ул заманда "мәңгелек җәннәт дөньясы" кебегрәк күзалланган Һиндстанга да ерак калмый... Бүген тасвирланган вакыйгаларга бәйле Россия империясе сәясәтенең төп максаты - әнә шул "чит-ят бай, иркен илләр" биләмәсенә якынаерга омтылудан гыйбарәт була. Бу гамәлләр чик буе артындагы төрки дәүләтләр башлыкларына һәм халкына уңай йогынты ясарга тырышу максатыннан чыгып эшләнгән. Шул максатка ирешү өчен, Оренбург губернасы карамагында махсус бер оешма - Чит ил комиссиясе дә барлыкка китерелә. Россиянең башка губерна идарәләрендә андый комиссияләр булмый. Монда исә ул комиссияне җитәкләү бурычы да губернаторның үзенә йөкләнә. +Яңа күрше мәмләкәтләргә үтеп керү, әүвәл алар белән дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру хыялын гамәлгә ашыру чараларына Пётр патша заманнарында ук керешергә ниятлиләр. Ул кинәт вафат булгач та, бу хыялдан ваз кичмиләр. Империя тәхетенә бер-бер артлы аның варислары - өч хатын-кыз утыра. Көнчыгыш илләргә бәйле сәясәткә аеруча игътибар итүләр аның кыз туганы Анна Ивановна белән үз кызы Елизавета идарә иткән чорларга туры килә. Анна патшабикә идарә иткән елларда әлеге ханлыклар белән чиктәш Урал елгасы ярларында Орск (1735), аннары Оренбург (1743) калалары торгызыла башлый. 1741 елда тәхеткә Елизавета утыргач та, яңа губернаның җитәкчесе итеп төрки илләр тормышын яхшы белгән И.И.Неплюев билгеләнә. Биредә ул унҗиде ел чамасы "хуҗа" булып утыра. Моңа чаклы ул унбиш ел Төркиядә илче вазифасын башкарган була. Кайбер язмаларга караганда, ул төркичә сөйләм телен аңлаган, шул телдә аралаша алган. +Күрше ханлыклар белән үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен, бу губернатор яңа шәһәрләр тирәсенә татар сәүдәгәрләрен җәлеп итү кирәклеген дәлилли. Чөнки күрше ханлыкларга мөселман өммәтеннән булмаган кешеләрнең кертелмәвен белә. Патшабикә Елизавета аның тәкъдимен хуплый һәм 1744 елда ике йөз сәүдәгәр гаиләсен Оренбург тирәсенә күчерү карарын имзалый. Ә бер ел үтмәстән, Оренбург янәшәсендәге хәзерге Каргалы авылын нигезләү карарына кул куя. Һәм аны, бу тирәләргә Неплюев белән бер вакыттарак күченеп килгән сәүдәгәр Сәгыйд Ает улы Хәялин исеменә тәңгәлләп, "Сәет бистәсе" дип атыйлар. Сәгыйдне исә монда зур хокукларга ия булган староста итеп куялар. Бер үк вакытта Оренбургның көньяк өлешендә - Урал елгасының аргы ягында "Бохара тарафыннан" килгән сәүдәгәрләр өчен "Меновый двор" дигән бистә дә барлыкка китерелә. Хәзер дә әле ул бистә Оренбургтан соң беренче тимер юл станциясе буларак яшәвен дәвам итә. +Шул ук патшабикәләр идарә иткән чорда үзәк өлештәге губерналардагы мөселман авылларында мәчетләр җимерелгән, яндырылган. Сенатның 1742 елның 17 ноябрендә кабул ителгән фәрманына гына күз төшерик. Анда Казан, Сембер, Әстерхан һәм Воронеж губерналарындагы авыллардагы мәчетләрнең юк ителергә тиешлеге ачык әйтелә. Һәм бер үк вакытта, Елизавета Петровнаның махсус әмере белән, яңа оешкан бу ике бистәдә мәчетләр ачыла. Патшабикә рөхсәте белән төзелгән ул мәчетләр 1749 елдан ук эшли дә башлаган. Дөрес, Меновый дворда төзелгән мәчет татар авылларындагылардан беркадәр аерылыбрак торган. Ул кечкенә манаралы зур тирмәне хәтерләткән. Димәк, Төркестан якларындагы мәчетләргә охшатыбрак эшләнгән була. +Төбәк тарихчысы С.Попов бәян итүенчә, 1749 елда ук Сәет бистәсендә йөз сиксәнләп татар гаиләсе яшәгән. Елизавета идарә иткән елларда ук Казан белән Оренбургны тоташтырган "Яңа Мәскәү юлын" тәртиптә тоту, ямчылык эшчәнлеген +башлап җибәрү өчен егерме мең чамасы татар, ун меңләп чуваш һ.б. милләтләрнең күчерелгән булуы да 1996 елда Оренбург каласында нәшер ителгән "История Оренбуржья" китабында теркәлгән. Хәзер дә Бөгелмә белән Оренбургны тоташтырган зур юл буйлап татар авыллары тезелешеп утыра. +Сәет бистәсенә күчерелгән сәүдәгәрләрнең һәм һөнәрчеләрнең күпчелеге Сәгыйд Хәялин туган төбәктән - Казан губернасының Мамадыш, Малмыж, Арча өязләреннән килгән. Сәгыйднең һәм аның бертуганының гаиләсе хәзерге Байлар Сабасыннан, Оренбург төбәгендә күпсанлы мәктәп-мәдрәсәләр ачкан һәм тоткан бертуган Хөсәенев байларның бабалары хәзерге Теләче районына кергән Югары Кибәхуҗадан була. Сәет бистәсенең беренче мулласы һәм беренче мәдрәсә ачучысы да - Арча төбәгеннән чыккан мәгълүм дин әһеле. Әйе, монда 1746 елда Ташкичү авылыннан күчеп килгән беренче мулла Габдессәлам Уразмөхәммәд имам улы була. Туган җире - Ташкичү янәшәсендәге Мәңгәр авылы, диелә. Ул Габдессәлам Урай буларак "Татар шигърияте антологиясе"нә дә кергән. Ә Ташкичү мәдрәсәсендә ирек даулаучы Батырша мулланы укыткан бик абруйлы шәхес. Аның оныгын, шагыйрь Әбелмәних Каргалыйны да әдәбият сөючеләр яхшы хәтерлиләр. +1747 елга караган теркәү кенәгәсендә Мәңгәрдән чыккан "мулла Абдусалям Уразаевның" 28нче йортта төпләнгәнлеге күрсәтелә. Каргалының бер тирәсендәрәк яшәгән тагын алты гаиләнең дә шул ук Казан өязе Арча даругасының Үтәгән Шадыйров сотникка буйсынган авыллардан булганлыгы әйтелә. Бу исемлектән без Сәгыйд Хәялин гаиләсенең 3нче йортны биләгәнлеген, ике хатыннан аның биш улы булганлыгын да укып беләбез. Улларының исемнәре дә аталган. Аның авыл читендәге табигый тау ташыннан төзелгән йорт утары бүген дә сакланган - хәзер ул бистәнең нәкъ урта бер өлешендә урнашкан. Бу йортның иркен ишегалдында хәзер нәсел очы вәкиле, документаль кинолар режиссёры Рафаэль Хәялин үз өендә яшәп ята. Хәялиннәр тирәсендәге башка сәүдәгәр йортларының да күпчелеге шундый ук табигый таштан салынган булган. Бүгенге Каргалы урамнарында элекке сәүдәгәрләрдән калган, таштан яки затлы кызыл кирпечтән төзелган өй һәм кибеткеләтләрне еш очратырга була. +Сәет бистәсенә нәүбәттәге муллалар булып килгән ике Вәлид хәзрәтне дә искә төшереп үтү кирәктер. Каргалы тарихында эз калдырган кешеләр буларак, алар икесе дә - Шиһабетдин хәзрәтнең алда күрсәтеп үтелгән китабына кергән шәхесләр. Ләкин алар монда беренче булып күчкән, 1747 елга караган йөз кырык өч гаилә исемлегендә әле теркәлмәгәннәр. Бу Вәлидләрнең берсе - Каргалыда икенче мәхәллә мәчетен ачучы һәм аның карамагындагы мәдрәсәне оештыручы кеше. Минем уйлавымча, әлеге вазифаны "Вәлид бине Сәгыйд әл-Каргалый" башкаргандыр. Элек "Бөгелмә өязенең Минзәлә башы авылында имам вә мөдәррис булган", дип яза аның хакында Ш.Мәрҗани. Сәет бистәсенә кагылышлы башка язмаларда бу мулланың элекке Бөгелмә өязе Тимәш авылында туганлыгы да теркәлгән. Ягъни ул хәзерге Лениногорск районына кергән Тимәш морзалар авылында туган. Шул ук елларда Оренбург шәһәрен төзүдә татар генералы Котлыгмөхәммәд Тәфкилевнең актив катнашканлыгы да билгеле. Ә аның кияве шул Тимәш морзалар нәселеннән була. Генералның хатыны Хәдичәнең һәм аларның "Тимашев атаманда" кияүдә булган кызларының каберләре бүген дә Каргалы авылы зиратының уртасында саклана. Хәтер ташы язуында Хәдичә бикәнең - 1751 елда, кызларының 1800дә бакыйлыкка күчкәнлеге теркәлгән. Тимашев фамилияле берәүнең 1773 елга караган документларда күренеп китүен дә әйтеп үтик. Пугачёв явы Оренбургны камаганда, губернатор А.И.Рейнсдроп уздырган зур киңәшмәләрдә катнашкан унлап түрә исемлегендә И.Л.Тимашев фамилиясе дә очрый. Коллежский советник дәрәҗәсендәге ул кеше шәһәрне саклау өчен Сәет бистәсеннән килгән төркем җитәкчесе буларак искә алына. +Димәк, Вәлид мулланың Каргалыга күченеп килү вакыйгасы шушы кешеләргә бәйле булырга да мөмкин. Вәлид әл-Каргалыйның монда беренче ахун дәрәҗәсенә ирешкәнлеге Ш.Мәрҗани хезмәтендә теркәлгән. Ул аны "бик укымышлы кеше булган. 1802 елда фарсыча язган хаты саклана, фарсы телен ул камил белгән... Үзенең язган әйберләре дә булган", дип искә ала. +Шул ук елларда Сәет бистәсенә Тәтеш өязендәге Кайбыч авылында туган Вәлид Әмин улы әл-Кайбычи да килә. Анысын халык телендә "Вәлид ишан" дип йөрткәннәр. Ш.Мәрҗани аны: "Берничә мәртәбә Бохара белән Кабулга сәфәр кылган. Озак вакытлар Кабулда Фәезхан ишан тәрбиясендә булган", дип искә ала. Вәлид ишан моннан "1801 елда хаҗ сәфәренә дип чыгып китә" һәм, бер фетнә вакыйгасына юлыгып, 1802 елда шунда вафат була. +Ш.Мәрҗанинең бу хезмәтендә Идел белән Җаек елгалары аралагында милләттәшләребез яшәгән төбәкне еш кына "Болгар иле" дип тасвирлавын да билгеләп үтәргә кирәктер. "Болгар иленнән хаҗга дип чыгып киткән... Болгар иленнән Бохарага юл тоткан" рәвешендәге җөмләләр ул китапта еш очрый. +* * * +1754 елда шул ук Бөгелмә өязендәге Утыз Имән авылында туган күренекле шагыйрь Габдеррәхим Утыз Имәнине дә язмыш Каргалы бистәсенә алып килгән. Монда аның Вәлид мулла мәдрәсәсен тәмамлавы һәм берничә ел шунда укытырга калганлыгы бәян ителә. Ләкин аның кайсы Вәлид мәдрәсәсен тәмамлавын ачыклый төшү кирәктер, мөгаен. "Татар әдәбияты тарихы" китабына (I том, 1984 ел), әдәбият галиме Әнвәр Шәрипов мәкаләсенә күз салыйк. "Габдеррәхим башта үз авылында укырга-язарга өйрәнә, берничә ел күрше авылларга барып укый. Аннан Оренбург Каргалысына китә. Андагы икенче мәчет каршындагы мәдрәсәдә Вәлид бине Мөхәммәд әл-Әминнән белем ала. 1788 елда үзенең гаиләсен, балаларын алып", шушы авылда тупланган кәрван белән "Бохара тарафына чыгып китә". Беренче карашка монда яңа бистәдәге тагын бер Вәлид калкып чыга шикелле. Әйе, кайсыдыр Әмин төбәгеннән булган Мөхәммәд улымы ул? Әллә соң Мөхәммәдәмин исемле мулла баласымы? +Татар әдәбияты гыйлемендә бу ике Каргалы Вәлиденең берсен шагыйрь буларак та таныйлар. Әмма аларның кайсысын Утыз Имәнинең остазы итеп атарга соң? Шагыйрьнең якташын, әтисе белән бер авылдан - Тимәштән булганынмы? Әллә Кайбычтан чыкканынмы? Әдәбият фәнендә әлегә Вәлид ишанга өстенлек бирелә шикелле. Әмма бу очракта шагыйрь белән Вәлид ахунның бер тирәдән, бер авылдан ук булулары искә алынмый. Габдеррәхим бит Тимәш авылы баласы диярлек, атасы бик иртә вафат булгач кына, ул күрше Утыз Имән авылы кешесенә әверелә. +Шушы ук елларда тагын бер атаклы шәхеснең - Салават Юлаевның да Сәет бистәсе мәдрәсәләренең берсендә укыганлыгы, шул дәвердә шигырьләр иҗат иткәнлеге Уфада чыккан биографик хезмәтләрдә теркәлгән иде. Ул хезмәтләр белән күптән танышканлыктан, "Пугачёв бунты" батырының Каргалының кайсы мәдрәсәсендә укыганлыгын хәзер инде хәтерләмим. +Сәет бистәсе оешып килгән елларда мондагы мәдрәсәләрнең берсендә булачак мөфти Мөхәммәтҗан да укып йөргән. Аның остазы мулла, бу төбәкнең икенче ахуны Мөхәммәд Гали улы әд-Дагыстани булган, дип яза Ш.Мәрҗани. 1760 еллар ахырларында булса кирәк, Мөхәммәтҗан да, укуын дәвам иттерү өчен, моннан Бохарага чыгып киткән. Аның бабасы да шунда укып кайткан була. "Бабасы Мансур, әүвәлдә Мортаза әфәнде шәкертләреннән булып, соңыннан Бохарага сәфәр кыла. Ул - Идел буеннан барып Бохарада укыганнарның беренчесе. Фарсы телендәге "Тәракыйбе мансурия" китабы аңа нисбәтләнә", дип яза Ш.Мәрҗани. "Камил белемле" бу Мансур мулланың кайдан булуын, Бохарага киткәнче кай тирәдә укыганлыгын да ачыклыйк. Шул ук китапның 234-235 битләрендә бу сорауга төгәл җавап бирелә. "Ман-сур мелла Зөя өязе Борындык авылында туган". Мәдрәсәдәге остазы - "Мортаза бине Котлыгыш әс-Симети хаҗи. Ахырында ул Мамадыш өязенең Симет авылында, 1723 еллар тирәсендә вафат булган". Шиһабетдин хәзрәт сүзләренә караганда, укымышлы Мансур мулла Бохарадан 4 Зөя елгасы янәшәсендәге авыл хәзер Кайбыч районы биләмәсенә керә. "Казан ханлыгы чорыннан +мәгълүм", диелгән энциклопедиядә. +кайткач, алар үзара килешә алмаган. Мансур, "үзен остазыннан өстен күреп, Мортаза әфәнденең һәр эшенә һәм гамәленә каршы төшә башлаган". Шуннан соңдыр инде, Мортаза мулла үз Симетенә кайтып китә. "Хафиз буларак танылган Мансур мулла исә үз төбәгендә... күп шәкертләр җыеп, зур мәдрәсә тотып дәрес әйткән". +Мөхәммәтҗанның Каргалыга кайчан һәм кайдан килгәнлеге әлегә ачыкланмаган. Атасы "Хөсәен бине Мансур"ның кайда һәм ниләр эшләгәнлеге дә мәгълүм түгел. Каргалыга Мөхәммәтҗан үзе генә килгән булгандырмы, яисә аның атасы да Казан төбәгеннән күченгән сәүдәгәрләр төркеменә кергәндерме - Ш.Мәрҗани китабында андый мәгълүмат юк. +Кайберәүләр мөфтинең атасының берара Эстәрлебаш авылы мәдрәсәсендә укыткан булуы турында да язалар. Әмма Хөсәен бине Мансур әл-Җәбәли әлБорындыкыйның исемен мин шул мәдрәсәне тоткан Тукаевларның соңгы вәкиле Шакир мулла 1899 елда нәшер иткән "Тарихи Эстәрлебаш" китабында очратмадым. Дөрес, кайчандыр ул авыл мәдрәсәсен нигезләгән бер Хөсәен телгә алына анда. Ул китапта шул кеше беренче мөфти атасы дип тә танытылган. Әмма ул Хөсәеннең атасы Габдерахман исемле булган. Мөфти бабасының исеме Мансур бит. Мөхәммәтшакир мулланың әлеге китабында башка төр төгәлсезлекләр дә очрый. Әйтик, Каргалы (Сәет бистәсе) авылының рәсми рәвештә нигезләнү вакыты тарихта 1744 елга нисбәтләнә. Бу китапта Эстәрлебашка нигез салыну тарихы болай тасвирлана: "Әүвәл заманнарда ошбу йергә Казан әтрафыннан вә Каргалы шәһәрендән бәгъзы кешеләр килеб, сәүдә вә кәсебләр илә шөгыльләнмәк өчен ошбу Эстәрлебаш урынында утар ясаб утырганнар... Йосыф купес дигән кемсәнең Каргалыдан килеп сәүдә кылганына варисларында язма кәгазь булган", дип яза да автор, үз авылының нигезләнү елы дип "1680 еллар чамасы"н терки. Сәет бистәсен башка авторлар да, шул исәптән Ризаэддин Фәхреддин дә, яшәүчеләре күп булганлыктан, "саф мөселман шәһәре", дип язганнар. Алдарак искә алынган китабында Исмәгыйль Рәмиев тә Эстәрлебаш мәдрәсәсенә багышлы аерым мәкалә урнаштырган. Бу авыл мәдрәсәсен ул, Шакир мулла китабына нигезләнеп булса кирәк, 1720 елларда ачылган, дип яза. Әмма "ХХ йөз башында элекке шәүкәтен югалта", ди. +Эстәрле төбәгеннән чыккан бүгенге заман кешесе, әлеге китапка нигезләнептерме, "Эстәрлебашта 40 мәдрәсә булган", дип тә күрсәтә. Шакир мулла Тукаев хәбәр итүенчә, 1897 елда ул авылда ике мең бер йөз кеше яшәгән. Икенче бер чыганакта исә анда кайчандыр өч мәчет булуы теркәлгән. Патша заманындагы тәртип буенча, мәктәп-мәдрәсәләр ачу фәкать мәчет белән чиркәүләр карамагында гына рөхсәт ителгән була. Мәсәлән, Ризаэддин Фәхреддиннең "Әхмәд бай" китабында, ХХ гасыр башында унөч мең кешесе, ун мәчете булган Каргалыда, шул мәчетләр карамагындагы хатын-кыз мәктәпләрен дә исәпкә алганда, мәктәп-мәдрәсәләр саны күпкә азрак күрсәтелә. +"Мөхәммәд дине җәмгыяте идарәсе"нең ни өчен Оренбург каласында оештырылуын ачыклый башлаган идек. Бу вакыйганың империя сәясәтенә бәйле икәнлегенә ишарәләр дә ясалды. "Мөхәммәд дине җәмгыяте..." туганчы ук, бу калада Россиянең бик үзенчәлекле "Чик буе комиссиясе" дип аталган оешмасы барлыкка килүен дә билгеләп үттек. Монда бу комиссиянең эшчәнлеге (кайбер язмаларда ул "коллегия", "миссия" буларак та теркәлгән) башкаладагы Чит илләр белән эш итүче министрлык (яисә, ул чордагычарак әйтсәк - департамент) вазифасын кабатлауга тиң була. Шушы чик буе комиссиясе кешеләре Төркестан ягы ил-мәмләкәтләренә илчеләр озату белән дә, шул тарафтан килүче илчеләр төркемен каршы алып, аларны Петербургка алып бару эшләрен дә башкарганнар. Бу комиссия штатында тылмач вазифасын үтәүче, ара-тирә чит мәмләкәтләргә илче сыйфатында баргалап та кайтучы милләттәшләребезнең ишле генә булуы да мәгълүм. Көнчыгыш тарафка озатылучы сәүдә кәрваннары да шушы комиссия кешеләре белән эш йөрткән. Алар монда хәзерге таможня оешмасы башкарган эшләрне дә башкарганнар. +Димәк, "Мөхәммәд дине җәмгыяте идарәсе"нең шушында оештырылуының төп сәбәбе дә, әлбәттә инде, Россия мәмләкәтенең көнчыгыш тарафта урнашкан төрки илләргә "айдай балкыган милли йөз" күрсәтергә тырышуыннан булгандыр. Бу сәясәтнең күзгә күренердәй беренче эше - ил чигенең аргы ягында урнашкан Кече Җөз казакъ ханлыгы белән "дуслык килешүе" төзү чарасыннан башланып китә. Ә ул килешү Әбелхәер ханның Россия дәүләтенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү тарихыннан соң төзелгән, дип яза тарихчылар. Милләттәшебез Котлыгмөхәммәд Тәфкилев, 1731 елда казакъ илендә берничә ай яшәгәннән соң, бу эшне бик уңышлы башкарып чыга. Кайберәүләр әлеге вазифаны үтәгәндә, аның уңышка ирешүенең бер сәбәбе итеп казакъ дәүләте башлыгы Әбелхәер хан белән бер нәселдән чыгуларын да искә алалар. Аларның икесенең дә алтынчы буын бабалары бер кеше - Алтын Урда дәүләтенең дәвамчысы саналган Зур Урда ханы Шигай булган икән. Зур Урда таркалгач, Тәфкилевләр буыны Касыйм ханлыгында бүленеп калган. Һәрхәлдә, казакъ кардәшләрдән кайберәүләр шулай дип уйлый һәм яза. Ш.Мәрҗани китабында да Тәфкилев морзаларның бер бабасы буларак шул хан күрсәтелгән. +Шушы килешү нигезендә, иң элек безнең сәүдәгәрләргә бу илдә иркен сәүдә итү хокукы бирелә. Соңрак аларга, Урта Җөз ханлыгы биләмәләрен дә кичеп, Ташкент, Бохара, Үргәнеч (Гүргәнеч буларак та билгеле) тарафларына үтеп керү мөмкинлекләре дә тудырыла. Рәсми рәвештә теркәлгән хәбәргә караганда, зур бер тәүге сәүдә кәрваны 1741 елда Орск каласыннан Ташкент тарафына юл алган. Һәм бу сәфәрдә ул кәрван ияләре зур уңышка ирешкәннәр. Бер пот чамасы көмеш тә сатып алганнар. Соңрак та кайбер кәрванчылар, үз әйберләрен зур бәягә сатып, ул яклардан бик арзанга көмеш тә алып кайткалаган. Урта Азия илләренә йөргән кәрваннардагы йөкнең бер өлеше рус сәүдәгәрләренеке дә булган. Каргалы кешеләренә, шулай итеп, арадаш сәүдәгәр вазифасын да үтәргә туры килгән. Байтак еллар дәвамында Каргалы кешеләре белән үзара килешеп эшләүче сәүдәгәрләр исемлегендә Мәскәүдән рус кешесе Г.Журавлёв, грек И.Мавродин, әрмәннәр динен тотучы В.Макаров, Ростовтан А.Кекиннар булуы теркәлгән. +Беренче уңышлардан соң инде татар сәүдәгәрләре Бохара, Хива ханлыклары җирләрен дә үзләштерә башлыйлар. Бохара белән Үргәнеч калаларына Орскидан да, Сәет бистәсеннән дә берничә кәрван озатыла. Ә 1751 елда Сәет бистәсендә тупланган бер кәрванга Һиндстанга барып кайту бурычы да йөкләнә. Ул кәрванның җитәкчесе, шул авыл сәүдәгәре Исмәгыйль Бикмөхәммәтов белән бергә аның сәфәрдәшләре Надир, Якуб, Габдерахман исемле кешеләр дә юлга чыккан. Әлбәттә инде, аларның һәрберсенең үз ялчы-хезмәткәрләре дә булган. Әйтик, Надир Сәфәровның мал куучысының Бохарадан кузгалуга ук һәлак булуы турындагы хәбәр тиздән авылга да кайтып җитә. +Бу чорда Һиндстанда Аксак Тимернең оныгы, төрки солтан Бабур нәселе вәкилләре идарә иткән. Бабур һәм аның оныгы Әкбар, бу илдәге аерым бәксолтанлыкларны җиңеп, "Бөек Моголлар империясе" дип аталачак дәүләтне оештыралар. Аларның династиясе әлеге империя белән 1520 еллардан алып 1858 елгача идарә итә. Бу төркиләр идарә иткән дәвердә илнең башкаласы Дәһлидән көньяктарак булган Агра шәһәрендә урнаша. Шул шәһәр янәшәсендәге атаклы Таҗ Махал мавзолей-төрбәсен төзүчеләр дә алар. Җиһан шаһ, сөекле хатыны Мөмтаз Махал вафат булганнан соң, сөеклесенә аталган таҗ буларак төзетә ул мавзолейны. Төзелеш эшләрен башкарыр өчен дә күпсанлы осталарны алар Урта Азия төбәкләреннән китертә торган булган. +Сәет бистәсеннән чыккан кәрванның Дәһли шәһәренә барып җиткәнлеге мәгълүм. Әмма бару һәм кайту юлында югалтулар да күп була. Шул сәфәрдә исән калган кәрван башы Исмәгыйль туган иленә фәкать утыз елдан артык вакыт үткәч кенә әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән. Аның илгә кайткач язган истәлек язмасы әүвәл "Ике хаҗиның рихләтнамәләре" дигән исем-атама белән 1862 елда Казанда аерым 5 Ул дәвердә казакълар өч ханлыкка - Кече, Урта, Олы җөзгә бүленә. 6 Җаек елгасына казакълар ягыннан килеп кушылган Ор елгасы тамагындагы шәһәр. 1735-1741 елларда +Оренбург буларак төзелә. +китап рәвешендә чыга. Тагын кырык елдан соң исә ул истәлекле язманы Ризаэддин хәзрәт Фәхреддин дә 1903 елда "Исмәгыйль сәяхәте" исеме белән Казанда бастыра. Исмәгыйль каһарман кулында Һиндстан бәк-солтаннарына атап язылган хат-фәлән булгандырмы - әйтә алмыйм. Шул хакта, бәлки, аның сәяхәтнамәсендә берәр төрле хәбәр бардыр. +Шул ук Һиндстанга сәяхәт кылган икенче бер милләттәшебезне дә искә төшереп үтик. Сәүдәгәр һәм дипломат Мөхәммәдйосыф Касыймов Бабур нәселе идарә иткән озын дәвердә Һиндстанга - Агра шәһәренә 1675 елда Россия илчесе буларак та сәяхәт кыла. Аның кулында Бөек Моголлар мәмләкәте шаһы Әүренгазиб исеменә татар телендә язылган хат була. Рус патшасы Алексей Михайлович исеменнән язылган хат. Әмма шаһ Мөхәммәднең үзен кабул итми, кире кайтарып җибәрергә боера. Мөхәммәдйосыф, сәүдә малын тиз арада сатып, Урта Азия ханлыклары аша янә Мәскәү тарафына юлга чыга. Шул вакыйганы тирәнрәк белүчеләр хәбәр итүенчә, бу сәүдәгәр алдына куелган бурычларның иң җитдие - Һиндстанга бару юлларын хәтергә сеңдереп кайтудан гыйбарәт була. Урта Азия илләре буйлап сәяхәт иткәндә, ул байтак кына шымчылык мәгълүматын туплауга ирешә. Хәер, ул якларга юлга чыккан башка кәрванчыларга да махсус шымчылык бурычларының тапшырылган булуы көн кебек ачык. Гомер-гомергә бу шулай булган инде. +Оренбург Чик буе комиссиясе эшчәнлегенең бер юнәлешен чагылдырган тагын бер-ике генә мисалга тукталып үтик. Бу комиссия Төркестан, Һиндстан якларына махсус шымчыларны да даими рәвештә җибәргәләп торган. Орск каласыннан Бохара тарафына озатылган кәрваннарның берсе белән булачак шәкерт рәвешендә Ян Виткевич исемле егет тә бара. Әлбәттә инде, ул татар исемен алган була. Үзе ул Польшада туган. Мөгаен, мөселман динен тотучы чын татар кешесе булгандыр. Россия идарәчелегенә каршы чыккан фетнәдә катнашканлыгы өчен, аны Орскига сөргенгә җибәрәләр. (Бераз соңрак, Польшадагы чираттагы баш күтәрүдән соң, Уральск каласына озатылган берничә мөселман кешесен фабрикант Акчуриннарның үз фабрикаларына соратып алу очрагы да мәгълүм.) Мөселманча дога кыла, намаз укый белгән Ян Виткевич, җирле төрки телне бераз үзләштергәч тә, кәрван белән Ташкент аша Бохара тарафына озатыла. Илеңә тизрәк кайтасың килсә - безгә хезмәт ит, дип яллаганнардыр инде аны. Шушы батыр разведчикка багышланган бер китапта аның гүзәл Сәмәрканд шәһәрендә булу вакыйгалары да, Кабул каласына барып җитеп, анда тупланган инглиз армиясе тәртипләре белән танышканлыгы да бәян ителә. Берәр ел чамасы шулай сәяхәт кыл-ганнан соң, ул икенче бер татар кәрваны белән илгә әйләнеп кайта. +Казакъстанда яшәүче тарихчы галим Вил Галиев, "Казан утлары"нда дөнья күргән "Тылмачлар, сәяхәтчеләр, дипломатлар" дип аталган очеркында Һиндстанга сәяхәт кылган тагын берәүне - Гобәйдулла Әмировны да искә ала. Ләкин журналда басылган вариантта ул телгә генә алына, аның кайчан чит илдә булганлыгы тасвирланмый. +Журналда басылган ул хезмәтнең миндә 23 битле кулъязмасы да саклана. Аны мин тәрҗемә итәргә тиеш идем. Әмма эшләп өлгертә алмавымны чамалагач, очеркны башка кешегә тапшырдылар. Ә ул аны бик кыскартып бастырып чыгарды. Кулъязмада исә Г.Әмировның 1805 елдан Чик буе комиссиясендә эшли башлаганлыгы, Һиндстанда шуннан алдагырак елларда булганлыгы әйтелә. Ул байтак еллар элек кайсыдыр төркем белән шул тарафка җибәрелгән дә, шунда кулга алынып, дистә ел чамасы Һиндстанда әсирлек газабын кичергән икән. Аның шул фаҗигале сәяхәткә багышлы истәлек язмасы да сакланган. Нишләптер бездә андый язмалар белән кызыксынучылар юк. Ә рус галимнәре әнә Афанасий Никитинның төркичә-татарча сүзләр дә кушып язган шундый сәяхәтнамәсен, төрлечә төзәткәләп, берничә мәртәбә бастырып чыгардылар инде. Әмировның истәлек язмасын сәяхәтче галим Г.Ф.Генс, берникадәр эшкәртеп, 1825 елда "Азиатский вестник" мәҗмугасының 1нче санында бастырган икән. Ә утыз елдан соң бу кызыклы истәлекне П.Небольсин дигән кеше кабат нәшер иткән. Гобәйдулла Әмиров белән Миндияр Бикчуринның шундый зур сәяхәтләргә багышлы истәлек язмалары "бүгенге көндә Оренбург архивында Г.Ф.Генс фондында саклана", дип яза Вил Галиев. +Менә тагын бер сәяхәтче һәм, әйтергә кирәк, шул дәвер Россия хөкүмәтенең сәясәтен уздыруга үз өлешен керткән шәхес - Миндияр. Әйе, миндәге кулъязмада аның да Чик буе комиссиясендә тылмач сыйфатында эшләгәнлеге, соңрак, бик җаваплы вазифаларны үтәр өчен, Бохара, Үргәнеч тарафларында булганлыгы бәян ителә. Миндияр Бикчуринның шул сәфәрләре, анда ниндирәк йомышларны үтәгәнлеге турындагы үз истәлекләре 1819 елда язылган, ди В.Галиев. Гомер чигендә ул Россиянең шәүкәтле гражданы булып таныла, аңа дворян дәрәҗәсе бирелә. Бер гасырдан соң, 1916 елда Петербургта нәшер ителгән "Восточный сборник" тупламасының 2нче томында аның сәяхәтнамәсе - хисап язмасы басылып чыга. Безнең журнал вариантындагы язмада бу хәбәр дә никтер теркәлмәгән иде. Шушы Миндиярның улы булган "тылмач морза" Мирсалих Бикчуринны да искә алып китик. Ул Оренбургта хәрби мәктәп - кадет корпусын тәмамлаган һәм байтак еллар шунда укыткан "мишәр генерал"ларның берсе санала. Гарәп, фарсы, төрки телләр кулланышына багышланган берничә гыйльми хезмәт язганлыгы да мәгълүм. Аны да төрле вакытта Урта Азия ханлыкларына җитди йомышлар үтәр өчен җибәргәләгәннәр. Генерал дәрәҗәсе аңа шул хезмәтләрен дә истә тотып бирелгән була. +Аның бай китапханәсе белән танышу өчендерме, башка сәбәп беләнме, Галимҗан Ибраһимовның шул морза өенә килеп йөргәнлеге үз истәлекләрендә теркәлгән. Дөрес, Совет хакимияте чорында язылган биографиясендә ул: "Вәлия"дә укыганда, генералның кучеры булдым", дип кенә теркәгән. Иртә яздан кара көзгәчә үз авылында барлык хуҗалык эшләрен башкарышуда катнашкан шәкертнең кай арада Бикчурин морзада кучер вазифасын үтәгәнлеген ачыклаучы юк әлегә. +Вил Галиев хезмәтендә ике татар кешесенең (берсе Казаннан ук икән) бик тә серле Тибет иленә сәяхәт кылганлыгы да искә алынган.Тылмач Мөхәррәм Габдерәшитов белән Сәефсаттар Сәйфелмөлеков 1814 елда башкаладан килгән Рафаилов фамилияле галим белән Кашгар каласына дип юлга чыгалар. Озатып баручылар рәвешендә. Җитәкчеләре сәяхәт барышында авырып вафат була. Мәгәр юлдашларына билгеләнгән җиргә барып җитү, йөкләнгән бурычны үтәп кайту кирәклеген аңлатып үлә ул. Бу татарлар ул кушканны үтиләр. Тибеттан кайткач та, күргән-белгәннәрен язып калдыралар. Соңрак ул язманы сәяхәтче казакъ галиме Чокан Вәлиханов үз хезмәтләре белән бергә нәшер итә, дип яза В.Галиев. (Ул язма Ч.Вәлихановның сайланма хезмәтләренең 1964 елгы 3нче томына кергән.) Үземнән шуны да өстәп куясым килә: язучы Сабит Моканов Ч.Вәлихановка багышланган ике томлык романында, Омск шәһәренең атаклы татар мулласы һәм мәдрәсә башлыгы рәвешендә, әлеге Сәйфелмөлековны тасвирлый. Мәдрәсәдә укыганда, Чокан шул мулла гаиләсендә торган, дип хәбәр итә. Ханнар нәселеннән чыккан бу шәкерт белән яшүсмер кызының күз сирпеп алышуларын күргәләгән мулланың Чоканны кияү рәвешендә кабул итәргә әзер булганлыгын да яза бу әдип. +Сәяхәтләрдә күп йөрдек. Инде мөфтиләребез белән якыннанрак танышыйк. Кемнәр булган соң алар, зур бер империя башлыклары фәрманы белән Россиядәге мөселман өммәте вәкилләре язмышын хәл итәргә алынган зур дәрәҗәле түрәләр? Шуларны ачыкларга тырышып карыйк. Дөрес, аларның барысының да диярлек тумышы, укымышлылыгы, эш-гамәлләре турында Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләренең "Мөстәфадел-әхбар..." китабында берникадәр язылган инде, диючеләр дә булыр. Әмма патшалар чоры мөфтиләрен бик күпләребезнең ишетмәгәнлеге, белмәгәнлеге турында көндәлек матбугат битләрендә чыккан язмалардан күреп торабыз ич. Шиһабетдин хәзрәт китабына кермәгән кызыклы гына мәгълүматлар да ул мөфтиләр биографиясендә бар. Әйтик, ул чор мөфтиләренең патша җәнапларын тәхеткә раслау (инаугурация) вакыйгаларында катнашу-катнашмавы анда теркәлмәгән. +"Алар рус патшасы яраннары булган погонлы офицерлар", дигән рәвешле язмаларга да тап булгаларга туры килгәли. Дөрес, элек погон йөрткән дәүләт вәкилләре дә булган алар арасында. Әмма мөфти вазифасын үтәргә билгеләгәндә, инде аларның элекке чор хезмәтләренә басым ясамаска кирәктер. Элек ниндирәк вазифалар үтәгән булуларына карамастан, алар барысы да дини кардәшләре алдында үзләренә йөкләнгән бурычларын җиренә җиткереп үтәргә тырышкан чын дин әһелләре булганнар. Шиһабетдин хәзрәт билгеләп үткәнчә, иң әүвәл алар чын мөселман өммәте кешеләре булып калганнар. Хәтта мөселманлык, милли җанлылык мәсьәләсендә күпләрдән өстен торган, полковник дәрәҗәсендәге морза Шаһимәрдән Ибраһимовны, мөфтилеккә тәкъдим ителү нияте барлыгын белгәч, Ильминский ише кара фикерле кешеләрнең, "ул бигрәк милли җанлы", дип, башкала түрәләренә әләк хатлары язганлыгы да мәгълүм. +Патша чоры генералы Котлыгмөхәммәд Тәфкилев тә, кайбер галимнәребез аны "чукынган Тәфкилев" буларак сыйфатларга тырышсалар да, эш-гамәлләре белән эшлекле татар буларак күзаллана. Күп кенә рәсми документларда аның исем-атамасын русчалап теркәүләренә карамастан, ул беркайчан да үз диненнән ваз кичмәгән. Әйе, Россия тарихының аерым вакыйгаларын тасвирлаган кайбер чыганакларда аның "Алексей Иванович Мамышев" (атасы бит Мәмәш морза) буларак теркәлгән очраклары билгеле. Ләкин ул - рәсми рәвештә үз диненә хыянәт итмәгән олуг затларың берседер. Шиһабетдин хәзрәт тә бит әнә: "Котлыгмөхәммәд морзаның имамы, Оренбург имамнарының иң элеккегесе Ибраһим бине Түләк мулла иде", дип яза. Аның "Бохара казый вә мөфтиләренеке кебек зур мөһеренә "Ибраһим бине Мөхәммәд Түләк әлмөфти", дип язылган була", ди. +Котлыгмөхәммәд генералның соңгы гомер иткән җире - хәзерге Әгерҗе районындагы Тирсә белән Мордыбай исемле татар авыллары. Аларның утары шушы ике авыл арасындарак була бугай. Шуннан ерак түгел бер Барҗы авылы янында аларның бакыр кою заводы тотканлыклары да тарихта теркәлгән. Тирсә зиратында аның кабере өстенә куелган затлы хәтер ташының 1920 еллар ахырынача сакланганлыгы да мәгълүм. Бер әңгәмә вакытында шул хакта Равил Үтәбай-Кәрими дә искә алган иде. "Аның төрбәсе һәм кабер ташы үз авылларының берсендә төзелгән бер бина нигезенә салынган икән дип сөйләүчеләр бар", дигән иде ул. Ә 2008 елда нәшер ителгән "Әгерҗе төбәгенең ташъязма истәлекләре" китабының 112 битендә әлеге генерал кабере өстенә куелган истәлек ташы һәм андагы мөселманча язма тексты тасвирламасы китерелә. Бу китапны туплап чыгаручы галимнәр - Раиф Мәрданов белән Ирек Һадиев. Генерал кабере өстендәге истәлек ташындагы язманы алар "Шура" журналының 1915 елгы бер саныннан күчереп алганлыкларын хәбәр итәләр. Риза Фәхреддиновка ул истәлек ташы сурәтен һәм язмасын Мордыбай авылы мулласы күчереп язып җибәргән була. +Бу Тәфкилевләр нәселенең үз халкына карата кылган уңай гамәлләренең барланмавы сәбәпле генә, кайберәүләр аны шулай "чукындырып" күзалларга тырышадыр, мөгаен. Шул "усал" генерал оныгы Сәлимгәрәйнең Бөтенроссия күләмендәге дүртенче мөфти булганлыгын исә күпләребез белмидер дә әле. Соңгы Бөек Ватан сугышы дәверендә язылган байтак кына рәсми документларда да бит әнә бик күп милләттәшләребезнең исем-атамасы русчалатып теркәлгән. Шул язуларга нигезләнеп кенә без ул кешеләрне - үз ата-бабаларыбызны чукынганнар рәтенә кертә алмыйбыз ич. +Дөрес, бу генералның патшалар дәүләтенә җаны-тәне белән бирелеп хезмәт иткәнлеген һич тә инкяр итәргә җыенмыйм. Хәрби кеше буларак, ул кайвакытларда артыграк та тырышлык кылгалагандыр. Мәсәлән, Ор елгасы Уралга койган урында булачак губернаның башкаласын - Оренбург шәһәрен төзүгә керешкән чорда, ул шул төзелешне сакларга тиешле атлы гаскәр башлыгы итеп билгеләнә. Ә рус хәрбие җитәкчелегендәге унбиш ротадан торган җәяүле сугышчылар исә төзелеш эшләрен башкарганнар. Полковник Тәфкилев җитәкчелегендәге өч йөз илле кешеле һәм бер туплы атлы гаскәр сагындагы бу отряд Уфадан кузгалуга ук, аңа төрле яклап һөҗүм итүләр башлана. Соңрак Орск исеме белән аталачак Ор елгасы тамагындагы каланы төзи башлагач та, аңа төрле тарафтан һөҗүм итеп торулар тукталмый. Чөнки ул кала бу тирәләрдә ирекле күчеп йөрүче башкортлар өчен дә, елга аръягында урнашкан казакъ күчмәннәре өчен дә кирәкмәс киртә буларак кабул ителгән. Тәфкилев отрядына исә әнә шул күчмәннәр һөҗүменнән саклану бурычы йөкләнгән була. Ул отряд һөҗүм итүчеләрне даими рәвештә эзәрлекләп торырга мәҗбүр ителә. Кала төзелешенә бәйле истәлекләрдә бу полковникның булачак кала уртасындагы үр башына биек каланча төзеп, бер тупны шул каланча башына менгертеп куюы да телгә алына. Әле ХХ йөз урталарында да кайчандыр әлеге каланча урнаштырылган үр Орск халкы телендә "Полковник тавы" дип аталып йөртелә иде. Бу ике күрше халыклар телендә булачак шәһәргә тагылган "Җаман кала" исеме дә ХХ йөз башларынача сакланган була. Орскида +Мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев туган күренекле артист Хәким ага Сәлимҗанов та истәлек китапларында үзен шул "Җаман кала" кешесе буларак таный. +* * * +Яңа губерна белән җитәкчелек итәргә 1740 елда билгеләнгән булачак тарихчы В.Н.Татищевка губерна башкаласының Ор елгасы тамагындагы урынга сайлануы ошамый. Россия үзәгеннән бик еракта һәм дошмани көчләр уралышында урнашкан дип, шәһәр төзелешен ул өч йөз чакрымга көнбатышкарак күчертә. Шулай итеп, урыннан-урынга күчерелә-күчерелә, хәзерге Оренбург каласына нигез салына. Полковник Тәфкилев тә үз атлы казаклары белән яңа, тынычрак урынга күчә. Һәм монда аны яңа губернатор И.И.Неплюев үз ярдәмчеләренең берсе итеп билгели. Россия чигенең аргы ягында яшәүче төрки кавемнәр телләрен белүче кеше буларак, аны тиздән әлеге Чик буе комиссиясе эшенә дә җәлеп итәләр. +Оренбург губернасын оештыру чорындагы эшчәнлеген истә тотып, генерал Тәфкилевкә монда байтак җир биләмәләре бүлеп бирелә. Шуларга Әгерҗе, Малмыж кебек уңдырышсыз җирле, ярлы төбәкләрдән байтак кына ярлы крәстияннар күчереп утыртыла. Тәфкилевләрнең бер биләмәсе, ике мең дисәтинәдән артыграк чәчү җирлеге, Оренбург белән хәзерге Каргалы аралыгында урнашкан була. Бу морзалар шул җир биләмәсеннән килгән табышның бер өлешен даими рәвештә Каргалы авылы мәчетләрен һәм мәктәп-мәдрәсәләрен яшәтү өчен тотканнар. ХХ гасыр башында әлеге иркен җир биләмәсен сәүдәгәр Мәхмүт бай Хөсәеневкә сатканда да, шул тәртипнең саклануын төп шарт итеп куйганнар. 1910 елда Мәхмүт бай вафат булганнан соң, аның варислары тарафыннан ул шарт төгәл үтәлми башлый. Шул хакта бер Каргалы мәчете имамының "Вакыт" газетасы редакциясенә юлланган хаты булуы мәгълүм. Ул хат 1913 елда Оренбургта нәшер ителгән "Гани бай" китабына да кергән. Ә ул китапны төзеп, туплап чыгаручы кеше - "Вакыт" мөхәрриренең беренче урынбасары Борһан Шәрәф була. +Лирон ХӘМИДУЛЛИН, +Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты +(Ахыры киләсе санда) \ No newline at end of file diff --git a/QU/2017-10.txt b/QU/2017-10.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..b8e443a69d853c2a563b18876413e31abc0795d4 --- /dev/null +++ b/QU/2017-10.txt @@ -0,0 +1,1193 @@ + +Ркаил +Зәйдулла +ХИКӘЯЛӘР +Кырымга китү +Ишек шакыдылар. Дөресрәге, кемдер сак кына тибеп карады. Мин җитди урында эшләмим, гәҗит идарәсе генә - кергәндә артык тәкәллефләнеп тормыйлар биредә, шакучы юк та юк инде, ишекне каерып ачалар йә тибеп керәләр; йөзләрендә кырыс таләпчәнлек: син кем әле монда, янәсе, син монда бер кәгазь көясе генә, көя! Син һәркемне елмаеп каршы алырга тиеш, йомышын тыңларга, юатырга, нидер юнәтергә... Мин ул заманда авыл хуҗалыгы бүлегендә эшли идем. Миңа гадәттә кем килә? - авылдагы влач белән риза булмаган гыйсьян җанлы адәмнәр. Алар инде итагать саклап тормый. Ә бу кемсә ишеккә сак кына тибеп карый, типми дә әле, аягы белән кыюсыз гына орына. +- Керегез! +Ишек акрын гына ачылды, бүлмәгә иң башта төсе уңып карарлыгы калмаган, әмма шактый зур букча шуып керде. Мин аңладым: аяк түгел, шул кагылган икән ишеккә кыяр-кыймас. Ләкин ул ялгыз түгел иде. Озак тоткарланмыйча бераздан букчаның иясе күренде. Инәсенең башмагы! Эт тиресеннән тегелгән йонлач бүреген сул кулы белән калкытып куюыннан ук таныдым мин аны. Сепер татары - күптәнге дустым Пулат бит бу! +Авызны ачтым да катып калдым. Аны бит үлгән дигәннәр иде! Биш ел элек үк... Үлеп ике ай үткәч кенә Төмәндәге фатирыннан табып алганнар, дип сөйләделәр. Ялгыз яши иде ул, инде сөяркәсе дә берәү генә калган - илледән узгач соң... Югалып торуы да гайре табигый түгел, юлда йөрергә ярата иде мәрхүм (мәрхүм дә дип әйтеп булмый бит әле!) - бүген Төмәндә, иртәгә Мәскәүдә, бер атнадан инде әллә кайдагы Төньяк котыпта... Гомерлек биләмче, төзәлмәс сәях! Ике ай бернинди хәбәре булмагач, сөяркәсе дә борчыла башлаган, мөгаен; фатир ишеген җимереп керсәләр, ул кухня идәнендә ята икән. Ул - ул түгел, Мәңгелек сәфәргә киткән мумия! +Бөтен Төмәнне ду китереп җирләгәннәр мумияне. Себер татар әдәбиятының Тукае дип игълан иткәннәр үзен. Барлык язганнарын бергә җыйгач, Себердә табылган фольклор әсәрләрен дә шунда кушып, Пулат хакындагы истәлекләр белән сипләгәч, саллы гына китап та килеп чыккан. Сепер татарлары бүтән татарлардан аерым халык, аларның үз әдәбияты бар, дип берәү әлеге китап нигезендә диссертация яклап доктор да булган, имеш. Мәскәүгә чакырып, ниндидер мидал да такканнар түшенә. +Шулай шаулап, өр-яңа милләт туу шатлыгыннан туйлар уздырып, җирләгәннәр теге фатирда табылган җәсәдне... Пулат яши! Пулат безнең белән киләчәккә бара! - дип фейерверк чөйгәннәр. Төмән губернаторы хәтта өч-дүрт туптан залп та бирергә риза булган. Канәгать булып таралганнар шуннан соң Сепер татарлары. Тынычланганнар. Безнең гомум татар гадәте буенча биш ел буена Пулат кабере өстенә таш утыртырга да вакытлары булмаган. Шуңа үпкәләп кабердән чыкмагандыр бит Пулат? Мөмкин хәл түгел безнең заманда. "Могҗизаларны үткән чорларда калдырдык. Пулат яши!" - дип кычкыруларны җитдигә алып булмый ич инде. +Мин үз-үземә ышанмыйча күземне угаладым. Тик ышанмыйча булмый иде, Пулат теп-тере кыяфәттә ашыкмый гына каршыма килеп утырды, каңсасын тимер чыбык белән чистартты да кайдандыр куен кесәсеннән чигелгән янчык тартып чыгарды, учында сикертеп авырлыгын үлчәп карагандай итте. Минем аңгырайган карашымны тотып: +- Сәйнәп пүләге, - диде. - Син пит Тукыз авылында танышкан идең аның пелән. Исеңдәме, пескә пер тырыс торнакүз алып килгән иде. Икенце көнне урманда сиңа арнап озан та атты. +Ул янчыктан вакланган тәмәкене бармак очы белән сак кына алып, каңсасына тутыра башлады. Дәшми-тынмый беравык утыргач, чакматашын чыгарды. +- Монда тартырга ярамый, - дидем мин, кабаланып. Гаҗәпләнүдән Пулатның ике кашы өскә күтәрелде. +- Тәмәке тартмыйца үләң цыгарып пуламы? - дип мыгырданды ул. - Аннары, казанча шивәгә күчәргә кирәк табып: - Шигырь язып буламыни төтен җибәрмичә? - дип кабатлады. +- Шигырь язучы юк хәзер, - дидем мин, кистереп. - Яудагы кебек кырылып бетте барысы. Сине дә бит биш ел элек үк... +- Юк сүз ул, - диде Пулат, мине бүлдереп. - Үлгән кеше Себердән үк килеп синең каршыңда утыра аламы? Каңсамны кабызсам, мин әле бөтенләй дә үлмәгән кебек! +Дөрес әйтә, каршымда нәкъ элекке Пулат иде. Себернең зәһәр җилләрендә кайрыланган кара-кучкыл бите, соры каймалы яшькелт-кара бадәм күзләре, почык борыны шул ук - берни үзгәрмәгән. Чыраенда борынгы татар сагышы. Күчем хан, безнең көннәргә кадәр яшәсә, шундыйрак кыяфәттә булыр иде, мөгаен. +- Мине үлгән тип уйладылар, ә мин Касанныкка кайтып киттем, - диде ул, бөтенләй диярлек әдәби телдә сөйләшә башлады. - Тышчаны калдырдым, нигә ул миңа? Искергән иде инде. - Ул йонлач бүреген салып өстәлгә куйды, торып басты. - Менә хәзергесе ничек? Гырнадир кебек бит, ә? Нәкъ элеккечә. +Мин берни дә аңламыйча аңа текәлдем. Аракы эчкәнгә дә охшамаган. Аек дип тә булмый, әллә ниләр сөйләгәч. Дөрес, ул элек тә сәер иде. Ләкин болай ук түгел. Тышчаны калдырдым, диме? Төмәндәге фатирының кухнясында ике ай ятып мумиягә әверелгән җәсәденме әйтә ул? Аннары телевизордан күрсәттеләр - Мәскәүдән! - быел язын Казанлык авылын тоташтан су баскан, беркем котыла алмаган! Ә Мәскәү ул андый хәлләрне хәбәр иткәндә алдамый, гадәттә. Әйе, фаҗига... Һуманитар катастрофа! Тик бер нишләп тә булмый, табигать шундый финтларны күрсәткәләп тора. Борынгылар тикмәгә авылны Казанлык дип атамаган, димәк, андый җирне иртәме-соңмы су басмый калмый. +- Ничек алыштырып була соң тышчаны? - дип сорадым мин, башны тилегә салып. - Искесен ташладың да ди, ә яңасын кайсы кибеттә саталар? +Бүлмәдә эссе иде, Пулат таушалган мутон тунын чиште, тун астындагы свитеры да миңа таныш шикелле булып күренде. Узган гасырның җитмешенче елларында ук, Хемингуэйга охшарга тырышып, икебезгә икене Мәскәүдә сатып алган идек. Шул шатлыктан калган тиеннәргә сыра да эчтек. Ансыз буламыни инде без яшь чакларда. Бераз башына киткәч, Мәскәүнең йөрәгенә басып, Пулат урысча язган бердәнбер шигырен кычкырды: +Я потомок Куцума, +Стою у ЦУМа. +И русским на диво, +Пью ихнее пиво! +Әйе, гаярь егет иде Пулат. Хәзер әнә йончыган шәүлә кебек утыра каршымда. Хемингуэй свитеры гына безнең бәхетле елларны искә төшереп тора сыман. Мин көлеп җибәрдем. Шатлык иде миңа бу свитерны күрү! Вакыт пәрәвезен аралап, Пулатның да йөзеннән мескен елмаю саркып чыккандай булды. Тышчасын алыштырса алыштыргандыр - мондый елмаюны мин хәтерләмим - тик киеме элекке иде Пулатның, иске иде. Анысы күңелгә ошады - яңа кием алырга ул яшь чакта да атлыгып тормады. Андый вак-төяккә акча тоту аның өчен җинаятькә тиң иде. +- Тышча ул вакыты чыккач үзе төшеп кала, ә киемнән арыну кыен, - диде ул, янә фәлсәфә томанына уранып. +- Кая урнашырга булдың? - дип сорадым мин. Әйе, бу чыннан да Пулат! Һәм аны болытлардан гөнаһлы җиргә төшерергә кирәк иде. Әлбәттә, кунакханәләр, кыйммәтле һотелләр аңа төс булмавы, алар тирәсенә якын киләчәктә бармаячагы ерактан күренә. Ә кая куначак? Элегрәк ул буйдак Мингалим дустыбыз фатирында туктала, шунда "Пулат, Пулат кайткан!" - дип ду килеп бәйрәм итә идек. Тик инде Мингалим дә икенче ел Казанда юк, Мәңгелек сәфәрдә вакыты. +Пулат букчасына ымлады: "Палык", - диде. Мин сәгатькә карадым, эш вакыты төкәнеп маташа, һәм, дөресен әйткәндә, эшлисе дә килми, чөнки Пулатны таныгач ук җирдәге һәр эшнең акыл өшерлек мәгънәсезлеккә ия булуын аңлаган кеше аңларлык иде. Бераздан инде без, буранлы Казан урамнарын кичеп, мин яши торган өйгә якынлаштык. +- Шәкә юкка чыкты бит! - диде Пулат, өйгә керер алдыннан. Шәкә Казанлык авылында клуб мөдире иде. Нишләп юкка чыкты икән соң ул? Ләкин өйгә кергәнче Шәкәнең язмышын мин күңелемә бик якын алмадым. Иң әүвәл хатынны күрәсе бар әле. Билгеле, ул бернинди кунак та көтми иде. Тик кунак килмәсенә дә иманы камил булмагандыр. Ара-тирә кунаклар гел килеп тора безгә. Дөресрәге, алар миңа ияреп кайта иде. +Дустымның Себердән үк килүен аңлаткач, кайчандыр бергә нужа күрүебезне дә искә төшергәч, хатын алай-болай сүз әйтмәде тагын, елмайган атлы булып табын әзерләде, чәй кайнатты. Пулат үзе, алъяпкыч бәйләп, балык чистарта башлады, үз кулы белән тоткан чөгәләрне кыздырырга иде исәбе. +- Шәкә юкка чыкты, дисеңме? +- Әйе, күз алдымда гаип булды. Җир йотты ахрысы. +- Син бүген гел юк сүз сөйлисең! +Пулат, пычагын өстәлгә куеп, урындыкка утырды, җансыз күзләрен почмакка төбәп, шомлы тавыш белән әйтте: +- Шәкә Кырымга китәргә ниятләде. +- Моның нәрсәсе гаҗәп? Кырымда быел алты миллион кеше ял итәчәк, диде әнә телевизор. Бу бит Рәсәйдәге бөтен татар халкы кадәр! +Пулатның күзенә җан иңгәндәй булды. Рәсәйне, дөресрәге, Советлар илен ярата иде ул. Хәтта патриот дисәң дә, бик ялгыш булмас. +- Кырым! Дөрес тартып алдык хахулдан! Ул безнең җир. Шәкәнең дә анда барып урнашасы килде. Урнашыр да иде... тик менә күз алдында юкка чыкты. Юкса, Кырым ул элек-электән ханнар кулында булган. +Пулат үзен Күчем хан нәселеннән саный иде, Шәкә белән алар чыбык очы туганнар, димәк, ул да хан ыруыннан... Әһә, менә бит! Кырымга Себердән дә тарихи дәгъва, кабул ит, мөртәт Украина! Тик Пулат белмидер: Киев кенәзе Владимир, киләчәктә урыслар Кырымны яуласын өчен, ханнарга кадәр үк Херсонеста чукынып куйган! Ә Киев әле ул чакта Украина башкаласы булмаганмы... Фу-у... безнең баш кына җитәрлек түгел монда. +- Әкият ул, - диде Пулат, шаккатмалы - ул минем уемны укый иде. - Әллә ничә гасырдан соң монахлар уйлап тапкан әкият. Елъязмалардагы Владимир - чынлыкта норман конунгы Вальдемар, һәм ул беркайчан да христиан булмаган. Башкисәр, илбасар, әйе, әмма... +Мин аны бүлдердем. Авыл хуҗалыгы буенча белгеч булганга, тарихта сай йөзәм мин, Путинның диңгез култыгында, су астына төшеп, борынгы амфора табып йөрүен дә аңламадым - янәсе бабалары шуннан шәраб эчкән, диюе идеме; аның инде кирәге дә юк - Кырымны кемгә дә барыбер кире бирмәячәк; мине Шәкәнең язмышы ныграк кызыксындыра иде. Ничек ул Пулатның күз алдында юкка чыккан? +- Башкисәрлек христиан булырга да, мөселман булырга да мишәйт итми, - дидем мин, - борынгы заманда әле ул хупланган да. +- Шәкә Кырымга китеп хан булмакчы иде, - диде Пулат, бераз тын торгач. Мин шаркылдап көлеп җибәрдем. Кыска буйлы, тар җилкәле, кысык күзен калын пыялалы күзлек белән каплаган Шәкәне һич тә хан кыяфәтендә күз алдына китереп булмый иде. Киноларда ханнарны бик куркыныч, әшәке итеп күрсәтәләр бит, ә Шәкәдән табигый итагатьлелек бөркелә, аңа карап нигәдер елмаясы гына килеп тора. Хәер, борынгы ханнарның нинди кыяфәттә булганын хәзер кем белә, бәлки нәкъ Шәкә кебек булганнардыр... Без дә бөтенләй төшеп калганнардан түгел, дигәндәй битараф кына әйтеп куйдым, янәсе, без сез белгәнне күптән киптереп элгән. +- Сез бит Шәйбан нәселеннән, биләмәгез - Күк Урда, Иделнең уң ягына хокукыгыз юк. Анда ханлык итү өчен Гәрәйләр нәселеннән булырга кирәк. +- Гәрәйләр нәселеннән тәхеткә утырырлык кеше калмады, - диде Пулат. - Тарихи миссияне безгә - Күчем хан токымына - үтәргә кала. Шәкә шул юлда гаип булды. Ул Кырым тәхетенә лаеклы кандидат иде. Хәтерлисең бит аны? +Хәтерләмичә! +Егерменче гасырның туксанынчы елы иде булса кирәк. Әлбәттә, милади. Һиҗринең әле ни икәнен дә белмибез. Пулат белән "Кысла" сыраханәсендә күрештек. Кремль астындагы әлеге пыяла бинада шагыйрьләр һәм бандитлар, рәссамнар һәм теләнчеләр, көйчеләр һәм йөкчеләр - Казанның бөтен түбән катлавы! - тулып ята, биредә кемне генә очратмыйсың! Иң түрдә, әлбәттә, Ленин портреты янында, кәттәдән дә кәттә булып бармен кукраеп баскан. Ул болай әллә кем дә түгел сыман - тирле кружкаларга күбекле сыра коя, керле тастымал белән кран төбен сөрткәләп ала; ә өстендә крахмалланган ап-ак күлмәк, муенында чем-кара күбәләк, дирижёр таякчыгы тоттырып бүгеннән сәхнәгә чыгарырлык. Бик якын килмә инде син аңа, агайне, мәгарә төбендәге үтә күренмәле су эчендә яткан таш салкынлыгы бөркелә сөмсере коелган битеннән. Һәркем белә - ул совет миллионеры һәм бандитлар арасында абруе зур. Исеме әле дә хәтердә. Мәхмүд! Мин аның белән кул бирешеп күрешә идем көнчел карашлар астында - ай нинди нәфрәтләнеп карый иде миңа шул чакта дус-иш, таныш-белеш. Көнләшү, безнең профессия кешеләренең яшәү рәвеше ул. Әлбәттә, бераздан Мәхмүдне атып үтерделәр. Һәм монда безнең профессия кешеләренең бернинди катнашы да юк иде, билгеле. +Пулат Мәскәүгә китешли Казаныбызга туктыйсы иткән. Кулында ул заманда бик модный нәни чемодан - "дипломат". Килешмәсә дә килешми икән - аю тәпиенә чәнечке кыстырган сыманрак... "Кысла"да сыраны биек түгәрәк өстәл кырында баскан килеш эчешле иде, шуңа Пулат дипломатын, идәнгә куеп, ике аяк арасына кыскан. Аерата мөһим йомыш белән йөрүе икән - Ленинга ходоклар барган төсле, Пулат, Себер татарлары аерым халык булырга тиеш, дигән йөз дә унике имзалы хат-петицияне Кремльгә үз кулы белән тапшырырга дип юлга чыккан. "Төньяк халыкларына вак булган өчен өстәмә льготалар каралган, ә безгә шымытыр!" - диде ул, гарьләнеп. +- Шул хәер-сәдака хакына бездән аерылмакчы буласызмы? +- Надан син, - диде Пулат, үпкәләп. Дулкынлана башласа, ул Себер шивәсенә күченгәләп ала иде: - Тукайны оныттыңмы? Шагыйрь ул общественный деятель дә, политик та пулырга тиеш. Пес пит Мәскәү өчен генә аерылган пулып кыланабыз. Тиздән үләчәк халык, дип, хантыларга, мансиларга биргән кебек, өстәмә акча гына тамызсыннар, без аңа нәшрият, милли университет, зур китапханә! +- Вокзал, - дидем мин, аны бүлдереп. +- Нәстә? +- Аэропорт! +Пулат миңа кулын селтәп сүзен төгәлләде: +- Тагын әллә нәрсәләр ачып бетерәчәкбез! - Ул инде бөтенләй тугарылып, кулын киләчәккә селти иде. - Республика! Сепер Татар Республикасы! Пу пит, пеләсеңме, нинди мөмкинлекләр! И син, надан... - Кинәт ул шып туктады. Аптырап аяк астына карады, аннары миңа рәнҗүле караш ташлады. Мәгълүм ки, кул болгаганда, тел чишелгәндә, җиргә нык басарга теләп аяк та бераз як-якка аерыла, һәм дипломат шул арада бераз үз иркендә калган икән. Әйтәм бит, "Кысла"да бур өстенә бур, алар янында карак, кем генә мондый форсатны кулдан ычкындырсын?! Милләткүләм визит ясарга сәбәп булган хат-петициядән шулай итеп җилләр исте. Пулат елап җибәрде: +- Ницек мин Сепергә катеп күреним? +- Борчылма, - дидем мин, аны юатып. - Монда намуслы бурлар... +Чыннан да, ярты сәгать тә үтмәде, Мәхмүд биш-алты кәгазь бите селкеп кычкырды: +- Кемнең макулатурасы бу? +Пулат ерактан таныды петицияне. Модный дипломатны, әлбәттә, кире кайтармадылар. Әйтәм бит, төс түгел иде ул Пулатка. Килешми иде. Аның өчен иң мөһиме - хат-петициянең югалмавы, ул шуңа кош тоткандай шатланды, бичара. Хәзер инде анык кына хәтерләмим, Пулаттан да соравы уңайсыз - иске ярасына кагылу дип кабул итәргә мөмкин, - Мәскәүдән урадымы ул, юкмы? Урагандыр. Кысыр өмет - татарның ышанычлы юлдашы соңгы гасырларда. Аннары юкны бушка аударып йөрү Пулатның яраткан шөгыле дә иде. Себер Татар Республикасы... Хе! +Шунысы гына истә: бераздан мин аңа ияреп Себергә киттем. Ничә еллар дәвамында Пулат туган иле турында шулкадәр җәелеп сөйләде, мин инде җәннәт бакчаларын нәкъ менә Себердә дип күз алдына китерә башлаган идем. Анда мүк җиләген дә тырмалап кына җыялар, эрбет чикләвеге башка коела, көртлекләр ау мылтыгын үзләре эзләп йөри, суларында балык искиткеч күп - сәнәк белән генә чәнчеп аласы икән. Белмим, нигә элек анда каторгага җибәргәннәрдер дә, нигә татар: "Себер җире - сөрген җире", - дип моңайгандыр. Хәер, "Себер үзебезнеке!" - дип тә җырлаган ул. +Пулат мине әллә кая саз ягындагы Казанлык авылына алып китте. "Цын Сепер татарын күрәсең килсә, алар парысы та ошынта", - диде Пулат. Казанлык җәһәннәм тишегендә, димәсәң инде... тик аңардан якын да түгел, олы җирдән коры юл юк, туңдыргач, чана белән барып була да, җәен су юлы. Боргалак, әлбәттә, теләсә кайчан оча ала, тик бит аңа күпме генә кеше сыя? Шуңа күрә аңа утыру өчен кесәң калын булу кирәк. Ул да көн саен түгел, атнага бер тапкыр гына оча, ерак гасырларда яшәп яткан авылга гәҗит-журналлар, хатлар, посылкалар алып килә. Әле җәй иде, без Пулат белән авылга көймәдә барырга булдык. "Гомер онытмаслык тәэссорат булачак!" - диде ул, күтәренке тавыш белән. +Чыннан да, Агыт суы сурәтләп туймаслык иде! Кыйгачлап төшкән кояш нурларында ул көмеш тәңкәләрен җемелдәтеп гүя чалкан ята, ике як ярдан аңа елак тирәкләр иелгән, офыкка табарак карагачлар төмсәләнеп күренә, дөньяның киңлеген, дәһшәтен бөтен күзәнәкләрең белән тоясың, биредә син бик бәләкәй икән! Шул ук вакытта җиһанның барлык кодрәте, могҗизасы сиңа гына туплангандай тойгы да каядыр ми төпкелләрендә пәйда булып, ялган ләззәт кан тамырларыннан талгын гына ага башлый. Һә-әй! Кичкә таба Агыт суы Олы күлгә кушылды, монда аккошлар, чумга үрдәкләр, су тавыклары йөзеп йөри - көймәгә юл бирергә исләрендә дә юк! - аларны ишкәк белән куа-куа акрын гына каршы якка шуыштык. Ниһаять, аждаһа борынлы юаш көймә, төнбоекларны ерып, ярга килеп туктады. Ярда кипкән балык әрдәнәләре кеше буе - биредә балыкчыларның ун-унбиш йортлы авылы урнашкан икән. Уат идеме соң исеме? Пулатны Себердә һәр татар белә, асыл мәгънәдә кочак җәеп каршы алдылар. Бигрәк тә кызлары. Башына сәүкәлә кигән, озын толымына чулпылар аскан карагат күзле бер кыз, бала итәкле яшел күлмәген чеметеп генә тотып, безгә якынайды. И-их, егетләр! Сез сорамагыз, мин сөйләмим. Казанга назлы килен булып төшкәндә, Сөембикә шундый кыяфәттә булгандыр, валлаһи. Кулны кулга кушырып, без аның белән урманга кереп киттек. "Кайчә! - дидем, - мин монда калам. Балыкчы булам, сунарчы булам". Кайчә көлде, "Калымың күпме? - дип сорады. - Язлык канча палык тотасың?" Чыпчык тезеннән булган балачак инешендә күлмәк белән маймыч сөзгән малай мин... тик монда белмим шул... нинди калым? +Күл буенда җикән камыш, +Күзләрендә сары сагыш. +Калды ярда, кул болгады, +Томанга кереп югалды. +Иртән тагын юлга чыктык. Нәкъ җырдагыча, Кайчә ярда калды, тик кул болгамады. Бер урында баскан килеш каккан казык кебек тора бирде. Нинди уйлар биләде икән аның башын? Әллә табигатьнең садә баласына тирән кичерешләр хас түгелме? Уйласаң, бик гади бит бу дөньяда барысы да - кавышулар, аерылышулар... туу... үлем... Без дә бер сүз эндәшмичә ишкәкләргә ябыштык. Олы күл Җылы күлгә тар гына арык аша кушыла. Арыкны йөз еллар элгәреме, әллә аннан да элегрәк, мондагы бер шәех казыткан, аннан көймә - өч йөз метрлар булыр - ике ярга ышкылып диярлек бара, шуңа бер генә кеше җайлап ишәргә тиеш - мин яр өстеннән атларга булдым. Ә монда сазлык, аякны куярга өлгермисең, ул сасы сулар чыгарып бата да башлый. Анда-монда кәрлә каеннар үсә, мин бер корыган ботакны таяк итеп, түмгәктән түмгәккә сикерә-сикерә, көймә белән янәшә алга омтылдым. Сак атламасаң, батып китүең дә бар, Ходай сакласын... +- Шәкә дә ярдан барасы иде, мин көймәдә калдым... Сазлык йотты бугай үзен - юкка чыкты! - диде Пулат, минем хатирәләрне бүлдереп. Инде мин тәмам ышандым: ул минем уйларны укый белә, күңелемне, иңләп-буйлап, гүя үз көтүлеге иткән иде. +Җылы күлне кичеп, сазлык аша кеше тотарлык түмгәкләргә баса-баса биш-алты чакрым интектергеч юл үткәч, ниһаять, түбәнлектә Казанлык авылы күренде. Монда килеп җиткәнче үк мин Себерне нигә курорт итмәгәннәренә төшендем. Җәннәттә черки булмый! Бөтен башны иңгә кадәр салындырган махсус челтәр белән каплыйсың - әле аңарчы тәнеңне черкигә каршы крем белән сөртеп! - бер генә керер тишек тә юк сыман; әллә кайдан үтеп безелди, авыртуы бер хәл, кычытуына һич чыдар әмәл юк. Бездәге черкинең борыныннан үбеп, соңра һәйкәл куярлык! +Казанлык авылы, эссе кояш астында да өшегән кебек, бөрешеп яткан зур җанварны хәтерләтә иде түбәнлектә. Ул өстән шулай, ә аста, үзендә, авыл тек авыл. Клубының кашагасына "Дворец культуры" дип зур итеп язып куелган. Казанлык та урысча Казанлык түгел, Подберезье булып чыкты. Бик оста тәрҗемә ителгән. Клуб каршындагы озын баганага борынгы кара тәлинкә - радио беркетелеп, аннан Габдулла Рәхимкуловның "Шәйморза" җыры бөтен авыл өстенә яңгырый иде. +Шәкә кысан гына бүлмәдә гәҗит караштырып утыра иде без кергәндә. Исәнләштек. Минем Казаннан ук килүемә аның исе китмәде. +- Казан өчен күңелем тыныч, - диде ул. - Шәйми яхшы идарә итә. Ул... - Бер пыяласы чатнаган күзлеген борын өстенә турылап урнаштыргач, нәтиҗә ясады: - Ни әйтим? Хәйләкәр-р... Чын сәясәтче. Әйе, Казан өчен күңелем тыныч, - дип үз-үзен җөпләде ул. Аннары уйчан кыяфәттә: - Соңгы арада Анголадагы хәлләр борчый әле мине, - диде. - Аугустино Нетто ялгышрак юлдан китте. +- Акыл өйрәтеп кайтыр идең, - дип, Пулат сүзгә кушылды. +- Бармыйча да булмас шул. - Шәкә мышнап җилкә чокырын кашыды. - Менә син Казанның нигә җиңелгәнен беләсеңме? - дип Африкадан тиз генә безгә кайтты ул. +- Аны мең төрле кеше мең дә бер төрле аңлата, - дидем мин, теләмичә генә. +Бәхәскә урын калдырмаслык итеп Шәкә кул чирты белән өстәлгә сугып алды: +- Аның сәбәбе бер генә: башбаштак казаннар безнең Мамук ханны куып җибәргән! +- Әйе, сур ялгыш пулган ул, - дип җөпләде аны Пулат. +Озак утырдык без Шәкә бүлмәсендә. +- Менә ни өчен безнең авыл Казанлык дип атала? - Шәкә имән бармагын өскә чөйде. - Син уйлама уйсу ергә урнашканга дип... Иң әүвәл монда казаннар килеп төпләнгән. Казан җимерелгәч... Казанныклар барысы да авылның үзәгендә яшәде, сәүдәгә хирыслар иде. Аларның инде бүген барысы да Төмәндә... Югары очта - бохарлыклар, анда элек мәчет булган. Бабалары Күчем хан заманында Бохара ханлыгыннан килгән, безне дингә дүндерергә. Хәзер һәммәсе укытучы. Ә без - чын сеперләр - түбән очта, безнең һөнәр - аучылык, балыкчылык. Күчем хан җиңелеп, казаклар кыса башлагач, дала ягыннан сазлык арасына, казаннык кардәшләр янына килеп сыенганбыз. +- Чын сепер булгач, син нигә мондый эштә соң - клубта? +- Каны сыекланган, - диде Пулат, кулын селтәп. +- Ауга чыгам мин кайчакта. - Шәкә, аклангандай, күзлеген рәтләде. +- Әйе, - дип көлде Пулат, - кайсыдыр елны Шәкә аю аулый язды. Кереп киткән бу урманга, мылтык тотып. Биш чакрымнар ары анда ташландык техника мазарлыгы. Шунда Шәкә К-700 тракторы тәгәрмәченең шинын чылатып ята икән. Артында мыш-мыш килгән тавышка борылса-а... Аю бабай үзе! Куркуыннан Шәкә артка чигенә башлаган һәм теге шинның уртасына егылып та төшкән. Бер әйләнгән аю шин тирәли, ике әйләнгән... Ята икән Шәкә калтырап, ау мылтыгын кочаклаган килеш. Кинәт аю танавын җыерган да, Шәкә өстенә төкереп, урманга кереп киткән. +- Бер дә көлке түгел, - диде Шәкә, карасына катып. - Бабай ул шаяртмый. Йөзгә йөз килеп кара әле менә үзе белән, ничегрәк сайрарсың икән? +- Йөзгә йөз дә килгән булды... - дип Пулат урыныннан торды. Мин аңа ышандым - аучылык аның канында иде. +Шәкәнең кәефе кырылды. +- Менә шушы хәлне егерме ел инде мәзәк итеп сөйлиләр, - диде ул, миңа зарлангандай. - Зур тарихи вакыйга инде ул безнең авыл өчен. Монда бит, гадәттә, авыз тутырып сөйләрлек бернәрсә дә булмый. Туалар, яшәп маташалар да үләләр. Тормышмыни бу? Китәргә иде каядыр. Чын-чынлап яшәп алырга иде бер. Юкса тирес корты кебек бит без монда! +Мин, уңайсызланып, тамак кырдым. Себергә романтика эзләп килгән адәм бит үзем дә. Аучылар, балыкчылар турында берәр чын әсәр язып булмасмы дип... +- Сугыш башланмадымы? - дип сорады ул, ялварган тавыш белән. +- Юк әле, ләкин өмет бар, - дидем мин. +Балык чистартудан бүленеп, Пулат тагын хатирәләремә катышты: +- Кырымны тартып алгач, Шәкә яңадан тугандай булды. Салып алгач, гел ура кычкырды, янәсе, Кырым үзебезнеке... +- Эшсезлектән интегә иде ул. +- Юк, ул Казанлыкны тарсынды - масштаб кечкенә, аңа зур эшләр лаек иде. Шуңа да Кырымга җыенды. +- Ул гына җитмәгән ди анда! +- Татарсыз Кырымны терелтеп булмый, - диде Пулат, үз сүзенә нык ышанып. - Татарларны кугач, тәмәке үстерүче дә калмаган бит анда, беләсеңме? Затлы йөзем сортлары юкка чыккан. Ханлык власте урнаштырсак, без Кырымны янә гөлбакча ясыйбыз, Алла теләсә. Әнә Израильдән өч йөз мең яһүд кайтырга тели. Кайтсыннар! Җир эшен яраталар - кибуцалар төзербез далада. +- Урыслар кул чабып торыр, әйеме? +- Алар бит инде без! Телләре генә аерым иде элек. Хәзер инде рәхәтләнеп уртак тел табабыз. Нүгәр булыр кайсысы... Э-эх, Шәкә генә сазлыкта калды менә. +- Ничек батты соң ул? +- Кырымга китәм, дип теңкәне корыткач, көймә белән озатырга булдым аны Олы күлгә кадәр. Арыктан йөзгәндә, икенең берәве сазлыктан атлый бит, үзең дә беләсең. Менә ул да китте йөз тапкыр үткән юлдан. Кем уйлаган аны... +Кыздырылган чөгә исе, авыз суларын китереп, бүлмәгә таралды. Аш астына берәр касә авызга капладык. +- Бәлки, ул батмагандыр? - дидем мин, Пулатның кәефен күтәрергә теләп. - Саубуллашып тормагандыр, бәлки? +- Чыннан да, - дип, Пулат көлеп җибәрде. - Кырымда ятадыр әле, субакы! +Сүзгә сүз ияреп, ут алдырырга да онытып торабыз икән, ярым караңгыда тере Пулат түгел, яшьлектән калган свитер эчендә мумия утыра кебек тоелды бер мизгелдә... Эчке калтыравымны басарга тырышып, сорау бирдем: +- Казанда озак торасыңмы? Аннары кая җыенасың? +Пулатның уч-уч караңгылык оялаган ике күз чокырының төбендә диңгез суы чайпалгандай булды: +- Кая җыенам? Кырымга, әлбәттә! - диде ул, катгый итеп. +Капка +Әтисе шоп-шома капка баганасын кытыршы учы белән сыйпап торды. Аннан читкә китте. Улына да ымлады: мондарак кил, янәсе. +Самат әтисе янына килеп басты. Читтән яхшырак күренә икән шул... булган бу! Күзен янә ырыс капканы кыйгачлап япкан түбәгә төбәде. Ул аңа капканы каядыр очырып китәргә җыенган җилкән булып күренде. Кара инде - капка үзе еракларга, күк томаннарга уралган серле илләргә алгысынган корабка охшаган түгелме соң? +Әтисе канәгатьләнү кичерә иде, и-их дип, яңагын ышкып алды. Ул гел шулай - күңеле булса, яңагын ышкып тора. Ә бүген ул бик озак кырынды, яңагы шоп-шома, капка баганасы кебек димәсәң инде, менәтерәк... +- Мату-ур... - дип сузды Самат. - Җилкәнле корабка охшаган бит, әти, име... +Әтисе, яратып, улын аркасыннан сөйде. +- Капка тек капка... - Аннары кинәнеп көлеп җибәрде: - Капка капкага охшарга тиеш, улым. +Ишегалдына уздылар. Таш плитә җәелгән бер сукмак зур йортка, икенчесе бакча түренә - алар куна торган җәйге өйгә таба сузылган иде. Тирә-юньдә яшел хәтфә үлән шыпырт искән җилдә акрын гына кайнап ята. Аларны күзәтеп кенә торганмы, зур йортның болдырына бикә чыгып басты. Сары чәчле, яшел күзле, борыны бераз почыграк булса да, килешеп тора үзенә. Һавалы итеп күрсәтә. Шорты кигән, күлмәк изүе ачык... +- Кабул итеп алыгыз... Капка әзер, - дип, әтисе болай да киң авызын җәеп елмайды. Самат аңа аптырап карап алды - ничектер бүтәнчә сөйли иде әтисе, бикәгә ярарга тырышамы соң... +- Кабул итүче мин түгел... - Бикә, башын читкә борып, ирен арасына нечкә сигарет төртте. - Ренат Әсхәтович шулай мөгез чыгарырга ярата. Капка, имеш. Нәкъ авылдагыча булсын, имеш. Барысы да таш койма коеп, тимер капка утырта, ә бу... +Тәмәке төтене, бөдрәләнеп, һавага таралды. Саматның борынына ниндидер әчкелтем хуш ис килеп бәрелгәндәй булды. Һе... Бу шул... сасы тәмәке тартмас шул инде. Сорты бүтән. +Әтисе иренеп кенә күктәге ак болытларга күз салды. +- Ренат Әсхәтович - акыллы кеше. Тимер тимер инде ул. Агач бүтән. Агачның җаны бар. +Бикә чыркылдап көлеп җибәрде. +- Философ икәнсең бит, Мостафа. Агачның җаны... Кайда күрәсең инде ул җанны? +- Агач җылы... +Хатын, юкны сөйләмә, дигән кебек, кулын селтәп куйды. +Әтисе ирен чите белән елмайды. Самат исә бикәнең наданлыгына шаккатты. Агачның җанлы булуын алар авылында һәркем белә. +- Без бүген кайтып китәсе идек, - диде әтисе. +- Тагын бер кич кунарга туры килер. Ренат Әсхәтовичтан узып мин сезне җибәрә алмыйм. Кая ашыгасыз? Ял итегез бераз. Әнә күлгә су коенырга төшегез. Гел эш тә эш димәгән. - Һәм бикә борылып өенә кереп китте. +- Һы... - Әтисе уң кулы белән сул кул аркасына сугып алды. Бераз пошынса, аның шундый гадәте бар. - Без бит... без ял итәргә килмәгән. Уттай эш өстендә... - Ул җәйге өйгә таба атлады. +Эссе иде. Су коенып менсәң, начар булмас иде анысы. +- Коенасың килсә, бар... - диде әтисе, аның уен сизгәндәй. - Мин шәһәргә чыгып керәм әле. Бераз күчтәнәч-мазар алырмын. +Самат уенчак тай кебек сикереп алды. Капка "их" итәргә дә өлгермәде, малай инде зур йортларны урап алган таш коймалар буйлап күлгә йөгерә иде. +- Артык эчкә кермә! - дип кычкырган әтисенең дә тавышын ишетмәде. +Саматның әтисе Мостафа - тирә-юньгә данлыклы капка ясау остасы. Аңа тиң булырлык күрше Урмай авылыннан Минап әбзәй генә бар, дип сөйлиләр иде. Мостафа ясаган урыс капкаларны - ә бу якта аларны нигәдер кабак дип атыйлар - халык, чыннан да, бәхет китерә, дип ышана, "бигрәкләр дә җиңел куллы шул Мостафа", - дип, әби-чәби чыш-пыш килә иде. Түбән очтагы имче Минҗиһан карчыкның: "Мостафа ясаган кабактан атлап чыксаң, юлың уңа да уңа инде", - дип сөйләп торганын Самат үз колагы белән ишеткәне бар. Җәй башларында алар үзләре дә яңа капка ясаттылар... Ясаттылар... +- Инде ярты авылны урыс кабаклы иттең, ә үзебезнең һаман җил капка... адәм көлкесе, - дип, ике көннең берендә әнисе кабатлый торгач, әтисе Урмайга барып Минап әбзәйне алып килде. +- Син соң үзең оста бит... - дип аптырады Минап. - Нигә мине яллыйсың? +- Үземә шәп итеп ясамам дип куркам... - Мостафа маңгаен ышкып алды. - Кыюлык җитми, малай... +Минап аны аңлады. Ун көн дигәндә һөнәрдәшенә менә дигән шәп капканы җиткереп тә бирде. +Шуннан соң бер ай үттеме-юкмы, Саматның әнисе үлде. Баш мие кайнарлык эссе иде. Авыл хатыннары урманга печән чабарга китте. Әнисе шунда чалгысы янәшәсендә егылып үлде, диделәр. Башына кан сауган. +Үлемнең чын асылын белми иде әле Самат. Әнисе каядыр вакытлыча гына киткән сыман тоелды аңа. Гәүдәсен гүргә төшергәндә дә, малай үзләренә нинди фаҗига килүен чынлап аңламады. Юк, бу әнисе түгелдер, бу бөтенләй бүтән кешедер булып тоелды. Ничек аның әнисен анда - җир астында калдырсыннар? Әнә бит ул, әле кичә генә түгелме соң, иңбашына чалгысын салып, яңа капкадан чыгып китте. "Самат, Гөлфияне яхшы кара, ашны мичкә куеп калдырдым, вакытында ашарсыз", - диде. Ә биш яшьлек Гөлфия, өстендәге япманы тибеп очырып, таралып йоклый иде әле. +Китте... +Әмма ул тиздән кайтып керәчәк, и-и Саматкаем, үсеп тәмам егет булдың бит, ишегалдын әнә ничек пөхтә себереп чыгаргансың, дип аны мактаячак. +Иртән, әтисенең эчтән каралып киткән йөзенә карагач кына, ул имәнеп, әнисенең беркайчан да, мәңгегә-мәңгегә, кире кайтмасын аңлагандай булды. +Тагын берничә көннән аларга Минап килеп керде. +- Аңлыйм хәлеңне, кардәшем, - дип, Мостафаның иңеннән кочты. - Моңардан да авыр кайгы була алмый. +Өстәл янына утырыштылар. +- Үлгән артыннан үлеп булмый, - дип сүзен дәвам итте Минап. - Миңа әле генә бер Казан баеның йомышын тапшырдылар. Алар бит хәзер, үзең беләсең, шәһәр читендә үз йортларында, ни соң әле, аты коргыры, катиҗларда яши. Шул - миңа хәбәр салучы - авылча урыс капка торгызмакчы була икән. Байларның үз кытыклары... - дип, Минап кыска гына көлгәндәй итеп куйды: ы-хы-ых... +Мостафа аны тыңламый да иде шикелле. Аның ни катнашы бар монда? Маена чыдаша алмаган бер лыкыр баеның кайгысымы?.. +- Җилләнеп кайтасыңмы әллә? Кайгыңны бераз таратып, дим. Малаеңны да ал ярдәмгә. - Минап, үрелеп, дәү кулы белән Саматның башыннан сыйпагандай итте. - Үсеп егет булган бит инде бу. Тьфү-тьфү, күз тимәсен... +- Шулай дисеңме... - Мостафаның тавышы бик-бик сүрән иде. Үз-үзенә сөйләнгәндәй әйтеп куйды: - Бармыйча да булмас шул. Гөлфияне әбиләрендә калдырырбыз. Җан биргәнгә җүн бирер Ходай. +Минап аңа керләнеп беткән кәгазь кисәге сузды. +- Менә адресы. Казанга җитәрәк ул... Иртәгә үк кузгалыгыз. Бай шулай дигән. Бә-әк кырку кеше, диләр. Төгәллекне ярата, димәк... - Минап тагын кыска гына көлгәндәй итеп куйды: ы-хы-ых... Күмгүк иреннәре ерылып, тешсез авызыннан Саматка караңгы аңкавы күренгәндәй булды. +Минап, керпе чәчен сыпырып, урыныннан күтәрелде. Чәче дә яңадан торып басты. +- Ярар, юлыгыз уң булсын, - диде ул. - Бигайбә. +- Син соң үзең нигә бармаска булдың? - дип сорады Мостафа, аны озата чыкканда. +- Мин шул Бүре Рәшитенә капка ясый башлаган идем. Ничек бүленәсең... +Иртәгесен, ата белән ул, Казанга җитәрәк, кашагасына зур итеп "Нарат" дип язылган зур йорт янына төшеп калдылар. Җир астыннан юл аркылы чыгып, урман аша Казан баеның биләмәсенә юл тоттылар. +Бай өйдә иде. Тәбәнәк буйлы, бүксәсе килешле генә алга чыккан. Икесен дә сыек зәңгәр күзе белән бораулап алды. +- Капканы шушында ясарсыз, - диде ул, Мостафаның сузылган кулын күрмәгәндәй. - Шәп булсын. Шәп булса, түләүне кызганмам. - Һәм сүзенә нокта куйды: - Әйттем! +Тик әйтәсе сүзе калган икән: +- Мин ун көнгә чит илгә китәм. - Ул янында басып торган хатынына ымлады: - Сорауларыгыз булса, нидер кирәк булса, менә Роза Фатыйховнага мөрәҗәгать итәрсез. +Өйдән яше Самат чамасындагы бер кыз йөгереп чыкты. Юк, бу аңардан өлкәнрәктер: юка күлмәген төртеп имиләре ташып тора, йөзе дә балалыктан инде күптән азган сыман... +- Папочка! Кайчан кайтасың? - дип, ул әтисенең муенын юантык беләкләре белән урап та алды. +- Позвоню... - Бай, кызын үзеннән аерып алып, машинасына таба китте. Шофёр егет, машина ишеген ачып, янәшәдә басып тора иде. +Кыз кузгалып киткән машинага кул болгап торды да, Самат белән Мостафага күз дә ташламыйча, өйгә кереп китте. +Самат, килә-килешкә үк киемнәрен комлыкка ташлап, күлгә чумды. Шылт иткән аваз юк, бу вакытта әле монда кеше булмый. "Эх, трусикны да саласы булган", дип уйлады малай, үкенеп. Теге ярда биек чыршылар гүяки итәкләрен суга манчып тын калган. Бераз йөзеп баргач, ул чалкан ятты. Күк йөзе зәпзәңгәр иде. Малайның күңелен аңлатып булмастай шатлык биләп алды. Менә шулай бер кайгысыз су өстендә яту... рәхәт бит... рәхәт бит... Шунда бәгырен кисеп утлы хәнҗәр үткәндәй булды. Әнкәй, әнкәй... Ул бит шулай каерылып беркайчан да шушы зәңгәр күккә карый алмаячак! Өстә әнисенең йөзе чалынып киткәндәй булды. Үлгәч, кешенең җаны күкләргә аша, дип сөйли иде түгелме соң әбисе... Димәк, аңа каерылып күккә карыйсы юк. Ул үзе күктә! Ул әле Саматны да күзәтеп торадыр. Аның өчен сөенәдер дә әле... Сөенер дә шул - Самат хәзер бала-чага түгел бит инде, әтисенең кул арасына керә башлады. Хәзер алар бер-берсенә терәк, әбисе әйтмешли. Сеңлесе Гөлфия дә исенә төште. Ул сагынадыр инде... әнисен дә, әтисе белән абыйсын да. +Эссе. Быел җәй эссе килде шул. Самат, ашыгып, җәйге өйгә килеп керде. Һай, рәхәт! Салкынча... Өй быел гына салынган әле, нарат исе куерып борынына килеп бәрелде. Түрдә әтисенең караваты, ишек кырындарак, сул як стенага терәлгән сәкедә малай үзе йоклый иде. Кояш күзеннән кинәт кергәнгә өй эче тагын да караңгырак тоелды. Сәкегә якынайгач, ул үзе дә сизмәстән күзен угалап алды. Чү... анда кемдер ята түгелме соң? Тезләрен өскә калкытып кемдер ята шул. Кем дип... бай кызы бит бу! - шул, үзе, мәтәлеп китәрсең... Елмаямы соң - күзләре симез битендә эреп беткән сыман. Ярым караңгыда кып-кызыл бүртенгән ирене кыймылдап алды: +- Чё туктадың? Кил, яныма утыр. +Нишлисең, Самат күндәм генә кыз янына килеп утырды. Кыздан килгән кайнарлык тәнен өтеп алгандай булды. Малай аның өскә калыккан шәп-шәрә якты ботларына карамаска тырышты, "капка баганаларымыни!" - дигән уй гына башыннан үтеп китте дә, баш эшләүдән туктады, тонды, бушап калды. +- Исемең ничек әле? +- Самат. +- Самат... Саматлор... - Кыз кинәт кенә малайның иңеннән кочты да үзенә аударды. +Самат, йомшарган гәүдәсен җыеп, кирегә тартылды. +Кыз көлеп җибәрде. +- Ничә яшь сиңа? +- Унөч... Ундүрт тула инде ун айдан. +- Без яшьтәш икән бит. Ә син... салага әле... - кыз аңа йомшак кулы белән төртте. +Самат эндәшмәде. Кыз терсәгенә таянып калкынды да аңа йотардай булып карады. +- Син... әле малай гына? +Кинәт кыз аны кочаклап алды, ирене белән авызын эзли башлады. Самат тартылды, имчәгенә ике кулын батырып, кызны үзеннән алып ташлады. +Кыз кычкырып көлде. Сәкедән сикереп төште дә итәген рәтләде. +- Их син, дерёвня! - Ишек янына килгәч, борылды: - Борыныңны төшермә, мин сине өйрәтермен. - Пышылдады: - Төнлә йоклама, килермен. - Аннан тагын көлде. - Ишекне бикләмә только... - Һәм чыгып та йөгерде. +Аңгыраеп бик озак утырды Самат сәкедә. Мендәрдән килгән ис ничектер күңелне уйната, тынгысызлый - ул аны өстен аска әйләндереп куйды. Өйрәтермен, имеш. Син белгәнне без инде... Һи... Һи... Оят иде аңа, йөрәкне әллә нинди кымырҗытып торган оятсызлык... +Әтисе кайтып кергәнне сизмичә дә калган икән. Биштәрен идәнгә куйгач, әтисе аңа борылды: +- Нигә болай караңгыга терәлеп утырасың? - Ул тәрәзә пәрдәсен кырыйга тартып куйды. - Күл буенда кызынып ятасы урынга... +Янына килде. Кәефе әйбәт күренә. Әллә бераз кәккән инде... +- Йә, нигә боектың? Борынны төшермә... +- Ә?! +Әтисенең кинәт кәефе алмашынды. Чүмәште дә аны кочаклап елап җибәрде. +- У-улым... Ятим калдык би-ит. +Олылар ямьсез елый. Самат, дерелдәп, әтисенең тынчу кочагына сеңде. Кайнар күз яше муенына тамды. Аның да күкрәгеннән өзгәләнгән авазлар бүселеп чыкты. Икәү еладылар. +Әтисе, кинәт торды да, алып кайткан нигъмәтләрне өстәлгә чыгарып тезде. +- Эш бетте, бәйрәм итәбез, - диде ул. Елау галәмәтеме, тавышы бераз карлыккан иде. Соңгы күз яшен озын, итләч борыныннан учы белән селтәп төшерде. - Әйдә, улым, кил, җаның теләгәнне аша, без дә кешеләр бит... - Һәм башланган шешәдән касәгә аракы койды. +- Әти, эчмә... +- Аз гына, улым. Эш бетү шатлыгыннан. +Алар өстәл янында икәүләшеп озак утырды. Күзенә йокы эленә башлагач, Самат сәкесенә барып ятты. Күптән караңгы төшкән иде инде. +...Ул капылт уянып китте. Өй эченә шыплап ай яктысы тулган. Түрдә ниндидер кыштырдаган тавышка колагын торгызды. Әтисе йоклый алмыйча борсаланып ятамы соң? Бастырылган мәллә? "Аһ" та "уһ" килә түгелме... Малай, башын күтәреп, әтисе караватына таба карады. Әтисе өстендә чәчен тузгытып шәрә хатын-кыз утыра иде. Албасты! Кайдан килгән ул? Бай кызының: "Килермен, ишекне бикләмә", - дигән сүзләре исенә төште. Самат бит бераз йоклап алгач, тышка чыгып кергән иде. Төн уртасы булгандыр. Алай да бай йортында ут яна иде әле. Күктә йодрык-йодрык йолдызлар. Карлыган куаклары арасында малай шактый озак басып торды. Ишекне бикләп кергәнен дә ачык хәтерли. +- Аһа-һа-һа... - дип аһылдады хатын. Ул чалкан әйләнеп төшкән иде. Бу бит бикә! Бай абзый хатыны. +Әтисе шуның белән ята. Ята! +- Аһ, Мустафа, Мустафа! +Самат юеш битен сыпырды. Юк, ул еламый, эчендә кемдер елый иде. +Китәргә иде... Авылга кайтырга. Ул бит инде монда әтисенә кирәкми. +Самат шыпырт кына сәкедән төште дә, ишекне акрын гына ачып, тышка чыкты. Салкынча бармаклары белән йөзенә төн ябышты. Самат туктап тормады, яңа капкадан йөгереп чыкты да урманга ташланды. Битен гөлҗимеш куаклары тырнады, юлына имән аркылы ятты, ә ул йөгерде дә йөгерде. Уңга каерырга кирәк - урман юлы шул якта булырга тиеш. Аннан инде ул трассага килеп чыгачак, анда инде алар ягына берәр машина очрамый калмас. Булмаса, иртәнге автобусны көтәр. +Агач башларына эләгеп калган күк йөзе бишек кебек айкала, чайкала, аннан - күк тирәнлегеннән - әнисенең тавышы ишетелә сыман: "Йөгер, тизрәк йөгер, улым. Калма аның янында-а..." Менә хәзер шушы чаукалыкны гына әйләнеп уза да, анда инде урман юлы... +Вак таш җәелгән урман юлына аягы тигәч, ул үзенә таба тавышсыз-тынсыз якынлашкан ике фара яктысыннан сукыраеп кинәт туктап калды. +Агач башларына эленгән бәллүр бишек, чәлпәрәмә килеп, җиргә коелды. +...Затлы машина шофёры рульне кочаклап катып калды. Бераз аңга килгәч, туңган иреннәре язылып, ул елап җибәрде: +- Ренат Әсхәтович... Кичерегез, мин... өлгерә алмадым... +- Борчылма, монда синең гаебең юк, - диде хуҗа. +Кабахәт +Бер олау кер үтүклисе бар иде Гөлиянең. Ярата ул бу эшне. Башны җигәсе юк - кулы үз хуты белән йөри, ә күңеле исә әллә кайларга китеп бара, әйтерсең, сафлык һәм яктылык бөркеп торган күлмәк-ыштаннарга, яулык-тастымалларга, чүпрәк-чапрак, чурт-чураманга һич катышы юк. Башка дөньяда! Урманда озак адашып йөргәннән соң, иркен, якты аланда ябалдашын җәеп утырган карт тирәк төбенә оеп ял итәргә сузылган мөсафир сыман әйтеп аңлатмаслык рәхәтлек кичерә шул сәгатьләрдә. Ләкин әчкелтем хатирәләр монда да сискәндереп куя, кеше аяк басмаган әрәмәлекләрдәге шыпырт сукмакларга әйди. Менә хәзер дә... алсу лифчигын кулга алуга... Күңелгә якын, тәнгә килешле кием-салым була, искерсә дә ташлыйсы килми шуны. Бер-ике ел элек тәненә сыланып тора иде шушы лифчик, үлчәп теккәндәй иде ул кибеттән алганда да. Инде кечерәйде... Гөлия елмаеп куйды - кечерәйде дип инде... ул ике кулын догага әзерләгәндәй күтәреп, тәкәббер генә борын чөеп торган имчәкләрен сыйпап алды. Ие, яратып кия торган алсу лифчигы кыса хәзер. Тик ташлыйсы да килми. Илнур салдырган лифчик бит ул. Аңарчы ул тирәгә беркемнең кулы тигәне булмады. Юк-юк, түбән тәгәрәмәде Илнурның кулы, ул бит юләр түгел, Гөлиянең ирек куймасын белә. Колагын өткән кайнар сулышы менә бүген йөрәгенә төшеп бөтен җанын әрнеткәндәй булды. "Өйләнешкәч тә өлгерербез, - дип тынына буылып пышылдады ул. - Шулай бит, җаныем?" Җиде генә түгел, сигез тапкыр үлчи торган кеше иде Илнур. Ул үлчәде, тәкъдире үчләнде - чит илләрдә гомерен кистеләр. Соңгы хәбәре Донбасстан килде. Хәрби хезмәте төкәнгәч тә армиядә калган иде ул, имеш, туй үткәрергә уч тутырып акча эшләп кайта. Кайтты... Алып кайттылар. Тутыя табутын ачарга да рөхсәт булмады. Шулай беркем белән киңәш-табыш итмичә генә Гөлияне ташлап китеп барды Илнур. Шулай ярыймы инде, ә? Илнурны искә алган саен күзенә дыңгычланып нур тулуын сизде кыз. Әнә ул - озын буйлы, киң җилкәле; чем-кара күзен кысып, авызын исә ерып каршыга килә: кочагын җәйгән. Юк шул, булмый, булмый; насыйп түгел икән инде ул кочакта эрергә. Ташлап китте бит, китте... Кабахәт! Гөлия күз яшен сөртеп алды. Өйләнешкәч өлгерә, янәсе... Калган эшкә кар ява торган була шул. +Урыны-урыны белән аязучан болыт, дип хәбәр иткән иде телевизордан кызыл авызлы, кыска итәкле, әмма озын тырнаклы кыз - дөрес әйткән, иртәдән бирле кар ява, Илнурның кабере тәмам кар астында калды инде, калды. +Гөлиянең әтиләре, иртә торып коймак белән чәй эчкәннән соң, киенепясанып, тиздән буласы кодаларына туй мәрәкәсен юллап киткәннәр иде. Ерак тормый алар, өстәге урамда гына. Ләкин әтисе барыбер машинасын кабызды, җәяү йөрергә ул инде янәсе саяк-сандырак түгел. Кодасына тиңләшә алмаса да - анысының машинасы оһо-һо! - ул да арбадан төшеп калмаган, күт астында мимеч машинасы кешнәп тора, Аллага шөкер. +Гөлияне кияүгә бирәләр. +Әрлән Хисмәтенең малае Радик тәмам каныкты аңа. Илнур армиягә китүгә бәйләнә башлаган иде, инде аны тутыя табутта кайтаргач, тышавы бөтенләй бушады. Оятсыз тәре! Өч аймы соң, элек, тансыдан кайтканда, килде дә кысып кочаклап алды. "Син минеке!" - дип кычкырды, шакшы аракы исе килеп торган авызын аңа таба сузып. Ахирәте Венера белән култыклашып бара иде Гөлия, өстенә бер чиләк юынтык су койдылармыни! Венера бер читкә каерылып көлеп тора җитмәсә. Юка баш! Ә Гөлия нишли ала? Ике нәни йодрыгы белән азгын Радикның калкан кебек калын, киң күкрәген төйде инде үзенчә... Шул чакта... Гадәттәгечә, күршеләре Айрат иярә иде аларга. Бер адым арткарак калып, ике кызның үзара сүзенә кушылмыйча тын гына атлый иде ул бүген дә. "Сагынма Илнурны! - дип кычкырды тагын Радик. - Юк ул! Бандералар дөңкегән аны. Оныт!" Селәгәй тулган авызы Гөлиянең иреннәрен эзли, бәбәкләре оядан атылып чыгарга тора. Шул чакта... Гөлиядән кинәт аерылды да көзге пычракка килеп төште Радик. Айратның селтәнгән кулын гына күреп калды Гөлия. Кемнән-кемнән, күрше малайдан ул мондый тәвәккәллекне көтмәгән иде. Авыл егетләре Радик белән каршылыкка кермәскә тырыша, ул бик гарьчел, усал хәтерле, мәкерле, бәйләнешмәвең яхшы. Анысы бер хәер, атасы Хисмәт тирә-якта бер авторитет. Көйсез улының юлына аркылы төшсәң, бөтенләй юкка чыгуың да бар. Хисмәт бай үз сүзен генә сүз итә торган коры кеше, улының нинди җимеш икәнен белә, корт төшкәнен дә күреп тора - тик бит үз баласы! Аны кыерсытырга юл куйса, ул кем була? Әйе, беркем дә булмый. Тешен кысып ул аның кыланмышына түзә, түзмәгәндә каеш белән арт сабагын да укытып ала; тик җиткән егет ләбаса! Димәк, бер генә юл кала - өйләндерергә! Аягына сыер басса, тиз аңга килер, эттән туган... дисәң инде, дөрес үк булмас, Хисмәт үзен эткә түгел, бүрегә тиңли иде. +Шул ук көнне Айратны полиция тотып китте. Радикны үтергәнче кыйнавы гына җитмәгән икән, кесәсеннән әфьюн чыккан, ә өендә ваһһабитка өйрәтә торган китап тапканнар, имеш! Булыр да, Айрат авыл егетләре белән артык аралашмый торган сәеррәк җан иясе иде бераз. Шизакатьлерәк иде ул, үзара әйткәндә. Бервакытта хәтта аның авыл клубындагы китапханәгә кереп киткәнен дә кемдер күреп калган. Китапханәгә! Егет кешегә төсме шул? Тәмәке дә тартмый иде ул... Эчү мәҗлесләрендә дә катнашмый иде мәхлук. Менә бит! Нинди елан асрап ятканнар куенда. Ярый әле, җаен китереп, авылны шартлатмаган. +Шулай дип сөйләнүчеләр булды, тик кем генә ышанды икән бу сафсатага? Намазга баскан берничә карт-коры эчтән генә зөбаный Хисмәтне каргады, Айратны утыртуда шуның кулы уйнаганы һәркемгә ачык иде. Кибет тирәсендә хатын-кыз чәпчеп алды - шул гына! Оныттылар берничә көннән Айратны. Әтисенең дә кем икәне билгеле булмаган ятим-йотама кемгә кирәк? Акылга җиңелрәк әнисе генә - Дивана Эльвира дип йөртәләр иде аны авылда - кинәт гаип булган улын берничә тапкыр урамга чыгып эзләп керде дә тынды. Аннары аны да каядыр алып киттеләр. Картлар йортынамы соң, әллә җүләрләр йортынамы, диделәр... Гөлиянең әтисе буш калган йортның тәрәзләренә аркылы-торкылы такталар сугып чыкты. Бетте шуның белән! Аллаһы әкбәр! +Тик Гөлия белмиме инде Айратның кем икәнен? Бер урамда уйнап үстеләр, бер сыйныфта укыдылар. Кыюсыз, сүзен беркайчан да өздереп әйтә алмаган Айрат та булдымы ваһһабит? Адәм көлкесе, дияр идең, нинди көлке монда, ун елга ук утыртачаклар диме соң... Җебегән Айрат исән каламы инде андагы бандитлар арасында. Гөлиянең бәгырен әрнетеп торган нәрсә - Айрат бит аның аркасында эләкте бу бәлагә! Аны яклап кул күтәрде бит ул йөзе кара Радикка. Ябык кулын селтәгән килеш әле дә күз алдында тора әнә - сөяк тә тире! Өрсәң очып китәр, ачуым да бер килмәгәе. Озын чәче иңенә ишелеп төшкән, иягендә өч-дүрт бөртек сакал, күзе кылыймы соң - берсе чәршәмбегә, икенчесе бөтенләй якшәмбегә карый. Шул да булдымы террорист?! Нишләп кенә ята икән инде ул төрмәдә, мескенем. +Бәла бит ул үзе генә килми, ишен дә ияртә. Әрлән Хисмәте ишек шакуга ук йөрәге кысылып куйган иде Гөлиянең - юк, алдамый шул йөрәк! Үз бүлмәсендә аягөсте килеш залдагы һәр хәрәкәтне тоеп, һәр ым-ишарәне кан тамырлары аша кичереп, тын да алмый торды ул. Чакырылмаган кунак белән әтисе өстәл тирәсенә кара-каршы урынлашты. "Йә, - диде хуҗа, - дога кылыйк, - йола шулай куша". Ул соңгы вакытта җомга көннәрендә мәчеткә йөри башлаган иде. Хисмәт битараф кына битен сыпырды да гадәте белән үгезне мөгезеннән алды: +- Без ят кешеләр түгел, - диде ул, кистереп. - Бер төптән чыккан ырулар. Йөз кызартырлык эшебез юк. +"Ә Айрат? Айрат! Айрат..." - дип йөрәге сулкылдады Гөлиянең. Йөз кызарырлык кынамы... Җәһәннәм утында янарлык! Тик аның йөрәген беркем ишетмәде, чал ирләр салмак кына сүзне дәвам итте. +- Әйе, бер төптән, - дип җөпләде хуҗа. +- Дүртенче буынга киткәч, авылда әммәбез кардәш. Зыян юк, кыз ярәшергә ярый. - Хисмәт кыска гына көлеп куйды. +Ишекне шакыганда сизенгән иде Гөлия, хәзер инде Әрләннең нигә бусагадан атлавын тәмам аңлады: улына - азгын Радикка (!) - аны - алма кебек Гөлияне, хатынлыкка сорарга килгән. +"Әтием! Әтием! - дип сулкылдады бичара йөрәк, - зинһар, ризалашма, бирмә шул сасы авызга газиз кызыңны, бәхетсез итмә". +- Минем Радик синең кызга кызыгып йөри икән. - Хисмәт авыр сулады. Бераз тынып торгач, сүзен дәвам итте. - Яшерен-батырын түгел, малай бераз тулыксыз. Киртәдән сикергән чаклары була. Хатыны, балалары булгач, көйгә килер. Мин шулай уйлыйм. +- Һе... - дип куйды әтисе. - Буласының, беләсеңме, кайдан ук билгеле? +- Беләм. Балачактан ук, бу... ук билгеле кем буласы. Минем малай ул - минем малай! - Хисмәт нәни йодрыгын өстәлгә куйды. Тәрәзәдән яктылыкныңмы кыңгыр төшүе - өстәлдә яткан йодрык шактый олы булып күзгә ташланды. Шулай булмыйни, элекке биш калхуз, бөтен кыр-басулары, техникасы, ихаталары-биналары белән, Хисмәтнең шушы йодрыгы эченә керде дә бетте бит, ходавәндә. Калхузлар дигәнемез, бер дә булмаган кебек, эт сигәнче вәйран булды да куйды. Вәссәлам! +- Әйбәт яшәрләр. Малайны мин үзем авызлыклармын. Киленгә кырын карасамы?! +Хисмәт инде Гөлияне килен дип саный! Сүзенә каршы килерләр, ишектән кире борырлар, дип ул башына да китерми иде. Каршы килеп кара! Авылда яшәрлегеңне калдырмас, ник туганыңа үкенерсең. Алай да әтисе тиз генә бирешәсе итмәде. +- Хәзер бит, үзең беләсең, кордаш... Яшьләр үзләре сайлый. Аннары минем кыз әле сабыйлыктан да чыкмаган. Эһе. Калага укырга китмәк кели. +- Бабайлар ни әйткән? Бүрек бәреп егылмаса, кызны кияүгә бирергә була, дигәннәр. - Хисмәт тагын кыска гына көлеп куйды. - Алар юләр булмаган. +- Акыллырак булганнар, дисеңме? Ай-һай! Акыллы халык дәүләтсез калмый. +Хисмәт, хуҗаның сүзен игътибарсыз калдырып, үзалдына сөйләнгәндәй: +- Укымак кели... Ни пычагыма... Әнә минем дурак укып йөргән булды. Экономист итәм, янәсе. Финансист! Имтихан саен акча түләдем. Дипломын сатып алдым. Хәзер кем инде ул? Бишне алтыга тапкырлый белми! Телефонына карап әйтә! Хәсрәт... Апкайттым шәһәрдән. Тракторга утыртам хайванны. Басу сөрсен, бүтән эшкә ярамагач. +- Син шул дуракка кызымны димлисеңме? +- Әйе! Үзәге таза аның. Минем орлык! Әйтәм бит, өйләнгәч, бала-чагасы булгач, ипкә килә ул. +- Ай-һай. Белмим ни әйтергә дә... +- Син кирле-морлы сөйләнеп утырма! Ни әйтергә белмәсәң, хатыныңны чакыр. Мин тешләгән җирдән өзмичә калмыйм. +- Син, кордаш, ордым-бәрдем сөйләшмә әле. Кыз бирү ул уен-муен түгел. Хатынны да чакырырбыз. Киңәш-табышсыз булмас. +- Кызың өлгергән. Вакытында озатмасаң, бозылып та китә ул кыз бала. Замананы кара син. Кяфер өстенә кяфер. +Гөлиянең әнисе каядыр биләмгә киткән иде, озын гомерле булыр - нәкъ үзен искә алганда кайтып та керде. +- И-и, Хисмәт әбзәй килгән наса, сиңайтәм, чылтыратып та әйтмисең, - дип, аш бүлмәсенә ашыкты. Аңа өмет юк иде. Әрләннәр белән туганлашырга улмы каршы булсын?! Бай тормышка кызыкмаган көне юк. Инде әтисенең тәмам колак итен ашап бетерде. Хәйран күп кредит алганнар иде банктан, хәзер шуны түлисе бар. Әнә ничек балкыды, түрендә Әрләнне күргәч. +Калым-фәлән, бирнә-төгәннәр турында тыңларлык рәте калмаган иде Гөлиянең, күңеле тулудан әлсерәп ятагына ауды да - акты да китте. +Үтүген яраткан лифчигы өстенә куйган килеш тәмам онытылган бит, әй, көйгән ис борынына төрткәч кенә аңына килде. Лифчикның йомрысына таба омтылып, алсу тукыма өстендә өчпочмаклы кара эз калган иде. Күзенә тагын мөлдерәмә яшь тулды - ташларга инде моны... Илнурның соңгы истәлеген. Лифчикны йомарлап ишек төбендәге чүп чиләгенә таба борылган иде, артына авып китә язды: бусагада чәче төптән кыркылган Айрат басып тора! Тар чыраена әллә нинди сәер киң елмаю ябыштырган, үзе тач бер малай-шалай инде, әйтәсе дә юк. +- Айрат?! - Үз күзенә үзе ышанмыйча, Гөлия Айратка таба омтылды, аның арык иңбашына каккалады. - Чыгардылармы? Нигә торасың инде каккан казык кебек, әйт тизрәк! +- Качып кайттым, - диде егет-малай гади генә. +- Качтың? - Гөлия гаҗәпләнүдән кычкырып җибәрде. - Качтың? Соң сине бит хәзер атып үтерәләр. Син шуны беләсеңме? Инде сине дөнья бетереп эзлиләрдер. +- Син кияүгә чыгасыңмы? - дип сорады Айрат һәм, балачактагы гадәтенчә, йодрыгы белән авызын сөртеп куйды. - Радикка... +- Анысы сиңа нигә инде? - дип ачыргаланды кыз. - Син соң аңлыйсыңмы... +- Бик яхшы аңлыйм, - диде Айрат. - Шуңа качып кайттым да. +- Нәрсә? - Гөлия, беренче тапкыр күргәндәй, Айратка батырып карады. Әйе, ул бу егетне беренче тапкыр күрә иде. Теге ул белгән җебек Айрат түгел бит бу! Бөтенләй бүтән Айрат! Әле генә миен кисеп үткәндәй булды: аңа сыланып маташкан исерек Радикны төртеп егуы да, хәзер полиция кулыннан качып кайтуы да тикмәгә түгел, ул бит... ул бит... И-и мескен! Гөлиягә гашыйк булып йөргән ләбаса. Хәзер дә гашыйк. Ә Гөлия аны уйлап та бирмәде. Ничек инде ул, ярты авылның егетләрен саташтырган Гөлия, Дивана Эльвираның өтек малаена карасын?! Айратның шулай өметләнеп йөрүе аны рәнҗетә түгелме соң... бар ягы килгән кызны! Гарьлек, гарьлек, билләһи. +Тик... тик... кем аны шулай хөсетсез, самими ярата алыр соң бүтән? Кем аның хакына төрмәгә керергә дә риза булыр? Карышмыйча гомерен корбан итәр? +- Син бит... бөтенләй... - дип бытылдады ул, каушап, - сиздермәдең... +- Көн саен клубтан сезгә кем ияреп кайтты алайса? +- Мин сине Венера артыннан йөри дип уйлый идем. +Күзен почмакка төртеп ялганлады Гөлия, моңарчы Айратка кагылышлы бер уй да килгәне юк иде башына. Әйе, искәрә иде алар Венера белән: Дивана Эльвираның тилемсә малае ияреп кайта аларның эзенә басып... кайтса соң?! Вакыты җиткәч, кем кайтмас үз өенә. Ашаган җиренә сыер да кайта. Ә-ә, исендә, Венера колагына пышылдаган иде бугай: "Бу малай сиңа бик мәхәббәтле карый, авыз суын корытып..." Гөлия көлгән генә иде. Кинәнеп көлгән иде ахрысы. Сәләмә генә малай булса да, тугрылыклы әнчек кебек арттан ияреп килүен күрү барыбер кыз күңеленә рәхәтлек биргән иде. Ул бит тулысынча синең ихтыярыңда! Боерык бирсәң, ул бит синең өчен коега да баштүбән сикерәчәк, чәчрәп китим, шушы урында ялгышсам. Тик кызга кирәкми иде ул тилемсәнең коега сикерүе. Әйе, кинәнеп көлде дә, шунда ук онытты күрше малае турында Гөлия. +- Радикка чыгуыңны ишеткәч, миңа шок булды, - диде Айрат, тынлыкны бозып. - Аңа түгел, син миңа чыгарга тиеш! +- Әниеңне картлар йортына алып киттеләр. +- Юк, юләрләр йортына... - Айратның йөзендә берни үзгәрмәде. - Күптән кирәк иде. Анда аңа әйбәтрәк булыр. Юкса монда... +Гөлия иңбашын сикертеп куйды. Аңлады ул Айратның ни әйтергә теләгәнен. Әбисеннән ишеткән мәкаль исенә төште: +- Илдә чыпчык үлми. +- Чыпчык үлми, кеше үлә, - диде егет, иренен кыегайтып. - Гөлия! Әйдә, киттек минем белән! Россия зур, табарбыз ышык урын. +- Айрат! Сине барыбер эзләп табачаклар. Алардан качып булмый. +- Качарбыз, беркем табалмас. +Гөлия аңа ияреп каядыр китүне башына да китерә алмый иде, сорады: +- Бер тиенсез кая гына барып җитәрбез? +Айрат, иренен турсайтып, ятакка утырды. +- Сезнең шул булыр инде... Акча! Акча! Шул гына сезгә дөнья тоткасы. Радикка да шуның өчен чыгасыңдыр әле? +- Мыскыл итмә, - диде Гөлия, малай янына чүмәшеп. +- Мин төрмәдән качтым синең өчен, ә син... син... +Гөлия егетне тынычландырырга маташты: иңеннән сыпырды, чигәсеннән үбеп алды. Бик тә, бик тә кызганыч иде Айрат. +- Мин бит синең өчен үләргә риза! +- Беләм, беләм... +- Ташла ул Әрлән малаен. Бәхетсез булырсың гомер буе! +- Соң инде, Айрат. Берсекөнгә туй. Хәзер качып китсәм, әтиләр нишләр? Андый хурлыкны ничек күтәрер? +Айрат илереп елый башлады. +- Нигә качтым мин төрмәдән? Сиңа ышандым! Тотсалар, кыйнап үтерәләр бит мине! - Ул инде бәләкәй гәүдәсе белән Гөлиянең куенына кереп беткән, кырыкмыш башын имиләр өстенә урнаштырган - шунда күз яшен түгә иде. Ниһаять, ул юеш йөзен күтәрде. Аһ, кызганыч, кызганыч бала... Юеш иде ирене. Корсак төбендәрәк пәйда булган ниндидер авыртыну аяк бармакларына, муен тамырларына кадәр таралып, аркасына яткырды Гөлияне. Бичара малай, көтелмәгән бәхетенә сыеша алмыйча, ыңгыраша иде. "Чү! Чү!" - дип пышылдады кыз; нигә алай әйтте, үзе дә аңламады. +- Гөлия! +Ишек тоткасына кулын салган егеткә Гөлия аркан борылды, итәген рәтләде. +- Китик бергә. Без бит хәзер... - дип нидер әйтергә маташкан егетне бүлдерде: +- Юк! +- Ярар! Радик - сарык! Ә мин - беренче! Онытма: veni, vidi, vici. +- Нәстә? +- Цезарь әйткән: килдем, күрдем, җиңдем. +- Кабахәт! - Кыз өстәлдәге кул астына эләккән алсу лифчикны кукраеп торган малай өстенә ыргытты. - Кабахәт! - Бая гына шундый якын, газиз, ә хәзер, берничә минут эчендә, шулкадәр ят, күңел кайтаргыч кемсәгә әверелгән иде ул. Лифчик, пионер галстугын хәтерләтеп, Айратның муенына уралды. - Кабахәт! - дип янә кычкырды Гөлия, нигә ярсыганын үзе дә аңламыйча. Ярсыйсы, аяк тибеп кычкырасы, бөтен дөньяны җимерәсе килә иде. +Начар артистларча пафос белән көлеп, Айрат кар явып торган урамга йөгерде. Анда дөнья түгәрәк һәм ап-ак иде шикелле. +Чи-чи чинаган полиция машинасының тавышын ишетеп, Гөлия тәрәзәгә капланды. Тавышсыз гына иңрәде ул: кая барып бәрелергә белмәгәндәй, Айрат ике машина арасында бәргәләнә иде. Бераздан битлек кигән, башаяк коралланган дәү-дәү ирләр кечкенә автобустан коелышты, икәве, төркемнән аерылып, түм-түгәрәк күк астында берүзе калган малайны күз ачып йомганчы бөтереп алды; кулын боргычлап, җиңел машинаның арткы утыргычына ыргыттылар. Машинага керер алдыннан бер мизгелдә Айратның күз карашын тотты сыман Гөлия. Бәхетле иде кебек Айратның күз карашы шул мизгелдә. Ачы тавышларын урамга таратып, машиналар китеп югалды. Гөлияләр турында, ак кар өстендә, алсу тап калды. +Калдык +Көн кичкә авышкан иде. Яхшы! Ул көн буе киләп сарды, анда барды, монда әшнәләре белән ләчтит сатып утырды. Таныш-белешләре күп аның Канашта. Ул бераз чайкалып бишенче катка күтәрелде, фатирының ишек кыңгыравын чылтыратты. Фатирының дип... хатынының фатиры инде, ярты ел элек бер марҗага йортка кергән иде. Яхшы! Йортка кергәнче утка кер, диләр тагын. Элек шулай булгандыр да, бәлки... Ә хәзер аның бер ояты да юк... +Ишекнең теге ягында кыштырдау ишетелгәндәй булды. +Вагыйз тагын кыңгырау төймәсенә басты, аптырагач, ишекне йодрык белән төеп алды. +- Галя! +Ишек кинәт ачылып китте, аннан хатынының кызгылт тимгелләр тибеп торган киңчә чырае атылып чыкты. Кемдер кызган таба белән кизәндемени, Вагыйз артка чигенеп куйды. +- Кертмим! - дип чәрелдәде хатын. - Туйдым мин синнән. Булдыксыз, эшлексез татар! Тагын күпме ашатып ятарга була сине... - Ишек шапылдап ябылды. +Йорт төбендә беравык аңгыраеп басып торгач, Вагыйз әкрен генә тимер юл вокзалына таба юнәлде. Сыендырырлар әле, бәлки, берәр әшнәсе очрар. Ашыйсы килү дә үзен сиздерә кебек. +Яхшы түгел иде. +Ә бит әйбәт кенә яшәп киттеләр. Галяны авылга да алып кайткан иде Вагыйз. Култыклашып урам буйлап та уздылар. Авылда марҗага өйләнеп беркемне дә шаккатыра алмыйсың да... барыбер тел шартлатып калдылар агай-эне, әби-чәби. Бала-чагалар байтак кына арттан йөгереп барды. Шаккатмаслыкмы - марҗа Вагыйздан бер башка озын, үзе юан, аяклары гына да гөбе кадәр. +"Өйләнә алмассың, сиңа кем чыксын", - дигән әнисе дә телсез калды. +Вокзалда, гадәттәгечә, кеше мыж килә иде. Ул буфет тирәсенәрәк килеп басты. Янәшәдәге өстәл янында ике кеше кыздырылган тавык ашый. Уртада шешә кукраеп утыра. Чем-кара чәче шешенке маңгаена төшкән кысык күзлесе, ишарәләп, Вагыйзны үз яннарына чакырды. +- Нигә балтаң суга төшкән кеше кебек торасың, браток? +Икенчесе Вагыйзга аракы тулы стакан сузды. Ул, киресенчә, сап-сары чәчле, сипкелле иде. Сипкелләре, сикереп чыгып, менә-менә идәнгә коелыр сыман. Вагыйз дөресен әйтте: +- Хатын куып чыгарды, - диде. +Шуннан соң аны типкәләп уяттылар. Вагыйз эренле күзләре белән як-ягына каранды. Сыер абзарында йоклап ята түгелме соң ул? Әле генә вокзалда иде, ә хәзер абзарда салам өстендә... +- Мин кайда? - диде ул, аптырап. +- Оҗмахка эләктең, браток, - дип көлде Сипкелле. - Хәзер ашау - байдан, үлем - Ходайдан сиңа. +- Тор, имгәк, - дип җикерде Кысык күз. - Өченче тәүлек йоклыйсың инде. Менә сиңа эш фронты. - Ул кулын җәеп абзарга ишарәләде. - Савучы да булырсың, көтүче дә... кыскасы, терлекче. +Вагыйз иренеп кенә торып басты. Башы чатнап авырта иде. Сыерлар, ризасызлык белдереп, мөгрәшеп куйды. Вагыйз, күзен угалап, бу ике кешегә кызыксынып карады. +- Шаяртасызмы? - диде ул, нигәдер өметләнеп. +Кысык күз көтмәгәндә аның эченә китереп сукты. Вагыйз бөгелеп төште. +- Син хәзер безнең кол! - диде Сипкелле. - Аңлыйсыңмы шул сүзне? +Кысык күз кизәнми генә Вагыйзның яңагына кундырды. Авыз эче җылынып китте, ирен читеннән кан сузылып чыкты. +- Аңладыңмы? +- Аңладым. +Алар абзардан чыктылар. Тышта офыккача дала җәйрәп ята иде. +Берәү чүгәләп учак кабызып маташа. Учак өстенә казан аскан. +- Сашка! - дип кычкырды Кысык күз. - Сиңа ярдәмче алып килдек. +Сашка дигәне чал чәчле, сакалы берничә көн кырылмаган, чепи күзле бер карт булып чыкты. Чандыр, аркасында калак сөякләре тырпаеп тора. Өстәвенә чукрак та иде ахрысы, кулын колагына китереп: +- Ә? - дип торып басты. Озын буйлы иде бу карт, бик ябык иде - сәләмә пинжәген гүя скелетка кидереп куйганнар. +- Менә иптәш булды сиңа. Эш рәтенә төшендер. +- Шурба хәзер кайнап чыга, - диде Сашка. Учак инде кабынган, ялкыны әрсезләнеп казан төбен ялый. +Кысык күз белән Сипкелле машинага утырып китеп барды. +"Качарга кирәк!" - дип уйлады Вагыйз. +- Без кайда? - дип сорады Сашкадан. Кычкырып сорады. +- Акырма... - Карт учакка таягы белән төрткәләде. - Җир өстендә әле пока. +- Якын-тирәдә берәр авыл бармы? - Вагыйз Канашның бик еракта калуын аңлап алган иде инде. +- Белмим, - диде Сашка. - Сиңа авыл нигә кирәк? Безгә моннан беркая да китәргә ярамый. Ничава, күнегерсең. Бераздан каядыр китәсең дә килмәс. Кем көтеп тора безне анда. Ә монда яхшы: ашау - байдан, үлем - Ходайдан. +"Качарга кирәк!" - дип уйлады Вагыйз. +Тик кая качасың? +- Монда егерме сыер, икебезгә унышар, саварга иртәнге дүртенче яртыда торырга туры килер, - дип, "эш рәтен" өйрәтә башлады Сашка. - Алтыда инде көтүгә куабыз. Кич белән тагын шул мәрәкә. Иртә-кичен сөтне машина белән килеп алалар. +- Мин ничек монда эләктем соң? - дип, уйлаганын үзе дә сизмәстән кычкырып әйтте Вагыйз. +- Баш катырма юк белән... Ашау-эчү яхшы. Әнә тегендә йоклыйбыз. - Сашка абзар кырындагы бер алачыкка төртеп күрсәтте. - Яхшы. Алай-болай сугыш башланмадымы анда? +- Кайда? +- Дөнҗада... +- Ишетелмәде. +"Аракыга йокы даруы салганнар!" - дип уйлады Вагыйз. Иртә-кич сөтне алып китә торган булгач, димәк, кешеләр алай ук ерак яшәми. +- Исемең ничек соң? +- Васька. +Тамак ялгап алгач, Вагыйз дала буйлап китте. "Васька! Акылыңа кил", - дип кычкырып калган Сашкага ул кул гына селтәде. Барды да барды. Кояш лепкәсен пешерде, йөзеннән шаулап тир акты. Күз алдында яшелле-зәңгәрле түгәрәкләр биеште. Аяк буыннары тотмый башлагач, ул йөзтүбән җиргә капланды. Бераздан аның янына машина килеп туктады. +- Кая җыендың, падла! - дип, Сипкелле аның эченә китереп типте. +Аны, кулларын бәйләп, машинага тактылар. Машина акрын гына сыерлар калган якка кузгалып китте. +Вагыйз бүтән качмады. Күнекте. Чыннан да, бу дөньяда кемгә кирәк ул? Ә монда ашау - байдан, үлем - Ходайдан. Кешене шул ашау кайгысы йөртә түгелме соң дөнья йөзләрендә? Ә үлем инде ул кайда да үлем. Ходайдан... +..."Вагыйз югалган!" - дигән хәбәр авыл өстендә яшен тизлегендә таралмады. Аның югалганын күп кеше сизмәде дә. Әнисе генә сирәк-мирәк сагынгалады бугай. "Күз көеге булып йөргәнче, югалуы артык", - диде бер энесе. Аңардан барысы да туйган иде. Әнисе турында әйтмим, аналар үз балаларыннан туймый. +- Күптән үтереп ташлаганнардыр инде, - диде Таракан Зиннәт. +- Күңелем сизә, исән ул, - диде Нәби. Алар Вагыйз белән бер мәктәп коридорында укыганнар иде. +- Бәлки, аны бүтән планетага алып киткәннәрдер? Хәзер гадәти маршрут ул, - дидем мин. +- Күңелем сизә, исән ул, - дип кабатлады Нәби. +Бу хәлләргә инде унбиш еллап вакыт үтте. Вагыйз онытылды. Кешеләр җирдә гел югалып тора, әллә кемнәр югала - беркемнең дә исе китми. +Менә беркөнне авылга затлы машина килеп керде. "Мерседес"мы соң шунда... Кем утырып кайтты, дисезме? Әйе, әйе, Вагыйз! Үзе генә түгел, янында ике кеше бар иде. Берсе - Кысык күз, икенчесе - Сипкелле. Вагыйз алардан бер адым да читкә тайпылмады. Бер-берсенә тагылып өйгә дә кереп киттеләр. Анда Вагыйзның әнисе ялгызы яши иде. +Шулкадәр озак еллар аерылып торганнан соң, әнисе белән ничек күрешкәндер Вагыйз, миңа мәгълүм түгел. Күз яшен күрсәтмәгәндер, элек андый гадәте юк иде. +- Әби! Улың алтын куллы синең! - дигән, имеш, Кысык күз Вагыйзның әнисенә. Авылда шулай сөйләделәр. Апа кеше ул минутларда үзен бәхетле хис иткәндер, шаять. Юлдан язган улына карата андый бәяләмәне кайчан ишетә алыр иде әле ул?! +"Мерседес" авылда озак тормады. Шул ук көнне китеп тә барды бугай. Вагыйзның озак еллардан соң ике ят кеше белән кайтып китүе сәбәбен эзләп Нәби генә бер көн баш ватып йөрде. +Икенче көнне билгеле булды: Кысык күз белән Сипкеллегә Вагыйзның кеше булуын ачыклый торган белешмә кирәк булган икән. Муниципалитетта шулай диделәр. +Кыска ялганыш +Авылда кичләрен капка төбенә чыгып утыру гадәте бар инде ул. Чыгасың, ике-өч күршең сиңа кушыла. Офыкта кып-кызыл кояш эреп ята. Моңсулык япанчасын бөркәнеп, сабырлык кушагын билгә буып, авыл төнгә керергә җыена. Әйе. Күз бәйләнгәнче утырабыз берничә карт-коры. Телевизор карап кына ятмассың бит. Дөрес, дөнья хәлләре монда да арттан калмый. Эквадор президенты өчен ничек борчылмыйсың?! Көн буе Аурупа өстендә очып йөргән, имеш, бахыр. Чөнки дә җиргә кунарга рөхсәт булмаган. Ниһаять, бер аулак кумырыкка төшеп утыргач, полисия кереп тентегән үзен. Рәҗе шулай кешене мыскыл итәргә ярый? Әмерикә котыртып ята икән Аурупаны шундый шуклыкларга. Аларга нәрсә, шаярырга булсын. +Сүз иярә сүз чыга шулай. Авылда да сөйләрлек гыйбрәтләр күп. Гыйбрәттән генә тора да инде хәзер авыл. Безнең урамда гел карт-коры гына калды. Кайчан гына монда уптым яшьләр иде, урам иңләп, көнне төнгә кушып, бала-чага чатыр-чабадыр иде. Урамның исеме генә дә үзе гыйбрәт - Котылдык дип атала. Аерылып, ниһаять, усал каенаналарыннан котылган киленчәкләр кушкан исем. Каенаналар да төшеп калган түгел, аларның үз атамасы - безнең очны Комгансызлар дип йөртәләр иде заманында. Шулай да тора-бара киленчәкләр кушкан исем өскә чыкты. Әнә шул кайчандыр чибәр, чая киленчәкләрнең берсе камыт аякларын сак кына күчергәләп, таяк белән ярдәм итештереп монда таба килеп ята. Каш өстенә кулымны куеп караган идем, аптырап киттем: минем кәмпер бит бу! Үзгәрсә дә үзгәрә икән кеше. Ә бит теге чакта... Һии...идриттити. Теге вакытта, аулак өйдә нинди иде?! Борынгылар әйтмешли, мисле кура җиләге иде инде, һич арттырмыйм. Авыл егетләре сыланырга җай гына эзли иде. Мине сайлады. Һы, ник сайламасын, һөнәрем дәрәҗәле - электрик; бераз саксыз йөткерсәң дә, ильич лампалары сүнә торган заман - бөтен авылның күзе миндә! Кыяфәт тә шәп, кылык та - камчы кебек уйнак, чыбыркы сымак шартларга гына тора идем яшь чакта! "Али карендәш!" - дип кылкынып торалар иде. Ә хәзер нәрсә? Хәзер шул, юкәдән ишкән бау кебек сөйрәләм шунда. +- Маузер өзелде, - диде минем карчык битараф кына. +Мин тиз генә битне сыпырып куйдым. Рәҗигун! +Туфрактан яралган, янә туфракка кайта кеше. Хәтта ки Маузер булса да... Атна-ун көн ятты бугай ул үлем түшәгендә. Сызлануга түзә алмыйча, аты-юлы белән сүгенеп. Каршыдагы чапыраш күрше булгач, хәлен белергә кергәләп чыга идем. Юкса нигә миңа аның хәле? +- Карчыкларны чакырып карыйм әле, мәетне төнлә ялгыз калдыру ярамас. +Хатынга каршы төшмәсәм дә, күзне ризасызлык элпәсе каплап алды. Исән чакта Маузер кеше яратмады, җүнләп исәнләшә дә белми иде. Үзен дә беркем өнәмәде. Янәшәсендә хәзер берничә карчыкның мыдыр-мыдыр укынып утыруын теләр иде микән... Алладан да, мулладан да җәяү качкан кеше иде бит ул. +- Син, димен, муллага барып әйт. - Кортка ерак китмәгән икән әле. Дөресе, бөтенләй китмәгән, бөкрәеп һәмишә каршыда басып тора! +Әйе, муллага хәбәр итәргә кирәк. Үлем-төшем аның төп эше. Авыз тутырып әйткәндә, үлеме мәрхүмнеке, төшеме исә муллага. Хәер, Маузердан нинди төшем... Исән чагында да өч тиен сәдака бирмәгәндер. +Мулла ерак яшәми, түбән очта гына. Караңгы төшкәнче барып җитәрмен шәт. Китеп тә барам түгелме соң инде менәтерәк. Мин шундый! Яшьтән үк тоткан җирдән сындыра идем. Әле дә озак сөйләшеп тормадым, атладым мулла өе тарафына - түбән очка. +Маузер кайчан авылга кайтып төште соң әле ул? +Көтмәгәндә, уйламаганда, ашка төшкән чебен кебек. Авылда аның беркеме юк, аны да беркем көтми иде. Дөресе, дөньяда барлыгын да оныткан идек. Йә, бер тамырың өзелгәч, нигә, кайтып, кеше күзен борчып йөрергә? Маузер турында әйтүем. Әйе, чәчәсен чәчеп, тынычланып калган вакыт иде. Бәрәңге инде борынлаган, теге кабахәт комсыз коңгызларны котыртып, кара җир өстендә яшел яфраклары күренә. Менә шул чакта кайтып төште ул. Йортлары инде егерме елдан артык ташландык тора иде. Шунда яши башлады зимагур. +Кулыннан эш килә икән, юкса элек бер саяк-сандырак иде, берничә көндә йортның эчен чистартып, юып чыгарды, тәрәзәләрен алмаштырды, ишегалдындагы үләнне чапты, капканы рәтләде. Әлмира карчык хәтта бакчада казынганын да күреп калган. Менә бит кеше ничек үзгәрә... Егет чагында ничек кыланганын күрсәгез иде сез аның... И аның күкрәк киереп урамнан узулары! Әйтерсең, Чулак Әләү малае түгел, әлләкем... Үз-үзен артык яраткангамы, кырыкка җитәрәк тә өйләнмәгән иде. Килергә атлыгып торучылар да күренмәде. Хатын-кыз эт шикелле ул - кемнең кем икәнен бик тиз сизеп ала. Хәзер нәрсә... Җилкәләр төшкән, күкрәк инде киерелми, үзе бөкрәйгән, йөзгә тоҗым кунган. Юкса бит әле ул алтмышны да тутырмаган кеше! Тормышы татлы булмагандыр читтә. Йөзенә караганда гел ачыны ашаганга охшап тора. +Кайда йөргәндер шул гомер... Алла белә. Маузер безнең белән аралашмый, без дә күрешергә атлыгып тормыйбыз, кайткан икән кайткан, яхшымы, начармы, ата нигезе. Бәлки, туфрагы тарткандыр олыгайган көннәрендә. Югыйсә монда кемгә кирәк ул? Затсыз бәндә иде Маузер, затсызның яхшы якка үзгәргәнен күргән юк әле. Күңел турында әйтәм инде, башкасы үзгәрер аның... +Шулай да беркөнне килде ул безнең янга. Өен рәтләп бетергән иде инде. Без әлеге дә баягы капка төбендә утырабыз. Без дигәнем шул берничә бөртек карт-коры. Әлмира карчык инде иң беренче булып чыгып утыра, тамагын кырып. Аз гына ютәлләп, кибарьлек өчен, мин чыгам. Капка төбендәге утыргыч шомарып беткән. Нигә тагын да шомартмаска? Бераздан юл тузанына галушларын ышкып Әлбирт күренә. +- Бисмилла, - ди, арык артын утыргычка төртеп. +Соңгы атнада ни сөйлисең, ни сөйләсәң дә, тәртә очы һаман шул Маузерга килеп төртелә. +- Аның югалганына бер утыз ел бардыр, адәм тәганәсе? +Әлмира карчыкны җөпләп, Әлбирт сүзгә кушыла: +- Мәскәүдә сугыш чыга язган иде бит, шул елны... Шәймине дә читлеккә утыртып алып китәселәре иде. +- Туксанынчы ел! - дим мин, катгый итеп. Үзем шунда ук икеләнеп тә алам: әллә туксан берме? +- Һи, гумерләр, - дип уфтана Әлмира карчык. - Суга баткандай юкка чыккан иде шул. Әнисен җирләргә дә кайтмады. +- Табалмадылар. +- Хәернисаттәй үлгәнгә дә инде, и-һи, - дидем мин дә. - Әләү абзыйдан соң озак тормады ул да. +- Ә? Кайда йөргән дисең? - дип, учын колагына китерә Әлмира. +- Әнә үзе килә, сорарсың. - Әлбирт капкадан чыгып килүче Маузерга ымлады. Чыннан да, Маузер безгә таба атлый иде. +- Саумысс, - диде ул, каршыга туктап. - Шәп кенә торас-смы? +Күзе элеккечә янып тормый, сүнгән, төсе уңган. Кәкре борыны исә бер якка янтайган. +- Аллага шөкер! - диде Әлбирт. Аңа шулай әйтү тиеш, чөнки дә ул күптән инде авыл мулласы булырга хыяллана. "Колһуалла" белән "Фатиха" сүрәләрен ятлап куйганына да бишбылтыр. Нишлисең, берәү үлми, икенчең көн күрми. Тик түбән очтагы Сәет хәзрәт урынны бушатырга ашыкмый иде әле. Тиз генә җыенмый иде авыл читендәге каеннар арасына китәргә. Авырый дип күптән сөйлиләр дә... Хәзер кем авырмый? Табигать хәлләре шундый чөнки. Типсә тимер өзәрлек егетләр дә бүген дөнья җимертеп эшләп йөри, иртәгә сорыйсың, күренмәгәч... Китте ул, диләр. Көтмәгәндә китеп барган шулай хушлашмыйча да. Теге дөньяга... Без йөрибез әле менә иске сәпит кебек чалыш-мылыш. Яшәсен Сәет абзый да. Бик әйбәт хәзрәт. Искечә белеме әллә ни юктыр да, тик безнең авылга ярап тора әле пука. Бетеп барган авылга "Мөхәммәдия" шәкерте килмәс. +Әлбирт электән шундый - югары урынга кызыга торган гадәте бар. Кызыгуын кызыга, ә белеме чыпчык тезеннән дә юк. Яшь чакта бик озак партком секретаре булырга хыялланып йөргән иде. Армиядән үк коммунист булып кайткан, хәсис. Җыелышларда сәхнәгә чыгып тузга язмаганны сөйләргә аңа куш. Тик партком итеп барыбер куймадылар, тикшереп алалар икән анда да. Әлбиртнең шунда барлык хәрефләрне дә танымавы ачыкланган. "А"ны таный икән, "Б"ны - хет үтер, танымый. Элек күргәне булмаган... Шулай да гомерен эшләмичә уздырды Әлбирт. Әле ревизия комиссиясенә, әле партийный контрольгә билгеләп кенә тордылар үзен. Менә хәзер Сәет хәзрәт урынына борынын сузып маташа. Әлбирт хәсрәт! - исеме үк килешми бит мулла булырга. Әлбирт исемле мулла була димени? Шуны аңларлык та акылы юк. +Маузер, миңа карап: +- Кичә кишер-суган ише чәчкән идем, - диде. - Бүген карыйм: орлык өскә бәреп чыккан, чыпчыклар чүпләп ята. Нигә алай? +- Чәчү вакыты үтте бит инде, - дип кул селтәде Әлбирт. +Ә Маузер һаман миңа карап тора. Мин нәрсә беләм? Без үскәндә авылда бөтенләй яшелчә белән маташмыйлар иде. Күңеле уйнаган хатыннарга тозлы кәбестә кирәксә дә, күрше авыл чирмешләреннән чыгып алдылар. +- Тупрак не принимает, - диде Маузер, урысчалап. +Ни әйтим, җилкәне генә сикертеп куйдым. Күпме яшәп, андый хәлне күргән юк иде әле. Тупрак ул кеше түгел, тупрак - киң күңелле, һәр нәрсәне кабул итә. Җаныбыз гарешкә очуга, үзебезне дә кабул итәр. Ленин гына ята ул әнә җир өстендә фиргавен сыман. Күмеп куйсалар, аны да кире төкермәс иде җир... +- Али әбзәй, әйдә, бернәрсә күрсәтәм, - дип, Маузер иңемә кулын салды. Комы коелып бетмәгән иде әле: кулы авыр, гайрәте, ташмаса да, сизелерлек. +Киттем инде ияреп. Әлмира белән Әлбирт утырып калды. Әлмираның нидер сорарга ачылган авызы шул килеш ябылмыйча тора иде әле мин әйләнеп килгәндә дә. +- Әйдә, әйдә, курыкма, - дип, Маузер мине бакча башына ук алып китте. Аптырадым - нигә куркырга әле миңа? Үз җиремдә басып торам, Аллага шөкер. Куркыр туныбыз күптән тузган. Шул үлемнән курыксаң гына инде. Анысы да гадәт буенча гына. Курык-курыкма, иртәме-соңмы ул барыбер киләчәк. Һәм алып китәчәк үзе белән - һич югы моңа шикләнмәскә була. +Маузер өшегән кеше кебек калтырана иде. +Ул төртеп күрсәткән төшкә карагач, минем дә күз маңгайга таба шуышты: каен үсентесе, менәтерәк... утыртылган чокырыннан суырылып чыккан да берике метр читкә китеп ауган. Актарылган туфракта тамыр эзе тырналып күренә. +Бала-чага эше дияр идең, бездә аларның исе дә юк. Миннән шикләнмидер бит бу зимагур... +- Үзе чыккан ул, - диде Маузер, уемны сизгәндәй. Аннары тагын кабатлады: - Тупрак не принимает. +- Нич-чек? +- Менә мин дә аптырадым шул. Нич-чек? +- Ни әйтергә дә белмим. +- Нигез... Нигез танымый мине... - Маузер бүтән бер сүз дә әйтмичә, бөкрәеп, өенә таба атлады. Мин сәерсенеп чыгып киттем. Әллә нинди хикмәтләре бар бу дөньяның. +Шуннан соң Маузер нидер чәчеп, утыртып маташмады, ахрысы. Вакыты да калмаган иде инде, бераздан ул авырый башлады. Әҗәл чире йоккан, дип сөйләделәр. +Якын кешеләре, чыбык очы гына туганнары да булмагач, минем карчык кереп караштырып йөрде инде. Эт баласын да андый чакта ялгызын калдырмыйлар. Маузер кебек бәндәләрнең авызына су салудан берәр төрле савап буламы, белмим, әмма да ләкин дәптәргә гөнаһ язылмас, дидек алай да. +Менә бүген китеп барган Маузер. Ата нигезендә. Туфрак тигезли һәркемне. Анысы шулай, беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Тик мәетне башта җирләргә кирәк бит әле, туфрак тигезләсен өчен. Шактый мәшәкатьле эш ул... Кәфенлегение кирәк, ләхет тактасы дигәндәй. Мулла белән киңәшми ярамый. Мәчетнең мая акчасы да бардыр әле. +- Менә шундый хәлләр, хәзрәт. +Мулла - Сәет абзыйны әйтүем - сакалын сыпырып шактый уйланып утырды. Ул төз гәүдәле, җитмештән узса да, мускуллары кабарып тора, кирәксә, йөгереп китәргә дә, куып җитәргә дә күп сорамас. Әүхәтле, кабилиятле. Яшерен-батырын түгел, полкауник ул безнең! Әтисез үсеп, шундый дәрәҗәгә иреш әле! Элегрәк, без үскәндә, аны җилдән туган, дип тә ирештерәләр иде. Шуңа күрәдер дә мәктәпне бетерер-бетермәс чыкты да китте авылдан. Тәвәккәл егет иде ул. Тәвәккәл таш яра шул. Полкауник булып кайтты да озак еллар үткәч, кул кушырып утырмады - менә безгә мулла булды. Моңа җитәргә әле Әлбирткә... Әйтәм бит, буш хыял белән юанып йөри ул, хәсрәт. +- Мин аңа ясин чыкмыйм, - диде мулла, авыр сулап. - Шулай да зират кырыена күмми булмас. +- Алай ярыймы соң, хәзрәт? Догасыз-нисез... Мордар түгел бит ул. +- Син аның авылдан нигә качканын беләсеңме соң? +- Әтисенә кул күтәргән, дип ишеткән идем. +Чулак Әләүне яхшы хәтерлим мин. Алма агачыннан ерак төшми - Маузер төмсә чырае, кешесөймәслеге белән атасына охшаган... Чулак Әләүнең дә күзе тездән түбән иде, сүзе билдән аста. Үзе белән дә күрешергә, исәнләшергә теләүчеләр бик юк иде. Бигрәк тә хатын-кыз... урамда ул күренүгә, берәр ихатага кереп китү җаен карый иде. Сугышның беренче көннәрендә уңышлы яраланып, чулакланып авылга кайткан Әләү бригадир булып алган, балдамайда йөзгән, тол калган байтак киленчәк аның кулы аша узган, дип сөйләнәләр иде. Сәет хәзрәт тә аның улы дигәнне ишеткәнем бар да, тик әйтәләр бит: кеше ышанмастайны чын булса да сөйләмә! Сугыш вакытында тууы хак, әлбәттә, тик бит Чулак Әләүгә тамчы да охшамаган. Аңардан Сәет хәзрәт кебек дастуйный кеше ничек тусын?! +- Кыйнап үтерде! Әләү... - Мулла, тамагына нидер тыгылгандай, озак кына йөткеренде. - Аны бит үзем җыештырдым, беләм. Кайтып урнашкан гына идем әле мулла булып. Әле дә күз алдымда... Каралмаган җире калмаган иде. Ничектер эшне йомдылар. Хатыны йөрде бугай, күтәрмәдән егылды дип таныклап. Бу мөртәтне эзләүче дә булмады. +- Хәзер инде нәрсә... Анда җавап бирер. +- Бирер. Һәр гамәл өчен җавап бирәсе. Тик менә туфрак пычрана. +Мин гадәтемчә җилкә сикерттем. Ни әйтәсең? Туфракның эше пычрак йоту инде аның... +- Әләү... башын күтәрмәсен дә, җүнле кеше түгел иде үзе дә. +Сәет хәзрәтнең йөзе кара-кучкыл булып янып чыкты. +- Булсын! - диде ул, ярсып. +Мин аптырадым - нигә ярсый ул шулкадәр? Ата кешегә кул күтәрергә ярамый. Кем булса да, аны кичерергә тиеш. Ул синең атаң! Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән синең дөньяга тууыңа ул сәбәпче! +Мин, уңайсызланып, үз уемнан үзем оялып, башымны аска идем. +- Иртән килермен, - диде Сәет хәзрәт, сүзне озакка сузмастан. - Кәфенлек бар, тактаны сәвит бирер. Әлбирт белән кереп җитегез, бергә җыештырырбыз. +Карчыгым инде кайтып җиткән иде. Мәет кырында төн чыгарга берәү дә риза булмаган. Хәзерге карчыклар да инде... Йокы калдырамы инде алар йола дип. Сәдака булмасын белә торып әле. "Бараммы соң, - дигән Әлмира. - Йөзе аркылы килсен мөртәтнең". Алай ук кыланмаса да ярый иде дә... Кешене гаепләр алдыннан - бигрәк тә үлгән кешене! - башта бераз үзең турында да уйлап кую артык булмас. Әлмираны да беләбез. Аңа китсә, аның йөзе дә, бөтенләй үк аркылы килмәсә дә, тулаем үз фурмасын саклар идеме икән, айһай. Әлбирт тә башым авырта, кан басымы артты, дип, ах та ух килеп, өендә калды. Сәдака исен сизсә, башын култык астына кыстырып булса да килер иде әле, хәсрәт! Ярый, хәерле булсын. Берүзем утырдым мәет кырында "бисмилла, амин, бисмилла, амин", - дип кабатлап. Төн куерганчы. Шуннан башка ни әйтим? Ә Маузер ята тын гына шул ике сүзгә дә риза булып... Нигә электр чыбыкларын алмаштырмады икән аякта йөргәндә? Бигрәк искеләр. Пужар чыгарга да күп сорамас... +Кайтып киттем бераздан өйгә. Утны сүндермәдем. Караңгыда ятарга өлгерер әле. +Таң атканчы керермен, дигәнием. Йоланы бозу булса булыр, ятсын бер үзе. Гомер буе аерым яшәгән Маузер инде үлеп киткәч кенә безне сагынмас. Кабердә дә ялгыз ятасы, күнегә торсын. +Төн уртасында карчык янтыгыма төртеп уятты. Өй эче яп-якты! Йокыдан кинәт айнып тәрәзәгә капландым. Маузер йорты дөрләп яна иде. +Аяк астында буталган карчыкны читкә этеп, чалбарны да кимичә урамга йөгердем. Кан басымының артуын оныткан Әлбирт тә килеп җитте. "Ярый әле җил юк!" - дип кычкырды ул. Җил чыннан да юк, кичә радио да җил булмасын әйткән иде. Ә радиога без ышанабыз. +Йорт инде кипкән шырпы хәлендә булган, мөгаен, бик тиз янып көлгә әйләнде. Шактый борчылдык чаткысы безгә сикермәсен дип. Алла сакласын. Юкса янгын сүндерүчеләр белән полиция таң белән генә килеп җитте. Беравыздан искергән электр чыбыгын гаепләделәр. Кыска ялганыш, диме шунда... Чыннан да, шул гомердән бирле ялганыш ничек кыскармасын? +Көле суынгач, актарынып, берничә күмерләнгән сөяк табып алды полиция. Тикшерер өчен пакетка салып каядыр алып киттеләр. Шуның белән шул. Аллаһы әкбәр. +Абага чәчәге +Авыз күтәреп авыл диярлеге булса, аның бер диванасы булырга тиеш! +Бездә дә бар берәү. Аны бөтенләй үк юләр дип тә булмый. Ләкин кеше тек кеше дияргә дә тел бармый. Әллә нинди генә иде ул, сәер иде, кыскасы. Дөньяда гаме юк, үз көенә тик йөри киләп сарып, сулаган һавасын ыслап. Безнең дә аңарга эшебез төшми, ул үз юлында, безнең үз мәшәкатебез. +Мәшәкать... +Яшәп маташу мәшәкате... Һәркем үзенә бер шөгыль таба инде андый чакта. Әнә подпалкауник Сәет, түбән очтагысын әйтүем, мулла булып йөри, үзе белмәгәнне өйрәтә; Али күрше бөтенләй ычкынды: авыл карт-корысын җыеп, җыр ансамбле оештырмакчы... Әле мине дә чакырып маташты. Бармыйча да булмас, минем тавышсыз көрчеккә терәлә ул, үзе шулай әйтте: син җырлаганда, дир, тавышың түбән очка кадәр ишетелә иде элегрәк. Хәзер дә әле, Аллага шөкер - азан әйтергә хутлаган кебек. Анысын инде бөтен халык белә. Белмәгәне шул - Әлмира карчык бәет чыгара башлаган! Читтән кайткан бер зимагур үз йортында янып үлгән иде, пупирусын сүндерми генә йоклап киткән, диделәр - салган булгандыр, мәләвен; бер атна үттеме-юкмы, авылда бәет таралды: "Көтеп алдык авыл белән изге корбан гаетен; мин сөйләрмен, сез тыңларсыз мескен Маузер бәетен". Мескен Маузер дигәне шул зимагур була инде, үлеп шулай ат казанды, йолкыш. Алладан җәяү качкан нәстә - юкса аңа нинди бәет? Бездә шулай... Авылның киләчәге дип көн-төн йокламый янып-көеп йөргән кеше гел читтә кала. Күрмәмешкә салышалар. Анысына инде без күнеккән, тик шаккатмалысы шул: үз гомерендә китап тотып карамаган Әлмира кортканың шундый сәлияте. "Тарих ике мең унынчы сәнә иде дөнҗада..." - дип башлап җибәрә, малай, тавышы көрәеп китә хәтта. Күрше авыл мәктәбенә укучылар белән очрашуга чакырганнар беркөн үзен. Чакырмый ни! Бәетен Казанның кайсыдыр журналында бастырганнар, имеш. "Азат хатын"дамы соң... Халыкның авызы һаман исән, дип язганнар диме соң... Үзем күрмәдем, Али күрше сөйләде, ул Казаннан ишетеп кайткан. Менә бит ул дөнҗа нинди... +Мин исә... белерсез минем турында да... Ишетерсез әле, боерган булса... Бу авыл төс түгел дә бит миңа, нишлисең - тәкъдир. Белемле, әүкатле кешене бездә өнәмиләр шул. Борынгы заманда ук, Аллага якынрак булсын, дип, зирәк кешеләрне безнең бабайлар агачка аскан икән. Шулай дип язалар иске китапларда. Хәзер дә авызыңны үлчәп ачмасаң, һы-ы... Нечкә җиреңнән асып куярлар, Алла сакласын. +Дивана - Атый дибез инде без аны, Атаулла булды микән асыл исеме? - кәҗә асрый. Җәй көннәрендә кәҗәсенә дип ул болында печән чаба, киптерә, аннары уфалла арбасына төяп шул печәнне өенә алып кайтып, ындырларында кибән куя. Нигә кәҗәгә шулкадәр печән? Ашарына үзе таба бит ул мәлгунь. Рәт-рәт булып тезелгән әллә ничә еллык кибәннәрдә гаме юк аның. +Ә безнең исә ачуны китереп тора ул кибәннәр. Вәт, дивана дими ни дисең ул Атыйга? Яше инде утызларда, ә акылы сабыйныкы. Мин үткәндә, ул, уң кулын өскә чөеп, "һайль" дип кычкырып кала. Ахмак! Сабыен сабый акылы, тик бит сабыйның да тел төбендә нидер була. Күршебез Али пужарник кына котыртып ята бугай аны. +Әнә әле дә турына чыгып баскан дивана, мине көтеп тора. Йөзендә күңел кайтаргыч елмаю... Ә мин Түбән оч Сәет кордашның хәлен белергә барып ятам. Бик каты авырый, дигәннәрие. Үлем түшәгенә үк яткан диме соң... Әйе, биреште ул соңгы вакытта. Армиядә хезмәт иткәндә, Чиләбе ягында бер завуд шартлаган булган, шуның җиле Сәеткә дә тиеп киткән, диделәр. Гади җил түгел, радиация! Хәлен белергә кирәк, ясин чыгарга да вакыт җиткәндер, һәрберебезгә килә торган мәрәкә. +Таяк очын миңа төбәп, Атый кычкыра: +- Һальт! +Ирексездән тып итеп туктап калдым. Ни димәкче була дивана? +- Борыл! Сәет мулла кәнсәләргә китте. +Кая барырга белми аптырап калдым. Ышаныргамы диванага? Диванага да ышанмагач, кемгә генә ышанасың бүгенге заманда. Башны бутады бу Сәете дә. Үләргә тотынгансың икән, үл инде син кеше төсле! Бер ятып, бер торып, күңелне адаштырма. +- Никутат килгән! +Кем, ди дивана? Депутат, диме? Сәет, үләргә яткан җирдән торып, кәнсәләр тирәсендә юкка гына йөрмәс. Мин дә шул якка борылдым. Арттан Атый кычкырып калды: +- Һайль! +Кәнсәләрдә авыл башлыгыбыз Рәйсә киң җилкәле, табак битле берәүгә нидер сөйләп тора иде. Авыл хәлләрен җиткерәдер инде шомартып-ялтыратып. Табак битле кеше ара-тирә башын селеккәли акыллы чырай белән. Атыйның депутат дигәне шушыдыр, мөгаен. Соңыннан ачыкланды, алай ук түгел икән, депутат булырга хыяллана гына икән әле. Тиздән сайлаулар буласы диме соң. Сыек каш астында чак кына беленеп торган елтыр кысык күзенә караганда, депутат булып та куюы бар моның. Бармакларын гел бергә җыеп торуыннан ифрат та ертлач адәм икәнен хәтта мин дә чамаладым. Юкса кешеләргә ышана торган гадәтем бар. Ихлас күңелле булганым өчен. Кәчтүменнән ташып чыккан мул корсагын әледән-әле сыйпаштырып ала сасык. Канәгатьлекнең аргы ягына чыгып, кинәт кенә кикереп куяр төсле. Менә шулар йөри бит әлләкем булып. Мин шуңардан кимме? Кәеф кырылды. Тик бернишләп тә булмый, елмаерга тырышып, мысыр мәкаме белән борын эченнән генә сәлам бирдем. +Сәет исә түргә үк менеп утырган. Сәламемне дә ул алды. "Вәгаләйкүм әссәлам!" - дип битен дә сыпырып куйды. +- Үт, Альберт абзый! - диде Рәйсә, миңа күз ташламыйча гына. Бигрәк төксе хатын! +Утырдым, озак кына дога кылдым. Аннары, Рәйсәгә карап: +- Мин инде биш ел Альберт түгел, мин хәзер Әлбир агаң булам, - дидем. Мондый исем белән хәзрәт булырга да чамам бар. Ничек яңгырап тора: Әл! Бир! +- Әйе, хәзер Әлбир ул, - дип мине җөпләде Сәет. Хәйләкәр дә соң, кирәк чакта куеныңа елан булып керә торган бәндә. +Табак битле кунак исә, кулымны кысып, озак кына селеккәләп торды. "Хәлләр ару гынамы, Әлбир агай?" - дип, сәламәтлегемне сорашты. Җилкәмнән дә кагып куйды әле. Элек первый секретарь шулай кага иде әүкатле кешеләр җилкәсен. Үз итеп. Рәхәт булып китте перәме. Чын хуҗаларча какты. Депутат булырлыгы бар моның. +- Яңгыр юк менә, игеннәр көеп утыра, - дидем мин, янәсе, сәламәтлек кайгысымы монда, ил-көн турында уйланып, йөрәк яндырып йөргәндә. +- Мәчет янына бер приструй кирәгие, - дип, Сәет безнең сүзгә кушылды. - Кичәгенәк Әлбир кордаш белән дә шул турыда киңәшкән идек әле. +Мин акаеп Сәет төлкегә карадым. Киңәштек, диме? Күзгә карап ялганлап тора! Тик ничек каршы төшәсең? Киңәш-табыш итү борынгыдан калган. +- Әйе, - дип тамак кырдым вәкарь белән генә. - Кирәк. Инвинтар куярга урын юк безнең. +- Булыр! - диде табак битле. +- Башта авылга юл кертәсе иде әле, - дип, безнең сүзне бүлде Рәйсә, башын күтәрми генә. - Ату язын-көзен сазга батып ятабыз. Балаларны мәктәпкә илтеп булмый. +Авылның биш баласын көн дә район үзәгенә укырга йөртәләр иде. Беркем ышанмас - егерме ел элек кенә биш йөз укучысы булган урта мәктәп гөрләп тора иде! Мәркәз инвестор керткәч, авылның комы коелды тәмам. +- Юл кирәк, әйе... - дип, Рәйсәне дә җөпләдем мин. +- Булыр! - диде табак битле. +- Клубта бүген Марат Артурович белән очрашу була, - диде Рәйсә, миңа карап. - Килегез, Әлбир абый. Күршеләреңә дә әйт. Концерт та була. Менә Марат Артурович Казаннан артистлар алып килгән. +Тәк-тәк-тәк... Кәнсирт диген... Бусы ярап торыр пажалый. Депутат буласы кеше алып килгәч, бушка инде ул. Клубның бишбылтыр ачылганы юк, аның ачкычы да Рәйсә кесәсендә тутыгып беткәндер әллә кайчан. Килербез, Алла боерса... Үтеп киткәндә, эченнән ниндидер музыка яңгырагандай булды шул. Казан әртисләре рипитиси куеп ята, димәк. +- Марат Артурович, без чарага тиклем тамак ялгап алыйк, - диде Рәйсә, миңа төксе генә күз сирпеп. - Хәзрәт, әйдәгез... +Ачуымнан эчемә кату чыгып, ишеккә таба кузгалдым. Мин аларның сыңар икмәгенә калганмы? Аллага шөкер, пинсәм килеп тора, өстәлемнән әфлисун өзелми. Кеше аерган була Рәйсә тәре! Салдафун Сәеттән кайсы ягым белән ким мин? Әрсезлек юк миндә, шул гына. Нәселебездә булмады. Хәрәм ризык эчкә ярамый. Ярар, безнең урамга да бәйрәм килер әле, ибдәш Сталин әйтмешли... +Шулай үзалдыма сөйләнеп, өйгә дә кайтып җиткәнмен. Капка төбендә Али басып тора. +- Мәчеттә идең мәллә, Әлбир хәсрәт? +- Нәрсә? +- Кайда йөрисең, димен. +- Казаннан әртисләр килгән! Ишеттеңме? +- Барабыз, әбәзәтелне. Карчык җыена калды. +- Анда депутат берәү килгән. Безнең очка яңа мәчет җиткермәкче. Җиткерер дә. Миллионер! Аңа мәчет салу төкерү белән бер. Миңа карап әйтә: сезгә яңа мәчет кирәк, дир, яңа мәхәллә, итагдали... Яхшы булыр иде, мәйтәм. +Авыз эчендәге буп-буш абзарын күрсәтеп ыржайды Али пужарник, ну, хәсрәт, ди, бүрең улый икән, ниһаять. +Улар да шул, мин кемнән ким? Алига сүз әрәм итмичә, өйгә ашыктым. Әйе, безнең очта мәчет салып куйсалар, ул бит бөтенләй бүтән нәрсә бит! Шыгырданда әнә сигезенче мәчет салып яталар икән. Без алардан кимме? Ике мәчетле авыл инде ул уен-муен түгел. Ике яктан азан яңгыраса, һы... Алига аңа нәрсә, үгез үлсә - ит, арба ватылса - утын. Мажик бит ул, укымаган. +Киенеп-ясанып, мин капка төбенә чыгып басканда, кояш, алагаем зураеп, офык читенә кунган иде. Эссе җил ишарәсе тыгызланып килде дә яңа гына төзәтелгән мыегымны сыйпап үтте. Башны каерып күккә карадым. Ник бер болыт әсәре булсын. Өй каршындагы карлыган куагының яфраклары куырылып килгән. Эчтәрәк ел да кытай алмасы белән кинәндерүче карт алмагач, кая барырга белмәгәндәй, аптырап басып тора. Яңгыр юк. Кояшның, бөтен офыкка таралып баеп баруы күңелгә бераз өмет өсти дә соң... Җил чалымы да тамак төбен кытыклап алды. Шыбырдап бер коеп китсәнә! Сафланып китәр идек бераз мир белән. +- Исәнмесез! - Яңгыравык тавышка сискәнеп борылсам... Әлхәмделиллаһи раббел галәмин! Коры кашыкка салып йотарлык бер кыз бала үтеп бара. Ак күлмәге тезен каплар-капламас, аягында биек үкчәле кызыл түфли, башына өрфия яулык бөркәнгән. Кәс-кәс атлауларын күрсәгез сез! Урам тузанына үкчәсенең эзен калдырып үтеп тә китте. Ай-һай-һай, кем кызы икән бу? Бер дә мондый чибәр нәмәрсәкәй моңарчы күзгә-башка чалынмый иде безнең очта. Берәрсенә кунакка кайткандыр ахрысы. +Исән мин! Мондый кызлар шулай сирәк-мирәк булса да турыңнан узгалап торганда, үләсе килми шул тиктомалдан. Чурту-матыр! Шул чакта безгә чапыраш тыкрыктан Атый дивана килеп чыкты да теге кыз артыннан титаклады. Мине күрмәде дә. Югыйсә, "һайль" кычкырмый калмас иде. Тукта, мине үчекләү кайгысы моңарда юк бугай ла, ак күлмәкле кызны күзләп бара бит бу. Эзенә басып килә. Менә сиңа дивана! Алай ук дивана да түгелме әллә... мал аера белгәч... Кыз да, бераз баргач, үзе артыннан калмый ияреп килгән дивананы абайлап, кинәт туктады, кибарәнә борылып, диванага йодрыгын селекте. Атый да туктады, төпсез ыштанын өскәрәк күтәрде, шаулатып борынын тартты. Кыз исә кәс-кәс атлап юлын дәвам итте. +Мин инде клубка таба дип аягымның берсен атлаган да идем, тик Атый дивананың кыланмышын күреп, баскан җирдә катып калдым. Ул кызның үкчә эзе төшкән тузанны иелеп куш учына алды, иснәде - шул мизгелдә сез аның йөзен күрсәгез! Кашы-күзе, авызы-борыны бер ноктага җыелды - тоташ бәхет инде, мәтәлепләр генә китим. Аннары шул тузанны ул башына сипте... +Алпан-тилпән киткән Атыйны күз уңыннан югалтмыйча, мин дә клуб ягына атладым. +Клуб каршында теге кызны бик тә фырт киенгән егет көтеп тора иде. Ул да ак күлмәктән, ак чалбардан, аягында исә кара түфли. Чәче бераз бөдрәләнеп тора. Борыны төз, йөзе озынча - әртис тә әртис, бу да әртис! Таш астыннан чыккан хәзерге яшьләр, кызның биленнән эләктереп тә алды. "А-аһ..." дигән сулкылдык авазга борылып карасам, безнең дивана икән: авызы ачылган, челт-мелтләп торган кылый күзеннән тузан сарган битендә ике эз калдырып яше ага... Ул да җан иясе шул, нишлисең... Бернишләп тә булмый, Ходай шулай яраткач. +Шактый кеше җыелган - зал яртылаш тулган иде. Казан әртисләре килә, дигәч, безнең күрше Әлмира кортка да килеп утырган. Беренче рәттә утыра учын колагына куеп. Тик әртисләр алар табак битлегә ияреп йөрүчеләр генә. Алар тәк... тагылма. Башта ялыкканчы табак битлене тыңлыйсы бар әле. Менә комач япкан өстәл янына чыгып та утырдылар. Табак битленең уң ягына Рәйсә урнашты, сул ягына Сәет чүмәште. Күкрәген киереп утыра, адәм тәганәсе генә димәсәң. Яра-ар, утырсын. Мин менә ишек төбендәге урындыкка рәхәтләнеп җәелдем.Үз иркемдә чөнки. Теләсәм - утырам, теләсәм - чыгып китәм. Ә Сәет әнә дога укып җәмәәтне амин тоттыргач, табак битлене мактый башлады. Башка чарасы юк чөнки. Бә-әк булдыклы адәм икән табак битле, депутат булса, тагын да булдыклырак буласы икән... +Халыкка ни, ул кансирт башланганын көтә. Әнә иң арттагы рәттә... Теге бая дивана Атыйның авыз суларын китергән кызый бөдрә чәчле егетнең кочагына ук кереп беткән. Белмим, аларга монда ни калгандыр. Аулаграк урыннар да җитәрлек авылда. Болар да кансиртка алданып килмәгәндер бит инде... Бәлки, кызык өчен генә кереп утырганнардыр. Юк, оят калмады яшьләрдә - үбешәләр түгелме соң чукынчыклар?! Менә шундый заманнар килгәч кенә картаеп кит инде, шайтан алгыры! Без яшь чакта кызның кулыннан тоту гына да зур мәртәбә иде, мәтәлеп кенә китим. +Рәйсә табак битлегә сүз бирде. "Иптәшләр, - ди бу, - без катлаулы заманда яшибез. Күршеләр сугыш белән яный. НАТО безнең чикләргә ракеталар куя ызначыт. Украиннар бик котырына. Ну без Быладимир Быладимирович Путинның акыллы җитәкчелеге астында бөтен кыенлыкларны да җиңәрбез". Шул урында Рәйсә җилкенә-җилкенә кул чаба башлады. Шактый гына чабып торгач, аптырап, кулларын җәйде, сез дә кушылыгыз, янәсе. Инде ничәмәничә еллар җыелыш күргән юк иде - онытылган бердәм булып гөрләтеп кул чабулар. Һи, без яшь чакта кирәген бирә идек инде учларның, утлар чәчри иде Леонид Ильичның акыллы җитәкчелеге астында! Чулак Галәү хәтта бер кулы белән алкышларга остарган иде. +Авыл яңа сулыш алачак икән дә бит бу табак бит депутат булып сайланса. Кызып китеп, мәктәп тә салырга сүз бирде менәтерәк. "Соң, - дип торып басты Али пужарник, - безнең мәктәп менә дигән! Хикмәт анда түгел. Авылдан, эш булмаганга, яшьләр китеп бетте, шуңа балалар да юк". +- Булышырмын! - дип вәгъдә бирде табак битле. +Шул арада клубка Атый дивана килеп керде. Күзен алартып, залны айкап чыкты. Айкыйсы юк, теге чибәр кыз белән чибәр егет һәмишә шул арткы рәттә. Кочаклашып... Һәм мин янә "А-аһ!" дигән сулкылдык авазны ишетеп калдым. Аһылдады да бичара дивана, башын тотып тышка йөгерде. +Ә табак бит бөтен Рәчәй халкын бер булып укмашырга, бергә-бергә берберебезне беркетеп куярга өнди иде. Ахмак! Әнә арткы рәттәге ыспай егет, беркемнән кыенсынмыйча, дөньяның иң чибәр кызын кочып утыра, ә безнең дивана Атый кеше күзеннән качып, гарьләнеп каядыр олакты әнә. Ничек аларны берләштереп булсын? +- Марат Артуровичны якташ дисәк тә була, аның әбисе безнең авылдан икән, - дип, Рәйсә шатлыгын без фәкыйрьләр белән бүлеште. - Аны депутат итеп сайласак, ялгышмабыз. Районнан да шулай әйттеләр. +Аптырыйм мин кайбер иптәшләргә, районнан әйткәч, булган бит инде, аш пешкән, кем әйтмешли, сайлыйбыз бер тавыштан; нишләп йөри бу табак бит сүз озайтып, интегеп, акча туздырып... Тәртибе шулайдыр хәтә, акча туздырмый гына ярамыйдыр. Депутат буласың килсә, кансирт куй, дип язганнардыр дакументларына. Гади халыкның күңелен тап, кәефен күтәр, ягъни мәсәлән. +Шәп җырладылар. Берсе чыгып биеде дә. Күңелле булды. Без клубтан чыкканда, күк йөзен кара болыт томалап алган, салмак кына яңгыр җиле исә иде. Битемә бер тамчы да тамгандай булды хәтта. Явып та китүе бар моның. Кәефебез тагын да күтәрелде. Рәйсә кычкырып җибәрде: +- Менә шундый ул Марат Артурович! Безгә яңгыр алып килгән! +Авыл башлыгы бит үзе, әлифне таяк дип белергә тиеш; кайдадыр укып та йөргән атлы булды, модный күлмәкләр киеп; нәрсә сөйләп торган була бит егерме беренче гасырда! Болар шундый, болар Аллаһы Тәгаләнең дә өлешенә керергә күп сорамаслар. +- Кешеләр! Кешеләр! - Кулын болгап безгә таба Атый дивана йөгерә иде. - Кешелә-әр! +Барыбыз да диванага таба борылдык. Кешеләр, ди бит, авыз тутырып. +- Мин абага чәчәге таптым! +- Нәрсә? Ни сөйли ул? +- Дивана ни сөйләмәс... +Әлмира кортка минем янга килеп баскан икән, сөяк бармагы белән эчемә төртте, тыным кысылып, бер минут катып тордым, билләһи газыйм. +- Нәрсә таптым, ди ул? Төн уртасында. +- Абага чәчәге! - дидем мин, тын алып. +- Ә? +Табак бит, Атыйга ымлап, Рәйсәгә борылды: +- Кем бу? +- Игътибар итмәгез, авыл җүләре ул, - диде Рәйсә. +Дивана исә сөрәнен сала бирде: +- Анда! Болында! Абага чәчәге янып утыра! +Сәет һәрвакыттагыча йомшак җәеп катыга утырта торган тавышы белән Атыйга үгет-нәсихәт укый башлады: +- Алай ярамый, Атый улым. Төнлә болай кычкырып йөрмә, бар, өеңә кайт, ял ит... +Тик Атый - бөтенләй үк дивана түгел лә ул! - аның сүзенә колак салмады. +- Абага чәчәге! Яна! Балкый! +Рәйсә дә, тавышын калынайта төшеп, сүзгә кушылды: +- Бар, кайтып ят, Атый. Монда синнән башка да проблем җитәрлек. +- Валлаһи! Абага чәчәге! Кып-кызыл! +- Алдыйсың, - диде чибәр кыз. - Абага чәчәге әкияттә генә була ул. +- Анда! Болында! Абага чәчәге! +Дивананың ачыргаланып кычкыруына кайтырга чыгучылар да кире килде, анда-монда капка тавышлары ишетелде. Инде бераздан клуб алдына кеше сыймый иде. +- Бөтен авылны уятты дивана! +- Дивана ул алдый белми, - диде Али күршем. - Кем белә, бәлки тапкандыр да. Берәр кызыл чәчәк. +- Исеңдәме, сугыштан соң Корбан абзый кинәт хәлләнеп киткән иде. Алты почмаклы йорт җиткерде, түбәсен калай белән япты. +- Кулы һөнәр белә иде, - дип, Али шик тулы күз карашын минем борынга терәде. - Аннары ул Германиядән бер чумадан энә апкайткан. +- Һөнәрлеләр күп иде. Синең һөнәрең юк идеме? Энә белән дә ерак китеп булмый. Абага чәчәген тапкан, дип сүз чыккан ие, исеңдә юкмыни? +- Шәкүр каракны да шулай сөйлиләр иде бит, абага чәчәген авызына каба да, күренмәс булып, ат абзарына үтә. Син күр дә мин күр аннары атны... - Сәет үз сүзеннән үзе көлеп куйды. +Әмма табак бит көлмәде, Сәеткә якынрак елышты. +- Мөмкин хәлме соң бу, хәзрәт? +- Алланың кодрәте зур, - дип, Сәет тагын кыска гына көлде. +Бер малай - районда укып йөрүче бишәүнең берсе булса кирәк - хыялланып алды: +- Авызга кабасың да чәчәкне - рәхәтләнеп әллә кайларга керәсең. Банкка! Кибеткә! +- Бәлки, бу безгә Алла шәфкатедер? Авыл белән кредитта утырабыз, - диде алтын тешле бер кортка. +- Барып карарга кирәк! - дип кычкырды кемдер. +- Ну яшәп күрсәтер идек! +Чибәр егет ачу катыш өмет белән диванага төртеп алды. +- Алдыйсың бит, падла? +- Әйдәгез, барып карыйбыз. Әгәр алдаса, тотып тукмарбыз, - диде чибәр кыз. +Барыбыз да сораулы карашыбызны табак биткә юнәлттек. Ул бит депутат буласы, районда шулай әйткәннәр, акны карадан аера беләдер, юл күрсәтсен безгә. +- Дивана юл күрсәтсә, барып карарга була, - диде булачак депутат. Күреп торабыз, аның күзе яна, төшемле эшне алар бит әллә кай төшләре белән сизә, мәтәлеп кенә китим. +- Атый болыны моннан ерак түгел, - дип, Рәйсә табак битнең сүзен җөпләде. - Хәзрәт ни әйтер тагын. +Сәетнең дә борын сизгер, мондый эштән читтә каламы инде? Киттек шулай бөтен авыл белән болынга. Дивана алдан җилдерә, без дә калышмыйбыз. Кемдер инде машинасын да кабызып чыккан, фара яктысы бөтен дөньяны айкап бара. +Теге малай һаман хыялыннан аерыла алмый әле, пышылдарга тырышып әйтә салды: +- Күзгә күренмичә, беләсезме, мин кая керер идем? +- Оятсыз! - дип бер кыз аның кәпәчен бәреп төшерде. Малай, аптырап, кәпәченә иелде. +- Кремльгә! - диде ул. Анда нишләргә уйлагандыр, беркем дә сорап мәшәкатьләнмәде, һәркем үз хыялы белән мәшгуль иде. +Болынга килеп җиттек, дивана туктап калды. Анда-монда караштырды. +- Менә монда ие... - дип эзләнде ул. - Монда гына ие бит... +Барыбыз да абага чәчәген эзләргә керештек. Без капшап карамаган үлән калмагандыр якын-тирәдә. Абага чәчәгенең исе дә юк иде. +- Падла! Әйттем бит, алдады! - дип, чибәр егет дивананы сугып аударды. +- Тондыр берне! Күпме эшне калдырды! - Чибәр кыз, егетенә көч биреп, бер урында сикергәләп алды. +- Алдады! - Рәйсә, чәрелдәп, дивананың чәченә ябышты. - Безне бер хәл, ул бит кунагыбызны, кадерле депутатны алдады. +- Провокатор! - дип кычкырды кадерле кунак. - Хөкем итәргә кирәк, ул бит рөхсәтсез генә күпме халыкны җыйды. Санкциясез... +Дивана чайкала-чайкала аягына басты. +- Таптым, - диде карлыккан тавыш белән. - Менә ул! - Аның кулындагы кып-кызыл чәчәк, әйтерсең лә безнең барыбызны да нурга коендырып, җемелдәп яна иде. Барыбыз да сүз әйтергә дә кыймый тораташтай калдык. +Беренче булып табак бит телгә килде: +- Йә, кем, җүләр, кабып кара әле чәчәгеңне! +Дивана, кызыл чәчәкне күкрәгенә кысып, тик кенә тора бирде. +- Кап, диләр сиңа! - Чибәр егет, йодрыгын йомарлап, диванага якынлашты. - Кап! +- Әйе! Бәлки, ул шайтан таягының чәчәгедер... +- Җәһәт бул! +Дивана чәчәкне акрын гына авызына китерде. +- Кап! +Әйе, искә төшерсәм, хәзер дә дерелдәп китәм: капты чәчәкне дивана һәм шундук безнең күз алдыннан югалды да. Һәммәбез шашып калдык. Менә бит алда нинди мөмкинлекләр! Һи, мондый тылсымга ия булгач, яши әле авыл, яши! Табак бит кенә алдап-йолдап үзләштерә күрмәсен, әнә күзе чәчәктән дә битәр яна. +- Җүләр, акыллым, син кайда? - дип, чибәр кыз сүз каткач кына аңга килдек. +- Чәчәкне авызыңнан ал! - дип кычкырды табак бит. +Ләкин диванадан тавыш-тын чыкмады. +- Атый, бәгърем... Булды, ышандык, бир чәчәкне, - дип инәлде Рәйсә. +- Чыгар чәчәкне, бирән! +- Безгә дә калдыр! +- Чолгап алыйк, кача күрмәсен! +Шул чакта дивананың хәлсез тавышы ишетелде: +- Мин аны ялгыш йоттым... +"Ахмак! Дивана!" - ди-ди, без аны эзләргә керештек, болын тапталып бетте, тик Атый дивана һавада эрегәндәй юкка чыккан иде. Хәтта тавыш та бирмәде мәрхәмәтсез. Нишлисең, язмагандыр безгә күренмәс кеше булып рәхәт чигеп йөрергә. Аның өчен дә дивана булу кирәктер. Башны иеп, бер-беребезгә карарга читенсенеп, авылга таба атладык. Теге чибәр кыз гына һаман өметен өзми иде әле, бездән калып та дивананы дәшеп маташты: +- Дивана акыллым, тавыш би-ир! Мин сине яратам! +Җавап булмагач, ул да, өметен өзеп, безгә иярде. +Кайтып киттек диванабызны югалтып. Шуннан соң инде аны бүтән күрүче булмады. +Күк йөзе аязды, тулып килгән ай безгә карап тыелалмый көлде, буаз болытлар, авылыбызны урап, каядыр көнбатыш ягына агыла иде. +Нәзирә +Табибә хатынның соры күзендә кызгану чалымын искәреп алдым. Бер мизгелгә генә миңа караш ташлап алды югыйсә. Аннары, өстәлдәге кәгазьләрен актаргалап, сүрән тавыш белән әйтеп куйды: +- Иртәгә сәгать сигезгә ашамый-эчми килегез әле. Каныгызны тагын тикшереп карарга кирәк. +Йөрәгемнең өшеп куйганын сиздем. Ашказаным, тартылып, тамагыма менде. Аркага салкын тир бәреп чыкты. +- Ә монысы... начар булдымыни? +- Кабат тикшерергә кирәк! - диде табибә, кырыс кына. - Сау булыгыз. +Чыгып киттем. Һай, сау буласы иде дә бит, тик сау кеше беренче тикшерүдә үк сау буладыр инде ул. Алай дисәң, табиблар да гел ялгышып тора. Иртәгә күз күрер, борынны бөтенләй төшермик әле... +Поликлиникадан чыкканда яңгыр сибәли иде. Аяк астында кар катыш ком буткасы. Гыйнвар бит бу! Әле кичә генә телевизордан тоташ кара киемле бер поп "керәшен суыклары" вәгъдә итеп нинди сөендергән иде бөтен илне. Каратуннар күзенә карап торган көнебез. Бәлки, берничә тәүлектән килеп җитәр аның вәгъдә иткәне. Мәскәүдәге көн торышы Казанга шул арада күченә иде, гадәттә. +Ярар ла, сәламәт булсаң, кышкы яңгырдан да ямь табып була. Ләкин мин хәзер бераз аңгыраеп калган идем. Үзәк паркка таба борылып, автобус тукталышына чыгарга тиеш булсам да, мин кире якка - Вишневский урамы буйлап түбән очка төшеп киттем. Киткәнче поликлиниканың биш катлы соры бинасын кабат күздән кичердем әле. Без студент чакта аның беренче катында "Таң" рестораны, өстәге катлар шәһәргә килгән авыл хезмәтчәннәре өчен кунакханә иде. Заманында беренче катта без шактый еш кунак булдык. Өч тәңкәгә рәхәтләнеп сыйланырга була иде ресторанда. +Караңгы төшеп килә иде, ул инде күземне әчеттереп миемә үтәргә маташа; күк гөмбәзенең исә түбәнәюен лепкәм белән сизәм, менә-менә мине сытар төсле; тик бөтенләй үк төшеп китмәс ул, аны күтәреп торган офыклар шәһәрдә күренми генә бары. Элек түрә-кара дәваланып ята торган затлы хастаханә бакчасын урап торган таш дивар буйлап Шмидт урамына кадәр төштем дә җир асты юлыннан сулга борылдым. Мин монда күптән булганым юк, караңгыны биткә сылап, һәмишә карлы яңгыр ява, әмма барыбер күренә иде әле - безнең яшьлек узган урам түгел инде бу. Юк, бөтенләй үк җир йөзеннән себереп түгә алмаганнар, ахрысы: әнә теге почмак йорт ипи кибете иде. Еш кына без аннан җылы күмәч сатып ала идек. Авызда эреп тора иде инде, э-эх... Нәзирә шушы урамны аерата ярата иде. Бигрәк тә язгы кичләрдә - терелеп киткән карт юкәләрнең хуш исенә уранып йөрергә гадәтләнгән идек. Урам аулак, тыныч һәм аны яшеллек күмгән иде. Ике якта да ник бер таш йорт булсын. Тик агач йортлар гына. Ике катлылар шактый, аларның инде беренче ятажы кирпечтән була гадәттә. Таза, нык утыралар. Монда йөргәндә, күңел әллә нинди сәер халәттә була - болар бит инде гасыр башында ук булган, бәлки, теге гасырда ук! Урам шуннан соң әллә ни үзгәрмәгән дә. Ике як тротуарга җәелгән плитә-плитә ак ташы да сакланган. Мөгаен, ул заманнарда урам түшәлмәгән булгандыр, канау буйларын куе үлән басып киткәндер. Аларның тамыры корымаган әле, койма буйларында шыгырдап утыручы карт тирәкләрнең, юкәләрнең аяк астында ишелеп чыкканнар да үзара пышылдашып ни турындадыр серләшәләр. Һәр йортның түрендә җимеш бакчасы күренә. Иркен яшәгәннәр шәһәрнең бу ягында. Чын хуҗаларча. Кайбер йортларның укасы әле дә коелып бетмәгән. Бу - Казанның өске, ару ягы, патша вакытында монда татарның эзе дә булмаган, билгеле. Монда зур мәгъмүрләр, бай интеллигентлар, шәһәрдә кыш уздыручы алпавытлар яшәгән. Шуларның зәгыйфь шәүләсе әле дә кайбер кичләрдә коймаларга сыенып каядыр ашыга сыман. Хәзер инде биредә бөтенләй бүтән кешеләр тора. Коммунизм төзүчеләр. Алар өйләрнең эчен вак тартмаларга бүлгән, ишегалларын иске такталардан корыштырган чалыш-чолыш кетәкләр, утын сарайлары белән тутырганнар. Ә кайбер йортларның капка-коймалары юк, мөгаен, сугыш елларындамы, соңракмы, каерып-сүтеп, ягып бетергәннәр. +Алар биек кенә таш нигез өстендә такта белән тышлап, сарыга буялган, парадный ишеге һәм дүрт тәрәзәсе урамга караган йорт янына туктыйлар иде. Иясез малны эт җыймас - кайчандыр сагызы суыртылмаган нарат бүрәнәләрдән салынган йорт инде шактый какшаган, капка-коймасы да шактый тузган, капкасы бөтенләй артка таба авышып тора... Нәзирә шул капка төбендәге шомарып беткән эскәмиядә утырырга ярата иде. Миңа сыенып... Хәзер генә мин аны бөтен төгем белән аңлыйм. Чын, асыл хатын-кыз бигрәкләр дә йорт җанлы була бит ул. Нәзирә шундый асыл кыз булган, тик мин ул чакта аны аңларлык кешемени?! Мин ул чакта бит дүңгәләк, очраклы җил дә мине әллә кайларга тәгәрәтеп китәчәк иде. Китте дә шул, Нәзирәдән бик еракка алып китте. +- Син беләсеңме соң, - диде Нәзирә, шул капка төбендә соңгы тапкыр утырганда. - Бу нинди йорт? +- Нинди дип... - Мин артка каерылдым. - Элек сары булган инде бу мотлак. - Без аның белән юри шулай иске сүзләр кыстырып сөйләшә идек. +Нәзирә борынын җыерды. +- Һе, сары... Әмирхан Еники сурәтләгән йорт бу! Хәтерлисеңме, Зөфәр Сабитов өйләнер алдыннан йорт сатып ала... Шушы йорт инде ул... +- Әйе, мондый йортың булса, өйләнергә дә булыр иде. +Нәзирә елмайды. Белмим, йөзен әллә язгы кичнең тыгыз зәңгәрсу һавасы сырып алгангамы, аның елмаюы миңа мәэюс булып тоелды. Әйе, хәзергечә әйтсәк, өметсез елмаю иде ул. Күңеленнән ул миңа кул селтәгән иде инде. Үзем дә беләм - төплелек җитми, тормыш итәр өчен ни кирәк - берсе дә миндә юк! Нәзирә, әлбәттә, бу мәсьәләдә башка кызлардан берни белән дә аерылып тормый. Ул минем томанлы киләчәк белән нишләсен? Киләчәккә өметләрне түбә итеп өскә җәеп булмый. Нигез юк, буласы да күренми. Ә ул тиздән укуын тәмамлый, аңа инде егерме ике яшь - кызлык гомере кыска... Бер атнадан ул диплом алачак, юрист! Аны инде кайсыдыр район үзәгенә эшкә җибәрәләр. Ә мин кем? Диплом якларга кертмәделәр, эшкә алырга беркем җыенмый. Торырга урын юк, кесәдә җил уйный... Иң кызганычы - башымда уйный ул. Зөфәр Сабитов... Нәзирәгә шуның ише ышанычлы, булдыклы кеше кирәк. Ул бәхетле булырга тиеш. Мин аңа уңышлар теләп кул болгармын. Акрын гына поезд кузгалып китәр, вак кына яңгыр сибәләр, вагон тәрәзәсендә аның юеш йөзе соңгы тапкыр чалынып алыр... +- Нәзирә... Нәзирә... - дип, иңеннән кочтым мин аның. - Нигә син безнең әдәбият бүлегенә кермәдең? Нигә юрист булырга уйладың? - Әйтерсең лә бөтен хикмәт шунда! +- Әни... - диде ул акрын гына, - рөхсәт итмәде. Минем ялгышны кабатлама, диде. Ул бит үзе сезнең бүлекне тәмамлаган иде. +- Нәзирә... Нәзирә... Синең исемең үк әдәби термин... +- Әйе, урта гасыр шәрекъ әдәбиятында киң таралган иҗат ысулы, поэтик форма. - Нәзирә күңелсез генә көлеп куйды. Ул, юрист буларак, һәрнәрсәгә төгәл билгеләмә бирә иде. - Башка бер авторның әсәрен өлге итеп яисә аңа җавап итеп языла ул нәзирә... +- Ләкин нәзирәче үз әсәренә өр-яңа төсмерләр өсти... +Нәзирә минем сүзне кисте: +- Ни генә дисәң дә, беренчел түгел инде ул! - Аның шулай сүзне кисәк кенә бүлә торган гадәте бар иде, кинәт урыныннан торды да, борылып, яңадан иске йортны күздән кичерде. - Әйдә! Кайтырга вакыт. +Без поездлар үтеп йөри торган ерымты өстенә сузылган тар күпергә таба киттек. Нәкъ каршыда аның тулай торагы иде. +...Хәзер дә мин менә шул күпергә туктап, поезд юлына карап торам. Инде караңгы, берни дә күренми, җил көчәйде, карлы яңгыр йөземә бәрә; ләкин мин анык беләм: аста юл бар, ул еракка-еракка сузылган - теләгәндә барыбер каядыр кузгалып була, юл сине барыбер каядыр алып китәчәк. Тик кая гына барма, иртәме-соңмы вагоннан төшеп калырга туры килә... +Перронда үз поездыңны көткәндә, нинди бәхетле син! Хәер, андый чакта ниндидер бәхет турында уйламыйсың да, аңа синең вакытың да юк, сүз белән аңлатып булмаслык әлеге төшенчәгә кагылышлы нәни фәлсәфәне син кирәксенмисең дә, нигә ул? Әнә ике рельс, бер-беренә тиң булып, офыкка таба сузылган, алар аерылмый да, кавышмый да, искиткеч мөкәммәл янәшәлек! Синең гомерең дә үз көен югалтмыйча шундый юлдан бик озак алга тәгәрәр сыман. Әле син гомер юлының чуалып китү куркынычын башыңа да китермисең. +Әле дөньяда яз тантана итә! Шундый язгы көннәрнең берендә, инде кичкә авышканда, көләч юкәләрнең хуш исен ияртеп, мин "Таң" ресторанына килеп кердем. Кичкә таба Казан рестораннарына керү ул елларда шактый кыен булса да, безнең монда юл такырайган, ишек төбендә торучы швейцар үзебезнеке - кул биреп күрешкәч, үткәреп җибәрде. Күкрәкне киереп (мондый хөрмәт теләсә кемгә тәтеми), сул якка борылдым. Барысы да таныш, барысы да якын: түшәмдә зәп-зәңгәр төтен тирбәлә, пычак-чәнечкенең тәлинкәләргә бәрелгән авазын басып, зал түрендәге бәләкәй сәхнәдә дүрт кешелек ансамбль тавыш куптара. Җырчы белән барабанчы чем-кара сакаллы, бөдрә чәчле ике юантык ассирияле, гитара асканы минем ахири Рәшит - ул күбрәк япон тактасын уйната; саксофон өрүче Штейнберг дигән яһүд, фәкыйрегез монда очраклы эләкте, дигән сыман читтәрәк басып тора. Мин кергәндә, олы корсагына ике кулын кушырып, ассирияле Каландарян дәртле татар җырын, кисәкләргә бүлеп, корт күчедәй гүләп утыручы халаяк өстенә ыргыта иде: "Тәвәккәллә, тәвәккәллә, тәвәккәллә, иркәм!" Шактый таушалган өч хатын белән ике авыл агае әлеге музыкага яраклашмый гына үз көйләренә биеп маташа. Мин, урын эзләп, залга күз йөгерттем. Әнә теге очта кемдер берүзе аерым өстәлдә утыра түгелме соң? Мин төпсә күтәреп шул якка ашыккан официант хатынга эндәштем: +- Гуля! Хәерле кич, бәгырь... Урын тап әле миңа. +Ул, башын нәзакәтле борып, сүзсез генә мине үз артыннан иярергә ишарә ясады. Өстәл янында ялгызы утыручы абзый юк-бар кешегә охшамаган иде. Ул үзе гади киенгән сыман: бераз таушалганрак зәңгәрсу лавсан костюмнан, кара сызыклар төшкән ак күлмәккә зур төенле кызыл галстук таккан; зур коңгырт күзле, төз итләч борынлы, маңгае киң, кыска итеп алдырылган чәче кайчандыр бөдрә булган ахрысы - лепкәсенә буйсынмыйчарак ята... Чырае шешенке. Шәһәргә берәр семинарга килгән колхоз рәисе булса кирәк. Перси... Болар, гадәттә, мондый сәфәрләргә бер капчык акча белән йөри. Мең мәшәкатьле эштән, хатын мырлавыннан арынып, бер тугарылып аласы! Ул миңа күз генә төшереп алды да кулындагы фужерын авызына китерде. +- Рөхсәт итегез, - диде Гуля, йөзенә елмаю кундырып, - бу егет монда утырсын әле? +Абзыйның тавышы куе иде, идарә итәргә өйрәнгән тавыш: +- Студентмы? +Таныш иде миңа бу тавыш, ишеткәнем бар иде кайдадыр. Тик искә төшереп интегәсем килмәде, музыка шаукымы инде мине биләп алды, кимендә бер атна арынып булмаячак: тәвәккәллә, тәвәккәллә, тәвәккәллә, иркәм! +- Студент, тагын кем булсын, - дип, Гуля аны җөпләде. +- Утырсын! - дип, абзый, чын хөкемдарларча кулын җәеп, мин фәкыйрьгә үзенең рөхсәтен бирде. Шунда гына мин аның шактый кызмача икәненә төшендем. - Тагын бер графин китерегез, - диде ул Гуляга. - Студентка итле ризык... Кәбәб... Кыздырылган үрдәк... Әфлисун соусында, - дип өстәде ул. - Лә оранҗ... +Гуля кеткелдәп көлде: +- Баш өсте, император! +Бераздан ул бәрәңге боткасы белән ике котлет, салат, чәй китерде. Коньяк салынган графинны өстәл уртасына утыртты, буш рюмканы җәһәт кенә миңа таба шудырды. "Рәхмәт, сеңлем", - дип, абзый Гуляның бил турысына җәһәт кенә кулын тидереп алды. Әйе, юк-бар кеше түгел бу... Гуляның шат йөзенә караганда, кесәсенә шактый мул чәйлек кергәнгә охшый. Абзый шәп! Бик тиздән "Калхуз - диңгез, без - парахут, теләгәнчә йөзәбез!" - дип җырлап җибәрергә дә озак калмаган. +- Йомырка тәбәсе яратасыңмы? - дип сорады ул кинәт. +- Үлеп, - дидем мин бәрәңге боткасын авызга озаткан арада. +- Дөрес эшлисең... Йомырка тәбәсе! - дип кычкырды ул Гуляга. - Студент чагында ярата идем мин дә, - дип зарлангандай, миңа рюмкасын сузды. - Хәзер төсен күрәсем килми. Әйдә, танышу хөрмәтенә... +Мин каршы килмәдем. Танышып ук бетмәсәк тә, коньякны дусларча йотып куйдык. +- Кайсы факультетта укыйсың? +- Филология! +- Татарныкындамы әллә? +- Әйе. +Ул, җанланып, кулын миңа сузды: +- Бир кулыңны, коллега! +Мин гаҗәпләнмәдем, безнең бүлектән егетләр киң профильле булып чыга, араларында колхоз рәисләре дә шактый. Абзый да шундыйлардан, мөгаен. Менә ул, кулын өскә чөеп, күзен яндырып, шигырь дә укый башлады: +Аңласаң аңла хәлемне, аңламасаң, синең эш... +Мин бүген яшьлегем белән саубуллашырга тиеш! +Ресторан түрендәге ансамбльнең дә гөрелтесен басып китте бу. Якынтирәдә утыручылар, кашык-чәнечкеләрен куеп, башларын безнең якка борды. Абзыйның тавышы сафланып, төбендәге ташлары аерымачык күренгән тау елгасына охшый башлады. Кайда ишеттем соң мин моны? Авылдамы? Каландарян җырлавыннан туктады, бөтен зал тын да алмый абзыйны тыңлый иде. +Тауларга йөгереп меним - яшеннәр оясына. +Кешеләр: "Юләрме әллә", дип уйласа уйласыннар! +Минем каршымда, чыннан да, каядыр өскә алгысынган шук малай, бөтен йөзе белән балкып, мондагы төрле кавемнән хасил халаякны сүз иркенә иярткән иде. Хәер, сүз ирке микән соң бу? Залның яртысы аның ни сөйләгәнен аңламый да бит. Тавышы шулай сихерләде барыбызны да... Ул сүзен тәмамлауга, барысы да дәррәү кул чаба башлады. Абзый, үз кадерен яхшы белгән мәшһүр артисттай, иренеп кенә баш иде. +- Йә, кем шигыре? - диде ул миңа. +Үз шигырен укыды микәнни, дип уйладым мин. Туфракта кайнашучылар, гадәттә, романтик була, әнә бу да яшеннәр оясына менмәкче... +- Шәп шигырь! - дип, юкә чөй кыстырдым мин. - Үзегез яздыгыз мәллә? +Абзый яхшы күңелле иде, башта киң учы белән битендәге мәсхәрә чалымын сөртеп төшерде. +- Их, син, студент, шактый ук надан икәнсең бит, таем. Тукай белән Җәлилдән башка татар шагыйрьләрен ишеткәнең бармы соң? +Мин эндәшмичә генә фужердан су уртлап куйдым. Йөзенә бәреп әйтәсе килгән иде дә бу гыйбадның... Равил Фәйзуллинның үзе белән табында утырган кеше мин! Тик телемне тыеп калдым. Аның кесәсеннән сыйланып утырганда, ничек тавыш күтәрәсең? Мондый чакта хәтта Равил Фәйзуллинның да, нинди генә көрәшче шагыйрь булмасын, тыны чыкмас иде. Тавыш күтәрергә бүген бу абзыйның гына хакы бар! Без менә шулай рестораннарда да конформизмга өйрәнеп сабак алган буын. +- Ю-у-ук! Син аңлый алмас идең мине - студент син... Кефир малае! +- Зөлфәт... - дидем мин, ваемсыз гына, белү тантанасын эчемә йотып. +Абзый миңа кызыксыныбрак карады, бөтенләй үк беткән кеше түгел икән, янәсе. +- Иң яраткан шагыйрең кем? - дип, сул күзен кыса төшеп сорады ул. +Мин аны тәмам аяктан егарга теләп ярып салдым: +- Хуан Рамон Хименес! +- Әйе, - диде ул, күзен дә йоммыйча, - Антонио Мачадо аның хакында югары фикердә булган. - Аннары, хәйләкәр елмаеп, сигаретын кабызды. - Испан телен беләсеңме? +- Урысча тәрҗемәдә укыйм... - Ялганларга кыймадым, шайтан белсен, бәлки, ул универда испан телен өйрәнгәндер, гәрчә моңарчы чит телне иркен белгән студентны очратканым булмады. - Сез беләсезме әллә? +- Ипи-тозлык, - дип, тыйнак кына елмайды ул. - Университетта алман телен өйрәнгән идем. Итальян теленнән соң испан теле җиңел китә. +Менә сиңа авыл гыйбады! Сырадан соң аракы әйбәт китә, дигәндәй генә сөйләнеп утыра. +- Чәчүне бетереп килдегезме? - дип, мәүзугны үзгәрттем мин. +- Андый эшләр белән минем хатын шөгыльләнә. Ул ярата бакча мәшәкатен. Бераз булышкан атлы булам инде. Бүген менә алмагачлар кәүсәсен акшарга буяп кайттым. +- Сез авылныкы түгелмени? - дидем мин, аптырап. +Ул зур башын артка ташлап, ботын чаба-чаба рәхәтләнеп көлде, безгә якын тәрәзә пыяласы зеңгелдәп куйды хәтта. +- Аңлашылды! Бу бит персидәтелләр рестораны. Син инде бер авыл мокытын кармакка эләктердем, дип эчтән сөенеп... Шагыйрь әйтмешли, күңелең мәтәлчек ата иде. - Ул, кесәсеннән шакмаклы кулъяулык алып, күзеннән атылып чыккан яшен сөртте. - Мокытлык бар инде ул бездә, яшеренбатырын түгел... - Минем бакчага таш атты бугай. - Кәефең төшмәсен, соң мин үзем дә студент булган кеше бит, үтәли күрәм сезне. Ә болай авылда туган кеше мин, кәнишне. Ырымбур даласында. +Исемен сорарга, кем булуын белешергә мән җитмәгән бит шунда. Соңыннан күпме үкендем шуңа, күпме тиргәдем үземне. Тик үкен-үкенмә, терсәкне тешләп булмый иде. +Без кайтырга чыкканда, төн уртасы җитеп килә иде инде. Урамнар тынып калган. Хәзерге кебек төнне көннән аермаслык шайтан туе - машиналарның бер-бер артлы выжылдап үтеп торуы юк иде әле. Вакыт та салмаграк ага иде. Һәрхәлдә хушлашырга, саубуллашырга күпмедер вакыт табыла иде. +Студентлар шәһәрчегенә керер алдыннан, ерымты өстендәге тар күпердә без Себергә ашыгучы Абакан поездын озатып калдык. Астагы поездның куәтле ухылдап алга томырылуыннан без басып торган тар күпер бөтен гәүдәсе белән сизелер-сизелмәс дерелди, менә-менә ике ярны тоташтыру вазифасыннан ваз кичеп, үзе дә гүя ерак билгесезлеккә кузгалырга җыена иде. Поезд җиле яр өстендәге сирень куакларын кайнатып алды, күзне әчеттереп, җиһанга шәмәхә ис таралды; кайдадыр якында сандугач, нигә мин мондый язгы кичтә тынып калдым әле, дигәндәй, үзен битәрләп, өздереп сайрый башлады. +Поездлар көнбатышка да, көнчыгышка да ары-бире тиң чапкандыр, әмма хәзер, нилектәндер, гел Себергә ашыгучылары гына күз алдына килә... Алар ул якка җиңеләеп тә, үзләренә күрә бер тиле ашкыну белән дә, әйтерсең лә башларын югалтып, җилдерә - андагы киңлекләр, андагы мөмкинлекләр, канны кузгатып, безне дә алгысыта иде. Юк, көнбатышка, Мәскәүгә ашкынучы поездларны мин бөтенләй искә төшерә алмыйм. +- Ул шушында яшәгән иде, - диде табындаш абзый, уйларымны бүлеп. +- Кем? - дип сорадым мин саксыз. +- Нәзилә... - Ул кулын сузган яктагы өч катлы бинаның тәрәзәләре балкып тора, сап-сары диварлары да аермачык күренә, әле кем йокласын бу вакытта... Бина иске, Сталин вакытында ук салынган, шуңа да түшәме биек, стенасы калын. Ул заманнарда бит берне салганнар, әмма берәгәйле итеп. Бу тулай торак та, күрәсең, аспирантлар, яшь галимнәр өчен махсус салынган булгандыр. Әлбәттә, кайбер бүлмәләр элек-электән укуда өлгер, "җәмәгать эше" дип аталучы матавыкта иркен йөзүче студентларга да эләгә. Аларны шулай яшьли иркәләп, кызартып үстерәләр иде. +Без ун-егерме адым атларга да өлгермәдек, әлеге тулай торак, сары төсе белән язгы зәңгәрсу караңгылыкны ертып, гүя үзе каршыбызга килеп басты. +Сизеп торам, абзый бик дулкынлана - абына язып, бинаның урам ягына чыкты, сул яктан өченче тәрәзә каршында туктап калды. Тәрәзә караңгы иде. Нишләргә дә белмичә, мин дә кыенсынып кына шунда килеп бастым. Сәер абзый булып чыкты бу... Нишләмәкче була икән? Шушы тәрәзә артындагы бүлмәдә кайчандыр аның бик кадерле кешесе яшәгәнен аңлаган идем инде. Мөгаен, сөйгән кызы булгандыр. Һәм бу мәхәббәт гаять фаҗигале тәмамланган ахрысы. Югыйсә чын мәхәббәт буламыни ул?! +Яз галәмәтедер, дип уйлыйм хәзер, дөньялыктагы түбән гөманнар белән бу затлы язгы төннең кадерен җуясым килми, абзыйның аңында вакытлар буталган иде ахрысы - ул ике учын авызына китереп кычкырды: +- Нәзилә-ә! +Зыялы, инде шактый өлкән - кырыктан өстә! - кешедән мин моны көтмәгән идем. Читкә тайпылырга өлгермәдем, тагын шул ук зарыккан тавыш, тәрәзәгә бәрелеп, тирә-юньгә таралды: +- Нәзилә! +Шул чакта ут кабынып китте дә чәчләре тузгыган бер кыз тәрәзәгә капланды. Йа Хода, бу бит минем белән бергә җиңел атлетика төркемендә йөри, безгә спорт залы итеп бирелгән ташландык иске чиркәү эчендә атнага ике тапкыр сәгатьтән артык йөгерәбез. Озын торыклы, миннән бераз калкурак та бугай. Исемен генә хәтерләмим, юридик факультетта укый шикелле; бик эре күренгәнгә, танышырга кыймадыммы соң... Хәер, бездә кызлар шулкадәр күп иде, барысы белән танышып та бетәрлек түгел. Кайчандыр бергә укыганнар белән мин һәмишә танышып йөрим. +Әлеге кызны күргәч, абзый бөтенләй шашкандай булды, үзен-үзе белештермичә: "Нәзилә-әм!" - дип кычкырып, тәрәзәгә таба омтылды. Чак тотып калдым, Алла саклады. Кызның бу матавыкка исе китмәде, кулын болгап елмайды да юкка чыкты. Шул минутта ук тәрәзәдә ут сүнде. +Абзый, башын иңемә салып, сулкылдый-сулкылдый елый иде. Мин аны юатырга теләп, аркасына каккаладым, бик бетеренмә, янәсе, андый гына хәлләр була; нинди хәлләр була? - анысы миңа караңгы иде ул вакытта. +Кутуй урамына чыккач, шактый озак такси көттек. Ниһаять, калтырча гына бер "Москвич" килеп туктады. Тәрәзәдән битен өч көнлек сакал баскан тау кешесе башын тыкты: +- Куда нады? +- Гарифҗанов урамына! - Абзый инде тәмам тынычланган иде, машинага утырыр алдыннан шакмаклы кулъяулыгы белән битен, борынын сөртә-сөртә, кыенсынган кыяфәттә башын читкә борып акланды: +- Ышанасыңмы, теге кыз нәкъ Нәзилә иде. Суйган да каплаган. Ышанасыңмы? +- Ышанам! - Нигә ышанмаска, төрле хәлләр була дөньяда. Хәзер инде мин дә тәгаен беләм: кырыктан соң кызлар чибәрлектә бер-берсенә тиң була бара... +- Рәхмәт! - дип кулымны кысты абзый. - Әйбәт җегет син. +Икенче көнне дәрескә барам дип чыксам - теге кыз Әбҗәлил тукталышында басып тора! Яз галәмәтедер, дип уйлыйм хәзер, һәм бүтән дөньяви гөманнар белән бу искиткеч танышуның кадерен җуясым килми; мин бу иртәдә, үземә охшамаганча, гаять тә кыю идем, туп-туры кызга таба киттем. Уң кул чугын йөз турындарак селеккәләп: "Сәлам!" - дип кычкырдым. +Ул миңа шундый гаҗәпләнеп карады! +- Сез... - дип сүзен башлаган иде, аннары көмеш чишмә челтерәгәндәй (тапталып беткән чагыштыру өчен таләпчән укучымнан кичерү сорыйм) көлеп җибәрде. - Кем белән йөри идең син төнлә? - Аның шулай гади, үз итеп сүз башлавына кинәнеп, башыма кан йөгергәндәй булды. +- Белмим... Юк, беләм... Мин аның белән кичә генә таныштым... Ул саубуллашты... +- Синең беләнме? - Ул тагын челтерәде. +- Яшьлеге белән... +- О-о, алайса эшләр җитди. +- Әйе, уен эш түгел. +- Нигә минем тәрәзә каршында саубуллаша соң ул? +- Анда аның сөйгән яры яшәгән ахрысы. Нәзилә исемле... +Кызның йөзе кинәт үзгәрде. Әйтерсең лә аңа бәз тастымал яптылар. Ап-ак ирене беравык хәрәкәткә килергә интегеп торды да, ниһаять, тонык авазлар кысылып чыкты: +- Нәзилә - минем әнинең исеме... +Мин көтелмәгән фараздан куырылып куйдым. Һәм кыз аны раслады! +- Студент чакта ул да шул бүлмәдә торган. - Бераз тын алгач, ул мин куркып көткән сорауны бирде: - Кем иде ул теге кеше? +- Белмим, - дип җилкә сикерттем мин. Чыны да шул иде. Без ул абзый белән кешечә танышмадык та бит. Кичәге очрашу да мөкаддимәсе һәм ахыргы сәхифәләре югалган иске кулъязма уку белән бәрабәр булып калды. Эчтәлеген аңлыйсың, ләкин кем язган, кайсы дәвердә - анысы билгесез. +- Сез аның белән бүтән очрашмыйсызмы? +- Юк. Без очраклы гына күрештек... +Ул арада троллейбус килде. Гадәттәгечә дыңгычлап тутырылган әрдәнә кебек иде эчтә, барысы да дәрескә ашыга; көч-хәл белән почмакка кереп кысылдык. Кыз бөтенләй минем кочакка кереп бетте. +- Мин Нәзирә булам... - Җылы нәзек бармаклары минем учымны эзләп тапты. - Син инде ике занятиене калдырдың. Физрук эттән алып эткә салды үзеңне. Будем исключать, диде, шулай дәвам итсә... +- Әйе шул. Иртәгә йөгереп килермен. +- Йөгерешче! - дип көлде Нәзирә. +- Бүген кич белән нишлисең? - дидем, кыюлыгымны җыеп. - Кинога бармыйбызмы? "Мир"да шәп комедия күрсәтә башлаганнар. Финнар белән бергә төшергәннәр. "За спичками". Әкәмәт көлке, диләр. Леонов, Вицин... +- Әйе шул, Гайдайныкы! Аның инде гел шулай - көлкесез булмас. Билет булыр микән соң? +- Табабыз! - дип мактандым мин. +Сүз белән мавыгып, Ленин бакчасын узып китә язганбыз икән - троллейбус бушап калгач кына аңга килеп, ишеккә ташландык. +- Кичәге абзыйны чынлап белмисеңме? - диде ул. Дәрескә керер алдыннан без яшь Ульянов һәйкәле янындагы эскәмиядә бераз утырып алдык. Юристлар колонналы төп бинада укый икән. - Мин бит син кычкырасың дип торам. Нәзирә, дип ишеттем... Белгән булсам... +Теге абзый кычкырганны белсә, һәм әнисенең исемен ишетсә, безнең каршыга йөгереп чыгасы булган икән... +Инде шактый якынайгач, серләребез сыя башлагач, моңсу гына әйтеп куйган иде ул: +- Мин әтине бөтенләй хәтерләмим. Әни дә аның турында берни сөйләмәде. Хәзер менә җентекләп сорашыр идем дә... - Аның әнисе ун еллар элгәре үк йөрәк өянәгеннән үлеп киткән икән. Нәзирәне әбисе багып үстергән. +- Әбиең дә әйтмиме? Ул бит кияве хакында нидер белергә тиеш. +- Берни дә белми. Бәлки, минем әти бөтенләй юктыр да... +- Әти катнашыннан башка гына бала яралмыйдыр ул, - дидем мин, йөземә фәлсәфи уйчанлык чыгарып. - Киләчәктә генә ни дә булса уйлап тапмасалар... +Нәзирәнең йөзен кызыл тимгелләр басып китте. +- Башыңны җүләргә салып торма инде! Уйнаштан туган мин, беләсеңме шуны? Уйнаштан! - Ул саубуллашып та тормыйча тар күпергә таба йөгерде. +Әтисез-әнисез тома ятим булып, җиһанда япа-ялгыз калуның фаҗигасен мин ул вакытта аңлый алырлык яшьтә түгел идем шул. Өлкәнәйгәч, табигый рәвештә әти-әнисез калгач та, ачы югалту сагышы җанда даими сызып тора, ә бала чагында, үсмер чакта үксез калсаң? Дөрес әйткәннәр: кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә... Мин дә Нәзирәнең бу һич көтелмәгән истерикасына аптырап, үземне гаепле сизеп, тулай торакка таба атладым. Без яшәгән тугыз катлы бина да моннан ерак түгел, уңга борылып бераз баргач, юл аша гына чыгасы. +Аны районга озатканда, вокзал буш сыман хәтердә калган. +- Мин сине бүтән күрмәм инде, - диде ул моңсу гына. +- Юкны сөйләмә, безнең хәзерге Татарстан бик бәләкәй бит ул. - Аның кыяфәте шулкадәр дә кызганыч иде, ирексездән күземне яшердем. - Монда һәркем бер-берсен таный, - дип арттырдым мин. - Кайтып эшкә урнаш әле, хәлеңне белергә килеп тә төшәрмен. Син инде мине прокуратурада, үз кабинетыңда көттереп кенә кабул итәрсең. Әмма тәбәссем белән! Форма сиңа килешәчәк... Теләсә нинди кием сиңа килешә... - Мин аны кочаклап алдым. +- Юатма, - диде ул, мине сак кына читкә этеп. - Мин бит сизәм, без соңгы тапкыр саубуллашабыз. +Поезд кузгалып китте. Юк, ул вакытта мин берни сизмәдем. Хәзер генә ул йөрәгем өзгәләнә. "Кал!" - дип нигә кычкырмадым? Хәер, хәзер үкенүдән ни файда... Юк бит инде ул. Һәм мин дә юк. +Карлы яңгыр көчәйде. Тар күперне чыгып, күптән төсен җуйган өч катлы иске тулай торакка таба атладым. Ишегалдында инде сирень куаклары да, кибарәнә утыручы чал өянкеләр дә юк. Әллә ничә йөк бетон субайлар китереп аударганнар, нидер төзергә җыеналар ахрысы. Шундый кыйммәтле җирне буш яткырмаслар хәзерге заманда. +Менә ул беренче катның сул яктан өченче тәрәзәсе. Форточкасы ачык, эчтән миңа таныш булмаган музыка ишетелә. +- Нәзирә-ә! - дип кычкырдым мин, җиһанда тылсым барына ышанасым килеп. - Нәзирә! +Пәрдә артында берничә шәүләнең бөгелә-сыгыла биегәне күзгә чалынды. Тулай торак та каядыр билгесез тарафка кузгалырга теләгәндәй кымшанып куйды. +- Нәзирә-әү... - дип инәлдем мин. +Кинәт тәрәзә пәрдәсе тартылды да пыялада чәче шарлавык булып җилкәсенә коелган бер кызның кыяфәте пәйда булды. Ул мине күргәч елмайды, кулын болгады... +Җиһанда тылсым бар ул! Һичбер шик юк ки, тәрәзәгә капланып минем белән саубуллашучы - Нәзирә үзе иде. Еллар аша теге абзыйның куе тавышы колагымда яңгырагандай булды: "Айныдым да аңладым мин, шундый итеп аңладым! - Мин яшьлегем белән тагын саубуллаша алмадым..." "Иң шәп хикәя" конкурсына +Ралия +Кәримова +МАЙРА +ФАНТАСТИК ХИКӘЯ +Җәйнең иң кызу көннәре иде. Чамасыз кыздырган кояштан һич качып котылыр әмәл юк. Майра ишегалдына чыкты да хәлсезләнеп йомшак утыргычына таба юнәлде. Кәнәфи култыксасындагы кызыл лампа янып торган ноктага баш бармагын тидерде. Шунда ук табло яктырды, саннар биешеп, аның кан анализын, химик составын күрсәтте. Бераз тайпылыш бар икән шул! Чыкканда бәдрәф аша үткән иде, бәвел анализы яхшы булгач, кырыендагы таблода яшел ут янып, күңелле музыка уйнап калды. Йөз кырык сигез яшьлек Майра, бераз тынычланып, оныгының улын - Трейлны көтә башлады. Ишегалдында акрын гына татарча моңлы җыр ишетелә, җиләс һава агымы тарала. Ишегалдын каплап алган зәңгәрсу гөмбәз аша кояш нурлары үтеп, эссегә чыдам ясалма үсемлекләрне төрле төсләргә буйый кебек. Ханым, кәнәфиендәге элемтә төймәсенә басып, торыны Трейлның хәзерге минутта кайда булуын тикшерде, кайтып килү траекториясенә күз салды. Акыл көче белән тиз генә аралашу мөмкинлеге булса да, Трейлны эшеннән аерып борчымады. Ул Җир шарының төрле катаклизмнар ноктасына - тетрәүләргә, цунамиларга очкычыннан махсус импульслар җибәреп, аларны бастыра, тынычландыра. Икенче төймәгә басуга, Майра каршысында кечкенә өстәл җәелде дә, салкын сулы озынча стакан пәйда булды. Бу су - энергетик сыекча, хәл керткеч эчемлек иде. Ул суын эчеп тә өлгермәде, таныш гүелдәү тавышын ишетеп, күккә карады. Ишегалды каплавычының түгәрәк ишеге кырыйга шуып ачылуга, өстә көмешсыман скафандр кигән торыны - Трейл күренде. Ул Майраның каршысына ук килеп төште. +- Gut morgan, Maira! - диде егет, елмаеп. +- Нишләп әле миңа нимесчә эндәшәсең? Үзебезчә әйт! Бөтен телләрдә дә сөйләшә алганыңны беләм лә инде. +- Әй, дуслар белән аралашкан идем, - диде ул, тиз генә сөйләм ешлыгында үзебезнең телгә - татарчага күчеп. - Хәлең ничек? +- Трейл, син миңа исемем белән түгел, "әбекәй" дип эндәш, улым! Нишләптер хәлем бетеп тора әле. +Трейл җиләс һава режимын көйләде, әбисенә карап алды да лабораториянең элемтә төймәсенә үрелде. Шунда ук ниндидер могҗизалы көч Майраны лаборатория эченә күчерде. Кечкенә генә роботлар аның эчке органнарын тикшерә башлаганда, ул йокыга талган иде инде. +Икенче көнне Майра яхшы кәеф белән уянды. Тәнендә җиңеллек, гәүдәсендә көч булуын тойды. Доктор-роботлар аның кан тамырларын чистартканнар, йөрәгенең каплавычын - клапанын алыштырганнар икән! Җирдә яшәүче аз санлы барлык кешеләр дә ярымроботлар булып беткән иде инде, шуңа да Майра төрле могҗизаларга ияләште, гаҗәпләнмәскә өйрәнде. Тормышта гаҗәеп үзгәрешләр булса да, анда тереклек юкка чыга, гадәти тормыш сүнеп бара, шунысы иң зур фаҗига! Шулай да торыны белән аралашырга ярата Майра, бик күп нәрсәләрне аңардан өйрәнде. Әле дә Трейл белән икәүләп кечкенә капларга салынган төрле составтагы пасталарны авыз иттеләр, төшке аш шул иде. +- Оныгымны сагынып беттем, ул кайчан кайтыр икән инде? - Майра җавап көтеп Трейлга карады. +Егет "сагынып беттем" дигән сүзләрнең мәгънәсенә бик төшенеп җитмәсә дә, сүзнең әтисе турында икәнен белеп: +- Әти шушы айның унбишенче көнендә Җирдә булачак! - диде. Планетаара очкычның кайту көнен төгәл белә инде ул. +- Майра, әй лә, әбием! Син элек ничек яшәвегез турында бик кызык сөйли идең, тагын сөйлә әле! +Трейл аның янәшәсенә үк күчеп утырды. Әбисе сөйләгәннәрне ул әкият кебек кабул итә: кызык булган бит элек, күктә төрле-төрле кечкенә кошлар очып йөргән, ә җирдә хайваннар яшәгән. Нишләп алар ризыкны утта пешерделәр икән, туклыклы пасталар, порошоклар булмады микәнни? Майра сөйләве буенча, кешеләр элемтә өчен ниндидер телефоннар, компьютерлар кулланганнар икән. Менә бу искелек! Җирдә әле ул вакытта урманнар шаулап торган, яшелчә-җимешләр үскән, суларга чиста һава булган ди. Майра боларны җентекләп, сагынып сөйли, исенә төшерә. +- Озак яшәү серләрен ул вакытта белмиләр иде әле, - дип башлады ул бүген сүзен. - Элек кешеләр җитмеш-сиксән яшьләргә кадәр генә яшиләр иде. +Трейл бу сүзләргә ышаныргамы-юкмы дигән кебек, күзләрен зур ачып, бик гаҗәпләнеп карап торды. Аннары әбисе тагын сөйләп китте: +- Бабаң миңа үләр алдыннан, миннән калып, карчык, син дә бик озак яши алмассың, мин сине теге дөньяда көтеп торырмын, дигән иде. Җир шарында мондый үзгәрешләр булачагын, киберкешеләр яшәячәген без күз алдына да китерә алмадык! Ул вакытта кешенең тузган әгъзаларын да алыштырып куя белмиләр иде. Ә Җиребез әкияттәгедәй бик матур иде, челтерәп чиста сулы чишмәләр ага, талларга кунып сандугачлар сайрый, гөлләр чәчәк ата, җимеш бакчалары шаулап үсә иде ул чакларда. Кешеләр бер-берсе белән аралашып, ярдәм итешеп, дус булып яшәде, һич оныта алмыйм! Хәзер бу кояш көйдергән буш диярлек Җирдә тормыш бетеп бара бит! Чөнки күпләр байлык артыннан гына кудылар. Нишләдек соң без?! Экология дип сөйләндек кенә, сакламадык шул Җир-Ананы, кадерен белмәдек... +- Әби, син кире элекке тормышыңа кайтыр идеңме? +-- Яшәү бик җиңел булмаса да, элек күңелле иде, бик кайтыр идем, улым. Тик ул тормышны хәзер каян аласың? +Шулай сөйләшеп утырырга яраталар алар. Беркөнне Майра үз ешлыгында көчәйткеч аша оныгы тавышын ишетте. +-- Игътибар: Майра, Трейл, сак булыгыз! Безгә чит планеталарның тереклек ияләре һөҗүм итә! Җирдә яшәү өчен шартлар бетә. Әзерләнегез, бүген без Андрамеда йолдызлыгына күченеп китәчәкбез. Безнең очкыч-кораблар ...нче киңлектә, ...нче параллельнең ...нче градусында сезне көтә. +- Улым, Трейл, скафандрыңа кереп бикләнгәнче, кислородыңны тикшер! Бар, бар тизрәк, әтиең әйткән урынга оч! +- Майра, организмыңа кертелгән күрсәтмәдә сиңа өч йөз ел гомер билгеләнгән, әле син аның яртысын да яшәмәгәнсең бит! Һәлакәт башланганчы, әйдә, китәбез! Әйдә, скафандрыңа кереп утыр тизрәк! +- Юк, Трейл, мин Җирдә калам! Бәлки, космик Акыл кушуы буенча, берничә йөз елдан кире бу планетага кайтып, аны чистартып, яңа тормыш тергезеп җибәрерсез... Хуш, улым, үзеңне сакла! +Трейл, бик борчылып, тиз генә әбисен килеп кочаклады, үрелеп кулларын үпте дә, борылып, очкычына таба атлады. Гүелдәү тавышы ишетелде. Кавырсын түбәдәге түгәрәк ишек ачылып китүгә, җил исеп куйгандай булды. "Маай-рааа..." дигән тавыш кайтаваз булып яңгырады. +- Хуш, кадерлем, сау бул, Трейл, әбиеңне онытма-а-аа! Ах! Бу ни хәл тагын? +Йомшак урындыгында йокымсырап киткән Маһирә апа күзләрен ачып җибәрсә, һаман да көләч кояш елмаеп тора, тирәктә кошлар сайрый. Ә ишегалдында кечкенә Тәбрис белән чабышып уйнап йөргән ап-ак кәҗә бәтие аның сөт исе аңкып торган кулларын ялый иде. +Кардәш халыклар әдәбияты +ТАТАР ИЛЕНӘ РӘХИМ ИТ! +Миңа соңгы елларда берничә мәртәбә Кавказда, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиевларның туган якларында булырга туры килде. Мине анда дуслар чакырды. Шагыйрь дуслар. Әлбәттә инде, Каф Тауларының биек түбәләренә карап сокланып, тау араларындагы тирән упкыннарны да, куркыныч тарлавыкларны да, таудан шаулап агып төшкән чишмә-елгаларны да, ап-ак, кояшта күзне камаштыра торган кар яткан тау түбәләрен дә күп күрдем мин. +Әйе, Рәсүлнең дә, Кайсынның да артында таулар яткан. Аларны шул таулар шагыйрь иткән. Соңгы елларда без Рәсүл Гамзатовның, карачай-балкар шагыйрьләренең, авар шагыйре Мөхәммәд Әхмәтовның (Магомед Ахмедов) һәм балкар шагыйрьләре Кайсын Кулиев, Кәрим Отаров һәм Муталип Беппаевның шигырь китапларын татар укучысына тәкъдим иттек. Кавказда алган тәэсирләрдән үзем дә күп кенә шигырьләр яздым. Рәсүл дә, Кайсын да безнең Сибгат Хәким, башкортларның Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗмиләрнең кордашы - бер заманда яшәгәннәр, бер чорда иҗат иткәннәр. Аралашып, очрашкалап торганнар. +Быел Кабарда-Балкар Республикасының халык шагыйре, Ленин премиясе лауреаты, СССР һәм РСФСРның Дәүләт премияләре лауреаты Кайсын Кулиевның (1917-1985) тууына 100 ел тула. +Кайсын Кулинең хәтта бер чорда Казанга күченергә уйлап йөргән чаклары хакында да сөйлиләр. Булгандыр да. Балкарларны туган җирләреннән, нигезләреннән аерып Кыргызстанга сөргән авыр еллар бит. Әнә шул елларда сугыштан кайтып, туган нигезен, әнисен, туганнарын күрергә зар-интизар булганда, башына нинди генә уйлар кереп карамагандыр. Ләкин Кайсын Кули үз халкы белән була, аннан аерылмый. Ул күргән авырлыкларны, казаларны үз иңендә күтәрә, үз йөрәгеннән кичерә. Шигырьләре дә әнә шуңа күрә сөекле халкына, туган җирләренә, тауларына, аның тарлавыкларына, кыя-ташларына тирән мәхәббәт белән сугарылган. +Кайсын Кулиевның шигырьләрен моңа кадәр урысча гына укыганым булды. Тәрҗемә - тәрҗемә инде. Бигрәк тә төрки телдән урысчалаштыру, бөтенләй башка шигырь калыбы, башка җөмлә төзелеше. Татар шагыйрьләренең дә шигырьдәге хискичерешләрен урыс телендә төгәл биреп бетерә алмаганын беләбез. Балкар теленнән урысчага күчергәндә дә шул ук нәрсәдер инде ул дип уйлый идем. Чынлап та шулай икән. Кайсын Кули үз туган телендә бөтенләй башкача яңгырый. Балкар дусларым миңа аның үз туган телендә чыккан күптомлыгын бүләк иттеләр. Һәм мин аны татарчага аударырга булдым. Әлбәттә, бу китапны укучы балкар телен беләдер дип уйламыйм, ләкин балкар шагыйренең шигырьләре татар телендә ничегрәк яңгыравы һәркем өчен дә кызыклы булыр. Татар һәм балкар телләре бик якын, бераз аралашканда, бер-беребез белән бик тиз аңлаша башлаган булыр идек. Тик андый аралашу мөмкин түгелдер шул - безгә бер-беребездән шактый ерак араларда яшәргә язган. Шулай да бер нәрсә юаныч бирә, ул - әдәбият, безнең язучылар, әсәрләр, шигырьләр, китаплар. Әйдәгез, бер-беребезнең китапларын, шигырьләрен укып яшик. Шигырьләр безнең арадагы күперләр булсын, шагыйрьләр - илчеләр, арадашчылар. Татар дөньясына рәхим ит, Кайсын Кули! Балкар шагыйренең хисләрен татар күңеленә алып кер. +ХАК ТАРИХНЫ КАЙТАРУ ЮЛЫНДА +"ТҮГӘРӘК ӨСТӘЛ" +"Казан утлары" журналының 5-6нчы саннарында Вахит Имамовның "Карабәк" исемле тарихи романы басылып чыгуга, ул тарихчы галимнәр арасында гына түгел, ә киң катлау укучылар арасында да зур кызыксыну уятты, бәхәсләр тудырды. Журналыбыз редакциясенә юллаган сораулар, телефоннан шалтыратулар да күп булды. Шуларны истә тотып, редакциябездә бер төркем галимнәр "түгәрәк өстәл"гә җыйналды. Фикер алышуларда тарихчылар һәм әдәбият галимнәре, фән докторлары Дамир ИСХАКОВ, Фаяз ХУҖИН, Илдус ЗАҺИДУЛЛИН, фән кандидатлары Җәмил МӨХӘММӘТШИН, Рамил ХАННАНОВ, прозаик Камил КӘРИМОВ һәм роман авторы үзе - Вахит ИМАМОВ катнашты. "Түгәрәк өстәл"дә фикер алышуларны журналның баш мөхәррире Илфак ИБРАҺИМОВ алып барды. +Илфак Ибраһимов: +- Татар халкының дәүләтчелеге тарихына багышланган фәнни хезмәтләр белән янәшә әдәби романнар, бәяннар, очерклар, поэмалар язылып тора. Шуңа да карамастан, бу тема һаман да колач җитмәслек булып кала. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты әнә 7 томлык тарихыбызны бастырып чыгарды. Хак тарихыбызны әлегәчә өйрәнеп бетә алмыйбыз. Тарих фән өчен кирәк булса, тарихи әдәби әсәрләр күпсанлы укучыларыбыз өчен кирәк. "Карабәк" романын тарихчыларыбыз ничек кабул итте икән? + Илдус Заһидуллин: +- Тарихи романнар язылуның берничә алшарты бар, шулар булганда гына бу жанр яши дип уйлыйм. Тарихи роман, беренче чиратта, язучы шәхесе белән бәйле. Вахит Имамов - "чумып" тарихи эзләнүләр алып барган шәхес, ул - төрле чорлардагы милләтебез язмышы белән бәйле вакыйгаларга, күренекле шәхесләр язмышына мөрәҗәгать итеп, әдәби әсәрләр генә түгел, очерк-мәкаләләр, публицистик хезмәтләр иҗат иткән автор. Нурихан Фәттахтан эстафета каләмен кабул итеп, шушы юнәлештә иң актив эшләүче язучы, дип әйтер идем. Икенчедән, татарга кагылышлы тарихи роман сәясәткә барып тоташмый калмый, ягъни Русия шартларында бу хакта язарга "рөхсәт бирелгән" булу шарт. СССР таркалу, коммунистлар партиясен таркату элеккеге тоталитар, тыюларга корылган идеологияне юкка чыгарды, яңа темаларны чикләүләрсез яктыртуга юл ачылды. Өченчедән, тарихи әсәрләр, гадәттә, тарихи хезмәтләр язылгач, чыганаклар басылгач дөнья күрә. Чөнки тарихчылар борынгы чыганакларда теркәлгән вакыйгаларны бер җепкә тезеп аңлатырга һәм, шул рәвешле, тарихи барышны тергезергә омтыла. Татарстанда соңгы ике дистә елда Алтын Урда иң күп сөйләнә һәм языла торган темаларның берсенә әверелде. Суверенитет елларында ул сәяси хезмәт тә башкарды: татарларның бүтән милләтләр белән тигез хокуклылыгын һәм Мәскәү дәүләтенең Алтын Урдадагы урыс олысыннан үсеп чыгуын пропагандалады. Дүртенчедән, милли идеология шанлы тарихи темаларга мохтаҗ, бигрәк тә милли күтәрелеш яки кризис вакытларында тарихи әсәрләргә ихтыяҗ арта. Әдәби сүзнең тәэсире тарихи хезмәтләргә караганда күпкә көчлерәк икәнен искәртсәк, тарихи әсәрләрнең татар укучысының тарихи хәтерен яңартуда мөһим роль уйнавы тагын да аңлашыла төшәр. +Гомумән алганда, Алтын Урта дәүләте заманында мәйдан тоткан шәхесләр, дәүләт эшлеклеләре, аларның гамәлләре - иҗат әһелләре өчен бетмәс-төкәнмәс чыганак. Вахит Имамов - шушы бай чыганаклар сакланган мәгарә ишегенә ачкыч яратып кергән язучы. Яңа роман татар язучысының "үз дәүләтен" ничек сурәтләве һәм бәяләве ягыннан да кызыклы. +Әйтик, сакланып калган чыганакларның күбесендә Аксак Тимер белән Туктамыш сугышларын, мөнәсәбәтләрен тасвирлаганда, бер шәхесне генә күкләргә чөеп бәяләү өстенек итә. Чөнки Аксак Тимер махсус рәвештә сарай елъязмачыларын, тарихчылар яллаган, үзенең җиңүләре хакында яздырган. Алар исә хуҗаларының җиңелүләрен дә киләчәк җиңүләргә әзерлек, дип бәяләгән. Низамеддин Шами, Шәрәфеддин Йәзди "Зафарнамә"ләрендә һәм XV гасыр башында язылган башка хезмәтләрдә Туктамыш - бигрәк тә 1385 елдан башлап актив тышкы сәясәтен җәелдергәч, Аксак Тимер белән Азәрбайҗан һәм Иран җирләре өчен каршылык килеп чыккач, походлар ясый башлагач, яхшылыкка начарлык белән җавап бирүче шәхес, үз сүзендә тормаучы ялганчы кеше, ә Аксак Тимер гадел хаким буларак күрсәтелә. Биредә чыганакларга тәнкыйди караш сорала. Бу язмаларда теркәлгән Туктамышны гаепләүләрне автор Аксак Тимердән әйттерә кебек, ә менә Туктамышны акларга дәлилләр җитә микән? Туктамыш хан образын тагын да ачыграк - Җучи нәселе вәкиле, үзенә тиешле Алтын Урданы ныгытучы һәм аның көчәюе өчен җан атучы дәүләт җитәкчесе буларак күрәсе килә. +Романда Алтын Урдада сәяси кризис вакытындагы сугышлар, ханнар алмашу хакында күп язылгангамы, еш кына алар вәхши, канэчкеч шәхесләр буларак күзаллана башлый. Әйтәсе килгәнем - Алтын Урда төрки халыкларның, шул исәптән безнең бабаларыбызның уртак дәүләте, дип сөйлибез икән, аның уңай якларын калкурак сурәтләү зарур, гәрчә бу бөек дәүләт язучыларның махсус шәрехләвенә мохтаҗ булмаса да. Әсәрдә караңгы төсләр куелыгына бүгенге татар публицистикасында гел тискәре якны калкытып күрсәтүче һәм "самобичевание"гә нигезләнгән фикер сөреше йогынты ясаган кебек тоелды. +Гомумән алганда, Вахит әфәнденең бу катлаулы темага алынуы - зур батырлык. +Фаяз Хуҗин: +- Әсәрне без кызыксынып кабул иттек, әмма ажиотаж булмады, ыгы-зыгы, шау-шу күтәрелмәде. Игътибардан читтә калдырмавыбызның сәбәбе шул: Вахит Имамов - татарларның башлыча урта гасырлар чорына караган тарихи романнары белән һәм халкыбызның киләчәк язмышын билгеләүдә әһәмиятле роль уйнаган тарихи вакыйгаларга үзенең шәхси, фәндә кабул ителгән рәсми концепцияләргә туры килеп бетми торган бәяләмәләре белән киң катлам укучылар арасында танылу алган язучы. Кызганыч, тарихчылар арасында "Казан утлары"н даими укып, бүгенге татар әдәбияты белән танышып баручылар сирәк. Шуңа күрә галимнәребезнең күбесе бу романны әлегә укымады да, тизрәк китап булып чыгуын көтәләр. +Җәмил Мөхәммәтшин: +- Тарихыбызга багышланган татар телендәге әсәрләрне бармак белән генә санарлык. Шуның өчен Вахит Имамовның "Карабәк" романын укучылар бер бәйрәм кебек көтеп алды. Роман татар тарихының бик четерекле чорын - Алтын Урда дәүләтенең таркалу елларын күрсәтә. XIV йөзнең икенче яртысында башланган, Чынгыз хан варислары арасында барган тәхет өчен көрәш, ул көрәшкә кулында гаскәре булган әмирләрнең һәм бәкләрнең кушылуы бердәм татар дәүләтенең таркалуына китерә. Элегрәк дәүләте булган Болгар, Кырым, Хәрәзем җирләрендә идарәчеләрнең, үз җирләрен, мал мөлкәтләрен саклап калу өчен, әлеге көрәштә теге яисә бу ханны яклап чыгулары табигый хәл. Моның ачык мисалы - романда яхшы тасвирланган Карабәк образы. +Дамир Исхаков: +- Карабәк шәхесенә бәйле нәсел һәм мирас мәсьәләсенә яңачарак та карарга мөмкин. Гадиләштереп әйтсәң, Туктамыш хан бит инде ул, Мангышлактан чыккан. Аның бабаларының биләмәләре шунда булган. Аннан Туктамыш ханның дүрт үз кабиләсе булуы билгеле: ширин, барын, аргын һәм кыпчак. Карабәкнең шәҗәрәсен карыйк. Аның бабалары Бачман солтанның нәселе бит инде. Бабаларының тарихын язганда, Төркия дә искә алына һәм аннан соң анда сүз Александр Македонский - Искәндәр турында да бара, ягъни шәҗәрәдә аңарга тоташтыру да бар. Моның ни өчен шулай булуының үз аңлатмалары бар. Урта Азия ул гади төбәк түгел. Шуңа күрә Карабәкнең нәселләре мәсьәләсен караганда, аның үзенең дә кем булуын яхшырак аңларга мөмкин. Болар аерым язуны таләп итә. +Кайвакыт Аксак Тимер бик көчле гаскәр белән килгән, шуңа күрә Алтын Урда каршы тора алмаган, дип тә әйтәләр. Билгеле, Аксак Тимер гаскәре көчле булган, ләкин бит ул килгәндә, Алтын Урда нинди хәлдә яшәгән?! Әгәр Кара чумалар килеп чыкмаган булса, шәһәрләрдә бик күп кеше кырылып бетмәсә, Аксак Тимер монда якын да килә алмас иде. Ул бит, ни дисәң дә, бер нойон токымыннан чыккан шәхес кенә. Чыңгызыйлар ныгып утырган йөзләп шәһәре булган Идел буе төбәгенә болай гына үтеп керә алмаслар иде. Шуңа күрә монда сәбәпләр күптөрле. Романда язылган әйберләр бик әһәмиятле һәм кирәкле булсалар да, башка сюжетларны да киңрәк кертергә мөмкин иде. Кертү ысулын әйтә алмыйм. Ул - язучы эше. +Шуны да истә тотарга кирәк. Тикшереп караган идем, мәсьәлән, минем мәгълүматлар буенча, Карабәк XIV гасыр ахыры - ХV йөз башында яшәгән булырга тиеш (шәҗәрәдә калган даталар буенча). +Вахит Имамов: +- Ни кызганыч, әдәбиятыбызга тарихи романнар җитми. Гәрчә Тарих, Археология институтлары, Фәннәр академиясе галимнәре соңгы елларда саллы-саллы тарихи китаплар әзерләп чыгарса да, ул җыентыклар күбесенчә рус телендә нәшер ителде һәм тәүге чиратта татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучыларының һәркайсына барып ирешмәде. Һәр укытучыга өләшеп чыгу да аз, чөнки китаплар фәнни телдә һәм бик тә метерекләп язылганга күрә, тарихи яктан әзерлексез мөгаллим анда бәян ителгән вакыйга һәм сәяси бәяне бәйнә бәйнә һәм эзлекле рәвештә төшенә дә алмый. Татар тарихын һәрбер укучыга да мәҗбүри булмаган төгәллек-нечкәлекләрдән +арындырып, фәкать төп кыйбласын һәм каймагын гына гади халык теле белән бәян итәсе, нәкъ шундый үтемле шивәдә язылган китапларны рус һәм татар телләрендә нәшер итәсе иде дә бит, ни кызганыч, алар бик санаулы. Шуңа безнең халык үзенең газиз тарихыннан гаять ерак. +Илфак Ибраһимов: +- Без "Болгар дәүләте белән Алтын Урданы бербөтен итеп күзаллауга өйрәнеп киләбез. Болгар Алтын Урдага кадәр дә, Алтын Урда составында да гел алгарышта булган, дибез... Шул ук Вахит Имамов "Утлы дала" романында Болгарга татар-монгол яулары басып керүләрне сурәтләде. "Карабәк" романында Болгарның соңгы әмире Карабәк - Габдулла ханның Алтын Урда дәүләтен саклап калу өчен җан атып йөрүе, көрәшүе сурәтләнә. Туктамыш баскын Аксак Тимергә каршы ике тапкыр 200 меңлек гаскәр туплый. Һәр ике яу алдыннан Болгар әмирлегеннән өчәр-дүртәр төмән җайдак җыеп, Карабәк тә аның әләме астына баса. Шундый көчне Алтын Урда составындагы тагын кайсы олыс бирә алган соң? Әллә монда "әдәби якын килү" күбрәкме? +Илдус Заһидуллин: +- Мин Алтын Урда чорындагы Болгар төбәгенә карата "Болгар дәүләте" сүзен кулланмас идем. Элекке Болгар дәүләте җирләре - 1236 елдан соң яңа оешып килүче Алтын Урдада - вилаять, олыс статусында яши башлый. +Аксак Тимер походка барганда, ташка яздырган текстка нигезләнеп, 1391 елгы Кондырча елгасы буендагы сугышта аның 200 меңнән артык гаскәрие катнашкан, дип әйтә алабыз. Туктамыш хан да шуның кадәр гаскәр җыйган, дип фаразларга нигез бар. 1395 елда өч көн дәвам иткән сугышта катнашучылар саны да якынча тигез булырга охшый. Бу вакытта Аксак Тимернең гаскәре тагын да күбрәк булган. Әлеге саннар ул заманның иң зур армияләре бәрелеше турында сөйли. Аксак Тимер белән Туктамыш арасындагы сугыш хәрәкәтләрен тасвирлаганда, автор тарихи чыганакларны оста файдалана. +Фаяз Хуҗин: +- Болгар Алтын Урдага кадәр дә, Урда составында да бай икътисады, димәк, хәрби көче һәм мәдәнияте ягыннан да алга киткән өлкә булган. Әмма Алтын Урданы һәм аңа кадәр чәчәк атып яшәгән Идел Болгарын (Болгарстанын) бербөтен итеп күзалларга тырышу тарихи дөреслектән ерак тора. Идел Болгары, исеменнән үк күренеп торганча - хәзерге Идел-Урал татарларының бабалары булган болгарлар дәүләте, Алтын Урда исә - монгол-татар яуларыннан соң әнә шул Болгар дәүләтен юкка чыгарып, аның биләмәләрен, халкын һәм, әлбәттә, башка җирләрне дә кушып барлыкка килгән төркиләр дәүләте. Ул дәүләтнең буйсындырылган халкын, шул исәптән болгарларны да, татарлар дип йөртә башлаганнар. Болгарлар, кайбер тарихчылар әйтүенчә, XIV гасыр урталарында килеп чыккан үләт (чума) эпидемиясе вакытында үлеп бетмәгән (күрше мордвалар, марилар һ.б. халыклар исән калган ич), Алтын Урда составында яшәүләрен дәвам иткән. +"Карабәк" романында башлыча XIV гасырның икенче яртысында булып үткән вакыйгалар сурәтләнә. Бик болгавыр заман бу, 20 ел эчендә тәхеттә 25 хан алышынган, барыбызга мәктәп елларыннан ук таныш Мамай һәм Туктамыш, Идегәй һәм Аксак Тимер, алар белән янәшә Болгар ханы Габдулла (Карабәк) яшәгән һәм көрәшкән чор. Аларның барысы да илнең таркала баруына борчыла, дәүләтнең бөтенлеге өчен көрәшә, бары тик шул максаттан чыгып кына тәхеткә омтыла кебек. Әмма тәхет берәү генә, дәгъвачылар күп. Алтын Урданың бердәмлеген саклап калу өчен, ихластан көрәшүчеләр арасында Туктамышның "уң кулы" Карабәк тә бар. +Романда сурәтләнгән вакыйгалар шулкадәр ышандыра ки, күпвакыт тарихи дөреслеккә туры киләме алар, килмиме дип уйлап та тормыйсың. Кайта-кайта укыганда гына, кайбер төгәлсезлекләргә тап буласың. Шуларның берничәсе турында әйтеп үтмәкче булам. Кызганыч, автор болгарларны бөтенләй "оныткан". Болгар шәһәреннән чыккан кешеләр бар ("болгарлылар"), ә болгарлар, күрәсең, теге чума вакытында кырылып беткәндер - аларны автор бер тапкыр да телгә алмый. +Илдус Заһидуллин: +- Берничә җирдә әйтелә бит! +Фаяз Хуҗин: +- Аның каравы, Туктамыш әмере белән Болгар олысын яңадан күтәрү өчен "бушап калган" элеккеге болгар җирләренә кырым татарларын, кыпчак-бәҗәнәкләрне, кыргызларны, тагын әллә кемнәрне күчереп утырта. Берьюлы 15 меңнән артык олау башындагы ирләр (күбесе үзләренең гаиләләре белән!) килеп төпләнә безнең якларга. Күчмәннәрнең гомуми санын 200 меңгә тиңләргә дә мөмкин. Алар составында бик күп гаскәриләр. Габдулла хан үзе дә кырымлы Гәрәйләр нәселеннән дип күрсәтелә (ә без аны һәм аның Алтынбәк белән Галимбәк атлы улларын болгарлардан дип йөри идек). Без, бүгенге татарлар, шуларның токымнары булабыз инде. Уйланырлык нәрсәләр бар монда. Саннар артык күпертелгән, минемчә. +Тагын бер төгәлсезлек. Туктамыш хан Болгарга, Карабәк янына килә: "елга буйлап, кораб илә менә", Чулман тамагындагы Айгыр тавын да үтә, "ике тәүлектән соң Ага-Базарга килеп җитүе бар". Соң, елга (Идел) буйлап күтәрелеп, Кама тамагына килеп җиткәч, Болгарны узып киткән була ич инде ул. Каманың Иделгә кушылган җиреннән Болгарга кадәр 30 гына чакрым, аны үтү өчен ике тәүлек кирәк түгел. Шуңа охшаш төгәлсезлек Туктамышка урыс кенәзлекләреннән килгән сугышчыларга бәйле сөйләшүләр барышында киткән: "Муром каласыннан Иделгә килеп җиткәнче, - ди Рязань кенәзе Алексей, - Мукшы урманнары аша узасы бар". Һич алай түгел, мукшылар бит алар Болгардан көньяктарак яшәгән. Туктамышның Болгарда булубулмавы да - бәхәсле мәсьәлә. +Аннан соң Җидесу ул, искәрмәдә күрсәтелгәнчә, Амудәрья белән Сырдәрья арасы түгел (бусы аның Мәваэннәһер дип йөртелә), ә Балхаш күле белән хәзерге Алматы шәһәре арасындагы артык зур булмаган бер өлкә. +Җәмил Мөхәммәтшин: +- Романда Габдулла хан белән Карабәк бер шәхес итеп бирелә. Тарихта Урдада акча суккан Габдулла, риваятьләр буенча билгеле Болгар ханы Габдулла һәм шәҗәрәләр буенча билгеле Карабәк бар. Хан Габдулла Азакта - хиҗри белән 764-766 елларда, Урдада - 767-771, Шәһрел-Җәдидтә 766-767 елларда тәңкәләр суга. Бакыр акчалары бары Азакта гына сугылса, Кырымда Габдулла хан исеменнән акча сугылмый. Габдулланың 782 елны Сарай әл-Җәдидтә сугылган акчалары да бар. Туктамыш хан идарә иткәндә, Габдулла ничек акча суккандыр - тарихта билгесез. Риваятьләр буенча, Болгар ханы Габдулла Аксак Тимер тарафыннан Кара пулатта яндырып үтерелә. Шәҗәрәләр буенча билгеле булган Карабәкнең Габдулла хан белән бер кеше булуы турында тарихи фактлар юк. +Вахит Имамов: +- Әмма шәҗәрәләр Карабәкнең Габдулла хан булуын раслый. +Җәмил Мөхәммәтшин: +- Габдулла ханны соңгы Болгар әмире булган, дип әйтеп булмый. XIV гасыр ахыры - ХV йөз башында Болгарда Гали-Дәрвиш акча суга. Ул акчалар бары Болгар шәһәрендә генә табыла һәм аларны риваятьтәге Галимбәк белән бәйләргә мөмкин. Бу вакытта Болгарда бакыр акчаларга күпләп "ук һәм җәя" тамгасын сугу (маркировка) да оештырыла. Ул Гали-Дәрвиш акчалары белән бер чорда яисә аннан соңрак сугыла. Димәк, Габдулла хан үтерелгәннән соң, Галимбәк, Болгарга кайтып, шәһәрне торгызырга тырыша һәм ХV йөз башында Шадибәк исеменнән дә акча сугуны оештыра. Болгарда Шадибәктән башлап Олуг Мөхәммәдкә кадәр булган ханнар акча суга. Шул исәптәп, Болгарда Шадибәк бакыр акча да суга. Димәк, ХV гасырның 20нче елларына кадәр Болгар шәһәре үзенең әһәмиятен югалтмый. "Ук һәм җәя" тамгасы белән көмеш акчалар 1418 елларда, Олуг Мөхәммәднең беренче идарәсе чорында, ягъни Болгарда (Казанда) Гиясэтдин хан идарә иткәндә сугыла башлый. +XIV гасырда Урта Иделдә бер миллион ярым кеше яшәгән, дигән мәгълүмат бар (Алтын Урданың чәчәк аткан чорында бу сан күбрәк булган). Таркалган, ике мәртәбә (1391, 1395 елларда) таланган илдә 200 мең гаскәр җыю мөмкин түгел. Әдәбиятта күрсәтелгән 50 мең дә зур сан. +Дамир Исхаков: +- Карабәк белән Габдулла ханны тәңгәлләштерү ул - Марсель Әхмәтҗановның эше. Ул шәҗәрәләр аркылы шундый нәтиҗәгә килде. Шуңа күрә язучының андый хакы бар. Әмма башка версияләр дә булырга мөмкин. Габдулла хан дигән шәхес булган инде ул. Бакыр акчаларда да бар бит аның "Абдаллаһ" дигән исеме. Кайсы нәселдән булуы гына шөбһәле. Әмма аны Карабәк белән тәңгәлләштерүне тарихи чыганаклар нигезендә исбат итеп булмый. Инкарь итеп тә булмый. Шулай да Марсель Әхмәтҗанов үз дәлилләрен китерде. Бу бөтенләй ялгыш караш түгел, ә бер фараз. Әмма Карабәкнең "бәк" дигән атамасы үзе үк аның чыңгызый түгеллеген күрсәтеп тора, ул - нойоннар нәселеннән килгән князь. Алтын Урда составында чакта, болгарлар берничек тә элита була алмый. Анда элита төркемнәре фәкать тик чыңгызыйлар белән бәйле төркемнәр арасыннан гына чыгарга мөмкин. Болгарлар алар, күп дигәндә, сәүдәгәр яки сугышта катнашучы рядовой сугышчылар була алган. Төп хәрби төркемнәр һәрберсе кабиләләр белән бәйле. Туктамыш ханның, әйтик, үзенең дүрт кабиләсе булган икән, шул шәхесләр соңыннан карачы бәкләр булып торганнар да. Башкалар юк анда. Йә ясак түләүче, йә сәүдәгәр буларак акча эшләп йөрүчеләр генә. Ә хакимлек итүче элита ул - бөтенләй башка төркемнәр. Шуңа күрә болгарлардан хан ясау тарихи дөреслеккә туры килми. Карабәкнең нәселе калган, чөнки аның бабасы - Бачман солтан. Алар югары дәрәҗәдәге кешеләр булган. Әмма барыбер статус ягыннан бер баскычка түбән торганнар. Бачман солтан бит ул - мөстәкыйль хөкемдар. Аның туганнары арасыннан кемдер хан да булган. Әмма монголлар кул астына эләккәч, бер кабилә бәкләре буларак кына калганнар. +Вахит Имамов: +- "Карабәк" романы - яшерелгән тарихны кайтаруда бер адым. 1236 елдан - Бату хан яулап үткәннән соң - 1438 елга - Казан ханлыгы оешкан елга чаклы тарихыбыз һаман караңгылыкта калдырылды, әдәбиятта, хәтта тарих фәне китапларында да әлеге чор бәян ителмәде. Элеккеге болгар халкы кая киткән, борынгы Болгар җирендә татар халкы ничек тамыр җәйгән? - әлеге теманы еллар буе урап үтүне кулай санадылар. Шуңадырмы, әдәбиятта һәм халык иҗатында Туктамыш ханны - булдыксыз һәм кансыз, ә Идегәй морзаны милли байрак рәвешендә күтәрү кебек хилафлык тамыр җәйде. Инде романның төп герое Карабәккә тукталабыз икән, ул, гомумән дә, бүгенге буын өчен дөм-караңгы шәхес. +Романда әйтелгәнчә, Карабәк - ул 1361 һәм 1367 елларда ике мәртәбә Алтын Урда дәүләтенең тәхетенә утыруга ирешкән Габдулла хан. Ә 1360-1380 елларның Урда тәхетендә 25 хан алышкан иң болганчык, иң аяныч вакыт булганлыгын тарих белән кызыксынучылар аз булса да ишетеп белә. Әлеге мәхшәр 1380 елда тәхеткә Туктамыш хан менгәч кенә туктала. Зиһенле һәр хакимгә туздырылып-таланып беткән өлкәләрне кабат аякка бастыру да, шул ук вакытта тәхеткә дәгъва итеп, аңа куркыныч тудырырдай аксөякне үз ягына аудара белү дә кирәк. Нәкъ менә шул максаттан, Туктамыш 15 ел чамасы элегрәк хан дәрәҗәсен йөрткән ГабдуллаКарабәкне үз янына чакыртып ала һәм, үзе теләгәнчә халык, байлык туплап, аңа борынгы Болгар ханлыгы җирләренә әмир сыйфатында юнәлергә әмер бирә. 7080ләп данәдә табылган шәҗәрәдә бәян ителгәнчә, Карабәк-Габдулла үзенең кул астына әүвәл Кырымдагы Гәрәй кабиләсенең зур өлешен, аннары Кавказ итәгендә, Идел тамагында, Җаек һәм Сакмар буйларында яшәгән татарларны җыеп ала һәм 17 мең олау (!) күләмендә Болгар олысына килеп урнаша. Ул чорларда мөселман гаиләләрендә балаларның бик күп булуын истә тотып, тарихчылар бер олау яки бер тирмәне 20 кешедән исәпли. Ләкин күчмәннәрнең ерак юл узуын, үзләре белән яңа җирдә кирәк булачак сугыш, тормыш-көнкүреш, төзелеш коралларын, вак-төяк малтуарны, карт-коры, бала-чаганы да "төяп" баруын күз алдында тоткан очракта да бу кадәр халыкның 150-200 меңнән дә ким булмавы ачык. Бүген Актаныш, Сарман, Мөслим, Әгерҗе, Минзәлә, күршеләрдәге Краснокама, Илеш, хәтта ерак Урал итәгендә, Нократ буйларында яшәгән Гәрәй кабиләсе варислары - әнә шул 1380 елларда ук безнең җиргә килеп төпләнгән күчмәннәр дәвамы ул. +Инде әйттем, бүгенге буында искиткеч тә хилаф риваятьләр яши. Әнә, Алтынбәк белән Галимбәкне Болгар дәүләтендә Бату явы килү алдыннан яшәгән соңгы Габдулла ханның балалары итеп тә күрсәтәләр. Хәтта Биектау районындагы Иске Казан кирмәнен дә шул чордагы Габдулла хан юллаган угыллары нигезләгән, имеш. Бу әкияткә әле тагын кирмән нигезе астына кеше урынына эт суеп салу, моны ачыклагач, Габдулла ханның "эт суеп салгач, ошбу кала этләр кулына калачак икән", дигән хорафат аша кул селтәгәнен дә мисалга китерәләр. Шушы ялган еллар буе яши, яңадан-яңа буыннарга күчә. Ә югыйсә чишелеш гап-гади: ул риваять вә ул хорафат фәкать Казан каласы рус патшасы тарафыннан яулап алынгач, ягъни 1552 елдан соң гына, анда да үз-үзебезне юату максатыннан уйлап табылган бит! +Асылда башкача. 1395 елда Кавказдагы Терек елгасы буенда Алтын Урда гаскәрен икенче мәртәбә тар-мар иткәч, Аксак Тимер Идел буендагы Хаҗитархан, Үкәк, Кырымдагы Садак калаларын яндырып юк итә һәм, Туктамыш ханны эзәрлекләп, Болгар олысына да килеп җитә. Болгар олысының соңгы әмире Карабәк-Габдулла хан үзенең уллары Алтынбәк белән Галимбәкне Казан тарафына юлларга мәҗбүр була. Берничә мең җайдак биреп, Туктамышны урыс җиренә җибәреп яшерә, үзе исә соңгы төмәннәре белән Аксак Тимер гаскәрен каршылый. Әмма яуда янә тар-мар ителеп, унике яраны белән бергә Аксак Тимер кулына эләгә, ә баскын әмир аларның башларын чаптырып үтертә. (Карабәк качырган улларының берсе - Галимбәк соңрак Казан каласының әмиренә әверелә, анысын 1438 елда Олуг Мөхәммәд хан юк итә.) +Илфак Ибраһимов: +- "Карабәк" романы моңарчы тарихи шәхесләр булып торган ике каһарманны яңача тасвирлый, яңача бәяли. Без өйрәнгән тарих дәреслекләрендә Куликово кырында хурлыклы рәвештә җиңелгән Мамай мирза романда чын-чынлап милли каһарман буларак сурәтләнә, ә дастаннарда дан җырланган Идегәй мирза хыянәтче итеп күрсәтелә. Гәрчә Р.Фәхреддин дә Идегәйне мөртәт дип атый. Вахит Имамов бу яңа бәяләмәсе белән тарихи әдәбиятка, чыннан да, яңалык алып килә бит. Тарихчылар әлеге яңалыкны кабул итәме? Әйдәгез, әүвәл әдипнең дәлилләрен тыңлыйк та аннан үз фикерләребезне җиткерербез. +Вахит Имамов: +- Шушы чорның канлы тарихын күздән кичергәндә, Мамай яки Идегәй морзаларны да урап үтеп булмый. Мамай - 1367 елда Карабәк-Габдулланы тәхеттән куып төшергән, ә 1380 елда инде Туктамыш ханның Сәйран каласыннан килеп утыруына да каршы чыккан аксөяк. 15 ел чамасы Сарай белән тәхет тирәсен бертуктаусыз бутап яшәсә дә, Мамай морза - чит илләрдән дошман чакырып китергән һәм Урданың бөтенлегенә зыян-зәүрәт салган сатлык түгел. Ул пырдымсыз һәм гаярь, үзе туктаусыз алыштыра торган ханнарны үз кубызына биетергә, хәтта Сарайга агылучы ясакның бер өлешен талап баруга да күнеккән. Мәскәү каласында утырган яшь Дмитрий кенәз хан казнасына тиешле ясакның бер өлешен китермәгәч, өстәвенә Тверь белән Суздаль кенәзләре дә Мәскәүдәге Дмитрийны чакырып торгач, Мамай морза аны акылга утыртырга карар кыла һәм аның өстенә юнәлә. Тарихка Куликово сугышы буларак кергән яу 1380 елның сентябрь аенда булып уза. Рус тарихчылары аны, күкләргә чөеп, "Алтын Урда игосын алып ташлау", дип лаф орса да, ул дәүләткүләм игътибарга алырдай яки рус иленең язмышын хәл итәрдәй җитди яу да түгел. Инде гел, бәлки, булгандыр да, дигән күзлектән караганда да, анда берничә рус кенәзе генә берләштерелгән гаскәр җыюга ирешкән, шул ук вакытта Суздальдагы Константин белән Тверьдагы Михаил Мәскәү кенәзе Дмитрийны яклаудан баш тарткан һәм Мамай морза белән кушылырга вәгъдә биргән. Мамай морза алып килгән төмәннәр дә һичничек тә Алтын Урда гаскәре булып исәпләнә алмый. Алар - Урданың фәкать бер өлеше, Кырым ярымутравыннан килгән сыңар олыс гаскәре генә. ХIХ гасырда гына Донской кушаматы тагып күккә чөелгән Дмитрий кенәз анда һичбер төрле җиңүгә ирешмәгән. Үзенең кенәз киемнәрен һәм әләмен яллы бояр Бренкка биреп, Дмитрий хәтта яу кырыннан качкан, аны соңыннан, кич белән, урман эчендәге агач төбеннән эзләп тапканнар. Мамай морза исә алдан ук вәгъдәләшкән Литва кенәзе Ягайло белән Тверь кенәзе Михаилның ант бозуын һәм килмәячәген, ә Дмитрийның исә качуын аңлагач, сугышчыларын әрәм итмәү максатыннан, төмәннәрен алып, яу ахырын да көтмичә кайтып киткән. Дмитрий кенәзнең нинди дәрәҗәдәге сәргаскәр булуына тагын бер өстәмә: Алтын Урда хакиме Туктамыш хан 1382 елда нибары дүрт төмән гаскәр белән якыная башлауга ук, "данлыклы" Дмитрий кенәз, Мәскәү каласын һәм андагы көмәнле хатынын ташлап, Костромага качкан. Урда яугирләре биш көн буена Мәскәү урамнарында тантана иткән... Аңлашыладыр: рус тарихчылары тәкрарлаган уйдырма белән асыл вакыйгалар - җир белән күк арасы... +Идегәй морза тарихына килеп төртелсәк тә, шулай. Әллә үз кавеме - мангыт шагыйрьләре, әллә Алтын Урда дәүләтенең бөеклеген инкяр иткән төркемнең максаты нигезендә туган дастан буенча, Идегәй морза бүгенге көнгә чаклы халык хәтерендә уңай герой саналып йөри. Ә югыйсә ләгънәт белән телгә алудан башкага лаек булмас, татар тарихында кабахәт Шаһгалидән дә яманрак сатлыкҗан ул. Татар халкының асыл тарихы тартып алынган һәм кырык йозаклы мәгарәләр эченә кертеп яшерелгән. Шуңа күрә Аксак Тимер яуларын да тирән белмибез бит. Идегәйнең әтисе Балтыкчы үзенә буйсынучы мангыт кабиләсеннән гаскәр бирүдән баш тарткан өчен, Туктамыш хан әлеге бинең башын чабып өзә. Рәнҗетелгән Идегәй Аксак Тимер канаты астына качып китә дә, Сәмәрканд әмирен Алтын Урда дәүләте өстенә алып килә. 1391 елда Болгар олысындагы Кондырча, 1395 елда Кавказдагы Терек елгасы буенда ике зур яу була (аларны ике яктан да 95шәр мең сугышчы бәрелешкән Бородино явы белән янәшә куймалы да түгел). Ике яуның да һәркайсында ике яктан да 200әp мең җайдак катнаша, һәр яуда ике яктан да 100әp мең ир-егет һәлак була. Ягъни, шушы ике бәрелештә генә дә мөселман дөньясы 400 мең ирен югалта! (Бородино сугышында французлар - 35, руслар ягыннан 55 мең кеше һәлак була.) Әле аннан соң да яулар дәвам итә, Болгар олысында узган бәрелешләр һәм Карабәк-Габдулланың һәлакәте турында алда әйтеп үттем. Тагын да өстәсәм, Аксак Тимернең фәкать берүзе өчен Болгар җиреннән биш мең яшь егет белән кызны әсирлеккә алып китәләр. Димәк, Аксак Тимер яулары вакытында мөселман дөньясы ким дигәндә ярты миллион улын югалткан. (Әле 1402 елда Аксак Тимер белән төрек солтаны Баязит Елдырым белән буласы яу да бар, анда да йөз меңләгән корбан.) Аксак Тимер сәрбазлары Алтын Урда җиреннән яртышар миллион санынча ат, сыер-үгез һәм сарык алып киткән. Тол калган хатыннарны, ятим сабыйларны санап бетергесез. Бу афәтнең чишмә башында сатлык Идегәй морза тора. Ни галәмәт, кайсыдыр мөтәгалим тәкъдиме буенча, шушы сатлыкҗан морзаны Болгар җирендә кичә генә калыккан аллеядагы ханнар арасына да илтеп бастырганнар. Минем "Карабәк" соңгарак калгандыр инде, ләкин мәшһүр Риза Фәхреддин әсәрләрен дә укып карамаганнар. Ә газиз мөфтиебез бер гасыр элек үк Идегәй турында "татар дәүләтенә Аксак Тимердән кала икенче булып зыян китергән явыз мөртәт", дип бәя биргән инде!.. +Дамир Исхаков: +- Идегәйне тискәре шәхес буларак тасвирлауга мин каршы. Аны бит сәяси контексттан чыгып карарга кирәк. Идегәй хәрәкәт иткән вакытта, инде Алтын Урда таркала башлый һәм анда үзара көрәш башлана. Һәрбер бөек, кулында көч булган әмир тәхеткә үз ханын утыртырга тырыша. Чөнки шуның тирәсендә соңыннан туплана һәм шуның тирәсендә яши ул. Ә бит бу вакытта хансыз гына идарә итү мөмкинлеге әле тумаган була. Соңрак килеп чыга ул, мәсәлән, мангыт бәкләре Урта Азиядә үзләре дә хан була башлый. Әмма бу вакытта ханны тәхеткә утыртмыйча идарә итү мөмкинлеге булмый. Таркалып барган дәүләттә үзара сугышта катнашкан кешеләрне бүгенге күзлектән ничек тискәре шәхес булган дип әйтәсең?! Алар хакимлек өчен үзара көрәшкән. Билгеле, ул бүгенге күзлектән начар күренәдер. Ләкин ул вакыт өчен бу - бердәнбер мөмкин булган сәясәт. Шуңа күрә Идегәй бу вакыйгаларда катнашкан, алай гына да түгел, берникадәр вакыт дәүләтнең бердәмлеген саклап тотып та тора алган. Аның заманында бераз бердәм булып торганбыз. Билгеле, андый сугышлар вакытында зыянсыз булмый. Алар бер-берсен тар-мар иткән. Соңрак булган вакыйгалар күзлегеннән, ул, бәлки, тискәре күренештер. Ләкин анда бүтән вариант булмаган, шул гына. Хакимият ихтыяры шулай корылган анда. Бәкләр ханны тәхеткә утырткан һәм алар шул мөмкинлек өчен көрәшкән. Тарихтагы вакыйгаларга бүгенге күзлектән бәя бирү ул - бик үк дөрес түгел. Шул вакыттагы сәясәттән чыгып карарга кирәк. Ул сәясәт ничек корылган, аның механизмнары нинди? Ә без теге чорга үзебезнең бүгенге бәяне кертәбез. +Идегәйнең Аксак Тимерне алып килүенең бит шулай ук мантыйгы бар. Идегәйнең бабасының борынгы биләмәләре - Урта Азиягә бик якын җирләр. Ягъни аларның реаль мөнәсәбәтләре Урта Азиядәге башка биләмәләр белән булган. Шуңа күрә фикерләре күпмедер вакыт туры килгән. Әгәр, мәсәлән, Идегәй Дон буенда яшәсә, ул, бәлки, башка сәясәт алып барыр иде. Ә Урта Азия эчендә бүтән таяныч юк бит. Нинди мөмкинлек бар, шуннан файдаланганнар. Ул, гомумән, феодаль чор өчен феодалларның үзара сугышлары - гадәти күренеш. Урыслар да үзара шулай ук сугышкан. +Илдус Заһидуллин: +- Романда сурәтләнгән вакыйгалар дәүләтнең таркалуга йөз тоткан көчсезләнү вакытын колачлый. Кризиска алып баручы факторлар көчәйгәндә, җәмгыять тормышында тискәре күренешләр өстенлек ала, әсәрдә дә бу тенденция ачык чагыла. +Илдәге торгынлык хан сараендагы атмосферага турыдан-туры бәйле була. Бөек Монгол дәүләтендә дә, аның дәвамчысы Алтын Урдада да тәхеткә утырту турында махсус канун булмаган. Әйтик, Чыңгыз хан үлгәч, тәхеткә, килешү буенча, аның өченче улы Үдегәй утыра. Алтын Урда ханнарының гаилә тормышы полигамия, күп хатынлылыкка нигезләнгән. Бу тәртип ислам динен кабул иткәнче үк күзәтелә. Нәтиҗәдә, тәхеткә дәгъва кылучылар саны бик күп була. +Алтын Урданы куәтле дәүләт итеп таныткан Үзбәк ханнан (1312-1342) соң озак та үтми, 1360 елга Җучи ханның улы Бату нәселеннән тәхеткә утыручы варислар бетә. Сәбәбе - ханнарның тәхеткә көндәшен юк итеп утырулары яки, тәхеткә ия булгач, ир-туганнарын үтертүе... Бату хан варислары калмагач, Алтын Урда тәхетенә дәгъва итүчеләрнең географиясе киңәя. Алтын Урда бит ике сәяси һәм хәрби пландагы өлештән - "канаттан" торган. Ак Урда (уң, Көнбатыш "канат") белән Бату идарә итә, Күк Урда (сул, Көнчыгыш "канат") белән идарә итүне ул үзенә буйсынган абыйсы Урда Иҗәнгә тапшыра. 1460 елдан соң бушап калган тәхет өчен көрәшкә Күк Урдадан нәсел варислары кушыла, аларга Ак Урдадагы җирле элита вәкилләре белән, монда калыплашкан иҗтимагый тәртипләр белән исәпләшергә, яраклашырга да кирәк була. Икенче төрле әйткәндә, сәяси тормышта кланнар мөһим роль уйный башлый. Нәтиҗәдә, шушы егерме елдан артык дәвам иткән "болганчык" вакыт аралыгында тәхеттә ике дистәдән артык хан утыра. Илдәүләттә сәяси тотрыклылык бетә. +Туктамыш хан, Алтын Урда тәхетендә тулы хокуклы хуҗа буларак, бәкләр бәге Мамайны җиңеп, дәүләтне берләштерүгә, үзәкләштерүгә ирешә. Аның тышкы сәясәте дә дәүләт мәнфәгатьләренә буйсындырылган була. +Алтын Урдада күчмәннәр яшәгән олыслар белән турыдан-туры идарә итү һәм армия белән җитәкчелек бәкләр бәге кулында булган. Бу җаваплы кәнәфине көчле һәм талантлы шәхесләр биләгән. Дәүләт башлыгы итеп фәкать Җучи нәселе вәкилен генә тану тәртибе бәкләр бәкләрен хан итеп үзләренә буйсынган шәхесләрне билгеләүгә этәргән. Мондый гамәлләрне башка олыс җитәкчеләре танырга теләмәгән. Мамай, Идегәй кебек бәкләр бәкләре ил өстеннән хакимлек урнаштырырга теләсәләр, икенчеләре үз олысларында хуҗа булуны алга сөргән. +Роман якын киләчәктә аерым китап булып басылып чыгар дип көтәбез. Шушы уңайдан кереш рәвешендә авторның яки берәр тарихчының Алтын Урда хакимияте антропологиясе турындагы зур булмаган язмасы урнаштырылса, яхшы булыр иде. Бу язма әсәрдә сурәтләгән вакыйгаларның мәгънәсен тирәнрәк аңларга ярдәм итәр дип уйлыйм. Мондый язма романда җитенкерәмәгән тарихи даталар мәсьәләсен дә хәл итә алыр иде кебек. +Мамай мирза - законсыз рәвештә хакимиятне үзләштергән бәкләр бәге. Идегәй исә, Аксак Тимерне чакырып, дәүләтне харап иткән шәхес. Аның кабат илне берләштерү омтылышы Алтын Урданың элекке гайрәтен кире кайтара алмау мәгълүм булган шартларда, таркалу алдыннан бер көчәнү кебек кабул ителә. Әлбәттә, әлеге тарихи шәхесләргә, аларның гамәлләренә бәя бирү катлаулы, ул бәяләр һич кенә дә бертөрле була алмый. +Фаяз Хуҗин: +- Бу очракта мин күбрәк "Карабәк" авторы яклы. Соңгы елларда Идегәйне бик нык күтәрдек. Чынлап торып карасаң, аларның бөтенесе бер иш инде - тәхеткә утырып, үз мәнфәгатьләрен кайгыртучылар. Әлбәттә, тәхеткә утыргач, илең турында да уйларга мәҗбүрсең. Патшаларны идеаллаштыру ягында түгел мин. Әкиятләрдә генә була андый патшалар. +Җәмил Мөхәммәтшин: +- Игътибар итик: Куликово кырында җиңүче дә, җиңелүче дә булмый. Русьның мөстәкыйльлек алуына әле йөз ел бар. Мамай, Кырым олысы гаскәрен җитәкләп, руслар белән көрәшә. Безгә ошыймы, ошамыймы, ул вакытта татар гаскәрен оештырып, әйдәп баручы бүтән хан да, әмир дә булмый. Мамай - урысларның риваятьләренә, мәкаль-әйтемнәренә кергән шәхес. Аннан соң ул - Бирдебәк хан кияве. Шул елларда икенче Бирдебәк тарафыннан акча да сугыла. Тарихта бу фактка аңлатма юк. Биредә дә ханнарны алыштырып торган Мамайның кулы уйнамады микән?! Шуның өчен дә романда аңа зур урын бирелгән. +Идегәйгә килсәк, татарны Идегәй әмир шәхесе түгел, ә "Идегәй" дастаны күбрәк кызыксындырды. Дастанны тарихи чыганак буларак өйрәнү, андагы шәхесләрне чынбарлыкка туры киләме, дип тикшерү юк дәрәҗәсендә. Бәлки, киләчәктә дастан герое белән чын Идегәй арасында аерма зур икәне ачыкланыр. +Бу олы шәхесләрнең тарихи роле турында сүз барганда, XIV йөзгә хас чынбарлыкны истә тотарга кирәк - халыкны үз артыңнан ияртү, таркалып барган дәүләтне берләштерү өчен, Чыңгыз нәселеннән булу шарт. Мамай, Идегәй булдыра алмаган эшне Туктамыш хан башкарды. Уралдан башлап Днестрга кадәр булган бөтен татар җирләре унбиш елга булса да бер хан кулы астында берләште. +Илфак Ибраһимов: +- "Карабәк" романында үзебезнең Идел-Чулман төбәгендә яшәүчеләрнең тормышы шактый тыгыз яктыртылган. Биредәге таулар, елгалар, кала-салаларның атамалары да, каһарманнарның шәҗәрәләренә кадәр "ачып бирү" дә бар. Болар, әлбәттә, әдипнең җитди эзләнүләре нәтиҗәсе бит. Монда гөманлау, фаразлау гына була алмыйдыр. +Фаяз Хуҗин: +- Вахит Имамов - үзе яза торган чорның тарихын тирәннән өйрәнгән әдип. Мин моны аның әсәрләрен даими укып баручы кеше буларак ышанып әйтәм. Әдәби әсәр язу - фәнни хезмәт язу түгел, әлбәттә. Әмма барыбер тарихи романдагы вакыйгалар һәм аларны тудыручы шәхесләр күпсанлы һәм төрле характердагы чыганакларда, шул исәптән архив документларында сакланып калган фактларга нигезләнеп тасвирланган бит. Кызганыч, барлык фактлар да елъязмаларга теркәлеп калмаган, бу очракта инде аларны аңлатканда, фаразлау ысулын да кулланмыйча булмый. Аңлашыла ки, язучылар әлеге ысулны тарихчы-галимнәргә караганда күбрәк файдалана. +Җәмил Мөхәммәтшин: +- Идел-Урал җирләре - борынгы болгарлар яшәгән төбәк. Тарихта билгеле булган болгар исеме астында берләшеп, дистәләгән кавем-кабиләләр яшәгән. Аларның үз телләре яисә гомумтөрки телнең аерым диалектлары булуы билгеле. Мәсәлән, Мәхмүд Кашгарый сувар кешеләре телен искә ала. Романда барган вакыйгаларга, ягъни XIV йөз ахырына кадәр болгарлар теленә карахани татарлары, кыпчак телләренең тәэсире зур була, һәм бер татар теле формалаша. Бу процесс болгар кабер ташларында чагылыш таба. XIV йөзнең беренче яртысында ташъязмаларда тел аерымлыгы - "р", "җ" (җүр) һәм "з", "й" (йөз) - ярылып ятса, XIV йөзнең икенче яртысында "з", "й" (йөз) теле генә кала. Ләкин "җ"ләштерү татар телендә сакланган. Романда сәед Низами картның "җ"ләштереп сөйләшүен, мишәрләргә хас "канә" сүзләрен куллануны авторның уңышлы бер алымы дип санарга кирәк. +Романдагы вакыйгалар XIV йөзнең ахырына караганга, исемнәрдә һәм атамаларда ташлардагы болгар исемнәре чагылмый. XIII-XIV йөз ташларында төрки-татар исемнәре Болгар олысының көньяк (Тат. Калмаюр, Ульян өлкәсе) һәм көнчыгыш (Азнакай) өлешендә киң таралган була. Кала, тау, елга атамаларына килгәндә, татар чыганаклары юк диярлек. Кабер ташларында Болгар, Сувар, Биләр, Чирмешән исемнәрен атап китәргә була. XVII-XVIII гасырлардагы рус чыганакларына таянып, без XIII-XIV йөзләрдә дә алар шундый ук исемдә булган, дип кабул итәбез. Чыннан да, бүгенге авыл атамаларының күбесе шул чорда яшәгән яисә авылга нигез салган кеше исеме белән бәйләнгән. +Илфак Ибраһимов: +- Әйдәгез, романның әдәбилегенә дә тукталыйк әле. Миңа калса, Вахит Имамов фольклорчы буларак та ачыла кебек. Халыкчан тел, мәкаль-әйтемнәр, риваятьләр күп кулланыла. Романдагы вакыйгалар тыгызлыгы берничә романга җитәрлек түгелме? +Илдус Заһидуллин: +- Романда автор Алтын Урда дәүләте күләмендәге вакыйгаларны "өченче зат" исеменнән тасвирласа, Болгар олысы турында Карабәк исеменнән дә сөйли. Романда Карабәк дәүләтнең бердәмлеге, көчәюе өчен көрәшүче каһарман буларак тасвирлана. Карабәк - татар историографиясендә билгеле тарихи шәхес. Ягъни роман татар чыганаклары нигезендә язылган. Бигрәк тә Марсель абый Әхмәтҗанов тырышлыгы белән, Карабәк һәм аның дәвамчыларының шәҗәрәләре күпләп фәнни әйләнешкә кертелде. Авторның Болгар олысы шәхесләренә бәйле сюжеты шушы мәгълүматларга нигезләнгән. +Фаяз Хуҗин: +- Романның сәнгатьчә эшләнеше тел-теш тидерерлек түгел, дип саныйм мин. Әйе, халык мәкальләре, әйтемнәр, риваять-легендалар да күп һәм бик урынлы кулланылган биредә. Әмма "мәгарәдәй сузылган тынлык", "келәм кебек йомшак, нәфис су һәм аның хәтфә суыклыгы", "чыбыркысын шартлатып, малларын кузгаткан көтүченеке төсле яңа фәрман", "түшенә салган чәч толымнарының кар астыннан типкән чишмәләрдәй уянып сулкылдавы" кебек чагыштыруларны уңышлы дип әйтмәс идем. Тагын бер нәрсә. Вахит Имамов яшь кызлар турында сүз кузгатуга, аларның бөтен матурлыгын, нәфислеген укучыда эротик хисләр уятырлык дәрәҗәдә җентекләп тасвирларга ярата. Кайчакта хәтта, артык мавыгып, әйтеләсе төп фикерен дә онытып җибәрә. Начар, димим, әлбәттә, ә менә кайсы яшьтән башлап укырга рөхсәт итәрләр икән бу романны? Болай да тар укучылар даирәсен тагын да тарайтмасмы әлеге эротик күренешләр, дип кенә шикләнүем. +Җәмил Мөхәммәтшин: +- Тарихи роман ул - әкият түгел. Шул чорның атмосферасын, вазгыятен чагылдыру өчен, үткән тарихны аңлау сәләте булган автордан зур осталык таләп ителә. Осталык белән бергә үткән тарихны чагылдыру алымнары, төрле чаралар белән вакыйгаларны ачып бирү дә сорала. Кайбер вакыйгалар, исем-атамалар, тарихи урыннар таныш икән, ул укучыда кызыксыну уята. Романдагы Болгар һәйкәлләре, Ага-Базар, Чатыр тау, Татарстанның елга, авыл исемнәре - шундыйлардан. Халык хәтерендә сакланган риваятьләр дә шулар исәбеннән. Күмәк тормышның нәрсә икәнен белмәгән, туган нигезеннән аерылып, шәһәрләшкән халыкка романны аңлау, вакыйгаларның эзенә төшү өчен, бу бер нигез булып тора. +Автор туган якның табигатен, елга-күлләрен, дала-тауларын гаҗәеп үз итеп, зур осталык белән тасвирлый. Дала белән урман очрашкан җиргә Аллаһы Тәгалә байлыкны мулдан биргән. Чиста сулы елгалары, балыклы күлләре, куе үләнле көтүлекләре һәм мул уңыш бирүче сөрү җирләре - яшәү өчен бөтен шартлар бар. Бу җирләрне яратмый, аңа мәдхия җырламый мөмкин түгел. +Туктамыш ханның җиңелүе Алтын Урданың тәмам таркалуына кереш булды. Шадибәк һәм аннан соңгы ханнар әле утыз еллар дәвамында Урданың төрле шәһәрләрендә, шул исәптән Болгарда, акча сукса да, Урданың утрак тормышлы үзәкләре Болгар, Кырым, Сарай, Хәрәзем, Хаҗитархан арасындагы тыгыз бәйләнешләр өзелә. Һәр өлкә үзен мөстәкыйль итеп тоя башлый һәм, күп тә үтми, яңа дәүләтләр - Казан, Әстерхан, Кырым ханлыклары, Нугай урдасы барлыкка килә. Бу - гаҗәеп катлаулы һәм тулысынча өйрәнелмәгән вакыйга. Мин романның дәвамында татарның яңа мәркәзе Казанның үсеп китүен, аның татарларның башкаласына әйләнүен чагылдырыр идем. Ә атаклы шәхесләрдән романнар язылырга лаеклы, Казан, Мәскәү, Кырым тарихына да ят булмаган Нурсолтанны атар идем. +Камил Кәримов: +- Тарихи әсәрләр - бүгенге татар әдәбиятының алтын фонды. Алтын искерми - бәясе генә арта, язучы картаймый - тәҗрибәсе генә арта. +Вахит Имамовның яңа романы конкрет адреслы. "Ерак бабам бөек Карабәк рухына багышлыйм", дигән эпиграфтан соң, ирексездән, Габдулла ханның холкында, кылган гамәлләрендә, сөйләмендә роман авторының үз чалымнарын эзли башлыйсың. Бихисап авылларның һәм географик атамаларның морзалар, бәкләр, яугирләр исеме белән тарихка кереп калуы Идел-Чулман-Агыйдел буйларындагы халыкның Карабәк кавеменнән яралганлыгына ышандыра башлый. Димәк, Актаныш төбәге әле бүген дә бу шәҗәрәнең дәвамы дигән сүз. Автор, вакыйгаларны эзлекле рәвештә һәм шагыйранә сурәтләп, үз максатына ирешә дә. Ә без, Казаннан кырык чакрымда бүленеп калган, чукындырылып бетмәгән сала сабыйларына, ханнар төбәгенә карап, тел шартлатырга гына кала. +Туктамыш белән Карабәк Аксак Тимергә каршы тора алмыйлар һәм... биш мең сылуны кол итеп биреп җибәрәләр... +Быел җәй, "ТЮРКСОЙ" чакыруы буенча, төрки илләрнең Казакъстанда үткәрелгән китап күргәзмәсендә катнаштым. Төркестан, Чемкент (Шымкент) калаларында сәяхәттә йөргәндә, шунысына да игътибар иттем: чүлдән җәннәт бакчасына әверелгән бу төбәкләрдә ханәкәдәй сылулар бихисап иде. Һәм алар, казакъча, русча, үзбәкчә сөйләшсә дә - барысы да Актаныш кызларына охшаган кебек иде. +Башка романнарыннан аермалы буларак, "Карабәк"нең күләме зур түгел. Беләбез, дөнья тарихы - ул яулап алулар тарихыннан гыйбарәт. Ләкин автор бу юлысы сугышорышларны кыска тота: аның чапкыннары бүгенге поездлар ике-өч тәүлек үтәрдәй Хива-Үргәнеч-Кырым-Болгар арасына "эһ!" дигәнче барып килә; унике яшьлек кызларның ханнар куенына керүләре дә "чия төшен" "пәп итү" кебек кенә бик тиз сурәтләнә; туры сөйләмнәр, озын-озак вәгазьләрдән арынып, мәкаль һәм афоризмнар белән алышына... Нәтиҗәдә, болар барысы да әсәрнең сәнгатьчә кыскалыгына китерә. Кыскалыкта - осталык, дияр укучы!.. +Рамил Ханнанов: +- Мин әсәрне ике катламнан тора, дип саныйм: укучыны тарих белән мәҗбүри рәвештә таныштыру, ягъни фәнни-мәгълүмати катлам һәм әдәби-нәфис, укучы җиңел кабул итә торган, шул ук вакытта бераз әкияти-фантастик катлам. Беренчесе кабул итү өчен бик катлаулы. Даталар, вакыйгалар хроникасы, исемнәр, тарихи фактлар артыгы белән мул бирелгән. Романның бишенче бүлегеннән генә әсәргә керә башлыйсың. Тәүге бүлекләрдә абзац саен дистәләгән кешене башын чабып, чәнчеп, кадап, агулап һ.б. үлем төрләре белән бакыйлыкка озату "матур әдәбият" төшенчәсенә хилафлык китерә, ата-бабаларыбызны вәхшиләр, ерткычлар дәрәҗәсендә ямьсезли. +Икенче катлам исә бик җиңел укыла. Хисси бер ләззәт белән шул ханнарга, бәкләргә "ияреп йөрисең", далалар буйлап Болгар дәүләтен төзешергә "барасың", сугышларында, кылыч тотып, яугирләрчә "орышасың", дәүләткүләм мәсьәләләр хәл кылынганда, үзеңчә "киңәш бирәсең". Укырга рәхәт, күңелне ризалык хисе били. Бу инде әсәрнең әдәби кыйммәте турында сөйли. +Укучы буларак, сагайткан берничә урынга тукталасым килә. Без укып үскән Нурихан Фәттах, Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләреннән аермалы буларак, "Карабәк" романының теле заманча. Геройлар миңа үзебезчәрәк сөйләшә кебек тоелды. Әсәрнең, тарихи роман буларак, лексикасы эшләнеп бетмәгән, дияр идем. +Ундүртенче бүлек шулай ук күңелдә ризасызлык уята. Карабәкнең (хан бит!) берничә малай-шалай белән зур юлга чыгуы, Актаныш якларындагы барлык авылларның бүгенге атамаларын санап соклануы, бер авылга килеп керүгә, очраган татар (ул заманда татар булдык микән әле без?!) кызы, печән чабулары, кибәннән егылып төшүләре, бернинди сакчыларсыз кырда йоклап ятуы, очраган бер кызга өйләнеп йөрүләре, Карабәк белән янәшәсендәгеләрнең сөйләшү стиле мине, гомумән, ышандырмады. Бу бүлек романны тарката, камиллегенә зур зыян китерә, дип саныйм. Китап итеп чыгарганда, аны йә төшереп калдырырга, йә үзгәртергә кирәк. +Илфак Ибраһимов: +- "Алтын Урда" дәүләте... Бу темага күпләр алынып карады: Александр Сегеньның "Тамерлан"ы, Анатолий Егинның "Үзбәк хан" романнары. Евразия киңлекләрендәге дәүләттә безнең борынгы бабаларыбыз көн иткән. Хәзерге Европа киңлегендә, Рәсәй дәүләтендә дә безнең кардәшләребез яши. Бу халыкларның язмышын ни көтә? Халыкларны берләштерү зарурмы бүген? +Илдус Заһидуллин: +- Киләчәктә дөнья картасында зур төркем кешеләр ресурсларына ия булган дәүләтләр һәм дәүләт берләшмәләре генә калачак, дигән теория бар. Бу исемлеккә, беренче чиратта, Кытай һәм Һиндстанны кертәләр. Безнең илебез дә, Россия империясе һәм СССР мирасын файдаланып, элекке союздаш республикалар, бүген мөстәкыйль дәүләтләр булган төрки мәмләкәтләр белән икътисади элемтәләрен ныгыта. Киләчәктә бу өлкәдәге хезмәттәшлектә төрки халыкларның уртак дәүләте булган Алтын Урда мирасы нинди роль уйнар, моны әйтүе кыен. Чөнки бүген Русия белән мондый хезмәттәшлек мәдәни һәм цивилизацион яктан тәңгәл килми, бер үк вакытта төрки халыклар үзара багланышларын көчәйтергә тиеш, дигән фикерләр дә ишетелә. +Фаяз Хуҗин: +- Алтын Урда күпмилләтле дәүләт булган, яшәү гомеренең озынлыгы 200 елдан артык. Шул вакыт эчендә яңа халыклар формалашкан (мәсәлән, нугайлар, кырым татарлары), булганнары исә юкка чыкмаган, исемнәрен алыштырып булса да яшәүләрен дәвам иткән (кыпчаклар, болгар-татарлар). Алтын Урда цивилизациясе - борынгы тарихыбызның олы бер чоры. Ул тарихны әле тагын да тирәнрәк итеп өйрәнәсе бар. Әмма шул чор белән артык мавыкмыйча гына. Халкыбызның тарихы күптамырлы - шуны онытмаска кирәк. Милләтебезнең киләчәген булдыруда тарихи хәтер зур урын алып тора. Вахит Имамов, үзенең элгәреге һәм бүгенге каләмдәшләре кебек, шул хәтерне саклауга зур өлеш кертә. +Җәмил Мөхәммәтшин: +- Бер дәүләт тә, кешеләр кебек үк, мәңгелек түгел - туалар, үсәләр һәм дә бакыйлыкка күчәләр - Алтын Урда, Советлар Союзы. Русиянең дә таркалуын көтеп ятучылар аз түгел. Евразия киңлегендә, Кырымда, Себердә булсын, Идел буйларында татарлар үз җирләрендә яши. Бу җирләрдә алар килмешәк түгел. Һәр урында татар мохитен саклау мөмкин дә түгелдер. Дәүләт тарафыннан татар кешесенә үз җирлегендә туган телен, динен, гореф-гадәтләрен саклау өчен шартлар тудырылса, халыкның киләчәге өметле. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Бу мәсьәләдә татарларны берләштерәбез, дип ашыгырга да ярамый. Мамай, Туктамыш, Идегәй язмышларын истә тотыйк. +Илфак Ибраһимов: +- Тарих - кизәк, кагылдисәң, исе чыга, - дип язган иде бер шагыйребез. Тупасрак, әлбәттә. Безгә үткәннәрдә "чокынмаска" тәкъдим итүчеләр дә бар. Әмма үткән белән киләчәк арасында "бүген" бар. Бүген - ул хәтер. Халык хәтере... Тарихи хәтер... Хәтерен җуйганнарны "манкорт", диләрме? +Җәмил Мөхәммәтшин: +- Үз тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юк. Бер-бер хәл чыкмагае, дип тарих битләрен актарудан туктарга ярамый. Яңадан-яңа чыганаклар ачыла, археологлар тарафыннан яңа әйберләр казып чыгарыла. Шулар арасыннан берсен генә әйтеп узыйм. Апас районы Каратун авылында Көнчыгыш Ауропада иң зурларыннан булган, 25 мең көмеш акчадан торган, 32 килограммлы хәзинә табыла. Ул - Туктамыш хан казнасы. Тимур Болгарны алгач, Туктамыш ханга куркыныч яный һәм ул, казнасын ташлап, Идел аша чыгып, Себер ягына китәргә мәҗбүр була. Шуңа өстәп үтим, Тәтеш янында ХIХ йөздә һәм 1950 елларда шул ук чорга караган 10-15 мең акчадан торган өч хәзинә табыла. Димәк, тарихи риваятьләрдә һәм романда сурәтләнгән вакыйгаларның төпле нигезе бар. +Дамир Исхаков: +- Төрле сөйләшүләр булды. Бер нәрсәгә игътибар итәргә кирәк, минемчә. Телисезме-юкмы, Алтын Урда ул - татарның төп дәүләте. Хәзер аның мирасына дәгъва итүчеләр күбәя бара. Сез, бәлки, игътибар итмисездер. Безгә иң куәтле көндәш Казакъстан булачак. Казакъларның нигезләре - фәкать казакълар составына кергән Нугай Урдасының бер өлешендәге халкы һәм, тарихи сәбәпләр аркасында, аларның биләмәсе составына кереп киткән Алтын Урданың калдыклары. +Монда чыгыш ясаучыларның сүзләреннән дә күренә, Болгарга ябышып яту һәм Кырым татарлары баштан ук аерым халык булып формалашкан икән, дигән сүзләр - болар барысы да ялгыш фикерләр. Андый юл белән без бердәм уртак татар дөньясын булдыра алмыйбыз. Ә чынлыкта бердәм уртак татар дөньясы бар. Шуңа күрә сөйләшүләр алып барганда, үзебезнең милли, героик шәхесләрне дөрес күрсәтергә кирәк. Шул исәптән, милли мәнфәгатьләрне истә тоту шарт. Бездә төрле шәхесләргә карата тискәре карашлар булырга мөмкин. Мәсәлән, Казан ханлыгына килеп, аны җимереп киткән шәхес, дип, Шаһгали турында тискәре караш әйтелә. Әмма берәү дә Шаһгалинең Олы Урданың ханы булуын уйламый. Ул бит чынлыкта, шул Олы Урда юкка чыгар алдыннан, йортсыз калган һәм Казан аркылы булса да Олы Урданың нәселен торгыза алырмын, дип өмет иткән. Шуңа күрә ул монда русларга ышанып килгән бит, миңа Казан ханлыгын алып бирерләр, дип уйлаган. Бу, билгеле, наив караш. Шаһгали турында Катанов тарафыннан тәрҗемә итеп бастырылган мәкалә бар. Төп нөсхәсе сакланмаган, рус телендә ул. Шаһгали, үләр алдыннан, елап утыра һәм: "Балаларыма калдырырга йортым юк, русларга юкка ышанганмын икән", - дип әйтә. Шундый трагик шәхесләр булуын онытмыйк. Әлеге мәсьәләдә үзебезнең милли мәнфәгатьләрдән чыгып та эш йөртергә кирәк. +Илфак Ибраһимов: +- Изге урын буш тормас, дигән әйтем ни дәрәҗәдә әдәби иҗатчыларга кагыладыр, әйтүе кыен. Әмма хак тарихыбызны язарга алынган Ш.Мәрҗанидән алып, Н.Фәттах, М.Хәбибуллин, Р.Батулланың эшен лаеклы дәвам итүче Ф.Бәйрәмова, В.Имамов кебек әдипләребезнең менә бүген армый-талмый иҗат белән шөгыльләнүләренә сокланабыз... Зур рәхмәт аларга һәм, әлбәттә, Вахит каләмдәшебез, Сиңа! +Алдагы "түгәрәк өстәл"ебез Фәүзия Бәйрәмованың "Һиҗрәт" романы буенча булыр. Әлбәттә, романның икенче кисәге "Казан утлары"нда басылып чыгуга. +Гамьле әңгәмә +ХАЛКЫБЫЗ ЯШӘГӘНДӘ, СӘНГАТЬ ЯШӘР! +Сәнгать фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, язучы Мөхәммәтгали АРСЛАНОВ белән "Казан утлары" журналының баш мөхәррире Илфак ИБРАҺИМОВ әңгәмәсе. - Гали әфәнде, иң әүвәл үзегезнең гап-гади дә, шул ук вакытта кеп-кечкенә, әмма төш кенә булган Түмерҗә авылы, үзегезнең нәсел-нәсәбегез белән таныштырып үтсәгез иде. +- Әңгәмәне туган авыл, туган туфрак, туган нигез +темасыннан башлап китүең өчен рәхмәт. Минем өчен +изге булган Түмерҗә исемен атау белән үк, күңелдә +Дәрдемәнднең: +И туган илнең һавасы, +Рәнҗемим, зинһар, күтәр! +Рәнҗемим, зинһар, күтәр! - дигән юллары чыңлый башлый. Түмерҗә, беренче моң-сагышлар, хыяллар, уйнап үскән чишмә буйлары, аның көмешсыман саф, чиста, салкын суы, безне ниндидер биеклеккә күтәргән туган җир һавасы искә төшә. Тырыш-эшчән, самими-ихлас, шул ук вакытта акыллы-тәртипле, талантлы, җырга-моңга бай халкы сагындыра аның. +Барыннан да бигрәк, шушы җирлектә табигатьтән бирелгән мөкатдәс кан, дөньяда берни дә алыштыра алмый торган изге сөт, анам сөте газиз миңа. +Үзара сөйләшкәндә: "Минем авылым картада бар, сезнең Түмерҗә юк", - дигән сүз ычкындырганың бар. Дөрес түгел, бар ул карталарда. Хәтта ХVIIIгасыр ахыры карталарында да күренә. +"Кем без, каян килгәнбез?" дигән сораулар куелса, каумебезнең Кырым, Арал диңгезе якларыннан, Алтын Урда дәүләте таркалгач, XIV гасырда күчеп килүе мәгълүм. Казан ханлыгына кермәгән безнең төбәк, Нугай Урдасы җирләрендә яшәгән Гәрәй кабиләсе вәкилләре. Ул вакыттагы административ бүленеш буенча Түмерҗә, Такталачык, Чалманарат, Түбән Гәрәй, Югары Гәрәй, Ямалы, Бурсык һ.б. авыллар Гәрәй түбәсенә караган. Ерак бабаларыбыз вотчинниклар булган. Үзләренең били торган җирләре, елга-күлләре, урманнары булган. Сулыкларын, үзләре эшкәртмәгән җирләрен арендага биреп, хуҗалык итү өчен бик кирәкле акча эшләгән алар. Нәсел-нәсәпкә килгәндә, шушы авылга нигез салган Усәин, Урәзмәт бабаларыбызның дәвамчылары без. Сүз уңаеннан әйтеп үтим, соңгы елларда нәселебезнең шәҗәрәсен төзү белән шөгыльләндем. Мәскәү, Казан, Уфа, Оренбург архивларында эшләргә туры килде. Егерменче буынга кадәр тамыр җепләрен суза алдым. Кырым якларыннан килгән алда аталган Усәин бабай нәсел агачының унынчы буыны булып тора. +Әти-әнием Гыйльмегали һәм Нәгыймә гомер буе колхозда, төрле эшләрдә эшләделәр. Җырларда җырланганча, биш бала үстек без. Иң кечесе - мин. Өчебез укып, югары белем алдык. Ничек яшәгәнне әйтеп тормыйм. Сугыштан соңгы еллар буыны булганга, болай да аңлашыла. +- Түмерҗәне, галимнәр авылы, диләр. Мин, шәхсән, Түмерҗә авылының башлангыч мәктәбен галимнәр мәктәбе, аның укытучыларын галимнәр галиме, дияр идем. Ничәмә-ничә фән докторы, фән кандидаты чыксын әле шул мәктәптән! Алар арасында врачлар да, биологлар да, сәнгать әһелләре дә, шагыйрьләр дә бар. Бер гаиләдән берничә галим үсеп чыккан. Һәм, әлбәттә, Сез - сәнгать фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, күренекле театр белгече Мөхәммәтгали Гыйльмегали улы Арсланов та бар. Театрга да мәхәббәтне шул ук мәктәп уятты микән? +- Синең сүзләр хак. Кечкенә булса да, өч фән докторы, берничә фән кандидаты биргән ул. Галимнәрнең икесе Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы, халыкча әйтсәк, академиклар. Балага төпле белем нигезләре башлангыч мәктәптә салына. Беренче укытучыңның кем, нинди шәхес булуы аеруча мөһим. Түмерҗә башлангыч мәктәбендә озак еллар укыткан Мөзәккирә апа Госманова белем бирү ягыннан да, тәрбия, юнәлеш бирү бабларыннан караганда да лаеклы зат иде. Күз алдына китерегез, кырык биш минут дәвамында бер класста утырган, дүрт сыйныфта укыган егермеләп балага яңа тема аңлатырга, өйгә бирелгән эшләрне тикшерергә, сорап билгеләр куярга, кабат өйдә шөгыльләнү өчен бурычлар билгеләргә. Боларның барысын да башкарып өлгерү өчен никадәр оешканлык, педагогик осталык кирәк булганын чамалап кына белеп була. Әмма балада омтылыш тәрбияләү, максатчанлык сыйфатларын булдыру иң элек гаиләдә эшләнәдер, мөгаен. Безнең әнкәй мәрхүмә: "Улым, укыган кеше кайда да югалмый, тамагы тук, өсте бөтен була. Нәрсәгәдер ирешәсең килсә - укырга кирәк!" - дип үстерде. Ач-ялангач заманда, ашарга бер кабымлык иписез утырганда, бик үтемле мотивация иде бу. +Мәктәп кешене төрле яктан тәрбияли. Шул исәптәп әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт ягыннан да. Күп укый идем мин. Үзебезнең авылныкын гына түгел, күрше Теләкәй, Такталачык мәктәп, авыл китапханәсе фондлары белән тулысынча танышып чыктым. Китап тәрбияләгән, укып үскән буын без. Шул ук вакытта безнең тормышта җырмузыка, сәхнә дә зур урын алып тора иде. Авылдагы бер генә мәдәни чара да безнең катнаштан башка үтми иде. Теләкәй сигезьеллык, Такталачык урта мәктәпләрендә укыганда да шулай булды ул. Сәхнәдән шигырьләр укый, җырлый идем. Кайбер көннәрдә дәрес аралары тоташ репетициягә әйләнә иде. Классташым Әлфия Мусина белән (соңрак Әлмәт, Минзәлә театрлары артисткасы) Хөсәен Әхмәтовның "Ике аккош" җырын башкарып, район смотрының беренче бүләген, лауреат исемен алган чаклар әле дә истә. +- Алга таба гомер юлында Сезне театрга мәхәббәт йөртә. Әмма зур сәнгатькә килү шактый урау юллар белән булган... +- Сәнгать, театрга булган мәхәббәт мине иң элек Әлмәт Татар дәүләт драма театрына алып килде.1965-1966 елларда режиссёр Габдулла ага Юсупов анда театр студиясе оештырган иде. Бу студиядән соңрак Камил Вәлиев, Луиза Солтанова, Дамира Кузаева, Әлфия Мусина кебек зур сәнгать осталары үсеп чыкты. +Миңа әлеге студиядә бары бер генә ел укырга туры килде. Соңрак армия хезмәтенә алындым. Өч ел армия хезмәтендә булып кайтканнан соң, театрга карата мәхәббәт Казанга тартты. Биредә Ленинград мәдәният институтының филиалы ачылган иде. +1970 ел. Педагоглар - курс җитәкчесе профессор Ширияздан Сарымсаков һәм ассистент Роберт Батуллин режиссура бүлегенә шәкертләр кабул итте. Бер урынга дүрт кеше идек. Без, алты егет һәм алты кыз, татар бүлегенә кабул ителдек. Актёрлык осталыгы, режиссура, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, бию буенча дәресләр... Һәм, ниһаять, диплом спектакле - Шәриф Хөсәеновның "Зөбәйдә - адәм баласы" әсәре. +Институттан соң бер ел Актаныш халык театрының режиссёры булып эшләдем. Ел эчендә Аяз Гыйләҗевның "Көзге ачы җилләрдә", Әнгам Атнабаевның "Мәхәббәт турыңда җыр" пьесаларын сәхнәгә куйдым. Республика смотрында катнашып, 35 халык театры арасында лауреат исемен яулап алдым. Ул спектакль турында комиссия рәисе Туфан Миңнуллин "Халык театрының спектакле әнә шундый булырга тиеш", дип үрнәк итеп язып та чыкты. +Актанышта уңышлы гына эшләп килгәндә, халык театры спектакле белән Казанга баргач, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һем тарих институтының сәнгать бүлеге мөдире Баян Гыйззәт белән таныштым, һәм ул мине аспирантурага укырга чакырды. Тиз арада әзерләнеп, шул ук елның көзендә аспирантурага кердем. Җитәкчеләрем итеп Мәскәүдән күренекле театр белгече, сәнгать фәннәре докторы Константин Рудницкий, Казаннан филология фәннәре кандидаты Баян Гыйззәт билгеләнде. Бүгенге көндә алар икесе дә мәрхүмнәр. Урыннары җәннәттә булсын. Алар мине җитәкләп дигәндәй фән дөньясына алып керделәр. Кандидатлык диссертациясен - 1984 елда, докторлыкны 1993 елда яклап, гыйльми дәрәҗәләргә лаек булдым. +- Милләтебезнең сәнгать фәннәре, аерым алганда, театр белеме фәне кайчан һәм ничек формалашты, үсеш алды? +- Татар халкының меңнәрчә еллык мәдәнияте, сәнгате бар. Бу - искиткеч зур байлык. Мәгълүматлар бик борынгы заманнардан ук туплана килгән. Әйтик, сакланып калган урта гасыр әдәбияты һәйкәлләренең иң элгәреләреннән булган Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" поэмасында, соңгырак чорларга караган Сәйф Сараи, Котби, Мөхәммәдьяр әсәрләрендә, ХIХ йөзнең икенче яртысында яшәгән Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри хезмәтләрендә ул чорлардагы сәнгать әсәрләре, аларның халык тормышындагы урынына бәйле җитди күзәтүләр табарга була. Сәнгать турында системалы фикер йөртү, даими эзләнүләр ХХ йөз башында аеруча алга китә һәм бу хәл сәнгатьне өйрәнә торган фәннәр тууга җирлек хәзерли. +Күп кенә фәннәрне милләт төшенчәсе белән берничек тә бәйләп булмый торгандыр. Аларның милләте юк. Һәрхәлдә, милли физика, милли химия, милли математика дигән сүзләр, төшенчәләр, килешегез, абсурд буларак яңгырый. Әмма шул ук вакытта фәннең бары аерым милләткә генә кагыла торган өлешләре, юнәлешләре бар. Әйтик, тел, әдәбият, фольклор, этнография, сәнгать төрләрен (театр, музыка, кино), тарихны һ.б. өйрәнә торган фәннәр (филология, искусствоведение, тарих). Алар халыкның йөзен, милли үзенчәлекләрен ача. Аларны өйрәнү халыкның милли үзаңын тәрбияли, милләт буларак менталитетын билгели. Шуңа күрә дә аларга аерым игътибар бирергә, сакларга, үстерергә кирәк. +Сәнгать фәннәренә килсәк, алар төп өч компоненттан формалаша: оператив тәнкыйть, сәнгать тарихы һәм теория. Шушылар арасыннан иң элек тәнкыйди фикерләү дөньяга килә. Әйтик, татар театрының туган вакытын 1906 ел дип билгеләсәк, театр тәнкыйте дә шул ук елны мәйданга чыга. Шул чордан татарның беренче театр тәнкыйтьчеләре Габдрахман Кәрам, Гыймад Нугайбәк, Заһид Нуркин, Ибраһим Биккулов - Казанда, Кәбир Бәкер - Оренбургта, Сәгыйть Рәмиев - Әстерханда, Самат Шәрәфетдинов Уфада үзләренең тәнкыйди-иҗтимагый эшчәнлекләрен башлап җибәрә. Аларның көндәлек матбугат битләрендә урын алган мәкаләләрендә бу сәнгать төренең аерым әсәрләре, узган театраль сезон йомгаклары нәтиҗәләре чагылыш таба. 20нче елларда татар театрының 20 еллыгы белән бәйле рәвештә, бу төр сәнгатьнең тарихы, үсеш тенденцияләре, проблемалары, узган юлы турында шактый төпле, фактик материалга бай булган, В.Мортазин-Иманский һәм Т.Ченәкәй язган "Татар театры тарихыннан" һәм коллектив авторлар тарафыннан төзелгән "Татар театры (1906-1926)" китаплары басылып чыга. Әлеге хезмәтләр безнең театр фәненең нигез ташлары, беренче нәтиҗәләре булып саналырга хаклы. Әмма аннан соңгы елларда М.Мәһдиевның "Уен һәм сүз техникасы", "Театр эше", "Театр", Г.Айдарскийның "Театр сәнгате" исемле гомуми театр сәнгате теориясен пропагандалаган китаплары басылып чыкса да, татар театр фәне алга таба зур үсеш ала алмый. 40нчы еллар башында З.Солтанов, К.Шамил, Н.Исәнбәт, Г.Кутуй кебек әдәбият һәм сәнгать әһелләре татар театры тарихын язарга омтылыш ясап карыйлар, тик башлаган эш ахырга кадәр барып җитми. 1950-1960 елларда Р.Усманова, Х.Гобәйдуллин, Х.Кумысников язган кандидатлык диссертацияләре театр сәнгате турындагы фәннең алга таба үсеш баскычы була. +Бүгенге көндә Татарстанда шактый гына алга киткән музыка, рәсем, сынлы һәм гамәли сәнгать фәннәрендә дә шундый ук үсеш юлы күзәтелә. Октябрь инкыйлабына кадәр һәм аннан соңгы елларда музыкаль фольклористика өлкәсендә Гайса Еникеев, Гата Исхакый, Гыйлаҗ Сәйфуллин, Солтан Габәши, сынлы, гамәли сәнгать буенча П.Дульский, Г.Девишев, Л.Поздеева хезмәтләре билгеле булса да, бу төр сәнгать фәннәре бары тик 60нчы елларда гына ныклап гамәлгә куела. +1968 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында сәнгать секторы оешу Татарстан сәнгать фәне үсешендә әйтеп бетергесез зур һәм мөһим адым булып тора. Шушы чордан башлап татар халкының сәнгате республикада системалы, планлы рәвештә өйрәнелә башлый. Сәнгать секторының беренче җитәкчесе итеп әдәбият һәм театр белгече, филология фәннәре кандидаты Баян Гыйззәт билгеләнә. +- Инде хәзер сүзне, чынлап та, фәнгә бәйләп дәвам итсәк тә ярыйдыр. +- Мин баштан ук татар режиссура сәнгатен өйрәнергә керештем. Төп белемем буенча режиссёр булганга, җитәкчеләрем шулай хәл итте. Беренче язган хезмәтемдә актёр һәм режиссёр Хөсәен ага Уразиков иҗаты 30-40нчы еллардагы татар режиссура сәнгате контекстында каралды. Икенче, өченче һәм дүртенче монографияләрем татар режиссура сәнгате һәм аның талантлы режиссёрлары турында. Моннан соң Хөсәен ага турындагы диссертациямне киңәйтеп, 15 табаклык китап итеп бастырганнан соң, остазым Ширияздан Сарымсаков эшчәнлегенә багышлап монография яздым.Соңгы ике китабымның берсе "Җыен" фонды тәкъдиме белән татар театрының атасы Габдулла Кариевка багышланып эшләнде. Икенчесе - 40 ел буена җыелган, Мәскәү, Петербург, Казан, Уфа архивлары, музей фондлары, шәхси архивлар тупланмалары материаллары нигезендә язылган артистлар, режиссёрлар, драматурглар, сценограф-рәссамнар, композиторлар - гомумән, театрда эшләгән, спектакль тудыруда катнашкан бөтен шәхесләр турындагы мәгълүматлар тупланмасы булган татар театры сүзлек-белешмәсе. Бусы инде галимнәр өчен генә түгел, бәлки бөтен театр сөючеләребезгә дә кирәкле. Мин үземне бик бәхетле дип саныйм. Бүгенге көндә басылып чыккан 12 китабым бар. Болардан тыш 500гә якын газета-журнал, төрле җыентыкларда дөнья күргән мәкалә-рецензия, иҗат портретлары, аерым шәхесләрнең хезмәт юлына анализлар... +Әле басылырга өлгермәгән тагын бер хезмәтем бар. Ул да булса - "Татар театры елъязмасы. 1917-1941". Аңлашылганча, хезмәт күрсәтелгән еллар аралыгында театр тормышындагы барлык вакыйгаларны эченә ала. Ул вакытлы матбугат, архив, музейлардагы беренчел материалга нигезләнеп язылган. Билгеле булганча, 1929 елга кадәр бездә газета-журналлар гарәп графикасы, 1940 елга кадәр яңалифтә чыккан.Хәзер аларны белүче бик юк. Шулай булгач, елъязманың кирәклеге тагын да арта дигән сүз. +- Театр белгечләре, гадәттә, театр тәнкыйте белән дә шөгыльләнә... +- Бу кагыйдәдән мин да читтә калмадым. ТӘһСИдә эшли башлаган елларда ук мине Мәдәният министрлыгының яңа спектакльләр, концерт программалары кабул итү комиссиясенә керттеләр. Республикабыздагы Татар дәүләт академия, Әлмәт, Бөгелмә, Минзәлә, гастрольләргә килгән башкорт, рус, казакъ, үзбәк театрлары спектакльләрен карап, аларга рецензияләр язарга өлгерә идек. Хәзер генә бераз сүлпәнләндек. Күрәмсең, һәрнәрсәнең үз вакыты, мотивация дә кирәктер. +Фән белән шөгыльләнү, аның турында сөйләшү шактый мавыктыргыч булса да, аның турында күп сөйләсәк, укучыларыбыз ялыгыр. Иң дөресе, хезмәтләрне укып, алар турында фикер йөртүне аларга калдырыйк. +- Педагогик эшчәнлегегез турында да әйтеп китү урынлы булыр. Фән белән параллель рәвештә Сез Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында ассистент, өлкән педагог, профессор вазифаларын үтәдегез. +- Әйе, аспирантурага укырга керү белән, остазым, ул вакытта режиссура кафедрасы мөдире Ширияздан ага Сарымсаков мине актёрлык осталыгы, режиссура дәресләре укытырга чакырды. Диссертацияләрне яклап, фәнни дәрәҗәләр алгач, татар театры тарихы, Татарстан мәдәнияте тарихы предметлары буенча лекцияләр укый башладым. Дистәләгән, хәтта йөзләгән шәкерт арасыннан артистлар, режиссёрлар, драматурглар үсеп чыкты. Кайберәүләре педагогика белән шөгыльләнә. Районнарда мәдәният бүлеге мөдире булып эшләүчеләре дә булды. Хәтта берсе профессиональ җырчы булып та китте. Ходай кемнең күңеленә ни салган инде. +- Гали ага, хезмәт биографиягезнең төп өлеше барыбер дә Татарстан Фәннәр академиясе, аның Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге белән бәйле бит. +- Бүлектә мин мөдир булып 1994-2016 елларда эшләдем. Баштагы чорда 15 гыйльми хезмәткәр эзләнүләр алып бара иде. 2007 елда җитәкчелек үзгәргәч, 7 кешегә, соңрак аннан да азракка калдык. Татар халкының театр, музыка, сынлы-гамәли сәнгатен борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр өйрәнә идек. Хәзер соңгы төр сәнгать белән аерым бүлек шөгыльләнә. Бездә Б.Гыйззәт, М.Нигъмәтҗанов, З.Сәйдәшева, Ф.Хәсәнов, Х.Гобәйдуллин, И.Илялова, Ф.Кадыйрова, Һ.Мәхмүтов, Д.Гыймранова, Д.Вәлиева, А.Алмазова, Г.Сөләйманова, Г.Сәйфуллина, Г.Макаров кебек танылган, үз өлкәләрендә зур белемле галимнәр эшләде. Ни үкенеч, хәзер институт галимнәргә саега бара. +- Әйдәгез, милли театрыбыз турында сөйләшик. Мең еллык әдәбияты булган милләтнең театры яше, тарихы ни өчен 110 ел белән генә исәпләнә? Әллә театр булу өчен Зиде, Эфос, Рим һ.б. шәһәрләрдәге амфитеатр бинасы булса гына театр буламы ул? Кыргызларның Манас дастанында каганатның корылтае алдыннан зур халык бәйрәме үткәрелүе язылган. Безнең Сабантуй дип торырсың... Гомумән, төрки халыклар театрдан нилектән мәхрүм? Дин ислам белән генә бәйле түгелдер шәт! +- Профессиональ җирлектә эшләүче театр сәнгате туу өчен билгеле бер шартлар зарури. Иң элек халыкның утрак тормышта яшәве, аерым шәһәрләр тирәсендә туплануы кирәк. Күчмә тормышта, авыл шартларында театр берничек тә туа алмый. Ә безнең халыкның төп массасы утрак тормышка бары XIV-XVI гасырларда гына күчкән. Әлбәттә, шәһәрләр дә күп булган, хан сарайларында ниндидер күңел ачу кичәләре, җырлы-биюле мәҗлесләр оештырылган. Хәтта даими башкаручылар - җырчылар, биючеләр музыкантлар да булган. Ләкин бу әле профессиональ театр түгел. Ә халык тормышында, гореф-гадәтләрендә, йола, календарь, хәтта дини бәйрәмнәрдә дә театр элементлары булган. Шул ук кичке уеннар, аулак өйләр, туй мәҗлесләре циклы, син әйткән Сабантуйларда, җыеннарда, халык уеннарында да булган алар. Болар күп гасырлар буенча килгән. Ләкин беренче профессиональ милли труппалар бары XX гасыр башы казанышы. Күз алдына китерегез, Европа тибындагы театр сәнгате борынгы Грециядә безнең эрага кадәр V гасырда дөньяга килгән. Көчле дәүләт ярдәме, зур күләмле субсидияләр, син әйткән амфитеатрлар, колизейлар, профессиональ актёрлар, драматурглар. Ничек үсмәсен, чәчәк атмасын ул?! XVIII гасырда, караңгы урта гасыр инквизицияләре чорын үтеп, Италия, Франция аша театр сәнгате патша Россиясенә дә килеп керә. Дәүләт учреждениесе, оешмасы буларак, ул 1756 елда, Император театры исеме белән, патшабикә Елизавета указы нигезендә төзелә беренче рус театры. Игътибар итегез, рус театры да XVIII гасырда гына төзелә. Ә үз дәүләтчелеге булмаган татар халкында нинди шартларда барлыкка килә соң милли театр? +Патша фәрманнары, бай меценатлар, ниндидер бай матди җирлектә, дәүләт финанславы ярдәме белән түгел, бәлки гади халыктан чыккан зыялы, ләкин ярлы энтузиастлар тырышлыгы белән туган ул. Баштагы чорда күп каршылыклар булган. Шул ук дин әһелләре, кара байлар, карагруһ иске фикерле кешеләр. Ләкин алар барысы да акрынлап җиңелгән, артта калган. +- Татар милли театрының миллилеге нинди сыйфатлар белән билгеләнә һәм аның үсеше, традицияләре, юллары нидән гыйбарәт? Бу мәсьәләдә шәхесләрнең роле? Сез бу хакта монографияләр кимәлендә күп хезмәтләр чыгардыгыз. +- Шактый четерекле сорау. Милли театр, әлбәттә, иң беренче чиратта, милли драматургиягә нигезләнергә тиеш. Пьеса-спектакльнең төп элементы - эчтәлеге. Спектакльдә теге яки бу дәрәҗәдә милләтнең яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, проблемалары, уй-фикере, хыяллары, уңай һәм тискәре геройлары, уңай һәм тискәре күренешләре, дөньяга карашы һ.б. - кыскасы, милләтнең башка халыклардан аерылып торган, үзенә генә хас, үзенчәлекле сыйфатлары, беренче чиратта, менталитеты чагылыш табарга тиеш. Боларга өстәп, тагын кием-салымы, костюмнары, киенү рәвеше, аеруча киң таралган үз-үзен тоту манералары, әйләнә-тирә мохит, ул яшәгән табигать шартлары - гомумән, милләт тормышының бөтен яклары тамашаның миллилеген билгелидер. Халык яшәгән саен, миллилек сыйфатлары үзгәрә. Искергәннәре югала, төшеп кала, яңалары барлыкка килә. +Спектакльләрдә миллилекнең чагылышы аерым шәхесләрдән тора. Мисал өчен, тамашаны сәхнәгә куйган режиссёр никадәр милләт тормышын, гореф-гадәтләрен һәм алда саналган бөтен үзенчәлекләрен яхшырак белсә, аңласа, сакларга, дәвам итәргә теләсә, шулкадәр алар тамашада чагылыш таба да. Татар режиссурасы турындагы хезмәтләремдә, әлбәттә, мин күпмедер дәрәҗәдә бу проблемага да кагылам. Гомумән алганда, миллилек, милли театр, тамашачы менталитеты - монографик планда аерым өйрәнелүгә лаеклы проблема. +- Көнбатыш театр сәнгате борынгы, дибез. Көнчыгышта Япон, Кытай театрларында традициянальлек бик нык саклана бугай. Маскаларны гына күздә тотмыйм. Без кем арбасына утырдык? Үз арбабыз, велосипедыбызны уйлап таптыкмы? +- Дөньяда күп кенә халыкларның борынгыдан килгән традицион формадагы театрлары бар. Мисал өчен Япониядә - Но, Кабуки, Бунраку, Кытайда - Юань драмасы, Пекин операсы, Күләгәләр театры бар. Аларның бернинди башка театрларда да кулланылмый торган үз символикасы, пьесалары, сәхнәләре һ.б. була. Артистлар уены да бернинди импровизацияне, читкә чыгуны хупламый. Канунлашкан гримкостюмнар, интонацияләр, характерлар бозылырга, үзгәртелергә тиеш түгел. Без исә Көнбатышка йөз тотканбыз. Борынгы Грециядә туган Европа тибындагы театр формаларын алганбыз. Аның Рус дәүләтенә кайчан һәм ничек килеп керүе турында алда әйттем инде. +- Һаман да милли сәнгатебезнең тамырларын барлыйсы килә бит. Музыкаль театр, әдәби театр, балет театры... Безнең бу өлкәләрдә шактый тыйнак урыныбызның сәбәпләре нидә? +- Бүгенге көндә театр дигән төшенчә бик күп төрләрне үз эченә ала: драма, опера, балет, курчак, мюзикл, оперетта, пантомима, пародия, җыр, поэзия, әдәби, сатира, яктылык, күләгә, абсурд, бию, эстрада һ.б. Боларның һәммәсе дә бер халыкта булуы кирәк тә түгелдер. Милләткә кайсы театр төре якын, ул шуны сайлап ала, үз итә, үстерә. Син кулланган "музыкаль театр" термины астында мин халкыбыз арасында кирәклеге турында күптәннән фикер туган, милләткә якын булган музыкаль драма театрын ачу зарурлыгын хуплауны тоям. Шулай ук бездә әдәби театр формалары да яшәргә хаклы. Аларны ачу, үстерү өчен хакимияттә утыручыларның олуг ихтыяры, ныклы теләге кирәктер. +- Быелгы Нәүрүз фестивале якут кардәшләребезнең театр сәхнәсендә ат уйнатуларын күрсәтте... Үзебезнекеләр Мәскәүдә югары бәяләр алып китте... Якутларда, гомумән, безгә үрнәк алырдай нинди сыйфатлар бар? Безнең республиканың башка театрларында хәлләр ничек? +- Казанда инде традиция буларак уза торган XIII "Нәүрүз" театр фестивалендә быел 17 театр катнашты, 300дән артык кунак килде. Тамашалар башкаланың дүрт театры сәхнәләрендә - Г.Камал, К.Тинчурин исемендәге, Яшь тамашачылар (ТЮЗ) һәм "Әкият" курчак театрында уйналды. "Нәүрүз" афишасына төрле милли коллективларның 18 спектакле кертелгән иде. Фестивальнең төп бенефициантлары итеп Саха (Якутия) Республикасы театрлары чакырылган. Режиссёр Сергей Потаповның соңгы елларда төрле милли театрларда куелган спектакльләр ретроспективасы да тәкъдим ителде. Республика театрлары күрсәткән тамашалар бу милләт сәхнә сәнгатенең актив, эзләнүчән, милли традицияләрне тирәннән үзләштергән һәм аларны югары профессиональ Европа театры казанышлары белән берләштереп, баетып, үзенчәлекле синтез тудырырга сәләтле булуын дәлилли. Безнең күп кенә театрларыбызда эшләүче режиссёрларыбызга милли үзенчәлекләребезне, гореф-гадәт, тормыш-көнкүреш нечкәлекләрен, милли менталитетны җентекләп белү, аңлау җитешми. Ә бит бүгенге көндә үз милли мәдәниятеңне ил, Европа, төрле цивилизация казанышлары белән баетып тәкъдим иткәндә генә, башка халыкларда кызыксыну уятырга, дөньякүләм сәнгать мәйданына чыгарга мөмкин. +- Дөнья глобальләшә. Кемдер салкын сугыш дәвере әйләнеп кайтты, ди. Кемдер кешелек дөньясы мәңге сугыш алды хәлендә булган, ди. Без - сугыштан соң дөньяга килгән буын. Сугышның ни икәнен үз җилкәбездә татыдык. Дөнья кая бара? Әлеге сорауны юкка бирмим. "Сугыш театры", "Сугыш сәнгате" дигән төшенчәләр бар хәтта. Бу шәһит киткән миллионнарның рухын рәнҗетмиме икән? Үтерү сәнгать буламыни? Галимнәр, Сез - сәнгать белгечләре, ник катгый сүзегезне әйтмисез? +- Әйе, соңгы вакытларда, кызганычка каршы, дөньяда вазгыять шактый кискенләште. Күп дәүләтләр берләшеп, Россиягә каршы чыкты. Чит илләр радио, телевидение, вакытлы матбугатында әледән-әле "агрессор", "окупант", "террорист" дигән атамалар, гаепләүләр ишетелә. Сәбәбе дә бөтенләй юк түгел. Кырымда, Украинада, Сүриядә барган вакыйгалар, алар тарафыннан үзләренчә бәяләнеп, үзләренчә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Әмма ни генә булмасын, кораллы бәрелешүләргә, чын сугышка барып җитәр дип уйламыйм. Элек тә, хәзер дә сәясәтчеләрнең илдәге халыкның канәгатьсезлегеннән, елдан-ел матди яктан начаррак яшәвеннән игътибарны читкәрәк юнәлтү өчен, бу алымны кулланулары бар иде инде ул. Дөнья сугыштан иң соңгы чиктә генә тукталып калган Кариб кризисы вакыйгаларын гына искә алыйк. Бу юлы да шулай булыр дип өметләник. +Сугышны сәнгатькә тиңләү, аны күңел ачу, баю объекты итеп карау, дөнья халкын куркыныч астына куеп, миллионнарның язмышы белән уйнау Бөек Ватан сугышында ил яклап шәһит киткәннәрнең изге истәлекләрен рәнҗетмичә кала алмый, әлбәттә. Әдәбият, сәнгать әһелләре һәм, гомумән, иҗат кешеләре моны бик яхшы аңлый. Үзләренең иҗат чаралары, мөмкинлекләре аша каршы көрәшә дә алар. Тик балта башкалар кулында... +- Милли театр сәнгатебезнең тарихы - милләтебез тарихы. Милләтнең, республикабызның киләчәген ничек күзаллыйсыз? Безнең оныкларны ни көтә? +- Мин дөньяга оптимист буларак карарга тырышам. Илдә дә, Татарстанда да бары да әйбәт, балалар, оныклар өчен илләр тыныч, күкләр аяз булыр, Ходай кушса. Ә халык яшәсә, исән-сау булса, милли театрыбыз яшәр, сәнгатькярләребезнең иҗаты үсәр, һәм аларга багышланган театр сәнгатенең тарихын, алга таба үсешен яктырткан фәнни хезмәтләр дә дөнья күрер дип өметләник. +- Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Сезне театр сөючеләр һәм укучыларыбыз исеменнән юбилеегыз белән котлыйбыз, исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез. +БЕРЕНЧЕ МӨФТИЛӘРНЕ БИРГӘН ТӨБӘК +Беренче мөфтиләребезнең патша Россиясе шартларында ул дәрәҗәгә күтәрелүенә нинди мөмкинлекләр ярдәм иткән соң? Минем уйлавымча, тәүге мөфтиләрнең ил күләмендә танылуы аларның элекке мөселман дәүләтләренә чиктәш өлкәдә - Оренбург губернасының башкаласы янәшәсендәге Сәет бистәсендә танылу алуына бәйле. Хәзер Татар Каргалысы исемендә йөргән, император Пётр Беренченең кызы Елизавета фәрманы белән Сәет бистәсе буларак барлыкка китерелгән бу зур авылның ул елларда Урта Азия дәүләтләре белән сәүдә мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен оештырылганлыгын алда яздык инде. +Мөхәммәтҗан Хөсәен улы 1777 елда Бохарадан туры Сәет бистәсенә әйләнеп кайта. Ш.Мәрҗани хәбәр итүенчә, Бохарада укыган елларында да бу бистәдә калган остазы һәм башка күренекле муллалар белән хәбәрләшеп торган. Ул Бохарадан кайткан елларда бу бистәдә Утыз Имәни дә әле укып һәм хәлфә булып көн күрә. Мөхәммәтҗан кайткач та алар биредә унбер ел чамасы бер авылда яшиләр. Берберсе белән белешкән, аралашкан булырга тиешләр. Шул хакта Утыз Имәнинең бай архивында кайбер язмаларның сакланган булуы да ихтимал. Әмма Совет хакимияте елларында ул архив белән эш иткән галимнәребез бөек шагыйрьнең бер мулла белән аралашу вакыйгаларына әһәмият итмәгәннәрдер, мөгаен. +Шиһабетдин хәзрәт китабының "Беренче мөфти" дип башланган бүлегендә Мөхәммәтҗанның туган елы күрсәтелмәгән. Ул бүлек: "Борындык исемле авыл кешеләреннән. Башлангыч белемне туган ягында алган, соңыннан Каргалыга барып, мелла Мөхәммәт әд-Дагыстани һәм башкалардан гыйлем ала", дип башлана. Шуннан соң хәзрәт булачак мөфтинең Каргалыда нинди китапларны укыганлыгын санап китә. "Бохарада казый Габделваһһабтан белем ала", дип яза. Шиһабетдин хәзрәт язганнардан аңлашылганча, Мөхәммәтҗан Зөя өязе Борындык авылында туган, шунда башлангыч белем алган була. Ә Татар энциклопедиясенең рус телендә чыккан 6нчы томында исә мөфти хәзрәтләренең Уфа өязендәге Солтанай авылында 1756 елда туганлыгы күрсәтелгән. Шул ук авыл исеме 1939 елда башкалада СССР Фәннәр Академиясе тарафыннан нәшер ителгән "Исторический архив" мәҗмугасында, профессор М.П.Вяткинның "Журнал Оренбургского муфтия" дип исемләнгән күләмле хезмәтендә дә кабатлана. Бу "журнал" дигәне Мөхәммәтҗанның кайчан, кайда ниләр эшләгәнлеген теркәп барган көндәлеге. (Мөфтигә нисбәтле бүлек 117 биттән башлана. Алдагырак битләрдә Кавказ халыклары иреге өчен көрәшкән Шамилгә багышланган язмалар бар.) Бу хәбәрләрнең кайсысы дөрес? Мөхәммәтҗан кайсы авылда туган? Архив киштәләрендә бәлки шул хакта тулырак мәгълүмат та сакланадыр. Әлегә ул мәсьәлә ачыкланмаган килеш кала. Шуларны белү өчен иң элек Мансур улы Хөсәен әл-Җәбәли әл-Борындыкый мулланың кайларда яшәгәнлеген ачыкларга кирәк. +Профессор М.П.Вяткин, очеркының кереш өлешендә, ниндидер архив язмаларына нигезләнептер, мөгаен, Мөхәммәтҗанны Бохара белән Кабулга укырга "коллегия иностранных дел послал", дип яза. Ягъни булачак мөфти Сәет бистәсендә укып йөргән елларында ук Оренбургтагы Чик буе комиссиясе белән элемтәдә торган булып чыга. Ә ул комиссиянең турыдан-туры башкаладагы әлеге министрлыкка +буйсынып эшләгәнлеген хәбәр иткән идек инде. Мөгаен бу комиссиянең таможня бүлегенең бер бүлекчәсе Сәет бистәсендә урнашкан булгандыр. Сәүдә кәрваннары чит илләргә шушы авылда тупланып чыгып киткән бит. Мөхәммәтҗан шәкерт анда, остазы ахун Мөхәммәт әд Дагыстани белән берлектә, ниндидер йомышлар үтәп йөргәндер, күрәсең. + Бохарадан кайткач та Мөхәммәтҗанның шул комиссиядә эшләвен дәвам иттергәнлеге түбәндә китереләсе җөмләдән аңлашыла. Ул "кайткач та Россия дәүләте вәкилләренә һәм олыларына үзен мәгърифәтле һәм алар тарафдары итеп күрсәтә ала", дип яза Ш.Мәрҗани. Казакъ ханлыклары белән ике арада булгалап торган киеренкелекне хәл иткәндә дә, ул илдә үзара гаугалар чыкканда да Мөхәммәтҗан ахунның ул тарафка еш йөргәнлеге М.П.Вяткин хезмәтендә дә +Шиһабетдин Мәрҗани тасвирлана. Дөресрәге, профессор Вяткинның ул хезмәте +башлыча шул вакыйгаларны аерым-аерым билгеләп, тасвирлап үтүгә багышланган да диярлек. Шул очерк эчтәлегеннән аңлашылуынча, Бохарадан кайтып әлеге комиссиядә бераз эшләгәч тә Мөхәммәтҗан муллага ахун дәрәҗәсе бирелгән була. Ләкин бу хезмәттә аңа ул дәрәҗәнең кайчан бирелгәнлеге күрсәтелмәгән. +Нәкъ шул елларда, Россия алдында артыграк баш ия башлаганы өчендерме, Әбелхәер ханны кайсыдыр ыруг старшиналары үтереп ташлый. Ханның варислары арасында тәхет тирәсендәге чираттагы ызгышлар булган берничә очракта ахун Мөхәммәтҗанның, күрше мәмләкәттә килеп туган бәхәсне хәл итү өчен, анда үзе генә дә, Миндияр Бикчурин белән бергә дә барганлыгы Вяткин хезмәтендә дә теркәлгән. М.П.Вяткин кулланган документлар арасында мөфти фамилиясенең кавказчалаштырып, яисә төрекмәнчәләштереп "Гусейнов" рәвешендә язылу очраклары да күзгә чалына. +* * * +Мөхәммәтҗан Бохарадан кайткан елларда иркен Оренбург губерниясе белән Екатерина патшабикәнең бик ышанычлы кешеләре - генераллар И.А.Рейнсдроп һәм бераз соңрак О.А Игельстром җитәкчелек итәләр. Патшабикәнең үзе кебек үк, болар икесе дә чит илдә тәрбияләнгән шәхесләр. Мин караштыргалаган китапларда Мөхәммәтҗан мөфтинең аеруча Игельстром барон белән килешебрәк эшләгәнлеге күзгә чалына. +О.А.Игельстром, бу төбәккә генерал-губернатор итеп билгеләнгәнче, 1768-1774 елларда Россия белән Төркия арасындагы сугышта катнашкан, шул елларда генерал дәрәҗәсенә ирешкән. Кече Кайнарҗа авылында уздырылган ике ил арасындагы солых килешүен төзүдә дә катнаша ул. +Екатерина патшабикә идарә иткән дәвердә Оренбург губернасы бик зур мәйданны биләгән.Ул вакытта губернаның чикләре Иделдән Уралгача һәм Нократ елгасы урталарыннан алып Каспий диңгезенәчә җәелгән була. Пугачёв фетнәсе бастырылгач та ул чордагы Россиянең зур бер өлешен биләп торган әлеге губерна җитәкчесе итеп Әби патша О.А.Игельстромны билгели. Һәм аңа ул катлаулы, күп милләтле биләмә белән ничегрәк идарә итәргә кирәклеге турында әледән-әле киңәшләр биреп тора. Ике арада йөргән хатларның бер өлеше 1886 елда "Русский архив" журналында, "Граф Игельстром архивы" өлешендә китерелә. +Патшабикәнең аңа язылган хат-фәрманнарыннан бер-ике өзеккә күз төшерик: "Подданствобызда торган һәм сез идарә иткән төбәктә яшәгән, яки шунда күчеп килгән халыкка карата бик сак мөгамәләдә булыгыз. Аларга карата җәбер кылмагыз, басым ясамагыз. Җәбер кылган тәкъдирдә, канун кушканча, аларга дөреслекне табарга рөхсәт ителсен." Икенче хатта мондый сүзләр дә китерелә: "Шул халыклар арасында диндәшләре яисә башка берәр начар ниятле кешеләр тарафыннан безнең өчен зарарлы үгетләр таратылмасын. Зарарлы үгетләрне... мөмкин кадәр йомшаграк чаралар белән туктатыгыз", диелә анда. Ягъни, дошмани сүз таратучы, гамәл кылучыларга карата чара күрсәгез дә арттырып җибәрмәгез, аларны тиктомалдан атып үтермәгез, дигәндәй итеп кисәтә Екатерина патшабикә. Әйе,тикмәгә генә татар халкы аны Әби патша дип зурламагандыр шул. Әби кешеләр шулай йомшаграк күңелле булалардыр инде. Бүген исә андый әби патшаларны сагынып сөйләргә генә кала. +Екатерина Икенче белән язышкан хатларыннан күренгәнчә, Игельстром үзе дә, әйтик, татар-башкортларга карата йомшаграк мөгамәләдә булуны яклый. Дини карашка бәйле эзәрлекләүләргә каршы булуын сиздерә. Урыннарда мәчетләр ачу кирәклеген хуплый. Әби патша да мөселманнар яшәгән төбәкләрдә мәчетләр төзергә рөхсәт бирү нияте барлыгын иң әүвәл Игельстромга хәбәр итә шикелле. +Яңа губернаторның мөселманнарга карата булган карашы, аларга беркадәр дини ирек бирергә кирәклеге турындагы фикере, мөгаен, Мөхәммәтҗан мөфти белән якыннан аралашу нәтиҗәсе дә булгандыр. Бу барон идарә итә башлар алдыннанрак кына Мөхәммәтҗан Хөсәеневне киң вәкаләтле Чик буе комиссиясенең ахуны итеп тә билгелиләр ич. Димәк, аның Бохарада үзләштергән белеменә, аралашу тәҗрибәсенә нигезләнеп, күршедәге мөселман мәмләкәте вәкилләре белән дипломатик сөйләшүләр алып бару осталыгын таныйлар. Аңа ышаналар. Ягъни, ул губерна чигеннән көнчыгыштарак урнашкан казакъ ханлыклары белән тыгыз элемтә тотучы түрәләрнең берсенә әверелә. Шул рәвешле булачак беренче мөфтигә багышлы рәсми язмалар СССР чорында нәшер ителгән тарихи документларга да килеп керә. Мәсәлән, Казакъстан галимнәре катнашында туплап чыгарылган "Собрание документов по истории колониальной политики царизма в Казахстане" хезмәтенең 4нче томында (1939 ел) шул чор вакыйгаларына байтак урын бирелә. Һәм анда мулла Хөсәенев шәхесе һәм эшчәнлеге еш искә алына. +Әйтик, 1780 елларда Кече Җөзнең байбахты ыруы батыры Сарым Датов ханлыктагы тәртипләргә һәм рус дәүләте басымына каршы баш күтәрә. Мөхәммәтҗан Хөсәенев белән Миндияр Бикчурин берничә мәртәбә анда булып, Нургали хан белән батырны килештерергә тырышалар. Үз дигәннәренә ирешә алмагач, губернатор кушуы буенча, Сарым Датовны һәм ханлыкка кергән ыру башлыкларын Оренбургка чакырып сөйләшергә карар кылалар. Шушы җыенда катнашкан күпчелек Нургали ханны тәхеттән төшерү кирәклеге турында фикер әйтә. 1785 елның ахырында ханның үзен, гаиләсен һәм якыннарын әүвәл Оренбургка китереп урнаштыралар. Ә бераздан соң аларны ил чигеннән ераккарак - Уфага күчерү карарына киләләр. Хан гаиләсенә Уфада бай торак йорт бирелә һәм еллык биш мең сум акча түләп торыла башлый. Бу гаугалы вакыйгалар һәм Кече Җөз тәхетенә Нургалинең энесен тәгаенләү мәшәкатьләрендә Мөхәммәтҗан мөфтигә дә катнашырга, атналап-айлап шунда яшәп, казакъ бәксолтаннары белән эш итәргә туры килә. Бу вакыйгаларда ул губернаторның адъютанты, Кавказлы мөселман кенәз Черкасский белән бергә йөри. Губернатор исеменнән башкарыласы чараларны алар бергә үтиләр. +Шушы хәлләрдән соң Екатерина патшабикә, губернатор белән мөфти фикерләрен хуплап, казакъ ханлыклары белән чиктәш калаларда һәм ханлыктагы кайбер торак урыннарында мәчетләр, мәктәпләр ачу кирәклеге карарына килә. Шул максат өчен губернага елына ике мең сумнан артыграк акча бүлеп бирелә башлый. Иң элек шул карар нигезендә Оренбург янәшәсендәге Меновый дворда һәм Троицк кальгасында яңа буралы мәчетләр калкып чыга. Әлбәттә инде, булачак граф Игельстромга шулай эшләргә кирәклеген искәртеп торучыларның берсе беренче мөфти хәзрәтләре булган, дип фаразларга тиешбез. Ә 1789 елның 28 февралендә патшабикә тагын бер куанычлы фәрманга кул куя. Ул фәрманда "...озакка сузмыйча Оренбург (янәшәсендәге) мәчет карамагында милли училище ачарга, аны кирәкле кадрлар белән тәэмин итәргә", диелгән була. Һәм шул мәдрәсә каршында казакъ балалары өчен махсус интернатмәктәп оештырылырга кирәклеге, ел саен ул мәктәпкә күрше ханлыкның һәр ыруыннан ике бала кабул ителергә тиешлеге дә әйтелә. Шул балаларны анда тәрбияләп тоту өчен һәрберсе исәбеннән көненә бишәр тиен акча бүленеп биреләчәге дә ул фәрманда каралган була. Әлбәттә инде, бу мәктәп-мәдрәсәгә беренче чиратта хан һәм аның солтаннары балалары кабул ителгән. Шәһәрнең күренеклерәк гаиләләренең малайлары да ул уку йортыннан читләштерелмәгән. Әмма ул татар балалары хөкүмәт биргән биш тиен исәбенә кертелмәгәннәр. +Шул рәвешле Оренбургка якын бистәдә хөкүмәт исәбенә беренче мәдрәсә төзелә башлый. Ул уку йорты 1793 елда гына төзелеп бетә. Шуңа чаклы казакъ иленнән китерелгән балалар Сәет бистәсе мәдрәсәләрендә укыйлар. +Шушы ук елларда Оренбург шәһәрендә яшәүче мөселманнар саны да көннәнкөн арта бара. Шәһәрнең кыйбла өлешендә - Урал суы буе иңкүлегендә гади татар бистәсе, үрге якта исә чик буе сагында хезмәт итүче татар, башкорт атлы казаклары урамнары барлыкка килә. Бераз соңрак ул урамнар "казачийлар бистәсе Форштат" дип йөртеләчәк. 1911 елда нәшер ителгән "Әхмәт бай" китабында Ризаэддин хәзрәт Фәхретдинов ХХ гасыр башында бу шәһәр халкының дүрттән бере мөселман кешеләре булуын яза. Шул губернага кергән башка шәһәрләрнең күпчелегендә дә ул дәверләрдә татар милләте вәкилләре саны шул чамада булган. Шәһәр халкы арасында башкорт, казакъ милләте вәкилләренең бик аз санда теркәлгән булуын да әйтеп үтү кирәктер. Шуңа күрә бу чик буе шәһәрләрендә яшәүче мөселманнарны татар дип атауда бер дә хилафлык юк. +Россиягә Төркестан ягыннан даими рәвештә килеп-киткәләгән төрле илчелек вәкилләре өчен Меновый двор бистәсе мәчетенең канәгатьләнерлек түгеллеген, анда сәүдә эше белән йөрүче гади халыкның күплеген, мәчет бинасының исә бик зур булмавын да әйтеп үтик. Әйе, ул мәчет фәкать атналап һәм айлап ком чүлләрен иңләп килгән кәрванчылар өчен генә төзелгән була ич. Югары дәрәҗәле чит ил түрәләрен һәм ханнарын кабул итәрдәй булмый. Шуңа күрә патша тәхете тирәсендә булган түрәләр дә Оренбург шәһәренең үзендә затлырак мәчет төзергә кирәклеген аңлыйлар. Әйе, губерна башкаласында мөселман динен тотучы кешеләр дә яшәүгә карамастан, монда әле рәсми рәвештә ачылган мәчет булмый. Шәһәр халкын гына түгел, мөфти Мөхәммәтҗанны да бу хәл бик борчый. Санкт-Петербургка бер баруында ул шул хакта император Александр Беренче даирәсенә кергән түрәләргә сүз каткан, шул рәвешле Оренбургта таш мәчет төзергә рөхсәт тә, акча да алынган, дип сөйлиләр. Бу императорны тәхеткә тәгаенләү мәҗлесенә чакырылган кунаклар арасында мөфти дә булгандыр, дип фаразларга кирәк. Әйе, император җәнаплары кул куеп билгеләнгән мөфтиләрнең Россия империясе тормышында дәрәҗәләре югары булган. Императорлар аларны кайбер вакытларда кабул да иткән дип язалар. Димәк, Мөхәммәтҗан мөфтинең дә Александр Беренчегә император таҗын кидерү вакыйгасында катнашуында шикләнерлек урын калмый. (Әйе, шулай икәнлегенә инану өчен башка патшаларны тәхеткә тәгаенләү чараларында мөфтиләрнең дә, ил күләмендә абруй казанганрак кайбер милләттәшләребезнең дә катнашу фактлары теркәлгән язмалар, истәлекләр сакланганын әйтеп китәргә кирәктер. Мәсәлән, 1881 елда император Александр Өченчене тәхеткә утырту чарасында мөфтидән тыш берничә татарның, шул исәптән Дәрдемәнд атасы Мөхәммәтсадыйк Рәмиевнең, 1894 тә исә Николай Икенченең инаугурацияләнү мәҗлесендә аның улы Мөхәммәтшакир Рәмиевнең катнашканлыгы мәгълүм. Мөхәммәтсадыйк хаҗиның император җәнапларын котлап бик тә кыйммәтле һәм үзенчәлекле бүләк тапшырганлыгы турында да риваятьләр йөри. Ул бүләк, имеш, бер пот чамасы алтын хакына торырлык булган икән, дип тә сөйлиләр.) +Әйе, ХIХ гасыр башында Санкт-Петербургта булганда Мөхәммәтҗан мөфти Оренбургта зур мәчет һәм аның карамагында абруйлы зур мәдрәсә ачу кирәклеген олуг түрәләр алдында раслый алган. Дөрес, әлегә шул фаразларны дәлилләрдәй архив документлары белән танышу мөмкинлеге булмады. Әмма Оренбургның беренче таш мәчетенең төзелү тарихын, аны төзер өчен кирәк булган акчаның дәүләт тарафыннан бирелгәнлеген әйтеп язучылар бар. Ул мәчетне төзү рөхсәте 1801 елның ахырларында бирелгән дип фаразлана. Төзү эшенә 1802 елда тотыналар. Һәм 1805тә анда беренче намаз укыла. Шул ук елда анда мәдрәсә дә ачыла һәм Меновый двор бистәсендәге мәдрәсә шәкертләренең бер өлеше шәһәр үзәгендәге шушы уку йортына күчерелә. Бу мәдрәсәнең урам буйлап тезелеп киткән өч бер катлы бинасы әле Совет хакимияте елларында да сүтелмәгән килеш торды. Күрше төрки илләрнең хан, солтан балаларының ХIХ йөз башында шушында яшәгәнлеге һәм укыганлыклары турында Оренбургның беренче таш мәчете кинаяле язмалар күренгәли. Әйтик, профессор Карл Фуксның 1826 елда Казанда Бүкәй Урдасы ханы Җиһангир белән очрашуга багышланган күләмле очеркында шул хакта хәбәр бар. Университет белән танышканнан соң, Җиһангир хан аңа Оренбург мәдрәсәсен тәмамлаучы энеләрен һәм шунда укый башлаган улларын киләчәктә шушы уку йортына җибәрәчәген белдерә. +Шунысын да әйтеп үтик, 1898 елдан бу мәдрәсә бинасында Галимҗан Ибраһимов та укый башлаячак. Ләкин инде ул вакытта бу мәдрәсәнең ярым ябык типтагы, хан-солтан балалары өчен дип тотылган чоры күптән үткән була. Бу вакытта инде Россиянең ил чигенең ерактагы Иран, Әфганстан якларына, Бохара әмирлеге "киртәләре"нә барып терәлгән чагы. Казакъ балаларын берничә дистәләп бергә туплап, хөкүмәт исәбенә бушлай укыту дәвере дә артта калган. Казакъ илендәге Акмәчет, Акмолалар, шул ил чигендәге Ташкент кебек калалар яңа уку-укыту үзәкләренә әверелгән чор була. Ташкентта 1870 елдан, Акмолада 1880 еллардан башлап казакъ телендә атналык газеталар да чыгып килгән чак. +Бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимов Оренбург мәдрәсәсенә укырга керер алдыннан гына аның җитәкчесе итеп Кышкарда белем алган, Мәккә, Мәдинәләрдә ике ел дәвамында "белемен чарлаган" Мөхәммәдвәли мулла Хөсәенев билгеләнгән була. Шул көннән ул уку йорты "Вәлия" исемен йөртә башлый. Ул уку йортының төп юнәлеше "укымышлы муллалар" тәрбияләп чыгару була. Г.Ибраһимов әүвәл шул "Вәлия" мәдрәсәсендә укый. (Атасы аны үзе урынына мулла итеп калдырырга хыялланган була.) Әмма Галимҗан, монда алган белеме белән генә канәгатьләнмичә, Уфадагы "Галия" мәдрәсәсенә барып керә. Әдипнең хатыны Гөлсем апа Мөхәммәдова сөйләвенчә, "Вәлия"дә укып йөргәндә Галимҗанга Урта Азиядән кайтучы бер кардәше бик серле бер язма калдырып киткән була. Шул язма киләчәктә әдипнең "Коръән алладанмы, түгелме?" дигән хезмәтен язарга этәргеч бирә, дип искә алган иде Гөлсем апа. +Оренбург мәчетен төзергә рөхсәт алгач та мөфти хәзрәтләре аның имам-хатибы итеп Сәет бистәсе мулласы Габдессәлам Габдеррәхим улы әл-Бөгелмәви әл-Габдерине билгели. Ул муллага шул дәвердә, Бохара әмирлеге вәкилләрен каршылау алдыннан, Оренбург ахуны дәрәҗәсе дә бирелгән була. Габдессәлам мулла шул ук губернаның Бөгелмә өязе Габдерахман авылында туган. Авыл мәдрәсәсен тәмамлагач, Каргалыга килеп укыган. Аннары үзе укыган мәдрәсә карамагындагы мәчеткә имам итеп сайланган була. Мөхәммәтҗан мөфти бу кешенең зур эшләр башкара алуына ышанган, әлбәттә. Аның ярыйсы ук белемле булуын да чамалагандыр дип фараз итәсе кала. Һәрхәлдә, бу кешенең киләчәк язмышы мөфтинең хаклы булуын раслый. Алдарак әле без бу олуг шәхес белән тагын очрашачакбыз. +* * * +Әйе, Эчке эшләр департаменты штатында бүлек башлыгы рәвешендә исәпләнүче мөфтиләрнең Россия империясендә дәрәҗәсе дә, вәкаләте дә зур була. Алар үзләре теләгән вакытларда патша җәнаплары белән турыдан-туры элемтәгә керә алган, дип тә язалар. Петербургтагы һәм Кырымдагы патша сарайларының ишекләре алар өчен ачык булган диярлек. Мөхәммәтҗан үз вазифасын үтәгәндә империя белән өч шәхес җитәкчелек итә: Екатерина Икенче, аның улы Павел Беренче һәм Павел улы Александр Беренче. Шиксез ки, Әби патша идарә иткән елларда булмаса да, Павел һәм аның улы Александр тәхеттә утырган дәверләрдә Мөхәммәтҗан Хөсәеневкә алар белән танышу насыйп булгандыр дип фаразлыйк. Шул ук шәхесләрне тәхеткә тәгаенләү чараларына Россия белән чиктәш ил-дәүләт җитәкчеләре дә чакырыла торган була. Бохара, Казакъ, Хива ханлыкларыннан килүче кунакларны Оренбург чик буе шәһәрләрендә каршы алу һәм аларны башкалага озата бару бурычы да мөфтиләргә йөкләнгәнлеге мәгълүм. Соңрак дәвер мөфтиләренең андый вазифаларны башкарганлыгы турында документаль язмалар да сакланган. Мөхәммәтҗан Хөсәенев мөфти вазифасын үтәгәндә дә шундый ук тәртип гамәлдә булгандыр, мөгаен. Мөхәммәтҗан мөфтинең гомер чигенә якынлашканда Россиянең шәрәфле шәхес булып танылуын да әйтеп үтү кирәктер. Аның Казан университетының Алтын медале белән бүләкләнүе дә шул хакта сөйли. +* * * +Патшалар чорында гамәлдә булган мөфтиятнең эчке төзелешенә карата да берничә җөмлә өстик. Урыннардагы имамнар белән элемтә тоту, аларның үз вазифаларын ничек үтәгәнлекләрен күзәтеп тору бурычы йөкләнгән өч казый монда һәр өч ел саен сайланып куела торган була. "Башта казыйлар фәкать мөфтинең ихтыяры һәм теләге белән, "казый булырга фәлән һәм фәләннәр җибәрелсен" дигән аның язуы буенча билгеләнгәннәр", дип бәян итә Ш.Мәрҗани. Соңрак аларны, урыннардагы абруйлырак имамнар фикерен туплап, сайлап куя башлыйлар. Шиһабетдин хәзрәт китабында Мөхәммәтҗан мөфти заманында казый вазифасын үтәгән берничә исем генә теркәлгән. Һәм алар барысы да, мөфтигә электән үк таныш кешеләр булганлыктандырмы, Казан төбәгеннән билгеләнгән муллалар. Исемнәре бу китапта китерелгән казыйларның икесенең Мөхәммәтҗан вафатыннан соң берара мөфти булып торганлыклары да әйтелә. Ш.Мәрҗани иң беренче казый буларак Бәрәскә авылы мулласы Бикчәнтәй әс-Сабавыйны атый."Дини идарә ачылгач, сайланмыйча гына, Мөхәммәтҗан мөфти соравы буенча Оренбургка казый булып бара", дип яза ул. Тәүге төркемгә кергән казыйларның тагын берсе Казаннан Әбүбәкер Ибраһим улы әл-Казани мулла була. Казый хезмәтен ул берничә нәүбәт башкарган. +Беренче мөфти вафатыннан соң аның кәнәфиен биләгән дип фаразланган мулла Габделҗаббар әл-Орнашбаши икән. Казый вазифасын үтәргә сайланганчы ул Сәрдә белән Орнашбаш авыллары имамы булган. Шиһабетдин хәзрәт аның берникадәр вакыт мөфти вазифасын үтәгәнлеге турындагы хәбәрне бу мулла абыйсының улыннан ишеткәнлеген яза. Димәк, шулай булу ихтималын тәгаен расламый. Татар энциклопедиясенең 2нче томында (7 б.) исә Габделҗаббар мулла мөфти вазифасын башкаручы буларак теркәлгән. Ул хәбәр, мөгаен, хәзрәт китабына нигезләнеп язылган булгандыр. Ләкин Ш.Мәрҗани, икеләнмичә, Мөхәммәтҗан вафатыннан соң бер ел чамасы вакытлыча мөфти булып торучы дип икенче бер казыйны - Әмин Дәмин улы әл-Җәбәли әл-Танавыйны күрсәтә. Тумышы белән Зөя өязе Танай авылыннан, ди. "Нәүбәт буенча Дини идарәгә казыйлыкка сайлана. Мөхәммәтҗан мөфти вафатыннан соң, аның урынына калып, вакытлыча мөфтилек вазифасын үти", - дип яза ул. Яңа мөфти билгеләнгәч, "ул тагын бер нәүбәт, сайланмыйча, мөфти үтенече буенча казый булып тора", ди. +Соңгырак дәвер казыйларыннан безгә ул урынга өч мәртәбә сайланган хәзрәт Ризаэддин Фәхретдинов (Оренбург губернасы Бөгелмә өязеннән), Габдерәшит казый Ибраһимов (Себер тарафындагы Тара каласыннан), Хәсәнгата хәзрәт Габәши (Казан өязеннән, дүрт мәртәбә сайлана), Гыйниятулла Капкаев (Пенза төбәге вәкиле) яхшы таныш. Алар - ХIХ йөзнең соңгы чиреге белән ХХ йөз башында татар мәктәпмәдрәсәләре эшчәнлеген заман шартларына якынайтып үзгәртү, татар матбугатын ачу һәм таратуга кагылышлы мәсьәләләрне кузгатуда да зур эш башкарган шәхесләр. +Алдынгы карашлы бу казыйлар һәм төрле тарафтан килгән муллалар, зыялылар катнашында 1898 елның гыйнварында Уфада зур җәмәгатьчелек җыены уздырылуын да билгеләп үтик. Ул җыенны оештыручыларның берсе казый Риза Фәхретдинов була. Ул җыенда "Сөйләм телен төзәтмәк, мәктәпне ислах итмәк" җәмгыяте дә оештырыла. (Бу җәмгыятьнең исеме һәм уставы шул җыелышта катнашкан язучы Фатих Кәриминең 1908 елда Казанда нәшер ителгән "Аннан-моннан" китабына кергән.) Истәлекләрдә хәбәр ителүенчә, ул җыелыш рәсми оешмалар рөхсәтеннән башка уздырылган була. Шул сәбәпле мөфти Мөхәммәдъяр Солтанов ул җыелышта катнашырга теләми. Мин авырыбрак торам әле, дигән сылтау белән аның үз авылына ук кайтып китүен искә алалар анда катнашкан кешеләр. Россиянең төрле төбәгеннән җыелган дин әһелләре һәм зыялылар арасында Казаннан "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе вәкиле Таһир Ильясов, Уфадан адвокат Әбүсогуд Әхтәмев (Казан университетын тәмамлаган хокук белгече), Бәләбәй каласыннан морза Хәйдәр Сыртланов, Уфа мөселманнары ахуны һәм "Госмания" мәдрәсәсе мөдәррисе Хәйрулла хәзрәт Госманов, Оренбургтан башлангыч мәктәпләр ачу һәм тотуда зур эшләр башкарган Габделгани бай Хөсәенев һ.б. була. Мөселман мәктәп-мәдрәсәләре эшчәнлеген үзгәртеп кору, милли язма тел тәртипләренә үзгәрешләр кертү максатыннан чыгып, шул эшләрне башлап җибәрү өчен ул мәҗлестә катнашучылардан күпмедер күләмдә акча да җыела. Ул җәмгыятьнең рәисе итеп Хәйрулла ахун Госманов сайланган була. Ләкин киләчәктә җәмгыять күзгә күренердәй зур эшләр башкара алмады, дип искә ала Ризаэддин хәзрәт Фәхретдинов. "Җәмгыять гайре рәсми булдыкыннан, эш башында утыручы чиновниклардан саклану тиешлегеннән, аның хакында һичкайда бернәрсә язылмады", дип тәмамлый хәзрәт шул җәмгыятькә багышланган истәлекләрен. +Мөхәммәдъяр Солтановның патша фәрманы белән билгеләнгән бишенче мөфти (1886-1915) булуына карамастан, башкала түрәләре алдында үзен бик сак тотканлыгы турында язалар. Мөфти кәнәфиенә ул 49 яшендә, "акыл утыргач" тәгаенләнә. ХIХ йөзнең соңгы чирегендә, казакъ, үзбәк, азәрбайҗан телләрендә газеталар чыгып килгән бер вакытта, Рәшит казый Ибраһимов һәм башкаларның аңа татарча газета чыгару өчен рөхсәт алышырга ярдәм итүен сораганлыгы, ләкин мөфти хәзрәтләренең андый эшкә алынмавы турында да хәбәрләр бар. Шундыйрак вакыйгаларны да истә тоткан татар зыялыларының да үтенечен искә алып бугай, 1915 елның урталарында чираттагы мөфти итеп "патша сарае утарында үскән" Петербург ахуны Мөхәммәтсафа Баязитовны билгелиләр. Аның атасы Гатаулла хәзрәт тә, соңрак Сафа мәхдүм үзе дә, Петербургта гади имам вазифасын үтәүдән тыш, патша сараен саклаучы һәм патшаларны даими рәвештә саклап, озатып йөрүче "Кавказ мөселманнарыннан" торган сак отряды мулласы да булган шәхесләр. Ләкин Сафа мәхдүмгә мөфти кәнәфиендә озак утырырга, игелекле эшләр башкарырга насыйп булмый. 1917 елның февралендә башланган түнтәрешләрдән соң аны Оренбург диния нәзарәте идарәсе рәисе вазифасыннан халык үзе азат итә. Шул елның май ае башында уздырылган Бөтенроссия мөселманнарының корылтаенда, демократик рәвештә имза салу нәтиҗәсендә, мөфти итеп Казан мулласы Галимҗан хәзрәт Баруди сайлап куела. Ил башлыклары карары белән мөфтиләрне билгеләп кую тәртибе бетерелә. Әлбәттә инде, ил күләмендәге андый зур кәнәфине биләүчене сайлап кую тәртипләре соңрак бераз үзгәртеләчәк. Хәзерге заманның күпсанлы төбәк мөфтиләренең төбәк җитәкчесе тәкъдимен истә тотып сайланганлыгы һәрберебезгә мәгълүм. Әмма революциядән соңгы бер дәвердә алар фәкать дин әһелләре тарафыннан сайланып куела торган булалар. +Алда әйтеп кителгәнчә, Мөхәммәтҗан мөфти 1823 елның декабрь ахырлары белән киләсе елның гыйнвар башы аралыгында вафат була. (Мөселманча ай һәм ел исәбе белән хәзерге заман ел исәбен төгәлрәк тәңгәлләү шактый читен.) Җәсәден Уфадан алтмыш чакрым ераклыктагы Атҗитәр авылы зиратында җирлиләр. Бу авыл һәм аның тирәләрендәге берничә мең дисәтинә җир аңа өлешчә хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән, өлешчә сатып алынган була. Аның ике хатыны, бер улы, ике кызы булган дип фаразлана. Шиһабетдин хәзрәт мөфтинең Гайшә исемле бер хатынын гына искә ала. Гайшә Төркиядә затлы гаиләдә туган, ике ил арасында барган бер сугыш вакытында Россиягә эләгеп, Казан ратушасы рәисе Исмәгыйль Апанай улына икенчеме, өченчеме хатынлыкка бирелә. 1794 елда ул ире вафат булгач, тол калган яшь хатынына Мөхәммәтҗан мөфти өйләнгән, дип хәбәр итә Ш.Мәрҗани (220 б.). Мөфтинең кече кызы һәм кияве белән таныш булган Казан университеты профессоры Карл Фукс исә аның Кәримә исемле хатынын гына искә ала. Мөфти вафат булгач, император Александр Беренченең карары белән "Кәримә бикәгә мең ярым сумлык еллык пенсия билгеләнгән", дип яза ул. +Мөфтинең "тәртипсез вә тәүфыйксыз Мирзаҗан (Мирзакай) исемле углы"ның никахсыз рәвештә бер марҗа белән яшәвен, шуңардан "никахсыз уллары" булуын без шулай ук Шиһабетдин хәзрәт китабыннан укып беләбез. "Мөфтинең озак гомер итеп, 1860 елда вафат булган хатыны, ахыр гомерендә Уфага килеп, барлык мөлкәтен дин исламда тормаган шушы оныкларына васыять итеп калдыра", дип тә язган ул. Мөгаен бу бала да Кәримә улы булгандыр. +Мирзаҗан гаиләсенә бәйле вакыйгада олуг хәзрәт белән тулаем килешәсе килми. Гәүрләрне иманлы итү һәр мөселманның изге бурычы лабаса. Мөгаен, Мөхәммәтҗан мөфти дә имансыз киленен иманлы итү чарасын күргән, тагын бер саваплы гамәлне үтәгән булгандыр. +Исмәгыйль Рәмиевнең 1966 елда "Казан утлары" журналында басылган бик кызыклы,"Мәдрәсәдән - университетка" дип исемләнгән мәкаләсенә дә күз төшереп алыйк. Казанда беренче гимназия 1759 елдан эшли башлый. "1767 елдан анда татар телен укыту өчен татар классы ачыла. Баштарак анда татар теле, аннары гарәп, фарсы телләре дә укытыла", дип яза автор. Ләкин 1809 елга чаклы татар балалары бу гимназиягә кереп укымаган икән. Мәкалә авторы гимназия директорының шул елда язган исәп-хисап докладыннан түбәндәге юлларны китерә. "Мөфтинең улы да укырга керде. Ул русча, французча, татарча сөйләшә. Беркадәр гарәпчә дә белә. Мөфтидән үрнәк алып, бәлкем татар байлары да үз улларын гимназиягә бирерләр", дип тә хыяллана гимназия директоры. Бу өзекне укыгач аңлашыла ки - Мирзаҗан бу уку йортына килеп кергәнче кайсыдыр уку йортындамы яисә өй шартларындамы шактый зур тырышлык күрсәткән. Байтак телләрне үзләштергән булган. +Директорның уку-укыту идарәсенә язылган исәп-хисап хатыннан шунысын да ачыклыйсың - бу уку йорты татар балалары өчен бөтенләй үк ябык булмаган икән. Ләкин безнең зыялылар ул уку йортына балаларын Мирзакайдан соң тагын байтак вакыт үткәч кенә даими рәвештә китерә башлыйлар. Мөхәммәтҗан мөфти урыннардагы муллалар исеменә махсус хат язып таратканнан соң, 1820 елларгача монда тагын ике казакъ баласы белән Казан морзасы Мөхәммәт Алкин улы Шаһиәхмәт кенә укыганнар, диелә мәкаләдә. Якындагы губернияләр стипендияләре исәбенә монда кереп укучылар саны егерменче еллар ахырыннан, Казан уку-укыту идарәсе башлыгы итеп либерал М.Н. Мусин-Пушкин билгеләнгәч кенә арта башлый. И.Рәмиев китергән исемлектә стипендиат гимназист һәм студентларның күбесенең Оренбург губерниясе идарәсе тарафыннан бирелгән акчага укыганлыгын да билгеләп үтик. Ләкин ул вакыйгаларга хәтле әле тагын ун еллап вакыт узасы бар. +Ә Казан гимназиясе бусагасын беренче булып атлап кергән, килгән дәвердә берничә тел белүе сәбәпле, директорда соклану хисе уяткан гимназист исә монда озак укымый. "Мөфти улы Мирзаҗан монда укуы һәм өлгереше белән бернинди дә эз калдырмый. Гаилә күзе астыннан иреккә чыккач, кала җирендә тәртипсезләнеп, рус кызына +өйләнеп, өенә кайтып китә ул", дип хәбәр итә И.Рәмиев. +Мөфтинең олы кызы турында мәгълүмат бик аз. Аның бер казакъ солтанына кияүгә чыгуы, гомерен ерак дала шартларында уздырганлыгы турында кыскача гына хәбәр бар. Ләкин ул хәбәр дә документаль рәвештә расланмаган. Ә кечесе исә укуда да, тормышта да зур уңышларга ирешә. Шул кызга - Фатыймага багышлы мәгълүмат Россиянең бәк һәм морзалары тарихын чагылдырган бик саллы бер китапта да теркәлгән. Дөрес, анда кызның исеме аталмаган. Ә аның киявенең исеме дә, дәрәҗәләре дә ул бай белешмәлектә бар. 1886 елда Санкт-Петербургта нәшер ителгән "История родов русского дворянства" хезмәтенең икенче томындагы 55-56нчы битләрне ачыйк. Ул битләрдә кайбер казакъ иле ханнарына кенәз дәрәҗәсе бирелүе, аларның Чыңгыз нәселе варислары булганлыгын тану хәбәр Мөфтинең оныгы генерал ителә. Җиһангир исемле безгә бераз таныш ханның +Гобәйдулла Чыңгыз +ике хатыны булуы, кече хатынының "Оренбург мөфтие +кызы" икәнлеге дә әйтелә анда. Шул пардан аларның дүрт ир-егет Чингизидлар туган, диелә: Сәхибгәрәй, Ибраһим, Әхмәт, Гобәйдулла. Һәм ике кызлары булуы теркәлгән. Зөләйха исемлесенең "полковник Тәфкилевтә кияүдә" икәнлеге дә аерып күрсәтелгән. +Казан университеты профессоры Карл Фукс китабын кулга алсак, мөфтинең кече кызының Фатыйма исемле булганлыгын ачыкларбыз. Татарлар арасында табиб буларак та танылган Карл Фукс Фатыйма белән аның ире Җиһангир ханның 1826 елның көзендә Казанда булу вакыйгасына зур хезмәт багышлаган. Шушы көздә хан белән беренче мәртәбә очрашуын да искә ала ул. +Җиһангир хан белән якыннанрак танышып үтик. Алдарак без Кече Җөз ханы Нургалинең 1785 елның ахырында гаиләсе һәм якыннары белән үз иленнән Уфа шәһәренә сөрелүе турында әйтеп узган идек. Шул вакыйгадан соң аның тәхетенә энесен утыртканлыклары турында да сүз булды. Шуннан соңрак Нургалинең өлкән улы Бүкәй дә ул тәхеткә ия була. Ләкин ул тәхет тирәсендәге дәгъвалар тиз генә тынмый. Ишле хатын белән торган ханнарның уллары бер атадан тусалар да, еш кына алар төрле ыруг вәкилләре булып та саналалар бит. Һәр ыругның үз кешесен тәхет кәнәфиендә күрәсе килгәнлектән, алар арасында җитди генә бәрелешләр, бер атадан туган ир затларының бер-берсен үтерешүләре дә еш кабатланган. Шундый ук хәлләр Россия тарихында да булгалап торган ич. Әйтик, яшь Пётр патша белән аның апасы София арасындагы көрәшне ике ана вәкилләре арасындагы көрәш дип тә бәяләргә тиешбез. Дөрес, кайбер тарихчылар андый хәлләргә артык әһәмият итмәскә тырыша. Ә кайбер очракта хәтта патша варисы дип йөртелгән ул баланың чын атасы әлеге патша түгеллегенә күз йому очраклары да күзәтелә. +Кече Җөз ханлыгындагы вакыйгалар Оренбург губернаторын да, аның кул астындагы Чик буе комиссиясе кешеләрен дә бик борчый. Мөхәммәтҗан мөфтигә дә якын чик буенда барган бу гаугалы хәлләрдә еш катнашырга туры килә. Шул ызгыш, талашлардан котылу өчен бераздан соң Кече Җөз биләмәсен икегә бүлү карарына киләләр. Һәм 1812 елда, император Александр Беренче карары белән шул биләмәне бүлеп, Россиягә якын чик буе өлешендә яңа Бүкәй Урдасын оештыру килешүләренә кул куела. Бүкәй ханның оныгы Җиһангир егерме яшендә, 1823 елда, шул Урданың икенче ханы буларак тәхеткә утыртыла. Төркичә "бине-бине"ләп китерелгән шәҗәрәне русчалаштыргач, тәхеткә тәгаенләү фәрманында ул Җиһангиргәрәй Нургали улы Бүкәев рәвешендә языла. +Шушы яшь хан 1826 елда Николай Беренчене тәхеткә тәгаенләү тантанасында катнаша. Шул вакыйгада катнашкан өчен император аңа һәм юлдашларына Россия империясе орденнарын тапшыра, кыйммәтле бүләкләр бирә. Шуннан соң хан, иленә кайтышлый, Казанда дүрт көнгә туктала. Бу хәл октябрь урталарына туры килә. Аны озата йөрүче солтан һәм старшиналары арасында үз мулласы, "нугай" Ает Мөхәммәт тә була. Хан гаиләсе Казан сәүдәгәре Муса өендә дүрт көн яши. К.Фукс аерып әйтмәсә дә, бу "Шурба Муса" дигән кеше дә, мөгаен, императорга таҗ кидерү вакыйгаларында катнашкан яисә сәүдә эшләре белән башкалага барган булгандыр. Хан белән алар шунда танышканнардыр, дип фаразлыйк. +"Ханга - 24 яшь. Европалыга тартым аксылрак йөзле... чибәр генә кыяфәтле, ягымлы карашлы. Рус телендә бик иркен сөйләшмәсә дә, һәр сүзне дөрес итеп куллана белә. Русча язуы да килешле, әйбәт... Рус һәм татар телләреннән кала фарсы, гарәп телләрен дә белә..." дип яза К.Фукс аның турында. Галимнең шушы сүзләренә таянып, без казакъ ханнарының элек-электән үк татар бәк-морзалары белән якыннан аралашып яшәгәнлекләрен дә чамалый алабыз. Яшь ханның рус телен яхшы ук үзләштерүенә килгәндә, башта казакъ кардәшләрнең 1957 елда чыгарган китабына да күз төшерик ("Присоединение Казахстана к России", Мәскәү). Анда: "Җиһангир берникадәр вакыт Әстерхан губернаторы Андриевский өендә тәрбияләнә", дип язылган. Ә фарсыча, гарәпчә белемне кайда һәм кайчан үзләштерүе турында хәбәр юк. Андый хәбәрне укучыга җиткерер өчен татар мәдрәсәсен искә алырга кирәк булыр иде шул. Аның Оренбургның хәзерге Левашев урамында урнашкан беренче таш мәчете карамагындагы махсус мәдрәсәдә укыганлыгына бер дә шикләнәсе түгел. Алдарак без Әби патша карары белән бу мәдрәсәнең казакъ түрәләре балаларын укытыр өчен махсус ачылганлыгын әйтеп үттек ич. +Казанга килгән ханбикә Фатыймага унҗиде яшь тулган. Ул үзләре тукталган сәүдәгәр Муса өендә профессор Фукс хатыны, шагыйрә Александраны кунакка ала. Чәйдән соң алар диванга утырышып бик иркенләп гәпләшәләр. "Фатыйманың теле русча җырлап тора, бер дә рус кешесеннән аерырлык түгел" икән. Йөз-кыяфәте дә ягымлы, күркәм. Ул бик нәфис итеп тегелгән атлас күлмәктән, аның өстеннән затлы камзул кигән. Муенында зиннәтле муенса, калфагы җем-җем килеп торучы энҗе бөртекләре белән бизәлгән. Җиһангир Фатыймага өч ел элек, хан тәхетенә тәгаенләнү фәрманын алган елда өйләнгән. Шул туйдан соң ук диярлек Фатыйманың әтисе вафат була. Әнисенә, Кәримә бикәгә патша әмере белән зур гына пенсия билгеләнә. Фатыйма ханның яшь хатыны икән. Казанга сәяхәттә катнашмаган хатыныннан ханның ике улы - җиде һәм биш яшьләрдәге Искәндәр белән Зөлкарнәй бар, дип хәбәр итә К.Фукс. +Фатыйма кемнән һәм кайчан рус шагыйрәсе белән тиңдәш булырдай итеп русча сөйләшергә өйрәнгән соң? Профессор Фукс ул хакта берни дә язмый. Фатыйма туганда мөфтият инде Уфада урнашкан була. Димәк, аның бала чагының бер өлеше шушы калада узган. Җәй айларын алар, билгеле, Мөхәммәтҗан "алпавытның" ул вакыттагы "үз авылы"нда, Уфадан алтмыш чакрымдагы Атҗитәрдә үткәргәннәрдер. Хөкүмәт карамагындагы идарә башлыгы буларак, мөфти хәзрәтләренең үз балаларын Петербургның иң дәрәҗәле уку йортларында укытырга мөмкинлеге дә булган. Фатыйма да шундый уку йортларының берсендә беркадәр белем алгандыр, мөгаен. Казакъ халык шагыйре Олжас Сөләйманов та, 2007 елның көзендә Казанда булганда, шундыйрак фикер әйткән иде. Карл Фуксның истәлек язмалары да шул фикерне раслый. +Җиһангиргәрәй Бүкәй хан Саратов губернасы чигендәге үз утарында 1845 елда вафат була. Бу вакытта инде ул, хан булудан бигрәк, Россиянең рәсми рәвештә расланган кенәзе санала. Генерал дәрәҗәсендә була. Кенәз статусын алгач ул, һәм аның балалары, Чыңгызхан варислары икәнлекләрен яшермичә, Җиһангир Чыңгыз, Гәрәй Чыңгыз рәвешендә йөриләр. +Патша Россиясендә кенәз дәрәҗәсе бик сирәк шәхесләргә бирелгән. Димәк, ул шәхес һәм аның варислары патша нәсел-нәсәбе белән тиңләшә дигән сүз. XVIII-ХIХ йөзләрдә Россиядә рус милләтеннән булмыйча кенәз дәрәҗәсен алучылар күп түгел. Кайчандыр үз ил-мәмләкәтенә хуҗа булган, төрле яклап кысканнан соң, казакъ ханы Әбелхәер кебек, "үз теләге белән" Россиягә кушылырга мәҗбүр ителгән грузин патшалары нәселе дә шундыйлардан. Нугай урдасы идарәчеләреннән Ырыс бәк (русча язмада Урус бәк, кенәз Урусовлар) белән Йосыф морза (кенәз Юсуповлар) варислары да шул бик кыска исемлеккә керә. +Соңгы чор казакъ ханнары, бигрәк тә Бүкәй Урдасы вәкилләре - кардәш-ыру төрки халыклар мәдәниятен үстерүгә билгеле бер күләмдә өлеш керткән шәхесләр. Җиһангир һәм аның варисларының Саратов губернасы чигендәге европача төзелгән утарына татарның зыялы кешеләре дә, Казан университеты галимнәре дә еш килгәләп йөргән. Җиһангир аларга бик кыйммәтле китап һәм кулъязмаларны табып һәм алып бирешүдә булыша торган була. Бу йорт-утар хуҗаларының Казан галимнәреннән Карл Фукс, Николай Катанов һ.б.лар белән еш аралашкан булуы бәян ителә. Бу традиция Җиһангир хан вафатыннан соң да дәвам иттерелгән. Фатыйма ханбикәнең озак гомер кичергәнлеге мәгълүм. Аның уллары Россия дәүләтенә хезмәт иткән кенәзләр булалар. Фатыйманың "История родов..." китабында Ходжа рәвешендә теркәлгән кызының язмышы әлегә миңа билгесез. Зөләйха, алда әйтелгәнчә, татар морзалары Тәфкилевләр килене була. Ә Тәфкилевләрнең язмышы Оренбург белән Каргалыга да элек-электән бәйле ич. Элек-электән Тәфкилевләрнең зур җир биләмәләре һәм затлы утарлары шунда була. Ул утар корылмалары әле Совет хакимияте елларында да бар иде. Оренбург янәшәсендәге ул утарда Ленин исемендәге данлыклы совхозның үзәге урнашкан иде. +Мөхәммәтҗан вафат булганнан соң икенче рәсми мөфти бер ел үткәч кенә билгеләнә. Аңа чаклы Оренбург төбәгендә бик зур вакыйгалар булып уза. 1824 елның сентябрь ае башында монда император Александр Беренче килеп китә. Аны каршылау, озатып йөрү, Төркестан тарафыннан император белән күрешергә дип килгән хан-солтаннарның көен көйләү кебек мәшәкатьләр ул җәйдә мөфти вазифасын вакытлыча башкарган Әмин Дәмин улы әт-Танавый белән Оренбург ахуны Габдессәлам бине Габдеррәхим әл-Бөгелмәви өстенә төшә. Шушы җәйдәге бик тә мәшәкатьле бурычларны үтәгәндә аеруча зур эшләр башкарып, Габдессәлам ахун император тирәсендәге түрәләрнең күңеленә хуш килгәндер, күрәсең. Император Александр киләсе елның җәй ахырларында аны мөфти итеп тану турындагы фәрманга кул куя. Һәм хәзерге Әлмәт төбәгенә кергән Габдерахман авылы кешесе шуннан соң унөч ел дәвамында ул вазифаны үти (1825-1838). +Мөхәммәтҗан мөфти бу мулланы халыкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә электән үк сыный башлаган була. Иң әүвәл ул аны Бохарадан Россиягә илче булып килүче зур бер төркемне каршы алу эшләренә җәлеп итә. Бу вакыйга 1799 елда була. Аннары, алдарак хәбәр ителгәнчә, ул аңа Оренбургтагы таш мәчетне һәм чит ил шәкертләре өчен диебрәк төзеләчәк мәдрәсәне сафка бастыру бурычын йөкли. Алар төзелгәч, аны шул мәчетнең имам-хатибы һәм мәдрәсә мөдәррисе итеп билгели. Габдессәлам бу бурычларның барысын да тиешенчә үтәп, башкарып чыккандыр, күрәсең. Соңрак Хива ханлыгыннан килгән илчелек вәкилләрен каршы алу, озатып йөрү вазифалары да аңа йөкләнәчәк. Һәм ул, гадәттә, килгән кунаклар белән губерна түрәләре арасында арадашчылык йөкләмәләрен дә бик уңышлы башкарып чыгачак. +Әйе, бу мулла шактый ук өлгер, үткен һәм үз чорына күрә белемле кеше булган. Рус телен дә яхшы ук үзләштергәнлеге император җәнапларын каршы алу һәм озатып йөрү вакыйгаларында чамалана. Бохарадан һәм соңрак Хивадан килгән илчеләрне кабул иткәндә ул губернатор җәнаплары алдында да абруй казанып өлгерә. Ә инде 1824 елның сентябрендә Оренбургка император Александр Беренче килгәч, Габдессәлам ахун мөфти кәнәфиен биләрлек дәрәҗәдә тырышлык, өлгерлек күрсәтә. Мөфти буласы килеп йөргән кайбер көндәшләрен күпкә артта калдыра. +Император Оренбургта биш көн була. Патша җәнапларын каршыларга дип Бүкәй Урдасыннан да зур вәкиллек килә. Габдессәлам ахун элекке шәкерте, яңарак кына хан тәхетен биләгән Җиһангиргәрәй һәм аның өч бәк-солтаны белән бергә император тарафыннан кабул ителә. Шулай ук ул губернатор П.К.Эссен белән бергә императорны шәһәрдәге хәрби казармалар, хастаханәләр һ.б. оешмалар белән танышып йөрү сәяхәтендә дә озата йөри. +Габдессәлам мулла мөфти кәнәфиен биләгән дәвердә исә Оренбургка булачак император Александр Икенче дә килә. Аның белән тәрбияче остазы шагыйрь Василий Жуковский да була. Шиһабетдин Мәрҗани китабында бу тарихи вакыйгалар искә алынмаган. Икенче мөфти эшчәнлеген бәяләгән бүлектә без фәкать түбәндәге ике җөмләгә генә игътибар итә алабыз. "Оренбургта булган Россия вәкилләренә үзен мәгърифәтле һәм алар белән бердәм итеп күрсәтә. Оренбург губернаторының таләбе һәм үтенече нигезендә мөфти була", диелгән анда. Һәм бу мөфтинең вафат булган 1254 елы (1838) да, җеназасының Уфада җирләнгәне генә хәбәр ителә хәзрәт китабында. Гаилә тормышына кагылышлы бер җөмлә дә язылмаган. Ш.Мәрҗани, ни сәбәпледер, Габдессәлам мөфти тырышлыгы белән Уфа каласында төзелгән яңа мәчет турында да искә алмый. Ә шул мөфти эшчәнлеген тасвирлап поэмалар иҗат иткән Гомәр Мөхәммәт улы әсәрендә ул факт теркәлгән, дип яза әдәбият галиме Мәсгут Гайнетдинов. Габдессәлам мөфти үтенечен үтәп, ул мәчетне Казан төбәгендәге Оры авылы сәүдәгәре Габделмөэмин Туктамышев-Хуҗасәетов үз акчасына төзеткән, дип яза галим. +Әйе, бу мөфтинең тормышына һәм эшчәнлегенә кагылышлы тулырак мәгълүматны Сәет бистәсе шагыйре Гомәр бине Мөхәммәт Каргалыйның аңа багышланган ике зур шигьри әсәреннән укып белергә булыр иде. Ләкин әле ул әсәрләрнең барын бүгенге заман укучысы белми диярлек. Башына чалма кигән затларга багышланган андый әсәрләр Совет хакимияте дәверендә кабат басылмадылар ич. Бохара, Үргәнеч кунакларын кабул итү вакыйгалары шагыйрьнең "Тәзкирәи Габдессәлам мөфти" (1832) поэмасында бәян ителсә, булачак Александр Икенче патшаны Оренбургта кабул итү күренешләре "Сәфәрнамаи шаһзадә Александр" (1837) дигән күләмле әсәрдә чагылыш тапкан була. Шаһзадә Александр Оренбургка 1837 елның июнендә килә. Мөфти буларак, Габдессәлам аны берничә көн дәвамында озатып йөри. Казакъ ханлыгы чигенә якын торган Тозтүбә каласына да шаһзадәне озатып йөрүчеләр белән бергә бара. Казакъ хан-солтаннары белән бергә оештырылган бик зур милли бәйгебәйрәмнең әйдәүчесе дә мөфти хәзрәтләре була. Ул бәйгедәге ат чабышы ярышларында һәм башка төр хәрби уеннар күренешен тасвир итүдә татар, башкорт атлы казаклары да, күрше казакъ ханлыкларыннан килгән җайдаклар да катнаша. Тәхет варисы уздырган, санаулы сандагы мөселман өммәте вәкилләре дә катнашкан зур мәҗлес тә, әлбәттә, мөфти Габдессәламнән башка узмый. +Бу сәяхәт вакытында булачак императорны укытучы-тәрбиячесе, күренекле шагыйрь Василий Жуковский озата йөргән, дидек. Мәгълүм ки, шагыйрьнең анасы Салиха татар нәселеннән була. Һәрхәлдә, без укыган еллардагы дәреслекләрдә шулай язылган иде. Хәзер ничектер. Әйе, хәзер бит күренеклерәк шәхесләрнең биографиясендәге татарга бәйле урыннарны төшереп калдыру тәртибе өстенлек итә башлады. Дөрес, шагыйрь үземе, яки биографиясен әвәләүчеләрме, аның анасының милләтен "турчанка" дип яздылар. Ягъни, ул элекке Касыйм ханлыгы биләмәсендәге Биләү шәһәрчегендә туган "төрек кызы" булып чыга. Икенче бер рус шагыйре - Константин Бальмонт та, кемгә иярептер, Урал төбәгендә туган анасын татар нәселеннән дип атаудан тартынып, "анам шигьри җанлы турчанка иде" дип яза ич. Шигьрияткә яшьли күңел бирүем дә анам тәэсиреннән килә ди, 1914 елда "Нива" журналында чыккан автобиографик мәкаләсендә. +Жуковскийның анасы бер алпавытта хезмәт итә һәм шул кешедән бала таба. (Без укыган дәреслекләрдә аны алпавыт йортында "ключницей была" дип яздылар.) Патша Россиясе заманында шундый тотнаксыз алпавытлардан туган "атасыз" балалар адым саен очрап торган. Теләсә кайсы крепостной кызны алпавыт үз кәнизәге итә алган. Аннары ул кызны көмәнле килеш яисә яшь баласы белән берәр крепостнойга кияүгә бирә торган булганнар. Шундый ук язмышлы үги балалар арасында күренекле шәхесләрдән шагыйрь Афанасий Фетны, рәссам Орест Кипренскийны, Оренбург губернаторы генерал Василий Перовскийны һ.б. бик-бик күпләрне атап китеп булыр иде. +Салихадан туган Василий әз-ким генә булса да үз анасы телен дә белгәндер, дип фаразларга мөмкин. Бу очрак та шаһзадәне озатып йөрүче Габдессәлам мөфти белән җирле шагыйрь Гомәр Мөхәммәтев файдасына булгандыр, билгеле. Гомәрнең бер поэмасының рус теленә тәрҗемә ителү вакыйгасы да шул фаразны раслый сыман. Аның Петербург яисә Ташкент архивларында сакланган поэмаларын укый алган очракта, без ул тасвирлаган вакыйгаларны һәм шул вакыйгаларда катнашкан Габдессәлам мөфти эшчәнлеген тагын да тулырак итеп күзаллаган булыр идек. В.Жуковскийның да шаһзадәне озатып йөрүгә бәйле көндәлек язмалары да булган. Алар 1902 елгы "Русская старина" журналында нәшер ителгәннәр. Ләкин безнең Милли китапханәдә дә, Россия Фәннәр академиясе филиалы китапханәсендә дә ул журналның нәкъ шул 1837 елга караган көндәлек язмалары кергән саннары юкка чыккан икән. Шул сәбәпле бу олуг шәхеснең, патша җәнапларыннан тыш, А.С.Пушкин да аны үз остазым дигән шагыйрьнең Оренбург төбәгенә бәйле сәяхәтнамә язмалары белән әлегә танышып булмады... +Шагыйрь Гомәр Мөхәммәт иҗатын барлар вакыт та җиткәндер, шәт. +1910 еллар башында Гомәр Дәүләтьяров хәлфә Каргалыдагы бер мәчет чормасыннан Габдессәлам мөфтинең үз көндәлек язмаларын табып ала. Аларны Ризаэддин хәзрәт Фәхретдиневкә илтеп тапшыра. Һәм ул көндәлек язмалары 1913 елгы "Шура" журналының алты санында басылып чыгалар. +Алдарак әйтелгәнчә, Шиһабетдин хәзрәт Габдессәлам мөфти эшчәнлегенә, ни өчендер, бик аз туктала. Аның кылган эшләрен аерым искә алмый. Гаилә әгъзалары да бер дә телгә алынмыйлар. Бәлкем, Каргалы шагыйре Гомәр Мөхәммәт улының бу мөфтигә багышлап иҗат ителгән күләмле ике поэмасы барлыгын белгәнлектән, ул шулай эшләгәндер. Мөфтинең балаларыннан улы Гыйният кенә алда тасвир ителгән поэмаларның беренчесендә телгә алына, дип яза әдәбият галиме Мәсгуд Гайнетдинов. +Гомәр Мөхәммәт улының хәзергә мәгълүм булган өч күләмле әсәреннән ике поэмасы Петербург архивларында һәм берсе Ташкенттагы Көнчыгышны өйрәнү институтының кулъязмалар бүлегендә саклана икән. "Тәзкирәи Габдессәлам мөфти" поэмасы - татар әдәбиятына үзенчәлекле яңалыклар алып килгән, татар тормышындагы кайбер үзгәрешләрне чагылдырган әсәр... Аның тагын бер мөһим яңалыгы - реаль вакыйгаларның гадәттән тыш географик киңлеге. Сөйләм Оренбург, Петербург, Таганрог, Уфа вакыйгаларына күчеп тора..." дип бәяли аларны М.Гайнетдинов. Әйе, шушы ике поэманың эчтәлеге белән таныш кеше Габдессәлам мөфти эшчәнлеген дә тулырак бәяли алачак. Шуның өчен генә булса да ул поэмаларны яңадан бастырып чыгару кирәктер. Кемнәребез алыныр икән шундый зур, кирәкле эшне башкарып чыгарырга? Шулай ук мөфтинең үз көндәлек язмаларын да бүгенге мөселман укучылары кулына кайтарып бирү зыян итмәс иде... +Шундый ук дәрәҗәдәге тагын бер шәхесне - гаскәри хезмәттән мөфтилеккә тәгаенләнгән Сәлимгәрәй Шаһингәрәй улы Тәфкилевне дә өлешчә Каргалыга һәм Оренбург төбәгенә мөнәсәбәте булган кеше дип санарга хаклыбыз. Ул 1865-1884 елларда дүртенче кеше буларак рәсми рәвештә мөфти кәнәфиен биләгән шәхес. "Татар энциклопедиясе"ндә Сәлимгәрәй мөфтинең 1805 елда Алабуга өязендә туганлыгы, 1885 тә Уфада бакый дөньяга күчкәнлеге теркәлгән. Шиһабетдин хәзрәт китабында Тәфкилев бәк-морзаларының Чыңгыз ханга барып тоташкан озын шәҗәрәсе китерелә. Шунда ук алар хакында "хан балалары токымыннан" дигән җөмлә дә өстәлгән. "Сәлимгәрәй 1852 елда хаҗ сәфәренә юнәлә. Истанбулда солтан Габделмәҗид хәзрәтләре янына кереп, аны сәламләп чыга", дип тә язылган анда. (Бу очракта сүз Төркия башлыгы турында бара. Башка төркиләр, шул исәптән казакълар илендә исә солтан дип хан балаларын атаганнар.) Бу хаҗиның бабасының атасы "Котлыгмөхәммәд морза, 1147 (1734) елда Россия гаскәре белән килеп, Оренбург шәһәренә нигез сала... Россия хөкемендәге мөселманнардан әлегәчә болар кадәр бай һәм дәүләт иясе булган кешеләр мәгълүм түгел", дип тә яза Ш.Мәрҗани. Әлбәттә, бу очракта "мөселман" төшенчәсен "татар" сүзе белән алмаштыру кирәктер. Чөнки алдарак берничә мөселман өммәте вәкиленең Россиянең патша йорты вәкилләре генә йөрткән кенәз дәрәҗәсенә лаек булулары турында да сүз барган иде. Тәфкилевләр дәрәҗәсендәге байлык иясенә тиңләрдәй Кавказ төбәге мөселманнары да булгандыр, бәлки. +Сәлимгәрәй һәм аннан соң килгән Мөхәммәдьяр мөфтиләр элек дини дәрәҗәләргә ия булмаганнар. Алар икесе дә әүвәлрәк хәрби каста төркеменә кергән шәхесләр. Шул сәбәпле кайбер дин әһелләре аларны бик үк өнәп тә бетермәгәннәр. Сәлимгәрәй мөфтинең зурдан кубып башкарган тәүге эше буларак, бу дин идарәсенең Уфа шәһәрендәге бина-утарын төзеп бетерүе санала. Тәүге тарафтарак ул шуның белән шөһрәт казанган шәхес. Илнең төрле төбәгендә эшләп килүче мәчет, алар карамагындагы мәктәп-мәдрәсәләр белән танышуга да ул зур әһәмият биргән. "Сәяхәт кылырга ярата. Кешеләргә дус һәм яхшы күренергә тырыша... Теле белән әсир итә торган зат... Ләкин, карашында тотрыклылык булмаганлыктан, күп эшләре тәмамланмыйча, ярты юлда калды. Еш кына үз әмерен үзе бозар иде... Сиксән ике яшендә вафат булды, Уфа шәһәренең таш мәчете күршесендә җирләнде. Балалары булмады", диелә "Мөстәфадел-әхбар..." китабында Сәлимгәрәй мөфти турында. +Алда билгеләп үтелгәнчә, Тәфкилевләрнең иң тәүге зур җир биләмәләре Каргалы авылы тирәлегендә булып, төп утарлары да аның янәшәсендә урнаша. Ә ерак бабасы исемен йөртүче соңгы морза, Котлымөхәммәд Батыргәрәй улы Тәфкилев, патша чорындагы дүрт чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, ул җир биләмәләренең ике мең дисәтинәдән артыграгын Мәхмүт бай Хөсәеневкә сата, дип язган идек алдарак. Бу морзаларның икенче зур җир биләмәләре дә шул ук Оренбург губернасының Бөгелмә өязендә була. 1848 елдан ул биләмәнең төп хуҗасы буларак Сәлимгәрәй Тәфкилев исәпләнә. Шул ук елда ул Бөгелмә өязе алпавытларының җитәкчесе итеп тә сайлана. Һәм үз утарында хәзергәчә үзенчәлекле архитектура истәлеге булып саналган затлы сарай төзетә. "Мөфти итеп билгеләнгәч, ул берничә мәртәбә Казанда була, Тифлис ягына да барып кайта", дип яза Ш.Мәрҗани. Ләкин Кавказ төбәге биләмәсенең үзәге булган, императорның шул тәбәктә яшәүче барлык милләт вәкилләре өстеннән җитәкчелек итүче вәкиле - наместнигы утырган Тифлис (бүгенге Тбилиси) каласына ни өчен барганлыгы әйтелми. Дөреслектә ул анда мөселманнарның сөнни мәзһәбенә керүчеләре өчен ачылган мәчеткә бәйле берәр төрле вакыйгада катнашырга дип барган булгандыр, мөгаен. Нәкъ Сәлимгәрәй мөфтилек иткән еллардан башлап анда сөнниләр мәчете имам хатибы буларак татар морзалары Терегуловлар династиясе вәкилләре торган. Сәлимгәрәй мөфти Тифлиска барган вакытта, 1870 елларда, ул җәмиг мәчет мулласы вазифасын Касыйм төбәгеннән чыккан Терегуловлар нәселе биләгән. Ә Тәфкилев белән Терегуловлар исә гомер-гомергә кода-кодача булып яшәгәннәр ич. +Татар энциклопедиясенең русча 5нче томында Сәлимгәрәй мөфтинең Уфа шәһәрендә авыру һәм мохтаҗларны карау өчен дип үз исеменнән мөселман приюты ачканлыгы, төрле урыннарда мәчет һәм мәктәп-мәдрәсәләр төзү һәм тоту өчен махсус вакыф-фондка акча калдырганлыгы да хәбәр ителә. +Оренбург төбәгенең яңа чор морза-дворяннары нәселеннән чыккан Шаһимәрдән Ибраһимов баштарак мәрхүм Сәлимгәрәй мөфти урынын биләргә лаеклы кешеләр исемлегенә кертелгән була. Әйе, күпчелек рус түрәләре тарафыннан да ул шул кәнәфине биләргә иң лаеклы шәхес саналган. Аңа чаклы ул байтак еллар дәвамында Төркестан төбәге генерал-губернаторының җирле халык белән аралашу буенча ярдәмчесе дә, якын-тирәдәге мөстәкыйль ханлыклар белән элемтә тотучысы да булган. +Ләкин аңа каршы русның югары дәрәҗәле дин әһелләре һәм карагруһчы зыялылары күтәрелүе мәгълүм. Миссионер, берара Казан университетының төрек-татар кафедрасы мөдире дә булып торган Н.И.Ильминскийның әлеге морза кандидатурасына каршы төшеп, Синодның өлкән прокуроры К.Победоносцевка язган хатлары сакланган. Ул хатларның кайберләренең күчермәләре миндә дә бар. Хатларында ул Ш.Ибраһимов белән Казанда очрашкалаганлыгын бәян итә. Ул аны акыллы, югары белемле, русча бик иркен сөйләшә алучы "цивилизованный, энергичный" шәхес дип бәяли. Һәм Урта Азиянең, башка шәрекъ илләренең билгеле кешеләре белән якыннан аралашкан зат дип мактый да, нәкъ шул сыйфатлары безне куркытырга тиеш, дигән нәтиҗә чыгара. Уңай сыйфатлары белән ул мәрхүм Тәфкилев Сәлимгәрәй морзадан да күпкә өстен тора, дип яза. Шул өстенлеге белән ул безнең дин әһелләрен һәм чиновникларны мөшкел хәлдә калдырачак, ди ("может обаять и ослепить наших господь и чинов высшего управления"). Киләчәк мөфти урынына безгә русча белеме чамалырак булган, түбән дәрәҗәле түрә алдында да калтырабрак калучы кеше кирәк. Мин ул урынга Солтановны кулайрак күрәм, дип яза Н.Ильминский 1885 елның 29 апрелендә җибәргән +Мөфти Мөхәммәдьяр Солтанов хатында. Һәм тиздән башкала түрәләре Шаһимәрдән Ибраһимовны исемлектән сызып ташлый. Бишенче мөфти итеп Минзәлә төбәгеннән чыккан морза, "башкорт-татар атлы казаклары гаскәрендә кантон башлыгы булган Мөхәммәдьяр Солтановны куярга кирәк", дип, император җәнапларына җиткерәләр. Шул рәвешле тиздән аны мөфтилеккә тәгаенләү турында фәрман бәян ителә. Шушы кәнәфине биләгәндә Мөхәммәдьяр Солтановның нәкъ Ильминский күрәзәлек иткәнчәрәк гамәл кылуы күпләргә мәгълүмдер ки. Ә Шаһимәрдән Ибраһимовны исә тиз арада Согуд Гарәбстанына, Җиддә шәһәренә илче вазифасын үтәргә дип озаталар. +Бик күп замандашлары кабул итмәгән бу мөфтинең дә Оренбург төбәгеннән чыкканлыгын билгеләп үтик. Гаскәри кантон башлыгы дәрәҗәсенә ирешкәнче аның башкорт-мишәр казаклары төркемендә күрше казакъ илен яулап алу сугышларында катнашканлыгы да искәртелә. +Габдессәлам Габдерәхим улы вафат булгач, өченче кеше рәвешендә мөфтилеккә тәгаенләнгән Габделвахид Сөләйман улы әл-Җәбәли әл-Әрбашчины искә алып үтик. Ул Оренбург төбәге кешесе түгел. Ш.Мәрҗани аны "мишәр таифәсеннән, Нижний өязе Әрбәшчи авылыннан чыккан", дип белдерә. Ягъни ул Сембер губернасында туган кеше. Мөфти кәнәфиенә утыртылганчы, ул Санкт-Петербургта сәүдә эшендә була. Үз ишләре арасында мулла вазифасын да башкара. Ул чорда әле башкалада мәчетләр булмый. Атасы авыл мулласы булганлыктан, Вахид намаз тәртибен дә, догаларны да яхшы үзләштергән була. "Россиянең вәкаләтле олы кешеләренә укымышлылыгын күрсәтеп, Габдессәлам вафатыннан соң мөфти булуга ирешә, 1256 (1840) елда Уфа шәһәренә килә, - дип хәбәр итә Шиһабетдин хәзрәт. - 1863 елда, 75 яшендә бу дөнья белән саубуллашкач, Уфадагы мөселман зиратында җирләнә", - ди. Димәк, ул чирек гасыр чамасы мөселман дине җәмгыяте идарәсе җитәкчесе булып торган. Ләкин дин ислам мәсьәләләренә кагылышлы хезмәтләрдә аның исеме сирәгрәк очрый. +* * * +Россия империясенең императорлары (патшалары) фәрманы белән билгеләнгән, шул ил мөселманнарының яшәеше - тормыш итеше өчен җаваплы булган алты мөфтине искә алдык. Бу вазифаны биләү еллары тәртибендә аларны кабат санап чыгыйк. Беренче мөфти, Россиядә иң әүвәл тәүге коръән китапларын бастырып таратучы Мөхәммәтҗан бине Хөсәен бине Мансур әл-Җәбәли әл-Борындыкый (17781824), Габдессәлам бине Габдеррәхим әл-Бөгелмәви (1825-1838), Габделвахид бине Сөләйман әл-Җәбәли әл-Әрбашчи (1840-1863), Сәлимгәрәй бине Шаһингәрәй бине Йосыф Тәфкилев (1865-1885), Мөхәммәдьяр бине Мөхәммәтшәриф Солтанов (18861915), Мөхәммәдсафа бине Гатаулла Баязитов (1915-1917). +1917 елдан мөфтиләр төрле җыеннарда сайлап куела башлый. Иң беренче булып бу вазифаны үтәргә Казандагы "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе мөдәррисе Галимҗан Баруди сайлана. Бу вакыйга шул елның май аенда Мәскәүдә узган Бөтенроссия мөселманнары корылтаенда була. 1921 елның декабрендә ул вафат булганнан соң, Үзәк Россия һәм Себер төбәгенең яңа дин башлыгы итеп күренекле галим һәм танылган мөхәррир Ризаэддин бине Фәхретдин бине Сәйфетдин сайлап куела. Бу вазифаны ул 1936 елга чаклы - вафат булганчы башкара. +Төпләмеш +Каргалы авылы һәм анда гомер кичергән олуг шәхесләр мине балачактан кызыктырып килделәр. Мәктәптә укыган елларда Каргалыны күреп белмәсәм дә, безнең Бозаулык суы буе татар авыллары белән ныклы элемтәсе барлыгын ишетеп тә, укып та үсәргә туры килгән иде. Мин үскән Иске Актау (Иске Белогор), аның янәшәсендәге Яңавыл (Яңа Актау), Аюлы, Бәшир, Имангол, Кондызлы ише авыл картлары белән сүз чыкканда, әледән-әле шул сихри Каргалы мәдрәсәләре, Каргалы мәчетләре, Каргалы муллалары телгә алынырлар иде. Фәлән мулла Каргалыда укыган, икенчесе Каргалыдан килгән, имеш. Яңавылдан чыккан язучы һәм галим Габделбарый Баттал да атасы мәктәбендә башлангыч белем үзләштергәннең соңында укуын Каргалыда дәвам иттергән. +Авылыбыз зираты уртасындагы зур, биек "изге таш"ны да Каргалы авылы исеменә бәйләп сөйлиләр иде. Шул авылдан чыккан Рафыйк баба җиденче мәртәбә хаҗ сәфәреннән кайткан вакытта безнең Иртәк инеше буенда үлеп калган икән. Ул вакытта безнең авылда Каргалы кешесе Әхсән имам-хатиб булып торган. Шуларда кунып чыгарга дип килгәндә, бик тә эссе көндә авыл очына җиткәч үлеп калган бу изге хаҗи. Әле сугыштан соң да аның кабере өстенә куелган "Изге таш" янәшәсендә ятып сихәтләнеп, терелеп чыгар өчен дип, төрле тарафтан авыру яисә күңел тынычлыгын җуйган кешеләр дә килеп кунгалар иде. Шундыйлар арасында хәтта хәрби киемнәрен дә салмаган, култык таякларына таянып, көчкә атлап йөргән соңгы сугыш каһарманнары да очраштыргалады. Ул мөсафирларны зират янәшәсендәрәк яшәүче Җомабикә әби каршы алыр һәм озатып куяр иде. "Файдасы булдымы соң?" - дип сораучы карт-карчыкларга мөсафирлар еш кына: "Әлегә рухым савыкты. Алла боерган булса, тәнем дә савыгыр", диебрәк җавап бирәләр иде. +Авылга бер кайтуымда мин шул изге ташка ни-нәрсә дә булса язылганмы икән, дип кызыксынган идем. Авыл мулласы белән без ул ташта бернинди язу да тапмадык. Ә аның янәшәсендәге кабер ташыннан исә Каргалыдан чыккан Әхсән мулланың монда чирек гасыр имам-хатиб булып торуын, 1824 елда 69 яшендә вафат булганлыгын укып белдек. Ул монда муллалык иткән елларда, Самара белән Оренбургны "чуен юлы" тоташтырганчы (1879), башкала тарафына яисә хаҗга барырга чыккан һәр мөселман кешесе диярлек Бозаулык суы буена гәрәбәдәй тезелешкән татар авыллары аша йөри торган булган. Димәк, кайчандыр бу юлдан алда санап үтелгән барлык шәүкәтле мулла һәм мөфти хәзрәтләребез дә бер генә мәртәбә үтмәгәндер. Хәтта ки даһи шагыйрь Пушкинның да, Уральск тарафына юл тотканда, шушы тирәләрдәге биек акбур тауларына карап, язылачак повестеның үзәгендә торган авыл исемен "Белогорская крепость" дип атаган булуы бик ихтимал. Нәселе Каргалыга бәйле булган рус теле укытучысы Рашат абый да кайчандыр шундый фикер әйтеп, безне "Капитанская дочка" повестен кат-кат укырга ымсындырган иде. +Башлангыч сыйныфларда укыткан укытучым Хөснә апа да Каргалыны бик еш телгә алыр иде. Оренбургның аргы ягындагы Чебенке авылларының берсендә туган булса да, ул Каргалыны, аның кешеләрен дә бик сагынды, ахрысы. Берничә ел шунда укыган да булса кирәк. Оренбург төбәгенең элеккеге барлык зыялысы да Каргалыдан чыккан дип, мисалга Айдаров морзалар гаиләсен китерер иде. Әнә бит, Кәраметдин Айдаров хәзер Сәмәрканд университеты профессоры, аның туганы Галим Айдаров Оренбург педагогия институтында укыта икән. Бозаулык буе татар авылларының соңгы ахуны Харис хәзрәт тә шул морзалар нәселеннән ди. +- Аның улы Әсгать Айдар - күренекле язучы. Сез аны яхшы белергә тиешсез. Кечкенә Әсгать сезнең кебек вакытта шушы Искеавыл урамнарыннан йөргән. Авыл читендә, Иртәк инеше буенда аларның җимеш бакчалары булуын барыгыз да беләсез... Киләсе дәрестән без аның "Ташбай" исемле әсәрен укый башларбыз, - дип сөйләр иде Хөснә апа дүртенче класс балаларына. +Шул ахунның ХХ гасыр башында Иске Актау авылы янәшәсендә сабантуйлары оештырганлыгын, аңа Каргалы, Оренбург, Бозаулык, Самара тарафларыннан күпсанлы кунаклар җыелганлыгын мин соңрак "Вакыт" газетасыннан укып белдем. Мондый вакыйгага багышланган хәбәрләр анда 1914 елгача даими рәвештә басыла килгән икән. Менә 1910 елның 29 май санындагы хәбәрдән бер өзек: "Бозаулык өязе Иске Белогор карьясы янында, Айдаров хәзрәт утарында зур бәйге булды. Мөселман милләтеннән күп кеше җыелган иде, көрәш кеби кызыклар белән Сабан туе ясалды. Берничә гәүдәт үгез суелып, халык хозурына аш бирелде..." Хәзер дә әле "хәзрәт бакчасы" исемен йөрткән ул урында кыргыйлашкан алмагач кәүсәләре саклана. Шул сәхрәдә узган Сабантуйларында, бәлкем, минем бабам да катнашкан, ахун хәзрәтләре догасы белән чын мөселманча суелган яшь үгез итен ашагандыр... +Алда әйтелгәнчә, Каргалы безнең төбәкнең Бозаулык, Иртәк, Иләк, Ток, Самар (фарсычасы, Сәмәр бугай) елгалары буе авыллары өчен үзенә күрә кечерәк бер Мәккә булган. Күрше-тирә авылларның муллалары башлыча шул Каргалы мәктәпмәдрәсәләрендә укыган. Туасы шаулы гасыр алдыннан гына авыл мәчетен яңартуда тырышып катнашкан бабамның олы кызының кияве Хәбибулла да Каргалыда мәдрәсә тәмамлап кайткан була. Ләкин ул рәсми рәвештә мәхәллә имамы булып сайланырга өлгерми кала. Илдә зур үзгәрешләр башлана. 1919 елның җәендә шушы авылдан Урта Азия тарафына таба ургылган атаклы Татбригада сугышчылары аны да үзләре белән ияртеп алып китә. Яу-сугышлар беткәч тә, ул шунда кала, Миһербан апабызны да үзе янына алдыра. Илленче елларда аларда кунакта булганда, җизнә бабай туган авылы белән бердәй итеп Каргалыны да бик сагынып искә алган иде. +- Шунда үзләштергән белемемне дә һич онытканым юк. Казакъ, үзбәк авылларында укытканда да, көндез хәлфә, кичләрен мулдакә идем. Хәзер дә шулай, - дип мактанып та куйган иде Чимкәнт шәһәре янәшәсендәге зур үзбәк авылында гомер иткән Хәбибулла бабабыз. +Йә Ходам, Үзең ярлыка. Изге юлда йөреп, изге эшләр башкарган барлык имамнарыбыз, мөфтиләребез кылган изге гамәлләр мәңге онытылмасын. Бүгенге укымышлы дин әһелләребез белән бергә ара-тирә булса да узган гасыр мөфтиләренең изге эшләрен дә искә алгалыйк. Алар рухына изге догаларыбызны багышлыйк. +Истәлекләр +Мәгъсум Харисов +УКЫТУЧЫ ИРТӘ ЧАЛАРА +"Мин сугышта үлмим икән"... +Атландым атның биленә, +Киттем Герман җиренә... +Татар халык җыры +1942 елның март башында безнең 689нчы артполк фронтка китү ɵчен эшелоннарга тɵялде. Димǝк, берничǝ кɵннǝн соң без дошман белǝн очрашачакбыз. Кайберǝүлǝр фронтка җибǝрүне тизлǝтергǝ сорасалар да, күплǝр сугыш эченǝ барып керүне уенга санамадылар. Ватанны саклау һǝркем ɵчен җитди һәм хәтәр бурыч. Без юлга кузгалдык, ǝмма кайсы юнǝлешкǝ китүебезне белмибез. Командирлардан сорасак та, алар иңбашларын сикертеп кенǝ җавап бирǝлǝр. Әллǝ белеп тǝ белмǝмешкǝ салыналар идеме? Без Саранск, Тамбов, Воронеж шǝһǝрлǝрен үттек, димǝк, кɵньяк-кɵнбатыш фронтка юл тотабыз булса кирǝк. Тɵн. Тынлык. Караңгы. Тимер юл станциясе. Маскировка аша беркайда да ут чаткысы күренми. Бу станция ǝле дошман тарафыннан бомбага тотылмаган. Безне шушы станциядǝ бушатачаклар, имеш. Лǝкин безгǝ монда тукталырга туры килмǝде. Лисичанская станциясен үткǝндǝ, сугыш афǝтен күреп, гаҗǝпкǝ калдык. Берничǝ тимер юл составы яндырылган. Үле хайван гǝүдǝлǝре аунап ята. Биналар җимерелгǝн. Күмергǝ ǝйлǝнгǝн баганалар тырпаеп тора. Күмер-кɵл ɵемнǝре. Дошман авиациясе бу тирǝлǝрне бомбага тотарга ɵлгергǝн, димǝк, фронт та ерак түгел. Командирларыбыз һава һɵҗүменнǝн ничек сакланырга икǝнен кабат исебезгǝ тɵшерделǝр. Без тагын юлда. Озак барырга туры килмǝде, безне туктаттылар. Без бу юлы тимер юл вагоннарыннан чыктык һǝм тимер юлдан ераклаша башладык. Кечкенǝ генǝ урманда тукталып, кɵнне шунда үткǝрдек. Пушка-гаубицаларны нык маскировать итǝргǝ туры килде. Немецның разведка самолётлары һǝр җирне күзǝтеп, капшап тора. Без ǝле билгелǝнгǝн урыныбызга барып җитмǝгǝнбез икǝн. Язгы пычрак юлдан хǝрǝкǝт итүе җǝяүлелǝр ɵчен дǝ, техника ɵчен дǝ бик авыр. Фараларны яктыртып булмый, машиналарны, тракторларны кирǝгеннǝн артык гүлǝтергǝ дǝ ярамый. Дошманның күзе үткер, колагы сизгер. Таныш булмаган юлда, разведка мǝгълүматларын кɵтеп, ǝледǝн-ǝле тукталышлар ясарга туры килǝ. Ниһаять, безгǝ бер кечерǝк кенǝ авылга туктарга ǝмер булды. Димǝк, без фронт сызыгына килеп җиткǝнбез. Әлегǝ бу тирǝлǝрдǝ тынлык хɵкем сɵрǝ. Ара-тирǝ безнең ɵстǝн дошман самолётлары очып үтǝ. Без ǝле сугыш дǝһшǝтен күрмǝсǝк тǝ, Кызыл Армиянең дошманга каты каршылык күрсǝтүен, чигенгǝн вакытта да аның җанлы кɵчлǝрен һǝм техникасын тар-мар итүлǝрен газеталардан укып һǝм политинформациялǝр аша белǝбез. Кызыл Армиянең 1941 елның ноябрь һǝм декабрь айларындагы һɵҗүмнǝре белǝн дошман Ростов-на Донудан куып чыгарыла һǝм кɵнбатышка шактый чигендерелǝ. Менǝ без шул кызу участокка дошманның кɵчлǝрен тоткарларга җибǝрелгǝнбез дǝ. Дошман Ростов-на Донудан чигендерелгǝч, Матвеев-Курган тимер юл станциясе аша һǝм тимер юл буйлап яңадан Ростовка юл ачу ɵчен ǝледǝн-ǝле һɵҗүм оештыра. Безнең бурыч фронт линиясендǝге пехота дивизиясенǝ артиллерия белǝн ярдǝм итүдǝн гыйбарǝт. Ике мǝртǝбǝ фронт үткǝнлектǝн, бу урындагы авыллар бик теткǝлǝнгǝн. Саман ɵйлǝрнең мичлǝре һǝм морҗалары гына тырпаеп тора. Хǝтта җилǝк-җимеш куаклары да киселеп, анда-санда гына алмагачлар, грушалар басып калган. Безнең 689нчы артполкның ɵченче дивизионы, Таганрог белǝн Сталино (Донецк) шǝһǝре арасындагы МатвеевКурган тимер юл станциясен саклап, оборонада торучы пехотага ярдǝмгǝ ɵстǝмǝ кɵч итеп билгелǝнде. Безнең ɵченче дивизион алгы сызыктан 6-7 чакрым тылда ике генǝ урамлы кечкенǝ бер авылга урнашты (исеме Пановка иде бугай, яки шуңа охшашрак). Авыл аша ике мǝртǝбǝ сугыш узганлыктан, 2-3 йорт кына тɵзек чамасында калып, калганнары хǝрабǝ хǝленǝ килгǝн. +Без, элемтǝчелǝр, бер ишелгән өйнең подвалына һǝм идǝн астына урнаштык. Шул кɵнне карлы яңгыр яуды. Подвалга, идǝн астына су үтеп, тамчы тамып торды. Икенче кɵннǝрне инде ɵстен тɵрле ǝйберлǝр белǝн япкалап, маскировка ясадык. Исǝн калган гаубица-пушкаларны алма, груша агачлары ышыгына урнаштырдык. Авылдан ерак түгел тирǝн ерынтыда котлованнар казып, гаубица-пушкаларны шунда урнаштырып, без фронтның алгы сызыгына телефон элемтǝсе үткǝрдек. РБМ аппараты белǝн эш итǝргǝ ɵйрǝнүне дǝвам итǝбез. Дивизион белǝн алгы сызыктагы КП (команда пункты) белǝн ике катлы элемтǝ урнаштырабыз. Лǝкин РБМдан файдалану тыела, иң кирǝк вакытларда гына аннан файдаланылачак, чɵнки аны дошманның пеленгаторлары тотачак. Бу - бик куркыныч. +1942 ел март башының аяз суык тɵне, күктǝ йолдызлар җемелди. Җир ɵстен шактый катыра. Дүшǝмбе көннең аяз иртǝсе. Немецларның атакасы кɵтелǝ, чɵнки немецлар якшǝмбе кɵнне ял итǝлǝр. Билгеле, оборонада торганда, урынчылык ɵчен булган сугышларда гына. Менǝ безне - радистларны - иртǝн, тревога белǝн күтǝреп, алгы сызыкка алып киттелǝр. РБМ станциясе ике ɵлештǝн тора. Приёмник үзе 16 кило, ǝ аны эшлǝтү ɵчен питание-батарея 17 килолы. Бер станциягǝ ике элемтǝче. Станцияне аркага асып юлга чыктык. Кɵн бик матур. Кояшка каршы җир ɵстендǝ бозланып каткан үлǝн сабаклары ялтырый. Ара-тирǝ алгы сызыктан яралыларны арбаларга тɵяп кайтаралар. Поход кухнялары очрый. Күңелгǝ һич тǝ бу җирдǝ сугыш булыр дигǝн уй башка да килми, куркытмый да кебек. 3-4 чакрым үтүгǝ фронтның билгелǝре кɵчǝя. Казылган окопларны, траншеяларны, блиндажларны еш очратасың. Йɵрǝкне курку ала. Менǝ безнең алда аз гына түбǝнлектǝ зур тимер юл станциясе җǝелеп ята. Станция немецлар кулында. Без шул станциядǝн немецларны бǝреп чыгарырга, тимер юлны алырга тиешбез. Озак барырга туры килмǝде, алда атыш тавышлары ишетелеп, авыл ɵстендǝ снарядлар ярыла башлады. Безнең пехота "ур-р-ра" кычкырып алга ыргылды. Немецлар да безнекелǝргǝ каршы ут ачты. Әле без, чын сугыш белән күзгә-күз килмәгәннәр, нишлǝргǝ дǝ белмичǝ, аяк ɵсли алга баруны дǝвам итǝбез. Менǝ ǝче сызгырып, миннән 2-3 метрга гына мина килеп тɵште. Килеп тɵште тɵшүен, ǝмма шартламады. Үзем дǝ белмǝстǝн: "Мин бу сугышта үлмим икǝн!" - дип кычкырып җибǝрүемне сизми дǝ калдым. Үрмǝлǝп траншеяга барып тɵштем. Без рация белǝн КПдан дивизионга батареяларга хǝбǝр итǝргǝ тиешбез. Рация белǝн хǝбǝрлǝшǝ башлагач, немецлар безне тиз тотып алдылар, безнең ɵскǝ снарядлар ява башлады. Рация белǝн элемтǝгǝ керү безнең дивизионда шунда ук туктатылды. Без РБМ рациясе белǝн элемтǝгǝ керүне башка кабатламадык, рациялǝрне тиешле урынга тапшырып, телефон аппараты һǝм үткǝргеч катушкасы (кабель-үткǝргеч) алдык. Билгеле, 16-17 килолы рация асып чабуга караганда телефон аппараты белǝн окопта утыруы күпкǝ уңайлырак. Лǝкин... лǝкин телефонист булуның үзенǝ күрǝ бик кыен яклары да бар. Батарея белǝн КП арасындагы кайсы урынга элǝгǝсең бит?! Кабель сузарга кирǝк, ул кабель ɵчен син җаваплы. Башта кабельне маскировать итеп сузарга, юл аркылы үтсǝ, казып күмǝргǝ, кырдан үткǝргǝндǝ җиргә салып үткǝрергǝ кирәк - үлǝн ɵстендǝ күренмǝсен, кеше аягына элǝкмǝсен, машина кɵпчǝгенǝ чолганмасын, дошман күзенǝ күренмǝсен. Аны ǝледǝн-ǝле нǝрсǝгǝдер беркетеп, бǝйлǝп калдырасың. Ә кайбер вакытларда кабельне үлгǝн кеше аягына яки кулына бǝйлǝү-чолгау фактлары да булды. Кабельне бǝйли-беркетǝ дǝ белергǝ кирǝк, ǝгǝр кинǝт кенǝ чигенергǝ туры килсǝ, кабельне тиз генǝ җыеп алырлык та булсын. Сугыш барышында иң куркынычы - ɵзелгǝн кабельне ялгап, элемтǝне ɵзми тоту. +Дивизион үзенең урынын алмаштырганда без телефонистлар да гаубицапушкаларны урнаштыру ɵчен котлован казыша идек. Май азакларыннан июнь урталарына кадǝр оборонада торсак та, ǝледǝн-ǝле немец баш калкытты, кɵчле бǝрелешлǝр булды. Мине элемтǝнең икенче тɵренǝ - почта ташуга күчерделǝр. Минем карамакка шофёры белǝн "ГАЗ"ик бирделǝр. Мин кɵн дǝ фронт сызыгыннан, команда пунктыннан тɵрле донесениелǝр, хатлар алып китеп штабка, шулай ук штабтан КПга тɵрле донесение, хат, газета-журналлар алып кайтырга тиешмен. Машина белǝн 2530 чакрым гына үтǝсе булса да, ай-һай, ул араларны үтүе озак һǝм кыен. Дошман күзеннǝн яшеренергǝ кирǝк, ә ул җирдǝн дǝ, һавадан да күзǝтǝ. Шуның ɵчен сусыз тирǝн чокырлардан, иңкүлеклǝрдǝн, юлсыз җирлǝрдǝн, иген кырлары аша узарга кирǝк. Менǝ бер эпизод. Июнь аеның матур бер кɵне. Без шофёр белǝн штабтан почта алып кайтабыз. Ярты юлны бик ǝйбǝт үттек, юлны дǝвам итеп, элек дивизион торган балкага якынлашабыз. Кинǝт немец самолётлары безнең ɵстǝ бɵтерелеп, күптән түгел генә дивизион торган урынга бомба коя башладылар. Нишләргә? Элекке блиндажга кереп качарга туры килде. Бомбёжкадан землянка-блиндаж дер селкенеп тора, шартлаулар ерак түгел. Ә менǝ берсе безнең блиндажның янǝшǝсенǝ үк килеп тɵште, лǝкин, ни хикмǝттер, шартламады, ǝмма блиндажның бер почмагын ачты. Шпалларның берничǝсе блиндаж эченǝ дǝ тɵште. Безнең бу вакытта курыкканны укучы кеше шǝт үзе дǝ чамалар. Бомбардировщиклар киткǝч, машинабыз янына барсак, машинабызга да ул-бу булмаган - исǝн. Тиз генǝ дивизионга юл тоттык. Почтаны тапшырганда минем ярты почтам юклыгы беленде. Бу - бик куркыныч хǝл. Ɵлкǝн лейтенант Болташенко югалган почтаны бер сǝгать эчендǝ табып кайтырга, почта табылмаса, штабка хǝбǝр итǝчǝген белдерде, алай гына да түгел, военный трибунал белǝн янады. Ул, безнең белǝн барып, югалган почтаны эзлǝшергǝ 5 солдат та бирде. Безнең бомбага тотылган урын билгеле булганлыктан, дивизион элек торган балканы эзлǝп табуы читен түгел. Бу вакытта инде кояш тɵшлектǝн авышкан иде. Бардык һǝм блиндажны таптык, лǝкин почта анда калмаган булып чыкты. Блиндажга шуышып барган идек, шул юлда почтабызның бер ɵлеше тɵшеп калган булган. Исǝн калуыбызга шатланып, блиндаждан тиз генǝ чыгып киткǝнбез дǝ почтаның бɵтенлегенǝ игътибар да итмǝгǝнбез. Яныбызга тɵшкән бомбаның, сугышка керүемнең беренче минутында шартламаган мина кебек үк шартламавы кабат "мин сугышта үлмим икǝн" дигǝн ышанычны ныгытты. +Безнең почта дошман кулына элǝкмǝде, хǝтта иртǝгǝсен начальнигыбыз Божанов шофёр белǝн миңа строй алдында рǝхмǝт тǝ белдерде. +Почта югалту - сугыш вакытында зур ЧП. Посттан солдат югалту да зур ЧП булып санала. Яз кɵне, ǝле кɵннǝр салкын вакытта, посттан бер солдатыбыз югалды. Билгеле, ул солдатның тышкы кыяфǝтенǝ, белеменǝ, профессиясенǝ карап һич тǝ аны үзе телǝп немецлар ягына чыккандыр дип ǝйтеп булмый. Ул 3-4 класс белемле, Идел буенда туып-үскǝн бер колхозчы иде. Кыска буйлы, юантык булганга, "Толстый" дип эндǝшǝлǝр иде үзенǝ. Яңгырлы язның бер караңгы тɵнендǝ постта торганда әнә шул Миша-толстый юкка чыкты. Тревога күтǝреп эзлǝсǝк тǝ, Миша-толстый табылмады. Аның белǝн бергǝ постта торган 3 солдат Мишаның ничек югалуы турында берни дǝ белмилǝр. Михаилның йокларга яратуын һǝм гырылдап йоклавы аркасында, аны немецлар "тел" итеп урлап алып киткǝннǝр дигǝн нǝтиҗǝ чыгарып, постта уяулыкны тагын да кɵчǝйтү турында боерык булды. Постларны ǝледǝн-ǝле тикшерүлǝр ешайды. +Оборонада торганда немецлар еш кына һавадан безнең якка листовкалар ташлыйлар иде. Ул листовкаларны җыеп яндыра идек. Листовкаларда рус солдатларын үзлǝре ягына чыгарга, ǝгǝр чыксалар, тормышларын сакларга, Германиядǝ тормышның яхшы булуы, шуңа күрǝ Сталинның һǝм Молотовның малайлары ирекле рǝвештǝ ǝсир тɵшүлǝре турында язылган була иде. Лǝкин мин үз телǝклǝре белǝн дошман ягына чыккан бер генǝ совет солдатын да белмим. Кичлǝрен дǝ немецлар рупор аша совет солдатларын үзлǝре ягына чыгарга димлилǝр, листовкаларын укыйлар, тɵрле ялган дǝлиллǝр китереп ышандырырга тырышалар иде. +Безнең участокка Кара диңгез флоты морякларын китерделǝр. Алар 1-2 кɵн ял иттеләр. Кояш баегач, участоклар, аерым калкулыклар ɵчен атакага күтәреләләр иде. Кайбер вакытларда немецларны кысрыклап чигендерсǝлǝр дǝ, шунда ук зур югалтулар белǝн үзлǝре дǝ чигенǝлǝр. Диңгез пехотасына танклар да, артиллерия дǝ ярдǝм итми, тик алар алгы сызыкка китү алдыннан эчкǝн спирт тǝэсирендǝ генǝ "геройланалар" иде, шуның шаукымы астында гына атакага ташланалар. Мондый атакаларның кемгǝ һǝм ни ɵчен кирǝге булгандыр, ул вакытта һǝм хǝзер дǝ сǝбǝбен белмим, аңламыйм. Мондый атакалар вакытында үлгǝн солдатлар, үлǝ алмыйча интегүчелǝр бик кызганыч. Оборонада торганда фронт линиясендǝ нейтраль зона барлыкка килǝ. Һǝр ике як та, сукыр тычкан кебек, җир казып яшеренǝ. Шушы нейтраль зонада яраланып калган сугышчының хǝле бигрǝк тǝ кызганыч. Украинада июнь кояшы. Кɵндезлǝрен эсселек 25-30 градуска җитә. Хǝрǝкǝтлǝнǝ алмый торган яралы солдат шушы шартларда берничǝ кɵн үлǝ алмый тилмереп ята. Яралы солдатны кɵндез тылга алып чыгу турында сүз булырга да мɵмкин түгел. Аны коткарырга баручыга дошманның берничǝ винтовкасы, пулемёт кɵпшǝсе тɵбǝлгǝн. Тɵннǝрен яралы янына бару шулай ук мɵмкин түгел, чɵнки бу зона дошманның парашютка эленгǝн прожекторлары белǝн бик нык яктыртыла. Яралыларның ярдǝм сорап ялварулары окопка ишетелǝ, кыймылдап ятуларын күрǝсең, нихǝл итмǝк кирǝк, һич тǝ ярдǝм итеп булмый. Бу хǝлгǝ дучар булган солдат сусызлыктан, каны күп китүдǝн, гангренадан, җǝрǝхǝте кортлаудан газап чигеп, озак үлǝ. Мондый үлемне иң җǝфалы үлем дип саныйм мин. +1942 еның июнь ахырларында, 965 нче укчы полк белǝн безгǝ - 689 нчы артиллерия полкына - чигенергә приказ булды. +Кирза итегем тишелгǝнлектǝн, аны ремонтка алып, 39 нчы размер урынына миңа 41ле ботинка бирделǝр. Ул вакытта ботинканы обмотка белǝн киялǝр иде. Беренчедǝн, бу ботинка миңа зур, икенчедǝн, аны чолгау белǝн кияргǝ кирǝк, ǝ мин чолгау белǝн кия белмим. Шуның ɵчен бу ботинка мине күп җǝфа чиктерде. Чигенергǝ хǝбǝр иртǝ белǝн булса да, без кич, караңгы тɵшкǝч кенǝ, юлга кузгалдык, чɵнки дошман һавадан күзǝтǝ. Немецның разведка "рама" самолётлары ("Фокке-Вольф-189") безнең ɵстǝн еш очалар. Ә без күченергǝ юлга чыгарга ǝзерлǝнǝбез. Кайсы якка, кая чигенүне беркем дǝ белми. Тɵнлǝ белǝн чигенү башланды, дошман безне ǝлегǝ эзǝрлеклǝми. Без чигенеп, Новошахтинскига якынлаштык, лǝкин анда безгǝ кадǝр немецларның танк колоннасы кергǝн булып чыкты. Берничǝ сǝгать тукталыштан соң, Новочеркасск шǝһǝренǝ таба чигенǝ башладык, аны читлǝтеп үтǝргǝ туры килде. Менǝ бу вакытларда инде безнең чигенүче гаскǝрлǝрне немецлар һавадан бик каты бомбага тоттылар. Без монда да оборона кора алмыйча Ростов юнǝлешенǝ чигенүне дǝвам иттек. Полк Ростовка кадǝр оешкан тɵстǝ чигенǝ алмады, дошман безнең сафларны какшатты. Тɵрле юллардан чигенергǝ туры килгǝнлектǝн, штаб белǝн элемтǝ ɵзелде, кухня аерылды. Безнең элемтǝчелǝр батальоны да таркалды. Ростовка җиткǝнче без, немецларга каршылык күрсǝтǝ-күрсǝтǝ, Азов диңгезе ярларына ук килеп чыктык. Безнең ара-тирǝ каршылык күрсǝтү баштанаяк коралланган немец армиясен тоткарлый алмады. Безнең чигенүче армия бер зур гына хутор ɵчен бигрәк тә каты каршылык күрсǝтте. Хутор урамнары ɵчен кɵрǝш башланды. Немецның мотопехотасы шушы хуторда безне чак кына камап алмады. Зур югалтулар белǝн хутордан кичке якта чыгып киттек. Хуторның янǝшǝсендǝ үк кыр ышыклау урман полосасы булуы гына безне ǝсирлектǝн коткарып калды. Ростов шǝһǝре аша Дон елгасын кичǝргǝ приказ булганлыктан, без Ростовка чигенǝбез. Чигенү вакытында мин плащ-палаткамны югалттым. Диңгез якын булганлыктан, тɵннǝрен бик куǝтле чык тɵшǝ икǝн. Плащ-палаткасыз тɵн кичерүлǝре бик кыен. Нишлǝргǝ, кайдан юнǝтергǝ?! Гомеремдǝ бер генǝ мǝртǝбǝ дә кеше ǝйберенǝ кул сузмаганлыктан, мин, "кирǝк дип" кешенекен ала да алмыйм. +- Мǝ, якташ, игелеген күр, синекен кирǝк кеше алган булса, без дǝ сиңа кирǝккǝ генǝ алдык,- дип, райондашым Хǝеретдинов Изахетдин (Буа районы Югары Лашчыбашы авылы) миңа плащ-палатка юнǝтеп бирде. Менǝ шул якташымны взвод командиры үзе янына чакырып алды да арттан килүчелǝргǝ безнең чигенү юлын күрсǝтерсез дип, кыр юлы аермасына бастырып калдырды. Шуннан соң без күрешмәдек инде. Без ɵйдǝн чыгып киткǝннǝн бирле бер отделениедǝ хезмǝт иттек. Бер-беребезгǝ кыен вакытларда ярдǝм итештек, бер сынык икмǝкне бергǝ бүлеп ашадык. Менǝ шундый иптǝшемнǝн һǝм якташымнан аерылдым мин ул кɵнне. +Без иртǝ белǝн Ростов шǝһǝренǝ якынлаштык. Батальон командиры "Ростовсельмаш" заводы коймасы янына туктатты да: "Безнең дивизион шушы завод ишегалдына оборонага туктарга тиеш, мин хǝзер белешеп чыгам, беркая да таралмаска, кɵтǝргǝ", - дип, приказ биреп, завод ишегалдына кереп китте. Ә без куаклыкка ышыкландык. Командирыбыз ɵлкǝн лейтенант Болташенконы (ул украинец, шахтада мастер булып эшлǝгǝн, диләр) кɵтǝбез - юк, кɵтǝбез - юк. Ял да иттек, тамак та ялгадык, кɵтǝбез - юк та юк. Взвод командиры ɵлкǝн сержант Иванов белешер ɵчен завод ишегалдына кереп китте, озак та тормады, ǝйлǝнеп чыкты һǝм: "Завод ишегалдында бернинди дǝ Кызыл Армия частьлары юк", - дип хǝбǝр итте. Без тагын берǝр сǝгать кɵтǝргǝ дигǝн карарга килдек. Кɵттек - ул килмǝде. Безне шәһәргә взвод командиры алып керде. +Ростов шǝһǝренең кɵнбатыш ɵлешендǝге бер паркына якын мǝктǝп ишегалдына урнаштык. Безнең армия бу вакытта югарыдан килгǝн күрсǝтмǝ нигезендǝ чигенде булса кирǝк. Шунлыктан Ростов шǝһǝрендǝ чигенүче частьлар бик күп иде. Тɵш алдыннан якындагы поход кухнясыннан аш алып ашарга ǝмер булды. Без котелокларга аш алып ашарга гына утырган идек, дошман Ростовны һавадан бомбага тота башлады. Ишегалдына бомба тɵшеп ярылды. Солдатлар арасында үлүчелǝр, яраланучылар булды, шул җɵмлǝдǝн, безнең взвод командирыбыз да һәлак булды. Мин котелокны җиргә куеп, аны сул кул белǝн тоткан килеш, аш ашый идем. Бомба шартлагач та карниздан кирпечлǝр коелып тɵште. Бер ярчык минем котелокка килеп бәрелде, аны кулымнан йолкып алды. Карасам, котелок аумыйча гына берничǝ сантиметрга шуышкан, ǝ үзе нык кына ямьшǝйгǝн. Гаҗǝбе шул: ничек бомба ярчыгы миңа тимәгән дә, мин яраланмый калганмын да, ничек котелоктагы аш түгелмǝгǝн?!. Күзгǝ күренмǝгǝн хǝвефле хǝллǝр сугыш кырында кешене минут саен сагалап тора, бу исә минем күзгǝ күренгǝн фаҗигале хǝлдǝн өченче мǝртǝбǝ исǝн-имин калуым иде. +Ростовта берничǝ сǝгать торсак та, безгǝ югарыдан бернинди дǝ приказ булмады. Штаб югалды. Командирсыз да калдык. Безнең элемтǝчелǝр белǝн идарǝ итүне ɵлкǝн сержант Васильев үз ɵстенǝ алып, аның командалыгында Дон кичүенǝ киттек. Шǝһǝр урамнары чигенүче армия частьлары белǝн тулган. Шǝһǝрдә тǝртипсезлек. Кибетлǝрдǝн, складлардан халык нǝрсǝ таба шуны ɵенǝ ташый. Кемдер илне фашизм тырнагыннан азат итү ɵчен канын койса, кемнǝрдер, ыгы-зыгыдан файдаланып, байлык туплый, ә кемдер, шинелен салып атып, кунак каршыларга ǝзерлǝнǝ. Әйтерсең лǝ ул кешелǝргǝ ил язмышы кагылмый. Гаҗǝп - лǝкин факт. Ростов шǝһǝренең тынычрак урамыннан Дон кичүенǝ барганда исерек сугышчыларны күреп хǝйран калдык. Сораша торгач шул беленде: якын гына бер подвал-складта вино саклана икǝн. Мичкǝлǝрне ачып, шуннан шәраб ташыйлар һǝм эчǝлǝр икǝн. Безнекелǝр дǝ читлǝтеп үтǝргǝ телǝмǝделǝр. Дɵрестǝн дǝ склад ачык, балга умарта корты сырган кебек, складны солдатлар камап алган. Котелок белǝн дǝ, чилǝк белǝн дǝ вино ташыйлар яки эчǝлǝр. Без дǝ флягаларга, котелокларга вино тутырдык. Хǝмер үзенекен итǝ, эчеп алган егетлǝребез чигенергә бер дǝ ашыкмыйлар. Кояш баер алдыннан, ял итеп алу ɵчен бер ишегалдына кердек. Кайбер мǝрхǝмǝтле шǝһǝр халкы чигенүче солдатларны ашата-эчертǝ, сыйлый. Бераз тɵшереп тǝ алгач, егетлǝребезнең кәефе күтәрелде, җырлап бии дǝ башладылар. Мин, бу хǝлнең ахыры начар булачагын чамалап, үзем генǝ түгел, ǝ Божановка (Саранск шәһәреннән) да эчмǝскǝ киңәш иттем. Ул мине аңлады. Кояш баегач, солдатларның кайберлǝре ɵйлǝр буйлап таралып, бер-береңне күзǝтми башлагач, Божанов белǝн икǝү, бу ишегалдыннан чыгып, гомуми чигенүче солдатларга кушылып, кичүгǝ киттек. Безнең элемтǝчелǝрнең күпчелеге украиннар. Аларның уй-фикерлǝрен белү читен иде. Үз-үзлǝрен тотулары да бик сǝер. Башта безнең батальон командиры ɵлкǝн лейтенант үзе юкка чыкты, ягъни качты, дияргǝ була. Җирле халыкның күпчелеге совет солдатын, вареникилар пешереп, аларның тамакларын туйдырып, хǝерле юл телǝгǝндǝ, тиздǝн бу җирлǝргǝ җиңү белǝн кайтырга чакырганда, сирǝк булса да совет солдатларын сүгүчеләрне, сорагач та эчǝргǝ су бирмǝүчелǝрне, хǝтта: "Безнең яклаучыларыбыз, ашатучыларыбыз килǝ, сезгǝ кирǝклǝрегезне бирǝлǝрме?!" - дип, немецларны түземсезлек белǝн кɵтүчелǝрне һǝм аларны мактаучыларны да очратырга туры килде. +Без Донга килеп чыкканда караңгы төшкән иде. Дон аша салынган тимер юл күпере шартлатылган, ул асылынып тора. Донны кичү ɵчен пантон күпер корылган. Бу күпердǝн танк, гаубица-пушкаларны чыгару мɵмкин түгел. Шуның ɵчен аларны башка җирдǝн чыгару ɵчен юл эзлилǝр, лǝкин Дон аша башка юллар да немецлар кулында. Пантон күпердǝн үтǝ алмаган тягачларны, гаубица-пушкаларны Дон тɵбенǝ җибǝрделǝр. Безнең дивизион солдатлары орудиесез калды. Алар да үзлǝренең батареялǝрен, взвод, роталарын югалтып, ирекле рǝвештǝ йә башка тɵр гаскәрләргә кушылып чигенǝлǝр. Ростов белǝн Батайск арасы 8-10 километр булып, сазлыклар аша дамбалы юл салынган булган. Анда да берничǝ күпер булган, ләкин алар да немецлар тарафыннан җимерелгǝн. Переправа аша үткǝн барлык тɵр гаскǝр дǝ сазлыклар аша гына Батайскига чигенǝ ала. Дон елгасы Ростов турында атау белǝн икегǝ бүленгǝн. Донның яр буе һәм яр буе кварталлары чигенүче гаскәр белǝн тулган. Пантон күперне немецлар һавадан бомбага тота. Елга ɵстенǝ немецлар кɵчле прожекторлар элǝлǝр. Күпергǝ керү ɵчен чират. Ниһаять, Божанов белǝн мин дǝ күпергǝ кердек. Донның беренче ɵлешен чыгу белǝн безне утрауда туктаттылар. Утрауда оборона тотып, немецларны Дон аша чыгармыйбыз, имеш. Бу - күрǝлǝтǝ үлемгǝ бару дигǝн сүз. Винтовка, автомат ярдǝмендǝ, вак калибрлы орудие белǝн ялангач утрауда немецларга каршылык күрсǝтеп булмаячак. Караңгылыктан һǝм башка гаскǝрнең хǝрǝкǝтеннǝн файдаланып, без Донның икенче ɵлешен дǝ кичеп чыктык. Бик арылган, йончылган. Хǝл алырга дип яр буенда тукталдык. Йокымсырап та киткǝнбез. Кемдер безне типкǝлǝп диярлек йокыдан уятты. Яр буендагы барлык туктаган солдатларга чигенергǝ кушалар. Чигенү юлы фǝкать сазлык аша гына. +Кояш чыкканчы ук сазлыкка кереп киттек. Сазлыкның күпчелек ɵлешен камыш каплаган. Камышлыктан чигенǝбез, ǝ ɵстебездǝ умарта кортлары кебек немец истребительлǝре оча. Үлүчелǝр, яралылар камыш арасында кала. Ай-һай ла, ул камышлы сазлык аша үтүлǝре! Су тирǝн урыннарда винтовканы һ.б. баш ɵстендǝ күтǝреп муеннан суда барулары. Бер-беребезгǝ ярдǝм итǝ-итǝ, без, ниһаять, Батайскига килеп чыктык. Юеш киемнǝребезне салып сыктык та кояшка кибǝргǝ элеп куйдык. Без тукталган хатада хуҗалар җырлашып аракы эчǝлǝр. Бу күренешне без ничек тǝ аңламадык, бǝяли алмадык. Әллǝ кайгыдан, ǝллǝ шатлыктан эчеп җырлыйлар. Без дǝ флягалардагы винолардан авыз итеп, тамак ялгап, киемнǝрне кояшта киптерǝбез. Бик арылган. Кояшка каршы кызуда изрǝп йоклап та киткǝнбез. Безне тагын тɵрткǝлǝп уяттылар һǝм шушы сǝгатьлǝрдǝ шәһәргә немецлар керǝчǝген ǝйттелǝр. Кипкǝн киемнǝрне киеп, ашыгыч рәвештә юлга чыкканда ɵй бушап калган, эчеп-тамаша кылып утыручылар юк иде инде. Без Батайскидан чыкканда немец шәһәр ǝйлǝнǝсен бомбага тотты. Бу - чигенүче совет армиясен күплǝп юк итү һǝм кайберлǝрен камалышта тоту максатыннан шулай эшлǝнде булса кирǝк. Без бомбага тоту зонасыннан кɵчкǝ котылдык һǝм кыр ышыклау урман полосасы буйлап алга хǝрǝкǝт иттек. Кɵн кызу, эчǝсе килǝ. Саз һǝм юлдагы күлдәвекләр суын эчǝргǝ мǝҗбүр булдык. Менǝ инде без берничǝ тǝүлек шулай чигенǝбез, ǝ аякта 41ле ботинка. Ул аякны бик кырды, кɵчкǝ атлыйм. Кɵнбатыштан яшенле яңгыр килǝ. Без зур гына хуторга туктадык. Монда чигенүчелǝр ялга, бǝлкем, кич кунарга да тукталганнардыр. Атлы повозкалар, җигелмǝгǝн повозкаларга бǝйлǝп кенǝ куелган атлар да күп. Озак та үтмǝде, давыллап, яшенле яңгыр ява башлады. Солдатлар тɵрлесе тɵрле урында яңгырдан ышыкландылар. Менǝ шушы вакытта башка бер уй килеп тɵште. "Шушы ыгы-зыгыда берǝр буш атны чишеп алырга да, ат ɵстендǝ алга таба юл тотарга!" Һǝм без Божанов белǝн шулай эшлǝдек тǝ. Караңгы тɵшү белǝн атларның иң тыгыз бǝйлǝнгǝн җиренǝ барып, бераз ǝйлǝнǝтирǝне күзǝттек. Ыгы-зыгы тынып та бетмǝгǝн бер вакытта Божанов белǝн икебез дǝ берǝр атны чишеп алып, җитǝклǝп күрше тыкрыкка кереп киттек. +Оешкан тɵстǝ чигенүчелǝргǝ караганда, адашып, ягъни үз частьларыннан аерылып чигенүчелǝр күбрǝк тǝ булгандыр. Шунлыктан, аз гына урыныңны алмаштыру да башкаларга буталып китү ɵчен бик җиткǝн. Кыскасы, без икебез дǝ атлы булдык. Атка атланып, икенче хуторга киттек. Яшенле яңгыр артыннан бу тɵнне сибǝлǝп кенǝ җылы яңгыр яуды. Без атларны тышаулап, печǝнгǝ кушып, үзебез печǝн кибǝненǝ куыш ясап, шунда кереп ял итǝргǝ, аз гына черем итǝргǝ булдык. +Безнең чигенү Ростов, Тɵньяк Кавказ тимер юлы буйлап Кущевская аша Тихорецкига таба дǝвам итте. Тамак газабын, юл газабын укучы кеше үзе чамалар, күз алдына китерер, ул турыда язып тормыйм. 1942 елның җǝендǝ Советлар Союзы ɵчен гадǝттǝн тыш авыр хǝл туа. Немец армиясе инициативаны үз кулына ала. Немецлар Донны үтеп, Сталинградка якынлаша. Кавказга үрмǝли. Вакыты истǝ калмаган, июль аеның ничǝседер? Чигенү бетте. Тихорецк шǝһǝре янында безне туктаттылар. Һǝр чигенүчене, кемнең нинди частьта хезмǝт итүенǝ карамастан, тезеп, полк, рота, взвод, отделениелǝргǝ беркеттелǝр. Мин укчы полкка элǝктем, лǝкин ул полкның ничǝнче полк икǝнен дǝ хǝтерлǝмим. +Бер тǝүлек ял иткǝннǝн соң, безне автомашиналарга тɵяп, чигенгǝн юлыбыздан кире (50 км тирǝсе) алгы фронтка алып киттелǝр. Без Кавказга үрмǝлǝүче немец армиясе юлына каршы бастык. Һǝр авыл, һǝр калкулык, һǝр километр тимер юл ɵчен каты сугышлар башланды. Немец армиясе һаман алга үрмǝли, безгǝ зур югалтулар белǝн чигенергǝ туры килǝ. Без авылларны калдыра барабыз, ǝ алар авылларга урнаша килǝлǝр. Кыскасы, без немецларның алга баруын туктата алмасак та, аның хǝрǝкǝтен тоткарладык һǝм аларның байтак кына җанлы кɵчен юк иттек. Гǝрǝбǝ кебек бодай өемнәрен, дошманга калмасын дип, керосин сибеп яндырулар да, терлек кɵтүлǝрен юк итүләр дǝ булды. Янǝшǝңдǝ яраланып авып калган иптǝшеңǝ ярдǝм итǝ алмыйча, аны калдырып китүлǝр дǝ булды. Сугыш!.. Сугыш!.. +Чигенүче армиядә. Контузия +Бер адым да чигенмǝскǝ! Немецларның Кавказ һǝм Сталинград юнǝлешендǝ хǝрǝкǝтен туктату бурычы шулай катгый куелса да, чигенүче безнең армиягǝ немецларны туктату бик кыен иде. Чигенү вакытындагы нигезсез, әзерлексез сугышларда җанлы кɵч тǝ, техника да күп югалды. Авыр орудиелǝр Дон аша үтǝ алмады. Чигенүче армиягǝ танклар белǝн дǝ, һавадан да ярдǝм булмады. +1942 елның август урталарында Краснодар ɵлкǝсенең Тихорецк белǝн Ростов арасында зур гына станица ɵчен бик каты бǝрелеш булды. Немецларның мотопехотасы безне чолгап алырга тырышса да, зур югалтулар кичереп, без урылмаган иген басуы аша чыгып котылдык. Безнең кɵч торган саен азая, сафлар сирǝгǝя барды. Якшǝмбегǝ каршы, кечкенǝ генǝ авылга туктап, гадǝттǝгечǝ оборонага урнаштык. Иртǝ белǝн авылда ара-тирǝ халык күренсǝ дǝ, соңга таба авыл хǝрǝкǝтсез калды. Якшǝмбе кɵннең тынычлыгыннан файдаланып, авылның тɵн ягына окоп-траншеяларга урнаштык. Һǝм авылның кɵньягына икенче линия оборона хǝстǝрлеген дǝ күрдек. Ике яклап сɵзǝк иңкүлеккǝ утырган бер урамлы авыл уртасыннан кечкенǝ генǝ инеш ага. Авыл шактый яшел. Бакчага урнашкан позициябез немецларны ут белән каршыларга бик уңай. Безнеңчǝ, немецлар калкулык аша чыгып, үзǝнлеккǝ урнашкан авылга тɵшǝргǝ тиешлǝр - аларны прицелга аласы гына кала. Без немецларны авылга якын җибǝреп, кинǝт ут ачарга, аларны авылга кертмǝскǝ, чигенергǝ мǝҗбүр итǝргǝ тиешбез. Авыл ɵстеннǝн немецларның разведка самолётлары очып үтте. Безнең кɵч аз. Уң һǝм сул флангларда һǝм үзǝк ɵлештǝ берǝр пулемёт булып, калган сугышчыларда винтовка, автомат һǝм гранаталар. Менǝ шул кораллар белǝн без немецларга каршы торырга, аларның алга барышын тоткарларга тиешбез. Немецларны иртǝн үк кɵтсǝк тǝ, алар сǝгать 10-11лǝpдǝ генǝ пǝйда булдылар. Немец пехотасы башта аяк ɵсли кыр буйлап сибелеп тɵшсǝ, авылга якынлашкач, сугыш алымы буенча, җиргǝ ятып, иген кыры аша алга шуыша башлады. Алар бу кечкенǝ генǝ авылда безнең техника юклыгын яхшы белǝлǝр. Зур кɵч юклыгына да ышаналар булса кирǝк. Саклык йɵзеннǝн алар, шуышып, һаман авылга, безнең позициягǝ таба якынлашалар. Немецның танклары да күренми, артиллерия тавышы да юк. Иген арасыннан үзлǝрен ачык күрмǝсǝк тǝ, аларның хǝрǝкǝте сизелǝ. Сигнал булуга, без немецларга ут ачтык. Немецлар җиргǝ сеңделǝр һǝм безгǝ каршы ут та ачтылар. Бурыч: ничек тǝ немецларны бакчаларга, каралты-курага, йортларга якын җибǝрмǝскǝ! Озак кɵтǝргǝ туры килмǝде, авыл ɵстенǝ миномётлардан ут ачтылар. Без ике ут арасында калдык һәм икенче позициягǝ чигендек. Немецлар авылга керделǝр, аларның мотопехотасы авылны урап ала башлады. Авылның кɵньягына артиллерия снарядлары тɵшеп, безнең чигенү юлын бүлде. Без солы кыры аша, урман полосасы буйлап, чигенǝ башладык. Солы кырыннан шуышу хǝтердǝ, ǝ калганын белмим. Соңыннан уйлавымча, шул солы кырында мин немец снаряды яки бомбасы шартлаудан контузия алганмын. Ниндидер бушлыкта томан эчендǝ йɵзǝм. Күз алдымда ниндидер алкалар оча, шǝүлǝлǝр йɵзә. Колак шаулый, тоташ бер гүлǝү. Хǝлсезлек. Күз ачылмый. Ми кайный. Калтырану... Мин үземне белештерми күпме ятканмындыр, ǝ исемǝ килгǝндǝ шундый бер авыр хәлдә идем. Салам ɵстендǝ ятам икǝн. Янымда кешелǝр. Сɵйлǝшǝлǝр, лǝкин һични аңламыйм. Соңга таба төшендем: мин авыру, ǝ минем янымда яралы солдатлар. Мин тирǝ-юньне таный башлагач, тагын шуны аңладым - без немецлар кулында, имеш. Ә берничǝ кɵннǝн чыннан да немецларда ǝсирлектǝ икǝнлекне аңладым. Без бу авылның клуб идǝнендǝ, белмим, күпме яткандырбыз, ул да билгесез. Җиңел яралы, контузия алган совет солдатларын җыйнау берничǝ кɵн дǝвам иткǝн. Үзлǝренең монда элǝгүлǝрен тɵрлесе тɵрлечǝ сɵйли. +Берничǝ кɵн үткǝч, йɵри ала торган ǝсирлǝрне колоннага тезеп, яралы һǝм безнең кебек хǝлсезлǝрне автомашинага тɵяп, каядыр - кɵнбатышка алып киттелǝр. Ростов шǝһǝрендǝ безне бер ишегалдына алып кереп, машинадан бушаттылар. Без килгǝндǝ бу ишегалдында халык байтак иде, зур капкадан ǝледǝн-әле яңа ǝсирлǝр колоннасы кереп тора. Биредә тɵрмǝ булган дип сɵйлǝделǝр. Безгә - яңа килүчелǝргә рǝт-рǝт тезлǝнеп утырырга куштылар. Утырдык. Немец офицеры нǝрсǝдер сɵйлǝнде, тылмач безгǝ аңлатты: +- Арагызда кем комиссар, кем еврей? Комиссарлар, еврейлар, алга чыгыгыз! +Лǝкин беркем дǝ урыныннан кузгалмады. Озак та үтмǝде, сафлар арасына кереп, немец офицерлары комиссарларны һǝм еврейларны тышкы кыяфǝтлǝренǝ карап эзли башладылар. Берничǝ кешене сафтан аерып алдылар һǝм стена буена илтеп тезделǝр. Немец офицеры сɵйлǝде, тылмач русчага тǝрҗемǝ итте. Эчтǝлеге түбǝндǝгечǝрǝк хǝтердǝ калган: имеш, Россиядǝ кысанлыкта яшǝгǝн халыкларга Германия армиясе ирек бирǝ, Кызыл Армия сафында солдатларны немецларга каршы котыртучылар - комиссарлар, ǝ тылда дɵнья бутаучылар - еврейлар, шуның ɵчен аларны кырып бетерергǝ, арабызда булган комиссар һǝм еврейларны тотып бирергǝ. Анда стена буена тезелгǝннǝргǝ стенага карап басарга, кулларын югары күтǝрергǝ боерык булды. Озак та үтмǝде, винтовкалардан залплар яңгырады, стена буендагылар бɵгелеп тɵштелǝр. Ростовта булуның беренче сǝгатендǝ үк немецларның менǝ шундый вǝхшилеген күрдек. Монда без 4-5 кɵннǝр торганбыздыр. Ашау бик тǝ начар. Кɵненǝ ике мǝртǝбǝ баланда бирделǝр. Ул күгǝргǝн икмǝкне җылы суда изрǝткǝн болганчык су. Күпчелек солдатның шул суны салдырырга котелогы гына да юк, шул җɵмлǝдǝн минем дǝ. Тɵннǝрен ачык һавада кунабыз. Хǝлсезлек торган саен кɵчǝя. Баш ǝйлǝнǝ, күз күрми башлый. Бу арада мин ике рус егете белǝн танышып алдым. Аларның икесенǝ бер плащпалаткалары бар. Тɵннǝрен үзлǝре яннарына мине дǝ сыендыралар, рǝхмǝт тɵшкерлǝре. Без фронтта булганда һǝм оборонада торганда немецлар безнең ɵскǝ самолётлардан күпме листовка ташладылар! Ул листовкаларда Германия - җǝннǝт, Советлар Союзы тǝмуг итеп сурǝтлǝнгǝн була. Кичлǝрен кɵчле радио рупорлары аша, тɵче теллǝнеп, үзлǝре ягына чыгарга ɵндиләр. Аларның ничек эш итүлǝрен, вǝхшилеклǝрен, канэчкеч булуларын газеталар аша укып белǝ идек. Политзанятиелǝрдǝ безгǝ бу турыда бик ачык аңлаталар иде. Шушы кыска гына вакыт эчендǝ дǝ фашизмның нǝрсǝгǝ сǝлǝтле икǝнен үз күзебез белǝн күреп белдек. Картлар ǝйтмешли, дустыңа түгел, дошманыңа да Ходай язмасын немец колы булырга. +Редакциядән: +Хөрмәтле укучыларыбыз! Мәгъсум Харисовның "Укытучы иртә чалара" дип аталган истәлекләренең журнал вариантын шуның белән төгәллибез. Авторның улы, басмага әзерләүче Ренат Хариска рәхмәтебезне җиткерәбез һәм истәлекләрнең тулысы белән китапта басылып чыгуын телибез. +Әдәби хәзинәләребез +Зәки Вәлиди Туган +ХАТИРӘЛӘР +Ибраһим Качкынбай +Ибраһим, Алакуянбаш авылының имамы Шәмсетдин Качкынбай углы, миннән ике яшькә олырак. Буе ике метрга якын Шәмсетдин белән янә үзе кебек озын буйлы агам Вәли мулла, башкорт атлы гаскәре полкында бергә хезмәт иткән вә югарыда исеме аталган Йосыф Майор Карамышевның боерыгында урыс гаскәренең Сыр-Дәрья буйларында, Кукандларга каршы яуларында бергә булганнар. Вәли мулла кебек, Шәмсетдин Качкынбай да гарәпчә, фарсыча һәм урысча яхшы белә вә һәр икесе дә Чыгытай әдәбиятына, аеруча Әхмәт Ясәви, Нәваи вә суфи Аллаһияр әсәрләренә чыннан да мөкиббән шәхесләр иде. Бөрҗән башкортлары арасында Сәет углы Габдулла исемле шәех белән бу Шәмсетдин Качкынбаев культуралары мөкәммәлләшкән инсаннар иде. Һәр икесе дә Сыр-Дәрья буйларында булып, күршеләребез Макар авылыннан Йосыф Майор Карамыш вә Сайран авылыннан Бәкбулат мулла кебек, Урта Азия культурасын Башкортстанга алып килүчеләр. Боларда гарәпчә, фарсыча язма әсәрләр дә бар иде. Шәмсетдин мулланың китаплары арасында "Миһр вә Мөштәри" исемле бер-берсен хөрмәт иткән ике егет турындагы ак шигырь белән язылган хикәясе бар иде. Мулла минем белән углы Ибраһимны бу "Миһр вә Мөштәри"гә охшата иде һәм безгә ул хикәяне сөйли торган иде. Бу әсәрнең рәсемнәр белән бизәлгән гүзәл бер нөсхәсен 1958 елда Вашингтонда "Freer Galleri of Art"та күрдем. +Шәмсетдин улы Ибраһим атамның мәдрәсәсендә укыта иде. Минем кебек, Ибраһим да гарәпчә, фарсыча белән бергә урысча да өйрәнде. Урыс телен, минем белән чагыштырганда, Ибраһим яхшырак белә иде. Гарәп, фарсы культурасы, безнеке белән чагыштырганда, гаять югары. Ибраһим гадәттән тыш ягымлы, назик күңелле, мәһабәт, бик зиһенле егет. Өстебездәге киемнәребез, "билбау" дип аталган озын ефәк кушакларыбыз, биек үкчәле итекләребез, ат дирбияләребез, өзәңгеләребез, коешкан каешларыбыз, түшлек, аркалыкларыбыз, аелларыбыз, ияр җәяләребез, камчыларыбыз, Дагыстаннан килгән тимерчеләр, көмешчеләр тарафыннан коеп эшләнгән ат җиһазларыбыз икебезнең дә бертөсле иде. Безгә боларны Ибраһимның анасы эшләтте. Чигешле-бизәкле кушакларны үз куллары белән тукып бирде. Ибраһим белән кыш айларында Үтәктән кайткан вакытларда, язын май, апрель, сентябрь айларында мин аларда яши идем, бу айларда без гел бергә була идек. Атасы вафат булгач, анасы "ялгыз калдым", дип, Ибраһимны өйләндерде. Шуңа күрә, укуын дәвам иттермичә, көр тормышлы гаиләсенең өй эшләрен карау мәҗбүрендә калды һәм ул моңа бик борчыла иде. Аларның атлары Шүлгән токымлы, яхшы нәселле атлар иде. Имеш, риваятьләргә күрә, бу токымның бияләре Шүлгән исемле авыл янындагы мәгарә күленнән чыккан айгырлардан буаз калганнар икән. Ибраһим иң җитез атлары арасыннан бер айгыр, бер бияне миңа бүләк итте. Бу бия белән айгыр безнең ат көтүенә килеп кушылгач, "нәселсез атларыбыз арасына затлы канлы атлар килеп кушылды", дип горурлана торган идек. Мәдрәсәне ташласа да, Ибраһим китап укуын ташламады. Аның иң яраткан шагыйрьләре урысчада - Лермонтов, фарсыдан - Аттар вә Аллаһияр, түркчәдән - Нәваи, "Мөхәммәдия" китаплары иде. Икебезнең арада бик тә самими язылган хатлар йөри башлады. Бу хатлар, Бохарада күрдегем ысулда, томар шәкелендә, озынча итеп төрелгән кечкенә торбачыклар иде. Күпвакыт бу хатлар халык шигырьләре вә яки борынгы әдәбияттан алынган әсәрләр белән баетылган була иде. Берсен әле дә булса хәтерлим. Кар яуганда, ике җылкыбыз авылга, араннарга кайтмады. Мин Ибраһимга хат яздым, адашкан җылкыларыбызны ике яклап эзләргә кирәк иде. Хатыма каршы ул җавап язды: "Баш өсте, башкарырбыз. Инсан дустын - солтан, үзен - аның колы, дустын - рух, үзен тик гәүдә дип белсен. Дус бүрек кияргә теләсә, башыңны бир, җаныңны теләсә, җаныңны фида кылырга әзер бул!" дип язылган иде хатта. Чыннан да, Ибраһим хезмәтчеләре белән бергә берничә көн эзли торгач, безнең авылдан 80 чакрым ераклыкта җылкыларыбызны табып, өебезгә хәтле китереп тапшырды. +Башкортларның җәйге тормышы ялкаулыктан гына торадыр кебек күренсә дә, мал асрау, урман эшләре, бал кортлары үрчетү, гаскәр хезмәтендә аларның ялкаулыгы тылсымлы кул белән сыпырып алгандай юкка чыга. Ибраһим шуларның бер мисалы иде. Җылкыларыбызны тапканчы, тау араларында ат чаптырып, 200 чакрым ара узганнар. Ибраһимның атасы аңа Нәваиның вә Госманлы әдәбиятыннан Язучы углының "Мөхәммәдия" әсәрен вә Кәмал Өмми шигырьләре тупламасының бик күп урыннарын фарсычадан - Аттар, Хафиз Дивани вә Тимернекеләр заманында бик могтәбәр булган "Нөзхәт әл-арвах" китабын ятлаткан. Мин бу соңгы аталган әсәр белән һич таныш түгел идем. Соңыннан 1913 елда Бохарага килгәч, бу әсәрне эзләп табып, берничә кат укып чыктым да Ибраһимны исемә төшердем. Байтак вакытлар узгач, бу әсәрнең кесәгә сыешлык кечкенә нөсхәләрен күрдем. Шәмсетдин мулланың фарсыча берничә кулъязма әсәре бар иде. Ләкин боларның нинди китаплар икәне һәм аларның язмышы турында миңа мәгълүм түгел, ул чакта бу язмалар белән кызыксынмый идем әле. Ибраһим белән мин кымыз мәҗлесләрендә чыгытайча шигъри әсәрләрдән мәгълүм бәетләр сөйли идек. Дустым Ибраһим "курай" дип аталган башкорт уен коралында хисапсыз күп көйләр уйный-уйный җырлый. Ул бик тә саф, нечкә тавышлы иде. Кайвакыт ул тау түбәсенә менеп курай уйный, җырлый. Җырлаган җырларында, ТакыяСусак дип аталган тауларга бәрелеп, кайтаваз булып кире кайта. Ул кайтаваз тыңларга ярата, монда, Ярув, Карагач җәйләүләрендә чакта, Качкынбайлар ат сыртында чапканда җирдән камчы кармап алу уеннары уйныйлар иде. Камчыны ала алмаганнарны камчы белән яралар. Галишер Нәваи дә Сары-тула исемле төрек дусты белән яшьлегендә шундый ат бәйгеләренә катнашканлыгы турында яза: +Мин Сарыг-тула илә берлектә юлга чыксам, +Тау, ялан, үзән вә йә чүл икәнен аермыйча, +Бөркәвеч ярыгыннан кулларым чыгарып, +Ул качса ки, мин кусам, мин качсам ки, ул да куса. +Ибраһим шушы мәгънәдәге шигырьне һәр форсат чыккан саен укый иде. Кызу канлы яшь-җилкенчәк егетләрнең ат менгән кызлар белән куышу гадәте бар иде. Кыздан качып өлгермәгән егетне куып җиткән кыз камчылый, кызны артыннан куып җиткән егет аны үбәргә тиеш. Алдарак яшәгәннәр вакытында бу рөхсәт ителә иде. Ибраһимның туганы булган Оркыя исемле бер кыз шундыйлардан иде. Ибраһимның хатыны Аккилен бу вакыйгаларда тамашачы буларак катнаша иде. Безнең авылда, гаиләбездә сабый чагымда Мөхия, Гөлсем исемле апаларыбыз җайдаклыкта ирләрдән калышмый иде. Фәкать авылыбызга күчеп килгән татарлар мөселман культурасына артык капланып, бер җәмәгать булып урнашканнарына күрә, аларның йогынтысы аркасында, хатыннарыбызга да аларның культурасы йокты. Куып җиткән егетләр кызларны үпми башлады. Бөрҗәннәр дә урыны-урыны белән бу гадәтләрне алдылар. Җилдәй җитез атка атланган булса да, мин Оркыя артыннан куып җиттем. Ул иске дастаннарда язылган "Кара юрга" җырын гүя атланган атына багышлаган кебек: "Үз сыртымдагы бикәчне үптертмәм вә бикәчне кочтыртмам", дип җырлый иде. Бу "кызкуыш" ярышларында мин Оркыяны куып җиттем, беләгеннән тоттым, ләкин үпмәдем. Картлар кычкыра: без үбә идек, син дә кызны үп, дип кычкыралар. Соңыннан Оркыя мине куып җитте дә камчы белән яра башлады. Шулвакыт Аккилен: "Һыдыр ошол татарды, тиреһен һалдыр", дип кычкыра башлады. Чөнки без татарларга - башкорт, Бөрҗәннәр өчен татар була килдек. Качкынбайларның гаиләсендә кымызның иң шәбе эшләнә, Алакуян елгасының Агыйдел суына кушылган җирендә корылган, "Ызба" дип аталган кышлакларга күченгәч, әчебал эчәләр иде, һәм бик тә хәтәр биюләр була торган иде. Намазны да онытмыйлар, исерексәрхуш булсалар да, намазны укыйлар. Рамазанда ураза тотмаган кеше булмас иде. Миңа халык дастаннарына, милли уеннарга, кызкуышларга мәхәббәт тәрбияләгән агам Вәли мулла белән Качкынбай булды. Ибраһимның ир-егет холыклы анасы да, Ибраһимның хатыны да, мулланың кызлары да укый-яза беләләр иде. +Бүтән иптәшләрем +Яшьлегемдә иң якын дусларымнан авылыбыздагы җәгәнем (пләмәннигем) Нурмөхәммәд белән күрше Макар авылындагы бер имамның углы Газиз һәм урысча башлангыч мәктәп мөгаллиме Мифтахетдин углы Әмир Карамышев иде. Нурмөхәммәд укуын дәвам итмәде. Аның белән бергә урман эшләренә йөрибез, бергә сунарга барабыз, чаңгылар киеп, кыш көне бергә куян аулыйбыз. Бәгъзе әсәрләр язган Газиз исә Троицкидагы шәехның мәдрәсәсендә бер үк вакытта урыс мәктәбендә дә укый, бик зиһенле, шагыйрь бер егет иде. Соңыннан мәшһүр шагыйрь Мәҗит Гафури белән берлектә Троицки шәехенең мәдрәсәсендә белем алалар. Һәр икесе бергә казакъ арасына китеп, җәй көне мөгаллимлек кылалар һәм көзләрен икесе дә, авылларына кайтып, Газизләрдә кунак булалар. Газиз шагыйрьлек ягыннан, Мәҗит белән чагыштырганда, истигъдадлырак (талантлырак) булса да, басылган әсәрләре юк иде. Мәҗитнең бер-ике кечкенә шигырь мәҗмугасы чыкты. Мин аксак шагыйрь белән (ихтимал, 1907 елдыр) беренче тапкыр күрештем, соңыннан алар Газиз белән бергә берничә тапкыр безгә килделәр. Һәр икесе шигырьләрен укыды, атам белән анама ул әсәрләр бик ошады. Мәҗит басылган әсәрләрендә: "башкортлар Идел белән Дим елгасы буйларында үзбаш хөр җәмгыять булып яшәгәндә, чит-ятлар килде дә аларны әсир итте", мәгънәсендәге шигырьләрен шул вакытта укыды. Мәҗит миннән сигез-тугыз яшькә кече иде. Газиз биш яшькә олы булгандыр, дип уйлыйм. Әмир исә миннән бер-ике яшькә кече. Шуңа да карамастан, ул шигырьне яхшы аңлый, Мәҗит белән Газизнең шигырьләрен яттан сөйли. Әмир соңыннан урысча укырга керде вә хәрби мәктәптә укуын дәвам итте, ниһаять, 1917 елгы милли хәрәкәтләрдә аның белән бергә корган беренче хәрби бүлекләрдә Беренче атлы гаскәрнең командиры, соңыннан төмән (ун меңлек гаскәрнең) җитәкчесе булып китте. +Карамышевлар гаиләсе әһелләренең барысы бик укымышлы иде. Алар XVIII- ХIХ йөзьелда башкорт гаскәрендә субай, ватандашлык эшләре башында торучы "кантон" җитәкчеләре булып хезмәт итәләр иде. Минем олы агаларым югарыда Йосыф Майорның идарәсендә иде. Боларның барысы да күчмә тормышны ташлады, һәм авылда бары тик мәдәни эшләр генә кайный иде. Өйләрен акшарлыйлар, әтрафы бакчалы, бакчаларда җиләк-җимеш, аеруча, алма чәчәк ата. Йосыф Майорның Сыр-Дәрья елгасы буйларында утыручы авыллар турында вә казакъларның иҗтимагый тормышына кагылышлы урысча матбугатта язмалары да чыкты. Болардан гаиләбезгә дә, Качкынбайларга да иң якын Гомәр Хаҗи исемле бай, олы яшьтәге бер зат иде. Бу зат борынгыдан Башкортстан Мохтари булган заманнарда кантон рәисе иде. Төркияне, Хиҗазны барып күргән кеше. Троицкидагы Зәйнулла ишанның иң якын дусты иде. Бу Карамышевлардан Әхмәт исемле берәү, байтак еллар элек Алмания императоры гаиләсенә кымыз эчертер өчен, бияләре һәм хатыны белән бергә Алманиягә күчеп киткән. Шулай итеп, ул алманча сөйләшергә өйрәнеп кайтты. Ул безгә Алманиянең гүзәллекләре турында рәсемнәр күрсәтеп сөйли иде, ягъни Алман пропагандасына хезмәт итә иде. Фәкать безнең иң яраткан кешебез Карамышевның атасы, урысчага өйрәтүче Мифтах иде. Боларның күбесе соңыннан Башкортстан мохтарияте хәрәкәтендә хәрби вә идарә эшләрендә минем янымда вазифа алдылар. Башка якын иптәшләрем авылыбызның көньяктагы Сайран, Арлар авылларында Бәкбулат хәзрәт, Нури мөәзин белән Госман Хаҗи Ильяс углы гаиләләре иде. Боларның угыллары - атамның мәдрәсәсендә укып чыккан кешеләр. Болар 1917 елдан соңгы вакыйгаларда безнең хәрәкәтләребездә төрле вазифаларда булды. +Атамның Җаекка сәяхәтләре +Август аеның ахырларында Ирәмәл дип аталган җирдәге көтүлектә печән чабу, чапкан печәнне киптерү һәм җыю өчен атам өмә оештыра торган иде. Өмәләрдә кабиләбезнең "Илчек-тимер" ыруына насыйп авылларның күбесе катнаша, бик күп мал чалына иде. Бу - гаиләбезнең олы бер бәйрәме кебек иде. Бу эш беткәч, атам дуслары вә шәехләрне күрергә юлга чыга. Бу сәяхәт Троицк шәһәрендәге пири-шәех Зәйнулланы зиярәт итү белән тәмамлана. Юлда барганда, Карагай, Кыпчак, Бөрҗән ыруларына караган дусларының вә шәехләренең җәйләүләрендә аш мәҗлесләре уза. Бу мәҗлесләрдә алар гыйльми, дини, хәтта кайбер сәяси мәсьәләләр турында да сөйләшәләр. Кире кайтканда, атам үзләрен дастан каһарманы "Чура Батыр туруннары" дип санаган ырулар: Мәһди белән Әмин авылларының мөселман казакълары, төнгәвир, төнгатар, тамьян вә катай кабиләләренең юлы белән кайта, аларда да кунак була. Бу сәяхәт ай ярым вакыт дәвамында була. Һәр елда кабатланган бу сәяхәтләрнең өчесендә мин дә катнаштым, мин атларны, арбаларны карап торыр өчен атам белән бергә йөри идем. Һәр сәяхәт минем фикри хәятемдә яхшы тәэсир калдыра иде. 1904 елдагы сәяхәтебез - Рус-Япун сугышына, 1905 елдагы сәяхәтебез - Урыс түнтәрелеше көннәренә, өченчесе 1906 елда Урыс Думасы бәрелешләре вакытына туры килде. Мин тасаввуфны (хорафатларны, мистиканы) сөйми идем. Рыякяр (мәкерле, хөсетле) булган шәехләргә нәфрәтле идем, шуның белән бергә араларында Муллакай Габдулла хәзрәт, Колбакты Ѓабделханнан хәзрәт кеби, атамның табындашы булган Троицкидагы дусты Зәйнулла хәзрәт кеби самими инсаннарны, әхлак вә игелеге булганнарны бик хөрмәт итәм. Искә алынган бу өч сәяхәтемдә мин бик күп матур нәрсәләр күрдем һәм гүзәл нәрсәләргә өйрәндем. Җөмләдән, 1906 елда сәяхәткә чыккач, Зәйнулла ишан миңа күп илтифат итте. Бәләкәй булуыма карамастан, ул миңа төрле сөальләр биреп, җавапларымны дикъкать белән тыңлый һәм үгет-нәсихәт бирә. Беркөнне иртәнге чәй мәҗлесендә янә ниндидер сорау бирде бу, мин белгәнемчә җавапландым. Аннан соң барысының каршысында: ал, углым, бәлки, берәр нәрсә сатып алырсың, дип кулыма ун тәңкә алтын акча тоттырды. Мин бу акчага "Хезмәт" дип аталган татар китабы кибетеннән Газзалиның динне (теологияне) тәнкыйть иткән бер әсәрен, Мисырда да, Истанбулда да басылган һәм Ислам җәмгыяте вә фәлсәфәсенә кагылышлы басмаларны, башка бәгъзе гарәпчәгә тәрҗемә ителгән урыс романнарын, французча өйрәнү өчен төрекчә "Мүкаләмә-и Франсевия" китабын вә бер урыс кибетеннән Толстойның 1891 елда мин туган елда булган котчыккыч ачлык турындагы "Ачлык еллары" исемле әсәрен сатып алдым. +Берничә көннән соң шәех миннән акчамны нәрсәгә тотканым турында сорады. Мин сатып алган китапларымны санап күрсәттем. Хуплады, "урысча беләсең икән, хәзер французча да өйрәнсәң, бик яхшы булыр", диде. Физика вә астрономия китапларын алганымны да бик ошатты. Толстойның ачлык еллары турында язган китабы хакында аңа сөйләдем, бик яхшы китап алгансың, диде. Мәгәр ки, шәех ун тәңкәне мине сынап карар өчен биргән булып чыкты. Берничә көн узгач, ул нинди китаплар укыганлыгым турында, аларның эчтәлеге турында сорады. Газзалиның "әл-муккыйз мин әл-далала", ягъни "ялгыш юлдан китүдән коткаручы" исемле әсәрен алганым турында әйткәч, шәех "син моны аңламассың", диде, "мин ул китапларны гарәпчәне ныклап өйрәнгәннән соң укырмын", дидем. Ул минең аркамнан сөйде һәм тагын акча бирде. Башка мәҗлесләрдә дә ул минем бу эшемне бик хуплый иде: +- Унбиш яшь кенә булуына карамастан, бу бала китап сайлый белә! - дигәч, мин бик нык горурлана идем. Аны барысы да бик хөрмәт итә иде, бу затның мактау сүзләре мине канатландыра, аның хуплаулары булмаса, бәлки, минем тормышым гыйльмияттән башка юнәлешкә киткән булыр иде. Казан шагыйре Тукай әйтмешли: азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим, азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем. Әгәр шәехнең бу хуплаулары булмаса, мин сәүдә белән мәшгуль булып, бер прикашшик кына булып калган булыр идем. +Казакълар вә Себер (Төмән) татарлары белән аралашуыбыз +Бу сәяхәтләребез бары тик Көнчыгыш Башкортстан төбәкләренә генә түгел, казакълар арасындагы багланышларны да тәэмин итә иде. Бу элемтәләр 1917-1918 елларда башкорт Милли хәрәкәтен оештыру гамәлендә бик зур файда эшләде. Патша хөкүмәте Башкортстан белән Казакъстан арасында бер урыс өлкәсе корып, Җаек (Урал) елгасының көньягында миллионнарча гектар казакъ җирләрен басып алып, казакъ түркләрен шул жирләрдән куып чыгарды. Әмма 1904 вә 1905 елларда казакълар, аеруча, кыпчак күчмәннәре Башкортстан чиге буйларында яшәп, хайванчылык белән шөгыльләнүләрен дәвам итә иде. Болар арасында атамның дуслары Найза белән Нурпәй Хаҗи исемле бик байларның ике гаиләсе бар иде, аларны зиярәт итеп, аларда берничә көн кунак булдык. Нурпәй Хаҗи атам белән яшьтәш. Соңыннан атам аның белән бергә хаҗга китте. Болар Троицкиның көньягында Еркарагай өлкәсенә якын тора. Бу кыпчаклар - XVIII гасыр гыйсъяннарында катнашкан һәм патша эзәрлекләвеннән качып килгән башкортларны сыендырган халык. Нурпәй хаҗи бик күп дастаннарны яттан белүче бөек шагыйрь иде. Мин ул дастаннарны аның үз авызыннан язып алдым. Советлар матбугатында бер казакъ шагыйренең Советларны мактап шигырьләр чыгарганы турында язалар иде. Ул шагыйрьнең исеме Нурфәез Байганин, һәм Советлар аның кайбер шигырьләрен бастырып та чыгарды. Соңыннан мин очраклы рәвештә генә белдем: бу Байганин безнең Нурпәй хаҗи, ләбаса. Бу зат үтә милләтче вә мөселман иде. "Кобланды" исемле мәгълүм бөек дастанның иң дөрес, иң тәфсилле риваятен ул гына белә иде. Бу сәяхәтләрдә атамның иске дусларыннан типтәрләр авылы Ахун Муса хаҗиның "төнгатар" башкортларыннан Гайсә Ахун исемле бер затның Тамьян ягындагы Чакмагыш авылында Габдуллатыйф хәзрәт дигән бер шәехнең угыллары илә якыннан таныштым. Болар белемле вә зыялы инсаннар иде. Алар 1917-1918 елларда милли хәрәкәтләрдә, хөкүмәттә мөһим вазифалар башкарды, Тамьяннан Мортазаның углы Муса бездә Икенче гаскәрнең төмәнбашы иде. +1907 елда атам агам Хәбиб Нәҗҗар белән бергә тимер юл буйлап Уфа, Чиләбе юлы илә Троицк шәехен зиярәт итәргә китте. Мин аларны Дәүләкән тимер юлы ыстансасына илтеп куйдым, ул вакытта миңа 15 яшь иде, беренче тапкыр тимер юлны күрдем. Караңгылыкта поездның утлары ерактан күренде, соңра яктылык зурая башлады, атлар курыкты. Локомотивның дәһшәтле гөрелтесен ишеткәч, атлар тыеп тора алмас дәрәҗәдә дулый башладылар. Арба диварга бәрелде. Фәкать өйләр артына чыккач кына, атларны мең бәла белән тыя алдык. Атам белән агам арбада иде, ләкин аларга һични булмады. Бу сәфәрендә атам, Троицкидан кайтканда, Себердә Мансил саласында яшәүче Нигъмәтулла хаҗи өенә төшкән һәм аннан мәшһүр Себер мохтариятчесе вә иске түрк Орхон язма һәйкәлләрен тапкан Ядринцевнең "Колония буларак - Себер" вә "Себердәге урыс булмаган милләтләрнең хәле" исемле ике сәяси әсәрен алып кайтты. Углының (ягъни, минем), атам сөйләве буенча, урысча белгәнемне ишеткәч, Нигъмәтулла хаҗи бу ике әсәрне бүләк иткән. Бу иң олы вә иң әһәмиятле бүләк иде. Һәр ике әсәрдәге мәкаләләрдән аңлаганымны атама вә агама бөртекләп тәрҗемә иттем. Бу документларда урыс булмаган милләтләрнең инкыйразга мәхкум булуы, аларның тигез хокуклы булырга һәм үзләренчә яшәргә тиешлеген яклап чыккан сүзләр бар. Һәр ике әсәр дә минем сәяси мәйданга килүемә нык тәэсир итте. Бу Мансил саласында атамнан алда агам Вәли мулла булып киткән икән. Шулай итеп, Көнбатыш Себер (Төмән) татарлары белән элемтәләр урнаштырылды. +Атамның тасаввуфы (мистикасы), суфилыгы +Сәяхәтеннән кайтуга ук, атам: "Фазканга барабыз", диде. Фазкан дигәнебез Алакуянбаш авылында яшәүче Качкынбайларның берсе иде. "Фазкан", ихтимал, Фазулла яки Фазилханнан алынгандыр. Фазкан - суфи, типтерүче, юмарт вә егет бер адәм иде. Менә шушы Фазкан: +- Әхмәдша (ягъни, минем атам) шәехлек алса, мин аның иң беренче мөриде булыр идем, - дигән икән. +Бу ел шәех Зәйнулла атама шәехлек дәрәҗәсен бирде, атам язулы таныклык та алды. Ләкин атам шәехкә әйткән: +- Суфилык заманы узды инде, ишан (шәех) дәрәҗәсен алдым, әмма мөрид буларак, Фазканнан башка беркемне дә алмам, чөнки аңа сүз биргән идем, - диде. Фазкан аз гына малы булган авыл кешесе иде. Муллакай хәзрәтнең шәкерте. Фарсыча да, гарәпчә дә белә. Ул безнең авылдан 100 чакрым арада яши иде. Аның янына барып җиттек. Атама аттан төшәргә ярдәм итим, дип, янына килдем, өйдән тавыш, хәтта ниндидер гөрелте ишетелде, ләкин шәехне каршыларга беркем дә чыкмады. Ниһаять, берәү чыкты. Ул Фазканның үзе икән, ул исерек иде. Ул атамның өзәңгесен үпте. Атамны аттан төшерде дә өенә алып кереп китте. Өйнең эче әчебал исе белән тулган, ис чыдап булмас дәрәҗәдә иде. Атам "ах, дуңгыз, тагын эчкәнсең", диде. Чыннан да, монда ниндидер бер типтерү мәҗлесе булганга охшый. Фазкан сөйләп бирде: +- Син килгәнне күргәч, көрәгәләр (ягъни, бал мичкәләре) - сәке астына, кунакларым тәрәзәдән чыгып качты, - диде. +Бераздан соң икенде намазын укыдык. Фазкан җылый иде, озак җылады ул, аңа кушылып атам да җылый. Ясәвинең: "Суфи сурәтле булдың вә ләкин беркайчан да мөселман булмадың", шигырен икесе бергә укыдылар, тәэсирләнделәр. Югарыда бер тапкыр искә алынган, асылы Шәмс-и Тәбризи-Мәүланадан килгән бу акылдан яздырырлык шигырьләрнең мәгънәсе шул иде: бер сәрхуш сиңа сәлам бирер, кальбеңне урлаган бу адәмнең җаны сиңа ялчы булып хезмәт итә. Син юкны - бар вә барны юк итүчене беләсең, сәрхушның сәламын тыңла, бу шундый бер сәрхуштыр ки, һәр ике кулын капкыныңа каптырмыш. Син һәр иреннең тәмесең, һәр мәзһәпнең кыйбласысың, күктәге ай исә һәр кичтә өеңнең әтрафында сакта тора. Бу гыйшык бер карасаң, сиңа канат бирә: син очасың, бер карасаң, син көймәнең ләңкередер (якоредер) кузгалмыйсың; бер мизгел - ул синең таңыңдыр, бер мизгелдә исә синең кояшың баер. Ул, сине бер мәл тетрәндерер; бер мизгел ул шаркылдатып көлдерер, бер карасаң, сине исертер, бер карасаң, сине җансыз бәллүр итәр, ташка әверелдерер. Зарар юк, тән булмасам, бәллүр булырмы; гәүһәр булмасам, гәүһәрләрнең каны булырмын, әй күңел, яман шөһрәт яулаудан курыкма, яхшы дан казанырсың. +Боларның шулай суфилык тилелегендә дөньяны онытканнарына җаным сыкрады. Атамның тилеләрчә хәрәкәтләрен туктатыр-тыяр өчен: +- Атай, атларга су биримме? - дип кычкырдым. +- Бир! - диде, мине мактады: - Менә Әхмәтзәки безне айнытты, ул тилермәгән, тилерү аңа хас түгел, мин тасаввуфны вә шигырьләрен яратам, әмма суфичылыкны сөймим, җитте, әйдә, кайтыйк! - диде. +Атам шул ахшам Фазканны үзенә мөрит итеп кабул кылды һәм шәехлектән ваз кичте. +Икенче көнне Фазкан, атамның шәрәфенә яшь бия суйдырып, күрше авыл муллаларын вә халыкны чакырып, бик шәп бәйрәм ясады. Бу зияфәт (сый табыны) Качкынбай токымының нәселдән нәселгә күчеп килгән дуслык җепләрен мәңгеләштерү өчен әзерләнгән иде. Мин кичен Ибраһим Качкынбай өендә кундым. Вакытыбыз әчебал эчү рәвешендә узды, моны атам белә иде, ләкин безнең әчебал эчкәнебезне күрмәс өчен, безнең тарафка килмәде. Качкынбайлар кыпчак ыруы белән бик тыгыз мөнәсәбәтләрдә торалар иде, Ибраһим миңа, әүвәлдәгечә, бу юлы да казакъ шагыйре Сәедалинның шигырьләрен, "Кызҗебәк" дастанын укыды. Чөнки мәрхүм атасы Троицкида яшәгән казакъ мөхәррире Сәедалин гаиләсе белән якын дус иде, аның урыс шагыйре Пушкиннан тәрҗемә шигырьләрен Ибраһим яхшы белә иде. Ибраһим миңа бу сәфәр шундый хөрмәтләр күрсәтте ки, гомерем буе "Фазканның мөритлек бәйрәме"н һич онытмадым. Фазкан да: +- Әхмәт мулла шәех булды, берсен дә мөрит буларак кабул итмәде, фәкать мине генә алды, - дип мактанып йөрмәде. Ул да Муллагол кеби гаҗәеп бер инсан иде. Аның белән сөйләшеп утыруы бик тә рәхәт иде. Ул да бик күп шигырьләр һәм дастаннарны яттан белә. Вакыт-вакыт исерек булса да, ул беркайчан да намазын калдырмады, "савытындагы шәрабны түктергәне" өчен яралткан Алласына, "син сәрхушмы, Алла", дип кычкырган Анадолу дәрвише сыман курку белмәс иде. Атам беркөнне башка бер авылдагы дустына кунакка китте. Мин Фазкан өендә бер атна чамасы калдым. Фазкан август эссесендә кипкән печән җыеп, арып, кичен өенә кайтты. +- Икенде намазын укырга онытмадыңмы? - дидем. +- Икенде ниемә кирәк! - дип салмасынмы. - Эш булганда, намаз кайгысымы? Алла көтәр, ләкин чабылган печән көтмәс, намазны соңрак кылырмын, печән туплауны азакка калдырып булмый, мин моны Аллаһтан яхшырак беләм, - диде. +Атам үзенең бердәнбер мөриде Фазканның мондый көферлекләрен белә иде. Фазканның алгы тешләрен земләмир (урысның җир бүлүче хезмәткәрләре) белән орышта койганнар. Әмма ул тормышында мөселманнарга һәрчак игелек кылды. +- Алла аның ара-тирә сөйләгән көферлекләрен ярлыкар, иншалла. Ул - минем замандашларым арасында иң самими мөселмандыр, ул - Алланың иң сөекле колларының берседер, - диде атам. +Фазкан шушы вакыйгалардан соң исерткеч эчүен ташлады. Атам да: +- Минем шәехлегемнең бердәнбер файдасы Фазканны исереклектән тартып алу булды, - дип рәхәтләнеп көлә торган иде. +Көзге айлардагы көнкүрешебез +Көзен мин, авылдагы умарталардан җыйган кебек, таулардагы "чолык" чокырларыннан да бал җыя торган идем. Бу эшне Кулгын авылындагы дустым Мәхмәт Кафи вә Бөрҗәндәге Ибраһим Качкынбай белән бергә башкара идек. Көз көннәренең берендә өйдә физика тәҗрибәләре узгара идем, Троицк сәяхәтләребездә физика әсбаплары сатып алган идем. Атам мәдрәсәсенең бер бүлмәсе шул әсбаплар өчен бирелгән иде, без аны "лаборатория", дип атый идек. Бу эштә миңа Макар авылында яшәүче Газиз агам ярдәм итә иде. Электр куллану һәм дә телеграф эшләре белән мәшгуль булдым. Өебез белән мәдрәсә арасында Морзе әлифбасы ярдәмендә сөйләшә идек. 1907 елда яз көнендә почта аша Уфадан яки Троицкидан күрә (глобус) кайтарттым. Моны бездән 35 чакрым арадагы Эстәрлетамак почтасына барып алырга кирәк иде. Атамнан рөхсәт сорамыйча гына, качып, ат менеп барып алдым. Мәдрәсәдә шәкертләргә галәм гыйлеменнән (астрономия) дәрес бирә башладым. Бу дәресләрне Әхмәт белән Сәет исемле ике уйдырма затның сөаль вә җаваплары шәкелендә яздым. Фламмарионнан, Хөсәен әл-Җиср исемле бер сүрияле галим әсәреннән файдаландым. Болар мәмләкәтебездә яңалык һәм шәкертләр өчен дә бик кызыклы иде. Бу - мин язган иң беренче гыйльми әсәр иде. Атам бу дәресләремне хупламый, чөнки алда сөйләгәнем кеби, Җирнең әйләнүенә ул ышанмый. Мин глобусның тагын да зуррагын ясадым. Караңгылыкта Кояш (лампа) әтрафында Җирнең әйләнешен шәкертләргә күрсәттем. Җир шарын (глобусны) ясаганда, җилем урынына камыр кулландым. Җир шарын җәйгелеккә мәдрәсәдәге бүлмәмдә калдырдым. Җир шарымны тычканнар, күселәр ашап бетергән, бөтен тырышлыгым юкка чыкты. Атам исә бик канәгать калды: +- Җирнең әйләнешенә хәтта тычканнар да ышанмыйлар! - диде дә шаркылдап көлә башлады. Физикага кагылышлы дәрес китапларымнан башка, Истанбулда басылган төрекчәләре дә бар иде. Аларны Троицкидан алган идем. +Бал кортлары тотуыбызны һәм умартачылыкны яратуымны элек тә сөйләгән идем инде. Бал кортларына кагылышлы китапларны, аеруча "Пчеловодство" исемле бер урысча мәҗмугадан укыганнарымны үз кортларыма да куллана идем. Көз килгәч, умарталарыбызны кышлык ызбаларыбызга үзем урнаштырам. Бу кортлар мине һич чакмыйлар иде, алар үз дусларын бик яхшы белә. +Көз мәшәкатьләреннән берсе - яхшы симертелгән җылкыларны Эстәрлетамакка алып барып сату вә өйдә кышлык ит әзерләү. Бәлки, көз көненең иң гүзәл, иң кызык эше кыш өчен хайван чалып, ит әзерләү булгандыр, мөгаен, "сугым", дип атала ул ит әзерләү. Аннан казы ясыйлар. Ул вакытта кара-каршы кунакка чакырыш, табын әзерләү - бәйрәм итәләр. +Авылда бөтенесе дә бал шәрабы (әчебал) ясый. Ислам тыймаган бу шәрабны кайбер башкорт имамнары да эчә торган иде. Безгә туган тиешле бер имам бар иде, Әһил мулла исемле иде ул. Халыктан "гошер сәдакасы", дип, әчебал ала, барысын да эчеп бетерә. Аңа оеган җәмәгать тә үзенә охшаган була, алар Әһил мулланы минем әтиемә караганда да нык яраталар иде. Имам әфәндебезнең бу гамәле Галишер Нәвоиның, казакъ шагыйре Абайның фикере һәм дөньяга карашларына да туры килә иде. Ул заманда да сугым көннәрендә бал шәрабе күп эчелә иде. Галишер әйтәдер ки: +- Кояш батып, шәфәкъ кызарганга чаклы, шәраб белән мәҗлесеңә балкыш бир, чөнки Алла кәримдер, иртәгә сине гафу итәр. +Мин көзләрен таулардагы "чолык" балларын үз кулым белән җыеп, балны сатып, бераз акча туплыйм. Корт умарталарын ызбаларга урнаштырам, беренче кар яугач, иптәшләрем белән мылтык, ау бөркете алып, атка атланып, тау араларына, кыр тавыгы йә куян ауларга чыгабыз. Шушы ауны башкармыйча, мин мәдрәсәгә бармыйм. Малларыбыз кар катламы калынайганчы авылга, араннарга кайтмый. Алар тибенеп, кар катламын тояклары белән ачып, кар астында калган үләнне рәхәтләнеп ашыйлар. Без килә башласак, качалар. Бу кыргый-буйсынмас атларны тирәнәйгән кар каплаган урманнардан эзләп табар өчен, чаңгы киеп барабыз. Кар артык калынайса, алар урмандагы кибән янына җыела. Шул кибән янында аларны тотабыз. Качарга теләгән, чыгымчы атларны кыйныйбыз, игә китерәбез. Безнең башкортлар да сөекле хатыннарын шулай кыйный, игә китерә. +1908-1916 еллар +БЕРЕНЧЕ ФӘННИ ГАМӘЛЛӘРЕМ +Оренбургка, аннан Казанга йөрешем +18-26 яшьләрдәге тормышым бик кыен шартларда узды: укып белем алу, мөгаллимлек, фәнни эзләнүләр, ватаным Башкорт иле белән Казан, соңра Фирганә, аннан Петербург, Бохара арасындагы сәяхәтләрем, эзләнүләрем чагыштырмача киң бер мохиттә әкренәкрен ачыла барды. Бу мохиткә мин 1908 елның 29 июне көнне авылымнан аерылгач, әкрен-әкрен килеп кердем. Ул көнне мин, атам-анам күрше авылда кунакта чакта, өйдән җәяү чыгып киттем, өйдән бер тиен акча алмадым, сыртымда биштәр, биштәр эчендә бер бөтен ипи, бер дуга казы, бер йомарлам корот, бер чеметем бөртекле чәй иде, мин авылымнан шулай аерылдым. Атама язу калдырдым: укуымны дәвам итәчәкмен, өйләнмим, дидем. Һәм борынгы бер гарәпчә шигырьне дә өстәп куйдым: +- Вакытыннан әүвәл өйләнгән бәндә койрыгына себерке таккан тычканга охшар, һәм ул үз өненә керә алмас. Миңа ачуланмагыз, догада булуыгызны үтенеп сорыйм. +Качып китәчәгемне авылдашларымның берсенә дә әйтмәдем. Бик яраткан иптәшем һәм матур мәҗлесләрдә бергә булган, ат сакларга бергә йөргән, тарлауларда, җәйләүләрдә бергә аркага арка куеп йоклаган җәгәнем (пләмәннигем) Нурмөхәммәдкә генә китәсемне алдан сөйләгән идем. Ләкин кайчан китәчәгемне аңа да әйтмәдем. Күршебездә бик яхшы мишәр әзинең кызы Ләйлибәдәр яши, анамның бик сәләтле шәкерте, мин аңа үлеп гашыйк идем, без аның белән бергә фарсыча, төрекчә дин, әхлак китаплары укый идек. Китәргә дип ишегалдына чыксам, Ләйлибәдәр безнең коедан су алырга кереп килә иде. Җыламасын, дип, мин аңа да китәсемне әйтмәдем. Бу эшемнән хәбәрдар бары тик кардәшем Габдеррәүф кенә иде. Икебез дә бер атка атландык, такыр сукмактан киттек, гадәттә, без бу сукмактан йөрми идек, "Тугыз кыр" дип аталган тау сыртына мендек. Кардәшем мине моннан ун чакрым озата барачак һәм кире борылачак. Аттан төштек, икебез дә үксеп елый башладык. Чөнки бу минем маҗаралы, кыенлыклар тулы яңа тормышымның башы иде. Мин җәяү киттем. Габдеррәүф исә мин күздән югалганчыга чаклы карап җылап калды. Якын-тирәдәге авыл кешеләренә, һәрберсенә таныш булганыма күрә, юлымда очраган авылларга кермичә, әйләнеч юлдан барам. Сәйран авылына да кермәдем. Соңгы авылны узып барганда, Гомәр Кырау исемле бер башкорт каршыма очрады. +- Нимә һин болай йәяү йөрәйһең ул? - диде Гомәр. +Мин: +- Ат эзлим, - дидем. +Ул: +- Аттарыгыддың төбәге ошында түгел бит, - диде. +Мин дә: +- Кунакларыбызның атларын эзлим, - дидем. +Гомәр шиккә калды. +Аның белән саубуллашып, мин юлымда булдым. Ләкин бу кеше мине бу якларда күргәнен, һичшиксез, атама әйтәчәк, дип уйладым. Атамның мине эзли чыгуын мин теләми идем. Юлымны башка якка үзгәрттем. +Бүген христианнарның Троица дип аталган "Кече пасха" бәйрәме иде. Верхотор атлы урыс авылы иде ул. Бу авылга мин көчкә-чакка килеп егылдым. Урыслар "без Троицы дом не строится", ди. Ягъни бу бәйрәм, урысларның диненә күрә, эш башлангычы алдыннан әйбәт бер көн иде. Аркамда биштәр булуына карамастан, урыс кызлары белән биедем. Элек тә мин урыслар җырлаганда ишеткән: "во саду ли, в огороде девушка гуляла", кебек җырларны җырлап күрсәттем. Кызлар да, мине кочаклап, "мой башкирёнок", дип үбәргә тотындылар. Эчемнән: мин ни гөнаһлар эшлим, әгәр болай барса, эшем харап, дип уйлыйм. Бер урыс егете аракы эчәргә кыстый башлады. Эчмим, дип чокырдагы аракыны җиргә түктем. Ул минем өскә аракы агызды. Мин җыладым. Чөнки кечкенә чагымнан бал гына эчә торган идем. Бал эчкәндә дә, берәр тамчы бал киемемә тамса - ул гөнаһ, чөнки хәмер Коръәнгә күрә, нәҗес санала. Марҗа кызлары биштәремне аркамнан салдырып яшерделәр. Мин боларның ниятләре яман икәнен аңладым. Атам-анамнан аеры бу кяферләр арасында ни кылам? Ниһаять, мине яшел печән өстендә йоклап ятучы исерек бер башкорт чабаны янына яткыздылар. Бу, сәрхуш булуына карамастан, вакыйганы карап яткан икән: +- Улардың телен беләһең, улар менән бииһең, ни өсен илайһың ул? Ят та юкла, - диде. +Биштәремне дә, китереп, баш очыма куйганнар. Иртәгесе көнне кояш чыкканчы, мин юлда идем инде. +Мәләвездә дин хөррияте бәйрәме +Өч көннән Мәләвез дигән салага килеп җиттем. Мәләвезгә, мөселманнар бәйрәменә килгән бер башкорт мөгаллиме миңа әйтте: +- Гомәр Кырау атаңа сине күргәне турында сөйләгән, моны ишеткәч, атаң атына атланып, сине куа чыккан, Азай авылында Кадыйр исемле бер бай башкорт йортына төшкән, Кадыйр бай атаңа сине эзәрлекләмәскә һәм кире кайтарырга тырышмаска киңәш биргән. Атаң, аның киңәшен тотып, ниятеннән баш тарткан да, кире борылган, - диде. +Моны ишеткәч, миңа җиңел булып китте. Мәләвездә патша вакытында ирексезләп чукындырылган татарлар да яши икән. Болар күңелләрендә мөселман, ди. 1905 елда инкыйлаб биргән чагыштырмача иректән файдаланып, алар ачыктан-ачык мөселманлыкка кайтканнар да мәчет корганнар. Хәзер шушы мәчетнең ачылыш тантанасы икән. Бу бәйрәмгә күрше авыллардан имамнарны, татар-башкорт арасында абруй казанган шәхесләрне чакырганнар. Берничә куй, берничә үгез-сыерны корбанга чалганнар. Мине муллалар табынына утырттылар. Кымыз бик мул иде. Япуниядә Исламның киң җәелгәне турында "Галәм-и Ислам" гәзитендә басылган хәбәрләр турында сөйләшкәндә сүз чыкты: +- Япуннар, мөселманлыкның хак мәзһәбен кабул кылмасалар да, мөселман саналамы? - дип бәхәс купты. Мин мәзһәпләрдән өстен тагын да саф бер Исламият булганлыгын исбат итәргә алындым һәм Ислам голамәсеннән Ибн Таймия, ибн Кайюм, әл-Җазви исемле галимнәр язган бөек әсәрләрдән үрнәкләр китердем. Мөтәгассыплар (фанатиклар) миңа ябырылды. Гәрчә, мәзһәп вә тарикатлар аерымлыгы Ислам өчен зарарлы, дип миңа каршы төшкәннәр дә, мине яклап сөйләгән муллалар да булды. Сүзләрем, минем фикерем Гилаҗ (Гыйлаҗетдин) Баязитов исемле бер татар сәүдәгәренең игътибарын җәлеп иткән. Ул мине өенә чакырды һәм ачык, һәм алдынгы карашлы имамнарны да дәшкән. Аңлашылды ки: Гыйлаҗ ага бу мәүзугъ тирәсендәге бәхәсләрдә гыйлем әһелләренең иркен вә әтрафлыча сөйләшүләрен теләп, бу мәҗлесне махсус корган булып чыкты. Бик кызыклы әңгәмәләр булды монда. Килгән муллалар белемемне арттырырга чит илләргә китеп баруым турында белделәр. Болар - Ислам дине мәйданында киң белем алу өчен, Мисырга барырга кирәк, дип киңәш иттеләр. Башкортстанның кечкенә бер почмагында Ибн Таймиянең фикерләре белән кызыксынган бер сәүдәгәрнең яшәве - ул вакыттагы татар-башкортлар арасында милли мәдәниятнең туктамыйча, алга үсешен исбатлый торган күренештер. +Кунакбай гүзәле +Мәләвездән мин җәяү чыктым. Атамның эзәрлекләвеннән куркып, мин шосседан китмәдем, әйләнеч юллардан йөри башладым. Төннәрен ялан кырда йоклый идем. Шулай итеп, Кунакбай исемле бер кечкенә авылның кырындагы бер алачыкка керергә булдым. Шунда ашап-эчеп алырмын, дип уйлаган идем, монда бик фәкыйрь бер гаилә яши икән, өйдә олылардан бер кеше дә юк иде, 12-14 яшьләрендәге бер кыз вә бер ир олан миңа су кайнатып бирде, ипи белән чәй эчтем. Кызның исеме Зөләйха иде. Оланнар гадәттән тыш матур иде. Бер теләнче үлгән икән, аның пычрак, ертык чапаныннан юрган ясамакчылар икән. Йа Рабби, бу инсаннар никадәр фәкыйрь, болар ничек итеп тормыш алып бара, дидем. Мин аларның гүзәллегенә чиксез хәйран калдым. Мин аларга биштәремдә булган ипи, корыт белән казы бирдем. Нинди гүзәллек белән нинди фәкыйрьлек янәшәдә яши, ничек, ни өчен, дип сорыйм үземнән. Җәләлетдин Руми түрк тормышында күзәтелгән гарип имәнгечлекне (контраст, несоответствие) шулай тасвирлый: кәҗә тиресеннән ясалган чатыр никадәр кара вә фәкыйрь исә, аның эчендәге түрк гүзәле дә ай кебек балкыр. +Боларның бер кәҗәсе бар, шул кәҗәне савып, сөтен эчәләр. Башкортларның юмартлыгы хәттин ашкан, бу кардәшләрнең аталары, әгәр бер газиз дусты кунак булып килеп керсә, гаиләнең туендыручысы булган шул бердәнбер кәҗәсен чалып, кунак итәр иде. Белем алыр өчен юлга чыкмаган булсам, мин, шаять, шушы кызга өйләнгән булыр идем. Ир кардәше алачык тирәсендәге утлакта утлаган кәҗәнең утлагын икенче урынга күчереп куйган арада, бу кызны үпсәм, дип уйладым. Ләкин бу эшне кылудан курыктым. Зөләйха: "Елга бер тапкыр гына булса да безгә килерсеңме?" - дип, гашыйкларча сорады, мин аңа, ерак-ерак җирләргә укырга барам, дип аңлаттым. +Ул да: +- Шулайдыр, ерак юлга чыгасың, эшеңә ярар, - дип, кыз миңа берничә саплам ак җеп белән энә бирде. Ихтимал, бу бер йола булгандыр, ышану булгандыр. +Шосседан бер читтә Муса исемле татар авылында атамның дусты бай Нәби хаҗида кунак булдым. +- Әгәр дә атаң сине эзләп монда килеп чыга икән, мин сине аңа бирмичә, качырып калдырам, - диде Нәби хаҗи. +Ул да минем авыл кысаларында калуымны теләми иде, хәтта бу турыда ул атама да әйткән: улыңа белем алуда ярдәм итәргә кирәк, дигән. Икенче көнне моннан китәргә җыенганда, ул миңа, Каргалы авылына илтеп куяр өчен, арбага җигелгән ат бирде. Бераз юл хәере дә сонды. Бер киемлек комач та бирде: +- Моны Орынбурда тектерерсең, - диде. +Мин Кунакбай авылының читендәге алачыкта бер фәкыйрь гаилә яшәп ятканын әйттем, миңа аталган комач урынына минем исемнән үзләренә бүләк сыйфатында Кунакбай авылына, кырый өйгә ике юрган җибәрүен үтендем. +Хаҗидан аерылгач, арбага менеп утырдым. Юлда барганда, зиһенем Зөләйха һәм аның энесе турында гына кайнаша иде. Ни булса да, форсаттан файдаланып, аны үпмәдем, дип үкенеп куйдым. Безнең авылда андый гадәт юк. Бу кызны үбәргә теләү фәкать мин укыган романнардан гына килә булыр. +Вакытлар узды. 1913 елда почта атлары белән Оренбургтан Эстәрлетамакка кайтып киләм, юл Кунакбай авылына якын уза иде. Шул елларда өйрәнгән Гётеның "Зөләйха" исемле кызга багышлап язган шигыре минем Зөләйхама аталган кебек хис иттем. Гётеның "Үбешү тәме белән гыйшкый вөҗдан газабыннан коткар, чөнки мин - кяфер. Син табына торган нәстәң калбеңдәге миңа булган мәхәббәтнең тылсымы булсын", сүзе, бәлки, "фетиш", ягъни ясалма алла, ырым, сихер, Зөләйханың миңа биргән ак җебе белән энәседер? Почта ыстансасында очраткан бер Кунакбай кешесеннән: +- Авылыгызның читендә торган алачыкта яшәгән Зөләйха исемле бер кыз белән аның энесен белә идем, алар ни хәлдә? - дип сорадым. +Ул: +- Һәр икесе дә никахлы, - диде, - икесенең дә берәр баласы бар, берзаман аларның өендә кунак булган шәкерт аларга ике юрган җибәргән иде, ә син үзең кем соң? +Мин кызга гашыйк булганымны сөйләмәдем, бары тик: +- Алар бик фәкыйрь иде, Нәби хаҗи ярдәме белән аларга шул бүләкләрне юллаган идем, - дигәч, бу зат: +- Син дә фәкыйрь шәкертмесең?.. Без дә ул кызны "Бичара Зөләйха", дип йөртә идек, - диде. +ЗЫЯЛЫ РЕЖИССЁР ИҖАТЫ +ПРАЗАТ ИСӘНБӘТНЕҢ ТУУЫНА 90 ЕЛ +Татар режиссура сәнгате мәйданында ХХ гасырның икенче яртысында ат уйнаткан олуг шәхесләр арасында актёр, режиссёр, педагог, инсценировкалар авторы, Татарстанның халык артисты (1981), ТАССРның һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе (1967, 1986) Празат Нәкый улы Исәнбәт (1927-2001) исеме иң беренчеләрдән булып аталырга хаклы. Дәрьядай киң эрудицияле булганы, энциклопедик белеме, профессиональ осталыгы өчен генә түгел, бәлки тумыштан килгән зыялылыгы, тәрбиясе, кабатланмас бай эчке дөньясы өчен дә. 1944-1949 елларда Мәскәү театр институтында (ГИТИС) актёрлык һәм 1951-1956 елларда режиссёрлык факультетларында белем ала ул. 1958 елдан гомеренең ахырына кадәр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты һәм режиссёры булып эшли, милли театрыбыз үсешенә бәяләп бетергесез колачлы зур өлеш кертә. Театрга багышланган биш дистәгә якын ел, житмештән артык куелган спектакль, уйналган рольләр, инсценировкалаштырылган, сәхнәгә күтәрелгән проза әсәрләре. Штрих кебек өзек-өзек булса да, гомер озынлыгын иңләгән театраль-педагогик эшчәнлек. Каян башлана соң бу бәрәкәтле зур иҗатның башы? +П.Исәнбәтнең режиссура сәнгате белән кызыксынуы А.В.Луначарский исемендәге Дәүләт театр институтының Татар студиясендә уку елларында уяна. Студия җитәкчеләре О.Н.Пыжова һәм Б.В.Бибиковлар, гәрчә үз шәкертләренең идея эчтәлеге һәм сәнгатьчә эшләнеше ягыннан бербөтен сәхнә әсәре тудыру омтылышын хупласалар да, режиссёр профессиясенә шәхес буларак өлгергәнлек, тормыш тәҗрибәсе кирәклеген искәртәләр. Бәлки шуңа күрәдер дә П.Исәнбәт, ГИТИСның режиссура бүлегенә шушы ук югары уку йортының актёрлык осталыгы буенча Татар театр студиясен тәмамлап, Казан Яшь тамашачылар театрында һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында берничә ел эшләгәннән соң, шактый тәҗрибә туплап, 1952 елда гына укырга керә. Остазы Н.М.Горчаков кул астында режиссёр профессиясе серләренә өйрәнә. Ниһаять, бу юлы да студент еллары артта кала. 1957 елда ул диплом спектакле куяр өчен яңадан Г.Камал исемендәге театрга кайта. +Илленче елларның икенче яртысында, бөтен совет театр сәнгате кебек үк, татар театры да яңарыш чоры кичерә. Иҗатчыларның сәхнәдәге тормыш дөреслегенә карашлары үзгәрә, реализм рамкалары киңәя, үз эченә шартлылык төшенчәсен дә ала башлый. Шул ук елларда халкыбызга К.Тинчурин, М.Мутин, Г.Ибраһимов, Ф.Бурнаш, Ш.Усманов кебек танылган сәнгать эшлеклеләренең, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең иҗади мираслары кире кайтарыла. Сәхнәгә Ш.Хөсәенов, А.Гыйләҗев, Х.Вахит кебек драматурглар күтәрелә. Яшь режиссёр алдына тәүге адымнардан ук шул социаль ситуацияне исәпкә алу, аны үз иҗатында актив чагылдыру бурычы килеп баса. Әтисе Н.Исәнбәтнең "Муса" трагедиясе буенча эшләнгән спектакль илдә барган шул яңарыш процессының сәхнәдәге җанлы гәүдәләнеше булып тора. Җәлил образын сәхнәбезгә беренче буларак алып чыккан бу әсәр республика мәдәни тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә. Бөек Октябрьнең 40 еллыгына багышланган әлеге беренче эше өчен яшь режиссёр махсус диплом белән бүләкләнә. +Әтисе Н.Исәнбәт исеме телгә алынгач, шул ук авторның икенче бер әсәре буенча куелган спектакльгә дә тукталып китик. Н.Исәнбәтнең истәлекләренә караганда, беренче татар артисткасы С.Гыйззәтуллина-Волжская шәрәфенә һәм татар театрының кырык еллыгына багышланган пьеса инде 1944 елда ук язылып беткән була. Шул ук елны уздырылган иң яхшы пьесалар конкурсында беренче вариантта "Сәхипҗамал Волжская" дип аталган әсәр икенче дәрәҗәдәге бүләккә лаек дип табыла. Әмма аның сәхнәгә юлы шактый озак һәм сикәлтәле булып чыга. Беренче тапкыр ул бары тик 1963 елда режиссёр П.Исәнбәт тарафыннан Г.Камал исемендәге театрда куела. Моның сәбәбе, автор әйтүенчә, тарихи шәхесләрнең һәм уйлап чыгарылган персонажларның катнаштырылып бирелүендә. Ул елларда мәдәният өлкәсендә эшләүче кайбер хезмәткәрләрне "вакыйгада катнашучылар тарихи билгеле исемнәргә генә кайтарып калдырылса, бу аларны сәнгатьчә гомумиләштерелгән образлар итеп күрүгә комачаулык итәчәк", дигән фикер дә борчыган. +Әмма татар хатын-кызының тиңсез каһарманлыгын сурәтләгән һәм халыкның милли үзаңын тәрбияләүгә юнәлдерелгән әсәрнең куелмавының төп сәбәбе бөтенләй башкада. 1944 елда ВКП(б) Үзәк Комитетының һәм хөкүмәтнең татар халкы тарихын, аның бөек шәхесләре эшчәнлеген, данлы үткән юлын сызып ташлау өчен чыгарылган "Татарстан партия оешмасында масса-сәяси һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында" дигән 9 август карары кабул ителә. Шуңа күрә Н.Исәнбәт тарафыннан татар милләтенең беренчеләрдән булып сәхнәгә чыккан батыр ул-кызларына тирән хөрмәт, кайнар мәхәббәт белән язылган һәм шундый ук хисләрне тамашачыларда тәрбияләячәк әсәр ул елларда берничек тә театр репертуарына кертелә алмаган. Бу бары тик "Хрущёв җепшеклеге" дип аталган һәм идеологик басым бераз кимегән алтмышынчы еллар башында гына мөмкин була. +Спектакльнең премьерасы 1963 елның 12 сентябрендә зур уңыш белән уза. Бу чынлап та күмәк иҗат тантанасы - режиссёр П.Исәнбәт, рәссам Ә.Тумашев, уенда катнашучыларның гаҗәеп берлеге, бөтенлеге нәтиҗәсе була. Сәхнәдә уен түгел, чын тормыш мизгелләре урын алган кебек тоела. +"Гөлҗамал" исә - режиссёрның шактый тәҗрибә туплаганнан соң куелган спектакле. Аңа кадәр Г.Ахунов һәм Ф.Мостафиннарның "Тынгысыз йөрәк" (1959), Илдар Юзеевның "Янар чәчәк" (1961), М.Кәримнең "Җырланмаган җыр" (1962), бераз соңрак Х.Вахитның "Карлыгач канат кага" (1964), А.Расихның "Ике буйдак" (1967) кебек әсәрләр сәхнәләштерелде. Аларда П.Исәнбәтнең заман проблемаларына җитди игътибары, көн геройларын сәхнәгә күтәрергә тырышуы сизелде. Бу спектакльләрне куйганнан соң, Празат Исәнбәт тамаша барышында үзенчәлекле психологик атмосфера тудырырга, характерларның эчке дөньясын тирәннән ачарга сәләтле лирик-драматик пландагы режиссёр буларак ачыла. Алга таба да аңа автор тәкъдим иткән материалга үтә сак караш, сәхнә бизәлешендә тормыш дөреслеге кануннарын саклау хас. +Әгәр П.Исәнбәтнең "Татар хатыны ниләр күрми" (Г.Ибраһимов әсәре буенча Х.Сәлимҗанов инсценировкасы, 1960), "Гөлҗамал" (Н.Исәнбәт, 1963), "Ата хакы, Тәңре хакы" (В.Лаврентьев, 1965) кебек спектакльләрендә тормыш-көнкүреш төгәллеге, яшәеш детальләре өстенлек алса, Бразилия драматургы Фигейредоның "Кол" ("Эзоп", 1967) пьесасы белән аның иҗатына бөтенләй башка төрле сурәтләү чаралары, гомумиләштерү, яңа образлылык килеп керә. Шуңа күрә дә стиль ягыннан бу спектакль алдагыларыннан күпкә аерыла. Биредә тамашачыга тормыш дөреслеге кануннарыннан чыгып төзелгән интерьерлар түгел, бәлки, шартлы образлылык таләпләрен исәпкә алып эшләнгән, бөтен спектакль өчен уртак корылма тәкъдим ителә. Сәхнәнең бар тирәнлеге һәм киңлеге кулланыла. Бу спектакльдән соң П.Исәнбәт үз иҗатында традицион тормыш дөреслеге театры сурәтләү чараларын да, шартлыметафорик театр образлылыгын да бердәй осталык белән куллана башлый. Алга таба режиссёр иҗатындагы традицион линияне "Гөлҗәннәтнең җәннәте" (Ю.Әминев, 1969), "Туй алдыннан", "Мәхәббәтең чын булса" (Х.Вахит, 1969, 1972), "Эңгермеңгер" (А.Гыйләҗев, 1971), "Тартюф" (Мольер, 1978), "Бәхетсез егет" (Г.Камал, 1986) кебек әсәрләр дәвам итсә, икенчесен "Акчарлаклар" (Ш.Камал, 1971), "Татар хатыны ниләр күрми " (1978), "Банкрот" (Г.Камал, 1978), "Ике фикер" (Г.Колахмәтов, 1981), "Һаваларда йолдыз" (М.Горький әсәрләре буенча П.Исәнбәт инсценировкасы, 1984) шикелле спектакльләр тулыландыра. Соңгы төркем сәхнә әсәрләрен куйган, режиссёрга драматургик материалга ирекле мөнәсәбәт, форма активлыгы, сценографиянең күпмәгънәлелеге, образларның тирәнлеге, психологик төгәллек хас. +Р.Батулланың "Кичер мине, әнкәй..." трагикомедиясе шулай ук режиссёр иҗатындагы традицион линиягә карый. +Ярты гасырлык режиссёрлык дәверендә П.Исәнбәт күп кенә милли классик драматургия үрнәкләрен өр-яңадан сәхнәгә күтәргән, көтелмәгәнчә шәрехләгән эзләнүчән шәхес икәнен кат-кат дәлилли. Г.Камалның "Банкрот" комедиясе режиссёрның бу пьесага төптән-тирәннән уйланган мөрәҗәгате иде. Заман режиссурасының соңгы казанышлары спектакльдә ничек чагылыш таба? Вакыт факторы әсәрнең жанрында, стилистикасында, структурасында нинди үзгәрешләр тудыра? +Г.Камал үзе "Банкрот"ны "пьеса" дип кенә тәкъдим итә. Аны, гадәттә, тормышкөнкүреш комедиясе итеп уйныйлар иде. Режиссёр П.Исәнбәт, әнә шул традицион куелыштан китәргә тырышып, спектакльнең жанрын "водевильгә якын музыкаль комедия" рәвешендә хәл итә. (Спектакльнең программасында "музыкаль комедия" дип куелган.) Жанр атамасының беренче сүзе әсәр тукымасында музыканың мөһим урын тотуын сөйли. Бу чыннан да шулай. Музыкага режиссёр гаять күп яңа функцияләр йөкли. Ул спектакльнең темпо-ритмын билгели, аерым образларның лейтмотивы буларак килә, персонажларның эчке кичерешләрен, халәтләрен тамашачыга тулырак җиткерә, режиссёрның, артистларның аерым персонажларга мөнәсәбәтен ачыграк белдерә. +"Банкрот" спектаклендәге фантазия байлыгы, эзләнү һәм фикер төгәллеге Г.Колахметовның "Ике фикер" пьесасы буенча сәхнәгә куелган спектакльгә дә хас. +Пьеса инкыйлабкача да, Совет власте елларында да сәнгать әһелләренең игътибар үзәгендә тормый. Моны иң элек аның шартлы-аллегорик һәм тормыш чынбарлыгы алымнары нигезендә бик үк гадәти булмаган формада язылуы белән дә аңлатырга мөмкиндер. Чөнки һәрбер классик әсәрне сәхнәләштергәндә, режиссёр алдында котылгысыз рәвештә килеп баса торган актуальлек проблемасы өстенә пьесаның катлаулы стилистикасын ничек саклау мәсьәләсе дә туа. +Г.Колахметовның тууына 100 ел тулу уңае белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында чын ачыш дәрәҗәсендә яңгыраган "Ике фикер"не куйган режиссёр П.Исәнбәт әлеге проблемаларны ничек хәл иткән соң? +Актуаль яңгырашлы спектакль тудыру максатыннан, режиссёр әсәрдәге вакыйгаларны турыдан-туры хәзерге көнгә күчерә. Спектакль бүгенге көн тамашачысына бернинди файдасыз, уйсыз, теләксез, күңел ачып кына яшәүнең мәгънәсезлеге турында сөйли, битарафлыкка, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәүчеләргә каршы чыга, хакыйкать өчен көрәшкә чакыра, тормышта үз урыныңны табарга, җәмгыятькә файдалы кеше булырга өнди. +Сценография ачышлары, мизансценаларны метафора буларак файдалану режиссёр П.Исәнбәт тарафыннан Г.Ибраһимовның "Татар хатыны ниләр күрми" повесте буенча эшләнгән спектакльдә дә киң кулланыла. +Әсәр үзәгенә куелган мәңге искерми торган гомумкешелек проблемаларын хәтергә төшерергә кирәк. Театр коллективы повестьның рамкаларын киңәйтеп, үзәккә куелган хатын-кыз язмышы аша масштаблы полотно тудыруга ирешкән. Шул ук вакытта спектакль яхшылык һәм явызлык, кеше күңеленә төзәлмәс яра ясап, аны үлемгә илтеп җиткерергә сәләтле битарафлык, күңел тупаслыгы турында зур сөйләшү буларак та кабул ителә. Режиссёр П.Исәнбәт әсәрнең сәхнә варианты өчен шул проблемаларны нигез итеп алган һәм алар соң дәрәҗәдә актуаль булып яңгырый. +Режиссёрлык эшчәнлегенең уңышлы башланып китүенә карамастан, П.Исәнбәт халык арасында иң элек актёр буларак таныла. Артист хезмәте өчен "үлчәп теккәндәй" буй-сын, мөлаем йөз, табигый, иркен пластика, төрле төсмерләргә бай тавыш, үзенә генә хас тыенкырак уен манерасы ул башкарган Әхмәт (М.Әмир, "Гөлшаян"), Да-Хай (Цао Юй, "Тайфун"), Синцов (М.Горький, "Дошманнар"), Васильков (А.Н.Островский, "Котырган акчалар") һ.б. рольләрнең уңышлы чыгуын тәэмин итә, аларны спектакльләрнең үзәк персонажлары рәтенә күтәрә. Икенче яктан, артист профессиясенең серләрен бөтен нечкәлекләренә кадәр белү, Казан художество училищесында кечкенәдән үк мавыккан рәсем сәнгате буенча алган махсус белем кебек үк, П.Исәнбәткә режиссёрлык хезмәтендә зур ярдәм итә, спектакльне тудыруда катнашкан башка барлык иҗатчыларны тирәннән аңларга, кирәк чагында аларга дөрес юнәлеш күрсәтергә, булышырга мөмкинлек бирә. Ярты гасырлык иҗат дәвере дәвамында, актёр буларак, Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә Празат Исәнбәт шактый күп образлар иҗат итә: Кодар (Г.Мөсрепов, "Кузы-Көрпәч һәм Баянсылу"), Дерамо (К.Гоцци, "Болан-патша"), Васильков (А.Островский, "Соңгы корбан"), Синцов (М.Горький, "Дошманнар") һ.б. +П.Исәнбәт актёрлар белән эшләгәндә үзе теләгәнен тыныч кына, сабыр гына аңлатырга тырыша. Бу эштә аңа табигый эчке культурасы һәм киң эрудициясе, күп белүе ярдәм итә. Белгәне белән бик теләп уртаклаша иде ул. П.Исәнбәт үткәргән репетицияләр еш кына сәнгать тарихы, теориясе дәресләренә охшап китә, режиссёрның чиктән тыш иҗат юмартлыгы сәбәпчедерме, артистлар аның белән эшләргә ярата иде. Сәхнә әсәре иҗат иткәндә, Празат Нәкыевичның үзе генә куллана торган методикасы булды. Һичкайчан теге яки бу артист шәхесенә ят төсмерләр, уен алымнары тәкъдим итмәде ул. Киресенчә, һәр очракта да аларның иҗади мөмкинлекләрен, сәләтен, тәҗрибәсен исәпкә алып эшләргә омтылды. Әйтик, яшь артист сәхнәдә ни эшләргә белми югалып калды ди. Режиссёр ситуацияне шул дәрәҗәдә кора ки, башка актёрлар ярдәмендә аның ул халәтен шундый "уйната", спектакльдә тәҗрибәсезлек кимчелек түгел, бәлки уңай як, табыш буларак кабул ителә башлый. П.Исәнбәт - артистларны үстерә торган режиссёр, һич икеләнмичә аны режиссёр-педагог дип атап була иде. +Педагогика турында сүз чыкса, Празат Нәкыевичның татар театрлары, үзешчән сәнгать өчен яшь кадрлар әзерләү өлкәсендәге эшчәнлеген дә искә алу урынлы булыр. В.И.Качалов исемендәге Зур драма театры каршында оештырылган студиядә, Театр училищесында, Казан дәүләт культура институтында кайчандыр ул тәрбияләгән шәкертләр хәзер танылган артистлар, халык театры режиссёрлары булып җитештеләр. +Татар театр сәнгатенең илле елга якын вакыт аралыгындагы үсеше П.Исәнбәт иҗаты белән аерылгысыз бәйләнгән. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссёры (баштагы ун елда артисты да) милли культурабызның алга барышында төпкә җигелеп тартучы, әйдәп баручы лидерларның берсе иде. +...Празат ага белән миңа берничә ел Казан дәүләт культура институтында актёрлык осталыгы һәм режиссура буенча дәресләр алып барырга туры килде. Дәресләр вакытын иң беренче пар итеп билгелиләр. Ул вакытта әле кафедрада беркем булмый. Икебез дә егерме-егерме биш минутка алданрак килгәнгә, безгә аның белән шактый озак гәпләшеп алырга мөмкинлек була иде. Шул сөйләшкән арада да мин аның күпне белүенә, дөнья әдәбияты, сәнгате, театры, мәдәнияте буенча киң мәгълүматына, үзара аралашу мөнәсәбәтенә соклана идем. Хәзер дә уйлап утырам, еш искә алам. Шул кыска гына вакыт аралыгында да күп нәрсәләр турында сөйләшенгән, никадәр баеткан икән мине Празат абый! Бу язмам - шул вакытлар истәлеге - Рухыңа дога булып барып ирешсен! +ТОРМЫШ ЧЫНБАРЛЫГЫ +ЮНЫС САФИУЛЛИНГА 70 ЯШЬ +"Мине әсәрләремнән эзләгез", - дигән бер акыл иясе. Мин дә үз героемны аның "Алмазбулат", "Сукбай артистлар", "Әллә өйләнергә инде?", "Ләйсән ире Хәсән", "Йөзек һәм хәнҗәр", "Идегәй" әсәрләреннән эз +лим. Аларда - конфликтларның корылышы, вакыйгаларның чишелеше, каһарманнарның бер-берсенә мөнәсәбәтләре, хис-кичере шләре... "Йөзек һәм хәнҗәр"дәге Фәрһадәнә нәрсә ди: "Гомерем буе тезләндерергә тырыштылар. Хәзер дә шулай. Ә минем тезләнәсем килми. Кеше булып кала алу - бәхет". Кайсы гына әдәби әсәрне алма - шигырь-поэмамы, хикәя-бәянмы, сәхнә әсәреме - аның артында автор үзе, уй-фикерләре, дөньяга карашы. Олпат язучыбыз Аяз ага Гыйләҗев: "Юныс яшьлегендә беркемгә дә яраша белмәгән әүлиядай егет иде. Тормышын авыр корды, кыен елларда, тәлинкә тотып, хакимият алдында тез чүкмәде, ихтыярны изә торган елларда күңеле һәм вөҗданы бөтен калды", - дип әйтә алган икән, димәк, драматург Юныс Сафиуллин әсәрләрендә үзе теләгән геройларны тудыра, "Йосыф һәм Зөләйха" спектакленнән бер күренеш. Йосыф - Руслан Хайсаров, аларны сәхнәдә гәүдәләндерә, теләгән фикерләрен алар аша укучыга ирештерә алган. +"Бер тапкыр театр һавасын сулагансың, сәхнә тузаны үпкәләреңә үткән икән - театрдан китә алмыйсың", - дип әйтүләре белән күпләр хаклыдыр да, мөгаен. Яшел Үзән районының Бакырчы авылында туган Юныс Сафиуллин сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан театр училищесында укыган чагында, Камал театры спектакльләрендә катнаша башлаган вакытларында ук аңлый моны. Театр дөньясыннан аны берничә елга армия тормышы гына аерып тора. Аннан Күчмә театрда актёр, Мәскәү дәүләт театр сәнгате институты каршындагы икееллык Югары режиссёрлар курсында укулар, янәдән Күчмә театр, Камал театрында актёр һәм әдәби бүлек мөдире... +Юныс Сафиуллинның үзенең беренче сәхнә әсәрләрендә - "Алмазбулат", "Ләйсән ире Хәсән", "Әллә өйләнергә инде"дә драматург буларак яшьләргә хас темаларны күтәрүе табигый, яшь кеше үз дөньясы белән яши, ул дөньяга яшьләр күзе белән карый. Тыныч тормыштагы татар халкының ярасы булган Чечня сугышы фаҗигасен яктыртып язган "Йөзек һәм хәнҗәр"дәге герое Рәсим дә: "Без бит Ичкериягә бармыйча кала ала идек. Күп кеше бармады. Төрмәләргә утыртсалар да... Ә менә без бардык!" - ди үкенеп, анда күргәннәреннән ачынып. Әйе, Юныс Сафиуллин үзе әйткәндәй, төрле кеше төрле чакта төрлечә ачыла, драматургның осталыгы шунда да күренә. +Беренче (өйрәнчек дип әйтсәк тә, бәлки, урынлы булыр) әсәре язылып, шундук сәхнәгә куелып, шундук танылу алган драматург, мөгаен, юктыр да ул. Юныс Сафиуллин да күп яза, ләкин язганнарын сәхнәдә куйдыра алуга, драматург исемен алуга ул акрынлап, баскычлап кына ирешә. Берәү булса, бәлки, күңеле төшеп кул селкер дә театрдан китеп тә барыр иде. Миңа калса, аңа авыр вакытларында белемле булуы, милли рухлы җаны терәк булгандыр. Театр Ю.Сафиуллинның "Идегәй" +трагедиясеннән күренеш. Идегәй - Ринат Таҗетдин, дөньясының аяусыз икәнлеген, +Норадын - Рамил Төхфәтуллин. 1994 ел. сөеп тә, төеп тә торганлыгын да онытмый ул. +Милли күтәрелеш чорында - 1994 елда "Идегәй" дастанының, Юныс Сафиуллин тарафыннан драма әсәре итеп язылып, Камал театрында куелуы, халыкка кайтарылуы, авторның үзе өчен дә, театр өчен дә зур вакыйга була. Ничәмә-ничә еллар яшеренеп киленгән Болгар ханлыгының җимерелү, Алтын Урданың таркалу сәбәпләре, ИлВатан төшенчәләре, хакимлек өчен көрәштә туган белән туган мөнәсәбәтләрен күрсәтә алу - Туктамыш ханча әйтсәк, дәвер кемнең дәвере, заман кемнең заманы икәнен ачыклап бирүдә, милли аңны уята алуда зур этәргеч бирә. Ташка бастырылып калынган сүз тарихи әһәмияткә ия булса - биектән яңгыраган сүз еракка ишетелү көченә ия. "Идегәй" спектакле дә ил буйлап сәяхәт итеп, сибелеп яшәгән, мөһаҗирлектә тилмергән татарларыбызда да берләшүгә өмет, ышаныч уята алды. +..."Ул кеше турында ни дә булса беләсегез килсә - аның башкалар турында ни әйткәнен белегез", - дигән икенче бер акыл иясе. Зурлыймы - хурлыймы, күтәрәме - түбәнәйтәме... Юныс Сафиуллин иҗатының тагын бер тармагы - аның иҗатташ дусларын күтәреп, зурлап язган язмалары - әдәби портретлары, парчалары. Журналыбызда сәнгать бүлеген дә җитәкләү сәбәпле, үзем дә еш мөрәҗәгать итәм аңа. Җанына якын ул кешеләр арасында Рәүф Игъламов, Наил Дунаев, Дания Нуруллина, Дамир Сираҗиевлар... Аларның чәчәкле һәм күз яшьле иҗат юллары, тормышлары, югалтулары, табышлары... "Ун кешегә җитәрлек итеп бирелгән таланты Дамир җанын мизгел дә тынычлыкта калдырмый иде кебек. Сәхнә имгәтеп ташлаган җаннарын кемнәрдер шәраб белән юганда, гайбәт сатып юанганда, ул юанычны (аеруча иҗатының тәүге елларында) тау-тау хезмәт арасыннан эзләп таба килде", - ди ул иҗатташ дусты Дамир Сираҗиев турында. Ярты сүздән бер-береңне аңлый, әсәреңне син көткәннән дә артыграк итеп сәхнәдә җанландыра ала торган үз режиссёрыңны табу - һәр драматургның хыялы. Дөрес, беренче әсәрләре - "Менә без дә үсеп җиттек"не куйган Әлмәт, "Әллә өйләнергә инде?"не куйган Республика Күчмә театрына да, атаклы Марсель Сәлимҗановка да рәхмәтле ул. Яңача эшләргә атлыгып торган, яңа идеяләр белән янган Дамир Сираҗиев белән дуслык, режиссёрның автор белән рухи уртаклыгы аны тагын да үсендереп, өметләндереп җибәрә. Нәтиҗәдә, балалар өчен кебек тоелган, әкият рәвешендәрәк язылган "Алмазбулат" һәммә кеше тарафыннан яратып кабул ителерлек, алай гына да түгел, милли рухлы әсәр булып сәхнәдә яктыртыла, Тукаебызның "Туган тел"е дә ул вакытта ук гимн булып сәхнәдән яңгырый. Бу әле 1981 ел! Ә инде 1986 елны куелган "Ләйсән ире Хәсән" спектакле берничә сезон буе сәхнәдән төшми уйнала. Тик менә Дамир Сираҗиев тәкъдиме белән язылган "Сукбай артистлар" дөнья күрми кала... +Милли кино сәнгатен үстерү, яңарту юлында да аның эзе бар - 2004 елда, Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" әсәренә нигезләнеп, Юныс Сафиуллин сценарие буенча төшерелгән фильм - әнә шуның бер үрнәге. +"Кешеләрнең мин бары тик яхшы ягын гына күрәм, начарын алар үзләре дә күрсәтә", - дигән өченче бер акыл иясе. Әле унҗиде яшьлек чагында, театр училищесында укыганда, Юныс Сафиуллинны уйга сала торган бер вакыйга була. "Син, Юнус, икейөзле Янус! Бер йөзең саф күңел, олыларга хөрмәт күрсәтсә, икенче йөзеңдә кирелек, үҗәтлек, беркемгә дә баш бирмәү өстенлек итә", ди аңа курс җитәкчесе. Егет уйланып кала һәм, дәресләр тәмамлануга ук, Янусның кем икәнен ачыклау өчен китапханәгә йөгерә. (Өстәвенә рифмалашып та тора: Юныс - Янус, балачактан шигырь язган егет өчен бу да мөһим.) Борынгы Рим Алласы Янусны "эзләп таба ул", аның хакында язылганнарны, хәтта сурәтен дә, һәм ни гаҗәп, бер як йөзе япь-яшь, икенче ягы карт кеше йөзе булган бу образ анда кире тәэсир калдырмый, киресенчә, театр символы булган икейөзле битлек-масканы күрә. Хәер, Такташның "ике мине" кемдә генә яшәми икән ул! Син бер төрле уйлыйсың, үзеңчә хыялланасың, ә тормыш синең алдыңда бөтенләй башка яссылыкта ачыла. +Ул Камал театрында озак еллар әдәби бүлек мөдире, бүгенге көндә исә әлеге бүлекнең мөхәррире булып эшли. Бер караганда, биредә Юныс Сафиуллин кебек белемле, тәҗрибәле, күпне күргән кешенең эшләве табигый дә, икенче яктан исә, ах, ничек үз иҗатыңа суга ул кеше язмалары белән эшләү! Моны үзләре гомер буе кулъязмалар белән эшләгән кешеләр генә белә. +Журналыбызда укучыларга тәкъдим ителүче "Йосыф һәм Зөләйха" әсәре дә бүгенге көндә М.Гафури исемендәге Башкорт Академия театрында зур уңыш белән бара. +Бөтен яшәеше, тормышы театр белән бәйле булган, милли сәнгатебезнең үсеше өчен һәрчак янып-көеп яшәгән, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Юныс Сафиуллин үзе турында менә нәрсәләр ди: "Яшь чагымда йөзем яшь, күңелем карт иде. Бүген исә йөзем карт, ә күңелем япь-яшь". ("Мирас", "Үзем турында", 1997, 2нче сан.) Язучының йөзе - аның әсәрләре. Әсәрләрдә исә - тормыш чынбарлыгы. Яшәеш, чынбарлык үзгәрерме? Рәшидә Җиһаншинаның тууына 100 ел +ТУГРЫЛЫК +Рәшидә Җиһаншина 1917 елның 19 октябрендә Казан шәһәрендә туа. Татар академия театрына 1936 елны Татар театр техникумын тәмамлауга ук килә ул. Хәер, аңа кадәр, әле укыган чагында ук "Беренче чәчәкләр"дә Хәдичә роленә чакыралар аны. Аннан соң "Алар өчәү иде"дә - Сүнмәс ханым... Таҗи Гыйззәтнең "Мактаулы заман" әсәре театрда куелырга җыенганлыктан, әлеге әсәр алар группасының диплом спектакле итеп тә билгеләнелә. Камал III, Х.Уразиков, Х.Сәлимҗанов, Н.Таҗдарова, Г.Камскаялар белән берлектә зур уңыш белән барган спектакль булачак артистларга да уңыш китерә, Людмила роле Рәшидә Җиһаншинаны өметле артистка итеп таныта. Ветеринария фельдшеры Людмиладан башланган роль аңа сәхнәдә М.Горькийның "Дошманнар"ында чибәр, горур Клеопатраны, М.Әмирнең "Миңлекамал"ында эшлекле Миңлекамалны, Т.Миңнуллинның "Канкай углы Бәхтияр"ында данлыклы Әби патша - Екатерина IIне, "Әлдермештән Әлмәндәр"дә тыйнак, итагатьле Хәмдебануны, "Моңлы бер җыр"да Муса Җәлилнең анасы - сабыр, мәрхәмәтле ана Рәхимәне һәм башка бик күп төп рольләрне уйнау югарылыгына күтәрә, Татарстанның һәм Рәсәйнең халык артисткасы исеменә ирешә ул. +Бөек Ватан сугышы елларында театрны яшәтү, саклау да, авылларда йөреп, тылдагыларның күңелен юату да аларның бурычы була, алай гына да түгел, фронтта катнашып, сугышчыларга да концерт-спектакльләр куялар. +Театрларда төрле чаклар була - репертуар ярлылыгы тамашачыга кире тәэсир иткән чорлар да, оештыру сәләтенә ия булган яхшы җитәкчегә кытлык еллар да. Әнә шундый катлаулы бер чорда, инде театрның партоешма җитәкчесе буларак үзен җитәкче итеп күрсәткән Рәшидә Җиһаншина Камал театрына директор итеп билгеләнә. Театр тормышын бөтен тулылыгы, дан-дәрәҗәсе белән аңлаган ханым әлеге вазифада да үзен оста җитәкче итеп таныта ала һәм унбер ел хезмәт куя. Тарихка "юклык заманы" белән кереп калган еллар, билгеле, хатын-кыз җитәкче өчен генә түгел, ир-атлар өчен дә җиңел булмый. Ул директор эшенә алынуга, башка милләт кешеләре дә татар театрына йөрсенгә, синхрон тәрҗемә өчен урындыкларга колак телефоны куюны, ерактагы милләттәшләребезгә дә татар спектакльләрен күрсәтү, артистларны азрак ял иттереп алу максатын да күздә тотып, кояшлы, җиләк-җимешле Алматы, Ташкент шәһәрләренә гастрольләрне оештырып җибәрә. Ул вакытта башланган хезмәттәшлек бүгенге көндә дә мәдәниятара багланышлар булып дәвам итә. 1975 елда Рәшидә Җиһаншина директорлыктан китсә дә, Бөтенсоюз театр җәмгыятенең рәисе вазифасында егерме елга якын хезмәт куя, Татарстан Югары советы депутаты була, 1991 елда театрның өлкән артистларыннан торган "Инсаният" группасын оештыра, пьесалар да иҗат итә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының үткәнен, аның күренекле артистларының иҗатларын киләчәк буыннарга тапшырып калдыру максатыннан, "Күңелем түреннән" дип исемләнгән истәлекләр китабы яза. Анда без халкыбызның талантлы артисткасы Рәшидә Җиһаншинаның үзе турында: "Мин 50 елдан артык гомеремне театрга багышладым, сәхнәдә 70 яшемне тутырдым, ләкин бервакытта да "уф, ардым, театрдан туйдым", димәдем", дигән сүзләрен укып, аңа театрның никадәрле якын, газиз булганын да тоябыз. Тормыш юлының беренче көннәрен театрдан башлаган талантлы артистка гомеренең соңгы көннәренә кадәр театр дөньясыннан аерылмый. \ No newline at end of file diff --git a/QU/2017-11.txt b/QU/2017-11.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..d9b12f84f1b106284a60bacbd9a70305f9485771 --- /dev/null +++ b/QU/2017-11.txt @@ -0,0 +1,2199 @@ + +Нәфикъ +Яһудин +АТЛЫ КАЗАКЛАР +РОМАН +Хисамый Җәләй белән сөйләшеп алырга ашыкты. Хисамыйда бүген иртә белән ничектер кинәт кенә шундый теләк кабынып куйды. Әле йокыдан торган вакытта да ул мондый фикердә түгел иде. Әмма, уяну белән үк, аның күңелен нәрсәдер тынычсызлый, ул нәрсә турындадыр борчылып уйлана башлады. Иренең шундый уйчан хәлдә булуын күреп, Мәгузә дә аңа һичбер сүз әйтмәде. Ул, әгәр дә иренә берәр сүз кушса, аның карышып һәм киреләнеп китүеннән курка иде. Әйе, иренең комганына җылы су салганда да, аның өс киемнәрен киендергән һәм кулына чалмасын тоттырган вакытларда да, Мәгузә аңа бер сүз дә әйтмәде. Бу хәл Хисамыйга, чыннан да, Мәгузә уйлаганча уңай тәэсир итте. Үзалдына борчылып уйлаган саен, Хисамыйның Җәләйне күреп сөйләшү теләге көчәя генә барды. Ә өеннән урамга чыккач, ул инде үз-үзенә тәмам ышанып: "Кешеләр азрак вакытта барыйм да картны аулакта гына күреп әйтим, миңа рәнҗеп йөри күрмәсен", - дип уйланды. Ләкин Хисамый соңгарак калды. Ул килгәндә, мәчеткә байтак кеше җыелган иде инде. +Хисамый, үз теләгенә ирешү өчен, ничек тә Җәләйгә якынрак булырга тырышты. Ләкин алдан килеп утырган кешеләрне аралый-аралый үтәргә уңайсызланып калды һәм ишек янындагы мич буена гына барып урнашты. Хәзер Хисамыйда башка теләк - ерактан булса да, Җәләйнең күз карашларын тотып алырга һәм ул карашларның мәгънәсен аңларга тырышу теләге туды: нишли икән, Сабан туенда көрәшкә чыгарга җыенуым өчен карт миңа рәнҗеп йөрмиме икән, дип борчыла иде Хисамый. Ләкин ул Җәләйнең күз карашларын да тота алмады. Чөнки Җәләй һич тә кузгалмый һәм як-ягына каранмый гына утыра. Ул хәтта янындагы кешеләр белән дә сөйләшми иде бүген. Хисамый, кичә кичтән үк Җәләй картның өенә кереп, аның белән барысы турында да ачыктан-ачык сөйләшеп куймавына үкенә башлады. Кичә аны бу эшкә ниндидер горурлык, турысын гына әйткәндә, үзен тәкәбберрәк тотарга теләве җибәрмәде. Хатыны Мәгузә дә әйтеп-әйтеп караган иде юкса: +- Әтисе, сиңа әйтәм, көрәшкә чыгам дип йөрисең йөрүен дә, Җәләй абзыйның моңар хәтере калмасмы? Ничә әйтсәң дә, байтак еллардан бирле мәйдан тотып килгән кеше бит. Безнең Яңа Чиркас авылында гына түгел, бөтен әйләнә-тирәдә йөзәр чакрымга аның даны таралган. Оренбург кадәр Оренбургның үзендә ел саен батыр булып килде. Җитмәсә тагын, гомер-гомергә күрше булып, тату гына көн кичереп киләбез үзебез. Егылсаң - үзеңә хурлык, ексаң - Җәләй абзый кызганыч. +Аңа каршы Хисамый җитди генә бер тавыш белән үзенең гадәттәге җавабын кайтарды: +- Сөйләмә әле, әнисе, дөньяда мин дә казачи исемен күтәреп йөрим ләбаса! Чын-чынлап казачи булу өчен нәрсә кирәк? Көмеш кашлы ияре, җиз саплы камчысы, чуклы йөгәннәре белән яхшы ат, бүресен дә, куянын да тота торган озын танаулы эт, шулар өстенә тормыш итүеңнең рәте-башы булырга тиеш. Ә мин нәрсә? Мин боларның берсе белән дә мактана алмыйм. Андый бәхетләр безгә бала-баладан ук насыйп булмады. Мин үземнең бер-бер артлы туган өч ир бала үстерүем белән генә мактана алам. Әйе, менә дигән яшь казачилар үстерәм мин! Ходай аларга күп-күп бәхетләр бирсен. +Мондый сүзләрдән Мәгузә дә кәефләнеп куйды. Ул, иркәләнеп кенә: +- Шул җиткән инде, тагын нәрсә кирәк сиңа! - диде. - Улларың үз бәхетләре артыннан үзләре куарлар. +- Юк, әнисе, җитмәгән шул әле! Дөрес, атын да, башкаларын да булдыру - анысы байлыкка бәйләнгән. Ул безнең кулдан гына килә торган эш түгел. Белмим, аны безнең улларыбыз да булдыра алыр микән. Ә менә үзең казачи исемен күтәреп йөреп, гомерең буенча бер мәртәбә дә мәйданга чыгып көрәшмәү - бу инде бик зур хурлык. Чын казачи өчен оят эш бу. +- Ә егылып куйсаң? +Хисамый кызып китте: +- Егылып куйсаң да, егылып куйсаң, сиңа тагын! Егылып куйсаң - җир күтәрә, җир астына берәүнең дә төшеп киткәне юк бит әле. +Мәгузә, иренең азрак тынычлана төшүен көтеп торды да: +- Әтисе, шушы гомер түзеп килгәнсең икән, тагын берәр елга гына түзәсеңме әллә? Киләсе елга көрәшер идең, - диде. +- Куйсана, әнисе, башымны катырма әле син минем! Хәзер инде минем көрәшкә чыгарга җыенуымны бөтен кеше белә. Хәтта чит авыл кешеләре дә ишеткән инде бу хәбәрне. Шуның өстенә, әти мәрхүм үлгән вакытта васыять итеп әйтте бит: улым, Сабан туйларында көрәш мәйданына чык, кеше арасына кереп, үзеңне кешеләргә күрсәтеп йөр, диде. Әтине беләсең, мин гомерем буена көрәшеп килдем, мәче шикелле булдым, дип әйтим инде, берәү дә сыртымны җиргә тидерә алмады, диде мәрхүм. +- Белмим инде, әтисе, ул якларын үзең беләсең тагын. Җәләй абзый рәнҗи күрмәсә ярар иде, дип кенә әйтүем. Әтеки мәрхүм вафат булганнан соң, ел саен Җәләй абзый батыр булып килде бит... Үзе белән сөйләшеп алсаң да яхшы булыр иде, бәлкем... +Мәгузәнең тел төбендә әйтелеп бетмәгән башка уйлар да бар. Ул үзе бер нәрсә турында сөйли, ә бөтенләй башка нәрсәләр турында фикер йөртә иде. еллар буенча аерылмас дуслар булып яшиләр. Ә соңгы елларда, Миңлебай белән Мәрьям якты дөньяга килгәч, бу ике гаилә арасындагы якынлык тагын да ныгый һәм беркетелә төште. Әйе, бервакыт шулай Хисамый белән Мәгузә Җәләйләргә кунакка керделәр. Аларның уллары Миңлебайга өч яшь иде. Аны да үзләреннән калдырмадылар. Җәләйнең Мәрьяменә бер яшь тулып, аның да күңелле генә итеп тәпи йөрергә өйрәнеп килгән чагы. Кунаклардан берсе, идәндә уйнап йөргән балаларга карап: +- Болар икесе дә бик матурлар, бер-берсенә бик пар киләләр икән, - диде. +Икенче берәү: +- Чынлап та, бу балаларны колак тешләтеп куйсагыз, пар күгәрчен шикелле гөрләшеп гомер итәрләр иде, - дип, тегенең башлаган фикерен куәтләде. +Җәләй белән Мөршидә дә бу уйга каршы түгелләр иде. Җәләй, Хисамыйның "кылын" тартып карау теләге белән: +- Колак тешләтү безнең татарларда бик кулланылмый инде үзе. Ул, асылда, казакълар гадәте бит, - диде. +Хисамый исә, үзенең бу эшкә һич тә каршы түгеллеген белдереп: +- Асылда казакълардан кергән гадәт булса да, безнең авылда хәзер күп кеше шулай итә бит, - дип куйды. Күңелле генә елмаеп хатынына таба ымлады да: - Мин үзем дә Мәгузәнең колагын шушы улым кадәр вакытта тешләп куйган идем. Болай, яхшы гына гомер итеп киләбез бугай, - дип өстәде. +Нәтиҗәдә Мөршидә кызы Мәрьямне үз янына сәкегә чакырып алып утыртты. Мәгузә улы Миңлебайны, җитәкләп алып барып, Мәрьямнең каршысына бастырды да: +- Йә әле, улым, әнә шул матур сеңлеңнең колагын тешләп ал әле, - диде. +Миңлебай шунда ук Мәрьямнең сул колак яфрагын нык кына итеп тешләп тә алды. Һәм аның "матур сеңлесе" кычкырып елап җибәрде. Кунаклар исә кызарып пешкән пар алма шикелле чибәр балаларның озын гомерле булуларын, үсеп җиткәч, тигез һәм бәхетле тормыш итүләрен теләп, озак-озак дога кылдылар. +Әнә шул көннән алып Миңлебай белән Мәрьямне ике гаиләдә дә үз балалары итеп күрә башладылар. Бу вакыйгадан соң, берсе артыннан икенчесе агып, унбер ел вакыт үтте. Шул гомер буенча Хисамый белән Җәләй дә, шулай ук Мәгузә белән Мөршидә дә бер-берсенә караңгы чырай күрсәткәннәре, берсе икенчесе белән авыр һәм күңелсез сүзгә килгәннәре булмады. +Ә менә быел, шушы Сабан туе аркасында, Мәгузәнең күңеле борчылып тора. Хисамый белән Җәләйнең көрәш вакытында сүзгә килүләреннән, кешеләр алдында ызгышып, моңарчы саклап килгән дуслыкларын югалтып куюларыннан курка иде ул. Ә халык телендә хәзердән үк төрле-төрле сүзләр сөйләнә. Хисамый белән Җәләйне ничек тә сугыштырырга җыенып йөрүчеләр дә юк түгел... +Моны Хисамый үзе дә яхшы аңлый... +Мәчет эчендә тирән тынлык. Кешеләр акрын гына пышылдап намаз укый. Ләкин Хисамыйның уйлары башка нәрсәдә, аның фикере хатыны Мәгузә әйткән сүзләр тирәсендә чуала. Дөрес, Хисамый да кешеләр торган вакытта торды, башкалар белән бергә утырып, алар яткан чагында ул да ятты. Хәлләф мулла белән Габделхалик мәзиннең нәрсәләрдер укыганын, ниләрдер сөйләгәнен тыңлады. Ләкин үзе бернәрсә дә аңламады, бер хәрәкәтен дә уйлап һәм шулай кирәк булган өчен дип эшләмәде. Аның күзләре һәрвакыт Җәләй +Җәләй карт үзен гадәттән тыш җитди, тирә-янындагы эш һәм хәрәкәтләргә бөтенләй игътибарсыз тота. Күрәсең, ул намазын бик нык бирелеп укый һәм үзен көрәштә өстен чыгаруны Аллаһыдан ялынып-ялварып үтенә. Моны күргәч, Хисамый тагын да шомлана төшә, үзенең быелгы Сабан туенда көрәшергә уйлавына үкенә башлый. Җәләй карт аңа тагын да олырак булып, Алла ярдәме белән бөтен кешене егып йөрүче бер изге җан булып аңлашыла. +Кешеләр шау-гөр килеп мәчеттән чыга башлады. Хисамый монда да Җәләйнең үзен генә аулакта туры китерә алмады. Мәчет капкасыннан урамга чыккач кына, аларга аулаклап сөйләшергә мөмкинлек туды. Әнә, Җәләй карт Хисамыйдан биш-алты адым гына алдан бара: кулында намаз таягы, башында зур ак чалма, өстендә кап-кара җилән. Аның җиләне кояш нурларында елкылдап-елкылдап күренә. Җәләй карт бу җиләнгә аерым бер хикмәтле мәгънә биреп йөри. Кешеләр арасында аны "серле җилән" дип тә, "сихерле җилән" дип тә атап йөртәләр. Җәләй карт ул җиләнне нәкъ ун елдан бирле һәм елына ике мәртәбә генә кия: беренчесе - менә бүгенге шикелле, Сабан туе көнне иртәнге намазга барганда; икенчесе - көрәш мәйданына чыккан вакытта. Хисамый, Җәләй картның әнә шул җиләненә карап, эченнән генә көлемсерәп куйды. Әмма адымын кызулатмады. "Сөйләшәсе килә икән, ул үзе адымын акрынайтсын. Ашык-пошык аны куып җитәргә мин дә бит инде бала-чага түгел, дип уйлады ул. Ә куып җиткәч нәрсә дип әйтер? Абзый, мин сине быел көрәштә егам икән, моның өчен миңа ачуланма инде, дип әйтерме? Әгәр дә ул үзе мине әйләндереп салса?.. +Мәгәр Җәләй карт та үзен эре тотарга яратучан кеше иде. Ул, артыннан Хисамый килүен белә торып, аңар әйләнеп тә карамады, адымын да акрынайта төшмәде. Моңар ачуы тәмам кабарган Хисамый: алайга калса, Җәләй картта булган тәкәбберлек бездә дә табылыр, дип, уң яктагы тыкрыкка борылып китте. Аларның өйләре бер-берсенә киртәдәш һәм озын гына тар тыкрык аша иде. +Тыкрык эчендә Хисамыйны Котырык Муллагали куып җитте. Ул, сүз башлап җибәрү өчен генә әйткән шикелле итеп, башта Хисамыйга сәлам бирде һәм аның хәлен сорашты. Аннан соң: +- Шулай, Хисаметдин кордаш, бүген көрәшкә чыгасың икән. Ярый-ярый, бик хуп, бик мәслихәт эш. Җәләй картны әйтәм әле, дөньяда аннан башка кеше юк шикелле итеп, бик кәпрәеп йөргән була бит. Синең хакта көрәшкә чыга икән дип ишеткәч тә, әһә, мин әйтәм, Җәләй картның борынын җиргә бәреп янечә икән инде бу, мин әйтәм, килбәтсез борынын бик югарыга чөеп йөри иде, дим. +Хисамый, уйламаганда гына тәнен кигәвен чаккан шикелле, чыраен сытып һәм җилкәсен куырып куйды. Аңарда, кинәт кенә борылып, кулындагы юан намаз таягы белән Котырык Муллагалинең башын сугып яру теләге туды. Ләкин ул моны эшләмәде: салмак кына адымнар белән эре-эре атлап баруын дәвам итте, Котырык Муллагалигә җавап итеп бер генә авыз сүз дә әйтмәде. Әгәр дә Хисамый аңа каты-каты сүзләр әйтеп ташласа, шау-шу зурга китәчәк, хәтта бу эш Хисамыйның олы улы Миңлебайның хәле мәсьәләсенә дә барып кагылачак иде. +Ә Миңлебайның хәле бу соңгы көннәрдә нәкъ кыл өстендә тирбәлә иде. +Закон буенча, һәрбер казак үзенең улын кече яшьтән үк патша хезмәтенә әзерләргә тиеш. Әгәр дә ул моны берьюлы гына булдыра алмый икән, улы ун яшькә җиткәннән алып егерме дүрт яшенә җиткәнче елына ун сум хисабыннан казна банкына акча сала барырга бурычлы санала. Бу акчалар, хезмәт итәргә барачак яшь казак егетенә ат, ияр, камчы, хезмәткә бару өчен атап тегелгән яңа да үз вакытында түләп бара алмаучы була икән, аның улын берәр бай казакка эшкә бирәләр. Патшага хезмәт итү өчен кирәк булган акчаны бай үзе турыдантуры казна банкына кертә бара. +Хисамыйның Миңлебае хәзер ундүрт яшендә. Хисамый аның өчен казнага бары тик ун сум гына акча кертә алды. Узган еллар өчен тагын утыз сум бирәсе бар. Хисамый, өен һәм каралтыларын сатып бетерсә дә, бу акчаны түләп чыга алмаячак. Шуның өстенә алдагы ун ел өчен йөз сум бирәсе кала әле. +Авылның уряднигы Миңлебайны Котырык Муллагалигә малайлыкка бирергә тели. Урядникның шундый фикердә булуын да, Котырык Муллагалинең аңа риза булып, хәтта Миңлебайны үзенә бирүләрен сорап йөрүен дә Хисамый яхшы белә. Урядник, Хисамыйны берничә мәртәбә чакыртып, аңа улының хәле турында ачыктан-ачык әйтте. Алай гына да түгел, улын Котырык Муллагалигә илтеп бирергә кушты. Ләкин Хисамый моңа һаман карышып килә. Ул, үзе җитәкләп алып барып, улын Котырык Муллагалинең кулына тоттырырга һич тә җыенмый иде... +Хисамый боларны гаять авыр борчылып искә алды. Ул, үзенең урамда икәнен дә онытып, каты гына тавыш белән: +- Менә сиңа кирәк булса! Кешеләргә Сабан туе, ә миңа җәфа өстенә җәфа, - дип көрсенеп куйды. +Шуннан соң гына ул, янында Котырык Муллагали булырга тиешлеген хәтерләп, артына әйләнеп карады. Ләкин Котырык Муллагали күренмәде. +Көрәш яланаяклы, ялангач башлы, кайберләренең әле ботлары да капланмаган кечкенә балалардан башланып китте. Аларны, шаяртып, уенкөлке сүзләр әйтеп һәм мактаган булып, нечкә генә беләкләреннән җитәкләп яки җилкәләреннән этәргәләп, берсе артыннан икенчесен мәйдан уртасына чыгара тордылар. Екканына да, егылганына да батыр исеме биреп, чыккан берсен арзанлы сабын, чигелмәгән кулъяулык, агач саплы пәке һәм конфет кебек әйберләр белән бүләкләделәр. Кешеләр беркадәр көлешеп күңел ачып алганнан соң, мәйданга һаман зурракларны чыгара бардылар. Чират Хисамыйның уртанчы улы Гатауга да килеп җитте. Бу сигез яшьлек бала, үзен бик олысыман тотып һәм матур гына елмаеп, бер халыкка, бер исә үзе белән көрәшкә чыккан ачык изүле юан гына малайга карап торды да кулындагы сөлгене тиз-тиз генә беләгенә чорный башлады. Кешеләр аңар кызыксынып карап торалар иде. Кемдер: +- Йә әле, энекәш! - диде дә Гатауның аркасына төртеп куйды. +Гатау тиз генә иелде дә каршысында басып торган баланың биленнән эләктереп алды. Алар, бер-берсен нык кочаклап, мәйдан уртасында эткәләшеп йөри башладылар. Озакламый Гатау тегене күтәреп тә ташлады. Гатау тын алырга да өлгермәде, каршысында икенче малай әзер тора иде инде... +Гатау үз тиңнәреннән һәм үзеннән олырак булганнардан да әле барысы биш малайны екты. Алтынчы булып Котырык Муллагалинең Гарифҗаны Гатауның каршысына килеп басты. Бу хәл кешеләр арасында зур ризасызлык һәм көчле шау-шу тудырды. Алар, төрлесе төрле яктан торып, кулларын селтәнгәләп кычкыра башладылар: +- Аз гына оят кирәк, күсәктәй балагызны бер сабыйга каршы чыгармакчы буласыз! +- Баланың өметен кисәсез бит! +- Чыкмасын! +Икенче бер төркем боларга каршы кабынып китте: +- Чыксын, көрәшсеннәр! +- Батыр егет көрәшүчене сайлап алмый ул. +- Ха-ха-ха, каршы төшмәгез! +Мыскыл итеп көлүчеләрнең шау-шуны зурайта барулары Котырык Муллагалинең күңелен күтәреп җибәрде. Ул, мыек чолгыйларын бөтергәләп һәм гаять зур кара эчлелек белән көлемсерәп, кешеләрнең ачуларын китереп торды. Котырык Муллагали янында авылның кибетче бае Тәбәнәк Хәмчки тора иде. Ул, зур корсагын киереп баскан килеш, үзеннән башкаларның барысын да җиңәргә, һәммәсенең дә тавышын юкка чыгарырга тырышып: +- Җәмәга-ать, - дип кычкырды, - тыныч булыгыз! Әйдә, көрәшә бирсеннәр! Көннең-көн буенча шул көзге әтәчләрне сугыштырып утырырбызмыни? Зурракларга күчәргә вакыт! +Хисамый, башта тыныч кына утырса да, Котырык Муллагали белән Тәбәнәк Хәмчкинең канатлануларына түзә алмады: ашыкмыйча гына урыныннан кузгалды, йодрыкларын нык кысып йомарлады да салмак кына адым белән мәйдан уртасына чыга башлады. Моны күреп, бөтен мәйдан халкы кинәт кенә тынып калды. Бу тынлык эчендә кайберәүләрнең ара-тирә пышылдашулары һәм түзә алмыйча пырхылдап көлеп җибәрүләре генә ишетелгәләде. +- Бу, туганкай, бер бирсә дә берәгәйле итеп, зеңкелдәтеп бирер. +- Тәбәнәк Хәмчкине бер сугуда сытып ташлар. +- Суга алмас, дисеңме? Әле син Хисамыйның холкын белмисең икән: дисбителни дә әписәрне сугып еккан кеше бит ул... +Сабан туен карау өчен чит авыллардан килүчеләр дә күп иде. Алар арасыннан берсе: +- Яңа Чиркаска килсәң, шул булыр инде, сугышмыйча калмаслар, - дип, ризасызлык белдереп куйды. +Миңлебай энесе Барыйны уйнатып утыра иде. Ул кинәт кенә сикереп торды да әтисе янына йөгереп килде. +- Әти, көрәшә бирсеннәр. Гатауны екса, Гарифҗанны мин аны үзем атып бәрәм, - диде. +Хисамый азрак тынычлана төште. Аскы иренен тешләре арасына кысып һәм кулын нык кына селтәп, яңадан үз урынына - хатыны Мәгузә янына барып утырды. +Гатау белән Гарифҗан бер-берсенең биленнән сөлге белән эләктереп алдылар. Гатау, үз хәлен үзе сизеп булырга кирәк, Гарифҗанны күтәреп алырга уйламады да. Ул аңа нык кына асылынып, үзен күтәреп алырга ирек бирмичә йөри башлады. Гатауның бу кадәр тырышлыгы, һич тә көтелмәгән хәл буларак, бая гына аны яклап чыгучыларга дәрт кертеп җибәрде. Алар: +- Нык ябыш, Гатау! +- Шулай, энекәш, махы бирергә тырышма! - диешкәләп тордылар. +Байтак кына вакытлар эткәләшеп йөргәннән соң, аякларына ак әрем чорналып, Гатау егылып китте, һәм шул уңайга Гарифҗан аның өстенә авып төште. Ләкин, Гатауның күкрәгенә таянган сул кулы таеп китте дә, Гарифҗан йөзе белән җиргә капланды. Кешеләр шау-гөр килеп көлешә башлады. Юри шаяртып, каршы якны котырту өчен генә: +- Булмады бу, алай аяк чалып екмыйлар аны, - дигән булды берсе. +- Әйе, аяк чалып екты, эт егышы булды бу. +- Яңадан көрәштерергә кирәк, егетләр, яңадан! Гатау ега аны барыбер. +Котырык Муллагали һәм аның тирәсендәгеләр тынып калды. Гатау белән Гарифҗан, бер-берсенең каршысына басып, нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап торалар иде. Хисамый Гатауны үз янына чакырып алды. Йомшак кына итеп аркасыннан сөйде дә, Гатауның кулындагы сөлгене алып, олы улы Миңлебайга тоттырды. +Миңлебай куян шикелле җиңел генә сикереп торды да як-ягына карангалап аптыраган Гарифҗанның каршысына ук барып басты. Бу хәл Котырык Муллагалигә ошамады. Ул, тынычсызлык белән кашларын җыергалап, иләмсез озын мыекларын селкеткәләп куйды. Тәбәнәк Хәмчки дә, нәрсәдер әйтергә теләп, торган урынында тыпырчынгалап алды. Ләкин Миңлебайның Гарифҗанга каршы көрәшкә чыгуына алар һич тә тоткарлык итә алмый иде. Күп еллар буенча сакланып килгән гадәт шулай: энесе егылган икән, аның урынына агасы чыгарга тиеш. Бу урында Миңлебай, бертуган энесе егылганнан соң, үз нәселенең дәрәҗәсен саклау өчен дип мәйданга чыкты. Шуның өстенә Миңлебай белән Гарифҗанның яшьләре дә бертигез. Алар икесе дә бер елны, урак өстендә туган. Аерма фәкать шунда гына: Гарифҗанның анасы йөкле килеш авыр эшләр эшләп йөрмәгән, баласын үзенең өендә, һәрьяктан да яхшы тәрбияләр күреп тапкан. Мәгузә исә, Котырык Муллагалигә урак урган вакытта, көлтәләр бәйләп йөргәндә авырып, шунда ук, бодай көлтәләре төбендә, улы Миңлебайны дөньяга китергән. Ире Хисамый аңа "кендек әбисе" булган. +Миңлебай белән Гарифҗан арасында көрәш башланды. Миңлебайның тыны шактый иркен иде. Озак та үтмәде, Гарифҗанның күкрәк челтәре аның күкрәгенә менеп утырды, аяклары югары күтәрелде, арт саны аның уң аягы өстенә салынды. Миңлебай үзенең бөтен гәүдәсе белән селкенеп алды, уң аягын кинәт кенә күтәреп, сул кулын сөлгедән ычкындырып җибәрде. Гарифҗан очып киткәндәй булды, әйләнгәләп-әйләнгәләп барып, йөзе белән җиргә капланды. +Миңлебай, масаюлы гына бер кыяфәт белән елмаеп, мәйдан уртасында басып калды. Мәйдан читендә атасы Хисамый белән көрәшче Җәләй сөйләшеп торалар. Аларның йөзендә шатлыклы елмаю сизелә, күзләре белән Миңлебайны иркәләүләре, аның тулы тәнле таза гәүдәсенә канәгатьләнеп караулары аңлашыла. +Мәрьямнең кечкенә йөрәге Миңлебай белән үзе арасында ниндидер бер якынлык барлыгын сизенеп тибә. Нәрсә өчен шулай икәнен ул үзе дә аңлап җиткермәстән, Миңлебайның үзен, аның һәрбер хәрәкәтен ярата, аның һәрбер кыланышына сокланып карый, аның ата-анасын һәм туганнарын үзе өчен якын кешеләр итеп, нәкъ үз туганнары шикелле итеп хис кыла. Миңлебайның менә бу көрәш мәйданында туган шатлыгы кечкенә Мәрьямнең дә шатлыгына әверелде. Ул, ата-аналарының гына түгел, хәтта барлык кешеләрнең дә Миңлебайны мактауларын, аның турында һаман яхшы сүз генә сөйләп торуларын тели. Миңлебай да, аерым нык дикъкать биреп, Мәрьямгә карый, аның шатлыктан нишләргә дә белмәвен күреп сөенә иде. Менә аларның күз карашлары бер-берсе белән очрашты... +Шулвакыт Сабан туен алып бару өчен куелган кешеләрдән берсе Миңлебайның иңбашына баш-башы кызыл белән чигелгән зур сөлге салды. Миңлебай, зурларча эре генә кыяфәт белән кулын изәп, энесе Гатауны үз янына +- Мә, әнигә алып барып бир! - диде. +...Ниһаять, халыкның көткәне - Хисамый белән Җәләйгә дә чират килеп җитте. Мәйдан уртасына Җәләй чыгып, рәттән алты кешене екты. Шуннан соң аны ял итәргә утырттылар да, кулына сөлге тоттырып, көрәш мәйданына Хисамыйны алып чыктылар. Ул, үзе көрәш өчен әзерләнеп килгән булса да, ни өчендер башта каршылык күрсәткәндәй итеп торды. Мәйдан алып баручылардан ике кеше аны ике ягыннан култыклап, төрлечә уен-көлке сүзләр сөйләп, ирексезләп чыгарган шикелле иттеләр... Хисамый да, Җәләй кебек үк, алты кешене һичбер кыенлыксыз гына ыргыткалады... +Батырларны шул рәвешчә ял иттерә-иттерә көрәштерү берничә мәртәбә кабатланды... +Оренбург кадәрле Оренбургның үзеннән килгән Җаппар батыр белән көрәшәсе булгач, Хисамыйның кашлары җыерылып, сакал һәм мыеклары селкенгәләп куйды. Җаппар батыр үткән ел Җәләйне дә ега язган иде. Җәләй, әнә шул үткән елгы хәлләрне исендә тотып булса кирәк, быел Җаппар белән очрашмаска тырышты һәм аны Хисамыйга калдырды. Тәҗрибәле мәйданчылар моны ачыктан-ачык сизенеп торалар иде. Кешеләр арасында тирән тынлык урнашты. Шул тынлыкны бозып: +- Хисамыйны ял иттереп алырга кирәк. +- Әйе, Хисамыйга авыргарак туры килә, - дигән тавышлар ишетелде. +Ләкин мәйдан алып баручылар моңа артык игътибар итмәде. Бу Яңа Чиркас кешеләренең Хисамыйны яклап һәм аңа дәрт бирү өчен генә әйткән сүзләре иде. Шулай ук Хисамый үзе дә ял итеп алуны кирәксенмәде. Ә инде Җаппар белән көрәшә башлагач, Хисамый үзенең аңардан көчлерәк булуын бик тиз сизеп алды... +Җаппар батыр да егылгач, мәйдан хуҗалары булып Җәләй белән Хисамый торып калды... Арттан караганда, аларның кайсысы Хисамый, кайсысы Җәләй икәнен дә аеру кыен. Икесе дә бертигез урта буйлы, юан гәүдәле, киң җилкәле булып, икесенең дә өстендә кара җилән иде. Аерма фәкать шунда гына: Хисамыйның җиләне, яшь вакытында ук тегелгәнлектән, аз гына кыскарак та, Җәләйнекенә караганда искерәк тә - шомарып, терсәк турылары тишелгәләп беткән. Җәләйнең җиләне яңарак булганлыктан, кояш яктысында елкылдап, җентекләп караучы күзләргә беленер-беленмәс кенә яшькелт төс чагылгалап үтә. +Әмма алдан караган вакытта бу ике батырның бер-берсеннән аермасы бик зур. Беренче карашта ук Җәләйнең олылыгы, Хисамыйның яшьрәк кеше булуы күзгә бәрелә. Дөрес, икесенең дә күзләре соргылт, сакаллары куе һәм түгәрәк булып үскән. Ләкин Хисамыйның сакалы кара һәм кыскарак булып, күзләре үткенрәк карый, маңгаенда һәм колак яфракларында тап-тап чуарлар бар. Үзеннән-үзе өйрәнелгән гадәт буенча булырга кирәк, Хисамыйның, тик кенә торганда да, ияк асты кузгалгалап, сакалы селкенгәләп куя. Җәләйнең исә куе һәм озын сакалы күкрәк челтәрен тулысы белән каплап алган. Шул ук вакытта аның сакалы соргылт, күзләре юаш һәм сабыр карый. +Менә шул ике кеше, сөлге белән бер-берсенең биленнән кысып тоттылар да, сөзешкән вакытта сак һәм акыллы кыланучан карт үгезләр шикелле, мәйданның бер читеннән икенче читенә этәрешеп йөри башладылар. Хисамый үзен-үзе аерата сак тотарга, һәрбер адымына кадәр уйлап атларга тырышты. Моңарчы Җәләй белән көрәшеп караганы булмаса да, Хисамый аның кайбер гадәтләрен булганда, Җәләй аны һич тә башлап үзе күтәрми. Ул, зур хәйләкәрлек белән, элек тегенең күтәрүен көтеп йөри. Әлбәттә, яңа кеше гадәттән тыш озак түзә алмый. Чыдамы бетеп, тиздән ул Җәләйне күтәрә башлый. Ләкин ул моны булдыра алмый. Моңар Җәләйнең авыр булуы да, хәйләкәрлеге дә, аркасында шуып йөри торган кара җиләне дә уңайсызлый. Кеше аны биленнән тотып күтәрә башласа, кулы шуып, ул аны муеныннан кочаклап кала. Шулвакыт теге кешенең гәүдәсе турылана төшә һәм ул: "Мә, мине күтәреп ал да олактыр инде!" - дигән шикелле, үзе дә сизмәстән, Җәләйнең кочагына барып керә. Нәкъ шулвакыт Җәләй аны бик нык итеп кыса һәм күтәреп ала да сырты белән капландырып җиргә сала. +Хисамый әнә шуларны исәпкә алды һәм үзе башлап Җәләйне күтәреп карарга һич тә җыенмады. Ләкин Җәләй дә, аны күтәреп карап, үзенең чамасын белергә ашыкмады. Шулай итеп, шактый гына минутлар буенча егучы да, егылучы да булмады. Батырларның икесе дә тәмам арып, тирләп беткәннән соң, аларга биш-алты минут чамасы утырып ял итәргә ирек бирелде. +Ял итеп алгач, икесе дә, җиләннәрен салып, күлмәк җиңнәрен терсәк өстенә кадәр сызганып, янә көрәшкә керештеләр. Икесе дә ярсып һәм кызурак хәрәкәт итә башлады. Йөри торгач, Хисамый Җәләйне шулкадәр нык көч белән кызу этәреп алып китте ки, алар мәйдан кырыенда утыручыларның өстенә менә яздылар. Кешеләр тиз-тиз торып, көчкә-көчкә генә артка чигенеп өлгерделәр. Үзенә бер күңелле шау-шу күтәрелеп алды. Әнә шул арада, бөтен гәүдәсе белән селкенеп куйды да, Хисамый, Җәләйне күтәрергә чамалап карады, һәм ул карт көрәшченең тагын бер хәйләсен ачты. Күтәрә башлауга, бөтен авырлыгын салып, Җәләй кешенең уң беләгенә ята һәм күтәреп алырга ирек бирми икән. +Шулай да Хисамыйның моңа ачуы килмәде. Киресенчә, Җәләйнең һаман хәйләгә сабышып кына йөрүен белгәннән соң, Хисамыйга дәрт һәм көч өстәлгәндәй булды. Аның үз-үзенә ышанычы артты. Ул, димәк, Җәләйне егарга телисең икән, аны кинәт кенә күтәреп алырга һәм шул ук уңайга бөтен эшне дә бетереп куярга кирәк, дигән фикергә килде. Менә хәзер, кешеләрне чыр-чу китереп, мәйдан читенә барып чыкканнан соң, Хисамый Җәләйгә үзен этәреп барырга ирек куйды һәм мәйдан уртасына кадәр кире чигенде. Шуннан соң, тагын бик нык этәреп алып китәргә җыенгандай итте дә, тик үзе моны эшләмәде, ул Җәләйне кинәт кенә күтәреп алды һәм, аның чуен шикелле авыр гәүдәсен үзенең югары чөелгән уң аягы өстенә утыртып, тиз генә сулга борылды да җиргә салды. +Халык, бөтен мәйданны көчле яшен бәреп үткән шикелле, тын булып калды. +Атасының көрәш мәйданында егылуын беренче мәртәбә күргән Мәрьямне ниндидер курку һәм рәнҗү тойгылары чорнап алды. Аның кечкенә йөрәге ашкынып һәм өсте-өстенә "лепелдәп" тибә башлады. Нәрсә булыр? Әгәр дә аның атасы белән Миңлебайның атасы арасында талаш-кычкырыш чыкса?.. +Бераздан халык айнып киткәндәй итте. Кешеләр арасыннан: +- Ялгышрак булмадымы икән соң бу? +- Яңадан көрәштереп карарга кирәк иде. +- Чынлап та, картның күңелендә калырлык булмасын, - дигән сүзләр ишетелә башлады. +Җәләй егылган урыныннан акрын гына кузгалып торды да ничәмә еллар буенча тарап-сыйпап кына үстерелгән сакалындагы чүп-чарларны һәм өстендәге тузан-туфракларны какты. Янына ук килеп баскан кызы Мәрьям тәннәре калтырана иде. Җәләй, мәйдан әйләнәсендәге барлык кешеләр өстеннән күз йөртеп чыкты да, уң кулын салмак кына югары күтәреп: +- Кардәшләр, барыгыз да тыныч булыгыз! Хисамый күрше мине дөрес екты, бик һәйбәт итеп екты, - диде. +Ул, әнә шул сүзләрне әйткәннән соң, үзенең сул ягындарак басып торган Хисамыйга кулын сузды; чын дуслык һәм татулык билгесен белдереп, аны кочаклап ук алды. Баш-башлары бик киң итеп чигелгән зур мәйдан сөлгесен Хисамыйның иңбашына салды да: +- Бүгеннән соң Җаек һәм Сакмар буйларының батыр көрәшчесе булып син калырсың, энем. Көчеңнең һәм сәләтеңнең игелеген күр! - диде. +Җәләй егылганнан соң, Сабан туеның көрәш өлеше бетте. Аякка капчык киеп йөгерү, катык тутырылган зур табакка башны тыгып, табак төбендәге көмеш акчаны авыз белән алу шикелле кызыклы уеннар башланды. Бу уеннарның нәкъ кызган вакытында гына мәйдан әйләнәсендә уйнап йөргән бала-чага: +- Атлар килә, атлар килә! - дип шаулаша башлады. +Авылдан ике-өч чакрым ераклыкта гына җәелеп яткан бер тау булып, бу якта аны Карбыз тавы дип атыйлар. Карбыз-кавын бакчалары ел саен шул тау өстендә булганга күрә, аңа шундый исем кушылып калган. Чабышкы атларның килүләре турындагы хәбәрне ишеткәч тә, кешеләр арасында буталыш һәм шау-шу туды; берсен-берсе эткәләшеп, алар барысы да әнә шул Карбыз тавы ягына таба агыла башладылар. Атлар чыннан да килә иде. Бу әле беренче әйләнү генә. Сабан белән сөреп чыгылган зур әйләнмә буенча атларның тагын ике мәртәбә ярышып киләселәре бар... +Атлар көрәш мәйданына тәмам якынлашты. Кешеләр хәзер кемнең аты алдан, кемнеке арттан килүен дә аера башлады. Иң алдан нечкә-озын торыклы ябык кына күк ат, Оренбург аты килә иде. Икенче урында - Герьял чабышкысы, өченче - Котырык Муллагалинең аты, дүртенче булып Җәләйнеке. Котырык Муллагалинең атына - улы Гарифҗан, Җәләйнекенә Миңлебай атланган. +Халык алдыннан атлар әнә шулай үтеп китте. Җәләй картның чиксез дә борчылуын күреп, аның өчен Хисамый кычкырып калды: +- Улым, ныграк куа төш! +Миңлебай, аяклары белән тибенгәләп, камчысын селтәп җибәрде. +Атлар икенче тапкыр әйләнеп килгән вакытта Герьял чабышкысы, алтынчы урынга ук калып, икенчелекне алу өчен, Котырык Муллагалинең туры кашкасы белән Җәләйнең җирәне тарткалашып килә иде. Менә атлар көрәш мәйданы турысына килеп тә җитте. Кешеләр, үзләре тапталу куркынычыннан сакланып һәм атларга юл ачып, берсен-берсе этәргәли-төрткәли чигенә башлады. Шулчак һичбер вакытта да булмаган һәм аны шулай булыр дип һичкем дә уена китерә алмаган бер хәл, гадәттән тыш вакыйга булып алды: Гарифҗан, уң кулындагы җиз башлы юан камчысын югары күтәреп селтәде дә алга чыгу өчен тарткалашып килгән Җәләй атының башына нык кына итеп сукты. +Халык арасында көчле шау-шу һәм куркудан буталулар туды. Хатын-кыз һәм бала-чаганың чырыйлап кычкыруы, кемнәрнеңдер ачулы тавыш һәм оятсыз сүзләр белән сүгенүе, йодрыкларын һавада селтәп җикеренүләре ишетелде. Кешеләр атлар чаба торган әйләнмә тирәсеннән тагын да ераккарак кача һәм көрәш мәйданы уртасына җыелып өелә башлады. Моның белән алар тагын да начаррак эшлиләр, тапталудан котылабыз дип уйлап, ат юлына үзләре барып керәләр иде. Менә хәзер, берничә секунд эчендә, башына камчы белән сугудан нык ярсыган ат халык төркеменең нәкъ уртасына кереп китәчәк тә кешеләрне таптап-изеп ташлаячак иде. Ләкин ат өстендә оста утыра белүе белән электән үк танылган Миңлебай бу урында да үзенең үткенлеген һәм булдыклы егет икәнен күрсәтте. Ул, гаять зур җитезлек белән, атының уң як тезгенен тартып өлгерде. Ул атны аямыйча бик каты итеп тартты. Ачулы ярсу белән бөтен гәүдәсе калтыранып торган, тагын да сузыла һәм нечкәрә төшкән җирән ат, кисәктән генә уңга борылып, халык төркемен ерактан ук әйләнеп чаба башлады. Юк, аңа халык төркемен генә түгел, башка авыллардан килгән кунакларның арбаларын да, аларның тышаулап җибәрелгән төркем-төркем атларын да әйләнеп узарга туры килде. Шул арада Миңлебай кешеләргә дә күз төшереп алды. Көрәш мәйданында шау-шу куптарып буталучылар, томан эчендә селкенгәләгән шәүләләр шикелле, Миңлебайга тоташ бер кара күләгә булып күренделәр. Шулар эченнән Җәләйнең куллары белән һавада нәрсәдер капшавы, Миңлебайга нәрсәләрдер кычкырган шикелле итеп авызын ачуы, кечкенә Мәрьямнең исә куркудан агарынып катканы хәлдә атасы янында тыпырчынгалап торуы - болар Миңлебайның күзләренә аермачык чалынып үттеләр. Ләкин атасы Хисамый белән Җәләйнең: +- Атны харап итәсең! +- Миңлебай! +- Тукта-а! - дип кычкыруларын ул ишетмәде. Ул һаман "һай-һу"лап кычкыра, сул кулындагы тезгенне тарткалап, уң кулындагы камчысын һавада өзлексез селеккәли иде. +Миңлебай яңадан атлар чаба торган әйләнмәгә барып төшкәндә, аның аты тугызынчы урынга калган иде инде. Үзеннән алда баручы сигез атны күреп, Миңлебайның күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Аның ярсу йөрәген әрнү, миен үч алу, Гарифҗаннан ничек тә булса өстен чыгу теләге чорнап алды. Аның, үзе атланган ат белән бербөтен булып, киң канат җәеп очасы һәм бик нык очасы килә иде. +Озак та үтмәде, Миңлебай дүртенче, аннан соң өченче урынга чыкты. Әйләнмәнең уртасына җиткән вакытта, икенче урынны алу өчен, ул тагын Гарифҗан белән тарткалаша башлады. Бу юлы инде Миңлебай үзе дә хәйләгә кереште. Күп еллар буенча сакланып килгән Сабан туе тәртибен бозу булса да, ул, атының сул як тезгенен тартып, әйләнмәнең эчке ягыннан, Гарифҗанның камчысыз сул кулы астыннан юл алды. Шуның аркасында тегесе Миңлебайның узып китүен сизми дә калды. +Беренче урынны һаман да шул шәһәрдән килгән ябык күк биләп бара иде. Миңлебай аның белән ярты әйләнмә чамасы тарткалашып барды. Шәһәр аты әйләнмәнең эчке ягында булып, уза торган ат өчен юл ераклаша төшә, һәм ул ара-тирә артка да калгалап куя иде. Миңлебай, тагын да алгарак иелеп, бөтен гәүдәсе белән атының муены өстенә сузыла, атын тагын да ныграк куа башлый һәм шәһәр малаен яңадан куып җитә... +Кешеләр, нәкъ ике төркемгә бүленеп, бер төркеме атларның әйләнмә буенча китә торган юлын каплап, авыл ягына таба юл ачты. Атлар, соңгы кабат әйләнеп, бу яңа юлга килеп кергәндә, Миңлебай атланган ат иң алдан килә иде. +Җәләй берникадәр вакыт кешеләрнең әйткәннәренә һәм үзенең күзләренә үзе ышана алмыйча торды. Ә инде, чыннан да, аның аты беренче булып килүенә тәмам ышангач, куанычыннан нәрсә эшләргә һәм кая барырга да белмичә атының муенына асылынмакчы, атын да, Миңлебайны да кочаклап алып сөймәкче һәм иркәләмәкче булды. Ләкин атның нинди хәлдә булуын, хәзер аны ярты гына минутка да туктатып торырга ярамаганлыгын Миңлебай яхшы белә иде. Ул, Җәләйнең нинди теләк белән үзенә таба ашкынып килүен, юлын буып торган кешеләрне ян-якка эткәләүләренең мәгънәсен тиз генә аңлап алып, халык төркемен узгач та, сулга борылып китте. Җәләй исә: "Һай үткен, һай акыллы да бала соң бу Миңлебай! Кара син аны, күрсә дә, күрмәмешкә сабышып үтеп китте бит, каһәр!" - дип уйланып калды. Аның йөрәгендә Миңлебайга карата якынлык хисе шулкадәр көчле, шулкадәр көчле иде ки, моны берничек тә сөйләп һәм язып аңлатырга мөмкин булмас иде. +Миңлебай, башта атын җилдереп, соңгарак юырттырып, һәм юргалатып, татар зираты ягына таба юл алды. Ул, атын җилгә каршы тотуы белән мавыгып бара торгач, Карбыз тавына кадәр сизми дә калган. Кирегә борылып, яңадан Сабан туе мәйданына таба китте. +Аның мәйданга якынлашуын бөтен кеше көтеп тора иде. Ләкин Җәләй, атына күз-фәлән тиюдән куркып, аны кешеләргә якын ук китереп җиткермәскә тырышты. Ул аты өчен бирелгән бүләкләрне кочаклап алды да, йөгерә-атлый, Миңлебайның каршысына бара башлады. Мәрьям дә атасы артыннан иярмәкче иде, анасы аны үз яныннан җибәрмәде. +Миңлебай, тезгенен дә тартмыйча, муеныннан сөеп кенә атын туктатты. Җәләй исә, егеткә күп-күп рәхмәтләр әйтеп сөйләнә-сөйләнә, атның муен астындагы тир күбекләрен сыпыргалады, әле һаман да дерелдәп-калтыранып торган арт санын сөйде. Миңлебай, картның кулындагы әйберләргә карап: +- Бәйгегә яхшы нәрсәләр биргәннәр икән, - дип куйды. +Җәләй, берөзлексез атын сөя-сөя: +- Әйе, бәйге бик яхшы булды: бер сарык, җиде аршынлы ефәк күлмәклек, сөлге, - диде. +Кулындагы ефәкнең бер очын - атның муенына, икенче яртысын Миңлебайның муены һәм гәүдәсе тирәли чорнады; ике башы да кызыл белән чигелгән зур сөлгене егетнең уң як иңбашына салды да, сул култык астыннан алып, баш-башларын бәйләп куйды. +- Болары сиңа миннән бүләк, - диде. +Ул, нәрсәдәндер уңайсызланган шикелле булып, сөйләүдән тукталып калды. Миңлебай, аның йөзенә һәм күзләренә карап, картның тагын нәрсәдер әйтергә теләвен, ләкин моңар кыюлыгы җитеп бетмәвен аңлады. Карт, атының алгы тоягындагы кечкенә генә балчык кисәген аягы белән төртеп төшерде дә: +- Ефәге аның хатын-кыз күлмәгенә яхшы инде. Син әле егет буласы кеше, кирәге чыгар, - дип өстәде. +Миңлебайның кабарынкы йөзенә куе кызыллык йөгерде. Ул, үзенә бирелгән бүләкләр өчен картка рәхмәт әйтерлек тә хәлдә түгел иде. Җәләй карт: +- Бар, улым, бар! Атны тәмам суынганчы йөртеп кайт. Авылның һәрбер урамыннан йөреп, бәйгене кешеләргә күрсәтеп чык, - диде дә егетнең аркасыннан сөеп куйды. +Миңлебай, аякларын тиз-тиз тибенеп, атын кузгатып алып китте. Ул башта болын ягына таба юл тотты. Берникадәр барганнан соң, олы юл буендагы казна ындырлары яныннан узып, авылдан өч-дүрт чакрым ераклыктагы Якты Күл башына барып чыкты. +Кызгылт кояш ерактан ук ялтырап күренгән Якты Күлнең аргы башына таба җил, күл буендагы камышларның, тал яфракларының акрын гына селкенгәләп, үзара пышан-пышан сөйләшкән сыман тавыш чыгарып утырулары - болар Миңлебайның бик яшь һәм кечкенә йөрәген җилкендереп җибәрделәр. Көрәш мәйданында Гарифҗанны ансат кына алып ыргытуы, ат чаптыру вакытында аны икенче мәртәбә көлкегә калдыруы, шул хәлләрнең барысын да Мәрьямнең карап, үз күзләре белән күреп һәм шатланып торуы - болар һәммәсе дә Миңлебайның күз алдына кабат-кабат килеп басты. Җәләй картның ягымлы сүзләре тагын ишетелгәндәй булды: "Ефәге аның хатын-кыз күлмәгенә яхшы инде... кайчан да булса кирәге чыгар". Җәләй аңа, нәкъ үзенең атасы шикелле, олы да, акыллы да, шулар өстенә, ни өчендер, кешенең йөрәгендә нәрсә барын белә торган бер серле кеше дә булып аңлашылды. Аның күз алдына тагын Мәрьям, әле бик кечкенә, ләкин искиткеч матур һәм акыллы Мәрьям килеп басты. Бу тау кадәр шатлыкның барысы да аның эченә сыеп торырлык түгел иде. Ул үзенең күңелен тагын да күтәрергә, эчендәге әллә нәрсәләрне бушатып ташларга, бугазындагы ниндидер буып торган әйберне алып ыргытырга, аны патша хезмәтенә әзерләү мәсьәләсе буенча ата-анасының көн-төн кайгырып кан-яшь түгүләрен онытырга, әйе, берничә минутка гына булса да онытып торырга теләде. Һәм ул, аларның мәгънәсен үзе чын-чыннан аңлапмы, әллә егетләрнең урамда җырлауларыннан ишетү буенча гынамы, түбәндәге юлларны җырлап җибәрде: "Атымның дагасы алтын, сынмаса алдырмамын. Үлмәсәм, гүргә кермәсәм, ятларга калдырмамын". +Миңлебайның кайтышына Җәләй карт капкасын ачып ук куйган, үзе өйдә тәрәзәдән карап утыра иде. Егет ишегалдына килеп керешкә, Җәләй үзе дә, хатыны Мөршидә һәм кызы Мәрьям дә йөгерешеп каршы чыктылар. Миңлебай, җирән чабышкыны ишегалды уртасында туктатты да аның муенына чорнап бәйләнгән ефәкне чишә башлады. Җәләй карт турыдан-туры атының тезгененә барып ябышты, аның маңгаен һәм колак артларын сыйпаштыргалап торды. Мөршидә дә чабышкыны яратып һәм иркәләп сөйде. Аның арт санын учы белән кага-кага: +- Һай, малкаем, зур эшләр эшләдең син бүген. Кешеләр арасында йөзебезне ак иттең, - диде. +Миңлебай, ат өстеннән төшүгә, Җәләй карт чабышкыны лапаска таба җитәкләп алып китте. Миңлебай ефәк белән сөлгене яхшылап төрә башлады. Мөршидә кеткелдәп кенә көлә-көлә егет янына килде, симез генә йомшак кулы белән аның аркасыннан кага-кага сөеп: +- Сиңа да бик зур рәхмәт, балакаем, уңган егет икәнсең! Син булмасаң, без бу куанычларны күрмәгән дә булыр идек. Җаның-тәнең сау, кул-аягың сызлаусыз булсын, - диде. +Лапас эченнән Җәләй картның тавышы ишетелде: +- Карчык, синең анда барысы да әзерме? +- Әзер, әтисе, әзер! - диде Мөршидә. Үзе, тагын егетнең аркасыннан сөеп: +- Җәләй абзыең белән чәй эчәргә керерсең, улым. Мин тиз генә самавырның утын яңартып җибәрим әле, - диде дә, симез үрдәк шикелле әвеш-тәвеш атлап, акрын гына өйгә кереп китте. +Миңлебай Мөршидәгә сүз дә әйтә алмыйча калды. Шул арада Җәләй карт та лапастан чыкты. Ул, ипләп кенә егетнең беләгеннән тотып: +- Әйдә, энем, өйгә керик, - диде. +- Юк, Җәләй абзый, рәхмәт, мин үзебезгә кайтыйм инде, - дип, егет читкәрәк тайпылды. +- Кайтырсың әле, менә чәй эчеп алыйк башта. Син бүген иртәдән бирле ашамагансыңдыр бит? +- Өйдә ашармын әле, Җәләй абзый, тизрәк үзебезгә кайтасым килә. +Җәләй карт, тәрәзәдән карап утырган чагында, урядник белән Котырык Муллагалинең Хисамый өенә таба китүләрен күреп калган иде. Шул вакытта ук картның башына ниндидер хәвефле уйлар килде. Шунлыктан, өйләрендә андыймондый хәл булса, тизрәк кайтуы яхшырак булыр дип уйлап, хәзер ул Миңлебайны артык кыстамады. Янында басып торган Мәрьямнең чәч толымыннан сыйпады: +- Бар әле, кызым, әниеңә әйт, Миңлебай абзый чәй эчәргә керми, диген. Әти, диген, күчтәнәчкә берәр нәрсәсе юк микән, дип әйтте, диген. +Мәрьям, "куштан итәкле" ак күлмәген бөтерелдереп әйләнде дә очарга җыенган кош шикелле сикергәләп һәм кулларын һавада җилпендерәҗилпендерә өйгә кереп китте. Күп тә үтми әйләнеп тә чыкты. Аның кулында җиде-сигез коймак һәм күлмәк кесәсендә берничә кәнфит иде... +Энесе Гатау белән күрше малае Габдрахман Миңлебайны каршы алырга килгәннәр һәм Җәләйнең капка төбендә көтеп утыралар иде. Урамга чыккач та, Миңлебай аларның урталарына кереп алды. Кулындагы кәләпүшеннән алып, аларга берәр коймак белән берәр кәнфит тоттырды. +Караңгы төшеп җитмәгән иде әле. Ләкин алар барган тар гына озын тыкрык эчендә бер кеше дә юк, шуның өстенә бу тыкрык ягына берәүнең дә өй тәрәзәсе карамый иде. Шунлыктан, караңгы төшкәннән соң, урамга чыгучы егетләр гадәтенә туры китереп, Миңлебай җырлап җибәрде: +Өй артында кәкре тал, +Кәкре талда кәккүк бар. +Безнең сөйгән җаныйларның +Кесәсендә кәнфит бар. +Тыкрык чатыннан борылып, үзләренең капкалары турысына җитүгә, Миңлебайның җыры бүленеп калды. +Ишегалдында Котырык Муллагали белән урядник басып тора иде. Әнисе өй баскычы янында. Ул вакыт-вакыт яулык почмагы белән күз яшьләрен сөртеп ала. Әтисе, ялынулы һәм кызганыч тавыш белән урядникка нәрсәләрдер сөйли, аңардан ниләрдер үтенә. Күпереп торган кып-кызыл йөзле урядник Хисамыйның сүзләрен ишетергә дә теләми: итек шпорларын челтерәтеп, сул кулы белән билендәге кылычының ап-ак көмеш сабына таянып, ишегалды буенча йөргәләштерә, уң кулы белән бертуктаусыз мыек чолгыйларын бөтерә, сирәк-сирәк кенә тамак кыргалап куя. +Миңлебай капканы кинәт кенә ачып җибәрде дә, йөгереп барып, анасына сыенды. +Коргаксыган буш мичкә эченә кычкырган вакыттагы шикелле, урядникның саңгырау һәм калын гына тонык тавышы яңгырады: +- Бөек патша хезмәте! Станица атаманының үзеннән язу. Бүген, дигән, иң соңгы срок, дигән, Гомәров Миңлебайны, дигән, Яфаров Муллагалигә эшкә бирергә кушам, дигән. Аңлыйсызмы? Моңарчы ул, кемгә булса да эшкә бирергә тәкъдим итәм, дип кенә яза иде. Ә хәзер? Кушам, дип кырт кисеп әйткән, Яфаров Муллагалигә бирергә, дигән. +Мәгузә, хәзер инде яулык почмагы белән бөтен йөзен каплап, үксеп үк елый башлады. Анасының елавы Миңлебайның күңелен тагын да боза, кайгы-хәсрәт күреп өйрәнмәгән йөрәген телгәли һәм әрнетә иде. +Әүвәлге шикелле үк тонык һәм саңгырау тавыш белән: +- Киттек. Гомәров безнең белән бара! - диде урядник. Үзе, тау шикелле кабарып торган корсагын киереп кенә, капкага таба атлады. +Баштан ахырга кадәр сүзсез торган Котырык Муллагали, иләмсез озын мыек чолгыйларын ике кулы белән дә бөтереп җибәреп, бик нык итеп тамагын кырып алды да урядник артыннан китте. Аның бу кыланышы: "Менә, мә! Шулай була ул! Бүген бигрәк артыгын очынып җибәргән идегез", - дигән мәгънәне аңлата иде. +Хисамый, капканы ипләп кенә ябып, улы артыннан карап калды. +- Иртәдән бирле күңелем чуарланып, үземне-үзем кая куярга да белмичә йөргән идем аны, шушыңар булган икән, - диде ул. +Мәгузә ире янына килде. Ул: +- Бала алдында әйтәсем килмәде инде, әтисе, күңеленнән безгә үпкәләп йөрер дип. Үзеңә генә әйтүем: азрак җир сатарга да уйламадык инде, үзебез дә. Ул баланың үз өлешенә тигән җирне генә сатсак та, азрагын түләгән булыр идек. +Хисамый тавышын үзгәртеп һәм хатынын үчекләп сөйләргә кереште: +- Ә-ә, шулаймыни? Мин ул җир барын онытып та йөрим икән әле. Хатынның озын чәче уйлап тапмаса, искә дә төшә торган түгел икән. - Ул кинәт кенә чынлап һәм җитди сөйләүгә күчте: - Ә Гатау белән Барый турында нәрсә уйлыйсың? +Кышкы ачы җил котырына. Ишегалларын әйләндереп алган читәннәр яки такта коймалар селкенгәләп, үзләренең хәлләре өчен кемнәргәдер ләгънәтләр укыган шикелле итеп, рәнҗеп һәм калтыранып утыралар. Бик нык тузгытып җибәрелгән карлар, берсен-берсе узарга теләгән шикелле, очсыз-кырыйсыз киң дала буенча себерелеп йөриләр-йөриләр дә авыл ярлыларының кечкенә өйләрен һәм читән алачыкларын - Котырык Муллагалинең дала уртасында кышлап калган печән һәм ашлык кибәннәрен күмгән шикелле үк итеп - күмеп китәләр. Муллагалинең сары буяулы биек агач өе күл буе урамына урнашкан. Урам буенча бөтерелеп килгән карлар ташкыны ул өйнең һәм өй янындагы яшел буяулы карагай капканың түбәсенә менеп җитә алмый. Өй алдындагы биек такта коймага бәрелә дә, дулап килгән җилнең гайрәте кайта, ул кинәт кенә юашланып кала, һәм, Миңлебай өчен артык эш ясап, капка алдында зур кар тавы өелә. +Башка вакытлардагы шикелле үк, бүген дә буран күтәрелүгә чаң кага башладылар. Печәнчеләр җилнең түбән ягында иде. Алар, чаң тавышын аермачык ишетеп, шуның буенча авылга кайтып керә алдылар. Печәнгә дүрт чана белән барганнар иде. Алдагы ике үгезне Акмырза, арттагы үгезләрне Миңлебай куып кайтты. Миңлебай, чана тәртәсенә нык ябышып, кечкенәрәк өй зурлыгы кызыл үгезгә ышыкланып барды. Шулай итеп, аңа җил-буран тими. Ләкин ул аякларын көчкә-көчкә генә сөйрәп атлый. Аның чабаталарына кар тулган, киндер чалбар балаклары башта җепшек кар белән юешләнеп, юлга чыккач катканнар да, аяк атлаган саен, "кыштыр-кыштыр" килеп баралар. Кар астындагы кибәнне казып алу, буран башлангач, азаплана-азаплана печән төяү, кар күмеп киткән юлдан кайтулар Миңлебайны тәмам хәлдән тайдырды. Ул тизрәк кайтып җитү, Муллагалинең ишегалдындагы кирпеч алачыкка кереп ял итү турында уйланып барды. Әйе, нинди генә җил һәм бураннар булуга карамастан, кирпеч алачыкның эче һәрвакыт җылы була. Дөрес, байның бу тәбәнәк кенә алачыгы анда Акмырза белән Миңлебай торган өчен түгел, илледән артык сарык бәрәне асрагач, үзе шулай җылына ул. Яшь бәрәннәр туңмасын өчен, хуҗаның олы хатыны Хәят бу алачыкка суык көннәрдә өч күтәрәм камыш яки бер зур күтәрәм тал ягарга рөхсәт итә. Монда ягар өчен тизәк бирелми. Тизәк яхшы ягулыклардан санала һәм аны хуҗалар тора торган зур өйгә генә ягалар... +Миңлебай әнә шулар турында уйланып килгәндә, Акмырза үзенең үгезләрен туктатты. Мөгезләре белән алдагы чананың печәнен сөзеп, Миңлебайның үгезләре дә туктады. +- Энекәш, көрәгеңне алып кил әле, - дип кычкырды Акмырза. Егет, бастырык бавына кыстырып куелган киң генә агач көрәкне алды да, алдагы чаналар кырыеннан карга бата-бата Акмырза янына барды. Ул, кар-буран эченнән беленер-беленмәс кенә күренеп торган зур өйгә карап: +- Ә-ә, кайтып җиткәнбез икән, - дип куйды. +- Кайтып җиттек тә җитүен, ишегалдына кереп булырлык түгел әле, - диде Акмырза. Капка алдындагы кар тавына таба башы белән ымлап күрсәтеп һәм шундый артык эш килеп чыккан өчен ул үзен гаепле санаган шикелле, юаш кына тавыш белән: - Кая, энекәш, тиз генә көрәп ташлыйк инде, - дип өстәде. +Кар тавын икесе ике урыннан кискәләп ыргыта-ыргыта, капка ачылырлык юл салдылар. Акмырза: +- Энекәш, чаналарны ишегалдына кертеп, үгезләрне мин үзем тугарырмын, син алачыкка яга торсаң яхшы булыр, - диде. +Бүген аларның тал кисеп куярлык вакытлары булмады. Акмырза, Миңлебай үгезләр җигеп азапланган арада гына, йөгерә-йөгерә чоланга ике күтәрәм камыш кертеп калдырган иде. Миңлебай, көрәген чолан почмагына сөяп куйды да, алачык ишеген ачып, камышларны тиз-тиз генә эчкә кертә башлады. Акмырзаның ике күтәрәмен аңа дүрт мәртәбә кертергә туры килде. Сарык бәрәннәре уянып бетте һәм, бәрәнлек рәшәткәсенә сикерешә-сикерешә, колак тондыргыч ямьсез тавышлар белән бакырыша башладылар. +Миңлебай, камышны кертеп бетереп, алачык ишеген япкач, кинәт кенә үзенең чиктән тыш арыганлыгын сизде. Аның аяклары авырта, куллары сызлый, бөтен тәне, барлык сөяк-санаклары ватылып-уалып беткән шикелле булып тора иде. Идән уртасындагы камыш өеме аша үтеп, түр як шүрлектәге шырпыны алырга һәм мичкә ут кабызып җибәрергә үзенең көче дә, куәте дә җитмәс кебек тоелды. Һәм ул, кулларын җәеп, йөзе белән камыш өеменә капланды... Аз гына, бары тик бер генә минут ятып алыйм да... Ах, менә шулай. Сарык бәрәннәренең әчкелтем тирес исен җиңеп таралган яшькелт камыш исен сулый-сулый, бик озак итеп йокласаң икән... Тукта, тагын бер генә, ике генә минут... +Аны иртә белән Акмырза уятты: +- Тор, энекәш, тор! - дип йомшак кына эндәште дә иркәләп кенә аркасыннан кагып алды. Миңлебай, акрын гына ыңгырашып, аякларын сузып куйды, өстенә япкан сырма бишмәтен аяк очына таба шудырып, ашыкмыйча гына урыныннан кузгалды. Ул, йокысын ача алмыйча, берничә минут як-ягына карангалап утырды. Акмырза күптән торган һәм киенеп тә өлгергән иде инде. Миңлебай: "Бәлки, ул әле йокларга да ятмагандыр? - дип уйлады: - Тукта, мин ничек болай сәкегә менеп яттым икән соң?" +Акмырза алачыкның җир идәне уртасында басып тора. Иске генә саргылт чикмәне өстеннән билен бозау муенчагы шикеллерәк юкә бау белән бәйләп куйган. Бер кулында чит-читләре тузгып-өзгәләнеп беткән кама бүрек, икенчесе белән ап-ак итеп кырылган такыр башын сыйпаштыра. Ул бер-берсе белән +- Йә, энекәш, йокың туйдымы инде? - дип сорап куйды. +Миңлебайның йокысы туймаган иде, һәм ул Акмырзаның соравын җавапсыз калдырды. Ул, үзенең оек һәм чабаталары мич алдына кибәргә куелуын күреп: +- Акмырза агай, мин кичә идәндә йоклап калган идем түгелме соң? - дип сорады. +Акмырза, башын аз гына кыйшайта төшеп һәм зур кара күзләрен уйнатып: +- Шулай, эшне бетереп керсәм, камыш өстендә йоклап ятасың, - диде. - Үзеңне күтәреп сәкегә салганны да, киемнәреңне чишендергәнне дә - берсен дә тоймадың. +- Ай-һай, бик нык арылды шул, арка-җилкәләр бүген дә авыртып тора әле - тоташтан катып калган шикелле. +Акмырзаның йөзендәге уенчак елмаю юкка чыкты. Ул, ачы әйбер капкандагы шикелле, чыраен сытып һәм моңсу гына юаш тавыш белән: +- Шулай инде, энекәш, язмыштан узмыш юк, дигәннәр бит. Бәхетең булмагач, әллә кая барып булмый, - диде. +Миңлебай Акмырзаның Алла һәм язмыш турында сөйләгән сүзләрен бик үк аңлап җиткерә алмый. Ләкин, аны олылап каршы да дәшми. "Менә ул, Акмырза, ничек армый икән? Ничек соң аның озак итеп, бик тәмле һәм ләззәтле итеп йоклыйсы килми икән? Әгәр дә Аллага Акмырза агай эшләгән кебек авыр эшләр эшләтсәң, шулай аз гына йокыга да түзә алыр идеме икән?.." Ләкин, шуннан соң ук, үзенең уйларыннан үзе куркып киткәндәй була. Тәүбәгә килгәндәй, авыз эченнән генә "бисмилла"сын әйтеп һәм ишеткән-белгән догаларын укыштыргалап ала, аягына чолгавын чорнарга һәм чабатасын кияргә керешә. Әйтерсең лә Алла дигәннәре, ниндидер канатлы зур күләгә булып, аның баш очында гына басып тора. Һәм ул, начар уйлары өчен, Миңлебайны үлгәннән соң җәһәннәм утында яначак "начар", "гөнаһлы" кешеләр исемлегенә язып куячак иде. Ә инде "бисмилла"ны әйтеп, догаларны укыганнан соң, әйтерсең лә Алланың күңеле булып китә: "Әй, шайтан малай икәнсең, бер юлга калдырып торыйм инде үзеңне", - дип әйтә дә үлгәннән соң җәһәннәм утында яначак кешеләр дәфтәреннән Миңлебайның исемен бозып ташлый... +Миңлебай, ишегалдына чыккач, иреннәр кибеп сусаган вакытта салкын чишмә суын эчкәндәге шикелле рәхәтләнеп, бераз гына саф һава сулап торды. Буран кичәге кебек үк көчле иде. Ялкау гына кагылган чаң тавышы бүген дә ишетелеп тора. Акмырза кыштыр-кыштыр лапас тирәсендә чуала. Миңлебай да аның янына барды. +Бер чана печәнне, буран тынгач лапас эченә тарату өчен дип, бушатмый калдырдылар. Ике чананы лапас түбәсенә ыргыттылар. Калган бер чана печәнне исә, үгез җигеп, Акмырза "аргы ишегалдындагы" мал-туарларга алып китте. +Акмырза киткәч, Миңлебай мондагы карларны көрәде, лапас эчендәге хайван тиресләрен чыгарды. Шуннан соң гына тузгып торган кар өермәсе эченә таң яктылыгы сирпелә барганлыгы сизелә башлады. +Миңлебай лапастан үгез алып чыкты һәм аны мичкәле чанага җигәргә кереште. Шулвакыт өй ишеге шыгырдап ачылды, һәм аннан байның олы хатыны Хәят чыкты. Аның өстендә озын һәм киң җиңле, җирдән сөйрәлеп йөри торган итәкле борынгы күлмәк. Эш арасында кия торган кара хәтфә бишмәтен җилкәсенә генә салып алган. Ире кыйнаганнан соң, Хәятның маңгае берничә урыннан күбеп, чигәләре күгәреп-күгәреп калган иде, алары кешегә күренмәсен өчен, яулыгын күзенә кадәр төшереп бәйләгән. Сул кулында зур ачулы иде. Ул, кызу-кызу атлап, Миңлебайга таба килә башлады. Миңлебай, сыңар камытка гына җигелгән зур гәүдәле ялкау үгезне куып ишегалдыннан чыгып китәргә өлгермәде, Хәят аның каршысына барып чыкты. Ул: +- Һи-и, чукынчык урыс! Хәерче танау! Гарифҗанга нигә кагылдың? Кичәдән бирле авырып ята. Муллагали абзаң кирәгеңне бирер әле! - диде дә комганы белән Миңлебайның аркасына сугып калды. +Миңлебай мичкә өстенә атланып утырган иде. Җил алгы яктан исә. Миңлебай, муенын һәм битләрен чикмән якасына тыгып, җилгә аркасы белән әйләнеп утырды. Карт үгез үзенең һәр көнге юлын яхшы белә. Ул, башын селеккәләп һәм күзләрен йомгалап, Миңлебайның кууын да көтмичә, акрын гына атлап бара бирә. Миңлебай урамның як-ягындагы йортларга карап ала. Аларның кайберләренә ут алынган, морҗаларыннан төтен дә чыга; ә кайсы кешеләр исә, "үгезем юк урамда, кайгым юк буранда" дигән шикелле итеп, тыныч кына йоклыйлар иде әле. Челтәрләнеп тузган чикмән һәм аның эчендәге иске бишмәт аркылы салкын җил үтеп, Миңлебайның кар көрәгән вакытта тирләгән тәне буенча суык йөгерә. Һәм ул, арка-җилкәләрен куырып, утырган җиреннән кузгалгалап куя. Ара-тирә генә булса да, үзенең әле яшәвен, дөньяда бар булуын белдерергә теләгән шикелле итеп: +- Са-ап! Һай-й, са-ап! - дип, үгезгә тавыш биргәләп ала. +Аның аркасы, Хәят комган белән суккан урыны, тәненә суык үткән саен ныграк авырта. Аркасы авырткан саен, ул кичәге хәлне исенә төшерә. +Акмырза печәнгә бару өчен чаналар рәтләп, Миңлебай мичкәдән су бушатып йөргән вакытта, муеннарына зур букчаларын асып, Гарифҗан белән сеңлесе Сабира абыстай сабагыннан кайттылар. Алар капканы япмыйча керделәр дә, ишегалдындагы ике яшь үгез урамга чыгып китте. Акмырзаның моңа чиктән тыш ачуы килде. Ләкин ул, ачуын үз эченә йотып, сабыр гына тавыш белән: +- Энекәш, капканы ябып йөрергә кирәк! Әнә үгезләр чыгып китте, - диде. +Моңа каршы Гарифҗанның күзләре ачу очкыннары белән зәһәрләнде. Аның авызыннан, чукаеп алга чыккан иреннәре арасыннан, селәгәе агып төште. Ул, Акмырзаның ипләп кенә әйткән сүзләренә каршы: +- Әй, башкырт, үзең дә ябарсың әле, - дип җавап кайтарды. Аның янындагы Сабира исә, агасын яклап, Акмырзаны мыскыл итәргә кереште: +- Ак чук, зәңгәр чук, +Акмырзага чукынса да хатын юк. +Сабирага кушылып, Гарифҗан да такмакларга кереште: +- Башкырт-башкырт барана, +Кермә безнең арага; +Керсәң безнең арага, +Утыртырбыз бүкәнгә. +Алар тагын, бөтен ишегалдын яңгыратып һәм һәрбер сүзгә аерым-аерым басым ясап: +- Ак чук, зәңгәр чук, +Акмырзага чукынса да хатын юк, - дип кычкырдылар. +Миңлебай, кашларын җыерып һәм ачулы күзләрен Гарифҗанга туп-туры текәп: +- Син нәрсә, үзеңнән олы кешене үчекләгән буласыңмы?! - диде. +Гарифҗан аңа каршы: +- Әй, хәерче! - дип җавап кайтарды. +- Хәерче, хәерче! Башкыртны яклаган була бит әле, - дип кушылды Сабира да. +Миңлебай Сабирага бөтенләй игътибар итмәскә тырышты. Ул, тагын Гарифҗанга карап: +- Син үзең кем, ә? Үрдәк авыз, селәгәй бит әле син! Селәгәеңне җыя белмисең, үзеңнән олы кешене үчекләп маташкан буласың, - диде. +Гарифҗан: +- Ах, с-син, хәерче! Ирәкә хәерчесе! Син әле мине мыскыл итәсеңме? - диде дә, аяк астындагы туң ат тизәген алып, Миңлебайга бәрде. Миңлебай мичкәдән чиләк белән су алып азаплана иде. Ат тизәге аның нәкъ маңгаена килеп тиде. Миңлебай, сулы чиләген тиз генә чана кырыена утыртты да, башын түбән иеп, маңгаен кулы белән тотып торды. Маңгае күбеп чыккан иде. Ләкин ул маңгаеның авыртуын тоеп җиткермәде. Аның хурлануы барысыннан да, хәтта тәненең әрнеп-әрнеп авыртуыннан да өстенлек алды. Аның йөрәге ачудан ярсып тибә башлады. Аның күзләренә яшь агымы килеп тыгылды. Ләкин ул: "Мин нәрсә, шул җебекиләр алдында елап тораммы?" - дип уйлады. +Гарифҗан, өр-яңа кара киез итегендәге карларны каккалый-каккалый, өйалды баскычыннан менеп бара иде. +Миңлебай аңа: +- Их-х, с-син! Нигә качасың, куян йөрәк? - дип кычкырды. +Гарифҗан яңадан Миңлебайга таба килә башлады: +- Кем кача? Кем куян йөрәк? Син миңа исем кушасыңмы, күпкән маңгай! +Миңлебай, чиләк белән суны тиз генә күтәреп алды да Гарифҗанның өстенә сибеп җибәрде: +- Менә, мә! +Миңлебай әнә шулар турында уйлады. Ул, үзен борчып килгән шул уйлардан арыну теләге белән: +- Са-ап, һай-й, са-ап! - дип, үгезгә һаман тавыш биргәләп барды. +Җаек сулары өзлексез агып торган кебек, Миңлебайның көннәре һәм еллары да, бер-берсенә үрелеп, әнә шулай акрын гына үтә тордылар. +Бер башы белән Җаек елгасына килеп төртелә торган озын гына күл бар. Аны Үле Җаек дип атыйлар. Ул, чыннан да үлеп калган шикелле, өстендә кыл да кыймылдатмыйча тын гына ята бирә. Саерак җирләрендә аны аксыл үги ана яфрагы каплап үскән дә, күлнең өсте үлгән кешенең көлсыман йөзен хәтерләтә. Аны урыны-урыны белән Җаекка караганда да киң һәм тирәнрәк дип исәплиләр. Аның ике як кырые да буйдан-буйга куе камыш һәм исәпсезхисапсыз таллар белән каеп алынган. +Җәләй картның печәнлеге әнә шул Үле Җаек буена туры килде. Башка елларны ул печәнне кем белән булса да кушылып эшли иде. Күбрәк ул атлы кешеләр белән печәндәш булып килде. Быел ул эшне башкачарак итеп, болын печәнен үзе чалгы белән чабып, кызы Мәрьям җыеп бара торган итеп көйләде. Кыр печәнен кемгә булса да уртагыннан биреп эшләтергә булды. Бодай һәм солы саламы, ара-тирә кибәк-фәлән кушкаласа, аның бер аты, бер сыеры, бер пар үгезе һәм унлап сарыгына шул печән дә җитәчәк иде. +Җәләй карт чалгысын салмак кына селтәп печән чаба һәм акрын-акрын гына алга бара. Аның артында буй-буй тезелеп ямь-яшел печән покослары кала. Аның киң ак күлмәге һәм төбе капчык сыман салынып төшкән соргылт ыштаны, суга манып алган шикелле булып, тир белән чыланган. Кояш җыерчыклы муенын кыздыра. Тамагы тәмам кипкән һәм бер генә йотым булса да су эчеп җибәрәсе килә. Ләкин ул: "Тукта, шушы буйны гына алып чыгыйм инде", - дип уйлый һәм чабуын дәвам итә. +Шушы буйның башына барып чыккач, Җәләй карт, туктап, тын алып торды. Башта чалгысын янап куймакчы булган иде, ул уеннан ни өчендер кире кайтып, чалгысын иңбашына салды да, зур-зур атлап, кызы Мәрьям янына китте. +Мәрьям, акрын гына җырлый-җырлый, кипкән покосларны күбәләп йөри иде. Атасын күргәч, тырма сабына таянып, аның килеп җитүен көтеп торды. Җәләй карт кызының Җаек буенда гына очравы мөмкин булган нәфис сыек тал шикелле зифа буй-сынына сокланып карап куйды. Бу секундта аны эчке бер канәгатьләнү һәм горурлык тойгылары чорнап алгандай булды. Мәрьямнең кояшта янган бит урталары, өлгереп пешкән пар алма шикелле, кып-кызыл булып янып торалар иде. Ап-ак яулыгын артка каерып бәйләгән. Чит-читләре зәңгәр белән каелган кесәле, гармун итәкле ак алъяпкычы Мәрьямнең нечкә гәүдәсен килешле генә тулыландырып тора. Җәләй карт: "Сөбханалла, сөбханалла! Инде үсеп җитте, кызыма күз генә тия күрмәсен", - дип сөйләнәсөйләнә, як-ягына төкеренгәләп куйды. Чал керә башлаган куе зур сакалы буенча агып төшкән тир тамчыларын сул кулы белән сыйпап алды да: +- Әйдә, кызым, арттан бай куып тормый әле. Рәхәтләнеп ял итеп алыйк, - диде. Мәрьям, анасы юк вакытларда атасының иркенрәк ял итәргә яратуын искә алып: +- Әти, әле берәү дә туктамый бит, иртәрәк түгелме соң? - дип сорады һәм иркәләнеп кенә елмаеп куйды. Җәләй, Мәрьямнең сүзләрен бөтенләй ишетмәгән шикелле итеп, бераз вакыт кояшка карап торды. Аннан соң: - Айһай, эссе! Бүген һава бигрәк бөркү булып тора, - дип өстәде. - Әйдә, төш авышканчы Җаекта су коенып, ашап-эчеп алыйк. +Мәрьям атасы артыннан иярде. Берәр минут алар сөйләшми генә бардылар. Тынлыкны Мәрьям бозды. Ул: +- Әти, кайчан кибән куябыз инде? - дип сорады. +Җәләй, кызына әйләнеп карамыйча гына баруын дәвам итте һәм: +- Алдагы атнаның башы белән керешербез, - диде. - Хисамый күршеләр белән кушылып өяргә булдык. Аларның Гатавы ат йөртер, син чүмәлә җибәреп торырсың. +- Аларның печәннәре бик күп түгелме соң? Алар дүрт пай, без бер генә пай алабыз бит. +- Юк инде, кызым, алар җиде-сигез елдан бирле бер генә пай чабалар. Өч пайның җирен Миңлебайларын Котырыкка биргән елны ук саттылар бит. +Аларның куышлары Үле Җаек буенда иде. Куыш бик гади генә эшләнгән: тал куагы янына куелган арбаның тәртәләре югары күтәреп бәйләнгән дә, аның өстенә эре-эре таллар салып, кояш кызуы һәм яңгыр-фәлән үтмәсен өчен, тал өстеннән калын гына итеп печән капланган. +Җәләй карт чалгысын арба күләгәсенә куйды. +- Кызым, син хәзер Җаек буена төш, коенып ал, - диде ул. - Шул уңайдан +Мәрьямнең шомарган чабата табаны куыш алдындагы тапталып беткән үлән өстендә таеп китте. +- Әтекәем! - дип кычкырып җибәрде ул. +Җәләй карт, кызын елан-фәлән чакты микән әллә дип куркып, куыш эченә кереп барган җиреннән тукталып калды. Эшнең нәрсәдә икәнен күргәч, иркәләүле генә елмаеп: +- Ипләбрәк йөри күр, кызым! Бер-бер җиреңне авырттырып ала күрмә тагын, - диде. +- Юк-юк, әти, бернәрсә дә булмады, - диде Мәрьям. +Кызы су буена төшеп киткәч, Җәләй карт, кояш эссесенә чыгып, чалгы чүкергә утырды. +Менә ул чалгының бер ягын чүкеп чыкты. Баш бармагының битен чалгы йөзеннән йөртеп, чүкүнең нәтиҗәсен карап алды. Сандал өстенә чалгының икенче ягын әйләндереп салды һәм чүкүен дәвам итте. Өч корычның (сандал, чүкеч һәм чалгы) бер-берсенә сугылуларыннан чыккан саф һәм яңгыравык чыңлау авазлары Җаек буена, якындагы таллар арасына җәелеп торды. Моңардан үзенә бер матур көй хасил була, һәм Җәләй карт әнә шул көйне өзмәскә тырышып чүки иде. +Миңлебай, әле генә салып бетергән чүмәләсе янына биш япьле зур тимер сәнәген кадап куйды да, киң маңгаеннан агып төшкән тир тамчыларын кул аркасы белән сөртеп: +- Фу-у, бу Гарифҗан батып калдымы әллә? Бозлы әйрән китерәм дип киткән иде бит! - диде. +Акмырза, барлык авырлыгы белән сәнәгенә таянган хәлдә, чүмәләсенә салып бетерәсе печән күбәләренә карап нәрсәдер уйланып тора иде. Ул, күзләрен печән күбәләреннән акрын гына алды да таллык буендагы куышка таба карап куйды. Шуннан соң гына, егетнең сүзләренә җавап итеп: +- Китерәме соң ул! - диде. +- Китермәсә, үзебез барыйк, нигә аны көтеп торырга ди монда! +- Барырга ярамый шул, энекәш. Баягынак, син чокырда өеп йөргәндә, Котырык үзе килеп китте. Шушы покосларны өйләгә кадәр чүмәләгә өеп бетерегез, диде. +Миңлебай кызып китте. Ул, киң кырыйлы киез эшләпәсен тиз генә башыннан салды да, аны яңадан киеп һәм җиргә кадаулы сәнәген әйләнеп чыгып: +- Өйлә дә өйлә! Биш өйлә җитеп үткәндер инде! Безнең дә җаныбыз бар ла! - диде. - Әйдә, тотабыз да кайтабыз куышка. +- Ярамый, энекәш, алай ачуланып булмый ул. Ничек тә түзәрбез әле. Көндәгечә, Миңлекамал апай тәртә башына чикмән элеп күтәргәч кайтырбыз. Анда кайтып, Котырыкның эт урынына өреп торуын ишетәсем килеп тормый әле: ач тамагым, тыныч колагым. +Миңлебай аның белән килешмичә булдыра алмады. Ул, инде юашлана башлап: +- Алайса, Җаекка төшеп су эчеп меник. Башларны юып алыйк, - диде. +- Менә монысы ярый. Тик икебез дә берьюлы китмик, бар, башта син барып кил. +Миңлебай, якындагы эт шомырты һәм зелпе куакларын аралап үтеп, Җаек буендагы таллыкка таба китте. Таллык белән әрәмә арасында печәне чабылмаган ачыклык иде. Миңлебай, кураларны, чабыр үләннәрен чытырдатып изгәләп, үзенең буе кадәр булып үскән әнә шул печәнлекне үтеп чыга башлады... Кинәт аның йөрәге тибүдән тукталган шикелле булып калды, тын алуы бөтенләй диярлек кысылды, бәхет очкыннары белән дәртләнеп янган кара күзләре алга, таллык буендагы сукмактан Җаекка таба баручы ап-ак күләгәгә карап текәлде. Әйе, ап-ак күләгә, ләкин күбәләк түгел иде ул үзе. Юк, андый зур күбәләкнең булуы һич тә мөмкин түгел... Миңлебайның: +- Мәрьям! - дип кычкырасы килде. +Ләкин аның тавышы чыкмый калды. Муенына елан чорналган шикелле булып, тыны бугазына тыгылды. Мәрьямнең артыннан куып җитәргә тырышып, шул ук сукмактан Гарифҗан бара иде. Миңлебай, аларга күренмәскә теләп, тиз генә җиргә, үлән арасына чүкте. Тегеләр икесе дә Җаек буена төшеп киттеләр. +Миңлебай яшеренеп утырган җиреннән торды. Аңардагы чиксез сөю, көчле мәхәббәт тойгылары көнчелек һәм ачу тойгылары белән бергә кушылып буталдылар. Ул: +- Менә сиңа кирәк булса! Ә соң Мәрьямнең миңа биргән меңнәрчә вәгъдәләре кайда?! Мәрьям булып Мәрьям дә алдар микәнни? - дип уйлады. +Мәче җитезлеге белән алга, Җаек буена таба ташланды. Менә ул, бер минут эчендә, яр буендагы зур гына агач янына барып тукталды. Бу агач яныннан яр астындагы кешеләрнең сөйләшүләре генә түгел, йөгерек агышлы Җаек суының шаулавы да ишетелеп тора. Һәм менә Миңлебай тыңлый. +- Мәрьям, син нигә минем хатларыма бер генә дә җавап кайтармыйсың? +- Нинди хатлар? Мин синең хатларыңны күргәнем дә, алганым да юк. +- Эх, син, кызый! Күрәләтә ялган сөйләп торасың бит... Миңлебайга дигәндә иренмисең син. +- Анда синең эшең юк! Минем кемгә хат язганымны тикшереп торырга дип сиңа кушмаганнардыр бит. Кит моннан, яман кеше юл бөяр, дигән шикелле, юлыма аркылы төшеп торма! +- Кайда ул хәтле ашыгасың, җитез кыз, ә?! +- Бар, җитез булганнарны эзлә! Нәрсәмә миңа бәйләнеп йөдәтәсең? Китче моннан! Хатларың белән аптыратып бетүең җитмәгән, инде артымнан карауллап йөри башладыңмы? +- Мәрьям! Шул хәерче Миңлебайны әллә кемгә куясыңмы? Кара аны! +- Акырма да, куркытма да мине! Бар, Хәмчки Хәдичәсенә җикерен, син аның колагын тешләгән бит. +- Ә-ә, син әле Миңлебай колагыңны тешләде дип йөрисеңме? Колак тешләү нәрсә инде ул?! Миңлебай үткән ел Сабираны суга баткан җиреннән коткарды. Хатын итеп аласы килмәгәч, нигә коткарган ул аны? Суга бату колак тешләү генә түгел. Шулай булгач, Миңлебай сиңа түгел, Сабирага өйләнергә тиеш. +- Китче моннан, әллә нәрсәләр лыгырдап торма минем каршымда! +- Җитезләнми генә тор!.. Әгәр дә Миңлебай безнең Сабирага өйләнми икән, әти аңа хезмәткә киткәнгә кадәр өйләнергә ирек бирмәячәк. Менә син көтеп утыр аның хезмәттән кайчан кайтканын. Әбигә әйләнеп бетәрсең. Хәзер дә син бик яшь түгел бит инде. Синең кебек чибәр кызлар унбиш яшьтән кияүгә чыга. Хәзер инде сиңа өч-дүрт бала анасы булырга кирәк иде. +Мәрьям Гарифҗанның битенә төкерде. Гарифҗан учы белән битен сөрткән арада тиз генә үтеп китмәкче иде, теге яңадан кызның каршысына төште: +- Китче әле! Суымны түктерәсең бит! Кагылма миңа кулың белән! Ә-ти-и! +Мәрьямдәге ныклык Миңлебайның күңелен үстереп җибәрде. Көн буенча эшләп арыган булуы да, салкын су эчәсе килүе дә онытылды. Ул үзеннән бер генә адым ераклыктагы текә ярдан аска сикереп төште. Яр бик биек һәм текә иде. Миңлебайның аяклары ком өеменнән генә торган җиргә батып керде, каталарының эченә, оекларының тишек-тошыкларына ком тулды. Авыр эш белән хәлсезләнгән аякларының тез буыннары бөгелеп китте; һәм ул, егылып йөзе белән җиргә капланмас өчен, куллары белән эссе комга таянды... +Яр башыннан Миңлебай сикереп төшкәч тә, Гарифҗан Мәрьям яныннан читкәрәк тайпылды. Аннан соң, үзенең куркып, каушап калуын сиздермәс өчен, ясалма бер кыланыш белән шаркылдап көлгән булды да: +- Син өтеккә монда ни калган тагын?! Кара, чалбар аламаларыңа ком тулган бит! Үзең кызлар артыннан йөргән буласың тагын, - диде. +Миңлебай исә, җиргә төшкән эшләпәсен алып киде дә, Гарифҗанның янына ук барып һәм аның яшькелт зәңгәр күзләренә туп-туры карап: +- Ә син селәгәйгә монда нәрсә калган? - диде. - Үзең эшләүчеләргә салкын әйрән алып киләм дип киттең, ә үзең әллә кайларда югалып йөрисең, тинтәк малай! +Миңлебайның бу сүзләре Гарифҗанның йөрәгенә агулы ук булып кадалды. Ул, чиктән тыш хурланып һәм ачуыннан еларга җитешеп: +- Сиңа әйрән ташып йөрергә мине хатыннар дип белдеңме әллә? Әнә, теге йолкышны хатын итеп алгач, әйрән китерергә аңа кушарсың. Тик ул вакытта әйрәнегез генә булмас, - диде. +- Анысын синнән сорамаслар! +Гарифҗан, йодрыгын Миңлебайның борын төбенә үк куеп: +- Анысын сорамасаң, менә монысын сорарсың! Эшләми йөрергә сиңа кем кушты? Менә мин әтигә әйтим әле. +Миңлебай аның йодрыгын читкә этәрде. +- Кулыңны җыебрак тот! - диде ул. - Синең ул кулың авызыңнан аккан селәгәеңне сөртү өчен генә ярый бит. Бүгеннән башлап, син түгел, атаң да миңа кагыла алмас, менә күр дә тор! +Гарифҗанны "үрдәк авыз" дип тә, "селәгәй Гарифҗан" дип яки "Котырыкның селәгәе" дип тә атап, мыскыл итеп йөртәләр иде. Яшьләр арасында әйтелеп йөри торган шул сүзләрнең монда, Мәрьям бар урында кабат-кабат искә алынуы Гарифҗанның түзәр хәлен калдырмады. Ул: +- Ай-һай, гайрәтләнгәнсең икән, - диде дә, күзләренә килеп тыгылган яшь бөртекләрен Миңлебай белән Мәрьямгә күрсәтмәс өчен, тиз генә читкә борылды. Текә ярны кисеп эшләнгән тар сукмакның баскычларыннан сөрлегәсөрлегә атлап, югарыга менеп китте... +Мәрьямнең шатлыгы эченә сыймый иде. Ул, Гарифҗан бөтенләй китеп күздән югалу белән үк, кулындагы сулы чиләген җиргә утыртты. Кыюсыз гына адымнар белән Миңлебай янына килде. Аңа нәрсәдер әйтергә теләде, ләкин һичбер сүз таба алмады һәм җайсызланып калды. Ә Миңлебай, барысын да аңлыйм, сүзнең кирәге дә юк инде хәзер, дигән шикелле елмайды да аның алъяпкыч бавы кысып торган нечкә биленнән ипләп кенә кочаклап алды. Бу - ничәмә еллар буенча сөешеп, хатлар аша һәм төннәрен тәрәзә пыяласы аркылы гына вәгъдәләр бирешеп йөргәннең соңында - беренче мәртәбә шулай бер-берсенә якын килү, беренче мәртәбә шулай тиңе булмаган ләззәт алып, башын аз гына арткарак чөйде. Миңлебайның башы түбән иелде. Тәмам кипкән, сусызлыктан хәлсезләнгән иреннәре Мәрьямнең кайнар, дәртле иреннәре белән бергә кушылды. Берничә секундка, бары тик берничә секундка гына алар икесе дә тынсыз калды һәм бөтен дөньяларын онытты... Беренче башлап Мәрьям айныды һәм иреннәрен читкәрәк алды, аннан соң гына Миңлебай башын күтәрде. Ул Мәрьямгә текәлде: +- Су сорасаң, ширбәт бирә безнең Җаек кызлары, дигәннәре шушы буладыр инде күрәсең, - дип куйды. +Шул арада Мәрьям Миңлебайның кочагыннан чыкты. Аның озын керфекләре астындагы соргылт күзләре сөйкемле генә елмаялар иде. Ул: +- Кара аны, Миңлебай, моннан соң болай итәсе булма, - диде. +- Син миңа үпкәләмә, Мәрьям, мин бит яратып... +Мәрьям, кыйгачланып торган нечкә генә кара кашларын уйнатып, алай булса ярый, дигән мәгънәдә елмаеп һәм башын иеп куйды. Аның кояшта янган кып-кызыл бит урталары, бөтерелеп-бөтерелеп аккан Җаек суының уелмалы урыннары кебек, уйдык кына чокырланып торалар иде. +Көз. Печән эшләре күптән беткән һәм онытылып бара инде. Ашлыгы күп булмаган кешеләрнең сугу эшләре дә тәмамланган. Байларның исә кыш көнендә һәм язгы сабаннан соңгы буш арада сугыла торган өлеше кибән һәм эскертләргә салып куелган. Авыл әйләнәсендә, авылдан унар-унбишәр чакрым ераклыкка кадәр, шундый бик күп кибән һәм эскертләр утыра. Петлюк - шәһәрдән килеп, Муллагалигә ялланган яңа хезмәтче - әнә шул байлыкларга карап ымлый да: +- Йә, Акмырза, синең эшләр ничек соң әле, ашлыгың кышка калу куркынычы юкмы? - дип сорый. +Акмырза аның шаяртуын аңлый һәм бер дә иренмичә генә: +- Байларның шул булыр инде аларның - һаман кеше актыгына калып йөриләр. Ә менә минеке тып-тыныч. Быел үсәчәк ашлыкларым моннан әллә ничә ел элек үк чабылган да, сугылып та алынган, ашалып та беткән, - дип сөйләнә. +Муллагалинең Карбыз тавы битендәге утыз алты дисәтинә җире көзге сөрүгә калдырылган иде. Акмырза, Петлюк һәм Миңлебай, ике атнадан бирле әнә шул җирне сөреп, авылга бөтенләй кайтмыйча, салам куышта яшиләр. Аларның өчесенә алты пар үгез, өч сабан. Миңлебайның хезмәткә бара торган аты да шунда үзе белән, ләкин ул аны җикми дә, атланмый да. Алар, сабан саен икешәр пар үгез җигәләр дә, берсе артыннан берсе төшеп, бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр буразна буенча акрын гына әйләнеп йөри бирәләр. Аларның эше авыр һәм ялыктыргыч... Шулай булса да, Петлюк үзенең бер генә минут вакытын да бушка үткәрми. Ашаган-эчкән вакытларда, утырып тәмәке тарткан араларда гына булса да һәртөрле китаплар яки кулдан гына язылган кәгазьләр укый. Укыганнарын Миңлебай белән Акмырзага да сөйләп аңлата. Ул бик күпне белә, тормышның ул таныш булмаган бер генә тармагы да юк кебек. Ул байлар һәм ярлылар турында, байларга каршы көрәш белән җитәкчелек итүче яшертен партия булуы һәм революция турында сөйли. Ул боларны бик җиңел һәм аңлаешлы итеп, үзенең карашларына һәркемне дә ышандырырлык итеп аңлата. Аның сүзләрен тыңлап утырганнан соң, Миңлебайда аерым бер дәрт һәм кыюлык туа бара. Ул моңарчы үзе өчен бик буталчык кебек күренгән тормышка ачык һәм барысы да аңлаешлы итеп карый башлый. +Менә хәзер дә алар куыш алдындагы учак әйләнәсендә, кичке ашны пешергәннән соң калган утлы күмер өеме янында утыралар. Акмырза, сорауфәлән бирмичә тыңлап кына утыра. Миңлебай исә, теге яки бу мәсьәләләр буенча кызыксынып, әңгәмәне һаман куерта бара. +Озак кына шулай сөйләшеп утырганнан соң, Петлюк, куыш алдына эленеп куелган чолгауларын үрелеп алды да, аягына итеген кия башлады. +- Ярый, мин юнәлим инде, үгезләр берәр якка кереп китмәсен тагын, - диде ул. - Ә син, туганкай, Мәрьямең янына кайтырга тырыш. Өченчекөннән бирле кайтканың юк, тәмам сагынып беткәндер инде үзеңне. +Аннан соң, куыш кырыенда яткан юан зур чыбыркыны иелеп ала-ала: +- Ә безгә, карт кешеләргә, ярар шунда, үгезләр тирәсендә генә чуалсак та... Шулай, туганкаем, син Мәрьямеңне ничек та кулыңнан ычкындырмаска тырыш, - диде. - Кем әле, теге юнкерлар мәктәбенә укырга киткән? Гарифҗан бит әле? Күзеңне ачыбрак йөрмәсәң, яшь офицер киемнәрен киенеп кайтыр да Мәрьямеңне каптырып та куяр... +Вакыт төнгә авыша һәм караңгылана бара иде инде. Акмырза, зур гына яңалык ачкан шикелле итеп: +- Карагыз әле, кемдер килә! - дип күрсәтте. +Чыннан да, эскертләр ягыннан берәү кызу-кызу гына килә иде. Аның кем икәнен таныгач та, Миңлебай: +- Васильев! Соң, дустым, бик соңга калдыгыз бит, - диде. +Озын гына буйлы, зур кылыч борынлы Васильев, фуражкасын рәтли-рәтли алар янына килеп җитте дә, өчесенә берьюлы җавап кайтарып: +- Бездә күңелсезлек килеп чыкты әле. Бүген хуҗа, Григорий Григорьевич, үзе килде. Улы Михаилны чакырып алды да, куыш янында бик озак сөйләшеп утырдылар, - диде. Петлюктан бераз җайсызланыбрак торганнан соң: - Иван Петрович, алар кемнедер эзлиләр, сезнең маңгаегызда ниндидер яра эзе булырга тиеш дип шикләнәләр, - дип өстәде. - Бая Михаил сезнең янда булды түгелме? Хәзер ул авылга кайтып китте. Безгә монда килмәскә кушты. Беләм мин сезнең ни өчен йөргәнегезне, ди. +Васильев, үзе белдергән яңалыклардан соң тегенең исе-акылы китәр дип уйлап, Петлюкның зур кара күзләренә йотлыгып карады. Ләкин Петлюк гадәттәгечә үк тыныч һәм салкын канлы иде. Ул, кызык кына итеп көлемсерәде дә, Васильевка якынрак килеп һәм аның җилкәсенә кулын салып: +- Хәбәр итүегез өчен рәхмәт, - диде. - Михаил сезгә янап китте, дисез? Бер дә курыкмагыз. Ул бу мәсьәләдә нәкъ балаларча эш итә икән әле... Ярый, сез хәзер үк иптәшләрегез янына кайтыгыз да тагын бер мәртәбә исләренә төшереп куегыз: ишеткән-белгәннәре турында авызларын да ачмасыннар, үзегезгә җайсыз булыр... +- Ә сез, Иван Петрович? +Петлюк, Васильевны җилкәсеннән сөя-сөя: +- Ах, бик яхшы дуслар булдыгыз әле сез! Мин сезне һич тә онытмам, - диде. - Ә минем турыда тыныч булыгыз. Хәзер инде алар мине тота алмаслар... +Васильев китте. Петлюк Миңлебай янына килде. Гаять тыныч һәм җитди тавыш белән: +- Ә син, туганкаем, Мәрьямең янына тизрәк кайт! Ләкин бүгенгә аны күрмәсәң дә ярар. Урядникның планнарын беләсе иде. Ул, мөгаен, Муллагалидә булыр. Үзеңне сак тот, синең бүген авылга кайтуыңны Акмырза белән миннән көтәргә туры килмәс. Ярый, туганкаем, сәламәт бул, - дип, Миңлебайның кулын нык кына кысты да, чыбыркысын болгый-болгый, үгезләр киткән уңайга таба атлады. +Миңлебай аңа нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Ул караңгылык эченә кереп югалганчы карап торды-торды да, үзендә көчле бер эч пошуы сизеп, теләртеләмәс кенә сулга борылды һәм авылга кайтып китте. +Көз аеның салкынча төне. Һава тын. Ай, качышлы уйнаган шикелле, әле бер болыт артына, әле икенчесе артына яшеренә. Вак ташлы комсу юл, айның шулай кылануын һич тә яратмагандай, ай күренү белән, әллә кайларга сузылып ялтырый да, ул яңадан болыт артына яшеренгәч, чыраен сытып, тиз генә күздән югала башлый. Ләкин бөтенләй үк түгел... +Миңлебай алга таба атлап барган саен, аның алдында кыска гына аксыл тасма һаман сузылуында дәвам итә. Юлның бер ягында карбыз-кавыннары алынган буш бакча, икенче ягында печәне чабып алынган ялан. Ара-тирә сөрелгән урыннар да очрый. Юлның ике ягы да, ай болытлар артына яшеренгән минутларда, куе караңгылык пәрдәсе белән каплап алына. Әмма теге аксыл тасма, Миңлебайның алдында сузылып барган комсу юл тасмасы, ул һич тә бетми һәм кара пәрдә белән дә каплап алынмый. Әйтерсең лә Миңлебайның алдында гаять зур йомгак, чыннан да аксыл тасма йомгагы булып, Миңлебай аның сүтелгән урынына баса-баса атлаган саен, йомгак тагын да күбрәк сүтелә һәм алга таба тәгәри дә тәгәри иде. Менә ай кинәт кенә болытлар артыннан чыгып куя да, әлеге йомгак күз ияргесез җитезлек белән алга йөгерә... +Миңлебай кинәт тукталып калды. Аңардан берничә адым гына ераклыкта ике бүре ята иде. Гаять зур бүреләр. Икесе юлның ике ягында, алгы аякларын юлга салып, башларын аяклары өстенә куеп һәм үзләре Миңлебайга таба карап яталар. Аларның икесе дә, ай яктысында ялтырап күренгән комсу юл шикелле үк, аксыл-соргылт төстә иделәр. Миңлебай, күктәге айлы болытларга карап килә торгач, бүреләр янына килеп җитүен сизми дә калган... +Моннан байтак еллар элек, Котырык Муллагалигә ялланып эшли башлавының нәкъ беренче елында, Миңлебай шушындый ук хәлгә очраган иде. Анда да көзге сөрү вакыты булып, шушындый караңгылы-яктылы төндә ул Мәрьямне күрергә кайтып бара иде. Ул вакытта әле, чын-чыннан егет булып, кызлар белән йөрүнең барлык тәмен һәм ләззәтен белеп йөрү түгел иде. Юк. Үзенең авылдагы бердәнбер акыллы һәм чибәр кыз белән йөрүен кешеләргә сиздереп масаю шикеллерәк тойгы белән йөри иде әле Миңлебай ул вакытта. Шунда ук: "Котырыкка ялчы булу белән генә минем кешелегем юкка чыкмас. Акмырза агай, гомере буе Котырыкка эшләп йөреп, хатынсыз һәм йорт-җирсез калган икән, мине һич тә андый хәлгә төшерә алмассыз. Мин яшәрмен һәм үземнекен итәрмен әле", - дигән кебегрәк бер фикердә булып, ул фикер Миңлебайны өзлексез тынгысызлап тора иде. Һәм бу фикер егет булып үскән саен киңрәк тамыр җәя һәм ачыклана барды. Завод эшчесе Петлюкның Яңа Чиркас авылына килеп чыгуы һәм аның белән булган әңгәмәләр мондый фикернең көчәя һәм билгеле бер эзгә салына баруына ярдәм итте... +Хәзер ул бүреләрдән дә курыкмый кебек. Ә ул чакта Миңлебай алардан шундый курыккан иде... Әйе, бүгенге кебек үк ул төнне дә Миңлебайга ике бүре очрады. Башта ул катып калды. Бераздан, анасының бүреләр турында кабат-кабат сөйләгәннәрен хәтерләп, үзенең курыкканын бүреләргә сиздермәс өчен, туп-туры аларга таба китте. Аның уң кулы чалбар кесәсендә иде. Ул, бүреләргә якынлашу белән, кесәсендәге кечкенә пәкесен учына кысып тотты. Ләкин ни өчендер кулын кесәсеннән чыгара алмады. Шул хәлдә бүреләргә якынлашты. Бүреләр, юлдан аз гына читкәрәк тайпылып, яңадан юлга карап һәм койрыкларын читкә ташлап яттылар. Миңлебай бүреләрнең нәкъ уртасыннан үтеп китте. Мондый вакытта кешенең өне алына икән дип сөйләгәннәрен ишеткәне бар иде Миңлебайның. Аңарда да шундыйрак бер хәл туды, күрәсең. Аның тәне кызышты, уйлау һәм нәрсәне булса да аңлау куәсе бетте... +Бүген, үзенең каршысында яткан ике зур бүрене күргәч тә, Миңлебай әнә шул кечкенә вакытында булган хәлләрне исенә төшерде... Бүген ул үзенең курыкканын да, курыкмаганын да сизми калды. Әйтерсең лә ул ниндидер тылсымлы дөньяга барып кергән иде. Шул тылсым эчендә сихерләнеп, ул үзенең бүреләр янына ничек килеп җитүен, аңар юл бирү теләге белән, бүреләрнең читкә тайпылуларын, үзенең Карбыз тавы биеклегеннән ничек итеп төшүен һәм авылдан ерак булмаган ындырларга якынлашуын сизеп тә, аңлап та өлгермәде. Башында, хәзергене онытырга тырышып, төрле-төрле уйлар кайный; аяклары үзләреннән-үзләре җиңел атлыйлар. Миңлебай, теге вакыттагы шикелле үк, бүреләрнең үзе артыннан ияреп килүләренә ышана, ләкин ындырларны узып киткәнгә кадәр артына әйләнеп карамаска тырыша иде. Салам һәм ашлык өемнәре белән тулы ындырларны узып бераз баргач кына - нәкъ шулвакыт ай да болытлар арасыннан үрелеп карады - Миңлебай артына әйләнеп күз салса - бүреләр, икесе юлның ике кырыеннан акрын гына атлап һәм койрыклары белән җир себереп, чыннан да аның артыннан киләләр иде... +Менә Миңлебай авыл кырыена килеп җитте. Шулчак ул егетләрнең гармун уйнап, җырлашып килүләрен ишетте һәм тукталып тыңлап торды. Артына әйләнеп караса, бүреләр дә чүгәләгәннәр һәм, балчыктан коеп куйган шикелле, кузгалмый гына утыралар иде. Миңлебай, бүреләргә таба шаян ымлап: "Ярый, озата килүегез өчен рәхмәт... Сез минем авылга кайтуым турында кешеләргә шаулап йөрмәссез инде", - дип, эченнән генә көлемсерәп куйды. +Акмырзаның колагына кемнеңдер сүгенүе, нәрсәдер эзләнеп, куыш әйләнәсеннән актарынып үтүе ишетелде. Ләкин ул озак кына уяна алмый ятты. Ул күзләрен ачарлык һәм кузгалып тора алырлык хәлдә түгел иде. Күз кабакларын тырышыбрак киерү белән, әллә нинди ачы агу кергән шикелле булып, күзенең эче әрни һәм авырта башлый. Татлы йокы барыбер үзенекен итә - күзләр яңадан рәхәт кенә йомыла. +Шулай да башта Акмырза уянды. Ул, яткан җиреннән генә күзләрен ачып җибәрүгә, куышның тишек-тошыкларыннан саркып торган аксыл кояш нурларын күрде. Акмырза, өстендәге каеры тунын аяклары белән этәреп җибәрде дә сарык тиресеннән тегелгән калын чалбарын кия башлады. Шул ук вакытта: +- Энекәш, тор! Тор әле, без йоклап калганбыз, - дип, Миңлебайны уята башлады. - Әллә кемнәр сүгенеп йөри анда... +Соңгы сүзләр Миңлебайның йокысын шундук ачты. Ул, тиз генә торып утырды да, авызын Акмырзаның колагына ук куеп: +- Без бернәрсә дә белмибез, кичтән үк ятып йокладык... +Котырык Муллагали зур гәүдәсе белән куышның авызын бөтенләй каплап басты: +- Сез, эттән туган нәрсәләр! Шушы көнгә хәтле нишләп ятасыз? - дип кычкырып җибәрде. - Үгезләрегез ындырдагы ашлыкны таптап бетергән. Бар, хәзер үк күземнән югалыгыз! +Акмырза ашыга-ашыга чабата бауларын бәйли иде. Ул, аптырап кына әйткән шикелле итеп: +- Менә, Иван Петрович һаман килмәгән, Муллагали абзый. Йоклап-нитеп калды микән әллә берәр җирдә? Без ул уятыр әле дип ята биргәнбез, - диде. Ә үзе тиз генә урыныннан кузгалып куыш эченнән чыкты һәм ындырга таба китте. +Акмырзаның әйткәннәре чын булырга да мөмкин иде. Андый хәлләр башка вакытларда да булгалап тора иде бит. Ләкин Муллагалинең күңеле нәрсәдәндер шикләнде. Акмырзаның тавышы артык тыныч һәм ышандырырлык иде. Ул, бер мәртәбә күз төшереп алу белән, Миңлебайның авыз кырыенда кечкенә, бик кечкенә генә елмаю, ниндидер мәгънәле һәм шатлыклы елмаю билгесе барын күреп калды. Янында торган урядникка карап, серле генә каш сикертте һәм ияге белән Миңлебайга таба ымлады да, үзе ындырга китте. +Куыштан чыгуга, Миңлебайның күзләре кояш нурларыннан чагылды. +- Бүген үгезләрне көтү кайсыгызның чираты иде? - дип сорады аңардан урядник. +Миңлебай, инде төшлеккә якынлашкан кояшка карап нык кына төчкереп җибәрде дә, Акмырзаныкы шикелле үк сарык тиресеннән тегелгән авыр ак чалбарын күтәреп куйды. Шуннан соң гына: +- Бүгенме? Бүген Акмырза агайның чираты, - дип җавап кайтарды. +Урядник Миңлебайның юри аңлап җиткермәгән булып кылануын сизеп алды. Ул, ачулы гына калын тавыш белән: +- Юк ла! Бүгенгең миңа нәрсәгә? Кичә, менә үткән төнне? - дип соравын кабатлады. +- Иван Петровичның чираты иде, менә бу үткән төнне, - диде егет. +- Ә ул хәзер кайда булыр? +- Кем белсен инде аны. Даладагы бүреләр белән ябалаклар гына белмәсә... +- Җитәр сиңа! Патша хезмәтендә торучы казак, имеш! Минем каршыда туры гына басып тор, сорауларыма әдәпле генә җавап кайтар. - Ул, җиз башлы юан камчысын һавада селтәп җибәрде дә: - Кая, куыш эчендәге әйберләрне чыгар әле монда! Жи-во! Барысын да чыгар! - диде. +Миңлебай карышмыйча гына куыш эченә кереп китте. Андагы үзенең чикмәнен, Акмырзаның каеры тунын, түшәк һәм мендәр урынына түшәлгән арыш саламын - һәммәсен дә берәм-берәм куыш авызыннан тышка ыргытып бетерде. Куыш эчендә ачы, чыдап булмаслык тузан күтәрелде. Миңлебай, күзләрен йомгалап, борынын учы белән каплый-каплый ачык һавага чыкты. Урядник бераз тузанның басылуын көтеп торды. Аннан соң, камчы сабы белән төрткәләп, куыш эченнән нәрсәләрдер эзләргә кереште... +Муллагали килеп, урядник белән нәрсәдер пышылдашып алды. Шуннан соң, читкәрәк китеп баскан Миңлебайга таба борылып: +- Сине станицага начиз уенына чакыралар. Иртәгә үк барырга. Хәзер авылга кайт, кирәк-яракларыңны әзерләп, җыенып куй, - диде. - Кич белән әллә кайларга китеп йөрмә, господин урядник синең белән сөйләшергә тели. +Миңлебай шунда ук үзән буенда курпы ашап йөргән атына таба ашыкты. Бу озын торыклы җирән кашканы атланып йөрү, аның белән уенга бару һәм һәртөрле сугыш һөнәрләренә өйрәнү өчен асрыйлар. Шул вакытларда иске чикмәнне, баштагы тишкәләнеп-тузып беткән киез эшләпәне салып ташлау, алар урынына форма буенча тегелгән яңа һәм тәнгә җиңел киемнәр кию - болар барысы да Миңлебайда аерым дәрт һәм күңел ашкынуы тудыра иде. Мондый вакытта ул ничек тә Мәрьямне күрергә, җирән кашкасын матур гына уйнаткалап, Мәрьям торган өйнең каршысыннан, ягъни алар урамыннан үтеп китәргә тырыша. Бүген, менә хәзер генә авылга кайту аны бигрәк тә шатландыра. Ни өчен дисәң, Муллагали белән урядникның колак төбендә быжылдауларыннан азга гына булса да котылып тору иде бу. Шуның өстенә, Мәрьямне күреп сөйләшү мөмкинлеге иде. Аның белән аңлашырга кирәк иде. Нигә әле төнлә авыл егетләре Сабира белән Миңлебай турында җырлап йөри иде? +Миңлебай атын йомшак кына юырттырып олы юлга барып төшүгә, сул яктагы сукмактан Васильев килеп чыкты. Ул да үзенең хезмәт атын иярләп атланган иде. Олы юлның комсу тузанын тузгытып, аларның атлары янәшә юырта башлады. Миңлебай: +- Нихәл, дустым! Синең дә начизга юнәлешме? - дип сорады. +- Әйе. Үзегездә хәлләр ничек соң? +Ни өчендер, алар икесе дә кинәт кенә артларына әйләнеп карады. Анда, куыш әйләнәсендә, Акмырза сабанга үгезләр җигә, Муллагали белән урядник биек читәнле тарантас һәм кыңгыраулы атлар тирәсендә чуала иде. Миңлебай күңелле генә елмаеп куйды: +- Әмма утлы табага бастырдык та соң үзләрен! +- Димәк, барысы да шома гына үтеп китте? - дип сорады Васильев. +- Бу кадәр уңышлы чыгар дип һич тә уйламаган идем. Бигрәк кызык икән бу эш! Ләкин бездән әле каты гына сорау алачаклар. Нык торырга кирәк. +- Әлбәттә. Үз күзләре белән күрмәгәч, алар безгә бернәрсә дә эшли алмаячак... Безнең егетләрдән сүз чыга торган түгел. Акмырза гына нык булсын инде. +- Акмырзамы? Ул синең белән миннән дә хәйләкәр икән андый чакта... +Алар авылга якынлашты. Васильевка авылның руслар тора торган як яртысына борылып керергә кирәк иде. Ул, атының сул як тезгенен тартып: +- Ярый, хәзергә исән булып тор, - диде. - Иртәгә миңа тукталырсың, бергә китәрбез. +Миңлебай аңа җавап кайтарырга өлгермәде. Уң яктагы киң урамнан Мәрьям узып бара иде. Әнә, кызу-кызу гына атлап, ул Хәнифә ахирәтенең өенә якынлашып килә. Миңлебай аны чачаклы зәңгәр шәленнән, яшькелт күлмәгенең гармун итәген җилбер-җилбер китереп вак-вак кына атлап баруыннан һәм, гомумән, озын гына зифа буй-сыныннан танып алды. Миңлебай аны куып җитәргә һәм бер генә авыз булса да сүз кушып үтәргә теләде. Һәм ул, атын кинәт кенә уңга борып, Мәрьям артыннан китеп барды. Тезгеннәрен тарткалап, аякларын тибенеп атын куды. Җирән кашка кызу гына җилә башлады һәм, ат өстендә утырган кешесе тукталыбрак өч-дүрт мәртәбә сулыш алган арада Мәрьямне куып та җитте. +- Сиңа хәерле юл булсын, Мәрьям, хәлләрең ничек? +Кызу гына чабып килгән ат, кинәт туктаган уңайга борылып китеп, кызның каршысына чыкты да, үзенең биек озын гәүдәсе белән аның юлын кисте. Мәрьям дә тукталып калды. Шулвакыт, терсәге селкенеп китеп, аның шәл почмагы бик аз гына ачылды; Миңлебай кызның курку һәм ачудан агарынган +Мәрьям: +- Сездән хәл сорарга калган көнебез юк әле! Юлыгызда булыгыз! Нәрсәгезгә мине кешеләр алдында көпә-көндез мыскыл итәсез? - диде. +- Мәрьям! Син нәрсә сөйлисең? Бу нинди хәл? +- Бернинди хәл дә түгел. Зинһар өчен, үз юлыгызда гына булыгыз! +- Тукта әле, Мәрьям, син аңлап сөйләшәсеңме? +- Мин барысын да белеп сөйләшәм. +Мәрьям, гармун шикелле сырланып-сырланып торган озын һәм киң күлмәк итәге белән тузан тузгытып борылды да, киредән әле генә үзе килгән якка таба китте. Миңлебай аның зәңгәр белән каеп чигелгән өр-яңа сары читегенең үкчәсен генә күреп калды. +Бу нинди хәл? Бу Мәрьямнең Миңлебайны кимсетеп шулай кылануымы? Гөл чәчәге шикелле булып киенгән чибәр кызның малайлыкта йөреп үскән ярлы Миңлебайны, аның сарык тиресеннән тегелгән шыксыз калын чалбарын, тупас кына киндер күлмәген һәм тузып беткән киез эшләпәсен мыскыл итүе һәм хурлавымы? Әллә, узган төндә булган хәлләр, берәрсенең аны, бәлки, Котырык ишегалдында күрүе аркасында туган гади бер аңлашылмаучылык кынамы? Кыскасы, Миңлебай артык нәрсә дип әйтергә, Мәрьямнең бу кыланышын ничек итеп аңларга да белмичә аптырап калды. Әмма җирән кашка Миңлебайның исен-акылын җыюын һәм нинди дә булса берәр фикергә килүен көтеп тормады. Ул, егетнең тезгенне ычкындыра төшүеннән файдаланып, урам буенча чабып китте. +Атасы Хисамый ягыннан Миңлебайның бердәнбер якын туганы Фатыйма иде. Аның, Герьял станицасы егетенә кияүгә чыгып, авылдан китүенә җидесигез ел тула инде. Ләкин ул ире белән рәхәтләнеп, бәхетле кешеләр шикелле тигез тормыш итә алмады. Моннан дүрт ел элек аның ирен хезмәткә алдылар. Өч елы тула, озакламый кайтыр инде, дип көтеп торганда гына, Япония белән Россия арасында сугыш башланып китте. Ул сугышка Фатыйманың ирен дә озаттылар. Фатыйма өчен ачы кайгы һәм авыр хәсрәт көннәре килде: ике-өч ай да үтмәде, иренең үлүе турында хәбәр алды... +"Начиз" көннәрендә Миңлебай әнә шул Фатыйма апасында торды. Бүген ул соңгы бер ай эчендә беренче мәртәбә яхшылап ял итте. Ул, урманнан утын кисеп кайткандагы шикелле арып, аерата каты һәм тыныч йоклады. Ул Фатыйма апасының иртә белән иртүк торуын да, мичкә ягып кабартма пешерүен һәм күмәч салуын да, гөжләтеп самавыр куеп җибәрүен дә сизмәде. Самавырын кайнатып мич алдына куйгач, Фатыйма Миңлебайның тәмләп һәм рәхәтләнеп йоклавына сокланып карап торды. Һәм аны беркадәр иркәләгән йомшак тавыш белән генә: +- Тор инде, энем, Миңлебай! - диде. +Егет апасының сүзләрен беренче әйтүендә үк ишетте. Ләкин аның шунда ук торасы килмәде. Ул - апасы тарафыннан әйтелгән сүзләрнең, күңелгә шулай ягымлы һәм колакка шундый йомшак тавыш белән әйтелгән иркәләү сүзләренең, яңадан кабатлануын тели, ул аны балаларча өмет итеп көтә иде. Һәм ул күзләрен ачмый гына киерелгәләп, сузылгалап куйды. Фатыйма апасы бу иркәләнүләрнең тәмен, ләззәтен белә; моның ул бик тыныч, үз хәленнән үзе канәгать чакларда гына була торган иркәләнү икәнен аңлый иде. +Моннан бер ай элек кенә әле Миңлебай гаять кайгылы һәм күңелсез иде. Ул вакытларда Миңлебай рәтле-башлы йокламый да, кирәгенчә ашамый да иде. Ул Мәрьям кайгысыннан, үзе белән Мәрьям арасында чыккан аңлашылмау аркасында шундый булды. Китәр алдыннан саубуллашырга дип үз өйләренә кайткач, аны анасы белән атасы да тиргәп, өйдән куып дигәндәй чыгарып җибәрделәр. Анасы Мәгузә, Миңлебайның йөрәгенә агулы ук булып кадалырлык итеп: +- Оятсыз ук икәнсең, балам! Мин сине бу кадәр өметсез булырсың дип бер дә уйламаган идем. Ул Котырык Сабирасы, кырык мирдән калган сөйрәлчек, синең ни җаныңа хаҗәт булды? Үз балам булсаң да, синнән бигрәк Мәрьям җанашымны кызганам. Шундый акыллы, шундый инсафлы кыз! Ничә еллардан бирле сине көтеп утыра бит. Бер абруйсыз кешенең баласы булса, йөз мәртәбә аты-чабы чыгып бетәр иде инде. Көн саен килеп торган яучылар аның бусагасын таптап туздыралар бит инде, - диде. Шуннан, күз яшьләрен яулык почмагы белән сөртә-сөртә дәвам итте: - Шулкадәр якын, шулкадәр үз булып китте бит ул безгә, җанашым! Бүгеннән үк килен, дип әйтергә дә риза идем үзенә... Кызым, Мәрьям кызым, дип кенә йөртермен кебек уйлап йөри идем. "Алла бирсә" дип әйтмәгәнмен, күрәсең дә, уйларым фәрештәләрнең "амин" дигән чакларына туры килмәгән икән. +Миңлебай анасына йөрәген ярып салырга һәм үзенең гөнаһы юклыгына антлар эчәргә әзер иде, ләкин ул эчке серләрен, яшертен түгәрәк эшләренә бәйле булган хәлләрне аңа сөйләп бирергә һич тә булдыра алмады. +Йокысыз төннән соң Миңлебай, аш өендәге ялчы хатыннан күмәч, сөт алып ашады да, башка вакыттагы кебек Муллагали белән саубуллашып-нитеп тормастан, тиз генә атын иярләде һәм атланып капкадан чыгып та китте. Җирән кашка, башка вакытларда өйрәнгән гадәтен саклап, күл буе урамы белән китеп барды. Ләкин бераздан Миңлебай аны сулга тартты. Бүген ул, гомерендә беренче мәртәбә, ата-анасыннан хәер-дога алып китәргә теләмәде. Бүген ул туры Мәрьям тора торган урамга юл тотты. Аның йөрәге Мәрьямне, шул акыллы һәм чибәр кызның бер генә мәртәбә елмаеп каравын күрәсе килеп ашкына иде. Башка вакытларда аны Мәрьям йә капка төпләрендә басып көткән килеш, йә пәрдәсе күтәрелгән тәрәзәдән карап озата торган иде. Бүген Мәрьям үзләренең капка төпләрендә дә тормый, аның тәрәзә пәрдәсе дә күтәрелмәгән. Миңлебай алар өе турыннан атын атлатып кына узды, ләкин ул Мәрьямнең шәүләсен генә булса да күрә алмады. Бу хәл аның хәсрәтен арттырды, кемдер аның йөрәген чеметеп-чеметеп алгандай булды. Аңа, бу кайгыны азрак онытып тору һәм җиңеләйтә төшү өчен, юлдагы тузан-туфраклардан өермәле буран тузгытырга, атының тоякларыннан очкыннар чәчрәтеп чабарга кирәк кебек тоелды. Менә ул хәзер, атын уңга борып, Лор-лор тыкрыгы дип аталган тар гына тыкрыкка керәчәк... Әмма Миңлебай атына камчы белән селтәнә алмый калды. Тыкрык уртасында басып торган Мәрьямне күреп, югары күтәрелгән камчысын кире төшерде. Көтүгә сыер куа барган Мәрьям, Миңлебайның шушыннан үтәсен белеп, бу аулакта аны көтеп тора иде. Ләкин ул үзенең көтеп торуын сиздерергә теләмәде. Миңлебайны күрү белән, ап-ак алъяпкычын җилфердәтеп, тыкрыкның бу башына таба килә башлады. Егет, атын кызукызу атлатып, кызга таба китте. Барып җиткәч, үзе дә сизмәстән "сез"гә күчеп: +- Исәнмесез, Мәрьям?! - диде. +Атын кинәт кенә борып, кыз белән янәшә бара башлады. Мәрьям аңа һичбер сүз әйтмәде. Ләкин ул артык дулкынланудан кызарган йөзен дә, яшь белән юешләнгән озын керфекләрен дә Миңлебайдан яшермәде. Аның дебет шәле җилкәсенә төшкән, сары кәшимир яулыгы чәч толымнары астыннан артка каерып бәйләнгән. Чәчүргеч башындагы көмеш тәңкәләре атлаган саен челтер-челтер тавыш биреп бара, аның кечкенә генә колакларында зур көмеш алкалар селкенгәли. Аның йөзе саргайган, күз төпләре эчкә баткан. Йокысыз үткән төн йогынтысы аның моңсу һәм хәлсез күз карашларында да чагыла. Миңлебай аңа кызганып карап куйды. Аннан соң: +- Мәрьям, сез миңа юкка гына үпкәлисез, - дип сүзгә кереште. - Минем күңелемдә тырнак очы кадәр дә кер юк... +Мәрьямнең сөйлисе сүзләре бик күп, ләкин аның елыйсы, башын Миңлебайның күкрәгенә салып, үксеп-үксеп елыйсы килә һәм хәзер ул бер генә авыз сүз дә әйтә алмый иде. +Миңлебай: +- Менә бит ул ничек килеп чыкты, мин кичә дә синең янга бара алмадым, - дип сүзен дәвам итте. - Мине кичтән үк урядник чакыртып алды. Ул мине төн буенча яныннан җибәрмәде... Аның Иван Петрович турында нәрсәдер беләсе килә... +Мәрьямнең йөзе яктырып киткәндәй булды. Шуннан соң ул сулык-сулык елый башлады. Шәлен башына күтәреп куйды һәм аның белән йөзен каплап: +- Мин сине бүген төн буенча көттем... Тагын шул Сабира белән чуалып калуыңдыр дип уйлаган идем. Алайса, син урядник янында гына булгансың икән? - диде. +- Нишләп алай дисең, Мәрьям? Урядник янында булу бик үк күңелле хәл түгел бит ул. +- Күңелле булмый бирсен. Шулай да урядник сине миннән аера алмас. Тик менә, Миңлебай, синең Сабира белән чуалуыңны да дөрес дип әйтәләр бит әле. Алай бай кызлары белән чуала башлагач... +Кешеләр йөрми торган тар тыкрык бетеп, егет белән кызны адым саен тәрәзә һәм гайбәт күзәтеп торган киң урамга килеп чыктылар да, аларның сүзләре шул урында киселеп калды... Миңлебай атын киредән тыкрык эченә таба борды, Мәрьям аны моңсу гына баш иеп озатты... +Станицага баргач, Миңлебай атна буенча күңелсезләнеп йөрде. Фатыйма апасы аның кайгысын уртаклашырга теләсә дә, Миңлебай аңа үзенең эч серләрен сөйләмәде. Ул һәрвакыт үз эченнән генә янды һәм шуңардан ниндидер тәм-ләззәт тапты. Ләкин бу хәл бер атнага кадәр генә шулай сузыла алды. Аннан соң Миңлебайда үз башында гына кайнаган уй һәм фикерләрне кемгә булса да сөйләү, ачыктан-ачык әйтеп бирү, ул кешедән ниндидер киңәш-фәлән алу теләге туды. Шуның өстенә, бу соңгы "начиз" уены булып, озакламый алар өч еллык хезмәткә алынырга тиеш. Бу турыда сүзләр көннән-көн куера башлады... Димәк, Мәрьямгә өйләнәм, хезмәткә кадәр туй үткәреп китәм, дип йөргәндә генә, аны үпкәләгән һәм рәнҗегән хәлендә калдырып китәргә туры килә. +* * * +Миңлебай үзенең эчендәгеләрне Фатыйма апасына ачып салды. Апасы, аны баштанаяк тыныч кына тыңлап утырганнан соң: +- Әй, энем, шушы көнгә кадәр әйтмичә, юкка гына үз-үзеңне уй белән бетереп йөрисең икән, - диде. - Мәрьям моны гына аңламый торган кызмы инде. Синең серләрең минем дә, аның да серләре булыр. Безгә Мәрьямне генә ныгытып алырга кирәк. Ата-анасын ул үзе күндерер... +Яхшылап юынды һәм киенде-ясанды да, Фатыйма шул көнне үк Яңа Чиркас авылына китте. Миңлебайга озак көтәргә туры килмәде. Ике көн үтеп өченче көн дигәндә, апасы әйләнеп тә кайтты. Аны, Җәләй картның җирән чабышкысын җигеп, Җәләй белән Хисамый үзләре озата килгәннәр иде. +Картлар, ишектән керә-керешкә үк уен-көлкеле сүзләр әйтеп, Миңлебай белән күңелле генә исәнләштеләр. Чәй янында аның хәлен, ничек-ничек хезмәт итүен сорашып белделәр, яхшы хезмәт итүе өчен рәхмәт әйттеләр. Кояш күптән баеп, вакыт шактый соң булуга карамастан, картлар икәүләшеп станица атаманы янына киттеләр. Атаманның кәефле чагы туры килгән, күрәсең. Шул ук вакытта Хисамый картның күчтәнәче - ул алып килгән ике каз да, Миңлебайның бик яхшы хезмәт итүе дә үз тәэсирләрен ясаган булса кирәк. Атаман картларның үтенечен җиренә җиткергән. Хезмәткә китәр алдыннан туй үткәреп алу өчен картлар Миңлебайны эштән бушатуны сораганнар иде. Станица атаманы моның өчен бер ай вакыт биргән. +Бу хәл моннан егерме көн элек булды. Шуннан соң озакламый Миңлебай Мәрьямнән шатлыклы-куанычлы хат та алды... +Менә шул-шул хәлләрдән соң гына Миңлебайның чиксез шатлануы, үзе өчен дөньяның бер генә дә китек урыны калмаган кебек итеп, үзен-үзе тыныч тота, кичләрен каты йоклый башлавы Фатыймага бик билгеле иде. Шулай ук бу тынычлыкның артык озакка сузыла алмавын, егерме дүрт яшенә җиткән егетнең үз гомеренә беренче мәртәбә килгән һәм фәкать вакытлыча гына булган шатлык икәнен дә Фатыйма, ничектер йөрәге белән сизенеп аңлый. Шунлыктан да ул Миңлебайны һәрвакыт иркәләргә, шәфкатьле ана шикелле үк итеп аны юатырга, аның шат һәм тыныч күңеленә һичбер кара тап төшермәскә тырыша. Ул, кулыннан килгән кадәр, энесе янында үзен шат һәм күңелле тота; һәрвакыт Мәрьямне искә алып, аның йөзенә шунда ук яктылык бирә торган сүзләр сөйли. Ул, еш-еш кына үзенең Яңа Чиркас авылына кайтуын һәм Мәрьям белән сөйләшүләрен исенә төшереп: +- Куйсана, Ходай үзен яман күздән генә сакласын инде! - ди. - Бу кадәр дә уңган бала булыр икән! Үземне өрмәгән җиргә утыртмады, иясен яратсаң, этенә сөяк ташла, дигәндәй, күрсәтмәгән хөрмәте калмады. Авызымдагы сүзләремне, мин әйткәнче үк суырып алып, йотардай гына булып тора... Кая ул курку! Миңлебай белән бергә булсам, утына керергә дә, суына төшәргә дә риза, "уф" дип тә әйтмәм, сыртым сынса да, дошманнарыма сынатмам, дип тик тора. +Миңлебайның урыннан тормыйча иркәләнеп ятуын күргәч, Фатыйма әнә шуларны хәтерләп алды. Һәм ул, инде өченче мәртәбә кабатлап: +- Тор инде, энем, тор! Соңга калып куйсаң, үзеңә яхшы булмас, - диде. Аз гына уйланып торганнан соң, елмая төшеп: - Әй, хәтерең коргыры, исемнән дә чыккан икән. Менә, Мәрьямнән тагын хат килде, әле яңа гына китереп киттеләр, - дип өстәде. +Миңлебай өстенә ябынган юрганын тезләре белән күтәреп җибәрде дә тиз генә торып та утырды. Аннан соң, күңелле генә елмаеп: +- Нәрсә, түти? Мәрьямнән хат дисеңме? Әллә юри генә шаяртып әйтәсеңме? - дип сорады. +- Нишләп юри генә әйтим? Менә, хат бар. +Миңлебай аның кулындагы иске генә сары кәгазь төргәгенә йотлыгып +- Авылдан Лор-Лор Ситдыйк килгән икән, шуның Сәрвәре артыннан биреп җибәргән... Йә, сөенечкә нәрсә бирәсең? +Фатыйма бу сүзләрне сөйләп бетергән вакытта Миңлебай ике балагына да буйлатып зәңгәр тасма тоткан яшькелт чалбарын, артык тупас булмаган казак итеген киеп тә өлгергән иде инде. Ул, мич алдындагы калай комганны алды да, сөенечкә яулык алып бирәчәге турында апасына вәгъдәләр бирә-бирә, эчке күлмәктән генә ишегалдына чыгып китте. Фатыйма: +- Ай, энем, өйдә ләгәндә генә юын! Тышта бүген салкын, кар яуган, - дип кычкырып калды. +Миңлебай, өйгә кергәч, өске күлмәген киде һәм биленә каеш буып куйды. Фатыйма аның кайчан да бер яулык алып бирүенә каршы түгел иде. Ләкин, әнә шул булачак яулыкка өстәмә рәвештә, аның хәзер үк биеп алуын сорады. Миңлебай моңа да каршы килмәде. Фуражкасын сул яккарак кырын салып киде дә, уң як чигәсенә тузгып төшкән куе коңгырт чәчен тиз-тиз генә сыйпаштырып, авыз эченнән үз-үзенә такмак әйтеп, кулларын селеккәли-селеккәли биергә кереште. Биеп туктавы белән үк апасы аңа хатны китереп тоттырды. +Хат шактый калын иде. Ул чит-читләреннән һәм урта бер җиреннән ак җеп белән теккәләп куелган. Кара яки сары җеп белән түгел, ә бәлки ак җеп белән тегелүе, бу инде, хатның бик зур шатлыклы хәбәрләр китерүен аңлата. Хатның бер ягына: "Ошбу хат тапшырылса иде Миңлебай Гомәревнең үз кулына", - дип язылган. +Дөньяда иң яраткан һәм өзелеп сөйгән кешесеннән килгән кадерле хатны мондый ашыгыч арада гына укуның бер дә тәме, күңелендәгечә ләззәте булмас кебек тоелды. Шунлыктан, хатны күкрәк кесәсенә салды да, атын карап керү өчен, Миңлебай яңадан ишегалдына чыгып китте. +Беренче кар яуган төннең иртәсе бик матур, һавасы саф, җиле йомшак һәм җылы иде. Табигатьнең бу матурлыгы Миңлебайның шатлыгын тагын да үстереп, йөрәгендәге ашкынулы дәрт хисләрен берничә мәртәбәләргә арттырып җибәргәндәй булды. Ул ниндидер бер җиңелчә көйгә сызгырынып лапаска кергән вакытта җирән кашка тиз генә башын күтәрде; аякларын тыпырчындырып, колакларын уйнаткалап куйды; иреннәрен калтыратып, йомшак кына аваз белән тавыш бирде: бу аның су эчәргә теләвен аңлатып куюы иде. Миңлебай аның маңгаеннан, аркасыннан, ботларыннан сыйпаштырды. Муеныннан ипләп кенә кочаклап алды да, үзалдына уйнаклап һәм селкенгәләп торган колакларын, әйе, аларның әле берсен, әле икенчесен үпте. Акрын гына пышылдап: "Рәхмәт сиңа, малкай!" - дип куйды. Җирән кашканы кичәге иң катлаулы һәм авыр сикереш вакытында беренчелекне алганы өчен кадерләү иде бу. +Миңлебай атын ишегалдына алып чыкты. Бер кулын чалбар кесәсенә тыккан, ә икенчесе белән озын каеш тезгеннең очыннан тоткан килеш, җирән кашка өчен күптәннән таныш бер көйгә сызгыргалап торды. Җирән кашка озак ялындырмады, күпереп торган йомшак кар өстенә ипләп кенә ятты да, рәхәтләнеп, аякларын селкә-селкә ыңгырашып ауный башлады... Аунап туйганнан соң торды. Аякларын җәя төшеп, бөтен гәүдәсе белән селкенеп куйды - өстендәге кар һәм балчык кисәкләре кагылып ташланды. Миңлебай, аны сугарыр өчен, күлгә алып төшеп китте. +Миңлебай эшләрен бетереп өйгә кергән вакытта сәкегә кызыл шакмаклы ашъяулык җәелгән, аның өстенә самавыр һәм кечерәк агач табакны тутырып кабартма утыртылган иде инде. Фатыйма, кабартманы Миңлебай утырасы +- Йә, энем, утыр! Җылы көенчә генә ашап алыйк әле, - диде. - Әйдә, син үзең сындыр инде, ир-ат барында хатыннарга көлчә сындырып утыру килешми ул. +Миңлебай, кайнар кабартманы сындыра-сындыра: +- Түти, сиңа бик зур рәхмәт инде... Җылы күмәчең дә булгач, көлчәсен пешереп тормасаң да яраган булыр иде, - диде. +- Аша, энем, туйганчы аша. Бар вакытта сыйлап калыйм әле. +Кабартмаларны тагын да егетнең алдынарак этәреп, майлыракларын астан алып өскә куйды. Аннан соң: +- Хатыңны укыдыңмы соң әле? Авылда нинди яңалыклар бар дигән? - дип сорады. +Миңлебай Мәрьямнең хатын шулай озак укымавы өчен апасы алдында уңайсызланып куйды. Аның түгәрәк йөзенә алсу кызыллык йөгерде. +- Мин ул хатны иркенләбрәк укырмын дигән идем, түти. +Чәйдән соң Миңлебай хат укырга утырды. Хатның җепләрен тешләре белән өзә-өзә, аның байтак вакыты узды. Бу арада Фатыйма самавырын алып куйды, чынаякларын кайнар су белән чайкады; аларны кызыл шакмаклы тастымал белән сөртә-сөртә: +- Бигрәк тә инде, бер дә кеше ачып укырлык итмәгән, - диде. +Хат бер дә иренмичә һәм күп итеп язылган. Аның чит-читләре чәчәксыман кәкре-бөкре кызыл һәм ал сызыклар белән бизәлгән. Фатыйма, моны күреп: +- Һай, җан кисәгем, иннек буяуларына кадәр калдырмыйча буяп бетергән икән, - дип куйды. +Миңлебай хатны игътибар белән генә укый башлады... +...Сәлам хат, хуп күрсәң, укып бак, хуп күрмәсәң, утка як, - дип, гадәттә һәрбер хатта була торган баш куелган иде. Аннан соң: - Сезки гыйззәтле вә хөрмәтле күрүче җанкаема, безки сезләрне бер күрергә зар вә интизар булып, сезнең өчен көн-төн утлар йотып, бик сагынып вә бик саргаеп торган җанкаеңнан күптин-күп вә янә чуктин-чук сәламнәремне күктәге йолдызлар, җирдәге чәчкәләр санынча итеп, иртәнге искән салкынча җилләр белән син җанашым торган Айгырҗал станицасына таба очырып җибәрәм, - дип сәлам бүлеге язылган. Аннан соң: - Әй, җанашым, энҗе ташым, каләм кашым, син җанымның дәвасы, ике күзем карасы, йөрәгемнең парәсе, син был-был кош баласы... кебек сүзләр белән егетне мактау бүлеге дәвам иткән. Боларның барысыннан соң бик күп итеп җырлар язылган. Хатның иң ахырында, онытып калдыра язганы өчен бик-бик гафу үтенеп, һәр ике якның да кызу-кызу туй хәзерлеге алып баруын, шушы көннәрдә генә атасы Җәләй белән Миңлебайның атасы Хисамыйның Оренбург шәһәренә барып, аннан туй кирәк-яраклары җитештереп кайтуларын әйтеп язган. +Миңлебайның бу хатны укыгач туган шатлыгын язып та, сөйләп тә бетерә алырлык түгел иде. Ул, күзләрендәге шатлык яшьләрен туктатып кала алмаганы хәлдә, Фатыйма апасыннан уңайсызланып, тиз генә ишегалдына чыгып китте. +Кояш, һаман саен яктырак балкып, акрын-акрын гына югары күтәрелә. Ләкин яңа яуган йомшак карлар аның иркәләвен һич тә күтәрә алмый. Кояш ягымлырак елмаеп, ул йомшаграк караган саен, аяк астындагы карлар да юкарганнан-юкара һәм соргылт комсу җирнең куенына һаман ныграк сеңә бара. +Станица йортларының төрле капкаларын ачып, аның киң урам яки тар гына тыкрыкларыннан атларын юырттыра-юырттыра, уеннар мәйданына казак яшьләре җыела. Алар, үз урыннарын үзләре белеп, килә-килешкә үк сафка тезеләләр. Аларның һәммәсенең дә сул ягында ияр өзәнгеләренә тиеп-тиеп торган ялтыр кара кыннары, ул кыннар эчендә үткен корыч кылычлары бар. Ул кылычларның сары җиз саплары кояш нурларында җем-җем итеп елкылдап тора. Саф каршында, әле берсенә, әле икенчесенә бәйләнеп һәм өсте-өстенә төрле приказлар биреп, зур гәүдәле биек кара айгырга атланган сотник йөри. Мәйданның бер кырыеннан икенче кырыена кадәр, кара-каршы ике саф итеп нечкә сыек таллар утыртып чыгылган. Тамаша белән кызыксынучы карт-коры һәм бала-чагалар мәйдан тирәсендәге өй һәм таш коймалар яныннан карап тора. +Мәйдан станица атаманын көтә. Тынлыкны бозып, анда да монда чапкалап торучы сотник айгырының тояк тавышлары гына ишетелә; үзен бөтен мәйданга хуҗа итеп сизгән сотникның карлыккан тавышы әле бер, әле икенче урында яңгырап кала. +Атаман кызыл калай түбәле биек агач йортлар ягыннан килеп чыкты. Ул, мичкә кебек түгәрәкләнеп кабарган корсагын көч-хәл белән генә күтәреп, сөт шикелле ап-ак бия өстендә утырып килә. Атаманның уң һәм сул якларында берәр офицер, алар артында дүрт-биш казак булып, болар һәммәсе дә уйнаклап торган таза бияләргә атланган. Һәммәсенең дә бияләре, атаманныкы кебек үк, ап-ак. +Боларны күреп, сотник аптырап калды. Ни өчен атаман бүген генә биягә атланып чыккан? Башка вакытларда ул йә җирән айгырга, яки кара туры кашкага атланып чыга иде бит. Бүген әллә ул сотник өстеннән шаяртып алырга уйлаганмы? Ләкин сотник өчен башка һичбер чара да юк иде инде. Ул, ажгырып торган көчле айгырының тезгеннәрен нык кына тартып тотты да, бөтен саф буенча: +- Смир-рно! - дип боерды. +Сафка тезелгән атлар да, алар өстендәге казаклар да торган урыннарында катып калды. Сотник, айгырның корсагын шпорлары белән тиз-тиз кытыклап, үзен мәйдан уртасында көтеп торган атаманга таба чаптырып китте. Ул, атаманга берничә метр җитмичәрәк туктап, сотняның әзер булуы турында белдерергә тиеш иде. Ләкин ул кирәкле урында тукталып кала алмады. Аның айгыры, алгы һәм арткы аяклары белән дулап, бөтен мәйданны тутырып кешнәп җибәрде дә атаманның биясе өстенә ыргыла башлады. Таза гәүдәле, калын җилкәле сотникның айгырга көче җитми иде. Моңа атаманның ачуы кабарып китте. Ул, кулындагы җиз очлы юан каеш камчысы белән башта айгырның нәкъ маңгаена, аннан соң сотникның аркасына сугып җибәрде. +Сафта торучылар кинәт кенә җанланып, бер-берсенә карашып алдылар. Озын буйлы, чибәр йөзенә ниндидер өстәмә матурлык биреп торучан зур кылыч борынлы Васильев Миңлебайга таба башын һәм фуражка козырёгын кагып куйды. Миңлебай аның уйларын, ул моны сүз белән әйтмәсә дә, кояш кебек балкып торган йөзеннән укып белде. +Станицага җыелган яшь казаклар арасында Миңлебай ай буенча беренчелекне алып килде. Моңа бай балаларының ачулары чыга һәм аларның көнчелек тамырлары өзлексез рәвештә кузгалгалап тора иде. Ләкин берсе дә Миңлебай кулындагы алдынгылыкны ала алмады. Шулай да бай малае Михаил ара-тирә беренчелекне алгалап куя. Сотник исә һәрвакыт Михаилны яклый, ничек тә беренче урында итеп аны күрсәтергә тырыша. Бүген таллар кисү номеры үтәләчәк. Бу - актыккы сбордагы соңгы уен, һәм ул атаман күз алдында эшләнә. Шушы соңгы уенда өстен чыккан кеше барлык өч ел буенча ымлап куюы һәм чын күңелдән елмаеп каравы: "Но, туганкай, булды! Хәзер инде атаман сотникның сүзләренә колак та салмаячак. Кара аны, беренчелекне бүген дә син алырга тиеш", - дигән мәгънәне аңлата иде. +Сотник яңадан казаклар янына килде. Ул ачулы һәм көлке бер кыяфәттә. Ләкин казаклар, ул инде үзе килгәч, аңардан ачыктан-ачык көлә алмыйлар, бары тик эчтән генә кеткелдиләр иде. Бу аларның шаян якты йөзләреннән, көлемсерәп ерылган авыз кырыйларыннан, бер-берсенә күз очлары белән генә карашып куюларыннан аңлашыла. Сотник моны үз күзләре белән күрә һәм бөтен йөрәге белән сизенеп тора. Ул, башка берәү дә түгел, монда сотник Петров үзе, бары тик ул үзе генә хуҗа икәнлекне тагын бер мәртәбә кисәтеп куярга теләгәндәй, бугазының төбеннән карлыгып чыккан калын тавыш белән кычкырып җибәрде: +- Сот-ня-я!.. Марш-ма-ар-рш!.. Стой! +Тал кисү уены башланып китте. Михаилга кадәр бу эшне берсе дә яхшы итеп үти алмады. Кайберләре бер-ике талны кисеп өлгерә алмый үтеп китә; икенчеләре артыннан тал утыртылган агач станнар аугалап кала; өченчеләре талны тиешле урыннан йә югарырак, йә түбәнрәк кисәләр. Менә чират Михаилга җитте. Ул, үзенең ак бәкәлле җирән атын уйнаткалап, башкалардан аерылып чыкты. Кылычын кыныннан тиз генә суырып алды да, аны тантаналы кыяфәттә югары күтәрде. Ак бәкәл өчен артык бернәрсә дә кирәк түгел иде инде: ул шунда ук чабып таллар арасына кереп китте. Михаил баштан ук атаманга ошап куйды булса кирәк. Башкаларга ул күзенең кырыен-кырыен гына төшергәләп ала иде. Михаилның берничә селтәнүе булды, атаман аны җентекләбрәк күзәтә башлады. Сотник та җанланып һәм канатланып киткәндәй булды. Әйе, әгәр дә ул ахырга кадәр шулай уңышлы итеп үтәп чыга алса, беренчелекне Михаил алачак; сотник аны теше-тырнагы белән яклаячак, атаман да моңа каршы килмәячәк. Ләкин аларның бу шатлыклары артык озакка бара алмады. Михаилның кулы, ничектер, калтыранып куйды; аның кылычы, йөзе белән түбән әйләнеп, бик аз гына үзенең юнәлешен үзгәртте дә, ак бәкәлнең сул колагын кисеп үтте. Моңа Михаилның шулкадәр ачуы килде ки, аның тик бер генә талны кисәсе калган иде, ул аны кисеп тә тормады. Кылычын туп-туры итеп югары күтәрде дә, атын тагын да ныграк чаптырып үтеп китте. Ак бәкәлнең киселеп төшкән ярты колагы тояк эзендәге пычрак кар суына батып калды. +Атаман бу хәлләрне башыннан ахырына кадәр карап торды. Ул, ачуыннан кемне дә булса кыйнап ташлар инде, дип көткән вакытта, бөтен гәүдәсе белән селкенеп һәм һич тә тыела алмыйча көлә башлады. +Сафтагы казаклар да шаулашып көлешәләр иде... +Чират Миңлебайга да җитте. Ул, сотник приказы буенча башкалардан аерылып чыгып, киселәчәк таллар тезмәсенә якынлашты. Кылычын кыныннан суырып алып югары күтәрде. Корсагын итек үкчәләре белән кытыклап алуга, җирән кашка йомылып алга чапты. Миңлебайның уң кулындагы авыр кылыч, җиңел генә уйнаклап, бер уңга, бер сулга селтәнә башлады. Җирән кашка үткен кылычның бер яктан икенче якка селтәнү ритмына шунда ук җайлашып алды. Ул, беленер-беленмәс кенә, башын әле бер якка, әле икенче якка авыштыргалап барды. Аның муены һәм башы алга сузылган, колаклары тигез генә сыланып артка ятканнар; корсагы нык кына эчкә тартылып, ул үзе бөтенләй нечкәреп калган. Миңлебай актык талны чабып өзгәнгә кадәр ул шулай барды. Михаилның көлкегә калуы - болар һәммәсе дә Миңлебайның күңелен үстерде, аның үз-үзенә ышанычын ныгытты. +Менә Миңлебай иң соңгы талны кисеп үтте. Аны түземсезлек белән карап торган атаман, камчысын һавада кискен генә селтәп, нәрсәдер кычкырып җибәрде. Сотник саклык белән генә атаманга якынлашты. Атаман аңа: +- Гомәровны минем янга! - дип боерды. +Миңлебай шунда ук атаман янына килеп тә җитте. Атаманның кулында көмеш саплы яхшы кылыч иде. Ул, күзнең явын алырдай булып елкылдап торган кыйммәтле кылычны Миңлебайга сузып: +- Менә бу миннән бүләк булыр, - диде. - Киләчәктә бөек патша хәзрәтләренә турылыклы, аның дошманнарына каршы рәхимсез булуыңны телим. +Миңлебай атын атаманга якынрак китерде. Көмеш саплы кылычны бер кулы белән генә алды да, аны күкрәгенә кысты һәм башын иде. Ләкин ул бүләк кылычын үпмәде һәм бер генә авыз сүз дә әйтмәде. Атаманга Миңлебайның ант итеп вәгъдә бирмәве дә, авыз кырые белән генә көлемсерәп куюы да, үзенүзе тәкәббер тыныч кыяфәттә тотуы да ошамады. +Бу хәлләр атаманны айнытып җибәргәндәй итте. Хәтта ул үзенең исерек баштан сотник өстеннән шаяртулар оештыруыннан үкенеп куйды. Бүләкне бит, һәрвакыттагыча, тантаналы рәвештә саф алдында бирергә иде. Менә шунда Миңлебай ант итеп вәгъдә бирмәсен һәм кылычны үпми калсын иде әле! Ул вакытта күрсәтер иде атаман аңа... +Атаманның миеннән әнә шундый кайнар уйлар йөгерде. Хәтта ул, кулларын Миңлебайга таба сузып, әле генә биргән бүләк кылычын кире тартып алудан көчкә-көчкә генә тыелып калды. Ләкин хәзер соң һәм эш беткән иде инде. +Атаман, камчысын ачу белән һавада селтәп, күк биянең алгы ботына каты итеп сукты да чаптырып кайтып китте. Янындагы офицер һәм казаклар да аңа иярде. +Миңлебай шул көнне үк кайтырга чыкты. Төрле-төрле уйларга бирелеп бара торгач, ул үзенең Чиркас елгасына килеп җитүен сизми дә калган. Ике кылычның да бер якка тагылган булуы беркадәр уңайсызлый, алар, берберсенә бәрелгәләп, борчып бара иде. Миңлебай бер кылычын уң якка тагарга уйлады. Вак кырчын ташлар өстеннән чылтырап аккан саф елга суын чыкканда һәм атын атлатып кына тауны менгән вакытта Миңлебай әнә шул эш белән шөгыльләнде. +Тауны менгәч, ул кызурак кайтырга теләде. Аякларын селкеткәләп, ияр өзәнгеләре белән җирән кашканы кытыкларга кереште; тезгенне дә тарткалап куйды. Ләкин ул артык озак юырттырып бара алмады. Миңлебайның алдыннан гына юлны аркылы кисеп чыгу теләге белән чабучы ерткыч аның игътибарын үзенә юнәлтте. Тезгенне тиз генә тартып кую аркасында җирән кашка тукталып калды. +Бу - зур гына гәүдәле бер карт бүре иде. Ул бик-бик тырышып чаба һәм арткы аякларын җиргә каты-каты этәреп сикерә. Ләкин аның алга баруы һич тә үрчеми. Әйтерсең лә ул арткы аяклары белән җирне каты этәреп алга сикерә дә, нәрсәдер аны койрыгыннан тартып арткарак, ул төшәргә теләгән ноктадан чигенебрәк төшәргә мәҗбүр итә. Аның калын муены аз гына бөгелеп, башы уң якка таба карап каткан, тәне юеш, авыз-ирен тирәләре ап-ак күбек. Миңлебай бу бүренең кемнәр тарафыннандыр күптәннән үк куылып килүен һәм инде аның тәмам арыган булуын аңлады. Ул: "Башы уң якка карап каткан, сул ягыннан барасың икән, ул бернәрсә дә күрә алмый. Маңгаена кылыч сырты белән генә сугып алырга була", - дип уйлады. Сул кулында атның тезгенен уйнатып, уң беләгенә эленгән камчыны селеккәләде, хәтта атның алгы ботына берне сугып та алды. +Җирән кашка җан-фәрманга йомылып чабып китте. Миңлебайның уң кулы тураеп югары күтәрелде һәм аның ялангач кылычы һавада чайкалгалап бара башлады. Менә җирән кашка бүренең артыннан куып та җитте. Алар бергә, янәшә үк бара башлады. Шул ук минутның эчендә дип әйтерлек Миңлебайның уң кулында югары күтәрелгән кылыч кискен генә селтәп җибәрелде, һәм бүре әйләнеп-әйләнеп барып җиргә ауды. Ул - судан алып корыга ыргытылган зур балык шикелле - башын, койрыгын һәм аякларын нык тыпырчындырып, барлык гәүдәсе белән сузылып чирәмгә ятты. Миңлебай, аз гына узып киткән җирән кашканы киредән борып бүре янына китерде дә үзе шунда ук җиргә төште. Бүре үлеп бетмәгән иде әле. Миңлебай, кылыч сырты белән аның маңгаена, колак төпләренә һәм муен тамырына суккалап, бүрене тиз-тиз генә үтереп ташлады. +Шул арада бүре чабып килгән яктан биш эт күренде. Алар, үзләре куып килгән бүрене ниндидер чит кеше сугып алганга ачулары килгәнлекне аңлатырлык рәвештә ырылдашып, бер-бер артлы алгы аяклары белән җиргә нык кына таянып туктадылар. Миңлебай бармак янап һәм иркәләү сүзләре әйтеп аларны тыйды, бүрегә һөҗүм итәргә, аны өзгәләп ташларга ирек бирмәде. Этләр исә, тешләрен кысып һәм зарлы гына шыңшып, көчкә-көчкә генә түзеп кала алдылар. Алар арасындагы зур торыклы, бүре шикелле үк соры йонлы, очлаеп килгән озынча авызлы бер акыллысын Миңлебай яхшы таный иде. Бу - Мәрьямнәрнең ау эте, авыл халкы телендә бик макталып йөртелә торган эт, аның исеме - Бурзай. Димәк ки, аучылар арасында минем бабай буласы кеше Җәләй карт та бар, дип, Миңлебай мәгънәле генә фикер йөртеп алды. Ул Бурзайны үзенә чакыргалап та карады. Ләкин, көннең-көн буенча азапланып куган һәм үзе беренче булып килеп алачак бүрене сугып еккан өчен, Бурзайның хәтере бик нык калган икән. Ул, үзенең хуҗасы Мәрьям янына еш кына килеп йөри торган һәм шактый таныш, бөтенләй ияләшеп беткән кешесе булуга карамастан, Миңлебайга якын да килмәде. Хәтта койрыгын да селекми, күзләрен бүре үләксәсенә текәп, таштан коеп куйган шикелле тик тора иде. +Этләр күтәрелгән яр буеннан иярле атларга атланган кешеләр дә килеп чыкты. Миңлебай аларны елмаеп каршылады, алар да егет белән күңелле генә исәнләштеләр. +Аучылар арасында элек-электән үк сакланып килгән гадәт буенча, бүрегә аны сугып алучы, бу урында Миңлебай хуҗа иде. Ләкин моның тагын икенче ягы да бар: әгәр дә бу төркем эчендә иң олысы Миңлебай булса, бүрегә дә ул хуҗа, ягъни ерткычны ул тагып алып кайта; әгәр инде аңардан да олылар бар икән, ул вакытта Миңлебай үзе кемне олы һәм хөрмәт ителә торган дип тапса, бүрене әнә шул кешегә тагуны тәкъдим итәргә тиеш. Аучылар хәзер Миңлебайның нинди карар кабул итүен кызыксынып көтә иде. +Монда ике кеше арасыннан кайсысын сайлау мәсьәләсе кыенрак хәл булып калды. +Бәетче Низаметдинның ап-ак сакалы бөтен күкрәген каплап алган, төсе-бите дә шактый картка охшый. Миңлебай уенча, ул Җәләйдән ике-өч яшькә олырак булырга тиеш. Шулар өстенә, ул әле бәетче дә иде. Аңа тиешле булган хөрмәтне халкы хөрмәт итә бит. Шулай булмаска мөмкин дә түгел. Яңа Чиркас авылында кем генә өйләнмәгән дә, Низаметдин карт кемне генә бәет әйтеп кәләш куенына илтеп япмаган икән? Авылда иң оста бәетчеләрдән Низаметдин һәм аның энесе Гыйльметдин санала. Алар үзләре дә бу эшне бик теләп башкара. Аларда һичбер ялындыру гадәте юк. Билгеле, дөнья булгач, аларның да хәтерләре калган вакытлары, ачулары килгән кешеләре була торгандыр. Андый чакларда да алар ялындырып яки кыстатып-мыстатып тормыйлар, алдан ук кисәтеп, кырт кына өзеп әйтеп куялар: "Бәет әйтү өчен дип безгә килеп йөрмәсен. Без аның туена барып йөри торган кешеләр түгел". +Бу хәбәр авыл халкына алдан ук ишетелә, шуның белән булачак туйның дәрәҗәсе шактый гына төшеп тә кала. +Шулай булгач, Низаметдин картка тиешле хөрмәтне күрсәтмичә калу бик тә уңайсыз иде. Ләкин Җәләй карт аңа караганда да күбрәк хөрмәткә лаек булып тора. Ул бит сөекле Мәрьямнең атасы, әнә-менә Миңлебайның бабасы булырга торган кеше. Миңлебай, бүре үләксәсен арткы аякларыннан тотып күтәрде дә: +- Җәләй абзый, бу нәрсәне сезнең ияргә тагыйк инде, - диде. Аннан соң, сүзләренә беркадәр уен-көлке төсен бирергә тырышып: - Низаметдин абзыйның да, Җәләй абзыйның да яшьләрен белмим, алай-болай ялгышлык булса, гафуррахим инде, - дип өстәде. +Миңлебайның бит урталары кызарып киткәндәй булды. Ләкин, аның шатлыгына һәм гаҗәпкә калуына каршы, Низаметдин картның йөзендә тамчы кадәр дә ачу һәм көнчелек билгесе сизелмәде. Хәтта ул үзе, егетне тынычландырырга тырышып: +- Ярый, энем, ярый! Бик яхшы, мин бик риза, - диде. +Алар юл буенча төрле уен-көлке сүзләр сөйләшеп кайттылар. Низаметдин карт, тыныч кына куе тавыш белән: +- Безне беләсең инде, энем, кышка керсәк, куян шулпасы эчмәгән көнебез булмый безнең, - диде, ияренең арткы кашагасыннан эләктереп, атының ике ягына аскан куяннарны селкеткәләп куйды: - Бурзайлар бик яхшы бит безнең, барысы да Җәләй чордаш бурзаеның балалары. +Сабира Миңлебайдан ничек тә үч алырга, аның теләк һәм өметләрен кисәргә уйлый, шуның өстенә, Мәрьямнең дә бәхетен күпсенә, алар арасына агулы кара елан булып керергә тели иде. Дөрес, Сабирада Миңлебайны сөю һәм аңа карата үзендә саф мәхәббәт тойгыларын саклау дигән нәрсәләрнең берсе дә була алмады. Мәгәр Сабираның хис һәм уйлары яшен тизлеге белән үзгәреп, өермә шикелле бөтерелеп һәм буталып тордылар. Вакыт-вакыт аның күңеле Миңлебайга да төшеп куя. Бу уңган егетне Сабира үзенә буйсындырырга, аны бары тик үзе теләгән сукмактан гына йөртергә уйлый. Атасының малы һәм байлыгы белән үзенә кияү сатып алучылар Яңа Чиркас авылында элекэлектән була килгән. Ләкин нәрсәдер Сабираның күңелен Миңлебайдан бик нык кире этәрә. Бала вакыттан ук Миңлебай белән талашып үсүләре, ачы теллелек күрсәтеп, үзенең егетне "хәерче" дип, "өтек" дип, "килмешәк" дип хурлау һәм мыскыл итүләреме? Юк. Сабира аларның һәммәсен дә онытырга әзер. Бөтенләй үк булмаса да, Миңлебайны үз кулына төшереп алганчы, аны үз сукмагына салып, үзе теләгәнчә генә йөртә башлаганчы онытыр иде ул хәлләрне Сабира. Аннан соң үзе белер иде әле нәрсә эшләргә, Миңлебайны ничек итеп үз кубызына биетергә. Ләкин монда Сабирага башка бер хәл уңайсызлый. Ул - Миңлебайда булган чиксез горурлык. Хәтта алар арасында берничә мәртәбә ачыктан-ачык әйтешүләр дә булгалап алды. +Беркөнне шулай, Миңлебай ерак юлга барасы атларга солы салып, ә Сабира көтүдән кайткан сыерларны лапаска ябып йөри иде. Берсе атлар ягыннан, икенчесе сыерлар ягыннан килеп, алар икесе дә лапас капкасы янында тукталып калдылар. Сабира, кулларын аркылыга җәйгән хәлдә Миңлебайның юлын кисеп: +- Мин сине чыгармыйм, - диде. +Ләкин Миңлебай һич тә Сабира белән шаярырга җыенмый иде. Ул, Сабирага якынлашыр-якынлашмас кына тукталып: +- Шаярмагыз әле, минем вакытым юк, - диде. +Сабира, аның сүзләрен бөтенләй ишетмәгән шикелле кыланып: +- Миңлебай! Мин сиңа бер сүз әйтергә җыенып йөри идем, - диде. +Миңлебай аны аңламаганга салышты һәм йөзендәге әүвәлге җитдилеген югалтмыйча гына: - Мин сезне тыңлыйм, әйтегез сүзегезне, - диде. +- Әйтегез дип... Егетләр үзләре башлап әйтә торган сүз инде ул... Миңлебай, син ни өчен миңа ачулы-кычулы йөрисең әле? Ә мин сине... сине... +Миңлебай аңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде: +- Турысын әйткәнем өчен гафу итегез... Сез нәрсә, минем мәхәббәтемне сатулаштырырга уйлыйсызмы? Моның өчен бер Сабираның гына түгел, Котырыклар нәселенең бөтен байлыгы да җитмәс, - диде дә, көлемсерәп, лапастан чыга башлады. +Әмма Сабира урыныннан кузгалмады. Ул Миңлебайның мондый хурлауларына да түзәргә әзер, горур егетнең ирке алдында бай кызының көяз тәкәбберлеген вакытлыча гына буйсындырып калырга да риза иде. Ләкин Миңлебай аның белән артык чуалмады, аны үз юлыннан читкә этәреп җибәрде... +Бу хәл Сабираның ачуын чиктән тыш кабартты. Ул, үзенчә Миңлебайга үч итеп, кемне дә булса башка берәүне сөю, шуның белән үзен-үзе юату, ничек тә йөрәгенең ярсуын басарга тырышу фикеренә килде. Хатыны һәм баласы өстеннән йөреп, "мәхәббәтен" Бәхтиярга "бүләк" итте. Бәхтиярны тәрәзә аша үз янына кертеп, озын да, күңелсез дә, кайгылы да булган төннәрен аның белән үткәрде. Дөрес, кыз башы белән хатынлы ир белән чуалу кешеләр алдында аны хурландыра иде. Ләкин Сабираның башка һичбер чарасы юк... Ул Бәхтиярны көчләп сөяргә, мәҗбүри яратырга, үзен-үзе ирексезләп күңелен шуңа беркетергә тырышты. +Ләкин боларның берсе дә Миңлебайны кара елан ачуы белән тешләү, ничек тә аның үзәк-бәгыренә үтәрлек берәр явызлык эшләү теләген юкка чыгара алмады. +Менә шунлыктан да, Миңлебай белән Мәрьямнең туе турында сүзләр куера башлагач ук, Сабира бу турыда агасына хәбәр итәргә ашыкты. Гарифҗан да озак көттермәде, сеңлесенең хатын алгач та кайтырга чыкты. +Иске өйдә Сабира ялгызы гына иде. Ул, зур стена көзгесенең каршысына басып, үзенә-үзе моңсу гына карап тора. Ни өчендер соңгы көннәрдә ул үзен олысыман итеп сизә башлады. Ашау-эчүнең дә һичбер тәмен тапмый. Көннәнкөн аяк һәм кул буыннарының хәле китә кебек. Көзге аша ул үзенең эчкә баткан кайгылы күзләренә, яңак сөякләре калкып торган зур битенә, тузгыган киң кара кашларына карап торды. чырае сытык, кыяфәте ачулы иде. Ул туп-туры сәке кырыена барып утырды. Ләкин бер генә авыз сүз дә әйтмәде. Исерек башын түбән иеп, бер кулы белән сәкегә, икенчесе белән тезенә таянганы хәлдә, башлап Сабираның нәрсә булса да әйтүен көтте. +Сабира ул кергәч үк көзге каршыннан читкә тайпылды. Аркасы белән ягылмаган салкын мичкә сөялеп, бераз гына агасына карап торды да: +- Абзый, турысын гына әйт әле, син нигә миңа ачуланып йөрисең? - диде. +Гарифҗан, һаман шулай сәкегә таянып утырганы хәлдә: +- Ачулану гына түгел, мин сине эт урынына кисәр идем әле. Теге хахул Петлюк качкан төнне шушында ниләр булганын да сөйләп бирә алмыйсың бит. Ә үзең мине чакыртып хат язасың. Хәзер минем күпме укуым калды, - диде. +Сабира ялынулы юаш тавыш белән дәвам итте: +- Абзый, минем шикләнгән нәрсәләрем бар да барын, тик мин аларны әйтергә генә куркам. Кыз башым белән урядник янына чакыртып йөрсәләр... Аннан соң, ни... Бәхтияр... +Гарифҗан аңа уендагын тулы ачарга ирек бирмәде. Ул: +- Юкларны сөйләп торма әле син, сеңлем! Син миңа ишеткән-күргәннәреңне әйт тә бир, калганын мин үзем башкарырмын, - диде. +- Мин, абзый, дүрт нәрсәдән шикләнәм, - диде Сабира. - Берсе шул. Мин Бәхтияр белән тәрәзә аша сөйләшкәндә, аның янында кемдер бар кебек сизелде. Мин аңардан, яныңда кеше бармы әллә, дип сорадым да, ул миңа, берәү дә юк, бер эт үтеп китте бугай, диде. Мөгаен, шунда Миңлебай булгандыр, дим мин. Теге кәлпәк турында үзең дә беләсең инде. Бәхтияр бервакытта да урамга кәлпәк киеп чыкмый бит ул. Миңлебайга өйалдына кереп тыңларга җайлы булсын дип, мөгаен, алар баш киемнәрен алмашканнар. +Гарифҗан кинәт әсәренеп китте. Ул, башын җитез генә хәрәкәт белән югары күтәреп: +- Син нәрсә дисең? Син ул сүзләрне кайдан алып сөйлисең? Ничек инде ул - өйалдына кереп тыңлау? - дип, өсте-өстенә сораулар бирде. +Сабира инде үз-үзенә ныклы ышаныч белән дәвам итте: +- Әйе, мөгаен, кем дә булса өйалдына кереп тыңлап торган. Мин ишегалдында вакытны кемдер шушы бүлмәнең утын сүндерде. Өйгә кереп, курка-курка гына ут яндырып карасам, котым очып, йөрәгем ярыла язды. Менә шушы сәкедәге киез өстенә кемнеңдер аяк эзләре төшеп калган иде. Тузанлы ката эзе. Мин бу эзләр турында әтигә дә, әнигә дә әйтергә курыктым. Барыбер үземне генә тиргәрләр иде. +Мондый яңалыктан Гарифҗанның йөрәге җилкенеп куйды. Аның өчен барысы да аңлаешлы иде инде. Ул, ярсуыннан түзә алмыйча сикереп торды да ишекле-түрле йөрергә кереште. Ул түбәндәгечә сөйләнеп фикер йөртә иде: +- Тәрәзә артындагы шәүлә. Кәлпәк белән кәләпүш алыштырып киелгән. Киез өстендә тузанлы аяк киеме эзләре. Болай булгач, шик тә юк, Миңлебай әтиләрнең сөйләшкәнен тыңлап торган, аннан соң хахулга барып әйткән, тегесе шул төнне үк качып киткән. +Гарифҗан ишек катында тукталып калды. +- Тәрәзәнең биге нинди хәлдә иде соң? - дип сорады. +- Гомер-гомергә бикле торган эчке келә ул төнне ачык иде. +Гарифҗан яңадан ишекле-түрле йөри башлады. Ул, Сабирага күтәрелеп карамыйча гына: түгел әле! Миңлебайны кәләш куенына керәм дип йөргәндә генә, төрмәгә илтеп тыгарга бик мөмкин әле. Бәхтияры да ачуымны күп китерде, аның белән бергә китәр, - диде. +Ишек янындагы агач чөйдән камчысын алып, аны беләгенә киде; биленә кылычын тага башлады. Сабира аңардан: +- Абзый, син кая җыендың? - дип сорады. +- Айгырҗалга, станица атаманы янына барам. +- Абзый, кара әле... +- Йә, карап торам, нәрсә әйтәсең бар тагын? +Сабира акрын гына почмак якка таба атлады. Яулык кырые белән яшьле күзләрен каплый төшеп: +- Абзый, зинһар өчен дип әйтәм, Бәхтиярны гаепле итеп йөри күрмә инде, - диде. +- Ни өчен ул тагын? Бәхтияр кебек затсыз белән башыңны бәйләмәсәң, үзеңә тиң табылмас дип куркасыңмы әллә? +Сабира почмак сәкедәге түшәк һәм мендәрләр өстенә йөзе белән капланды да елый башлады. Гарифҗан, сеңлесенең янына ук барып: +- Нәрсә булды тагын сиңа? Нигә елыйсың? - дип сорады. +- Абзый җаным, миңа хәзер үземне-үзем суга ташлыйсы гына инде. Хәзер минем кеше күзенә күренерлегем дә калмады. Абзый, минем синнән башка эч серемне сөйләр кешем юк... +- Йә, нәрсә, нәрсә булды тагын? Әйт сүзеңне. +- Абзый! Минем... Минем йөгем бар... +- Кемнән? Шул Бәхтиярданмы әллә? +- Әйе, аңардан... +Гарифҗан сул кулы белән кылыч сабын, уңы белән камчысын кысып тотты. Аның Сабираны шушы урында йә кыйнап ташлыйсы, йә кылыч белән чапкалап бетерәсе килде. Ул тешләрен шыкырдатып кысты да тиз генә ишеккә таба борылып өлгерде. +Юл буенча ул үз-үзенә түбәндәге уйларны тукып барды: +- Менә хәзер мин станица атаманын ничек ышандырырга белермен. Хәзер ул минем юкка гына уку калдырып йөрмәгәнемне аңлар. Шулай, Миңлебай чалкасыннан әйләнеп төште дигән сүз инде хәзер. +Ярату һәм сөю тойгылары, кайнар ташкын, көчле дәрт булып, Мәрьямнең бөтен тәнен, миенең иң нечкә җепселләреннән алып аяк һәм кул бармакларының очларына кадәр өретеп алган иде. Аның йөрәге ярсып һәм ашкынып, кеше кулыннан ычкынырга омтылган тургай шикелле талпынып-талпынып тибә. Аның күңелендә оеп яткан талгын рәхәтлек, чын сөю һәм саф мәхәббәт җылысы аша туган бу хозурлык, ярсу йөрәгенә азмы-күпме тынычлык та, шул ук вакытта беркадәр борчылу да биреп тора. +Әйе, Мәрьям гадәттән тыш зур шатлыклар алдында тора. Ләкин, бер генә тәүлек вакыт калуга да карамастан, ул шатлыкның килеп җитүе өметле дә, шул ук вакыт һичбер өметсез дә кебек иде. Котырык Гарифҗанының нәрсәдер иснәнеп йөрүен Мәрьям ишеткәләп тора. Шул исенә төшкән саен, аның йөрәге үзалдына жулап куя. Әйтерсең, аның күкрәк куышы эченә ниндидер куркыныч җанвар кереп оялаган да йөрәген бер кырыйдан гына тырнап һәм кимергәләп тора иде. Шулай булмаска соң! Миңлебайга ул нәкъ унике яшеннән, теге зур Сабан туе булып үткән көннән үк күңелен салып куйды бит. Аның бу мәхәббәте еллар узган саен көчәя һәм ныгый барды. Ул үзенең алдагы барлык өмет һәм юанычларын Миңлебай белән бергә бәйләнгән итеп күрә. Ул һәрвакыт: "Минем башка һичбер теләгем юк. Ни генә күрсәм дә, аның белән бергә күрәм. Утына да аның белән, суына да аның белән бергә төшәм", - дип уйлый. +Хәзер Мәрьямгә егерме ике яшь тула. Яңа Чиркас авылында егетләрне болай озак көтү гадәте юк иде әле. Уналты-унҗиде яшькә җиттеме, тормышы тигезрәк булган хәлле кешеләр үзләренең улларын өйләндерә, кызларын кияүгә бирә башлый. Унтугыз яшь тирәләре ул инде иң актыккы баскыч булып танылган. +Мәрьям, ун ел буена Миңлебайны көтеп, бик күп егетләрнең тәкъдимнәрен кире кага килде. Үз авылыннан яки чит станицалардан килгән күп яучыларның кайберләреннән ул ансат кына котыла иде. Ләкин арада шундый яхшы кешеләр килеп чыга ки, ата белән ана аларның яучыларына берничек тә каршы сүз әйтә алмый. Яучыны тегеләй-болай юаткалап чыгарып җибәрәләр дә, ул киткәч тә Мәрьямне үгетләргә керешәләр. Мәрьям исә үзенең Миңлебайны көтүен, сабый чагыннан ук колагы аңа тешләтелгән булуын ачыктан-ачык әйтеп, ата-анасына ялынып һәм ялварып еларга тотына. Ул, әгәр дә Миңлебайдан башка кешегә бирсәләр, барыбер дөньяда тормаячагын, үзенең гомерен үзе һәлак итәчәген яшермичә белдереп куя. Мәрьямнең бу сүзләренә ышанмаска мөмкин дә түгел иде. Яңа Чиркас авылында андый күңелсез хәлләр булгалап тора: яратмаган иреннән котылу өчен, бер яшь хатын үзен-үзе коега ыргытты, ә икенчесе асылынып үлде. Әнә шуңа күрә дә, Мәрьямнең кайнар күз яшьләре аша әйткән сүзләреннән соң ата белән ананы сагышлы кайгы һәм курку баса. Бердәнбер балаларының тормышын фаҗигале вакыйгалар белән чикләргә ата да, шулай ук ана да риза түгел, әлбәттә... +Булачак туйны алар шулай көтеп алдылар. +Бүген Җәләй карт мал-туарларын көндәгедән иртәрәк карап эшен бетерде. Ишегалдын һәм капка төпләрен тагын бер кабат җыештырып, карларын көрәп, себереп куйды. Ләкин күзгә күренмәгән башка вак-төяк эшләр дә килеп чыкты: чормадан ит чаба торган тагаракны төшерәсе, казларга ашарга чыгарып бирәсе, мунча ишегенең тупсасы купкан икән - аны кагасы, урам бакчаның читәнен төзәткәләп куясы булды. Җәләй, әнә шуларның һәммәсен эшләп бетергәч кенә, тәмам арып йокларга ятты. Дөресрәге, аш өе сәкесенең бер кырыена гына башын терәп, берәр сәгать черем итеп алмак булды. +Ләкин аның күзләренә йокы кермәде, ул берсеннән-берсе тынгысыз уйларга бирелеп ятты. +Аның хатыны Мөршидә, үзенең бертуган апасы Фәрхиҗамал карчык белән бергәләп, туй кирәк-яраклары әзерли. Алар көндездән үк инде табак-табак бавырсак һәм кош теле пешерделәр, дүртпочмаклы озынча җиз подноска баллы бавырсак катырып куйдылар. Ә хәзер, Мәрьям янына кич утырырга киләчәк кызлардан пилмән ясатып алу өчен, ашыга-ашыга ит төяргә керештеләр. Җәләй аларның пычак белән кыштыр-кыштыр ит турауларын, туралган итне тагаракка салып төюләрен, аны йоклый дип белеп, пышаң-пышаң гына сөйләшүләрен ишетеп ятты. Апалы-сеңелле карчыклар, булачак туйга кагылышлы теге яки бу мәсьәлә турында кайгыртып серләшәләр. Хәтта Җәләй карт уйлап яткан нәрсәләр турында ук фикер алыша башлыйлар. +Фәрхиҗамал карчык: +- Мулла никах укырга риза булды микән инде, кияүдән сорашмадыңмы? +Мөршидә: +- Никах укыган өчен бәрәнле сарык бирергә булгач, ризалашкан. Тегеләр аны котыртып кына торалар бит, таң атканчы тагын кырык төрле уйга төшеп бетмәсә ярый инде. +Җәләй карт та нәкъ шул турыда уйлый иде: "Габделхалыйк мәзин белән алданрак сөйләшеп куймый ялгыш иттем. Хәзер ул кайдадыр башкорт ягына китеп барган. Ә Хәләф мулла бер дә ышанычлы кебек итеп әйтмәде бит. Котырык - аның кияве. Шулай булгач, ул кемнең җырын җырларга тиеш? Иртәгә ул никах укымаса йә бара алмыйм-фәлән дип авыру-мазарга салышып калса - бөтен әзерләнгәннәрең юкка чыкты дигән сүз инде". +Мәрьям ялгызы гына ак өй ягында. Ул, өйне берничә мәртәбә җентекләп җыештырып чыкты. Киштәдәге кием-салымнарны, почмак яктагы зур яшел сандык өстенә өелгән ястык һәм мендәрләрне, тәрәзә төпләрендәге матурматур чәчәкле гөлләрне, ишектән кергәч тә сул якка урнашкан һәм алды белән урам як тәрәзәгә карап торган шкафтагы савыт-сабаны - барысын һәм барысын да кабат-кабат кузгалткалап, үзенең күңеленә ошаганча килешле итеп урнаштырды. Кич утыра килгән кызларга ашату өчен әзерләп куелган карбыз һәм кавыннарны өстәл өстеннән алып өстәл астына куйды; чәчәкле зур ашъяулыкны өстәл кырыеннан салындырып төшереп, өстәл астындагы әйберләрне тәрәзәгә килгән егетләр күрмәслек хәлгә китерде. Аннан соң, ишек белән мич арасындагы зур җиз ләгән эченә җиз комганны утыртып, хуш исләре аңкып торган йомшак сабын белән кулларын һәм битен юды. +Мәрьямнең эшләре моның белән генә төгәлләнмәгән иде әле. Ул, кершән һәм иннекләрен шкафтан алып өстәлгә куйды да, зур стена көзгесенә киң өстәл аркылы карап, үз шәүләсенә үзе сокланып кына елмаеп торды. Аның чем-кара чәчләренең калын һәм озын толымнары калку күкрәге аша алга төшкән. Мәрьям аларны ипләп кенә сыйпап куйды. Аннан соң, ашыкмыйча гына чулпылы чәчүргеч белән үреп, чәч толымнарын яңадан артка ташлады; өй эчендәге тирән тынлыкны бозып, чулпы тәңкәләренең бер-берсенә бәрелеп чыңлаулары ишетелде. Мәрьям әле һаман да көзгедән күзен алмыйча карап тора. Ул үз матурлыгыннан үзе канәгать. Аның күзләре сөрмәле соргылт, күз алмалары төсле үк керфекләре озын һәм тип-тигез, нечкә генә кыйгач кашлары шомырт кара. Аңа каш карасы тартып торуның да, кашларын нечкәртү өчен вакыт үткәрүнең дә кирәге юк. Болай карап торуга аның битләренә кершән дә, юка гына алсу иреннәренә һичбер төрле иннек-фәлән дә кирәкми кебек иде. Шулай да ул бизәнүдән бөтенләй үк баш тартмады... Шуннан соң ул күлмәк якасын һәм муенындагы эре-эре сары гәрәбәләрен рәтләде, аягындагы чәмчәле читекнең җыерыла башлаган кунычын тартып куйды, беләзек һәм йөзекләрен киеп алды. Аның зәңгәр ахак кашлы көмеш йөзек киелмәгән бер генә бармагы да юк иде. +Шулар белән Мәрьямнең бизәнү-төзәнүләре бетте. Ул бәйли торган шәлен алып сәке түренә менде дә урам як бакчага караган ике тәрәзә уртасына барып утырды. +Кызлар шаулашып килеп керделәр. Алар, нәрсәдәндер кызык тапкан булып, үзләреннән-үзләре чырык-чырык көлешәләр, бер-берсенә уен-көлке сүзләр әйтәләр, ишектән кергәндә, берсен-берсе төрткәләп җибәргән булалар. Монда, Хәнифәдән башка, барысы дүрт кыз иде. Алар һәммәсе дә бәйрәмчә матур киенгәннәр, берсеннән-берсе уздырырга тырышып бизәнгәннәр. +Алар дөберләшеп килеп керүгә, башындагы уй һәм фикерләре таралып, Мәрьямнең дә күңеле күтәрелеп китте. Ул бәйләп утырган шәлен тиз генә сәкегә куйды да урыныннан сикереп торды. Күлмәгенең озын итәген куллары белән күтәрә төшеп ишеккә таба бара-бара: +- Килерләр инде, нишләп болай соңладылар икән, дип кенә утыра идем әле, - диде. Кайсыларының шәлләрен алып почмак яктагы киштәгә элде, кайберләренә бишмәтләрен салышырга, киез итекләрен алып мич алдына куярга булышты. Шул эшләрне кызу-кызу башкарган арада: +- Әвекәйләр, ничек соң әле сез болай барыгыз да бергә киләсе иттегез? - дип сорады. +Кызлар арасында шаярып сөйләнүләр һәм бер дә кирәге булмаган урыннарда да көлгән булып кыланулар дәвам итте. Арадан берсе: +- Менә Хәнифә ахирәтең бит, Бәхтиярын иярткән дә безнең барыбызны да җыеп чыкты. Әйдәгез, дигәч, әйдәгез, ди, бизәнеп маташмагыз, анда сез кунак булып утыру өчен бармыйсыз, дигән була. +Икенчесе аңа өстәп: +- Шулай ди, әү! Әллә инде тагын бездән таш кистерергә җыена. +Арада күп сүзле һәм усалрак теллесе шадра Мәрзия иде. Ул: +- Бәхтияры тагын, сөмсез сыер шикелле! Капка төбенә килеп җиткәч тә безнең арттан калмыйча аптыратты. Әй алла, кызлар күрдеме, сагыз инде менә, ябышырга гына тора, - дип, Хәнифәгә төрттереп әйтеп куйды. +Хәнифә Мәрзиянең үзенә нәрсәдер кадабрак әйтмәкче иде, акыллы кыз Гөлсем тизрәк сүзне башка юнәлешкә борып җибәрергә ашыкты: +- Бу Бәхтияр абзый бигрәк кызык кеше инде. Сезне, ди, мин үз өстемә әманәт итеп алдым. Шулай булгач, барыгызны да санап, Җәләй абзыйга үз кулым белән тапшырып чыгам, ди. +Мәрзия дә, үзенең урынсызрак ычкындыруын аңлап, Гөлсемнең сүзләрен куәтләде: +- Сезнең өчен, дигән була, әти-әниләрегез алдында мин җавап бирәчәк. Сез, дигән була, Мәрьямгә ияреп, бер төн эчендә барыгыз да кияүгә китеп бармагыз тагын анда, дигән була. +Арадан берсе: +- Хәнифә тутагызны да аздырып куймагыз тагын, ди әле ул, - дип өстәде. +Алар һәммәсе дә көлешеп алдылар. Шуннан шау-гөр килеп сәке түренә тезелеп утырдылар да шәл бәйләргә керештеләр. Ишектән Мәрьямнең анасы Мөршидә килеп керде. Ул, кайсысының аркасыннан сөеп, кайсысына килгән өчен рәхмәт әйтеп, кызлар белән берәм-берәм күрешеп чыкты да Хәнифәне аш өенә чакырып алып чыгып китте. +Берничә минуттан Хәнифә яңадан кызлар янына әйләнеп керде. Ул бер кулына зур гына коштабак тулы төелгән ит, икенче кулына иләк белән дүрткелләп киселгән камыр кисәкләре тоткан иде. Ул, куана-куана көлеп: +- Ягез әле, кызлар, кул эшләрегезне куеп торыгыз. Кул-кулдан гына тизләтеп пилмән бөгеп алыйк, - диде. Шунда ук киредән борылып чыгып китте дә куна тактасы һәм, ясалган пилмәннәрне тезеп бару өчен, зур-зур ике ашъяулык алып керде. +Кызлар, сәкегә куелган куна тактасы әйләнәсенә утырышып, эшкә керештеләр. Мәрьям, өйнең почмак һәм түр якларын бүлеп торган чаршауны төшерде дә: +- Егетләр күрмәсен әле үзегезне. Өмәләр котлы булсын, дигән булып, +- Әй-й, үчекләмәсәләр тагын! - диде Мәрзия. - Аларның инде, төне буенча тәрәзә янында катып-туңып тора торгач, телләрен җылытасы килә торгандыр. +- Әле дә рәхмәт инде ул мескеннәргә, - диде Гөлсем дә. - Төннәр буенча безне сагалап чыгалар бит. Урам әйләнеп кенә киләләр дә, тагын шул тәрәзә төбенә өеләләр. +Берничә минут өй эчендә тирән тынлык хөкем сөрде. Аннан соң, исенә төшерүдән үзе дә куанып, Мәрзия кинәт кенә кычкырып җибәрде: +- Анысы да монысы, кызлар! Без әле бик кирәкле нәрсәне онытып җибәргәнбез. Тозлы, җепле, камырлы, күмерле, балдаклы пилмәннәрне безгә кем ясап бирер? Туй көнендә кияүне сынамыйча булмый инде анысы. +Гөлсем бу урында да Мәрзия әйткәннәрне куәтләде: +- Чынлап та! Әгәр дә кияү әче телле булса - аңа тозлы пилмән, юкка-барга бәйләнеп эч пошыра торган булса - җепле, җебеки булса - камырлы, кара эчле булса - күмерле... +Мәрзия Гөлсемгә әйтеп бетерергә ирек бирмәде. Ул, елмаюлы кысык күзләре белән Мәрьямгә карап: +- Әгәр дә мәгәр кияү бик яхшы, бик күңелле һәм бәхетле кеше булса - аңа балдаклы пилмән чыгар. Балдак урынына үземнең ахак кашлы чын йөзегемне салам, - диде. +Хәнифә аларны каты гына тиргәп әйтте: +- Кызлар, кыбырсымый гына эшегездә булыгыз! Безнең кияүне бер дә сыныйсы-нитәсе юк, аны без биш былтырдан бирле сынап киләбез инде, чүп-чарларыгыз белән ашны пычратмыйча гына утырыгыз! Аулак өйләрдә егетләрне сынау өчен генә килешә ул андый чурт-чураманнар. +- Йөзек кенә салырга да ярамыймы, Хәнифә түти? - дип сорады Мәрзия. +Хәнифә, бу юлы инде тавышын шактый йомшарта төшеп: +- Артык йөзекләрегез булса, ник тә йөзне салмагансыз! Бер сүзем дә юк. Тик карагыз аны, йөзекләрегез кире кайтарып бирми торган кешегә чыкса, соңынтын үпкәләшеп йөрисе булмагыз, - диде. +Мәрзия: +- Салабы-ыз, салабыз! Йөзек тә салмагач, аның ни кызыгы була соң? - диде дә, сул кулының кечкенә бармагына киелгән яшел кашлы матур йөзекне салып, куна тактасы өстенә куйды. Гөлсем дә, аның артыннан Сәрвәр белән Мәрвәр дә берәр йөзекләрен салдылар. +Мәрьямне көчле шатлык дулкыннары яулап алды. Аның соргылт күзләре бәхетле елмая. Бу сөйкемле күзләрдән, булачак кияүне шулай хөрмәт иткәннәре өчен, иптәш кызларына рәхмәт очкыннары бөркелә. Мәрьям: "Кызлар, йөзекле пилмәннәрегезне билгеләбрәк куегыз, аларны кияү табагына салып кертерләр", - дип, хәтта тегеләрнең исләренә дә төшереп куя язды. Тик, нигәдер уңайсызланып, ул үзенең бу фикерен әйтүдән тыелып калды. Шул арада кызлар моңлы гына итеп җырларга кереште: +Казлар оча, казлар оча, казлар оча тезелеп, +Алма булсам төшәр идем алларыңа өзелеп. +Бу җырга кушылучыларның берсе дә үзе турында, үзенең сөйгәне турында уйламый. Бу җырны алар Мәрьям өчен, аның тирән күңеленнән алып җырлыйлар. Моны Мәрьям үзе дә аңлый, һәм ул эченнән генә җырга кушыла. +Кызлар тагын бер җыр башламакчылар иде, Мәрьям, уң кулы белән һавада хәрәкәт ясап: +- Чүегез әле, кызлар! Урамда гармун тавышы ишетелә түгелме соң? - диде. +Хәнифәдән башкалары барысы да, эшләрен ташлап, урам як тәрәзәләргә йөгерде. Хәнифә почмак якта килеш пилмән бөгүен дәвам итте. Ул, тынын аз гына кыса төшеп, сагыз чәйнәвеннән бөтенләй үк тукталып, урам якка таба колак салып утырды. Мәрьям исә, уң терсәге белән тәрәзә яңагына таянып, башка кызлар шикелле үк башын пәрдә кырыеннан аз гына тыга төшеп тыңлады. Урамда, өздереп-өздереп уйнаган дәртле гармун көенә кушылып, егетләр җырлый. Арадан берсе шул ук көйгә бик нык сызгыра. Кайсыларыдыр кулларын шапылдата... +Кинәт җыр тынып калды. Тик гармун гына өзгәләнеп-өзгәләнеп көйләвен дәвам итте. Кызлар сулышларын да алмыйча тыңлап тордылар. Ләкин аларга гармун тавышыннан башка бернәрсә дә ишетелмәде. Шулай булса да кызлар бу тукталуның төп серен яхшы аңлый. Гадәт буенча, Мәрьям тәрәзәсе турына якынлаша башлагач та, җырны Миңлебай башларга, ә башкалар аңа кушылырга гына тиеш. Һәм ул җырлар фәкать сөелүче кызга, бу урында, бары тик Мәрьямгә генә каратып җырланырга, аның йөрәгендәге дәрт, мәхәббәт тойгыларын тагын да ныграк кузгалта торган булып яңгырарга тиеш иде. +Озакламый, гармунның аеруча дәрт белән сайрарга керешкән тавышына кушылып, Миңлебайның ягымлы авазы, дулкынланып, бөтен авыл өстенә җәелеп китте: +- Ач тәрәзәләреңне, +Күтәр пәрдәләреңне, - аңа кушылып, җырның икенче бүлеген барлык егетләр дә күтәреп алды: +- Күтәрсәң пәрдәләреңне, +Күрәм гәүдәләреңне. +Тагын Миңлебай башлап, баягысы шикелле үк ахырын барлык егетләр күтәреп алды: +Атымның дагасы алтын, сынмаса, алдырмамын. +Үлмәсәм, гүргә кермәсәм, ятларга калдырмамын. +Мәрьям, сул кулы белән Гөлсемнең муенын кочаклап, җырларның һәрбер авазын су урынына эчеп һәм йотып торгандай итеп тыңлады. Бүген Миңлебай үзенең кечкенәдән үк сөеп җырлаган җырларын кабатлый. Соңгы ун ел эчендә ул бу җырларны һәр көн саен диярлек җырлап килде, ә Мәрьям аларны ишеткән саен яратып һәм куанып тыңлады. Менә хәзер дә, күңеленнән Миңлебай шикелле үк ант итеп, Мәрьям эченнән генә кабатлап торды: +- Үлмәсәм, гүргә кермәсәм, ятларга калдырмамын. +Егетләр Мәрьямнәр өе турына килеп җиттеләр. Гармунчы һич тә ялыкмыйча өзлексез уйный иде. Егетләр аны уратып, бер-берсенең иңбашларына таянышып туктадылар. Миңлебай уртага, гармунчы янына ук кереп басты да, тагын җыр башлап җибәрде: +Бакчаңа сулар кермәсен, чәчкән гөлең чермәсен. +Нык тот, бәгърем, күңелеңне, дошман сүзе кермәсен. +Җырның ахыргы өлеше ике мәртәбә кабатланырга тиеш иде. Ләкин, ни өчендер, ул артык кабатланмады. "Нык тот, бәгърем" дигән сүзләрне икенче мәртәбә әйтү белән, Миңлебайның да, башка егетләрнең дә тавышлары өзелеп калды. Өй эчен дә, шулай ук урамны да шомлы тынлык биләп алды. Ләкин ул тынлык бер минут чамасына гына сузылды. Озакламый урамда ниндидер буталыш башланды, әллә ниткән шау-шу күтәрелде, кемнәрнеңдер сүгенүләре ишетелде. +Шуннан соңгыларын Мәрьям тыңламады. Ул, куркынып, башын тәрәзәдән алды да пәрдә кырыен тиз генә ябып куйды; нәрсәдер үтенгән, нидер сораган кебек итеп әле Хәнифә ахирәтенә, әле Мәрзиягә, әле Гөлсемгә карап торды. Аның йөзе кинәт кенә күгәреп киткәндәй булды, иреннәре һәм куллары, бизгәк тоткан кешенеке кебек булып, дерелди, калтырана иде. Ләкин аңа җавап бирү турында уйлап та караган кеше булмады. Чөнки өйдәгеләрнең барысы да, нәкъ Мәрьям шикелле үк, үзләре чиксез бер аптырашта калган иде. +Байтак вакыт шулай узды. +Кинәт, көчле тартылудан эчке биге йолкынып чыгып, өй ишеге төбенә кадәр ачылып китте. Аннан Бәхтияр килеп керде, һәм ул ишекне тиз генә ябып куйды. Өйдәгеләр барысы да кинәт айныган кебек булдылар. Ләкин Бәхтияр аларга һичбер шатлык китермәде. Аның йөзе куркудан агарынган, тавышы каушаудан карлыккан иде. Ул: +- Миңлебайны алып киттеләр! - дигән сүзләрне көчкә-көчкә генә әйтеп бирә алды. Аңа шунда ук төрле яктан сораулар яудыра башладылар: +- Нәрсә дисең?.. Миңлебайны?.. Нәрсә өчен?.. Кемнәр?.. Кайда алып киттеләр?.. +Бәхтияр: +- Туктагыз әле, кызлар, тынымны алырга ирек бирегез! Туктагыз әле, уф-ф! - диде. - Менә шулай... Станицадан пәлитсәйләр килгән. Шулар, теге урядник тәре белән бергәләп, Миңлебайны станицага алып киттеләр... Туктагыз әле, бүлдерми генә торыгыз әле, кызлар!.. Ни өчен дә ни өчен! Анысын әйтеп торалармыни алар. +Бу вакытта инде, маңгаен беләкләре өстенә куеп, йөзе белән сәкегә капланып яткан Мәрьям кызганыч рәвештә үксеп елый иде. Бәхтиярның йөзендәге әйтеп бетергесез үзгәреш, аңардагы чиксез каушау билгеләре Мәрьямгә гадәттән тыш нык тәэсир итте. Аңа, Бәхтияр барысын да белә, ләкин, Миңлебайның башына төшкән бәла бик зур һәм йөрәкне әрнеткеч булганлыктан - тик менә шуның өчен генә - әйтеп бетерми кебек тоела иде. +Хәнифә Мәрьямнең башын тотты; икенче кулы белән аны акрын гына күтәреп торгыза башлады. Ул, ипле генә йомшак тавыш белән: +- Яле, ахирәт, җылама инде ул кадәр! Үз-үзеңне бетермә, бернәрсә дә булмас әле, - дип, Мәрьямне юатырга тырышты. Ләкин Миңлебайга нәрсә булса да булырмы, әллә бернәрсә дә булмый калырмы - анысын Хәнифә үзе дә белми, хәтта ул болар турында уйларга да өлгермәгән иде әле. +Мәрьям, бер кулы белән Мәрзиягә тотынып, икенчесе белән Хәнифәнең иңбашына таянып, сүзсез генә тора башлады. Аның күзләреннән бөрчек-бөрчек яшь тамчылары тәгәри иде. Шул ук вакытта Миңлебайның соңгы җыры аның колак эчендә, миенең кайсыдыр бик тирән урынында кабатланып, йомшак кына тирбәлеп торды: "Нык тот, бәгърем, күңелеңне, дошман сүзе кермәсен". Ул яңадан сәкегә ауды. +Мәрьямнең үз гомерендә беренче мәртәбә шундый зур кимсетелүгә очравы иде бу. Ата-анасының бердәнбер кызы булганлыктан, анасы Мөршидә әйтмешли, Мәрьям аларның "кунаклары булып", "уч төпләрендә генә" үсте. Аның анасы еш кына: "Мин кызымны өрмәгән җиргә дә утыртмыйча кадерләп үстерәм. Күз алмамдай итеп тәрбияләгән баламны Котырыкның мәми авызына биреп хур итәмме соң? Дөньяда андый акылга таманнар күп булыр!" - дип сөйләнә торган иде. Мәрьям үзе дә бик акыллы һәм үз намусын үзе саклый белә торган кыз булып, әйләнә-тирә авыл егетләре әйтмешли, Яңа Чиркасның тоткасы булып үсте. Матурлыгы белән ул беркайчан да масаймады. Матурлыгы һәм үзен-үзе яхшы тота белүе аркасында гына була алган өстенлекләрен һичбер вакытта да кешеләрне кимсетү һәм хурлау өчен файдаланмады. Шунлыктан да булырга кирәк, кайда гына бармасын, егетләр һәм кызлар аңа чиксез хөрмәт белән карадылар. Миңлебай белән Мәрьям арасында кайнар мәхәббәт бәйләнеше барлыгын яхшы белгәнлектән, авыл егетләренең күпчелеге бу мәхәббәткә тап төшермәскә тырышып, хәтта аларны төрле хәвеф-хәтәрдән киртәләп килделәр. Нәкъ менә шунлыктан да, Гарифҗан шикелле бай балаларының Миңлебайны тере килеш йотарга әзер торуларына карамастан, аңа берничек тә тешләре үтмичә килде. Бу яктан Миңлебай белән Мәрьям үзләрен тиңсез бәхетле итеп саныйлар, "йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын" дигән мәкальнең кадерен белеп яшиләр иде... +Ә менә бу соңгысы! Бу соңгы хәл, чиктән тыш авыр һәм хурлыклы кимсетелү булып, әле яңа гына чәчәккә бөреләнгән яшь тормышның бөтенләй өзелеп ташлануы булып аңлашылды. Шунлыктан, иптәш кызларының юатулары да, ата-анасының еламсыраган тавыш белән ялынып газапланулары да - болар берсе дә Мәрьямнең күзләреннән өзлексез аккан кайнар яшь чишмәсен туктатырлык көчкә ия була алмадылар. +Ул өзгәләнеп, маңгаен сәке тактасына бәргәли-бәргәли елады. Барысының да чыгып китүләрен, аның фәкать ялгыз үзен генә калдыруларын үтенде. Әнисе: +- Әй балам-балам, гөл бөртегем! Сине ялгызың гына калдырып буламы соң инде? Әти-әниеңне кызгансаң, дошманнарның куанычы артмасын дисәң, үзеңне-үзең кулга ал, тынычланырга тырыш, - диде. +Бераздан Мәрьям тынычлана төште, ләкин берәү белән дә сөйләшмәде. Нәрсә эшләргә, ничек итеп уй һәм фикер йөртергә икәнен үзе дә белә алмыйча тып-тын гына ята бирде. +Җәләй карт, салынып төшкән башын күтәреп тә карамыйча, сәке кырыенда тик кенә утырды. Ул бәлки шулай бер сүз дә әйтмичә уйланып тәүлек буе да утырган булыр иде. Ләкин Мөршидә карчык аңа бу хәлдә озак калырга ирек куймады. Ул, Җәләйнең терсәгеннән ипләп кенә тотты да: +- Әтисе, әйдә, без чыгыйк әле, - диде. Аннан соң, кызларга карап: - Мәрьям янында Хәнифә ахирәте генә калсын да, сез, балалар, өйләрегезгә кайтыгыз инде, - дип өстәде. +Кызлар сөйләшми-шаулашмый гына кайтырга җыена башлады. Мәрьям белән шыпырт-шыпырт кына саубуллашып, Җәләй карт артыннан чыгып та киттеләр. +Бәхтияр ишегалдында тора иде. Җәләй карт аңа: +- Энем, минем бер дә йөрер-нитәр хәлем юк, бу балаларны өйләренә озатып куй инде, - диде. +- Була ул, Җәләй абзый, - диде Бәхтияр. - Мин әле, дошманлык белән йортҗиргә берәр хәл эшләп ташламасыннар, дип саклап тора идем. +Җәләй карт кызларның урам буенча баруларын күздән югалтканчы карап калды. Шуннан соң, урам бакчаның читәненә сөялеп, яңа яуган йомшак калган айга һәм йолдызларга карап торды. Урамда җил. Салкын. Әле кыш суыгына өйрәнеп җитмәгән битләрне, колак яфракларын өшетә. Җәләй карт башындагы түгәрәк кама читле мескен бүреген ике куллап нык кына басып куйды. Тәрәзәгә күзе төште. Бер пәрдә кырые азрак кына ачык калган икән. Җәләй карт шул тәрәзә янына килде. Куллары белән салкын бүрәнәгә таянды. Өй эченә күз ташлады. +Мәрьям торып утырган иде. Ул, куллары белән аякларын кочаклаган да, билен нык бөгеп, башын тезләре өстенә салган. Хәнифә аның чем-кара чәч толымнарын сыйпап утыра. +Өй эчен авыр тынлык басып алган. Җаннарны тетрәндерә торган тынлык, гаять дәһшәтле бер тынлык иде бу. Нинди генә куркынычлар вакытында да каушамый торган атаның йөрәге, эсселе-суыклы булып, калтыранып китте. Аның борын очын ниндидер ачы нәрсә әрнетеп үткәндәй булды. Аның иреннәре дерелди башлады. Аның бөтен гәүдәсе, кинәт кенә көзән җыергандай, тартылып һәм куырылып куйды. Аның хәлсез карт күзләреннән, вак-вак кына бозлар шикелле, салкын яшь тамчылары тәгәрәп төште. Кызгану да, азрак кына юана төшү дә, шулай ук әрнү һәм кимсенү дә бар иде аның бу хәлендә. Әйе, азрак кына юана төшү дә! Бу минутларда карт атаның сынык күңеле: "Болай булгач, артык куркыныч юк инде. Акыллым шул ул минем, кирәк урында үзен-үзе кулга ала да белә", - дип уйлый, шулай дип юана иде. +Шул көннән алып Җәләй бермә-бер картайган һәм исен-акылын югалткан шикеллерәк булып калды. Ни өчендер, ул мөмкин кадәр кызы белән очрашмаска тырышты. Ашаган-эчкән вакытларда бергә туры килсәләр дә, ул Мәрьямнең йөзенә күтәрелеп карамады, аңа бер генә авыз сүз дә кушмады, аның күз алдыннан тизрәк югалу өчен юллар гына эзләп тора торган булды. Аңа, нәрсә генә әйтсә дә, ул бик мәгънәсез сүз булыр, кызының йөрәгенә барып кагылыр да аңарда ялгышлык белән яңа авыртулар кузгалтып куяр кебек тоела иде. Ул үзенең күбрәк вакытын абзар-кура тирәсендә, мал-туарлар арасында үткәрә. Йә аш өендә, йә лапастагы печән өемендә ятып ял итә. Хатыны Мөршидә Җәләйнең шундый итеп йөрүен һич тә яратмый, аңа башын күтәребрәк йөрергә куша. Аны ешрак мәчеткә барырга өнди. Боларга каршы Җәләй танавын җыерып һәм кулларын селтәп кенә җавап кайтара. Кайбер вакытларда: +- Үзең белмәгәнне миңа өйрәтмә әле син, хатын! - дип тә кырт кистереп әйтеп куя. +Мөршидә үзе дә Җәләй кебек үк авыр кичерешләр белән яши, аның шикелле үк кайгы һәм хәсрәт утлары эчендә яна, кешеләр арасында кимсенә һәм чиксез дә хурлана, ләкин ул эчендә кайнаганнарның берсен дә тышка чыгарырга яратмый. Шунлыктан да ул барасы җиренә бара, йөрисе урыннарына йөри, күрәсе кешеләрен күрә һәм сөйлисе сүзләрен сөйли. Әмма үз йортында ул да юашланып кала. Аш өендә теге-бу эшләр белән чуалган чагында да, соңгы вакытларда Мәрьям ялгызы гына көн кичергән ак өйгә кергәндә яки ишегалдында йөргәндә дә - һәрбер урында Мөршидә акрын йөри, юан гәүдәле булуына карамастан, күләгә шикелле тын гына шуышып үтә. Әйтерсең лә һәрбер каты һәм урынсыз тавыш Мәрьямне рәнҗетәчәк, аның нәкъ йөрәгенә барып тиеп, аңа кирәге булмаган артык сыкранулар тудырачак иде. +Буш вакытларын Мөршидә намаз укып, догалар кылып, һәртөрле теләкләр теләп үткәрә. Ләкин ул нәрсә тели, кемнең исәнлеге өчен хәер-дога кыла? Әле кияү булып та өлгермәгән бер егетнең бәладән котылуы өченме? Яки кызының аңламый, хәтта ул аларны аңларга да, белергә дә теләми. Ул бары тик дога кыла, сәгатьләр буенча намазлык өстендә утырып, Ходайның, Алласының азрак шәфкатьле булуын үтенә. Кызы бәхетсезлеккә төшкәннән соң, намаз укуын бөтенләй ташлаган ире Җәләйне тиргәштереп ала, аңа үзенең рәнҗүен белдерә: +- Әй-й, Аллам! Нинди генә гөнаһе шомлыкларым бар икән тагын? Кара инде син бу картлачны: кешеләргә ачу итеп, Аллага үпкәли бит. Шулай булгач, бу өйдә нинди бәхет торсын, бу өйгә нинди бәрәкәт кунсын?! +Миңлебайны ике атналап вакыт станица төрмәсендә яткырдылар. Аны яшерен оешма әгъзасы Остап Петлюк белән бәйләнеш тотуда, Петлюкны качырып җибәрүдә гаепләргә тырышып карадылар. Петлюкның кай тарафка китүен, кайсы юнәлешкә таба юл алуын белергә теләп сорадылар; көн саен, сәгать саен сорау алып, йоклатмыйча, ял иттермичә теңкәсенә тиеп беттеләр. Акмырзаны котыртып карадылар, тик Акмырза бер дә алар кушканча итеп сөйләмәде. Бәхтиярны чакыртып сорау алудан да эш чыкмады... +Ахыр килеп, бик озак азаплангач кына, Петлюк качып киткән төнне гармунчы Нәбиулланың Миңлебайны авылда күрүен әйттеләр. Мондый көтелмәгән хәлдән Миңлебай башта аптырап калды. Шулай да ул бик тиз арада исен җыйды, фикерен туплап өлгерде. Ул, Нәбиулланың күзләренә туп-туры карап: "Алдыйсың! Котырыклар сине сатып алган", - дип әйтергә булды. +Ләкин Миңлебай белән Нәбиулланы кара-каршы очраштырып сөйләтә алмый калдылар. Өчтерсәк Хәсән бу ялганны ачып салды. Ул төнне Өчтерсәк Хәсән белән Нәбиулла тегермәндә, Яңа Чиркастан унсигез чакрым ераклыктагы Алабайтал авылында булганнар икән... +Бу хәйлә дә барып чыкмагач, Гарифҗан һәм аны яклаучылар тәмам коралсызланып калды. Миңлебайны станица атаманы үз янына алдырып, бик озак "үгет-нәсихәт" укыды, "киңәшләр" бирде. Ата-бабасының йөзенә "кара якмаска һәм казаклык исемен пычратмаска" кушты да Миңлебайны кайтарып җибәрде. +Миңлебайга авылына җәяү кайтырга туры килде. Күптән үк кич булган. Авыл өйләрендә берәм-сәрәм генә лампа утлары яна. Миңлебай, үзләренә кайта торган тыкрыкка борылмыйча, турыдан-туры Мәрьямнәр өенә таба китте. +Мәрьямнәрнең ак өйләрендә ут балкып яна. "Әһә, бик әйбәт, кич утыралар икән", - дип уйлап алды Миңлебай. Менә ул аларның урам як бакча читәне янында тукталды. Өй эченнән тонык кына тавышлар ишетелә. Ләкин нәрсә турында сөйләшкәннәре бик аңлашылмый. Миңлебай тәрәзә янынарак килергә булды. Шулчак өйдә утыручы кызлардан берсе, Мәрьямнең икетуган сеңлесе Сәрвәр: +- Минем күңелем бүген әллә ничегрәк булып, үзалдына куанып тора!.. Мәрьям түти, әгәр дә Миңлебай абзый хәзер кайтса, сөенечкә нәрсә бирер идең? - диде. +Аңар каршы Мәрьямнең сагыш белән юашланган, ләкин күтәренке тавышы ишетелде: +- Әгәр дә юравың юш килеп, шушы ике-өч көн эчендә кайтса, сеңлем, сиңа мин үземнең әдрәс камзулымны бүләк итәм! +Сәрвәр куанып кулларын чапты. Ул, нәкъ балаларча беркатлылык белән: +- Кайта, Мәрьям түти, менә күр дә тор, кайта! Хәсән абзый миңа иртә белән үк әйтеп куйган иде инде, - диде. +- Әйдә, берүзең яраткан гына җырны башлап җибәр әле, Мәрьям, - диде Хәнифә ахирәте. +Миңлебайның кызларны озак моңландырып утыртасы килмәде. Ул, үзенең куе калын, тыңлаучыларга яхшы тәэсир итә торган тавышы белән җырлап җибәрде: +Ач тәрәзәң, күтәр пәрдәң, +Гөл күрмәгән гөл күрсен. +Орма башың, түкмә яшең, +Без күрәсен кем күрсен. +Кызлар Миңлебайның тавышын шунда ук танып алды. Мәрьям тәрәзәнең пәрдәсен зур итеп ачып җибәрде. Куе гөл яфраклары өстеннән тышка карады. Тәрәзә янында, чыннан да, Миңлебай тора иде. Ул, уң терсәген тәрәзә кырыена терәгән дә, үзе тәрәзәгә яны белән тора. +Менә Миңлебай җырлап бетерде. Һәм ул кинәттән генә борылды да туптуры Мәрьямгә карады. Ул киң итеп елмайды, бүреген кул аркасы белән күтәреп куйды. Мәрьям аның саргая төшкән ябык битләренә, шактый гына үскән сакал һәм мыекларына карап, бер сүз дә әйтә алмыйча байтак вакыт аптырап торды. Аның тәрәзә аша урамга, Миңлебайның кочагына ыргытыласы, ә Миңлебайның исә, тәрәзәне рамы-ние белән куптарып ташлап, Мәрьямне үзенең көчле күкрәгенә кысасы килә иде... +Көн иртә иде әле. Акрын гына буран кузгалып тора. Битләрне чеметтереп ала торган ачы салкын җил исә. Мәрьям белән Сәрвәр, шәлләрен битләренә үк төшергәннәр дә, ярым атлап, ярым йөгергәләп баралар. Озакламый алар, киң урамны үтеп, мәчеткә каршы булган тар тыкрыкка керделәр. Бу тыкрык бер ягыннан Тәбәнәк Хәмчкинең, икенче ягыннан Хафиз байның биек читәннәре, озын-озын лапаслары һәм таш сарайлары белән камалган. Киң урамга караганда тыкрык эче тын да, шактый гына җылы да кебек иде. Шунлыктан, тыкрык эченә кергәч тә шәлләрен бераз күтәрә төшеп, кызлар битләрен ачтылар. Хәзер алар акрын гына атлап һәм сөйләшеп бара башладылар. Мәрьям: +- Туй көнне Габделхалыйк мәзиннең оннары очмаса да ярап торыр иде инде, - дип, күңелле генә көлемсерәп куйды. +Моннан күп еллар элек Габделхалыйк мәзин, тегермәннән кайтып килешли буранда адашып, далада кала. Чананың астын өскә әйләндереп, шуның куышына кереп ятарга туры килә. Төне буе бүреләр улап чыга. Иртән торып чыкса, мәзиннең капчыкларын бүреләр ерткалап бетергән. Ике олау оны җилгә очкан. Шул вакыттан бирле Яңа Чиркас авылында буран көнне "Габделхалыйк мәзиннең оннары оча" дигән әйтем яши. Мәрьям дә әнә шул гадәт буенча әйтеп куйды. +- Сезнең никахны мәзин укыймы? - дип сорады Сәрвәр. +- Әйе. Хәлләф мулла укымыйм дип әйтеп җибәргән, - диде Мәрьям. - Ә безнең өчен кайсысы укыса да барыбер. +- Бу Габделхалыйк мәзин, - диде Сәрвәр, - мулла карышкан урында һәрвакыт ул җайлап җибәрә. Һаман саен муллага кире төшә дә йөри. +- Кара әле, Сәрвәр, ул нинди кеше икән? Бер дә урыныннан кузгалмый. +Кызлар аңа шикләнә-шикләнә генә якынлаштылар. Толып эченә яшеренгән кеше Гарифҗан булып чыкты. Ул, кызларның юлына аркылы төшеп: +- Туйларыгыз котлы булсын, Мәрьям! - диде. +Мәрьям: +- Рәхмәт, шулай булсын, - диде дә, Гарифҗанны тиз генә узып киткән Сәрвәр артыннан йөгермәкче булды. Гарифҗан, җилкәсендәге толыбын читкә ыргытты да Мәрьямнең юлын бүлде. +- Ул хәтле кая ашыгасың?! Хәерче Миңлебайларда кайнар әлбә пешереп куймаганнардыр бит, суынмас! +Бу сүзләрне Гарифҗан шулкадәр ачу белән әйтте ки, ул Мәрьямнең өстенә ыргылудан, аның бугазыннан алудан үзен көчкә-көчкә генә тотып кала алды кебек тоелды. Гарифҗанның иреннәре, куллары, бөтен гәүдәсе калтырана иде. Мәрьямнең аны мондый ук хәлдә күргәне юк иде әле. Ләкин ул үзенең куркуын Гарифҗанга сиздермәскә тырышты. Ул, үзен-үзе мөмкин кадәр тынычрак тотып: +- Урамда очраган кеше саен тукталып тора алмыйм, йомышым бар, - диде. +Бу сүзләр Гарифҗанны тагын да зәһәрләндереп җибәрде. Аның йөзекыяфәте бозылып, аксыл күзләреннән нәфрәт очкыннары чәчелде. Ләкин ул, эчке ачуын Мәрьямгә белдермәскә тырышып һәм ялагайланып кына: +- Мәрьям, мин синең белән соңгы мәртәбә сөйләшәм. Мин Оренбурга китәргә җыендым. Тыңла, хәзер үк чанага утыртам да алып китәм үзеңне. Рәхәтләнеп шәһәрдә торырсың... Бай хатыны булып, ялчыларга эш кенә кушып йөрисең килмиме әллә синең? - диде. +Мәрьям аңа: +- Юкны сөйләнеп оятсызланма әле, Гарифҗан! Үгезебез үлгән, уртагыбыз аерылган, дияр идем, синең белән минем уртак үгезебез дә булганы юк бит, - дип кырт кистереп кенә әйтте. +Әмма Гарифҗан чигенмәде. Ул, Мәрьямне читән буенарак тагын да кыса төшеп: +- Тукта, ул хәтле кәпрәймә әле! Миннән узып син барыбер рәхәт күрә алмассың. Кара аны, әле уйларга соң түгел!.. Әгәр дә миңа килсәң, урының түрдә, авызың балда-майда гына булыр. +Мәрьям: +- Мин синнән урын да, бал белән май да сорамыйм! - диде дә, Гарифҗанны этеп җибәреп, тиз генә юлга ташланды. Ләкин ул үзе дә сизмичә тирән көрт эченә барып керде, тезенә кадәр карга батты. Чәмчәле читек өстеннән кигән кунычлы калошына кар тулды. +Гарифҗан аның күпереп торган зур дебет шәленнән эләктереп алды. Ул, чиксез бер ачу белән, Мәрьямне яңадан артка таба этәреп җибәрде. Сәрвәр, бу тупаслыкка инде түзеп тора алмыйча, башта яхшылык беләнрәк алдырмакчы булды: +- Ай Алла-а, Гарифҗан абзый, бу нишләвең тагын синең? Без сиңа бәйләнмибез лә, тик кенә барган кешедә синең ни эшең бар иде соң әле? +Ул, Гарифҗанның калын итеп чорналган кызыл путасыннан һәм бишмәт итәгеннән тартып, Мәрьямне алга таба уздырып җибәрергә тырышып карады. Ләкин Гарифҗан Сәрвәрне күкрәгеннән этәреп җибәрде. Кыз аркасы белән көрткә егылды. Ул, куллары белән карга таянып тора-тора: +- Миңа суккан өчен, илаһи, кулың черсен, чучка авыз! Синең кебек җүләргә кыз бирәләрме соң?! - дип, Гарифҗанны мыскыл итәргә, аны хурларга кереште. +Гарифҗан Сәрвәргә борылып кына карады да: +Сәрвәр аңа каршы: +- Ачуың килсә!.. Кешедә синең ни эшең бар, Котырык җүләре! - дип җавап кайтарды. +Шулвакыт тыкрык башыннан бер чаналы ат килүе күренде. Моңардан Мәрьямнең куркуы тагын да артты. Аның, кинәт кенә йөрәгенә кан коелгандай булып, йөзе агарып ук китте. Ә Гарифҗан масаюлы эре кыяфәткә керде. Ул, чыннан да, үзенә ат һәм ярдәмгә кеше килүен көтә иде. Аның үз кешесе белән сөйләшеп куюы шулай. Бүген ул Мәрьямне ирексезләп булса да алып качарга җыенды. Аның кешесе әле яңа гына Хафиз байның читәне аша карады. Гарифҗан аңа ачуланып йодрыгын күрсәтте. Бу Гарифҗанның тегеңә тизрәк килеп җитәргә кушуы иде. Мәрьям дә, шулай ук карга егылган Сәрвәр дә моны күрми калдылар. Хафиз байның ишегалдында җигүле торган әзер атны китереп җиткерергә вакыт иде инде... +Ләкин шул ук вакыт Мәрьям Бәхтиярның кара юргасын танып алды. Ул, шатлыгыннан тиз генә кирегә борылды да, ат белән килүчегә каршы йөгерде. Бәхтияр атын туктатырга да өлгермәде, Мәрьям аның чанасына менеп тә утырды. Кулындагы шәле белән битен каплап, акрын гына елый башлады. Аның артыннан Сәрвәр дә килеп утырды. Бәхтияр: +- Нәрсә, ни булды бу сезгә? - дип сорады. +Мәрьям аңа тиз генә җавап кайтарып өлгерде: +- Атыңны тизрәк ку! Безне Ситдыйк абзыйларга илтеп ташла! - диде. +Гарифҗан яныннан узып киткән вакытта эшнең нәрсәдән торуын Бәхтияр үзе үк аңлап алды. +Хафиз байның Харисы бары тик бер генә минутка соңга калды, һәм шуның белән, үзе аны һич тә теләмәгән хәлдә, Мәрьямне тиңе булмаган бәхетсезлектән, гомерлек үкенечле булган күз яшеннән һәм бәла-казалардан коткарды. +Гарифҗан белән Харис, Котырыкларга кайтып, мунчада аракы эчәргә утырдылар. Гарифҗан, дустын тагын да ныграк әрләү өчен, бик үк "тупас әйтелми" торган сүгенү һәм хурлау сүзләре эзли иде. Ул, Харисның кабарып торган килешсез шадра битләренә, килбәтсез зур борынына карап алды да, инде әллә ничәнче мәртәбә: +- Иштең син дә ишәк чумарын! Син үгезгә ышанган мин җүләр, - диде. +Гарифҗан шактый ук исерә башлады. Ул, үзенә тагын бер кечкенә генә чынаяк өсте аракы салып эчте дә: +- Аңгыра түгел диген инде сине! Шундый уңай килеп чыккан иде бит. Кызлар тыкрык эченә кереп киткәч тә, артларыннан ат белән төшәргә иде бит сиңа. +Харис, үзенең тубал кадәр зур башын түбән иеп, байтак вакытлар дәшми утырды. Шуннан соң гына: +- Нишлисең. Үзебезнең сөйләшү шулай булды бит. Мин һаман синең әйткәнне көтеп тордым, - диде. +- Син бит әле мин әйткәч тә бик озак чыкмадың. Анда да әле син Бәхтиярга кадәр өлгерә идең. +- Син кушкач та, мин тизрәк ат янына йөгердем. Барсам, ни күзем белән күрим, атымны лапас ягына борып керткәннәр дә, алдына печән салып, аркалыгын чишеп куйганнар. Дилбегәсен читәнгә чияләндереп-чияләндереп бәйләп бетергәннәр. +- Әһә! Соң, бу кайсысының эше булыр дип уйлыйсың? +- Вәлидән башка берәүнең дә эше булмас. Лапас тирәсендә ул гына чуала иде. +- Соң, син аңардан сорамадыңмы, бу кем эше дип? +- Сорау гына түгел, мин аңа төбәп әйттем. Син, мин әйтәм, кушмаганга нигә куштанланып йөрисең? Бу атны, мин әйтәм, ни өчен монда китереп бәйләдең? +- Соң? +- Юк, дигән була. Кайсысы шулай иткәнен мин үзем дә күрми калдым, дигән була. +Гарифҗан, күп аракы эчүдән бүрткән кып-кызыл танавын җыерып, кашларын кинәт күз өстенә төшереп һәм тагын күтәреп куйды да: +- Аңардан башка берәү дә түгел, әлбәттә! Миңлебайның кордашы, икесе бергә хезмәткә баралар. +Харис: +- Мин әле, без лапас буенда сөйләшкән вакытта ул эчке яктан тыңлап та тормады микән дип шикләнәм, - диде. +Гарифҗан ачынып тешләрен шыкырдатты: +- Инде нәрсә эшләргә? Барысын да шул килеш кенә калдырабыз да, мин үз юлыма китә биримме?.. Бу тәмам җиңелү булыр иде. +- Нишлибез соң? +- Синең янга тагын таза гына җиде-сигез егет табарга кирәк. Кияү уеннарының астын-өскә китереп, барысын да кыйнап, канга батырып чыгарсыз. +- Кешеләре табылыр. Тик менә син үзең дә барсаң яхшырак булыр иде инде ул. +- Юк, миңа ярамый. Үзең беләсең, офицер кеше... +- Ярый алайса, без үзебез дә... +- Ә Бәхтиярны, кадерне белмәгән ул кара ишәкне, үтереп салырга тырышыгыз. +- Бәхтияр дигәннән, Сабира белән алар мәсьәләсе ничек булып калды инде? +- Ничек булып калганын күреп торасың бит. Башта ул Сабирага өйләнергә йөрде. Әти дә моңа күнгән иде инде. Миңлебай мәсьәләсе куера башлагач та, без һаман Бәхтиярны яклап килдек. Шуның аркасында Миңлебай өстеннән дә кирәгенчә тулы күрсәтә алмадык. Ә хәзер, беләсең бит, Бәхтияр Миңлебайның кияү егете булды да китте. Ул Сабираны чын-чынлап алдады дигән сүз. +Шулвакыт ишегалдында ниндидер шау-шу күтәрелде. Кемдер, ачы тавыш белән өзгәләнә-өзгәләнә елап: +- Үлгән! Үзен-үзе харап иткән! - диде. +Бу тавыш мунча тәрәзәсеннән аермачык ишетелде. Ләкин Гарифҗан ләүкә кырыена утырган җиреннән кузгалмады. Ул, Хариска үзенең болганчык су төсле тонык күзләрен текәп: +- Карап кил әле, нәрсә бар икән анда? - диде. +Харис шунда ук чыгып китте, һәм ул берничә минуттан әйләнеп тә керде. Ул, булган хәл турында кинәт кенә әйтергә уңайсызланып: +- Сабира... Ак серкә эчкән, - диде. +Гарифҗан, сикереп торып, ишеккә таба берничә адым атлады. Ишек тоткасына ябышкан хәлдә тукталып калып: +- Син хәзер үк кирәкле кешеләрне җый. Җиң эчләренә тыгып, тимер башлы чукмарларын алсыннар. Сезнең белән мин үзем дә барам, - диде. +Кияү уенына егетләр һәм кызлар тиз җыелды. Бәхтияр, уенны тәмам оештырып җибәргәч, уенга кияү белән кызны алып килергә тиеш иде. Ул, зур гына артлы чана өстенә чуар чыбылдык корып, Хисамый йортына китте. Миңлебай аның килүен тәрәзәдән карап көтеп утырган икән. Ул, тиз генә йөгереп чыгып, Бәхтиярга капка ачты. Миңлебай капканы киредән яба башлаган иде дә, Бәхтияр: +- Үзең әзерләнеп беткән булсаң, мин өйгә кереп тормыйм, - диде. +Миңлебай, Бәхтиярга бер мәртәбә күз төшерү белән, ниндидер күңелсезлек барлыгын аңлады. Аның чырае сытык, танавы җыерылган, киң сары кашлары нык кына төелгән иде. Ләкин Миңлебай аңардан нәрсә булганын сорашыпнитеп тормады. Әйдә, үзе рәтләсен, үзе кичерсен - шуның өчен дә ул кияү егете бит. Әгәр дә хәл кылынмаган берәр зур вакыйга булса, ул вакытта Бәхтияр үзе башлап Миңлебайга әйтер иде. +Миңлебай әнә шундыйрак фикердә булып алды. Ул бүреген баскалап һәм кызыл билбавын рәтләп торган арада, ишегалдын әйләнеп чыгып, Бәхтияр атны борып китерде. Миңлебай: +- Әйдә, киттек алайса! - диде дә, чанага менеп, чыбылдык эченә кереп тә утырды. +Мәгузә карчык Бәхтиярны чәйгә дип чакыра чыккан вакытта урам буенча карлар тузгытып, чыбылдыклы чана шактый ерак киткән иде инде. +Бәхтиярга кызларны чакыру өчен дә өйгә кереп йөрисе булмады. Тәрәзәдән карап утырган Сәрвәргә кулын гына болгады. Сәрвәр белән Мәрьям шунда ук чыгып та җиттеләр. Алар, Бәхтиярның әйтүен дә көтмичә, чыбылдык эченә, эндәшми генә утырган Миңлебай янына чумдылар. Бәхтиярның куллары дилбегәне аз гына күтәрә төшүгә, кара юрга ачык капкадан чабып чыгып та китте. Бәхтияр, атын урамның нәкъ уртасына борып төшерде дә, дилбегәсен каккалап, аны тагын да кызурак чаптыра башлады. Ачы салкын җил Бәхтиярның йөзен кисә, аңа күзен ачарга да ирек бирми. Ул, ара-тирә башын артка ташлап: +- Сез анда тотыныбрак утырыгыз, егылып калмагыз тагын, - дип шаяртып куя. +Миңлебай, үзен уртага алып утырган кызларның әле берсенә, әле икенчесенә карап, күңелле генә елмаеп куйды. Мәрьямнең алсу юка иреннәренә, озын керфекле соргылт күзләренә иркәләп карады. Ләкин ул бер генә авыз сүз дә әйтмәде. Шулай тып-тын гына бер-береңә терәлеп утыру күңелле дә, рәхәт тә кебек иде. +Алар барып җиткәндә, уен шактый гына кызган иде инде. Гармун тавышы һәм кызып-кызып әйтелгән такмак авазлары урамга ук ишетелеп тора иде. Бәхтияр атын капкадан кергәндә бик нык чаптырып керде дә, "тыр-р!" дип һәм дилбегәсен каты тартып, ишегалды уртасында аны туктатып та өлгерде... +Кияү белән кыз килеп керүгә, уен тагын да җанланып китте. Башта кияү егете Бәхтияр белән аның хатыны Хәнифәне биетеп алдылар. Аннан соң, гадәт буенча почмакка, хатын-кыз арасына кереп утырган Миңлебайның биюен сорый башладылар. Ул артык кыстатып йөдәтмәде. Идән уртасына чыгып, Мәрьям биргән чуклы кулъяулыгы белән маңгай тирен сөртә-сөртә, үзе өчен Бәхтиярның гармунчыга акча түләвен көтеп торды. Кияү акчасы гармунчының дәртен үстерерлек, карап торучыларның күңелләрен хуш итәрлек иде. Камалы бүрек эчендәге ике тиенлекләр өстенә, чыңлап, илле тиенлек көмеш төшеп ятты. +Миңлебайның нинди көйгә биергә яратканын гармунчы үзе дә белә иде. Ул өздереп-өздереп уйный башлады. Миңлебай ишек ягыннан бер әйләнеп килүгә, Мәрьям дә биергә төшкән иде инде. Ул, шәл кырыен нәкъ күзләре турыннан куышлап тотып алган да, терсәкләрен канатсыман итеп җәеп җибәргән. Миңлебай шунда ук аның каршысына барып басты. Уң кулының гәүдәсен килешле селкеткәләп, биюен дәвам итте. Алар шулай - әле әйләнгәләп һәм бер-берсеннән аерылып, әле яңадан кушылып - бик озак биеделәр. Такмак әйтүне Акмырза башлый, тагын биш-алты егет аны күтәреп ала: +Бас, дустым, эзенә, +Күз тимәсен үзеңә, +Фәрештәләр канат җәйсен +Синең баскан эзеңә. +Уен гадәттә була торган уеннар шикелле үк дәвам итте. Үзләре яраткан егет белән бию өчен кызлар арасында тарткалашлар, ирләре белән биегән кызларны яшь киленнәрнең тиргәүләре булгалап алды. Шул ук вакытта, бер генә кыз-хатыннар, биергә төшмичә дә, кайбер егетләрне көлкегә калдырып бетерделәр. Миңлебайның бертуган энесе Гатауга хәзер унсигез яшь. Аның бер дә арымыйча биюенә бөтенесе хәйран калырлык булды. Ул, еш һәм оста биюе өстенә, бер төшкәндә икешәр-өчәр кыз белән биеп, тәмам тирләп һәм арып беткәч кенә туктый иде. +Төш вакытлары якынлаша иде инде. Ишектән Хәнифәнең энесе Бикбулат килеп керде. Ул, тиз генә почмак якка үтте дә, ашыга-ашыга сөйләп, никах укылганлыкны әйтте. Миңлебай җизнәсе аңа сөенечкә агач саплы матур гына пәке тоттырды. Малай, шатлыгыннан кайда басканын да белмичә сикергәләп, уен бара торган өйдән чыгып та китте. +Никах укылу турындагы хәбәр уенның барышын тагын да җанландырып җибәрде. Такмак әйтүчеләр дә, бер-бер артлы төшеп биючеләр дә күбәеп китте. Моңарчы кычкырышып алган хатын-кызлар да, ничектер, кинәт кенә барлык ачу-кычуларын онытып җибәрде. Тагын, инде алтынчы мәртәбә, кияү белән кәләшнең биюен сорый башладылар... +Уенның шундый кызган гына вакытында гармунчы Нәбиулланы өйалдына чакырып чыгардылар. +Өйалдында җиде-сигез исерек егет белән бергә Гарифҗан басып тора иде. Күп эчү һәм йокысызлыктан аның күзләре кызарып беткән, яңак итләре суырылып эчкә баткан. Ул, Нәбиулланы күрү белән, күзләрен ямьсез кысып, тешләрен шыгырдатып куйды. Бераз шулай сүзсез генә карап торды. Аннан соң, сарык өстенә ыргылган ач бүре шикелле, кинәт кенә ташланып, аның чикмән якасыннан эләктереп алды. Йодрыгын гармунчының борын астына ук илтеп терәде. Үләргә җитешкән кешенең гырылдаулы тавышы белән: +- Хәзер үк күземнән югал! - диде. Артына тибеп, гармунчыны өйалды ишегеннән чыгарып җибәрде. +Бәхтияр нәрсәдәндер шикләнде, ләкин ул гармунчыга өйдән чыкмаска куша алмый калды. Ә инде үзе гармунчы артыннан чыга башлагач, аны киредән эчкә бәреп алып керделәр... +Өй эчендә сугыш башланып китте. "Чыр-чу" килгән хатын-кыз шау-шуы күтәрелде. Эшләр иң соңгы чиккә үк барып җитмәсә, Миңлебайга сугышырга һич тә ярамый иде. Ул, унлап хатын-кыз белән Мәрьямне почмак як сәкегә мендерде дә, үзе аларның алдына чыгып басты. +Сугышырга төбәп килгән исерекләрнең бишмәт җиңнәрендә агач чукмарлары бар икән. Ләкин Акмырза, берсенә чукмары белән файдаланырга да ирек бирмичә, аны якасыннан тотып алды, тиз генә идән уртасына егып салды һәм аяклары белән типкәли дә башлады. Ә Бәхтиярны өч исерек өч яктан камап, чукмарлары белән кыйный да башлаганнар иде. Бәхтиярның хәле чын-чыннан мөшкелгә әйләнеп баруын күреп торучы Миңлебай, энесе Гатауга кычкырды һәм Бәхтиярга булышырга кирәклек турында ымлап күрсәтте. Гатау ишек тирәсендәрәк чуала иде. Ул, үзенең көчле гәүдәсе белән ныклы сикереш ясап, бер секундның эчендә түр якка килеп җитте. Сәке кырыендагы гармунны ничек эләктереп алуын үзе дә сизми калды. Һәм шул ук мизгелдә Бәхтияр тирәсендәге исерекләрне гармун белән бер-бер артлы дөмбәсли дә башлады. Гармун берсенең башына, икенчесенең авыз-борынына, өченчесенең колак төбенә һәм тагын әллә кайсы җирләренә эләкте. Бәхтияр тирәсендәгеләр бербер артлы читкә тайпылды. Аларның чукмарлары уендагы егетләр кулына төште, һәм аларны үз чукмарлары белән үзләрен кыйнарга керештеләр... Гарифҗанның кешеләре берәм-берәм ишектән чыгып кача башлады... +Гатау, урталай өзелгән гармунның ике кисәген ике кулында тотып, идән уртасында басып калды. Егетләр һәм кызлар, күңелле генә көлешеп, аңа карадылар. Аның талчыга төшкән сары йөзендә һәм куе зәңгәр күзләрендә ашкыну, дәртле ашкыну нурлары балкый иде. Кулындагы гармун кисәкләрен ул сәкегә ыргытты. Кемнәрдер көлешә-көлешә аларны тотып алды. Гатау исә, җиңелчә генә хәрәкәт ясап тыпырчынды да идән уртасыннан бер-ике әйләнеп: +- Егетләр, уенны туктатмыйбыз! Кая, кызлар, тарак белән көйләп җибәрегез әле, башлап үзем биим! - диде. +Хатын-кызлар ягында үзара пышаң-пышаң сөйләшүләр булып алды. Хәнифә кызларның әле берсе, әле икенчесе белән сөйләште. Аннан соң, арада оста уйнаучылардан Сәрвәр, Мәрвәр һәм шадра Мәрзия, башларыннан таракларын ала-ала, бер тирәгәрәк җыелдылар. Хәнифә Гөлсемне дә таракта уйнарга кыстый башлады. Ә Гөлсем, шәле белән нык кына капланып актарына-актарына, күкрәк кесәсеннән кубыз китереп чыгарды. Һәм чаршау кырыендагы тарак осталары янына барып басты. Аның кулындагы кубызны күргәч, уендагылар шатлыктан шау-гөр килеп, уен-көлке сүзләр әйтешә башлады. Гатау исә: +- Булды гына, гармунның кирәге дә юк хәзер безгә! - дип кычкырып җибәрде. +Гөлсем, иреннәрен матур гына бөрештереп һәм кубызны алгы тешләренә терәр-терәмәс кенә куеп, "Әпипә" көен уйнап җибәрде. Юка гына кәгазь куелган тарак тешләрен иреннәренә терәп, башка кызлар Гөлсемгә кушылды. Егетләр такмак әйтергә кереште. +Гатау шактый озак биеде. Аның белән башта Хәнифә, аннан Мәрьям җиңгәсе биеделәр. Ләкин ул һаман дәвам итте. Гөлсем, кубыз уйнаудан туктап, Гатау белән биергә төшү өчен җыена башлады. Ләкин, моны күреп, икенче яктан Сәрвәр төшеп тә китте. Ул шулкадәр ашыга иде ки, шәленең идәннән сөйрәлгән кырыена абынып, чак кына егылмыйча калды. Ләкин ул үзенең хатасын шунда ук төзәтте һәм, орчык шикелле бөтерелгәләп, матур гына итеп биеп китте. Кайберәүләр шактый ук кычкырып көлешеп алсалар да, такмак әйтүчеләр дәртләнеп-дәртләнеп дәвам иттеләр: +Әй икегез, икегез, +Икегезнең битегез, +Икегез дә пар килгәнсез, +Тигез гомер итегез. +Алар бик озак һәм кызып биеделәр. Гатау тиргә батты. Гөлсемнең Сәрвәргә ачуы килде, ул кубызын киредән күкрәк кесәсенә салып куйды. Ә Сәрвәр, ул Гатауны аяктан егарга тели иде булса кирәк, һаман бөтерелепме бөтерелде. Таракта уйнаучылар да, шулай ук такмак әйтүчеләр дә тәмам арыдылар. Алар, көлешеп, берсенә иярә икенчесе акрын-акрын тукталып беттеләр. Ләкин Гатау белән Сәрвәр һаман биеде. Алар уйнаучыларның тукталуын да, кешеләрнең эчләрен уа-уа көлешүләрен дә сизмәде... +Шулвакыт, бөтен шау-шуны басып үтеп, кемнеңдер ачы тавышы ишетелде: +- Мулла килә, мулла-а! +Ябырылып тәрәзәдән караучылар аның сүзләре дөрес икәнен раслады: +- Егетләр, мулла килә! +- Чукмар башлы яшел таягын болгый-болгый килә, егетләр! +Өй эчендәгеләрнең барысы да ишеккә атылды. Сәрвәр белән Гатау да, икесе бергә бөтерелеп, ишектән тизрәк чыгып калу өчен ашыгучы кешеләргә кушылып китте... +Шулай итеп, уен таралды. +Төн шактый гына салкын булып, җил искәләп һәм карларны себертеп тора иде. Пар ат җигелгән иң алдагы чанага, чана өстенә корылган чуар чыбылдык эченә кереп, Миңлебай белән Бәхтияр утырдылар. Гатау аларның кучерлары булды. Икенче һәм өченче чаналарга бәет әйтүгә яхшырак кушылырдай егетләрдән алтысы, дүртенче чанага бәетче Гыйльметдин һәм тагын ике егет, калганнарына да икешәр-өчәр кешедән урнаштылар. +Капканың тышкы ягында, урамда, бәет әйткәнне тыңлау өчен җыелган ирләр, хатын-кыз һәм бала-чагалар шаулый. Аларны ишетеп, бәетче Гыйльметдиннең йөрәге ярсый. Аның тизрәк бәетне башлап җибәрәсе килә. Менә кешеләр чаналарга урнашып беттеләр. Хисамыйның: +- Барысы да булды. Башласаң да ярый инде, Гыйльметдин энем! - дигән сүзләре ишетелде. +Урамда һәм ишегалдында халык тынып калды. Капканың ачылуын да көтмәстән, Гыйльметдин бәет әйтә башлады. +Мөҗарибат якын ирде Диаим бән делләрем, +Рәхатендин җан гүзәл яшь Кызлари бән үтмәдем. +Мәгузәнең бәет әйткәнне тыңлап каласы килә иде. Ул, күзләреннән аккан кайнар яшь тамчыларын яулык почмагына сөртә-сөртә, байтакка кадәр капканы ачмый торды. Ул арада Гыйльметдин бәетнең яңа бүлеген әйтә башлады: +Бел яратмыш хак кәрима +Кызлар оҗмах нигъмәти, - башкалар аны күтәреп алды: +- Мәюсән җиңгән егетләр +Таба җан тик ләззәти. +Мәгузәнең бирелеп тыңлавының чиге юк иде. Хисамыйга хатыны капканы һичбер вакытта да ачмас кебек тоелды. Ул, тиз-тиз генә барып, Мәгузәне читкәрәк этәреп җибәрде һәм капканы үзе ача башлады. Бәет әйтүчеләрнең тамаклары һаман саен көйгә салына һәм дәртләре үскәннән-үсә барды: +Гөлбакчага чыгар таңда шәлен салып муенына, +Ихтыярсыз гашыйк булып гизләер сән куенына. +Иштиһа зәүкыни салыр кальбә нечкә билләри, +Хәйран итәр гаклымызный Зифа нәзкәй буйлари. +Бәет тыңларга килүчеләр берничә минутка тын калды. Алар, урам буенча өермәле кар тузгытып киткән чаналарның артларыннан карап, зур игътибар белән тыңлап тордылар. Тынлыкны беренче башлап Өчтерсәк Хәсәннең хатыны Сәлиха бозды: +- Нәрсәгә авыз ачып карап торабыз? Алар барыбер яңадан монда килмиләр инде! +Арадан берсе: +- Тик кенә тор әле, тыңлыйк! - дип, ачуланып әйтте. +- Сүзләре ишетелмәгәч, нәрсәсен тыңлыйсың инде аның?! +Кемнәрдер урыннарыннан кузгала башлады: +- Киттек Җәләй картларга! +- Әйдәгез, әй, малайлар! Мылтык атканны ишетми калабыз. +Төн йокыларын калдырып, бәет тыңларга килүчеләр кыз йортына таба киттеләр. +Җәләй картның өе тирәсенә бала-чага кичтән үк җыела башлаган иде инде. Кечкенә капка да, шулай ук зур капка да төбенә кадәр ачып куелган. Кеше шулкадәр күп, урам белән ишегалдын аерырга да мөмкин түгел. Олылар, төркем-төркем өелешеп, әңгәмә кора. Бала-чага ишегалдына үтеп керү өчен эткәләшә. Зур капканың бер ягында Өчтерсәк Хәсән, икенче ягында Габдулла - икесе дә мылтык тотып, кирәкле минут килеп җитү белән үк атарга әзерләнеп торалар. Өчтерсәк Хәсән янында аның бик күп сөйләшә торган хатыны Сәлиха тора. Ул, иренең колагына гына иелә-иелә, сүзләрен тизрәк әйтеп бетерергә теләгәндәй ашыгып, нәрсәләрдер сөйли. Менә кешеләр нәкъ дулкын шикелле чайкала башлый. Төрлесе төрле яктан: +- Киләләр, киләләр! +- Кияүләр килә! - дип хәбәр бирә. +Кешеләр кинәт кенә тынып кала. Алар чанада килүчеләр тарафыннан әйтелгән бәетне тыңларга керешә: +Җөмлә кайгым заел улды назина җар куенина, +Җаныңны фида әйләрсең ышбу кызның җулына. +Иң алдагы кияү чанасы Җәләй картның капкасы турына килеп тә җитте. Менә-менә атлар капка алдында өелеп торган кешеләрне бәргәләп һәм таптап ишегалдына кереп китәчәкләр дип уйларлык дәһшәтле күренеш туды. Хатынкыз һәм бала-чагаларның кайберләре чыр-чу килеп читкә йөгерделәр. Әмма атларга турыдан-туры гына кереп китәргә ирек бирелмәде. Ике таза егет кияү чанасына җигелгән ике усал атның тезген һәм дилбегә башларыннан эләктереп алдылар. Егетләр, барлык көч һәм авыр гәүдәләре белән асылынып, атларның башларын түбән ияргә, аларны ничек тә үзләренә буйсындырырга һәм киредән борып җибәрергә тырыштылар. Гатау белән Бәхтияр исә, дилбегәне каккалап һәм атларны чыбыркы белән куркытып, егетләрне җиңү һәм ишегалдына кереп китү өчен омтылдылар. Арттагы чаналар белән дә шундый ук хәл иде... Ләкин, нәкъ умарта кортлары һәм аларның аналары шикелле үк, барлык мәсьәләне кияү чанасының кайда булуы хәл кылганлыктан, әлеге ике таза егет янына тагын берничә ир һәм егет килеп булыша башлады... +Атларның, чыннан да, баш бирмичә кереп китүләре мөмкин иде. Өчтерсәк Хәсән белән Габдулла, үз урыннарында гына басып, мылтыкларын ату өчен әзер хәлдә тоттылар. Бу вакытта инде, халыкның аяк астына чәчү өчен әзерләнгән һәм зур агач табакка тутырылган бавырсакны алып, Хәнифә дә өйалды түбәсенә менеп басты. Ә бәетчеләр, боларның берсенә дә игътибар итмәгән кебек, бәет әйтүләрен һаман дәвам итте: +Мисле мәҗнүн кылды бәни +Бу гыйшыклык хәлләри, +Зәгъферан тик саргаепдур +Җан фәкыйрьнең йөзләри. +Атларны өч мәртәбә кире борып җибәрделәр. Егетләр үзләренең батырлыклары белән мактанышып, башка кешеләр шушы вакыттагы ыгы-зыгы кызыгыннан һәм бәет тыңлаудан кәефләнделәр. +Аһ, бәнем чын тәлимәм, +Догамыздыр ышбу яр, +Күрмәк өчен гөл йөзеңни +Газиз улдым би карар... +Кияү һәм бәет әйтүчеләр авылның һәрбер урамыннан икешәр һәм өчәр мәртәбә үттеләр. Авылда, туйның булуы турында белмәгән, кабат-кабат әйтелеп йөрелгән бәетне ишетмәгән кеше калмады. Атлар дүртенче мәртәбә килгән вакытта, Җәләй карт үзе чыгып, егетләргә бу уенны туктатырга кушты. Кешеләр барысы да, килүче атларга юл ачып, читән һәм койма буйларына сыендылар. Әйләнә-тирәне искиткеч тирән тынлык каплап алды. +Көчле дәрт белән әйтелгән бәет авазлары ерактан ук яңгырап ишетелеп килде: +Бакчадагы гөл чыбыкның +Башина был-был кунар, +Зифа егет гүзәл яргә +Кочаклашып буй сынар. +Беренче ат капкадан килеп керүгә, Өчтерсәк Хәсән белән Габдулла һавага таба мылтыктан атып җибәрделәр. Атлар, кинәт кенә сикергәләп читкә тайпылдылар да тагын алга ташландылар. Мылтыктан атучылар икенчесен корган арада ике-өч чана ишегалды уртасына кереп туктаган иде инде. Дүртенче ат капкадан кергән вакытта көчле ату тавышлары яңадан кабатланды. +Өйалды түбәсендә басып торучы Хәнифә дә эшкә керешкән иде инде. Ул, беренче ат капкадан кергәннән алып иң актык чана кереп туктаганга кадәр, ишегалдына һәм кешеләр өстенә бертуктаусыз учлап-учлап бавырсак сипте. Бәет тыңларга килүчеләр, ябырылып, берсен-берсе төрткәләшеп, җирдән +Кияү озата килүче кодалар чаналарыннан озак төшмәде. Алар, кайсылары тезләнеп утырган, ә кайберләре чана өстендә аягүрә баскан килеш, берсенберсе кочаклап яки берсенең иңөстенә икенчесе таянып, һаман бәет әйттеләр. +Бавырсакларның кар астына һәм чана араларына кереп югалганнарына кадәр эзләп алынды һәм көлешә-көлешә шунда ук ашалып бетелде. Шуннан соң гына кешеләр бәет әйтүче кодаларның чаналары тирәсенә җыелды. Кодалар уртада калды. Ишегалдында һәм урамда бәет тыңлау өчен кирәкле булган тынлык урнашты: +Суларыгыз эзгә үзгә, кулымда көмеш йөзек, +Күп илләрни гизеп йөреп тапмадым синдин төзек. +Гөлбакчада йөргән чакта, башмагыма кар тигән, +Рәхмәт төшсен әнкәсенә, сөйгәнеңә бар, дигән. +Иртә сөбхан җил исәдер, ярима сәлам, диген! +Мәхсудемез хасил улды, әлхәмделилла шөкер. +Шуның белән бәет әйтелеп бетте. Чана башына менеп баскан Бәхтиярның: +- Әссәламегаләйкем, кодалар! - дигән сүзләре яңгырап ишетелде. +Аңа каршы: +- Вәгаләйкемәссәлам! Әйдүк, хуш килдегез, кодалар! +- Әйдүк-әйдүк, төшегез чаналардан! +- Бик хуш килдегез! - дигән җаваплар кайтарылды. +Бу вакытта Миңлебай белән Бәхтияр өйалды ишеге янына барып басканнар иде инде. Бәхтияр ишеккә куллары белән төрткәләп карады. Ләкин ишек ачылмады. Бәхтияр, үзе белән килүчеләргә мөрәҗәгать итеп: +- Монда әле, егетләр, килүен килдек тә, кайтып китәргә туры килер, ахры, - диде. Башкалар: +- Нәрсә, нәрсә бар тагын анда? - диештеләр. +- Ишекне ачмыйлар, кайтып китәргә туры килмәгәе, дим. +- Ачмасалар ни, тип тә ват! Анлык кына көч юкмы әллә синдә? +- Катып-туңып килгәч, ничек тә өйләренә кереп җылынырбыз инде, егетләр! +- Әйе, нәрсә булса да эшләргә кирәк. +- Бәхтияр үзе ишекнең телен белеп җиткерми торгандыр ул. Кая, үзем барыйммы әллә булышырга? +Шулвакыт ишекнең эчке ягыннан "Ишек бавы" җырын әйтүче кызлар тавышы ишетелде. Җырны Сәрвәр башлый, башка кызлар аңа кушылалар иде: +Ишек бавы бер алтын, +Безнең апай мең алтын, +Җылыныйм, дисәң, бер алтын +Бир, җизни, тыш бик салкын. +- Җизни килгән икәнен дә, тышның бик салкын булуын да беләләр, ә үзләре һаман кертмиләр, карагыз әле сез боларны, егетләр! Дөньяда шундый усал балдызлар да була икән тагын, - диде Бәхтияр. Ул ишекне тагын да катырак дөбердәтә башлады: - Ягез әле, кызлар, туңдырып бетердегез бит инде! +Ә кызлар берөзлексез үзләренекен җырлап торды: +Бәхтияр ишекне тагын да катырак дөбердәтә башлады. Ул: +- Мәгез инде, кызлар, бүлешегез шунда үзара, - дип сөйләнә-сөйләнә, өйалды ишегенең өске ярыгыннан кызларга акча бирде. +Ләкин ишек һаман да ачылмады. Кызлар "ишек бавы" өчен акча сорауларын дәвам итте: +Бирсәң, күп бир син безгә, +Без разый түгел әзгә, +Яудыр алтын, көмештән, +Бакыр төрмә кәгазьгә. +Бәхтияр тагын ишек ярыгыннан акча сузды, һәм кызлар ишекне ача да башладылар. Әмма Бәхтиярның чамалап алып килгән акчасы бирелеп бетмәгән икән әле. Ул, кеше-кара күргәнче биреп калу теләге белән, калган берничә тиен акчасын тиз генә Сәрвәрнең кулына тоттырды һәм: +- Әй, кодача, алай ашыгып ачмыйлар аны! - дип, тегенең колагына гына пышылдап куйды. +Кунакларны бик зурлап һәм хөрмәт белән өйгә керттеләр. +Кунаклар сәкегә утырышты. Өчтерсәк Хәсән аш өенә кереп киткән иде, ул аннан кечкенә генә җиз ләгән белән гаять зур җиз комган тотып, иңбашына баш-башлары кызыл белән чигелгән киң һәм озын сөлге салып чыкты. Ләгәнне сәкенең уртасына куйды, аннан соң түр почмакта утыручы Миңлебайның алдынарак шудырды да: +- Кияүдән башлап җибәрик әле, - диде. +Ул шулай табындагыларның һәммәсенең дә кулларын юдырып, авызларын чайкатып чыкты... +Ашау әйберләреннән иң элек токмач килде. Токмачтан соң табак тутырып ит һәм уллама бишбармак яки алдама дип тә атала торган куллама, аннан соң кияү пилмәне һәм кияү бәлешләре китерелде. +Гадәт буенча үткәрелә торган туйларга туры китереп, Миңлебайдан башкалар һәммәсе дә өс һәм баш киемнәрен (түбәтәйләр генә үз урынында калды) салып утырдылар. Миңлебай исә, өй эчендә гаять эссе һәм бөркү булуга да карамастан, өстендәге соры чикмәнен һәм аның өстеннән киелгән кара җиләнен салмады. Җилән өстеннән чорнап-чорнап куелган кызыл билбавын да чишмәде, башындагы камалы бүреген тагын да басыбрак куйды. Аның маңгаеннан һәм битләреннән бөрчек-бөрчек тир тамчылары агып торды. Чаршау артындагы кызлар, шаяртып, аның җилкәсенә инә белән чәнечтеләр. Ләкин Миңлебай бер сүз дә әйтмәде һәм чыраен да сытып күрсәтмәде. Кызларның сынауларына каршы ул түзәргә, бары тик түзәргә генә тиеш иде. +Бәхтияр, мәҗлесне күңелле итеп уздырыр өчен, үзенең барлык көчен салды. Чаршау артындагы кызлар да аның белән күбрәк шаярдылар, аңа һәрвакыт инә белән кадап, аны кычкыртып һәм сикертеп кенә тордылар. Бәхтияр, тәненә +- Харап итәләр мине монда, егетләр! Бу Сәрвәр кодача бигрәк усал булып чыкты. Туйдырыйк әле шуларны бер, - дип сөйләнә-сөйләнә, аерым табак яки тәрилкәгә салып, кызлар ягына токмач, ит, пилмән чыгарып торды. +Калай табага катырылган баллы бавырсак иң актыктан китерелде. Аны чыгаручы Өчтерсәк Хәсән, подносны табын уртасына куйды да: +- Менә, кодалар, теләсәгез нәрсә эшләтегез! Пешерүе бездән булды, ашавы - сездән, - диде. +Бәхтияр аның масаюлы кыяфәтеннән көлеп җибәрде, һәм ул шунда ук кодасы белән "сатулаша" башлады: +- Ашавы сездән, дип соң, бу нәрсәне пычаксыз ашап булмый инде аны. Ашатасыгыз килсә, пычак китерегез! +- Бездә пычак юк шул инде, кода, гафу итәсез! +- Әле яңа гына бәлеш кискән пычак та ярый безгә. Үз кеше итеп кенә, син безгә шул пычакны чыгарып бир инде, Хәсән кода! +- Егет кешенең кесәсендә бер сум акча белән бер пәке йөрергә тиеш, диләр бит. Шуның шикелле... +Хәсән кодасы белән эш чыгарлык булмагач, Бәхтияр Миңлебайга карап сөйли башлады: +- Нишлибез соң инде? Монда, туганкай, синнән дә ныграк газапланып утырган кеше юк, берәр әмәлен табасыңмы әллә? Кактырып-суктырып та әйтеп куйдылар. Бер сум акчаны ишектән кергәндә биреп калдырдык... Синдә юкмы соң берәр пычак кебек нәрсә? +Миңлебай: +- Бер нәрсә бар иде бугай шунда, казан кыргычы сымак кына, - дип сөйләнәсөйләнә, кесәсен актарырга кереште. +Аның кесәсеннән ялтырап торган ак калай саплы пәке чыкты. Бәхтияр, бу пәкене кулында әйләндерә-әйләндерә, озак кына мактап торды. Шул арада табындагыларның һәркайсысы өстеннән күз йөртеп чыкты да, пәкене бәетчегә сузып: +- Моны син башкарып чык инде, Гыйльметдин абзый! - диде. +Гыйльметдин табын аша үрелеп кенә пәкене алды. Күзләрен челт-челт йомгалап, ишек янындагы бала-чагага таба ияген һәм кып-кызыл түгәрәк сакалын кагып куйды. Пәкене малайларга күрсәтеп кенә алды да: +- Ай-һай, пәкесе лә пәкесе! Үзе көмеш саплы, үзе алтыннан ясалган икән. Моны кайнеләрнең кайсысы эләктерер икән? - дип сөйләнә-сөйләнә, баллы бавырсакны кискәләргә һәм кодалар алдына бүлгәләп куярга кереште. Сәлиха белән Хәнифә исә, түгәрәк чынаякларга каты гына чәй ясап, берәм-берәм кодалар ягына чыгарып тордылар. +Бүгенге көнгә карата Бәхтиярның тагын бер "зур" эше калды. Ул да булса, "үзе көмеш саплы, үзе алтыннан ясалган" пәкене "кемгә әндерек!" кычкыртырга кирәк иде. Бәхтияр ишек катындагы малайларга тиз-тиз генә аңлата башлады: +- Менә шулай. Мин: "Кемгә әндерек?" дип пәкене югары күтәрүгә, "Миңа әндерек!" дигән сүзләрне кайсыгыз элек кычкырса, пәке шуңа була... Кемгә әндерек?! +Ишек катында торучы балаларның һәммәсе дә берьюлы: +- Миңа әндерек! - дип кычкырдылар һәм пәкенең кемгә булса да бирелүен көтеп тора башладылар. Ләкин Бәхтияр пәкене тиз генә ычкындырырга теләми +- Юк, булмады әле. Кайсыгыз алдан кычкырганны да белми калдым. Йә, кемгә-ә әндерек? +- Миңа-а әндерек! Миңа!.. +Әмма уен малайлар өчен шактый ук күңелсез бетте. Малайлар янында, үзенең әле сөйләшә дә белмәгән баласы Хөсәенне күтәреп, Сәлиха тора иде. Туйның билгеле тәртипләре буенча, Мәрьямнең иң якын энесе шул Хөсәен булганлыктан, бавырсак пәкесе аңа тиеш иде. Бәхтияр да: +- Булмады, бу егетләр кычкыра да белми икән. Әнә Хөсәен, ичмасам, булдырды, - дип сөйләнә-сөйләнә, пәкене Хөсәенгә тоттырды... +Баллы бавырсактан бушаган подноска, хәлле-хәленчә дигәндәй, һәркайсысы үзенең өйдән үк әзерләп алып килгән акчасын салды. Бәхтияр, төрле уенкөлке сүзләр әйтеп, подносны Өчтерсәк Хәсәнгә алып бирде. Аның аш өеннән әйләнеп керүен көтеп торганнан соң: +- Ярый, егетләр, хуш иттек, - диде... +Кунаклар, яшьләргә исәнлек-саулык, бәхетле тормыш теләп, таралыша башлады... +* * * +Алар икәүдән-икәү генә калгач, бераз вакыт өй эчендә тирән тынлык хөкем сөрде. Гадәт буенча, беренче башлап Мәрьям чыбылдык эченнән чыгарга, Миңлебай белән ике куллап күрешергә һәм аңардан хәл-әхвәл сорашырга, ахыр килеп, Миңлебайның чуалтып-чуалтып бәйләнгән кызыл билбавын чишәргә һәм аның киемнәрен салдырып алып куярга тиеш иде. Ләкин, Сәлиха җиңгәсе кабат-кабат өйрәтеп кертүгә дә карамастан, ул гадәтләрнең барысын да шулай кушылганча гына эшләргә уңайсызланып, Мәрьям чыбылдык эченнән чыкмый торды. Барысын да шулай алдан кушканча гына итеп эшләү, ничектер, бик тә коры һәм гаять мәгънәсез кебек тоела иде аңа. Аның күңеле башкачарак бер хәл булуын көтә иде. +Миңлебай исә, шушы тынлыкның үзеннән аерым бер тәм табып һәм ләззәтләнеп, ишек янында баскан килеш кузгалмыйча гына торды. Ләкин ул берничә секундка, бары тик берничә секундка гына шулай түзә алды. Ул, бүреген салып сәкегә ыргытты да, маңгаендагы тир тамчыларын чикмән җиңе белән сөртә-сөртә, чыбылдыкка таба бара башлады. Менә ул барып җитте, менә ул чыбылдыкның бер кырыен ипләп кенә күтәрә башлады. +Нәкъ шул вакытта Мәрьям дә чыбылдык эченнән чыгып килә иде. Ул, шундый кинәт очрашудан сискәнеп куйды да, бер генә авыз сүз дә әйтмичә, Миңлебайның кочагына ташланды. Берсе өчен икенчесе утка керергә дә әзер торган ике яшь кешенең кайнар иреннәре бергә кушылды. Һәм алар, берсенберсе кысып кочаклаган килеш онтылып, озак кына вакыт тын тордылар. Мәрьямнең күзләреннән шатлык яшьләре, кайнар һәм татлы яшь бөртекләре акты. Ул, Миңлебайның көчле күкрәгенә башын салып, балаларча гамьсез һәм эчкерсез иркәләнү белән аңа сыенды, акрын-акрын гына аның куенына сеңә барган кебек булды... +Җәләй карт кияве белән кызын кунак итүгә бер атна, аларның килеп-китеп йөрүләренә бер ай вакытны чамалап, шул турыда Хисамый кодасы белән дә сөйләшеп куйган иде. Ләкин аңа үзенең бу уйларын тормышка ашырырга мөмкинлек булмады. +Миңлебай белән Мәрьямне "кияү мунчасы"на уяткан вакытта таң да атып җитмәгән иде әле. Мунча Җәләйнең үз ишегалдында гына булганлыктан, кияү белән кызны илтер өчен ат җигүнең кирәге булмады. Шулай да, кияү җиңгәсе Сәлиха аларны мунча ишегенә кадәр озата барды. Ул, яшьләр уйный-көлә мунчага кереп киткән вакытта: +- Оза-ак итеп, рәхәтләнеп керегез! Эссесе дә бик һәйбәт, суы да җитәрлек, - дип, үз хезмәтен үзе мактап калды. +Миңлебайлар чыккач, Сәлиха тиз генә мунчага керде. Мунча яккан җиңги өчен дип, кияүнең тәрәзә төбенә куеп калдырган бер сум акчасын алды. Мунчаны яхшылап җыештырды. Шуннан соң мунчага Бәхтияр белән Хәнифә киттеләр. +Кода-кодачаларны кияү мунчасына кертү эше кояш чыкканга кадәр дәвам итте. Өчтерсәк Хәсән берөзлексез ат белән йөреп, тиешле кешеләрне ташып торды. Ләкин Хисамый белән Мәгузә кияү мунчасына килмәделәр. Моны ишеткәч, Сәлиха төкерекләрен чәчә-чәчә ирен тиргәргә кереште: +- Алар ни өчен шулай итәләр, дисең? Барысы да синең аңгыралыктан. Кем дә кем төп кода белән кодагыйны адәм актыгына калдыра? Әйттем бит мин сиңа, кияүләрдән соң ук кода белән кодагыйга әйтик, дидем. +Хәсән: +- Мин аларга яхшылык ягыннан уйладым бит. Артык кызу мунча карт белән карчыкка ярамас, дип. +Хатыны аңа тынын алырга да ирек бирмәде: +- Уйладым да уйладым! Мондый вакытта уйлап кына калмыйлар аны. Үзләреннән сорарга иде... Юк, мин моны өйдәгеләргә кереп әйтә алмыйм. Бар, ничек кенә итеп булса да алып кил үзләрен! +Хәсән аларга өч мәртәбә барды, ләкин Хисамый һаман үзенекен әйтте: +- Без бара алмыйбыз, кода! Бу бер дә үпкәләүдән түгел. Уйламаган зур кайгы килеп чыкты. Җәләй кода үзе безгә килсен дә, аның белән аңлашып аласы эшләребез бар. +Шулай итеп, бу мәсьәлә зурга күтәрелде. Сәлиха уйлаганча шома гына үтеп китмәде. Бу турыда Җәләй картка әйткәч: +- Хисамый кода алай мунча-мазар өчен генә үпкәләп йөрмәс. Нәрсә булса да башка берәр эш бардыр, - диде дә, тиз-тиз генә киенеп, ашыга-ашыга чыгып китте. +Ул киткәч, Мөршидә Сәлихадан сакланып кына сорап куйды: +- Әллә кияү белән Мәрьямнең арасы бозылганмы, килен? Араларында ул-бу хәл сизмәдеңме? +- Юк-юк, җиңги, ул турыда уеңа да китерә күрмә! Киявебез бик матур, бик күңелле генә йөри. +Мөршидә карчык, авыр гына көрсенеп: +- Шулай була күрсен инде, йә Рабби! - диде. +Озакламый, Хисамый кодасын ияртеп, Җәләй үзе дә әйләнеп кайтты. Сәлиха аларны тәрәзәдән күреп калды һәм тиз генә чыгып китте. Мөршидә яулыгы белән йөзен каплады, киштәдә элүле торган чаршауны төшереп, үзе почмак якта бүленеп калды. Тегеләр ишектән килеп кергәч тә, ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән: +- Әйдүк, кода, исән-сау гына торасызмы? - диде. +Хисамый сәке кырыена барып утырды. Ул, сүзне бәлки Җәләй кодасы үзе +- Бик күңелсез хәлләр бар әле безнең, кодагый, - дип сөйләргә кереште. - Менә Миңлебай киявегезгә, берсекөнгә хезмәткә китәргә дип әйтеп язу килеп төште. Берәр айсыз да китмәс әле дип уйлап йөри идек, - диде. +Мөршидә тыела алмыйча үксеп елый иде инде. Ул, күз яшьләрен алъяпкыч итәге белән сөртә-сөртә: +- Ходаем! Бәхетсез балалар! Куй инде, бу кадәр боларга гына туры килеп торыр икән, - диде. +Җәләй карт башта аны юатып карады. Мөршидә алай да тыелмагач: +- Син, әнисе, үзеңнең хатынлыгыңа барма әле! Еламагаең, гомерең буена улап торсаң да, безнеңчә булмаячак бит, - дип тиргәп тә, үпкәләп тә әйтте. - Менә шушы ике көн эчендә нәрсә эшләргә? Туйның эшен ничек итеп бетереп алырга? Ана кеше булсаң, син менә шуны әйт! +Хисамый да Җәләй әйткәннәрне куәтләде: +- Кодагый, һәркайсыбызга да уңайсыз инде бу хәл. Ни эшләмәк кирәк бит, авыр булса да түзәргә туры килә. +Ул, сүзен бүлеп, бераз гына уйланып алды. Аннан соң, бер Җәләйгә, бер Мөршидә ягына карап, дәвам итте: +- Минем уемча, килен төшереп, туйның эшен бетереп алу яхшы булыр иде. Вакыт бик кысынкы инде кысынкысын. Бары белән әмәлләрбез әле шунда... +Мөршидә елавыннан тукталырга тырышты. Ул, ирексезләп аккан күз яшьләрен яулык почмагына сөртә-сөртә: +- Килен төшерүне калдырып торсак та инде... Ике йорт арасында йөрер иде әле шунда, Мәрьямне әйтәм, - диде. +- Алай итәргә ярамый! - дип, хатынына каршы төште Җәләй. +- Әйе, килен төшерми калсак, бик күңелсез була ул, - диде Хисамый да. - Дус-дошман арасында да яхшы түгел. Ул бит, киявегез, бүген барып иртәгә кайтыр өчен генә китми. Өч елга китә, нәкъ өч елга! +- Аптыраганнан әйтүем инде, кода, күңелеңә авыр ала күрмә тагын. Ничек итеп әйтсәң дә, вай инде моңа, - диде Мөршидә. +Җәләй, мәсьәлә тәмам хәл кылынган кебек кискен генә: +- Мондый хәл булгач, кеше гайбәте, фәләне-фәсмәтәне дип торып булмый инде, кода. Мөмкин булган хәтлесен генә әзерләнерсез дә, иртәгә бетереп тә алырбыз. Без дә күп кеше җибәрмәбез... +Бу вакытта, аларны картлардан бер генә стена аерып торуга карамастан, Миңлебай белән Мәрьям бернәрсәдән дә хәбәрле түгелләр иде әле. Миңлебай, кайнар тары коймагы белән чәй эчкәннән соң, чыбылдык эчендә рәхәт кенә хәл җыеп ята. Мәрьям чынаякларны почмак якка чыгарып йөри иде. Мәрьям, әле "әй" дип тә, "әтисе" дип тә әйтергә күнекмәгәнлектән, Миңлебайны берничек тә атамыйча гына сорау бирде: +- Сине бик тиз җибәреп куймаслар микән инде? +- Кимендә бер ай тотарлар әле. Бәлки, безнең бәхеттән, биш-алты айга да сузарлар. Кайбер елгыларны шулай соң да алалар бит. +Мәрьям, Миңлебайның биш-алты айга калуы тәмам хәл кылынган шикелле аңлап: +- Әмма шулай булса! Әмма сине тагын бер елга калдырып куйсалар! - диде. +Нәкъ шулвакыт, Миңлебайның берсекөнгә китәчәк икәнен әйтү өчен, алар янына Сәлиха керде... +Төш вакытлары якынлашты. Ишегалды һәм капка әйләнәсе туй карау өчен килгән кешеләр белән тулды. Кинәт кенә: +- Киләләр, киләләр! +- Килен килә! - дигән тавышлар әйләнә-тирәне шаулатып җибәрде. Малайларның берсе, шул арада йөгереп барып, капканы ачып та куйды. Гатау: +- Капканы ачарга кем кушты сезгә? Әле беренче килүдә генә кертәләрмени! - дип, бала-чаганы тирги-тирги капканы ябып куйды. +Иң алдагы килен чанасына Җәләйнең карт чабышкысы белән Лор-Лор Ситдыйкның көрән аты парлап җигелгән. Алар, җиңел генә җил капканы бәреп кереп китәрдәй булып, туп-туры Бәхтияр белән Гатауның өстенә килә башладылар. Бәхтияр тиз генә аларның тезгеннәреннән эләктереп алды, сул кулындагы мылтыкны Гатауга сузып, атларны киредән урамга борып төшерә башлады. Ат башында унике-унөч яшьләр тирәсендәге юаш кына бер малай иде. Ул өйдән үк өйрәтелеп җибәрелгән булса кирәк, Бәхтиярның кыланышларына аның бер дә исе китмәде. Киресенчә, атларны яңадан урамга борып төшерүдә ул үзе Бәхтиярга булыша башлады. +Миңлебай белән Мәрьям чыбылдык эчендә иде. Бәхтияр, үзенең шаян сүзләрен аларга да ишеттерергә тырышып: +- Барыгыз әле, бераз туңыбрак килегез! - дип кычкырып калды. Аннан соң янындагы малайларга борылып: +- Менә инде капканы ачып җибәрсәгез дә була, - диде. +"Таянчык бозавын" Барый, Миңлебайның кече энесе тотарга тиеш иде. Ләкин ул, Барый, кечкенә генә ябык ала бозауны лапастан алып чыга алмыйча аптырап бетте. Тагын аз гына азапланса, Барыйның кычкырып елап җибәрүе, ә бавырсак чүпләргә килгән малайларның аңардан көлүләре, аны мыскыл итүләре мөмкин иде. Моны барысыннан да алда Сәрвәр күреп өлгерде. Ул: +- Һай-й, үземнең кечкенә генә акыллы кодамны берсе дә күрми, - дип сөйләнә-сөйләнә, Барыйның күңелен күтәреп, бозауны чыгаруда аңа булыша башлады. +Күңеле белән һәрвакыт Сәрвәрне эзләп, күзләре белән аның һәрбер хәрәкәтен күзәтеп, адым саен аңа сокланып йөргән Гатау, уңайлы мәлдән файдаланырга һәм Сәрвәргә нәрсә булса да әйтергә, берәр сүз кушарга, күңелендәген аңа сиздереп, аңлатып калырга теләп, кызу-кызу гына Барый белән Сәрвәр янына барды. +Сәрвәр, Мәрьям апасы шикелле үк килешле генә таза тәнле, ак чырайлы, сызылып кына торган нечкә кара кашлы, куе соргылт күзле бер кыз булып, Мәрьямгә караганда шаянрак, һәрвакыт шат күңелле һәм уйнап-көлеп йөрергә яратучан. Аның аз гына кыланыбрак, шул ук вакытта үзен-үзе түбәнсетмичә бераз гына эрерәк тотып сөйләшүендә дә, көйдереп алырлык итеп карый торган үткен күз карашында да Мәрьям белән нык охшашлык бар. Бишмәтсез генә, күкрәген кабартарак төшеп, Миңлебай төрмәдән котылып кайткан көнне Мәрьям сөенечкә биргән укалы камзул өстеннән ак алъяпкыч бәйләп йөрү аңа бигрәк тә килешә. Мондый вакытларда Гатау аны тагын да ярата, аңа тагын да соклана төшә, аңардан күзләрен ала алмыйча, озаклап-озаклап карап тора. Моны Сәрвәр үзе дә яхшы сизенә. Һәм ул, юри Гатауның күзләрендә ут уйнатыр өчен, бишмәтсез генә һәм күлмәк җиңнәрен сызганып, тыгыз беләкләрен күрсәтеп йөри. +Ә менә хәзер, салкында, аның беләкләре кып-кызыл булып, тагын да матурланып торалар. Гатау, лапастан бозау чыгарышуда булышкан булып, Сәрвәрнең уң беләгеннән кысып кына тотып алды. Сәрвәр Гатауның бу кыланышына һичбер каршылык күрсәтмәде. Ул беләген һаман элекке урынында, бозауның аркасында килеш калдырды. Аның соргылт күзләре матур һәм бәхетле елмаялар иде. Гатау, мондый вакытта сүзсез калырга ярамый, нәрсә булса да әйтергә кирәк дип уйлаганлыктан гына: +- Салкын тидерерсең, кодача! Өстеңә киеп йөрергә кирәк, - дигән булды. +Сәрвәр ягымлы гына елмаеп, беленер-беленмәс кенә башын чайкап һәм авыз кырыен тартып куйды. Бу аның: "Ю-юк, кода, мин салкынның нәрсә икәнен дә белмим", - дигән мәгънәне аңлатуы иде. +Шулвакыт малайларның: +- Киләләр, киләләр! - дип кычкырган тавышлары ишетелде. +Сәрвәр бозау яныннан китәргә теләде. Ләкин, беләгеннән кысып тоткан килеш, Гатау аны җибәрмәде. Сәрвәр бу юлы да аңа телдән җавап кайтармады. Башта елмаеп кына карап куйды. Аннан соң, лапас эчендәге тирес өеменә таба ымлап, күзен кысты һәм кашларын уйнатып алды. Бу: "Озакламый мин җыештырырга чыгам, ә син шунда килеп мине көтеп торырсың", - дигән сүзе иде аның. Гатау да моны шулай аңлады һәм кызның беләген шунда ук ычкындырды. Аның кыпкызыл беләгендә юл-юл ак таплар булып, Гатауның бармак эзләре төшеп калды. Сәрвәр, ишегалдындагы кешеләр күрмәсен өчен, беләгенең шул урынын сул кулы белән каплады да, кош тоткандай куана-куана йөгереп, аш өенә кереп китте. +Капкадан атлар керә башлады. Бәхтияр бер-бер артлы ике мәртәбә мылтыктан атты. Атлар, мылтык тавышыннан куркышып, берсен-берсе тыгызлап туктадылар. Өйалды түбәсендәге Хәнифә атлар һәм кешеләр өстенә бавырсак сипте... +Бу арада Гатау белән Барый да лапастан чыкты. Алар "таянчык бозавын" килен чанасы янына илтеп туктаттылар. Гатау, үзе генә тотмаганы өчен энесенең күңелсезләнүен күреп, бозауның муенчак бавын чана үрәчәсеннән эләктереп алды да Барыйга тоттырды. Ә үзе бераз читкәрәк китеп басты. +Бәхтияр, кар өстенә егыла-егыла бавырсак җыйган кешеләрне көч-хәл белән аралап үтте дә артлы чана өстенә корылган чыбылдыкның бер кырыен ачып җибәрде. +- Әйдүк, кунаклар, сау-сәламәт кенә килдегезме? - диде. +Миңлебай, дусларча елмаеп кына: +- Бик һәйбәт әле, үзегез сәламәтме? - диде һәм чанадан төшү өчен урыныннан кузгалды. +Улының китүе кайгысыннан Мәгузәнең йөзенә сары коелган, күз төпләре кара көеп калган, аның йөрерлек тә хәле юк иде. Аны өй ишегеннән килен чанасына кадәр Гатау җитәкләп китерде. Ана, авыру кешенең интегүле юаш тавышы белән сузып: +- Нихәл, килен, исән-сау гына килдеңме? - диде. +Мәрьям әле һаман да чанада утыра иде. Ул биеме килеп исәнләшкәч кенә урыныннан кузгалды. Аның белән ике куллап күрешә-күрешә: +- Аллага шөкер әле, үзегез исән-сау торасызмы? - диде. +Мәрьям, бер кулы белән Мәгузәнең иңбашына, икенчесе белән ала бозауга таянып, чанадан төште. Бишмәт кесәсеннән кечкенә генә бер төенчек алды. Бу төенчектәге көмеш тәңкәләр белән бизәлгән күкрәкчәне ул биеменә, ап-ак дебет перчатканы таянчык тоткан Барыйга бүләк итте. беренче мәртәбә атлап үтәсе калды. Аның кулында - ал, сары, зәңгәр ефәкләр белән чукланган зур гына ак кулъяулык. Монысы, бием һәм биатай бусагасыннан беренче атлап керү истәлеге итеп Миңлебайга биреләчәк бүләк. Мәрьям әнә шул кулъяулыкны бишмәт җиңеннән чыгару белән, аңа өйгә керер өчен юл ачып, кешеләр тиз генә як-якка тайпылды. Миңлебай кулъяулыкның бер почмагыннан тотып алдан, Мәрьям исә, икенче почмагыннан тотып аңа ияргәне хәлдә, алар өйгә кереп киттеләр. Кияү белән килен артыннан кодачалар, алар артыннан кодалар керде... +Мәҗлеснең башыннан алып ахырына кадәр - кодалар ягында да, шулай ук кодачалар ягында да - сүз Миңлебай турында, Мәрьям турында, аларның бик кызганыч рәвештә, туйлары да бетеп җитмәс борын аерылулары турында барды... +Мәрьямнең, ефәк күлмәк киеп, әллә нинди шәһәр хатын-кызлары шикелле эчке киемнәрен кешегә күрсәтеп йөрисе килми иде. Ул, Хәнифә ахирәте аша сүз җаен туры китереп кенә: +- Илдә-көндә булмаганны кыланып, кеше көлдереп булмас инде анысы, - дип ишеттерде. +Мәгузә карчык та: +- Нишләп яратсын ул аны? Акылсызмыни ул - ефәк күлмәк киеп, гәүдәсен сурайтып йөрергә?! - диде. +Моннан ун ел элек, ат чабышы вакытында, Җәләй карт Миңлебайга бүләк иткән күлмәклек ефәкне, авылда алучы булмагач, Оренбург шәһәренә илтеп саттылар. Аның урынына җете зәңгәр өстенә саргылт бизәкләр төшкән ситсы алып, изүенә әйләнмәле-әйләнмәле укалар тоткан, ука әйләнмәләре өстеннән тәңкәләр тезгән һәм җиде итәкле итеп тегелгән күлмәк, Мәгузә карчык әйтмешли, бик затлы һәм күңелгә ятышып торган бүләк, кияү бүләге әзерләделәр. +Мәрьям бүген әнә шул матур гына бүләк күлмәген киде, аның өстеннән "кетердәп торган" ап-ак алъяпкыч бәйләп алды. Кунак булып бер-ике чынаяк кына чәй эчте дә, күлмәк җиңнәрен аз гына сызгана төшеп, кызу-кызу эшкә кереште. Ул - үзен озата килгән агалары, җиңгәләре алдында эш белән сыналырга, үзе камырын басып һәм токмачын кисеп ашын өлгертергә, чәен куеп эчерергә тиеш иде. +Киленгә су юлы күрсәтәбез дип, Мәрьямне бүген суга җибәреп азапламадылар. Әмма өй эчендәге эшләрнең берсендә дә ул сынатмады. Нәрсәгә генә тотынса да, куллары килешеп, ал да гөл итеп эшләп куя иде. +Яшь киленне шаярту, бүләк бирмәгән яки аз биргән өчен дип, җәеп куйган токмачын үзе күрмәгәндә ертып китү кебекләр, гадәттә, Мәрьям шикелле уңган киленнәргә карата да эшләнә. Әмма Мәрьямне алай шаяртып йөдәтүләр һич тә булмады. Мәгузә карчык: +- Киленнең болай да борчулы вакыты. Аның тирәсендә чуалып йөрисе булмагыз. Аңарда сезнең кайгы гына түгел, - дип, Гатауын да, Барыен да, башка туган-тумачаларының бала-чагасын да алдан ук кисәтеп куйган иде. +Ә менә хәзер төн. Тышта җил дә, буран да юк. Ләкин чатнама суык. Бу - тәрәзәләргә каткан боздан да, өй бүрәнәләренең шартлап-шартлап куюыннан да аңлашыла. +Әмма өйдә җылы, хәтта эссе. Төннең-төне буенча алар сөйләшеп, берсенберсе иркәләп һәм юатышып чыктылар. Алар икесе бер түшәктә, икесе дә бер юрган астында. Миңлебай чалкан яткан, Мәрьям аның киң күкрәгенә башын салган да, аңа иркәләнеп, бөтен буе белән аңа сыенган. Аларның ялангач тәннәре бер-берсенә тиеп торудан рәхәт таба. +Алар таң алдыннан гына йокыга киттеләр... +Мәрьям ишекне каты гына дөбердәткән тавышка уянды. Миңлебай, бер кулы белән Мәрьямнең муены астыннан, икенчесе белән аның күкрәк өстеннән уратып алып кочаклаган килеш, тирләп кенә йоклый иде. Мәрьям күзләрен ачты. Ул үзенең кайда булуын, башыннан нинди хәлләр кичүен хәтерләргә тырышты. +Бу - Миңлебайларның зур өе иде. Кичә кич белән Мәрьямгә үз урыннарын шушы өйгә җәяргә куштылар. Башкалар аш өендә йокларга булып, тик Гатау гына үзенең дус-ишләреннән берәрсенә барып куну өчен дип урамга чыгып китте. Мәрьям боларны башын юрган астыннан чыгарып карау белән үк хәтерләп алды. +Яшь килен бүген бик иртә торырга, мунча ягып, бием белән биатайны хөрмәтләргә, алар мунчадан чыгышка ашын әзерләргә һәм чәен кайнатып торырга тиеш иде. Болар турында уйлагач, Мәрьямнең күңеле куркып куйды. Ләкин ул шунда ук Хәнифә ахирәтенең вәгъдәләрен хәтерләде. Кичтән үк ул: +- Мунча миченә үзем ут төртеп җибәрермен. Гатау мичкә белән су китерер. Син инде, ахирәткәем, тыныч кына йокла, болай да рәхәтләнеп тора алмадыгыз, - дигән иде. +Ишек кагу тавышын ишетеп урыныннан кузгалган вакытта Мәрьям шуларны исенә төшерде. Һәм ул: +- Нәрсә генә булды икән? Оятка гына калмасам ярар иде, - дип борчылды. +Ишек кагу тагын кабатланды. Мәрьям, Миңлебайны уятмаска тырышып, аның кулын үзенең күкрәге өстеннән акрын, бик акрын гына алып куйды. Юрган астыннан шуышып кына чыгып, өстенә күлмәген, ялангач аягына гына киез итеген киеп алды. Башына шәлен каплады да ашыга-ашыга ишеккә таба китте. Ишекнең эчке келәсен ачып, тиз генә өйалдына чыкты. +Ишек кагучы Хәнифә икән. Ул, Мәрьямне күрүгә аны кочаклап алып: +- Йә, ахирәтем, исән-сау гына йокладыгызмы? Әбәү, җаным, әле тәнеңдәге тирләрең дә кипмәгән икән, - диде. +Мәрьям, Хәнифәнең бишмәт суыгыннан чымрап киткән тәнен куырып: +- Хай, ахирәт, син дә иртәрәк уятмагансың! - диде. +Хәнифә аны тынычландырырга ашыкты: +- Юк-юк, ахирәт, бер дә хафаланма! Мунчаны үз вакытында булдырдым. Күптән үк керә дә башладык инде. Хәзер әтиеңнәр кереп ята. +- Шуңарчы уятмагансың икән! Аш-су яклары ничек соң? +- Барысы да әзер. Тизрәк киенегез дә, әтиеңнәр артыннан мунчага сез барырсыз... +Мәрьям, ишек тоткасына кулын салып: +- Рәхмәт инде, ахирәт, бу яхшылыкларыңны гомеремдә дә онытмам, - диде дә, ишекне акрын гына ачып, өйгә кереп китте. +Миңлебай һаман йоклый иде әле. Мәрьям аның киң маңгаен каплап торган коңгырт куе чәченә, сулыш алган саен калкып, сулыш чыгарган саен түбән тартылып кузгалгалап торган көчле күкрәгенә карап, берәр минут уйланып торды. Мәрьям аны уятырга, аны шундый тәмле йокысыннан аерырга кызгана иде. +Менә Мәрьям аның янына утырды. Ул, сизелер-сизелмәс кенә итеп, Миңлебайның тир белән юешләнгән маңгаен һәм каты гына чәч бөдрәләрен үпте. Аннан соң: +- Йә, торасыңмы инде? - дип иркәләп кенә әйтте. +Миңлебай акрын гына күзләрен ачты, һәм Мәрьям аны кулларыннан тартып +Алар мунчадан чыкканчы, Җәләй белән Мөршидәгә чәй эчерә тордылар. Хисамый, Җәләйнең чынаягына чәй ясап бирде дә: +- Заманалар бик үзгәреп китте хәзер, кода, авырлашып китте! Ярлы казачиларның хәлен патша белми микәнни? Күр инде, кичә туй, бүген хезмәткә, - диде. +Җәләй карт сакланып кына әйтеп куйды: +- Кеше сүзенә ышансаң, кода, әллә нәрсәләр бар хәзер дөньяда. Күрәсең, патшаның үз хәле дә мөшкел булса кирәк... Фатыйма кодачаның иреннән хат бар, диме? +- Әйе, хат та килгән, яныннан кеше дә кайткан. Ул Япон сугышыннан каты гына яраланып чыккан. Сәламәтләнү белән аны кайсыдыр бер ерак шәһәргә җибәргәннәр. Ә анда ике айдан артык эшчеләр чуалышы бара икән. Менә шунда, тегеләрне тәртипкә салу өчен, казачилар кирәк булган. +- Аның елы да тулды бугай инде? Кайту турында әйтмәгәнме соң? +- Юк. Хәзергә Оренбурга гына кайткан әле. Менә шул буталышлар булып торгач, кайту яклары да кыен күрәсең инде. Фатыйма ире янына киткән бит, шуңа күрә туйга да килә алмады. +Шулвакыт шыгырдап капка ачылды. Кем дә булса урыныннан кузгалып тәрәзәдән карарга да өлгермәде: +- Өйдәләрме-е? - дигән калын тавыш ишетелде. +Бу - авылның уряднигы Великороднов Степан Степанович иде. Хисамый, башына бүреген, аягына кыска кунычлы киез итеген киеп, бишмәтен җилкәсенә генә салды да, ишегалдына чыкты. Урядник аны күрү белән үк: +- Нусс! Хисамый Фатыйхович, Миңлебай чыгып киттеме әле? - дип сорады. +- Юк әле, господин урядник, җыенып бетә алмадык әле. +Урядник атының тезгеннәрен тарткалап куйды. Аның озын торыклы биек җирән аты тыпырчынып, бер алга таба ымтылып, бер исә артка чигенеп алды. Урядник: +- Бер минут та торгызасы булмагыз, Хисамый Фатыйхович! Башка авылныкылар үтеп китте инде. Безнекеләр дә хәзер чыгып бетәләр. Иртәгә иртә белән Оренбургта булырга кирәк аларга. +Урядник килеп киткәннән соң, аш-суның тәме һәм ләззәте югалды. Ашыгыч рәвештә Миңлебайны озату чараларын күрү, кайгырып елашулар башланды. Бәхтияр белән Гатау, атларны юлга әзерләп куярга дип чыгып киттеләр. +Мунчадан соң, Миңлебай белән Мәрьям дә килеп керделәр. +- Әйдә, улым, утыр! - диде Хисамый. - Килен дә ашап-эчеп алсын. Әле генә урядник килеп китте. +Җәләй, сөяк кимереп майланган кулларын тастымалга сөртә-сөртә: +- Син инде, кияү, уңны-сулны аера белә торган кеше. Үзеңә кирәген үзең аңлап, хезмәтеңне яхшы гына үткәреп кайтырга тырыш. Безгә дөнья малы кирәкми. Әнә, барысы да сезгә кала... +Бераз вакыт тын гына ашап утырдылар. Аннан соң Миңлебай: +- Әти, мин үзем генә китәрмен микән, берәрсе озата барырмы? - дип сорады. +- Килен белән Гатау Оренбурга кадәр озатып кайтырлар, - диде Хисамый. Тәрәзәдән үрелеп кенә карап алды да: - Әнә, Бәхтияр Җәләй коданың атын җигеп алып килде. Килен белән син чанага утырырсыз, Гатау синең атка атланыр... +Миңлебай белән Мәрьям юл киемнәрен киенеп алдылар. Мәгузәнең аларны озата чыгарлык хәле юк иде. Авыру ана улын үз янына чакырып китерде дә, аны муеныннан кочаклап алып: +- Исән-сау гына йөреп кайтырга язсын инде, балам! Шушы яшеңә кадәр +Миңлебай Мәрьям янына чанага менеп, аның белән бер юрганга төренеп утырды. Гатау исә, күңеленнән бик риза булып, Миңлебай абзыйсының яхшы иярле атына атланып алды. Кулындагы җиз башлы зур камчыны селеккәләп, авылдан чыкканчы кешеләргә күрсәтеп һәм очынып барды. +Башка авыл егетләре Красногор күперен үткән һәм текә генә биек яр буендагы зур авылга якынлашып баралар иде инде. Миңлебай аларны куып җитәргә ашыкмады. Ул, егетләргә якынлаша башлагач та, дилбегәсен тартарак төште. Карт җирән чабышкы, шунда ук юыртуыннан туктап, акрын гына атлап бара башлады. +Төнге тынлык хәзер юкка чыккан. Каршы яктан салкын җил исеп, юл буенча карны себертеп тора. Мәрьям Миңлебайның аяклары тирәсендәге юрган кырыен кыстыргалап куйды, ә үзе аңа тагын да якынрак сыенды. Ул, чеметеп-чеметеп ала торган ачы җилдән капланып, битләрен Миңлебайның күкрәгенә куйды. +Атларга атланып алдан баручы егетләрнең һәммәсе дә исерек. Анда руслар өчен русча, татарлар өчен татарча көйгә гармун уйнап баручылар да бар. Миңлебай белән Мәрьямгә һәр ике гармунның да өзек-өзек авазлары гына ишетелеп, колак төпләрендә кышкы салкын шикелле үк шыксыз "гоңгылдау"лар яңгырап тора. Гармун тирәсендәгеләрнең кычкырып җырлаулары ишетелә. +Җырны яхшырак тыңлау өчен дип, Мәрьям акрын гына башын күтәрде. Шулвакыт Миңлебай аңа елмаеп кына карап куйды. Ләкин Мәрьямгә бу елмаю һич тә ошамады. Миңлебайның җитди кыяфәтенә мондый ясалма елмаю бөтенләй килешми иде. Бу елмаюдан аның битләре һәм күз тирәләре җыерчыклана, күз карашы юашлана һәм ул үзе кызганыч бер хәлгә керә. Мәрьям, яшь белән бозланып каткан озын керфекләрен төшереп, яңадан Миңлебайның күкрәгенә йөзен салды. +Атлылардан дүрт-биш кеше, ниндидер онытылган әйберләрен кинәт хәтергә төшергәндәй итеп, тиз генә артка борылдылар. Шулар арасыннан ук берсе, гармунчыга таба камчы изәп, нәрсәдер кычкырды. Аның әллә нинди начар сүзләр кушып сүгенүе ишетелде. Гармунчы һәм башка кайбер егетләр дә тукталып көтә башлады. +Җирән чабышкы аларга атлап кына барып җитте, һәм егетләр Миңлебай белән Мәрьям утырган чананы як-яктан камап алдылар. +Алар һәммәсе дә Алабайтал авылы егетләре булып чыкты. Барысы да форма буенча тегелгән хезмәт киеменнән. Өсләрендә мамыктын сырып эшләнгән күк гимнастёрка, ботларында шундый ук сырган чалбар, башларында зәңгәр тасмалы күк фуражкалар. Аякларында күн итекләр. +Алардан берсе: +- Ә-ә, Миңлебай! Син нәрсә, болай юрганнарга төренеп туйга барасыңмы әллә? - дип кычкырып җибәрде. Калганнары шаркылдап һәм Миңлебайны мыскыл итеп көлештеләр. +Арттан икенче бер калын тавыш: +- Бирегез әле миңа шунда үтәргә! Нәрсә ул анда суфыйланып бара? - диде. +Ул, атының тезгеннәрен тарткалап, алга үтә башлады. Аның зур гәүдәле кара аты, киң күкрәге белән башка атларны этәрә-этәрә чанага якынлашты. +Миңлебай аны тавышыннан ук таныган иде инде. Бу - Гәрәй исемле усал һәм үзсүзле егет иде. Ул, тупас кына зур кулы белән Миңлебайның чикмән якасыннан эләктереп алды да, аны күтәреп торгыза башлады. Аның икенче кулында аракысы яртылаш эчелгән шешә иде. Ул, шешәне Миңлебайга сузып: +- Нәкъ синең өчен генә калдырылган иде бу, туган! Авызыннан гына эч тә җибәр! - диде. +Миңлебай аңа ачуланмый гына елмаеп карады да, Гәрәйнең баш бармагын бик нык каерып, аның кулын чикмән якасыннан ычкындырды һәм киредән чанага утырды. +Гәрәй, Миңлебайның бу эшенә сокланып караганы хәлдә: +- Но, уңган егет син, туган! Көч тә бар, акыл да бар синдә. Мин синең кебекләр белән сугышырга яратмыйм, - диде. +Башкалар тагын көлешеп алды. Тик бу юлы инде алар Миңлебайдан түгел, бәлки үзләренең авылдашы Гәрәйнең тапкыр сүзле булуын яратып көләләр иде. +Миңлебай да көлеп җибәрде. Ул, бу хәлдән күңеле күтәрелә төшеп: +- Син әллә чынлап та минем белән сугышырга дип килгән идеңме? - диде. +Гәрәй, һичбер уен-көлкесез генә итеп: +- Синең урында башка кеше булса, валлаһи, кыйнап ташлый идек, - диде. +- Нәрсә өчен? +- Әллә кемнәргә ачу килә. Аракы йөрәкне талый. Менә шуның өчен! +Гәрәй сүзеннән кинәт кенә тукталып калды. Ул, Миңлебай янында утырган Мәрьямгә таба ымлап: +- Син шул арада өйләнеп тә алдыңмы әллә? - дип сорады. +Миңлебай, башы белән генә ымлап һәм елмаеп, "әйе" дигән мәгънәне аңлатты. +Гәрәй, кулындагы шешәне һавада селтәп, авылдашларын кисәтеп куйды: +- Ипләп кенә, егетләр, сүгенәсе, начар сүз әйтәсе булмагыз анда! +Ул, аты чана кырыеннан атлап барган хәлдә, шешәсендәге аракыны тизтиз генә эчеп бетерде. Гармунчы җиңел генә бер җыр көенә уйный башлады. Егетләр җырлап җибәрде. +Гәрәй аракыдан бушаган шешәне ыргытып калдырды да, исерек башын ияр кашагасына салып, җырга кушылмыйча гына тыңлап барды. Ә тегеләр җырлап бетергәч, башын кинәт кенә күтәреп һәм бөтен гәүдәсе белән артка чайкалып: +- Эх-х! Тапкан маллар, сөйгән ярлар бар да ятларга кала, - дип, бөтен даланы яңгыратып кычкырып җибәрде. +Егетләр өченче мәртәбә шаркылдап көлеште. Әмма хәзер алар үзләренең дустын кызганып, аның белән бергә һәммәсе дә ачынып көләләр иде. Аларның исерек көлү авазлары кар белән капланган киң далада шыксыз һәм авыр тойгылар калдырып яңгырады. +Гәрәй һәм аның иптәшләре атларын чаптырып алга үттеләр. Миңлебай юлга чыкканнан бирле үзен изеп килгән күңелсез уйлар эченә чумды. Ул бүген - туган авылы, ата-анасы, туган-тумачасы һәм сөеп алган тормыш иптәше белән генә түгел - яшьлеге белән дә, егет булып йөрүләре һәм кайбер хәлләрдә өстәнрәк карап эш итүләре белән дә саубуллаша иде... +Ә буран көчәйгәннән-көчәя. Бер минут та үтмәде, барлык юлчылар да - атлары, чаналары, гармуннары һәм җыр-моңнары белән - әнә шул буран өермәләре эченә кереп күздән югалды. Искәрмәләр урынына... +* ** +Мәхмүт Максуд. 1940 ел +"Казаклар" романының беренче кисәген укып чыккач, иң элек шуны әйтәсе килә. Бу әсәр, һичшиксез, авторның язучы булып үсә алу мөмкинлеге барлыгын күрсәтә. Автор (Афзал Шамов иптәшнең рецензиясендә бик дөрес әйтелгәнчә) татар әдәбиятына яңа тел, яңа материал алып килә. Әсәрдә татар казакларының тормыш-көнкүрешләре, аларның Сабан туйлары, кыз алу-бирүләре, ничек итеп патша хезмәтенә хәзерләнүләре турында бай материал бирелә. Әсәрнең художество ягыннан көчле язылган бүлекләре, аерым урыннары бар. Менә ундүрт яшьлек Миңлебай ат өстендә Гарифҗан белән ярыша. "Бу вакытта Миңлебайның күзләренә көрәш мәйданындагы шау-шу куптарган кешеләр томан эчендә селкенгән шәүләләр кебек кенә булып күренәләр" (18 бит). "Аның, үзе атланган ат белән бер бөтен булып, киң канат ярып очасы һәм очасы килде" (19 бит). +Шулай булса да, әле романның җитешсезлекләре бар: +1. Автор еш кына мәгънәне бер дә тулыландырмый торган сүзләр куллана, бер үк фикерне берничә җөмләдә кабатлый. +2. Авторның урынга экономия мәсьәләсенә игътибарсыз каравын күрсәтү өчен, җырларның артык күп куллануын да әйтеп китәргә кирәк. Чама тойгысы булырга тиеш. +3. Әсәрдә, югарыда әйткәнемчә, этнографик моментлар, казакларның горефгадәтләре җанлы образларда бирелгән. Революцион хәрәкәт турында исә моны әйтеп булмый. Монда күбрәк - сөйләп, аңлатып ышандыру юлы тотылган. Шуңа күрә революция хәрәкәте җанлы картиналарда укучының күз алдына килеп басмый. Әгәр әсәрдә революция хәрәкәтләрен чагылдыру теләге күздә тотыла икән, бу моментларны өр-яңадан эшләргә кирәк. +Әсәрнең шундый кимчелекләре булуга карамастан, тагын бер кат әйтәм: бу әсәр авторда язучы булып үсү өчен көч барлыгын күрсәтә. Совет язучылары союзы һәм Татгосиздат Яһудин иптәшкә (аерым язучыны беркетепме, башка юллар беләнме) эш процессында ярдәм итәргә тиешләр. +*** +Мирсәй Әмир. 1941 ел +Автор тарафыннан өч китапка чамаланган, инде ике китабы язылып беткән бу зур роман Җаек буендагы татар казаклары тормышын сурәтли. +Романның төп геройлары итеп бер семья кешеләре алына. +Ярлы казак Хисамый. Ул үзенең кешелек сыйфатлары белән Яңа Чиркас авылының иң алдынгы кешеләреннән санала. Ул, Сабан туенда көрәшеп, атаклы көрәшче Җәләйне ега. Җәләй дә Хисамый кебек үк һәм физик, һәм мораль яктан көчле кеше. Тик үзләренең күркәм сыйфатлары белән тирә-якны сокландырырлык бу кешеләргә бәхетле тормыш юк. Бай казак Котырык Муллагали аларга көн күрсәтергә теләми, һәр мәсьәләдә үзен өстен куймакчы була: малае Гарифҗанны Хисамый малае Миңлебай көрәштә екканга да ачулана. +Миңлебай (романның төп герое) Җәләй кызы Мәрьямне сөя. Мәрьямгә Котырык Гарифҗаны да кызыгып йөри. Әмма, аның төрлечә аяк чалуларына карамастан, Миңлебай белән Мәрьям арасындагы мәхәббәт җиңелми. Алар өйләнешәләр, туй була. Тик бәхетле көннәрне ишәйтергә ирек бирмиләр. Туйдан соң ук Миңлебай солдатка алына. Романның беренче китабы шуның белән тәмамлана. +Беренче китапта автор Сабан туе һәм туй моментларын тасвирлауда аерата осталык күрсәтә. Бу моментлар, романның сюжетына бәйләнгән вакыйгалар белән җанландырылып, укучыга җиңел итеп бирелү белән беррәттән, укучыны казак тормышының үзенчәлекләре, аларның гореф-гадәтләре белән нечкәләп таныштыра. Автор, гомумән, тормышны бик белеп һәм укучыны кызыксындырырлык итеп яза. Тормыш өчен характерлы булган кечкенә детальләрне зур вакыйгалар белән бәйләп алып баруда шактый осталык күрсәтә. +Романның беренче китабында төзәтергә тиешле байтак кына кимчелекләр бар (мин аларны текстта күрсәтә бардым). Ләкин алар әсәрне нигездән үзгәртүне сорый торган кимчелекләр түгел, автор тарафыннан җиңел төзәтелә ала һәм күбесенчә редакцияләү процессында да бетерелүе мөмкин булган кимчелекләр. +Йомгак ясап, шуны әйтергә була: Татгосиздатның матур әдәбият секторы бу әсәр белән кызыксынырга, аны үзенең 1942 ел планына кертеп, басып чыгаруга ирешергә тиеш. +Автор тарафыннан бу әсәргә ифрат күп көч куелган. Бу көчнең нәтиҗәсе булып, татар матур әдәбиятын яңа әсәр белән баетырлык китап килеп чыккан. +*** +Мирсәй Әмиргә хат +Мирсәй иптәш! +Минем соравым буенча, 14 июньдә прозаиклар секциясенең утырышы булды. Бу утырышта "Казаклар" әсәренә язылган алты рецензия тикшерелде. Әсәр белән таныш иптәшләрнең чыгышлары тыңланды. Үзенә күрә кечкенә генә бәрелеш, "кылыч ялтырату" сыман әйберләр дә булып алды. Ләкин утырышның гомуми тоны, иптәшләрнең бу мәсьәләгә нык әһәмият биреп караулары рәвешендә, минем күңелгә ошап калды. +Нәтиҗәдә, эш сезнең белән миңа авып калгандай булды. Сезне редактор итеп беркетергә һәм әсәрнең беренче кисәген 1941 елда басарга дигән карар чыгарылды. Сезнең, утырыш карарын кабул итеп, бу әсәрне дөньяга чыгару мәсьәләсендә ахырга кадәр миңа булышуыгызны, үзегезнең мастерлык ярдәмегезне күрсәтүегезне мин гаять зур шатлык белән каршы алыр идем. +Дусларча сәлам белән, Нәфикъ ЯҺУДИН. 21 июнь 1941 ел. Казан. +*** +Казаннан хат. 1986 ел +Марс, Айрат һәм Нәфикъ абыйның башка балалары! +Казанның өлкән язучылары арасында шундый бер яхшы ният бар. Биредә сезнең әтиегезнең сугышка кадәр чыккан беренче хикәяләрен, Урал буе казаклары турындагы зур күләмле әсәрен беләләр, онытмыйлар. Күгәрченгә кайтып, әтиегез белән дусларча күрешеп сөйләшкән вакытларда ул үзенең шул әсәре кулъязмасын миңа да күрсәткәне бар. Әтиегезнең ул әсәренә үз вакытында Мирсәй Әмир рецензия язган. Хәзер менә шул әсәрне яңадан карап, китап итеп чыгарырга кирәк дигән фикер кузгатылды. Сез моңа бер дә каршы булмассыз дип уйлыйм, әтиегезнең хезмәте дөнья күрү бик яхшы булыр ул. Фикерегезне язып җибәрсәгез икән. +Мәҗит РАФИКОВ. 2.01.1986 +* * * +Мәҗит абыйга язган хатыма җавапны аның хатыны Миңлегөл апайдан алдым. Марс, безнең өчен бик зур югалту булды бит, Мәҗит вафат, диелгән иде анда. +Әтием Нәфикъ Яһудинның "Казаклар" исемле әсәре бүгенге көнгәчә басылып чыкмаган көе кала. Шушы әсәрне "Казан утлары"на тәкъдим итмәкчемен. Рецензияләрдә күрсәтелгән кимчелекләр өстендә эшләнелгән. Соңгы рецензия, Мирсәй Әмирнеке, моңа дәлил булса кирәк. Әтием планлаштырган өч кисәкнең 3 нче кисәге язылмаган, күрәсең, бернинди эзе табылмады. 2 нче кисәкнең күп өлешен туган йортыбызның чарлагында тычканнар кимереп бетергән иде (күчереп язылган нөсхәсе, әтиемнең үз кулы белән язылганы кайдадыр, билгесез). Монда - романның 1 нче кисәге. Шушы беренче кисәкне мөстәкыйль әсәр дип танып, Татарстан Язучылар берлеге 1941 елның 21 июнендә аны аерым китап итеп чыгару турында карар кабул итә. Сугыш башлану сәбәпле, карар үтәлми кала. +Нәфикъ Яһудинның улы Марс ЯҺУДИН, +Россия Язучылар һәм Татарстан +Журналистлар берлекләре әгъзасы. +Рөстәм +Галиуллин +ӘДРӘН +БӘЯН +Чү! Миңа ни булды? +Йөгерә-атлаган җиремнән шып туктап калдым. Аягыма авыр-авыр герләр такканнармыни - кыймылдата да алмыйм. Әйтерсең лә мине әкиятләрдәгечә, әфсенләп, тораташка әверелдергәннәр. +Нигә туктадым мин? Тирә-якка колак салам: ник бер тавыш булсын. Сәп-сәер тынлык. Безнең йорт янында хәтта багана уты да янмый. Тоташ караңгылык... +- Ччерррррррррр... +- Чикерткә-ә! - иң газиз кешемне очраткандай, сөенечемнән пышылдыйм: - Чикерткә дус... +Менә нәрсә туктаткан икән мине! Гәүдәмә көч кайтты, колагыма чикерткәнең канат кагышы моңлы көй булып ишетелә башлады, шунда безнең тугыз катлы тулай торакның түбәсенә сузылып яткан кабарынкы болыт мендәрләрен ертып якынлашкан алтын яктылыкка күзем төште. Таң ата! Аякларым ирексездән йорт янындагы агачлыкка - чикерткә моңланган сазлыклы күл янына әйдәкләде. +- Чччерррррр... +Әллә сөенеп, әллә хәвефләнеп, ул тагын да суза төште. +- Эх, чикерткә дус! - мин аркылы яткан черек бүрәнәгә чүмәштем. - Әйдә, сайра, җырла, туктама! Мин сиңа тимим дә, кумыйм да! +Гүя сүзләремне аңлагандай, чикерткә якында гына аваз салды. +Әллә кайчангы бер вакыйганы исемә төшереп, үзалдыма көлемсерәп куйдым. Кечкенә чагымда, мич артында төннәр буе черелдәгән чикерткәне, тотып, урамга чыгарып атканчы тынычланмый иде Камәр әбием. +- Ник тузынасың син, кортка! - дип сүгә иде аны Гайнан бабай. - Тик сайрасын шунда. Файдалы бөҗәк ич ул! +- Ниткән файдасы булсын аның! Бер колагыма син гырла, икенчесенә бу черләсен, ничек түзәргә кирәк бу галәмәткә?! +- Ник файдасы булмасын! Чебен-черкине киметә ул! Иччу матур җырлый! - Бабай, үзенә фикердәш эзләп, миңа эндәшә: - Әдрән улым, йоклыйсыңмы әле? +- Юк... +- Тыңладыңмы чикерткә сайраганын? +Миңа бабай сүзен куәтләргә кирәк. Юкса... +- Теләсәң нишлә, бер сүзем юк, әмма әбиең сүзен генә сөйләмә, - ди ул миңа. +Шуңа ул ишетергә теләгән җавапны бирдем: +- Тыңладым, бабай... +- Матур сайрый бит? +- Ие... +- Менә-менә! Моңлы бала шул, безнең якка тарткан. Мәгънәле... +- Һии, икәүләшеп бер сүздә тормасаларые... - Әби, тузына-тузына, ачулы шыгырдатып, караватка менеп ята. - Төне буе тыңлагыз, алайса, җырчыгызны! +- Бернәрсә дә аңламыйсың син, кортка. - Бабай әбине шелтәләп ала. Аннан инде чират миңа җитә.- Әдрән улым, йокламыйм, дисеңме? +- Юк, бабай... +- Әбиеңнән булмады, бар, мич артыннан чикерткәне тот та урамга чыгарып җибәр әле, бүгенгә кәнсирт тәмам... +- Менәтерәк... - Әби, тавышын күтәреп, сүз башларга өлгергәнче, бабайның калын тавышы аныкын басып китә: +- Әнә минем кипке белән тотып кара, улым, бер дә булмаса... +Тавышы колак төбендә генә кебек, әмма үзе һич кенә дә күренми. Себеркене тегеләйгә-болайга селеккәли торгач, чикерткә үз "сәхнәсе"н калдырырга мәҗбүр булды. Тоттыммы мин аны, әллә шуннан соң тынып калдымы ул - һич кенә дә хәтерләмим. Әмма Гайнан бабайның чикерткәне үзенчә шулай зурлавы истә калган. +Камәр әбием вафат инде. Гайнан бабай исә сиксән биштә дә егетләр кебек әле. Атна ахырында авылга кайткан саен, күзен хәйләкәр кыса да: +- Сиңа бу матур исемне кем кушкан әле? - ди. +- Син инде, бабай! - дим, җилкәсеннән кочып. - Тагын кемнең башына килсен инде мондый исем? +- Әйтмә дә генә! Әлфрид булып йөрисе идең син, тузгыдым, тузындым, әмма үземнекен иттем! Бер дигән җегеткә бер дигән исем кушабыз, дидем! Анаң лычык-лычык борын суганы тарта, атаң караңгы чыраен йөзенә ягып, тамак чылатып йөри. Әбиең, әтәчкә ияргән тавыктай кырт-кырт: "Кеше эшенә кысылма, үз балаң түгел, теләсә нишләсеннәр!" - ди. "Ничек инде үз балам түгел?! - дип, бик яхшылап әйтергә туры килде әбиеңә. - Үз малаеңны итәк астында йөртеп боламык ясадың, онык - миңа!" - дидем. Менә шулай бу вәйнәне җиңдем мин. +Бабай - алтын куллы механик. Колхозда кайсы техника ватылса да, ул җыйган, ул ясаган. Хәзер дә урамнан үтеп барган машиналарны туктаткалый: +- Энем, генератордагы подшипникларың тузган, алыштыр... +Гайнан бабай, элек тә, хәзер дә нинди генә эшкә тотынса да, авыз эченнән "Әдрән диңгез"не суза. Кайчагында дәртләнеп эшләгән җиреннән: "Ай, гүзәл диңгез!" - дип кычкырып җибәргәнен сизми дә кала. +- Менә, улым, үсәрсең, кеше булырсың, дөньялар күрерсең. Бабаңның васыяте шул: кайчан да булса бер Әдрән диңгезгә барып, шуның яр буенда кычкырып бер "Әдрән диңгез"не җырларсың. Менә шул вакытта бабаң теге +- И бабай, икәү барабыз без синең белән, икәү җырлыйбыз! - мин әйтәм. +- Юк, улым, миңа үзебезнең Чияленең Якты күле дә бик җиткән, - ди ул, елмаеп. - Атаң да шуннан ары китә алмады, колхоз эшеннән бушап булмады шул, эх, тәрбияләрлек хут калмады шуны! +- Әти маладис ул, - дип каршы төшәм мин. - Районда иң яхшы комбайнчы, иң шәп тракторчы ул! +- Тракторны кем дә йөртә аны! - ди бабай, кул селтәп. - Олы йөрәк җитми, моңлы йөрәк! Кулың алтын булуы бер хәл, күңелнең дә алтын булуы кирәк! Менә синдә ул бар! Әйдә, җырлыйбыз, улым... +Әдрән диңгез, даулы диңгез, +Даулы ул диңгез. +Тирәләре таулы диңгез, +Бик таулы диңгез. +Хәлен җуйган син бөркеткә, +Ай, син бөркеткә +Шифа бирсен изге диңгез, +Изге ул диңгез. Әй! +Үз тавышымнан дертләп айнып киттем. Таң атканда, кем әйткәндәй, шәһәр уртасында җырлап утырам икән! Борын тәмам җебегән. Битемне сыпыргач, үзем дә аптырап калдым - елап утырам икән ләбаса! Әгәр кемдер мине читтән карап торса, хәйран калыр иде, билләһи. Ап-ак кәчтүмнән, кара күлмәккә ак күбәләк таккан япь-яшь егет кара төн уртасында елап-җырлап утырсын әле! Авылда булса, өрәк йөри, әнә елый, дип шәрран ярырлар иде, мөгаен. Хәтерлим әле, балачакта без, өч сыйныфташ егет, өч дус - Сәет, Марсель һәм мин - әниләргә күрсәтми генә алган ак җәймәләргә төренеп, бер төнне, дөресрәге, төп-төгәл уникедә, зираттан атылып чыккан идек. Янәсе, кабердән өрәкләр кубарылган, очраган бер кешене, коты ботына төшәрлек итеп шыр җибәртәбез. Зират капкасыннан акырышып чыгуга ук, тавышыбыз кинәт сүнеп калды: ап-ак җәймәгә баштанаяк уралганлыктан - җәймәне тишәргә ярамый! - бер җан иясенә килеп төртелгәнемне сизми дә калдым. Зур куллар җәймәне бер тартуда суырып алды, шәрә король кебек үк булмаса да, Газиз малае Әдрән булып, карашымны өскә күтәрдем. Хәлим абый! Авылда теләсә кемгә очрасаң да, алдап-йолдап, һич югында, елап, ялынып, вәгъдәләр сибә-сибә котылырга, гафу үтенергә мөмкин әле. Әмма Хәлим абыйдан гына түгел! Юкса әти белән бергә тракторда, урак өстендә комбайнда эшли, урып-җыю башлануга, гел шулар янында кайнашам. Хәлим абый - күз яшенә, тәмле сүзләргә төген дә селкетә торган кеше түгел. "Үзенекен бирми, кешенекенә тими, - ди аның турында әти. Тагын өстәп тә куя: - Шушы кагыйдәне бозсаң, Хәлимнән якты чырай өмет итмә!" +Гәүдәгә әкиятләрдәге Алыплар сыман зур булса иде тагын: юк, киресенчә, Хәлим абый буйга кечкенә, башы да йомры, малайларныкы сыман. Өстәвенә пеләшләнеп тә килә, шуңа да зур колаклары филнеке кебек сәлам биреп тора. Әмма аның яргаланган, таш кебек каты кулы күрешкәндә үк җанны суырып алган сыман, нык кыса. Сыек зәңгәр күзе исә караңгыда да яктылыгын җуймый. +- Фию-фит! +Ул бер сүз дә әйтмәде, колактан эләктерде дә янәдән зират капкасына таба өстерәде. Тирә-якка карашымны йөгертәм, тик ярдәм итәрдәй бер генә дә өметле нәрсә күренми. Кая ул! "Өрәк"ләр күптән өйләренә таба сыпырткан, Хәлим абыйның кулына берәүнең дә эләгәсе килми. Мин генә менә... +- Хәлим абый... +Җавап юк. +- Башка алай эшләмәс идем... +Зират капкасыннан эчкә уздык. Зиратның урта бер җирендә алан сыман урын бар, шунда кадәр кердек. Колакны ычкындырмаган килеш, Хәлим абый бер кулы белән генә кычыткан җыеп алды. +- Әтигә әйтәм... - дип еламсырадым. Бу минем иң соңгы чара иде. Ләкин файдасы юклыгын үзем дә беләм. Тешемне кыстым, мускуллар киерелеп килде. +Хәлим абый дәшми. +Хәлим абый ашыкмый. +- Чыжжт!.. +- Чыжжт!.. +- Чыжжт!.. +Авыртудан түгел, гарьләнүдән елап җибәрдем. Телгә килгән бөтен әшәке сүзне йөзенә бәреп әйтәсе, сөмсез битенә йодрык белән кундырасы, тукмыйсы килде үзен! +- Ыштаныңны күтәр, энекәш, киттек! - Хәлим абыйның үз итеп әйткән сүзләреннән гәүдәмне туктаусыз дерелдәткән сабырлыгым-түземлегем ычкынды да китте, акырып еларга керештем. +- Булды, булды, - диде Хәлим абый, җилкәмнән кочып. Үзе үк чалбарымны күтәрде. Җилкәдән кочкан килеш, чыгу юлына юнәлдек. Инде елавымнан гарьләнеп, борынны мышкылдата-мышкылдата, янәшәсеннән атладым. Хәлим абый ашыкмый гына капканың биген эләктерде. Мин һаман тынычлана алмый идем әле, югыйсә ачу белән бер таш алып тондыр да кач бит инде! Аякларым сумалага батканмыни - кымшатуы да кыен. Хәлим абый тәмәке кабызып җибәрде. +- Йә Әдрән, хуш иттек! Миңа ачуланма, син әйбәт малай, үз итәм мин сине, - диде ул һәм кулын сузды. +Минем елак күңел тагын да сытылды. Әмма сынатырга ярамый иде, кулны бирдем дә, кырт борылып, өйгә таба киттем. Күпмедер баргач, артка борылып карадым: Хәлим абый һаман да урынында басып тора иде. +Менә хәзер, ак кәчтүмнән, ак күбәләк таккан кара күлмәктән, шул вакыйганы искә төшерәм дә уйланам: Хәлим абыйга һич кенә дә ачуым калмаган икән. Мин ул хәлне беркемгә дә сөйләмәдем. Марсель ул вакытта да, еллар узгач та, кабат-кабат сорашты, әмма сер бирмәдем. Үзләренең шыр җибәреп, өйләренә сыптыруларын исләренә төшерәм дә, шым булалар. Ул төн исә авыр узган иде минем: тән кабарды, әүвәл кычытуга түзеп булмады, аннан инде авыртудан борсаланып чыктым. +Тән авыртуына түзү берни түгел ул, ә менә күңел тынычлыгы югалсамы?! +Мин - җырчы. Төгәлрәге, мәҗлес җырчысы. Ягъни мәсәлән, тамада Рузиләгә ияреп, җырлап йөрүче. Менә хәзер дә Казан янындагы район үзәгеннән туй уздырып кайтып килешебез. Теләмичә чыгып китәм, авыруга, ярым-йорты кешегә әйләнеп кайтып керәм. Бу эш миңа һич тә канәгатьлек бирми. Үземә нибары егерме биш яшь, үзем инде чытык чырайлы бер кемсәгә әйләнеп барам. Әмма мәҗлесләргә бармый хәлем юк, чөнки бөтен керемем шуннан. Мәктәптә музыка түгәрәге алып барудан кергән акчага гына гаиләне асрап булмый. Шуңа да Рузилә атна урталарында шалтыратып, җырларга чакырмаса, йөрәгем жу-у итә, күңелне ниндидер курку баса. Яшь ярымлык улым Искәндәр һәм аның белән өйдә утырган хатыным Миләүшәнең матди +- Ахырзаман алдыннан кемне уйласаң, шул каршыңа килеп чыгар, - дип кабатлый торган иде Камәр әби. Мин Миләүшә белән Искәндәр турында уйларга да өлгермәдем, тулай торакның беренче катында, без яшәгән бүлмәдә кинәт ут кабынды. Якынрак килеп, колак салсам, Искәндәрнең үксеп-үксеп елавы аермачык булып ишетелә иде. Күршеләр тагын диварга кагадыр инде, иртәгә Галя түти тагын арттан өреп калачак икән. Миләүшә кабат капланып елаячак, кайчан гына үз фатирыбыз булыр да, шушы җәһәннәмнән котылырбыз икән дип, язмышын каһәрләячәк. Шулай... өч елга якын без кайда гына яшәмәдек, ничәмә-ничә мәртәбәләр төрле фатирларга түләп тордык. Бала тугач, иң арзанлы санап, шушы тулай торакка калдык. Эһ... Искәндәр акырыпмы-акыра. Төне буе без аны чиратлашып күтәреп чыгабыз. Йокының иң тәмле вакытында чырыйлап кычкырып җибәрә дә кулга алганчы тамак төбе белән акыра. Аннан инде бик озак тынычлана алмый. Таныш-белешләр: "Күз тиюдәндер, әбиләргә алып барып карагыз, өшкертегез, - ди. +Барып карадык - файдасын күрмәдек. +"Берәр чире бардыр, табибларга күрсәтегез", - дип киңәш бирүчеләр дә булды. Йөреп чыктык. Без күренмәгән түләүле дә, түләүсез дә табиб калмады бугай Казанда. Кул селтәдек. Баланың әллә ниткән авыруларын да дәваладылар, эчендәге бөтен бозымнарын да чыгарып бетерделәр, янәсе, әмма яшь ярымлык Искәндәр генә һаман да ябык, инде йөгереп йөрергә тиеш булса да, хәлсез генә атлый, буе кечкенә, иң куркынычы - төн саен шулай тоташ үкерә. Миләүшә елап ялвара, сүгеп тә карый - һич тә көен таба алмый. +- Шәһәр һавасы килешми аңа, - ди Гайнан бабай. - Син үзең дә, Әдрән улым, Казанга китү белән, суырылып-ябыгып беттең. Калдыр берәр айга, көн дә яңа сауган сөт эчсә, кире кайтканда балаңны танымассың да. +Мин бабайның тәкъдимен Миләүшәгә әйтеп карыйм. Ул, черки кугандай, борын төбемдә кулын гына болгый: +- Ничек калдырасың аны авылда? Берәр җире авырта башласа, нишли ул? Булмаганны!.. +Тулай торакка якынайган саен, Миләүшәнең ярым шыңшып җырлаганы ачыграк ишетелә: "И туган тел, и матур тел..." +Искәндәр башка җырны кабул итми. Тәмам тынычланмаса да, инде тавышы дөнья куптарырдай түгел. +Тәрәзә турысына чүгәләдем дә әллә нигә Искәндәргә кушылып елыйсым килә башлады. Кинәт ниндидер бер ярсу көч урынымнан торгызды, җилләнеп ишектән уздым. +- Миләүшә! +Ул, сискәнеп, артына борылды да, нишлисең, исәр, дигәндәй, имән бармагын ирененә аркылы куйды. +- Көчкә тынычландырдым, тагын башлый бит... - Аның тавышы шелтәле иде. - Яңа күзен йомды... +Мин, Миләүшәне кочкан килеш, Искәндәргә бактым: улым мес-мес йоклый иде, ара-тирә иреннәре тартышып куя, йомылып бетмәгән күзе исә менә-менә ачылып, тутырып карар сыман. Карашымны Миләүшәгә күчердем. Туктаусыз баланы кулында тирбәтеп торган хатыным күзгә күренеп кечерәйгән, бөкрәеп калган кебек, йокысызлыктанмы, авыр уйларданмы күз астында кара мендәрчекләр хасил булган, битендә хәтта җыерчыклар эз салган сыман. Әллә ничек, кыен иде миңа. +Ул, баланы тирбәтүдән туктап, аптыраулы карашын миңа төбәде. +- Мин күптән әйтмәкче идем инде... - Миләүшәнең күзеннән ниндидер хәвефле дулкыннар йөгерешеп узды. - Әйдә, үзебез дә интекмик, баланы да интектермик, авылга кайтып торыйк... Һич югы, бераз аякка басканчы... +- Әдрән!.. - Миләүшә капылт арты белән борылды. Иңсәсенең җиңелчә бер күтәрелеп, бер төшеп торуыннан аның тавышсыз гына елавын чамаларга була иде. Э-эһ! Кычкырсын, сүксен иде ул - анысы берни түгел, әмма шулай, тешен кысып, иренен тешләп кенә еламасын. +- Миләүшә, беләм, өйләнгәндә вәгъдә бирдем, яхшы тормыш вәгъдә иттем, Казан уртасында фатирыбыз булыр, дидем. Әмма, үзең күреп торасың, кыен бит. Сиңа да, миңа да. Шушы унике квадрат метрлы бүлмәдә күпме интегергә мөмкин? Анысы да үзебезнеке түгел. Әйе, мин булдыксыз, ялганчы, бушкуык... Сиңа биргән вәгъдәләремнең берсен дә үти алмадым. Әйе, мин юаш, куркак - шушы тавышым белән сәхнәгә күтәрелергә теләдем. Әйе, заманнан артта калганмын - миңа мәктәптә шул мескен тиеннәргә музыка түгәрәге алып бару ошый. Әйе, мин тәкәббер - мәҗлесләрдә җырлау миңа ошамый, үзем өчен түбәнлек дип саныйм... +Миләүшә берни дә дәшми. Мин туктагач, өйдә, әй лә, бүлмәдә үле тынлык урнашты. +- Авылда клуб директоры эзлиләр. Миңа әйткәннәр иде... +Җавап юк. Ләм-мим. Акылы киткән кешедәй сөйләнүдән мәгънә юк, болай да йөрәгем урыныннан купты. Кечкенә караватта Миләүшә Искәндәр белән йоклаячак иде. Һәр төнне шулай, малай мине әнисе яныннан куа, шуңа идәндәге матраста йоклыйм. Миләүшәнең абыйларыннан калган иске карават пружиналары шыгырдап куйды да, ниһаять, бүлмә тынып калды. +Күзгә йокы керми - йомсам, күздән әчеттереп яшь сытылып чыга. Миләүшә тәкъдимемне кабул итмәде. Беләм инде, аның бик тә шәһәрдә яшисе, баланы яхшы мәктәптә укытасы, үз һөнәре буенча сәнгать мәктәбендә эшлисе килә. +Ул, бала тапканчы, музыка юнәлешле мәктәптә фортепиано дәресләре алып барды. Үзе үк көйләр дә чыгара, шуларны укучылары белән төрледән-төрле конкурсларда тәкъдим итеп, еш кына уңышларга да ирешә иде. Без аның белән институт лифтында таныштык. +Сентябрь ае иде ул. Дүшәмбе иртәсе. Мин, ул вакытта икенче курста укучы студент, авылдан туп-туры институтка килдем дә, шул тизлек белән, беренче лекциягә өлгерү өчен, ябылып маташкан лифт ишегенә аягымны тыктым - ул, теләр-теләмәс кенә, сукрана-сукрана кабат ачылды. Анда бер кыз гына басып тора иде. +- Гафу итегез, ашыгам, - дидем мин һәм аңа күтәрелеп карадым. Карадым да... бермәлгә өнсез калдым: кап-кара ике калын толымы җилкәсенә салынган, түгәрәк битендә мәхәббәт чокырлары балкып торган, калын алсу иренле, каратут йөзле, нәфис бер кыз иде ул. +"Чиб-бәр!" - Беренче уем шул булды. +Безнең бәхетсезлеккә, әллә бәхеткәме икән - лифт көтмәгәндә шып туктап калды. Кызыкай, болай да зур күзен тагын да түгәрәкләндереп, миңа бакты. Еламый гына инде. +- Беренче курсмы? - дип сорадым мин, тавышымны ышаныч тудырырдай көр чыгарып. +- Әйе, - диде ул, ишетелер-ишетелмәслек кенә. +- Бу лифтның гадәте шундый. Шулай кәҗәләнә ул. - Мин аны дер-дер +- Нишлисең син? - Кызыкайның йөзеннән кан качты. +Шулчак лифт кузгалып китте, алтынчы катта без бергә чыктык. +- Пока, әйбәт кенә укы! - дидем мин. Эчтән генә үземне сүгәм: "Кара инде, нинди буш сүзләр сөйлим бит!" +- Рәхмәт, тырышырмын! - Ул ап-ак тешләрен балкытып елмайды. +Лекция инде башланган иде, шулай да укытучы миңа бәйләнеп вакланмады, иң артка, егетләр янына кереп чүмәштем. +Шул көнне үк без чираттагы лекциягә кергән аудиториядән теге чибәр кызның төркеме чыгып килә иде. +- Егетләр! Ишетсен колагыгыз: бу кыз минеке! Мин әйттем, - дидем мин, ханнар җөпләвен кабатлап! +Кайсыдыр кул селтәде, кемдер көлде. "Дон Жуан" кушаматлы райондашым Радик кына: +- Исеме ничек соң? - дип сорап куйды. +- Белмим, - мин әйтәм. +- Әй, исемен дә белмәгәч, синеке булмый инде ул, бөтенебезнеке дә, - дип, гадәтенчә, кычкырып көлде ул. - Ә болай... кыз ничава күренә... +Шуннан китте... китте инде. Махсус күрсәтмә алган шымчыдай, иң әүвәл исемен белдем - Миләүшә икән. Аннан районын, авылын ачыкладым. Фортепиано, скрипкада уйнавын белештем. +Ул әнисенең сеңлесендә фатирда тора иде, мин - тулай торакта. Бик озак - ике ай бик күп тоелды - мин аның күңеленә ачкыч таба алмый изаландым. Радик бу мәсьәләдә академик: кызлар күңелен эретердәй сүзләрне вагонлапвагонлап бушату аңа берни тормый, өстәвенә машинасы да бар - монысы инде үзе үк берничә киртәне җиңел генә узу дигән сүз. +- Булмас, ахры, синнән, давай, үзем кылын тартып карыйм, - диде ул беркөнне. +- Уйлап кына кара! - Мин аңа ачудан бармак янадым. +Дәшмәде тагын. Радик, әйткәнемчә, минем райондаш. Әтисе банк хуҗасы булса, әнисе - районның мәдәният "министры". +- Спонсорым да, продюсерым да бар, мин җырламый кем җырласын! - ди үзе. +Ул инде кечкенәдән әллә күпме җыр конкурсларында җиңеп, лауреат булып беткән. Сәхнә киемнәрем генә дә Казан-Мәскәү поезды вагоннарына сыеп бетмәс, ди. Шулай да безнең төркемдә ул иң талантсызы. Төрле кичәләрдә, очрашуларда беркайчан да үз тавышына җырламый - фонограммага авызын кыймылдатып тора. Райондагы иң зур чараларда Радик соңгы булып сәхнәгә чыга. Йолдыз, нишләтәсең... +...Миләүшәне мин барыбер үземә караттым. Дөресрәге, ул үзе юл күрсәтте. Беренче курсларның багышлау кичәсендә өлкәнрәк курслар да катнашты. Оештыру эшләренең эчендә кайнаган әлеге дә баягы тамада Рузилә - ул чагында бишенче курс студенты - минем дә җырлавымны теләде. +- Әдрән, үз диңгезеңне җырлыйсың, - диде ул, ике уйларга урын калдырмаслык итеп. +Бу "үз" җырымны инде берничә тапкыр башкарганым бар, репетицияләргә йөрмәдем. +Гайнан бабай белән кичләрен еш кына баян тартып, бакча башында утырырга яратабыз. Камәр әби әйтмешли, "кәнсиртебез" һәрчак "Әдрән диңгез" белән башлана. Аны бабай шулкадәр дәртләнеп, ихластан җырлый да... шулай бакча башындагы каен төбендә җырлагандай хис иттем - кул чабулардан айнып китмәсәм, билләһи, үзем дә Гайнан бабамдай елап җибәрәсе идем. +Сәхнә артына керү белән, күзем Миләүшәгә төште - скрипкасын кулына кысып тоткан, ә үзенең бите буйлап яшь тамчылары тәгәри. +- Әдрән... +- Ни булды? +- Син, син - талант. Зинһар, тавышыңны боза күрмә. Мондый халыкчан бай тавышыңны, зинһар, әрәм итмә. Сине тыңлаганда, минем күңелдә яңа көй туды... +Бу, безнең сәлам бирешүләрне санамаганда, беренче тапкыр ачылып сөйләшү иде. Болай да дулкыннар йөгерешкән тәнем эсселе-суыклы булып китте. +- Рәхмәт! - дидем мин, ерылган авызымны җыя алмыйча. +Миләүшә кулымны кысып тоткан иде, шул килеш без аның белән җәяүләп кайтырга да кузгалдык, ахры. +Октябрь ахыры. Ямьсез, шыксыз кара көн, аяктан егардай әче җил, пыскак яңгыр. Ә миңа эссе, якты, күңелле иде. Ул да, мин дә тәмам чыланып беттек. Подъезд ишеге төбенә килеп җиткәч кенә, сөйләшер сүз калмады. Ул миңа тутырып карады, үзем дә сизмәстән, мин аны кочагыма тартып китердем һәм ирененә үрелдем. +Әйтерсең лә мине иң кызу әйләнә торган карусельгә утырттылар... +Йортлар, агачлар, машиналар - барысы да, барысы да зыр-зыр әйләнә, ә без Миләүшә белән, бер-беребезне кочкан килеш, акрын гына югарыга очабыз. Пыскак яңгыр инде коя ук башлады: чәч араларыннан, керфекләрдән, борын очларыннан тамчылар тама, иреннәрне аерып алырлык көч тә, ихтыяр да, теләк тә юк... +Әйтергә оят, шул яшемә җитеп, беренче тапкыр кызлар иренен тәмләп каравым иде. Ул да, минем кебек үк, үбешә белми, ахры, дип уйлавым истә. +Аннан инде без гел бергә булдык. Әмма Миләүшә минем өчен дигән көен һаман да иҗат итмәде, мин исә "уникаль тавышым" белән зур сәхнәләргә күтәрелә алмадым. Ул мәктәптә музыка дәресләре укытып, шунда чумса, мин исә мәҗлес җырчысына әйләндем. Әмма шул октябрь киче күңелемә мәңгелеккә кереп калды, иң авыр чакларда һәрвакыт шуны күз алдыма китерәм... +Битем буйлап агып төшкән тозлы тамчы иренемне кытыклаудан уянып киттем: Миләүшә яңагын яңагыма терәгән иде. +- Ни булды? - дидем мин, аңышмастан. +- Тсс... - диде ул, бармагын ирененә аркылы куеп. Аннан караватка таба ымлады: - Йоклый әле. +Мин кырыс чынбарлыкка кайттым. Кичәге төн искә төште, күтәренке кәефем шундук кырылды. +- Син кичә, дөресрәге, бүген иртән уйлап әйттеңме ул? +Мин сагая калдым. Төнлә аркасы белән борылган иде, бүген ничектер сөйләшә әле. +- Әдрән! +Минем кычкырышасым килми. Егет белән кыз булып йөргәндә дә, өйләнешкәч тә, бер-беребезгә авыр сүз әйтми идек, соңгы айларда хәтәр-хәтәр генә әйткәләшергә өйрәндек. +- Әдрән, ник җавап бирмисең? +- Әйе, дисәм, тагын елый башлыйсың бит... +- Әйдә, төптән уйлыйк әле. Чыннан да, болай яшәп булмый. Син бөтенләй +- Әйтмәсәм дә беләсең бит инде, Миләүшә! +- Ләкин без бит шәһәрдә калырга теләдек, үзебезгә сүз бирдек! Бергә концертлар куярбыз, дидек. Зур сәхнәгә чыгарга бөтен мөмкинлегең дә бар бит! +- Арыдым мин, Миләүшә. Әйдә, бүген ул турыда сөйләшмик, ә? +- Юк, хәзер сөйләшәбез. Болай дәвам итә алмый. Нәрсә телисең син? +- Минме? +Аптырап калдым. Нәрсә телим соң мин? Мин... мин тынычлык телим, сыгылып торган өстәлләр янында утырган тук чырайлы, кызарышкан абзыйлардан, шунда ук күз кысып, визиткаларын кесәмә шудырган мут апайлардан, эчеп кайткан саен, хатыны Галя түтине акыра-бакыра, тукмыйтукмый бүлмәдән куып чыгарган күрше Коля дәдәйдән, шушы бүлмәдәге кысанлыктан, мәңге бетмәс шау-шудан - бөтенесеннән дә туйдым. Миңа тынычлык, ирек, ихласлык кирәк! +- Кайтып торыйк авылга! Һич югы, беразга. Аякка басканчы, Искәндәр ныгыганчы. Аннан яңа көч белән килербез! +Миләүшә, еламсырап, мине кочып алды. +- Кайтасым килми, Әдрән! Күңелсез, яшьләрсез, өметсез авылда нишләрбез?! +- Бөтенләйгә түгел бит, Миләүшә! Син көйләр язарсың, мин яңадан җырлый башлармын! +- Әдрән, бу бит - җиңелү! Чигенү, беренче авырлыкларга ук бирешү... +Миләүшәнең елавына саташып уянган Искәндәрнең үкерүе кушылды. Мин үземне гаепле тойдым. Бу кадәр авырлыкны күтәрә алмас идем, урамга чыгып киттем. +Күңелдә бернинди дә рәтле уй юк. Бушлык. Әрле-бирле йөреп туйгач, кире тулай торакка кердем. Ишекне ачуга, бермәлгә югалып калдым: бүлмә уртасында ике зур капчык, бала киемнәрен ташый торган зур сумка һәм тагын берничә төргәк тора иде. +- Карават та, суыткыч та калсын, алар инде тәмам эштән чыккан. Телевизорны гына алыйк, - диде Миләүшә, сагышлы елмаеп. +- Миләүшә... +- Киттек, Әдрән, әгәр сиңа шулай яхшы икән, әйдә, кайтып карыйк... +Ниндидер бер хис ташкыны күкрәктән үк кузгалып, бугаздан буып алды. Тамак төбенә төер тыгылды. Еларга ярамый иде. +Бар булган байлык белән "ундүртле"гә төялдек. Бу сәфәргә Искәндәр генә шат иде: +- Бабба! Әббә! - диде ул, кулын чәбәкләп. - Вуа-вуа! - машинага утырган, янәсе... +Алда - өч сәгатьлек юл. Казан артта калды... +* * * +Әти безнең кайтып төшүне бөтенләй өнәмәде. Үзебезгә әйтмәсә дә, әнинең җанын ашап: +- Аны авылга кайтасы булгач, райондагы механиклар әзерли торган техникумда гына укырга иде инде. Казанда биш ел ыштан төбе туздырып ятасы юк иде... - дип сөйләнүен без дә ишеттек. +- Бөтенләйгә түгел, ди бит атасы, ник караңгы чырай белән йөрисең, ә? Искәндәр ныгыганчы гына, диләр ич. Үз балаң бит. Бердәнбер малаең... +- Кулыннан эш килгән егетләр бөтенесе дә авылдан китеп бетте. Әнә классташларыңнан кем бар? Берсе дә юк! Белмим, белмим... Җүнле җегетләр, һич югы, район үзәгенә юл саба... +Без кайткач, әнинең дә күңеленә шик-шөбһә төште. Үзе, бер яктан, шат та, икенче яктан, билгесезлек җанын ашый иде. Өстәвенә күрше-күләннең һәммәсенә дә "бар да әйбәт!" кыяфәте чыгарып, безнең кайтып төшүне дөрес гамәл иттереп аңлатып-сөйләп чыгасы бар. +Әле дә ярый Гайнан бабам бар! Менә ул, ичмасам, чын күңеленнән сөенде! +- И-и, дөньялар ямьләнеп китте, сез кайткач. Һай, Әдрән, әле дә кайтып дөрес эшләдегез. Өй генә түгел, авылга да ямь керде бит! Болар белән, - ул әти белән әнигә төртеп күрсәтте, - тормышның бер кызыгы юк. Ни моңнары юк үзләренең, ни күңелләре шып-шыр... Тормышмы инде ул, йә? Һай, син кайттың да яшисе килә башлады бит! Искәндәр - үземә! Боларга тапшырсаң, җансыз калдыралар! +Казан каласында күкрәк турысын яндырып торган учак авылга кайткач та басылмады бит әле! Киресенчә, бер эшкә дә күңел ятмый - тынгысызлык көчәйде генә. Үч иткәндәй, без күченеп кайткан атнаны классташым Сәет гаиләсе белән район үзәгенә китеп барды. +- Башкача түзеп булмый, Әдрән. Гомер әрәмгә үтә, көн-төн трактордан төшмим, өйгә берни дә кайтмый. Барып чыкмады бу инвестордан, үзе дә кыякларга җыена бугай. Районда тракторчы эзлиләр иде, шалтыраттым да, шундук чакырдылар да. Аннан өйдә энекәш кала барыбер. Бушка эшләп, йорт салып булмый, - диде ул миңа. +Минем кайтуым, аның китүе зур вакыйга иде. Сәет, авыл башындагы каенлыкны урап кайтыйк, диде. Элек ул каенлыкта безнең штаб урнашкан иде. Өч классташ егет - өч дус - шул каенлыктагы ерым төбендә ботаклар, яфраклар белән каплап ясалган штабыбыздан кайтмыйча уйнаган көннәр бар иде! +Минем машинаны кабыздык. +- Ышанасыңмы-юкмы, Әдрән, трактор белән җир сукалаганда йә басуга агу сиптергәндә, шул каенлык янында булсам, сикереп төшәм дә тәгәрәп елыйм. Бигрәк күңелсез бит, малай! Сез икегез дә чыгып киттегез. Ялга кайтканда да хәл белешмисез. Берүзем ятим кебек тик йөрим. Беркемгә кирәгем юк. Ул кичләре тагын... Бер яктан хатын талкый, гомер абзар арты күреп кенә уза, дип... +"Ундүртле"не кибет янында туктаттык. +- Тукта, Әдрән, кереп чыгыйм инде. Гомер эчендә бер вакыйга бит... - диде сабакташ дустым. +- Мин эчмим, Сәет... +- Беләм, беләм! +Сәет кибеттән кош тоткандай чыкты: +- Ияләшеп киттем, Әдрән, сизми дә калдым. Арып-талып кайткач, җиңелрәк булмасмы, дип йоткалый башлаган идем. Кая ул безнең тишек авызга?! Гадәткә керде... +Сәет үзенең китүенә шатлана идеме, минем кайтугамы - белмәссең. Өчебез арасында иң аз сөйләшүче иде ул. +- Марсель китте дә югалды. Сиңа да хәбәре юкмы? +- Язгалаган идем ватсаптан, әллә ни аралашкан юк. Ара-тирә кызык-мызык видеоларын куйгалый шунда... +- Авылны тиз онытты егет. Үзе һаман шул Курил утрауларындамы? +- Әйе, өлкән лейтенант булган. Капитан итүләре бар икән. Пенсиягә чыгар вакытым җитә инде, дип язган иде, көлеп. Аннан соң хәбәре булмады. Быел +- Кара син аны, ташбаш! Егерме биш яшьтә диген! Башкисәр иде шул үскәндә үк. +Без каенлыкка килеп җиттек. Элек сәпитләр белән ярыша-ярыша җилдерә идек, Марсель һәрвакыт беренче була, Сәет ахырга кала иде. +- Авыл бетә, малай, - диде Сәет һәм кара пакеттан шешә тартып чыгарды. Кыяр, ипине ул өеннән алган иде. +- Менә син уйлап кара, Әдрән... - Сәет шешәдән кырлы стаканына аракы койды... - Хәзер июль ахыры, әле авылда кеше бар. Казан халкы баласын кайтара, кемдер ялга кайта. Вәт. Әле түзәргә була. Урак өсте бетә, бәрәңгеләр аласың, и бетте шуның белән - авылда адәм тавышы ишетергә зар-интизар буласың, билләһи! Ничек җан әрнемәсен моңа!.. Ярый, Әдрән, әйдә, күрешү хөрмәтенә... +- Синең стаканың берәү генә мәллә? +Сәет, гаҗәпсенеп, миңа текәлде: +- Син бит эчмисең? +- Әйдә, синең авылдан китү хөрмәтенә берне салып кара әле... +- Әдрән... - Сәет тотлыгып калды. - Әллә башламыйсың гынамы? Без инде, кем әйтмешли, диңгез эчкән кешеләр. Синең характерны да белмәссең. Җүнсез нәмәстә инде бу. +- Йөрәк яна бит, Сәет дус... +Күздән яшь атылып чыкты, Сәет кулыма кыяр тоттырды. +- Ачы шул бу, - диде ул, хәлемә кереп. - Урыс ничек эчәдер моны... +Балачак дуслар очрашса, нәрсә турында сөйләшә? Шул, элеккегеләрне искә төшердек. +- Син хәтерлисеңме? +- Мин ул чакта!.. +- Ә мин!.. +Вакыйгалар күп иде. Сәет кара пакетыннан тагын бер шешәне тартып чыгарганда, миңа бик рәхәт иде инде. +- Китмә, Сәет. Әйдә, авылны гөрләтәбез! +- Өмет юк, Әдрән. Китәм инде... - Ул җебегән борынын тартып куйды. - Колхоз бетте, мәктәп бетте... +Кинәт ул айныгандай булды: +- Тукта, ә син кая эшләрсең соң? Син бит - җырчы! +- Клуб директоры... +- Әлләй... Ул ябылмадымыни әле? +- Юк... +- Әдрән дус, син маладис, кайтып дөрес эшләдең. Син кайткач, әллә ничек, душага рәхәт булып китте. Менә монда, - ул күкрәгенә какты, - нәрсәдер кабынды. +Сәет мине кочаклап ук алды. +- Абзый, әй, йоклама! - Изрәп киткәнмен икән, Сәет терсәге белән касыгыма төртте. +- Всё нормально! - дидем мин, кузгалып. - Кайтырга кирәк... +- Абзый, җырла әле берне... +Мин кыстатып тормадым. +Сәет элек тә нечкә күңелле малай иде, ә бүген тәгәри-тәгәри елады. - Бәхетсезләр без! - дип үкседе ул. - Ятимнәр, - дип ыңгырашты. +Көч-хәл белән машинаның арткы ишегеннән кертеп салдым үзен. "Ундүртле" үкереп кузгалды. +...Иртән су эчәсем килеп уянып киттем. Тамак кипкән, башны күтәрә торган түгел. Аш бүлмәсе ягыннан ярым пышылдап сөйләшкәннәре ишетелә: +- Казанда да шулай идеме? - Әнинең тавышына борчулы төсмерләр ягылган. +- Юк, гомеремдә беренче тапкыр күрәм... - Монысы хатын. - Бер тапкыр да эчкәне юк иде бит. +- Яшермә, килен! - Әти дә шунда икән. - Салып йөри башлаган инде бу, алайса. Бәйдән ычкынган. Яклама, дөресен сөйлә. Казанда шуңа рәте-башы булмаган... +- Күрше-күлән күрдеме икән? +- Күрмичә! - Әтинең тавышы кырыс иде. - Көтү куарга чыкканнары күрде инде! Машинасының ишеге ачык, үзе шунда ишек төбендә, җирдә ята иде... +- И Ходаем! - Әнинең сулкылдавы ишетелде. +Миләүшә эндәшми әле, болар җырына кушылып китмәде. Өмет бар, димәк, - эчемә җылы йөгерде. Шулчак бабайның тавышы өй диварларын яңгыратты: +- И-и пумала башлар, эшегез беттеме? Мужик ул эчми тормый. Йөрәге сызлыйдыр, ул сезнең кебек таш бәгырь түгел! Син монда нәрсә кыз-хатын арасында утырасың? - Ул әтигә ташланды. - Үзеңне лыгыр булып кайткан өчен күпме яңакладым? Оныттыңмы, ә? +- Әйсәнә! Син генә боздың малайны! Сүз әйттермәгән булып... - Әти, өстәлне кузгатып, урыныннан торды. - Мин эшкә киттем... +Шуның белән базар таралды, әти чәй эчәргә генә кайткан булгандыр - әле урак өсте җитмәгән. Мин, авырлык белән генә торып, аш бүлмәсенә чыктым. Беренче тапкыр күргәндәй, бөтенесе дә миңа текәлде. +- Беренче һәм соңгы тапкыр, - дидем мин. Әни кайнаган суны өч литрлы банкага салып куя иде - шуны голт-голт эчеп бетердем. +Ишегалдына чыктым - Искәндәр, аякларын чалыштырып атлап, тавык куып йөри иде. +- Әт-ти, тот! - диде ул, сөенеченнән балкып. +Аның уенына мин дә кушылып киттем - чуар тавык ахыр чиктә читән почмагына кысылды да, куырылып, язмышына буйсынды. Искәндәр чырыкчырык көлеп, аның канатыннан сыйпады. +- Улым, булды, җибәрик инде, әнә әтәч нишләргә белми анда. +- Тот! - Бу юлы Искәндәрнең үзе артыннан кудым. +Безнең уенның ахыры һәрчак Искәндәрнең елавы белән тәмамлана иде, бу юлы да ул сөртенеп егылды да җиргә тәгәрәп китте. +- Аб-бу! +Әмма елау озакка сузылмады, бозау "му"лап җибәрүгә, ул лапаска кереп китте. +- Бүген төнлә еламады... - Миләүшәнең тавышын ишетеп, сискәнеп киттем. +- Ә-ә... +- Әни яңа сауган сөт биргән иде, тагын сорап эчте... +- Әйбәт булган... - Кайчан хатын үгет-нәсихәтен башлар да, җанымда уйнар икән дип көттем. Әмма колагыма бөтенләй көтелмәгән сүзләр ишетелде: - төшеп җиттең, хәзер инде күтәрелә башла. Иртәгәдән - эшкә, онытма. Малайны кара... +Ул кырт борылып кереп китте. Әгәр тотып сүксә, кычкырса, болай ук авыр булмас иде, бу сүзләре исә аңымны томалады. +Түбәнлек... +Тукта, нинди түбәнлек турында сүз бара соң? Нигә болар бөтенесе дә мине тәмам беткән кешегә чыгара әле? Нәрсә, туган нигезеңә яшәргә кайту түбән тәгәрәүме? Мин бит әти белән әнинең бердәнбер улы, апам күптән кияүдә, район үзәгендә үз гаиләсе белән яши. Киресенчә, минем бу гамәлем хупланырга гына тиеш түгелме соң? +Мине кечкенә чагымда "үҗәт" дип йөртәләр иде. Мәгънәсен аңлаганчы, ул сүзне мин үчекләү дип кабул иттем. Бабай ипләп кенә төшендерде: +- Мине дә шулай йөртәләр иде, улым, - диде. - Ул бик тә шәп сыйфат. Менә син нинди дә булса эшкә тотынсаң, аны тәмам ахырына җиткергәнче туктамыйсың. Укытучыларың да, тырыша, төбенә төшәргә тели, дия иде. Бик һәйбәт бу. Җырларның да иң матурларын гына җиренә җиткереп җырлыйсың. Комбайнда әтиеңне куалап эшләттең дә, беренчелекне алдыгыз. Менә бу үҗәтлек дип атала инде. +Ни гаҗәп, ул сыйфатымны мин Казанда җуйганмын, ахры. Менә хәзер, Миләүшәнең сүзләреннән соң, аларның аш бүлмәсендә сөйләшүләрен ишеткәч, кан тамырларының кызышып алуын тойдым - кабаттан миндә ниндидер эшкә тотыну, аны җиренә җиткерү һәм шуннан ләззәт алу тойгысы уянды. +- Син боларның сүзләрен күңелеңә авыр алма. - Бабайның сөякчел кулы җилкәмә кагылды. +- Юк, бабай. Менә үҗәтлекнең ни икәнен аңлатуыңны искә төшереп утырам әле. +- Шулаймыни? Һе-һе. Әйбәт. +Ул арада лапас ишегеннән күршеләрнең ак мәчесе атылып чыкты, аның артыннан Искәндәр күренде. +- Мияу, мияу! - Малай аның артыннан урамга чыгып китте. Мин дә күтәрелә башлаган идем, бабай кулымнан тотып туктатты: +- Әдрән, көне буе шуның артыннан йөрмәгез әле, эшегез юк кеше кебек. Йөрсен рәхәтләнеп! Аңа сакчылар кирәкми. +- Адашмасын тагын... +- Адашса ни?! Аның Әдрән малае икәне маңгаена язылган, кайтарырлар! Безнең Чияледә бала урламыйлар... +Бабайның сүзләре кызык тоелды, икәүләшеп көлдек. +- Кара әле, Әдрән, авылга яңа клуб кирәк инде, монысы бигрәк иске... +- Шулаен шулай да, бабай. Газинур абый гына күңелгә шом салды: киләсе елдан ябарга исәпләре бар икән. Ничек тә саклап калырга инде... +- Силсәвит Газинурмы? +- Әйе! +- Ябасы булгач, ник кешене ышандырып эшкә кайтаралар? Син аны гөрләтеп эшләтеп җибәр, улым. Аннан яңасын салу артыннан йөрергә кирәк! Әнә бит район гәҗитендә язалар, төрле авылларда клубын, медпунктын, башкасын - бөтенесен бер түбә астына тыгып, яңа төрле биналар салалар. Безгә ярамыймыни? +- Шулай... +- Силсәвит үзебезнең авылда булмагач, игътибар юк инде, улым. Авылдан +- Менә бу иске клубны нишләтеп булыр икән, дип уйлыйм әле, бабай. Кешеләр клубтан бизгән, яшьләр бармак белән генә санарлык... +- Һи-и, заманында! - Бабай имән бармагын өскә күтәрде. - Райунда иң шәп җырчылар бездә иде! Мин гармунны тартып җибәрүгә, башкалар шундук тын кала иде! +- Туктале, бабай! - Берни уйламаска өйрәнгән башымда нәрсәдер гөлтләп кабынды. - Җырлый торган әбиләр калдымы икән әле? +- Ник калмасын? - Бабай бармагын бөкләп санарга кереште. - Маһруй шәп җырлый иде - булды бер, Төлке Саниясе райунда да җырлаштыргалады - булды ике, тагын килеп, Зимагур Әнәснең Мәрьяме, Күке Зөлфиясе бар, аннары - кибетче Гөлчирә... Ничә булды? +- Биш! +- Җырладык инде, Әдрән улым, Сабан туе да, Яңа еллар да бездән башка узмый иде. Хәзер генә ул бер бәйрәм дә юк, Сабан туена да күрше авылга барышлы, Яңа ел бәйрәме дә әллә нәрсә шунда... +Бабай минем башымда нинди уй-фикерләр кайнаганын белми әле! Мин инде клуб директоры булып фикерли башлаган идем! Яшьләр юк икән, алар битараф икән, димәк, картлардан башлыйбыз! +- Бабай! - Мин аның заманны зурдан кубып сүгәргә җыенганын беләм, әмма тыңларга һич вакыт юк. - Син миңа ярдәм итәргә тиеш! +- Ярдәм? - Бабай аптырап калды, аннан кеткелдәргә тотынды. - Сиксән биш яшьлек карттан нинди ярдәм була инде, улым? +- Ансамбль ясыйбыз! Чияле авылы ансамблен! +- Анысы нәмәстә тагын? +- Менә син тагын гармунчыга әйләнәсең, әбиләрең җырлый. Районны аякка бастырабыз, аннан Казанны алабыз! +- Аннан инде теге дөньяга да ерак түгелдер... +Мин чигенергә җыенмыйм. Бабайны кочаклап ук алдым: +- Бабай, син мине яратасың бит? +- Сорап торасың тагын... +- Мин синең иң яраткан улың бит? +- Ие! +- Димәк, син миңа ярдәм итәсең? +- Итәм! +- Яратам да инде бабаемны! Иң яраткан кешемдер ул минем, билләһи! +- Безнең чырайдан кешеләр куркып качмасмы? +- Качмас, бабай! Әбиләрне ничек көйләрбез икән? +- Менә анысы вапрус инде, Әдрән улым. Һи-и, яшь чагым булсамы?! Хәзер инде авызыңны ачсаң - теше юк, инструминтсыз осталар хәленә калдык... - Бабайның күзе ялтырый - минем сүзләр аны җилкетеп җибәрде кебек. - Корткаларны кузгату авыр инде ул, ә бер кузгатса-аң, туктата алмассың әле! +- Искәндәр кайда ул? - Безнең сүзне Миләүшә бүлде. +- Урамда йөри, - дидем мин. +Бераздан ул әйләнеп керде, куркуы йөзенә чыккан иде: +- Әдрән, тыкрыкка кадәр бардым, беркайда да юк... +Мин, атылып, урамга чыктым. Миләүшә дә миңа иярде. +- Кара, дидем бит. Яшь ярымлык баланы машина бәрсә... Әтәч күзен чукыса... тавышлар ишетелә иде - башымны тыгып карасам, Искәндәр белән икәүләшеп ишегалдындагы сары төс ягыла төшкән чирәмлеккә чүмәшкәннәр. +- Маһруй әби, нихәлләрдә сез? - Мин ике куллап күрештем. Миләүшә исә, еллар буе күрмәгәндәй, Искәндәрне кочаклап алды. +- Менә, җүнсез ак тавыгым, тагын чеби чыгарды. Киребеткән тавык булды шул, җәй ахырында кыртлый да, чебиләре барыбер кеше булмый инде аның. Ничә куып төшердем үзен... +- Искәндәр, әйдә, өйгә кайтабыз, - диде Миләүшә. +- Җоок! - Искәндәр бер кулы белән Маһруй әбигә ябышты. +- Бик дуслаштык әле Искәндәр улым белән. - Маһруй әби канәгать кеткелдәде. - Нәкъ син инде, валлаһи! Суйган да каплаган! Менә чебиләрне күрде дә хәйран калды. Син дә шулай корт-мазарга үлеп тора идең бит. +- Миләүшә, бар, кайт, мин улым белән калам. +- Тагын югалтма! - Ул, кырт борылып, чыгып китте. +- Һе, - диде Маһруй әби, әмма бер сүз дә эндәшмәде. +Камәр әби белән Маһруй әби җәйләрдә һәр кичтә капка төбенә чыгып утыра иде. Алар янында мин дә буталам. Маһруй әби, кесәсеннән суыра торган кәнфит чыгарып, гел җырлата иде үземне. +- Җырламады әле малаең, - дип, Искәндәрнең башыннан сөеп алды ул. - Гайнан бабаң да җырлый, әтиең аннан да остарак, дим үзенә. Аңлаган сыман карап тора. Җырлар әле, моңлыдан моңлы туа. +Маһруй әби сүзләре күңелемә сары май булып ятты, нәни учына сап-сары чебине кысып тоткан улымның юка саргылт чәченнән сыйпадым. +- Син үзең дә шәп җырлыйсың бит, Маһруй әби! +- И-и, кит инде, булмаганны! Яшь чакта кем җырламый инде! +- Бабай әйтә, Маһруй әбиең, калышса да, шул Әлфия Авзаловадан гына калышадыр, ди! +- Гайнан бабаң ни сөйләмәс! - Маһруй әби, үзе дә сизмәстән, яулык чите белән авызын каплады. - Аның теле белән! Камәр әбиең әйтә торгание, сүгеп тә булмый бит аны, дип. Камәрбану, Камәрсылу, дип, әллә ниләр әйтеп бетерә дә сихерли, дия иде. - Маһруй әби инде минем аркамнан сыпырып алды. +Берьялгызы яши ул. Гомер буе авыру - кечкенәдән аяксыз сеңлесе Миңлегөлне карады. Аны ялгыз калдырмас өчен, кияүгә дә чыкмаган. Миңлегөл әбинең вафатына өч ел була бугай, хәзер инде Маһруй әби гел берүзе калды. Бер дә тик тормый тагы: каз-тавыгын да асрый, бакчасында да мәш килә. Әти, аңа әйтеп тә тормыйча, тракторы белән бакчасын сукалый, бәрәңге алу чорында Гайнан бабай, көрәген таяк итеп, иң беренче Маһруй әбигә кузгала. Аңа мин иярәм. +- Бераз авылда торырга кайткансыз икән, әниең әйтте. Әйбәт булган, Әдрән. Авыл һавасы балага килешә ул... - Маһруй әби уйларымны бүгенгегә кайтарды. +- Шулайрак иде шул, Маһруй әби. Нәрсә булып бетәр? +- Бик әйбәт бетәр! - Маһруй әби, ни гаҗәп, гел шундый күтәренке күңелле булды. Юкса аның бу тормышта нинди шатлык күргәне бар да, нәрсәгә куанганы бар? - Гайнан бабаң белән очрашкан саен, синең җырлавыңны сагынабыз. Икенче Илһам син булырсың, Алла боерса! Бездә шул кешене вакытында күрә белмиләр! Үзең дә тыйнак инде... +- Ярар ла, Маһруй әби! Менә без бүген бабай белән синең җырлаганны сагынып утырдык әле! +- Гайнан бабай әйтә, Маһруй җырлый башласа, гармунымны тотып, янына басып җырлыйм, ди! +- И-и, син дә тач бабаң булып беткәнсең икән! - Ул кабат аркамнан сөеп алды. - Бабаң шулай гомере буе миннән көлде... +- Юк, чынлап, Маһруй әби! Мин клубта эшли башлыйм иртәгәдән. Менә көзге эшләр беткәч, бер җыелышып җырларбыз әле... +- Һай, Әдрән, җитмеш биштә кеше көлдереп йөриммени хәзер! Кит, булмаганны! Җүнле кеше бу яшьтә йә намазлык өстендә утыра, йә үлә. Тавышы да чыкмый инде аның хәзер, җырлары да онытылган... +- Көзгә кадәр кабат исеңә төшәр әле, Маһруй әби, - дип, мин дә карчыкның җилкәсеннән кагып куйдым. +Искәндәр, чебине тоткан килеш, капкага юнәлде: +- Улым, тукта, ул әле кечкенә, әнисеннән башка яши алмый! +Искәндәр башын чайкады. +- Тагын керербез, улым, яме? +- Җоок! +Хәзер ул елый башларга тиеш иде - иреннәрен бөрештерде, кашлары җыерылып килде. +Рәхмәт төшкере, Маһруй әби үзе ярдәмгә килде: +- Әнисенә алып кайтып күрсәтсен инде, аннары китерерсең! +- Рәхмәт! - дидем мин. +"Кош тоткандай" дигән сүзнең сөенүгә ни катнашы бар икән, дип уйлый идем элек, менә хәзер аңладым: сап-сары чебине учлап тоткан, авызы колагына җиткән Искәндәр улым дөньяның иң бәхетле кешесе иде бу мизгелдә! +Без өйгә шулай кайтып кердек. Гайнан бабай чәй эчеп утыра иде - тизрәк аның янына елыштым. Минем урында хәрби кеше булса, безнең өйне ике лагерьга бүленгән, дип әйтер иде. Бер якта - Гайнан бабай белән мин, икенче якта - әти, әни һәм Миләүшә. +Әмма мондый вак-төяк уйлар уйлап вакланырга башка вакытым булмады - иске дә, яңа да тормыш мине бөтереп алды. +* * * +Газинур абый туганнан бирле "силсәвит" бугай инде ул. Ипле дә кеше инде үзе! Карап торышка тиз арада әвәләнгән Кар бабайга охшаган - ике зур, бер кечкенә түгәрәктән тора: кыска юан ботларына түм-түгәрәк корсак, аннан түм-түгәрәк пеләш башны утыртып куйганнар. Әмма алтын-көмеш тешләрен елтыратып, күзен сызыкка гына калдырып елмаеп җибәрсәме?! Аннан да чибәр кеше табалмассың дөньяда. +- Әйбәт кеше ул шулай мулдан була... - Газинур абый шактый ук очлаеп торган корсагын яратып уа. +Ул - гаҗәеп кеше! Гел ак күлмәктән йөрер, "Шевроле Нива"сында горур гына узып китәр, кемдер кул изәсә, шундук туктар, аның гозерен, хәтта зарын да ахыргача игътибар белән тыңлар. Сүз сөрешенә карап, кашын җыерып алыр, тел шартлатыр, "Ну да?!" дигән атаклы сүзен йөзләгән интонациягә төрләндерер. Аның белән әңгәмә корган беркем дә канәгатьсез калмый. Иң мөһиме, Газинур абый аларның мәсьәләсен хәл дә итә әле! +- Сезон кергәнче, клубны сипләштереп чыгарсың, дигән идем, энекәш, булмады. Монда пакусны киң алдырырга туры килә, ну да! Район миллион төрле эш куша, кайсыннан башларга да белгән юк. Ну да! - Ул түм-түгәрәк йөзенә килешеп торган түгәрәк кысалы күзлеген ипләп кенә сөртте, борын очына элде. Өстәлендә кәгазьләр аз түгел иде, берәм-берәм һәммәсен дә карап, миңа "фронт" сызыгын билгеләде: - Беренчедән, культура бүлеге урак өстендә агитбригада сымак нәстәкәй оештырып, кәнсирт-мазар белән игенчеләрнең күңелен күтәрергә тиеш. Культура башлыгы Венера Шәмсиевна әйтә, бездән бер номер, ди. Анда, ди, сезгә Әдрән кайтты, ди. - Ул, күзлеген тагын да аска тартып, зәп-зәңгәр күзен миңа төбәде. - Ул сине белә икән, ну да?! Малае белән бергә укыгансыңмы шунда? +- Әйе, Радик - минем группадаш... - Дөрес, бу хакта әйтәсем килмәгән иде. +- Ярар, бик әйбәт бит инде, ну да? Тәк, шул: моны хәл ит. Карамалыда җырлый белүче юк, үзең җырларсың инде. Венера Шәмсиевна турыдан үзеңә шалтырата башлар, үземә кагылмаган мәсьәләне башка кушмасын... +- Ярар, - дидем мин, ризалашып. +- Берәр атнадан уракка да төшәрләр инде. Кичке сменага ындыр табагына киләсе була. Силсәвитләрнең, клубларның бәхете инде ул. Клубыңа материалларны барыбер инвестордан сорыйсы, ремонтка быел акча каралмаган. Аңладың инде, ну да? +- Ну да! - дигәнемне сизми дә калдым. +Газинур абый теләсә нәрсәне гафу итә, әмма бу сүзләрен башка кешедән ишетүне күтәрә алмый иде. Ул, күзлеген салып, миңа карады. +- Ну да... - диде ул, башын чайкап. +- Газинур абый, гафу ит, телемнән ычкынды. +- Телдән ычкыну хәерлегә илтми. Тәк, дәлше барабыз. Кәнсиртне әйттем, ындыр табагын әйттем. Ә-ә! Ну да! Районда укытучыларның август киңәшмәсе була. Ай урталарында инде. Безнең Карамалыга да керәселәр икән бер ише. Яңа койма тотарга, диделәр. Районның үзендә тишек-тошыкны ямарга кеше җитми, димәк, булышмыйлар дигән сүз. Карамалы мәктәбендә ирләр өчәүмедүртәүме, аларның да берсенең ир диярлеге юк. Инвесторның кешеләре качып бетте. Бу атнада шунда кайнашырсың, ну да! +- Газинур абый... +- Анысы да монысы, иң мөһимен әйтергә онытканмын бит: бүген районга галимнәр килеп төшкән, ди. Венера Шәмсиевна иртәгә аларны безгә җибәрә. Безнең Карамалы авылы җирлегенә, диюем. Уттай эш өстендә йөрмәсәләр, кылны кырыкка ярырдай чакта! Миңа аларны каршы алып ашатасы, сиңа инде шулар белән йөрисе була. +- Нишләргә тиеш соң мин? +- Анысын үзем дә белмим. Кирәк булса - җырларсың, тыңласалар - сөйләрсең, үзләре әйтер, диде Венера Шәмсиевна. Башта Карамалыга килерләр, аннан үзеңнең Чиялеңә алып китәрсең, ну да. +- Клуб мөшкелрәк хәлдә бит әле, коймаларын рәтләп чыгасы иде, тирә-якны алабута баскан, чабармын дигән идем. Сәхнә идәннәре купкан, урындыкларны кагыштырасы бар... +- Ә, әйе! Клуб эшен әйтеп тормыйм, анысы тәртиптә булсын. +- Газинур абый, анда миңа атнасына әллә ничә чара да уздырырга кирәк бит әле... +Ул миңа гаҗәпләнеп карады: +- Уздыр соң... +- Бу эшләр белән мин клубка барып җитә аламмы соң? +- Нәрсәгә сиңа клуб? - Ул балкып елмайды. - Дәкүминтләрең тәртиптә +- Алай ничек булыр икән? +- Шулай иң дөресе була! Бу клуб болай да ябылырга тиеш, синең өчен бер елга калдырдык. Әйбәт кенә эшләп ал да киләсе елга Карамалыга күчәрсең. Чияленекен барыбер ябабыз. Сезнең йөз йортка тулыр-тулмас авылда клуб тотып булмый. Венера Шәмсиевна шулайрак әйтте. Бераз чыныгу алсын, диде. Шуңа күрә дәкүминт ягыннан тел-теш тидерерлек булмасын... +Газинур абый мине озата чыкты: +- Барысы да әйбәт булыр, энем! +- Кайсыннан башларга соң әле, зиһен чуалды, - мин әйтәм. +- Синең клубта техничка кем әле? +- Разия апа. +- Башка кешең юк та бит инде. Тәк, менә шуңа эш кушудан башла. Кунаклар килер алдыннан, клубны бераз адәм рәвешенә кертсен. Җырлый-сөйли белә торган берничә карчык-корчык та әзер торсын, дигән иде Венера Шәмсиевна, шуларны йөреп чык. Елтыр-йолтыр күлмәкләрен киеп торсыннар иртәгә. Шуларны көйлә дә мәктәпкә койма тотарга бар, ну да... +Мин машинамны Чиялегә кудым. +- И-и Әдрән җаным, бигрәк өч тиенгә калдырдылар бит акчаны, бераз арттырсыннар, әйт әле үзләренә! - Разия апа мөмкинлек чыгудан файдаланып калырга тырышты. +Нәрсә диим? Буш вәгъдә бирә алмыйм, иңсәләремне генә сикерттем. +- Беләм, беләм, барыбер артмый инде ул, болай гына әйтүем. Япмасыннар гына инде, берүк... +- Менә анысы өчен тырышасы бар! +Разия апа, итәкләрен кыстырып, эшкә кереште, мин урам буйлап атладым. +- Китсәнә, Әдрән, Казан галимнәре алдында оялмыйча тагын! Булмаганны, юк-юк! - Сания әби кулын гына селтәде. +- Әйткәннәрие, Газиз малае авылга, клубка кайткан, дип, рас икән! - Мәрьям әби дә егылып төшмәде әле үтенечкә. - Без яшь чакта күлмәкләрнең матурларын киясен кидек, саласын салдык, улым. Хәзер алтыннан ясалганны кисәң дә юк инде. Авызыңда тешең, күзеңдә очкын булмагач... Юк, юк... +- Үләм, Алла сакласын! Алар алдында оятка каласым юк, минем бит гыйлем җиде класс кына. Алар кычкырып көлсенмени? Гайнан бабаң да яшь чагында кәмитче иде, син дә шул икән! +Зөлфия әбидән дә өметле сүз ишетә алмадым. +Маһруй әбинең капкасыннан узаргамы-узмаскамы дип икеләнеп торганда, бәхетемә, үзе күреп алып сүз башлады: +- Әдрән улым, мине эзлисеңме? +- Шулайрак, Маһруй әби. Хәлләр мөшкел әле, син генә коткарсаң инде... +Ул яныма ук килеп басты. +- Нәрсәкәй генә булды, Әдрән улым? +- Газинур абый, Карамалыдагы силсәвит инде, эш кушты. Иртәгә Казаннан галимнәр киләсе, ди. Чиялегә керәселәр икән. Җырлый-сөйләшә белә торганрак әбиләрең матур күлмәкләрен киеп торсыннар әле, ди. Берсе дә егылып төшмәде... +- Кемнәргә кердең соң? +- Мәрьям әбигә, Зөлфия әбигә, Сания әбигә... +- И-и, гомер буе җебегән булдылар инде! Соң, миңа керсеннәр! +- Яңа бал, мәтрүшкәле чәй белән сыйлармын үзләрен. +Мин Маһруй әбине кочаклап алдым. +- Рәхмәт, яме, Маһрүттәй! Иртәгә сиңа алып киләм! Матур күлмәгеңне дә кияргә онытма! +Мин машинама таба йөгердем, Карамалы мәктәбенә койма тотарга булышасым бар бит әле. +* * * +- Кая соң болар, сәгать тугыз тула бит инде?! Ни яңа эшкә тотынып булмый, ни башланганына нокта куялмыйм бу җәфалар аркасында, ну да! - Газинур абый, каш өстенә кулын куеп, район үзәгеннән Карамалыга килә торган юлдан күзен алмый. +- Утыз чакрымны бер сәгать киләләр бугай инде... - Мин дә учакка утын өстәдем. +- Заразылар! Унау ди бит әле алар, әбите безнең өстән, ну да! Әдрән, ишетсен колагың, ахыргача шулар белән йөрисең, бүген эшне бетерергә кирәк. Иртәгегә калмасыннар! Монда ничу бака туе ясап ятарга! +- Киләләр! - Карамалыга ак микроавтобус борылды. - Шулар булырга тиеш! +Газинур абый алпан-тилпән авыл советы бинасына кереп китте: +- Сәрия, кая син? Чык, әйдә, ну да! +Ишектән ак калфаклы, милли күлмәктән, камзулдан, читектән, чәкчәк күтәреп чыккан авыл советы секретаре Сәрия апаны күргәч, артыма авып китә яздым. +- Тигез җирдә абына торган гадәтең бар, аяк астыңа карап атла! Теге адәми затлар килгәч, авызыңны ерып тор! +Ашыкмас, пошмас Газинур абыйны җен алыштырдымыни - хәрәкәтләре җитез, фәрманнары хәрбиләрчә төгәл яңгырый. +Автобус килеп туктар-туктамас борын, ул, ике кулын киң җәеп, әллә ни гомер күрмәгән иң якын туганнарын каршы алгандай, кунакларга таба атлады. Җәйге кояш нурлары аның тук чыраен, пеләш башын аеруча яратып яктырта иде. Юк, алай түгел, Газинур абый үзе кояш иде бу мизгелдә, әнә күктән кояш төшкән дә Газинур абыйның баш урынында түм-түгәрәк булып утыра. +- Исәннәрмесез-саулармысез, милләтебезнең асыл затлары, хөрмәтле уллары-кызлары! Безнең Карамалы авылы җирлегенә килүегез өчен сезгә авыл халкы һәм шәхсән үз исемемнән олы рәхмәтемне җиткерәм, сезнең алда түбәнчелек белән баш иям. +Муены булмаса да, ул иелгәндәй итте. +- Без хөрмәтле кунакларыбызны һәрвакыт чәкчәк белән каршы алабыз. Халкыбызның милли тәгаменнән авыз итегез, мөхтәрәм кунакларыбыз! +Сәрия апа сынатмады, малай, авызын ерган килеш, ашъяулык өстенә куелган чәкчәкне галимнәргә тәкъдим итте. +Мин исә урынымда каккан казыктай басып тора бирдем. Чәч аралары юпь-юеш иде. Вәт, Газинур абый, аның сүзләреннән каз тәннәре чыкты, билләһи! Бу бит, ул бит коеп куйган артист! Әгәр спектакль куярга уйласам, әзер талантым бар! +Газинур абый, кулымнан тартып, үз янына бастыргач кына, уйларымнан айныдым. +- Менә бу инде безнең Карамалы авылы җирлегендә генә түгел, хәтта районыбызда гына да түгел, бөтен татар дөньясында йолдыз булачак талантыбыз - Әдрән Гыйльфанов! Илһам Шакиров эшен кем дәвам итәргә мөмкин, дип сорасалар, минем җавабым әзер: ул, - һичшиксез, Әдрән Гыйльфанов! +Аркадан гөрләвектәй тир ага, күлмәгем лычма су, маңгайны әйтмим дә инде - керфекләргә тама башлады. +- ...Без, аның якташлары, Әдрәннең уңышларына сөенеп, аның белән горурланып яшибез. Ул туган җиренә тугрылыклы булып, Казанда укуын тәмамлагач, анда ике ел дәвамында музыка дәресләре алып барды да менә безгә кайтты, югары белемле белгеч. Хәзер инде безнең Карамалы авылы җирлегенә кергән бик тә ямьле табигатьле, матур күңелле кешеләргә бай Чияле авылында клуб директоры... +- Ммм... - диеште Казан галимнәре. Бетерде Газинур абый. Кунакларга күземне дә күтәреп карарлыгымны калдырмады. +- Бүген сез Карамалы авылы җирлегендә эшләячәксез, диделәр. Программа өчен Әдрән Газизович җаваплы. (Бу Газинур абыймы соң?) - Хәзер Чиялегә кузгалып, төшке ашка Карамалыга килерсез дә кичкә кадәр шушында эшләрсез. +- Рәхмәт, рәхмәт, - диеште кунаклар. +- Хәзер инде мин дә берничә сүз әйтеп үтим... - Ак чәчле, бөкрерәк, калын кысалы күзлек кигән, алтмыш яшьләр тирәсендәге бер абзый аз гына алгарак чыкты. - Беренчедән, болай зурлап каршы алуыгыз өчен рәхмәт! Бу авылларда бер генә көн булу бик кызганыч... - Газинур абый дертләп куйды шикелле, әмма йөзенә чыгармады. - Бу авыллар, мәгълүм булганча, Идел буе Болгар дәүләте вакытыннан ук билгеле. Моны сиксәненче елларда биредә уздырылган археологик экспедицияләр нәтиҗәсе дә, җитмешенче елларда бу якларда уздырылган беренче экспедицияләр дә ачыклаган һәм укылган борынгы кабер ташлары да дәлилли... +- Гомәр абый, тирәнгә кермә, эшкә керешик... - дип бүлдерде аны ярты башы чәчтән арынган, күзлекле, кыска буйлы, утыз яшьләрдәге егет. +- Әйе, безнең вакыт тар... - Кызыл чәчле, какча гәүдәле кыз аны җөпләп куйды. +- Яшьләр шул өстән генә барырга ярата, тирәнгә керми, - дип сукранды Гомәр абый дигәннәре. - Таныштыра да, максатны да аңлата алмадым... +- Борчылмагыз, борчылмагыз, - дип, аның җилкәсеннән үз итеп какты Газинур абый. - Төшке ашта рәхәтләнеп танышырбыз. Хәзер без болай итик, хөрмәтле кунаклар... - Газинур абый үзенең ипле тавышы белән барысын да тыңларга мәҗбүр итте. Аннан янә әфсененә кереште: +- Заман - яшьләрнеке, аларны тыңламыйча булмый. Чыннан да, сез хәзер Чиялегә кузгаласыз. Сезне Әдрән Газизович алып бара. Ул шунда барысын да хәл итәр. Шулай бит? - Газинур абый зәп-зәңгәр күзен миңа төбәде. +- Шулай, - дидем мин. Тагын нәрсә әйтә алам соң? +- Дөресе шул булыр, - дип җөпләде теге күзлекле егет. +- Ә хәзер, мөхтәрәм галимнәребез, автобуска утырып, Чиялегә китәсез. Ул нибары өч чакрым ераклыкта гына урнашкан. - Тимерне кызуында сугарга тырышкандай, ул, егетен, кызын да, әбисен, бабасын да кулларыннан тотып, артларыннан этеп дигәндәй, автобуска кертеште. Үзенең адымнары җиңеләеп, тавышы көрәеп китте: - Рәхим итегез, әйдәгез, - дип сөйләнде ул, ягымлылыгын бер мизгелгә дә җуймыйча. Аннары миңа: - Планканы төшермә, - дип пышылдады, хәйләкәр елмаеп. - Иң мөһиме, бүген эшне бетер, иртәгәгә +Мин автобуска кергәч, ул ишекне ябып та куйды. Авызын колагына кадәр ерган килеш, автобус Чияле юлына чыкканчы, кул болгап торды. +Юлда барганда ук танышып чыктык. Гомәр абзый дигәннәре миңа Чияле тарихын сөйли генә башлаган иде, кырык яшьләрдәге яулыклы бер апа аны бүлдерде: +- Гомәр абый, әйдә, кешечә аңлатыйк әле иң әүвәл, - диде ул. - Менә без, автобус йөртүче Рифат абый белән бергә ун кеше, шулай җәй саен төрле якларга экспедициягә чыгабыз. Һәр елны бер районда булабыз. Шуның нәтиҗәсендә китаплар чыгарабыз. Без монда төрле белгечләр, менә экспедиция җитәкчебез Гомәр Садриев, ул - фәннәр докторы, фольклорчы галим, халык авыз иҗатын җыя. +- Гомәр Яруллович, профессор... - Ул, сул кулын күкрәгенә куеп, башын бераз гына иде дә уң кулын күрешергә сузды. +- Менә монысы... - Ул алгы якта ике генә бөртек чәче калып, шуны маңгаена кадәр үстергән күзлекле кыска егеткә ымлады: - Ирек Идрисов, шулай ук фольклорчы, Гомәр аганың эшен дәвам итүче. +Аның сүзләренә җавап иткәндәй, егет, калын кысаның уртасына төртеп, күзлеген өскәрәк күтәреп куйды. +- Без икебез дә фольклорчы булсак та, халык авыз иҗатын төрле аспекттан чыгып өйрәнәбез, - диде ул. +- Менә мин - телче! Динә Мөстәкыймовна, филология фәннәре кандидаты. Тел үзенчәлекләрен, диалектларны өйрәнәм... +- Бик көчле белгеч, между прочим, аның хезмәтләре Мәскәүдә, Новосибирскида да югары бәяләнә. - Гомәр ага миңа таба янтаеп, җилкәсен терәде. +- Артта утырган кызыбыз, - ул кызыл чәчле, ябык кызга таба борылды, - Алинә Мирзовна, сәнгать белгече. Бер ел элек диссертациясен Мәскәүдә уңышлы яклап, институтыбызда эшли башлады. Заманча фикерли, үзенчәлекле уйлый. Фәнни мәкаләләре Петербург журналларында, чит илләрдә даими басыла... +- Еш кына үзебез дә аңламыйбыз аны, шул дәрәҗәдәге югарылыкта хезмәтләре, һе-һе-һе... - Гомәр абзый учы белән авызын каплап кеткелдәде. +- Ә менә бу рәттә безнең кулъязма җыючылар, иске татар һәм гарәп язуы белгечләре утыра. Зәйни Садыйкович, - ул илле яшьләрдәге, балкып елмайган абзыйга күрсәтте, - доктор, бу өлкәдә төп белгеч. Янында - Айваз, аның шәкерте, аспирант. +- Дөнья шәкертләр кулына кала. - Зәйни абзый елмаюын бер дә сүрелдерми, ахры. - Но! - Ул имән бармагын өндәү билгеседәй өскә күтәрде. - Шәкерт остазын узып китәргә тиеш! +Ул әле тагын да сөйлисе иде, Динә Мөстәкыймовна аның сүзен кырт кисте: +- Алар артында кабер ташларын өйрәнүче, мөхтәрәм Госман Вәлиевич бара. Үзе гүзәл Башкортстанда туган. +Ул җавап итеп елмайды. Госман абзыйның әллә алтын, әллә бакыр тешләре күзне камаштырды. Ә менә бу эсседә баш очына кышын кия торган башлык элеп куюы, калын киенүе гаҗәбрәк иде анысы. +Минем күзәтүемне сизде булса кирәк, Динә Мөстәкыймовна: - Ул шул зираттан чыкмый инде. Үләнгә батып казынамы, эзләнәме шунда. Ничек черки ашап бетермидер үзен, курыкмавын әйт тагын... - дип өстәп куюны кирәк тапты. +- Ә менә бусы инде... - Динә Мөстәкыймовна янында йокымсырап барган илле яшьләрдәге апаның кулыннан алды. - Безнең музыка белгечебез, гүзәлләрдән гүзәл Гүзәл Салиховна! +- Мөнәҗәт әйтүчеләр бармы авылда? Музыка коралларында уйнаучылар? - Гүзәл дигән апабыз шактый ук кырыс, ахры. Тавышы да чыңлап тора. +- Тукта, башта танышып бетерик инде, аннан эшкә керешербез, - диде Динә Мөстәкыймовна. - Ирина Илдусовна белән таныштырмадым бит әле. Ул безнең оста куллы кешеләрне барлый, матур өйләрне, тәрәзә кашагаларының үзенчәлекләрен өйрәнә, фотога төшерә. Соңыннан аны китабыбызга осталарның фотолары белән бергә эчтәлекле мәгълүматка төреп бирә... +Ирина Илдусовна кулын изәде: +- Исянмысез! +Чиялегә кердек. Автобус клуб каршына килеп туктады. +- Хөрмәтле галимнәребез! - Газинур абый искә төшеп, көләсем килеп китте. - Клубта кечкенә генә музей почмагы бар. Эшне шуннан башлыйк. +- Юк-юк, - дип бүлдерде мине Динә Мөстәкыймовна. Кемгә музей кирәк - шул карасын. Безгә җор телле әбиләр, хикмәтле бабайлар кирәк... +- Миңа - мөнәҗәт әйтүче... +- Миңа - мулла бабай, кулъязмаларны, белсә, ул белер... +- Зиратка кем алып керә мине? +- Ирина Илдусовнаны урам буйлап машинада йөртергә кирәк... +- Чигүчеләргә кем алып бара?.. +Бөтенесе миннән җавап көтә, бу кадәр игътибардан телсез калдым. +- Әйдә, күпне белгән, күпне күргән бер әбигә алып бар, ул үзе безне бүлеп бирә. - Динә Мөстәкыймовна мине авыр хәлдән коткарды. +- Киттек, - дидем мин, сөенеп. +Маһруй әби ап-ак яулыгын башына япкан, борынгы яшел күлмәген киеп, борчылып, безне көтеп тора иде. Ишегалдындагы сары чебине күрүгә, сәнгатьче Алинә Мирзовна белән Ирина Илдусовна, берсе - телефонына, икенчесе фотоаппаратына ябышып, черт тә черт фотога төшерергә тотынды, үзләре чебиләрне мактап-сөеп туя алмады. +Маһруй әбине яратам да инде, имтиханга бик яхшы әзерләнеп килгән студент кыз ише, галимнәр каршында нык торды, бөтен сорауларына да җавап бирде. +- Мулла абзый өендә иде, әле генә күрдем. Безнең Вәгыйз мулла бик укымышлы, әтисе дә шундый иде, иске китаплары бар да бар инде... - Ул сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, Зәйни Садыйкович белән шәкерте шунда юнәлде, аларга кабер ташларын укучы Госман агай да иярде. +- Туктагыз әле, самавыр куйган идем элеккечә. Мәтрүшкә салып, чәй кайнаттым. Яңа вәринҗә белән эчәрсез... +- Вәринҗә! Әһә! Мин әби янында калам, - диде Динә Мөстәкыймовна. Теге ярты башы пеләш, күзлекле егет тә ушлы икән ләбаса: +- Мин дә биредә калам. Фольклор ягыннан күп материал барлыгы сизелә. +- Без, элеккеге буын, кыр шартларында эшләргә күнеккән, - дип, Гомәр Яруллович, таягын каккалап-суккалап, урамга чыгып китте. +Калганнарын Маһруй әби үзе бүлеп бирде: сәнгатьчене - Сания әбигә, музыка белгечен, билгеле инде, Гайнан бабайга озатты. Ирина Илдусовнаны урам буйлап машинада мин йөртергә тиеш булдым. +Бер мәлгә күңелне шом басты: галимнәр өчен җаваплы итеп мине билгеләгән +- Вот! - Ирина Илдусовна Сабир бабай йортына төртеп күрсәтте. Машинамны туктаттым. +- Ай-яй-яй! - Галимә апам тел шартлатты. +Гап-гади кечкенә агач йорт. Алгы якка өч тәрәзәсе карап тора. Сарыга буялган. Төсен ошаттымы? Сабир бабай - оста куллы кеше, чорма тәрәзәсе бизәкле - шул гаҗәпләндердеме галимәне? +- Кем яши? - Ирина Илдусовнаның әнисе марҗа икән, шуңа аның татарча җөмләсе ике-өч сүздән генә тора. +- Сабир бабай. +- Узе геня? +- Әйе, хатыны үлде, балалары Казанда тора. +- Исянмы ул? +- Исән, - дидем мин. - Чакырыйммы? +- Чакырыгыз. +Ул, фотоаппаратын тартып чыгарып, черт тә черт төрле яклап фотога төшерә башлады. +Сабир бабайның ишетү ягы чамалы, шуңа кулын колагына куеп сөйләшә. +- Сатмыйм мин йортны, монда үләм, - диде ул, сүзнең өй турында барганына төшенгәч. - Казанга ике дә аяк басмыйм, кайткан саен алып китмәкчеләр... +- Бабай, исянмысез! - Ирина Илдусовна аны кочаклап ук алды. +- Кем кызы син? - Сабир бабай аны танымакчы булып, хәтерен кузгатты. +- Илдус кызы! +- Кем кызы ди? - Ишетеп бетермәгән Сабир бабай миннән "тәрҗемә" көтә иде. +Мин, ниһаять, максатыбызны аңлата алдым. Сабир бабай бу кадәр игътибарга сөенеп, тагын сорау бирмәсеннәр дигәндәй, ашыгып сөйләп китте: +- Менә, балалар, бу йортны җитмеш бишенче елда салдым, ие. Әти дә балта эшенә оста ие, миңа да өйрәтте. Шулай тәвәккәлләдем дә тотындым, ие. Сиксән бишенче яшь белән барам мин, карт инде, әллә кайчан үләргә вакыт, һе-һе-һе... +Ирина Илдусовна, блокнотын ачып, нәрсәдер язды. +- Карчыгым бик әйбәт ие, биш ел инде киткәненә, уйламаган көнем юк. - Сабир бабайның эре генә күз яше бите буйлап тәгәрәде. +- Бабай кем? Профессия? +- Ветврач идеңме әле син, Сабир бабай?! +- Ие. Аллага шөкер, әйбәт эшләдек, булсын дип эшләдек. Ул вакытта кешеләр икенче ие... +Ирина Илдусовна үзенә кирәкле мәгълүматны алды, ахры, күрше йортларны күзли башлады: +- Бу йортта эшем бетте. +- Рәхмәт, Сабир бабай, вакыт санаулы, - дидем мин. +Машинага утыргач, Ирина Илдусовна йортка яңадан кул изәде: +- Курясезме, кояш рясемен? +Мин текәлеп-текәлеп карадым, әмма кояшны күрмәдем. +- Сары булганга әйтәсезме? +- Юк. Балконны курясез? +- Күрәм. +- Анда восточная арка бар... +- Эһе. +- Ярымтүгәрәк. +- Вот. Бу - кояш чыгып киля. +Ирина Илдусовна һәр йортның үзенчәлеген ачып бирде. Һәр йортта татарга, мөселманга хас символларны күрсәтте, әллә нинди тарихларга кереп китте. Бермәлне мин үзем дә моңарчы гап-гадәти дип йөргән авыл өйләренә әкият сарайлары сыман карый башладым. Тәрәзә йөзлекләре өстенә кош рәсеме төшерү борынгыдан килә икән. Кош ул татарлар аңына борынгыдан кояш һәм яктылык символы буларак сеңгән, ди. Безнең авылда күгәрчен рәсемнәре генә бар дип йөри идем, Ирина Илдусовна аккошын да, үрдәген дә, сандугачын да, карлыгачын да күрсәтте. Әле боларның һәммәсенең дә мәгънәсе бар икән. Пар аккош ир белән хатынга тигез мәхәббәт, тугрылык, дус-тату тормыш тели, имеш. +Чияленең һәр йортында диярлек туктап, фотога төшереп, хуҗалары белән сөйләшә-сөйләшә, төшке аш вакыты да җитте Миндә ике төрле хис көрәшә иде. Бер яктан, Чияле өйләренең гади генә булмавы, һәр йортның гаҗәеп мәгънәгә ия икәнлеген белүдән горурлык кичерсәм, болар хакында беренче ишетүем шактый ук хурландыра иде. +Галимнәрне җыеп, автобуска утыртырга да Карамалыга илтергә кирәк иде. Өйгә кайттым - бабай да, музыка белгече дә юк. +- Гармунын кыстырып чыгып китте теге галимә дигән хатыныгыз белән. Хәерлегә булсын... - диде әни +Маһруй әбигә кердем, капкасы ачык - өй ишегендә йозак эленеп тора. +Аптырагач, клуб янына киттем. Ак микроавтобус урынында - күңелгә җылы йөгерде. +- Әдрән, син кайда йөрисең, монда кәмит күрсәтәләр. - Разия апа кулымнан тотып дигәндәй өстерәде. +Керсәм... Безнең клубның сәхнәсендә алма төшәрлек тә урын юк. Бабай гармунын тотып, күкрәген киереп баскан. Матур күлмәген кигән Маһруй әби, чәчәкле күлмәгеннән Сания әби, алъяпкычтан Гөлчирә әби, тула оеклардан Мәрьям әби, Зөлфия әби тезелешеп тора. +- Баш-ла-дык! - Гүзәл Салиховнаның дирижёр сыман кулларын болгап җибәрүе булды, Гайнан бабай гармунын тартып та җибәрде. +Йөгереп кердем өйләргә, +Бүрегем элдем чөйләргә. +Яшь чагында уйна да көл, +Калсын сагынып сөйләргә... +Әбиләр алдыннан вәкарь белән генә атлап, кыз сайлагандай җырлыйҗырлый үтте бабай. Рәвеше! +Аллия-Гөллия, +Гөллия тирәккәем; +Яшә гөлләр арасында, - +Шул сиңа теләккәем... +Әбиләр дә сер бирмәде, җырны күтәреп алды. +Җыр тәмамлангач, галимнәр аягүрә басып кул чапты. +- Афәрин! +- Менә, ичмасам, чын талантларны ишеттек! +- Әзер фольклор ансамбле бу! +Мин тораташ булып басып тора бирдем. Гүзәл Салиховна яныма йөгереп килде. Якадан гына тотып алмады инде: +- Сез, һичшиксез, фольклор ансамбле оештырырга һәм Казанда чыгыш ясарга тиешсез! Мин үзем кайбер конкурсларда жюри буларак катнашам, сезгә тәкъдимнәремне җиткерермен. Әмма бу талантларны башкала халкы да күрергә тиеш! +- Әбизәтелне киләбез! - диде Гайнан бабай һәм, шуны дәлилләгәндәй, гармунын шыгырдатып куйды. +- И-и, каян килеп чыктыгыз әле? - Маһруй әби һәммәсе белән дә ике куллап саубуллашып өлгерде. - Онытылып беткән уеннарны искә төшердегез, әллә кайчангы җырларны җырлаттыгыз. Яшьлекләр искә төште, перәме! +Сәгать уникедә Карамалыга кире кайтырга тиеш идек, инде сәгать ике тулып килә. +- Гаҗәеп авыл, гаҗәеп кешеләр! - Динә Мөстәкыймовна шулай дигәч, эчемә җылы йөгерде. +- Мин бик канагат! - Ирина Илдусовна да аны җөпләде. +- Халык рухи яктан бик бай... - Гомәр Яруллович салмак кына сүз башлады. - Уеннарны хәтерлиләр. Якты күлгә бәйле кызыклы риваятьләр язып алдым. Әлбәттә, хәзер фольклор үрнәкләрен табу елдан-ел кыенлаша, бу очракта, аңлагансыздыр инде, сүз фольклоризмнар турында бара, ягъни... +- Монда һәр йортта Коръән китапларын саклыйлар. - Зәйни Садыйкович елмаюын сөйләшкәндә дә җуймый икән. - Күбесе Петербург басмасы, Казанныкылар да очрый. "Мөхәммәдия" күп табылды. Безгә мәгълүм булмаган кулъязма да алдык әле мулла абзыйдан. +- Шулаймыни? Менә бит! - Динә Мөстәкыймовна алтын тапкандай шатланды. +- Зиратта XVII-XVIII гасырга караган дүрт таш таптым. Чистартып укыдым. Авылның борынгы булуына дәлилләр инде бу... - Госман Вәлиевич әле дә башлыгын салмаган иде. +- Эх, ул ташларның кайдалыгын билгеләп калмадым, - дидем мин, уфтанып. +- Мулла бабай белә, - контактларыгызны бирсәгез, текстын җибәрермен сезгә. Казанга кайтып, компьютердан тагын бер зурайтып укыйм да... +- Зиратта яз яки көз эшлиләр инде ул, үлән аз вакытта, - диде Госман Вәлиевич. - Зиратлары бик тәртиптә булган авылларны күреп сөенә торган идем. Бүген мин шундый авылда булдым, дип әйтә алмыйм... +Җир тишегенә керердәй булып уңайсызландым. "Егетләрне җыеп, көз башында ук өмә ясарга кирәк!" дип, күңелемә беркетеп куйдым. Быел яз көне биш-алты кеше генә кайнашкан идек шул. +Газинур абый иртән кайда басып калган булса, безне нәкъ шунда каршы алды. Авызы да нәкъ шулай ук ерылган, куллары җәелгән: +- Көтә-көтә көтек булып беттек, - диде ул, балкуын аз гына да сүрелдермичә. +- Без гаҗәеп авылда булдык, иптәш нәчәлник! - диде Динә Мөстәкыймовна. - Соңгы ун елда өзлексез экспедициядә йөреп, мондый да матур кешеләр яшәгән авылны очратканым юк иде. +- Ну да? - Газинур абый, шыттырмыйсызмы дигәндәй, миңа борылды. - Ник соңга калдыгыз, графиктан чыгасыз бит, - дип, пышылдарга да өлгерде. +Чәй өстәле янында да сүз эш турында барды. Бәлеш пешереп килгән Сәрия апага исә бөтенләй тынгылык булмады. Кызыл чәчле сәнгать белгече Алинә +- Бәлешнең размерын беләсезме? - дигәч, Сәрия апа бөтенләй коелып төште. +Сәнгать белгече, кесәсеннән җыела торган линейка тартып чыгарып, аның диаметрын үлчи башлагач, Газинур абыйның да кысынкы күзләре түм-түгәрәк булды. +- Ни, кем, мадам, туташ, нинди табада пешерәсең, шуңа бәйле инде ул, ну да! Зур табада пешерсәң - размеры зур була, кечкенә табада пешерсәң - кечкенә була, - Газинур абыйның аңлатмасы бик гади дә, бик аңлаешлы да иде югыйсә, әмма сәнгать белгече аны кабул итмәде: +- Фән төгәллекне ярата! - дип кырт кисте. Хөкемдәй яңгыраган сүзләрдән хәтта Газинур абый да шым булды. +Көннең икенче яртысы Карамалыда узарга тиеш. Бу авылга инде Карамалы клубы директоры Фәридә апа җаваплы. +- Син хәзер нишлисең? - дип сорады Газинур абый. +- Койма тотарга барам. +- Тукта, койма качмас, болардан әйбәт кенә котылырга иде бит. Фәридә апаң куркып калды әле, бергәләп йөртеп чыгыгыз инде, син тәҗрибәле хәзер, ну да! +- Рәхәтләнеп, Газинур абый! +- Ә? - Ул миңа сәерсенеп карады. +Карамалы авылында мин бөтенесенә дә ияреп йөреп чыктым. Динә Мөстәкыймовна ике сүзне кушып сөйли белмәгән кешеләрне ача икән - бер-ике сәгать утыргач, әбиләр-бабайлар туктаусыз сөйли башлый, Динә Мөстәкыймовна алар сөйләгән арада диктофонын әле сүндереп, әле кабызып тыңлый, кайчак "әһә" дип куя да блокнотына нидер яза башлый. Үзенә сиздерми генә күз салган идем, әлбәттә, берни дә аңламадым: "Тел очы [н] авазы ирен-ирен [б] авазлары алдында өлешчә охшашлана: сиксәмбиш - сиксән биш, ум малай - ун малай һ.б.", - диелгән иде анда. Ул арада галимә сумкасыннан кечкенә генә чәй каплары тартып чыгара да шуларны әбиләрнең кулына тоттыра. Тегеләр исә тагын да дәртләнеп сөйләргә тотына... +Гомәр Яруллович күбрәк үзе сөйли. Нәрсәдер сөйләп күрсәтә дә, шунышуны беләсеңме, дип сорый. Беләм, дисәләр дә язып куя, белмим, дисәләр дә. +Пөшәңгәрнең болынында йөрдем, аяк чылатып, +Нәләт суккан пөшәңгәрләр поши суйган, җылатып... +- Ишеткәнегез бармы моны? Юк? Һәй, моны да белмәгәч, хәзер сөйлим әле... +Шулай да, озак кына утыргач, аның әңгәмәдәшләре дә ачылып, әллә ниләр сөйләп куя. Гомәр Яруллович исә аларны мактап туя алмый: +- Һай, маладис! Әллә ниләр беләсез сез, халык зур ул, көчле ул! +Сәнгать белгече сөлге-тастымал, мендәр ише чүпрәк-чапрак рәсемнәре белән мәш килде, аларны фотога төшерде. Ул арада өй хуҗаларын да сискәндереп алды: +- Информант, фамилия-исемегез ничек әле? +- Ни ди ул? - дип дертләп китте "информантлар". Баксаң, шул мәгълүмат җиткерүчеләр икән инде ул. Фән төгәллекне ярата шул, һәрнәрсәнең үз исеме, үз урыны. +Зәйни Садыйкович иң әүвәл, хуҗаларны мактый-мактый, өч чынаяк чәй эчә. Шуннан үзе турында сөйли, тарихка кереп китә, акрынлап китапларга күчә: +- Эх, шуларны киләчәк буыннарга калдырасы иде, - дип уфтана. - Күпме китапларыбыз теге елларда тартып алынды, яндырылды, күмелде. Без шуларны бергәләшеп кире кайтармасак, тарихыбыз да, телебез дә, гореф-гадәтләребез дә, милләтебез дә җуелачак, юкка чыгачак! - дип, катгый фикергә килә. +- Кара, әтидә шундый китап бар иде шикелле, чормада ята бугай ул, - дип, бер-берсенә караша, киңәшләшә өй хуҗалары. +Шундый мөхтәрәм галимне, Казаннан килгән профессорны болай чыгарып җибәреп булмый бит инде - чорма ишекләре ачыла, тузанга баткан, дымланып беткән иске китаплар, кәгазь битләре алып төшелә... +- Менә бездә үткәннәргә нинди мөнәсәбәт, - дип сызлана Зәйни Садыйкович. Әмма җитди сөйләшсә дә, көләчлеге җуелмый аның. +Аның өч күзлеге бар икән. Шуларның өчесен дә киеп карагач, берсен сайлап ала. Шәкерте Айваз, блокнотын алып, аңа текәлә, ул исә эшкә керешә: +- Монысы - Коръән, Петербург басмасы. Пөхтәләп саклагыз, монысы - Чәләби, тәк, алга таба - "Бакырган" китабының өлеше... +Хуҗалар, шаккатып, аның һәр сүзен тыңлап, сеңдереп барырга тырыша. Зәйни Садыйковичның хөкеме катгый: +- Бабайлар бездән акыллырак булган! Без алар калдырган китапларны нинди хәлгә төшердек! +Көтү кайтты, сыерлар савылды. Газинур абый кесә телефоныннан ун гына шалтыратмады инде. Ниһаять, рәсми булмаган җитәкче Динә Мөстәкыймовнадан фәрман яңгырады: +- Кузгалабыз! +- Эх, күргән кебек тә булмадык! - дип көрсенде Газинур абый. Еларга җыенган малай кыяфәтендә иде ул. - Сезнең кебек, милләтебезнең йөзек кашларына безнең ишекләр һәрвакыт ачык, теләгән вакытыгызда килегез, мөхтәрәм галимнәр, кадерле кунаклар! +Автобус кузгалды. +- Уф Алла! - диде Фәридә апа. +- Әйтеп бетермә, олы юлга чыксыннар башта, кире борылмасыннар, ну да! +- Рәхмәт, Газинур абый! +- Ә? - Ул сәерсенеп миңа борылды. - Нәрсә? +- Галимнәрне безнең якларга алып кайтканыгыз өчен. Алар минем күзне ачты, хәзер нәрсә эшлисемне, ничек эшлисемне беләм! Гаҗәеп кешеләр, фанатиклар! +- Ну да?! - дип гаҗәпләнде Газинур абый. Ул миңа беренче күргәндәй текәлеп карады. - Нишләп аны баштук шулай әйтмәдең? Венера Шәмсиевнасы, яптырниса, әрәмтамаклар, диде бит. Чынлап шәп кешеләр идемени? Әһ, әйбәтләп күрсәтә дә алмадык бугай авылларны! Их, әйләндереп каплыйсы җен хатыны! +Мин кайтып кергәндә, Гайнан бабай капка төбендә утыра иде. Өй каршындагы комлыкта күрше Хәлим абзыйның Казаннан кайткан оныгы белән Искәндәр уйный. +- Әт-ти! - дип йөгереп килде улым. Мин аны күтәреп чөйдем. Казанда чакта өскә күтәрсәң, дерелдәп, калтыранып елый башлый иде. Хәзер исә чырыкчырык көлә. Урам малае булган да куйган! Көне буе йөреп хәлсезләнгәнменме, ул шактый авырайган сыман тоелды. +- Артык нык яратып карама малаеңа, күз тидерерсең. - Миләүшә капка баганасына сөялеп тора икән. +- Менә, Әдрән улым, бөтенесенә дә әйбәтләп әйттем, син кайттың да авылга +- Әт-ти, сөт тәмне! +- Маладис, улым, дәү буласың, көчле буласың... +Өйгә кердем. Әни помидор тозлый иде, Миләүшә ашарга бүлде. Әти исә зал ягында район гәҗитен укып утыра, миңа бер генә күз ташлап алды. +- Бөтен авыл әге-җөге килде бүген, - диде әни. +- Әйбәт бит инде, - дидем мин. Сүзне озайтмадым - кәефне бозасым килми иде. +- Алар шул гәҗиткә төшерүчеләрме инде? - Гомере буе балалар бакчасында аш пешерүче булып эшләгән әни тормышның ул өлкәсеннән бик ерак тора. +- Анда да төшерерләр, китапка да язарлар! +- И Аллам! Яманлап кына язмасыннар инде. Безнең бакчаны төшермәделәрме икән? Ябалар дигән сүзләр йөри, инде әллә ничә килеп тикшерделәр, соңгы ел эшләр, дип әйтәләр. +- Болар яптырмаслар, - дидем, әңгәмәне дәвам итәсем килмичә. +Без Миләүшә белән урамга чыктык. Искәндәр белән күршедәге малай мәче куып йөри. +- Сине көнозын күргән юк, - диде Миләүшә. - Бигрәк эшкә чумдың. +- Бу әле башы гына. Бүген Венера Шәмсиевна шалтыратты, иртәгә районга барам. Урак өстендә бөтен хуҗалыкларда да булырга, дигән глава. Мине ай буе бөтенләй күрмәссең әле. +- Авылга кайткач, мине бөтенләй оныттың... +Миләүшә иренен турсайтты. Кочагыма алдым үзен. Ул арада, алпан-тилпән атлап, Искәндәр килде. Үзе күзен уа. +- Ә-ә итәбезме, улым? - дип сорадым мин. +- Җоок! +Әнисе аны күтәргән иде, башын салды да йоклап та китте. +- Авылга кайтуның бер яхшы ягы бар: сәгатьләр буе күтәреп йөреп йоклатасы юк, урамнан тәмам бетеп керә. +Искәндәрне караватка салып чыккач, Миләүшә белән җитәкләшеп урам әйләндек. +- Соңгы тапкыр болай җитәкләшеп йөргәнне хәтерләмим дә инде, - диде Миләүшә. +- Менә бит, бүген йөрибез... +- Кара! - диде кинәт Миләүшә. +- Ни булды? +- Йолдыз атылды! +- Теләк телә! +Ул тын гына барды. +- Теләдем. +- Чынга ашсын иде. +- Әйтимме ни теләгәнемне? +- Әйтмә. +- Әйтим инде. Тизрәк үзебезнең торыр җиребез булып, Казанга китүне, сиңа яхшы эшләр туры килүен, зур сәхнәгә чыгуыңны теләдем. +Мин җавап бирмәдем. +- Син бу эшеңә чумып, яңа җырлар өйрәнүне, конкурсларда катнашып, зур сәхнәгә чыгу максатыңны онытма! +- Онытмыйм. +Венера Шәмсиевна бүлмәсендә ялгызы гына түгел иде. Район мәдәният йорты директоры Рәшит абыйны таныйм, калган икесен белмим. +- Тәк, Рәшит Ризакович, димәк, сездән - алып баручы Сәкинә, баянчы Фәрит, аппаратурага бер кеше. Сез, - ул өлкән яшьтәге апага борылды, - тулы составта чыгыш ясыйсыз. Ничә кеше әле сезнең "Яшь йөрәкләр"дә? +- Алты әби дә ике бабай. +- Яхшы. Сигез плюс өч, булды унбер кеше. +Аннары ул, урта яшьләрдәге, кыска итәктән, нык кына бизәнгән чибәр генә ханымга карап: +- Сез инде, гадәттәгечә, подводить итәсез! - диде. +- Нишлим соң, Венера Шәмсиевна! - дип акланырга кереште тегесе, озын керфекләрен челт-челт китереп. - Ике парны көч-хәл белән ризалаттым. Балаларны йөртергә ярамый бит, сезон булса... +- Сезон булса, сезнең кирәгегез дә юк. Биючеләр буа буарлык районда. Башка костюм сорамагыз миннән! Глава мондый башбаштаклыкны кичерми! +- Дүрт кеше белән биш-алты бию куябыз, борчылмагыз, Венера Шәмсиевна! +- Мин борчылмыйм, сез борчылыгыз! +Венера Шәмсиевна миңа текәлде. +- Таныш булыгыз, яңа коллегагыз - Чияле клубы директоры Әдрән Гыйльфанов. Ул - җырчы, район конкурсларында катнашып урыннар ала иде. +- Беләбез, беләбез, - диеште барысы да. Миңа уңайсыз булып китте. Район конкурсларында урыннар алу турында искә төшермәсә дә була иде Венера Шәмсиевнага. Анда мин гел икенче була идем, беренчедә исә... аның улы Радик. +- Сиңа районның культура тормышына да кереп китү булыр, обкатка да узарсың. +Без һәр хуҗалыкта булып, игенчеләрнең күңелен күрергә, Венера Шәмсиевна әйткәнчә, рухи яктан баетырга тиешбез икән. Көндезге аш вакытында - ындыр табагында, кичке җидедә - басуда, комбайнчылар ялга туктаган вакытта, концерт бирәбез. Кырык-кырык биш минут эчендә җыры да яңгырарга, биюе дә күрсәтелергә, мәгънәле дә, көлкеле дә хикәятләр дә сөйләнергә тиеш икән. +- Бу - глава контролендә! Смотрите! - Венера Шәмсиевна һәр бармагында йөзек ялтыраган йодрыгы белән өстәлгә китереп сукты. - Форс-мажорларны кичермим! Рәшит Ризакович, сезнең җаваплылыкта, аңладыгызмы? +- Аңладым, Венера Шәмсиевна, аңладым... +Көннәр коры килгәнгә, уракка ике-өч көннән чыгалар да икән. Шуңа да без Венера Шәмсиевна бүлмәсеннән туры район Мәдәният йортына килдек. +- Әдрән көн саен утыз чакрым юл йөри алмас, бүген үк Фәрит белән репетиция ясап алыгыз! - Рәхмәт яусын Рәшит абыйга, кешелекле адәм ул. +Фәрит абый исә мине кочаклап ук алды: +- Ичмасам, син булу күңелне күтәрде. Әтрәк-әләм җырчыга уйнаудан да зуррак җәза бармы икән баянчыга? +Фәрит абыйның миңа уйнаганы бар иде, тональностьны шундук дөрес алды. Миңа өч җыр сайларга кирәк иде. +- Көлке сүз сөйләгәннән соң - шаян җыр, мәгънәле сүз сөйләгәннән соң, моңсу җыр булсын. Концерт башында ук игенчеләргә багышланган җырдан алып китәрбез, - диде Рәшит абый. +- Игенчеләр турында җыр бар инде. Моңсу җыр дигәненә, әйдә, "Җидегән чишмә"не? +- Ярар, - дидем мин, ризалашып. +- Шаян җырга менә моны тәкъдим итәм. +Ул дәртләнеп уйный башлады. Үзе үк сүзләрен дә әйтеп барды: +Капка төпләренә чыгып, +Капка төбендә торасың, +Капка төбендә торасың, +Нечкә билең борасың, Хатирәм, +Нечкә билең борасың, Хатирәм. +Нечкә билләреңне борып, +Нечкә билләреңне борып, +Кемне кызыктырасың, Хатирәм? +Кемне кызыктырасың, Хатирәм? +- Бу җырны ишеткәнең бармы? +- Әллә тагын... - мин әйтәм. +- Флёра Сөләйманова җырлый аны. Мин сиңа сүзләрен өйрәтәм, әйдә, бәрик әле шуны. +Анысына да ризалаштым. Рәшит абыйга безнең репертуар ошады: +- Була бу, егетләр! Бер кызып китсәләр, тагын җыр сорарга мөмкиннәр, анысын да уйлагыз, - дип киңәшен бирде ул. +- Әдрән белән без теләсә кайсы диңгезне кичәбез, - дип шаяртты Фәрит абый. +...Ике көннән районда урак өсте башланды. Беренче тапкыр комбайнчылар янына килеп төшкәч, үземне бик уңайсыз хис иттем. Җиде-сигез җәй әти янында комбайн ярдәмчесе булып эшләдем мин. Штурвал тотып кырда эшләгәндә, үзеңне дөнья кендеге итеп, кирәкле кеше дип хис итәсең. Ул елларда әле колхоз иде, рәисе дә, агрономы да, инженеры да - барчасы да синең җайдан тора. Әти, "Нива"да эшләгәндә дә, "Дон"га күчкәч тә, алдынгылар рәтендә йөрде. Берничә тапкыр район гәҗитендә икебезнең фотоны да бастырып чыгарганнар иде. Ә хәзер? Хәзер урак өстен белүче бармы ул? +- Кирәкле кишер яфраклары! Йөрисез икән, эш калдырып... - Әти, безнең агитбригада турында ишетүгә, кашын җыерды. +- Глава кушкан бит, - дип тынычландырырга тырышты аны әни. +Гайнан бабай исә, гадәтенчә, бу яңалыкны бик сөенеп кабул итте: +- Акыллы икән бу глава! Игенчегә хөрмәтне арттырырга кирәк! Без яшь чакта, шундый агитбригадалар килгәч, дәртләнебрәк эшли башлый идек! +Менә шулай комбайнчылар чәй эчәргә туктагач килеп төштек без басуга. "Яңа заман" хуҗалыгының хуҗасымы-идарәчесеме - хәзер аларны белеп тә бетереп булмый - район башлыгының котлауларын җиткергәч, безнең номерларга чират җитте. Фәрит абый баянын сайратып җибәрде, икәүләшеп түгәрәкләнеп чәй эчкән комбайнчылар каршына килеп бастык. +Игенченең уңганлыгы, +Игенченең хезмәт яме, +Игенченең тырышлыгы +Кырларыннан күренә... +Ни хикмәт, кояшта каралган йөзләрендә баштарак сынап карау сизелсә, +Беренче көнне үк мин ниятләнгән өч җыр урынына алты җыр башкардым. +- Рәхмәт, егетләр-кызлар, - диеште алар. - Тагын шулай килегез әле бер. Күңелне күтәрдегез, чынлап, малай, рәхмәт... +Үзебезнең дә күңелебез булды. Әмма иң зур сынау минем өчен бер атнадан булды. Бу көнне без "Карамалы" хуҗалыгы басуында чыгыш ясарга тиеш идек. +Әти бу турыда ишеткән, минем белән пыр-пыр гына сөйләште: +- Һәр минут исәпле. Болай да башаклар кибә. Безгә килеп тормагыз, - диде ул. +Мин эндәшмәдем, безнең агитбригаданың даны китте бугай инде, район гәҗитендә дә язып чыктылар. Дөресен әйткәндә, үзебезнең басуда, кайчандыр көннәр-төннәр бергәләшеп ашлык суктырган абыйлар каршында җырлау уңайсыз да. Штурвал тотып җырлап эшләүгә ни җитә? +Бу көнне безне тагын да зур сынау көткән икән: район башлыгы Әхәт Вәдүтович та басуга килеп чыкты. Ул сүзен кыска тотты: +- Табигать-анабыз шартларын тудырып тора. Бу көннәрнең бер генә мизгелен дә бушка уздырмыйк. Агитбригаданың басуларга чыгуы - бу сезгә булган хөрмәт билгесе! +Ул сүзен тәмамлады да комбайнчылар арасына чүгәләде. Мин җырлап килеп чыгуга, әти торып басты да комбайнына таба китте. +Безнең сценарий инде тәмам камилләшеп беткән, нәкъ башка басулардагыча, минем соңгы җырны инде без бөтенебез бергә башкардык. Җыр тәмамлануга, Хәлим абый - зиратта мине кычыткан белән пешекләгән шул Хәлим абый инде - торып басты: +- Әхәт Вәдүтович, рәхмәт сезгә! Егетләр-кызлар, мең рәхмәт! Безгә мондый хөрмәтнең күптән тәтегәне юк иде! Бер үтенечем бар, Әдрән тагын җырласын әле! Мондый җырчы Казанда юк, булса да, безнең Чияледә генә! +- Җырла, Әдрән! +- "Хуш, авылым"ны! - дип кычкырды Хәлим абый. +Җыр дигәндә без ялындырмыйбыз. Ул арада Хәлим абый Әхәт Вәдүтович янына алга күчте дә, җилкәсенә үк терәлеп утырып, нидер сөйли дә башлады. Мин җырлый башлаганда, Хәлим абыйның улы Хәйдәр әти комбайны янына чапты. Җырлап бетергәндә, әти дә башкалар янына килеп чүгәләгән иде. +- Бу агитбригаданы бөтен яклап мактап сөйлиләр иде миңа. Үз күзем белән күргәч, тәмам ышандым. Менә Хәлим абзый миңа Әдрәннең шушы авыл егете булып, кечкенәдән комбайнда эшләвен әйтте. Хәзер клуб директоры икән. Менә бит, авыллар бетә дигәндә, шундый егетләрнең кайтуы күңелгә ышаныч өсти. Алай гына да түгел, җырчының да ниндие бит! Мине күпертә, димәгез, әмма дә ләкин яшьләр арасында мондый да моңлы тавышлыны ишеткәнем юк! Аннан килеп, әтисе Газиз абый да биредә икән. Шундый малай үстергән өчен рәхмәт сезгә! Бу егетнең урыны зур сәхнәдә, ерак китәчәк әле ул! +Әхәт Вәдүтович комбайнчылар белән кул бирешеп чыкты, безгә рәхмәтен җиткерде. Иң ахырдан миңа кулын сузды: +- Молодец! Югалма! Син үсәргә тиеш! +Әти ул көнне дә, аннан соң да ләм-мим бер сүз әйтмәде. Мактамады да, хурламады да. +Венера Шәмсиевна гына үзен сәер тотты: +- Урак өсте тәмамлану хөрмәтенә районда зур концерт куябыз. Сезнең агитбригада вәкилләре анда чыгыш ясаячак. Син дә җырларсың инде, Әдрән, киләчәк... - Аннан пышылдауга күчте. - Октябрь аенда Әхәт Вәдүтовичка илле яшь тула. Казаннан зур кунаклар кайтачак. Шунда... +Венера Шәмсиевна баштарак миңа ягымлы шикелле иде, ни әйтсәң дә, биш ел буе улы Радик белән бер төркемдә укыдык. Урак өсте тәмамланганнан бирле, гел тинтерәтә әле үземне. Атлаган саен районга чакырта, вак-төяк эшләр кушып йөдәтә, кәгазь эшен әйткән дә юк. Болай да сезон башланды, кем әйткәндәй, райондагы миллионлаган чарада катнашырга кирәк. Өстәвенә Газинур абый да җайлы кеше тапты - йә тегендә чаптыра, йә монда йөгертә. Нинди оешма бар, кем иренми - шул эш куша башлады миңа. +Әмма минем эшкә дәрт кузгалган иде инде. Ниһаять, Гайнан бабай җитәкчелегендәге "Чияле" ансамбле беренче репетициясен уздырды. Тиздән районда смотр-концертлар башланып китәчәк, һичшиксез, алар анда катнашачак иде! Эх, күлмәкләр дә тектерсәң иде ул! Шул үтенеч белән кергәч, Венера Шәмсиевна беренче тапкыр миңа тавышын күтәрде: +- Вот тебе на, яшьләр! Эшләп күрсәт иң элек!.. - Ул әле, бәлки, тагын да дәвам иткәндер - чыгып киттем. Хатын-кыз чәрелдәвен тыңлаудан да күңелсез, аннан да ямьсез нәрсә юк дөньяда. Аралар суынганнан-суына әле никтер, әмма ни өчен икәнен генә аңышмый идем. +- Гамил Вазыйхович белән сөйләшеп карармын, - дип вәгъдә бирде Газинур абый. Анысы - район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. Әмма мин Газинур абыйның беркемгә дә юк дип әйтмәвен беләм, димәк, хәл ителгән очракта да бик озакка сузылырга мөмкин. - Инвесторларга әйтеп тә торма, арыслан авызыннан ит алу белән бер ул! +Чыгу юлы күренми иде әле, ничек тә бу мәсьәләне алдагы ике ай эчендә хәл итәргә кирәк. +Искәндәрне күргән саен, горурлыгым арта - ул инде хәзер чын егеткә әйләнеп бара. Элеккечә өстәл янында чемченеп утырулар бетте, алдына куйганны ялт иттерә. Елаклыгыннан җилләр исте, ниһаять, әнисе итәгеннән туеп, миңа тартыла башлады. Алдыйм икән: аның көне Гайнан бабасы белән үтә, ул аннан бер адым да калмый. +Ә беркөнне кичен Миләүшә колагыма пышылдады: +- Күңелемдә көй туды, нишлим икән? - диде. +Соң иде инде, бөтенесе дә йоклый иде, мин сикереп тордым да аны күтәреп әйләндердем: +- Нишлисең, юләр?! Ишетсәләр! +- Иртәгә үк кәгазьгә төшер! - дидем мин. +Икенче көнне ул минем белән клубка барды һәм иске пианинода яңа көен иҗат итте. Аның очкынланган күзендә шатлык балкый иде. +- Сүзләрен дә языйк. Бу җыр - сиңа бүләгем, - диде Миләүшә. +Әлегә сүзләре булмаса да, бу җырны мин көйләп йөри башладым инде. Кайчагында хыялга бирелеп китәм дә шушы җырны зур сәхнәдән башкаруымны күргән-ишеткәндәй булам. Әмма әлегә... Чияле авылындагы клуб урындыкларын төзәтәм, кыйшайган сәхнә такталарын кагам. Аннан да бигрәк көз бәйрәменә чара уздырырга, райондагысына катнашырга һәм "Чияле" ансамбле белән конкурска әзерләнәм. +Көзге эшләр тәмамланды. Авыл тынып калды. Тәрәзәгә шап-шоп бәргән яңгыр да агачлардан соңгы яфракларны койган усал җил - әле дә шулар бар бу кадәр күңелсезлектән коткарырга. хезмәтчәннәрен Мәдәният йортына җыйдылар. Әти, ашлык суктыруда "Карамалы"да иң алдынгысы булып, районда да бишенче урында иде. Әхәт Вәдүтович сәхнәдән аларга акчалата бүләк, грамота тапшырасын белгәч, бик озак тартышты ул: +- Сәхнәдә йөрүчеләр җитәрлек безнең гаиләдә. Миңа бүләкне басуда бирсәләр дә җиткән! +Әни ялынып-ялварып үтенде, бабай, гадәтенчә, аны сүкте, Миләүшә дә җайлап әйткәч, кая барсын - күнде. Аннан инде аңа кием сайлау башланды, әти кәчтүм-чалбарны кан дошманы күрә, баштарак аларны киюгә баш-аягы белән каршы булды. Аның инде агара башлаган бердәнбер кара кәчтүм-чалбары бар. Әни шуны табып чыгарды, Миләүшә яхшылап үтүкләде, мин, районга барып, ап-ак күлмәк алып кайттым. Бөтен яклап кысуларга түзә алмыйча, әти, кул селтәп, урамга да чыгып качкалады. Әмма иртәгә районга барасы дигән кичне аны барыбер сындырдылар. +- Кияү егете булдың да куйдың! Алып калмасыннар анда, районда ялгыз хатыннар күп, ди. - Әни аның борынына чиертеп алды. +Хәтта әтине мактауга саран Гайнан бабай да түзмәде: +- Анаң - авылның беренче чибәре, атаң да коеп куйгандай матур, нишләп син генә шундый булдың, кайда хата китте, дип йөри идем, болай ничава күренәсең тагын, - диде. +Сәхнә арты гөж килә. Район Мәдәният йорты директоры Рәшит абый - сценарийлар остасы. Ишеккә беркетелгән кәгазьгә бүген башкарылачак номерлар язып эленгән. Ашлык ташучы шофёрларны, ындыр табагы хезмәткәрләрен, терлекчеләрне, агрономнарны, комбайнчыларны - һәммәсенһәммәсен район җитәкчеләренең төрлесе аерым-аерым зурлый, котлаулар исә концерт номерлары белән үрелеп бара. Иң ахырдан район башлыгы һәр номинация җиңүчеләренә бүләк, ягъни Гран-при тапшыра. Чара, әлбәттә инде, Венера Шәмсиевнаның улы Радик чыгышы белән тәмамланачак. +- Новый хит яздык! Слыхал? +- Юк шул... +- Вот бүген тыңларсың. +Радик һаман да үзе инде, һәр кызга күз кыса, затлы ап-ак кәчтүмнән, күкрәген кылыч белән ярып җибәргәннәрмени - кып-кызыл күлмәктән. Эшлекле кыяфәт чыгарып, эре генә атлап йөри. Каушауданмы, әледән-әле тәмәке тартып керә. +- Быел минем турне по районам, - диде ул, хәл-әхвәл белешкәч. - Аннан столицада аккорд поставлю! +- Котлыйм! - дидем ихластан. - Безнең группадан да бер йолдыз чыгарга тиеш ич инде! +Бу сүзләрдән ул бөтенләй үсенеп китте. Болай да җилкәсен уңга-сулга хәтәр генә авыштырып тиз хәрәкәтләнгән Радик, барысын да сөзеп дигәндәй, тагын тәмәке тартырга чыгып китте. Минем чыгыш ясау вакыты якынлаша иде. Бу юлы күңелле, дәртле җыр башкарасым килгән иде. Әмма Рәшит абый үзенчә хәл иткән булып чыкты: +- "Хуш, авылым"ны җырлыйсың, - диде ул. +- Рәшит абый, ул җыр бу чарага бөтенләй туры килми бит!.. +- Быел Гамил Вазыйхович яңа номинация уйлап тапты - районнан читтә яшәп, ягъни җәйге чорда авыл хуҗалыгы эшләрендә Казаннан яки башка +Әле ничә генә ай эшләп-яшәп, мин шуны аңладым: райондагы барлык мәдәни чараларны башлап йөрүче кеше - район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гамил Вазыйхович иде. Хәтерлим: элегрәк ул үзе дә бик матур җырлады, хәзер инде пенсия яшендә бугай. Берничә тапкыр мактап, җилкәдән какканы да булды аның. +- Гамил Вазыйхович эшли, Венера Шәмсиевна бүләк ала, медаль тага. - Баянчы Фәрит абыйның яраткан сүзе бу. +Менә шулай Рәшит абый мине сындырды. Димәк, мин шул моңсу җырым белән авылдан китеп, читтә яшәгән, әмма күңелләре белән монда булган, хуҗалыкларга ярдәм итәргә алынган кешеләргә ихтирам күрсәтәм икән. Казаннан һәм башка шәһәрләрдән кайтып, җәйге чорда көтү көткән малай-егетләр дә, ындыр табагында тырышып эшләгәннәре дә, комбайн ярдәмчеләренең иң уңганнары да бүләкләнәчәк икән. +- Аннары... - Рәшит абый, икәү генә калгач, әйтергәме-әйтмәскәме дип уйланып торды-торды да түзмәде: - Глава шул җырыңа үлә дә китә инде. Аның да үтенече бу. +Имәндә икән чикләвек! Мин моңа сөенергә дә, көенергә дә белмәдем. +- Радикны быел кертмәскә дип күпме тырышты Гамил Вазыйхович, әмма Венера Шәмсиевна барыбер үзенекен итте! +Әлеге номинациядә бүләк алучыларның бөтенесе дә диярлек өлкән классларда укучы Казан балалары икән. Аларга бүләкне районның якташлык җәмгыяте президенты - Казандагы кайсыдыр төзелеш оешмасының җитәкчесе тапшырды. +Йа Аллам, мәрхәмәтеңнән ташлама! Фәрит абый белән без сәхнәгә чыктык. +Җырлаганда, мин беркайчан да тамашачыларны күрмим. Сәхнәгә аяк басканчы мең терелеп, мең үлсәм, ни хикмәт, шулчакта мин тынычланып калам. Бу юлы да шулай булды. Җырның сүзләрен белмим, көен тоймыйм сыман, әмма үз-үземә хуҗа түгел идем инде. +Бик көчле кул чабулардан әйтерсең лә каяндыр читтән фани дөньяга кайтып төштем. Башымны идем дә сәхнә артына кереп киттем. Кул чабулар тынмый иде. Алай гына да түгел, көчәйгәннән-көчәя барды. Чараны Рәшит абый белән аның хезмәткәре Сәкинә апа алып бара иде, алар бер мәлгә югалып калды кебек. Шулчак мин Рәшит абыйның сүзләрен ишетеп, имәнеп киттем: +- Әдрән! Тагын бер кат сәхнәгә чык әле, тамашачылар сорый! +- Бар, бар! - Фәрит абый мине этеп дигәндәй чыгарып җибәрде. +Үз гомеремдә беренче тапкыр шундый хәлгә тарыдым, ни чарадан бичара, сәхнәнең урта бер җирендә туктап калып, башымны идем. +- Әдрән Гыйльфанов! - диде тагын бер кат Рәшит абый, үзенең көр тавышына ниндидер ясалма купшылык өстәп. +- Тагын җырласын! +- Сорыйбыз! +- Халык җырын! +Залдагы тавышларны мин аермачык ишеттем. Бу хәлдән Рәшит абый да югалып калды. Тотлыккан кешедәй, иреннәрен кыймылдаткан да төсле үзе, әмма сүзе чыкмый иде. Шулчак әлеге вазгыятьтә югалып калмаган бердәнбер кеше табылды. Коткаручым Фәрит абый иде. Сәхнәгә ул баянын тартып чыкты. Мин аңа кушылып җырлап җибәргәнемне сизми дә калдым: +Әлеге җырдан соң да мине сәхнәгә тагын бер тапкыр чакырдылар, әмма бу юлы инде җырламадым, кат-кат башымны иеп, тизрәк кереп китәргә ашыктым. Баш әйләнә, аяк астын тоймыйм - ниндидер хәлсезлек биләп алды. +- Район тарихында мондый уңышка ирешкән җырчының булганы юк! Ихластан котлыйм, Әдрән! - Фәрит абый, гадәтенчә, үз шатлыгыдай куанды. Ул шундый инде. - Сиңа уйнавым белән горурланам, - дип тә өстәде. +Тагын кемнәрдер кулны кысты, кайсыларыдыр кочаклады. Алдагы номерны игълан итеп кергәч, Рәшит абый белән Сәкинә апа да бала-чагадай кулларын чәбәкләде: +- Быел Казанны яулыйбыз, болай булгач! - диде Рәшит абый. - Глава белән якташлык җәмгыяте президенты җанымны ашый иде, Казанга алып барырлык җырчыгыз юк, дип. Хәзер ничек сөйләшәсен беләм мин алар белән! +Әтигә кем бүләк тапшырганын мин күрми калдым, һава суларга чыгып киттем. Чара тәмамланганчы, урамда әтине көтеп, бергә кайтып китү иде исәбем. Бераздан телефоным аваз бирде. Сәкинә апа икән: +- Син кайда? Хәзер үк кереп җит! - диде ул. +Күңелгә шом керде, тизрәк клубның арткы ишегеннән эчкә уздым. +- Сиңа тагын сәхнәгә чыгасы бар икән бит! - диде Рәшит абый. +- Рәшит абый, зинһар, чыгарма инде. Көчкә йөрим, хәлем китте, - дидем мин, хатын-кызлардай зарланып. +- Сиңа җырларга кирәк тә түгел. - Рәшит абый серле елмайды. - Шушында гына тор! +Ул яңадан сәхнәгә күтәрелде. Яңгыравык тавышы белән Әхәт Вәдүтовичка сүз бирде. +"Яратам мин Әхәт Вәдүтовичны! Ул - чын мәгънәсендә сәхнә кешесе, - дип еш кабатлый Рәшит абый. - Сценарийдан чыкмый, кыска сөйли..." +Бу юлы да район башлыгы сүзен кыска тотты. Аннан бүләкләүләргә күчте. Сәхнә артындагылар исә тынычланып калган, барысы да инде үз номерларын башкарды. Бары мин генә нәрсә буласын көтеп шомланам да, Радик кына, кулларын угалап, әрле-бирле йөри. +- Тагын фонограммага җырлый инде, яптырный малай! - Фәрит абый аны сөйми иде. - Миңа тагын уйнаган кыяфәт чыгарып, баян тотып торасы. Аннан да авыр әйбер юк дөньяда! +Кемдер миңа төртте. Аңламый да калдым - мин сәхнәгә чыгарга тиеш икән. Утлар яктылыгыннан күз камашты, сәхнәгә менеп килгән әти белән карашыбыз очрашты. +- Быел без яңа номинация булдырдык. Ул "Дәвам" дип атала. Бусы туган җиргә тугрылыклы гаиләләргә тапшырыла. Беренче бүләккә Чияле авылыннан Гыйльфановлар лаек дип табылды. Газиз абый - ничәмә-ничә еллар район күләмендә, алай гына да түгел, республикабызда зур уңышларга ирешкән комбайнчы. Улы Әдрән турында сөйләп тормасам да була, бүген үз күзегез белән күрдегез. Ләкин аның да һәр җәйне комбайнда эшләп, әтисенең уң кулы булуын әйтми кала алмыйм. Бүгенге көндә ул - Чияле клубы директоры, үз эшенең остасы... +Әхәт Вәдүтович әтигә пыяла кысага беркетелгән диплом белән конверт тоттырды. +Район үзәгеннән Чиялегә утыз чакрым. Без юл буе бер авыз сүз сөйләшмәдек. Әти үз ягындагы тәрәзәдән күзен алмады. +Әни белән Миләүшә, үзләре әйткәнчә, кешелеккә дигән күлмәкләрен киеп, +- Молодцы! - диде әни. Әтине кочаклагандай итте, мине үбеп үк алды. - Район радиосыннан турыдан-туры бирделәр. Барысын да ишеттек! +- Бабай кая соң? +- Лапаста, - диде әни. - Син җырлаганда елый башлаган иде, шуннан бирле тыела алмый әле... +- Искәндәр үзен артыннан калмыйча юатып йөри. - Миләүшә әллә бизәнгәнме шунда, әллә сагынганмынмы - аеруча чибәр күренә бүген. +Мин лапаска чыктым. +- Әт-ти! Бабай и-ии итә! - Искәндәр, кулымнан тотып, печәнлеккә менә торган баскыч янына алып килде. +- Рәхмәт, улым, - диде бабай, үзенең сөякчел кулын сузып. - Рәхмәт! Бу көннәрне әбиең генә күрә алмады... +Үземнең дә күз яше тибеп чыкты. +- Әт-ти, и-ии итмә! - Искәндәр дә тулышкан иде бугай. +Әллә ни сөйләшми генә бергәләп чәй эчтек. +- Зур акчалар салган глава! - диде әни. - Миләүшәгә бирдем, нәрсәгә тотсагыз да өстәрсез! +- Рәхмәт инде, әни! - диде Миләүшә. - Алай дөрес түгел инде... +- Дөрес, дөрес! - диде әни. - Без башкача ярдәм итә алмыйбыз. Бай баласы булса, Әдрәнне күтәреп кенә йөртерләр иде, әле дә кеше арасында йөри, балакаем... - Әни дә сытылды. +Әллә нәрсә булды әле бу. Октябрьнең елак көне кебек - һәммәбез дә балавыз сыгарга тора. +Башкалар йоклап беткәч, без Миләүшә белән лапаска чыктык. +- Анда илле мең сум акча! - диде Миләүшә. Шатланып әйттеме ул моны, шикләнеп әйттеме - белмәссең. +- Казанда бер квадрат метрга җитә түгелме соң? - дип шаярттым мин. +- Әдрән! +- Әү? +- Мин тыңладым... Тавышың ачылганнан-ачыла. Дөресен әйтәм, бу дәрәҗәгә җиткереп җырлаганың юк иде синең беркайчан да! +Мин дәшмәдем. +- Әле чынаяк юганда, әти белән әнинең пышылдашып сөйләшкәнен ишеттем. "Әдрән җырлаганда, каз тәннәре чыкты", - ди әти. Аның янында кушылып җырлаучылар да, елап утыручылар да булган. "Бу малайдан рәт чыга, ахры, әти дөрес әйтә бугай", - ди әнигә. +- Әни нәрсә ди? +- Ул елый да елый... +Яңа атна башыннан мин янә район үзәге белән авыл арасын таптый башладым - шимбә көнне тагын бер сынау көтә: Әхәт Вәдүтовичның илле яшьлегенә бик зур кунаклар килә. Шул мәҗлестә җырлыйсым бар. Аны исә Карамалы урманындагы аланлыкта уздырасылар икән. Анда "Аучы утары" дигән бик затлы ресторан бар... +Рәшит абый узган чарадан соң канатланып йөри - Әхәт Вәдүтовичтан да, Гамил Вазыйховичтан да мактау сүзләре ишеткән. +- Ну Венера Шәмсиевнадан гына эләкте түлке! +- Ник, Рәшит абый, яхшы уздырдык бит? +- Син күрмәдеңмени? Малае сәхнәдә күренүгә, халыкның бер өлеше җырлатмаска кушкан Гамил Вазыйховичка. Хәзер апаебыз кан басымы белән өендә авырып ята... +"Аучы утары"нда булганым юк иде, шәһәрның затлы рестораннарына биргесез икән ул: ишегалдында ясалма күле дә, төрле төсләргә кереп бии торган фонтаны да бар. Алансыман җирдә төрле ясалма җәнлекләрнең сыннары һәркайсы үз куышы янында басып тора. Октябрьнең соңгы яңгырларыдыр инде бу. Ара-тирә суык җил исеп куя, димәк, бик тиздән салкыннар башланачак. +Кунаклар күп, ирләр барысы да күлмәк-галстуктан, хатын-кызлар соңгы модалы күлмәкләрдән. Мине - авыл малаен - Миләүшә кием-салым аерырга өйрәткән иде инде. +Ике җыр башкарырмын дип уйлаган идек, тагын берне сорап җырлаттылар. Инде мәҗлес ахырына бара, минем эш бетте. Авылга күп булса биш чакрым ара бардыр, Рәшит абый, Фәрит абый, Сәкинә апа белән саубуллашып, урамга чыктым. Минем арттан ук мәҗлес кунакларының берсе - көмеш чәчен артка тараган, киң җилкәсенә ятышып кына торган түгәрәк корсаклы, ирләрчә җитди, матур кыяфәтле, илле яшьләрдәге абзый атлады: +- Танышыйк: мин Азат абыең булам, - дип, кулын сузды ул. +- Әдрән. +- Беләм. - Азат абый дигәнем кулын селтәде. - Шәп җырлыйсың, җанга үтеп керде. +- Рәхмәт. +- Син Чияленеке икән? +- Әйе. +- Мин дә Чияледә туганмын. Мин тугач, Казанга чыгып киткәнбез. Илле ел элек үк инде! Шәрифулла Хәсәновны ишеткәнең бармы? +Мин әйтерсең лә йөз йортлы авылыбызның һәр тәрәзәсеннән карап үттем - юк, исемә төшерә алмадым. +- Безнең йорт юк инде хәзер. Анда Гыйлаҗи исемле кеше тора. Аны беләсеңме? +- Әйе. Аны беләм. +- Әтине без Чияледә җирләдек, васыяте шундый иде. Соңгы минутларында авыл дип шашты картлач. Алтмышы тулуга ук китеп барды, бахыр. Ул чакта үземә дә утыз гына иде. Аякка басмаган идем әле. Хәзер булса, авылда йорт салып, шунда гына рәхәтләнеп яшәтер идем аны. +Агайның күзе дымланган иде. Кинәт ул үзен кулга алды, җитдиләнеп китте: +- Әхәт, главагызны әйтәм, минем дус. Бергә укыдык. Әйбәт малай. Сине мактады, клуб директоры икәнсең, тырышып эшли, ди. +Хәерлегә булсын, соңгы арада мактау сүзләрен күп ишетә башладым әле мин. +- Ярар, - диде Азат абый. - Мин, энекәш, бераз аякка баса алдым. Төзелеш фирмам бар, кибетләрем, башкасы дигәндәй. Авылга бераз ярдәм итәсем килә, нәсел шушы авылдан бит, кендек каны тамган, диләрме әле? +Мин баш кактым. +- Мәктәп юк икән инде авылда. Да-а... Мәктәп булмагач, бетәр инде ул... +- Бетермәскә иде бит, - дип бүлдердем мин аны. Кинәт күңелдә хис өермәсе купты. Бирәм дигән колына - чыгарып куяр юлына, дигән кебек булды бит әле бу?! Инде кайчаннан бирле җанны борчып, кытыклап йөргән уйларымны әйтеп салыргамы соң әллә? +- Азат абый, әгәр ихластан булышырга теләгең бар икән, эх, бик күп +- Иң кечкенәдән башла, - дип көлде ул. +Мәҗлес шау-шуы башка каба, без акрын гына читкәрәк атладык. +- Иң кечкенәсе шул: бер айдан район конкурсында катнашу өчен, биш әбиемә һәм бер бабама сәхнә күлмәкләре кирәк... +Ул кәчтүменең эчке кесәсенә кереп китте. +Йа Аллам, әллә акчаны чыгарып та бирә инде? +- Мә, бу - минем визитка. Анда кесә телефоны номеры да, адрес та язылган. Иртәгә офиска килерсең, күпме кирәк - шуның кадәр акча алып китәрсең. +Без кул бирештек. +- Йә, зур мәсьәләңне әйт инде, анысына көчем җитәрлекме икән? +Мин икеләнеп калдым. Беткән баш беткән! +- Азат абый, үзегез дә беләсез: авыл бетүгә бара. Әнә кәчтүмнәр өчен акчаны да әбиләр өчен сорадым. Яшьләр китә, яңа йортлар салынмый. Инвесторның үз хәле хәл, инде банкротка да чыкмакчы бугай. - Мин Азат абыйга күз салам, игътибар белән тыңлый үзе. - Безнең авыл үзебезгә генә кирәк, болай дәвам итсә, берничә елдан Чияле калмаячак, берничә йортны Карамалыга күчерәчәкләр дә - вәссәлам. Авыл яшәсен өчен, эш кирәк. Бездә ул юк. Мәктәп бетте, инде менә клубны, балалар бакчасын ябу турында сүз бара, чөнки алар иске биналарда урнашкан, чыгым күп тотыла. Яшьләр булмагач, аларның да кирәге юк. Димәк, киләсе елга Чияледә тагын унга якын кеше эшсез калачак дигән сүз... +- Мин нишли алам? - Сүзем ураурак булды, ахры, Азат абый мине бүлдереп сорады. +- Хәзер республикада яңа программалар бар. Безгә әнә шуларның бөтенесен бер түбә астына җыйган яңа бина кирәк. Йөз урынлык клуб, шунда ук балалар бакчасы да, китапханә дә булсын. Медпунктка бер бүлмә бирергә кирәк, атнасына өч-дүрт тапкыр районнанмы, Карамалыданмы бер фельдшер килеп, халыкны кабул итсә, начар булмас иде. Авылда ялгыз әби-бабайлар шактый. Кем йөртә аларны? Музей да ясап куярбыз. Менә шундый күп функцияле үзәк төзибез икән, димәк, директорга, китапханәчегә, фельдшерга, идән юучыга, җылытучы-ягучыга эш була, димәк, берничә гаиләгә акча килеп тора, алар читкә китүне уйламый дигән сүз. Балалар бакчасындагы тәрбиячеләр, аш пешерүчеләрнең дә эш урыны саклана. +- Аңладым, егет! Бу мәсьәлә буенча Әхәт белән сөйләшермен. +- Аннары... +Ул миңа елмаеп карады: +- Мин уйлаганча, гади генә малай булып чыкмадың әле син... +Мин тыелып калдым. Чыннан да, аңа бу проблемалар нәрсәгә инде? +- Юк, юк, барысын да сөйләп бетер. +- Авылда тагын берничә эш урыны булдырасы иде бит! Эш булса, шәхсән үзем берничә егетне авылга кайтарыр идем! Кайтасы килгәннәр дә бар! Менә җәй көне классташым Сәет район үзәгенә күчеп киткән иде. Инвестор акчаны аз түли, башка эш юк, төп йортта энекәше кала. Мин инде үзебезнең силсәвит Газинур абый белән сөйләшкән идем, әгәр Сәетне авылга кайтарсам, яшь гаиләләр өчен каралган программа буенча йорт салырга булышачак аңа. Менә шул егетләргә эш урыны булдырып булмасмы? Әйтик, кирпеч җитештерә, агач эшкәртә торган берәр предприятие ачып җибәрсәгез? Карамалы урманы кул сузымында гына бит. Төзелеш фирмагыз, кибетләрегез өчен нәрсә дә булса эшләрләр иде. Бездә кайсы ир-атны алсаң да - оста куллы. Казан галимнәре +Азат абый кычкырып көлде: +- Әй энекәш, энекәш! - Ул кулын иңемә куйды. - Нәрсә диим? Төзелеш фирмам бик зур минем, әмма чималны чит илдән кайтартам. Чияледән алып килүгә караганда, Кытайдан кайтарту бермә-бер арзангарак төшә! +Ул шундук җитдиләнеп калды: +- Әйдә соң, берәр нәрсә уйлап карыйк. Үземә зыянга булса да... +Ул тагын кычкырып көлде: +- Мин синнән "чишмә ясарга кирәк, клуб түбәсенә калай булмасмы" ише сүзләр генә ишетермен дигән идем... +- Эх, минем сүзләрем шулкадәр күп шул әле! +- Аның барысын да үтәп булмас инде, дускай. Минем сихерле таягым юк шул... +- Авылда унбиш еллап Сабан туе булганы юк, әгәр киләсе елда оештырсак, бераз ярдәм итәрсезме? +- Монысы - ерунда, хәл ителгән, дип сана. +- Тагын... +Азат абый башын тотты. +- Мулла бабай картайды, алыштырырга кеше юк. Бер яшь мулла кайтартасы иде дә! Авылга ямь керер, яшь гаилә артыр иде. Шуңа берәр йорт салып чакырасы иде бит! Бүрәнәләре черегән мәчетне ничек тә бергәләшеп торгызыр, зиратның аварга торган коймаларын бергәләп корыр идек әле аннары!.. +Шулчак яныбызда Әхәт Вәдүтович үзе пәйда булды. Берничә кунагы китәргә җыена икән, шуларны озата чыккан. +- Авылдашлар очраштымы? - дип, икебезнең дә җилкәбезгә кулын куйды ул. - Егет менә дигән, Азат дус. Поддержать итәргә тырыш. +Шулай диде дә глава китеп барды. Аңа Азат абый да иярде. +- Очрашканчыга кадәр! - дип, кул бирде ул. +Бермәл кузгала алмый тордым, октябрьнең әче җиле йөземә китереп сылагач кына айнып киттем. Үземдә җиңеллек тоеп, авылга юл тоттым. +* * * +Азат абый сүзендә торды - икенче көнне үк аннан акча алып, әллә кайчан белешеп-сөйләшеп куйган тегүчегә киттем. Иртәгә конкурс дигән көнне ул аларны өлгертте дә. Казаннан туп-туры клубка, репетициягә кайтып кердем. +Әбиләрем шулкадәрле зиннәтле күлмәкләрне күреп аһ итте. +- Әнекәчкәем лә генә! - Маһруй әби шундук көзге каршына китте. +- Үләм, затлылыгы! Үлчәп теккәннәрмени! - Сания әби дә аның артыннан иярде. +Гөлчирәттәй, Мәрьямбану, Зөлфия әбиләр дә үзләренә күлмәк сайлап алды: Миләүшә ниндирәк зурлыктагы күлмәкләр кирәклеген миңа сызып биргән иде, шуңа һәммәсенә дә таман иде алар. +Гайнан бабай исә бүген тотып өйләндерерлек иде: яшел камзул, күн читек, затлы кәләпүш, ап-ак күлмәк, кара чалбар! +- Безгә беренче урынны җырлап тормасак та бирерлек икән! +Бабайның юраганы юш килде: "Чияле" ансамбле тезелешеп сәхнәгә чыгуга, залдан ниндидер дулкын узды. +Янымда утырган Газинур абый, касыгыма терсәге белән төртте дә, үзе дә сизмәстән, бөтенесенә дә ишетелерлек итеп кычкырып ук җибәрде: +Гайнан бабай яшьләргә биргесез, башын горур чөеп, әбиләре арасыннан гармунын тартып узды: +Йөгереп кердем өйләргә, +Бүрегем элдем чөйләргә. +Яшь чагында уйна да көл, +Калсын сагынып сөйләргә. +Яшь кызларның борынына чиертерлек әбиләр җырны күтәреп алды: +Аллия-гөллия, +Гөллия тирәккәем; +Яшә гөлләр арасында, - +Шул сиңа теләккәем. +Иң көчле алкышлар - аларга, иң зур баллар да аларга иде. Котлаучылар күп булды, шулай да иң истә калырлыгы Гамил Вазыйховичның сәхнәдән әйткән сүзләре иде: +- Эшне өстән кушканга эшләүчеләр бар, күңел кушканга эшләүчеләр бар. Бүген без сәхнәдән шуның нәтиҗәсен күрдек. Әдрән, һәрвакытта да шулай күңел кушканча эшләсәң иде, син райондагы культура торышын әллә ничә баскычка югары күтәрдең, - диде ул. +Инде минем белән исәнләшми дә башлаган Венера Шәмсиевна икенче көнне күктән җиргә төшерде: +- Гыйльфанов! Хватит! Әхәт Вәдүтовичның артын ялап, урын сорап йөрүдән тукта! Синең әбиләреңне барыбер республикага чыгармыйм! Костюмнарың буенча прокурорга әйтәм, нәрсә творится анда синең? Онытма: киләсе елның июненнән клубың ябыла, эш эзли башла. Районда сиңа урын юк... +Мин авызымны ачып сүз дә әйтә алмадым, әмма бу сөйләшү күңелгә юшкын булып утырды. Әнә шундый өермәле хисләр белән Яңа елны каршы алдым. +Клуб ябылачак дигән хәбәр авыл буйлап таралган, соңгы тапкыр дип килүләреме - Яңа ел кичендә клубка кеше сыймады. Яшьләр басып карады, әти-әниләре алдына сыймаган бала-чага идәнгә чүмәште. +Сценарийны Миләүшә белән бергәләп төзедек. Үзенә күрә концертспектакль булды ул. Анда тамаша карарга килүчеләр дә катнашып китә: алар үзләренең хыял-теләкләрен, кар бөртеге итеп ясалган кәгазьгә язып, Кыш бабайның урланган капчыгына сала. Ахырдан Кыш бабай таягы белән кагылып алгач, янәсе, ул теләкләрнең һәммәсе дә чынга аша. +"Чияле" ансамбленең инде даны район буйлап таралды. Гайнан бабай үзе генә дә район гәҗитенә, радиосына, телевидениесенә дә кат-кат интервьюлар бирде. Сиксән алты яшь белән барганын онытып, кабат яшьлегенә кайтып йөрүе. Яңа ел кичендә дә алар сәхнә бизәге булды, авылдашлары аягүрә басып кул чапты үзләренә. +Иң соңгы җырны исә - Миләүшә көенә язылганын - мин башкардым. Сүзләрен Рәшит абый язды. +- Шулкадәр рухны күтәрә торган, күтәренке көй бу. Әйдә, "Бәхеткә юл" дип атыйк, - диде ул. +Кичә тәмамланды, әмма халык урыныннан кузгалмады. +- Рәхмәт! +- Мондый чараны күргән булмады! +- Клубны яптырмаска кирәк! +- Яптырмыйбыз! +- Хат язабыз! +- Бөтен авыл белән кул куябыз! +Әле дә ярый пәрдәне япкан идек, юкса күз яшьләремне тыя алырлык хәлдә түгел идем. +- Әдрән, син клубны яптырмаска тиеш! - Миләүшә кулымнан кысты. +Мине иң гаҗәпләндергәне шул булды: Кыш бабай капчыгындагы теләкләрнең күбесе бертөрле - "Клубыбыз киләсе елда да эшләсен", диелгән иде анда... +* * * +Яңа елның беренче көннәре үк минем өчен гаугалы башланып китте: Венера Шәмсиевна көн дә шалтыратып акыра да бакыра. Ул арада авылдашлар, чыннан да, хат язып, кул куеп, Әхәт Вәдүтовичка илтеп җиткерделәр. Газинур абый да миңа сагаеп карый башлады: +- Әдрән, нигә кирәк иде бу сиңа? Син - үсәсе егет бит. Глава яратмаячак моны. Карамалыга директор булып киләсең, бу мәсьәлә хәл ителгән бит инде безнең, ну да. Хәзер Шәмсиевна ашаячак сине! - диде ул. +Минем иңсәләр кабат салынып төште. Өстәвенә әни дә көн саен, еламсырап, бер сүзне кабатлый: +- Улым, Әдрән, сине глава ярата, диләр. Зинһар, яптырма инде бакчабызны. Никадәр кеше эшсез кала бит! Тырышып кара инде, улым, авыл халкы үтенеп сорады бит! - ди. +Мин, Миләүшәне елатып дигәндәй, Казанда чиратта торган Искәндәрне Чияле бакчасына күчерттем. Сәет дус та, ике баласын алып, авылга кайтып төште. Бу аның бик зур батырлыгы иде. +Түзә алмады алар район үзәгендә. Бер бүлмәле фатирда түләп торып карадылар, сулышым кысылды, көн дә авыл ягына карап елыйм, диде Сәет. Район үзәгенә барып кайтуның файдасы шулай да булды: инде кайчаннан бирле ул миңа яшь гаиләләргә йорт салуда булыша торган программа турында сөйли. Бар кыюлыгымны җыеп, Гамил Вазыйховичка җиткергән идем бу үтенечне - дәшми әле. Азат абыйдан да хәбәр юк. +- Әхәт белән син әйткәннең икенче көнендә үк сөйләштем, вәгъдә бирде. Мин дә үз ягымнан эш алып барам: Казан түрәләрен кымтырыклыйм, яңа бинаның проектын эшләттем, - дип, күңелгә өмет салган иде дә, яктылык күренми әлегә. Кысыр өмет булып калыр, ахры. +Җитмәсә, Венера Шәмсиевна белән мөнәсәбәтләргә соңгы нокта куйган күңелсез вакыйга булды. Беркөнне ул шалтыратты да исәнмесез-саумысызсыз гына: +- Радикның республика буенча концертлары бара. Киләсе атнага Чиялегә килә. Зал тулы булсын! Сиңа соңгы сынау бу! Если провалишь... - дип янады, +Афишаны, билетларны районнан үзем барып алдым. +- Заразы малай, тәмам туйдырды! - Фәрит абый нишләп йөрүемне белгәч сүгенде. - Республика буенча, имеш! Ике-өч кеше килгән башка район авылларында. Хәзер Шәмсиевна районның бөтен авылына шуны такты, тьфү! +Афишаны тотып, Чияленең һәр йортын йөреп чыктым. +- Ә-ә, бу теге телевизордан гел күренә торган малаймы? Җырлый белми бит ул! +- Кит моннан! Моңа акчам жәл! +- Аның шыңшыганын ишеткәч, радионы сүндереп куям! +Билет сату бик кыен бара. +- Өстән кушканнардыр инде, һәй... +- Синең хакка гына, Әдрән улым... +- Син сораганга гына... +Алланың рәхмәте, йөз билетны тәки саттым бит! +Март киче. Җил басу ягыннан әллә нинди хуш исләрне куып китерә. Аяк астындагы кар юкара төшеп, аңа инде зәңгәрлек йөгергән. Күңелнең каядыр ашкынган чагы бу. +Концертка безнең гаиләдән барыбыз да килде. Радик, гадәтенчә, фонограммага җырлый, аппаратурага кеше яллап тормаганнар - үзем утырдым. +Юк инде! Компьютерга никадәр генә исләре китсә дә, ул да тавышны барыбер ясап бетерә алмый. Кул чабулар җырдан җырга сыекланып, дүртенче җырдан соң бөтенләй ишетелми башлады. +- Авызыңны гына селкетеп торасың! +- Баянга җырла! +- Коммерсант! +Мин баскан урынымда тораташ булып катып калдым. Тагын да яманрагын Радик эшләде: +- Пошли вы... +Залда шау-шу купты, концертны дәвам итеп булмый иде инде. +Телефон ничек түзгәндер - анысын белмим, әмма минем колак түзде. - Провокатор! Заговорщик! +Венера Шәмсиевнаның бу сүзләре калганнары арасында мактау сүзләре кебек аерылып тора иде. Миңа бердәнбер юл калды - эштән гариза язып китү. +Минем эштә гамь калмады. Тагын җиңелү. Тагын билгесезлек. Гомер буе шулай булырмы икән? Нигәдер миңа шатлык өелеп килә дә, аны бер-берсе артыннан тагылган борчу-кайгылар алмаштыра. Тигез генә, бер көйгә аккан тормышны күргәнем юк та бугай. +Өйдәгеләр хәлемне аңлый, ничек тә күземә чалынмаска тырыша. Гайнан бабай күңеленә якын алдымы, әллә әҗәле якынлаштымы - ул кинәт хәлсезләнеп калды, тәненә сары төс ягылды, күзгә күренеп ябыкты. Үзе исә хәлемне гел сорашып тора: +- Улым, бирешмә, чигенмә! Главага кер, ул сине ярата! +Мин Әхәт Вәдүтовичка кермәдем, Гамил Вазыйхович янына киттем. Сөйләп бирергә дә туры килмәде, рәхмәт төшкере: +- Ишеттем, беләм. Бернигә дә карамыйча, эшеңне дәвам ит. Тиздән күңелле яңалыклар булуы бар, - диде ул, күңелгә әллә нинди буталчык уйлар кертеп. +Күңелле яңалык озак көттермәде: безнең күп функцияле үзәк республика планына кертелгән булып чыкты! Ул көнне безнең өйдә чын мәгънәсендә бәйрәм иде, телефон рәхмәт сүзләреннән тынмады, әни исә янымда күбәләктәй бөтерелеп йөрде: +- И-и улым, рәхмәт сиңа! Бөтен авыл рәхмәт укый бит, - диде ул, күз яшьләрен күлмәк итәге белән сөртеп. Хәтта әти булып әти дә җилкәгә сак кына кагылып узды... +- Эт икәнсең, малай, ну да! Нәрсә әйтим, маладис! Тәки Карамалыга китертеп булмас микәнни сине, ә? - диде Газинур абый. - Венера Шәмсиевнаны +Азат абый белән хәзер телефоннан көн дә сөйләшеп торабыз. Бинаны аның төзелеш фирмасы төзиячәк иде. +- Каңгырап йөргән авыл егетләрен барлый башладыңмы? Мин үземнең яктан тырышам... Синең клубыңны төзеп бетергәч, зур пилорама ачам. Алтыҗиде егет эшле булыр... +Бу хәбәргә иң сөенгән кеше Сәет иде. Ләкин аның йорт мәсьәләсе генә һаман да хәл ителми иде әле. Гамил Вазыйховичтан кабат сорарга уңайсыз. +Әмма тормыш бер ал ягын күрсәтә башласа, өеп бирә бит ул! +- Син дә йортны Чияледә саласыңмы? - дип сорады беркөн Газинур абый, клуб төзелешен тикшерергә килгән җиреннән. +- Аңламадым, Газинур абый. Нинди йорт? +- Ну да! Глава сиңа йорт салып бирергә кушкан бит. Белмим, димә тагын! +- Ә-ә! Аңладым! Миңа түгел, Сәеткә ул, Газинур абый! Әллә барып чыктымы? +- Ул аерым исемлектә! Анысын кыстырма син! Үзеңне әйт! Дүрт йорт турында сүз бара монда, Азат Хәсәнов дигәннәре ике йорт салмакчы. Мәчет тә төзи икән тагын. Сезгә җир урыны әзерләргә кирәк буламы, буш торган нигезләргә саласызмы... Ну да! +Кинәт башым әйләнеп китте... Җавап бирергә көч таба алмадым. +- Уйларсың да әйтерсең. - Минем югалып калуны ул үзенчә юрады. - Йорт салу уен эш түгел! Ярдәм итәрбез, борчылма! Миңа да начар түгел бит, үзара салым акчасы арта, йортлар ишәйгәч, ну да! +Чияледә тынгысыз көннәр башланды. Җәй буе, авылның тынычлыгын алып, төзелеш эшләре гөрләде. Иң элек Сәетнең ике катлы йорты төзелеп бетте. Азат абый аннан пилорама хуҗасы ясамакчы, шуңа да кая басканын белмичә йөри. Шуннан соң мулла йортын күтәрделәр. Район мөхтәсибе ике кечкенә балалы яшь мулла табып бирде, менә-менә ул күченеп килергә тиеш. Миләүшә прорабка әйләнде - Азат абый егетләре безнең ике катлы йортны түбә астына кертте.. Искәндәр үзенә кояшлы якка карый торган бүлмәне сайлады. Хәзергә исә көн дә балалар бакчасы яныннан урап кайта: +- Мин яңа садикка балам! - дип, канатланып йөри. +Көз көне яңа бинаны зурлап ачтык. Авыл халкының аякта йөри алганы, таякка таянганы, әнисенә асылынганы - һәммәсе дә килде. Быел Сабан туен оештырырга кул җитмәгән иде, читтәге авылдашларны җыярга форсат туды. Хәтта Курилдан Марсель дә ял алып кайтты. Сәет белән икебезнең йортны күреп: +- Скоро - отставкага! Таяклар кагып китәм, күршегездә миңа да урын калдырыгыз! - диде. +Чияле шулай кайнады-кайнады да тагын сүнеп калды. Минем күңелне дә ниндидер рәхәт бушлык биләп алды. Әмма тормышка бик тиз кайтардылар. Яңа бинаны тәртипкә салу өчен, ай-һай, бик күп йөгерергә туры киләчәк әле. +Беркөнне Әхәт Вәдүтовичның кабул итү бүлмәсеннән шалтыратып, тиз генә килергә куштылар. Бүлмәсенә керсәм, Гамил Вазыйхович белән икәү утыралар. +- Ну, Әдрән, үзеңә дә тынгылык юк, безгә дә тыныч яшәргә бирмисең, - дип җылы каршыладылар мине. +- Кемдер гомере буе эшләгәнне майтарып ташладың әле син кыска гына вакыт эчендә. Күрмиләр дип уйлама, мактап үсендермәскә генә тырыштык, һәр гамәлең, һәр адымың билгеле безгә. - Әхәт Вәдүтович сүзләреннән тәнем дип уйладым эчемнән генә. - Дөнья тәгәрмәчен әнә шундый булдыклы кешеләр әйләндерә. Тик андый егетләр көннән-көн азая бара, шунысы кызганыч. Менә без әле Гамил Вазыйхович белән сөйләшеп-киңәшеп утырдык. Ул алтмыш өченче яше белән бара икән, мин дә алтмыш ягына чыктым. Эшне дәвам итәрлек егетләр бармы безнең? Тегеләй исәпләдек, болай санадык, аннан карадык, моннан уйладык. Ахыр чиктә барыбер синең исемгә килеп төртелдек. Бүгенге заманда бетеп барган Чиялегә яңа сулыш өрүең шаккатырды безне. Нинди кысмыр Азат абыеңны авылга эшләтүең генә дә ни тора! Хәзер менә пилорама корып йөри! Пакусны киң алуың әйбәт, Әдрән. Әмма сине Чияледә генә калдыра алмыйбыз инде без. Энергияңне район масштабында файдалана башларга вакыт. (Тешем тешкә тиеп шакылдар дәрәҗәгә җиттем. Бар гәүдәмә калтырану таралды) - Менә без уйлаштык-киңәшләштек тә районның культура бүлеген сиңа тапшырырга булдык... +Ул туп-туры күземә текәлде. Бу туры карашны күтәрү авыр иде, шулай да түздем. +- Гамил Вазыйховичның планы зурдан: ике-өч ел тәҗрибә туплагач, үз урынымны Әдрәнгә тынычлап калдырып, пенсиягә китәр идем, ди. - Әхәт Вәдүтович көлеп җибәрде. - Ә мин исә аннан да ераккарак киттем: ул сине алыштыргач, өч-дүрт ел эшләр дә, мин инде аңа район дилбегәсен үк тапшырырмын, дидем. +Алар рәхәтләнеп шаркылдаша, миндә исә көлү кайгысы түгел. +- Киләчәккә юлны шулай алдан сызарга кирәк, Әдрән. Район үзәгенә күчеп килү синең иҗатыңа да зыянга булмас. Бездә иҗади кешеләр күп, бергәләшеп яңа җырлар язарсыз. Көн саен үзебезнең радио синең җырларны тапшыра, рәхәтләнеп тыңлыйбыз. Бер яңа җырыңа клип сценариесы әзер булган. Анысын Казанга җибәрәбез. "Бәхеткә юл"ны әйтүем. Шулай бит, Гамил Вазыйхович? Дөрес сөйлимме? +Мин, аптырап, җилкәмне сикерттем. +- Монысы сер иде, Әхәт Вәдүтович. Рәшит Ризакович сюрприз итеп әзерли иде. Әдрән моны белми... +- Ник аны кисәтмәдең? Ярар, беткән баш беткән. Барыбер бергә эшлисез. Аннары... Тәк, фатир мәсьәләсен Гамил Вазыйхович белән сөйләшеп бетерерсең. Без инде эшкә билгеләнүең турында боерык әзерләдек, шулай да өйдәгеләр, хатының белән кайтып киңәшкән бул. Аларның шуннан да күңеле була. - Әхәт Вәдүтович кәефле елмайды. +- Яңа клуб нишли? - Беләм, бу соравым бик ахмакларча яңгырады. +- Директорны үзең билгелисең инде хәзер! - Гамил Вазыйхович та сүзгә кушылды. +Чиялегә ничек кайтып кергәнне хәтерләмим. Яңа бина янында Газинур абыйны күреп кенә туктадым. +- Кая йөрисең син? Документлар белән киләм, дидең бит! Телефоныңны да алмыйсың. Эзләп чыктым үзеңне, ну да! +- Әй Газинур абый, документларны яңа директор белән хәл итәрсең инде... +- Ә-ә? - Ул, куркып, миңа карады. - Ничек инде? Җен карчыгы тәки эштән алдырган икән! +- Алай гына булса!.. Районга чакыралар. Эшкә... +Ул зәп-зәңгәр күзен миңа төбәде. Аннары барысын да аңлагандай, кулын селтәде: мин, карт җүләр, үз урыныма кеше табылды дип, сөенеп йөри идем тагын. Ну да-аа... +Мин кайтып кергәндә, барысы да өйдә иде. Хәбәрне ишетүгә, әни, лып итеп, артына утырды: +- Ничек инде? Ә без, Чияле нишли? +Әти дә район гәҗите укуыннан бүленде: +- Бу кадәр эш күрсәткән кешене алып китәчәкләре билгеле иде... +Шулай да яңалыкны иң авыр кабул итүче тәмам хастага калган Гайнан бабай булды: +- И-и, инде үлсәм дә була икән, барыбер авылның яме китәчәк синсез! Әйдә, соңгы тапкыр буладыр, җырлыйк инде "Әдрән диңгез"не бергәләп. +Әдрән диңгез, зәңгәр диңгез, +Ай, зәңгәр диңгез. +Култыклары йөз дә сигез, +Ай, йөз дә сигез. +Үзенең батыр улларына, +Улларына +Көрәш дәртен биргән диңгез, +Биргән ул диңгез... +Кочаклашып җырладык, аннан икәүләшеп еладык. +- Васыятьне онытма, - диде бабай. - Диңгезне барып күр, дулкыннарында тибрәлеп, рәхәтләнеп бер җырла! +Мин барыбер дә тормышның асылын аңламыйм бугай. Бу хәбәрдән Миләүшә үрле-кырлы сикерергә тиеш иде кебек. +- Китәсем килми, - диде ул. +- Мин вәгъдәмдә торам, күрәсең бит, Казанга якынаябыз... Тормышның төбеннән күтәреләм... +- Ярар, искә төшермәле! Син вәгъдәңне үтәдең инде. Йортыбыз булды, яңадан җырлый башладың, иң мөһиме: Искәндәр савыкты... +- Район үзәгендә фатир бирәләр... +- Китәсем килми, - дип кабатлады Миләүшә. - Ияләндем, ахры. Карамалы мәктәбендә музыка түгәрәге алып барырга да сүз бирдем... Бала туганчы... +Җир катырак әйләнә иде. Мин урамга чыгып йөгердем. Күпме йөгергәнмендер, белмим - кинәт шып туктап калдым. Аягыма авыр-авыр герләр такканнармыни - кыймылдата да алмыйм. Әйтерсең лә мине әкиятләрдәгечә, әфсенләп тораташка әйләндергәннәр. +Артыма борылып карадым - Чияле утлары күренмәде. Шулай да күктә балкыган һилал ай юлны ак итеп яктырта иде... +Редакциядән: +Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез. +Гөлнур +Васыйлова +НӘСЕРЛӘР +Таң +Сызылып кына алсу таң ата. Тып-тын. +Өзеп-өзеп кенә сандугач тавышы ишетелеп ала. Таң беленә бит, сандугач үзенең гаиләсен әнә шулай итеп уята бугай, бу вакытта башка кошлар изрәп йоклыйлардыр. +Ә мин эңгер-меңгердә имән агачы төбендә таң атканын күзәтеп утырам: әкрен генә караңгылык яктылык белән очраша. Караңгылыкка төбәләм - шомлы... Карт имән артында ниндидер бер сәер нәрсә бар кебек... Куркыныч! Ул сәер нәрсә, менә-менә хәзер артымнан килеп, мине тотып алыр сыман булып китә, шундук күз карашымны яктылык сузылган якка күчерәм. +Таң яктысы! Күзләр иркәләнә, җаным ниндидер рәхәтлек, ышаныч тоя. Күңелгә нурлар тула һәм авызым ерыла. Теге шомлы уй да каядыр юкка чыга. Яктылык эзләп, тагы да әллә кайларга төбәләм: анда иртәнге йомшак җилнең исеп алуыннан, зәңгәр кыңгырау чәчәкләре бер-беренә хәерле иртә теләгәндәй, тирбәнеп куялар, гүя алар башларын гына кагып, сүзсез исәнләшәләр. Әлеге йомшак җилнең уйнашып йөрүче шаян малайлары, әйтерсең лә агач башына менеп утырганнар да, яфракларга берәм-берәм кагылгалап, үзләре белгән серле шаян бер көй уйныйлар. Ә ул көйне ишетеп алган сизгер сандугач, бар җиһанны яңгыратып, дөньяда яшәүнең рәхәтлеген башкаларга ишеттерәсе, табигатьнең гаҗәеп матурлыгын тирә-якка күрсәтәсе килеп, яңа көн туганны белдереп, үзенең аһәңен суза. +Таң ата минем туган ягымда! Ә башка якларда - Парижда, Кытайда таңнар ничек ата икән? Бездәгедәй матур, серле, ал таңнар тагы кайда бар икән?! +Таң! Ә бу сүз - хәрефләр тезмәсе үзе дә көй сорап тора кебек. Хәрефләренә кагыласың, чыңлап җибәрер дә, ачылып китеп, эченнән аллы-гөлле нурлар сирпелер кебек. +Таң! Табигатьнең бик тә зур могҗизасы ул - караңгылык китеп, яктылык иңгән вакыт! Кош-кортлар уянып, чәчәкләр керфекләрен ачып, чык белән юынган чак, кешелек яшәешне дәвам иткән чак. Әнә шундый гүзәл, серле булганга күрәдер дә инде, таң белән уянган кешеләргә бәхет килә, диләр. +Таң - әйтерсең, бәхетнең үзе! +Каенкаем - дускаем +Шифаханә. Тәрәзәләре төньякка, каен урманына карап торган бүлмәләрнең берсе - җиденчесендә авырып ятам. Гомер булмаганны, инде ай буе тәнем температурасы 37 дән төшми... +Хәлем җиңел түгел... Ятагымнан каеннарга карап уйланам. Инде ничә көннәр буе уңайсыз итеп, каерылып ятам икән. Шәфкать туташы кереп, туры һәм уңайлы итеп ятыгыз әле, дип кисәтеп чыгып китте. Минем каерылып, көйсез итеп ятуыма каеннар сәбәпче икәнен соңыннан гына төшендем. Каеннарның күземә ниндие туры караганын түгел, ә күңелемә ошаганын эзләп тапканмын да каерылып аңа карап ятам икән. +Күңелемә якын каен - нәкъ үземә охшаган: артык озын да түгел, кыска да түгел - уртача буйлы. Буй-сыны да өзелеп төшкән зифа димәс идем, бераз тулырак. Ә бар икән арада бик зифалары да. Ябалдашлары да күп - ягъни, минем кебек түгәрәк. Ә яфраклары! Яфраклары вак та түгел - уртача, шундый күп - нәкъ минем куе, калын, бөдрә чәчем төсле. +Төс-кыяфәте генә түгел, хәтта холкы белән дә үземә охшаган каеным. Кичә булган көзге яңгырда, җил искән саен, ничек итеп бәргәләнгәнен, өзгәләнгәнен күрсәгез сез аның, түзә алмадым, аның хәлен аңлап елап ук җибәрдем. Әйтерсең, каеным ни беләндер көрәшә, ябалдашлары белән нәрсәнедер читкә этәрә, икенче яктан якынайган, янәшә торган каен ботакларына ипләп кенә, зинһар, якын килмәгез, сезгә дә авыр булыр, - дигән кебек итеп кисәтә төсле. Ә инде каяндыр өстән янаган афәтне ул үзенең баш очы белән селтәп-селтәп читкә чөя дә аннан, түбәндә ничек икән хәлләр дигән күк, аска карап-карап ала. Ул хәвеф-хәтәрләрдән башкаларны шулай итеп саклый сыман. +Ә бүген ул шундый тыныч, югарыдан барысын да барлап, күреп, яшәүнең матурлыгына сокланып, тормыш-көнкүрешне үзенчә матур итеп, үз агымына алып барасы килү теләге белән яна. +Күрәсезме? Берән-сәрән генә чайкалып алган ботаклары, әйтерсең, үтеп киткән берәүгә сәлам биреп кала, ә көдрә яфраклары, җилбер-җилбер килеп, җил малае белән әнчекләшеп ала да, әни ачуланыр, дигән кебек тынып кала. Акка тимгел төшкән жилет кигән тулы гәүдәсе, әкрен генә бала йоклаткан сыман, үз җаена көйләп тибрәлә. Ул әнә шулай итеп үзенең дә, тирәяктагыларның да тынычлыгын саклый шикелле. +Каеным - дускаема эчемдәге моң-зарымны елап сөйлим, имеш, хәлем юк, ә ул дәшми-тынмый гына бераз тыңлап торгач, кинәт кенә дулап-ярсып, бөтен яфракларын дерелдәтеп, ябалдашларын уңга-сулга болгап, кәүсә - гәүдәсе белән миңа таба килә башлаган күк: "Әнә, күрше бүлектә кисәләр, тегәләр, яман чир белән көрәшәләр, җан саклап калырга тырышалар, ә син зарланасың! Тары бөртегедәй зарыңны тыңлап та торасым килми! Түз, сабыр бул!" - дип тураеп басты да тынып та калды. +Дускаемның шулай дәшүе яңагымдагы яшьләрне шундук киптерде, ничә көннәр буе хәлсезләнеп ятагымнан тора алмаган кеше - үзем торып тәрәз төбенә килеп басканмын икән... +Наратлык +Көне буе кар ява. Кар бөртекләре әле йомшак кына җиргә куналар, әле бер-берсен кугандай ярышка кушылалар, кинәт кенә көчле җил чыккач, бөтен тирә-якны бер итеп, чабыша башлыйлар, үзләрен кая куярга да белмиләр кебек. Шул арада алар тын гына җиргә сибеләләр, әйтерсең лә җиргә томырылып томан тарала. Һәр бөртекнең үз урыны бар кебек, шундый саф булып, тигез итеп җиргә йомшак кына җайлап урнашалар да нур сибеп карап торалар кебек. +Күккә ашкан зифа, озын буйлы нарат кызларының яшел шәленә кунган кар бөртекләре иркәләнеп җемелдәшәләр. Ә томан арасында күмелеп калган башка гүзәл нарат кызлары урман юлы буендагы кызлар янына кабаланып йөгерәләр төсле. Шундук кар бөртекләре дә үзләренең саф рәтләрен югалтып чәбәләнә башлыйлар. Нигә шулай ашкыналар икән алар?.. +Ә-ә! Ак томан арасына җил малае кергән икән, шуңа рәтләре буталган бит. Җил малае нарат гүзәлләре белән әбәкле уйный... Гүзәлләрнең шулай йөгерешүеннән, әнчекләп уйнауларыннан кәефләре күтәрелеп, алар тагын да зифарак булып үсәләр, күккә күтәреләләр. Ә нарат кызларының үскән саен көдрә чәчләре ак болытларга тиеп-тиеп китә. Әйтерсең, ак болытлар шул сабыйларның чытлыкланып чыркылдашуыннан вак-вак кар бөртекләре ясап, җиргә сибә. +Каяндыр, йөзенә усаллык чыгарып, инде күптәннән күз уңыннан югалган шаян улын эзләп, Җил абзый бу якка - нарат кызлары янына таба килә. Ә шаян малай, әтисе никадәр усал булып күренсә дә, аның яратуын сизеп, һаман кача, гүзәл нарат кызлары тирәсендә кайнаша. Гүзәлләрнең чәчләренә кунган ак кар бөртекләре тынычлыкларын җуеп, дулап килгән Җил абзый кочагына эләгә дә, аннан тыпырчынып, як-якка сикерешә. Алга таба нидер буласын сизенепме, нарат кызлары, үзләрен бизәп торган ак сәйлән кар бөртекләрен югалткандай, башларын ия-ия, бизәнгечләрен эзли. Әйтерсең, мәхшәр башланган, бөтен наратлык менә-менә урыныннан кубарылыр төсле. +Әнә-әнә! Әтисе шаян улының колагыннан эләктереп, үз урманына алып китте. Ак болыт, гүзәлләрдән көлгәндәй, һаман чыркылдавын белә. Ак болытларның чырык-чырык көлү тавышлары, ак кар бөртекләренә әйләнеп, тагын әкрен генә җиргә сибелә. Ә гүзәлләр, күңелләрен тынычландырырга теләп, әкрен генә ак томаннар арасына кереп югала. Тагын... Тагын... Тагын... +Кояш исә бу дөньяга ачык күз белән карый, кемнең кемлеген таный, яшәеш әвәрәләрен аңлый иде. Аның бик күп сүзләре минем хәтеремә гомерлеккә уелып калды. "Син аннан ул булдыра алмаганны таләп итәсең", - дигән иде ул ирем турында. Аның бу сүзләре мине уйга калдырды: чыннан да шулай булган икән бит. "Син зур эшләрне ерып чыгасың, ә вак мәсьәләләрдә абынасың", - дигән иде Кояш икенче бервакыт: "Беренче күргән кешегә ышанып бетмә, эч серләреңне түкмә, - дигән иде. - Соңыннан аның начар якларын күреп көенергә туры килмәс, киресенчә, яхшы якларын күреп сөенерсең". Хак иде шул аның сүзләре! Акыл иясе иде минем дустым Кояш. Һәм игелек иясе. "Яхшылык эшлә дә суга сал", - ди торган иде ул. Ягъни, кылган яхшылыгыңа игелек белән җавап бирерләр, дип көтеп йөрмә, савабын да өмет итмә. Булдыра алганыңны эшлә дә оныт. Мин моны аңламый идем: әҗере дә, савабы да булмагач, нәрсә өчен әле кырык эшеңне кырык якка ташлап, кеше гамен кайгыртып йөрергә? Соңыннан гына аңладым: Кояш мәрхәмәтле иде, игелек кылудан тәм таба иде. +Безнең редакциягә көн саен бик күп хатлар килә иде. Хатын-кызлардан гына түгел, иратлардан да. Әлбәттә инде без аларга җавапларны күңелләрен китмәслек итеп язарга тырыша идек. Бу эштә Кояш аеруча өлгер булды - хат кулга керүгә, җавабын яза. Төрмәдә утыручы бер адәмгә бу бик ошап китте, күрәсең, ул Кояшның җавабына җавап язды, тагын ниндидер сораулар бирде... Кыскасы, хат алыша башлады болар. "Андагы кешегә юаныч кирәк шул", - ди иде Кояш. Еллар буе дәвам итте бу. Ниһаять, теге адәм тиздән иреккә чыгачагын хәбәр итте: "Рөхсәт итсәң, туры синең янга кайтыр идем", - дип тә өстәгән иде хатында. "Бик әйбәт булыр, - дип җавап бирде моңа Кояш. - Ирем зур акыл иясе, файдалы киңәшләрен бирер". Аңарчы ире барлыгын язарга ничектер бик җай чыкмаган икән. Килгән теге адәм, Рейнның акыллы сүзләрен тыңлаган, күңеле хушланган, каен тузыннан ясалган бик матур ваза белән кружкалар бүләк иткән. Кояш аларны шкафының киштәсендә саклый иде. +Берзаман шагыйрә Саҗидә Сөләйманова авырып китте. Кояш, аның хәлен җиңеләйтергә тырышып, бик күп көч куйды: хастаханәгә тәмле ризыклар пешереп илтү кирәкме, керләрен юып илтүме, даруларын табып бирүме - һәммәсен эшләде ул. Ә бит болай караганда, Саҗидә аңа кардәш тә, якын дус та түгел, безнең журналның редколлегия әгъзасы гына иде. +Кояшның әнисе Сания апа гомеренең соңгы елларын нәкъ менә шушы кызы тәрбиясендә, аның фатирында үткәрде - дүрт бала арасыннан аны сайлады. Абыйсы Азат - Ватан сугышы ветераны, хатыны вафат булып, үзе каты авырып киткәч, шулай ук Кояш янына күченде, аның кулында булды. +Кояшның шәхсән миңа кылган яхшылыкларын санап бетергесез. Бергә командировкаларда йөргәндә, авыр юллар узганда, мин һәрвакыт аның ышыгында булдым. Без бакча кишәрлекләрен дә янәшәдән алган идек. Берзаман кечкенә улыбыз салкын күлгә төшкән, аңарчы да тамагы авыртып йөри иде, нишләргә дә белмибез. Шунда бер чиләк кайнар су күтәреп Кояш килеп керде. "Аягын тыгып утырсын", - ди. Әйтмәгән дә идек, каян күргән, каян башына килгән, кай арада суын җылытып өлгергән диген! +Ә бервакыт мин бик зур ыгы-зыгыга эләктем: редакция фатирымны дөрес бирмәгән, дип таптылар һәм мине балам белән урамга куып чыгару эшенә керештеләр. Бу эшнең башында республиканың иң зур түрәләреннән берсе тора иде. Аңа каршы чыгу һич мөмкин түгел иде кебек. Ә менә Кояш тапты чарасын. Кайсыдыр районга командировкага баргач, ул Татарстан Югары Советы Президиумы Рәисе Салих Батыев белән танышып, сөйләшеп йөргән икән. Тотты да кабул итүен үтенеп шалтыратты бу аңа. Казан Кремленә бөтен редакция белән бардык. Батыев хәлемә керде, миңа каршы эшне туктатты. Хәзерге көнгә кадәр мин Кояш саклап калган торак мәйданында яшим. +Бу дөньяда бернәрсә дә үзгәрешсез тормый, шул исәптән дуслык та. Араларның бик җылы чаклары булган кебек, суынып киткән вакытлары да була. Кояшны хатынкыз язучы өчен иң дәрәҗәле урынга - "Казан утлары" журналына җаваплы сәркатип итеп эшкә чакырдылар. Ә мин, яшь бала анасы булып, гаилә мәшәкатьләренә чумдым. Очрашулар сирәгәйде, серләшү мөмкинлекләре кимеде. Аның үлеме дә минем өчен башка таш төшкәндәй һич көтмәгәндә булды... +Бер танышым, Кояшны искә алгач: "Елмаюы бик матур иде", - диде һәм үзе дә елмаеп җибәрде. Аны искә алган саен, минем дә күңелем яктырып китә. +Мәдинә МАЛИКОВА ГАЛИМӘ АЧКАН ДӨНЬЯЛАР +ДАНИЯ ЗАҺИДУЛЛИНА +Шушы тәгълимат нигезендә галимә фәнни һәм педагогик эшчәнлегендә татар әдәбиятының тулы тарихын колачлап ала. Алай гына да түгел, аның тарафыннан шәркый яңарыш Европадагы Ренессанс белән тоташтырыла, фәндә шәркый әдәбиятларга карата озак еллар хөкем сөргән европоцентрик ялгыш карашларны кире кагуга һәм бу әдәбиятлардагы фәлсәфи байлык-тирәнлекне, эстетик нәфислекне, иҗади алымнар төрлелеген бөтенлекле система итеп карауга юл ачыла. Үз чиратында, татар әдәбиятындагы рухи-иҗади күтәрелеш үзбәк, азәрбайҗан, казакъ, уйгыр, төрекмән һ.б. халыклар әдәбиятларындагы, Алтай, Үзәк Азия, Каспий һ.б. тирәлекләрдәге мәдәниятләр белән бер үремтәдә тикшерелә, ягъни уртак шәркый Ренессансның татар, уйгыр, төрек һ.б. вариантлары турында сүз алып барыла. Мондый киңлек, масштаблылык галимәгә татар әдәбиятын дөнья мәдәнияте югарылыгында карау, бер үк вакытта милли мәдәниятебезнең шушы контекстта асыл сыйфатларын, хасиятләрен бөртекләп барлау мөмкинлеге бирә. +Урта гасырларда Гаребтә генә түгел, Шәрыкта да әдәбият-сәнгать, мәдәният гаять көчле күтәрелеш чорын кичерә диюче галимә Йосыф Баласагунлының "Котадгу белек", Кол Галинең "Кыйссаи Йосыф" кебек җәүһәрләрнең нәкъ менә шушы яңарыш хәрәкәтенең шаһитләре булуын ассызыклый. Аларны Европа Ренессансының гүзәл үрнәкләре белән тигез куеп бәяли. 1970-1980 еллар әдәбият белеме фәне өчен стандарт булмаган мондый караш милли мәдәниятнең югары дәрәҗәсен билгеләүгә, ассызыклауга хезмәт итә. +Р.К.Ганиеваның "Проблемы творческих методов в тюркоязычных литературах" (1976), "Төрки әдәбиятларда иҗат методы мәсьәләләре" (1979), "Восточный Ренессанс и поэт Кул Гали" (1988) кебек эзләнүләре шәркый романтизм күренешен, дини-суфичыл фәлсәфә һәм күзаллауларны урта гасырлар төрки, татар әдәбиятлары тарихына кайтарган, урнаштырган беренче хезмәтләрдән була. Аларда Урта гасырлар татар әдәбиятында матурлык категориясе, акыл һәм мәхәббәт, тән һәм рух проблемасы, антропоцентризм, Илаһият фәлсәфәсе, бигрәк тә бераллалык (әт-Тәүхид) фәнни проблема югарылыгында үзәккә куела. Озак вакытлар гуманитар фәннәр караш түгәрәгеннән читтә калдырылып килгән суфичылык татар мәдәниятенә зур йогынты ясаган фикри һәм эстетик күренеш буларак аерып чыгарыла. Галимә тарафыннан Кол Галидән башланган традицияләрнең Мөхәммәдьяр, Мәүла Колый, Габдерәхим Утыз Имәни һ.б. иҗатларында дәвам иттерелеше күзәтелә. +Күп еллар буе шушы юнәлештә алып барган тикшеренүләренең нәтиҗәсе итеп, 1992 елда Р.К.Ганиева "Шәркый ренессанс һәм төрки әдәбиятларда аның традицияләре" дигән темага докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Хезмәт фәндәге урта гасырлар төрки-татар әдәбиятларына карашны үзгәртүгә юл ача: аларның үз, Европа әдәбиятларыннан аермалы иҗади фикерләү юлы булуын, шул юлда гаять зур сәнгати югарылыкка ирешүләрен дәлилли. "Кыйссаи Йосыф" әсәрендә тәкъдим ителгән сурәтлелекне, төсләр, саннар, символларны да колачлаган үзенчәлекле образлар системасын, фәлсәфи-эстетик карашларны анализлау бу юнәлештә эшләгән галимнәрнең фикер-карашларын үстереп, поэмага яңача якын килү мөмкинлеге бирә. Сәнгатьтә канунчылык төрки әдәбиятлар өчен чикләү түгел, бәлки, киресенчә, традицион нигездә яңалыкны күрсәтүнең иң катлаулы һәм нечкә мөмкинлекләрен эзләргә мәҗбүр иткән иҗат принцибы итеп карала. Шул ук вакытта канунның үзгәреше эзеннән барыла. Әйтик, кануни алым - характерларда һәм детальләрдәге нечкәлек, ым-ишарәләр ярдәмендә сурәт тудыру, ягъни нюанслылык Кол Гали әсәрендә ничек кулланылганлык һәм аннан соңгы әдәбиятта (хәтта совет әдәбиятында, М.Гафури, М.Җәлил, Х.Туфан иҗатларында) нинди үзгәрешләр кичереп күчә баруы тикшерелә. Шул рәвешле, шәркый традицияләрнең бүгенге милли әдәбиятыбызга кадәр килеп җитүе исбатлана һәм шушы озын юл тулысынча иңләп күзәтелә. +Әлбәттә, галимәнең бу юнәлештәге ачышларының барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел. Шулай да алар арасында гуманитар фәннәр үсешенә зур йогынты ясаган аерым берләрен бәяләү мәгъкуль. Мәсәлән, Р.К.Ганиева - төрки әдәбиятларда һәм татар әдәбиятында шәркый романтизм методының кулланылыш даирәсен билгеләп, гасырлар дәвамында туа торган йөзләгән әдәби күренешләр мисалында тирәнтен анализлаган, методның әйдәп баручы урынын кабат фәнни әйләнешкә кайтарган әдәбиятчылардан. Ул шәркый романтизмның татар әдәбиятында ХIХ гасыр ахырына кадәр яшәвен һәм әдәби барышны әйдәп баруын, мәгърифәтчелек хәрәкәте белән мәйданга чыккан яңа дөньяви әдәбиятка олы тәэсир итүен, аннары Европа тибындагы романтизм һәм реализм формалашуга җирлек булып хезмәт итүен күрсәтә. Бу фикерләрнең әдәбият белемендә барлык иҗат итү рәвешен реализм дигән баш астына урнаштырып, романтизмны буржуаз метод буларак кире кагу тәэсиреннән котылу омтылышлары гына ясала башлаган бер вакытта әйтелүен дә аерып искәртергә кирәк. Әлеге идеяләр татар әдәбияты тарихын үз традицияләре һәм заман алып килгән яңалыклар белән тәңгәл үсеш-үзгәреш кичерә торган, нинди генә сәяси-иҗтимагый шартларда да үз эчке закончалыкларын югалтмаган һәм башка мәдәниятләрдән калышмыйча үсеп барган бөтенлекле система итеп күзаллау ныгу-урнашуга хезмәт итә. +Беренче милли яңарыш казанышларын галимә ХIХ гасыр ахыры - ХХ йөз башы татар дөньясындагы рухи-мәдәни, сәяси-иҗтимагый күтәрелеш белән чагыштыра. Г.Тукай, С.Рәмиев, Н.Думави, Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов иҗатлары белән янәшә Мирза Шәфи Вазих, Абай Кунанбаев, Н.Нариманов һ.б. төрки язучылар әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Шушы материалда ХХ гасыр башында кайбер төрки әдәбиятларда, шул исәптән татар әдәбиятында да зур алгарыш, сикереш ясалганлык дәлилләнә. Шуның сәбәпләре, алшартлары, төп вәкилләре, аларның эшчәнлеге һәм иҗатлары, алгарыш нәтиҗәсендә барлыкка килгән өр-яңа күренешләр, гомумән, галимә гыйльми тикшеренүләренә хас булганча, колачлап алына. +Р.К.Ганиева ХХ гасыр башы татар әдәбияты белән әле аспирант вакытта ук шөгыльләнә башлый. 1964 елда якланган кандидатлык диссертациясе Г.Тукай иҗатында сатира мәсьәләсенә багышланган була. Бөек шагыйребез иҗатына югары бәя биреп, галимә сатираның Тукайда дөньяга караш һәм әдәбиятның максатын аңлау рәвеше дә, шул ук вакытта иҗади фикерләү һәм әдәби алымнар системасы да булуын исбатлый. Мондый зур фикерне дәлилләү өчен, татар әдәбиятында урта гасырларда, ХIХ гасыр әдипләре иҗатында тәнкыйди башлангычның үзенчәлекләре ачыклана. Шул вакытта ук татар мәдәниятендә үзенчәлекле көлү формалары, чаралары барлыкка килү билгеләнә. Тукай иҗатындагы юмористик, сатирик әсәрләр (алар шагыйрь иҗатының яртысыннан артыгын алып тора) җентекле тикшерелеп, алардагы фикер тирәнлеге, алымнар төрлелеге, жанрлар байлыгы күзәтелә. +Беренче хезмәтеннән соң Тукай иҗаты Р.К.Ганиеваның гомерлек темасына әйләнә, дисәк, ялгыш булмас. Галимә "Тукайның иҗат методы" (1972), "Наследие Тукая и тюркские литературы" (1979), "Габдулла Тукайның башлангыч чор иҗатында Шәрык һәм Гареб традицияләре" (2002), "Габдулла Тукай в контексте мировой литературы" (2006), "Габдулла Тукай иҗатында төрек мотивлары" кебек күпсанлы хезмәтләрендә бу иҗатны дөнья әдәби-мәдәни багланышлары, гарәп, фарсы, Европа һәм рус, төрки (башкорт, кыргыз, казакъ, үзбәк, төрекмән, каракалпак, комык) әдәбиятлар контекстында тикшерә. Тукай иҗатын нигез итеп алып, төрки әдәбиятларда иҗат методларының дүрт төре формалашуны дәлилли: татар һәм азәрбайҗан әдәбиятларында Европа тибындагы романтизм һәм реализмның тигез үсеш алуы; казакъ, үзбәк, комык әдәбиятларында мәгърифәтчелек реализмының өстенлекле булуы; чуваш әдәбиятында романтизм һәм мәгърифәтчелек, тәнкыйди реализмның синтезы күзәтелү; кыргыз, төрекмән әдәбиятларында фольклор традицияләренең саклануы шундыйлардан. +"Тукай иҗатын өйрәнү юлында" (2002) дип исемләнгән күләмле мәкаләдә галимә Тукай феномены, аны барлыкка китергән шартлар хакында уйлана. Шагыйрь иҗатын ул бөтен төрки-татар иҗади фикерләве тарихына шушы тарихның өзелмәвен тәэмин иткән кыйммәтле каптырма рәвешендә урнаштыра: "Тукай шигъриятенең тамырлары бик тә тирәнгә - татар халкының фольклорына, борынгы төрки дәвергә, мөселман мәдәниятенең Яңарыш сәхифәләрен ачып җибәргән изге Коръәнгә, Алланың барлыгын һәм берлеген таныган, югары әхлак кагыйдәләренә өндәгән дини-суфичыл әдәбиятка, кешенең акылын һәм хисләрен олылаган дөньяви эчтәлекле Ренессанс әсәрләренә, аларның гасырлар дәвамында чарланып килгән сәнгатьчә фикерләү кануннарына барып тоташа. Элгәргедән - төрки нигездән һәм Шәрыктан килгән тамырларның нык булуы, аны Ауропа һәм рус әдәбиятлары йогынтысында яңа хасиятләр белән баетып җибәрү Тукайга ХХ гасыр башындагы татар Яңарыш әдәбиятының нигез ташларын салу, аны чын мәгънәсендә милли әдәбият итеп үстереп җибәрү өчен зур иҗади мөмкинлекләр ачты". Менә шундый киң контекстта Тукай - милли шагыйрь, халык шагыйре, татар дөньяви әдәбиятына нигез салучыларның берсе буларак бәяләнә. +2002 елда Р.К.Ганиеваның "Шагыйрьнең рухи дөньясы" исемле хезмәте дөнья күрә. Анда Тукайның 24 әсәренә ХХI гасыр фәне югарылыгында анализ ясалып, аларда шагыйрьнең ислам диненә, суфичылыкка, төрки традицияләргә мөнәсәбәтләре дә калку билгеләнә. Тукай әсәрләре мисалында ХХ йөз башының күренекле язучылары иҗатын комплекслы, заманча бәяләү методикасы тәкъдим ителә. +Галимә бу юнәлештә эзләнүләрен бүген дә дәвам итә. 2016 елда дөнья күргән Габдулла Тукай энциклопедиясенең бик күп материаллары, бу фәнни теманың иң аз өйрәнелгән, иң четерекле мәсьәләләре турында язмалар аның тарафыннан әзерләнүен аерып әйтергә кирәк. +ХХ йөз башының күренекле фикер ияләре һәм иҗатчыларыннан Гаяз Исхакыйны кайтаруга да зур өлеш керткән шәхесләрдән ул. Аның югары уку йортлары студентлары өчен "Гаяз Исхакый иҗаты" (1998; 2005) исеме белән дөнья күргән программасы инкыйлабтан соң өзелеп калган гыйльми бәяне бүгенге көн белән ялгаучы, әдипнең исеме әйтелә генә башлаган бер чорда Исхакыйның милли-азатлык хәрәкәте вәкиле буларак дөньяга карашларын һәм иҗат баскычларын бербөтен итеп өйрәнүгә юл күрсәткән беренче хезмәтләрдән булды. Бу шәхеснең тормыш юлын, эшчәнлеген, инкыйлабка кадәрге әдәбият галимнәренең дә фикерләрен исәпкә алып, дүрт: мәгърифәтчелек (1897-1904); "таңчылык", социалистлык (1905-1910); милләтчелек (1910-1918) һәм мөһаҗирлек (1919-1954) дәверләренә бүлеп, галимә аларны берләштерүче үзәк төсендә милләт өчен җан атуын билгели. Әмма халкын бәхеткә илтә торган чара-ысулларны Исхакый төрле баскычта төрлечә күзаллый дигән нәтиҗәгә килә. Шушы дүрт чорга караган төп әдәби әсәрләренә анализ аша, әдипнең гаять бай иҗат дөньясын татар укучысына җиткерә. Алга таба, шул исәптән бүген - инде Исхакый иҗаты турында күп диссертацияләр якланганнан, монографияләр басылганнан соң да, татар әдәбият белемендә әдипнең мирасы әлеге концепция нигезендә, хронологик баскычлар кысаларында өйрәнелә һәм үстерелә. +Р.К.Ганиева Гаяз Исхакыйның аерым әсәрләренә, үзенең һәм шәрык, һәм гареб әдәбиятыннан тирән белемен, мәгълүматларын файдаланып, комплекслы анализ ясый. Шундыйлардан, әйтик, әдипнең беренче һәм хәзерге көнгә кадәр тиешле бәясен алмаган әсәре "Тәгаллемдә - сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә - рәхәт гомер" хикәясе мисалында, аның басылып чыкканнан алып бүгенге көнгә кадәрге историографиясе, шәрехләнү рәвеше, аңа әдипнең үзенең һәм ХХ йөз башының күренекле тәнкыйтьчегалимнәренең карашлары, хикәянең татар әдәбияты тарихындагы һәм язучы иҗатындагы урыны, хәтта бүгенге укучыга тәкъдим ителеше дә тулы бер монографик тикшеренү рәвешен ала. Галимә хикәянең гыйлемне идеаллаштыру максаты куеп язылуын күрсәтә һәм аның идеясе ягыннан мөселман фәлсәфәсенә, шәрык әдәбиятына, Йосыф Баласагунлыларның "Котадгу белек"ләренә барып тоташуын ассызыклый. Шушы яссылыкта әсәрнең идея эчтәлегенә җентекле күзәтү ясала. Хикәянең төп герое Хәлимнең "милләтенә, халкына, кауменә" хезмәт итү теләге белән яшәвенә игътибар юнәлтә, әсәрдәге надан аталар, укымышлы аналар һәм белемгә омтылучы балалар конфликтын аерып чыгара, Хәлим идеалларының әсәр авторының ул чордагы идеаллары белән аваздашлыгын әйтә. Әсәрдәге ислам фәлсәфәсе белән тәңгәл фикерләр, шулай ук мәгърифәтчелек әдәбиятына хас алымнар күзәтелә. Галимә, шулай ук, кеше психологиясен табигать белән янәшәлектә сурәтләү, ягъни психологик параллелизм, эмоциональлекне көчәйтү чарасы буларак диалог-сөйләшү, монологлар, хатлар алмашу кебек алымнарны әсәрдә уңышлы кулланылган һәм алга таба язучы иҗатының асыл хасиятләре булып китәчәк сыйфатлар дәрәҗәсенә куя. +Хикәягә тулы, комплекслы анализ ясау белән чикләнмичә, Р.К.Ганиева тарафыннан аның төп тексты әсәрнең 1996 елда басылган кирил язуындагы журнал варианты һәм 15 томлыгына кертелгән варианты белән чагыштырыла. Бу гаять авыр һәм катлаулы эшне башкарып, галимә текстның тәкъдим ителешендә калган хаталарны берәмтекләп күрсәтә, аларның дөрес вариантлары ничек булырга тиешлекне ачыклый. Шул рәвешле, бер хикәя мисалында һәм әдәбият галиме, һәм текстолог буларак чыгыш ясый. +Р.К.Ганиева тарафыннан Г.Исхакыйның "Ике йөз елдан соң инкыйраз" повесте тулы анализланып, әсәрнең антиутопия жанр төренә каравы, төрки-татар әдәбиятлары тарихында беренче шундый әсәр булуы дәлилләнә. Бу әсәр мисалында да галимә аның идея-эчтәлек ягын, катлаулы сюжет-композициясе бирелешен, сурәтлелек байлыгын тикшерә, андагы ислам фәлсәфәсе дә, дин әһелләренә мөнәсәбәт тә, әдәбият, сәнгать, музыкага караш та, үткәнне идеаллаштыру максаты да, повестьның гомумән татар әдәбиятына ясаган искиткеч зур йогынтысы да ачыклана. Р.К.Ганиева аны "татар әдәбиятының үсеш юлларын билгеләүче программ әсәр", дип атый. +Башкарак характерлы әсәрләреннән, Г.Исхакыйның "Очрашу, яки Гөлгыйзар" повестенда Коръән өйрәтмәләренең тәэсире француз философы Бергсонның интуиция һәм Дарвинның табигый сайланыш тәгълиматлары, Ж.Ж.Руссо идеяләре белән үрелеп китү кебек моментлар игътибарга алына. "Алдым-бирдем", "Тартышу", "Мөгаллим" драмаларында, "Теләнче кыз" романында социалистик идеяләр бирелеше, "Тормышмы бу?" романында психологизм һәм лиризм алымнары аерып алып тикшерелә. Аеруча җентекле күзәтелгән "Зөләйха" трагедиясе, "Мөгаллимә" драмасы анализлары Исхакый иҗатына гына түгел, татар әдәбияты тарихындагы үзгәрешләргә дә яңача якын килүе белән хуплауга һәм мактауга лаек. +Р.К.Ганиева Исхакыйның Төркиядәге тормышы, мөһаҗирлек иҗаты белән дә махсус шөгыльләнә, бу юлда күп кенә фактик һәм аналитик материалларның мәдәниятебез тарихына кайтуына ярдәм итә. +Тукай кебек үк, галимәнең кабат-кабат әйләнеп кайтып, яңадан-яңа яклары белән укучыга, фәнни әйләнешкә, мәдәни хәзинәбезгә кайтара торган тагын бер шәхесе - Нәҗип Думави. Аның турында мәгълүматларны, иҗатын халыкка җиткерү белән Р.К.Ганиева 1983 елдан бирле шөгыльләнә: монографияләр, зур хезмәтләр, саллы мәкаләләр яза, әсәрләрен табып, гарәп графикасыннан кирилга күчерә, анализлый. Нәтиҗәдә, Думави - тирән белемле әдип-философ, дигән олы бәяне, бай әдәбипублицистик иҗаты татар әдәбияты-мәдәнияте тарихында лаеклы урынны ала. +ХХ йөз башы мәдәниятендә Р.К.Ганиева өйрәнгән, бәяләгән иҗатлар тулы бер плеяда хасил итә: С.Сүнчәләй, С.Рәмиев, Ш.Бабич, Ф.Туйкин, Г.Монасыйп һ.б. Алар арасында галимәгә аерата якын, аны кабат-кабат мөрәҗәгать итәргә, иҗатларының төрле сыйфатларын барларга мәҗбүр иткән әдипләр дип Ф.Әмирханны, Ш.Камалны, Г.Ибраһимовны күрсәтергә кирәк. Ф.Әмирхан шәхесенә, әйтик, галимә, Тукай кебек үк, аны формалаштыруда катнашкан бик күп факторларны анализлап якын килә. Нәтиҗәдә, әдипнең үзенең дә, гаиләсенең дә тулы культурологик рәсеме хасил була. Галимә фикеренчә, Ф.Әмирханның төп идеалы озак гомерләр дәвамында феодаль торгынлыкта яшәгән татар кешесен "хакыйкый европеец", абруйлы репутациягә ия шәхес итеп тәрбияләү була. Иҗатын исә шушы максатка буйсынган, ХХ йөз башы татар яңарышы хәрәкәтенең асыл сыйфатларын аеруча калку гәүдәләндергән дип саный. Язучының "Урталыкта" романына, "Тигезсезләр" психологик драмасына, "Фәтхулла хәзрәт" повестена яңача якын килүдә яки аның иҗатында романтизм методының әйдәп баруын билгеләүдә, "Хәят"ның саф романтизм үрнәге булуын дәлилләүдә, әдипнең модернизм юлында эзләнүләре чагылыш тапкан әсәрләренә ("Татар кызы" һ.б.) мөнәсәбәттә дә Р.К.Ганиева хәлиткеч сүзне-бәяне әйтә. Шул рәвешле, ХХ йөз башы татар әдәбиятының төп юнәлешләрен, тенденцияләрен, таҗ әсәрләрен ачыклау ягыннан бүгенге әдәбият белеме фәнендә галимә тәкъдим иткән концепция урнашкан, яши һәм үстерелә дә. +Һәм бу концепция татар әдәбият белемен үстерүдә катнашып кына калмый, бәлки, гомумән, тюркология, төрки дөньяны өйрәнү масштабларына чыгып китә. Мәсәлән, галимәнең "Традиции Восточного Ренессанса в тюркских литературах Средневековья и Нового времени" (Казань: изд-во "Фән" АН РТ, 2014. - 272 с.) китабына туплап бирелгән гыйльми хезмәтләре арасында чуваш шагыйре Михаиль Сеспель һәм татар романтизм шигъриятенә, азәрбайҗан һәм татар әдәбиятларында Әфләтун мәхәббәте концепциясенә, азәрбайҗан шагыйре Мирза Шәфи Вазих иҗатына, Абай иҗатында яңарыш традицияләренә, төрекмән классигы Мәхтүмколый һәм Мәүла Колый иҗатларында дини-мистик мотивларга, Мулла Панах Вагыйф лирикасына багышланганнары да бар. ХХ гасыр башы төрки әдәбиятларда иҗат методлары мәсьәләсенә махсус тукталып, шактый сандагы әдәби әсәрләрне өйрәнеп, галимә күп халыклар әдәбияты үрнәкләренең бер уртак олы юлга кушылган сукмаклар булуын ассызыклый. +Р.К.Ганиева - татар әдәбияты белемендә милли әдәбиятыбызның меңьеллык тарихын иҗат методлары, яңа күренешләр ягыннан колачлап, тулы бер күзаллау булдырган галимә. Реализм, романтизм, модернизм, хәтта постмодернизм юнәлешләре, аларның төрле агымнары, үзара мөнәсәбәтләре, кайсы язучылар иҗатларында, әсәрләрендә башлап күренүе, кайсы иҗатчылар тарафыннан үстерелүе мәсьәләләрендә, аның хезмәтләре юл ярып барды. Г.Исхакый, Ф.Әмирхан, Ш.Камал кебек классик язучылар иҗатлары мисалында яңа алымнарның милли әдәбиятыбызны баетуы, аның үсеш күрсәткечләреннән берсе булуы, татар әдәбиятының гареб һәм шәрык мәдәнияте хасиятләрен бер үремтәдә файдалану сыйфатлары аның хезмәтләрендә күп кенә мисалларда ачыклана һәм әдәби анализ үрнәкләрендә дәлилләнә. +Р.К.Ганиева - үз фәнни тикшеренүләре юнәлешендә - шәрык мәдәниятендә яңарыш хәрәкәте, әдәбиятта иҗат методлары, яңа күренешләр һәм әдәбиятара багланышлар өлкәсендә үз фәнни мәктәбен булдырган остаз. Аның җитәкчелегендә әзерләнгән докторлык һәм кандидатлык диссертацияләренең тематик киңлеге генә дә галимәнең никадәр колачлы тикшеренүләр алып баруы турында сөйли. Алар арасында урта гасыр татар әдәбиятында ислам фәлсәфәсенең чагылышы да, ХХ йөз башы татар әдәбият белемендә гарәп әдәбияты мәсьәләләре дә, Г.Тукай иҗатында дини мотивларны өйрәнү дә, Г.Исхакый, Х.Кайбышев, Г.Ибраһимов, Ф.Туйкин, С.Сүнчәләй һ.б. күп авторлар мирасы да бар. Ул укучылары белән бергәләп моңа кадәр өйрәнелмәгән катлаулы темаларга алынырга ярата, шул материалда яңа күзәтүләр ясап, шулай ук киләчәккә эшләү юллары сызып, аларны уңышлы башкарып та чыгалар. +Гомерен фәнгә багышлаган Резеда Кадыйр кызының, милләткә хезмәт итүне алга куеп, үзенең тикшеренүләр объектларын тирәнтен белеп һәм яратып эшләве күпсанлы ачышларга, гыйльми табышларга, казанышларга китерә. Ул алып барган тикшеренүләр мәйданы гаять киң, масштаблы булып, әдәбият белемендә генә түгел, мәдәниятләр тарихында да концептуаль, алга таба үстереләчәк зур фикер-тәгълиматлар таләп итүен, галимәнең үзенең исә фидакарьләрчә фән дөньясында янып яшәве белән башкаларны да үзенә җәлеп итү, ияртү, илһамландыру сәләтен, коллегаларының уңышларына ихластан куана белүен, укучыларына һәм фикердәшләренә теләсә кайсы ситуациядә ярдәмгә килергә әзер икәнлеген аңа хас сыйфатлар буларак аерып күрсәтергә кирәк. +Фәндә генә түгел, тормышта да киң күңелле, кунакчыл, ярдәмчел шәхес ул. Аспирантлары өчен генә түгел, диплом, курс эшләре әзерләүче студентлар өчен дә Резеда Кадыйровна һәм Зөфәр Зәйниевичларның ишеге һәрвакыт ачык булу, тәмле өчпочмак һәм пәрәмәчләр өстәлгә куелу хакында әдәбият фәне белән шөгыльләнүче һәркем белә: яки бу кунакчыл гаиләдә булган, яки шул хакта сөйләүләрне күп тапкырлар ишеткән. Әлеге ике зур галимне, Резеда апа белән Зөфәр абыйны, аларның фәндә яулаган биеклекләрен аерып карау да дөрес үк булмас иде. Көчле текстолог, тукайчы-галим Зөфәр Зәйниевич фәндә дә, тормышта да Резеда Кадыйровнаның таянычы да, фикердәше дә. Чын галимнәр, милләтебезнең асыл затлары гаиләсендә үскән уллары Булатның дөнья фәнендә уңышлары да Татарстанда мәгълүм, югары бәяләнә. +Бүгенге матур юбилей көннәрендә Татарстан фәнни җәмәгатьчелеге исеменнән Резеда Кадыйровнага сәламәтлек, күңел көрлеге, яңа сөенечләр һәм фәнни ачышлар телибез. +Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, +филология фәннәре докторы, профессор +РУХИЯТ ЮГАРЫЛЫГЫНА ЧАКЫРУ +ЗИННУР МАНСУРОВ Икеләнүсез расланганча, бәләкәй Лиронның кальбенә сәмави сәләт салынган. Аның каләмгә соңлабрак тотынуы да алдагы эшчәнлеккә түл-мая туплауга, гомерлеккә сайланачак иҗат юнәлешен әзерлекле рәвештә билгеләү омтылышына бәйле. Әлбәттә, әдәбиятка төбәлгән тормыш баскычларының шулай башланып китүендә язмыш ханымның кырыс төзәтмәләрен исәптән чыгарырга ярамый. +Әтисе Хәйдәр Ленинград камалышын өзү өчен барган аяусыз бәрелештә һәлак булгач, ун яшьлек Лиронның балачак хыяллары тулы күңелен яшәү гаме биләп ала. Малай үзеннән-үзе төпкә җигелеп тартырга, ураулы юлларны узарга мәҗбүр ителә. Колхозда вакытлыча эшләү зуррак максатка этәрә. Әнисе белән энесе, һичшиксез, аңа таянырга тиеш. Ул Актүбә тимер юл транспорты техникумына укырга керә, Пионерлар йортында радиотүгәрәк оештырып, алгыр студент өйгә аз-маз акча да алып кайта. Озаккарак сузылган белем алу барышында исә армия хезмәте сынауларын үтәргә дә өлгерә. Техникумны тоташ бишле билгеләренә генә тәмамлаган егетне Ташкент тимер юл транспорты институтына барырга димлиләр. Әмма һәрдаим ярдәмгә мохтаҗ гаилә хәлләре аның әлеге матур ниятенә "вето" сала. Дипломлы белгеч Лирон Хәмидуллин тимер юлда бригадир булып эшли башлый, шулай ук Бөтенсоюз политехника институтында читтән торып укуын дәвам иттерә. Кешеләргә җайлы хәрәкәт мөмкинлеге тудыруга бәйле хезмәт аны Орскидан Казанга күченеп килгәч тә ычкындырмый. Ул башкалабызның транспорт идарәсендә инженер, баш инженер һәм партком секретарена йөкләнгән җаваплы вазифаларны башкара, әдәби мохиткә кереп, республика көндәлек матбугатының төрле басмаларында хикәя, повесть һәм очеркларын язып чыгарырга да вакыт таба. СССР Язучылар берлеге Әдәбият фондының Татарстан бүлеге директоры булып эшли башлагач, моңарчы читтәрәк торган Лирон Хәмидуллин каләм әһелләре даирәсендә үз кешегә әйләнә. Киң җәмәгатьчелек аның оештыру сәләтен дә, язучылык талантын да озак көттермичә таный. +Үзенең вөҗүден күзәнәккәчә биләп алган максатка тугры калучы затлар, гадәттә, тормыш агышына төзәтмәләр керткән сынаулардан ниндидер файда табуга ирешә. Гомер мәктәбенең мондый гаҗәеп хикмәтләре Лирон Хәмидуллин иҗатында да күзәтелә. Ничек кенә сәер яңгырамасын, әсәрнең нигезенә ятачак теманы язучы түгел, ә тема үзе язучыны сайлап ала. Беркадәр шәрехләбрәк әйткәндә, ул тормыш тәҗрибәсе утырымнарыннан үзеннән-үзе үсеп чыгарга тиеш. Шактый еллар транспорт тармагында хезмәт куйган әдипнең җанына аеруча якын темага тартылуы бик табигый. Диңгезне күрмәгән рәссамга маринистлык таҗы кидерелми. Каләм осталары искәртергә яратканча, белеп язуга ни җитә! Минсенергә яратмаучы Лирон Хәмидуллин исә безнең әдәбиятка моңарчы нечкәләп сурәтләнмәгән яңа геройлар алып килде. Тәүге җыентыгының "Юлда" дип аталуы да авторның тематикасын алдан ук сиздертеп куя. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллин аның иҗатындагы бу мөһим хасияткә беренчеләрдән булып игътибар юнәлтте һәм шушы хакта "Затлылык" дигән китабында да үзенчә басым ясап үтәргә онытмады. Лирон Хәмидуллинның үзенчәлеге нидән гыйбарәт соң? Әлеге гап-гади сорауга болайрак җавап бирелә: "Иң элек... прозабызның тематик чикләрен киңәйтүдә... Ул байтак гомер юл караучылар, тимер юл эшчеләре арасында яши... Күп кенә хикәяләре һәм "Дала иртәсе" исемле повесте шул авыр һәм тынгысыз хезмәт кешеләренә багышланган. Үзе сурәтләгән кешеләрнең эшен, тормышын әйбәт белү аның әсәрләрендәге ышандыру көчен арттыра. Ышандыручанлык һәм тормышчанлык өстенә, аның язганнарында тел белән сөйләп-аңлатып бирүе кыен булган, әмма укучыны иләсләндерә, аның күңелен нечкәртә һәм сафландыра торган үзгә бер моң, күтәренкелек, эчке көй бар". +Тарихи биеклекләр яулаган халыкның әдәбияты, төп миссиясеннән тыш, башка максатларга да исәп тота. Бер йолдызлык икенчесе белән нурларын бүлешкән шикелле, сүз сәнгатьләре дә бер-берсен баетышып яшәргә тиеш. Моның нәтиҗәле юлларыннан берсе милли тәрҗемәләр алмашудан гыйбарәт. Гомумән, дөнья әдәбияты хәзинәсендәге гүзәл үрнәкләрне без нәкъ менә шушы эшчәнлек аша беләбез. Безнең кавем тәрҗеманлыкка элек-электән үк өстенлекле игътибар биргән, хәтта әлеге вазифага ныклап алынучы мирзалар да булган. Язма казанышларыбызны ишәйткән төрле буын классиклары да бу әһәмиятле юнәлешне дәвам итәргә мөмкинлек тапкан. "Ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма..." Күрәбез, "Буш вакыт" шигырендә ишарә кылып үткәнчә, Габдулла Тукай да башка милләт язучыларының әсәрләрен татар теленә сәнгатьчә күчерүне мәҗбүри гадәтенә әверелдергән, алай гына түгел, үзенең иҗатын тәртипкә салырга вакыт җиткерә алмаган шагыйрь тәрҗемә мәктәбен бөтенләй яңа баскычка күтәргән. Янә кабатлап әйтәсе килә: мәдәни кыйммәтләрне уртаклашу гаять дәрәҗәдә мөһим, чөнки мондый багланышлар халыкларны үзара якынайта. Ниһаясез төрки дөньяда гизүче йолдыздай сәфәр чыккан уртак әдәби сюжетлар да бар, димәк, даими нигезгә корылган рухи элемтәләр кардәш әдәбиятлар үсешендә зарури шарт булып тора. +Күркәм традиция рәвешен алган әлеге ихтыяҗ Лирон Хәмидуллинны кайчан үзенә җәлеп иткән? СССР Язучылар берлеге карамагындагы Әдәбият фондында эшли башлагачмы? Совет чорында әледән-әле үткәрелеп килгән милләтара әдәбият көннәрендә катнашу, бәлки, тәҗрибә тупларга өлгергән иҗатчыны тәрҗемә белән чын-чынлап шөгыльләнергә этәргәндер?! Минемчә, мондый уй-ният аңа шактый ерактан килә. Әле Актүбә техникумында укыган елларда ук ул казакъ әдәбиятының тәэссоратлы йогынтысына эләгә. Пионерлар йортында түгәрәк алып барганда да, аңа этник мохитне өйрәнергә форсат ачыла. Якынлыгы сизелеп торган казакъ телен егет отыры күңеленә сеңдерә башлый. Хәер, Оренбург өлкәсенең Яңа Сергиевка районы Искеавыл мәктәбендә белем алган чакта да ул аң-зиһен күзәнәкләренә киләчәктә һичшиксез кирәге чыгачак төрле мәгълүмат тупларга омтыла. "Китап җене" кагылган малай тарихи әдәбиятка өстенлек бирә. Якынрак чорлар да аны бердәй кызыксындыра. Аерым күренекле шәхесләр турында укып-ишетеп белү яшь хәтердә инде озаккача уелып кала. Мәгърифәт учакларының берсе булып саналган әлеге атаклы төбәктә, әнә, нинди генә милләт балалары олуг максатларга хезмәт итмәгән! Мәдәни багланышларның алдын халыкларны бәрәкәтле нәтиҗәләргә китерүен Лирон Хәмидуллин гомере дәвамында тирәнрәк аңлый бара. Мондый үзара мөнәсәбәтләр бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләргә ия. Шушы җирлектә язучының эчке инануы да, бу мәсьәләгә карашы да ныгый төшә. "Яшьрәк чакта вакыт кадерен белмисең..." дип исемләнгән әңгәмәдә ул яшь каләмдәше Ләбиб Леронга төпле фикерен ап-ачык итеп белдерә: "Бер әдәбият та үз-үзенә бикләнеп кенә яшәми. Башкалар белән көндәлек аралашу һәркемгә зарур булган кебек, әдәбиятлар да үзара бәйләнеш тотмыйча зур уңышка ирешә алмый". +Күренә ки, Лирон Хәмидуллин тәрҗемә эшенә зур әзерлек белән килде. Әдәби иҗат серләрен өйрәнү исә аның каләменә тотрыклы ышаныч биргән. Чыннан да, үзеңнең рухиятеңә муафыйк өслүптә яза белү әлеге дә баягы мөтәрҗимлектә өстенлек санала. Мондый җаваплы вазифага керешү алдыннан да ул икеләнү халәтенә кертерлек хисләр кичермәгәндер. Очраклы әсәрне безнең телгә "аударырга" алыну Лирон Хәмидуллинның холык-фигыленә бөтенләй туры килми. Аның хәстәрләп билгеләнгән юнәлешләре, күңеле кушкан максатлары бар. Язучының казакъ әдәбияты әсәрләрен тәрҗемә итә башлавы шушындый мөһим эзлеклелеккә тугрылык күрсәтү белән аңлатыла. Бик табигый ласа: ул әлеге халыкның телен дә нечкәләп өйрәнгән, яшәү рәвеше турында да байтак мәгълүмат белә. Бу уңайдан Лирон Хәмидуллин үзе боларга тагын бер этәргечне өсти. "Борынгы төрки дөнья мине элек-электән кызыксындыра, - ди ул. - Татарда төркиләр тарихын чагылдырган әсәрләргә юл ябык булган елларда казакълар бу өлкәдә алдарак бара иде. Шул сәбәпле мин әүвәл казакъ әдәбиятына мөрәҗәгать иттем". +Гадәттә, эчке әзерлек үзен барыбер аклый, максатчан иҗтиһат, һичшиксез, уңышка китерә. Җиңнәре сызганулы Лирон Хәмидуллин казакъ әдипләре Әнвәр Әлимҗановның повестьларыннан торган "Отрар хатирәсе" китабын (1974), Сайын Моратбәковның хикәя һәм повестьлары тупланган "Әрем исе" җыентыгын (1986) татарчага тәрҗемә итеп чыгара. Шулай ук Абайның "Хикмәтле сүз"ен үзебезнең телгә күчерә һәм акынның бер томлыгын (1981) төзеп бастыруда катнаша. Аның тәрҗеманлык тырышлыгы белән казакъ язучыларының повестьлары да ("Җәйләүдә", 1993), казакъ халык әкиятләре дә ("Сыбызгы сере", 1996) аерым басмаларда дөнья күрә. Кардәш халыклар турында ихлас кайгыртучы чын мәдәни илчегә әверелеп киткән Лирон Хәмидуллин "Ак дөя" исемендә чыккан чәчмә әсәрләр җыелмасын (1979) әзерләүгә дә зур өлеш кертә. +Борынгы римлылар искәрткәнчә, бер үк эшкә ике кеше алынса, ахырда бер үк нәтиҗә килеп чыкмас. Мактанырга да мөмкиндер, безнең татар әдәбияты тәрҗемә әһелләреннән уңды. Узган гасырның 60-70 нче елларында аларның эшчәнлеге аеруча көчәйде. Әлеге юнәлештә күзәтелгән яңарыш, әлбәттә, осталар плеядасы оешуга бәйле. Әмма тәрҗемә үрнәге ничек кенә югары кимәлдә башкарылмасын, укучылар кулына кергән әсәрләрнең сыйфаты барыбер төрлечә була. Монысы каләм ияләренең язу рәвешеннән, интеллектның башка байтак хасиятеннән киләдер. Артык тирәнгә төшеп тормыйм. Бу җәһәттән Лирон Хәмидуллинның да сыйфатка әверелердәй кайбер өстенлекләре бар. Аның иҗат осталыгы турында әйтеп үттем инде, берничә телне сөйләшерлек дәрәҗәдә белүе дә мәгълүм. Шулар өстенә ул бик тыныч холыклы. Сабыр төбе - сары алтын. Дөрес мәсләккә юнәлтелгән әлеге халәт теләсә нинди өлкәдә казанышка китерә. Иктыматлап эшләү дә шуннан башлангыч аладыр. Алдыңда йөзгә тармакланган хисапсыз бурыч торган чакта мондый сыйфатларның кирәклеген бигрәк тә ачык тоясың. Ә Лирон Хәмидуллин фигылендә боларның барысы да бар. Ашыкканда да кабаланып эшләмәс, иҗатын өзлексез конвейерга кормас. Ул яхшы мәгънәсендәге үҗәтлеген дә күрсәткәли, кайвакыт вак-төяк нәрсәләргә дә игътибар бирә. Үз дигәненә ничек тә ирешә, соңыннан тулысынча хаклы булып чыга. Кара әле, Корней Чуковский дөрес әйткән: "Башка телгә күчерелгән хезмәттә тәрҗемәченең автопортреты чагылыш таба". Хак сүзләр, Лирон Хәмидуллин тарафыннан күңел биреп башкарылган эшләрдә дә аның югарыда ассызыклап үтелгән сыйфатларын абайламыйча мөмкин түгел. Әдипнең тәрҗемә өлкәсендәге һәрбер уңышы менә шундый табигый зәмингә нигезләнгән. Тәҗрибә туплаган затларга, кагыйдә буларак, өстәмә бурычлар йөкләнә. Үзенең күнекмәләре белән үрнәк күрсәтә алу дәрәҗәсенә ирешкән каләм әһеленең яшьләр өчен мастеркласслар үткәрүе, Татарстан Язучылар берлегенең тәрҗемәчеләр секциясен ун еллап җитәкләве Лирон Хәмидуллинның ышаныч казануы турында сөйли. Тыйнак олпатлыкны үтә таләпчән каләмдәшләре дә, аерым алганда, осталар остазы Рәис Даутов та таный. "Җаваплылык хисе" исемле мәкаләдә мэтрның мөнәсәбәте аермачык белдерелгән: "Аның тәрҗемәләре, теге яки бу милли язучының рухи дөньясын, образлар иҗат итүдәге шәхси үзенчәлекләрен мөмкин кадәр тәңгәллектә саклап, үз ана телебезнең табигый кануннарына буйсындырылып, саф татарча рәвештә эшләнә". +Үзеннән-үзе аңлашылганча, милләтара әдәби багланышларда хәрәкәт ике яклап оештырылса гына, һәр халык өчен дә файдалы нәтиҗәләр көтәргә мөмкин. Бу очракта татар-казакъ хезмәттәшлеге уңышлы проект булып чыкты. Әдәби элемтәләрне яңа биеклеккә күтәрүдә Лирон Хәмидуллин үзенчә башлап йөрде. Чагыштырмача кыска вакыт аралыгында Алма-Ата нәшрияты язучыларыбызның дистәләрчә китабын, шул исәптән 1979 елда "Татар повестери" дигән тупламны чыгарды. Бетмәс-төкәнмәс сабырлык аша ирешелгән күпкырлы куә газиз әдәбиятыбыз казанышларын дөньяга танытуда файдаланыла. Татар әдипләренең хикәяләрен русча ("Пробуждение", 1978), үзбәкчә ("Йиллар ва йуллар", 1981), каракалпакча ("Татар гүрриңлери", 1981) махсус басмалар рәвешендә җыйнап-төзеп бастыру, шундый ук жанрдагы әсәрләрдән мадьяр телендә аерым җыентык әзерләү Лирон Хәмидуллинның гаять мәшәкатьле тәрҗемә эшенә җаны-тәне белән бирелгәнлеге хакында сөйли. +Инде беркадәр әйтеп үтелгәнчә, Лирон Хәмидуллин үзбәк, каракалпак, башкорт, белорус әдәбиятлары белән тәрҗемә алмашуда да шушы халыкларның мәдәни алгарышын күзалларга ярдәм итәрлек игелекле гамәлләр кылырга өлгерде. Мәсәлән, Әсгать Мохтарның "Чинар" (1976), Василь Быковның "Һәйкәл" (1984), Яныбай Хамматовның "Бөртекләп җыела алтын" (1996) китаплары шундый хезмәтләр җөмләсенә керә. Болар янына Александр Капустинның "Беренче җиңүләр"ен (1995) дә өстәргә мөмкин. Әлеге затлы җыентыкларда төрле милләт язучыларының саллысаллы романнары һәм повестьлары тәкъдим ителә. Сүз уңаеннан искәртеп узыйм, югарыда телгә алынган "Беренче җиңүләр" повесте Казан тумасы майор Фёдор Баталовка багышланган. Советлар Союзы Герое исеме аңа беренчеләрдән булып, төгәлрәк әйткәндә, әле 1941 елның 9 августында ук бирелгән. +Сокланмый мөмкин түгел, шуның ише җитди китаплар чыгарган арада Лирон Хәмидуллин көндәлек матбугатта Мохтар Ауэзов, Теләпбиргән Каипбиргәнов, Сырбай Мәүләнов, Мохтар Мәгауин кебек кардәш әдипләрнең әсәрләрен тәрҗемәләп бастырырга да, башка милләт язучыларының татар әдәбиятына кагылышлы хезмәтләрен үзебезнең укучылар хөкеменә тапшырырга яки алдан уйлаган тәртиптә әзерләнгән берәр яңа җыентыкка төпле кереш язарга да җаен таба. Ә инде аның Урта Азия әдәбиятлары турында аерым тематик мәкаләләренә килгәндә, әтрафлылык ягыннан аларның һәркайсы җитди энциклопедик белешмәләргә керерлек кызыклы мәгълүматлардан тора. Кайчандыр Лирон Хәмидуллиннан файда күргән затлар аны тикмәгә генә "аяклы китапханә"гә тиңләмидер. Күпләр гаҗәпләнеп сөйләгәнчә, үзең белеп бетермәгән катлаулы сорау белән мөрәҗәгать итсәң, ул күпчелек очракта аңа шундук нигезле җавап бирер. Кайбер чакта исә өеңә телефоннан шалтыратырга вәгъдә куяр, беркадәр вакыт үткәч, гыйлемеңне теләсә нинди реферат яза алырлык дәрәҗәгә җиткерер. Ул инде күптәннән шундый, шулай булып кала да. Газета һәм журнал редакцияләрендә берничә дистә ел дәвамында эшләп, махсус мәсьәләләргә багышланган мәкаләләр яздыруны оештыру тәҗрибәмнән чыгып әйтәм: безнең милләтара әдәби багланышларны гамәли үстерүдә Лирон Хәмидуллинга торырлык шәхесләр сирәктер. +Иҗат дөньясында саф тәнкыйть вазифасына кермәгән, әмма мөһимлеген югалтмаган бурычлар да хәтсез. Алар сөйләп үтелгән мәдәни багланышларны ныгытырлык гамәл кылудан, әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән фактлардан хакыйкать коелмасы эретеп алудан, чуарлык хөкем сөргән әдәбият елъязмасына нигезле төзәтмәләр кертүдән, мәшһүр затларның тормыш юлындагы кайбер томанлы урыннарны ачыклаудан, моңарчы чишелмәгән башка җитди мәсьәләләргә игътибар юнәлтүдән гыйбарәт. Кыскасы, шәрехчесен көткән нәрсәләр тормышыбызда санап бетергесез. Еш кына күренекле әдипләрнең тәфтишләп язылган гыйбрәтле биографияләре дә күп белергә омтылучы кешедә чиксез канәгатьләнү хисләре тудырырга мөмкин. Француз язучысы Анатоль Франс әлеге сүзләрне хуплагандай әйткәнчә: "Әдәбият турындагы очерклар - тарих язуның иң үтемле формаларыннан берсе. Зурдан кубып фикер йөртсәк, аларда чын тарих - кеше рухының тарихы чагылыш таба. Мондый жанрда уңышлы эшләү өчен сирәк очрый торган сәләт һәм югары культура кирәк". +Бу уңайдан кабатлап расларга туры килә: безнең Лирон Хәмидуллин нәкъ менә шушы өлкәдә күркәм нәтиҗәләргә ирешә, димәк, аның рухи-әхлакый сыйфатлары әлеге вазифаны яхшы итеп башкарырга җирлек тудыра. Әйе, мондый белгечлекне данлаучылар чагыштырмача әллә ни күп түгел, әмма имгәтелгән дөреслек үзен яклаучыларны барыбер эзләп таба. Әйтик, аяныч язмышлы Дәрдемәндкә багышланган хезмәтләр шулай кистереп әйтергә нигез бирә. +Оят булса да, искә төшереп үтәм. Совет хакимияте чорында "рәнҗетелергә уңайлы" Дәрдемәндкә "буржуаз шагыйрь" дигән хаксыз ярлык тагылды, милләтнең мөбарәк тәсбихендәге мәрҗәнне гәүдәләндергән зат нигезсез рәвештә тыелган иҗатчылар исемлегенә кертелде. Безнең җәмгыятьтә череп беткән бай ничек инде шагыйрь санала алсын! Татар авылындагы мәктәп китапханәләренең сыгылып торган киштәсендә бөтен дөнья әдәбияты үрнәкләрен табарга мөмкин иде. Дәрдемәнднең исә аерым китабы түгел, уку барышында исеме дә яңгырамады. Атаклы Һёте дә алай фәкыйрь яшәмәгән. Ә менә аның шигырен миңа немец теле дәресендә хәтта күңелдән чатнатып сөйләрлек дәрәҗәдә өйрәнергә туры килде... Югыйсә миллионерлыкта гаепләнгән Мөхәммәтзакир Рәмиев (Дәрдемәнд) ил-көнгә күпме игелек күрсәтергә өлгергән: абыйсы Мөхәммәтшакир белән бергә Оренбургта "Вакыт" газетасын, аннары шунда ук "Шура" журналын чыгара башлый; туган ягында мәчет һәм мәдрәсәләр төзетә, аларда дәреслекләр, башка кирәкле әсбаплар булдыра; гаиләләре яшәп алган Юлык авылында һәркемне җәлеп итәрлек китапханә салдыра; үзләренең хисабына берничә студентны чит мәмләкәтләрдә укытуны оештыра... Берничә дистә ел дәвамында шагыйрен югалтып торган халык хәзер Дәрдемәнднең җәмәгать эшлеклесе булуын да яхшы белә. Саный китсәң, ул мондый хезмәттә дә күп вазифалар башкарган икән: 1 нче Дәүләт Думасы депутаты, Оренбург шәһәр управасы, Конституцион-демократик партиясенең Оренбург бюросы, мөселман хәйриячелек оешмасы әгъзасы, "Иттифакъ әл-мөслимин" фиркасен төзүдә катнашучыларның берсе... Күпләргә мәгълүм булганча, Октябрь инкыйлабыннан соң Рәмиевләр егермеләп алтын приискасын, шулай ук "Вакыт" басмаханәсен дәүләт карамагына тапшыра. Рухи байлыкларын да. Дәрдемәнд хакимияткә ниндидер каршылык күрсәтергә дә, чит илгә китәргә дә омтылыш ясамаган. Менә шундый олуг шәхесебез онытылуга дучар ителсен әле! Аның хәтта дәфен кылынган кабере югалган, чөнки бу урында завод бинасы төзелгән. Гаҗәпкә калырлык, тормышта бөтен ирешкәнен халыкка биргән зат өч аршын җиргә дә лаек түгелмени?! +Дөреслек ясалма бозуларга бирешми. Гаять үзенчәлекле әдәби мирас калдырган шагыйрь Дәрдемәнднең исеме, ниһаять, хакыйкый хокукларны киңәйткән яңа җәмгыять шартларында тәмам акланды. Әмма әдипнең тәрҗемәи хәлен ныклап тулыландырырга кирәк иде. Анда билгесезлек алмашлыклары күптән-күп булып чыкты. Нигә татарда каберсезләр арта? Җәлилчеләр фаҗигасе бәгырьне телгәли. Насыйп гүрләренә керә алмаучылар якынрак заманда да булгалады. Миллионер чынлап ачтан үлгәнме? Дәрдемәндкә кагылышлы имеш-мимешләр дә күзне томаларлык күләмдә күбәйгән. Гомумән, аның гомер ахыры елларында мәгълүмати өзеклек шәйләнә иде. Аңлашыла ки, классик шагыйребез язмышына бәйле рәвештә килеп туган әлеге кыен сорауларга уңайлы өстәл янында филологик фикерләүләр аша гына җавап табып булмый. Моның өчен тир түгү, кара эш башкару сорала. Ә Лирон Хәмидуллин көннәрдән бер көн нәкъ менә шундый вазифага алынды да. Хәер, ошбу эзләнүләр юнәлешен сайлауда һичнинди дә очраклылык юктыр. Ул Орскида Дәрдемәндкә баглы тарихи урыннар белән танышканда ук, бик еракка төбәлгән егетлек уйларыннан үзенчә төен ясап куя. +Гомеренең байтак өлешен юлга бәйле хезмәткә багышлаган кеше гавам тормышында сыналган тәҗрибәнең фикри сөземтәсен яхшы беләдер: күп йөргән күп ишетә. Дәрдемәнд эзләре буйлап озын сәфәргә чыгып киткән Лирон Хәмидуллин Җиргән, Юлык, Балкан, Требия, Фершампенуаз авылларында, Баймак шәһәрендә була. Хәзерге Башкортстан белән Чиләбе өлкәсенә кергән әлеге кала-салаларда олырак буын вәкилләреннән Рәмиевләргә кагылышлы истәлекләр язып ала. Фотосурәтләр дә туплана. Уфа һәм Оренбург архивларында казгану көтелгәннән дә яхшырак нәтиҗәләр бирә. Биограф вазифасына керешкән тикшеренүчебез шагыйрьнең Уфада һәм Мәскәүдә яшәүче оныклары белән дә күзгә-күз очраша, дөньяга сибелгән башка кайбер туганнарыннан дәвамлы хатлар аша үзе теләгән тарихи мәгълүматларны туплауга ирешә. Шулай бөртекләп җыелган материалларда Дәрдемәнд тормышының билгесез саналган сәхифәләре дә, аның хатыны, уллары һәм кызларының язмышы да ачык шәйләнә башлый. Болар хакында тизрәк киң җәмәгатьчелеккә хәбәр итәргә ашыккандай, Лирон Хәмидуллин көндәлек матбугатта дистәләрчә мәкалә бастырып чыгарды. Аның "Офыктагы рәшәләр" исемле калын китабы (1990) менә шундый җентекле өйрәнү нәтиҗәсендә туа. Ул берничә буын хәтереннән юылган шагыйрь турында күп нәрсәләрне ачыклый, димәк, бердәнбер җыентык белән генә чикләнеп калу бөтенләй дөрес булмас иде. Әлеге эзләнүләрен аерым юнәлешләрдән торган проект итеп күзаллаган әдип 2003 елда "Дәрдемәнд" дип исемләнгән үзенчәлекле фотоальбом бастырып чыгара. Һәм аннары "Күренекле татар шәхесләре" сериясеннән рус телендә "Дэрдменд" (2010), шулай ук "Поэт, издатель, меценат" (2016) дигән китаплар дөнья күрә. Шушы өлкәдә белгеч булып танылган Лирон Хәмидуллин "Бертуган Рәмиевләр" басмасын әзерләүдә дә турыдан-туры катнаша. "Шәхесләребез" сериясеннән 2002 елда укучылар кулына кергән әлеге җыентыкта язучының Рәмиевләр шәҗәрәсенә һәм башка мәсьәләләргә багышланган ике мәкаләсе урнаштырыла. Сирәк фотосурәтләрне барлауда да ул маһиранә булышлык күрсәтә. Шагыйрь тормышына бәйле кайбер өстәмә мәгълүматлар аның башка хезмәтләрендә дә, әйтик, "Ак төннәр хәтере" исемле очерк, эссе, хатирәләр мәҗмугасында да бирелә... Инде җавабын күпләр белгән шундый сорау бирәсе килә: татар халкының затлы улы Дәрдемәнднең биографиясен гыйльми торгызуда Лирон Хәмидуллиннан да зуррак өлеш кертүче тагын бармы? Бу сөаль уңаеннан могтәбәр әдәбият галиме Мөхәммәт Гайнуллинны искә алып үтмәү, аның шагыйрь иҗатын барлауда башлангыч адым ясавын олыламау гөнаһ саналыр иде. Ә Лирон Хәмидуллинның нәтиҗәле эзләнүләрен икенче югарылык рәвешендә күрәм мин. +Һәрдаим акыл чослыгын таләп иткән шахматта берничә йөрешне алдан уйлап уйнаучылар була. Лирон Хәмидуллин - шундыйлар рәтендә. Әлеге дә баягы Дәрдемәнднең мозаик сурәтендәге җитешмәгән кисәкләрне эзләп йөргән чакта ул якын елларда үтәлергә тиешле башка мөһим бурычларны да күздә тоткан. Гадәттә, аерым максатчан тикшеренүләр барышында бүтәнрәк материалларга да юлыгасың. Зирәклеге йөзенә чыккан Лирон Хәмидуллин да озын сәфәрләрендә берничә китаплык мәгълүмат туплый. Татарның мәдәни мәркәзләреннән саналучы Оренбург яклары рухи ядкарьләргә шулкадәр бай ки, бу очракта дөреслеге ачык сизелеп торган мантыйкый фараз да күңелгә килә: менә шундый гаять үзенчәлекле төбәктә яшәп алу Лирон Хәмидуллинга галимлек вазифасына җигелергә этәргеч биргәндер. Баксаң, ул шул ук Орск өязенең Күкшел авылында дөньяга килгән Мирхәйдәр Фәйзинең тормыш юлын өйрәнүне дә игътибар үзәгендә тоткан. Дәрдемәнднекенә охшаш гомер тукталышлары: Оренбург, Орск, Баймак шәһәрләре, Юнәй, Юлык, Темәс, Түбә авыллары... Йөргән аякка йөрем иярә. Югарыда беркадәр гөман кылып әйтелгәннәргә чираттагы дәлил рәвешендә "Галиябану туган якларда" исемле хезмәт укучы хөкеменә тапшырыла. Баеп торган мәгълүмати картотека булдырган Лирон Хәмидуллинның башка мәкаләләрендә дә мәшһүр драматург Мирхәйдәр Фәйзинең әдәби-гыйльми портретына өстәмә шәрехләрне очратырга мөмкин. +Һәрбер милли әдәбиятның иҗадият кануннарына баглы нигезе мәдәни алгарышка илткән бәрәкәтле гасырлар дәвамында салына. Аны ныгытуга аерым каләм әһелләре дә, бигрәк тә классиклар үз осталыклары белән кабатланмас өлеш керткән. Гомумән, яхшы китап рухи яшәешебезнең бер мөһим өлешен гәүдәләндерә, алардан башка мәдәниятнең җирлеген дә тулысынча күзаллап булмый. Мондый әдипләр турында без бик җентекләп белергә тиеш. Югыйсә әдәбиятка килгән яшьләрнең байтагы элгәрләр традициясенә таянуны, әзерләнгән нигезгә "бина кору"ны аңлап та бетерми шикелле. Сүз сәнгатенең үткәненә битараф караш иҗатта үз-үзеңә тышау кидерүгә тиң. Бу җәһәттән күренекле язучыларның биографиясен төрле яклап өйрәнү әдәби барышның менә шундый максатларына да хезмәт итә. Үзара аерылгысыз бәйләнештә торган әлеге мәсьәләләргә Лирон Хәмидуллин да өстенлекле әһәмият бирә. Аның Габдерәхим Утыз Имәни, Әбелмәних Каргалый, Һибәтулла Салихов иҗатын өйрәнүчеләргә ярдәм итәрлек мәгълүматлар табуы, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил һәм башка әдипләргә багышланган махсус тикшеренмәләре әнә шул хакта сөйли. "Амирхан Еники" исеме белән русча китап рәвешендә чыккан документаль бәян да (2013) бу юнәлештә эзләнүләр алып баручының билгеле бер тәртипне төгәл саклавын күрсәтә. +Ерак гасырлардан бирле яшәеш дөреслеге сагында торган әдәбият галимлек эшчәнлегендә дә дөреслек тарафдары булуны таләп итә. Вәләкин хаклыкка ачыктаначык яла ягуны хәтерләткән әһәмиятсез расламалар аң-хәтер күзәнәкләренең инде байтак өлешен томалап алырга өлгергән. Аларны җиз иләк аша үткәрү, ягъни орлыкны кибәктән аеру сорала. Мондый чистарту эшен тулаем вакыт вазифасына гына кертергә ярамый, әдәбият кануннарын тайпылышсыз үтәү дә уңай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Тарихи фактлар ташкынының ни-нәрсә икәнен бик яхшы белгән Лирон Хәмидуллин рухи-мәдәни тормыш елъязмасы эзлеклелеген торгызуда нәкъ менә шундый кагыйдәгә таяна. Гыйльми тикшеренүдә гадел хөкемче булып калу өчен, акыл ияләре киңәш иткәнчә, кайчакта ватанчылык хисләренә артык бирелмәү дә файдалы. Бу хакта нигә шулай басым ясап әйтәм әле? Сөйләгәннәрдән аңлашылганча, Лирон Хәмидуллинның күп кенә документаль әсәрләре туган-үскән ягына турыдан-туры бәйле, әмма ул хәтта атаклы авылдашы турында язганда да күпертүләргә бармый. Газиз якташларының истәлеген кәгазьгә төшергәндә дә, әдип алардан ниндидер филантроп ясарга тырышмый. Объектив чынбарлыкка хилафлык кылу яңа хаталар ясауга этәрә. +Хәйран калырлык, Лирон Хәмидуллинның Оренбург өлкәсендәге Каргалы бистәсендә тикшеренүләр алып баруы әллә никадәр хәтер мәгъдәннәренә кояш нуры йөгертергә мөмкинлек ача. Нәтиҗәдә, Габдерәхим Утыз Имәнинең тәрҗемәи хәленә яңа өстәмәләр кертерлек, шагыйрьнең тормышына бәйле кайбер фаразларны чынга әйләндерерлек мәгълүматлар табыла. Белгәнебезчә, татар шигъриятенең социаль мәсьәләләрне яктырту ягына борылуы аның төрле жанрдагы әсәрләрендә аеруча ачык күренә. Бездә халыкчан тел-өслүп булдыруда да ул сизелерлек өлеш кертергә өлгергән. Мондый шәхеснең үзе укыган мәдрәсәдә яшьли мөгаллимлек итүе дә, хәләл җефете белән бергә ишле гаилә йөген тартуы да, Бохара, Герат, Кабул, Балх ише шәһәрләрдә белемен күтәрүе дә, аның дустанә аралашып яшәгән даирәсе дә зур кызыксыну уята. Аң өчен барысы да игътибарга лаек, ул вакны да эреләү тылсымына ия. Азык кына тәкъдим ит. Оренбург губернасындагы Каргалы кемнәрне генә хәтерләми! Бактың исә, Габдерәхим Утыз Имәнине укыткан мөдәррисләр Салават Юлаевка да белем биргән. Шушы ук бистәдә дөньяга килгән Әбелмәних Каргалый... шагыйрь Габдессәлам ибн Ураиның оныгы икән бит. Соңгысы Каргалы мәдрәсәсенең химаячесе һәм ахун булган, милли каһарманыбыз Батырша белән якын бәйләнештә торган. Менә нинди атаклы бистә, язмыш юллары кисешкән урын! Монда Салават белән Батырша дини белем генә алмаган, йөрәкләрендә менә-менә дөрләп китәр гыйсъянчылык утын да йөрткән. Шагыйрь Һибәтулла Салихов та Каргалы мәдрәсәсендә укып, соңыннан биредә өлкән укытучы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән. Боларның бөтенесе турында тәфсилле мәгълүматны Лирон Хәмидуллин эзләнүләрендә табарга мөмкин. Мондый кызыклы фактларның күпчелек өлеше инде фәнни әйләнешкә дә керде. +Үткәннәргә кагылышлы хезмәтләр башлыча ни-нәрсәгә нигезләнергә тиеш - моны яңа эрага кадәр үк әйтеп калдырганнар: тарих философиясе мисаллардан тора. Күренекле шәхесләрнең тормыш юлын өйрәнүчеләр дә бу искәртүне тирәнтен аңлап эш итәдер. Нинди дә булса нәтиҗәне ныгытырга булышырдай дәлилләр Лирон Хәмидуллинның тулыланып торган җыелмасында да байтак. Әйтик, Галимҗан Ибраһимовның беренче җәмәгате Мәстүрә тәкъдир каләме язганнарны ничек үткән? Фактлар барысын да хаклык кушканча ачыклый. Шул ук Лирон Хәмидуллин олуг затның Өммегөлсем һәм Хәдичә исемле хатыннары белән очрашып та, алар сөйләгәнне язучының әдәби репутациясен тулыландырырга ярдәм итәрдәй истәлек рәвешендә теркәп калдыруны кирәк тапкан... Мондый раслама да бик гыйбрәтле бит: вәисиләрнең Гражданнар сугышы елларында оештырылган "илаһи полк"ы хәтта әдибебез Афзал Шамовны да үзенә тарткан. Кызыксыну уята торган очраклар, уйланырга этәргеч биргән фаразлар... "Вовеки нельзя дружбу разбить..." дип аталган мәкаләсендә исә ("Татарский мир" газетасы, 3 нче сан, 2016) автор Максим Горькийның "мордва тамырлары"н беркадәр ачып күрсәтә. Зиһен баетырлык мисаллар китерүне озаклап дәвам итәргә мөмкин. +Әдәби хәрәкәттә катнашучылар даирәсе язучылар белән генә чикләнми. Бездә каләм әһелләре элек-электән төрле сәнгать эшлеклеләре белән хезмәттәшлек кылган, иҗтимагый яшәешнең үзгә өлкәләрендәге һөнәр ияләре белән тыгыз бәйләнештә торган. Гомумән, зур халыкның күпьяклы мәдәни алгарышын шушындый багланыштан башка күзаллап булмый. Әдәбият тормышының үзәгендә кайнаган шәхесләрне өйрәнүче Лирон Хәмидуллин да төрле чорларны колачлаган эзләнүләрендә мондый чынбарлык күренешләренә әледән-әле юлыккандыр. Хәер, авторның документаль әсәрләре аларны ап-ачык күрсәтә. Димәк, алга карап фикер йөртә белгән тикшеренүче әдипләр турында гына түгел, бүтән зыялы затларыбыз хакында да материал туплауны максат итеп куйган. Татарның концертлар биргән тәүге музыкантларыннан берсе Фәйзулла Туишев аның ихлас кайгыртулы игътибарыннан ничек читтә калсын инде?! Дан казанган әлеге гармунчы - Лирон Хәмидуллинның авылдашы бит. Бөтенсоюз смотры лауреаты, ТАССРның халык артисты... Ул - җырлар һәм инструменталь пьесалар авторы да. Уйлавымча, шушындый шәхеснең гомер юлы тасвирламасын эшләүне язучы үзенең фарыз бурычы итеп санагандыр. Хәзерге Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы районы Иске Төгәлбуга авылы булачак тарихчы Җәмил Гыйльмановны да олы дөньяга фатихалап озаткан. Музыкант, галим, язучы... Бер чишмә суын эчеп үскән егетләр туган туфрак хакын һәрвакыт югары тота. Шулар арасыннан Лирон Хәмидуллин исә изге йөкләмәсен бүгенгәчә үтәп килә: милләт олугларын барлый, якташларын да онытмый. +Дистәләрчә ел дәвамында аң-зиһеннән юыла килгән сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Йосыф Акчура, шөкер, күпне кичергән татар халкының күренекле шәхесләрен берләштергән галереяда үзенең лаеклы урынын алды. Әлбәттә, Лирон Хәмидуллинның төпченүле эзләнүләреннән башка аның портреты тулы булмас иде. Тарих галиме, филолог, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Габделбари Батталга карата да, төгәлрәк әйткәндә, халык улының хәтергә кайтуы турында да шундыйрак cүзләрне кабатларга туры килә. Язучының "Онытылган якын исем" дигән хезмәте Татар энциклопедиясе мәкаләсен эшләгәндә дә файдаланылган. Аумакайлык инерциясе буенча хаксызга сүгелгән журналист, нашир, җырчы һәм көйләр авторы Камил Мотыйгый да, җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм публицист Шакир Мөхәммәдъяров та Лирон Хәмидуллин тикшеренмәләрендә өстәмә шәрехләү тапты. Өстәвенә соңгысы Орскида туган. Петербург университетының юридик факультетында укыганда, ул пайтәхеткә килгән Габдулла Тукайны медицина профессоры Александр Польгә күрсәтә, "пәйгамбәр кыяфәтле" шушы табибның үлем карары шикелле кабул ителгән күңелсез диагноз куюына ирексездән шаһит була. Бөек шагыйрьне гомер дәвамында олылаган затны ничек инде эзтабар каләме читләтеп үтсен?! Әгәр өйрәнелгән шәхесләр хакындагы мәкаләләр алфавит тәртибендә тезелеп төпләнсә, бердәнбер автор тарафыннан эшләнгән үзенчәлекле белешмә барлыкка килер иде. +Еш кына зарланырга яратабыз. Гыйбарәсе дә тиз табыла. Янәсе, ике эш аеруча кыен: махсус сүзлек төзү һәм грамматика дәреслеген әзерләү. Зарый кылмыйк, бездә әлеге авыр хезмәтнең тәҗрибә туплаган осталары бар. Дөрес, алар күп түгел. Әмма без әле булганнарын да уртак бурычларны үтәүгә тарта белмибез. Саллы белешмә-кулланмалар нигезенә ятарлык фәнни-документаль китаплар да, киң әйләнешкә кертүне көткән чыганаклар да хәтсез. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты төзелү дә (1994) бу хәзинәнең иксез-чиксез мөмкинлекләрен тиз арада ачып күрсәтте. Милли әһәмияткә ия учреждение тип-тигез урында калкып чыкмый. Ә Лирон Хәмидуллин кебек белгечләрнең әлеге институтка чакырылуы шәкли мантыйк кагыйдәләренә бөтен яктан да җавап бирә. Өлкән фәнни хезмәткәр вазифасындагы әдип биредә сигез еллап эшли, гамәлгә куелган энциклопедияләрнең татар телендәге үрнәген әзерләп чыгаруда катнаша, "Татар энциклопедиясе сүзлеге"ндә һәм томнарда утыздан артык мәкаләсен урнаштыра. Безнең өчен күнегелеп бетмәгән әлеге йөкне тартуда аңа галимлеге генә түгел, шулай ук язучылык маһирлеге дә, тәрҗемәчелек тәҗрибәсе дә көч өстәп торгандыр. Ә моңарчы Татарстан китап нәшриятында эшләгән чакта (1985-1993) ул остазлар күзәтчелегендә чын мөхәррирлек мәктәбен уза. Редактор Лирон Хәмидуллин кулыннан үткән йөз иллеләп китап арасында аннан эрудит булуны таләп иткән аерым басмалар да байтак... Әйе, галәми киңлектәге сүзлек төзү иң авыр эшләрдән санала. Мондый четерекле хезмәтне башкару өчен, барлык сәләтеңне үлчәү тәлинкәсенә салу, күңел кушуы буенча сайлап алынган максатка бөтен гомереңне багышлау кирәк. Безнең Лирон Хәмидуллин шундыйлар төркеменә керә. Аның төрле баскычлардан торган нәтиҗәле эшчәнлеге, һичшиксез, энциклопедист затлар үтәгән җаваплы вазифага тиң. +Өзелмәде, яши безнең юл: +Дәвам булып шоңкарлар килә. +("Вакуум юк безнең сафларда...") +Шагыйрь Хәсән Туфан әсәреннән алынган әлеге өземтә, мөгаен, каләмдәше Лирон Хәмидуллин күңелендә канәгатьләнү хисләре уятадыр. Үзенең беренче китабын "Юлда" дип атаган язучы ничек инде алмаш булырлык варислар хакында уйланмасын?! Менә шундый дәвамчылар арасында үз малаеңны күрү милләт хадиме өчен икеләтә бәхет галәмәте бит! Шушы урында Туфан Миңнуллинның "Син кемнәрнең баласы?" дигән мәкаләсе, дөресрәге, әдипнең гадәти сүзләр белән белдереп үтелгән фаразы искә төшә. Ул яшь тарихчы Булат Хәмидуллин турында язып, зур өметләр багланган егеткә хәерле юл тели: "Киләчәктә, Алла боерса, аның исеме хөрмәт һәм ихтирамга лаек татар зыялылары исемлегендә булыр" ("Татарстан яшьләре" газетасы, 31 октябрь, 2000). Хикмәти Хода, шулай булды да! Хәтерлим, 2016 елны гаммәви мәгълүмат чараларында Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясен дәгъвалаучылар игълан ителде; анда күрсәтелгән берничә дистә галим янәшәсендә тарихи хезмәтләре белән танылган Булат Хәмидуллин да бар иде. Әүлияларча күзалланган "зыялылар исемлеге". Олуг максатларына урау юллар аша килгән Лирон абый чиксез сөенгәндер - аның дәвамчысын гәүдәләндергән улына Президент Указы нигезендә югары бүләк бирелде. Бәяләү сүзләре генә дә әнә ничек горур яңгырый: "Борынгы заманнардан татарлар тарихы"ның 7 томлык академик басмасын әзерләп чыгаруда катнашканы өчен... Димәк, сайланган юлның өзелмәве варислар казанышында раслана. Аталыуллы Хәмидуллиннарның уртак китаплар бастыруы да шул нәтиҗәле дәвамчанлыкны ачык итеп күрсәтә. +Борынгы тәрбия мәктәбе үк шундый гыйбрәтле нәтиҗәгә килгән: өмет белән баккан улың киңәшеңне тотармы-юкмы, әмма ул синең үрнәгеңә барыбер иярәчәк. Гомумән, балалар ялыктыргыч үгет-нәсихәткә түгел, беренче нәүбәттә үрнәккә тансык. Ә Хәмидуллиннар гаиләсендә ияртә алучылар бар. Аларның кызы Зөһрә дә үз әтиәнисенә бик лаек. Казан дәүләт университетын тәмамлагач та, ул җаваплы вазифалар башкарырга алына. Хәзер инде Булат белән Зөһрәнең уллары, әби-бабасын сөендереп, җай гына кул арасына керә башлады. Гаделлек саклап әйткәндә, бу гаиләдәге тәрбиянең уңышлы куелышында Дания ханымның өлеше аеруча зур. Янә искәртеп узасы килә: ананың акыллылык күрсәтүе төче-мөче вәгазьләүдән өстен. Шәхеснең үз-үзен зирәкләрчә тотышы алмаш буынны сүзсез тәрбияли. Аны безнең даирә шундый итеп белә. Ул насыйп ирен дә "Лирон абый" дип йөртә. Әлеге сәеррәк мөгамәләдә нәзакәтле хөрмәт бардыр. Әмма минем озак еллар дәвамында күзәтүемнән тагын да гаҗәбрәк нәтиҗә килеп чыга. Монысы бөтенләй башка вазифаны аңлата. Чынлыкта Дания ханым инде менә ярты гасыр "Лирон абыйсын" үзенең... өченче баласы итеп карый. Әйе, теләсә нинди иҗат әһеле гаиләдә җылы кайгыртучанлыкка мохтаҗ. Әлбәттә, әдипнең таянычы булу җиңел генә бирелми. Мондый миссия өчен дә зур талант көче кирәк. Әзерлек тә сорала. Күпләр шаһит, Дания Ибраһим кызы озак еллар Язучылар берлеге карамагындагы оешмаларда эшләде, каләм ияләренең эчке тормышындагы хәлләр белән һәрдаим хәбәрдар булырга тырышты. Яңа әдәби әсәрләрне укып баруы да аның зыялы зат икәнлеген раслап тора. Язучы хатыннарының классик үрнәге. Һәрьяклап уңган Дания ханымны әнә шулай бәяләргә мөмкин. +Ерак сәфәргә чыккан һәрбер кәрванның дөрес юнәлешне күрсәтүче юламаны булган. Иксез-чиксез әдәбият дөньясын танып белүдә дә күп вазифаларны башкара алырдай белеклеләр кирәк. Алар элгәрге әдипләр белән элемтәләрне дә торгыза, ихтыяҗ чыкканда, фәнгә дә башаяк кереп китә, кайбер очракта гыйльми арадашчы ролен дә үти, милли мәдәниятебез мәсьәләләре буенча киңәшләр дә бирә... Күренгәнчә, Лирон Хәмидуллин кебек затларга йөкләнгән бурычлар гадәти белгечлек таныклыгы сәхифәсенә генә сыймый. Татар халкы яулаган рухи биеклекне һәрдаим тәкъдир итеп тору сорала. Асылыбызны гәүдәләндергән мондый югарылыкка төрле яклап күтәрелергә мөмкин. Әмма урау сукмаклар кыйммәтле вакытны ашый. Күпне белгән юламаннар ярдәме максатка ирешүне мотлак җиңеләйтә. Шушы уңайдан академик Миркасыйм Госмановның сурәтләмәгә тәңгәл сүзләре хәтердә яңара. "Тыйнак табигатьле каләмдәшебез" дип исемләнгән мәкаләдә Лирон Хәмидуллин образы үзенчәлекле төстә ачыла: "Ул һәр очрашкан саен сине кысыграк күзләрен тагын да кыса төшеп, күзлеген төзәтә-төзәтә, якты чырай белән елмаеп каршылар. Карашында аның "Кирәгем булса - әзермен..." дигән кебегрәк сораулы чалым да чагыла сыман". +Ышанып әйтергә мөмкин, Лирон Хәмидуллинның әзер торуы беркемдә дә шик уятмыйдыр. Ул галимнәргә дә, үзенең каләмдәшләренә дә, укучыларына да кирәк. Аның булышлык күрсәтергә ашкынуы халкыбыз өчен бик мөһим. +Зиннур МАНСУРОВ +Редакциядән: +Каләмдәшебез, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге премиясе лауреаты Лирон Хәмидуллин бу көннәрдә 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шушы ук көннәрдә аларның Дания ханым белән бергә яши башлаганлыгына да 50 ел тула. Икесенә дә ныклы сәламәтлек, олы бәхет һәм күңел тынычлыгы теләп калабыз. Юмор-сатира +АНТ ЭЧКӘНДӘГЕ ЫСЫЛДАУЛАР... КОЛХОЗ КАССИРЫ КӘҮСӘРИЯ ҺӘМ БАНКОМАТ \ No newline at end of file diff --git a/QU/2017-12.txt b/QU/2017-12.txt new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..84951e11a8aa262df83c9aabd8beb8e8fc50b976 --- /dev/null +++ b/QU/2017-12.txt @@ -0,0 +1,1347 @@ + +Фәтхулла +Абдуллин +КҮРӘСЕН КҮРДЕ... +БӘЯН +Августның эссе, тынга каплана торган бөркү көннәре. Туктаусыз тамак кибә. Чыдар әмәл юк. Берәр чынаяк чәй эчеп, сусынны басарга заманча шәһәрдә чәйханә юк та юк инде ул. Ә менә рестораннар, кафелар, сыраханәләр адым саен - буа буарлык. Мин, ничарадан-бичара дигәндәй, элмә тактасына күбекләре ташып чыккан сыра кружкасы төшерелгән бинага кердем.Чибәр генә сатучы ханым, мактый-мактый, миңа төрледән-төрле сыра тәкъдим итәргә тотынды. +- Абый, сезгә нинди пиво кирәк? Жигулёвскимы, чувашскимы? Менә, әле генә яңа мичкәне ачтык. Теләсәгез, рижскиен, чешскиен да салып бирә алам, ну алары бераз кыйбатрак инде. +- Рәхмәт, сеңлем! Миңа берәр чынаяк чәй ясап бирсәгез, шул җитә. +Сатучы ханым, билгеле инде, мондый заказ көтмәгән иде, сәерсенеп калды. +- Бары шул гынамы? +- Әйе. +Ханымның чыраенда ризасызлык галәмәте ярылып ятса да, "клиент всегда прав" дигән гыйбарәне исенә төшереп булса кирәк, теләмичәрәк кенә минем заказны кабул итте. +- Хәзер куям. +Мин дә сатучының күңеле булсын дип өстәдем: +- Чәегез кайнап чыкканчы эчә торырга бер стакан томат согы бирегез алайса. +Мин, соклы стаканымны күтәреп, буш өстәл артына барып утырдым. Тирәякка күз төшереп алдым. Ни гаҗәп, сыраханәдә кеше күп түгел иде. Йөзләрен сакал-мыек баскан өч ир-ат, караңгырак почмакка посканнар да, кызып-кызып, ни турындадыр гәпләшәләр. Үзләре, угрылар шикелле, як-якларына каранып алалар иде. +Икенче яктагы өстәл тирәсендә дә берничә кеше утыра. Ак күлмәкле, ярыйсы ук бүксәле ир-ат бер кулы белән өстәлгә таянып, икенчесе белән калын пыяла бокалдан сыра чөмерә. Янындагыларның йөзендә ялагай елмаю чалымнары шәйләнә. Күрәсең, "бүксә" алар өчен авторитет иде булса кирәк, ул ым кагу белән, берсе шундук сикереп торды, стойка янына килеп, бушаган кружкаларын сатучыга сузды: +- Повторить! +Ул арада сыраханәгә чама белән утыз биш яшьләр тирәсендәге тагын бер ир килеп керде. Стойка янына килеп басты. Сатучы белән исәп-хисап ясаганнан соң, ул сыралы кружкасын күтәргән килеш, "кунакларга" урын эзләп, як-ягына каранып алды. Аннары (гәрчә буш урыннар күп булса да), ни өчендер, мин утырган өстәлгә якынлашты. +- Бу урыннар бушмы? +- Әйе. Рәхим итеп утырыгыз! Күңелең киң булса, тар җиргә дә сыясың, диләр. Ә биредә урын барыбызга да җитәрлек. +Егет сыралы кружкасын өстәлгә куйды да урындыгын якынрак шудырды, аннары миңа кулын сузды. +- Әйдә, таныш булыйк. Камил. +Монда тәртип шулайдыр дип, мин дә әти-әни кушкан исемемне атадым. +Камил кружкасын иреннәренә якын китерде. Күрәсең, ул да минем кебек сусаган иде бугай, күбекләрен өреп, бер сулышта эчеп бетерә дә язды. +Мин, сүз юктан сүз булсын дигәндәй: +- Бүген көн ничек, ә! Чүлдәге шикелле кыздыра! - дидем. +Ул, исе китмәгән кыяфәттә: +- Игеннәр өлгергән чак бит. Шулай булырга тиеш инде ул, - дип кенә куйды. +Мин, эчемнән генә, күр, игеннәр өчен борчыла, авыл кешесе ахры, дип уйлап алдым. Бу егетнең ниндирәк бәндә икәнен фаразларга тырышып, йөзенә карадым. Ярыйсы ук киң маңгай. Эш кешесенә хас гадилек һәм эчкерсезлек бөркелеп торган ирнең чигә чәчләре дә бераз гына агара башлаган. Ә күзләре... Уйчан коңгырт күзләр... Ул күзләрнең төпкелендә ниндидер серләр бардыр сыман тоелды миңа. +Камил тагын берничә йотым сыра уртлап куйды. +Инде кул бирешеп тә танышкач, балтасы суга төшкән кешедәй борын салындырып утыру килешмәс дип, мин тагын сүз каттым: +- Энем, үзең кайсы як егете буласың? +Ул тагын өнәмичәрәк кенә җавап кайтарды: +- Шушы якныкы. +- Шушы яктан, шушы туфрактан икән алайса. +Ул җиңелчә генә баш кагып алды. +- Әйе, шулайрак. +Аның җавабы тагын да төксерәк килеп чыкты. Мин, ни дияргә белми нәүмизләнеп, гаҗәпсенеп калдым. Менә сиңа мә! Үзе чакыра, үзе кача, чыкмый чакырган җиргә, дигән җырдагы шикелле икән алайса. Сәер, үзе башлап танышырга кул суза, үзенең сөйләшәсе килми. Бу егет, берәр кыйммәтле әйберен югалтканмы, әллә ярамаган эш эшләгәнме дип, үземчә фаразлап алдым. +Ул арада минем заказны - пары күзгә күренеп торган кайнар чәйне алдыма китереп куйдылар. +Шулчак Камил, көтмәгәндә, әллә каян, күкрәк түреннән, ыңгырашкан сыманрак авазлар чыгарды, кружкасына үрелде. Бу юлы савытында калган сырасын эчеп бетерде. Һәм тагын да үкенечлерәк уфылдап, башын аска иде. Бу минутларда аның кыяфәте тукмалган кешенеке шикелле иде. Нигә шулкадәр уфылдый бу бала? Бәлки, аңа берәр төрле ярдәм кирәктер? +- Энем, авырыйсызмы әллә? +Камил башын күтәрде, бертын күзләремә текәлеп торганнан соң, ниһаять, +- Абзыкаем, мин бик начар кеше бит. Үз гомеремдә бик зур хата ясадым бит мин, абзыкаем, гафу итеп булмастай гөнаһ алдым. - Ул, кискен хәрәкәтләр белән, изүләрен ычкындырды, башын миңа таба иде. - Абзыкаем, эт итеп сүк! Үтергәнче тукма син мине! Бәлки, миңа җиңелрәк булыр! +- Син ни сөйлисең, энем? Нишләп мин сиңа кул күтәрим ди? Синең миңа тамчы да начарлык эшләгәнең юк. Сер булмаса, әйт инде. Нинди хата ясадың? Нинди гөнаһ кылдың? Алай-болай ялгышып, кеше үтермәгәнсеңдер бит? +- Юк-югын да. Барыбер дә гафу итеп булмастай хата ясадым. +- Нишлисең, адәм баласы хаталардан хали түгел шул. Әгәр уйласаң, бу фани дөньяда яшәгәндә барыбызның да хаталарыбыз бардыр. Алай гына да түгел, баштан ашкандыр. Җан ияләрен рәнҗетсәң, вакытында гафу үтенеп, гаебеңне ничек тә юарга кирәк. +Камил йодрыгы белән өстәлгә сугып алды. Чәй тәлинкәсе, аның хәленә кергәндәй, җиңелчә генә зеңгелдәп җавап бирде. +- Соң шул инде. Соң... Бәлки, аның бер йотым суга тилмереп яткан чагы булгандыр... +Мин ни дияргә белми аптырап торган арада, ул, бушаган савытын тотып, урыныннан кузгалды. +- Абый, сезгә дә алыйммы? +- Рәхмәт, энем! Кирәкми! +Камил, кабат өстәл янына килеп утыргач, мин, шикләнеп кенә: +- Энем, һәркемнең үз дөньясы, үз кайгысы, борчу-мәшәкатьләре. Эч серләреңне дә теләсә кемгә сөйләп булмый, шулай да барыбер кайгыхәсрәтләреңне сер сыя торган кешегә сөйләп, эчеңне бушатырга кирәк. Теләсәң, сөйлә, күңелең бушасын... Минем вакытым бар, - дидем. +Ул, ихластан әйтәме бу абзый дигәндәй, бертын миңа текәлеп, дөресрәге, сынап карап торды. Фәкать шуннан соң гына, тәвәккәлләп, телгә килде... +* * * +...Авылда туып-үскән Камил, солдат хезмәтеннән соң да, бәлки, кабат авылына кайтыр, туган колхозында терлекчеме, механизатормы булып эшләр, өйләнеп, балалар үстерер, һәм, әлбәттә инде, үзенә яңа йорт җиткергән булыр иде. Әмма республикада купкан галәмәт зур төзелешләр күпләрнең, шул исәптән аның да, язмышын бөтенләй икенче якка борып җибәрде. Аларның гасырлар кичкән авылы промышленность зонасына эләкте дә, сала халкын шәһәргә күчерәчәкләр, дигән хәбәр таралды. +Яшерен-батырын түгел, гомер бакый иген иккән, терлек асраган җир кешеләре арасында шәһәргә күчәргә теләмәүчеләр дә күп булды. Чөнки үзләре генә аңлый торган сәбәбе бар иде: биредәге кара туфрак катламы туксан сантиметр! Урыны-урыны белән бер метрга җитә! Бу төбәктә гомер-гомергә уңыш мул булды. Колхоз рәисе, Социалистик Хезмәт Герое Зыятдин ага шушы, кем әйтмешли, ипигә май урынына ягып ашарлык уңдырышлы кара туфракны пыран-заран китергәннәрен күргәч: "Көлсу туфраклы җирдә төзеп булмады микәнни соң бу заводны?" - дип, утырып елаган, диделәр. +Кала тормышын өнәмәүчеләр, күрше-күләннән, туган-тумачадан аерылабызмыни инде, дип зарланды. Ярый әле җитәкчеләр аларны күз күреме җитмәстәй шәһәрнең төрле почмагына чәчмәделәр. Гәрдәле халкы панельдән төзелгән бишкатлы йортка сыйды да бетте. Бер яктан, шунысы рәхәт: хәзер хәл белергә түбән очтан югары очка менәсе, югары очтан түбән очка төшәсе юк. Күрше-күлән бер ишектән кереп йөри яисә күрше подъездда гына яши. Бу вакытта инде Камилнең әтисе вафат булган, әнисе белән генә калганнар иде. Шулай да аларга өч бүлмәле фатир бирделәр. +Колхозда бригадир булып эшләүче әтисенең үлеме бигрәкләр дә үкенечле булды.Урып-җыю чорында колхозга ярдәмләшергә килгән йөк машинасы белән аракы эзләп, күрше авылга барышлый, коеп яуган яңгырда күпердән очканнар. Асты өскә килгән йөк машинасының кабинасы яньчелеп беткән. Ни кызганыч, анда булган кешеләр дә сытылганнар иде... +"Г" хәрефенә охшатып төзелгән йортның бер башында Камилләрнең фатиры булса, икенче башында аның сөеклесе Миләүшә яши. Аның белән бер партада утырып, мәктәпне тәмамладылар. Кая барсалар да, агылый белән тагылый шикелле, гел бергә йөрделәр. Аларның бәхәсләшүләре дә мәхәббәт белән тулган була. Әле дә, "көнче күбәләкләр"нең йөрәген яндырып, һаман бергә! Әгәр Миләүшәләрдә ут бер кабынып, бер сүнеп ала икән, димәк, аның сөеклесе урамга чыгарга әзерләнә: Камилгә дә киенә башларга вакыт! +Ике елдан артык төзелештә эшләп кавырсыны каткан Камилне дә, вакыты җиткәч, солдат хезмәтенә алдылар. +Эшләп үскән авыл баласы ике елга сузылган солдат хезмәтенең әллә ни авырлыгын күрмәде. Дөрес, баштагы чорда казарма тормышының язылмаган законнары нигезендә, беренче елны ул "салага" буларак үткәрергә, аннан соң гына "дед"лар рәтенә күтәрелергә тиеш иде. Әмма депутатлар, сенаторлар, тәҗрибәле юристлар язган законнарның да искәрмәләре булган кебек, солдат хезмәтендә дә шундыйрак хәлләр була икән. Баштагы чорда Камил, авыл баласына хас киң күңеллелек күрсәтеп, "бары - бергә, югы - уртак" принцибы буенча кесәсендә булган соңгы тиеннәренә кадәр иптәшләре белән уртаклашты. Әнисе салган посылкалар эчендәге тәм-томнарның да кайберләрен үзе авыз итә алмыйча калган чаклары булды. Әмма "дед"ларга болар гына аз икән. +Шулай беркөнне битен тоташ бетчә баскан җирән чәчле "дед", отбойдан соң, аягындагы оекбашларын салып: +- Эй салага, на, держи! Чтобы к утру они были чистыми и сухими! - дип, ике яруслы караватның өске катында яткан Камилгә ыргытты. +Йомарланган носки туп-туры егетнең битенә килеп төште, сасысы борынны ярып керде. Носкига ябышып каткан чүп аның күзенә эләкте. Камил, ихтыярсыздан, бер кулы белән күзен уарга кереште, икенчесе белән носкиларны кире хуҗасына томырды. +- Ты что делаешь? Глаз попал бит! - диде ул, ярым русча, ярым татарча. +Җирән чәч, сасыган оекбашлар кире үзенә килеп төшкәч, үз телендә йомры гына сүгенү сүзе ычкындырды. +- Я что, твоя жена чтоли? Стирай сам! - диде егет, аңа каршы. +- Ещё хуже! Ты ведь ещё только "салага"! +Камил дә бурычлы булып калмады. +- А ты - рыжий пёс! +Егетнең сүзләре җирән чәчнең үтенә барып кадалды. Ул яткан җиреннән сикереп торды. +- Что ты сказал? А ну-ка, повтори! - диде ул, әтәчләнеп. +Дөнья син дигәнчә генә бармый шул. Нахакка рәнҗетә башласалар, басынкы кешеләрдә дә мин-минлек калкып чыга. Адәми зат кына түгел, хайваннар да, хәтта куркак дип даны чыккан куян да яшәү өчен көрәшергә мәҗбүр. Ахыр тырнаклары белән бөркетнең бүксәсен ярырга мөмкин, диләр. Гәрдәле егете алай мескен түгел бит әле. +- Рыжий пёс! -дип кабатлады ул. - Вдобавок, глухой! Ты что, когда в армию брали, комиссию не проходил чтоли? +Җирән чәч, гайрәтләнеп, Камилгә якынлашты, үрелеп, сугарга селтәнде. Камил кискен генә читкә тайпылып өлгерде. Алай да "дед"ның бармак очлары аның битен сыдырып өлгерде. Сыдырылган ярадан чыккан кан егетнең майкасына тамды. Ул койкасыннан сикереп төште, чырае явызланып өлгергән җирән чәчнең биленнән кысып күтәреп алды да (Камил - мәйдан тоткан батыр булмаса да, малайлар белән чирәмдә бил алышып үскән егет), татарча көрәш алымы кулланып, тегене аркасы белән казарма идәненә китереп салды. Мондый хәлне көтмәгән җирән чәч җайсызрак килеп төште ахры - лепкәсеннән кан саркып чыкты. Еланның койрыгын өзсәң, сиңа "җизни" дип әйтер ди. Шуннан соң Камилне "салага" дип кыерсыткан кеше булмады. +Миләүшәдән килгән мәхәббәт хатлары егетне кышкы салкыннарда җылытты, авырлыкларны җиңәргә көч бирде. Гашыйклар өчен ике ел гасырга тиң булгандыр. Ике ел эчендә алар күпме хат алышканнардыр, сорасаң, төгәл санын үзләре дә әйтеп бирә алмаслар иде. Сөеклесеннән хат алган көн - егет өчен, һич арттырусыз, бәйрәмгә тиң булды. Кызның йөрәк җылысы белән сугарылган хатларын ул кат-кат укып ләззәтләнде, бәхетле мизгелләр кичерде. Андый көнне Камил, сабый баладай очынып, канатланып йөрде. Мәхәббәт ул таулар күчерә, диләр! Хактыр! Юкса башын югалтыр дәрәҗәдә гашыйк булганнар сөйгәненә алтын таулары вәгъдә итмәс, "җаным-бәгърем, синең өчен күктән йолдызлар чүпләп алып төшәргә дә риза!" дип, антлар эчмәс иде. +Камил икенче елын хезмәт иткәндә, нишләптер, кинәт кенә Миләүшәдән хат килми башлады. Егетнең күңеленә шик корты кереп "оялады". Ятса да, торса да, ул аңа тынгылык бирмәде, болай да кан саркып торган йөрәк итен талады да талады. Ут йотып йөргән егет бу хәлне төрлечә фаразлады. Нәрсә булды икән аның сөеклесенә? Авырып киттеме? Әллә инде... Әллә? Азмы, егете кайтырга өч ай кала, башка егеткә кияүгә чыккан кызлар... Аптырагач, сәбәбен сорап язарга булды. Хатының ахырында: "Нишләп хат язмыйсың, Миләүшә? Завод төзергә килгән берәр тел бистәсе зиһенеңне чуалттымы әллә?" - дип үпкә белдергән һәм үзешчән сәнгать түгәрәгендә өйрәнгән җырның: +Ай яктысы якты, диеп, +Тар басмадан су алма; +Сөйгән ярым янда юк дип, +Ятлар белән чуалма, - дигән бер куплетын да өстәгән иде. +Шуннан соң, көттереп-зарыктырып кына, җор телле Миләүшә аның дәгъвасына каршы: +Кара урманнарны таптадым, +Таянырга таяк тапмадым. +Атна саен хатлар яздым, +Җибәрергә юлаучы тапмадым, - дип, җыр тексты белән җавап кайтарды. Менә ишетмәсәң ишет, колагың булса тишек... Иң сәере: кызның хатында сәлам дә юк, хәл-әхвәл сорау да юк. Фәкать шул бер куплет җыр тексты! Егет сөйгәненең бу табышмак хатын нәрсәгә юрарга да белмәде, башын кашып, озак кына уйланып утырса да, очына чыга алмады. Хезмәт итү срогы да тагын ярты ел бар бит әле. Их, бу вакыт дигәннәрен кирәк чакта туктатып та, тизләтеп тә булсын иде ул! Ни хәл итәсең, адәм баласына андый кодрәт бирелмәгән шул. Әбиләр шикелле, сабыр канатларың сынмасын да, сугышлар чыкмасын дип теләргә генә кала инде... +* * * +Солдат хезмәтенең санаулы көннәре үтсә дә, тормышның сынаулы көннәре үтмәгән икән шул әле. Ул җәзага тиң газаплы көннәр, әйтерсең, Камилнең кайтуын сагалап торганнар иде... +Нәкъ ярты елдан, көзге, җелекләргә кадәр үтә торган салкын яңгыр пыскаклап торган болытлы көннәрнең берсендә, Камил утырган очкыч Бигеш аэропортына килеп кунды. Егет траптан төшкәндә, түземсезләнеп, пассажирларның үкчәләренә баса-баса атлады. Алдагыларның җылы салоннан чыгасылары килми идеме, ташбака шикелле әкрен кыймылдыйлар. Камил түзмәде, трапның тоткасыз ягыннан җиргә сикерде. Ниһаять! Менә ул туган-үскән җир! Һавасы гына да ни тора! Егет, күкрәген киереп, салкынча һаваны сулады. Аңа әйтеп бетергесез рәхәт булып китте. Тирә-якка күз төшереп алды. Кемнәрдер көзге салкыннан бөрешеп, якасын күтәрде, хатын-кызлар җылы шәлләренә төренде. Көзге ачы җил Камилнең дә чәчләрен тузгытты, битен чеметеп алмакчы булды. Ни гаҗәп, салкын җил аңа, битләрдән сыйпап, иркәләп исә торган җылы саба җиле сыман тоелды! Салкын яңгыр аның битләрен юар өчен, әйтерсең, күкләр тарафыннан иңдерелгән шифалы тамчылар иде. Ә исе! Исе! Егет моңарчы башына килмәгән ачыш ясады: карале, яңгырның да исе була икән бит, әй! +Шәһәргә кайтучы автобус килергә байтак вакыт бар иде әле. Каккан казык кебек урамда кагаеп тормас өчен, ул аэропортның пассажирлар залына керде. Болытлы көн булганга, кайбер юнәлешләргә очу тоткарланган иде булса кирәк, зал халык белән шыгрым тулы. Утыргычка тиенгәннәр рәхәт чигә, урын җитмәгәннәр сырганак шикелле стена буйларын сырып алган. Диварга сөялгән килеш аягын чалыштырып баскан егет, дөньяда гаме булмаган кешедәй, китапка текәлгән. Мөгаен, студенттыр. Камил дә егет янына килеп басты, аннары саклык белән генә катыргы чемоданы өстенә чүмәште. Зал умарта күче кебек гөжләп тора. Кемдер иптәшенә кычкыра. Кемнәрдер тыныч кына күршесе белән гәпләшә. "Монда без дә бар бит әле", дигән шикелле, юк-юкта репродукторлар да "телгә" килә. Арырак эскәмияләрнең берсендә Камилгә аркасы белән утырган хатынның баласы елый. Ул аны ничек туктатырга белми изалана. Шул тирәдә утырган ике әби, балалы хатынга карый-карый, үзара нидер сөйләшәләр, ни өчендер мескен хатын ягына кулларын да селтәп алалар иде. Нигә алай кыланалар? Балалы хатын ни өчен әбиләрнең ачуын чыгарган - шайтан белсен! Камилгә аларның сүзе өзек-төтек кенә булып ишетелә. Алай да колагыңны торгызып тыңласаң, ни сөйләгәннәрен чамаларга була иде. +- И-и, әйтмә дә инде, җаный, хәзерге яшьләрне! Ходай биргән шул бер баласын да карый алмыйлар. +- Иреннән карата инде ул аны. Ирен җигә! - ди башындагы француз яулыгы өстенә җылы шәл япканы. +- Шулайдыр. Әнә бит ничек бизәнгән. Баласыннан бигрәк үзен караган. Буялган тырнаклар белән ничек бала чүпрәге юмак кирәк. +- Иреннән юдырта инде ул аны. +- Карале, ахирәт, карале, баласы белән ничек тупас кылана. Утын түмәре күтәрәмени? Бала күргән хатынга охшамаган бу. +- Кыланышыннан ук сизелә шул. Кычкырып та ала. Сабый балага тәмле тел белән генә эндәшергә кирәк югыйсә. +- Дөрес әйтәсең, ахирәт. Яратканны кырык көнлек сабый да аңлый. +Теге хатын әбиләрнең ризасызлыгына игътибар иттеме, көтмәгәндә баласын күтәреп торып басты. Борылып, сабыен үзенең урынына утыртты, каршына чүгәләп, авызына имезлекме, нидер каптырмакчы булып азапланды. Сабый, үҗәтләнеп, авызындагы сыен гел кире чыгарды. +Камил, хатынның йөзен күрүгә, ни уйларга белми, тораташ кебек катты да калды. Бала күтәргән хатын... аның сөеклесе Миләүшә иде! Нәрсә бу? Өнемме, төшемме?! Әллә күземә генә күренәме? Егет, үз күзләренә үзе ышанмагандай, торып басты. Кабат кызга текәлде. Юк! Төш кенәдер бу! Чемоданы өстендә йокымсырап киткәндер дә уяна алмый интегәдер. Ул, шулай нишләргә, ни уйларга белми аңгы-миңге торган арада, репродуктор телгә килде. Каядыр очачак рейска хәбәр бирделәр ахры, зал умарта күчедәй тагын да көчлерәк гөжләргә тотынды. Кемнәрдер алагаем зур чемоданнары белән аның балтырына бәрелеп үттеләр. Аягөсте китапка "кадалып" торган студент егет тә каударланып китеп барды. +"Юк! Төш түгел, өн бу, Камил! Өн!" - дип пышылдады ул үзалдына. +Хәзер аңа нишләргә? Барып исәнләшергәме? Котларгамы? Әллә танымаган булып кыланырга, күрмәмешкә сабышыргамы? Егет, тәгаен бер карарга килә алмый, икеләнеп басып тора бирде. Миләүшә берара хат язмый башлагач, ул әнисе аркылы аның институтка керергә әзерләнеп йөрүен ишеткән иде. Кыз, Камилнең әнисенә сер итеп кенә, имтиханга әзерләнәм бит әле мин, Хатирә апа, Камилнең кайтуына сюрприз әзерләп торам, дип аңлаткан. +Институтка кергәндерме-юкмы, анысы караңгы. Сөеклесе аңа тагын да кәттәрәк сюрприз әзерләгән икән бит! Ә мин - тинтәк. Аны тәүлегенә туксан тапкыр уйлап, дивана була яздым. Ә ул?! Вәгъдә - иман, диләр, биргән вәгъдәңә хыянәт иманыңа хыянәт белән бер. Иманына хыянәт иткән кешеләрнең исеме дә чиркангыч - мөртәт! Бу сүз янында сукрану да, катлы-катлы итеп сүгенү дә чүп кенә. Татар телендә мөртәттән дә имәнеч, җан биздергеч нәфрәт сүзе, мөгаен, юктыр. Әллә соң биргән вәгъдәсендә тормаган Миләүшәгә кул селтәргә дә, саубуллашмыйча китеп барыргамы? +Камил бер мизгелгә генә туктап, уйланып калды. Бу минутларда аның күңелендә, Такташ әйтмешли, ике "мин" көрәшә иде. "Тукта, тукта! Кызма!" - дип киңәш итте аның икенчесе... - Тормыш - колагыңны бормыш, ди. Тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин ич. Бәлки, аның сөйгәне кемнеңдер тасма теленә алданып, кияүгә чыкмыйча гына бала тапкандыр? Миләүшәнең соңгы вакытта хат язмавы да бер сәбәпсез генә булмагандыр?" +Күңелендә икеләнү, шикләнү, өметләнү кебек мең төрле фараз кайнаган Камилнең аяклары ихтыярсыздан әле һаман сабыен елавыннан туктата алмаган Миләүшәгә таба атлады. Ул кызга җитәрәк ике-өч адым кала туктады. Гәрчә тагын да якынаясы, сөеклесен кочагына алып сөясе, күпереп-дулкынланып торган чәчләреннән иркәләп сыйпыйсы килсә дә, тыелып калды. Бәлки инде ул кемнеңдер никахлы хатыныдыр? +Миләүшә дә аны күреп алды. Кызның елак сабый белән әвәрә килгәндәге борчулы йөзе мизгел эчендә май кояшыдай яктырып китте. Ул инде кулындагы сабыен да онытты бугай. +- Камил! Кайчан кайттың? +Камилнең күңелен бимазалаган беренче "мин" тагын өскә калкып чыкты. Хәзер +- Синең хат язмавыңның сере менә кайда икән. Әни булуың белән котлыйм, - диде ул, салкын гына. +Миләүшә егетнең тавышы да, кыланышы да ни өчен төксе икәнен чамалап алды. Әйтерсең, шайтан котыртты, ул бу "уен"ны дәвам итәргә булды. +- Ә нигә? Гаеп эшмени? Хатын-кыз үз гомерендә һич югы бер бала тәрбияләп үстерергә тиеш. Ул - аның Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычы. +Егет белән кызның төртмә телләнеп сөйләшүе кызык тоелдымы, сабый елавыннан туктады. Миләүшә, биләүдәге сабыйга ымлап: +- Карале, Камил, ул сине күргәч, елавыннан туктады, - диде, елмая төшеп. +Сабый, чыннан да, Камилгә карап, ачылмаган теле белән "ыгы-ыгы" килеп, үзенчә нидер сөйләнеп, елмаеп тора иде. +- Сизәсеңме, Камил, ул сине бер күрүдә үк яратты. Гаҗәп бит, әйеме? Әллә кулыңа алып, "үчтеки-үчтеки" итеп, сикертеп аласыңмы? Әйдә, сабыйның күңеле булсын инде. Мә! +Алай да Камилнең күңеле эремәде. +- Рәхмәт! Мөгаен, аның үз әтисе бардыр. Ул сикертсен инде. +- Ә булмаса? Үксез баланың күңелен күтәрү тагын да саваплырак ич, - диде кыз, уенын дәвам итеп. +- Әтисез генә бала табарга син Мәрьям анамыни? Һәм ул, Миләүшәнең җавабын көтеп тормастан, өстәде: - Ятим балалар белән детдом шөгыльләнә. Мин түгел! +Кызның ярату, сагыну, очрашу шатлыгы белән мөлдерәмә тулган күңелен рәнҗү хисе телеп узды. Менә аның сөйгәне нинди икән, ә?! Миләүшә кулындагы сабыйны аның уйнаштан тапкан баласы дип уйларга өлгергән. Кызның егеткә ачуы килә башлады. +- Камил, моңа кадәр мин сине мәрхәмәтле, әйбәт егет дип белә идем. Хәзер ни уйларга да белмим инде. +- Теләсәң ни уйла! Очраган бер күке баласының башыннан сыйпап йөрергә мине кем дип беләсең? +Аның тавышы тагын да кырысланган иде. Ул, минем сүзем бетте дигәндәй, кул сәгатенә карап алды. Автобус китәр вакыт җитеп килә иде. Егет, чемоданын кулына алып, Миләүшә белән саубуллашмыйча да китеп барды. +Сабыйның кайсыдыр төше авырта иде бугай, ул тагын ачыргаланып еларга тотынды. Миләүшә, сабыйны кулына алып, тирбәтә-тирбәтә йөренә башлады. Бу минутларда булган хәлләр чын-чынлап аны борчуга салган иде. Сөйгәне белән мондый очрашу көткән идемени соң ул? Уеннан уймак чыгарганы өчен берара үзен дә битәрләп алды. Егетнең нервысында уйнап, шаяртып ала, имеш. Камилне дә әйтерең бармы? Бала күтәргән Миләүшәне күрүгә, коелды да төште. Ә бәлки әле шулай яхшырактыр да. Моңа кадәр ул аны яхшы беләм дип йөрде, һәрчак аны якын күрде. Кешенең нинди икәнен белер өчен аның белән бер пот тоз ашарга кирәк, диләр шул. Гомер буе бергә яшәгән иреңне дә белеп бетереп булмый, димәс иде тормыш иткән хатыннар да. +Әнисен юксына башлады ахры, күтәреп йөрткәч, берара тынычланып торган сабый тагын еларга тотынды. Озаклады шул. Сабый гына түгел, Миләүшә дә бертуган апасының килүен түземсезлек белән көтә. Иртәгә эш көне. Аның да кайтасы бар. Соңгы автобуска булса да өлгерергә кирәк иде. +Ниһаять, касса янындагы кешеләрне ерып, тирләп-пешеп беткән, шулай да кош тоткан сабыйдай шатланган апасы Сәвия килеп чыкты. саклап ятарга туры киләдерие, - диде ул, өс-башын тәртипкә китереп. Аннары өзек-төтек кенә булса да, сеңлесенә касса янындагы маҗараларны сөйләп алды. - Бер әрмән, чиратсыз кереп, миннән алда билет алмакчы булган иде, кертмәдем. Үзе юньләп русча да белми. "Ереван! Ереван!" дип, кассага акча суза. Сиңа Ереван булса, миңа Казан, дип кертмәдем. Әгәр аңа юл куйган булсам, билетсыз кала идем. +Озак сөйләшеп тора алмадылар. Ул арада репродуктор телгә килде. Миләүшәнең апасы очачак рейска теркәү башланды. Шулай да кыз апасына Камилне очратуы, аның солдат хезмәтен үтәп кайтуы турында әйтергә өлгерде. +- Туйга кайтасы була икән алайса, - диде апасы, сеңлесе өчен ихластан куанып. +- Белмим инде, белмим. +- Ничек инде белмисең? +Миләүшә бүтән сүз куертмады. Апасының соравы да җавапсыз калды. +Ул апасын озатып җибәргәндә, көн кичкә авышкан иде, шәһәргә кайтасы соңгы автобуска да чак-чак өлгерде. +* * * +Камилне аэропортта сөйгәне белән очрашу тетрәндергән иде. Аның тизрәк мондагы яңалыкларны беләсе килә. Ә әнисенең ике ел күрмәгән улына сораулары җыелган. Бердәнбере бит. Исән-сау кайткан улына бер-бер артлы сораулар яудырып кына тора. +- Солдат хезмәте авыр булмадымы? Кыерсытмадылармы? Әрмиядә тәртип юк, диләр бит. Бигрәк тә яшь солдатларны рәнҗетәләр, дип сөйлиләр. Хакмы шул сүзләр? +- Җебеп торсаң, кыерсытырга маташучылар кайда да җитәрлек ул, әнкәй. Барысы да кешенең үзеннән тора. +- Анысы шулай инде. Кырык ата баласында кырык төрле холык. Әтиең, мәрхүмкәй, үзенә тырнак белән дә чирттермәде. Аңа охшасаң, син дә төшеп калганнардан булмассың, боерган булса. +- Алдагысын Алла гына белә инде. +Чуан тулып тишелгән шикелле, кайтып кергәннән бирле Камилнең йөрәген тырнап торган сорау тышка бәреп чыкты. +- Әнкәй, нәрсә, Миләүшә кияүгә чыктымыни? +Камилнең әнисенә бу сорау аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Ул берара ни дияргә белми торды. Менә, үзеңдәге хәлне күршеңнән сора дигәннәре хактыр. Әллә кайда, ачуым килмәгәе, кошлар очып җитмәс җирдә хезмәт иткән улы нинди яңалык алып кайткан! +- Ю-ук! Сорап килүчеләр булды бугай. Тик ул, төрле сылтау табып, барысын да кире какты. +- Детдомнан бала алдымыни? +- Нишләп алсын! Институтта укый бит ул хәзер. +- Мин аны әле ике сәгать элек кенә аэропортта бала белән күрдем. Елак баласын туктата алмый изалана иде. Каршысында утырган әбиләр сүктеләр дә әле үзен. +Әнисенең һич кенә дә ышанасы килми иде. +- Булмас! Шаярткандыр әле. +- Нинди шаярту ди? Кеше әйтсә, ышанмас та идем. Мин үз күзләрем белән күрдем бит, әнкәй! Әзрәк сөйләшеп тә тордык әле. +- Нәрсә диде соң үзе? +- Хатын-кыз үз гомерендә һич югы бер бала үстерергә тиеш, ди. +Камилнең сүзләре әнисен тагын да ныграк аптырашта калдырды. Ул инде икеләнә дә башлады. +- Һәй, әттәгенәсе! Менә яңалык?! Кичә үлгән булсам, ишетми каласы булганмын икән, ә! +Ул арада, монда мин дә бар бит әле, дигән шикелле, кухняда чәйнек сызгырганы ишетелде. Әңгәмә өзелде. Ана белән улы аш бүлмәсенә уздылар. Камил үзенең яраткан урынына утырды. Ике ел үтсә дә, берни үзгәрмәгән. Тәрәзә төбендә - әнисенең яраткан яран гөлләре. Алар Камилнең кайтуына әзерләнгәннәр диярсең - шау чәчәктә утыралар! Стенада - авылдан ук алып килгән түгәрәк сәгать. Вакыттан кала бар нәрсәгә битараф сәгать, өйдәге тынлыкны бозып, бер көйгә текелди. Юк, текелдәми, ә Камилнең йөрәк януын тагын да көчәйтеп, бер үк сүзләрне кабатлый кебек: "...көт-мәгән, көт-мәгән, көт-мәгән..." Зал белән кухня арасында тәм-томнар әзерләп йөргәндә, улы китергән яңалык берара басылып торса да, өстәл әзер булгач, Хатирәнең йөрәк итен кабат талый башлады. Ул өзелгән әңгәмәне дәвам итмәкче иде... Кинәт кенә Миләүшәнең апасы кунакка кайтканы исенә төште. +- Менә баш диген инде, ә! - Әнисе уч төбе белән җиңелчә генә маңгаена чәпелдәтеп алды. - Әле шушы арада гына Миләүшәнең кияүгә чыккан апасы баласы белән кунакка кайткан иде бит. Бәлки, шуның баласы булгандыр... Үткән ел Казан егетенә кияүгә чыкты бит ул. +- Апасын күрмәдем мин аның. +Ана белән ул, ни дияргә белми, бер-берсенә карашып, тынып калдылар. Ана кеше юлдан кайткан улына ял итәргә кирәклеген шәйләп алды. +- Ярар, улым, борчылма. Юлда талчыккансыңдыр. Бар, ял ит. Бүлмәңә урын әзерләдем. Иртәгә Миләүшә белән үзегез сөйләшерсез. Нибуч, аңлашырсыз әле... +* * * +Әнисе: "Нибуч, аңлашырсыз әле", дисә дә, икенче көнне дә, аннан соң да алар аңлаша алмадылар. +Миләүшә Камилнең аэропорттагы кыланышыннан баштарак көлгән булса, соңыннан бик нык рәнҗегән иде. Шуңа күрә ул җылы караш күрсәтмәде, егетнең ишек шакуына "кәефем юк" яисә "температурам күтәрелде", дип, өйләренә кертмәде. +Әнә бит, ул бүген дә: +- Семестр ахыры. Имтиханга әзерләнәм, - дип, бик җайлы гына кире борды. Икенче, өченче көнне дә, аннан соң да шундый хәл кабатлангач, Камилнең тәмам сөмсере коелды. Сөйләшмәс булды. Ул үз эченә бикләнде. Ә бит ул сөйгәнен үлеп сагынган иде. Солдат хезмәтенең дә ике елына караганда, соңгы ике көнен үткәрү аңа җәза кебек тоелган иде. Кайткач та иң беренче эше итеп, икәүдәникәү генә калып, сөеклесенең чәчләрен сыйпап иркәләмәкче, пешкән чия төсле иреннәреннән үпмәкче, серле күзләренә карап, бик озак сокланып тормакчы иде... +Соңыннан ул Миләүшәнең апасы турында ишетте ишетүен. Подъезд төбендә кызның кайтуын сагалап торып, гафу да үтенде. Әмма... Ни аяныч, сөеклесенең күңеле һаман эремәгән иде шул әле. Ул Камилгә, чит кешене күргәндәй, хиссез, битараф караш ташлап: +- Яратуың шуның кадәр генә булган икән, Камил, - дип, подъезд ишеген шапылдатып ябып кереп китте. +Шулай да Камил кызның карашында кызгану, үкенү чалымнарын шәйләп алды. Миләүшә егетне кызгана идеме, үзенме - шунысы гына аңлашылмады. +Алты яшьлек сәфәрдән кайтса, алтмыш яшьлек аның хәлен белергә килер, дигәннәр. Камилнең кайтканын ишетеп, әнисенең энесе Сәфәргали килде. Иллесен тутырган абзый, басса бакыр, типсә тимер өзәрдәй чагын "күтәренке күңел" белән яшәп, вакытында өйләнә алмыйча да калды. Хәер, "Коммунизмга юл" дигән салага барып, бер ялгыз хатынга йортка кергән иде дә, ул мескеннең сукыр эчәге шартлап, гомере өзелде. Бала-чагалары булмагач, Сәфәргали тол хатынның йортында яшәп калды. Гәрдәле халкын шәһәргә күчергәндә, аңа өлеш тимәде. Хәзер дуадак каз кебек ялгызы яши. Колхозлар таркалгач, күпләр шикелле ул да эшсез калды. Булдыклы егетләр күмәк хуҗалык таркалды дип, борын салындырып утырмады, пай җирләрендә иген икте, абзар тутырып мал асрады, хуҗалыгын гөл кебек итте. Сәфәргали кебек "көпшәкләр", кибет тирәсенә җыелып, өстәгеләрне сүкте. Янган йөрәкләрен (бурычка алып булса да) хәмер белән басарга тырышты. Аларның, төкерекләрен чәчә-чәчә, бугаз киерүен өстәгеләр ишетмәде, түбәндәрәк утырганнар ишетсә дә, колагына да элмәде яисә "безгә югарыдан шулай куштылар" дип кенә җавап бирде. Вакытында кеше төсле гаилә корган булса, ул да берәр чарасына керешер иде. Ә хәзер аның "гуты узган, чабатасы тузган". Кибеткә килгән-киткәннән тиеннәр өмет итеп көн күрә. Шулай булса да, әнисенең энесе бит, Камил кибеткә чыгып йөгерде. +Абзасы белән чәйләп-мәйләп утыру да егетнең янган йөрәген басмады. Киресенчә, хәмер тәэсире аны әллә нинди яман уйларга этәрде. Аның күңелендә, "мөгаен, Миләүшәнең егете бардыр, саклап торырга кирәк", кебек берсеннән-берсе күңелсез уйлар чуалды. +Улының, балтасы суга төшкәндәй, пошаманда йөрүенә әнисе дә борчыла, сәбәбен дә белә, ярдәм генә итә алмый иде. Аптырагач, улының хәленә керергә тырышып, ул: +- Улым, бер болганмый, су да тынмый, диләр. Миләүшә начар кыз түгел. Үпкәләп йөрер-йөрер дә акылына килер. Ул кадәр борчылма. Бар, урамга чык. Иптәшләреңне күр. Шәһәр белән таныш. Күрәсеңме, ничек зурайды! Әнә, бездән ике тукталыш кына яңа кинотеатр төзеп куйдылар. Кинога бар! - диде. +Ә шәһәр, чыннан да, зурайган иде. Ике ел элек кенә бураннар уйнап торган япан кырда ничаклы йортлар калкып чыккан. Йорт тирәли утырткан агачлар калкынып килә. Алар яшәгән өй янында гына автобус тукталышы ясап куйганнар. Тукталышка бәләкәй генә сәүдә павильоны килеп сыенган. +Көн аяз. Кояш, солдаттан кайткан егетне күрүенә шатлангандай, нурын жәлләми мул сибә. Тукталышта җим эзләп, чыпчыклар чыркылдаша, күгәрченнәр, гөр-гөр килеп, кешеләрнең аяк астында бөтерелә. Камил кошларның кыланышына хәйран калып карап торды. Күгәрченнәр кешеләр сипкән көнбагышны кабыгыние белән бергә йотып җибәрәләр. Ә чыпчыклар (ничек башлары җитә диген!) җәһәт кенә томшыкларына эләктерәләр дә, башларын кыегайта-кыегайта, берничә мәртәбә асфальтка бәргәләп алалар. Шулай иткәч, көнбагышның кабыгы ярылып китә дә читкә чәчри. Хәйләкәр чыпчыклар аның төшен генә ашыйлар. Менә кайда ул гаҗәп хәйран тамаша! Камилнең моңа кадәр аларга игътибар иткәне юк иде. Аның күңеле күтәрелеп китте. +Тукталышта кеше күп түгел. Егет читтәрәк басып торучы кызга игътибар итте. Кыз әледән-әле сәгатенә карап ала, аптырагач, тукталыш тирәли утырткан һәм инде ярыйсы ук тернәкләнеп килүче юкә агачларының яфракларын өзеп ала. Түземсезләнеп-кыбырсып, аларны бөтергәли. Мотлак, ул шулай сабырсызланып, кемнедер көтә иде. Ә кыз теләсә нинди асыл егетләрне дә үзенә каратырлык чибәр булуы өстенә, кигән киемнәре дә соңгы мода белән тегелгән. Әйтерсең, ул чибәрләр конкурсында катнашып, әле генә Парижның үзеннән кайтып төшкән. +Кызның көткән кешесе, ә Камилгә кирәкле маршрут автобусы юк та юк. Егет, бар кыюлыгын җыеп, кызга якынлашты. +- Кемне көтәсез, чибәркәй? +Кыз, Камилне баштанаяк күздән кичергәннән соң, саран гына елмайды. Күңеленнән генә, ярыйсы егет күренә бу, таушалмаган, дип уйлап алды. +- Менә, сезне көтәм. +- Соң, нигә аны әйтми торасыз? +- Кызлар үзләре сүз башлар дип уйлыйсызмы әллә? Не дождётесь! +- Соң, әйдәгез алайса, минем белән кинога! +Кыз тагын бер мәртәбә Камилгә сынап карап алды. +- Нәрсә, кызың килмәдемени? +- Миңа андый бәхет тәтемәде шул әле. +- Үпкәләткәнсеңдер. Шуңа килмәгәндер. +Камилнең йөрәге сыкрап куйды. Шулай да чыраена чыгармады. Кыз тагын телгә килде: +- Нинди фильмга чакырмакчы буласыз инде? +- Ә сез ниндирәк фильмнар карарга яратасыз? Сугыш турындамы? Детективмы? +Кыз, якын килмә, дигән кыяфәттә ике кулын берьюлы күкрәк турысына күтәрде. Әйтерсең, бу минутларда аңа кемнәрдер сугарга кизәнә. Ул, шулардан саклану өчен, кулларын калкан итеп куйган иде. +- Ой, юк! Ул сугыш-үтереш турындагы фильмнардан болай да туйган инде. Телевизорны кабызсаң да, шул - аккан каннары экраннан чайпалып чыгардай. Карап торуы чирканыч! +- Әйдәгез, алайса мин сезне "Ватан"га алып барам. Элек анда Һиндстан фильмнары күрсәтәләр иде. Аларда мәхәббәт маҗаралары җыр-музыка белән үрелеп бара ичмаса. +- Ә нишләп иде дип үткән заманда сөйлисез әле? Утырып чыктыгызмы әллә дияр идем, андый егеткә охшамагансыз. +Чая кыз икән бу, сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, дип уйлап алды Камил күңеленнән генә. +- Ике ел хезмәт итеп кайттым мин. +- О-о, Ватан алдындагы бурычыгызны үтәгәнсез икән алайса. Димәк, хәзер дүрт ягыгыз кыйбла! +- Хәзерге минутта безнең кыйбла "Ватан" кинотеатрына юнәлгән булырга тиеш. Сез риза булсагыз, әлбәттә. +Кыз (бу юлы елмаеп) Камилне тагын бер мәртәбә күздән кичерде. +- Солдаттан кайткан егеткә ничек каршы киләсең инде. Сезнең кебек полковник каршында мин рядовой солдат кына. +Камил кычкырып көлеп җибәрде. +- Ике ел эчендә полковник чыкса, безнең ил генераллар белән тулыр иде. Мин бары өлкән сержант кына. +- Барыбер командир инде. +- Сержантларны младший комсостав, диләр. +Кыз буялган тырнаклы нәфис кулларын җиңелчә генә селтәп алды. +- Барыбер командир бит инде. +Чибәр кызның исеме дә үзе шикелле матур иде - Лиана! Тропик урманнарда колмак шикелле үрмәләп-уралып үсә торган үсемлек. Кинога чакыргансың икән, аны озатып куярга да кирәк. Камил анысын белә белүен. Ә менә бу чибәр кызның да алар белән бер йортта яшәвен уена да китермәгән иде. Миләүшәләрнең фатиры йортның бер башында, Камилләрнеке икенче башында булса, Лиана, Камил белән Миләүшә арасына килеп кергән чөй шикелле, уртадагы подъездларның берсендә яшәп ята икән! Гәрдәле кызы булса, егет аны, һичшиксез, белер иде. Ул хезмәт иткән арада кыз булып җитешсә дә, үсмер чагын хәтерләр, һич югы, чамалар иде. Ә Лиананы юк, хәтерләми! +- Лиана, сер булмаса, әйт әле, ничек килеп эләктең син бу йортка? Монда яшәүчеләрнең барысы да бер авыл кешеләре. Кул чугының биш бармагы кебек бер-берсен белә. Бары да таныш. Ә мин сезне, нишләптер, хәтерләмим. +- Ә син Гыйльмеямал әбине беләсеңме? +- Ә-ә, беләм. Ире сугышта һәлак булган ялгыз карчык иде ул. Мин солдатка киткәндә исән иде әле. +- Менә шул Гыйльмеямал әбинең Фәрхиямал дигән сеңлесенең оныгы булам инде мин. +- Ул апа, ялгышмасам, кайдадыр Урал якларында яши иде түгелме соң? +- Өстенә бастың - туры китердең! Башлы егет икәнсең! +Камил, ихтыярсыздан, ай-һай теле, тел очында безе, дип уйлап алды. +- Ярар, аңлат инде алайса бу "башлы егет"кә, син монда ничек килеп чыктың соң? +- Менә шул Гыйльмеямал әби үлгәч, хосусыйлаштырылган фатир кемгә калырга тиеш? +- Балалары булмагач, дәүләткәдер инде. +- Түгел шул! - кыз, башыңны эшләт, дигән шикелле, җиңелчә генә Камилнең маңгаена чиртеп алды. - Наследство мирас буларак якын туганнарының берсенә күчәргә тиеш. Димәк, Пермь өлкәсендә яшәп ятучы Фәрхиямал әбигә. Ә ул әбинең бер аягы җирдә булса, икенчесе инде гүрдә. Әби ул фатирны менә миңа - оныгына подарить итте. Төшендеңме инде? +Камил, әйе, дигәнне аңлатып, җиңелчә генә баш кагып алды. +- Юкәдә икән чикләвек! +- Ә син ничәнче фатирда торасың? +Курчак кебек чибәр кыз сорагач, ничек әйтмисең инде. Подъездына, этажына кадәр әйтте Камил. +- Ә кем белән яшисең? +- Әни белән икәү генә. +- Фатирыгыз зурмы соң? +- Зур. +- Ничә бүлмәле? +- Өч. +- Бай яшисез икән. +- Ә безнең авылдагы йорт та иркен иде... +* * * +Лиана тәвәккәл кыз булып чыкты, икенче көнне Камилләрнең ишеген шакыды. Әнисе белән итагатьле генә исәнләшкәннән соң, аптырабрак калган егеткә дәште: +Шундый чибәр, кем әйтмешли, бер кашык су белән йотардай кыз алдында ничек белмим дип торасың инде. +- Трансформаторга керергә булса, минем доступ юк... Ну, вак-төяген, хуҗалыкта кирәген генә беләм инде. +Лиана керәч кебек ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды. +- Юк, солдат хезмәтеннән исән-сау кайткан егетне алты мең көчәнешле трансформатор будкасына илтеп тыгарга минем башыма тай типмәгән. Аны гына беләм инде. Гыйльмеямал әбинең саргаеп беткән, хан заманыннан калган бер рожоклы люстрасын алыштырмакчы идем. Миңа ярдәм итә алмассыңмы икән? Бәхилләтер идем. +Камил анысын гына булдыра, билгеле. Әллә ни катлаулы эш түгел. Люстрадагы чыбык очларын ялгап, изолента белән урыйсың да түшәмгә элеп куясың. +- Ә ничә куыклы люстра куймакчы соң? +- Биш. +Егет, күңеленнән генә, бераз катлаулырак икән, дип уйлап алды. Шулай да үзләрендә өч куыклы шәмдәл куйганын исенә төшереп ризалашты. +- Отвёртка, пассатижы кебек инструментларың бармы соң? Изолента... +- Нинди инструмент? Гыйльмеямал әбинең дисбесеннән башка нәрсәсе булсын инде?! +Нишлисең, юк икән юк алайса. Үз коралларыңны алырга туры килә. +Көтмәгәндә Лиананың килеп керүе егетнең әнисен дә аптырашта калдырган иде. Шулай да караңгы чырай күрсәтмәде. +- Ишек төбендә генә торма, кызым. Әйдә, түрдән уз! Синең безгә беренче мәртәбә генә керүең бит әле. +Ул арада кухня ягыннан чәйнекнең ярсып сызгырганы ишетелде. +- Әнә, ишетәсеңме, кунак кергәнен сизгәндәй, "самавырым" да кайнап чыкты. +Камил, кирәкле эш коралларын табып, бүлмәгә кергәндә, Лиана белән әнисе чөкердәшеп, чәйләп утыралар иде инде. +Ә биш куыклы шәмдәл бер куыклы кебек җайлы түгел икән шул. Камил тегеләй дә, болай да тоташтырып карады. Кабызгач, йә икесе, йә өчесе генә яна. Калган икесе юк. Егет эченнән генә, ялгыз башына нигә кирәк булгандыр биш куыклы люстра, дип, кызны битәрләп тә алды. Биш тапкыр сүтеп, биш тапкыр җыйды, калган икесендә барыбер лампочкалар кабынмады. Ахыр чиктә кыз да кулын селтәде. Ул монысына да риза иде. Чөнки ике көн элек кенә люстра куярга егете Андрейны чакырган иде, ул хәтта ике куыгын да кабыза алмады. Фазаларны бутап бетерде, ахыр чиктә сыңар куыкны гына эшләтеп җибәрә алды. Егет кеше бит, шулай да сер бирәсе килмичә, ул: +- А зачем нам свет? Я и в темноте тебя хорошо вижу, - дип, Лиананы кочмакчы булган иде дә, кыз аны якын җибәрмәде. +Ни дисәң дә, Камил шәмдәлнең өч куыгын кабызды бит әле. Болары да җитеп торыр. Әлегә... +* * * +Аралаша-сөйләшә торгач, Камил Лиананың шәһәрдәге затлы салоннарның берсендә парикмахер булып эшләвен белде. Алар, билгеле, клиентлар өчен тырышалар, әмма үзләренең кыяфәтләре турында да онытмыйлар инде. Егеткә кызның һәрчак курчак кебек пөхтә күренүенең сере ачыкланды. Нишләтәсең, хатын-кызның һәрчак матур буласы килә. Сөйкемле затлар өчен бу табигый хәл. Ир-ат халкы беренче чиратта хатын-кызның тышкы кыяфәтенә игътибар итә, аның холкы-фигыле, эчке дөньясы турында уйлап та карамый. +Камил, эш коралларын култык астына кыстырып, Лианаларның подъездыннан чыгуга, кулына ярыйсы гына авыр сумка күтәргән Миләүшә очрады. Кыз кибеттәнме, каяндыр кайтып килә иде булса кирәк, сумка авырлыгыннан аның гәүдәсе дә бер якка янтайган иде. Камил, йөгереп диярлек, аның каршына килеп басты. +- Кая, бир әле сумкаңны! +Кыз егетнең култык астындагы инструментларына күз сирпеп алды. +- Ә син каяндыр шабашкадан кайтып киләсең бугай. Арыгансыңдыр. Рәхмәт! +Миләүшә сумкасын икенче кулына күчерде һәм (әйтерсең, кемдер аны куып килә) адымын кызулатты. +Кызның төртмә телләнеп әйткән сүзләре Камилнең йөрәгенә ук булып кадалды. Ул, нишләргә белмәгән кешедәй, нәүмизләнеп, берара баскан урынында таптанып алды. Аннары, каккан казык кебек ялгызың серәеп торуның ярамаганын аңлап, фатирларына таба атлады. +Бу минутларда егетнең күңелендә давыл купты. Димәк, аның Лиана белән кинога баруы турында кемдер Миләүшәгә җиткергән! Башын иеп, уйланып бара торгач, ул үз подъездларын үтеп киткән икән, таныш түгел ишек төбенә җиткәч кенә, ялгышуын аңлап алды. +* * * +Камил, берара тегендә барып, монда сугылып йөрде дә армиягә алынганчы эшләгән төзү-монтаж идарәсенә барып урнашты. Бригадада ГПТУ тәмамлап килгән берничә яшь җилкенчәктән кала күбесе элек бергә эшләгән кешеләр иде. Алар: +- Вәт, солдат шулпасы килешкән сиңа, Камил! - дип, ирләрчә үз итеп, аның җилкәләренә шапылдатып сугып алдылар. Бригадирлары Петрович (өлкән яшьтәге агай) хәтта: +- Һо, Камильчик, бөркет булгансың бит! Когда обмоем? - дип, аны үз улыдай күреп, кочаклап ук алды. Ни хикмәттер, агайның авызыннан аракы исе аңкый иде. Шәһәр төзелешендә данлыклы үрләр яулаган бригада җитәкчесе (уңышлардан башы әйләндеме?) соңгы вакытта шайтан суы белән дуслашкан. +Җитәкчеләр, инде атказанган төзүче исеменә кәгазьләр әзерләнгән агайның яман гадәтен сизеп, тиз арада лаеклы ялга озаттылар да аның урынына солдаттан кайткан Камилне куйдылар. Аның: +- Мин бит әле генә... Миннән башка да... - дигән ай-ваена да колак салмадылар. +* * * +Лиана вак-төяк йомыш белән дә күршеләренә түгел, Камилләргә керә башлады. Хәзер егет аны ишек шакуыннан ук таный. Бүген дә. көтмәгәндә, ишектәге кыңгырау кискен генә өч тапкыр чылтырап куйды. Егет бу кызның тагын миңа берәр йомышы төшкәндер дип уйлап алды. Чөнки ул әле күптән түгел генә аның фатирындагы идәнгә җәйгән линолеумны яңага алыштырган иде. Әмма кыз бу юлы Камилгә түгел, әнисе янына кергән: +- Хатирә апа, мине бәлеш пешерергә өйрәтегез әле? +Өйрәтегез әле дип әйтү, гәрчә, таләп итү кебегрәк тоелса да, барыбер үтенеч бит. Гозер белән кергән кешене ничек кире борасың инде. Кешесе ул түгел. Үзенең авызыннан өзеп булса да, йомыш белән килгән кешенең хәленә керми калганы юк әнисенең. Ул фәкать: +- Нәрсә, кунак көтәсеңме әллә, кызым? - дип кенә куйды. +- Гыйльмеямал әбинең вафатына бер ел тула бит. Әбиләр җыеп, елын үткәрмәкче идем. +Кызның сүзләре хатынның йөрәгенә сары май булып ятты. Ул, күңеленнән генә: "И-и, Алланың рәхмәте! Яшь булса да, тәүфыйклы, мәнле икән бу бала", - дип уйлап алды. Ул, соклану катыш: +- Ай-һай, кызым! Бик изге эшкә тотынгансың икән бит. Гүр иясе булганнарның рухына дога ирештерү - саваплы гамәл. Әбиеңнең елы икәнен онытмавың өчен рәхмәт! Тик, балам, алай кешеләр җыеп аш үткәргәндә, бер бәлеш белән генә булмас шул. Анда аш-су да, чәй ризыклары да, башка тәгамнәр дә кирәк булачак бит әле. Аларын йә үзеңә пешерергә, йә сатып алырга кирәк була инде. Барыбер дә бу мәшәкатьле эшне башкарып чыгарга үзеңә генә авыр булыр, берәр аш-суга оста ярдәмче кирәк булачак сиңа, кызым. +Моңа кадәр хатын-кызларның әңгәмәсен тыныч кына тыңлап торган Камил, елмаебрак: +- Якын-тирәдә аш-суга синнән дә остарак кеше юк инде ул, әнкәй, - дип сүз кыстырды. Аның бу ат дагалаганда бака ботын кыстырган кебегрәк тоелган сүзләре Лианага ярап куйды. +- Хатирә апа, алайса миңа ярдәмләшергә вакытыгыз юкмы соң? Бәхилләтер идем. +- Һи кызым, андый изге эшкә акча алу гөнаһ булыр. Алай үтенеч белән кергәнсең икән инде, башка кешегә әйтмәгән булсаң, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын, Алла боерса. +Шуннан соң алар, килен белән каенана шикелле, берничә көн рәттән Гыйльмеямал карчыкның елын үткәрү мәшәкате белән мәш килделәр: ике фатир арасын таптадылар. Пәнҗешәмбе - әрвахлар дога өмет итеп кайта торган көн, дип, якын-тирәдәге карчыкларны җыеп, Коръән укыттылар. +Гыйльмеямал әбинең елын бергәләп үткәрү Лиананы Камилләр гаиләсенә тагын да якынайтты. +* * * +Миләүшә Лиананың Камилләрдә үз кеше булып китүен күреп-белеп торды. Тышка чыгармаса да, күңеленнән ут йотты. Үзенә урын таба алмаган көннәре дә, мендәрен күз яшьләре белән юган төннәре дә аз булмады. Хәзер аның бар шөгыле - эш тә уку. Бар юанычы: уку әсбаплары, дәреслекләр, китаплар... Гыйлем эстәүне энә белән кое казуга тиң дип белеп әйткәннәр икән. Ул "Высшая математика", "Начертательная геометрия" фәннәрен Миләүшәнең җене сөйми. Тормышта аларның бер кирәге дә юк югыйсә. "Сопротивление материалов" дигәне дә катлаулы. Математика белән физиканы белмәсәң, тешең үтмәячәк. Студентлар җор халык бит. Алар арасында, уенын-чынын кушып, "Сопромат сдал - можно жениться" дигән әйтем-гыйбарә дә таралган. Ә "Начертательная геометрия" фәне турында алар "Ничертательная не понимательная геометрия" дип кенә җиффәрәләр. Шулай булса да, барыбер имтихан яисә зачёт тапшырырга кирәк. Тапшыра алмасаң, көзгә калдыралар. Көзгә кадәр "койрык" сөйрәп йөрисе килми Миләүшәнең. Төн йокыларын калдырып булса да, шул сөймәгән фәннәрне үзләштерә. Зачётын да үз вакытында тапшыра, имтиханда да уңай бәя алып чыга. Шулай бер семестр икенчесенә ялгана. Көннәр аккан су кебек сизелми генә ага да ага. Көннәр айларга, айлар елларга әйләнә... +Утыз көнлек уразаның да бәйрәме булган шикелле, биш елга сузылган укуның бәйрәме Миләүшә өчен кулына диплом алган көн булгандыр. Кыз ул көнне, кош тоткан сабыйдай, әйтеп бетергесез шатлыклы мизгелләр кичерде. Камил-Лианалар турында да уйламаска тырышты. Алар икенче планга күчте. Хәер, уйлаудан ни мәгънә. Буласы булган, туннар тузган. Миләүшә укып йөргән арада инде алар гаилә корып яшиләр. Яннарында тупырдап торган уллары бар. Аларның тормышы түгәрәк. Тормышларына кырау гына төшмәсен - бәхетле яшәсеннәр. Очрашканда да, алар, гаепле кеше сыман, бер-берсенең йөзенә туры карамаска тырышалар. Исәнләшүләренең дә ата-анасы юк. "Исәнмесез!" сүзе дә "Исә..." дигән иҗекләр белән генә төгәлләнә дә һәркем үз юлына китә. Киләчәктә бу "Исә..." торган юллар очрашырмы? Тәгаен генә беркем дә әйтә алмас... Барысы да Кодрәт иясенең ихтыярында... +Тик менә соңгы вакытларда Камилнең әнисе генә авырып тора икән. Урамга да кеше ярдәменнән башка чыга алмый мескенкәй, гел ятып тора, диләр. Авылда ялгызы мал-туар асрап, төзелештә дистә еллар дәвамында соскы көрәк белән бетон ыргыткач, ничек сәламәтлегең какшамасын инде. +* * * +Ә Камил белән Лиананың кавышу тарихы... +Лиананың һич кенә дә сазаган кызлар рәтенә керәсе килми иде. Моңа кадәр дә ул егетләр белән аралашты, дуслашты. Әмма тормыш корырдай җитди ирегетне генә очрата алмады. Күбесенең максаты: уен-көлке, кәеф-сафа кору... Аннары бик җиңел генә ятакта ауный-тәгәри... кавышу булды. Соңгы вакытта танышкан Андрейның да максаты шул тирәдән артмады. Хәер, рәтләп люстра да куя алмаган ир аңа нигә кирәк? Ә Камилнең, тормыш кору турында сүз кушмаса да, эшкә кулы ятып тора. Ул аның осталыгын линолеум алыштырганда ничек тәфсилләп, һәр җөйне бөртекләп, җеген җеккә китереп эшләвен күзәтеп торганда ук күрде. Кызның күңелендә "Эх, тормыш көткәндә шундый ирең булса..." дигән уй күптән бөреләнгән иде инде. Кешесен генә очрата алмый йөри иде. Ә егеттә өйләнү кайгысы юк: авызыннан өйләнү сүзенең "ө"се дә чыкмый. Бар сөйләгәне эш тә эш... +Дәрт иткән - морадына җиткән ди. Танышканнарына ике ел чамасы үттеме икән, Лиана Камилне туган көнгә кунакка чакырды. Билгеле инде, ул үзе теләгән, җан яраткан, күңел тарткан кешеләрен генә дәшкән. Күбесе - бергә эшләгән, берсеннән-берсе чибәр яшь кенә ханымнар. Арада бер ала карга - Камил генә. Шуңамы, ул көнне бөтен игътибар Лианадан бигрәк Камилгә булды. Җырлаган җырлары да дәртле, ымсындыргыч иде. +Яле, иркәм, карап кара, +Кара күземә генә, +Карасаң күземә генә, +Булам үзеңә генә... +- Безнең арада "для запаха" бердәнбер егет! - дип, ханымнарның кара чәчлесе дә, сары чәчлесе дә Камил белән бокалларын чәкештерде. +Аракы, әллә нинди пәһлеван егетләрне дә тез астына бөкләп сала торган явыз, үз эшен эшләде. Камил исерде... Һәм икенче көнне иртән генә уянып китте! Иң сәере: алар Лиана белән бер түшәктә яталар иде?!! +Лиана, аның уянганын сизеп: +- Әнә, күр, мине елата-елата кичә ниләр кыланганыңны! - диде, ятакка күрсәтеп. Аннары торып, эчке күлмәктән килеш кенә көзге каршында чәченбашын төзәтергә тотынды. +Камил, юрганны бер якка селтәп, ятакка күз төшереп алды һәм... имәнеп китте!!! Ни дияргә белми, телсез калды. +- Икенең берсен сайла, - диде Лиана, төксе генә. - Йә ЗАГСка барабыз, йә мине көчләде дип, милициягә барам! +Камил шунда гына үзенең капкынга эләгүен аңлап алды. Тик соң иде шул инде. Соң иде... +Ә Лиана - исеменә күрә җисеме! Үсмер чакта ук инде подъезд төбендәге эскәмиядә утыручы мут хатыннарның, ничек итеп айлык вакытына туры китереп, егетләрне кармакка эләктерүләре хакында көлешкәннәрен ишеткәли иде. Дөнья булгач, елгыр хатыннарның хәйләсе Лианага да ярап куйды... +Әмма тормыш - колагыңны бормыш. +* * * +Камил авыру әнисен төрле табибларга күрсәтеп карады, республика дәваханәсенә алып барды, аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума дигәндәй, өшкереп-төкереп дәвалаучы әбиләрнең ишеген дә күп шакыды. Нәтиҗәсе генә булмады. Ахыр чиктә әнисенең аяк-куллары йөрми башлады - паралич сукты. Урын-җир өстендә калган, бер хәрәкәтсез яткан кешене тәрбияләү бигрәкләр дә авыр икән. Ул мескен торып утырып ашый алмый, ризыкны кашык белән авызына салсаң гына әвәләп йота. Көндез Лиана белән Камил эштә, уллары Азат балалар бакчасында. Авыру әниләре өйдә ялгызы кала. Ярый әле Камилнең эш урыны ерак түгел. Аларның бригадасы күрше урамда яңа йорт җиткерә. Әбәт вакытында ул тиз-тиз генә капкалый да әнисен карап килә. Тугыз катлы йорт төзелеп беткәч, аларның бригадасын шәһәрнең икенче башына күчерсәләр, нишләр? Ашату-эчертү бер нәрсә. Торып йөри алмагач, ул мескеннең йомышлары да яткан килеш кенә... +Лиана, әниләре янына килгәнче, башта борынына чүпрәк бәйли. Аннары, озын тырнакларына зыян салмаслык итеп, әкрен генә резин перчатка кия. Шуннан соң гына караватка якын килә. +Соңгы вакытларда Лиана каенанасын карарга җирәнә башлады. Ул яткан урын-җирне чистартканнан соң, исе тәнемә сеңгән дип, ванна бүлмәсенә бикләнә дә сәгатьләр буе юына. +Өйдә сүз гел шул турыда бара: Лиана зарланудан башканы белми. +- Беркөн кызлар, синнән ниндидер ис килә, дип аптыраттылар. Хәлне сөйләп биргән идем, "аһ" иттеләр. Безнең сөйләшкәнне мөдир дә тыңлап торган икән. Болай булса, клиентларыбызны бездән биздерәсең бит син. Нигә ул кортканы картлар яисә инвалидлар йортына илтеп тапшырмыйсыз, ди. +Камил хатынының йөзенә текәлде. +- Нәрсә, бу синең миңа киңәшеңме инде? +- Әнә, безнең постоянный клиент - эшмәкәр Сан Санычның хатыны тётя Лизалар да шундый хәлгә тарыганнар икән. Өметсез булгач, инвалидлар йортына урнаштырып котылдык, ди. +- Ә хәзер әниләре яшәгән бүлмә яныннан үткәндә, йөрәкләре әрнеми микән соң аларның? +- Хәзерме?! Ул бүлмәдә бозау кадәр овчарка яши икән. Нәселле, лабрадор токымлы эт, шулкадәр акыллы - хуҗаларының әйткәнен ярты сүздән аңлый, ди. +- Аңлы этләре өй эшендә булышамы икән инде? Идәннәрен себереп чыгарамы, керләрен юамы? +- Идән себерү генәмени? Урамга алып чыккач, таяк ыргыталар да: "Иди, принеси!" дип, команда бирәләр икән. Ушлы овчарка, чабып барып, ыргыткан таякны шундук авызына кабып, хуҗаларына китереп бирә, ди. +Камил, чыраена мыскыллау галәмәте чыгарып, йөзен җыерды. +- Бала-чага уены ич бу. Йә, шуннан кемгә файда? +- Кызык бит. +Бу юлы ирнең чыраенда нәфрәт чалымнары чагылды. +- Нәрсәсе кызык? Кызганыч бу! Алар эт белән мәрәкә килгәндә, вакытлыча, әниләрен онытып та торсыннар ди. Ә ул әрәмтамакны кабат әниләре яткан бүлмәгә кайтарып япканда, нинди хисләр кичерәләр икән? Сорамадыңмы? +- Юк. +- Юк шул менә! Юк! +- Кеше тормышына тыкшынырга минем ни хакым бар? +- Ни кызганыч, хәзер күп кеше "моя хата с краю" дип яши. Үзенә килеп тисәләр генә "Каравыл!" кычкыра... +Лиана - елгыр хатын, беркөнне каяндыр табып, үзе белән ниндидер бер әби ияртеп кайтып керде. +- Менә, әнигә иптәш. Без эштә чакта аңа күз-колак булыр. Ашатыр-эчертер, сораган әйберсен китереп бирер. +Камил хатынының бу гамәленә каршы килмәде. Ни дисәң дә, хатын хаклы иде. Күңеленнән генә ул аңа рәхмәт тә укыды. Башыңа төшмәсә, каян беләсең, "сиделка" дип исем алган замана әбиләре дә хәзер бушка эшләми икән. Ул сораган бәягә килештеләр. Хәзер ир белән хатын тыныч күңел белән икесе ике якка эшкә китә. Эшләр бераз җайланды шикелле. Әмма бу да озакка бармады. Биш ай чамасы үтте микән, тәрбияче әби, кинәт кенә, чыгымчы ат кебек көйсезләнде дә куйды. Әллә башка, кыйммәтрәк түли торган клиент тапты, әллә, чыннан да, сәламәтлеге какшады. +Урын өстендә яткан авыруны карарга атлыгып торучы кешене тиз генә каян табасың. Авыру ана тагын Камилләрнең үзләренә калды. +Адәм баласы барысына да күнегә, диләр. Камил белән Лиана да дистә елга якын бер түбә астында яшәп, бер ятакта йоклагач, бер-берсенә күнеккәннәр иде инде. Мәхәббәт хисе Таһир-Зөһрәнеке кебек булмаса да, хәзер күп нәрсәләр уртак. Җитди мәсьәләләрне хәл иткәндә, барыбер тәмле телләнә. +Камил дә: +- Лиана, җанкисәгем, әллә вакытлыча эшеңнән китеп торсыңмы? - дип тә карады. +Хатынының бу турыда ишетәсе дә килмәде. Сүзен сүз итәр өчен, кайнарланып, саллы-саллы дәлилләр китерде. +- Камил, башың белән уйлап кара әле син әзрәк. Мин бу эшемнән китсәм, андый төшемле урынны каян табармын соң? Машинаны яңартасы бар. Көзгә улыбыз Азат беренче сыйныфка укырга керә. Киләчәктә аны укытасы, кеше итәсе бар. Хәзер бит уку кая барсаң да түләүле. Хәзердән үк мая тупламасаң, киләчәктә аны ничек укытасың? +- Лиана, җанкисәгем, мин дә эшләп йөрим бит әле. Өйдә йокы симертеп ятканым юк. +- Камил, акыллым, әйтсәм әйтим инде, без бу хәлдән әнине психоневрологический диспансерга тапшырып кына котыла алабыз, белдеңме? +- Ә нигә картлар йортына яисә инвалидлар йортына түгел, нәкъ менә ахмаклар йортына? +Хатын, картлар йортына - балалары әти-әнисеннән ваз кичсә генә, инвалидгарипләр йортына - чират белән генә урнаштырганнарын, аларга фәкать бер мөмкин икәнлеген күптән белешкән иде. Билгеле, бу турыда ул Камилгә әйтеп тормады. +- Ә син әнинең үзалдына лыбыр-лыбыр сөйләнә башлаганын сизмисеңмени, Камил? +- Паралич суккан кешегә сөйләшүе авырдыр, теле көрмәкләнә торгандыр. Шуңа күрә әйтәсе килгән сүзләре дә авызыннан тукмалып-имгәнеп чыга торгандыр. Хәзер нәрсә, шуңа карап, без әнине тилеләр йортына илтеп тапшырыйкмыни инде?! +Лиана бүтән сүз куертмады, кухняга кереп китте. Урындыкларның дөбер-шатыр килүеннән, савыт-сабаларның челпәрәмә килердәй булып шылтыравыннан аның эчендә давыл купканын чамаларга була иде. Алар тугыз ел инде бергә яшиләр. Камил әле һаман хатынының холкын аңлый алмый. Лиананың холкы бөтерчек өермә кебек: уйламаганда-көтмәгәндә куба. Кайсы яктан исәсен, кай тарафка илтәсен шайтан белсен! +* * * +Атна-ун көн үтте микән, Камил эштән кайтуга фатирлары тып-тын. Урынҗир җыештырылмаган, кухня ягыннан пешкән аш исе дә килми, савыт-саба юылмаган килеш өелеп ята. Чәйнектән, әйтерсең, котып салкыны килә. Өстәлдә фәкать бер бит кәгазь ята. Анда бәгырьләрне өтеп алырдай дүрт-биш сүздән торган җөмлә: "Камил, гафу ит, түзәрлегем калмады!" +Камил иртәме-соңмы нидер буласын сизенгән иде инде. Чөнки бу арада өйдә тәртип бетте. Ул, беркавем башын иеп, терсәге белән буш өстәлгә таянган килеш чигәләрен учлап, уйга калды. Хәзер аңа нишләргә? Нишләргә? Шушы сорауга җавап таба алмый күпме утыргандыр, хәтерләми, бераздан торып, бүлмә буйлап йөренде. Ни өчен икәнен үзе дә белмәстән, кием шкафларын ачып япты. Анда Лиананың күлмәкләре юк. Күрәсең, ул барын да алдан ук уйлаган, чарасын күргән иде. +Ир, балтасы суга төшкән кешедәй, чарасыз, диванга барып сеңде. Өй эче мәет чыккан шикелле тып-тын. Сөйләшер-киңәшләшер кеше юк. Хатынының каты-каты басып йөргән аяк тавышлары да, уллары Азатның юк кына әйбердән кызык табып, бүлмә яңгыратып көлгән авазы да юк. Фәкать стенадагы тышкы кыртышына тузан кунган түгәрәк сәгать кенә бернигә дә карамый, секундларны минутларга тезеп, берөзлексез текелди... +Әллә чыннан да, Лиана киңәш иткәнчә, әнисен акылга зәгыйфьләр йортына илтеп тапшырыргамы? Уйласаң, бер алар гынамыни? Машинаң белән фырылдап килеп туктыйсың да, яраксыз әйберне чүплеккә чыгарып ташлаган кебек, илтәсең дә ыргытасың. "Мәгез, карагыз! Шуның өчен дәүләт сезгә акча түли", - дисең. Алай итсәң, авыруны карап мәшәкатьләнәсе юк. Өйдә бернинди ис тә, кос та юк. Рәхәт бит! Алай эшләсәң, улын алып, Лианасы да кайтыр. Элеккечә яшәрләр. Элеккечә?! Ә элеккечә ихлас, элеккечә эчкерсез булырмы соң ул тормыш?.. Күңеленә килгән бу ямьсез уйлардан Камил үзе үк чирканып куйды. Кеше-кара сизмәсен дигәндәй, янында беркем булмаса да, як-ягына каранып алды. Бүлмәдә кеше заты юк. Алар икәү генә: Камил дә сәгать кенә. Сәгать телләре "Ялгыша күрмә!", "Ялгыша күрмә!" дигәндәй, берөзлексез текелдәп, минутларны саный... эчке бүлмәдә газизләрдән газиз әнкәсе!!! Камилне үстергәндә, аңа җиңел булгандыр дисеңме? Башта тугыз ай карынында күтәреп йөрткән, еласа юаткан, төн йокыларын калдырып, бишектә тирбәткән; авызыннан өзеп, иң тәмле, иң татлы ризыкларны аңа биргән, чылаткан чүпрәкләрен юган... Һә-әй! Санап кына бетерерлекмени?! Ә хәзер аның шул игелекләренә лач итеп төкереп, бик җиңел генә ахмаклар, акылы зәгыйфьләр йортына илтеп тапшыр инде, ә?! Ю-ук! Алай эшләсәң, юлда кайтканда ук үзеңне аяз көнне яшен сугар! Аллам сакласын! Ю-ук! Булмый! Камил үлсә дә алай эшли алмый! Эшләмәячәк тә! Ул бит Ана! Әнкәй! Сине бу якты дөньяга китергән, синең өчен ут йоткан бердәнбер изге зат!!! +...Камилгә өч-дүрт яшь булды микән, әтисе аны үзе белән алачыкка алып барды. Ул тимерче белән сөйләшкән арада шук малай алачыктан чыгып китте. Шулчак ул, бер як читтәрәк, балчык өеменнән сизелер-сизелмәс кенә төтен чыгып торганын күреп алды. Нәрсә бар икән анда? Читтән генә карап торып буламыни? Өемнең түбәсенә менеп карарга кирәк! Тиктормас малай менүен менде... Аягын нидер өтеп алгач, тыпырчынган иде, гөбердәп, ике аягы берьюлы күмер базына чумды! Әтисе аның ачыргаланып кычкыруына алачыктан йөгереп чыкканда, соң иде инде. Мизгел эчендә малайның тездән түбән аяк тиреләре куык кебек кабарып чыкты. Әтисе, аны күтәреп, якындагы Афзал буасына йөгерде. Улын яр буена утыртып, аякларын суга тыкты. Аннары, тиз генә үлән йолкып, Камилнең астына салды да: "Шунда гына утырып тор!" - дип китеп барды. +Улының аяклары пешкәнен ишетеп, әллә кайдагы Кызыл Саз басуыннан йөгереп кайта торгач, чәчәп беткән әнисенең кыяфәте Камилнең әле дә күз алдында... +...Әтисе үлгәч, әнисен кияүгә сорап килгәннәрен дә хәтерли әле Камил. Ярыйсы гына ыспай киенгән мыеклы абзый иде ул. +Ипле генә сөйләшеп утырганда, "кияү егете": +- Малаеңны детдомга илтеп тапшырсаң да була инде, Хатирә. Анда ятим балаларны әйбәтләп тәрбиялиләр, укыталар, - дип куйган иде. Аннары, өлкәннәрнең сүзен шым гына тыңлап утырган сабыйга борылып. - Детдомга барасыңмы, улым? Анда балаларны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлыйлар, - дип, юмалап, башыннан сыйпап алганын да хәтерли әле Камил. +Улы турында, ятимнәр йорты турында сүз чыккач, әнисенең кыяфәте дә, сүз сөреше дә кискен генә үзгәргән иде. +- Сез ни сөйлисез, Фәтхерахман абзый? Нишләп мин бердәнбер улымны ятимнәр йортына тапшырыйм ди? Булмаганны! Мин нәрсә, бер бала да карап үстермәслекмени? +Ялгыз башына кыен булса да, шул чагында әнисе аны ятимнәр йортына илтмәгән, кияүгә дә чыкмаган. Ә хәзер, нәрсә, шушы әнисен акылы зәгыйфьләр йортына илтеп тапшырсынмы?! +Уйласаң, бәлки әле, әнисен рәнҗеткән, сүзен тыңламаган чаклары да булгандыр. Исән чагында аның бәхиллеген алып калырга кирәк. +...Малай чакта уенга һәвәс булды Камил. Әнисе иртән басуга киткәндә, аңа эш кушып калдыра, ә аның, малайлар белән уенга мавыгып, әнисе әйткәннәре онытыла. Исенә төшсә дә, ярар, малайлар белән тагын азрак уйныйм да кайтам дип күңеленә беркетеп куя. Юк! Көтелмәгән берәр хәл килеп чыга да аның уйларын челпәрәмә китерә. +Бу юлы да шулай килеп чыкты. Малайлар җәйге челләдә урамда уйнап туйгач, коенырга ындыр артындагы буага киттеләр. Өс-башларын чишенеп, суга кергәннәр генә иде, болыннан кайтып килүче Миргаяз абзый күпергә керде. Кулындагы ике җәпле таякка елан уралган. Гади тузбаш кына түгел, агулы кара елан. Гәүдәсенең бер өлеше таякка уралган, койрыгы асылынып торса да, як-якка боргалана: ычкынырга омтыла. Миргаяз абзый җәмки чупырдашкан малайлар, сайрак җиргә басып, тамаша кылырга тотындылар. Тамаша кылуга тиз арада кызыксыну да өстәлде: +- Миргаяз абый, ничек тоттың? +- Ничек эләктердең? +- Ничек чакмады? +Абзыйның әбәткә генә кайткан чагы. Малай-шалай белән сүз куертып торырга арасы юк. Ул кулындагы таягын еланы белән бергә тотты да буага ыргытты. +- Мәгез! Үзе белән сөйләшегез! +Күкрәктән суда басып торган малайлар, куркышып, як-якка сибелделәр. Күбесе тизрәк судан чыгарга ярга ыргылды. Арадан бер Габдрахман гына, нишләптер, каршы як ярга таба йөзәргә тотынды. Коры җирдә камчы кебек яткан елан суда батмады, гәүдәсен бик җайлы гына як-якка боргалап йөзеп китте! Юк, йөзеп түгел, су өстеннән шуып кына бара шайтан! Ул, тизрәк кая да булса качып котылу өченме, Миргаяз абзыйга үч итепме, Габдрахман артыннан куып китте! Ә Габдрахман әле буаның яртысына гына җиткән. Куркудан, каушаудан йөзүенең дә рәте-чираты юк. Куллары белән чәбәләнә, авызына кергән суны бертуктаусыз пошкыра. Болай булса, елан мескен Габдрахманны куып җитәчәк иде. Хәлнең мөшкеллеген абайлап, Миргаяз абзый да кире борылды. Киңәш биреп кычкырышкан малайларны аралап, кабат күпергә керде. Ирләрчә саллы тавыш белән малайга кычкырды. +- Курыкма, Габдрахман, курыкма! Елан куып җитә башласа, суга чум! Суга чум да кире борыл! Курыкма, кабат суга керми ул. Еланның да яшисе килә. Тизрәк ярга чыгып, кая да булса качасы килә. Мин әйткәнчә эшлә! +Шулай да Миргаяз абзый яр буендагы куактан пеше тал чыбыгы (елан өчен Газраил!) сындырып алды, тиз генә чишенеп тә ташлады. Аның тәне шалкан кебек ап-ак иде. (Арка кыздырып ятарга авыл кешесенең вакыты бармыни?) Безнең халык җор телле бит инде ул. Кешенең холык-фигыленә ятышлы яисә берәр кимчелегенә бәйле кушамат чәпи дә куя. Миргаяз абзыйга, шул тәненең аклыгына ишарәләптер инде, "Кыргаяк" кушаматы такканнар. Әмма ул бу минутларда һич кенә дә кыргаяк түгел, ә киек ауларга чыккан сунарчыны хәтерләтә иде. Ул тагын малайга кычкырды: +- Габдрахман, елан чакса да курыкма!Аның агуы синең тәнеңә эләкми, суга ага. Мин әйткәнчә эшлә! +Бар көчен җыеп йөзгән Габдрахман, елан аңа якынлашуга, тирә-якка су тамчылары чәчрәтеп, төпкә чумды. Абзый әйткәнчә, су астыннан кирегә борылды. Елан Габдрахманның башы судан калыкканын көтеп тормады - яр буендагы куаклар арасына кереп, күздән югалды. +Миргаяз абзый шуннан соң гына кулындагы чыбыгын читкә ыргытты. Курку катыш каушаудан хәлсезләнә башлаган Габдрахманны судан сөйрәп чыгаргач, үз юлына китеп барды. +Ул көнне малайларның авызында елан белән булган хәлләр иде. +Камил өйгә кайтып кергәндә, инде кич җиткән. Өйдә бернәрсә дә эшләнмәгән. Табак-савыт юылмаган. Кош-корт каралмаган. Әнисе иртән табакка салып калдырган бәрәңге дә әрчелмәгән килеш кояшта шиңеп ята иде. Эштән кайткан әнисе әле тегендә, әле монда чабып, хуҗалыктагы кичке эшләрне тәртипкә китереп бетергәч, улы Камилне каршысына утыртты. Кычкырмыйча, салмак-сабыр гына (шулай булса да ярыйсы ук үтемле итеп!) +- Улым, син үзеңнең малайлыктан чыгып килгәнеңне сизмисеңмени? Әтиең синең кебек чакта инде ат белән җир сукалаган, җир тырмалаган. Ә син һаман җил куып йөрисең. Безнең хуҗалыктагы эшләрне күрше кереп эшләмәс бит. Күпме әйтергә була сиңа. Колагыңа да элмисең: һаман уен да уен. Аның бер чиге булырга тиештер бит инде. Акыл утыртырга вакыт. Әгәр тагын бер тапкыр шулай кыланасың икән, урманга керәм дә югалам. +Шуннан соң ул, кайнаган чәен дә эчмичә, урынына барып ауды. +Әнисенең рәнҗү катыш инәлеп әйткән сүзләреннән соң гына, "Әнисез калсаң, нишләрсең? Кая барырсың?" кебек куркыныч уйлар Камилнең аңына барып иреште. Әтисез калса да, ул ятим булмады. Әнисе аны һәрчак җилдавылдан саклады. Әгәр ул да үлсә?! Аннары бит аны, чыннан да, ятимнәр йортына илтеп тапшырачаклар! Ю-ук! Ул анда мәңге дә аяк басмаячак! +Икенче көнне әнисе эштән кайтуга, каралты-кура ялт иткән иде инде... +Шушы вакыйга Камилнең исенә төшсә, әле дә тетрәндерә. Әнисе алдында үзен гаепле саный. Уйласаң, ата-ана алдындагы бурычыңны гомерең буе түләсәң дә, түләп бетерә торган түгел. Пәйгамбәребез дә оҗмахка юл - әниләрнең аяк астында, дип, юкка гына әйтмәгән. Исән чагында аның бәхиллеген алып калырга кирәк. +Күрше бүлмәдән әнисенең, нәрсәдер сорап булса кирәк, ыңгырашкан авазы ишетелде. Камил, кабаланып, ул яткан бүлмәгә кереп китте. +* * * +Кайчагында Камилнең күңелендә әгәр Миләүшә белән тормыш корган булсам, бәлки, бу хәлгә тарымас идем, дигән үкенү хисләре баш калкытып ала. Кем белә... Ә бәлки... Тик үткәнне кайтару - буш хыял гына шул. Ул турыда уйладың ни дә уйламадың ни!.. Ялгышны төзәтергә инде соң. Язмышны үзгәртү дә икеле. Күрәсең, бу аның тәкъдиредер... +* * * +Камил ике кулына ике сумка күтәреп кибеттән кайтып килә иде, көтмәгәндә аңа Миләүшә очрады. Гадәтенчә исәнләшергә дә китәргә иде исәбе. Әмма бүген Миләүшә аның юлына үзе аркылы төште. +- Тукта, Камил, тукта! Яулыкка йөгергән апалар кебек кая шулкадәр ашыгасың? +Камил эченнән генә, апалар хәленә калгач, нишлисең, йөгерәсең инде, дип сыкрап алды. Шулай да туктарга мәҗбүр булды. Сумкаларын җиргә куйды. +- Хатирә апаның хәле ничек соң? Әз генә булса да алга китеш юкмы? +Камил җиңелчә генә башын чайкап алды. +- Юк. Шул элеккечә инде. Ятып кына тора. +- Камил, бәлки сиңа берәр төрле ярдәм кирәктер? Кер юаргамы йә башкачамы? Тарсынып, уңайсызланып торма, әйт. Мин кереп ярдәмләшермен. +- Рәхмәт! Хатын-кыз эшенә өйрәнеп беттем инде мин. Керләнгән киемнәрне машинада гына юабыз бит хәзер. - Ул бер тын гына туктап алды. - Аннары, ни... киявең бик көнче, диләр. Безнең сөйләшеп торганны күрсә, сүзе булыр. Ярар, мин китим инде. +Миләүшә кайбер кешеләр сыман "юк, юк, гайбәт кенә ул" дип, акланып тормады, чарасыз калган кешедәй, кулларын җиңелчә генә як-якка җәеп алды. +- Нишләтәсең инде, ярып карарга кеше карбыз түгел шул. Өйләнешкәндә, күтәреп кенә йөртермен, өрмәгән җиргә дә утыртмам, дип ант иткән иде югыйсә. +Миләүшә үкенечле, теләсә кемгә сөйләргә ярамаган күңел серләрен нәкъ менә аңа чишкәч, Камил моңа кадәр битараф күзләрен Миләүшәгә төбәде һәм... хатынның күз төпләре күгәргәнен абайлап алды. Дөрес, ул сөрмә тартып аларны капларга тырышкан. Әмма иннек-кершән генә явызлык эзләрен яшереп бетерә алмаган. Әле бит аның зур гына предприятиенең бүлек җитәкчесе буларак кеше арасында йөрисе бар?! +Камил - тормышның ачысын-төчесен татыган кеше, ул белә: көнче ир белән гомер итүче хатыннарның күбесе балалары хакына иренең җәберләүләренә түзеп яши, түзәр хәле калмаса гына аерыла. Миләүшә шул икенең кайсын сайлар? +Камил ихтыярсыздан тагын беренче мәхәббәтенең күзләренә карады. Ул күзләрдән якты нур, әйтеп кенә аңлатып булмый торган җылы хисләр бөркелә иде... Камилнең күптән инде мондый - ихлас караш күргәне юк. Ир-ат дигәч тә... аның да йөрәге таш түгел. Ул да хатын-кызның җылы карашына мохтаҗ. +Миләүшә саубуллашканда тагын бер кат: "Камил, ярдәм кирәк булса, уңайсызланып торма, әйт", - дип өстәде. +* * * +Әнисен өч елга якын авырыксынмыйча тәрбияләгәннән соң булды бу көтелмәгән хәл. +...Камилне эшендә эшчеләр дә, җитәкчеләр дә яратты, хөрмәт итте. Аның бригадасы алдынгы булды, һәрчак телдән төшмәде. Советлар чоры булса, күчмә Кызыл Байрак озак еллар аларның бытовкасын бизәп торыр иде. Шулай булгач, традициягә кергән төзүчеләр көнен ничек бәйрәм итмисең инде? Алдынгы бригада ич! Эш сәгате беткән иде инде. Билгеле, алар кәттә ресторанга барып тормадылар, юлда очраган беренче "мәйханә"гә кереп тулдылар. Камилнең берничә эшчесе генә, "уважительный сәбәп" табып, өйләренә кайтып китте. Егетләр ипле генә сөйләшеп утырдылар: бригаданың оешу тарихын, вафат булган ветераннарны искә алдылар. Шулай матур гына таралышмакчы булып, сыраханәдән чыктылар. Арада "тәмәшникләр" була бит инде: +- Таралышканчы, әйдә, бер көйрәтеп алыйк әле, - дип, бер як читкәрәк чыгып басканнар гына иде, көтмәгәндә (сагалап торганнар диярсең), әллә каян гына әзмәвердәй биш-алты милиционер килеп чыкты. Арадан берсе: +- Әһә, пивнушка завсегдатайлары! Повеселились, да?! - дип, егетләргә бәйләнә дә башлады. +Төзүче егетләр, бу ни хәл, дип, ни әйтергә белми торган арада, төркем янына айныткыч машинасы килеп туктады. Шуны гына көтеп, әзерләнеп торганнар икән, милиционерлар эшчеләрне берәм-берәм төрткәләп, каршы торганнарның кулларына сугып, машинага кертеп тутырдылар. +- Сез нишлисез? Без бит - төзүчеләр! Бүген безнең бәйрәм! - дип, эшчеләрен яклап, арага кергән Камилне дә аяп тормадылар, кулларын каерып төрткәләделәр. Эшчеләрне яклап, нидер әйтеп калган агайга да эләкте. +- Абзый, күп сөйләшсәң, хәзер үзеңне дә алып китәбез! +- Ничек алып китәсез? Мин тамчы да аракы капкан кеше түгел. Егетләр дә буталып, болагайланып йөрмәделәр, сөйләшеп кенә тордылар. +- Кычкырып сөйләшәләр. Авызларыннан аракы исе килә. Тагын ни кирәк? +- Нәрсә, сөйләшергә дә ярамыймыни? Сталин заманы түгел ич. +Чандыр гәүдәле сержант, абзый янына якын килде дә, кызыл каймалы фуражка козырёгын, кисеп керердәй итеп, аның маңгаена терәп, елан ысылдаган шикелле, теш арасыннан берничә сүз сыгып чыгарды: +- Абзый, сез эштә план артыннан куасызмы? Куасыз. Безгә дә план үтәргә кирәк. Белдеңме? - Һәм саубуллашу билгесе итеп, агайның маңгаена чиртеп алды. +Ә икенче көнне... икенче көнне подъезд төбендә Камилне Сәфәргали абзасы көтеп тора иде. +- Нихәл, энекәш? Эшләр барамы? +- Бара гына түгел, чаба. Артыннан куып җитәр хәл юк. +- Алдынгы булгач, шулай тиештер инде ул. Төзүчеләр көне ничек, әйбәт үттеме? +- Әйбәтнең теге ягында булды... (Бригадабыз белән айныткычта булдык, димәс бит инде!) +- Мин дә элегрәк төзелештә эшләп алган кеше бит. Шул искә төште дә, тукта, мин әйтәм, энекәшне бәйрәмнәре белән котлап кайтыйм әле дип килдем. +- Рәхмәт! +Камил, абыйсының кыяфәтенә күз төшереп алу белән, килүенең сәбәбен аңлап алды. +- Сәфәргали абый, тукта, мин әнинең хәлен белеп чыгыйм инде. Аннан соң... +- Мин әле генә апаны карап чыктым. (Сәфәргалинең сәфәре ешайгач, Камил фатир ачкычының берсен аңа биргән иде.) Ул тыныч кына йоклап ята. Уятмыйк инде. Йокласын. +Абый кешенең сүзенә ничек ышанмыйсың?! Алдашкан, хәйләләгән, дип уеңа да китермисең... Камил кибеткә китте. Ял көн, бәйрәм көн булгач, кибеттә халык күп иде. Кассасына да су буе чират. +Подъезд төбендә түземсезләнеп, таптанып торган Сәфәргали (эскәмия буш югыйсә): +- Әллә заводына барып килдең инде. Озакладың! - дип, Камилне шелтәләп алды. +- Бер генә касса эшли. Ял көне югыйсә, - диде Камил, аңа каршы. +Ул, абыйсына кирәк "әҗәл даруы" - ике шешә шайтан суын, ризыклар белән тулы сумкасын кухняга илтеп куйды да тизрәк әнисе яткан бүлмәгә керде һәм... тораташ кебек катып калды! Бер кулы караваттан салынып төшкән, күзләре ярымйомык, авызы ачык халәттә әнисе тынсыз калган иде... +Әнисенә әзерләп киткән чәй шул килеш тора. Кайнаган су салган банка идәндә аунап ята. Суы идәнгә түгелгән. Әнисе, калтыраган куллары белән үрелгәндә, ялгыш аударганмы, кулыннан төшереп җибәргәнме - хәзер аны каян беләсең?.. +Бүлмәгә Сәфәргали килеп керде. Ул бу хәлгә әллә ни борчылмады бугай. Камилнең әнисенең салынып төшкән кулларын күкрәгенә күтәреп куйганын, мәетнең өстен ак җәймә белән каплаганын тавышсыз гына күзәтеп торды. Аннары, нәрсәдер әйтергә әзерләнгәндәй, тамак кырып алды. Камил, абыйсы кайгы уртаклашып, нәрсәдер әйтмәкче бугай, сүз генә таба алмый, ахры, дип уйлап алды. +- Камил, энем... ни... апаның алтын алкалары, көмеш беләзекләре бар иде бугай. Хәзер алар аңа кирәк түгел бит инде... +Әнисен югалтудан тетрәнеп исәнгерәгән Камил, бер мизгелгә ни әйтергә белми, телсез калды. +- Ә?! Ни дидең?! +Бер урында таптанып торган Сәфәргали тагын телгә килде: +- Хатын-кызның бизәнү әйберләре сиңа да кирәк түгел бит инде... +Ничек кенә булмасын, моңа кадәр Камил Сәфәргалине (әнисенең бертуган жәлләде. Әмма бүген аның сабыр савыты тулып ташты. Шулай да мәет өстендә кычкырырга, тавыш күтәрергә ярамаганын абайлап өлгерде. +- Бар, чыгып кит! - диде ул абыйсына, тыенкы гына. +Сәфәргали (әллә аңа әйттеләр, әллә бүтәнгә), берни булмагандай, каккан казык кебек, һаман бер урында басып тора бирде. Әле җитмәсә, бур кешедәй, астыртын гына, як-ягына каранып та алды. Аның бу кадәр сөмсез кыланышына ахыр чиктә Камилнең сабырлыгы тәмам төкәнде. Ул түзмәде, авызыннан аракы исе аңкып торган абзасын якасыннан эләктереп алды да, ачу белән, җилтерәтеп, ишектән төртеп чыгарды. +- Моннан соң эзең дә булмасын! Ишеттеңме? Тагын килсәң, баскычтан тәгәрәтәм!.. +* * * +Без Камил белән "чәйханә"дә хәйран озак утырдык. Ул әнисенең кырыгын үткәрергә җыена. Әле һаман аны югалту кайгысыннан арына алмый интегә. Тора-тора да: +- Э-эх, үкенечкә калды. Соңгы минутларда әнием янында була алмадым, - дип, күкрәген төя. +Мин аны тынычландырырга тырышам. Ул инде байтак кына сыраның "башына җитте", һаман тынычлана алмый изалана. +- Э-эх, әнкәем, бәгърем! Ул, бәлки, бер йотым суга тилмереп яткандыр... Э-эх!.. +Әнисен югалту кайгысына тора-бара сыра сөреме дә өстәлгәч, ул бөтенләй йомшарды. Кесәсеннән кулъяулык алып, күз яшьләрен сөртте. +- Э-эх, әнкәй! Әнкәй! Бәхиллеген дә ала алмадым. Ул, мөгаен, миңа рәнҗеп киткәндер. Абзыкаем, мине эт итеп сүк! Тукма! Бәлки, миңа җиңелрәк булыр... +Мин аны тагын тынычландырырга тырышам: +- Энем, син үзеңне алай артык битәрләмә инде. Син болай да әниеңне тәрбияләгәнсең. Кайбер сансызлар шикелле инвалидлар йортына да, акылга зәгыйфьләр йортына да тапшырмагансың. Ул сиңа рәнҗемәс. +Камил беразга тынычлангандай була. +- Абый, сез мине сыраханә корты - алкаш дип уйламагыз тагын. Мин монда шул янган йөрәгемнең ялкыны басылмасмы дип кенә кердем. +- Юк, энем, нишләп алай уйлыйм ди. Май чүлмәге тышыннан ук билгеле дигәндәй, синең тәртипле егет икәнлегең болай да күренеп тора, - дим, аннары сүзне икенчегә бормакчы булып өстим, - улыгыз белән очрашып торасызмы соң? +Мин уйлаганча түгел икән шул. Мин аның авырткан сөяленә басканмын икән. Камилнең кыяфәте тагын кырысланды. +- Лиана, мондагы фатирын сатып, Пермь якларына китте. - Ул йодрыгы белән җиңелчә генә өстәлгә сугып алды. - Ә мин улымны Пермьгә түгел, Каф тау артына алып китсәләр дә, барыбер эзләп табачакмын! +Без аның белән мәйханәдә күпме утырганбыздыр, хәтерләмим. Ахыр чиктә иске дуслар шикелле куллар биреп саубуллаштык. Ул үз юлына, мин үз юлыма китеп бардык. +* * * +Көннәр көзгә авышкач, без Камил белән тагын очраштык. Дөресрәге, ул үзе мине, башымны иеп, уйланып барган кешене, танып эндәште. +- Исәнмесез, абый! Әллә берәр кайгы килдеме, башыгызны иеп, уйланып барасыз? +Аның кәефе күтәренке, йөзе май кояшыдай балкый иде. +- Юк, килмәде. Кайгыны көтеп торган кеше юк әле монда. Килсә дә, качып калырга исәп. Болай гына уйланып бара идем. Гадәтем шулай. Җәмәгатем дә, башыңны күтәр, дип ачулана. Чир китә, гадәт кала, диләр бит. Ә мин һаман шул гадәтемнән арына алмыйм. Йә, энем, үзеңнең хәлләрең ничек соң? +- Әйбәт! Аллага шөкер, әйбәт. Әле шушы арада гына әнкәйне төшемдә күрдем бит, абый. +- Ничегрәк итеп күрдең соң әниеңне, энем? +- Нәрсәгәдер шатланган. Миңа ягымлы гына карап, нәрсәләрдер әйтте. Аркамнан сөйде. Уянгач, сүзләрен исемә төшерергә тырышып караган идем дә, булмады. Нәрсәгә юрарга микән? +- Яхшыга. Әйбәт төш күргәнсең бит, энем. Димәк, әниең сиңа рәнҗеми, бәхиллеген бирә. Авыр чакта аны каядыр илтеп ташламаган, тәрбияләгән улы булуына сөенә. +Камилнең май кояшыдай балкыган йөзе тагын да яктырды. +- Шулай дисең инде алайса, абый... +- Әйе, нәкъ шулай. Киләчәктә атнага бер тапкыр булса да догадан ташлама. Үзең укый белмәсәң, әниеңә атап, хәер бир. +- "Әлхәм" белән "колһуалла"ны гына беләм шул. Ә-ә, әнкәй өйрәткән "аятелкөрси"дә бар бит әле. +- Ихлас күңелдән укысаң, алары да әйбәт, энем, укы гына... +* * * +Күпмедер вакыттан соң без Камил белән янә бер тапкыр очраштык. Хәер, аны очрашу дип әйтеп тә булмый торгандыр. Ул сөйкемле генә бер хатын-кыз белән култыклашып бара. Егет шулкадәр сүзгә мавыккан иде, мине күрмәдеме, танымадымы - сәлам дә бирми үтеп китте. Мин аңа үпкәләмәдем, тамчы да рәнҗемәдем. Киресенчә, аларның пар аккошлардай атлауларына чиксез шат идем. Җырдагыча "җан яраткан, күңел тарткан" кешең белән генә шулай илегеп сөйләшеп була торгандыр. Камилгә сыена төшеп атлаучы ул ханым кем иде? Миләүшәме, башка берәүме?.. Анысы ул кадәр әһәмиятле дә түгелдер. Иң мөһиме: янәшәңдә сине ярты сүздән аңлый торган парың булу... +Аллаһы Тәгалә барча җан ияләрен дә парлы итеп яраткан. Шул исәптән Камилне дә... +Минем үз гомеремдә ялгыз канат кагып сәфәр чыккан торна да күргәнем юк. Аяз күктә алар һәрчак: "Тор-рыйк! Тор-рыйк! Бер-гә тор-рыйк!" - дип күмәкләшеп очалар. Оя корган, бала чыгарган җирләрен ташлап киткәнгәме, тавышлары гына бераз моңсу, ямансу... +Редакциядән: +Бу айда каләмдәшебез үзенең юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез. +Альберт +Хәсәнов +ӨСТЕМДӘГЕ ЗАТЛЫ ҖИЛӘНЕМ... +ХИКӘЯ +Казаныбыздан көн кичке якка авышканрак мизгелдә чыгып киттем. Аттан төшсәм, арбага эләктем, дигәндәй, ашыгып, кабаланып, кичке бишләргә мин инде Саескан тавында идем. Бүген бит җомга көн, кичке якта кичүдә беркем булмас, дигән идем. Болытлар да куерып тора. Ашыкмаска, кабаланмаска соң, печән өсте җитте бит. Чалгы уйнатырга кул, уч төпләре кычыта торган чак. Ә Карабаш тугаенда мине әле чалгы белән бер тапкыр да кизәнмәгән ун гектар болын көтә. Кичүгә халык кара болыт булып җыйналган. Җитмәсә, Алексеевск ягына ташучы паромнарның да бүген берсе генә пыш-пыш килә. Гадәттә алар бишәү була торган иде. Халык та кичүдә болай җыйналмый иде. Елга порты ниндидер бәйрәм чараларымы, әллә өйрәнү-учениелармы үткәрә, диделәр. Пассажирларны тыз да быз ике якка ташып торучы паромнарның дүртесен шул чараларга алганнар икән. Анысы да аңлашыла. +Болытлар куерып торганда, көн кичке якка сәлам биргәндә, яр кырыена кара болыт булып җыйналган халыкның халәтен күз алдына китерү кемгә дә кыен түгел. Һәркемнең яңгырга кадәр, аяк асты коры чакта өенә кайтып керәсе килә. Халык гасабилана, бер дә юктан кабынып китәргә әзер. Әнә ике исерек берберсенең күлмәкләрен ертып якалашалар. Ә бу башта чегәннәр "спектакльләрен" әзерлиләр. Чегән диаспорасы әлеге "спектакльне", чыр-чу, шоу-бизнесны, бик оста корылган режиссура буенча башкарырга җыена бугай. Кайбер ачыгавызларның игътибарларын җәлеп итү максатында. Аларның бу трюклары миңа таныш. Бер тапкыр Казанда авыл хуҗалыгы алдынгыларының республика киңәшмәсендә булдык. Киңәшмәдән соң барыбызны да "Татар ашлары" ресторанына алып бардылар. Ресторанның икенче катында, дүрт-биш өстәлне берләштереп, чегәннәр төркеме туймы, мәҗлесме уздыра. Бер дә галәмәт чыр-чу, шау-шу. Хатын-кызлары, төрле яшьтәге бала-чагалары өстәлләр тирәли тыз да быз чабыша. Ресторанда алай кылану килешми дә. Әмма аларны кисәтүче кеше дә күренми. Чегәннәр исә ашап-эчеп, гитаралар чиртеп, җырлашып утырган җирдән кинәттән генә кызып, талашып киттеләр. Бу баштарак утырган кап-кара чәчле чегән егете, теге очта утырган егетнең йөзенә стакан белән чәй тондырды. Ачы гына сүгенеп куйды. Тегесе шунда ук өстәлгә менеп басты. Гармошка итеп бөкләгән йомшак хром итеге кунычыннан кояш нурларында ялт та йолт ялтырап торган зур гына пычагын тартып алды, йөзенә усал елмаю йөгертте. Пычагын учында шаярып-мазар гына ялт-йолт уйнатамы дип торсак, йөзен үзенә килешле куе кара сакал баскан чегән егетебез, пычагын бөтен залга ялтыратып, аңа чәйле стакан тондырган бәхетсез өстенә китте. Өстәлләр өстеннән. Ә залда утыручылар, сыннары катып, ни була соң инде бу, дип көткән арада, әлеге чегән, өстәлләр өстеннән лап-лоп атлап, стакан тондырган кардәше янына барып та җитте. Менә нинди тамаша. Килеп җитте дә үгез чалырлык пычагын теге бичараның корсагына тыгып та җибәрде. Каны тамып торган коралын, күлмәк итәгенә сөртеп, кире кунычына тыкты. +Зур киңәшмәдән соң гөр килеп гәпләшеп, ашап-эчеп, бал кабып, тәмләп чәй эчеп утырган зал бу тамашадан "аһ" итте. Күбесе йөрәген тотып, тизрәк нитроглицерин кабарга ашыктылар. Теге бичараның, пычак белән һөҗүмне алдан ук көткән төсле, күлмәк эченнән бөркелеп кан чыкты. Китте шау-шу, ах та вах, кычкырыш. Бар дөнья, җир йөзе үзенең бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре, проблемалары белән чәнчелеп китсен шунда! Бар халыкның игътибары боларда, чегәннәрдә генә. Хәтта аскы каттан, раздевалкадан, ресторанга керүчеләрнең кием-салымнарын алып-биреп торучы пенсионер, һаман да акчага туймаган отставкадагы полковник-майор агайлар да бу тамашаны күрми калмаска, төркемнәре белән күтәрелгәннәр. Мондый тамаша, канкоеш, кул чабып сорасаң да дигәндәй, көн саен булып тормый. +- Милиция дәшәргә кирәк! "Ашыгыч ярдәм" машинасы! - дип кычкырдылар. +Чегән егетләре ул чакта бик талантлы режиссура сценариенә корылган "спектакльдә" уйнаганнар, халыкча әйтсәк, күз буганнар. Кул чабып, алкышлыйсы булган үзләрен. Пычак кадаганнан соң гөрләп кан акса да, чегәннәр милиция-мазар килгәнне, протоколлар төзегәнне көтмәделәр. "Канкоеш үзебезнең арада чыкты. Мы сами и разберёмся!" - дигән булып, бер-берсен ашыктырып, тиз генә чыгып сыздылар. Теге пычак кадалган егетнең дә күлмәк эчендә алдан ук канга охшаш сыеклык тутырган шешә булгандыр, мөгаен. +Чегәннәр куйган "спектакль"нең нәтиҗәсе шул: "Татар ашлары"на ашарга кергән ханымнарның бишәве шул мизгелдә кыйммәтле туннарыннан колак какканнар. Унике ир - чәшке бүрекләреннән. Чөнки киемнәрне биреп-алып торучы агайлар да тамашачылар иде бит. +...Саескан тавы ярында халык бүген аеруча күп. Кичүдә дә чегән дуслар чираттагы тамашаларын куярга җыйналганнар иде төсле. Ныклап ызгышып китәргә өлгермәделәр. Югыйсә, халык ата - улны, ана кызны белми мәш килгән чак. Кичү сәхнәсе аларга бер дигән мәйдан иде. Тик ярга, пыш-пыш килеп, соңгы кораб-паром килде. Килде дә, киерелеп, бар көченә гудок бирде: +- Әйдәгез, хөрмәтлеләрем, барыгызны да палубага чакырам. Ашыга төшегез. Әле миннән төшкәч тә байтак кына кайтасыгыз бардыр. Көн кичкә авышып бара! - диюе булгандыр. +Чегәннәргә шул комачаулады, ахры. Халык, унтугызынчы гасырларда французларның Бастилия төрмәсен штурм белән алган кебек, баржага ыргылды. +Шунда, дебаркадерның бер ышыграк читендә, дөньяның асты-өскә килсә дә, исем китә бик, дип, бернигә катнашмый, шаккатмый, мин бу тормышта атаклы художник Крамскойның "Помпейның соңгы көне" картинасындагы хәлләрдән дә хәтәррәк хәлләрне күп күрдем, дигән кыяфәттә, шактый таушалган куе зәңгәр джинсасының ике тезе дә ертык, өстенә ковбойлар кия торган эре шакмаклы сәер һәм серлерәк төсмерле бер егеткә игътибар иттем. Дөресрәге, күзем төште. Төшмәскә, әлеге егеттән бигрәк, аның янында, саф мәрмәрдән койган сын кебек, соры йонлы, гаҗәп сынлы овчарка утыра. Сын да сын, һәйкәл дә һәйкәл! Искиткеч күренеш. Мин үзем дә әүвәл-әүвәлтеннән, нәни бала чагымнан, эт-маэмай ыруы белән бер нәселдән. Аларның миндә Муйнак, Актүш, Акбай, Сарбай, Дүрткүз исемлеләре дә күп булды. Менә хәзер дә, аларны кайда күрсәм, очратсам да, нинди генә кызганыч шартларда булсалар да, сәлам бирәм, башларыннан сөеп узам, сыйпап, ипиле кулымны сузам. +Әлеге егетнең овчаркасы да прастуйлардан, урам маэмайларыннан гына түгел. Дворяннар кастасыннан булмагае! Беренче бәям - эт егете бик акыллылардан, интеллигент, эрудит затлардан булырга тиеш. Кеше телен, кирәкле командаларны аңлый, су кебек эчә булыр. Үзен-үзе тотышы да аристократларча. Кичүгә җыйналган халык арасында кайсылары аю кебек йонлач, бозау хәтле эре, ә гайреләренең тавык чукырлык та йоннары булмаган, уттай кызу җәй көне дә дер калтырап йөргән, өйдә асрашлы дворняшкалар да күренеп киткәли. Ә бу, мәрмәр сын, аларның ник берсенә борылып карасын. Аристократ! +Дебаркадерның такта идәнендә утыруын гына күр. Позасы - үз кадерен үзе бик белеп, горурланып утыручылардан. Безнең эрага чаклы 287-212 нче елларда яшәгән борынгы грекларның бөек галиме, катлаулы сызымнар өстендә озак баш ватканнан соң, ниһаять, өчпочмакның почмаклары квадратын исәпләп чыгаргач, "Эврика!" дип кычкырып җибәргән. Архимед агайныкы белән бер. +Хуҗа егет белән аның "мәрмәрдән койган сын"ы арасында сүзсез, кырыс әңгәмә бара. Анысын мин күреп сизәм. Алай да ни турында бәхәс тоталар икән алар? +Болар беркая да ашыкмыйлар, ахры. Халык, дебаркадер идәненә җәйгән чат шырпы калын такталарга абына-сөртенә, паромда үзләренә уңайлырак урын ала. Ә болар баскан урыннарында тора бирәләр. Кабалану исләрендә дә юк. Мондый чакта мин берәүгә дә сүз катмый узып китә алмыйм. Якынрак килдем, сүз катарга җыендым. Шунда егетнең артындагы стенада шактый эре хәрефләр белән язылган кәгазь кисәге күреп алдым. "Породистая овчарка Казбек. Три года. Срочно продаётся", - дип укыдым. Әһә-ә! Шуннан әлеге егеткә турыдан-туры сүз каттым. Колумб атлы булып чыкты ул егет. Геолог икән. Гади генә бер геологка мондый зур дәрәҗәле исем күбрәк түгелме, әй? Христофор Колумб - Америка материгын ачучы. Без аңа шуның белән бурычлы. Үзен кыю "диңгез бүресе" дип беләбез. Ярый, ярый, бу исемне син дә горурлык белән йөрт. +- Сколько же просишь, так сказать, за своего учёного пса, то-бишь волкодава? - дидем, тамагымны кырып. +- Вы правы, Казбек наш в самом деле с академическим образованием, очень умная служебная собака. Человеческую речь с полуслова понимает. Очень сложные команды легко выполняет. А на счёт цены... - Егет берара уйланып торды. - Тут ведь не рынок. Торговаться не будешь. Да и некогда, спешу я. Сколько дадите, как говорится, сколько не жаль. Казбек, мой пёс, очень добрый, рассудительный. Общение с ним - одна радость, одно удовольствие. +- Я вижу... - дидем мин. +Безнең үз өебездә дә тугры хезмәте өчен Чекист кушаматы алган Сарбай исемле дворняшкабыз бар. Бик яратабыз үзен. Өебезне дә бик тырышып саклый. Ишегалдыбызга күрше тавыкларын да кертми, аяк та бастырмый. Маэмай түгел, табыш! Әмма үземнең, һич югында, фасон өчен, дус-иш арасында бераз күркәмрәк маэмай, җитәкләп түгел инде, ияртеп йөрисем килә. Для понта, для фарса, рус интеллигентлары әйтмешли. Ике тез башы ертык джинсалы егет Колумбның бу бурзае миңа бер күз ташлау белән ошады. Маэмай миңа да үз итеп, хәтта ышаныч белән карый төсле. Әллә шулай тоела гынамы? +- За сколько же рублей оцениваешь голубчика, спрашиваешь? +- Да здесь не базар. Дай сто-о... сто пятьдесят! И дело с концом, получай товар! +- Сто пятьдеся-ят! Я не ослышался? - Мине җиңелчә очкылык тотып алды. - Хәзер бит базарда каз канаты да биш йөз тәңкәләр. Чынлап, ялгыш ишетмәдемме? Чәнчә бармагымны тыгып, уң колак тишегемне кашып куйдым. Мондый затлы маэмайлар, мондый овчаркалар! Иң түбән бәядән исәп-хисап йөрткәндә дә, кыш кышлаган тана бәясе, кимендә дүрт-биш мең торалар. Артыграк булмаса әле. +- В чём дело? Бик арзан сорыйсың түгелме? - дидем. Хәтта сәеррәк, шөбһәгә тарта. "Акылыңдамы соң син?" - дип, чүт сорамадым. Килешмәс, дидем. +- Үзем дә бик беләм. Кичүгә инде өченче көн чыгам. Йөз илле сумга да алучы юк. Урыны ул түгелме? Ә мин иртәгә Ерак Себергә, экспедициягә очам. Геолог мин. Калдырыр кешем юк. "Мин сине бик яратудан гына суям бит, кәҗәкәем", була инде. - Егет йөзенә җиңелчә генә көлемсерәү йөгертте. - Ничего не поделаешь. +Ә Казбек арт аякларына утырган хәлдә миңа төбәлгән. Утырып торуы ук килешле. "Ал мине, агай, ал! Мин сиңа тугры хезмәт итәрмен.Үкенмәссең!" - дия төсле. Авыз тутырып әйткән дә булыр иде, теле юк бит бичараның. Мин дә үземне, мондый малны кулдан ычкындырырга ярамый, дип кисәтеп куйдым. Тәвәккәллә! +Кесәмнән мең тәңкәлек чыгардым. +- Йөз иллесе маэмаеңа үзең куйган бәя. Калганы сиңа премиальный булсын. Бигайбә! +Мондый чибәр эт егетеңне әтәч, песиләр бәясенә генә ала алмыйм. Минем аны муенчагыннан тотып йә янымда йөртеп, кеше, дус-иш арасында да күренәсем бар. +Казбекның күзләрендә: "Ай, маладис та, егет икәнсең, агаем!" - дигән шатлыклы очкыннар күрдем. "Кая, бер кочаклыйм әле үзеңне!" - дигән сыман, миңа тартылып куйды. +Ә хуҗа егетнең - Колумбның әллә ни исе китмәде. Мин биргән акчаны йәлт кенә йомарлап, шакмаклы ковбойкасының түш кесәсенә тыкты. Алай гына да түгел. Егет бераз сәеррәк, хәтта шиклерәк тә кыландымы? Кичү мәйданыннан тизрәк сызу, ычкыну ягын карады. Минем белән дә, аристократ Казбек белән дә кая ул җылы саубуллашу, җылы аерылышу? Китте дә югалды. "Бу агай уеннан кире кайтмасын, овчарканы миңа кире кайтармасын тагы", дип шикләндеме? Аптырагански. +Паромга төялгәч бушап калган Кичү мәйданында без Казбек белән икәү генә. Күзгә-күз карашып, тын гына торабыз. Ул арада баржабыз кузгалырга өченче гудогын бирде. Мин, Казбекны җитәкләп, шунда ашыктым. +Баржа палубасы пассажирлар белән инкубатордагы чебешләр кебек шыгрым тулы. Агымга каршы йөзеп, Чистай пристанена кичке сигезләрдә генә килеп җиттек. Бу вакытта безнең Чияле тауга машина, автобус-мазар туры килүе турында уйлыйсы да юк. Кунарга туры киләчәк. Йоклап чыгарга урын, кунакханә-мазар эзләп киттек. Казбек, акыллы баш, мине шунда ук үзенең хуҗасы итеп таныды. Туктап-туктап, аны башыннан сыйпап, сөеп алам. Мин - тормыш дигән иксезтатыган, ак сакаллы ук булмасам да, башыма ир-егет халкын бизәүче көмеш чал кергән чәчле агай. Педучилищедагы студентларга математика укытучы хатыным, берсе икенчесен куып үсеп килгән гүзәлләрнең гүзәле - өч кызымлы гаилә атасы! +Кама аша Саескан тавы кичүендә искиткеч оста режиссурага корылган "спектаклен" "Геолог" бик оста башкарды. Ул соңыннан дебаркадердан этешәтөртешә паром штурмлаган чегәннәр арасында күзгә чалынды. Чалынса да, Казбек аңа тартылмады. Ә минем - үз сөенечем. Мондый акыллы, күндәм маэмайның йөгәнен үз кулымда тотудан мин бик шат идем. Шушындый абруйлы, күрер күзгә дә сөйкемле овчарканы ияртеп, дус-ишләрем, күргәнбелгәннәр арасында күренү минем күптәнге хыялым иде. +Чистай хәтле зур шәһәрдә анысы, кунар җир табарбыз да. Паспортсызнисез, бернинди документ-белешмәләрсез, бозау хәтле маэмай белән безне кунарга, йоклап чыгарга кертерләрме? Ул уй башыма хәзер генә килде. Урнаша алмасак, басуга чыгып, берәр печән кибәне төбендә кунарбыз. Көнаралаш явым-төшем булып торса да, җәй уртасы бит әле. Салкын булса, Казбекны кочаклап кунармын. +- Ризамы, дустым? - дим. +Сүземне аңлап, Казбек башын селки. +Ул арада Чистайның үзәк урамнарының берсендә маңгаена "Гостиница" дип язылган бер катлы төзек бина каршында туктадык. Эчкә уздык. Өстәл артында урта яшьләрдәге, ак чәчле, яшь чагындагы чибәрлеген җуймаган бер ханым утыра. Гозеремне белгәч: +- Что сез! Бездә ул якка бик строго! Сезне кертә, урнаштыра алмыйм, - диде. - Буш бүлмәләр дә юк. +Бездә, Рәсәйдә, элек тә булганнар, хәзер дә бар алар - адәм баласына кымкырыс килгән чакларда, көтмәгәндә, миһербанлы кулларын суза торган тётя Нюралар, Нәсимә абыстайлар. Рәсәйне шулар аякта тота, шулар! Сау, исән-имин генә яшәсеннәр! Әлеге гостиницаның да түрендә, караңгырак почмагында, бер апай чиләк-швабралар белән дөбер-шатыр килә, җыештырып маташа иде, ахры. Администратор ханымның мине боруын ул да ишетеп торгандыр. +- Паром шулай соң килдемени? Бик соңга калгансыз бит, апайларым, - диде ул, бөтен интонациясе, безгә җылы мөгамәләдә дәшүе белән хәлебезне аңлавын күрсәтеп. - Сәгать тугызынчы. Җитмәсә сез икәү. +- Икәү шул, - дидем. - Юлдашымның документлары да юк. Алырга өлгермәдек. +- Хәзер кая барасыз инде? - Әлеге апай юеш чүпрәкләрен сыга төште. - Беркая да китмәгез. Минем тирәдәрәк булыгыз. Надежда Ивановна тугыз тулгач китә ул. Буш бүлмәләре дә бар. Райком секретарьләренә дигән бүлмәләре һәрчак буш. Үзем җыештырып торам бит. Шунда урнаштырырмын. Әнә, бурзаеңның да йокысы килә бугай, күзен ачып-йомып утыра. Рәхәтләнеп, байлар номерында кунарсыз. +Бу мәрхәмәтле ханымның исеме Сәрия апай икән. Рәхмәтләр яугыры үзенә. Аның әйткән сүзе дә аткан ук булып чыкты. Администратор ханым китү белән, ул безне, җилтерәтеп, райкомның беренче секретаре урнаша торган элитный номерга урнаштырды. Әй, киң күңелле дә икән бу Сәрия апа, җаныем! +- Юл йөргән кешеләрнең тамагы һәрчак бүре йотарлык ач була. Сез дә кыстатып торучылардан түгелдер. Номердагы "Мир" суыткычын да чистарта төшегез. Аны барыбер көнаралаш чистартып, яңа продухтылар белән тутырып +Ачып карасак, анда ни генә юк: колбаса, тәмле балык уылдыклары, шоколад конфетлар. Мин дә, Казбек та туйганчы сыйландык. Шулай итеп, беренче секретарь бүлмәсендә Казан байларыча киерелеп йоклап чыктык. Мин - ике кешелек киң караватта, Казбек - йомшак диванда. +Иртән-иртүк өстемдәге юрганны Казбек килеп тартты. Вакытында аякта булып, үзебезнең Чияле тауга юл алдык. Мәшәкатьләрсез кайтып җиттек. Өйдәгеләрем юлдашымны килештереп кабул иттеләр. Нәселле берәр овчаркалы булырга теләгемне алар да белә, күптәннән хуплый иделәр. Капкадан керешкә: +"Кемне ияртеп кайттың? Кемгә хаҗәт бу килбәтсез нәрсә?" - дип, Чекист кына зур тавыш куптарганые да, "Тсс, Сарбай! Күпне күрмә!" - дип, бармак янагач, ул да тынды. +Ашагач-эчкәч, бөтен өй эчебез белән күлгә төшеп, коенып мендек. Монда да Казбек үзенең укымышлы, тәрбияле зат булуын раслады. Күлгә аягын да тыкмады. Ул һәркайсыбызның кием-салымнарын саклап утырды. +Коенып менгәч, былтыргы бик суык кыштан бераз чирләбрәк утырган әнис алмасы төбенә, бер төзек кенә оя урнаштырып, Казбекны чылбырга утырттым. Шунсыз ярамый. Күнегә торсын. +- Бездә шундый тәртип, - дидем. - Ишегалдын иңләп, эленке-салынкы, шалтай-балтай йөрү юк. Безнең хуҗалыкта үзеңне ничегрәк тоту тәртибен әнә Чекисттан сораштыр, өйрән. Ә хәзергә дворец-сараең шушы булыр! +Ә маэмаем йөзеннән, тәэсирле күзләреннән: +"Хуҗам! Мин барыннан да бик канәгать! Мине ияртеп кайтуыңа, җылы почмак бирүеңә дә бик шат, бик рәхмәтле!" - дигән сүзләрне укыдым. +Маэмайларның кайберләре кешеләрдән күп акыллы була. Сизгерлек дигән нәрсәне, зиһен, хәтерне, ис сизүне Тәңребез аларга кешеләргә караганда бермә-бер күбрәк биргән. Аларның сизгерлеге, хуҗаларына карата тугрылыгы искитмәле. +...Дөньяда бер ата көнче, тик үзен генә яратучы, беренче күрешкә күл балыгы кәрәкә төсле ваемсызрак, әмма бик тырыш Сарбаебыз янына кече кызыбыз Майшикәр: +- Әтием, һич көтмәгәндә генә нинди хәзинәгә юлыктым. Шулчаклы мәхәббәтле җан! - дип, өстенә карарга чиркангыч, шапшак, пычрак, чамадан, чиктәш тыш укмашкан, киезләнгән көрән йон баскан Кара Әхмәтне күтәреп кайтты. Моңа кадәр дә адашкан, ятим көчекләрне күп ташыды инде ул. Берләре ишегалдыбызда калдылар, икенчеләре, ашаткач, бераз хәл алгач, каядыр чыгып югалдылар. +Кызым Майшикәр кош-корт, өй тирәсе җанварларын бик ярата. +- Әтием, безгә туган як табигате бүләк иткән бу искиткеч затны - маэмай баласын җиде юл чатында ничек күрми узып китәсең? Чүт кенә машина астына кермәде. Алар тыз да быз узып кына торалар. Чүт таптап китмәделәр. Ишегалдыбыз киң, урын җитәрлек. Беразга яшәп торсын, - ди. +Аның һәрчак шулай инде. Кемне эләктерә, шуны күтәрә дә китерә. +Маэмай коточкыч ямьсез булса да, аңарда бераз гына юмор хисе дә бар төсле. Үзенең "Чаян" журналына язып чыгарлык килешсез кыяфәтенә - ноль внимания! Авызын чәп-чәп ачып япкалап, төчкергәләп, кашларын сикерткәләп, безне дә көлдермәк була. +Юантык тәпиләре генә түгел, хәтта корсак аслары да мулдан чат йон. Җирдән сөйрәлә. Урамдагы бар чүп-чарны, нефть-мазут, дегет тапларын җыештырып, сөртеп йөргәндер. Маэмай заты булып, кеше-карага, ят кешеләргә "Ау-ау!" - дип өрү юк та юк. Хәтта алардан ояламы, шүрли-куркамы? Болай +Дүрт тәпиенең һәркайсы аю табаннары хәтле калын. Баскан җиренә, монда эзем калсын дип, бик ышанычлы баса. Эзләренең һәрберсе - Арча чабатасы эзләре хәтле. Әйе, бер дә тарсынып һәм тартынып басмый. Бу гадәтен каян алгандыр, кемнән йоктыргандыр - аралашкан, кулга алган чакта мут кына сул күзен кысып-кысып куя. Безгә шаркылдарга шул да җитә. Үзебез: "Бу мәхлук җанны, бер дә кирәге булмаса, Хак Тәгаләбез яратмаган, тудырмаган булыр иде", - дибез. Рас яраткан, җир йөзен бизәгән мәхлугыбыз Кара Әхмәт игътибарга һәм ихтирамга лаек җан дип, гаиләбез белән кабул иттек. +Менә шулар арасына, ата көнче, интриган Сарбай, май-мазутка баткан Кара Әхмәт янына, античный дөньяның күренекле фәлсәфәчесе Демокрит агай төсле, башы тирән уйларга бай төсмерле Казбекны алып кайттым. +Ишегалды егетләребез яңа кунакны дәррәү кул чабып каршы алмадылар, әлбәттә. Бигрәк тә ишегалдыбызда бар нәрсәгә күз-колак булып торган, үзен төп хуҗа итеп санаган Сарбай. Беренче көннәрне үк вак интригаларны оештырырга маташты. Аңа башында мыскал да үз уй-фикере булмаган Кара Әхмәт тә кушылды. +Казбек Сарбайдан дүрт-биш тапкырга гәүдәлерәк. Буй-сыны да килешлерәк. Кыяфәтне әйткән дә юк. Йөзе, күз карашлары, әйтәм бит, борынгы грек фәлсәфәчесе Демокритныкы. Сарбай алай да: +- Хуҗам, бу имгәкне ни дип кенә ияртеп кайттың инде? - дип, бөтен ишегалдына сукранып йөрде. Саф нәселле, тирән эрудицияле овчарка имгәк буласы, имеш. "Телеңне тый! Үзеңне бел. Атаң-анаң кемнәр икәнне белмисең. Шып бул!" - дип кисәттем мин Сарбай Чекистны. +Әллә этләр-маэмайларда, Сарбайда алдан күрү сәләте бармы? Сарбаебыз әллә ата көнчелеген тыя алмаган хисләрдән генә Казбекны күралмый ябырыламы? +- Тыныч булсана! - дим үземә. Кемнең хаклы булуын, кемнең ялгышуын алдагы тормыш үзе күрсәтер. +Ә Кара Әхмәтнең ишегалдына интеллигент овчаркалар гына түгел, арыслан, юлбарыс, хәтта жираф җитәкләп кайтсаң да исе китә бик. Ул үзенең ыстырам көлке кыяфәте белән дә җирдәге тере җаннарны исәпкә куя торган шүрлектә үзенә аерым урын биләве белән бик канәгать. Бу биеклек - аның өчен күк йөзендә җайга гына йөзгән иң биектәге болытларның табаннарын 8864 метрдан кытыклаучы, җир шарының иң биек ноктасы Эверест! Ул үз этикеты белән яши. Ашарга биргәндә дә, ачкүз булып ташланмый. Тәлинкәгә әдәп, итагать белән сузыла. Аягына ябышкан чүп-чарлардан уңайсызлана. Үзенең бар җитешмәгән якларына юмор белән, маэмайларча елмаеп карый. +Менә Казбек үзен ничегрәк тотар инде. Минем бу нәселле эт егете белән дусишләрем арасында, чыннан да, бераз гына мактанырга, хәтта тәкәбберләнергә дә исәбем бар. Халыкта "Тәкәбберлек - май басудан да харап!" - дисәләр дә. Кеше холык-фигылендә, бер тора торгач, андый яклар да калкып куя икән ул. Мин дә үземдә шундыйрак халәт сизә башладым. Хәтта масаю халәте. Мондый овчарка миндә генә бар, ә сездә юк, күрегез, көнләшегез, дигән. +Мине бит Карабаш болынында чалгы чыжлатмаган ун гектар печән көтә. Кояш та иртәдән кичкә кадәр елмайган җылы җәй булгач, яңгырлар да вакытында явып торгач, быел печән аеруча калын. Чабып, җыеп, кибәнгә куеп кына өлгер. Үткән атнада Казбекны да алып, күп сынауларга бирешмәгән "Жигули"ем белән, печәнгә төштек. Ун гектар мәйданны берүзең генә чабып чыгышлы түгел. Посёлокның үзеннән дүрт-биш егетне ялладым. Бер атна дигәндә болынның печәнен чабып, җилләтеп, кибәннәргә куеп чыктык. Көннәр +Печәнгә Казбекны да алып бик дөрес эшләгәнмен. Печән өстендә бербереңнең чапкан печәнен берәр йөк чәлдереп китү печәнчеләр арасында зур җинаятькә саналмый. Андый гына "шаярулар" еш булгалый. Печәнчеләр аны егетлеккә генә саныйлар. Ә үзең Карабаш болынына зурдан кубып печәнгә төшкәнсең икән, аны саклый да бел. +Карабаш егетләре кунарга өйләренә кайтып киткән кичләрне печәнне Казбек белән икәү сакладык. Печәнне чәлдерергә ник берәү килсен. Ә көндезләрен, тамак бик кипкән чакларны, Казбекны Чияле тауга салкын квас, әйрән алып килергә җибәрәм. Аркасына бәйләгән сумкасына литр ярымлы термос асып, чи йомыркалар, өчпочмаклар, кыстыбыйлар, башка ризыклар да төяп, сәгать ярымнарда әйләнеп килеп тә җитә өлгеребез. Чияле тау белән Карабаш арасы турыдан гына да унбиш чакрымнар. Аның тиз йөрүенә: +- Казбек дус, әллә инде син ракета тизлеге белән йөрисең? - дип гаҗәпләнәбез. Ә Казбек палатка алдына килеп сузылып ята да, акыллы кыяфәттә, безнең мактаганны тыңлый. +Печәннәрне уңышлы тәмамлап кайткан тын кичләрнең берсендә маэмаебыз нигәдер борчыла, муенына таккан чылбырны да килештерми, ыргыла башлады. Дулый, кабалана, чәбәләнә. +- Чү! Нишләвең бу, Казбек? - дип, бармак янадым. - Килешмәгәнне! Себерке сабы белән берне сыптырырга да күп алмам. Тынычланмасаң. +Чүт кенә тынып тора да тагын ыргыла башлый. +- Әллә берәр ярамаган әйбер каптыңмы? - дим. +Ә ул минем борчылып, аны сөеп, иркәләп сөйләвемне колагына да элми. Аптыраш. Үзен кая куярга белмәгәндәй, борчыла, бичара, бәйдән ычкынмак була. Болай булгач, мин аны чылбырына тагын да ныграк беркеттем. Ычкына калса, аның башында нинди уй-ният барын кем белә? Борчылыр-борчылыр да басылыр, тынычланыр, дип көттек. Ә таң алдыннан Казбегыбыз вак-вак итеп туктаусыз өрә, улап үкерә үк башлады. Бу ни хәл бу? Кисәтеп, бармак янавыма да игътибар итми. Бертуктаусыз ыргыла, чылбырын каермакчы, өзмәкче, ычкынмакчы була. Әллә, мин әйтәм, иректә йөрисе киләме? Күршебездә балачагасыз, хатыны белән икесе генә яшәүче прокурор Кашаповлар тора. Алар бик затлы, нәселле Принцесса исемле ана эт тоталар. Прокурорның хатыны Зөлхәбирә ханым ике сүзнең берсендә "Принцесса, Принцессам", дип кенә тора. Әллә, мин әйтәм, безнең Казбегыбызның күзе күршебез Принцессага төшкәнме? Алар арасында кайнар мәхәббәт туганмы? Әллә Казбек, тәэсирле җан, элекке хуҗасын - Колумб исемле егетне өзелеп сагынамы? Тукта, чү! Шуның янына качмакчы буламы? +Малкайны берничек тә тынычландырып булмады, ул шатырдатып чылбырын чәйни. Мин аны үгезләр бәйли торган бик таза чылбырга утырткан идем. Бөтен тешләрен сындырып бетерә бугай инде. Миңа да төпле генә карарга килергә кирәк. Аптырагач, тоттым да ычкындырдым моны бәеннән, чылбырдан. +- Бар, алайса, гүләй! Ычкындырам үзеңне, иректә ни эшләрсең икән? Берәрсен очраклы гына да өркетә күрмә. Соңыннан тавышы зур булачак, - дидем. Кая ул миңа җавап биреп торулар! Ычкындыруга, бәйдән котылуга, урам капкасын ачканны да көтеп тормады. Урам якка биек койма аша гына сикерде. Сикерде дә юк булды. Кичен дә кайтмады малым. Ике-өч көннән соң да күренмәде. Ишегалдындагы Сарбаебыз - Чекист кына ирония белән елмаеп йөри. Шундыйрак ул, төртке сүзлерәк. Ата көнче! көнләшерлек мәхәббәтегез момент юкка чыкты. Казбекның духы да күренми, ау-ау, эһем-эһем. +Мин, чыннан да, "егетем" элекке хуҗасына качты, ахры, дип тора идем инде. Башкача кая булыр, кая йөри? Хәбәрне күрше малайлары Нурислам белән Володя китерделәр: +- Сезнең Казбегыгыз сыра чөмерергә ярата икән бит! Белми идегезмени? Ул шунда, "Голубой Дунай" сыраханәсендә. Сыра шупыра. Барып алыгыз. Үзебез тотып китермәкче идек тә, аягын да атламый, карыша, ачулы ырылдый гына. +Чыгып югалуына атна узды бит инде. Мин чыктым да Чияле тау шәһәрчегебезнең теге баштарак урнашкан "Голубой Дунай" сыраханәсенә йөгердем. Барып керсәмме, ни күрәм! Казбегым арт аякларына баскан. Өстен мәрмәр белән япкан, сыраханәләр өчен махсус чыгарылган, өч аяклы шактый биек өстәлләрнең берсенә алгы аякларын хуҗаларча куйган. Андагы разношёрстный контингент белән гамьсез сыра чөмереп тора. Оялмый, нахал. Тулы хокуклы үз кеше бу! Сыра чөмерүчеләр шунда сүз арасында Казбекка "Ят!", "Утыр!", "Шуыш!", "Бир бишне!" дигән төрле командалар бирәләр. Ә бу, бичара, аларны берсүзсез үтәп, башкарып тора. Тегеләре шуннан зур тәм табып, гөр килеп, кул чабып көлешәләр. "Ай, маладис!" - дип, Казбекның башыннан сыйпап алалар. Сыра кружкасына кушып, "Российская", "Крепкая"ны да тамызгалаганнар, ахры. Казбек мескенемнең ләх исерек хәлендә идәндә аунап яткан чакларын да күрүчеләр булган. Казбек менә хәзер дә, ни кушсалар, шуны үтәп тора. Чөнки үзен дә "сыйлыйлар" бит. Дөм-исерек хәлендә ул тагын да көлкелерәк буладыр. Мондагы халыкка нәкъ шул гына кирәк тә. Абау, җанашым, нәселле овчаркам Казбек чын алкоголик икән бит. Теге чакта Саескан тавы кичүендә кыршылган джинсалы, Колумб атлы "геолог" егет аны миңа тавык бәясе генә хакка бер дә юкка гына төртмәгән! Киткән чакта хәтта саубуллашмады да, тизрәк олагырга ашыкты. Казбекны кире кайтара күрмәсен дип шикләнгәндер. +Сыраханәгә килеп керү белән, мин: +- Казбек! Бу синме, балакаем? - дидем. +Маэмаем, ярымябык озын керфекләрен күтәреп: +- Э-э, хуҗам, синме? - дип җавап кайтарды, җиңелчә генә ырылдап куйды. - Менә шулай, хуҗам. Мин - беткән зат, законченный алкоголик. Син мине бусагаңнан да атлатмассың инде. Мин синең дәрәҗәңне төшерәм. Син бит кешеләр җәмгыятендә дәрәҗәле агай. Язучы! Безнең турыда, эт-хайваннар, кош-корт, өй-йорт маллары, кыргый җанварлар турында күп китаплар язгансың. Безне яратып һәм сөеп, укучыларыңны да яратырга, сөяргә өндәп. Тагын да язарсың әле. +Мин - конченый маэмай. Бала чагымда мин дә бик тере, туп кебек түгәрәк көчек идем. Колумблар гаиләсе мине питомниктан, көчекләр интернатыннан ике айлык чагымда сатып алганнарые. Мин яхшы, бай гаиләгә эләктем. Аңа сөенеп туя алмыйм. Өстенә ак җәймә җәйгән йомшак күн диванда гына йоклап үстем. Ашарга дигән ризыкларны фарфор тәлинкәләргә салып кына бирәләрие. Мине барысы да яраталар, кулга алып сөяләр, уйныйларые. Колумбның әтисе Христофор агай да бик яхшы кеше иде. Миңа, ашаганда, тәлинкәмә ике-өч тамчы гына "Русская водка" тамызалар. Мин шуннан әз генә исереп калгандай булам, барган җирдән авып-түнеп тә киткәлим. Аларга бу бик кызык, көлке тоела. Тора-бара мин бөтенләй күнегеп киттем. Хәтта сорап, булмаса табып та капкалый башладым. Колумбны да, Христофор агайларны да бик сагынам. +Шушы хәленнән маэмай нык уңайсызлана, хурлана кебек. Колакларына хәтле кызара. +- Әйдә, Казбек дускай, өйгә кайтыйк! Өйгә кайтканның ояты юк, диләрме әле. Өйгә - безгә кайтыйк, калганын үзебездә сөйләшербез. Хуҗабикәң Сания апаң да, кызларым Гөлшат белән Гөлназ да сине бик юксыналар. Хәтта Сарбаебыз - Чекист та сине юксынып өрә. Сиңа карата көнчелек хисләре тотса да. +Егетләр әллә кайдан гына каеш муенчак табып китерделәр. Аны Казбек муенына кидердек. Ишегалдына без икәүләп - мин Казбекны җитәкләп кайтып кердек. Биләмче "егетемне" оясына ябып, бәйгә утырттым. Казбек, оясын тынчу санап, ишегалдына чыгып, чирәмгә сузыла: тынчудыр да, җәйнең кызу чагы. Акация шау чәчәктә. Шулай үлле-мәлледәй хәлдә оясы алдында сәгатьләр, көннәр буе ята. Күзләре дә йомык, махмыр кичерә. Берни капмый. Шул тирәдә чабышкан тавык чебешләре, иртәнге якта салкын чирәмгә басып тәпиләре өшегәнлектән җылынырга исәп тотып, җиргә сузылган Казбек сыртына тезелешеп кунаклыйлар. Аның сыртыннан рәхәтләнеп, ярыша-ярыша, борчамы-нидер чүплиләр. Чукыр-чукыр килешәләр. Бик канәгатьләр. Бу күренеш Казбекның үзенә ошыйдырмы-юкмы, ул тын алмый ята бирә. Әллә үле, әллә тере. Ашамый, алдына берөзлексез кызларым ташып торган салкын суны гына шупыра, балакай. +- Ят, ят! Шулай. Башыңа бераз акыл кермәсме, - дип узам яныннан. +Искиткеч акыллы, тик сөйләшә генә белми торган бер дигән нәселлепородалы овчарканың шушындый әрнүле хәлгә төшүен төптән танып, мин Казбекны бераз пешекләп алырга ниятлим. Бик кирәк чара. Ә хатыным Сания, кызларым Гөлшат белән Гөлназ Казбекка бармак янау түгел, сүз дә әйттермиләр. Овчарканы, алкашны Урал тавы булып яклыйлар. Алай гынамы? Комганда су җылытып, өстенә коялар, битләрен исле сабын белән юалар. Әниләре коймакмазар пешерсә, беренче таба коймакны Казбекка чыгаралар. Кибеттән "Эскимо" алып чыгып, үзләре ашыйсы урында маэмайдан ялаттыралар. +Әмма шулай чыгып югалуларын маэмай һаман ташламады. Хроник алкоголик бит ул. Ә ул чир, зәхмәт үз эшен аккурат белә. Казбек та, ике айга бер булса да, башын җуеп, тәмам онытылып ала. Өебезгә килеп тә әйткәлиләр, барып, җитәкләп тә алып кайткалыйбыз. Биш яшьлек бала бит ул. Аны ни эшләтәсең инде? Медицина ярдәме белән дә дәвалап булмый икән. +Казбекны бик сөенеп, дәртләнеп алып кайтканыма ике еллап узды. Колумб дигән егетнең кулыннан сатып алганда, аңа өч яшьләр иде. Димәк, аңа хәзер биш яшь. Карамадым, асрамадым түгел. Миңа бу маэмайдан котылырга кирәк түгел микән, дигән уйлар да килгәли башыма. Яхшы, ямьсезләнмәгән чакта ук. Кешеләрдән уңайсыз. Урамга чыксаң да, китапханәгә, редакцияләргә, кибетләргә керсәң дә, гел аның турында гына сөйлиләр. Ничек түзәсез, диләр. Әйтерсең, күргән-белгәннәребезнең көндәлек тормышта бүтән сөенеч-кайгылары юк. Котылырга уйлап та, аны кая куясың? Гөнаһсыз бер җан иясе бит! +Беркөнне бездән ерак та булмаган "Водоканал" мастерскоена төштем. Бернинди максатсыз, усал ниятсез. Анда, шахмат клубына ничә ел бергә йөргән бер танышым, Ягъфәр эшли. Ул мине бер каравылчы агай белән таныштырды. Сүз иярә сүз чыгып, дигәндәй, хәлне, моң-зарларымны түкми-чәчми сөйләп бирдем. Андый мизгелләр барыбызда була, бик табигый халәт! +- Исең киткән икән иске чикмәнгә, - диде агай, борыныннан куе төтен алачыгы тирәсендә андыйларны еш очратасың. - Ал да төш исерек алкашыңны. Әнә, уналты калибрлы пушкам баш өстемдә генә, ыргакта эленеп тора. Ярык түтәле булса да, ике гөрселдәтергә калдырмый. Курокны бер генә басам, җитмеш яшьлек аюыңны күз алдында мәтәлдерәм. Гөрес итеп ава. Алып төш маэмаеңны. Тиресе миңа булыр. Как раз кышка унтый тегәргә җыенып тора идем. Картаелды, аяклар сызлый башлады. Көтәм, сузма. +Аек булса да, бик тәвәккәл кеше күренсә дә, бу агай бераз гына күперенергә, хәтта шапырынырга да ярата икән. Миңа шулайрак тоелды. Ошамады ул агай миңа. Алай да килештек, Казбекны алып төшәргә булдым. "Бик яратканга гына чалам бит сине, кәҗәкәем!" +Берәр атнадан "Табигатьне яшелләндерү" конторыннан, өсте ябулы машина алдым. Анда да яхшы танышлар эшли. Маэмайны кузовка салып, "Водоканал" мастерскоена төшеп киттек. Төшсәңме! Агаем ләх исерек. Мастерской алачыгында, аягына баса алмый, идәндә ята. "Уналты калибрлы пушка"сы да элгән җирендә юк. Әллә урлап чыкканнар, әллә сатып эчкән. Мине, кузовта яткан Казбекны күреп, прәме учалана әле. +- Ах, миңа как раз кирәкле товар белән төшкәнсең. Бу "бүре"нең тиресеннән ике пар унтый чыга, ике пар! Кая? Пушкамны кая олактырдым икән соң? Чукынып киткере! Иртәгә төш. Әбәзәтельный. Мин хәстәрләнеп көтеп торырмын! Мин бит үтә тәвәккәл. Уналтынчы калибрдан шалт берне гөрселдәтәм. Бурзаең ничек тиресен тунаганны сизми дә калыр. +- Иртәгә дә, берсекөнгә дә аяк басасым юк. Мин бу "бүре" малаен аттырырга гомумән җыенмыйм, - дидем. Хәтта бераз кискенрәк тонда. Агай да аптырап тормады. Ләх исерек булса да: +- Менә кызык кеше икәнсең, чакырып төшердемме? Үзең төштең бит. Ә менә кузовтагы "бүре"ңнең тиресе ятларга эләгә калса, жә-ә-әл! Аннан ике пар бер дигән унтыйлар чыгар иде. Ике пар! Беләсеңме аларның ни бәя торганын? Белмисең шул. +Машинамның шофёры да бик уңай егет туры килде. "Әйдә, шофёр, тот рульне, юлларыңа бәхет яугыры!" - дип көйләп алдым да: +- Киттек Чирмешәнгә! - дидем. Андый чакта башка тәвәккәл фикере дә килеп тора бит аның! +- Чирмешәнгә үк? - дип сорады шофёр егетем Әсхәт. - Чирмешән бездән йөз егерме чакрымнарда. +- Беләм, - дидем. - Бензиныбыз җитмәсә, Шөгердә туктап, бакны мөлдерәмә тутырып, үзем салырмын. +Шофёр халкы белән эш йөртсәң, алар белән сүзне бензиннан башла. Замана тудырган корыч законнарның берсе. Мин дә шул юлны сайладым. Кузовтагы йөгебезне чүплеккә илтеп ташлап калдыра алмыйбыз бит. Ул тере җан гына түгел, бер дигән нәселле овчарка. "Салгаларга" яратса да, искитмәле акыллы җан. Үзем дә бик яратам. Ләкин бер начар шөгыле бар шул. Еш кына исергәли, шайтан! +- Абау! Сезнең авыздан бик кызык бер нәрсә ишетәм. Ул чир, алкоголизм дигән кабахәт нәрсә, хайваннар - дүрт аяклылар арасына да кереп киләмени? Вәт әкәмәт! Вәт зәхмәт? +- Килә шул. Анда, Чирмешәндә, яхшы белгән бер агаем бар, җитмәсә гармунчы. Тальянны бик шәп тарта. +Әсхәт, сүземне ярты юлда бүлдереп: "Әллә шул агайга этеңне гармун +- Без барасы, дөнья бәясе егет Мәүлетбай агай белән узган елны Казанда республиканың умартачылар киңәшмәсендә күрешкән идек. Бер кунакханәләрдә кунып, бергә ашап-эчеп йөрдек. Сөйләшергә, гәпләшергә бик уңай, укымышлы агай. Миңа бик ошаган иде. Тормышны сөйгән, бик уңган, тәвәккәл холыклы кеше. Мәүлетбай агай миңа: "Умарталыгым Чирмешәннән бик читтә, еракта, калын урман аланында. Умарталарымны басып, кәрәзле бал ашарга хулиганнар да кереп чыга. Сакларга бер адәм рәтлерәк бурзаймы, сизгер колаклы этме булдырасы иде. Туры килсә, акча түләп, сатып та алган булыр идем", - дигән иде. +- Шуңа барабызмыни? - диде Әсхәт тә. - Чирмешәнгә тек Чирмешәнгә. +- Барып карыйк, барып чыгармы сәфәребез, - дидем. +Йөз егерме чакрым хәзерге заман машиналарына арамыни ул! Чирмешәнгә төш алдыннан ук килеп җиттек. Мәүлетбай агай өендә юк. Үзе дә, тальяны да урманда - кортлары янында икән. Урман юлы баткаграк булса да, анда да тиз барып җиттек. +Мәүлетбай агай умарталыгында кортларны тузгытып, карап маташа. Кортларның шаулавыннан бөтен урман эче гөж килә. Агай, кортлар күч аералар, тубалга җыеп өлгерешле түгел, дип зарланды. Кая монда гармун тоту?! +Хуҗа безне якты йөз белән, зур кунакларына тиңләп каршы алды. Йөзе елмаюлы. Учакта тәмле бал белән хуш исле чәй өлгертте. Татлы-тәмле чәй эчеп утырабыз. Казбек та безнең янда. Килеп җитү белән, кузовтан сикереп төшеп, умарталыкны җентекләп, үз күзе белән карап чыкты. Маэмаебыз Мәүлетбай күңеленә беренче күрүдә үк хуш килде. Ул аны каклаган каз боты белән дә, кичә генә чалган тәкә ите белән дә сыйларга өлгерде. Шулай гәп корып утырганда, Мәүлетбай үзе: +- Габделхак, ахирием, маэмай үзеннән-үзе кулга ияләшеп тора. Бу малкаеңны миңа биреп калдыра алмассыңмы? Шушы кара урманда берүзем, бигрәк ялгыз бит мин. Өйдә балалар да җитәрлек. Хәзергеләр корттан талатырга, урманга да бик атлыгып тормыйлар. Ә балны яраталар гынамы! Ә маэмаең: "Мәүлетбай агай, кортларыңны үзем дә карашыйммы?" - дип, миңа сүз катып тора. Габделхак, ахирием, Казбек атлы маэмай егетең миңа бик ошады. Бәрабәренә ни сорасаң да, теләгән әйбереңне сора, жәл түгел. Умарталарымны сакларга миңа иптәшкә калдыра күр. Маэмайсыз яшәү уңайсыз булса, питомниктан үзеңә яңа эт малае - көчекме алырсың. +Миңа: "Кадерле Мәүлетбай агай, затлы этләр - овчаркалар токымыннан бу "егет"не махсус сиңа алып килдем. Игелеген күр! Озын гомерле булсын!" - дип әйтәсе генә калды. +Тәмләп, озаклап чәйләгәннән соң, без Казбек белән умарталыкның аргы читенәрәк барып бастык. Күк йөзеннән җай гына аккан ап-ак болытларга карап, гомерләрендә бер генә минут та лепердәми тора алмаган усак яфраклары шаулавын тыңлап, тын гына торабыз. Мин - Казбекка, ул миңа төбәлгән. Казбек дускаем, тормыш дигәнебез шулай көйләнгән. Французларча Селяви була. Ул аерылулардан, күрешүләрдән тора. Мин сине бик әйбәт җирдә калдырам. Монысын аеруча учти! Яңа хуҗаң Мәүлетбай агаңа тугры хезмәт ит. Сине монда калдырып китү миңа да шатлык түгел. Ә башка чарабыз да юк. +Җәй булса да, чүт кенә салкынчарак, җиләсрәк көн иде ул. Минем өстемдә, Германиянең иң атаклы тегү фабрикасы "Маде ин Германи"да махсус теккәндәй, миңа үтә килешеп, ятышып торган, күзне иркәләүче көрәнрәк булырга тиеш тә. Мин бит язучы! Дуңгыз йә каз көтүчесе түгел. Кимсетеп әйтүемнән Алла сакласын, һәр эшнең үз үзенчәлеге... Металлурглар, корыч коючылар, әнә, киез кием, костюм-куртка кияләр. +Сөйләшергә инде бүтән сүз тапмый, Казбек - очлы колак белән кара-каршы торабыз. Икебездә дә гаҗәеп халәт. Исемең - Кавказ тауларының икенче иң биек ноктасы "Казбек!". Моның белән син дә үз бәяңне бел, диюем. Горур бул. Син, балакаем, берүк миңа үпкә тота күрмә. Минем гаиләмә сөенечшатлыкларны күп китердең. Кем белә, беравыктан, бәлки, тагын килеп чыгармын, күрешербез. Ә хәзергә сау бул... Дүрт аяклы тыйнак дустым. +Шулчак, һич көтмәгәндә, Казбек малай, минем бик затлы җиләнемнең нәкъ күкрәк өстенә уң як алгы тәпие белән шап иттереп китереп сукты. "Булмаса бир бишне!" - диюе булдымы? Аңламадым, нинди ым, нинди серле билге булды икән ул? +Казбекны Мәүлетбай агаем кулына тапшырганда: "Бу дустыбызның кача, чыгып юк була торган гадәте көчле. Сак бул!" - дигән идем. +Чуар йөрәк, тынгысыз җан Казбек Мәүлетбай умарталыгын да озак сакламаган. Качкан, шайтан. Бу хәбәргә хәтта сөендем дә... +- Миннән кача алма-ас! Мин аны мир үгезләрен арканлый торган, беләк юанлыгы чылбырга утыртам, - дигәние Мәүлетбай агай. Чуар йөрәк Казбек тәки качкан. Аны төрле авыллар тирәсендә аракы кибетләрендә күргәннәр. Эчкән хәлдә, кибет ишек төпләрендә аунап ятканын да. Мин, махсус машина яллап, бу авылларны йөреп, сораштырып чыктым. Күрүчеләр күп булган. Эзләдем, таба алмадым. Очрашканда, аны күрүчеләр, бераз елмаеп, чак кына уңайсызланып: +- Ул Алып гәүдәле маэмаегыз бераз җиббәреп алырга ярата иде бугай, - диләр. - Берәр кибет тирәсендәдер әле. +Шулай да нык үкенеч. Хәтта елыйсы килә. Аны беренче качуында ук тотып, алкоголизмнан дәвалаучы табибларга алып барырга булган. Юк, алып та барган идем бит. Алкоголикларны дәвалаучы, медицина фәннәре кандидаты башкорт егете Равил Шакирович Алибаев дустым катына. Якын фикердәшем булса да, ишектән үк шаркылдап көлеп: +- Тапкансың эш! Юк белән йөрисең! - дип каршылады. - Этләрне, мәчепесиләрне түгел, хайваннарның ике аяклыларын да дәвалап өлгерә алмыйбыз. Алар белән палаталарыбыз тулы. +Алкоголизм зәхмәте, җәмгыятебезгә бик кадерле бөек шәхесләрне генә түгел, аристократлар сыйныфыннан булган бер дигән овчарканы да харап итте, имансыз, дип килешергә генә кала. Кешеләр, бу зәхмәттән сак була күрегез, дип кисәтми, бу хикәямне тәмамлый алмыйм. +Казбекның, теге затлы, миңа искиткеч килешеп торган җиләнемнең түшенә шап иттереп суккан эзе һаман да бетмәде. Химчисткаларга биреп, чистартып карадык. Юк, бетмәде. Җиләнемне дә яратып киям, өстемнән төшермим. Ул эзне таныш-белешләрем, дусларым да беренче итеп күреп алалар. Затлы җиләндә нинди эз, нинди билге бу? Нигә аны юмыйсыз? Хәтта май-дегет тапларын да юк итә торган порошоклар кибет саен. Нигә шуларны кулланмыйсыз?.. Серне ачып, сөйләп биргән чакларым да күп. +Ә менә теге чакта Казбек түшемә нинди максат белән шапылдатты икән? Җиләнем түшендә дүрт бармак эзе бүген дә ярылып ята. "Хуҗам, бир бишне!" - диюе булды микән, әллә нык үпкәләпме? Ул серне мин бүгенге көнгә кадәр түш өлешендә ярылып яткан тамгасы, чабата хәтле эт-бурзай тамгасы булган өчен якын һәм кадерле. +P.S. Башка әйтер сүзем булмаганда, мин: "Аһ, Алла!" - дип куям. Бу мәгълүматларны "Ватаным Татарстан" газетасының 87 (27699) санында басылган битеннән алдым. Узган Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби паёклар алып, алтмыш меңнән артык этләребез хезмәт иткән. Диверсантлар итеп хәзерләнгән дүрт аяклы балакайларыбыз дошманның дистәләрчә эшелоннарын күккә очыра. Танкларга һөҗүм максатында өйрәтелгән йонлач маэмайлар, дошманның өч йөз меңнән артык бронетехникасын юк итә. Беркут, Казбек, Каштанкаларның, аркаларына мина тагып, безнекеләр өстенә ажгырып килгән "Фердинанд", "Мёртвая голова" танкларына каршы үзләрен кызганмый шуышканнарын мин бик яхшы күз алдына китерәм. Сугыш операциясен бер танк хәл иткән чаклар да булгандыр. Дүрт аяклы геройлар дошманның 300 меңнән артык техникасын юкка чыгаралар. +Элемтәче маэмайлар ике йөз меңнән күбрәк донесениене иясенә китереп җиткерәләр. Ат урынына җигелгән дүрт аяклы санитарларыбыз каты яраланып кан эчендә яткан җиде йөз меңнән артык кызылармиячене һәм аларның командирларын сугыш кырыннан алып чыгалар. Аларны ничек сөймисең дә, кулыңа, кочагыңа алып, башларыннан сыйпамыйсың, юеш борыныннан әп итеп алмыйсың. +Сапёр этләр ярдәмендә 303 шәһәр һәм торак-яшәү җирләре, шул исәптән Ленинград, Киев, Харьков, Львов, Одесса мина-шартлаткычлардан чистартыла. Шул рәвешле, дүрт миллионнан артыграк дошман минасы һәм фугас бомбалары табылып зарарсызландырыла. +Урам чатларында, базар, вокзал ишек төпләрендә гамьсез дөнья көтеп йөргән маэмай егетләренә җылы сәлам биреп: +- Бөек Ватан сугышында дошманны тар-мар итеп, җиңеп чыгуыбызга сезнең өлкән нәселләрегез егетләре дә зур өлеш кертте. Хәтта үз гомерләрен биреп. Исемнәре дан-хөрмәткә күмелгән Ватан уллары Александр Матросов, Газинур Гафиятуллин һәм башкалар кебек, сезнең дә геройларыгыз бар! Гомер кешегә дә, кигәвен-үсемлекләргә дә кадерле. Үз гомерен биреп, фашистларның бер "Фердинанд"ын юк иткән маэмай да герой! Бу исемгә бәхәссез лаек. +"Эт - кешенең дусты", - дибез. Кеше дигәнең агач башыннан төшеп, атлап китү белән, беренче гамәле итеп этне ияләндергән. Чөнки аңа ышанычлы дус кирәк булган. Шул көннән бирле миллион еллар маэмай халкы белән дус яшибез. Мәңге шулай булсын. Мин хәзер дә Казбекны еш искә төшерәм. Башын котылгысыз алкоголизм сөреме баскан бәхетсез җан исән булса, мин аны үзебезгә алып кайтырга, дәвалап карарга да әзер. Инде дәү үсеп бетсәләр дә, кызларым да һаман Казбек турында сорашалар, ул менә-менә кайтып керер кебек... +Редакциядән: +Каләмдәшебез бу айда үзенең юбилеен билгеләп үтә, аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез. КЕМ УЛ ӘХМӘТ САТТАР? +Рөстәм +Зарипов +ӘНИЛӘР +БӘЯН +Вакыт җиткәч кенә кадерләргә, +Кереп югалалар каберләргә.... +Мөдәмил Әхмәтов +Елның елында хәрби диңгез флоты көнен Мишә буендагы изгеләр чишмәсе челтерәп аккан тау итәгендә, учак ягып, казан асып уздырабыз. Мәҗлес кич башлана һәм таңгача дәвам итә. Флотта хезмәт иткән, текә вазифасы, административ маясы ышыгында хатыны исемендәге табышлы бизнесын армый-талмый алга кәшәләүче Әхмәт дустыбыз ел саен сарык чалдыру, җәтмә белән балык сөздерү, табын әзерләтү, аның тирәли келәмнәр җәйдерү, палаткалар кордыру, кулъюгычлар куйдыру, сөлгеләр элдерү, печәнен чаптырып, машиналар өчен мәйданчык әзерләү, килер юлларны тигезләү-төзекләндерү һәм барыбыз өчен дә җитешле санда тельняшкалар сатып алу хәстәрен күрә. Биредә Әхмәт яшелчә, җиләк-җимеш үстерү, атлар асрау һәм кымыз җитештерүне җайга салган. Җирләр аныкы икәнен якын-тирә авыл халкы бик белеп тә бетерми бугай, чөнки дустыбыз, "нигә кош-кортларыгыз, мал-туарларыгыз минем биләмәләрне таптый", дип әлегә вакланмый. Озак еллар Иделдә ак пароход йөздергән Фәрит кордаш бәйрәмебезгә баштанаяк ак формадан килә, һәм аңа Адмирал әфәнде, дип кенә мөрәҗәгать итәбез. Күбебез флотта хезмәт итмәсә дә, тельняшкалар киеп, бераз кызып алгач, әкренләп диңгез бүреләренә охшый төшәбез. Безгә шулай тоела. Хәер, читтән күзәтүче ятлар ничек бәяли торгандыр, Аллаһ сакласын... Саф һавада табынга килгән һәр ризык, итле шулпа, шашлык, бәлеш, табада кыздырылган елга балыгы, көлгә күмеп пешерелгән бәрәңге - бар да әйбәт үтә. Халык мәкале хаклы: аш - ашка, урыны башка. Әлбәттә, мәҗлескә кереш сыйфатында иң алдан чыгарылган флотча макорон да тиз ялмана. Чәй, аннан катырагы өчен кружкалар, аш тәлинкәләре, кашыклар - бар да безнең чордагы хәрби хезмәттәгечә әлүминнән. Кымызны касәгә салып сыйланасы. Кайсыбызның нинди дәрәҗәгә ирешкәнен исә чирәмлектә тезелешкән машиналар "әйтә". Көяз иномаркалар рәтендә, ә алар арасында танк шаелары да юк түгел, тыйнаклык саклап, тегеләрнең укалары коелмасын тагы, диебрәкме, берара читкә тайпыла төшеп, боегыбрак торучы, үз илебездә чыккан транспорт чараларының "тезләре" сыгылганрак, һәм "борыннары" салынкырак. Хәлбуки, тора-бара күңелләр нечкәрә, кайсыбызның ничә яшьтә булуы, иҗтимагый баскычта ниткән кирттә канат җилпүе онытыла, һәм без бары тик дуслар, ахириләр генә булып калабыз. Әңгәмә җанлана, кыза, кайный, күбекләнә. Һәм куыклар да оча башламый микән? Элегрәк, яшьрәк чакта сүзебез күбрәк кызлар, мәхәббәт өлкәсендә яуланган үрләр хакында урала торган иде. Инде ул чорыбыз сагынып сөйләргә генә калып бара бугай. Дөрес, әле дә хатын-кыз темасы тәҗеллеген җуймады җуюын, тик бераз шиңә, куырыла төште, димме, мактанышуларыбыздагы шигъриятне елдан-ел тормыш прозасы кысрыклый. Кыскасы, без фәкыйрьләр өчен эштә килеп туган кыенлыкларны ерып чыгу, дәү түрәләр белән бәрелешләрдән кемнәрнең ниткән "каурыйлары" коелып исән калуы хакында кыйссалар елдан-ел кызыграк тоела бара... +Утыра торгач, һәр җәй көтеп алынган шушы очрашуыбызга турылап, Сәлимулла кордаш чыгарган җырга да чират җитә... +...Кызырата тавы, Мишә яры... +Тау өстендә тора бер болыт... +Күңелдәге хисләр, якты төсләр +карашлардан ташый, нур булып... +Үзебезнең җырны җырлыйк әле, +кубарылсын җанның юшкыны, +ялкынланып янсын безнең учак, +биекләргә менсен очкыны! +Кызырата тавы, Мишә яры, - +бәллүр чишмә чыга ургылып. +Сөйләшәсе сүзләр хәттин ашкан, +күңелләрдән ташый, моң булып. +Яшьлектәге дуслар җанга якын. +Яшьлектәге хисләр кадерле. +Яшьлектә җырланган җырлар гына +телә җанны, өзә бәгырьне... +Һәм тагын үзебезнең җырны җырлау мөһимлеге хакындагы кушымта арага керә. Тик аның соңгы юлы "йолдызларга ашсын очкыны", дип тәмамлана... Бу сүзләрне, теләк-тәкъдимнәребезне искә алып, Әмир яшьти корыштырган иде... +Җыр, әгәр дә аңа җан иңгән икән, күңелләрне уртак дулкынга турылый һәм андыйдан соң беркавым айный алмый, әсәрләнеп, сүзсез утырыла... +Адмирал әфәндене тау исеме сәерсендергән булып чыкты, һәм аның капылт кына: +- Ниткән Кысыр ата тавы ул? - дип, кызыксынулы соравы моңга бирешүчәнрәкләребезне, җырның тылсымлы тәэсиреннән "уятып", тып иттереп җиргә төшереп бастырды. +- Хозыр Ата дигән сүздән үзгәргән, - дип, ашыгып ачыклык кертте Әхмәт, гармунын читкә куеп. +- Что за мужик? +Терекөмештәй хәрәкәтчән һәм җитез Әхмәт, урыныннан торып, гасабиланып, баскан ноктасында бөтерелеп алды һәм, шагыйрь дустыбыз тарафына ишарәләп: +- Менә шушы кеше иң төгәлен әйтә инде аның, - дип котылды. +- Пәйгамбәр, - дип ачыклык кертте Әмир, тыныч кына. - Терек суы эчкәнгә, мәңге яши. Мөсафир, дәрвиш кыяфәтендә кешеләргә юлыга һәм, күңелләре сафракларга, "инде беттем", дип торган мәлләрендә игелек кыла, булыша, ярдәм итә. +- Димәк, ул бу тирәләрне ураштырган! - дип тел шартлата Адмирал. +- Бер сукмактан йөрибез, - дип ризалаша Әмир. - Әхмәтнең кабаттан мантып китүенә шул сәбәпче түгел микән әле? +Як-яктан: +- Ни булган иде Әхмәткә? Без берни белмибез! - дигән кызыксынулы сораулар, борчылулар яңгырый. +- Әй, - дип көрсенә Әхмәт, чыраен чытып һәм сул кулын кырыйга таба селтәп куя. +- Йә-йә, без дә белик, - дип гөрләшә башлый мәҗлестәшләр. +- Кем дә кем Әхмәт белән булган хәлне белергә тели, шул иптәшләрнең кул күтәрүен сорыйм. Каршылар? Тоткарланучылар? Бертавыштан! - дип сөрән сала Адмирал. +- Туктачы, Адмиралым, - дип, аның җиңеннән тарта Әмир. - Бәлки, кешенең ничек итеп күлмәген күтәртеп - эченә, чалбарын төшертеп, артына тибүләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашасы килмидер? Кукраюлары бик күңелле, кәкрәйтүләре бик яман, дип җырлыйлар түгелме соң хәләл җефетеңнең туган якларында? +- Алай ук түгел бит инде, - дип, янә сикереп тора Әхмәт. Ул, гадәтенчә, урынында зыр итеп бөтерелеп ала да, тәвәккәлләп, үзенең сөйкемсез сөяккә әйләнүе тарихын бәян итәргә керешә... Сөйләгән саен, сүз агымы тизлеге арта тора һәм бермәл ул кызулый ук башлый: +- ...Чакыртып алды бу мине. Килеп кердем кабинетына. Келәмнәр калын анда, аяклар бата да, баш әйләнеп киткәндәй була, күз алдында әйберләр тотанагын җуеп йөзә башлый. Өстәлләр кара агачтан, ә шулар, мокытны кырык ел укыт, барыбер мокыт, дигәндәй, колхоз рәисе зәвыгынча, "Т" хәрефе ясап тезелгән. Бар бит әле Әмир ярата торган Гамил Афзал шигырендә, ничек әле, "татарга кол кереп утырган", дигән төше. "Колхоз" тагын да тирәнрәк кереп утырган безнең югары катламнарга... +- Иҗади катламнарда да хәл шул, - дип сүз кыстыра Әмир. - "Декамерон"ны да укымаган гыйбадлар язарга өйрәтә башлады бүген... +Адмирал аңа "тсс" дип, бүлдермәскә кисәтеп ым кага. +- Әмир хаклы, барыбыз да колхоз кадрлары, - дип дәвам итә Әхмәт. - Хуҗа түрдә, ә як-яклап, "тән"гә якынаю җае тапкан "алтылы чыбыклар" күзләрен тасрайтып утыра. Мине күрүгә, агаебыз корт чаккандай чәчрәп урыныннан купты. Бер кулын кесәсенә тыккан да, әйтерсең, анда бильярд шары бар, шуны, әле уңга, әле сулга әйләндерепме-әйләндерә. Дулкынланган чакта моның бугаз төере бүртеп, күлмәк якасына сыймый башлый икән, һәм ул юк муенын, ата каз сыман әледән-әле алга суза... Аны, ишеткәнсездер, бәлки, үзенең иң якыннары урыныннан очыртырга маташты. Беренче булышчысы, уң кулы дисәң дә ярый, миңа телефоннан шалтыратып, фәлән көнгә табын әзерләргә боерган иде. Өстән кушкач, йөгерә-чаба үтәми булмый. "Сезгә каршы этлек план корачакларын мин каян белим, үзегезнең төчкергәнегезгә дә, башкасына да ярхәмикалла дип торучылар иде ләса ул мәҗлестә", дип карыйм, ишетүче юк. Яраннарының әле берсе, әле икенчесе, эшемдәге юк җитешсезлекне бар итеп, турыны да кыекка чыгарып, минем бакчага таш томыра. Минем дә ачу купты. Сорау бирүчене шыр тилегә чыгара торган җаваплар телгә килеп кенә тора. Күрәм, гаепләүләренең нигезсезлеген чәлпәрәмә китерүче дәлилләрем агайның ачуын кабарта гына бара. Башта бурлаттай кызарды моның чырае, аннары агара төште һәм тора-бара яшелләнә үк башлады. Тәрәзәдән шундагы Татарстан байрагына төшеп уйнаган яктылык кайтарылып, шулай төрләндердеме, шайтан белсен... "Беләм мин синең эшләгәнеңне, ишәк тә эшли!" - дип үкерде бу бер мәлне. Һәм шул мизгелдә аның текмә-тек маймылга охшаганлыгын аңыштым. Аермачык күрәм, агайның умыртка сөяге җилкәсенә җитәрәк, сорау билгесенә охшап, капылт дуга булып бөгелгән. Кәкре куллары озын, ә киң борын тишекләреннән мүк сыман йон ургый. Калын кашлары гүяки тулаем йөнтәс танавын кырып хасил ителгән... Маңгае тар, булса булыр нибары ике бармак иңе, алгы яктан пеләшләнүе генә аны ерактан киң күрсәтеп күзне саташтыра икән. Абайлап алам, моның тирәсендәгеләр дә килеш-килбәтләре, үз-үзләрен тотышлары белән һәм фикер сөрешләрендәге кәкрәю-тураюлары аша да шул җан иясенә иш. Миннән ни көткәннәрен төшенеп, гаҗиз хәлдә кабул итү бүлмәсенә атылып чыгам һәм, иреннәре җете кызылга буялган, нечкә билле, мул арт санлы ниндидер мартышка киңәшенә буйсынып, үз теләгем белән эштән китү хакында, әйткәннәрен сүзгә-сүз тезеп, гариза сырлыйм. +- Ашыкмадың микән? - дип мөгрәп куя Адмирал. +- Ә нишләргә боерасыз? Кая барма, хуҗаның йөгерек күзле шимпанзе, горилла, орангутанг, лемур табигатьле туган-тумачасы, әшнәләре... Ә мин шулардан кимме? Ай үттеме-юкмы, тырыша-тырмаша торгач, күңелемә хуш шул даирә станына кабаттан әйләнеп кайта алдым, һәм, кем әйтмешли, янә пальмадан пальмага сикереп, кокос чикләвеге чирттереп яткан көн... +- Ничек алай ансат кына? +- Ансат түгел, парин. Батып барганда, бер хәтәр текә танышым йонлач кулын сузды. Инде, кирәге бүтән чыкмастыр, дип уйлап, элек кылган игелекләрен оныта, аннан читләшә дә башлаган идем. Яхшылык хәтердә озак сакланмый, яманлык кына мәңге истән чыкмый бит ул. Берәр нәрсә сорасаң, колагы кызара башлый аның, шул сыйфатын өнәми идем. Һәм, маңканы агызып, кабат шул кешегә барып аудым... Ул, билгеле, башта әйтәселәрен тезде... Аннары, урыс әйтмешли, мине "отмазал"... +- Димәк, бар да тәртиптә? +- Ут йотуларымны әни авыр кичергән. Бар да урынына утырды, дип җиңел сулыш алган көннәрнең берендә якты дөньядан китеп барды... +...Олыгая төшкән саен, сабыйлыгыңа якынаясың, кемгәдер нарасый чактагыча елышасы килү тойгысы арта бара... Зур гына берләшмәдә техник күзәтчелек мәшгулиятендәге Госман дустыбыз кыйссасы да ахыр чиктә шул фикерне өлешчә булса да куәтләүгә кайтып калды... Аның Казаннан электр поездында мәҗлесебезгә кайтышлый юлыккан маҗарасы шактый гыйбрәтле булып чыкты... Госманның тавышы җанга ятыш, салмак, һәрвакыттагыча, ул сүз тәмен һәм үз кадерен белеп, сеңдереп, шома сөйли. Усал телләр Госман әфәнденең, һәр чыгышын көзгегә карап ятлый, дип гайбәтен сата. Шулмы гаеп? Үрнәк аласы урында, урынсыз ыржаю. Мөкәммәл җөмлә төзи белүчеләр нык кимегән, корыштырганнарында мәгънә коргаксыган, радиолардан берсеннән-берсе ямьсез тавышлы алып баручыларның төчеләнеп һәм ахахайлап тозсызланулары, ясалма көлүләре, ялган шатланулары, риядан борчылулары тәмам азу ярган, ә алар белән әңгәмәгә дәшелгән мөһим вазифа ияләренең бер-берсенә бәйләнешле рәттән өч җөмлә төзеп әйтә алуы могҗиза буларак кабул ителә башлаган, ихласлык комрыкка тибәрелгән бер заманда, җырлап торган эзлекле сөйләмгә юлыгу, кем әйтмешли, тәнгә сихәт, җанга рәхәт ул... +"...Димәк, сезнең белән күрешү ниятеннән юлга җыендым, - дип башлады Госман әкәбез. - Гаражымдагы өч машинаның берсен хатын иярләп, таң тишегеннән кияүләргә чыгып тайган, олы кыз шалтыраткан, имеш, икенчесен малай алып сызган, өченчесе кыз карамагында, анысы кая олаккандыр, шайтан белсен, һәм мин, "самый кирәк чагында, атаң өйдә булмады", дип, баласына зарланган хатын сыман, берүзем "атсыз" торып калганмын. Нишлисең, автобуска утырдым да дырык-дырык вокзалга юл тоттым. Вокзал, пардан зәңгәр бушлат кигән каравылчылар белән тутырык икән хәзер. Беренче катта да эленке-салынкы кайнашалар, икенчесендә дә шулар эштеренә. Казна киеме кигән әлеге ваемсыз чырайлы затлар миңа шик белдереп, сөзеп-сөзеп карап узалар. Чак кына арурак дигәннәре металл сизүче махсус капкадан капшап-тикшереп эчкә уздырды. Билет алыйм дисәм, касса тәрәзәләренә "тәнәфес" дип язып куйганнар. Автобустан төшкәндә, кыек басып, аякны авырттырган идем, биредә икенче катка көйләнгән эскалатор ватылган булып чыкты, ничек кирәк алай баскычтан тәпи-тәпи югары күтәрелдем. Киттем, күрсәткеч буенча бәдрәфханә юллап. Анысының ишегендә "ремонт" дигән язу эленеп, иң якын хаҗәтханәнең кызыл бинада булуы хәбәр ителә. Юл тотам кызыл бинага. Кызылында каравылчылар тагын да ишле булып чыкты. Центнер, центнер ярымлы, хөрәсәнлекләре һәм хәрәкәтләрендә шәйләнгән, күз карашларыннан сирпелгән мондый нөсхәләрне кайлардан табып бетергәннәрдер... Ничек кирәк алай тикшерүләрен узып, патша җәяү бара торган җирне эзләп тапсам, ишек катындагы будка тәрәзәсеннән йокыданмы, башкасыннанмы шешенгән йөзле хатынның кабартма авызы, иренеп кенә, "егерме сум", дип мыгырдана... Билет булса, бушлай кереп булуын әйтеп тормый җиңгәгез. Ә миндәйләргә билет юклык касса өчен тәнәфес оештырып хәл ителгән. Кем белә, бәлкем, бәдрәф бер көтү каравылчылар штатын финанслау чыганагы булып калгандыр?.. Кесәмнән меңлекне алып хатынга сузам. Теге баш чайкый, вагым юк, ди... Будка бәләкәй, хатын зур, ул аны гүяки киеп куйган... Тутагыз шуннан көч-хәл сыдырылып шуып чыга да, мине озаклап тентеп-тикшереп керткән ишек катына барып, бушлатлылардан меңлегемне ваклатып килә... +Вокзал идәнен юып тазартучы агрегат биредә үзйөрешле түгел, ә этеп азапланулы икән һәм аны, адым саен кабелен сүтеп һәм җыеп, билгеле бер аралыкта урнаштырылган розеткаларга тоташтырып эшләтәсе... Яхшы, хуш, миңа дигән электричка китәргә егерме минут кала, аның кайдалыгын игълан иттеләр. Турникет аша абына-сөртенә чыгып, башта мәтәлә-казала бишенче катка йөгереп менеп, әйтелгән юлга барасы, аннары шул югарыгы каттан перронгача йөгереп төшәсе. Анда лифт бар барын, әмма эшлиме ул, юкмы, эләгеп буламы, аңышып торырга вакыт тар. Төшкәндә ишекләре ачык иде дә, ярты юлда эләгеп калу ихтималыннан шөлләп, ул уңайлыктан файдаланырга базмадым. Егерме минут үтте дигәндә, бер вагонга кереп, ишек катындагы рәтне калдырып, икенчесенә барып җирләшүем булды, кузгалып та киттек. Электр поезды бер алып биреп китсә, хутлы элдерә икән... Тимер тәгәрмәчләр "кайтасың", "кайтасың", дип җанны алгысыта. Кайтабыз. Вагонда халык әллә ни ишле түгел, алай да әңгәмәләр кушылышыннан туган гөж, тәгәрмәчләр тыкылдавы кысасында йокыны китереп тирбәтә, мәмрәтә. Изрәп йокыга китәргә, вакыт-вакыт әле ачылып, әле ябылып торучы шудырма ишек чыгарган дыкылдау һәм тамбурдан кергән тәмәке сасысы комачаулый. Анысына да күнегер идең, әледән-әле билет тикшерүчеләр өере бимазалый. Инде алары да тынычланып, каядыр сеңгәч, бераз черем итеп алырга була, дигәндә генә, салонда янә ниндидер ыгы-зыгы купты. Соңгы рәттә урнашкан әзмәвер гәүдәле сәрхуш ир-ат йодрыкларына ирек биргән, янәшәсенә туры килгән күршесе, гөжләп кан саркыган авыз-борынын учы белән каплый төшеп, ишеккә ташланды. Сугыш чукмары исә аны куалап вакланмады, бу матавыктан котылырга омтылып урыныннан купкан икенче күршесенең дә ипи шүрлегенә менеп төште. Бәладән башаяк, дип, таярга маташкан күршесе кискән агачтай аугач, бичараның касыгына ботинкасы белән каерылып тибәргә дә онытмады. Теге мескен, ничек кирәк алай, дүртаякланып, шудырма ишек ачылган шәпкә тамбурга атылып чыгарлык дәрман таба алды тагын... Юка гәүдәле, кара яулык япкан әбекәй, каударланып, "улым", "улыкаем", дия-дия, чыгырыннан чыгучыны тынычландырырга азаплана, әмма күкрәге җиңү дәрте белән тулышып алгысыган ир-ат өчен аның чапалануы, бәйләнчек черки безелдәве сыман гына тоелгандыр... Бермәл, гүяки кисәк яңгыраган уртак әмергә буйсынган сыман, арткы рәттәге пассажирлар дәррәү урыннарыннан купты. Әһә, минәйтәм, хулиганны, уртага алып, "эре иләктән иләмәкче" болар. Тик ялгышканмын, гомуми кузгалыш тәртип урнаштыру ниятеннән түгел, ә һәркем үзе хакында борчылып, бәладән ераккарак качу, күченү хәстәрен күрә булып чыкты. Мин әллә нәрсәсенә ирендем, гомуми талпынышка иярмәдем, "тамыр җибәргән" урынымны ташлыйсым килмәде. Алай да ыгы-зыгы купкан почмакка күз ташламый да булмый. Карашларыбыз очрашты, һәм чамаладым: йодрыкларына ирек бирүченең минем белән дә аңлашырга исәбе юк түгел... Менә ул, урыныннан торып, каршыма күчеп утырды. Майлы тонык карашы белән сөзеп баштанаяк күздән кичерә абзагызны. Әшәке итеп елмая. Уң кулыма күн перчаткамны кияргә өлгерәм. Йодрыклар җыйнак минем, селтәнергә туры килгән мәлләрдә, бармаклар таралып очмавын кайгыртмый булмый. Менә каршымдагы әзмәвер урыныннан куба. Мин дә җәлт кенә, тегене тәрәзә ягында калдырып, аралыкка чыгып басам. Һәм без, ике утыргыч арасында йөзгә-йөз, Тукай язганча, "күзгә күзне нык терәп" тын торабыз. Беләм, моның ишеләрдә эт холкы, карашыңда әз генә курку сизелсә дә, бугазыңа ыргылачак. "Төкерәм мин сиңа" дигән мыскыллы елмаю да әзмәвернең сабырын төкәндерә күрәсең, саллы йодрыгының күз төбемә турылануын абайлыйм. Тидерә алса, башны өзүе бик мөмкин, шайтан алгыры... Минем бәхеткә, әлеге әфәнде ярыйсы гына салган, авырлык үзәген саклау турында кайгыртмый. Башны кырыйга алып калырга өлгерәм, алай да татуировкалы йодрыгы колакны яндырып ышкылып үтә... Инде сугуы бушлыкка тару аркасында алга сөрлеккән эре гәүдә мәтәлсен өчен, юлыннан читкә тайпыла төшеп, аяк чалып, җилкәсеннән алга йолкытырга, аңа юнәлеш бирергә генә кала. Һәм, ишелеп барган мәлендә нечкә җиренә типми дә булмый, югыйсә, кем әйтмешли, салондагы халык дөрес аңламаска мөмкин... Таудай гәүдәле сәрхуш йөзтүбән барып төшкәч, тын алганын көтеп тормый, башына аяк белән басып, "кузгалсаң, күзеңне тибеп очырам", дип кисәтәм. Мондый чакта әмернең кыска - миендә сыңар сыры барларга да барып җитешле булуы хәерле. Вагонда шәхси хакимиятен шактый уңышлы урнаштыра башлаган кемсә, инде бите белән пычрак идәнне "үптерүгә" карышмый. Ул арада арык гәүдәле кара яулыклы кечтеки әбекәй кырыма килеп, "улым, зинһар, үтерә күрмә", дип, бии-бии ялварырга керешә. Мин аяк астымда ятучыга: +- Әниең сүзен тыңла моннан ары, - дим дә гәүдәсе аша, артына басып, башмак эзе калдырып атлап чыгам һәм кабат урыныма барып утырам. +Әби, каударланып, тәүфыйксыз малаена торырга булыша, кадерлесен, куркыныч урыннан тизрәк, "әйдә, әйдә", дип читкә өстери, һәм алар ничек кирәк - алай кабат үз урыннарына барып урнашалар. Вагонда тынлык хөкем сөрә, гөжләү туктаган, тәгәрмәчләр генә тыкылдый. Тегесе дә, монысы да кызыксынып мине күзәтә. Берсе, теләктәшлек белдереп, баш бармагын күрсәтеп, ахмакларча елмая да... +Хәлбуки, ун-унбиш минут үттеме-юкмы, теге бәндә кабат урыныннан куба. Торып баскач һәм як-ягына каранып алгач, тәвәккәлләп алга, халык ишле тарафка, салон түренә төбәп кузгала. Кырымнан узышлый, болганчык карашын минем тарафка ташлап ала, үз итеп күз кысуыма тешләрен шыгырдата һәм ары китә. Ул да булмый, ирле-хатынлы рәткә туктап, берара чама тартып карап торгач, саллы йодрыкларыннан икесенә дә өлеш чыгара. Миңа исә алга таба вакыйгалар үрелеше ничек дәвам итәчәген кызыксынып күзәтергә генә кала. Мәгълүм ки, кешеләр иҗтимагый корылыштан арына алмый. Рәсмие колачламаган мәлләрдә "үзешчән" әйдаманнар "йөк"не үз җилкәләренә алырга гына тора. Балалар бакчасыннан, мәктәпләрдән керешеп, армия һәм төрмәләрдә дә хадимнәр юк чакта, "патшалы" уены уйнала. Хәтта вагонда вакытлыча гына булса да баш буласы килү ихтыяҗы бар булып чыкты. Беләм, идәндә күрәләтә аунатылу белән, бу дәгъвачының инде укасы коелды. Шул хәлдән соң вагон дәрәҗәсендәге хакимияткә ирешергә маташырга инде соң, аның аңа дәхеле төкәнде, һәм мондый, урынсыз талпынышны гафу итмәячәк затлар табылырга тиеш... Чебиләр арасында да, берсенең артын икенчесе чукып канатса, кан күргән кошлар яраланучыны, чиратлап чукып, үтерми туктамый. Хәтерлисезме, Гүзәл Яхина дигән язучының урыс телендәге китабы Мәскәүләрдә бик югары бәяләнгәч, башта берәү чукырга азапланды, аның башлангычына икенчесе иярде, өченчесе чәчрәп чыкты... Безнең Әмир, инстинктка буйсынып, шул каләмдәшләренә кушылмаса гына ярар иде, дип кан калтырап тордым. Кетәклекне - ватан, киртәне тәхет санаучылар, үзләренең кытаклауларын җыр дип инанулары сәбәпле, әнә шулай ду кубып алдылар... Иманым камил, биредә дә "кызыл чеби"ләргә хас шаукым чагылыш табачак! Хактан да, иң соңгы рәттә утырган ике егет бер-берсенә карашып алдылар да, урыннарыннан торып, кулларына ирек бирүчегә таба юнәлделәр. Сүз озайтып тормастан, берсе, сугыш чукмарының артына төшеп, ике кулын култык астыннан уздырды һәм муенын йозаклады, ә икенчесе, кай җире кычыта, һәйбәтләп керендерергә кереште. Бичара әби дә шул тирәдә әбәләнде, тик аның инәлүенә боларның исләре китми булып чыкты... Ахыр чиктә шактый кызганыч хәлгә төшкән бәндәне, ора-тибә, үз урынына озатып куйдылар... Вагонда ниндидер шыксыз тынлык урнашты. Тәгәрмәчләр шыкылдавы яңакка, касыкка бәргән сыман итә башлады. Ләкин, торабара тагын бар да янә үз эзенә төште, билет тикшерүчеләр керде, аларның үзләрен тәфтишләүчеләр пәйда булды, әңгәмәләр яңарып, салонда гөж яңарды, һәм янә изрәтә башлады. Йокыга китеп кенә барганда, кемдер җиңемнән тартып уятты. Күзләрне уып, яхшылабрак карасам, милиция хезмәткәре. Мин аны, кондуктор, дип буталып, кесәмнән алып билет сузам. +- Исәнмесез. Сезгә әнә теге хулиган бәйләнгән, диделәр? - ди погонлы, мине очлы карашы белән бораулап. +Вагон патшасы булу хыялы чәлпәрәмә утырган тарафына карыйм. Битенә идән пычрагы йоккан, йодрыклар төшүеннән шешенеп киткән чырайлы танышым катында янә бер милиционер кунаклаган булып чыкты... +- Бер дә таныган кешем түгел. +- Вагонда ут өереп сугышканны күрмәдегезме? - ди милиционер, иренен бүлтәйтеп. +- Ә үзегез кайда идегез соң, ут өереп сугышканда? +- Сорауларны биредә мин бирәм. Ул Сезгә бәйләнгән. Менә бу иптәш шулай дип раслый. +Як-якка каранам, һәм миңа баш бармак күрсәтүченең катымда елмаеп торуын абайлыйм. +- Сез, мине бу исерекне кыйнады, дип күрсәтмә бирдегезме? - дип сорыйм аңардан. +- Юк, юк. Сез нәрсә, - дип өтәләнә баш бармак күрсәтүче. - Сез идәндә аунатмасагыз, аның арт сабагын укыткан ике егет тә хулиганга сүз катарга базмый иде, дидем генә мин. +- Ә кайда соң ул батыр юлдашларыгыз? +- Төшеп калдылар. +Милиция хезмәткәренә яртылаш борылып: +- Мин бирегә күрше вагоннан күчеп утырдым, - дип белдерәм. - Монда бер мужик утыра иде. Иптәш мине шуның белән бутый бугай? +Милиционер сораулы карашын баш бармак күрсәтүчегә юнәлтә. Теге "әллә тагын" дигән мәгънәдә җилкәләрен сикертә... +- Кайда соң ул мужик? +- Ә мин белергә тиешме? +- Бик кыю сөйләшәсең син, абзый кеше, кем дип белик үзеңне? Документың бармы? +- Гражданин. +- Нәрсә? +- Конституциянең икенче маддәсе нигезендә, дәүләт өчен иң югары кыйммәткә ия зат. Аттестация узсагыз, сез моны белергә тиеш идегез... Паспортны күрсәтәсеме? Таныклыкнымы? Бәлки, әүвәл үзегез белән таныштырырсыз, лейтенант әфәнде? +Әңгәмәдәшем, минем кесәдән ала башлаган ике башлы сәмругкош сурәтле таныклыгымның читен күрүгә, капылт тынычланып: +- Ярый, ярый. Хәерле юл сезгә. Борчыган булсам, гафу итегез, служба шундый. Лейтенант Ибраев булам, - дип, честь биреп, елмая-елмая, чигенәчигенә, коллегасы катына ашыга. +Тәртип саклаучылар авыз-борыны җимерек, тәмам юашланып калган юлдашыбызны, урыныннан кузгатып, этә-төртә алга юнәлтәләр. Теге өч-дүрт адым киткәч абынып, идәнгә утыра. Кара яулыклы юка гәүдәле әби дә күләгә сыман шул тирәдә кайнаша. Чүгә-чүгә нидер сөйли, ялвара. Егетләр әзмәверне өстерәп карыйлар, әмма нәтиҗә "ай киттек, ел киттек, энә буе җир үттек" шае. Әңгәмәдәш погонлы егет аптыраган кыяфәттә миңа мөлдерәп карый. Мин, дустанә елмаеп, күз кысам һәм җиңелчә генә кул селтим. Һәм форма кигән егетләр, "табышларын" калдырып, вагоннан чыгып китәләр. Аларны аңлап була билгеле, үзе тәпиләмәгәндә, мондый центнер ярымлы бәндәне күтәреп йөртү ни пычагыма?! Бик күп булса, нибары унбиш тәүлеклек "таяк" эшләнә, ә хулиганлык маддәсе "тегәргә" шаһитлар юк. Күренеп тора, тәҗрибәләре дә сай. Безнең участковый андый әзмәверләрнең артына төшеп, бер кулы белән җилкәсеннән, ә икенче кулын ботлары арасына тыгып, нечкә җиреннән умырып тота да этеп алып китә, теге мескенгә аяк очларына басып, вак адымнар белән йөгерә башлаудан гайре әмәл дә калмый... +Әби, кәкрәя-бөкрәя, улына янә торырга ярдәм итә, аннары аны иң якын утыргычка таба этеп утырта... Башындагы яулыгын салып, башта тирләгән үз битләрен, аннары сөекле улының пычранган чыраен ышкып тазарта башлый..." +Госман сөйләүдән туктый. Без аның кыйссасы дәрьясында йомычка булып агабызмы, йөзәбезме, һушка килә алмый торабыз. Тынлыкны бу юлы да һәрвакыт аек акыллы Адмирал бүлә: +- Шуннан ни? +- Һаман да шул чеби теориясе, Адмирал әфәнде. +- Нәкъ Әхмәт очрагындагыча. +- Ниткән чеби теориясе тагын? +- Милиционерлар да бит чукылганны чукырга килеп җитеште... Һәм минем кыйссада да бердәнбер чын кеше - әби. Әни кеше... +Тамак чылатып, бераз капкалап алгач, иң текә иномарка иясе Әгъләметдин сүз алды... +..."Мин карьера ясарга бәләкәйдән керештем, - дип башлады ул үзенең хикәясен. - Элек авылда мал-туар ишле, сарыгын, сыерын, танасын аерымаерым чиратка салмый чыгарсаң, урамга сыймаслык була торган иде. Әти юк, әни берүзе тормыш арбасын өстерәп чиләнә, мин исә - борын асты кипмәгән олы малай. Алай да елдан-ел дәрәҗәм күтәрелә бара. Башта ат көтүе көттем. Аннары авылдашлар, сарык көтүе көтәргә лаек, дип таптылар. Өченче елны - таналар, ә аннан соң савым сыерларын ышанып тапшырдылар. Өч кеше алындык анысына: мин, бер аягы гарип Әшрәфҗан абый һәм шуның Равил атлы энесе. Көтүлек җире әкәмәт шәп безнең, көн уртасында малларны чишмәле урман аланына кертәбез. Бүтән урында маллар төш тирәсендә ике сәгать ятып ял итсә, биредә дүрт сәгатьсез кузгаласылары килми. Ә сәгатьне аяк табаны белән күләгә үлчәп чамалыйбыз. Вакыт иркен, хет йоклап ял ит, хет берәр эш тап. Әмма Равил тынгысызлый, әйдә, көрәшәбез, дип тинтерәтә. Син миннән зур бит, дип карыйм үзенә. Муен тамырына кундыра, артка тибә, төрлечә каһәрли. Күнми кая барасың. Көрәшәбез. Өч яшькә аерма бала чакта нык сиздерә, моның борыны астына инде мыек типкән. Алай да бирешәсем килми, этләшәм, бөтереләм, күкрәге астына керәм, читкә йолкынам - ектырмыйм тегеңә. Гарьлегеннән бу мине муеннан кысып аска бөгә дә йодрыгы белән башны төя башлый. Әшрәфҗан абый ыржаеп көлеп тик карап тора. "Көч кенә керсен, исеңә төшерәм әле мин боларны!" - дип карыйм. Юк, әшәкелеген арттыра гына, мәлгунь. Белә, әти юк, абыйлар юк. Узынуы - яклаучым булмаганга. Берсендә каты ук эләктерде, күзгә чыккан яшьләрне җиң очы белән ышкый-ышкый, "бүтән болай яшәп булмый", дип, эш ташлап өйгә кайтып киттем. Әни фермага ат җигеп йөри иде минем, бидоннар белән сөт ташый, күтәрә шуларны, төшерә, эре сөякле иде мәрхүмәкәй. Әбәдкә кайтып керде бу. Син нишләп эштә түгел, дип тәфтишли. Башта ык-мык килдем. Кыйналу хакында сөйләргә тел бармый, горурлык мишәйт итә. Җилтерәтә башлагач, күңел чайпалып китеп, буа ерылды, дөресен сөйләп аттым. "Әйдәле! Утыр арбага!" - диде әни. Киттек кузгалып. Әни, ике кулы белән дилбегәгә тотынып, аякларын аерып кабык арбага баскан, күк биянең сыртын дилбегә очы белән каезлапмы-каезлый. Аланга чаптырып барып кердек. Тегеләр абыйлы-энеле ипи белән күкәй ашап, шешәдән сөт чөмереп утыралар. Әни, ыжгырып килә-килешкә Әшрәфҗан абыйны гарип аягыннан эләктереп җиргә сөйрәп төшерде дә: "Син нигә фәләненә җон чыккан энеңне тыймыйсың, аксак тәре?!" - дип, зур кытыршы учлары белән моны шапы-шопы яңакларга да кереште. Әни булгач, миңа да йөрәк керде, батыраеп Равилнең бугазына барып ябыштым. Чыбыркысы янында аркылы ята иде, шуны эләктереп алып, шомарып сөякләнгән сабы белән шалт башына! Җирләр акыра малаең. Бермәл ычкынып китеп, торып ук йөгерде. +...Еллар үтте. Армиядән кайткан елны авыл Сабан туенда батыр калдым. Элек кичке уеннар бик күңелле иде: гармунда сыздыру, җырлап бию, наза уйнау дисеңме. Буа янында уза иде ул безнең. Шуны урталай бүлеп ай юлы сызылган. Әлеге "дус" - Равил очрап тора. "Яшьти, тимә, гаеп миндә булган", - дип, күзгә мөлдерәп карый. Бераз салган. Өр-яңа кәчтүмнән. "Нинди яшьти булыйм ди мин сиңа? - дим. - Сикер суга! Йөз, колач салып!" Китте бу кереп. Бермәл аркам белән тоям, кемдер миңа төбәп карап тора. Киртә белән тондырмагайлары тагы, дип борылсам - әни. Шелтәләп, баш чайкый..." +- Булмаса булган икән, кая, мин дә сөйлим, алай булгач, дип, утырган җиреннән калкынып куйды авылда калып, тәрәзә-ишек, башка шундый эшләнмәләр ясап көн күрүче алтын куллы дустыбыз Хөснулла. - Эчеп җибәр салганын, сорама каян алганын, дип җырлыйлармы әле, берәрне төчкертик тә аннары мин сөйләгәнне тыныч кына йотып утырасы була. Тоттыгызмы? Тотсагыз, башлыйм. +- Ашыктырма, Хөсни. Үзең дә капкала. Күрәм, чабышка җыенган ат сыман ярсыгансың. +- Яшь фил кебек дулкынлана, - дип өсти Әмир. +- Әйдәгез, тоткарламыйк, югыйсә ялындыра башламагае. Сүз сиңа, Хөсни, чурт с ни... +- Рәхмәт, Адмирал әфәнде. Димәк, менә болай. Минем ике апам тугач, сугыш башлана. Әти сугыштан исән кайта һәм янә ике кыздан соң, көтеп алган малай, мин дөньяга аваз салам. Әти яуда чакта ике бала белән торып калган әни тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татый. Элек авылда эш кенә түгел, әле чират буенча дежур, ягъни кизү тору тәртибе дә булган. Кышкы бер көндә моңа әнә шул кизү чираты тәртибендә район үзәгенә пакет илтергә куша авыл советы рәисәсе. Иптәшкә ундүрт яшьлек бер кызны ияртәләр. Буран чыгып тора, дигәнгә дә йомшамый рәисә хатын, ашыгыч илтергә кирәк, төрмәгә китәсең киләме әллә, дип җикеренә. Әнкәй белән үсмер кыз җиде чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә җәяүләп чыгып китәләр. Өстә юка телогрейка, башта җеп шәл, аякта иске чабата, юлга чыкканда ашаган ризыклары - алабута күмәче... +Районга җитеп, башкарма комитетны табып, кирәкле кешене көтеп алып, шул пакетны тапшырып кайтырга чыкканда, җәяүле буран көчәя төшә. Күпмедер вакыттан соң ул котыра ук башлап, бермәл басуда күк белән җир тоташа, бернәрсә күренмәслек була һәм болар адашалар. Адашып караганнар белә, әллә кайлардан әйләнеп йөрелә... Шактый чакрымнар узгач, үсмер кыз бала йончып, тәмам хәлдән тая. Әни аны арка кочтырып юлын дәвам итә. Бара торгач, безнең Ямбулаттан алтыҗиде чакрым читтә урнашкан күрше авылга бөтенләй икенче яклап килеп чыгалар. Хәер, алай әйтү дөрес үк булмый, чөнки аркадагы юлдаш сулыш алудан туктаган икән. Әни аны бер агач төбенә сөяп калдыра да, зират почмагы абайланган авылга үрмәләп диярлек барып җитеп, иң кырый йортның ишеген кага. Анда үзе сыман ике балалы хатын яши икән. Өендә бер кыерчык икмәге юк, миче суык. Карап торган кәҗәсе бар, һәм шул хатын абзарга кәҗәсен саварга чыгып китә. Җеп өзәрлек хәле калмаган әнигә хәзинәсендә барын, ягъни яңа савылган шул ярты кружка сөтне эчерә. Бу юмартлыкны бәһаләп бетерерлек түгел - күрше авыл хатыны асылда бер белмәгән кешенең өзелә язган гомерен үзе һәм ике баласы гомереннән өлеш кисеп ялгый... +Әни, әнә шул ярты кружка сөттән алган егәр белән, кар ерып, авылыбызга кайтып җитә, туры авыл советына барып, хәлне аңлата. Авыл советы рәисәсе аңа "кеше үтерүче" дип ташлана, өтермәдә черетәм, дип яный... Кызның әнисе Хәмдениса апа шунда була, яман хәбәрне ишеткәч, сыгылыплар төшә... Ат җигеп, кемнәрдер әни әйткән агач төбен эзләп китәләр һәм өч сәгать йөреп, тапмый кайталар. Янә әнине утыртып алып китә болар. Аның да өйдә ике баласы бар югыйсә, ачмы алар, тукмы - монысын тикшергән кеше юк... Агач төбендә калган кыз бала табыла... Бәхеткә, эт-кош тимәгән. Районнан милиция һәм табиб килеп җитеп, мәетне тикшереп, әнине гаепсезгә чыгаралар... +Менә сугыштан мәрхүмә кызның әтисе Габделхәй абый кайтып төшә. Ә әни аның күзенә күренергә яхшысынмый, очраганда, барган җиреннән борылып, гел читкә тайпылу ягын карый. Ә беркөнне Габделхәй абый өебезгә үзе килә. Керергә рөхсәт сорый, исәнләшә. Аннары болай ди: +- Мин сугышта йөз меңнәрнең кырылуын күреп кайттым, сеңлем. Газиз кызымның үлеме - шул фаҗиганең бер йомычкасы... Сиңа үпкә сакламыйм, синең бер гаебең дә юк, берүк миннән дә, Хәмдия апаңнан да читләшмә, кыенсынма... +Бу хәлләрдән соң күп еллар узгач булды монысы, салкын кара көзнең җилле бер көне иде, без өч малай - авыл советы сәркатибенең улы Наил, мин, Габделхәй абыйның төпчеге Рәшит - бәрәңгесе алынган бакчабыз читендә учак ягып, бәрәңге пешерергә ниятләдек. Учагыбыз дөрли башлап, рәхәтләнеп җылынырга өлгермәдек, бакча башыбызда күзләре тонган һәм акайган өч-дүрт ир-ат пәйда булды һәм болар безгә таба атылабәрелә йөгерә башладылар. Качарга омтылдык, өлгермәдек, сүгенә-сүгенә эләктереп алдылар да, җилтерәтеп, каккалап-типкәләп, колхоз идарәсе һәм авыл советы урнашкан кәнсәләрнең әле миче дә чыгарылмаган, эшләнеп бетмәгән яңа ягына кертеп, өстән бикләп алдылар. Бүлмә суык һәм караңгы иде, берзаман тамак та ача башлады. Яшьтиләр безгә ашарга ипи белән алма алып килделәр. Тәрәзә борысы өстендә калдырылган арадан, кулга шырпы кертә-кертә, күчтәнәчләрне кабул итеп алдык. Вакыт-вакыт ишекне ачып, безне барлыйлар һәм яныйлар: имеш, район үзәгеннән милициягә, аннары өтермәнгә озатачаклар. Урнашкан бүлмәбезнең бер дивары артында бухгалтер белән читават шалт та шолт чут төймәсе тарта. Тәрәзәгә килгән дуслар әйтүенә караганда, минем әни безне яклап нидер әйтергә тырышып караган икән дә, "этлекнең башы - синең малайда", дип, аны тиз туктатканнар. Наилнең әтисе, гомумән, каты кыланды, үз улы дип тормастан, әле кертеп япканчы ук, аңа биргәләп алырга өлгерде... Ихтимал, сугыш инвалиды агай, янгын чыгара язуда гаепләнүче без фәкыйрьләргә карата нәфрәтле һәм каныбызга сусап ярсыган төркемне суыта төшү өчен, юри кырыс кылангандыр... +- Әни белми минем монда икәнне, әни белсә, ничек тә коткарыр иде, - дип, авыр сулый Рәшит дустыбыз. +Рәхмәт төшкере, Рәшитнең әнисе Хәмдениса апага кемнәрдер безнең хәлне ирештергән булып чыкты. Иелебрәк, ыңгырашыбрак атлый торган иде ул, авыр хезмәт елларыннан "сәлам" булып тәне, буыннары сызлагандыр, күрәсең. Әле әнисе урамда чакта ук, кәнсәгә кереп җитмәгән килеш үк, сыкрап сулыш алуыннан таныган Рәшит, күзләрен очкынландырып елмаеп: +- Әни!.. - дип шатланып кычкырып җибәрде. +Өчебез дә шәмәрешеп, колакларны ишеккә терәп, тын калдык. Ул арада Хәмдениса апаның ишекне шыгырдатып ачып, тупсадан кергәне, янә ыңгырашып куйганы ишетелде. +- Нәрсә, - диде ул әкрен, йомшак тавышы белән, әмма һәркемгә дә ишетелерлек итеп, - бер кызымны үтергән идегез, инде улыма керештегезме?! +Үле тынлык урнашты. Ул да булмый, ишек шартлап ачылды һәм без шунда ук азат ителдек. Бүтән ут белән уйнамаска сүз дә бирдерделәр шикелле. Рәшит сүз биреп мәшәкатьләнмәде, чөнки улын җитәкләгән, ялкын бөркегән күзләрен яшь каплаган ананы тоткарларга берәү дә йөрәксенмәде... +Кымыз кыздыра ахры, дусларыбыз укучы малайлар сыман, кулларын күтәрә төшеп селки-селки, "мин сөйлим" дә "мин сөйлим", дип, Адмиралны бимазалыйлар. Җитди көндәшлек шартларында сүз дилбегәсе күрше авыл егете, һөнәри шагыйрь буларак танылып килүче Әмиргә күчте... +- "Кеше барыбер кошлар нәселеннән", дип язган иде бер затлы шагыйрәбез, - дип кереште сүздән чәчәк ясый белүче уйчан дустыбыз. - Адмирал безне диңгез бүреләренә охшатып тост әйтте. Ә чынлыкта көтүдәге сарыкларга охшыйбыз түгелме? Менә бит әкәмәт, берәү керешкән тема башкаларны да үз кәлиясенә сөйрәп төшерә... Әниләр турында сөйләшәбез... Миңа ошый. Мин каршы түгел... +- Ике ноктаны туры сызык тоташтыра, - дип куйды Адмирал. - Әйдә конкретрак. +Әмир, аны ишетмәде дә бугай, тыныч кына башлаганын дәвам итте: +- Сабый чакта кызлар, малайлар бергә, дөнья бетереп урамда уйнаганда, маңгайга-маңгай чәкешеп аласың һәм берәрсе авызын җәеп, "әнигә әйтәм мин сине", дип, сузып елап җибәрә. Чынлыкта, әнисенә кайтып әләкләүчеләр арабызда бик булмады да шикелле, ә ул сүз тезмәсе авырлык килү белән ихтыярсыз, үзлегеннән ычкына. +- Ә кем бәхәсләшә? +- Әниләр турында гыйбрәтле хәдисләр бар, байтак җырлар, әдәби әсәрләр иҗат ителгән, ә тирән мәгънәле әйтемнәрнең исәбе-хисабы юк. Безнең авылда "Ана - казна" дигәне әйләнештә йөри. Ягъни, һәркемгә чикләнүләрсез ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге тупланган чыганак, - ул сиңа тормыш бүләк иткән әниең. Аның сиңа булган мәхәббәте - бетмәс-төкәнмәс һәм иксез-чиксез. Ул - һәрвакыт, син хаксыз булганда да, бөтен дөньяга каршы барып булса да, яклаучың һәм аңлаучың. +- Килешәм, дәлше. +- Башлангыч мәктәптә укыганда, сыйныфташым Сәлмән белән авыл клубында кичен, качып кереп, "Кодин" дигән фильм карадык. Ул да, мин дә, ни гомерләр үтеп, шуны оныта алмыйбыз. Хәтердә уелып калган эчтәлек болай: төрмәдә утырып кайткан башкисәр егет карт, саран әнисе белән тыныша алмый. Аны үзе өйдә чакта гел урамдагы эскәмиягә чыгарып утырта. Шул егет бер заман мәхәббәтен очрата. Нәтиҗәдә, әнисенә карата мөгамәләсе уңай якка үзгәрә. Ә бер кичне, ниһаять, өйдә яшәү хокукына ирешкән әни кеше кухняда чүлмәктә май кыздыра һәм сөйгән ярын уйлап, бәхетле елмаеп йокыга талган улының ачык авызына китереп шуны сала... "Бу - ялган, мондый әни булмый, ул бер җен карчыгы гына", - дип чатакама килде Сәлмән яшьти. Ихтимал, ул шулай булгандыр да, чөнки фильмдагы вакыйгалар граф Дракула ватаны Румыниядә бара. +Бала чакта малай кеше сугышмый, тукмалмый гына үсми. Икенче класста парта өчен тарткалашканда, әлеге дә баягы шул дусның кулына карага манып яза торган ручка белән кадаганмын. Туган көнемдә котлау сүзе әйткәндә искә төшерде, рәхмәт яугыры. +Батыр ярасыз йөрмәс, дигән юатулы мәкальне малайларга еш ишетергә туры килә. Кайбер чәүчәләк ата-ана, балалар арасына кереп, улының йә кызының дәрәҗәсен төшереп бетерә. Бу җәһәттән мине уңайсыз хәлдә калдырулар булмады. Хәер, бер тапкыр булды бугай, әгәр шулай дип әйтергә яраса. Унынчы сыйныфта район үзәгендә укыган чак, дүшәмбе көнне беренче дәрескә соңга калуны, шимбә көнне соңгы ике дәресне калдырып качуны җайга салдым. Әле кайсы атнаны чәршәмбе көнне дә соңгы дәресне "тозлаштырам". Хикмәте шул: интернатта яшәү туйдырды, күңел авылга, әни пешергән ризыкка тарта. Дәрес калдыруның янә бер сәбәбе - элегрәк безнең авылда "сөрән сугу" дигән гадәт бар иде. Киләчәктә армиягә алынуын күздә тотып, ир баласы булган һәр йортта мәҗлес уздырыла. "Алмагачы" көенә гармун тартып, җырлар җырлап, җиденче класстан башлап кәеф-сафа корып йөрибез, әй. Һичкем, болай ярамый, дип тыймый. +Калдырган дәресләр шактыйга җыелган һәм кышкы каникул чорында педсовет җыеп, безнең ишеләрне акылга утыртырга ниятләгәннәр. Чакыртуга буйсынып, авылдан район үзәгенә килеп, туганнарда тукталдым. Педсовет кичке дүрттәме, алтыдамы башланды. Дәрестән качучы башка сыйныфташлар миннән акыллырак булып чыкты, берсе дә килмәгән. Көн тәртибе буенча алдан ниндидер ике мәсьәлә талкынгач, "десерт"ка мине уртага чыгарып бастырдылар. Мөнбәрдән минем гаепне класс җитәкчесе бәян итте. Каладан кайткан бер кыз белән кичен кинода очрашырга сүз куешкан идек, авылга кайтып җитеп булмаска охшап тора. Мәҗлестә һәркемгә тост әйттергәннәре сыман, биредәге "тамада"ның да исәбе - берәүне дә өлешсез калдырмау. Ә, бәлки, тәртип шулай куелган булгандыр, шайтан белсен. Мин инде, үз предметларын әйбәт белгән өчен, кайбер укытучыларым яклар, һич югы рәхимлерәк кыланыр дип өметләнгән идем дә, сыйныфташ кызлар әйтмешли, "чош сиңа". Бары тик трактордан укыткан Исрафил абый белән физкультура укытучысы Ильяс абый гына гомуми юнәлештән тайпылырга җөрьәт иттеләр. Байтак укучыларга исәп тотып туплаган "запаслар" бер ялгызыңа тотылгач, авырга туры килә икән. Түзәм, күз яше күрсәтергә исәп юк, алай да ике биткә "ут капты". Кайберләре сорау да бирә, әмма ык-мык җавапларымны ошатмыйлар. Өер белән дөмбәсләгәндә, дөмбәсләнүченең фикере, хаклымы-түгелме, өч тиен дә тормый, әлбәттә. Ышанмасагыз, Әхмәттән сорагыз. "Гаиләсендә дөрес тәрбия алмаган", - дип, "фаш" итүче табылды, ниһаять. Һәм шул мәлдә бүлмә ишеге шартлап ачылды да, анда әни күренде. Ул, беркемнән рөхсәт-фәлән сорап һәм исәнләшеп тормый түргә узды. Мамык шәле артка шуышкан, туны җилбәгәй ачык, күкрәгендә орден-медальләр планкасы, мәгариф отличнигы билгесе шәйләнә. Әнине биредә таныйлар, исемен әйтеп пышылдашулары колакка керде. Залда уңайсыз тынлык урнашты. Әни "хөкемдарларым"ны һәм "хөкем" процессы шаһитларын берәмберәм күздән кичерде. Аннары әкрен генә сүзгә кереште: "Тавышыгыз урамда, педагог иптәшләр. Коридорда, ишегегез төбендә кәмит тыңларга техничкаларыгыз җыелган. Нәрсә бар анда дигән соравыма берсе, "өерләре белән бер малайның әнәсен өшкерәләр", диде. Мине өшкерәсез булып чыга инде, ягъни мәсәлән. Нормаль коллективта мәнсезлекне авызлыкларлык хет бер абруйлы шәхес табыла. Кызганыч, сезнең арада андый шәхес юк. Баланың көндәлегендә билгеләре әйбәт, класс җитәкчесенең аны-моны язганы юк, миңа мөрәҗәгать итүчегез кая? Кем хокук бирде сезгә укучы балага Линч суды оештырырга? Бу ниткән педагогик алым?" +Әни җиңемнән эләктерде һәм, катгый итеп: "Киттек, улым. Монда бер акыллы кеше дә юк", - дип белдерде. Мин, "нишлим икән инде", дип, трактор буенча укытучы Исрафил абыйга борылдым. Ул күз кысып, елмая төшеп, баш селкеп, "китә аласың" дигән ишарә ясады. Әле генә умарта күчедәй гөж килеп торган бүлмә инде тып-тын. Әни мине җилтерәтеп диярлек алып чыгып китте. Ә тышта бурап-бурап кар ява. Әни авылның шәп атын җиктереп килгән. Ат тотучыбыз - шундый эшләргә җәлеп ителүче колхозчы Миңнулла абый иде бугай. Ат гайрәтле, төренергә дип чанага салынган толыплар зур үлчәмле һәм калын, якалары биек, җиде чакрым араны, кар бураннары туздырып, бик тиз кайтып җиттек. +Сабыр холыклы әнинең шул чакта ни өчен күкерттәй дөртләп кабынуын үзем әти булгач аңладым. Берәрсе белән мәңге дошманлашасың килсә, баласы турында кыек сүз әйтү дә җитә икән. +...Әнием колхоз парторгы, бер үк вакытта мәктәп мөдире һәм укытучы булып эшләве, кайчак райком әгъзасы булып та сайлануы аркасында вакыты һәрчак тар булуы сәбәпле, сүзнең кыскасын сайлап, үтемлесен табып сөйләшә иде, мәрхүмә. Бермәлне, студент чагым, китәр вакыт җиткәч тә, әллә нәрсәсенә җыенып җитә алмыйм, ә аның мине озаткач, үз планнары булган, кырыс кына: "Кайткач кайтырга кирәк, киткәч китәргә кирәк ул", - дип ычкындырды. Үзе исә бик тиз китте. Бер көн дә урын өстендә аунап ятмады... +Әмир хикәясе дә Адмиралны әллә ни кузгата, дулкынландыра алмады. Ул, бушап калган чәркә-касәләрне тулыландырып чыккач, шагыйребезгә борылып: +- Безнең коллективны сарык көтүенә охшатуың ошамады, - дип куйды. Һәм: - Әйдә менә шушыны тотып куй да, сарык түгеллегеңне раслап, экспромт шигырь яз, алай бик акыллы булгач, - дип өстәде. +Әмир, касәдәге кымызны бушатып, мыекларын сыпырыштырасыпырыштыра, янган учакка беркавым карап уйланып торды. Аннары акрын гына: +- Акыннар гына "барган шәпкә" иҗат итә. Татарда андый практика юк бугай, - дип, икеләнүен белдерде. +- Булдыра алмыйсың икән, халтурщик, дип мөһер сугабыз. Башкалар язганны алдыңа салып, шуны төрләндереп, балалатып, сагыш, ялгыш, язмыш, җан атам, яратам сүзләрен туглаучылар сыңары булып чыгасың. +- Аһ, алаймы?! +- Түгел икән, күрсәт талантыңны. Кем әйтмешли, чыгарып сал. +- Әйе, әйе. Салып сөйләш! +- Башта сал, аннары чыгар... +Әмир янә уйга талды. Аннары теш арасыннан сыгып: +- Алайса, менә монысын йотып торыгыз, - дип пышылдады: +... Кайчак хөкем итә якын дуслар, +сөйгән ярлар, җиде ятлар да... +Япа-ялгыз газиз әниең килә, +сине араларга, якларга... +- Караңгыда өченче сортка бата бу, давай, дәвам ит, - дип гөрләде Адмирал. +...Уңны-сулны тоймый чапты гомер. +Юлга алсу гөлләр сипкәннәр. +Җиңел икән яшәү дөньяларда, +син дип шундый йөрәк типкәндә... +- Ниндидер уртак калып сизелә-сизелүен. Бусы да түзәрлек, дип торыйк. Дәлше! +- Тәк , шигырь шәп. Шуның өчен менә сиңа "Тукай" премиясе! - дип, Әхмәт әңгәмәгә кушылды. - Моны машинаңа тиз илтеп кил, - дип, "Токай" дигән язулы шешә сузды. +- Әх, Сәлимулла юк. Шушы шигырьгә ятышлы көйне ничек тә укмаштырыр иде, мәрхүм, - дип уфтанып куйды Госман... +- Егетләр. Әйдә, иртәгә Сәлимуллаларга сугылабыз. Аның бит абыйсы да бар иде... Әнисе үлгәндер инде... +- Әйткән сүз - аткан ук! +- Күчтәнәчкә башланмаган бер ящик виноград калды, - диде Әхмәт, шунда ук изге ниятнең матди ягын кайгыртып. - Зәет, мә, шуны багажнигыңа илтеп куй, ату онытыла... +Акыллы әйтте, тиле йөгерде, дигәндәй, кушканны үтәми булмый. Әхмәт, дус кына түгел, турыдан-туры түрә дә булгач, уңны-сулны истә тотмый булмый.. Әйләнеп килеп табынга чүгәләгәндә, ул янә мине искәрде һәм: +- Егетләр, әйдә, Зәетне дә сайратыйк. Әз сүзле кеше күңелендә ниләр бар икән, чыгарып селкесен! - дип тәкъдим кертте. +- Селкесен, селкесен, - дип шаулашты дусларым. +- Минем белән андый сөйләрлек хәлләр булмады, - минәйтәм. - Эшлим, хатын бар, балаларның үз тормышы, оныклар үсә. Әни исән, намазын укыштыра, - дип җавап күндердем, ык-мык килеп. +- Йә, йә, ялындырма. Һәркемнең күңел сандыгында сөйләрдәй нәрсәсе була. +- Элегрәк инде булды бу хәл, Әхмәт безгә килгәч, әнинең, "и йөргән булган идегез кабарынып, икегез тиң кемнәргә килеп каптыгыз", дигәне булды, - дип ычкындырдым. +- Әйе, әйе, истә ул минем, - дип көлеп җибәрде Әхмәт. - Бибикамал апа - турыдан яра торган кеше. +- Өченче балабыз тугач, "балага батырды" дип мыгырданганы истә калган әнинең. Күрәсең, ике бала бар чакта әле ул мине хатыннан йолуга өметләнгән... Бетте. Минем шул гына. +- Бик әз булды бу, кече телгә дә йокмады. +- Кымыз кызулыгы җитмәсә, менә монда француз коньягы да бар. Мә әле. Бәлки, шуннан соң телең ачылыр? +Мин боларның басымына түзә алмадым, әлбәттә, француз сыеннан авыз иткәндә, Әхмәт чәнечкегә кадап сузган лимон кыерчыгын да чәйнәдем. Аннары, ипләп кенә, +- Бәлки, сезгә Сәлимулла кыйссасы ярап торыр? - дип куйдым. +- Бигрәкләр шәп булыр. +- Әйдә, кереш инде, алайса таң ата башлады. +- Ошатмасагыз, ярты юлда бүлдерерсез. +- Килештек. +Һәм мин Сәлимулла кордаштан ишеткәнемне такылдарга керештем... +"...Сәлимулланың әтисе Кәлимулла абый сугыштан бер аягын калдырып кайта. Акылга зәгыйфь апасы сугышка кадәр туган. Аннары Галимулла, Галимулладан соң Сәлимулла дөньяга килә. Әтиләре, өй салырга хыялланып, аксап-туксап урман кискәндә, агачка басылып үлә. Болар бик авыр тормышта үсте. Ашарга, ягарга утыны кирәк, колхозда коры таякка эшлисе... Бар юанычлары - Кәлимулла агайдан калган гармун. Гаиләдәге өч бала да, хәтта юләр апалары да шуны шәп кенә шыңгырдаталар. Өй иске, тәбәнәк, анда өстәл, бер сәке, бер-ике утыргыч, аннары савыт-саба шкафы һәм вәссәлам. +...Ул чорда күп кенә авылларда Сабан туе уздыру турында авыз ачулар юк, тын да чыкмый, чөнки һәркайда юклык, ачлык, ялангачлык, ятимлек, бүтән төрле сугыш яралары, җитмәсә хакимият кырыслыгы эт булып талый. "Дәрт иткән - җиңгәсен үпкән", дигәндәй, безнең авыллар Сабан туе уздырырга карар кыла. Ир-егетләр, ат җигеп, колга тотып, тальян гармун тартып, җилкәләрдән кочаклашып, "Алмагачлары"н җырлап, бирнә җыярга чыгып китәләр. Хәл кадәренчә кайсы баш яулыгы, кем кулъяулык, кем күлмәклек тукыма кисемтәсе, тастымал, сөлге чыгара, иң ару дигән бүләкләр колгага бәйләнә, тыйнаграклары кабык арбага теземләп салына. Ул чак урамнарда яшел чирәм. Ялан тәпиле, такыр башлы ике малай, аның берсе Сәлимулла, чиләк тотып йомырка җыеп йөри. Менә төркем авылны бүлгән Каравыл елгасы уйсулыгына җитә. Чиратта - ике тәрәзәле, әлеге коры елгага авам-авам дип алга сөрлеккән салам түбәле өй. Череп каралган капка-койма дигәннәре ярымҗимерек хәлдә. Сәлимуллалар өе. Сугыш вакытында Мәмдуха апа иләс-миләс кызы белән хәер сорашып тамак туйдырган. Ә хәзер, Кәлимулла агайсыз да калгач, ничек туеналардыр, бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Бирнә җыючылар боларның өе яныннан туктарга яхшысынмыйча шыпырт кына узып китәләр. Бер өйгә тукталалар, икенчесенә. Һәм шулвакыт "аһ" итәләр: такта кебек юка, чандыр гәүдәле Мәмдуха апа ямау өстенә ямау салынган, кайчандыр манылган, инде үз төсен оныткан бердәнбер күлмәге итәгенә урала-урала, ниләрдер кычкыра-кычкыра, боларга таба җан-фәрман йөгерә. "Нишләп безгә туктамадыгыз?! Нишләп безне мыскыл итәсез сез?!" - ди икән ул, өзгәләнеп. Үкереп елый-елый, такмаклый-такмаклый, килен булып төшкән чагында ук алып килгән кызыл башлы Казан сөлгесен колгачыга китереп тоттыра. Сөлгене бирнә колгасының иң очына бәйлиләр, чөнки арада иң затлы бүләк - шул сөлге. Бирнәчеләр чираттагы йортка барышлый әледән-әле Мәмдуха апа ягына әйләнеп карыйлар. Сәлимулланың әнисе, бар да әйбәт, минем өчен борчылмагыз, дип әйтергә теләп булса кирәк, уңайсызланып кына кул изи..." +Икенче көнне, табигать кочагында төн уздырган дуслар, куе чәйләр эчеп хәл-тын алгач, машиналарына утырып һәркайсы үз юлы белән китәргә ашыкты. Сәлимуллаларга сугылуны барыбыз да онытканбыз булып чыкты. Уртак ниятебез икенче көн кояш баеганда гына исемә төште. Мин яшәгән район үзәгеннән туган авылга ара әллә ни ерак түгел, әманәтне иясенә тапшыру өчен шунда укталдым. +Соңгы елларда безнең авыл котайды, матур кирпечтән өелгән зур һәм биек, төсле калай түбәле йортлар байтак калыкты. Күпләрнең капка-коймасы да сырлы-сырлы төсле калайдан хәзер. Шәп йортлар янәшәсендә Сәлимулла салган яңа өй инде бәләкәй генә булып калган. Дөрес, ул такта белән төрелеп, кайчандыр буялган булган. Тора-тора буяу уңган, урыны-урыны белән касмакланган. Келәгә басып, җилкапка аша ишегалдына үтүгә, өйалды баскычында утыручы карчык, Сәлимулланың әнисе Мәмдуха апаны күреп алдым. Болай да ябык әбекәй тузганак сыман гына булып калган, катырак җил иссә, очып китәргә дә мөмкин. +- Исәнмесез, Мәмдухәттәй. Менә бу Сезгә Әхмәттән күчтәнәч иде, - дип, сусыл йөзем тәлгәшле әрҗәне алдына китереп куйдым. Аның җыерчыклы, чак кына калтыравыклы эре тамырлы кулларын учыма алгач, ишегалдында ямь-яшел чирәмлектә оя-оя яран гөлләре шау чәчәктә утыруына игътибар иттем. +- Кем соң син, улым? Кем малае? Бер дә таный алмый торам. +- Сәлимулла белән дуслар идек. Мирзанур малае. Сезгә кереп чәй эчкәләгән дә булды минем. Галимулла абый ни хәлләрдә? +- И, балакаем. Ир-ат кыска гомерле бит ул, - дип җавап күндерде Мәмдухәттәй, тирән көрсенеп. - Әүвәл картым вафат булган иде, аның артыннан кызым, аннары, ару гына яши башлагач, бер-бер артлы улларымбагалмаларым бакыйлыкка күчте... Япа-ялгызым торып калдым менә. Күчтәнәчләр күтәреп зурлап хәлемне белүең өчен Аллаһтан мең рәхмәт яусын. Артык күп түгелме соң бу? Кая куеп бетерермен? +- Артса, күршеләрегезгә күчтәнәчкә өләшерсең. +- Әйдә, өйгә үт, улым, чәй куям, юлдан килеп арыгансыңдыр?! +- Юк, юк. Машинага биш минутлык юл, өстәл артыннан кубып кына кузгалган идем. +- Күчтәнәч китергән кешене болай гына җибәрү ярамый бит инде. Китми тор, улым. Мин, хәзер. +Мәмдуха апа өенә кереп китте, мин өйалды баскычына утырып калдым. Яран гөлләрне аралап искән җилдән тәмле хуш ис борынга бәрелә. +Менә ишек ачылып, Мәмдуха апа да күренде. Кулында ап-ак оекбашлар. +- Берсен Галимуллама, икенчесен Сәлимуллама, дип бәйләгән идем. Кими калдылар, менәтерәк. Әрәм булып күп яттылар, җитәр. Берсен Әхмәткә илт, икенчесен үзең рәхәтләнеп ки. Җылы тәннәрегездә тузсын. +- Кирәк түгел иде инде. +- Ал, ал, улым. Рәнҗетмә берүк. +- Ишегалдың матур, Мәмдуха апа. Яран гөлләрең төрледән-төрле. +- Яздан чыгарып утыртам мин аларны. Кич саен шуларга карап юанам аннары... +Яңа исемнәр +Айгөл +Хөснуллина +ЯЗМЫШ КАЙТАВАЗЫ +БӘЯН +Кышкы юлдан машина белән җилдерүләр рәхәт тә соң! Бульдозерлар, яңа яуган кар өемнәрен як-якка эттереп, олы юлны бик яхшылап ачканнар. Машина алга җилдерә, ике яклап ак бөркәнчек япкан агачлар, авыр башларын бер якка салып, арттан иярергә тырышкандай итеп озатып калалар. Кар өстендә берберсен куышып кояш нурлары шаяра. Күңелдә нигәдер рәхәт тантана. Радиодан салмак кына көй яңгырый. Юл иркен, машиналар да әллә ни күп түгел. +Әмма бу шатлык озакка бармады. +Авыл каршына килеп җитү белән, Сания "шып" итеп тукталды, машинасыннан төште. Әнә, ул барып керәсе авыл аяк астында җәйрәп ята. Йорт түбәләре һәм морҗалар ак бүрек кигән. Якындагы зират рәшәткәләре өстенә дә толып якасыдай булып калын кар яткан. Болары - сагындырган матур күренешләр. Тик менә авыл урамына машина белән ничекләр итеп керәсе икән? Үтеп-сүтеп йөрүчеләр эзеннән ясалган "кәҗә сукмагы" гына чекерәеп күзгә бәрелеп тора. +Саниянең бу авылга йомышы бар. Кире борылып китү турында уйлыйсы да юк. Шуңа күрә ул үзенең машинасын юл читенә куеп калдырды да "кәҗә сукмагы"ннан атлап китте. +Кайда икән соң бу авыл советы дигәннәре? Элек мәдәният йортында иде ул. Инде югары очтагы мәдәният йортыннан хәрабәләр генә утырып калган. Анда авыл советы да, почта да, колхоз идарәсе дә, хәтта саклык кассасы да - бөтенесе бергә тупланган иде бит. Бу җирләрдән ниндидер дәһшәтле сугыш узып киткән диярсең, бар да җиргә иңгән. Кайчандыр гөрләп торган авыл үзе дә ничектер тынып, моңсуланып калган. Ап-ак кар юрганы астына чумып, әйтерсең, ул татлы йокыда. +Авыл гына түгел, монда яшәүчеләр дә йоклый бугай, урамда хәтта адашып йөргән этләр дә күренми. Сания чарасызлыктан як-ягына борылып карады, олы юлдан шулкадәр изаланып кереп тә авыл советын таба алмый китсенмени инде?! +Шулчакны ул авылның икенче очында кар көртен көчкә ерып килүче олы яшьтәге бер апаны күрде. Аның килеп җитүен көтеп торса, шактый озак вакыт узасын уйлап, аңа таба атлады. +- Исәнмесез, авыл советының кайдалыгын әйтә алмассызмы икән? +Хатын, чит кешене танырга тырышып, сагышлы караш белән аңа төбәлде һәм: "Кем буласың, сеңлем, нигә кирәк ул сиңа?" - дигән урынсызрак соравын әйтеп ташлады. Ә аннары үз соравыннан үзе үк уңайсызланып: "Мәктәптә утыра алар хәзер, әнә тегендә..." - дип, аскы урам ягына төртеп күрсәтте. Сания рәхмәт әйтергә дип авызын ачарга да өлгермәде, күптән берәр кеше белән сөйләшергә сусаган бу апа үзенекен тезеп тә китте: +- И-ии... кызым, ничекләр итеп кердең соң син безнең авылга, җәяү кердеңме? Быел персидәтел бигрәкләр азды, клуб буеннан олы юлга кадәр генә ачтырта да, вәссәлам, урамнарны эттертми. Үз машинасы "виздихут" булгач, безнең кебекләргә әйләнеп тә карамый. Балалар да шуңа юньләп кайта алмый, кайткан саен интегәләр... Алар кайттымы, тәмам хафага төшәм, ничек кайтып керерләр, аннары ничек чыгып китәрләр дип йокысыз калам. Җәен дә шул хәл инде, балакаем, яңгыр яуса - батып яталар. Бетте авыл. Яшьләр юк, безнең ишеләр дә елдан-ел сирәгәя. Нинди бай колхоз иде бит заманында, барын да талап, юкка чыгарып бетерделәр, имансызлар. Без эшләгәндә, сыер фермасы дүртәү, сарыкныкы икәү иде. Атларны әйткән дә юк. Ничәмә машина, күпме трактор тезелеп торды. Кайда алар хәзер? Үзләре череп баеп беттеләр әнә, - дия-дия, урам башындагы ике катлы хансарайга ишарәләде... - Уллары да, кызлары да кыйбатлы машиналарда йөри, фермадагы соңгы таналарны быел көзен төяп алып чыгып киткәч, колхоз бетте. Бар эшкә яраклысы әнә шул алпавытка ялланып эшли. Кеше байлыгын күпсенә дип уйлый күрмә, кызым, авылны бетерүләренә генә эчем поша минем, - дип, күз яшьләрен җиңе белән сөртеп куйды. +- Алай ук булмас әле, Алла теләсә, - дип, Сания аны юатырга теләсә дә, гомер юлында күпне күреп, шактый вакыйгаларның шаһиты булган бу апа һаман үзенекен сукалады: +- Булмаган кая, ул бит үз хезмәте белән мал табып җәфаланмый, авылның бар булганын сатып рәхәт күрә. Амбарга кадәр сүтеп озатты. Монда яшәүчеләргә рәхәт дисеңме? Үзенә каршы чыккан һәркемне сугып ега, авылдан куа. Үзсүзлеләр читкә эшкә йөри, ә юашлар, барыр җире булмаганнар - моның колы. Җир кишәрлекләре бүлеп биргән булдылар. Элек ичмаса печәнен, икмәген, балын бирәләр иде. Хәзер алырсың шайтаннан иман! Авылны шушының кебек адәмнәр кулына тапшырып, хөкүмәт ни уйлыйдыр, белмим... Басуларда алабута белән шайтан таягы үсә. Ферма, амбарларны утынга сүтеп ташып бетерделәр. Җәен авылда казлар коенырга буа буучы да юк бит хәзер. Күперләр череп беткән. Зиратка ел саен су керә. Авыл советы да берни эшләми. Менә шундый хәлләр, кызым. Мин газеталар алдырам, телевизор карыйм. Кечкенә генә авылларга тау ярып, асфальт җәйгәнен күрсәттеләр әнә, безгә ике чакрым да кертә алмыйлар. Ходай гына сакласын инде, каты авырып китсәң, ашыгыч ярдәм дә керә алмый безгә. Авылда табиб та юк, кибет тә ябылырга тора... Менә кибеткә барышым иде әле, хәзер халык шунда гына очрашып бер-берсенең хәлләрен белешә. ярдәм итү дигән нәрсә бөтенләй юк инде ул. Безнең балалар үскәндә, атна саен олыларга "тимурчылык"ка йөриләр иде ичмасам, су алып кайтырга, утын ватарга ярап куялар иде. Хәзерге балалар менә шушы тар сукмакта каршы очрасалар, сине шунда көрткә төртеп калдыра бит... +Сания әлеге апаның озын-озаклап зарлануларын, туйганчы эчен бушатуын көтеп тора алмавын аңлап, як-ягына каранды да, рәхмәт әйтеп, тын гына аңардан аерылып китәргә ниятләде. Апа кеше шуны сизеп бугай: +- Ии-и, кызым, кичер инде башыңны юк-бар белән чуалтканга, әнә теге сукмактан аска таба төш, яме, - дип ишарәләде. Сания уңайсызланып булса да мәктәп юлына борылды, кичкә кадәр шәһәргә кайтып җитәсе дә бар бит әле аның. +Әйе, бу авылны танырлык түгел, шушы урамнардан гөрләп мәктәпкә ашыккан сабыйлар, ашыга-кабалана эшкә барган халык кая китеп югалган? Балачакта Санияләр үз авылларыннан тракторның зур бер чанасына төялеп мәктәпкә киләләр иде. Алардан гына күпме бала, шуның өстенә тагын күрше авыллардан килеп укучылар бар. Бер сыйныфта егерме-утыз бала иде. Ничә тапкыр шушы тыкрыктан чана белән ауган очраклары да булды аларның. Шул хәлләр исенә төшеп, Сания үзалдына елмаеп куйды. +Бервакыт шулай тракторчы Самат абыйлары борылыштан кискен борылды һәм чанадагылар юл буендагы кар өстенә борчактай сибелде. Чана кырыена ябышып, хезмәт укытучысы Илдус абый гына калган иде. Ничек шундый да зур корсаклы абый тотынып калырга өлгергәндер, Ходай белсен. Җепшек карга битләре белән килеп төшкән балалар һәм укытучылар чыр-чу килә. Кемдер берәүнең башына баскан, кемдер олы гәүдәле Фәрдәния астында калган, ә инде каладан практика үтәргә кайткан укытучы Рузалия апаның куян бүреге кар астында ук күмелеп калган. Шулай аунап-әүмәкләшеп алганнан соң, яңадан чанага төялделәр. Юлның-юл буе гел шул хакта сөйләшеп кайтты алар ул көнне. Их, балачак хатирәләре, бигрәкләр дә татлы шул алар! Күңелнең иң нечкә кыллары тибрәнеп куя. Хәзерге балаларның искә алып сөйләрлек мизгелләре бар микән? Аларның вакыты күбрәк телевизор, компьютер каршында үтә, рәхәтләнеп урамнарда, болыннарда чабып уйнаганнары да юк. Дуслаша да белмиләр. Киеменә, әти-әнисенең кем булуына карап кына аралашалар. Элек бар да тигез, балалар инкубатор чебиләре сыман бер "кием"нән иде. Хәтта хәллерәкләр дә балаларын аздырмады. Авылда берәрсенә матур кием алсалар, икенчесе дә шәһәрдән шундыйны алып кайттыра. Ул заманнарда баштарак әйбере, ахырдан акчасы булмады. Үсмер чагында әнисе ваучерга сатып алган бер яшел кофтасын бик яратып киюен әле дә яхшы хәтерли Сания. Башкаларда юк иде ул, шуңа да кадерләп, саклап киде. Менә шул кофта уен вакытында кадакка эләгеп ертылган иде. Сания аны кайткач тексә дә, ул беренче матурлыгын югалтты. Әнисе, кызының борчылуын сизеп, Казанга баргач, яңасын алып кайтачагына өметләндергән иде. Тик ни генә алып кайтсалар да, анысы кебек килешеп торганы очрамады бугай. +Мәктәп елларының татлы хатирәләренә бирелеп, авыл советына - элеккеге мәктәп бинасына килеп җиткәнен дә сизми калды Сания. Шул ук яшел ишек, шул ук сары идән такталары... тик коридорны тутырып шау-гөр килеп торган бала-чагалар гына юк, ниндидер шомлы тынлык. +Шулчак Саниягә кемдер исеме белән эндәшкән кебек булды, ул ирексездән коридорның аргы башына борылып карады. Чү, ни бу? Күзенә күренә бугай - сыйныфташы Камил басып тора түгелме соң анда? Әйе, элеккечә йомшак +- Нишләп йөрисең, Сания? Кайчан кайттың? Сине күрмәгәнгә... +- Әйе шул, күпме гомер үткән, - диде Сания үзен нәрсәгәдер гаепле сизеп. +Шушы киеренкелекне өзү өчендер, күрәсең, Камил үзенә генә хас елмаю белән: +- Күпме сулар аккан, сабакташ... - диде дә җиңелчә генә Саниянең иңбашына кагылып алды. Инде кырык яшенә якынлашкан Саниянең бөтен тәне ниндидер рәхәтлек тоеп чемердәп китте. Күптән бу ләззәтле дулкынны тоймаган икән ич Сания. Классташы Камил аны әнә шул дулкыннарда тирбәтә түгелме? Кайчандыр үсмер чакта кичергән татлы сөю хисе әле дә исән микәнни? Хатынның йөрәге ничектер ярсып җилкенеп куйды. Камил әллә ни үзгәрмәгән үзе, шул ук уйнап торган зәңгәр күз, кайчандыр аны яшертен генә үпкән тулы-назлы иреннәр, иркәләп кочкан киң җилкәләр. Бары Сания тузгытып шаяртырга яраткан чәчләрен генә чал ала башлаган, алар тәрәзәдән төшкән кояш яктысында көмештәй ялтырап тора... +- Сулар аккан шул... - диде Сания, дулкынлануын сиздермәскә тырышып. - Син үзең монда нишләп йөрисең, Камил? +- Әнинең вафатыннан соң йортны һаман да үз исемемә күчерә алганым юк, менә шул мәшәкать белән йөрим әле. Ә сине монда нинди җилләр ташлады? +- Минем дә синең кебек кәгазь эше белән йөрүем. Хәзер кайда соң син, Камил? Авылдан китәргә мәҗбүр иткәннәр, дип ишеткәнем бар иде барын, бу дөресме? +Бу сорауны ишеткәч, Камилнең нишләптер төсе үзгәреп китте, йөзенә ниндидер кызыллык иңде. Сания үзенең кирәкмәгәнне ычкындырганын аңлап, сүзне икенчегә борырга тырышты: +- Балаларың да зурдыр инде, мәктәптәме һаман? - дип сораган булды. +Камил турында барын да белеп гомер итә иде югыйсә. Хатынының кем булуын да, ничә баласы барлыгын да, ничә яшьләрдә икәнен дә яхшы белә. Күптәнге танышы Зәйнәп барын да аңа сөйләп тора, шул авылныкы булганлыктан, бөтен мәгълүматны кайткан саен Камилнең җиңгәсеннән белешеп килә дә бәйнә-бәйнә Саниягә чәй янында тезеп сала. +- Балалар үсә, без дә олыгаябыз инде, Сания. Малай унбердә укый, кызыбыз алтынчыда, - дип җаваплады Камил. +Шулчакны, алар тавышын ишетептер, мөгаен, элеккеге география кабинетының ишеге ачылып китте һәм аннан яшь кенә бер кыз килеп чыкты: +- Исәнмесез, сез минем янгамы? +- Авыл советы секретаре сез булсагыз, сезнең янгадыр, - диде Сания, аның каршысынарак атлап. +- Узыгыз, кереп утыра торыгыз. Мин хәзер киләм, - дип, кыз коридорның икенче башына таба китте. Сания белән Камил бер-берсенә карашып алдылар да, бүлмә эченә узып, өстәл янындагы урындыкларга кереп утырдылар. Стенада шул ук карталар, хәтта шкаф башында да алар укыган вакытлардан калган глобус басып тора. Камил, глобуска күз ташлап: +- Сания, хәтерлисеңме? - дип, серле ым белән, шкаф башына ишарәләде. +Хәтерләми ни: Сания белән Камил аны ялгыш икесе төшереп ватканнар иде бит. Бервакыт класс бүлмәсен җыештырырга калгач (ул чакта аларның очрашып йөрүен беркем дә белми иде әле), Сания шкаф башындагы әнә шул глобусны сөртергә дип менеп китте. Шаян табигатьле Камил, форсаттан файдаланып, дус кызының урындыгын селкеткән булып кыланды. Менә шулчак глобус беренә караштылар, аннары тиз генә чүмәшеп, икегә аерылып киткән глобусны күтәреп алдылар. Сания тәмам елар дәрәҗәгә җиткән иде. "Борчылма, Сания, хәзер ябыштырабыз аны", - диде Камил, кызны тынычландырып. Егет җитез адымнар белән укытучы өстәле тартмасыннан келәй табып килде һәм алар икәүләп ябыштыру эшенә керештеләр. Кыз егетнең назлы карашын тоеп кыенсынды, шуңа да күзләрен күтәреп карарга да кыймады. Камил глобус турында уйлап та бирми иде шикелле, аңа сөйгәненең җылы сулышын тою, аның озын керфекләренең тибрәнүен карап тору рәхәтлек бирә иде. Менә ул түзмәде, Сания сизмәгәндә генә кызның иреннәренә үрелде... Бу - аларның беренче үбешүләре иде. +...Әлеге хатирәләр исенә төшеп, Сания Камилгә карап янәдән елмаеп куйды. Шулчак бүлмәгә теге чандыр гәүдәле кыз да килеп керде: +- Тыңлыйм сезне... күрше авылдан Бибинур апа кызы бит әле сез? - диде ул, Саниягә күз ташлап. +- Әйе, сезгә шалтыраткан идем, кәгазьләр әзер, дигән идегез... +Кыз өстәлдәге кәгазьләр арасында актарынды да Саниягә, ике урынга кул куярга кушып, белешмә кәгазен кулына тоттырды. Сания, рәхмәт әйтеп, ишектән чыгу юлына кузгалган гына иде, шулчак Камил, ашыгып кына: +- Сания, мине көт әле, яме, - диде. +Озак тормады ул, алар бергәләшеп урамга чыктылар. Әкрен генә буран чыгарга азаплана иде. Камил Саниянең машинасы авыл башында калуын белгәч, үзенеке белән озатып куярга булды. Сания ризалашты, сыйныфташыннан тиз генә аерыласы килми иде аның. Көч-хәл белән авыл башына чыгып җиткәнче бер авыз сүз сөйләшмәсәләр дә, аерылышыр чак җиткәч, бер-берсен уздырауздыра сөйләп киттеләр. +- Сания, нигә соң син теге вакытта классташлар очрашуына килмәдең? Аннары бөтенләй әллә кая күченеп киттең дә югалдың, ни телефоның, ни адресың юк... Әлегә кадәр шуны һич аңлый алмыйм... гафу ит, мин сине үпкәләттемме әллә? - дип тезеп салды Камил бер сулышта. +- Камил, син үзең мине гафу ит... Кеше сүзе белән юләрлек эшләдем ул чакта. Башка берәүне сөя, әйтергә генә кыймый, диде бит дустың Алмаз. +- Ә син шуңа ышандыңмы? Ул бит үзе сине сөя иде, менә нәрсә!.. +- Соңрак аңладым шул, ул вакытта сиңа үч итеп башкага кияүгә чыгарга ризалык биргән идем. Горурлыгым бәхетемә аяк чалды... Камил, беләсеңме, син әле дә минем йөрәгемнең иң түрендә... Сине уйламаган бер генә көнем дә булмады. Тик байтак гомерләр үткән, икебезнең дә үз тормышы, үз гаиләсе, безнең элеккеге эзләребез инде җир өстеннән югалган, язмышка буйсынмый ни эшли алабыз соң, - дип, Сания читкә, тәрәзәгә таба борылды. Күзләренә тыгылган энҗе яшь бөртекләрен күрсәтәсе килми иде аның. +Камил бу халәтне тоеп, аңа комачауламаска теләп, икенче як тәрәзәгә борылып тын гына утыра бирде. Аның да тамагына төер тыгылган иде. Шул рәвешле тын гына берникадәр вакыт утырдылар. Икесе дә үзенең тирән уйларына бирелгән иде. Ниһаять, тынлыкны Камил бозды: +- Сания, мин сине, ай-хай, озак көттем, Түбән Камага күченеп китте, дигәч, анда барып чыгарга уйлаган идем, военкоматтан повестка килеп төште. Ә хәрби хезмәттән кайткач, синең кияүгә чыгуыңны әйттеләр. Институтка укырга кергәч, мин дә Миләүшә дигән кыз белән таныштым. Яратуым көчле булмаса да өйләндем, әниемә авылда ярдәмче кирәк иде бит. алдынгылар рәтенә кертеп, телевизорлардан күрсәтә башлаганнар иде бит. Ә син бер мәлне барын да ташлап китеп бардың... - дип, сүзне икенчегә ялгарга омтылды Сания. +- Ул чагында якыннарымның гомере авыл язмышыннан өстенрәк булды шул... +- Әйе, ул чакта авылда булган хәлләр әле дә башка сыймый, ничә кешенең гомере өзелде. Нигә диген әле? Кемнеңдер баш бирәсе килмәве аркасында бит, - дип, Сания бозлана башлаган тәрәзәгә төбәлеп авыр уйларга чумды. +Камилнең дә хәтерендә ул елларда булган сәер вакыйгалар тезмәсе яңарды... +...Камил, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, яшь хатыны Миләүшәне ияртеп туган нигезенә кайтып төште. Аны агроном итеп билгеләделәр, хатыны күрше авыл мәктәбендә балалар укыта башлады. Кайткан шәпкә әнисенең тузып барган йортын рәткә китерделәр, каралты-куралар яңартылды. Уллары туды. Тормыш үз көенә ару гына бара иде. Ә ике елдан район башлыгы Хәмзә Закиров Камилне колхоз председателе кәнәфиенә тәкъдим итте. Янәсе, элеккегесе - Алмаз Рәшитович бернигә яраксыз, үзен генә кайгырта. Хөкүмәт биргән кайбер акчаларның да кая киткәнлегенең очына чыга алмыйлар икән. Камил башта, дусты Алмазга каршы бармыйм дип, карышып торса да, соңрак бу хәлләрнең чынлыгына төшенгәч, ризалашты. Әнә шул чагында ачылды да инде Алмазның чын йөзе. Яңа хәбәрне ишеткәч, ул идарә бүлмәсендәгеләрнең барысының да башларына тиздән зур бәлаләр ябырылачак дип куркытты. Ул гына да түгел, Камилгә бармагы белән төртеп турыдан-туры: "Ә син, егет, әйдә, эшләп күрсәт, сиңа тагын... боламык бит син... Карарбыз, ничек тырышырсың икән, ә мин игътибар белән читтән күзәтеп торырмын", - диде. Ә аннары ишекне бүлмә ишелерлек итеп бәреп чыгып та китте. Барысының да күңелен авыр тойгылар биләп алса да, сөйләшүне дәвам иттеләр. Бу сөйләшү ярты төнгә кадәр барды, алга таба авылның киләчәге тамырдан үзгәрергә тиеш, дип таралыштылар. +Җыелыштан чыкканда, Камилнең башы тубал кебек иде - әйтерсең, ниндидер чүп-чар тутырып тыгызлап куйганнар. Бу олы вазифаны башкарып чыга алырмы соң ул, кыенлыкларга каршы торырлык көчләрне каян табар? Шундый авыр уйлар белән атлап бара торгач, капка төпләренә кайтып җитүен сизми дә калды. Хатыны әле ятмаган, кече якта нидер эшләгән булып йөри, ирен күргәч, ул, елмаеп: +- Йә, ничек үтте җыелыш? - дип, аның каршына килде... - Бик арыгансың бугай, әйдә, өстеңне сал да бераз капкалап ал. Урын җәелгән, ятарсың, - диде. Кара-каршы утырып чәй эчкән арада Камил хатынына өстән-өстән генә җыелыштагы хәлләрне сөйләп бирде. Кайберәүләрнең зәһәрләнеп янап чыгып китүе турында ләм-мим, берни әйтмәде, билгеле. +Шулай итеп, Камил җиң сызганып туган авылын тергезү эшенә кереште. Бу җәй урталары иде. Кырларда алтын башаклы бодай, арышлар талгын гына җилдә тирбәлә. Фермадагы терлек-туар, эсседән әлсерәп, болын-тугайларда утлап йөри. Алар өчен кышка яшел азык әзерләү эше дә гөрләп бара. Камил өеннән иртәнге дүртләрдә чыгып китеп, төнге уникеләрдә генә кайтып керә башлады. Яшь хатыны аны бөтенләй күрми дә диярлек. Баштарак Миләүшә, аның эше шундый дип, үзен юатты. Ә беркөнне сөт тапшыра торган җирдә авыл гайбәтчеләренең: "Камил әле дә Санияне ярата икән, шуңа хатынын күрәсе килмичә, кырдан кайтып керми", - дигәнен ишеткәч, гарьләнеп өенә кайтты. Каенанасы Мәйсәрә апа белән уртага салып сөйләшкәч кенә, азрак тынычланды ул. Ана кеше явызларның кеше арасын шулай бозарга теләвен, авылда алардан көнләшүчеләр күплеген килененә бәйнә-бәйнә ипләп кенә аңлатты. Миләүшә басылды. Өйдә булган бу сөйләшү каенана белән килен арасында сер булып калды шикелле. +Авылдашларының күбесе Камилне агроном булып йөргән чагыннан ук үз итеп өлгергәннәр иде инде. Авыл картлары да килеп киңәшләрен биреп китә. Олысын да, кечесен дә эшләтә белде Камил, ниндидер сөйкемле сөяге бар иде аның. Сыер савучы апалар да аның лагерьга килүен зарыгып көтәләр иде. Инде аларның пычрак ерып йөргән, акчага тилмереп утырган чаклары артта калды, сөт тә торбалар аша гына йөгерә, он, печәнне дә сыерлар алдына техника китереп сала, ташып йөрисе юк, уч тутырып хезмәт хакы да алалар. Трактор йөртүче исерек Гайфулла белән курка-курка эшкә барулар да бетте, инде аларны машина илтеп куя, алып кайта. Хәтта Гайфулланы да айнытты Камил, бу хәлнең сәбәбен авылдашлары да аңышмый калды. Еллар буе салып йөргән кеше табибларга алып бармыйча да айнысын әле! Тора-бара ул кулдан машина сатып алды, күрше авыл кызы белән никахлашып та куйды. Баштарак бар да әнә шулай җиңеллек белән бирелде Камилгә. Кирегә сукалап йөрүчеләр дә булды билгеле, шул ук Алмаз ындыр табагыннан ике капчык бодай урлаганда тотылды. Кырдан кайтып килгәндә, Камил үзе тотты аны, бодайны кире кертеп бушатырга кушкач, карышты, гадәтенчә янады. Ахырда Камил: "Әйдә, эшне беренче юлга зурга җибәрмик", - дигәч, ризалашкан булып баш какты. Бу хәлнең ахыры болай гына бетмәячәген уйлап та карамаган иде ул чагында Камил. Аның дәвамы кара кайтаваз булып бер айдан соң яңгырады. +* * * +Ул төнне Камил саташып чыкты, төшендә кара этләр белән сугышты. Уратып алган әлеге этләр аның бөтен тәнен канатып бетерделәр, ул алар белән сугышып арыды, талчыкты, җиргә егылды. Инде бер эт авызын зур итеп ачып кабып йотарга торганда гына, ул куркудан уянып китте. Таң атып килә иде. Шулчак урам як тәрәзәсе каршында кемнеңдер: "Камил абый, Камил абый!" - дип кычкырганы ишетелде. Йорт хуҗасы тиз генә урындык башындагы чалбарын эләктерде дә тәрәзә каршына атылды, анда ике атна элек кенә үзендә машина йөртүче булып эшли башлаган Әнәс басып тора иде. Тәрәзә ачылу белән, егет гаугаланып сөйләп китте: "Камил абый, анда... урта басуда иген яна!" +Камилнең башына тукмак белән суккандай булды, бар өмете шул басуда иде бит аның, шундый да тулы башаклар... бар да солдатлар кебек бер рәткә тезелгән иде. Ирнең башы әйләнеп киткәндәй булды, шулай да үзен кулга алып, ни булганын белү өчен торып килгән Миләүшәдән өстенә кияргә берәр нәрсә сорап алырлык көч тапты. Хатын, каударланып, урындык башына кичтән үтүкләп элгән зәңгәр күлмәкне алып бирде. "Мин киттем, Миләүшә, урта басу яна, диләр", - дип кенә әйтте дә бәрелә-сугыла ишектән чыгып та китте Камил. +Авылның аргы башына таба кара төтен җәелеп, һавага көйгән башак исе таралган иде инде. Камил җил-җил атлап клуб янына килеп җиткән арада, аны Әнәс машинасы да куып җитте. Ишек ябылуны да көтеп тормастан кузгалып киткән машина иген басуына таба ыргылды! Алар барып җиткәндә, басуның шактый өлеше янып беткән иде, Камил белән Әнәс ут өстенә көрәкләп җир ата башладылар. Ирләр шабыр тиргә батты, битләре ялкын кызуыннан алсуланды, кызышты. Ә янгын бирешергә теләми иде, бар дөньяны йотарга торган зәһәр аждаһа сыман, ул көчәя генә барды. Сап-сары башаклар күз ачып йомганчы кара күмергә әйләнде. Шул арада районнан ике янгын сүндерү машинасы килеп җитте, авыл халкы да бер-бер артлы басуга ашыкты. Күмәк көч белән шактый вакыттан соң гына янгынны сүндерүгә ирештеләр. +Инде барысын да бер генә сорау борчый иде. Шушы гөнаһлы эшкә кемнең кулы барды икән? Бу хәлләрдән соң кешеләр күзенә ничек күренер икән ул? Аллаһы Тәгалә бар бит. Хәер, күпләр күңелләре белән моның кем эше булуын сиземлиләр дә иде инде. +Камил, тәмам корымга батып, өенә төштән соң гына кайтып керде. Миләүшә шуны алдан ук чамалап, мунча тергезеп җибәргән иде, ир тиз генә өстенә бер чиләк су койды да, берни дәшми-нитми генә бер чынаяк чәй эчеп, тагын өйдән чыгып китте. Иренең мондый борчулы чагында берни сорашмавың хәерлерәк икәнен белгән хатын аны капка баганасына сөялеп сабыр гына озатып калды. Машина, тузан туздырып, районга таба чапты. +- Ничек сез күрә торып бодай басуының янып бетүенә юл куйдыгыз? Күз карасыдай уңышны саклап, басуда кунарга тиеш сез хәзер, - дип кычкырып каршы алды Камилне район җитәкчесе урынбасары Самат Хәбирович. Узган кич шактый гына "төшереп" алган булса кирәк, шешенке күзләре, кызыл йөзе Камилдә чиркану хисе уятты. Ни дигән була бит, үзе кайчан кырга чыгып быелгы уңыш белән кызыксынды икән соң әле? Хәер, көн дә табигать кочагында кызлар белән кәеф-сафа корырга ярата, дигән гайбәте таралырга өлгергән инде аның, шунда яшел үлән исе иснәп кергәлидер, мөгаен. Камил, шул уйларына бирелеп, бер ноктага текәлеп тора бирде. Шулчак ишектән Хәмзә абыйсы - район җитәкчесе үзе килеп керде. +- Нигә тавышланасыз, тагын ни булды? - дип, җил-җил атлап, түр башына барып утырды. Урынбасар койрыгына баскан мәче сыман читкәрәк сикерде. Ул үзен "хуҗа" итеп тоя гына башлаган иде ләбаса, ризасызлыгы йөзенә чыкты. Ә аннары: +- Ярар, Хәмзә Харисович, мин китим әле, ашыгыч эшем бар иде, - диядия, чыгып китү ягын карады. Камил бүгенге иртәдә булган хәлләрне Хәмзә абыйсына бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Район башлыгы: "Да-а... кемдер сине өнәмидер, күрәсең..." - дип, тир бәреп чыккан маңгаен сөрткәләде. "Ярый, хәзер уфтанып утырудан файда юк, калганын исән-имин җыеп алырга кирәк. Иртәгәдән аргы басуга комбайннарыңны чыгар", - диде дә өстәл өстендәге кәгазьләрне актара башлады. Алар хәйран озак сөйләштеләр, колхоз эшләрен дә, гаилә хәлләрен дә. Ахырда район җитәкчесе: "Борчылма, бар кайт, эшеңне эшлә, җинаятьчене табарбыз, вакытның кадерен белик, бар да җайланыр", - дип, аның иңбашына кулын салып озатып калды. +Хәмзә абыйсы тынычландырырга тырышса да, күңелендәге авыр тойгылардан арына алмады Камил. Машинага утыргач та, күп нәрсәләр хакында уйланып барды. Бу борчулар юкка түгел иде шул, чынлап та, кемдер аңа аяк чала, авылына, авылдашларына зыян сала... Кайда ялгышты соң рәис, кемне рәнҗетте? Аның эшләгән эшләре белән кемдер канәгать түгел, димәк. Алмаз этлек эшләмиме икән? Булмас-булмас, үзе хуҗа булган кеше, үзе чәчтергән игеннәргә ут төртәме соң? +Әлеге уйларыннан Әнәснең: Председатель, машина ишеген ачып, җиргә төште. Идарә каршында беркем юк, элек карт-корылар булса да җыелышып хәл-әхвәлләрен сөйләшеп утырырлар иде, бүген исә, артык эссе булганлыктанмы, алар да күренми. Камил бүлмәсенә ашыкты, эшлисе эшләр шактый иде әле. Ферманы, ындыр табагын яңарту өчен бүрәнәләр, такталар кайтартасы, мәдәният сарае, мәктәп өчен калай ташытасы, Малмыждан сыек май ясау өчен махсус җиһаз алдырасы һ.б. мәшәкатьләр бар иде. Иртәгәдән басуда икмәк тә суктыра башларлар. +Җанын-тәнен биреп, яратып эшләде Камил - туган авылы яңа йортлар белән бизәлә, яшьләр авылда калырга теләк белдерә башлады. Моны күрү яшь җитәкчегә этәргеч кенә биреп торды. Аның планнары зурдан иде: тора-бара тегү цехы ачу, яңа нәселле атлар, сыерлар алу, теплицалар булдыру. "Эшлим дигән кешегә субсидияләр бирелә, төрлечә ярдәм күрсәтелә", - диде бит Хәмзә абыйсы. +Тырышты Камил, дүрт ел эчендә авылын тәки алдынгылар рәтенә чыгарды, сөт саву буенча да, эре терлек үрчетү буенча да беренчеләрдән булдылар, авыл җитештергән сыек майлар Казан кибетләренә озатылды. +Күңелсезлекләрнең башы Хәмзә Харисовичның фаҗигале төстә юл һәлакәтендә үлүе белән башланып китте. Камил бу олы хәсрәтне бик авыр кичерде, әлеге кеше әтисе кебек якын иде аңа, бөтен эшенә ярдәмче, киңәшче булды. Инде менә иң зур терәге юк. Остазын соңгы юлга озатканда, Камил хисләрен тыя алмый азапланды. Ир-атка сер бирүләр ярамый, билгеле, тик атылып чыгарга торган күз яшьләрен тыяр хәл юк иде, бәгыре таш булып катты, сулышы кысылды. Кеше-мазар күргәнче дип, ул ирексездән башын түбән иде. Зират эчендәге каеннар җилдә сагышлы тирбәлә, яфраклары әкрен генә шыбырдаша, алар, гүя, мәрхүмгә җир куенында тыныч йокы телиләр иде. Күмү эшләре төгәлләнгәч, бар да тавыш-тынсыз гына зиратның көмеш айлы яшел капкасы ягына таба юнәлде. Камил зират читендә зар елаган хатынкызлар арасыннан остазының тормыш юлдашы - Гөлнур апаны аралап алды да, аның иңнәренә сак кына кагылып: "Апа, кичер инде, ашыгыч китәсем бар, кич шалтыратырмын", - дигән сүзләрне әйтеп өлгерде. Гөлнур апасы әллә аңлап, әллә шулай тиешлеген чамалагандай итеп баш какты. +Камил, машинасын кабызды да авылга таба юл алды. Бүген Әнәс аның белән бармаган иде, рәхәтләнеп үз иркеңә уйларыңа бирелеп кайтырга була. Әнәс яхшы егет үзе, тик кайчагында күп сөйли, тәмам ардыра. Бәлки, ул шулай Камилне бераз борчуларыннан арындырмак буладыр, әллә ниткән мәзәкләр, кызык хәлләр сөйләп тәмам башны катыра. Бүген исә Камилгә үз уйлары белән калырга берәү дә комачауламый. Башында йөз төрле уй. Әй, кыен да соң бүген... Рәхәтләнеп сөйләшер, күңел бушатыр кешесе дә юк бит аның. Дус булып йөргәннәре дә ялагайлану өчен генә. Миләүшәсе дә ачылып китә торганнардан түгел, Сания белән сөйләшеп утыргандагы кебек күзгә-күз карашып рәхәтләнеп серләшә алмый ул. Сания үзе белән бөтен дөнья ямен алып китте, диярсең. Кайчагында Камилне шундый төшенкелек биләп ала ки, аның әллә кайларга китеп югаласы килә. Саниясе белән китеп югалыр иде дә бит, ул кияүдә, баласы бар. Радиодан да, йөрәкне өздереп: +Яшьлектә сөйгән яр, +Сагындым килеп ал... - дип җыр сузалар җитмәсә. Сания белән китеп барыр иде микән Камил? Хәзер, нәкъ менә шушы минутта каршына зәңгәр күлмәген киеп килеп чыкса, һичшиксез, ияреп китәчәк. Тик бу - бары хыял һәм аны чынга ашырырга ярамый. Әйе, әйе, ярамый! Инде Камилнең улы бар, Миләүшәгә биргән вәгъдәләрен дә ничек таптап үтмәк кирәк, аларны бәхетсез итеп, үзең турында гына уйлау зур гөнаһ булыр. +Менә таныш борылыш, тиздән аларның авылы. Тау итәгенә һәм елга ярына елышып утырган авылы бигрәк матур инде! Тирә-яктагы урманнар, гаскәри кебек тезелеп, әйтерсең, авылның тынычлыгы сагында тора. Тау итәгенә җәелгән чәчкәле чуар келәм исә ниндидер сихри көч белән үзенә тартып тора. Их, шул келәм өстеннән, яланаяк килеш иртәнге чык тамчыларына баса-баса, бер урап кайтасы иде. Ә аннары, шул хәтфә келәм өстенә ятып, зәңгәр күктәге ак болыт көймәләренә утырып туйганчы йөзсәң икән! Кояш нурларында иркәләнеп алу өчен елга өстендә сикерешеп уйнаган балыклар белән колач җәеп бер коенсаң да була. Бу рәхәтлекләр өчен Камил җанын бирергә әзер. Шушы матурлыкны, хозурлыкны ничек ташлап китмәк кирәк. Юк, китмәячәк ул моннан, китмәячәк! Саниясе чакырса да - китмәс! +Әнә шундый уйлар дулкынында тирбәлеп кайтты Камил. +Авылга килеп кергәндә, машинасы белән тузан туздырып, аның янәшәсеннән Алмаз узып китте - акны-караны күрми, башы-күзе акайган. Камилгә сәлам бирү кая ул, борылып та карамады. Ул узып киткәч тә, Камил берничә тапкыр көзгесенә карап алды, арттагы машина бөтенләй күренми, тузан өере генә өстерәлеп бара сыман. "Да-а, малай, каядыр ашыга", - дип куйды үз-үзенә Камил. +Алмазның болай ашкынуы юкка булмаган, моның сәбәбе ике көннән соң мәгълүм булды. Ул, дуамалланып, Самат Хәбирович янына җилдергән икән, бу хакта Камилгә Хәмзә абыйның элекке сәркатибе Халисә шалтыратып әйтте. "Алар озак сөйләшеп утырдылар, Алмазны элеваторга эшкә билгеләделәр. Кемнедер, мин сезне дип аңладым инде, тиздән юлдан алып атабыз, дип лаф ордылар, Камил абый, саграк булыгыз", - диде. Димәк, Алмаз үзенә яклаучы тапкан, ә Саматы күптән үзен район җитәкчесе итеп күрә иде бит инде, ниһаять, хыялы чынга ашкан, күрәсең. +Камилгә район җитәкчесенең кем булуы мөһим түгел иде, фәкать аның хуҗалык эшенә генә аяк чалмасыннар. "Нидән курыксаң, шул килә дә чыга", дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр шул - Камилгә аяк чалып кына калмадылар, сугып җиргә дә аудардылар. Иң элек, Хәмзә абыйсының кырыгы үткәннән соң, яңа җитәкче Камилне үзенә чакырып, нәселле сыерларның унбиш башын күрше авылга илтергә боерды, янәсе: "Син генә сөткә туенып яшәмә әле, аларга да булышырга кирәк". Икмәк саткан акчага хөкүмәт биргән субсидияләрне дә кушып алган, күз карасыдай саклап торган малкайларын председательнең бер дә бирәсе килми иде, ул теше-тырнагы белән карышты. "Нигә алар әзергәбәзер яшәргә тиеш әле, тир түгеп табылганы гына кадерле була аның", - дип тарткалашты. +Самат Хәбирович үз сүзен бирмәде. Озак та үтмәстән, сыерларны алып китү өчен килеп тә җиттеләр, вәләкин савымчы апайлар "бирмибез" дип көрәк-сәнәк тотып каршы чыкты. Вакытында Камил килеп җитмәсә, ниләр белән беткән булыр иде бу вакыйга. Председательләрен хөрмәт иткән апайлар, аның ни әйтәсен ишетергә теләп, бар да аңа төбәлде. Камил сабыр гына: "Борчылмагыз шулкадәр, без аларны җибәрергә тиеш, шулай хәл ителгән, сез куярлар, мин сезгә бераздан яңаларын кайтартырмын, Алла теләсә... әлегә әнә күрше авылдан алып килгәннәрен савып торырсыз", - диде. Савымчы Зөлфия бик карышасы килеп авызын ачкан иде, янында басып торган Сабира апа аның җиңеннән тартып куйды. Шул рәвешле, йөзләрендәге ризасызлыкны югалтмыйча гына, сыерларны машиналарга төяргә керештеләр. Күрше авылдан килгән сыерлар исә ике айдан соң бишкә генә калды, кайсы билгесез чирдән үлеп китте, кайсының күзе сукырайды, кайсының җилене корыды. +Күңелсезлекләр әле моның белән генә бетмәгән икән, кышын кырык баш үгез бозау егылып үлде. Иң элек ферма мөдире бер көн алдан биш бозау үлүен хәбәр итте. Ветеринар Илгиз аларның кинәт кенә үлүенә: "Кичә генә рәхәтләнеп ашап, мөгрәп торалар иде бит, бер төн эчендә ни булган аларга?" - дип гаҗәпләнде. Икенче көнне иртән калган утызы да егылып үлгәч, Илгизне йөрәк өянәге белән район хастаханәсенә алып киттеләр. Районнан тикшерүчеләр килеп төште, үгезләрне агулаулары ачыкланды. Иң элек бишесен, икенче көнгә калганнарын харап иткәннәр. Каравылчы Наилне күпме генә сорау алып интектерсәләр дә: "Беркемне күрмәдем, берни ишетмәдем", - дип, ул үз сүзендә тора бирде. Ә ике көннән соң Наилне ферма эчендә асылынган килеш табып алдылар. Мордар киткән Наилнең әнисе: "Ул төнне аны алып чыгып киттеләр, ул үзе эшләмәде бу эшне, мин әйткәннәрне беркемгә әйтмә, зинһар, үзең генә белеп тор, кызларыма зыян салырлар", - дип үтенеп елады. Камил, кемнең кулы уйнаганын сизенсә дә, берни эшли алмады. Өстәвенә, тикшерүчеләр дә "бернинди дәлилләр юк" дип районга кайтып киттеләр. Булса да, Самат Хәбирович күз йомарга әмер биргәндер, күрәсең: "Зурга җибәрмик, бу хакта өстәгеләрнең белми калуы хәерле", - дип, Камилне дә кисәтеп куюы бер дә юкка булмагандыр. +Шушы хәлләрдән соң Камилнең кулыннан эш төште, авылның якты киләчәген күләгә каплады. Бу вакыйгаларга ахыргы нокта Миләүшә тарыган хәлдән соң куелды. +Көннәрдән бер көнне Камилнең хатыны районга баргач, Әнәс аны, башка эше килеп чыгу сәбәпле: "Кайтканда килеп алырмын", - дип, хастаханә янында калдырып китте. Миләүшәнең эше бетсә дә, Әнәс күзгә күренмәде, ахырда хатын, кайта торырын уйлап, олы юлга чыкты. Ярты юлны ул узгынчы җиңел машина белән кайтты, икенче өлешен шактый гына җәяү тәпиләргә туры килде. Көзге җил тәмам үзәгенә үтте, битләрен, кулларын чеметте. "Кайда йөри инде бу Әнәс?" - дип, артына борыла-борыла кайта бирде Миләүшә. Менә шулчак аны бер "УАЗ"ик куып җитте, хатынның кул күтәргәнен дә көтмәстән, туктап та калды. Миләүшә, ниһаять, тәненә җылы иңәр дигән шатлыгыннан, берни абайламыйча, ачылып киткән ишектән машина эченә чумды. Руль артында таныш йөзле сыманрак кеше утыра иде. Хатын кайсы авылга кайтасын әйткәч тә, ул сүз дәшмичә, башын гына какты. Арткы утыргычта тагын ике ир-ат бар иде, Миләүшә аларны күз кырые белән генә шәйләде, никтер йөзләре кара сыман иде, борылып карарга кыймады, тын гына тәрәзәгә карап бара бирде. Авылларына бер-ике чакрым кала машина юл читендә туктап калды, Миләүшә ни булганын да аңышырга өлгермәде, йөртүче ишекне ачып төшеп тә китте. Машинасы ватылган, ахры, дип уйлап куйды хатын. Шулчак аның муенына ниндидер очлы, салкын тимер кисәге терәп куйдылар, авызын, борынын капларга тырыштылар. Миләүшә чәбәләнергә омтылды, әмма аның кулларын кысып тотып, урындык артына +- Тик кенә утыр, безне тыңла... бүген исән каласың килсә... - дигән тупас сүзләр яңгырады. +Арттагылар исә бу сүзләрдән шаркылдашып көлештеләр. +- Иреңә әйт, бер атна эчендә эшләрен тапшырып авылдан китмәсә, баласына, анасына, барыгызга да көн бетәчәк. Милициягә барып изаланмасын, безнең барысы да схвачено, ишеттеңме? - дип, арттагы ир-ат Миләүшәнең бугазына баса төште. +Хатын, аңлавын белдереп, баш чайкады. Инде нишләтерләр, көчләрләрме (карынында бит бала, ул бу хакта бүген генә белде), кыйнап кына калдырырлармы?.. Исән калса, улын алып иртәгә үк әнисе янына шәһәргә китеп барыр иде дә бит... Инде менә аның язмышы шушы хәшәрәтләр кулында. "Аллаһым, үзең ташлама мине", - дип ялварды Миләүшә, күзен чытырдатып йомып. Шулчак шофёр егет икенче яктан килеп Миләүшә ягындагы ишекне үрелеп ачты һәм хатынны машинадан тартып та төшерде. Хатын юл читендәге ташларга бәрелгән тезләренең, кулларының әрнүенә түзә алмыйча чыраен сытты. Ул аягына басканчы ук, "УАЗ"ик җилдереп китеп тә барды, номерын күрә алмады, пычрак белән сыланган иде. +Миләүшә, кыр буйлап авылга кистереп кенә чыгарга уйлап, юлдан түбән төште. Үзе гарьләнеп елады, үзе йөгерде, үзе Камилне сүкте. Әнәскә дә эләкте, егылып бетте, тезләрен янәдән канатты. Баш очында ямьсез тавышлар белән кычкырып йөргән козгыннар күңеленә шом салды. Чәчен-башын туздырып, тәмам пычракка буялып кайтып кергәндә, авылда караңгы төшкән, багана башларында ут яна иде. Миләүшә, ишектән керү белән, аптырап карап торган каенанасына бер сүз дә аңлатып бирә алмыйча, идәнгә шуып төште дә илереп елап җибәрде. Мәйсәрә апа киленен култыклап түргә таба алып китте. Ниндидер күңелсез хәл булуын сиземләсә дә, ана кеше әлегә берни сораштыруны кирәк тапмады. +- Сабыр бул, сабыр, әнә, сабыеңны куркытасың... Хәзер Камил кайтып җитәр... хәзер... хәзер кайнар чәй ясап бирәм, менә монда башың куеп тор, балакаем, - дип, ул Миләүшәне урынга яткырды да икенче якка чыгып, киптереп куйган мәтрүшкәләрен эзли башлады. Бераздан өйгә хуш исле үләнле, җиләкле чәй исе таралды. Мәйсәрә апа килененә яңа киемнәрен алып килеп бирде, табак белән җылы су алып килеп, аяк-кулларын юдыртты, чәй эчерде. Аннары калын юрганга төреп яткырды да тышка чыгып китте. Миләүшә идәндә гамьсез уйнап йөргән баласына карап хәрәкәтсез ята бирде. +Камиле эштән кайткач, булган хәлләрне елый-елый сөйләде Миләүшә, китәбез дип ялварды, ире риза булмый икән, үзенең иртәгә үк Казанга күчеп китәсен әйтте. Ир тыныч кына тыңлап торырга тырышты, хатыны кичергән хәлләрдән соң карышырга хакы юк икәнлеген аңлады. Шулай итеп, Миләүшә улын алып, Казанга күченеп китте, хат аша гына Камилгә икенче нарасыйның туасын хәбәр итте. Ир дә, әнисенең шактый үгетләүләреннән соң, балаларын ятим итмим дип, шәһәргә күчәргә мәҗбүр булды. Анда бераз аякка баскач, әнисен дә үз янына алып килде. +Авылның киләчәге хакында озак уйланды Камил, тик монда калып кына ул берни үзгәртә алмаячагын ачык аңлады, аңа нишләсә дә аяк чалачаклар иде. Шуның өстенә, тирә-яктагы авылларны инвесторлар яулый башлады, иртәме-соңмы алар монда да килеп тамыр җәячәк иде. Шулай итеп, Камилгә кырларын, көр терлекләрен, балыклы елга-күлләрне, баһадир тауларны, кереп адашырлык урманнарны ташлап китәргә туры килде. Бу чын ир-ат өчен хас булмаган адым булмаса да, Камил язмышына буйсынды. +...Сания юл читенә күз салды. Тышта җәяүле буран, ул кар бөртекләрен өереп ала да юл кырыена китереп сылый. Бу "вальс"ны карап тору рәхәт тә, шомлы да кебек. Күңелгә ирексездән: +Әйләнә кар, әйләнә ак дөнья... - дигән җыр юллары килә. Әйе, дөньясы да, ташкын хисләрдән башкайлары да әйләнә Саниянең. Ниндидер саташу бу, әлеге юләр хисләрне ничек тә йөгәнләргә кирәк ләбаса. Бу язмыш кайтавазы хәерлегәме? Үткәннәргә кайтып, йөрәк яраларына учлап-учлап тоз салу нигә? Язмышыңа буйсынып яшәү хәерле. Шәһәрдә аны ире, ике кызы, үзенең яраткан эше, хезмәткәрләре көтә. Ул бит бу ирешкән уңышларына шулкадәр авырлыклар аша килде. Аларны ничек бер мәлдә сызып атып булсын! Әле бит Казанга кайтып җитәсе дә бар, аның "тимер аты" инде күптән юл буенда зарыгып көтә. Машина өстен кар каплап та өлгергән, ян-якларына көрт баганаларын өйгән. Бу кар көртеннән чыгып, хисләрен йөгәнләп китә алырмы бүген Сания? Камилдән бер дә аерылып китәсе килми шул аның... +- Камил, нигә дәшмисең? Үзең турында сөйлә инде, хәзер кем булып эшлисең, кайда яшисең? - дип, тынлыкны бозды Сания. +- Мин җирдән, авыл хуҗалыгыннан ерак китә алмадым инде, Сания. Башта Казанга күченгән идек тә, соңыннан районга кире әйләнеп кайттык. Шәһәрнең һавасы тынны кыса, ул таш диварлар җилкәмә басып торадыр сыман. Күнекмәдем, яши алмадым шәһәрдә. Хәзер үземнең "Гаилә фермам" бар. Шулай дип аталган дәүләт программасы турында ишеттем дә җиң сызганып эшкә керештем. Башта бозаулар сатып алдым, инде алар сөт бирә торган сыер булды. Шул программа нигезендә ике савым аппараты бүләк иттеләр, үзем дә берничәне сатып алдым. Ялланып эшләүчеләрем дә канәгать, үземә дә җитә, Аллага шөкер. Кибетләргә сөт, эремчек тапшырабыз, тора-бара сыр цехы ачарга исәп. Ничек икәнен чит илгә барып белешеп, карап кайттым инде. Эштән курыкмаган кешегә авылда яшәргә була. Үземнең җиремдә югары сортлы бодай, борчак үстерәм, егерме баш умартам бар... җәйгә бал ашарга кил, Сания. Минем турыда сораштырасың да сораштырасың, үзең турында берни сөйләмисең, Сания?! +- Буйга җиткән ике кызым бар. Ирем - университетта профессор. Ә үзем - эшмәкәр. Башта, укып бетергәч, банкта эшләп алдым. Аннары, хезмәттәшләрем киңәше белән кредит алып, үз эшемне ачып җибәрдем. Тәмле-тәмле пироглар, өчпочмаклар пешереп сатабыз, - дип көлемсерәп куйды хатын. +- Да, тәмле ризыкларның рецептын Бибинур апа өйрәткән булгандыр инде, - дип елмайды ир. Бер мәлгә аларның карашлары очрашып алды. Камилнең һәр сүзен, һәр җөмләсен отып калырга, күңеленә сеңдерергә тырышты Сания. Тик менә саубуллашыр минутлар гына якынайганнан-якыная бара иде. +- Ярар, Камил, миңа кузгалырга вакыт, буран да көчәя, - диде, ниһаять, Сания һәм ирнең күзләренә тутырып карады. Камил дә зәңгәрсу күзләре калдырырга тели иде. Көйдереп ала торган бу карашка, кайнар сулышка ничекләр бирешмәскә, ничекләр генә сер бирмәскә? Сания башындагы шәлен рәтләгән булды, тузгыган чәчләрен яшерде, бияләйләрен киеп, машинадан төшәргә теләгәндәй итте. Камил аны, җибәрмәскә теләп, кулларыннан тотты: +- Сания, тагын аерылабызмыни инде, син янәдән качасың, - дип пышылдады. Камил элеккегечә чибәр, мөлаем йөзле, яшьлектәге сөйгән ярының иреннәреннән үбеп алмас өчен хисләрен көчкә тыеп, йөгәнләп тора иде. Юк, ярамый, үпкәләр, рәнҗер, бозык адәмгә санап, алдагы очрашулардан баш тартыр. Бу ялгыш адымны ясап, киләчәктә Саниясен күрү бәхетеннән бөтенләй коры калуы да бар... +- Миңа китәргә вакыт, Камил... Инде яшьлек эзләребез суынган, үткәнгә юллар юк, язмышыбызга буйсындык инде без. Син - минем өчен иң кадерле кеше, тик хәзер үзебез өчен генә яши алмыйбыз, кичер, Камил... - диде Сания, яшьләре атылып чыгарга торган күзләрен яшерергә теләп. Аннан машина ишеген ачты да җиргә сикерде. Камил дә аны озатырга дип урыныннан калыкты. +- Сания, син дөрес әйтәсең инде... дусларча аралашып яшик, телефон номерыңны калдыр, менә минеке, - дип, Камил визиткасын сузды. "Шәхси эшмәкәр, фермер Камил Сәләхов" диелгән кәгазь кисәге иде ул. Хатын да үз чиратында кесәсеннән визиткасын табып бирде. Аннары машинасы ишегендәге карны бияләе белән сыпырып эчкә узды. Салкын, шундый шыксыз иде монда. Камилнең машинасындагы җылылык, аның татлы сулышы, үзенә генә хас хуш исе кышкы буранның теге ягында бүленеп калган иде. Йомшак буран эченнән Камилнең: +- Мин сине сагынырмын, Сания! - дигән сүзләре генә ишетелеп калды. +Әле җылынырга да өлгермәгән машина теләмичә генә алга ыргылды, тәрәзәгә кар бөртекләре сыланды, пыяла чистарткыч аларны бер яктан икенче якка куып йөртте. Саниянең бит алмаларыннан кайнар яшь тәгәрәде. Шулчак кесә телефоны шалтырады, анда, таныш түгел номер кабынган иде. +- Алло, кем әле бу? +- Сания! Мин бу, Камил... исән-сау кайтып җит, уйламыйча әйтелгән сүзләрем өчен гафу ит, зинһар, шалтырат яме, югалма... +Телефон өзелде. Күпмедер вакыттан соң буран туктады, кояш үзенең нурларын яңа кар өсләренә сипте. Машина тәрәзәсен сарган кар бозлы тамчылар булып аска тәгәри башлады. Саниянең исә үз уйлары карлы дулкындай агылды... Чын хисләр бернигә дә, хәтта язмышка да буйсынмый, күрәсең, әнә бит алар икесенең дә күңелендә яңадан кайнар чишмә сыман тибеп чыкты. Ә чишмәләр - елгага, елгалар - диңгезгә, ә диңгезләр әллә кайларга - океаннарга кадәр барып җитә лә ул. "Иң шәп хикәя" конкурсына +Нурания +Төхбәтуллина +СӨЙЛИ, ҖЫРЛЫЙ, САГЫНА ТОРГАН МАТЕРИЯ +ХИКӘЯ +Вакыт-вакыт көчәеп каршы искән ачы җил йөзләрне кисә, сулышны томалый, аяктан ега. Гәүдәне турайтыр хәл юк, үзеңнән-үзең бөкрәясең, котырынган җилдән җиргә капланып котыласы килә. Тик... капланып кара - әнә ике яктан һау-һаулаган бозау кадәр этләре белән конвоирлар төркемне алга куалый. +Ниһаять, җил чак кына басылгандай булды. Аякларын сөйрәрлек тә хәле калмаган хатын, җәзаланып барган җиреннән беренче тапкыр башын күтәреп, тирә-ягына күз салды. Ярабби! Иксез-чиксез киңлектә шәрә табигать. Күзне иркәләрлек бер генә яфрак та юк. Ни куак, ни алама гына булса да бер агач кисәге күренми, үләнгә охшаган фәкыйрь үсемлекләр җиргә шулкадәр дә сырышкан, аларны хәтта нинди көчле җил дә кузгата, тибрәтә алмый. Бары тик каядыр бик еракта, тау тезмәләренең кар каплаган түбәләре ялтырап тора. Тирә-яктагы үле бушлыктан җан өшеп китә, күңелне аңлатып бирә алмаслык төшенкелек били, сагыш баса. +Хатын бу җирләр турында кайчандыр укыганнарын исенә төшерде. Ураган көченә җитә торган аяусыз җилләрне Баренц диңгезе белән Карское диңгезе арасындагы климат үзенчәлеге һәм температура аермасы тудыра. Бу - җелеккә төшәрдәй зәмһәрир суыклар, мәңгелек бозлар, өермәләр хөкем сөргән тәмуг. Монда табигать иҗат та итми, җимерми дә (вафат булсаң, гәүдәң дә черемәячәк). Бу - үлем иле. Үлем иленә рәхим итегез!.. +Газаплы уйларыннан котылырга теләп булса кирәк, хатын үткәннәрен уйлый башлады. Ә үткәннәре әнә генә, кул сузымында гына, гүя күз алдында гына... +Хакимият башында торган "Прагматиклар" фиркасе бу юлы да сайлауларда җиңеп чыкты. Хәер, прагматикларның җиңәсе праймериз вакытында ук күренде инде. "Капитал", "Оптиматы" (борынгы Римда аристократлар партиясе), "Salus populi suprema lex" (җәмгыять өчен файда - иң югары канун) кебек вак-төяк фиркаләр 10% та тавыш җыя алмады. +Элеонора, шәһәр судьясы, шушы фирка әгъзасы. Әгъзасы дип кенә әйтү аз, фирканең җәмгыятьтә югары катлам тәшкил иткән элитасына керә иде ул. Менә хәзер аның сайлаудагы җиңүне билгеләп үткән мәҗлестән кайтып барышы. Үзйөрешле аквамобильнең чак кына тирбәлгән йомшак кәнәфиенә ярым ятып, күзләрен йомган хәлдә, хатын бераз черем итеп алды. Ардырган иде, чөнки шәһәрнең иң бай ресторанында уздырылган бу мәҗлескә кичен эштән соң җыелдылар. Хәер, залның күркәм бизәлеше, өстәлләрнең затлы эчемлек, ризыклардан сыгылып торуы, дәртле музыка, тантанага җыелучыларның шатлыклы йөзләре - барысы да эйфория атмосферасы тудырганга, Элеонора да күмәк бәйрәмгә кушылып киткәндәй булды. Кайтырга чыккач кына, ару-талу үзен сиздерде. Юлы ерак әле. Алар - хәрби инженер булып хезмәт итүче ире Ян һәм Эльвина исемле кызы - шәһәр читендә менә дигән комфортлы йортта яшиләр. Гомеренең шушы дәрәҗәле, өстәвенә күпләр хыяллана да алмаган байлыкта, муллыкта үтә торган чорына җиңелдән килмәде ул. +Аны тудырып-үстергән гаилә уртача тормышлы иде. Элеонораның әтисе - заводта инженер, әнисе табибә булып эшләде. Бервакыт аларда ниндидер юбилей булып, бәйрәмгә әтисенең хезмәттәше белән хатынын да чакырганнар. Шул ханым, нишләптер, биш яшьлек Элеонорага игътибар итеп, аны шаяртып, сөйләштереп торган. Кызчыкның җитдилеге, аның үткен җаваплары кунакны гаҗәпләндереп, ул баланы элиталы мәктәпкә илтеп карарга киңәш иткән. Шулай итеп, әңгәмәләр, тестлар узып, Элеонора гадәти булмаган мәктәптә укый башлады. Анда балаларны, сыйныф саен тестлар уздыра-уздыра, ел саен аерым-аерым төркемнәргә тупладылар. Шулай итеп, кыл иләктән или торгач, кызны уку-укыту программасы яшерен булган ябык мәктәпкә кабул иттеләр. Монда аларны яңа җәмгыять төзү буенча белгечләр итеп әзерлиләр булып чыкты. Аналитик фикерләү сәләтенә ия Элеонорага югары математика, информатика кебек төгәл фәннәр җиңел бирелсә дә, әдәбият, тарих, хокук белеме кебек гуманитар циклга керә торганнарын үзләштерү проблема тудырды. Юк, ул аларны белми түгел, белә, ләкин аларда китерелгән фактларны, вакыйгаларны программа таләп иткәнчә шәрехли алмый, чөнки программадагы рухи, дөресрәге бөтенләй дә рухи булмаган юнәлешләрне, кыз бик озак кабул итә алмый йөрде. Ә сәбәбе - гаиләдә алган әхлакый тәрбия белән мондагысының капма-каршы диярлек булуында иде. Менә, мәсәлән, өйдә аны дөреслек, хакыйкать иң югары рухи кыйммәт дип өйрәттеләр. Әтисе: +- Аристотель дә: "Платон миңа дус, ләкин хакыйкать кыйммәтрәк", дигән бит, - дияргә яратса, әбисе исә: "Туры сүзем таш ярыр", - дип куя иде. Өстәвенә әбисе - намазлы-ниязлы кеше. Биш вакыт намаз аның яшәү рәвеше кебек, уразаны да һич калдырмый. Элеонорага да кечкенә чагында догалар өйрәтте ул, тик үсә-үсә кызның кызыксыну юнәлешләре башка якка - дөнья гыйлемнәре үзләштерүгә, спортка, яшьтәшләре белән аралашуга китте. Әйе, ни әйтсәң дә, "Үә мәл-хәйәәтү-ддүнйәә иллә мәтәәгүл-гүруур" (дөнья - ул сезнең кулыгызда бер алдавыч уенчыктыр). +"Дога - гыйбадәтнең җелеге, намазга басарга да вакыт", - дип тәкрарлаган әбисенең сүзен игътибарга аласы итмәде кыз. Әбисе үгетләп тә, ачуланып та карады, тик оныгы намазга басарга ашыкмады, аны ничектер икенче пландагы әһәмиятсезрәк нәрсә дип шәрехләде. Ах! Ничек ялгышкан ул! Ничек әбисенең "Фәз күруунии әзкүркүм!" (әй, бәндәләрем, искә алыгыз Мине сөенечле вакытыгызда, искә алырмын сезне авыр вакытыгызда) дигән кисәтүе хакында +Бу үкенү соңрак киләчәк, ә хәзергә ул дәрәҗәле мәктәптә белем ала. Тик монда бөтенләй башка төрле ориентирлар. +Дәреслек болай аңлата: "Борынгы ыруглык чорында кешеләр тупас көчкә генә буйсынган. Тора-бара, җәмгыять тормышы үзгәрешләргә дучар була башлагач, башлыклар, гади халык төркемен буйсындырып тоту өчен, тупас көчне канунлаштырган. Шулай булгач, канун ул - шул ук көч инде, бары тик цивилизация битлегенә генә төренгән. Димәк, кем көчле - дөреслек шуныкы. Ә кем көчле? Кемдә алтын - шул көчле". +Яңа җәмгыятьнең пароле - ул көч һәм икейөзлелек икән. Ә инде сәясәт дигәннәре әхлак белән бөтенләй дә килешми, чөнки алдашу, хыянәт, мәкер, кирәкле һәрнәрсәне сатып алу ише түбәнлекләр уңышлы сәясәтнең шартлары булганлыктан, сәясәт-пычрак нәрсә дигән әйтем киң таралган. +- Ничә гасырлар буе яңгыраган "Liberte, egalite, fraternite" (ирек, тигезлек, туганлык) дигән шигарьләр гомумән дә халык массаларының аңын томалау өчен генә кулланыла, - ди дә укытучы, бармакларын җәеп, кулын алга суза. - Күрегез, бармаклар тигезме? Тигез була да алмый. Кешеләр дә шулай. Акыл, сәләт, физик көч төрле кешедә төрлечә. Табигатькә каршы барып кына аларны тигезләргә була. Менә ничек: - укытучы кулын йодрыклый, - менә хәзер алар тигез. Ирек дигәне исә, гомумән, абстракция гына. Ирек ул бөтенләй башка нәрсә. Хәзер аңлатам. +Аннан укытучы сорау куя: +- Әйтегез әле, нәрсә ул акча? +Төрле яктан төрле җаваплар килә. +- Юк, берегезнең дә җавабы дөрес түгел. Акча - ул ирек. Димәк, ирек - ул акча; алтынлы, ягъни акчалы кеше чын мәгънәсендә ирекле кеше. Ә инде туганлык дигән нәрсәгә килсәк, тамырлары тарих төпкеленнән килгән халык аны үзенең бик тә мәгънәле бер гыйбарәсендә уналтынчы гасырдан башлап болай аңлаткан: брат братның көтү көткәненә рад. Борынгы рим шагыйре Плавт бу турыда кискенрәк тә итеп әйткән: "Homo homini lupus est" (Кеше кешегә бүре). Төшендегезме инде? +Мәктәптә иң игътибар ителгән нәрсә - ул пропаганда фәне. Һәм аны үзләштерүгә карата катгый таләпләр куела иде. Халык аңы белән ничек идарә итүгә аеруча басым ясала... Бу манипуляция, нигездә, массакүләм матбугат чаралары (укытучы аларны җәмгыятьнең нервлары дип атады) ярдәмендә башкарыла икән. Элеонора хәтерли әле, беренче дәрестә үк укытучы бу чараларның яңа җәмгыять төзүдәге ролен ассызыклап, Йосеф Геббельс сүзләрен китергән иде: "Бирегез миңа массакүләм информация чараларын һәм мин теләсә кайсы халыктан дуңгыз көтүе ясармын". Шулай ук "Информация кем кулында булса, шул - дөньяга хуҗа" дигән афоризмны да бик еш тәкрарлап тордылар. Ә инде киләчәк җәмгыятьнең Конституциясенә килгәндә, анда халык өчен дип язылган хокукларның күпчелеге фактта фиктив, ягъни чынбарлыкта куллану өчен яраксыз булачак. Массаларны сәясәттән, тормыштагы проблемалардан читләштерү максатында исә Римның "Panem et circenses" ("Икмәк һәм тамаша") дигәнен үрнәк итеп алып, халыкка вакыт-вакыт төрле тамашалар, бигрәк тә спорт ярышлары оештырылып торачак икән. +Менә шундый төшенчәләрне үзләштереп укыды кыз. Монда аларны кырыс реалистлар итеп, хәтта ки хиссез-моңсыз роботлар кебек итеп кызгану, ярдәм итәргә теләү кебек кешегә хас эмоцияләрдән алар азат булырга тиеш иде. +Укуының соңгы елында Элеонора яшьләрнең "Реалистлар" төркеменә керде, чөнки моннан "Прагматиклар" фиркасенә туп-туры юл. Тик максатына бик озак ирешә алмый йөрде кыз. Чөнки... чөнки ул ирекле, ягъни акчалы түгел иде. Гаиләсендәге бер вакыйга гына аңа хыялына ирешергә мөмкинлек бирде. +Әбисе еш кына үзенең әбисен әхлак эталоны буларак искә ала иде. Ерак әбиләре балалар сәнгать мәктәбендә директор булып эшләгән. Татарларга хас сыйфат: эш аты булган, вазифасына зур җаваплылык белән караган. Үзенә зур таләпләр куйгангамы, кул астындагылардан да эшләрен тиешенчә башкаруларын таләп иткән. Эш таләп иткән - бары тик шул гына, ләкин, гомумән алганда, аларга карата йомшак мөгамәләдә булган. Әлеге демократия, либераллык аңа кыйммәткә төшкән: әбисенең таләпләрен өнәмәгән ике хезмәткәр, коллективны аңа каршы котыртып, ул шундый, ул мондый, дип, төрле ялалар ягып, бу эзәрлекләүгә ата-аналарны да тартып, әбисен директорлыктан алдыртуга ирешкәннәр. +Элеонора бу турыда кечкенәдән ишетеп үскәнгә, чыгарылыш сыйныфына җитәрәк, әлеге ерак тарихны үзенчә анализлап карады һәм, алган белемнәренә таянып, шундый нәтиҗәгә килде. Әле бит урыс патшасы Пётр I үз заманында болай дигән: "Кешеләрдә дөреслек бик аз, ә мәкер күп". Бәс, шулай икән, ягъни яхшы күңелле кешеләргә караганда начарлары күбрәк икән, алар белән идарә итү дә авторитар, алай гына да түгел, куркыту белән булырга тиеш. Кул астыңда эшләүчеләр салып куйган киемеңнән дә курыксыннар! Ерак әбисе, идарә итүдә демократик мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышып, бик нык хаталанган. Әйе, Элеонора өчен бу зур сабак. Әнә укытучылары да тукып тора: "ХIХ гасыр галиме Маркс "Бытие определяет сознание" дип искәртүгә карамастан, гасырлар узып, бөтен дөньясы үзгәреп бетсә дә, көнкүрештә әллә нинди техник җиһазлар кулланыла башласа да, том-том китаплар, картиналар язылса да, гаҗәеп музыкаль әсәрләр тудырылса да, интернет әллә нинди яңалыклар, искитмәле хәлләр турында шауласа да, кеше дигәнең үзгәрешсез кала, ул консерватив: һаман шулай эгоист, көнчел, мин-минлекле, явыз; аның яшәү прицибы - үземнеке үзәктә, кешенеке кештәктә. Менә шундый җан ияләре белән җитәкчелек итү өчен, кырыс реалистлар кирәк шул. Ә ерак әбисе, күрәсең, романтик булган, шуңа да картиналар язгандыр инде ул. Аның ике картинасы пейзаж булса, өченчесендә - "Әнием мирасы" дип аталганында - чигүле намазлык, яшел дисбе һәм Коръән китабы сурәтләнгән иде. +Ерак әбисеннән калган ике картинаны аукционга куеп саттылар. "Әнием мирасы" дип аталганын, ерак әбиебезнең ядкаре дип, үзләрендә калдырдылар. Картиналарны сатудан кергән акча гаиләнең матди хәлен көткәннән дә югарыга күтәрде, бу инде Элеонораның юлында яшел ут кабынуга тиң иде. Ул алтын яшьләр арасында бөтерелә башлады. Озак та үтми аны "Прагматиклар" фиркасенә дә кабул иттеләр. Сәясәттән аермалы буларак, суд өлкәсендә хакыйкать хөкемлек итә дип (гаиләдә салынган оеткы тәэсир итми калмагандыр шул), Элеонора тикшерүче булып эшли башлаган иде. Фиркагә керүгә, аны өлкән тикшерүче итеп куйдылар. Ә инде күп тә үтми, кызның һәр эшкә җаваплы карап, тырышып эшләвен, проблемаларны аек акыл белән хәл итүен, мәсьәләгә һәрвакыт практик якын килүен исәпкә алып булса кирәк, судья итеп +Ябык мәктәптә аларны, судьяда хөкем ителүчегә карата бернинди кызгану хисе булмаска тиеш, дип өйрәттеләр. Җинаять кылган икән, җәзасын алсын. Җинаятьчегә карата симпатия туу - бөтенләй дә мөмкин булмаган хәл: юкка гынамыни үлчәү тоткан хөкем алласы Фемида барлык дәреслекләрдә дә күзләре бәйләнгән килеш сурәтләнә. Җәза карары фактлар нигезендә канунның хәрефенә кадәр туры китереп чыгарылырга тиеш. Гадел хөкемнең тагын бер шарты - ул инде һаман шул Пётр I әйтеп калдырган кагыйдә: "Надлежит законы и уставы писать явно, чтобы не перетолковывать". Судьяның, киләчәктә төзәлергә мөмкинлек бирергә кирәк дип, җинаятьчене акларга яки җәза чарасын киметергә хакы юк - ул тәрбияче түгел; кылынган җинаять өчен башкаларга да сабак булырлык җәза бирергә тиеш. Карар чыгару процессына бернәрсә дә тәэсир итә алмый, бигрәк тә акча төртүришвәт турында сүз дә булу мөмкин түгел. Судьяларның эш хакы шактый югары булып, взятка алучыны үлем җәзасы көткәнлектән, бу турыда хәтта уйларга да ярамый. Өстәвенә судьяның ялгыш карар чыгарырга һич кенә дә хакы юк. Әгәр дә судья, ялгыша калып, идарәче даирәләр бу турыда белеп алса, судья үзе җәзага тартылачак, хәтта аны үлем җәзасына хөкем итәргә мөмкиннәр. Бу хәл бигрәк тә сәяси җинаятьләргә карата чыгарылган хөкем карарларына кагыла, чөнки яңа җәмгыять кануннары буенча иң зур җинаятьче дип хөкүмәткә, идарәче фиркагә каршы чыккан кеше санала. Шулай итеп, Элеонора нык үзләштергән белеме нигезендә, кырыс, хәтта ки аяусыз судья иде. Бернинди эмоциональ халәт: елмаю-көлүләр яки күз яшьләре, хәйлә, адвокатларның ялкынлы нотыклары Элеонораны теге яки бу якка авыштыра алмый. Ул таш кыя кебек үз урынында нык утыра, катгый принципларыннан чигенергә аны бернәрсә дә мәҗбүр итә алмый. +Шул рәвешле, еллар йөгерә торды. Элеонора да, ире дә тырышып хезмәт иттеләр, кызлары Эльвина рәсем ясауга сәләтле булып, сәнгать мәктәбендә укый иде. Эльвинага ундүрт яшь тулачак Яңа елны алар, гадәттәгечә, Мальдив утрауларында - океан яры буенда ук урнашкан виллаларында каршыладылар. Яңа елның беренче көнендә ире Ян белән Элеонора - Мале шәһәренең икенче читендә яшәүче дусларына, Эльвина исә, мольбертын күтәреп, океан ярына эскизлар ясарга дип төшеп китте. Ә ике сәгатьтән цунами яр буендагы барлык йортларны, шул исәптән Элеонораларның виллаларын да диңгезгә юып төшергән иде. +Өсләренә ишелеп төшкән бу кара кайгы Элеонораларны сытты, изде. Хатынның аңы томалангандай булды. Ул эшен ташлады. Өй эчендә кара күләгә кебек анда-монда сугылып, миңгерәйтелгән кешедәй йөрде. Ничек инде аның бердәнбер газизе - кызы юк?! Ничек алай булырга мөмкин?! Әнә бит өй эчендә һәммә нәрсә аның элек тә булганын, хәзер дә барлыгын сөйләп тора. Элеонора, саташкандай, баласының киемнәрен, сумкаларын капшый, аннан аларны күкрәгенә кысып, кайнар күз яшьләренә манчый. Йөрәге сыкрап, бик озак итеп зал түренә эленгән натюрмортка - газизенең иҗатына карап тора. Анда сурәтләнгән күктәтиләр, ромашкалар, үлән сабакларын сыйпый. Бу авыр, иге-чиге күренмәгән саташулы төштән һич кенә дә айныр чара юк. Ире Янның да чигә чәчләре агарып чыкты, ул ничектер бөкрәебрәк калды, һич тә элеккеге - җеп белән тарттыргандай төз гәүдәле хәрби димәссең. Ян казинога йөрүен дә, гольф уйнавын да ташлады. Берәр шөгыль булсын дипме, эшеннән кайткач, интернет архивларда казынып, борынгы чәчәкләр үстерергә тотынды. Тик инде ул бер генә чәчәкне дә өзә алмый: чәчәк өзәргә үрелсә, гомере киселгән кызы искә төшеп тетрәнеп китә, кулы һавада асылынып кала. Әниләренә барганда да, ул элеккечә чәчәк бәйләме түгел, хәсрәттән тагын да картаеп киткән кадерлеләренә чүлмәге белән гөл алып бара торган булды. +Хәсрәт диңгезендә бата-калка яшәгән көннәрнең берендә Ян, ничектер дулкынланыбрак, хатынына эндәште: +- Җаным, карасана, минем чыгышым татарлардан - польша татарларыннан икән бит! (Ян милләте белән поляк иде.) Өстәвенә нинди нәселдән диген әле - шагыйрь Адам Мицкевич нәселеннән! +Тик бу хәбәр Элеонораны бик гаҗәпләндермәде. +- Исең киткән, - диде ул. - Франция императоры Наполеон Бонапарт әле үз заманында ук, копните любого русского и найдёте татарина, дигән бит. Җир йөзендә тамырларында татар каны акмаган милләт сирәктер ул. +- Өстәвенә, - дип дәвам итте Ян, - минем нәселемдәгеләр, телләрен югалтсалар да, диннәрен саклаганнар - алар һаман ислам динендә икән бит. +Шунда кинәт Элеонора әбисенең: "Балам, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә инанып, иманлы булып, ислам диненең бавына ныгытып тотын, шуның буенча бар, ул, адашып, ялгыш юлга кереп китүдән саклар, авыр чакларда таяныч, терәк булыр", - дигәнен исенә төшерде. Әйе, әбисе хаклы булган! Ник кенә сөенечле чакларында ук әбисе өйрәткәнчә дин юлына басмагандыр! Кем уйлаган соң ул шундый кара хәсрәт күрер дип. Гомер юлың шатлыкка күмелеп, гөрләп барганда да, Аллаһы Тәгаләне һич кенә дә истән чыгармаска кирәклеген кем белгән. Менә бит, үзең төшенмәсәң,тормышның ачы, аяусыз сабагы акыл бирә икән. +Өч ел үтеп китте. Элеонора һәр кичне, күтәргесез авыр кайгы иңнәрен баскан килеш, йокларга ята, иртән күзен ачуга, үзе белән гүргә керәчәк шул кайгысы көтеп тора, ул көне буена да хатынны тынгылыкта калдырмый. Ходайның язганы шулдыр дип, кызы рухына догалар укып, хәсрәтле ана намазга басты, кара кайгысын эченә йотып, дөньяга да чыга башлады, бераздан эшенә кайтты. Тик йөрәк ярасын каплаган юка гына элпә астында һич җуелмас канлы яра саркый иде. Шушы яра Элеонораның дөньяга карашын, уй-фикерләрен бик нык үзгәртте. Ул инде элеккечә кырыс хөкемдар түгел, ә һәрбер җан иясен кызгана торган нечкә күңелле, миһербанлы анага әйләнде. Аның кебек үк фаҗигале язмышка дучар булган аналар аңа хәзер туганнары кебек якын тоелды. +Әнисе белән бергәләп әбисеннән калган видеоархивны карап утырганда, ул бер шигырьгә тап булды. Авторы Хәсән Туфан диелгән. Инглизчә укып, аралашып үскән Элеонора рус, татар телләрен ипи-тозлык кына белсә дә, шигырь аны тәэсирләндерде. +Әйе, чынлап та, кеше - материянең "Сөйли, җырлый сагына торганы". Сагына шул, бик сагына газизен Элеонора. Сагынуларына юк чара. Шуңадырмы, күңеле бик нечкәрде, йомшарды аның. Хәер, кешенең тәне бит каты таштан, салкын тимердән яратылмаган, туфрактан ул, йомшак туфрактан яратылган (шуңа да кире туфракка кайта). Каты булу кешенең табигатенә үк туры килми, чөнки аның Раббыбыз тарафыннан бүләк ителгән рухы шушы суык, мәрхәмәтсез дөньяга җан җылысын өрү, миһербанлылык күрсәтү, яшәешебезгә, үзара мөгамәләбезгә, тирә-як мохитебезгә яхшылык, күркәмлек бирү миссиясе белән җир йөзенә килгән бит. +Мондый кичерешләр белән хөкемдарлык һич яраша алмый иде. Элеонора эшен ташларга булды. Тик, күрәчәгенәдер, китеп өлгерә алмады - аңа сәяси җинаятьчеләр эшен карап, хөкем чыгарырга туры килде. Җинаятьчеләр дип, болар студентлар, әле балалыкларыннан да чыгып бетмәгән яшьләр иде. Алар "Азатлык!", "Табигый байлыкларны - илнең һәрбер гражданына!", "Прагматикларны хакимияттән куарга!" кебек шигарьләр күтәреп, университет мәйданына чыкканнар. Аларга башка яшьләр дә ияргән. Тикшерү материаллары буенча, оештыручылары бер кыз булып чыкты. Судта да барлык гаепләнүчеләр төп фигурант итеп аны атадылар. Шунда, суд барышында, Элеонора бу очракта бер дә кирәкмәгән шигъри юлларны исенә төшерде. Кечкенә чагында әбисе җитәкчелегендә татарның даһи шагыйре Габдулла Тукайның "Таз" дигән бу шигырен күрше балалары белән инсценировка итеп куйганнары бар иде: "Башчыбыз таз, бер заман без уйнадык..." +Әйе, уйнаганнар. Тик ахырын уйламаганнар. Тукай шигырендәгечә, балалар гына шул. Барысы да башларын игән, гаепләрен таныйлар, димәк. Чү, берсе башын горур тотып басып тора. Аның чыраенда үкенүнең әсәре дә юк сыман. Бу - теге оештыручы кыз. Элеонора, аны яхшырак күрергә теләп, күзлеген киде һәм кинәт утырган урыныннан авып китә язды: нәкъ үз кызы Эльвинаныкы кебек куе зәңгәр күзләрнең акыллы карашы аңа төбәлгән иде. Өстәвенә кызның йөзе дә таныш кебек тоелды. Таныш шул, әйе, таныш... Бу бит... бу бит кайчандыр, күптән инде, аның Эльвинасы белән бергә балалар бакчасына йөргән кыз. Дөрес, хәзер ул үскән, үзгәргән дә кебек, тик йөзеннән элеккеге сабыйлыгы чыгып бетмәгән. Аның Эльвинасына да хәзер шулай егерме яшь булыр иде... +Бу яшьләр инде университеттан куылганнар, димәк, җәзаларын алганнар. Юридик күзлектән караганда, "Non bis in idem" (бер җинаять өчен ике жәза каралмаган). Ләкин болар гади генә түгел, сәяси җинаятьчеләр иде шул. Ә андыйларга җәзаның катысы каралган, бигрәк тә оештыручыга - теге горур кызга, димәк. Боларны - төрмә, ә оештыручыны арктик киңлекләрдә яки сусыз чүлләрдә гомерлек сөрген көтә. Озак баш ватты Элеонора. Теге кызны сөргенгә җибәрү үз кызын җәзага тарту белән бер иде аңа. Ниһаять, ни булса, шул булыр дип, төркемдәгеләрнең барын да зур штрафка тарту белән чикләнде - ун ел буе хезмәт хакларының дүрттән берен "Прагматиклар" фиркасенең исәп-хисабына күчереп барырга тиеш иде болар. +Сәяси җинаятьчеләрне канун нигезендә хөкем итмәгәне өчен җәза озак көттермәде - Элеонораны егерме биш елга сөргенгә озаттылар. Егерме кешелек мәхбүсләр төркемен тимер рәшәткәле ябык фургонда башта Архангельскига алып килделәр. Анда аларны, карантин дип, салкын, дымлы камераларда айга якын тоттылар. Аннан өсләренә барысына бер үлчәмдәге өс киеме - тупас, калын материалдан сырып тегелгән, матрос бушлатын хәтерләткән килешсез куртка, сырган чалбар, аякларына калын табанлы унты сыман итек өләштеләр. Шушы котсыз киемнәрне киеп алгач, барысы бертөсле соры массага әйләнгәндәй булды, аларны тик җиңнәренә, арка-күкрәкләренә сугылган саннары буенча гына аерырга мөмкин иде. Ил-көненнән аерылырга мәҗбүр ителгән бу бәхетсезләрне очкыч белән Баренец һәм Карск диңгезе арасындагы Яңа Җир архипелагының Көньяк утравына озаттылар. Димәк, Элеонораның калган гомере боз диңгезендә - мәңгелек төн иле булган караңгы, коточкыч салкын урында үтәчәк икән. Хәер, калган гомере озын түгел инде - булса, алты-җиде ай булыр. Аның укыганы бар: мондагы уран шахталарында эшләүче тоткыннар шуннан да озакка тарта алмый, диләр. +Иллюминатордан очкыч астындагы болытларга карап барган Элеонораның башына: "Их, очкыч берәр кыягамы бәрелеп, мәтәлеп төшсә, нинди яхшы буласы, минут эчедә бөтен әрнү-сыкрауларга нокта куелыр иде", - дигән көфер уй килеп китте. Ул юлдашларына күз салды. Аларның да йөзләрен өметсезлек пәрдәсе сарган иде. Шулай да бераздан тоткын хатын, аңына килгәндәй булып, үз-үзен шелтәләп алды: шайтан гына өметсез ул. Дөрес, алда үзен кара язмыш көткәнен, бәлкем, инде гомеренең дә санаулы гына калган айлары, атналары, хәтта көннәре булырга мөмкин икәнен ул чамалый, тик нишләптер күңел төбендә өмет чаткысы пыскып ала иде. Караңгы, авыр уйлардан хатынның башы авырта башлады. Шунда әнисенең (ул да, Элеонора кебек үк, оныгының һәлакәтеннән соң ныклап торып дин юлына баскан иде): "Мөэмин кеше Коръән аятьләреннән шифа табар" дигәне исенә төшеп, үзе генә ишетерлек итеп иреннәрен кыймылдатып, "Аятелкөрси"не укый башлады. +Очкыч Амдерма-е дигән хәрби аэродромга төшеп утырды. Җиргә аяк басуга, мәхбүсләр чайкалып китеп егыла яздылар - шулкадәр дә көчле җил иде. Көчхәл белән, каршы искән җилдә иелә-бөгелә атлаган тоткыннарны сакчылар еракта каралып күренгән бинага таба куалады. Бераздан җил басылгандай булды, вак кына яңгыр пыскаклый башлады. Коеп яумаса да, барып җиткәнче, өс-башны чылатты. Өстәвенә көне дә салкынча, җылылык биш-алты градустан артмыйдыр, ә бит әле көз түгел, җәй - июль уртасы. +Соры төстәге, тәрәзәсез таш бинаның шыксыз озын, ялангач коридорында тоткыннарны сафка тезеп, номерлап санагач, конвой башлыгы Элеонораны үз янына чакырды. +- Сезгә бер ай госпитальдә эшләргә, - диде ул, фәрман биргән кырыс тавыш белән. +Менә, гомере бер айга озыная булып чыкты... +Коридорның таш идәнендә төн үткәргәннән соң, бәхетсез мәхбүсләрне, амфибиягә төяп, архипелагның Төньяк утравына озаттылар, ә Элеонораны +Монда аны конвоир тиешле, документлар нигезендә, госпитальнең баш табибына тапшырды. Илле-алтмышлар тирәсендәге (нишләп ирекле баштан Алла каргаган җирдә эшли икән бу олы яшьтәге кеше, дигән уй узды хатын күңеленнән) табиб Элеонораның әле гүзәллеген җуймаган йөзенә бер генә күз ташлады да: +- Сез шәфкать туташы булып эшли алырсызмы? - диде. Гомере кыл-җеп өстендә торган хатын юк дип әйтә аламы соң?! Ябык мәктәптә аларны беренче ярдәм күрсәтергә, укол ясарга өйрәттеләр. Әнисенең табибә булуы да аны бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә хәбәрдар итә, ә латин телен ул су урынына эчә иде. +Йөз илле авыруга исәпләнгән бу хәрби госпитальдә шәфкать туташлары болай да җитешми икән, өстәвенә икесе декрет ялына киткән. Элеонораны монда җыештыручы итеп теркәделәр, чөнки сәяси тоткыннарга табиб яки шәфкать туташы булып эшләү тыелган. Табигый сәләте, тырышлыгы, медицина өлкәсендә булган кадәр белеме аркасында ул эшенә бик тиз төшенде. Ике атна да үтмәде, аңа инде операция барышында шәфкать туташы булып эшләргә туры килде. Тик... менә инде ай үтеп бара. Тиздән, бик тиздән аңа да нурланыштан газап чигеп үләчәк мәхбүсләр сафын тулыландырырга туры киләчәк. +Кызының һәлакәтеннән соң аның яшисе килмәгән чаклары күп булды. Менә хәзер, үлем күзенә карап торганда, яшисе килү теләге көчле. Нишләпләр шулай икән? Нинди гаҗәп нәрсә син, тормыш! Яшәпләр туеп булмый. Әйе, Аллаһның кешегә иң зур бүләге - ул яшәү, гомер. Кем белә, бәлкем, язмыш аңа тагын бер тапкыр мәрхәмәтле булыр: уран шахталарына җибәрмичә, бакыр базларына, марганец, кара кургаш, цинк шахталарына яки Карск диңгезе шельфындагы нефть промыселларына гына озатыр. +Чынлап та, язмыш аңа тагын елмайды. Кемнәрдәндер үтенеп, ялынып, әгәр ул дигәнчә булмаса, контрактны өзеп кайтып китәчәген ультиматум итеп куеп, баш табиб аны бер елга калдыруга ирешкән булып чыкты. Бу турыда хезмәттәшләреннән ишеткәч, Элеонора аларның әлеге вакыйгага карата фикерләрен дә белде. "Нинди кайтып китсен, ятим калган дүрт оныгын аякка бастыру өчен, акча эшләргә килгән бит, китәме соң", - диештеләр. +Менә, ул-бу булмаса, гомере тагын бер елга озайды. Эшлә дә эшлә. Хәер, эштән кала аның башка нәрсәсе бар соң?.. Ул госпиталь бинасында карават белән өстәл генә сыярлык чолан сыман караңгырак бүлмәдә яши. Китап укырга, язарга ярамый, интернет турында, билгеле инде, хыялланырга гына кала. Туклануы - тоткыннар паёгы, аш пешерүчеләр авырулардан артып калган ризыкны сирәк кенә булса да бирештерәләр. Элеонорага персонал белән дә, авырулар белән дә, эшкә кагылышлы темалардан кала, аралашу тыелган. Авыруларның күбесе хәрбиләр булганлыктан, аңа ир-атлардан сүз кушучылар күп, ләкин хатын ләм-мим дәшми иде. Аңа госпиталь территориясеннән чыгып йөрү дә тыела. Чыгып та кая барасың? Диңгездәге моржлар, тюленьнәр, диңгез казларын карыйм дип, яр буена ак аюлар янына төшсәң генә инде. Ак аюлар үзләре дә кайвакыт посёлок урамнарына килеп чыгып, монда яшәүче хәрбиләрне, төзүчеләрне куркуга салган очраклар бар икән. Элеонора тәрәзәгә карады. Салкын, фәкыйрь табигать күренеше бәгырьләрне кискән сагышны тирәнәйтә генә иде. Аяк астын мүк, лишайниклар каплаган, анда-санда күренгән кәкре-бөкре кәрлә каеннар, җиргә ята төшеп үрмәләп үскән таллар, кыска гына үлән сабаклары бер дә тынып тормый торган ачы, кискен җилдә менә-менә үләм-бетәм дигәндәй тә торасы юк. Мондагы күпсанлы күлләрне, елгаларны төбенә кадәр катыра торган, җелегеңә үтәрдәй кырык-илле градуслы салкыннар, өстәвенә ураган җилләре, ноябрь уртасыннан гыйнвар ахырына кадәр җитмеш көнгә сузылган караңгы төн. Җәйләрендә - мәңгелек туң, территориянең шактый өлешен каплаган калын боз катламы, фәкыйрь флора. Шушыларның барысы өстенә монда үткән гасырларда үткәрелгән атом-төш сынауларының кара шәүләсе төшкән кебек. Әллә инде Карск диңгезе төбенә күпләп күмелгән радиоактив калдыклар шундый шом таратып тора, белмәссең. +Тик шушы шартларда да кешеләр эшлиләр, яшиләр. Каз Җире дигән ярымутрауда, Белушья Губа бухтасының яр буена урнашкан бу посёлокта, өч меңләп кеше яши. Монда хәрби полигон булганлыктан, халыкның күпчелеге ир-атлар - төзүчеләр, хәрбиләр. Посёлок яхшы үсеш алган инфраструктурага ия, бухтада диңгез порты төзелгән, гомумән, монда - боз илендә дә тормыш кайный. Әйе, биредә дә яшиләр, эшлиләр, тик алар бит ирекле, ә Элеонораның һәр адымы диярлек сак астында, ул, монда яшәүчеләрдән аермалы буларак, күп нәрсәдән мәхрүм. Ах! Әгәр дә ул ирекле булса... Ә болай... Ул - кол, ул үз-үзенә хуҗа түгел. Хатын белә: ул инде беркайчан да ирекле булачак түгел, беркайчан да якыннарын күрә алмаячак, гомере шушында киселәчәк. Алда гел караңгылык, яктылык күренми. Әле дә ярый, монда эләккәнче, ислам диненең бер баганасы булган намазга өйрәнеп калган. Әбисе әйткәнчә, авыр вакытларда тотынырдай, таянырдай бердәнбер мөмкинлек ул. Намаз аның юанычына, яшәү белән бәйләүчесенә, тәмуг газапларында җан асраган мәхбүскә рухи көч бирүче саекмас чыганакка әйләнде. "Әлләзии халәкаль-мәүтә үәл-хәйәәтә лийәблүүәкүм әййүкүм әхсәнүгәмәләә үә һүүәл-гәзизүм-гафур" (мин сезне үлем белән яшәү арасында кылган гамәлләрегез аша сынау өчен генә җибәрдем), - ди Аллаһы Тәгалә. Әйе, Элеонора да шушы сынау дөньясына килгән икән инде, сынауны лаеклы рәвештә, сабырлык белән үтү лазем, намаз аша Аллаһка үзенең барлыгын, Аллаһ Раббысын гел истә тотуын хәбәр итү дә кирәктер. Һәм мәхбүс шулай эшләде дә. +Ел да үтте. Элеонора, алдагы язмышы турында уйларга да куркып, эшләде дә эшләде. Ике елдан аның коткаручы фәрештәсе булган баш табиб та континентка кайтып китте. Яклаучысыз калган хатынның күңеленә боз салкыны йөгерде: нишләтерләр аны, исләренә төшеп, шахтага озатырлармы? Ләкин ел арты ел узды, аны килеп алып китүче күренмәде, Элеонора дамоклов кылычы астында эшләвен дәвам итте. +Менә инде шушы боз диңгезендә Элеонора тугызынчы җәен каршылады. Аңа кырык сигез яшь тулды. Нишләп адәм дигәнең шушы авыр шартларда да тормышка ябышып ята икән? Кызы-газизе күптән теге дөньяда. Ире, бәлкем, исәндер. Әти-әнисе исән микән соң? Алар картлар иде бит инде. Элеонорага бу газап утравында ни калган? Әллә теге чакта юлдаш мәхбүсләреннән аерылып калып, ялгыш эшләдеме? Гәүдәсе күптән инде крематорийда яндырылып, җаны кош булып очкан булыр иде бит. Шулай уйлана торган булды үлмәс борын боз тәмугына эләккән ана. Тик дөнья куласа: бер әйләнә, бер баса дип юкка гына әйтмәгәннәр икән. +Июль азагында Элеонораны башка мәхбүсләр белән, очкычларга төяп, һаман шул Амдерма-е аэропортыннан Воркутага алып киттеләр. Монда аларның кулларына документ һәм беркадәр акча күчерелгән банк картасы диделәр) тараттылар. Илдә зур сәяси үзгәрешләр булып, хакимият алышынган, "Прагматиклар" фиркасе куып таратылган икән. +Элеонора өйләренә икенче көн кичкә авышканда гына кайтып җитте, чөнки аларның шәһәренә вакуум поезд (капсулалар эчендәге пассажирларны труба буенча бер сәгатьтә мең чакрымга илтеп куя торган) ике көнгә бер генә йөри икән. Кодны җыеп, зур тимер капканы ачты. Баскычтан күтәрелеп, өй ишеге янына килде. Һаман шул өч төймә урынында тора. Элеонора үзенең төймәсенә бармагын тидерүгә, ишек акрын гына бер якка шуышты. Хатын эчкә атлады. Тып-тын иде, ире дә, хезмәтчеләр дә күренмәде. Ул, юл киемнәрен дә салмыйча, залга узды. Зал нәкъ ул киткәндәгечә, бары тик түр диварга кызының-бәгырь кисәгенең зурайтылган фотосурәте эленгән. Яшь тулы күзләре белән ана баласына текәлде, калтыранган куллары белән рәсемне сыйпады, аннан карашын кызының "Кыр чәчәкләре" дигән натюрмортына күчерде - ул иске урынында эленеп тора иде. +Кинәт сабый елавы ишетелде. Хатын, бу ни бу, дип уйларга да өлгермәде, залның йокы бүлмәләре ягындагы ишеге ачылып китеп, кулына бала күтәргән яшь кенә хатын-кыз килеп чыкты. Ул да, Элеонора да, соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп, бер тын бер-беренә карап тордылар. Элеонора, аңына килгәндәй булып: "Сез кем?" - дип сорады. "Ә сез?" - диде теге хатын, сорауга сорау белән җаваплап, һәм шунда ук, нәрсәдәндер курыккандай, тиз-тиз: "Сез Элеонорамы?!" - дип өстәде. Яшь хатынның тавышы да, йөзе дә таныш кебек тоелды. Соң бу... соң бу... аларда бакчачы булып эшләгән кешеләрнең кызы бит. Ә бала? Элеонора сабыйга күз төшерде: ике яшьләр чамасындагы малай коеп куйган бәләкәй Ян иде. +Элеонора, дәшми-тынмый, стенадан кызының натюрмортын алды да саубуллашмый-нитми борылып чыгып китте. +Инде кызларын исән килеш күрүдән өметләрен өзгән ата-анасы, Элеонораны күргәч, бәхет-шатлыкларыннан күз яшьләренә күмелде. Ярабби, Аллаһы Тәгалә карт белән карчыкның кызларына исәнлек сорап, намаздан соң ялварып укыган догаларын, риясыздан биргән хәер-сәдакаларын, тоткан уразаларын игътибарга алып булса кирәк, аның гомерен саклаган. Ат йөрер дага белән, адәм йөрер дога белән дип әйтүләре хактыр. +Гаҗәп, монда да зал идәненә җәелгән калын келәмдә өч яшьләр чамасындагы кызчык уйнап утыра иде. Сабый башта Элеонорага ятсыныбрак карап торды да аннан, йөгереп килеп, аның итәгенә ябышты: "Әни, әнием, сагындым! Нигә озак кайтмый тордың?" - дип елап иркәләнә башлады. Гаҗиз калган хатын, баланы күтәреп алып, күкрәгенә кысты. Кызчык Элеонораның әнисенең сеңлесенең оныгы икән; өч ай элек әти-әнисе, әбисе авиакатастрофада һәлак булганнар. +Элеонораның хәлләреннән бераз хәбәрдар булганнан соң, әти-әнисе, кыенсынып кына, Ян турында сүз башладылар. Ябыгып, ярты гәүдәсе генә калган саргайган йөзле кызын йөрәге белән жәлли-жәлли, үзләрен дә гаепле санап, әнисе сыкрый-сыкрый сөйләде дә сөйләде. Хатыны өчен Янны да буш калдырмаганнар: фиркадән чыгарып, отставкага җибәргәннәр. Элеонораны бик сагынган, юксынган ул. Тик инде аның мәңге кайтмаячагын уйлап, биш елдан соң өйләнергә булган - нишләрсең, ир кешегә ялгыз яшәве читен. +- Кирәкми, - диде Элеонора, әнисен бүлдереп, - Ян да, сез дә гаепле түгел. Язмышымдыр. Ходай Тәгалә бәхетен дә, бәхетсезлеген дә үзе ала, тагын бер кыз да бирде, әйеме, бәбекәем, - дип, хатын баланы кочып сөйде, тегесе көмеш кыңгыраучыклар чыңлаган яңгыравыклы тавыш белән көлеп җибәрде. +Икенче көнне Ян үзе дә килде. Ярабби, элеккеге ир солтаны урынына Элеонора каршында газаплы тормыштан тәмам бетәшкән карт басып тора иде. Кая киткән аның киң җилкәләре, шәмдәй төз буе? Тирән буразналар каплаган сөйкемле чыраена аптырау галәмәте чыккан Ян да хатынының йөзендә элеккеге - бер кашык су белән йотардай - Элеонораны күрергә теләп булса кирәк, гаҗәпләнебрәк текәлеп карап тора иде. Икесенең дә күзләрендә яшь күренде, алар балаларча, үксеп дигәндәй, елап җибәрделәр. Иргә дә, хатынга да авыр, бик авыр иде. +Елап туйгач, Ян Элеонорага зур гына шкатулка сузды. Хатын аны таныды: монда ул бәхетле чакларында алтын балдакларын, куш беләзекләрен, зөбәрҗәт, рубин кашлы йөзекләрен, энҗе муенсаларын, бриллиант кашлы алкаларын саклый иде. Элеонора сак кына шкатулканы ачты. Зәркән әйберләре элеккечә шунда ята. +- Йорт-җирне бүлешүгә килгәндә... - дип, авызын ачкан Янны хатын бүлдерде: +- Кирәкми, миңа хәзер шушысы да җитә, - дип, шкатулкага ымлады. +- Рәхмәт, - дип кенә әйтә алды Ян, нишләптер каушап. +Элеонора яңа тормышына кыеннан ияләште. Аңа һаман, комендатурага барып, билгеләнеп кайтасы, ярым ач килеш авырулар белән процедуралар үткәрәсе, дәшми-тынмый, чукрак кешедәй йөриседер кебек тоела, өстәвенә, менә-менә, һау-һаулап этләр ияртеп, конвоирлар килеп чыгар төсле. Ул йоклый алмый, элеккеге борчу-хәсрәтләре аңа һич кенә дә тынгылык бирми. Дөрес, коръән, намаз уку аңа бераз җан тынычлыгы бирә бирүен, тик элеккеге мәхбүс барыбер тулысынча нормаль халәтенә кайта алмый интекте. Бу хәлендә хатын эшкә дә урнаша алмый иде. Аптыраганнан, Элеонора кичерешләрен телефонына төшерә башлады. Яза торгач, бер ел дигәндә тулы бер роман килеп чыкты. "Ураганнар илендә" дип атады аны элеккеге тоткын. Романны укучылар шактый күп булып чыкты, җәмәгатьчелектә аның белән кызыксыну киң таралыш алды. Ә өч елдан роман буенча "Боз тәмугында" дигән зур популярлык алган фильм эшләнде. Фильмның презентациясе, зурдан кубып, тантаналы шартларда үткәрелде. Анда хатыны белән Ян да чакырылган иде. Элеонораның тулыланып, түгәрәкләнеп киткән нурлы йөзенә, шатлыктан балкып торган күзләренә сокланып карап торган Ян да ничектер үзен бәхетле сизде; ул чын күңелдән Элеонораны зур уңышы белән котлады... +Тормыш үз асылына кайтып дәвам итте. +Гамьле әңгәмә БЕР ГАСЫР МИЛЛӘТ САГЫНДА җидееллык мәктәп аерылып чыга. Ул яңа салынган бинага (хәзерге 13 нче номерлы мәктәп) урнаша. Төп өлеше К.Насыйри исемендәге 14 нче номерлы җидееллык мәктәп булып кала. 1937 елда мәктәпне элеккеге унберенче мәчет бинасына күчерәләр. 1953 елда исә әлеге мәгариф учагы урта мәктәпкә әйләнә. +1960 елда инде мәктәп хәзерге дүрт катлы бинага күчә һәм "35 нче номерлы урта мәктәп" дип атала башлый. +1961 елда мәктәп кайбер предметларны инглиз телендә укыта торган урта гомуми белем бирүче мәктәпкә әйләнә. Мәктәптә икенче класстан башлап, инглиз телен өйрәнәләр. Уку рус, татар, инглиз телләрендә алып барыла. Шушы ук елда мәктәпнең СССР Педагогия фәннәре академиясе милли мәктәпләр институтының Татарстан филиалы терәк мәктәбе итеп раслануы очраклы түгел. +Ниһаять, 1990 елда татар һәм рус телләрен укытуда яңа технологияләр куллануда бөтен республикага дан казанган 35 нче мәктәп базасында Татарстанда беренче булып гимназия ачыла. 1 нче номерлы татар гимназиясе Казанда татар мәгарифен үстерүдә беренче карлыгач була. +Безнең беренче укытучылар авыр көрәш елларында имтихан узалар, мәктәпнең хәзерге бай традицияләренә нигез салалар. Үзләренең бөтен гомерләрен бистә халкына аң-белем бирүгә багышлаган В.Бәхтияров, Г.Хөсәенов, Һ.Мәрдәнов, М.Галиев, Татарстанның атказанган укытучылары Г.Якупов, Б.Аитова, Х.Шамкин исемнәрен халык онытмый. +Укучыларыбыз да әлеге исемнәр белән яхшы таныш. Гимназиядә 50 ел дәвамында эшләп килгән туган якны өйрәнү музее бу юнәлештә алыштыргысыз вазифа башкара. Ул Татарстан Дәүләт музееның филиалы булып тора. Аны оештыруны башлап йөрүче, 40 ел буе алыштыргысыз җитәкчесе - Гөлчирә Хафиз кызы Шәмсетдинова. Музеебыз мәктәпнең тәрбия процессында мөһим роль уйный. 1 сентябрьдә 1 нче сыйныфларда тәүге дәресне музейдан башлау - матур традицияләребезнең берсе. Әнә шулай бала күңелендә туган җиргә, үз милләтеңә мәхәббәт тәрбияләнә. +Музей татар халкы тарихын өйрәнүдә дә мөһим роль уйный. Эзләнү эше барышында, тарих өчен кирәкле мәгълүматлар табыла. Идел ярында мамонт сөякләре табу, борынгы кешенең мамонт сөягенә ясаган рәсеме хәтта "Татарстан тарихы" дәреслегенә кергән. Генерал Я.Чанышев, Ленинның шәхси шофёры М.Бурнашев белән очрашулар турындагы мәгълүматлар музей мирасханәсе хәзинәләрен тәшкил итә. +Күрәбез: республикабыз, башкалабыз тарихында тирән эз калдырган бик күп вакыйгалар һәм шәхесләр бер үк вакытта әлеге гимназия тарихын да формалаштыра. Шуңамы, әллә урнашкан урынына бәйле башка берәр сихри-даһи көчме, бу белем бирү йорты әлеге милли-мәдәни юнәлешкә йөз тоткан эшчәнлеген бүген дә уңышлы алып бара! +Хәзерге вакытта Казанның Габдулла Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясен республикабызда һәм аннан читтә дә әйдәп баручы яңа төр белем бирү оешмаларының берсе дип беләләр. +- Бер гасыр дәвамында белем һәм тәрбия биргән мәгариф үзәгендә кемнәр генә белем алмагандыр... Гимназияне тәмамлаган кайсы күренекле шәхесләр сезнең мактанычыгыз булып тора? +- Бер гасыр эчендә мәктәпне тәмамлаучылар арасында бик күп танылган шәхесләр бар. Алар - мәктәпнең горурлыгы гына түгел, ә республикабызда билгеле затлар. +Гомәр Гыйматдинов - Бөек Ватан сугышы герое - Мәскәүдән Берлинга чаклы сугышчан юл үткән. Аның легендар сугыш юлы турында "Возрождённая легенда" исемле документаль фильм да төшерелгән. Сөембикә Баязитова - медицина хезмәте старшинасы. Бөек Ватан сугышы елларында Франция халкының героинясына әйләнгән, Кызыл байрак ордены белән бүләкләнгән. Курку белмәс татар кызы дошман пулемёты астыннан 45 сугышчыны кораллары белән бергә сугыш кырыннан алып чыккан. Озак еллар Мәскәүдәге Патрис Лумумба исемендәге Халыклар дуслыгы университетының профессоры булган Габделхак Галиуллин, Ленин ордены кавалеры, татар халык ашларын өйрәнеп, даими рәвештә аларны пропагандалаучыларның берсе Юныс Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган артисты Гөлсем Сөләйманова, РСФСРның атказанган укытучысы, татар халкы тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән бөек педагог Гөлчирә Шәмсетдинова, РСФСРның атказанган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Миннехан Әхмәтҗанов, Татарстанның атказанган укытучысы, республика күләмендә татар телендә физика укытуны әйдәп барган Наил Гыймадиев, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Сыромолотова, Татарстанның атказанган укытучысы Диләрә Сибгатуллина, ТАССРның мәгариф отличнигы, Республиканың атказанган укытучысы Ләлә Галиева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы, ярты гасыр гомерен мәктәп белән бәйләгән педагогларның берсе Джема Камалова, шушы мәктәптә укып, соңыннан утыз елдан артык гимназиядә математика укыткан Әлфия Исхакова, Россиянең атказанган укытучысы Равил Усманов һәм тагын бик күпләр - безнең мәктәпнең элеккеге укучылары. +Бөек композиторыбыз, XX гасырның танылган музыканты Салих Сәйдәшев исеме дә мәктәп тарихы белән бәйле. Ул 35 нче мәктәптә кызлар хорын җитәкләгән. Мәктәп укучылары белән Зәңгәр күлгә экскурсия вакытында танылган "Зәңгәр күл" җырын иҗат иткән. +1 нче гимназия - традицияләргә бик бай белем учагы, чөнки монда мәктәпнең рухын, җанын белгән һәм шуны дәвам итә торган, үзләре биредә белем алган элеккеге укучылар эшли. Мин үзем дә биредә укыдым. +Татар мәктәбе - милләт сакчысы ул. 90 нчы елларда татар гимназияләре гөрләп ачылганда, зыялыларыбыз, үзләренең балаларын татар гимназияләренә урнаштырып, ана телендә белем-тәрбия бирү хокукын алды. 1 нче гимназиядә татарның күренекле вәкилләренең балалары укыды һәм укый. +- Һәр җәмгыятькә сәләтле кешеләр кирәк. Сезнең гимназиядә сәләтле балаларны иҗатка тарту, фән белән кызыксындыру юнәлешендә нинди эшләр алып барыла? +- Г.Тукай исемендәге 1 нче татар гимназиясе белем һәм тәрбия бирүне заман ихтыяҗларын аңлап оештыра. Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармакларына яңалыклар кертә. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр фәннәрне тирәнтен өйрәнү һәм балаларның табигый сәләтен үстерүгә юл ачты. Хәзерге чорда дөньякүләм мәсьәләләр хакында фикер йөртерлек шәхес тәрбияләү аеруча әһәмиятле. +Сәләтле яшьләр - җәмгыятьнең төп байлыгы. Һәр бала үзенчә сәләтле. Без, баланың сәләтен вакытында күреп, аны үстерү өчен уңайлы шартлар тудырсак кына, көтелгән уңышларга ирешә алабыз. Сәләт бары тик дөрес оештырылган эшчәнлектә генә үсә. Сәләтле балалар белән эшләү - безнең гимназия эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе. Һәр баланың үзенчәлеген һәрвакыт игътибар үзәгендә тотабыз һәм аларның бу сыйфатларын тагын да үстерергә тырышабыз. Сәләтле балалар белән эшләүнең төп максаты - һәр укучының сәләтен, иҗади башлангычын үстерү. Мондый укучылар белән эшләгәндә, эзләнү, яңа мөмкинлекләрне файдалану мөһим. +Сәләтле укучылар белән эшләү уку елының беренче атнасыннан башлана: укытучылар, сыйныф җитәкчеләре сәләтле балалар базасын төзи. Гимназиябез мөгаллимнәре шуны яхшы аңлый: сәләтле булу нәселдәнлеккә генә бәйле түгел, монда бала яшәгән мохитнең кыйммәтләр системасы да зур әһәмияткә ия; билгеле бер шартлар булдырганда, укучыларның күбесендә теге яки бу сәләтне үстерергә мөмкин. Сәләтле балалар базасын түбәндәге юнәлешләр буенча төзибез: интеллектуаль (олимпиадалар, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашучылар), рәсем сәнгате, әдәби иҗат (шигырь, хикәя иҗат итүчеләр, нәфис сүз бәйгесендә катнашучылар), музыка коралларында уйнаучылар, җырчылар, биючеләр, кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр, спорт ярышларында катнашучылар. Гимназиядә эшли торган түгәрәкләр дә укучыларны һәрьяктан үстерүгә хезмәт итә. +Гимназия - гуманитар белем бирә торган уку йорты. Җәмгыятебездә нинди генә авыр шартлар булмасын, без ана телебезне, әдәбиятыбызны, тарихыбызны тирәнтен өйрәнү бурычын беренчел куярга тиеш. Шуны истә тотып, бездә "Каурый каләм", "Яшь хәбәрчеләр" түгәрәкләре эшли. Укучыларыбызның иҗат җимешләре 2003 ГАМЬЛЕ ӘҢГӘМӘ елдан "Гимназия хәбәрләре" газетасында басыла. Гимназиянең ай саен чыга торган "Гимназия хәбәрләре" газетасы - 2007 елдан виртуаль газета. Аны чыгаруда һәр укучы, һәр сыйныф җитәкчесе катнаша, һәр рубрикасына укучыларның, түгәрәк җитәкчеләренең йөрәк җылысы салынган. Беренче иҗат җимешләрен "Гимназия хәбәрләре" газетасында бастырып каләм чарлаган укучыларыбыз район, шәһәр, республика күләмендә үткәрелгән иҗат бәйгеләрендә зур җиңүләр яулыйлар. Каләм тибрәткән укучыларыбыз "Шигъри сүз" район бәйгесенең, "Илебездә, телебездә, күңелләрдә Тукай мәңгелек" шәһәр бәйгесенең "Яшь шагыйрь" номинацияләрендә күп еллар дәвамында беренче, икенче урыннарга лаек булдылар. Бөтенроссия "Илһам" яшь иҗатчылар бәйгесе үткәрелә башлаганнан соң, укучыларыбыз гимназия данын ел саен еракларга таратты. +Укучыларны театр сәнгате ярдәмендә тәрбияләүгә гимназия мөгаллимнәре һәрвакыт зур игътибар бирде. Гимназиядә уку дәверендә үзен яшь артист итеп тоймаган бер укучы да калмый, дисәк, хата булмас. Театр артистлары белән очрашулар, сыйныф җитәкчеләренең иҗади эшчәнлеге эзсез югалмады, укучылар театр сәнгатен яратып кына калмадылар, аның серләренә дә төшенделәр: район, шәһәр бәйгеләрендә уңышларга ирешеп, Туфан Миңнуллин исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясендә 2013 елда - II урынга, 2014 елда - Гран-прига, 2015 елда I урынга лаек булдылар. +Фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Гимназия укучылары төрле дәрәҗәдәге фәнни-гамәли конференцияләрдә даими катнашты һәм алдынгы урыннар яулады. Фәнни хезмәт язып чыгу өчен, шактый күп вакыт сарыф итәргә, эзләнергә, баланы да тикшеренү эшенә өйрәтергә кирәк. Язачак тема буенча материал туплау, аны өйрәнү, әдәбият исемлеген барлау эшен укытучы башта үзе өйрәнә, аннан соң гына балага тәкъдим итә. Гыйльми эшләр башкару укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәннипопуляр һәм башка төр өстәмә әдәбият белән җентекләп эшли белергә өйрәтә. Бәйгеярышларда катнашу тырышлык, максатка омтылучанлык, мөстәкыйль фикер йөртә белү кебек мөһим шәхси сыйфатлар тәрбияләргә дә булыша. Максатчан хезмәтнең нәтиҗәләре дә куанычлы. Укучыларның Бөтенроссия Н.И.Лобачевский исемендәге фәнни конференциясе, Каюм Насыйри исемендәге төбәкара фәнни-гыйльми укулар, Туфан Миңнуллин исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе, "Ломоносов укулары", "Фән көннәре", "Фән дөньясы", "Фәнгә адым" кебек шәһәр фәнни-гамәли конференцияләрендә укучылар һәр уку елында уңышка ирешә. +Һәр баланың үсеше өчен бертигез шартлар тудыру, аларның сәламәтлеген ныгыту һәм укучыларны гүзәллекне тоярга өйрәтү максатыннан, гимназиябездә физик тәрбия сәгатьләренең бер сәгате соңгы елларда хореография дәресенә бирелде. Гимназиядә белем алучы 600гә якын баланың һәрберсе бию дигән олы сәнгатьнең тәмен татыды. Уку елы дәвамында үткәрелә торган чараларның барысында да яңадан-яңа биюләр күреп, укытучы һәм укучыларыбыз иҗатына сокланабыз. +Гимназия укучыларын еллар аша да үзенә тартып тора. Монда укыганнар үзләренең балаларын, һичшиксез, үз мәктәбенә алып килә, шуңа күрә укучылар династиясе - бу мәктәп традициясе. Мәктәп, гаилә традицияләрен саклап, тулы бер милләтне яшәтә. Татар мәктәбе ул - милләтне саклап, киләчәккә илтүдә алыштыргысыз мөһим этап. Гимназия озак еллар "Татар гаилә фонды" белән хезмәттәшлек итә. Алар белән очрашулар, гаилә бәйрәмнәре, уртак чаралар - барысы да татар балаларын милли традицияләрдә тәрбияләү өчен алып барыла. +Заман һәрвакыт үзгәрештә. Безгә шуны истә тотарга кирәк: укучыларыбызга сәләт, омтылышларын заман таләпләренә җавап бирерлек итеп белем бирсәк кенә, алар мөстәкыйль яши, тормышта яңа үрләр яулый ала. +- Тулы җавапларыгыз өчен зур рәхмәт! +Әңгәмәдәш - Рамил ХАННАНОВ. БҮГЕНГЕДӘН - ТАРИХКА ТАБА сызымга бер күз төшерүләре дә җитә, кулларына циркуль тотып үлчәп торуның хаҗәте дә юк. Шуңа күрә аларны сугышка да җибәрмәгәннәр, монда кирәгрәк дип исәпләгәннәр. Алар Мөсәгыйткә дә гел киңәшләрен биреп тора, эшләп күрсәтә, карап торып эшләтә. Менә шундый кайгыртучан җылы мөнәсәбәт яшүсмергә күңел рәхәте бирә, таяныч була. Цех начальнигы, аның ярдәмчеләренең бәйләнеп торуларына да бик исе китми. Үзе дә шушы бер-ике ел барышында, өлкән һөнәрдәшләре дәрәҗәсенә үк җитә алмаса да, эшендә шактый камиллеккә ирешә. Аңа хәтта, эшеннән аерылмыйча гына, металл эше буенча техникумда уку мөмкинлеген дә тудыралар. Өч ел уку дәверендә ул инде бу өлкәдә нәзари яктан остазларыннан күпкә алгарак китә, аның өчен заводта хезмәт баскычларыннан күтәрелү мөмкинлекләре дә ачыла. +Ләкин яшьтән үк авыл киңлекләрендә, яшеллек мохитендә саф һава сулап, җан рәхәте бирә торган суларында коенып үскән егетнең күңелендә сагыш-әрнү, туган ягына омтылу хисләре отыры арта гына тора. Көннәрдән бер көнне гаиләгә бәйле җитди сәбәпләр бу мәсьәләне катгый итеп кую мөмкинлеген бирә, ниһаять, аны җибәрергә булалар. Октябрск каласында нефть чыгару оешмасында мастер булып эшләп алганнан соң, ул егерме алты яшендә туган авылына кайтып урнаша. Җанга якын җирләрдә дүрт-биш ел инженер-механик булып хезмәт итеп, үзенең бу җәһәттән дә кирәкле кеше икәнлеген раслый. Шуңа тагын Баулыда сигез ел автомеханиклык хезмәтен башкарганлыгын да өстәсәк, урау юллар буйлап йөреп, кулына эш һәм иҗат коралы итеп каләмне алганчы, утыз өч яшькә җиткәнен дә сизми кала. +Ул үзенең хезмәттәшләреннән китап укырга яратуы белән аерылып тора. Аның китап җыю гадәтенә сәерсенеп караучылар да була. Әмма үзара аралашкан иптәшләре, теләсә нинди тормышчан мәсьәләләр турында сүз барганда, аның төпле итеп, әйтергә теләгән фикерләрен алар күз алдына да китермәгән мисаллар белән дәлилләвенә күптән инде игътибар итә киләләр. Матбугатта сирәк булса да хикәяләре басыла башлагач, Мөсәгыйткә "язучы" дигән кушамат тагучылар да алар була. Ул моңа шатлана гына һәм уйлап куя: их, чыннан да, язучы булсаң иде ул! Ә ничек язучы булырга? Һәм карарга килә - көчне район матбугатында сынап карарга кирәк. Болай да җирле газеталарда төрле хәбәрләр белән катнашкан егетнең ниятенә каршы килмиләр. Баулыдагы "Байрак", Азнакайдагы "Маяк" газеталарында җиде ел журналист булып эшләү аның каләм көченә зур сынау була. 1971 елда, ягъни кырык дүрт яшендә, университетның татар бүлеген читтән торып тәмамлавы каләм тибрәтү эшчәнлеген яшәү мәгънәсе итеп сайлаганлыгына дәлил булып тора. Аның иҗатка килүе әнә шундый урау юллар аша була. +Тормышның үзендәге кебек үк, М.Хәбибуллин әдәби иҗатта да чынбарлыкның бер өлкәсеннән икенчесенә күчә торды, төрле тәҗрибәләр ясады. Аның хикәяләрдән торган беренче китабының "Җиде юл чатында" дип аталуы да очраклы булмагандыр. 1951 елда яшьләр җыентыгында басылган беренче хикәясеннән башланган бу иҗат төрле мәүзугларга сукмак салып карады. +Без, каләм тибрәтүчеләргә, бигрәк тә чәчмә әсәрләргә өстенлек бирүчеләргә, талант бөреләре янына тормыш тәҗрибәсе, әйләнә-тирәне төрле яклап танып-белүгә ихтыяҗ да кирәк, дибез икән, бу М.Хәбибуллин мисалында да раслана. Аны 1971 елда Язучылар берлегенә алырга тәкъдим иткән өлкән әдибебез А.Расих та нәкъ шулай яза: "Дөньяны күп күргән, тормышны якын белә торган, хезмәтнең шофёрдан башлап инженерга кадәр булган барлык баскычларын үткән кеше", - ди (Казан утлары. - 1971 - №2. - Б.184). +Аның тормыш юлында тагын бер сәхифә бар. Авылда, иген кырлары кочагында үскән малай сугыштан соңгы елларда нефтьчеләр арасында да кайнап ала. Шул арада ул кара алтын чыгаручыларның икенче даирә кешеләре генә түгел, бәлки бөтенләй башка гамь белән яшәүчеләр икәнен дә аңлап ала. Ник дигәндә, иген үстерүче өчен җир яшәү чыганагы булса, җирнең маен суыручыларга, аның өстенә караганда, асты кадерлерәк икән. Бу, авыл кешесе үлчәме белән бәяләгәндә, гайре табигый хәл. Шул турыдагы борчуларын ничә еллар күңелендә йөрткәннән соң, дүрт дистә чиген узгач, әлеге хакта "Икмәк кадере" дигән әсәрен язуы шуның нәтиҗәсе. +...Район башлыгы кабинетына шушы төбәкнең җитәкчеләре җыела. Бер күмәк хуҗалык җитәкчесе биштәреннән түрәнең өстәленә кабарып пешкән икмәк чыгарып куя һәм шундагыларга әйтә: +ФОАТ ГАЛИМУЛЛИН +- Кем таптый ала шушы икмәкне? Кем?! +Барысы да аптырап кала. Бу бит әле сугыштан соңгы гына еллар. Биредә утыручылар бер туйганчы ипи ашау хыял гына булган ул елларны яхшы хәтерли. Шуңа күрә, нәрсә сөйли бу, тик торганда икмәкне кем таптый алсын? - дип, гаҗәпләнеп карап торалар. Болай эшләү өчен, шыр юләр булырга кирәк. +Шулай да бүлмәдәгеләрнең берсе әлеге икмәкнең райондагы иң абруйлы өстәл өстенә куелуының сәбәбен чамалый. Бу бәндә - шушы төбәктә нефть эзләүчеләр эшчәнлегенә җитәкчелек итүче Ходайбирдин. Ул әлеге икмәкнең хуҗасы Кадыйровның нәфрәте үзенә төбәлгәнлеген аңламаслык ахмак түгел. Чөнки соңгы көннәрдә генә аның кешеләре, авария ясап, шушы хуҗалыкның уңдырышлы җирен пычратып, эштән чыгарганнар иде. Күңелле эш түгел, анысы. Әмма ул үзенә аклану да таба. Без бит ул бозылган җир өчен аларга акча түлибез. Әлеге кишәрлекләрдән җыеласы икмәк бәясе, нефтьнеке белән чагыштырганда, күпкә кимрәк. Шуңа күрә нигә ул кадәр борчылырга? Без бит нефтьне алтынга сатабыз! +Ике җитәкченең бер үк нәрсәгә төрле карашта торуларын күреп утырган район башлыгы аларның кайсысы хаклы булуын аңларга тели. Кемгә өстенлек бирергә? Әлеге сорауга катгый җавапны ул нефтьчеләр чиновнигының менә бу сүзләре яңгыраганнан соң таба: +- Иптәш Кадыйров, ипиегезне алып китегез, монда ач кешеләр юк! +Чыннан да, бу очракта нәрсә кадерлерәк: икмәкме, әллә нефтьме? Ләкин җавап бер: алтынны (сарымы ул, карамы) ашап булмый. Яшәү чыганагы - икмәк! Май сеңгән җирләр тагын ничә еллар буе икмәк үстерергә яраксыз булачак әле. +И.Гази кебек бездәге нефтьчеләр турында беренче романны иҗат иткән олы әдип тә әсәр коллизиясенең тормышчан каршылыкларга нигезләнүенә игътибар итә. "Повестьны зур канәгатьләнү белән укып чыктым. Язучы өчен тормыш тәҗрибәсе бик зур сыйфат", - ди ул (Казан утлары. - 1977. - №12. - Б.151). +Әлеге әсәр укучыны барыннан да элек күтәрелгән темасының безнең җөмһүрият өчен аерым бер әһәмияткә ия булуы белән уйланырга мәҗбүр итсә, шуннан соң язылган "Унсигезенче яз" повесте сәнгатьчә эшләнеше буенча алга китешне күрсәтә иде. Монысы - язучы өчен иң мөһиме. Чыннан да, унсигез яшәр Әнрүсә белән булган вакыйгалар укучыны чын-чыннан дулкынландыра. Заманында, зур сәнгатьтә урын алу максаты белән, баласын ташлап башкалага киткән Мөнирә әллә ни уңышка ирешә алмаган. Аның каравы, ул үзе дөньяга китергән баласына "апа" гына булып калган. Кыз исә, балигъ булгач, Мәскәүдә узачак җыр ярышына барырга сайланып алынган. Ихтимал, аңа бу юнәлештә бәхетле юл ачылыр дигән өмет туа. Авторның уңышы - Әнрүсәнең күңел тирбәлешләрен шактый тоемлы итеп бирә алуында. Шулай да әле М.Хәбибуллинга шул чор тәнкыйтендә каләмен тагын да камилләштерергә кирәклеге турында киңәшләр дә ишетергә туры килә. Н.Гамбәр, мәсәлән, хис-кичерешләрне вакыйга-картиналар аша сурәтләү урынына вакыт-вакыт аларны сөйләп чыгу белән узып китмәскә кирәклеген искәрткән иде (Гамбәр Н. Бәхеткә юл - гел алда // Казан утлары. - 1977. - №12. - Б.150). Шулай да авторның үзенә килгән күпсанлы хатлар, очрашуларда әйтелгән фикерләр әсәрнең бигрәк тә яшьләр тарафыннан бик җылы кабул ителүен күрсәтә иде. +Хәзерге чорда төрле чыгышларда, матбугат битләрендә әдәби әсәрнең тәрбияви әһәмиятен бәяләп бетермәү яки аны бөтенләй инкарь итүләр дә сирәк күренеш түгел. Сорау туа: алай булгач, ни өчен иҗат итәбез? Танып-белү яки тәрбия җәһәтеннән әйтәсе сүзең үзең өчен дә ачык булмаганда, тулыканлы әдәби тукыма барлыкка килергә мөмкинме? Әдәби әсәр, ахыр чиктә, бары тик әхлакый, тәрбияви генә була ала. Шушы таләпкә җавап бирмәгәндә, аның кеше күңеле өчен кыйммәте калмый. Уңай образлар аны кабул итүче өчен үрнәк булып хезмәт итсә, кешене тискәре образлар да тәрбияли - андый булмаска дигән сабак бирә. Мөсәгыйт абый моны яхшы аңлап эш итә. Геройларын ботаксыз-чатаксыз идеал итеп кенә күрсәтми, аларны, үз җайларына куеп, барлыкка килгән мохит шартларында ирекле яшәтә. Аның китапларын яратып, укучылар аларның нәкъ менә шул хасиятләрен хуплыйлар да. "Хәтер ярлары", "Сулар үргә акса да..." кебек әсәрләрендәге сәнгатьчә камиллеккә ирешүдәге кайбер БҮГЕНГЕДӘН - ТАРИХКА ТАБА җитешсезлекләрне күрсәтсә дә, Р.Мостафин "бу хәл аларның популярлыгында чагылмый", - диюе белән әдипкә хас иҗат алымнарын хуплавын күрсәткән иде (Социалистик Татарстан. - 1984. - 16 март). +Шулай да иҗатының беренче чорында М.Хәбибуллин ил күләмендә "Чоңгыллар" романы белән танылды дияргә кирәк. Анда авторның әсәр тудыруда кулланыла торган мөмкинлекләренең күбесе урын алган. Шул елларда роман Мәскәү нәшриятларында гына да өч тапкыр басылып чыкты, Россия Язучылар союзы премиясенә лаек булуы да аның югары бәяләнүе турында сөйли. Дөрес, бүгенге көн өчен анда күтәрелгән мәсьәләләрнең мөһимлеге кимегән дә булуы мөмкин. Әмма гомум кабул ителгән кешелек кыйммәтләренең иң асылларыннан берсе булган мәрхәмәтлелек дигән нигез төшенчә бервакытта да кыйммәтен җуймый. Байлыкка омтылу әнә шул кешелелеклелек дигән төшенчәнең затлы өлешләрен тәшкил итүче шәфкатьлелек, игелеклелек кебек сыйфатларны басып китмәскә тиеш. Романнан килеп чыга торган шушы төп фикер бүген аеруча мөһим. +Повесть-романнары белән бер үк вакытта М.Хәбибуллин иҗатының беренче чорында (ягъни тарихи темалар белән мавыгып киткәнче) хикәя жанрын да үги итмәде. Ул аларда да тормыш күренешләрен сурәтләүдә шул елларда мәҗбүри булган идеология таләпләреннән читтәрәк калырга омтылды. Кешеләр арасындагы күптөрле мөнәсәбәтләр арасыннан яшәешебезнең әхлакый катламнарына мөрәҗәгать итү, күңелдәге тирән кичерешләрнең көчен ачарга омтылу аның өчен төп юл булып әверелде. Шул нисбәттән, "Яңа өй" хикәясе аеруча гыйбрәтле. Ярулла дигән егет, үз ихтыяры белән сылу хатынын калдырып, кайчандыр шахтага эшкә китә. Шунда бәхетсезлеккә юлыгып, бер кулын, бер аягын өздерә. Еллар үткәч, гарип хәлендә Хәнифәсе янына кайтып егыла. Әмма чибәр хатынга менә дигән, сәламәтлеге ташып торган ир табылган. Гаилә бик матур итеп яшәп ята. Укучыны гаҗәпләндергәне шул: аз гына горурлыгы булган ир үзе аерган хатыны янына кайтып кермәскә тиеш иде. Нихәл итәсең, шулай да бу тормышта булмастай хәл түгел. Билгеле инде, ул биредә артык кеше. Язучы Ярулланы, шул рәвешле, гаять кыен әхлакый шартларга куя. Аның әлеге гаиләдә үзен төксе итеп каршылауларына тап булырга бөтен нигезе бар. Халык сүзе белән әйткәндә, ул - биредә киселгән икмәк. Гаҗәпкә каршы, Хәнифәнең хәзерге ире Нурислам аңа ачык йөз күрсәтә, "баҗай" дия-дия, мунчада да юындырып чыгара. Кем белә, гарип ир аларның үзенә карата мөнәсәбәтләрендә чит итүләрен сизсә, түзәр дә иде әле. Әмма мондый шәфкатьлелек, кайгыртучан карашны тою аңа психологик яктан көчлерәк тәэсир итә. Ул үзен болар каршында хәтта көнчелек хисләре тудырырга да лаек булмаган бер мәхлук итеп тоя һәм тормышын һәлак итү адымына бара. Аның яшәештәге соңгы адымы алдыннан булган эчке кичерешләрен бирү тирәнлеге хикәянең сәнгатьчә эшләнешендәге иң уңышлы як дип саналырга тиештер. +"Өченче вагон" хикәясеннән дә нинди дә булса иҗтимагый яңгырашлы әйберләр көтү урынсыз. Егерме яшьләрдәге Алсуның чын сәнгать күренешен зәвыксызлыктан, ихлас сөюне ясалмалылыктан аера алуына килү эволюциясен бирү хикәядә төп бурыч итеп алынган һәм оста рәвештә тормышка ашырылган. +Әдәби мәйданда М.Хәбибуллинның хикәя жанрындагы елдан-ел ныклы урын ала баручы уңышлары турында тагын да бәян итәргә мөмкин булыр иде. "Таң чишмәсе", "Әбиләр чуагы" кебек әсәрләре дә аның бу өлкәдәге казанышлары буларак санала ала. Шулай да бу очракта аның "Таңана" исемле хикәясе аерым бер игътибар итүне сорый. Ул язучы иҗатындагы кискен бер борылышның өметле хәбәрчесе буларак та кызыклы. +Эш шунда: язучының тормыш юлында аның ике ел Таҗикстандагы бер мәктәптә тарих укытучысы булып эшләү сәхифәсе бар. Шул елларда ул уйлый башлый: менә без дәрес саен рус дәүләте тарихын, аның патшаларының гамәлләрен өйрәнәбез. Ә менә шушы таулы җөмһүриятнең, ягъни Таҗикстан дигән илнең дә бай үткәне булган бит. Ул мәктәптә өйрәнелергә тиеш түгелмени? Татар тарихы белән дә шул ук хәл. Мөгаллим Мөсәгыйт Мөдәррис улы шушы уйларын очраклы рәвештә әлеге мәктәпкә килеп чыккан зур галим, тарихчы, этнограф һәм географ Лев Гумилёв белән уртаклаша. Тәнендә күпмедер дәрәҗәдә татар нәселе каны да булган Лев Николаевич аңа әйтә: +- Татар тарихы - олы, катлаулы һәм дөнья үсешенә зур өлеш керткән халык тарихы. +ФОАТ ГАЛИМУЛЛИН Сез аны өйрәнегез, белегез, яңа буыннар хәтеренә салыгыз. Дөрес, сезгә үткәннәрегезне хакыйкый бәян итү җиңел булмас. Моны мин үз мисалымда яхшы беләм. Мин гомер буе татарларны яклап яшәдем. +Менә бу сүзләр яше кырыктан ашкан Мөсәгыйткә нык тәэсир итә. Олуг галим безгә - татарның тормыш тоткасына әверелгән буыны ир-егетләренә - әнә нинди акыл бирә. Моңа битараф булырга мөмкинме? Бу эшкә керешү өчен, миңа Казанда булу кирәк, - ди үз-үзенә булачак язучы. - Бары тик Казанда! Кайтам, җиң сызганып шушы эшкә керешәм. +Һәм 1971 елда ул даими яшәү өчен Казанга килә. Биредә дә теләсә кайда түгел, эшкә нәкъ менә язучылар даирәсендә урнашуга ирешә. Аңа оештыру эшләре буенча сәркатиплек вазифасын тапшыралар. Ул шушы гаять мәшәкатьле йөкне унсигез ел тарта. Шул ук еллар аның каләм тибрәтүенең дә иң үрчемле вакыты. Ләкин, шулай да, омтылыш зур булса да, тикшеренү, иҗат эшләрендә үзеңнән дә алгарак чыгып чабып булмый. Әдәби чолганышта баш-күз алырга, бүгенге яшәешне, тормышны эстетик үзләштерүдә дә тәҗрибә тупларга, шул ук вакытта тарихи чыганакларны өйрәнү эшенә дә чумарга кирәк. Чөнки Гумилёв әйткәннәр колакта һаман яңгырап тора. Ленинградка барып, Лев Николаевич белән тагын очрашып кайта. Аңардан үткәннәрне барлау һәм күзаллау буенча киңәшләр ала. Ул күрсәткән юнәлешләрнең мөһимлеген тагын да ачыграк күз алдына китерә башлый. Тора-бара Мөсәгыйт ага шуны төшенә: тарихны фән итеп өйрәнүдә фактларны, түкми-чәчмичә, булганынча барлау, алар хакында аерым күренешләрдән гомумиләштерүләргә килү кирәк булса, язучы өчен шулар өстенә образлы фикерләү дә таләп ителә. Теге яки бу концепцияне нигезләү өчен фактлар җитенкерәмәгән вакытта, язучы, әлбәттә, мөмкинлек биргән дәрәҗәдә әсәр тукымасына хыялларын да кертеп җибәрергә мөмкин. "Ләкин моны, - ди үзе дә тарихи әсәрләр язган рус әдибе А.Н.Толстой, - шулай итеп эшләргә кирәк, бу (ягъни уйлап чыгарылган) чынбарлыкта булмаган булса да, булырга мөмкин итеп бирелсен". +Беренче тәҗрибә буларак, М.Хәбибуллин әлеге юнәлештә, инде әйтелгәнчә, "Таңана" хикәясен язды. Борынгы чорларның зур хакимнәре арасындагы хәлләрне сурәтләү ул инде бер кызның ике егетнең кайсысына өстенлек бирүе турындагы күңел кичерешләре генә түгел, монда бик киң фикерләү, русча әйткәндә, масштаблылык белән эш итү сорала. Шул ук вакытта тарихи күзаллау, тел-өслүб җәһәтеннән дә шул ерак дәверләр үзенчәлекләрен нечкәләп белү мөһим. М.Хәбибуллин бу таләпләрне яхшы тоеп эш итәргә тырыша. Нәтиҗәдә, әлеге хикәядә явызлыкның киләчәктән мәхрүм икәнлеге шактый тәэсирле раслана. Үзен кешеләрдән өстен исәпләп, Аллаһы белән тиңләшергә омтылган идарәче табигать тарафыннан ук юкка чыгарыла. Безнең эрага кадәр 530 еллар элек фарсылар белән сөннәр арасындагы әлеге сугыш вакыйгаларын үз вакытында Геродот дигән билгеле тарихчы язып калдырган булган. М.Хәбибуллин, бөтендөнья тарихындагы бу һәм башка чыганакларга таянып, шул ерак дәверләрдәге хәлләрне бүгенге укучы күз алдында җанландыра. +М.Хәбибуллинның "Кубрат хан" романын яза башлавы да нәкъ шул сиксәненче еллар башына туры килә. Бу инде Геродот язуда беркетеп калдырган чорлардан мең елга соңрак булган вакыйгаларны чагылдыру иде. Тарихтан хәбәрдар кешеләргә болгар тарихындагы иң күренекле шәхесләрнең берсе Кубрат хан икәнлеге яхшы мәгълүм. Шулай да әлегә кадәр бу зур идарәче кайчандыр булган, яшәгән бер абстракт кеше буларак кына шәйләнә иде. Мөсәгыйт абый аны холкы-фигыле, йөреше-торышы, кылган эшләре белән үзенә хас сыйфатларга ия зат итеп тасвирлады, ягъни ул инде күз алдында җанлы фигура булып гәүдәләнде. Шуның белән язучы иҗатта яңа мөмкинлекләрен ачты. Сүз дә юк, чыганаклар сәнгатьчә образлар тудырырга ярдәм итәрдәй мәгълүматларга ярлы. Аның каравы, төрки халыклар, Дунай буйларындагы болгарлар, хәзәрләргә кагылышлыларында бу бөек элгәребезнең кылган гамәлләре,дәүләтнең иминлегенә куркыныч янаучы чолганышта аның тарафыннан ясалган хәлиткеч адымнар хакында теркәлеп калган сәхифәләр аз түгел. Бу очракта Кубрат образын шул кылганнарына бәрабәр итеп бирү бурычы тора иде. Бусы инде, тарихчылардан бигрәк, иҗади рәссам эше. М.Хәбибуллин нәкъ шулай эшләде дә. +Тарих сукмакларына бер кереп киткәч, инде әдип шул юнәлештә байтак башка БҮГЕНГЕДӘН - ТАРИХКА ТАБА табышларга да юлыкты. "Илчегә үлем юк", "Шайтан каласы", "Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный", "Хан оныгы Хансөяр", "Аллаһы бүләге", "Батый хан һәм Ләйлә", "Айбиби", "Атилла" кебек романнарының исемнәрен әйтеп чыгу да бу иҗатчыга карата хөрмәт һәм соклану хисләре уята. Халкыбыз тарихындагы ерак дәверләрдәге вакыйгалар, фаҗигаләр, шул чорларның тарихи шәхесләре кичергән гаҗәеп катлаулы хәлләр, аның каләме белән калын-калын китапларда тупланып, рухи хәзинәләребез булып әверелде. +Тора-бара әдип үзе дә уйлары-кичерешләре, мавыгулары белән тарихыбызны гәүдәләндерүче булып тоела башлады. Язучылар берлеге рәисе булып эшләгән елларымда ул ара-тирә йомышы төшеп кергәләп тора иде. Хәл-әхвәл сорашкач, ниндидер бер бәйләнешен табып, үткәннәр турында мавыгып сөйләшергә керешеп китә дә ни өчен килгәнен дә оныта. Белеп торам, чыгып киткәч, яңадан борылып керәчәк һәм гозерен әйтәчәк. Шулай була да. +Бер елны без өчәү - шагыйрь Харрас Әюп, Мөсәгыйт абый һәм мин Истанбулга төрки халыклар язучылары форумына бардык. Билгеле булганча, бу шәһәр заманында Византиянең башкаласы булган. Шул дәверләрдән сакланган диварларны, башка төрле корылмаларны Мөсәгыйт абый куллары белән сыйпап-сыйпап уза иде. Әйтерсең лә, ул аларда үткәннәрдән сакланган вакытлар тирбәлешләрен тоеп, аларны күңеленә җыеп йөри. Шәһәр буйлап сәяхәт итә торгач, без тирә-ягында күренекле шәхесләрнең һәйкәлләре тезелеп торган бер бакчага килеп чыктык. Берәм-берәм карап барганда, уртак каһарманыбыз Атилла сыны гәүдәләндерелгәненә тап булдык. Мөсәгыйт абый аның белән аеруча кызыксынды. Берничә тапкыр тирәли әйләнеп чыкты. Мин әйтеп куйдым: +- Күрәм, сез, Мөсәгыйт абый, Атилла бабабыз янында юкка гына бөтерелмисез. Мөгаен, нәкъ менә хәзер - шушы урында аның турында язу нияте барлыкка килде. Йөзегездән үк күреп торам. +- Син дөрес әйтәсең, Атилланы чынбарлыгы белән халкыбызга танытмый торып, төркиләрнең тарихын тулы итеп күз алдына китерәбез, дип әйтү мөмкин түгел. +Шушы сәфәрдән кайткач, Мөсәгыйт абыебыз Атилла белән "авырды". Казандагы китапханәләрдә-архивларда утырды, Ленинградта, Киевтә булды, яңадан махсус рәвештә барып Истанбулдагы чыганакларны өйрәнде. Аннан соң өендә, үзен дөнья мәшәкатьләреннән аерып, язу өстәле янына утырды (дөресендә "басты" дияргә кирәк, ник дигәндә, ул язу машинкасын буена таманлап эшләнгән биек аяклы өстәлчеккә куя, шунда аягүрә торып яза). Берәр елдан култык астына калып папка кыстырып килеп керде. +- Булды бит, менә! "Атилла"ны синең алдыңа китереп салам. +Роман беренче меңьеллык урталарында яшәүче халыклар язмышына кискен үзгәрешләргә китергән вакыйгаларны иңләве белән дә зур яңалык иде. Укучылар аны шулай бәяләделәр дә. +Әлбәттә, олы әдип һәм аның зур иҗаты турында бер мәкаләдә барысын да әйтеп бетерү мөмкин түгел. Шунысы ачык: Мөсәгыйт Хәбибуллин дигән олпат язучыбыз үзенең 90 яшен менә шундый киң колачлы иҗат нәтиҗәләре белән каршылый. Аның әсәрләре халкыбызның дөньяга, үткәннәребезгә дөрес карашын булдыруда, ахыр чиктә, милли аңын үстерүдә бик әһәмиятле бурыч үтәде. Узган гасырның соңгы чирегендә боларга ихтыяҗ аеруча зур иде. М.Хәбибуллин каләме нәкъ кирәк вакытта, андый әсәрләргә сорау арткан елларда хәрәкәткә килде. Аның егетлеге көтелгән сүзне кирәк вакытта әйтә алуында күренде. Без аңа алга таба аеруча саулык-сәламәтлек, тыныч картлык телик. Мөсәгыйт абый Хәбибуллинның туксан яшен тыныч күңел белән каршыларга тулы нигезе бар. +Фоат ГАЛИМУЛЛИН +Әхсән Баянның тууына 90 ел ҺӘРКЕМ ЯШЬЛЕГЕН ЭЗЛИ ягымлы тембрлы тавышлы. Әниснең мәхәббәт маҗаралары язучы биографиясенә теркәлгән географик мохиттә бара... Язучы белән персонаж туып-үскән уртак манзара: мәңге яшь һәм һаман Яңа Агыйдел; Илеш урманы, Югары Яркәй урамнары; биек таулы Исмаел ярлары; Базы болыны, Түбән Черек күл былбыллары, Әнис белән Фәһимә кочаклашып йөргән мул табигать кочагы. Сөйгән ярларны бер-берсеннән аерган Уфа - Казан сәяхәте... +Язучы, үзенең Әнисенә бәхетле минутларны бүләк итәр өчен, каләменнән килгән бөтен көчен куллана: печән болынын яшенле яңгырдан юдыра; әрәмәлекнең бөтен сайрар кошын шул тирәгә җыя; хуш исле исерткеч җилләрдән иләсләнгән Фәһимә кибән эчендәге куышка үз иреге белән килеп керә... Әлбәттә, язучы ошбу "зөфаф кичен"дәге тәүге хисләр давылын укучының гайрәтен чигерерлек итеп төчеләнеп, тәфсилләп сурәтләми. Ул әле, шушы төннән башлап, ким дигәндә, өч кеше өчен ачы язмыш яралганын да искәртми. Язучы үзенең уяулыгын югалта... Тукта, бу бит печән өсте, авылның чалгы-сәнәк тотардай яше-карты, егет-кызлары барысы да болында. Кунып эшләр өчен, кибән эченә куыш ясардай чыбыкларны да әрәмәлектән күмәкләп кистеләр, шау-гөр килеп ташыдылар... Димәк, никахсыз Әнис белән Фәһимәнең ни кылганы бөтен авылның күз алдында... Печәннән соң урак өсте дә бәйрәмчә уза... Ә көз җиткәч, егет Свердловскига китеп бара. Консерваториягә керә алмаса да, кыз янына әйләнеп кайтмый. Ул хәтта сөйгәне белән кайчан да булса күрешәсенә дә ышанмый. Аның каравы, яңа мәхәббәт маҗаралары башлана: Әнис, язучының туган төбәгеннән бик ерак китмичә генә, Лена исемле тагын бер кыз белән дуслаша (ул якта яшәүче татарлар арасында Лена, Рита, Борис - киң таралган исем), һәм аларның мөнәсәбәте тирәнәйгән саен, Фәһимә ерагая, хәтта кибән куышына кергән черкиләрне сагынырлык, ахыр чиктә "яшьлекне эзләү" газабына китерә. +Фәһимәне күрмәгән арада Лена белән мавыгуны Әнис үзенең йомшак күңелле булуыннан күрә. +Ни хикмәттер, кеше еласа, кызганудан минем йөрәк сызлый, һәм, кем генә булмасын, мин аны юата башлыйм, сүзен тыңларга, теләген үтәргә тырышам. Үземә кыенлык китерә торган эш булса да, аныңча эшлим, ди Әнис. +Һәм йомшаклыкның нәтиҗәсе дә шунда ук. +- Кил әле, утыр әле, - диде Лена, ышыграк җиргә, куак артына җиткәч... Бүген мин синең ихтыярда. Аңлыйсыңмы син?! +Әлбәттә, кызның бу сүзләре күз яшьләре белән әйтелә. +Көтмәгәндә генә Әнис үзендә каты бәгырьлелек, "батырлык" тәрбияләмәк була. Ул Лена алдында тере куянны "теш белән суя", канатлары да чыкмаган кошларны оясыннан алып һавага ыргыта, мескенкәйләр, лыпылдап җиргә килеп төшә. Ләкин төп героебыз Әниснең бу "батырлыгы" аны тискәре образ буларак кына үстерә. Бактың исә, каты бәгырьлелек һәм батырлык бер-берсенә капма-каршы төшенчә икән. Фәһимә Әниснең хыянәтен гафу итми һәм үзенә-үзе кул сала... +Алга таба егеткә Валя кызыга... Пешеп килгән җиләктәй Хәтирә очрый. +Ә илдә сугыш бара. Фронтка китәргә яше җитмәгән Әниснең кыланышлары тылда калган ир-атларның яшәү рәвешенә әверелгәндәй тоела. Халык ач-ялангач, өшегән бәрәңге - иң тансык ризык, җан өшердәй салкын өйләр, шыксыз клубларда күңел ачулар, кырдан икмәк урлаулар, бүреләр улавыннан соң авыл читендә баян авазы, сугыш чыгарган көйләр, аерылышу җырлары... +Повестьта Бөек Җиңү көне калку сурәтләнми. Җәмгыять өчен шушындый олуг бәйрәм ике-өч абзац белән генә әйтеп үтелә (!) Әхсән дә, Әнис тә сугыш чоры яшьләре ләбаса! +Минемчә, романлык материалны повесть күләменә калдырып, автор нык ашыккан, ул әсәрнең укучы кулына тизрәк барып җитүен теләгән. Урыны-урыны белән тоташтан күпнокталарга мөрәҗәгать итә. Һәм укучы күпнокталар, бер сүзле җөмләләрне, туры сөйләмнәр арасындагы бушлыкны үз тәҗрибәсе, үз бәясе белән тулыландырып укырга тиеш була. +Атлыйбыз, +Декорация бер үк: кояш, зәңгәр күк, җир өсте. +- Акыллым минем... +...Еллар аша карыйм. +Иртә... +- Син анда нишләрсең минсез? +- Белмим. +Көн уртасы... +Алар бер үк урында унар тапкыр булганнардыр инде. +- Ташлап китмә мине. +Кич. Утлар кабынган инде... +Әхсән Баян йогынтысында, кайбер яшь прозаиклар шигырь белән проза симбиозына охшаган әлеге алымны кулланып та карадылар, ни хикмәттер, ул стильгә үк әверелә алмады. +Зурдан кубып иҗат итәргә җыенган кеше ашыгып яши, күңелендәген тизрәк әйтеп өлгерергә тели. Повестьның, автордан кала, башка мөхәррирләр укымыйча гына басылып чыгуы нык сизелә: +"Элек ире белән торган квартираларында, ике бүлмәле әйбәт квартирада, хәзер башка семья яши, ди. Ниндидер закон нигезендә ул шушы квартирасын кайтарырга хокуклы... булдыра алгач карасын инде үзе дидем. Без аның белән кайчан да булса әнә шул квартирада торырга тиеш икән, өчәүләп була инде..." - дигән җөмләләр еш очрый. Һәм аларны каләм тотып укыйсы килә. +Язманың ахырына җитәрәк булса да, кереш сүз өстим әле, "Яшьлегемне эзлим"нең язылу чоры 1964-1966 дип куелган. Нәкъ менә шушы елларда, төгәлрәк итеп әйткәндә - 1965 тә, "Совет әдәбияты" журналы "Казан" утлары" дигән яңа исем белән чыга башлый. Һәм исеме үзгәргән арада, журналда бер-бер артлы дүрт-баш мөхәррир алышына. Алар арасында Әхсән Баянов та бар. Җаваплы мөхәррир булып Рафаэль Мостафин сайлангач, Ә.Баян җаваплы секретарь вазифасында кала, ләкин бу урында да озак эшләми (1977-1981 елларда ул әле кабат килә, бу юлысы инде баш мөхәррир урынбасары булып). Урынның тотрыксызлыгы ашыгып язарга мәҗбүр иткәндер, бәлки... дигән фикер туа... +Язучылыкны төп һөнәре итеп сайлаган Әхсән Баян гомеренең илле елын иҗатка багышлый: "Ут һәм су", "Таш китап" романнарын, дистәдән артык повесть һәм күп кенә драмалар язып өлгерә. Ә Татарстанның Халык шагыйре буларак аның поэтик иҗатына күзәтү ясауны, аңлашылса кирәк, мин бүген максат итеп куймадым... Чөнки сүз башы бит... "Яшьлегемне эзлим" повесте турында... Инде финалына килеп җиттек бугай: +Миндә Бетховен үлде... +Үземнән башка беркемне дә гаепли алмыйм. +Агыйдел рапсодиясе. +Беркем, беркайчан ишетмәячәк аны. +Хыялый һөнәрләренә ирешә алмаган Әнис туган авылына кайтып егыла. Көч җыя да яңадан юлга чыга, бу юлысы инде пароходта: Агыйдел - Чулман - Идел аша Казанга килешедер... +Бәхетлеләргә дә, бәхетсезләргә дә иҗади мәйдан киң бит ул - Казанда! +Әйткәнемчә, бу повестьны мин, беренче тапкыр, унҗиде яшемдә үк укыган идем. Гамәл дәфтәрем чиста иде әле ул чакта. Ләкин мин үзем дә Әниснең язмышын кабатладым... Әдәби әсәрнең кыйммәте нәрсәдә соң?! Гыйбрәтме ул, кисәтүме, әллә үрнәкме? Бәхетсезлек үрнәк була аламы? Әдәби геройлар сурәтләнгән эстетик дөньяга карап - әнә бит, алар да минемчә яши, дип акланырга бер сәбәп кенәме?.. +Бу сорауларга мин илле елдан соң да җавап таба алмадым. +Камил КӘРИМОВ 1 Өземтә элек басылган вариантта бирелә. Әнвәр Хәйринең тууына 70 ел +ӘНВӘР ӘЗИ +ЛӘБИБ ЛЕРОН Әлеге кич утырулар бүрәнә ярыгына кыстырып куелган чыра уты яктысы астында барган. Рафик абыйсы белән Әнвәрнең көндәлек эшләре, әлбәттә, бер кочак утынны чыра итеп нечкә телемнәргә телеп, шуларны мич башында киптерү һәм, кич утырганда янып барган чыраның күмерле башын сулы савытка коеп төшереп, чираттагы яңа чыраны бүрәнә ярыгына кыстырып куюдан гыйбарәт була... +Менә шуларны күреп, тыңлап үскән Әнвәр 1954-1962 елларда Шәрбән сигезьеллык мәктәбендә белем ала. Бишенче сыйныфка җиткәндә, авыл һәм мәктәп китапханәләрендәге барча китапны укып бетерә. Дүрт ел рәттән җәйге каникуллар вакытында ат көтүе көтә. Бер ел (1962 елның көзеннән 1963 елның көзенә кадәр) Аксубай урман хуҗалыгында өлкәннәр белән иңгә-иң торып урман кисә. 1963-1966 елларда исә туган авылында - "Большевик" күмәк хуҗалыгында тракторчы һәм комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Шул ук елларда ул күрше Октябрь (хәзерге Нурлат) районының Колбай Мораса (мәшһүребез Г.Кариевның туган авылы) мәктәбендә укый. Әнвәр әзиебез әйтүенчә, "әдәбиятка һәм тарихка мәхәббәте шушы мәктәптә укыганда уяна". +1966 елда, китап белән шыплап тулган зур фанер чемоданын һәм урын-җир кирәк-ярагы белән дыңгычлап тутырылган арыш капчыгын "өстерәп", Казан дәүләт университетына укырга керергә дип килгән егет, авылдан вакытында паспорт ала алмавы сәбәпле әтисе Нәҗибулла абый аны бер сарык бәрабәренә көчкә юнәтә, көтмәгәндә-уйламаганда, Казан театр училищесында белем ала башлый. +И аның ул чактагы күргәннәре!.. Кем әйтмешли, бер китап язарлык. +Лаеш шулпасын, юк, үзе әйтүенчә, ябалак шулпасын күп эчәргә туры килә шәкерткә. Әмма бала вакыттан михнәткә, нужага, авыр эшкә пешеп үскән тырыш, эшчән, үзсүзле-үҗәт һәм сабыр-түзем авыл егетенә шәһәрнең әлеге кырыс сынаулары романтика гына булып тоела. +Имтиханнар биреп йөргәндә үк, Әнвәрнең кунар урыны булмый. Училищега якын гына булган Щапов бакчасы йортсыз-җирсез авыл егетен үзенә сыендыра. Әүвәл, коры һәм җылы вакытта, караңгы төшкәч, ул куаклар астына гәзитләр җәеп йоклый. Яңгырлар ешайгач, биек агач башына үрмәләп менеп, ботакка атланып, агач кәүсәсен кочаклап йокларга өйрәнә. Суыклар башлангач, Әнвәр шул тирәдәге зур өйләрнең подъездларына, подвалларына, чормаларына кереп төн уздыра. Мәрхәмәтсез кешеләр аны, әлеге җылы урыннардан да мәхрүм итеп, урамга куып чыгара. Ничарадан - бичара егет, чиратлаштырып, әле елга портында, әле тимер юл вокзалында яисә автовокзалда кунып йөрергә мәҗбүр була. Ләкин анда да аны җылы кочак белән көтеп торучы булмый... +Атнасына ике тапкыр гына ашарга гадәтләнгән Әнвәр беркөнне төнлә бер эскәмиядә йоклап китә. Өстән туктаусыз карлы яңгыр ява. Шуны сизмичә изрәп йоклап яткан Әнвәр кинәт гөрселдәп юеш җиргә килеп төшә. Күзен ачкач, ул үзен өч исерек егет уратып алганын күрә. Берсенең кулында пычак сыман нәрсә шәйләнә. Шактый вакыт әүмәкләшә торгач, Әнвәрнең йөрәге турысыннан өстәрәк өлеше авыртып куя. Явызлар тырнагыннан көчкә ычкынып, бар көченә йөгереп китә ул. Бераз баргач, бөтен тәне буйлап кан акканын сизеп, кулын куеп караса, шактый зур җәрәхәт күреп ала. Егетнең бәхетенә, пычак эчкә үтмичә, шактый тирән булып буйга кергән була. "Үзең тәртипсезләнеп, сугышып йөргәнсең", дип, укуыннан куып чыгаруларыннан куркып, җәрәхәте турында бергә укыган якын иптәшенә дә белгертми. Ярасын, тоз сөртеп, ике атна эчендә төзәткән Әнвәр аның ничек әрнүен һәм авыртуга ничек түзүен үзе генә белә... +Әмма, шундый авырлыкларга карамастан, әти-әнисен тынычландырып, "минем өчен борчылмагыз, барысы да яхшы", дип, авылга хат арты хат яудыра Әнвәр... +Башка бер кунар урыны да калмагач, үҗәт егет Казанның Яңа Татар бистәсе зиратына - Тукайлар, Әмирханнар, Мәрҗаниләр... "янына" юл тота. Шул чакта күргән-кичкәннәрен исенә төшереп, Әнвәр әзи болай дип сөйләгән иде: "Чардуганнар эчендәге куе ябалдашлы агачларга аркамны терәп, кабер ташларына утырып төн чыгам. Туңудан, зиратны яңгыратып ютәллим, үзем бертуктаусыз селкенәм. Торып, бер урында сикергәләп алам да янә ташка утырам. Кайвакыт озаграк утырсам, ӘНВӘР ӘЗИ чалбарым һәм костюм чабуым бозланып ташка ябышып каткан була иде. Иртә белән, кеше-кара күргәләгәнче, зираттан чыгып китәм. Өч тиен дә акчам булмаганлыктан, ун тукталыш арасын йөгереп үтеп, тәмам җылынып, тирләп-пешеп, дәрескә барып керәм. Шулай өч ай Казанның михнәт-газап казанында кайнагач кына, кечкенә бер фатирга урнашу насыйп булды..." +...Фатирга урнашкач, аның тормышында яңа этап башлана: һәр атна саен, ял көннәрендә, өч кеше берләшеп, вагоннардан алтмышар тонна (һәр тонна өчен Әнвәргә бер сум акча түлиләр) күмер яисә цемент бушата ул, кичләрен исә театрларыбызда куелган спектакльләрдә "халык массасы" булып катнаша. Ул вакытта театр училищесында татар теле һәм әдәбиятын Вахит ага Хаков Казан дәүләт университетыннан килеп укытып йөри. Мөгаллим-остаз, дәресен тәмамлаган саен: "Энем, башың эшли, син фән кешесе булырга тиеш, әйдә, университетка укырга күч!" - дип әйтә торгач, Әнвәр, документларын алып, әлеге уку йортына китә һәм, имтиханнарын уңышлы тапшырып, тарих-филология факультетына укырга керә. Аны 1973 елда тәмамлаган егет чын-чынлап фән дөньясына чума. +Хезмәт юлын 1969 елда Казан шәһәрендәге 80 нче мәктәптә гарәп теле укытучысы ул анда 1974 елның маена кадәр эшли һәм Татарстан дәүләт музеенда борынгы кулъязмалар буенча фәнни хезмәткәр булып башлаган Әнвәрнең шул ук ел ахырында матбугатта тәүге язмасы дөнья күрә. +Төрки телдә (гарәп, фарсы, төрек һ.б.) теләсә кайсы гасырда язылган һәм басылган китапларны укый белүче һәм тәрҗемә итүче яшь белгечнең исеме фән даирәсендә бик тиз таралып өлгерә... +Озын сүзнең кыскасы, фәнни иҗат эшчәнлегенә кадәр төрле кыенлыклар күргән, аннан соң да тормышның төрле сынауларын кичкән, төрле елларда, әйтик, 1991-1995 елларда - "Мирас" журналы редакциясендә, 1996 елдан башлап Татарстан Милли китапханәсендә эшләгән, бер үк вакытта Казанның дистәгә якын югары уку йортында гарәп һәм иске татар теле, татар рухи мәдәнияте, ислам дине, халык педагогикасы һәм медицинасы тарихын укыткан Әнвәр Нәҗибулла улы Хәйруллинның олуг галим, текстолог, исламият белгече һәм тәрҗемәче булып танылуында, әлбәттә, аның түбәндәге саллы хезмәтләренең өлеше биниһая зур: болар - Шиһабетдин Мәрҗанинең "Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар"ы (1989), Ризаэддин Фәхреддиннең "Болгар вә Казан төрекләре" (1993), шул ук мәшһүрләребезнең хәзерге телгә күчерелгән башка әсәрләреннән "Ислам дине нинди дин?", "Дини вә иҗтимагый мәсьәләләр", "Нәсыйхәт-1", "Нәсыйхәт-2", "Нәсыйхәт-3", "Тәрбияле бала", "Әһле гыяль", "Шәкертлек әдәпләре", "Укыту кагыйдәләре", "Тәрбияле ана", "Тәрбияле хатын", "Гаилә" һәм шулай ук Г.Курсави, К.Насыйри, М.Бигиев, З.Камали, Г.Ибраһимов, М.Йортыши, Г.Сөләйман, Г.Акыш кебек фикер ияләренең аерым әсәрләре, авторның үз хезмәтләре - "Шәһри Бану - Шәрбән кыйссасы" (1996), "Ислам дине бәйрәмнәре" (1996), "Ризаэддин Фәхреддин әсәрләрендә тәрбия-әхлак мәсьәләләре" (2004), "Әхмәд ибне Фадланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе" (татар һәм рус телләрендә, 2013). +Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1991, 2008), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1999), К.Насыйри, Җ.Вәлиди һәм Р.Фәхреддин исемендәге премияләр лауреаты (2004, 2008, 2011), 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (тәкъдимнамә бирүчеләр - М.Госманов, Р.Вәлиев, Ф.Баттал). Әнвәр Нәҗибулла улы Хәйри 2014 елның 20 июлендә кинәт вафат булды. +Үз гомерендә 800гә якын мәкалә язган, туксанга якын китап бастырып чыгарган могтәбәр шәхесебезнең тормышы вә фәнни иҗаты кичекмәстән тирәнтен өйрәнелер һәм аның турында да җитди хезмәтләр язылыр әле дигән изге өметтә калам. +Кызыклы расламалар теркәлгән хәтсез язмалар архив мәгарәсенең катлыкатлы киштәләрендә саклана... Аңлавыбызча, Язучылар оешмасы хакында ниндидер хезмәт әзерләр өчен, әүвәл тау-тау материалдан кирәкле мәгълүматлар туплау сорала. Максатчан эзләнүләр исә алай җиңелдән бирелми. +Зарурлыгы күренеп торган андый басма, ниһаять, киң җәмәгатьчелекнең даими кулланышына тапшырылды. Исеме бик анык куелган - әллә кайдан аңлап алырлык: "Татарстан Язучылар берлеге". Эчтәге титул битендә "Әдипләр берлеге" дип тә өстәлгән. Китапның авторы - Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин. Ошбу үзенчәлекле хезмәттә публицистик уйланулар, тарихи фактлар, хатирә-күзәтүләр композицион бөтенлектә бирелгән. Анда тарихи әһәмияткә ия сирәк фоторәсемнәргә дә, безгә чагыштырмача якынрак чорларда төшерелгән сурәтләргә дә, кыйммәтле саналырлык документларның күчермәләренә дә урын табылган. Кереш сүз рәвешендә язылган "Чор таләбе" исемле мәкаләдә укучы өйрәнү юнәлешләре белән инде таныша да башлый. "Бу китап, нигездә, Татарстан Язучылар оешмасының үткән юлы турында, - диелә башлам өлешендә. - Иҗат союзлары соңгы бер гасырга якын вакыт аралыгында әдәбият һәм сәнгать үсешенә йогынты ясаучы мөһим фактор булды... Алар нинди максат белән төзелгән дә, нинди идеалга һәм нинди даирәгә хезмәт иткән? Профессионаллар берләшмәсен күздә тотсак, мәдәният, шул исәпкә язучылар да кергән аерым үзәк профсоюз системасы бар иде. Иҗат союзларының, бигрәк тә Язучылар берлегенең социаль функциясе бүтәнрәк, чынлыкта ул киңрәк һәм тирәнрәк. Аны аңлау, асылына төшенү өчен, объектны, мотлак, шул иҗтимагый чор идеологиясе аша карап анализлау мөһим. Чишмә чыганагын, тора-бара шуңа кушылган башка кизләү-инешләрне белсәң генә, елга-дәрьяның зурлыгын, аның агышындагы көчкуәтне чамалый аласың". +Аң-зиһенебезгә сеңдерелгәнчә, аерым билгеләрне чагылдырган иҗат төшенчәсенә мөстәкыйльлек мәгънәсе шактый мул салынган. Әйләнештә йөргән төрле аңлатмаларда да аның әлеге үзлегенә басым ясала. Сәнгатькә бәйле эшчәнлек, әйе, үзбаш алып барыла. Күпләр кистереп әйткәнчә, иҗатта бер баш яхшы, икенчесе кирәк тә түгел. Вәләкин адәм баласының табигатендә бергәлек хисе дә җитәрлек. Гомумән, кеше бары берләшеп яшәгән очракта гына үз тормышын һәрьяклап тәэмин итәргә мөмкин. Борынгы кытай философлары да шул хакта ассызыклап искәрткән. Бу дөньяда "мин" алмашлыгы аңлаткан мәгънәгә дә, шулай ук "без" төшенчәсенә дә урын бар. Гомер сөрүнең мондый хасияте, әлбәттә, әдипләргә дә бердәй кагыла. Газиз халкыңның чын хадиме булу өчен әсәр арты әсәр язу гына җитми. Милләтнең каләм әһелләре кайгыртуындагы көнүзәк мәсьәләләре, аларга йөкләтелгән җәмәгать эшләре санап бетергесез. Мәшһүр Бальзак язучыны үзенчә зурлап, аны хәтта "дәүләт кешесе"нә тиңләгән. Мондый өстәмә җаваплылык гомуми ихтыяҗдан килә. Шулар өстенә әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләр бердәмлекнең бихисап мөмкинлекләреннән дә файдаланырга тиеш. Бу җәһәттән Равил Фәйзуллинның игътибар үзәгенә алынган әлеге китабында Татарстан Язучылар оешмасы төзелү тарихы тулы эзлеклелектә яктыртылыш таба. Беренчел сәбәпләр дә бик тәфсилләп шәрехләнә. "Бөек әсәрләрне - шигырьме, көйме, рәсемме - талантлы шәхес ялгызлыкта, дөнья белән бергә-бер калып, серле тынлыкта иҗат иткән, - дип үзенчә раслый шагыйрь. - Үзалдыңа илһамланырга мөмкин, әмма ялгызың гына яшәп, тормыш кичереп булмый". Сүз дә юк, дәүләт ярдәмендә берләшү идеясе туганчы да каләм осталары үзара аралашу юлларын эзләгән. Аларны аерым әдәби агымнар да, уй-фикерләр уртаклыгын сиздерткән төркемнәр дә, кайнап торган мәдәни үзәкләр дә, милли әдәбиятка мөнәсәбәтле җәмгыятьләр дә, рәсмиләштерелгән ассоциацияләр дә үзләренә тарткан. Монография таләпләре югарылыгында башкарылган хезмәттә боларның барысы хакында да аңлатыла. Шул рәвешле, автор әдипләрне берләшүгә этәргән иҗтимагый зарурлыкка төрле яклап ачыклык кертә, озак елларга исәпләнеп корылган социаль институт структурасының җирлегендәге тарихи алшартларны күрсәтеп бирә. Урыннарда охшаш үрнәкләре барлыкка киләчәк СССР Язучылар союзы ничек төзелгән, аның алдына устав кысаларына сыймаган тагын нинди астарлы максатлар куелган? Файдаланыр өчен бик уңайлы +ЗИННУР МАНСУРОВ тәртиптә эшләнгән әлеге китапта бик күпләрне кызыксындырган андый сорауларга төпле җавап бирелгән. +Таләпчән укучы шикләнмәсен, алдагы битендә урнаштырылган кыскача белешмәдә беркадәр чуаррак мәгълүмат күрсәтелсә дә, бу җитди басма эчке бөтенлекне тәэмин итәр тотрыклы композициягә корылган. Төрле материалларның үзара ярашуы, әлбәттә, эзлекле фикер йөртүдән килә. Язуда мондый бәйләнешлелеккә ирешү өчен, ныклы кызыл җепләрнең булуы кирәк. Ә аерым оешманың узган юлын яктыртканда, кабатланып торган ниндидер күрсәткечләрне ачыклау шарт. Эзләнүчән Равил Фәйзуллин маяктай тезелеп киткән билге-укларны тапкан - алар Язучылар союзы тарафыннан үткәрелеп килгән корылтайлардан гыйбарәт. Гамәлдәге кануннар нигезендә төзелгән мондый җәмәгать оешмасында съезд аның югары идарә органы булып санала. Гадәттә, әлеге зур җыенда иҗат берлегенең билгеләнгән вакыт аралыгындагы эшчәнлегенә хисап бирелә, төрле әдәби жанрлар буенча тәҗрибәле каләм ияләре әзерләгән әтрафлы докладлар тыңлана, халык тормышының рухи-мәдәни өлкәсендә килеп туган көнүзәк мәсьәләләр уртага салып тикшерелә, иҗтимагый яшәештә гаять әһәмиятле урын тоткан әдәбиятның өстенлекле үсеш юнәлешләре билгеләнә... Саный китсәң, алар шактый. Еш кына мондый корылтайларның дәрәҗәле мөнбәреннән ил-дәүләт җитәкчелеге вәкилләре дә чыгыш ясый. Менә шулай эшлекле төстә уздырылган җыеннарның стенограммаларын укып та, сүз сәнгате үзәгендә торган оешма турында күпне аңларга мөмкин. Әмма болар белән генә чикләнгән очракта безгә кирәкле тарих тулы булмас иде. Язучылар союзының көндәлек эшләре әдәби хәрәкәт мәшәкатьләреннән аерылгысыз. Ә Равил Фәйзуллин моны иҗат тәҗрибәсе аша белә. Шуңа күрә ул дөрес юл сайлый. Сиксән еллык чамасындагы дәвер дүрт вакыт аралыгына бүленә: 19341945, 1945-1960, 1960-1990, 1990-2016 еллар... Әйе, аның китабында әлеге дә баягы съездлар шартлы ориентир итеп алына, ләкин шушы вакыйгалар тезмәсенә укучының аң-зиһенен баетырлык күптән-күп мәгълүмат өстәлә. Алай гына түгел, шагыйрьнең аерым чорлардагы гайре табигый сәяси вазгыятькә үзенең гадел мөнәсәбәтен белдереп баруы, кайбер рухи-әхлакый кыйммәтләр хакында гамьле аксакалларча уйланып алуы хезмәтнең бәясен бермә-бер арттыра. +Төртмә теллеләр тәкрарларга яратканча, тикшерелә торган мәсьәләләр һәркемгә аңлаешлы икән, җыен бик озак дәвам итәргә мөмкин. Ошбу кинаяле раслама әдәбият тормышының фарызына әверелгән корылтайларга, аерым алганда, Совет язучыларының I Бөтенсоюз съездына һичничек туры килми. Тарихи әһәмияте ягыннан тиңдәшсез саналырлык әлеге чара (1934 ел, 17 август) СССР башкаласындагы Союзлар йортының Колонналы залында ачыла. Күпләр гаҗәпләнеп куяр: корылтай 16 көннән (!) соң, 1 сентябрьдә генә төгәлләнә. Аның болай сузылуын җиңел аңлатырга була. Беренче тапкыр үткәрелгән оештыру съездына берсеннән-берсе мөһимрәк хәтсез бурыч йөкләнә. Күптөрле кануни документлар кабул итәргә, өр-яңа тәҗрибәгә нигез салырга кирәк. Җыенның дәрәҗәсе ифрат югары. Анда 52 милләттән 591 делегат, чит илләрдән 40 язучы катнашкан. Котлаулар, докладлар, чыгышлар... Сүз әйтергә сусаганлыкны чагылдырган корылтайда исә 300дән артык кеше нотык тота. Теркәп барылган стенограмма гына да 50 басма табаклык тупламны хәтерләтә. Фикри үстерелеш нигезенә ятарлык мондый гыйбрәтле мәгълүмат Равил Фәйзуллинның тәфтишләп язылган хезмәтендә күпләп китерелә. Теләсә кайда чәчелеп яткан мөһим фактлар тематик уртаклык буенча затлы җепләргә тезелгән. Һәммәсе дә җиңел үзләштерелә. +Совет язучыларының беренче съездына киңрәк тукталып үтәсе килә. Китап авторы әлеге вакыйгага багышланган бүлекне тикмәгә генә "Тарихи җыен" дип атамаган. Аның әһәмияте нидән гыйбарәт? Әдәби хәрәкәттә мондый структураның барлыкка килүе, белгәнебезчә, турыдан-туры Максим Горький исеме белән бәйле. Берлек идеясен ул күтәреп чыга, корылтайның оештыру комитетын ул җитәкли, Бөтенсоюз съездын ул ачып җибәрә, төп докладны да ул ясый. Бу заманда аныкы кебек олпатлык таҗы, тере классиклык дәрәҗәсе кемдә булды икән?! Шушы урында безне, әлбәттә, бер сорау борчый: күп милләтле илнең каләм әһелләрен җыйган тәүге съездда гасырларны колачлаган татар әдәбияты нинди исәпкә кертелгән соң? Шул ук Максим Горький чыгышында моңа ачык җавап бирелә - анда халкыбызның язма мирасы беренче "милли бишлек"тә тәкъдир ителә. Үзебезнең Казанда "тормыш университетлары"н үткән әдип татарларны әллә ничә тапкыр искә ала, хәтта безнең язучыбыз әйткән сүзләрне докладтагы фикри нәтиҗәләрнең берсен ныгыту өчен файдалана, менә шундый кайгыртучан мөнәсәбәте аша тирән тамырлы мәдәниятебезнең мөмкинлекләренә ихлас ышануын күрсәтә. "Үзебезнең күбрәк булуга карап кына милли азчылыкның әдәби иҗатын игътибарсыз калдырырга хакыбыз юк, - ди Алексей Максимович, этник тигезлекне яклап. - Мәдәни кыйммәтләр сан ягыннан түгел, ә сыйфат белән үлчәнә. Әгәр безнең үткәндә Пушкин зур кыядай калкып тора икән, бу әле әрмәннәр, грузиннар, татарлар, украиннар һәм башка кавемнәр әдәбият, музыка, сынлы сәнгать, архитектура өлкәләрендә бөек осталарны бирергә сәләтсез дигән сүз түгел". +Аңлашыла ки, Совет язучыларының I Бөтенсоюз съездында безнең әдипләр илтифаттан мәхрүм ителми. Чынлыкта, милли сүз сәнгатебез әйдәп баручылар исемлегенә кертелгән. Өйрәнүче вазифасындагы Равил Фәйзуллин үзенең китабында искәртеп үткәнчә, "...съездда милли әдәбиятлар буенча украин һәм белорус вәкилләреннән соң өченче итеп сүз Татарстан Язучылар союзы рәисе Кави Нәҗмигә бирелә, һәм ул татар әдәбиятының торышы турында зур доклад белән чыгыш ясый. Грузин, әрмән, азәрбайҗан, үзбәк, төрекмән, таҗикларның чираты арттарак була. Гомумән, милли әдәбиятлар буенча махсус рәвештә нибары 9 доклад ясала". Шунысы да бик гыйбрәтле: ошбу мәртәбәле корылтай утырышларының берсендә Кәрим Тинчурин да нотык сөйли. Партиясез делегат сыйфатында. Әлеге чыгыш хакында күпләр хәбәрдар түгел. Әлбәттә, хезмәт авторы аны эзләп табуга ирешә. Белергә тырышкан укучы ниләр әйтелгәнен аңлар - китапта драматургның фикерләре кыскача бәян ителгән. Анда игътибардан читтәрәк торган чыгыш кулъязмасының күчермәсен дә, съездга барган делегатларыбызның күмәк фотосурәтләрен дә күрә алабыз. +Мантыйк кагыйдәләрен саклаучы затлар шундый сорау бирергә мөмкин: ә республикабыз язучылары съезды төгәл кайчан үткәрелә соң? Сүз сөрешенең тәртибе чүт-чүт бозылды күк. Бераз сәеррәк тоелса да, урыннарда корылтай алданрак уздырыла. Безнеке 1934 елның 25 июлендә Татар академия театры бинасында башлана, рәсми рәвештә әйткәндә, әлеге җыен Совет язучыларының I Бөтен Татарстан съезды дип атала. Аннары аның эше Мәгариф хезмәткәрләре йортында дәвам иттерелә, чыгышлар һәм оештыру мәшәкатьләре 29 июльдә генә төгәлләнә. Шул чорларга хас үтә тантаналы рух. Вакыт мул бирелә. Беренче съезд күренекле язучы Кави Нәҗминең кереш сүзе белән ачыла, оештыру комитеты рәисе Гаяз Ризванов доклады өч сәгатьтән артыкка сузыла. Көннәр буена чыгышлар тыңлана. Соңыннан Татарстан Язучылар союзының 9 кешедән торган идарәсе сайлана, шулай ук Бөтенсоюз съездына 12 делегат җибәрергә карар кылына... Иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең һөнәрдәшлек нигезендәге бәйләнешен рәсми беркетү эше яңа социалистик җәмгыять корган илдә менә ничек җанланып китә. Дөресен әйтергә кирәктер, бу елларда әлеге максатка омтылыш әдәби җәмәгатьчелектә шактый көчле булган. Эчке ихтыяҗны чагылдырган ихтыярда ашыктыру галәмәте дә сизелә. Татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичның чакыру рәвешендә әйтелгән сүзләрендәгечә, "Хакыңны ал хөр чакта, берләшеп кал форсатта!.." Мондый иҗат берләшмәләрен киләчәктә ни көтә? Моңарчы күрелмәгән чынбарлыкка язучылар ничек күнегер? Сорауларны Равил Фәйзуллин китабындагыча дәвам иткәндә, "Алдагы 10-15 елда нинди әсәрләр язарлар да, үзләренә нинди язмыш язылыр?.." Иртәгә нәрсә буласын сорама, дип кисәткән борынгы римлылар. Әмма шушы вакыйга үзәгендә әвәрә килгән каләм ияләре әдәбият тормышындагы тарихи үзгәрешләрне башлыча яхшы гамәлгә юраган. Һәрхәлдә, киләчәк барысын да үз тәртибенә кертәчәк. +Исәбең дөрес булсын, дип өйрәтә халкыбыз. Иҗат әһелләрен берләштерү идеясен гамәлгә ашыру, билгеле, унитар дәүләткә хас мәҗбүрияттән генә тормаган. Ул күптәннән килә. Еракта калган кадим заманнарда да уртак мәнфәгатьләр буенча аерымлану күзәтелгән. Барлык акыллы кешеләргә үзара бәйләнештә эш итү лазем - әнә шундый эрелек катыш таләп куючылар да табылган. Ошбу зирәк затлар төркеменә, шәт, язучылар да керәдер инде. Мәдәният белгече Борис Парамонов та үзенчә хаклы: МАНСУРОВ Әдәбият безнең илдә күмәк невроз сыман күзаллана". Гаммәви авыру хакында, әйе, шактый образлы әйтелгән. Әмма иңгә-иң иҗтиһат кылырга омтылу шәхси тормыштагы иҗтимагый башлангычның көчәюеннән, кулына каләм алган затның үзеннән-үзе җәмгыятьче вазифасына керешүеннән киләдер. Ә совет заманында аерым хуҗалык булып яшәү, олуг максатларга ялгыз ирешү мөмкин түгел иде. +Сүз дә юк, әдипләрнең халыкка гаять зур дан-шөһрәт китерүен дәүләт хакимиятенең фәһемле катламы тирәнтен аңлый. Шуңа күрә Октябрь инкыйлабы юлбашчысы да талантларны кадерләргә, аларга саклык белән даими рәвештә ярдәм күрсәтергә чакыра. Җитәкчеләр кабатларга яратканча, уңайлы иҗтимагый шартлар тудырылган очракта сәләтле шәхесләр һәркайда калкып чыгучан. Чыннан да шулай. Кемдер төрттереп әйтмешли, иҗатка мәхәббәт матди яктан баетмаса да, бу дөньяда күпләр әдәби эшчәнлеккә тартыла. Шушындый көчтән нигә файдаланмаска! Алар җәмгыять үсешенә йогынты ясарга тиеш. Һәм әле "бозылырга" өлгермәгән совет хакимияте язучылык хезмәтенә тиешле мөмкинлекләрне ача да. Гаделлек йөзеннән хәтергә төшерик. Илдә колач җәйгән культура революциясенең беренче казанышлары, әлбәттә, әдәбиятның җанланышына да бәрәкәтле җирлек барлыкка китерә. Нәшрият эшчәнлегенең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә күтәрелеш алуы иҗатның нәтиҗәлелеген арттыруга аеруча куәтле этәргеч биргән. Язучы белән укучы арасын якынайту галиҗәнап китапның тормыштагы урынын ныгыта. Чынлыкта ул мәдәниятнең нигез ташына, өстәп әйтсәк, идеологик төзелешнең мөһим өлешенә әверелә. Ә үзгәрешләр бөтенесен иңли, чөнки сәнгать күпкырлы бит. Шагыйрь Равил Фәйзуллин ап-ачык төстә аңлатканча, "Язучы икәнсең - әсәреңне китап итеп чыгарасы, кешеләргә ирештерәсе килә, рәссам икәнсең - эшләреңне җыеп, күргәзмә ясап күрсәтәсе, артист икәнсең, сәхнәдә шаулатып уйныйсы килә... Еллар хроникасына күз салсаң, татар җәмәгатьчелеге өчен күңел булырлык гамәлләр кылына башлый. Ниндидер стимул бар!" +Яңа җәмгыять хакимиятенең прәннек өләшүе озакка сузылмый - күпләрнең башын кыячак зәһәрле камчылар эшкә керешә. Канлы репрессия сәгате суга. Тикшерелә торган китапта күрсәтелгәнчә, тәүге съезд докладларында макталган язучыларның яртысыннан күбрәге беркайчан да акланмаслык мәгънәсез залимлек корбанына әверелә. Безнең ише тырыш халыкта арттырып үтәү гадәте бар: яхшысын да, яманын да. Казанда Октябрь кораллы күтәрелешен дә Пётр каласыннан алданрак әзерләргә өлгергәннәр. Каләм ияләрен эзәрлекләү дә бездә иртәрәк башланып киткән. Әйтик, Гадел Кутуй, Нәкый Исәнбәт кебек әдипләр тарихи съездда катнаша алмый, чөнки алар уйдырма "җидегәнчелек"тә гаепләнү аркасында әдәби хәрәкәттән бөтенләй читләштерелә. Беркадәр тукталыбрак әйткәндә, артык төпченмичә, яшерен оешма төзүче итеп "билгеләнгән" Гадел Кутуй илкүләм золымның һөҗүмнәрен язучылар арасында беренчеләрдән булып кабул итә. Гаепсезгә 10 ай төрмәдә утыру аның гомерлек кара сакалына әйләнә. Һәртөрле нахак каныгуларны аңарчы Һади Такташ та байтак кичерә, әдәбият тормышындагы үзгәрешләрне күрмичә, утыз яшьлек шагыйрь "үз үлеме" белән дөньядан китеп котыла. Күрәсең, тәкъдир каләме аны аяган - репрессиягә кадәр китереп җиткермәгән. +Кирәгеннән артык хисләнеп язылган тәкъбиргә, иртәме-соңмы, ташламасыз вакыт тарафыннан төзәтмә кертелә. Фикри образ өчен, янәсе, җәза бирелә алмый. Рәсми вәхшәтлек елларында хаксыз рәвештә "кызыл күлмәк" кидертелгән каләм ияләре җирдәге тормышка салават күпереннән карап әйтелгән әлеге сүзләрне раслармы икән?! Сталин заманында ирекле шигырь дә үзен хокуксыз итеп тойгандыр шикелле. Кызганыч, шулай фикер йөртер өчен, кире кагылгысыз җирлек бар. Дәлилләр дә бик ишле. Җәберле тарихыбызга тартылган Равил Фәйзуллин репрессияне мәгълүм шәхесләргә бәйләп күрсәтә. "Ил тарихының шомлы 1937-1938 еллары. Аңларга һәм аңлатырга кыен чор, - ди автор гаҗизанә хәлдә. - Язучылар союзын оештырып йөргән яки бу башлангычны күңеле һәм гамәле белән хуплаган байтак әдипләр зинданга озатылган. Әле күптән түгел генә 25 еллык иҗат бәйрәме үткәрелгән Кәрим Тинчурин ябылуда, Галимҗан Ибраһимов төрмәдә... Вакыт аралыкларында бераз аерымлык булса да, шул ук язмышка дучар ителгән Ибраһим Салахов, Шамил Усманов, Гомәр Толымбай, Гомәр Гали, Мәхмүт Галәү, Галимҗан Нигъмәти, Фәтхи Бурнаш, Гали Рәхим, Җамал Вәлиди, Фатих Кәрими, Сәгыйть Сүнчәләй, Фатих Сәйфи-Казанлы, Кави Нәҗми, Фатих Кәрим, Мирсәй Әмир, Мин Шабай, Сөббух Рәфыйков, Ләбиб Гыйльми, Хәсән Туфан... Исемлекне дәвам иттерергә мөмкин. Кайсылары юкка чыгарылган, кайсылары алтын гомерләре мәхбүслектә үткәч кенә кайта алган, кайсылары фәлән ай гына утырып куркытылган, кушканны күндәм үтәүчеләр сафына баскан..." +Иреген җуйган каләм әдипнең авызлыгына әйләнә. Әлбәттә, язучылар арасында чарасызлыкка ихтыярсыздан җайлашып яшәүчеләр дә, хокук чикләнгәнлегенә ризасызлык белдерүчеләр дә байтак булган. Буйсынырга теләмәүчеләрне сындырырга тырышу исә ул чорда җәзалау конвейерына куелган. Менә шундый киеренке шартларда тайпылышсыз иҗат кылып кара! Борынгы һиндлар образлы искәрткәнчә, патшага хезмәт итү кылыч йөзен ялауга, арысланны кочаклауга, еланны үбүгә бәрабәр. Өстәвенә әлеге илбаш залимлеген күрсәтә башласа... Татарның күп язучысы барыбер баш бирмәгән. Йөз төрле җәберләүдән өзлексез интексә дә, кылыч йөзен һичничек яларга теләмәгән мәгърур Шамил Усманов каләмне миенә үтеп керерлек көчтә күзенә китереп кадый. НКВД хезмәткәрләре әйтерсең "уйлап табучылар" булган - алар нинди генә җәзалау алымын кулланмаган: гаепләнүченең башын һичбер сәбәпсез сейф почмагына җенләнеп бәрүләр, кыйнаудан соң хәлдән таеп егылганның өстенә пес итүләр, "дөреслеккә туры килмәгән" беркетмәләрне мәҗбүри төстә тиз-тиз ашатулар... Хөкемдар явызлыгын гәүдәләндерүче арысланны кочаклауга каршы килгән Җамал Вәлиди сорау алу бинасының өченче катындагы ачык тәрәзәсеннән аска сикерә... Тиранлык хөкем сөргән заманда тоткыннар шыплап тутырылган баржаны, ут төртелгән хәлдә, Төньяк диңгездә садистларча күрәләтә батыру әмәле гамәлгә кертелгән. Менә шундый үлем судноларының берсеннән нибары ике кеше исән котыла. Һиндлар ишарәләгән мәрхәмәтсез еланны үбүдән ваз кичкән Фатих Кәрим бозлы суда сөргендәше белән ярга кадәр йөзеп чыгуга ирешә. +Каләм изгегә тартыр - элгәрләребез тәгаен хаклы. Әмма кызыл террор тегермәненең туктаусыз эшләп торуы язучылык хезмәтен шактый куркыныч вазифалар рәтенә кертә. Акыл ирешә алмаслык хәлләр җәһәтеннән мантыйкый төгәл җавап табып булмый. Дәүләт хакимиятенең турыдан-туры катнашы белән илдә иҗат союзы төзелә, шул ук вакытта аның әгъзаларын диктаторларча эзәрлекләү башланып китә. "Чистарту" гына дияр идең... Аяныч расламалар күрсәткәнчә, гаммәви репрессия көчәеп барган елларда Совет язучыларының I съездында катнашкан барлык каләм ияләре дә кулга алына, тора-бара ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең өч составы да хәтта газраилнең зиһенен чуалтырлык ачы язмышка дучар ителә. Иксез-чиксез империянең башка төбәкләрендә дә чын талантларны "сирәкләү" галәмәте күзәтелә. Съездлар уздыру ихтыяҗы үзеннән-үзе әһәмиятен югалта. Кәрван артка әйләнсә, аксак алда булыр. Бабаларыбызның зирәкләрчә кисәтеп әйтелгән әлеге нәсыйхәтен Равил Фәйзуллин сүзләре белән дәвам иткәндә, "әдәби фигураларның байтагы кулга алынгач, көчләр таркатылгач, табигый, Союзның нәтиҗәле эшчәнлеге турында сөйләү кыен. Чор таләбе буенча оешма җитәкчелегендә дә яңа "лидерлар" пәйда була: Т.Имаметдинов, И.Вахитов, Х.Җәмил... Бу исемнәрне өлкән буын язучыларның да бик азы гына ишетеп беләдер. Архив хисабында бар саналсалар да, әдәбиятта алар юк". Гаделлек өчен өстәп әйтсәк, югарыда санап үтелгән җитәкчеләрнең берсе әдәбият елъязмасына гына түгел, шагыйрь Хәсән Туфанның мәсхәрәле көлү өслүбендәге дүртьюллыгына да кертелгән. Эпиграмма белән танышыйк. Автор аңа исем куймаган. +Бар иде заманнар, бар иде, +Без яза башлаган елларда: +Хәбәрче Хан Җәмил хан иде +Бездәге әдәби дөньяда. +Корбаннарның гаепсезгә түгелгән каны башка афәтне тартып китерүчән. Гөнаһ шомлыгына каршы, репрессия фаҗигасенә ялганып киткән Бөек Ватан сугышында милләтнең алыштыргысыз алтын баганалары янәдән киселә башлый. Дөрес, әлеге кырылыш бөтенләй аерылып тора - монысы илең өчен көрәшеп үлү. Әмма теләсә МАНСУРОВ инди очракта халык авыр югалтулар кичерә. Санлы расламаларга күчсәк, 72 мәмләкәтне үзенә тартып керткән олы сугышта җәмгысе 1215 язучы катнашкан, шуларның 460ы Көнбатыш Европагача сузылган дәһшәтле яу кырында мәңгелеккә ятып калган. Орышлар тарихы төрлесен хәтерли. Фронтовик әдибебез Габдрахман Әпсәләмов үзенең истәлегендә бәрелешләрнең берсенә әзерләнүне болай искә төшерә: "Без дошманны корал көченнән битәр, саныбыз белән җиңәргә тиеш булачакбыз". Әйе, шәһитләрнең ишлелегенә ис-акылың китмәле! Халык саны буенча процентлар белән исәпләп карасак, татар әдәбияты күргән зыян зуррак килеп чыга: сугышка киткән 124 язучының 34e туган җирләренә кире әйләнеп кайтмый. 460 һәм 34. Беренчесе - бөтен дөнья күләмендәге корбаннар, икенчесе - безнең милләткә генә караганы. Бүтәнчә ничек күзалларга? Фашистлар Германиясенең Икенче империя суды карары нигезендә "немец рейхының хәрби куәтен какшатулары өчен" 1944 елның 25 августында Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә. Нибары 30 минут эчендә гильотина 11 башны кисә. Милләтнең мөбарәк тәсбихендәге мәрҗәннәр шушындый җәһәтлектә юкка чыгарыла. Яшерен оешма әгъзаларының бишесе язу эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Алар арасында балалар әдәбияты классигы Абдулла Алиш та, үз халкының горурлыгын гәүдәләндерүче башка талантлар да була. +Гыйбрәтле батырлык кылып, чын фидакарьлек күрсәтү... Татар әдипләренең Икенче Бөтендөнья сугышында каһарманнарча көрәшүе ватанның героик анналларына аерым бүлек рәвешендә керерлек. Бу уңайдан Равил Фәйзуллинның "Татарстан Язучылар берлеге" дигән китабында да шундый белешмә-кулланманың махсус мәкаләләре нигезенә ятарлык мәгълүматны күпләп табарга мөмкин. Гомумән, әлеге хезмәттә иҗат оешмасының сугыш чорындагы эшчәнлеге дә, милли мәдәниятебез тормышының төрле тәэсирләр тудырган хәл-халәте дә, ил хакимиятенең идеологик гамәлләре дә тәфсилле төстә яктыртыла. Ошбу сәхифәләрне горурланып та, чиксез гаҗәпләнеп тә укыйсың. Татар язучыларының сугышта күрсәткән гаярьлеге инде ничә еллар сокландырудан туктамый. Күз алдына китереп үтик. Җәлилчеләр Берлинда бөтен "Идел-Урал" легионының восстаниесен әзерләсә, Хәйретдин Мөҗәй Мюнхенда әсирләрнең яшерен оешмасын төзешә. Алар да Дахау концлагерен бердәмләшеп баш күтәрүгә хәстәрли... Совет режимының сәяси тоткыннар лагереннан фронтка җибәрелгән Фатих Кәрим, Украина, Белоруссия, Карпатны азат итүдә катнашып, Мәскәү янындагы позициядән Көнчыгыш Пруссиягә кадәр утлы чакрымнар уза. Ике тапкыр яраланган взвод командиры хәлиткеч бәрелешләрнең берсендә һәлак була. Аның иҗаттагы баһадирлыгы да чын мәгънәсендә хәйран итә. Алгы сызыкның гаять хәтәр шартларында шулхәтле әсәр язып кара әле: 100дән артык шигырь, 9 поэма, 2 повесть, 1 пьеса... Икенче Бөтендөнья сугышында шәһит киткән 460 язучы арасында андый күләмдәге фронт мирасы калдырган каләм әһеле юктыр. Гиннесс рекордлар китабына кертерлек... Татар әдипләре шулай көрәшкән. Немецчага күчерелгән "Без - сталинградчылар" нәсере прокламация сыйфатында камалыштагы армиясе өстенә самолёттан яудырылганы өчен Вермахт нәфрәтенә юлыккан Гадел Кутуй Кызыл мәйдандагы Җиңү парадының аллы-гөлле фейерверклары күкне балкытыр чакта Польшаның Згеж шәһәрендәге госпитальдә якты дөнья белән галибанә хушлаша. Мондый гыйбрәтле мисаллар китерүне моңланып дәвам иткәндә, "Европада татар шагыйрьләре" тезмәсе фаҗигале мәгънә ала. Шаккатмалы хәлләр бездә җитәрлек. Сугыш алдыннан озак елга Себергә сөрелгән Хәсән Туфан, яуда үзләренең кыюлыгын раслаган каләмдәшләре сафына басарга теләп, хәрби җайга корылган югары хакимият органнарына үтенеч юллый. "Мин... атып үтерүгә хөкем ителгән идем, - диелә анда. - Илбасарларга каршы аяусыз көрәшкә күтәрелгән халкыңнан читтә торудан да авыррак җәзаның булуы мөмкин түгел... Сездән мине сугышның иң канкойгыч урынына җибәрүегезне, яки миңа үлемнән берничек тә котыла алмаслык эш кушуыгызны, гранаталарга уралып, самурайларның сугышчан машинасы астына ташлану, йә булмаса, торпеданың руль тоткычы сыйфатында, дошман корабленең йөрәгенә бәрелеп шартлау, яисә шуңа охшаш бүтән берәр максатка юнәлешле бурыч бирүегезне сорыйм... Шагыйрь намусы белән ант итәм: сезгә биргән сүземне һичшиксез үтәрмен". +Тикшеренүче вазифасын башкарган Равил Фәйзуллин, сугыштан соңгы сынау чорын күзаллап, 1945-1960 елларда ил-көн тормышына тотрыклылыкның әйләнеп кайтуын мисалларда ачып күрсәтә. Әлбәттә, җәмгыятьтәге даими ышанычлылык билгеләре китапның IV бүлегендә колачланган вакыт аралыгында да, ягъни үзгәртеп кору дәверен үз эченә алган 1960-1990 елларда да күзәтелә. Дөрестән дә, туплар тынып калгач, музалар телгә килә. Әмма моның өчен үзгә шартлар сорала. Зур афәттән соң халыкның көнкүрешен азмы-күпме җайга салырга мөмкин, мәдәни тормышны җанландырып җибәрү исә күбрәк көч таләп итә. Канлы репрессиянең һәлакәтле базында черетелгән, сугышта кырылган талантлар инде терелми. Ә бит аларны саклау тиеш иде. Безнең хакта мәңгелектән торып кайгыртучы Габдулла Тукай, әнә, теләсә кайсы заман илбашларына яраклы киңәш бирә. "Бездә мөхәррирләр тәмле хыялларга корбан булырга түгел, кирәк эшләремезгә дә аздыр, - дип искәрткән пәйгамбәрдәй зат. - Әгәр... кыйбатлы мөхәррирләремез һәлак булып бетсәләр, дөньяда тик корчаңгы мөхәррирләр генә калачактыр". Күрәбез, ул хөрмәт казанган олуг язучыларның кадерен белергә куша, тик "халыклар атасы" мондый тәкъдимнәргә колак салмаган шул. +Алдарак әйтеп үтелгәнчә, автор аерым иҗат оешмасы тарихына багышланган китабында съездлар үткәрүне ниндидер эзлеклелек факторы итеп саный. Чыннан да, әлеге олы җыеннар тәртибен билгеләүдә тормыштагы тотрыксызлыклар да ачык чагыла. Гәрчә устав буенча корылтайлар өч елга бер уздырылырга тиеш булса да, СССР язучыларының чираттагы II съезды нәкъ 20 елдан соң гына җыела. Безнекеләр бу очракта да өлгерлек күрсәтә - Татарстанда ул 4 елга иртәрәк оештырыла. Шагыйрь Равил Фәйзуллин сүзләрен кабатлап әйткәндә, "үзенчә эшләүче үзәк кушуы беләнме, әллә җирле башлангыч өстенлек иткәнме? Мөгаен, соңгысыдыр". Озак көтеп алынган ошбу вакыйга 1950 елның 13-15 июнендә була. Съезд барган залда элекке олпат әдипләр, берләшүдә башлап йөргәннәрнең байтагы күренми инде. Күптармаклы сәнгать дөньясын күмәклек гәүдәләнеше - биниһая олы остаханә итеп күрүчеләр бар. Әгәр шулай икән, безнең каләм әһелләре цехындагы буш урыннар кырыгынчы еллар ахырында күзгә бәрелеп торган. Бер-бер артлы ябырылган ике һәлакәт югалтулары, һичшиксез, әдәбият үсешенә дә кире йогынты ясаган. Нишлисең, нәкъ менә шушы чорда саллы әсәрләргә кытлык сизелү күпне кичергән зур биографияле язучыларның кимүенә турыдан-туры бәйле. Шөкер, татар халкының генофондында яңарыш омтылышы көчле. Милли әдәбиятыбызның чын талантларга байый башлавы икенче корылтайда да шактый ачык тоемлана. Мәдәни яшәешкә рух-дәрт кайта. Әлеге дә баягы китапта дикъкатьле төстә билгеләп үтелгәнчә, "...съездлар үткәрү дә бер тәртипкә салына". Яңа күтәрелеш заманы килә. +Минем яшьрәк чакта алып барылган көндәлек дәфтәрендә теркәлүе үземчә кирәк саналган бер өземтә саклана. Ул юк-бар әйтелмә түгел - рәсми телдә язылган сүзләр. Карасана, КПССның өченче Программасыннан фикер-кәлимәләр күчереп алганмын. "Партия әдәбият, сәнгать, мәдәниятнең гөрләп үсүе, һәрбер кешенең шәхси мөмкинлекләрен бөтен тулылыгында күрсәтүе өчен һәммә шартларны тудыру, барлык хезмәт ияләрен эстетик тәрбияләү, халыкта югары сәнгатьчә зәвык һәм мәдәни күнекмәләр булдыру турында өзлексез кайгыртырга бурычлы". Мондый пафослы юллар белән танышкач, кемдер мыек астыннан елмаеп куяр. Әмма мин шушы өзекне укыган саен, төрле чорларны күзаллаган хәлдә уйга талам. Юк, партия программасының югарыда китерелгән өлеше күңелне иркәләрлек риторикадан гына тормый. Тантаналы төстә белдерелгән әлеге ният илдә мөмкин кадәр гамәлгә ашырылган. "Татарстан Язучылар берлеге" дип исемләнгән китапта бу юнәлештәге эшчәнлекнең уңай нәтиҗәләре җентекләп яктыртыла. Гадәләтчә танырга тырышыйк, сугыштан соң мәдәният тормышын җайга салу өчен, совет хакимияте үзенә күрә әһәмиятле эшләр башкарган: Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрелә; күренекле әдипләр югары органнарга депутат итеп сайлана; яшьләрнең "Үсү юлы" дигән альманахы чыгарыла башлый; Матбугат йорты комплексының яңа куәтләре сафка кертелә; Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге булдырыла; башкаладагы Союзлар йортының Колонналы залында юбилейларыбыз уздырыла; Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, аның "Моабит дәфтәре" Ленин премиясе белән бәяләнә; "Татар поэзиясе антологиясе" укучылар кулына барып ирешә; МАНСУРОВ илләтара әдәби тәрҗемә алмашу химаяле нигезгә корыла; республика китап сәүдәсе оешмасы үзенең мөмкинлекләрен киңәйтә; газета һәм журналларның тиражы күзгә күренеп арта; каләм ияләренә чагыштырмача әйбәт кенә гонорар түләнә; СССРның аерым төбәкләрендә иҗат йортлары файдалануга тапшырыла... Кыскасы, елъязмачы кебек бөтенесен тезеп чыксак, әлеге мәгълүмати хроника озынга китәчәк. Күренә ки, совет чорында җитәкчелек иткән партия халыкка биргән вәгъдәсен үтәргә омтылган. Сугыштан соңгы елларда башланган җанланыш җәһәтеннән, Равил Фәйзуллин хаклы рәвештә билгеләп үткәнчә, "...Ач-ялангач чор бит, әмма китаплы чор! Шул заманда ачлы-туклы яшәп, тырышлык белән белем алган, китаптан аерылмаган буын ХХ гасыр ахырына кадәр дөньяның тоткасы булды да". +Җәмгыятьтәге мөһим иҗтимагый вакыйгаларны беркадәр йөгертеп күздән кичергәндә, ахыры күренмәгән үзгәртеп коруга ялганып киткән болгавыр дәвердә халык тормышыннан аерылгысыз әдәбият та зур кыенлыкларга юлыкты. Вакыт үткән саен, әйберләрнең әһәмияте үзгәрә. Борынгы философларның әлеге гыйбарәсендә игътибарга алынган нәрсәләр арасына рухи-мәдәни кыйммәтләрнең килеп керәчәгенә берничек тә ышанасы килми. Кызганыч ки, яшәешне иңләгән күңелсез метаморфоза җилләре сөекле китабыбыз язмышына да кагылды. Беренче карашка реформалар белән яшәгән Россиядәге гайре табигый үзгәрешләр "белем чишмәсе" кебек мөһим төшенчәләрнең дә астын өскә китерде. Гасырлар дәвамында сыналган мәдәни ориентирларның отыры югала баруы, эстетик зәвыкның бозылуы тискәре нәтиҗәләрен инде күрсәткәләп тора. Атаклы Матбугат йортыннан каләм хезмәтенә бәйле барлык оешмалар сөрелде, элегрәк "иң күп укыган" илдә китап сәүдәсе подвалга төште. Башта озак еллар сүз иреген дауладык. Инде хәзер ирекле сүзнең дә кадере бетте - җитәкчелек хәтта тәнкыйть язмасына да игътибар итми. Белүебезчә, китап тармагын үстерүнең бердәм концепциясен эшләү бүген бездә көн тәртибенә бөтенләй куелмый. +Дөрес, сөенерлек яңалыклар да сирәк кенә ишетелгәли. Әнә, Казандагы Шәриф Камал музей-фатиры җирлегендә "Татар китабы" йорты эшләнә икән. Монысы бик тә яхшы. Әмма кешелекнең иң бөек казанышларыннан саналырлык китапка мөнәсәбәт, гомумән алганда, аның бәһаләп бетергесез могҗизалы асылына муафыйк югарылыкта түгел. Ул белем бирү учреждениеләрендә дә үзен ятим итеп тоя күк. Күреп торабыз, "формаль" мәктәп "креатив"ка әверелде, виртуаль яссылыкка авышу көчәйде, зомбига түнтәрелү куркынычы артты. Әхлагы тотрыксыз җәмгыятьтә компьютер иблис коралына әйләнер. Хәзер социаль челтәрдән террорчылар да файдалана, аннан хәтта яшүсмерләрне үз-үзләрен үтерергә өйрәтәләр. Яшь дәвамчыларыбыз бары үз ихтыяҗларын гына канәгатьләндерүдән битәр, юкны иҗтиһат белән барлыкка китерүче булып үссен иде. Рухи тигезләнешне җую шәхси бөтенлекне җимерә. Болар дәүләтнең ныклыгына сугарга мөмкин. Каләм ияләре бергәлегенең тарихын төрле яклап өйрәнгән Равил Фәйзуллин да үз хезмәтендә әлеге мөһим мәсьәләләргә гамьле карашын даими белдергәләп бара. Шагыйрь борчылуын да сиздерә, өмет өзмәвен дә белгертә. "Хәзер Россия халкының 35 проценты елына бер китап та кулына алып карамый икән, - дип гаҗәпләнә ул. - Искитмәле, бүтәнчә әйтсәк, коточкыч хәл!.. Ә бит бүген кибетләрдә нинди генә хикмәтле китаплар юк. Эстетик кыйммәте ягыннан дисеңме, тарихи тирәнлеге, күзне иркәли торган полиграфик бизәлеше җәһәтеннән дисеңме!.. 60-70 нче елларда берәр яхшы басма кулга төшсә, без, кош тоткан кебек, биһуш кала идек. Заманалар үзгәрде. Ләкин әле бу затлы Китапка ясин чыгу түгел". +Үзеннән-үзе аңлашылганча, рухи азык сыйфатындагы китапка ихтыяҗ саклансын өчен, безнең җәмгыятьтә язучының абруе югары булырга тиеш. Зур әдәбиятка таянмаган милли идеяләр халыкның генетик зиһененә сеңдерелә алмый. Әдипнең элек-электән дәүләт кешесенә тиңдәш итеп каралуы хакимият эшчәнлегенең максатчанлыгын ныгытуда турыдан-туры чагылыш тапкан. Бу бәйләнешнең торышы хәзер ничегрәк соң? Чынын әйтергә кирәк, гадәти инженерларга тиешенчә кадер-хөрмәт күрсәтелмәгән илдә "кеше рухы мөһәндисләре"н олылау зарурлыкка әйләнерме? Бүгенге көндә каләм иясенең һөнәри хокуклары да ил күләмендәге бердәм кануннар нигезендә рәсми теркәлмәгән. Иҗтимагый мөнәсәбәтләрне тәртипкә сала торган нормаларның җитешмәве Язучылар берлеге эшчәнлеген оештыруда да һәрдаим сиздертә. Тик менә "Россия Федерациясендә мәдәният турында"гы закон проектының 2011 елдан бирле кабул кылынмавы, мәдәни тормышыбызны көйләргә булышырдай башка кирәкле кануннарның гамәлгә куелмавы күңелдә сәерсенү тойгылары уята. Шуның аркасында Әдәбият фонды да һич кирәкмәгән ясалма киртәләргә очрый. Гаҗәпкә калырлык, кешелекнең тәрбиячесе булып саналган әдип илдәге профессияләр исемлегенә нигәдер кертелмәгән. Төгәлрәк аңлатканда, "Профессиональ союзлар, аларның эшчәнлек хокуклары һәм гарантияләре турында"гы федераль законда да, шулай ук "Россия Федерациясенең хезмәт кодексы"нда да язучылык иҗаты телгә алынмаган. Бик сәер килеп чыга: безнең шартларда "закон кысаларындагы карак" бал-май гына ашап тора, ә җитәр-җитмәс хокуклы әдип гаиләсен кайдадыр эшләп туйдырырга мәҗбүр. Череп баеган Көнбатыш кинаяләп искәртергә яратканча, әгәр дә язучылар яхшы эшкуарлар булса, аларның язучылыкны сайламаска акыллары җитәр иде. Кагыйдә буларак, каләм иясенең дәрәҗәсен күтәрүгә китермәячәк мондый вазгыять әдәби алмаш әзерләүгә дә кире йогынты ясый. Гадәттә, язар өчен азмыкүпме уңай шартлар тудырылган чакта, күпләр раслаганча, хәтта сәләтсез назымчы да үзенең шөгыленнән оялмый. Без сүгәргә күнеккән совет чорында менә шундый мөнәсәбәт - күктән иңдерелгән талантың белән ихлас горурлану күзәтелә иде. Ә хәзер... Һәрхәлдә, шәхсән үземнең ачыктан-ачык халыкка хезмәт итүче, ягъни законлы язучы булып каласым килә. +Мәгълүм ки, сүз сәнгате остасы тарафыннан язылган яхшы китапка автор күзаллаганнан да күбрәк эчке мәгънә салына. Гадәттә, андый басмалар укучыны иксез-чиксез уйлануларга этәрә, үзгәрәк фикри сөземтәләр чыгарырга зәмин бирә. Үз чорыңның мәдәни биеклегендә калу өчен, әйе, акыл сәләтеңне һәрдаим баетып тору шарт. Бу җәһәттән Равил Фәйзуллинның "Татарстан Язучылар берлеге" дигән китабы югарыда игътибар үзәгенә алынган гаять әһәмиятле максатларга хезмәт итә. Алдарак искәртеп үтелгәнчә, әлеге оешма тарихына мөнәсәбәтле кайбер хезмәтләр бар, әмма алар теләсә кайсы урында чәчелеп ята. Сибелгән хәлдәге мәгълүматларның күплеге исә кайчак фикер тупларга комачаулык ясый. Ә яңа тикшеренмәдә, әйткәнебезчә, һәрнәрсә дә бар: Язучылар берлеге турында белешмәләр дә, төрле чорлар вазгыятенең тасвирламалары да, әдипләр хакында гыйбрәтле фактлар да, иҗадият күренешләренә баглы шәрехләүләр дә, рухи-әхлакый үзгәрешләрне күрсәткән күзәтүләр дә... Съездлар барышын җентекләү дә бер мантыйкый эзлеклелектә башкарылган. Бик җайлы бит. Әдәби хәрәкәтебездәге хәлләрне инәсеннән җебенә кадәр белергә теләгән кешегә әлеге хезмәт үзенә күрә энциклопедия рәвешендә дә кулланылырга мөмкин. Һәркем сизәр, гомере дәвамында гыйльми эшләргә тартым йөзләрчә тәнкыйть мәкаләсе язган, җитди докладлар ясаган шагыйрь үзенең зур тәҗрибәсеннән маһиранә файдаланган. Татар әдәбияты тарихының XX-XXI гасыр башы аралыгындагы дәверен галимнәрчә өйрәнүдә Равил Фәйзуллин Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы булуын да гамәлдә раслый. Һәрбер китапның язмышы җәмәгатьчелек бәһасенә бәйле. Тирәнтен ышанып әйткәндә, рухи-мәдәни яшәешебез сәхифәләрен гамьле күңел аша яктырткан ошбу басма олуг максатларыбызга ирешүдә озак вакытка исәпләнгән ярдәмлек вазифасын үтәячәк. +Зиннур МАНСУРОВ КЕМ УЛ - НОБЕЛЬ БҮЛӘГЕ ЛАУРЕАТЫ ҺЕНРИК СЕНКЕВИЧ? +1881 елда ул, кызның әти-әнисе матди хәле тотрыклы булмаган язучы белән туганлашуга каршы булсалар да, Мария Шеткевич белән гаилә кора. Әмма хатыны 1885 елда, ике баласын (улы Генрик-Юзеф һәм кызы Ядвига) ятим калдырып, үпкә авыруыннан вафат була. 1888 елда, иҗатына мөкиббән бер кешенең матди ярдәме, Сенкевич хатыны исемен йөртә торган фонд ача һәм туберкулёз белән авыручы мәдәният әһелләренә ярдәм итә башлый. 1893 елда Одесса шәһәре кызы Мария Володкович белән гаилә корып, Италиягә китәләр. Әмма бу никах 1895 елда аерылышу белән тәмамлана. 1904 елда өченче тапкыр - Мария Бабскаяга өйләнә. +Журнал заказы буенча Америкага сәяхәт итеп (1876-1879), Сенкевич "Сәяхәттән хатлар" дигән юлъязмаларын бастыра. Европага кайткач, бераз вакыт Парижда яши, Венециягә һәм Римга бара, төрле җирләрне иңли (Австрия, Англия, Италия, Литва, Франция, Швейцария, 1886 елда - Румыния, Болгария, Төркия, Греция, 1891 елда - Мисыр, Занзибар һ.б.). 1900 елда, әдәби иҗатының 25 еллыгы уңаеннан, Сенкевичка Обленгорек (Oblęgorek) имениесен бүләк итәләр. +Сенкевич әдәбият белеме белән дә шөгыльләнә. Барокко эпохасы шагыйре Mиколай Семпе-Шажинский турында, әдәбиятта натурализм юнәлеше, тарихи романнар хакында зур хезмәтләр авторы ул. Петербург Император Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1896 елдан) һәм аның шәрәфле академигы (1914 елдан) да. +Беренче Бөтендөнья сугышы башланганнан соң, Сенкевичлар гаиләсе Швейцариягә күчә. Һенрик Польшада Сугыш корбаннарына ярдәм комитеты оештыра. Веве шәһәрендә 1916 елның 15 ноябрендә вафат була. 1924 елда җәсәде Варшавага күчерелә. +Һенрик Сенкевич иҗатының үзенчәлекләрен, популярлыгы серен барлап, Б.Стахеев болай дип яза: "Аның иҗатына хикәяләүнең кызыклылыгы, маҗаралар күплеге, сюжетның тиз үсеше, тел осталыгы һәм образларның сыгылмалылыгы хас. Соңгы сыйфат бигрәк тә әһәмиятле: Сенкевич укучыны мавыктырып кына калмый (мавыктыргыч китаплар башка авторлар тарафыннан да языла), ул аны өйрәтә, тәрбияли, камилләштерә. Күренекле язучының романнары безне гадәти булмаган, әкияти, әмма әхлакый яктан укучыга якын кешеләр белән таныштыра. Тугрылык һәм рух көче, куркусызлык, бәла-казалар алдында нык булып калу, югары максатларга хезмәт итүне шәхси мәнфәгатьләрдән өстен кую, туган илгә мәхәббәт, тормыштагы активлык - Сенкевич китапларындагы уңай геройларга, ул яратып һәм яратуын яшермичә сурәтләгән геройларга хас сыйфатлар менә шулар" (Стахеев Б. Генрик Сенкевич // Сенкевич Г. Собрание сочинений. Том 1. - М.: Худож. лит-ра, 1983. - С.5.). Сенкевич иҗатындагы төп сыйфатлар буларак, без эчтәлектә әхлакый бәяләүнең алга чыгуын, туган җирне ярату һәм аңа тугрылыкның иң мөһим кыйммәт итеп күтәрелүен, мәхәббәтнең гаять зур, кешене каһарман да, җинаятьче дә ясый торган көч булуын раслауны, маҗаралылыкның әсәрләрнең укылышын тәэмин итүен, геройларның идеаллаштырылып һәм психологизм алымнары кулланып сурәтләнүен күрсәтер идек. +Сенкевич әдәбиятка 1872 елда, кечкенә хикәяләре, новеллалары белән килеп керә. "Воршилла портфеленнән юморескалар" дигән баш астына тупланган беренче әсәрләре мәгърифәтчел идеяләр белән сугарылып, иҗтимагый яңарыш яклылар белән иске фикерлеләр яки битарафлар арасындагы каршылыкка корылган (мәсәлән, "Үз илеңдә пәйгамбәр булу авыр"). Бу әсәрләр яшь авторны уңышлы детальләр ярдәмендә сурәт тудыру остасы итеп күрсәтә. +Шулай да Сенкевичка уңыш китергән әсәр дип автобиографик төсмерле өч әсәрне - "Карт хезмәтче" (1875) хикәясе, "Ганя" (1876) повесте яки күләмле "Сәлим Мирза" (1877) хикәясе - берләштергән цикл санала. Әсәр сюжеты ике яшүсмер егет Һенрик белән Сәлимнең егетлек чорына аяк басуы, гашыйк булулары, шул мәхәббәтне югалтулары һәм Сәлимнең үлеме кебек үсә. Малай-егетләр күрше утарларда яши. Һенрик шляхтичлардан булса, Сәлим - татар мирзалары нәселеннән. Хикәяләү "мин" - Һенрик исеменнән алып барыла, бу исә әсәрнең тирән психологик анализга корылуын тәэмин итә. +Әсәр яшүсмерләрнең гаиләләре, Варшавада гимназиядә укулары, университетка имтиханнар тапшырулары кебек язучы биографиясеннән таныла торган детальләргә ЗАҺИДУЛЛИНА ай. Һенрик һәм Сәлим характерлары гаять югары дәрәҗәдәге осталык белән иҗат ителгән. Тиз кызып китүчән, куркусыз, хәтта башсыз, ачык күңелле, чибәр, кыю, талантлы Сәлим һәм шундый ук кыю, әмма үз эченә йомылган, хисләрен йөрәгеннән читкә чыгара алмый торган, шуңа да каршылыклар, коточкыч газаплар белән яшәүче Һенрик - икесе дә Ганяга гашыйк була. Ганя - карт хезмәтче Миколайның кызы, әтисе үлгәч, Һенриклар гаиләсендә тәрбиягә калдырылган һәм панилар кебек белем-тәрбия алган. Кызга чын-чынлап гашыйк булса да, Һенрик аңа да, үзенә туп-туры сораулар биргән дусты Сәлимгә дә серен ачмый. Киресенчә, күршеләре Устжицкийларның кызы Лёляга тәкәллеф күрсәтә. Ә инде Сәлим белән Ганя арасында саф хисләр кабынуны төшенүгә, Һенрикның күңелендә ачу-нәфрәт хисләре кайный башлый. Язучы аның кичерешләрен барлык ваклыкларында күзәтеп бара, ул кичергән каршылыклы хисләрне укучы да үз йөрәге аша уздыруга дучар ителә. +Ганя белән Сәлим качып китә, әмма карт мирза бу никахка ризалык бирми, шул ук көнне Ганяны гаиләгә кайтара. Сәлим белән Һенрик дуэльдә сугыша, каты яраланалар, чак кына бер-берсен үтермичә калалар. Ганя чәчәк чире (оспа) белән авырып китә. +Психологик анализ ярдәмендә язучы чак үлемнән калган Һенрикны һәм Сәлимне бу хәлләрдә үзләрен гаепләү ноктасына алып килә: егетләр үз хисләрен алга куюларын, кыз мәнфәгатьләре өчен түгел, мәхәббәтләрен яклап көрәшүләрен, шул мәхәббәтне үзләрен ярату корбанына әйләндерүләрен төшенәләр. +Кыз терелгәч, аның авыру ямьсезләгән йөзен, кулларын күргән Һенрик сөю хисенең "кош кебек эзсез югалганлыгын" аңлый. Әмма әтисенә аңа өйләнергә әзер икәнлеген әйтә. "Мин бакчага чыктым һәм әлеге, Ганя белән Сәлим беренче тапкыр мәхәббәт аңлашкан, үрмә гөлгә уралган беседкада сөйгәннәре үлгәч елаган кешеләр кебек елап җибәрдем. Чыннан да, элеккеге Ганя минем өчен үлгән, дөресрәге, минем мәхәббәтем үлгән, аның урынына йөрәктә бушлык, төзәлмәслек җәрәхәттән яра авыртуы һәм күзгә яшьләр китерә торган хатирәләр генә калган иде" (Ганя // Сенкевич Г. Собрание сочинений. Том 1.: Повести и рассказы. - М.: Художественная лит-ра, 1983. - С.136.), ди ул. +Шул кичтә Һенрик Ганя белән Сәлимнең күрешүенең дә шаһите була. "Чынлап та, эңгер-меңгер төшкәндә, Сәлим килде. Ганяны күреп, ул кызарды, аннары агарды. Йөзенә карап, аның күңелендә бу мизгелдә хис белән намус көрәше барганлыкны күрү авыр түгел иде. Димәк, аның йөрәгеннән дә мәхәббәт дип атала торган әлеге канатлы кош очып киткән. Әмма киң күңеллелек өстен чыкты, ул Ганя янына килде, аңа кулларын сузды, аннары тезләнде дә кайнар итеп пышылдады: +- Ганя, кадерлем! Мин шул ук, мин һичкайчан, һичкайчан сине ташламам! +Ганяның йөзеннән яшьләр акты, ул Сәлимне акрын гына этеп куйды: +- Мин ышанмыйм, ышанмыйм, мине хәзер ничек итеп яратып булсын, - диде, аннары йөзләрен каплап кычкырды: - О! Сез бик мәрхәмәтле! Ә мин һәммәгездән дә начаррак һәм гаеплерәк, ләкин болар барысы да артта калды, мин үзгәрдем! +Һәм, карт Мирзаның үтенүләренә, Сәлимнең ялынуларына карамыйча, егетнең тәкъдимен кире какты. Беренче тормыш давылы бу гүзәл, әле генә ачылган чәчәкне сындырды" (136-137 бб.). +Циклдагы икенче әсәр Ганяның шәфкать туташы булып китүе, шунда тынычлык табуы хакындагы хәбәр белән төгәлләнә. Сәлимнең прототибы гаярь татар егете 1863 елгы баш күтәрүдә һәлак булса да, өченче әсәрдә язучы героен французпрусс сугышына җибәрә (цензура таләпләре белән бәйле), шунда батырларча үлүе турында сөйли. Шулай итеп, әсәрдә татар темасы, татарларның холкы, яшәү рәвеше, менталитеты шактый киң алып тасвирлана. +Сенкевичның беренче чор иҗатына караган әсәрләрдә ("Күмер белән ясалган рәсемнәр", 1877; "Янко-музыкант", 1879; "Ипигә барганда", 1880; "Фәрештә", 1880; "Маякта фонарь кабызучы", 1881; "Бартек-җиңүче", 1882 һ.б.) үз чорында Ләхестан (Речь Посполитая) җирендәге тормыш, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр әхлакый бизмәнгә салып күрсәтелә. Боларда инде трилогиядәге кебек милли проблематика яки геройлар күзгә бәрелеп тормый. КЕМ УЛ - НОБЕЛЬ БҮЛӘГЕ ЛАУРЕАТЫ ҺЕНРИК СЕНКЕВИЧ? +1876-1878 елларда Америкада яшәү Сенкевич иҗатына чит җирләр тормышын алып керә ("Прериядә", 1878; "Орсо", 1879; "Сахем", 1889 һ.б.). +Әмма 1879 елда Варшавага әйләнеп кайткан язучы кабат үз туган җире, шушы төбәктә булган тарихи вакыйгаларны сурәтләүгә керешә. "Татар әсирлеге" (1880) хикәясе XVII гасырдагы сугыш хәрәкәтләре турындагы зур романнар өчен уйланманың нигезе булып санала. Тарихи трилогия ("Ут һәм кылыч белән" (1883-1884), "Ташу" (1884-1886), "Пан Володыевский" (1887-1888)) 1647 елдан алып 1673 елга кадәрге вакыйгаларны колачлый. Беренче романда Ләхестанда Украинаны бүлеп чыгару хәрәкәте, Б.Хмельницкий казаклары белән көрәш үзәккә куела. Икенче китапта полякларның 1655-1656 елларда шведлар басып керүенә (язучы бар дөньяны каплаган язгы ташу белән чагыштырып, образны әсәр исеменә чыгара) каршы милли-азатлык сугышы сурәтләнә. Өченче романда төрек басып алулары чорында (1672-1673) поляк сугышчыларының батырлыклары бәян ителә. Романтик идеаллаштыру, геройларны тудырганда һәм вакыйгаларны тергезгәндә, героик эпос алымнарына мөрәҗәгать әсәрләрнең мавыктыргыч стилен, укылышын тәэмин итә. Бер үк вакытта язучы шул чор вакыйгаларын теркәп калдырган бик күп тарихи чыганакларны, шәхси көндәлекләрне, язмаларны файдалана. Мифлар, легендалар, фактлар, бергә укмашып, әсәрләрдә әлеге җирләрнең бердәм тарихы булып калка. +Бу чор Ләхестан тарихында иң авыр заманнардан, ил һәм дәүләтчелек язмышы кылыч очына менгән вакытлардан санала. Икътисади торгынлык белән янәшә сәяси торгынлык, төрле йогынтылы төркемнәрнең үз мәнфәгатьләрен алга сөрүе, Кырым, Швеция, Пруссия, Төркия, Россия мәнфәгатьләренең бәрелешүе илне җимерелү чигенә китереп җиткерә. Әмма Ләхестан мөстәкыйльлеген саклап кала. Сенкевич шушы вакыйгалар фонында телне, мәдәниятне, динне, милли үзаңны саклау мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә, шуларны дәүләтчелекне тоту өчен мөһим кыйммәтләр дип белдерә. Әйтик, Богдан Хмельницкий җитәкчелегендәге казакларның Украина мөстәкыйльлеген яклап баш күтәрүе дә язучы тарафыннан бердәм дәүләтне таркату буларак бәяләнә. Крестьян бунтлары да бердәмлекне җимерү омтылышы кебек карала. Язучы дәүләтнең көчен, ныклыгын беренче урынга куя, тарихи вакыйгаларны шәрехләүне патриотик башлангычка буйсындыра. Морзалар, өстен катлау гына түгел, крестьяннар да, хезмәтчеләр дә - бердәм халык, үз җирен яклап көрәшкә чыккан бер йодрык кебек күзаллана. +Безнең өчен язучының өченче - "Пан Володыёвский" романы аерата кызыклы, чөнки әсәр татар хәрбиләре тормышына шактый зур урын бирә. Бер яктан, язучы шляхта гаскәрләрен һәм Урда (Алтын Урда җимерелгәч, аерым төркемнәр хасил итеп, әмма кабат оешу өметен җуймыйча яшәгән татар отрядлары) хәрбиләрен аерып куя. Урда хәрбиләре Ләхестанны җимерергә, җирләрен басып алырга, шунда урнашырга омтыла. Икенче яктан, язучы идеаллаштырып тасвирлый торган шляхта гаскәриләре арасында да татарлар күп, алар югары чиннар арасында да бар, аерым отрядлар булып Урдага каршы да көрәшәләр. +Төп каршылык язучының идеалы дәрәҗәсендә сурәтләнгән поляк рыцаре, тарихи билгеле шәхес Михал Володыёвский белән татар сугышчысы, хан улы Азья Тугай-Беевич арасында күрсәтелә. Поляк панының үзен татар белән тигез куймавы бик вак детальләрдә үк күренеп тора. Мәсәлән, мәхәббәт аңлашканда, ул кызга "мине курыкмыйча тыңла, мин скиф та, татар да, явыз да түгел", дип эндәшә һ.б. Бер үк вакытта Володыёвскийның бер хатында мондый юллар бар: "Безнең бөтен татарларыбыз - шляхта, дин ягыннан христиан булмасалар да. Литвада мин авыллар булып яшәүче татарларны күрдем. Аларны анда липеклар дип атыйлар, ә мондагыларын чирмеш, диләр. Алар озак еллар Ләхестанга икмәк өчен рәхмәт йөзеннән тугры хезмәт иттеләр, әмма крестьян чуалышлары вакытында күпләре Хмельницкийга авышты, ә хәзер, ишетүемчә, Урда белән уртак тел тапканнар" (Пан Володыёвский: роман // Сенкевич Г. Собрание сочинений. Том 5. - М.: Художественная лит-ра, 1984. - С.140.). +Әсәр бүген дә укучыны гаҗәпләндерә, сокландыра торган күп сыйфатларга ия. Шул заман маҗаралы тарихи әсәрләре таләпләренә җавап биреп, язучы тормышны ак ЗАҺИДУЛЛИНА әм карага аера: төп героен идеаллаштыра, аның дошманы Тугай-Беевичны тискәре буяулар ярдәмендә сурәтли. Ләкин бер үк вакытта әсәрдә Азьяның холкы һәм үз-үзен тотышы, аның сәбәпләре белән бәйле кызыклы күзәтүләр урын алган. Бөтен даланы тетрәтеп торган Тугай-Бәйнең (Азьяның әтисе) хәрәменә эләккән сеңлесен коткару, алыштырып алу өчен, шляхтич Ненашинец ханның яраткан улы - өч яшьлек Азьяны урлый. Әмма үзенә ярдәм иткән юлбасарлар белән каршылыкка кереп, малайны югалта. Тагын бер шляхтич - Нововейский Азьяны далада табып, кем икәнен белмичә, хезмәтче итеп һәм кыйнап, түбәнсетеп үстерә. Азья явызлыклар кылганда, һәрчак үзенең канга батырылган аркасын хәтеренә китерә - язучы моны роман буенча гел кабатлап килә. Нәтиҗәдә, акыллы, киң карашлы, чын хәрби җитәкче кебек фикерли торган, батыр Азья үчле һәм эчкерле булып формалаша. Язучы, мохитеннән, тамырларыннан аеру кешенең психикасын үзгәртүгә китерә, дигән нәтиҗә ясый. +Хан улы булуын белгәч, татарлар гына түгел, шляхта да егетне хөрмәт итә башлый. Язучы бу мәсьәләдә дә поляклар һәм татарларны чагыштыра: поляклар теләсә кайсы этнос вәкиленә, акылына һәм кыюлыгына карап, шляхта титулы бирә, бу дәүләтне ныгытырга ярдәм итә. Татарларда исә бары тик нәсел җебе буенча гына титул тапшырырга мөмкин. Әлеге үзенчәлек бу кавемгә каршы эшли. Мондый чагыштырулар роман буйлап сибелгән. +Сенкевичның тарихи әсәрләренә хас булганча, романда мәхәббәт өчпочмагы туа. Азья Володыёвскийның хатыны Басяга гашыйк була, башын югалта: аны урлап качу омтылышы ясый, Рашков крепостен яндырып, татарларны үз артыннан ияртеп, Урдага китә, төрек солтаны гаскәренә кушыла. Солтан гаскәре Ләхестанга яу белән килә. Ләкин җиңүгә ирешә алмый. +Әлеге романнар дөнья күрүгә, Сенкевич Польшада иң билгеле язучыга әйләнә. Аның китапларын соратып алып, эзләтеп укыйлар, иҗаты мәктәп һәм югары уку йортлары программаларына кертелә. +1880 еллар ахырында язучы тарихтан заман проблематикасына әйләнеп кайта, психологик роман жанрына мөрәҗәгать итә ("Инанусыз", 1889-1890). Сенкевич үзе бу әсәрендә катлаулы һәм психик авыру, әмма, авыру икәнен аңлап та, терелергә омтылучы түгел, шунда казынучы кешенең күңел дөньясын ачу максаты куюы турында язып чыга. +Көндәлек формасында язылган әсәр психологик анализның үзанализ төренә өстенлек бирә. Аның герое 35 яшьлек граф Леон Плошовский - эстет-аристократ, тирән белемле, матурлык колы, әтисе белән Римда яши. Әмма тормыштан һәм үз-үзеннән канәгатьлек таба алмаучы егет яшәүнең мәгънәсен күрми. Апасы аны Анеле исемле кыз белән таныштыра һәм өйләнергә үгетли. Егет кызга гашыйк була, әмма төпле карар кабул итә алмый. Ахыр чиктә Анеле спекулянт Кроницкийга кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Шуннан соң Леон аны кайтару өчен көрәшә башлый. Әмма ире үз-үзен үтергәннән соң, авырлы Анеле дә тормыш белән хушлаша. Леон да соңгы сәхифәләрдә үз тормышына үзе нокта куючы булып аңлашыла. +Яшәү көче таба алмаучы, мәхәббәтен, бәхетен җуйган егет "урталыктагы" яки "артык кеше" тибына туры килә. Шунысы кызык: геройның бу халәтен язучы аның милли җирлектән, традицияләрдән аерылган булуы белән дә бәйләп куя. Аның сөйгәне Анеле, Леоннан аермалы буларак, бу көчне диндә, иманда таба. Плошовский исә философиянең, фәннең, техник алгарышның кешегә ышанычлы нигез була алмавы, киресенчә, әхлакый ышанычын җимерүе турында сөйли. Аның монологлары Ф.Әмирханның "Урталыкта", Г.Ибраһимовның "Мәрхүмнең дәфтәреннән", Г.Гобәйдуллинның "Юлдаш эзләгәндә" әсәрләрен хәтергә китерә. Роман ахырына мәхәббәтен югалту, сөйгәненең үлеме фаҗигасен кичергән, үзенең беркайчан да бәхетле була алмаячагын аңлаган герой башкалар кайгысына һәм кичерешенә сизгер шәхескә әверелә. Ул үкенми, язмышын үзгәртергә омтылмый, киресенчә, үз теләге белән дөньядан үтә. Бу финал Плошовский кебек геройларның кичәге көн кешеләре булуына ишарә кебек тә яңгырый. +Язучының аннан соң иҗат ителгән "Поланецкийлар гаиләсе" (1893-1894) романын тәнкыйтьчеләр "Инанусыз" әсәре белән бер бәйләмдә карыйлар һәм, автор тарафыннан КЕМ УЛ - НОБЕЛЬ БҮЛӘГЕ ЛАУРЕАТЫ ҺЕНРИК СЕНКЕВИЧ? кире кагылган Плошовский белән чагыштырганда, бу әсәрнең төп герое язучының идеалын - гаилә кыйммәтләренә, җиргә, милли тамырларга әйләнеп кайтуны күрсәтә, дип язалар. +Бу романнан соң Сенкевич кабат тарихи темага борыла һәм борынгы Рим империясенә, Неронның христианнарга каршы көрәше вакыйгаларына багышланган "Кая барасың?" (1894-1896) роман-эпопеясын иҗат итә. Шунысы кызык: Сенкевич әсәрдәге тарихи вакыйгаларны, христиан рухының матди омтылышларны җиңүен Польшадагы рухи яңарыш, күтәрелеш белән аваздаш итеп сурәтли. Бу роман авторга дөньякүләм дан алып килә. Ул тиз арада төрле телләргә тәрҗемә ителә, Америкадан Япониягә кадәр тарала. +Шундый ук дан язучының тагын бер тарихи әсәрен - "Тәре йөртүчеләр" (18971900) романын озата бара. Әсәр XIV йөз ахыры - XV йөз башында полякларның тевтон орденын җиңү вакыйгаларына багышланган. Урта гасырларда яшәүчеләрнең тормышка карашын, инану-ышануларын, гадәт-йолаларын сурәтләү ягыннан әсәргә тиңнәр юк. +Тарихи теманы дәвам итеп, язучы "Дан кырында" (1903-1905) романын яза. "Чоңгыл" (1909-1910) романы 1905-1907 еллар рус революциясе вакыйгаларына багышланган. 1910-1911 елларда балалар өчен маҗаралы "Африка чытырманлыкларында" повестен иҗат итә. Полякларның Наполеон сугышларында катнашуы турындагы "Легионнар" (1913-1914) романы төгәлләнмәгән килеш кала. +1905 елда Сенкевич әдәбият буенча ("Эпик әсәрләр тудыру өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен") Нобель премиясенә лаек була. Польшада һәм бүтән кайбер дәүләтләрдә аның истәлегенә музейлар, һәйкәлләр, урамнар ачылган. Китаплары бүген дә яратып укыла, төрле телләргә тәрҗемә ителеп басыла тора, алар буенча фильмнар төшерелә, картиналар иҗат ителә... +Әлбәттә, бүген дөнья әдәбиятында Һенрик Сенкевич исеме поляк язучысы буларак билгеләнгән. Иҗатына күзәтү ясау әсәрләрендә без искәртеп киткән мәдәниятара сөйләшүнең дә юк дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Язучы әсәрләрен поляк шляхтичы буларак иҗат итә, үз иленең, поляк халкының патриоты төсендә күренә! Әмма Сенкевичның биографлары аның әтисе ягыннан татар булуын һәрдаим ассызыклыйлар, әсәрләрендә дә татар тамырлы шляхтич икәнлеге сиземләнә. Аерым новелла-хикәяләрендә татар характерын тудыру омтылышлары ясала. Күләмле тарихи әсәрләрендә исә татар тарихына караган күзәтүләр, татар сугышчылары образлары шактый урын алып тора. Тарихи романнары Польша, Литва татарларының урта гасырдан - ХIХ йөзгә кадәрле катлаулы, фаҗигале тарихын әдәби чаралар ярдәмендә тергезгән сәхифәләре белән дә кадерле. Бу сәхифәләр гасырлар дәвамында барган этносара мөнәсәбәтләрне эмоциональ бәяләргә ярдәм итә. Сенкевич шәхесе, биографиясе башка халыклар арасына сибелеп яшәгән татарлар язмышы, телләрен, аерым бер очракта диннәрен дә югалткан милләттәшләребез фаҗигасе турында да уйлануларга этәрә. Идел буендагы татар әдәбияты дәүләтчелеген югалту сөременнән арынырга омтылышлар гына ясаган бер вакытта, ХIХ гасырның икенче яртысында, чит телдә элитар эпос үрнәкләре тудырып, дөньякүләм дан алган язучының үз әсәрләрендә татарларның Кыргый Даладагы тарихын теркәп калдыруы яссылыгында аның исеме милли мәдәниятебез тарихында телгә алынырга хаклы тоела миңа. +Дания ЗАҺИДУЛЛИНА +Әдипнең тәүге китабыннан +ҮСМЕР ГЕРОЙЛАР САГЫНДЫРА +Мәхмүт +Хәсәнов +ГЕРОЙ +ХИКӘЯ +Сабан туендагы кебек, тузан өермәсе уйнатып чабышып килгән атлар кинәт кенә Олы күл буендагы болынлыкка борылдылар. Үсмер малайларның кычкырына-кычкырына атларын кууларыннан ук аларның бер-берсен узарга теләүләре күренеп тора иде. +Иң алда - җылкылдап торган кара ат килә... Аннан бераз гына калышып, башын болан кебек артка ташлап, көрән ат чаба. +Атлар, болынлыкка төшү белән, финишка килеп җиткәндәй, үзләреннәнүзләре туктадылар. +- И-и, Хаҗинур!.. - диде беренче булып килгән малай. - Тагы калдың бит! Юкка гына син минем белән узышасың... +Өченче малай сүзгә кушылды. +- О-о... "Карлыгач" белән, билгеле... +- Эш "Карлыгач"та түгел. +- Әллә синдәме? - дип куйды көрән атка атланган Хаҗинур. +- Ә кемдә соң?.. +- Әйдә алайса, узыштан йөгереп карыйк. +- Узыштан?! Юк, а лай узышмыйм. Аягым авырта... +- О-о... Курыкты. +Һәрвакытта да диярлек өстенлекне үз ягында калдырырга яратучан Хариска җитә калды. +- Кем курыкты?.. Минме?.. Әйт әле, минме? Беләсең икән!.. Курыкты... Куркырга, мин бит син түгел... +Малайлар шулай үзара бәхәсләшеп торган арада, болынлыкка тагы бер көтү атлар төште. Кулына озын чыбык тотып, атларны куалаучы Зиннәт абзый да күренде. Колхозда һәм якын-тирәдә аны "Чапай Зиннәт" дип кенә йөртәләр. Чөнки ул, яшь Совет илен ак интервентлардан саклаган елларны, Чапаев дивизиясендә хезмәт иткән. Зиннәт абзыйның бөтерелеп килгән җирән мыегын, бераз кырын салып кигән папахасын күргән кешеләр аны һәрвакытта да Чапаевка охшаталар иде. +- Зиннәт абзый, - дип кычкырды Харис. - Иң элек "Карлыгач"ны тышаулагыз. Мин бүген дә беренче булып килдем. +- Шулаймы? "Йомран" бүген дә калыштымыни?.. +- Кая инде әллә кайда калдырдың?.. - диде Хаҗинур. - Синең артыңнан ук килеп җиттем ич. +Минут эчендә бөтен болынлык шау-шу белән тулды. Якында гына анасын югалткан тай кешнәп куйды. Шунда ук анасы да аңа җавап кайтарды. Атларның күбесе, пошкыра-пошкыра, кимерчәк чәйнәгән аваз чыгарып, ашарга керештеләр. +Зиннәт абзый, иртә белән тотарга җиңел булсын өчен, малайлар атланып килгән атларны тышаулый башлады. Ул иң элек "Карлыгач"ны тышаулады, йөгәнен салдырып, Хариска бирде... +Әкренләп, кояш баер вакыт җитте. Сирәк кенә булып үсеп утырган агачларның, печән кибәннәренең һәм ашап йөрүче атларның озынайганнанозыная барган күләгәләре бөтен болынлыкны каплады. Бая гына әле, яфраклары саргаюдан, әкияттәге алтын агач кебек булып утырган яшь каен агачы, батып килә торган кояшның соңгы нурларында, ялкынланып ут капкандай, кызгылт төскә кергән иде. Үләннәр өстенә кичке чык төште. Тыныч кына яткан күл өстен аксыл төстәге томан каплады. Көзге кебек ялтырап яткан су өстен бары тик балыклар уйнавы гына тынгысызлый иде. Күлнең су астыннан тырпаеп тамырлар чыгып торган бу ягында (кайчандыр ул урында таллык булган) балыклар аеруча күп уйныйлар. Чөнки тамырлар арасына яшеренгән балыкны ятьмә белән дә, кармак белән дә тотып булмый иде. Биредә, зуррак алабуга эләктерергә хыялланып, кемнәр генә кармакларын өздермәде?!. Печән кибәнен бастырыклап куйган колга башында утырган саескан да, кояш батуны сизенеп куанган кебек, көлгән тавыш чыгарып шаркылдап алды да күлнең аръягындагы урманга таба очып күздән югалды. Җир өстенә сөт кебек ак йомшак яктылык чәчеп, ай калыкты... +Малайлар, Зиннәт абзыйның әйтүен дә көтеп тормыйча, утын хәзерләп, ут ягып җибәрделәр. Зиннәт абзый, протезлы аягын сузып утырды да алып килгән камытын ямый башлады. Малайлар, авызларын ачып, аның нәрсә турында булса да сөйләвен көтәләр иде. Чөнки Зиннәт абзый, һәр кичне диярлек, аларга ак бандаларга каршы көрәшеп йөргән еллары турында, Чапаев турында сөйли. Ә малайлар дөньяларын онытып тыңлыйлар-тыңлыйлар да, утырган җирләрендә үк авып, кыштырдап торган хуш исле печән өстендә йокыга китәләр... Алар төшләрендә, Чапаев кебек, яшендәй ялтырап торган кылычларын айкап, "Ура!" кычкырып, дошман явы өстенә ташлануларын күрәләр... +Берничә минутка сузылган тынлыкны сөяк саплы кечкенә пәкесе белән ниндидер агач кисәге юнып утырган Харис бүлде: +- Зиннәт абзый, - диде ул. - Ни өчен әле сезгә Чапаев "Молодец!" дип әйткән? +Үткән төнне генә Зиннәт абзый аларга Чапаевның сугышның иң кызу вакытында да сугышчыларын ничек күрә белүе, күңелләрен күтәрә һәм җиңүгә рухландыра алуы турында сөйләгән иде. +Зиннәт абзый: +- Кирәк чагында, каушап калмыйча, ике куллап (бер кулга кылыч, икенчесенә наган тотып) сугышкан өчен, - дип җавап кайтарды. +Чапаевны үз күзе белән күргән, аның белән бергә хезмәт иткән карт сугышчының сүзләрен герой булырга хыялланучы Харис аеруча яратып тыңлый иде. Әле дә инде, ул үзен "герой" дип йөрттерер өчен, ниләр генә сикерде. Шулай да аны герой дип йөртмәделәр. Бары тик кызгандылар һәм тиргәделәр генә. Чөнки Харис шулай дуамалланып аягын имгәтте һәм ике айга якын урын өстендә ятты. Шуның аркасында ул мәктәпкә дә бер елга соңга калып керде... +Зиннәт абзыйның сөйли башларга ашыкмавын күреп, малайлар үзара сөйләшә башладылар. +- Юк, Хаҗинур, - диде Харис. - Син герой була алмас идең... +- Әйе!.. Була алмас иде менә!.. +Малайларның бәхәсләшүен тыңлап утырган Зиннәт абзый да сүзгә кушылды: +- Алай димә, Харис энем. Ни өчен Хаҗинур герой була алмасын ди?.. Аның бит әтисе дә герой исеме алып һәлак булды. Ул Рейхстагка Җиңү байрагы кадарга менүчеләр арасында булган... +Зиннәт абзый тыныч кына утырган Хаҗинурга карап алды. Малайның җитди йөзе, зурлар кебек сабыр һәм тыйнак булуы Зиннәт абзыйны күптән гаҗәпләндерә иде инде. +Зиннәт абзый, тезе өстендә яткан камытны алып ташлады да, тәмәке тартудан саргайган мыегын бөтереп, тамагын кырып куйды. Малайлар аның нинди булса берәр вакыйга сөйләргә җыенуын Зиннәт абзыйның күзләре очкынланып китүеннән үк белделәр... +Тик шулвакыт күл ягыннан ниндидер сәер тавыш белән ат кешнәве ишетелде. +Бөтенесе дә, бер кешедәй, тавыш килгән якка борылдылар. Тик, ай болытлар арасында булганлыктан, тирә-як караңгылыкка чумган иде. Шунлыктан малайлар бернәрсә дә күрә алмадылар. Ат яңадан кешнәде. Шунда ук кемнеңдер суны чупырдаткан тавышы да ишетелде... +- Нәрсә булган соң ул атка?.. - дип куйды Зиннәт абзый. - Барыгыз әле, кайсыгыз булса да карап килегез... +- Мин барам, - диде Харис, урыныннан сикереп торып, һәм ул, үзенең геройлыгын күрсәтергә теләгән кебек эре-эре атлап, күл буена таба төшеп китте. +Күп тә үтми, су буеннан аның үзәк өзгеч тавыш белән кычкыруы ишетелде. +- Әй!.. Әй... Тизрәк! Ат бата... Тизрәк... "Карлыгач" ба-та!.. +Ут янында утырган малайлар сикерешеп тордылар да, этешә-төртешә, күл буена йөгерделәр. Харис әле һаман да кычкыра иде. +- Әй!.. Тизрәк!.. "Карлыгач" ба-та-а!.. +- Ни булган аңар?.. - дип куйды беренче булып йөгереп килгән малай. +- Коткарырга кирәк! +- Ул тора алмый... +- Бәлки, аның тышавы су астындагы тамырга эләккәндер. +- Әнә, әнә... Бөтенләй батты... +- Зиннәт абзый!.. Тизрәк... Ба-та-а!.. +Кояш баер алдыннан гына тып-тыныч яткан күл өсте хәзер тынычсызланган иде инде. Караңгы булганлыктан, әле генә сукаланып үтелгән буразналар кебек булып күренгән кап-кара дулкыннар, бер-берсен узарга теләгәндәй, каядыр ашыгалар... Судан чыгып торган тамырлар, зәһәр еланнар кебек хәрәкәт иткәндәй, тырпаеп торалар, һәм алар, "Карлыгач"ны гына түгел, теләсә кемне бөтереп алырга хәзерләнгәндәй, тезелешеп утыралар иде. тагы бер тапкыр тыпырчынып, башын калкытты һәм, "коткарыгыз!" дип әйтергә теләгәндәй, балалар ягына борылып кешнәмәкче булды... Тик бу юлы кешнәү урынына авыр сулау һәм ниндидер ыңгырашу авазы гына ишетелде, һәм "Карлыгач" яңадан дулкыннар астында калды... +- Батты... - дип кычкырды кемдер, елаган тавыш белән. +Харис, кулларын болгап, һаман да әле ярдәмгә Зиннәт абзыйны чакыра иде. +Шулвакыт Хаҗинур Харис кулында ялтырап киткән пәкене күрде, һәм ул, тиз генә аның кулыннан пәкене тартып алып, әле генә "Карлыгач"ны күмеп киткән дулкыннар арасына сикерде дә юк та булды... +Беренче булып су астыннан тышавы киселгән "Карлыгач" атылып чыкты һәм, малайларны бәреп ега язып, яр өстенә сикерде... +"Карлыгач", читлектән ычкынган кош кебек, юеш ялларын җилфердәтеп, пошкыра-пошкыра, яр буенча чабып китте. +Шул арада, чатанлый-чатанлый, Зиннәт абзый да йөгереп килеп җитте. Ул, баштанаяк чыланган һәм пычракка буялган Хаҗинурны күрү белән, эшнең ничек булганлыгын аңлап алды. +- Рәхмәт!.. - диде ул, Хаҗинурны кочаклап. - Менә хәзер Чапаев, һичшиксез, сиңа "молодец" дип әйтер иде. +...Тирә-як тып-тын. Бары тик ашап туйган атлар гына пошкыргалап куялар. Бер кәйгә генә янган учак янында малайлар бер-берсенә елышып, төшләр күрәкүрә йоклыйлар. Зиннәт абзый Хаҗинурның күлмәкләрен киптереп куйды да тагы бер тапкыр атларны карап килергә китте. +Сызылып аткан таң беленде... +- Йә, геройлар, - диде Зиннәт абзый, малайлар янына килеп. - Торыгыз!.. Таң атты... +Малайлар, хәрби тревога вакытындагы кебек, сикерешеп тордылар. Зиннәт абзыйның гимнастёркасын киеп йоклаган Хаҗинур беренче булып сикереп торды. +Зиннәт абзый, малайлар атланып кайтырга тиеш булган атларны тотып, йөгәннәрен кидерә башлады. Ул беренче булып "Карлыгач"ны тотты. +- Кая, бир, - диде Харис, Зиннәт абзый янына йөгереп килде дә, - мин үзем дә атлана беләм... +- Юк инде, Харис энем. Бүгенге көннән "Карлыгач"ка Хаҗинур атланып йөриячәк... +Яңадан чабыш башланды. Иң алда, әкияттәге канатлы ат кебек, "Карлыгач" килә... Ул озын күпер өстеннән, барабан каккан тавыш чыгарып, ике генә сикереп үтте дә авылга да кайтып җитте. +Шул ук көнне колхоз председателе бөтен колхозчылар алдында пионер Хаҗинурга рәхмәт әйтте һәм аны герой дип атады. +Бу турыда хәтта район газетасына да язганнар иде. Тукай һәм татар әдәбиятыУРАМНАРЫ орган "Мөселман газетасы"нда аның үлеме яңарыш, яктылыкка хәрәкәт юлындагы авыр сынауларның берсенә тиңләнә. "Шура" журналы хушлашу сүзе янәшәсендә (Гафифи С. Шагыйрь Әкрәм Галимовның вафаты // Шура. - 1913. - №17) шагыйрьнең үз әсәрен дә бастыра. Журналистлар, җирле тарихчылар әдәбият тарихында гаять талантлы, халык зур өметләр баглап, әлеге талантның ачылганын көтеп торган Ә.Галимов онытылганны язса да, аның "Май мәсьәләсе" ("Май мәсәдеси") комедиясе, фольклор әсәре сыйфатында, узган гасыр ахырынача халык театрлары, үзешчән артистлар тарафыннан уйналган . Үз заманында әлеге әсәр гаять тә популяр була. 1918 елның 25 гыйнварында, мәсәлән, Уфаның "Новый клуб" залында "Галия" мәдрәсәсендәге "Милли көй, сәхнә һәм әдәбият түгәрәге" файдасына өч бүлектән торган зур кичә үткәрелә, һәм аның беренче бүлегендә Әкрәм Галимовның "Май мәсьәләсе" дигән бер пәрдәлек комедиясе куела, әсәрне тотып торган Гариф мулла ролен С.Кудаш башкара. Икенче бүлектә Ә.Галимов иҗаты яхшы таныш милләт вәкилләреннән - татар, башкорт, казакъ, кырым татарларыннан мәдрәсәнең музыка укытучысы Вильгельм Клименц аерым хорлар оештырып җырлата. +Ә.Галимов шигърияттә Акмулла, Гафури һәм Тукай традицияләрен дәвам итүче санала, Тукайны татарның иң бөек шагыйре һәм үзенең остазы дип хисаплый. Вакытлы матбугатта даими басылган мәкалә һәм фельетоннарын аның калыбында язарга тырыша, казакъ халкының артта калганлыгы, аңа мәгърифәткә юл ачарга кирәклек турында сөйли. Ул сатирик иҗатында иске карашлы, байларга тәлинкә тоткан ишаннарга каршы рәхимсез көрәшә. "Айкап", "Акмулла" журналларында эшләгәндә, шагыйрь үз чорының җитешсезлекләрен, социаль гаделсезлеген, тормыш контрастларын тасвирлый. Аның шул юнәлештә эшчәнлек алып баруына Тукай иҗаты турыдан-туры тәэсир итә. Чалла татар шигырьләре "Шура" журналында, Хаҗитарханда чыккан "Идел" газетасында да дөнья күрә. Ә.Галимов рус телен яхшы белә, Тукай йогынтысында рус әдәбияты белән дә ныклап таныша. Г.Тукай да Ә.Галимов иҗатын даими күзәтеп бара һәм бервакыт сатираюмор калыбындагы язмасын (Гөмберт. Матбугатымызның "фәсахәт нәмүнәләре // Ялт-йолт. - 1913. - 15 март) аңа адреслый. Бу язма Ә.Галимовның Тукайга булган уңай мөнәсәбәтен үзгәртми. Үзенең дә икътисади хәле, сәламәтлеге шәптән булмаган егерме яшьлек егет Ә.Галимов Тукайның вафатын авыр кичерә һәм, хәсрәте чирен көчәйтеп, озак та үтми үлә. Аны җирләү Тукайны күмүне хәтерләтә - шагыйрьне бакыйлыкка озатучылар агымы урамнарны тутырып җыелган яшьләрнең манифестациясенә әверелә. Ә.Галимовны күмәргә дип рус журналистлары да килә. Вафатыннан соң иҗатын анализлаган һәм югары бәя биргән язмалар чыга. +Ә.Галимов, Тукай кебек үк, бик авыр һәм ярлы тормышта, һичбер ялсыз эшләп яши, үзе хезмәт иткән редакциядә төннәр буе утыра, журнал саннарының чыгуына башыннан ахырына кадәр үзендә җаваплылык сизә. Әйтик, "Айкап"ның номерын тапшыру көннәрендә ахыргача өенә кайтып китми торган була. Шагыйрь хәтта гонорар сорарга кыенсына, кайбер журналларга бушка гына яза. +Сәйфи Кудаш "Яшьлек эзләре буйлап" хезмәтендә (1964. - Б.49-51; 66-68) Ә.Галимовка да туктала, әмма аның турындагы сүзләре гел Тукайга мөнәсәбәтлеләре белән кушылып китә. Ул 1911 елда Кустанайда Хәлил Абзалимов, Рәсүл Мөхәммәдиев исемле приказщиклар һәм яшь шагыйрьләрдән Вәлиулла Хәлили белән Әкрәм Галимовның һәвәскәр труппа төзүен, ә режиссураны рус артисты Павел Сысинга тапшыруларын сөйли. Труппа "Казанга сәяхәт" тирәсендә оешкан бер актлы комедия уйный һәм программаның икенче өлешенә кертелгән шигырьләр арасында Г.Тукайныкылар да була. +Ә.Галимов - бәхәссез, Уй буе шәһәрләренең урамнарын уйлы иткән, бу төбәктә Тукай иҗатын таратуга көч куйган һәм иртә үлеме әдәбиятыбыз өчен гаять үкенечле булган шагыйрь. Һич югы яшьтәш әһле каләм белсен өчен, кулларына алып карарга китапханәләрдә җыентыгы да юк шагыйрьдер. +Рифә РАХМАН +Зәки Вәлиди Туган +ХАТИРӘЛӘР +Әстерхан сәяхәте вә Гомәр углы Гадеррахман +Мәрҗани вә аның әсәрләре , агамның остазын эзләп табар өчен, Мәрҗани аның йортына киттем. Мәдрәсәсендәге мөдәрри ләштем. Мәрҗани, чыннан да, соңгы гасырлард п чыккан иң бөек галим. Ул - урыс шәрекъчылар ан шәхес. Аларның гыйльми конгрессларынд сәсендә идарә эшләрен башкаручы Сафи хәзрә ың иярченнәре белән минем мөнәсәбәтем яхшы рынын, Мәрҗани мохитен үз мохитем кебек хи ң вә казанлыларның бөеге Галимҗан Барудиның ылып чыккан "Вафият әл-Аслаф" исемендә сигез +чыктым. Бу әсәрнең тәкъдим сүзе генә дә үзе бе Халдунга баш орып язган бу "Мөкаддимә"сенд н уртага ташлый. Мәрҗани бу бөек әсәрен 188 аб әл-Вафия" исемле гарәпчә аңлатмасында да +на, Ислам галимнәренең тәрҗемәи хәлләренә йөз ел буйлары, Төркестан вә Госманлы галимнәрене да бала чагымнан бирле бер шәйләр ишеткән өчен чиксез ләззәт иде. Бүген бу бөек әсәр уры анәсендә саклана, ләкин аның кыскача эчтәлеге типкә китерелмәгән. Бу әсәрнең фотокүчермәсе эшен Төркиянең Мәскәүдәге илчесе профессо +тә, тиешле нәтиҗәләргә ирешә алмадык. Ми +әсәрне баштанаяк укып, бер томының эчтәле лда Мәрҗанинең 100 еллыгы бәйрәменә Каза гыяте минем аннотациянең эчтәлеген чыгарды чыгыш түркләре арасында узган гасырда шуш рихын - өйрәнүче кеше табылмаганына хәйран +арасында соңгы заманнарда гарәпчәне тирәнте гән, күрәсең, ни кызганыч. Казан ислахчылары (реформаторлары) Катанов, Ашмариннар белән танышуым +ов мине "Урыс булмаганнар өчен урыс теле дәрес бирүче, мөгаллим-шәрекъче (ориенталист ять, профессор (ориенталист) Н.Ф.Катанов белә зандагы шәрекъчеләр мохите белән дә аралашып ш кешесе икән. Николай Катанов исә Алтайны . Һәр икесе дә - Рус шәркыять институтын бетереп еп кергән затлар. Мин бу ике шәхестән бик күп ның "Рус мәгариф Вәкиллеге" ("Министерство да чыккан "Татар әдәбияты" атамалы мәкаләсе ем. Бу тәрҗемә соңыннан Орынбурда "Вакыт" рак басылып чыкты. Гомумән, мин Казанда би рь тормышта яшәдем. Март аенда атамнан 70 су кча салган. Анам да, Ибраһимның анасы да би ән җибәргәннәр. Бик куандым. Китап сатып алу мөмкинлеге ачылды. Ашмарин да миңа Глухарёв де. Мин урыс әдәбияты, математика, педагогик +Авылымда җәйге татил (каникул) Күзлек кияргә мәҗбүр итте Әстерханга икенче сәяхәтем Пароходыбызның капитан ярдәмчесе Казандагы мөгаллимлегем вә урыс мохите Динне кабул итүемдә үзгәрешләр ХАТИРӘЛӘР иде. Мин дә аңа әл-Мәгарринең "Мин Брахман падишаһларының вә тарафдарларының йөзләрен сыер сидеге белән юганнарын күреп, шаккаттым, христианнарның да, башка инсаннарның да, хачка кадакланган кешегә берсе дә ярдәмгә килми, бер бичара бәндәгә "Аллаһның углы" дигәннәренә аптырыйм, башка бер кавем "шайтанга таш атам", дип, ерак-ерак илләрдән Мәккәгә җыелалар, гаҗәп, бу кешеләрнең күзе сукырмы? Иса (Христос) килде вә Мусаның шәригатен тыйды, Мөхәммәд биш вакыт намаз укуны кертте, диләр вә үзеннән соң башка бер пәйгамбәр килмәячәген сөйли, шулайдыр, кешеләр иртә белән ахшам арасында адаштылар (юлларын югалттылар)", дип, мин Коля Шалыгинга бу сүзләрнең урысчасын әйттем. +Бу зиһенле кешеләрнең бөтенесе дә бергә җыелып, уртак бер дин табачаклары турында уйлана башладым. Борынгы түркләр токымындагы шаманизм милли дин була алачакмы, дип уйлыйм. Ихтимал, аның табигать дине икәнен искә алсак, "китап диннәре"ннән шаманлыкның бик яхшы яклары бар. Ләкин семит халыклары кебек алга киткән әдәбиятка хуҗа булмаганга, бу башлангыч инанулар төзек бер дини шәкел булып оеша алмаганнар. Шаманизмга кагылышлы Радлов, Михалов, Вербитский вә башкаларның, аеруча Чокан Вәлихановның эзлекле хезмәтләрен укыйм. Чокан Солтанның төпләмәләре кулымнан төшми. Ул да шаманизмны идеаллаштыра, аеруча бу диннең асылы: гамәлләрдән ваз кичеп, тынычлыкка омтылу һәм табигатькә мәхәббәт, минем хушыма китә. Алтай түркләренең вә казакъларның шаман догаларын гарәпчә ислами догаларга караганда мин күп беләм. Ләкин бу башлангыч ышануларның миллионлаган түрк халыкларының зыялыларын бер җиргә туплап, тартып китерерлек кодрәте, магниты юк. Шаманлык төзек бер система шәкелен алалмаган. +1908 елдан бирле Тәүрат вә Инҗилне укыйм. Мин бу динне яратмадым (кабул итәлмадым). Ләкин явызлыкка каршы пассив булырга өйрәтүче буларак, ышанучыларына, бигрәк тә мин белгән урысларга карата хөрмәт уятмады. Инкарь итүчеләрне, хәттин ашканнарны җәзага тартырга гаҗиз калган дин мине канәгатьләндерә алмый. Инҗилдә (Иоханна, 8:1-15) иренә хыянәт иткән фахеш хатынны канун буенча җәзага тартырга кушкан, хәтта Иисус: "Сез бары тик җисеменә (җенесенә) күрә хөкем итәсез, мин исә беркемне дә хөкем итмим", - дигән сүзләрен укыгач, миңа болар бер рыякярлык (ихлассызлык) әсәре, бичара җәмгыятьнең бичара фәлсәфәсе кеби күренде. Христианлык, Дрэперның әйткәне кебек, башта романлыларның золымы астында ыңгырашкан бер төркем яһүдләрнең тоткан дине иде. Инҗил хикәяләр тупламасыннан гыйбарәттер, ул кешенең эчке, тышкы тормышын сурәтләгән мәҗбүри тәгълиматны эчендә тотмый. Һәм Исламият - инсанның эчке-тышкы тормышын төзекләндерүне максат иткән бер диндер. "Җанга - җан, күзгә - күз, колакка - колак, тешкә - теш" принцибы көрәшче, сугышчы бер милләтнең рухиятен чагылдыручы буларак, миңа якын иде. Исламият куәтле хәрби җәмгыятьнең дине буларак барлыкка килде, торабара ул кешенең ихтыярын чикләде, дөньяга карашын тарайтты, гаугаларда үҗәтлек өстенлек ала иде. Ислам белән христианлыкны чәкәштергән швед Пфандерның "Мизан эл-Хак" вә Һиндстанлы Рәхматулла Дәһләвинең "Изһар эл-Хак" исеме белән нәшер ителгән әсәрләре шуңа бер манзара кеби иде. Болар кебек мөтәгассыплар (фанатиклар) атамның пирләренең пире Ваһаетдин Нәкышбәнд (в.1389) вә Һератлы дин белгече Гали әл-Кари (в.1605) кулларына корал төшсә, Папа Пий Икенчедән дә артык дәһшәт белән сугышкан булырлар иде. +Минем фәлсәфә мөгаллимем Давыдов алып килгән Социал Демократик Партия нәшрияты чыгарган басмаларда Алланы, динне тулысы белән инкарь иткән әсәрләре дә бар иде. Әсманның, галәмнең төрле шәкелләргә керүче аңлы-зиһенле бер Барлык тарафыннан яралтылганын һәм табигый кануннар белән идарә ителгәнен инкарь итүче язулар мине бервакытта да җылытмады. Алла һәм диннең халыклар белән идарә итүе - чынбарлык. Моны инкарь иткәннәр милләтеннән ваз кичеп, үз башына яшәү мәҗбүриятендә калачаклар. Ислам мәмләкәтләрендә милләтенә иҗтимагый вә сәяси мәйданнарда файдалы булырга теләгән дәүләт адәмнәре, дингә формаль гына булса да хөрмәт күрсәткән шәхесләрне, үзләре вафат булгач, үз халкы аны хөрмәтләп, мәрасим итеп, гүргә иңдерәчәк. Бу хәлдә бик мөһим бер мәсьәлә калка: үзеңнең Аллага ышанмаганың турында халыкка әйтергәме, юкмы, әйтеп, хөкүмәт вазифасыннан баш тартыргамы яки, ТУГАН алкың белән бергә булып, аңа файдалы гамәлләр кылыргамы? Бу хәлдә ихлас сөйләсәм, минем динем нинди дин? 1910 елда, майның берендә, мин шулай уйлап утырам. Шул көнне минем янга килгән шәкертем Госман белән, инде исеме онытылган тагын бер шәкертем бу сорауга җавап бирүемне бик тели иде. Җавабым минем шундый иде: инсан галәмнең барлыкка килүенә шакката, бу яки башка диннең мәрасименә туры килгән бер сурәттә инсан ул йолаларны үти. Мөшкеллеккә төшкәч, ул Аллага сыена, моны атам-анам өйрәткән мәрәсим белән башкарырга кирәк. Ләкин дини йолаларны үтәү дини мәүзуглар хакында хөр уйларны тыймаска тиеш. Дин тотам дип, кеше артыгын кыланмаска тиеш. Дин кешенең ихтыярын алмаска тиеш. Ислам дине рухи азык буларак кабул ителергә тиеш. Минем дингә тартылуым доктор Дрэперныкы кебек. Мөселманлыгым Коръәннең "мәхлук" булганын белгән Габбаси хәлифәсе Мәэмүннеке вә либерал мүтәззиләрнеке кебек. +Дин һәм Исламият хакында бу шәкелдә фикерләсәм дә, мин үземне диннең киң катнашуыннан үземне катгый рәвештә саклау турында да уйлыйм. Намаз белән ураза минем өчен авыр йөк була башлады. Шушы елда мин май аеның унынчы көнендә Казанның "Ташаяк ярминкәсе" дигән базарына киттем. Базарда йөргән чагымда мин бу йөкне өстемнән алып атып, аннан котылырга булдым. Моңа кадәр һич кермәгән урыс мәйханәсенә кердем, бу көнгә чаклы харам санаган ризыклар китерттем, исерткеч тә алдым. Шалыгиннарның "Суконное" мәхәлләсенең өске тарафында югарыда булган өйләренә көчкә кайтып җиттем. Үрне менеп җиткәндә, мин егылыр хәлдә идем. Бүлмәмә керүгә үк, ятакка аудым. Яныма дәрес алыр өчен, минем иң яраткан шәкертем Госман килергә тиеш иде. Ул "шәһәр мәктәбе" дигән урыс мәктәбендә укый һәм авыл хуҗалыгы мәктәбенә кергән бер егет иде. Урыс мәктәбеннән чыгып, Исламча белем алыр өчен, Касыймия мәдрәсәсенә күчте. Тарих дәресләреннән башка минем өйгә килеп, гарәп әдәбиятыннан өстәмә дәрес ала. Ул да, минем кебек белем алыр өчен, Бәйрутка китәргә җыена иде. Дәрес алыр өчен килгәч, мине уңайсыз рәвештә, чишенмичә аунап ятканымны күргән һәм, бакчага чыгып, мин айныганны көтеп утырган. Ул миннән хәлемне сорады, мин дөресен сөйләп бирдем дә Нәваидан бер шигырь сөйләдем: +Еллар буе шәехнең сүзләрен тыңладым, +Фәкать бу сүзләр нә күңлемә бер зәвык, +Нә дә рухыма бер ләззәт бирде; +Фәкать шәраб сатучы кяферулы бер йотым биргәч, +Күңлемә җыр салды, җанымны дәртләндерде. +Бу ахшам һәр икебез китапларыбызны бер янга куеп, динебез тыйган нәрсәләр турында сөйләшеп, зәвык белән сафа кордык. Госман бу мәсьәләдә минем белән бер фикердә иде. Без бер үк кыенлыкларны күргән икәнбез. Хәзер Госман минем карарымны хуплады. Мәдрәсәдә татар теле укытучысы буларак, мин аны кисәтеп куйдым: беркемгә дә үземнең дини кануннарны бозганымны әйтмәячәкмен. Без аның белән ата-ана үзләштергән дини кануннар белән генә яшәргә ярамаганлыгы турында сөйләштек, тормыш киңрәк, аны өйрәнергә кирәк, кешеләрне фикер (идея) коллыгыннан коткарырга кирәк, кыланып гамәл кылу (подражание) бары тик фән юлына гына буйсынырга тиеш, дигән фикергә килдек. Без Госман белән май аеның унберенче көнендә Идел өстендә пароход белән сәяхәткә чыгарга булдык һәм бергәләп безнең якка - Урал тауларына китәчәк идек. Самара вилаятендә, Мәләкәс исемле салада яшәп ятучы, гарәп теле грамматикасына кагылышлы "Әлфия" исемле әсәрне түркчәгә тәрҗемә итү белән мәшгуль Гатаулла мулла илә хәбәрләштек. Аннан бу китапны юлда укырга-өйрәнергә алачак идек. Бергәләшеп Самарага юл алдык. Юлда Иске Болгар шәһәре хәрабәләрен зиярат иттек. Мәләкәстә Жлобин исемле бер урыс гаиләсенә кунарга кердек. Һәм Гатаулла мулладан бер ай дәрес алдык. "Әлфия" исемле бу әсәрнең бер өлешен әүвәлендә Әхмәд Шинкитидән өйрәнгән идем инде, монда калган өлешләрен мулланың үзеннән өйрәнеп, күңелдән ятладык. 1 Мәхлук - Коръән Алла тарафыннан төшерелмәгән, кеше кулы белән язылган. 2 Мүтәззилләр - Алла кешене яралткан, әмма ул адәмнәре язмышына битараф, дип әйтүчеләр. ХАТИРӘЛӘР +Урал якларына юлга чыгар алдыннан, бер-ике көн алдан монда бер вакыйга булып алды. +Карт Жлобин углы, хатыны вә килене белән өерелешеп эчәләр. Углы Степан әхтәри уеннарында катнаша (картёжник). Эчәргә акчалары беткәч, болар әйберләрен чыгарып сата. Бу юлы Степан үз әйберләре белән минем Казанда сатып алган яхшы күнитекләремне дә шуыткан. Углына караганда шактый көчле күренгән Жлобин килене белән йоклаган. Боларны өсләрендә тоткан углы атасы белән сугышты. Без Госман белән әхтәри суга идек. Бу хәлләрне күргәч, әхтәриләребезне ташлап, Госман белән карашып алдык. Ни уйлаганыбызны икебез дә аңладык: "Атабыз вә анабыз тарафыннан алга сөрелгән инанычлар буш булса да, без мөселманлыкта калырга тиеш!" дип уйладык без шул чакта. Боларның ата-аналары өйрәткәне үзләренә булсын, дидек. Безнең мохиттә була алмый торган вакыйгаларга шаһит булдык. Мин карар кылдым: бу йорттан тиз чыгып китәргә һәм башка урынга күчәргә яки Мәләкәстән Башкортстанга китәргә! Чөнки шәһәрдә яшәүче урыс халкына караганда, авылда яшәүче урыслар диндар кебек күренә. Ләкин болары да Тәңре каршында җаваплылык вазифасын төгәл үтәргә күнекмәгән. Христианлык та Исламият кебек, кеше яңадан терелергә вә Тәңре каршында хисап тотарга тиеш, дип өйрәтә, ләкин христианнарда ул төгәллеккә җиткезелмәгән: "инсан бу дөньядан аерылганнан соң үзен йөгәнсез, авызлыксыз иркендә яшәргә хаклы, дип саныймы әллә?" һәм шуңа күрә, христиан дине кешенең рухи (эчке) дөньясына йогынты ясый алмый. Минем бу фикерләрем белән барысы да килешә кебек, хәтта мондагы поп та. +Беркөнне тәрәзә янында утырганымда Галишер Нәваиның шушы шигырен гел кабатлыйм икән, Госман игътибар иткән: +"Һәй, күңел, ярыбыздан аерылдык, без аны рәнҗеттек, башка бер яр эзләек, тауларны, далаларны гизәек, яңа бер дус, яр табаек, Фәкать... эзләнүдән ни чыгар? Эзли-эзли кемне табарсың? Иң яхшысы, иске дустыбызны яңадан табаек та аның күңелен табарга тырышаек". +Госман бу парчаны бик ошатты, өйрәнеп алды, мәгънәсен дә белә. Һәм әйтте: +- Һәй, күңел, дип, син, чыннан да, мине күз алдында тотып әйттеңме? Иске дустыбыз ул - Исламият. Бу жирәнгеч эшләрне күргәч, Исламиятне яңадан эзли башладыңмы? - диде. Мин дә: +- Әлбәттә, - дидем. - Әмма алай гына түгел шул, чөнки Исламият безгә инде иске рәвешендә кайтмаячак! +Бу сүзем Госманны бик кызыксындырды. Исламиятне яңача аңлавымның ниләргә китереп чыгарасы турында ул кат-кат сораштырды. Безгә кайтканнан соң, Урал тауларына менеп йөргәндә, шул турыда тагын кабат-кабат сорады. Аңладым, мине кызыксындырган мәсьәләләр аны да шул ук дәрәҗәдә кызыксындыра икән, ләкин ул аларга җавап табалмый интегә, хәзер ул сорауларга җавапны миннән алырга тели. Ул да, минем кебек, диннәргә карашларны әл-Мәгарринең вә урыс язучысы Шишковның әсәрләреннән өйрәнде: борынгыларның догматик инанулары башкаларга сукырларча иярүдән гыйбарәт икән. Зыялы кеше болардан котылырга тиеш, ул башка дин һәм башка догмалар, сүзләрдән башка - яңа мәгънә эзләргә бурычлы. Безнең эзләнүләребез ике ай буена дәвам итте. Гамәлләребез заяга булмады: без Исламга тугры калдык. Фәкать, без үзебез аңлаганча, аңа бәйле булып калачакбыз. Моннан соң азгын уен - әхтәрине кулыбызга да алмаячакбыз. Хәмерне бары тик аз микъдарда гына кулланачакбыз, намазны бары тик күңелебез кушканча гына укыячакбыз. Мин бу антымнан беркайчан да ваз кичмәдем. Госман да минем кебек антына тугры калгандыр, дип уйлыйм. +Без Мәләкәс саласыннан август башларында киттек, Самара юлы белән минем Ватаныма йөредек. Китәр алдыннан Гатаулла хәзрәтне күреп, җәй көнне эссе вакытларда эшен-көчен ташлап, вакытын безгә дәрес бирүгә сарыф иткәне өчен рәхмәтләр әйттек. Жлобин гаиләсендә күргәннәребезне сөйләп, хәзрәтнең шушындый бер мохиттә, бер авылда яшәвенең никадәр кыенлыгы турында сораштык. Ул әйтте: +- Без аларның мохитеннән тулысы белән аерым яшибез, - диде. +Чыннан да, мөселман-түрк вә христиан-урыс мохите арасындагы бу кадәр контрастны үз гомеремдә минем беркайчан да, бер җирдә дә очратканым булмады. Фикер инкыйлабының сызланулар китерүе ХАТИРӘЛӘР Аллаһны үз телендә сөйләшүче бер инсан кебек, дип фараз кыла, хәтта үз телендә яки Ибраһим яки Сүрьяни телләрдә сөйләшкән сүзләрне Аллага хас, дип уйлый. Гавам дөньяда күтәреп йөргән вөҗүден (бәдәнен, тәнен) сөякләре белән бергә кабереннән кубарылачак һәм хөкемгә тартылачагына, Аллаһ тарафыннан сорау алыначагына инана. Хәлбуки, Җир кебек ничә миллиардлар, бәлки дә һич санаусыз галәмнәрне яралткан вә алар белән идарә иткән Аллаһның вәгазь кануннары, табигать төзеклеге бар. Кырмыскаларның мәш килүе, Әхмәтнең, Мәхмәтнең эшләре белән маташу Алланың эше түгел, бу Аның вәгазь иткән табигать төзеклегенең эшедер. Инсаннар арасыннан чыккан пәйгамбәрләр хәятнең вә галәмнәрнең башлангычы һәм бетүе, әхлак вә киләчәк дөнья тормышы мәсьәләләре тирәсендә күп уйлау нәтиҗәсендә, башка инсаннар белмәгән бик күп нәрсәләргә өйрәнгән, галәмнәрнең серенә төшенгән вә Аллаһка якынаерга тырышучы өске катлам кешеләре барлыкка килә. Борынгы кавемнәрдә безнең түркләрдә дини йолаларны үтәүчеләр "Кам" белән "Шаман" кебек дини рәһбәрләр пәйда булган. Башка кавемнәр белән чагыштырганда мәдәни булган Семит (яһүд) кавемнәрендә болар пәйгамбәрләр катлавын тәшкил итәләр. Күбесе укый-яза белгән вә халык арасыннан чыккан вә мәдәният дәрәҗәсе белән гавамга күп якын булган бу дини рәһбәрләр инсаннарның миенә фикер вә идеялар сеңдереп, тарихи хикәяләрне халык аңлаган телдә сөйлиләр һәм шуларга ышанырга мәҗбүр итәләр. Кешеләрнең нинди гайрәткә ия икәнен раслар өчен, Коръән җиһангир Зөлкарнәен (Александр Македонский) кыйссасын китерә. Чынлыкта исә, Мәгърип (Көнбатыш) белән Мәшрикны (Көнчыгышны) берләштергән бөек җиңүче (җиһангир), турындагы бу кыйсса, бары тик Македония короле Филиппның углы Александрга кагылышлы дастанның гарәпчәгә күчерелгән бер риваятендәге каһарман гына. Дөресе шулдыр, кем, Коръәнгә байтак кына халык мәсәлләре, мәкальләр, әйтемнәр һәм тарихи вакыйгалар да кергән, Бакара сүрәсендә булган кебек, башка сүрәләрдә дә болар 24 тапкыр кабатлана. Әлбәттә, пәйгамбәрнең үз заманында вә үзеннән бер гасыр әүвәл булган Йеменнең Хабәши үзәнендәге вакыйгаларда катнашкан Әбрәхәгә кагылышлы мәгълүмат, хәтта Гайсә пәйгамбәр турында "Яһүдләр аны үтермәде дә, асмады да, фәкать (үтерелгән бәндә) аларга Гайсә (Иисус) булып кына күренде" дигәне кебек сүзләр, әлбәттә, әкият түгел, тарихтыр. Галимнәр арасында бәхәсләр байтак: "Коръәнне Алла хәрефләр вә сүзләр белән иңдергәнме, әллә, бары тик мәгънәсен генәме?" Шул җөмләдән мөтәззилләр: Аллаһ мәгънәсен генә иңдерде, диләр. Чынлыкта исә бары тик хәрефләр вә сүзләр генә түгел, Коръәндәге пәйгамбәр кыйссаларының вә мәсәлләрнең мәгънәләрен пәйгамбәр заманындагы гарәпләргә яхшылап аңлатыр өчен кулланылган алымнан гыйбарәттер. Ягъни, максат: вакыйгаларның мәгънәләрен гарәпләргә кыйсса, дастан вә мәсәлләр аша аңлату. Коръәндәге кыйссаларның барысын да фәнни чагыштыру ысулын кулланып тикшерсәк, кайсы хикәяләрнең бары тик аңлату өчен генә кулланылганы, кайсыларының чынбарлыкта булган вакыйгалар икәнен исбатласак, борынгы Исраил риваятьләрен чынбарлык, дип кабул иткән христиан миссионерларының Иске Васыять (Ветхий Завет), Яңа Васыятьтәге (Новый Завет) сүзләренең буш булганы үзеннән-үзе аңлашылыр шәт". +Изге китапларыбызда, җөмләдән, Коръәндә кулланылган кыйссаларга кагылышлы 20 яшемдә чакта язган бу фикерләремнең дөреслегенә бүген тагын бер мәрәтәбә ышандым. Чөнки Семит кавемнәренең аңлавында бүген Баалбекның аякта торган өч нәсел баганасы вә терәкләреннән торган "Ирәм кыйссасы" Коръәндә гарәпләр белгән, аңлаган телдәге киңәшләрдән гыйбарәттер. Коръәндәге "Ибраһим белән Исмәгыйль Кәгъбәнең нигезен корганда" шәкелендә катгый рәвештә аңлаткан вакыйга саф алар (гарәпләр) дастанының бер парчасыдыр. Максат: пәйгамбәребез тәкъдим иткән диннең вә мөселманлыкның бик борынгы булганлыгы, ягъни пәйгамбәрнең үзе тарафыннан уйлап чыгарылган нәрсәләр түгеллеге турында сөйли. Коръәнне бу шәкелдә аңлаганнан соң Исламият минем өчен тагын да ныграк сөекле бер дин рәвешен алды. Гади халык кебек, зыялылар да бу кыйссаларга тарих кебек инансыннар, теләсәләр, хәреф - сүз янында гына торып калмыйча, мәгънәсе тирәсендә дә уйлансыннар, шул чакта бу ике төркем берсе өстенә икенчесе гаеп ташламас иде. Сәләхетдин Руми Коръәннең төрле сурәтле, астарлы гыйбарәләрен бик яхшы белгәнгә күрә, үзенең "Мәснәви"ләренә ТУГАН ңадан-яңа хикәяләрен керткән. Ләкин бу хикәяләрнең тарихи хакыйкатькә туры килүкилмәве турында ул үзе һич уйламый. Безнең түркләребез арасыннан да пәйгамбәрләр чыккан булса иде, һичшиксез, Коръәндә төрек дастаннарындагы каһарманнар турында да хикәяләр урнашкан булыр иде. Түрк дастаннарында, мәсәлән, хаин булган кешеләрне танытыр өчен, Угыз дастанындагы Көләркин Ябгуның хатынына кагылышлы кыйссалары, гаделлек турында бәян иткән Идегәй дастанындагы "Идегәйнең дөясе"н, "Куркур"ның ихласлыгын түркләрнең инанычы шәкелендә күчереп була иде. Соңгы заманнарда инглиз галимнәреннән Кеннет Краггның "Заман мөселманына кагылышлы дәресләр" исемендә бастырган әсәрләре Коръәндәге кыйссаларның гарәп галәмендә һәм Көнбатышта байтак галимнәрне томнарча әсәр язарга этәргәне турында укыгач, 1910 елдан бирле бу мәүзуглар тирәсендә баш ватам, бу мәүзуглар белән булашу мөмкинлеге чыкканга шөкер итәм. Ләкин атам бу мәсьәләдә башка төрле фикердә тора. Уйларымны белгерткән язмамны укыганнан соң, атам минем мөселманлыктан тәмам ваз кичкәнемә ышанды. Әмма гаиләбез эчендә бер фаҗига шәкелен алган бу мәүзуг турында беркемгә дә сөйләмәде, миңа булган нәфрәтен дә беркемгә дә әйтмәде. Намазга уятмас булса да, башкалар намазга басканда, минем дә намазда катнашуымны тели иде. Бу эшләрен ул фәкать анам аша йөртә иде. Унбиш көнләп булыр, тормышымда атамнан һич ишетмәгән авыр-авыр сүзләр ишетеп, аның нәфрәтен аркамда тоеп яшәдем. Казанга китим, дип уйладым, ләкин бу гамәлем анамның бәгырен өзәчәк иде, гаиләм белән элемтәләрне кисү булыр иде, сабыр иттем, бәлки агам берәр чарасын күрер, дидем. Беркөн атам миңа "калык, агаң янына киттек" диде. Мине үз янына арбага утыртырга теләмәде, "син җайдак барырсың", диде. Үтәк авылына килеп, агам Хәбиб Наҗҗарның өенә кергәндә бөтен туганнарым, анамның Ташбүкән, Ялгызкаен, Яңарыш авылларыннан вә Үтәк авылының үз мәхәлләләрендә имам торучы олы-кече бөрадарлар вә кияүләре, хатыннары килгән иде. Болар миңа хөкем чыгарырга җыелганнар, дип уйладым. Ләкин сөйләшүләреннән, килгәннәрдән бары тик кайберәүләр генә мәсьәләне аңлаган булырга тиешләр. Кайберләре минем белән бик салкын исәнләште, бәгъзеләре минем белән бик шат әңгәмә корды. Ахшам намазыннан соң кичке аш ашадык. Моннан соң гаиләм миңа хөкем оештырды. Атам бик кырыс сүз башлады. Ул кереш сүзен бетергәч, мин әйттем: +- Ләгыйн лам тантаһи лә-ерҗүманәккә? Бу фикердән ваз кичмәсәм, сине таш атып үтертәчәкмен, дип әйтергә телисеңме? - дидем. +Коръәннән алынган бу гарәпчә сүз, атасы янагач, Ибраһим пәйгамбәрнең атасына әйткән сүзе иде. Атам: +- Юк, улым! - диде. - Сине үз күргәнемә шулай сөйлим, син галимсең, менә каршыма Коръәнне куй! - диде дә җылый башлады, ул сөйли алмас дәрәҗәдә үкси иде. Җизнәм Кәбир мулла сүзгә кушылды: +- Бу язма бер кыягаз гына бит ул, багып карыйк, бу сүзләрнең барысы да аның фикерләреме? - дип мине якларга алынды. Агам Хәбиб Наҗҗар миңа карап әйтте: - Энем, чит-ят мохиттә болганасың вә күп укыйсың, әлбәттә, фикерләреңдә үзгәрешләр булачак, бу турыда атаңа да сөйләдем, синең мөселман булып калырыңа без ышанабыз, ләкин бер намә бар: милләтне сакларга комачау иткән һәм башыңа килгән бер гарип фикерне бу илдә һичберкемгә сөйләмә, фикерләреңне һич тә кыягазга язма, моны дошманнарыбыз файдаланачак, бу сүзләр тулганып йөреп, атаңа, миңа, бөтен гаиләбезгә әйләнеп кайтачак. Әнә Шаһшәриф Метинов (иске Дума әгъзасы) синең урысчаны бу кадәр дә яхшы белгәнеңә, адвокат кебек гаризалар яза белүеңә хәйран калган. Без барыбыз да: яшең җиткәч, синең "земство"га (җирле идарәгә), хәтта Думага бу төбәктән әгъзалыкка сайлануыңны телибез. +Соңыннан ястү намазы булды. Намазда бөтен гаиләбез катнашты. Агамның ике хатыны да бик гүзәл иде. Һәр икесе дә укымышлы. Әбием мөбарәк галимә бер хатын иде. Агам имам буларак, безгә намаз укытты. Бу - гаилә намазы, зыялы инсаннарның намазы иде. Коръәнне аңлаган, гарәпчәдән хәбәре булган затлы нәселнең намазы иде. Бу намаздан мин бик мәмнүн калдым. Башка намазларны укыр өчен җамига китәбез. Фәкать ястү генә өйдә укыла. Агам намазда укылмый торган Коръәннең "Әл-Хиҗр" сүрәсен китерде. Шушы сүзләрне салмак кына укыды. ХАТИРӘЛӘР +- Боерылганнарны яхшы аңлат вә (Аллаһка) тиң (дип ташка, потка) табынганнардан ерак тор. Сине мыскыллаганнарга каршы көрәшергә Безнең ярдәмебез җитәр. "Аллаһ белән бер дәрәҗәдә", дип алар башка бер уйдырма тәңрегә табына башладылар. Озакламый барысы да ачыкланачак. Син бүгеннән Раббыңа мәдхия укып, тәсбих әйт вә сәҗдә иткәннәр сафында бул. Әҗәлең килгәнгә чаклы Раббыңа гыйбадәт кыл! +Икенче рәкәгатьтә "Фуссиләт" сүрәсеннән ул: +- Раббыбыз, Аллаһ - бер дигәннәргә, дин юлында нык торганнарга фәрештәләр үзләре иңәр, алар курыкмасын вә кайгырмасыннар. Фәрештәләр аларга дөнья вә ахирәт тормышында дус вә аларны саклаучы булачаклар. "Мин, әлбәттә, мөселман" дигән вә Тәңресенә дога кылган кешедән тагын да гүзәлрәк сүзле кем бар? Игелек белән яманлык икесе бер түгел, яманлыкка игелек белән җавап бирсәң, дошманнарыңны тагын дус буларак күрерсең",- дип дога кылды. +Агамның бу аятьләрне укуы миңа төбәлгән иде. Чөнки ул атам белән чагыштырганда тагын да либеральрәк фикерле шәхес иде. Намаздан соң ул миннән сорады: +- Истикамәт ул ни? - диде дә үз соравына үзе җавапны әйтте. - Үҗәт рәвештә алга бару! Алгысау! Тәвәккәллек, дигән сүз. Хак дип белгән юлыңны шикләнүсез дәвам итмәктер, истикамәт ул буш эшләрне бер кырга ташлап, бөек юлдан югарыга таба менә белү, дигән сүз. Исламда истикамәт вөҗданың, акылың белән дөрес тормыш юлын табу булыр. Син дә югары белем алу юлында иман белән һәм истикамәт белән укуыңны дәвам итсәң, максатларыңа, иншаллаһ, ирешерсең. +Соңыннан тормышта максатыңны белеп, һичкемгә бакмастан, юлыңны дәвам итүнең файдасы, читкә тайпылуларның зарары турында гарәпчә шигъри парчалар, хәдисләр сөйләде. Намаз, дога, үгет-нәсихәтләр беткәч, атам әйтте: +- Менә шулай агаң бөтен мәсьәләләрне хәл итте, - диде. +Агам әйтте: +- Ислам тарихында иң бөек шәхесләрдән Әмәви Вәлид ибн Муавия Коръәнне ертып ата, һәм ертык китапка мөрәҗәгать итеп: бар, кит! Кыямәт килгәч, хуҗаң -Аллаһка сөйлә, Вәлид мине ертып ташлады, диген... Әмәви Мәрван ибн Мөхәммәд белән халифә Мәэмүнне хөр фикерләре өчен "зыйндыйк" дигәннәр. (Мүтәзиләр - дин рәһбәрләренең артыннан сукырларча ияреп баруны инкарь итәләр. Шикләнүләрне дөньяны танып белүдә беренче шарт, дип карыйлар. Гаделлекне һәм Аллаһны бер дип саныйлар.) Әмир Тимер мүтәзилләрне якын күргән. Шамлылар риза булмаган көе, Тимер мүтәзилләрне дүрт мәзхәпкә имам итеп куя. Шуңа күрә, Шамлылар Тимерне "кяфер" дип игълан итәләр. Безнең улыбыз болардан да яманрак мөселман түгелдер, шәт. Аның башына гарип фикерләр килгән икән, андый фикер һәр уйлый торган башка килергә тиеш. Мөселман галимнәре арасында Зөлкарнәеннең Юнан (Грек) хөкемдары Искәндәр-и Кәбир икәнлеген сөйләүчеләр бар, - дип агам сүзен тәмамлады. +Атам әйтте: +- Ләкин углыбыз Әхмәт Мидхәткә түгел, гяур Дрэперга, христиан гарәпләргә вә һәр укыган урыс китабына инана вә фикерен үзгәртә, - диде. +Агам аңа каршы: +- Фикер үзгәрмәсен дип, китап укудан качып та булмас! - диде. +Бу сүзләрдән һәм намаздан соң бөтен гаиләбезнең кальбендәге киеренкелек уздыкитте. Агам әйтте: +- Солтаннарның остазы Хызыр бәй углы Синанэтдин дә шулай булган, икеләнгән, шикләнгән, фәкать шәех Вафаның ярдәме белән тугры юлга төшкән вә Фатих Солтан Мәхмәткә мөгаллим булган. Иншалла, Әхмәт Зәки дә үз юлын табар, - диде. +Атам әйтте: +- Бары тик аның шәех Вафасы христиан яки денсез булмасын! - диде. +Агам: +- Юк! Ул нәрсә булмас! Монда бер хата бар, башына килгән фикерләрне кыягазга язган вә гайбәтләргә юл ачкан. Моннан соң фикерләреңне кыягазга язмассың! - диде. +Мине яргулаган (хөкем иткән) гаиләбездә бимазалар тудырган бу мохитне бер намаз дәвамында, Коръәннән мисаллар китереп, арабызны татулаштыру гадәттән тыш бер вакыйга булды. Монда беренче тапкыр буларак, катгыян мәгълүм булды ки: агам ТУГАН өгәл мәгънәсендә либераль фикерле шәхес икәне ачыкланды. Ул минем фикерләрем белән эчтән килешә, аларны фикер буларак кабул итә. Ләкин монда иң мөһим нокта - ул тактикада үзенең маһарәтен (осталыгын) раслады. Ләкин ул минекенә охшаш үз фикерләрен башкаларга әйтеп, минем сыман, үз башына бәла алмый. Атамның хәтере өчен, ул мине хөкем итәргә чакырган, ә чынлыкта ул мине яклады-саклады. Ул яклау эшен Коръәнгә кушты. Һәм атамның башын идерде. Коръәннән укыган аятьләре белән атамны җиңде. Атам тынычланды. Агам алган юлымны дәвам итүемә теләктәш иде. Бу мохитнең тагын да күп игелекләре бар иде. Ул бер-беренә самимилек, ихласлык тәрбиясенә бәйле, тырыш хезмәт кешеләре, һәр эшендә тәвәккәл, җанлы, гамәлләре фәкать үлчәүле, бөтен әгъзалары кимчелексез, артык үҗәтлектән (фанатизмнан), сәрхушлыктан, һәр төрле әхлаксызлыктан тулысы белән ерак торган бер мохит иде ул. Һич булмаса, миңа пәйгамбәрнең "тормыш юлыңда инсаннарга зарар вә кыенлык тудырырдай гамәлләр кылмау иманның бер өлеше", дигән фикерен сеңдерде, без урманда юл өстенә ауган агачны күрсәк, аны читкә алып куябыз, юлда таш ятса, алып куябыз, үләксә күрсәк аны күмеп куябыз, юлда машиналарның тәгәрмәчләрен тишәрдәй мал мөгезе, кадак, шешә ватыкларын күрсәк, читкә алып ыргытабыз. Шуннан канәгать калабыз. Мине тәрбияләгән мохит һичбер кешегә кыенлык тудырмады, без кешеләрнең хәтерен калдырмадык. Бу мохит киләчәктә байтак абруйлы шәхесләр тәрбияләр әле. Ләкин урыс инкыйлабының милләт өстенә китергән афәте моңа юл куймады. Кызыл урыслар: башкаларны укырга, язарга без өйрәттек, дип дөньяга кычкырдылар, хакыйкатьтә исә югары культурага хуҗа булган мохитне төбеннән-тамырыннан корыттылар. Бу вакыйгаларга чаклы кунакка килгән шәкертем Госман белән бергә төрле авылларга таралып утырган гаиләбез әгъзаларын зиярәт иткән идек. Агам Госманны игенчелек мөһәндислегенә (инженерлыкка) укуын хуплаган-тәбрик иткән иде. Ул Госманга: +- Гаиләбез мөгаллимнәр, имамнардан гыйбарәт, милләтебезгә бары тик патшаның фәрманын (указ) алгач кына хезмәт итәбез. Син күргән балаларыбызның күбесен мөһәндис, хокукчы буларак үстерәсебез килә, берничәсе Әхмәт Зәки кебек тарих, әдәбият вә фәлсәфә, Гарп вә Шәрекъ гыйлемен өйрәнсен. Шул вакыт гыйлем вә белем мәркәзе ачачакбыз, - диде. Максаты - үз авылында заманча игенчелек мәктәбе ачу иде. Бу хәбәр Госманның да күңеленә хуш килде. Менә, мәктәбеңне тәмамлап, бәлки бер көн монда мәктәп ачып, бу эшне үз кулыңа алырсың, "земский нәчәлник" Солтанов та моңа тарафдар, диде. +Икенче тарафтан агам Әхмәтсани белән Мансур Кылычның Төркиядән Ватаннарына кайтып, бер "көллият" ачарга теләүләрен бик хуплап каршы алган иде. Бер матбага ачу турында да уйлана иде. Шулай булганда Үтәк бер культура мәркәзе хәленә киләчәк иде. Мин хәзер Әхмәтсани белән сөйләшүләремдә, атамның хозурында: +- Коръән ул - инсанга тәэсир итәр өчен иңдерелмеш тәгълимат, Аллаһның сүзе, бер инсан (Пәйгамбәребез) тарафыннан бер милләтнең телендә, аның фольклорын вә культура дәрәҗәсен югарыга менгезгән мәңгелек әсәр буларак, ул пәйгамбәр сүзе! - дидем. +Атам канәгатьсезлеген сиздермәде. Үтәктә үткәрелгән "гаилә хөкеме" атама бик яхшы тәэсир иткән булып чыкты. Үзем теләгәндә генә намаз укырга хокук яулавым шул булды. Атам иртәнге намазга мине уятмый башлады. Минем хакта башкаларга атам: +- Ул инде үз иҗтиһаты белән гамәл кыла, үсеп җитте бит инде, үзе беләдер, - ди. +Атам белән дини, фәлсәфи мәүзугълар турында һич бәхәскә керми идек. Моннан соң мин дә шушындый мәүзугълар турында беркем белән дә бәхәскә кермәдем, беркемнең дә дини ышанычларына кагылмадым, Пәйгамбәребез әйткәнчә, "сөйләшкәндә акылларына сыйдыра алган микъдарда гына сөйләшә" идем. +Төрекчәдән Рабит БАТУЛЛА тәрҗемә итте. +Редакциядән: +Хөрмәтле укучыларыбыз! Зәки Вәлиди Туганның "Хатирәләр" дип аталган хезмәтенең журнал вариантын шуның белән төгәллибез. Төрекчәдән тәрҗемә итеп, басмага әзерләүче Рабит Батуллага рәхмәтебезне җиткерәбез һәм әлеге хезмәтнең тулысы белән китапта басылып чыгуын телибез. Фикер +КАРЛЫ ТАУДА - КАРАЧУН +АЙРАТ ЧАНЫШЕВ бәйрәм турында шулай яза: "Бу бәйрәм вакытында татарлар тау башындагы зур чыршы агачын бизәгәннәр, аңа төрле уенчыклар такканнар, тасмалар бәйләгәннәр, агач төбенә мәҗүси аллаларга бүләкләр куйганнар, балаларга да бүләкләр таратканнар. Бәйрәм кышның иң кызган вакытында, 25 декабрьдә билгеләп үтелгән. Ни өчен чыршы агачы сайлап алынган соң? Морат Атчы фикеренчә, чыршы Җир-Су алласының яраткан агачы булган, ул туры булып, биек булып үсеп, башы белән икенче бер мәҗүси алла - Ульген атлы алланың күктәге сараена тиеп торган. Бу алланы алтай һәм себер татарлары затлы кызыл кафтан кигән куе ап-ак сакаллы карт рәвешендә күз алдына китергәннәр. Ульген - Идел-Урал татарлары сөйләшенә күчергәндә, Үлгән кебек булып яңгырый, ләкин аның русчага тәрҗемәсенә караганда, бу сүзне Идел-Урал сөйләшендә Өлкән дип әйтергә кирәктер кебек. Өлкән, ягъни мәҗүси рухлар арасындагы өлкән рух. Өлкән алла тугызынчы кат күктә (кайбер чыганакларда - 16нчы кат күктә) яши икән, аның анда алтын сарае, алтын тәхете бар икән һәм дә аның хозурлыкларына алтын капка аша үтеп керәсең икән. +Бәйрәм төн буена, таң атканчы барган. Борынгы татарлар "Корачун! Корачун!" сүзләрен кычкырып, чыршы тирәли әйләнгәннәр, бу әйлән-бәйлән аларда "индербай" (китапта, русча транскрипциядә шулай, татарча, бәлки, "иңдербай" була торгандыр) дип аталган. Аларның түгәрәк ясап басулары кояшны символлаштырган, шул уеннары белән алар Кояшны кире кайтырга чакырганнар. Чынлап та, бу төннән соң Кояш күбрәк күренә, төннәр кыскара, көннәр озая башлаган. Татарлар бу төнне төрле теләкләр теләгәннәр, алар бу вакытта теләнгән теләкләр мотлак чынга аша дип ышанганнар. +Морат Атчы русларның "ёль" сүзе татарның "юл=йул" сүзеннән алынган дип аңлата. Ягъни тау башында үсеп утырган мәһабәт, биек чыршы агачы - Күккә, Өлкән алланың сараена илтүче юл. +Автор Эрлик атлы алла (рух) турында да искә ала. Ул - аныңча йә Өлкәннең бертуганы, йә икенче кыяфәткә кергән шул ук Өлкән рух. Тик анысы беренчесенең капма-каршысы икән. Беренчесе игелеклелек, яктылыкны символлаштырса, Эрлик явызлык, караңгылык рухы булган. Борынгы татарларның, тау башына менеп, шул келәүләреннән Яңа елны чыршы янында каршылау башланган да инде, дип дәлилли Морат Атчы. Ә татарлар келәү белән мөрәҗәгать иткән Өлкән рух - урыс һәм башкаларның Дед Морозы булып киткән. Үз фикерен дәлилләү өчен, ул Дед Морозның куе ак сакалы һәм бар гардеробы да: бүреге, киез итеге, кызыл кафтаны, кушагы Өлкән алладан, ди, болар барысы да борынгы татарларның өс киемнәре, ди. Борынгы татар курганнарында табылган кеше калдыклары нәкъ менә шундый киемнәрдә җирләнгәннәр дә. +Хәзер инде Өлкән һәм Эрлик рухларга тукталып китик. Борынгы татарлар, әлбәттә, Мәңгелек Зәңгәр Күккә - Тәңрегә табынганнар, аларның төп аллалары шул булган, тик алар аннан башка табыну культларына да ия булган: ата-бабалар культы, бүре (Бүрехан) культы, таулар-елга-күлләр ияләре культлары, атаклы камнар культлары һ.б. Иң борынгы мәҗүси культлардан галимнәр Өлкән (Өлкән, Өлкән хан, Өлкән кахан, Өлкән бай, Өлкән би) һәм Эрлик (Эрлик, Эрлик хан, Эрлик кахан, Эрлик бай, Эрлик би) культларын күрсәтәләр. Алар Себер һәм Үзәк Азиянең бар татар кавемнәрендә дә (себер татарлары, алтайлылар, тубалар, шорлар, хакаслар, бурятлар, монголлар һ.б.) бар, тик төрле төркемнәрдәге культлар бер-берләреннән бераз аерыла. Шулай да бу культларның төп эчтәлекләре уртак: Өлкән рух - якты көчләр, игелеклелек, җылылык, җәй, Кояш, көн, яктылык, яшәеш, тереклек, бәрәкәт, уңыш, нигъмәт белән символлаштырыла, ул Җирне һәм Күкне, йолдызларны, Кояш һәм Айны яралткан, аларның хәрәкәте белән идарә итә. Аның яшәгән урыны да - күктә. Ә Эрлик исә кара көчләр, явызлык, салкынлык, караңгылык, кыш, ачлык, уңыш булмау, йот, кытлык, михнәтләр, теге дөнья, үлем белән ассоциацияләшә, ул Җиргә төрле михнәт-афәтләр, чирләр җибәрә, кешеләрнең җаннарын ала да аларны тугыз кат Җир астындагы үз патшалыгында тота. "Эрлик" теонимын Идел-Урал сөйләшенә күчергәндә, бу сүзне рус авторлары ничек тәрҗемә итүләрен һәм Себер татарлары сөйләше үзенчәлекләрен искә алырга кирәктер. Себер татарлары җирне "йер-йир", диләр. Морат Атчыда да "йер" сүзе кулланылган. Шуңа күрә дә бу сүзне Идел-Урал сөйләшенә - "җирлек" ("йирлек-йерлек"), ягъни җир эчендә яшәгән рух, җир асты алласы дип күрсәтергә КАРЛЫ ТАУДА - КАРАЧУН кирәктер. Бу - мәкалә авторының үз версиясе генә, авторның моңа 100 % ышанычы юк, төгәл итеп аңлату өчен, татарның бар диалектларын да яхшы белергә кирәк, шуңа күрә дә бу теоним мәкаләдә русча чыганакларда күрсәтелгән транскрипциядә бирелер. +Алтай татарларының ышануы буенча, Өлкән алланың алтын капкалы, алтын тәхетле күктәге алтын сарае нәкъ менә Алтын күл (Телецкое озеро) буенда урнашкан Алтын тау өстендә икән (Алтын тау - Алтайдагы иң биек тауларның берсе). Ә "Алтай" топонимын аңлатуның төп варианты да: "Алтын+тай (таг=тау)". Алтай татарларының ышанулары буенча, борынгы татарлар, нәкъ менә шул тау башындагы чыршыны бизәп, Яңа елны каршы алганнар да инде. +Китабында кулланган "Корачун" сүзен Морат Атчы борынгы Алтай татарлары телендәге "Кими барсын!" (Пусть убывает!") сүзе дип аңлата. Идел-Урал сөйләшендә "Корачун" сүзен "Кими барсын" белән бәйләү кыен. "Корысын!" вариантын гына карамаганда. Шуңа күрә бу сүзне аңлатуның башка төрләрен дә карап китәргә кирәк. Ә аның чыгышы татардан, мотлак татардан. +Русларда "карачун" дигән сүз бар. Андый сүз яки шуның кебек үк сүзләр башка славян халыкларында да бар. Аңлатмалы сүзлекләр аны "үлем", "вафат булу" мәгънәләре белән аңлата ("карачун пришёл", "карачун тебе (ему)" һ.б.). Бар яңгырашы белән татарча булган "карачун" сүзен рәсми чыганаклар башка телләргә бәйләргә тырышсалар да, бәйсез гыйльми чыганакларда, интернеттагы бәйсез форумнарда аның татарча булуына, татардан алынган булуына шик белдерүчеләр аз. Тик версияләре генә төрлечә. Берәүләре, Морат Атчы кебек үк, бу сүз борынгы татар телендәге "Кими барсын!" гыйбарәсе, дип күрсәтәләр; икенчеләре "Карачун" - башка берни дә түгел, ә борынгы болгардагы - "Кара җан" ("Чёрная душа", караңгылык җаны, үлем җаны), дип дәлиллиләр, җанны болгар татарлары һәм аларның замандашлары булган башка татарлар "чун" дигәннәр икән; өченчеләре бу сүз татарчадагы "Кара үлем"не аңлата, диләр; дүртенчеләре "Карачун"ның украиннарда "коротун" дип аталуыннан чыгып, бу сүз татарларның - "Кара+төн"е, "Караңгы төн" алласы, дип аңлаталар; бишенчеләре бу сүз татардагы "Кара+чоң"нан барлыкка килгән диләр, "чоң" - Урта Азия татарларында (мәсәлән, кыргыз татарларында) "галәмәт зур" дигән сүз; алтынчылары "Карачун" Карачурын атлы татар ханыннан алынган, дип аңлаталар (тарихта шундый атлы татар ханы билгеле) һ.б. +Карачун атлы топонимнар (авыллар, бистәләр, таулар, табигый урыннар һ.б.) бик күп. Рәсәйдә дә, Украинада да, Белоруссиядә дә, хәтта көнчыгыш славян илләрендә дә. Тарихчылар аларның атамаларын татарча аңлаталар, нигездә, югарыда искә алынган вариантларда. Яки аларның мәгънәләре Карачун атлы мәҗүси алла аша аңлатыла. Ә Карачун аллага без алда тукталып китәрбез, бу сүзнең этимологиясе дә шул ук "карачун" сүзенеке кебек үк. Топонимнарга берничә мисал да китереп китик. Донецк өлкәсендә Карачун тавы бар. Элек анда хәрби ныгытма булган, каравыл дозорлары торган. Тигез урында калкып торучы бердәнбер биек тау буларак, бу тау элек-электән үк зур стратегик әһәмияткә ия булган. Җирле халык тауның "Карачун" атамасын татарча - "Кара үлем" ("Чёрная смерть"), дип аңлата. +Воронеж өлкәсендәге Карачун авылы - өлкәнең иң борынгы авылларының берсе. Авыл атамасы барлыкка килүе буенча тарихчыларда шундый версияләр бар: Карачар атлы татар морзасыннан атамасын алган бу авыл, җирле риваятьләр буенча, авыл янындагы елгада әлеге морза батып үлгән булган; татарчадагы "Карасу" сүзеннән; Алтын Урда вакытындагы ваба кизүе (эпидемиясе) вакытыннан калган авылның атамасы, ул вакытта авылның күп халкы кырылып беткән дә шуннан соң авыл "Карачун" дип аталып йөртелә башлаган; татар-төркичә "Кара+чан"нан, монда "Кара" - чёрный, "чан" - "яма", "сторона"ны аңлата икән. Авылдан ерак түгел ике Карачан елгасы бар (Юеш һәм Коры Карачаннар), аларның этимологиясе дә нәкъ менә шулай аңлатыла. Аннан тыш, шул елгалар буенда Карачан атамалы авыллар да бар. Сүз уңаеннан әйтеп китик, татарның кайбер сөйләшләрендә "җ" авазы урынына "ч" авазы әйтелә, ул шивәләрдә "Карачан", чынлап та, "Кара+җан"ны аңлата. +Тагын бер мисал. Кривой Рог шәһәрендәге "Карачун" бистәсе. Шәһәр халкы бу атаманың барлыкка килүен нәкъ менә татарлар белән, ул гына да түгел, Запорожье ЧАНЫШЕВ атарлары белән бәйли. Андагы риваять буенча, шәһәргә Запорожье Сече татарлары һөҗүм иткән, хәзер Карачун дип аталган бистәдә көчле сугыш булган, ләкин татарлар шәһәрне ала алмаганнар, күп кешеләрен югалтканнар. Шуннан соң бу урынны татарлар яман җир, карачун җире дип атый башлаганнар, Кривой Рогка һөҗүм итәргә тырышмаганнар. Бистәнең Карачун атамасы шул татарлардан торып калган. Монда игътибарга лаек урыны шул: Запорожье Сече кешеләре риваятьтә татарлар дип атала, ә безгә аларны крепостнойлыктан качкан урыс крестьяннары, дип аңлаталар. Запорожье Сечен - татарлар нигезләгән, Олы урда татарлары. Сарай алынып, талангач, аның халкы далага качкан, Кырым ханлыгы белән Бөек Литва кенәзлекләре чикләрендә үзенең качаклар дәүләтен төзегән. "Казак-кацак" татарның "качак" (беглец) сүзеннән барлыкка килгән. Шул вакытлар Европа хәритәләрендә (карталарында) бу җирләр Малая Татария, Казацкая (Казакская) орда дип күрсәтеләләр дә. Запорожье Сече дә тарихи чыганакларда бернинди дә Сечь дип түгел, ә Запорожье Кошы (Коошы) итеп күрсәтелә, ягъни, далага казаклыкка (качаклыкка) китәргә мүҗбүр булган татарларның вакытлы яшәү урыны, вакытлы куышы, дип. +Сүз уңаеннан әйтеп китик, Олы урда шактый зур җир биләгән, Белгород (Аккирмән), Воронеж - Олы урданың татар шәһәрләре булган. Ул урыннардагы бик күп топонимнар татарча аңлатыла. Воронеж өлкәсендәге алда искә алынган Карачун авылы янындагы башка күп борынгы авыллар татар атамалылар: Айдар, Ертиль (Йорт-ил), Хава (авыл һәм елга, Һава - татарда хатын-кыз исеме), Усмань, Байгора, Чамлык, Карамыш, Телелюй, Елань, Емань (Яман), Еманча һ.б. Туган якны өйрәнүче белгечләр бу авылларның барлыкка килүләрен һәм үз атамаларын алуларын нәкъ менә татарлар, Олы урда татарлары белән аңлаталар да. +Инде алда әйтеп кителгәнчә, Карачун урысларда һәм күп кенә славян халыкларында мәҗүси алла итеп күрсәтелә. Ул - теге дөнья, үлем, суыклык, караңгылык алласы, явыз рухларның патшасы. Карачун алла аларда кафтан кигән, билен кушак белән буган ак сакаллы карт итеп тасвирлана. Аның карашы җанөшеткеч, ул бер карауда кешене үтерергә мөмкин. Карачун зәмһәрир суыклар, кайгы-михнәтләр алып килә, көннәрне кыскарта, төннәрне озайта. Галимнәр раславынча, рус һәм башка славян халыкларының Дед Морозы нәкъ менә шул явыз Карачуннан килеп чыккан да инде. Тик аңа христианнарның Изге Николай (Санта Клаус) культы тәэсир иткән һәм ул дәһшәтле үлем алласыннан бүләкләр таратучы киң күңелле Яңа ел картына әйләнгән. Ә "Карачун" исә - татар сүзе, татардан алынган теоним (теоним - төрле аллаларның исемнәрен аңлатучы термин), ул гына да түгел, ул - борынгы татар культы, татар персонажы, татарларның явызлык, суыклык, кыш һәм үлем алласы - Эрлик. Славяннарның Карачун алласы белән татарларның Эрлик алласы арасында бернинди дә аерма юк. Чынлап та, элекке вакытта Дед Мороз дигән персонаж (чынбарлыкта - шул ук Карачун), хәзерге замандагы кебек, балаларга бүләкләр таратып йөргән киң күңелле юмарт карт булмаган. Ул зәмһәрир суыклар, бураннар, караңгы төннәр алып килүче, бар дөньяга кайгы-михнәт таратып, уңга-сулга үлем чәчеп йөрүче усал, явыз, дәһшәтле карт булган. Некрасовның "Дед Мороз, красный нос" поэмасында ул шулай сурәтләнә дә. Утынга дип урманга барган бер гаепсез мескен Дарьяны катырып үтерә ул карт. Ә ул Дарьяның әле генә ире үлгән була, балалары ятим кала. Поэмадан аңлашылганча, салкын йортта үзләре генә торып калган ул балаларны да шул ук тәкъдир көтә. Шулай итеп, татарның Эрлик алласы русларда һәм башка славян халыкларда Карачун алла булып киткән. Ә Карачун, үз чиратында, соңыннан Дед Морозга әйләнгән. Ә "үлде", "вафат булды" мәгънәсендә йөргән "карачун" сүзе Карачун алладан, нәкъ менә шул Эрлик алладан, борынгы татарларның үлем алласыннан алынган. Сүз уңаеннан, тагын бер фактны күрсәтеп китик, татарның игелеклелек, җылылык, җәй, яктылык, Кояш, Күк, нигъмәт, уңыш алласы Өлкән рус һәм башка славян халыкларында Даждьбог (Дажьбог, Дажбог) булып киткән. Татарның Өлкән мәҗүси алласы белән славяннарның мәҗүси Даждьбог аллалары арасында бернинди дә аерма юк. +Урыс һәм башка славян халыкларында элек Карачун төнен билгеләп үтү йоласы булган. Ул 21еннән 22сенә каршы төндә, ягъни кышның иң озын төнендә билгеләп үтелгән. Карачун төненә алдан ук тәм-томнар әзерләгәннәр, өйне, йорт тирәсен КАРЛЫ ТАУДА - КАРАЧУН тазартканнар, чистартканнар. Үзләре дә чистарынганнар, юынганнар. Зур-зур учаклар якканнар, өйләрен якты итеп яктыртканнар. Төн буена учак тирәли уеннар оештырып, күңел ачканнар, бер-берләренә кунакка барганнар, ачуланышкан кешеләре белән татулашканнар. +Алман халыкларында Йоль дигән мәҗүси бәйрәм булган. Ул да нәкъ менә Кояш борылышы белән, табигый Яңа ел белән бәйләп билгеләп үтелгән. Йоль дигән ул бәйрәм алманлыларда 12 көн (төн) буена барган. Бәйрәмнең төп символы, караңгылыкны, суыкны, кышны җиңүче - учак, яктылык булган. Алар зур учак ягып аны 12 көн буе сүндерми тотканнар. +Хәзер инде алда язылган мәгълүматларны берләштереп, Яңа елны каршы алу, аның өчен чыршы бизәү, явыз Карачун карт һәм башкаларның русларда, шулай ук бүтән халыкларда ничек барлыкка килүен язып китик. Алар барысы да, татардан, безнең атабабаларыбыздан алынган йолалар һәм персонажлар. Татардан алынганнар, татардан үзләштерелгәннәр, татардан урланганнар. +Татарларда исә бу шулай булган: мәҗүси динле борынгы татарлар якты көчләр һәм явыз көчләр рухларына ышанган. Кыш, суыклар, көннәрнең кыскаруы, аларның ышануларынча, шул явыз рухлар эше булган. Шуңа күрә дә татарлар аларны куып җибәрү йолалары үткәргән. Һәм дә бу чара кышның иң озын төнендә 21еннән 22сенә күчкән төнне үткәрелгән. Моның өчен алар алдан ук үзләре яшәгән җирдәге иң биек тауны сайлап алып, андагы чыршыны бизәгәннәр, аның төбенә рухларга бүләкләр куйганнар, өйләрен, яшәгән җирләрен чистартканнар, үзләре дә мунчага барып юынганнар, төрле тәм-томнар пешергәннәр. Бар пычраклыклардан, яман уйлардан, яман гадәтләрдән арынганнар, бер-берләренә үпкәләрен, рәнҗешләрен кичергәннәр. Алар барысы да иске елда калырга, куып җибәрелгән яман рух - Эрлик белән китеп барырга тиеш булган. Кич җитү белән, өйләренә шәмнәр утыртып, аларны яктыртканнар, зур учаклар якканнар, аның аша сикергәннәр (татарларда ут аша ыргып чыгу - тазарыну процедурасы булып саналган), аның тирәли әйләнгәннәр, җырлаганнар, биегәннәр, төрле сүзләр кычкырып (Морат Атчы язуынча, "Карачун" дип кычкырып), келәүләр әйтеп, караңгы көчләрне куганнар. Ул кадәр дә яктылыктан, ул кадәр дә эссе-җылылыктан һәм татарларның шул кычкыру-келәүләреннән куркып, борынгы татарларның ышануларынча, кара көчләр качып китәргә мәҗбүр булган. Һәм дә иң куркыныч рух - Эрлик алла, җәй җитә икән дип, үзенең Җир асты патшалыгына чумган. +"Карачун" сүзенең килеп чыгышы да шуннан ук дип исәпләргә кирәк. Монда бу сүзнең килеп чыгышының, гомумән, башка вариантын да карап китү зарур. Карачун ул вакытларда, бәлки, Карачум (Кара+чум!) рәвешендә булгандыр, татарлар "Карачум! Карачум!" дип кычкырып, шул караңгы көчләрне куганнардыр ("Кара" рух, бар үзеңнең җир асты патшалыгыңа кире кереп "чум!"). Карачум, бәлки, шул ук Эрлик алланың икенче исеме генәдер. Юкка гына татарның Эрлик алласы русларда Карачун дип атала башламаган бит инде. Бу версиянең дөреслеккә якынлыгын "Карачун" сүзенең русларда элек "Карачун бабай" рәвешендә кулланылуын әйтеп китәргә кирәк ("карачун бабай пришёл", "карачун бабай ему"). Гади халык сөйләшендә әле бүгенге көнгә кадәр "Карачум бабай" гыйбарәсен дә очратырга була. Карачум атлы топонимнар да җитәрлек. Бу мәкалә авторының фикеренчә, ул башта "Карачум!" рәвешендә булган, тора-бара татарның "м" авазы русларда һәм башка халыкларда "н" авазына әйләнгән. Ә, бәлки, шул ук вариантта ул "Караңгылык, чум!" (караңгылык алласы, бар кире үзеңнең Җир асты патшалыгыңа чум!" рәвешендә булгандыр. Бәлки, борынгы татарлар "Кара+чумың!" яки "Кара+чыгың!" дип кычкырганнардыр. Тик шунысы хак: татарлар моны учак тирәли әйләнгәндә дә, чыршы тирәли әйләнгәндә дә кычкырганнар һәм бу сүз кара көчләрне, караңгылык, суыклык, үлем, теге дөнья рухларын кууны, якты көчләрне, җылылык, яктылык, тереклек рухларын чакыруны символлаштырган. Борынгы татарлар исәпләвенчә, шулай итеп, шул төннән башлап, яңа ел, яңа тормыш башланган, табигать уянуга, яңарышка таба йөз тоткан. Татарларның ул кадәр тырышлыгы бушка китмәгән, шул төннән соң Кояш иртәрәк чыга, соңрак байый, төннәр кыскара башлаган. Эрлик алла чигенеп, Өлкәр алла өскә чыгуга юл алган. +Төн буе яман көчләрне кугач, таң атар алдыннан татарлар тауга менгән һәм анда, Морат Атчы язган рәвештә, Җиргә иң беренче нурлар төшүен, таң атуын каршылаган, чыршы тирәли әйләнгән, җырлаган, биегән, рухларга, мәҗүси аллаларга келәүләр әйткән. Татарларның ул келәүләренең кайберләре русларда һәм башкаларда өлешчә сакланып та калган. Мәсәлән, Карачун төнендә руслар: "Зло, уходи туда, откуда явилось!", ә алманлылар Йоль бәйрәме вакытында, үзләренең изге агачлары тирәли әйләнгәндә: "Священное дерево, надели меня силой!", - дип келәү әйтә торган булганнар. +Ни өчен иң биек тауга менгәннәр соң татарлар? Беренчедән, Кояшның иң беренче нурларын иң биек тауга менеп күзәтергә мөмкин булган. Икенчедән, татарларның иң югары культлары, иң олуг аллалары - Тәңре булган. Тауга менү Тәңрегә якынлашу саналган. Чыңгыз ханның да, хәлиткеч карарлар кабул итү алдыннан, Бүрхан (Бүрехан) тавына менеп келәү әйтүен искә төшерегез. Ә иң биек таудагы иң биек чыршы агачы исә Тәңрегә тагын да якынрак торучы булып исәпләнгән. Өлкән алланың яшәгән урыны да, шулай ук - күктә, тауга менү аңа якынлашу да булып торган. Татарларның Сабан туенда, биек багана утыртып, аңа менүдә ярышулары да шул мәҗүси заманнардан, Тәңрегә якынлашырга тырышудан калган. Кайбер галимнәр Сабантуйны, гомумән, язгы кыр эшләрен тәмамлау бәйрәме дип түгел, ә күчмәләрнең саба (саба - бөрдекнең башка исеме) бәйрәме, күчмәләрнең җәйләүгә күчү, беренче кымыз бәйрәме, дип аңлаталар да. Андый бәйрәмнәр себер татарларының кайберләрендә бүгенге көнгә кадәр сакланып калган. +Татарлар яман кара көчләрне куып җибәргәч, татар илендә Яңа ел, яңа Кояш туган. Ул аларда Нардуган дип аталган. Нардуган - татарча Кояш туган, нур туган дигән сүз. Бәйрәмдә татарлар тәм-томнар пешергәннәр, бер-берләренә кунакка йөрешкәннәр, бүләкләр бирешкәннәр, ә яшьләр исә, танымаслык итеп төрле киемнәргә киенеп, төрле битлекләр (аю, бүре һ.б. битлекләре) киеп, өйдән-өйгә йөргәннәр, өйдәгеләрне Нардуган белән котлаганнар, алар алдында җырлаганнар, биегәннәр, аларга яхшы теләкләр теләгәннәр. Бу визитлар яшьләргә хас уен-көлкеләр, шуклыклар белән бергә барган, Нардуган бәйрәме татарда бүгенге көнгә кадәр керәшеннәрдә сакланып калган. Нардуганда киләчәкне юраганнар, кияүгә чыкмаган кызлар, булачак ирләрен юрап, фал салганнар. Бу бәйрәм берничә көн, атналар буена барган. +Шулай итеп, татарның мәҗүси Эрлик алласы, теге дөнья алласы русларда һәм башка славян халыкларында Карачун алла булып, ә аннары Дед Мороз булып киткән. Борынгы татарларның, тау башына менеп, Кояшны, Яңа елны каршылаулары - русларда, башка славян һәм славян булмаган халыкларга да күчкән, ә татарның Нардуганы - русларда һәм башка славяннарда Колядага әйләнгән (предрождественские (зимние) святки, сочельникларның чыгышы да шуннан ук). "Коляда" сүзен Морат Атчы татарчага "вымаливать благополучие", дип тәрҗемә итә, ягъни, келәү дип, Тәңрегә яки башка бер рухка мөрәҗәгать итеп, бәрәкәт келәү, дип. Коляда, авторның аңлатуынча, "Келәде", "Келәү әйтте", "Келәү башкарды" була инде. Чынлап та, славяннарның Коляда бәйрәме татарның Нардуган бәйрәменнән берние белән дә аерылмый, шул ук төрле битлекләр киеп киенүләр, шул ук өйдән-өйгә йөрүләр, шул ук фал салулар, шул ук уен-көлкеләр һ.б. Ә аю, бүре һәм башка затлар булып киенү - Эрлик алланың ярдәмчеләреннән килә. Татарларның ышануларынча, зәмһәрир суыкларны өненнән уянып чыккан аю (шатун) китерә, ә бураннарны бүре алып килә икән. +Бу бәйрәмнәрнең, бу персонажларның, бу йолаларның христиан диненә, Гайсә пәйгамбәрнең туган көненә (Раштуага) бер катнашы да юк. Ул - Кояш борылышын, табигый Яңа ел килүен билгеләп үтү белән бәйләнгән. Гайсә пәйгамбәрнең дөньяга килүе татарча Яңа елга туры килүе аркасында гына (якынча туры килүе аркасында гына) христиан дине татарның тарихи бу ядкарьләрен үзенә үзләштергән, аны үзенеке иткән, татарның Яңа елын Раштуа бәйрәме дип игълан иткән. Ә татарның бу бәйрәмнәре, бу йолалары бик борынгы, Морат Атчы язганча, аларга 3-4 мең ел. Ул кельтлар заманнарына ук барып тоташа. Чөнки алманлыларның "Йоль" бәйрәме кельтлардан алынган, дип исәпләнә. Ә бу исә Морат Атчының "ёль" сүзен татарның "юл=йул" сүзе белән аңлатылуын да дәлилли. Алманнарның ул Йоль бәйрәме КАРЛЫ ТАУДА - КАРАЧУН борынгы татар Яңа елы кебек үк, шул ук учаклар, шул ук агач утырту һәм бизәү, шул ук аның тирәли әйләнү, шул ук кунакка йөрешү һ.б. Борынгы ул кельтларга бу бәйрәм татарлардан, нәкъ менә борынгы татарлардан кергән, дип исәпләргә кирәк. +Христианнарның (рус һәм башка халыкларның) татардан үзләштергән тагын бер йоласына туктап китик. Ул - Пасха бәйрәме. Төгәлрәк итеп әйткәндә, Пасхага йомыркалар буяу. Бу бәйрәм дә бар асылы белән - татардан. Татарда бик борынгы заманнардан ук Йомырка бәйрәме булган. Йомырка - тормышның мәңгелек яңарышын, алмашынып торуын, мәңгелек тереклекне символлаштырган татарларда. Кыш бетеп, таулар (тау башлары) кардан арыну белән, Йомырка бәйрәме үткәрелгән. Татарлар моның өчен йомыркаларны пешергәннәр, төрле төсләргә буяганнар, аларга төрле рәсемнәр, бизәкләр төшергәннәр. Аннары якындагы биек тауга менеп, аларны таудан тәгәрәткәннәр (бу йола татарның күп кенә төркемнәрендә бүгенге көнгә кадәр бар). Кемнең йомыркалары аска таба күбрәк тәгәрәвендә ярышканнар. Йомырка бәйрәме Кояш борылышы көнендә, көн белән төннең тигезләшкән вакытында билгеләп үтелгән. Татарлар бу көнне тәм-томнар (гадәттә, күп итеп йомырка, көлчәләр) пешергәннәр, бер-берләренә кунакка йөрешкәннәр, яшьләр өйдән-өйгә йөреп, төрле такмаклар әйткәннәр, җырлаганнар, биегәннәр, күңел ачканнар. Татар бәйрәмнәренең барысына да хас булган учак ягу һәм аның аша сикерүләр, әйлән-бәйлән эшләүләр дә Йомырка бәйрәменең төп атрибутларының берсе булган. Фарсылар тәэсирендә татарның Йомырка бәйрәме соңыннан Нәүрүз дип аталып йөртелә башлаган. Шулар тәэсирендә үк татарның кышның иң кыска көнендәге Яңа елы язга күчкән. Ә христианнарның Пасхасы якынча татарның Йомырка бәйрәменә туры килгән, шуннан инде аларда да йомырка сырлау, йомырка буяу, йомырка бизәү йоласы таралыш алган. +Пасханың куличларын да татардан, татарның көлчәсеннән дип исәпләргә кирәк. Ни өчен? Беренчедән, русларның "кулич" сүзе, грекларның "коулликиов" (κουλλίκιον) сүзенә караганда, татарның "көлчә" сүзенә ныграк яңгырашлы (ә рәсми чыганаклар "кулич" сүзенең этимологиясен грекларның нәкъ менә шул сүзе белән бәйләргә тырышалар да). Икенчедән, руслардагы һәм башка славян халыкларындагы Пасха бәйрәме борынгы заманнарда Яз җитүнең мәҗүси бәйрәме булган, ул Кояш борылышы көне буларак билгеләп үтелгән. Моны бар белгечләр дә таный. Ә бу бәйрәм исә татарның Йомырка бәйрәменнән кергән аларга. Башта алар татарлар кебек үк Йомырка бәйрәменә төче камырдан көлчә пешергән булган, ә аннары, христиан динен кабул иткәч, ул көлчә христианнарга борынгы греклардан кергән коулликиов ризыгы рәвешен алган. Ә ул коулликиов исә - борынгы грекларның мәҗүси Орлык йөртү алласының (бог Плодоношения) ирлек мәртәбәсен символлаштыручы ризык. Аның бар төзелеше, бар формасы шуның рәвешендә эшләнгән. Тарих күзлегеннән караган вакытта, куличның христианлыкка бер катнашы да юк, ул - мәҗүси диндәге греклар ризыгы. Ул гына да түгел, шактый негатив эчтәлекле мәҗүси ризык. +Мәкаләбезне шундый юллар белән тәмамлыйсы килә: +Дед Мороз да безнеке, +Карачун да безнеке, - +Коляда дигән бәйрәм дә +Безнең үзебезнеке! +Яңа елны Чыршы бизәп +Каршы алу - безнеке, +Яңа ел дигән бу бәйрәм - +Безнең үзебезнеке! +Айрат ЧАНЫШЕВ Табигать һәм мин +ХУШЛАШЫП КИТТЕ... чыксам, аптырап киттем, бернинди биш мәче юк, каршыда, өйалды тупсасында Саматыбыз утыра. Мине күрүгә, башын тупсага салды да елый-елый сөйли, сөйлисөйли елый башлады пескәем. Мондый хәлне үз гомеремдә беренче тапкыр күргән кеше - мин нишләргә белмим... "Ник берүземне ташлап киттегез?!" дия-дия, озак елады әле ул. Хәтта аның: "Башка болай эшләмәгез, үземне генә калдырып китмәгез!" - дигән ялваруын да ишеткән кебек булдым. "Без гаепле. Зинһар, гафу итә күр!" - дип тынычландырып, көчкә алып кердем үзен. +Өйгә керүгә, ул бөтен бүлмәләрне йөреп чыкты. Әтине эзләде бугай. Аннары карават астына кереп качты. Үпкәләгән. Сигез яшенә җитеп, беркайчан да аның үзен генә калдырып киткәнебез булмаган иде шул... Бераз вакыт узгач, бик ялындырып кына ашарга чыкты. Аннары инде өйдән гел чыкмады. +Мин инде әти терелеп кайтканчы һәр атнаның ял көннәрендә авылда булдым. Песием дә, моны белеп, көтеп тора иде. Башка еламады, аны ташламавыбызны, вакытлыча гына калдырып торуыбызны аңлады, ахры. +Быел җәен, июль урталарында, һич көтмәгәндә, Саматыбыз югалды. Башта без аны кайтыр, дуслары белән бәйрәм итеп кенә йөридер дип уйладык. Андый гына шаярып алулары булгалый иде. Ләкин ул бүтән күренмәде. Бәхетсезлеккә юлыктымы, авырып чыгып киттеме, берәр җирдә бикләнеп калдымы - әллә ниләр уйлап бетердек. Каенлыктан, амбар тирәсеннән, су буйларыннан эзләдек, якын-тирә күршеләрдән сораштырдык. Юк, Саматыбыз табылмады инде, сер булып югалды... Җәебезнең яме булмады диярлек. Сөйләшергә утырсак та, сүзебез гел Саматка барып тоташты. +Инде сентябрь азаклары да җитте... Әти ул көнне алма бакчасында ял итеп утыра икән, берзаман песи елаган тавыш ишетелгән. Һәм шундук бәрәңге бакчасы буйлап, елый-елый, Саматыбыз кайтып килүен күргән: ябыккан, кечерәйгән, көч-хәл белән генә атлый икән үзе, мескенкәй... +Бу яңалыкны ишетү белән, мин тизрәк авылга ашыктым. Юлда кайтканда да, күңелем алгысынды. Тизрәк аны күрәсем, сөеп-яратасым килде... Кайтып кергәндә, песием мин йоклый торган караватның түрендә утыра иде. Аны күргәч, чүт елап җибәрмәдем. Йөгереп килеп, янына утырдым. Алдыма алып, сыйпый-сыйпый иркәләп сөйдем. Хәле бик мөшкел булса да, сагышлы күзләре җылынгандай булды. Мин алып кайткан күчтәнәчләрне дә яратып ашады. +...Өйгә кайткач, бер атна яшәде ул. Хәле авыр икәнлеге бөтен кыяфәтенә чыккан иде. Уң яңагында шеш үсеп чыккан иде шул аның. Бик еш, тыела алмыйча, су эчте. Өйдән бөтенләй чыкмый диярлек. Чыкса да, безгә ияреп кенә чыгып керә. Күбрәк ятып кына торды. Ничек ярдәм итәргә дә белмәдек инде үзенә... Ветеринар да чакырып караган идек, ул да ярдәм итә алмады... +...Соңыннан, мәңгелеккә күчкән Саматыбызны өй артындагы сәрби куаклары янәшәсенә җирләдек. Хушлашырга гына кайткан булган икән, дип юатты күршеләребез... +Юксынабыз соры песиебезне. Бигрәкләр дә акыллы: ярата һәм яраттыра белә иде шул ул үзен. +Лилия ГАТАУЛЛИНА +Хата төзәтү: +Мөхәммәтгали Арслановның 10 нчы санда басылган "Зыялы режиссёр иҗаты" мәкаләсендәге "Бәлки, шуңа күрәдер дә П.Исәнбәт, ГИТИСның режиссура бүлегенә шушы ук югары уку йортының актёрлык осталыгы буенча Татар театр студиясен тәмамлап, Казан Яшь тамашачылар театрында һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында берничә ел эшләгәннән соң, шактый тәҗрибә туплап, 1952 елда гына укырга керә", дигән җөмләне "...1951 елда гына укырга керә", дип укырга. \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\302\253\320\234\320\276\321\202\320\276\321\200\302\273 \320\276\320\277\320\265\321\200\320\260\321\206\320\270\321\217\321\201\320\265_tat.txt" "b/bylatypov/\302\253\320\234\320\276\321\202\320\276\321\200\302\273 \320\276\320\277\320\265\321\200\320\260\321\206\320\270\321\217\321\201\320\265_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..7f7652f094a5f23fa67dcb669c9f56f6c12edcee --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\302\253\320\234\320\276\321\202\320\276\321\200\302\273 \320\276\320\277\320\265\321\200\320\260\321\206\320\270\321\217\321\201\320\265_tat.txt" @@ -0,0 +1,43 @@ + +Фаил +Шәфигуллин +"Мотор" операциясе Хикәя тексты 1985 елгы "Ак маңгайлы +бүреләр" китабыннан алынды. Сканлау, текстны тану, укып чыгу һәм китап калыбына күчерү Заһир Г. Хәсән +тарафыннан башкарылды. +8.11.2017 +- Фаил Шәфигуллин - "Мотор" операциясе - +* * * +ти-әниләре кушкан атлары Каюм белән +Сәмит иде аларның. Хәлбуки, очрашканда +Каюмы Сәмиткә Серый дип, Сәмите Ка +юмга Карлик дип эндәшергә яраталар. +Җаны теләгән елан ите ашаган ди +гәндәй, үзләренә ошагач, ярар, Карлик тек Карлик, Серый тек Серый... +Укудан сөенеч, эштән тәм-ләззәт таба алмыйча, байтак еллар әти-әниләре җилкәсендә рәхәт чиккәннән сон, Карлик белән Серый киләчәктә типтереп кенә яшәү өчен "база" әзерләргә ният иттеләр. Шәһәр читендәге "частный" гаражлардан берәр "Москвич" яисә "Жигули"-мазар чәлеп, аны берәр аулак төбәккә илтеп сату иде егетләрнең исәпләре, һәм алар бу эшкә "Мотор" Операциясе дигән яшерен исем бирделәр. +"Операция" тормышка ашырыласы кичне Карлик белән Серый кыюлык өчен алма шәрабы чөмерделәр. Кыюланып, арслан тотар дәрәҗәгә җиткәч кенә, алдан әзерләп куелган капчыкларын асып, хәвефле юлга тәвәккәлләделәр... +Шәһәр читендә гаражлар күп иде. һәркайсы тимер ишекле, һәркайсы икешәр йозаклы иде. Туктый-атлый, тикшерә-күзәтә, курка-шүрли бара торгач, кыю егетләр аксыл төскә буялган биек ишек янына килеп туктадылар. +— Менә! — диде Серый аркасындагы капчыгын җиргә куеп. — Менә шунысын, "Волга" читлегенә охшаганын кон +- Фаил Шәфигуллин - "Мотор" операциясе - фискуем. +Озын буйлы Карлик та капчыгын гараж почмагына ташлады һәм берничә минут шәһәр ягындагы тавышларга колак салып торды, аннары гына һәркайсы яртышар потлы йозакларны капшап карады. +Серый, җиң эченнән фонарь кабызып, беләк юанлыгы тимер рамнарны, бегемот башы чаклы йозакларны, күгәннәрне тикшереп чыкты да, теш арасыннан гына: +— Әллә автоген белән чукындырабызмы? — диде. +— Ашыкма! Ачкыч яратып булыр, шәт. +Серый тирә-якны күзәтте, ә Карлик ачкычлар бәйләмен әле бер, әле икенче йозак өстендә чылтыратты. Әле борыны белән, әле ачкыч башы белән йозак тишекләренә орыныпорынып алды. Ниһаять, бу шөгыле алҗытты бугай — Карлик ачкычлар бәйләмен җиргә күтәреп бәрде һәм: +— Берсе дә ярамый, сволочь, — дип гараж ишегенә төкерде. +— Автоген белән чукындырыйк соң! +— Лом белән каерып карасак? +— Әйдә соң... Раз-два, взяли, раз-два, взяли, еще раз, еще... +— Юк, бирешми. Хәл җыеп алыйк, хәл бетте, эчкәннеке бу. +Егетләр гараж нигезенә чүгәләп тәмәке пыскытырга керештеләр һәм, үзләре дә сизмәстән, икесе берьюлы төндереп киттеләр. +Беренче булып Серый уянды, сискәнеп, сикереп торды, каушый-кабалана иптәшен уятырга тотынды: +— Карлик, Карлик, дим, йокы чүлмәге, уян! Яктырып беткән. +— Автоген белән чукындырабыз! — диде Карлик йокылы тавыш белән. — Чыгар автогенны, тоташтыр баллонга. Өч минутта ауф фидер зеен мин бу ишекне. +Берничә минуттан зәңгәр ялкын теле, бөтен тирә-якка +- Фаил Шәфигуллин - "Мотор" операциясе - буяу исләре таратып, ишек күгәнен умыра иде инде. +Акрынлап җәйге төн дә узып бара, күкнең көнчыгыш ягы аллана. Карликның маңгаеннан шаулап аккан тир тамчылары Серыйга аермачык күренә иде. +Икенче - күгәнне Серый кисте. Ләкин ул бик озак маташты, кулларын, борыннарын пешереп бетерде, күгәннең әллә ничә урынына утлы боҗралар ясады. +Ниһаять, икенче күгән дә йозагы-Ние белән ком өстенә шалтырап төште. +Карлик белән Серый күкрәк тутырып иртәнге һаваны суладылар, кепкаларын күзләренә төшереп киделәр һәм, тагын бер мәртәбә тирә-якны күзәтеп алгач, аллага тапшырып, гараж ишеген ачып җибәрделәр. +Күрәсең, хуҗа кеше машинасының фараларын кабызып калдыргандыр — башта егетләрнең күзләренә яп-якты нур көлтәсе килеп бәрелде... +Һәм фәкать күзләре әлҗе-мөлҗе килми башлагач кына алар гаражның арткы стенасы булмавын, стена урыныннан буш гараж эченә кояшның беренче нурлары ургылып керүен күрделәр. +- \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\320\220\320\261\320\264\321\203\320\273\320\273\320\260 \320\220\320\273\320\270\321\210 \323\231\320\272\320\270\321\217\321\202\320\273\323\231\321\200\320\265_tat.txt" "b/bylatypov/\320\220\320\261\320\264\321\203\320\273\320\273\320\260 \320\220\320\273\320\270\321\210 \323\231\320\272\320\270\321\217\321\202\320\273\323\231\321\200\320\265_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..9fb03c9629cd9c7ce8d902f4ec6f01963153556b --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\320\220\320\261\320\264\321\203\320\273\320\273\320\260 \320\220\320\273\320\270\321\210 \323\231\320\272\320\270\321\217\321\202\320\273\323\231\321\200\320\265_tat.txt" @@ -0,0 +1,447 @@ +Абдулла Алиш +Әкиятләр + +Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар +Күз күреме җитмәслек, очына-кырыена чыгып бетмәслек бик зур бер болында күкрәшеп үләннәр үскәннәр. Чалгы белән чабарлык булып өлгергәннәр. Төрле төстәге матур чәчәкләр анда хуш исләр таратканнар. Кош-кортлар үзләренең матур сайраулары белән болынны яңгыратканнар. +Менә шундый матур болында ат көтүе йөргән. Дугадай муенлы, стакан тояклы аргамаклар болын үләнен ашаганнар. Туйганчы салкын чишмә суын эчкәннәр. +Бу атларның көтүчеләре булмаган. Бары тик үз араларыннан иң сылу, йөгерек, иң җитез Җирән Кашка гына көтүче хезмәтен үти икән. Ул, муенындагы кыңгыравын шалтыратып, башкаларны үз артыннан ияртә, барысын бергә туплап йөртә икән. +Җирән Кашка беркөнне бик арыган, кичен аның йокысы калган булган. Ул ятып бераз хәл җыйнарга, йоклап алырга уйлаган. Иптәшләренең барысын бергә -җыйнаган да әйткән: +— Аерылсагыз, айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез,— дигән. +Атлар башта гел бергә йөргәннәр. Кичкә таба берничәсе бик начар иткән, көтүдән аерылып киткән. Алар Җирән Кашканың сүзләрен онытканнар. Аның файдалы киңәшен тотмаганнар. +Аерылып киткәннәре килбәтсез зур бер аюга очраганнар, куркуларыннан һушсыз була язганнар, бик тиз кайту юлына борылганнар. Ләкин аю алар артыннан калмаган. Әй куган, әй куган, хәер, тота алмаган. Әй йөгергәннәр, әй йөгергәннәр атлар, юлларында тау очраган — йөгереп менгәннәр, урман очраган — ерып чыкканнар, чокырдан сикерергә уйлаганнар — булдыра алмаганнар. Тирән чокыр эченә егылганнар. Аякларын сындырганнар. +Тагын өчесе көтүдән бүленеп киткән булган. Күп үтмәгән, алар да Җирән Кашканың туры сүзләрен исләренә төшергәннәр, үзләренең бүленеп китүләренә үкенгәннәр, ләкин инде соң булган. Каршыларына тешләрен шакырдатып, күзләрен акайтып бер соры бүре килеп чыккан. Алар, бу явыз дошманны күргәч, каушап калганнар, үзләрен-үзләре белештерми, ярсып, кайсы-кая таралганнар. Бүре шунда ук бер атның бугазына ябышкан, буып алган, егып та салган. Калганнары качып котылганнар. Җирән Кашка муенындагы кыңгыравының матур шалтыравын ишеткәннәр һәм туптуры шунда карап киткәннәр. +Барысы да Җирән Кашкага үз башларыннан үткән хәлләрне сөйләп биргәннәр, аның туры сүзен тотмауларына бик үкенгәннәр. Ə Җирән Кашка башын чайкаган, көчле итеп бер шалтыраткан — көтү бергә җыелган, тагын бер шалтыраткан да сөйләргә тотынган: +— Күрдегезме сүземнең дөреслеген: аерылганнар аюдан өркеп һәлак булдылар, бүленгәннәр бүрегә очрадылар,— дигән дә кыңгыравын өченче мәртәбә шалтыраткан һәм барлык аргамакларын +Эчтәлеккә кайтарга болынга җыйган. +Бал корты һәм шөпшә +Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган: +- Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерләсә, ул савытта бал бер дә бозылмаса, әчемәсә, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен,дигән. Бөҗәкләр көнне-төнне белмәгәннәр, бар да тырышып савыт эшләгәннәр. +Күп тә үтмәгән, бөҗәкләр төрле яклап очып килгәннәр. Бар да үзләре эшләгән савытларны чәчәк башлыгына китергәннәр. +- Менә дигән савыт, балны кара салып,- дигәннәр. +Чәчәкләр башлыгы барысын да борып җибәргән. +- Ашыккансыз, ашыккансыз, бик начар ясагансыз. Мондый савытлар миңа кирәкми. Шуңа күрә бал да сезгә эләкми,- дигән. +Шөпшә белән Бал корты иң соңгылар булып эшкә керешкәннәр, беренчелекне алырга өмет иткәннәр. +Бал корты көне буе бертуктамый эшли дә эшли икән: ерак-ерак җирләргә очып бара, аллы-гөлле чәчәкләрдән бал суырып ала, аны, алып кайтып, үзе әзерләгән матур күзәнәкләргә сала икән. +Шөпшә дә чәчәкләрдән бал җыйган. Ләкин ул бик-бик ялкау булган. Иртән әзрәк кенә әшли икән дә, кояш кыздыра баш-лагач, оясына кереп йоклый икән. +Көннәрнең берендә Шөпшә Бал кортына очраган һем аны өзелеп-өзелеп кунакка чакырган: +- Кил әле, кил, мин әзерләгән бал савытын да күрен китәрсең, кайбер җирләрен төзәткәлисе бардыр, бераз ярдәм дә итәрсең,- дигән. +- Ярый,- дигән Бал корты,- барсам барырмын, ләкин бүген миңа кереп чыгыйк, бераз күңел ачып утырыйк,- дип, Шөпшәне үз өене алып киткән һем бик шәпләп кунак иткән. +Шөпшә Бал корты эшләгән савытны кат-кат караган һем аны бик-бик мактаган. +- Осталарның да остасы икәнсең, мондый шәп савытны ничек ясый алдың? - дигән. +- Серемне әйтсәм әйтим, дус кеше бит, сиңа белгертим инде,дигән Бал корты,- көне-төне тырышып эшләгәч, бүгенгә эш торып торсын, ял итим әле димәгәч, бар авырлыкларны да җиңеп була икән, - дигән. +Көннәр үткән дә үткән. Бал кортының Шөпшәге кунакка барыр вакыты да килеп җиткән. +Эштән кайтышлый Бал корты Шөпшәнең өенә кергән, дустының хәлен белгән. +- Исәнме, Шөпшә дус, эштән соң ятып бераз ял итәсеңме? Әллә юкса авырып торасыңмы? Бал савытларын илтер көн дә җитә бит, бик тырышып әзерләник, - дигән. +Шөпшә чалкан яткан, күзләрен акайткан. Аякларын югары сузган, мыекларын түбән салындырган. Ул: +- Сәламеңне дә алыр хәлем юк, дустым, - ди икән. +Кунакны сыйларлык түгәл, туйганчы үзе ашарлык та балы юк икән. Ярты көн бал җыйса, ул аны ашап бетерә дә барган. Башын шундый ялкаулыкка салган. Шуңа күрә бал савытын да эшли алмаган. +Ярыш көне килеп җиткән. +Бал корты балавыздан эшләнгән матур күзәнәкле бал савытын күтәреп очып киткән. Шөпшә дә үзенең аннан-моннан эшләнгән кәрәзен алып килгән. +Чәчәкләр башлыгы кәрәзләргә бал салып караган. Шөпшә кәрәзендә бал тормаган, ə Бал кортының кәрәзе акмаган. +- Тырышканнар, күп көч куйганнар, менә дигән кәрәз эшләп чыгарганнар. Шуңа күрә, теләсә нинди чәчәктән, теләсә никадәр бал җыярга Бал кортларына рөхсәт бирәм,- дигән чәчәкләр башлыгы. Шул көннән башлап бал кортлары чәчәкләрдән бал ташый башлаганнар, ə шөпшәләр, ялкаулыклары аркасында, хурлыкка +Эчтәлеккә кайтарга калганнар. +Койрыклар + +АФРИКА ӘКИЯТЕ +Борын-борын заманда юаш хайваннарның, ерткыч җанварларның койрыклары бөтенләй булмаган. Кешнәүче ат та, мөгрәүче сыер да койрыгы белән чебен кумаган. Шаян тиен дә, чикләвекләр ашап, ботактан ботакка сикереп уйнамаган. +Хәйләкәррәк ерткычлар җыелганнар барысы да бергә, койрык алып калу турында киңәшергә. Ак түшле саесканнарны чакырганнар, аларга да зур йомыш тапшырганнар. +— Сез, ак түшле саесканнар, туры юлдан адашканнар, очыгыз да китегез, еракларга җитегез: биек-биек тауларга, шаулап торган урманнарга, ям-яшел болыннарга, җырлап аккан суларга безнең сүзне илтегез,— дигәннәр.— Юаш хайваннарны, ерткыч җанварларны чакырыгыз: үткәргәч караңгы төнне, менә фәлән көнне, томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, карт имән янында әләшәчәкләр диегез койрык, менә сезгә шул безнең боерык,— дигәннәр. +Саесканнар төрлесе-төрле якка карап очканнар, үзләре белән зур-зур быргыларны кычкыртып барганнар: +— Әй сез, куе урманнарда, киң кырларда, яшел болыннарда, диңгез-океаннарда яшәүче ерткычлар,— дигәннәр алар.— Томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, бөтенегез дә карт имән янына барыгыз, койрык әләшәчәкләр, килеп алыгыз,— дигәннәр. +Усал ерткычлар, бишәү-унау, яудырганнар берьюлы сорау: +— Бу нинди боерык? Нәрсә соң ул койрык? Ул нигә кирәк? Әйтегез әле тизрәк? — дигәннәр. +Хәйләкәр төлке (серне белгәч, аңа көлке): +— Әләшәләр икән — барып алыйк, яраклылармы икән— үлчәп карыйк, нәрсәгә кирәк икәнен соңыннан белербез, бәлки, күбебез сөенербез,— дигән. +Үткәргәч караңгы төнне, шул билгеләнгән беркөнне ерткычлар койрык алырга карт имән янына барырга юлга чыкканнар, кайсы үрмәләгән, кайсы йөгергән, кайсы чапкан. +Кыр куяны үзенең тунын чистарткан, тәпиләре белән битен юган, ул да карт имән янына барырга җыенган. Чыгам дип, оясының ишеген ачкан, ләкин көчле яуган яңгырга чыдамаган, кире оясына кереп качкан. +Оясында озак утырмаган зур колак куян, дөп тә дөп басып килгән аяк тавышын ишеткән, карамыйча яңгырга, йөгереп тышка чыккан. Агач куышына кереп утырган да ерактан килүчене карарга тотынган. +Агачлар куркышып чатнаганнар. Үләннәр үкерешеп шаулаганнар. "Кулына тотып таяк, киләдер теге кәкре аяк",— дип уйлаган куян, чыннан да шулай булып чыккан. +Куян килүчегә сүз кушкан: +— Аю бабай, башкалардан артка калмыйсыңдыр, үзеңә койрык сайлыйсыңдыр, шунда миңа да, нинди генә булса да, бер койрык алып кайта алмассыңмы икән? — дигән. +— Әгәр дә онытмасам, алып кайтырмын, авыр эшмени ул,— дигән аю. +— Ярарын ярар, шулай да аңа ышанып булмый,— дигән куян.— Аю бабай инде картайган, зиһене дә таралган. Онытыр вәгьдәсен, аннан табар хәйләсен, тагы кемнән дә булса башка берәүдән үтенергә кирәк,— дигән куян. +Тагы тып-тып бер тавыш килә, вак чыбыкларны чыжылдатып, кем соң ул йөгерә? Ə, бүре килә. +— Бүре абый, карт имән янына барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр, шунда миңа да, нинди дә булса берәр койрык алып кайта алмассыңмы икән?— ди куян. +— Барысына да җитәрлек булса, берәрсе артып та калса, алып кайтырмын,— дип, бүре үтеп китә. +— Юкка әрәм иттем моңа сүз, бүре бит ул туймас күз, сайлап бетерерләр, берәү дә калмас, артып калса да, ул алмас, миңа бирмәс, бозар вәгьдәсен, табар хәйләсен. Кемне дә булса тугрыракны, бу эш өчен хубракны табарга кирәк,— ди куян. +Тагы кемдер дөп тә дөп итеп басып килә. Үлән өз генә селкенә, төлке йөгереп килә. +— Бу эш түгел көлке, апакаем төлке, үзем бара алмадым, ахры, инде койрыксыз калдым. Карт имәнгә барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр. Сиңа бу зур үтенечем, боерык дип уйлама, алып кайтмассыңмы икән миңа бер койрык. +— Ярый, ярый, һич хафаланма, берәүгә дә зарланма. Куян дустым сорады диярмен, койрыкның менә дигәнен алып кайтып бүләк итәрмен. Туның белән бертөсле булыр, әллә кайдан ук күренеп торыр. +Төлке барысыннан да соң юлга чыкса да, куян янында шактый тукталып торса да, иң туры юллар табып, бар көченә чабып, карт имән янына иң алдан барып җитә. +Койрыклар белән карт имәннең ботаклары тулган, һәр ботак саен бер койрык асылынган: йонлач озыннары да, йонсыз ялангачлары да, җеп шикеллеләре дә, алтын йон белән капланганнары да, кара һәм аклары да, кәкреләре дә, турылары да — бар да бар. Җыелган ерткычлар, аларны күреп, хәйран калалар, башларын кыңгыр салалар, көтмичә бернинди боерыкны, беренче булып төлке сайлый койрыкны: +— Миңа менә шушысын, мамыклысын, йонлысын,— ди. Башкалар йоклап кала, ə ул үзенә менә дигән бер койрыкны сайлап ала. Төлке өйләнә дә тулгана, койрыгы да бергә болгана. +Стакан тояклары белән тыпыр-тыпыр басып, үзен үзе белештерми ярсып, ат килеп тә җитә, себерке шикелле кыл койрыкны алып та китә. Үзе айкала да чайкала, кыл койрыгы белән мактана: +— Борыныма кадәр барып җитә, димәк, чебеннәргә моннан соң көн бетә,— ди. +Сыерның да койрыгы яхшы, бүренең дә начар түгел. Тиен дә койрыктан уңган, сикерсә, пружинадай булган, йокласа — юрган. Фил һаман бер урында тапталып йөргән, күпләрнең тәпиләрен изгән. Ул селкенгәнче, килеп җиткәнче, иң кыска койрыклар гына калган булган. Фил үз язмышына үзе үпкәләгән, борынын түбән салган. Шуннан бирле аның борыны салынкы булып калган. +Аю юлда умарталыкка очраган, туйганчы бал ашаган, шуңа күрә койрык алырга да соңга калган, шулай да бернәрсә тапкан, тире кисәген койрык итеп таккан. +Койрык өләшеп бетергәч, таралырга вакыт җиткәч: +— Барыгыз да койрыклымы инде?— дип, бер-берсеннән сорашалар ерткычлар. +— Юк әле, юк, туктап торыгыз, мин алмый калдым,—дип мыгырдый дуңгыз. +Сазда аунаганнар, кояшта кызынганнар, пычрак ерганнар, шуңа күрә койрык алырга да соңга калганнар. +Барып җиткәч сорасалар, күз төшереп карасалар, бары тик бармак буйлыгы койрыклар гына калган булган. Дуңгызның балалары уникесе унике яктан чинарга тотынганнар: +— Кирәкми, андый койрыкны алмыйбыз, хурланмыйча аны койрык итеп тагып та йөрмибез,— дигәннәр. Ләкин сайларлык башка койрык булмаган, ана дуңгыз бик аптыраган, шул койрыкны тагып алган да кәкрәйтеп салган. Шул көннән алып барлык дуңгызларның да койрыклары ыргакланып калган. +Кыр куяны койрык алып кайтучыларны көткән, оясында ятып та аптырап беткән, ахыр чиктә түзмәгән, кайсын булса да берсен очратырмын диеп, юлга чыгып киткән. +Əнə еракта алпан-тилпән кайтучы аю күренгән. Куян, шатланып, әйтерсең канатланып, аюга каршы йөгергән. +— Аю бабай, онытмадыңмы? Менә дигәнен алып кайттыңмы?— дигән. +— Кит әле моннан, ялкау куян! Үзең бармагач, армагач -талмагач, кыршылмагач, сугышмагач, тик утырып кына койрыклы булып буламы соң, юләр, мин менә йөгерә-йөгерә барып та, үлә язганчы арып та, менә шушындый кыска койрык кына эләктерә алдым,— дигән аю куянга. +Аю мескен куянны тиргәгән дә киткән, ə куян башкаларны көткән. +Күп тә үтмәгән, бүре күренгән, куян аңа каршы йөгергән. +— Бүре абый, бүре абый, миңа дигән, менә дигән койрыкны бир, абый,— дигән. +— Кая әле сиңа дигән койрык, үземә дә көчкә генә берне эләктердем,— дигән бүре. +Бүре шулай дигән дә киткән, ə куян төлкене өзелеп көткән. "Төлке апакай, багалмакай, ул гына алдамаса алдамас, әгәр койрык алып кайтса, китереп алдыма салса, бүләк итәм бер каз",—дип уйлаган куян. Тау битенә ныклабрак күз салса, төлке килә ләбаса. Куян чакырганны көтмәгән-нитмәгән, аның каршысына барып баскан: +— Апакаем, багалмакаем, миңа дигән койрыкны биреп калдыр, мине шатландыр,— дигән. +— Син генә идең минем башымда, әллә нинди җайсызлыклар чыкты каршыма. Син менә күз сал әле, кызыгып кал әле: йомшак кына, мамык кына, үземә менә дигәнне эләктердем, хәер, шуның аркасында күп мал бетердем,— дигән төлке. +Шул сүзләрне әйтеп, күз уйнатып, куян борыны янында койрыгын болгап, төлке көлеп торган. +Куян койрык көтеп бик зарыккан булган. Мескеннең күңеле тулган. "Менә кирәк булса, туганнар барысы да мине онытканнар",— дип, елап ук җибәргән. +Күңелсезләнеп утырганда, тирә-ягын күз яше белән тутырганда, ишеткән куян: "Вау да вау, мырау да мырау". Борылып карый, карый да: "Менә монысы ярый". Эт белән мәче ду килеп сугышалар икән. +Эт: "Минем койрык иң яхшы!"—дигән. Мәче аркылы төшкән: "Минеке ише дөньяда да юк!"—дигән. Тартышканнар да тартышканнар. Әүмәкләнә торгач, сугышның очы чыга... Мәченең койрык очы өзелеп чыга. Мескенем куркуыннан агач башына ук менеп китә. Өзелгән койрыкны җил, тәгәрәтеп, куян оясына илтә. Куян аны үзенә койрык итә. Шул көннән башлап мәче белән эт арасындагы бу ызгыш мәңгелеккә китә. +Эчтәлеккә кайтарга +Әкият тә шуның белән бетә. +Каз белән аккош +Очы-кырые күренмәгән болын уртасында зур бер күл булган. Тирәләре аның яшел кыяклар, шаулап торган камышлар белән капланган икән. +Бу күл буена кеше аягы бер дә басмаган, ул тирәләрдә аучыларның мылтыклары да шартламаган. +Шул тыныч күлдә аккош белән каз яшәгәннәр. Балык ашаганнар, су эчкәннәр, йомырка салганнар, бала чыгарганнар. +Җәйнең матур бер көнендә бу ике күрше узләренең балалары турында сөйләшкәннәр. Киек каз әйткән: +- Улым ашны аз ашый, суны гына күп эчә! - дигән. Аккош әйткән: +- Минем балам бик яхшы ашый, зур үсә,- дигән. Каз үзенең бәбкәсен төрлечә сыйлап карый икән: тәмле-тәмле балык-лар, яшел бакалар, татлы кыслалар тотып китерә икән. Баласы, үзе зур булса да, кулына кашык тотып ашамаган, әнисенең ашатуын көткән. Ашау аңа бик зур эш булган. Ашарга-эчәргә тотынса, ул темам йөдәп беткән. Ə дуга муен-аккош баласы кыстатып та тормый, кашыкны үзе тотып, азыкны кат-кат чәйнәп, тәмле итеп ашый икән. Вакытында йоклый, вакытында һавага чыга, уйный, шуңа күрә алма кебек кызарып, матур булып үсә икән. +Көннәрдән беркөнне киек каз белән аккошның балалары әниләренә килгәннәр дә: +- Әни, безгә велосипед алыйкчы! - дип үтенгәннәр. +- Ярый, барсак барыйк, алсак алыйк, - дигәннәр әниләре. Улларын иярткәннәр дә велосипед сатыла торган кибеткә киткәннәр. Анда барып кергәннәр дә, әниләре: +- Иптәшләр, безнең сөекле улларыбызга велосипед бирсәгезче! - дигәннәр. Шунда сатучылар йөгереп килгәннәр дә: +- Рәхим итегез, рәхим итегез! - дип, көмеш төсле ялтырап торган, ике тәгәрмәче әйләнеп торган велосипедлар китереп биргәннәр. Шунда аккошның улына: +- Теләгенеңне сайлап ал, акыллым! - дигәннәр. +Аккош бәбкәсе велосипедка менеп атланган да йөгерткән дә киткән. Аңа карап сатучылар: +- Менә егет икән бу малай, тамагына шәп ашый, ахры,- дигәннәр, ə аккош үз баласының булдыклылыгын күреп, елмаеп, кәефләнеп карап тора икән. +Киек каз бәбкәсенә дә чират җиткән. Ул аккош бәбкәсе белән бер яшьтә булса да, аңа караганда бик ябык, буйга да бик кечкенә икән. +Аңа да велосипедның көмеш төслесен биргәннәр: +- Йә әле, акыллы, син дә йөгереп кара! - дигәннәр. Каз бәбкәсе бер атланып караган - булдыра алмаган, икенче атланырга уйлаган - егыла язган, өченче тапкыр атланырга теләгән икән - егылып ук киткән, әйләндермәгәч, велосипед та китмәгән. Кибеттә эшләүче абыйлар шунда ук йөгереп килеп җиткәннәр, киек каз бәбкәсенә менә шушы сүзләрне әйткәннәр: +- Син, акыллы, ашны аз ашыйсың, вакытында йокламыйсың, һавада уйнамыйсың, ахры, шуңа күрә син ябык, буең да кечкенә, шуңа күре велосипедка аягың да җитми, хәзергә өеңе кайтып тор, зур үскәч килерсең,- дигәннәр һәм велосипедны да алып киткәннәр. +Каз бәбкәсе бик куңелсезләнеп кайтып киткән, ə аккош бәбкәсе велосипедына атланып җилдергән. +Хәзер инде: "Велосипедка аягым җитсен",- дип, каз бәбкәсе азыкны да күп ашый, вакытында йоклый да, саф һавада да уйный +Эчтәлеккә кайтарга икән. +Капкорсак патша +I +Әүвәл заманда, кәҗә команда, үгез адмирал, бүре генерал, саескан сотник, төлке шутник, үрдәк үрәтник булган заманнарда бер патша яшәгән, ди. Аты — Капкорсак, кушаматы Бушборчак булган, ди, бу патшаның. Кеше төсле үзе, үгезнеке төсле күзе, бүренеке кебек тешләре, нәкъ ерткычныкы кебек булган, ди, кылган эшләре. Ул үзе Канкояр патшаның зур улы иде, ди. +Канкояр патша үлгәч, аның урынына өлкән улы Капкорсак — Бушборчакны патша иттеләр, ди. Патша булам, башыма таҗ киям, тәхеткә менәм дигән көнне, Капкорсак патша барлык сарай хезмәткәрләрен җыеп, рәттән тезеп, дер селкетеп тиргәп алды, ди: +— Минем өчен дөньяда тиңе булмаган, әлегә кадәр бер патша да кимәгән, бер мәмләкәт тә белмәгән, бер патшаның да күзе күрмәгән, иң кыйммәтле, иң матур, иң яхшы таҗ ясагыз, — дип боерды, ди, ул министрларына. - - Сезгә ун тәүлек вакыт бирәм, шул вакытка таҗ өлгергән булсын. Әгәр дә мәгәр мин әйткән вакытка таҗ өлгермәсә, барыгызны да тончыктырачакмын, — дип әйтте, ди, Капкорсак патша. +Көн уйладылар, ди, министрлар, төн уйладылар, ди. Уйлыйуйлый башлары авыртты, татлы йокылары качты. Тамакларына аш үтмәде, эчләренә эчемлек җитмәде, ди. Бер көн үтте, ике көн үтте, өч көн үтте, ди. Таҗ өлгертергә билгеләнгән көн якынлашканнанякынлашты, ди. "Дөньяда тиңе булмаган, моңа кадәр бер патша да кимәгән, иң матур, иң зур, иң яхшы, иң кыйммәтле таҗны нәрсәдән ясарга кирәк икән?" — дип уйладылар, ди, алар. +— Көмештән ясасак — андыйны министрлар да кия, мәрҗәннән эшләсәк — андыйларны бөтен дөнья белә, алтын таҗны һәр патша да кия дигән фикергә килделәр, ди. Алар уйлый тордылар, ə көннәр бер-бер артлы үттеләр дә үттеләр, ди. Таҗны вакытында өлгертмәгәч, Капкорсак патша буран куптарып, көзге җил күк әче сызгырып ачуланырга тотынды, ди. Хәлвә китерделәр — ашамый, ди, конфет-шоколадка карамый, ди. Таҗны даулап кызып китте, ди, тәмам үләр чиккә җитте, ди. +— Минем тагын бер теләгем бар: монысын инде һич кичекми үтәргә, тирән елгалар кичәргә, барлык авырлыкларга чыдарга, минем илемне әйләнеп чыгарга һәм эзләргә шундый кешене, — дип әйтте, ди. — Кем дә кем минем атамның фәрманнарына каршы килгән, аңа булган дошманлыгын эчендә яшереп йөргән, тиеш булмаганны ишеткән, сөйләргә ярамаганны сөйләгән, күрергә кирәк түгелне күргән — əнə шундыйларны монда китерегез, — дип әйтте, ди. Фәрман өстенә фәрман чыккач, аптырадылар-йөдәде-ләр, ди, патшаның министрлары. Уйлап-уйлап та эшләре алга китмәгәч, уйлау өчен үзләренең генә башлары җитмәгәч, алар күрше патшадагы данлыклы бер таҗ ясаучы останы чакырырга карар кылдылар, ди. Хат барып җитмәслек күгелҗем диңгез артыннан, алтын кояшны күмгән таулар сыртыннан, кош очып җитмәслек илләрдән, кеше аягы басмаган җирләрдән, кара болытлар арасындагы шәһәрдән чакырттылар, ди, алар шул останы. Останың исеме — Бикзирәк, кушаматы — Сакалы сирәк, андыйлар Капкорсак патшага бик кирәк иде, ди. Ак болытлар астыннан, түбәләре зәңгәр күккә тигән таулар башыннан, югарыда янган йолдызларны күзәтеп, түбәндәге күгелҗем диңгез өстеннән җилдәй үтеп, корычканат дигән кошка атланып очты, ди, Бикзирәк Капкорсак патша җиренә. Көн очты, ди, төн очты, ди, ай дигәндә, Капкорсак патша хакимлек иткән илгә килеп җитте, ди. +Бикзирәк-Сакалы сирәк килгән көнне үк Капкорсак патшаны очратты да мондый сүзләрне әйтте, ди: +— Йә, падишаһым-солтаным, иске чабата олтаным! Сезгә, — дип әйтте, ди, — ашаган тормау сырхавы эләккән икән, — дип әйтте, ди. — Мондый чүп-чарга карамый (карарга да ярамый), мин үземнең төп эшемә, сезнең фәрманыгызны вакытында үтәргә, юлдагы барлык киртәләрне сүтәргә, сез теләгән теләккә җитәргә юллар сызам, — дип әйтте, ди. Шул минут эчендә үк Бикзирәк-Сакалы сирәк ашап-эчеп туеп, дөнья сүзен куеп, бил буып, кереште, ди, үз эшенә. Үгез адмиралны, бүре генералны, саескан сотникны, төлке шутникны, үрдәк үрәтникны — барысын да бергә җыеп, солдатлар кебек тезеп, болай дип әйтте, ди, баш министры Капкорсак патшаның: +— Кем дә кем патшага каршы барса, аңа зарар салса, теле белән патшага каршы сөйләсә, тиеш булмаганны күрсә, ишетергә ярамаганны ишетсә, барырга ярамаган җиргә барса, алырга ярамаганны алса, аларны монда китерегез, — дип әйтте, ди. "Барыгыз, бишегез дә хәзер үк юлга чыгып китегез!" — дип озатты, ди, ул Капкорсак патшаның министрларын. Биш министр да бүленеп, барысы да начар киемнәр киенеп, үзләре белән унар солдат алып таралдылар, ди, илнең төрле ягына: кайсы — алланып торган кояш чыгышына, кайсы — давыллы кояш баешына, кайсы — күгелҗем диңгез артына, кайсы җып-җылы мич башына юлга чыктылар, ди. +Капкорсак патша буран уйната, Бикзирәкне дә ара-тирә тиргәп елата, ди. Калган министрлар эчләреннән авыр сулыйлар: "Ни булыр, ни булыр икән?" — дип, бер-берсеннән сорыйлар, төрлечә уйлыйлар, ди. Ə юлда-гылары, озын яллы, стакан тояклы аргамакларын, тимердән үргән камчылар белән кыздырып, һаман алга таба чабалар да чабалар, ди... +II +Зәңгәр күккә башлары тигән таулар уң якта, шомлы кара урманнар сул якта, көмеш тавышлы чишмәләр, юл буйлап елан төсле боргалана-боргалана, чылтыр-чылтыр агып калдылар, ди. +Берзаман карасалар, министр һәм солдатлар ни күрсеннәр, таптакыр юлдан таза һәм матур, күрер күзгә батыр бер кеше бара, ди. Үзе җилкәсе аркылы боргаланып-боргаланып беткән бер быргы таккан, ди. Быргысына ул бер өрсә, әлегә беркайда да ишетелмәгән, әлегә беркем дә белмәгән моңлы һәм дәртле көйне уйнап җибәрә, ди. Агачлар башларын җиргә тидергәнче бөгелеп тыңлыйлар, яфракларын селки-селки рәхмәт укыйлар, ди. Таулар да бу көйне яраталар, аның тавышын, радио кебек, җирнең бар почмагына да тараталар, ди. Батыр егет уйнаган көйне бер генә ишетсәң дә истә кала, ди, аны бер җырлау да күңелгә бетмәс-төкәнмәс көч сала, ди. +Батыр егет янына җитүгә, солдатлар атларыннан төштеләр, ди, ə министр, ат өстендә килеш, уйнаучыга сүз кушты, ди: +— Әй, егет, кая барасың, ул нинди уен коралы, син нинди көчле көй уйныйсың, Канкояр белән Капкорсак патшалардан зарлана торган сүзләрең юкмы? — дип сорады, ди. +— Дөньяда туры юл эзлим, җиңүемнән өмет өзмим, подвалларда яшәүчеләрнең, ашсызларның, җирсез-сусыз-ларның йөрәк моңын җыеп шул көйне тудырдым. Ул безне рухландыра, канатландыра, шатландыра, — дип әйтте, ди, батыр егет. — Фабрика-заводларда кул көчемне бик арзан саттым. Минем кул көчем аркасында күп капкорсаклар туенып ятты. Менә бу канечкеч патшалар, безнең канны сөлек кебек суыручы байлар, бүре кебек ерткыч министрлар булмаса, сез дә, мин дә бу хәлгә калмас идек, — дип әйтте, ди, ул, тегеләрнең киемнәренә карап. — Эшлидер идем заводта, чыдап ачлыкка, инде аннан да кудылар. Хәзер мин эшсез, йортсыз, киемсез, бары суксам тимер өзәрлек кул көчем генә бар, — дип, йодрыкларын зәңгәр һавада селекте, ди, батыр егет. Аның куллары корыч төсле нык, йодрыклары берсе-берсе бишәр потлы герләр хәтле иде, ди. Ул кулларын селкегәндә, министр һәм солдатлар: "Менә суга, менә суга!" — дип шүрләп тордылар, ди. +Батыр егет сүзен сузды, ди: +— Канечкечләргә: патшаларга, байларга, министрларга каршы көрәшергә, әйдәгез минем белән киңәшергә, — дип, биек бер тау янына алып китте, ди, тегеләрне. +Атларын үсеп утырган агачларга бәйләп, Капкорсак ялчылары батыр егет алып барган урынга киттеләр, ди. +Тау итәгенә килеп җиткәч, батыр егет җиргә утырды да тагын сүз бантлады, ди: +— Карагыз әле, егетләр, тауга! — дип әйтте, ди. — Ул нинди текә һәм биек, ул нинди югары... Җиңүгә булган өметебез дә шушы тау сыман, ул нинди югары, ул нинди биек, җанга рәхәт бирүче, йөрәккә көч кертүче ул җиңү өмете. Шул җиңү өчен барыбызга да берләшергә, безне буучы ерткычлар белән ныклап көрәшергә кирәк, — диде дә, ди, сүзен бетереп: — Кая, егетләр, дусларча бер көйрәтеп алыйк, — дип, тегеләрдән тәмәке сорады, ди. Министр һәм солдатлар бары да берьюлы кесәләренә тыгылдылар, ди. Кайсы алтын савытларга салынган сигара, кайсы көмеш тартмалардан бармак юанлыгы калын папирос, кайсы атлас янчыклардан мунчала төсле чәбәләнеп беткән тәмәке чыгарып суздылар, ди, батыр егеткә. Ул берсен дә алмады, ди, тик тирән итеп, бик тирән итеп шикләнеп карады, ди... Үз юлына таба кинәт борылып киткән иде, ди, һап! эләктереп алдылар, ди, аны министрның солдатлары... +III +Давылланып торган кояш баешына карап киткән министр һәм солдатлар алтыннан ясалган егерме көпчәкле атсыз арбада таш юлны ду китереп, тузан туздырып, һава бозып кайтучы байны туктаттылар, ди. Ал арның сәләмә киемнәрен күреп, болар юлбасарлардыр дип белеп, үзенең җитмеш җиде тапкыр ата торган мылтыгын кулына тотып сүзгә кереште, ди, бай: +— Әй, юлбасарлар, миннән сезгә ни кирәк? Алтын сорасагыз, теләгәнчә бирәм, көмеш дисәгез, күмелгәнче китерәм, — дигәч, сүз башлады, ди, министр: +— Безгә алтының кирәкми — үзебезнеке дә күп. Көмешең дә хаҗәт түгел — анысы да җитәрлек. Тик менә син әйт: Конкояр белән Капкорсак патшадан берәр төрле зарар күрмәдеңме? — дип сорады, ди. +— Нинди зарар күрим? Капкорсак патшаның атасы миңа завод салырга җир бирде. Баеган өстенә баетты. Минем кесәмне калынайтты. Минем рәхмәтемне җиткерегез ул Капкорсак патшага, — дип сүзен бетерде, ди, бай. Үзе егерме көпчәкле атсыз арбага кырын ятып, министр һәм солдатлардан шүрләп, күзләрен уйнатып, алтын стаканнарга кып-кызыл эчемлекләр салып бирде, ди, аларга. Йотылып-йотылып эчтеләр дә, үзләренең кемлекләрен белдерделәр дә алга чаптылар, ди, алар. +Көн киттеләр, төн киттеләр, ай киттеләр, ел киттеләр, инә буе җир киттеләр, ди. +IV +Күгелҗем диңгез артына китүчеләр дә ике кешене очраттылар, ди. Боларның берсе — ятьмә белән күбәләк тотучы бер бай малае, икенчесе — сука артыннан бил бөгүче бабай иде, ди. +Күбәләк тотып йөрүче малай болай дип җавап кайтарды, ди, министрга: +— Падишабыз безнең җир-суыбызны да, урман-болыннарыбызны да мул итте, гомере дә озын булсын аның, — дип әйтте дә, ди, үзен карый торган асрау янына йөгерде, ди. +Министр һәм солдатлар: "Безгә кирәкле кеше түгел бу!" — дип, күп вакыт уздырмыйча, тузан туздырмыйча, салмак кына атлап, алга юл тоттылар, ди. Бераз баргач, еракта-еракта күләгә кебек кенә бөкре бер шәүләне шәйләделәр, ди, алар. Барып җитсәләр, ак сакалы тезенә җиткән, чәчләре көмешләнеп беткән, аркасы бөкрәйгән, куллары кәкрәйгән бер бабайны очраттылар, ди, алар. +— Үз эшләгәнең үзеңә булмагач, рәхәтләнеп икмәк белән суга да туймагач, шулмы инде тормыш! Безгә дигән шомырт күк кара туфраклы җирләрне, хуш исләр аңкытып чәчәк ата торган болыннарны, кара куе урманнарны Капкорсак патша үз кешеләренә өләшеп бетерде. Ашъяулык кадәрле шушы җиремдә төртсәм аварга тора торган атым белән, эчемдә янган ачу белән безне изүчеләргә каргыш-ләгънәтләр яудырам. Җир астында күмер чабучылар, тауларны актарып тимер табучылар, зур-зур йортлар салучылар, барысы бергә оешып, Капкорсак патшага каршы кузгалырга җыйналалар дип ишеттек, шуларга кушылырга сүз беркеттек, — дип әйтеп тә бетерә алмады, ди, бабай, аяк-кулларын бәйләп, үзләре белән алып киттеләр, ди, аны Капкорсак патшаның ялчылары. +V +Таң беленер-беленмәс вакытта, җиде юл чатында, ярлы гаиләнең җиденче улы — җитез егетне очраттылар, ди, министр һәм солдатлар. +Җитез егет, таңның матурлыгына, сандугачларның чут-чут сайравына исе китмичә, болын, кырларда бил бөгеп, тир түгеп эшләүчеләр тыңласыннар дип җырлап йөри иде, ди. Аның җырының түбәндәге кисәген генә ишетеп кала алдылар, ди, теге явызлар: +Ал нурларын чәчеп, таң туа, +Туганкайлар, сез дә күрегез, +Давыл кубар тиздән, көчле давыл, +Хакыгызны даулый белегез. +Озын яллы, стакан тояклы аргамагын туктатты, ди, министр: +- Син нинди егет, таң беленер-беленмәс борын нишләп болай җырлап йөрисең? — дип сорады, ди, җитез егеттән. +— Күз алмам — әтием — доктор иде, ул үз гомерендә төрлетөрле дарулар ясады, күп кешеләрне үлемнән коткарды. Ләкин дөньядагы сугыш дигән чиргә каршы бертөрле дә дару таба алмады. Үзе дә, мескенем, шунда һәлак булды. Җанкисәгем — әнием — ачлыктан үлде. Инде мин дә, җиде ят кулына калып каңгырып йөргәнче дип шушы биек күпердә шушы төпсез елгага ташланыйм дип барганда, бернәрсәгә төшендем, — дип әйтте, ди, җитез егет. +Министр белән солдатлар бар да берьюлы хор белән: +— Нәрсәгә төшендең? — дип сорадылар, ди. Аларның сорауларын көтмичә үк, пуля артыннан пуля +яудырган кебек, сүз артыннан сүзне яудырып торды, ди, җитез егет. +— Канкояр патша үлгән дигәч, шатланган идек. Аның урынына өлкән улы Капкорсак патша булды. Патша урынына патша бетәме соң, — дип әйтте, ди, җитез егет. +Озын яллы аргамакларын хәтфә кебек болынлыкка җибәреп, хәерче булып киенгән киемнәрен төзәтеп тыңладылар, ди, аны министр һәм солдатлар. +— Минем бу хәлгә калуыма патшалар, байлар, министрлар гаепле. Болай гына үлмәскә, алар белән көрәшергә кирәклеккә төшендем мин, — дип әйтте, ди, ул. Ләкин инде соңгы сүзләр министрның чыдамлыгын тәмам бетерде, ди. Ул инде: "Ни карап торасыз?" — дип эләктерергә кушты, ди, җитез егетне. +VI +Алланып торган кояш чыгышына карап китүчеләр дә бик озын юл үттеләр, ди, ничәмә-ничә диңгез төсле зур күлләрне, олы чүлләрне кичтеләр һәм ап-ак кар белән капланган җиргә җиткәч, очраттылар, ди, бер юлчыны. "Кирәкле кешебезне таптык!" — дип шатланып, үзләренең уңганлыкларыннан мактанып, бу юлчыны туктаттылар да, ди, һәм сорадылар, ди: +— Әй, юлчы, кайдан кайтасың? Капкорсак патшаның атасыннан яки үзеннән зарланмыйсыңмы? — дип сорадылар, ди. +Артлы чанага кырын яткан, төлке толыпка кереп баткан юлчы ак кәгазьдәй агарынып китте, ди. "Болар юлбасарлардыр, никадәр малым, никадәр байлыгым әрәм була бит" дип уйлап, башлады, ди, сүзен юлчы: +— Без дин кешеләрен җирдәге гади эшләр бер дә кызыксындырмый, — дип суфыйланган иде, ди, юлчы, "Ан-сын яхшы беләбез" дигәч, — әй өлкән кешеләр, Капкорсак патшага нинди яктан тел тидерим, ничек аны артка чигерим! Патшалар барысы да диннең зур таянычы алар, Канкояр патша дин өчен онытылмаслык хезмәтләр калдырды, бик күп итеп чиркәүләр, мәчетләр салдырды. Шулай булгач, ничек аны яманлыйм сезгә? Капкорсак патшаның да атасы юлыннан баруын телибез, — дип сүзен бетерде, ди, ул. Үзе. "Алай-болай итмәсеннәр, мине талап китмәсеннәр!" дип, министр белән солдатларның кулларына хәергә килгән алтын акчалар сузды, ди. "Акчаң булса, төрле җәфалардан да котылып була!" дип уйлап, үз юлына тизрәк сызды, ди. Министр һәм аның солдатлары, рәхмәт әйтеп, баш иеп, "Безгә кирәкле кеше түгел бу!" дип, атларын искән җилдәй җилдереп алга чаптылар, ди. Көн киттеләр, төн киттеләр, ай киттеләр, ел киттеләр, инә буе җир киттеләр, ди. +VII +Хәерчелеккә баткан, күз яшьләренә чыланган, аһ-зар белән тулган ил елый. Күз яшьләре елга булып ага. Капкорсак ялчылары аны күрмәмешкә салыналар. Аһ-зарлар йөрәкләрдән сөрем булып күтәрелә — алар күрмәгән булалар, телләр туктаусыз хәсрәт сүзләрен сөйлиләр — алар ишетмәгән булып кыланалар. Зәңгәр күктә янган йолдызлар да бу илгә тирән кайгыру белән карыйлар, офтаналар, офыктан күтәрелгән кара болытлар да яумыйча таралалар. Җил дә әкрен генә исми — давыл булып котыра; яңгыр да, яварга тотынса, бөтен җирне су белән тутыра. Давыллы кояш баешыннан батыр егетне, күгелҗем диңгез артыннан бөкре бабайны, алланып торган кояш чыгышыннан җитез егетне китерделәр, ди, теге явызлар Капкорсак патшага. Ишәк акырган кебек ямьсез тавыш белән, эчендә янган ачу белән, күзеннән төтен пыскытып, авызыннан төкерек чәчеп, башлады, ди, сүз КапкорсакТуймас күз: +— Кош очып җитмәслек илләрдән, кеше аягы басмаган җирләрдән, җиде диңгез үтеп, шарлавыклар кичеп, минем илемә — Капкорсак патша җиренә килгән осталар остасы Бикзирәк, минем сезгә сүзем бар әзрәк, — дип әйтте, ди, Капкорсак патша. Шул сүзләрне әйтеп, буе матча чаклы Капкорсак патша идән буенча бер атлаган иде, идән сыгылды, ди, икенче атлаган иде, үз аягына үзе абынып егылды, ди. Шуннан авызы тыгылды, ди. Йөгереп килделәр, ди, караучылары, суздылар, ди, кулларын, алып салдылар, ди, алар Капкорсак патшаны алтын тәхетенә. Күп җилләр искәч, күктәге кара болытлар күчкәч, бияләй кадәрле килбәтсез күз кабагын ачып, чүмеч кебек зур күзләреннән төтен пыскытып, чөгендер төсле кызыл борыныннан пар пошкырып, иләктәй зур авызы белән көзге җил күк сызгырып: +— Өлгерәме таҗ минем башка? — дип сорады, ди, Капкорсак патша. Бикзирәк-Сакалы сирәк: +— Икенче фәрманыгыз кичекми үтәлде, гаепле кешеләр китерелде. Көтәләр, күрәмсез, нинди җәза бирәсез? — дип, сүзне икенчегә борып, таҗ турында дәшми торып, тәрәзәгә таба бармагы белән күрсәтте, ди. Бик күп халык җыйналган мәйданга батыр егет һәм аның иптәшләре китерелгәннәр иде, ди. Алтын тәхете белән күтәреп алып чыктылар, ди, Капкорсак патшаны җәза көтүчеләр янына. Кала уртасындагы зур мәйданга чыжлап торган тал чыбыгы ташый башладылар, ди. Капкорсак патшаның болыннардагы читән үрергә яраклы барлык таллар бөтенләй киселеп беткәннәр иде, ди. Капкорсак патшаның атасы Канкоярның шул таллардан чыжлап торган камчылар ясатып, үзенә каршы килүчеләрне шулар белән шыр ялангач килеш кыйнатып күңел ачу гадәте бар иде, ди. Капкорсак патшаның бу ерткычлыгын да атасыннан калган бер гадәт кенә дип карадылар, ди, кайберәүләр. Мәйданның бер почмагында дегет төсле кара төтен зәңгәр һавага үрелеп, аның астында кызыл телләрен сузган ялкыннар күренеп тора, ди. Кеше күтәрә алмаслык зур кадакны шул ялкыннарда кып-кызыл иттереп кыздырырга тотындылар, ди, явыз кешеләр. Давылга бай кояш баешыннан китерелгән батыр егетнең телен шул кыздырылган зур кадак белән юан баганага кадаклап куйдылар, ди. "Менә сиңа сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләвеңнең җәзасы!" — дип әйттеләр, ди, ерткыч кешеләр. Алланып торган кояш чыгышыннан китерелгән җитез егетнең шомырт кебек кара күзләренә кылдан нечкә итеп очланган инәләр кададылар, ди. "Менә сиңа күрергә ярамаган әйберләрне күрүеңнең җәзасы!" — дип шаркылдадылар, ди, җәзалаучылар. Күгелҗем диңгез артыннан китерелгән бөкре бабайның колак яфракларын кисеп ташладылар, ди. "Менә сиңа ишетергә ярамаган сүзләрне ишетүеңнең җәзасы!" — дип авыз ердылар, ди, явыз кешеләр. Шушындый бер әрнү вакытында батыр егет үзенең уен коралында уйнарга теләде, ди. Җитез егет җырларга сорады, ди. Бөкре бабай, моңлы итеп, бик моңлы итеп карап, башын чайкады, ди. Көлеп караган кояш чыраен сытты, ди. Әкрен генә искән җилдән давыл купты, ди. Офыктан болытлар күтәрелделәр, ди. Яңгыр китте, ди, янган утны сүндереп үтте, ди. +— Ал арга бу җәза гына аз! — дип, Капкорсак бу өч бәхетсезне дар агачына китерергә кушты, ди. Үзе, алтын тәхетенә утырып, шул өч мескеннең дарга асылган килеш тыпырчынып-тыпырчынып җан бирүләрен, рәхәтләнеп, эче катканчы көлеп карап торды, ди. Өчесенең дә кайнар йөрәк каннарын алтын стаканнарга салып эчте, ди. Батыр егетнең иптәшләре мәйданның иң аргы читенә генә җыелганнар иде, ди. Алар, батыр егет башлаган эшне дәвам итәргә ант итеп, эчләреннән янып, бу мескеннәр өчен сызланып торсалар да, кузгала да алмадылар, ди. Ялангач кылычларын җилкәләренә салган гаскәрләре Капкорсак патшаны саклап тордылар, ди. Канкояр патша җәзалап үтерткән кешеләрнең сөякләрен җыеп, бу өч бәхетсезнекен дә шуңа кушып, үзенә торыр өчен сарай салдырды, ди, Капкорсак патша. +Алтын белән тоташтырып, кеше сөякләрен берләштереп, укаефәкләр, ахак-бриллиантлар белән бизәп бер таҗ эшләде, ди, Бикзирәк Капкорсак патшага. Кош очып җитмәслек алсу кояш баешыннан, кеше аягы барып җитә алмаслык кояш чыгышыннан, күктән дә күгрәк күгелҗем диңгез артыннан искән җилләр бу сарай нигезендәге сөякләрнең моңын тараттылар, ди, бар илгә. Җир тетрәгән, күк күкрәгән, диңгез ташыган кебек көчле ташкын булып, бу илнең батыр егетләре, ярлылары, бил бөгүчеләре, җитез егетләре, уңган кызлары күтәрелделәр, ди, Капкорсак патшага каршы. Аларның барысын бергә җыеп, аңламаганнарын аңлатып, күрмә-гәннәрен күрсәтеп, җитәкләде, ди, аларны акыллылар-ның иң акыллысы. Бер кулында шәһитләр канына буялган кызыл байрак, ди. Анда утлы сүзләр белән: "Илнең ярлылары, җирсезләре, сусызлары, хокуксызлары, изелүчеләре, интегүчеләре, капкорсакларга каршы ут ачыйк, ачыйк!" — дип язылган, ди. Икенче кулына ул корыч мылтыгын кысып тоткан, ди. Изелгән илнең барлык почмакларыннан күтәрелеп, корыч ташкын шикелле алга омтылып, килеп җиттеләр, ди, алар Капкорсак патша сараена: +- Сезме безнең энеләребезнең йөрәк итен кимерүче? +— Сезме безнең кардәшләребезнең йөрәк канын алтын стаканнарга салып эчүче? +— Сезме безнең туганнарыбызның асыл сөякләреннән үзегезгә сарайлар салдыручы? — дип барып ябыштылар, ди, алар Капкорсак патшаның һәм министрларның бугазына. Капкорсак патшаның министрлары, сакчылары, солдатлары тукталыптукталып, хәл җыеп сугышып караганнар иде дә, булдыра алмый кайсы кая качып беттеләр, Ди. Капкорсак патшаны юк итеп, аның барлык министрларын куып, яңа ил төзи башлаганнар иде, ди, яңа хуҗалар. +Ләкин егерме көпчәкле автомобильдә йөрүче бай, шомырт төсле кара туфраклы җирләрне биләп торучы алпавыт, дин богауларын өләшүче козгын — барысы бергә җыелып, тагын баш булмакчылар иде, ди, бу яңа хуҗаларга. Бөек көрәштә корбан булучыларның каннары буялган байракны җилфердәтеп алгы җиңүләргә өндәде, ди, яңа хуҗаларның зирәк юлбашчысы. Бер селкенделәр — богаулар коелды, ди. Көч җыеп икенче селкенделәр - дошманнар чигенделәр, ди. Егерме көпчәкле автомобильдә йөрүчене, берүзе җиде йөз җитмеш дисәтинә җир биләүчене, дин богавы өләшүчене, бишкә алганны унбишкә сатучыны — барчасын күгелҗем диңгезгә батырганчыга кадәр кудылар, ди, яңа хуҗалар. Бикзирәк-Сакалы сирәкне исән-сау калдырдылар, ди. +— Таҗлар урынына безгә пөхтәләп зур машиналар ясарсың! — дигән бурыч тапшырдылар, ди, аңа. +Тынычланып калды, иркен сулыш алды, ди, бу ил. Бу илдә инде эшче канын имүче сөлекләр дә, сука артыннан бил бөгүчеләрне изүчеләр дә бөтенләй калмадылар, ди. Хәзер заводлар, фабрикалар батыр егетнең балаларына бирелгән, алар шатланып, рәхәтләнеп үзләре өчен үзләре эшлиләр, ди. Кара туфраклы җирләр, чәчәк атып хуш ис аңкып торган болыннар бил бөгүче бабайның малайларына тапшырылганнар, алар сөенә-сөенә ул җирләрдә иген игәләр, ди. Җитез егетнең балалары да бу илне сөяләр, аңа үзләренең акыл көчләрен кызганмый бирәләр, ди. Бернинди дә патша юк, ди, алар илендә. Алар үз ил -ләренә үзләре баш булып яшиләр, ди. Яшәгән саен яшисе килә, һәр кичнең иртәсен, һәр төннең таңын күргән саен күрәсе килә, ди, алар илендә. Гөлгә төренгән ил, дөньяда иң бәхетле, иң матур ил — алар иле, ди. +Эчтәлеккә кайтарга +Кем көчле +Кышын да үзенең яшеллеген җуймый торган нарат агачы астында түмгәк сыман бер өй калкып тора. Беләсезме сез, аньң эчендә берничә йөз мең халык тора. Өйләренең ишекләрен алар көндезләрен ачык тоталар, ə төннәрен биклиләр, карак керүдән шикләнәләр, кичке салкын керүдән шүрлиләр. Төне буе чүп-чар җылысында җылынып яталар да, кояш елмаеп карауга, ишекләрен тагын тутырып ачалар. +Бүген алар яңа өйгә күченү көнен шатланып бәйрәм итәләр. Кичә уздыралар, дусишләрен сыйлыйлар, тәмле-тәмле ашамлыклар ашыйлар, балдан татлы эчемлекләр эчәләр, ду килеп бииләр. +Зур өстәл тирәли кунаклар тезелешеп утырганнар. Һәрбер кунакка үзе яраткан сый хәзерләнгән, өстәл өсте аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән. +Чикерткә-кунакның кәефе бик килгән, аңа урынның менә дигәне тигән. Əнə, ничек ул озын мыекларын болгап утыра, күп тә үтми, оста җыры белән хуҗалар һем кунакларның күңелләрен тапмакчы була. +Суалчан-оялчан да тик кенә утырмый, оста биюче төсле боргалана да сыргалана, хуҗалар һәм кунакларга ошарга тырышып кылана. +Чебен дә канатларын кага, узенчә, бу күңел ачу кичәсен алкышлап кул чаба. +Агач иясе-яфрак көясе дә кукраеп утыра, күп тә үтми, кичәдәгеләрнең карашын үзенә таба бора. Һәрберсе үзенең һәнәрен күрсәтә башлаган, ул да түзми, йонлач гәүдәсе белән өстәлгә менеп бии. Хуҗалар һәм кунакларның кәефе килсен дип, кичә күңелле үтсен дип, бертуктамый сикерә дә сикерә, кайбер кунакларның эчемлекләрен дә түгеп бетерә. +Күбәләк-түгәрәк бу кичәгә бөтенләй чакырылмаган да булган, янган ут яктысын ерактан күргән дә тиз генә очкан да килгән. Әрсез кунак, канатларын җилпеп, җил туздыра, мәҗлестәгеләргә яраурак булсын өчен тырыша. +Сезгә таныш булган Нечкәбил дә мондый зур кичәдән калмаган, тырыш бал корты түргә менеп утырып алган да эшләпәсен кыңгыр салган. +Үрмәкүч тә урмәләп килеп җиткән: "Мондый күңелле кичә бездән башка гына үтмәсен әле",- дигән. +Менә хуҗаларның берсе күтәрелде һем кичәне ачык дип белдердә: +- Кадерле кунаклар,-диде ул,-сез бүген кырмыскалар өендә, безнең яңа өйгә күчү хөрмәтенә үткәрелә торган кичәдә утырасыз,диде.- Без бу йортны күп айлар буе төзедек һәм үзебезнең теләгебезгә ирештек. Тир түгүләребез бушка китмәде, уңышлар җиңел генә бирелмәде,- дип сөйләп китте ул. +Бу сүзләр кунакларга нык тәэсир итте, суалчан-оялчанның хәтта йөрәгенә үк барып җитте. Ул инде чыдап кала алмады, хуҗаларының уңганлыкларын, булдыклылыкларын мактады. Башкалар да аңа кушылдылар, хуҗаларны котлап "урра" кычкырдылар, кул чаптылар, алкышладылар. +Кичәнең бу өлешен шуньң белән туктатып тордылар, чүпчарлардан, яфрак-үләннәрдән, чыбык-чабыклардан төзелгән өйне карарга тотындылар. Борылмалы-сырылмалы юлларны үттеләр һәм сырлы-сырлы баскычлар аша түбәнге катка төшеп киттеләр. +Төшсәләр, ни күрсеннәр, бу катта кырмыскалар бөтенләй диярлек күренмиләр, монда тик тләләр генә урмәләп йөриләр. Моны күреп, кунаклар бары да хәйран калдылар, берьюлы сорау бирделәр: +- Болар соң сезгә кемнәр? Нишләп монда буталып йөриләр? +Хуҗаларның берсе кунакларга эшне төшендерде. Ләкин җавап кайтарганчы бал корты Нечкәбилгә бер сорау бирде: +- Нечкәбил, сез татлы гына бал ашадыгызмы?-диде ул. +Бал корты башын иде дә менә болай диде: +- Гаҗәп тәмле булды балыгыз, инде үзегез кунак булып безгә барыгыз. - Менә шул тләләр безгә ул балны бирәләр. Без аларны савым сыеры итеп тотабыз, салкын көннәрне аларны оялары-бызда җылытабыз. Кояшлы көннәрне һавага чыгарып йөртәбез, кич белән кире өебезгә куып кертәбез. Алар чәчәкләр балын бик яратып суыралар, кытыклый башласаң, эчләрендәге шул балны безгә бирәләр алар,- ди кырмыска. +Кунаклар башларын селкеп хәйран кал-дылар. Сүз беткәч кузгалдылар, борылмалы-сырылмалы юллар белән алга таба атладылар. +Өченче катта инде алар ап-ак йомырка-ларны очраттылар, нәрсә икәнен белгәнгә сорап тормадылар, алга юл тоттылар. +Кырмыскалар йортын кунаклар җентекләп йөреп чыктылар, аның һэр почмагы белән таныштылар. Моннан соң тагын өскә кутәрелделәр, баягыдан да күңеллерәк итеп кичәне дәвам иттерделәр; күп тә үтмәде, кунаклар инде яхшы ук кызып җиттеләр, бер-берсе белән кызу-кызу сөйләшеп киттеләр. Күбесенең авызы сөйләгәнен колагы ишетми баш лады, сүзләре чуала, фикерләре бутала, телләре бәйләнә, баш лары әйләнә башлады. Шулчак баягы кырмыска тагын күтәрелде, ахры, үзләре турында кунаклардан мактау сүзләре ишетәсе килде, шул теләк белән, ул аларга шушы сорауны бирде: +- Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килгән кадерле кунаклар, әйтегез әле, көчледән көчле кемнәр алар?- диде ул. Билгеле, аның: "Һичшиксез, кырмыскалар, дөньяда тиңе булмаган батырлар алар",- дигән җавапны ишетәсе килде. +Нәкъ шулчак нидер бик каты шап итте, өй эче тетрәп китте. Сүзчән кырмыска каядыр югалды, кунаклар кайсы кая таралды. +- Кадерле кунаклар, каушамагыз, таралмагыз. Кичәнең ямен бозучы, кунакларның кәефен бозучы дошман тотылды,- диде әлеге кырмыска, ләкин кунаклар аның сүзен тыңламадылар, ничек булса да бу өйдән тизрәк сызу ягын карадылар... Бары берьюлы тышка йөгерделәр һем өйнең тышкы ягында коточкыч хәлне күрделәр. Зур башлы, кызыл билле кырмыскалар нәрсәнедер сырып алганнар, үзләренең үткен келәшчәләрен аңа батырганнар. Канатлы кырмыскалар: "Бирегез шул явызньң кирәген!"- дип кычкырып торалар, әйтерсең тегеләрнең көчләрен арттыралар. +Шундый каты көрәшне күргән чебен таңга калды, суалчан шуышуыннан тукталды, яфрак көясе тынын да көчкә генә алды. Бал корты, очып китәргә дип, канатларын җайлады; чикерткә, сикерергә дип, җайлы урын сайлады. +Үлән арасыннан мыштым гына, берәүгә дә сиздерми, тын гына үрмәли торган кара елан үрле-кырлы сикерде. Зәһәрле телен чыгарып, агуын чәчеп карады, кыр-мыскаларны чагарга уйлады. Кырмыскалар еланны аның саен катырак тешләделәр, үзләрендәге кислотаны елан тәненә җибәрделәр. +Елан, булдыра алмагач, каршы торуын ташлады һем мескен тавыш белән генә ялвара баш лады: +- Зинһар, тимәгез, зинһар, җибәрегез. Үзегезгә түгел, кунакларыгызга да тимәм, өй яныгыздан да үтмәм. Бер юл га инде кичерегез, азапламагыз, котылдырыгыз. +Ул шундый йомшак сүзләр белән кырмыскаларның күңелен йомшартмакчы, бераз гына хәл җыймакчы һем аннан тагын көрәшне башламакчы иде. Тегеләр дә бик сизгерләр, хәйләнә тиз сизделәр, җәзалауларын дәвам иттерделәр: +- Нигә өебез аша үтеп йөрисең, монда кырмыскалар торганны әллә күрмисец? Менә дигән кичәбезнең ямен китәрдең, кадерле кунакларыбызның кәефен җибәрдең. Шуңа күрә сине җибәрмәячәкбез, хәзер үк итеңне ашап бетерәчәкбез,-диделәр. +- Мин бит агач башына гына менгән идем,- диде елан.- Шуннан ялгыш кына егылып төштем,- диде елан. Ялвару да файдасызга булды, елау да бушка чыкты. Кырмыскалар аның итен бик тиз ашап бетерделәр. Кунаклар бар да, таңга калып, шул хәлне күзәтеп тордылар. Кырмыскаларның батырлыкларын мактадылар: +- Нинди усал дошманны да менә нишләттеләр, көчлелекләрен эш белән күрсәттеләр,- диделәр. +Батыр кырмыскалар еланны юк иткәч, кунаклар тагын бер җиргә җыелдылар, урманның саф һавасында, агач ышыгында тагы бераз күңел ачмакчы булдылар. +Ләкин баягы кырмыска үзенең соравын тагын кабатлады, җавап көтеп кунакларга карады: +- Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунаклар, безнең арабызда көчле бөҗәкләр кемнәр алар?- диде ул. +Елан белән оста көрәшүләрен дә күргәч, шундый матур өй төзүләрен дә белгәч, ул кунаклардан шушы бер генә җавапны көтте: +- Билгеле, кырмыскалар, дөньяда тиңе юк батырлар алар! +Ләкин кунаклар җавап бирергә ашыкмадылар. Һәркайсы үзләренең һөнәрләрен һәм үз батырлыклары турында сөйләргә тотындылар. +Чикерткә-микерткә җиләк яфрагына менеп утырды, озын аякларын җайларга тотынды. Бөтен кунаклар аңа карадылар, нишли инде бу?- дип көтеп тордылар. Ул озын аяклары белән бер кечкенә яфракны этте, очкыч шикелле очып та китте. Кунаклар аның һөнәрен бик мактадылар, шулкадәрле ерак сикерә алуына таң калдылар. Чикерткә сикерүне шунда туктатты һәм кунакларны тагын үзенә тартты. Яфрак өстенә баскан килеш кычкырып сөйләп китте. Кунакларның барысына да ишете-лерлек итте: чикерткәләр, имештер, әле җырга да бик оста булалар, сайраулары белән, имеш, сандугачларны уздыралар, ə сикерсәләр инде, уктай атылалар. Имештер, чикерткә инде иң көчле бөҗәк, бер метрга сикерү өчен, беләмсез, никадәр көч кирәк? Дөрес, ул чикерткәләрнең кырмыскалардан күп җәфа күрүен, күпләренең алар тарафыннан үтерелүен дә сөйләмәкче иде. Ләкин шунда ук ул кырмыскаларда кунакта булуын хәтерләде, мондый сүзләр өчен үзен юк итәрләр дип шүрләде, шуңа күрә бу хакта ләм-мим димәде. +Күп тә үтмәде, икенче кунак кузгалды: суалчан-оялчан боргаланды да сыргаланды, ул да суалчаннарның зур хезмәте турында сөйләргә уйлады. Берәүгә дә күренмичә шуышып килде һәм улән сабагына үрмәләп менде. +- Без, суалчаннар, җир балалары, - диде суалчан. - Көнебезне һәм төнебезне хезмәт белән үткәрәбез, сабан төсле, туфракны күтәрәбез, өске катын аска төшерәбез, аскы катын өскә менгерәбез. Яңгыр соңыннан җирдәге вак тишекләргә һәм нәни өемнәргә күзегезне салыгыз, бер генә минутка карай алыгыз. Болар бары да безнең хезмәтләр. +Əнə шул тишекләр аркылы туфрак эченә һава үтә ала. Ул һава белән үсемлекләрнең тамырлары сулу ала. Без туфракның уңыш бирүчәнлеген күтәрәбез, без агротехника чараларын үткәрергә кешеләргә ярдәм итәбез. Әгәр без булмасак, җир өстендәге үсемлекләр хәзергедәй гөрләп тормаслар иде. Һәм уңышны да хәзергедәй мул бирмәсләр иде. Ə инде ул вакыт Нечкәбил белән чикерткәсенә, шулай ук яфрак көясенә, күбәләгенә һәм кырмыскалар армиясенә хәзерге төсле яхшы булмас иде,- диде ул. +Кунаклар аны тыныч кына тыңладылар, һәр сүзе дөрес икәнлеген белсәләр дә, кул чапмадылар. Берсенең дә суалчанны иң көчле итәсе килмәде. Суалчан туктамады, сүзне сүзгә ялгады: +- Безнең төсле үсемлекләр өчен кайсыгыз тагы зур файда китерә? Тагы кайсыгызның кулыннан шундый эш килә, шу-шындый файдалы эшне кайсыгыз тагы башкара ала? Суалчанның иң көчле бөҗәк икәнен хәзер инде аңлагансыздыр, аларның тиңсез хезмәтләрен үзегезнеке белән чагыштырып карагансыздыр. +Билгеле, аның әле бик күп сөйли торган сүзләре калды, ни өчендер, ул суалчан ашаучы копхлардан, сукыр тычканнардан, энәле керпедән, төрле коңгызлардан, кармак очына куючы шаян балыкчылардан бер дә зарланмады; кырмыскаларга да кагылып үтмәде. +Ул туктагач, бераз гына тын алгач, агач башыннан бер тавыш ишетелде, кемдер: "Яфрак көясеннән дә файдалы бөҗәк бармы икән?"- дигән сорауны бирде. Барысы да әйләнеп агач башына карадылар, яшел яфрак өстендәге йонлач көяне күреп алдылар. Көя пәрәвез сузарга да, үрмәләргә дә - барысына да җитеште, ямь-яшел матур яфракларны минут эчендә тиште. Ләкин кунаклар аның мондый оятсызлыгына түзеп кала алмадылар, төрле яклап кычкырына башладылар: +- Тузга язмаганны сөйлисең! +- Күзгә каран алдалыйсың! +- Яфрак көясеннән дә файдалы бөҗәк бармы икән дисең, кемнең кем икәнен безне әллә белми дисең?- диештеләр. Кунаклар бераз тынычлангач, яфрак көясе тагы дәвам итте, ялганын тезеп китте. +Имештер, әй, кыен эш соң калын яфракларны кимерү, ихтимал, җиңелрәктер тау-ташларны җимерү. Яфракларны үтәли кисү - күп көч сорый торган эш, шулай булгач, билгеледер инде кемдә күп көч. Имештер, бернәрсәгә дә зарар китермибез, бернәрсәгә дә тимибез. +Күбәләк-тугәрәк аның сүзләренә чыдамады, чәчәк урындыгыннан кузгалды. Пыр-пыр итте дә агач башыннан очып килеп җитте. +- Ничек инде зарар китермисез?- диде ул. Якындагы бер агачка күрсәтте һәм өстәп әйтте: +- Сез яшәгән агачлар əнə ничек шыр ялангач булып, яфраксыз калалар, агачлар, үсемлекләр бары да сездән зарланалар. Яшел яфракны әрәм итәргә, матур үсемлекләрнең ямен бетерергә күпме көч кирәк, әйтегез әле тизрәк? Ялганлыйсың, йөзеңне дә чытмыйсың, шушы кадәр бөҗәкләр алдында берәүгә дә зарар китермибез. +Яфрак көясе елмаеп кына күбәләкнең сүзләрен тыңлап торды. Сүз ахырында һөҗүмен күбәләкләргә таба да борды: +- Син, кубәләк-тугәрәк, үз туганыңа каршы чыгасың, әллә шуның белән яхшы ат казанасыңмы? Сез бит күбәләк булган-чы башта үзегез дә көя буласыз, яфрак ашап симереп "курчак"ка әйләнәсез, аннан гына кубәләк төсенә керәсез, хәзер чәчәк иснәп йөргәч кенә бик акыллы баш булгансыз, үткәндәге эшләрегезне бөтенләй оныткансыз. +Күбәләкнең авызын каплагач, көя агач башыннан җиргә төште. Кунакларның аны юньләп тыңламауларын: "Бу ярык барабан сүзен кайчан бетерер икән?"- дип торганнарын сизенде. Аның әле байтак сөйлисе сүзләре калды, ул тут агачы яфрагын ашап ефәк бирүче көяләргә бер дә тукталмады. Аларның файдалы хезмәтләрен, кешегә ярдәм итүләрен, ефәк бирүләрен әйтмәде. Яңгырның көяләрне агач ботагыннан юып төшерүләрен, кошларның аларны чүпләп бетерүләрен, кырмыскаларның җәзалап үтерүләрен сөйләмәде, хуҗаларның кәефен җибәрергә теләмәде. Чәчәктән чәчәккә сикергәләп очып килеп җитте кубәләк. Ул чәчәкләрнең хуш исле булуларын, кубәләкләрнең чәчәк сөюләрен, көне буе тукта-мый очып йөрүләрен, табигатьне матур итеп бизәүләрен сөйләде. +Тукранбаш чәчәгендә нидер тавышланды. Кунаклар шунда борылдылар һәм чәчәктән бал суырып ятучы Нечкәбилне күрделәр. Ул кунакларның аңа таба борылуларын гына көтте, вакыттан файдаланып сөйләп тә китте: +- Чәчәкләрдәге бал, без булмасак, әрәм булыр иде, без булмасак, уңыш та түбән булыр иде. Чәчәк әченә яшеренгән балны суыруның никадәр көч сораганын, балавыз сузуга күпме көч түгелгәнен беләсез, әгәр шуларны сез үзегез эшләсәгез, бал кортлары иң көчле бөҗәкләр, дияр идегез, - диде ул. Ләкин кунаклар юньләп тыңламагач, аңа дошманнарына да тукталып калырга мөмкинлек булмады. +Ерак та түгел, корыган яфраклар кыштырдады, чыбык-чабыклар шартлады, җирне тетрәтеп, кемдер атлады. Кайсыдыр бөҗәк: - Кеше килә! - дип кычкырды. Кунаклар сафында буталыш башланды: чикерткә бер читкә сикерде, суалчан җиргә сенде, бал корты чәчәккә яшеренде, күбәләк һавага күтәрелде, яфрак көясе яфракка сыенды, чебеннең коты очты, кая да кузгала алмады, ə үрмәкүч бу хәлдән нык файда-ланды. +Урмандагы барлык агачларның, андагы усал ерткычларның хуҗасы атлады. Ерткычларның көчлесе арслан да аңа баш иде, кошларның иң үткене каракош та аны сәламләп калды, бөҗәкләр дә аны олыладылар - бары да үзләренчә сайрарга тотындылар. Ташкын елгаларны авызлык-лаучы, киң болыннарны, куе урманнарны үз эшенә файдаланучы, бөтен табигатьне үзенә баш идерүче кеше һаман атлый бирде. +Күп тә үтмәде, урманны яңгыратып пычкы чыжылдады, җирне тетрәтеп, зур агач ауды... +Шулай итеп, чебен белән үрмәкүч сөйли алмый калдылар. Алар качучы кунаклар белән бергә кузгалдылар. Эх, әрәм калды бит, әрәм калды. Үрмәкүч үзенең сүзләрен күңеленнән ятлаган иде, кунакка барыр алдыннан гына көзге алдына басып, берничә тапкыр кабатлаган да иде. Эх, сөйләргә булмады бит, сөйләргә булмады. Әгәр ул сөйләгән булса, үрмәкүчтән дә көчле бөҗәк юк икәнне кунаклар белеп киткән булырлар иде һәм үрмәкүчләрне мәңге олыларлар иде. +Чебен дә сөйли алмый калуына бик көрсенде, ашыгыч булса да, баягы сүзчән кырмысканы күрде, кичә әгәр яңадан җыйналса, беренче итеп аңа сүз бирүен үтенде. +Урман тынгач, бөҗәкләр яңадан урыннарыннан тордылар, барысы да бергә җыйналдылар, күп булдылар. Чебен белән үрмәкүч кенә күренмәде, кунакларның кай-берләре ишеттеләр: кайдадыр нидер безелдәде. Эзләргә тотынгач таптылар, күреп шаккаттылар. Кунаклар качып торган арада, үрмәкүч пәрәвезен сузган, чебенне шунда эләктереп алган һәм канын эчәргә тотынган. Теге, мескен, безелдәп ярдәм сораган, берәү дә ишетүче булмаган. Бу эше өчен үрмәкүчне бик каты тиргәделәр, чебенне пәрәвез богаулардан азат иттеләр. Чебен Шакшиевның шакшылык дусты икәнлеген күпләр беләләр, үрмәкүчнең дә кемлеген инде сизенәләр. Пәрәвездән тукып оялар коручы, кайда өй җыештырылмый - шуның почмакларында торучы... +Барлык кунаклар инде зур дәрт белән соңгы бөҗәкне тыңларга җыйналалар. "Батырларның-батыры, көчлеләрнең-көчлесе, билгеле, алар!"- дип, үзара пышылдадылар. Әрекмән яфрагына таба канатлы кырмыска якыная, бары да йотылып карыйлар аңа. Култыгына иләмсез зур портфель кыстырган, портфеленә сыймаган кәгазьләрне зур башлы сакчы кырмыскага тоттырган, баягы сүзчән кырмыска тагы сөйләп китте: +- Хәзер кырмыскалар иленең аналарыннан берсе сөйләячәк, бөтен сөйләгән сүзләргә бәя бирәчәк һәм арабызда кемнең көчле һәм иң файдалы икәнен күрсәтәчәк,- диде. +Әгәр кырмыскалар анасы сөйләгән булса иде, кунаклар анны тыңлый-тыңлый арырлар, йә татлы йокыга талырлар, йә кичәне ташлап таралырлар иде. Әгәр сөйләнгән булса, ул речь бик озын булыр иде. Анда кырмыскаларның үзе кадәр әйберне күтәрә алуы да, ата кырмыскаларның зур походларга баруы да, канлы сугышларда катнашулары да, урман корткычларына каршы көрәшүләре дә, шуның белен үсемлекләргә ярдәм итүләре дә - бар да бар иде. +Кызганычка каршы, ул речь сөйләнмәде. Ана кырмыска авызын ачкан килеш катын калды, колакларны ярырлык булып, урман әче тетрәп алды. Агачлар шаула-шырга, үләннәр үкерешергә тотындылар. Урман эчен караңгылык басты. Бөҗәклер булачак хәлне алдан ук сизенделәр. Шуңа күрә кайсы кая посарга дип йөгерделәр. Караңгы урманны ялтыратып, яшен уйнады. Һем кинәт кенә көчле яңгыр да коя башлады. Шуның аркасында "Кем көчле?" дигән бәхәс бетмичә калды. Сез, бәлкем, аны үзегез белерсез, кем көчле икәнен әйтеп +Эчтәлеккә кайтарга бирерсез? +Куян кызы +Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән. +Көннәрдән бер көнне куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән. +- Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын,- дигән. +Кызы бу бүләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ə ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә - ул салган, әнисе тагын кигезгән, ə ул тагын салып ташлаган. +Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерэ икэн. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән. +- Әни, әни, минем аягым бик авырта! - дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган. +- Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич,дигән. +"Инде ни эшләргә?" - дип уйга баткан куян. "Бу бал аны кая алып барырга, ничек дәваларга?"- дип кайгырган. +Шул вакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән- тиенне кургән. Ул куянга болай дигән: +- Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен "доктор Айболит"ка барырга, аңардан киңәш сорарга кирәк,- дигән. +Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, "доктор Айболит"ның өенә узе илтергә булган. +Куян кызын күтәргән дә "Айболит доктор "га киткән, тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән. +Барып җитсәләр, "доктор Айболит "ның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән. "Балаларны чиратсыз карыйм мин",- дигән "доктор Айболит". Куян кызын доктор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. "Доктор Айболит" куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм шул вакытта куян кызына әйткән: +- Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма,- дигән. +"Доктор Айболит"ка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый +Эчтәлеккә кайтарга киеп йөри икән. +Нечкәбил +Каршыгызда, менә күрәсезме, нәрсә соң ул, беләсезме? +Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар. +Кортлар? Нинди кортлар? +Татлыдан татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коялар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар, еларга итәләр. +Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар. +Əнə зәп-зәңгәр офык читеннән, көлө-көлө, алтын кояш та күтәрелә. Аның шаян нурлары, җиз уклары умарта өйләренең стеналарына тияләр дә: +— Торыгыз, торыгыз, эшкә тотыныгыз,— дияләр. +Башта сирәк-мирәк кенә, берәмләп кенә, бал кортлары ояларыннан чыгалар. Кояш югары менеп киткәч, һава җылынып җиткәч, көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыгалар. +Зың-зың... Еракка-еракка, бакчаларга, кырларга, урманнарга, болыннарга... +Менә бу зәңгәр ояның хуҗалары бик күп аның. Кулыңдагы бармакларыңны мең тапкыр санасаң яки күктәге йолдызларның санын исәпләп карасаң, бәлки, аларның очына чыгарсың. +Барысыннан да алдан торып, "соңга калам, ахры" дип, бар көченә йөгереп, менә шушы зәңгәр йортның ишегеннән, сөйгән өе эченнән Нечкәбил тышкы якка чыкты. +Алмагач биеклеге күтәрелгәч тә, зәңгәр өйнең кайдалы-гын билгеләде Нечкәбил: "Усаллар, килеп, өйне алмаштырмасыннар, Нечкәбилне саташтырмасыннар". Шуңа күрә ул өйнең төсен җентекләп карады. Өйнең төсе күк төсле зәңгәр. "Сау бул, өйкәем, матур гөлкәем",— диде Нечкәбил, өе өстендә бер-ике мәртәбә әйләнде дә ук шикелле туп-туры очты да китте. +Озак, бик озак очты Нечкәбил. +Өлгергән арыш, үзенең башакларын селкеп, аны сәламләп калды, чәчәкләргә төренгән кыр алкышлап каршы алды. +Нечкәбил, кечкенә очкыч моделе төсле әйләнә-әйләнә, чәчәккә килеп төште... Тирә-ягы тулы чәчәкләр: ап-аклар, сап-сарылар, зәпзәңгәрләр, кып-кызыллар. Йомшак кына искән җил белән селкенәләр, йөрәкне җилкендерәләр. Тирә-якка хуш ис чәчәләр, әйтерсең ислемай сөрткәннәр. +Бер чәчәктән — икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә күчә Нечкәбил. +Бер чәчәктән икенчесенә куна-куна, чәчәк тузанына буялып бетә. Ул тузанны, бер чәчәктән алып, икенчесенә калдырып китә. Шулай итеп уңышны күтәрүдә ярдәм итә. +Чәчәктән чәчәккә күчкәндә, аларның татлы суларын эчкәндә, Нечкәбилгә бер саранча очрый. Җитмәсә: +— Әй йонтач!— дип, Нечкәбилгә эндәшә. +— Минем исемем Нечкәбил, сүзең булса, якын кил,—ди Нечкәбил. +Саранча якынрак килә дә Нечкәбилнең ни эшләп йөрүен сораша, аннан үзе турында да сүз ача: "Минем бабаларым бу илгә ачлык елны Иран якларыннан очып килгәннәр. Күрәсең, монда тормыш шәбрәк дип белгәннәр. Ләкин кешеләр алар-ны агулап үтергәннәр, канаулар казып күмеп бетергәннәр. Шомырт түшле сыерчыкларга кадәр безне берәмләп чүпләгәннәр". +Нечкәбил каршы җавап кайтара. Җавапны тыңлаган саранчаның күзләре акая. +— Үзләренә файда китерсәң, кешеләр агулап та үтермиләр, күмеп тә бетермиләр. Җылы өй ясап үрчетәләр, тәмле ширбәт эчертеп үстерәләр. Игеннәрнең башларын коеп йөргәч, нигә үтермәсеннәр,— дип, Нечкәбил сүзен бетерә. Нәкь шул вакыт һавада сыерчыклар көтүе күренә. Арадан берсе, артык тересе, чем-кара түшлесе, теге саранчаны тота да йота. +Саранча турында сүз дә шуның белән бетә. Ə безнең Нечкәбил алга таба очып китә. +Чәчәктән чәчәккә күчкәндә, баллы сулар эчкәндә, Нечкәбилгә тагын кемдер эндәшә, үзе янына дәшә: +— Чага торган кортчык, минем яныма килеп чык,— ди. Нечкәбилнең исе китми, аның янына бармый-нитми: +— Минем исемем Нечкәбил, булса сүзең, үзең кил,— ди. Бусы да кешеләрдән, хайваннардан зарлана: "Кайсы кулы белән бәреп үтерә, кайсы койрыгы белән сыпырып бетерә,— ди.— Кояш нурларыннан куркам, шуңа күрә яфрак астында посып утырам, ауга да көндезен сирәк чыгам",— ди. +Нечкәбил саранчага биргән сабакны, аңа әйткән туры җавапны моңа да әйтә: +— Кан эчәбез дип, кеше борчыйсыз, бизгәк авыруы таратып йөрисез! +Кичтән ач калган озынборын, Нечкәбилнең үткен сүзләрен тыңламый-нитми, чүп утаучыга таба: "Җизни, җизни, күңелем синнән бизми!" — дип безелди-безелди кан эчәргә оча. Утаучы да аның кунганын гына көтә, озынборынны шунда ук юк итә. +Аның турында да сүз шуның белән бетә. +Ə безнең Нечкәбил башка чәчәккә күчә. +Чәчәктән чәчәккә очканда, мәк чәчәгендә бал суырып ятканда, калын тавыш белән тагын кемдер эндәшә: +— Бал корты, бал корты! — ди. +— Минем исемем Нечкәбил, сүзең булса, монда кил! Үлән арасыннын выжылдау ишетелә, ике канатлы, алты аяклы, яшел башлы, күгелҗем кашлы кигәвен килә. Кигәвен Нечкәбил янына килеп җитә. Аннан үзара исәнлек-саулык сорашу башланып китә. +Кигәвен Нечкәбил янына чәчәк урындыкка утыра да елларның "авырлыгыннан" зарланырга тотына: +— Печән чабу вакытын без өзелеп көтәбез, хәер, аннан соң үзебез дә үлеп бетәбез. Шул вакыт безнең өчен азык күп була. Атлар, тайлар, кешеләр белән бөтен болын тула. Ə бу елларда атлар, печән чабучылар урынына ниндидер машина килә. Үзенә тагылган машинасы-чалгысы белән бер-ике көндә бөтен болынны чабып та китә. Ул машина үзе һаман пошкыра, тирә-юнне бик тәмсез ис белән тутыра. Шул машинаның сыртына да кунасың, үзеңчә татлы итеп тешләгән дә буласың, һич тә рәт чыкмый. +Нечкәбил авызын ерып көлә дә, бер-бер артлы тезеп, сөйләп тә китә: +— Ул болыннар элек алпавыт болыны иде. Хәзер аны совхоз болыны диләр. Тәмсез ис чыгара торган машинаны трактор дип атыйлар. Аңа керәчин ягалар, ə артына чабу машинасы тагалар. +Нечкәбил аңа үзенчә аңлаткан була, җиренә җиткереп сөйләп тора, ə ул, явыз, тир исен сизә дә сыза, Нечкәбилнең кәефен боза. +Нечкәбил артына әйләнеп караса: такыр гына юлдан атын куакуа, юлчы бара. +Нечкәбил аның дугасына күзен сала, теге, хәерсез кигәвен, шул дугага кунып бара, аннан ат ботына куна, һәм ат аны койрыгы белән җиргә бөреп төшерә. +Кигәвен турында да сүз шуның белән бетә. +Ə безнең Нечкәбил исән-сау очып китә. +Оча-оча шактый кителгән, ун километр ераклыктагы урман артына барып җигелгән. Өенә кайтырга чыккач, Нечкәбилне дулап искән җил каршы ала. Җитмәсә, көньягыннан күк күкрәп болыт та кузгала. Җил котырып исә, очучы чыпчыкларны да, кечкенә кошчыкларны да үзе белән ияртеп алып китә. Җил бит ул менә нинди тиле, Нечкәбилне дә әллә кая алып китәргә тели. Нечкәбил карыша, җил белән тартыша. +Мескен Нечкәбил бик арыган була, җитмәсә, кайтып җитәм дигәндә генә, яңгыр астында кала. +— Инде нишләргә? +Нечкәбил аптырамый, ул шунда ук таба яхшы юл — әрекмән яфрагы астына керә, шулай итеп яңгырдан яшеренә. +Үкереп искән җил болытларны куа... Бераздан яңгыр да тына, ялтырап кояш та чыга. Аннан Нечкәбил дә кайтырга чыга. +Алып кайткан балын, ашый торган азыгын кәрәз күзәнәгенә салыйм дисә, ни күрсен Нечкәбил: ятьмәдән эшләнгән битлек кигән бабай, шундый ук битлекле бер малай Нечкәбилләр өенә төтен өрделәр, ə умарта кортлары, төтеннән куркып, тышка йөгерәләр. Карышучыларны һәм рамда калучыларны йомшак канат белән себерәләр. Бал тулы рамнарны бал суыртучыларга илтеп бирәләр. +Əнə анда ак калайдан эшләнгән бал суырту машинасы әйләнә. Күзәнәкләрдәге сыек бал, суырту көченә каршы тора алмыйча, машина стенасына сибәли. +Аннан соң татлы бал такта чиләккә су кебек агып төшә. Тирәякка бал исе сибелә, сизгер бал кортына гына түгел, бу ис безгә дә сизелә. +Ə нигә соң бал кортлары килмиләр. Савыт тирәли выжылдап очып, йөдәтеп йөрмиләр. Чөнки моннан башка чәчәкләрдә дә бал күп, барлык умарта кортлары да тук. Ə менә син, табыш беткәч, бал исе чыгарып кара, ничек чыдарсың, бичара! Умарта кортлары савытыңны сырып алырлар, кайсылары, балга батып, чыга алмый да калырлар. Булышырга шөпшәләр дә килеп җитәр, чиләк эчендәге балың минут эчендә бетәр. +Әлеге җан тыныч, һич юк куркыныч. Агач чиләккә бал ага, кәрәз күзәнәкләре бушап кала. +Ə аннан соң тагын кызу эш башлана. Күмәк хезмәтчеләр барысы да кәрәзгә ташлана. Кәрәзнең күзәнәкләрен төзәтергә, яш балаларны тәрбияләп күзәтергә, күзәнәктә төренеп яткан бал кортларын җылытырга, өй эчен чиста тотарга... +Балавыз төсле соры, озынча гәүдәле, кыска канатлы, бөтен ояда бердәнбер булган ана корт кәрәз күзәнәге саен йомырка салып йөри. +Юан сорыкортлар, симереп, эшче кортлар ташыган балны ашап, кикереп яталар. +Бөтен эш эшче кортлар җилкәсендә: алар бал җыялар, балавыз сузалар, бала тәрбиялиләр, йорт эшен дә эшлиләр. Үзләре бик көчле булалар, дошманга каршы да торалар. +Безнең Нечкәбил дә — эшче корт, аның да җилкәсендә зәңгәр йорт. +Көннәрнең берендә калынаеп кына, авыраеп кына Нечкәбил эштән кайтса, хәйранга кала: зәп-зәңгәр өйләренең ишегеннән бал кортлары бертуктаусыз атылып чыгып торалар, көтүләре белән очалар, сорыкортлар выжылдыйлар. +Очалар да очалар кортлар, ояларына кире кайтмыйлар, кояшны кечкенә генә болыт кебек каплыйлар. +— Ни булган? +— Кем тия? +— Нигә бодай бал кортлары тузгыйлар? +Бал суырткан бабай белән әлеге малай шатланып йөриләр: +— Умарта аера,— диләр. +Алмагач ботагына, беренче булып, ана корт куна.^ Шул урынга ук эшче кортлар да куналар, бары да бергә җыйналалар, күп булалар. Ион йомгагы төсле булып, корт иле алмагач ботагына сара. +Әлеге бабай белән шаян малай илнең сарып бетүен генә көтәләр, кабыктан эшләнгән тубал алып киләләр, һәйбәтләп аңа лимон мае сөртәләр. Бабай туз кашык белән җайлап кына кортларны тубалга соса башлый. Бик күп сандагы башка кортлар белән бергә таныш булган Нечкәбилне дә тубал эченә +ташлый. +Тубал эчендә жулау башлангач, яртысыннан артык ил тубалга туплангач, бал кортлары үзләре үк тубалга керә башлыйлар. +Бал кортлары кереп беткәч, бабай тубалның авызын бәйләп куя. "Тубалны, улым, син салкынча урынга куй",— дип, аны малайга тапшыра, үзе яңа семья өчен яңа йорт хәзерләргә керешә. +Еш шулай булган да булыр иде. Ләкин бабай белән теге шаян малай аны көтеп тормадылар, хәйләлерәк юлны сайладылар. (Мин генә сезгә шулай язып үттем, сезне дә өз генә алдалап киттем.) Зәңгәр өй урынына шуның төсле үк өйне китереп куйдылар, ə тегесен күздән җуйдылар. Умарталыкның теге башына илттеләр дә үзләре тыныч кына кайтып +киттеләр. +Берни булмаган төсле эшче кортлар бал эчәргә ашыгып очтылар, тик инде төп йортка кайтмадылар, шикләнсәләр дә, яңа куелган өйгә кереп тулдылар. Төп йорт зәгыйфләнебрәк калды, яңа йорт үсә башлады. Ятим иделәр, ана чакырдылар, менә дигән итеп тора башладылар. +Ләкин яңа өйдә әле ярлылык. +Рамнарның әле тирән күзәнәкле кәрәзләре юк. Яңа өйдә әле бер тамчы да бал юк. Ясалма кәрәзләрне бал салырга яраклы итеп, тартыпсузып эшлисе бар. +һичнигә карамый яңа хуҗалар үзләренчә^ җан-фәрман тырышкан булалар: бал ташыйлар, кәрәз ясыйлар. +Зур дәрт белән эшләгәч, көчеңне кызганмагач, яңа йорт та аякка баса. +Ләкин... +Кышка бал хәзерләнеп җитте, инде баштан кайгы китте дигәндә генә, әлеге бабай белән теге шаян малай, килеп, баллы кәрәзләрне кистеләр дә алып киттеләр. Суыртылган балны кешеләргә — колхозчыларга бирделәр. +Менә кортлар өчен күңелсез көз дә җитте. Кырда, болыннарда чәчәкләр күптән бетте. Суык җилләр исә башлады. Нечкәбил дә хәзер бал алып кайтмады. +Көннәрнең дә яме китте, кышка җыенырга вакыт җитте. +Сорыкортлар үзләре бал җыймыйлар, бик юашлар, чага да белмиләр, ə бит менә кышка дигән азыкны ашап йөриләр. Семьядагы шулкадәр сорыкортны кышлатсаң, азык күп китә, эшчеләрнең азыклары үзләренә генә җитә, шуңа күрә сорыкортларны бүгеннән үк үлем көтә. +Сорыкортларга — әрәмтамакларга каршы сугыш башлана. Нечкәбил бер симез сорыкортның җилкәсенә менеп атлана. Сугышасугыша очып барышлый, әрәмтамакның билен кыеп ташлый. +Нечкәбил бүген ишек янында, бернинди корал юк кулында, ләкин үзе сакта тора. Җәй көне бер корт та сакламады ишекне, өй эченә кертә торган тишекне, ə көз булгач, саклау нигә кирәк? Кайсыгыз зирәк? Әйтегез әле тизрәк. +— Əнə күрәсезме, кара гына, шома гына бер эшче корт өй тирәсендә әйләнә: өйгә керергә исәбе, белә ул кая яшерелгән бал кисмәге. Балны урлап ашарга да җәһәт кенә качарга... +Умартачы бабай зәңгәр йортның ишеген кыса төшкән, моның белән Нечкәбилгә бик зур ярдәм иткән. Саклау өчен эш җиңелләшкән. Шуңа күрә ул постында нык тора, килгән каракларның барысын да кире бора. +Беркөнне умартачы бабай белән әлеге малай умарталарны кышлыкка хәзерләп йөриләр иде. +Яңа семья йортының эчке катын бөтенләй алып ташладылар. Җылырак булсын өчен, аскы катны да кыса башладылар. +Болай актарынуга Нечкәбил иптәшенең бик ачуы килде. "Ахры, соңгы балыбызны да алырга килгәннәр",—диде дә әлеге шаян малайның борын очына гына үзенең угын кадады. +Малай үрле-кырлы сикерде, түзә алмагач, елап ук җибәрде. Ак сакаллы бабай җитди төс алып: +— Әйттем бит мин сиңа көз көне бал кортлары ачулы булалар, дидем, ə син битлек кимәдең, карыштың,—дип, малайны орышты. +Бал кортының агулы угы малайның борынында утырып калган иде. Угы белән бергә аның эчәгеләре дә чыкты. Ул башта очып киткән булды, ләкин озак оча алмады, үлде. +Яфраклар коелып беткәч, кошлар җылы якка киткәч, бал кортларының ояларын җылы урынга кышларга күчерделәр. +Нечкәбилнең зәп-зәңгәр өен башка бик күп өйләр белән кышларга керттеләр. +Эчтәлеккә кайтарга +Әкият тә шуның белән бетте. +Сертотмас үрдәк +Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк булган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. "Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим",— дип башлап китә торган булган ул сүзен. +Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. Йортындагы һәрбер кош-кортына: +"Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!" — дигән. +"Нигә белдермәскә кушты икән?"— дип, үрдәк йөдәп чыккан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган. +Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. "Ыкенче көнне дә кайтмас бу",—дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. "Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!" — дигәннәр алар үрдәккә. "Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!"—дигәннәр. Үрдәк күнгән: "Ярар, сезнең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде",—дигән. +Иртә торгач та үрдәк, уйлап-нитеп тормаган, тамагын туйдырган да юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре — тәпиләре— үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән... +Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән. +Үрдәк күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер керпе килеп чыккан һәм аңа сүз дә кушкан: +— Кая барасың болай?— дигән. +Үрдәккә инде шул гына кирәк тә. Юл буе берәү дә очрамаганга, берәү белән дә җәелеп сөйләшергә туры килмәгәнгә, аның бик эче пошкан булган, иптәшләренең әйткәннәрен дә оныткан, сүз артыннан сүзне тезәргә тотынган: — Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр,— дигән. +— Синең өең эракмы соң? — дигән керпе. — Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы? — дип сораган. Аның үз хәле хәл, бик нык ашыйсы килә икән. +— Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! — дигән үрдәк. Өйләрендә еланнарның бөтенләй юклыгын, тычканнарга көн бирмәүче мәченең шуклыгын да сөйләп биргән. +— Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч булыр, җимерелмәслек нык булыр,— дигән. +Керпенең бу акыллы киңәшенә үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга урман эченәрәк атлаган. +Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер куян очраган, һәм ул да аңардан сораган: +— Өй, бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең? +— Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды,— дигән үрдәк, керпегә сөйләгәнне моңа да сөйләп биргән. — Куян эченнән генә: "Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән",— дигән. Үрдәктән өйләренең кайдалыгын сорашкан, теге юләр моңа да серен ачкан. +— Хуҗаңны күргәнем юк,— дигән дә куян куаклык эченә кереп югалган. +Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры аю мышный-мышный йоклап ята икән. Үрдәк аны да уяткан. Керпе белән куянга сөйләгән сүзне аңа да сөйләп биргән. Сүз ахырында аюдан сораган: +— Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме? Аю: +— Күрмәдем,— дип җавап биргән. Үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай булып кыланган.— Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың,— дип, юл өйрәтеп җибәргән. Ə үзе эченнән генә: "Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән",—дип, ашыга-ашыга китеп тә барган. +Үрдәк һаман хуҗаны эзләвен дәвам иттергән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан: +— Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең? — дигән. Теге дә үзенең ник йөрүен сөйләп биргән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә ияреп китүен бүрегә дә әйткән. Усал бүре тешләрен шыгырдаткан, үз-үзенә: "Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән", — дигән, ə үрдәккә: "Андый кешене күргәнем юк!"—дигән дә үзе куаклар арасына кереп югалган. +Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашып бара икән. +Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер төлке килеп чыккан. Теге дә ахмак бит, моңа да сүз кушкан: +— Багалмакай, матур апакай, минем хуҗамны күрмәдеңме?— дигән.—Янында эте, кулында балтасы бар иде,— дип өстәгән. Хуҗасыз һәм этсез өйдәге хайваннарның тынычсызлануларын, алардан башка куркуларын да сөйләп биргән. +— Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! — дигән төлке.— Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде,—дип өстәгән. Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда төлкенең оясы буенда балалары уйнап йөриләр икән. Алар: +— Әни, безгә азык алып кайттыңмы? — дип, аның тирә-юнен сырып алганнар, ə ул, авызын ерган килеш, үрдәккә күрсәткән... +— Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите,— дигән һәм шул минут, үрдәкне буып, балаларына бүлеп тә биргән. "Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән!" — дип, алар, авызларын ялый-ялый, аны ашап та ташлаганнар, ләкин туймаганнар, аналарыннан тагын да сораганнар. +— Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам,— дигән төлке. Балаларын калдырып, авылга киткән. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасыннан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ə хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән... "Тагын берничәне тоткач, толып тектерермен",— дигән һәм тиресен киптерергә амбарга элгән. +Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр, Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр. Эчтәлеккә кайтарга +Чукмар белән Тукмар +Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бер-тигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып уткәрәләр, сугышырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән. +Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, карасын Тукмар дип атаган. Чукмар чукырга бик оста, ə Тукмар бик оста тукый икән. +Әби ашатырга тотынса, "Җимне миңа әзрәк бирдең", "Ник минем өлешемә кердең?"- дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешеп-әйтешеп кенә калмыйлар икән, шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чукырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән. +Бер дә бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга батканчы сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. "Боларны ни эшләтим икән?"- дигән. Тегеләрне бик каты орышкан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби алдында бераз тынычланып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын сугышырга тотынганнар. +Әби килеп житсә, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп: +- Әби, әби, кара әле, Тукмарың тукмый-тукмый башымны күгәртеп бетерде,- дип әләкли икән. Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый: +- Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде,- ди икән. +Әби аларның әләкләүләреннән дә туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, Тукмарны култыгына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. "Суярга алып китә, ахры, мине",- дип курыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган. +Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: "Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек",- ди икән. "Ярый,- дигән әби,алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итәм",- дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан. +Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган, ал ар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр. +Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә аларның электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә +Эчтәлеккә кайтарга төшереп тора икән. +Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән +(Менгрел халык әкияте) +Элек заманда этнең хуҗасы булмаган, берәү дә аның тормышы өчен кайгырмаган. Ул ялгызы гына яшәгән, берәү дә аңа: "Минем этем син!"- дип дәшмәгән. Тора-бара эт болай яшәүнең җайсыз икәнлеген төшенгән, үз-үзенә: "Дөньяда иң көчле берәүгә хезмәт итәргә кирәк!" - дигән. Үзенә хуҗа эзләргә керешкән, шул теләк белән юлга чыгып киткән. +Ай киткән, ел киткән, бара-бара, бер куе урманга барып җиткән. Урманда аңа көрән бүре очраган. Үзен берәүгә дә җәберләргә ирек бирмәүче усал бүре эттән сораган: +- Кая барасың болай?- дигән. +- Менә үземә хуҗа эзлим, рөхсәт итсәң, синең хезмәтчең булыйм,дигән. +Бүре риза булган. Бергәләп, алар алга таба киткәннәр. Бара торгач, бүре кинәт туктаган, тын калган, борынын күтәреп иснәнергә тотынган. Йонлач койрыгын аяклары арасына кыстырган да аланлыкны читләтеп кенә качарга тотынган. +- Хуҗам, нәрсәдән болай курыктың син?- дип сораган эт. +- Аланлык уртасында кемнеңдер бал ашап утырганын елле курмисецме? Аның кем икенен де әллә белмисеңме? Аю бабаң тотса, икебезне дә хур итсә! Әйдә, сызыйк моннан, ул безнең өчен бик хәтәр,диген буре. +- Ə, алай икән, аю синнән көчлерәк икән. Алай булгач, сау бул, усал бүре, син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел,- дигән эт, үз юлына киткән, аларның дуслыклары шуның белән беткән. +Аю янына барган да эт үзен хезмәтче итеп алуын үтенгән, аю күнгән: +- Ярый, мин синең хуҗаң булырмын, син минем хезмәтчем булырсың! - дигән.- Тик хәзер минем бик ашыйсым килә, әйдә, икәүләп, умарталыкка барыйк, рәхәтләнеп, бер туйганчы бал ашыйк! - дигән, этне үзе белән ияртеп киткән. +Алар, бара-бара, бер көтүгә очраганнар, ләкин ниндидер тавыш ишеткәннәр дә туктаганнар, шул тавышны ныклап тыңларга керешкәннәр. Көтү тузгыган: сыерлар мөгриләр, атлар кешниләр, барысы да койрыкларын чәнчеп чабып йөриләр. Ләкин аю агач артына гына посып караган да кире урманга таба борылган, ə эткә бу хәл гаҗәбрәк булып тоелган, ул түзмәгән, карт аюдан сорап куйган: +- Хуҗам нәрсәдән курыктың син?- дигән. +- Күрмисеңмени, анда арыслан хуҗалык итә, ишетмисеңмени, ничек бөтен дөньяны дер селкетә,- дигән аю. +- Ə кем соң ул арыслан?- дин сораган эт. +- Аннан да көчле, аннан да куркыныч ерткыч бөтен дөньяда да юк,- дигән аю. +- Алайса, сау бул, син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел,дигән дә эт аюны ташлап киткән, аларның дуслыклары шуның белән беткән. Эт арыслан янына килгән, аңа узенең йомышын сөйләп биргән. Арыслан да аны якты чырай белән кабул иткән, этнең әйткәне белән килешкән. +Эт арысланга күп еллар буе хезмәт иткән. Аңардан көчле берәүне дә курмәгән, арыслан этне берәүгә дә рәнлҗетергә ирек бирмәгән. Бер дә беркөнне алар, бергәләп, ауга чыкканнар. Күп көч куймыйча, шәпләп туйганнар. Кайтырга чыккач кына, арыслан кинәт туктаган, коточкыч көчле итеп үкереп җибәргән: таулар дер селке-неп киткәннәр, һавадагы кошлар җиргә төшкәннәр, башка ерткычлар кайсы кая качып беткәннәр. Арыслан тырнагы белән җирне тырныйтырный арып беткән, аннан кире борылып киткән. +- Хуҗам, нәрсәдән болай курыктың?- дигән эт. +- Əнə, курмисеңмени, зур адымнар белән атлап кеше килә. Аңардан да көчле дөньяда берәү дә юк, безгә тизрәк моннан китәргә кирәк,- дигән арыслан. +- Ə, алай икән, синнән дә көчлерәк зат бар икән, мин шуны белми йөрим икән. Алайса, сау бул, бүгеннән син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел, - дигән дә эт киткән, алар арасында дуслык менә шулай беткән. +Шул көннән башлап, эт кешенең хезмәтчесе булып киткән, ул аңа инде күптән, бик күптәннән бирле тугры хезмәт иткән, дөньяда +Эчтәлеккә кешедән дә көчлерәкне әле дә булса күргәне юк икән. кайтарга \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\320\220\321\202\320\270\320\273\320\273\320\260_tat.txt" "b/bylatypov/\320\220\321\202\320\270\320\273\320\273\320\260_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..5d8a5f29f168efb96a845449b517dc4e0b181957 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\320\220\321\202\320\270\320\273\320\273\320\260_tat.txt" @@ -0,0 +1,3714 @@ +АТИЛЛА +(Тарихи роман) +Мөсәгыйт Хәбибуллин +Бу романны соңгы биш гасырда азатлык юлында корбан булган шанлы татар халкының каһарман улларына багышлыйм. Автор. +"Безнең эраның беренче гасырларында төрек каганлыгы эчке сугышлар аркасында ике зур төркемгә бүленә. Төрекләрнең бер өлеше Кытай империясе канаты астына сыена, икенче өлеше олау-кибетләрен, хатын-кызларын югалта-югалта яу-орышлар аша көнбатышка таба юл яра һәм 155-158 елларда Җаек-Идел елгалары арасындагы далага чыгып, биредәге сармат һәм фин-угор кабиләләре белән кушылып, көнбатыш төрекләрнең ил-дәү- ләтен төзи. Язма тарихка кереп калган бу күчештән соң 200 еллар үткәч кенә көнчыгыш дала-җәйләүләреннән кузгалганда кибетолауларын һәм хатын-кызларын югалткан төркиләр куәтле көчкә әверелеп биредә көн күрә башлыйлар". +Л. Н. Гумилев. +Ләкин монда инде аларны Кытай тарихчылары кебек "хуннар" яисә "хунуклар" дип түгел, ә "гуннар" дип, ары таба болгарлар, кыпчаклар, бүген исә татарлар дип атыйлар. +(Ассызык авторныкы.) +"Атаклы Атилла 395 елда туа. Мәңгүк атлы хөкемдар улы. Ул утыз өч буынга кадәр үзенең бабаларын белгән". +Весс Робертс. +Гуннар ханы Атилла кул астында корал йөртә алырлык 700 мең кеше була. Атилла сәясәтен тормышка ашыра башлаган гуннар бер-бер артлы җиңү яулыйлар. Гуннар якынаюын ишетеп, халык кала-авылларын ташлап китә, күп очракта гуннарга сугышып торырга да туры килми... Ауропа озак вакытлар Атилладан куркып яши һәм аны күралмый. Данте Алигьери үзенең "Илаһи комедия"сендә болай дип яза: "Аллаһы Тәгаләнең Атиллага кулы җитте һәм ул аңа җәзасын бирде". Ауропалылардан бигрәк тә венгрлар Атилланы горурланып искә алалар: "Без, көнбатыш кешеләре, Атилланың тулы һәм тирән мәгънәгә ия булган фикерләрен әле булса аңлап бетерә алмыйбыз". Цезарь да - никадәр данлыклы булса да. Бөек Александр да Атиллага хас сыйфатларга тулысынча ирешә алмаганнар... +Весс Роберте. АКШның хәрби һава көчләре киңәшчесе, фәлсәфә фәннәре докторы. "Гуннар императоры Атилланың лидерлык серләре" китабыннан. +440 елларда Атилла утрак тормышка күчә. Ул Дунай елгасы буена "Илембул" дигән кала күтәртә. Халыклар бу каланы "Гунстан" дип йөриләр. +Мөсәгыйт Хәбибуллин. Автор. +Беренче китап +Орыш кырында каты яраланган Шимбай ханны +угланы Мәңгүк алып чыкты. Ул үзенең елгыр алае +белән дошманнарны ера-ера, кылычы белән уңгасулга селтәнә-селтәнә күкрәгенә ук кадалган атасы кырына үтте, ат ялына капланган ханны ияреннән суырып алды да, алае яклавына сыенып, орыш кырыннан чыгып чапты. Гаҗәбе шул булды, ике яктан да югалтулар күп булгангамы, "унуклар" дип аталган ак төрекләрнең олау-кибетләрен һәм хатынкызларын кулга төшергәнгәме, дошман аларны куа килмәде. Дошман тырнагыннан котылган Мәңгүк угланга икенче көнне орыш кырында шактый югалтуларга дучар ителгән Сакмар меңбаш белән Көнбаш атакай килеп кушылдылар. +Шимбай ханның хәле авыр иде. Юлны кисеп аккан елганы кичүгә, унуклар ашыгыч рәвештә киез йорт кордылар, каты яраланган хан гәүдәсен ат өстеннән алып, сак кына ак киезгә кертеп салдылар. Нидер өмет итеп, үлем белән тартышып яткан Шимбай ханның ярасын кара төрекләр аксакалы Көнбаш атакай карады. Хан ярасына ул ниндидер төнәтмәләр сөртте, бөркет каурые белән ханның канланып кипкән иреннәренә шифалы су тигезеп торды, ахыр килеп, ук тигән яраны өшкерә-өшкерә ялкын белән көйдерде. Әмма унуклар санында йөргән ак төрекләр тарафына Тәңре әҗәле юл ярган булган икән иңде - сихәтләнмәде хан, хәле бер дә җиңеләймәде. Алай да Көнбаш атакайның тырышлыгы бушка китмәгән икән, өшкергән ялкынның ярдәме тидеме - бермәлгә аңын югалтып торган Шимбай хан күзләрен ачты, үзе тирәли тезләнеп утырган угланнарына, туганнарына, ахыр килеп Көнбаш атакайга бакты. Атакайга нидер әйтергә дип кипшергән иреннәрен ачарга итте, ымсынып куйды, иллә авызыннан сүз чыкмады, тик күз төпләреннән ике бөртек яшь тәгәрәп чыкты һәм күз төбендә бертын тынып торды да, бит-сакалы буйлап аска тәгәрәде, соңгы мәлдә бер яшь бөртеге җирән сакал эченә кереп сеңде, икенчесе бермәл сакалына эленеп торды да, ак киезгә төшеп, тәгәрәп югалган терекөмештәй юкка чыкты. Бу инде Шимбай ханның соңгы сулышына Тәңре җибәргән ишарә иде. Әмма алай булмаган икән әле, Тәңресе кодрәте белән һәм үз куәте илә Шимбай хан янә күзләрен ачты һәм барысын да гаҗәпкә калдырып, туганнарына, угланнарына бакты һәм күз карашын Көнбаш атакайда туктатып, ап-ачык итеп: +- Көнбаш атакай, Тәңре кылычын Мәңгүк угланга тапшыр. Дулу ыруы ханы Шимбай әйтә сиңа моны. Яз килү белән бабабыз Угыз хан җәйләгән Җаек-Идел елгалары арасындагы далага таба кузгалыгыз. Ата-бабаларыбызның ил-даласына. Идел аръягындагы күрше сарматлар белән бәхәскә кермәгез, тату яшәргә тырышыгыз. Мәнем хыялым Мәңгүк угылымны Сармат хан кызына өйләндереп, ике зур кавемне бергә кушу иде - Тәңрем язмаган булып чыкты. Инде сез кавышырга тырышыгыз. Угорлар илтотары Куриш минем киявем, хатын-кызлар алырга аңа барыгыз. Килешер, ярдәм итәр, ипле кеше, ил сөючән адәм. Сармат хан үлгәч, миңа ирештерделәр, ил белән шаһиншаһ угылы шаһзадә Бәһрам идарә итә икән, Мәңгүк угылыма ярәшкән хан кызы Сафурага өйләнгән диделәр. Күрше хакы - Тәңре хакы, аның белән дә тату яшәргә тырышыгыз. Кызларга кытлык туса, сарматлардан да сорарсыз. Ил-җәйләүләребезгә кермәсәк тә Сармат хан белән дуслыкта булдык, кызлар алыштык, кызлар бирештек - бер-беребез белән дустанә-тату яшәдек. Кылган игелек кырда ятмый, ят булса да Бәһрам бәк тә юл өстенә аркылы ятмас. Мин, унукларның ак төрекләре ханы Шимбай, ил-халкым туган туфрагыма алып кайта алмадым. Анагай туганыемны якларга барып, ыру-кавемемне зур югалтуларга дучар иттем. Моның өчен Тәңрем мине кичермәде, иң яман җәзасын бирде... +- Синең монда гаебең юк, юк, Шимбай хан, рәнҗеп китмә, юкка үртәлмә. Соңгы мәлдә Анагай илә Мөртәт ханнар хыянәт юлына бастылар, унукларны кыен хәлгә калдырып, Кытай гаскәриләре ягына чыктылар. Каһәр аларга, каһәр!.. +Ләкин Шимбай хан Көнбаш атакайга җавап бирер хәлдә түгел иде инде, аның башы кисәк берьякка авышты һәм гәүдәсе тартышып алды һәм сузылып тынып калды. Угланнар, туганайлары бер-берсенә карашып алдылар да башларын түбән иделәр. +Ә кич якта корылган йорт яныңа яшь тай китерделәр һәм йорт тирәли тугыз тапкыр әйләндерделәр дә иреккә җибәрделәр. Яшь тай, койрыгың чәнчеп, утлап йөргән анасы янына чапканда күрделәр: тайның анасы аны кешни-кешни каршы алды. Шулчак Көнбаш атакай Сакмар меңбашка таба борылды да: +- Бүген үк кабер казый башлагыз, ә иртәгә тайның анасын тотыгыз да кабер кырына китерегез, - диде. +Көнбаш атакайның әйтүенә ышансак, Шимбай ханның куәткә һәм гайрәткә ия җаны яшь тайга күчәргә тиеш, ә тай анасы исә Шимбай каберенә ятарга хокук ала - ханга теге дөньяда хезмәт итәчәк. +Икенче көнне кояш чыгуга, унуклар кавеме тезләнеп туып килгән якты көнне каршы алды һәм Тәңреләреннән туып килгән көннәрен игелекле итүләренә дога кылды. Ахыр, буралап казылган кабер янына юнәлделәр. Ак киезгә салган Шимбай хан мәетен сак кына буралап куелган кабергә төшерделәр. Җеназаны борынгы Угыз бабалары кылган йола буенча җирли алмадылар. Үз теләкләре белән хан кырына яткырыр өчен яннарында хатын-кыз заты юк иде. Шимбай хан каберенә Тәңре кылычыннан башка барлык киемсалымнарын, коралларын һәм ат дирбияләрен салдылар да тәүге тай анасын чалып ташладылар. Тәңре илчесе - Әҗәл Шимбай хан җаны артыннан килгәнче дип, кабергә өч көнлек ризык һәм кымыз куйдылар, аннары мәет өстенә догалар укый-укый алтын кебек арпа бөртекләре сиптеләр. Бары тик шуннан соң гына мәетне күмәргә керештеләр, һәр кеше очлымына тутырып, кабер өстенә туфрак ташыды, бу эш кич кояш баеганчыга кадәр дәвам итте, яңа көн тууга бу гамәл янә кабатланды. Әнә шулай өч көн буена кабер өстенә туфрак өйделәр. Җиденче көндә кабер өстенә өелгән балчыкны әйбәтләп очладылар да, тугызынчы көн дигәндә очланган кабер өстенә ак киез менгереп җәйделәр һәм орыштан исән калган барлык унуклар кабер тирәли бастылар һәм Көнбаш атакай кулын күтәрүгә, барысы да тезләнделәр дә, чыгып килгән кояшны каршы алдылар. Әнә шулай унуклар Тәңреләреннән Шимбай ханга тыныч йокларга фатиха алдылар. Бары тик шуннан соң гына Көнбаш атакай Тәңре кылычын тотып, кабер өстенә менде һәм үз янына Атилланың атасы Мәңгүк угланны һәм егетлек язларына яңа гына аяк баскан, билләренә кылыч тагарга хокук алган Рухил, Рамул һәм Биләү угланнарны дәшеп алды. Шуннан соң гына Көнбаш атакай Шимбай хан васыятен үтәргә кереште. Иң әүвәл ул тантаналы төстә Тәңре кылычын Атилланың атасы Мәңгүккә тапшырды һәм аны Ил ханы итеп игълан итте. Шул хәлдән соң гына кабер тирәли баскан халык өч тапкыр "Урра, урра, урра!" кычкырды. +Атилла олан боларның берсен дә рәтләп күрмәде дә, ишетмәде дә, аның күз алдында кояш нурларында ялт-йолт итеп торган, тураннар күңелендә сихри вә могҗизам көчкә ия булган Тәңре кылычы кисәк илаһиланды, гүя телгә килде, әле йөз-нуры күккә барып тоташты, әле далага сузылып ятты, әле ялкынланып, дөрләп яна башлады. Олан янында басып торган тимерчеләр башы Тугран Атилла оланның кылычка карап сихерләнүен күреп, олан иңенә кулын салды һәм тыныч кына, гүя аңа әйтмәгәндәй: +- Ундүртенче языңа аяк баскач та, андый кылыч синдә дә булыр, олан, - диде. +Тимерчеләр башы авызыннан бу сүзләрне ишетүгә, Атилла олан бермәлгә ачкан авызын ябалмый торды, ул нәүмиз рәвештә остага текәлде. Әмма тимерчеләр башы тәүге сүзен әйтмәгән дә кебек кабер өстендә барган тантанага карап тора бирде. Атилла олан, сабыры төкәнеп, останың чикмән чабуыннан тартты: +- Тәңре кылычын син ясадыңмы? +Бу сорауны оланнан көтмәгән тимерчеләр башы олан янына чүгәләде һәм бала ишетелерлек кенә итеп: +- Ундүртенче языңа аяк басу белән, синең билеңдә шундый ук кылыч булыр, олан. Тик бер шарт куям сиңа: яшең ундүрткә тулганга кадәр син бу хакта беркемгә дә, бер сүз дә әйтмисең, - диде. +- Син аны миңа киләсе язга ук ясарсың, тимерчеләр башы. +Атилла оланның бу җавабына тимерчеләр башы ирен чите белән генә елмаеп куйды һәм як-ягына карап алды, ул чарасыз калган кешегә охшап киткән иде. Тимерчеләр башы Атилла оланга бер сүз дә әйтмәде, баланың башын күкрәгенә кысты. Һәм күлмәге аша тойды, оланның йөрәге дөп-дөп тибә иде. Оста аны читкәрәк этәрде, оланның күзләренә карады һәм олан күзләрендә чаткылар күргәндәй булды. +- Олан, Атилла олан, - диде тимерчеләр остасы нәүмизләнә төшеп. - Атилла олан, ясармын мин сиңа ул кылычны, Тәңре кылычыннан да хәтәррәк итеп ясармын. Әйе, Тәңре язган булса. +- Тәңре язар, язар, - диде Атилла олан торган саен кыюлана төшеп. +Тимерчеләр башы Атилла оланның иңнәреннән алды, янә күзләренә карады. +- Олан, олан, тик без бу хакта икәү генә беләбез. Ишетәсеңме, икәү генә. Ә хәзер Тәңре белән ант ит! Атаманам белән ант итәм, кылыч әзер булганчы бу хакта берәүгә дә әйтмәм, диген. +Атилла олан зәңгәр күк йөзенә карап алды, балалыгы белән Тәңрене күрмәк итте бугай, үзенчә киңәшеп алдымы, булган хәлләрдән тагы да шатлана төшеп: +- Мин Тәңремне күрдем, күрдем, оста, ул миңа фатихасын бирде, бирде! - диде. +Шул мәлдә күктә могҗиза булып алды, күктә түгәрәк шар хасил булды. Шар әле ялт-йолт итте, әле уңга, әле сулга атылып китте һәм ничек пәйда булган булса, шулай ук күздән дә язды. +- Тәңре синең антың кабул итте, олан, итте! - диде оста, баладан битәр үзе булган хәлгә таң калып. +- Итте, итте, оста, итте! - дип баскан урынында сикеренгәләп алды Атилла олан. +- Олан, - диде оста янә як-ягына каранып алды. - Мин ул кылычны сиңа табармын. +Тимерчеләр башы янә баланы күкрәгенә кысты һәм колагына: +- Син ул кылыч белән ярты дөнья халкын кул астына җыярсың, ата-бабаларың ирешмәгән биеклеккә ирешерсең... Зур-зур калаларда яшәгән римлыларга кадәр барып җитәрсең, баш бирмәс готларны буйсындырырсың. Алар бездән коллар алалар, син аларны колбиләүчелектән азат итәрсең... Син римлыларны мәңге-мәңге коллар тотудан, коллар хезмәтеннән файдаланудан туктатырсың. Моның өчен сиңа, тик, башта готларны җиңәргә туры килер. Готлар сатып яталар колларны римлыларга. +- Готлар нинди халык соң, кай тарафларда яшиләр алар? +- Әйтәм ич, готлар римлыларга коллар сатып көн күрәләр, ә римлылар исә алар саткан колларны теге бичаралар үлгәнче тамак исәбенә эшләтәләр һәм аларны ике аяклы хайваннар дип җәберлиләр. +- Мин синең кылыч белән шул колларны римлылардан коткарырга барырмынмы? +- Барырсың, олан, барырсың. Анда барыплар җиткәнче бик күп илләрне, елга-далаларны кичәрсең, һәм мин ясаган кылыч синең юлдашың булыр. +- Халкым да, баш тимерче Тугран! +- Әйе, халкын да, халкың да, олан. +Бөтен дала һәм күрше-тирә халыкларны тетрәтеп торган унуклар сурәтендә йөргән ак төрекләр кавемендәге Шимбай хан оныгы баш тимерче сүзләренә ихлас күңелдән ышана иде. Ул үсмерләргә хас самимилек белән могҗизаи көчкә ия кылычны ясаучы баш тимерчегә карап торды-торды да: +- Мин сиңа ышанам, оста, атам ышанган кебек ышанам, - диде һәм тимерченең кытыршы, каты кулын кысты. +Ул арада Тәңре кылычын кулына тоткан Мәңгүк ханны азамат егетләр ак киезгә утырткан килеш түбән таба алып төштеләр һәм Угыз бабаларыннан соң килгән һәр ханның исемнәрен телгә ала-ала тугыз тапкыр янә кабер тирәли әйләнеп чыктылар. Атилла оланның атасы кулындагы Тәңре кылычы һаман ялт-йолт килде һәм шуның белән Атилла оланны гына түгел, тантанага җыелган һәммәсен дә сихерләде. + +Ак төрекләр сурәтеңдә йөргән унуклар ошбу кылычны Угыз ханга Тәңре үзе күктән төшергән дип сөйлиләр иде. Моны Туран дөньясындагы барча төрекләр дә беләләр һәм моның шулай булуына ихлас күңелдән ышаналар иде. Ул гынамы, бу кылыч иясен Тәңре генә түгел, төрки халыкларының гаилә иминлеген саклаучы Инәй алла да үз фатихасында тота, дип ышаналар иде... Боларның барысы турында да Атилла оланга тимерчеләр башы Тугран гына түгел, азамат егетләрнең дә сөйләгәннәре бар. Күп ишетте, күп тапкырлар тыңлады бу гыйбарәне Атилла олан һәм һәрчак игътибарын тимерчеләргә юнәлтте, бигрәк тә баш тимерчегә, ә ул азамат егетләр бу кылыч турында сөйләгәндә мыек астыннан гына көлемсерәп, сакалын барлап утырыр иде һәм эшкә керешсә, сандалга салган кызган тимергә олы чүкеччедән көйли-көйли суктырыр иде. +Кайчан, нинди юллар белән килеп кергән соң Тәңре кылычы Угыз хан кулына? Бу хикәят турында Туран дөньясында ниләр генә сөйләмиләр иде. Имеш, ул болай булган. Көннәрдән бер көнне Угыз ханның көтүчесе сазлыклы урында утлаган таналары арасында аягы яраланган хайванны күрә. Күрә дә кан эзе буйлап китә һәм шунда сазлыктан очлы башы чыгып торган кылычка тап була. Бичара көтүченең үткен йөзле кылычка килеп кагылуы була, күктән яшен чыбыркысы кылыч кырына килеп кадала. Көтүченең котлары алына. Ул чатыр чабып ыстанга кайта һәм сихерле кылыч турында Угыз ханга әйтә. Угыз хан кылычны алып кайтырга меңбашын җибәрә. Әмма кылычны алырга килгән меңбаш кылыч йөзенә кагылуга янә күктән яшен чыбыркысы төшә, ул гынамы, аның артыннан ук дөбердәп күк күкри. Бу хәлгә курка калган меңбаш хан янына әйләнеп кайта һәм тотлыга-курка ханга булган хәл турында сөйли. Угыз хан әле йөзе агарынып калган көтүчесенә, әле куллары әле булса калтыранып торган меңбашына карый да сазлыкка үзе юнәлә, ханга халык иярә, могҗиза буласы ич. Йөзе күккә карап торган кылычка кем генә кагылмасын, күктән яшен чаткысы төшә һәм һәр кешене өнсез итә. Килеп җитә Угыз хан кылыч күккә карап торган төбәккә һәм таң кала. Кылыч чынлап та бар һәм ялт-йолт итеп тора. Ни батыр булса да, Угыз хан үзенә ияреп килгән халыкка күз ташлый һәм шунда бер батыры әйтә: "Мин алып чыгам кылычны, хан", - ди. Хан аңа ияк кага. Имеш, риза. Батыр егет сазга керә, кылыч йөзенә килеп тотынуы була, яшең чаткысы аның кулын көйдереп ала. Халык шау-гөр килә башлый, хан кыен хәлгә кала. Хан ич ул, батырларның батыры, илбашы, халык ышанычы. +Шулчак янә бер батыры кылычны алып чыгарга теләген белдерә. Әмма Угыз хан кырт кисә: +- Үзем! +Хан сак кына Тәңре кылычына якыная, кылыч йөзенә кагыла, Күк дәшми, хан кылычка ике куллап тотына һәм тартып та чыгара. Кылычны кулына алуга, күктән бер тавыш килә. +- Бу сиңа дигән кылыч, Угыз хан. Бу кылыч сине җиңүләрдән-җиңүләргә илтер, син аны нәселдән-нәселгә тапшырып калдырырга тиеш булырсың. Тапшырмаган хәлдә, Тәңрең синнән ваз кичәр... +Бу тавыш халыкны тәмам куркуга сала, халык ни кылырга белми ханның аягына төшә. Чөнки Тәңре аңа үзе, үз кылычын тапшырды һәм бөтен төрки халкы алдында. Ошбу кылычка ия кеше генә ил-халыкка баш булып китә ала. Әнә шулай нәселдән-нәселгә килә-килә, ниһаять, Тәңре кылычы Мәңгүк хан кулына күчте, Атилла оланның атасына. +Күктән ишетелгән тавышка өннәре китеп торган адәмнәрне куркытып, Тәңре кылычы төрки халыкларның рухи көченә әверелә. Угыз хан Тәңре кылычын һәрчак үзе белән йөртә, кай тарафларга гына яу чапмасын, дошманнарны җиңә. Әнә шулай Туран дөньясында Тәңре кылычы тәгаен сихер тубалына әверелә. Ә инде еллар үтеп, үлем түшәгенә калгач, Угыз хан Тәңре кылычын угылына биреп калдыра, һәр олуг хан вафатыннан соң, унуклар, буласы ханны Тәңре кылычы белән ак киезгә салып, хан итеп күтәрәләр. +Әнә шул кылычка сихерләнеп һәм әсәрләнеп карап торды Атилла олан. Һәр яз килгән саен шул кылычның иясе булу турында хыялланды. Тантанада булган хәлләрне күзәтеп торды-торды да, Атилла олан үзалдына сөйләнгәндәй: "Килер бер көн, мин дә Тәңре кылычын тотып яу чыгармын һәм Рим легионерлары кулындагы канкардәшләремне мәңгегә азат итәрмен", - дип балаларга хас нәүмизләнү белән кинәнде. +* * * +Ниһаять, ак төрекләр ыстан туктаган төбәккә дә яз килде. Беренче үләннәр шытып чыгуга, Шимбай хан кабере янына кире әйләнеп килделәр һәм кабер тирәли әйләнәәйләнә үлгәннәргә оҗмах, исәннәргә игелек теләделәр. Шул йолаларны үтәгәч кенә, туган Җаек-Идел якларына таба җәйли башладылар. Күчеп җәйләү җир-ана җиде тапкыр туңып, җиде тапкыр хәтфәдәй яшел үлән белән капланырга өлгерде. Җай Җаек елгасын кичкәч, янә туктадылар һәм өч көн, өч төн туй иттеләр. Ләкин туйлары бик сыек булды, чөнки ыру-кавемдә йөз егеткә бер хатын-кыз да туры килми иде. Шуның өчен болын-тугайларны яшел үлән каплагач, һәммә тереклек кышкы йокыдан уянып үзенә иш эзли башлагач, стандагы егет-җилбәзәк кенә түгел, тауга каршы тана күтәреп менәрдәй азамат ирләр дә Мәңгүк йортына җыелдылар. Хатын-кыздан мәхрүм калган ак төрекләрнең баш очларында яз хәбәрчесе тургай сайрый, зәңгәр күктә ашыкмый гына тилгән йөзә. Нигәдер җәйләү юлында бер ыруга да тап булмадылар. Бары тик Чүл кырыннан узганда гына зур булмаган кангылылар ыруына тап булдылар һәм йорт башы белән сөйләштеләр дә алармы да үзләре белән алдылар. Юк дигәндә дә Каңгылы ыруында егермеутыз кыз-кыркын табылды, аларны туйлап асыл егетләргә өйләндерделәр. +Йортына җыелган канкардәшләре каршында Мәңгүк хан озын-озак сөйләп тормады, чөнки азамат егетләрнең генә түгел, үзенең дә хәле хәл иде. +- Безгә кичекмәстән сарматларга таба җәйләргә булыр, - диде алгарак чыгып Сакмар меңбаш. Аның сүзенә куәт биреп, башкалар шаулаша башладылар. Үзе дә чарасызлана башлаган Мәңгүк хан кулын күтәрде һәм кулындагы куй маенда кайнатылган камчысы белән җиргә орды. +- Имин, имин, канкардәшләрем, имин, - диде Мәңгүк хан кинәт кенә тынычлана төшеп. - Яхшы, Тәңре игелеге белән иртәгә үк Кара Идел ярлары тарафына таба кузгалырбыз, ә анда Кара Идел аръягында Сармат хан җәйләүләре башлана. +Хан сарматлар сүзен телгә алуга, азамат егетләр күзгәкүз карашып алдылар да Мәңгүк ханның да каны кыза башлавын күреп, сүзсез генә юлга җыенырга дип, таралыша башладылар. Мәңгүк хан таза, асыл егетләрне моңсу күз карашы белән озата калды. Ул үзе дә чарасыз иде, әле булса хәтерендә - аның да бит сарматларда үсмер чакта ук колакларын тешләткән сөйгәне вә насыйбы бар иде. Әйе, бар иде. Сафура атлы Сармат хан кызы иде ул. Иллә бабалары Шимбай хан көнчыгыштагы агаларына ярдәмгә ашыгып, барча ыруы белән көнчыгышка таба - Гөбәй чүле тарафларына юнәлде. Шимбай хан уе буенча, унуклар җидесигез елдан туган далаларына әйләнеп кайтырга тиешләр иде, әмма көтмәгәндә Кытай империясе гаскәриләре белән орыша башлап, бер чигенеп, бер һөҗүм итеп, биш елдан артык Гөбәй даласы тирәсендә тулгандылар. Ул елларда Мәңгүк хан ике тапкыр өйләнергә өлгерде. Әлбәттә инде, колакларын тешләшсәләр дә, Сафура да аны көтеп ятмаган - Сармат ханда хезмәт иткән баһадир Бәһрамга кияүгә чыккан, дип хәбәр ирештерделәр. Нәкъ менә шуңа күрә Мәңгүк ханның Кара Идел буйларына аягы тартмый иде, гәрчә әнә шул сары чәчле Сармат хан кызын әле булса оныта алмаса да һәм үлепләр күрәсе килсә дә. +Әйткән сүз - аткан ук, икенче көнне үк унуклар ыруы җәйли-җәйли Кара Идел елгасына таба кузгалды. Сармат ханның җәйләү-биләмәләре Кара Иделнең уңъяк ярыннан башлана иде. Җәйләгән халык әкрен йөри, унуклар бары тик җәй урталарында гына Кара Иделгә җиттеләр. Әмма Мәңгүк хан елганы кичәргә кыймады. Чөнки Кара Иделнең аръягында Сармат хан биләмәләре, анда күчмәләр арасындагы канунны бозу булыр иде. +Килә-килүгә, Идел ярына ыстан коруга ук гайрәтле егетләрнең кайберләре сармат кызларын урларга кузгаласы иткәннәр икән, бу хәбәр Мәңгүк ханга ирешүгә, егетләрне тыярга ышанычлы меңбашын җибәрде. Кайнар канлы егетләрне йортына тотып китергәч һәм тегеләр зарлана башлагач, Мәңгүк хан кырт кисте - кем дә кем аръякка чыга, ат койрыгына тагылачак. Шуңа карамастан, атна үтүгә Мәңгүк ханга ирештерделәр, хатын-кызга тансыклаган җилле егетләре унбишләп сармат кызын урлап алып кайтканнар һәм яшереп тоталар икән. Мәңгүк хан хәбәр ирештерүчегә бер сүз дә әйтмәде, кырына Көнбаш атакайны чакырырга кушты. Ун-унбиш кыз белән генә унуклар кавемең хатынкызлы итеп булмас, бер-бер хәл кылырга кирәк иде. Шуның өчен ул әүвәл сарматларга яучы һәм илче йөзендә Көнбаш атакайны җибәрергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Әйе, бер җайдан хәйләкәр Көнбаш атакай Сармат ханның сылу кызын да күреп кайтыр. Ниләр кылып ята икән сары чәчле Мәңгүк хан үсмер чакта ук колагын тешләгән сылу кыз?.. +Ыстан туктап, шул хакта сөйләшкән-киңәшкән арада күк йөзен кара болыт каплады, яшеннәр яшьнәтеп, күкләрне дер селкетеп, күкри-күкри коеп яңгырлар явып узды. Шушы куәтле яңгыргамы, елга ярларыннан чыкты, болыннарга җәелде. Атна дигәндә елга үз эзенә төште һәм, сөелгән хатын кебек, тынычланып ага башлады. Мул итеп яуган яңгырдан соң болын-тугайлар, хәтта калку җирләргә кадәр хәтфәдәй яшел үләнгә күмелде. Шул үләндә көрәеп киткән мал-туар, бигрәк тә атлар, яше-карты, колыны-кыркыны коерык чәнчеп куыша башладылар. Атлардагы дәрт-дәрман ир-егетләргә күчте. Кара Иделнең аръягындагы ат көтүен күреп, елгыр айгырлар башларын югары күтәреп кешниләр, кемнедер чакыралар, кемнедер үз тарафларына йөрәк кайнарлыклары белән дәшәләр иде. Ә инде ун елдан артык хатын-кыз затыннан мәхрүм ителгән ир-егетләр елга буена кер чайкарга төшкән сармат кызларын күреп, ни кылырга белми тегеләргә талымсызланып карап торалар һәм эчке бер дәрт белән: "Эһ!" дип куялар иде. Кош булсалар очып кына чыгарлар иде дә, юк шул, кош түгелләр, тик күңелләр генә ярсына, күңелләр генә аръяктагы сармат кызларына тартыла. +Алай да Мәңгүк хан тыюга карамастан, берничә батыр егет елганы ат белән йөзеп чыгып, кер юучы кызларны алып кайтканнар булып чыкты, иң гаҗәбе, имеш, кызлар үзләре үк ияреп чыккан икән. Бу хәбәр ирешсә дә, Мәңгүк хан дәшмәс булды. Ул һаман Сармат хан ыстанына җибәргән Көнбаш атакайны көтте. Атнага якын гомер узды ич инде, ә атакай һаман юк та юк. Мәңгүк хан тәмам йокыдан калды. +Көнбаш атакай киткәнгә җиде көн дигәндә хан түзмәде, ат менеп Идел ярына таба кузгалды. Ишләре иярәсе иткәннәр иде, аларга кул селтәп кенә калырга кушты. Аның ни сәбәпледер ялгыз гына Идел ярына чыгасы килә иде. Күк йөзе чалт аяз, баш очында тилгән тирбәлә, колак түренә төшеп диярлек тургай сайрый, әллә талгын гына күктә тибрәлгән тилгән, әллә тургай моңы йөрәкне парә-парә телә. Әнә шунда ул елганы кичүче Көнбаш атакайны күрде, күрде дә тыелгысыз дәрт белән аны көтә башлады. Көнбаш атакайны сармат егетләре каекта чыгардылар. Мәңгүк хан шактый текә ярдан аты белән аның янына төште, картның елмайган күзләренә карады. +- Йә-йә, ни йөк алып кайттың ханына, атакай?! - диде сабыры төкәнеп Мәңгүк хан. +- Әүвәл йортыңа алып кайт, бер чокыр булса да кымызың эчер, - диде Көнбаш атакай һаман исә мыек астыннан елмая төшеп. +Кайтыр юлда ук, ат йөгәненнән тотып янәшә атлаганда ук, Көнбаш атакай Мәңгүк хан зарыгып көткән хәбәрне ирештерде. Көнбаш атакайны Сафура бикә үзе каршы алган икән. Атасы Сармат хан вафатыннан соң бәк титулын алып тәхеткә Бәһрам баһадир утыра, әнә шул кеше Сармат хан фатихасы белән Сармат хан кызы Сафурага да өйләнгән. Үзләре болай тату гына торалар икән, тик менә дәвамнары гына юк икән. +Еллар үтеп, көнчыгыш тарафында көн күргән кардәшләрен яклап йөргән арада туган якларында калган колак тешләшкән насыйбы кияүгә дә чыгып өлгергән икән шул. Көтмәгән булып чыга инде. Хәер, Мәңгүк хан үзе дә әүлия була алмады, ул арада ике хатынга өйләнергә өлгерде. +- Ярый, бихуш, атакай. Йомышым йомышлаган өчен мең рәхмәт сиңа. Иртәгә көн-кояшны каршы алгач, табын җыярбыз һәм барысын да уртага салып сөйләшербез. +Ләкин Көнбаш атакай Мәңгүк ханнан тиз генә чыгып китмәде. Сарматлар ыстанында Дәян атакайны күрүе, тегенең авыр хәлдә урында ятуы турында әйтте. Ләкин Мәңгүк хан аны тыңлады да, тыңламады да, аның бөтен уйзиһенен Сармат хан кызы Сафура биләп алган иде. Җитмәсә кымыз янында Көнбаш атакай Сафура бикәнең гүзәллеге хакында авыз суын корытып, Мәңгүк ханның болай да сагышлы йөрәгенә үкенү вә үртәлү хисләре коя-коя көйләп сөйләп утырды. +Көнбаш атакайны озаткач та Мәңгүк хан тынычлана алмады, ахыр янә ат менеп, Идел ярына таба чапты. Ярсу йөрәген тыяр әмәл тапмагач, ыстаннан ерагаюга һәм Иделелгага якынлашуга, атын тыя төште дә сагышлы-озын көйгә җырлап җибәрде. Көр тавышлы, моңга бай аһәңле җырчы иде Мәңгүк хан. Аны еш кына табыннарда да җырлатырлар иде. Тик атасын күмгәч, җырларга кыймый йөрде. Ә менә бүген күңеле тулы хистән ни кылырга белми җырлап җибәрде. Җыр моңы ыстанга җитте, унуклар халкы йортларыннан йөгерешеп чыктылар, хәтта сарматлылар ягында да бу җырны тыңлыйлардыр кебек тоелды Мәңгүк ханга, һәрхәлдә, бу җырын ул үсмер чактагы мәхәббәте Сармат хан кызы Сафурага багышлаган иде. +Җырлап туктагач, бертын Идел буйлап атын атлатып барды да, малкайны җан-фәрманга чаптырып, берара уратып килде. Ыстанга кайтып төшсә, карты-яше аны каршыларга чыгуларын күреп, үзе дә аңлап җиткермәгән уңайсызлану тойды. +- Тагын, тагын җырла әле, хан, җырла әле! - дип кычкырдылар ханга, әмма ул аларга кул гына селтәде, атын җилле генә юырттырып йорты янына җитте, тезгенен багучысына ташлады да, йортына кереп, баш астына күн мендәр ташлап, ике кулын баш астына куеп, төнлек аша күк йөзенә карап уйга калды. Берәү дә хан янына керергә кыймады, барысы да ишеткәннәр иде инде, колак тешләшкән Сармат хан кызы Сафура Мәңгүк хан сугышып йөргән вакытта шаһзадә Бәһрамга кияүгә чыккан - ханның шуңа кәефе юк, моңсулана, сагышлана... +Ә унуклар ханы Мәңгүк башына бер Сафура бикә кайгысы гына төшмәгән иде. Ул хан һәм ул бер үзе өчен генә кайгыртырга тиеш түгел иде. Унукларның азамат егетләренә хатын-кызлар кирәк, бүген, хәзер, юкса ыруың белән юкка чыгуың бар. Әйе, куәтле иде унуклар, далада данлы кавем иде, хәзер исә таралу алдында тора. Ни кылырга тиеш ул? Хан ич ул, хан! Халык аннан нидер көтә, нидер өмет итә. +Күзне йомып, йөз оятын садагына яшереп, Сафура бикә каршына баш иеп барыргамы, әллә барысына да кул селтәп, җизнәсе угорлар илтотары Куришка юнәлергәме? Куриш җизнәсендә дә хатын-кыз бар, бәхәссез, җизнәсе аның үтенечен кире какмас, ипле кеше булып хәтерендә калган. Шул ук вакытта күңел төпкелегендә Сармат хан кызы Сафураны күрү теләге дә бертуктаусыз көйри. Бер уйлаганда, аның моңа хокукы да бар - үсмер чактан ук ярәшкән кыз. Аталары Шимбай хан канкардәшләре Ашин ыруына ярдәмгә кузгалмаган булса, бик ихтимал, ул Сафура белән кавышкан да булыр иде һәм даладагы ике зур кавем кушылып, Рим кадәр Римга янарлык кавемгә әверелгән булырлар иде. Ахыр чиктә, Ашин ыруына Шимбай хан барыбер ярдәм итә алмады. Алар җиңелделәр. Җиңелеп кенә калмадылар, хатын-кызларын һәм олауларын да югалттылар. Бу - кичерерлек хәл түгел иде. Моны атасы Шимбай хан орыш кырында ук аңлады һәм чарасыз калып дошманга ташланган иде. Тәңре үзе тартып кертте бугай аны, чарасыз итте. Әллә соң барысына да кул селтәп, үткән эшкә салават дип, Куриш җизнәсе ыруына барып кушылыргамы? Күңеле үк сизеп тора, Куриш җизнәсе аны колач җәеп каршы алачак... Тик анда син үзең дә, халкың кем була инде?.. Унуклармы, угорлармы? Кардәш булсалар да, угорларның тел-лөгатьләре генә түгел, йолалары да төркиләргә ятрак. Ә менә сарматларга барып кушылсалар, унуклар бер халык, бер кавем булып китәчәкләр - телләре дә бер, йолалары да. Димәк, башта бәхетне сарматлар белән сынап карарга кирәк булыр, ахыр килеп, кияүдә булса да Сафура да анда, аны күрәсе килә. Хәер, Мәңгүкне бер дә көнчыгышка аягы тартмаган иде. Хәтерендә сау калган тешләштеләр. Аталары алдында кызарындылар һәм өлкәннәр яныннан кулга-кул тотынышып йөгереп чыгып киткәннәр. Идел ярына хәтле йөгергәннәр иде. Шуларның барысын да искә алып, юлга чыгарга берничә көн калгач, Мәңгүк углан атасына: +- Атам, әллә соң мин илдә калыйммы, бериш халкым белән? - дип әйтте. Шимбай хан баш угланыннан бу сүзләрне ишетүгә, бермәлгә Идел аръягындагы Сармат хан ыстанына карап торган иде, соңыннан кырт кискәндәй: +- Бал искерми, кыз картаймый, углан, өлгерерсең, пешкән чия татлырак була, - диде. +Хак әйткән атасы, бал искерми, кыз картаймый, әмма ярәшкәннәре ташлагач, кыз кияүгә чыга икән ич, киткәннәрне көтми. Каты куллы иде атасы Шимбай хан, яугирләре өчен генә түгел, угланнары өчен дә аның әйткән сүзе, гүя аткан ук иде. Мәңгүк угланга башка чара калмады, ул аңа бары тик: +- Имин, атам, - дия генә алды. Мәңгүк угылының кәефе кырылуын күрде, сизде. Шимбай хан. Ата кеше угланның хәленә керергә теләп: +- Кайгырма, углан, күп дигәндә өч елдан далабызда булырбыз, - дигән иде. Һәм шул җитте Мәңгүк ханга, ул карусыз атасына иярде. +Көнчыгышта орышлар җиңел булмады. Кытай императоры мең хәйлә корып, Гөбәй даласын кулына төшерергә теләде. Ә дала-җәйләүләрен якларга оешкан төркиләр еллар буена сугыштылар. Ләкин соңгы орышта унуклар атын йөрткән Дулу ыруы төрекләре ике ут арасында калдылар. Бу хәл кардәшләре арасында хыянәт итүчеләр аркасында булды. Ике яктан да бик күп халык кырылды. Унуклар көнбатышка таба мәҗбүр булдылар. Оят та, гарьлек тә иде Мәңгүк ханга. Бу хәлдә ул әле атасын орышты, әле үзен, атасын үз вакытында туктата алмады. Ә бит туктатасы иткән иде, Сафурага сылтап булса да. Тик атасы Шимбай хан аның сүзләренә колак салмады. Хәзер инде барысын да яңабаштан башларга кирәк. Төрки-Туран дөньясында куәтлекләре белән дан тоткан унуклар канаты каерылган коштай чарасыз калдылар. Әйе, бер-бер хәл кылырга кирәк, күрә ич Мәңгүк хан: яшь айгырлар белән яшь бияләр ялларын чәйнәшә-чәйнәшә сөешкәндә, унукларның асыл егетләре тамакларына килеп терәлгән төерне йотып җибәрә алмый интегәләр, кытайлылар кулына күчкән хатыннарын, сөйгәннәрен искә төшереп, сагышланалар иде. +Шул хәлдә йокыга китүен Мәңгүк хан сизми дә калган. Иртән уянуга һәм көн-кояшны Тәңресенә дога укый-укый каршы алгач, Мәңгүк хан йөзбашларын үз йортына дәштерде. Дәрәҗәләренә карап, уң һәм сул кулына меңбашлары һәм йөзбашлары утырышкач, ул аларның һәммәсенә дә күз төшереп чыкты. Уң кулында өлкән угланнары арасында утырган Атилла оланны күреп, ирен чите белән генә елмаеп куйды. +Мәңгүк хан башта сүзне сарматлар ыстанында булып кайткан Көнбаш атакайга бирде. Сарматларга барганда Көнбаш атакай үзенең угланнары Вәсих белән Курсихны да алып барган икән, гәрчә бу хакта Мәңгүк ханга бер сүз әйтмәсә дә, хан атакайны бүлдермәде. Ул гынамы, Көнбаш атакай угланнарын Бәһрам баһадирга әманәт итеп биреп калдырган, ә теге батыр егетләрне татасы шаһиншаһ тарафына җибәргән. Мәңгүк хан бу хәлгә аптырабрак калса да, ялт кына Көнбаш атакайга карап алды. Шуны сизепме, акланырга теләпме, Көнбаш атакай: +- Аның каравы, унуклар ханы Мәңгүк. Бәһрам бәк безне кабул итәргә булды. Хак, ул үзе яуга җыена иде, аланнарга ясак җыярга кузгаласы икән, тик аннан бик тиз әйләнәчәкмен дип әйтеп әйтте, - дип дәвам итте Көнбаш атакай: - Мин моны, ике зур кавемнең бер булып кушылуы хакына кылдым, хан, - диде. +Мәңгүк хан, Көнбаш атакай сөйләүдән туктаса да, шактый вакыт дәшми утырды. Бәхәссез, Көнбаш атакай изге эш кылган. Заманында Сармат хан белән Шимбай хан да кушылу һәм бер зур кавем булу турында хыялланып алганнар иде. Шуны истә тотып, Мәңгүк угылы белән Сармат хан кызы Сафураның колакларын да тешләткәннәр иде. Төркиләр йоласы буенча, колакларын тешләшкән балалар буй җитүгә өйләнешергә тиешләр иде. Әмма көнчыгыштагы орыш барысын да астын өскә китерде. Җитмәсә, Сармат хан кызы шаһиншаһ угылына кияүгә чыккан. Имеш, Сармат хан моны тәмам чарасыз калгач кылган. Угланнары готлар белән яуда ятып калганнар, ә бердәнбер кызы Сафура буй алса да һаман кияүдә түгел. Бәһрам исә даны еракларга таралган шаһиншаһ угылы, әллә шаһиншаһның хәйләсеме - Мәңгүк хан тәгаен генә белми иде, әмма кылынасы кылынган инде - Сафура кияүдә. Сармат хан кызы Сафурага өйләнгәч, Бәһрам шаһзадә сарматларда бәк титулы ала. Көнләшмәслек тә түгел иде шул. +- Йә-йә, Көнбаш атакай, мин сине тыңлыйм, тагын нинди сөенчеләр алып кайттың сарматлардан? +Көнбаш атакай табындагыларның барысына да күз йөртеп чыкты, ахыр, карашын Мәңгүк ханда туктатып, кыю рәвештә: +- Син - хан, калганын син хәл дә ит, - дип кенә котылды. +Мәңгүк хан муены авырткан берәүдәй башын боргалап куйды, угланнарына күз төшереп алды. Уң кул кырында ук Рухил утыра, аның белән янәшә Рамул, Биләү... кая югалды Атилла олан, абалары белән утыра иде ич? +- Төпчек олан тимерче Тугран янына китте, - диде ханның күз карашыннан ук кемне эзләвен аңлап. +- Хуш, - диде хан. - Хуш. +Ни әйтергә тиеш ул меңбашларына вә йөзбашларына? Бу халык аның белән соңгы елларда ут һәм сулар кичте. Атасы Шимбай тәкәбберлеге аркасында ыруын югалта язды. Ярый, Шимбай хан үзе сугыш кырында шәһит китте. Әйе, шәһит китте дә котылды. Инде хәзер Тәңре кылычы кулына күчкән Мәңгүк хан нишләргә тиеш? Баш иеп, йөз ертып Бәһрам бәк каршына барсынмы, йә булмаса борынгы бабалары кебек тирә-юнь ыру-кавемнәрдән хатын-кызлар урларга керешсенме?.. Юк, мин башка юлны сайларга тиеш, күршеләр белән килешеп яшәргә, кызлар бирешергә, кызлар алышырга. +- Меңбашларым, баһадирларым, осталарым, угланнар, - дип башлады Мәңгүк хан табындагыларны күздән кичергәннән соң. - Дошман безне соңгы орышта күп нәрсәдән мәхрүм итте. Бүген без ялгыз калган байгыш хәлендә. Без, Тәңребез язган булгангамы, борынгы бабабыз Угыз хан язмышын кабатладык. Кайчандыр Угыз бабабыз да ил-кавемнәрен югалтып, көнбатыш тарафларына җәйләргә мәҗбүр булган, һәм ил-дөньяны гизә-гизә Җаек һәм Идел елгалары арасында төпләнеп калган. Әйтергә телим, бире төбәкләрдә көн күргән угор һәм сармат кавемнәре белән Угыз хан бабабыз килешә белгән. Көнбаш атакай, Сакмар меңбаш, шулай булганмы, куәтләгез әйткәннәремне? +- Булган, булган, хан, - диделәр беравыздан диярлек Көнбаш атакай белән Сакмар меңбаш. +- Шулай булгач, бүген унуклар нишләргә тиеш соң? +- Без куәтле ыру, хан, - диде Көнбаш атакай. - Мин әйтергә теләгәнем шулдыр, хан, баш иеп бару, баш иеп килү түгел. Ахыр килеп, сары чәчле сармат кызлары гомер-гомерләренә унукларның асыл егетләренә теләп кияүгә чыктылар. Миңа калса, хан, бүген сарматлар тәхетендә утыручы Бәһрам бәк тә унукларның егетләренә кызларын кызганмас. Күрше хакы, Тәңре хакы, дигәннәр борынгы бабаларыбыз, без дә үз чиратыбызда аларга ярдәм кулы сузарбыз. +Сармат бәге Бәһрам белә, иң яхшы укчыларын, иң үткен кылычларны, ат-кара дирбияләрен унук тимерчеләре ясый. Арба-тәгәрмәч турында әйтеп тә торасы юк. Шул ук вакытта бериш егетләребез угорлар тарафына юнәлер. +- Хак әйтәсең, Көнбаш атакай, хак сөйлисең. Угорлар белән безнең бабаларыбыз борын-борын заманнардан ук кызлар биреп, кызлар алышып яшәгәннәр. Унуклар башында атам Шимбай хан торганда да шулай булды, ары таба да шулай булыр. Куриш җизнәй дә, Айгөл апам да егетләребезне бик теләп каршы алырлар. +- Угор илтотары Куриш кырына кызлар сорарга мин барырмын, минем анда күз төшкән затым калган иде, - диде Сакмар меңбаш. +- Ашыкмый тор, Сакмар меңбаш. Сарматлар угорларга караганда күп тапкыр куәтлерәк халык, кавемнәре дә ишле, биләгән җирләре дә дала өстенә дала ялгана. Аннары сарматлар безнең тел ырудашларыбыз, ә угорлар телен белгәнебез белә, белмәгәнебез белми. Хак, син анда Куриш җизнәй үтенече белән ике ел гомерең уздырган идең, угор егетләрен атта орышырга өйрәттең. Хак, сиңа анда бару кулайрак. Хак сөйлимме, Сакмар меңбаш? +- Хак, хак, Мәңгүк хан. Атаң чорында мин Куриш илтотар егетләрен атта орышырга гына өйрәтмәдем, уктан алырга да өйрәттем, аркан ташларга да. +- Ә миңа, атам, сармат кызлары ошый төшә, сары чәчле сармат кызлары, - дип сүзгә кушылды Рухил углан. +- Миңа да, - диде абасы артыннан Биләү углан. +Мәңгүк хан Рамул угланына күз төшереп алды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Рухил углан белән Рамул угланнарының яшь аралары ерак түгел иде. Шуңа күрәме, алар бертигез булып үстеләр, бер елда диярлек билләренә кылыч тактылар. Хәер, Биләү углан да алардан бик аз калыша, ул да быел кылыч такты. Димәк, яуда катнашырга хакы бар. Бары тик Атилла олан гына абаларыннан нык калыша, яңа тугызынчы язына аяк басты. Бу бала һәрчак тимерче Тугран янында урала, әле дә табынны ташлап, тимерче алачыгына тайган. Әйдә, өйрәнсен, тимер эше тилмертмәс, диләр. Ә менә уң кулында утырган угылларына өйләнергә бик вакыт. Алар яшендә Мәңгүк ханның ике угылы бар иде инде. Мәңгүк хан үзе биленә кылыч таккан елында өйләнгән иде... Тик угланнарның өчесен дә сарматларга ияртеп бару килешмәс. Типсә тимер өзәрлек угланнарны күреп, Бәһрам бәкнең көнләшеп куюы бар иде. Җитмәсә, Көнбаш атакай Бәһрам белән Сафура бикәнең дәвамнары юк диде. Ни гаҗәп хәл, Көнбаш сарматлар ыстанына барып кайтканнан соң Мәңгүк ханның төшләренә төн аралаш диярлек сары чәчле Сармат хан кызы керә башлады. Күрмәс борын әсир итеп ята түгелме унуклар ханын сары чәчле сармат кызы! Угланнарын өйләндерәсенә шикләнми иде Мәңгүк хан. Ә менә үзе ни кылыр, яше яшь булса да күңел дигәнен хатын-кызга тарта. Әллә нишләп хатыннары да вакытсыз китеп бардылар. Рухил белән Рамул беренче хатыннан булсалар, Биләү белән Атилланы икенче хатыны бүләк итте ана. Рухил белән Рамулны алай да угорлардан өйләндерергә булыр, ә Биләү угланны үзе белән сарматларга алыр. Хак, Айгөл апасының: "Нигә Биләү угланың да бездән өйләндермәдең?" - дип үпкәләве бар. Күрше-күлән халыкларының кызлары унуклар егетләренә кияүгә чыгарга һәрчак атлыгып тордылар. Дан-шөһрәткә күмелгән кавем иде ич... Хәер, язганын Тәңрегә тапшырыйк, бүген дә борып җибәрмәсләр дигән өметтә калыйк. +- Кардәшләрем, инде хан әмерен тыңлагыз, - диде Мәңгүк хан башын чөя төшеп. - Көнбаш атакай һәм үзем Биләү углан белән сарматларга барырбыз. Үзем белән ике йөз егет алырмын. Сакмар меңбаш һәм тимерчеләр башы Тугран, Рухил һәм Рамул угланнар, яраннары белән Куриш җизнәй тарафына юнәлерсез. Буш кул белән бармассыз. Куриш җизнәйгә һәрчак камил корал, җилле арбалар, ат дирбияләре җитмәде - ала барырсыз, атлар да алырсыз. Оста Тугран үзе белән өйләнергә буй алган егетләрен дә алыр. Куриш җизнәй ипле кеше, буш кул белән җибәрмәс... +Шулчак табынга тимерчеләр остасы Тугран белән Атилла олан килеп керделәр. Атилла олан туп-туры Биләү туганые янына килеп утырды, тимерчеләр остасы су л кулдан йөзбашлар кырына туктады. +- Атам, атам, - диде Атилла аягүрә басып, - мин ишеттем, Айгөл апаларыма барабыз икән, мин дә барам Куриш җизкәйләргә. +Барысы да елмаешып алдылар, сакал-мыекларын сыпырып куйдылар. +- Атилла оланның да өйләнергә нияте юктыр бит, хан? - диде Сакмар меңбаш. +- Мин Атилла оланны оста Тугранга тапшырам, - диде уенын-чынын бергә кушып Мәңгүк хан. - Бер җайдан дәү апасын да күреп кайтыр, бездән имин-сәлам җиткерер. Әйе, кһм, күңеленә ошаган кыз тапса, колагын да тешләр... "Сарматларга баргач мин Сармат хан кызы Сафураның колагын тешләгән кебек", дип өстәргә иткән иде, Мәңгүк хан тыелып калды. +Һәммәсе дә көлештеләр, ә Атилла олан үрсәләнеп: +- Кирәк тапсам колагын да тешләрмен, илгә дә алып кайтырмын, - диде. +Бу юлы Мәңгүк хан башын артка ташлап, рәхәтләнеп көлде. Көлә-көлә тынычлана төшкәч кенә, яшьле күзләрен сөртә-сөртә: +- Оста Тугран, син бу баланы тәмам тимерче иттең бит. Бик теләсә, алып бар үзен Куриш җизнәйгә, апасын да күреп кайтыр. Тик кара аны, ул минем төпчегем, күздән яздырма, күз-колак бул. +- Яхшы, хан, сез дигәнчә итәрмен, - диде оста Тугран һәм якын итеп Атилла оланга күз төшереп алды. +II +Бу чорда империяләрдәге хәлләр хакында: +Гунстан. Гуннар һәм сарматлар бертуган халыклар. Алар тарих аренасына б.э.к III гасырларда ук чыгалар. Димәк, алар 700 еллар инде күрше-кардәш рәвешендә тереклек итәләр. Безнең эраның III-IV гасырларында гуннар өстен чыга. IV гасырның 370 елларында гуннар аланнар белән сугыша башлыйлар. Гаять дәрәҗәдә хәрәкәтчән гун яугирлары Төньяк Кавказ, Каспий диңгезеннән Азов диңгезенә кадәр даланы үз кулларында тоталар. Шул ук елларда Германрих король кул астындагы Атакыр җитәкчелегендәге герулларны буйсындыралар. Көннәрдән бер көнне 371 елда аучы гун алайлары Таман ярымутравына килеп чыгалар. Аларның юл өстендә ана болан сыеры пәйда була. Аучылар болан сыерын куа китәләр һәм аны яр кырыена кысрыклап китерәләр. Ләкин көтмәгәндә болан сыеры суга кереп китә һәм туктап тормастан Кырым җиренә чыга. Аучылар аның артыннан ташланалар һәм шул елда Кырым җирләренә чыгарга кичү табалар. Соңыннан гуннар "өермә кебек" кичү аша Кырымга үтәләр һәм көтмәгәндә Төньяк Кырымда яшәгән кавемнәрнең беришен тар-мар итәләр, беришен үзләренә буйсындыралар. Ары таба барысы да билгеле. Күп тә үтми гуннар Перекопка җитәләр, ул вакытта валлар белән ныгытылмаган ярымутрау аша готларның тылына чыгалар. Ә готлар аланнар белән аркадашлар, бу вакытта туннардан Дон (Тын) елгасының уңъяк ярын саклыйлар. Азов диңгезе буенда җәйләгән гуннарга берәү дә комачауламый. +Әнә шунда башлана да инде туннарга яла ягу. V гасырда яшәгән тарихчы Евгений бу хакта болай дип язып калдыра: "Җиңелгән готларны туннар тәмам туздырып ташлыйлар, готларның күбесе һәлак була". Тарихчы, әлбәттә, монда шактый күпертә, чөнки күп кенә остготлар (гуннар аларны аскы готлар дип атаганнар) туннарга кушылалар һәм хәтта чорына күрә тиңе булмаган Каталон орышында да гуннар ягында сугышалар. Монда исә гуннар Германрих король кул астында интеккән кавемнәрне азат итәләр, аларга ирекле рәвештә көн күрергә мөмкинлек бирәләр. Гуннарның гаскәр саны арту да бары тик шуннан гына. Ә бериш остготлар исә канкардәшләре вестготларга (гуннар боларын өске готлар дип атаганнар) барып кушылалар. Ошбу булган хәлдән соң да гуннар көнбатышка таба хәрәкәт итүдән туктамыйлар. Ниһаять, алар Днепр елгасына җитәләр, ә өске готлар аларны елганың ун ягында көтәләр. Әмма гуннар монда да тукталып калмыйлар, айлы төннең берсендә елганың өске ягындагы кичүдән чыгып, готларга ташланалар. Көтелмәгән бу һөҗүмнән паника куба, готлар тәртипсез рәвештә кача башлыйлар. Берише кача-кача Дунайга кадәр барып җитә һәм Көнчыгыш Рим императоры Валенттан канат астына алуын сорыйлар. Император Валент рөхсәт итә, әмма шарт куя - чукынырга. Готлар ария юнәлешендәге христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булалар. Бу хәл 376 елда була. Һәм бу готларның тарихы шунда тәмамлана да. +Ә зур булмаган кавемнән торган Атанарих җитәкчелегендәге готлар гуннардан карурманга качып котылалар. Монда алар ыстан туктыйлар Өрәк аллаларын куялар һәм кул астындагы әсирләрне шул аллаларына корбан итәләр. +Днепрның уң ягына чыккан гуннар белән бу вакытта Баламир хан идарә итә. Днепрның уң ягында берара ял иткәч, гуннар V гасыр башында янә көнбатышка таба кузгалалар һәм, иң гаҗәбе, орыш-сугышсыз Паннония даласына килеп чыгалар. Бу дала аларга Җаек-Идел-Дон буйларындагы далаларны хәтерләтә, шунда тукталалар. Аркадаш йөзендә туннарга ияреп килгән аскы готлар короле Ардарихка Баламир хан Дакия җирләрен биләргә куша. Соңрак бу король Атилла ханның иң якын дустына әверелә... +Әнә шулай гуннар тыныч кына Паннониягә килеп урнашалар. Ауропа тарихчылары язганча, "гун урдаларының коточкыч явы" әнә шулай тәмамлана. Бит гуннар турындагы тарихны Авель турында Каин оныклары яза. Алардан башканы көтәргә дә мөмкин булмый! +Чынында исә, Византия илчеләре гуннарның башкаласы Паннониядәге калага түгел, ә Кара диңгез буендагы Далада була. Менә ни өчен 412 елда Византия империясе илчеләре Паннониягә юнәлмиләр, ә Кара диңгез буендагы гуннар каласына, төп калага киләләр. Л. Н. Гумилев. "Тысячелетие вокруг Каспия" китабыннан. +Бу кала бүгенге Азов каласы (Азак) булган булса кирәк, император илчеләрен руннарның олуг ханы Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә кабул иткән булырга тиеш. +* * * +Яңа көнне каршы алгач, бар өметләрен Тәңрегә тапшырып, унуклар ике төркем булып, ике якка сәфәр чыктылар. Угорлар тарафына юл алган Сакмар меңбаш һәм Тугран төркеме белән аерылышкач, Көнбаш атакай Кара Иделгә җитеп килгән Мәңгүк хан төркемен куып җитте, һәм аты хан аты башы белән тигезләшүгә: +- Хан, табында әйтеп тормаган идем, кичә кич белән сарматларда калдырган чапкыным кайтты, Бәһрам бәк ясак җыярга аланнарга таба кузгалган икән. Кһм, ыстанда гүзәл Сафура бикә үзе генә калган. Әйе, минем хыянәткә барасым килми, Иделне кичәбезме, әллә соң Бәһрам бәк кайтканны көтәбезме? Хәер, син хан, син хәл дә ит. +- Кичер, атакай, мине, Сармат хан кызы Сафураны мин таш яуса да барып күрермен. Бишектәге бала бишкә үзгәрә дисәләр дә, минем аңа булган мәхәббәтем әле булса сүрелгәне юктыр. +- Йа, Тәңрем, - диде Көнбаш атакай. - Юраганым юш килде. Бәһрам бәк бер дә бикәсе сүзеннән чыкмый икән. Чапкыным сүзләренә ышансак, Сафура бикә күз алмастай чибәр, горур, татлы телле икән. Килгән кунакларны Бәһрам бәк белән тигез бүкәндә утырып кабул итә, ди. Шыттырмаса, чапкыным әйтә; "Мин тәгаен аңламадым, кем идарә итә ил белән - Бәһрам бәкме, сылу бикәме?" - ди. Вәсих белән Курсих угланнарым калдыруым да шул Сафура бикә аркасында булды, хан. Иң әүвәл угланнарым калдырырга бикә үтенде, бикә сорады, Бәһрам бәк аны куәтләп кенә торды. Мин моны сарматлар белән кушылу теләге белән кылдым, хан. Унукларга угорлар белән генә түгел, сарматлар белән кушылу да куәт өстенә куәт бирер. Ә син, Мәңгүк хан, атакаең киңәшен тот - тап бикә күңеленә ачкыч. Минем өмет синдә, хан. Йә Сафура бикә күңелен яулыйсың, йә без буш кул белән борылып кайтып китәбез. Бикәгә тәмле телең кызганма, хатын-кыз ирләрне колагы белән яратыр, диләр. Кирәк икән, сандугач булып сайра. Син аңа апачык итеп әйт, аталарыбыз теләге турында ни уйлыйсыз, бикәм, диген. Без әле Иделне кичмәгән, кем йөзендә барабыз Сармат хан кызы Сафура кырына? +- Мин хан йөзендә барам, атакай, унуклар ханы йөзендә. Мин аңа әле булса гашыйк, гәрчә булган хәлләргә күп еллар узса да, яшьлектәге түрдә, картлыктагы чөйдә, диләр. Ул бикә туган якларыма кайта-кайтуга ук инде йөрәк түрем биләде. Яшьлек хатам үз теләгем белән кылмадым, бикә мине аңлар, аңларга тиеш. Кинәт кенә туган туфрагымда балачактагы мәхәббәтем дөрләп кабынып китте, атакай. Ятсам ул, торсам ул күз алдымда. +- Димәк, Иделне кичәбез. Кичәрбез дә ыстан туктарбыз. Яңа көн тугач кына Тәңребездән игелекле көн теләп, ары таба китәрбез. Тик, Мәңгүк ханиям, үзем сине котыртам, үзем куркам. Без анда чакта көтмәгәндә Бәһрам бәк кайтып төшсә... +- Төшсен, мин аңа хан йөзендә барам, илче генә түгел. Ахыр килеп, мин аңа хан йөзендә яучы булып барам. Минем төп максатым - улларымны, асыл егетләремне өйләндерү. +- Сылу бикә, сылу бикә кызларын бирерме соң? Бик ихтимал, ул сине онытмагандыр. Бала хыялы күктә, балигъ хыялы җирдә булыр, ди. +- Сылу бикә минем белән килешер, атакай, теләгемә аркылы төшеп ятмас. Мин аның каршына үсмер чактагы насыйбы йөзендә генә түгел, онытылмас хатирәсе булып та барам. Туран дөньясында даннары еракларга таралган төрекләр ич без. Кирәк икән, мин аның алдына төшәрмен, атакай, әмма үз дигәнемә ирешермен. +- Менә-менә, шундый ханны күрәсем килгән иде дә минем юлга чыкканда. Сылу бикә, үзе баладан мәхрүм булса да, сараен тутырып кызлар тота икән диделәр. Угылларыңны да, егетләреңне дә мәхрүм итмәс, шулай дип юрыйк, Мәңгүк хан. +- Бикәне баладан мәхрүм дисең, атакай. Бу хакта мин болай уйлыйм, димәк, сылу бикә Бәһрам бәкнең мәхәббәтен йөрәк аша уздырмаган. Мәхәббәте йөрәк аша узганда гына хатын-кыз ир-аттан бала табар, диләр. Димәк, сылу бикә мине көткән. Инәй аллабыз тиңгә - тиң, ишкә - иш килгәндә генә мин аларга бала бүләк итәрмен, дигән ич. +Көнбаш атакай кайнарланып сөйләгән ханны тыңлады, әмма кайтарып бер сүз дә әйтмәде. Ак төрекләр ханы Мәңгүк Сармат ханы кызы Сафура янына канатланып бара, димәк, ул аңа әле булса гашыйк. Хан тәмам үз төркеменнән адашып калган очар каз, кыйгаклап кычкыра башлады. Күк алласы Тәңре булса, Җир алласы - Мәхәббәт, дияр иде мөгаллиме Дәян. +Шулай сөйләшә-сөйләшә Кара Иделгә җиттеләр. Багучылар алдан тапкан кичүдән сарматлар ягына чыктылар да, Иделгә коеп яткан инеш тугайлыгына ыстан туктадылар. Атларын утларга җибәреп, кунарга булдылар. Курыкмадылар, шуңа карамастан, гәрчә сарматларга изге ният белән килсәләр дә, каравыл куйдылар. Төн тыныч үтте. Иртән күзләрен ачсалар, янәшәләрендә атлары пошкыра, әрәмәлектә берсеннән-берсе уздыра-уздыра сандугачлар сайрый. Әнә шулай каршылады Мәңгүк хан туар көнне. Тәңресенә дога кылды, изге көн бирүен теләде. Көн ачылып, елга буендагы томан таралуга, унуклар таң калдылар, аларны тыгыз рәтләр белән сармат сугышчылары уратып алган иде. Ашап-эчеп кузгалып кына киләләр иде, барысы да сикерешеп аякларына бастылар, ат тезгеннәренә ябыштылар. Унукларны боҗрага алучылар җәяләренә уклар элмәсәләр дә, йөзләренә багуга унуклар күрделәр - сарматлар йөзендә бер дә дустанәлек күренми. Мәңгүк хан ат башыннан алды да, очлымына ике кош каурые кадаган (йөзбаш булса кирәк иде) йөзбашка таба кузгалмакчы итте. Әмма аны Көнбаш атакай туктатты. +- Хан, синең алда дошман. Аларның безне әсир итүләре бар. +Мәңгүк хан туктады һәм сармат яугирләрен янә бер тапкыр күздән кичерде. Хан буларак ул барысын да сүзсез аңлады. Алар - әсирләр, һәрхәлдә әсир ителү алдында торалар. Сарматларга каршы тору һәм алар белән орышу зур ахмаклык булыр иде. Ахыр килеп, аларның максатлары сугышу түгел, алар кызлар сорарга килделәр. Шуңа күрә Мәңгүк хан кыю төстә очлымына ике каурый кадаган меңбашка таба кузгалды. Шул чак сарматлар җәяләренә ук элделәр. +- Хан, коралларың калдыр, - диде Мәңгүк ханга атакай Көнбаш. +Мәңгүк хан хәнҗәренә кадәр багучысына салып бирде һәм туп-туры сармат меңбашына таба китте. Меңбаш һәммәсеннән дә аерылып тора һәм ул аты белән дә калкурак урынга туктаган иде. Ни тәкәббер кыланса да, Мәңгүк хан үзенә җитәрәк, хөрмәт йөзеннән булса кирәк, меңбаш атыннан төште, ат башыннан тотып, унуклар ханын көтеп алды. +- Баһадир, мин ак төрекләр ханы Мәңгүк хан, - диде килеп җитәрәк күкрәгенә кулын куеп илбашы. - Мине сылу бикә Сармат кызы Сафура тарафына алып барсагыз иде. Йөк-йомышым бикәдә минем, меңбаш. +- Хан, - диде баһадир, Мәңгүк ханның баш иеп сәламен алгач. - Бикәнең әмере шундый. Яугирләрегезне ыстан туктаган җирдә калдырасыз, Көнбаш атакай белән үзең миңа иярәсез. +Мәңгүк хан артына каерылып карады һәм кул ишарәсе белән Көнбаш атакайны дәшеп алды. Көнбаш атакай һәм ике сакчысы килеп җиткәч, атына атланды да сармат баһадирына иярде. +Шактый юл узгач кына елга ярына сыенып утырган авыл күрделәр. Авыл зур, хәтта артыгы белән зур иде, Мәңгүк хан хәтта аның очын-кырыен күрмәде. Ишәйгән сармат кавеме, меңнәрчә йорт күтәрелгән төбәккә туктаган сарматлар чираттагы ыстаннарында җәйлиләр иде. Кибетарбалары да шунда ук. Йортларны үзәккә таба боҗрабоҗра итеп куйганнар, боҗра араларында тәртәләрен югары күтәреп бәйләгән арбалар, арбалар тирәсендә бала-чага мәж килә. Арбаларның күбесендә сәрпи уклар урнаштырылган. Боҗраның иң уртасында бер дә фарсы шаһиншаһдарыныкыннан ким булмаган төсле тукымадан зур чатыр. Чатырга җитәрәк сармат баһадиры ак төрекләргә атларыннан төшәргә кушты һәм Мәңгүк хан белән Көнбаш атакайны ияртеп, мәһабәт чатырга таба китте. Хәер, чатырны күрүгә үк Мәңгүк хан: "Сафура бикә чатыры", - дип уйлаган иде, шулай булып чыкты да. +Чатыр матур, тоташ ак ефәктән - алты почмаклап куелган. Һәр почмагында җәйран сурәте төшерелгән түбәсендә куе зәңгәр аләм җилферди. +Чатырга җитәр-җитмәс сармат меңбашы Мәңгүк ханны алга чыгарды, ә Көнбаш атакайга сабыр итәргә кушып, үзе белән алып калды. +- Сезне Дәян атакай көтә, - диде меңбаш һәм чак кына арырак утыртылган зәңгәр киез белән капланган йортка күрсәтте. +Мәңгүк хан артына әйләнеп карамады, аның кисәк кенә йөрәге леперди башлады, аяк астындагы җирне тоймас булды. Мәңгүк хан базынкы буйлы, зәңгәр күзле, йомры җирән сакаллы ир уртасы булырга җыенган кеше иде. Аңа һәрчак хатын-кызлар күзе төште. Шуңа карамастан, атасы Шимбай кебек дүртәр-бишәр хатынга өйләнә алмады, ике хатын белән генә торып калды. Тик соңгы орышта икесеннән дә мәхрүм ителде. Хак, тәүгесе ир-канатына ике малай калдырып, үз үлеме белән Тәңре янына китсә, икенчесе ике малай тапкан булса да, Мәңгүк ханга ияреп орыш артыннан орышка керде, ирләргә хас батырлык белән дошманга каршы сугышты һәм орышларның берсендә ятып та калды. Атилла улы анасы уктан алынганда бүреге белән яңа уйный башлаган иде, бүген исә, кайчандыр Сафураның колагын тешләгән кебек, колак тешләргә дип, Айгөл апасына китте. Мәңгүк хан батыр хатынны үз кулы белән җирләде. Соңгы мәлдә ул аны күз яше аша күкрәгенә кысты, гүя ишетер кебек бәгырь канына назлы сүзләр тезде. Яраткан иде ул батыр хатынны. Тик барыбер, тәүге хатынын өзелепләр яратканда да, әллә нигә, юк-юк та үсмер Сафура күз алдына килер иде. Яшьлектәге - йөрәктә, дип тикмәгә генә әйтмиләр икән шул. +Менә ни өчен чатыр кырына җитүгә, аягы атламас хәлгә җитеп, кинәт тукталып калган иде Мәңгүк хан. Үреләсе дә, чатыр япмасын ачасы гына югыйсә, юк, гасабилану да түгел иде бу, курку да түгел иде хәтта, ә еллар буена хыялында йөрткән чынбарлыкка аяк басу иде. Чынбарлык исә кешене һәрчак шикләндерә, икеләнергә мәҗбүр итә. +Ахыр тәвәккәлләде, япманы ачты. Керде. Күзләре тышта калган иде, бермәлгә һични абайламый ишекъяры басып торды. Ниһаять, күзләре өйрәнә төшкәч, түр яктагы түмәрдә утыручы хатынны абайлады. Шулмы Сармат хан кызы Сафура! Шушы күз камашырлык гүзәллеккә күмелгән сылу беләнме ул үсмер чакта колак тешләште?.. +Башта ул гүзәл затка туры карарга кыймады, төркиләргә хас гадәт буенча бер тезенә төште. +- Гүзәл бикәгә, Сармат хан кызы Сафурага саулыктазалык телим! Баһадирың күндергәндер, шәт, сылу бикә, сәнең алда ак төрекләр дип аталган унуклар ханы Мәңгүк. Атам Шимбай орыш кырында ятып калды. Синең алга хан йөзендә үзем килдем. Кабул итсәң, кабул ит, кабул итмәсәң, куып чыгар... +Сафура бикә аңа бер сүз дә әйтмәде, каршындагы түмәрдән урын күрсәтте, имеш, әүвәл утыр. Мәңгүк хан Сафура бикә күрсәткән түмәргә утырды, кулларын тезләренә куйды һәм янә гүзәл бикәгә исәнлек-саулык теләде. Әйтер сүзем әйтә алмый калырмын дигәндәй кабаланыбрак: +- Атамны җирләгәч, сылу бикә, җәйли-җәйли Җаекка җиттек, менә ниһаять, борынгы Угыз бабабыз көн күргән далага килеп егылдык. Ыру-кавемем чарасыз калудан килдем мин сәнең кырыңа, сылу бикә. Соңгы орышта олауларыбызны гына түгел, кибет вә хатын-кызларыбызны да югалттык. Яугирләремнең асыллары орыш кырында ятып калды. Унуклар кавеме тәмам саташкан байгыш хәлендә хәзер. Мин, Шимбай хан угылы Мәңгүк, инде хан йөзендә күп еллар элек күрше булган сырматларга килеп егылырга мәҗбүр булдым. Бабаларыбыз гына түгел, аталарыбыз кызлар алышып, сарматлар белән дустанә-тату күрше яшәүләрне дә искә алып, сылу бикәнең мәрхәмәтенә өмет итеп, гүзәл бикә, синең аягыңа төшәм... +Шул сүзләрне әйтте дә, Мәңгүк хан күзләрен күтәреп Сармат хат кызына карады. Карады да исе-акылы китте. Ярым караңгылыкка тәмам күнеккән күзләре каршында гелән күктән төшкән алиһәдәй Сармат хан кызы Сафура утыра. Бикәнең йөзендә нурлар биешә, бит-йөзендәге сипкелләр һавадагы йолдызларны хәтерләтеп, үзе тулган ай кебек утыра сыман тоелды. Шулчак гүзәл бикә тыенкы гына елмайды һәм дугаланып торган иреннәрен ачып, бәхетсезлеккә дучар ителгән унуклар ханына иминлек теләде. +- Мин барысыннан да хәбәрдар, Мәңгүк хан. Ике хатынга өйләнеп, мәрхүмәләрне җирләвең турында да, угланнарың хакында да алхәбәрдә торам. Орыш кырында калканын калдырган яугир югалган бер угы өчен уфтанмый. Канкардәшегез Анагай илә Мөртәт ханнарның Кытай императоры ягына чыгулары хакында да ишеттем мин, җиткерделәр. Ике туган ханның дошман ягына чыгуын, туганнары унукларны кыен хәлгә калдыруын Бәһрам бәк тә ошатмады. Иллә җаны теләгән - җылан ите ашаган, ди, үзләре теләп муеннарына элмәк элгәннәр икән - үзләренә үпкәләсеннәр. Бәйдәге адәм генә түгел, бәйдәге эт тә иреккә омтыла. Кытай императоры йөзендә мин яман сәясәт күрәм, ак төрекләр ханы Мәңгүк. Империяләр ирекле дала халыкларын кысып, ил-дәүләт чикләрен бер-берсенә китереп кушмакчылар һәм дала халыкларын мәңгелек коллары итмәкчеләр. Көнчыгышта дала халкына Кытай империясе теш кайраса, көнбатыштан Рим империясе теш кайрый. Моңа кадәр бу ике зур империя гасырлар буена дала халыклары исәбенә коллар тотты, яшәде, үсте, узынды, көн күрде. Ары таба да шулай булырмы, унуклар ханы Мәңгүк? Әллә булмаса, кем дә булса арыслан һәм юлбарыс сурәтенә кергән империяләргә чик куярмы? Күрәм-сизәм ич мин, коллар исәбенә яшәгән Рим империя чикләрен сакларга һәм империяне коллар белән тәэмин итеп торырга алынган Германрих король көч-куәтләре чамалы булган кавемнәрне кул астына җыя башлады. Ирештерделәр, даладагы вак ыруларны туздырып, халкын әсир итеп, Ольия каласына илтеп сата башлаган. Моңа кадәр аны дала халыкларына кул сузганы юк иде әле. Узынды, узынды, Германрих король дә узынды. Кем тыяр аны, кем туктатыр?.. Кан-кардәшебез Дауыт ханның бөтен халкын туздырып, Ольвия каласына илтеп, римлыларның сәүдәгәрләренә сатып җибәргән. Яман кәсеп тапкан Германрих король бик яман. Бәһрам бәк аны акылга утыртырга йөри һәм мин аны хупладым, Мәңгүк хан. Әле булса хәтеремдә, атам белән синең атау да Германрих корольне кисәтә торганнар иде, әмма икесенең берсе империя чикләрен үтеп керергә кыймадылар. Берләшә алмадылар дала ханнары, һәркайсы үз мәнфәгатен кайгыртты, үз җәйләүләрен, үз биләмәләрен саклады. Ул арада Германрих король кебек Рим империясе ялчылары дала халыкларын әсир итеп, Ольвия каласы аша колбиләүчеләргә озата тордылар. Ак төрек, сармат, роксолан, алан, венед халыкларын әсир итеп Римга озата торалар. Татулык җитми далалыларга, дустанәлек, бер-берсенә ярдәм кулы сузу, Мәңгүк хан, бер-берсен күрмәс булдылар... +- Кһм, - дип уч төбенә тамак кырды Мәңгүк хан. - Кһм, гүзәл бикә. Син минем күя күзем ачтың. Хак сөйләдең. Бу чынлап та шулай ич. Атам энесе Дауыт ханның ыруын Германрих король туздыра. Атам Шимбай шунда ук әйткән иде: "Көнчыгыштан кайтуга, Германрих корольгә ябырылырбыз", - дигән иде. Теләгенә ирешә алмады. +- Минем атам Сармат хан да Германрих корольдән үч алырга теләде, шул исәп белән атаң белән кушылырга дигән ниятне дә башлап җибәргәннәр иде... +Сафура бикә нәрсәдер әйтергә теләсә дә, әйтмәде, тыелып калды. Мәңгүк хан аңлады, бикә аның белән киңәшә, киңәшә генә түгел, унуклар ханын Германрих корольгә каршы берләшергә чакыра, һәрхәлдә бикәнең тел төбен шулайрак аңлады Мәңгүк хан, шул ук вакытта башлап сүз әйтергә кыймады. +- Минем чарасыз калган мәлем сылу бикә. +- Чарасыз калмадың син, унуклар ханы, мине чарасыз иттең. +"Ни өчен, ни өчен?" - дип сорыйсы итте Мәңгүк хан, иллә янә үзенең үсмер чактагы мәхәббәтенә сүз катарга батырчылыгы җитмәде. +- Минем синең угланнарың Рим империясе каласында күрәсем килә, унуклар ханы. Ләкин әүвәл Германрих корольне туздырырга кирәк булыр, Мәңгүк хан. Коралларны Римга ул сатып ята. Өске готлар Римга йөз тота башлаганнар дигән хәбәр дә иреште миңа. Әнә шул халык далалыларны җәнлекләр урынына аулап, римлыларга кол итеп сатып яталар. Йөз яшен тутырып килгән Германрих корольнең сансыз күп хатыннарыннан туган угланнарын, оныкларын аталарының бу оятсыз кәсебеннән кем туктатыр?! Кем йөгән кигерер коллар исәбенә яшәгән римлыларга?! Менә шундый ирләрне эзлим мин, унуклар ханы. Ә алар далада азаеп бара. Берәүләре кытайлыларга барып елышалар, бәгъзеләре хатын-кызларын ташлап качалар, беришләре илләреннән качып китәләр. Мин, унуклар ханы, чарасыздан Бәһрам шаһзадәгә кулым суздым, таяныр кешем калмаганнан бардым мин моңа, унуклар ханы. Ә ул минем өметем аклап ята, бүген аланнарны буйсындырса, иртәгә өске готларга каршы кузгалачакмын, ди. Мин ышанам, баһадирыма, кузгалыр да... +- Мин бөтенләй башка йөк белән килгән идем сиңа, сылу бикә. +- Кызлар сораргамы?.. +- Әйе, сылу бикә, мөмкин булса... +Сафура бикә урыныннан торды, берара йөреп килде һәм Мәңгүк хан каршына туктады. +- Бу сәясәттә, Мәңгүк хан, минем яклаучым булсаң гына угылларына, егетләреңә кызлар булыр. Тәңре безгә кавышырга язмады... Килешик, яшьлек ике тапкыр чәчкә атмый, яшьлек ул болын чәчкәсе кебек бер ата да орлыгын коя. Син көнчыгышка китеп югалдың, ә мин туган туфрагымда язмышым Тәңрегә тапшырдым... +Мәңгүк хан урыныннан торып, бикә аягына төшкәнен сизми дә калды, бу хәрәкәтне кылганда аның битенә сылу бикә йөзеннән хуш исләр дулкыны сирпелеп узды. +- Мин, сылу бикә... +- Йә-йә, әйт, әйтер сүзең, унуклар ханы. Даныгыз далага таралган кавем идегез ич сез. Кайтар ата-бабаларыгызның данын, өйләндер буйдак егетләрең, җый гаскәр. Мин ышанам, Бәһрам бәк тә сиңа кулын сузар, ерактагы атасы шаһиншаһ та ярдәменнән ташламас. +- Минем дә бер шартым бар, сылу бикә. +- Мин хакыйкатьтән курыкмыйм, унуклар ханы, әйт шартың. +Сафура бикәнең артык кыю сөйләшүеннәнме, башка бер-бер сәбәп беләнме, Мәңгүк хан кипшереп киткән иреннәрен ялап алды, моны күреп, сылу бикә артына каерылып, бавырчысына кымыз китерергә кушты. Кечкенә өстәлчек кебек җиргә тезләнеп утырдылар, ни сәбәпледер, күзгә-күз карашып алдылар һәм, күз карашлары очрашкач, икесе дә уңайсызлану тоеп, касәләрдәге кымызга үрелделәр. +Мәңгүк хан бер ортлауда диярлек касәне бушатып куйды, кымызчы шундук аңа яңадан салды. Ике касә кымызны бушатып куйгач кына Мәңгүк хан бераз кыюлана төште. +- Ә бит, сылу бикәм, мин сиңа колак тешләшкәндә үк гашыйк булган кеше, - диде һәм үрелеп, бикәнең өстәлдә яткан кулына кулын куйды, күзләренә карады. - Син, гүзәл бикәм, үзгәрмәгәнсең дә кебек, ә тагын да сылулана төшкәнсең. Кичерә күр, сылу бикәм, мин үземне синең алда югалып калган яшь егеттәй сизәм. Оят булса да әйтим инде, мин үземне синең алда гаепле кеше итеп күрәм, һәм мин гаепле дә, гаепле, гаепле... +Сафура бикә бер сүз әйтми үз кулы белән Мәңгүк ханның касәсенә кымыз койды, һәм ирен чите белән генә елмаеп алды. Мәңгүк хан коры далада йөреп сусаган кеше сыман касәне янә күтәреп эчеп җибәрде. +- Эч, унуклар ханы. Кымызны сарматлар каты ясыйлар. +- Мин бүген дуадак каз хәлендә, сылу бикәм, үзем генә түгел, барлык халкым да. Үзем үзем инде, типсә тимер өзәрдәй улларымны өйләндерә алмый интегәм. Чарасыз итте безне соңгы орыш. Далада дан-шөһрәткә күмелгән кавем идек ич. Ак төрекләр кавеме синең кебек кыю хатынкызларга мохтаҗ бүген. +- Шуңа сарматларга башкода булып килдеңме, унуклар ханы? - диде Сафура бикә һәм йомшак вә хуш исле кулы белән ханның яңагына кагылып алды. Мәңгүк хан аның кулын эләктереп алды һәм уч төпләренә кадәр үбә башлады. Иллә икенче мәлдә инде Сафура бикә кулын тартып алды һәм торып ук китте. +- Сылу бикәм, - дип аның артыннан ук күтәрелде Мәңгүк хан. +- Бәһрам сөйләгән иде аны аръяктагы унукларның егетләре безнең кызларны урлаштыралар дип, димәк, хак бу хәл. +- Хак, хак, сылу бикәм, хак. Шул дуадак казларның берсе синең алда. Әйтәм бит, кабул итсәң, кабул ит, кабул итмәсәң, куып җибәр. Адәм баласы ике туып бер үлми, рәнҗемәм. Илдә чыпчык үлмәгән кебек, без дә үлмәбез. Гәрчә каһәрләнгән халык булсак та... +- Йә-йә, гайрәтле ак төрекләр ханы, зарланма. Күрше булсаң, күрше бул. Күршегә гел ут сорап кына кермиләр, кызлар сорарга да киләләр. Бу дала халыкларында элек тә шулай булган, мин дә бу йоланы бозарга җыенмыйм. +- Сылу бикәм, безгә йөзләрчә кызлар кирәк ич, йөзләрчә. Аннары мин Биләү угланымны да алып килгән идем, яшермим, диннән аңа да кыз өмет итәм. Йөз чөерде бездән Инәй аллабыз, сылу бикәм, тәмам йөз чөерде. +- Рухил белән Рамул угланнарың кая? Аннары синең төпчегең дә бар дип ишеттем, аты Атилла бугай. +- Рухил белән Рамул угланнарны угор җизнәләренә җибәрдем. Төпчегем Атилла да апам Айгөлне күрәсем килә дип шунда китте. Ил өстенә афәт килгәндәй кызлар эзли хәзер унуклар. +- Уң кулыңда кем утыра? +- Угланнарым һәм Көнбаш атакай, сылу бикәм. +Сафура бикә янә бер тапкыр җилле генә берара йөреп килде, аның кытай ефәгеннән тегелгән бала итәкле күлмәген шаулатып йөрүе, Мәңгүк ханга аккош хәрәкәтләрен хәтерләтте. Кисәк ул унуклар ханы каршына килеп басты һәм: +- Сөйгән ярларны ят телле кавемнәрдән эзләмиләр, Мәңгүк хан. Сөйгән ярларны канкардәш күршеләрдән сорыйлар. Шимбай хан кызы Айгөл чибәрләрнең чибәре иде, илтотар Куришка биреп дөрес эшләдеме икән атаң, белмим. Иллә үз телендә сөйләшүнең үз тәме бар, Мәңгүк хан. Мин моны Бәһрам белән яши башлагач нык тойдым. Минем җанга якын сүзләр таба-алмый интегә бичара, ә минем аннан җаным эретердәй сүзләр ишетәсем килә... +- Ир бәхете бер хатында гына булса икән ул, сылу бикә. Ир бәхете күршеләр белән тыныч-тату яшәүдә дә. Угорлар безнең җан күршебез, ут күршебез, Сафура бикә. +Бикәнең тел төбен күптән аңласа да, хәлнең асылына төшенергә теләп, үсмер мәхәббәтенең күзләренә карады. Күзләре тулы күл кебек зәп-зәңгәр иде бикәнең, керфекләре озын, кайтарылып тора, төз вә нәфис борыны сипкелләр белән чуарланган. Сылу бикәнең сөйләшү гадәтен аңлый башлаган Мәңгүк хан да кыюлана төште. +- Гүзәл бикәм, сарматлар һәрчак аланнар, готлар белән орышып тордылар, кыен чакта сарматларга унуклар һәрчак ярдәмгә килделәр. Хәтта ике кавемне кушарга да теләделәр. Әмма нә чара кылмак кирәк, хыяллары тормышка ашмады. Минем, сылу бикәм, егетләрем генә кызлардан мәхрүм ителмәделәр, ат күтәрердәй ир-атларым да шактый. Бәлки, сылу бикә, шушындый ирләрнең куеннарына керергә әзер торган тол калган хатыннар да бардыр сездә. Мин бахырыгыз да шул хәлдә ич, гәрчә ике хатынның куенын татыган булсам да, мин дә ир янында ир әле, хатын тансыкламаган ирнең кулы кылыч тотмас, ди. Ә минем кулымда, Тәңрем шаһит, кылычым, билемдә хәнҗәрем, дигәндәй... +- Сиңа да Сакмар меңбашыңа ияреп китәсе булган, Мәңгүк хан. Тол калган хатыннар аңарда да бардыр, табылыр иде шунда берсе. Иләгенә күрә чиләге дим. +- Иләгенә күрә чиләге монда минем, сылу бикәм. Әйтмә алай, сылу бикәм, рәнҗетмә яшьлек мәхәббәтең. Ялкын җилдә дулаучан. Кеше күңеле - күк йөзе, диләр, әле кара болыт белән каплана, әле чалт аяза. Сине күргән мәлдән бирле мәнем күңелем тәмам аязып китте. Мул кояш нурларына тансыклаган берәүдәй синнән күзләрем ала алмый иза чигәм. Гәрчә бу хакта әйтергә гөнаһ-язык булса да, кичерә күр, сылу бикәм, әйтми кала алмыйм, юкса күңелем тулышыр, әйтер сүзләрем йөрәгемә авыр йөк булып ятар дип курыктым. +- Их, Мәңгүк хан, Мәңгүк хан, мин дә бит сине һәрчак үз ханым итеп күрергә теләдем. Атаң Шимбай ханның да, атам Сармат ханның да безне кавыштырып, ике кардәш халыкны бер итү иде хыяллары. Иллә Тәңре язмаган булып чыкты. Без уйладык, Тәңре үзенчә хәл итте. Мин әле дә синең атан белән атам мәрхүмнәрнең васыятен үтәргә телим. Мин сиңа кызлар бирергә булдым. Мин ышанам, Мәңгүк хан, син дә минем сәясәтем якларсың, минем һәр эшемдә юлдашым булырсың. Шушындый изге ният белән мин сиңа, Мәңгүк хан, беренче булып кулым сузам - Сармат хан кызы Сафура. +Шулай диде дә Сафура бикә, чынлап та Мәңгүк ханга кулын сузды. Мәңгүк хан аның сары сандугач йоннарыдай йомшак кулын уч төбенә алды да, һәм ни әйтергә белми телсез калды. Ә бит ул аңа әллә нинди матур-матур сүзләр тезәргә дип килгән иде. Каушавы бик урынлы иде, чөнки ул Сафура бикәне болай ук кыю булыр дип күз алдына да китермәгән иде. Дустанә-тату әңгәмә ярдәм иттеме Мәңгүк ханга, хәзер инде уңайсызлану тоймады, кыюлана төште. Аннары Сафура бикәнең дә хак булуына инанган иде - алар бер-берсенә ят түгелләр, аларны үсмер чактагы самими мәхәббәт кайтаваздай йөрәкләре аша дәшә. +Мәңгүк хан кыюланып китеп, бикәнең уң кулын алды, йөрәк турына куйды һәм самими чактагы мәхәббәтенең күзләренә карады. Шулчак чаршау артында берәү тамак кырды. Мәңгүк хан сискәнеп китте һәм ялт итеп шул якка карады. Чаршау артыннан кара йөзле карчык чыкты. Олы күренде аңа карчык. Карчыкның маңгаен гына түгел, битләрен дә кантар-кантар җыерчыклар ермачлаган иде. Алтын чылбырлы муенсасында ак сөяктән уелган җәйран сыны. Өстендә бала итәксез чем-кара күлмәк, күлмәк башлыклы, башлыгы сул иңенә төшеп тора. Аякларында сары төстәге күн итекләр, итек башларында энҗе булса кирәк - асылташлар җемелди. +Сарматларга кызлар эзләп килдеңмени, унуклар ханы Мәңгүк? - диде карчык һәм тагын да Мәңгүк ханга якыная төште. - Нинди йөз белән килгән унуклар ханы, килен?! Бөтен булган хатын-кызларын дошман кулына калдырып, илтуфрагына кайткан. Далада данлы кавем түгел идеме соң унуклар? Сармат хан кызының колагын тешләдең дә качтың, хәзер шул бикә кирәк булдымы?! Дала даны тоткан унуклар кызлар аулый. Хәрам сезгә ак төрекләр исеме, хәрам! Ил башы Бәһрам яуда, унуклар ауда. Килешми, килешми, Мәңгүк хан. Илнең иясе өйдә юк, ә син яшьлек истәлекләрен белән киленнең күңелен аздырасың. +- Анам! - диде аңа үртәлеп Сафура бикә һәм Мәңгүк ханны түмәргә утыртты да, карчыкка: - Күршебез ак төрекләр ханы Шимбай хан яу кырында ятып кала. Унуклар ханнары итеп Шимбай ханның баш угылы Мәңгүкне ак киезгә салып, хан итеп күтәргәннәр. Әнә шул хан, анам, безгә кызлар сорарга килгән. Яучы йөзендә. Соңгы орышта хатынкызларың югалтканнар... +- Хатын-кыз аткан ук түгел, килен, камыш арасына төшеп югалмый. Төрекләрдә ир-атка хатын-кызны Инәй алласы тәгаенләп бирә. Күзеңне ач, килен, саклый белмәгәннәр унуклар хатын-кызларын, орыш кырыннан койрык чәнчеп качканнар. Шушы хәлдән соң йөз ертып сармат кадәр сарматларга кыз сорарга кил, имеш. Атан мәрхүм: "Хан бәхете - хатында, ил бәхете - малында", - дип әйтер иде. Кызлар бик кирәк булгач, баш иеп илбашына киләләр аны, унуклар ханы, бикә каршына түгел. Теләсә кемгә кызлар биреп җибәрер вакытмы, килен?! Җитмәсә, хатын-кызларын ташлап качкан качкыннарга! +- Анам дим, инәки, инәй, ярамас иде алай. Унуклар ханы Мәңгүк безгә изге ният белән килгән. Күршегә кыз бирү гаепме?! Аннары аның Биләү атлы улын сарматлардан өйләндермәкче, яугирләрен дә. Күрше күршегә кыз бирү язык түгел кебек, бабаларыбыз да моны кылган, безгә дә ят йола түгел, анакай. +- Язык, язык, килен, язык! Хан кадәр хан орыш кырын ташлап качкан өчен Инәй каһәрен алган кавем өчен язык, килен! +- Хак, анакай, хак, мин дә хатыннарымнан мәхрүм калдым, мин дә буйдак, хан башым белән буйдак. Хәтерем ялгышмаса, анакай, Шимбай атам абаларына ярдәмгә Сармат ханны да дәшкән иде кебек. +- Мин җибәрмәдем анда Сармат ханны, мин! Мин кушмадым Шимбай ханга иярергә. Куәте китеп тора иде Сармат ханның. Аннары аланнарның да узынып киткән чаклары иде, готлар да Кырымга кереп баралар иде. Кеше илен якларга китеп, үз илен югалткан булыр иде, унуклар кебек. +- Анам, Мәңгүк хан бары тик башкода йөзендә килгән безгә! +- Башкодамы, Мәңгүк хан, сине исенә төшереп нидер өмет итеп килгәнме унуклар ханы, сиңа киңәшем шул булыр килен: үзбаш хәл итмә, барысын да Бәһрам бәк кайткач хәл итәрсез. Мин орыш кырында хатын-кызларын дошманга ташлап киткән унукларга ышанып җитмим. Тәңре каһәре төшкән аларга, Тәңре каһәре. Соң инде безгә алар белән килешергә, килен, Бәһрам бәк атасы шаһиншаһ белән сөйләшүләр алып бара... +- Сарматларга кызлар алырга баш иеп килергә атам мәрхүм васыять итеп калдырды миңа, анакай... Мин атам васыятен генә үтәп йөрим. Аннары күрше хакы бар бит әле. +Бу хәлнең барысына да исе китеп, Сафура бикә бермәлгә дәшми торды. Күрәсең, баштарак карчык белән тәмсезләнәсе килмәгәндер, ләкин карчык күрәләтә хан кадәр ханны мыскыл итүгә күчкәч, сабыры төкәнде бугай, колакларына кадәр кызарынып торып басты. Ул сабыр булырга теләп, әмма катгый төстә: +- Анакай, тыел! - диде, һәм бала итәкле озын күлмәген бармак очы белән генә тотып, икенче кулы белән: - Чыгып тор әле, анакай, чыгып тор, чыгып тор! - дип боерды. +Бу мәлдә Сафура бикә тагын да сылуланып киткән иде, бит очларындагы сипкелләр каядыр китеп югалды, йөзе кырысланды. +- Мин, булмаса, иртәгә керермен, Сафура бикә, - дип Мәңгүк хан утырган җиреннән торып, ишеккә таба ымсынгандай итте. +- Юк, Мәңгүк хан, син бүген үк минем җавабым аласын, хәзер үк. Анам алдында әйтәм, иртәгә син Биләү угланыңны да, килгән яугирләреңне дә өйләндерерсең. Мин аларга үз кызларымны биреп җибәрермен, туйлап, барысын да җиренә җиткереп. Моңа Бәһрам да каршы булмас. Ишетәсеңме, анакай! +- Әйе, - диде зәһәрләнә төшеп карчык. - Синең, килен, асрауга җыйган кызларың биреп җибәрергә хакың бар, кырында үскән Сусылуыңны да хәтта. Бәһрам ул кызларны сиңа тапшырган иде. Әллә мәйтәм, киленкәем, үзең дә үсмер чакта колак тешләшкән ханга ияреп китәргә җыенасыңмы?.. +- Оял, оял бераз, анакай. Тәңредән оял, Тәңре каһәреннән курык, - диде Сафура бикә тәмам чыгырыннан чыгарга җитешеп. +- Оят миндә түгел, оят сездә, килен. Анаң сукыр түгел, барысын да күреп тора. Ирдән иргә узган бикә сыман кыланасың. Борынгылар ирдән иргә узган бикәне, түш-итәге тузган бикә дигәннәр... +Шулай диде дә зәһәр карчык, авыз эченнән сукыранасукырана чыгып китте. +Сафура бикә карчык чыгып китүгә, Мәңгүк ханның беләгенә килеп сарылды. +- Кичер аны, кичер, Мәңгүк хан. Акылдан язган ул. Берәүне дә яратмый. Бер сүз белән, албасты карчык. Оныт аны, син минем кунагым, вәгъдә иманым шул булыр сиңа, Мәңгүк хан, иртәгә иртүк, көн-кояшны каршы алуга, син туктаган ыстанда булырмын. +- Кызларыңны да алып килерсеңме, сылу бикә? +- Кызларымны да алып килермен. Мәңгүк хан. Биләү угылына дигән Сусылуымны да. Миң аларның һәммәсен дә чәчләрен чәчкә бәйләп кияүгә бирермен, унуклар ханы. +- Мин сиңа ышанам, сылу бикә, ышанам. Тәңребез сиңа ошбу изге юлыңа чәчәкләр сипсен. Яхшы сүз - җан азыгы, диләр, хак икән. Тәмам җаным эреп китте. Хәнҗәремә ябыша язган идем бит, сылу бикә! +- Сакчым! - дип кул чапты Сафура бикә. +Ишектә сөңге тоткан сакчы күренде. +- Унуклар ханын кунак йортына урнаштыр. +- Көнбаш атакай белән Биләү угланныдамы, бикә? +- Аларны Дәян атакай йортына илт. Ул кунак итәр. +Булган һәм булып алган хәлләргә әле генә Сафура бикә уңайсызлану тойган иде, моны Мәңгүк хан да күрде, тәүге халәттән тизрәк чыгарга теләпме, Сафура бикә унуклар ханы янына килде, күзләренә карады. Мәңгүк хан аның алдына бер тезенә төште. "Кичер мине", - диде ул пышылдап кына. Рәхмәтле иде унуклар ханы Сармат хан кызы Сафурага. Торып баскач, дөресрәге, бикә аны үзе аягына бастырды, Сафура бикә аны ишеккә кадәр озата килде һәм бер сүз әйтми кул изәде. Мәңгүк хан Сафура бикә чатырыннан елмая-көлә килеп чыкты. Ул чынлап та шат иде. Ул үз дигәненә иреште. Сарматлардан ул буш кул белән кайтмаячак. Тәңре боерган итсә, ил-даласына кайту белән һәр өйләнгән егеткә арба бирер, йорт куйдыртыр. Яшьләр авылы булыр ул. +Сафура бикә үсмер язмышы Мәңгүк ханны озатты да, үзе генә аңлаган бер көрсенү белән көрсенеп куйды. Мәңгүк ханны күргәч, кинәт кенә аңа җиңел-җиңел булып китте, гүя күңел күгендәге күк капусы ачылган иде. Ул кара йөзле карчык янына кереп тормады, гәрчә һәр кич саен аңа тыныч йокы теләргә кергәләгән булса да, бүген әллә нигә карчык йортына аягы тартмады. Сафура бикә башында мең төрле уй бөтерелде. Ул әле кылган эшләре өчен икеләнде, әле тәвәккәлләп унуклар ханына үз сүзен әйтә алганы өчен горурланды. "Моны мин кылырга тиеш идем, моны кылмаган булсам, мәңге-мәңге үкенеп яшәргә дучар ителгән булыр идем", - дип үз-үзен юатты. Чөнки кисәк кенә, нәкъ менә Мәңгүк ханны күргәч, күңел төпкелендәге үсмер чактагы самими мәхәббәте бөтен калебен биләп, җанын актарып ташлаган иде. Менә кем җитмәгән икән ич аңа. Ак төрекләр ханы Мәңгүк. Ләкин шунда ук үлем түшәгендә яткан атасы Сармат хан күз алдына килде. Ул чарасыз калган берәүдәй атасы кырына тезләнгән, аның кырында Бәһрам баһадир. Сарматлар ыруына атасы бер углан да калдырмады, ике улы да готлар белән орышта ятып калдылар. Бүген угланнарсыз калган Сармат хан үлем түшәгендә ята. Бердәнбере - Сафура кызы Тәңре янына китәргә торган атасы өстендә яшь коя. Ул Сафура кызының ни теләгәнен белми, белергә дә теләми, ул хан, ул әле илбашы, аның сүзе һәр сармат өчен канун. Ни генә булмасын, Сарматлар ханы соңгы сүзен әйтеп дөньядан китәргә тиеш. Һәм кайчан да түгел, бүген. Соңгы көннәренә кадәр Сармат ханның уң кулында Бәһрам баһадир утырды. Ул бүген дә аның кырында, ул да ханның соңгы сүзен көтә. Бәһрамны Сармат ханга фарсылар шаһиншаһы җибәрде һәм шуннан бирле шаһзадә аңа тугры хезмәт итә. Теге дөньяга китәргә вакыты җитүен сизепме, Сармат хан әүвәл кызының, ахыр Бәһрам баһадирның кулларын кулына алды һәм ишетелер-ишетелмәс тавышы белән: "Кызым Сафура, Тәңрем мине улларымнан мәхрүм итте, мәгәр мәрхәмәтеннән ташламады - миңа Бәһрам баланы җибәрде. Мин Дәян атакайга әйттем инде, ошбу шаһзадәне минем вафатымнан соң бәк итеп игълан ит дип. Син, балам, аңа кияүгә чыгарсың, туйлап". +Атасының сүзләренә Сафураның исе китмәде, ул моны көткән иде инде. Атасына җавабы шул булды, ул кисәк кенә атасының күкрәгенә капланды да үксеп елап җибәрде. Бу елауның күз яшендә атасын югалту гына түгел иде, яратып бетермәгән Бәһрамга язылган язмыш ачысы да иде. Шул мәлдә, атасы җан тәслим кылгач та, хәтта Сафура Бәһрам баһадирга күтәрелеп карамады. Сафура бу сүзләрне атасыннан көткән иде, ләкин болай ук түгел, бераз башкачарак булыр дип уйлаган иде. Ләкин нишләмәк кирәк, бу чынбарлык иде. Сарматлар ханы буларак атасы соңгы сүзен әйтте - ул Бәһрам баһадирга кияүгә чыгарга тиеш. Бәһрамның тел-дине башка, шуңа карамастан, атасы аны канат астына алган иде. Ни сәбәпледер, шаһиншаһ йорты сарматларга йөз тотты, шушы сәясәткә йөк итеп сарматларга үз улын җибәргән иде. Сафура атасы васыяте белән килеште, һични кыла алмады. Атасының сүзләрен Дәян атакай да куәтләде, васыятьнең хаклыгын раслап: "Туйны сузмабыз", - дип ханны тынычландырды. +Атасы үлемен Сафура эчке бер киеренкелек белән кичерде. Аның язмышы хәл ителгән иде инде. +Алай да Сафура Бәһрамга тиз генә кияүгә чыкмады. Бары тик атасының кырыгын уздыргач кына шаһзадә Бәһрам сарматларның олуг табынында бәк титулын алды һәм Сармат хан кызына өйләнеп, зурлап туй итте. Ләкин хан була алмады, чөнки ул хан нәселеннән түгел иде. Сарматлар кануны буенча бары тик Сафура тапкан углан гына хан була ала иде. Иң үкенечлесе шул булды: Сафура Бәһрам бәктән балага узмады. Башта моңа сарматлар шаккаттылар, чөнки сарматларда булган хәл түгел иде бу. Ахыр торабара күнектеләр, килештеләр, чөнки Бәһрам бәк алан һәм гот тарафларына яу йөреп, шактый табышлы булып кайтты. Бәкнең яу йөреп тә, югалтуларсыз дияргә була, буш кул белән кайтмавын күргән сармат аксакаллары тора-бара Сафура бикәнең балага узмавына да игътибар итми башладылар. Моның өстенә Бәһрам бәк тәрбиягә алан һәм гот кызларын алып кайтты һәм бикәсе кулына тапшырды. +Әнә шулай шактый гомер узды. Әйе, балага узмады Сафура бикә, әмма Бәһрам бәк алып кайткан кызлардан куаныч һәм юаныч тапты ул. Ул аларны тәрбияләде һәм аналары сурәтендә һәммәсен дә үз вакытында кияүгә бирде. Ләкин соңгы елларда аны бу куаныч та туйдыра башлады, күңел нидер көтте, каядыр ашкынды, нидер өмет итте. Ахыр аны ялгызлык сагышы баса башлады. Ир буларак Бәһрам аңа Сафура көткән гаилә бәхете китермәде. Иллә шайтан өметсез, ди, күреме аз гына соңга калса да могҗиза көтте, ә могҗиза килмәде дә килмәде. Шуларның барысын да күреп булса кирәк, Бәһрам бәк киңәше беләнме, чарасызданмы, Бәһрам бәк ияреп килгән карчык угылы астына шаһиншаһ җибәргән кызны салды. Ә теге бичара аңа тугыз айдан таштай-тукмактай ир бала тапты. Гелән Бәһрамгә тагылып йөргән шаһиншаһ җибәргән каһин Шахрай ир бала тапкан кызны көне белән каядыр озаттырды. Шул көнне үк ак кытай ефәгенә төргән баланы күтәреп, парчан Сафура янына керде. +- Килен, теге җүнсез баласын ташлап качты, ил өстенә килгән афәт түгел, ал баланы тәрбиягә. Тапкан түгел, баккан үз итәр ди баланы. +Сафура тәмам каушый калды, ул ни әйтергә дә, ни кылырга да белмәде. Әмма үзеннән-үзе куллары балага тартылуын сизми дә калды. Кинәт аның күзләре яшь белән мөлдерәп тулды, бите буйлап яшьләре акты. Ул бу көнне үзе дә аңламыйча нидер көткән иде, җитмәсә, төшендә кеше сурәтендә ап-актан киенгән Тәңренең үзен күргән иде. Тәңре ана ак ефәккә төрелгән бала кигергән иде. Тәңренең кулыннан баланы алуга, Сафура сискәнеп уянып киткән иде. Әллә соң юраган юш киләме? Уянгач, Сафура бик озак уйланып яткан иде. Төшен ул ни дип юрарга да белмәде, күргән төше аны тәмам тетрәндергән иде. Тик менә Тәңре генә, ни сәбәпледер, Дәян атакай сурәтендә кергән иде. Төшендә Тәңресе ана әйтте: "Бу бала сиңа куаныч кына булыр, үз бәхетеңне син икенче иреңнән табарсың..." Шулай диде дә Тәңре юкка чыкты, уянып китсә. Тәңресе генә түгел, кулында баласы да юк. Ә менә хәзер ул бала аның кулында. Тәгаен үрсәләнүе, ни кылырга белми нәүмизләнүе бары тик шуннан гына иде. +Әнә шулай угланлы булып китте Сафура бикә. Бала хакында Бәһрам да, ул да ир-канатына бер кәлимә сүз дә әйтмәде. Баланы ана вакыт-вакыт кына кертәләр, ләкин шул мәлдә дә ул үзе дә аңламаган тынычлану тоя һәм аңа рәхәт булып китә иде. Ләкин үсә-исәя башлаган бала гына аның теләген канәгатьләндерә алмый башлады. Күңел янә ярсыну тойды, кемнедер көтте. Баланың Бәһрамнан килүен белгәч, ул аңардан да читләшә төште, гәрчә җен карчыгына моны күрсәтергә теләмәсә дә. Тик менә Мәңгүк ханны күргәч, җаны актарылып киткәндәй булды. Тәмам үсмер кыз чагына кайткандай хис итте үзен. Чатырда ялгызы ята, ә ул инде тәүгемә ялгыз түгел, аның янында Мәңгүк хан басып тора. Аннары хатирә юлдашы - күк йөзендә мөлдерәп тулган айны да абайларга була. Сафура янә уйлар өермәсенә кереп чума. Караңгылык - хатын-кызның хыялы, диләр, хакмы әллә? Чөнки ул да караңгыда, йокы алдыннан гына әнә шуңа охшаш уйларга кереп чумар иде. +Сафура таң алдыннан гына йокыга китте. Ул таң атканны да, туган көнне дә каршы ала алмады. Уянды һәм кичә булган хәлләрне янә бер хәтерләп, катгый бер фикергә килде: "Кызларың ул, ышандырганча. Мәңгүк ханга биреп җибәрер". Калганын Тәңресенә тапшырды. Ни кылса Тәңресе, шул булыр. +Чатырдан чыгып барганда янә Мәңгүк хан күз алдына килде. Ни гаҗәп, ул аны күреп-күзәтеп тора сыман тоелды, гәрчә аның бу тарафларда булмавын белсә дә. Бер тапкыр ул, әле яшьрәк чагыңда Дәян атакайдан: "Мәхәббәт нәрсә ул?" - дип сораган иде. Дәян атакай аңа уйлап тормый бер сүз белән: "Мәхәббәт ул - яраткан ир һәм аннан тапкан бала", - диде. Күптән булган хәл, әмма Дәян атакайның шул сүзе әле булса колак очында. +Сафура Иделгә таба барыр җайда асравына кызларын уятырга кушты, елгага юынырга төшсеннәр, диде. Үзе сөлгесен иңенә салган килеш, елмая-көлемсери елгага таба атлады. Ни гаҗәп, янә ана Мәңгүк хан карап тора сыман тоелды. Бу инде тиккә генә түгел иде, бу аның ошбу кешегә гашыйк була башлавы иде һәм самими үсмер чактагы кебек түгел, ә тулы канлы хатын-кыз буларак кызыксындырды ул ир аны. +Барыр юлда аны кызлары куып җиттеләр, "аналарына" хәерле иртә тели-тели чинаша-чинаша елгага таба йөгерделәр. Каядыр болын яклап, ихахайлап ат кешнәп җибәрде. Сафураның йөрәге мерт итеп китте. Гүя аңа кемдер дәште һәм ул артына әйләнеп карады. Берәү дә юк иде. Шул мәлдә бер җайдакның аңа таба килүен күрде. "Мәңгүк хан!" дигән уй зиһенен телеп узгандай итте. Ләкин җайдак якыная башлагач күрде, атта Мәңгүк хан түгел иде. +Кызлар инде елга буенда чыр-чу киләләр, чыелдашалар, көлешәләр. Сафура бикә үз кырында йөздән артык кыз тотты, үзе тәрбияләде, үзе укытты һәм җиткән кызларын үзе кияүгә дә бирде, һәр ул укыткан һәм тәрбияләгән кыз аны анасы урынына күрде, якын һәм үз итте, Сафура бикә дә үз ягыннан кызларның берсен дә хәтта кемгәдер көчләп кияүгә бирмәде, үзләре теләгәннәргә һәм берәм-берәм генә кәләшкә бирде. Хәзер исә барысын да унукларның егетләренә биреп җибәрергә тиеш булачак, һәм Бәһрам бәк өйдә юк чакта. Бик ихтимал, Бәһрам бәкнең моңа ачуы чыгар, әмма бикәсенең битенә бәреп әйтергә кыюлыгы җитмәс. Сафура бикә Сармат атасыдай әйткән сүзендә калыр. +- Кызларым-йолдызларым, - диде Сафура битләрен юып, елга ярына менеп, түгәрәкләп утырышкач. - Мин сезне бүген... Әйе, сезгә бер сөенче әйтим әле. +- Әйт, әйт, анакай, тизрәк әйт! - дип чинаштылар кызлар. +- Мин сезне бүген барыгызны берьюлы унук егетләренә кияүгә биреп җибәрәм. Барыгызны да! +Бермәлгә генә, бары тик бермәлгә генә кызлар аналары әйткән сүзгә ышанмыйча тордылар, әмма Сафура бикәнең күзләреннән үк күрделәр - "аналары" алдамый. Ахыр дәррәү кычкырып җибәрделәр. +- Урра, урра, чынмы, анакай, чынмы? - диешә-диешә Сафура бикәне сырып алдылар. Кайсы кочты, битләреннән үпте, кайсылары итәгенә капланып күз яше белән елап ук җибәрделәр. +- Мин сезне бүген барыгызны да кияүгә бирәм, балакайлар. Сусылу сине дә, - диде һәм яраткан кызының үрелеп кулыннан тотты. +- Минем кияүгә барасым килми, - диде Сусылу чәч төпләренә кадәр кызарынып. +- Җүләр, исәр, шатланасы ит, - диештеләр калганнары. +- Йә, - диде Сафура бикә Сусылуны җавапсыз калдырып. - Кемнәр тагын риза түгел, тагын кемнең сазаган кыз булып сарай түшәгендә ауныйсы килә? +- Мин юри генә әйттем, анакай, - диде Сусылу һәм Сафура бикәнең алдына капланды. +- Тор, балакай, мин сине даны еракларга таралган унуклар ханы угылы Биләүгә бирергә булдым. Куанасы ит! +Ул да түгел, кызлар Шатлыкларыннан әйлән-бәйлән уйнарга керештеләр, Сафура бикә аларны туктатты да: +- Хәзер кайтып ашыйбыз да, кызлар тавына менәбез. Кияү егетләрегез шунда киләчәкләр. +Эшнең чынга әверелә баруын күреп, кызларның кайберләре лышык-лышык елап та алгандай иттеләр. Сафура бикә боларның берсенә дә игътибар итмәде, кызлар яше - иртәнге чык кына ул, шифа гына яшь күзгә. Ни гомер яшәп, ничәмә-ничә кызларны кияүгә биреп, кияүгә чыгарга теләмәгән бер генә кызны да белмәде ул. Күз яше кызларның кылана төшүләре генә иде. Хәер, аларга карап Сафура бикәнең үз күзләренә дә яшь йөгерде. Ләкин шатлык яше генә иде бу. Ә шатлыкны аңа унуклар ханы Мәңгүк алып килде. Бу борын-борын заманнардан ук шулай булган: унуклар белән сармат кавемнәрен өйләндергәндә, йә кызларын кияүгә биргәндә һәрчак һәр туй бәйрәмгә әверелгән. Ә бит заманында ул үзе дә ак төрекләрнең килене булырга хыялланган иде, ә язмыш аны әнә кем кочагына ташлады. Унукларга кияүгә чыгу бәхете аны читләтеп үтте. Тик үтте микән, буй алган ир уртасы булып кайтмадымы язганы вә насыйбы?.. Бер аерма бар иде: сарматларда егетләр кызларны түгел, кызлар егетләрне сайлыйлар. Сайлыйлар да, икесе ике атка атланып, бер атнага далага чыгып китәләр. Егет белән кызны кавыштыру йоласы болай башлана: егет атның ялыннан тотып кыз янына килә, ә кыз атка йөгән сала һәм йөгән тезгенен егеткә бирә. Кияү егетнең атасы, атасы булмаса туганы кызга йөгәнләгән ат китереп тоттыра. Кыз атка атлана һәм кияү белән кыз, нәкъ менә кыз алдан далага чыгып чаба, ә егет аның артыңнан. Кыз кая туктый, шунда чатыр сыман нәрсә коралар һәм шунда атна буена икәүдәникәү генә калалар. Ашау-эчүне кыз кайгырта, алдан ук барысын да хәстәрләгән була. Шуларның барысын да истә тотып. Сафура бикә кызларына кат-кат әйтте. +- Чатырны, ризыкны алдан ук хәстәрләгез. Йөгән тезгенен егетнең уң улына бирәсез. Каушамагыз, бертуктаусыз елмаегыз, кыю кыланыгыз, кыю кызны йөгәнсез ат та тыңлый, кияү егет кенә түгел. +Ашап-эчкәч, кызлары җыенгач, атлары белән кызлар Кызлар тавына юнәлделәр. Кызлар арасында Сафура кебек сары чәчлеләр дә, кара чәчлеләр дә, ак чәчлеләр дә бар иде. Сафура бикә алдан үзе кузгалды, кызлары аңа иярделәр. Уң кулында Сусылуы бара. Сафура бикә аңа әйләнә дә карый, әйләнә дә карый. Яратты ул аны, үз кызыдай күрде һәм үз кызыдай карап үстерде. Ә язган булып чыкты Мәңгүк ханның угылына. Ул Сусылуга әйтеп тә куйды инде, Биләү угланны сайлар, Биләү углан исә атасы кырында булыр. Үзе алар кырында булыр, яшь чагында Мәңгүк ханның кочагын тоймаса да, ичмасам, үзе нарасый чактан ук тәрбияләп үстергән кыз "мәхәббәтенең" угылы кочагында эресен. Яраткан хатын, яраткан ирнең кочагында балавызга әверелер, дигән иде бер тапкыр аңа теге җен карчык. +Ниһаять, Кызлар тавы күренде. Анда төркем-төркем халык җыелган иде инде. Килеп җиткәч, күрделәр кызлар, җитмештән артык егет бер тезмәгә баскан, алар каршына Сафура бикә кушуы буенча кызлар килеп бастылар. Китте яшьләр арасында бер-берсенә күз кысышу, каш сикертешү, һәр егет, һәр кыз үзенә тиңен сайлады. +- Син сораган йөз кызым булмаса да, җитмешне җыйдым, - диде атыннан төшеп баскан Мәңгүк ханга Сафура бикә. +- Мин сабырым төкәнеп көтәм, сылу бикә, кайчан туйлый башлыйлар? Хәлемә керче, сылу бикәм, минем тагын утызлап егетем ятим кала. +- Мин аларга тол хатыннар китерергә боердым, унуклар ханы. +- Тол хатын кыл өстеннән йөрер, ди. Мин риза. Килсеннәр, - диде кинәнә-кинәнә Мәңгүк хан. Һәм елмая төшеп, бикә ишетелерлек кенә итеп өстәде: - Тол хатыннар тол ирләргә дә ярап торырлар иде ул, сылу бикә. +- Хан кадәр ханга тол хатын йөз түгел, Мәңгүк хан. +Шаккатмалы хәл, Сафура бикә кыю кылана иде. Бит ул бары тик бикә генә, гәрчә хан кызы булса да, бар эшгамәл Бәһрам бәк кулындадыр. Әллә соң бу бикә бөтенләй Бәһрамга буйсынмыймы?.. +Ул арада кызлар егетләрне сайладылар һәм елга буена төшеп, бит-кулларын Идел суы белән юып, кулгакул тотынышып менделәр. Менә шунда атларга йөгән салу башланды, һәр кыз үзе сайлаган егет кулына ат тезгенен бирде. Ул да түгел, алдан хәстәрләп куйганча, кызларның туганыйлары, йә кардәшләре кызларга йөгәнләгән ат китереп тоттырдылар, һәм яшьләр берәм-берәм иш ат, иш ат далага чыгып чаптылар. Ә тол хатыннар калган егетләрне үз йортларына алып киттеләр. Чөнки һәр йортка кергән егет, тол хатынның бала-чагасын гына түгел, булган байлыгын да алып китәргә тиеш иде. Сафура бикә һәр кавышкан яшьләргә үз фатихасын бирде һәм Инәй алласыннан туып килгән гаиләләргә игелек һәм иминлек теләде. Далага чыгып чапкан яшьләр кая куналар, ни ашыйлар - бу берәүне дә борчымады. Монда һәр гаилә әгъзасы үз сәләтен күрсәтә иде. Кыскасы, егет кызны сыный, кыз егетне. Бер атнадан алар илгә кайталар һәм Сафура бикә янә тантаналы төстә яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйли, тиешле бирнәсен бирә. Хак, яшьләр арасында далада чакта ук бер-берсе белән килешмичә аерылышканнары да була. Ләкин бу хәл бик сирәк булгангамы, бу хакта бүген хәтта искә дә алмадылар. Әгәр дә мәгәр шулай була кала икән, егет тә, кыз да икенче туйны көтәргә тиеш булалар иде. +Яшьләрнең кавышканнары барысы да далага чыгып киткәч, Кызлар тавына җыелган халык таралыша башлады. Шулай булды ки, бермәлне Кызлар тавында Сафура бикә белән Мәңгүк хан икәүдән-икәү генә калдылар. Сафура бикә һаман исә күздән язып җитмәгән яшьләргә карап тора, ә ике күзе тулы мөлдерәмә яшь. Бермәлне сылу бикә борылды да, күз яшен Мәңгүк ханнан яшерергә теләпме, әле булса берара ераклыкта ат менеп торган җансакчысына: "Бар кит!" - дип кул изәде. Моны күреп, Мәңгүк хан да үз багучысына китәргә ишарә ясады. Ниһаять, алар икәүдән-икәү генә калдылар, һәм кая?! Кызлар тавында. Шушы тауда менә ничәмә-ничә гасырлар инде ак төрекләр белән сарматлар яшьләрне кавыштыралар. Алар инде күптән бер тән, бер җан булып беткәннәр, әмма һаман исә илләре вә җирләре икесе ике төбәктә, һәр кавем үз ханы, үз йоласы белән көн күрә, дөнья көтә. Аталары аларны гына түгел, кавемнәрен дә кушарга теләгәннәр иде - Тәңре язмаган булып чыкты. +Шулчак Мәңгүк хан атыннан төште, бикәне кулыннан алып, Җиргә бастырды һәм алдына төште. +- Сылу бикәм, бәгырь каным... +Сафура бикә аны иңеннән тотып, аягына бастырды һәм яшьле күзләре аша күзләренә карады. +- Килешми алай хан кадәр ханга, Мәңгүк. Әйт әле, унуклар ханы, улың Биләүгә Сусылу ошадымы? +- Сылу бикәм, күрде дә кызны углан, түбәсе күккә тигәндәй кинәнде. Ничекләр ошатмасын, син сайладың ич ул кызны. +- Бәһрам бәк мине кичермәс, Мәңгүк хан, - диде Сафура бикә күз яшьләрен сөртә-сөртә. +- Үртәлмә, бикәм, син хәзер ялгыз түгел... Кулымда йөгәнсез атым булса, мин аны ялыннан тотып синең янына килер идем. Килер идем дә: "Сал йөгән тулпарыма, сылу бикәм!" дияр идем. +Сафура бикә ни кылырга белми җансакчысы калдырып киткән атка карады - ат һичнигә игътибар итми утлап йөри, аның аты янында ук Мәңгүк ханның аты утлый. Атлар тыныч, ә аның йөрәге күкрәк челтәрен ярып чыгардай итеп тибә. Кисәк ул зәңгәр күккә карады һәм гүя Тәңресе авазың ишетте, ә Тәңресе аңа: "Ашыкма, бикә, сабыр ит, бер атка ике йөгән салмыйлар", - дип аваз сала иде. Син хаклы, хаклы, Тәңрем, Бәһрам бәк күптән минем атыма йөгән салды инде. Соң инде, унуклр ханы, соң! +- Мин сине әле булса өзелеп яратам, сылу бикәм! +- Чарасыз итмә мине, Мәңгүк хан. Чарасыз хатын суга ташланыр, ди. +Хуш исле кулы белән Мәңгүк ханның яңагына кагылып алды. +- Сылу бикәм, - дип Мәңгүк хан аның кулын тотып алды. +- Насыйп булмадың шул, насыйп булмадың, Мәңгүк хан. Үртәлмә, мине дә чарасыз итмә. Сөйкемле ир-ат син. Бер күрүдә хатын-кыз гашыйк булырдай ир-ат. Ә сөйкемле иратка һәр хатынның сөеп карыйсы килә. Тик безгә, Мәңгүк хан, син уйлаганны да, мин уйлаганны да кылырга соң инде, ярамас хәлдер. Моны сиңа да, миңа да иң әүвәл үз халкыбыз кичермәс. Чишмә башында су чиста булганда гына ул чишмәгә суга йөри халык. Болганчык суны иманлы халык эчми. +- Ят кеше ич сиңа Бәһрам бәк, ят кеше! +- Ашкынулы, йөгәнсез мәхәббәт һәр чорда да адәм баласын чарасыз иткән, Мәңгүк хан. Мин бүген синең егетләренә кызларым гына бирмәдем, гүя үзем дә алар белән бергә туй иттем, атына йөгән салдым. Әйе, хыялымда булса да. Миң шул арада Дәян атакайдан фатиха алып синең белән далага чыгып чаптым. Син мине бүген хыялымда булса да бәхетле иттең, ә ир-атны чын йөрәгеңнән сөйгән хатын гына ике гомерле булыр, диләр. +- Бәгыремне парә-парә телмәсәнә, сылу бикәм, мине дә үзең кебек чарасыз итмәсәнә! Инде нишләргә тиеш мин?! Миңа каладыр бер чара - сине урлап китү... +- Урлап китсәң генә инде, - дип елмайды Сафура бикә. - Урла соң. Бүген, менә хәзер! +- Мөмкин хәлме бу, бәгырь? +- Мөмкин итсәң, мөмкин хәл, Мәңгүк хан. Минем соңгарып булса да, ичмасам бер тапкыр, яшьлегемә кайтасым килә, бүген кызларым кичергән бәхетне татыйсым килә. Татлы мәхәббәтне татып үлгән хатын гына оҗмахка керер, ди. +Мәңгүк хан тәмам каушый калды, ул бикәдән моны көтмәгән иде, гәрчә бу хакта төннәр буена уйлаган булса да. Шул ук вакытта күрде, тойды, сылу бикәсе инде аның белән кинәнеп сөйләшә, тел төбендә киная ята. Әйе, сиңа да уйланырга вакыт. Моның ахыры ни белән бетәр? Бәһрам бәк аны моның өчен кичермәс, ике бертугандай яшәгән халык арасында канлы сугыш китәр, һич булмас димә. Уенын-чынын бергә кушып, уеныннан бигрәк чынга әверелүен күрергә теләп үзара киная сөйләшү икебезне дә утлы давыл эченә алып кереп китмәсме? Ил башы ич син, ул да, каршыңда ярым елмаеп басып торган сылу бикә дә... Ни җитми сиңа тагын Мәңгүк хан?.. Үз дигәнеңә ирештең түгелме, инде һавадагы йолдызга үрелмәкчесең! Оял, оял бераз. Бу адымың ясап, кадерләнә башлаган тормышың кадерсез итмә. Төрки-Туран халкының ил данын иңнәрендә тоткан ак төрекләр кавеменнән ич син! Угыз бабабыз кылычы кем кулында?! Синең кулында түгелме?! Ахыр чиктә, син монда Сафура бикәне күрергә дип кенә килмәдең, егетләреңне өйләндерергә дип килдең. Әнә теге инеш буендагы таллар арасыннан сиңа һәм сылу бикәләренә йөзләрчә күз карап тора. Җитмәсә, ак төрекләргә сарматлар канкардәш халык. Әнә шул ике бертуган халыкны орышка өндәүче булып калуың бар ич! Син, Мәңгүк хан! Әйе, син Сармат ханы кызы кырында. Аңа баш иеп кызлар сорарга килдең. Ә ул сиңа аларны бирде. Хак, син хан буларак ана өйләнә аласың, моңа хәтта тулы хокукың бар. Ул чакта каршыңдагы бикә дә көне белән ханбикә булачак. Ханбикә!.. +Мәңгүк хан тагын бер тапкыр Сафура бикәнең күзләренә карап алды. Юк, яшьле түгел иде инде сылу бикәнең күзләре. Ул еракка, кызлары кереп югалган офыкка караган да уйга чумган. Күр инде, кая булды тәүге бикә?.. Кая китте сагышлы булып тоелган мәхәббәте?.. Барысы да хатын-кыз хәйләсе булган, барысы да. Ә син, син, Мәңгүк хан, аңа ихлас күңелдән ышандың. Сармат хан кызы ла ич ул, йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган Сармат хан дәвамы. Ак төрекләр Дип йөртелгән "унуклар" Сармат хан кызы кул астына керүгә, тәкәббер кавем буларак ак төрекләргә шундук үз исемнәрен тагарлар. Шуңа карамастан, сылу бикә борчулы, гасабилана, сабырсызлана. Кыйгачланып килгән кашлары әле җыерыла, әле бөтен бит йөзендәге сипкелләрне күмеп, бит алмаларына кызыллык йөгерә. Хәтфә яшел-зәңгәр күзләре дә, күз карасы да киңәеп киткәндәй кебек. Әллә соң зәп-зәңгәр күк йөзе шулай тәэсир итәме бикәнең күңеленә, әллә соң аяк очына төшәргә торган унуклар ханымы уйга калдырды сылу бикәне?.. +- Бикә җаным, - дияргә мәҗбүр булды, сабыры төкәнүдән ни кылырга белми тавышын тыя төшебрәк Мәңгүк хан. - Әллә соң икебез дә акылдан шаштыкмы, әллә соң Тәңребез биргән мәхәббәт шулай иттеме мине?.. Белеп калсак иде, мин сиңа гашыйк, гашыйк, сылу бикәм, гашыйк! Инде Тәңребез безне үсмер чакта кавыштырган икән. Оялма, курыкма, сылу бикәм. Баксыннар, күрсеннәр кардәшләрең, унуклар ханы чынлап та акылдан шашкан дип уйласыннар. Алып китим үзеңне хуш исле далабызга, үкенечкә калмасын... +Сылу бикәнең күзләре тулы сагыш иде. "Карале, никадәр сагыш бикәнең күзләрендә!" - дип уйлады янә бикә ягына күз ташлау белән Мәңгүк хан. +Шулай дип уйлавы булды, Мәңгүк хан тәвәккәлләде, Сафура бикәне кулына күтәрде һәм атларга таба алып китте. Ул җиңел, бик җиңел булып тоелды, шул ук вакытта сизде-тойды бикә аның муеныннан торган саен ныграк коча баруын, ул да түгел, сылу бикәнең кайнар сулышы аның битен пешереп алган кебек булды. Ул тәмам күккә ашты, бикәне җиргә бастырмады, гәрчә атларына җитсә дә, килер җайдан ук көмеш тәңкәләр белән бизәлгән ияренә утыртты һәм үзе дә күз ачып йомганчы үз атының ияренә очып менде һәм алар күзгә-күз карашып алдылар да далага чыгып чаптылар. Аларны таллар арасыннан чынлап та йөзләрчә күзләр карап калды, алар арасында Бәһрам бәкне улым дип йөрткән караңгы йөзле, тоташ карадан киенгән карчык та бар иде. +Бу тамашаның барысын да инеш аръягыннан күзәтеп торган Көнбаш атакай янәшәсендә басып торган сакчысына: +- Карчык Бәһрам бәккә чапкынын җибәрергә тели булса кирәк, алданрак кит тә юлына аркылы төш. Баш бирмәсә, орыш. Чапкын Бәһрам бәккә үтәргә тиеш түгел. Кузгал, җитез йөр! - диде. +- Мин аны туктатырмын, - диде сакчы һәм атына сикереп менде. +- Сак бул, чапкын да төшеп калганнардан түгелдер. +- Ә сез, атакай, кайда булырсыз? +- Мин дә Бәһрам бәккә каршы чыгам. Калганы минем эш. Бар юлыңда бул. +Җансакчысы китеп күздән югалгач, Көнбаш атакай туп-туры Дәян атакай йортына юнәлде. Дәян атакай, хак, сылу бикәнең кызларын ак төрекләргә биреп җибәрүен килештермәде, ләкин тәкәббер бикәгә каршы әйтергә дә кыймады, чөнки Сафура бикә Сармат хан кызы иде. Аннары Дәян атакай Сармат хан заманында ук унуклар белән кушылу теләген белдергән иде. Сармат хан кызы белән Шимбай хан угланының колакларын тешләтү дә шул максат белән кылыйган иде. Кушыла алмадылар ике кавем. Тегесе дә, монысы да баш бирмәүдән түгел, угыл белән кызның исәюләрен көткәннәр иде. Ә язмыш дигәнең үсмерләрнең тормышларын әнә нинди юлдан алып китте. +* * * +Тавыш-тынсыз гына килеп кергән Көнбаш атакайны диндәше Дәян атакай елмаеп каршы алды. Бер уйлаганда, ул аның шәкерте иде, нәкъ менә Дәян атакай Көнбаш атакайны Шимбай ханга ияртеп җибәргән иде. Һәм алар әнә шул хәлләрне искә төшереп, төне буена диярлек табын янында утырып чыктылар. Көнбаш атакай өчен сәере шул булды: Мәңгүк хан белән Сафура бикәнең далага чыгып китүләре хакында Дәян атакай да аның кебек үк уйлый иде. Шуның өчен икесе дә бер сүздә калып, бикә белән ханның очрашуларына комачауламаска булдылар. Ул гынамы, Дәян атакай, үзе йөрер хәле булмау сәбәпле, Бәһрам бәк кырына Көнбаш атакайны җибәрергә булды. +III +Әйтергә кирәк, батыр сугышчы иде Бәһрам бәк. Сармат хан чорында ук гот һәм аланнарга яу артыннан яу йөрде. Шул хәл Сармат ханны тәмам тынычландырды һәм шаһиншаһ улы Бәһрамга ышанычын арттырды. Аннары Бәһрам бәк ичмасам бер тапкыр да яудан буш кул белән кайтмады. Ул инде Рим империясе чикләрен саклаучы Германрих король белән күзгә-күз орыша башлаган иде, Бәһрам бәк та даны еракларга таралган король белән күзгә-күз очрашты. Чөнки бу чорда кавем кавемне әсир итү, әсир төшкәннәрне Рим империясенә сатып җибәрү табигый һәм гадәти хәл иде. Бәһрам бәк алып кайткан бүләкләрне Сафура бикә теләп алды, моны күреп, Бәһрам бәк исә күзгә күренеп үсте. Ә инде Сармат хан вафа-тыннан соң, алар икесе ике атка атланып далага чыгып киттеләр. Атна буена елга-күлләрдән балык тотып, кошлар аулап, тамак туйдырып, татлы айларына эз салып кайттылар. Аннары, гадәттәгечә, Бәһрам бәк аланнардан ясак җыярга чыгып китте. Аның ясак җыю белән бергә үзеннән көчсез кавемнәрне туздырып, ил-мөлкәтләрен талап Йөрүен Сафура бикә белсә дә, белмәмешкә салышты, дәшмәде. Ә көннәрдән бер көнне ул аңа сары чәчле бер бала алып кайтты. Баланы күрде дә, Сафура бикә таң калды. Аның каршында ул күптән теләгән ир бала басып тора иде. Сарматларның сылу бикәсе тирә-юнендәгеләргә ни әйтергә белми, аяклары җиргә ябышкандай катып торды. Чөнки шул хәтле үз тоелды ки бала аңа, акылына килә алмый торды. Күптәннән бирле хыялында йөргән бала ич бу?! - Сиңа бу угыл, сиңа. Сафура бикә. - диде җитмәсә Бәһрам бәк. Ә үзе, хәрби ир-зат, тыенкы гына елмая һәм бүләгеннән канәгать калуы күзләренә үк чыккан иде. Ниһаять, Сафура бикә балага таба ымсынды, кулыннан аласы итте, әмма бала аз гына читтәрәк торган шундый ук сары чәчле үсмер кызга таба кузгалды. Иллә Сафура бикә аңа китәргә бирмәде, карчыга чыпчыкны эләктергән кебек, беләгеннән тотып алды. Һәм угыл баланың чырылдавына да игътибар итми, йортына алып кереп китте. +Икенче көнне, инде барысы да тынычлана төшкәч, Сафура бикә Бәһрам бәктән сорап куйды: +- Баланың аты ничек? +- Бала бир, - диде. +- Германрих король угланымы? +- Германрих король баласы, бикәм. Венедлардан алган хатыннан туган бала. Анасы һәлак була. Германрих корольне угланы белән кызы хакына җибәрдем. Әсир итәсе иткән идем. +Соңгысын Сафура бикә әллә ишетте, әллә юк, бәгенең сүзләрен җөпләп тормады. Чөнки ир бала кебек үк сары чәчле кыз баланы да әсир иткән иде Бәһрам бәк. Һәм ул аны ни сәбәпледер үз йортында кундырды. Дөресен әйтергә кирәк, Сафура бикә Бәһрам бәктән беркайчан да көнләмәде, кыз баланы үзендә тота икән - үзендә тотсын. Ахыр килеп, җен карчыгы шаһиншаһ җибәргән кыз баланы Бәһрам астына салганда да шаккатмады ул, аңа бу кеше гүяки барыбер иде, ә менә бүген, күзе сары чәчле үсмер кыз балага төшүгә, әллә нишләп киткәндәй булды, әйтерсең лә аның кулыннан кирәкмәгән бер әйберен тартып алганнар иде. Кирәкмәсә дә, аның кулындагы әйбер иде ич әле ул! +- Баланың исеме Балаңбир түгел, Баламбир булыр, - диде ул Бәһрам бәкнең күзләренә карамый гына. +- Ярый, бикәм, син дигәнчә булсын, - диде Бәһрам һәм Йортына кереп китте. +...Баламбир угланны тәгаен үзе үстерде Сафура бикә. Ә менә шаһиншаһ сараеннан китерелгән баланы, гәрчә ул да углан булса да, әллә нигә үз итә алмады. Ә менә бу балага җаны-тәне белән тартылды. Тәүге бала нигездә карчык кулында үсте, ә менә монысын - король угылын, Сафура бикә карчык кулына бер тапкыр да бирмәде. Бала гүя аның колына әверелде - кая барса, үзе белән алды, үзеннән бер дә калдырмады. Тора-бара бала да аңа ияләште, хәтта "анам" дип дәшә башлады. Аннары ни сәбәпледер, тәүге балага теге җен карчыгы Бәһрам исеме куштырган иде. Бу хакта ул хәтта ир-канатына үпкә белдерде: "Нигә дип балага үз исемеңне куштың инде!" - диде. +Бәһрам бәкнең моңа бер дә исе китмәде. +- Бала минеке, бикәм, - дип кенә котылды. +- Бала синеке, хак. Ләкин үги булсам да аналары миндер бит? +- Синең хәзер ике угылың булды, кинәнәсе ит, бикәм. Балага исем-ат атам үтенече буенча кушылды. Ике угыллы булдың дим... +- Ике түгел, минем, Бәһрам бәк, бер генә угылым - Баламбир, - диде һични булмаган кебек Сафура бикә. Иллә моңа да Бәһрам бәкнең бер дә исе китмәде, кул гына селтәде, вакыты җиткәч, барыбер ул дигәнчә булачак, чөнки фарсыларда шаһтан туган бала гына шаһиншаһ була ала. Ә Баламбир исә гүя урамнан тапкан бала иде. Шулай дип уйлады да Бәһрам бәк Баламбир углан янында бөтерелгән Сафура бикәгә карап һәм үзалдына елмаеп куйды. Аның елмаюын Сафура бикә күреп алды. +Баламбир угланны кулыннан алды да ачуы чыгуын сиздереп: +- Мәхәббәтсез син, Бәһрам, мәхәббәтсез! - дип иреннәрен кысты. Тик белмәде Сафура бикә, нәкъ менә шул сүзе Бәһрам бәкнең йөрәгенә ук булып кадалганын. Бәһрам бәкнең яңак итләре уйнаша башлады, әмма сабыр итте, ир-ат буларак чыгымсыз хатынга бер сүз әйтми борылды да, чатырына кереп китте. Керде һәм король кызы алдына тезләнде дә башын иеп, күз яше белән елап җибәрде. Кычкырып түгел, ул ирләргә хас тын гына елады. Әнә шуны күреп, сары чәчле кыз бала аның башыннан алды һәм тезләренә салды. Сәер хәл, үсмер кызның бу хәрәкәте аны кинәт үзгәртте, тынычландырды. Кыз бала әкрен генә аның чәчләреннән сыйпый башлады, гүя ул сабый бала, ә ул аны юатырга тели иде. Кыя-таулар ишелгәнне күрде ул, күкрәкләренә ук кадалып, кинәт туктап калган, йә булмаса аттан егылып калган ир-атларны да күп күрде ул. Бәгыре әнә шулай каткан иде, ә монда үсмер баланың кагылуы булды, гүя күңел буасы ташты. Башына килгән беренче уе: "Мин ялгыз түгел, ялгыз түгел!" булды, һәм шул уй аңа тиңе булмаган куәт бирде. +IV +Бәһрам бәк еш кына кызның кулына ничек төшүен күзаллады. Башбирмәс алан кавемнәрен акылга утыртып, тиешле ясакны җыеп кайтып барган чагында ул уңуклар нәселеннән булган Дауыт ханны туздырган Германик консулның ерак түгел хәрәкәт итүе турында ишетә. Германик әсир иткән Дауыт хан кешеләрен Ольвия каласына илтеп, сатып кайтып килә икән. Коллар белән сәүдә итүче Германрих король белән гомер-гомерләренә дошман булган сармат яугирләренең колаклары тора. Меңбашлар белән йөзбашлар Бәһрам бәкнең аягына төшәләр. Үч алыйк кардәшләребез өчен яман готтан. Бәһрам бәк риза булды, чөнки белә иде, моны Сафура бикә дә хуплаячак. Моның өстенә, ул җиңеп чыкканда Ольвия каласыннан төяп кайткан товарлар да аның кулына күчәчәк. Уйлаган уй, баккан эш, тапкан мал, диләр. Бәһрам бәк тәвәккәлләде. Башта ул Германрих король үтәсе юлга багучыларын җибәрде, көтмәгәндә өсләренә ташлану өчен уңай урын табарга кушты. Багучылары тиз арада әйләнеп тә кайттылар. Багучылары чынлап та дошманны кулга төшерү өчен кулай урын тапканнар иде: тау кырыннан килгән юл, тар тарлавыкка килеп керә. Тарлавык уртасыннан чишмә ага, ике якта да куе урман. Бәһрам бәк инешкә әверелеп киткән төбәккә оста сөңгечеләрен урнаштырды, ә ике яклап укчыларын яшерде, ә үзе иң елгыр егетләре белән тарлавык борылмасында үскән куе таллык артына басты. Ике көн көтте ул Германрих корольне. Сабыры төкәнә башлады. Ахыр багучыларын алга җибәрде, дүрт күзләп күзәтергә кушты. Ниһаять, өченче көн дигәндә багучылары ирештерделәр: Германрих король зур олау белән илкаласына кайта, олауларында Дауыт хан байлыгы белән, ул кавемнең кешеләрен римлыларга саткан алтын-көмеш тә булырга тиеш. Буга елгасына барып койган инеш-чишмә буенда көткәндә Бәһрам хан икеләнеп тә куйгалады. Чөнки аның Германрих корольнең көченә каршы тора алмавы да бар иде. Ләкин сармат яугирләрендә тәвәккәллек күреп тынычланды. Сармат сугышчылары ак төрекләр кебек үк батыр халыклар иде. Ничәмә-ничә тапкыр теге йә бу якка яу йөрде - буш кул белән кайтмады, бүген дә ул горур корольне җиңәр, күпме булсалар да, чөнки орыш өчен иң уңайлы урынны сайладылар. Хак, аның кул астында бары тик ат менгән сугышчылар, сарматлар унуклар кебек бары тик атта гына орышалар, ләкин кирәк чакта алар атларын теге йә бу аланда калдырып, агач артларыннан, таш артларыннан торып та бик оста укка алалар иде. Германрих корольдә исә нигездә җәяүле гаскәриләр генә, готлар гомумән атта орыша белмиләр, ләкин готлар кулында атны күтәрә алырлык озын сөңгеләр бар. Башта шул сөңгечеләрне укка алырга кирәк булыр. Һәм укчы яугирләренә ул шундый әмер бирде дә. Янә бер отышлы ягы бар иде Бәһрам бәк өчен - Германрих король аларны көтми. Һәм әнә шул көтмәгәндә һөҗүм итүгә исәп тотты Бәһрам бәк. Готлар яман сугышалар, сөңгесен йә калканын орыш кырында югалткан гот ишләре күз алдында коры кул белән булса да дошманга ташланырга тиеш һәм моны ул ишләре күз алдында кыла, имеш, барысы да күрсеннәр. Сарматларда андый кыргый гадәт юк, шуңа карамастан, сарматлар да орыш кырын ташлап качмыйлар, һәрхәлдә, мондый хәлне Бәһрам бәк күрмәде. Ул Германрих корольдән үч алыр, Дауыт хан өчен дә, шул ук вакытта Сафурасын да кинәндерер, чөнки Җиңү әсирләрсез булмый. Ахыр килеп, Бәһрам бәк яхшы белә иде, бу гамәле белән ул бабасының васыятен дә үтәргә керешәчәк. Хак, Сармат хан берничә тапкыр Германрих король белән солых төзи, әмма "готлар һәрчак солыхны боза торалар", диде аңа мәрхүм Сармат хан. +Готларны боҗрага алу шулай куелды ки, аларга качарга бердәнбер юл - урман тарафы калды. Ә урман яклап Бәһрам бәкнең мәргән укчылары көтеп тора. Юк инде, бу юлы бер генә гот сугышчысы да исән китә алмаячак, шул исәптән Германрих король үзе дә. Ул аны әсир итәр, әсир итәр дә Сафура бикәсе каршына алып кайтыр, читлеккә ябып, готларның үзләренчә. +Һәм орыш нәкъ Бәһрам бәк уйлаганча булды да. Көн туып, кояш чыгып кына килә иде, борылмада Германрих корольнең сөңгечеләре күренделәр. Юлның ике ягындагы агачлар артына поскан укчылар сөңгечеләрне уздырып җибәрделәр. Готлар һичнидән шикләнми акырын гына киләләр. Сөңгечеләре артыннан олаулары күренде, олауга ияреп диярлек укчылар һәм җәяүле сугышчылар. Уртадагы сиртмәле арбада Германрих король үзе утыра һәм хатыны, ике баласы. Готлардан берәү дә шикләнмәде, чөнки Рим империясе җирләрендә ич алар. Кемнең хакы бар империя кадәр империя чиген бозарга! +Корольнең бизәкле арбасы узуга, укчылар дәррәү ук яудыра башладылар. Күз ачып йомганчы сөңгечеләр кырылдылар. Олау артыннан килгән готлар да ни кылырга белми кайсы-кая кача башлады. Әмма мәргән укчылар аларны берәм-берәм чүпли тордылар. Укка алу, көтелмәгән һөҗүм готларны тәмам котсыз итте. Алдан килгән сөңгечеләр кырылуга, үгезләр җиккән олау да туктады, һични аңламаган Германрих король кылычын тотып арбадан төште, якягына каранды, әмма һичкемне күрмәде. Корольне шундук сакчылары уратып алдылар. Арбадан корольнең кызы, улы һәм хатыны төштеләр, король янына килеп сарылдылар. Олаучылар арасында да ыгы-зыгы купты. Бик курыккан, шаулашкан олаучыларны да укка алырга туры килде. Ап-ак башлы, чак кына бөкресе чыга төшкән Германрих корольнең йөзләрчә гаскәриләре җирдә ауный, күзгә күренгән дошман юк. Ул арада куаклар артыннан ак айгырга атланган Бәһрам бәк килеп чыкты, аның артыннан җәяләренә ук элгән йөзләрчә мәргән кузгалды. Сугыш-кырыш шул чаклы тиз булды ки, ак атка атланган Бәһрам бәк Германрих корольнең күзенә күктән төшкән Тәңре булып күренде. Олы иде инде ул, юньләп күрми дә иде. Шуңа карамастан, үзе тирәли түшәлгән сугышчыларының мәетләренә күз йөртеп чыкты. Бик күп яуларда булган йөзләрчә халыкларны кул астына җыйган, исәпсез-хисапсыз кешеләрне Рим колбиләүчеләренә сатып яткан король чарасыз калган иде. Йөзьяшәр король бүген үзе әсир иде, моны ул ак атка атланган Бәһрам бәкнең үзенә таба килүен күрүгә үк аңлады, чөнки Бәһрам бәк белән очрашмаса да Сармат ханның нинди атта йөрүен бик яхшы белә иде. Димәк, йөзьяшәр король Сармат хан баһадиры кулында. Ә Сармат ханның киявенең дә кем икәнен яхшы белә иде ул: шаһиншаһ улы - шаһзадә Бәһрам. Шаһзадә Сармат хан исән чакта ук тәхеткә утыру турында хыяллана иде, димәк, үз дигәненә ирешкән - аты ук Сармат ханныкы. Хәлнең асылына төшенгән Германрих король бик тиз исенә килде - кылычын җиргә кадады. Бу аның бирелүе иде, ягъни әсир төшүе. Ләкин кинәттән корольнең арттан килгән сугышчылары күтәрелеп киттеләр, алар тиз арада корольне уратып алдылар. Янә укка алу башланды. Корольне һәм аның гаиләсен уратып алган сугышчылар күзгә күренеп "эределәр", шулчак Бәһрам бәк кылычын күтәрде. +- Сарматлар, туктагыз! +Сугышчылары корольне боҗра эчендә тоталар. Шулчак сугышчыларны ерып, корольнең хатыны атылып чыкты һәм урманга таба йөгерә башлады. Хатынның башына бәйләнгән зәңгәр тасмасы җилферди, тоташ актан булган күлмәге астыннан юантык чәркәләре елт-елт килә. Бәһрам бәк мәргәненә башы белән ишарә ясады. Җәядән атылган ук сызгырып икенче мәлдә хатынның аркасына кадалды һәм ул йөгергән җайдан туктап, әкрен генә җиргә ауды. Мәргән җәясенә икенче угын элде, Германрих корольне уратып алган сугышчыларга төбәде. +- Торып тор, мәргәнем, - диде аңа Бәһрам бәк. +- Мин корольне укка алмыйм, сугышчыларын гына, - диде мәргәне. +- Король белән балалары исән калырга тиеш, укчылар! - дип кычкырды Бәһрам бәк. Сугышчылар корольне һәм аның балаларын калканнары белән капладылар, ә үзләре сармат мәргәннәренә ташландылар. Ләкин бу гадел вә тигез орыш булмады, аларның барысы да корольдән ерак китми ятып калдылар. +- Король, - диде аңа Бәһрам бәк якын ук килеп. - Күтәрел, син тычкан түгел, тычкан гына яфрак астына кача. +Чаларган чәчләрен туздырып, күзләрен кыса төшеп, ике баласын ике ягына алган Германрих король торып басты. +- Якын килмә, яубаш, - диде ул саф фарсы телендә, Бәһрам бәкне гаҗәпкә калдырып. - Мин синең атаңда ике ел әсир булган кеше. Мин ышанам сиңа, король канын коймассың. +- Ләкин бер шарт белән, король Германрих, - диде Бәһрам бәк аттан төшми генә. +- Нинди шарт, яубаш? +- Балаларың исән-сау миңа тапшырасың. +Германрих король кисәк көтелмәгән хәрәкәт ясады, итек кунычыннан хәнҗәрен тартып чыгарды. +- Алар минем белән үләчәк, яубаш. +Бәһрам бәкнең укчылары җәяләренә ук элделәр. Бәһрам бәк янә кулын күтәрде. +- Монда балаларның гаепләре юк, Германрих король. +- Тагын бер адым, Сармат хан яубашы Бәһрам, тагын бер адым, мин аларны юк итәм. +- Балаларны миңа тапшырган хәлдә генә мин сине исәнимин илеңә җибәрә алам, Германрих король. +- Вәгъдә - иманмы, яубаш! +- Вәгъдә - иман, король. +Германрих король өчен тиңсез югалту иде бу. Хатыннары бихисап булса да, беркайчан да бер генә хатынын да яуясак җыярга чыкканда алганы булмады. Бу юлы ул венедлар җирендә Бож кенәздән ясак җыйды һәм бер җайдан туган якларымны да күреп кайтырмын дип балалары белән Боҗ кенәзнең кызы да тагылган иде. Король буларак ул каты бәгырьле кеше иде. Күптән түгел баш бирмәгән өчен үз улын кыйный-кыйный каладан кудырды. Баш алып кай тарафларга киткәндер, Германрих король кызыксынмады, чөнки уллары һәм оныклары сансыз иде. Йөзьяшәр карт корольдә, гомумән, адәм баласын кызгану хисе юк иде. Хатыннарының ачык кына санын белмәгән, кадерле яшь хатыннарны кадерсез иткән Германрих король, Бәһрам бәктән "ирек" сүзен ишетүгә, балаларны аңа таба этебрәк җибәрде. Янәсе, ал, миңа гына тимә. +- Без әле очрашырбыз, яубаш Бәһрам, - диде Германрих король җиңелчә яраланган ике яугире белән арбасына таба кузгалды. Ни гаҗәп, балаларның икесенең берсе аталары артыннан ташланмадылар, Бәһрам бәк янында басып, китеп барган аталарына карап калдылар. Германрих король атлары белән кузгала башлагач, Бәһрам бәкнең мәргәне янә җәясенә ук элде һәм яубашыңа карады, янәсе, укка алыйммы үзен. Ни өчен икәне дә билгеле иде - очрашырбыз, дигәне өчен. Ә бит әсир ителгән кеше иде үзе, ә дорфалык үзендә тулып ята. Ләкин Бәһрам бәк янә мәргәненә "калдыр" дигәндәй тыелырга кушты. +- Атма, китә бирсен, - диде аңа Бәһрам бәк һәм янәшәсендә басып торган балаларны Шахрай кырына илтеп куярга кушты. Тик соңрак беленде, әсир төшкән готлар да булган икән. Аларны Бәһрам бәк янына алып килделәр. Бәһрам бәк, атын башыннан тоткан килеш, әсирләрне күздән кичерде һәм сармат яугирләрен гаҗәпкә калдырып, барлык әсирләрне корольләре артыннан иреккә җибәрде. +Күп яуларда булган, һәрдаим диярлек җиңү тантанасы кичергән, йөзләрчә, меңнәрчә әсирләрне Ольвия каласына илтеп саткан Германрих король хурлыклы рәвештә орыш кырын ташлап качты, хәтта яугирләренең мәетләрен дә күмүдән баш тартты, ул гынамы, хатыны ягына әйләнеп тә карамалы. Готларның мәетләрен, шул исәптән хатын мәетен дә сарматлар җирләделәр һәм олауда булган бар байлыкны алып, оч көннән соң гына ил-ыстаннарына таба кузгалдылар. +- Бәгем, куып җитеп җанын җәһәннәмгә олактырыйм үзенең, - диде янә бер тапкыр кул астындагы мәргәне. +- Әйе, мәргәнем, күп явызлыклар кылган Германрих корольнең җанын җәһәннәмгә олактырсаң да ярар иде. Тик мин аны иреккә җибәрдем һәм вәгъдә иттем, мәргән. Мин, Сармат хан кияве һәм яубаш йөзендә. Бу исә бабам исеменә тап төшерү булыр иде. Ә сиңа әмерем шул булыр, мәргән, корольнең хатынын кадерләп күмүдә булыш. Үзен укка алдың, үзен кадерләп җирлә дә. +- Мин аны укка аласы итмәгән идем, кереш тартканымны сизми дә калдым, бәгем... +- Ләкин бит хатынны укка алдын, - диде Бәһрам бәк һәм атына атланды да Шахрай атакай янына таба кузгалды. +"Сарматлар скифлар телендә сөйләшәләр, әмма бераз бозыбрак сөйләшәләр кебек, чөнки скифларга килеп кушылган амазонкалар йөзендәге хатыннар скиф телен әйбәтләп өйрәнә алмаганнар. Сарматларның өйләнешүләре турында мондый йола бар: кыз кеше бер дошманны үтермичә кияүгә чыга алмый. Шул сәбәпле кайбер кызлар кияүгә чыга алмый картаеп үләләр, чөнки йолаларын үти алмыйлар. +Ә сарматларның нинди халык булулары турында болай сөйлиләр: греклар амазонкаларга яу йөриләр (скифлар үзләре амазоңкаларны "ирдәүкәләр" дип атыйлар, грекча әйткәндә "ирләрне үтерүче хатын-кызлар"). Фермодент төбәгендәге каты сугыштан соң амазонкаларны җиңүгә һәм бик күпләрен әсир Итүгә ирешкән греклар өч кораб һәм бик күп әсир амазонкалар белән кайтыр юлга чыгалар. Грекларның батыр хатын-кызларны һәм вино яратуларын белеп, амазонкалар грекларны бик каты сыйлыйлар, ә тегеләр исерешеп тәгәрәгәч, барысын да диңгезгә ташлыйлар. Ләкин соңыннан ачыклана: амазонкалар ни паруслар белән, ни кораблар белән идарә итә белмиләр икән. Әнә шулай алар берничә көн җил җаена диңгездә тулганалар, Әмма көннәрдән бер көнне диңгездә көчле давыл чыга һәм корабларны Кремнам (Кырым) диңгезе буендагы Меотида (Азов) ярына чыгарып ташлый. Амазонкалар исән калуларына шатланып, тирә-юньне айкарга керешәләр. Диңгез буендагы киң болында ат көтүе күреп, аларны тоталар да якын-тирәдәге авылларны таларга керешәләр. Скифлар бу хәлгә аптырап калалар, чөнки талаучыларның киемнәре дә, телләре дә бер дә аларныкына охшамаган була. Башта скифлар амазонкаларны ир-атлар дип кабул итәләр һәм аларны куа чыгалар. Орыш була һәм бу орышта ике амазонка үтерелә. Ләкин скифлар мәетләрнең хатынкызларныкы булуын күреп, тәмам аптырашта калалар. Шуннан скифларның аксакаллары табын җыялар һәм бу сугышчан хатын-кызлар белән нишләргә дигән мәсьәләдә фикер алышалар, һәм шундый нәтиҗәгә киләләр: бу батыр хатын-кызлар белән сугышмаска, ә алар кырына иң яшь елгыр егетләрне җибәрергә. Егетләр амазонкалар белән орышмаска, алар орыша башласалар качарга, әмма ерак китми алар тирәсендә ыстан туктарга һәм амазонкалар белән якынлашырга. Скифлар моны батыр кызлардан батыр балалар таптыру өчен шулай хәл итәләр. Әлбәттә инде скифларның егетләре аталары кушкан Вазифаны җиренә җиткереп эшлиләр, амазонкалар белән сугышмыйлар да, әмма алардан ерак йөрмиләр дә. Амазонкаларның шундый гадәтләре бар икән, алар елга буена берәм-берәм төшәләр. Әнә шуны белеп, скиф егетләре дә берәм-берәм алар янына төшәләр һәм шунда кавышып та китәләр. Ниһаять, барысы да кавышып беткәч, һәммәсе дә ачылгач, егетләр дә, кызлар да бер төбәккә җыелып, киңәшәләр. Скиф егетләре аларга әйтәләр: "Безнең ата-аналарыбыз бар, ил-туфрагыбыз. Инде без алар янына кайтыйк, фатихаларын алыйк та, бергәләп яшәп китик". Әмма амазонкалар егетләрнең бу тәкъдимнәрен кабул итмиләр. "Сезнең хатын-кызларыгыз ир-атларга буйсынып яшиләр, ә без алай яшәргә теләмибез. Безнең белән яшәргә телисез икән, йә безнең белән монда каласыз, йә җыенасыз да ата-аналарыгыз янына кайтып китәсез". +Егетләр үзара киңәшәләр дә амазонкалар янында калалар, һәм һәркайсы үзе беренче кавышкан кызга өйләнә, һәм алар Танаис елгасы аръягына күчеп утыралар, ягъни бүгенге Дон елгасы аръягына." +Геродот. Тарих. 272 бит. +* * * +Атлар алыштыра-алыштыра өч көн чапкач кына далада җәйләүче ырудашлары аша Көнбаш атакай Бәһрам бәкнең кайда ыстан туктавы турында белә алды. Көнбаш атакай ике кырына ике җансакчысын алган иде, гәрчә далада берәүдән дә курыкмаса да, сакланасы итте. Аннары ул Өрәк елгасына якынаеп килә иде. Ә Өрәк елгасы буенда кыргый венедлар көн күрәләр. Ә алар әсир төшкән кешене караңгы урманга илтеп, агачтан ясалган Өрәк аллаларына корбан итәләр. Хак, венедларны Германрих король каты кулда тота, әмма тегеләр һичкемгә буйсынмауларын расларга тырышып, һаман шул бер Өрәк аллаларына табыналар. Күп аулады, күп сатты кыргый венедларны Германрих король колбиләүчеләргә, ләкин бу халык барыбер кимемәде, киресенчә, үрчи бара иде сыман. +Атна дигәндә Өрәк елгасының өске ягында ыстан туктаган ыру күрделәр. Көнбаш атакай шунда ашыкты. Зур булмаган инешне кичтеләр һәм таллар арасындагы аланга ыстан туктаган Бәһрам бәк ыстанына килеп чыктылар. Шатлыклары эчләренә сыймады. Ләкин аланга якынаюлары булды, аларны сакчылар туктаттылар. +- Туктагыз, туктагыз, сез кемгә, кемнәр сез? - дип аркылы төште унбаш булса кирәк. +- Унуклар атакае Көнбаш мин, унбаш. Мине бирегә Дәян атакай җибәрде, Бәһрам бәк кырына. +Дәян атакай исемен ишеткәч, яугирләр күзгә-күз карашып алдылар да, кунакларга юл бирделәр. +- Атакай нинди сөенче китерде сылу бикәдән? - дип калды унбаш алар артыннан. - Әллә соң бикәбез бала таптымы? +- Бала тапты, унбаш, бала тапты, ир бала, - диде аңа таба каерылып. +- Уфтанырлык нәрсә юк, Бәһрам бәк аңа тагын бер углан бала тапты, атакай, - диде алар артыннан унбаш. - Ай, тукта әле, тукта, атакай. Мин каравыл торам һәм сөенчене мин Җиткерергә тиеш бәккә. Нинди сөенче китерәсең бәгебезгә? Яман хәбәр китерсәң - башың кисәр, шатлыклы хәбәр китерсәң күтәреп алыр. Бәгебез череп баеды, атакай. Германрих корольнең бар булган байлыгын кулына төшерде. Тик сезне кисәтеп куям, атакай, унуклар турында бәгебезгә сүз катма - яратмый бәгебез унукларны, шул исәптән Мәңгүк ханны да. +- Яхшы, унбаш, син дигәнчә итәрмен. +- Һаваланма әле алай, атакай. Без дә монда төшеп калганнардан түгел, сарматлар диләр безне. +- Мин дә чыгышым белән сармат, унбаш, мин дә сармат. +- Сармат булсаң, юлында бул, атакай. Сөенчеңне дә үзең җиткер. Тик белеп торсаң иде, сарматлар. Безнең әбиләребез дә, бабаларыбыз да шулай булганнар. Күрәм ич, атакай, ике кырыңда ике унук. Мин ишеттем, атакай, унуклар бөтен хатын-кызларын чиннарга калдырганнар икән дә... Хакмы шул сүз?.. +- Хак, унбаш, хак. Тик син мине җибәр инде. +- Ә болар сарматларга кызлар сорарга килделәрме, җансакчыларың дим? +- Нәкъ эзенә бастың, унбаш. Кызлар сорарга килүем, тик синең каршына түгел, бәк каршына. +- Аның каравы Шимбай ханыгыз шанлы иде. Без аның белән берләшеп Германрих корольне кыйнаган идек, хәзер тагын арт сабагын укыттык. Тик ул яман корольне әсир итмәде, бәгебез, иленә җибәрде, киң күңеллелек күрсәтте. +- Инде син дә киң күңеллелек күрсәт, унбаш, җибәр безне. +- Мин сине баштан ук тоткарламадым, атакай, баштан ук. Китә бир, ак юл сиңа. Бәкнең бәхетле чагы, ике кырында ике бала утыра. +- Кем балалары? +- Германрих корольнең кулыннан алды. Король Бәһрам бәк кулыннан ирек алды, шул балалар исәбенә инде. +- Кайгырма, унбаш, Германрих корольнең хатыннары бихисап, диләр. Әллә ни уфтанмагандыр. +- Кичер мине, атакай, тоткарлавым өчен, кичерә күр! +"Бу ни тагын инде, - дип үзалдына сөйләнде ике яктагы юлдашларына Көнбаш атакай. - Акылдан шашканмы бу унбаш, әллә соң чынлап та батыр егетме?" +- Борчылма, атакай, күл сусыз, ил гарипсез булмый, диләр, - диде юлдашларының берсе һәм атын куалый төшеп, алан уртасына утыртылган Бәһрам бәк чатырына таба кузгалды. +Бәһрам бәк чатырын челтерәп аккан инеш буена утырттырган иде. Чатыры зәңгәр төстә, әллә кайдан күзгә ташлана. Чатырга җитәрәк Көнбаш атакай атыннан төште, ә җансакчылары аның атын алып калдылар, ә атакай йомшак үләнгә аягы тию белән тезләнде дә Тәңресенә дога кылды. "Көнен игелекле ит, Тәңрем!" һәм туп-туры чатырга таба китте. Шулчак чатырдан сары ефәк күлмәктән Бәһрам бәк чыкты һәм үзенә таба килүче Көнбаш атакайны күрде дә аңа каршы китте. Бәккә җитәрәк Көнбаш атакай бер тезенә төште. +- Саумы, ил бәге, саумы Бәһрам олан! +- Йә-йә, атакай, килешмәгәнне. Тор. Чатырдан уз. Мин сине көткән идем. +Шулай дия-дия кунакны Бәһрам бәк чатырга алып керде, түр яктагы мендәрдән атакайга урын күрсәтте. +- Мәрхүм бабам Сармат хан исән булса да, атакай, сине шулай каршы алыр иде. Без фарсыларда яратуны чылбыр белән бәйләп куеп булмый, аны ихтирам вә хөрмәт белән генә яшәтеп була, диләр, атакай. +- Мәргән аткан ук канга сусап дошман тарафына оча икән, дошман угы кире иясенә борылсын, диләр бездә, батырбәк Бәһрам. Атаң шаһиншаһ Ядигәр Сармат хан белән солых төзеп, сине бире җибәреп уңды булса кирәк, батырбәк. +- Атам да, мин дә уңдым, атакай. Мин бәхетле, мин Сармат хан кызы Сафурага өйләндем. +Ул арада Көнбаш атакайга кымызчы чәркә белән кымыз бирде, атакай тулы чәркәне күтәрелә төшеп алды да, сусавын сиздереп, күтәреп эчеп куйды. +- Тик бит, батырбәк, бикәбез кысыр булып чыкты. +- Мин аңа, атакай, бер угыл табып биргән идем инде, менә тагын берсен алып кайтам. Кайгырма, атакай, барысы да әйбәт булыр. +Чатырга арт ишектән каһин Шахрай килеп керде, кара чикмәненең башлыгын артка ташлап, бер читтәрәк торган түмәргә утырды. Көнбаш атакай Шахрай күренүгә аягүрә басты, күкрәгенә кулын куеп, аңа саулык тели-тели баш иде. +- Утыр, утыр, атакай, - диде мөбәт Шахрайга бөтенләй игътибар итмәстән Бәһрам бәк. - Мин утка табынучыларны да хөрмәт итәм, сезнең Тәңрегездән дә баш тартырга җыенмыйм. Каһин Шахрай минем рухи атам, атакай. Күк астында һәммә халыкка да, барча халыкның аллаларына да урын җитәрлек, адәми затларга гына җир кысан була башлады. Мине әнә шул рәнҗетә, атакай, һәр халык уз алласын күккә чөеп мактый, шуннан гына мәгънә эзли. Кайберләре исә барысыннан да ваз кичеп, читләргә барып ялланалар. Әйтик, мин яулаган аланнар илбашы яугирләре белән Византия императорына барып ялланган. Ул миннән койрык чәнчеп качты, тота алмадым үзен. Тоткан булсам, утка ташлаячак идем. +- Батырбәк, хөрмәткә ия шаһзадә, сылу бикәңнең күңелен башкачарак күрәсе иде сиңа. +- Ул миңа үпкәләмәс, атакай, мин аңа үпкәләмим. Бикә миннән кимсетү көтмәсен. Минем тарафтан ул хәл кылынмас. Миңа җиткерделәр инде, атакай, Сафура бикә унуклар ханы Мәңгүк белән далага чыгып чапкан икән. Димәк, бикә яшьлеген исенә төшергән. Сарматлар өчен бу язык гамәл түгел, атакай, без фарсыларда аны моның өчен җәзага тарткан булырлар иде. Аннары хатын-кызның канатларын илдәшләре каермый, диләр. Бүген-иртәгә булмаса да, тора-бара безне римлылар кыса башлар, кытайлылар ак төрекләрнең кайбер кавемнәрен үз канатлары астына алуга ирештеләр. Ул чират сарматларга гына түгел, куәтле кавем саналган унукларга да җитәр. +- Мин синең тел төбең аңладым, без сарматлар белән кушылып, атаң Ядигәргә баш иеп барырга мәҗбүр булачакбыз. Шулаймы, шаһзадә батырбәк Бәһрам? +- Атам бүген илдә мөбәтләр белән ызгыша. Мөбәтләр халыкка таяна. Аның бездә кайгысы юктыр кебек, атакай. +Шулчак әлегә кадәр дәшми утырган Шахрай тамак кырды. Иллә хәтта шунда да Бәһрам бәк аңа игътибар итмәде. +- Ил өстенә афәт килгәндә хатын-кызны гына түгел, уккылычны да бүлешмиләр, батырбәк Бәһрам, - диде Көнбаш атакай. +- Хак, атакай, безгә хәзер хатын-кызларны гына түгел, уккылыч бүлешергә дә ярамый, без бер-беребезгә ярдәм кулы сузарга тиешбез. +- Мин шул йөк-йомыш белән йөрим дә инде, батырбәк Бәһрам. Мәңгүк хан да бер кызлар сорарга гына килмәде сарматларга, ягъни синең алга, батырбәк. +- Тик бит, Мәңгүк хан - хан, мин бары тик бәк кенә, атакай. +- Ят хатыннардан туган булсалар да, Сафура бикәдә ике углан булачак. Менә аңа биленә кылыч тагу белән хан дип дип кычкырырлар. Һәм бер сарматлар түгел, кулы да. +- Мин баштан ук хан тәхетенә өмет итмәгән идем, атакай. Ләкин гаскәр башында үзем торырмын. Бу минем Мәңгүк хан алдына куела торган алшартымдыр, атакай. Корал мәсьәләсе өчен дә кайгырмагыз, атам барысын да җибәреп торыр. +- Моңа кадәр ук-коралны без тимерче булгарард татарлардан сатып ала идек, шаһзадә... +Бәһрам бәккә, күрәсен, Көнбаш атакайның сүз сөреше күңеленә хуш килде, ул каһины Шахрай ягына күз төшереп, елмаеп алды. Ул арада чатырга кулга-кул тотынышып, король балалары килеп керделәр. Каһин Шахрай аларны икесен ике ягына утыртты. Шуннан соң гына Шахрайга сүз кат дип, Бәһрам бәк ияк какты. Әмма каһин авыз ачарга да өлгермәде, чатырга Шахрай каһин кебек үк тоташ карадан киенгән янә бер каһин килеп керде. Керде дә, ишек янына да туктап тормый шаһзадә Бәһрам янына үтте һәм бәкнең аягына төште. Шаһзадә аңа бер сүз әйтми, итек башы белән генә читкәрәк китеп торырга дигән ишарә ясады. Каһин күчеп, бөкләнеп утырырга өлгермәде, чатырга Сафура бикәнең чапкыны килеп керде һәм Бәһрам бәк алдына килеп, бер тезенә төште. +- Нинди сөенче китерде инде сылу бикәмнең чапкыны мина?- диде Бәһрам бәк кинаяләп. +- Бәһрам бәк, әйтергә кыям, Сармат хан кызы сылу бикәң... +- Ни булды Сармат хан кызы сылу бикәгә? - дип торып басты Бәһрам бәк. +- Берни дә булмады, бәгем, берни дә булмады, сылу бикәң исән-сау. Тик... +- Нәрсә тик, суга батып үлмәгәндер бит сылу бикә?! +- Юк, батып үлмәде, бәгем. Сылу бикә Сармат хан кызы сылу бикә унуклар ханы Мәңгүк ханга ияреп Кара Иделне кичеп... +Бәһрам бәк кинәт кенә урынына утырды, терсәге белән тезләренә таянып, башын кулларына куйды. Бермәлгә тыптын утырдылар. Ахыр Бәһрам бәк торып басты, чатырдагы барчасына да күз йөртеп чыкты һәм карашын король кызында туктатты. Кыз исә үз итеп елмайды. Шул елмаюмы аны тынычландырды, ул кире урынына утырды һәм кырында бөкләнеп утырган мөбәткә мөрәҗәгать итте. +- Син нинди йөк китердең инде атамнан? - диде. +- Йөк-йомышың куанычлы, Бәһрам шаһзадә, атаң сине илгә дәшә. +- Илгә, кайчан?! +- Тиз арада, тиз арада, шаһзадә. Атаң чарасыз, - диде мөбәт һәм күз кыры белән генә Шахрайга карап алды. +- Мин башта Сафура бикә кырына кайтырмын, - диде үзалдына сөйләнгәндәй Бәһрам бәк. - Менә бу угылны аның кулына тапшырырмын, Баланбирне. Аннары утырып уйлашырбыз. Ишетәсеңме, каһиным?.. +- Ишетәм, ишетәм, шаһзадә, - диде әлегә кадәр бер сүз әйтми утырган каһин Шахрай. - Борчылма, шаһзадә, сылу бикәң сине үз йортында каршы алыр. +- Ходай шулай итәргә ниятләгән булса, итәр, каһиным. Ә хәзер таралыгыз, тарал. Минем берүзем каласым килә. Иртәгә иртән-иртүк юлга!.. +VI +Кытай. 317-589 еллар. Төньяк Кытайда анархия дәвам итә. Төньяк Кытай җирләре тулысы белән диярлек варварлар кулына күчә. Варварларның дулкын-дулкын Кытай җирләренә агылып торулары 300 елларга кадәр сузыла. Кытай императорларын варварлар династиясе алыштыра. Башта Кытай халыклары белән Сөннәр династиясе идарә итсә, соңрак Кытай тәхетен Тибеттән чыккан Цянь кавемнәре алыштыралар. +Кытай тарихыннан. +Иран. 349-358 еллар. Бу елларда төньяк-көнчыгыш тарафларыннан Иранга һуннар үтеп керә башлыйлар. Шаһиншаһ Шапур гаскәре белән шул тарафка ашыга. Ниһаять, ул һуннар илтабары Керәмбат белән очраша (353-358). Каты орышлардан соң һуннарны җиңә һәм илтабар Керәмбатны әсир итә. Тик ул аны үтерми, калган яугирләре белән үзенә гаскәрбаш итеп ала. Шул мәлдән һуннар илтабары шаһиншаһ кул астына күчә. Шул ук елда шаһиншаһ Шапур һуннар илтабары Керәмбатның атлы гаскәрен ияртеп, Әмид каласына таба юнәлә һәм римлылар кулындагы каланы ала. +Иран тарихыннан. +Рим. 372-374 еллар. Ил чигендә гуннар (шул елдан рим тарихчылары һуннарны - гуннар дип яза башлыйлар) пәйда була. Моннан ике дәвер элек кытайлар тарафыннан куылган гуннар үтә көчәеп, Рим империясенә яу йөри башлыйлар. Гуннар шулкадәр күп санлы булалар ки, тиз арада Иделне һәм Дон буйларын билиләр һәм 373 елда Танаис (Дон) буендагы аланнарның башкаласын яулыйлар, ул гынамы, аланнар патшалыгын канат астына алалар. Әмма бериш алан кавеме Рим империясе җирләренә качып китәләр һәм империянең атлы гаскәриләре булып хезмәт итә башлыйлар. +Рим тарихыннан. +Станга кайтуга Бәһрам бәк атасы янына кайтып китмәде, кайтып китмәде генә түгел, ике туган халыкны - сарматларны һәм унукларны кушарга өндәп йөри башлады. Дәян атакай үлгәч, Бәһрам бәк үз кырына Көнбаш атакайны алды. Һәм Мәңгүк ханга чапкыны артыннан чапкынын җибәрә башлады. Имеш, унуклар йөзендә йөргән ак төрекләр сарматларга килеп кушылырга һәм куәтле халыкка әверелеп, римлыларга яу йөри башларга тиешләр. Мәңгүк ханга Бәһрам бәкнең киңәш-теләге ошады, тик ул аңа барыбер ышанып җитмәде. Сарматлар белән унуклар кушылган хәлдә Мәңгүк хан кем була да, Бәһрам бәк кем булып кала? Ул гынамы, Сафура бикә кем белән калачак? Ир-ат буларак ул һаман Сафура бикәгә тартыла һәм ансыз торуны күз алдына да китерә алмый иде. Ләкин илгә кайтуына айлар үтте, ә сылу бикәнең кырына кергәне юк - күңеле тартса да аягы бармый иде. Мәңгүк ханның егетләре сармат кызларына өйләнделәр һәм таштай-тукмактай балалар үстереп яталар икән инде. Иң күңелен кайтарганы, сылу бикәсе киңәшминитми, сорамый-эзләми шул кызлары янына баргалап тора һәм унуклар ыстанында югалгалый, ә бәлки Мәңгүк хан кочагына кереп чумгалыйдыр. Бәһрам бәк ни кылырга да белмәде, аның төп максаты - унунлир белән кардәшләшеп, аларны колбиләүче римлыларга каршы котырту иде. Һәм ул моңа ирешеп тә килә, тик менә шәхси тормышының җае китеп тора. Бәһрам бәк төрлечә уйлап карады, әле Мәңгүк хан алдына барып сөйләшәсе килде, әле сылу бикәсен алып, иленә качасы итте. Ләкин айлар үтә, елдан артып китте инде, тегесен дә, монысын да кылмады - ике арада тик тулганды. Ни гаҗәп, Мәңгүк хан да аның кырына килергә ашкынып тормый иде, сылу бикәнең кунакка йөрүе аңа килешеп китте, күрәсең. Шушындый сагышлы вә җанны кая куярга белми интеккән вә изаланган мәлләрдә ул атакае Шаһрай янына кермәде, ә анасы урынына күргән карчык кулында тәрбияләнгән король кызы янына юнәлде. Менә кем янында җанына тынычлану тапты ул. Юк, ул аңа кагылмады, ләкин күз карашы ук Бәһрам бәкне тынычландырыр иде. Ул белмәде инде исәеп, җитеп килгән кыз баладагы бу көчне, ләкин нәкъ менә әнә шул яшьлек гүзәллеге вә самимилеге аны юатыр, тынычландырыр иде. +Ләкин бернәрсәне ачык белмәде Бәһрам бәк, бу мәлдә Мәңгүк хан да тәгаен ни кылырга белми аптырап калган иде. Бәһрам бәк алдында ул үзен гаепле тойды. Ләкин барып алдына төшәргә кыймады - горурлыгы бирмәде, хан ич ул! Шул ук вакытта йөрәкне нидер телә, йортына Сармат кызы Сафура килеп кергән саен яман гаептә тотылган берәүдәй тынычлыгын югалтыр иде. Ә башы-аягы белән Мәңгүк ханга гашыйк булган Сафура бикә аның күңелендә ни кайнавын күрмәде дә, белмәде дә. "Мәхәббәтне сукыр, диләр, әллә соң бу хәл чынлап та шулаймы?" - дип уйлар иде ул Сафура бикәнең кочагында калган һәм аның кайнар сулышын вә тәнен тойган саен, ул аны үзе дә ярата, үлепләр ярата, тик вөҗдан газабы кичерә иде. Ә ул газапны Сафура бикә белми дә, күрми дә иде, күрәсең. Яңа көн тугандай йортына килеп керә. Хан өендә тәмам чәчәк ата, язгы сандугач кебек сайрый башлый. Ә бит уенын-чынын бергә кушып кына башлаганнар иде кебек, киная-ирәешүләр аша ялкынлы мәхәббәт утына керделәр. Бу хак иде. Инде хәзер әнә шул ялкынлы шашкан мәхәббәттән чыга алмый интегәләр. Сафура бикә түгел, иң әүвәл Мәңгүк хан үзе интегә һәм иза чигә. Кайчан ул үзалдына кызарып куя, ниндидер яман гөнаһта тотылган баладай нәүмизләнә, хафага кала иде. Тик ни кылсын, Сафура бикәсенең китеп, атна-ун көнгә югалып торуы була, үзе үк аны тансыклый, Идел аша кычкырып чакырып китерәсе килә башлый. Илле язын уздырган кешегә табигый хәл идеме бу? Мәңгүк хан белмәде. Әнә шул халәт аны Бәһрам бәк каршына барудан тыеп торды. +Мәңгүк хан ни кылырга белми җизнәсе Куриштан хәбәр көтте. Угланнары кайту, алар белән күрешү, башына ишелеп төшкән кысыр кайгыны оныттырып торыр кебек иде. Аннары уллары кайткач, ниһаять, сарматлар белән кушылуны да күтәрергә булыр иде, ягъни Бәһрам бәк кырына барып, шул хакта сөйләшүләр алып барырга. +Ә Куриш җизнәсе бериш егетләрне җибәрсә дә, төпчеге Атилла олан белән мәргән меңбаш Сакмарны егетләре белән үзендә калдырган иде. Хак, Куриш җизнәсе аларны җибәрер һәм алар исән-имин ил-далага кайтырлар. Шуңа карамастан, Бәһрам бәк белән сөйләшүләр кыен булыр. Чөнки Сафура бикә кызларының бәбиләрен карарга килү сылтавы белән атна-ун көн саен унуклар ыстанына китә һәм Мәңгүк хан өендә югала иде. Әнә шул Сафура бикәнең һәм үзенең әлбәттә тиле мәхәббәтенә ышанып, күңел киңәшчесе Көнбаш атакайны хәтта Бәһрам бәк ыстанына җибәрде. +VII +Бәһрам бәк ыстанында Көнбаш атакай үз сәясәтен алып барды. Ул Бәһрам бәкне Тәңре диненә табынырга димләде, әмма Бәһрам бәк һәрчак төрле сәбәпләр табып, бу хәлне кичектерә килде. Әмма Көнбаш атакай аны һәрдаим бу мәсьәләдә борчып, бимазалап торды. Көннәрдән бер көнне алар чатырда икәүдән-икәү генә калдылар. +- Яшермим, атакай, мин сезнең Тәңрегезне яратам, ихтирам итәм, тик бит мин утка табынам. Атам да, анам да утка табынганнар. Ахыр килеп, Ут алласы үз эченә күккояшны да, утны да, йолдызларны да ала. Димәк, сезнең Тәңре дә Ут диненә керәдер. Миңа билгеле булганы шул, атакай, моның өстенә безнең диннең "Авеста" дигән китабы бар. Ә Тәңре диненең безнең кулда юктыр. Борынгылар исә: китаплы халык - өметле халык, дигәннәр. +- Аллалар турында бәхәс алып бару безне чарасыз гына итәр, Бәһрам бәк. Чөнки мин сезнең ни өчен, ни сәбәпләр аркасында сарматлар кырына килүегезне бераз чамалыйм. Бәхәссез, теләгегез изгедә... +- Минем хәлемә керергә теләвегез өчен рәхмәт сезгә, атакай. +- Батырбәк Бәһрам, шаһзадә, кичә генә Сафура кулындагы адаш угланың илегезгә алып киттеләр. Сафура бикә бер сүз дә әйтмәде, чөнки аның кулында үз улыдай күргән Баламбир углан бар иде. Миңа мәгълүм булганы шулдыр: атаң Рим императорына теш кайрап ята. Атаңның нияте ак төрекләр белән сарматларны кушып, сине аларга гаскәрбаш итү. Һәм шул гаскәр белән Рим тарафларына таба яу кузгалу. Моны, ни гаҗәп, ак төрекләр белән сарматлылар үзләре дә телиләр. Чөнки гомер-гомерләренә римлылар Германрих король кулыннан дала халыкларын сатып алдылар. Алар арасыннан елгыр вә мәргән егетләрне легионерлары иттеләр һәм аларны тел-иманнарыннан яздырып, үз атабабалары, ягъни канкардәшләре өстенә яу җибәрделәр. Атаң шаһиншаһ Ядигәр бик дөрес уйлый, колбиләүчелек исәбенә сорыкорттай яшәгән Рим империясенә ике яклап һөҗүм итәргә кирәк. Бары тик шул чакта гына гасырлар буена римлылар белән орышып яткан фарсылар уңышка ирешәчәк. Ләкин моның өчен сезгә, батырбәк Бәһрам, Тәңре диненә күчәргә туры килер, юкса сезне нә сарматлар, нә ак төрекләр кабул итмәсләр. +- Мин сезгә таң калып утырам, атакай, күрәзәме әллә сез? Күрәзә түгелсез, күрәм. Беләсегез килсә, атакай, мине акыллы грек мөгаллимнәре укыттылар. Сезне кем укытты? Күрәсез, атакай, хөрмәт йөзеннән мин синең белән сез дип сөйләшә башладым. Чөнки әңгәмә барышында шуңа төшендем, без икебез дә бер үк нәрсә турында уйлыйбыз икән. Мин, атакай, сезнең йөздә үземә фикердәш таптым, менә бүген, хәзер. Минем беренче чарам, беренче кылган чарам, атакай, ике зур кардәш кавемне кушу булыр, һәм мин, сезнең ярдәм белән, бу ике халыкны тиз арада кушармын. Кушармын да, без бөтен көчебез белән Германрих корольгә ябырылырбыз һәм сез, атакай, бу эштә минем киңәшчем булырсыз. +Көнбаш атакай, Бәһрам бәкнең бу сүзләрен гаҗәпләнә калып тыңлап утырды, ахыр торып, ишекле-түрле йөреп килде. Аннары шаһзадә Бәһрам каршына туктады да: +- Минем бер шартым бар сезгә, батырбәк Бәһрам: кушылган халыкларга Мәңгүк хан - Хан булыр. Сез исә яубаш. Шулай булганда гына без барысына да ирешербез. +- Мин сезнең белән ризамын, атакай! - диде шаһзадә Бәһрам. +Шаһзадә авызыннан шундый сүзләрне ишетүгә, Көнбаш атакай кояшчыгыш ягындагы ишек каршына тезләнде дә Тәңресенә дога кылды. Моны күреп, Бәһрам бәк тә аның кырына тезләнде һәм үз алласыннан кыласы гамәлләре уң булсын дип, дога кылды. Ут алласыннан фатиха сорады. Сорады, әмма үзе уйланды: даланың ике зур кавеме кушылып, яубаш булып алгач, Бәһрам бәк үсәр, ә Сафура бикә тәгаен күләгәдә калыр. Ә менә аның халык алдында дәрәҗәсе төшмәс, чөнки ул яубаш булачак. Яудан кайткач, ә бәлки киткәнче үк, кулына төшергән Германрих кызына өйләнер. Әнә шулай барысы да үз эзенә төшәр. +Әмма үз-үзен шулай дип юатса да, Бәһрам бәк күңелендә йөрәген көйдереп торган гарьләнү хисе кайнады. Сармат хан кызы кияве иде ич ул! Ярты дала халкын кулында тоткан дәһшәтле Сармат хан кызына өйләнгән кеше иде. Хәзер исә әнә шул сылу бикә аңардан бөтенләй йөз чөерде, унуклар ыстаныннан кайтып та кергәне юк. Ахыр килеп, шаһзадә ич ул, киләчәктә Римны да кулга төшереп, ил-дөньяны биләгән империянең тәхетенә утырасы кеше. Хак, теге яктан да, бу яктан да аның турында халык авыз чайкар. Чайкасын. Аның каравы, ул кулында дөнья халкын тотасы император булачак, ягъни шаһиншаһ. Аннары, нигә әле ул хәтле уфтана: Мәңгүк ханга арысланнан калган җәйран гына ич Сафура бикә. Ни борын чөерсә дә, унуклар ханы Мәңгүк аның калдыгына өйләнде. Хак, халык: "Бал искерми, кыз картаймый", - ди. Дисә соң! Бал искермидер, хак, ә менә кыз картая, моны гына яхшы белә иде Бәһрам бәк. Ул еш кына король кызы белән Сафура бикәнең йөз-кыяфәтен чагыштыра һәм һәрчак хәйран калып кинәнә иде. Ул отты, отты, оттырмады! Мәңгүк хан ни борын чөерсә дә, Сафура бикә Бәһрам бәкнең беренче хатыны булып калачак, ә аның өченче хатыны. +Алар бик озак, һәркайсы үз дөньясына уйга чумып утырдылар, ахыр Көнбаш атакай аягүрә басты, Бәһрам бәккә кулын сузды. +- Тәңре безне үзе кавыштырды, - диде. +Икебезгә дә фатихасын бирде, атакай, икебезгә дә. +Бәһрам бәк Көнбаш атакайны чатырыннан озата чыкты, күкрәгенә кулын куеп саубуллашты, һәм чатырына әйләнеп Керүгә, ул чатырына хәрам атакай Шахрайны чакыртып алды. Хәрам атакай бик тиз килеп керде. Бәһрам бәк аңа янәшәсеннән урын күрсәтте. Дөресен әйтергә кирәк, Бәһрам бәк хорам атакайны яратып бетерми иде. Һәм бер хатын-кызлардан баш тартуы өчен генә түгел, ит ашамаганы өчен дә. Ул белә иде, Шахрай каһинны егет чакта ук хатынкызны яратудан мәхрүм иткәннәр һәм иң гаҗәбе, моңа ул үзе ризалык биргән, шул ук вакытта ошбу кеше авызына бер кисәк ит тә капмый иде, бары тик яшелчә һәм җиләк-җимеш ашап тора. Шуңамы, күзләре тонык, йөзе саргылт. Иманы да сәер, хәрам ата Шахрай караңгылык белән яктылыкны, игелек белән яманлыкны таный, кылган гамәле дә, имеш, караңгылыктан яктылыкка омтылу һәм яманлыктан качу, игелеккә йөз тоту. +Шаһиншаһ Шапур бабалары ике елга арасындагы җирләрне үз канаты астына җыярга теләп, Рим империясенә сугыш игълан итә. Каты бәрелешләрдән соң римлыларны җиңә Һәм император Валерианны бөтен гаскәре белән дияргә була әсир итә. Бәһрам бәккә соңгысы да мәгълүм, шаһиншаһ Шапур римлыларның бөтенесен, хәтта императорны да кол итә һәм алардан Иранда тиңе булмаган Бәнд-Кәйсәр дигән буа күтәрттерә, моның белән генә тынычланмый бабасы Шапур, Урта Азия җирләренә яу йөри һәм тураннарның Чәч (Ташкент) каласына кадәр барып җитә. Әнә шул чорда Иран империясенең ил чикләре ак төрекләрнең җәйләүбиләмәләренә кадәр барып терәлә. Ләкин мең еллар элек Иран шаһиншаһы Кир, Туран ханбикәсе Таңана тарафыннан җиңелгән кебек, Шапур гаскәре дә бәхетсезлеккә очрый - тураннардан җиңелә һәм куәтле санында йөргән шаһиншаһ үз җирләренә кадәр чигенергә мәҗбүр була. Ул гынамы, тураннарның атлы гаскәриләре куәтен татыган шаһиншаһ Шапур Туран илтабары белән солых төзи. Һәм шушы елдан Иран шаһиншаһлары әнә шул көчле вә куәтле халыкны үз ягына аудару сәясәте алып бара башлыйлар. Ары таба шаһиншаһ Ядигәрнең улы шаһзадә Бәһрамны сарматларга җибәрүе дә шушы сәясәтнең дәвамы итеп кабул иттеләр. Моны гына Бәһрам бәк яхшы аңлый иде һәм атасының сәясәтен хуплаган иде. Шул максат белән ул сарматларга килде, шул максат белән Сармат хан кызы Сафурага өйләнде. Ул гынамы, Сафура бикәдән нинди генә кимсетү тоймасын, ул сарматлар белән ак төрекләрне кушуга ирешәчәк. Моңа аның иманы камил иде. Сафура бикәне югалтуы шәхсән аны хафага салса да, сәяси яктан зур оту иде. "Әйе, оту!" - диде үзалдына Бәһрам бәк. Кушылган төрек кавемнәре белән иранлылар кушылып алгач, бу бердәм халык фарсылар империясен тиңе булмаган биеклеккә күтәрәчәкләр. +...Уйланырлык иде Бәһрам шаһзадәгә, уйланырлык иде. Ил-империяне исән-имин тоту өчен Рим тарихыннан гыйбрәт алырга кирәк иде атасына. Мөгаллиме грек аңа Рим империясенең төрле сәбәпләр аркасында икегә бүленүе хакында озаклап сөйләгән иде. Мөгаллиме сөйләве буенча Рим эра башында бөтен дөнья халкына үрнәк булырдай ил-дәүләт була. Рим башкаласына тиң бер илдә дә шәһәр булмый. Андагы мәһабә! сарайлар, зиннәтле храмнар, бинаөйләрне күргән кеше булган хозурлыкка сокланып туя алмаган. Эра азагында һәм хәтта эра башында әле "Бөтен юллар Римга илтә", дигән гыйбарә-әйтем халык теленнән төшмәгән. Ә ул чынлап та шулай булган. Рим империясенә ялланып, коллар җыйган Германрих король кебек куштаннар дөнья башкаласына колларны ташын кына торганнар һәм, әлбәттә инде, бөтен юллар бары тик шул шәһәргә барып тоташкан була, шул исәптән дөнья халыкларының байлыгы да. Ни өчен, нинди сәбәпләр аркасында җимерелә башлый соң Рим империясе?.. Шул хакта сорагач, мөгаллиме Бәһрам шаһзадәгә болай дигән иде: "IV гасырда Рим императоры Константин үзенең башкаласын Византиягә күчерә һәм үзенә терәк итеп христиан динен ала. Хәер, Римны да ташлап бетерми император - тәүге традиция - коллар сатып алу Римда дәвам итә. Әмма 333 елдан соң, бу ел император Константинның Византиягә күчеп киткән елы, Рим дөнья халыклары башкаласы булудан туктый. Кем моңа сәбәпче була соң?.. Тәмам йөгәнсезләнгән император Гай Калигула, яманаты дөнья халыкларына таралган Нерон Клавдий. Бу кешеләрнең, ягъни императорларның кылган әшәкелекләренә көч-куәт биреп торган гүзәл затлар Мессалина, Поппея кебек азгын "бикә"ләр дә үз өлешләрен кертәләр. Әнә шул императорлар тәхеттә утырганда куәтле Рим үзенең мәшһүрлеген югалта башлый. Тубыгыннан алып, башына кадәр гөнаһка кереп баткан Рим империясе үзе казыган базга үзе төшә. Хак, дөнья куәтенә ия Рим тиз генә җимерелми, тиз генә куәте җуелмый. Кешелек Дөньясына үзенең үсеш үрнәген дә, җимерелә башлау гыйбрәтен дә биреп бетергән була инде Рим. Әлбәттә инде, империянең Төньяк һәм Көнчыгыш империяләренә аерылуы да моңа сәбәпче була. Константин Византиягә күчеп киткәч, тәүге башкала бушап калган кебек була. Көнчыгыштагы Римга башта Рим дип йөрсәләр дә, Византия төбәгенә урнашкан Рим күп тә Үтми тәүге Римны күләгәдә калдыра. Иң хәтәре, элек Рим империясе канаты астына көчләп җыелган халыклар мөстәкыйльлеккә йөз тота башлыйлар, күпләре империядән аерылып чыгалар, үз гаскәрләрен булдыралар, Римга буйсынмый башлыйлар. Нигездән чери башлаган Рим империясе - коллар исәбенә яшәгән дәүләт буларак, җылы сулы диңгезгә чыккан айсберг кебек эри, югала, таркала башлый". +Шуңа карамастан, илдә коллар һәм пләбәйләр баш күтәрсәләр дә, Рим империясе суга бата башлаган кешедәй саламга тотынып булса да яшәргә тели. Ахыр, килеп, IV гасыр башында империянең якын-тирәсендәге халыкларны богауда тотарлык кына көче була әле. Менә нәкъ шул елларда империянең көнчыгыш тарафындагы илләрдә, төбәп әйткәндә, яһүдләр яшәгән Иерусалим каласында христиан дине аякланып китә. Ахыр явыз император Диаклетиан чарасыз кала һәм 305 елда империя тәхетен ике цезарена калдырып (Константин белән Лицәйгә), ялга китә, ягъни отставкага. Борынгы төркиләр ике тәкә башы бер казанга сыймый, дигәннәр, хак булалар, күп тә үтми ике цезарь арасыннан кара мәче уза. Алар икесе дә Милан каласына җыенга баралар һәм 313 елда христиан динен тыймаска дигән җыен чыгарган эдиктка кул куялар. Бу эдиктны, Римга кайткач, бар халыкка игълан итәләр. Моңа кадәр җәберләнгән, рәнҗетелгән христианнар тантана итәләр. Башкалага христиан диненә табынган руханилар агыла. Рим түрәләре, бигрәк тә Константин белән Лицәй, пошаманга калалар. Рим һәм римлылар, бигрәк тә куштан түрәләр элеккечә яшәргә һәм күңел ачарга теләсәләр дә, барып чыкмый, аларга христианнар комачаулыйлар, шул хәлдән соң патрицийлар, легионерлар кала капкаларын ябалар, христианнарны башкалага кертми башлыйлар. Менә шунда катгый рәвештә әмер бирмәсә дә, Константин христианнарны яклап чыга, ә аның ише цезарь Лицәй куштаннарны яклый. Империя башында утырган ике түрә арасында җитди каршылык туа. Ул арада Римга Иерусалимга барып, христиан динен кабул итеп кайткан Константинның анасы Елена кайта һәм ике түрәгә дә мөрәҗәгать белән чыга - калада христиан храмы күтәрергә һәм моңа мул итеп акча бирә. Шул хәбәр христианнарга ирешүгә, христианнар Константинга мәдхия, ә аның ише Лицәйгә каһәр укый башлыйлар. Бу хәл шул чиккә барып җитә ки, цезарь Лицәй үзенең яраннары белән Балкан тарафларына күчеп китәргә мәҗбүр була. Ә Константин христианнар белән аны куа чыга, ул качкын цезарьны, ягъни ишен империягә хыянәт итүдә гаепли. Ике бертугандай ахири Византия җирендә канга-кан килеп сугышалар. Лицәй ягында орышларда чыныккан атаклы легионерлар, ә Константин ягында җаннарын аллага корбан бирергә әзер торган христианнар. Константин байрагында - зур тәре символы, Лицәй байрагында - Рим империясенең каракош сурәте. Орышка каршы төндә Константин төш күрә. Төшендә христианнар кулында зур тәре сурәте абайлый һәм шул төшендә күргән тәрене байракка төшертеп, орышка кузгала, ягъни улларының кулларына тоттыра. Әнә шулай римлыларның төшенә дә кермәгән һәм моңа кадәр Рим империясе җирендә булмаган канлы сугыш була. Ике яктан да чиксез-чамасыз кеше кырыла. Әмма христианнар өстен чыгалар. Константин Лицәйне әсир итә һәм тимер читлеккә утыртып, Римга озаттыра. Ә үзе Лицәйне җиңгән җирдә - борынгы греклар заманыннан ук Визант дип аталган төбәккә башкала күтәртә башлый, һәм бу каланы моңа кадәр эзәрлекләнгән, тау куышларында, идән асларында аллага гыйбадәт кылган христианнар күтәрә. Шул елдан Ауропадагы христианнарга, тулы ук булмаса да, ирек бирелә. +Башкала салган Константин кала чиген үзе сызып бирә. Кала бик уңайлы урынга салына. Булачак каланың уңай ягын бик тиз күреп алган сәүдәгәрләр яңа калага олау-олау товар китерә "ашлыйлар. Моны күреп, күп тә үтми, Константин үзе дә Византиягә күчеп килә һәм Босфор бугазындагы көне белән үсеп тән шәһәрне башкаласы итеп игълан итә. Һәм бу кала, гәрчә Константин соңгы минутларына кадәр мәҗүси калса да, үләр алдыннан гына христиан динен кабул иткән булса да, бик тиз шкалага әверелә. Ә борынгы Рим һаман исә мәҗүсилеккә йөз кан, коллыкның соңгы терәге йөзендә дөнья тарихына кереп калган. Визант җире үзенең йомшак табигате, олы су юлы өстендә булуы белән тәмам дөнья сәүдә үзәгенә әверелә һәм күп тә үтми Көнчыгыш Рим - Византия империясенә нигез ташы салына. Бу чорларда Византия көне-төне белән үсә, ә РИМ көне-төне белән түбән тәгәри. Мөгаллиме әйтүе хак булса Лицәйне җиңгәннән соң Константин сугышта шәһит киткән христианнар каны белән битен юа һәм шунда христианнарга үлгәнче тугры калырга ант итә. +Шаһзадә Бәһрамны да туган илендә шундыйрак язмыш көтмиме? +Шаһзадә Бәһрам бу хакта атакае Шахрайга әйтергә курыкса да, уйларга кыйды. Заманында явыз император Диакдетиан христианнарны эзәрлекләп зур хата кыла - ялгыша. Бүген аның атасы шаһиншаһ Ядигәр мөбәтләрне эзәрлекли. Ул да Диоклетиан император көненә калмасмы? Менә бүген аның каршында атасы эзәрлекләгән мөбәтләрнең берсе утыра - Шахрай каһин. Әйе, ил тәхетенә утырыр өчен ул бүген ике юлның берсен сайларга тиеш. +- Атакай, - диде, ниһаять, шаһзадә Бәһрам. - Атакай, әйт, әйтер сүзең. Атам сине бирегә нинди йөк белән юллады? +- Дөресен әйтим, шаһзадә, мине атаң юлламады. Илдә тынычлык китеп тора, ә атаң шаһиншаһ Ядигәр барысына да күзен йомып, мөбәтләрне эзәрлекли. Ил каһиннары моңа риза түгел, шуңа күрә мине синең тарафка җибәрделәр. +Шаһзадә Бәһрам янә бер тапкыр каһин Шахрайны күздән кичерде. Каһин борынгы ак төрекләрчә чем-карадан киенгән, сакалы юк. Хәрам атакайларның сакал-мыегы үсми дигәннәр иде, хак икән. Төс-йөзе саргылт, бер колагында зур гына дугасыман алка. Алтын алкада энҗеләр җемелди. Бар куанычы шулмы бу каһинның? Кем бу кеше аңа? Дусмы, дошманмы? Дошман һәрчак, һәр чорда да дошман инде ул. Әгәр дә мәгәр синең аны җиңәр әмәлең юк икән, сәяси хәйләгә кереш. Борынгы кытайлылар ак төрекләрне шулай җиңгәннәр, диләр, дипломатик юллар белән, алдый-йолдый, әйләндерә-тулгандыра. Заманында Иран шаһиншаһы Шапур бабасы да кыпчаклар атындагы ак төрекләрне шул юл белән алдый. Ярым утрак, ярым күчмә олуг далада гомер иткән туран-төрки халыклары белән Бөек Искәндәр дә дә күзгә-күз очраша. Тегеләрне җиңә алмаудан чарасыз калгач, Туран Илтабары кызына өйләнеп, төркиләр белән килешү төзи. Ахыр килеп, сасанидлар династиясе Иран тәхетен биләгәч, төрек-туран кавемнәренең илбашы Кошнаваз Иран шаһиншаһыннан ниндидер күләмдә ясак түләтә башлый. Ни чара кылмак кирәк, шаһзадә Бәһрам үзе шаһит, аталары бүген дә кыпчак төркиләренә ниндидер күләмдә ясак түләп ята. Кошнаваз илтабар Кытай сугышчылары белән орышта ятып кала, аның артыннан күп тә үтми, Шимбай хан да Тәңресе янына китә. Ниһаять, таралды, сибелде кебек иде кыпчаклар йөзендәге ак төрекләр, юк, тагын сарматлар белән кушылып янә куәткә ия була башладылар. Җитмәсә, шаһзадә Бәһрам үзе ук аларга ярдәмгә килде... +Шаһзадә Бәһрам башын ике учына куеп, янә уйга калды. +Мөбәтләр хәрәкәтен җитәкләүче ил каһиннары ниндидер сихри саннар уйлап тапканнар һәм шул саннарга сихри бер мәгънә салып, кешенең башын катыралар. Шаһзадә Бәһрам ул саннарны яттан белә. Җиде аша дүрт һәм унике. Дүрт санына дүрт мәгънә салынган. Беренчесе - капма-каршылык, икенчесе - вакыт өстеннән хакимлек иткән хәтер, өченчесе - тигезлеккә һәм камиллеккә йөз тоткан акыл, дүртенчесе - хушлашу бәхетен тою. Җидегә исә гадәти хәлләрдәге хәлләр керә: хакимият, идарә, саклау, үтәү, уйлану, фикерләү, хезмәт итү. Мөбәтләр фикереңчә, яктылык һәм караңгылык мәңгелек сугышта торалар, туктаусыз хәрәкәт итәләр. +Шушы фәлсәфи караш аша каһиннар халык акылына үтеп керәләр, кешеләрне юлларыннан яздыралар. Ни тырышса да, Бәһрам шаһзадә мөбәтләрнең бу фәлсәфәсенә төшенеп җитә алмады... +- Мин сиңа, атакай, уз фикеремне атамнан чираттагы чапкыным килгәч әйтермен, - диде ул шаһзадәдән җавап көтеп, сөрәеп утырган хәрам атага. Теге исә бер сүз әйтми, урыныннан купты һәм башын игән килеш чатырдан чыгып китте. +VIII +Гадәти көн түгел иде бу шаһиншаһ Ядигәр өчен. Дәүләтчелеккә береккән халык тормышы гадәттә бер теләккә, бер максатка юнәлтелгән була, шушы теләкмаксатның юнәлеше аз гына үзгәрә икән - бу инде дәүләт җимерелүгә таба йөз тота дигән сүз. Рим империясе җимерелү алдында тора, куәтле дәүләт хәзер диңгезгә бата барган корабның җилкәннәренә генә тотынып торуын хәтерләтә. Шушы фаҗига Иран империясенә дә килеп ятмыймы? Иртән иртүк тәхет ягына кереп утырган шаһиншаһ Ядигәр шул турыда уйлап куйды. Шуның өчен алдан ук чарасын күрергә кирәк дигән нияткә килде. Әйе, ул Рим императоры Диоклетиан көненә калмас, тикторганда христианнар алдында көчсезлеген күрсәтеп, тәхетен генә түгел, дәүләтен сукбайларга калдырмас. Аның тәхетен биләргә менә дигән ике улы бар. Хак, аның иң ышанычлысы сарматларда, ләкин вакыты җиткәч, ул аны бик тиз илгә кайтартыр. +Шаһиншаһ Ядигәр тәхет ягына вәзире Михрабны дәштереп алды. Өстенә кызыл төстәге чапан кигән, муенына кара шарф ураган, баш түбәсенә яһүдләр кебек чәйләшкә каплаган вәзире тәхет ягына керүгә, күкрәгенә кулын куеп, шаһиншаһка баш иде һәм Ядигәр күрсәткән урынга утырды. Бу вәзирнең гадәти урыны иде, ләкин шаһиншаһ утыр, дип ишарә ясамыйча вәзир беркайчан да утырмады, шаһиншаһын баскан килеш, аягүрә тыңлады. +- Ил чикләрендә иминлекме, вәзир? - дип сорады шаһиншаһ Ядигәр вәзире йомшак кәнәфигә чумуга. +- Кыпчаклар дип аталган ак төрекләр Кавказ якларын яулап йөриләр, алар токымындагы сабирлар Ибер, Әрмән чикләренә җитеп җәйли башлаганнар. Империябез чикләрендә дә тынычлык китеп тора, галиҗәнаплары. +Шаһиншаһ Ядигәр бертын дәшми торды. Нәрсә әйтә ала ул, вәзире хаклы иде, чөнки сарматлардагы улы да шул хакта хәбәр итеп тора. Әллә нигә илдә тынычлык китеп тора. Моның өстенә сарай аксөякләре белән каһиннар берләшеп алганнар дигән хәбәр йөри. Бөтен азатларын кузгатып, кырып саласы иде дә үзләрен, әллә ни чабудан тоткан. Ни икәнен шаһиншаһ үзе дә ачыклап җитә алмый. Әмма шиге бар, каһиннарның дехканнарны кузгатулары бар иде. Дехканнар баш күтәрсәләр, эшләр харап. Ни кылырга тиеш ул?.. Хәтта вәзиренә дә ышанмый башлады, ул да шаһиншаһыннан нидер яшерә кебек. Тик башка чара бармы сиңа, Ядигәр? +Бар ул, бар! +Угылы Бәһрамны сарматлардан чакыртып алырга да, тәхетне ана васыять итеп, баш күтәрергә җыенганнарны кылычтан уздырырга... Кемгә дә түгел, үзенә. Тик бу хакта илдәүләт серен саклый алмаган вәзиренә әйтергә тиешме ул? Юк! Ләкин бит мөбәтләр кузгалсалар соң булып куюы бар. Юк, вәзиренә әйтмичә булдыра алмый, белсен. Мөбәтләргә бу хәбәр ирешкән икән, димәк, вәзире тараткан булачак. +- Вәзирем, кайчандыр каһин Мани оештырып җибәргән мөбәтләр илне кулларына җыярга тырышалар. Заманында атам куенына сыенган христиан Абрам да үзен акламады. +- Шаһиншаһ, христиан дине кешене дөньялыкта ук җәфа чигәргә өнди, дөньялыкта ук аны газапка түзәргә куша, христиан диненең төп максаты - адәм баласындагы кешелек сыйфатын кимсетү, түрәләргә сүз катмау, карусыз буйсыну, чарасыз калганда монастырьларга китеп котылу чарасы барбарын, ләкин бездә аларның берсе дә юк әле. Һәм булмый да калды, сез аларны илдән куып дөрес эшләдегез. +- Син шулай дисең, вәзирем, ә бит Византиядә тау куышларында яшеренеп, нә алла булып җитмәгән, нә адәми затлардан аерылган яһүдкә гыйбадәт кылып яткан христианнар бүген ил башында утыралар. Ул гынамы, император Константинны баш каһин дәрәҗәсенә күтәрделәр. Бүген христианнар Византиядә тиңе булмаган храм өстенә храм салып яталар. +- Мөбәтләрнең сасанидлар династиясе тәхетен какшатырга керешмәкчеләрме әллә, булмас ул?! +- Шуның өчен безгә алданрак чарасын күрергә кирәк булыр, шаһиншаһ. +- Мин мөбәтләр өндәгән тигезләүне беркайчан да кабул итмәячәкмен. Ишетәсеңме, вәзирем, беркайчан да! Илдәге адәмнәр генә түгел, адәм баласындагы кул бармакларын да тигез яратмаган Аллаһу. +- Хак әйтәсез, шаһиншаһ, хак әйтәсез. Тик бит Фәрүздә мөбәтләр баш күтәрә башлаганнар инде. Аларны тиз арада тыю кирәк иде. +- Иртәгә үк араларына ышанычлы шымчыларыңны җибәр, - диде Ядигәр шаһиншаһ вәзиреңә һәм утырган урыныннан кубып, йөреп килде. +- Мин барысын да сез дигәнчә башкарырмын, галиҗәнаплары. +- Бар, юлында бул, - диде дә шаһиншаһ ишек кырындагы сакчыга әйтте: - Миңа гаскәрбашны дәш! +Вәзир Михраб баш ия-ия чыгып китте. Ядигәр шаһиншаһ барысын да яза барамы дип, бетекчесенә күз төшереп алды. Бетекче барысын да яза бара иде. Һәм шулай эшләргә тиеш тә. Иран шаһиншаһлары барысы да елъязмалар алып барганнар, шаһиншаһ авызыннан чыккан һәр сүз, һәм әмер, һәм боерык-фәрман бетекче кулыннан үткән. Ата-бабалары бетекчеләрне генә түгел, һәр сарай хезмәтчесен табибларга кат-кат күрсәтеп, карап-тикшереп хезмәткә алганнар, һәр сарай куштанын шаһиншаһ үзе сайлап алган. Гарипгорабаны сарай тирәсенә якын да җибәрмәгәннәр. Аз гына бөкресе чыгып торган әрмәннәр шаһы Валаршаны бабасы үзе җәзаларга боера. Фарсылар шаһиншаһы үзе дә тәнгә чиста, таза һәм сау-сәламәт була һәм балаларыннан да шуны таләп иткән. "Тән гариплеге акыл зәгыйфьлегенә китерә", - дип язганнар борынгы бабалары. +Шаһиншаһ Ядигәр сарай тәрәзәсеннән бакчага күз ташлады. Матур сынлы, бакыр-кара тәнле эфиоп бакча гөлләрен карый. Бакчачының беләкләреңдәге сеңерләр уйнап тора. Шулчак бакчачы эфиоп янына пешекче кыз килде. Туран кешесе иде пешекче кыз, чынаяктай ап-ак тәнле, күзләре ачык һавадай зәп-зәңгәр. Пешекче кызны очраткан саен шаһиншаһ Ядигәр аның әнә шул куе зәңгәр күзләренә карый. Ул күзләр аңа мөлдерәп торган күлләрне хәтерләтә иде. Кызны сарайга гаиләсе белән туран сәүдәгәрләре китергәннәр иде. Кызны күргәч тә ошаткан иде шаһиншаһ Ядигәр. Пешекче кыз гаиләсендә барчасы да кыз кебек үк тулы йөзлеләр, зәңгәр күзлеләр һәм Кытай чынаягыдай ак тәнлеләр иде. Бер тапкыр пешекче кызны шаһиншаһ үз кырына дәштерде һәм бетекчегә ярдәм итәргә кушты. Пешекче кыз аның белән килешмәвен сиздереп, башын чайкады. Сарайда шаһиншаһка каршы килү ярый торган нәрсә түгел иде, әмма Ядигәр шаһиншаһ кызга бер сүз дә әйтмәде. Әнә шуннан соң шаһиншаһ кызга һәрчак игътибар итә башлады. Туран кызы тора-бара кай ягы беләндер аның күңелен биләде. Бер тапкыр ул аны бакчада очратты һәм аңардан: "Атаң кайсы төрки кавеменнән?" - дип сорады. "Унуклар нәселеннән", - диде кыз. Бу кавемне яхшы белә иде инде Ядигәр шаһиншаһ, чөнки ак төрекләр турында улы Бәһрам хәбәр итеп тора иде. Әнә шул куәтле кавемне илгә кушарга йөри иде дә инде угылы Бәһрам. Бу - шаһиншаһ Ядигәр теләге дә иде. Әгәр дә мәгәр шаһзадә Бәһрам бу эшне башкарып чыкса, шаһиншаһ Ядигәр ике дә уйламый тәхетен аңа васыять итәчәк... +Тәрәзәгә баеп барган кояш нурлары төшә, ул арада бакчачы да, чибәр һәм сылу туран кызы да күренмәс булды. Шаһиншаһ Ядигәр тәхетенә таба узды, терәк итеп арысланнар сыны ясалган, йомшак Кытай ефәге белән тышланган урынга утырды. Ул арада тәхет ягына гаскәрбаш керде. Гадәт буенча гаскәрбаш аның әмерен басып тынлап торырга тиеш иде һәм ул шулай итте дә, тәхеткә җитәрҗитмәс туктады, шаһиншаһка баш иеп сәлам юллады, әмма бу юлы Ядигәр аңа утырырга урын күрсәтте, гадәттә бу урында вәзире утырыр иде. +- Минем әмерем шул булыр сиңа, гаскәрбаш. Атна-ун көн дигәндә кимендә ун мең атлы гаскәр җый. Аларга биш мең җәяүле һәм кирәк кадәр азык-төлек белән олау иярсен. +- Атлы гаскәр, фил куучылар, дөядә сугышучылар, олау һәм җәяүле яугирләр атна дигәндә сарай каршында булыр, галиҗәнаплары. +- Кыл боерганны, гаскәрбаш. Мин сиңа ышанам. +- Баш өсте, галиҗәнаплары, баш өсте. +Гаскәрбаш урыныннан купты, кабалана төшеп чыгып китте. Гаскәрбашның кабалана-кабалана чыгып китүен шаһиншаһ ошатмады, әмма аны туктатмады. Кузгалды һәм янә бакча ягына караган тәрәзә янына килде. Бакчада берәү дә юк иде инде. Вак таш сипкән сукмакта алгөл чәчкә ята. "Туран кызының йөрер юлына бакчачы эфиоп ташлаган", - дип уйлады шаһиншаһ һәм үзалдына көлемсерәп куйды. Гүзәл, чибәр иде туран кызы, шаһиншаһ булса да, гүзәллеккә сокланудан ул да мәхрүм түгел иде. +Кисәк ул борылды һәм кыю адымнар белән кораллар бүлмәсенә үтте. Монда ни генә юк иде: борынгы бабалары кулланган кораллардан башлап, сакал кырырдай үткен һәм җиңел кылычлар, төркиләрдән алган сызгыра торган уклар, тоташ тимердән эшләнгән калканнар, төркиләрнең еракка ата торган озын керешле җәяләре, саплары зиннәтле ташлар белән бизәлгән хәнҗәрләре, һәр гасыр саен кеше үтерү өчен эшләнгән кораллар камилләшә барган. Киң грек ятаганнарын татар тимерчеләре ясаган җиңел кылычлар алыштырган. Күр әле, заманалар үтә барган саен корычның катысын, коралның җиңелен һәм камилен төркиләр ясаганнар. Болгар тимерчеләре ясаган коралларны кытайлыларга гына түгел, иранлыларга да китереп сата башладылар. Тик бер нәрсә турында уйламыйлар кебек шаһиншаһ Ядигәргә төркиләр, тора-бара бу коралларның очлары төркиләрнең үзләренә таба борылуы бар ич. Һәм заманалар үткән саен шулай булыр да. Әйе, татар тимерчеләре аша булса да, сугыш кораллары камилләшә, ә менә халыклар белән идарә итү нигәдер кыенлаша бара. Әйтик, халыклар белән идарә итү аның бабаларына бер дә кыен булмаган, һәрхәлдә тарихчылар шулайрак язалар, ә менә шаһиншаһ Ядигәргә ил белән идарә итү елдан-ел кыенлаша бара. Ил белән идарә итүдә шаһиншаһ Ядигәр реформалар да уздырды, сарай куштаннарын да алыштыра торды, һәр өлкәгә үз кешеләрен куйды һәм аларны үз кырына дәштереп, ике-өч айга бер хисап алды, аларга яңадан-яңа бурычлар йөкләде, киңәшләр бирде, зарларын тыңлады, ярдәм кирәгеңә ярдәм итте, ярдәм итеп тә аякланып китә алмаганнарын алып атты. Өлкә түрәләре аңа башкалада тураннар базарын ачарга үтенделәр. Имеш, чыдам вә гаскәри атларны тураннар гына саталар, корал турында әйтеп торасы да юк, дирбияләре дә иң югары камиллектә. Ләкин әрсез туран-төркиләр корал һәм атлар белән бергә базарларына коллар китереп тә сата башладылар. Алар сәүдәгәрләрендә кызыл йөзле аланнар, сипкелле готлар, сары тәнле җүҗаннар да, хәтта үз халыклары да булыр иде, бигрәк тә күпләп кызлар китерерләр иде. Кызлары чибәрләр, күз алмалы гүзәлләр булыр, фарсы байлары һәм куштаннары туран кызларын бик теләп алырлар иде, ә Туран иле сәүдәгәрләре үзләре исә кара чәчле, тутсыл йөзле фарсы кызларын сатып алып китәрләр иде. +Әнә шушындый уйлар белән шаһиншаһ Ядигәр баскычлардан түбән төште һәм тар сукмаклар аша ял бакчага чыкты. Кояш яңа гына баеган, җир өстенә эңгер иңеп килә. Һава җылы, ләкин күрер күзгә якты иде әле. Храм ягына таба рухани мөбәт атлый, озын киеме аягына урала. Мөбәт атакай, нидер сизенеп, әйләнеп шаһиншаһка карады, бермәл ни кылырга белми торды, ахыр юлын дәвам итте, туктамады, башкалар кебек шаһиншаһка баш имәде. Яратмады шаһиншаһ Ядигәр руханиларны. Аның уенча, нәкъ менә алар котырталар иде халыкны. Храм ягыннан утка ташланган чүпрәк исе килә. Каһиннар надан халыкларны әнә шулай чүпрәкне утта яндырып дәвалыйлар. Теге бичара чүпрәк төтене исенә түзә алмый йөткеренә, тончыга башлый. Ахыр, бичаракай бу хәлдән котылу өчен, мин сәламәтләндем инде дип, чыгып китү җаен карый. Берише исә шул чүпрәкне исни-исни храмда ук җан тәслим кыла. Кая илтәләр ул бичараларның мәетләрен, шаһиншаһ Ядигәр кызыксынмады. Соңыннан бу хакта сорагач, вәзире җиткерде: мәетләрне идән астындагы арысланнарга ташлыйлар икән. +Бу хәлне белсә дә, шаһиншаһ Ядигәр вәзиренә бер сүз дә әйтмәде. Аның мөбәтләрне бер селтәнүдә юк итәсе килә иде. Шуның өчен ул руханилар күләгәсендә секта группы оештырып йөрүче мөбәтләрнең әкәмәтләренә күз йома килде, вакытын көтте һәм менә ул көн килеп җитеп ята. Шаһиншаһ Ядигәр кинәт борылды да, храмга таба атлады. Шул чакта аның каршына туран кызы килеп чыкты. Шаһиншаһ булса да, кинәт булгангамы, Ядигәр каушап калды, ләкин үзен бик тиз кулга алды. +- Чәчкә мин, Чәчкә атлы мин, галиҗәнаплары. - диде кыз чак кына чүгә төшеп. - Анам янына барам, ул сезгә моңа кадәр күрмәгән аш хәстәрли. +Ул аны туктатасы һәм иңнәреннән алып, күзләренә карыйсы итте, тәүгечә. Аның моңа хакы да бар иде, шаһиншаһ ич ул! Сарайдагы җарияләр аның белән булыр өчен җаннарын кыярга әзерләр, ә бу кыяр-кыймас тора, җитмәсә тулынкы, күперебрәк һәм дымланыбрак торган авызын каплады. Дәрес, яулык очы белән генә, әмма зәңгәр күзләре бу хәлдән тагын да төсләебрәк китте сыман. +- Ач йөзен, Чәчкә, сиңа шаһиншаһың бага. Ач, минем синең гүзәл йөзең күрәсем килә. +Кызның битләре тагын да алсуланып китте һәм ул әкрен генә йөзен ачты, керфекләрен түбән төшерде, ахыр хәтта керфекләрен каккалап, шаһиншаһка багарга кыйды. Ул арада храм яклап берәү тамак кырды, ул да түгел, куаклар арасыннан бакчачы эфиоп килеп чыкты. +- Чәчкә, - диде бакчачы шаһиншаһны күрмичә булса кирәк. - Чәчкә, сине әниең дәшә. +Шаһиншаһ Ядигәр бакчачыга әйләнеп карады, ә теге шаһиншаһны күрде дә кулы-йөзе белән җиргә капланды. +- Йә, тор, бар юлыңда бул, - диде аңа шаһиншаһ Ядигәр, аның бүген кәефе әйбәт иде, киң күңеллелек күрсәтте. Аны барысы да күзәтәләр иде. Ул моңа шаккатмады, аны барысы да яшеренеп саклыйлар иде һәм ул шулай булырга тиеш иде дә. Чөнки ул шаһиншаһ. Тик бит шаһиншаһка күз-колак булырга вәзир азатларына кушкан булса, бакчачының моңа хакы юк иде. Кинәт кенә кызык булып китте шаһиншаһ Ядигәргә. Үз сараенда, үз бакчасында, әмма аны күз карасыдай саклыйлар. +Шул вакыт урам яклап азатлар җырлап җибәрделәр. Шаһиншаһ Ядигәр тураебрак басты, бөтен тәнен вә калебен, барлык әгъзаларын чемердәтеп, күңелен горурлык хисе биләде. Җыр тантаналы төстә бер ерагайды, бер янә көчәеп китте, шаһиншаһ Ядигәрнең бала йоннары кузгалып киткәндәй итте. Ләкин шул мәлдә икенче бер тавыш колагына килеп орылды. Азатлары кинәт сорнай кычкырта башладылар. Бу азатларны йокыга дәшү быргысы иде. Азатларның торак урыннары шаһиншаһ сарае белән янәшә генә һәм азатларның торагы урам яклап кеше менмәстәй дувал белән уратып алынган иде. Сарай алына менгән һәр кеше сакчылар угына тап булачак иде. Моны бабасы шаһиншаһ Шапур шулай эшләткән һәм шул тәртип әле булса дәвам итә. +Кыз китеп барды, шаһиншаһ Ядигәр храм баскычлары буйлап күтәрелә башлады, ахыр, эчкәре үтте. Храм эченә ярым караңгылык иңгән. Мәңгелек ут янына каһин атакай баскан һәм каршында утырган иптәшкә нидер сөйли. Утка җитәр-җитмәс шаһиншаһ туктады, ул каһин атакайның баштагы сүзләрен ишетмәсә дә, соңгыларына колак салды. +"Дөнья галәмендәге утка, суга, җир-туфракка бер генә адәми заты да ия була алмый. Шулаймы?.. Берәүләр бай, берәүләр ярлы - гаделлекме бу?! Ә бит кешелек бар тапкан малны да тигез итеп бүлгәндә генә адәм балалары барысы да җитешле яшәрләр иде!" +Ут сандалы тирәли утырган дәрвишләр каһин атакайның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар һәм сихерче зәрдәшкә ышаналар иде бугай. Әйе, ихластан ышаналар. Моны шаһиншаһ Ядигәр тезләнеп утырган һәм кымшанырга да курыккан бәндәләрнең йөзләреннән үк күрде. Ләкин кирәкмәс, сабыр итәргә кирәк. Тиздән, бәлки бер атнадан ук, барысы да бетәр. Шаһиншаһ белә иде, бер хакыйкать бар: Ходай Тәгалә һәр кешене үз язмышы белән яраткан. Кабул итсәң, кабул ит язмышын, кабул итмәсәң, хет башың ташка ор, яисә мәңге ашмас хыял белән яшә, йә бу якты дөньяны ташлап кит. Телисен - утка ташлан, телисең - суга. Ашыкканнарга ук-кылыч кебек җиңелрәк үлем дә бар. +"Ук дигәннән, - дип уйлады шаһиншаһ Ядигәр. - Шаһзадә Бәһрамга атчабар җибәрергә кирәк. Кайтсын. Ә үзем азатларым белән баш күтәрергә җыенган Фәрүз каласына юнәлермен. Мин андагы бер генә мөбәтне дә, аңа каршы чыккан бер генә каһинны да исән калдырмам. Берсен дә!" +Шаһиншаһ Ядигәр храмнан чыгып китте. Баскычлардан төшкәч, ул үзалдына сөйләнгәндәй: "Тагын ни дип әйтте соң әле бичара бәндәләргә бу каһин? Әйе, шаһ булса да, кол булса да адәм баласын бер үк кабер көтә, диде бугай. Менә монысында син хаклы, каһин, хаклы. Безнең барыбызга да җиде ар-Шин җир җитә, һәммә кешегә дә, бай булса да ул, ярлы булса да, эт сурәтеңдә кол булып йөрсә дә. Иртәгә булмаса, Фәрүздән Кайткач, сине, шаһиншаһка каршы чыккан каһинны, Җәһәннәмгә озатырлар. Ходай барысын да тигез яратып та, һәр кешегә үз язмышын бирүгә карамастан, син аларны тигезләр дип тәкърарлаган өчен, надан вә гыйбат адәмнәр күңеленә коткы салган өчен. Бәлки әле мин сине, зәрдәш каһинын, идән астындагы арысланнарга ташлатырмын, адәм рәтендә җирли дә алмаслар үзеңне. +Йокларга юнәлергә тиеш булса да, сарайга кайтуга, багучысыннан вәзирен дәштерде һәм чапкынын чакыртты, ә бетекчесенә барысын да язып барырга кушты. Әмерен бетекчесе язгач, дөрес язганмы дип, Ядигәр төргәкне сүтеп, укып чыкты. Бетекче бер хәрефне дә төшереп калдырмаган иде. Улы Бәһрам бәкне чакырткан кәгазьгә кулын салды, мөһерен сукты һәм төреп, чапкынына тапшырды. Чапкынына юлдаш итеп, унуклардан килгән азатын бирде. Унук азаты саргылт чәчле, зәңгәр күзле, кирәкмәгән озын буйлы иде. +- Аякларың җиргә тимиме? - дип сорады шаһиншаһ әзмәвердәй гәүдәгә игътибар итеп. +- Өзәңгеләрем озын минем, шаһиншаһ, - диде унук азаты. Шаһиншаһ Ядигәр үзалдына елмаеп алды, чапкынына төргәкне бирде. +- Шаһзадәсез илгә кайтмыйсың. Ак юл сиңа! Исән-имин йөр! +Сакчылары чапкын һәм унук азаты артыннан ишекләрне яптылар, ә шаһиншаһ бермәл чапкыны чыгып киткән ишеккә карап торды. +Ике-өч ай дигәндә шаһзадә илдә булыр һәм шунда барысы да хәл ителер, ә ул арада шаһиншаһ Ядигәр мөбәтләрдән арыныр. Башбирмәсләрен дар агачларына астырыр, зинданнарга ташлатыр, арысланнардан ботарлаттырыр. Күңеле белән ул моңа әзер иде инде - Иран шаһиншаһы Ядигәр. +IX +Варварлар империягә хезмәткә күчә башлыйлар +Беренче гасыр башында Көнчыгыш һәм Көнбатыш империяләре гаскәрләренә "федерат" йөзендә гот һәм гун кавемнәреннән чыккан халыкларны яллый башлыйлар. Аларның барысын да бары тик сугышчылар итеп кенә алалар. Империя полководецлары өстенлекне атлылардан торган туннарга бирәләр, шул исәптән атлар белән генә сугышкан аланнарга, аварларга, болгарларга ташлама ясыйлар. Кара Диңгез һәм Дунай буйларында көн күргән герман кавемнәре исә - готлар, геруллар, вандаллар, гепидлар һәм лангобардлар сөңгеле атлы гаскәрдә хезмәт иткәннәр. +Бу чорда әле Византия империясендә җәяүле гаскәриләр күп була, алар нигездә готлардан, славяннардан, франклардан һәм бургундлардан торганнар. +Шуңа карамастан, күп тә үтми Рим империясе егыла. Империянең егылуына, Ауропа тарихчылары язганча, бер дә варварлар сәбәпче булмый, ә империя бөтен сәләтен биреп, эчтән чери башлаган була. Византия императоры Лев I һәм аның дәвамчысы император Зинон варвар-федератларның гаскәриләренә ышанмыйча, империянең эчке төбәкләреннән гаскәриләр җыя башлый. Нигездә - исаврийлардан. Әнә шулай империянең үзеннән оештырылган гаскәриләр ялланып хезмәт иткән гаскәриләрне әкрен генә кысрыклап чыгара башлыйлар. Бу хәл ялланып хезмәт иткән варварларга бер дә ошамый. Император Юстиниан чорында инде ялланган гаскәриләр белән җирле халыктан җыйган гаскәриләр саны тигезләшә. +Фарсылар һәм юлбасар вандаллар белән сугышканда император Велизарий төп өч типтагы гаскәриләргә генә таяна һәм ышаныч белдерә: федератлыкка кергән җиңел укчы атлы гуннарга һәм авыр сөңгеле атлы готларга һәм җирле җәяүлеләргә. +Гуннар дошман белән маңгайга-маңгай килеп бик сирәк сугышалар, башта алар дошманны уктан алалар, уклары беткәч, арканга күчәләр һәм шул ысуллар белән еш кына үзләреннән көчле дошманны да җиңүгә ирешәләр. +"Двесте лет прожили они в соседстве. И когда наступили пора дальных походов на Европу, двинулись не хунны и угры, а потомки и тех, и других - гунны. Хунны стали ядром его угры - скорлупой гуннов." +Маршал: +"Правда, сказанная злобно, лжи отъявленной подобна". +История воин. стр. 240. +"Сугышлар тарихы" китабыннан. +Меңбаш Сакмар угорларның агач сынга, ә кайбер ыруларның аюларга табынуларын белә иде инде. Ул ике ел Куриш илтотар кырында угор яугирләрен атта йөрергә һәм атта сугышырга өйрәтте. Ә үзе Сакмар меңбаш Тәңре диненә тугры калды. Шуңа карамастан, угорларга бик яхшы таныш булса да, аны да янган учак аша сикерергә мәҗбүр иттеләр. Бу - үзенә күрә бер йола иде, кешеләрне гөнаһларыннан арындыру. Имеш, угорларга килгән һәр кеше ут аша сикереп, чистарынып, алар арасына керергә тиеш. Учак аша сикерү белән Куриш илтотар аны колач җәеп каршы алды һәм, әлбәттә, кайнешләре Рухил белән Рамулны да. Аннары илтотар тимерчеләр остасы Тугран белән Атилла оланны көтеп алды. Илтотар Куришның кырында ук Айгөл апасы. Барысы белән дә күрешкәч, ул учак аша иң соңыннан сикергән һәм бераз чәчләрен көйдергән Атилла энесен кочагына алды һәм шатлыгыннан елап ук җибәрде. +- Канатлы энем килгән минем, канатлы энем... +Аннары аларның барысын да илтотар Куриш агачтан салган сараена таба алып китте. Угорларның гадәте буенча кунактан алда аның ризыгы йөрергә тиеш икән, сарай капкасына җитүгә, алар каршына зур-зур агач табакларга салып, кыздырылган казлар тотып, бер көтү кызлар чыкты. Алар башта казны Рухил белән Рамул угланнарга, аннары башкаларга бирделәр. Килгән кунаклар казның теләсә кайсы кисәген алды һәм ризыкны ашагач кына каерып ачылган капкадан керә алды Килгән кунаклар барысы да сарай капкасыннан үткәч кенә Куриш илтотар янәшәсендә торган хатынына әйтте: +- Рухил белән Рамул казларның канатларын ашадылар, алар тиздән илләренә кайтып китәрләр, ә Сакмар меңбаш белән тимерче һәм Атилла олан казларның күкрәк итен ашадылар вакытлыча булса да алар бездә калырлар... +- Бик яхшы, мин энемне сагынган идем, - диде хатыны Айгөл. +Килгән кунакларны кыздырган казлар белән каршы алу - угорларның үзенә күрә гореф-гадәтләре иде, бу нәрсәгә унуклардан килен булып килгән Айгөл баштан ук җитди нәрсә итеп карамаган иде, хәзер дә ир-канаты белән шундук килеште. +Тәхет ягына үтүгә, Айгөл апасы Атилланы кочагына алды һәм ир-канаты Куриш җизнәсенә карап: +- Күр әле моны, күр әле, җизнәсе, ничекләр үскән, бүген үк өйләндерер егет булган бит, - дия-дия Атилланың аркасыннан сөеп алды. +Куриш илтотар гәрәбәдәй нараттан яңа сарай күтәрткән иде. Сарайның дивар бүрәнәләре тигез итеп шомартылган, тәрәзә тирәләре нәкышләнгән. Куриш илтотарның тәхете дә сырланып, матурлап ясалган иде - терәкләрендә аю сыннары. Агачтан уелып ясалган булсалар да, аюлар тере кыяфәтенә кертеп эшкәртелгәннәр һәм буялганнар иде. Атилла олан түзмәде, барып, аюларны тотып-тотып карады. +Куриш илтотар тәхеткә утыруга, килгән кунаклар уң һәм сул якларындагы түмәрләргә утырдылар. Атилланың апасы Айгөл илтотарның уң кулындагы чак кына калыша төшкән кечерәк тәхеткә чумды һәм Атилла оланны үз кырына алды. Шулчак алар кырына сары чәчле бер кыз килеп басты. Кыз чәчен зәңгәр тасма белән маңгае аша бәйләгән, күзләре зәңгәр, өстендә Кытай ефәгеннән тегелгән зәңгәрсу төстәге күлмәк, күлмәгенең якалары җофар тиресе белән каелган. +- Син кем? - дип сорады Атилла кыздан. +- Мин - илтотар кызы. Ә сине атам бездә калдырыр, чөнки син каз түшен ашадың, Сакмар меңбаш та калыр, - диде сары чәчле кыз җитди рәвештә аңа таба карамый гына. +Гаҗәпкә калудан Атилла олан бермәлгә ачкан авызын яба алмый торды, әйтер сүзен әйтер иде, кинәт кенә җавап бирмәде түгел, аннары ни хакы бар ниндидер бер кызның аны - Мәңгүк хан угылын угорларда калдырырга. +- Мин - унуклар ханы Мәңгүк угылы Атилла, - диде ул, ниһаять. +- Минем исемем Күркәм, әтием илтотар Куриш миңа син Кырына басарга кушты. Әтием сезнең егетләргә кызларыбызны бирәчәк. Хәзер без аш ягына узабыз, мин синең белән янәшә утырачакмын. Синең апаң Айгөл минем әнием. +- Димәк, без кардәшләр. +- Кардәшләр, - диде кыз бер дә исе китмичә. - Анам да шулай диде. +Ниһаять, ике үсмернең сөйләшүләренә Айгөл дә колак салды. Балалар зурларны бөтенләй тыңламыйлар, үз дөньяларына кереп чумганнар иде. Айгөл хатын балалар сөйләшүендә ниндидер олылар сөйләшүендәге мәгънә күрде. Кызы Күркәм артыгы белән кыю сөйләшә кебек тоелды аңа, бу исә үсмер кызга килешми кебек тоелды анага. Шуңа күрә Айгөл апасы Атилла энесенең колагына иелә төште һәм: +- Күркәм минем кызым түгел, асрауга алдым мин аны, - диде. +Атилла олан аптырабрак кызның йөзенә бакты һәм ирен чите белән генә елмаеп куйды. +- Кем кызы соң ул? Нигә шулай кыю кылана? - дип сорады апасы Айгөлдән. +- Готлардан килгән хатыннан ул, анасы үлде, минем янда үсә. Матур кыз, кыю. Яратам мин аны, Атилла. Син дә ярат, ятим ул. Телисеңме мин аны сиңа кияүгә бирәм. - диде Айгөл апасы уенын-чынын бергә кушып, елмая-көлә. +Атилла олан янә бер тапкыр кызга күз төшереп алды. Чибәр иде кыз, хәтта ул ана артыгы белән ошый иде. Атилла апасы колагына сузылды. +- Миңа өйләнергә иртәрәк шул әле, апам, - диде. +Апасы аны кочагына алды һәм аркасыннан сөеп куйды. +- Егет инде син, җиткән егет, энем. Телисеңме, мин аны сиңа биреп җибәрәм?.. +- Телим, - диде Атилла барган әңгәмәне ихлас чынга алып. +Ул арада үзенең гөлдер тавышы белән Куриш илтотар сөйли башлады. Барысы да тын калдылар. +- Кардәшләрем, унуклар ханы Мәңгүк минем кайнешем, ул үзенең асыл егетләрен безнең тарафка кызлар алырга җибәргән. Безнең бабаларыбыз борын заманнардан ук кызлар алышып яшәгәннәр, бу хәл ары таба да шулай булыр. Хәзер аш табына узыйк, унукларның асыл егетләрен аш ягында кызлар көтә. Аш ягына рәхим итегез, кардәшләр. +Кунаклар күрше аш табыны ягына кузгалган арада Атилла янәшәсендә басып торган кызның кулыннан эләктереп алды һәм Куриш җизнәсе янына үтте. +- Куриш җизнәй, Куриш җизнәй, мин дә өйләнәм, - диде барысын да сагаерга мәҗбүр итеп. +- Син дә өйләнәсеңмени?! - дип гаҗәпкә калгандай сорады шаярта төшебрәк Куриш җизнәсе. - Айгөл апасы, әллә соң унукларның бу егетен дә бер җайдан өйләндерәбезме?.. +- Мин аларга фатихам бирдем инде, Куриш. Тәхетеннән торып, аягүрә баскан илтотар Куриш чарасыз калуын аңлатып, кулларын җәйде һәм хатынны үз янына дәшеп: +- Бу балаларны аерым табынга утырт, - диде. +Табын янында илтотар Куриш Рухил белән Рамул кайнешләрен үз кырына утыртты. Ләкин егетләрнең күрше яктагы табында утыручы кызлар чырылдавына артык игътибар итүләрен күреп, кайнешләренә яшьләр табынына күчеп утырырга кушты. Рухил белән Рамул кайнешләре көләелмая яшьләр табынына күчеп утырдылар. Кайнешләре киткәч, Куриш илтотар хатыны Айгөлгә карап, елмаеп куйды һәм бер сүз белән: +- Яшьлек бәласе, - диде. +Шунда Куриш илтотарга Сакмар меңбаш якыная төште һәм кыяр-кыймас кына: +- Хөрмәтле илтотар, элек килгәндә минем сезнең бер чибәрегезгә күзем төшкән иде, кияүгә бирдегезме аны, әле булса... +- Әле булса сине көтә ул кыз, меңбаш, әле булса сине көтә, - диде илтотар урынына аларның сүзләрен ишетеп торган Айгөл кардәше. +- Әйе, ул чибәр кыз кияүгә чыкмады. Булмады түгел, булды андый хәл, үгетләп тә карадык, - диде илтотар Куриш һәм җөпләп: - Ул чибәр сине көтте, сине көтте, меңбаш Сакмар. Бар, әнә ул яшьләр арасында утыра, әнә-әнә үзе дә синнән күзен дә алмый. Анасы дим, дәш әле Сакмар меңбаш тансыклаган кызны. Дәш-дәш, мин аларны үзем кавыштырасым килә. Тик бер шарт белән, - дип янә Сакмар менбашка таба борылды илтотар Куриш, - син ана бүген үк өйләнәсең. Бүген өйләнмисең икән, мин аны башкага кияүгә бирәм. +- Мин сезгә шул чибәрне сагынып килдем, Куриш илтотар. +- Тукта, меңбаш, мин шартымны әйтеп бетермәдем. Өйләнәсен һәм бер-ике елга булса да бездә каласың. +- Мин кеше кешесе, илтотар, минем буйсынган ханым бар. +- Ханың белән мин үзем сөйләшермен. Иртәгә үк чапкыным җибәрермен, һәм ханын минем белән килешер. Сез мина бер көтү ат куып китердегез. Аларны өйрәтергә, минем егетләрне атта орышырга өйрәтерсең. Сине генә түгел, тимерчегезне калдырам әле мин. Мәңгүк ханга гына түгел, миңа да ат дирбияләре, камил кораллар кирәк. +- Мәңгүк хан тимерчегә Атилла оланны да тапшырган иде, күз-колак булырсың дигән иде, илтотар. +- Атилла олан да калыр, меңбаш, апасы янында калыр. Без аңа тамгалы уклар ясатырбыз, ул да егетләр арасында булыр. +Угорларның илтотары беренче карашка йомшак табигатьле кеше кебегрәк күренсә дә, каты куллы кеше иде. Аның унуклар ханы Шимбай хан кырына кызының кулын сорап килә. +- Менә, балакай, шул булыр синең киявең, - диде Куриш штотар. - Без угорларда егетләрне өйләндерү, кызларны кияүгә бирү өчен артык мәшәкатьләнеп тормыйлар. Айгөл апагыз чәчләрегезне чәчкә бәйләр, ә мин үз фатихамны бирермен. Бер сүз белән, сез бүген кияү егет һәм кәләш. Барыгыз, үзегез теләгән урынга утырыгыз, ял итегез, соңыннан сезне Айгөл апагызның кызлары мәхәббәт өенә озаттырыр. +Сакмар меңбаш сөйгәне Айсылуның кулыннан алды һәм Айгөл якташы янына килде, ә теге исә яшьләрнең чәчләренчәчкә әйләгәндәй итте. Шуннан соң яшьләр күзгә-күз карашып алдылар да, ишләре табынына таба кузгалдылар. +- Менә туй дигәнебез башланды да, - диде Куриш илтотар. - Синең белән миңа, Айгөлем, эш күп булыр бүгениртәгә. +- Куанасы ит, Куриш, куанасы ит, көннән-көн унуклар белән угорлар татулаша, берләшә бара. +- Адәм балалары гына түгел, йолдызлар да берләшәләр, дигәннәр безнең бабаларыбыз, анасы, йолдызлар да. Син монда, анасы, табынны кара, минем тимерче белән сөйләтәсем бар Тимерчеләр җитми миңа бүген, тимерчеләргә мохтаҗ мин. Ә бүген Ходай аны үзе миңа җибәргән. +Куриш илтотар ике чокырга мөлдерәмә әче бал тутырттырды да туп-туры тимерчеләр башы Тугран янына китте. Килде аңа урын бирделәр, кружкаларны тирмәнче куйды да, тимерче янәшәсенә утырды. +- Синең яныңа килдем, тимерчеләр башы. +Тимерчеләр башы урыныннан купты, күкрәгенә кулын куеп баш иде. +- Илбашына баш иям, Куриш илтотар. +- Утыр әле син, утыр. Тот менә бу Куриш илтотар биргән әче бал тулы кружканы, әүвәл берәрне эчеп куйыйк. Соңыннан сөйләшербез. +Икесе дә бергә кружкаларын чәкәштереп, күтәрен эчеп куйдылар, авызларын кул аркалары белән сөртеп, кыздырган аю итенә үрелделәр. +- Мин сине, оста, үземдә алып калырга булдым. Мин бу хакта Айгөлгә дә әйттем инде, Сакмар меңбашка да, - диде Куриш илтотар, әмма тимерченең нидер әйтергә ымсынуын күреп, кулын күтәрде: - Әүвәл мине тыңла. Каласың. Ә хан белән, ханын белән мин үзем сөйләшермен. Борчылма, ханың минем белән килешер. +- Бик озакка түгелдер бит, илтотар? +- Озак тотмам. Көне килгәч китәрсең. Ә хәзер тагын берәр кружка эчәбез, - дип Куриш илтотар әче бал салучыларына кружкасын сузды. - Мин Мәңгүк ханның исәнлегенә эчәм. +- Мин сезнең исәнлеккә, илтотар. +Эчтеләр, угорлар гадәте буенча яңакларын яңакка куйдылар. Бу инде туганлашу билгесе иде. +- Телисең, тимерче, мин сиңа да хатын табам? Менә дигәнен... +Ни әйтә ала иде тимерче Тугран илтотар Куришка, бер уйлаганда, ул да хатынсыз иде, ул да буйдак, ул да орышта хатынын югалткан иде. +- Килешерме соң, илтотар? +- Килешер, килешер, оста. Сиңа хатынны Айгөл якташын табып бирер. Килештекме?.. +Тимерче Тугран иңбашын сикертеп куйды һәм килешеп, ияк какты. +Туй итүләр, яшьләрне кавыштырулар тугыз көнгә сузылды. Тугыз саны угорлар өчен изге сан икән. Унынчы көн туганда Рухил белән Рамул угланнар кырларындагы угорлардан өйләнгән егетләре белән кайтыр юлга чыктылар. Куриш илтотар Кыгай. Иран һәм Германрих король халыкларын куркытып бөтен бер далага ия булып торган унуклар дип йөртелгән төрекләр исемен йөрткән төрекләрне ярата иде һәм аларга катыны аша да хөрмәте зур иде. Шимбай хан кызына өйләнүе дә шуннан булды, бу ыруны яратуыннан. Ул әле дә, унукларны озатырга килгәч тә биленә җиткән ак сакалын сыйпый-сыйпый күзе-йөзе белән елмаеп карап тора һәм иленнән китеп барган ат менгән унук егетләре иярендә үз кулы белән биреп җибәргән аксыл чәчле кызларны күреп, атлы унукларга соклануын яшерми кинәнә иде. Куриш илтотарның яше бар иде инде, ул илтотар буларак белә иде, аңа озак яшәргә калмаган, ә ыруын ышанып тапшырырдай угылы да, кардәше дә юк иде, бүген исә ул үз кырында кече кайнеше Атилланы калдырды. +Ул арада аның янына угланнарны йортларына озатып, Сафура килде һәм булган күренешкә аптырабрак калган ирканатын тынычландырырга теләп: +- Тынычлан, Мәңгүк хан, шаһзадә Бәһрам юлда инде, ул атасы чакыруы буенча ил-җиренә юлга чыкты. Көнбаш атакай аңа моңа фатиха бирде һәм хәтта озата барды. Ә угланнарың мин, Мәңгүк хан, илханнар дип атармын. Аларның моңа хаклары бар. Аларны берләшкән Ил-Дала көтә. +XI +Ак төрекләр белән сарматларның кушылу хәбәре шаһиншаһ Ядигәргә угылы Бәһрам илгә кайтып җиткәнче үк ирешкән иде инде. Ошбу хәбәр ирешкәч, шаһиншаһ Ядигәр ике тойгы кичерде: берсе - углан шаһзадәнең юлга чыгуы булса, икенчесе - дала куәте булган ак төрекләрнең сарматлар белән кушылулары иде. Хәер, соңгысын да, тәүгесен дә ул үзе теләгән иде. Тик менә шаһзадәнең Сармат хан кызы Сафураны ташлап китүен генә ошатып җиткермәде. Шул ук вакытта, уйлана торгач, бу хәл белән дә килеште; нишләмәк кирәк, язганы шул булгандыр, дип үз-үзен юатты һәм ашыгыч төстә күпсанлы азатлары белән баш күтәрүчеләрне бастырырга Фәрүз каласына таба юнәлде. Улы кайтканчы шаһиншаһ Ядигәрнең үзенә каршы чыккан мөбәтләрдән котыласы килә иде, ил башы булган илбашының. +Ә Бәһрам шаһзадә бу вакытта ни кылырга белми дала уртасында ыстан туктап тора иде. Җәйләми дә, төп ыстанга таба да кузгалырга кыймый тора. Соңгы җәйге айларда ул, гомумән, төп ыстанга кайтмас булды, сәбәбе билгеле иде - яраткан бикәсе Мәңгүк ханны сайлады. Хак, Бәһрам бәк бу хәлгә аһ-уһ килеп уфтанмады, бер сүз белән, нәфесенең бер кылы да хәтта селкенмәде, чөнки аның кырында яшьләрнең яше, гүзәлләрнең гүзәле Германрих король кызы бар иде. Гәрчә ул аңа атасы фатихасыннан башка өйләнергә хакы булмаса да, кызыкайны үз кырыннан беркая да җибәрмәде. Баламбир оланны исә бөтенләй кызганмады, баш-аягы белән Сафура бикәгә калдырды. Тик менә аерылышулары гына әллә ничек сәеррәк килеп чыкты. Аерылышу турында алар гомумән сөйләшмәделәр, яуга киткәндә дә, Бәһрам бәк чираттагы юлына җыенгандай кыланды, әйтерсең лә, бөтенләйгә аерылышмыйлар да иде. Бәһрам бәк белми, аның бөтенләйгә, кайтмаска китүен сизгәнмедер, яубашы буларак аңлый иде - алар аерылышалар, озаккамы, ләкин аерылышулары хак, моны күңеле белән сизә иде Бәһрам бәк. Сафура бикә дә аңа бер кәлимә сүз дә катмады, барысын да гадәти хәл итеп кабул итте. Чөнки Бәһрам бәкнең беренче тапкыр гына ясак явына чыгып китүе түгел иде. Бу мәлдә алар ике арада туган бу халәттән тизрәк котылырга телиләр иде кебек, Бәһрам бәк үтә ачык күзаллый иде - Сафурасын ак төрекләр ханы Мәңгүк кулына калдыра. Бу калдыру - Бәһрам бәк белми иде. Һәлхәлдә бу хәбәр аны чарасыз итмәде. Әмма соңгы мәлдә тойды, аркасы белән сизде, Сафура бикә аны ыстан читенә кадәр озата бармады, чатырыннан чыгуга, аягы җиргә ябышкандай туктап калды. Бу хәлне күрмәс өчен Бәһрам бәк тә артына әйләнеп карамады. Ә бит гадәт буенча хатын-кыз ишләре булган сарматларны һәрчак кала читенә кадәр озата килерләр иде. Ул хәл бу юлы да кабатланды, бик күп хатын-кыз ир-канатларын озата килделәр, ә менә алар арасында сары чәчле Сармат хан кызы күренмәде. Ә бит икесе дә аңлыйлар, һәрхәлдә, беләләр иде - болай аерылышу ярый торган хәл түгел. Аларга әүвәл кануни төстә аерылышу кирәк иде. Бәлки моны кылган да булырлар иде, көтмәгәндә Дәян атакай үлеп китте, аның урынына калган Көнбаш атакай исә, нигездә, "унукларга" йөз тота иде. Ни сәбәпледер, Мәңгүк хан да Иделнең уң ягына чыгарга кыймый тора, дөресрәге, торды. Бәлки ул Бәһрам бәкнең яуга чыгып китүен көткәндер. "Хак, яуга чыгып китүемне көткән", - дип уйлады Бәһрам бәк илдән кузгалгач, авыр йөктән бушап калгандай. +Сафура бикә дә әнә шулай тәмам билгесезлек дөньясында калды. Әмма, үзе дә тәгаен генә белми, ни өчендер Мәңгүк хан кырына чапкынын җибәрергә дә кыенсынды. Хан кызы ләбаса. Хак, Бәһрам үтенече белән бәләкәй Бәһрамны шаһиншаһ Ядигәр сараена укырга җибәрүгә каршы килә алмады, ә менә короле Германрихның угылы Баламбирны чатырыннан да чыгармады. Дөрес, баланы Бәһрамнан калган карчык карауга эче пошуын, әмма соңрак кул селтәде, карчык белемле, өч-дүрт телдә сөйләшә, баланы да шуңа өйрәтә, моның өстенә фарсы төркиләрнең руни язмаларына да өйрәтә иде. Аннары, бәк далага чыгып китсә дә, яңадан ыстанга әйләнеп кайтмыйм дип кисеп кенә әйтмәде. Шуңа күрә булса кирәк, бикә дә ике якның берсен сайларга икеләнеп калган иде. Бәхәссез, ул Мәңгүк ханны яратты, аның белән Каф таулары артыңа күчеп китәргә дә әзер, тик бит Бәһрам бәк тә ир янында ир иде әле, һәрхәлдә, ичмасам бер тапкыр да, аңа яман сүз әйтмәде һәм яу-барымталардан да коры кул белән кайтмады. Шул ук вакытта Сафура бикә белә иде - Бәһрам бәк кулында Германрих корольнең кызы. Хак, кызга яңа ундүрт яшь тулып килә, шуңа карамастан, Бәһрам бәк кызны беркемгә дә бирмәс, бәлки әле үзе белән иленә дә алып китәр. Менә бу хакта Сафура бикә уйлау түгел, фикер сөрергә дә курка иде. Сармат хан кызы буларак, аның Ядигәр шаһиншаһ белән араны бозасы килми иде. Чөнки шаһиншаһ төп дошманы итеп дала халыкларын түгел, Рим империясен күрә иде. +Елга буена җәйләү туктадылар. Чатырга шаулап торган су тавышы ишетелә. Бәһрамның артында кымызчысы басып тора, ул аны Сафура бикәдән алган иде. Кымызчыларны, Бәһрам бәк кая юл тотса да, үзе белән йөртте. Чатырына кем керсә дә, Бәһрам бәк кунагына кымыз салып бирергә кушты. Бүген аның каршында хәрам атакай Шахрай утыра иде. Бәһрам бәк кымызчысына ым кагып кына атакайга кымыз салып бирергә кушты. Әмма хәрам атакай кымыздан баш тартты, бары тик чишмә суы гына сорап алды һәм әкрен генә эчте. Бәһрам хәрам атакайның кул бармакларыңдагы төрле ташлар куелган балдакларга, кулындагы алтын касәгә, буынланып каткан бармакларына игътибар итте. Һәм уйлады: "Ни җитми бу кешегә, хатын-кыздан мәхрүм, яшисен яшәгән, ә һаман дөнья кайгыртып йөри..." +Ул арада хәрам атакай кымызны сорап алды, кымызны аңа көмеш касәгә салып бирделәр. Кымызны эчте дә хәрам атакай, касәне уч төбенә куеп, түрдә утырган бәккә карады. +- Кыен хәлгә калдым мин, шаһзадә, - диде атакай Шахрай үзалдына сөйләнгән кебек, касәгә чирткәләп алды. - Бердәнбер ил-халкымның ышанычы син калдың, шаһзадә. Синнән яшерә алмыйм, яшерергә дә җыенмыйм: атаң сине ашыгыч рәвештә илгә дәште. +- Мин бу хакта аз-маз хәбәрдар, атакай. +Хәрам атакайның кырыс йөзендә елмаю кебек нәрсә хасил булды һәм ул касәсен кымызчыга сузды. +- Шаһзадә аз-маз хәбәрдар?! - диде ул утырган җирендә як-якка авыша төшеп. - Шаһзадә хәбәрдар?! +- Хәбәрдар, атакай, хәбәрдар, - дип кабатлады Бәһрам бәк. +- Ю-юк, юк, шаһзадә син әле илдә булган күп нәрсәдән хәбәрдар түгел. Бу көннәрдә атаң Фәрүздә мөбәтләр белән сугышып ята, Фәрүз халкы мөбәтләр яклы, аксөякләре дә... Атаңның беренче генә кылган ялгышы түгел инде бу, шаһзадә. Ә син илгә кайткач, мөбәтләргә һәм аксөякләргә таянырсың. Шул булыр минем сиңа киңәшем, шаһзадә... Ышан, ил тәхетенә сине утыртсалар мөбәтләр утыртырлар, мөбәтләр... +Бәһрам бәк артында басып торган кымызчысына кулын сузды кымыз тулы касә кулына керүгә, бер йотуда диярлек эчеп куйды һәм бертын хәрам атакайга карап торды. Ни әйтә ала иде ул бу кешегә? Һични. Ләкин ошбу Аллаһы каргаган кеше чынын сөйли иде. Элек чатырына керергә дә кыймый йөргән атакай ил-дәүләт хакында курыкмый-шикләнми үз фикерен әйтә. Һәм кемне - киләчәктә атасы урынына каласы кешене тәмам ышандырмакчы. Әгәр дә мәгәр ул миңа тәхет синеке булачак дип әйтергә кыйган икән, димәк, бу кеше мөбәтләргә ышана, ышана гына түгел, Ядигәр шаһиншаһның ил-дәүләтенә кире әйләнеп кайтмасына тәмам инанган булып чыга. Димәк, аңа чынлап та илгә юл тотарга кирәк. Сасанидлар биләгән тәхеткә башка берәүнең менеп утыруы бар. Һичкем көтмәгән чит-ят кешенең... +- Бик ышанып сөйлисең, атама бер-бер нәрсә булмагандыр бит, атакай? +- Атаң изге юлдан язды, шаһзадә. Ул яңадан Иран тәхетенә әйләнеп кайтмаячак. Ә мөбәтләрнең өмете синдә, сарайда үскән туганың да түгел. Мин сине исән-имин илгә алып кайтырга дип килдем, шаһзадә. Мине синең кырга шул максат белән җибәрделәр. +- Моңа ышануы мөмкинме, атакай? +- Мобәтләр ил-империя язмышын кайгырталар, булмастай сүзне мөбәтләр сөйләмәс, булмастай гамәлгә мөбәтләр керешмәс, шаһзадә. Мин алдан китәрмен, син кайткалаганчы халыкны әзерләп куярмын. Иран тәхете сине көтә, шаһзадә Бәһрам. +- Тәхеткә утырырдай, тәхетне биләрдәй минем энем бар ич, атакай. +- Мөбәтләр җыены сине сайлады, шаһзадә. Шул йөк белән мин монда, шул йөк мине монда алып килде, шаһзадә. Энеңә кемнәр өмет итәдер, мин белмим, әмма мөбәтләр сиңа өмет тота, шаһзадә, һәм шуларның берсе синең каршында. Аты - Шахрай. +Бәһрам бәк ни әйтергә белми, урыныннан купты, кулларын җәйде. Чынында исә ул чарасыз иде, ләкин күңеленә тәхет өмете кереп оялаган иде инде. Ул өметне исә хәрам атакай Шахрай тагын да ныгыта төште. Менә шунда Бәһрам бәк беренче тапкыр атакайга баш иде, рәхмәтен белдерде. Хәрам атакайның әллә ике чокыр кымыз эчкәнгә, әллә шаһзадә аның тәкъдимнәре белән килешкәнгә, күзейөзе елмаюга җәелде һәм ул кымызчыга янә касәсен сузды. +XII +Тарих битләреннән: "Рим императоры Юлиан 363 елда Иран җирләренә басып керә, әмма беренче бәрелештә үк иранлылардан җиңелеп, чигенергә мәҗбүр була". "371 елда Рим империясе белән Иран арасында янә сугыш башланып китә. Бу сугыш биш елга сузыла". "Иран империясендә кискен үзгәрешләр IV гасыр башларында башланып китә. Үтә кискен үзгәреш Иран тәхетендә сасанидлар династиясе утырганда була. Мәгълүм ки, 399 елдан алып, 420 елга кадәр Иран империясе тәхетендә Бәһрам бәкнең атасы шаһиншаһ Ядигәр утыра. Сарматларга әманәт йөзендә җибәрелгән Бәһрам шаһзадәгә өмет тотып, мөбәтләр хәрәкәтендәге төркем Фәрүз каласына йөргән шаһиншаһ Ядигәрне үтерәләр. Шаһиншаһ Ядигәр үтерелгәннән соң мөбәтләр хәрәкәте тарафдарлары арасында бәхәс туа. Кемне ил тәхетенә утыртырга?.. Мөбәтләр хәрәкәтендәге фирка адәмнәре, бик озак бәхәсләшкәннән соң, сарматларда көн күргән Ядигәр улы шаһзадә Бәһрамда тукталалар, һәм шул сәбәпле мөбәтләр ашыгыч рәвештә үзләренең ышанычлы кешегә кергән хәрам атакай Шахрайны сарматларга җибәрәләр. Ләкин мөбәтләрнең икенче тарафдарлары Иран тәхетенә Ядигәр шаһиншаһның икенче улын тәкъдим итәләр. Ахыр чиктә мөбәтләр Иран тәхетен арысланнарга хәл итәргә калдыралар. +421 елның язында шаһзадә Бәһрам туган иленә таба кузгала. Ә V гасыр башында унуклар дип аталган ыру Кара Иделне кичеп, төрки халыкларның үзләре кебек үк куәтле сарматлар белән кушыла һәм бердәм гуннар дәүләтен төзиләр. Ләкин Хуннар-Гуннар дәүләте Ауропа һәм Русия тарихчылары язган кебек тоташ күчмә халыклардан гына тормый, аларның күбесе инде, бигрәк тә болгарлар, утрак тормыш итә башлаган булалар, ягъни җәйләрен җәйләсәләр дә, кышкы айларда кала корып, авыл туктап көн күрә башлаган булалар. Гуннар арасындагы бериш халыкларның утрак тормыш белән көн күргәннәрен шул чорның күп кенә тарихчылары Биармия дип атыйлар. Нәкъ менә шул халыкны - күчмәләр белән гуннар әзендә булган төркиләрне һәм угор-фин халыклары белән тәүге унуклар җитәкчелегендә Ауропага үтеп керәләр һәм Рим империясе өчен куркыныч көчкә әвереләләр. Иран-аланлы халыклар яшәгән төбәкләрдә угорлар күчмә халыкларга агачтан өйләр салырга, савытсаба ясарга, кабык белән өй түбәләрен ябарга өйрәтсәләр, күчмә төркиләр, ягъни унуклар йөзендәге гуннар, аларны атта сугышырга, җир-туфрак эшкәртүдә аттан файдаланырга, иң мөһиме, арбаларга тәгәрмәч ясарга өйрәтәләр. Мәгълүм булганы шулдыр: угорлар гуннар килгәнче йөк-әйберләрен һәм товарларын кышын вә җәен үзләре җигелеп чанада тартырга мәҗбүр булганнар. Чанага ат җигүне исә угорларга янә күчмә төркиләр өйрәтәләр. Әнә шул агач эшкәртү эшенә гаять дәрәҗәдә оста булган угорлар, бу чорда тимерчелектә һәм ат дирбияләрен ясауда, гомумән, тимер җитештерүгә һәвәс булган төркиләргә килеп кушылгач, ярты гасыр эчендә куәтле Хунстан-Гунстан дәүләтен, дөресрәге Союзын төзүгә ирешәләр. Нәкъ менә Атилла углан белән кайткан угорлар һәм унуклар берләшкән халыкны Ауропа тарихчылары соңрак "болгарлар" дип яза башлыйлар да инде, гәрчә моңа кадәр дә угорлар белән төркиләр арасында шуңа охшаш кушылулар булгалаган булса да. +XIII +Ил чигенә җитәрәк Бәһрам шаһзадә яугирләре янә бер кәрванны уздырып җибәрделәр. Йөзбаш Артак бер генә азатын да күздән яздырмады, шул ук вакытта кәрванны да күзеннән ычкындырмады. Кәрван Иранга он алып кайта. Менә өч ел инде фарсыларда корылык, корылык артыннан ачлык килде. Ә фарсылар нигездә он-икмәкнеутрак көнтуннардан алалар иде. Бәһрам шаһзадә кешеләренең азыктөлек ягыннан кайгылары олауда юлга җитәрлек ризык - казылык, эремчек, әрмән чикләвеге, кипкән өрек-җимеш. Туктаган бер җирдә яугирләре коралларын барлыйлар, авызларына чак кына тозлаган эремчек кабып суыралар. Бәһрам шаһзадә Германрих король кызын җансакчыларына тапшырды. Юлчылар, ниһаять, тау кырыннан үткән юлга җиттеләр, сарматлар җаена барганда ул шуннан узган иде. Таныш җир. Шушы җирдән соң аның иле башлана. Чынында исә ул сарматларга бер дә ашкынып бармады, гәрчә бару максатын бераз чамаласа да. Чөнки барысы да илчеләр тарафыннан Сармат хан белән сөйләшеп куелган иде инде. Шаһзадә Бәһрам Сармат ханның гүзәл кызы Сафура турында да хәбәрдар иде. Барды, күрде, гашыйк булды һәм күп тә үтми Сармат хан вафатыннан соң гүзәл кызны үзенеке итте. Сармат хан кызына өйләнүгә үк ул атасы шаһиншаһ Ядигәргә чапкынын җибәрде. Имеш, сарматлар безнеке. Әмма сорамый атасыннан хөкемдарлыкка тәрбия алган хатын аңа бер дә баш бирергә теләмәде, ул гынамы, гелән буйсынмады, Бәһрам ир-канатын тәмам санга сукмады, гүя кемнедер көтте, тагын нидер теләде. Соңрак барысы да ачыкланды - ул әнә кемне көткән икән - унуклар ханы Мәңгүкне. Ә бит Бәһрам шаһзадә дә аны ярата иде... +Юлчыларның ике дөясендә уннарча кызлар, фарсылар сарматлардан беркайчан да буш кул белән кайтмадылар, кәрваннарда һәрчак сары чәчле сармат кызлары белән бергә угор кызлары да булырлар иде, хәтта гот кызлары да. Бәһрам кулында гот кызларының иң гүзәле. Сәүдәгәрләр ул кызларны Туран базарына чыгарып саталар. Сылу, зифа, яшел яисә зәңгәр күзле туран кызларын фарсылар бик теләп алалар. Бәһрам шаһзадә дөягә утырган кызлар арасындагы Германрих король кызына күз төшереп ала һәм үзалдына елмаеп куя. Тиздән ул аның хатыны булыр һәм төп сарайда яшәр. +Тау кырыннан сузылган тар юлны узуга янә зур юлга төштеләр. Кәрван юлы бормаланып әле тау читенә сыена, әле тау елгасы буйлап үзәнлеккә таба сузыла, әле иңкүлеккә төшеп ята, әле кырт борылып чылтырап аккан чишмәне кичә, әле һич өтмәстән нинди дә булса авылга барып төртелә. +Алдан хәбәр йөртүчеләрнең сүзләре хак булса, аларны шушы юл өстендәге калаларның берсендә көтеп алырга тиешләр. Бәһрам шаһзадә үз туфрагына аяк басуга шөбһәләнә калды. Ул башта һәр күренгән калага юлдашы вә йөзбашы Артыкны җибәрде, теге әйләнеп килеп, шикләнергә урын юк дигәч кенә юлын дәвам итте. Йөзбаш та шаһзадәнең хәлен белә иде, әмма үз хәле дә хәл иде, ул шаһзадә өчен хәрам атакай Шахрай алдында башы белән җавап бирәчәк, ә шаһзадә алдында Германрих король кызы өчен. Шуның өчен булса кирәк, йөзбаш бик сак хәрәкәт итте, алга таба багучыларын гына җибәрмәде, үзе дә барып карады һәм улбу юклыгына тәмам инангач кына юлын дәвам итте. +Алда күренгән каланы багып кайткач һәм ошбу калада аны хәрам атакай Шахрай көтүен белгәч, Бәһрам шаһзадә шатлыгыннан чак кына кычкырып җибәрмәде. Чөнки ул да кеше янында кеше иде. +- Димәк, кайтып җиттек, йөзбаш, кайтып җиттек! - диде ул шатлыгын яшерергә теләп, тыела төшебрәк. +Әмма башкалага ерак иде әле. +Шунысы куанычлы булды, шаһзадә Бәһрамны әнә шул кече калада да хәрам атакай колач җәеп каршы алды. Һәм үз чатырына дәшеп, илдә булган бар хәлләрне дә тәфсилләп сөйләп бирде. Атасы тарафдарлары Фәрүз каласында әле булса сугышып яталар икән. Атасы тарафдарлары дехканнарга таяналар, ә халыкның күбесе мөбәтләр яклы икән. +Хәрам атакай Шахрай авызыннан бу хакта ишетүгә, бермәлгә ни куанырга, ни юанырга белми утырды. Беренчедән, авызларына ит азыгы кабарга, хатын-кыз янына якын килергә курыккан, бары тик җиләк-җимеш яшелчә-үлән ашап торган мөбәтләргә ышанып җитми иде ул; икенчедән, бу халыктан бераз курка да иде. Әгәр дә мәгәр шаһзадә Бәһрам алар белән берләшүдән, алар кушканны эшләүдән баш тартса, бәхәссез, алар аның теләге белән исәпләшеп тормаслар. Моның янына башкалада Бәһрам шаһзадәнең бер анадан туган энесе Хәсрәү бар. Ул да тәхеткә өмет итәдер, сарайда да аны тәхеткә утыртырга теләүчеләр табылыр. Һәм әлбәттә инде аны бер йөзбашы гына коткара алмас, гәрчә йөзбаш кул астында шактый кыю һәм батыр яугирләр булсалар да. +Шушы уйлардан соң икенче көнне башкалага таба юл чыккач, берара китүгә, шаһзадә Бәһрам йөзбаш Артакны үз кырына дәшеп алды. +- Мин сезне тыңлыйм, шаһзадәм, - дип атын тыя төшеп, бер җайдан атын атлатып китте йөзбаш. +- Әнә күрәсеңме, йөзбашым, Иран дөньясының башкаласын. Күрәсеңме?! Гүя ил ханбикәсе җәйрәп ята. +- Хәйран зур кала, - диде йөзбаш. +- Син шунда чап, йөзбаш Артак, мөбәтләр каһиненә сөенче җиткер. Бәһрам шаһзадә тиздән сезнең хозурыгызда булачак, диген. +- Баш өсте, шаһзадәм, - диде йөзбаш һәм атын җилле генә юырттырып, калага таба китеп барды. Шул мәлдә шаһзадә Бәһрам күрде: каланың басу капкасыннан бер төркем җайдаклар чыкты һәм аларга таба килә башлады. Бу хәлне күрүгә, шаһзадә Бәһрамнын аркасы өшеп куйгандай итте. Кемнәр? Аны каршы алалармы, әллә булмаса бер-бер яманлык кылыргамы исәпләре?.. +Ләкин җайдаклар үзләре кырыннан аның йөзбашы Артакны тыныч кына уздырып җибәрделәр. Бәһрам шаһзадә тынычлана төште. Җайдаклар килеп җиткәч исә барысы да ачыкланды - җайдакларны мөбәтләр каһины шаһзадә Бәһрамны каршы алырга җибәргән икән. Алдан килгән җайдак кулында байрак, ул: +- Юл бирегез, юл бирегез! - дип кычкыра-кычкыра шаһзадә Бәһрам янына узды, атыннан төште һәм шаһзадәгә өч тапкыр баш иде һәм байракны аның кулына сузды. +- Шаһзадә Бәһрам, атаң шаһиншаһ Ядигәр үтерелде. Бу яман хәбәрне сиңа баш каһин җиткерергә боерды. Әйт, шаһзадә, туры сарайга кайтасыңмы, кире сарматларга борыласыңмы? +Көтелмәгән бу сораудан шаһзадә Бәһрам ни кылырга белми як-ягына каранды, ул күзләре белән хәрам атакайны эзләде. Ниһаять, тапты, ә мөбәт ана ияк какты, Бәһрам шаһзадә борылды да баш мөбәт илчесенә: +- Сарайга кайтам! - диде. +Байрак тотып килгән азат атына менде һәм алар ничек җилле генә килгән булсалар, шулай ук җилле генә атларын юыртып китеп бардылар. Хәрам атакай Шахрай аты белән шаһзадә янына килде, кулыннан байракны алды һәм сарайга таба кузгалды. Бәһрам шаһзадә ана иярде. Шунда, нәкъ менә шунда атын хәрам атакай аты артыннан атлатып кузгалуга, атасының соңгы язган хатындагы сүзләр исенә төште: "Син, углан, башкалага кайта тор, ә мин Фәрүзгә мөбәтләрне бастырырга юнәләм". Бүген Бәһрам шаһзадә мөбәтләрнең үзен каршы алуларыннан ук аңлады - ил тәхете буш. +Каланың басу капкасын әкрен генә уздылар. Ике яклап шаһзадә Бәһрамга кул сузып дехканнар басканнар. Бәһрам шаһзадә билендәге янчыкны суырып алды һәм ике яклап баскан дехканнарга көмеш дирһәмнәрне сипте. Халык ана дан укый иде, сибелгән көмеш дирһәмнәрне күрүгә, җыярга ташландылар, ә ул арада юлчылар тар тыкрыкларны җилле генә узып киттеләр. Күп тә үтми алар сарай капкасына җиттеләр. Бәһрам шаһзадә күрде: аның йөзбашы Артак капка янында тора. Шул чак аның кырына чаптырып хәрам атакай Шахрай юнәлде, капкада торучы азатлар сөңгеләрен чалыштырдылар. Капкада олуг мөбәт пәйда булды, ул шаһзадә кешеләрен сарайга уздырырга боерды. Сарайга керүгә, атлардан төштеләр һәм Ут храмына таба киттеләр. Храм болдырында аларны олуг каһиң Тахамтан көтеп тора иде. Барыр җайда хәрам атакай Шахрай шаһзадә Бәһрамга карамый гына әйтте: +- Олуг каһинның аягына төш. +Шаһзадә Бәһрам нәкъ атакай Шахрай кушканча, олуг каһинга җитәрәк аягына төште. Олуг каһин аның иңбашына кагылып алды һәм аягына басарга кушты. +- Төкле аягың белән, шаһзадә! Без сине көткән идек, шаһзадә Бәһрам, - диде олуг каһин һәм Бәһрамның күзләренә карап алды. - Атаң шаһиншаһ Ядигәр Фәрүздә һәлак булды. Ил тәхете буш. Мөбәтләр өмете синдә, аксөякләрнең дә беришләре синең яклы. Ләкин мөбәтләрнең берише энең Хәсрәүне тартмакчылар. Без исә барысын да гадел рәвештә хәл итәргә булдык... +Шулай диде дә олуг каһин, борылып, храмга кереп китте. Мөбәт Шахрай белән шаһзадә аңа иярделәр. Храм уртасындагы сандалда ут яна, ут тирәли, боҗра хасил итеп, ак һәм кара төстәге чүпрәккә төренгән мөбәтләр утыра. Алар хәтта Бәһрам шаһзадәгә күтәрелеп тә карамадылар. Олуг каһин Тахамтан, аның артыннан атакай Шахрай, ахыр килеп шаһзадә Бәһрам да ут каршына тезләнделәр. Алар бермәл дәшми-тынмый гына утка карап утырдылар. Бераздан олуг каһин әйтте: +- Фарсыларда бары тик Ут храмнары гына булырга тиеш! +- Хак, хак, хак! - диештеләр аңа җавап итеп мөбәтләр. +- Кылыч белән хакыйкать эзләмиләр, хакыйкать утта табыла. Кылыч белән хакыйкать эзләргә чыккан шаһиншаһ Ядигәр кылычтан башын салды. Без җиңдек! Хакыйкать җиңле! Без хәзер барыбыз да бертигез! +- Кылыч күтәргән кылычтан китте. Без җиңдек! Хакыйкать җиңде! - дип кабатладылар беравыздан ут тирәли утырган мөбәтләр. +Хәзер генә игътибар итте шаһзадә Бәһрам: мөбәтләрнең бер өлеше карадан, икенче өлеше актан киенгәннәр икән. +- Инде ихлас сүзне кара як әйтсен, - диде олуг каһин. +Кара киемдәгеләр төркеменнән берәү торып басты. +- Мөхтәрәм олуг каһин, адәм баласын дөньялыкта өч хакыйкать саклый: яхшы Фикер, хан Сүз, кылган Гамәл. Яктылыкның асылы - Фикер! Нигә безгә храмда ут тотарга ил тәхете буш булгач?! +Олуг каһин сорау бирүчегә сабыр гына җавап бирде. +- Без яктылыкка омтылабыз, безгә бүген ут кебек якты вә хакыйки фикер җитми. Хакыйки фикер йөрәгебезгә ут булып кунсын өчен җыелдык без храмга. Без бүген гадел шаһиншаһка - яктылыкка мохтаҗ, - дип тавышын күтәрә төште олуг каһин. - Адәм балаларын гөнаһларыннан арындыру өчем изге якты ут кирәк. Ә хакыйкать безнең алда инде. Ул - шаһзадә Бәһрамдыр. Утка дан, дан, дан! +- Утка дан, утка дан, дан дан! - кабатладылар мөбәтләр олуг каһинга ияреп. Олуг каһин яртысы алсу, яртысы көрән төстәге тукымадан тегелгән гәүдә япмасын ача төште. +- Безнең максат бер - шаһзадә Бәһрамны тәхеткә утырту. Һәм без моны кылырбыз. +Олуг каһин кара киемлеләрдән карашын алып, ак киемдәге мөбәтләргә таба борылды. +- Сез ни әйтәсез, аклар? +- Табигать һәр адәм баласын да тигез яраткан. - диде торып баскан актан киенгән мөбәтләрнең берсе. - Ләкин адәмнәр арасында бае да, ярлысы да бар. Минем әйтер сүзем шул, олуг каһин, шаһиншаһ Ядигәрнең ике улы да исән һәм аларның икесе дә тәхеткә утыра алалар. +- Ләкин, мөбәт, табигать бар балага да тигез итеп акылны бирмәгән, - диде олуг каһин. +- Адәм баласының фикер сөреше камил булса һәм ул Хак Тәгаләгә йөз тотса, акылны табарга ана утыбыз ярдәм итәр. Фикер белән җир сөреп булмый, олуг каһин. +- Ләкин фикер кешене әдәплелеккә өйрәтә, адәм баласы алдына килгән каршылыкларны гадел рәвештә хәл итәргә ярдәмгә килә. +- Баладагы әдәплелек кемнән, мөбәт? +- Ата-анадан, олуг каһин, ата-анадан һәм нәселдән. +- Мин әйтәм, адәм баласына әдәплелек хатын-кыздан килә. Хатын-кыз мөбәтләр өчен хәрам заттыр. +Шуңа карамастан, без аларны якларга тиешбез. Кешелек Дәвамы хатын-кызда, ил-дәүләтләр дәвамы да. +- Кешелеккә тормыш бирүче - ут. Ут булмаса барыбыз да бик тиз катып үләр идек, - диде олуг каһин һәм җавабыннан канәгать калып кемгәдер ишарә ясады. +- Безнең кулда шаһиншаһ Ядигәрнең ике улы, олуг каһин. +Олуг каһин ялт итеп, әле булса аягүрә басып торган мөбәткә карады, янә кемгәдер кулы белән ишарә ясады. Ул арада ут тирәли тезләнеп утырган мөбәтләр - ак киемлеләре дә, кара киемдәгеләр дә аягүрә торып бастылар һәм барысы да олугта карап тынып калдылар. Атакай Шахрайның һәр хәрәкәтен кабатлап торган шаһзадә Бәһрам өчен үзе бер сихри дөнья иде бу. Бәһрам грек-гарәпләр арасында үсте. Балачакта аны атасы Ядигәр әманәт йөзендә гарәпләргә бирә, гарәпләр кара ташка табыналар иде, ләкин һәммә ыру үзенчә. Иллә анда бердәм утка табынган кавемнәрне күрмәде. Менә мондагыдай йөрәк кысылырдай итеп тантаналар да уздырмадылар, бәхәсләр дә алып бармадылар, һәр кавемнең үз поты, үз алласы бар, берәү дә теге йә бу аллага көчләп тартып кертми. Мөбәтләр исә бердәм булырга тырышалар, нәкъ сармат һәм унуклар утка. +Кисәк кенә кыллы коралда уйный башладылар. Сихри моң бик тиз барысын да әсир итте, әмма моң вә музыка ничек башланган булса, йөрәк өзгеч аваз салып, тынып калды. Шаһзадә храмда бернәрсәне аңлады - мөбәтләр аны ил тәхетенә утыртмакчылар. Ләкин барысы да бердәм бер фикергә килә алмадылар. Шаһиншаһ Ядигәрдән ике углан кала, икесе дә тәхеткә утырырга хокуклылар. Шаһзадә Бәһрам карашы белән мөбәтләр арасыннан энесе Хәсрәүне эзләде, ләкин күпме генә эзләсә дә, караса да таба алмады. Хәер, ул аны танып та бетермидер, чөнки аларны үсмер чакта ук аердылар. Тик бүгенге тантана нигә? Ике угланның берсен тәхеткә утырту өчен кем соңгы сүзне әйтергә тиеш? Олуг каһинмы? Юк, бер ул гына түгел, ул да әнә икеләнә, шикләнә. Һәрхәлдә ул бүген бернәрсәгә төшенде - аларның язмышларын менә шул ак һәм кара киемдәге мөбәтләр хәл итәчәк. +- Олуг каһин, - дип янә күтәрелде ак киемдәге мөбәт. - Шаһиншаһ Ядигәрнен икенче улы безнең кулда. Ул да тәхеткә лаек бала. Ул да сасанидлар нәселеннән... Димәк... +- Сабыр, сабыр ит, мөбәт. Иртәгә барысын да хәл итәрбез. Храмга иртәгә аксөякләр дә киләчәк, барысы да күрсен, баксын - мөбәтләр бар нәрсәне дә гадел хәл итәләр. +Храмда шау-шу, ыгы-зыгы купмады, барысы да әкрен генә кузгалдылар. Урыныннан кубуга, атакай Шахрай шаһзадә Бәһрамның терсәгеннән алды һәм үзе белән ишеккә таба әйдәде. Аңлап җиткермәде шаһзадә Бәһрам мөбәтләрнең сәясәтен, төшенеп җитмәде - шул сәбәпле булса кирәк, храм баскычларыннан төшкәндә аның йөрәге калтырана башлады. Шунда янә келт итеп хәтеренә Германрих король кызы төште һәм ул, сукмак юлга төшүгә, атакай Шахрайның кулына ябышты. +- Кыз бала кая, атакай, король кызы? +- Алар барысы да шаһиншаһ сараендагы җарияләр арасында инде, шаһзадә, бер дә борчылма, ул кыз тәхеткә утыру көнендә үк синең хозурында булыр. +Бераз тынычлана төште Бәһрам, ләкин Шахрай атакайга ышанып җитмәде, дәүләт иминлеген үз кулларына төшергән һәм атасын үтерүгә барган мөбәтләргә һәм алар уздырган илдәге сәясәткә тыштан риза булса да, күңеле белән аларның сәясәтен кабул итмәде. Шул ук вакытта аңлый иде, ул әлегә һични кыла алмаячак. Аңа әлегә бер чара кала - көтү, сабыр итү. Ул бераз чамалый иде, иртәгә храмда аның белән бергә энесе Хәсрәү дә булачак. Кемне тәхеткә тәкъдим итәрләр мөбәтләр, кемне ил белән идарә итәргә сайларлар? Бәһрам шаһзадә белми иде. Шуңа күрә атакайга ияреп бару җаенда: "Сарматлар әйтмешли, тапшырыйк Тәңрем сиңа", - дип күк йөзенә карап алды. +Яшь һәм үтә чибәр туран кызы атасына берсе артыннан берсе ике малай таба. Шаһиншаһ Ядигәр үсеп-исәя башлагач баш малаен гарәп аксөякләренә тәрбиягә бирә, ә икенче улы Хәсрәүне, ни сәбәпледер, сараенда калдыра. Үсеп-исәя башлауга, аны илгә алып кайттылар, шул ук елны атасы аны сарматларга озатты. Менә аны яңадан илгә алып кайттылар, энесе Хәсрәү дә монда. Кем тәхеткә узар, мөбәтләр Иран тәхетенә кемне лаек дип табарлар?.. Шаһзадә Бәһрам белми иде. Йоклый алмаудан интегеп, шушы уйлар белән ул табын ягына чыкты. Хәрам атакай сандал янына утырган да оеп киткән. Әллә йоклый, әллә уйга чумган. Әмма йокламый икән, шаһзадә сандал кырына килеп утыруга, ул башын күтәрде һәм чит-ят берәүгә әйткән кебек: +- Йокла, борчылма, шаһзадә, без җиңәрбез. Әйе, әйе, курыкма. Сарай, нигездә, сине тәрбияләп үстергән аксөяк гарәпләр кулында. +- Мин нишләргә тиеш соң, атакай? +- Әлегә йокларга һәм мин ни кушсам, шуны эшләргә. +- Тәхеткә шаһзадә Хәсрәү узса? +- Безгә алар беләр орышырга туры килер, шаһзадә. Сарайдагы аксөякләр безне якларлар. +- Хәсрәү энемне нишләтерләр? +- Берәүнең дә бу дөньяда ике гомер яшәгәне юктыр, шаһзадә. Энеңне син үзең үтерерсең. +- Юк, атакай, мин аңа кул салмам. +- Син салмасаң, ул сиңа кул салыр, шаһзадә Бәһрам, ул! +- Бу бит явызлык кылу, син мине һәрчак явызлык кылмаска чакырдың. +- Шаһзадә, бардыр дөньяда изге явызлык, бардыр яман явызлык. Син кылган яманлыкны без изге явызлык дип кабул итәрбез. Тәхеткә ике варис тартылганда халык һәрчак икегә бүленде. Бүленгән халык үзара сугышыр, ди. Шуны булдырмас өчен мин сине, шаһзадәм, сарматлардан илтуфрагыңа алып кайттым да инде. Күрдем бит мин, сукыр түгел идем, син сарматларда Сафура бикәнең җаен тапмадың. Бикә сине яратмады, үз итмәде, гәрчә син аңа даими рәвештә игелек кылып торсаң да. Тик бер дә кайгырасы итмә, син ир кеше, сине бүген Иран тәхете көтә. Безгә, шаһзадә, ял итәргә кирәк, ял ит. Иртәгә безне җитди хәлләр көтә, гаять дәрәҗәдә җитди. Нык бул!.. +Кереп ятса да, шаһзадә Бәһрамның йокысы йокы булмады, аны бик иртә уяттылар. Юынып, кич яктагыча тамак ялгауга, сарайга таба кузгалдылар. Берара дуваллар кырыннан бардылар, ниһаять, тар тыкрыклар аша узып, сарай юлына төштеләр. Сарай юлы киң, бу юлдан шаһиншаһ азатлары гына түгел, Туран иленнән килгән кәрваннар да узалар. Сарайга җитәрәк сул кулда тураннарның кәрвансарае кала. Кәрвансарайдан уң кулга китсәң, бераз баруга яһүдләр базарына, тагын да арырак атласаң, һиндлар базарына юлыгасың. Ә инде сул кулга, берара баруга чиннар базарыңа, тагын да арырак китсәң, гарәпләр базарына барып чыгасын. Шаһзадә Бәһрам бала чакта ук иң яраткан базары Туран базары булды. Анда саталар иде колларның асылларын. Коллар арасында Сафура бикәнеке кебек сары чәчле сылулар да булыр иде. Бәһрам шаһзадә аларның күргән берсенә гашыйк булды, ләкин аның кол кызларны сатып алырга хакы юк иде. Кол кызлар ярым шәрә булырлар, чәчләре ике толымга үргән булыр, арада саламны хәтерләткән ак чәчлеләр дә булыр иде, күзләре исә нәкъ күк йөзе кебек зәп-зәңгәр булыр иде. Атасы Ядигәргә сарай куштаннары иң сылу кызларны гына алып кайтырлар иде. Җария кызларга ничек булгандыр, хезмәтчеләренә кырыс булды атасы, кайчак тәмам ярсып китәр иде, хезмәтчесенә сугып җибәрергә дә күп сорамас иде. Тик сугуы сәер булыр, сугар иде дә кылган гамәленә үкенү тоеп, теге бичарага көмеш дирһәм ташлап китәр иде. Шуның өчен сарай хезмәтчеләре шаһиншаһларыннан кыйналуны бәхеткә саныйлар иде. +Ул арада тар тыкрык яклап бер төркем мөбәт килеп чыкты һәм аларга каршы төште. +- Шаһзадә Бәһрамга дан, шаһзадә Бәһрамга дан! - дип кычкыра да башладылар. Алар арасында җир астыннан калыккандай олуг каһин Тахамтан пәйда булды. +- Туран атакайдан килгән хатын безгә ике олан калдырды. Иран ил-дәүләтенең тәхетенә ике угланның берсе утырырга тиеш. Без угланнар арасына кермәбез. Гадел итеп хәл итәргә тырышырбыз. Әйдәгез, мөбәтләр, сарайга, ил-халыкка шаһиншаһны ут фатихасы белән арысланнар сайласыннар. +Олуг каһин Тахамтанның авызыннан мондый сүзләр чыгуга, шаһзадә Бәһрам ни кылырга белми як-ягына каранды, ләкин аңа берәү дә игътибар итмәде, һәммәсе дә олуг каһинга ияреп, сарай баскычларыннан югары менә башладылар. Шаһзадә Бәһрамның каушап калуын күреп, хәрам атакай Шахрай янә аның терсәгенә кагылды һәм ишетелер-ишетелмәс кенә: +- Тыныч бул, шаһзадә, тыныч бул, әлегә барысы да без дигәнчә бара, - диде. +Шуңа карамастан, тәхет ягына узуга һәм ике яклап утырган арысланнарны күрүгә, Бәһрам шаһзадәнең йөрәге генә түгел, куллары да калтырый башлады. Ерткычларны ярым шәрә тәнле эфиоплар чылбырлар белән тотып торалар. Чылбырланган булсалар да, арысланнар куркынычлар иде. Шунда Бәһрам кара кием кигән мөбәтләр арасында басып торган энесе Хәсрәүне күрде. Ни сәбәпледер, башта аның йөгереп барып энесен кочагына аласы килде, ахыр килеп бу уеннан кире кайтты. Ул шундук төшенде - алар язмышы арысланнар кулында. Хәйләкәр олуг каһин җиңел юл тапкан: тәхет язмышын алар түгел, арысланнар хәл итәчәк. Соңыннан каһин халыкка әйтәчәк, без барысын да гадел хәл иттек. Бәһрам шаһзадә бераз күзаллый иде инде, энесе белән аның язмышын әнә шул әлегә чылбырда торган арысланнар хәл итәчәк. Шарт шундый: арысланнар кырыннан кем тәхеткә кадәр уза һәм тәхеткә утыра, шул тәхет иясе булачак. Ә инде тәхеткә барыр юлында аңа арысланнарның берсе ташлана икән - димәк, аңа тәхет язмаган була. Әнә шулай хәл иткән олуг каһин угланнарның язмышын. Моны юлда барганда шаһзадә Бәһрамга хәрам атакай аңлатты. Аңлатуын аңлатты, ләкин бу фаҗигада катнашасы шаһзадә генә күз алдына китерә алмый интегә иде. Бәһрам ни кылырга да белмәде. Ул инде күңеле белән далада иде. Анда барысы да бик гади хәл ителә иде. Халык ханны ярата, яратмый. Ә монда ил язмышын ниндидер ерткыч арысланнар хәл итәргә тиеш. Мөмкин хәлме бу?! Ике туган инде ерткычлар каршында. Димәк, мөмкин хәл. Сарматлар һәм унуклар моны кыргыйлыкка санарлар иде. Монда исә барысы да киресенчә, фарсылар дала халыкларын кыргыйлыкта гаеплиләр. Дала халыклары арасында яшәп кайткан шаһзадә Бәһрам алай дип уйламый, дала халыклары кылган гамәлләре һәм гореф-гадәтләре белән фарсылардан күп өстен халык икән. Алар мондый кыргыйлыкка беркайчан да бармаячаклар. Бәһрам шаһзадә янә-янә энесе Хәсрәүгә күз төшереп алды. Алар икесе дә бер ана карыныннан чыкканнар. Әмма ил сәясәтчеләре аларның гомерләрен бөтенләй башкача хәл итәргә телиләр. Бу ни бу?! Вәхшилек түгелме?! Хәсрәү энесенең өстендә кызыл төстәге кытай ефәгеннән тегелгән күлмәк, ә Бәһрамга яшел күлмәк кидерде атакай Шахрай. Моның да берәр хикмәте бармы әллә?.. Юктыр, чөнки хәтерендә аны тәрбияләгән гарәпләр аңа һәрчак яшел төстәге күлмәк кигерерләр иде. Яшеллеккә мохтаҗ гарәп халкы кеше өстендә булса да яшеллекне күрәсе килүдән иде булса кирәк гарәпләрдә бу гадәт. Энесенең аягында да кызыл төстәге Туран итекләре. Билен яшел ефәктән ишкән бау белән буган. Билбау башлары чуклы. Энесе бертуктаусыз бер урында таптана, юк-юк та абыйсы Бәһрам ягына карап ала. Ул да белә булса кирәк, сарай арысланнары кеше ашарга өйрәтелгәннәр, тәхеткә таба узганда күзләре төшкән кешене ботарлап ташлаулары да бар иде. Шуңамы, гасабилана энесе Хәсрәү, ни кылырга белми як-ягына карана, гүя кемнәндер ярдәм көтә иде. Хәер, энесе гасабилангангамы, бу чарасызлык Бәһрамга да күчте. Ир уртасына якынлашып килгән кеше иде инде Бәһрам шаһзадә, арысланнар аның күңеленә дә курку шомы салдылар. Өскә ташланган хәлдә дә, явыз ерткычны чылбырдан тоткан эфиоп кына тотып кала алмас, әлбәттә. Корбан сайлаган ерткыч уз дигәненә ирешер. Дөрес, арысланнарны караучы эфиоплар артында сарай сөңгечеләре басканнар. Ике якта да җидешәр сөңгече. Җиде саны фарсыларда изге сан. Узынып киткән ерткычны сөңгечеләр сөңгегә алачаклар иде. Ләкин моңа ышану кыен иде... +Бәһрам шаһзадә очсыз-кырыйсыз далада йөгерешкән кылганнарны күз алдына китерергә тырыша, бу мәхшәрдән качу юлын эзли. Һәм кинәт зиһене ачылып киткәндәй була. Тәхетне энесе Хәсрәүгә тәкъдим итәргә. Итәргә һәм иртәгә үк үзенә сарматларга китәргә!.. Ләкин бу хакта ул тантана башланганчы ук әйтергә тиеш иде. Тик моңа аның хакы бармы? Күрә ич, мөбәтләр беркем белән дә исәпләшмәячәкләр. Туганнарның язмышларын инде алар күптән хәл иткәннәр, аталарыныкын хәл иткән кебек. Кинәт кенә Бәһрамнын сарматларның рухи атакайлары Дәян белән булган әңгәмәсе исенә төште. Ни әйтте әле ул аңа? "Сармат вә унуклар бабаларының "белег"ле дигән китапка таянып яшиләр вә көн күрәләр, ә менә фарсылар шаһиншаһларның кануннарын бер дә яратмыйлар, һәрчак бозарга торалар. Шуның өчен фарсы шаһы каты куллы булырга тырыша, ә каты куллылык аны халык мәнфәгатен кайгыртудан читләштерә. Аннары фарсыларда шаһиншаһ үзенә-үзе ия түгел, хөкем чыгару фарсыларда руханилар кулында", - дигән иде. Һәм шулай да түгелме соң!.. Күр инде бу руханиларны, әйтерсең лә ниндидер тамаша карарга җыелганнар. Хак әйткән Дәян атакай, Иранда шаһиншаһ үзенә үзе ия түгел, Иран шаһиншаһы язмышы руханилар кулында. Атасы Ядигәр гомерен ахыр чиктә руханилар хәл итте ләбаса! Юк, ул һич тә үзенең дә, Хәсрәү энесенең лә үлемен теләми. Ул хәзер үк тәхеттәй баш тартырга тиеш. Утырсын тәхеткә энесе һәм ил белән идарә итсен. +Көтмәгәндә шаһзадә Бәһрам ике адым алга чыкты һәм уң кулын күтәрде. +- Олуг каһин Тахамтан, олуг каһин Тахамтан! - Аңа шундук игътибар иттеләр: - Олуг каһин Тахамтан, мин тәхетне энем Хәсрәүгә калдырам. Ул утырсын тәхеткә. Ә бу тамашаны туктатыгыз! +Бермәлгә, бары тик бермәлгә генә тәхет ягында тынлык урнашты, олуг каһин Тахамтан да башын иеп, бертын уйланып алды. Ахыр ул уртагарак чыкты һәм корыч тавышы белән: +- Шаһзадәләр диңгез ярларына әверелсәләр дә, елгаларның кирегә акканнары юк әле. Без хәл итәбез шаһзадәләр, сез язмышыгызны, гадел рәвештә үтәгез, - диде. +- Мин энем шаһзадә Хәсрәү исәбенә тәхеттән баш тартам, олуг каһин! +Халык шаулаша башлады, тәхетнең як-ягына утырган арысланнар да нәрсәдер аңлаган кебек борсаланып, чылбырларын зеңләтеп алдылар. Ерткычларны караучы эфиоплар да сагая калдылар. Шулчак янә бер көтелмәгән хәл булды, шаһзадә Хәсрәү ике адым алга чыкты. Чыкты да, баш иеп, олуг каһинга мөрәҗәгать итте. +- Хөрмәт һәм ихтирамга ия олуг каһин атакай, мин исә абыем шаһзадә Бәһрам исәбенә тәхеттән баш тартам, - диде һәм йөрәк турына кулын куеп, баш ия-ия, кире чигенеп үз урынына басты. +Каһин Тахамтанның гүя алдан уйлаган уе, пыялага әверелеп таш идәнгә төште һәм тәгәрәп китте, уң кулда утырган арысланның ике ал аягы янына барып туктады. Хәрам атакай Шахрай да Бәһрамны тиешле урынга бастырды һәм үрелеп колагына нидер әйтте. Усал итеп әйтте. Әмма Бәһрам аны барыбер ишетмәде әмма бөтен җаны-тәне белән тойды, хәрам атакай аңа: "Кыю бул, кыю бул, шаһзадә!" - диде. Шулчак шаһзадә Бәһрам беркемгә дә карамый туптуры арысланнар калдырган арадан тәхеткә таба кузгалды. Ул чынлап та кыюланып китте. Әмма аяк астындагы идәнне тоймады, йөрәге туктаган, зиһене ни кыласын аялаудан узган бер халәттә иде. Аның күзләре арыслан сыны ясалган, саф алтынга буялган тәхет терәкләрендә. Арысланнар арасыннан үткәндә ерткычның берсе тешләрен ыржайтып, ырылдап алгандай итте. Бәһрам шаһзадә ни кылганын арысланнарга якынайгач кына тоеп алды һәм күрде, эфиоплар ерткычларның чылбырларын җибәргәннәр һәм арткарак китеп басканнар. Бер адым, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде... Бәһрам шаһзадә тәхеткә җитте һәм кынасыннан хәнҗәрен тартып чыгарды да тәхеткә ташлады. Ул җиңде, ул шаһиншаһ. Шулчак энесе Хәсрәү дә тәхеткә таба кузгалды. Көтелмәгән бу хәлдән тәхет ягында үле тынлык урнашты. Менә ул арысланнарга җитте, ерткычлар арасында калуга, ни сәбәпледер билендәге хәнҗәргә үрелде. Шул мизгелдә үк арысланнарның икесе дә шаһзадә өстенә ташландылар һәм күз ачып йомганчы шаһзадәне ботарлап та ташладылар. Ләкин үзләре дә сөңгечеләр тарафыннан корбан булдылар. Тәннәренә дистәләрчә сөңге кадалган арысланнар тынып калгач кына өннәре аяк очларына киткән мөбәтләр арысланнар каны эчендә яткан Хәсрәү шаһзадәне тартып алдылар. Ул арада кем әмере беләндер музыка яңгырады. Икенче мәлдә инде олуг каһин тантаналы музыка астында шаһзадә Бәһрамнын башына энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән таҗны кидерде. +Мөбәтләр яңа туган Иран шаһиншаһын кат-кат котладылар, ә коллар үлгән арысланнарның мәетләрен һәм корбан булган шаһзадәнең гәүдәсен алып, бер читкә бастылар. Тәхет каршындагы каннар юылды, матур-матур келәмнәр җәелде, мөбәтләр корбан булган шаһзадәне келәмгә салдылар +Шаһиншаһ Бәһрам башындагы авыр таҗны сизсә дә, берәүне дә күрмәде, аның өчен бу тамаша тоташ бер төш сыман манзарага әверелде. Шулчак шаһиншаһ Бәһрам тәхетеннән күтәрелде дә, бер читтә келәмдә яткан энесенең мәете янына килде, иелеп, кулына күтәреп алды да, ишеккә таба китте. Ана беркем дә иярмәде, беркем бер сүз әйтмәде. Шаһиншаһ ишек бусагасын атлап чыккач кына мөбәтләрнен берсе янәшәсендәге икенчесенә: +- Кызыл күлмәк, кызыл итек кенә харап итте шаһзадәне. +Арысланнар кызыл төсне яратмыйлар, - диде. +Икенчесе аңа җавап итеп: +- Моны кылган эфиопның үзен ике дә уйламый арысланга ботарларга ташлаячаклар иде. +- Анысы хак, күз кысып кына кагыйдәне бозып булмый. +- Кем күз кысты соң? +- Олуг каһин Тахамтанга хәрам атакай Шахрай күз кысты, беләсең килсә... +- Һәм арысланнар аның күз кысуын аңладылар? +- Аңладылар булып чыга. +- Ничек? +- Беләсең килсә, арысланнар шуңа өйрәтелгән ерткычлар. Каһин атакай белән хәрам атакай бер сүздә булганнар. Шуны да сизмәдеңмени?! +- Сизмәдем дә, күрмәдем дә. Чөнки угланнарның икесе дә туран хатыңнан туганнар иде. Димәк, безнең белән хәзер тураннар идарә итәчәк. Угланнар тамырында төркиләр каны ага. Шаһзадә Бәһрам ничә ел далада торып кайтты? +- Төркиләрдәме, сарматлардамы? +- Бу халык икесе дә бер телдә сөйләшә. Атакай Шахрай ялганламаса, алар кушылып яталар икән, бер кавем булып Римга юнәләчәкләр, имеш. +- Ул халыктан барысын да көтәргә була. Ефәк юлы күптән алар кулында инде. +- Унуклар дигән ул халыкны чиннар туздырганнар дип сөйлиләр иде бит. +- Ул дала халкын Бөек Кир да җиңә алмаган. +- Юкка, юкка алып кайтмаган шаһзадә Бәһрам Сафура бикәсен. +- Мәңгүк атлы дала ханына кияүгә чыккан икән бит ул Сармат хан кызы Сафура диде бугай үзен хәрам атакай. +- Кайгырма, шаһзадә буш кул белән кайтмагандыр. Эт койрыгына тигәнәк ябышмый буламы. Үзе белән ниндидер Германрих король кызын алып кайткан, диделәр. Сылу икән үзе. +- Димәк, табадан яна төшкән шаһиншаһыбыз шул гүзәлгә өйләнәчәк, - дип әңгәмәгә нокта куйды мөбәтләрнең берсе. Ләкин икенчесе берни булмагандай дәвам итте: +- Күр әле, күр, ничек өтәләнеп йөри яңа шаһиншаһ янында хәрам агакай, әйтерсең үзе тәхеткә утырасы: +- Шаһиншаһның рухи атакае булмакчыдыр. Ә бит атасына кул салучылар да шулар булдылар, хатын-кызны сөю бәхетеннән мәхрүм ителгәннәр. +- Күп сөйләмә, телеңә тилчә чыгар. Башың икеме әллә? +- Ике түгел-түгелен дә. Ни кылаем, хак тәгалә уктыр, аннан үткен нәрсә юктыр, диләр укчылар. +Кызганыч, яңа гына энесе мәетен күтәреп, алар яныннан узган шаһиншаһ мөбәтләр әңгәмәсен ишетмәде, ишеткән булса, хәрам атакай Шахрайны сараена да керттермәс иде. +Бу вакытта шаһиншаһ Бәһрам тәхет ягыннан чыгып китеп бара иде инде. Аның артыннан шаһиншаһны күз карасы кебек сакларга бурычлы сөңге тоткан азатлар атлый. +Ә бу мәлдә мөбәтләргә һәм Фәрүз каласы аксөякләренә каршы чыкканы өчен шаһиншаһ Ядигәрне үтертеп, аның улы шаһзадә Бәһрамны ил тәхетенә утырткан олуг каһим Тахамтан тантана итә иде. Шул хәлдән соң бер ай үтәр-үтмәс шаһиншаһ Бәһрам бөтен халык алдында мәйданга чыгып, мәрхүм булган атасының сәясәтен яманлады, аксөякләргә һәм сарай куштаннарына ташлама ясавын белдереп, дехканнарга да ясак салымнарын киметәчәге турында әйтте. Яшь шаһиншаһның бу игъланы бик тиз ил халкына таралды һәм Иран империясенең яңа шаһиншаһы да тарихка яхшы яктан кереп калды. +Хәер, Сафура ханбикә дә шат иде, аның кулында хәзер угланнар Баламбир белән Бәһрам. Угланнарны якын итте ханбикәсе. Әллә инде беренче ире Бәһрам исемен йөрткәнгә, әллә үзе бала тапмаганга, икесен дә үз итте, ярата. Моңа Мәңгүк хан бер дә шаккатмады. Сафура ханбикә яшьлеген шаһзадә Бәһрам белән уздырган иде. Мәхәббәт кабатланса да, яшьлек ике килми, диләр. Ә яшьлектәге булган хәлләр хәтер сандыгында бик озак саклана икән ул. Әнә Мәңгүк хан үзе дә Сафура ханбикәсен өзелепләр яратса да, әле булса Атилла угланның әнисен оныта алганы юк. Яшьлек истәлеге итепме, Сафура ханбикә шаһзадә Бәһрам калдырган азатларны үз кырында тота. Хак, Сафура ханбикә кулында үскән угланнарны, нигездә, әнә шул убырлы карчык тәрбияли. Шулай да, шулай да Мәңгүк хан өчен: бу хәл бераз гаҗәбрәк иде. Ләкин ул бу хакта ичмасам бер тапкыр да бер сүз дә әйтмәде, күрсә дә, карчыкны күрмәмешкә сабышты. Алай да түзмәде, бер тапкыр җансакчысыннан карчыкны далага чакыртты. Чөнки чапкыннар һәм сәүдәгәрләр аша карчык шаһиншаһ Бәһрам белән элемтәдә тора иде. Мәңгүк хан хан янында - хан, ир янында - хан иде. Сафура ханбикәнең ниндидер сихерче карчык аша Бәһрам шаһиншаһ белән элемтәдә торуы аның эчен пошыра башлады. Ә Ираннан сәүдәгәрләр өзелми, ак төрекләргә корал, келәм-җәймәләр, җимешләр, савыт-сабалар китерәләр, ә биредән ашлык алып китәләр, ә җай килгәндә кызлар төяп алып китәргә дә күп сорамыйлар иде. Бу хәлне күрсә дә, күрмәмешкә салышты Мәңгүк хан, чөнки ханбикәсе белән телгә киләсе килми иде, чөнки Кара Иделне кичүгә үк илдә коллар сатуны тыйган иде. Фәрүз сәүдәгәрләренең яшереп-качырып кызлар алып китүләрен ишеткәч чакыртты да инде карчыкны далага Мәңгүк хан. Әле булса хәтерендә, Мәңгүк хан гадәттәгечә даладагы калкулыкка туктады, гадәттәгечә атыннан төшми генә карчыкны каршыларга булды. Ул җансакчысына әйткән иде: "Килмим, бармыйм, дисә, бәйләп, атка салып булса да алып кил", - дигән иде. Әйтүен әйтте җансакчысына шулай дип, соңыннан үкенү тойды. Чөнки бер тапкыр карчык турында сүз чыккач, Сафура ханбикә аңа төксе итеп: "Тимә син ул карчыкка, ханиям, ул минем яшьлек истәлегем", - дигән иде. Мәңгүк ханның моңа әллә ни исе китмәде китүен, әмма ханбикәсенең бу сүзләренә йөрәге кысылып куйгандай иткән иде. Икенче бер тапкыр ул Сафура ханбикә кырындагы Бәһрам шаһзадә калдырган азатларны Кырым тарафларында хәрәкәт итүче Рухил угланга озатмакчы булган иде. Әмма бу хәл-гамәл ирешүгә, Сафура ханбикәсе янә чәчрәп чыкты: "Әйттем бит инде мин сиңа, ханиям, тимә ул карчыкка дип, азатларга да, алар минекеләр, минекеләр!" - дип, Мәңгүк ханның тәмам җанын кыйды. Мәңгүк хан ике арада булган бу тәмсезләнешүне булмагандай кабул итеп, онытырга теләде, әмма карчык күз алдына килгән саен ярсуы янә кабарды. Булган яман әйтешүне оныту өчен Мәңгүк хан көн аралаш яугирләре арасында бәйгеләр уздырды, көннәр буена мәйданда югалды, мәгәр мәхәббәте көчле идеме, аннан әйләнеп кайтуга, Сафурасын эзләп тапты, кочагына иңде, булган хәлләрне зинһар оныт, дигәндәй күзләренә карады. Ул чынлап та аңа гашыйк иде, ул аны ярата, ансыз яшәүне күз алдына да китерми иде. Шуңа карамастан, алар арасында каршылыклар да булгалады, әмма барыбер мәхәббәтләре өстен чыкты, тагын килештеләр, тагын сөештеләр, шуннан бермәлгә тынычланып, юанып калдылар. Мәңгүк хан ханбикәсенә кала белән идарә итүне таптырган иде, хәтта заманында бу хакта бөтен халык алдында игълан итте. Шул көннән Сафура ханбикә кала күтәртергә кереште. Карчык аша Ираннан ташчылар, төзүчеләр китертте, далада тиңе булмаган кәрвансарай салдырды. Көче-сәләте җитмәгән халыкка кала читенә сәмәннән өй күтәртергә рөхсәт итте. Бер сүз белән, элек тә утрак тормышка омтылган сармат һәм угорлар кала салырга керештеләр. Бу чара исә төрле яктан сәүдәгәрләрне тартты, сату-алу илгә вә халыкка муллык китерде. Әнә шулай Мәңгүк ханның җиңел кулы белән Сафура ханбикә сәүдәгәрләр Азак дип атаган каланың түрәсе булып китте. Бер уйлаганда, Мәңгүк хан моңа кинәнергә тиеш иде кебек, ә ул исә еш кына ханбикәсенең бу эшенә көнләшеп карады. Ул арада Сафура ханбикә Бәһрам шаһзадә калдырган азатларны унукларның кызларына өйләндерде һәм аларга фарсылар кебек йортлар салып бирде. Иң яманы - азатлар Мәңгүк хан оештырган бәйгеләрдән баш тарттылар, ә Мәңгүк хан азатларга зарлана алмады. Хәер, кемгә зарланырга тиеш иде ул? Сафура ханбикәсенәме? Ул аны барыбер аңламас иде. Чөнки фарсы азатлары калада туган халык буларак фарсы сәүдәгәрләренә бик тиз арадаш булып киттеләр. Бер тапкыр табында матур итеп ашап утырганда шул хакта сүз кузгаткач, Сафура ханбикә тәмам төскә үзгәрде һәм: "Син, ханиям, кагылма инде минем азатларыма. Алар миңа кала салуда ярдәм итәләр. Син үзең мине кала түрәсе иттең түгелме соң, ханиям?! Әгәр дә син, ханиям, ары таба да бу сүзең кабатлыйсың икән..." +Күрде ич Мәңгүк хан, Сафура ханбикәсенең сипкелләре юкка чыкты, бит-йөзенә гүя ут капты, күзләрендә чаткылар уйнаша башлады. "Булды, булды, әйттем - кайттым, ханбикәм, әйттем - кайттым, ханбикәм", - дип әйткәнен сизми дә калды. Ләкин инде ханбикә Сафура кайнарланган иде. Ул тагы да зәһәррәк итеп: "Хан булсаң, хан бул инде!" - диде дә, ашаган көмеш кашыгын ташлап, чатырыннан ук чыгып китте. +Әле булса күз алдында, җансакчысы каршына китергән карчыкны ул эретерәк кенә каршы алды. Карчык килергә теләмәгән, ә җансакчысы аны чүпрәккә төреп, ат сыртына салып китергән. Калкулыкка җитүгә, җансакчысы карчыкны ат өстеннән алып, аягына бастырды, чүпрәген сүтеп җибәрде. Әнә шулай Мәңгүк хан каршында халык убырлы карчык дип йөргән кортка пәйда булды. Әмма карчык аякка басуга, гуннар ханы Мәңгүккә түгел, лач итеп җансакчының битенә төкерде. +- Әббау мәхәббәтсез! Карчыкны урламасаң, беткәндер сиңа кызлар! +- Кичер, кичерә күр, анакай, - дип карчыкның аягына төште җансакчы. +Ләкин убырлы карчык карашын ат менгән Мәңгүк ханга юнәлткән иде инде. +- Һай, менә кемгә кирәк булганмын икән мин, - диде карчык һәм ирен чите белән генә елмая-елмая Мәңгүк ханның атына таба кузгалды. +- Алай түгел, алай түгел, анакай, - дия-дия Мәңгүк хан аттан төште, ни кылырга белми ат йөгәнен кысып тотты. +- Алай булмаса, болай булыр, Мәңгүк хан. Мин синең кырыңда озын-озак торырга дип килмәдем, әйтер сүзең әйт тә, мин китәм. Әйт, гуннар ханы, шул хәлләрдән соң мин сине кем дип атыйм? Кияү дипме? Кияү дисәм, киявем була алмадың. Ил башы дисәм, ил башы моны кылмас иде... +Карчыкның фәлсәфи фикере һәм аңа кияү дип әйтергә җыенуы Мәңгүк ханның күңелен шактый йомшартты. Ул ат тезгенен җансакчысына ташлады да, карчыкка таба кузгалды. Шулчак җансакчысы карчыкның күлмәк итәгенә ябышты. Карчык аңа әйләнеп тибеп җибәрде һәм бала итәкле күлмәгенең чабуын күтәрә төшеп, Мәңгүк ханга текәлде. +- Унбаш, унбаш дим, читкәрәк китеп тор әле, - диде янә карчыкны туктатырга җыенган җансакчысына Мәңгүк хан. +Карчык чем-кара күзле, албасты дип йөрсәләр дә, күреркүзгә чибәр иде. Төз борынлы, эчкә батканрак яңаклы, кара кашлы иде. Заманында карчык чибәрләрнең чибәре булгандыр, хак. Ләкин карчыкның кара күзләренә карауга Мәңгүк ханның бөтен тәне аша ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән тетрәнү узды. Сәер хәл, карчык гүя аны сихерли башлаган иде. Ул тик торганда гасабиланды, ни әйтергә белми торды. Ул да түгел, карчык күлмәк итәкләрен җыя төште дә, кылганнар өстенә утырды. +- Әйе, утырып сөйләшик әле, анакай, - диде тынычлана төшеп Мәңгүк хан һәм янына чүкте. Ул бер нәрсәгә шаккатты, каян килә көч вә гайрәт бу карчыкка? Нинди изге фәрештәләр аны кулыннан тотып йөртә? Бит кешене бар нәрсәдән дә мәхрүм итеп була: иленнән, туганнарыннан, мәхәббәттән. Ә менә аны гайрәтеннән, яшәү көченнән аерып булмый. Бу карчык заманында барысын да берьюлы югалткан: илен дә, туганнарын да, шаһиншаһка булган мәхәббәтен дә. Ә менә гайрәте әле булса ташып тора. Бу гайрәт унукларда да булды, яшәү көче. Олау һәм гаилә вә хатын-кызларын югалттылар, әмма гайрәтләре, яшәү көчләре калды. Бүген унуклар тагын аякланып киттеләр. Әнә шул гайрәтне һәм яшәү көчен угланнарына биреп калдырырга тиеш ул. Каршында утырган карчыкта әнә шул яшәү гайрәтен күрде Мәңгүк хан, шуңа карчыкны тыңларга булды. +- Чиннардан кыйналган унуклар сарматларга килеп кушылмаган булсалар, Мәңгүк хан, гүзәл Сармат хан кызы Сафураның мәхәббәте кабынып китмәгән булса, Кара Иделне кичү түгел, Җаек тирәсеннән дә уза алмаган булыр идегез. Иң әүвәл Сафура ханбикәңә рәхмәт әйт, ул бер сиңа гына түгел, синең кебек ирләр аның кырында тулып яталар иде, синең халкыңа да кулын сузды, берсеннән-берсе сылу кызларын егетләреңә бирде. Хәзер ил түрәсе булып алсаң да, элек бер дә болай гаярь хан булып күренмәгән идең миңа. Миннән үч алырга йөрмә, хан, мин инде ашыйсын ашаган, эчәсен эчкән, сөясен сөйгән хатын-кыз затындагы кеше. Күзеңә бәреп әйтәм, мин сине, дала ханы, яратмыйм. Сармат хан кызы гүзәл Сафурага өйләнгәнен өчен генә түгел, минем угылым аның куеныннан, җылы куеныннан аерган өчен яратмыйм. Мине калкулыкка дәшүең дә миңа ошамады. Мине кан дошманың йөзендә күрә башладыңмы әллә, ил ханы?! +- Юк, һич юк, анакай. Бәһрам шаһиншаһ бүген минем баҗаем. Баҗай туган түгел, шулай да якын кеше. Аннары аның угылы бездә, сез дә, - диде ни әйтергә белми аптыраганнан Мәңгүк хан. Сизде, тойды, ят ана бу карчык, беренче күрүдә үк ят булып тоелган иде, әле дә ят кеше булып кала бирә. +- Шаһзадә Бәһрам сарматларны ташлап китмәде, дала ханы, мин аны үзем Фәрүзгә озаттым. Туар-тумас шаһиншаһ буласы кеше иде углан һәм булды да. Соңгы вакытта фарсылар белән Кушан төркиләре тату гына яшәп киттеләр. Бәһрам бәк йөзендә сарматларны фарсылар белән кушарга дип килгән иде, дала ханы Мәңгүк. Ике арага сез килеп кердегез, унуклар. Бәһрам шаһиншаһ сезнең дошманыгыз түгел, Мәңгүк хан, Бәһрам шаһиншаһ унуклар ханы белән тату яшәргә тели. Сезнең дә, фарсыларның да кан дошманнары римлылар белән чиннар. Бәһрам шаһиншаһ сезгә аркадаш булырга тели, дала ханы Мәңгүк. Ул сине римлыларга яу йөрергә өнди һәм үзе дә бар көче белән шул тарафларга таба кузгалмакчы. Шул хакта сездән хәбәр алу белән. +- Мин бу хакта аз-маз хәбәрдар булсам да, баҗай Бәһрамның изге теләген ирештергән өчен рәхмәт сезгә, анакай. +- Килен хак булса, унуклар ханы түгел син, ә гуннар ханы, римлылар сезне гуннар дип яза башладылар, димәк, кыргыйлар. +- Мин римлыларга кадәр готлар белән күзгә-күз очрашырга тиеш, анакай. Минем өчен готлар бүген әрәмтамаклар, коллар сату исәбенә баеп яталар, җитмәсә үзләре комсызлар, түрәләре йөзләрчә хатын тоталар. +- Хатын-кыз тоту гаепме, дала халкына хатын-кыз тоту гаепме?! Ил түрәсе канаты астында йөзләрчә хатын-кыз булырга тиеш. +- Ләкин мин бер Сафура ханбикәне генә яратам, анакай. Минем уй башым ул түгел, анакай, минем сезгә булган уй башым - нигә сез мине күрә алмыйсыз? Нигә сез миңа ачулы?.. +- Мин сезгә ачулы түгел, дала ханы. Хак, гөнаһлымын, кызларыгыз Фәрүзгә озаткаладым. +- Ә мин коллар сатуны тыйган идем бит инде. +- Ул кызларын Фәрүздә балда-майда гына йөзәләр, дала ханы. Мин аларны бәхетсез түгел, бәхетле итәм - шаһиншаһ сараена җибәрәм. Ә бит шаһиншаһ Бәһрам да сезгә олауолау корал һәм кирәк-ярак җибәреп тора. Мин җибәргән кызлар исә бары тик әнә шул корал бәһасе генә, дала ханы. +- Инде мин нишләргә тиеш, анакай, сезнең белән? Бит сез минем әмер-фәрманым бозасыз. +- Мин сезгә кирәк, хәтта бик кирәк кеше, дала ханы. Мин адашчы, Бәһрам улым белән сезнең арадагы арадашчы мин, дала ханы. +- Бәһрам шаһзадә сезнең улыгыз иде? +- Улым иде, дала ханы, улым иде. +- Алай, алай, - диде Мәңгүк хан, беравык зәңгәр күккә карап торды. Карчык исә кылган башын өзеп алды, җыерчыклар белән ермачланган йөз тирәсендә йөртте. +Тагын ни әйтә ала иде ул карчыкка? Һични. Һәм әйтмәде дә. Мәңгүк хан чарасыз калган берәүдәй беравык карчыкка карап торды. Җыерчыклар белән кантарланган йөзеннән тәүге гүзәллекне эзләде. Кара-күксел чырайлы иде карчык. Яшь чагында янып торган күзле, тутсылрак йөзле, зифа һәм сылу кыз булгандыр. +- Ут тояклы атлар, үткен күзле мәргәннәр, батыр йөрәкле сугышчылар синең үзеңдә. Аннары Бәһрам углан китеп тә сезнең арада калуыма янә шаккатма. Аерыла алмадым. Ул алтынчы Бәһрам булып илгә кайтырга тиеш, дала ханы. Бу хакта әле мин берәүгә дә әйтмәдем. Әмма бу минем хыялым. Кече Бәһрам Фәрүз тәхетендә утырасы бала, дала ханы Мәңгүк, - диде җен карчыгы. +- Сафура ханбикә килешсә, - диде ирен чите белән елмая төшеп Мәңгүк хан. Аңа бу карчык белән әңгәмә тоту янә кызык була башлады. +Ул арада җайдак ат белән җансакчысы килеп җитте. Мәңгүк хан сикереп атына атланды да далага чапты. Колак янында дала җиле сызгыра, ат тоягына төшеп йөрәк тибә, Берара чапканнан соң, атын тыя төшеп, үз артыннан җилле генә элдергән җансакчысын көтеп алды, ә теге иясен куып җитүгә, атын хан белән янәшә атлатып китте. +- Әйт әле, унбаш, синең яныңнан узганда нәрсә дип әйтте теге җен карчык? +- Хатын-кыз ат түгел, йөгән салып булмый аңа, - диде һәм зәһәр итеп көлде. +- Һа-һа-һа! Чынлап та җен карчык икән, - диде Мәңгүк хан янә карчыкның тапкырлыгына соклануын яшермичә: - Әйт әле, унбаш, син шул карчыктан сабак алыр идеңме? - дип сорады. +- Сабакны мин Көнбаш атакайдан алдым, - диде унбаш. - Ләкин риза булса, бу җен карчыгыннан да сабак алыр идем. +- Миңа җиткерделәр, алар икесе дә бер җептән сөрелгәннәр дип. +Улына каршы чабасы иткән иде ич, әмма хан ханлыгын итте, Атилла угланны калкулыкта көтеп алырга булды. +Шулчак бер ат арасы артта басып торган унбашы дәште. +- Угланны ат өстендә каршы алыгыз, бабаларыбыз гел шулай иткән. Углан атадан өстә була алмый. +Шул турыда уйлады Мәңгүк хан олаулар җиткән арада. Аннары ул атыннан төште дә тимерче Тугран белән Айгөл апасы утырган арба янына туктап, алар белән кочаклашты, үбеште, хәтта күзләренә йөгергән яшьләрен сөртә-сөртә куаныштылар. Аннары килене утырган арбага таба атлады Мәңгүк хан, аның кырыннан атасы буена җитәргә тырышып, күкрәген киерә төшеп, Атилла угланы атлады. Сизелерлек авырлы Күркәм килене арбадан төшкәч, Мәңгүк хан үз күзләренә үзе ышанмый торды. Гүзәл иде килене, әйтерсең җиргә грекларның алиһәсе төшеп, аңа таба килә иде. +- Саумы, килен! - диде һәм килене кулыннан баланы алды да, икенче кулы белән киленнең иңеннән кочты. - Төкле аягың белән унуклар җиренә, балакай. +Олуг ханның күзләрендә мөлдерәп тулган яшь иде. Шатлык яше. +- Мине бүген чиннар түгел, римлылар борчый, ханбикәм. Шуның өчен без дә әзер олуг Римга таба яу кузгалырга. Ләкин мин баҗай вәгъдә иткән коралны көтәм, ханбикәм. +- Баҗаң җибәргән корал күптән юлда инде, ханиям, бүген-иртәгә ыстанда булыр, - диде ханбикә Сафура һәм ни сәбәпледер угланнарга йорттан чыгып торырга кушты, ә үзе ир-канаты янәшәсенә килеп утырды. +- Димәк син, ханбикәм, баҗай белән анакай аша аралашасын? +- Бу гөнаһны, ханиям. Юк. Аннары иң хаҗәт хәбәрне миңа өнбаш атакай җиткереп тора. Ун кулым ул минем, ханиям, уң кулым. +XVI +Алар бу җәйдә Өрәк елгасына таба җәйләделәр. Ниндидер инеш буена туктагач, Атилла атыннан төште дә түбәле арба эченә үрләде. +- Саулармы сез, - дия-дия түргә таба үтте һәм үчтеки уйнаткан Дингизидны әнисе кулыннан алды. +- Иллак кая? +- Баламир абыйсы алып чыкты аны. Уктан алырга өйрәтә. +- Улым Диңгизид, атаңны да бераз бимазала әле. Сикерә дә сикерә, эчемне авырттырып бетерде инде, - диде хатын чин ефәгеннән теккән зәңгәр күлмәген рәтли-рәтли. +Атилла сыңар кулы белән баланы кулына күтәрде һәм әйләндерә башлады. +- Төшереп җибәрә күрмә тагын, атасы дим... +Атилла баланы бөтерүдән туктатып, корсагына бастырды, аннары аягыннан эләктереп, түшкә кебек асылындырды. Бала кычкырып елап җибәрде. +- Имгәтә күрмә тагын баланы. Кит инде, Атилла, бигрәк каты куллысың, - диде хатын баланы кулга ала-ала. +- Еласын, кычкырып еласын. Җырчы булыр, - диде Атилла һәм баланы кулына алды да янә үчтеки итә башлады. Ни сәбәпледер бала елаудан туктады һәм шырык-шырык көләргә тотынды. +- Җитеп торыр, - диде Атилла, баланы бер читкә җибәрде һәм торып утырды һәм Күркәм хатынга елмаеп карап тора башлады. +- Мин синең янга ни өчен кердем дип уйлыйсың инде, - диде ир-ат һәм үрелеп, хатынның йомшак җиренә шап итеп сугып алды. +- Хилхәл атакай кайда? +- Син, анасы, башта Айгөл апаны дәш. +- Нигә ул сиңа? +- Баланы аңа бир, минем сиңа гына әйтер сүзем бар. +- Бәй, бала янында әйт, ни аңлый ул. +- Мин әйтергә теләгән сүзне бала ишетергә тиеш түгел, Күркәм хатын. Мине атам Германрих король өстенә яу җибәрә. Ә минем башта Ольвия каласына йөрисем килә. Атам белән бәхәскә керәсем килми, башта бу хакта атама Айгөл апа җиткерсен иде. +- Син төмәнбаш ич, бу хакта минем белән киңәшергә тиешсеңме? +- Юк, әлбәттә, Күркәм хатың, юк. Ләкин мин башта синең белән киңәшергә булдым. Киңәшле эш уңар, диләр бит. +- Ярар, ярар, аңладым. Башта мин баланы Айгөл апага илтеп бирергә тиешмен. Шулаймы?! +- Һәй, зирәк хатын булдың да соң, Күркәм... Тик кара аны, тиз әйлән, мине яугирләрем көтә. +- Карале, Атилла, әллә синең миннән тагын бер малай таптырырга исәбең инде. +- Икене, өчне хәтта. Күркәм хатын, өчне. Бар инде, тиз йөре. +- Малайларга туймадың инде. +- Син аларны миңа икешәрне тап, игезәк-игезәк итеп. +- Җүләрем, - диде Күркәм хатын, ир-канатының яңагына кагылып алды да, арбадан төшеп китте... +Хатын баланы Айгөл апасында калдырып, бик тиз әйләнеп кайтты. Һәм ягымлы итеп зарлана-зарлана эчкәре үтте. +- Көпә-көндез, оят түгелме үзеңә, Атилла дим. +- Оят түгел, Күркәм җаным, оят түгел. Тансыкладым үзеңне. Шул гына... +Наздан соң тынып калган хатын тик торганда әйтеп куйды: +- Карале, Атилла, син миңа яратып өйләндеңме? +- Яратмаган кешегә хан угланнары өйләнмиләр. Булмады синдәйләр нә ак чәчле удмуртларда, нә сары чәчле сарматларда. +- Ярый, - диде уенын-чынын бергә кушып Күркәм хатын. - Сары чәчле Сармат кызлары арасында да синең күзең төшәрдәйләр булмагач, ак чәчле удмуртлар арасыннан да тапмагач, мин кем булам соң инде? +- Тәңрем юллаган хатын, Күркәм, Тәңрем юллаган хатын. +- Күр әле моны, һәр унукны Тәңре өйләндерә икән. Үзең ни карадың соң? +- Тәңрем миңа сине хатыным итеп алырга кушты, һәм мин сиңа өйләндем. Шул җитмәгәнме сиңа?! Син миңа ике елга бер малай табып тор. Башкасын мин синнән таләп итмим. +- Анысы иңде Тәңре кодрәтеннән генә тора. +- Һәм минем кодрәттән, Күркәм җаным, минем кодрәттән дә, - дия-дия Атилла янә хатынның куенына сеңде. +Ярсу нәфесен баскач, чалкай төшкән Атилла татлы наздан исәнгерәп калган хатынга әйтте: +- Яуга сине дә алырмын, Хилхәл атакайны да. Хилхәл атакай мине укырга, язарга өйрәтте. Ул, миңа калса, олуг акыл иясе. Ул мине син - күк, хатын-кыз - җир-су дип бара. Имеш, мин сиңа яңгыр яудырам, орлыгым салам, ә син кешелеккә дәвам бирәсең. +- Саташкан карт ул. Ничек инде син - күк, мин - җир, ди? +- Рух күктән килә, Тәңредән ди ул, рух - мәңгелек куәт. +- Күк икәнсең, яудыр алайса тагын бер шифалы яңгырың. Ә мин сиңа тагын бер малай табармын... +Күркәм хатын һәрчак әнә шулай кузгатты аны, әнә шулай яратырга чакырды һәм сөя-назлый башласа, Атилланы тәмам чарасыз итте, ә инде дәрте кузгалган Атилла өлгереп җиткән татлы җимеш тәмен татыган берәүдәй назлы итеп ыңгырашып куйды. +XVIII +Сабыр төбе сары алтын, диләр. Мәңгүк хан табын уздырганнан соң Сафура ханбикә аңа Ольвия каласына таба илче йөзендә шымчылар җибәрергә киңәш итте. +- Ханиям, син угланнарың Ольвия каласына яу җибәрдең. Минем атам, Сармат хан, теге йә бу халыкка яу йөрер алдыннан әүвәл ул илгә шымчыларын җибәрер иде. Кемне җибәрдең син ул җантауар сатарга көйләнгән базар-калага? Беркемне дә җибәрмәдең. Шулай бит? +- Анысы хак, беркемне дә җибәрмәдем, ләкин бит, ханбикәм, нигә көчлегә хәйлә. Без ул каланы болай да алырбыз. +- Көч үз урынында, куәт үз урынында, ә хәйлә, дошманыңның бөтен уй-теләген белеп тору бөтенләй икенче нәрсә ич, ханиям. Ялгышмасам, әтәчләнүең генә булмаса, син угланнарың Рим империясендәге колларны азат итәргә кузгаттың. Рухил белән Рамул углан киттеләр ич инде. Алардан һәр ай булмаса да, атнага бер хәбәр алып торасын. Син беләсең булса кирәк, ханиям, кем соң ул кол? Рим империясендә нинди шартларда көн күрә ул? Телиме ул синең империя кулыннан азат итүен?.. +- Богаудагы адәм баласы түгел, эт тә чылбырдан азат итүне көн-төн көтеп ята, ханбикәм. Димәк, тели кол минем азат итүем, тели! +- Менә шуны тәгаен белү өчен син башта дошман иленә ышанычлы кешеләрең җибәрергә тиешсең, ханиям. Ул кеше дошман телен белсен, хәтта гореф-гадәтләрен дә. Кесәсендә мул итеп акча йөртсен. +- Син хаклы, ханбикәм, хаклы. +Мәңгүк хан ханбикәсенә кайтарып сүз әйтмәде. Сарматларда борын-борын заманнардан бирле грек телен дә, римлылар телен дә яхшы белгән кешеләр бар. Аларны сәүдәгәрләр сурәтендәме, һөнәрчеләр йөзендәме Ольвия каласына җибәрсәң һәм алар аша каладагы хәлләрне белеп торсаң - хәйран булыр иде. Әнә шул ягы белән ханбикәсе торган саен ачыла бара иде аның өчен. +- Уйлап карарга кирәк булыр, ханбикәм. Ушлы киңәш бу. +- Ахыр килеп, ханиям, һәр төмәндә ким куйганда бер рухи атакай булырга тиеш. +- Хак, хак, ханбикәм, булырга тиеш. +- Яугирләр арасында йөргән рухи атакай җирдәге Тәңре илчесе ул, ханиям. +- Бездә барысы да бар, шымчылар да, сәүдәгәрләр дә, сәяхәтчеләр дә. Римлыларда ничәмә еллар әсир йөзендә яшәгән Исла берүзе бер төмәнең торырлык, ханиям. Телләрен дә әйбәт белә, тактага язган язуларын да су кебек эчә. Мин аны сараемда тота идем, иртәгә үк синең карамакка бирәм, ханиям. Калганын үзең сөйләшерсең. +- Тугран останы иртәгә үк Ольвия каласына озатырга була. Әйе, һөнәрче йөзендә. +Мәңгүк хан бүген үк бу эшкә керешәм дигәндәй кузгалып куйды һәм торып баскач, елмаеп ханбикәсенә карады һәм: +- Ярый әле син бар, ханбикәм, - диде. +Ханбикә Сафура ирен озата чыкты, чатыр каршында балалар белән уйнаган Атилланы һәм Күркәмне күреп, чатырына дәште. +- Килен дим, кил әле бире, Кил-кил, Атилла, син дә. Угланнар үстерәсез. Күр әле, туп кебекләр. +Сафура ханбикә Күркәм янына килде, ике баланы җитәкләп алды һәм чатырына таба китте. +- Анакай, мин кереп тормыйм инде, - диде Атилла. - Эшем бар иде. +- Эшең булса, китә тор, ә мин киленне җибәрмим, улларыңны да. Әбиләре ич мин алар өчен, әбиләре. Әйдәәйдә, килен, ирләр шулай инде алар, бер дә борчылма, китә бирсен. Ә без матур итеп кунак булырбыз, фарсылардан килгән тәмле-томлыларны ашарбыз. Шулаймы, батыр егетләр? - дия-дия Сафура ханбикә балаларны чытырга алып кереп китте, аңа килене иярде. +Чатырга кергәч, Сафура ханбикә Күркәм киленгә күз төшереп алды. Һәм тулынкы йөз белән елмаеп алды. +Күркәм хатынның йөзенә гүя ут капты - кызарынып чыкты. +- Атилла бит ашыктыра, - диде ул аклангандай, көмәнен яшерергә теләгәндәй эчең җыя төшне. +- Бала табу бәхет ул, киленкәем, бәхет. Булса иде әле минем кырымда шуларның берсе. +- Нигә соң Бәһрам баланы фарсыларга биреп җибәрдегез? +- Шулай вәгъдәләшкән идек, килен. Ил башы биргән вәгъдәсен үтәргә тиеш. Юкса аның дәрәҗәсе көне белән төшәчәк, көне белән. +Чатырда табын хәзерләнгән икән инде, Сафура ханбикә табынга башта балаларны утыртты, аннары киленен кунаклатты, шуннан соң гына чатыр ишеген ачып карады. Карады да шаккатты, ишек кырында ук Атилла углан басып тора иде. +- Әллә керергә кыймый тора инде. Кер әйдә, яубашмы син?! +Ханбикә Сафура Атилланың кулыннан алды, эчкәре алып керде һәм табынга утыртты. +- Болай ук булыр дип уйламаган идем мин, анакай. +- Җитешегез, ашагыз. Ә мин менә бу бәләкәйне сөям әле. Бир әле, килен, кечесен. Бир, бир, курыкма. Еламас ул. Минем кулда балалар еламый. - Сафура ханбикә баланы кулына алды, табын тирәли йөреп китте. - Күр әле моны, күр. Суеп каплаганнармы, тач атасы, күзләре дә, катлары да хәтта. Авызын кара әле, авызына чаклы. Һәй, турсайма әле син алай, ятсынма дим. Әбиен ич мин синең, әбиең... +Атилла табындагы татлы ризыкларга үрелде. Казылыктан да, тутлаган иттән дә, кымыздан да авыз итте. Анакайның табынында фарсылардан китерелгән тансык булган хәлвә, ширбәт кебек төчеләр һәм кипкән йөзем, өрек, чикләвек кебек ризыклар да бар иде. +- Фарсыларның ашы тәмле, ә үзебезнең ризык тансыграк, - диде Атилла янәшәсендә утырган Күркәм хатынга. - Куриш җизкәйдә өч-дүрт ел буена балык, аю ите ашый-ашый дала ризыгын тансыклый башлаган идем инде. Әнисе, син дә җитеш. Балага сөтең мулдан төшәр. +Сафура ханбикә ир белән хатын арасындагы сөйләшүне ишетте дә, ишетмәде дә. Ул әле баланы үчтеки итте - сикертте, әле бит алмаларыннан үбә-үбә сөйде, әле елар чиккә җиткән баланы юатырга керешче. +Килененең бала яратуын ишетеп, түр якта карчык пәйда булды. Ул гадәттәгечә тамак кырды, янәсе, ул да бар бу чатырда. +- Анакай, әйдә, табынга уз. Менә килен белән Атилла углан кунакка килделәр әле. Балалары, балалары, анакай, күз алмалы түгел. +- Күз тигерә күрмә тагын, килен дим. Сабый балага сокланып карарга ярамый, диләр. +- Бәһрам шаһиншаһтан хат алдым дигән идең, ни яза, анакай? Әйткән идем бит, беркөнне. Әйе, менә шул углан инде яу кузгалачак. Бәһрам шаһиншаһка хәбәр итә аласың, гуннар да яуга кузгала. +Менә монысын Атилла һич тә көтмәгән иде. Чөнки яу кузгалу хәрбиләр өчен үзенә күрә сәяси сер иде, ә монда Сафура ханбикә атасы җен карчык дип сөйләгән карчыкка барысын да сөйләп бирде. Ә бит яу кузгалуны бары тик меңбашлар да, атасы гына белә иде. Димәк, яу кузгалу турында атасы Мәңгүк хан башта ханбикәсе белән уртаклашкан. Шуңа карамастан. Атилла: +- Барысы да олуг хан кулында, анакай, - диюдән ары уза алмады. Алай да өстәде: - Юкса мин бүген үк чыгып китәр идем. +- Атаң кулдан тотып торамы, Атилла углан? - диде карчык киная катыш. +- Без башта базаркала Ольвия каласына юнәлербез дип уйлыйм мин, анакай. Ольвия каласын кем саклый, без әле белмибез. Готлармы. Рим легионерларымы? +- Готлар Ольвия каласында тормыйлар, углан. Каланы Рим легионерлары саклый, - диде карчык бар нәрсәдән дә хәбәрдар булуын сиздереп. +- Анакай, борчылма, Мәңгүк хан барысын да алдан уйлап куйды инде, иртәгә илче-сәүдәгәрләр йөзендә Исла белән осталар остасы Тугран Ольвия каласына таба кузгалачаклар, Тугран анда калыр, ә Исла Римга таба юл алыр диде Мәңгүк хан, - дип карчыкның авызын томалады Сафура ханбикә, һәм өстәде: - Күп тә үтмәс, Атилла углан Өрәк елгасына таба җәйли башлар... Аннан Ольвияга. +Атилла ни әйтергә белми, әле булса баланы кулында тоткан Сафура ханбикәгә, карчыкка карап алды һәм күңеленә беренче килгән уй: "Кем туннарга баш бүген, Сафура ханбикәме, атасы Мәңгүк ханмы?" - дигән уй килде. +- Рухил белән Рамул туганнар яудалар инде, тиздән без дә кузгалырбыз, анакай, - диде Атилла һәм ниндидер бу сөйләшүдән уңайсызлану тоеп, торып басты. +- Рухил белән Рамул угланнар Византиягә йөз тоткан аланнарга таба кузгалдылар, Баламбир да. Ә син бүгениртәгә кузгалырсың, Атилла углан. Кара аны, киленне ыстанда калдыра күрмә. Борынгы төркиләр яуга гаиләләре белән чыкканнар. +- Мин бу хакта хәбәрдар, анакай, - диде Атилла һәм ишеккә таба кузгалды. - Аш-ризыгыгыз өчен рәхмәт, анакай. Сау булыгыз, - дип баш игәндәй итте почмакта басып торган карчыкка Атилла углан һәм ишек яры җиткәч, кинәт туктады да: - Ә сез, карт анакай, ни уйлыйсыз бу хакта? - дип сорады. +Карчык башта килененә күз төшереп алды, ахыр карашын Атиллага һәм тыңкышрак тавыш белән: +- Ил анасы мин, Атилла углан, ил анасы. Мин төш күрдем, Атилла углан һәм Тәңрем миңа әйтте: "Ил куәте киләчәктә Атилла углан кулына күчәр. Ул күтәрер гуннар данын". Мин төшемне сиңа атап юрадым, Атилла углан, юраганым юш килер. Син узарсың дөнья илләре өстеннән давыл булып, син котларын алырсың готларның да, римлыларның да, Атилла углан. +Хәйран калмады иде карчыкка, инде чатырдан чыгып китәргә торган Атилла карчыкка таба борыла төште, хәтта бер тезенә төште, бу инде аның карчыкка хөрмәте иде. Хак, карчыкның сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да була иде. Ләкин Атилла углан үзе дә белми, ни өчендер карчыкның сүзләренә ышанасы итте. Әллә соң карчык чынлап та белеп сөйлиме, Тәңре кылычы аның кулында ич инде - унуклар данын күтәргән Тәңре кылычы. +Карчык тагын нидер әйтергә ымсынган кебек итте, ләкин Атилла углан торып баскан һәм чатыр япмасын ачкан иде инде. +- Кайтыр юлда атаң янына кереп чык, Атилла углан, - диде Сафура ханбикә. - Ул сине эзләгән иде. Ә киленне мин үзем озатырмын. +- Яхшы, анакай, - диде Атилла углан һәм чатырдан чыгып китте. +Чынлап та, атасы Мәңгүк хан аны көткәндәй Атилланы чатыр авызына ук килеп каршы алды һәм түргә әйдәде. +- Уз-уз, углан, түрдән уз. Утыр әле каршымдагы түмәргә. Шулай. Әйе. Кһм. Ни, анаңда булдыңмы? +- Сез алдан сөйләшкән идегез, атам? +- Син кермә инде, углан, хан белән ханбикә арасына. Алдан сөйләшкән булсак ни дә, сөйләшмәгән булсак ни. Сиңа барыбер түгелмени? +- Барыбер дә, барыбер түгел дә, атам. Бер атка ике йөгән кигермиләр. +- Ә менә сиңа без ике йөгән кигерергә җыенабыз. Рухил белән Рамул угланнар хакында сүз бармый. Теге йә бу хәл булса, мин аларга хәбәр итәрмен һәм алар минем белән килешерләр. Мин сине корал белән тәэмин иттем, шаһиншаһ җибәргән хәбәр җиткерүче күгәрченнәрем бирергә булдым. +- Атакаем кем булыр, атам? +- Хилхәл атакай һәм аның янында Айгөл апаң. Сафура ханбикә дә килеште, һәм мин дә шулай хәл иттем. +- Биләү абам белән без кавышырбызмы? +- Бергә, углан. Ул да килеште синең яубаш булуың белән. +- Атам, мин синең ышанычың акларга тырышырмын. - Атилла торды, атасы Мәңгүк хан каршына килеп бер тезенә төште. - Мин синнән әмер көтәм, атам. Мине Тугран оста да борчый, атам... +Мәнтүк хан угланның башына кулың куйды, бертын бер ноктага карап, уйлап торды. Ул угланның Римга кадәр орышсугышлар аша юлын күзаллады бугай, чөнки бу хәлнең угланга җиңел булмаячагын белә иде, көрсенеп куйды. +- Ләкин мине Исладан бигрәк Тугран оста борчый, атам. +- Алар үз юлларында инде, углан. Борчылма, барысы да әйбәт булыр. Империянең төп көче Ольвиядә түгел, Римда, Римга каршы Кече Азиядә Бәһрам шаһиншаһ сугыша. Әлбәттә инде император төп көчне аңа каршы җибәргәндер. Бер сүз белән, син бик вакытлы яу кузгаласын. Рухил белән Рамул Балкан яклары аша узсалар, син Ольвия аша, Германрих король җирләре аша Римга юнәлерсең. +- Атам, син чынлаптамы коллар сатуга чик куярга җыенасың? +- Әйтсәм әйтим инде, углан, коллар сатуны тыю, җантауар сатучыларга каршы чыгу минем күптәнге хыялым иде. Рим кебек империядә безнең канкардәшләребез гасырлар буена иза чиктеләр. Моңа чик куючы минем угланнарым булыр. Сафура анаң белән без шулай хәл иттек. Иң мөһиме, безне һәр халык коллыктан азат итүчеләр итеп кабул итәчәкләр. Без әнә шуңа таянырга тиешбез. Мин белмим, Бәһрам шаһиншаһның явы ни белән бетәр, чөнки Иран үзе дә коллар белән сәүдә итә. Ләкин мин бернәрсәгә ышанам, аны сезне кабул иткән кебек кабул итмәсләр. Әйе, сез яулаган бер генә халык та сезгә каршы чыкмас, чөнки сез, углан, аларны коллыктан азат итүчеләр йөзендә сугышачаксыз. Хак, коллыктан азат итү, теге йә бу халыкка ирек бирү әлегә бары тик алдан уйланган хәйлә генә булыр. Әмма төп чакыруыгыз, төп сөрәнегез халыкларны коллыктан азат итү булыр. Империя кулында йөзләрчә, халыклардан җыелган яугирләр хезмәт итә, Сафура анаң уенча, Ольвия каласына керүгә, алар сезнең якка чыгарлар. Бик ихтимал, без уйлаган хәйлә барып чыкса. Синең гөп максатың исә, углан, римлылар кулындагы Дауыт, Тургай ханнарның яугирләрен һәм халкын коллыктан азат итү - югалтулар бәрабәренә булса да коткар син аларны. Илгә кайтасыларын илгә кайтарып җибәр, орышка ярардайларын үзенә ала. Үзең коллар тотма. Әсирләр тот, әмма озак түгел. Син аларның күбесен илләренә кайтарып җибәр. Җиткерсеннәр халыкларына туннарның кем икәнлекләрен. Ләкин яуланган халыкларның барысына да уннан бер табышына ясак сал. Юкса, сугышчыларың сине аңламас. +- Бу уй Куриш җизнәйдә яшәгән чакта минем башка да килгән иде, атам. Ул да әсирләр тотмады, әсир бер егетне үз кызларының берсенә өйләндерде һәм хәтта йорт салып кына калмады, җир дә бирде. +- Куриш җизнәңнең ил чиге бар иде, ә даланың чиге юк, дала чиксез. Ә безнең күп кенә төрки кавемнәребез җәйләп гомер иттеләр, әйтик, Дауыт белән Тургай кавемнәре, һәм халкы аз булу сәбәпле Германрих король кулына төштеләр. Ә ул аларны Римга сатып җибәргән дигән хәбәр иреште. Хак, һәр гаиләдә хыянәтче булган кебек ил халкы арасында да хыянәтчеләр булгалый. +- Хыянәт иткән кешеләрен Куриш җизнәй аюларга ботарларга ташлар иде. Мин нишләргә тиеш булачакмын алар белән? +- Ольвия каласын алу белән сиңа минем ярлыгым ирешер. Ярлыкта барысы да язылган булыр, углан, барысы да. Унукларда хыянәт иткән кеше җәзаны хыянәтенең авырлыгына карап үзе сайлый торган иде, углан. Тик шулай да аң бул, заманалар үзгәрә, без сарматлар канаты астына кердек, син үзен белән угорлар кавеменең бер өлешен ияртеп алып кайттың. Хыянәтчеләргә җәзаны үзең сайларсың. Әлегә синең төп дошманың римлылар белән готлар. Ә дала халкын әсир итеп ятучы Германрих король булды. Син башта аңардан үч ал. Ольвия каласын туздырганнан соң Германрих корольнең җирләренә юнәлерсең. +- Яхшы, атам. Димәк, мин иртәгә үк Өрәк елгасына таба кузгалам. +- Мин сиңа әмерем җиткердем инде, углан. Кыл - кыласың. Мин әйттем. Иртәгә кояшны каршы алуга, Тәңрегә догабыз укуга, сез юлга кузгаласыз. +* * * +Яу турында сүз кузгалгач та, атасыннан әмер-фатиха алып чатырдан чыгып барганда да Атилла атасыннан: "Атам, нигә син, олуг хан буларак, яубаш булырга теләмисең?" - дип сорарга ымсынып куйгаласа да, сорамады, тыелып калды. Атасы төп өйдә кала, гуннар белән эш иткәндә византиялеләр дә, фарсылар да, хәтта сирәк-мирәк греклар аша римлылар да Тын елгасы буендагы Гунстан, ә халык телендә Азак дип йөртелгән калага килерләр иде. Әйе, илдә торып алар белән идарә итәргә тиеш. Моны атасы белән булган соңгы әңгәмәдә генә аңлады Атилла. Атасы илдә калып дөрес эшли, дигән фикер белән чыкты ул Мәңгүк хан чатырыннан. Күрде-сизде ич, атасы сарматлар ягын каера, ләкин инде илгә килгән сәүдәгәрләр сарматларны сарматлар дип түгел, гуннар дип атыйлар, калаларын да Гунстан, гәрчә туннарны уратып алган җирле халыклар бу каланы Азак дип атасалар да. Хәзер инде унуклар да тәүге унуклар түгел, сарматлар да тәгаен йөзләрен алыштырдылар, кыяфәтләре генә түгел, телләре дә ниндидер күләмдә үзгәрде, кием-салым турында әйтеп тә торасы юк. Сугыш кораллары да нык кына үзгәрде, һәр як тагы да камилрәк коралны кабул итте, шул сәбәпле сәүдәгәрләр "гуннар" дип йөри башлаган унук, сармат, угор кавемнәреннән торган халык бер казанда кайнатылгандай төс алды. +XIX +Атакай Шахрай илче йөзендә Мәңгүк хан башкаласына кич якта гына килеп җитте. Зур кәрван белән килгән каһин чираттагы олауны кәрвансарайда калдыруга, башта Мәңгүк хан сараена түгел, ни сәбәпледер Сафура ханбикә йорты каршына туктады. Ханбикә яшәгән йортның бусагасын атлап керүгә, ана шаһиншаһ Бәһрам сәламен җиткерде, бары тик шуннан соң гына ханбикәдән фатиха алып, Мәңгүк хан сараена юнәлде. Шымчылары бу хакта олуг ханга җиткерсәләр дә, Мәңгүк ханның моңа бер дә исе китмәде, үзалдына елмаеп кына куйды. Һәм һәр әмерен үтәргә әзер торган шымчыларына: +- Юлыгызда булыгыз, мин сезгә шуның өчен көмештән дирһәм түлим, - диде. +Яман яктан булса да сөенчене алдан җиткергән шымчылар хан сараеннан буш кул белән чыгып киттеләр, ә бит зур өметләр белән кергәннәр иде. Ахыр килеп, каһин Шахрайның зур кәрван белән Гунстанга юнәлүе турында Мәңгүк ханга Көнбаш атакай җиткергән иде инде. Мәңгүк кан барча хәбәрне дә тыныч кабул итте. Ул инде үз дигәненә ирешкән иде - угланнарын яуга озаткан, атна-ун көнгә бер булмаса да, ай саен алардан хәбәр алып тора иде. Сармат ханның кышлау каласы - Гунстан аңа ошый. Ниләр генә кыланмасын ханбикәсе, ул аны ярата, бар кылган гамәлләрен дә кичерә килә иде. Күп очракта аның киңәшен тота, теге йә бу тәкъдиме белән килешмәгән чакта гына бик озаклап, тәфсилләп аңлата иде. Һәм, сәер хәл, Сафура ханбикәсе кинәт кенә килешер иде. Шуның өчен ул шаһиншаһ илчесе вә сәүдәгәре атакай Шаһрайның әүвәл башта ханбикә йортына туктавын олуг хан буларак бигүк ошатып җиткермәсә дә, бер дә күтәрелеп бәрелмәде. Ахыр чиктә, Сафура ханбикәнең моңа хокукы да бар иде, сарматлар җиренә йортка кергәндәй кем баш иеп килде - Мәңгүк хан, син түгелме?! Сармат хан һәм аның кызы борын-борын заманнардан ук фарсылар белән аралашканнар, сәүдә иткәннәр, кызлар алышканнар, бу хәл исә шуның дәвамы гына иде. Шымчылары моны аңламый да аңламый, шул ук вакытта кайбер сәясәттән ерак йөргән тупас унуклар да. Әлбәттә, ир - канат, хатын - аяк, дигән гыйбарә дә бар. Шуңа карамастан, олуг хан буларак ул Сафура ханбикәсен барлык киңәшчеләреннән дә өстен күрә иде. Ахыр килеп, Мәңгүк ханның яраткан хатыны Сафура ханбикәсе белән бер дә тәмсезләнәсе килеп тормый иде. Унуклар аның ханбикәсе турында күпме генә авыз чайкасалар да - ул түзәр. Ә хәзер фарсылар белән гуннар дип аталган унуклар арасында яңа төр багланышлар бөреләнеп килә. Ә бу инде дөнья халыклары белән килешеп яшәүнең имин бер төр чарысыдыр. +Алай да Мәңгүк хан түзмәде, чатырыннан чыкты һәм атына атланып боҗра-боҗра утырган урамнардан китте. Берара йөргәч, җансакчыларына да игътибар итми, Сафура ханбикә йортына юнәлде, әмма йортка кермәде, капка кырыннан узып китте. Шул чакта күп санлы олаулар кәрвансарайга кереп баралар иде инде. Шушы күренеш Мәңгүк ханны тәмам тынычландырды һәм ул атын үз сараена таба борды. Ләкин сарай капкасына җитәрәк атын далага чыга торган урамга юнәлтте һәм шунда үзен озата килүче җансакчысыннан башын бора төшеп сорады. +- Илчеләрне кем каршылады? +- Сафура ханбикә, хан. +- Тагын кем? +- Теге җен карчыгы да бар иде. +- Нинди йөк китергәннәр фарсы сәүдәгәрләре? +- Корал һәм төче-мөче диделәр. Кем, ни, кызлар да. +- Кызларны кем җибәргән? +- Гадәтенчә шаһиншаһ Бәһрам бәк Сафура ханбикәгә юллаган, диделәр. Унуклар кызларга туймыйлар икән, рәхим итсен унуклар ханы, дип әйтеп әйткән, имеш, Бәһрам шаһиншаһ. +- Мин түгел, минем егетләрем кызларга туймый. Шаһиншаһ хаклы, ләкин Мәңгүк хан түгел. Мәңгүк хан үз гомеренә эзләгән кешесен тапты, җансакчы. Шулай дип әйтергә иде ул әрсез сәүдәгәргә. +- Әйттем мин аңа, ханиям, шулай дип әйттем. +- Бер уйласаң, сәүдәгәр хаклы, унбаш, хаклы. Без әтием заманында төрки халыкларының башына да килмәгән фаҗигага тарган идек, Куриш җизнәй белән Сафура ханбикә коткардылар. Унуклар мәңге-мәңге бурычлы аларга. Тәңребезгә шөкер кылабыз, без тиз арада хатын-кызлы халык булдык. Җитмәсә әнә фарсы шаһиншаһы кызлар җибәреп тора. Рәхмәт аңа, онытмый баҗаен. +- Сафура ханбикә кызларга бик тиз кияү табар, хан, бик тиз. +- Шаһиншаһ Бәһрам ул кызларны бер дә юкка гына җибәрмәгәндер әле. Кызларны кем алып килә? Хәрам атакай Шахрай. Ә ул адәмгә мин ышанып җитмим, унбашым, нигәдер күңелем кабул итми ул адәмне. +- Каһин ул, каһин булып калыр да. Тимик без аңа, унбаш. Йөри бирсен. Ул безне римлыларга яу йөрергә кодаларга килгән. Ә безнең угланнар инде яудалар. Ә шаһиншаһ илчеләрен мин иртәгә кабул итәрмен. Хәзер син борыл да ханбикә йортына элдерт һәм шулай дип әйт - олуг хан Мәңгүк шаһиншаһ илчеләрен иртәгә кабул итәргә булды, диген. +- Баш өсте, хан. +Унбашы китеп баргач, Мәңгүк хан үзе яраткан калкулыкка күтәрелде. Калкулыкка күтәрелүгә тылсымлы дала гүя уч төбедәй җәйрәп ятыр иде. Дала Мәңгүк ханны һәрчак каядыр дәште, каядыр әйдәде. Ләкин ул соңгы елларда сабырланды кебек, тәүге ашкыну юк, гүя дала буйлап чапканчапкан да теләгән кешесен табып, тынычланып калган иде. Кайнар йөрәген кем шулай су сибеп сүрелдерде соң?.. Кем булсын, Сафура ханбикәсе. Ә бит Мәңгүк хан, сарматлар белән кушылуга, көнбатышка таба яу кузгаласы иткән иде. Һәм яубаш йөзендә. Сафура ханбикә белән кушылуга, гүя кемдер аның канатлы хыялына җәтмә ташлады - җибәрми дә, тыймый да. Канаты да сынмады кебек, канатлары да исән, тик тәгаен очалмас булды. Аның каравы, бөркетләрдәй угланнарына канат үстерде. Аларда өмет хәзер, аларга тапшырды ата-бабадан килгән уй-теләген. Угланнар тормышка ашырырлар аның хыялын... +Иртән бик иртә уянды Мәңгүк хан һәм Тәңре бүләк иткән көнне бер тезенә төшеп каршы алды да, сараена таба китте. Йөгән тезгене ялына ташланган һәм иясенә сабый баладай өйрәнгән чем кара айгыры аның артыннан китте. Сарае мәһабәт килеп чыкты, сарайны аңа фарсы осталары салдылар, һаман да шул шаһиншаһ Бәһрам җибәргән осталар. Онытмый баҗаен шаһиншаһ Бәһрам. Сарай Мәңгүк ханга ошый иде - иркен, якты, талгын һава. Иң түрдә тәхет. Күчмә халык өчен гадәти хәл түгел иде бу. Тик нишләмәк кирәк, кеше барысына да бик тиз күнегә икән. Хәзер инде Мәңгүк хан үзен шушы сарайдан, түр яктагы бук агачыннан ясалган тәхеттән, сарай сакчы вә хезмәтчеләреннән башка күз алдына да китерә алмый. Әлбәттә инде иң беренче нәүбәттә һәрчак янәшәсендә утырган Сафура ханбикәсеннән башка. Ә бит борынгы төрки бабалары күп очракта чит ил илчеләрен ат өстендә кабул иткәннәр. Иллә күчмә унуклар өчен дә заманалар үзгәрде, Мәңгүк хан нәкышләп ясалган, терәкләре генә түгел арка терәкләре дә алтынга буялган тәхет урындыгында утыра. Аңа янә бу сарайда шунысы ошый иде - түр якта ике тәхет, хак, бераз гына кайтышыңда ханбикәсе утыра. Әйдә, утыра бирсен, Мәңгүк хан үз язмышыннан канәгать иде. +Мәңгүк хан түргә үтте, тәхеткә утырды, әмма тәхет ягында Сафура ханбикәсе күренүгә аягүрә басты, аңа баш иде, янәшәсеннән урын тәкъдим итте. +Утырыштылар. +Күп тә үтми шаһиншаһ илчеләр башы атакай Шахрай тәхет ягында пәйда булды һәм баш ия-ия түргә таба узды да, Сафура ханбикә каршына туктап, бер тезенә төште, шуннан соң гына илче Мәңгүк хан каршына күчеп басты, күкрәгенә кулын куеп, ханга фарсылар шаһиншаһы Бәһрамнан сәлам юллады. Аннары тагын Сафура ханбикә каршына узды һәм: +- Гүзәл ханбикә, тәүге ир-канатыгыз шаһиншаһ Бәһрам сезгә бик тә рәхмәтле. Шуңа җавап итеп, шаһиншаһ сезгә гүзәл кызлар җибәрде. Сасанидлар белән тату яшәгән ләм сәүдә итеп яткан ханнарына һәм гүзәл ханбикәләренә мөһерле балдак, камәрле пута, энҗеле башлык бүләк тапшырырга кушты. +Каһин атакай шулай диде дә артында басып торган ярдәмчесенә кул изәде. +- Рәхмәт, атакай, рәхмәт, - диде Сафура ханбикә. +- Шушындый ук бүләкләрне һәм асылташлар белән бизәлгән менә бу хәнҗәрне шаһиншаһ Бәһрам гуннар ханы Мәңгүк илбашка тапшырырга кушты. Бәһрам шаһиншаһ сезне янә бер сандык хатын-кыз киемнәре белән котларга әмер бирде, гүзәл ханбикә. Ә аркадашы Мәңгүк ханга фарсы осталары ясаган кылыч... +Каһин атакай әйтә торды, ә ишләре бүләкләрне Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә каршына китерә тордылар. +Мәңгүк хан алдына өелгән бүләкләрне күздән кичерде, ә менә кылычны каһин атакай кулыннан аягүрә басып алды. Кылыч кыналы иде, кынасы асылташлар белән бизәлгән, сабы кара сөяктән, сап терәгендә барс сыны. Кылычны кулына алды да, Мәңгүк хан Сафура ханбикәсенә карап алды, ханбикәсе аңа бөтен йөзен тутырып елмайды һәм әйт, ханиям, әйтер сүзең дигәндәй ишарә ясады. +- Падишаһ җиткергән йөкне исән-имин китереп җиткерүең өчен рәхмәт сиңа, атакай. Гуннар фарсыларның бу игелеген онытмас. Шаһиншаһ Бәһрамга җиткер, атакай буларак мин угланнарым көнбатышка таба җибәрдем инде. Алар бүген Кара диңгез буена оялаган готларны куып яталар, Атилла угланым Ольвия каласы өчен сугыша. Мин ышанам, атакай, һәм шулай дип шаһиншаһына да җиткер - минем угланнарым, Тәңре язган булса, Римга кадәр барып җитәрләр. +Илче каһинга Мәңгүк ханның нотыгы ошады, ул әле ханга, әле ханбикәгә баш ия-ия берничә адым артка чикте һәм ишләрен ияртеп, тәхет ягыннан чыгып ук китте. Мәңгүк хан белән Сафура ханбикә күзгә-күз карашып алдылар һәм икесе дә елмайдылар. Елмаюлары бер булса да, шаһиншаһның атакаена карата икесе ике фикердә калдылар. +XVII +Җәйге җылы вә ямьле көндә булды бу. Өйлә вакытына таба шифалы яңгыр сибәләп алды. Тимерче остасы йөзендә Ольвия каласына килеп урнашкан Тугран кечкенә инеш аркылы салынган күперне үтте дә алачыклар, балта осталары каралтылары, таш кисүчеләр остаханәсе, тире иләүчеләр, аяк киемнәре тегүчеләр, бау ишүчеләр, ук-сөңге ясаучылар каралты-лапаслары ике яклап урнашкан урамга килеп чыкты. Мәһабәт йортлы, хауслы өйләргә ия булган бай кол сатучылар урамы артта калды. Нәкъ шул бай йортлар тезелгән урамда ул ясак җыючы магистр Гаурәнцәйне очратты. Магистр гадәттәгечә бер үзе генә түгел иде - янында бериш легионерлары һәм янәшәсендә яңа унбиш язына аяк баскан улы Аэцәй атлый иде. Магистр Гаурәнцәй улын һәрчак үзе белән йөртә, римлылар гадәте буенча картаеп олыгайгач үз урынына калдырырга ниятедер, күрәсең. Магистр белән Тугран элек тә очраштыргалаштыргаладылар. Магистр аңа һәрчак шикләнеп карап калды. Кирәкмәгән зур гәүдәле, йомры кара сакаллы булгангамы, магистр аңа һәрчак игътибар итте һәм останы күздән яздырмаска тырышты. Ул аның кемдә эшләвен белә иде инде, хәтта бер көнне оста кулыннан корал да сатып алды. Нәрсә-нәрсә, коралны тимерче тоҗрата белә иде, күңелне генә түгел, кулны да тартып тора иде ул ясаган корал. Шуңамы, останы күргәч тә: "Нишләп йөри бу байлар урамында?" - дип остага аркылы төшмәкче иткән иде, әмма әллә нигә тыелып калды, аннары оста да бөкре күперне чыгып бара иде инде, ә анда һөнәрчеләр урамы башлана. Гәрчә соңрак анда барасы булса да, магистр останың аркасына карап калу белән генә чикләнде. +Магистр бүген гадәти эшкә чыккан иде - ясак җыярга. Магистр кансыз гына түгел, явыз да. Ул берәүгә дә ташлама ясамый. Әгәр дә мәгәр кем дә булса тиешле ясагын түли алмаса, ул аның ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамый, шулай ук камчы белән суктыруны да гадәти хәл итеп күрә иде. Аның шундый чиккә барып җиткәне бар, ясакны түли алмаган кешенең колларын базарга чыгарып сатарга да күптән күнегеп киткән иде инде, ул гынамы, хәтта ясакчыларның балаларын да тартып алгалады. Башына Рим легионерлары кебек кикрикле очлым кигән, кулына тире бауга корыч чыбык аралаштырып үргән камчы тотып йөргән магистр Гаурәнцәйне күрүгә бае-ярлысы ясакчылар буларак тизрәк капкаларын ябарга, аның күзенә чалынмаска тырышалар иде. +Шуның өчен оста Тугран аның кырыннан тизрәк таярга тырышты, бөкре күперне чыгуга, адымын тизләтә төште. Магистр Гаурәнцәй артта калса да, оста Тугракның эченә яман шом кереп оялаган иде инде. Чөнки аңа бүген иртән хуҗасы ясак җыючы киләчәк безгә, дип сөйләнеп, кемгәдер зарланып йөргән иде. Тугран белә иде: чыгымнары күп булгангамы, аңа оста буларак мулданрак түләгәнгәме, хуҗасы магистр Гаурәнцәйдән куркыбрак яшәде, чөнки үткән айда түлисе ясагын түли алмады. Хак, Гаурәнцәй хуҗаны кисәтеп кенә китте, имеш, киләсе килүенә акчаны җыеп тор. Бу инде җитди кисәтү иде. Ә магистр Гаурәнцәйнең кисәтүен ясакчылар яхшы беләләр иде - балаларына кадәр алып китә башлый. Ә аның алачык хуҗасының җиткән алма кебек кызы бар иде. Хәер, осталарның остасы хуҗасы өчен әллә ни кайгырмады - табар дип уйлады. Ул бүген кеше күзенә чалынмый гына Исла янына барып килгән иде. Исла аңа хәбәр итте - яубаш Атилла калага якынлашып килә икән иңде. Тугран шатлыгыннан ни кылырга белмәде, магистр, хуҗасы аның өчен гүя кысыр кайгы иде. Тугран башыңда бер уй бөтерелде: ничек калага керер яубаш Атилла? Кала нык иде, кальгасы таштан, капкалары тимер тасмалар белән ныгытылган каты имәннән. Ә кальга эчендә ике зур легионерлар лагеры. Башкисәр магистр кул астында да каты куллы легионерлар бар - йөздән артык хәрби. Ничек, нинди юллар белән керер Атилла калага? Ә калага кермичә римлыларны җиңеп булмаячак. Диварлар биек, ике адымга бер легионер тора, моның өстенә дүрт саклау баганасы, дүрт капка. Ни генә булмасын Атилла яубаш кала эченә керергә тырышыр. Китәр суеш-кырыш. Ни белән бетәр орыш? Тимерчеләр башы Тугран белми иде. Әллә соң алачык хуҗасы белән киңәшергәме? Хуҗа кулында йөздән артык оста һәм дистәләрчә коллар, ут янында корыч коючылар. Төрле-төрле яклардан җыелган төрле телдә сөйләшүче халык... Юк, ярамас хуҗага бу хакта сиздерергә, ярамас. Эшне бозып куюы бар. +Алачыкка җитүгә, Тугран борынына эче төтен исе, гөрләвекләрдән елгага таба аккан шакшы су исе килеп бәрелде. Ул бу алачык хуҗасына Исла тәкъдиме белән ялланган иде. Хуҗага менә дигән кораллар ясады, ә теге аларны базарга чыгарып шактый югары бәягә сатты һәм табышлы булды. Шуннан тагын-тагын осталар яллады, хәзер инде янә ике яна алачык ачты, кешеләр яллады, коллар сатып алды. Бер сүз белән, Юстин атлы хуҗасы кинәт кенә баеп китте. Ә бай кешенең нәфесе арта бара, диләр, Юстин хуҗа ниндидер юллар белән ясак түләүдән котылып калмакчы. Ләкин җәнлек исен ерактан ук тойган магистр Гаурәнцәй дә Юстин хуҗаның кем икәнен сизеп алган, күрәсең. Шул тирәләрдә урала башлады. +Алачык яклап кычкырулар ишетүгә, оста Тугран адымын тизләтә төште. Тимерчеләрнең күбесе ерак көнчыгыштан килгән гуннар һәм Өрәк елгасы буенда көн күргән венедлар иде. Ике халык ике телдә сөйләшсәләр дә, шактый тату хезмәт итәләр иде. +Алачыкка килеп керүгә, авызы-борыны канаган тимерче Сакалбайны күреп, Тугран аңа таба ашыкты. Чөнки тимерчеләрнең барысы да аңа буйсыналар иде. +- Ни булды. Сакалбай? +Сакалбай дигән тимерче көрәк хәтле сакалы буйлап аккан канын киндер алъяпкычына сөртеп алды да, аты-башы белән сүгенеп куйды. +- Гаурәнцәйнең эте килгән иде, бәйләнепме бәйләнә. Тел каткан идем үзенә, авызыма ук менеп төште. Хуҗа да дәшми тора. +- Ни өчен сукты? +- Хуҗабыз ясагын түләмәгән икән, хәзер Гаурәнцәй магистр үзе килә. Без синең кызыңны алып китәбез дип янады да, мин тегеңә: бирсәк алырсың дидем. Кызны император сараена тарттырабыз, ди. +- Ясак җыючы хак әйткән, Гаурәнцәй үзе дә килә, мин аны юлда күрдем, - диде Тугран. +- Ул эттән туган нәмәстә мине дә кол итеп сатам дип янаган иде инде. +- Хуҗа ни диде? +- Сатсам алырсың, башта борын астындагы маңкаңны сөрт диде. +- Шәп әйткән. +- Әйтте дә, борылды да китте шул. Ә теге һаман ду куба, чуанына басканнар диярсең. Мин синең башта, сасы венед, сакалыңа ут салам дип бакыра башлады. +Венедның исеме Славин иде, ләкин аңа беркем дә исеме белән дәшмәде, тимерчеләр өчен ул Сакалбай иде. +- Хуҗаның ясак түлисе килмимени? +- Бераз көтеп тор, менә өч-дүрт көннән кораллар сатам да, барысын да түләрмен дип ялварды ялваруын, ләкин тегенең хуҗаны ишетәсе дә килмәде. +- Чынлап та шулаймы икән. Сакалбай? +- Кесәмдә бер солидым да юк дип аклана. Атна-ун көнгә көт инде, ди. Мин сиңа магистрны өстерәм дип китеп барды. +Ул арада хуҗа ишегалдына легионерлары белән Гаурәнцәй килеп керде. Шуннан ишегалдында шау-шу тагын да артты. Гаурәнцәй туп-туры болдырда басып торган хуҗа янына үтте. Легионерлар артыннан тимерчеләр дә болдыр янына килеп туктадылар. +Магистр йөзен чыта төшеп, тимерчеләргә таба борылды һәм теш арасыннан: +- Сезгә ни калган монда? - дип сорады һәм Тугран остага текәлеп: - Бу синең эшенме? +- Мин баш тимерче, магистр, алар миңа буйсыналар, мин хуҗага буйсынам, - диде шактый кыю рәвештә оста Тугран. +- Син миңа баштан ук шикле күренгән идең, димәк... +- Мин хуҗамны якларга килдем, магистр. +- Кемнән?.. +Тугран оста җилкәсен сикертеп куйды. +- Ә мин синең малаеннан шикләнәм, йөзендә өмет юк, - диде болдырда басып торган Хуҗа Юстин. +- Малаемнан?! Ха-ха-ха, малай минеке, тиздән ул җыя башлар ясакны сездән, Юстин, ишетәсеңме - ул! - дип кулындагы камчысы белән итек кунычына суккалап алды. - Син миңа кырык бер солид ясак түләргә тиешсең. Мина түгел, империягә, императорга. Ишетәсеңме, кырык бер солид. Юкса кызыңны алып китәм. +- Малаеңның исеме-аты ничек? +- Нигә сиңа минем малайның исеме? +- Кызымны алып китсәң, малаең миңа калдырырсың. +- Мин сиңа малай калдырам, Юстин?! +- Башка баш, Гаурәнцәй, - диде хуҗа. - Ышан, мин синең малаен бер ел дигәндә менә дигән кеше итәчәкмен, менә дигән. Әйе, тимер эшенә өйрәтәчәкмен. Беләсеңме ни диләр бездә һөнәрле кешегә, Гаурәнцәй: "һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс". +- Җитте, җитте, Юстин, күп телеңә салышма. Кем дә сиңа малай калдырырга җыенмый. Бу малай, беләсең килсә, Юстин, минем урыныма Ольвиядә ясак җыючы булып калачак. Хәрби ул, уктан ала, ятаганда орыша. +- Атта йөри беләме? +- Нигә ясак җыючыга атта йөрү? +- Минем тимерчеләр башы гун, ә ул хәтта атны биетә ала, ул синең угланың атта йөрергә өйрәтер иде. +- Усал телле кеше син, Юстин. Мине син читкә алып китмә, мин синнән ясак таләп итәргә килдем. +- Ассаң да, киссәң дә, Гаурәнцәй, сиңа бүген түләр акчам юк. Хәтта бер солидым да. +Осталар башы Тугран янәшәсендә басып торган Сакалбайга иелә төште. +- Хуҗаның чынлап та акчасы юкмы, Сакалбай? +- Яңа алачык салдырды ич, юк дигән була. +- Синдә ничә солид бар? +- Кичә җиде иде. Әйе, бүген дә җиде. +- Җиде. +- Миндә егермеләп җыелыр. Мә, ал да җый ишләреңнән калганнарын. Җый, җый, аптырап карап торма. Мин сиңа иртәгә солидыңа кадәр табып бирермен. Ышан. +- Кырык берне үк җыеп булыр микән? +- Булыр-булыр, җый. Авызы тыгылсын Гаурәнцәйнең. Тиздән без ул солидларны өчләтә кайтарырбыз. Әйтте диярсең, Сакалбай. +- Булды алайса, мин киттем. +Әмма бүген Юстин хуҗа тиешле ясакны түләргә җыенмый кебек. Гаурәнцәй әле булса болдырда басып торган хуҗага һәм ни сәбәпледер атасы янына чыгып баскан яңа унҗиде язы тулып узган кызга карап торды. Ахыр башын чөя төшеп, легионерларына карап торган тимерчеләр башына күз ташлады. Яшерми, ошамый иде аңа бу гуннар остасы. Кулы алтын, ә менә йөрәге тулы дошманлык кебек иде. Ахыр Гаурәнцәй теш арасыннан гына черт итеп төкерде дә тимерчеләр башы Тугран янын килде. Ул арада Сакалбай килеп җитте һәм тимерчегә итәген күтәрергә кушты. Күрде дә тан калды Гаурәнцәй, Сакалбай тимерче итәгенә алтын солидлар койды. Бу ни бу?! - дигәндәй Гаурәнцәй әле булса болдырда басып торган хуҗага, атасы янәшәсендә бераз елмаебрак кылтайган кызга карады һәм: +- Миңа ким куйганда илле солид кирәк, Юстин, - диде. +Шунда кыз аһ итте, ләкин егылмады, атасының җиңенә ябышты. Кыз тәмам өлгереп җиткән иде, тәҗрибәле колбиләүче буларак Гаурәнцәй кызның тулынкы күкрәкләренә төшкән кара чәчләреннән, шомырт кара күзеннән, өстендәге зәңгәр күлмәгеннән, алтынга буялган сандалыннан ук күрде - кыз өлгергән. Кызның балтырлары тулынкы, сандали бавын тезенә кадәр уратып бәйләгән. Җитмәсә үзенә карап торуын сизепме, кыз юри мыскыл иткән кебек атасы тирәли тулынкы янбашларын уйнатып, йөреп чыкты. +Тимерчеләр башы болдырда басып торган хуҗага таба бер адым ясады һәм кулын күтәрде. Ул арада Гаурәнцәйнең ике легионеры йөгереп болдырга менделәр һәм кызны эләктереп алдылар. Гаурәнцәй ым кагып кына болдырга таба кузгалган осталар иясенә күрсәтеп алды. Һәм Юстин хуҗадан: "Ни тели ул" - дип сорагандай итте. +- Минем алтын куллы остам ул, Гаурәнцәй, ал тиешле акчаны да, чыгып кит йортымнан. +- Тиешле акчаны биргәч тә, Юстин, тиешле акчаны биргәч тә. Ә монда бары тик кырык бер солид. Мин синнән илле солид таләп итәм. Остаңа таянмакчысың, Юстин, әллә соң кызыңны ана кияүгә бирергә исәбеңме?.. +- Юк, Гаурәнцәй, остамнан андый сүзне ишетмәдем. Ишеткән булсам, бәлки уйлап та караган булыр идем. Чөнки Ольвиядә бер оста ул. +- Һэ, - диде Гаурәнцәй һәм янә итек кунычына камчысы белән суккалап алды. - Син миңа илле солид бирергә тиешсен. Яңа алачык салдың? Салдың! Анда яңа корал ясатасың? Ясатасың... +- Нишләп бик тиз үзгәрттең, кырык бер солид дигән идең бит? +- Беренчедән, син үзеңдә гун остасы тотасың. Ә аларны кол итеп тотарга гына рөхсәт ителә. Алай да мин аның коралны оста ясаганы өчен гафу итә килдем, ташламалар ясадым. Бүген ясамыйм. Түлә! +- Минем ул хәтле акчам юк, Гаурәнцәй. Кичә генә Рим легионерлары илле солид алып киттеләр. Имеш, калагызны, базарыгызны саклыйбыз. +- Димәк, син, Юстин, император Феодосийга ясак салудан баш тартасын? +- Юк, магистр, баш тартмыйм. Мин сине гадел булырга чакырам, һәм ясакны кичектереп торуың үтенәм. +- Кичектерә алмыйм, Юстин. Мөмкин түгел. - Димәк, кызын биреп җибәрәсен, шулаймы? +Осталар башы бу юлы Гаурәнцәй каршына ук килеп басты. +- Кичер безнең хуҗаны, магистр. Риза булсаң, без сиңа корал белән түләрбез. +- Варвар грекча сөйләшә, - дип гаҗәпләнде Гаурәнцәй. - Күрче, варвар грекча сөйләшә, Аллаһ телендә. +- Мин римлыларча да сөйләшәм, магистр. +- Сугышларда да катнаштыңмы? +- Сугышларда да катнаштым, әсир дә булдым, магистр. +- Гун бит син, гун булгач, уктан да аласыңдыр, хәнҗәр дә ташлыйсыңдыр. +- Мин сугышчы түгел, магистр, гәрчә әсирлектә аз-маз торсам да, мин камил корал ясаучы оста. Син минем хуҗама ясак җыярга килдеңме? +- Шулай булса ни, гун? +- Тагын күпме солид тиеш сиңа, минем хуҗам? +- Һа-һа-һа, гун кадәр гун минем белән аяк терәп сөйләшә. Син минем өчен варвар, - диде Гаурәнцәй. - Ишетәсеңме, варвар? Мин сине изге Аллаһ телендә сөйләшкән өчен генә кичерәм, гун. +- Аллаһ һәммә халыкны тигез яраткан, гун. +- Аркаң камчы телиме әллә синең, гун? +Гаурәнцәй шулай диде дә муен тамырлары чыбыркы сабыдай калкып торган тимерчегә карады, ут кебек ачу катыш яна башлаган яшькелт күзләренә, ахыр, легионерларны уратып алган тимерчеләрне, колларны күздән кичерде. +- Таяк ике башлы була, магистр. Хуҗам сиңа тиешле солидлар тәкъдим итә. Тәмсезләнмә. Ал да кит. Тик хуҗама акча биргән өчен тамгалы кәгазен биреп калдыр. +- Куасың, - диде Гаурәнцәй башын чөя төшеп. - Гун гына димәссең үзен. Карале, Юстин, син шушы гунга чынлап та кызыңны кияүгә бирергә җыенмыйсыңдыр бит? +- Кыз үзе риза булса, мин аңа чынлап та кызымны бирер идем, магистр. Чөнки аның куллары гына түгел, йөрәге дә алтын. +- Димәк, гун алтын йөрәкле, ә мин таш йөрәкле булып чыгам, Юстин? +- Мин сиңа алай дип әйтмәдем, Гаурәнцәй. Әмма үзең дә шулай дигәч, йөрәк синдә чынлап та таштыр, күрәсең. +- Менә нәрсә, Юстин. Син миңа тиешле солидны бирәсен һәм хәзер үк. Бу булырдыр - бер. Икенче шартым, койма кырында колларың торамы? Торалар. Синең остаң шуларның берсен сөңгедән алсын. Мин сиңа ташлама ясыйм. Юстин, эштән чыккан колыңны алдыртам. Мин дә тамаша кылам, син дә артык авыздан котыласың. +Хуҗа Юстин тәмам каушый калды, әле койма буенда торган колларына, әле аягында нык басып торган остасына карады. Ахыр килеп, аның бер колын да югалтасы килми иде, хәтта эштән чыкканын да. Аңа эшләп эштән чыкты ләбаса ул. Аннары шул коллары өчен ул калада яшәгән легионерларга ай саен илле солид акча түләп тора. +- Минем бер колымны да югалтасым килми, магистр. Син бу кыланышың белән законны бозасың. +- Ничә колың бар? +- Син сатып алмадың ич аларны, магистр. Булганнары барысы да минеке. Утыз язы тулыр-тулмас үлгәннәре дә булды, аларның җаннары җәннәттәдер, тырышып эшләделәр. +- Куй, Юстин, куй. Кол кешемени ул, кол ул ике аяклы хайван, шулай дип язган олуг галимебез Аристотель. Ал сөңгең, оста! Юк, бирегез ук-җәя остага! - дип легионерларына боерды каны кызган магистр. +Баштан-аяк коралланган легионерлар ике колны дивар кырына бастырдылар һәм остага ук-җәя бирделәр. +- Ни кылырга исәбең синең, Гаурәнцәй? Алладан курык, Хода сиңа моны кичермәс. +- Аларның җаны җәннәттә булыр, Юстин. +- Коллар да безнең кебек үк халык, Гаурәнцәй. +- Безнең кебек булсалар богауда булмаслар иде, аларга алла каргышы төшкән, Юстин. +- Венедлар алар, алла бәндәләре. Кылма моны, Гаурәнцәй. +- Ә син миннән түгел, оеганнан үтен. Син боерырсың, ә ул кыласын кылыр, Юстин. +- Гаурәнцәй, христианмы син? +- Христиан, христиан, Юстин. Ләкин мин яһүд христианы түгел, грек христианы. Кансыз Константиннан алдым мин ул христианлыкны. Ә ул колларны, әсир төшкән готларны арысланнарга ашарга ташлаткан, сабыйлар канында коенган. Ә руханилар аны барыбер изгеләр санына керттеләр. +- Сине дә кертерләр дип уйлыйсыңмы? +- Мин аларга җиңел үлем китерәм, Юстин. Синме, минме күбрәк гөнаһлы булырбыз, анысын Аллаһ үзе бизмәнгә салып үлчәр. +Һични аңламаган, үзләрен белә-белгәннән гомерләрен җир идәндә йоклап, төтенле алачыкта уздырган, күпләре күрек тартудан узмаган коллар бер-берсенә аркаларын терәп, дивар буенда басып торалар. Аяклары богауда, куллары күкрәкләреңдә, бөкреләре чыккан, кабыргалары беленеп тора. +- Юстин, Юстин, шушы ике кол үлгәндә генә кызың үзеңдә кала. Ә колларны остаң уктан кылыр. +- Кылма моны, магистр. +- Грекмы син, Юстин? Йә сез, тимерчеләр, кайсыгыз венед, кайсыгыз гот, кайсыгыз гун?.. Мин беләм, канун буенча хуҗа колны үтерә алмый, ә менә тимерчеләр остасы гун моны кылыр. Чөнки алар кансыз халык. +- Моның каһәре сиңа төшәр, Гаурәнцәй. +Ул арада Тугран кырына Сакалбай килеп басты һәм аның кулына зур гына күн капчык тоттырды. Оста Тугран үлчәп карагандай янчыкны уч төбендә сикертеп алды да янчыкны болдырда басып торган хуҗага ташлады. Ә теге исә янчыкны тотып алды. +- Хуҗа, сиңа тагын тугыз солид. Түлә шуңа. +Ачуы кабарган магистр әле остага, әле хуҗага күз төшереп алды. Ул арада хуҗа Юстин болдырдан төште, янчыкны Гаурәнцәйгә түгел, аның улы Аэцәйгә бирде. Әмма Гаурәнцәй үз тугызын тукыды. +- Юстин, тиешле солидларың түләсәң дә, колларың остаң уктан алыр. Бу минем шартым! +Акчаны бирүгә, кызны сакчылар җибәрделәр һәм ул янәдән атасы кырына менеп басты. Кылган гамәленнән соң Юстин хуҗа да батыраеп китте, башын чөя төшеп: +- Бир боерыгын, магистр! - диде. +- Кһм, - дип тамак кырды Гаурәнцәй. - Кһм, Юстин. Ясагың түләдең. Мә, түләгәнгә кәгазең ал. Үзең төшеп ал. +Хуҗа Юстин салмак кына болдырдан төште, шулчак аны Гаурәнцәй кушуы буенча ике легионер эләктереп алды. +- Бу нишләвең, Гаурәнцәй? - диде хуҗа Юстин. +- Без хәзер синен белән тамаша кылабыз, Юстин. Курыкма, бары тик тамаша кылабыз, һәй, бирегез остага хәнҗәр! +Оста Тугран легионер китергән хәнҗәрне алмады, итек кунычыннан үз хәнҗәрен тартып чыгарды. +- Мин бу хәнҗәрне синең улыңа бүләк итәм, магистр. Мә, ал, углан. Бу хәнҗәрдә хуҗаларның Тәңре кодрәте бар. +Гаурәнцәй үтә кызыксынып, йөзе ялт-йолт иткән улы кулындагы хәнҗәргә карап торды һәм ирен чите белән елмаеп: +- Бирегез ук-җәя остага. Оста колларны уктан алсын! — дип боерды. +Тимерче Тугран кулына ук-җәя китереп тоттырдылар. Тугран акрын гына хәрәкәтләр белән укны җәя керешенә элде һәм күз ачып йомганчы, баш очыннан очып барган карганы атып төшерде. Карга лап итеп, нәкъ магистр аяк астына килеп төште. Иллә магистр бермәлгә каушый калса да, сер бирмәде, карга тәнен үтәли тишеп чыккан укны алды да, янә тимерчегә бирде. +- Мәргән икәнеңне күрдем, әмма шарт көчендә кала, оста. Йә син колларны, йә мин сине дивар буена куям. +- Яхшы, магистр, - диде тимерчеләр остасы һәм янә укны керешкә элде. Элде дә бер тезенә төште, укны колларга төбәде. Бу хәлне күреп, хуҗа Юстин остага таба ымсынды, әмма аны легионерлар нык тоталар иде. Шул мәлдә оста укны магистр малаена таба борды. +- Ярамый, алма аны укка, остам, алма! - дип кычкырды хуҗа. +Ләкин ук малайга төбәлгән, җәя кереше тартылган иде инде. Керешне җибәрәсе дә... Магистр гына түгел, бу хәлне күреп, легионерлар да шым булдылар - берәү дә кымшанмады, сүз катырга да кыймады. Беләләр иде, кем дә булса билендәге коралына үрелә икән, аның күкрәген шундук останың угы тишеп чыгачак. Шулчак магистр Гаурәнцәй ике кулын күтәрде. +- Булды, булды, оста. Әмерем кире алам. Җибәрегез хуҗаны, - дип боерды легионерларына магистр. - Җибәрегез! Сау бул. Юстин... +XVIII +Соңгы гасырда тоташ коллар базарына әйләнгән Ольвия каласы Атилла яубаш өчен Ауропага капка иде. Атасы Мәңгүк хан аңа: "Римга юл ачкычы - Ольвия каласы". - дигән иде. Һәм атасы хак булган булса кирәк. Кала үтә хәтәр ныгытылган. Моның өстенә, бу калада иң камил кораллар ясала, калканнар чүкелә, ук-сөңгеләр суктырыла иде. Тәгаен үк булмаса Да, нигездә коллар сату исәбенә яшәгән бу каланы Рим империясе үз кулында тота. Каланы Рим орыш тактикасын яхшы белгән, өйрәтелгән, үзара корыч тәртип саклаган ике гарнизон легионер саклый. Императорлар бу каланы ни сораса вә Үтенсә до, коллар белән сату итүче Германрих король кулына бирмәделәр. Чөнки Ольвия каласы стратегик яктан уңайлы Урында тора иде. Ике яклап каланы камый башлаган угланнар моны яхшы белсәләр дә, орышның ни белән бетәсен белмиләр иде. Сәүдәгәр йөзендә кала диварларын күреп кайткач, Атилла кадәр Атилла яубаш буларак курка калды. Курку табигый иде - кала гадәттән тыш нык ныгытылган. Бөек диварларга ничек менәргә, ничекләр калын имән такталардан ясалган, тимер тасмалар белән ныгытылган капкалар аша кала эченә үтәргә?.. Уйланырлык иде яубашка. +Яубаш буларак атасы Мәңкүк карары белән үзенә килеп кушылган Биләү абасы яугирларын сул кулына куйды, ә үзе уң кулга басты. Каланы алырга хәзерлек көн-төн барды. Баламир углан һәрдаим яубаш кырында булды. Атилла яубаш һәр көн диярлек бәйгеләр уздырды, диварларга менәргә баскычлар ясатты. +Төп һөҗүм көне җитәргә ике көн калгач, Атилла яубаш табын җыйды. Биегрәк түмәрдә Атилла үзе утырды. Аның кырында кич якта гына кача-поса каладан чыккан һәм гуннар туктаган ыстанга иртәнге якта гына килеп җиткән Исла кешесе утыра. Хәбәре яхшыдан түгел. Каланы ике гарнизон легионер саклый икән. Бу зур көч иде. Җитмәсә алар кала эчендә. Моның өстенә капка сакчылары һәм магистр Гаурәнцәйнең башкисәрләре. Соңгылары аеруча куркыныч, дип әйткән Исла, чөнки бик тә яман орышалар икән. Атилла яубаш ягында бер өстенлек бар иде - римлылар атта сугышмыйлар, легионерлар җәяүлеләрдән генә тора. Далада гуннар өстен булсалар, калада җәяүлеләр өстен иде. Ахыр килеп, Атилланың империя сугышчылары белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашуы иде. Шул сәбәпле Атилла меңбашлары белән кат-кат киңәште, һәрберсенең фикерен тыңлады, хәтта багучы йөзбаштан да киңәш сорады. Багучы йөзбаш аңа әйтте: каладагы легионерлар әле булса борынгы каһарман Искәндәрнең ташбака ысулын кулланалар икән. Калага үтә алган хәлдә туннарны әнә шул ташбакалар каршы алачак, алар янына якын килмәле түгел - озын сөңгеләре белән дошманны чүплиләр генә, имеш. Атилла яубаш табындагы һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты. Гуннар зур сынау алдында тора. Йә алар калага үтеп кереп, дошманны җиңәләр, йә гасырлар буена бабалары хыялланган һәм Атилла яубашка кадәр килеп җиткән теләкне үти алмый һәлак булалар, йә булмаса әсир ителәләр. Римлыларга әсир төшкән хәлдә, колбиләүчеләр гуннар белән нәрсә эшләргә беләләр иде - Римга кадәр олы юл баганаларына кадаклаячаклар һәм тимер кадаклар белән. Бу римлыларның сыналган җәзалары. +Бер тапкыр әңгәмә барышында атасы аңа римлылар белән озын арбаларда орышулары турында сөйләгән иде. Әгәр дә мәгәр әнә шул озын арбаларга озын сөңгеләр бәйләп, атларны арткы күчәрдән тарттырып, ташбакага һөҗүм итсәк?.. Ләкин бит арбаларны калага кертәсе бар, ә ташбакалар каладан чыкмаячаклар, римлыларның көче яхшы ныгытылган калада. +- Яубаш Атилла, калага керү мәсьәләсендә минем сиңа бер киңәшем бар, - диде Баламир углан. Табындагылар барысы да угланга төбәлделәр. +- Ничек, ничек, Баламир меңбаш? - диде Атилла яубаш. +- Каланың капкаларын ачтыру өчен коллар белән әсир төшкән гот сәүдәгәрләрен җибәрергә кирәк. +- Сугышчыларыбызны коллар киеменә киендерергә? Шулаймы, Баламир углан? +- Шулай, яубаш Атилла. Алар артыннан калага һөҗүм итәргә. +- Юк инде, сәүдәгәрләр башта базарга кадәр үтәргә тиешләр, Баламир углан. Берише капкаларны ачарга, сакчыларны алырга тиеш булачаклар. +Яубаш Атилла түмәреннән торды, Баламир углан янына килеп, кулын кысты, һәм яңадан урынына барып утырды. +- Килештекме, Биләү абам, Баламир меңбаш киңәше белән? +- Акыллы киңәш, яубаш. Бу эшкә хәзер үк керешергә кирәк, хәзер үк. +Атилла яубаш Исла җибәргән кешегә карады. +- Сәүдәгәр йөзендә сез дә барырсыз. +- Яхшы, яубаш Атилла. Сакчылар мине беләләр, Исла мине һәрчак үзе белән йөртте. +Атилла яубаш уң кулын сабы энҗе-мәрҗәннәр белән бизәлгән кылычка куйды, авыз эченнән генә дога укыды. Шуннан ук кылыч абасы Биләү кулында бар иде, әмма Атилла белә иде инде, ул кылычны да тимерчеләр остасы Тугран ясаган. Ә алтын куллы Туграк да Ольвия каласында, ниндидер хуҗада тимерчеләр остасы булып эшли. Атилланың бу хәрәкәтен күреп, табындагы меңбашлар барысы да шул хәрәкәтне кабатладылар, һәммәсе дә авыз эченнән генә Тәңредән фатиха алдылар һәм кулларын кылычларына куеп. +- Сәүдәгәрләр калага таба иртәгә үк кузгалырлар, без алардан кала төшеп кузгалырбыз, - диде Атилла яубаш тора башлап. - Мин сезнең, меңбашларым, барыгызга да иминлек телим. +Бу - яубашның һөҗүмгә хәзерләнер алдыннан әйткән соңгы сүзе иде. +Иртәгә кузгалабыз дисәләр дә, коллар сайлау, аларга кием табу, арбалар хәзерләү атнага якын вакытны алды. +Ниһаять, көннәрдән-бер көнне гуннар иртән кояш чыгуга, тезләренә төшеп, Тәңреләреннән фатиха алдылар һәм Ольвия каласына таба кузгалдылар. Яубаш Атилла ыстан туктап торганда бер генә сәүдәгәрне дә калага таба уздыртмады. Ә легионерлар гадәттә каладан чыкмыйлар иде. Алар күчмә гуңнарны беләләр, аларга артык игътибар итмәскә тырышалар иде, гәрчә алардан мал-туар сатып алгаласалар да. Ахыр килеп, моңа кадәр күчмә туннарның Ольвия каласына беркайчан да һөҗүм иткәннәре булмады. Нигездә римлылар җирләренә туннарны җибәрмәү Германрих король өстендә иде. Ә Германрих король бу өлкәдә үз вазифасын җиренә җиткереп үтәп килде - колларны китереп сатты һәм үз иленә кайтып китте. Аннары Германрих король күп кенә күчмә туннар белән солыхта иде, ә солыхта булганнарын хәтта үз җирләрендә җәйләргә рөхсәт иткәли иде. Шуның өчен булса кирәк, кала сакчылары каладан ерак җәйләгән туннарга әллә ни игътибар итмәделәр. Хәйлә килеп чыгар төсле иде. +Сәүдәгәрләр артыннан төп гаскәре белән Атилла яубаш үзе дә калага таба кузгалды. Калага сәүдәгәрләр үтеп керә алган хәлдә алар ерак йөрмәскә тиешләр иде. Атилла яубаш көтүчеләр сайлады, зур булмаган көтү оештырды һәм калага таба алдан җибәрде. Үзе исә көтүгә ышыкланып, алар артыннан кузгалды. Биләү абасына Рим капкасына таба хәрәкәт итәргә боерды. Бу хәлгә Биләү абасы зарлана төшебрәк килеште, имеш, аның да готлар капкасыннан керәсе килә. Бер уйлаганда, аерма юк иде кебек. +Кич якта Атилла яубаш Хилхәл атакай киңәше белән Рухил абасына чапкынын җибәрде. Ләкин Рухил абасы да аңа үз чапкынын җибәргән булып чыкты. Чапкын Атилланы хәрәкәт иткәндә эзләп тапты. +- Әйт сөенчең, чапкын, - диде аңа атлары тигезләшүгә Атилла. +- Абаң Рухил хәбәр итә, яубаш Атилла: аскы готлар короле Ардарих безнең аркадаш булды һәм аны гаскәре белән Рухил абаң синең карамакка җибәрде. +- Король Ардарихның гаскәре зурмы? +- Король үз көчендә әле, яубаш. +- Ул хәзер кая? +- Ул сиңа бер көнлек юлда, яубаш Атилла. +Моңа ышануы кыен иде. +- Король Ардарих мина буйсынырмы? +- Ул сиңа буйсынырга дип килә, яубаш Атилла. +- Хилхәл атакай, Хилхәл атакай! - дип кала төшеп барган атакайны дәшеп алды Атилла. +- Аскы готлар короле Ардарих безгә килеп кушылмакчы, Хилхәл атакай. Ни кылыйм? +- Килә-килүгә үк антын ал, Атилла. +- Ишеттеңме, чапкын? Ардарих король минем кырыма килә-килүгә ант итәр. Бары тик шул шарт белән генә мин аны кул астыма алырмын. +- Мин ана, яубаш Атилла, сезнең һәр сүзегезне түкмичәчми җиткерермен. +- Имин юл сиңа, чапкын. +Чапкын атын җилле генә юырттырып китеп барды, Атилла аны карашы белән озата калды, һөҗүм башларга сакаулы көннәр калгач кына Ардарих король килә?.. Рухил абасы җибәргән. Ярдәмгәме?.. Уйланырлык иде монда. Ләкин начарга юрарга теләмәде. Вакыты ул түгел иде. Дөресен генә әйткәндә, Атилла Ардарих корольгә ышана төшә иде. Ә менә Биләү абасына ышанып җитми. Ниндидер кимсенү тоя кебек абасы. Аталары аны яубаш итмәгән өченме?.. Бик ихтимал ич. Моны Биләү абасы ничек кабул итәр?.. Киңәшмәде дә, ә инде хәл дә итеп куйды. Ардарих король иртәгә аның кырында булыр. Калага һөҗүм иткәндә Ардарих король Атилла яубашның яугирләренә арттан сөңге ташламасмы?.. Гомер буйларына римлыларга ялланып хезмәт иткән готларга ышанып буламы?.. +Атилла яубаш атын камчылый төшеп, алгарак үтте һәм бер ялгызы гына атын атлатып китте. +"Ардарих король, Ардарих король, - диде ул авыз эченнән генә. - Нинди максат белән юнәлдең син минем кырыма? Ихластанмы минем канат астыма керәсең, әллә булмаса кемгә булса да янә ялландыңмы? Әллә булмаса чынлап та Атилланың аркадашы булырга телисеңме?" +Атилланы җансакчысы куып җитте һәм Атиллага: +- Ардарих король безнең тарафта, яубаш Атилла. +- Минем кырга килсен, - диде Атилла атын тыя төшеп. +Ул арада биленә грекларның ятаганын таккан, калканын артка тагып куйган Ардарих король Атилла яубаш янына җитте һәм атыннан төшеп, бер тезенә чүкте һәм гуннар телендә вата-җимерә яубашка сәлам юллады, иминлек теләде. +Ат өстеннән генә Атилла аның сәламен алды, атына атланып, янәшә кузгалырга кушты. +- Хөрмәткә ия король, башта мин минем кул астына керергә теләвеңнең сәбәбен белергә теләр идем. Ни сәбәпле римлылардан йөз чөердең дә, ни өчен нәкъ менә минем төмәнгә килеп кушылырга булдың? +- Мин-минлекләре тәмам башларыннан ашкан, үтә тәкәббер һәм үзләрен бар халыклардан да өстен күреп, югарыдан караган римлылардан тәмам гарык булдым мин, яубаш Атилла. Мин император кызының кулын сораган идем, ә ул миңа: "Мин теләсә кемгә ялланырга торган готка бирергә кыз үстермәдем", - диде. Мине мыскыл итте, рәнҗетте. +Шулай диде дә король барыр җайда хәнҗәре белән уч төбенә кадады һәм канлы кулын Атиллага сузды. Бу аның анты иде. Атилланың бу хакта ишеткәне бар иде. Атилла аңа уң кулын сузды. +- Король Ардарих, без иртәгә калага һөҗүм итәбез, - диде Атилла. - Капкалар ачылуга, җәяүле яугирләрең белән беренчеләрдән булып син бәреп керерсең. Шул булыр минем сиңа тәүге әмерем, король Ардарих. +- Мин синең әмерең кабул иттем, яубаш Атилла. Без, готлар, орышларда сынатмый торган идек. +- Калганын каланы алганнан соң, король Ардарих, каланы алганнан соң. +Атилла атына камчы белән сукты һәм алга чыгып, җилле генә юырттырып китте. Алар кала янына кояш баегач, хәтта караңгы төшә башлагач кына килеп туктарга тиешләр һәм шау-шусыз. Сәүдәгәрләр инде калага кергән булсалар кирәк, Атилла керәсе капка янында күренмиләр. Атилла кире борылды, яугирләренә кала янындагы урман артында туктарга боерды, һәм әйтте: +- Ут алмаска, шауламаска, атларны елга буенда калдырырга! +Атилла янына Айгөл апасы килде, атыннан төште. +- Готлар королен кабул иттең түгелме, энем? +- Иттем, апам, мин аңа ышанам. +- Ышануың әйбәт. Тик араларына ышанычлы шымчыларың җибәр. Сакланганны саклармын дигән Тәңре. +- Яхшы, апам. Шулай итәрмен. Хәзер миңа меңбашларым белән сөйләшергә кирәк. +- Күркәм арбасы янына да туктап кит. Ул сине көтә, малае бар, малаең диюем. +- Мин Күркәмне каланы алгач малай белән котлармын, апам. Сөйләштекме?! +- Малаең синең дәвамың, Атилла. +XIX +Магистр Гаурәнцәй күпне күргән тәҗрибәле ясак җыючы иде. Ул заманында бик күп орышларда катнашты, готларны да кыйнады, аланнарны да, венедларны да рәнҗетте, хәтта сарматларга да кул сузгалады. Ләкин бүген каланы боҗрага алган гуннар хакында ишетеп белсә дә, алар белән император магистрына орышырга туры килмәгән иде. Ни батырлар дип әйтсәләр дә, ул аларны барыбер варварлар рәтенә кертте, шуның өчен каланы гуннар боҗрага алганнар дигән хәбәргә бик үк исе китмәде. Чөнки каланы империянең ике көчле легионерлар гарнизоны саклый иде. Заманында зур вә исемле полководецлар санында йөргәнгә, ул гарнизон полководецлары белән дә киңәшеп тормыйча үзе биләгән бинада калды. Ни өчендер легионерларның полководецлары да Гаурәнцәй белән киңәшеп торуны артык санадылар бугай, килүчеләр булмады. Димәк, полководецлар үз көчләренә ышаналар, тәҗрибәле Гаурәнцәй киңәшенә мохтаҗ түгелләр. Магистр Гаурәнцәй бернәрсәне ачык белә иде: кала кирмәненең капкаларын ачмаган хәлдә варварлар эчкәре үтеп керә алмаячаклар. Ә оста укчыларга дивардан торып варварларны чүпләве кыен булмаячак. +Ләкин легионерлар, нәкъ Гаурәнцәй кебек уйлап, орышка хәзерләнгән арада кемдер гот сәүдәгәрләре коллар сатарга алып кергән Төньяк капканы ачкан һәм гуннар өерөер калага тула башлаганнар, дигән хәбәр ирешүгә, магистр Гаурәнцәй бу хәлгә ышанмыйча, үз кешеләре белән шул тарафка ашыкты. Ул туннарның калага үтеп керә алуларына ышанмады, әмма ачык капка янына җитәрәк аннан агылып кергән атлы туннарны һәм җәяүле готларны күреп, ни кылырга белми туктап калды. +Магистр чарасыз калып, артына әйләнеп карады. Аның кул астында утны-суны кичкән йөздән артык кеше булса да, атлы туннарга һәм озын сөңгеле готларга каршы тору мөмкин түгел иде һәм ул кулын күтәрде. Имеш, туктагыз, киңәшик. Ул арада елгыр сугышчысы алгарак чыкты һәм магистрга: +- Магистр, ышан, без варварларны куып чыгарып, капканы ябарбыз, ул арада легионерлар килеп җитәр. +Күпне күргән батыр сугышчы хаклы иде һәм Гаурәнцәй аңа җавап бирми кылычын кынасыннан суырып чыгарды һәм кешеләрен алга таба әйдәде. Ләкин капка янына үтү мөмкин түгел иде инде - гуннар озын арбалары белән капкадан кереп баралар иде инде. Ул арада гуннар һәм җәяүле готлар Гаурәнпәйнең кешеләрен күреп алдылар һәм аларга каршы киттеләр. Аттагы гуннар магистр кешеләрен бик тиз тулганага алдылар һәм укка ала башладылар. Күз ачып йомганчы, магистрның күпне күргән батыр сугышчылары аркаларына, күкрәкләренә кадалган уклардан әле анда, әле монда тәгәрәп китә башладылар. Гаурәнцәй улын артына яшерә төшеп, диварга таба чигенде, үзенә аткан уклардан калканы белән саклана-саклана диварга барып төртелде. Ана гуннар шундук аркан ташладылар. Гаурәнцәй хәтта чажлап килгән аркан тавышын ишетте, икенче мәлдә инде аркаң аның гәүдәсен кысып алды һәм аны аяктан егып, сөйрәп алып киттеләр. +Атасын аркан белән сөйрәтеп алып китүләрен күреп, Аэцәй атлы улы кулындагы кылычын ташлап, кулларын күгәрде. Ул арада аның янына төп кебек юан гәүдәле ат менгән берәү килеп туктады һәм тәкатьсез калган магистр улы аны шундук таныды - Юстин тимерчесе идее ул. +- Һо-һо, магистр улы Аэцәй безнең кулда, - диде тимерчеләр башы артына килеп туктаган чем-кара атка атланган кешегә. +- Атасын да, улын да сак астына ыстанга! - дип боерды кара айгырга атланган кеше һәм ары таба китеп барды. Бу мәлдә зур кала мәйданында ташбакалар ясап, легионерлар гуннарны көтәләр иде инде. Империянең тынычлыгын саклаучы легионерлар, гасырлар буена варварларны империя җирләренә кертмичә торган батырлар. +Калын калканнар астына качкан легионерлар кирәкмәгән озын сөңгеләр белән коралланганнар. Кемдә булса ташбакага якыная икән, бер калкан чак кына читкә тайпыла һәм елан угы кебек очлы сөңге корбаны булганын сизми дә кала. Бөек Искәндәр сугыш алымын Рим легионерлары әле булса кулланалар иде һәм, әлбәттә, тагын да камилләштерә төшеп. +Кара айгырга атланган Атилла яугирләренә ике канатка аерылырга боерды, һәм алда арбаның артыңа атлар җигелгән һәм алгы күчәргә беркеткән озын сөңгеләр пәйда булды. Мәйданда ташбакалар берничә иде, ләкин сынау йөзеннән башта беренчесен юк итү кирәк иде. Яугирләре икегә аерылуга, Атилла озын арбаны ташбакага юнәлтергә дип ишарә ясады. Ат менгән туннардан һәм җәяүле готлардан саклану өчен ташбака чынлап та әйбәт чара икән. Ташбакага һичкем якын килә алмый, килә икән, шундук аны гүя елан чага. Ләкин озын арбага бәйләнгән сөңгеләр арттан җиккән атлар көче белән ташбаканы икегә аерды, ташбака астындагы легионерлар сибелергә мәҗбүр булдылар. Ә гун укчыларына шул гына кирәк, алар шундук легионерларны утка ала башладылар. Ташбака күзгә күренеп эреде, юкка чыкты. Моны күрде дә, яубаш Атилла өзәңгесенә басып: +- Урра! - кычкырды. +Урра тавышы белән калган озын арбалар да мәйдандагы ташбакаларга һөҗүм иттеләр. Менә кайчан империянең җиңелмәс легионерлары күзгә күреп эри башладылар, сибелделәр, таралдылар, кайсы-кая кача башладылар. Укчылар аларны укка алдылар, җәяүле готлар исә, аларны куып җитеп, аркаларына сөңгеләрен батырдылар. Ташбака астындагы легионерлар калканнары сибелүгә, һични кыла алмый күпләре әсир төштеләр, кулларын күтәрделәр. Мәйдандагы ташбакалар сүтелүгә, Атилла батыр егетләре белән көньяк капкадан кергән Биләү абасына ярдәмгә ташланды. Ләкин монда да сугыш гуннар исәбенә тәмамланып килә икән инде. Биләү абасы күп кенә легионерларны әсир иткән, күпләрен кырган, әлбәттә инде абасы ягыннан да югалтуларсыз булмаган. +Атилла энесен кара айгырда күрүгә, Биләү абасы алмачуар атын куалый-куалый аңа каршы китте һәм: +- Урра, Урра! - дип кычкыра-кычкыра. - Җиңү, Җиңү. Атилла, Җиңү! Урра! +Ләкин әле тегендә, әле монда орыш, кан кою бара иде. Әмма кояш баюга таба тәгәрәгәндә Ольвия каласында каланы саклаучы бер генә легионер да калмаган иде инде, күбесе ятып калсалар, беришми әсир ителгән иде. Яубаш Атилла яугирләренә каланы өч көнгә таларга калдырып, туктаган ыстанына юнәлде. Аның күңеле җиңү тантанасы белән тулы иде. Шушы куанычтан әле аның Тәңресе ишетерлек итеп кычкырып җибәрәсе, әле тизрәк капкадан чыгып, Күркәме туктаган ыстанга очасы килде. Ләкин ул тегесен дә, монысын да эшләмәде - кире калага борылды. Күрде ич ул, абасына ярдәмгә килгәч, ул аның йөзендә, йөзендә генә түгел, күзләрендә дә ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән ачу катыш ярсу күргән иде. Ләкин ул моңа игътибар итеп тормаган иде, хәзер исә кире калага таба борылгач, янә икеләнә калды. Кала аның кулында, яугирләре кала Халкын талый. Бу, әлбәттә, бер дә килешә торган нәрсә түгел, тик нишләмәк кирәк, җиңелгән халыкны талау борынборыннан килә-калган гадәти хәлгә әверелеп киткән. Ул гына бу яман гадәтне туктата алмас. Моны башлап җибәрүчеләр борын заманнарда кытайлылар булсалар, аларның бу яман гадәтен римлылар дәвам итәләр, ахыр килеп, бу яман гадәт варварларга да күчә. Юк, ул аларны туктата алмас, аңламаслар аны яугирләре... +Атилла атын янә капкага таба борды, җансакчыларына исә калырга кушты. Капканы чыгуга, ул кара айгырын үз иркенә җибәрде, ат сөлек кебек сузылып чаба башлагач, кулларын җәеп Тәңресенә: +- Имин бул, имин бул, Тәңрем, имин бул! - дип кычкырды. +Күркәм хатынның чатыры күренде, ул атын тыя төште, кара айгыр юртуга күчкәч, янә Биләү абасын күз алдына китерде. Ә бит борынгы төрки бабаларының гадәте буенча яугир әсир иткән, йә булмаса теге йә бу илне яулаган байлыкка тарган сугышчы җыйган байлыгының өчтән бер өлешен тылдагы халыкка, ярты өлешен угланнарга, ә дүрттән бер өлешен үзенә алып калырга хаклы була. Бу гадәт, язылмаган канун ерак Угыз бабалардан ук килә. Син, Атилла, яубаш буларак Ольвия каласын кан коймый диярлек кулыңа төшердең һәм син бу гадәтне бозарга җыенасыңмы?.. +Хатыны Күркәм тапкан өченче улын кулына алып, аңа Тәңредән иминлек-саулык, игелек теләп, күккә карап кергәч, Атилла баланы анасына бирде һәм хатынның битеннән сөеп алды. +Хатын янында имчәк имгән балага бераз карап утыргач, Атилла үз чатырына кайтты һәм түр яктагы аю тиресе җәйгән урынга сузылып ятты. Һәм башына килгән беренче уе: "Иртәгә үк атама чапкыным җибәрәм, җиткерсен сөенчене, көллерсетү оясы Ольвия каласы безнең кулда". +Икенче көнне Биләү абасы чатырыңа килгәч аңа болай диде: +- Абам, мин атабызга чапкыным җибәрдем инде. Әйттем, атна-ун көннән Германрих король җирләренә таба кузгалачакбыз. Хак, әйткәнменме, абам? +- Мин дә атама сөенче белән чапкыным җибәргән идем, - диде Биләү абасы тезләрендә яткан Тәңре кылычын сыйпый-сыйпый. +- Яхшы, ике сөенчене бергә алыр, - дип сүзне икенчегә борды Атилла: - Германрих король Немоград каласында утыра икән, без шунда таба кузгалырбыз, абам. Мин әйттем. +Атилла атасы кебек "Мин әйттем" диюгә, Биләү абасы ирен чите белән генә елмаеп куйды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Биләү углан да белә иде, Рим императорына даладан, урман халыкларыннан коллар җыеп, сатып ятучы Германрих корольдән үч алырга тиешләр алар. Аталары шундый әмер бирде аларга, аталары васыяте. +Ике көннән кала талану вакыты үткәч, Атилла чатырына табын җыйды һәм меңбашларына шул ук сүзләрне кабатлады - алар Германрих король җирләренә таба кузгалырга тиешләр. Яубаш Атилла хаклы иде, берәү дә сүз катмады, барысы да яубашның әмерен карусыз үтәргә ант иткәндәй, күктәге Тәңрегә кул күтәреп дога кылдылар. +Яубаш Атиллага шул гына кирәк иде дә. +XX +Кала таланып, мәетләр җыелып күмелгәч, Атилла яубаш янә табын җыйды. Бүген исә ул таланган һәм һәр яугир кулына кергән малны вә әсирләрне борынгы бабам бүләргә тиеш иде. Гадел рәвештә. Табында Атилла юк-юк та абасы Биләүгә күз төшереп алды, абасы исә бу хәлгә уңайсызлана башлады. Ахыр тамак кырды. Нидер әйтергә җыенды, әмма аңа әйтергә бирмәделәр. Япма ачылды һәм яубашның җансакчысы: +- Яубаш Атилла, әсир ителгән легионерларны китерделәр, - диде. +Барысы да дәррәү кубып, чатырдан чыктылар. Атилла яубаш чатыр кырына тезелеп баскан әсирләрне күздән кичерде. Ул белә иде, Хилхәл атакайның сөйләгәне бар иде, Рим легионерлары варварларга карата шәфкатьсез булалар һәм, күрәсең, үзләре дә варварлардан шәфкать көтмиләр иде. Чөнки римлылар әсир ителгән готларны һәм тюрковны астылар, кистеләр, хәтта кылычтан уздырдылар, ул гынамы, арыслан кебек җанварларга ботарларга ташлаудан да баш тартмадылар. Бигрәк тә баш күтәргән хуҗаларыннан качкан колларга рәхимсез булдылар легионерлар, калганнарга гыйбрәт булсын өчен әллә ниткән яман җәзалар уйлап таптылар, һәм легионерлар үзләре дә бүген варварлардан рәхим-шәфкать көтмиләр иде. Магистр Гаурәнцәй белән угылын алга чыгарып ук бастырганнар. Шул мәлдә Атилла яныңа тимерче Тугран килеп басты. +- Әсирләр белән нишлибез, яубаш Атилла? +Атилла бертын дәшми торды, аның кулында йөзләрчә әсир ителгән легионер, һәммәсе дә орышта катнашкан. Үзләре кебек башкаларга гыйбрәт булсын өчен ат койрыгына тактырасы да иде үзләрен, кичтән үк Хилхәл атакай Атилланы кисәтеп куйды - явыз булма, явызлык белән җиңелгән халыкның шәфкать мәхәббәтен яулап булмый. Хилхәл атакай хаклы иде. Бу әле яу башы гына. Әнә шул яу башында ук явызлык кылса, ул кылган явызлык бик тиз императорга гына түгел, бөтен империя халкына ирешәчәк, һәм аларны ары таба коллыктан азат итүчеләр сурәтендә түгел, иң яман җимерүчеләр итеп кабул итәчәкләр. Күпме генә әсир төшкән легионерларга тешен кысып карап тормасын, күпме генә кичә дошманнары булган әсирләрне кызганмасын, аңа Хилхәл атакай тәкъдимен кабул итәргә туры киләчәк. Кичә ул Хилхәл агакайны аңларга теләп: "Нишлим соң мин алар белән?" - дип сорады. "Син аларны иреккә җибәр", - диде Хилхәл атакай. Хәтта тәкъдимен дәлилләп тә тормады. Хак. Хилхәл атакайның бу киңәше яубаш Атиллага ошамады, хәтта эченнән генә: "Булмас ул, атакай", - дип куйган иде. Ләкин бүген, әсирләрне каршына кигереп тезгәч, хаталануын аңлады. Җитмәсә, кичә балага исем куштырганда Хилхәл атакай кисәткәндәй: "Адәм баласы дөньяга явызлык кылу өчен килми, олан", - дип әйтеп ташламасынмы. Әнә шул сүзләр Атилла яубашның тәмам йөрәгенә уелып төшкәндәй булды. Хәзер инде ул әсирләрне иреккә җибәрү ягында иде. Тик соңгы мәлдә янә уйга калды: ышанырлармы варварлардан рәхимсез үлем көткән легионерлар. Чөнки римлылар үзләре коллар белән рәхимсез кыланалар иде. +- Яубаш Атилла, - диде тимерчеләр башы. - Легионерларның күбесе империя мәнфәгатьләрен яклап, орыш кырында ятып калдылар, алар инде җир куенындалар, ә менә боларның язмышын син, яубаш, хәл итәсең. Ә менә болары аталы-уллы Ольвия халкыннан ясак җыючылар - магистр Гаурәнцәй һәм аның улы Аэцәй. Магистр Гаурәнцәйнең сиңа сүзе бар, яубаш Атилла. +- Әйтсен, - диде Атилла. +Магистр Гаурәнцәй ярты адым гына алгарак чыгып басты, бик озак тимерче Тугранга нидер аңлатты. Ниһаять, алар бер-берсен аңладылар бугай, тимерчеләр башы Атиллага таба борылып: +- Магистр Гаурәнцәй үзе хакында император Феодосийга мөрәҗәгать итәргә куша. Юк, үтенәм, ди әнә. Әйе, үтенә. Император сараенда аның баҗасы Вигиләй эшли икән. Имеш, иң әүвәл ул аны сатып алачак. +- Син аңа әйт, тимерчеләр башы Тугран, гуннар коллар сатмыйлар, аларның максатлары - колларны азат итү. +Гуннар телен аңламаса да, сүз сөрешендә Гаурәнцәй бераз чамалады - сүз аның турында бара. Шул мәлдә Гаурәнцәй улы Аэцәйнең кулыннан алды, угланны алгарак чыгарды, нидер әйтергә теләде, әмма әйтмәде, тыелып калды. +- Кем вазифасын үти бу әсир сарайда? +- Сенатор ярдәмчесе, хөрмәткә ия кеше, - диде ашыга төшебрәк Гаурәнцәй. - Анык җиткән кызы да бар, ул да калада. +- Кая ул кыз? - дип сорады Атилла. +- Кыз алачык тотучы Юстин хуҗада, мин аны шунда качырган идем, тимерче белә, - диде Гаурәнцәй. +- Минем алачык тотучы хуҗамда чынлап та бер кыз бар, яубаш Атилла, - диде тимерчеләр башы Тугран. - Алачыкта мин хезмәт иткән идем, мин аның бернәрсәсенә дә тидермәдем. Хуҗаның кызы бар, мин аңарга өйләнергә җыенам, яубаш Атилла. +- Бу чынлап та шулаймы, Тугран? +- Бу чынлап та хак, яубаш Атилла. Без анда синең яугирләрең өчен менә дигән корал җитештереп торырбыз. Кала безнеке, димәк, хуҗалар да безгә ясак түләргә тиеш булачаклар. +Атилла чак кына арттарак басып торган Хилхәл атакайга карады. Янәсе, атакай бу эшкә ипчек карый. +- Тимерчеләр башы акыллы фикер әйтте, яубаш Атилла. Гаскәр атсыз булмаган кебек, гаскәриләр коралсыз да булмый. Ольвия каласы безгә корал җитештереп торыр, ә Тугран калага баш булыр. +- Ишеттегезме, меңбашларым? Хилхәл атакай ни ди. Ольвия каласы тимерчеләре безгә корал җитештереп торачаклар. Биләү абам, син дә ишеттеңме? +- Ишеттем, яубаш Атилла, ишеттем. +- Ишетсәгез, инде хәзер минем карарым тыңлагыз. Магистр Гаурәнцәй баҗасы Вигиләй кызы белән улы Аэцәйне миндә әманәт итеп калдыра. Ә үзе, - диде Атилла бераз тыела төшеп. - Ә үзе азат. Дүрт ягың кыйбла, магистр Гаурәнцәй, дүрт ягың кыйбла. Кая телисен - шунда кит. Шулай ук һәр әсир ителгән легионерга ирек игълан иләм, ирек. Телиләр илләренә кайтып китәләр, телиләр, бездә калалар, минем дәрәҗәле яугирләрем булалар. Телиләр шушы җирдә авыл утыралар, өйләнәләр, безгә ашлык җитештерәләр. Ашлыкның уннан бер өлеше безгә, калганын базарда сата алалар. Терлек үстерүчеләргә җир-биләмә биреләчәк. Бу йөкне мин янә Тугран кардәшемә тапшырам. Мин әйттем! +Ләкин яубаш Атилланың бу сүзләрен бар әсирләр дә аңламадылар, Тугран аларга кат-кат тәрҗемә итте, кат-кат аңлатты. Ниһаять, әсирләргә Туграңның сүзләре барып җитте бугай, әсирләр бер-берсе белән кочаклаша, хәтта елаша башладылар. Иллә магистр Гаурәнцәй булган хәлгә һаман ышанмый тора иде әле. Ышанырлык хәл идеме, варварларда гына түгел, империядә булган хәл түгел бу. +- Чишегез әсирләрнең богауларын! - дип боерды Атилла. - Ирек аларга, ирек! +Барысы да кайсы-кая таралышкач, Атилла янына Айгөл апасы килде. +- Өченчеңә матур исем куштыргансың, Атилла энем - Ирнак. Матур исем. Килен дә канәгать калды. +- Син сарайга кызыкма, син үзең император сарае кебек сарай күтәр, Атилла энем, үзең. Император сараенда син кеше кешесе булачаксың, ә син үзбаш яшәргә тиешсең, императорларны көнләштерерлек итеп. +- Мөмкин хәлме бу, апам?! +- Мөмкин итсәң, бик мөмкин, Атилла энем, бик мөмкин. Әнә шулай көтмәгәндә яубаш Атилла күңеленә әллә ниткән кеше әйтсәң кеше ышанмастай оеткы салып китте апасы. Бу сүзләрне ул бик еш исенә төшерде һәм апасын кат-кат тыңлагандай сәер бер халәттә калгалады. +Шул вакыт аның янына тимерче Тугран килде. +- Без иртәгә алачык хуҗасы Юстин йортына барырбыз, яубаш Атилла. Тимерче тугранның яшь хатынын күрергә. +- Яңа коралларын да күрергә дип өстәде тимерче Тугран һәм калын иреннәрен киң җәеп елмайды. Чөнки тәүге көндә, хуҗаның бер нәрсәсенә дә кагылдырмагач, корал алачыклары тоткан хуҗа Юстин үз кызын ана кияүгә бирергә ышандырган иде инде. Ни гаҗәп, ата кеше кызым үзе дә риза, дигән иде. +XXI +Өрәк елгасы буйлап җәйләгәндә көтмәгәндә Атилла яубаш ыстанына сенатор ярдәмчесе Вигиләй килеп төште. Атилла аның артыннан Константинопольгә илчесе Исланы җибәргән иде, тегесе исә Атилланың үтенечен җиренә җиткереп үтәгән һәм менә сарай корты Вигиләй аның каршысында. Моңа ышануы кыен иде, ләкин ышанмаслык та түгел иде - Вигиләй аның каршында. Вигиләй артыгы белән бай киенгән, өстенә алтын җепләр белән тукылган сырма кигән, үзен шактый эретерәк тота. Килмәс иде Атилла каршына, аның унҗиде яшен тутырган кызы, бер шайтан белә ниндидер юллар белән варварлар яубашы Атиллага кияүгә чыгарга ризалык биргән. Ләкин кызның үтенечен искә алып, варвар булса да, Атилла яубаш аның атасын көтте. Гәрчә мөмкин булса да, Юстин хуҗа йортында торган кыз янына керми йөрде. Инде кызның көткән атасы да килде. +Сенатор ярдәмчесе Вигиләй Атилла чатырына баш ими генә керде. Атилла аңа каршы атлады, күрешергә кулын сузды. Сенатор ярдәмчесе варварлар яубашына теләртеләмәс кенә кулын бирде. Вигиләй чатырга керә-керүгә үк булачак киявен күздән кичергән иде. Калкурак яңаклы, җәенкерәк борынлы, киң маңгайлы, зәңгәр-яшькелт күзле бу адәм аңа шактый кырыс күренде. Җилкәләре киң генә түгел, бик киң, Хода бер кешегә ике кешенең җилкәсен биргән кебек, муены башы белән тоташып киткән диярлек. Өстендәге киеме гади, әмма булачак кияүнең аякларында үтә кызыл итекләр, күз камашырлык, хәтта чигүле бугай. Билендәге билбавы да кул киңлек һәм асылташлар белән бизәлгән. Сул кулында шактый озын кылыч, путасының уң ягында сабы асылташлар белән бизәлгән хәнҗәр. Сырмасы тезенә җитәр-җитмәс, ләкин чабу астыннан ниндидер балаклы кием күренә. Мондый киемне күрмәгән Вигиләй яубаш Атилланың әнә шул киеменә шигәеп карап торды, иллә бу хакта сорарга кыймады. +Исән-имин килеп җиттегезме? - диде Атилла. "Бабай" дип әйтәсе иткән иде, тыелып калды. +Вигиләй яубаш Атилла күрсәткән түмәргә барып утырды, кулларын тезләренә куйды һәм бертын башын иеп торды да, Атиллага туры карап: +- Әйтегез әле, яубаш Атилла, минем кызым сездә колмы, әллә булмаса чынлап та хатыныгыз буласымы? +Яубаш Атилла бер читтәрәк утырган Туграм тимерчегә карады. +- Әйт, Тугран, кызга мин туйлап өйләнәчәкмен, туйлап, зурдан кубып. Әйт, гун яубашлары җарияләр тотмый. Кызны ошаткан гун йә аны хатыны итә, йә кемгә булса якын кешесенә кияүгә бирә. +- Атилла яубаш минем кызыма өйләнмәдемени әле? - дип сорады Вигиләй. +- Яубаш Атилла кызга вәгъдә бирде, атасы рөхсәтеннән, ягъни ризалыгыннан башка өйләнмәячәк, ягъни үзенеке итмәячәк. +- Варвар, ә итагатьле булырга тели, - диде Вигиләй һәм Тугранга бу сүзләрне аудармаска кушты. +- Нәрсә-нәрсә? - диде дип сорады яубаш Атилла Тутраннан. +- Яубашның вәгъдәле булуың хуплый. Әйт ана. Мин кызымны алып китә аламмы? - ди. +- Юк, - диде Тугран Атилла өчен. - Юк, Вигиләй. Кызга сез риза булсагыз да, булмасагыз да яубаш барыбер өйләнер, чөнки кыз ризалыгын бирде инде. +- Мин риза булмый кая барыйм. - диде Вигиләй. - Кая бара алам мин? Әйт аңа шулай дип. +- Атилла киявегез кырында кала аласыз. Вигиләй. +- Атилла кырында?! Мин?! +- Аның ун кулы була аласыз. Яубаш моңа риза булачак. +Вигиләй әле яубаш Атиллага, әле Тугранга карап алды һәм: +- Мин риза булсам, ул миңа ни вәгъдә итә ала? +- Сез теләгән барысын да. Ул сезне үзенең беренче илчесе итәчәк. +- Миңа бу хакта уйларга вакыт бирелерме? +- Күпме телисез. Вигиләй, күпме телисез, Яубаш тиздән Дунайны, сезнеңчә Истрны кичәчәк. +Моның өчен аңа башта Германрих корольне, аннары Рим императоры белән килешергә, ахыр Византия белән күзгәкүз орышырга туры киләчәк. +- Ул тиздән Германрих корольгә таба кузгалачак, кызыңа өйләнгәч тә, аны туздыргач, Истрны кичәчәк, бәлки башта Византиягә ташланыр, аннары Римга. +Вигиләй һичнигә игътибар итми, чукынып алды, япма ягына карап: +- Хода сакласын, һич булмас димә, һич булмас димә. - дия-дия урыныннан кузгалды. - Мине кызым янына илтегез, минем башта кызым күрәсем килә. +- Мин сезне кызыгыз янына үзем алып барырмын, - диде тимерче Тугран һәм яубаш Атиллага нидер әйтте дә, Вигиләйне ияртеп чатырдан чыгып китте. +- Әйт әле, чемет әле мине, хөрмәткә ия кеше, чынмы бу хәл, мин гуннар яубашы Атилла кырында булдыммы?.. Бит безнең халык аны гомумән кешегә охшамаган ниндидер әкәмәт бер зат дип сөйли. Ә ул кеше янында кеше икән. +- Яубаш Атилла әйбәт кеше, сезгә һәйбәт кеше булачак, Вигиләй. Ышан. +Вигиләй белән тимерче Тугран чатырдан чыгып китүгә, Атилла янына җансакчысы керде. +- Яубаш, легионерлар башы Идекәй бездә калырга булды. +- Керсен, - диде Атилла. +- Идекәйнең янында улы да бар. +- Керсеннәр, - диде Атилла һәм торып, ишекле-түрле йөреп килде. +Чатырга ике кеше - аталы-уллы килеп керделәр. Атилла аларга ишек яныннан урын күрсәтте, үзе түргә узды. +- Йә-йә, - диде Атилла. +- Идекәй гунча яхшы белә, - диде җансакчысы. +- Хуш, канкардәш, хуш, сөйләп җибәр. +- Мин йөз легионер белән эш иткән кеше, яубаш Атилла. Улым Орест гарнизонда бетекче иде. Уйлаштык-уйлаштык та без сездә калырга булдык. Мәңгегә. +- Мәңгегә үк, - диде Атилла көлемсерәп. - Ихластанмы бу сүзләрең? +- Хыянәткә барсам уң кулым кисәрсең, яубаш Атилла. +- Хуш. Инде тыңла. Сиңа өйләнергә туры килер, угылың миңем кырда калдырырсың. Мин аны бетекчем итәрмен. Тугры хезмәт итсә, мин аңа мулдан түләрмен, шул исәптән сиңа да. Хилхәл атакайны дәш! Һәй, җансакчы, Хилхәл агакайны дәш! - дип кычкырды Атилла. +Ал арада Хилхәл атакай килеп керде. +- Ни бар, Атилла? +- Менә бу егеткә, Орест дидеңме әле аты? Әйе. Орестка, бар булган язмаларыңны да тапшыр. Бүгеннән ул синең кул астымда. Ә атасы Идекәйне дә кырыңа ал. Мин аны илчем итәрмен. +* * * +Икенче көнне бәби туе булды. Туйда тукмак та биер, диләр. Гуннар гаҗәеп матур итеп туй итә беләләр икән, варварлар гына димәссең. Вигиләй туйда булды. Күрер-күзгә ябыгыбрак киткән кызыннан күзен дә ала алмый тордыторды да күз яшен сөртә-сөртә: +- Кызым, балакаем, син бу варварларга үзе теләп ышанасыңмы? +- Ышанам, - диде бер дә исе китмичә кызы. +XXII +Рим. Азия халыкларын бирәннәр дип үртәгән һәм һәрчак ашау чамасын белгән, шуның белән горурланган, Италия җирендәге күршеләре "юан этрусклардан" көлеп яшәгән чорлар да үтеп китә. Шалкан белән боламык ашаудан ерак китмәгән римлылар безнең эраның беренче гасыр башында тәмлетамак бирәннәргә әвереләләр. Митридат сугышыннан соң (Кече Азиядә булган сугыш) Рим колонистларының өстәлләре Меотида (Азов диңгезе), Әрмәнстан, Африка якларыннан китерелгән ризык-байлык белән тула. Әлбәттә инде яуланган колонияләрдән китерелгән нигъмәтләр бары тик колбиләүчеләр өстәленә генә хәстәрләнә. Колбиләүчеләр үрдәкнең муен итен, түшен генә ашыйлар, калганнарын хезмәтчеләренә, аякларын исә пешерминитми колларына ташлаганнар. Тавис кошларын да, сайрар сандугачларны да кызганмаганнар алар (табынны бизәү өчен һәр ризыкка сандугач телләре тезеп куя торган булганнар). Бирәннәр башында элеккеге яубаш Лукулл торган. Аны заманында яубаш Помпей алыштыра. Шушы гарьлеккә түзә алмыйча, Лукулл, дәүләт эшләрен ташлап, диңгез буена үзенә бер вилла-утар салдыра һәм Римдагы байларның баена әверелә. Колачлы яшәү рәвеше белән Лукулл фарсылар шаһиншаһын да уздырып җибәрә. Чөнки бу чорда римлылар сүз әйләнешенә: "Лукулл кебек яшисең", - дигән гыйбарә керә. Әгәр дә мәгәр берәүнең миләш чыпчыгы ашыйсы килә икән, УЛ ике дә уйламый Лукуллга юнәлгән, чөнки Римда тәмле итле миләш чыпчыкларын ул гына үрчетә торган була. Диңгез балыклары да Лукулл табыныннан өзелми. Моның өчен ул үзенең вилла ишегалдыңда зур чокыр казытып, диңгез суын керттерә һәм шул күлгә диңгез балыклары җибәрә. Аларны бик яхшы ашата. Лукуллдан күреп, Римның башка колбиләүчеләре дә вилла ишегалларына диңгез суын ерып кертеп, балык үрчетә башлыйлар. Лукулл бигрәк тә кыргый диңгез балыкларын ярага торган була. Чөнки кыргый балыклар кеше итен яраталар. Ә Лукулл үзенә хыянәт иткән, хыянәт итмәсә дә сәбәбен табып, йә булмаса йомышын төгәл үтәмәгән өчен колларын үтереп күлдәге кыргый балыкларга ашата торган булган. Ул моны балыкларның ите тагы да тәмлерәк булсын өчен эшләгән. +"Борынгы Рим тарихы" китабыннан. +История Греции и Рима тарихыннан - том I. 503-504 стр. +Бу хәл 428 елда була. Дөньяны колачларга омтылган Рим империясе башкаласы гасырлар буена җыйган дәрманын югалтып, көнчыгыш тарафта икенче Рим - Византия көчәеп киткән чор. Византиядә христиан дине шактый нык җирлек табып, аякланып киткән дәвер, көнчыгыш империя тәхетендә император Феодосий утырган елда була бу хәл. Әнә шул елларда шаһиншаһ Бәһрам котыртуына инанып, гуннар йөзендәге ак төрекләр беренче тапкыр империя терәге булган өске готларга каршы яуга җыеналар. Яу кузгалырга бер төн калгач, ак төрекләр ыстанында коточкыч бер фаҗига була. Җен карчыгы Тутакай гуннар ханы Мәңгүкне хәнҗәр белән кадап үтерә. +Бу хәбәр ирешүгә, угланнар төмәнбашларын җәйләүләрдә калдырып, үз кырларына сакчыларын гына алып, төп ыстанга ашыктылар. Угланнар Рухил, Рамул, Биләү һәм Атилла күп тә үтми төп ыстанга кайтып төштеләр. +Аталары ян-яклары күтәртелгән зәңгәр чатырда ята - җиләс җирдә ап-ак киез өстендә ята иде. Угланнар гуннар ханы Мәңгүккә кул күтәргән карчыкны эзләп тормадылар, чөнки аны ат койрыгына тагып җәзалаганнар икән инде. Аның артыңнан Хилхәл атакай әмере белән Көнбаш атакайны да фарсыларга куганнар. +Мәңгүк ханны ике атна буена җирләделәр. Ак төркиләр йоласына тугры калганда хан кырына Сафура ханбикә дә ятарга тиеш иде, әмма берәү дә аңа бу хакта әйтергә кыймады, хәтта Хилхәл атакай белән угланнар да. Бары тик Айгөл апалары гына: "Сафура килен урынына берәр бала тапмадыгызмени", - дигән иде дә, аңа берәүсе дә күтәрелеп тә хәтта карамады. +Каберне буралап казыдылар, мәетне салгач, аның кырына йөргән атын, коралларын салдылар, һәм кабер өстенә тау итеп балчык өйделәр. +Сафура ханбикә угланнарны басу капкасына кадәр ат өстендә озата барды, аларга игелекләр, иминлекләр теләде. Арбалары кузгалып киткәч, Сафура ханбикә Атилланы алып калды һәм әйтте: +- Германрих король белән орышма, ул сиңа болай да бирелер. Син аңа башта кискен таләп куй - үз теләге белән бирелсен. +- Ярый, анам, шулай итәрмен, - диде Атилла углан һәм атын камчылап, кузгалып китте. +Илбашы булып, төп ыстанда (тарихи мәгълүматларга таянганда Азов каласы булырга тиеш) Сармат хан кызы Сафура калды. +XXIII +Германрих король җирләренә яубаш Атилла атасы Мәңгүк ханны ирләп кайткач аяк басты, һәм кыска гына вакыт эчендә корольнең күп кенә калаларын яулады һәм андагы халыкларны ясакчылары итте. Аңа бу эштә Идекәй белән Орест ярдәм иттеләр. Гуннар каһарманы Атилланың явы турында, калаларын яулавы, яулаган халыкларны ясакчылары итүе хакында Германрих король хәбәрдар иде инде. Ләкин йөз дә унынчы язына аяк баскан карт һични кыла алмады һәм кылырга да теләмәде. Бигрәк тә Атилла яубашка тугры калырга ант иткән Бож кенәзгә ачуы килде аның. Тагын да сәере шул иде, аның якын дуслары булган роксаланнар, венедлар аңа бөтенләй ясак түләми башладылар. Тагын да яманрагы, Гунитар угылы атасы Бож кенәз биргән гаскәре белән Атиллага килеп кушылган һәм Германрих корольнең башкаласына таба юнәлгән икән, дигән хәбәр иреште. Менә кайчан ихтыяр көче сынды корольнең. Ул Винитар угылына ышанып җитми иде, бөтен өмете Гунитар угылында иде, ә ул әнә нинди юлга баскан. Дәһшәтле король буларак башбирмәс Бож кенәзне бөтен халык алдында дар агачына астырырга тиеш иде ул, ләкин кулы җитми калды. Ә хәзер соң инде, соң. Гунитар угылының анасы Виница үз вакытында аңа хыянәт итте. Готлар йола вә гадәте буенча ир-корольгә хыянәт иткән өчен анадан тума шәрә көйгә урамнар буенча куып йөрттеләр, мыскыл иттеләр, рәнҗеттеләр. Шуларның барысын да Германрих король тәрәзәдән күреп торды. Моның белән генә чикләнмәде, әтисе иленә Германрих король хатынны ике баласы белән яу-ясак җыярга алды. Хатынны кайтыр юлда шаһзадә укчылары укка алдылар, ике баласын әсир итеп алып киттеләр, хатынның кече кызы илдә калган иде - илгә әйләнеп кайткач, Германрих король аңа анасының исемен куштырды - Виница һәм үз янында сарайда калдырды. Кыз аңа кай ягы беләндер Виница хатынын хәтерләтә иде. Йөзләрчә хатыны булган Германрих король нигә нәкъ менә Бож кенәз кызын сараенда тотты да, нигә үзе белән ясак җыярга йөртте - берәү дә, хәтта аксакаллары да кызыксынмадылар. Хәер, моның серен Германрих король үзе дә белмәде. Әмма анасы югалса да, сарайда баласы калды - шул иде юанычы корольнең. Кызны кияүгә сорадылар, мәгәр ул аны берәүгә дә бирмәде. +Бож кенәз Германрих король күңеленә таш булып ятты. Кызы Виница хыянәткә батса, кенәзнең угылы Атиллага ияреп китте. Анасының исемен йөрткән кыз да ачылып җитмәгән чәчкә кебек йөрде. Кыз тәмам алма кебек җитешкән, ә атасы аны кияүгә бирми дә бирми. Озын колаклардан ишетепмедер, кыз моның сәбәбен дә белә булса кирәк, чөнки болай кара коелып йөрмәс иде. Ләкин Германрих корольнең кайгысы кызда түгел иде - гуннар яубашы Атиллада. Бу каһарман яубаш аның кала-җирләрен генә яулап тынычланмады, башкалага ук якынаеп килә икән инде. Моңа кадәр ул үзен үз көчендә дип йөри иде, ләкин яубаш Атилла аның соңгы җегәрен дә юкка чыгарды. Анасы күкрәгеннән алган тешләре коелып беткәч, Германрих корольгә яңа тешләр чыкты, иллә бик сыек булдылар, хәтта рәтләп ит тә ашый алмады. Король сөт эчеп һәм йомырка ашап кына яшәде. Соңгы елларда ул бернәрсәгә төшенде - аны инде уллары санламыйлар, ил белән үзбаш идарә итәләр. Әмма халык корольне яратты. Гүя ул ил байрагы иде. Бигрәк тә Германрих корольнең дәрәҗәсен аксакаллары күтәрделәр, гәрчә кам таягына таянып кына болдырга халык алдына чыга алса да, аның бер күренүе тәмам тантанага әверелер иде. Хак, корольләре алар өчен урмандагы Өрәк аллалары кебек кенә, ләкин әнә шул Өрәк алла илне саклап тора кебек иде. Ап-ак сакаллы, күзләре эчкә баткан, яңаклары чокыр хасил итеп батып калган, күз карашы тонык, куе томанлы көнне хәтерләтә иде инде. Ләкин Өрәк сурәтендәге король готларга кирәк иде, бигрәк тә күчмә гуннар башкалага якынаеп килгәндә. Угланнарда көч булса, Германрих корольдә һичкем аңлата алмаган рухи гайрәт бар иде. Шуңа аны сакладылар, шуңа корольгә авыр сүз катарга да бирмәделәр. Әмма угланнары, оныклары түгел. Бигрәк тә сарайга якынлаштырган Винитар углан атасы белән исәпләшми башлаган иде. Гуннарның Тургай ыруын туздыручы да ул булды. Шушы яудан кайткач, угланны әй орышты, әй орышты һәм әйтте: "Атаңның чын каһәрен соңрак күрерсең әле, балакай", - диде. Чөнки тәҗрибәле хәрби буларак туннарның кем икәнлекләрен белә иде карт король. Хәзер әнә даннары вә батырлыклары белән далага таралган унуклар сарматлар белән кушылып алганнар һәм гуннар исемен йөртәләр. Бу инде тиңе булмаган, хәтта империягә янарлык көч иде. Винитар углан туннарның куәтен белеп бетерми булса кирәк, ә Германрих король белә иде. Бу көчне ул Дауыт хан ыруын таратканда күрде. Кечкенә унуклар аның өч мең гаскәриен тураклап ташлаганнар иде. Шунда ук үкенү тойган иде Германрих король. Хаталанды. Күрше халкына кул сузды. Тик кылынасы кылынган иде инде, иртәме, соңракмы җавап тотасы гына калган иде. Ә менә хәзер ул көн дә килеп җитте. Үч " илтер, ди бит. Үч алырга килде була гуннар баһадиры Атилла яубаш. Ә римлылар аны еш кына аркадашлары сурәтендә күрәләр иде, гәрчә байлыкларның яртысын алып ятсалар да. Хәзер әнә гуннар Ольвия каласын туздырып ташладылар, чират Германрих корольнең башкаласы Готстанга җитте. Гасырлар буена көнчыгыштан китерелгән колларны римлыларга сатуга җайланган Ольвия каласы бүген инде императорныкы түгел, ә туннарныкы. Император легионерларын якларга Германрих король бармады, ә бит ишетте, белде. Ә менә хәзер аның үзенә чират җитте һәм әлбәттә инде Рим аның тарафына әйләнеп тә карамады, шул исәптән Византия дә. Амаллар нәселеннән килгән готлар илбашы Ардарих гуннарга баш игән, диделәр. Ул да килсә гуннар белән... +Германрих король әкрен генә кузгалды, сакчылары ярдәмендә болдырга чыгып басты. Король күренүгә, мәйданга җыелган халык гөжләргә тотынды, Германрих король аларга тынычланырга кушып, кам таягын күтәрде. Германрих король, ни хәйран, күрде, ишетте, күзәтте, ул кам таягын күтәрүгә, халык тынып калды. Үз халкына ул нидер әйтергә тиеш иде. Король авызын ачты, нидер әйтергә теләде, әмма тавышы чыкмады. Чарасыз калып, король янәшәсендә басып торган кызына карады, имеш, ярдәм ит. Әмма кыз һични аңламады, иңбашын гына сикертеп куйды. Шулчак болдырга улы Винитар йөгереп менде һәм король исеменнән: "Готлар каланы саклап калачаклар, туннарга бирмәячәкләр" - дип кычкырды. +Халык арасында ыгы-зыгы купты, тонык кына Винитарны куәтләүчеләр табылды. Имеш, гуннар кыргый халыклар, алар безнең барыбызны да кол итеп сатачаклар, яулаган калаларда гуннар моны кылганнар инде, дип нотык тота башлады. +Германрих король таягын янә баш очына күтәрде һәм кинәт аңа тавышы кайтты. +- Халаяк, халкым минем, мин сезне гуннар белән орышмаска чакырам. Готстанга ахырзаман килмәде, капкаларны ачсак, гуннар безгә тимәячәкләр. Халаяк, халкым минем... +Шул мәлдә Вииитар углан атасының кулыннан кам таягын тартып алды һәм баш очына күтәрде. +- Готлар, без туннарга капкаларны ачмабыз, без аларга калабызны бирмәбез. Каланы минем егетләрем саклап калыр. Дошманга каршы торырга хәзерләнегез, готлар, халкым минем!.. +Углан авызыннан шул сүзләрне ишетүгә, Германрих король буш капчыктай ишелеп төшә башлады. Аны сакчылары ике яктан эләктереп алдылар һәм сарайга алып кереп киттеләр. Аларга ияреп кергән Виница корольне ятагына кертеп салырга кушты. +Сакчылар корольне ятагына сузып салдылар һәм чыгып та киттеләр. Германрих король кул ишарәсе белән генә ятак аяк очындагы сандыкка күрсәтте. +- Кызым, шул сандыкны ач та, яулыкка төргән... +- Ярый, атам, - диде кыз һәм санлыкны ачып, яулыкка төргән алтын саплы хәнҗәрне алып атасына бирде. Германрих король хәнҗәр сабын ике кулы белән кысты һәм тынып калды. +- Атам, әллә табибны дәшимме? - диде кызы Виница. +Җавап урынына Германрих король башын гына чайкады. Сәер хәл, картлык галәмәтемедер, король күп тә үтми йокыга китте. Ул уянганда кояш чыккан, яңа көн туган иде инде. Корольгә кызык кына төш кергән иде. Имеш, буранлы кыш көне, ә ул урманда ауда һәм нигәдер берүзе. Шунда ул юан имән төбеннән бу чыгып торганны күрде. Күрде дә казый башлады. Менә бермәлне имән төбеннән зур соры аю күтәрелеп чыкты һәм: "Нигә минем кышкы йокымны боздың?" - дип, нәкъ менә кеше телендә шулай дип әйтеп, аның өстенә ташланды... +Күргән төшен күзаллагач, Германрих король кызына төш юраучы картны чакырырга кушты. Сакалы биленә җиткән аксакал килеп кергәч, ул ятагы яныннан аңа урын күрсәтте. +- Утыр, атакай. +- Син үзең дә ике мәртәбә атакай, - диде төш юраучы карт. +- Мин бүген төнлә төш күрдем, аюны өненнән кузгатып чыгардым. Ә ул урман иясе миңа ташланды. +- Төшен яман булган, король. Әйтергә дә куркам. +- Курыкма, әйт. Мин яшисен яшәгән инде, атакай. Сиңа тиздән әҗәл килер, король, һәм илеңә дә... +- Мин аны шулай дип уйлаган идем дә, атакай. Сиңа йөгем бар, атакай. Син хәзер үк Айфәл аксакаллар башын эзләп тап һәм король исеменнән әйт: гуннар калага якынаюга, капкаларны ачып куйсын. +- Яхшы, әйтермен, король. Миңа китәргә ярармы? +- Ярый. - Карт кузгалып китте, әмма король аны туктатты: - Тукта, Винитар углан аксакал белән килешмәс, углан белән киңәшеп тормасын. Винитар углан миңа хыянәт итте, аксакал... +- Винитар углан аксакал белән килешерме соң король? +- Мин аңа тәхетем вәгъдә итмәдем, аксакал. Мин тәхетне Гунитар угланга вәгъдә итәргә җыена идем, ә ул миннән качып китте. +Аксакал чыгып киткәч, Германрих король мендәр астына тыккан алтын саплы хәнҗәрне тагын кулына алды. Хәнҗәрне ул грек сәүдәгәреннән сатып алган иде. +Сәер бер халәттә иде Германрих король. Аның әле күз алды караңгыланды, әле ап-ачык булып, койма аша менеп маташкан гуннар күренде. Менә алар агылып капкадан керәләр, мәйданда каты сугыш бара, ә ул, имеш, болдырга басып, орыш барганны карап тора, иң гаҗәбе, һични кыла алмый. Германрих корольнең зиһене чуала, күз алдына әле гуннар укка алган хатыны, әле кулыннан кам таягын тартып алган Винитар улы килә. +Зиһене сафланып, ачылып киткән саен Германрих король бертуктаусыз озак яшәве турында уйланды. Нигә ул шулай озак яшәде икән. Хатыннарыннан туган угланнары да хәтта әллә кайчан картаеп үлделәр, ә ул өрәк сыман һаман исән калды, яшәде дә яшәде. Винитар угланны аның яшь хатыннарының берсе тапты. Углан анасы күкрәген имүдән туктауга, ул хатынны грек сәүдәгәренә сатып җибәрде. Сәүдәгәрнең күзе төшкән иде хатынга, мул итеп түләде. Ә Германрих корольдә хатыннар ерып йөрмәле түгел иде. Ул аларның һәрберсенә өй салдырды, һәрберсенә йөрде. Хак, кайсына кайчан барганы турында да оныткан чаклары булгалады, аларның кайберләрең кияүгә бирде, беришләрен сатты. Ләкин күп хатынлыктан баш тартмады, гәрчә грек монахлары аңа христиан динен кабул итеп, бер хатын белән генә яшәргә димләсәләр дә. +Бож кенәзнең кызы белән дә койты кыланды Германрих король. Кинәт шунда аның күз алдына янә аркасына гун угы кадалган хатыны, янында калган ике баласы килде. Әнә шул балалар исәбенә шаһзадә Бәһрам аны исән калдырды, иленә кайтарып җибәрде. +Менә кемнәрдән куркып яшәде ул - туннардан. +Шулчак ятак ягына кызы йөгереп килеп керде. +- Атам, атам, гуннар калада. Мәйданда канлы орыш бара... +Германрих король торасы итте, әмма гәүдәсен күтәрә алмады, ул үзе дә аңламастан кулындагы хәнҗәр сабын кысты. +- Сарайны кем саклый, кызым? +- Сарай сакчылары, атам. +- Сарай сакчылары гына сарайны саклый алмаслар, кызым. Болдырга гуннар менә башлауга, син базга качарсың, кызым. +- Ә син, атам? +- Мин үз язмышым сайладым инде, кызым. Виница, Виница, балакай, - диде кызы янына килүгә Германрих король. - Кичер мине, гафу ит атаңны. Исән чагымда сине теләгән кешеңә кияүгә бирә алмадым. +Германрих король сөйләде, ләкин кызы аны ишетмәде, корольнең янә тавышы беткән иде, авызы ачыла, иреннәре кыймылдый, ә тавышы чыкмый. Кинәт янындагы кызы юкка чыкты. +Менә шунда Германрих корольнең колагы ачылып киткәндәй булды, мәйдан яклап кылычлар чыңлаган, әрнешеп атлар кешнәгән тавышлар ишетелде. Димәк, гуннар мәйданда инде, тиздән алар сарайга ук җитәрләр, аның кырына ук кереп җитәрләр. Хак, кулына корал тоткан һәр гот корольне якларга ташланыр. Тик уктан төз атучы гуннар аларны бик тиз чүпләрләр һәм мәетләр өстеннән сарайга үтәрләр. +Германрих король кулындагы хәнҗәр сабын тагын да ныграк кысты, нәкъ яшь чагында кылыч сабын кыскан кебек кысты. Бүген исә аның кулында үлем хәнҗәре иде, хәнҗәр бу юлы Дошманга түгел, аның үзенә юнәлтелгән иде. +Нигә сатып алды соң әле ул бу үтә яман үткен, елан теле кебек зәһәр уклы хәнҗәрне? Әйе, хәтерли, бик яхшы хәтерли сәтта, ул бу хәнҗәрне Виница хатынын юк итү өчен сатып алган иде. Ахыр хатыныннан башкача котылгач, хәнҗәрне сандыкка ук яшереп куйган иде. Йөз ун язына аяк баскан булса да Германрих король үлемнең шулай киләсен белмәгән иде. Гуннар аңардан Дауыт хан өчен үч алырлар, гадәттәгечә аның карт сөякләрен ат койрыгына тагарлар. Ә бит гуннар белән элек тату яшәделәр, күрше хакы - Тәңре хакы дия-дия. Готлар урманга утыртылган Өрәккә табынсалар, гуннар Күк-Кояш йөзендәге Тәңреләренә табындылар. Үзара килешеп яшәделәр шикелле. Ә менә соңгы елларда үзе ясак җыя алмый башлагач һәм бу эшне улларына тапшыргач, ике арадан гүя кара мәче узды - гуннар белән готлар берберсенә дошман күзеннән карый башладылар. +Германрих король кулындагы хәнҗәр сабын тагын да кыса төште. Ул ишетте, кызы чырайлап кычкырып җибәрде. Димәк, кызы базга төшмәгән, болдырга чыккан булган, йә тәхет ягына, димәк, гуннар тәхет ягындалар инде. Германрих корольнең шыр сөяккә калган бармаклары агарынып китте һәм хәнҗәр угын йөрәк турына куйды. +Ул үләргә тиеш, менә хәзер, шул мәлдә. Ул туннарны күзе белән күрми үләргә тиеш. Гарьлек аңа, оят. Ул күршеләре белән тату яши алмады, көтмәгәндә яу йөрде, чарасыз калган халыкны әсир итте һәм куып кайтарып, римлыларга сатты. Ул гаепле, ул гөнаһлы, ул үләргә тиеш. +Шул вакыт күлмәгенең бер җиңе өзелгән кызы ятак ягына килеп керде. Үзе елый, үзе чарасыз. +- Атам-атам, алар мондалар, алар сарайдалар! - диде. +Кызының куркынган, агарынган йөзеннән үк күрде Германрих король гун сугышчылары менә-менә ятак ягында булачаклар. Мәйдан яклап колагына "Урра" тавышлары ишетелеп китте. Германрих король колакка саграк булса да, сакчы егетләрнең ишек ягында аһ-ух килә-килә орышуларын ишетте һәм хәнҗәрнең елан угыдай очың күкрәгенә терәде. Ул башта нишләгәнен сизми калды, тәненә сабына кадәр хәнҗәр угы кергәч кенә үзе дә аңламаган авырту тойды һәм шундук аңын җуйды. Кызы Виница атасының кулындагы хәнҗәрне яңа гына күргәндәй бермәлгә генә катып карап торды, аннары яшь кыз булса да, ул бернәрсәгә төшенде - атасы үз-үзен үтерде. +Җитмеш ел буена Готстан ил-дәүләте белән идарә иткән, илле елдан артык римлыларга коллар сатып яткан Германрих король 428 елның җылы көзге айларында үз теләге белән якты дөньядан китте. Гайрәте, көче-куәте белән күрше халыкларны куркытып, күбесең канат астына җыеп торган гайрәтле король 109 нчы язына аяк басканда үз-үзенә кул салды. +Һәм бер нәрсәне белми китте - бу дөньяда бернәрсә дә мәңге түгел, хәтта Рим кебек империяләр дә. +XXIV +Орыш барышында готлар ягындагы сугышчылар күзгә күренеп эри башлагач, Винитар углан үз ишләрен ияртеп, каладан чыгып качмакчы итте. Әмма үзенең елгыр егетләре белән Баламир углан аны куа китте. Баламир углан арттан килгән унбашына качучыларны тулганага алырга дип кычкырды, ә үзе атын камчылый-камчылый Винитар углан артыннан чапты. Баламир углан бер йөзбашың уңга, икенче йөзбашың сулга җибәрде, ә үзе Винитарны бастыра башлады. Качып барган углан кинәт кенә инешкә таба борылды, әмма су буена җитәрәк кинәт атын туктатты да Баламир угланга каршы борылды. Башлыкларының туктаганын күреп, Винитарның егетләре дә туктадылар. +- Чигенмибез, орышабыз! - дип кычкырды Винитар һәм озын сөңгесен күтәреп, Баламир угланга таба китте. Чөнки күренеп тора иде - аны меңбашларның берсе куа килә. Чигенмибез, сугышабыз, дисә дә Винитар угланның күп кенә егетләре инешкә таба кузгалдылар, инешне кичүгә, урман башлана иде - качып котылып калырга исәпләре иде булса кирәк. Ләкин икенче ярга җитүгә күрделәр, яр өстендә җәяләренә ук элгән гуннар торалар. Сугышчылар шундук сөңгеләрен ташладылар, судан чыгып, атларыннан төштеләр. +Бу хәлне күреп, Винитар углан бөтенләй кире якка таба атын борды һәм кача башлады. Баламир углан аңа аркан ташлады. Винитар углан хәтта арканның елан кебек чажлап үзен чолгап алуын ишетте, икенче мәлдә ул ат өстеннән очып, гөрселдәп җиргә төште һәм Баламир углан аны бераз сөйрәтеп барды. Шуннан соң гына туктады да, аттан төшми генә кылычын чыгарды. +- Тор, король улы Винитар, мин синең җанын алырга килдем! - диде. +Винитар углан ертылган киемен рәтләргә дия үрелде, әмма кулларын аркан җибәрмәде. Баламир углан аның кулларың ураган арканны бушатты. Ул арада Баламир угланның егетләре килеп җиттеләр. +- Бу минем әсир, Германрих король улы. Атилла яубаш каршына тартыгыз, - диде һәм атын куалый-куалый калага таба чапты. +Билгеле хәл, орыш кырында ятып калган король өчен генә түгел, гади сугышчы өчен дә үлем - яман нәрсә. Бу сугыштан Винитар углан исән калган иде, дөресрәге, исән калды, ә бит готларны гуннаргага каршы ул өндәгән, ул чакырган иде, гәрчә аксакаллар һәм бериш готлар аны тыңламаган булсалар да, куллары богаулы килеш мәйдан аша сарайга китергәндә берәү дә аның битенә төкермәде, берәү дә яман сүз кычкырмады. Гот халкы алдында бу углан батырлык кылган иде, гәрчә дистәләрчә кешеләрне үлемгә дучар итсә дә. +Сарайга җитүгә, атын җансакчысына калдырып, беренче булып диярлек атасының ятак ягына Баламбир углан килеп керде. Килеп керде дә, түр якта үксеп елап утырган кызны күреп, туктап калды, ахыр кызның исән калган җиңеннән эләктереп, урам якка әйдәде. Әмма кыз кинәт тартылды һәм аның җиңе Баламир углан кулында калды. Кыз исә түр як бүлмәгә ташланды һәм ишек эшергечен этәреп куйды. Әмма сарай кадәр сарайга үткән Баламир угланны бауга элгән агач ишек кенә туктата алмады, ул ишекне бәреп екты һәм кыз кереп киткән якка чыкты. Шунда Баламир углан хозуры алдында ике җиңе тиң өзелгән күлмәк кигән кыз пәйда булды. Икенче мәлдә угланның карашы түр ятакта яткан Германрих корольгә төште. +Сәер хәл, ул атасын шундук таныды, гәрчә тегенең йөзе кара көйгәндәй зәңгәрләнеп калган булса да. +- Мин корольнең улы идем, син кем? - дип сорады кыздан Баламир углан. +- Мин Германрих король кызы Виница, - диде кыз. +- Әниең кем иде? +- Мин әниемнең кем булганын белмим. Мине асрау хатын үстерде. +- Атабызны кем үтерде? +- Ул үз-үзенә кул салды, - диде кыз. +Шулчак ятак ягына Атилла яубаш килеп керде. +- Король кая? +- Король үз-үзенә кул салган, яубаш Атилла. +Атилла бүлмәгә килеп керүгә, кыз Баламир артына качты. +Атилла кызны күрсә дә игътибар итмәде, борылды да чыгып китте. Баламир углан кызның кулыннан алды һәм бүлмәсенә алып китте. +- Сиңа башта арурак күлмәгең кияргә кирәк, сеңлем, - диде ул озын коридорга чыгуга. - Мин сине яубашка күрсәтергә тиеш булачакмын. +- Мин куркам. +- Курыкма, яубаш әйбәт кеше. +Алар болдырга чыкканда болдырга баскан Атилла яубаш гот аксакаллары белән сөйләшү алып бара иде инде. Яубаш янәшәсендә куллары богаулаган Винитар углан. Ул муенын зәңгәр яулык белән бәйләгән. Кылдан ишкән аркан сыдырган муенын, дип уйлап куйды Баламир углан. +- Сезнең алда кем тора, аксакаллар? +- Германрих король угылы Винитар, яубаш Атилла. +Атилла икенче ягында басып торган Гунитарга таба борылды. +- Ә бу кем угылы дип беләсез, аксакаллар? +- Бу да Германрих король угылы, яубаш Атилла. +- Шул булыр сезгә король, аксакаллар. Германрих корольнең Бож кенәз кызыннан туган угылы Гунитар. Мин әйттем, аксакаллар. +Аксакаллар көрәк кадәр ак сакалларын җиргә кадәр тидерә-тидерә гуннар яубашы Атиллага рәхмәт укыдылар. +Атилла яубаш Гунитар корольне терсәгеннән тотып, алгарак чыгарды һәм угланның иңенә кулын салды. +- Гунитар король минем аркадашым, ул минем белән тугры көн күрергә ант итте, шул исәптән атасы Бож кенәз дә. +Мәйданга җыелган халык шаулаша башлады, яубаш Атилла кулын күтәрде. +- Ләкин Гунитар король әлегә минем белән китәр, ә монда ясак җыючы булып, Германрих корольнең угылы Винитар калыр, аксакаллар. Мин әйттем. +- Без бераз чарасыз, яубаш Атилла. Без аңарга бик ышанып җитмибез. Ул халыкны сезгә каршы котырткан иде, - диде аксакалларның берсе алгарак чыгып. +- Ул сезнең алга барып гафу үтенер һәм миңа ант иткән кебек ант итәр, аксакаллар. Миңа ант итте инде ул. Минем аңа ышанасым килә, шуның өчен мин аны сезнең алда богаулардан азат итәм, аксакаллар. +Күрде, күзәтте яубаш Атилла халыкның берише аның бу чарасын хуплый, берише дәшми тора. Ләкин Атилла бүген шул нияткә күңелен салган иде инде. Ул бүген бары тик игелек кылырга, гот халкының ихтирамын яуларга тиеш. Ул бар әсирләрне дә азат итте инде, хәзер туннарга каршы халыкны котырткан Винитарга чират җиткән иде, әмма халыкның барысы да Гунитар угланны яклаган кебек якламадылар. Шуңа карамастан. Атилла яубаш Винитарга карата киң күңеллелек күрсәтте. Коты алынып куркып торган Винитарның богауларын чиште дә халыкка таба төртеп җибәрде. +- Сиңа гуннар яубашы Атилла үз-үзеңне акларга тагын бер мөмкинлек бирә, Германрих король угылы Винитар. Минем ышанычым акламыйсың икән, сиңа иң яман җәза биреләчәк. Мин әйттем. +- Яубаш Атилла, - дип алгарак чыкты аксакаллар башы Айфәл. - Без аңа сезгә булган тугрылыкта юлдаш булырбыз, кылган игелегегезне беркайчан да онытмабыз. +Шулай диде дә аксакал сакалын җиргә тигереп, баш иде, аңа ияреп, мәйдандагы бар халык та баш иделәр. Атилла артына каерылып, Баламир угланга карап алды. Углан үзе әсир иткән кызның кулыннан тотып тора. Яубаш белә иде, Баламир углан да Германрих король угылы. Ләкин әллә нигә аның бу хакта сүз кузгатасы килмәде. Чөнки Баламир углан готлар телендә рәтләп сөйләшә дә белми иде әле. Аннары аның бу егетне готларга бирәсе дә килми иде. Үзе бераз хәтерләсә дә, халык аның кем икәнен белми иде. Димәк, сүз кузгатып торасы да юк. Алайга китсә, монда һәр өченче кеше Германрих корольнең улы булып чыгуы бар, чөнки хатыннарга туймас корольнең йөздән артык хатыны булган диделәр. +- Нишлибез, атакай? - дип карашын Хилхәл атакайга күчерде яубаш Атилла. +- Син хаким, син хәл дә ит, - диде Хилхәл атакай. +Хилхәл атакай баштан ук сизгән иде, яубашның дошманнары белән тәмсезләнеп аерылышасы килми. Ул империягә таба гаделлек эзләп кузгалды. Ахыр килеп, Германрих король Рим империясенә табак тотса да, туннарның ут күршесе иде. Шуның өчен гафу итте Винитарны, хәтта биредә ясак җыючы итеп калдырмакчы. Ни генә булмасын, король булыр Гунитар углан. Менә ни өчен яубашына ияк кага-кага килешүен белдерде Хилхәл атакай. +Атилла яубаш янә кулын күтәрде, мәйдан шым булды. +- Тыңлагыз, готлар, яубаш Атилла хөкемен! Тыңлагыз сез дә гуннар! Аксакаллар, сезгә әйтәм. Бу яубаш Атилла хөкеме. Кем дә кем бу хөкемне үтәми, ат койрыгына тагылачак! - Халык янә шым булды. Атилла мәйдан тирәли күз йөртеп чыкты һәм калын тавышы белән: - Готстан короле империяне җимергәч тә сезнең хозурга кайтыр. Ә Винитар углан җыйган малны һәр елны мин кая ыстан туктыйм, шуннан бер табышны китереп тапшырыр. Иминлек телик аңарга! +Моңа кадәр һични аңламый торган Винитар болдырга күтәрелде һәм яубаш Атилланың аягына төште. Шуны гына көткән кебек Атилла: +- Сиңа, Винитар углан, беренче бурыч-йөкләмә: мәетләрне күмәсен күмәргә, яндырасыларын яндырырга! Аксакаллар, сез ризамы минем хөкем белән?! +Гот аксакаллары барысы да янә Атиллага баш иделәр. +Өч көннән кушкан бар эшне дә башкарып чыккан Винитар угланны яубаш Атилла чатырына дәштерде. Углан кергәч, ул аңа ишек кырыннан урын күрсәтте, Винитар утырды һәм сорау көтте. +- Кеше ни өчен туа да, ни өчен үлә, Винитар углан? - диде Атилла егеткә карап. Бу сорауны биргәч, уң кулында утырган Хилхәл атакай ирен чите белән генә көлемсерәп куйды. +- Кеше тамак өчен яши, яубаш Атилла. +- Һы, - диде Атилла. - Бәлки готларда шулайдыр да ул, ләкин без туннарда алай түгел. Кеше үзе турында киләсе буыннарга кечкенә булса да истәлек калдыру өчен яши. Винитар. Ә истәлек ул - хәтер. Хәтер исә мәңгелек җим, акыл җиме. Синең атаң озын гомерле булган. Нинди истәлек калдырды ул гот халкына? +- Ул безне ач тотмады, тамагыбыз тук, өстебез бөтен булды, яубаш Атилла. +- Ни исәбенә өстегез бөтен, тамагыгыз тук булды, Винитар? +- Коллар сату исәбенә, яубаш Атилла. +- Менә шул-шул, Винитар, коллар сату исәбенә. Хәзер син кул астындагы готларга иген игәргә, мал асрарга өйрәтергә тиеш булачаксың. Моны эшләмәсәң. Гунитар үз иленә әйләнеп кайткач, сине урмандагы Өрәк аллагызга илтеп корбан итәр. Искәрдең, Винитар?! +- Мин барысын да эшләрмен, яубаш Атилла. +Синең белән сүзем бетте, дигәндәй кул селтәде, унбаш Винитарны шундук алып чыгып китте һәм күп тә үтми готлар аксакалы Айфәлне ияртеп керде. +- Утыр, аксакал Айфәл, - диде аңа Атилла. - Әй, кем бар анда, аксакалга грек шәрабе бирегез. +Картның кулына кружка белән грек шәрабы китереп бирделәр, аксакал әүвәл шәрабны иснәп карады, аннары бер сулыштан күтәреп эчеп куйды һәм озын мыекларын як-якка сыпырып алды. +- Гунитар король белән аңлаштыгызмы, аксакал? +- Аңлаштык, яубаш Атилла, аңлаштык. Углан миңа элек тә ошый иде, атасы мәрхүм белән уртак тел тапмады. Минем сиңа бер үтенечем бар, яубаш Атилла. Хан дияргә дә ярыйдыр инде? +- Мин хан түгел, мин яубаш, аксакал. +- Синдәйләр, яубаш та, хан да булыр, олуг хан да булыр. Сиңа гот аксакаллары игелек тели. +- Атакай, Германрих король кызы кемдә? +- Кызны, яубаш Атилла, Баламир углан әсир итә. Димәк кыз аның кулында. +- Кызны без алырбыз. Миң ул кызны Актар төмәнбашка бирермен. +- Баш өсте, яубаш Атилла. Сез хөкемдар, сез хан. +Атилла яубаш ишек кырында торучы җансакчысына карады. +- Баламир угланны дәш әле. Ерак йөрмәсә, хәзер үк килсен. +- Яхшы, яубаш. +Күп тә үтми чатырга Баламир углан килеп керде, Атилла аңа янәшәсеннән урын күрсәтте. +- Уң кулымнан утыр, углан. Утыр-утыр, тартынма. +- Мин тыңлыйм сине, яубаш Атилла. +- Тыңласаң шул, Баламир углан. Кыз өчен өлешне сиңа Актар төмәнбаш бирер. Аның хатыны үлде, әсир иткән кызны аңа бирерсең. Килештекме?.. +Баламир углан башын түбән иде, бертын дәшми торды. +- Әллә соң? - дип сорады гаҗәпләнә калып Атилла. Актар төмәнбаш синең туганыңа өйләнергә тели. Каршы түгелдерсен бит?.. +- Мин аны яраткан идем, яубаш Атилла. Ләкин сеңлем икәнен... +- Димәк, килештек, кызны Актар төмәнбашка бирәсен. Бүген үк. +- Яхшы, яубаш. +- Инде бар кит, Хилхәл атакай сиңа готлардан, антлардан бер төмәнгә якын гаскәри җыйган. Ал һәм төрнәкли башла. Арада роксаланнар да бар бугай. Син аларның телләрен беләсең. Димәк, син бүгеннән төмәнбаш, Баламир углан. +- Мин риза, яубаш Атилла, риза. +* * * +Менә тагын Баламир туган илендә. Тик инде ул җиткән егет, җитмәсә төмәнбаш. Шатланасы, Елантауга менеп бөтен дөнья халкына кычкырасы иде: "Менә мин, менә мин, анам!" дип. Тик инде еллар сабырлыгы килгән, күңел шатлык белән тулса да, язгы ташудан кисәк кенә ерып чыкмый. Әгәр дә мәгәр яубаш Атилла Винитарга үлем җәзасы биргән булса, бик ихтимал, ул шатланган да булыр иде. Әмма соңыннан барыбер үкенү тояр иде. Ул Винитарны яратмады һәм бу яратмау аңа анасы аша килде. Хак, анасы атасына хыянәт итә, ләкин йөздән артык хатыны булган иргә хыянәт итүне кем генә чын хыянәткә кертергә кыяр икән?! +Баламир углан сабый чакларын искәрә-искәрә ат менде һәм Елангауга таба чапты. Тау итәгенә җитүгә, ул атын тышаулады да, җәяүләп тауга күтәрелә башлады. Әйләнеп караса, капка аша ап-ак озын күлмәкләр кигән аксакалларны ияртеп. Винитар чыгып барганын күрде. Озын күлмәк кигән аксакаллар атта йөрмиләр, атны готлар изге хайванга кертәләр, хәтта ат итен дә ашамыйлар. Ат менмәгәч, руннар киеп йөргән ыштан-чалбарның да ни икәнен белмиләр иде. Аттан артлары төшмәгән гуннарга готлар шикләнеп карыйлар, алар өчен бу халык гүя күктән төшкән, гүя аларны аларга Өрәк аллалары чакырып китергән, дигән фикердәләр иде. Гуннар арасында үскәнгәме, Баламир алай санамый. Баламир йөгерә-атлый таудан төште һәм ат менеп, аксакаллар яныннан җилле генә үтеп китте. Иртәгә аңа Атилла яубаш җансакчылар тотарга кушар һәм аны төмәнбашларны озаткан кебек, җансакчылары озатып йөрерләр. +Баламир углан калага килеп керде, таныш урамнардан атын атлатып кына үтте. Сәер дә соң. Днепр елгасын гуннар Өрәк елгасы, диләр. Борын заманнардан ук Германрих король бабалары кара урман эченә куелган Өрәккә табынганнар һәм шул Өрәккә улларын һәм кызларын корбан иткәннәр. Соңрак Германрих король яудан кайткан саен җиңү тантанасы алдыннан әнә шул Өрәккә әсирләрне корбан итә торган булган, имеш. Әмма римлылар аның бу хикмәтле йоласын күреп, аны яман гадәттән тыйганнар. Тагын да борынгырак заманнарда биредәге готлар һәр хуҗаның өй эргәсенә чүп-чар ташлаганнар һәм шул чүп-чарга ут салганнар. Эргәгә ташлаган чүп-чар янып киткән хәлдә, өй хуҗасы Өрәк алдында гаепле саналган, ягъни гөнаһлы һәм ул бу гөнаһтан сабый баласын биреп кенә котыла алган. Боларның барысын да Баламирга мәрхүм анасы сөйләр иде. +Баламир углан яртысы җиргә сеңдерелеп салган өй кырына туктады, атыннан төште. Өй эргәсе тулы чүп-чар иде, ут салсаң дөрләп кабынып китәчәк, ә хәйләкәр волховшаманнар яратмаган һәм үзләренә баш имәгәннәр белән шул юлларны кулланганнар. Шул чак әргә өстендәге чүп-чар астыннан шуышып зур елан чыкты. Чыкты да ук урынына атка ташланды. Ат кинәт үкереп, артка чигенде, шул мәлдә Баламир углан кылычын тартып алды, еланны урталай чапты. Урталай киселгән елан бөтерелде-бөтерелде дә тынып калды. Баламир углан атына атланасы итте, әмма ат пошкырынапошкырына янә артка чигенде, атланырга бирмәде. Ниһаять, ат тынычланды, әмма аяклары калтырана, күзләре ут булып яна иде. Баламир атына сикереп атланды да мәйданга таба чапты һәм җилле генә юырттырып, сарай каршына килеп туктады. Биредә ниндидер туй-тамаша бара иде. Болдырда Атилла яубашның грек хатыны Элиана тора, аның кырында Виница, Виница кырында төмәнбаш Актар. Кирәкмәгән озын буйлы Актар янында Виница сабый бала кебек кенә күренде Баламир угланга. +Яубаш Атилла Баламир килеп туктауга, аны болдырга чакырды. +- Мен бире, туганый Баламир, мен-мен, бүген бәйрәм итәбез, - диде. +Баламир белә иде, Атилла яубаш ана туганый түгел, ул аның белән хәтта уйнап та үсмәде, аны нигездә Атилла яубашның үги әнисе Сафура ханбикә карап үстерде. Ләкин Атилла яубашның туганый диюенә башта йөрәге кысылып куйса да, бу хәл шундук үтте, йөгерә-атлый болдырга менде, һәммәсенә дә баш иде. +- Кыюрак кылан, син хәзер төмәнбаш, - диде аңа Актар төмәнбаш. +- Иртәгә Германрих корольнең мәетен яндыралар, - диде ана Атилла яубаш. - Карарга килерсеңме? +- Юк, яубаш Атилла, мин иртәгә төмәнем барлыйм. Готларның бу йолалары миңа ошамый. Адәм баласы җир куенында ятарга тиеш. +- Виница безгә атасының сараен күрсәтеп йөрде. Осталарга мохтаҗлык кичергән икән Германрих король, - диде яубаш Атилла. +- Аның каравы хатыннарга мохтаҗлык кичермәгән... +- Атаңның хатыннары шулай күп идемени, Виница?.. +- Артыгы белән күп. Һәр хатынына өй салды. +- Мин китим инде, яубаш. Минем каланы күрәсем килә, - диде Баламбир углан. +- Бар, йөр, кара һәм төмәнең барла. Тиздән Дунай буйларына таба кузгалабыз. Ул елганы безнең Иделгә охшаган, диләр. Әнә шунда без башкалабызны да салырбыз. Һәм ул каланы Илембул дип атарбыз. Тик ул кала Готстаннан күп тапкыр матур булыр. Рухил абамнан чапкын килде, ул инде Рейн буйларында җәйли икән. +Баламир углан яубашны тыңлады да, тыңламады да, ул ни сәбәпледер Виницага күз ташлап алды. Һәм күңеленнән генә: "Син бәхетлеме, Виница?" - дип сорады күзләре белән, чөнки башкача әйтергә хакы юк иде. Әйе, алар бер атадан, ике анадан. Канкәршләр иде, әмма Баламир углан йөрәгенә йозак сала алмады, күрү белән, әсир итү белән яраткан иде ул аны, гәрчә ерак сеңлесе булса да. +Баскычлардан сикерә-сикерә болдырдан төште, очып диярлек атына атланды һәм каланың тар урамнарының берсенә кереп юкка чыкты. Мәйданнан урамга кадәр Баламир углан артыннан тузан тасмасы сузылып калды. Тузан басылыр, ләкин егет күңелендәге сеңлесенә булган мәхәббәте кайчан да булса басылырмы?.. Шулай дип кем дә түгел, ни сәбәпледер Атилла уйлап куйды. Чөнки ул күргән иде, сарайдан алып чыкканда ук шәйләгән иде - Баламир угланның кызны кемгә дә бирәсе килми. Ләкин Атилла бөтенләй башкача уйлаган иде - бер атадан булган балаларга кавышырга ярамый. Бу хәл туннарда ерак бабалардан килә иде. Чөнки бер атадан туган балалар, аналары икесенеке ике булса да, күп очракта гарип тудылар, йә үсәр-үсмәс үлеп киттеләр. +Баламир углан малай чакта күреп үскән урамнардан үтте. Каладагы мәетләрне җыеп, яндырырга дип җыенсалар да, әле һаман мәетләрне җыялар иде. Гуннар каланы югалтуларсыз диярлек алган булсалар да, готлар ягыннан югалтулар шактый булган иде. Һәм моңа гаепле буладыр - Винитар. Әнә шул гаепле кешене яубаш Атилла кичерде, кичерде генә түгел, хәтта биредә ясак җыючы итеп калдырды. Менә монысы белән һич тә килешә алмады Баламир углан. Баламир углан туган шәһәре урамнарыннан атын атлатып кына бара, әле бу йорттан, әле теге йорттан иясез калган этләр, мәчеләр килеп чыга. Әле анда, әле монда ватык кисмәкләр, чүлмәкләр, адәм иңендә торыр әмәле калмаган иске-москы кием-салым ауный. Орыш көчле булган урамнарда сынык сөңге саплары, сынык уклар күрергә була. Кабык-камыш белән ябылган ярым җиргә күмелгән, кеше башы сыярлык кына карынтык тартылган тәрәзәләрдән аңа шикләнеп карап калалар. Әмма Баламир углан бер генә каралты янына да туктамады. Күңеле тулынкы булса да, борылып, төмән оештырып яткан меңбашлары янына чапты. +XXV +- Яубаш Атиллага дан! Яубаш Атиллага дан! - дип кычкырдылар Дунай елгасының уң як ярына басуга гуннар. +Яубаш Атилла калкурак җиргә күтәрелде һәм көр тавышы белән: +- Илембул, җир-анам! - диде. +Аның сүзләрен меңнәрчә кешеләр кабатлады, Дунай буе җирләре бермәлгә "Илем бул. Илем бул, җир-анам!" дигән тавышка күмелеп торды һәм кайтаваз булып, кат-кат яңгырады. +Шул елда яубаш Атилла ыстан туктаган җирендә кала күтәртә башлады. Атилланың башкаласын күтәрергә Римнан һәм Константинопольдән осталар китертелде, алар артыннан яубаш Атилла башкаласына ике империядән дә илчеләр килә башладылар. Бишенче гасыр башында Яубаш Атилла римлылар белән килешү төзеп. Византия ягына күз ташлады. Күп тә үтми яубаш Атилла Баламир белән Улданың Төмәннәрен шул тарафларга җибәрде. Батыр төмәнбаш Улда тиз арада Фракиянең Кастар-Маркас каласын ала һәм шул тарафларда җәйли башлый. Баламир углан белән төмәнбаш Улда җиңүләренә таянып, яубаш Атилла Константинопольдән һәм Римнан ясак таләп итте. Рим империясе ясак белән килешсә дә һәм түләргә әзер булуын расласа да, Византия императоры Феодосий ясак түләүдән баш тарта, ул гынамы, Улда төмәнбашка каршы гаскәр җибәрә һәм гуннарны Дунайның сул ягына чигенергә мәҗбүр итә. Рейн елгасын үтеп ыстан туктаган Рухил хан гасырлар буена империяләр тарафыннан изелгән халыкларны азат итәргә омтыла, әмма гуннар ханы үз дигәненә ирешә алмый якты дөньядан китә. Бу буладыр 433 елда. Күп тә үтми Римга ялланган үтерүчеләр Рамулның да башына җитәләр. +Бу хәбәрне бик тиз Атиллага җиткерәләр. Яубаш Атилла гун аксакалларын үз ыстанына җыя. Табын уздыралар, гун аксакаллары яубаш Атилланың да дәрәҗәсен саклап, аның абасы Биләүне дә кимсетмичә, икесенә дә хан дәрәҗәсе бирәләр. Бер атнадан туган угланнарны икесен дә олуг хан итәләр, ягъни икесенә дә хан титулы бирәләр. +Шушы табында ук Атилла хан күчмә тормыштан ваз кичә, ә Биләү хан күчмә булып каласы турында игълан итә. Гун аксакаллары ханнарның икесе белән дә килешәләр. Әнә шунда гуннарда гомер булмаган ике хан барлыкка килә. Утрак тормыштан йөз чөергән Биләү хан үз халкы белән Дунай елгасы буйлап җәйли башлый. Атилла хан исә бөтен булган байлыгын кала салуга сарыф итә. +Биләү хан күчмәлеккә китте, Атилла төзелеп яткан каласында калды. +Ләкин ике-өч ай үтмәде, Атилла ханга Биләү абасының римлылар белән элемтәгә кереп, весталка Һөнәриянең кулын сорап ятуын җиткерделәр, ул гынамы, Сильван атлы монахка гун орышларда һәлак булган яугирләрнең каберләрен казырга рөхсәт итү һәм андагы байлыкларның яртысын Биләүгә бирү шарты белән хыянәткә барган, ягъни Рим империясе белән килешү төзегән. Шымчылары бу хакта җиткергәч, Атилла хан башта моңа ышанмады, әмма аңа әйттеләр - ышанмасаң үзең барып күр. +Ә бит абасы Биләү хан катнашында да Атилла Рим империясе белән килешү төзегән иде инде. Империя Атиллага елына 700 кадак алтын түләп торырга дигән килешүгә ике яктан да кул куйдылар. Империя илчеләре Атилла куйган шарт белән карусыз килештеләр һәм уртак шартнамә төзеделәр. Иң гаҗәбе, бу килешүдә Биләү абасы да катнашкан иде һәм бар нәрсә белән дә килешеп утырды. +Хәтта империя җибәргән алтынны да Биләү абасы үзенә генә алып кала, Атиллага бер кадагын да җибәрми. Юк, ары таба Биләү абасы белән болай яши алмаячак. Бер-бер хәл кылырга кирәк иде. +Иллә Атилла хан орып-бәрелмәде, әүвәл табын җыярга булды. Чакырылган аксакаллар, төмәнбашлар урыннарына утырышкач, иң әүвәл Атилла хан карашы белән Аэцәйне эзләп тапты. Үз көчендә иде инде Аэцәй. Күптән түгел Атилла аны меңбаш итте һәм хәтта иң елгыр егетләрен аңа сайлап бирде. Нигәдер нәкъ менә шушы табында Атилла хан күңеленә: "Бу егеткә дә ышанырга вакыт җитте", - дигән уй килде. +- Аэцәй, син миңа табарак күчеп утыр әле, - диде Атилла. Бу инде гуннар арасында үскән егеткә дәрәҗә иде. Хан кадәр хан егетне үз кырына дәшә. - Орест, - дип артына борылмый гына дәвам итте Атилла. - Дәфтәреңә язып куй, меңбаш Аэцәй бүгенге көннән минем уң кулымда утырыр. +- Баш өсте, баш өсте, хан, - диде хан артында тез биеклек кенә өстәл янында утыручы сәркатип Орест. Сәркатип янында гадәттәгечә атасы Идекәй утыра, ул да Атилла ханның бу карарын хуплагандай ияк кагып куйды. Идекәй күптән инде Атилла ханның ышанычлы илчеләреннән берсе иде. Хан аңа һәрчак иң җитди һәм җаваплы эшләрне тапшырды һәм Идекәй барысын да әлегә җиренә җиткереп үтәп килде. +- Гуннарым, ярдәмчеләрем һәм ышанычлы яраннарым, соңгы вакытта минем колагыма төрле яман хәбәрләр ирешә башлады. Хилхәл атакай да раслар, минем Биләү туганым киңәшми-нитми римлылар белән аралаша башлаган икән. Кылган языкларын әйтеп тормыйм. Әйе, бар языкларын да, бер-икесенә генә тукталам. Хак булса, Биләү абам Рим императорыннан весталка кыз Һөнәриянең кулын сораган. Икенчедән, Биләү абам янә киңәшми-нитми Марг каласы монахы Сильванга орышларда һәлак булган батыр яугирләрнең каберләрен казырга һәм кырына салынган хәзинә-байлыкларны алырга рөхсәт биргән. Имеш, байлыклар җир астында ятканчы, җир өстендә көн күргәннәргә хезмәт итсен. Табылган байлыкларның яртысын Марг каласы монахы абам Биләүгә бирә барган дигән хәбәр иреште. Моның өстенә император һәр елны миңа 700 кадак алтын җибәреп торырга вәгъдә иткән иде, шул 700 кадак алтынны да Биләү хан үзенә алып калган, миңа бер кадагын да җибәрмәде. Сез миңа үз сүзегез әйтегез, аксакаллар, төмәнбашларым һәм яраннарым, ни кылыйм мин Биләү хан белән?.. +- Яу йөрергә кирәк аңа, хан, яу, - диештеләр беравыздан төмәнбашлар. +- Сабыр, сабыр итик әле, төмәнбашларым. Кынасыннан чыгарылган кылыч йөзгә яра салмый кынасына кермәс, ди, ашыкмыйк әле, уйлашыйк. Туган-туган белән орышса, дошман кинәнер, диләр. Уйлап сөйләшик һәм киңәшик. Без монда гаять җитди мәсьәләне хәл итәргә җыелдык. Берәмләп, берәмләп һәр кеше уз фикерен әйтсен... +- Яуга түгел, без Биләү хан ыстанына кунакка барырга кирәк, Атилла хан, - диде Баламир углан. +- Ә бит Баламир углан хаклы, хаклы, - диде Хилхәл атакай. +- Мин дә шулайрак уйлыйм, Хилхәл атакай. Тик мин анда гаскәр белән түгел, үзем генә барырмын. Әйтик, йөзбашым белән генә. Менә, әйтик, меңбаш Аэцәй белән. Ә Баламир угланга башка якка кузгалырга туры килер. Миңа җиткерделәр, Готстанда ясак җыярга калдырган Винитар, король титулын үзе алып, минем аркадашым Бож кенәзне җәберли икән. Мин Винитарны акылга утыртырга Гунитарны да җибәргән булыр идем, иллә Гунитар король миңа монда кирәк. Мин ышанам, бу кечкенә бурычны Баламир углан да башкарып кайтыр. Иң мөһиме, ул безгә хыянәт иткән Винитарны читлеккә утыртып, Гунстанга алып кайтыр. Без аңа җәзаны монда бирербез. +- Винитар король түгел, король булырга аның хакы юк! - диде Хилхәл атакай. - Җәза каты булсын аңа. +- Ул шулай булыр да, Хилхәл атакай. +- Мин ышанам Баламир угланга, ул безгә хыянәтче Винитарны богаулап алып кайтыр һәм король буларак җәзаны мин аңа үзем сайлармын, Атилла хан, - диде Гунитар. +- Шулай булыр, шулай булыр, король Гунитар, - диде Атилла хан. +Тыныч табигатьле, һәр сүзен уйлап әйтергә өйрәнгән төмәнбаш Гунитардан моны ишетү сәеррәк иде, әмма аңардан соң бу хакта бер сүз дә әйтүче булмады. Аксакаллар да бу хакта бер сүз дә әйтмәделәр, чөнки беләләр иде: Атилла хан Готстанда ук инде Гунитар төмәнбашны король дип игълан иткән иде. Бу инде ташка язылу белән бер иде. Алай да ни сәбәпледер барысы да Хилхәл атакайга карадылар. +- Гунитар углан хаклы, - диде, ниһаять, Хилхәл атакай. - Ләкин мин Марг каласы монахы Сильванга да җәзаны ким куймау ягында, Атилла. +- Мин сине аңладым, Хилхәл атакай. Мин җәзаны Марг каласы монахына үзем бирермен, бабаларыбыз рухын кузгаткан кешегә җәза катырак булыр, - диде Атилла хан. +- Әгәр дә мәгәр атаң Мәңгүк хан васыятен үтәүдә бу җәза коллык оясын туздыруга карата бер чара була икән, сиңа бездән фатиха, Атилла хан. +- Кирәк дип тапсак, без Римга кадәр җитәрбез, коллык оясын үзен туздырырбыз, - диде көтмәгәндә Аэцәй меңбаш. +- Анысына ашыкмый торыйк әле, Аэцәй меңбаш. Һәр нәрсәнең үз вакыты, - диде Атилла, яраны дип саный башлаган Аэцәйнең шапырынуын килештермичә. +- Аларих король Римны ала. Вакытсыз ала. Һәм каберен дә шунда таба, - диде Хилхәл атакай да Аэцәйнең әтәчләнүен ошатмыйча. +- Без башта Биләү абама кисәтү ясарбыз, аксакаллар. Мин күрәм ич, сез дәшмисез, минем Биләү абам кырына баруым хуплап җиткермисез... +- Без риза, без риза, - диештеләр аксакаллар һәм янә Хилхәл атакайга карадылар. +- Баламир углан хаклы, Атилла Биләү хан кырына кунакка гына бара... +"Кунакка гынамы икән, атакаем, - дип уйлады Атилла хан. - Мин аңарга кунакка гына бармыйм, Хилхәл атакай мин аны үзем белән алырмын. Улларым монда калыр, Иллак та, Диңгизид та, Ирнак та. Аэцәй үз фикерен әйтә, ә улларым гүя авызларына су капканнар. Бит сүз алар хакында да бара, булачак Гунстан иле хакында. Бу ил кемгә дә түгел, алар кулына калачак ич!" +- Гуннарым, төмәнбашларым, яраннарым. Мин түбәннәрдән күпне таләп итмим. Мин сезнең берегезне дә мактарга җыенмыйм. Кешене мактау, кирәксезгә мактау аны асыл юлдан яздырырга мөмкин. Ләкин без мактана алабыз. Без Дунайны кичтек, без римлылар көнләшерлек кала күтәрә башладык. Димәк гуннарын без Ил-дәүләтле халыкка әверелә барабыз... +* * * +Атилла хан Биләү абасы ыстанына таба бик сак хәрәкәт итте. Аның килүен сизеп, император ягына авыша башлаган Биләү абасының легионерлар белән кушылу куркынычы бар иде. Атилла исә моны теләми, чөнки Биләү хан кул астында туннарның көчле гаскәре, ул гынамы, күчмә гомер кичергәнгә көтү-көтү маллар, олаулар, димәк, хатын-кыз, бала-чага, ук ясаучылар, һөнәрчеләр, бер сүз белән, үзе бер күчмә дәүләт. Аның төп максаты - Биләү абасын кан коюсыз гына үз ягына аудару иде. Ләкин ирешкән хәбәр хак булса, Биләү абасы император ягына авышып бара икән инде. +XXVI +Ниһаять, елга буендагы болында Биләү хан ыстаны күренде. Атилла җансакчылары белән генә Биләү ханның чатырына таба китте. Үзенә ияргән Аэцәйгә ул калыбрак килергә кушкан иде. Атилла ханның ыстанга таба килүен күреп, Биләү ханның багучылары ияләренә ирештергәннәр иде инде, чатыр хуҗасы кунакны каршы чыгып алды. Абасы Биләү бераз шигәебрәк калса да, энесе Атилла аттан төшүгә, аңа колач җәеп каршы килде. +- Гаскәрсез-нисез, ауда йөрүеңме? - диде Биләү хан Атилла энесенең күзләренә туры карап. +- Гунитарны да синең белән чыкты дип җиткергәннәр иде багучыларым, - диде Биләү хан Атиллага иярә-иярә. +- Ул бик еракта калды, җәйли, - диде Атилла әйләнеп карамый гына. +Илтабар йөзендә дөнья гизәргә, аталары васыятен тормышка ашырырга чыккан ике туган ерак бер төбәктә очраштылар. Элек гел бергәләр иде, соңгы елларда алар бер-берсеннән шул чиккә җитеп читләштеләр ки, хәтта бер-берсенә ят күренделәр. Моны башта Биләү хан тоеп алды, чатырга кергәч исә Атилла абасы халәтендә калды. Чөнки түр якта тире өстендә Тәңре кылычы ята иде, абасы кабалана төшебрәк Атилланы узды һәм кылычны алып, биленә такты. Кылыч чынлап та сихри көчкә ия иде. Шушы кылыч белән гуннар готларны, аланнарны туздырдылар һәм хәтта Рим кадәр Рим җирләренә кереп җәйли башладылар. Һәм иң мөһиме, империя моның белән килеште. ИделҖаек буйларында калган туганнарына әйтсәң ышанмастай хәл иде бу. Рим империясе елгалары буйларында җәйләп йөриләр ич. Әнә шул Тәңре кылычы алып килмәдеме икән аларны бирегә? Бик ихтимал ич. Әнә ни өчен ике туган тиң шул кылычны күрүгә, икесе дә шым булдылар. Бер уйлаганда алар Ауропа халыкларын коллыктан азат итәргә генә килгәннәр иде, ә монда килгәч, һәр туган үзенә җәйләү даулый башлады, империя җирләренә ия булмакчылар. Һәм ни гаҗәп, тәүге максатлар үзгәрде, һәр углан үзенә бер юл сайлады. Рухил белән Рамул агалары арасында да ниндидер бәхәс туа, Рухил абасы римлыларны яклый, алар белән тыныч яшәргә тели, Рамул абалары икенче юл сайлый - мөстәкыйльлекне. Ләкин хәйләкәр Рим дипломатлары аларның икесен дә ниндидер юллар белән юк итәләр. Ни өчендер, Биләү абасы каршындагы түмәргә утыргач һәм кымызчылар китергән чокырны ортлап куйгач кына Атилла: "Менә хәзер чират безгә җитте" - дип уйлап куйды. +- Хатыннарың ни хәлдә, туганый? Грек Вигиләйдән алган хатының малай тапкан икән, - диде... +- Биләү абам, - диде Атилла һәм кинәт алдындагы бер чокыр кымызны эчеп куйды. - Син римлылар белән шикле элемтәгә кереп зур хата кылгансың. Рухил белән Рамул абаларыбыз белән нәрсә эшләделәр римлылар?.. Оныттыңмы әллә?! Белеп тор, абам, сине дә, мине дә шул язмыш көтә. Ахыр килеп, син тагын үтә яман эш кылгансың - Марг каласы монахына орыш кырында батырларча һәлак булган асыл гуннарның каберләрен казырга рөхсәт иткәнсең, батыр егетләрнең рухын кузгатырга кыйгансың. Тәңренең каһәре төшәр дип тә курыкмадыңмы?!.. +- Тәңре каһәре минем кулда, туганый. Син кылыч артыннан килдеңме?! Ул кылычны мин беркемгә дә бирмәячәкмен. Ишетәсеңме, туганый, беркемгә дә!.. Минем ниятем изге. Весталка Һөнәрия күпме кәҗәләсә дә, барыбер миңа кияүгә чыгар... Миндә хәзер байлык җитәрлек. +- Байлык - бер айлык, абам. Ә менә акыл адәм баласында йә бар, йә юк. +- Мин бай, мин хан. Хак, яшь арабыз санаулы. Ләкин ирләр йөрәк белән, хатын-кыз йөз белән картая ди торган иде атакай Дәян. +- Димәк, син, абам, йөрәккә таза кеше әле. +- Шөкер итәм, - диде Биләү хан. +- Әллә соң кылычларда алышып карыйбызмы? Тәңре кылычы кулыңда, безнең язмышны Тәңре хәл дә итәр. +Тәңре кылычыңа ышанып булса кирәк, Биләү хан беренче булып кылычка ябышта һәм туганыен алышка чакырган кебек торып басты. +- Мин әзер, Атилла хан. +- Әзер булсаң, ни көтәсең, Биләү хан? Орыш. Синең кулыңда бабаларыбыздан килгән Тәңре кылычы. Юк, син куркасың, абам. Син һәрчак куркак булдың. Сиңа һәрчак ихтыяр көче җитмәде... +- Менә мин сиңа хәзер ихтыяр көчем күрсәтәм, Атилла хан һәм кайда да түгел — үз йортымда. +- Бу, абам, синең тарафтан кылынган иң акыллы гамәл булыр. +- Ни өчен? +- Син император Валентианга сатылдың. Син минем өчен сатлык җан. Син Валентиан эте хәзер. Син атамыз васыятенә хыянәт иттең! Мин сине атам исеменнән үлемгә хөкем итәм!.. +- Юк, Атилла хан, юк! Мин сиңа Тәңре кылычын бирмәячәкмен! +- Димәк, орыш?! Шундый ук кылычны миңа атам бүләк итте. +Биләү хан кылычын күтәреп Атиллага ташланды, ләкин Атилла аны килер җайдан берьякка элеп җибәрде. Биләү хан чак кына мәтәлеп өстәлгә барып капланмады, әмма орылды, өстәл өстендәге касәләр идәнгә тәгәрәп китте. +- Ташла кылычың, Биләү хан! +Биләү хан аркасына терәлгән кылыч очын бөтен тәнеҗаны белән тойды, әмма ул һаман исә кулындагы Тәңре кылычында булган могҗизага ышана иде, күрәсең. Биләү хан кылычын күтәрде, борылып Атиллага сугасы итте, әмма шул мәлдә аның корсагына бытырт итеп кылыч керде. Биләү хан кулыннан кылычы төшеп китте. +- Атилла, - диде ул көч-хәл белән. - Бу синең тарафтан кылынган иң з-уу-рр х-а-та-а... +Биләү хан йөзтүбән касәләр өстенә капланды. Атилла хан Тәңре кылычын сул кулына алды да, ишеккә таба кузгалды. +"Бәла бер аяклы гына булмый, бәла ике аяклы да була, диләр, хак икән". Ике кулына ике кылыч тотып чыккан Атилла ханга җансакчылары җиткерделәр: +- Аэцәй яугирләре белән Римгә качып китте. +Атилла хан йөрәк ярсуыннан кылычны кылычка орды, очкыннар очты. +- Куарга, тотарга! Тотарга да минем каршыга китерергә!.. +Атын китерделәр, сикереп атланды һәм күзе кая караса шул тарафка чапты. Бары тик Рим каласына таба сузылган таш җәйгән тасма юлга төшкәч кенә атын тыйды. Ул арада аны җансакчылары куып җиттеләр. +XXVII +Тәүге сугыш милади белән 439 елда Галлиядә була. +Шушы елда Атилла хан абасы Биләү ханның халкын вә гаскәрен үзенә кушты. Һәм беренче гамәле итеп, Марг каласың туздырды. Гуннар каберләрен казытып, зиннәтле әйберләрне алган Сильван монахны җиде юл чатына чыгарып дар ачына астырды. Ә бит кала монахлары байракларын күтәреп, гуннар ханы кылган үз гамәлләрен кичерер дип кала капкаларын ачканнар иде. Кичерә алмады Атилла хан Марг каласы монахларын. Аннары юл буйлап дар агачларына асып куелган монахларның мәетләренә карап торды-торды да: "Мин бабаларым кебек каберемне җир өстенә казытмам. Мин король Аларих кебек елганы будырырмын да, елга астына үземне күмдереп, елганы яңадан эзенә төшерергә угланнарыма васыятьнамә язармын", - дип уйлап куйды. Нигә нәкъ менә хәзер шундый уй башына килде, Атилла хан аңламады. Әмма бу уй аның зиһен почмагына кереп оялаган иде инде. +Гуннар Марг каласын җимерделәр, римлылар гуннарның каберләрен казып, аларның рухларын рәнҗеткән булсалар да, император Валентиан үз көченә ышанып, Атилла ханга каршы иң куәтле легионерларын җибәрә. Легионерларны Рим полководецы Литорий җитәкли. Ике дәһшәтле көч зур булмаган елга янында күзгә-күз очраша. Орыш башлана. Атилла хан бу сугышта да оста һәм хәйләкәр каһарман булып кала: ул бер төмәнен елганың өске ягыннан кичәргә һәм легионерларның артына төшәргә әмер бирә, ә үзе күрер-күзгә аз санлы гаскәр белән полководец Литорий белән күзгә-күз очраша. Рим полководецы күрә, көчләр тигез түгел, төп көч аның ягында һәм ул беренче булып һөҗүмгә күчә. Елга эчендә диярлек каты орыш башлана. Җәяүле легионерларның күбесе авыр киемнәрдән булганга елгага батып үлә. Атлы гуннар исә алар белән ат йөздереп сугышалар. Ул арада легионерларның артында Атилла ханның икенче гаскәре пәйда була. Менә кайчан римлыларда паника башлана. Елгага кереп тулган легионерларны уктан алалар, ярга чыгармыйлар. Шуңа карамастан, ике яктан да шактый югалтулар була. Рим империясенең данга күмелгән полководецы Литорий бу сугышта 40 мең легионерын югалта. Һәм бары тик бериш легионерлары белән генә көчхәл качып котыла. +Шушы җиңелүдән соң чарасыз калган император Валентиан Атилла хан белән солыхны яңартырга мәҗбүр була. Ләкин инде бу юлы Атилла хан Рим императорына кискен рәвештә үзеннән качкан Аэцәйне кайтарып бирүне таләп итә. Һәм өстәмә рәвештә елына 700 кадак алтын янына тутасын Иллак улына кияүгә бирүне шарт итеп куя. +Атилла ханга сугыш кырына ук императорның ризалык хатын тапшыралар, шуннан соң гына Атилла хан кайтыр юлга чыга. +Әмма ни өчендер император Валентиан Атилла ханга сеңлесен җибәрергә ашыкмый. Шуңа карамастан, Атилла хан көтәргә була. +XXVIII +Атилла хан грек хатыны өчен күтәрелгән өйнең түр яктагы бүлмәсендә кулларын баш астына куеп, йокымсырап ята. Аның Гунстан иле, зур сынаулар аша ялгышу-саташулар ясый-ясый алга таба бара. Һәрхәлдә, дәүләтчелеге елданел ныгый, аның белән исәпләшәләр, ана илчеләр килә һәм каян да түгел, императорларның үзләреннән. Иртәгә ул Рим императорыннан да, Византия императорыннан да илчеләр көтә, аңа бу хакта хәбәр иттеләр инде. Нинди яңалыклар белән киләләр илчеләр? Бераз чамаласа да Атилла белеп бетерми иде. Әмма бераз шәйли - ясакларын түләү вакытын аз-маз булса да кичектереп торырга үтенерләр. Әмма Атилла хан куйган шартларыннан чигенмәс, таләпне каты куяр. Бу - бәхәссез. Аның тәкъдиме белән Хилхәл атакай да, киңәшчесе Идекәй дә килеште. Идекәй Византиягә киткән иде, ул илчеләр белән кайта. Император Феодосийдан нинди яңалыклар алып кайтыр илчесе? Атилла хан янә белми иде. Император Феодосийга ул шартларын кискен куйды. Ике арада тотрыклы сәүдә итү урнашсын һәм Феодосий империя ил чикләрен сугышчан готлардан саклаган өчен 700 кадак алтын белән салымын түләүне дәвам итсен. Бу аның Византия империясенә куйган катгый таләбе. Ә император Валентиан исә тиешле ясакны түләү белән бергә кызы Һөнәрияне улы Иллакка кияүгә бирсен. Мең рәхмәт Идекәйгә, ул аның үтенечен весталка кызга җиткергән һәм ул буй-сын алган гүзәл бала, ни гаҗәп, Атилла ханның улына кияүгә чыгарга ризалыгын биргән. Ризалыгын биреп кенә калмаган Атиллага озын итеп хат язган һәм рухание аша туй балдагын җибәргән. Бу инде зур җиңү иде. Хак, чибәр Һөнәрия башта Атилла хан аны үзенә сорый дип уйлаган, ләкин соңыннан аңлашканнар. Хәзер инде барысын да вакыт хәл итәчәк иде. Хак, Атилла ханның Римда илче йөзендә утыручы Исланы да чакыртып аласы килгән иде, ахыр бу уеннан кире кайтты. Утырсын, кирәге чыгуы бар. Император Валентианның, бер-бер хәбәр ишетеп, Һөнәрияне кая булса олактыруы бар иде. Ә моны Атилла хан теләми иде. Аның чынлап та Иллак улын весталка кызга өйләндерәсе килә иде. +Хатыны керде, бер халаттан гына, яңа гына хаустан чыккан, саф су исе килеп тора. +- Алпар кая? +- Урамда. Урам малайлары белән шарлы уйный. +- Уйнасын. Уйнап үссен, - диде Атилла һәм ишарә белән генә хатынын куенына чакырды. +- Атилла, - диде хатын ирнең күкрәгенә борынын төртеп. - Атилла, иртәгә син Византия илчеләрен кабул итәсең, Алпар да кырыңда булсын әле. Илчеләр күреп торсыннар иде. +- Булсын, алып кил, мин аны болай да һәрвакыт тәхет ягына ала барам. +- Беләсеңме, илчеләр сафында кем дә булачак? +- Кем? Адәм актыгы Хрисафәй атакай түгелдер бит? +- Юк, император Феодосииның киңәшчесе Приск. Византиядә билгеле язучы һәм тарихчы. +- Аны бик тә күрәсең киләме? +- Килә. Атилла, килә, мин аның язмаларын укып үстем. +- Күркәм хатынга әйт, ул аны кунакка дәшсен. Син озатып йөрерсең. Ә хәзер кил әле, сагындым үзеңне... +- Атилла хан да сагына беләмени? - дия-дия хатын ирнең куенына ук кереп сеңде. +Тоташ сер тубалы иде Атилла өчен бу хатын. Күркәм хатынның күптән кырына барганы юк, калганнарын да онытып тора. Бу хатын оныттыра иде. Дала кешесе иде Атилла, хатын-кызны артык сөя-назлый белмәде, ләкин кочканда берәгәйле итеп, хатынны илерткәнче кочар иде. Хатыннар аны яраттылар, чөнки ул кодрәткә ия ир-зат иде. Гуннар арасында да хәзер ул иң кодрәтле һәм мактауга лаек хан. Ике империядән тиң ясак түләтеп тора. Гун кавемнәре арасында моңа бер ханның да ирешкәне булмады әле. +Шулайрак уйланды греклардан алган хатынны кочканда гуннар ханы Атилла. Хатын да ким куймады, өенә ир-канаты килдеме, шундаен итеп кабул итте һәм сыйлады, яратты ки, ир-канатын тәмам әсәрләндерер иде. +Иртәнге якта сараена юнәлгән Атилла хан аучыларын алды да һичнигә карамый ауга чыгып китте. Сәркатибе Орест аңа: +- Хан, озын-озак йөрмәгез, бүген булмаса, иртәгәдән калмый илчеләр килеп төшәчәк, - дип әйтте. +Атилла хан ана иң аша гына: +- Көтәрләр, кунак була торырлар, - диде. +Сәркатибе Орест белә иде. Атилла ханның батыр яугирләре Мәрмәр диңгезенә якынлаша башлагач, император Феодосий тәмам пошаманга калып, Орестка хат язган иде. Элек гуннар императордан тынычлык сорасалар, хәзер империя гуннардан тынычлык сорый иде. Чөнки гуннар кузгатып җибәргән күп кенә кавемнәр азатлык таләп итеп, империягә тиешле ясакларын түләми башлыйлар, шул хәлдән Феодосий илчеләр артыннан илчеләр җибәреп торды. Туктатсын иде Атилла гуннарын. Атилла хан ана шарт куйды - колларың иреккә җибәр. Император Феодосий коллар тоту хакында император Валентиан белән киңәшеп карады, чөнки Римга Африкадан коллар китерү әле булса дәвам итә иде. Һәм кардәше Феодосийга хат юллады: "Коллардан ваз кичү, империяне тәмам таркатачак, колларны азат итү мөмкин хәл түгел", - дип язды. +Шушы хатны алгач, император Феодосий үз кырына хәрам атакай Хрисафәйне чакыртып алды. Император Феодосий хәрам атакай белән дус түгел иде. Җитмәсә бу сакалсыз сабый Пульхария белән дин хакында бәхәстә тора. Тәмам диндарлыкка бирелгән Пульхария хәтта хәрам атакайны Кече Азиягә сөрергә кирәк дигән фикер әйткән иде. Сөрмәде император Феодосий, кирәге чыгар дип күз йома килде. Һәм менә вакыты җитте - картны гуннар ханы Атилла кырына җибәрергә, варварлар ханына христиан динен тәкъдим итсен. Һәм император Феодосий шулай эшләде дә. Ләкин Атилла хәрам атакайга кырт кискән: "Әгәр дә мәгәр, кешелектә илчеләргә кагылмаска дигән гомум канун булмаса, мин, Атилла хан, сине бу тәкъдимен өчен дар агачына астырган булыр идем. Ләкин гуннарда һәр халыктагы кебек: "Илчегә үлем юк", дигән табу-гыйбарә бар. Шуны исәпкә алып, мин сине, хәрам атакай, исән-имин үз патшагызга җибәрергә булдым. Диндарлыкка башыгыз салмагыз, яшәүнең кадерен белегез. Императорыгызның хыялый теләген миңа җиткереп, кабат Гунстанга килеп йөрмә, атакай", - дип озатырга кушкан. +Юк, Атилла хан гына булмады бу, чынлап та Хода җибәргән Аллаһы камчысы булды. Тизрәк котылырга, котылырга кирәк бу ханнан, заманында абалары Рухил белән Рамулдан котылган кебек. +Хәрам атакай император белән беренче очрашуда ук, Атилла ханга агу бирергә кирәк, дигән тәкъдим ясады. Хәтта нинди юл белән, кем аша моңа ирешеп булачагына да өйрәтте. Ахыр әйтте: "Монда ханның ышанычлы кешесе йөри - Идекәй. Без аны сарайга дәшеп алыйк", - диде. Ләкин Идекәйнең сарайга килүе шикле иде. Шуның өчен Хрисафәй атакай сарайга Атилла ханның бабасы Вигиләйне дәшәргә кушты. +Кайчандыр сарай куштаны булып йөргән Вигиләй чакырган вакытка карусыз килде һәм император хозурында пәйда булуга: +- Галиҗәнапләре, Атилла хан минем киявем, йомышыгыз булса әйтә аласыз, - диде. +Император Феодосий бу хакта хәбәрдар булса да, ни өчендер Вигиләйгә ышанды һәм Вигиләйгә үз хозурына Атилла илчесе Идекәйне табып китерергә кушты. Вигиләй моны эшләргә алына һәм күп тә үтми Идекәйне сарайга алып килә. Икәүдән-икәү генә калгач, император Феодосий турыдан-туры: "Атилла ханны агуларга алынсаң, империя сиңа гомереңнең соңгы көненә кадәр пенсия түләргә һәм хәтта алтын түбәле йорт салып бирәм", дип тә вәгъдә итә. Хәтта "дөнья булгач, төрле хәлләр була, хәл-гамәлдәге килешүгә тамгам салып та раслыйм", ышандыра. +Император Феодосий шундук сәркатибен чакырта һәм шартнамә яздырта. Шартнамә болайрак килеп чыга: +"Илаһи көчкә ия булган Гайсә пәйгамбәргә таянып, император Цезарь Флавей Феодосий, бәхетле, мәрхәмәтле һәм зирәк акыллы галиҗәнап Август, беркайчан да, беркемнән дә җиңелмәгән, гасырлар мактанычы туннарны, готларны, антларны, склабеннарны, вандалларны, аланнарны, фарсыларны һәм хәтта парфәннәрне җиңгән цезарь - патша хәрам атакай Хрисафәй һәм элеккеге сарай куштаны Вигиләй тәкъдиме белән илче Идекәйгә әмер бирә - безнең иң куркыныч дошманны үтерергә. Моның өчен аңа алдан ук илле кадак алтын бирергә, калган иллесен һәм алтын түбәле өйне әмерне үтәгәч алачак. Император куйган йөкне үтәп илгә кайткач, илче Идекәй патриций титулы алачак һәм аңа елына 20.000 солид хезмәт хакы билгеләнәчәк. +Имза: Византия императоры: Флавей Феодосий. Империя сәркатибе: Синкел. 448 ел." +Идекәй дә кеше янында кеше иде, ул башта бу хәлгә ни кылырга да белмәде. Бик озак икеләнде. Гунстанда аның улы, хатыны, балалары. Җитмәсә улы Орест Атилла ханда сәркатип, гун кызына өйләнгән, бәләкәч малайлары да бар инде. Әмма уйланды-уйланды да, риза булмауның да яман бетүе бар иде. Шуңа күрә ул башын җүләргә салып, барысы белән дә килеште. Әмма шартнамәнең бер нөсхәсен үзенә алды. Шартнамәне куенына яшергәч кенә тәхеттә киңәеп утырган император Феодосийга әйтте: +- Атилла ханның бер шарты бар, галиҗәнаплары, ул Гунстанга илчеләр йөзендә дәрәҗәле кешеләрне генә җибәрергә кушты, - диде. +"Кушты" сүзе бераз колагын ярса да, Феодосий сиздермәде, Идекәй белән килеште. Кайчандыр сарайда эшләвен исәпкә алып, илчеләрнең берсе Вигиләй булыр, Атилла ханның кияве дә булгач, әйе, икенчесе дәрәҗәле сенатор Максимилиан һәм сарай язучысы Приск булыр, һәм император илче Идекәйгә шул кешеләрне санап та бирде. Идекәй император белән килеште. Атилла хан хозурына илче йөзендә баручылар чынлап та ил кырында дәрәҗәле кешеләр иде. +Илчеләрне озатырга императорга киңәш биргән хәрам атакай Хрисафәй дә килде һәм 50 солидлы янчыкны Идекәйгә төртте, Идекәй исә янчыкны Вигиләйгә бирде. Вигиләй исә янчыкны бау белән муенына такты, чөнки чалбарсыз иде. Янчыкның бер кешедән икенче кешегә күчүен дүрт күзләп күзәткән хәрам атакай Хрисафәй Вигиләйгә әйтте: "Саташтырма, янчыкка минем ат-исемем чигелгән, кара аны, югалта күрмә. Янчык үз максатын үтәп кайткан хәлдә генә калган икенче 50.000 солидка ия булырсың". +Илчеләрне озаткач, император Феодосий бик түбән катлам кешеләренә хас куаныч белән кулларын угалап: +- Хәрам атакай, хәрам атакай дим, барысы да без уйлаганча барып чыкса, гуннар ханы Атилладан котылабыз. Мәңгегә, - диде. +- Башта аюны атыйк, галиҗәнаплары, соңыннан тиресен тунарбыз, - диде аңа хәрам атакай тыныч кына. - Варвар булса да, Атилла хан хәйләгә бер дә греклардан калышмый. Шулай булмаган хәлдә, ярты Ауропаны кул астына җыя алмаган булыр иде. +Император Феодосий дәшмәде, бар, китә бир дип кул гына селтәде, чөнки хәрам атакай хаклы иде. Бер уйлаганда чынлап та атмаган аюның тиресен бүлешеп утыралар икән ләбаса! Бу җүләр, моның янында мин җүләр. +Феодосий үз мөмкинлеген бик яхшы белә иде, аның беркайчан да орыш кырында булганы булмады, әмма сугышның тоташ кан кою икәнен бераз чамалый иде. Атилла хан исә һәр орышта үзе катнаша. Бер уйлаганда, кулына кылыч тотмаган, тотса да бер тапкыр да орышларга катнашмаган император Феодосий өчен зур батырлык иде, әлбәттә. +Хәрам атакай Хрисафәй тәхет ягыннан чыгып киткәч, император яшелгә буй-буй алтын тасма төшкән хөлләсенә төренә төште, тәхет ягында суык булмаса да ул нигәдер өшеп китте. Бер уйлаганда, бүгенге Рим империясе генә түгел, борынгы греклар да гасырлар буена дала скифләре белән сугышып яшәгәннәр. +Император Феодосий торып, китап киштәсенә үтте һәм күн тышлы "Скифләр тарихы" дигән китапны алды. Китап ачкандай китапны ачты һәм укый башлады. Ачкан биттә тарих атасы Геродот болай язган иде: "Безгә билгеле булган халыклардан бары тик скифләр генә орышларда зур осталыкларга ияләрдер. Аларның көче шуннан гыйбарәттер: скифләр дошманнарына качарга ирек бирмиләр, ә менә үзләре шул хәлдә калганда качуны бер дә оятка санамыйлар, җиңел генә качып котылалар". +Тарих агасы Геродот язган бүгенге гуннар шул ук скифләр бит инде. Тарих атасы безнең эрага кадәр 484-425 елларда яши. Димәк, борынгы греклар белән сугышкан скифләр бүгенге гуннар була. Чөнки алар хакында Геродот та: "Скифләр бары тик атта гына орышалар, аларның җәяүле сугышчылары юк", - дип яза. +Тагын бер битне ачты император Феодосий. Монда исә Геродот: "Безнең эрага кадәр 514 елда шаһиншаһ Дарий 70.000 гаскәрие һәм 600 хәрби корабы белән сөннәр өстенә юнәлә, әмма сөннәрне җиңә дә, буйсындыра да алмый. Сөннәрне дала буйлап куып йөри торгач, далада бик күп гаскәриен югалта-югалта, ахыр чиктә, тәмам чарасыз калып, иленә кайтып китәргә мәҗбүр була"... +Тарихта үз эзен калдырган сөннәр ил атасы Әти бар икән әле. Александр Македонскийның әтисе — Икенче Филипп, ниһаять, ниндидер күләмдә генә булса да скифләрне җиңүгә ирешә. Бу хәл безнең эрага кадәр 339 елда була. Патша Филипп моның өчен башта скифләрнең үзләреннән 30 мең ат сатып ала һәм шул атларга атландырып, скифләргә яу чыга. Шул сугышта скифләр ил башы Әти һәлак була. Иң мөһиме, ике якның берсе дә җиңми. Ике як та җиңүне үзенә алып, скифләр белән греклар аерылышалар. Минем илчеләрем гуннарны "күчмә халык" дип ышандырырга тырышалар. Ләкин шулай микән, нигә соң тарихчы Диодор: "Скифләр грекларга мал-туар һәм коллар гына түгел, ашлык та саталар", - дип язып калдыра икән. Ахыр килеп, без дә бүген Танаис тарафларыннан ашлык китермәбез, гуннар Ауропага килгәнче колларның күбесе шул тарафлардан ага иде. +Сорау, сорау, сорау... +Император Феодосий китапны киштәгә куйды һәм кулын артка куеп, ишекле-түрле уйланып йөри башлады. +Бүгенге гуннар шушы ук борынгы сөннәр, тегеләр дә, болар да бары тик атта гына сугышалар, тегеләрдә дә, боларда да җәяүле сугышчылар булмаган. Җәяүләп сугышканнар борынгы греклар һәм юпка кигән римлылар. Гуннар Ауропага килгәч, барыбыз да айныдык, гуннардан атлар сатып ала башладык, атта орыша башладык. Әйе, гәрчә җәяүле гаскәриләребез булса да, төп көчне атлылар тәшкил итә хәзер. Хәер, империяләрнең атлы гаскәриләре дә теге йә бу сәбәпләр аркасында гуннардан качкан хәрбиләрдән тора. Атилла хан нәкъ шуларны кайтарып бирергә сорый да инде, хәтта таләп итә. Император Валентиан нишләгәндер, император Феодосий моңа бара алмады. Империянең атлы гаскәрсез калуы бар иде. Ләкин йөз юаныч янына бер куаныч та бар иде — Атилла хан кулына барып эләккән магистр Гаурәнцәй улы Аэцәй иң елгыр егетләре белән Атилладан качып китә. Һәм нигәдер Византиягә түгел, Римга... +Император Феодосий йөрүдән туктады, ияген учлап тотып, уйга чумды, һәм аның кинәт зиһене ачылып киткәндәй булды. +"Ашыгыч рәвештә Валентианга хәбәр итәргә - үзенә качып килгән Аэцәйне гаскәрбаш итсен һәм гаскәрен аңа тапшырсын. Һәм Атиллага каршы чыксын". Куанычлы фикер иде бу. Көтмәгәндә башка килгән фикер. Ләкин моның белән генә император Феодосийга тынычлану килмәде. Ул бераз күзаллый иде: император буларак ул яман уенга кереп бара. Ил башлыгын үтерергә кеше юллау, ул гынамы, үтерүчегә алтын түбәле өйләр вәгъдә итү бер дә императорларга хас сыйфат түгел иде, әлбәттә. Иллә нишләмәк кирәк, ничекләр булса да гасырлар буена дөнья халыклары өстеннән хаким һәм хөкемдар булган империяне саклап калырга кирәк иде. Аны бу хәл-гамәлне кылырга чарасыз иттеләр һәм Феодосий императорларга хас булмаган бик түбән әшәке эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр ителде. +Ул арада тәхет ягына рөхсәт сорамый-нитми хәрам атакай Хрисафәй килеп керде. +- Атакай, - диде аңа ишектә күренүгә император Феодосий. - Бар кит, күземә күренәсе булма. Һәй, кем бар анда?.. +Ишектә сакчылар күренде, алар бик тиз хәрам атакайны ике яктан эләктереп алдылар да тәхет ягыннан алып чыгып киттеләр. Император Феодосий хәрам атаның нидер әйтергә авызын ачуын, әмма булган хәлгә шаккатудан һични әйтә алмавын күреп, аны карашы белән озата калды. Бөкерәеп, өшәнеп калган иде хәрам атакай. Карт "алашаның" гәүдәсынында гына түгел, йөрү рәвешендә дә ир-ат сыйфаты калмаган иде инде. Нидән шулай күз карашына кадәр усал һәм төссезләнә икән бу хәрам атакайлар?.. Әллә соң адәм бәхетенә Аллаһы тарафыннан бирелгән хатын-кызга булган мәхәббәттән мәхрүм ителгәнгәме? Ахыр килеп, кылган гамәлләре дә бер дә килешле түгел ләбаса! Шуңа карамастан, ул сине, император кадәр императорны, Атилла ханның кан дошманы итте. "Әгәр дә мәгәр ошбу комсыз сарай корты варварлар ханы Атилланың башына җитми минем каршымда пәйда була икән, мин бу карт алашаны үзем дар агачына астырачакмын", - дип кемгәдер әйткәндәй тәхетеннән кузгалды император Феодосий. +Византия императорының үзалдына сөйләнә-сөйләнә тәхет ягының урта бер җирендә йомры ияген учлап тотып торган ел 448 иде, ае - май, көне - 7 се иде. +Икенче мәлдә инде ул бераз кинәнде дә хәтта. Моңа ниндидер күләмдә сәбәбе дә бар иде. Рим империясе җимерелүгә йөз тота, ә менә Византия империя буларак дөнья халыкларына таныла бара. Император буларак ул тик ятмый, кан дошманы булган Атилла ханга үтерүчеләр җибәрде. Гаскәриләре дә Византиягә нигез салган Константин чорындагы кебек ялланган гарәпләрдән генә тормый, елдан-ел орышта алдынгы сафларда булган готгуннардан оешып килә. Гарәпләрнең илне ташлап китүләре аяныч иде, әлбәттә. Шуңа карамастан, гуннар якынаюга алар бик тиз табан ялтыраттылар. Гуннар да, гарәпләр атларда гына сугышалар. Бик ихтимал, атларда гына орышучы гуннар куркытканнардыр гарәпләрне... Ләкин император Феодосийның иманы камил, империя гаскәре ныгыган саен ил дәрәҗәсе дә үсәчәк. Кала халкында христиан дине аякланып китте, калада епископлар, поплар, дьяклар хәзерләнә. Бер сүз белән, Византия ныклы идеологиягә йөз тота башлады. Ә Рим исә һаман Марс, Юпитер аллаларына ябышып ятып бик нык оттырды. Һәм хәзер Византияне куып җитәргә теләп, идеологиясен христиан диненә борды, әмма исемне башкача атадылар безнең кебек "православный" түгел, "католицизм" юнәлешен сайладылар. Элек башлары һәм аяклары белән мәҗүси булган римлылар һәм греклар кинәттән яһүдләр Алласына бәйле хикәятләр уйлап таба башладылар, әлбәттә инде үзләренең җирлекләренә җайлый-җайлый. Борын-борын заманнан ук Рим каласының горурлыгы булган имчәкле бүре сынын да хәтта Византиягә күчерделәр. Римның идеологиясе генә түгел, истәлекле сыннары да Византия башкаласына күчерелә тора. Ә бит бүре сыны римлыларга сәгать хезмәтен дә үтәгән: мәһабәт Юнона сыны исә дөньяда булмаган Тарантодагы Беллерофонт аты сыны, биеклеге һәм зурлыгы белән барча кешеләрне дә таң калдырган Геркулес сыны, ахыр килеп, күз камашырлык нәфис һәм гүзәл итеп эшләнгән Августа-Елена сыны. Бу сын империянең башкаласына нигез ташын салган император Константинның әнисе изге Еленага багышлана. Гомумән, бөек атын алган Константин үзенең булачак башкаласын төрле ярым сыннар, могҗизаң бизәкләр белән нәкышләтә. Шул ук вакытта бу изгеләр исәбенә кергән император мәҗүсиләрне дар агачына астырырга да күп сорамаган. Иң гаҗәбе, ул моны гөнаһка санамый, изге гамәл кылам дип уйлый. +Моңа кадәр ике Рим - көнбатыш Рим һәм көнчыгыш Рим үзара өстенлек өчен сугышып ятсалар, V гасырда аларның икесе өчен дә гомум бер дошман барлыкка килде - Атилла хан йөзеңдә — гуннар. Галимнәр һәм тарихчылар бу халыкның каян килеп чыгуын яхшы беләләр - борынгы скифләр алар. Бу халык белән борынгы греклар да сугышканнар, хәзер борынгы греклар йөзендә император Феодосийга орышырга туры килер — гуннар ханы Атилла белән. Булыр ул орыш, булмый калмас, тәхет бирмәк - кан бирмәк, ил бирмәк - җан бирмәк, диләр. Ахыр килеп, Феодосий беренче булып Атилла ханга ук атты. +Император Феодосий сарайдан чыкты һәм ипподромга таба атлады. +"Яңа Рим, яңа Рим, - дип үзалдына сөйләнде ул ипподромдагы мәһабәт сыннарга һәм төрле илләрдән китерелгән манзарага күз ташлый-ташлый. - Яңа кала, син дә бүген үзгәрдең. Кирмән коймаларын яңадан күтәрелде. Каланы 14 мәхәлләгә бүлдек, шуларның 12 се кремль эчендә. Кремльнең таш диварлары артындагы тораклар ялланып хезмәт иткән гот гаскәрләренә бирелде. Готлар урнашкан төбәк - мәхәлләнең унөченчесе, ундүртенче мәхәллә кала читендә калдырылды. Влахер сарае да шунда. 411 елда булган җир тетрәү вакытында кремльнең диварлары җимерелде". Император Феодосий диварларны яңадан күтәрттерде. Әмма ундүрт елдан соң тагын җир тетрәде. Тагын кремль диварлары җимерелде, диварларны тагын төзәтергә туры килде. Ләкин империяне бөек диварлар гына саклап кала алмас. Моны яхшы белә иде император Феодосий, империягә халык күңелен әсир итәрдәй дин кирәк иде һәм ул дин табылды - христиан дине. +Император Феодосий ипподром һәм бакча арасына күтәрткән сарайны үтеп, бакчаның сөзәк баскычларыннан Босфор бугазына таба атлады. Үзенең матурлыгы вә мәһабәтлеге белән сарай бирегә килгән варварларның исен-акылын китерә, диләр, һәм шулайдыр да. Сарайга сокланмаслык та түгел иде шул. Баганалары фригий мәрмәреннән, аларны ярым түгәрәк түбә тоташтыра һәм бар баганалар да алтын төскә буялган. Төзү җисемнәре көмеш, төрле төстәге мәрмәр, тишекле тау токымы, сынлы сәнгать, төрле манзара белән бизәлгән. Бакчадагы табигый агачлар арасында ясалма сайрар кошлар, бронзадан коелган агачлар утыра. Тагын да гаҗәбрәге шул: вакыт-вакыт бу кошлар чиратлашып сайрый башлыйлар. Сарай ишегенең ике ягында алтынга буялган арысланнар утыра. Арысланнар вакыт-вакыт башларын боргалап, тешләрен ыржайтып куялар. Бакчаның һәр төбәгендә дә фонтаннар, коену урыннары - бассейннарның читләре көмеш тәлинкәләр белән уратып алынган. Әлбәттә, болар барысы да империя байлыгы, хәтта бик зур байлыгы. Ләкин соңгы елларда әнә шул җир-байлыклар әкрен генә гуннар кулына күчә башлады. Балкан ярымутравы, Кече Азия, Эгәй (борынгы гуннар аны Инәй диңгезе дип йөргәннәр) диңгезендәге утраулар, Сирия, Мисыр, Крит һәм Кипр утраулары, хәтта Кырымның бер өлеше империя кулында иде. Ә хәзер исә гуннар Византия империясенең алтыдан артык җирләрен үз кул астына алдылар. Җир-калаларын гына яулап калмадылар, империя кадәр империядән ясак түләтә башладылар. Ул гынамы, көнбатышта Римга кадәр барып җиттеләр. Юк, хаталанмады император Феодосий гуннар ханы Атилланы үтерергә кушып, хаталанмады. Империя яшәргә тиеш һәм ул яшәр, һәм аны 313 елда Милан эдиктында кабул ителгән христиан пине коткарыр. Шул дингә биш куллап ябышырга кирәк. Ул инанды инде, христиан дине империя халкы өчен гади фәлсәфә генә булып калмады, ә канунлаштырылды, әхлак тамгалары белән бергә фәлсәфи доктринага әверелде. Хак, бу диндә император бераз самимилек күрә. Әйтик, беренче рәссамнар Гайсәне сарык көтүчесе итеп ясыйлар. Киң күңелле, ачык йөзле самими кеше итеп күз алдына китерә аны император Феодосий. Сурәт гаять хиссияти тойгы белән ясалган - үзәктә Гайсә, уң ягында өч сарык, сул ягында өч сарык. Көтүче кулында таяк, көтүчеләрдә була торган чыбыркы түгел, ә таяк, таяк башында тәре. Менә шулайрак күрәләр дөнья халкына миссия белән килгән үлемсез Гайсәне дөнья рәссамнары. Империянең сәнгать үзәген ипподром тәшкил итә. Бирегә атна саен тамаша кылырга халык җыела. Монда җанварлар ызгышын, йөгерешләрне, кыргый җанварлар белән көрәшкән кешеләрне карарга бөтен шәһәр халкы җыела диярлек. Һиндстаннан китерелгән чегәннәр чыгышы да кызыклы. Ипподромның озынлыгы 170 метр, киңлеге 40 метр. Константин чорында тамашачыларга утырырга агач эскәмияләр куелган була, Феодосий аны ташка алыштыртты. Ипподромның ике ягында төрле илләрдән китерелгән хикмәтле әйберләр куелган. Әйтик, монда Дельфадан китерелгән Елан баганасын күрергә була, аннан ерак түгел 381 елда Мисырдан Тутмас фиргавен истәлегенә куелган обелискны һәм бронзадан коелган атларны күрергә була. Кыскасы, соңгы елларда Константинополь дип аталган кала борынгы көнчыгыш илләрендә булган барлык мәһабәт сыннарны, танга билгеләрен, гәрчә мәҗүси аллаларга карасалар да, Бабилдән, Ассириядән, Мисырдан үз каласына җыя. Шушы бәһасез байлыклар өстенә Константинополь бу ил халыкларына ясак сала һәм ясакны вакытында түләүне таләп итә иде. Боларның барысын да кем астынөскә китерде?! Атилла хан. Калага байлык килми башлады. Җыелган мал-акча да Атилла ханга ясак түләүгә китә. Кала халкы элек мул яшәгәч, мал-мөлкәтнең кай тарафлардан килүе белән кызыксынмый иде. Әйе, азды, узынды халык. Алар Уенча, барысы өчен дә император кайгыртырга тиеш. Шулай булган, шулай булырга тиеш дип уйлыйлар, дөресрәге уйлаганнар. Ләкин 406 елда Византия тәхетенә утырган Феодосий алай дип уйлаудан ерак тора иде. Ул бернәрсәне ачык белә - гуннар аның тәмам бугазына бастылар. Ул бүген капкынга эләккән бүре халәтендә калды, ычкына да алмый, бер-бер хәл кылырга да куллары бәйләнгән. Куллары чишеләчәк гуннар ханы Атилла башына җиткәч. Юк, ялгышмады ул гуннар ханына үлем җибәреп, ялгышмады, хак юлга басты. +Каланы төзекләндерүгә киткән акча хакында император Феодосий үзе генә белә иде. Бер Капитолия бинасын күтәртүгә генә империянең ярты байлыгы китте. Ә бит моның өстенә император Феодосий башкалага ике театр, сигез җәмәгатьчелек мунчасы, кояш-яңгырдан ышыклану өчен илле ике түбә кыегы, сенат утырышларын уздыру өчен дүрт зур зал, ундүрт чиркәү, ундүрт мәхәлләгә дә сарай, ундүрт мең кешегә торак биналары кордыртты. Боларның барысын да империя байлары өчен эшләтте Феодосий, ярлы-ябага исә байларның өй-эргә буйларында, сарай мәйданнарында йокларга мәҗбүр булдылар. +Илдә бер могҗиза калган икән әле - София храмы. Бу храмны күтәрү өчен төрле илләрнең калаларыннан меңләгән осталар, ташчылар китерттеләр. Зурлыгы һәм күләме белән генә түгел, нәкышләнү һәм матурлап бизәлү ягыннан да калада аңа тиң храм юк иде. Кыйммәтле сирәк табыла торган ташлар, фил сөяге, алтын, көмеш белән бизәлә изге София храмы. Ошбу могҗизаи храмны салу вә күтәртү өчен империянең бар төбәкләреннән дә сирәк табыла торган мәрмәр ташлар китерттеләр. Аларны биредә көн-төн эшкәрттеләр, шомарттылар, нәкышләделәр һәм һәр ташны бер-берсенә кыл сыймаслык итеп салдылар. Бу храм турында халыклар тузга язмаган риваятьләр сөйләделәр, җырлар чыгардылар. Ә христианнарның руханилары исә безгә бу храмны корырга вә күтәрергә Хода үзе булышты дип юандылар. +София храмына Византия империясе күп кенә илләрдән һәм калалардан борынгы мәҗүсиләр төзегән сарайларны, храмнарны сүтеп китерттеләр. Храмның сигез баганасын Балбәк каласыннан мәҗүсиләр гыйбадәтханәсен сүттереп ташыттылар, сигезен борынгы Эфестагы Диана храмыннан. Бүгенге София храмындагы баганалар, төрле нәкышле ташлар, бизәлгән сурәтләр Мисырның Изида һәм Осирис, Кояш һәм Ай, Афин һәм Аполлон храмнарыннан сүтеп алдылар. +Император Феодосий храм сызымнарын сызучылар белән үзе идарә итү сәбәпле, аның авторы да иде. Әмма храмның төзелешен күрү өчен әүвәл андагы гаҗәеп төгәл итеп корылган дүртпочмакка игътибар итәргә кирәк. Әнә шул дүртпочмакны янә кечерәк дүртпочмак тотып тора - бинаның эчке өлеше бу. Тагын да гаҗәбрәге шулдыр: почмаклар барысы да тәре формасында корылган һәм аларны тоту өчен зур почмакка колач җитмәстәй юан баганалар утыртылган. Әнә шул баганаларда утыра ярым түгәрәк түбә. Түбәнең иң биек ноктасы Гайсәгә багышланган сурәтләр белән чуарланган. Түбәнең аркылысы 35 метр. Түбәнең зурлыгына хәйран калмалы һәм ни гаҗәп - ерактан караганда түбә һавада эленеп тора кебек. Храмның идән белән түшәм арасындагы иң биек нокта - 61 метр, озынлыгы - 81 метр, киңлеге - 60 метр. Зур түшәмне ярымтүшәмнәр тотып тора. Түшәм кургаш калае белән ябылган. Храмның төньяк почмакларына дүрт мәрмәр багана утыртылган. Баганалар һәммәсе дә кыйммәтле вә затлы граниттан эшләнгән. Әнә шул баганаларны үтүгә, хатын-кызлар өчен махсус эшләнгән залга килеп керәсең. Шуннан Мисырдан китертелгән граниттан ясалган болдырга килеп чыгасың. Болдырга чыгуга, сине аслы-өсле җиде тәрәзә каршы ала. Ә зур түбә исә 24 тәрәзә белән яктыртыла. Аскы катны 40 багана күтәреп тора, өске катны 60 багана, әмма өске каттагы баганалар кайтышраклар. Колонна-баганаларның саны 107 гә җитә. Храмдагы камиллеккә бирегә кергән кеше тыныч кына кала алмый. Үзен ниндидер бер могҗизаи сихри дөньяга эләккәндәй тоя башлый. Бигрәк тә түбәнең ныклыгына искитмәле. Түбәне яптыру өчен Родос утравыннан махсус үтә үзле балчык китерделәр. Шул балчыктан чүлмәкләр ясыйлар. Чүлмәкләрне кырык көн кояшта киптерәләр. Шуннан соң чүлмәк тәмам җиңеләеп кала - егерме чүлмәк бер кирпеч авырлыгы гына булып кала. Храмның дивары кирпечтән, матур итеп мәрмәр белән тышланган. Төп баганаларга терәк итеп, нәкышләнгән известь баганалар куелган. Алар шул чиккә җитеп шомартылганнар ки, мәрмәрдән һич тә аерып алмалы түгел. Храм эченә үтүгә кай тарафка гына күз ташлама - Гайсә пәйгамбәрнең әнисе сурәте, ахыр апостоллары, евангелистларныкында тоташ дияргә була грек тәреләре, һәр тәрегә мондый сүзләр язылган: "Синең байрагың белән җиңдек без!" Ә түр якта кылыч күтәргән архангел Михаил. Унике көмеш багана арасында Гайсә пәйгамбәр һәм аның анасы, алар янында ук апостоллар. +Тагын да арырак атласаң, күз алдында Алтарь (төрки сүзе - Алтүр) пәйда була. Алтарьның өске тактасы зиннәтле ташлар белән бизәлгән, саф алтын, көмештән койдырылган такта. Ташларга тезгән зөбәрҗәт ташларга карасаң - күз камаша. +Император Феодосий шушында килеп бастымы, йөрәге уйный башлый, әллә ниткән хиссияткә бирелә. Ә бит бу бәһасез байлыкның гуннар ханы Атилла ханның кулына күчү ихтималы да бар. Һәм император Феодосий гуннар ханы Атилланы Үтерергә кеше җибәрүенә янә бер тапкыр инанды. +Храмның иң могҗизаи урыны, мөгаен, зур залның кыл уртасындагы урында затлы ташлардан тәре ясалган. Феодосий сызымнарны сызганда ук җир уртасы дип атады. Һәм шунда килеп баскан һәр кеше мин җир уртасында басып торам дип уйлый. Тәре христиннар өчен могҗизам сихри бер илаһка әвереләдер, һәрхәлдә шулайрак кабул итте сызымны сызганда Феодосий. +Храм әле төзелеп бетмәгән, төзелеш бара, ләкин инде эшләр тәмамлануга таба китте. Храм аның күптәнге хыялы иде. Ә хыялы тормышка ашкан кеше бәхетле була, диләр. +Феодосий бакча буйлап йөрергә чыкканда, биредәге могҗизаларны карап йөргәндә үзе янында кемнеңдер булуын теләде. Аңа чынлап та кемдер җитми иде. Ләкин бүген ул беркемне дә күрергә теләми, ул бүген йөрәге белән киңәште. +Император янә сараена кайтты, тәхетенә чумып утырды. Кая гына йөрмәсен, ул үзен саклаган сакчыларны күрмәде, гүя алар аның өчен юклар иде, гәрчә күзенә чалынгаласалар да алар аның өчен юклар иде... +Алтын терәкле, биек аркалы йомшак тәхеткә утыргач кына аның җаны тынычлана төште. Империядә барган хәлләргә дөрес юнәлеш бирү шушы тәхеттә генә хакыйки төс ала кебек иде. Ул илчеләрне дә, вәкилләрне дә шушы тәхет ягында кабул итте. Кайчак аның башына искитмәгән бер уй килеп, ул теге йә бу вәкилнең киемнәрен киеп, сакал-мыек ябыштырып, калага халык арасына чыга, караңгы урамнарда йөри иде. Хәтта гади халык була торган мунчаларга да кергәләде, трактирларда да. Ул гади халыкның сөйләмнәрен тыңлады, соңыннан барысын да йөреп чыккач, үз сәясәтенә бәһа бирде. Бүген аның кала читендәге 14 нче мәхәлләсендә буласы килә иде. Ул мәхәлләдәге Влахер сарае тирәсендәге трактирларда гына ишетергә була иде кала халкының гайбәтен һәм бер чираттан императорның үзе хакында да: сарай кротлары турында да. Мондагы сәүдәгәрләр төрле халык вәкилләреннән булгангамы, сөйләшкәндә бер дә тартынып тормыйлар, әшәке сүзләр белән кемне эләкте шуны сүгәләр, шул исәптән императорны да читләтеп үтмиләр иде. Бу мәхәлләдә Феодосий үзе дә аңламаган бар нәрсәдән дә азат халык яши кебек иде. Төп шәһәргә аларны кертмиләр, ә китергән товарны сатарга кирәк. Әйтик, Атилла хан басымы астында император Феодосий калада коллар сатуны тыйды. Ә менә бу мәхәлләдә яшертен генә коллар да саталар иде. Коллар исәбенә яшәүгә йөз тоткан империядән чыккан дәүләт булганга, император Феодосий биредә барган хәлләргә юри күз йома, гүя бу мәхәллә империягә кагылмый, аның өчен аерым бер дәүләт иде. +Бүген исә Влахер сарае тирәсенә чыкканда үзе белән ике сакчысын да алды. Әмма аларга үз тирәсендә уралмаска, читтән генә күзәтергә кушты... Империянең югары варисларына гына түгел, императорның үзенә дә бил бөгәргә өйрәнмәгән оятсыз сәүдәгәрләр һәммәсе үзләре белән җансакчыларын йөртәләр, теге йә бу сәүдәгәр арасында җәнҗал чыга калса, үзара суешырга да күп сорамыйлар иде. Калага яшерен товарлар китергән сәүдәгәрләр арасында айлар буена айнымаганнары да очрый иде. Андыйларны биредә бик тиз чишендерәләр, каланың шома егетләре тегенеп астына үтә чибәр фәхишәләрне салалар да баерга килгән сәүдәгәрне акчадан гына мәхрүм итмичә, анадан тума шәрә дә калдыралар иде. Тыя алмады Феодосий Константинопольдәге фәхишәлекне. Чөнки белә иде - бу хәл гомумән тыя торган гамәл түгел, фәхишәлекне тәүге императорлар да тыя алмаган. Күптән түгел, әллә аны танып, әллә танымыйча аңа берәү бер бит кәгазь биреп китте Ә анда мондый юллар язылган иде: "Безнең кала - азгын хатыннар оясы, юлбасарлар йорты, кеше үтерүчеләр төбәге, рәнҗетелгәннәр, мәсхәрә ителгәннәр иле". +Император Феодосий гот сәүдәгәре киемендә иде, кәгазь бите бирүчегә ул хәтта күтәрелеп тә карамады. Әмма курка калды. Димәк, монда аның кем икәнен белүчеләр бар. Әлбәттә инде язманы биреп китүче ярлы-ябагадан булмаган, ахыр килеп язуы да матур итеп сырланган иде. Ни тели бу кеше аңардан?.. Хезмәткә кереп, ару гына яши башлаган колмы әллә? Азат ителгәннән соң?.. Андый халыклар да бар иде Влахер тирәсендә. Алар әллә илләрен онытканнар, әллә телләрен, хәзер инде гомумән илләренә кайтасылары килми. Ерактан китерелгән коллар азат булсалар да илләренә китә алмый интегәләр иде. Бигрәк тә Кырым тарафларына хәзер кораблар сирәк йөри, кораб хуҗалары бәһане каерып алалар. Ә адәм баласының коллыктан азат ителгән булса да, иленә буш кул белән кайтасы килми. Фаҗига, эчүгә сабышу шунда башлана. Аннан инде Аллаһы кырына бер адым гына. +"Танаис, Танаис", - дип кабатлады император Феодосий Влахер сарае урамына аяк басуга. Кайчандыр ул шаулы кала империя кулында иде. Күптәнме генә Танаистан кораб-кораб ашлык белән Византиягә, ары таба Римга коллар китерерләр иде. Кораб-кораб ашлык, татлы да, тансык та шарәпләр... Шуларның барысына да Атилла хан чик куйды. Коллар гына түгел, кораб-кораб ашлык, шәрапәләр дә аз килә империягә. Моңа кем чик куйды соң?" +Җавап бер: гуннар ханы Атилла. +Тагын Атилла... Тик гуннар ханын үтертеп кенә ошбу дөньядагы вәхшилекләр үзгәрерме?.. Юк, әлбәттә. Чөнки Кеше күңеленә салынган ирекне тиз генә җуеп булмый, ирек татлы хәмер үзе үк явызлык түгелме?! Гуннар ханы Атилланы салкын су гына эчә, диләр. Тик бит эчмәгән кеше белән ихластан сөйләшеп тә булмый хәтта. Ахыр килеп, император Феодосий Атилла ханның кем икәнен дә белми иде. Ул аның өчен - варвар. Варварлар белән элек гомумән, сөйләшмәгәннәр. Кем ул Атилла?! Бирән, эчкече, хатын-кызга мөкиббән китүчеме?.. Илчеләре дөрес җиткерсәләр, Атилла хан бирән дә, эчкече дә түгел, ә менә хатын-кыз ягына килгәндә үз кырыннан узганнарны тыныч кына уздырып җибәрми дигән гайбәт йөри. Уллары да аталарыннан бер дә калышмыйлар икән. Баш улы Иллак даны еракларга таралган весталка Һөнәриягә өйләнергә өмет итә икән. Һич булмас димә. Император Феодосий весталка Һөнәриягә үзе өйләнсә дә бер дә шаккатмаслар иде кебек. Ләкин ул моңа бармас. Бу инде көнбатыш Рим белән гуннарның берләшүе дигән сүз. Шуннан соң берләшеп алгач, римлылар көнчыгыш Римга ташланырлар, һич булмас димә. Шуңа карамастан, гүзәл весталка кыз Атилла ханның улы Иллак кулына эләкмәскә тиеш... +Мәхәлләдән кайтыр юлга чыккач, Феодосий янә уйлап куйды. Әлбәттә, ул бу хәлгә игътибарсыз да кала алган булыр иде. Әмма ул моңа бара алмастыр, бара алмас... +Сәер хәл, борынгы заманнарда да императорлар шушындый хәлләргә тап булгаладылар микән? Әйтик, кешелек бакыр чорын узганда? Ары таба көмеш чорын? Тагы да йөреп алтын чорын? Кешелек бүген тимер чорында яши. Тимер чоры исә тоташ сугышлар чорына әверелеп бара түгелме?.. +Калага кайтып кергәч, император Феодосий үткәнсүткән хатын-кызга күз төшереп алгалады. Яше яшь булмаса да, яңа илледән узган булса да, хатын-кызга тыныч кына карый алмады ул. Игътибар итәрдәе күзенә чалынса, хәтта туктап калгалады. Һәм еш кына тегене үз сараена дәштерде. Килгәне - килде, килмәгәне - юк. Күңелен һәм нәфесен кузгатырдае булса, аңа икенче көнне шактый акча биреп, чыгарып җибәрде. Булгалады андый хәлләр дә. Сәере шулдыр: көнбатыш Римда хатын-кыз көнчыгыш Римдагы кебек хөрмәтләнми. Хатын-кызны көнбатыш Римда җеннең үзенә генә түгел, пәригә тиңлиләр, тагы да хәтәррәге, хатын-кызны ир-атка хезмәт күрсәтүче итеп кенә кабул итәләр, һәрхәлдә көнбатышта булганда бу хәлне император Феодосий шулайрак кабул иткән иде. Әмма көнбатыш Римга да үзгәрешләр килде һәм аны кем дә түгел, готлар белән гуннар китерделәр. +Бернәрсә ачык иде: пәри затыннан булган иблис тудырган хатын-кыз күк астында үз урынын даулый башлады. Әйтик, шул ук весталка Һөнәрия варварга кияүгә чыгарга җыена, диделәр. Моны ничек кинәт кенә кабул итмәк кирәк! Җитмәсә, беренче хатыны чорында Феодосий үзе үк Византиядә хатын-кызларның хокукын канунлаштырды һәм сенатта раслатты. Канун кагыйдәләре моннан гыйбарәт иде: кыз кеше буй җиткәнче бары тик атасына гына буйсына, аны гына тыңлый, инде кияүгә чыккач, бары тик иренә генә. Византиядә ир затлары хатыннарын аерырга телиләр икән, аларга бары тик алты очракта гына аерылышырга рөхсәт ителә. Әйтик, әгәр дә хатыны императорга тел тидерсә, ирен үтерергә ниятләсә, иренә хыянәт итсә, ире рөхсәтеннән башка чит-ят ир-атлар белән эчеп утырса, ире рөхсәтеннән башка театрга барса, ире рөхсәтеннән башка кайда да булса кәеф-сафа корып, кунып калса (ата-аналарыннан башка җирдә), ир кеше, һичшиксез, хатынын аерып җибәрә ала... +Шул ук вакытта Византия кануннарында да хатынга иреннән аерылырга рөхсәт бирелә: әгәр дә мәгәр ир-заты императорга каршы сүз йөртсә, әгәр дә ир-зат хатынын үтерергә ниятләсә, әгәр дә үз хатынын башка ир белән якынлык кылырга мәҗбүр итсә, ул гынамы, әгәр дә ире ирлек вазифасын үтәмәсә, әйтик, өч ел буена хатын белән якынлык кыймаса - хатын иреннән аерылырга хокук ала. +Иллә аерылган иргә икенче көнне үк өйләнергә рөхсәт бирелсә, ирдән аерылган хатын бу хокуктан мәхрүм, аерылган хатын ким куйганда бер ел тол булып яшәргә тиеш. +Византиядә кызларны көчләү көчләүчегә бик кыйммәткә төшә - ул кеше кызның гаиләсенә яисә үзенә 280 солид түләргә тиеш була. Янә шундый матдә-канун бар: ике гаилә ул һәм кыз балаларын үсмер чакта ук кавыштырып куя алалар, әйтик, колакларын тешләттереп. Ләкин никах укытмыйча гына моны эшли алалар. Хәер, бу канун камил түгел, бу канун империя кешеләренә фаҗигалар китергәләде. Бу канунны үзгәртергә кирәк. Император Феодосий бу хакта күптән уйланып йөри иде инде. Ишеткәне булды — император Феодосийның: гуннарның да хатын-кыз турында канун китаплары бар икән. Иң мөһиме, гуннарда ир-ат карый алса, җиде-сигез, хәтта күбрәк хатынга да өйләнә ала. Инде өйләнгән хатыннарың карар әмәлең юк икән - өйләнмә. Кем дә сине өйлән дип үгетләми, яшә буйдак булып. Ләкин күп хатынлыкны христиан дине якламый, якламый гына түгел, бу хәлгә каршы чыга. +Император шул хакта уйлана-уйлана сараена кайтты, гадәттәгечә сакчыларына игътибар итми генә тәхет ягына узды. Килеп керде дә тәхет ягына, кинәт аңа моңсу булып китте. Яшәү мәгънәсен ул күп очракта диндә күрде, күңеленә төшкән сорауларга җавапны диннән эзләде, тапканына - тапты, тапмаганына - юк. Заманында София храмына сызымнар да шуннан туган иде. Храм төгәлләнеп килә, әмма Влахер сарае тирәсендә йөреп кайткач, император кинәт кенә уйга калды, күңеле сагыш белән тулды. Нигә аңа бу храмнар, бит алар барысы да халык акчасына салынды, димәк, кемнеңдер авызыннан... +Юк, алай дип уйлыйсы килмәде. Кешелек камил гомер итсен өчен храмнар да кирәк. Храмнар салыныр һәм ары таба да салыначак. Храмнар дин куәтен билгеләячәк һәм билгеләүчесе буларак, храмнар пәйгамбәрләрне генә түгел, адәм баласын да күтәрәчәк, ягъни яшәү рәвешен генә түгел, дөньяга карашын да үзгәртәчәк. +Хак, хәзер халык бозылды, императорларны күптән инде Алла сурәтендә күрмиләр, бигрәк тә ялланган гаскәриләр. Аны хәтта гап-гади адәм баласы итеп күрә башладылар. Ә бит Византия империясенә нигез салган Константин чынлап та үзен Алла сурәтендә күрә башлаган. Кем дә кем аны Алла сурәтендә күрергә теләмәгән, аларны христианнарның беренче изгесе рәхимсез рәвештә җәзалаган. Әйтик, Константин беренче хатыныннан туган улың тәгаен бинахакка җәзалый. Эшләр болай була. Даны халыкка таралган полководец дәрәҗәсенә ирешкән Константинның улы Криспка императорның яшь хатыны гашыйк була. Фауста атлы бу хатын угланны эзәрлекли башлый һәм бер җай китереп, аңа үзен тәкъдим итә. Фауста шул чиккә җитә ки, егет алдында чишенеп үк ташлый. Әмма егет хыянәткә бармый, атасының яшь хатыныннан баш тарта. Шуннан соң "якты" хисе рәнҗетелгән Фауста иренә улын мине көчләде, дип әйтә. Имеш, ул аны көчләргә иткән, әмма тугры җанлы хатың яшь егеттән баш тарткан. Шул хәлдән соң Константин улы белән сөйләшә, улы баш тарта. Булмаган хәлне, ничек булды дип әйтсен инде, хатын-кыз түгел лә ул. Әмма яшь хатынга булган чукрак мәхәббәткә мөкиббән Константин улына ышанмый һәм аны ханҗәре белән кадап үтерә. Христианнар тарафыннан изгеләр санына кертелгән Константинның бу вәхшилеген, дини сукырлыгын Константинның әнисе Елена ачыклый. Әнә шуннан соң Константинны халык яратмый башлый, тик христиан руханилары түгел, алар аңа мәдхия укыйлар, чөнки вакытында христианнарны яклап чыга ич! Шуннан соң Константин Римнан качып китәргә мәҗбүр була. Һәм кая дип беләсез? Христианнар кочагына, христианнар йөзендә яклаучылар таба һәм көнчыгышка юнәлә - борынгы заманнардан бирле Визант дип аталган кечкенә сәүдә каласына. Менә кем дәһшәтле империяне икегә аера, икегә бүлә, менә кем Ауропага килгән гуннарга юл яра - Константин. Каһәр аңа, каһәр! +Сәркатибе керде, үткән көндәге яңалыкларны җиткерергә әзерләнде. +- Йә-йә, сузма, - диде аңа Феодосий. +- Гуннар ханы Атилла Византия илчеләрен кабул итә һәм бер җайдан римлылардан килгән илчеләрне дә. Атилла хан римлыларга шарт куйган - фетнәчеләрне кайтарып бирергә һәм Иллак улына бирнәсе һәм биләмә җирләре белән весталка Һөнәрияне бирергә. Киресе булганда яу чыгасы икән. +- Тагын ни? +- Әлегә яңалыклар шулдыр, галиҗәнаплары. Әйе, ниһаять, Танаистан ашлык төягән кораб кайтты. +- Илчеләр турында миңа теләсә кай вакытта хәбәр итеп тор. Безнең илчеләр исәннәрдер бит? +- Исән-саулар, хан әле аларны кабул итмәгән, ауда йөри икән. +- Яхшы, мине хәбәрдә тотыгыз, - диде император Феодосий. +- Галиҗәнаплары, кичерә күрегез, оныта язганмын, сезгә весталка Һөнәриядән хат бар. +- Укы. +Сәркатип бермәлгә уңайсызлана калды, шуңа булса кирәк, Феодосий аңа таба кузгала башлады. +- Үзегез укысагыз иде, хат сезгә язылган, галиҗәнаплары. +- Укы! - диде боерган рәвештә император Феодосий. +Сәркатип калтыранган тавыш белән укый башлады. +"Мин беркайчан да, ишетәсезме, хөрмәткә ия император Феодосий, беркайчан да Византия императоры хатыны булмаячакмын. Чөнки Византия ул хыянәтчеләр йорты, качкыннар оясы"... +- Шул гынамы? - дип торып басты император Феодосий. Һәм уйлап куйды: "Ә мин син җүләр кызга беркайчан да өйләнмәчәкмен, ишетәсеңме, беркайчан да!" +- Шул гына, - диде сәркатип баш ия-ия. +Император Феодосий сәркатибенә кул селтәде, янәсе, китә бир, әмма шундук нидер исенә төшеп, тукта, дип ишарә ясады. +- Нигә син миңа Вигиләй улы Антоний турында бер сүз дә әйтмәдең? +- Антоний язучы Присктан бер адым калмый ияреп йөри дип җиткерделәр, галиҗәнаплары. +- Яхшы, бар, кит, - диде император Феодосий. - Ләкин мине хәбәрдә тот. +Антоний, Антоний. Ул бит аны илдә чакта ук юк итә ала иде. Тик әллә нигә кулы күтәрелмәде. Бер сүз белән, Константин гөнаһысын кабатларга теләмәде. Константин хәленә калуы бар иде. Улы булмаса да Феодосий аны улыдай якын күргән иде, ә ул аның гүзәл хатынына гашыйк була, дивана. Гашыйк булып кына калмый, хыянәткә бара. Ә мәрхүмә Феодора янар күбәләк кебек егетнең кочагына ташлана. Ә бит ул аңа император булса да яратып өйләнгән иде... +XXIX +Византия илчеләре Гунстан башкаласына ике көнлек юл калгач, ниндидер чишмә буенда Рим илчеләре белән очраштылар. Көтелмәгән бу хәлдән ике як та бик шатланды һәм, чишмә тирәли утырып, чәйләп алырга булдылар. +Вәкилләр арасында сөйләшү барып чыкмады, чөнки табынга утырышкач кына, җир астыннан калкып чыккандай, алар янында Атилла хан җайдаклары пәйда булды. +- Кемнәр, калардан? - дип сорады атыннан төшми генә, йөзбаш булса кирәк, алгарак чыгып. Йөзбашның аты алмачуар төстә, ат дирбияләре бәһале, өзәңгеләренә кадәр көмештән. Йөзбашның башлык очында ак һәм кара төстәге бөркет каурые. +- Без Византия императоры Феодосий илчеләре, - диде аңа Максимин утырган җиреннән тора-тора. +- Ә без Рим императоры илчеләре, - дип күтәрелде Рим илчеләре башы Ромул. - Без Атилла хан кырына императордан зур йөк белән киләбез. +Йөзбаш чак кына арырак туктаган олаучыларга, олау тирәсендәге халыкка куз төшереп алды һәм атын бора башлады. +- Хан ауда, ул калада ике-өч көннән генә булыр, - диде йөзбаш ике як илчеләргә дә. +Шулчак йөзбаш янына Идекәй килеп басты. +- Туктап тор, йөзбаш, туктап тор. +- Ә-ә, Идекәй, хан киңәшчесе, - диде йөзбаш һәм атыннан төшеп, Идекәйгә кул бирде. - Атилла хан ауда, - дип, ул Идекәйне терсәгеннән алып, читкәрәк әйдәде. +- Илчеләр ясак китерәләрме? +- Ясак та, барысы да бар. +- Бихуш, бихуш, Идекәй. Мин бу хакта ханга җиткерермен. Ә син аларны калага алып кайт. Кабул итәр аларны хан. Хан да кабул итәр. +Шулай диде дә йөзбаш сикереп атына атланды һәм җайдаклары белән тузан туздырып, китеп тә барды. +Идекәй янына килеп баскан Рим илчеләр башы, җайдаклар китеп баргач, авыр сулап: +- Нинди көнгә калдык, Идекәй, нинди көнгә калдык, - диде. +- Нинди көнгә, сарай корты? Син Идекәй белән ипләбрәк сөйләш. Күрдеңме йөзбашына кадәр ничек тота.Кешечә тота үзен, кешечә, гап-гади... +- Күрдем анысы күрергә. Шуннан ни? +- Шуннан шул, илче Ромул, качкыннарны китерәсеңме? Аннары син Атилла ханга император Валентиан сеңлесен китерергә тиеш идең түгелме?.. +- Тиеш идем дә, Идекәй, императорның ишетәсе дә килмәде. +- Шәп түгел, - диде Идекәй. - Атилла хан ялганчыларны яратмый. +Префект Ромул як-ягына карап алды, олаучыларына күз ташлады һәм Идекәйне бер читкәрәк алып китте. Бераз китүгә ул: +- Византия илчеләре арасында Атилла ханны... Әйе, кһм... Хакмы шул, Идекәй?.. +- Син булмасаң, синдәге кешеләр арасында Атилла ханга кул күтәрергә кыймаслар, безнең арада андый кеше юк, префект Ромул. Атилла ханга кул күтәрергә кем генә кыяр икән, префект Ромул, ә?.. +- Димәк, юк сүз. Болай гына соравым иде, - диде префект Ромул. +- Син бу хакта кемнән ишеттең? Кем әйтте сиңа бу хакта?.. +- Кем дә әйтмәде, Идекәй, кем дә әйтмәде. Мин дә шулай уйлаган идем аны. Әйе, кем генә кыяр икән Атилла ханга кул күтәрергә дип. Мин ханга фәкать тиешле ясагым һәм аннан качкан берничә фетнәчене китерәм. +- Бетлеләрен, - диде Идекәй һәм илчеләр утырган табынга таба кузгалды. +- Атилла хан синең императорыннан хыянәтче Аэцәй алып киткән атлы яугирләрен кайтарып бирүне таләп иткән иде һәм Иллак улына теге весталка кызны. Шулаймы?! +- Шулаен-шулай, Идекәй, тик бит император Аэцәйнең ул атлы егетләрен үз кырына сарайга алды, үзен сакларга. +Идекәй туктады, префект Ромулның күзләренә карады. +- Башы икеме әллә Валентиан императорның, Ромул? +- Әлегә кадәр бер иде. +- Мин сиңа хансыз да җавап бирә алам. Яу көтсен Валентиан император, яу, - диде Идекәй һәм янә табынга таба кузгалды. +- Син мине куркытма, Идекәй. +- Син хәбәрдармы соң әле, император сарай корты хәрам ата Гинациат Һөнәриядән Атиллага хат китерде, хат кына түгел, туй балдагын да җибәргән кыз. Ике бит хат язган ул весталка кыз ханга, ике бит хат. Коткар, Атилла хан, мине Валентиан кулыннан дип... +- Йа Хода, Идекәй, йа Хода... Бу чынлап та шулаймы, хак сүз булса, мин нишләп йөрим монда? +- Ышанмасаң ипи тотып ант итәм. Император Валентиан вестельканы Гунстанга җибәрмәсә, яу көтсен. Кызны да коткарачак хан, бер җайдан коллар оясын да туздырачак. +- Нигә ипи тотып дисең Идекәй, нигә тәре тотып түгел? Син христиан түгел идеңме? +- Синең тәреңә мин күптән ышанмыйм инде, префект Ромул. Мин күптән Атилла хан кешесе инде. +- Туктап тор, туктап тор әле, Идекәй, - диде илче Идекәй китә башлагач, җиңенә ябышты. - Безне хан кабул итәрме икән соң? +- Атилла хан сезнең императорыгыз кебек эт кояшы түгел, берне вәгъдә итеп, икенчене эшләми. Ул сезне кабул итәр, Ромул, кабул итәр. Әйе, сугыш игълан итәр өчен. +- Идекәй, Идекәй дим. Дустым, куркытма әле алай. +- Императорың Аэцәй яугирләрен кайтарып бирмәсә, ----. Һөнәрияне улы Иллак кулына китереп тапшырмаса, Атилла хан әйткән сүзендә торыр, кузгалыр ул Римга таба, кузгалыр һәм Аларих король кебек кенә кыланмас. +- Йа Хода, йа Хода, - дия-дия префект Ромул Идекәйгә ияреп илчеләренә таба кузгалды. +Ашарга утырдылар, әмма префект Ромулның тамагына ризык үтмәде, чөнки хәзер генә төшенде: император Валентиан аңа һичкем күтәрә алмастай йөк салган. Ләкин кире борылырга да соң инде, ул Атилла хан җирендә. Каладыр бер Ходага иман итү. +"Күр әле бу варварны, үзе генә түгел, уллары да хатынга туймый икән. Үзенең канунлаштырган ике хатыны, шуның янына йөзләрчә диләр. Әйе, хак булса. Бер готларга гына "Алла камчысы" булмады бу хан, римлыларны тезләндермәкче, варвар", - дип уйланды ашап-эчеп, ат менеп юлга төшкәч префект Ромул. +Болай ярамый иде, префект Ромулның кем белән дә булса сөйләшәсе, эчен бушатасы килә иде. Шунда аның күзенә берьялгызы гына алданрак баручы язучы Приск чалынды. Куып җитте, атын янәшә атлатып китте. +- Варварларның ханы торган саен узына, Приск, - дип сүзен башлады ул, һич югы бу кеше йөзендә яклаучы табарга теләп. - Аннары мин шуны аңламыйм, Приск. Сиңа ни калган варварлар каласында, сиңа ни кирәк алардан?.. +- Варварлар ханы Атилла миңа үзендә калырга кушса, мин ике дә уйламый калыр идем, префект Ромул, ике дә уйламыйча... +Илченең күзләре түгәрәкләнде, бермәл ни әйтергә белми торды. +- Әллә соң халык акылдан шаша башладымы?.. +- Әнә күрәсеңме Идекәйне. Укымышлы кеше. Ә Атилла ханны мактый, гадилеге, гаделлеге, туры сүзле булганы өчен. Ә синең императорың, префект Ромул, алдамый көн яши алмый, көн! +- Идекәй турында әйтәсеңме син, Приск, ул сөйләгән сүзләрне кабатлыйсыңмы? +- Хөрмәтле Ромул, - диде Приск. - Византиядә мине җиде-сигез шымчы күзәтә. Иң гаҗәбе, һәммәсе дә Приск миңа бурычлы дип уйлый. Тагын да гаҗәбрәге, мин аларның күбесен беләм. Миңа дус булып йөриләр. Ә минем хакта императорга һәркөн дияргә була ни кылганым җиткереп торалар. Идекәй исә монда берәүгә дә буйсынмыйм, ди, беркем дә аның артыннан күзәтми дә, беркем алдында ялагайланмый да. Үзенә үзе хуҗа. Эшен башкара, ашын ашый... +- Ләкин бу бәхетме, Приск? +- Бәхет, префект, бәхет. Әлбәттә, аңлаган кешегә. Гомер бакыена кемгәдер табак тотып яшәгән кеше гуннарны аңламый, аларны кыргыйларга саный. Ә без әле булса коллыкка батканбыз, аны мәңгеләштерергә тырышабыз. Ләкин кешелек кояшы үзгәрде инде һәм аны, ни гаҗәп, әнә шул варвар дигән Атилла хан үзгәртергә тырыша. Сиңа җавабым шул булыр: мине бирегә сенатор Максимин алып килә. Үзем теләп түгел, мине үзе белән алырга император Феодосий киңәш биргән. Чөнки Атилла хан император Феодосийга дәрәҗәле илчеләр җибәргәндә генә "мин синең илчеләрең кабул итәрмен" дигән шарт куйган. +- Килешәм, Приск. Мин синең императорыңны да, үземнең императорны да мактый алмыйм. Сәясәт сазлыгына кереп батканнар алар. Ә сәясәт беркайчан да халыкка бәхет китермәде. Әйе, үзмаксатлы сәясәт. Синең императорың Феодосий беренче хатынын мунчада пешереп үтерде дигән хәбәр иреште миңа. Хак булса кирәктер. +- Хак, хак, префект, хак. Булды андый хәл, булды. Ул хатын гүзәлләрнең гүзәле иде, иң мөһиме акыллы иде. Күп кенә хатынга акыллылык, укымышлылык җитми. Ә ул аңа гел киңәшләр биреп торыр иде. Һәм төпле киңәшләр. +- Аның өчен генә хатын-кызны мунча парында пешермиләр, Приск. Көнләшкәндер әле. +- Булды андый хәл. +- Кемнән көнләште инде? +- Сарай корты, тылмач Вигиләй улы Антонийдан. Әнә ул егет. Атасы белән янәшә бара. Күз сал. Бер дә хатынкызның күзе төшмәслек түгел шул. Яшь, таза, зәңгәр күзле, буйчан, бер сүз белән, күрү белән гашыйк булырлык егет. Тик андыйларга Хода акылны чамалап бирә бит. Бит Хода хисне бар кешегә дә тигез итеп бүлеп бирсә, ә менә акылны бизмәнгә салып кына өләшкән, диләр. +- Әйт әле, Приск, Феодорага син дә өмет тоткансың дип ишеттем, хакмы шул? Күрәм ич, Феодора турында сөйли башлагач, тавышың ук үзгәрде. +- Син хаклы, префект, мин дә ул гүзәл затка битараф түгел идем. Булды андый гөнаһым. Ләкин ул Антонийны сайлады. Син император Феодосийны ни өчен атасы белән җибәрде дип уйлыйсың инде?.. +- Атасы тылмач ич, гун телен өйрәнергә дип җибәргәндер. Ул монда да тик ятмас әле, кемне булса да гашыйк итәр. +- Мин алай дип уйламыйм, префект. +- Йә, башыңны җүләргә салма инде, император Феодосий аны юри җибәргән. Императорның аны ни өчен бирегә җибәргәнен бик яхшы беләсен. Башына җитәрләр аның биредә, аннары башын капчыкка салып, Константинопольгә озатырлар. +- Бу мөмкин хәлме, префект? +- Мин императорларны артыгы белән яхшы беләм, Приск. Алар беркемгә дә хыянәтне гафу итмиләр. Менә әйтте диярсең, Антоний иленә әйләнеп кайтмас. +- Тылмач Вигиләй Атилла ханның бабасы. Атиллага Антоний кайнеш була. Ханның аны илдә калдыруы да бар. +- Барыбер аны үтерерләр, Приск. Йә куйыйк әле шуны. Минем Атилла хан турында күбрәк беләсем килә. Бабасы булгач, Вигиләй аны яхшы беләдер. +- Вигиләй беләмедер, юкмыдыр, белмим, ә менә Идекәй ханның иң якын киңәшчесе, дип әйттеләр. +- Хыянәтне бер генә түрә дә кичерми, Приск. Гадел Атилла хан Биләү абасы белән нишли, Приск? +- Бабалары каберләрен казытсалар, туздырсалар императорлар да кичермәсләр иде, гәрчә туганые булса да. Бик яман эш кылган Биләү хан. Мин бу очракта Атилла ханны да, Биләү ханны да мактамыйм. Чөнки яхшы беләм, бу хәлгә бераз император Валентиан сәясәте дә килеп кысылды. Император Валентиан бу гамәле белән ике хан арасына чөй какты һәм үз дигәненә иреште. Тик оттымы икән? Шуңа Атилла хан каласына аягым тартмый. Атым бара, ә күңелем Римга таба кайта. +- Борыл, префект, борыл да кайтып кит. +- Анда кайтсам да миңа көн булмас, Приск. Ике явызлыкның берсен сайларга калды миңа хәзер, Приск. +- Әйе, эшләрең шәптән түгел икән шул, - диде Приск һәм атын куалый төшеп, алга таба китте. Ләкин аны тагын префект Ромул куып җитте. +- Күр әле, күр көн ниндәен матур, Приск. Һавада тургай сайрый, ә күңел тулы сагыш. +- Ә син, префект, әнә теге җимерек каланы күрәсеңме? Марг каласы ул, Ромул, синең императорың сәясәте аркасында җимерделәр ул каланы. Римның каты кулы аркасында. Ә безнең максат башка, префект, без Атилла ханга солых төзергә барабыз. Бер-беребезгә яу йөрмәскә, тыныч рәвештә сәүдә итәргә. +- Атилла хан моңа барырмы соң? +- Идекәйнең сөйләве хак булса, Атилла хан күршеләре белән тыныч яшәргә тели. Гуннар вандаллар белән солыхта икәннәр инде. Вестготлар короле дә Атиллага тынычлык мәсьәләсендә кул сузган, диделәр. Хәтта аларның Римга каршы берләшеп алулары да бар, ди. Бу ике варварлар оясы берләшеп алсалар баштан ук кай тарафка яу кузгалырлар дип беләсең, префект Ромул? +- Дөнья башкаласы Римга, әлбәттә, Приск. Аллам сакласын, һич булмас димә, варварлардан барысын да көтәргә була. +- Шуның өчен сиңа, префект Ромул, император Валентианның Һөнәриясен үзен белән алып киләсе булган. Бүре дә тук, сарык та исән буласы иде. +- Юк-юк, алай түгел, Приск. Мин беләм, син язучы, тәҗрибәле кеше. Без сугыш теләмибез. Әйе, без дә сезнең кебек гуннар белән солых төзергә телибез. +- Ләкин сез сугышны башлагансыз инде, префект, башлагансыз. +- Весталка Һөнәрияме моңа сәбәпче? +- Тарих моны акламас, префект. Хак, һәр чорның үз катлаулыклары булган. Римлыларга коллар чоры үтү белән күптән килешергә кирәк иде инде. Юк, килешәселәре килми, кан кою кулайрак. Миңа калса, префект, һәм мин ялгышмыйм дип уйлыйм, Александр Македонский белән Юлий Цезарь коллар империясен төзүчеләр булсалар, гуннар ханы Атилла коллыкны җимерүче булып тарихка кереп калыр. +- Көн матур, сөйләшә-сөйләшә шактый юл уздык. Кояш кыздырса да сусау булмады. Чакрым саен чишмәгә юлыгабыз. Варварлар-варварлар, чишмәләрне карый беләләр, - диде префект Ромул. +- Белгәнемчә, гуннар бик күп мал асрыйлар, чишмәләр су чыганагы ич. +—Ялгышма, Приск, византиялеләр борынгы греклар заманында ук төп ризыклар, ашлыкны бүгенге гун халыкларының бабаларыннан сатып алганнар. Ләкин әнә шул халык бия сөте эчә икән. +—Эчсеннәр, аның дәвасы бар, ди. Беләсең килсә, префект, энә шул бия сөтеңнән әчетеп ясаган эчемлек ирләр дәртен арттыра икән. +—Шәраб та дәртне арттыра анысы, Приск. Ләкин сиңа ул турыда сөйләргә иртәрәк әле, Приск. +- Арпадан пешереп ясаган эчемлекләре дә күңелне күтәрә, диделәр, бер җайдан сусауны да баса икән. +- Бер сүз белән, кыргый халык, Ауропага кыргый гадәтләр дә алып килделәр. Беләсеңме ничек өйләнәләр алар: һәр өйләнергә теләгән егет башта кызны куып тотарга тиеш икән. +- Адәм баласы һәрчак кыргыйлыкны сагынды, юксынды, префект. +- Һа-һа, син әллә ниләр беләсен. Приск, - диде префект Ромул һәм атын куалап, уз илчеләре янына чапты. +Ни өчендер, префект киткәч, Приск императрица Феодора турында уйлады. Юк, ул бу гүзәл хатынга якыная алмады. Әллә нәрсә тыеп калды шунда. Бит аерым бер бүлмәдә дә, бакчада да икәүдән-икәү генә калгаладылар. Булды андый хәлләр дә. Феодора, мәрхүмә, бәйләү бәйләргә яратыр иде, ә Приск аңа борынгы грек азучыларының новеллаларын укыр иде. Феодора йөзендәге гүзәллекне ни белән дә аңлата алмады Приск. Әле ул аны алиһәгә тиңләде, әле әкиятләрдәге су кызына. Бу хатынга Ходай Тәгалә барысын да мул итеп биргән иде - гүзәллекне дә, сылулыкны да, зифалыкны да, акылны да. Приск иң әүвәл язучы иде һәм ул, оят булса да, Феодораны нинди генә матур күлмәк кимәсен, күңеленнән чишендереп карады. Бу аның тарафыннан кылган оятсызлык иде, әмма ул үзе белән һични кыла алмады. Тыелгысыз рәвештә йөрәге һәм бөтен булганы белән бу гүзәлгә тартылып, аны төшләрендә күреп, чарасыздан уянып китәр иде. Хак, ул аңа тормышка ашмас мәхәббәте турында хат та язып тапшыра алган булыр иде, әмма күрде-сизде, сукыр түгел иде, гүзәл хатын Феодора сарай тылмачы Вигиләй улы Антоний килеп керүгә тәмам йөзе алышына - кызарына, бәйләм челтәрләренә кадәр ялгыша, ул гынамы, булмый бүген бәйләү бәйләп дип, эшен бер читкә куяр һәм уз кырына Антонийны дәшеп алып, имеш, Приск укыган китапны бергәләп тыңлыйк әле, дияр иде. Үзе Приск укыган китапны тыңлар, үзе исә тегеңәрдән күзләрен дә алмый интегер иде. Һәм тора-тора тегеңәрдән сорап куяр иде: "Антоний, әнә китапта мәхәббәт турында ничек матур итеп язалар, синең дә сөйгән кызың бармы?" - дип сорар иде. Ә теге, мут җан, ык-мык килә башлар, кызарыныр һәм: "Гүзәлләрнең гүзәле, императрицам, бирелә - кырымда утырганда нинди кыз турында сүз барырга мөмкин... Яңалык әйтим әле, сезне сурәтче күргән икән һәм тәмам исе-акылы киткән, беләсезме, ул сурәтче сезнең сурәтне ясарга керешкән. Бер күрү белән үк. Һәм шул хәтле ошаткан, күрдем дә таң калдым. Тормалы якаларыгызны, кулыгыздагы йөзекләрне дә искитмәле итеп ясаган. Тик бернәрсә әйтте. Имеш, балдагыгызның берсен ясарга гына керешә, кулыннан пумаласы төшеп китә, янә алыр, янә ясарга керешер, янә пумаласы төшеп китәр икән. Билләһи менә, хак сөйлим". +Приск сыңар күзе белән генә күзәтте, Феодора Антонийны йотлыгып тыңлый, юк, тыңламый, ул аңа гашыйк күзләре белән йотлыгып карап тора, хатынның матур йөзендә нурлар биешә, бит очындагы мәхәббәт миңе таң йолдызы кебек яна, күзләре мөлдерәп тулган мәхәббәт сүленә манчылган. Бу ике кеше арасында күзләр вә йөрәкләр белән генә сөйләшү һәм аңлашу бара иде. Алар бер-берсенә сокланып кына калмыйлар, бер-берсенә тузга язмаган сүзләр әйтәләр. Шатлыклары шул чиккә җиткән иде ки, әле алар кош булып мәхәббәт оҗмахында очалар, әле пар күгәрченнәрдәй гөрләшә башлыйлар иде. Шаккатмалы хәл: Приск боларның барысын да күрә, ә алар хәтта аның биредә булуын да онытып җибәргәннәр иде инде. Әнә шуны сизгәч, ул укыган китабын әкрен генә япты да, сиздерми генә бүлмәдән чыгып китте. Хәер, сызгыра-сызгыра чыгып китсә дә алар аңа игътибар итмәгән булырлар иде. Бу бүлмәдә генә түгел, бу мәлдә бөтен бер дөньяда алар бары тик икәүләр генә иде. +Бу ике кеше арасында туган ялкынлы вә кайнар, шул ук вакытта сукыр мәхәббәтнең ни белән бетәсен бераз чамалый иде ул. Көннәрдән бер көнне император Феодосий гүзәл Феодорасын кайнар мунчада пешереп үтерергә әмер бирә. Һәм аның әмерен дәҗҗаллары карусыз үтиләр. +Шушы хәлдән соң айлар үткәч, император Феодосий Присктан кисәк кенә сорап куйды: "Сарай тылмачы улы Антоний императрица янына еш килә идеме?" Приск аңа: "Булгалады, әмма бик еш килгәләде дип әйтергә кыймас идем, галиҗәнаплары", - дип кенә котылды. Шуннан соң Приск гүзәл хатын Феодораның башына кем җитүенә тәгаен төшенде. Бүген император Феодосий тылмач Вигиләй белән аның улы Антонийны варварлар каласына илчеләр сафында җибәрде. Ахыры ни белән бетәсен бер Хода үзе белсә беләдер. Монда, биредә язучы Прискның да язмышы хәл ителеп куюы бар иде. Идекәй белән сөйләшкәннән соң Приск моны җаны-тәне белән генә түгел, эче белән дә тоя башлады. +XXX +Хилхәл атакайны Атилла дәшмәгән иде, Хилхәл атакай тәхет ягына үзе килеп керде. Сарай сакчылары аңа баш иеп калдылар һәм чалыштырган айбалталарын читкә алдылар. Атилла хан башын игән килеш тәхеттә утыра, аның янында төш юраучы Сусылу анакай. Хилхәл атакай иминлек теләде һәм тезләре белән йомшак аю тиресенә төште. +- Анакай миңа төш юрарга килде, - диде Атилла хан башын күтәрми генә. - Илчеләр безгә җүнле хәбәр алып килмәгәннәр, дип юрады. +- Бу хактыр, күрәсең, Атилла. Римдагы алхәбәрче Улда углан да шундыйрак хәбәр юллаган. +Атилла хан башын күтәрде, күзләрен тутырып атакайга карады. +- Тагын ни хәбәр итә Улда углан? +- Улда углан Римда сарайның ышанычлы кешесенә әверелеп бара. Император Валентиан безнең яугирләр белән качкан Аэцәйгә ышаныч белдергән, гаскәр тупларга кушкан. +- Кемгә каршы? +- Ә син кемгә дип уйлыйсын, Атилла? +- Вандаллар короле Гейзерихка каршы чыксалар, мин аңа ярдәмгә бармаячакмын, - диде Атилла һәм тактадан түшәлгән тәхет ягына куелган өстәлләргә күз төшереп алды. - Император Валентиан кемгә йөз тота дип уйлыйсың инде, атакай? Теодорид корольгәме? Өске готлар короле Теодорид качкын һәм хыянәтче Аэцәй ягына авыша калганда үкенеп куюы бар. +- Бу Хак Тәгаләдер, Атилла, Теодорид король император Валентиан белән кушыла калганда безгә авыргарак туры килүе бар. +- Моның белән Теодорид король зур хата кылыр, атакай. +- Хата кылыр, ләкин үкенү тоймас. Чөнки ул безне яратмый. Теодорид король җил кая иссә шул якка авышучан булды. +- Император Валентиан илчеләре ни китергәннәр? +- Алтын һәм бериш бездән качкан өтек фетнәчене. +- Алтын бәһасе генә торамы миңа Аэцәй ияртеп алып киткән яугирләрем? Шуңа карамастан, мин римлыларны кабул итәрмен, атакай. Әмма шарт куярмын. Иң әүвәл алар миңа Аэцәй котыртып алып киткән меңбаш Чарутанны богаулап җибәрсеннәр. Моның өстенә Иллак улыма весталалка Һөнәрияне һәм аңа тиешле бирнә белән! Инде император Валентиан тиешле җирләре белән Һөнәрияне минем улыма бирми икән, мин аның мәңгелек каласын җир белән тигезләрмен! +- Римны король Аларих та алып карады, Атилла. +- Беләм, күп тапкырлар ишеттем бу хакта. Мәңгелек кала дигәнне алганнан соң Аларих король өянәге тотып үлә. +- Хак Тәгалә шулай була, Атилла. +- Йә, әйт әле, Сусылу анакай, тагын бер кабатла әле бая юраган минем төшемне. Мин бүген төш күрдем, анакай. Сөт кебек ап-ак атлар җиккән арбада Иллак углан белән Һөнәрия килә. Шунда кинәт ике ат өстенә ике кара бөркет төште һәм атларны чукый башладылар. Мин бер бөркетне уктан алдым, икенчесе очып китте. +- Сугыш бу, Атилла, сугышка хәзерлән. +- Кем белән? +- Рим белән, Атилла хан, Рим белән. +- Ярый, анысы белән килештек. Император Феодосий илчеләре нинди йөк белән килгәннәр? +- Алар кырында Идекәй кайта, Атилла. Ул барысын да белә булса кирәктер. Мин белгәне шул: илчеләрне дәрәҗәле сенатор Максимин җитәкли, аның кырында бездә сирәк була торган кунак - язучы Приск, синең бабаң, тылмач йөзендә булса кирәк һәм аның улы. +- Яхшы, - диде Атилла хан. - Мин ике илчеләрне дә бергә кабул итәрмен. Тик табынны мул хәстәрләгез, император өстәленнән бер дә ким булмасын. +Атилла хан шулай диюгә, Хилхәл атакай тәхет залындагы өстәлләргә күз төшереп алды. Тәхеттән ерак түгел өч озын өстәл куелган иде. Уртадагы өстәл биек, икесе - ашар өстәлләр гадәти биеклектә, урындыклар куелган. Ә урта өстәл янында берни дә юк. "Димәк, - дип уйлады Хилхәл атакай. - Атилла илчеләрне ак төрекләрчә ун һәм сул кулына утыртачак, ризык-нигъмәтләр исә урта биек өстәлдә булыр. Кем нәрсә ашарга тели, чыгып ала". +- Миңа ошый, - диде Хилхәл атакай. - Бик әйбәт. +- Илчеләрне кабул иткәндә җырчыларны һәм уенчыларны дәш. +- Талчулпанны дамы? +- Ә нигә, аны да дәш. +- Яхшы, Атилла, шулай итәрбез. +- Кымызчылар, ширбәтчеләр, шәрабчылар аерым булсын, һәр илче алдындагы чокыр буш булмасын. +- Яхшы, Атилла, шулай итәрбез. Тик Идекәйнең илчеләрне кабул иткәнче сине күрәсе килгән иде. +- Киңәшчем Идекәйгә минем ишек һәрвакыт ачык, атакай. +- Амин, шулай була күрсен. +- Анакай Сусылу, син Күркәм хатынга йөр әле. Мин бүген илчеләрне кабул итмим, иртәгә итәрмен. Ә ул яшь илчеләрне аулак өйгә кабул итсен. Ә илчеләрнең дәрәҗәлеләрен Хилхәл атакай кабул итәр. Килештекме шулай? +- Килештек, Атилла. +- Язучы илчене Элиана аулак өйгә илтергә сорады. Аның үтенече. +- Алпар углан бүген биленә хәнҗәр такты, атта йөрде. Аксакаллар угланга Углан титулы бирделәр. +- Алпарга Углан титулы бирергә иртәрәк әле, Хилхәл атакай. Ләкин аксакаллар шулай иткәннәр икән - була күрсен, - диде Атилла. +Сусылу анакай белән Хилхәл атакай чыгып киткәч, Атилла хан ишекле-түрле йөри башлады. Хатыны Элиананы бик яратса да, ханның уй-күңеле весталка Һөнәриядә иде. Аның уе буенча, ни генә булмасын, Иллак угылы аңа өйләнергә тиеш. Атилла Һөнәрия язган хат эчтәлеген янә бер күз алдыннан кичерде. Җылы язган иде кыз хатны, Атилланы күккә чөеп мактаган. Имеш, мин әллә кайчан сезнең калада булыр идем, император Валентиан каршы. Үкенепләр куймагаең әле, Валентиан, үкенепләр куймагаең моның өчен. Йөрәк йөрәккә тартылганда ук атмыйлар. Весталка кыз Һөнәрия Иллак угланны түгел, аны Александр Македонский һәм Юлий Цезарьлар белән тиңли. Хәтта җиһангир Искәндәрне күпме генә мактамасыннар, аны Азиядә көн күрүче сезнең бабаларыгыз массагетлар туктаталар. Җиһангир полководец кире борылырга мәҗбүр була, дигән. Димәк, кызыкай укымышлы, тарихны белә. Бу чынлап та шулай түгелме соң? Юлий Цезарь хәтта Ауропаны да кул астына җыя алмый. Ә Атилла хан канаты астында бүген ярты Ауропа һәм тулысы белән диярлек - Кече Азия. Бүген-иртәгә ул угланнары Ирнакны Кара Идел һәм Җаек елгалары буйларына кайтарып җибәрер, ары таба Тын елга буйларына Диңгизид угылы кузгалыр. Баш улы Иллак та, Ауропанын бер өлешенә баш булыр. Ә менә улы урынына күргән, кул астында тәрбияләнгән Аэцәйне үз кулы белән ат койрыгына тактырыр, кулы белән җәзалый алмаганда, Атилла хан каһәре аны барыбер куып җитәр. Тик бер шиге бар иде Атилланың: гуннар сугыш тактикасын яхшы белгән Аэцәйнең аумакай король Теодорид белән берләшүе бар иде. Моны эшләргә бирмәскә кирәк, император сараена кереп оялаган Улда угланга да бу хакта хәбәр ирештерергә туры килер. +Шул вакыт Хилхәл атакай әйләнеп керде. +- Нигәдер, атакай, тәхет ягында угорлар шаманы күренми башлады. Үлә-нитә калса, карт шаманны кадерләп күмегез. Бу хакта Күркәм хатынга да әйт, картны күздән яздырмасын. +- Яхшы, хан. Сиңа тагын бер яман хәбәр ирештерергә рөхсәт ит, хан. +- Тагын ни? +- Хәбәр иреште, анаң Сафура вафат. +Арлы-бирле йөргән Атилла хан кулын күтәреп дога кылды. Үги булса да Сафура анасын яраткан иде ул. Башлы кеше иде. Тик Тәңре берәүгә дә ике гомер язмаган шул. Картая башлагач, бөкресе чыккан һәм таякка таянып кына йөри башлаган үги анасы да якты дөньяны ташлап Тәңре янына киткән. Шактый яшәде шул. Көнбатышка таба яу чыккан вакытта җилле генә күренә иде әле. Кайчан да булса Тәңре аның да җанын алырга килер. Ә сарайның кайбер ялагайлары аңа меңьяшәр адәм син, Атилла хан, диләр. Әйтерсең лә Атиллага Тәңре ике гомер язган. Куштан-ялагай сарай кортларының шулай тәкрарлавын яратмый иде Атилла, әмма каршы сүз әйтмәс иде, гәрчә бу сүзләрнең төбендә ялагайлану төсмере ятуын белсә дә. Хак Тәгаләне аңа бердәнбер кеше - Хилхәл атакай әйтер иде. Ул аңа рәнҗи дә, үпкәли дә алмады. Әмма уйлап куяр иде: аңа да бит кайчан да булса әҗәл киләчәк. Тик ни язган Тәңресе - Сафура анасы кебек түшәккә ятып үләргәме, әллә сугыш кырында ятып калыргамы? Болар барысы да Тәңре кулында иде. Атилла хан белә иде: римлылар борын заманнарда императорларын алла итеп күргәннәр, һәм тагын да гаҗәбе - император йөзеңдәге Алланы Тәңре үзе безгә җибәрде дигән уйку уйдырмага ышаналар. Хыялый халык дияр идең римлыларны, хыялый түгелләр. Императорлары дөнья кую белән тәхет өчен ызгыша башлыйлар. Һәм үзләре теләгән кеше тәхеткә утыруга, аңардан ташламалар көтәләр, һәр император аларга ташлама ясарга тиеш, киресе булганда аңа каһәр укый башлыйлар. Хыялый халык димичә ничек атамак кирәк бу римлыларны. Тәхетне биләүгә император иң әүвәл патрицийларга, түрә-куштаннарга ташлама ясый. Чөнки императорның язмышы алар кулында. Менә шунда бер-берсен мактау башлана да инде. Хәер, мактау кемгә ошамый, Атилла да ярата мактауны, гәрчә моңа азрак эче пошса да. +- Хилхәл атакай. Баламир угланга бәк титулы бир, минем әмерем бу. Аннары Актар төмәнбаштан аерылган Виница хатынны биреп җибәр... Актар төмәнбаш ул хатын белән уртак тел таба алмаган, һәрхәлдә мина шулай дип зарланды. Миңа калса, ул хатын Баламир угланны ярата, диделәр. Тагын бер әмер, Хилхәл атакай. Баламир углан-бәк кире Гунстанга әйләнеп кайтмасын. Үз илендә калсын. Гунитар кайтканчы король вазифасын үтәр. Ләкин моңа лаек булыр ул Винитар хыянәтчене богаулап Гунстанга җибәргәч кенә. Мин әйттем, атакай. +- Баламир бәк күптән синнән әмер көтеп ята иде инде. Бик әйбәт, мин синең әмереңне иртәгә үк аңа җиткерермен. +XXXI +Башкаласын күтәрүчеләргә Атилла хан барчасына да алтын белән түләде. Рим ташчылары, Византия төзүчеләре, Афин бизәүчеләре һәм меңнәрчә үзе белән килгән угор балта осталары ай-еллар буена кала күтәрделәр. Өй-йортларның кайсыларын таштан, кайсыларын агачтан салдылар. Атилла үз хатыннарын да онытмады, бигрәк тә грек хатыны Элиана өчен тырышты - вәгъдә иткәнчә тоташ мәрмәрдән диярлек, бассейннар белән өй салдырды. +Илчеләр хозурында агач, таш, мәрмәр-граниттан салынган өйләр пәйда булгач, ялтыратып шомартылган агач коймаларга кызыксынып карадылар, ничек болай агачны шомартырга була икән дип, тотып карый-карый сокландылар. +- Менә син, Приск, язучы, ярты дөньяны кичкән кеше, нигә кирәк булды сиңа сәясәт белән шөгыльләнү? Ни пычагыма кирәк сиңа сәясәт, император Феодосийның теләкләрен уздырып йөрү? Язар идең китабын, куандырыр идең укучыларын. Беләсең килсә, сәясәткә кереп киткән кешене соңрак өметсезлек били һәм аның тора-бара Аллаһы биргән илһамнан мәхрүм калуы бар. +- Һәй, префект Ромул, Ромул, - диде өй-каралтыларга күз ташлый-ташлый Приск. - Мин сәясәткә төкереп карыйм, мин дөнья гизәм. Боерган итсә, мин бу бөек халык турында бербер нәрсә язармын. Киләсе буыннар өчен. Ә сәясәт мине шуның чаклы гына кызыксындыра, префект Ромул. +- Син сарай корты Вигиләйгә ышанасыңмы? +- Вигиләй, беләсең килсә, префект Ромул, император сараенда иң күп тел белүче тылмач. Ул хәтта мине дә азмаз гун теленә өйрәтте, улы Антоний да яхшы гына сукалый диделәр. +- Антонийны нигә алды икән инде Вигиләй? +- Ул аны тылмач һөнәренә өйрәтә, ул аны үзе кебек сарай корты итмәкче. +- Миңа ирештерделәр, Вигиләй бирегә бер дә яхшы ният белән килмәгән. +- Нигә алай дисең, Ромул? +- Күзендә өмет юк. +- Улы Антоний өчен курка ул, префект Ромул. +- Нишләп курка? Бер-бер гөнаһ кылмагандыр бит? +- Таякның бер башы күзне чыгарса, икенче башы тез капкачын ярыр, ди. Күр, сарай урамына җиттек. Ни тамаша халык монда. Бар да чуар киенгән. +Приск кызыксынып күзәтә башлады. Чынлап та кала мәйданында берсеннән-берсе мәһабәт таш өйләр. Хан сарае исә барысыннан да калкурак иде. Сарай каршындагы мәйданга халык җыелган. +—Әллә соң безне шулай каршы алалармы, Приск? - диде эчке бер кинәнү белән елмая-елмая. +Ул арада алар Идекәй белән сарай ишек алдына керделәр, сакчылар илчеләрне карусыз уздырдылар. Һәм шунда Приск Атилла ханны күрде. Хан болдырда басып тора һәм ишегалдындагы халыкка баш ия-ия кул изи иде. Хан янында ни сәбәпледер аскы готлар - Визигаст король хан янәшәсендә үк. Идекәй бераз гына туктап торды да илчеләрне ары таба әйдәде. Хан яшь түгел иде инде. Приск ерактан ук моны абайлады. Ләкин гәүдәсен төз тота, аягында нык басып тора. Ул да түгел, Атилла хан эчкәре кереп китте. Идекәй аларны болдырга алып менде. Ике империянең дә илчеләре берсе артыннан берсе берничә ишекне узып, ниһаять, бик күп бүлмәләр тезелгән коридорга килеп керделәр. Идекәй аларны берәм-берәм бүлмәләргә урнаштырды һәм әйтте: +- Бүген ял итәсез. Ашарга-эчәргә булыр. Ял итегез, - диде дә чыгып китте. +XXXII +Күркәм хатын янына Приск җыенды һәм Антонийны да ашыктырды. Аларны бер бүлмәгә урнаштырганнар иде. Бүрәнәләрдән хуш ис килеп тора, сулыш алырга ук җиңел. Киенеп алгач, ул Антонийны көтеп, арлы-бирле йөренергә кереште. Исән-имин әйләнеп кайтса, бакчаның бер почмагына шушындый өй салдырачак. Вакыт-вакыт барып ял итәргә, кала ыгы-зыгысыннан арынып торырга. Күр әле бүрәнәләрне, ничек тигез итеп шомартканнар, хатын-кыз тәне диярсең, сыйпаган саен сыйпыйсы килә. Түр якта зур сәке-ятак. Ятакта ике кат аю тиресе, аның өстенә җофар тиресеннән тегелгән юрган Җәйгәннәр, мендәрләр кызыл күннән. Идәндә йоннан басылган булса кирәк, йон келәм. Йомшак үзе, аякка рәхәт. +Приск яланаяк киез өстеннән арлы-бирле йөреп килде. Китәргә вакыт иде, Антоний каядыр чыгып китте дә югалды. +Шулай дип уйлавы булды, гомере озын булыр, Антоний кайтып керде. Керде до ишек янында аягын салып, түргә узды һәм үз ятагындагы җофар юрганга сузылып ятты. +- Күр әле. Приск, Феодораның юрганы кебек, йомшак, сыйпаган саен сыйпыйсы килә. +- Тиренеме, Феодоранамы, җүләр баш? - дип сорады ул ачуы чыгып. +- Икесен дә, Приск, икесен дә. Тик минем оҗмах алиһәм әллә кайчан гүр иясе булды шул инде, Приск. +Шулай диде дә Антоний кинәт кенә сәкегә капланып ятты һәм тынып калды. Прискка егет елый кебек тоелды. Бер уйлаганда, ул аны кызганмады. Гунстанга килгәч, ул тәгаен ышанды, гүзәл хатыны Феодораны император Феодосий тикмәгә генә мунчада пешерттермәгән икән. Бу егет белән мәрхүм Феодора арасында тулы канлы мәхәббәт булган. Тик барыбер явызлык кылуда император Феодосий Атилла ханны да уздырган иде. Илчеләр йөзендә Гунстан каласына килмәгән булса, ул боларның берсен дә белмәс иде, биредә исә аның бөтенләй башка яктан күзе ачылды. Хәзер инде ул бу хакта язган хәлдә дә гадел бәһа бирер. Чөнки бераз гына чамалый иде Приск, аның язмалары тарихчы Геродотныкы кебек гасырларга калачак. Тикмәгә генә балта чапкан бетә, ташка язган бетми дип әйтмәгәннәрдер. Аллаһы Тәгалә булган хәлдә, бик ихтимал, Ауропа халкын коллыктан азат итү өчен нәкъ менә шул варвар Атилла ханны җибәргәндер. +- Нинди уйга баттың, Антоний? - диде Приск сәкегә утыра-утыра. +- Менә шул җәнлекнең тиресен күргән саен Феодора күз алдыма килә, Приск. Ул бит адәми заттан түгел, алиһәләр затыннан иде. Аңа Хода акыл белән гүзәллекне шул кадәр мул итеп биргән иде ки, мин кайчак шикләнеп куяр идем - әллә соң бу җан фәрештәләр затыннанмы? Тик күзгә күренеп яши торган фәрештә. Хәтереңдәме, бер тапкыр бакчада утырган чакта бер сиңа, бер миңа карап алды да: "Мин сезнең икегезне дә яратам, дусларым", - диде? Сине олылап, ә мине йөрәге белән, җанын бирергә риза булып. Мәхәббәтнең никадәр саф һәм керсез икәнен мин Феодора кочагында белдем, Приск. Син әнә китаплар язасын, императорга, чиркәү попларына мәдхия укыйсың, ә менә хатын-кыздагы мәхәббәт нурын күрмисең. Нур чәчеп тора ич алар без ир-атларга, нур! Минем сине рәнҗетәсем килми, Приск, мин сиңа ышанам, син мине аңларсың - саф мәхәббәт корбаны булдым мин. Һәм мин мыскал да үкенү тоймыйм, чөнки мин саф алиһә кочагында булган кеше, Приск, саф алиһә. Мин моңа кадәр җәннәт турында ишетеп кенә белә идем, Феодора кочагында булгач, җәннәтнең ни икәнен беләм - яраткан хатын-кыз кочагы икән ул җәннәт, Приск. Менә син бер китабыңда: "Мәхәббәт булмаган җирдә бәхет тә булмый", - дип язгансың. Мин синең ул юлларың тәмам ятладым. Мин, Приск, дөньяда булган иң якын кешемне югалттым. Минем хәзер эчем тулы сагыш, Приск. Яшисем килми минем. Дивана хәлендә мин хәзер, кая барып бәрелергә белмим. Атама ияреп Гунстанга килүем дә шул хәсрәттән. +- Торып-тор әле бераз. Антоний, беләсең килсә, миң дә феодорага гашыйк идем һәм бер дә синнән ким түгел. Ләкин ул гүзәл зат син җүләрне сайлады. Мәхәббәттә хатын-кыз ир-атлардан да самимирәк шул. Гуннар әйтмешли, мәхәббәт ат түгел, йөгән салып булмый. Мин барысын да күрдем, Антоний, күреп тордым - Феодора сине сайлады, син диванага гашыйк булды, син җүләргә тартылды, тәмам утка очкан күбәләк кебек. Иманым камил, ул зат соңгы сулышын алганда да синең исемен кабатлагандыр. +Приск ятып торган Антонийның күзләренә карады һәм таң калды. Егетнең ике күзе тулы мөлдерәмә яшь иде. Ул әйләнеп ятты һәм керфек какмый түшәмгә карап тора башлады, ә ике күзеннән тиң яшь бөртекләре тәгәрәште. Бу мәлдә ул, мөгаен, гүзәл Феодораны күз алдында тоткандыр. Шаккатмалы хәл иде, яңа мыек шытып чыккан егет инде дөнья күргән, императорга кияүгә чыккан гүзәл атны үзенә гашыйк итә. +- Атилла ханның кызлары да гүзәлләр диделәр. Апам әйтте. Алар бүген барысы да Күркәм хатын йортында булачаклар. Без шунда барачакбыз бүген. Ләкин минем берәүне дә күрәсем килми, Приск, берәүне дә. Тизрәк үләсе иде дә оҗмахтагы Феодора янына китәсе иде. Анда икенче тормыш дәвам итә диләр бит Хрисафәй кебек хәрам атакайлар. +- Андагы тормыш минем өчен караңгыдыр, Антоний. Ә менә без бүген Атилла ханның кызлары янына барачагыбызны беләм. Син яшь әле, Антоний, мәхәббәтеңне дә табарсың, насыйбыңны да. Гашыйк та булырсың, өйләнерсең дә... +- Әйтәм бит, миңа беркем дә кирәкми, беркем дә. Рәнҗетмә Феодора истәлеген, Приск. Ходайдан курык. +- Шәп әйттең тагын үзе, хәтта артыгы белән шәп. Берәү булса ышанып та куяр иде, мин - юк, Антоний. Син мәрхүмә Феодорага тузга язмаган вәгъдәләр бирдең. Шулай бит, Антоний? Син аның алдында изге зат булып кыландың. Бу хәл исә бары тик синең хәйләң иде. Иң гаҗәбе, мондый хәлләр кылган кешеләрне җәмәгатьчелек тә күрми, гадәти хәл итеп кабул итә Әйт әле, ипи тотып ант ит, син Феодораны чынлап та үләр дәрәҗәгә җитеп яраттыңмы? +Антоний торып утырды, идәнгә төшеп басты, егетнең күзләрендә яшь кипкән иде инде. +- Баскан җиремдә җир йотсын менә, Приск. Мин аны, мәрхүмәкәйне, үлепләр яраттым, үлепләр... +- Бәлки син ялгышасындыр, Феодорага булган мәхәббәтең шул чиккә җитеп саф булмагандыр? +- Туктал, туктал, Приск! Зинһар өчен туктал! Күрәм ич, син мине аңлардай кеше түгел, мәхәббәткә исәп-хисап аша карыйсың. Ә минем Феодорага булган мәхәббәтем саф һәм эчкерсез иде. Сиңа, әдип, мәхәббәтнең сафлыгын белү өчен үзеңә гашыйк булу кирәк, мәхәббәтнең никадәр олы вә югары хис икәнен белү өчен генә булса да. +- Алай булгач, мәхәббәтнең бик олы һәм югары хис ташкыны булуын аңлагач, нигә соң әнә шул олы мәхәббәтеңне җирләргә дә килмәдең? +- Мин курыктым, Приск, курыктым. +- Яратканда курыкмадыңмы?! Бит гүзәл Феодора бөтен җанын-тәнен һәм илаһи дөньясын ышанып тапшырган иде. Син әле үзеңә иш табарсың, Антоний, табарсың. Тик сиңа Константинопольгә әйләнеп кайту ярамас. Сине анда үтерерләр. Сиңа Атилла җизнәң кул астында калу хәерлерәк булыр. Ә ул сине Римга илче йөзендә җибәрер. Әйе, Һөнәрияне алып кайтырга. Нигә, һич булмас димә. Ә Константанопольдә синең башына бик тиз җитәрләр. +- Чынлап та шулай бит, Приск. Атамның анда әйләнеп кайтуы да шикле. +- Атаң кайтыр да, килер дә. Ә менә сиңа ярамас. +- Карале, Приск. Син үзен Атилла хан кызларының берсенә гашыйк булсаң ни кылырсың? +- Чарасыз итмә мине, Антоний. Мин бирегә кыз күзләргә дип килмәдем. Мин монда базилевс үтенече белән килдем. +- Димәк, илче. Ә нигә, илченең өйләнергә хакы юкмыни? Сиңа ничә яшь инде?.. Кайчанга кадәр... +Приск елмаеп куйды, торып йөреп килде һәм ни сәбәпледер Антонийга җавап бирергә ашыкмады. Чынлап та, нигә, әйтик, Гунстаннан кайтуга кемгә булса да өйләнмәскә?.. Яшең утыздан өстә ич инде, кайчанга кадәр... Тик мөмкин хәлме бу? Мөмкин түгел, әлегә кадәр күңеле тарткан хатынкызны очратканы булмады, ахыры хәерле булсын. Хак Антоний, хак әйтә, кайчанга кадәр буйдак булып яшәрсең?.. +- Күр әле, нигә безнең арттан һаман килмиләр? +- Килерләр, - диде Антоний һәм тагын сәкегә сузылып ятты. - Рәхәт биредә, Приск. Син әйтмешли, әллә каласы инде. +- Туры сүз туганына ярамый, әйтимме үзеңә туры сүз? +- Әйт, әйдә, мин барыбер юкка чыккан кеше инде, Приск. +- Юк. Антоний, син юкка чыккан кеше түгел, син хатынкыз башына төшкән бәла. Килеш син минем белән, Антоний. Бит син Феодорага беренче тапкыр мәхәббәтең белдергәндә дә үзеңнең ни кылганына ышанмаган идең. Кыскасы, син Феодора белән гашыйклар трагедиясен уйнадың. Ә Феодора, мәрхүмә, сиңа ихлас күңелдән ышанды. Ә инде тора-бара аның ихлас һәм эчкерсез мәхәббәте сине дә әсәрләндерде, һәм син үзең дә сизмәстән елга агышына агып киттең. Башта син Феодораның үзеңә гашыйк булуын зур җиңүгә санадың, хәтта үз күз алдында үзең бер башка үстең. Ә инде теләгеңә ирешүгә, сиңа курку килде. Белсәләр, императорга җиткерсәләр?! Тик саф мәхәббәт барысын да җиңде, чөнки син үзең дә аңа чын-чынлап гашыйк булган идең инде. Ә бит синнән император шымчылары күзләрен дә алмадылар, син һәрдаим алар күзәтүендә булдың. Әмма син инде аларны күрмәдең. Саф мәхәббәт сукыр була ич. Ул арада сукырайган идең инде син, Антоний. Император үзенә хыянәт иткән хатыннан бик җиңел котылды, ә менә сиңа кагылырга теләмәде. Чөнки дәрәҗәсе төшәр дип курыкты. Ахыр килеп, син сарай корты Вигиләй улы идең. Ул синнән башкачарак котылырга уйлады - сине Гунстанга җибәрде. +- Бу ни дигән сүз инде, Приск? +- Илгә кайтырга уйласаң, Антоний, ниндидер бер могҗизага исәп тотма. Император дәҗҗаллары сине барыбер юк итәрләр. +- Бу мөмкин хәлме, Приск? +- Әле ничек мөмкин, Антоний, әле ничек мөмкин. Яраткан хатынын мунчада пешергән ир, синең башың чаптыра да чаптыра инде ул, бигрәк тә император йөзендәге ир-ат. +Антоний ияген түшенә төртеп шыңшып алды. Приск аны кызганмады һәм уйлап куйды: "Кемне, кемне яраткансың, гүзәл Феодора!" +- Шул вакыт бусагада Феодораныкы кебек яшел-зәңгәр эстәге күлмәк кигән, Феодора кебек үк зифа сынлы, мөлаем матур йөзле хатын-кыз пәйда булды. Ул гынамы, чынаяктай ак муенлы да, энҗеләре җемелдәп торган алкалары да, күк йөзедәй зәңгәр күзләре дә Феодораныкы кебек иде. +- Саумысез, галиҗәнаплары хөрмәтле Приск! - диде хатын бусаганы атлап керүгә. +Приск шундук аңа таба китте, хатынны түргә әйдәде. +- Шөкер без, шөкер, түрдән узыгыз, кем дим?.. +- Элиана, - диде Антоний яткан җиреннән тора-бара. - Минем апам шул инде, әдип Приск. +- Мин сезне алырга килдем, буйдаклар, - диде хатын. +- Башта түрдән узыгыз, ханбикә, - диде Приск төчеләнә төшеп. Ә үзе уйлады: "Йа Хода, бу нинди охшау тагын. Бөек грек халкы алиһәсе варвар кулында. Иң гаҗәбе, бу хәл төшендә түгел, өнендә". +- Җыеныгыз, әйдәгез. Безне көтәләр, мин болай да азрак соңга калдым, - диде хатын һәм алдан ишеккә таба кузгалды. +Алар ана ияреп һавага чыктылар, киң урамга таба юнәлделәр. Приск алданрак атлаган хатынны куып җитте, янәшә атлап китте. +- Мин барысыннан да хәбәрдар, әдип Приск. Без сезне көткән идек. Миңа булган хәлләрне Идекәй җиткереп торды. +- Мин сезгә җавап табалмыйм, ханбикә. +- Кирәкми дә, әдип Приск. Күркәм хатын сезнең белән кызыксынды, сезне илчеләр сафында киләме дип кат-кат сорады. Мин бит монда мәктәп ачтым, барысын да укытам. Теләгәннәрне, әлбәттә. +- Беренче укучыгыз Атилла хан булдымы? +Хатын барышлый гына Прискка күз төшереп алды һәм үзалдына елмаеп куйды. Приск аның гәүһәр муенсасына, алтынга буялган бауларын чалыштырып бәйләгән аяк киеменә, асыл ташлар тезгән калфагына карап алды. +- Атилла хан да укыды, әдип Приск. Ул мина әйтте: бер тел белү бер байлык, ике тел белү ике байлык, өч тел белү өч байлык дип. Мин дә гуннар телендә сөйләшергә өйрәндем. Атилла хан хәзер Рим илчеләре белән дә, грек илчеләре белән дә алар телендә сөйләшә. Атилла ханга тылмач кирәкми, әдип Приск. +- Сезнең белән нинди телдә сөйләшә?.. +- Минем белән, әдип Приск, Атилла хан мәхәббәт телендә сөйләшә. Инде канәгать калдыгызмы минем җаваптан? +- Кичерә күрегез, ханбикә, мин сезне һич тә үпкәләтермен дип уйламаган идем. Беләсегез килсә, варварларның да язулары бар. Мин бу хакта элек-электән белә идем, ханбикә. +- Атилла хан ниндирәк кеше? Юмартмы, усалмы?.. +- Атилла ханның Гунстанга килгән һәр кешене бүләкли торган гадәте бар, әдип Приск. Ханга ошасагыз, сез дә буш кул белән китмәссез. +- Миңа бүләк кирәкми, ханбикә. Мин гуннар тормышы белән кызыксынам. Мине гаҗәпләндергәне шул, ханбикә, бу халык империя кадәр империянең йөрәгенә кереп утырды. Гуннарны күргәч, мин шуңа инандым, алар да безнең кебек үк кешеләр икән. Ә император Феодосий миннән гуннар турында тулы мәгълүмат көтә. Һәм мин бары тик дөресен генә язармын. +- Дөресен языгыз, әдип Приск. Ахыр чиктә язучы гадел булырга тиеш. +- Вигиләй чынлап та сезнең атагызмы? +- Минем атам, әдип Приск. - Мин ханның уң кулы, ярдәмчесе, әдип Приск. +- Мин сезгә баш иям, ханбикә. Рим илчеләре үзләре белән весталка Һөнәрияне дә алып килергә тиешләр иде кебек. +- Ләкин алып килә алмаганнар. Хан алар белән бу хакта үзе сөйләшер. Антоний әйтә, Феодорага сез дә битараф булмагансыз дип. +- Яшермим, булды андый гөнаһым, ханбикә. Әмма гүзәл Феодора сезнең энегезне сайлады, ханбикә. +- Һәм ялгышкан булып чыга. Хатын-кыз мәхәббәттә ихласрак шул. +Аларны Идекәй куып җитте, бер аяктан атлап китте. +- Ханбикә, озак йөрисез, анда барысы да әзер инде, - диде ул һәм каян килеп чыккан булса, шулай ук китеп тә барды. +- Ашыга төшик, әдип Приск. Әйтеп калыйм, мин сезнең ни өчен Гунстанга килүегезне беләм. Сенатор Максимин ничеккенәләр булса да Атилла ханны Көнбатыш Римга юнәлтергә тиеш. Шулаймы, әдип Приск? +—Сез күрәзәчеме әллә, ханбикә? +- Күрәзәче, әдип Приск, - диде ханбикә Элиана һәм адымын тагын да тизләтте. Алардан калыбрак атлаган Антоний куып җитте. +- Кая болай чабасыз? +- Соңга калдык. Антоний, соңга калабыз... +Әйе, Византия илчеләренең максатлары Атилла ханның явын көнбатыш Римга юнәлтү иде. Тик моңа ничек, нинди юллар белән ирешергә? Әдип Приск белми иде. Император Феодосий да әллә нинди дәрәҗәсенә хас булмаган этлекләр эшләп ята икән, бу хакта әдип Приск Константинопольдә үк аз-маз хәбәрдар булса да, моңа ук барып җитмәс, император кадәр император болай ук түбән тәгәрәмәс дип уйлаган иде. Әйе авырга килер сөйләшүләр сенатор Максиминга, Хак, Максимны ихтирамга лаек кеше, варварлар телендә сөйләшә, әмма нигәдер тылмач Вигиләйне дә үзеннән калдырмады. Әллә соң Прискка да шушы гүзәл хатын аша Атиллага йогынты ясатасымы?.. Тик булмас хәлдер. Сәясәттә Атиллага хатын-кыз берни түгелдер. Ир-ат ич ул, чын ират. Аннары бар хатыннардан туган балаларны да Күркәм хатын тәрбияли. Әмма Элиана үз улын үзе тәрбияли, диде Антоний. Бер уйлаганда грек хатыны тарафыннан бу да җиңү, әлбәттә. Димәк, гуннарда хатын-кыз да исәптә һәм Атилла хан хатыннары сүзенә дә колак сала икән. Идекәй кадәр Идекәй әнә, чит кеше, Атилла хан киңәшчесе. Ни әйтте әле аңа Идекәй: "Яратмыйм империядәге тәртипләрне, чиновниклары налог-налог дип теңкәгә тисәләр, епископлары акыл сатып тинтерәтәләр, гәрчә күп нәрсәгә үзләре үк ышанып җитмәсәләр дә", - дип әйткән иде. Аннары аңа шушындый хатын туры килсә, валлаһи, өйләнеп тә куяр иде. Күпме буйдак булып яшәргә була? Тик әллә нигә гаилә корасы килми Прискның. Чөнки әтисе белән әнисе еш кына эт белән мәче кебек юк кына нәрсә өчен дә талашып китәрләр иде. Хак, тора-бара барыбер татулашырлар иде, соңра пар күгәрченнәрдәй гөрләшә башларлар иде. Ләкин ата-ананың татулашыр мәлләре түгел, күбрәк ачуланышкан вакытлары күңелгә авыр таш булып ятып калган иде. Бер тапкыр ул әтисенә: "Нигә шулай тәмсезләндегез инде?" - дигәч, әтисе: "Хатын белән талашуның үз тәме бар, өйләнгәч үзең белерсең", - дип кенә котылган иде. Хәйләкәр иде әтисе, җәтмәсенә еш кына яшь кызларны да эләктергәләр иде, мөгаен, әнисе әтисенең әнә шул мутлыкларын яратып бетермәгәндер. Кыскасы, Прискның моңа кадәр өйләнмәве, башлы-күзле булмавы, атасы белән анасы тормышын күреп үсүдән килә иде. Хатын-кызга ул һәрчак шикләнеп карады, аның иреген урлар кебек иде алар аңарга. Аларны ясауда чынлап та аз-маз җен катнашкан дип уйлый иде, гәрчә моңа диндарлар фәлсәфәсе итеп кенә караса да... +Барган җайдан Приск үз кырында титаклаган Антонийга күз ташлап алды. Егет елмая-көлә атлый, мут күзләре тирәякта. "Ә бит син, Антоний, һичкем кичермәстәй хыянәткә барган кеше, бәлки сине биредә янә бер корбан көтәдер", - дин уйлап куйды. Әйе, бик ихтимал, бәлки үлемдер дә. "Император Феодосийның җәза җәтмәсе чит илләрдә дә җитәрлек", диде аңа Максимин. Нигә алай диде микән? Әйе, Антоний турында сөйләшеп баралар иде бугай. Кем белә үзенең кайда, кем кулыннан үләсен. Мәрхүмә Феодора үзенең үлемен кайнар булы мунчада булыр дип күз алдына да китермәгәндер. Бу җәзаны ана Аллаһы Тәгалә җибәргәндер дип кем уйларга кыяр?! +- Йә, кайчан җитәбез инде өлкән хатын йортына? - дип сорады тәмам хәлсезләнә башлаган Антоний. Приск аңа каерылып карап алды. Ыспай киенгән иде егет. Кызлар күзе төшмәслек тә түгел шул. Матур, акыллы булырга тырыша. Ә менә егетләргә чын бәһане ир-ат бирә, дөнья күргәнрәк ират, бер дә хатын-кыз түгел, хатын-кыз ир-атка бәһа бирүдә һәрчак, ким куйганда, бик нык ялгыша. Әйтик, Приск өчен бу егет бер тиен бакыр да тормый иде. Бер сүз белән, туып килгән сорыкорт. Ә андыйлар империядә буа буарлык. Приск исә аксөякләр нәселеннән иде. Җиде буын бабасы аксөяк булган. Аксөякләр исә сәясәттә генә түгел, тормышта да алданрак уйлап куючан булалар. Хак, алар да ялгышкалыйлар, чөнки алар да адәм балалары. Ләкин яман эшкә керешкәндә алар барысын да исәпкә алалар - ни белән бетәсен дә, киләчәк буыннарга кылган яманлыкның тәэсирен дә. Хак, Приск та ялгышкалады, әллә нинди яман эшләргә катнашып китә язды, әмма вакытында тыелып кала белде. Соңыннан үз-үзен аклагандай: "Мине бу яман эштән Аллаһы Тәгалә үзе саклады", - дияр иде. +Илчеләр уздырырга тырышкан сәясәткә аның бернинди дә мөнәсәбәте юк иде. Әмма хәрам атакай Хрисафәй җибәргән алтын турында аз-маз хәбәрдар иде. Ни өчен нәкъ менә Вигиләйгә бирә Хрисафәй бер янчык алтынны. Аңа бу хакта сенатор Максимин әйтте, һәм бик зур сер итеп: "Безнең моңа бер катнашыбыз да юк", диде хәтта. Дөресен генә әйткәндә, әхлакый яктан килгәндә, гаделлек гуннар ягында иде. Империя сәясәтчеләре гуннарны нинди каһәрләр белән генә каһәрләмәсеннәр, гуннар дигән халык Ауропа халкын коллыктан азат итәргә килгәннәр. Сәясәттә сукыр булмаган кешегә моны гына аңларлык иде, әлбәттә. Ләкин империя теше тырнагы белән яшәргә тели, тик соң инде, моны әдип Приск эче белән генә түгел, мантыйки бер алтынчы сиземләү вә тоемлау җепселләре белән дә күзаллый иде. Коллар иле буларак Рим таркалу алдында тора. Әмма Византия яшәр әле кебек, чөнки коллыктан баш тартты, гәрчә идән астыннан булса да Римда коллар белән сәүдә итү барса да. +Янә бер яңалык Приск өчен. Гуннарда хөкемдар юк икән. Һәр гөнаһ кылган гун үзе кылган гөнаһның зурлыгына карап үзенә-үзе җәза бирә икән. Әйтик, гөнаһы зур булмаганда битенә бер тапкыр пычак белән сыза, ике булса ике, өч булса өч. "Шуның өчен гуннар арасында тәмам битләре телгәләнгән кешеләрне дә очратырга була", диде Максимин. Ә бит ниндидер римлының кылган гөнаһы өчен үз битенә үзе яра ясауны күз алдына китерүе дә кыен хәтта. +Алар ниндидер тар урамга килеп керделәр. Кая карама хатыны-кызы, баласы-чагасы капка төбенә чыгып утырган: балалар уйный, хатын-кызлар гәп тоталар, ә арырак малайшалай шар сугышлы уйный, берише казык ярышы уены белән мавыккан. Яшь-җилбәзәк исә урам башындагы чишмә буендагы чирәмдә әллә бииләр, әллә әйлән-бәйлән уйныйлар шунда, һәр йорт каршында ат бәйләргә аркылы юан булмаган агач сузылган, агач баганаларга ныгытылган. +Күреп алды, дөресрәге күзенә чагылды, ниндидер ишегалдында гун хатыны бия сава. Әнә шул бия сөтеннән гуннар кымыз ясыйлар, имеш, шул эчемлек ир-атның күңелен күтәрә, имеш. Ул җыйган мәгълүматлар дөрес булса, бу халык Җаек, Идел елгалары буйларында көн күргәннәр, имеш. Шуннан ала килүләре икән. Бер сүз белән гуннарны баскынчылар дип тә атарга мөмкин. Ләкин гуннарның биредәге тормышлары белән таныша башлагач, алай дип язарга да, әйтергә дә кыймады Приск. Бер уйлаганда бу халык чынлап та Ауропаны колыктан азат итеп ята иде. Мәңгелек Римны тезләндерә-тезләндерә. Иң гаҗәбе, диңгез буйлап кораблар белән дә түгел, ә ике һәм дүртәр, алтышар тәгәрмәчле арбалар белән Ауропага кадәр килеп җитә бу халык; ниндәен таулар, елгалар аша кичә-кичә. Гаҗәпләнмәслек тә түгел шул. Биек-биек Сармат тауларын үткәннәр, Дунайны кичкәннәр, хәзер әнә Римның үзенә яныйлар. +Кем моңа ышаныр?! +Әйтик, Бөек Константин чорларында моны күз алдына китереп тә булмас иде. Хәзер исә әнә шул ярым утрак, ярым күчмә тереклек иткән халык Ауропа уртасында үзенә башкала күтәргән. Искитмәле хәл. Һәм мең еллык тарихы белән горурланган грек язучысы әнә шул халыкның башкаласына илче йөзендә килде. Ул гынамы, ил ханының өлкән хатынына кунакка бара. +Күр инде, һәр йорт алдында ике-өч йөгәнле ат тора. Димәк, гуннар җәяү сугышмыйлар гына түгел, җәяү йөрмиләр дә, кирәк җиргә һәрчак ат менеп чабалар. Тагын да сәере, атта йөрүдә, хатын-кызлары да бер дә ир-атлардан калышмыйлар. Элиана әйтүе хак булса, шуңа күрә сөйләм телендә ир-атны хатын-кыздан аерып карау юк. Димәк, барысы да тигез хокукта. Кайчан, кайсы гасырларда ирешер Ауропа бу тигезлеккә?! Сорау урынына сорау туды грек язучысы Приск башында. +Менә, ниһаять, Күркәм хатын йортына да килеп җиттеләр. Идекәй аларны капка төбенә үк каршы чыгып алды һәм кунакларны эчкәре әйдәде. Кунаклар эчкәре үтүгә, капкаларны яптылар һәм Приск Атилла ханның өлкән хатыны өенә карап хәйран булды. Күз алдында өй түгел иде, ниндидер әкиятләрдә генә була торган сырлап, франтунлап ясалган болдырлы, төрле төсләргә буялган сихри өйне хәтерләтә иде. +Ханбикә аларны болдырга чыгып каршы алды. Аның артыннан ук көмеш табакка салып йөзем җимешен хәтерләткән, балда катырган моңа кадәр Приск күрмәгән ризык китерделәр. Гадәт буенча кунакларның һәммәсе дә әнә шул баллы һәм тел йотардай ризыктан авыз иттеләр. Идекәй кунакларга: +- Гуннарда бу ризык чәкчәк дип атала, - дип әйтте. Чәкчәк дигән ризык чынлап та тел йотарлык тәмле иде. Приск авызында бу тәм өйгә кергәч тә бетмәде. +Өй ике катлы иде, өлкән хатын табынны икенче катка хәстәрләгән. Икенче катка күтәрелүгә, ханбикә түр якка узды, утырды һәм кунакларга урын күрсәтте. Барысы да табын тирәли утырышкач, Идекәй өлкән хатын белән һәммәсен дә таныштырып чыкты. Приск исеме чыккач, ханбикә аңа текәлебрәк карап алды һәм шактый кырыс иреннәрендә елмаю кебек нәрсә хасил булды. Ханбикә янәшәсендә ике чибәр кыз утыра, алар хуҗабикәгә ни сораса шуны китереп торалар. Кызларның чәчләрендә зәңгәр тасма белән аралаштырып үргән көмеш тәңкәләр, түш хәситәләрендә дә, кайберләренең хәтта күлмәк итәкләрендә дә. Кызлар кузгалып киткәндә тәңкәләр матур итеп зеңләп куялар, әнә шул зең кисәк күңелне җилкендереп куя. Кызларның аякларында кызыл итекләр. Әнә шуларны күрде-күзәтте дә Приск ни өчендер: "Кыргыйрак күренсәләр дә кызлары чибәр икән", - дип уйлап куйды. Кызларны күздән кичергәч кенә, Приск өлкән хатынның йөзенә бакты. Чынлап та өлкән иде инде хатын - маңгайлары җыерчыклар белән ермачланган, әмма күзләре елтырый, матур иде. Язучының үзенә карап торуын күреп, ханша да аның күзләренә туры карады. Каравы булды, Прискның аркасы тирләп чыкты. Һәм: "Сихер бардыр бу хатында", - дип уйлап куйды. +- Илче Приск, безнең халык та язмалы. Хәзер әнә грек китапларын укырга өйрәнеп киләбез. Улларым гына түгел, кызларым да грекча укый да, яза да беләләр. Элианага рәхмәт, ул укытты, ул өйрәтте. +- Мин туннарның гореф-гадәтләрен белмим. Хөрмәткә ия ханбикә, миңа бу хәлдә ярдәм итсәгез иде, - диде Приск. +- Гуннар да римлылар кебек кеше янында кеше, әдип Приск, - диде өлкән хатын өчен яшь ханбикә Элиана. - Ханбикә, өлкән хатын буларак, сезгә кызларын күрсәтәчәк, чәчкә кебекләрен. +- Якындагылар аның үз кызлары түгелмени, ханбикә? +- Болары каравыш кызлар гына, Приек, үзенекеләр җыеналар гына әле. +- Мин чынлап та гуннарны аз беләм икән шул, ханбикә. Ә сез өйләнегез. Тотыгыз да Атилла кызларының берсенә өйләнегез. Әйтик, Таңчулпан атлысына. Җырлый ул, сандугач кебек сайрый, җитмәсә күз алмастай чибәр. Чынаяк кебек ап-ак тәнле, күк йөзедәй зәңгәр күзле. Акыллы, грекча миннән дә ким сөйләшми, китаплар укый, борынгы грек тарихы белән кызыксына. +- Болар барысы да сезнең тарафтан кылынган гамәлләр булса кирәк, ханбикә. Күрәм ич, өлкән хатын да сезгә рәхмәтле. Мин сезгә ышанам, ханбикә. Без сездә кунакта, суга ташласагыз да, утка атсагыз да Антоний белән безнең язмышлар сезнең кулда, - диде Приск уенын-чынын бергә кушып. Гуннарны кайбер Рим язучылары кыргыйлар дип күрсәтергә тырышалар. Минем сезнең сәяхәтнамәләрегезне укыганым бар, әдип Приск, Хак Тәгаләне язарга омтыласыз. Ялганны - ялган дип ачасыз, хакны - хак булуын расларга тырышасыз. Мин бу хакта өлкән хатынга да әйтел куйдым, акыллы булырга тырышмагыз, Атилла ханның уллары да, кызлары да грек телен начар белмиләр. +- Минем дә сездән сабак аласым килеп китте әле, Элиана. Тик, зинһар гафу итә күрегез, якташым, мин һич тә туннарны рәнҗетергә теләмим. Киресенчә, мин бу халык өчен горурланам. Бөтен Азияне үтеп, Ауропа үзәгенә башкала күтәргән халыкны мин каһарманнар дип атар идем. Гәрчә миңа алай язарга кушмасалар да. +- Мин бераз чамалыйм, әдип Приск, сез укучыларыгызны Атилла ханның яшь хатыны Элиана турында язып шаккатырырга исәбегез кебек. Тик кисәтәм, язмагызга ялган керсә, сезгә миннән фатыйха юк. +- Ышаныгыз, мин гуннар турында бу каланы күрмәгәндә йә начар фикердә түгел идем, ханбикә, һәм мин бары тик биредә күргәннәрне генә язачакмын һәм әлбәттә инде ишеткәннәрне. Шул ук вакытта беләм, биек-биек таш диварлар белән ныгытылган калаларны корбансыз гына алып булмый, ханбикә. Шушы төбәкләргә килеп җиткәнче гуннар шактый югалтуларга дучар ителгәннәрдер. +- Сугыш кырында бер генә дошман була, әдип Приск. Бу Атилла хан сүзләре, сугыш кырында йә син дошманны, йә ул сине үтерә. Шуның өчен сугыш дип атала да инде ул. Ләкин Атилла хан атасы васыятен үтәргә килә монда - Ауропаны коллыктан азат итәргә, һәм ул аңа ирешер, әдип Приск, ирешер. Мин аңа ышанам. +- Ләкин мин Атилла ханны яманламыйм, ханбикә, яманларга җыенмыйм да. Мин беләм, Атилла хан бирегә гаделлек китергән, аның кордашларын, туганнарын, канкардәшләрен Германрих король кебек кансызлар Римга коллар итеп сатып ятканнар. Атилла хан әнә шул җантауарлар сәүдә юлына аркылы төште. Бу җиһангирны гасырлар аша гына аңласалар аңларлар, гасырлар аша гына. Аңламый калулары да бар, чөнки кешелек тарихы исә әлегә көчлеләр кулында. Мина хәзер 33 яшь ханбикә, мин Гайсә яшендә, ачы хакыйкатьне шактый күрдем мин, энегез Антоний кебек баш алып гашыйк булырга да җыенмыйм. Соң инде миңа, баш китәрдәй мәхәббәт арбасына утырырга, соң, ханбикә. +- Мәхәббәт, кемгә булса гашыйк булу бары тик Хода кулында, әдип Приск. Мисал өчен менә мин, мин - Вигиләй кызы, дәрәҗәле чиновник кызы, укымышлы, һич тә уйламаган идем варварларның илбашына гашыйк булырмын дип. Ә бит булдым, кияүгә чыктым, гәрчә хатыны булуын белсәм дә. Ашап утырыгыз әле, Приск, сөйләшә-сөйләшә ашап утырыйк. Антоний әнә барысына да җитешә. Менә монысы бозау ите, бусы ат ите, бусы кошныкы, күркә ите дә бар, балык та. Әйтсәм әйтим инде, әдип Приск, гуннар ит ашарга яраталар. Камыр ашын алар гомумән төнәтмәләр табынына гына куялар. Антоний, Антоний дим, бирәндәй күп ашама, тиздән төнәтмәләр килер, төче-мөче, чәкчәк... +Чәкчәк гаҗәеп тәмле ризык, ханбикә, искитмәле, ошады ул ризык безгә. +- Татлы ашлар килгәннән соң без аулак өй ягына чыгарбыз. Менә шунда кызлар үз һөнәрләрен күрсәтерләр, биергә чакырырлар. +- Мин барысыннан да җитешеп утырам, апа җаным, - диде Антоний. +- Ат итен күбрәк аша. Гуннар атланмаган яшь атны гына табынга суялар. Тешләрең нык булсын дисәң, ат ите аша, Антоний. Ату күрәм, бер тешең югалткансың кебек. +- Сөйгән җанашым үлгәннән соң төште ул тешем, апам кайгыдан. Атна буена авызыма ризык капмадым. Тешем кысып яттым... +- Нигәдер теге эчемлекләре юк, кымыз диләрме әле? - диде Приск сүзне икенчегә борырга теләп. +- Гуннарда хатын-кыз табынына ни хәмер, ни кымыз куймыйлар, әдип Приск. Бу бик җитди шәкель, язмаларыгызга бу хакта язарга онытмагыз. +- Кисәтеп куюыгыз өчен, рәхмәт, ханбикә. +- Һәм онытмасагыз иде, сез бүген өлкән хатын кунаклары. Иртәгә, бик ихтимал, Атилла хан сезне үзе кабул итәр. +Өлкән хатын турында сүз чыккач, Приск иң түрдә утыручы өлкән ханбикәгә күз төшереп алды. Өлкән ханбикә кыска җиңле камзул астыннан, озын җиңле сары атлас күлмәк кигән. Камзул якаларында асыл ташлар. Башындагы очлаеп килгән калфагында да зур гына энҗе ташы. Баш бармак башы хәтле, килешеп, күзне тартып тора. Гәүһәр таштан ясалган камзул төймәләре эре, бөтен түшен каплаган. +- Базилевс илчесе Приск Гунстанда беренче тапкыр икән, Элиана, - диде өлкән хатын, чокырындагы төнәтмәне тәмләп куйгач. - Әйт син аңа, Элиана, татлы табыннан соң без татлы кызлар янына аулак өйгә төшәрбез. Ял итәрбез, тамаша карарбыз. +Күп тә үтми алар беренче катка төштеләр, аулак өй дигән залга керделәр. Аулак өй зур иде, идәннәрдә тоташ келәм - йомшак киез келәм. Кунакларны һәм чакырылган егетләрне стена буена куелган эскәмияләргә утырттылар, ул да түгел, түр яктан аларга каршы шактый чуар киенгән кызлар чыгып утырдылар. Башта кызлар Прискка барысы да бер матурлыкта күренделәр. Әмма тора-бара бер-берсеннән аерыла башладылар. Чибәррәкләре алгарак чыктылар, һәм кинәт аның карашы бер кызда тукталды. Шулчак быргы кычкырды, көйчеләр кыл тарттылар, кыл тартучы үзәк өзгеч нечкәлек белән көен тәмамлауга, дөмбердәтеп думбра кактылар. Әнә шуннан соң гына, думбра туктагач кына, кечкенә мәйданчыкка бер гүзәл чыгып басты. Шактый буйчан һәм озын муенлы иде кыз, ул бермәлгә генә башын кырын салып торгандай итте дә, кыл тартучыга ияреп, җырлый башлады. Җыр башлануга ук күңел җепселләре зеңләп китүен тоеп, җаны-тәне белән шым булды Приск. +- Кем бу? - дип сорады ул янәшәсендә утырган Элианадан. +- Өлкән хатынның төпчек кызы. Таңчулпан атлы. +- Нинди мәгънәне аңлата Таңчулпан? +- Безнеңчә Венера йолдызы. Таң йолдызы, димәк. +- Шаккатмады хәл, ул хәтта безнең Венерага ошаган. Елмаюларына хәтле мөлаем һәм килешле. Күлмәге дә башкаларныкы кебек төрле тәңкәләр белән чуарланмаган, грекларча киенгән. Сезнең мәктәпме? +- Минем тәрбия, - диде Элиана башын чөя төшеп. - Ул бик яхшы укый, яза, хәтта шигырьләр яза, җырлар диюем. +Көйчеләр янә бер дәртләнеп, көйләп алдылар һәм тынып калдылар. Кыз икенче җырын башлады. Шул мәлдә өйгә, гүя сандугач керде. Кызның беренче тавышыннан ук Прискның аркасында бала йоннары кузгалып куйгандай итте. Ул ни әйтергә белми, әсәрләнгән бер халәттә, кызның тавышына мөкиббән китеп, авызын ачып тыңлады. Искитмәле хәл иде. Кыздагы моң, тавышы, кыз күкрәгеннән чыккан сихри көч аны тәмам сихерләде, чарасыз итте. Мондый хәлдә калганын хәтерләми, кичереше аны тетрәндерде, күңелен актарды һәм эчке бер кинәнүдән әле Антонийга, әле Элианага карап алды. Күрәләрме, ишетәләрме - әллә соң ул гына кичерәме бу хисне? Аның хиссияти соклануын кемгә булса җиткерәсе, әйтәсе килде. Иллә күршеләре дә кызны бик тә бирелеп тыңлыйлар иде шул. +Җыр бетте. Кыз эчкәре кереп китте. Ай күрде, кояш алды кебек килеп чыкты. Приск хәтта кыз артыннан кузгалгандай итте, ләкин соңгы мәлдә тыелып калды. +- Бу мөмкин хәлме, мөмкин хәлме, ханбикә! Бу бит талант, сандугач үзе бит бу кыз. Күр инде, күр, никадәр моң һәм сихри көч бу тавышта. Бу кыз император сараенда җырларга тиеш. Антоний, безгә бу кызны Константинопольгә алып китәргә кирәк. Ишетәсеңме, Антоний дим! +- Апа әйтә, кыз кияүдә түгел, тот та алып кит. Ләкин башта бу кызны куып тотарга кирәк икән. Чын мәгънәсендә куып тотарга. +- Ничек чын мәгънәсендә? +- Ничек куып тоталар качкан кешене?.. +- Башта куып тот син аны, Антоний, - диде Элиана. +- Миңа тимә, апам, мин мәңге өйләнәсе кеше түгел, мәңге! - диде Антоний, күзләрен яшерергә теләгәндәй түбән карады. +- Алайса сез өйләнегез, Приск. Буйдак бит сез, буйдак. +- Хикмәт, - диде ни әйтергә белми аптырап калудан Приск. - Тамаша. Бу мөмкин хәлме, ханбикә? +- Нигә мөмкин булмасын ди. Кызга унтугызынчы яз китте, ә ул һаман үзенә тиңне табалмый, егетләр сайлый. Визигаст король угылы Даһкар да сорап караган иде, куганда тоттырмады. +- Ничек тоттырмады? +- Гуннарда кызны Кыз туенда куып тотып өйләнәләр, әдип Приск. +- Һоп, моны ничек аңларга инде? +- Ук аткан ераклыкта кызны куып тота алсаң - кыз синеке, өйләнә аласың, инде шул арада куган кызны тота алмыйсың икән - үзеңә үпкәлә. Димәк, кыз сиңа кияүгә чыгарга теләми. +- Бу бит... +- Кыргыйлык, шулаймы Приск? Ләкин гадел була. Кыз теләгән егетенә генә кияүгә чыга. +- Димәк, грекларга гун кызларына өйләнү хыял гына булып калачак. +- Ә сез аны башта куып карагыз. +Приск дәшмәде, тамашаны карый башлады. Көйчеләр көй тарталар, бериш кыз җиңел генә тыпыр-тыпыр бииләр, әле күбәләк кебек очып баралар сыман, әле бер урында бөтереләләр. Кызлар артыннан егет белән кыз биеде, ишләшеп, бер-берен куа-куа. Егет кызны куа, ә ул егеткә тоттырмый. Менә-менә җитәм, менә-менә тотып алам дигәндә генә кыз егеттән янә ычкынып китә. Прискның күз алдына ап-ачык булып Таңчулпанны куганы күз алдыңа килде. Имеш, мәйданчыкта кызны куучы ул икән, качып баручы кыз Таңчулпан икән... Ахыр кызлар чыр-чу килә-килә ниндидер түгәрәк уены уйнарга керештеләр, һәр кыз үзенә егет сайлады, ни күзе күрсен, юраганы юш килгәндәй аның каршына Таңчулпан килеп басты. Үзе елмая, үзе саф грекча: +- Мин сезне әйлән-бәйлән уйнарга дәшәм, - диде. Әйе, нәкъ менә гап-гади итеп, грекча дәшәм, диде. +Кыз аңа нәфис кулын сузды, Приск кызның нәфис кулына кулын салганын сизми дә калды. Кызның кулы шул кадәр йомшак һәм мамык кебек җиңел тоелды ки Прискка, ул ничек торып басканын, кызның биленә кулын салганын сизми дә калды. +- Алай түгел, - диде аңа гун кызы, сак кына аның кулын нечкә һәм зифа биленнән алды. Кызның биле нечкә һәм уйнап торганын ул аның биленә кулын салу белән үк тойган иде. Алар ниндидер уеннар уйнадылар, көлештеләр, күзгә-күз карашып алдылар. Хикмәт, кызның кулыңнан алуга ук Приск үзендә ниндидер моңа кадәр сирәк була торган җиңеллек тойган иде. Уен беткәч тә ул аның кулыннан җибәрми торды. Ә көйчеләр Һаман уйныйлар, ә аның күзләре кыз күзендә. Шулчак Приск янына Идекәй килеп басты. +- Ханбикә сезне өске катка ашка дәшә, - диде. +- Мин Таңчулпан күтәрелсә генә менәм анда, Идекәй кордаш, - диде Приск. +- Таңчулпан, алып мен кунакны анаң янына, ул анда сезне көтеп утыра. Табынны яңабаштан хәстәрләделәр. +- Карале, Идекәй кордаш, - диде аңа Приск кыздан бераз кала төшеп. - Минем бу гүзәлне тагын тыңлыйсым килә. +- Өйлән син ана, менә мин өйләнгән кебек. Өйлән дә җырлат. +- Атилла хан моңа барыр дисеңме, Идекәй кордаш? Барырмы дим?! Барса, билләһи дип әйтәм, өйләнер идем. Сора әле, Идекәй кордаш, чыгар идеме икән миңа кияүгә? +- Сорама син аңардан, ул сиңа барыбер өзеп кенә җавап бирмәс. +- Нигә алай дисен. Идекәй кордаш? +- Чөнки гуннар кызларга Кыз туенда аларны куып тотып өйләнәләр. Ләкин башта син бу гүзәл затны анасыннан сора, аннары атасына барып тез чүгәрсең. +- Кирәк икән, ятып, ятып сорармын, Идекәй, ятып. Зинһар миңа бу эшемдә ярдәмчем бул. Игелегең онытмам, Идекәй кордаш. +- Уйнап сөйләвеңме, болай гынамы? Бүген эчермәделәр дә кебек үзегезне, - диде Идекәй һәм икенче катка күтәрелүгә, кызның кулыннан алды да өлкән хатын янына килде. Килде дә бер тезенә төште. +- Анакай, сезнең төпчек кызыгызны, безнең сандугачыбызны император илчесе әдип Приск кияүгә сорый. Шартларын китереп ризалыгыгыз бирсәгез, егетне бәхетле итәр идегез. Онытмадым, анакай, кайчандыр мине дә шулай бәхетле иткән идегез. +Өлкән хатын утырган җиреннән күтәрелми генә, бармак изәп кенә үз янына Прискны дәшеп алды, теге каршына килеп баскач, егетне баш-аяктан күздән кичерде, аннары торып басты һәм кыз белән егетнең кулларыннан алды да битләрен биткә куеп, яшьләрнең кулларын кушучына алды һәм: +- Фатиханы бер мин генә түгел, атасы да бирер, - диде. +- Димәк, сез риза, анакай, - диде Идекәй. +- Риза, балакай, риза, - диде өлкән хатын һәм күзләренә йөгергән яшьне сизми дә калды. - Иртәгә аталарына кереп фатиха алырлар, аннары Кыз туе. Ә хәзер, табынга утырып, капкалап алыгыз да саубуллашырбыз, соң инде. +Идекәй әдип Прискның кулыннан алды, табынга утыртты. +- Әллә нинди киртәләр тудырмакчы бугай бу өлкән хатын Идекәй. Бирмәсәләр, мин бу кызны урлап алып китәм. +Идекәй аның күзләренә карады һәм эчке бер канәгатьләнү белән елмаеп куйды. +- Сөйләмә тузга язмаганны, Приск. Син башта аны куып тот. Җәйран бит ул. Ул кызны күпләр куып карадылар инде. Берсеннән дә тоттырмады. +Приск башын иде, бертын дәшми торды. +- Син хаклы, Идекәй дус, мин аны куып тота алмам. Аннары буш хыял гына булыр кебек миңа бу хәл. +- Бер дә исең китмәсен. Мин дә яшь хатыным куып тоттым. Һәм Кыз туенда. Мин дә тота алмам дигән идем, үзе тоттырды. +- Ул сине яраткан булгандыр. Ә мин?! Мин кем бу кызга, хан кызы ләбаса ул, иркә, үҗәт булса кирәк. +- Тотарсың син аны, Приск, тотарсың. +- Тота алмасам? +- Тота алмасаң, әдип Приск, Константинополенә хатынсыз гына кайтып китәрсең. +- Мин аны тотармын, Идекәй, җан фәрманга йөгерермен. Егет чакта иң шәп йөгерүчеләрдән идем. +- Сиңа хәзер тынычланырга кирәк, Приск. Кайт та бер чокыр шәраб җибәр. Тынычлан. Югыйсә, юк хыял белән саташам дип барысыннан да ваз кичүең бар. Чөнки, туганкай, син түгел, мин дә синең бу кызны куып тота алуыңа ышанып җитмим. Әйтәм бит, Таңчулпанга кызыгучылар бер син генә түгел. +- Хан кызы, шулаймы? +- Юк шул, хан кызы булганы өчен генә түгел. Өч-дүрт телдә сөйләшә, укый, кече балаларга дәрес бирә. +- Миңа кинәт кенә әллә ни булды, Идекәй. Әйтерсең лә Ходай үзе кавыштырды безне. Күрүем булды, йөрәк түремә кереп утырды ул кыз. Буласына ышанмыйм, ә күңел җилкенә, ана тартыла. +- Мәхәббәт угы кадалган синен йөрәгеңә, Приск. Алай да өметне өзмик. Анасыннан ризалык алдык, хәзер чират атасына. Кызга атасы баш. Гуннарда шулай, кызмы ул, малаймы атасы сүзеннән чыкмый. +- Бәхәссез, ата сүзе аткан ук. Ул хәл бездә дә шулайрак. Тик менә куып тотуы гына шикләндерә. +- Тик белеп торсаң иде, кыз үзе риза булмаса, Атилла хан аны көчләп кияүгә бирмәячәк. Ачкыч кызның үзендә, әдип Приск. +- Ханны начар кеше димәделәр диюен... +- Ул сине ошатыр. Сине каршы алырга яшь хатынын махсус җибәрде. Әйдә, капкала да кайтыйк. Иртә кичтән хәерлерәк, бәлки әле иртәгә барысын да ашмас хыял дип онытып та куярсың. +...Кунак йортына кайтканда Идекәй аз сөйләште, әмма өй янына җиткәч, өйгә кадәр озата керде һәм хезмәтчедән берәр чокыр шәраб сорап алды. Хезмәтче кунак бүлмәсенә корсагы тирләп торган бер чүлмәк шәраб китереп куйды, киптергән җиләк-җимеш калдырды. Идекәй көмеш чокырларга чүлмәктән шәраб койды һәм чокырны Прискка сузды. +- Беләсең килсә, Приск якташ, ул кызны Аэцәй дә куып караган иде. Тоттырмады. Җәйран урынына чапты. Әй гарьләнде дә соң Аэцәй, үлепләр гарьләнде. Атилла ханның киңәшчесе ич. Бергә үскәндәй үсәләр, бәйгеләрдә дим. Аннары егет бер дә төшеп калганнардан түгел, горур, тәкәббер. Кыз тоттырмады, ә гуннарда башкача өйләнергә ярамый. Бусы - бер, икенчедән, син бит христиан кеше, Приск. Илгә кайту белән аны чукындырырга тиеш булачаксың. Хак, гуннар үзләренә кагылмаган диннәргә битараф калалар. Хатын-кыз кияүгә чыгу белән ир-канатының динен кабул итә. Ләкин тормыш булгач, төрле хәлләр булгалый, ирләренең диннәрен кабул итмичә, кире әйләнеп кайтучылары да булгалый. Шуның өчен якташың буларак мин сиңа кызны куарга чыкканчы бик ныклап уйларга кушам. Бер яктан бәхетең бар - гуннарда ир-атның яшь алшарт түгел, аларга ир-ат булу алшарт. Ягъни таза-сәламәт булсын, дәрәҗәле кеше булсын. +- Ничек ир-ат яше алшарт түгел? +- Шулай. Сиңа ничә яшь соң? +- Утыз өч. +- Ә хан кызы Таңчулпанга яңа унтугыз яшь тулып килә. Ә ул сиңа кулын бирде, анасы алдына килеп ризалыгын белдерде. +- Миң аны рәнҗетмәс идем, Идекәй. Минем Константинопольдә менә дигән йортым бар. Атам вафат булса да анам исән әле, үз көнен үзе күрә, ул да мине аңлар кебек. +- Аңламас? - диде башбармагын тырпайтып исерә башлаган Идекәй. - Аңласа! Ә аңламаса? Гун кызын кабул итмәсә?! Төрле хәлләр булырга мөмкин. Шуның өчен атасы каршына барганчы уйла. Уйла, Приск, өйләнү уен эш түгел ул. Башта гына ул уен эш кебек күренә, ә өйләнгәч кинәттән җиргә төшәсең - мәхәббәт канатларың киселә. Инде теләгең изге икән, башта миңа баш иеп олуг хан каршына кереп чыгарга туры илер - сөйләшүләрне алдан җайлап куярга. Атилла хан ич ул. Ике сөйләшми. Бер уйлый - бер кисә. Аннары бу туйның, әйе, туй була калса, Византия белән Гунстан арасында зур сәясәткә әверелеп китүе бар. Ул да әле кинәт кенә моңа риза булмас, Хилхәл атакай белән киңәшер. Ә ул, карт шайтан, риза булырмы тагын. Бирнә сорамаслар анысы. Гуннарда бирнә алшарт түгел, гуннарда кызны куып тоту алшарт. Атилла хан кызына өйләнә калсаң, ул сиңа ике дә уйламый мең атлы яугирен биреп җибәрәчәк. +- Нигә мина меңәр яугир? +- Хан кызын сакларга һәм аның киявен, әдип Приск. +- Мине дә, хан кызын да калада саклаучылар бар, Идекәй дус. +- Мең атлы гаскәрине үзендә тотарга теләмәсәң, император Феодосийга бирә аласың. Ул алармы биш куллап алачак. +- Ә алмасам, хан биргән мең яугирне алмасам дим? +- Менә монысын кылмаска киңәш итәр идем, әдип Приск. Чөнки бу хәл гун төркиләрнең бабаларыннан килгән горефгадәтләре. Йә, килештекме? Бир кулыңны! +- Миң күптән килештем инде, тик башта сенатор белән киңәшеп аласым килә. +- Ул да каршы килмәс, шатланыр гына. Йә, тыныч йокы сиңа. Мин киттем. +Озатучысың озатып кергәч, Приск хезмәтчегә табынны җыярга кушты һәм сузылып сәкегә ятты. Аңа чынлап та тынычлану кирәк иде. Бер көндә шул кадәр яңалыклар. Баш китмәле хәл. Өйләнә, имеш. Өйләнә! Һәм кайларга килеп, җитмәсә кемгә?! Атилла хан кызына! Бу ни инде тагын? Язмышымы шул. Әллә булмаса үзе теләп муенына элмәк эләме?.. Антоний хәйләкәр төлке ник бер сүз дәшсен, авызына тәмам су кабып утырды. Нигә дәшсен, бер тапкыр авызы пешкәч. Ә мин күрми күргән көндез чыра яндыра башладым, җитмәсә хан кызына гашыйк булдым дип сайрыйм. Эчмәгән идем дә ич. Ни булды кинәт кенә үзем белән? Күрдем дә хан кызын, капландым. Кыз да тәмам сихерләде үземне... Иң гаҗәбе, мин аны куып җитәргә тиешмен. Ә ул миннән тоттырмаса?.. Хәер, бер дә хурланасы юк. Монда мине беркем дә белми. Идекәй исәптә түгел, Идекәй үз кеше. Ә шулай да куып тотасы килә кызны. Бигрәк җанны ярып керде бит... +Иртән уянганда аның аяк очында сенатор Максимин утыра иде инде. +- Йә, йокың туйдымы инде, кияү егет? - диде ул кинаяләп Приск күзләрең ачуга. +- Кичә кич өлкән хатыннан кайткач, бераз... +- Бераз гына булмаган шикелле миңа. Әйт әле, кызга тәкъдим ясаганда эчмәгән идеңме? +- Аллам сакласын, сенатор. Аек баштан да исереп була икән ул. +- Миңа ишеттерделәр, кичә Атилла хан кызына өйләнергә йөргәнсең дип. Хакмы шул? +- Булды андый хәл, сенатор. Мин ул уемнан әле дә кайтканым юк. +- Бик яхшы. Хәзер тор. Юын, киен, капкалап алырбыз да безне Атилла хан кабул итәчәк. Кичә Идекәй минем котым алган иде. Имеш, аны император Феодосий Византиягә яу йөрергә үзе мәҗбүр итә. Идекәйгә шулай дип әйткән. Имеш, хәрам атакай белән император Феодосий Атилла ханны үтерергә кеше яллап җибәргәннәр, ә ул кеше Византия илчеләренең берсе, дигән. Шуны ишеткәч, мин тәмам йокысыз калдым, Приск. Бу хәл чын булып чыкса?! Бу хакта миңа ни җир бит Хрисафәй атакай, ни император бер сүз дә әйтмәде. Менә шуннан соң ышан императорларга, Приск. Үз илчеләрен нинди хәлгә куя бу Феодосий?.. Йә, әйт, син аның кырында көнаралаш буласың?! +- Атилла хан чынлап та яу кузгалыр дип уйлыйсыңмы, сенатор? +- Ышануы кыен. Готлар короле Теодорид Рим ягына авышып ята. Безне кем яклый, кем килер безгә ярдәмгә?! Һичкем! Хет башыңны ташка ор. Хәзер минем бар өмет синдә, Приск. +- Нишләп?! - диде юынып кергәннән соң киенә-киенә Приск. - Нишләп миндә? +- Идекәй шулай диде. Таңчулпан ханның иң яраткан кызы икән, кызның кулын сорамаган егет калмаган, ә ул һаман сайлана икән. Ә син җүләргә, чын булса, ризалык биргән дип ишеттем... +Приск дәшмәде, табын янына килеп утырды, капкалый башлады. +- Миңа калса, сенатор, сәясәт бер нәрсә, ә өйләнү бөтенләй икенче нәрсә. Сәясәт хакыйкатькә таянып сүз көрәштерү булса, өйләнү ике җанның бергә кавышуы кебек миңа. Император Феодосийга бу хакта элегрәк уйларга кирәк иде. Минем аның гүзәл кызына өйләнүемә Атилла хан төкереп караса?.. Шуннан соң синең белән мин нишләргә тиеш булачакбыз?.. +- Без илчеләр, ышаныйк, дар агачына асмасалар, ат койрыгына да такмаслар, ләкин безне тоткарлап, Атилла ханның Византиягә таба кузгалуы бар. +- Без нишләргә тиеш соң? +- Тәвәккәллә, өйлән шул кызга. Приск. Әйе, яратуың хак булса. +- Мин аңа бер күрүдә гашыйк булдым, сенатор. +- Рәхмәт. Мин сине беркайчан да җиңел холыклы кешегә санамадым. Бу адымың уйлап ясагансыңдыр дип уйлыйм. Кыл ниятең. Атилла хан алдында чәчең белән идән себер, ләкин Ауропаны тетрәткән полководецны Византиягә яу йөрүдән туктат. Ул сине тыңлар, сөйләшә беләсең... Бөтен сәләтең җик. Ишетәсеңме, Приск, бөтен талантың җик! Ә мин беләм, син сайрарга оста кеше. +- Атилланың кызы сандугачтай җырлый икән. Ишеттем дә таң калдым. Тик, сенатор, миңа бәһа биреп ялгышмыйсыңмы икән, хатын-кыз белән мин сөйләшә алам, ләкин мин дипломатиядә ташка үлчим, сенатор. +- Нәкъ шул кирәк тә инде миңа. Монда синең дипломат булуың кирәкми. Синең ихлас күңелдән Атилла хан кызына өйләнүең хак булсын. Калганы барысы да җайланыр. Ике ил түрәләрен тынычландыру, татулаштыру өчен илбашлар һәрчак балаларын бер-берсе белән кавыштыруга, туганлашуга йөз тотканнар. Бик борынгыдан килә бу сәясәт. +- Моның өчен, син беләсен булса кирәк, мин ул кызны Кыз туенда куып тотарга тиеш булачакмын. +- Тотарсың. +- Ул җәйран кебек, яшь, елгыр, ә миңа инде... +- Җәйранны да куып тотучы җанварлар бар. Әйтик, барс. +- Минме барс, мин... Әйтмим мин кем ул кыз янында. Барс әнә гуннар байрагында. +- Син мина кистереп әйт, Приск. Без монда кем мәнфәгатен кайгыртабыз? Без синең белән император илчеләре, бу инде үзе үк кем мәнфәгатен кайгыртуыбыз турында әйтеп тора. +- Яхшы. Мин Атилла хан кызына өйләнсәм. Атилла ханның улы Иллак император Валентиан туганга. Шуннан соң без кем булабыз инде, сенатор? +- Минем төп максат һәм синең дә, Приск, Атилла ханны римлыларга таба котырту. Тарих белән син бик яхшы таныш, римлылар грек халкын гасырлар буена кол сурәтендә тоттылар. Византия империясе ул борынгы бабаларыбызның дәүләтен кайтару гына, Приск. Римлылар янәдән көчәеп китсәләр, безне янә канат астына җыярлар, без янә борынгы халык булсак та янә аларга бил бөгәрбез. Грекмы син?! +- Аллам сакласын, сенатор. +- Шулай булгач, килеш. Тиздән сине Атилла хан хозурына дәшерләр. Якла грекларны, император Феодосийны димим, түрәләр бүреләр алар, ә халык - сарык. Ярдәм ит грек халкына. +- Мин кулымнан килгәнен барысын да эшләрмен, сенатор. Үгетләмә мине. Ләкин бит синеке кебек минем кулларым да богауда. Кыз риза булырмы, аннары Атилла хан! Иң мөһиме, кыз миннән тоттырырмы?! +- Мин ышанам, эчке бер сиземләвем белән ышанам, син Атилла хан кияве инде. +- Ауламаган аю тиресен бүлешеп ятабыз түгелме, сенатор? +- Белмим, кай ягыңны Атилла хан кызы ошаткандыр, әмма Идекәйгә әйткән. Ул мине кусын, дигән. +- Мин ул җәйранны куып тотарыма ышанып җитмим, сенатор. +- Бүген без Атилла ханда булачакбыз, римлылар белән бергә. Шуннан барысы да хәл ителер. Ашадың, җыен, хәзер безнең арттан Идекәй керәчәк. Ул сине Атилла хан кырына алып барачак. Сиңа янә бер киңәш, Приск, иртәгә кыз куасы көнеңдә авызыңа бер калҗа да ит кисәге кабасы булма. Пешәр-пешмәс ике йомырка аша һәм - вәссәлам. Ату йөгергәндә эчең кату бар. +- Сенатор, сез барысын да беләсез тагын, әллә гуннарда кызлар да куып карадыгыз инде? - дип сенаторның иңенә суккалап алды Приск. Аңа ни сәбәпледер җиңел-җиңел булып китте. Ул Атилла ханның гүзәл кызын куып тотасына ышана башлады. +XXXIII +Атилла ханга керер алдыннан Идекәй аны үз ягына дәште. Атилла хан белән үзен ничек тотарга өйрәтте. Кыю булырга кушты. +Тәхет ягына кергәндә Атилла хан ишекле-түрле йөри иде, кереп килүчеләрне күрүгә, аларны көтеп алды һәм Прискка көрәк кебек зур һәм таш кебек каты кулын сузды. Кирәкмәгән Җилкәле, төп кебек юан гәүдәле Атилла аны ипләп кенә астыннан алды һәм түр яктагы аерым бүлмәгә алып керде. Бүлмә зур түгел, уртада тездән тәбәнәгрәк өстәл тора, өстәлдә берничә кувшин. Кувшиннар янында көмеш чокырлар. Өстәл янына утыруга, шәрабчылар кунакларның чокырларына Атилла ханнан сорап кына кемгә нәрсә кирәк шуны койдылар. +- Миңа хәзер шәраб килешми, син эч, - диде ул күптәнге таныш кунагына әйткәндәй. - Мин хәзер салкын чишмә суы гына эчәм. +- Мин дә бүген чишмә суы гына эчәм, йөгерәсем бар, - диде Приск һәм салкын су кувшинын тотып торган хезмәтчегә карады. +Атилла хан аңа күз төшереп алды һәм мәгънәсе үзенә генә аңлаешлы булган елмаю белән көлемсерәп куйды. +- Кызлар туенда катнашырга исәбен юктыр бит? - диде ул грек телендә. Сакаулабрак булса да грек сүзләрен урынына куеп, дөрес әйтте гуннар ханы. Приск хәтта җанлана төште. +- Сирәк була торган хәл. Мин дә Кызлар туенда катнашырга булдым, хан. +Атилла хан кемне куарга исәбең дип сорамады. Ул болай да белә иде, тик беренче сүзне Присктан ишетәсе килә иде бугай. Приск моны ханның тел төбеннән үк аңлады, әмма ашыкмаска булды. Дипломат булмаса да кеше психологиясен яхшы белә иде ул, бушлык-пауза бу очракта аның ярдәмчесе булачак. +- Сайлаган кызың бармы соң? +Нәкъ менә шуны көткән иде дә инде Приск. +- Бар, олуг хан, бар. Сезнең Таңчулпан атлы кызыгыз. Без кичә аның белән өлкән хатында кунакта булдык һәм шунда, ни, мин аңа... Әйе, мин аны куарга булдым. Ышаныгыз, хан, мин сер бирмәскә тырышырмын. +- Кыз куу туе ул сынау гына түгел, мәхәббәт тә, әдип Приск. Тырышып кара. Таңчулпанны куучылар күп булды. Бәлки син тотып та куярсың, - диде Атилла. - Өлкән хатын да, Хилхәл атакай да бу хәл белән килешкәннәр. Элиана да сине мактады. Аэцәйнең кем икәнен беләсеңдер инде? Беләсең. Бик әйбәт. Таңчулпанны ул да куып караган иде. Җитә алмады. Әллә шул гарьлектән, әллә башка бер-бер сәбәп аркасында ул минем иң елгыр меңбашым белән император Валентианга качты. Мин аны моның өчен кичермәм, без аның белән очрашырбыз әле, очрашырбыз... +- Әйе, император Валентиан яшьлеге белән бераз узына башлады, хан. Улыгызга честь--- бирүдән баш тартуы үзе ни тора. +"Күр әле, күр, ничек кереп барам дипломатиягә. Нигә кирәк миңа Валентиан, ниһаять, Аэцәй. Ул бит миннән боларны юри сорый, барысын да белә", - дип уйлап куйды коты алынып Приск. +- Үкенепләр куяр әле ул яшь император, үкенепләр куяр, - диде Атилла кемгәдер әйткән кебек. +- Сез аның белән очрашырсыз. Халык "тау белән тау очрашмаса да, кеше белән кеше очрашыр", - ди бит. +- Хак әйтәсең, Приск. Без аның белән очрашырбыз, Тәңре безне үзе очраштырыр. +- Атам, сез изге кеше, сез Ауропа халкын коллыктан азат итәргә килдегез. Киләчәктә сезгә һәйкәлләр куячаклар. Хәтта Юлий Цезарь да бу бөеклеккә ирешә алмаган. +- Таңчулпан минем иң яраткан кызым, әдип Приск. Нигә ул нәкъ менә сине сайлады, мин белмим. Тәңребез шулай кушкандыр, күрәсең. Белеп торсаң иде, әдип Приск, мин Көнбатыш Рим белән Көнчыгыш Римны аерып карамыйм. Алар икесе дә бер шайтан оясыннан чыкканнар. Минем максатым шулдыр - белергә: кайсы ояда шайтан күбрәк, һәм шунда мин яу йөрермен, шайтан оясын туздыру өчен. Ә сиңа бер киңәшем бар. Таңчулпанны сакла, ул сиңа яхшы хатын булыр. Ахмак императорыңа җиткер, сине озата барган яугирләремә үз сараеннан урын тапсын. Киресе булган хәлдә, мин аны кичермәм. Ул әлегә, миңа шулай тоела, асыл сәясәттән ерак йөри, әйе, ялгышып куюы бар. Император кадәр императорның хәрам атакайга йөз тотуы һәм җитмәсә аны киңәшчесе итүе, ким куйганда ахмаклык дип әйтәм мин. Минем шартым шул булыр аңа: йә ул аны сараеннан, хәтта иленнән куа, йә дар агачына астыра. Юкса моның өчен императорның үзенә җавап бирергә туры килер. Ә хәзер бар, сенаторың белән киңәшеп ал... +* * * +- Йә, ничек? - дип каршы алды аны Приск артыннан ишек ябылуга Идекәй. +- Тәртип. Ул миңа кызын куарга рөхсәт итте, - диде Приск шатлыгын яшерә алмаудан чарасыз калып. - Мин кызны тотарга тырышырмын, Идекәй. +- Нигә бу хәтле шатланасың? +- Мин Атилла хан кызына өйләнәм, Идекәй. Хәл ителгән. +- Сине анда Максимин көтә. Әйдә. +Сарай каршында чынлап та аны дүрт күзләп Максимин көтә иде. +- Йә-йә, кияү кеше, сөйләшүләр ни белән бетте? +- Ал да гөл, сенатор, ал да гөл! +- Урра, гуннар әйтмешли, урра! +- Алдан кычкырма, сенатор, алдан кычкырган күкенең башы ярылыр, ди. +- Кычкырам, кычкырам, Приск. Җиңү бу, җиңү! - Мина әле кызны тотасы бар, сенатор. +- Кыз тоту синең эш, Атилладан фатыйха алуың минем эш. Иң мөһиме, сине Атилла кабул итте. +- Кызны Визигаст король улы Даһкар да куып караган икән. Ул да иртәгә Кыз куу туенда булачак. Ә ул сиңа аяк чалса, бер-бер этлек эшләп ташласа?.. +- Мин аны сакларга кешеләрем куярмын, - диде Идекәй. - Борчылма, Максимин. Ләкин, сенатор Максимин, Атилла ханның сиңа бер шарт куюы бар: хәрам атакай Хрисафәйне читлеккә утыртып Гунстанга китерергә. +- Чын булса да сөйләмә бу хакта, Идекәй дус. Хак, Атилладан барысын да көтәргә була. Ләкин, ул моңа бармас кебек миңа... +Беренче китап тәмам. +Икенче китап +Атилла ханның тәхете императорларныкы кебек керә-керүгә үк күзгә бәрелми, киресенчә, җыйнак кына тәхет Атилла ханны үзе олуг бер зат итеп күрсәтә иде. Императорлар исә алтын-көмеш белән коендырылган гаҗәеп мәһабәт һәм зиннәтле ташлар белән чуарланган тәхетләрендә кәрлә кебек кенә булып утырсалар, бу исә түр якны тутырып утыра иде. "Кешене тәхет түгел, тәхет кешене бизи икән", дигән фикергә килде Приск түргә таба барганда. Атилла хан берәүгә дә игътибар итмәде, ул Хилхәл атакай белән сөйләшеп тора. Алар янына Идекәй узды һәм алар өчесе дә ике империядән килгән илчеләргә карадылар. Атилла салмак кына хәрәкәт белән өстәл яннарына узып утырырга ишарә ясады. Әмма Идекәй илчеләрне туктатты һәм Атиллага карады. +Атилла хан аңа илчеләрне сул кулга утыртырга дигән ишарә ясады. Илчеләр сул кулдагы өстәл яннарына кереп утырышкач, ни сәбәпледер, Идекәй Византия илчеләрен уң кулдагы өстәл янына күчереп утыртты. Ул арада теге яктан да, бу яктан да өстәлләр янына йөзләрчә кешеләр узып утырыштылар. Атилла хан берәүгә дә күтәрелеп карамый башын түбән игән килеш утыра бирде. Хилхәл атакай аңа нидер сөйли, ә Идекәй арлы-бирле йөри-йөри илчеләрне урнаштыра. Ниһаять, барысы да утырыштылар. Ул да түгел, өстәлләргә көмеш кружкалар тезеп чыктылар һәм алар артыннан ук шәрабчылар, кымызчылар, сырачылар йөри башладылар. Алар һәр кунакка теләгән эчемлекне салып йөрделәр һәм хезмәтләрен башкаргач, тезелешеп бер читкә бастылар. Атилла хан башын күтәрде һәм һәммәсенә дә күз йөртеп чыкты, бигрәк тә илчеләргә игътибар итте. Аннары ул кулындагы кружканы артка сузды, ана тирләп торган кувшиннан салкын чишмә суы салдылар. Илчеләр Атилла ханның ни эчкәнен беләләр идеме икән, әмма Приск белә иде - салкын чишмә суы. Ул арада Атилла аягүрә басты һәм кружкасын күз турысына китерде. +- Илчеләр һәм кунаклар, мин бу эчемлекне сезнең игелеккә күтәрәм, - диде ул латин телендә һәм шул ук сүзләрне грек телендә кабатлады, аннары гун телендә. +- Хан полиглот, - диде сенатор Максимин Прискның колагына. +- Ишеткәнем хак булса, император Валентиан ана телендә дә көчкә сөйләшә, - диде аңа Приск. +- Ә хан миңа торган саен ошый бара. +- Варварлар да адәм балалары, сенатор. +- Син хаклы, алар да адәм балалары, тик тәрбия башкадыр. +- Һәр халык үз тәрбиясен башкалардан өстен күрә, сенатор. +Ул арада ашау-эчү башланды, һәр кеше үз табынына нинди ризык тели, шуны чыгып алды һәм үз урынына узды. Тавыш-тынсыз гына ашап-эчтеләр, төнәтмәләрдән җитештеләр. Идекәй Атилла хан янына күчеп утырды. Ул аңа нидер сөйли. Сөйли-сөйли дә Вигиләй ягына күз төшереп ала. Шуны сизепме, Прискка өч-дүрт кеше аша утырган Вигиләй гасабилана башлады, бертуктаусыз боргаланды, чарасызланды, кемнәндер яклау эзләгән кебек әле тегеңә, әле моңа карады. Аның шулай гасабилануын күрепме, Атилла хан аны үз кырына дәшеп алды. +- Кунаклар, илчеләр, монда минем бабам утыра. Мин аны үз кырыма дәшәм. Сенатор Максимин, мөмкиндер бит? +- Баш өсте, баш өсте, хан, - диде ашыгыбрак аягүрә басабаса сенатор Максимин. +- Мин беләм, - диде Атилла хан. - Феодосий илчеләре Гунстанга изге ният белән килгәннәрдер. Ләкин без гуннар кайчак бик якын кешеләрне дә тикшерәбез. Вигиләй бабай, уз әле бире, уз-уз, якынрак кил. Минем синең күлмәк астындагы илле солид салган янчыкны күрәсем килә. Миңа җиткерделәр, ә мин ышанмый торам. Чынмы икән? Әллә соң минем якын киңәшчем Идекәй ялганлыймы?.. +Вигиләй торып тәхеткә таба китте, йөзе ап-ак, чырае качкан, әмма ярты юлга җитәр-җитмәс тезенә төште. Аны шундук ике гун култык астыннан эләктереп алдылар һәм Атилла хан янына китереп бастырдылар. +- Янчык маҗарасы дөресме, бабай? +- Юк сүз, юк сүз, Атилла хан, юк сүз! +—Тикшерегез, түшендә чынлап та янчык бармы? +Ике таза гун Вигиләйнең күлмәк астыннан бер янчык алтын тартып чыгардылар. Вигиләй тагын Атилла хан алдына тезләнде. +- Кичер мине, Атилла хан. +- Тор, бабай, тор. Түбәнсенмә. Императорың түбәнсенгән дә җитәр. Тор. Янчыкта кем алтыны? Әһә, янчыкка Хрисафәй дип язылган. Димәк, янчык хәрам атакайныкы. +- Хан, хәрам атакай Хрисафәй аны гына түгел, мине дә яллады. Һәм алар моны император Феодосий белән бергә эшләделәр. Сине, Атилла хан, Вигиләй бабаң түгел, мин үтерергә тиеш идем. Нинди юллар беләнме?.. Агу биреп. Һәм мин кыласы яман хыянәтемне ачыклау өчен император Феодосийдаң язма рәвештә рәсми кәгазь алдым. Хрисафәй атакай сине үтертергә котыртса, император Феодосий үз фатихасын бирде. Менә ул кәгазь, илчеләр, күрегез, менә ул император Феодосий кул салган кәгазь! Монда императорның имзасы да куелган, мөһере дә сугылган. +- Орест, - диде сәркатибенә Атилла хан. - Ал кәгазьне, укы. Император һәм аның сәркатибе кул куйган рәсми кәгазьне укып чыккач, барысы да бертын дәшми утырдылар. Приск тәмам телсез калгандай булды. Нинди мәкерле эшләргә катнашып йөри икән ич ул. Бит Вигиләй аның белән килде. +- Йөкләмәне мин Атилла ханга бирәм, - диде Хилхәл атакай. - Хан ни әйтә, хөкем шул булыр. +- Кайдан, нинди илдән генә килмәсеннәр, илчеләр минем кунаклар, - диде Атилла хан. - Утырышыгыз урыннарыгызга. Утырыгыз-утыр. +- Кеше ышанмастай хәл бу, - диде Хилхәл атакай. - Атилла ханны үтертер өчен аның иң якын кешесенә шартнамә кадәр шартнамә язып, кулына биреп җибәр, имеш. Бу ни була инде, Атилла хан? Гуннар да шул юлга бассалар, бу дөнья ничекләр бетәчәк. Күзаллагыз бераз, илчеләр. Иң гаҗәбе, моны ил башында утыручы адәм эшли - император Феодосий, безгә ничәмәләр тапкыр тыныч яшәргә, тиешле салымын түләргә вәгъдә биргән кеше! Императорыңның оятсызлыгын ничегрәк аңлатырга исәбең, сенатор Максимин?! +- Мин чарасыз, атакай, чарасыз, - диде Византия империясе илчеләр башы һәм тәхеткә таба кузгалмакчы итте. Әмма аны кул күтәреп Агилла хан туктатты. +- Утыр, Хилхәл атакай, - диде Атилла хан. - Хөкемне үзем чыгарам. Исегезгә төшерим, сенатор Максимин, мин император Феодосий алдына шарт куйган идем: елына җиде йөз кадак алтын һәм бездән качып киткән фетнәчеләрне кайтарырга. +- Мин бу хакта белмәдем, император Феодосий... Атилла хан тагын кулын күтәрде, Византия илчеләр башына сабыр итәргә кушты һәм урыныннан кузгалып, сенатор Максимин янына килде. +- Мин сине гаепләмим, сенатор, - диде һәм сенатор кырында утырган Прискка күз төшереп алды. - Һәм язучы Прискны да. Минем сезгә хөрмәтем зур. Ә Вигиләй бабам белән мин үзем аңлашырмын. Бүген исә барыгыз да ял итегез, күңел ачыгыз. Сез бүген минем кырыма килгән илчеләр генә түгел, кунакларым да. +Атилла хан урынына барып утырды. Идекәй исә сүзне Рим илчеләре башы Ромулга бирде. Префект Ромул торып басты, тамак кырды. Шулчак Ромулнын кулындагы кружкасы чайкалып китте, шәраб күршесенең баш киеменә түгелде. Барысы да елмаешып алдылар. +- Рим каласына нигез салучы Ромул түгелсендер инде син, - диде кинәт кенә Атилла хан тәхетенә җайлабрак утыра-утыра. - Мин сине дә тыңларга теләр идем, Ромул. Әмма башта син мине тыңла әле. Чөнки мин дә аз-маз Римда тәрбияләнгән кеше. Ун яшем тулып узар-узмас атам Мәңгүк хан мине яшерен рәвештә сәүдәгәрләр һәм илчеләре белән бергә Римга озаткан иде. Әнә шулай мин Хонориус сараена эләктем. Андагы тәртипләр барыгызга да мәгълүм. Ләкин мин анда озак тора алмадым, таныш сәүдәгәрләргә ияреп качып киттем. Ромул дим, утырып тыңла, утырып. Мин беләм, Ромул, сез римлылар императорыгыз белән бергә, без ак төрекләрне варварлар дип атыйсыз. Имеш, чи ит ашыйлар, хәмер эчмиләр, итне чәнечке белән ашыйлар. Шулаймы, Ромул?.. Шулай. Иллә кем кыргый микән?! Сез, римлылар, без килгәнче чалбарсыз атта йөри идегез, иярегез дә юк иде, өзәңгегез дә. Мин моның шулай икәнен Римда үз күзем белән күрдем. Сез әле күптән түгел генә рәтләп атта йөрергә өйрәндегез. Без килгәнче үзегезнең патрицийларыгызны кул бишекләрендә йөртә идегез, арба да сирәк күренә иде Рим урамнарында. Тимер кылыч, ук, сөңге, чукмарбашлар турында әйтеп тә тормыйм. Сез моңа кадәр бакырга төренергә яраттыгыз. Сезнең бер генә легионерыгыз да минем яугирләрем кебек уктан ала белми. Мәңгелек ташбакаларыгызны да без бик тиз туздырдык. Сез, римлылар, безнең атта сугышучы яугирләрне үзегезнең ялтыравык җиһазларыгызга, шәрә тәнле фахишәләрегез белән кызыксындырдыгыз һәм үз ягыгызга тарта башладыгыз. Шуларның берсе ярым гот, ярым грек Аэцәй. Гуннар арасында да каршылыклар булырга мөмкин, әмма безнең төп дошманыбыз Византия дә, Рим да түгел, ә бездән качып киткән Аэцәй. Мин беләм, ул шундый кеше - император Валентиан алдында ялагайланадыр, һәм ул үз дигәненә ирешер, ләкин соңыннан ул аларны барыбер сатар һәм юк кына бәһагә. Бер уйлаганда сез кемнәр соң, римлылар? Дөресмедер, юкмыдыр, Римда чакта, дөресрәге Хонориуста сөйләделәр, укыттылар дияргә дә була, кайчандыр шушы төбәкләрдә латин дигән халык дәүләт төзи. Һәм ирекле рәвештә үзләренә патша сайлыйлар. Ул патшаның исеме буладыр Нумитар. Әнә шул патшаны энесе тәхетеннән куа. Ул гынамы, Нумитарның угылын да үтерергә боера. Ә Нумитар патшаның бердәнбер кызын весталка итеп игълан итә. Рим кануны буенча весталкаларның утыз яшькә җитмичә кияүгә чыгарга хаклары юк икән. Шулаймы, префект Ромул? +- Гаҗәп, әмма хак сөйлисез, гуннар ханы. +- Әмма весталка Рим канунына буйсынмыйча кияүгә чыга һәм күп тә үтми игезәк бала таба. Һәм кемнән дип уйлыйсыз инде, префект? Марс алладан. Тик моңа ничек ышанмак кирәк! Игезәк баланы весталка алладан таба, ягъни Марстан. Әмма бу чорда Рим тәхетендә утыручы Амуләй балаларга үсәргә бирми, аларны хезмәтчесенә кәрзингә салып, елгага илтеп ташларга куша. Патшаның хезмәтчесе Тибер кәрзингә утырткан ике баланы елгага ташларга кызгана һәм су буенда калдырып китә. Тибер китеп бераз торгач та балалар еларга тотыналар. Шунда каяндыр бүре килеп чыга һәм балаларны имезә. Имезеп кенә китми, балаларны тәрбияләп үстерә дә. Ул гынамы, аларга Ромул һәм Рем дип исем куша. Ахыр чиктә үсеп-исәйгән балалар үзләренең кем икәнлекләрен беләләр һәм җай китереп, Амуләй патшаны үтерәләр. Әмма ике туган арасында тәхет өчен бәхәс туа. Һәм алар уртак тел табып, бу каланы ташлап китәләр, һәм икесе ике җирдә кала корып, калага исем бирергә булалар. Ике туган арасында янә бәхәс туа. Бит калалар бер-берсенә якын булу сәбәпле тора-тора кушылалар. Кем исеме белән атарга каланы? Шул сәбәпле ике туган арасында сугыш чыга. Ромул туганы Ремне җиңә һәм үтерә, ә туганы кешеләрен кол итә. Коллык Римда, имеш әнә шул чордан башлана. Шулаймы, дөрес сөйлимме, префект Ромул?.. Сиңа атаң шул патшаның исемен кушкан икән. Моның белән мин шуны әйтергә телим, адәм балалары барысы да бертуганнар, әнә шул бертуган халыкны кол итеп тоту гаделлекме?.. Римлылар, гомумән, колбиләүчеләргә дан җырларга яраталар. Әмма бертуганыңны кол итеп тоту данмы, префект Ромул?! Бүген мең еллар элек булган кебек император Валентиан тәмам богауда тота. Гаделлекме бу?! +Весталка сүзен ишетүгә, префект Ромул тагын торып басты, бер утырды, бер торды. Ул, күрәсең, гуннар ханына шаккаткан иде. Варвар-варвар, ә сәяси көндәшләрен ничекләр китереп кысарга белә. +- Бу мәсьәләдә мин күптәннән сезнең якта, гуннар ханы. +- Әйе, минем яктасың. Ә весталка хөкемендә булган Һөнәрияне алып килмәгәнсең. Бирегез префектка Һөнәриянең миңа җибәргән хатын, күрсәтегез ат-исеме сугылган туй балдагын, - диде Атилла. +Тиз арада префект кулына балдак белән хатны китереп тоттырдылар. Ромул балдакны алды, әйләндерә-тулгандыра карады һәм весталка кызның исемен укып, таң калды, ахыр хатны укый башлады. Хат ахырында весталка Һөнәриянең мөһерен күреп, исе-акылы китте. Ул ышанмады, ул шикләнде, ул ни кылырга белми аптырады... +- Хат белән балдакны весталка Һөнәриянең рухание китергән икән, гуннар ханы. Сез шушындый хат алуыгыз белән горурланырга тиешсез, Атилла хан. Хатын-кыз батыр ирләрне илләр аша күрә, диләр иде, дөрес икән. Гүзәл Һөнәрия сезне илләр аша күрә алган. Ул сездән мине әсирлектән коткарыгыз дип үтенә. Сезгә - илбашына мөрәҗәгать итә кыз, улыгыз Иллакка түгел. Димәк, гуннар ханы весталка кызга үзегез өйләнергә тиеш буласыз. Ләкин весталка кызга белеп өйләнсәгез иде, Рим кануннарында, кем генә ул булмасын, хатын-кызга биләмә җир бирелми... +Илче Ромул сүз сөрешен дәвамлы төстә алып бара алмады, каушады, фикере чуалды. Илче буларак Приск аның өчен оялып утырды. Атилла хан латин телен начар белми иде, тылмачына төзәтмәләр кертеп утырды. +Кыен булыр Ромулга, дип утырды Приск. Кыен булыр. Ә бит ару гына башлаган иде. Әйткәннәре хак булса, префект Ромул готларны җиңгән кеше, шул хәлдән соң аны префект дәрәҗәсенә күтәрәләр, сарайга якынлаша. Әнә шул кешене император Валентиан Гунстанга илче итеп җибәргән. Императорга бик тиз җиткерерләр, Валентиан аның Атилла каршында сөйләгән нотыгын килештермәс һәм туып килгән илчене сарайдан куар. Сәясәт гаять җитди мәсьәлә, сугыш кырында бар нәрсә дә ачык, ә менә сәясәттә барысы да йон йомгагына төренгән. Приск үзен Ромул урынына куеп карады. Әйе, Ромул урынында булса ул ни кыра алыр иде микән? Иллә күпме уйласа да Атилла куйган тозактан ычкыну җаен таба алмады. Префект Ромул иң әүвәл Атилла хан каршына әнә шул весталка кызны тотып китерергә тиеш иде. Көчләп булса да, көчләп түгел, чөнки үзе Атиллага хат язган, Валентианнан урлап... Хәзер бердәнбер чара кала префектка - Римга кайтмау. Кайда калса, император Валентиан аны барыбер кичермәс. Иң кулае Ромулга сенатор Максиминга ияреп Византиягә китү. Ләкин болар бары тик язучы Приск фаразлавы гына иде. +- Префект Ромул, мин синең аша император Валентианга яңа таләпләр куям. Йә ул минем таләпләрем үти, йә сугыш! +Тәхет ягындагылар барысы да аһ итеп куйдылар. Алар беләләр иде Атилла хан беркайчан да ике сөйләмәде. Әйтте - өзде. +Бераз торгач кына табындагылар шаулаша башладылар янә ашау-эчү китте. Ул арада Идекәй торып басты һәм Византия илчеләре башы сенатор Максиминга сүзне бирде. +- Барыгыз да беләсез, - диде ул. - Хәрам атакай Хрисафәй мәкерле уйлар белән кеше җибәрә. Сенатор Максимин, инде син әйт үз сүзең, +- Хөрмәткә ия гуннар ханы Атилла, мин бу хакта сенат алдында игълан итәрмен. Белсен сенат, кем утыра Византия тәхетендә. +- Каты әйтте, - диде Хилхәл атакай. +- Хак, моның өчен мине император кичермәс, - дип дәвам итте сенатор. — Әмма астыруын астырмаса да сарайдан куар. +- Яхшы, бихуш, - диде Атилла. - Син ошыйсың миңа, сенатор. Ләкин син бүген миңа сүз бир, сине сенатта тикшергәндә янәшәңдә кул-аягы богауланган Хрисафәй атакай да булсын. +- Мин аны сенат каршына китерермен, гуннар ханы. +- Яхшы, бихуш, мин сиңа ышанам, сенатор. Тик император Феодосийга минем сүзләрем түкми-чәчми җиткер. Мин мәшһүр Мәңгүк хан улы Атилла, атам исемен күккә күтәргәндә, син атаң исемен аяк астыңа салып таптадың. Син минем хезмәтчеләрем дәрәҗәсенә төштең. Син миңа ясак түләп торасың, син минем ясакчым. Шуңа карамастан, иң түбән кол сүрәтендә үзеңнең ияңә кул күтәрергә кеше яллап җибәргәнсең. Шул чиккә җитеп түбән тәгәрәде микәнни горур Рим императорлары! Бала чакта мин Искәндәр, Цезарь исемнәрен ишетеп соклана идем. Миңа ул исемнәр яшен суккандай тәэсир итәр иде. Хәзер исә мин аларга түбәнсетеп карыйм. Ике империя дә миңа берсе артыннан берсе илчеләрен җибәреп тора, алтын белән ясак түли. Ә үзләре мине төрле әшәке сүзләр белән орышалар. Килешми, килешми куәтләре дөнья халыкларына таралган императорларга, кол дәрәҗәсенә төшеп, ясак түләп яткан хуҗаларына кул күтәрү. Шулаймы, сенатор Максимин?! Шулаймы префект Ромул?! +- Хак, хак, килешми, - диделәр беравыздан илчеләр. +- Мин беләм, префект, Рим тарихчылары мине мактамас, мәгәр мин аларның мактауларына мохтаҗ да түгел. Минем үз халкым бар. Уз гуннарым, яраннарым, тату яшәгән, Ауропага иңгә-иң килеп, яу килгән халыкларым. Алар мине данлар, гасырлар үтә-үтә булса да данлар... Хәзер кунак булыгыз, кунак булыгыз... +Атилла барча илчеләргә дә, кунакларга да күз йөртеп чыкты. +Ни өчендер Идекәй Приск янына килеп утырды. +- Хәзер тамаша карыйбыз, - диде. +Прискка Атилла хан ошады. Һәрхәлдә хан үзен императорлар кебек алла сурәтендә тотмый. Гап-гади тота, кигән киеме лә башкаларныкыннан әллә ни аерылмый. Шул вакыт Атилла янына кече улы йөгереп килде. Атилла аны янәшәсенә утыртты, малайның битеннән тарткалагандай итте, яратты, нидер әйтте. +Менә кайчан Приск грек Идекәйнең хәленә керде. Империядә Идекәй йөз чиновникка баш игән булса, монда нибарысы бер Атиллага буйсына иде. Приск табында утырган гуннарга күз төшереп алды. Кигән күлмәкләре күн, кайберләренеке аркалары тишекле. Күлмәкләр, чалбарлар төрле төстә. Моңа кадәр чалбар кимәгән Приск бирегә килгәндә кигән иде, ошады тагын, атта уңайлы, атлавы җиңел, йөгергәндә дә юбкага буталмыйсың. Җитмәсә, гуннар ат менәсе төшенә ике кат күн теккәннәр. Приск түзмәде, янәшәдә утырган Идекәйдән: +- Кайберләре күлмәкләрен арт яктан тишкәләгәннәр, ни өчен? - дип сорады. +- Җил өрсен өчен, - диде Идекәй бер дә исе китмичә. Чынлап та эссе көндә күлмәктән җылыдыр, яшьрәк гуннар шуңа күрә арка якларын тишкәләгәннәр. Приск күршесенә самими сорау бирүенә үзалдына елмаеп куйды. +Ул арада берьяк читтәрәк, тәхет кырындарак корылган мәйданчыкка ике яшь егет чыгып бастылар, алар артына көйчеләр урнаштылар. Бераз моңсу, шул ук вакытта тантанага тартым көй башладылар. Көйчеләр арасында кыллы кораллар да, ниндидер сыбызгылар да, думбра да, шылтыравык кораллар да бар иде. Ләкин җыр башлануга, көйчеләр тынып калгандай иттеләр. Кызык иде Прискка гун җырчыларын тыңлавы. Ниндидер озын көйгә, берсе югарырак тавыш белән, икенчесе түбәнрәк аһәңдә җыр башкардылар. Аны әнә шул җыр үз дулкынына алып кереп китте. Чит-ят халык булса да, Приск дөрес аңласа, көй матур иде, күңелгә май булып ятты. Нәкъ кичә аулак өйдә аның белән шулай булган иде. Ул күрде, күзәтте, кунаклар арасындагы олы яшьтәге агайлар күзләрен сөрткәләп алдылар, яшьрәкләре исә җырга кушылгандай иреннәрен кыймылдатып утырдылар. Җырчылар артыннан мәйданчыкка юмакай чыкты. Ул берничә телдә мәзәкләр сөйләде, һәммәсен дә көлдерде, ахыр ниндидер такмаклар әйтте, көйчеләр аңа шыңгырдабрак булса да көй тарттылар. Аның артыннан янә бер шамакай мәйданда пәйда булды. Аның өстендәге киемеңә кадәр котны алырлык иде. Төрлетөрле ямаулардан торган карачкы кыяфәтендәге шамакай шундаен көлке әйберләр сөйләде ки, барчасы да аңласалар да, аңламасалар да кычкырып-кычкырып көлделәр. Шамакайның аягындагы киеме дә алга таба кәкерәеп тора, ул әнә шул аяк киеме белән әллә ниткән хикмәтләр ясый, йә бер урында бөтерелә, йә сыңар аякта титаклый, йә кем булыптыр сөйли. Баш киеме тоташ каурыйдан һәм каурыйлар төрле төстәләр. Халык аның сүзләреннән эчен тотып көлә, аларга карап Приск та көлә, гәрчә шамакайның ни турыда сөйләгәнен аңламаса да. Бары тик Атилла хан гына һаман исә улы белән сөйләшеп утыра, ул, гүя шамакайны күрми дә, белми дә, тыңламый да иде. +Җырчылар, шамакайлар киткәч, көйчеләр әкрен генә көй башладылар һәм кунаклар янә эчәргә-ашарга керештеләр. Бер Приск кына аз ашады, эчмәде, тыелды. Тәхет ягындагы мәҗлес-табын караңгы төшкәнчегә кадәр сузылды. Мәҗлестабыннан шактый исерә төшеп чыкканнары да күренгәләде. Идекәй исә Прискны кунак йортына кадәр озатып куйды һәм китәргә җыенып: +- Приск, онытма, иртәгә сиңа кыз куасы, - диде. +Иң мөһиме, Атилла аларны кабул итте һәм барысы да, шөкер кыла, әйбәт бетте кебек, һәрхәлдә, боерган итсә, Атилла Византиягә яу йөрмәячәк. Бу инде җиңү иде. +Тик бер нәрсәне белмәде Приск, чын җиңү сенатор Максиминга да, аңа да иртәгә киләчәк иде - кыз куганнан соң. Ләкин бу хакта ул уйларга курыкты. Ә юрыйсы килмәде, барысын да Аллаһына тапшырды һәм йомшак ятакка сузылып ятты. +II +"Һәрбер карарның нәтиҗәсе хәвеф-хәтәрле. Үтә ашыгыч чыгарылган карар илне генә түгел, гаскәрне дә һәлакәткә китерергә мөмкин. Җитәкче белән җитәкче бәхәсе дә һәр чорда да халык өстенә афәт булып төшкән". +Весс Роберте. +Гот аксакаллары аны кисәттеләр, Бож кенәз җиренә ясак җыярга бармаска куштылар. Ләкин үзе оештырган дружина сугышчылары аны "король" итеп кабул иткәннәр иде инде, хәтта кайбер аксакаллар да. Шуның өчен готлар җирендә Атилла хан ясак җыярга калдырган Винитар берсен дә тыңламады. Атилла хан ерак киткән иде, хакимият исә аның ат тоягы астында иде. +- Бож кенәзгә ясак җыярга бару килешмәс, Винитар олан, - диделәр аңа аксакаллар. - Аналарыгыз икегезнеке ике булса да Атилла Готстанга Гунитар оланны король итеп билгеләгән иде. Ә Гунитар король Бож кенәзнең оныгы. Аннары синең дружинаң да сыек, коралларың да килешле түгел... +Бер уйлаганда аксакал хаклы иде, дружина яңа оешып килә, корал җитенкерәми, сугышчыларның күбесе агач сөңге белән коралланган. Бу килеш Бож кенәзгә яу йөрү, җитмәсә аны ясакчысы итәргә теләү - Винитарны чарасыз гына итәр иде. Ләкин кайнар йөрәкле тәкәббер Винитар тәвәккәлләгән иде инде - ул атасы кебек шанлы король булачак. Аксакалларның берише аңа король дип дәшәләр, ә дружинасы турында әйтеп тә торасы юк. +- Атилла ханга ясак җыеп җибәрүне туктатабыз. Дакия ягына таба быел бер олау да китмәячәк, аксакаллар, - диде Винитар король җыенга җыелган картларга һәм хатын-кызга. +- Илдә чыпчык үлми, яшәрбез аны, Винитар олан, - диде алгарак чыгып картларның берсе. - Гуннар кебек көтү-көтү мал асрамасак та урман яндырып, көл калыш җирне агач сукалар белән сукалап, арпа-тары чәчеп яшәрбез, балыгы да бездән читтә йөрмәс. Ләкин бит, Винитар олан, хакимебез Гунитар король әйләнеп кайтса, моны сиңа кичермәс, римлыларча дар агачына астырыр. +- Атилла хан белән Гунитар король Рим императорлары белән сугышып яталар. Безгә бу фалдан файдаланып калырга кирәк, картлар. Мин сезгә атам Германрих король куәтен кайтарырга телим... +Ул чакта Винитар король ышандырды аксакалларын һәм халкын. Ләкин ни сәбәпледер Бож кенәзгә таба йөрергә кыймады. Аңа терәк кирәк иде, империя терәге. Заманында атасы Германрих король һәрчак императорларга мөрәҗәгать иткән, аннары императорлар да Атилла белән сугышып яталар дип җиткереп торалар. Димәк, аңа башта императорларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, бигрәк тә император Феодосийга, ул кул сузарлык кына җирдә. +Шушы фикерен җүпләп, Винитар Византиягә илчеләрен җибәрде. Императордан корал, легионерлар сорарга дигән йөк белән озатты. +Күп тә үтми илчеләре әйләнеп тә кайттылар. Хак, император Феодосий аның илчеләрен дикъкать белән тыңлаган, әмма үзем сугыш алдында торам дип легионерларын бирмәгән, әмма корал һәм дистәдән артык монахларын җибәргән. Кара киемнән киенгән монахларны күргәч, Винитар король нигә миңа бу карачкылар, дип шапырынса да коралларга кинәнде. Һәм дружинасын коралландырды да Бож кенәз җирләренә юллады. +Антлар кенәзенә кем хәбәр иткәндер Винитар король белмәде, алдан уйлаганча кинәт һөҗүм итеп, Бож кенәзнең каласын кулга төшерү чарасы килеп чыкмады. Бож кенәз аны ниндидер тарлавык янында көтеп тора булып чыкты. Башта бу хәлгә Винитар король каушый калды, хәтта кире борыласы итте, әмма соңгы мәлдә тыелып калды, ни күзе белән кайтып күренер халкына, ул бит илдән Бож кенәзне акылга утыртам дип чыгып киткән иде. Әйе, Бож кенәз атасы Германрих корольнең ясакчысы була. Ләкин Атилла хан килгәч, аңа тулы ирек бирә. Шуны искә алып, Бож кенәз Атилла ханга дружинасы белән оныгы Гунитарны биреп җибәрә. Әнә шул Бож кенәз, атасының ясакчысы, хәзер аның юлына аркылы төшкән. +Винитар алгарак чыкты, сөңгесен җиргә кадады. +- Минем Бож кенәз белән сөйләшәсем килә! - дип кычкырды ул. +Каршы яктагылар бермәлгә дәшми тордылар, тик бераз торгач кына ике чал чәчле карт уртасында үсмер егет Винитарга таба кузгалды. Ике аксакалның берсе Бож кенәз түгел иде, Винитар моны күрә-күрүгә үк чамалады. +- Син кем? - дип сорады ул картлардан бигрәк үсмергә карап. +- Мин Бож кенәзнең төпчек улы, илбашы буласы кеше, - диде үсмер бер дә исе китмичә һәм хәтта Винитар кебек башын чөя төште. Менә шуны кылмаган булса, бик ихтимал, Винитар сөңгесен кулына алмаган да булыр иде. Бож кенәз аны күрергә теләми, димәк, санга сукмый. Винитарның ачуы йөзенә үк бәреп чыкты, яңак итен чәйни башлады... Теге якта да, бу якта да җәяүле сугышчылар. Ләкин арырак, куаклар артында Бож кенәзнең ат менгән егетләре дә күренә иде. Винитар король. "Атилла хан калдырган атлар", - дип уйлады. Сугышу аны чарасыз гына итәр иде, ләкин аның каны кызган иде инде. +- Бож кенәз, син мине ишетәсеңме? - дип кычкырды ул сөңгесен кулына ала-ала. - Син минем атамның ясакчысы идең. +- Ишетәм, ишетәм, Германрих король угылы, - дигән тавыш ишетелүгә, Винитар шул якка таба чапты, аңа дружинасы иярде. +Орыш ничек тиз башланса, шулай ук тиз бетте дә, чөнки антлар ат менгән сугышчылары белән готларны бик тиз тулганага алдылар һәм укка ала башладылар. Ниндидер бер җай китереп, Винитар король антларны ора-ера батыр йөрәкле сугышчылары ышыгында ерак булмаган усаклыкка таба чигенде һәм кача башлады. +Антларның сугышчылары качкыннар артыннан куарга иткәннәр иде, Бож кенәз аларны туктатты. Ул гынамы, аякларында йөрерлек яралыларны да хәтта Винитар король качкан якка җибәрде, бер сүз белән, олуг кенәз Винитарга карата игелек кылды. +Бер уйлаганда Винитар игелекне игелек белән кайтарырга тиеш иде кебек, тик юк, иленә кайтып егылуга ук, ул яңа дружина оештырырга кереште. Бу юлы ул орышта гуннар ысулын кулланырга булды. Булган байлыгын биреп, күчмәләрдән атлар алырга дип, сәүдәгәрләр далага җибәрде. Атлар кайтарылгач, көн-төн дияргә була сугышчыларын атта орышырга өйрәтте. Үзе түгел, бу эшкә ул император монахын җикте. Монах алан булып чыкты, атта яхшы йөрү белән бергә, шаккатмады оста орыша да икән. Ләкин монах Винитар корольгә бер шарт куйды - Бож кенәзне буйсындырганнан соң христиан динен кабул итәсең. Винитар авырлык белән булса да килеште. Аның өчен дин кабул итү мөһим түгел, иң мөһиме Бож кенәзне буйсындыру иде. +Алай да аксакаллар киңәше белән әүвәл Бож кенәзгә илчеләрен җибәрде - Атилла ханга каршы берләшергә чакырды. Ләкин аңа Бож кенәз: "Берләшергә теләгән кеше кылыч күтәреп килми", - дип әйтеп җибәргән иде. +Димәк, Бож кенәз орыш тели, дип уйлады Винитар король, һәм ул кышка таба, җир өстен кырпак кар каплагач, бу юлы инде атлы дружинасы белән һәм император монахларын да ияртеп, Бож кенәз җиренә яу кузгалды. +Бу юлы бер ташка икенче тапкыр абынмаска тырышты Винитар король. Сиздерми генә Бож кенәз җиренә якынлашты. +Бу хәл тарихка 430 елда булды дип Византия монахы тарафыннан язылып куелды. Чөнки монах әкрен генә варварларны изге дингә димләп, үз максатына ирешә бара иде. +Кырпак кар яуган урман авызына туктап, ял иттеләр, аннары багучыларын җибәрделәр. Имеш, нишләп яталар Атилла ханга ясакчы булган антлар? Багучылары киткәч, Винитар король атыннан төште, арлы-бирле йөренә башлады, ул гасабилана иде. Һәм шунда тоташ карадан киенгән монахларга игътибар итте. Монахлар барысы да дружина сугышчылары белән аерым-аерым сөйләшәләр, күпләренең муеннарына бакыр тәре тагалар иде. Монахларга җен ачуы чыкса да Винитар дәшмәскә булды. Алда орыш тора, нигә аңа җәнҗал. Антларны тезләндерер, ул икенче кавем венедларга юнәлер, аларны да кул астына җыяр. Һәм шунда уйлап куйды - ул беркайчан да христиан диненә түнмәячәк, чөнки христиан диненә түндеме, ул атасы кебек илбашы була алмаячак. Шул ук вакытта күңеленә шик төшә - Бож кенәзне җиңсә дә, аның кулы Атилла ханга барып җитмәячәк. Булган хәлләрне ишетеп, "Алла камчысы" аның өстенә Гунитар корольне җибәрсә? Үзе канунлаштырган корольне?.. +Шуның өчен үзен кайта-кайта ике ут арасында калган кешедәй итеп тоя башлар иде. Ләкин тәкәбберлек барыбер җиңәр иде. Бу юлы ул оттырмас, бу юлы ул җиңәргә тиеш. +Ул арада багучылары кайттылар. Бож кенәз берни белми кала читендәге елга буенда ниндидер бәйрәм кебек нәрсә уздырып ята икән. Винитар өчен шатлыклы хәбәр иде бу. Ул дружинасы белән елга буена чапты, ә монахларны бериш сугышчылары белән кала капкасына җибәрде. Бәйрәм булгач, кала капкалары ябык булмаска тиеш. Алар елга буендагыларны кырып бетерүгә, калага юнәлерләр, кала капкалары ачык булсын. +Урман авызыннан кинәт килеп чыккан антлыларны күрүгә, елга буендагы халык калага таба йөгерә башлады, готларга шул гына кирәк иде дә, алар антлыларны сөңгегә алдылар, кылычтан уздырдылар, атлары белән таптаттылар. Качучылар артыннан готлар калага бәреп керделәр, кыска гына вакыт эчендә кала эчендә сугыш-кырыш башланды, үч алырга килгән готлар беркемне дә кызганмадылар. Чарасыз калган Бож кенәз сугышчыларына коралларын ташларга кушты. Беренче булып Бож кенәз янына ярсынган аты белән Винитар король килеп туктады. +Шул вакыт дружинасы аңа: +- Винитар корольгә дан, Винитар корольгә дан! - дип кычкырды. +Менә кайчан тойды Винитар король булуның никадәр зур дәрәҗә икәнен. Ул кылычын күтәрде, меңнәрчә кеше шым булды. Шушыны тоюга, Винитар корольнең аркасы кымырҗып киткәндәй итте, бу да ниндидер горурлык билгесе иде. +"Мин король, мин атам Германрих кебек бөек король!" - дия-дия Винитар өзәңгесенә басып, тирә-юньгә карап алды. Һәм әйтте: +- Аксакалларны мәйданда ук кылычтан уздырырга, Бож кенәзне һәм улларын кала читенә алып чыгарга! Аларга аерым җәза булачак! +Дружина аксакалларны аерып алды, халыкның ай-ваена карамый кылычтан уздыра башладылар, ә Бож кенәзне һәм улларын, кулларын богаулап, кала читенә алып чыктылар. +- Өлкән монах, Бож кенәзне һәм аның улларын мин җәзаларга сиңа бирәм, - диде Винитар король аттан төшми генә. Ул Атилла булып кыланырга тырышты, ул да шулай аттан торып кына боерык бирер иде. +Шулчак өлкән монах Винитар янына килде һәм тегеңәрдән нәрсәдер сорады. +- Кылыгыз, мин риза, - диде аңа Винитар король. +Готларның һәм монахларның берише урманга киттеләр, агачлар кисеп алып килделәр, һәм монахлар агачларны юнып, тәре ясый башладылар. Винитар аларга битараф бер рәвештә карап торды һәм бериш дружинасына җәза урынына каладан халыкны куып китерергә кушты. +Тәреләр әзер булгач, үз әмереннән үзе канәгать калган Винитар король ап-ак кар өстендә яткан тәреләрне карап чыкты. Бу җәзаны готлар белмиләр иде, шул исәптән антлар да. Моңа кадәр бу тарафларда күренмәгән җәза иде бу. Яшь корольдә кызыксыну уянды, ул ясалган тәреләр тирәсендә уралган монахларга карап-карап торды да: +- Озакка сузмагыз! - дип боерды. +Монахлар кул-аяклар кадакланасы чөйләрне барлап чыктылар, казылган базларны күздән уздырдылар. +Винитар король Бож кенәзнең күзләрен каплаган ап-ак чәчләренә, сакалыңа кунган саламны да ала алмаган кызарып калган богаулы кулларына игътибар итте. Һәм башын тагын да чөя төшеп, кенәзне һәм аның улларын янә бер тапкыр күздән кичерде. Угланнар алтау, алтысы да җиткән егетләр инде, гәрчә яшь аралары күзгә ташланса да. Иң кечесе койрыкка баскан, угланның ирен өстендә бөтерелеп мыек чыгып килә. Винитар үзалдына елмаеп куйды. Аңа тантана итәрлек иде бүген. Антлар кенәзе һәм аның алты улы аның кулында. Үз-үзенә кул салган Германрих корольгә баш бирмичә, ул гынамы, оныгына Дружинасын биреп, Атилла белән Ауропага озаткан антлар кенәзе җәзаланырга тиеш. Башкаларга гыйбрәт булсын өчен. Ярты түшен ап-ак сакал баскан Бож кенәз чи тиредән теккән итек кигән килеш үлем көтә. Үлемне ул болай күз алдына китермәгәндер, әлбәттә. Ләкин ул аңа бүген килде һәм Германрих корольнең угылы Винитар йөзендә. Уллары да җәза көтәләр, башларын игәннәр. Бож кенәз уйлый бугай, ничек, нинди юл белән улларын коткарырга?.. Кем аша бу хакта Атиллага хәбәр итәргә? Хәбәр ирешкән хәлдә Атилла ана ярдәмгә ике дә уйламый Гунитар оныгын биреп җибәрер. Винитар үзең атасыннан да эрерәк тота, кем хәзер хуҗа дигәндәй, Византиядән монахлар китерткән. Тоташ карадан киенгән руханилар исә үзләренең яңа диннәренә таянып, тәреләрне җиде терсәк буйлык итеп ясаттылар. Тәреләр корбаннарын көтеп, кар өстендә ята. Җиде тәре. Алты улы һәм Бож кенәз өчен. Әнә ничек җәзаларга тели Винитар аларны. Римлылар кебек. Кул-аякларын кадаклап, тәрене утырталар һәм адәм баласы җан тәслим кылганчы шул тәредә тора, сөякләре шылтырап коелганчы. Әмма күрә ич Бож кенәз, үзе җәзаларга җыена, үзе курка. Курыкмаса, Өрәккә табынучы буларак антларга бер-бер башка җәза табар иде. Һәм курка Винитар король Атилладан гына түгел, аның оныгы Гунитардан да. +Бож кенәз күрде, оста монах аларның кул-аякларын кадаклар өчен алма агачыннан чөйләр ясый. Каты була алма агачыннан чөй... Ни явыз, ни шәфкатьсез булса да Германрих король кешеләрне җәзалаганда бу кабахәтлеккә бармады. Борын заманнарда римлылар борынгы башлап йөрүче христианнарны шулай тәреләргә кадаклаганнар, хәзер христиан руханилары үзләре варварларга шул ук ысулны кулланалар. Бож кенәз белә иде, Германрих король әсирләрне Өрәк алласына корбан итте, ә кайчак хәтта сабыйларны да, корбан канын Өрәк алласының йөзенә сибәр иде дә: "Канга сусагансыңдыр, эч инде", - дияр иде. Боларның барысын да Бож кенәзнең үз күзләре белән күргәне бар. Ләкин Германрих корольнең җәза ысулын Бож кенәз кабул итмәде, аксакалларын да тыйды. Винитар исә антларның аксакалларын башкача җәзалады. +Койты, койты кылана Германрих король угылы Винитар. Каладан бар кешене кала читенә куып китерткән. Имеш, карагыз баш бирмәгән илбашыгызны мин нишләтәм - тәрегә кадаклатып җәзалатам. Бож кенәз игътибар итте, яшь корольнең бертуктаусыз күз кабагы тартыша. "Куркасың, куркасын, Винитар", - дип уйлады Бож кенәз угланнарына күз ташлап. - Шушындый җәза аның үзенә дә килер. Бәлки әле яманрагы да. Әлбәттә, Бож кенәз Өрәккә корбан китүне кулайрак күрә иде. Чөнки бу аллага үзе дә табынды. Ә менә кул-аякны тәрегә кадаклауны күңеле кабул итмәде. Ниндидер бер мәлдә ул бу хакта Винитар корольгә дә әйтергә иткән иде, әллә нигә тыелып калды. Хәтта шул үтенеч тә Винитарга кодрәт өстәр кебек тоелды. Бердәнбер юанычы шул иде Бож кенәзнең, тиздән бу хакта Атилла хан ишетер һәм Винитарны җәзаларга оныгын җибәрер. Хак, ул Винитарның җәзалауларын күрә алмас, әмма шул уй да хәтта аның күңеленә сабырлык өстәде, Бож кенәз моны бөтен җаны-тәне белән тойды һәм Винитар корольгә ирен чите белән генә елмаеп, карап алды. Күрде Винитар король Бож кенәзнең елмаюын һәм аркасына салкын су койгандай өшеп китте, һәм җан ачуы чыгып, чөй ясаган монахка камчысы белән кизәнде. +- Нигә бик озак маташасың, кара карачкы! Тизрәк кылан! +Кара чикмән кигән руханилар ашыга-ашыга тәреләр янына дүртәр-дүртәр чөй куеп чыктылар. +"Атилла хан Тәңрегә табына, - дип уйлады Бож кенәз. - Ул сине тәрегә дә суктырмас, Өрәккә дә корбан итмәс, ул сине ат койрыгына тактыртыр, йә булмаса юл буендагы агачка асып куяр, син шунда сөякләрең коелганчы эленеп торырсың". +- Башлагыз! - дип кычкырды үз-үзен король иткән Винитар. Гүя ул Бож кенәзнең ни уйлаганын белә иде, эшне тизрәк төгәллисе килде. +Тик руханилар ашыкмадылар. Өлкән рухани Бож кенәз янына килде. Кенәз аңа хәтта күтәрелеп тә карамады. Монах аңа нидер сөйләде, нидер аңлатты, имеш, Хода каршына барасың, иман белән кит. Бож кенәз дәшмәде. Ул аның ни икәнен белми иде - иманның. Бож кенәз грек телен яхшы белә иде, күршеләр иде. Ләкин Бож кенәз аңарга игътибар итми, кинәт зәңгәр күккә бакты, күк йөзендә йөзгән сәләмә ак болытларны күрде һәм күзләрен йомды. Ул кулларын күтәреп, күккә дәшәсе итте, әмма куллары богауда иде. Монах угланнарның берсенә күчте. Әмма углан да монахның сүзләренә битараф калды. Ниһаять, монах Бож кенәзнең баш улы каршына килеп басты. Кенәзнең баш улы беркадәр вакыт Константинопольдә яшәгән иде. Монах сорамыйнитми угланның муенына агач тәре такты, һәм үз гамәленнән канәгать калган монах иркенләп чукынып алды һәм: +- Син хәзер хакыйки христиан, балакай, - диде. +- Әйе, атакай, - диде углан. +- Гөнаһларың бармы? +- Кеше гөнаһсыз булмый, атакай. Хода аны миннән ярлыкар. Мин бу дөньяда берәүне дә рәнҗетмәдем, дар агачына да астырмадым, кылычтан да уздырмадым. Хода булса, атакай, башта алтмыш аксакалны кылычтан уздырган өчен Винитарны юк итәр иде. +- Чү-чү, углан, корольнең ишетүе бар. +- Ишетсен, атакай, аңа тиздән моннан да яманрак җәза киләчәк. +- Ходайдан курык, балакай. Аның каршысына барасы ич сиңа. +- Мин гөнаһсыз, атакай, гөнаһсыз! +- Сиңа, балакай, Хода әҗәл җибәргән. Килеш. Урының оҗмахта булыр. +- Минем язмышым, атакай, бүген Хода кулында түгел, үз белдеге белән готлар тәхетен биләгән ерткыч Винитар кулында. Минем өчен бүген ул Хода! +- Ходабыз Гайсә пәйгамбәр дә тәрегә кадакланып үлүне артыграк күргән. Без христианнар өчен бу әҗәл үрнәк булырга тиеш, балакай. Әҗәл сиңа Хода йөзендә әнә шушындый мөмкинлек бирә. Карама күккә, күзләрең йом, Хода сине кайгы-хәсрәттән арындырыр. +- Гайсә пәйгамбәр кайгы-хәсрәттә үлә, атакай. Сарык хәлендә тәрегә кадаклыйлар аны. Сүз әйтергә дә бирмиләр. +- Аклан, чукын, төртен, балакай, әҗәл килер алдыннан күңелеңә гөнаһ җыйма. Язык җыйган - иманнан качкан, ди. +- Тимә угланга, монах, котыртма баланы! - диде Бож кенәз сабыры төкәнеп. +- Мин аны барыбер тыңламыйм, атам, тыңламыйм... +- Рәхмәт, улым, атаң йөзенә кызыллык китермәгән өчен рәхмәт. Күк йөзе җирдән өстә булган кебек, адәм җаны да кеше кулы җитмәс күктә, монах. Калдыр син угланны... +- Туктал! - дип кычкырды кисәк боларның барысын да тыңлап тора башлаган Винитар. - Туктал, хыянәтче. Син Атилла ханга баш идең, аның каршына яшь кызың җитәкләп чыктың. +Ул арада монах чарасыз калып, угланның богаулы кулларын кушучыңа алды. +- Сиңа, углан, бу әҗәлне Хода үзе җибәргән. Тәредә үлүенә горурлан. +Углан кырын күзе белән генә кар өстендә яткан тәрегә карап алды, ахыр агасына, туганнарына күз йөртеп чыкты, халыкка бакты. +- Кит янымнан, сатлык җан! Кит! - дип кычкырды углан, - Каһәр сезгә, ләгънәт, ләгънәт!.. +Бермәлгә, бары тик бермәлгә генә монах сүзсез торды, ахыр араларындагы дәҗҗалга ишарә ясады. +- Халкым, газиз улларым! - дип кычкырды Бож кенәз. - Газиз улларым, сөекле халкым! Тыңлагыз мине, тыңлагыз! Килер бер көн, үзен-үзе король иткән ерткыч җан Винитар да үз җәзасын алыр. Аны минем батыр Гунитар улым җәзалар. Каһәр ана, каһәр! +Җәзаланучыларның кул-якларына чөй какканда, чәчрәп кан чыкканда, җәзаланучылар кычкырганда монахлар бернигә игътибар итми, гадәти бер гамәл кылгандай эш иттеләр. Бу хәлгә җәза төбәгенә куып китерелгән халык ак кар өстенә кан яңгыры яуганда кисәк кенә тыннары кысылып, сулыш алырга куркып, тынып калдылар. Тәрегә кадакланган җәзаланучыларны күтәреп базларга утыртканда җәзаланучыларның интегүләрен күреп, халык арасында һуштан язучылар да күренә башлады. +Винитар король боларны күрде дә, күрмәде дә. Ул үзен бу гамәлендә гаепле санамады. Чөнки атасы да кул астына җыйган халыкларны котларын алып, Өрәк аллаларына корбан итә-итә куркытып торыр иде. Мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсезлек Германрихлар нәселенә каннан-канга күчеп килә иде, күрәсең. Атасы Германрих чорында да буйсындырылган халыклардан һәр өйдән Өрәк алласына корбан итү өчен бер углан, бер кыз бала биреп торганнар. Калган балаларны исә Германрих король юк кына бәһагә Римга озатып торган. Коллык оясы аждаһасы Рим туймаган да туймаган. Хәзер исә Винитар король атасының шанлы дәүләтен аякландырып җибәрергә кереште. +Җәзаланган кешеләрне тәрегә кадакланган килеш калдырып, халыкны куып тараткач кына, Винитар король кайтыр юлга чыкты. Шунда ул үз кырында атын атлаткан монахтан сорады. +- Рухани атакай, ни өчен адәм баласын Хода колы диләр? +- Хөрмәтле король, без барыбыз да Хода коллары, барыбыз да. +- Менә мин, әйтик, беркемнең дә колы буласы кеше түгел. +- Алла диген, король, алла диген. Ул сине ишетеп тора, каһәр җибәрергә дә күп сорамас. Кол булу синең үз башыңа төшүе дә мөмкин. Үлем белән җәзадан, Аллаһы язган итсә, котылу юк дигәннәр. +- Синең Ходаңа мин ышанмыйм, монах. +- Чөнки син варвар, король, мәҗүси варвар. Син бүген антлар кенәзен һәм аның улларын, аксакалларын җәзаладың, Хода теләсә шундый ук җәзаны сиңа да җибәрәчәк. +- Ни өчен? +- Чөнки иң гадел хөкем бер Хода кулындадыр, король. +- Минем христиан динен кабул итәсем килми, монах. Христианнар мескен халык. Мин исә каты бәгырьле халыкны яратам. +- Китап әйтә, кешелекнең киләчәге рәнҗетелгәннәр кулында булачак. +- Димәк, сезнең кулда? +- Әйе, король, безнең кулда. +- Кеше нәфесле зат, монах, нәфессез яши алмый. +- Дин адәм баласындагы шул нәфесне тыярга ярдәм итә, король. Барысы да Аллаһ кулында, барысы да, король. Син шартыңны онытмагансыңдыр шәт?.. +- Юк, монах, онытмадым. Ләкин мин сабыр итәргә булдым. Мин сиңа әсир иткән антларны биреп җибәрсәм, син миңа дружинам тулыландыру өчен алтын солидларың калдырасың. Шул булыр сиңа, өлкән монах, соңгы сүзем, - диде дә Винитар король атын куалап, алга таба китеп барды. +III +Ил-каласына кайтыр көндә үк Винитар король җиңүгә багышлап тантана оештырды. Бу аның беренче җиңүе иде. Бәйрәм-тантана шул хәтле зурдан кубып эшләнде ки, халыкның, бигрәк тә дружинаның атна-ун көн буена эчүсалудан башлары чыкмады. Бож кенәз каласы һәм халкы таланган, эшкә яраклы ир-зат, чибәр хатын-кызлар бауга бәйләп, таланган мал-байлык белән Готстанга кайтарылды. Готстан халкы яшь корольне Германрих атасы белән тиңләде, беришләре мактаса да, Винитар корольнең бу гамәлен килештермәгәннәре дә табылды. Бигрәк тә аксакаллар. Өлкәнрәкләре: "Яшь король ут белән уйный", - диделәр. +Ләкин Хак Тәгалә һәр чорда да хакимият кулында булды. Шуның өчен Винитар король илгә кайта-кайтуга, дружинасын ныгытырга кереште, һәммә сугышчысына да көбә күлмәк, калкан, очлым, сөңге, кылыч, ук-җәя булдыруны таләп итте һәм пружинасына атсыз берәүне дә кабул итмәде. Шөкер кыла, антлардан кием-салым гына түгел, ат-кораллар җитәрлек кайтарылган иде. Үз атына ул осталардан (осталар антлар иде) тәңкәләрдән түш каплагыч ясатты, маңгай каплагычын хәтта алтыннан куйдыртты. Яшь корольнең өсте-башы да бер дә атасы Германрих корольнекеннән ким түгел иде. +Калага кайткач, әсир ителгән антларны Византия сәүдәгәрләренә бик тиз сатып бетерделәр. Винитар үз өлешенә кинәнгән иде. Чөнки сәүдәгәрләр һәм монахлар аңа мул түләделәр. Моның өстенә Винитар король Бож кенәзнең берсеннән-берсе яшь дүрт кызын кулга төшергән иде. Әнә шуннан соң ул сарайдан атналар буена чыкмады, эчте, оргияләр оештырды, яраннары белән тәмам шаша язды. Ләкин һәрнәрсәнең башы булган кебек, ахыры да була. Көннәрдән бер көнне сарай каршына аксакаллар килделәр. +- Җитте, король, акылга утырырга вакыт! - диделәр. +Винитар айнып җитмәгән кызарынган күзләре белән аксакалларга карап торды-торды да: +- Югалыгыз күз алдымнан, юкса сезне дә Бож кенәз аксакалларының язмышы көтә! - дип кычкырды. Аксакаллар дәшми-нитми башларын игән килеш таралыштылар. Чөнки беләләр, ишеткәннәр иде Винитар корольнең Бож кенәз аксакаллары белән ни кылганын. +IV +"Сәяси сугышлар вакытында гуннарның "күзләре аркадада булырга тиеш". +Атилла чакыруыннан. +Баламир бәк юлга чыккач та, юлда чакта да бернәрсәне исеннән чыгармады - ни генә булмасын ул үз теләге белән король исемен алган Винитарны әсир итәргә тиеш һәм Атилла хан кулына кайтарып бирергә. Ул юлга чыгар алдыннан гына Атилла хан Византиягә яу йөрүдән баш тартты. Ул ашыкты да, шул ук вакытта ашыкмады да. Инде текә Сармат таулары да (бүген Альп таулары) артта калды. Ниһаять, ул көннәрдән бер көнне мәрхүм атасы Германрих король җирләренә аяк басты. Ни генә булмасын бу аның туган иле иде, гәрчә аны язмыш бер күккә күтәреп, бер җиргә орса да, күңеле Баламирны туган якларга тартты. Ул бернәрсәне дә онытмады. Бәһрам бәкне дә, Сафура анасын да, Мәңгүк ханны да - бу аның фаҗигале дә, шул ук вакытта тәҗрибә җыйган язмышы иде. Атилла хан атасы Германрих король иленә ташланганда да, кала яулаганда да, үзе дә аңлап бетермәгән ике яман хис кичерде — ул Баламир кемнәндер үч тә ала һәм кемнедер коткарырга килгән кебек иде. Ә коткарырга килде ул анасының рухын. Моны ул каланы яулагач, кинәт кенә болдырда пәйда булган Винитарны күргәч аңлады. Винитар үләргә тиеш иде, гуннар белән сугышмас өчен атасы үзүзенә кул салды, димәк, сугыштан баш тартты, ә Винитар улы гуннарга каршы халыкны котыртты. Готлар җиңелде, Винитар әсир ителде. Ләкин, ләкин Атилла яубаш аны гафу итте, хәтта илдә ясак җыючы итеп калдырды. Ә бит Баламир углан да ясак җыярга кала ала иде, Атилла яубаш аның кем икәнен белә иде. Менә шуның өчен Баламир бәк үз-үзенә король титулы алган (биргән) Винитарга үчле иде. Бабасы Бож кенәз һәм Баламирның туганнарын тәредә җәзалауны, гомумән, күз алдына китерә алмады ул. Туган илгә кайту һәм Винитар корольдән үч алу гаделлеккә йөз тоткан хыялы иде, моның өстенә аның кырында күптән яраткан Виница кайта иде. +Инде туган илләренә аяк бастылар, горурлыгы җибәрмәдеме, Баламир бәк Виница утырып кайткан кибиткага якын да бармады. Ул Виницаны карарга, аш-су пешереп торырга хезмәтчеләр куйган иде, үзенә күрә игелек кылып торды, ә менә никадәр юл үттеләр, кибиткасы кырына килмәде. Ул берничә тапкыр Виница кибиткасы яныннан атын җилле генә юырттырып үтеп киткәләде һәм күрде - кырын күзе белән генә күрде, хатын аңа чүпрәк каплаган кибиткадан карап кала. Баламир атын туктатасы итте, җаныкүңеле хатынга тартылды, ә атын туктатмады, гелән ул якка карамагандай үтеп китте. Үтеп китте, әмма кибитканың пәрдәсен ача төшеп үзенә карап калган хатынның йөзен күңеленнән җуя алмады. Бер уйлаганда, аның аталары аналары да бер булган хатынга өйләнергә хакы юк иде, әмма йөрәккә йөгән салып буламы! +Әллә нигә Атилла ханга да үпкә тотмый ул. Теге вакытта Виницаны иң елгыр төмәнбашы Актарта бирде. Гуннарнын язылмаган кануны буенча әсир ителгән кыз аңарда калырга тиеш иде югыйсә. Тик Атилла яубаш моны кылмады. Ә Баламир үзе бу хакта сүз кузгатырга кыймады. Ә кызга бер күрүдә гашыйк булган иде ул, бер күрүдә. Әллә кан тартты, әллә җан - үзе дә белмәде, һәм хәзер дә шулай. Тарта аның күңелен бу хатын, гәрчә кияүдә булып кайткан булса да. +Баламир бәк тиккә генә әле бер меңбаш янына, әле икенчесе кырына барып киңәште, яугирләрнең хәлләре белән танышты. Хикмәт шунда иде: аның кул астында болгар һәм угор сугышчылары да бар иде, аларның илләренә дә кул сузарлык кына ара калып килә - аерылып китмәсләрме, бәкне санга сугарлармы?.. Курку түгел иде бу, барысы турында да белеп торырга теләве иде. Ул гынамы, аның кул астында Германрих король вакытында әсир ителгән һәм хәзер тулы хокуклы сугышчылар булып киткән готлар да бар иде, аларны һәрчак күз угында тотарга кирәк иде. Әнә шуларның барысын да исәпкә алып, көннәрдән бер көнне Баламир бәк гот яугирләрен меңбашларга бүлеп бирде. Шулай кулайрак булыр кебек тоелды аңа. +Германрих корольнең җимерек каласына бер көнлек юл калгач, Баламир бәк зур булмаган инеш янына ыстан туктады. Курку юк иде. Казан астылар, ашадылар-эчтеләр дә каравылчылар куеп йокларга яттылар. Баламир бәк белми идеме, белепме курыкмады, сак кыланмады - көченә ышанды бугай. Ә Винитар корольнең багучылары аның хәрәкәтен күзәтмәде, шуңа карамастан, булдыра алган кадәр дружина җыйды, үзенчә каланы сакларга тырышты. Ул инде Баламир бәкнең Готстанга таба яу чыгуы хакында күптән ишеткән иде. Шул хәбәр ирешүгә, ул Византия императоры Феодосийга илчеләрен җибәрде, ярдәм сорады. Әмма император Феодосий аның илчеләрен тотып, Атилла ханга озаткан булып чыкты. Менә кайчан канаты сынды Винитар корольнең, менә кайчан ул атасы Германрих куәтенә ирешә алудан өметен өзде. Һәм шул ачуын хәмер белән юарга кереште. +Ләкин айныган вакытларда тимерче алачыкларына юнәлде, тегеләрнең корал ясауларын карап торды, дружинасын тикшерде. Әмма аксакаллары белән бер тапкыр да күзгә-күз килеп сөйләшмәде, гүя аның өчен аксакаллар юк иде. Атасы кебек каты куллы булырга тырышты һәм кайчак булгалады да. Теге йә бу кешене үз кырына хыянәт итүдә хөкем итәргә китерсәләр, бичараны урманга алып барды, халык алдында Өрәк алласына корбан итте, кайнар канын Өрәкнең битенә сипте. Шул хәлдән соң халык яшь корольдән курка башлады, ул урамга чыкканда тәрәзәләрдән карарга да кыймадылар. +Калага җитәр-җитмәс бер көнлек юл кала ыстан туктаган Баламир бәк калада нинди юллар белән корыч тәртип урнаштыруы хакында белми иде, әлбәттә. +Винитар король антлардан башка, аталары кул астындагы башка халыкларга да ясак җыярга йөрисе иткән иде, әмма император Феодосийга җибәргән илчеләре әйләнеп кайтмагач, Баламир угланның Готстанга таба чыгасы хакында ишеткәч, барысыннан да баш тартты. Шуңа карамастан, каланы сакларга да җыенды. Бу хакта дружинасына да әйтте. Баламир углан аның мәете аша гына каланы алачак дип әтәчләнде. +Дружина яугирләренең күбесе Баламир угланның Готстанга таба Винитар корольдән үч алырга юлга чыгуы хакында белмиләр иде, шаулаша башладылар. Ләкин Винитар король аларны бик тиз туктатты. +- Үчне мин үзем алачакмын! - диде. +* * * +Баламир бәк атына атланып янә бер тапкыр Виница кибиткасы тирәләрен әйләнеп килде. Ахыр инеш буена таба юнәлде, атын эчерәсе итте. Шунда ул инештә битен юып торучы Виницаны күрде. Виница гадәттәгечә ап-ак күлмәктән иде, чәчләре иңнәренә сибелеп төшкән, маңгаен уратып зәңгәр тасма бәйләгән. Ат пошкыруын ишетүгә, Виница сискәнеп китте һәм кушучына су алган килеш, катып калды, алай да суны битенә бөркеде, бөркеде дә кулындагы сөлгесе белән сөртенә-сөртенә тураеп басты. Елмайды бугай, һәрхәлдә Баламир бәккә шулай тоелды. Икенче мәлдә инде Баламир бәк ат тезгенен ташлады да су кырындагы Виница янына килде. +- Хәерле иртә, Виница! +- Хәерле иртә, батыр бәк! +- Су салкынчаракмы әллә? +- Салкынчарак, - диде хатын инешкә күз ташлап. - Аның каравы янган йөрәкне сүрелдерер. Мин салкын судан курыкмыйм, салкын йөрәкле ирләрдән куркам. +- Минем кебек икәнсең, - дип гаҗәпләнгәндәй итте Баламир бәк. +Бу чынлап та шулаймы дигәндәй Баламир бәк Виницага карап алды. Ак түгәрәк йөзле, чөенкерәк борынлы, иреннәре күперебрәк торган зәңгәр күзле иде Виница. Карады да шул күзләргә Баламир бәк, чарасыз калган берәүдәй яшь хатын янына ук килде, көтмәгәндә кулына күтәреп алды һәм сак кына яр өстенә менгерде. Менгерде дә ни кылырга белми беравык басып торды. Яшь хатын аның муенына сарылган, кайнар сулышы белән муенын пешерә, чәчләре белән битен кытыклый. Хатыннан Баламир бәк үзе дә аңлап бетермәгән хуш ис килүен тойды. Шактый авыр гәүдәле хатын селкенеп куйгандай итте. Шуны гына көткән кебек Баламир бәк атына сызгырды, акыллы хайван кешнәгәндәй итте, хуҗасы янына килеп туктады. Баламир бәк хатынны аягына бастырды һәм ат өстендәге җәймәне сыдырып алды да, кырпак кар өстенә ташлады, хатынга утырырга ымлады. +- Мин сине яратам, Виница, - диде ул һәм каушый төшеп, хатынның янәшәсенә утырды. +- Мин сине күптән көттем, батыр бәк, бик күптән, - диде хатын егетнең күзләренә карап. - Актар төмәнбаш белән мин тату яши алмадым. +- Ул сине кудымы? +- Юк, кумады, Баламир, гөнаһлы буласым килми. Мин аңа күзенә карап: сине яратам дидем, син мине беренче булып әсир иткән идең, дидем. +- Һәм ул сине җибәрде? +- Җибәрде, батыр бәк, җибәрде. Олы җанлы кеше ул, синең кебек батыр йөрәкле. Ир иде ул, Баламир бәк, олуг җанлы ир. Беләсең ич, мин аңа үз иркем белән ябышмадым. Аңа мине Атилла яубаш бирде. +Баламир бәк яшь хатынга әйтер сүз тапмады, хатынга елыша төште, хәтта ул кием аша хатынның кайнар тәнен тойгандай булды. Биленнән кочты, йөзен үзенә таба борды, күзләренә карады. Менә ул еллар буена якын килергә кыймый йөргән, әмма һәрдаим бергә булырга, кочагына иңеп, эреп китәргә хыялланган гүзәл йөз һәм дымланып торган күпертеп иреннәр. Татлы булды үбешү... +Шул вакыт Баламир бәкнең аты ярсынып кешнәп җибәрде. Аңа таба бер төркем яраннары килә иде һәм җилле генә юырттырып. +- Багучыларына бер-бер нәрсә булдымы әллә? - дип сорады курка калып Виница һәм торып басты. +- Әйе, бу минем багучыларым, - диде Баламир бәк күтәрелеп. - Тиз әйләнделәр. +Иртән уянгач, Баламир бәк бертын уйланып ятты, ахыр торды һәм киерелә-сузыла чатырыннан чыкты. Яз килеп ятса да көн салкынчарак иде, һавада тирбәлгән кар бөртекләре дә күренгәли. Башта ул Винитар король биләгән кала-кальгага турыдан-туры һөҗүм итәргә уйлаган иде, иртән уйланып ятканда башына янә бер уй килде. Шактый биек агач койма белән уратып алынган каланың коймасын җимерү кыен булмас, ләкин барыбер кальганы алырга туры килер. Ә бу инде теге яктан да, бу яктан да кан кою дигән сүз. Шуңа күрә Баламир бәк һөҗүмгә күчкәнче каланы кулга төшерү өчен башка юллар эзләргә булды. Атилла хан да шулай итәр иде, төп һөҗүмгә күчкәнче кат-кат уйлар, исәпләр иде. Ләкин Баламир бәк кыю рәвештә шул чараны сайлады. Ышанычлы дигән унлап готны чатырына чакыртты һәм бик тәфсилләп тегеләргә үз планын аңлатты. Яугир готлар тимерче булып киенергә тиешләр. Сайлап алган готлар арасында чын мәгънәсендә Германрих корольдә тимерче булып торган тимерче дә бар иде. Ул калага керүнең барлык юлларын да белә икән. +- Батыр бәк, - диде тимерче. - Мин ишләрем калага кертермен. Һәм без тиешле вакытта капкаларны ачып торырбыз. +- Мин сиңа ышанам, тимерче. Белеп торсаң иде, Винитар король кебек мин дә Германрих король улы. +- Мин беләм, батыр бәк, - диде тимерче. - Синең әниең Бож кенәзнең кызы иде. +- Сезнең төп максат, тимерче, капкаларны ачу. +- Без капкаларны ачарбыз, батыр бәк. Ышан. +Баламир бәк, атына атланып, Виница арба кибиткасы тирәсенә килде. +Чатырына әйләнеп кайткач, Баламир бәк чатырына меңбашларны чакырырга кушты. Тегеләр чатырга кереп утырышкач, барысына да күз йөртеп чыкты да: +- Кояш кичке якка авыша башлауга, без калага һөҗүм итәбез. Әзер булыгыз, минем боерыкны көтегез. Мин әйттем! - диде ул Атилла ханга ошатып. +Меңбашлар бәк сүзендә тордылар, кояш кичке якка авыша башлауга, яубаш чатыры янына җыелдылар. Баламир ат өстендә аларны көтеп тора иде инде, меңбашлар килеп туктауга, камчы сабы белән кала ягына күрсәтеп: +- Кузгалдык! - дип әмер бирде. +Озын юлны кыска итеп, кала белән ыстан туктаган араны бик тиз үттеләр һәм килер җайдан ачыла башлаган капкаларны күреп, Баламир бәк "Урра!" кычкырды һәм ачык капкага ташланды. +Гуннар бик тиз калага тулдылар. Ул арада әле бу, әле теге тыкрыктан Винитар корольнең сугышчылары чыга башладылар. Ләкин Баламир бәкнең укчылары аларны бик тиз уктан алдылар һәм сарайга таба чаптылар. Көтелмәгән хәлгә, өстенә чапанын да ташларга онытып, кулына кылыч тотып болдырга чыккан Винитар ни кылырга белми туктап калды, һәм уклар кадалган яраннарын күреп: +- Кузгал, күтәрел! - дип кычкыра-кычкыра болдырдан төшә башлады. +Шулчак аңа таба сөңгесен күтәргән атменгән Баламир бәк якынлашты. Ул ерактан ук кычкыра-кычкыра килде. +- Винитар, Винитар, ташла кылычың! Ташла! +Бу кисәтү иде, Винитар король хәзер генә исенә килгәндәй, тирә-юньгә күз ташлады. Аңа һәм аның болдыр тутырып баскан яраннарына йөзләрчә ук төбәлгән иде. Шунда яраннарны ыра-ера алга табарак аксакал чыкты, кулын күтәрде. +- Сабыр ит, сабыр ит, Баламир углан, сабыр ит! - диде ул болдыр янына ук килеп, әмма күтәргән сөңгесен Винитарга төбәгән килеш катып калган Баламир бәккә. +Винитар король теләр-теләмәс кенә кылычын төшерде, кемдер йөгереп менеп аның кулыннан кылычын алды. Моны күреп, Баламир бәк сөңгесен җиргә кадады. Һәм Винитарга күрсәтеп, яраннарына: +- Читлеккә! - дип боерды. +Язгы карлы-буранлы юлдан читлек эчендә барганда король Винитар артта калган көннәрдә һәм айларда кылган гамәлләрен кайта-кайта күз алдына китерде һәм уй-хатирәсе һәрчак бер вакыйгага килеп төртелде - Бож кенәз һәм аның улларын тәреләргә кадаклатып җәзалауга. Бөгәрләнеп читлек эчендә ятса да, торса да, кургашын болытлар белән томаланган күккә бакса да, аның күз алдыннан кар өстендә яткан тәреләр, сакалы биленә җиткән ак чәчле, ак сакаллы Бож кенәз, берсеннән-берсе үсеп-исәюдән ерак китмәгән уллары, ни кылырга белми җәза мәлен көтеп торган халык. Тоташ карадан киенгән монахлар, мәҗүсиләрне җәзалаудан тәм тапкандай кыландылар. Барысы да, барысы да күз алдында. +Иленә кайткач, әсирләр өчен Византия сәүдәгәрләре аңа янчык-янчык алтын солид түләделәр. Алтын солидларны ул халыкка түгел, дружинасына өләште. Әнә шунда Винитар үзен чынлап та илбашы итеп тойган иде. Бу хәл ил атакайларына ирешкәч, үз кырына килгән аксакалларны сугышчыларыннан куып тараттырды. Винитар корольдән аермалы буларак, атасы Германрих король коллар саткан акчадан картларга да өлеш чыгарыр иде. Әнә шуның өчен аксакаллар атасын күккә чөеп мактадылар, мәдхияләр укыдылар. Винитар король исә аксакалларга берәр солид та бирмәде, ул гынамы, җыелган аксакалларны, куып тараттырды, һәм бу аның зур хатасы булды. +Аннары нигә соң әле үзенең король икәнен раслау өчен нәкъ менә Бож кенәзне сайлады. Бит атасына тагын дистәләрчә халыклар ясак түлиләр иде. +Чуды, мари, весь, мордва халыклары барысы да атасының ясакчылары иде. Аларга да юнәлә ала иде югыйсә. Атилла хан Германрих король җирләре аша өермәдәй узгач, ул халыклар барысы да Тын елгасы буенда төп ыстанда калган яубаш Атилла атасы Мәңгүк ханга барып баш игәннәр. Шул сәбәпле Винитар король ул халыкларга ясак җыярга барырга кыймады. Ә Бож кенәз кул астында гына иде. Ялгышты, ялгышты Винитар. Ни генә булмасын ул икенче тапкыр Бож кенәз җиренә яу йөрергә тиеш түгел иде. Бит аны халкы король сурәтендә күрә башлаган иде инде. Әмма тәкәбберлек, мин-минлек, үзгә үтә үҗәтлек, ул гынамы, атасы кодрәтен кайтару теләге алып барды аны Бож кенәзгә. Әнә шул теләк бүген аны читлеккә кертеп утыртты. +Таныш урманнар, елга буйлары, тау-калкулыклар, карлардан арчыла башлаган алаланып калган туган җир. Юридерме, уратыбрак булса да Баламир бәк Винитарны Бож кенәз җирләре аша илтә иде. +Әйе, әйе, Бож кенәз белән ул явызларча кыланды. Калага бәреп кергәч, каннары кызган готлар кем күпме тота ала, шул хәтле ир-егетләрне, хатын-кызларны бауга бәйләп Готстанга алып киттеләр. Винитар король боларның барысын да күреп торды, ул Бож кенәзне һәм аның улларың җәзалау белән мәшгуль иде. +Калага үтеп керүгә, Винитар үзе Бож кенәзнең сараена үтте, сарайга ут салганнар иде, ул ашыкты, кабаланды, бүлмәләрдән узганда сакчыларының башлары киселгән мәетләрне күреп, алар аша сикерә-сикерә узды. Ул Бож кенәзнең кызларын эзләде һәм аларны түр бүлмәләрнең берсендә тапты... Тапты да аларны алып чыгып, җансакчысына бирде, Готстанга алып кайтып китәргә кушты. +Винитар үзалдына калтыранып куйды. Үлемнән курыкмады ул. Хәзерләнгән иде инде ул аңа. Ул Атилла ханның күзенә күренүдән курыкты. Бит ул аңа ташлама ясады, Гунитар корольнең ясакчысы итеп калдырды. Ә ул король булырга теләде һәм булды да. Тик ни белән бетте король булу?.. Дистә еллар буена хаким һәм хөкемдар булган Германрих король ил-дәүләте тамырдан юк ителде. Илнең соңгы короле читлектә утыра. Ә менә Бож кенәзнең оныгы Гунитар көтмәгәндә яубаш Атилла ярдәме белән дәүләтле булды. +Читлек кысан булса да Винитар торып басты, ямьсез рәвештә кечкенәдән тышка чыкты. Әмма читлекне саклаучы яугирләр аңа бөтенләй игътибар итмәделәр, алар өчен ул гүя юк иде. +- Һәй син, Атилла яубаш ялчысы. Миңа Баламир бәкне табып китерегез, минем аны күрәсем килә, - диде Винитар арба янәшәсендә ат өстендә барган сакчыга. +- Урынын бик әйбәт, король, утыра бир. Ә Баламбир бәк өчен кайгырма, аны Атилла хан чапкынын җибәреп, Гунитар король кайтканчы Готстанда калдырды. Синең сарайда тора ул хәзер, Виница атлы хатын белән. +- Виница, Виница. Нинди Виница?! +- Хәтерең яңартыйммы әллә, король. Синең сеңлең. +"Виница, Виница, сеңлем, син Баламир кулында?! - дип авыз эченнән кабатлады Винитар король. - Виница Баламир кулында! Каян килеп? Бит аны Атилла хан меңбашы Актарга биргән иде". +Кинәт аның күзләренә яшь йөгерде, Винитар бүре тиресеннән теккән башлыгын күзләренә үк төшереп куйды. Оят иде аңа елау, король башы белән. Һәм кем алдында? Үзе дә белмәде. Кем аңа бу сакчы? Һичкем түгел. Тик барыбер үкенечле, йөрәк әрни, бәгырь телгәләнә. Ә бит Готстанда атасын алыштырасы иткән иде. Булмады. Мәрхүм атасы Германрих король Рим империясе магистрларына табак тотудан ары китә алмады. Бу хәл Винитарга үсмер чакта ук ошамады, атасы өчен ул һәрчак гарьләнде, үте сытылырдай итеп гарьләнде. Һәм кат-кат үз-үзенә ант итте - тәхетне биләгән көндә үк ул Готстаннан канэчкеч римлыларны куып җибәрәчәкмен дип үз-үзенә ант иткән иде. Ләкин Атилла яубаш өлгеррәк булды, римлыларны үз йортларында кыйный. Әйе, тәхеткә утыруга, калага римлыларны кертмәячәкмен дип ант итсә дә, тәхеткә утыруга, барысын да онытты. Төп дошманы булып римлылар түгел, гун яубашы Атилла калды. Ул аңардан Бож кенәз белән берләшеп үч аласы иткән иде, тик Бож кенәз аны аңламады. Гаярь егетләре белән аңа килеп кушылмады. +Әле булса күз алдында, агачлар өеп, такта табутка салган йөз дә ун яшьлек атасының мәетенә карап торганда, мәетне яндырырга өйгән ут салучы кешеләргә ачуы чыгып, ни кылырга белми янган мәет янында арлы-бирле йөргән иде. Аннары ике кулы белән йөзен каплап, җиргә ятты һәм үксеп елады. Аның бу кыланышын Атилла яубаш карап торды. Бәлки нәкъ шул вакытта гуннар яубашында аңа карата кызгану хисе тугандыр һәм шуңа аны Гунитар корольнең ясак җыючысы итеп калдырган булгандыр?.. +Читлек эчендә тынып калган Винитар корольнең янә-янә күз алдына Бож кенәз килә. +Калага алып кайткан кызларны сәүдәгәрләр дә күргәннәр. Әмма җансакчысы кызларның берсен дә сатмаган. Илгә кайткан Винитар гомумән гадел булырга теләде, ул кызларның берсен үзенә калдырды, калганнарын дружинасы башлыкларына бирде. +Аңа --- битарафлык килде һәм күңеле вә йөрәге тулы кайгыны, чарасызлыктан туган халәтне хәмер белән басарга кереште. Әлбәттә, илбашы шушы хәлдә булганда Баламир бәккә каланы алу авыр булмады. +Ниһаять, Винитарны әсир иткән гаскәриләр Дунай елгасына җиттеләр. Сулъяк ярда бер төн кунгач, иргә белән елганы кичтеләр, һәм берара үтүгә, алда ап-ак такта белән коймаланган кала күрделәр. Гасырлар буена халыкларны кол итеп Ауропага озатып торган куәтле Германрих король улы Винитар бу төбәкне беренче тапкыр күрә иде, әлбәттә, Ауропа йөрәгендә диярлек күтәртелгән каланы да. Каланың уртасында бар биналардан да өстен булып, Атилла ханның сарае тора иде. Моңа ышануы мөмкин түгел иде. Винитар бармаклары агарганчы читлек агачларын кысты, яңак итен чәйнәде. Читлекне әнә шул сарай каршындагы мәйданга китереп туктаттылар. Читлек янына Атилла хан үзе түгел, аның рухи атасы Хилхәл килде. Башта ул берни әйтми читлекне урап чыкты, кат-кат Винитарга карап алды. Әсирнең башында бүре бүрек, өстендә җылы каеры тун, аякларында йөнтәс итекләр. "Салкын тиярлек киендермәгәннәр иде яшь хыянәтчене", - дип уйлады Хилхәл атакай. +- Король, - диде ирен чите белән мыскыллы елмаеп Хилхәл атакай. - Син тиңе булмаган хыянәткә баргансың, Атилла хан канаты астына кергән Бож кенәзнең аксакалларын кылычтан уздырып кына калмыйча, кенәзнең үзен, улларын Византия монахларыннан тәрегә кадаклатырга хокук биргәнсең. Атилла хан сиңа шул хокукны Гунстанда бирә. Ләкин җәзаларлар сине Византия монахлары түгел, ә Рим җәлладлары. +Винитар атакайдан моны көтмәгән иде, ул аны Атилла хан үзе җәзалар дип уйлаган иде, ә хәйләкәр гун барысын да атакаена тапшырган. Бож кенәзне ул Византия монахларыннан җәзалаткан булса, Атилла аны Рим җәлладларыннан җәзалатачак. Дөньяда Рим җәлладларыннан да мәкерле җәзалаучыларны табуы кыен, чөнки гасырлар буена баш бирмәгән халыкларны һәм колларны җәзалап яшәгән римлылар адәм баласын җәзалауның мең төрле ысулын беләләр иде. +Хилхәл атакай Винитар корольнең кызарып беткән кулларына, читлектән чыгардай булып елышкан кан сауган йөзенә күз төшереп алды. Ни өчендер Винитар да үз кулларына карады. Шушы кулларны чөй тишеп керсә!.. Аның ни турында уйлаганын аңлаган кебек Хилхәл атакай: +- Синең кул-аякларыңа тимер чөйләр кагарлар, - диде. +Шулай диде дә китеп тә барды. Хилхәл атакайның шул сүзләреннән Винитар корольнең йөрәген шаулап кан саугандай булды, башы әйләнеп китте һәм буш капчык кебек читлек төбенә ишелеп төште. +Аңына килгәндә ул кала читендәге юл кырында итеп күрде үзен. Читлекне халык уратып алган, кар өстендә яңа гына ясаган тәре ята, аның янында җәлладлар урала. Винитар хыялы белән Өрәк алласы алдына төште, кичерүен үтенде. Аның ишеткәне бар иде христиан руханилары сөйләделәр, имеш, ул диндәге кайбер кешеләр үлгәннән соң тереләләр. Гәрчә моңа ышанып җитмәсә дә, үз вакытында христиан диненә түнмәвенә үкенеп куйды. Әйе, христианнар алласы аны яңадан терелтсә, аны, готлар короле Винитарны!.. +Халык һаман җыела, ә Атилла хан юк та юк. Аның каравы җәлладлар ашыктылар. Аны читлектән чыгардылар һәм тәре кырына илтеп салдылар. Баласы-чагасы, олысы-кечесе Римнан килгән җәлладларны уратып алдылар. Ул арада җәлладлар Винитарның тунын, өс киемнәрен, итекләрен салдырдылар, сиңа барыбер дигәндәй, аны тән күлмәгеннән генә калдырдылар. Бүрек-бүрек кар ява башлады. Гадәти бер эшне башкарган кебек җәлладлар Винитарны тәрегә сузып салдылар, кул-аякларын тәрегә бәйләделәр һәм кулаякларына кагарга тимер чөйләр алдылар. Винитар король бернәрсә дә тоймады, ул күргән һәм ул күзәткән гамәлне аның белән кылмыйлар, ниндидер чит кеше белән эш итәләр кебек иде аңа. Инде күзләре дә һични күрми башлады, ә менә җәллад тимер кадакларны кулына алгач, зиһене ачылып киткәндәй булды - ул акырып җибәрде. Ләкин җәллад аңа мыскал да игътибар итмәде, очлы тимер кадакны кулына алды һәм Винитарның аягына куйды. Винитарга аягына кадак кермәс борын авырту килде һәм ул аңын җуйды. Ниндидер бер мизгелдә аның күз алдыннан карурман эчендәге Өрәк алласы узды, Бож кенәзнең кан эчендә яткан уллары... Аңына килде ул тәрене утыртып, күмгәч кенә. Шунда ул яуган кар бөртекләре томанында кара айгырга атланган кешене күргәндәй булды. Ләкин сәер шәүлә-сурәт бер пәйда булды, бер юкка чыкты. Җан тәслим кылыр алдыннан булса кирәк, аның зиһене сафланып киткәндәй булды. Авырту тоймый, җаны күккә аша, аны бәкләр, корольләр уратып алган, ә Атилла хан юк... Ә бит Атилла ханга тугры калган булса, ул да алар арасында буласы кеше иде... Бу уй аның җир йөзеннән киткән мәлнең иң соңгысы булды... +Тәре буйлап кып-кызыл кан акты, кар яву да туктады Халык тарала башлады. +Матәм җирендә берәү дә нотык тотмады, болай да барысы да аңлашыла иде. Беришләрнең күзләрендә яшь иде, хәер, моңа бер дә шаккатасы түгел, адәм баласы өчен кызгану табигый халәт иде. "Тик әллә нигә кызгану хисе бик сирәк кешеләргә генә хас сыйфат", - дип уйлады Хилхәл атакай, йөгәненнән тоткан аты белән янәшә атлаганда. +Басу капкасына җиткәндә күрде Хилхәл атакай, Атилла хан үзенең якын бәкләре, корольләре белән ауга чыгып бара. Хилхәл атакай белә иде, алар, һичшиксез, поши йә булмаса болан сыеры булса да ауларлар, аннары түшкәне тунарлар да ап-ак карга куеп, әйләндерә-әйләндерә кыздырырлар. Моны инде ханның бавырчылары кылыр. Ә король һәм бәкләр пешкән бер кисәкне үткен хәнҗәрләре белән кисеп алып, хәмер артыннан кабып, мәзәкләр сөйли-сөйли сыйланырлар, күңел ачарлар. Ә Атиллага хыянәт иткән Винитар өстендә өер-өер козгыннар, ала каргалар тулганыр. +Ләкин ау-ау белән, икенче көнне үк Атилла яраннары белән бәйгеләр уздырырга керешер, чөнки ул беркайчан да атасы Мәңгүк хан васыятен онытмады, кат-кат исенә төшерде: "Синең төп максатың, углан, Ауропа халкын коллыктан азат итү, бер җайдан ерак канкардәшләрең дә". +VI +"Күп санлы сакчыларны үтеп, без Атилла хан чатырына кердек. Атилла агач эскәмиядә утыра иде. Без түргә үтмәдек, ишек яры калдык, ә төп илчебез Атилла каршына үтеп, аңа сәлам юллады. Һәм ханга император хатын бирде һәм әйтте - император ханга һәм аның гаиләсенә исәнлек-саулык тели, диде. Атилла илчегә әйтте: "Грекларга да мин алар теләгән сәламәтлекне телим". Шуннан соң Атилла Вигиләйгә ачу тотмады, алай да син оятсыз хайван дип әйтте. Ничек оялмыйча минем каршыма килдең, дип үртәлде, чөнки Вигиләй солыхта әйтелгән качкын гуннарны китермәгән иде. Вигиләй бездә бер генә качкын гун-скиф та юк дип акланды, ә тоткыннарны барысын да китердек, диде. Атилла ана: "Мин византиялеләргә ышанмыйм, ялганлаганың өчен мин сине казыкка утыртыр идем, кошлар чукып бетергәнче торыр идең шунда. Ләкин мин моны кылмыйм, чөнки илчелек тәртибен саклыйм", диде. +VI гасырда яшәгән тарихчы Мирдан тарафыннан илче Прыск язмаларыннан күчереп алынган тексттан. +Иртән торып, юынып, Тәңрегә дога кылып һәм аңардан изге көн сорап кергәч, Атилла ашап-эчте дә кулларын баш астына куеп, сәкегә сузылып ятты. Аны бүген Иллак улы язмышы борчый иде. Ул аны иң елгыр егетләре белән Һөнәрия артыннан җибәрде җибәрүен, тик исән-сау әйләнеп кайтырмы углан?.. +Кичә аңа ирештерделәр, Иллак улы кайтыр юлда икән инде, тик Һөнәриясез. Бу хәбәр Атилланы куандырмады. Димәк, углан үз дигәненә ирешә алмаган. Шуңа күрә ханның кәефе юк иде. Ул хәтта баланы йоклатып, кырына килеп яткан яшь хатынга да тартылмады, торып киенде дә сарайга китте. Ул шикләнми иде, улы Иллак исән-имин кайтыр. Тик бит ул теләгән кыз юк, весталка кыз! +Кичке якта арыган-алҗыган килеш, тәхет ягына Иллак углан килеп керде. Исән-сау, гәрчә кәефсез булса да Атилла аны кочагына алды һәм каршына утыртты. +- Йә, сөйлә. Кыз кая, весталка кыз?.. +Углан гаепле кеше сыман бертын дәшми торды, чөнки гун төркиләренә хас батырлык кылмаган, җитмәсә буш кул белән кайткан иде. Йомшаграк табигатьле иде баш угланы, Диңгизид белән Ирнак кебек чәчрәп тормый, ләкин орыш кырында һәрчак егет булды, бернидән дә куркып тормады. Кызлар кебек матур йөзле үзе, шактый буй гәүдәле, бабасы кебек җирән чәчле, бер дә кызларның күзе төшмәслек егет түгел иде... +- Һөнәриягә килен дип әйтергә ярыймы? +Сорау җитди иде, нәкъ Атилла соравы - күзгә карап әйтте. +- Без аның белән өйләнештек, атам, Аквиләй каласында айдан артык аерым бер өйдә яшәдек. Яраттым мин аны, атам. Ләкин император Валентиан безнең кайда яшәгәнебезне белгән дә легионерларын җибәргән. Орыша-орыша качарга туры килде. Егетләрем югалтмадым, барысы да исән-саулар, Һөнәрияне коткара алмадык, үзебез белән алып китә алмадык, атам, атта йөри белми. Аннары легионерлар аның артыннан килгәннәр иде, аны укка алулары бар иде. +Иллак углан торып басты, ике күзе тулы мөлдерәмә яшь иде. Атилла хан ата буларак аны юатырга тиеш иде, ләкин юатмады. +- Берничә көн ял ит. Аннан күз күрер, углан, - диде. +- Аны Римга алып киткәннәр, атам. Миңа юлда ук ирештерделәр инде, легионерлар белән Аэцәй дә килгән диделәр. +- Аэцәй! - дип торып ук басты Атилла хан. - Аэцәй, ул легионерлар белән түгел, миннән алып качкан меңбаш белән килгәндер әле. Беләсеңме ни өчен, углан?.. Белмисең. Валентианга ярарга тырыша ул. Менә нәрсә, углан, бар, ял ит. Һәм бер атнадан минем каршыма кил. Мин сине елгыр гуннарым белән Римга җибәрәм. Кыз урларга. Римга бар, кәләшең тап һәм илебезгә алып кайт. Шул булыр сиңа минем йөгем, углан. +- Рәхмәт атам. +- Рәхмәтне кәләшең алып кайткач әйтерсең. Римда син ялгыз булмассың. Анда сине Улда көтә, ярдәм итәр. Ә син кәләшеңне тап та илгә алып кайт. Улдага әйт, илгә кайтсын, ул миңа монда кирәк. Атаң тиңе булмаган яуга җыена. +Иллак тураебрак басты, атасына карады, яшьле күзләрен җиң очы белән сөртеп алды. +- Яхшы, атам, мин барысын да син кушканча эшләрмен. +- Ял ит, озын юлга хәзерлән, углан. +Атилла угланны ишеккә кадәр озата килде. Ышанып җитми иде ул Иллак угланның илгә әйләнеп кайтуына, ләкин шайтан өметсез, диләр бит, алай да өмет итә иде. Углан Һөнәрияне илгә алып кайта алган хәлдә, ул Валентиан императорның гына түгел, Аэцәйнең дә борынына чиртәчәк иде. Ә сизә-тоя иде Атилла Аэцәй белән алар очрашачаклар әле, очрашачаклар... Тик кай тарафларда, нинди шартларда? +Кич якта яшь хатыны Элиана өенә кайткач, аңа кинәт кенә авыр булып китте, башы әйләнде, күңеле болганды, күз аллары караңгыланды. Элиана хатын тиз генә табибны чакыртты, грек табибы ханның беләгеннән канын агызды, шуннан соң гына бераз тынычлангандай булды Атилла һәм бик тиз йокыга китте. +Китәр алдыннан табиб Элиана хатынга әйтте: +- Сак бул, матрона, ханга бертөрле дә әче эчемлек ярамый, эчәсе килсә чишмә суы гына бирегез, - диде. +...Атилла таң аткандарак кына уянып китте, һәм бик озак уйланып ятты. +Әйе, озын юл үтте ул, бик озын хәтта. Идел-Урал буйларыннан килеп, Днепрны кичеп, Дунайга җитеп менә дигән кала күтәртте. Бу гамәле Ауропа түрәләренә ошамады, чөнки мәңгелек империягә яный башлады. Ябык арбаларда көнчыгыш Ауропадан көнбатыш Ауропага җиткән гуннарны империя танырга теләмәде, кабул итмәскә тырыша. Империя түрәләре аңа карата барлык этлекләрне дә эшләделәр бугай инде. Ни өчен соң әле аңа кисәк кенә начар булып китте?.. Кичә кич белән кайтырга торганда гына ниндидер сурәт күтәреп Хилхәл атакай килеп керде. Рим императоры Валентиан аңа ханны мыскыл иткән сурәт ясатып җибәргән иде. Әнә шул сурәт Хилхәл атакай кулына килеп кергән, ә атакай аны сарайга алып килгән иде. Рәсемгә карауга ук сизде Атилла, яшь император аннан көлгән. Сурәт болайрак ясалган иде: Атилла ханның башы түмәрдә ята, ә император кулында айбалта. Ул гынамы, император Валентиан Атилла ханның башына басарга дип бер аягын күтәрә төшкән... Әллә нигә әнә шунда начар булып китте аңа. Юкса рәсем генә бит инде. Ләкин икенче мәлдә инде ул үзалдына елмаеп куйды һәм Хилхәл атакайга: +- Сурәт ясаучылар тап, артыгы белән түлә һәм минем урыныма император Валентианны куеп, айбалтаны миңа тоттырып сурәт ясат та Римга җибәр, - диде. +- Булыр, эшләрбез моны, Атилла хан, - диде Хилхәл атакай. +* * * +Актар төмәнбашның иң елгырларыннан җыелган мең сугышчысын Иллак җитәкчелегендә Римга озаткач кына Атилла хан тынычлана төште. Чөнки аңа ирештерделәр - Һөнәриягә өмет итеп, Римга таба гепидлар короле Атакыр да юнәлгән икән. Бу хәбәрне ирештергән кешегә Атилла хәтта җавап та биреп тормады. Бер уйлаганда Иллакның кызны алып кайтуына ышана иде ул. Һәрхәлдә асыл егетләре белән Иллак углан Атакырга гына бирешмәс, үз дигәненә ирешер. Хак, Атилла Иллак улы өчен горурлана алмый - өйләнгәннән соң Аквиләй каласында кәләше белән ятса да, хатыны булып киткән Һөнәрияне илгә алып кайта алмады. Ахыр килеп, бу ике батыр арасына Аэцәйнең килеп кушылуы бар иде. +Тагын Аэцәй! Ә бит ошбу ике йөзле кеше гуннарда тәрбияләнде, гун картларыннан орышырга өйрәнде, гун телендә сөйләште. Аэцәй исеме теленә килүгә, Атилла, торып, арлы-бирле йөри башлады. Сатлык җан Аэцәйнең гуннарның кан дошманы булган Теодорих король белән аркадаш булып китүе бар иде. +Димәк, тагын орыш. Һәм бусы инде соңгысы булыр кебек. Йә Атилла башына җитәләр, йә Атилла империя башына җитә. Тегеләй булганда да, болай булганда да ул тиз генә баш бирешмәс. Ә бит Аэцәй, эт җан, Таңчулпанны куган иде, тота алмады, соңыннан Хилхәл атакайның кызын куды. Куды, тотты һәм кызны үзе белән алып китте. Римда яшь хатынны чукындырганнар һәм, хак булса, яшь хатын үтә диндар христианка булып киткән икән. +Уйлар, уйлар... Атилла ханга яшь хатынның өе генә кысан була башлады, ул иңбашына кеш тиресеннән тегелгән җиңелчә тунны салды да салкынча һавага чыкты. Аяк астында чатнап боз ватыла, Винитар корольне җәзалаганда төшкән кар күптән инде эреп беткән, шуннан соң берара җылытып алган иде, тагын суытты. Идел буйларында кышлар кырысрак, усалрак була. Әле анда, әле монда этләр өреп ала. Каланы агач койма белән уратып алсалар да бу дивар гына бер дә дошманнан сакларлык түгел иде. Ләкин Атилла ханның максаты дошманнардан саклану түгел, аларга һөҗүм итү иде. Койма агачтан гына булса да калага зур кәрвансарай төзетте Атилла. Бу хәлдә бигрәк тә Хилхәл атакай тырышлык күрсәтте. Атиллага ул: "Сәүдә халыкларны гына аралаштырмый, илне дә баета", - диде. Халык та күчмәлекне оныта башлады, кала тирәләренә авыл-авыл утырып, утрак көн күрүгә күчтеләр. +Күк йөзен каплаган болытлар ертылып киткәндә елга буйлап еракка-еракка сузылган дала-калкулыклар, төбәктөбәк урман-куаклар караланып күренеп ала. Хилхәл атакай әйтмешли, дөньядагы бар җан иясен ашатучы, яшәтүче Җир-Ана. Адәм баласын тудырган Җир-Ана. Баласы аны рәнҗетсә дә, кичерә, гафу итә торган Җир-Ана. Тәңре аны һәрчак савыктырып, күзәтеп, кулыннан килгән кадәр нурлар коя, шифалы яңгырлар яудыра, бөтен тереклек иясенә җим бирә. Атилла ханның аксакаллары Идел буйларында гомер иткәнгәме, бирегә күчеп килгәч тә тигез далалы төбәкне сайладылар. Атилла ханга: "Илебез шул төбәк булыр", - диделәр. Атилла хан алар белән килеште. "Без монда ыстан гына туктап калмабыз, римлылар кебек зур-зур калалар да күтәрербез, аксакаллар", - диде. Һәм ул каланы күтәрделәр дә. +Соңрак Атиллага әйттеләр. Борын-борын заманнарда биредә франклар яшәгәннәр. Соңрак римлылар аларны бу җирләрдән куып җибәрәләр, ә кулга төшергәннәрен коллар итәләр. Император франклардан бушаган җирләргә Рим патрицийларын күчереп утырталар. Патрицийлар франкларның җирләрен үзләштерәләр һәм шунда төпләнеп калалар. Ниһаять, бу төбәк гуннар кулында. Гуннар франкларның күбесен патрицийлардан азат иттеләр һәм үзләренә куштылар, ә күпләренә җирләрен кайтарып бирделәр. Франкларның берише: "Гуннар безне коллыктан азат итүчеләр", - дип кабул итсәләр, берише империя мәнфәгатьләрең якларга керештеләр. Гуннарга кушылып, гаскәриләр булып киткән франклар гун кызларына өйләнделәр, кала-авылларга күчеп киттеләр. Төрле шымчылары аша белеп тора иде Атилла - империядә тәртип китеп бара - империя ялланган гаскәриләр белән сугышуга күчте. Гасырлар буена сугыш аллалары Марска табынган римлылар бик тиз аллаларын алыштырдылар, үзләре кол сурәтендә тоткан яһүдләрнең диннәрен кабул итеп, чиркәүләр күтәрә башладылар. Атиллага да христиан диненә күчәргә дип котыртучылар килгәләде, әмма Атилла бабалары алты мең еллар буена табынган Тәңре диненә тугры калды. +Көнчыгыш Рим - Византия исә - үзе бер юл сайлады - колбиләүчелектән баш тартты, колоннар төзеде, ягъни алпавытлар кул астында ялланып эшләүче батраклар хезмәтеннән файдалана башлады, һәрхәлдә Византиядән Гунстанга килгән илчеләр Атилла ханны шулай дип ышандырырга тырыштылар. Атилла аларга ышанды да, ышанмады да, чөнки колбиләүчелек римлыларга гына түгел, грекларга да хас сыйфат иде. +Атилла төн урталарында гына өйгә керде һәм иңенә салган тунны ишек кырындагы урындыкка ташлады да сәкегә таба атлады. Яшь хатын Элиана улын йоклатып, аның кырына - сәкегә килеп яткан иде. Атилла хан кеш тиресеннән тегелгән юрганның сак кына бер кырын ачты һәм кайнарланып йоклаган хатынның куенына елышты. Әллә чынлап та йоклап, әллә юри кыланып, татлы итеп ыңгырашып алган хатын ир-канатның салкынча куенына кереп сеңде. +Ни өчендер, үзе дә белмәде ни өчен, кайнар сулышы белән күкрәген җылыткан хатынның тылсымлы тәнен тоеп: "Нигә сиңа Рим, нигә сиңа Византия? Нигә алар сиңа, куеныңда татлы гүзәл зат булганда", - дип уйлап куйды. +VII +Прискның җиңелчә генә башы әйләнде, зиһене чуалды. Гашыйк булуның ни икәнен белә иде инде ул. Әйе, ул гашыйк. Ләкин Феодорага түгел, ә варварлар ханы кызына. Исемен дә ялгышмый әйтә хәзер - Таңчулпан. Һәрхәлдә бераз ят тоелса да матур яңгырый. +- Матур исем. Мәхәббәт мифологиясеннән киләдер инде. +- Кыз үзе дә мәхәббәт алласыннан ким түгел. Афродитадан дим. +- Идекәй дус, бүген минем йә баш югала, йә мин ул җәйран кызны тотам. +- Тотасын дидем ич инде мин сиңа. Син тырышып йөгерсәңме?! Әнә, бар, сине чакыралар. Насыйбын янына барып бас. Бар, бар... +Приск кыяр-кыймас кына кыз янәшәсенә килеп басты, кыз аңа карап алды да сәер итеп елмайды. "Көлә, көлә, куып тотуыма шикләнә", - дип уйлады Приск чынлап та курка калып. +Ул арада бер гун килеп, кызны егерме адым алгарак алып китте. Һәм шул чак каты итеп чыбыркы шартлаттылар. Приск үзе дә сизмәстән җан фәрманга кызны куа китте. Ләкин кыз ерак иде әле. Ул саллырак адымнар белән куа башлады. Кызга шактый якынайды. Әмма кыз тагын да катырак йөгереп китте, Приск аяк буыннарында зеңләү тойды, хәтта эчен кату ала башлаган кебек тоелды. Ләкин кызны күздән яздырмады. Юк, ул аны тотарга тиеш, сулышына кабып егылып үлсә үләр, ул аны тотар. Тотарга тиеш! Тотарга!.. Чынлап та, җитә башлады бит, чәч толымнары җилферди, тәңкәләре зеңли, шул яктан ниндидер тәмле хуш ис килә кебек. Әллә шуңа, әллә бербер башка нәрсә аңа көч бирде, ул кызны куып җитте һәм беләгеннән эләктереп алды. Моңы ышану кыен иде, ләкин ул аны тотты! +- Та-аң-чул-пан! Мин сине тот-тым!.. +Ул аны кулыннан алды һәм кулыннан алып, кузгалган җиргә таба китте. Барган җайда әйтте: "Мин сине яратам, яратам, Таңчулпан", - диде. +- Мин дә сине яраттым, Приск, - диде кыз саф грек телендә. Менә шул сүзе белән кыз аны тәмам әсир итте бугай. Калганы төштә кебек кенә булды. Алар шулай кулгакул тотынышып. Күркәм хатын янына килделәр, Күркәм хатын аларның чәчен-чәчкә бәйләгәндәй итте һәм икесенә ике атның йөгән тезгенен тоттырды. Приск янына Идекәй килде. +- Хәзер далага чабасыз. Анда барысы да әзер, киез өй утыртылган, Таңчулпан барысын да белә. Кыю бул, - диде. +Таңчулпан ат менгән иде инде, кузгалып маташа иде, халык шау-гөр килә, әнә шунда ул кузгалып китте. Бик тиз кызны куып җитте һәм ат башлары тигезләшкәч, берберсенә кул суздылар. Икесенең дә күзләреннән чаткылар коела кебек иде. +VIII +Таңчулпан уянды һәм тыныч кына ята бирде. Юк, ул әле уянмаган, чөнки тирә-юньдәге шау-шуны ишетмәде, ул җаны да уянуын көтте. Ә җаны аның яңа уянып кына килә иде. Җаны уянуга, колагына ят тавышлар ишетелә башлады. Кисәк бөтен күңеле-тәне белән тойды ул: аның кырында җан сөйгәне вә ир-канаты Приск ята. Ирен уятасы килмәде. Төнге назланудан соң исереп-исәңгерәп йокыга киткән ирнең тыныч йокысын бүлдерүдән курыкты. Таңчулпанның инде җаны уянган, җаны җанкисәгенә тартыла, кулы белән булса да ир-канатына сузыласы иде дә, әллә нигә тыелып торды, кыймады. Таңчулпан туган илендә чакта еш кына әнисе куенында шулай кымшанмый ятар иде. Тып-тын гына. Әй, рәхәт иде дә шулай кымшанмый гына әнисе куенында ятулары. Җылы, рәхәт, тыныч, татлы хәтта кымшанмый әни кочагында яту. Хәзер дә шундый хис кичерә ул. Кымшанса, чак кына кыймылдаса, күңеле тулы мөлдерәп торган хистойгысы чайпалып китәр, түгелер, юкка чыгар кебек иде. Шуңа күрә кат-кат ир-канатына үрелергә итсә дә, янә-янә тыелды, базмады, бары тик йөгәнсез уй-хисләренә генә ирек бирде. Уй-хисләре исә Константинопольгә күчеп килгәннән бирле бары тик хатирә-истәлекләрдән генә тора иде. Чөнки күңеле әле булса бу хәлгә ышанып җитми иде. Бик тә борчулы иде илдән киткәндә Таңчулпан. Китәр алдыннан ул әтисе янына керде, аңа биргән бирнә-бүләкләре өчен рәхмәт әйтте һәм үзен соңгы көннәрдә борчыган сорауны бирде. Сорау гына түгел, сораулар һәм алар Таңчулпан өчен гадәти генә сораулар түгел иде. +"Аның исемен алыштырырлармы? Алыштырсалар, ул нишләргә тиеш? Ире Приск динен кабул итә аламы ул анда? Барысыннан да баш тартканда ары таба яши аламы ул анда? Аннары барысы да аның ризалыгы белән кылынырмы?.. Берсе белән дә риза булмаганда ул нишләргә тиеш булачак?!" +Шушы сорауларны биргәндә атасы Атилла хан аңа чак кына сөеп, кинаяле елмая-көлемсерәп карап торды. Киң кашларын җыермады, күренеп тора: ата кеше яраткан кызыннан һәм читкә китәргә җыенган кызыннан шуңа охшаш сорауларны көткән иде һәм хәтта кызына ни әйтәсен дә уйлап куйган иде булса кирәк. +- Ир - баш, хатын - муен, кызым. Ул ни әйтә шуны кыл. Әмма Тәңредән чыгуыңны онытма. Һәр диндә дә Тәңре бар. Христианнар безнең Тәңрене Гайсә пәйгамбәрнең атасы итеп кабул иттеләр, һәм бик хаклы рәвештә. Тәңре ул - бер һәм мәңгелек - Күк-Кояштыр. Ул гынамы, Тәңре ак төркиләрнең мәңгелек Алласы. Үз заманында Тәңре Гайсә пәйгамбәрне җиргә иңдерә - рәнҗетелгәннәргә ярдәм итәргә куша. Ләкин аны яһүдләрнең раввалары коткысы белән римлылар җәзалыйлар. Аннары Аллаһы аны күккә ала. +- Саташу ич бу, атам, бары тик саташу! Бит христианнар бер Тәңре улы Гайсә пәйгамбәрне өч йөздә күрәләр. Адәм баласы өч йөзле булмаган кебек Хода да өч йөзле була алмыйдыр дип уйлыйм мин. Ата, угыл, рух бер калебкә сыйса да, бер зат була алмый, минемчә. +- Торып тор әле, кызым, бер христианнарда гына түгел, бар халыкларда да һәр кияүгә чыккан хатын ир-канатының динен кабул итәргә тиеш. Ахыр чиктә аңа соңыннан бик яман булуы бар, аны берәү дә аңламас, аңардан барысы да читләшерләр, аны ят итәрләр. Хәтта имансыз дип рәнҗетүгә күчәрләр. Син, кызым, кайда гына яшәсәң дә, нинди динне генә кабул итсәң дә имансызлардан курык, ягъни денсез вә динсезләрдән. Шул ук вакытта кул кушырып, кем дә булса сиңа ярдәмгә килер дип көтеп тә ятма, барысын да үзең хәл ит, үзең чарасын күр. Нинди генә дин булмасын, империя сәясәте белән бәйләнмәгән булса, ул дингә ышанырга була, кызым... +Сөйләшүләре әнә шулайрак тәмамланды, әмма Таңчулпанга барыбер тынычлану килмәде. Тынычлану дигән нәрсә Константинопольгә күчеп килгәч тә килмәде аңа. Атасы җитәкләгән һәм Ауропага алып килгән гуннар Тәңрегә инаналар. Гунстанга барысы да аңлаешлы иде - Тәңре ул - тормыш үзе, кояш чыга, көн туа, кояш байый, кич була, төн килә, тан ата һәм янә көн туа. Җиле-яңгыры да, яңгыры-кары да, салкыны-җылысы да - кышы, язы, җәе, көзе дә - барысы да кояштан, димәк, Тәңредән. Шуңа карамастан, атасы яулаган халыкларның берсен дә хәтта Тәңре диненә түндермәде. Кул астына кергән халыклар үз диннәрендә калдылар, атасы һәр халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын саклады. Атасы гомумән диннәргә битараф иде. Аскы готлар килеп кушылгач кына аларга Тәңре динен тәкъдим итеп карады, әмма Ардарих йөзендәге король баш тартты. Шуңа карамастан, атасы аларга нинди дә булса шарт куймады. Ә менә Константинопольдә аңа әллә ниткән шартлар куячаклар. Тик моңа әзерме ул? Әзер түгел, түгел!.. +Моннан шактый еллар элек, әле Таңчулпан дөньяда булмаган чакта, атасы җитәкчелегендәге гуннар Дунай елгасын кичеп, үзләренә болынлы - тугайлы тигез урын сайлап, кала күтәрәләр һәм бу төбәк безнең яңа илебез булыр, диләр. Каланы күтәрергә Римнан һәм Византиядән осталар китерәләр, аларга ияреп христиан динен кабул итүдән баш тарткан каһиннар атасы кырына килеп ояладылар. Яратып бетермәде Таңчулпан каһиннарны. Бер-бер нәрсә булдымы, терлек суйдыртып, малның тәненә карап юрарга керешәләр. Атасы каһиннарның юравына колак сала идеме, юкмы, әмма исәеп килгән Таңчулпан әле булса хәтерли, юраучы каһиннарга елмая төшебрәк карап торыр иде. Әнә шул юрау корбанына еш кына аркадаш корольләр дә килгәләрләр иде. Шунда яңа унөч яшенә аяк баскан Таңчулпанны бер король улына кәләшкә сораган иде. Бик тә сәер тоелган ул вакытта бу хәл. Әтисе исә корольгә бер сүз дә әйтмәде, бары тик кулын сораган корольнең улына күз генә төшереп алды. Ошамады ханга егет. Ошамады да - бетте. Атасына ошамаган егет Таңчулпанга ошый буламы?! +Ошамаса да атасы әллә чын-чынлап, әллә уенга алып, Таңчулпанны егеттән кудыртты. Ләкин тоттыра буламы ул егеткә Таңчулпан, йөгермәде ул, гүя очты һәм атылган укка барып ябышты. Ары таба егетнең кызны куарга хакы юк иде. Һәй гарьләнгән иде дә соң шунда егет. Исеме дә хәтерендә егетнең - Даһкар. Егет гарьләнде гарьләнергә, әмма соңыннан Таңчулпан янына килеп: "Кызыкай, мин сине кайчан да булса барыбер тотачакмын", - диде. Таңчулпан аның юан гәүдәсенә, ишелеп төшкән икенче иягенә карады да чак кына көлеп җибәрмәде, чөнки ул бу егеттән тоттырмавына ышана иде. "Тоттырсам тотарсың", - диде бугай ул аңа. Әллә шуңа ачуы чыгып, әллә үтә үҗәт булды егет, аны һәр елны куды диярлек. Ләкин Таңчулпан исәйгән, буй алган, тәмам җәйранга әверелгән иде. Аны берәүнең дә тота алмавына ул ышана иде, ә менә Прискка тоттырды. Әллә кай ягы белән ошады аңа Византия илчесе. Әй, оныткан икән әле. Аны Аспар атлы бер егет тә куды. Егет Византия императорында хезмәттә икән, Гунстанга тиешле ясакны китергән һәм шунда Кызкуыш туен күреп, тәмам күзе кызган. Имеш, ул да кемне булса да куа. Әйтик, хан кызын Хәтерендә, атасы аңа гуннарның йоласын аңлатып бирде, кызны тота алганда гына кыз аныкы булачак. Шактый елгыр иде егет, үз көченә нык ышанды булса кирәк. Куды Таңчулпанны Куды, әмма Таңчулпан тоттыра буламы? Юк, башкалар кебек Аспар гарьләнмәде, ә килде дә Таңчулпанның кулын кысты. Янәсе, мактыйм. +Ә Приск куды да тотты. +Приск! +Кем син? Галим, тарихчы, язучы, әллә соң илче генәме?.. Бер сүз белән, син император киңәшчесе һәм китапханәчесе. Яшең шактый, ләкин мин синең яшеңне күрмәдем, мин синең миңа гашыйк булган күзләреңне күрдем. Күрдем дә үзем дә гашыйк булдым. Мин сине бүген дә яратып туйганым юк, Византиягә күчеп килгәч тә. Бераз шиккә калыбрак килсәм дә, күрдем, төшендем, бер дә куркасы юк икән, монда да шундый ук кешеләр. Тик тоткан сәясәтләре, дөньяга карашлары гына үзгә, әйе, шактый нык үзгә. Ахыр чиктә, аны сакларга атасы бер мең атлы гаскәри җибәрде. Алар саклый аның тынычлыгын, бер җайдан Прискның йорткаралтыларын да. +Приск! +Уяумы син, бәгырь? Уянган булсаң, ни уйлап ятасың? Син миңа кичә ипподромны күрсәттең, аннары император сараена алып кердең. Император белән таныштырдың. Императорың миңа начар кеше кебек тоелмады. Аннары без синең вилла-утарыңа кайттык. Авыру анаң мине теләртеләмәс кенә кабул итте. Күрдем ич мин, сукыр түгел, син дә бераз уңайсызлана калдың. Чөнки синең анаң Атилла хан кызына өйләнүең ошатмады һәм хәтта ышанмады, мине кыз бала итеп кабул итте. Ә син аңа минем хатыным, дидең. Әниеңнең күзләре шарланды: тәмам исе-акылы китте. Әйе ничек инде аның бердәнбер улы ниндидер кыргый Атилла хан кызына өйләнсен ди?! Аннары мәҗүси ич бу бала, димәк, никахсыз, мәҗүсиләрчә өйләнгәнсең. Бу инде христиан кешегә гөнаһ. Никах укыту өчен башта бу кыргый баланы чукындырырга туры килер. Чукынса әле, чукындырсалар. Хан кызы ләбаса! Кырыгынчы дистәгә аяк баскан улы Прискны күптән өйләндерәсе килә иде ананың, бай бер грек кызына. Ә син, улыкаем, далада туган кыргый затны алып кайткансың, җитмәсә җәйран кебек юка, чандыр үзе. Сайлаган затың үтә гүзәл булса да, грекча сөйләшсә дә, балакай, башта анаңнан рөхсәт алыр идең. Хатынын матур, чибәр, зифа, әмма өйләнүең миңа ошамады, балакай, ошамады. +Шул чак, капкаларны ачтылар һәм утар ишегалдына мең атлы гаскәри килеп керде. Әнә шунда ана кеше әкрен генә бер якка ава башлады. Приск аны эләктереп алды һәм күтәреп өйгә кертте, ятагына салды, су китерде. +- Балакаем, - диде күзләрен ачкан ана. - Нигә сиңа бу гаскәриләр? +- Киленең сакларга, - диде ни әйтергә белми аптыраудан Приск. +- Нинди килен? +- Таңчулпанны. +Ары таба сөйләшүне артык күрде бугай, ана кеше, стенага таба әйләнеп ятты һәм дәшмәс булды. +Әмма Прискның әнисе тора-бара барысы белән дә килеште тагын. Тик гомере генә кыска булды. Әллә улы кыргый Атилла хан кызына өйләнгәнгә, әллә чынлап та тәкъдире җитеп, тыныч кына үз ягында вафат булды. Приск әнисен чын христианнарча җиренә җиткереп җирләде һәм җиң сызганып үз эшенә кереште. Анасының кинәт булган вафаты турында ул Таңчулпан янында гомумән сүз кузгатмады. Чөнки әнисе яшисен яшәгән, ашыйсын ашаган иде инде. Ә Аллаһы берәүгә дә ике гомер бирмәгән, диде аңа ир-канаты әнисен җирләп кайткач, анда да Таңчулпанга түгел, башка берәүгә әйткән кебек кенә. +Таңчулпан күз карашы белән генә йокы бүлмәсенә күз йөртеп чыкты. Өй түшәмнәрен агачтан, әмма өй диварлары тигез кырлы кирпечтән өелгән иде. Бүлмәнең көнчыгыш ягында зур гына тәрәзә. Тәрәзәгә өрфә кебек кенә юка фарсы тукымасыннан пәрдә эленгән. Пәрдә тукымасында җилкәсе аша салган таякка капчык аскан көтүче бара, аның кырында икеме-өчме сарык. Әлбәттә инде бу Элиана сөйләгән Гайсә пәйгамбәр. Христианнар аны башта көтүче йөзендә күргәннәр бугай. Ятак каршында зур гына көзге. Ятак киң, иркен, телисен - тәгәрәп йөр. Тик менә юрганнары башка - шома табгач ефәгеннән, әллә йон, әллә мамык салып сырган, аннары юрганда җофар тиресеннән килгән хуш ис тә юк. Килә-килүгә Таңчулпан җофар тиресеннән тегелгән юрганын ябынмакчы иткән иде, әмма асрау хатын пөхтә итеп җыйган юрганны күреп, бу уеннан кире кайтты. Аннары Приск юрганны ачып, Таңчулпанны үзе үк ятакка дәшкән иде. Юк, ул аны ятакка күтәреп салмады, ап-ак ефәк тышлы мендәрне дә баш очына ташламады, ул аңа бары тик ике кешелек оҗмахка керергә ишарә ясады. Юк, нидер әйтте әйдә, Таңчулпан, мәхәббәт оясына, диде. Таңчулпан аның җаны-тәне белән ятакка чакыруын һәм күз карашы белән үк назлый башлавын тойды һәм ялт итеп кенә юрган астына керде һәм башыннан кала юрганга бөркәнде. Ул да түгел Приск аны юрган астыннан эзли башлады. Чыр-чу килделәр, бер-берсеннән качышлы уйнауга кайтып калды, ахыр берберсен таптылар, кочаклаштылар да йөрәк тибешләрен, кайнар сулышларын тоеп, тынып калдылар. Йөрәкләре генә сөйләште бугай. Бу уен Таңчулпанга шул чиккә җитеп ошады ки, кат-кат кабатлыйсы килде. Ләкин ир-канаты аны эләктереп алган иде инде - җибәрмәде, назлый-сөя башлады. Таңчулпан исә аның кочагыңа иңүгә, тагын ни булыр дип сулышын алырга да куркып, тынып калды. Ләкин бу чын курку түгел иде, бу илаһи бер якынлык кылуга юнәлгән тансыклау мәленә җавап көтү генә иде. +Тансык иде Таңчулпанга иренең назлавы. Сөюназланудан ул кайчак чарасыз калгалады, әле күккә ашты, әле инде ни кылыйм тагын дип, татлы итеп ыңгырашып алды. Әнә шунда мифик сагыштан туган мәхәббәт ялкыны аны иренә таба кузгатты - ул ир-канатына кулын сузды. Әмма ул аңа кагылырга да өлгермәде, Приск аның кулыннан эләктереп, кочагына иңдерде. Бу хәл шул хәтле тиз булды ки, хыял хиссиятенә төренеп яткан Таңчулпан, бөтен тәне-җаны белән эреп киткәндәй тойды үзен. +- Син йокламыйсың икән ич, Чулпаным! +- Мин синең уянганыңны көтеп яттым, - диде Таңчулпан, аның кайнар сулышын тәнендә тоеп. +- Мин күптән уяу инде, күгәрченкәй, нишләп бу һаман гөрләми дип кенә ятуым иде. +- Торабызмы? +- Ә син миңа кичтән ни әйттең? Исеңә төшеримме әллә? Сине кымтырыклый башлагач, йоклыйк инде, бәгырь, иртәнгә калдырыйк димәдеңме?.. +- Син мине дөрес аңламагансың, бәгырь. Мин сиңа алай дип әйтмәдем, иртәнге аш татлырак була дидем, иртәнгә калдырыйк дидем. +- Чынлап та иртәнге аш татлырак микән, без аны хәзер сынап карыйбыз, күгәрченкәй... +Әйе, ул аңа ияреп үз теләге белән чит-ят калага килде. Кем дә аны көчләп Прискка биреп җибәрмәде. Атасы аңа бер тапкыр әйткән иде, кайчандыр ул да Римда булган, азмаз укыган да хәтта. Ләкин ул аннан качкан, ошамаган аңа империя тәртипләре. Хак, Рим, Константинополь калалары мәшһүрлекләре белән аны да тартып тордылар. Ләкин Прискны очратканга кадәр ул һич тә ошбу олы калада яшәрмен дип уйламаган иде. Бу аның язмышыдыр, күрәсең. Приск назлаганнан соң тын гына яткан Таңчулпан әнә шуларның барысын да янә бер тапкыр күңеле аша уздырды. Үзе теләп кылган гамәленә ул ышанды да, ышанмады да. Ә бит бер тапкыр гына икеләнмәде, йөз тапкырдыр, мөгаен. Әмма йөрәген Приск яулаган иде инде, үзе белән һични кыла алмады. Шулай да Прискны бик яратса да йөрәге нидер тоя, күңеле нидер сизенә, аңа биредә җиңел булмаячак. Аннары соңгы көннәрдә тик торганда каласы һәм даласы төшенә керә башлады. Хәтта кырында Приск ятканда да ул туган яклары турындагы уйлардан арына алмады. Бер тапкыр хәтта кыеп, шул хакта Прискка да әйтергә теләгән иде, әмма әллә нигә тыелып калды, ир-канатын кыен хәлгә куярмын дип курыкты. Ул инде бу юксынуның ни икәнен аңлаган иде - аңа туган даласы җитми, су буйлары, атлар кешнәве, тагын әллә ниләр шунда, бигрәк тә алмачуар аты. Ул аңа исеме белән генә дәшәр иде - Кашкам, һәй, чабып та күрсәтер иде алмачуары, бәйгеләрдә еш кына асыл егетләрне узып, кыз башы белән иң алдан килер иде. Атта чабуның чын тәмен ат бәйгеләрендә катнашкан кеше генә беләдер, мөгаен - атта чапканда җан рәхәте кыла кеше, бигрәк тә далада кош итеп сизә башлый үзен, канат үскәндәй хис итә. Присккамы моны аңларга. Бу хакта Таңчулпан, әлбәттә, Прискка әйтә алмады. Чөнки ул аны барыбер аңламас иде. Аны аңласалар ат өстендә туып, ат өстендә үлгән дала халыклары гына аңларлар кебек. Гуннар исә тәпи йөрер-йөрмәс ат менәләр, ни гаҗәп, ир балалар да, кыз балалар да. Бәлки шуның өчендер гуннарда ир белән хатын-кызны аера торган зат юктыр. Ир дә - ул, хатын-кыз да - ул. +Көн Таңчулпан теләгән шөгыльдән башланды. Назсөюдән сүрелеп җитмәгән килеш тора-торуга күлгә төшеп, коенып менде. Күлдән чыккач каравыш кыз ана халат китерде. Таңчулпан каравыш кыз китергән кызыл халатны иңенә салып кергәндә Приск табында аны көтеп утыра иде инде. +- Тизрәк йөр, хан кызы, мин ашыгам, - диде ире һәм табактагы кызыл алманы алып капты. +Танчулпан ирнең сүзләренә гелән игътибар итмәгәндәй тиз-тиз өстен алыштырды да табын янына килеп утырды. Күз ташлауга ук күрде ул - ире кинәт кенә җитдиләнеп киткән иде. +- Көн матур бүген, аяз, кояш, - диде Таңчулпан. - Су да Җылы сыман, рәхәт. Судан чыккач кына бераз салкынча булып китте. +- Сине чукындыручы атаң император үзе булыр, - диде Приск гадәти бер хәбәр җиткергәндәй, ә үзе әле бер ризыкка үрелде, әле икенчесенә. - Император моны үзе теләде, Чулпаным. +- Син миңа икенче тапкыр инде Чулпаным дип дәшәсең кабат искәрәм, минем исемем Таңчулпан. +- Чукынганнан соң сиңа икенче исем бирерләр, ләкин нинди генә исем бирмәсеннәр, мин сиңа Чулпаным дип дәшәрмен күгәрченем. +- Император миңа нинди исем тәкъдим итте соң? +- Исемне бер император гына түгел, епископ та сайлый Килешерләр, хан кызына начар исем кушмаслар. +Таңчулпан табактагы койкага үрелде, алды, уз савытына салып ашый башлады. Койка кагылган саен калтыранып тора иде. Сиңа яңа исем кушабыз дигәч, нигәдер аның йөрәге койка кебек калтырый башлады. Ир-канаты кинәт кенә аның үтә бер изге булган нәрсәсенә кагылган шикелле тоелды. Рәнҗү тоймады, ә менә кимсенү тойды. Ары таба ул иренә дәшмәде. Күренеп тора, ирнең дә кәефе юк. Таңчулпанына епископ бирәсе исем, күрәсең, ир-канатына да барыбер түгел иде. +- Сезнеңчә Чулпан ничек атала дидең әле? +- Әйттем ич инде - Венера. +- Әйе, Венера бит әле, - диде Таңчулпан битараф бер рәвештә, чөнки аңа Элиана бу хакта илдә чакта ук аңлаткан иде инде. +- Ләкин сиңа ул исемне алырга ярамас, Чулпаным. Сиңа башка исем кушарлар. Ә син минем өчен, кабат әйтәм, һәрчак Чулпаным булып калырсың. +- Ни өчен, нигә алай дисең? +- Венера мәҗүси греклар исеме. Бүгенге греклар гаять диндар халыкка әверелделәр, исемнәрне яһүдләрдән алдылар. Бер сүз белән, борынгы бабалары йөрткән исемнәрне бөтенләй оныттылар. Ярый, анысын куеп торыйк. Мин синең өчен шат, Чулпаным. Үги ана булса да Элиана сине күп нәрсәгә өйрәткән. +- Әйе, Приск, мин аңа рәхмәтле. Ул мине грекча укыйязарга, оста итеп сөйләшергә өйрәтте. Ул гынамы, укыган бер китапка үз фикереңне әйтергә өйрән дип тукыды. Ләкин мин Элианага кадәр Хилхәл атакайдан да белем алган идем, Приск. Хилхәл атакай мина: "Халыкка хезмәт итәргә өйрәнмәгән түрә үз рухына да хезмәт итә алмаячак", - дип кабатлар иде. +- Хилхәл атакай акыллы карт, мин аның белән сөйләштем. Әйе, акыл иясе ул. Һәм мин анда шуны сиздем вә күрдем - ул синең атаңның киңәшчесе генә түгел, рухи атасы да, ягъни мөгаллиме дә булды. +- Хилхәл атакай Тәңрене зурлый, Тәңре юлны Буддадан алган дип бара. +- Бәхәссез, Чулпаным, бер генә дин дә шыр-шәрә урында тумаган Ләкин диннәр турында бәхәсләшүне мәгънәсез шөгыльгә саныйм мин. Динне һәр халык үзенчә кабул итә, үзенчә аңлый, халык кына түгел, һәр кеше дә. Әйткәнемчә, греклар динне "Яһүдләрдән алалар, ләкин динне үзләренең вәзгыятенә, мохитына килештереп язалар. Изге китапларын дим. Борынгы яһүдләр Сөенчесе белән грекларның Яңа Сөенчесе арасында зур аерма. Ни өчен соң греклар үзләренең борынгы бабалары Аллаларына хыянәт итәләр, ә ниндидер үзләренә ят булган дингә табына башлыйлар? Чөнки яһүдләр белән грекларның беренче максатлары - Рим империясе канаты астыннан котылу була, ягъни колбиләүчелектән. Христиан дине исә бу ике халыкны берләштерә, ягъни без барыбыз да Аллаһ колы дигән сәясәтне уздыра. Ягъни бу дөньяда император да, балыкчы да, виноград үстерүче дә, иген игүче дә, арба ясаучы да, көтүче дә - барыбыз да Аллаһ коллары, дигән фәлсәфә уздырыла христиан динендә, дөресрәге Яңа Сөенчедә. Грекларның бердәм булып христиан динен кабул итүләре аларга римлылардан аерылып чыгарга бер сәбәп була. Һәм гасырлар буена колония булып яшәгән халык шушы дин аша азатлыкка ирешә, мөстәкыйльлеккә, Чулпаным. Азатлык исә, мөстәкыйльлек бу дөньяда һәр халык өчен дә бөтенләй үк вак мәсьәлә түгел, ул Хода биргән җирдә ирекле рәвештә яшәү дигән сүз. +- Ләкин бит Византия үзе бик тиз империягә әверелә. +- Аның каравы әнә шул дин аша коллар тотудан ваз кичә, - диде тора башлап Приск. +- Бу чынлап та шулаймы, Приск? +- Шулай ук булмаса да, аяктагы богаулар чишелгән. Византия Рим империясе тәртипләрен беркайчан да кабатламаячак. Колбиләүчелеккә бер синең атаң Атилла хан гына аркан ташларга җыенмый, аңа христиан дине күптән аркан ташлады инде, тик җиренә җиткерә алмый калды. Ләкин миңа бернәрсә ачык, Чулпаным, Ауропа халкы коллык богауларын сала башлады, һәм моңа соңгы ноктаны синең атаң Атилла хан куяр кебек миңа. +- Димәк, Приск җаным, кол булмау өчен христиан динен кабул итәргә кирәк. Шулаймы? +- Шулай, Чулпаным, шулай. Чөнки без синең белән шул иңне кабул иткән илдә яшибез. Әйдә, киенә-киенә сөйләшик әле. Син чукынырсың һәм сиңа берәү дә сүз әйтә алмас. Аннары император кадәр император синең атаң булырга ризалык бирде, үзе... +- Хилхәл атакай әйтер иде: көчле - көчсезгә, белемле - наданга ярдәм иткәндә генә ил һәм халык чәчәк атар дип. +- Минем төп максатым, Чулпаным, кеше күңелен аның аңы аша аңлау һәм аңы аша ана тәэсир итү. Хак, бу дөньяда башын диванага салып йөргән наданнар өчен дә юл бар - мәктәпләп ачу. Һәм һәр кешене уку-белемгә тарту. +- Көчләү файдасыз фал, Приск җаным. +- Чарасыз калганчы, кешене көчләп укыту киләчәк буынның изге максаты булырга тиеш, Чулпаным. +- Мин бит укудан баш тартмыйм, нигә бу сүзләрең минем күзгә карап әйтәсең? Мин бары тик сине аңларга телим, синең дәрәҗәңә ирешү өчен миңа нишләргә кирәк? +- Укырга, укырга, Чулпаным. Мин сиңа империяләр тарихын бирәм, борынгы грекларның фәлсәфә китапларын. Укы. Борынгы бавиллар, мисырлар, Рим, ниһаять, ничекләр коллар исәбенә чәчәк атканнар да, ни өчен көтмәгәндә таралганнар, беришләре хәтта тәмам юкка чыкканнар. Бүген исә гасырлар буена чәчәк аткан Рим империясе таралу алдында тора... +- Син хаклы, Приск җаным, хаклы. Тарихны белмичә, киләчәкне күзаллап булмаячак. Һәр кеше өчен дә кирәк фал бу. Бүгенге көннән мин синең иң тыңчыл шәкертең булачакмын. Китапханәң ачык, керәсе дә, тиешле китапны табасы да укыйсы гына... +- Безгә кузгалырга вакыт. - Приск киенгән иде инде, әкрен генә килде дә, көзге алдында торган Таңчулпанны кочып алды. - Мин кайчак, синен өчен куркып куям, Чулпаным. +- Кемнән? +- Белмим. Үзем дә аңлап җиткермим, әмма курку бар. +- Руханиларданмы, әллә императорның үзеннәнме, Приск җаным? +- Тегеләрдән дә, болардан да. Бигрәк тә хәрам атакай Хрисафәйдән. Мина калса, ул бөтен дөньяга үчле кеше. Шул исәптән, сиңа да, миңа да... Атаң Атилла хан аның уйхыялларын юкка чыгарды, Вигиләйгә биреп җибәргән алтынын алып калды, моның өстенә императорга янады. Хрисафәй атакайны богаулап Гунстанга озатырга кушты, император атаңның бу әмерен, дөресрәге таләбен үтәмәде, Хрисафәйне мин илдән куам дип атана хат язса да, куа алмады, карт шайтан әле булса Константинопольдә. +- Нигә кумаган икән соң? +- Хрисафәйне Феодосийның тутасы Гөлсәрия яклап чыккан диделәр. Йә кузгалдыкмы? Әйдә. +- Бар, залга чык та аз гына диванга утырып тор әле. Мин җыенып җитмәдем. Сабыр ит аз гына. Итәрсеңме?.. +- Итәрмен, - диде Приск һәм залга чыгып, диванга чумды. Чумды да уйга калды. Прискны хәрам атакай Хрисафәй язмышы борчымый иде. Ул Чулпаны турында уйланды. Атилла хан никадәр куәтле булмасын һәм акыл белән эш итмәсен, кызы да болай ук ушлы һәм укырга хирыс булыр дип уйламаган иде. Шунда келт итеп исенә төште. Өйләнер алдыннан тик торганда икеләнә калган иде ул. Юк, икеләнү үк түгел иде шикелле, башта өйләнүне уен итеп кабул итте бугай. Бит ул грек. Кыз туенда катнашу ана кайчандыр булган балачак уенын хәтерләтте. Аннары аңа - христиан динендә булган кешегә бу өйләнү берни дә йөкләми иде. Ходасы каршында ул гөнаһсыз калачак иде, шул исәптән халкы алдында да. Ләкин кызны куып тоткач һәм аның белән даладагы киез йортта атна буена сәер бер оҗмах сыман дөньяда яшәгәч, Приск аңлады - ары таба ул бу кешесез яши алмаячак. Әнә шунда киез өйдә, дала уртасында кисәк кенә барысы да чынга әверелде. Менә хәзер алар бергә яшиләр, ахыр килеп чукынуга кадәр барып җиттеләр. Менә монысы җитдирәк иде инде. Таңчулпанны чукындыру айларга сузылырга мөмкин. Чукыну тәртибен Приск яхшы белә. Чукынучыларның һәммәсен дә анадан тума шәрә калдырып, тәненә зәйтүн мае сөртәләр, ахыр килеп анадан тума шәрә көйгә епископ алдында тезләнәләр һәм атнасына бер мунча кермәгән сакаллы "сабый" аларны тәре белән илаһиландыра. Без, греклар, гуннарны кыргыйлар дип кинәнәбез, үзебез кем соң? Кешеләрне, бигрәк тә хатынкызны чукындыру кагыйдәсе үзе үк кыргыйлык түгелме соң?! Гуннар бу тәртипне һич тә кабул итмәсләр иде. Иллә нишләмәк кирәк, аның Чулпаны да әнә шулай чукынырга тиеш булачак, иң хәтәре, шунсыз ул аның хатыны санында йөри алмый, гәрчә ничәмә айлар инде бергә, бер мендәргә башларын куеп йокласалар да. Бүген алар янә сарайда булырлар, һәм император Таңчулпанны чукындыру көнен билгеләр. Император үзе! Шаккатмалы хәл. Нигә император үзе? Рухани атакай гына җитмәгәнме?.. Ахыр килеп, чукындыручы атакай кем булыр, хәрам атакай Хрисафәйме?.. Йа Хода, шулай булганда Приск нишләргә тиеш соң? Һични эшли алмаячак. Димәк, бер Ходага гына ялварырга туры килә. Ләкин ишетерме аны Хода, ят җирләрдән Грециягә китерелгән яһүдләрдән килгән, әмма йөзен генә түгел, рухын да алыштырган Гайсә пәйгамбәр?.. +Өйдән чыккач та, култыклашып юлда барганда да Приск шул турыда уйланды. Бит гуннар да кеше янында кеше, ак йөзлеләр, хәтта бездән дә аклар, ак тәнлеләр, Приск ялангач Таңчулпанны сөйгән саен әнә шул чынаяктай ак тәннән аерыла алмый интекте. Ә туннарның чәчләре җирән, ак чәчлеләр дә бар, кара чәчлеләр дә, ә бездә күбесе кара чәчле. Тәне һәм чәче ак икән бу халыкның күңеле дә актан ак, пакьтән пакь. Кем боза соң кешене бу дөньяда, кем һәм ни өчен берсен грек, икенчесен гун-гот дип атый? Һәр халыкта да сәләтле балалар була, ә менә римлылар үзләрен дөньядагы бар халыклардан да өстен күрәләр. Рим империясенең таркала башлавы да шуннан булды бугай. Үтә горур, үтә тәкәббер римлылар үзләрен дөнья кендеге итеп күрә башладылар. Ә Ходай бар, Ходай бер. Юк, Ходай аларга янамады, Ходай аларга гуннарны җибәрде. Римлылар үзләрен без бу дөньяга мәңгегә килдек дип уйладылар бугай, коллар исәбенә баюга йөз тоттылар. Тик коллар да Хода балалары икән шул. Әнә шул Ходай балаларында бай яшәгән римлыларга карата көнчелек туды. Моның ахыры яман бетүе бар, бик яман хәтта, әгәр дә мәгәр император Валентиан үз вакытында акылына килмәсә... Император Феодосийга Атилла ханны көнбатыш Римга өстерергә мөмкинлек туды. Тудырды ул мөмкинлекне гап-гади әдип һәм аның киңәшчесе Приск. Ә бу инде сәясәт. Сәясәт исә кешене әллә нинди фаҗигале хәлләргә алып керергә мөмкин. Әнә шул сәясәткә кереп китте бугай Приск. Хода ярлыка күрсен. Җитмәсә әнә шушы сәясәткә сөйгән хатынын алып кереп бара. Чулпаны исә аның йөрәген генә түгел, күңелен дә яулады, дөресрәге яулый бара. Бер уйлаганда, бер Таңчулпанны гына түгел, туннарны да шул сәясәткә алып кереп бара ич. Бу гаять кыю һәм курку белмәс батыр халык үзләренең кибитка дигән япмалы арбаларында, иң гаҗәбе, гаилә һәм бала-чагалары, мал-туарлары белән империянең йөрәгенә дияргә була килеп утырдылар. Готлар "Алла камчысы" дип атаган Таңчулпанның әтисе Атилла хан ике империядән дә ясак салдырып ята. Менә моны аңлавы кыен иде. Ничекләр империя кадәр империя шул хәлгә төште соң?! Нинди кодрәт һәм көч-гайрәт йөртә бу гуннарны? Нинди гадәти булмаган куәткә ия булды икән бу халык?! +Бер сүз белән генә аңлатуы кыен иде. Ярый, анысы да булсын, ди. Үзе. Үзе нишләде? Моңа кадәр хатын-кызга гомумән битараф булган Приск тотты да әнә шул халыкның хан кызына өйләнде. Ә бит хәтта гүзәл мәрхүмә Феодора да аны шул чиккә җитеп чарасыз итә алмаган иде. Аның кырында ул шашкан хисен тыя алды, тыйды, сабыр булырга өйрәнде. Ә монда Атилла хан кызын күрде дә гүя акылдан язды. Хак, ул башта бу кызга өйләнүен сенатор Максимин оештырган сәясәт дип юатырга тырышты үзен. Ләкин юатырга тырышты гына, үзе һични кылмады, киресенчә, туй көнен зарыгып көтеп алды. Хәзер ул әкрен генә инана бара: Таңчулпанында Хода биргән акыл бар - моның өстенә күз алмастай гүзәллек, ошбу кыз балага җан иңдергәндә фәрештәләр аның өстендә канат җилпеп торганнар булса кирәк, юкса бер кешегә бу кадәр зифалыкны, калебсынны каян җыймак кирәк. Калкурак янбашлар, җәйранныкыдай озын аяклар, кара мәрҗән кунгандай тулынкы күкрәкләр, тылсым көченә ия булган чак кына эчкә батып торган кендек... Әнә шуннан Хода иңдерә диләр адәм баласына җанны, вафат булганда шуннан чыгып та китә икән ул җан дигән нәрсә... Әнә шул сылуны назлаганда исерткеч томан эчендә зиһене тулганганда Приск һәрчак күккә ашты. Ә инде күктән төшеп, чалкай яткач: "Күр әле, мондый бәхет тә бар икән бит бу дөньяда, ә ул ничәмә еллар буйдак яшәде, нидер көтте, нидер өмет итте", - дип уйлады. +Сарайга җитәрәк Приск туктады һәм Таңчулпанның ике кулыннан алды да күзләренә карады. Ул чынлап та бәхетле иде бу мәлдә, күргән-белгәннәре көнләшерлек дәрәҗәдә бәхетле. Күрә ич, аның хатынына барысы да игътибар итәләр, карашлары белән озатып калалар. Юк, Прискка түгел, аның сөйгәненә карыйлар. Сарай ишек-капкаларында торучылар да, сарайга оялаган куштаннар да, хезмәтче-караучылары да - барысы да аңа түгел, гүя ул юк иде, ә аның хатынына карыйлар. Әллә сокланып, әллә кызыксынып, бер Ходай белә. Җүләр хатыны белән мактаныр, диләр, хатынына әнә шулай игътибар иткәч, һәммәсе карашы белән озата калгач, Приск борынны чөя төште хәтта, һәм борын астыннан гына үз эченә елмаеп, кинәнеп барды. Сәер хәл, Константинопольгә кайткач, Таңчулпан җырламас булды, алгы санга ни сәбәпледер гүзәллеге, матурлыгы чыкты. Ир картайса да гөнаһ картаймый, диләр, христиан дине кагыйдәсе буенча ул гөнаһ кылды, мәҗүси кызга өйләнде һәм, ни галәмәт, моның өчен мыскал да үкенми, киресенчә, үзен үтә бәхетле тоя. Пропер Тирон бугай, грек язучысы, үзенең китабында руханилар Августин белән Британиядәге Пелагей арасында барган бәхәстә берсе икенчесенә: "Кешелектәге хәзерге диктатлыкны һәм коллыкны чиркәү уйлап тапмады, коллык адәмнең беренче гөнаһыннан ук килә", - дип ышандырырга, коллыкны акларга тырыша. +Ниһаять, алар тәхет каршындагы бүлмәгә керделәр. Ишек сакчысы Прискны таныды һәм тәхет ягына ишекне киереп ачып куйды. +- Рәхим итегез, рәхим итегез, Приск галиҗәнаплары. +Тәхет ягына аяк басулары булды, Феодосий тәхетеннән торып, аларга каршы кузгалды. Императорның башында таҗы юк иде, башында кызыл төстәге чәпләшкә генә, өс киеме алтын һәм көмеш җепләр белән тукылган - җем-җем итеп тора Император кара сакалын матур итеп түгәрәкләп кырган. Кул бармагы саен берсеннән-берсе эре ташлы кыйммәтле балдаклар. Әнә шул балдаклар тезгән кулын әүвәл император Таңчулпанга сузды, күреште. Шуннан соң гына Прискның терсәгеннән алып, түргә таба әйдәде. +- Гуннар ханы горур Атилла хан белән дуслашуыбызга мин бик шат. Приск. Рәхмәт сиңа. +- Рәхмәтне хан кызы Таңчулпанга әйтегез, галиҗәнаплары. Барысын да ул хәл итте. +Император туктады, әйләнеп Таңчулпанны көтеп алды һәм хатын якынайгач, аны да терсәгеннән алды. +- Мин яраннарыма һәрвакыт әйтә килдем, хатынкызларны сәясәттән читләштерергә ярамый дип. Ә безнең хәрам атакай хатын-кыз дисәң коты алына. Имеш, аларга ышаныч юк, имеш, алар оҗмахтан ук гөнаһлы халык. Ялгыша, ялгыша, картлач. Хәер, хатын-кызны яратмау агакай өчен табигый хәл дип кабул итик. +Алар Таңчулпанны якындагы кәнәфигә утыртып, икесе арырак китеп сөйләшә башладылар. Таңчулпан аларны ишетеп торды. +- Приск, Атилла хан Хрисафәй атакайны кискен рәвештә таләп итә. Нишләргә тиеш мин, Приск? Чынлап та Хрисафәй атакайны богаулап ханга озатыргамы, әллә булмаса барысына да кул селтәп, дәшми калыргамы?.. Ләкин миңа аны барыбер җибәрергә туры килер, миңа аны, Приск. +- Кая тели, шунда китсен, галиҗанәпләре. +- Шулай итми дә булмас, - диде император һәм ул да Таңчулпан ягына күз төшереп алды. - Хатынын чибәр, мин синең өчен шат, Приск. +- Мине бернәрсә борчый, базилевс. +- Йә-йә, әйт, ни борчый яшь хатынга тарган ир-атны? +- Без сезгә зур йөк белән килдек, базилевс. Хәтерем ялгышмаса, сез миңа Таңчулпанны чукындырганда үзем атакай булырмын дигән идегез. +- Мин әйткән сүземдә калам, Приск. Мин бу хакта руханига да әйтеп куйдым инде. - Император йөз сиксән градуска Таңчулпанга таба борылды, туры карады һәм имән бармагы белән генә аны үз янына дәште. - Хан кызы үзе ризадыр бит? +- Мин риза, галиҗәнаплары, - диде Таңчулпан һәм күлмәк итәгенә тотынып, нәкъ Элиана кушканча чүгеп куйды. +- Браво, браво, Приск, браво. Мөлаем зат тапкансың, мактыйм, мактыйм һәм синең өчен горурланам. Исеме безнеңчә Венера дидеңме әле? +- Әйе, Венера, галиҗәнаплары. +- Грекча да әйбәт сөйләшә. +- Сөйләшә, галиҗәнаплары, китаплар да укый, яза да. +Бу юлы император гаҗәпләнүен яшермичә, Таңчулпанга карап елмайды, янына ук килде. +- Атилла хан кызы Венера, димәк. Минем китапханәчем һәм киңәшчем Прискның хатыны. Сез, балакай, Хода телендә сөйләшә, укый, яза белүегез белән горурланыгыз. +- Мин горурланам, галиҗәнаплары, - диде Таңчулпан һәм янә бармаклары белән итәк очын тотып, чүгеп куйды. +Император Прискка таба борылды. +- Син язмаларың турында онытма, оныта күрмә дим. Атилла ханда булып кайттың, җитмәсә кызын алып кайткансың империя өчең зур җиңү бу. Минем өчен дә. Боерган итсә, чукынгач та никах укытырсыз һәм тулы хокуклы империя гражданнары булып китәрсез. Мин моны үзем телим, Приск, ишетәменме, император Феодосий моны үзе тели. Максимин миңа, Атилла хан кызын сакларга мең атлы яугир җибәргән Син ул гаскәриләрне минем сараем сакларга бирерсең, сиңа шул хәтле яугир? Мин сиңа үз сакчыларым бирермен. Мин сараем саклаучы эчкече готлардан туйдым, тәмам гарык булдым. Узындылар, хәтта яраннарымны санламый башладылар. Аннары үзләренең мәҗүси диннәренә тугры кала бирәләр. Арейлар ич алар. Ә миңа ул дин ошамый. +Приск ни әйтергә белмичә, бер урында таптанып алды, Таңчулпанга күз төшерде. Имеш, ишеттең ич, ни әйтәсең, гаскәриләр синеке. Йә, җанкисәгем, әйт бер сүз, ишетеп торасың ич. +- Базилевс, кичерә күрегез мине. Гаскәриләр хан кызы Таңчулпанныкы, ул ни әйтә шул булыр. +- Приск, Приск, мин аның гаскәриләренә үзе белән бергә чукынырга шарт куймыйм. Ләкин тора-бара өйрәнерләр, килешерләр. Барысы да үз җае белән эшләнер. +Таңчулпан атлы сугышчылары турында сүз чыккач та барысын да аңлаган иде. Ләкин кисәк кенә икеләнә калды. Атасы бу хәлгә ни әйтер, гәрчә мен сугышчы синеке дисә дә, аларның күбесе грекча бер авыз сүз дә белмиләр. Әйе, нишләргә тиеш ул? Гаскәриләрен империягә бирергә хакы бармы аның? Бар, әлбәттә. Ләкин гуннар ич алар, атта гына орышырга өйрәнгән гуннар. Ә монда аларны император Феодосий сарай сакларга алмакчы. Таңчулпан атасы әйткән сүзләр белән котылырга булды. +- Бездә, галиҗәнаплары, ир - баш, хатын - муен, диләр. Мин бу четерекле чараны иремә хәл итәргә хокук бирәм. Теләсә нишләсен, тели - сезгә бирә, тели - илгә кайтарып җибәрә. Ләкин кисәтеп куям, галиҗәнаплары, атам гаскәриләрне миңа бирде, миң исә аларның язмышын иремә тапшырам, ягъни сезнең киңәшчегез Приск Панийскийга. +- Браво, браво, Атилла хан кызы, браво. Тагын бер сүз, бер генә сүз, сылу Венера, бер генә сүз. Миңа җиткерделәр, вандаллар, белмим кем котыртуы беләндер, диңгезне кичеп, Карфагенга таба юнәлгәннәр икән. Әйтче, хан кызы Венера, Атилла ханның монда катнашы бармы, ягъни вандаллар короле Гейзерих үзбаш Карфагенга таба кузгалдымы? +- Вандаллар короле Гейзерих атам белән солых төзегәч кенә Карфагенга таба кузгалды, галиҗәнаплары. Моңа мин үзем шаһит. +- Хәйран, шаккатмалы хәл, Приск, шаккатмалы хәл. Син бит безгә бәһасез хәзинә алып кайткансың, бәһасез хәзинә. Җитте, булды. Озын-озакка сузмый чукынасыз, сылубикә. Шулай диләр бугай гуннар хан кызларына. Гаскәриләрегезне сенатор Максимин барып алыр, яхшы биналарга урнаштырыр. Курыкмагыз, ул аларга бар шартларны да булдырыр. Ә бүгенгә хушыгыз, хуш... +- Үп мине, Приск, үп инде, - диде сарай баскычларыннан төшүгә Таңчулпан. - Үп, сафландыр мине, сөттән ак, кардан пакь булып калыйм. +- Император безне пычрак эшкә, сәясәткә алып кермәкче, Чулпаным. Ул атаңны Римга юнәлтмәкче. Һәм моңа иреште дә бугай инде. Атаңнан качып киткән Аэцәй Рим императоры Валентиан кул астына барып кергән. Атаңнан алып качкан гун атлы гаскәре белән империядә баш күтәргән 20 мең бургундны үтерә, сигез мең готның башына җитә. Равенна - Рим ялчысы ул хәзер. Мин моны сиңа шуның өчен әйтәм, Чулпаным, Аэцәйнең гаскәр җыеп, атана каршы чыгуы бар. Бу хакта император Феодосий да хәбәрдар. +- Безгә соң барыбер түгелмени, Приск? +- Барыбер түгел, Чулпаным, барыбер түгел. Аэцәй гуннарда орышка өйрәнгән тәҗрибәле полководец, гот короле Теодорих белән берләшеп алулары бар. Теодорих король атаңның шактый көчле дошманы. Атаңа авырга килмәгәе дим. +- Мин нишли алам соң, Приск? +- Башта чукынырга, аннары күз күрер, Чулпаным. Моның өчен сиңа Инҗил белән Псалтырьне ятларга туры килер. +- Мин аларны ятлармын, Приск. Аннары нәрсә? +- Аннары Пасха көнен көтеп алырбыз. Рухани атакай сине анадан тума шәрә калдырып, алдына тезләндереп, көнчыгышка каратып, неофит тәресе белән өч тапкыр чукындырыр. +- Бусы нигә тагын? +- Оҗмахтан куылган Адәмне искә төшерү өчен, ул кылган гөнаһны һәм синең җанына кереп оялаган шайтанны куу өчен. +- Минем мыскал да гөнаһым юк, күңелем пакь, Приск. +- Дөньяда гөнаһсыз кеше булмый, Чулпаным. Саф икәнсең, тагын да сафлана төшәрсең. +- Тагын ни? +- Тагынмы? Җомга көнне шайтаннардан баш тарту, шайтаннар коткысыннан котылу. Патриарх дога укыганда син иблистән баш тартасың. Бу чакта көнчыгышка карап "Ышанам!" догасын укыйсың. +- Тәңредә дә ул догалар бар, анда да көнчыгышка карап, төрле әшәке коткылардан Тәңредән саклавын сорыйсың. Һәм, ни гаҗәп, көнчыгышка таба тезләнеп. Йә, тагын ни кылырга тиеш булачакмын мин? +- Чукындыру мәле. Иң тантаналы чара, сине якшәмбе көнне чукындырырлар. Сине тәмам изгеләндерү һәм сафландыру өчен суда коендырырлар. +- Җитеп торыр, Приск. Мин чукынмас борын бу хәлләрдән туйдым. +- Чулпаным, син сабыр канатларың җыя алсаң гына тулы канлы христиан була аласың. Килеш. Минем мәхәббәтем хакына... +Таңчулпан туктады, алар тирәсендә үтеп-сүтеп йөрүчеләр өзелмәсә дә, Прискның күзләренә карады. Тутсылрак йөзле иде Приск. Төз борынлы, аз гына озынчарак йөзле, сакалмыегы куе кара, әмма күзләре зәңгәр, куе булмаган кашлары тырпаебрак тора. Таңчулпанның әнә шул тырпаеп торган кашларны сыйпап куясы килә иде. Әле дә ул шулай итте, ирканатының кашларын сыйпап куйды һәм: +- Тынычлан, бәгырь, мин ул сынауны үтәрмен, синең хакыңа. Кашларың кебек тырпаерга гына торасын үзең. +- Синең кочагыңа ашкынудан ул, Чулпаным! +- Чын христиан булу өчен тагын нишләргә тиеш булачакмын мин? +Приск дәшмәде, хатынын култыклап алды да әкрен генә атлап китте. +- Куеп тор әле син ул хәлне, Чулпаным. Иң мөһиме сиңа чукыну түгел, уку. Инде бик беләсең килә икән, бишенче чара итеп пакьләнү каралган. +- Анысы нәрсә тагын? +- Анысын мин үзем кылырмын, яме! - диде Приск Таңчулпанның колагына кайнар сулышын өреп. +- Туктале, Приск, мин әнә шулай анадан тума шәрә килеш торганда император Феодосий да анда буламы? +- Син анда Ходадан башка берәүне дә күрмисең, Чулпаным, һәрхәлдә күрмәскә тиешсең. +- Ягъни Гайсә пәйгамбәрдән башка. Әйеме? +- Әйе. +- Уф! - диде Таңчулпан янә туктап. - Ахмаклык бит бу, Приск! Кем уйлап тапкан боларны? +- Руханилар, руханилар, Чулпаным. Миңа ачуланып карама. Бу синең беренчел заруриятең түгел, икенчел заруриятен. Беренчел заруриятең фәнни һәм тарихи китаплар уку. Иртәгә үк тора-торуга кулыңа Аристотельне, тарихчы Геродотны, Валерий Максимны, Иосиф Флавийны, Плутархны, Платонны, Сенеканы, Тацит, хәтта Юлианны тоттырам. Укы, өйрән, буш вакытларында шул китаплардан тәэсирен белән минем белән уртаклаш. Бары тик шуннан соң гына диннәрнең асылына төшенерсең. Христиан диненең асылы исә сәясәт һәм шул сәясәт аша хакимиятне кулда тоту, Чулпаным, һәр дин шулай. Хәтерем ялгышмаса, рим-яһүдләр тарихчысы Иосиф Флавии Гайсә пәйгамбәрне яһүдләр иленнән китәргә мәҗбүр итә, ул Галлиягә китә һәм шунда аның дөньяга карашы үзгәрә. Бу илдә ул үзенә тарафдарлар, фикердәшләр таба һәм греклар йөзендә. Чөнки бу вакытта Рим империясе кул астында бер яһүдләр генә түгел, греклар да иза чигәләр. Шуның өчен Иосиф Флавий үз хезмәтләрен грек телендә яза. Хак, шул ук хезмәтне яһүд телендә дә язган дигән фаразлаулар бар, ләкин минем кулыма ул китап кермәде. Менә ни өчен христиан динен иң әүвәл Рим кул астында интеккән греклар күтәреп алалар, чөнки христиан дине колбиләүчелеккә каршы юнәлтелгән була. Христиан дине өчен барысы да бертигез, мунча ягучы да, император да. Греклар өчен бу бик тә вакытлы килгән һәм кулай дин була. Христиан диненең олуг сәясәткә ия икәнен беренче булып Константин күреп ала һәм сәясәтен уздыру өчен шул диннән файдалана, һәм күп санлы дошманнарын җиңеп, тарихта булмаган уңышка ирешә. Ул үзенә башкала күтәрергә Византия төбәген сайлый, ягъни борынгы греклар яшәгән якны. Хак, анда бер греклар гына яшәмиләр, күп санлы башка халыклар да яшиләр. Әмма христианнарның атасы булып үзе кала. Әйе, үз сәясәтен уздыру өчен моннан да уңай шартны тудыру мөмкин булыр идеме икән. Юк, әлбәттә. Менә ни өчен дин ул дәүләт сайлап алган сәясәт дип әйтәм. Әнә шулай килә Византиягә христиан дине, Чулпаным. Ә инде борынгы Визант илен Константин үлгәч, Константинополь дип атыйлар. +- Мин Аммиан Марцеллинны укыдым, христианнарның руханиларын бер дә мактамый бит. +- Мин мактыйммы, Чулпаным, мин үз язмаларымда күккә чөямме ул руханиларны? Христиан дине ул җирдән һәм шул җир-туфракта тереклек иткән халыктан аерылган дин. Ләкин ул дин минем дәүләтем сәясәте булгач түзәмен. Син дә түз, Чулпаным... +- Ярый, Приск, син дигәнчә итәрмен. Башта әнә шул тавернага кереп чыгыйк әле. Җиләк-җимешләр алыйк. Күңелем татлы нәрсәләргә тарта башлады. +- Моның өчен синең экономкаң бар. Әйт, җибәрсен хезмәтчеләрен дә алдырсын. +- Юк, минем үзем аласым килә. Юк, синнән алдырасым илә. Күп итеп, ишетәсеңме, Приск җаным, синнән? +- Ярый, син дигәнчә булсын, - диде Приск тавернага юнәлгән хатынына иярде, бер җайдан акчалы янчыгын барлады. Чукынмаган булса да кыю кылана иде хатыны. Кайчак хәтта балалык холыклары кузгалып куя, ә ул хатыны теләкләренә каршы килә алмый иде. Ихтыяр көче булмаудан түгел, аның теләгенә каршы тора алмаудан иде бу хәл. Аңа ошый иде Таңчулпанның чукынмаган килеш, халык арасында шулай йөрүе, ахыр килеп, бигрәк тә император белән әңгәмәсе ошаган иде. Император алдында Таңчулпаны үзенүзен көнләшерлек итеп тотты, һәм хәтта Приск Атилла хан кызы өчен горурланып куйган иде. Ә монда ул аны тавернага алып керә, император киңәшчесен, сарай язучысын. +IX +Приск өчен Рим белмәгән һәм күрмәгән кала түгел иде. Ул бу каланың бөтен дөнья халкы белән идарә иткән чорларын да бүгенгесен дә яхшы белә иде, шуңа карамастан, император Феодосий аны Римга җибәргәч, баш тарта алмады. Әмма аның бөтен уй-хисен, акыл зиһенен чуалтып ташлаган һәм Римга бару-бармау мәсьәләсен икегә бүлгән хәл - чукындырганнан соң Ирина исемен йөртә башлаган хатыны Таңчулпан иде. Ул хатынына ышана, аны ярата, шул ук вакытта көн аралаш дияргә була император Феодосий кырында булып, аның белән төрле фәлсәфи һәм хәтта сәяси бәхәсләр алып баруын килештермәде. Килештермәде генә түгел, аның бу эшенә ачуы килә башлады. Тарих, философия, сәясәт - әйбәт, ләкин хатын-кыз өчен, аның уенча, бу кирәкмәгән, ягъни артык шөгыль иде. Башта Приск Ирина-Чулпанын бу мавыгуыннан туктатырга теләде, әйе, гәрчә әүвәл хатынын бу өлкәгә үзе алып керсә дә, иллә соңгы мәлдә бу уеннан кире кайтты. Ахыр чиктә Таңчулпан-Иринасыннан курку сәбәбе император белән булган фәлсәфи бәхәсләрдә түгел иде, ул аны илбашы Феодосийдан көнли башлаган иде. Әнә шул турыда сиздергәч, Чулпаны аның алдына килеп утырган иде. Һәм ни әйтте соң әле шунда? Әйе, туп-туры күзләренә карады һәм: "Атилла хан кызы мин, Приск җаным, Атилла хан кызы. Шулай булгач, мин беркайчан да сиңа хыянәткә бармам. Атам Атилла ханны римлылар кыргый кеше итеп күзалласалар да һәм тарихларына шулайрак язсалар да аңардагы яхшы сыйфатлар Рим императорларының берсендә дә булмаган. Греция һәм Рим тарихчыларын укыйукый шундый нәтиҗәгә килдем мин, Приск җаным. Коллар исәбенә яшәгән дәүләт башында торганы өчен генә түгел, ир-егетлек ягыннан да атам алардан бер башка өстен дигән фикергә килдем. Рим императорлары рәхәт яшәргә өйрәнгәннәр, шуңа гадәтләнгәннәр, дөнья сөрешен шулай кабул иткәннәр һәм мәңге-мәңге ары таба да шулай дәвам итәр, итәргә тиеш дип фаразлаганнар. Тик колларның акылы да һәрдаим үсә барган, алар үз халәтләренә вә мохитларына тиң алла уйлап тапканнар һәм борынгы бабалары тарихына таянып, азатлык өчен көрәш башлаганнар. Гайсә пәйгамбәр исә аларга ярдәмгә генә килгән. +"Мине император Римга үзе юллады, мин анда бармыйча булдыра алмыйм. Чулпаным", - дип караса да Ирина исемен алган хатыны аны барыбер җибәрмәскә тырышты. Шунда ни сәбәпледер Приск уйлап куйган иде: "Чулпаны аңардан нидер яшерә, нәрсәнедер әйтеп бетерми. Иң гаҗәбе, ире Прискны Римга җибәрәсе килми". Әнә шулай элек йөрәгенйөрәккә куеп яшәгән хатыны Приск өчен сер тубалына әверелгән иде. Әле булса хәтерендә: күз-йөзе якын, чәчләреннән хуш ис килә, әмма тәүге самими якынлык инде юк, хатыны сиздерми генә йөрәгеннән ерагая бара сыман тоелган иде. Әлбәттә, болай шиккә калуы бөтенләй үк буш туфракка төшмәгән иде - Евдокиясеннән соң япа-ялгыз калган император Феодосий әллә нигә дуадак каз кебек буйдак яши бирә. Ир-атны күп вакытта ялгызлык та талкый ич. Иртәгә китәсе көнне Приск Таңчулпаны белән икәүдәникәү генә калгач, әнә шул хакта сүз кузгатмакчы итте. Хак, ул бераз кыймый торды, нидәндер шикләнде, икеләнде, гасабиланды. Ахыр тәвәккәлләде. Үзара эчкерсез сөйләшә торгач, бераз ачыкланды. Хикмәт шунда була: аңа сөйлисе сүзләрне император хәтта үз иреннән дә сер итеп сакларга кушкан икән. Бу сер сәясәтен тормышка ашыруга, император Феодосий Приск Гунстаннан кайткач ук керешкән икән инде. Иң әүвәл император Феодосий Атилла ханга хат юллый. Атилла ханнан бабасы Вигиләй белән Антонийны һәм баш улы Иллакны Аквиләй каласында яшеренеп яткан Һөнәрия кырына җибәрүен үтенә. Хат иясенә барып ирешә, һәм Атилла хан хат иясе белән килешә. Тиз арада сараена бабасы белән кайнеше Антонийны чакырып ала, мәсьәләне тәфсилләп аңлата һәм Иллак улына батыр меңбашын биреп. Аквиләй тарафына юллый. Шул ук вакытта император Феодосий Плацидиягә дә хат юллый, һәм аңардан яшертен генә, ягъни Валентиан императорга белдерми генә Иллак белән Һөнәрияне кавыштырырга куша. Бу вакытта ана белән углан император арасында Атиллага баш ию һәм имәү мәсьәләсендә бәхәс барган була. Анна - угланны, углан анага баш бирмәгән чак. Кыскасы, Римнан ерак торса да император Феодосий сәясәтне яхшы оештыра. Плацидия аның белән килешә һәм барысына да күз йома. Атилла хан угылы Иллак Элиана кул астында латин телен яхшы ук өйрәнгән егет. Алар Аквиләй каласының бер читендәге виллада очрашалар. +Шунда яшьләргә никах укыталар һәм яшьләрнең кавышуларына чын күңеленнән кинәнә. Һәм бу карт үзе үк вилласында туй кебек нәрсә уздыра. Император Феодосий Таңчулпанга нинди шартларда, яшьләргә кем никах укуын әйтми, әмма күп тә үтми Элиана Антонийдан хат ала. Антоний булган хәлләр турында тәфсилләп Элианага яза. Нәкъ шул хатны Таңчулпаны Прискка бирде һәм Римга китәр алдыннан гына. Укыды да хатны Прискка, шаккатты. Никадәр сер тубалы булып кала бу император Феодосий. Бит ул аның киңәшчесе иде. +Әмма кыңгыр эш кырык елдан соң булса да беленер, диләр, Һөнәриянең Атилла хан улына кияүгә чыгуы хакында император Валентианга ирештерәләр. Весталка булуы бер хәл Һөнәриянең, моның өстенә Валентиан императорның кан дошманы булган кешенең улына кияүгә чыгуы, җитмәсә айга якын яшеренеп ятулары илбашын чыгырыннан чыгара, ул тиз генә чарасын күрә, сенат җыя һәм карар чыгарттыра - преторианецларны, ягъни гвардеецларын ашыгыч төстә Аквиләй каласына таба җибәрергә. +Гвардеецлар ниндидер юллар белән Һөнәрияне кулга төшерәләр һәм весталка кызны (хәзер инде хатынны) Римга алып кайталар. Валентиан весталканы үз кырына алмый, сенат хөкеменә бирә, чөнки весталканы антын бозган өчен каһиннар гына хөкем итәргә хаклы икән. Иллә шул мәлдә Плацидия Һөнәрияне сенат каһиннары кулыннан алып, үз канаты астына яшерә. Бичара хатын хәзер Плацидия кулында икән. Император Феодосий Прискка шул хакта да белергә һәм кирәк икән Һөнәриягә ярдәм итәргә дә кушкан иде. Императорның теләге нинди юллар белән генә булмасын Һөнәрияне азат итү һәм исән-имин Атилла хан улы Иллакка тапшыру икән. Ул гынамы, Иллак Гунстанга качып кайткач, атасы Атилла хан аны бик нык орышкан, имеш, ник чапкының җибәреп атаңнан ярдәм сорамадың, сораган булсаң бер төмәнем җибәргән булыр идем, хәтта үзем кузгалган булыр идем. Ахыр килеп, соңгы мәлдә нигә кәләшең алып, илгә кайтмадың дип орыша. +Шул хәлдән соң Атилла хан император Валентианга ачулы икән, ачулы гынамы, хәтта яу чыгарга җыена башлаган, имеш. +"Ә император Феодосийга шул гына кирәк тә", - дигән иде шул вакытта Приск хатыны Чулпанга, ике якка да битарафлыгын сиздереп. Әмма күрде Приск, иренең бу кыланышы хәләленә ошамады, Чулпаны башта иренен мәзәк итеп турсайтты, ахыр ятак ягына ук кереп китте. Прискка яшь хатынны төне буена диярлек юатып чыгарга туры килде. +Соңыннан, бераз йомшара төшкәч, Чулпаны әйтте: "Мин атама чапкыным җибәрәм. Иллак абама иң елгыр меңбашы Юлдашны биреп, Римга җибәрсен - Һөнәрияне коткарырга Вәгъдәсендә торса, үз чиратында Һөнәрияне коткарырга император Феодосий үз кешеләрен җибәрәчәк, һәрхәлдә антлар итмәсә дә, император миңа вәгъдә итте", - диде. +Хак, иртән алар эчкерсез аерылыштылар. Чөнки төн эчендә Чулпанының аңа сөйләр эч сере калмаган, ә Прискның шиге тәмам җуелган, сафланган иде. Аңа Рим сенаторлары да, каһиннары да тимәсләр, чөнки аның кулында император Феодосий юлламасы. Ахыр килеп, Чулпаны киңәше белән ул анда император Валентианда киңәшче булып торган Улда атлы берәү белән очрашачак. Таңчулпаны хак сөйләсә, Улда да аңа ярдәм итәргә тиеш иде. +Тик барыр юлда да, Римга җитәрәк тә бер нәрсәгә хәйран калудан айный алмады ул: ничекләр аның Чулпаны тиз арада император дәрәҗәсендәге сәясәткә кереп китә алды, ничек ул хатынның олы сәясәт юлына басуын сизми калды? +Император Феодосий белән Чулпаны арасында бер-бер нәрсә булыр дип шикләнмәде ул, гәрчә күңел түрендә әнә шуңа охшаш шөбһә бөреләнә башлаган булса да. Һәрхәлдә ул хатынына ышана иде. Ышануын ышана, әмма барыбер бәгырен корт кимерә. Көнчелек корты да түгел кебек, ләкин менә ничә көн инде күңеле сызлагандай бер халәттә йөри. "Кеше күңеле - дәрья ич", - дип Приск үз-үзен юатырга да теләде, ләкин көнчелек хисе күңел төбеннән янәянә актарылып чыкты. Кемгә дә булса мәхәббәт хисе аша сокланып йөргәндә император булмагае шайтан үзе булсын, аның күңелендә гыйшык уты пыскый башлый, йөрәге хис тойгысы белән тула, акыл исә арткы сафка күчә, бу мәлдә адәм баласының күңелен хис тойгысы күмеп китә. Тора-бара ул хиснең ташкынга әверелүе бар. Әнә шул хис ташкыны күпләрне харап итә дә инде, ялгыш адымнар ясарга этәрә, саташтыра, котырта, чарасыз итә, аек акыллы кеше бармастай юләрлекләргә, баш алып, утка ташланыр хәлләргә дучар итә. +Сәфәргә чыккан Прискның күңеленнән әнә шундый уйлар уза торса да, Аппей юлына төшеп, кала күренә башлауга, Приск үзалдына: "Син мине көтәрсең, Чулпаным", - дип кат-кат кабатлады, һәм хәтта Чулпаны аңа җавап бирде кебек: "Приск җаным, син үзең белән минем мәхәббәт тулы йөрәгемне дә алып китәсен ич", - дип кайнар яшьләрен битенә сөртә-сөртә үпкән, сөйгән иде. +Аерылышасы төнне сөешеп алҗыганнан соң, алар Рим империясенә беренче булып элмәк салган император Нероны искә алдылар, ахыр Калигулланы, Клавдийны, аларның сөяркәләре Поппеяне, Миссалияне. +Сәер хәл, Приск Римга якынлашып килсә дә һаман Чулпаны белән әңгәмәсен дәвам итте, гүя сөйгән заты үз кырында бара иде. +"Борынгы Рим нәкъ шул императорлар тәхеттә утырганда тау астына тәгәри башлый, Чулпаным. Шуңа карамастан, Рим әле булса кешелек тавында кәперәеп утыра бирә. Тик бик зур бәягә төшә башлады ахры бу биеклек. Кайчандыр кан коя-коя яулаган илләрне вә халыкларны югалту өстенә, җирләренә варварлар бәреп керде, җитмәсә Рим кадәр Римнан ясак түләтә башладылар. Кешелек биеклегендә маяк булып торган Рим үз-үзенә кул сала башлады. Беренче хатасы мәҗүси диннәреннән ваз кичеп, христиан диненә күчүдән булды. Бу дин Рим җирлегендә үсмәгән һәм барлыкка да килмәгән иде. Димәк, тамыры да колбиләүчелектә булмый. Ни сәер хәл, христиан динен беренчеләрдән булып, римлыларның ир-атлары түгел, хатын-кызлары кабул итәләр. Рим империясенең гаилә нигезе әнә шулай әкрен генә җимерелүгә йөз тота башлый. Римга күчеп килгән изге Саул Рим ир-атларын шул көнгә калдыра ки, тегеләрнең хатыннары алар белән йокламас булалар. Римга күчеп килгәч Павелга әверелгән гап-гади вәгазьче үзен Гайсә пәйгамбәр дип кенә игълан итми. Рим ир-атлары, бигрәк тә куштаннары Павелга каршы чыгалар. Римда болгавыр чор башлана. Бу болгавырлыкка юл салучы Павел булмый, ә император Нерон. Әнә шул император афәт һәм фаҗига халыкны берләштерә дип Римга ут сала, ә бу яланы христианнарга яга. Римлылар, бигрәк тә ир-атлар, христианнарга каршы баш күтәрәләр. Христианнарның храмнары яна, христианнарның Павел кебек вәгазь укучыларын каладан куалар, зинданнарга ташлыйлар". +"Бу бит вәхшилек, Приск җаным". +"Хак, вәхшилек, - дип артына әйләнеп карады Приск, гүя чынлап та кала төшебрәк Чулпаны аның артыннан килә иде. - Борынгы Мисыр империясе дә бабалары табынган Ра-Кояш алласыннан ваз кичкәч таркала башлый". +"Фиргавеннәр халыкны үз диннәреннән ваз кичәргә чакыралар. Дин империя вәзгыятенә җавап бирми башлый", - диде Приск. +"Гуннар биш мең еллар буена Күк-Кояшка, Тәңреләренә табыналар, шуннан куәт, шуннан көч алалар". +"Шуннан нәтиҗә яса, Чулпаным. Димәк, империяләрне һәрчак яңа дин, халыкның дөньяви хәлләргә яңа карашы таркаткан булып чыга түгелме?" - диде Приск. Бу юлы ул артына әйләнеп карамады. Үзалдына сөйләнеп баргангамы, болай да юлчылары шикләнеп карап-карап ала башладылар. Башлыклары ич. Шундый олы юлга чыккач кына акылдан язмасын тагын... Ә Приск аларны гүя күрмәде дә, үзалдына сөйләнүең дәвам итте. Ат акрын гына атлый, фикер сөреше ат адымына тәңгәл. +"Ә бит чынлап та шулай, Чулпаным". Шулай дип әйтүе булды, Приск кинәт кенә күктән җиргә төште. Ләкин сөйләнүен туктатмады. +"Бер Нерон гына империя таркалуга гаепле түгел һәм христианнар хәрәкәтен туктатырга тырышкан император Диоклетиан да империяне таркалуга ашыктырып үз өлешен кертә. +Приск моны яхшы күзаллый иде. Шул ук вакытта белә: Рим көчле әле, хак, Рим яраланган арысланга охшап калды, ә яралы җанвар теләсә нинди явызлыкларга бара, диләр. Приск хәбәрдар иде инде, Римның тәүге куәтен аякландырып җибәрергә гуннар кул астында тәрбия алган патрикий Аэцәй керешкән икән. Кыю, тәвәккәл, батыр һәм гуннарның кем икәнлекләрен, ничекләр сугышканнарын яхшы белгән ирегет. +Әнә шуны беләсе килә иде Прискның. Ничекләр, нинди юллар белән гап-гади меңбаш Аэцәй ике якны да төп башына утырта алды икән?.. Монда да император Феодосийның кулы уйнамады микән?.. Приск өчен чишелмәгән гаять катлаулы мәсьәлә иде бу. Ахыр чиктә ни генә булмасын Атилла хан Римга яу йөрер, һәрхәлдә хатыны Чулпаны тел төбеннән шуны аңлаган иде Приск. Ә кисәк барысы да үзгәрсә? Әйтик, Атилла хан Римга яу йөрүдән баш тартып, бөтен көчен Константинопольгә юнәлтсә?.. +Башына шул уй килүгә, Прискның аркасы тирләп чыкты. "Көнләшергә урын юк иде кебек. Чөнки император Феодосий Чулпанны чукындыручы атакай. Ләкин кайда, нинди китапта әйтелгән чукындыручы атакайның чукындырган хатынкызга... Йа Хода, нинди әшәке уйларга батып барасың, Приск. Җитте сиңа! Син моңа үзен гаепле. Син аны үзең сарайга алып килдең һәм сәясәткә алып кердең. Әйе, үзең император Феодосий кулына китереп тапшырдың. Бу синең язмышың, кабул итсәң - кабул ит, кабул итмәсәң..." +Рим. Заманында Рим сенаторларының берише утырышларга улларын да алып килә торган булганнар. Көннәрдән бер көнне сенатта бик җитди мәсьәлә каралырга тиеш була, әмма каралмый кала, алдагы көнгә калдырыла. Утырыш соңында сенаторларны кисәтеп куялар: караласы мәсьәлә хакында халыкка таратмаска. Җитди мәсьәләне карарга тиешле бу җыелышта атасына ияреп килгән Папирай атлы бер малай да була. Малай өйгә кайткач, малайның әнисе, үтә кызыксынучан хатын-кыз буларак, көннәр-атналар, айлар буена нинди хикмәтле мәсьәләләр хәл итәләр бу ирләр дип, улыннан сенат чыгарасы карар турыңда сораша башлый. Сенат тарафыннан кисәтеп куелгангамы, малайның бер дә атасы катнашкан җыелыш серләрен ачып бирәсе килми. Ә әнисендә кызыксыну чире кузгалган була инде. Малаена ул теге яклап та, бу яклап та килеп карый, әмма малай һаман бер сүзне тәкърарлый - ярамый, сер сенат сере. Ахыр килеп, ана кеше улына җен ачулары чыгып, тегене орышып ташлый, хәтта күз яше белән үтенә, ялвара. Ә малайның бер дә әнисенең күз яшен күрәсе килми. "Сөйлим, сөйлим, тик елама гына", - ди. "Йә-йә, улым, - дип күз яшен сөртә ана кеше, - сөйлә әле, сөйлә, нинди карар чыгарачаклар иртәгә сенатта?" +"Сенатта иртәгә, - ди малай, - мондый хәл каралачак. Дәүләт өчен кайсы юл файдалырак, бер иргә ике хатын белән яшәүме, йә булмаса бер хатынга ике ир беләнме?" +"Ничек хәл итәрләр инде дип уйлыйсың, улым?" +"Анысын инде иртәгә хәл итәчәкбез", - дип, эретерәк кенә әйтеп куя малай. +Улының сүз төбенә башта ук төшенеп алган ана бермәлгә ни әйтергә белми тора, ахыр бик тиз исенә килә һәм яңа хәбәрне күрше хатынга җиткерергә йөгерә, һәм иртәгә сенатта караласы мәсьәлә турында түкми-чәчми, хәтта бераз арттыра төшеп, күрше хатынга сөйли. Ә малай әнисенең ахирәте, ягъни күршесе Римда күренекле матроналарның берсе була, тиз арада бу хәбәрне каладагы бөтен хатын-кызга таратырга өлгерә. Икенче көнне, барысын да шаккатырып, утырыш башланыр-башланмас, сенатка хатын-кыз килеп тула. Бу хәлгә сенаторлар тәмам гаҗәпкә калалар. Чөнки моңа кадәр булган хәл түгел. Ә хатын-кыз кычкыра, күпләре яулыкларын салып болгыйлар, шаулыйлар, хәтта елаучылары да була. Хатын-кызлар сенаттан нидер үтенәләр, ялваралар, әмма ни теләгәннәрен кистереп әйтүче юк. Ниһаять, председатель хатын-кызны тынычландыра һәм хәлне ачык итеп аңлатуларын сорый. Шуннан малайның күршеләрендә яшәгән күренекле матрона алгарак чыга да: "Карарыгызны чыгарыгыз, ләкин ике хатын бер ир белән түгел, бер хатын ике ир белән торырга дип чыгарыгыз!" - дип, дәгъва белдерә. Сенаторлар һични аңламый аптырашта калалар. Чөнки мондый мәсьәлә сенатта гомумән караласы түгел икән. +Шул вакыт атасына ияреп килгән малай сикереп тора да сүз сорый. Аңа сүзне бирәләр. Һәм малай кичә әнисе белән булган хәлне сенатка тәфсилләп сөйләп бирә. Сенаторлар эшнең асылына төшенүгә, башта эчләрен тота-тота көләләр, ахыр: "Андый мәсьәлә гомумән сенатта каралмаячак", - дип хатыннар-аңлаталар һәм хатын-кызны тынычландырып, чыгарып бәргәч, Папирай исемле малайның кылган гамәлен тикшерәләр. Ахыр чиктә, Папирай исемле малайны сер саклый белгәне өчен аңа ары таба да сенат утырышларында катнашырга рөхсәт итәләр һәм малайның исемен сенатның мәрмәр Мактау тактасына язып куярга, дигән карар чыгаралар. +Борынгы Рим тарихы. Сенатор Өлкән Катон чыгышы. +* * * +Император Феодосий, һәркөн булмаса да, көнаралаш илчеләр кабул итте. Готлардан килгән илчеләрне шикләнебрәк кабул итсә, туннардан килгәннәрне шомланыбрак каршы алыр иде. Бигрәк тә гуннар көчле һәм куәтле халык. Император тәхеттә утыру чорында готлар белән туннарны һәрвакыт бер-берсенә котыртып, өстереп торды. Һәм сәясәтнең бу өлкәсендә шактый уңышларга да ирешкәләде. Шуңа күрә ул үзен Сармат-Альп тау башында торып, халыклар белән идарә итүче һәм Ауропада барган хәлләрне күзәтеп торучы мифик бер шәхес итен хис итә иде. Кеше хыялсыз яшәми, императорлар бигрәк тә, Феодосий киләчәктә башта Римны кул астына җыеп, ахыр гот һәм гуннарны да үзенә буйсындыру турында хыяллана иде. Готларны һәм франкларны буйсындыруда ана гуннар ханы Атилла ярдәм итәр, аннары әкренләп аны да канат астына алыр, бер җайдан бургундлар короле Гундикарны да. Гундикар әлегә Атилла хан янында тулгана. Феодосий аңа өстәмә җир бирер, ялтыравык бүләкләр җибәрер һәм әкрен генә Атилла кул астыннан чыгу шартларын куяр. Феодосий өчен иң хәтәр дошман гуннар иде. Чөнки соңгы елларда Атилла Кырымны. Балкан төбәкләрен. Кече Азия вилаятләрен яулап, империяне шактый зур керемнән мәхрүм итте. Шуның өчен Атилла ханның Римга юнәлүе аның өчен бик тә кулай булачак иде. +* * * +Атилла туганы Биләү белән бәхәстә аның кырыннан сугышчыларын урлап качса да егерме еллар гомерен гуннар арасында үткәргән Аэцәйне Атилла хан кичерә. Моның өстенә латин, грек, гун телләрен яхшы белгән Аэцәй гуннар ханы Атилланы: "Мин бу адымым Равенна һәм Рим калаларын кулыңа төшерергә җиңел булсын дип кылдым. Мәгәр нишләмәк кирәк, барысы да мин дигәнчә барып чыкмады, иллә мина яңа гаскәр бирсәң, Тәңрем белән ант итәм, хан, Равеннадамы, Римдамы мин сиңа тәхет әзерләп куячакмын", - дип ышандыра. Ни тәҗрибәле, сизгер вә сәләтле Атилла хан Аэцәйгә янә бер тапкыр ышана һәм тегеңә янә бер тапкыр гаскәр биреп җибәрә. Атилла ханның көчле атлы гаскәре белән Аэцәй туп-туры Равенна каласына юнәлә һәм Плацидия каршына килеп, аягына егыла, маңгаен идәнгә бәрә-бәрә аңа мәңге тугры калырга һәм хезмәт итәргә ант итә. Плацидия аңа янә бер тапкыр ышана һәм кулында булган гаскәрен Аэцәйгә ышанып тапшыра. +Моны гына кылып тынычланмый Аэцей ары таба баш күтәргән багаудларга юнәлә, аларны да акылга утырта, әмма илбашларың үтерми, кисәтеп кенә куя. Аэцәйнең баш күтәргән халыкларны империя канаты астына кайтарып йөргәндә, готлар короле Теодорих Нарбон каласына һөҗүм итә. Плацидия кул астыңдагы туннардан килгән атлы гаскәрне - меңбашы Ватар бәк булган гаскәрне Нарбон каласын готлардан азат итәргә җибәрә. Багучылары аша бу хакта белеп алган Теодорих король Нарбон каласын ташлап кача. Ватар бәк аны куа китә, куып җитеп, бериш готларны аерып алып, кырып сала, әмма король бер өлеш гаскәре белән Тулуза каласы кирмәненә кереп бикләнә, һәм кирмәннән торып Ватар бәккә солых тәкъдим итә. Ул арада Тулуза каласы янына үз сугышчылары белән Аэцәй килеп туктый, аның артыннан ук яугирләре белән Атилла хан килеп җитә. Кирмәннән торып, Теодорих король аларның икесе белән дә авыр сөйләшүләр алып бара, Атилла ханны максатыбыз бер дип ышандырырга тырыша - колбиләүчелекне юк итү. "Максатлар бер булгач, безгә килешергә кирәк", - дип ялвара кирмән дивары өстенә менеп баскан Теодорих король. Эшләр килешүгә таба бара. Әмма килешү ике көнгә сузыла. Чөнки Аэцәй Тулуза каласында утыручы Теодорих корольне богаулап, Равеннага озатырга кирәк, дигән тәкъдим ясый. Атилла хан аның белән килешеп бетми. Ахыр соңгы сүзе итеп Аэцәйгә болай ди: "Аэцәй туганым, син мине яхшы беләсен, Теодорих король синең генә түгел, минем дә күптәнге дошманым. Ләкин бит безнең максатлар бер - империяне җимерү, ягъни мең еллар буена коллар исәбенә баеган, яшәгән, кешене эт урынына күргән, һәр коллыкка төшкән адәми затны ике аяклы хайван дип ил халкын ышандырырга теләгән Рим сорыкортларын, ниһаять, акылга утырту, һәм ул хаклы, чөнки Тәңре ошбу дөньяда яшәгән бар халыкларны да тигез күрә. Шулай булгач, кичерик без бу башкисәрне, килешик аның белән..." +Аэцәй Атилла ханның кем икәнен артыгы белән яхшы белә, каршы әйтергә кыймый, хан белән килешергә мәҗбүр була, әмма шарт куя: готларга ясакны икеләтә арттырырга! +Нә тәкәббер булса да Теодорих король каласы кыл өстендә калу сәбәпле, гуннар куйган бар шартлар белән дә килешә һәм солых-килешүгә кул куя. +Атилла ханның бу сәясәте император Феодосийга ошады, әмма сатлык Аэцәйгә кулы җитмәүгә үкенүләр тойды. Ауропада булган һәр үзгәреш хакында хәбәрдар булган Феодосий төп көчнең кем кулында икәнен яхшы күзаллый иде - Атилла ханда. Багауд, бургунд, өске гот һәм бериш франкларга каршы сугышларда ни генә булмасын, хәлиткеч көч гуннарда булачак. Димәк, гуннар белән тыгыз элемтәгә кереп, ул баштан ук дөрес юл сайлаган. Хак, сәясәт ул, гүя йөгәнсез ат, ә йөгәнсез атның иясе гуннар, бу халыкның кинәт кенә Византиягә таба борылуы да бар иде. Һич булмас димә. Шуның өчен бар яктан да әзер булырга кирәк иде. +Башына шушы уй килүгә, император Феодосий ашыгыч төстә сарайга магистр Максиминны чакыртты һәм, теге килеп керүгә, ул аны ияртеп ял бүлмәсенә үтте һәм магистрны каршысына утыртып, бик озак гуннар турында сөйләште. Әйе, ышанырга буламы Атилла ханга? Кинәт кенә ат башын Константинопольгә таба бормасмы ул скиф? +- Атилла ханга ышанырга була, - диде ана магистр. - Тик бернәрсәне истән чыгармаска иде, галиҗәнаплары, Атилла хан кул астында бик тә чуар халык, һәммәсенең үз бәге, үз короле дигәндәй. Бәлки безгә шул халыкларны аерып алырга тырышырга кирәктер, император галиҗәнаплары, ягъни Атилла ханны эчтән таркатырга, һәм беренче булып Аэцәйне аерып алырга кирәк булыр. Хак, алар бер табактан ашап үскән каһарманнар, ләкин ике эт бер табактан бик сирәк тыныч кына ашый, галиҗәнаплары. +Император Феодосий әкрен генә аягына басты, Максимынча җавап бирмәде, вак кына адымнар белән сарайдан чыкты, ыржайган авызлы арысланнар кырыннан узды, бертын җимеш агачлары арасында йөрде, ахыр чылтырап аккан арык кырындагы эскәмиягә килеп утырды. Ярата иде ул шунда утырып, су тавышын тыңларга. Иллә монда да күңеле тынычланмады. Нидер, кемдер җитми иде аңа. Ә табигать матур, хозур, күреп туймаслык гүзәл иде, ул бөек тә дәһшәтле дә, көчле дә сыман. Ләкин беренче карашка гына шулай, табигать тә адәм баласы кебек бик зәгыйфь һәм тиз сынучан. Син дә табигатьнең бер бөртеге, гәрчә ил-халык белән идарә итүче булсаң да, син дә бик зәгыйфьсең. Самими матди дөньяны борынгы греклар шулайрак аңлаганнар. Әйе, гәрчә император булса да, ул да бер тузан бөртеге генә. Тик бит әнә шул тузан бөртегенә империя кадәр империя буйсына. Аның кулында бик күп халыкларның язмышы, бүгенгесе, киләчәге. Димәк, аңарда күпләрнең төшенә дә кермәгән хакимият. Ул гынамы, сиңа империянең бар халкы буйсына. Синең исемең белән бер-берсен кылычтан уздыралар, үләләр, ил-ватан өчен кырылалар. Күпләре сине Аллаһ сурәтендә күрәләр. Ләкин император Феодосий белә иде, ул Аллаһ түгел, ул бары тик Аллаһ бәндәсе, ялагайлар гына аны шул дәрәҗәгә күтәрәләр. Ул ялагайларга ышанмый иде, ләкин ялагайлардан да йөз чөермәде, ошый иде аңа аларның ялагайланулары. Әйе, җир, халык аныкы. Нигездә ул халык белән идарә итә һәм христиан дине ярдәме белән. Аны тыңлыйлар, аның әмер-боерыкларын карусыз үтиләр. Иллә бу гына җитми икән адәм баласына, аңа җәннәттәй җирдә яшәсә дә сине яраткан, син аны үлепләр тансыклаган хатын-кыз да кирәк икән. Хак, яратты ул хатын-кызларны, күп вакытта алар кочагында дөньядан аерылган халәтләрдә калыр иде, шул мизгелдә ул дөнья мәшәкатьләреннән аерылыр, җиде күк катына күтәрелер иде. Ләкин ул татлы мизгел бик тиз уза торган булды, күңелне янә ил-дәүләт кайгысы биләп алды. +Император Феодосий тирә-ягына күз ташлап алды. Ерак та түгел, ике-өч җансакчысы йөри - аны саклыйлар. Ул аларның берсен бармак ишарәсе белән генә үз янына дәшеп алды сәркатибен дәшәргә кушты. Теге килеп, каләмтактасын ә куеп утыргач кына, магистр Максиминга әйткән тәүге сүзләрен кабатлады. Ахырдан өстәде: "Бүген үк юлласыннар!" Ил түрәсен Аллаһ итеп күрә башлау кай гасырларда аякланып китте икән? Бик күптәндер. Халык белән идарә итәргә керешкән һәр адәм баласында Аллаһ илчесе булу теләге туа, ә тора-бара аны үз халкы ук Аллаһ итеп кабул итә башлый. Бәлки бу Александр Македонский заманнарында башлангандыр Бәлки. Ә бәлки Цезарь башлап җибәргәндер. Ләкин Цезарьны да, сенат үтерә, гәрчә үзләрен дә берәм-берәм җәзаласалар да, сенат Цезарь кадәр Цезарьга кул күтәрә, димәк, Алдаһ дәрәҗәсенә күтәрелгән кешегә. Бер уйлаганда гап-гади кешегә, бер дә Аллаһка түгел. +Император Феодосий Цезарь турындагы бер хикәятне исенә төшерде. Илдән илгә яу йөргәндә ниндидер елганы кичәргә тиеш булалар. Көймәләргә утырырга торганда гына көчле давыл куба. Илбашына давыл беткәнне көтәсе генә бит, юк, көтми монда да Цезарь Цезарь булып кала, давыл котырынуга карамастан, көймәчесенә үзен аръякка чыгарырга куша. Шунда шашынып торган елгага керергә куркып торган көймәче янына Цезарьның ярдәмчесе, уң кулы булган Антоний килә дә болай ди: "Курыкма, җүләр баш, син бит Цезарь йөзендә Аллаңны чыгарасың". Ә чынында исә Цезарь гап-гади адәм баласы була, ә халык аны Аллаһ сурәтендә күрә башлаган була инде. Император Феодосий да әйбәт белә, ул да Аллаһ түгел, гәрчә аны күп кенә сарай куштаннары Аллаһ итеп күрергә теләсәләр дә. Шуңа карамастан, моңа кадәр аның берәүгә дә мин Аллаһ түгел, синең кебек үк адәм баласы дип әйткәне булмады. Әйе, Цезарь моңа ирешә язган булса да Феодосий моңа лаек түгел, хәтта Аллаһ сурәтендә күрергә теләсәләр дә. Хак, җиңел килмәде ул Византия империясе тәхетенә, сугышчы башына төшкән барлык авырлыкларны кичерде. Ул Византия тәхетенә утырган империя римлылар телендә сөйләшми иде инде, ә грек телендә сөйләшәләр иде. Барлык рәсми кәгазьләр дә грек телендә тутырылды, шул ук вакытта император Феодосийга латин телен генә түгел, гот һәм гун телләрен яхшы белгән кешеләрне дә сараена алырга туры килде. Алар аның әмерен карусыз үтәделәр, кирәк икән теге йә бу илдән мәгълүматлар алып кайттылар. Дәүләт белән камил идарә итү өчен кирәк иде бу. Хак, аның сараенда бер генә римлы да эшләми, греклар аларны гомумән кабул итмәделәр. Сарайда хезмәт иткән греклар: "Тәкәббер римлыларны без үзебез сөйләшергә өйрәттек", - дип кенә акландылар. Бәлки бу ике халык арасындагы дуслык та нәкъ менә тел аркасында бозыла башлагандыр. Бит башта римлылар үз телләрендә докладлар да ясый белмәгәннәр, язулары да үзләренеке түгел, ниндидер борынгы этрусклардан алганнар — Моны гына Феодосий яхшы белә иде. +Әнә шул грек һәм гун телендә яхшы сөйләшкән Аэцәй Плацидиянең күңелен яулый. Һәм һәр өлкәдә төпле уңышка ирешә. Аспарны түгел, әнә кемне куяр иде фаланглары башына император Феодосий, ләкин хәл итәсе ителгән инде - Аэцәй буй җитмәс җирдә, ә Аспар кул астында. Шулай да бу хакта Плацидиягә хат язып җибәрергә булыр, дип уйлады Феодосий һәм башын -сынны күргәндә үк аның тәне буйлап үзе дә аңламаган тетрәнү узган иде. Шуңа карамастан, яшь хатынның император атакае белән күзгә-күз очрашып сөйләшеп утырганы юк әле. Моның өчен аңа, әлбәттә, сәркатибе һәм китапханәчесе, шул ук вакытча киңәшчесе булган Прискны чакыртырга туры килердер. Әйе, яшь хатынга өйләнгән, чиркәүдә никах укыткан, чукынганнан соң Ирина исемен алган кәләше белән килсен. Бер җайдан Феодосий бар булган күтәреп, тирә-ягына күз ташлады. Шунда кинәт кенә агачлар арасында мәрхүмә Евдокиясенең сыны күренеп киткәндәй булды. Әллә соң күзенә генә күрендеме? Шунда күз алдына Евдокиясе түгел, ап-ачык булып Атилла хан кызы килде. Күр әле, менә кем җитми икән ич аңа, менә ни өчен ул үз-үзенә урын таба алмый интегә... Хәзер инде ул хан кызының йөзен ап-ачык күрде. Бер-берсеннән качып китәргә торган яшькельт-зәңгәр күзләр, кыйгач кара кашлар, озын керфекләр, тулынкы иреннәр һәм алсу битләр. Атилла хан кызы мөлаем итеп ана елмая, ә император Феодосий әнә шул елмаюга әсир төшкән берәүдәй чарасыз калган да аңа таба кузгалып маташа, имеш. Ул аның серле күз-йөзен генә түгел, тылсымга ия зифа сынын да күрә. Шул гәүдә хәлләрдән хәбәрдар булган ир-заты Присктан да мәгълүматлар алыр. Император Феодосийның бигрәк тә Аэцәй турында ныклап беләсе килә иде. Бу кеше аны тәмам борчуга салды. Нигә Плацидия Аэцәйгә мөкиббән китте икән?.. Шул мәлдә аның кырына магистр Максимин килеп утырды. +- Хатын-кыз турында уйланып утыра идем әле, магистр. +- Хатын-кыз бер императорны гына түгел, һәр иратны уйландыра торган зат, галиҗәнаплары. Ә хатын-кыз турында озын-озак уйланырга кирәкми, аларны җай килгән саен тозакка эләктерергә кирәк, галиҗәнаплары. Шунда мәхәббәте дә килер... Чөнки мәхәббәт сихере хатын-кызның җанында гына түгел, тәнендә дә... +- Минем өчен мәхәббәтем Византия, магистр. +- Минем өчен дә, минем өчен дә, галиҗәнаплары. +- Минем Атилла хан кызын күрәсем килә, магистр. +- Миң бер-бер чара кылырга тиешме, галиҗәнаплары? +- Мине, магистр, Римда барган хәлләр борчый. +- Моның өчен Приск Римга барып кайтырга тиеш, шулаймы, галиҗәнаплары? +- Яшермим, магистр, ләкин сизгерлегегезгә сокланам. +- Мин аны сарайга дәшимме, галиҗәнаплары? +- Бәхәссез, бәхәссез, магистр, - диде император Феодосий һәм кулын-кулга ышкып, кинәнеп алды. +* * * +Император Феодосий киңәшчесе Прискны үзен генә сарайга дәштерсә дә, аны гүзәл заты белән көтте. Әмма Приск император кырына үзе генә килде. Феодосий аңа янәшәсеннән урын күрсәтте. +- Яшермим, Приск, - диде ул сүзне кыска тотарга теләгән берәүдәй, - мине бүген Рим белән Равенна борчый. Аннан да бигрәк Плацидиянең куенына керергә теләгән Аэцәй кызыксындыра. Кем ул, ни тели Плацидиядән? Ишеткәнсеңдер, Плацидия аңа хәтта патрикий титулы бирергә вәгъдә итә. +- Әйе, галиҗәнаплары, мин бу хакта яхшы хәбәрдар. +- Минем бу кеше турында күбрәк беләсем килә. Кемгә хезмәт итә ул? һәм ихлас күңелдәнме?.. Син, Приск, күзәтүчән кешесен, телең бар, бәллүр каләмең кулыңда, акылың турында әйтеп тә торасы юк, Кыскасы, мин сиңа ышанам, Приск. Ышанганга күрә синдә тукталдым. +Хәтерем ялгышмаса, - дип үзалдына сөйләгәндәй башлады император Феодосий, - кайчандыр Атилла хан бик теләп весталка Һөнәрияне кияүгә сораган һәм Рим алдына ниндидер шартлар да куйган икән. Булдымы шул хәл? +- Була андый хәл, галиҗәнаплары, була. Весталка Һөнәрия Атилла Ханга руханиан туй балдагын да җибәрә. Әйе, хәрам атакае аша. Әмма Атилла хан империядән весталка кыз белән бергә Римнан биләмә җир дә таләп итә. Хәер, мин моңа үзем шаһит, галиҗәнаплары. Имеш, туннарда кияүгә барасы кызларга бирнә йөзендә мал гына түгел, җирил дә бирелә. Әмма Рим түрәләре, бездә хатын-кызга җир бирелми, дип кырт кисәләр. Хак, Атилла ханның моңа бер дә исе китми, гуннар җир-бирмәне тартып алалар, дип кенә җавап бирә. Ләкин инде аның тарафыннан кылынган җитди җавап булмый бу. +- Император Валентиан ул вакытта үсмер генә иде, димәк, яшьлеге белән Атилла ханның кем икәнен аңлап җиткермәгән, дөресрәге ни таләп иткәнен?.. Бер сүз белән, Приск, император Валентиан хата кылган, ялгышкан, шулаймы?.. +Җавап урынына Приск җилкәсен генә җыерып куйды, ул һаман исә белми иде императорның аннан ни теләвен. +- Весталка Һөнәрия бүген минем туганыем вилласында ята. Яшь император аны Атилла ханнан яшергән дип җиткерделәр миңа. Ул моны кылмаска тиеш иде. Мин аңа бу хакта хат та язган идем, император яшьлеге белән аңламаган булып чыга. Ә хәзер безгә бу хатаны төзәтергә кирәк, Приск. Мин бу хакта Плацидиягә тәгаенләп хат язармын, ә син аны, Приск, кулдан-кулга тапшырырсың. +- Кемгә, галиҗәнаплары? +- Плацидиягә, Приск, Плацидиягә. +- Яхшы, галиҗәнаплары. +Сүзе бетүен сиздереп, император торып басты, хушлашырга кулын сузды. +- Нигә гүзәл Венераң да алып килмәдең? +- Аның китапханәдән башы чыкмый, галиҗәнаплары, тарих белән кызыксына, антик философларның хезмәтләре белән. +Император Феодосийның йөзендә, ирен читләрендә кечтеки генә елмаюга охшаш мөлаемлык хасил булды. +- Мактарлык шөгыль, бәхәссез. Тик нигә аңа философия бер гүзәллек җитмәгәнмени ул хатынга? Хикмәт, - диде башын чайкап император Феодосий. - Варвар Атилла хан кызы Рим тарихы, борынгы грек философиясе белән кызыксына... Аэцәйнең дә бер хатыны туннардан дидең бугай? +- Әйе, галиҗәнаплары. +- Аны да үтә диндар, диләр. Диндарлык хатын-кызга бер дә килешми. Диндарлык хатын-кызны гүзәллектән читләштерә, Аллаһ яраткан матурлыктан мәхрүм итә. Хатының Иринаны әнә шул үтә диндарлыктан сакла, Приск. Аннары үтә диндарлык наданлык билгесе дә ул, ягъни матди дөньядан аерылып, ниндидер күзгә күренмәгән җисми дөньяда тулгана башлау. Белемле кеше, кем генә булмасын ул, хатын-кызмы, ир-атмы, үтә диндар була алмый. Син моны үзен дә беләсең, Приск. +- Безнең халык Хак Тәгалә дингә табына, галиҗәнаплары, рәнҗетмик аларны. +Император башын кырын сала төшеп, Прискка карап алды һәм янә ирен чите белән генә елмайгандай итте. +- Халык, әйе, Приск. Халык. Ә без халык белән идарә итүчеләр барысын да белергә тиешбез. Диннең сәясәт икәнен дә, дәүләт идеологиясенең нигезе икәнен дә. Бу мәсьәләләрдә без ялгышырга да, саташырга да тиеш түгелбез, Приск. Диндар идарәче - начар идарәче, үз көченә үзе ышанмаган идарәче. +- Мин сезне аңладым, галиҗәнаплары. +- Йә, хуш, Приск. Җитеп торыр. Бәхәстә хакыйкать туа, диләр диюен, тик нәтиҗәсез бәхәс тә кешегә акыл өстәми. Минем тел төбем аңладың булса кирәк, Приск, безнең төп максатыбыз Атилла ханны тарафдарыбыз итү. Беренче адымны без ясадык инде. Икенче адым Һөнәрияне Атиллага кияүгә бирү булыр. Империянең казнасы буш, ил өстенә афәт килергә тора. Йөргән таш шомара, диләр, безгә хәрәкәт итәргә кирәк. Ил-дәүләтебезнең җирләрен кыеп-кыеп алалар... Кемнәр? Варварлар, Приск, варварлар. Танаис күптән инде гуннар кулында, Кече Азиянең яртысы аларга күчте, Карфагенда вандаллар шашына. Гейзерих король Атилла хан белән солых төзеп алды да Карфагенга кадәр барып җитте. Карфаген ерак, ә Атилла хан кул сузарлык җирдә. Безгә башта аның белән дуслашу кирәк. +- Бу мәсьәләдә мин сезнең иң якын тарафдарыгыз, галиҗәнаплары. +Приск китәргә дип кузгалырга ымсынды. +- Сабыр ит әле, Приск, сабыр ит. Искәреп куясым килә. Бу якшәмбедә гүзәл хатыныңа исем кушарбыз, христиан исеме, һәм минем сараемда. +- Килешеп бетәрме соң, галиҗәнаплары, миңа бик уңайсыз бу хакта сүз алып бару? +- Мин аның белән башта үзем сөйләшермен. Килсен минем кырга. Бу хакта мин аңа үзем әйтермен. +- Яхшы, галиҗәнаплары. +* * * +Кайтыр юлда Приск юл буена шул хакта уйлап кайтты. Император тәкъдим иткән чара аның өчен тоташ табышмак иде. Нигә кирәк, Таңчулпанын сарай кадәр сарайда чукындырырга. Һәм янә исем кушу туен? Сәер, хәтта бик сәер хәл. Император кадәр император аның хатынына христиан исемен кую туен сарайда уздырмакчы. Яшерми Приск, ошамады ана императорның тәкъдиме, ләкин ул аңа каршы да әйтә алмады. Ниндидер бер мәлдә исем кушу туен сарайда уздыруларына кинәнсә дә тора-бара борчыла башлады. Сарай тирәсендә әвәрә килгән куштаннар көнләшерләр, үч алырга теләүчеләр табылыр. Приск исә бу айларда бәхетле иде, әнә шул бәхетенә бер дә караңгы пәрдә яптырасы килми иде. +Таңчулпаны аны китапханә ишеге янында каршы алды һәм ир-канатының караңгы йөзен күреп, сагая калды. +- Ни булды сиңа, Приск җаным? +- Берни дә булмады, карлыгачым, берни дә булмады. +- Әллә нинди исемнәр тагасың үземә. - Килде, ирканатының кочагына иңде, аннары башын каера төшеп, күзләренә карады. - Әйт, мине сагынып кайттыңмы? +- Синнән башка минем сагыныр кешем юк, бәгырьҗан. Син минем бердәнберем, күгәрченем, карлыгачым, былбылым. +- Юк, барыбер кәефең китеп кайтып кердең, шулаймы? +- Сине император Феодосий үз кырына дәшә. Сиңа йомышы бар. Ул хәзер бакчада күл буенда утыра һәм син хәзер анда барырга тиешсең. Ул сине көтә, бәгырь. +- Мин ничек берүзем император кадәр император кырына барыйм? +- Барырга туры килер, Чулпаным. Ул сиңа сарайда уздырылачак исем кушу туе хакында хәбәр ирештерәчәк. +- Исем кушылды бит инде, нинди туй тагын ул?! +- Әйе, кушылды. Ләкин туйланмады. +- Минем исемем Таңчулпан, атам-анам кушкан исем. Һәм ул исем мина ошый. +- Хәзер синең исемең Ирина, җанкисәгем. Ә исем кушу туеннан соң синең исемең бөтен Константинополь халкы беләчәк Император сараенда исем туе уздыру бар кешегә дә тәтеми Чулпаным! +- Ә император беркөнне мина Венера дип дәште. +- Венера мәҗүси греклар исеме. Борынгы замандагы грекларда Венера мәхәббәт алласы мәгънәсендә йөргән. Христианнарда Венералар да, христианнарда Марияләр, Магдалиналар, Ириналар... +- Ярый, Приск, мин аның кырына барырмын. Тик бит мин яңа исемем туйсыз да кабул иттем ич инде. Нигә тагын сарай кадәр сарайда туйлар уздырып торырга?! Мин хаклымы, килешәсеңме минем белән? +- Килешәм, килешәм, күгәрченем, килешәм. Ә хәзер бар, сине император көтә. Бу хакта соңыннан сөйләшербез. Аннары бер киңәш, син инде анда бик акыллы булып күренмә, Чулпаным. Артык акыллы хатын-кызны император гына түгел, безнең ишеләр дә яратмыйлар. Бит хак хакыйкатьне һәр кеше китаплардан гына түгел, тормыштан да эзли. +- Мин аның белән ни турында сөйләшергә тиеш соң, Приск?.. +- Ул сорый, ә син сәяси йомгакка төрми генә үз фикерен әйтәсең. Хак, ул сине кыргыйга санар, шундый караш бар түрәләрдә. Син ничек кенә булса да бәхәс юнәлешен гаделлеккә таба борырга тырыш. Көл, елмай, бераз кыбырсылангандай ит. Бер сүз белән, хатын-кыз бул. +- Мин аңа үземне рәнҗетергә дә бирмәм, үзем дә аны мыскыл итәргә тырышмам, Приск, борчылма. +- Йә, бар инде. Ул сине күл буендагы бакчада көтә. +- Башта үп Чулпаның, игелек телә, сабырлык телә аңа. +Приск хатынының шул сүзләренә кинәнә калып, Таңчулпанны кочагына алды, дымлы иреннәренә үрелде, сулышы кысылып, үбешүдән туктагач: +- Хәерле юл сиңа, Чулпаным, - диде. +...Батыраеп, үз көченә нык ышанып, кыю рәвештә китапханәдән чыгып китсә дә, сарайга җитеп, ыржайган арысланнар яныңнан үткәндә кургашын салгандай аяклары авыраеп китте. Ә инде таш җәйгән бакча сукмагына төшкәч, Таңчулпанга чынлап торып курку килде. Император кадәр император аны дәшә. Һәм кая? Күл буена. Ни өчен? Нигә хаҗәт император кадәр императорга варварлар ханы кызы? +Башта Таңчулпан башыннан үткән бу уйга артык игътибар итмәгән кебек иде, күл янына җитәрәк тәмам зиһене чуалды, атлаган саен тәүге уе көчәя, ихтыяр көче җуела башлады, хәтта бераз туктап торды, тирә-ягына күз ташлады. Май ае, кошлар сайрый, дөнья хозурлыкка күмелгән. Ул да шушы табигатьнең бер баласы ич, ахыр килеп, император да. Таңчулпан императорның ниятен белми иде, чөнки ялгызак иде император... Әллә соң бер күрүдә гашыйк булдымы?! Йа Ходай! Приск җаным, коткар, коткар мине. Ул бит минем белән теләсә нишли ала. Император ич ул! Мин кем, кем мин аның өчен?! Варвар Атилла ханның кызы. Менә кем син. Ә ул варвар Атилла хан император Феодосий җитәкләгән империядән ясак түләтеп тора. Димәк, Таңчулпан, син алай ук вак кеше түгелсен Византия императоры өчен. Кыю бул, атла! +Таңчулпан белә иде инде, Приск ана сөйләгән иде. Император Феодосий хатынын кайнар мунча буында пешертеп үтертә. Ләкин бит император Феодосий II император Феодосий I түгел, алар икесе ике кешедер инде, гәрчә исемнәре бер булса да. Ахыр килеп, император Феодосий Таңчулпанга алай яман кеше булып күренмәгән иде. Йомшак кына сөйләшә һәм үз дәрәҗәсен үзе белеп әңгәмәдәшенә күз ташлап ала. Күрер күзгә ир янында ир - һәйбәт кенә кыяфәтле, ягымлы карашлы, һәрхәлдә беренче күргәндә сабыр холыклы булып күренгән иде Таңчулпанга император Феодосий. Ләкин императорга барыбер нидер җитми кебек иде, яшерми Таңчулпан, аңа баштан ук шулайрак тоелды. Иң әүвәл ялтыравыклы киеме, әнә шул затлы дигән кием аны ничектер халыктан ерагайта кебек иде. Атасы Атилла хан беркайчан да, хәтта тәхеттә утырганда да ялтыравык киемнәргә төренмәде, гади киенде, гади телдә сөйләште, хәтта илчеләрне кабул иткәндә дә Атилла хан гади-садә булып калды. Иң мөһиме, атасы Атилла ханны бер генә кеше дә Аллаһ итеп күрмәде, гун халкы өчен бу тәкәбберлек гомумән ят нәрсә иде. Монда исә императорны тәгаен, Аллаһ итеп күрәләр. Ләкин күрәләр икән, күрә бирсеннәр. Таңчулпан өчен исә император Феодосий гапгади адәм баласы иде. Бары тик. +Әнә шул уй башына килүгә, Таңчулпан батыраебрак атлап китте. Кем син? Кем?! Атилла хан кызы ич син!.. Аяк терәп сөйләшә алырдай затсың. Атла, кыю бул! Гуннарның алласы Тәңре, ә ул табигать үзе - Күк-Кояш. Ә менә христиан диненә килгәндә көтүче булган кешене Аллаһ урынына күрәләр. Һәр халыкның үз алласы, күрәләр икән, күрә бирсеннәр. Ләкин Таңчулпан белә иде инде, бу дөньяда Византия императоры Феодосий алла була алмаган кебек, көтүче сурәтендәге кеше дә Аллаһ була алмый. +Ул арада аның күзе күл буендагы эскәмиягә төште. Император Феодосий суда йөзгән үрдәкләргә, аккошларга карап тора иде, аның якынаюын сиздеме, борылып карады һәм аягүрә торып басты һәм Таңчулпанга каршы китте. +- Рәхим ит, рәхим ит, Иринушка. +- Ирина?! +- Әйе, әйе, Иринушка, син инде хәзер Ирина. - Киләкилүгә үк император Феодосий аңа ун кулын сузды, кочагын ачты һәм Таңчулпанның башын күкрәгенә кысты, бармаклары белән чәченә кагылып алды. - Синең исем кушу туең сарайда уздырырга булдым әле. Каршы түгелсеңдер, шәт? - диде император Феодосий һәм Таңчулпанның күзләренә карады. +- Минем исемем сезнеңчә Венера иде шикелле. +- Ә син чынлап та Венера, Иринушка, чынлап та Венера - мәхәббәт алласы. +- Шулай зурлаган өчен рәхмәт инде, галиҗәнаплары. Ләкин мин бернинди дә мәхәббәт алласы түгел, гап-гади хатын-кыз. +- Ю-юк, юк-юк, Иринушка, тагын бер тапкыр юк, син чынлап та мәхәббәт алласы. Аллаһ бит ул үзе мәхәббәт. Үзе яраткан адәм затларын дөньяга китергән Аллаһ мәхәббәтсез була алмый. Кем йөзендә булса да ул безнең дә мәхәббәтебез. Гуннар әнә Тәңреләрен алла сурәтендә күрәләр, без исә Гайсәне алла йөзендә күрәбез. +- Сезне дә бит кайберәүләр Аллаһ йөзендә күрәләр, галиҗәнаплары. +Императорның кашлары өскә сикерде, Таңчулпан курка калды, артыгын әйтте бугай ич! +- Бу хәл үтә ялагай грекларның кыланышы гына, Иринушка. Мин сине, син дип дәшергә ярыйдыр бит... Ярый, дисен. Хуш, Иринушка, мин сине Таңчулпан да түгел, Венера да түгел, атакаең икән Иринушка дип атармын. Чөнки мин сине чукындырган атакаең. Килештекме? +- Килештек, галиҗәнаплары. Мин сезгә бик тә рәхмәтле, император. +- Грекларга тимә. Греклар бик борынгы халык, - диде император һәм җиңелчә генә Таңчулпанның терсәгеннән алды, эскәмиягә таба кузгалды. - Борын заманда башка тел, сөйләшкән халыкларны греклар варварлар дип атаганнар. Грек телендә сөйләшми, димәк, ул варвар. Ә бит кыргыйлар гомумән дөньяда юк. Бардыр башка телдә сөйләшкән, үзенчә көн күргән халыклар. Ә менә шул халыкларны үзләренчә яшәмәгәннәре өчен варвар дип атаучылар бар. Әле дә бар. Бу инде ахмаклык, наданлык, дөнья халыкларының тарихын белмәү дигән сүз. Ә менә надан белән ахмак һәр халыкта да бар, шул исәптән үз телләрендә сөйләшмәгән халыкларны варвар дип йөргән греклар арасында да. Мәҗүсиләр чорында әллә ниләр була. Борынгы готлар агачтан ясалган Өрәкләргә табынганнар һәм шул Өрәккә сабый балаларны корбан иткәннәр. Соңрак готлар үзләренә бер камилрәк дин табалар, күбесе христиан динен кабул итәләр. Дөнья әйләнүдән туктамый, бертуктаусыз хәрәкәттә тора. Гуннарда да элек шаманнар булган, диләр. +- Алар хәзер дә бар гуннарда, галиҗәнаплары. +- Ләкин инде аларга ышанучылар сирәгәя бара, Иринушка. Безнең максат - халыкны шаманнардан, төрле еретиклардан арындыру һәм изге дингә тарту... +Таңчулпан императорны тыңлады да тыңламады да. Көн матур, һава саф, сирәк-мирәк кенә үрдәкләр бакылдап ала, сак колакка гөлҗимеш куаклары арасыннан сандугач моңы ишетелеп китә. Күл өстендә төнбоеклар җәйрәп ята, күлнең түр ягында куе камышлык, анда ике аккош сөешә, һәрхәлдә шулай тоелды Таңчулпанга. Күрше куакта сайрар кош өзелеп-өзелеп тиңен үз кырына чакыра. Сагышлы чыга сандугачның сайравы. Таңчулпанның туган ягында да тыңлаганы бар сандугачлар моңын, тик болай сагышлы сайрамыйлар кебек иде. Әллә соң чит-ят җирләрдә сандугач сайравы да сагышлырак ишетеләме? +Таңчулпан күз кыры белән генә императорга карап алды. Феодосийның маңгаен җыерчылар сырлаган, йомры кара сакалы агара башлаган. Төз борынлы, кечерәк кара күзле, киң кара кашлы иде империянең илбашы. Башында ниндидер чәпләшкә. Сөйли башласа, кулын селти, болгап ала, гүя нидер колачларга җыена. Бармагы саен диярлек кашлы балдак. +Император сөйләде-сөйләде дә күлдәге аккошларга карап Уйга калды, эчке дөньясына кереп чумды бугай; илбашы кайгысыз буламы? Бер-бер хәл исенә төшкәндер, ә бәлки беренче хатыны белән булган хәлләр. +- Әйтегез әле, галиҗәнаплары, нигә борынгы греклар үзләрен бар халыктан да өстен күргәннәр икән? +- Бик гади хәл бу, Иринушка. Бу халык Ауропада беренче булып диярлек үз язмасын таба һәм киң күләмдә куллана башлый, гәрчә аларга кадәр ассирәйләр, бавилләр, шумерлар, хетлар, соңрак мисыр һәм фарсылар империя төсендә яшәгән булсалар да... Греклар бик тә тырыш укучылар булалар. Алар кешелек яулаган яңалыкны бик тиз куллана башлаганнар. +- Минем атам, галиҗәнаплары, дөнья халкына ил-җирне Тәңре бүлеп биргән һәм ул халык бары тик шул җиртуфракта яшәсә генә бәхетле булачак дип бара, ди. +- Бәхетле булыр иде ул үзе яшәгән Урал, Ра елгалары, Тын далаларында яшәгән булса. Ә ул Тәңренең васыятен боза, туган туфрагын ташлап, Дунай буйларына кадәр килеп җитә Алай гына да түгел, Дунай буйларын Тын вә Ра елгалары буйларына охшатып, биредә төпләнеп калмакчы - башкала сала-калалар, авыллар... +- Ул бары тик "башка чыктым" мин дип бара, галиҗәнаплары. +- Килешәм, акыллы фикер әйткән атаң, Иринушка. Хак, аның уенча ул башка чыккан. Ләкин бит ул готларны үз җирләреннән кузгата, башка телдә сөйләшкән халыкларны кайсын куркытып, кайсын үз теләге белән үзе белән ияргә һәм Ауропа үзәгенә килеп, кала салып кына калмый, империягә яный башлый. Башлый гына түгел, яный. Хәер, шул гот һәм гуннар аркасында, дөресрәге алар ярдәме белән без дә империядән башка чыктык, үзебезгә бер ил - дәүләт төзедек. Һәм син, Иринушка, әнә шул дәүләт кешесенең берсенә кияүгә чыктың һәм безгә күчеп килдең. Өске готлар да тик тормыйлар, үзләренә бер дәүләт корып яталар, аскылары исә әлегә атаң кул астында йөриләр, ләкин алар да ил-дәүләтле булмый калмаслар. Хәзер әнә бритсаклар үзләренә, франклар үзләренә Рим империясеннән җир даулыйлар. Дөресрәге, империя яулаган җирләрдән үзләренә биләмә даулыйлар, ягъни мөстәкыйль рәвештә көн күрмәкчеләр. Империя явызлык бит ул, империя таркала, ә кешеләр күңелендә явызлык кала. Мин бераз чамалыйм, Иринушка, әнә шул халыклар да тора-бара империя булырга омтылырлар. Ләкин кайчандыр аларга да римлылар кичергән гарьләнү хисен кичерергә туры килер. Әле үк инде атаң Атилла хан үзен империяләр белән тиң күрә башлады. Ә бит заманында минем адашым Феодосий Атилла ханга бөтенләй игътибар итми, аңа надан варвар итеп кенә карый. Ә алар тора-бара Ауропа үзәгенә килеп урнашалар һәм ил төзиләр, ул гынамы, Римны таркатырга омтылалар. Иң сәере шул, мин бу очракта һични кыла алмыйм, һични, Иринушка. Рим елдан-ел җирләрен югалта бара, ахырзаман килде Рим өчен. Мин шул яманлыкны күреп, беренче булып атаңа кул суздым - килешү төзедем. Ә атаң хәзер Дунайны гына түгел, Рейнны кичәргә җыена. Гуннар йөзендәге борынгы скифлар борын-борыннан Рим империясенә борчу китергән. Бүгенге грек тарихчылар аларны гуннар дип язсалар, тагын да борынгылары сарматлар киммерәйләр скифлар дип язганнар. +- Атам әйтә, сарматлар да, гуннар да бер үк халык, галиҗәнаплары, аннары сез әйткән скифлар дә. Аларның гореф-гадәтләре генә түгел, йолалары да, сөйләшкән телләре дә, кылган гамәлләре дә бер, хәтта диннәре дә. +- Син мине торган саен шаккаттырасың, Атилла кызы. Синең белән сөйләшү миңа бик күңелле, Иринушка. Әнә хәләл җефетең килә, көткән-көткән дә түзмәгән, күрәсең. Ярый, Иринушка. Ышан, синең белән сөйләшеп утыру миңа ошады. Без ул бәхәсне ары таба да дәвам итәрбез, исем туеннан соң да дип әйтүем. Ә хәзер, бар, хәләлеңә каршы йөгер, күрмисеңме, килергә ятсынып тора. +Император Феодосий шулай диюгә, Таңчулпан илбашның күзләренә карап алды, илбашы елмая иде. Ул тәмам тынычланды, һәм торды да үзенә таба килер-килмәс атлаган иренә таба китте. Килде дә килер җайдан ук Прискның кочагына иңде һәм җанга таныш ис тоеп, ир-канатының күзләренә карады, битеннән үбеп алды да императорга карап, кул изәде. +- Ни турында сөйләштегез инде? - дип сорады сарайдан чыгып, бераз китүгә ир-канаты. +- Минем җырлыйсым килә, ишетәсеңме, Приск, җырлыйсым килә. Беләсең килсә, без тарих турында сөйләштек. +- Диннәр турында да, - диде Приск. +- Әйе, диннәр турында да. Борынгы скифлар, алар йөзендәге гуннар турында, сарматлар, киммерәйләр, тагын әллә кемнәр турыңда. Беләсен килсә, мин аңа җир йөзендәге бар халыкка да ил-җирне Тәңре бүлеп биргән, дидем. Һәр халык үз бәхетен шул җирдә тапса гына таба, дидем. Һәм, беләсеңме, Приск, император минем белән килеште. +- Бер уйлаганда, син хаклы, Чулпаным. Аллах бүлеп биргән халыкларның җирләрен үз канаты астына җыйган Рим уңдымы? Юк, әлбәттә, уңмады. Рим җимерелү алдында тора. Миңа җиткерделәр, атаң Атилла хан римлылар белән күзгә-күз килеп сугышырга исәп тота икән. Аннары Аллах һәр кешегә дә бәхетне бертигез биргән, бәхетленең көннәрдән бер көнне хәерчегә калуы, хәерченең бәхетле булып китүе бар. Кешелектә булган мондый хәлләргә мисалларны көлтәкөлтә китерергә булыр иде. Ахыр чиктә, табигать теге йә бу халыкны үзе билгеләгән җирдә генә ашаткан-эчергән, итенмаен биргән - бәхетле иткән. +- Ә минем атам Ауропаның үзәгенә килеп урнашкан... +- Бик әйбәт, килгән икән яши бирсен. Ярый, куеп торыйк әле бу бәхәсне. Бераз сөю турында сөйләшик. Мин сиңа әйтәм: исемең матур, йөзең көләч, үзең бикәч, шулай дип җырлар иде гун төмәнбашы. Моңлы итеп, матур җырлаган иде. +- Якшәмбе көнне без синең белән кулга-кул тотынышып сарайга киләбез. Император минем хакка исем туе уздыра, үз исәбенә. Ишетәсеңме, Приск, үз исәбенә! +Приск җавап бирмәде, барыр җайдан хатынның биленнән кочып алды да күтәрә төшеп, колагыннан тешләгәндәй итте. +- Авырттырдың ич, Приск җаным. Беләсең килсә, - диде Таңчулпан. - Император мине сөйләшергә тагын чакырачак. Ишетәсеңме, тагын? +- Мин ышанам, Чулпаным, югалып калмассың. Вәләкин ул синең белән һәрдаим вакыт уздырмас. Императорның эше тыгыз, вакыты тар. Беләсең килсә, император синең атан Атилла хан белән аркадаш буласы килә, Чулпаным, һәм мин ана бу мәсьәләдә ярдәм итәргә булдым. Ике арагызда шул чакта сүз чыкса, берүк кирегә сукалый күрмә, Чулпаным. Барысын да астын-өскә китереп ташлавын бар. +- Император Феодосий болай да күп нәрсәгә иреште бугай инде, Приск җаным, атамның Римга таба кузгалуы хакында да искәрде. +- Бу сөенечле хәбәрне синең белән мин алып кайттык аңа, Чулпаным. Без! Син дә мин. Мин сине таптым, син мине, ә император атаң йөзендә үзенә аркадаш тапты. Иң мөһиме, атаң Византиягә таба кузгалмаячак, һәрхәлдә мин шулай дип уйлыйм. Шул ук вакытта атаң Атилла ханның Византиягә таба кузгалуы да бар, чөнки император атаңа ясакны салып бетермәде, ахыр килеп, хәрам атакай Хрисафәйне богаулап Гунстанга җибәрмәде. Нәкъ менә хәрам атакай Хрисафәй богаулы көйгә 6.000 алтын акча илтергә тиеш иде атаңа, ягъни гуннарга... +- Син моны каян беләсен, Приск? +Приск кинәт кенә шаркылдап көлеп җибәрде. Һәм хатынның янә биленнән эләктереп алды, җилтерәтеп, әйләндереп чыгарды. +- Мин кая эшлим соң, Чулпаным, кемнең киңәшчесе мин?! +- Син император Феодосийның уң кулы, Приск җаным. +- Менә, менә уң кулы шул. Димәк, император һәр эшен минем белән киңәшеп кыла, бигрәк тә Атилла хан белән булган хәлләрне. +- Чөнки? +- Чөнкиме? Чөнки минем хатыным Атилла ханның кызы, гүзәлләрнең гүзәле, чибәрләрнең чибәре, сылуларның сылуы, атаңның иң яраткан кызы, иң яраткан. Ишетәсеңме, иң яраткан? +- Бик әйбәт, Приск җаным. Без кайткач ни ашыйбыз, минем синең бу сүзләреңнән тамагым ачты? +- Балык, каз ите, чия төнәтмәсе, тагын ни? Тагын җиләкҗимеш һәм чеметем генә кызыл шәраб, үгез каны кебек Кызыл шәраб. Кан кузгату өчен. +- Мин дә пешекчегә бүген балык пешерергә кушкан идем. Димәк, без синең белән бер төрле уйлыйбыз, бер төрле фикерлибез. +- Империя хакында дамы? +- Империяләрнең берсе туа, берсе үлә. Мин император белән бу хакта килештем инде, Приск җаным. Икенче бәхәстә мин ана, беләсеңме, ни хакта әйтәчәкмен? +- Ни хакта? +- Атилла хан Ауропага империя оештырырга килмәде, ә кешелекне Рим империясеннән коткарырга дип килде, коллыкка нокта куярга дип. Һәм ул, атам дим, моны эшләр. Ауропа халыкларын мәңгегә коллыктан азат итәр. Атамның төп максаты баштан ук империяне җимерү, Ауропа халкын коллыктан азат итү була. Һәр халык ничек, кем белән күрше яшәргә тели - яшәсен, ләкин үз җирендә, үз туфрагында. Атам Атилла хан, беләсең килсә, Приск җаным, бабам Мәңгүк ханның васыятен үтәргә дип Ауропага килә. Һәм ул аны үтәр, Ауропа халкын коллыктан азат итәр. Мин атама ышанам. +- Ләкин бит, Чулпаным, бу сугышларда халык кырыла, бер гаепсез халык. +- Азатлык корбансыз булмый, Приск җаным. +- Император белән дә шул хакта сөйләштегезме? +- Юк, ул бәхәскә кадәр барып җитмәдек, Приск җаным. Барып җиткән булсак, аңа да шулай дип әйтер идем. +Ул арада виллаларының ишегалдына керделәр, хуҗаларны баш ия-ия көдрә кара чәчле хезмәтче каршы алды. Приск исә аңа: +- Булды, булды, рәхмәт, - дип, үтеп китте. +- Син мина исем туен уздыргач та Чулпаным дип дәшәрсеңме, Приск? - диде өйгә керүгә Таңчулпан. +- Юк, Иринушка, мин сиңа төрле исемнәр белән дәшәрмен: Карлыгачым, Күгәрченем, Былбылым... +Алар үз бүлмәләренә кереп, өс киемнәрен алыштырып, юынгычта кулларын юып чыктылар. Табын янына узгач кына Таңчулпан пешекче китергән диңгез балыгына игътибар итте. Пешекче балыкны зәйтүн маенда кыздырган иде, шуңамы ризыкка кызгылт-сары төс кергән. Таңчулпан балыкны ашыкмый гына ашады, ә үзе ни өчендер янә император Феодосий турында уйлады. Хатын-кыз ич ул, шундук тойдысизде, император аны тикмәгә генә үз кырына чакырмаган. Чукындыручы атасы булуы да юкка түгел. Ләкин бу хакта ирканаты Приск белмәскә тиеш. Күңелендә әнә шуңа охшаш яман уй туган икән - үзе генә белергә тиеш. Таңчулпан ышана иде, император бөтенләй азгын кеше булмаса аның ире Прискка да, аңа да яманлык кылмас, хәтта атасы Атилла хан Византиягә таба яу кузгалса да. Ә Таңчулпан илдән хәбәр алып тора иде: атасы Византиягә яу йөрмәячәк, гәрчә император атасына вәгъдә иткән алтынны җибәрми торса да - кызы хакына булса да ул моны кылмас. Таңчулпанның үз эченә кереп, уйга калып ашап утыруын күргән Приск кисәк кенә: +- Син беләсеңме, Чулпаным, атаң Атилла хан ни өчен Валентианга каршы кузгалачак?.. +Таңчулпан кинәт ашаудан туктады, сәерсенеп иренә карады. Сәер хәл, ул да шул хакта уйлап утырган икән ләбаса. Таңчулпан тастымалы белән авызын сөртте, өстәлгә ята төшеп, ир-канатының күзләренә карады. +- Ни өчен дип уйлыйсың инде, Приск җаным? +- Заманында император Валентиан тутасы Һөнәрияне атаң Атилла ханга бирмәгәне өчен, Чулпаным. Рим кануннары буенча хатын-кызга җир-биләмә бирелми, Чулпаным, - диде Приск ашаган табагын читкәрәк алып куеп, төнәтмәгә үрелде. +- Ләкин бит алар барыбер кавышалар, һәм күпмедер бергә яшәп калалар. +- Соңра бу хәлне Плацидия белеп ала һәм Һөнәрияне янә богаулап диярлек Римга алып кайтарта. +- Һәм зур хата кыла Плацидия, Приск җаным, зур хата кыла. Император Валентиан Һөнәрияне җир-биләмә беләнме, болаймы абам Иллакка биргән булса, бәлки атам Рим тарафларына таба яу кузгалырга ниятләмәгән дә булыр иде. +- Син бу хакта император Феодосийга да әйттеңме? +- Юк, әйтмәдем. Чөнки Һөнәрияне гуннардан йолып алып калу идеясен император Феодосий бирә. +- Син хаклы, хаклы, Чулпаным, хаклы. Шаккатмалы хәл, син барысыннан да хәбәрдар. Ә мин, Чулпаным, император Валентиан урынында булсам, Һөнәрия тутамны Атилла ханның улы Иллакка үз кулым белән илтеп биргән булыр идем. Иллак углан гаскәриләре белән император Валентианның уң кулына баскан булыр иде. Ялгыша, ялгыша, император Валентиан һәм анасы Плацидия дә. Иң мөһиме, Атилла хан Рим тарафларына яу кузгалмас иде, империя дә үз йөзен саклап калган булыр иде. Ишеткәнем хак булса, хәзер әнә атаң Атилла хан яуга хәзерләнә икән һәм хак булса Рим тарафына. Беләсең килсә, Чулпаным, император Феодосий мине нәкъ шул хакта белергә Римга җибәрде. Анда булган хәлләр белән танышып кайтырга... +Таңчулпан ир-канатына бер сүз дә әйтмәде, үз эченә бикләнеп, әкрен генә төнәтмә эчте. Ул белә иде Приск кеше кешесе императорга хезмәт итә. Һәм ул аңа бармыйм дия алмаган. Һәм бик дөрес эшләгән, юкса аны император эшеннән читләштерер иде, хәтта сарайдан ук куар иде. Шул мәлдә, башына шул уйлар килүгә, Таңчулпанның йөрәге аша император Феодосий сурәте узды. Ни өчен җибәрә император Феодосий аның ирең Рим кадәр Римга дип бер дә баш ватасы юк - сәясәттә римлылардан өстен чыгарга тели. Һәм теләгенә ирешер дә ахры. Әллә соң Прискны миннән аерыр өчен Римга җибәрдеме?.. Антонийны да шулай аера ич хатыны Евдокиядән. Шулай булган хәлдә нишләргә тиеш ул? Ул - Таңчулпан, чит илдә, чит җирдә, чит мохитта?! Атасына китсенме?.. Килешерме? Аннары Приск үзе моңа риза булырмы?.. Римда хәзер ыгы-зыгыдыр, сенат көн-төн утырыш уздырадыр. Чөнки атасы Атилла хан Рим тарафларына яу йөрергә җыена икән... +Әнә шундый уйлар зиһенен телгәләсә дә Таңчулпан ир-канатына ары таба бер сүз дә әйтмәде. Ахыр торып ук китте. Әйткән хәлдә үзенә ияреп баруны ошатмас иде, бу - беренчедән; икенчедән, тикторганда шиккә калыр иде. Атаң ни әйтте, сиңа, Таңчулпан, ир - баш, хатын - муен, димәдеме? Шулай булгач, тик тор, дәшмә, дәшкән - бер откан, дәшмәгән - ике откан, дияр иде Элиана. +- Мин экономка апа белән базарга чыгып керәм, Приск. Ярыйдыр бит? Базар халкын күрәсем килеп китте. Ярыйдыр бит, Приск дим?! +- Нигә ярамасын, ярый. Чыга күр. Үзен теләгән җимешләрне алдырырсың. Миңа карбыз алдыр. Зур булсын. Син хәзер тулы канлы христианка, теләсә кая бара аласың. +"Түгел, түгел!" - дип әйтергә иткән иде Таңчулпан, тыелып калды. Нигә?! Ни үзгәрер шулай дип әйтүдән? Болай да Прискның кәефе юк, күренеп тора ич икенче тапкыр, бер дә Римга барасы килми. Аңа империя дә, императорда кирәкми, янында ир-канаты булса, шул бик җиткән. Император... Император сүзе теленә килүгә янә илбашы Феодосий күз алдына килде, һәм үзе дә сизмәстән, хәтта белми дә калды ни өчендер, үзалдына уңайсызлану тойды. Сарай бакчасында утырып сөйләшкәннән соң күңелендә үзе дә аңламаган шом барлыкка килгән иде. Әнә шул шом торган саен куера, күңелне чарасыз итә, зиһенне чуалта иде. Таңчулпанының халәтен аңлаган кебек, Приск та кулын юды да, авызын чайкап, тавыш-тынсыз гына китапханәсенә үтте. +Ә бит элек ашаганнан соң ишегалдына чыгар, хезмәтчеләр белән сөйләшеп, күл буйларын урап кайтыр иде. +"Менә без дә, Приск җаным, аерым-аерым йөри башладык", - дип уйлады Таңчулпан ир-канатын ишектән озатуга, тәүге уеннан янә курка калды. Һәм куркуы бик тә урынлы иде, йокы бүлмәсенә узганда да, өс киемен алыштырганда да, ир-канаты янына чыгарга дип җыенганда да ул бу уеннан арына алмады. Император Феодосий аның йөрәгенә гүя ут салган иде. Ә ул ут көйри дә көйри. Юк, ут кына түгел, утлы күмер. Күмер дигәнен көйри дә көйри, һич тынгылык бирми. Шулмы сагыш, шулмы сызлану?.. +XI +Хәтерли, юлга чыгуга Приск атың куаламады. Аны император Феодосий киңәше белән Аспар гаскәрбашның ике кешесе озата барды. Аппинәй юлына төшкәч, ниндидер таверна кунакханәсендә йоклап чыктылар. Кузгалдылар бик иртә, юл елга буйлап сузылган, биредә исә куе томан төшкән, әмма кояш күтәрелә башлауга, бераз ачыкланды. +Юл тигезләнә төшкәч, Приск атын куалап, алгарак китте, сакчылар да аннан калмадылар. Приск җайдак атның тезгенен үзенәрәк тарта төште һәм барыр җайда икенче атына күчеп атланды. Ерак юлда гуннар да шулай итәләр. Бик тә уңай ысул, кулында ике ат булганда атлар да арымый, юл да алай бик авыр кебек тоелмый. Юл тау кырына таба сузылды, җайдак ат та таба елышты. Өйрәтелгән ат, юл тарайдымы, ишенә якын-килә. +Кояш төшкелектән авыша башлагач, юл өстендәге тавернага тукталдылар. Тамак ялгап алырга кирәк иде. Атларын аркылы салган киртәгә генә бәйләп, тавернага юнәлгәннәр иде, аларны авызында бер теше калмаган чал чәчле карт кисәтеп куйды. +- Юлчылар, атларыгызны карарга кеше калдырыгыз. Хәзер якын-тирә качкын коллар белән тулы, - диде. +- Син күз-колак булырсыңмы соң? +- Нигә карамаска, карармын, - диде карт. - Тик мин бушлай атлар карамыйм. +- Буш итмәбез, - диде ана Приск. +Аларны ишек янында ук тырпайган мыеклы, кирәкмәгән дәү бәдәнле карт легионер каршы алды. Легионер карт баш киемен салган да әйләндерә-тулгандыра тора. Ул византиялеләрне күрде дә, аркылы төшмәкче итте, әмма Прискның кыяфәтеннән курыктымы, тырпайган мыегын сыпыра башлады. Приск ана карамаска тырышып, түргә узды. Ул кырын күзе белән генә күрде, тырпайган мыеклы легионер аңа нидер әйтергә ымсынды, хәтта авызын ачты, картның сап-сары тешләрен күреп Приск: "Эчкече карт, тавернага сакчы булып кергән", - дип уйлап куйды. +Алар шактый озын өстәлнең башына утырдылар, күршедәге генә ике кеше авызларын-авызга куеп диярлек шактый тавышлы гына гәпләшеп утыралар. Күршеләрнең берсе Прискны күрде һәм кулын күтәреп: +- Көнчыгыш римлыларга хәйри! - диде. +- Хәйри, хәйри, көнбатыш римлылар, - диде Приск. Алар янына таверна иясе килде. +- Көнчыгыш ризыгы һәм бер чүлмәк шәраб, - диде аңа Приск. +Күп сөйләшми генә шәраб сала-сала ашадылар. Тамагы туйгач, Приск янә күршеләреңә игътибар итте. Алар инде нык кына салганнар, хәтта исерә төшкәннәр һәм шактый тавышлап сөйләшә башлаганнар иде. Теләсә-теләмәсә дә Приск күршеләр гәбенә колак салды. +- Күрәзә миң, Телав, күрәзә, - дия-дия өстәл төйде гәпчеләрнең юан гәүдәлесе, өстәлгә ята төшеп. - Күрәзә мин. Әгәр дә мәгәр бу оятсыз каланы варварлар ханы Атилла җимерсә, мин чиркәүгә кереп дога кылачакмын. +- Артыгын сөйлисен, Архит. Кем син ул хәтле дөнья халыклары каласын каргарга? Кем?.. Дәшмисең!.. Без монда нинди йомыш белән соң?! +- Алай булса әйт, нигә император кадәр император Равеннада качып ята. Кемнән курка ул. Атилланың кайсыдыр улы Римны айкап йөри, диләр. Имеш, весталка кызны алып китмәкче. +- Консул Аэцәй сиңа ни әйтте, Архит, ни әйтте?! +- Мин аңа ышанмыйм, Телав. Римны гына түгел, анасын тотып сатачак әле ул кеше. Әйе, император Нерон кебек. +- Император Валентиан легионерларының яртысы гуннар хәзер, Архит. +- Хәзер барысы да гуннарда терәк эзли. Император Феодосий турында әйтеп тә торасым килми. Киңәшчесе Прискны Атилла хан кызына өйләндергән диделәр. +- Сөйләмә тузга язмаганны, Телав. Кеше сүзе - кеше үтерер, диләр. +- Череде, нигезеннән череде Рим, Архит дус. Римны яһүд, гот, гун басты. Кая булды борынгы исаврәйләр, борынгы бабалары этрусклар?! +- Алай дисәң, мин дә Рим кешесе түгел, килмешәк. +- Әйе, Архит дус, Рим хәзер килмешәкләрдән тора. Мин, әйтик. Сириядән күчеп килдем. Мин хәзер үзем коллар тотам. +- Колларын баш күтәрсәләр?.. +- Спартак чоры килер дисеңме?.. Булмас ул, Архит дус, булмас. +- Әйт әле, Телав, әйт, ни көтә император Валентиан, ни көтә?! Сенат ни карый?.. Калада Атилла хан улы Весталка кызны эзли. +- Ул аңа кияүгә чыккан диделәр бит. +- Шалиш, туганкай, шалиш, весталкаларга кияүгә чыгарга ярамый. Ярамый да бетте! Кая безнең борынгы аллаларыбыз, Архит, кая?! Юпитер кая, кая Марс? Кая борынгы бабаларыбыз этрусклар китергән Инәй аллабыз?.. Кая хайваннар тынычлыгын саклаучы Диана?.. Табигать алласы Венерабыз кая?.. Чәчкәләр алиһәбез Флора кая?.. Барысын да христианнар җимерделәр... Весталкаларны тараттылар. +- Весталкаларны папа Лев таратты. Ә бит весталкалар дәүләт иминлеген саклаучылар иде. Хәтереңдәме, Рим куәтле чакта сарайда алты весталка торды? Кабып йотардай алты кыз бала. Сарайдагы мәңгелек утны алар саклыйлар иде. Сарай каһиннары весталка буласы кыз балаларны алар алты яшьтә чакта ук сайлап алганнар. +- Каһиннар өчен кайгырма, алар бүген дә сарайдалар, Архит дус. Алар югалып калмаслар. Ә весталкаларга сарайда бер дә рәхәт булмаган. Каһиннар аларның чәчләрен кискәннәр һәм чәч толымнарын агач ботакларына элеп куйганнар. Шул көндә балакайларга ак киндер күлмәк кигергәннәр һәм һәммәсенә дә Амата дип исем кушканнар, ягъни үз исемнәренә кушамат итеп өстәгәннәр. Весталка кияүгә чыгарга тиеш булмаган. Антын бозган весталканы күн капчыкка салып базга ташлаганнар. Бичараның аһ-зары ишетелеп торган. Бу көннәрдә бөтен кала халкы кайгыга калган. Аннары аны баздан чыгарып, исән килеш кабергә салганнар һәм бичараның ай-ваена карамый табутка салып, тереләй күмгәннәр. +- Телав дус, менә мин шуларның барысын да искә алам да ярый әле империя христиан динен кабул итте дип куанып куям. Тере килеш кыз баланы кабергә күмү ким куйганда кыргыйлык, Телав дус. +- Кыргыйлык түгел, тәртип булган, Архит дус, тәртип. Миңа беркөнне бер акыл иясе беләсеңме ни диде: "Хакимият хәзер бишкә бүленә". - диде. Бишкә. Кануннарга таянып, табигатькә ышанып, гореф-гадәт буенча, нәсел-нәсабадан килгән йолаларга йөз тотып һәм көчкә таянып. Бу инде тәртип. Весталкалар да шул тәртипләрне сакларга тиеш булганнар. Әйтик, сарайдагы утны сүндермәскә, утыз яше тулмыйча сарайдан китмәскә... Утыз яше тулгач кына весталка кияүгә чыгарга хокук алган. Римлылар весталкаларга зур хокук биргәннәр. Аларны барча халык та хөрмәт иткән. Аларга һәммәсе дә юл биргән. Ул гынамы, теге йә бу каракны, йә булмаса хыянәтчене хөкем иткәндә весталка сүзе хаким сүзеннән дә өстен булган. Весталка хәтта үлем җәзасына хөкем ителгән кешене дә коткара алган... +Бу ике кеше арасында барган бәхәсне тыңлый-тыңлый Приск барыр юлга чыккач та алардан аерыла алмады. Иң әүвәл ул шуны белде - Иллак Римда. Ни өчен? Нигә килгән ул монда?! Әллә соң Һөнәрия артыннанмы?! Бик ихтимал ич. +Юл буендагы кырда тимер чыңнары ишетелеп китә, коллар богауланган килеш канау казыйлар. Беришләре канау читләренә тал киртәләр кагалар. Тал үсеп китә, канау җимерелми, Римлылар борын-борын заманнардан ук кыр-басуларны шулай сугарганнар. Ул арада аларга каршы килүче саф-саф тезелгән, дротиклар күтәргән легионерлар күренделәр, иң алдан туры атка атланган полковник килә. Приск сакчылары белән бер читкәрәк китте, легионерлар үтеп киткәч кенә юлга төште. Шунда ук ике тәгәрмәчле арбага ишәк җиккән кәрзин үрүчеләр узды, шундый ук арбада кала төшеп итек тегүчеләр үтте, арбага сандалларын салган тимерчеләр, аларга тагылып диярлек биючеләр, елан биетүчеләр каршы булдылар. Арбалары шагыр-шыгыр килә, япмасыз арбада мунчалалар өстенә менеп утырган хатынкыз, Прискны күрүгә тулынкы иреннәрен киң җәеп елмайды, хәтта кул изәде. Арба артыннан яланаяклы балачага килә, шаулашалар, чырылдыйлар. Ир-атлар исә арба читләренә тотынып, дәшми-тынмый гына баралар, ни өчендер берәүгә дә күтәрелеп карамыйлар. +"Халыкны, бигрәк тә ир-атны дөнья нужасы баскан", - дип уйлады Приск һәм атын куалабрак алып китте, җайдак ат аз гына тартыла төшеп, бер җайдан юрта башлады. +Каланың капкаларын рәтләп сакламыйлар да. Приск белән аның сакчылары сүзсез генә үтеп киттеләр. Димәк, Рим әкрен генә куәтен җуя бара. Урамнарда тәртип юк, иң гаҗәбе, шушы хәлдә дә хәтта сенат утырыш артыннан утырыш уздыра икән. Римда өч хаким барлыкка килгән, диделәр Прискка ипи сатучылар: император, сенат һәм папа. +Күп тә үтми алар зур мәйданга килеп чыктылар. Мәйдан уртасында Цезарьга һәйкәл тора. Һәйкәл зур, мәһабәт, тау кадәр диярлек. Һәйкәл янында бер төркем легионерлар кайнаша, алар янындагы полковник бугазы ертылганчы кемгәдер кычкыра: +- Ятрәк, ятрәк кыланыгыз, арт ягыгызга күсе ябышкан нәмәстәкәйләр. Тигез басыгыз. Мин сезне тәртипкә өйрәтермен, бушка ипи ашатмам! - дия-дия орыша иде. +Ниһаять, мәйданны үтеп, Марс кырына җиттеләр. Улда шул тарафта тора, диде император Феодосий. Ләкин Марс кырын үтәргә туры килде, Улда сарай читендәге казарма кебек бинада тора икән. +Ни гаҗәп, калага кергәндә дә, урамнарда да, аларны бер кеше дә туктатмады, "Кемнәр сез?" - дип сорамады, әмма казарма капка төбендә аларны туктаттылар. Ишектә торучы сакчыга Приск тамгасын күрсәтте. Аны шундук икенче берсе Улда янына алып китте. Барыр җайда ул: +- Каһиннар яши бу бинада, - диде. +Приск бераз чамалый иде, бу бинада каһиннар йөзендә сенаторлар да булуы ихтимал. Император үзе Равеннада. Равенна борынгы этрусклардан калган сазлыклы урынга күтәртелгән кирмән-кала. Римга бик сирәк килә икән. Моны аңа үзен озатучы сакчы сайрады. Ул арада алар каршында тоташ кара дан киенгән берәү пәйда булды. +- Саумы, Приск! Мин Улда, - диде ул, кул сузып күреште дә алдан китте. - Әйдә минем арттан. Сакчыларың өчен борчылма, аларны да, атларыгызны да урнаштырырлар. +Алар ниндидер тарлавыклардан уздылар, ниһаять, бер ишек каршында туктадылар. Улда каерып ишекне ачты. Приск кисәк туктап калды. Бүлмә түгел иде бу, зур гына зал. Түр якта кыяларга сыенып чишмә ага, уң якта Кояшка табынучылар сурәте, аның янында Мисыр Асирисы алласы, аның кырында фарсылар Митрасы. Ә сул якта төсле пыялалар аша мәрмәр идәнгә төсле Гайсә пәйгамбәр сурәте төшә. Каһиннар сурәтне таптап китәләр икән, Улда ни өчендер урап чыкты, аңа ияреп Приск та. Ниһаять, алар бер бүлмә каршында туктадылар. "Син шул бүлмәдә торырсың. Әйдә, кер", - дип Улда бүлмәгә узды. +Зур булмаган бүлмә, түрдә тез биеклек кенә өстәл. Өстәлдә бер төргәк папирус ята. Приск түзмәде, төргәккә үрелде. Алды һәм укыды: "Сиңа түгел, кагылма!" - дип язган иде. Улда моны күрде дә елмаеп куйды. +- Ятагың бар, тиздән сиңа ашарга китерерләр. Аша, эч, ял ит. Мин сине үзем эзләп табармын, - диде дә Улда, чыгып китте. +Приск папирус төргәген кире өстәлгә куйды. Бүлмә буйлап арлы-бирле йөреп килде һәм сул яктагы сәке кебек ятакка барып утырды. Аруы җиткән иде, ятты да шундук күзләре дә йомылды. Ләкин аны уяттылар, ашарга дәштеләр... Ашагач, Приск янә сәкегә ауды. +Иртән күзләрен ачса, сәке янында басып торучы Улданы күрде. Улда кулында өстәлдәге папирус төргәге. +- Әллә укыдыңмы, ачып укыдыңмы дим? - диде ул кырыс кына. +- Юк, укымадым, сүтмәдем. - диде Приск. +Торды, ишек яныңда эленеп торган комганнан су коеп юынды һәм битен-башын сөлге белән сөртә-сөртә: +- Нинди серле төргәк соң бу? -- дип Улдадан сорады. +- Җыенда укыласы язма бу. Бүген җыен була. Император киләсе. +- Миңа да катнашырга ярармы анда? +- Ярый. Тик башта тамак ялгап ал. Бүген христианнар көне, Гайсә пәйгамбәр туган көн. +"Тукта әле, нигә мин җыелышта катнашырга тиеш? Бер диндә булсак та римлылар үзләренә бөтенләй башка юл сайладылар. Римда христианнар чиркәве башында папа Лев утыра, Византиядә император үзе. Римлылар сынга табыналар, византиялеләр сурәткә. Хәер, моны да аңлатырга була, греклар борын-борын заманнардан ук сурәт ясарга һәвәс булсалар, римлылар кая карама сын күтәрделәр. Митрадан соң Гайсә пәйгамбәргә табына башлаган Сирия христианнары исә чиркәүгә шәм куюларын дәвам итәләр, Византия чиркәүләрендә дә бу борынгы утка табынучылар гадәте кереп бара бугай инде", - дип уйлады ашап утырган Приск. +Ул арада Улда керде һәм аны каһиннар җыенына алып китте. +- Башта каһиннарны тыңлап карыйк. Шау-шу анда, мәхшәр диярсең. Беришләре борынгы Мисырлар алласы Кояшны торгызырга кирәк, икенчеләре Рим аллаларына кире кайтыйк, диләр. +- Император христиан динен кабул итте бугай бит инде? +- Кабул итте, әмма папа белән император власть бүлешәләр. Бу мәсьәләдә Рим җиде юл чатында тора хәзер. Каһиннар арасында Гайсә пәйгамбәр турында да зур бәхәс бара. Кем булган ул? Чынлап та Аллаһмы, әллә булмаса күпләр расларга тырышкан кебек адәм баласымы, әйе, башкаларга үрнәк булырлык адәм баласымы?.. +- Шикләнерлек шул, Улда дус, шикләнерлек. Әйтик, Гайсә пәйгамбәр алла икән, нигә ул үзен тәрегә кадакларга рөхсәт итә? Алла ич ул, бөтен дөнья кодрәте аның кулында, халык аның өчен тузан гына. +- Ә син галим, Приск, галим. Син хаклы, Иерусалимда яшәгән греклар арасында да нәкъ шул бәхәс туа. Римлылар Гайсә пәйгамбәрдән йөз чөергән яһүд равваларына болай диләр: "Сез канкардәшегез Гайсә пәйгамбәрне кабул итмәдегез, димәк, ул безнең алла", - дип әйтәләр, һәм шулай итәләр дә. +- Христианнар җыенында шул хакта да бәхәс барачакмы? +- Шул хакта да, Приск. +- Бәхәстән качарга ярамый, хакыйкать бәхәстә табыла, дигәннәр борынгылар. +- Бәхәс әйбәт, тик каһиннар башкача уйлыйлар, ничек империяне саклап калырга, нинди дингә таянып? Диннәрдән хакыйкать эзләгәндә асыл хакыйкать читтә калучан, дин бәхәсләрендә хис өстен чыгучан, кайнар гәпләр, Приск. +- Димәк, бәхәсләрнең төп максаты империяне саклап калу?.. +- Кеше хыял белән туа, акыл белән үлә, Приск. Ни өчен, нинди йөк белән җибәрде сине Рим кадәр Римга император Феодосий? Мин беләм, синнән ул төпле доклад көтә. Карт төлке Феодосий император Валентиан белән Атилла хан арасында барган бәхәснең, төгәлрәк итеп әйткәндә, сугышның ничек бетәсен көтә. Ә монда император Валентиан каһиннары белән христианнар арасын көйләп йөри. Ни ил, ни халык кайгысы юк аңарда. Каһиннарнын күбесе Атилла яклы. Җыенда каһиннар оттыра икән, Валентиан папа Лев аягына егылачак. +- Әнисе Плацидия весталка Һөнәрияне кияүгә биреп йөри. Аңарда хәзер дәүләт кайгысы юк, империя мәшәкатьләрен ул тулысы белән улы Валентианга тапшырды. +* * * +Каһиннар белән христианнар җыены көтмәгәндә һәм кинәт башланды. Барысы да мәйданда тулганалар иде. Папа Лев белән император Валентиан мәйданда пәйда булуга, һәммәсе дә бер җиргә тупландылар, императордан сүз көттеләр. Ә ул ашыкмады. Ниһаять, шау-шу басылды, беразга тынлык урнашты. +- Мин беләм, кадерле римлыларым, сез миннән җавап көтәсез. Җавабым сезгә бер булыр - мин христианнар белән. Мин барлык легионерларымны патрикий Аэцәйгә тапшырдым. Варварлар ханы Атиллага ул каршы чыгачак. +- Димәк, - дип алгарак чыкты тоташ карадан киенгән олуг каһин. - Сез, бөек цезарь Валентиан безнең борынгы бабаларыбыз аллаларыннан ваз кичәсез?.. +- Мин сезне яклармын, олуг каһин, мин сезне рәнҗетергә бирмәм. +- Безгә горур римлылар аллаларын кайтар, цезарь Валентиан. +Кирәкмәгән дәү бәдәнле, көр тавышлы олуг каһин ишләреннән аерылып, император һәм папа басып торган мәйданчыкка таба кузгалды, әмма динбашлары берничә адым ясауга, ишләре аңа иярделәр. Үзенең мичкәдән чыккандай калын тавышы белән, кыядай гәүдәсе белән император Валентианны куркуга салды бугай, базилевсны шундук җансакчылары уратып алдылар. +- Мин сезне яклармын, яклармын, - дия-дия яшь император артка чигә башлады, алга папа Лев чыкты. Алгы якта папа күренүгә, каһиннар арасында ыгы-зыгы башланды, алар кисәк берләшеп алдылар һәм тоташ дивар булып папага таба кузгалдылар. Ләкин папа Лев та яклаучысыз түгел икән, аның артында да диндар христианнар тоташ дивар булып басып торганы шәйләнде. Җансакчылары уртасында калган император Валентиан: +- Туктагыз! Тукталыгыз! - дип кычкырды. Ләкин соң яле, ике яктан да ташлар оча башлады. Ул арада император белән җансакчылары юкка чыктылар. Каһиннар өерелешеп, христианнарга ташландылар, аларны чиркәүгә кадәр куа басып, чиркәүгә керергә мәҗбүр иттеләр. Каһиннарның берсе: +- Ут салырга кирәк, ут! - дип кычкырды, икенчеләре чиркәү ишекләренә таш аттылар, христианнарга каһәрле сүзләр яудырдылар. +Приск Улдадан аерылып, зур мәйдан аша үзе туктаган бинага таба йөгерде, чиркәү яныннан шактый киткәч кенә артына әйләнеп карады. Ахыр туктады. Шул чакта җир астыннан килеп чыккан кебек, аның янында Улда пәйда булды. +- Әйдә, китик моннан, - диде ул Прискка. - Мин каһиннар башына коткы салдым. Димәк, үз вазыйфамны үтәдем. Безгә китәргә вакыт, Приск. +- Миңа Иллак та Римда диделәр. +- Иллак! - диде Улда кинәт курка калып, - Нишләп йөри ул монда?.. +- Һөнәрия артыннан килгән, имеш. +- Нинди ахмаклык, Һөнәрияне Плацидия Равенна чиновнигына кияүгә биреп җибәрде, чиркәүдә никахлар укыта-укыта, Приск. Иллак углан чынлап та Римда булса, без аны табарга тиешбез, Приск. Һәм әле соң түгел. +- Бу мөмкин хәлме, Улда? +- Бүген Римда бар нәрсә дә мөмкин, бар нәрсә дә. Римда власть юк, власть, Приск! +Шул вакыт чиркәү янында янә тавыш купты, бу юлы инде кайдандыр килеп чыккан христианнар каһиннарны куа башладылар. Каһиннар мисырлыларның Исида храмына таба чигенделәр, храм баскычларына менгәндә олыгаеп килгән каһиннар егылдылар, аларны христианнар таптап киттеләр, әмма алдан качканнары авырлык белән булса да храм ишекләрен яптылар. Христианнар шауладылар, шауладылар да баскычларда аунаган каһиннарга да игътибар итмичә, чиркәүләренә таба киттеләр. Храм баскычларында анда-санда үлем белән тартышкан карт каһиннар, өзгәләнгән хитоннар, баскычлардан кабаланың менгәндә төшеп калган аяк киемнәре генә аунап калды. +Мәйдан бушап калгач кына, ниндидер койма ышыгына посып, барысын да күзәтеп торган Приск белән Улда чыктылар һәм йөгерә-атлый туктаган биналарына кайттылар. Улда сакта торучыларга юлчыларга атларын китерергә һәм үзенә дә ат яларга боерды. Булган әйберләрен алып чыкканда атлар әзер инде. Приск сакчыларына ым какты да алар кузгалып та киттеләр. Үзенең тоташ кара киеменнән Улда иң алдан бара әле уңга карый, әле сулга. +"Иллакны эзли", - дип уйлады Приск. Ләкин Иллакңың калада булуы шикле иде. +Басу капкасын уздылар, олы юлга төштеләр, Приск сиздерми генә чукынып алды. Галим буларак ул дингә ышанып та җитми иде, әмма авыр мәлләрдә барыбер кулы төртенүгә таба кузгалды һәм һич тә бу гадәтен ташлый алмады. +Алар Аппинәй юлы чатында аерылыштылар. Улда үз ишләре белән Гунстанга таба кузгалды, Приск үз сакчылары белән Византия юлына таба борылды. +- Сау бул, Приск, - диде кузгалганда Улда. - Хан кызы Таңчулпанга сәлам әйт. Мин аңа игелек телим, игелек! +XII +Византия. Борынгы греклар үзләренең тарихларын б. э. к. VII-VI гасырларда яза башлыйлар. Грекларның тарих атасы Геродот б. э. к. 484-425 елларда яши. Геродот язган тарих шул эпоханың тарихы гына түгел, дөнья халыкларының энциклопедиясе дә, географиясе дә ул. Аның эшен дәвам итүчеләрдән Прокопий, Агафий, Приск Панийский, Аммиан Марцеллин, Феофилакт Симокатта, Зосима, бигрәк тә безнең эраның X гасырларында тарих язган һәм безнең бабаларыбыз тормышын да чагылдырган Лев Диаконны һ.б. күрсәтергә булыр иде. Мәгълүм ки, монархлар тарафыннан идарә ителгән дәүләтләр бик борынгы заманнардан ук тереклек итә башлыйлар. Ассирәй-Бавилләр иле, МидәйФарсылар дәүләте, Грек-Македония берләшмәсе һәм аеруча Рим империясе. Тарихчы Иреоним раславынча, Рим мәҗүсиләр тарафыннан идарә ителгән иң соңгы дәүләт була, аннан соң халыклар һәм илләр белән Аллаһ идарә итә башлый. Аллаһ тарафыннан идарә ителгән илләргә Рим империясе таркалганнан соң аякланып киткән Византия империясе дә керә. Нәкъ менә шул чорда - колбиләүчелек таркалганда христианнар киеменә киенгән һәм төренгән Урта гасыр культурасы туа. Һәм кайда да түгел, борынгы Греция туфрагында. Культура үзгәрүенең төп сәбәбе - илдә барган сәяси, икътисади һәм социаль үзгәрешләр. Бу чорда философиядә, тарихта, эстетикада һәм гомуми фәннәрдә христиан идеологиясе белән дөньяви идеология арасында канлы көрәш бара. Шул ук вакытта бу ике идеологияне якынлаштырырга, ягъни тәңгәлләштерергә омтылучылар да табыла. Бер-берсенә ташламалар ясала, алтын урталыкка йөз тотучылар ишәеп китә. Шуларның күзгә бәрелгәннәреннән берсе Приск Панийский, икенчесе Аммиан Марцеллин. +"Аммиан Марцеллин үз чорының алыштыргысыз тарихчысы була. Гуннар турында ул IV гасыр азакларында ук яза башлый", - ди үзенең "Каспий тирәсендәге меңьеллык", - дип аталган китабында күренекле тарихчы Л.Н.Гумилев. Тарихчы раславынча, Аммиан Марцеллин гуннарны яратмый, тагын да гаҗәбрәге ул гуннарны күрми, чөнки 400 елда вафат була, ә менә гуннар турында үз фикерен, үзе күргәндәй итеп язып калдыра. Гуннар турындагы мәгълүматны тарихчыга гуннардан җиңелгән нинди дә булса гот сөйләгән булса кирәктер, дигән нәтиҗәгә килә галим. Чөнки тарихчы хезмәтендә гуннарга карата үтне сытардай әче ачу кайдан килер иде. Галим Л.Н.Гумилев хаклы. Укучыга аңлаешлырак булсын өчен мин, бу китапның авторы, бүгенге галим белән борынгы тарихчы арасында барган хатирәмә бәхәсне бирергә булдым. Әйткәнемчә, Аммиан Марцеллин үз тарихын IV гасыр азакларында язса, Л.Н.Гумилев аңа җавапны XX гасыр тарихчысы күзлегеннән чыгып бирә. +Аммиан Марцеллин яза: "Гуннар Меотида күле (Азов диңгезе) тирәсеннән Боз диңгезләренә кадәр җирләрдә көн күрәләр. Алардагы кыргыйлыкның чиге-чамасы юк... Алар гүя хайваннар, ә үзләре юнылмаган әрдәнәгә охшаганнар... Сугышларда алар кычкыра-кычкыра дошманга ташланалар һәм ук кебек тезелеп, атлары исә гаяр җилле йөриләр..." +Лев Гумилев. "Кемгә ышанырга? Җанварга охшаган атлылар, җитмәсә ук сыман тезелеп, тигез сафлар белән дошманга һөҗүм итәләр икән, ягъни атларны шул дәрәҗәгә җиткереп өйрәтә алганнар икән, үзләре ниндирәк сугышчылар булдылар икән гуннар? Димәк, гуннар атларны тай чакта ук яратып, үз итеп, сабырлыкка өйрәткәннәр, тыңчыллыкка". +А. М. ары таба яза: "Алар гаять дәрәҗәдә чыдам халык, үтә түземлеләр, теләсә нинди кыенлыкларда да югалып калмыйлар - утсыз аш хәзерлиләр. Алар үсемлек тамырлары, үлән, төрле җанвар-терлекләрнең итләрен чи килеш ашыйлар. Ул гынамы, алар шул итләрне калҗа-калҗа кисәләр дә ат ияре астына куялар һәм ияргә утырып, шулай атта йөриләр". +Л. Г. җавабы: "Гуннар кыш көннәрендә ни ашаганнар икән соң? Ә бит кыш көннәрендә тамырлы азыклар да, үлән дә юк? Себер кышын ничек утсыз чыкмак кирәк?.. Димәк, барысы да Гуннарга ачу белән язылган, аларны мыскыл итәргә теләүдән туган ялган гына күрсәтелгән". +М. X. Роман авторы: бераз гына ачыклык кертик әле, укучым. Күп кенә галимнәрнең раславынча, атны Җаек-Идел буйларында кулга өйрәтә башлыйлар. Хеттлар исә - Кече Азиядә көн күрүчеләр, безнең эрага кадәр 2000 еллар элек үк инде ат дигән "җанвар"ны күрәләр һәм аны "таудан төшкән ишәк" дип атыйлар. Бәхәссез, безнең борынгы бабаларыбыз скифлар беренчеләрдән булып атларны сугышта файдаланалар. Бу чорларда әле Ауропада атлар гомумән булмый, булган хәлдә дә кыргый хәлдә яшәгәннәрдер. Чөнки борынгы греклар ат менгән скифларны "кентавр" йөзендә күргәннәр һәм шулай легендаларына да керткәннәр. Ахыр килеп, тарихка мондый бер вакыйга да кереп калган. Александр Македонскийның әтисе Филипп скифлар белән сугышырга җыена, ә скифлар атта гына сугышалар. Шуның өчен хәйләкәр полководец скифлардан 2000 ат сатып ала һәм унлап ат өйрәтүче кешене. Әнә шулай Филипп сугышчыларын атта йөрергә өйрәтә һәм сугышчылар белән скифларга яу кузгала. Яу бик каты була, хәтта бу орышта скифларның Ати (Әти) атлы яубашлары һәлак була. Тарихчы бу хакта: "Әтигә 90 яшь иде", - ди. Шуның өчен атларны кулга өйрәтү, дошманга куркусыз ташланырга күндерү гуннар өчен җиңел эш булмаган, әлбәттә. Ләкин алар беркайчан да җәяүле килеш сугышмаганнар, тарихка андый мәгълүматлар кереп калмаган. Калҗа-калҗа ияр астына куелган ит хакында моны әйтергә була: күп йөрүдән ияр дигән дирбия атның сыртын чи ит иткән. Аны төзәтү өчен скифлар ияр астына калҗа-калҗа ит кисеп куя торган булганнар. Шулай иткәндә атның чиләнгән сырты бик тиз төзәлгән. Әйтәсеме, озын юлга чыккач, бик койты чакларда ул итне утта кыздырып ашаулары да бар, әлбәттә. Ул гынамы, атның чиләнгән сырты тизрәк төзәлсен өчен калҗа итне женшень тамыры төнәтмәсендә, көнбатыш скифлары исә ул калҗаны тигәнәк тамыры, йә булмаса әрем тамыры төнәтмәсендә бер төн тотып, ат сыртына салганнар. Борынгы төркиләр үтә елгыр ат өчен кызларын да биреп җибәрә торган булганнар. Әйтергә кирәк, гуннар нигездә бия атларны яратканнар. Чөнки бия ат юкка-барга кешнәмәгән, аннары ашау ягына да айгыр кебек талымсыз булмаган. Төркиләрдә генә, бары тик дөньяда яшәгән халыклар арасында төркиләрдә генә атларга төс аша исем бирү беренче урында булган. Бу хәл казах-кыргыз халыкларында бүген дә сакланып килә. Ахыр килеп, төркиләр туклыклы һәм югары калорияле ат итен ашау өчен дә кулланганнар. Атның тизәге дә менә дигән ягулык, ары таба ашлама булып кала бирә. Төркиләр, күчмә халык буларак, күп санлы сыер терлеге асрый алмаганнар. Ә менә утрак гомер иткән төрки-болгарлары көтү-көтү сыер асраганнар, сыер сөтеннән йөз төрле ризык җитештергәннәр, шул исәптән ат сөтеннән дә. +А. М. ары таба яза: "Гуннар үзләренең нык торыклы, таза атларына гүя ябышып үскәннәр, гаҗәбе шулдыр: алар атка атланган килеш бөтен табигый халәтләрен кылалар; ат менгән килеш сату итәләр, ат менгән килеш ашыйлар, эчәләр, хәтта ат өстендә йоклыйлар да - ат ялына башларын салып. Алар җыелышларга да атта киләләр һәм аттан төшми генә теге йә бу мәсьәләне хәл итәләр..." +Л. Г. җавап бирә: "Бит атларга ашарга кирәк, ахыр килеп ат та арый, атка ял да кирәк. Димәк, гуннар атларны көтүгә болыннарга җибәргәннәр, һәм һәр гунда ким куйганда 10-12 ат булган. Буаз бияләрне, яшь тайлы атларны гомумән тайлары үскәнче көтүдә йөрткәннәр. Бу кадәр хайванны ашату өчен гуннарга үләнле мул көтүлекләр кирәк булган, һәм алар болыннан-болынга күчеп җәйләгәннәр. Ә кышкы көннәрдә гуннар атларны ничек асраганнар соң?.." +А. М. бу хакта болай яза: "Алар үзләренең япмалы арбаларында адашкан кеше кебек бер җирдән икенче урынга күчеп йөриләр: япмалы арба аларның торыр тораклары да, анда аларның хатыннары бала табалар, аларны шунда үстерәләр... кием тегәләр, җеп эрлиләр һәм көн күрәләр... Киемнәре исә туннарның йә киндердән, йә күннән, йә кыр тычканнары тиреләреннән тегелгән". +Л. Г. җавабы: "Барысы да аңлашыла. Арба булмаса, аны ясарга кирәк булыр иде. Ат менгән килеш арба ясап булмый. Аннары ни өчен әле гун ир-аты бар гамәлен дә ат менгән килеш кенә кылырга тиеш? Нигә аңарга киез канлаган җылы арбада, җил-яңгырдан сакланып, хатынының җылы кочагында ятмаска! Әгәр дә мәгәр гуннар киндер кием кигәннәр икән, Димәк, аны үстергәннәр һәм җитештергәннәр дә. Киресе булганда каян килер иде гуннарга киндер кием. Ахыр килеп, ничек адәми затка уч төбе хәтле тычкан тиресеннән кием текмәк кирәк? Адәмгә зур киемне йомран, ләтчә тиресеннән дә тегеп булмый. Ә бит төньяк Себердә, Җаек-Идел буйларында суык-салкыннар яман була, тычкан тиресе генә салкыннан саклар микән адәм баласын? Юк, әлбәттә. Гуннар өс киемнәрен кеш, суар, җофар, бүре, төлке, аю һ.б. җәнлекләрнең тиреләреннән теккәннәр. Ахыр килеп, ат өстеннән төшми гомер иткән гуннар ничек баштан-аяк коралланган империя легионерларын, фалангаларын җиңә алдылар икән?.." +А. М. ары таба яза: "Ерактагы дошманны алар сөяктән ясалган уктан алалар. Уктан кача алганнарга аркан ташлыйлар һәм шуның белән аны хәрәкәттән мәхрүм итәләр... Таштан ныгытылган кальга-кирмәннәргә һөҗүм итмиләр, андый калалары булган илләргә яу йөрмиләр". +Л. Г. моңа болайрак җавап бирә: "Сәер хәл, ничек соң сөяк уклар белән генә коралланган гуннар бакыр һәм тимер киемнәргә төренгән аланнарны җиңделәр икән? Бит гуннар аланнарны бик тиз яулыйлар. Ничек аланнарны җиңгән халыкны кыргыйлар дип атамак кирәк?!" +А. М. ары таба яза: "Алар әрсезләр, тотрыксызлар, яңалыклар белән мавыкмыйлар да, кызыксынмыйлар да, аннары юк-барга ышаналар. Алар әнә шулай хайвани хәлдә яшиләр - игелекне яманлыктан аера алмыйча. Дингә, гомумән, битарафлар..." +Л. Г. җавабы: "Бу инде бары тик гуннарга ачуы ташкан аланның яисә готның зәһәрлек белән сугарылган "нәфис" сүзтезмәсе генә дип аңларга кирәк. Ә шулай да ничекләр башланып китә соң Каспий диңгезе буйларында II-IV гасырларда гомер иткән гуннар хакимияте? Кая бу юлларда дөреслек? Әйтик, фән шуны раслый, күчмә халыкларның бер гаиләсенә кимендә 25 ат чамасы хайван кирәк булган. Бит күчмәләргә бер ат биш сыер кадәр ризык биргән, алты сарыкны алыштырган, моның өстенә ат гуннарның күчмә киез йортларын күчереп йөрткән. Йомгаклап әйтәсе сүзем шул: күчмә халык үз тормышыннан зарланмый гына көн күргән, соңрак аларда шактый катлаулы социаль система барлыкка килә һәм шактый тотрыклы була ул система. +А. М. расларга тырыша: "Гуннарда өй дигән нәрсә юк, хәтта шалашлары да, йортлары да юк... Алар бер җирдән икенче җиргә кибиткаларда күчеп йөриләр. Кая аның туган җире, берәү дә әйтә алмый. Ул бер җирдә туа, икенче җирдә үсә-исәя, тагын да арырак китеп үлә...". +Л. Г. җавабы: "Бу сорауга да җавап бирү авыр түгел - аларның туган җирләре Бөек дала. Тәгәрмәчләрдәге торак - Урта гасырның иң күркәм архитектурасы, соңгы гасырларда туасы автобусларга ишарә конструкция. Аммиан ялгыша, гуннар шалашларда яшәмәгәннәр, чөнки яхшы белгәннәр, чыбык-чабык белән капланып, яңгыр-суыктан сакланып булмый. Ә киез түбәдән яңгыр да үтми, җил дә керми. Җыйнап шуны әйтергә була: Аммиан Марцеллинга бу хәбәрне җиткергән кеше гуннарны яратмаган, тарихчы да аңа ышанып, тоташ ялганга барган, тарихка тәнкыйди күзлектән карамаган. Чынында исә гуннар үзләре ничек теләсәләр, шулай яшәгәннәр. Иң мөһиме, кай тарафларга күчеп китсәләр дә, табигатькә һәм җир-анага бик тиз җайлаша алганнар. Ахыр килеп, гуннар үзләренең гореф-гадәтләрен, яшәү тәртипләрен беркемгә дә көчләп такмаганнар. Ауропага килгәч, гуннар 200 елга якын шактый ярлы туфраклы далада яшиләр, һәм күршедәге бер халык белән дә сугышмыйлар. Алар өчен беренчел дошман колбиләүче Рим була. Латин телендә чыккан китапларда аларны кыргыйлыкта гаепләү бер дә дөреслеккә туры килми. Халыкларның Бөек күчешен тарихчыларның күбесе гуннардан күрәләр, бу хәлдә иң баштан аларны гаеплиләр, һәрхәлдә, бөтен Ауропа халыкларының мәктәп һәм институт дәреслекләренә шулай кертелгән. Кая монда тарихи хаклык?!.." +М. X. Автор: Византиянең дөньяви белемгә йөз тоткан зыялылары үзләренең хезмәтләрендә борынгы грекларның антик философлары хезмәтләренә таянып эш итәләр. Аммиан Марцеллин өчен Гайсә пәйгамбәр Алла түгел, үз чорының акыл иясе генә, ягъни яңа дингә сөенче китерүче, юл күрсәтүче, нигез салучы гына, ди. Ул гынамы, Аммиан Марцеллин раславынча, Гайсә пәйгамбәр римлылар алласы Юпитерның бары тик көндәше генә. Тарихчының төп кредосы шуннан гыйбарәт. Ләкин тарихчы гуннар мәсьәләсендә нык ялгышкан, гуннарга гадел булмаган ялалар яга, готларның һәм римлыларның бөтен гаепләрен гуннарга тага. Шунысы аянычтыр, югары уку йортларындагы дәреслекләргә нәкъ менә Аммиан Марцеллин тарихыннан мисаллар китерелә. Ә гуннар башкаласында илче йөзендә булган һәм гуннарның тормышын үз күзе белән күргән Приск Панийский әйткән объектив бәяләмәне дәреслекләр төзүчеләр читләтеп үтәләр. Бу ниндидер күләмдә бүген Идел буенда көн күргән татар халкына да кагыла, чөнки телибезме без моны, теләмибезме V гасырларда Ауропада булып, бөтен Ауропа халкын коллыктан азат итеп кайткан һәм шушы изге көрәш-сугышларда бик күп асыл егетләрен калдырган төрки халыкларның дәвамыбыздыр. +* * * +Ярым алан, ярым грек гаиләдә туган Аспар әүвәл Византиядә Феодосий сараенда белем ала, ягъни хәрбиләр мәктәбендә. Исәеп килгән вакытта гуннар белән сугышта Атилла хан кулына әсир төшә. Атилла хан әсир төшкән үсмерне абасы Актар кулына тәрбиягә бирә. Актар төмәнбаш Аспарны чын сугышчы итеп тәрбияли һәм соңыннан болгартөрки бәге Таңсарга йөзбаш итеп куя. Византия белән солых төзегәч, әсирләрне алышканда Атилла хан Аспарны үзенең меңбашы Вартанга алыштыра. Византиягә исән-имин кайтуга, Аспар император сараена юнәлә. Асларның кайчандыр сарай хәрби мәктәбендә укуын искә алып, император Феодосий аны сарай атлы гаскәренә меңбаш итеп куя. Сарайда чакта Аспар меңбаш ике күзе ике төсле булган магистр Маркиан белән таныша. Магистр Маркиан Аспарны үз итә һәм аңа ышанып җитди бурычлар тапшыра. Аспар магистр биргән йөкне җиренә җиткереп үтәп килә. Көннәрдән бер көнне магистр Маркиан Аспарны император Феодосийның тутасы Гөлсәрия белән таныштыра. Гөлсәриягә яшь сарай полковнигы ошый. Бу дәвердә Византия, ниһаять, православ диненә тукталган була инде. Бу чорда җәмәгатьчелектә диннәр турында туктаусыз бәхәсләр барса да Византия үз юнәлешен сайлаган була инде. Император Феодосий исә дини бәхәсләргә катнашмый, читтән торып кына күзәтә. Чөнки император буларак ул белә - ахыр чиктә ил дилбегәсе аның кулында. Халык һәм галимнәр вә теологлар арасында нинди бәхәсләр генә бармасын, соңгы сүзне ул әйтәчәк. Бу мәсьәләдә император Феодосийның җаны тыныч иде. +Сарай баскычларыннан төшеп барганда аны берәү дәште. +- Ирина, балакай! +Таңчулпан тавыш килгән якка карады һәм үзенә таба килүче Гөлсәрия тутакайны күреп, көтеп алды. Тутакай кырыс йөзле, миң кунган ияге алга чыгып тора, күзләре җете кара, өстендә тоташ кара кием. +- Саумысез, ил анасы! +- Шөкер, шөкер, балакай. Син миңа бик тә кирәк идең. - Мин сезнең хозурда, анакай. +Гөлсәрия тутакайга ияреп килгән апайлар да тоташ карадан киенгәннәр иде. Тутакай аңа якынлашуга, апайлар кала төштеләр. +Ул - халкы турында уйлар уйлый-уйлый бакчада йөреп, сарайга керде Феодосий. Туып килгән көн кояшлы, җылы буласы кебек иде, ул сарайга кергәндә кайдандыр килеп чыккан болыттан салкын яңгыр сибәли башлады, ана каршы зонт тоткан хезмәтчеләре йөгереп чыктылар, әмма Феодосий сарайга кереп бара иде инде. Бүген аның кәефе әйбәт иде. Бүген аның кырына Атилла хан кызы Ирина киләчәк. +* * * +Император Валентиан соңгы айларда гына Британияне, Галлияне, Испанияне югалткан икән, хәтта Римга көнбатыш Ливия дә буйсынмый башлаган икән. Һәм кем аркасында - стратеглар Аэцәй белән Бонифацәй аркасында. Бу ике стратег үзара бәхәсләшеп китеп, бер-берсенә гаеп өя-өя сугыша башлыйлар. Нәтиҗәдә Бонифацәй якты дөньядан китә. +Ә Плацидия белән улы Валентиан бу вакытта сәяси сукырлык күрсәтәләр - дәүләт иминлеген Аэцәйгә тапшыралар. Ә Аэцәй Атилла ханның кан дошманыңа әверелеп бара. Валентиан белән Бонифаңәй арасындагы интриганы да Аэцәй кора. Сарайда гаскәрбаш булып алгач, ул Ливиядә гаскәрбаш булып торучы Бонифацәйгә хат яза: "Римга кайтма, сине император үтерәчәк". Шушы хәлдән соң курка калган Бонифацәй вандаллар һәм аланнар белән килешү төзи һәм Ливиядә консул гына булуына карамастан, Гейзерих корольгә: "Мин Ливиядә консул. Әмма мин империя исеменнән сөйләшәм - сезгә илне өчкә бүлеп бирәм", - ди. Аланнар бәге Гатфар, вандаллар короле Гейзерих Бонифацәйгә ышаналар һәм кораблар белән бугаз аша чыгалар да сугышсыз гына Ливияне билиләр. Вандалларның Ливиягә чыгып китүләреннән файдаланып, гуннарның кан дошманы Теодорих вандаллардан бушап калган Испанияне били. Бу хәл бик тиз сенатка ирешә. Рим сенаты, бигрәк тә Бонифацәйнең сенатта утырган дуслары, консулны яклап чыгалар һәм аңа мәсьәләне ачыклап хат язалар. Аэцәйнең интриган булуын аңлап алган Бонифацәй гаскәрен корабларга утыртып, бугазны кичә һәм Аэцәйне эзләп таба. Калганы Феодосийга билгеле иде. +Иң сәере, шушы хәлләрдән соң Плацидия Аэцәйне гафу итә һәм бөтен гаскәрен аның кулына тапшыра. Император Феодосий боларның барысын да күзаллап, император Валентианга хат язды һәм Аспар кулына тоттырды. Хатны Аспар Валентиан императорның кулына бирергә тиеш иде. Феодосийнын төп максаты - ике империяне дә кушарга һәм тәүге көчкә ия булган Римны янәдән аякландырып җибәрергә. Килешерме яшь император аның бу тәкъдиме белән, Феодосий белми иде. Әмма кылынасы кылынган иде инде - хат китте. +Бер уйлаганда, империяләрдә хәлләр катлаулы иде. Көнчыгыш империя белән көнбатыш империя бергә дә, бергә түгелләр дә иде. Соңгы елларда хәтта бер-берсенә дошманга әверелеп баралар. Берләшүне Римда утыручы Валентиан гына түгел, Феодосий да теләми иде. +Императорны төшке ашка дәштеләр. Гөлсәрия тутасы оештырган. Император аш ягына кергәндә магистр Маркиан белән Гөлсәрия тутасы табында утыралар иде инде. Тутасы белән бер табында тупас готны күреп, Феодосий үзе дә аңлап җиткермәгән кимсенү тойды. Әмма бу хакта тутасына әйтергә кыймады. Сазаган карт кызның үпкәләве бар иде. Ә Феодосийның аны бер дә үпкәләтәсе килми, чөнки бу руханилар аның кулында иде. Әле булса хәтерендә, Гөлсәрия тутасы 449 елда Эфесста үткән соборда чыгыш ясады. Гөлсәрия тутасын Аспар белән Маркиан озатып йөргәннәр иде. +Ашау-эчү сүзсез генә барды. Император Феодосийның табындагылар белән бөтенләй сөйләшәсе килми иде, ул хәтта шәрабка да үрелмәде. Табындагылар аның өчен ят халыклар иде, хәтта тутасы да. Менә болар арасында сенатор Максимин булса, ул аның белән сөйләшә алыр иде. Императрица утыра торган урын буш. Шул урында император Феодосий Атилла хан кызын күрергә тели иде, болай, әңгәмәдәш итеп. Күр әле, буш урында чынлап та Ирина утыра түгелме?.. Әллә соң күзенә генә күренәме?.. Ләкин бу күренеш шундук юкка чыкты. Император Феодосий күз алдына килгән сурәттән эчке бер уңайсызлану тоеп, тастымалга авызын сөртә-сөртә урыныннан кузгалды һәм ничек сүзсез генә, баш кагып кына исәнләшеп килеп утырган булса, шулай баш кагып кына саубуллашып, табыннан торып та китте. +XIII +Кеше күңелен яулау юнәлешендә аны үзең турында көнтөн уйларга мәҗбүр итү - Аллаларга гына хас сыйфаттыр ул. Таңчулпан белә иде инде, үзеңне сөеп-яратып йөргән кешенең ягымлы карашын тою, дустанәлектән мәхәббәткә күчү куркынычы бар. Ләкин бәхәс-әңгәмәдә император Феодосий аны беркайчан да ялыктырмады, Таңчулпан күз алдында ул философ иде, шул ук вакытта рухани атасы да, хәтта илбашы император да иде. +Таңчулпан бу көнне бакчага барырга теләмәде, Тәңресе шаһит. Ләкин ниндидер бер көч аны барыбер бирегә алып килде. Ул император тәкъдим иткән китапларны укыды һәм һәрчак кызыксынып, укыганда туган фикерләрен аның белән уртаклашырга теләп йөрде. Китаплар укыганда аның башында мең төрле уйлар туды, беришен яклады, берише белән бәхәскә керде, бәгъзеләре турында уйлаганда югалып калды. Ә император Феодосий аңа һәрчак ярдәмгә килде, теге йә бу сорауга төгәл үк булмаса да җавап бирде. Бүген дә ул императорны бакчада күреп, шунда юнәлде, әкрен генә килеп, ул утырган эскәмиягә утырды. +- Хәерле көн, галиҗәнаплары! +- Хәерле көн, Иринушка. Йә, тагын кемне укыдың? - дип сорады император Феодосий аңа карамый гына. - Нинди сорауларың туды? +- Бүген минем соравым юк, галиҗәнаплары, - диде Таңчулпан. +- Бик әйбәт. Димәк, бераз күлдәге аккошларга карап сокланып утырабыз. Сәер кошлар, тәмам оҗмах кошлары диярсең. Берсе үлсә, икенчесе дә көн күрми саргаеп үлә. Күрәсен, юлдашын югалту бу кошларда сагышка әвереләдер. Борынгылар сагыш кешене чиргә сабыштырыр, дигәннәр. Әллә хакмы икән? Күптән түгел мин иптәше үлгән аккош янына икенче берәүне җибәрттергән идем. Беләсеңме, Иринушка, чит кошны күрүгә ялгыз калган аккош тәмам шашты, тегене куа, эзәрлекли, үз тирәсенә якын да җибәрми. Ахыр ашамый башлый, бер сүз белән, үз-үзен сагыш белән үтерә. Ә бит пар гомер иткәндә бер-берсенә каңгылдап канат кагалар, куыша-куыша уйныйлар, чумышалар, сөешәләр, назлашалар... +- Атам, - диде Таңчулпан императорның кулына кулын куеп. - Сезне ялгызлык талкый. Шулаймы? Сез кемнедер юксынасыз?.. +- Юк, балакай, һич юк. Ә күңелдә бушлык, шул гына. Миңа капса, һәр кешенең изге бер заты булырга тиештер. Киресе булганда аңа дөньяда яшәве мәхшәргә әвереләчәк. Соңгы вакытта мине үзем дә аңламаган сагыш басты, Иринушка. +- Әллә соң нинди дә булса үкенү тоясызмы? +- Юк, Иринушка. Үкенү тоймыйм. Хыянәтне кичерә алмадым, шул гына. Ә кичерергә кирәк иде, Аллаһ та шулай куша. +- Хисле кеше сез, галиҗәнаплары, артык хисле кеше, аннары Аллаһыга ышанасыз, чын күңелдән ышанасыз кебек миңа. +- Аллаһыга ышану гөнаһмы, балакай? +- Сәясәттә гөнаһ, базилевс. +- Ә бит син хаклы, Иринушка, хаклы. Евдокия әүәл артыгы белән диндар иде, ә үзе галим Павлин белән буталды, аннары. Аиндары Антоний. Илбашы җәмәгате изге затлардан булырга тиеш иде югыйсә... +Таңчулпан үзе чукындырган атакайның күзләренә карады. Мөлаем итеп елмайды. Бәхәссез, аккошлар кешеләрдән күп тапкыр бәхетлеләрдер, чөнки алар бер тапкыр һәм мәңгегә кавышалар. Адәм баласы исә йөз тапкыр кияүгә чыкса да гомер буена үзенә тиңне эзли, насыйбын. Бу дөньяда насыйбын таба алудан чарасыз калып, якты дөньядан китүчеләр дә бар. Таңчулпан исә үз тиңен тапты - Приск йөзендә. Ә менә империя башы ялгызлыктан интегә, һәм кем дә түгел, ул ялгызлыкны үзе теләп ала. Ләкин бит ул ил хакиме! Аңа ярты дөнья халкы буйсына. Тагын ни җитми аңа?! +- Мин сине бүген, Иринушка, үз кырыма ашка дәшәм. +- Килешерме соң, галиҗәнаплары? +- Әллә ир-канатың Прискның кайтканын көтәргә исәбенме? Кайтыр ул, кайтыр, балакай. +- Мин аның чынлап та тизрәк кайтуын телим, атакай. +- Кайтыр ул, кайтыр, борчылма. Ә хәзер сарайга... +Феодосий аны култыклап алды һәм сарайга таба китте. Сакчыларны уздылар, баскычлардан күтәрелделәр, аш ягына керделәр. Аякларын сөйрәбрәк иренчәк кенә атлады император, йөз-чырае да агарынып калган кебек иде. Ләкин Таңчулпан боларның берсенә дә игътибар итмәскә тырышты. Аны император кадәр император табынга дәште. Император Феодосий үзен мин грек дип йөрсә дә сарайны алан һәм гот сакчылары саклыйлар иде, соңыннан ул сарайдагы барлык грекларны да куып җибәргәндәй итте. Бу хакта аңа Приск сөйләгән иде. Шуның өчен табынга утыргач, ниндидер симез кып-кызыл битле готның табын хәстәрләвен күреп, моңа тәмам инанды. Аш ягында керә-керүгә Гайсә сыны тора. Табынга аны уратып узарга кирәк. Уң якта тонык кына шәмдәлләр яна. +- Кайчандыр фарсылар безгә ут аллаларын тәкъдим иткән булганнар, безнең халык кабул итмәгән. Хәзер менә борынгы аллаларыбыздан да ваз кичтек. Рим да үз аллаларын берәм-берәм тәхеттән төшерә тора. Ни гаҗәп, Рим кадәр Рим империясендә барысыннан да өстен булып, яһүдләр алласы калкып чыкты. Греклар үзгәртеп кабул иткән алла. Чөнки христиан дине кан кушуга йөз тота. Ә империягә бүген бары тик шундый дин генә ярдәм итә алса алыр шикелле миңа. Император башым белән мин хәтта синең атакаен булырга риза булдым, балакай. +- Мин сезнең бу игелегегезне онытмам, атакай. +Ул аны каршына утыртты. Күп тә үтми пешекче керде. +- Башта шәраб, - диде аңа император һәм түшенә ак тастымал элде. +Пешекче китергән шәрабны император Феодосий Таңчулпанга үзе салды. Бокаллар көмеш иде, салган шәраб ут кебек яна. +- Рәхим ит, балакай, - диде илбашы елмая төшеп. - Минем бүген әллә нигә эчәсем килә. +Эчтеләр. Шәраб тәмле-әчкелтем булса да кабып кына куйды. Ризык-нигъмәтне пешекче ташып кына торды, берсен китерде, икенчесен алып китте - килгән ризыкны капсалар каптылар, капмасалар юк. Хәер, төрле алма-хөрмә, җиләкҗимеш белән өстәл тулган иде. Таңчулпан барысыннан да авыз итте һәм кайсына үрелергә белмәде. Император Феодосий Таңчулпанга карап тормады, салды да эчте, салды да эчте. Һәм кувшин бушап калгач кына, көмеш калагы белән буш кувшинга суккалап алды. Пешекче керде. +- Син миңа ак шәраб керт әле, - диде ул аңа. +Аш бүлмәсендә хуш исләр килеп тора, күрше бүлмәдә бугай чылтырап аккан чишмә тавышы ишетелеп китә. Каты шәрабны Да берничә бокал эчте Феодосий. Таңчулпан аның теле бәйләнә "ашлавын" күреп, туктатырга иткән иде, моны сизеп алган император үзе күтәрелде һәм аны ял бүлмәсенә алып керде. Бүлмәгә килеп керүләре булды, чут-чут сандугач сайрый башлады. +- Ясалмамы, чың кошмы шулай матур сайрый, галиҗәнаплары? +- Ливиядән алып кайттылар миңа ул сандугачны, бүлмәгә кеше килеп кердеме, сайрый башлый. Мин еш кына шунда ял итәм, балакай. Тыныч, саф һава, кошлар сайрый, чишмә челтери. Адәм баласына тагын ни кирәк?.. +- Оҗмах ич монда, галиҗәнаплары, оҗмах. +- Кем өчендер оҗмах, кем өчендер җәннәт, кем өчендер ял бүлмәсе, Иринушка. Әйтик, минем өчен. +Тахтага йомшак тире җәелгән иде, Таңчулпан шунда утырды, император аның янына кунды. Таңчулпан ишеккә күз төшереп алды. Ишек калын келәм белән капланган иде. Түр яктагы тәрәзә төрле төстәге пыялалардан тора, шул сәбәпле бүлмә төрле төсләргә күмелгән иде. Император Феодосий ниндидер бауны тартты, бүлмәгә кинәт кенә эңгер инде. Шундук каршы яктагы шәмдәлләр кабынды, кай яктандыр кергән җилгә калтырана башладылар. Кыркынган шәм күләгәсе каршы яктагы диварга төшә, ә анда мәхшәр бара иде - күләгәләр бер-берсен куыша, бәреләләр кебек, кабаланалар. Шушы җанлы сурәт Таңчулпанны әле Гунстанга алып китте, әле ат менгезеп киң далага алып чыкты. Таңчулпан үзе дә аңламаган хиссияткә бирелеп, булган могҗизага соклануын яшермичә, күзләрен бер йомды, бер ачты. Шунда ул янәшәсендә утырган императорның авыравыр итеп сулыш алуын ишетте. Карады һәм курка калды. Императорның йөзе ап-ак иде, гүя ак җәймә. +- Ни булды сезгә, атакай? +- Миңа начар, балакай, начар, табибны дәш, табибны... +Император сузылып тахтага ятты. Таңчулпан аның яңагына кагылып алды. Таңчулпан ишеккә ташланды, ишек яры торучы сакчыга табибны чакырырга кушты. Әнә шунда сарайда шау-шу башланды. Таңчулпан ни кылырга белми ишек яры басып торды-торды да арлы-бирле йөгерүчеләр аңа бөтенләй игътибар итмәгәч, әкрен генә сарайдан чыгып китте. +XIV +Император Феодосий үлгәннән соң Таңчулпан сарайга бармас булды. Шөкер кыла, аны берәү дә эзәрлекләми кебек. Ә исән-имин Римнан әйләнеп кайткан ир-канаты, мәрхүм императорга вәгъдәсендә калырга теләпме, сәяхәттә йөргәндә күргән-ишеткәннәрен яза башлады. Шул сәбәпле Приск көннәр буена китапханәдә югала, Таңчулпан исә аңа комачаулармын дип, аның янына керергә кыймый йөрде. Ул бакчага чыкты, үзе белән борынгы грек, римлылар тарихын ала чыкты. Бакчада тыныч иде. Күлдә үрдәкләр йөзә, алар кисәктән, тик торганда бакылдашып алалар, чумып, кызык итеп, артларын күтәреп, күл төбеннән җим эзлиләр. +Рим тарихын язган Тит Ливий талантлы кеше булган. Барысын дә тәфсилләп язган. Аның уенча, Рим дәүләтен Кара диңгез буйларыннан күчеп килгән этруск дигән халыклар төзегәннәр. Бәлки дөрестер дә, чөнки теге йә бу хәлнең ничек бетәсен белү өчен сарыкны чалып, аның эчке әгъзаларына каран юраганнар, ә бу юрау борынгы этрусклардан килә. Римлыларның беренче аллалары Әти һәм Әни була, бу аллаларның исемнәрен римлыларга янә этрусклар алып килә. Соңрак римлылар Әтине Юпитер алласы белән алыштыралар, греклар исә "Әти"не "Зевожа тиңлиләр. Ахыр килеп, Этруск диңгезе бар. Ул гынамы, этрусклар римлыларга үзләренең язмаларын да бүләк итәләр. Рим төбәгендәге Капитолий тавын казыганда аннан борынгы "Әти" һәм "Әни" аллалары белән бергә этрусклар суктырган акчалар да табыла. Димәк, йөзләрчә гасырлар элек Рим тарафларына Каспий һәм Кара диңгез буйларыннан күчеп килгән халык туннарның борынгы бабалары булу ихтималы да бар. Бер уйлаганда, аның атасы Атилла хан да үз кавеме белән шул тарафлардан килә ләбаса! Әмма этрусклар Италиягә кораблар белән күчеп килсәләр, гуннар үзләренең ике, дүрт, хәтта алты-сигез тәгәрмәчле арба-ишләрдә киләләр. Таңчулпан күлгә карап уйга чумды. Никадәр катлаулы бу дөнья. Күптән генәме әле бер кайгысыз әтисе хозурында яши иде ул. Приск килеп чыкты да барысын да чәлпәрәмә китерде. Шулай килеп чыкты ки, ул аңа бер күрүдә гашыйк булды. Бер уйлаганда, ир-канатыннан канәгать иде ул. Сайлаганы Таңчулпанын ярата һәм аны үзе кебек зыялы һәм укымышлы кеше итәсе килә. Таңчулпан үз тормышыннан да канәгать иде. Ләкин ни генә булмасын, юк-юк та, күңел дигәнен далага тартылып куя. Шул ук вакытта Таңчулпан белә - буш хыял инде бу, соң инде, берсе дә тормышка ашмаячак. Чөнки ул ирен ярата, кайчак хәтта ансыз яши дә алмас кебек тоела башлый. +Хак, христиан динен кабул итүе бераз эчен пошыра. Иллә бер дә чарасыз хәлгә төшмәде. Башта бу диннең тарихы белән танышырга булды. Танышты. Христиан диненең тарихын кат-кат укыды. Башында мен төрле сорау туды, ләкин бу хакта ир-канатыннан сорарга кыймады. Грекэлиннар бу динне яһүдләрдән алганнар икән, әмма аллалары итеп яһүдләрнең Яхвасын түгел, нәкъ менә римлылар дар агачына кадаклап җәзалаган Гайсә пәйгамбәрне алалар. Нигә? Һич аңламалы түгел. Бит эллиннар бик тә, бик тә борынгы халыклар, хәтта империя булып торганнар. Хәер, кылынасы кылынган инде - III гасырда бу дин башта Рим пләбәйләрен җәлеп итсә, соңрак Римның ярлы-ябагалары кеше күзенә чалынмый гына христиан чиркәүләренә йөри башлыйлар. Нәкъ шул чорларда христианнарның ишәя баруларын күреп, император Диаклетиан христианнарны эзәрлекли башлый. +Эзәрлекләү елларга сузыла. Менә шунда христиан дине тәүге йөзен югалтып, төрле секталарга аерыла башлый - бөтенлек, бердәмлек югала. Таңчулпан укыган китапта бу хакта мондый юллар бар: "Унике изге апостол арасында бер Иуда да була". Шушы юлларны укыгач, Таңчулпан янә уйга калган иде. Аннары император Грациан белән папа Дамаский арасында булган хәлләргә гомумән шаккатмады. Көннәрдән бер көнне папа Дамаский үзенең яраннары белән чиркәүгә - гыйбадәт кылучылар янына килеп керә. Баштанаяк коралланган яраннары озатуында йөргән папага диндарлар хәтта баш күтәреп тә карамыйлар, ягъни папаны санга сукмыйлар. +Чиркәү тулы карт-коры, хатын-кыз, бала-чага. Папа Дамаскийның бу хәлгә җен ачулары чыга һәм баштанаяк коралланган монахларына чиркәүдә гыйбадәт кылган халыкны кылычтан уздырырга куша. Монахлар исә үз эшләрен бик тиз башкаралар. Чиркәү кан һәм мәетләр белән тула. +Шул хәлдән папа Дамаскийдан халык курка башлый. Ә император Грациан исә, мәйданга чыккач, гади халыкка куәт салып, руханиларга янап, халыкка кычкыра: "Печтерегез үзләрен!" +Халык руханиларны каладан куа башлый, шул исәптән изгеләр санында йөргәнне дә. Үз заманында Рим халкын христианлыкка өндәгән рухани Иероним бу хакта тарихка мондый юллар язып калдыра: "...мин бу каһәр суккан каланы үз теләгем белән ташлап китәм һәм Иерусалимга юнәләм. Мин бу оятсыз вә әшәке Ромул чучкалары белән тулган шәһәрдә яши алмыйм. Миңа Гайсә оланны тапкан Мариянең тау куышы мен тапкыр якынрак". +Ә изге Августиннан: "Син дингә ихлас күңелдән ышанасынмы?" - дип сорагач: "Ышанам, чөнки кеше ышанырдай хәл түгел", - дип җавап биргән. +Туктале, кем китабы синең кулыңда, кем язган бу юлларны? Ирең Приск ләбаса! Йа Хода! Кемне хурлый, кемнән көлә һәм кемне мактый бу Приск?! Бит аның үзенә дә яман булып куюы бар?! Дәүләт башына тәкәббер һәм надан Маркиан килде, аның кырында үтә диндар Гөлсәрия... +Таңчулпан китапны япты да күлдә йөгерешкән су коңгызларына карап тора башлады. Ничек батмыйлар һәм ничекләр шулай тиз йөзәләр бу коңгызлар? Шул вакыт аның кемдер күзләрен капкалады. +- Приск җаным, син ич бу?! - диде каушый төшебрәк, гәрчә ир-канатын кул исеннән үк таныса да. +- Курыкма, мин бу җанкисәгем, мин, - дип, Приск аның каршына чыкты, алдына тезләнде. - Тарих китаплары укыйсың? +- Синең китапларың укыйм, синең. Хикмәтле хәлләр хакында язгансың, кызык та, мавыктыргыч та. Әллә ниләр бар... +- Бардыр, бардыр, булгандыр. Күптән язылды инде ул китап. +- Син нигәдер руханиларны начар яктан күрсәткәнсең. +- Начар булганнары өчен начар яктан күрсәттем. Игелек кылсалар, игелекле итеп күрсәтер идем. Кылган гамәлләре тарихка калсын дип яздым. Берәүләр үрнәк, икенчеләре гыйбрәт алсыннар дип. +- Бу хәлләр чынлап та булган идеме, Приск? +- Артыгы белән, артыгы белән, Чулпаным. Папалар кылган гөнаһларның чирегенең чиреген дә күрсәтә алмадым һәм язганым да артык күпертмәдем. Императорлар, папалар кылган гамәлләрнең барысын да тәфсилләп яза башласаңмы, Чулпаным, баш китмәле. Аллам сакласын... +- Яман, яман халык икән папалар. Ә болай тәмам изгеләр сыман. +- Изгеләре чынлап та изгеләр, Чулпаным. Ләкин бер сыер бөтен көтүне... Сездә шулай әйтәләр бугай. +- Шуларны белә торып, нигә мине чукынырга димләдең соң? +- Бар папа да җан коймаган, Чулпаным, алар арасында изгеләре дә бар, зыялылары, белемлеләре. Әшәкелек күбрәк наданлыктан килә бит, Чулпаным. Кеше надан булган саен күп беләм дип мактана. Ә күп белгән кеше гадәттә дәшми. Без игелекле папаларга вә епископларга йөз тотарбыз, Чулпаным. Гасырлар үтә-үтә булса да изгелек әшәкелек белән яманлыкны Җиңәчәк. Хак, бүген Византия надан Маркиан кулында, ана ярым алан Аспар табак тота. Кайчак мин уйлап куям, Чулпаным, кая таба тәгәри бу империя?.. Мин еш кына бабаларыбыз яшәгән мәҗүсиләр чорын сагынам. Кеше хыялына ирек булган ул чорда. Төрле юнәлештәге мәктәпләр булган, олуг-олуг гитаник акыл ияләре. Шул ук вакытта беләм, ул чор инде беркайчан да әйләнеп кайтмаячак. Һәр эраның үз алласы булган. Ә мәҗүсилеккә исә яңа эра башында ук нокта куелды. Һәм ул христиан дине куйды. Ә коллыкка синең атаң нокта куйды, Чулпаным, синең атаң Атилла хан. Моннан соң Рим инде беркайчан да аякланып китмәячәк, ягъни колбиләүчелеккә беркайчан да әйләнеп кайтмаячак. Заман тарихын язып утырганда мин әнә шундый нәтиҗәгә килдем, Чулпаным... Бүген ауропалылар сәер бер хәлдә калдылар, готлар, гуннар килеп щул көнгә калдырдылар аларны. Бу ике зур халык коллыкның бугазына бастылар. Бичара римлылар чарасыздан аллаларын алыштырырга мәҗбүр булдылар. Иң сәере шулдыр, яһүдләрнең аллаларын алмадылар алар, колларының алласын алдылар, ягъни алырга мәҗбүр булдылар. Римлыларны Марс белән Юпитер канәгатьләндерми башлады, ә кул астындагы яһүдләр һәм империяне таркаткан гуннар бер аллалыкка йөз тоталар. Чарасыздан булса кирәк, ауропалылар яһүдләрнең Яхвасын да, туннарның Тәңресен дә алмадылар, үзләренә бер алла уйлап таптылар - Гайсә пәйгамбәрне. Сәер бер хәл, ни яһүдләрнең, ни туннарның аллалары күзгә күренмиләр, ә менә Гайсә алла сурәтендәге адәми зат. Чынлап та алламы ул, адәми затмы - әле булса аера алганнары юк. Империя дә икегә аерылды: көнбатышка һәм көнчыгышка. Көнчыгышта көн күргән византиялеләр сурәткә табынсалар, көнбатыштагы римлылар сыннарга табыналар. Сында да, сурәттә дә Аллаһу йөзе була алмый, берсен сынчы ясаган булса, икенчесен буяу белән рәссам ясаган. +- Туктале-тукта, Приск, бу ни була инде тагын? Димәк, син мине... +- Мин сине һич тә ялгыш юлдан алып китмәдем, Чулпаным. Аң бул, ике меңенче елга кадәр ил-дөнья халкы белән Аллаһ идарә итәчәк, императорлар да, ханнар да түгел. Аллаһ өчен барысы да тигез ич, император да, пләбәй дә, кол да. Димәк, кешелек азмы-күпме гаделлеккә йөз тота башлаячак. +- Синең фәлсәфи сүз сөрешең мине уйга калдырды, Приск. Синең фәлсәфәң буенча, без икебез дә Аллаһ коллары булып чыгабыз түгелме соң? +- Әйе, без икебез дә Аллаһу колы. +- Ярый, килешәм. Инде син мине тыңла. Хәтереңдәме, беркөнне бакча түрендәге чишмәгә бардык? +- Хәтеремдә. Сәер чишмә ул, бер суы бетә - югала, бер көтмәгәндә янә тибеп чыга. +- Минем хәзер әнә шул чишмә янына барасым килә, Приск. Асрау хатын әйтә, ул чишмә изгеләр җаны ди. +- Изгеләр җаны. Кем уйлап тапты моны тагын? Чишмә чишмә инде, әле томалана, әле тагын ага башлый. +- Ә мин ул чишмәнең җаны бар дип уйлыйм. Ә син юк дисең. +- Чулпаным, бу ни тагын инде? +- Әйе, Приск, без капма-каршы кавем кешеләре. Син Ауропада туып үскән, минем бабаларым Азиядә көн күргәннәр. +- Шуннан ни, Чулпаным? +- Шуннан шул, Приск җаным, гуннар алласы Тәңре - күккояш дигән сүзне аңлата. Ә күк-кояшны күреп була, җиһанны юк, җиһанны бары тик күңел күзе белән барлап була. Ә тулы канлы җиһан ул - Тәңре. Юкны бар, барны юк итүче. Тәңре кешегә җан бирүче һәм вакыты җитеп алучы да. Әнә шул алламны - Тәңремне мин күңелем белән тоям, сиңа исә үз аллаңны күз белән күрергә кирәк. Бу нидән килә соң? Чөнки сез, борынгы греклар, аллаларыгызны күз белән күреп үскәнсез, ә без аллабызны акылыбыз белән күзаллыйбыз. Шуның өчен мин башта чишмәнең тавышын ишетәм, ә сиңа исә аны күрү зарур. +- Шулай булса ни дә, булмаса ни? +- Бу халәт нидән килә соң, Приск җаным? +- Без римлылар түгел, сыннарга табынмыйбыз кебек. +- Римлыларның Юпитер аллалары? +- Уйнашчы алла ич ул, ихлас күңелле алла түгел. +- Римлыларның Марс, Меркурий аллалары? +- Алар да каһиннар коралы гына була. Халыкны ныклы кулда тоту өчен кабул ителгән аллалар. Әйттем ич инде, киләчәктә кешелек белән диннәр идарә итәчәк. +- Һәм кайчанга кадәр дәвам итәр бу хәл? +- Ике меңенче елдан соң барысы да үзгәрәчәк, дидем бит инде. Кешелек үзенә уңай вә кулай Аллаһ уйлап табачак. Ул безгә кадәр дә шулай булган, ары таба да шулай булачак. Мәңгелек империяләр булмаган кебек, мәңгелек аллалар да булмаган. +- Йә, куй әле бу бәхәсне, Приск җаным. Әнә асравыбыз ашка дәшә. Әйт әле миңа, император Маркиан озак утырырмы Византия тәхетендә? +- Озак утыра алмас. Чөнки аның дошманы буларак моны мин теләмим. Ә "Тәүрәт"тә бу хакта болай диелгән: "Укка - ук, кылычка - кылыч!" "Талмут"та ул болайрак бирелә: "Сине Үтерергә килгән кешене алдан юк ит". +- Император Маркианнан шулай җиңел генә котылырга исәбеңме? +- Киресенчә, Чулпаным, ул безне тизрәк юк итәргә тели кебек миңа. Тәхет аның кулында, гаскәрбаш Аспар да аның яклы. +- Аспарны Арей диненә йөз тота диделәр миңа. +- Минем бу хакта кызыксынганым булмады, Чулпаным, - диде Приск, башын иеп уйга калды. Моны күрек, Таңчулпан ике кулы белән иренең битләреннән алды, күзләренә карады. +- Алар безгә тимәсләр, Приск, тияргә тиеш түгелләр, безне Хода үзе саклар. +- Курыкма, Чулпаным, мин сине рәнҗетергә бирмәм. +- Рәнҗетә башласалар, мин атама качып китәчәкмен. +- Мине дә үзең белән алырсыңмы соң?.. +Шулай диде дә Приск хатынын кулына күтәрде һәм өйгә таба алып китте. Таңчулпан күреп алды, тәрәзәдән аларга хезмәтче хатын карап тора иде. Иртәгә үк күршеләренә: "Хуҗам варвар хатынын кулыннан да төшерми", - дип сөйләп йөриячәк дигән фикер зиһенен телеп узды. Күтәреп кенә йөртә шул дип әйтәсе килде Таңчулпанның. Кемгә? Хуҗа хатыны ич ут! Хезмәтче хатынга шулай дип әйтер. Тик килешерме хезмәтчесенә шулай әйтү, килешерме, ахыр килеп, Приск ошатырмы? Юк, ул берәүгә дә әйтмәс, берәүгә дә. Ул ир-канатын ярата. Аны һәрчак тансыклый, юксына, көтеп ала. Бу инде мәхәббәт. Моны гына Таңчулпан аңлый. Тик менә Приск моны аңлый микән?.. Туган илендә икенче әнисе Элиана аңа: "Мәхәббәт у: - ут, әгәр дә мәгәр аңа һәрдаим утын ташлап тормасаң, ул сөрелә, хәтта сүнеп калуы да бар", - дигән иде. Күңеленә әнә шул сүзләр килүгә, Таңчулпан кинәт сискәнеп киткәндәй булды, ир-канат моны сизде һәм аны болдыр янында аягына бастырды, күзләренә карады. +- Ни булды? +- Берни дә булмады. Төнгә хәлең калмас дип курыктым, - диде һәм мәгънәле итеп көлемсерәп куйды. +Чөнки, чөнки Таңчулпан бераз чамалый иде, ошбу дөньяда бернәрсә дә мәңге түгел, хәтта мәхәббәт тә - барысы да үтүчән, язгы ташу кебек, сулар киткәч тәңкәләрен койган умырзая чәчкәсе кебек. +XV +Иленә кайтыр-кайтмас ук яңа император Маркиан консул һәм инде мәрхүм Феодосий кулыннан патрикий титулы алган гаскәрбаш Аспарны яңадан Рим тарафына җибәрде. Һәм ашыгыч рәвештә - хат белән. Аслар үз кешеләре белән император Валентианны һәм аның анасы Плацидияне Ватикан кыры аша узган Триумфаль юлында куып җитте һәм ике көпчәкле сиртмәле арбага утырган императорга Византия тәхетенә яңа утырган Маркианның хатын бирде. +Атларны туктаттылар. Император Валентиан - Рим империясенең цезары хатны кат-кат укып чыкты. Көнчыгыш Рим императоры Феодосий көтмәгәндә вафат булган, мәрхүмне җирләгәннән соң аның тутасы Гөлсәрия тәкъдиме белән тәхеткә патриций Маркианны күтәргәннәр иде. Яңа император Маркиан Көнбатыш Рим императоры Валентианга Гунстанга бергәләп яу кузгалырга тәкъдим хаты юллаган иде. Моның өстенә император Маркиан Атилла ханга ясак салудан баш тарткан. Һәм цезарьга шушы хатны тапшыручы гаскәрбаш Аспар илгә кайтуга, Гунстанга таба кузгалачак икән һәм бөтен көче-куәте белән. Император Валентиан да аның тәкъдимен кабул итеп, Гунстанга таба кузгала икән - алар Ауропа үзәгенә кереп оялаган варварлардан мәңгегә котылачаклар, имеш. +Император Валентиан хатны укып чыкты, ат менгән килеш арбасы янында үзеннән җавап көтеп торучы Аспарга күз ташлап алды һәм хатны әнисенә сузды. Әнисе Плацидия хатны хәтта кулына да алмады. Ул белә иде инде, Атилла хан Галлия аша Испания тарафларына яу кузгалырга тора. Һәм улы Валентиан патриций Аэцәйгә бар булган гаскәрен тапшырган иде инде. Моның өстенә Валентиан готлар короле Торисмунд белән килешү төзегән иде - Атилла ханга бергәләп каршы торырга. Әгәр дә мәгәр Аэцәй Атилла ханны ега икән, аңа Маркианның кирәге калмаячак. Шуның өчен ана белән углан күзгә-күз карашып алуга ук бер-берсен аңладылар. Валентиан цезарь буларак хатны эретерәк кенә гаскәрбаш Аспарга сузды һәм аңа карамый гына кучерга кузгалырга кушты, һәм әйтте: +- Мин Маркианга җавабым соңрак җибәрермен. +- Август галиҗәнаплары, Византия императорына телдән нәрсә дип әйтим? +- Каһәр аңа, каһәр укы, гаскәрбаш. +Арба кузгалды, гаскәрбаш Аспар һични аңламый бермәл кузгалмый торды, аннары ишләрен ияртеп, атын камчылый-камчылый Византиягә таба юнәлде. Шактый юл узып тынычлана төшкәч кенә Аспар янәшәсендә барган ярдәмчесенә: +- Империяләр бүленделәр, бүләсе калмады. Хәзер империяләр язмышын бары тик вакыт хәл итәчәк, вакыт, - диде дә ике учы белән йөзен каплады да тезләренә таянды. +* * * +Ни өчен, кемне эзләп Изгеләр урамына килеп чыкты, Танчулпан үзе дә белмәде. Әйе, каланы күрәсе килә иде аның. Шуңа баш алып чыгып китте. Көн-төн өйдә утыру - уку-язу, хезмәтчеләре хәзерләгән ризыкны ашау, бакчада йөрү - бертөрлелек аны туйдыра башлаган иде. Җитмәсә, нәфесен котыртып, ире Приск та эшкә китәр алдыннан: "Бүген калада бәйрәм!" - дип күңеленә коткы салып китте. Таңчулпан аңардан: "Нинди бәйрәм?" - дип сорамады, чөнки бәйрәмгә чыгам дип, баштан ук күңеленә салып куйган иде инде. Моңа кадәр Таңчулпан Константинопольдә уза торган бәйрәмнәр белән гомумән кызыксынмады, бүген исә күңеле ашкыну хисе белән туды иде. Туган ягы Гунстанда да бәйрәмнәр булып торыр иде. Ау бәйрәме, Яз бәйрәме, Чәчкә бәйрәме, Кызлар тавында Кызлар бәйрәме, ә кызыгы Кызлар туе бәйрәме булыр иде. Соңгысын бигрәк тә кызлар һәм егетләр көтеп алырлар иде. Өйләнергә теләгән егетләр кызларны куарлар, куган кызын куып тоткан егетне Атилла хан тулы дирбияле ат белән бүләкләсә. Күркәм әнисе кыз балага Византия шәльяулыгын булачак кәләшнең иңнәренә салыр иде. Шуннан соң яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйләр дә далага озатыр иде. Әмма Кызлар туе моның белән генә бетмәс, егетләр үзара бәйгеләр уздырырлар, кызлар исә үз тиңнәрен эзләрләр, бер-берсе белән танышырлар иде. Ахыр биюләр башланыр, капма-каршы басып такмак әйтүләр, шукшаяннар исә мәйдан уртасына чыгып, төрле көлке мәзәкләр сөйләрләр, җырчылар озын һәм кыска көйләргә җырларлар иде. Таңчулпан бер генә җыр бәйгесеннән дә калмады, һәрчак җырлап бүләкләр алды - алтын алкалар, көмеш беләзекләр, гәрәбә муенсалар, асыл ташлар белән бизәлгән ефәк путалар. Ә бер читтәрәк ир-ат, ишен тапмаган егетләр ташаяк асарлар һәм тәмле ризыклар пешерерләр, кымыз, ыслаган ит, балык белән сыйланырлар иде. +Күркәм әнисе исә кыз-кыркыннарга Рим сәүдәгәрләреннән алган кәнфитләр өләшер, уч-уч егетләр ягына ташлар, ә кулына кәнфит төшергән егет, сөйгән кызы янына килеп, киләсе Кыз туенда куасы кызына шул кәнфитне бирер иде. +Приск килгәнче булган Кыз туенда әнә шундый кәнфитне тотып, Таңчулпан янына Аспар килгән иде. Ул кулындагы кәнфитне хан кызына бирде. Кәнфитне Таңчулпан алды, алмый ярамый иде, әмма кай ягы беләндер егет аңа ошамады. "Ярар, кәнфитеңне алам, әмма син мине барыбер тота алмассың", - дип уйлады, һәм киләсе кыз туенда тоттырмады да. Әнә шул Аспар хәзер консул гына түгел, хәтта патрикий булып алган. +Аспар гуннар ыстанында кунак йөзендәге кеше иде, ләкин гуннар гадәте буенча кунак егет тә Кыз туенда катнаша ала һәм теләгән кызны куа ала иде. Һәй тырышып куды да соң Аспар Таңчулпанны, тик җәйрандай йөгергән хан кызы кунак егеткә тоттырмады. Күрде ич Таңчулпан, кунак егет гарьләнде, шундук халык арасына кереп югалды. +Ләкин нәкъ менә шул кеше белән Таңчулпан Константинопольдә күзгә-күз очрашырмын дип һич тә уйламаган иде. +Ә аларның очрашулары болай булды. Ирен озатуга, Таңчулпан затлы киемнәрен киде дә калага чыкты, бәйрәм буласы Изгеләр урамына юнәлде. Урам тулы халык. Халыкны ыра-ера диярлек урам буйлап, ат менгән дүрт легионер килә. Затлы киенгәннәр, ат дирбияләре ялт-йолт итеп тора. Алар артыннан ук сиртмәле арбада император Маркиан килә. Таңчулпан аны ерактан ук таныды. Ә арба якыная төшкәч күрде: император кырында мәрхүм Феодосийның тутасы Гөлсәрия утыра икән. Император яланбаш, ә Гөлсәриянең башында алтын вә көмеш һәм затлы ташлар белән бизәлгән диодема-калфак. Арбага мичәүләп атлар җигелгән, нәкъ туннарча. Гаиләсе ишәйгәч, еракларга күчеп киткәндә гуннар берәүләр бериш ат җигеп, икенчеләре пар ат җигеп, киез белән капланган арбаларда юлга чыгалар. Маркианның атларын да гуннар карый булса кирәк, киемнәре туннарны хәтерләтә. Арбаның ике ягыннан да сакчылар бара, кулларында сөңгеләре. +Ниһаять, арба Таңчулпан белән тигезләште. Халык этә-төртә аны алгы сафка ук чыгарды. Шунда күреп алды Таңчулпан: императрицаның кул бармакларында һәркайсында диярлек зөбәрҗәт ташлы балдаклар, муенында затлы ташлар тезгән хәситә. Император Маркиан бер кулын императрицаның иңбашына салган, икенче кулы белән аяк астындагы капчыктан тәңкәләр ала да халык өстенә сибә, ала да сибә. Сибә һәм һәр сипкән саен шаркылдап көлеп җибәрә. Ә кара халык, гүя кара сарык, сибелгән тәңкәләрне җыярга ташлана, шул тарафтан этеш-төртеш, сүгенү, акыру-бакыру сүзләре ишетелә. Император Маркиан бер уч тәңкәләр алды да Таңчулпан басып торган якка сипте. Бер көмеш дирһәм нәкъ Таңчулпанның учына килеп керде. Таңчулпан тәңкәне кысып тотты да, халыкны ыра-ера чыгар якка таба борылды. Әнә шунда берәү аңа үз исеме белән дәште. Бу шаккатмалы хәл иде. Таңчулпан хәтта үзалдына тетрәнеп китте. +- Таңчулпан! +Таңчулпан ялт итеп тавыш килгән якка карады. Карады да тәмам өнсез калгандай булды. Аңа дәшүче аны Кызлар туенда куган Аспар иде. Аспар ат менгән, өсте-башы ялт-йолт итеп тора. Аспарның уң ягында да, сул ягында да икешәр җәяүле легионер. Таңчулпан бәрелә-сугыла халык арасына кереп китте, этә-төртә ыра-ера йөри торгач, кемнеңдер әргә янына килеп чыкты, һәм дивар буйлап, ашыга-кабалана китеп барырга итте. Күрде ич ул, ишетте хәтта: Аспар легионерларына аны тотарга кушты. Әллә соң шулай тоелды гынамы? Юк, тоелмады, әйтте ул аларга, әйтте. Хәзер легионерлар аның артыннан киләләр булса кирәк. Ә үзе күңеленнән бертуктаусыз тәкърарлады: "Ул мине таныды, таныды, таныды!" Калганы барысы да аңлашыла иде. Аны тотарлар һәм сарай зинданына ташларлар. Маркиан исә аны шундук Атилла ханның шымчысы дип игълан итәр. Хәтта аңа император Феодосийның үлемен тагып куюлары бар. Чөнки Атилла хан кызы соңгы көндә аның яныңда була. Моны раслаучыны да табарлар - шәраб кертүче егет барысын да күрде ләбаса! +Таңчулпанның куркуы аяк буыннарына кадәр төште, ул ашыкты, кабаланды, әмма халык аңа комачаулады, тиз бара алмалы. Әле берсенә килеп бәрелде, әле икенчесенә, гафу үтенде, кичерүләрен сорады. Уч төбендәге тәңкә кулын кыздыра башлады, әйтерсең лә утка салып кыздырганнар иде тәңкәне. Ниһаять, ул ачык капка күрде, шунда ташланды. Керде һәм капканы ялмакчы итте, яба алмады, капка артына качты. Ул арада берәү килеп капканы япты. Капканы ябучы яшь егет иде, капка артында торучы Таңчулпанны күрде дә үзалдына елмаеп куйды. +- Әһә, бер сарытүш кергән икән безгә. Сез кем? Кемнән качасыз?.. +Таңчулпан бармагын иреннәрен куйды. +- Тс-сс! Зинһар кычкырма. Мин синең хуҗа хатын янына килдем. +- Нинди хуҗа хатын, ул өйдә юк. +- Кайтыр, мин аны көтәрмен. +- Алай булса бакчага узыгыз, анда аны сезнең кебек ике хатын көтә инде, - диде капка саклаучы егет һәм капканы ябып, эшергечне этәреп куйды. Ул арада капканы дөмбәсли башладылар. +- Зинһар ачмагыз, алар мине куа киләләр иде. +- Барыгыз, тизрәк бакчага качыгыз. Әнә шул кече капка аша, - диде егет. Һәм үзе капканы ача башлады: - Сабыр итегез, зинһар, сабыр итә күрегез. Хәзер ачам, хәзер! +Таңчулпан капкага чумды, кергәч, капканы ябуга, хәтта эшергечне этәреп куйды. Ул чарасыз иде, йөрәге дөп-дөп тибә, куллары калтырана. Бакча яклап ягымлы гына хатынкыз тавышы килде. +- Бире кил, бире кил, балакай. +Таңчулпан тавыш килгән якка карады, ике хатын зур булмаган өстәл янында кара-каршы утыралар, әллә шәраб, әллә сок энәләр. Өстәл тулы табак-табак алма, йөзем кебек җимешләр. +Таңчулпан кыяр-кыймас кына аларга таба китте. Килде, исәнләште, аңа урын күрсәттеләр, утырды һәм, үрелеп, йөзем алып капты. +- Матур монда, хозурлык, таң калмалы. +- Йә-йә, кем булабыз инде, чибәр кыз? - диделәр беравыздан диярлек хатыннар. +Шул вакыт алар янына саклаучы егет килде. +- Ходага шөкер, киттеләр, - диде ул Таңчулпанга карап. - Кемнәр иде алар? Шундаен дорфа кыландылар. Ачыгыз, моны сезгә патриций Аспар легионерлары боера дип әтәчләнделәр. +- Ә син ачмадыңмы? - дип сорады өстәлдә йөзекле бармакларын биетә-биетә хатыннарның берсе. +- Ачмадым, матрона, ачмадым, гүзәл апай! +- Егет икәнсең, шуның өчен бер дирһәм сиңа. Мә, ал. Алал, хатынына калфак алырсың. +- Мин өйләнмәгән әле, апай! +- Өйләнмәсәң, сөйгәнеңә. Өйләнмәгән икәнсең, өйләнерсең, өйләнмәгән егет гүя йөгәнсез ат ул. Теләсә кем болынына кереп йөри. +- Авыз итәсе килә, - дип көлде икенче матрона һәм егетнең беләгенә кагылып алды. +- Минем кеше болынына кергәнем юк, матрона. +- Бик әйбәт. Бит ат ашамый тормый. Димәк, йә күршеңнең болыны киң, йә үзең хезмәт иткән матронаңның. +- Кичерә күрегез, матрона, мин китим инде. +- Бар, бар, капкаң сакла, - диде икенче матрона. +- Септалия аны бер тапкыр куган иде инде, тагын алды. Кызгандым дигән була. +- Ни өчен куган иде? +- Урлашкан өчен. Беркөнне минем кесәдән өч дирһәмем чәлгән. Шуннан мин Септалиягә әйттем. Моңа шигем төште дидем. Беләсең нәрсә диде Септалия: ул дирһәмнәрне мин сиңа үзем бирермен, дәшә күрмә, ул егет патрикий Аспар кешесе диде. Ә Асларны миң беләм, язмыш күрештергән иде. +- Аспар белән дә булганың бармыни? +- Эче пошканда дәшкәли шунда. Тик аның кайгысы миндә түгел, ахирәткәем, ул Приск хатыны белән саташа. Ә Прискның хатыны кем икәнен беләсең, Атилла ханның кызы. +Таңчулпан утырган җирендә борсаланып алды, Аспар исемен ишетүгә, колакларына шаулап кан йөгерде - кып-кызыл булды. Ярый әле хатыннар аның белән кызыксынмадылар, үзара сөйләшүләрен белделәр. +- Мөмкин булса мин китәр идем, апайлар. Кабул итүегез өчен рәхмәт сезгә, - диде дә Таңчулпан кузгала ук башлады. +- Хуҗа хатынны көтмисеңмени? - диде матронаның берсе. +- Иртәгә керермен. Мин ерак тормыйм, - дип алдады Таңчулпан. - Коткарганыгыз өчен рәхмәт. +- Кемнән? +- Патрикий Аспар кулыннан, - диде Таңчулпан. +- Ә сез аны каян беләсез, чибәр кыз? +- Сарай галиме Приск хатыны мин ул, апайлар. +- Йа Хода, йа Хода! - дип апайларның икесе дә аягүрә бастылар һәм китеп барган Таңчулпан артыннан авызларын ачып карап калдылар. +- Куй әле шул варвар кызын. Сириядән биючеләр килгән ди, барабызмы? +- Күр әле моны, галим Приск хатыны диде түгелме?! Хәйран, билләһи хәйран бу, - дия-дия капкага таба кузгалды матроналарның берсе, ләкин аның җиңеннән икенчесе эләктереп: +- Йөрмә, Аспар аны тикмәгә генә кумагандыр. Беләсең килсә, соңгы мәлдә бу хатын император Феодосий белән булган, диделәр. +- Димәк! - дип туктап калды Таңчулпан артыннан кузгалган матрона. Ләкин бу вакытта Таңчулпан кече капкадан чыгып, зур капкага юнәлгән иде инде. +Ул атылып диярлек урамга чыкты. Урам халыктан бушап калган. Таңчулпан өенә ашыкты. Ул юлны яхшы белә иде, йөгерә-атлый кайтты. Ниһаять, ул ачкыч белән урам капканы ачты, эчкәре үтте һәм капканы япты да, капкага аркасы белән терәлеп, күк гөмбәзенә карады һәм гүя Тәңресен күргәндәй: +- Рәхмәт сиңа, Тәңрем, мең-мең рәхмәт. Дошман кулыннан коткарганың өчен рәхмәт, - диде дә өйгә таба кузгалды. Менә ул, ниһаять, үз йортында. Өй түбәсендә империя тангасы - каракош. Ул әле берьякка, әле икенче якка таба борыла - җил юнәлешен күрсәтә. +Таңчулпан өйгә керде, өс киемнәрен дә салмыйча йомшак тире җәйгән сәкегә сузылып ятты. +Йа Тәңрем, йа Хода, нигә кирәк булды сиңа анда барырга, нигә бардың, ни югалттың Изгеләр урамында?! Ни җитми сиңа тагың, җүләрбаш! Яныңда яраткан ирең, бакчаң, өйкаралтың. Чү-чү, Таңчулпан, тынычлан. Сиңа берәү дә янамый, берәү дә сине эзәрлекләми, Асларның сине күрәсе килгәндер, бары тик. +Каравыш хатын керде. +- Бер-бер нәрсә кирәкме әллә, матронам? +- Су керт, салкын чишмә суы, - диде аңа Таңчулпан күтәрелә башлап. Ахыр торды, аяк киемнәрен салып, чүәкләрен киде, өстәл янына күчте. Ул арада каравыш хатын өстәлгә тирләп торган бер кувшин салкын чишмә суы китереп куйды. Таңчулпан суны көмеш бокалга койды һәм бөтен җаны-тәненә рәхәт коелуын тоеп, су эчте. Һәм ни өчендер аудан кайткач, шулай салкын чишмә суын соратып алган һәм тәмләп эчкән әтисен күз алдына китерде. Әтисе салкын чишмә суын эчкәндә Таңчулпан ни өчендер аңа көнләшеп карап торыр иде. Су шул хәтле тәмле була микәнни! Хәзер инанды - була икән. +"Империя тәхетенә Маркиан утыргач, ил-дәүләт белән ике күзе ике төсле булган император үзе түгел, императрица Гөлсәрия идарә итә", - диде аңа беркөнне ир-канаты Приск. Үтә диндар кеше буларак, тәхеткә килү белән христиан динеңә битараф булган галимнәрне эзәрлекләргә керешә. Бу исемлеккә аның ир-канаты Прискны да керткәннәр булса кирәктер. Чөнки император Маркиан ил башына килүгә. Феодосий чорында качып-посып йөргән хәрам атакай Хрисафәй дулкын сыртына менгәндәй кинәт кенә епископ дәрәҗәсенә иреште. Нәкъ шул хәрам атакай Хрисафәй император Маркианга галим Приск белән аның хатыны Иринаны еретиклыкта гаепләп кергән, дигән хәбәр дә иреште Таңчулпанга. Имеш, икесенең берсе чиркәүгә йөрми, ихлас дин хакында бәхәсләр оештыралар. Имеш, бу ике кеше тора-бара император Маркианның гына түгел, илнең дә дәрәҗәсен төшерәчәк. +Хак, Приск Таңчулпанга тынычланырга кушты һәм әйтте; император Маркиан хәрам атакай Хрисафәйгә өзеп кенә җавап бирмәгән һәм, хак булса, башта бу мәсьәләдә императрица Гөлсәрия белән киңәшергә кушкан. Хәрам атакай императрица Гөлсәрия белән сөйләшкән, әмма императрица аның бу фикерен хупламаган, әмма епископ бик ялвара торгач, еретикларны Соборда тикшерергә кирәк, дигән фикер әйткән, имеш. Чынмы, ялганмы, Приск үзе дә тәгаен генә белми иде. Шуңа карамастан, шушындый имеш-мимешләрдән соң Таңчулпанның күңеленә шом инде. Барысы да чынга әверелсә?.. Ни кылырга тиеш булачак ул?.. +Кичә кайткач, Приск бик озак уйланып утырды һәм хатыны аңардан җавап көтүен сизеп болай диде: +- Без анда барырбыз, Чулпаным, барырбыз. Аларның безне гаепләргә хаклары юк. Дингә табыну һәр кешенең үз эше. Тели - чукына, тели - ирекле кала. +- Димәк, чынлап та еретик галимнәрне соборда тикшерергә булганнар һәм бер җайдан Атилла хан кызы мине дә? - дип сорады Таңчулпан ир-канаты Присктан. +- Империя башында Феодосий утырганда мондый башбаштаклыкларга бармаган иде императрица, хәзер исә узынганнан-узына бара. Дин бит ул, Чулпаным, халыкны йөгәндә тотуның бер чарасы гына. Борчылма, үтәр бу хәлләр, менә күрерсең, үтәр. +- Гөлсәриянең куллары чишелде, дисең инде, Приск. Ә бит бу яман нәрсә. Атам әйтә торган иде, хатын-кыз сәясәттә ике чиккә ташланучан: йә ул бик гадел, йә бик явыз. Димәк, Гөлсәрия явызлыкны сайлаган булып чыга... +XVI +Сугыш һәм бертуктаусыз яу йөрү Атилла ханнан бик күп чыгым таләп итте. Ә күп санлы гаскәр тоту өчен акча кирәк иде, алтын солидлар, көмеш дирһәмнәр. Төп яуга хәзерләнгәндә Ул бу хакта һәрчак уйланды. Аның казнасында андый зур акча юк иде. Әмма ул солыхта каралган Византия ясагына өмет тота иде. Ясак түләүдән баш тарткан Винитар король үз җәзасын алды, чиратта Феодосий иде. Һәрхәлдә, иртән сараена килеп, тәхеткә утырганда Атилла хан шул турыда уйлады. Кичекмәстән Византиягә илчеләр җибәрергә, кисәтсеннәр император Феодосийны, искәрсеннәр, киресе булганда аңа яман булачак. Аннары күршеләр белән дә сөйләшеп куярга кирәк иде. Дуамал Гейзерих король белән килеште - солых төзеде, ә менә Теодорих король дәшми. Ялгыша, саташа готлар короле Теодорих, саташа. Икәүләп римлыларга каршы чыкканда империя алар көченә каршы тора алмаячак иде. Һәм шунда империягә нокта да куелачак иде. Хәзер исә барысы да үзгәрде. Римда Аэцәй үзенә гаскәр туплап ята, Теодорих король исә аның белән солых төзегән һәм хәтта Атилла ханга каршы чыгарга вәгъдә иткән. Атиллага барысы да билгеле, шымчылары җиткереп торалар. Римга Иллак угланны юллап алып кайтырга киткән Антоний белән бабасы Вигиләй угланны һәм аның елгыр егетләрен исән-сау алып кайттылар. Углан коры кул белән кайткан. Иллә Атилла хан Иллак угланны ачуланмады. Димәк, весталка кыз аңа язмаган булып чыга. Хәзер инде бөтенләй башка турында уйларга кирәк - яуга хәзерләнергә һәм озакка сузмыйча. Тик ханны бер кеше борчый иде - интриган Аэцәй. Ауропада аның өчен бердәнбер көчле дошман. Аэцәй гуннар көчен белә, белә генә түгел, орышларда гуннар тактикасын да куллана. Бу инде бер дә шәп түгел иде. Иң гаҗәбе, Хилхәл атакай, кияве буларакмы, Аэцәйне акламаса да яклый иде. Аэцәй турында сүз чыккач; "Атилла хан, ул гаепле түгел, аны шулай язмыш куа", - диде. +Атилла хан Хилхәл атакай белән бәхәскә керергә теләмәде. Чөнки: "Синең кызың Византиядә кияүдә", - дип әйтүе бар иде. Ә Византия императоры һаман тиешле ясакны җибәрми. Ләкин бит кызлар кызлар белән, кияүләр кияүләр белән - көнбатышка яу йөрү барыбер булыр. Шуларның барысын да исәпкә алып, Атилла хан табын җыярга булды. Бу яуга аксакаллар белән һәм төмәнбашлары, кул астындагы корольләре белән сөйләшмичә, киңәшмичә кузгаласы килми иде аның. Табын кай якка хәл итә - шул булыр. Кайсы империягә башлап яу йөрергә - төньяккамы, көньяккамы - табын хәл итәр. Атилла хан өчен вак мәсьәлә түгел иде бу. Ул белә, сизә, тоя иде - бу орыш, соңгы орыш булыр. +Төмәнбашларыннан хан канәгать иде. Һәркөнне бәйгеләр уздыралар, җитди орышка хәзерләнәләр. Бәйгеләргә барча гуннар да - биш угор, алты угор, ун угор, сары угор, сабир, болгар кавемнәре белән бергә ант-венедлар да, франклар да, аскы готлар да, Сангибаннан качып килгән аланнар да катнашалар иде. Тимерчеләр бар сугышчыларны да коралландырдылар, Ольвия каласыннан Тугран да олау-олау корал җибәреп тора иде. +Кайбер бәйгеләрдә Атилла хан үзе дә катнашты. Дулкындулкын булып һөҗүм итү, дошманга ук яудыру, якынрак үтеп аркан ташлау, сөңге ыргыту, арбага куелган тезмә укларны дошман өстенә яудыру туннарның иң яраткан орыш ысуллары иде. Бәйгеләрдә гадәттәгечә угланнар да катнаштылар. Угланнар арасында уктан иң төз алучы Диңгизид барысын да шаккатырды - кайбер чакларда куелган карачкыларның күзләренә тигезә иде. Кайта-кайтуга бәйгеләрдә катнаша башлаган Иллак угланның кәефе юк иде, тәмам балтасы суга төшкән кебек Йөри егет. Әмма Атилла хан моңа игътибар итмәде. Чөнки бу хәлдә угланның гаебе юк иде, атаның үзендә иде гаеп. Моны Атилла хан үзе генә белә иде, чөнки весталка кыз Һөнәрия хатны һәм туй балдагын Атилла ханга җибәргән иде, Иллак угланга түгел. Ләкин весталка кыз Иллак угланны да бик теләп кабул итә һәм хәтта никах укытып, кияүгә дә чыга. Ләкин весталка весталка булып кала - императорга, сарай каһиннарына буйсынырга мәҗбүр була. +...Табынга җыелгач, Атилла хан аксакалларның, һәм төмәнбашлар, һәм корольләрнең күзләренә карап чыкты. Бу аның гадәте иде. Имеш, барысы да үзләре теләп килделәрме?.. +- Мин сезгә, орышташларым, озын-озак сөйләп тормыйм. Без соңгы тапкыр империягә каршы чыгабыз. Без бу юлы коллар оясы Римны җимерергә дип кузгалачакбыз. Мин ышанам, без римлыларны җиңгәннән соң Ауропада коллык беркайчан да аякланып китә алмаячак. Сез шуңа ышанасызмы?!.. +- Ышанабыз, хан, ышанабыз, - диештеләр табынга җыелганнар. +- Ышансагыз, гаскәриләрем, без ике көннән көнбатышка таба кузгалабыз. Мин әйттем... +* * * +Гуннар ике ай дигәндә нык ныгытылган Мец каласын алалар, ә беришләре Орлеан каласын камыйлар. Икенче көнне кала капкаларын тараннар белән дөмбәсләргә керешәләр. Кала халкы куркуга кала, руханилар диварларга менеп, кулларын күккә күтәреп, Аллаһыдан ярдәм сорыйлар. Тараннар үз эшләрен итәләр - капкалар чәрдәкләнә, диварлар селкенә. Кала рухание Аммиан (Атилла хан аның исемен Хилхәл атакай аша белде) дивар өстенә менеп, Ходадан каланы туннарга бирмәскә үтенә, ахыр диварга зур тәре менгереп куялар. Атилла кул астындагы франклар руханины уктан алырга итәләр, әмма моны кылырга яубаш бирми. Менә шунда Атилла ханга багучылары ирештерделәр - Орлеанга таба 200 мең гаскәрие белән Аэцәй килә. Бу хәбәр ирешүгә, Атилла хан гаскәрен, каланы камауны туктатып, орышырга уңайлы урынга - Каталун кырына таба чигенә. Чөнки Орлеан тирәсе чокырлы-чакырлы, туннар өчен уңайсыз була. Олауны, тараннарны һәм гаскәриләрне Каталун кырына күчергәнче атнадан артык вакыт үтә. Әмма атна дигәндә гуннар Каталун кырында туктап, дошманны көтеп тора башлыйлар. +Чатыр корып, чатыр эчендә утырган Атилла ханга багучылары дошманның кай тирәләрдә булуы хакында хәбәр итә тордылар. Аэцәй Каталун кырына ашыга икән, хәтта төнлә дә хәрәкәт иткән, дип хәбәр ирештерә бардылар багучылары. +- Теодорих король, Теодорих король кай тирәләрдә югала? - дип сорады Атилла чираттагы багучысыннан. +- Теодорих король, яубаш, бер көнлек юл ара кала килә, - диде багучы. +- Димәк, икесе дә ашыгалар, - диде Атилла күн мендәргә кырын төшеп, бермәл уйланып торды. Аннары Хилхәл атакайга: - Актар меңбашны чакырыгыз. Иллак угланны. Теодорих корольгә каршы үзем чыгармын... Актар төмәнбаш Аэцәйгә каршы чыгар... +Ул арада Актар төмәнбаш керде, ана ияреп Иллак углан. Утырыштылар. Атилла хан тамак кырды. Бу аның өчен гадәти булмаган сөйләшү иде. Табын җыймады, ә Актар меңбаш белән Иллак угылын гына дәштерде. +- Актар абам, гаскәриләрне кай тарафларга куйыйк? Әйтик, төп көчне кемгә юнәлтик? +- Аэцәйгә, хан, Аэцәйгә. Римлыларның атлы гвардиясе Аэцәй кулында. Миңа калса, уң канатка Аэцәй басар, легионерлары һәм гвердеецлары белән. Орыш яман булыр, Атилла хан, бик яман, - диде Актар төмәнбаш. +Атилла хан аңардан: "Ни өчен?" - дип сорамады, ул үзе дә белә иде орышның яман буласын. Ләкин ни генә булмасын, алар җиңәргә тиешләр. +Атилла хан Хилхәл атакайга карады. +- Юраучылар мондалармы? +- Алар күптән сине көтәләр, - диде Хилхәл атакай. +- Без китикме, Атилла хан? - диде төмәнбаш Актар. +- Әйе, тик, Аэцәйгә каршы мин үзем чыгармын. Син Иллак углан белән Теодорих корольне каршы алырсың. +- Мин риза, - диде Актар төмәнбаш һәм чыгарга юнәлде. +- Янбаш Актар, юраучылар янына бергә барырбыз. +- Мин аларга ышанмыйм, Атилла хан. +- Мин дә ышанып җитмим, яубаш Актар. Ләкин карыйк, ни юрарлар микән. +- Карыйк соң, - диде җилкәсен сикертеп Актар төмәнбаш. +Юраучылар янына барганда Атилла хан яубаш Актар белән янәшә атлап китте. +- --- яубаш, миңа яуга чыгар алдыннан гына хәбәр ирештерделәр. Император Феодосий үлгән икән. Тәхетне аның Гөлсәрия апасына өйләнгән Маркиан биләгән. Иң гаҗәбе шул, тәхеткә утырган көндә үк әйткән - туннарга бер солид та ясак салмаска. +- Син ни әйттең соң? +- Маркианга мин өлгерермен, башта Валентиан башына җитим дидем. +- Исән-имин Аэцәйне җиңеп кайткач, Тәңре боерган булса, Маркианга да җитәрбез, Атилла хан. +Юраучылар янына җиттеләр. Юраучылар сарыкны суйганнар һәм хайванның әгъзаларына карап, юрап яталар иде инде. Атилла хан килеп туктауга, баш юраучы әйтте: +- Орыш яман булыр, яубашларның берсе орыш кырында ятып калыр. Орышта җиңүче дә, җиңелүче дә булмас... +- Шул гынамы? - дип мөрәҗәгать итте Атилла хан баш юраучыга. +- Шул гына, хан. +Атилла хан суелган хайванның чирәмгә тезеп салган әгъзаларын күздән кичерде һәм борылды да китеп барды. Хилхәл атакай аңа иярде. Барыр җайда ул аңа: +- Минем сиңа сүзем бар, Атилла, - диде. +- Әйдә чатырга, - диде аңа борылмый гына, Актар белән Иллак улына калырга кушты. +Чатырга кергәч, ошбу ике кеше, Ауропа кадәр Ауропага килеп җиткән һәм мәңгелек Римны тетрәткән кешеләр - акыл ияләре бертын дәшми утырдылар. Хилхәл атакайга аның әйтер сүзе юк иде, шуның өчен ул аңардан - олы кешедән сүз башлауны көтте. +- Атилла олан, - диде, ниһаять, Хилхәл атакай. - Мин синең белән иңгә-иң килеп Ауропаның үзәгенә килеп җиттем. Яшермим, уйларыбыз да, серләребез дә, максатларыбыз да бер булды. Шуның өчен, Тәңребез куәте белән җиңү артыннан җиңүләргә ирештек. Ләкин без моңа кадәр хәйләсез сугышкан идек, күзгә-күз килеп, без көчле идек, орышларда остарак идек, һәрчак өстен чыктык. Империя безне күп тапкырлар алдады, бер-беребезгә өстерде. Хәзер без дә шул юлга басарга тиешбез. Син, Атилла олан, гафу ит, мин илчеләрем Аэцәй кияүгә җибәрергә булдым. Безнең кан дошманыбыз Аэцәй түгел, безнең кан дошманыбыз готлар. +Сәер иде акыллы карттан бу сүзләрне ишетү, ләкин аңламады, нинди хәйлә турында сүз алып бара атакай. Аннары дошман булмыйча, Аэцәй кем соң ул?.. Ахыр килеп, бик ихтимал, бүген-иртәгә туннарның Паннониядә яшәүяшәмәү мәсьәләсе хәл ителәчәк ләбаса! +- Йә-йә, атакай, мин сине дикъкать белән тыңлыйм. +- Без төп көчне Аэцәйгә түгел, Теодорих корольгә юнәлтергә тиешбез. Ауропада хәзер төп ике көч калды, Атилла олан - без, гуннар һәм готлар. Кем җиңә, шул Ауропага ия булып калачак. Ничекләр булса да кияү готлардан котылсын иде. Син дә фатыйхаң бирсәң, ул котылырга җаен табар иде дим... +Атилла бик озак уйланып утырды. Аэцәй аларны ничәмә тапкырлар алдады инде, әмма шома егет императорларга да, Атилла ханга да ярый алды. Әллә соң тагын бер сынаргамы?.. +- Ярый, атакай, җибәр кешеләрең Аэцәйгә, - диде Атилла хан һәм сүзе бетүен аңлатып, торып басты. - Җибәр, тагын бер сынап карыйк. +...Иртәнге якта, гуннар чыккан кояшны каршы алуга күрделәр - калкулыкны готлар биләгәннәр иде инде. Чак кына сул яктарак Рим легионерларының сөңге очлары елтырый. Моны күрүгә, Атилла ханның йөрәге жуу итеп китте. Дошман орыш өчен уңайлы төбәкне биләгән иде. Шуңа карамастан гаскәрбашлары алдында Атилла хан сер бирергә теләмәде. +- Без башта калкулыктан готларны - Теодорих корольне бәреп төшерербез, - диде. Һәм атын сорап алды, ат менде, һәм гаскәриләр буйлап китте. Аңа һәр төмән урра кычкырды, сөңгеләрен селкеп каршы алдылар, озата калдылар. Ат өстендә гаскәриләрне йөреп, һөҗүмгә чакырып чыккач, Атилла хан алдан әзерләнеп куелган калкулыкка күтәрелде һәм тагын дошман ягына күз салды. Ул күрде, Теодорих король белән Аэцәй алан Сангибанны гаскәре белән уртага куйганнар. Шик юк, качмасын дип. Чөнки Хилхәл атакайның багучылары Сангибан ягында булып кайтканнар, бәк аларны чатырында кабул иткән, һәм Сангибан бәк Атилла кешеләрен чатырыңда күреп, курка калган, хәтта: "Җай чыгу белән мин сезнең якка чыгачакмын". - дип ышандырган. Ләкин Сангибанга ышану кыен иде, шул ук вакытта Аэцәйгә дә. Шуның өчен Атилла хан үз көченә таянырга булды. Сангибан янында Теодорих корольнең улы Торисмунд. Торисмунд кырыенда Аэцәй. +"Димәк, - дип уйлады яңадан орыш кырына күз ташлап Атилла. - Аэцәй консул буларак Торисмундны әманәт урынына үз кырына алган. Теодорих орыштан баш тарта икән, Торисмунд шундук юк ителәчәк". Ләкин бу хәл генә юата алмады Атилла ханны. Аланнар да, франклар да нигездә җәяүле сугышчылар иде. Атилла хан кырына Актар төмәнбашны чакыртып алды һәм аңа Теодорих корольгә каршы һөҗүм итәргә боерды. Ә аланнарга каршы Ватар төмәнбашны билгеләде. Аэцәйгә каршы, әйткәнеңчә, үзе чыгарга булды. "Аэцәй, Аэцәй, - дип уйлады хан. - Ә бит без икебез дә диярлек Актар төмәнбашта орышларга өйрәндек. Ни өчен килдең син бирегә? Кемгә ялландың? Син моның белән зур хата кылдың, консул Аэцәй, зур хата кылдың. Бу орыш синең империягә яллануың аркасында гына килеп чыкты. Синнән котылгач, мин туп-туры Римга юнәләчәкмен, үзем ятып калсам, угланнарымның берсе Римга юнәлер...". +Рим империясе тарафларының гаскәр төзелешен күреп, Атилла хан кинәнә алмады. Гуннарның сугыш тактикасын әйбәт белгән Аэцәй һөҗүмгә үзенчәрәк хәзерләнгән иде. Атилла исә өске готларга каршы аскы готларны куйды. Кайсы җиңә - шул кавем өстен чыгар. Үзе исә төмәне белән уртага басты. Аланнар һәм франклар - җәяүле сугышчылар. Аларны баштан ук тулганага алырга кирәк булыр. +Әмма Аэцәй Атилла ханның дошманы булса да, туннарның төп дошманы монда юк иде. +Шуның өчен яуга чыгар алдыннан Атилла хан император Валентианга илчеләрен җибәрде - хат юллады. Хатта мондый юллар бар иде: "Мин сиңа таба кузгалам, сараеңнан кит, тәхетең бушат!" Ничек кабул иткәндер империя илбашы Атилла хан хатын, ул белмәде. Әмма кылынасы кылынган иде инде. +Орышка кузгалыр алдыннан ул бернәрсәне яхшы белә иде. Рим халкы, Рим империясенә буйсынган кавемнәр императорларын югалтудан куркалар. Аны ничекләр генә булса да сакларга тырышалар. Чөнки шушы дәүләт тәртибенә күнеккәннәр, башканы хәтта күз алдына китерергә дә куркалар. Шуның өчен ил-дәүләтләрен саклау өчен легионерлыкка язылалар, сугышларда катнашалар, сугыш кырында ятып калалар. Атилла хан исәбе буенча, тик бернәрсәне аңламый якты дөньядан китәләр - империя корбаннары булуларын. Исән калганнары исә императордан шәфкать түгел, ярдәм көтәләр. Әмма гасырлар буена аксөяк рәвешендә көн күргән һәм башкача яшәүне күз алдына да китермәгән сенат әгъзалары, сарай "сорыкортлары" сугыш кырларында ятып калганнарны бик сирәк искә алалар, исәннәрнең кадерен белмәгән кебек, үлгәннәрнең дә каберен белмиләр. +Хәер, Атилла ханга да бу хакта уйлавы авыр иде. Аның куенында үскән һәм гуннар арасында сугыш ысулларына өйрәнгән Аэцәйнең императорга барып баш июен аңламады. Бу инде хыянәт иде, зур хыянәт! +Атилла хан кинәт кенә үзеннән арырак торган, кола атка атланган Хилхәл атакайга күз төшереп алды. Хилхәл атакай янында гадәттәгечә Римнан килгән каһиннар урала иде. Атилла хан аларга орыш кырыннан ераккарак китегез дип ишарә ясады, каһиннар шуны гына көткән кебек олаучыларга таба кузгалдылар. +Кояш инде шактый күтәрелде, ни бу яктан, ни теге яктан һөҗүм башлаучы юк. Гуннар тарафындагы бар гаскәриләр дә Атилла яубаштан боерык көтәләр. Ни сәбәпледер Аэцәй дә үз легионерларын һөҗүмгә кузгатмый тора. Чөнки Аэцәй җәяүле легионерлар өчен калку урынны сайлаган иде һәм гүя гуннарны шунда дәшә иде. Шуңа күрә Атилла ханга яраннарына һөҗүмгә боерык бирү авыр иде. Шул ук вакытта ул белә иде, ул яу килде, ул бирегә дәшкәндәй чакырды дошманны, димәк, орышны да ул башларга тиеш иде. Яубашнын икеләнә калуын сугышчылары да аңладылар бугай, сабырсызлана башладылар. Атилла хан тәвәккәлләде, Актар төмәнбашка: +- Урра! Алга! - дип кычкырды. +Күп орышларда катнашкан, нигездә төркиләрдән торган Актар төмәне тоташ бер ташкын булып, Теодорих корольгә таба кузгалгандай итсә дә, кисәк борылды да Аэцәй легионерларына ташланды. Атилла хан бик әйбәт күрде - һөҗүм барып чыкмады, атларга тауга кош кебек очу мөмкин булмады. Кисәк урра тавышы тынып калды, гуннар тау итәгендә йөзләрчә мәет калдырып, кире чигенделәр. Төмәнбаш Актар, гаепле кеше сыман, яубаш Атилла янына чаптырып килде һәм бары тик бер сүз әйтте: +- Ялгыштык! +Атилла хан җавап бирмәде, төмәнбашка камчысы белән икенче юнәлешне күрсәтте һәм үз урынына басарга кушты. Яубаш янә бер тапкыр сугыш кырын күздән кичерде. Мәетләрен сөйрәп, туннарга таба кешни-кешни килгән атларга карап торды. Кояш нык кына күтәрелгән иде инде, ә римлылар калкулыкны ташлап китәргә куркып, һаман һөҗүмгә күчмиләр. Теодорих король исә атлы гаскәрен һаман тау итәгендә тота, ул да һөҗүмгә күчәргә кыймый тора иде. Аэцәй белән Теодорих сугышчылары арасында калган Сангибан бәк аланнары, гомумән, ни сәбәпледер чигенә башладылар. Ләкин аланнарны ике яклап боҗрага алдылар, чигенергә бирмәделәр. Менә шунда Атилла хан кылычын кынасыннан суырып чыгарды һәм Төмәннәре буйлап китте. +- Саклану - куркаклык билгесе ул! Батыр сугышчы ике тапкыр кизәнми! Рухыгыз һәм куәтегез Тәңре кодрәте белән кушылсын! Беренче булып Атилла үзе кузгала. Тәңре кылычын югары күтәргән килеш дошманга каршы беренче булып һөҗүмгә ташланган яубашка читтән тыныч карап торган батырның җанын Тәңре җәһәннәмгә олактырсын! Минем арттан! Алга! Ур-ра!.. +Каталун кыры гүя асты-өскә килде, ук очларында, сөңге башларында, кылыч йөзләрендә көн уртасына якынлашып килгән кояш нурлары ялтырады. Моңа кадәр дөньяда булмаган канлы орыш башланды. Күп тә үтми тау итәгеннән агып чыккан чишмә суы тоташ кан булып ага башлады. Орыш-кырыштан сусаган батырлар, тәмам җаннары көйгән сугышчылар берсе артыннан берсе килеп, чишмәгә ятып, канлы суны эчәләр, шул эчүдән тагын да каннары кызып, орышырга керешәләр иде. Кан кою, орыш-кырыш арасында туннарның: "Тәңре безнең белән, ур-ра! Кыр, тапа, тапта!" - тавышлары ишетелеп китә. Шуңа карамастан, орыш аһ-ухка күчте, гуннар Теодорих корольнең готларын кысрыклый башладылар. Каталун тау итәге мәет белән түшәлде. Кояш баеды, эңгер инде, инде караңгы төшә башлады, ә орышкырыш туктамады. Үзәк өзгеч акырулар, бакырулар, әрнүле авазлар, җан ачуы белән берсе ташлануы - караңгы төшкәч тә дәвам итте. Аэцәй күптән инде калкулыкны ташлап киткән, чигенә-чигенә тау итәгендә орыша иде. Шулчак Атилла хан Актар төмәнбаш янына чаптырып килде һәм: +- Мин ыстанга кайтам, ә син Аэцәйне бүлеп ал! - дип кычкырды. +Актар төмәнбаш иң елгыр егетләре белән чигенә башлаган Аэцәйгә таба ташланды. Ай калыкмаган, әмма көн яктылыгы бөтенләй сүрелмәгән иде әле. Актар төмәнбаш гүя атта оча иде. Яубанның атта йөрүенә үз гомеренә сокланды Атилла. Иярдә барса да, ат сыртына менеп басып, сөңге ташласа да, ат корсагы астына төшеп посса да ул һәр җайдан дошманга ук яудырды, сөңге атты, ахыр чиктә бер коралы да калмаса, дошманны арканга алды, дошманының котын алып, сөйрәтеп алып китте. Актарның үз өстенә таба килүен күреп вә абайлап алган Аэцәй инеш буйлап әрәмәлеккә таба чигенә башлады. Шунда Атилла орыш кырыннан китте, аның янында йөзләрчә батырларыннан унлап кынасы калган иде, ул моны шактый караңгы булса да күрде. Батырлары түгел, ул ятып калырга тиеш бу кырда, каһин ялгышты, ул исән калды. Ләкин бит әле орыш туктамаган. Аңа шулчак җиткерделәр, Аэцәй урманга кереп качкан, әмма аның кырындагы Теодорих корольнең улы Теодомир Аэцәйгә ярдәмгә килә, алар Актар төмәнбаш батырларына каршы чыга. Каты вә канлы орыш булып ала. Атилла хан, нидер сизенеп, Актар төмәнбаш артыңнан берничә батырын җибәрде - Аэцәйне эзәрлекләмәсен, ыстанга кайтсын. +Ниндидер афәт сизеп, ыстан туктаган сугышчылары арбаларның тәртәләрен күтәртеп бәйләп, олауларны уратып алганнар һәм орышырга әзерләнгәннәр иде. Атилла хан калкулыкка менәсе иткән иде, Актар төмәнбашның сугышчылары кайтуын күреп, туктап калды, атыннан төште. Батырларны берәм-берәм боҗрага уздырдылар. Атилла сөрән салучыларына сугышны туктатырга әмер бирде. Шундук сөрәнчеләр сөрән сала башладылар, калканнар кагарга керештеләр. Тылда калган каһиннар белән Хилхәл атакай сугышның зәһәрләнеп китүен күреп, үзләренә кальга ясаганнар, хәтта кайбер дирбияләрне утка ташларга һәм качарга җыенганнар икән инде, Атилла ханның исән-имин кайтуын күреп, факеллар кабыздылар, утлар белән болгыйболгый исән калган туннарны үз яннарына чакырдылар. Ул арада исән калган төмәнбашлар, меңбашлар җыела, кайта башладылар. Атилла хан утлар яктысында Актар төмәнбашны көтте, гасабиланды, ни кылырга белмәде. Сугышчылар кайта тордылар, ә Атилла яубаш озын буйлы Актарны көтте. Үзе озын буйлы булгангамы, Актар төмәнбаш үз кырына яугирләрнең озын буйлыларын сайлар иде. Әнә шундыйларның берсе ыстанда пәйда булуга, Атилла аңа каршы китте. +- Төмәнбашың кая, Батырҗан?! - дип сорады. +Хәер, нигә сорап торырга, болай да барысы да аңлашыла иде, яугир артыннан ук янә бер ат боҗрага керде, кола атка аркылы салган Актар мәетен күрүгә, Атилла хан аның янына килде һәм ияргә аркылы салган батыр төмәнбашны кочагына алып, тынып калды. +- Кичер, кичер, кичер, Батырҗан... +Ул арада ак киез китерделәр, Атилла хан мәетне сак кына ак киезгә сузып салды һәм кырына тезләнде дә үзен уратып алганнарга: +- Иртәгә кояш чыкканчы буралап кабер казыгыз, барысы да әзер булсын, - диде. +* * * +Чоры-дәверенә күрә Ауропада тиңе булмаган бу сугыш. 451 елның ямьле җәйге июнь аенда булган канлы сугыш, әнә шулай тәмамлана. Гуннар бу караңгы җәйге төндә үзләренең яраланып орыш кырында калган, адашып йөргән яугирләрен көтеп, төне буена ут ягып, калкан кагып чыгалар. +Калканнар кагып торган орыш кыры ягыннан яралы яугирләрнең аһ-зарлары ишетелеп китә, калканнар кагудан туктауга, бериш исән калган егетләр йөрәкләрне әрнетеп, орыш кыры ягында ыңгырашкан һәм ярдәмгә чакырган яралылар янына китәләр, кем генә булмасын, дошманмы ул, үз ишләреме күтәреп алып кайталар һәм табибларга тапшыралар иде. +Ниһаять, тан атты, кояш чыкты. Атилла хан чатыр кырындагы калкулыкка менеп басты, һәм күрде. Готлар ашыга-кабалана төнлә белән үзләре ялгыш кадап үтергән корольләрен күмәләр иде. Кинәт кенә айнып киткәндәй төмәнбашлар Атилла хан янына килделәр, готларның таркау вакыты, кузгалыйк үзләренә таба, диделәр. Әмма Атилла хан: +- Орыш булыр, ләкин монда түгел. Кан коюның да чиге булырга тиеш! - дип кырт кисте, һәм өстәде: - Без кыйналганны кыйнарга көчсез халык түгел!.. +Чөнки яубаш Атилла белә иде инде орышның кем хисабына бетүен. Хилхәл атакай белән сөйләшкән иде инде бу хакта. Җиңеп җиңелде гуннар бу орышта. Гәрчә Атилла хан үзе орышның кайнап торган уртасында булмаса да, ул инде бераз чамалый иде - гуннар моңа кадәр булмаган югалтуга дучар ителде. Орыш барышында ике яктан да койрык чәнчеп качу да, чигенү дә булмады. Укка - ук, сөңгегә - сөңге, кылычка - кылыч килеп орыштылар. Хилхәл атакай барысын да күзәтеп торган. Башта Теодорих король белән Аэцәй арасында булган Сангибан чигенә башлый, ахыр орыш кырын ташлап ук кача. Менә шунда курка калды бугай Аэцәй - туктап орыша-орыша, әрәмәгә таба чигенә. Менә шунда ике яктан да халык кырылды да инде. Теодорих король чигенмәде, һәрчак сугышчыларына куәт биреп, әле анда, әле монда чапты. Ләкин караңгы төшкәч, чаптырып килгән ат өстендәге Теодорих корольне дошман дип белеп, үз сугышчылары үтерәләр. Бу хәбәр ирешкәч тә Атилла хан тетрәнеп куйган иде. Хәзер ул тынычланды, тыныч кына готларның корольләрен күмүне күзәтте. Хәер, ул да Актар төмәнбашы белән саубуллашты инде - ят җирдә ятып калды гуннарның ут-су --- ---. Батырлары әйттеләр, Актар төмәнбаш унлап готны чәнчә һәм шунда аның артында Теодорих корольнең улы Торисмунд пәйда була һәм батыр төмәнбашка сөңге ташлый. +Атилла Төмән башы күмелгән кабергә күз ташлады, аннары күккә бакты һәм Тәңресенә: "Тәңрем, зинһарлап үтенәм, син аны җәннәтеңә кабул ит инде", - диде. +Багучылары иртән ирештерделәр, инеш буйлап әрәмәгә таба качкан Аэцәйне Торисмунд углан бик тиз куып җитә һәм хәтта борылып орышырга да өнди. Без җиңелмәдек, без җиңдек, дип шапырына. Аэцәй туннарны яхшы белгәнгә дәшми, җиңеп җиңелгән туннарның көче чамасыз булачак, һәр гун яраланган арысландай котырынып орышачак. Аннары хәйләкәр Аэцәй бабасы Хилхәл атакай илчеләре китергән хәбәрне дә онытмый. Ә Хилхәл бабасы аңа мондый хәбәр ирештергән иде: "Сиңа туннарны җиңәргә ярамый, соңра готларның көчәеп китүләре бар, анда инде безгә дә, сиңа да көн калмас, Римга гына түгел, бөтен дөньяга готлар хуҗа булып калулары бар". Шуны истә тотып, хәйләгә оста, сәясәттә шома Аэцәй мәрхүм Теодорих улы Торисмундка әйтә: "Сиңа, углан, тизрәк калаңа кайтып китәргә кирәк. Чөнки атаңның үлемен ишетүгә, туганнарның берәрсе тәхетне биләп куюы бар". +Яшь һәм кайнар йөрәкле булачак король Аэцәйгә ышана һәм тиз генә җыена да бериш яугирләре белән Тулузага таба элдертә. Чөнки Теодорих корольнең бар уллары да тәхет турында хыялланган булалар. Аэцәй исә әрәмәдә төнен уздыра да калган легионерлары белән Рим тарафына юнәлә. +Өч көннән соң барлык һәлак булган мәетләрне дә җирләгәч, Атилла хан калган гаскәре белән туп-туры Гунстанга кайтып китә. +XVII +Бассейннан коенып чыккач, Приск җилкәсе аша сөлгесен салып, Таңчулпанны көтеп алды һәм кочагына иңдерде. +- Сагындым, бик сагындым сине, Чулпаным! +- Мин дә сине сагындым, - диде Таңчулпан ир-канатының таныш тән исен исни-исни. +- Әйдә, башта тамак ялгап алыйк әле, - диде ир-канаты. - Нәрсәләр хәзерләттең? +- Син яраткан балык, тавык, салат һәм кызыл шәраб. +- Күреп торам, өстәл янында синең миңа яңалыклар сөйлисең килә. +- Юк, искитәрлек бернинди яңалык та булмады, - дигән булды Таңчулпан һәм баскычлардан йөгереп, өйгә кереп китте. +- Ә император үлеме? - диде Приск аңа иярергә теләп, икешәр баскыч аша атлый-атлый. - Императорның үлеме яңалык түгелмени?.. +- Бер дә сөенерлек яңалык түгел, Приск җаным. Синең дә миңа сөйлисе сүзләрең бардыр дип уйлыйм? +- Бар, Чулпаным, бар. Ләкин синең өчен сөенечле хәбәр түгел, көенечле хәтта. Иллак абаң, - диде Приск өстәл янына утыра-утыра, - Гунстанга буш кул белән кайтып китә. Каты маңгай Валентиан кызны ниндидер Равенна чиновнигына кияүгә биреп җибәргән икән. +- Димәк, абама язмаган була ул хатын. Кыз түгел инде, кыз булмый Һөнәрия. Бит абам аңа өйләнеп һәм христианнарча никахлап, Аквиләй каласы янындагы бер виллада айдан артык яшиләр, беләсең килсә, Приск җаным. +- Хәерле булсын. Кызганыч, иллә мин бары тик шулай дип кенә әйтә алам. Мин ышанам, абаң үзенә тиңен табар әле. +Табын янында күзгә-күз карашып, елмаешып алдылар, әле кулларын бер-берсенә сузып, бармакларын аралаштырдылар. +- Приск, мин императорның матәменә дә бара алмадым. Курыктым. +- Нигә? Нигә курыктың?.. Бернидән дә курыкма. Мин сиңа хәзер дога укыйм. +- Нинди дога? +- Мәхәббәт догасы. Мин бит сине, күгәрченем, шундый сагындым, шундый сагындым. Исән-имин әйләнеп кайтсам, атна буена кочагымнан чыгармам дип чак кына ант итмәдем... +- Җитте. Минем тамагым туйды, - диде Таңчулпан һәм елмая-көлә ятак ягына таба китте. +Яшьлек үзенекен итте, алар бар дөньяви кайгыларын онытып, наз-сөюгә бер-берсеннән әсәрләнеп, күккә ашар дәрәҗәгә җитеп, сөешеп яттылар. +Ләкин наз-сөюдән исереп, чалкай төшүе булды, Рим урамнарында саташып Һөнәрияне эзләп йөргән Иллак абасы күз алдына килде, аннары император Феодосийның сулышы җитмәүдән, яр өстенә чыгарып ташлаган балыктай авызын зур ачып аңа нидер әйтергә теләве... +Гөнаһ шомлыгына каршы, императорны җирләүгә өч көн үтмәде, тутасы Гөлсәрия Таңчулпанны үз кырына чакыртты. Коты алынып барды сазаган кыз янына Таңчулпан. Әле император исән чакта ук бу тутакай аның белән кызыксынган иде. Бәхәссез, кем аша булса да тутакай Гөлсәрия аның соңгы мәлдә энесе Феодосий янында булуы хакында белгән. Белгән дә хәзер барысын да ачыкларга тели. Ахыр килеп, Атилла хан кызы ләбаса! +Прискның аруы җиткән, шундук йокыга китте, ә менә Таңчулпанның күзенә йокы керми. Хак, аңа бу яктан куркасы юк. Нәкъ аның аркасында атасы Византиягә яу йөрүдән баш тарта. Хак, Гөлсәриянең дә йогынтысы булгандыр. Димәк, бу яктан аңа бер дә куркасы юк. Аннары, әлегә аңа берәү дә янамый. Гөлсәрия дә очрашканда бу хакта сүз кузгатмады. Дөрес, кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла, дигәндәй: "Пешекче готны зинданга ташлаттым", - дип кенә әйтеп куйды. Бу сүзне ишетүгә, җитмәсә императорның тутасы авызыннан, Таңчулпанның аркасы өшеп куйган иде. Соңыннан аңа, инде өйгә кайткач, хезмәтче хатын әйтте: "Императорга пешекче агулы шәраб эчергән икән, зинданга ташлаганнар икән үзен", - диде. +"Хөкем көтә сине, Таңчулпан, хөкем, - дия-дия күзләрен йомды Таңчулпан һәм иренә таба елышы төште. - Тик ни өчен сине хөкем итәргә тиешләр? Бит ул аңа гына түгел, берәүгә дә явызлык кылмады..." +Тәмам иза чикте, башы катты Таңчулпанның шул хакта уйлый-уйлый, ахыр Прискның тыныч тәне тынычландырды бугай, йокыга киткәнен сизми дә калды. +* * * +Иртән күзләрен ачкач та күз алдына умератор -----. Бер мәлдә аның күңелендә ниләр кайнавын Приск белмәде. Аның өчен хатыны салкын мәрмәргә әверелде. Табында утырганда көлемсерәү кебек нәрсә күзгә чалынып алса да, нигездә, Таңчулпанның гүзәл йөзен тоташ моңсулык баскан иде. Икәүдән-икәү генә калган мәлләрдә дә аз сөйләште, тизрәк бакчага чыгып китте, йә ятагына юнәлде. Приск Чулпанын аңлады да, аңламады да. Ул әле мәсьәләнең асылына төшенмәгән иде, әмма бераз чамалый иде - хатыны белән император Маркиан арасында ниндидер ямьсез сөйләшү булган. Хак, надан император Маркиан, Атилла хан кызы һәм аның хатыны булган Иринаны күрә-күргәннән бирле яратмады һәм әлбәттә язучы һәм мәрхүм Феодосийның киңәшчесе булган Прискны да. Иллә нишләмәк кирәк, бу сарай тирәсендә борын заманнарда да шулай булган, хәзер дә шулай дәвам итә - надан бәндә укымышлы һәм акыллы кешене күралмый. Ахыр килеп, яңа императорның кыяфәтенә үк дорфалык, тупаслык, әдәпсезлек билгеләре салынган иде. Әнә шул кешегә мәрхүм Феодосийның тутасы Гөлсәрия мөкиббән киткән - кияүгә чыга һәм гаскәрбаш Аспар белән бергә Маркианны тәхеткә утырталар. Маркиан тәхеткә ия булганнан соң империядә һәр җирдә дә хәрбиләр өстен чыга башлады. Күрәсең, бу хәл һәр империя өчен хас нәрсәдер. Империяне хәрбиләр генә саклый ала, киресе булганда империяләр шундук таркалачак. Бу Византиянең язмышыдыр, мөгаен. Килешергә кирәк иде һәм, бик ихтимал, Приск килешкән дә булыр иде, тик әнә шул император иренә ияреп килгән Иринага: "Моннан соң Атилла хан кызының сарайда эзе булмасын!" - дип әйткән, һәм акылга чамалы император моны Атилла хан кызы ишетсен дип ул ишетелерлек итеп әйтә. Ә сакчылар шундук императорның әмерен үтәргә ташланалар - Таңчулпан-Иринаны куып диярлек сарайдан чыгарып җибәрәләр. +Император Феодосий заманында Таңчулпанга мәрхәмәтле булган Гөлсәрия дә тупас иренә бер сүз дә әйтми. Ул да анда була. Бу хакта Прискка, ул туп-туры император кырына керде һәм Маркианның ике төрле күзенә туры карап: "Ил-халык сезнең кулда, хак, ләкин сездәй кешегә әдәп саклау кирәк иде, хатын-кызга алай әйтмиләр, галиҗәнаплары", - диде һәм борылып чыгып та китте. +Шул көнне кайтып керүе булды, Таңчулпаны Прискка: +- Әйтмә бер сүз дә, җаным. Йөзеңә үк чыккан, мин монда кемгәдер комачаулыйм, - диде. +Приск тәмам чарасыз калып торды, кәефе тәмам кырылган иде, түргә узды, сәкегә утырды, терсәге белән тезенә таянып, маңгаен кулларына куйды. Ул тәмам югалып калган иде, хатынына ни әйтергә дә белмәде, хәтта күтәрелеп күзләренә туры карарга да оялып утырды. +- Мин нишләргә тиеш соң, Чулпаным? - диде ул башың күтәреп, хатынның күзләренә карады. +- Безгә бу каладан китәргә кирәк, Приск җаным. +- Кая?! - диде гаҗәпләнә калып Приск. +- Гунстанга! Атам янына. Ул дәүләт тота, ә син дәүләт кешесе. Синдәй кешеләр аңа да кирәк. +Прискның күзләре шар булды. Бу хәлгә ул ышанмады гына түгел, каршы булуын аңлатып, утырган урыныннан сикереп үк торды. +- Мөмкин хәлме бу, Чулпаным?! +- Түгелдер, түгелдер, Приск җаным. Кичер, аптыраганнан әйтүем. Ничек инде сарай галиме варварлар иленә китсен ди, - диде Таңчулпан һәм килде дә иренең кочагына иңде. +Приск аны кулына күтәреп алды, ятагына илтеп салды һәм Чулпанының башын күкрәгенә кысты да уйга калды. Ул үзенең Гунстанда яши алуына ышанмый иде, гәрчә грекларның Атилла ханда хезмәттә булганнарын үз күзе белән күрсә дә. Шул ук вакытта ул белә иде - ул чарасыз, Маркианга каршы һични кыла алмаячак, шуңа гасабилана, йөрәге әрни иде. +- Елама әле, бәгырь, елама әле дим. Тынычлан. Бер дә алай аһ килерлек нәрсә түгел ул. Надан һәм тәхетне христианнар аша биләгән Маркиан озак утыра алмас. Бер дә исең китмәсен. Сарайда сине күрергә теләми икән - барма, күренмә, өйдә утыр, укы, яз. Киштә тулы китап. +Хикмәт, Прискның шул сүзләреннән соң Таңчулпан тынычлана төште, башын күтәреп, ир-канатының күзләренә карады. +- Чынлапмы, Приск җаным?! +Чынлап булмый. Төкер син аңа, Маркианга дим. Менә сиңа бер гыйбарә. Ике кеше тар сукмактан кара-каршы килә. Берсе шунда: "Мин ахмакларга юл бирмим!" - ди. Икенчесе укыган, әхлакый җанлы кеше була, чак кына читкә китә дә: "Мин, киресенчә, ахмакларга юл бирәм", - ди. Юл бир син аңа, Чулпаным, барма сарайга, чалынма шул ахмакның күзенә. +Таңчулпан иренең куенына сеңде. Менә ул һәрчак шулай, Чулпанын юата белә, күңеленә ачкыч таба. +- Әллә син туганда ук шулай акыллы булып тудыңмы, Приск җаным? +- Юк, әлбәттә. Мин укый-укый акыл җыйдым. Шул ук вакытта мин беләм, Сократтан син күп беләсеңме дип сорагач, ул: "Мин бернәрсә дә белмәвемне яхшы беләм", - ди. +- Карале, Приск, мин синең император Нерон турындагы язмаңны укыдым. Ул чынлап та әнисен үтерәме? +- Нигә сиңа тагын Нерон?! Куй син аны. +- Син үзен шулай язгансың бит. +- Мин булган хәлне яздым. Укы һәм үзең нәтиҗә яса. Тарих ул - үзе бер могҗизаи мәктәп, кешене - кеше итә. Чөнки тарих укыган кеше борынгы бабалары кылган хаталарны кылмаска тырыша. Тарих ул үзе бер мәктәп. Борынгы грек акыл ияләре: "Изгеләрдән үрнәк ал, яманнардан гыйбрәт ал", - дигәннәр. +- Әйт әле, Приск җаным, син үзеңнең Рим тарихында: "Пасха көнендә Мария Магдалина Рим императоры Тиберий янына килгән дә: "Гайсә яңадан туган!" дип әйткән", - дип язасын. Мария Магдалина шулай дип әйтүгә, император кулындагы ап-ак йомырка шундук кып-кызыл булган, дип язасын. Бу да аз тоела сиңа, син шул хәлдән соң император Тиберийны чукындырасың. Хакмы, булган хәлме бу? +Приск хатынын күкрәгенә кыса төште, ахыр ике кулы белән яңакларыннан алып, күзләренә карады. +- Ә син ничек уйлыйсың? +- Мин! Белмим. Бездә андый хәлләргә кеше ышанмастай нәрсәне хак булса да кешегә сөйләмә, диләр, ә син хәтта язгансың. +- Дөрес әйтәләр, Чулпаным. Бик дөрес. Ә менә христиннар үзләренең аллалары хакында төрле тузга язмаган нәрсәләр, могҗизалар кылган дип сөйләргә яраталар. Ярый әле моңа үзләре генә ышансалар, күбесенә үзләре дә ышанмыйлар, ә менә башкаларны шуңа ышандырырга тырышалар. +- Ышанмаган кешеләрне еретиклыкта гаеплиләр, хәтта җәзалыйлар да. Шулаймы? +- Шулай, шулай, Чулпаным. Хәтта җәзалыйлар да. Ахыр килеп, Гайсә пәйгамбәр үзе дә могҗиза бит ул. +- Аннары син христиан руханилары изгеләр санына керткән Либерий папаны ямьсез итеп язгансың. Имеш, ул епископларга хатын-кызлар белән Йокларга рөхсәт итмәгән, ул гынамы, епископларның хатын-кызга өйләнүен зур гөнаһка санаган. +- Тынычлан, Чулпаным. Мин сиңа епископ түгел, аннары син Рим кешесе түгел. Ә мин үземне синең белән шул хәтле бәхетле итеп тоям ки, кайчак курка калам, чынмы бу хәл, чынлап та шушы алиһә минем куенымдамы, төш түгелме, дип курка калам. +- Ә папа Анастасий үз кырында ике гүзәл кыз тоткан. Син аларның исемнәрен дә язгансың хәтта - Марпелия белән Мелания. Көннәрдән бер көнне Мелания Руфин атлы галимгә гашыйк була. Минем кебек. Моны белеп алган Марцелия галимгә үзен тәкъдим итә... Әмма галим ул кызны өеннән оятсыз, намуссыз дип куып чыгара. Шул хәлдән соң... +- Шуннан соң Марцелия кайта да папа Анастасийның аягына төшә. Ә теге көнче кызның хәленә кереп, галим Руфинга ләгънәт укый һәм аны чиркәүдән куа. Үзе оятсыз була изге папа, Чулпаным... +- Мин боларның барысына да ышанырга тиешме, Приск? +- Мин булмаган бер генә нәрсә дә язмадым, Чулпаным. Ул гынамы, андый хәлләр Римда әле дә булып тора. Бүген Римда папа вазифасын үтәп яткан рухани Синәй кала тирәсендәге монастырьларны тәмам үз гаременә әверелдергән. Миңа бу хакта ышанычлы кеше сөйләде. Монастырьга килгән һәр кыз башта папа Синәйнең хатыны була икән, шуннан соң гына бичара кыз монастырьга керергә рөхсәт ала алган. Бүген бу хәлләр бара Римда, бүген, Чулпаным. Мәңгелек калада! +- Алай да, әйт әле, Приск җаным, император Нерон чынлап та анасын үтергәнме? +- Әйе, Чулпаным, үтергән. Улы үсмер чакта ук Неронның әнисе Агриппина күрәзәче-астролог Бабильгә килә. Һәм болайрак сорау бирә: "Синең йолдызларың минем улым Нерон турында ни сөйлиләр? Минем улым император булачакмы?" Күрәзәче-астролог ана әйтә: "Бер дә борчылма, анакай, улың чынлап та император булачак, ләкин соңыннан анасын үтерәчәк", - ди. Ана әйтә: "Үтерсә - үтерер, император гына булсын", - ди. Еллар үткәч, Нерон Рим тәхетендә утырганда чынлап та анасын үтертә. Хәзер әйт, Чулпаным, нигә сиңа болар? Нигә кирәк сиңа Рим императорлары тормышы?.. +- Беркөнне, мине сарайдан кудыртканга кадәр, император Маркиан туктатты да: "Сине, Атилла кызы, гаскәрбаш Аспарның күрәсе килә", - диде. Ә ул кеше Гунстанда мине куган иде. +- Тоттырдыңмы соң? - дип елмайды Приск. +- Тоттырган булсам, Приск җаным, синең яныңда ятмас идем. Рәнҗетмә мине. Болай да мине рәнҗетүчеләр ишәеп бара. Бит Византия империясе хәзер Маркиан белән Аспар кулында. Җитмәсә, сенат карары белән Аспар патрикий титулын йөртә. +Приск кисәк җитдиләнде, торып ук утырды һәм бер ноктага карап дәшми торды. +- Мин сине ары таба сарай тирәсенә алып бармам, Чулпаным. Өйдә утыр, укы, белем ал. +Таңчулпан аны кире яткырды һәм янә кочагына чумды. +- Син Аспардан курыкмагансыңдыр бит, Приск җаным?! +- Юк, мин аңардан курыкмыйм, Чулпаным. Аның ярты гаскәре туннардан тора. Алар мине дә, сине дә рәнҗетергә бирмәсләр. +- Атам аны яратмаган иде. +- Син дә яратмадыңмы? +- Мин дә, Приск, мин дә яратмадым, яраткан булсам... +- Куганда тоттырган булыр идеңме? +- Әйе, дисәм, ни кылыр идең?.. +Мөмкин түгел иде аның белән бәхәсләшү. Приск аның белән озак бәхәсләшә алмады, һәрчак аның серле күзләренә карады һәм үзе дә сизмәстән татлы иреннәренә тартылды. Дымсу татлы иреннәр, мөлаем матур йөз, алтын төсендәге чәч, күк йөзен чуарлаган йолдызлар кебек сипкелләр аны һәрчак чарасыз итте һәм ул бәхәсне бер читкә куеп: "Чулпаным, бәгърем, син бит минем бердәнберем", - дия-дия сөяргә мәҗбүр булды. Шулай гына бәхәстән туктата ала иде ул аны. +XVIII +Аркадашы, киңәшчесе аскы готлар короле Визигаст Атилла хан сараена кич якта гына килде. Ошбу король Атилла кырына саксыз үтә һәм берәүдән дә рөхсәт сорап тормый иде. Бал-кан төбәкләреннән үк, иңгә-иң килеп империяләргә каршы сугышкан, иң мөһиме, Каталун кырында өстен үк чыкмасалар да җиңелеп-җиңүгә ирешкән гуннар ханы готлар короле Визигастны һәрвакыт үзенә тартып торды. +- Уз, утыр, Визигаст дус, - диде аңа король ишектә күренүгә Атилла хан. +Күрештеләр. Шәрабчылар һәм кымызчылар кечкенә өстәлгә корсаклары тирләп торган шәраб һәм кымыз чүлмәкләре китереп куйдылар. Әмма Атилла хан үзенә салкын чишмә суы сорап алды. +- Саулыкмы, Атилла хан! - дип, Атилла шәраб койган бокалга кул сузды Визигаст король. +- Сау-сау, Визигаст дус. Шөкер кылам. Тик күңел тыныч түгел. Каталун кыры күңелдән китми. Отмадык та, оттырмадык та кебек, ә уйландыра. Ә бит көч безнең якта булды, безнең якта, Визигаст дус. Алар ташлап китте орыш кырын, алар. +- Ни булды димим, хан. Киңәш бирәм. Безнең максат Римга барып җитү иде кебек. +- Кыш авышуга Римга юнәләбез, Визигаст дус. Мин сатлык җан Аэцәйнен башына җитәргә тиешмен, бер җайдан Валентиан императорның да. +- Үч алыйк без аңардан, хан. Римга яу йөрик, Римның үзенә! +Атилла хан әле Визигаст корольнең күзенә, әле корсаклары тирләп утырган чүлмәкләргә карады, бертын дәшми торды. Шуннан соң гына: +- Мин кайчан кузгалу турында уйлап утыра идем, Визигаст дус. Без империяне җиңдек, ләкин җимермәдек. +- Империянең оясы - Рим, Атилла хан. Безгә Римга яу йөрергә кирәк һәм тиз арада. +- Ни өчен? +- Миңа ишеттерделәр, хан, Аэцәйнең төрле халыклардан җыелган гаскәре кайсы-кая таралган икән. Аэцәй исә, имеш, Ахвиләй качып ята. Валентиан аны эзләргә, табарга һәм сараена китерергә әмер биргән. +- Ни өчен? +- Менә анысын Римга баргач белербез, хан. +- Син хаклы, Визигаст, Аэцәй кыйналган бүредәй койрыгын бот арасына кыстырып дәшми тора. Аның аркадашы, Теодорих король һәлак булганнан соң Тулуза тәхетенә утырган Торисмунд, әле булса тәхеткә таруына ышанмый, айнып җитми икән. +- Минем, хөрмәткә ия король, башта аланнар бәге Сангибанны акылга утыртасым килгән иде. +- Ә минем Тулуза каласына барып утырасым килә, хөрмәткә ия хан. Һәм башта империя оясы Римны туздырыйк, халык өстенә бөтен яманлык шуннан төшеп тора. +Атилла хан бокалына кымыз койды, күтәрде, аз гына ыртлап куйды. +- Ә бит син хаклы, хаклы, Визигаст, хаклы. Мәрхүм атам Мәңгүк тә безгә башта коллык оясы Римны туздырырга кушкан иде. +- Димәк, безгә тиз арада кузгалырга кирәк, хан. Аэцәй, имеш, Римга кайтырга кыймаган, император Валентианнан курыккан, диләр. +Димәк, син Римга таба кузгалыйк дисең, хөрмәткә ия Визигаст король? +- Римга, хан. Йә без Римны җимерәбез, йә Рим безне янә мең елга кол итеп тота. Ә Сангибан бәккә соңыннан да өлгерербез, Сангибан бәк беркая да китмәс, Атилла хан. +- Синең белән килештек, король Визигаст. Аксакалларым да синең фикерең хупласалар, без тиздән чынлап та Римга таба кузгалырбыз. Аэцәй император Валентианга: "Мин Атилла ханны җиңдем", - дип мактанган булса кирәктер. Без исә Римга җитеп, римлыларның "җиңдек" дигән сүзен юкка чыгарырга тиешбез. Без бар, без исән, без хәтта Римның үзенә һөҗүм итәргә әзер. Әзерме, Визигаст король? +- Мин әзер, Атилла хан. +- Төнбоек кызым Таңчулпаннан бер дә ким түгел, артыграк булмаса әле. +- Мин әйтеп карармын аңа. Төнбоек кызыңны күргәнем бар, хан, чынлап та күз алмаслык чибәр. Әйе, Бәлки улым килешеп тә куяр. +- Хәтерем ялгышмаса, Даһкар улың амаллар нәселеннән сораган иде түгелме?.. +- Амаллар нәселе минем кан дошманым, Атилла хан. Мин үзем угланны бу адымыннан тыйдым, үзем. Хәтерендәдер, Теодорих король, кабих, заманында минем иң яраткан хатыным тартып алган иде ич. Ул гынамы, ярты сугышчым котыртып алып китте. Кан дошманым ул минем, хан. +- Яхшы, хан, яхшы, шулай итәрбез, - дия-дия Визигаст король бокалга салган әче балны эчеп куйды да торып басты. +- Сабыр, сабыр итеп тор, король. Мин синең дә бүгенге табында булуың телим. Киңәшле эш таркалмас, дигәннәр безнең бабаларыбыз. +- Яхшы, хан, - дип бил бөкте Визигаст король һәм ишеккә таба китте. +XIX +Ниһаять, Атилла хан, яз көннәренең берсендә Рим каласына җитеп, ыстан туктый. Ул әле кала белән ни кыласын хәл итмәгән. Яңа гына ишләре корган чатырыннан чыгып, дөнья каласы Римга карап тора. Кала чынлап та мәһабәт, матур һәм хозур. Ләкин нәкъ менә шул мәһабәт кала халкы дөнья гавәмен гасырлар буена коллыкта тота. Атилла хан кырында Хилхәл атакай, сәркатибе Орест, кайнеше Антоний, Визигаст король, ант-славяннар төмәнбашы Гунитар тарафыннан император сараена җибәрелгән Улда. +- Хан, Рим дөнья халкының башкаласы гына түгел, дөнья халкының бөтен байлыгын җыеп яткан мәркәзе дә, - диде Улда. +- Монда театрлар, цирклар, храмнар, китапханәләр. - диде Орест. - Римда борынгы һәм хәзерге философларның хезмәтләре саклана. Бер сүз белән, хан, Рим чынлап та кешелек дөньясының алтын хәзинәседер. +Атилла хан кайнеше Антонийга карады. +- Йә, син ни әйтәсең? +- Римда китапханәләр генә түгел, алтын дигән хәзинә дә бик күп, римлылар гасырлар буена ул байлыкны җыеп яттылар. Ә мәһабәт биналарын, бизәкле храмнарны бичара коллар кулы белән салдырдылар, күтәрттеләр. Чуерташтан тезелгән юлларны да коллар салды, хан, каналларны да коллар казыдылар. Каланы исә коллар таулардан таш кисеп, ташын эшкәрттеләр. Ике рәхәт бергә килми, диләр, римлылар ошбу якты дөньяда ике рәхәтне бергә кушып гасырлар буена яшәделәр. Империя калаларында кан-җан коюның исәбе-хисабы булмады. Җитте аларга, хан. Кан-җан коеп булса да без моңа чик куярга тиешбез. Без шуның өчен килдек монда, гуннар ханы Атилла. +- Димәк, без Римның алтын-көмештән торган хәзинәсен генә түгел, җанын да коярга килдек, Антоний? +- Хак Тәгалә шулай, хан. Хәзинәсен генә түгел, җаннарын коярга да килдек. Инде кан-җан коюдан баш тарталар икән, бар булган хәзинәләрен чыгарып бирсеннәр һәм мәңгелеккә колбиләүчелектән ваз кичсеннәр. +- Кыю сөйләшә кайнешең, Атилла хан, кыю сөйләшә. +- Ул хаклы, Хилхәл атакай. Без бирегә бер җайдан грек халкын да коллыктан азат итәргә килдек. Антоний хаклы, грек халкы римлыларга гасырлар буена табак тотты. Моңа да чик куярга дип килдек без, Хилхәл атакай. Римлыларның яшәү дәверләрендә сугыштан башлары чыкмады. +Атилла хан монда дөнья халкын азат итәргә дип килде - әйе, колбиләүчелектән. Грекларның да рухи байлыкларын аждаһадай Рим йотып торды. Талантлы галим-голәмәләребез, белгечләребез, осталарыбыз, ораторларыбыз империягә хезмәт иттеләр. +- Чатырга кереп сөйләшик әле, яраннарым, - диде Атилла хан беренче булып чатырына таба кузгалды. +Чатырга керделәр, түгәрәкләп куелган мендәрләргә утырыштылар. Ул арада шәрабчылар һәм кымызчылар, бокаллар тотып, кымыз өләшеп йөри башладылар... +Атилла бары тик чишмә суы гына эчте, аңа ни кымыз, ни шәраб ярамый иде, табибе дә рөхсәт итмәде. +Табында аскы готлар короле Визигаст сүз алды. +- Хан, мин сиңа сөйләгән идем инде. Моннан күп еллар элек готлар короле Аларих Римны ала, талый... Баегандыр да бәлки... Әйе, тик бу король, готларның беренче короле Аларих, Римны алганнан соң, күп тә үтми үлеп китә. Әйтүләре хак булса, римлылар аны бик тә каһәрлиләр, аллаларыннан аңа әҗәл китерүен телиләр. Аларих король чынлап та үлә. Аны По елгасын буып, елга төбенә күмәләр һәм елганы янә үз эзенә төшерәләр. Аларих король күмелгән кабердә байлыкның чиге-чамасы юк дип сөйлиләр гот аксакаллары. Имеш, корольне алтын һәм тимер табутка салып күмәләр. +- Марг каласы монахлары абам Биләү белән килешеп безнең орыш-яучыларда башларын салып каберләрен казыта. Монахлар Римга бихисап күп байлык алып кайталар. Каберләрдә табылган алтынның бәһасен әле булса әйтә алганнары юк. Бу хакта ишеткәч, без дә Тәңребездән көн-төн сорадык, монахларга тизрәк әҗәл китерсен дип. Империянең, империянең генә түгел, империя халкының да комсызлыгы иде бу. Ә бит мәрхүмнәрнең каберенә кагылырга ярамый, аларның рухлары рәнҗер, диләр. +Шулчак тышта шау-шу купты. Табындагылар сагая калдылар, япманы ачып, чатырга Атилла ханның җансакчысы керде. +- Хан, кала капкасыннан чыгып, бер төркем халык безгә таба килә. Ни кылыйк?.. +Барысы да дәррәү тышка таба кузгалдылар. Чыга-чыгуга, Атилла хан иң калку урынга басты һәм үзенең чатырына таба килүче римлыларны күрде дә, легионерлар урынына руханиларны һәм гади халыкны шәйләп, Хилхәл атакайга карап алды. Рим каласы яклап байраклар күтәргән, чуар киемле йөзләрчә кызлар иярткән монахяер гавәмне күздән кичерде. Төркем җырлый иде бугай, әллә елашалармы?.. Атилла хан аермады. Ләкин аерым-ачык күрде: иң алдан римлыларның рухание килә иде, кулында байрак. +- Иң алдан байрак тоткан папа килә, - диде Атилла хан янәшәсендә басып торган Хилхәл атакай. +- Димәк, император Валентиан рухи атакаен яллаган, ә үзе Равеннада качып ята, шулаймы, атакай? +- Папа безгә килешергә дип килә, хан. +- Нигә папа, нигә император үзе түгел? +- Римлылар горурлыклары аркасында шул көнгә калып баралар, хан. Каты тор, хан. Бернинди ташлама да ясама. Безнең төп максат, Римны алу түгел, колбиләүчелекне бетерү, Рим патрицәйләре кулыннан туганнарыбызны азат итү. Империя таркалганда өч хакыйкать аша үтәр ди: тәүбә итү, үкенү, офтану һәм күз яше аша, Аллаһыдан, дога кылакыла, кылган гөнаһларын ярлыкату аша. +- Киңәшең өчен рәхмәт, Хилхәл атакай. Мин атама биргән антым онытмадым, атакай. Мин шуның өчен монда - империянең башкаласы капкасы каршында басып торам, - диде Атилла хан башын чөя төшеп. +Ул арада миссия килеп тә җитте. Тоташ карадан киенгән һәм киеме белән Атилла кыяфәтен хәтерләткән папа, киләкилүгә Атилла ханның аягына төште һәм торып басуга, нотык тотарга кереште. Хак. Атилла хан аның бар сүзен дә аңлап бетермәде, ләкин абайлады: сүз каланы таламау, ә папа китергән бүләкне алып китү турында бара. Шул сүзләрен расларга тырышып булса кирәк, папа Лев I, ниһаять, сүзен тәмамлап, артында басып торган монахларына ым какты, ә тегеләр шуны гына көткән кебек Атилла ханның аягына төштеләр һәм хан алдына өч зур көмеш табак алтын китереп куйдылар. +- Бу сиңа, Атилла хан, кабул ит, мин сиңа Римда булган барлык алтыннарны җыеп чыгардым. Монда 21 пот алтын һәм синең батыр яугирләреңә сылу кызлар. +- Коллар, гун коллар кая, рухани? - диде Атилла хан. +- Син юлга чыккач ук Римда булган барча гун коллар да иреккә җибәрелде, хан. +- Рухани, минем сиңа гына түгел, Равеннада качып яткан император Валентианга да шартым бар: моннан соң Римда һәм Рим биләмәләрендәге салаларда коллар тотмаска, коллар көченнән файдаланмаска! Шунда гына безнең ике арада тынычлык урнашыр. Мин әйттем! +Атилла хан папа белән сүзе бетүен аңлатып, руханига китәргә ярый дигән шикелле кулы белән генә ишарә ясады, шуны гына көткән кебек папа янә ханның аягына төште, торды да кисәк борылып, әлегә кадәр ачык торган Рим каласының басу капкасына таба кузгалды. Аңа титаклыйтитаклый ишләре иярделәр, Атилла хан Хилхәл атакайга папа китергән кызларны чатыр артына алып китәргә кушты, ә үзе ике кулын күккә күтәрде дә: +- Йа Илаһым - Тәңрем, күр инде, бак инде яранына, мин Римга җиттем, мәңгелек каланы тезләндердем. Дөнья каласы рухание миңа ары таба коллар көченнән файдаланмаска, барча колларны да азат итәргә Ходалары алдында ант итте. Йа Илаһым, йә Тәңрем, мин атам Мәңгүк хан васыятен үтәдем, кабул ит, Тәңрем, кабул ит!.. +Атилла хан үзен уратып алган төмәнбашларына бер сүз дә әйтмәде, борылды да чатырына кереп китте. Ул ялгыз калып, бераз тынычланырга тырышты. Чөнки ул дөнья халыклары күптән хыялланган максатка ирешкән иде. +Икенче көнне үк гуннар туган якларына таба кузгалдылар. Ә Рим халкы туннарның китүен күреп, котырынып чиркәүләрдә чаң суга башладылар. Бу хәл 452 елның май аенда булды, һәм шушы сан вакыты белән тарихка да кереп калды. +XX +Бабасы Вигиләй карт авырып киткәч, Атилла ханның табибы аны атна дигәндә аякка бастырды. Бу хәлгә исеакылы киткән Вигиләй күп тә үтми елмая-елмая Атилла хан янына килеп керде. Ул инде чир-хастасы турында оныткан, гүя аяк сузар хәлгә калып, урында да ятмаган иде - дөньялыкны кайгырта башлаган. Вигиләйнен кулында император Маркианның хаты. Бабасы гасабиланган, дулкынланган, борчулы иде. Атилла аңардан: "Ни булды?" - дип сорамады, түрдән урын күрсәтте, кәефен сораштырды, елмаюын күреп, көлемсерәп торды. Кайчандыр бабасы аны кан дошманы итеп күрә иде. Хәзер әнә ил өчен кайгыртып йөри. +- Күр әле, күр моны, кияү. Гелән оятын югалткан бу Маркиан. Тыңла әле, тыңла, ни яза. Имеш, Атилла хан белән ул исәп-хисапны күптән өзде инде. Имеш, барысы да Феодосий үлеме белән җилгә очты. Ә бит, мин җүләр баш, аны яклап чыккан идем. Мәрхүмкәй Феодосий акыллы илбашы иде. Әйткән сүзендә торыр, артыгын сөйләмәс, кирәген кабул итәр, кирәкмәгәнен борып җибәрер иде. Урыны оҗмахтадыр, яхшы кеше иде. Бер тапкыр тәхет ягына кердем, тыңлады мине һәм аны үтәли күргәндәй: "Вигиләй, сиңа хөрмәтем зурдыр, ләкин надан түрә үз тирәсенә үзеннән дә надан ярдәмчеләр җыяр", - дигәннәр борынгылар дип әйтеп әйтте. Көт, бераз сабыр ит, диде. Миңа бу хакта тутам Гөлсәрия дә сиздергән иде инде. Аны да тыңладым, сине дә тыңладым. Көт, сабыр ит, мин Маркиан белән үзем сөйләшермен. Үпкәләде тутам, Маркианны сарайга уздыр, ди. Үпкәләмә, тутам, дидем, ул томана надан Маркианны сарай тирәсенә уздыра алмыйм. Аңла, Вигиләй, хәлемә кер, авыр миңа алар белән эшләү, ә тутам тәмам бугазга баса. Шунда император Феодосий мәрхүм әйтә: "Ил белән идарә иткәндә үз кырыңа надан ярдәмчеләрне җыярга ярамый. Илбашы шул юлга баса икән, йә ил бетә, йә үзең бетәсең", - диде. Һәм, мәрхүм, хаклы булган... +- Утыр, бабам, тынычлан, - диде аңа Атилла хан. - Мин ул хат белән таныш инде. Син Тәңре янына җыенып ятканда ук инде ул хатны миңа тапшырдылар. Көнчыгыш империясе ясактан баш тартса, без ул ясакны Көнбатыш империядән алып кайттык, Вигиләй. Ләкин, ышан, Маркианга да чират җитәр. Тик минем башта әле тегеләргә, әле боларга барып елышкан башбирмәс аланлы Сангибанны акылга утыртасым килә. Каталун кырында ни кылды?! Башта безнең якка күчәргә ризалык биргән иде, соңра эш тыгызга калгач, гомумән, сугыш кырын ташлап качты. Рим белән без араны җайладык, Рим ары таба коллар исәбенә яшәмәячәк. Моны сиңа гуннар ханы Атилла әйтә! +- Хуш, хуш, кияү, хуш! Тик бит Маркиан Римда түгел, Византиядә утыра. Маркиан белән якалашыр идең, кызың анда - Таңчулпаның. +- Кыз анда, хак. Алай да без башта Византия белән дипломатик сөйләшүләр алып барырбыз, бабам. Ашыкмыйк. Әйтәм бит, минем башта Сангибан белән исәп-хисапны өзәсем бар. Мин аңа үзем яу йөрмәм, кул астымдагы Римнан азат иткән аланнарны җибәрермен. +- Сангибан белән сак бул, кияү. Күптән түгел ул Торисмунд корольгә кызын бирде, тегенең аны якларга килүе бар. +- Хак, бар. Ләкин анысын Тәңрегә калдырыйк. Мин башта Сангибан белән араны өзәргә булдым. Фатихаң бир. Һәм тыныч кына өйдә ят. Син әле аякланып кына киләсең. Оныттың дамени, айлар буена беркемне танымыйча саташып ятуыңны. Элиана яныңнан да китмәс булды. Маркиан өчен дә кайгырма, барысы да әйбәт булыр. +- Хуш, хуш, кияү. Ак юл сиңа, уңышлар! +Атилла хан ишеккә таба юнәлгән бабасының аркасына карап калды. Олыгайды, картайды бабасы. Бөкересе чыкты, әмма бирешергә теләми. Аның каравы улы Антоний аякланып килә. Ары таба чит илләр белән сөйләшүләрне Антоний алып барыр. Хак, бабасының чын уй-ниятен вә йөзен "ачмас" өчен ул Вигиләй бабасын читләр алдында да, үз кешеләре алдында да үртәде, янады, орышты. Моны ул юри эшләде, ил сәясәте таләп итте моны кылырга Атилла ханга. Гәрчә бабасы Вигиләйгә ясмык бөртеге хәтле үпкәсе булмаса да. Бабасы үз йөзен намус белән үтәде. Ләкин аңа да астыртын гына картлык килде. Хәер, сиңа да килеп ятмыймы ул картлык?.. Юк, юк, иртә әле аңа картаерга. Аңа бары тик илле бишенче яз. Ул әле нык, сәламәт. Әнә Визигаст король сиңа яп-яшь кызын бирергә тора. Ләкин ул кызны Атилла хан Диңгизид улына алыр. Хак, Дингизид угланның сөеп йөргән кызы бар диде Күркәм хатын, ләкин яшь чакта сөйгән бер кызга өйләнсәң - башыңда чәчен дә җитмәс иде. Килешер углан, атасы әйткәч, беркая да китмәс... +Ике атна дигәндә Атилла хан аланнардан җыелган төмәнне алдан җибәреп, Сангибан бәккә таба яу кузгалды. Сангибан бәк Турки каласында утыра иде. Атилла хан белми иде әле Сангибан бәкнең үлем түшәгендә ятуын һәм Атиллага каршы аланнарның Илтабары Боерганның чыгасын, ул гынамы, аланнарга ярдәмгә гот короле Торисмундның юнәлүен. Бу хакта ул соңрак белде, орыш башлангач. Ике яктан да күп югалтулар булды, гүя Каталун кыры кабатланды. Атилла хан янә җиңеп-җиңелде, ул орышны туктатты һәм илкаласына кайтып китте. +Нәкъ шушы яудан соң Атилла хан кинәт кенә төшенкелеккә бирелде. Бу халәттән тизрәк чыгу нияте белән һәм халыкка да булган хәлне оныттыру өчен Диңгизид улын өйләндерергә, туй уздырырга булды. Ир-канатының уйниятен Күркәм хатын да һуплады, тик ата белән килешеп җитмәде: "Угланның сөйгән кызы бар", - дигән булды, гәрчә үзенекен итәсен белсә дә. +Чөнки бу яудан кайтканда кала халкы аларны каршы алырга чыкса да, Атилла хан күрде - ни орыштан кайтучылар, ни каршы алучылар йөзендә шатлык нуры юк иде. Атилла хан менә икенче тапкыр инде ил-халкына сәер халәттә кайтып керә. Каталун кырындагы кебек җиңмәде дә, җиңелмәде дә ул. Атилла хан басу капкасына кадәр атыннан төшмәде, кара айгыр да биеп тормый, хуҗаның кәефе аңа да күчкән иде. Басу капкасының эчке ягында яшь хатыны Элиана, бабасы Вигиләй һәм улы Алпар. Ә менә ни Күркәм хатын, ни тутасы юк. Орыш кырында ятып калган ир-канатларын сугышчылар арасында күрмәгәч, кайбер хатын-кыз үртәлеп еларга тотынды. Атилла хан моңа игътибар итмәскә тырышты - яу корбансыз булмый. Ләкин бу яу кирәк идеме Атиллага? Юк, әлбәттә. Ә ул берәүне дә тыңламады, яу йөрде, һәм ялгышты булып чыга. Тәңресе дә гадел булмаган яуга ярдәм кулын сузмады... +Капканы узуга, Атилла хан атыннан төште, чатанлап атлый-атлый хатынына таба китте, ул арада Элиана улын җитәкләгән килеш иренә таба кузгалды. Килделәр, икесе тиң Атилла ханның кочагына иңделәр. Элиана күз яше белән елап алды. Атилла аны тынычландыргандай итте, аркасыннан сөйде һәм, иелеп, улын кулына күтәрде һәм атына таба китте. Ата кеше улын атка атландырды, ә үзе Элиана хатынга сул яктан ат ияренә тотынырга кушты да, тезгенне алды, аны өзәңгегә бәйләде һәм салмак кына мәйданга таба кузгалдылар. Ә анда көйчеләр кыл тарталар, быргылар кычкырталар, барабан сугалар иде инде. Ике яклап баскан яшь кызлар батыр сугышчыларны котлап яулык болгыйлар, шаулашалар. Атилла хан артына әйләнеп карады. Сугышчылары аның артыннан киләләр иде. Хатын-кызларның күбесе сугыштан исән калганнарның ияр башларына тотынып киләләр. Ә сөйгәннәре, ирләре сугыш кырында ятып калган хатынкызлар һәлак булганнарның атларын җитәкләгәннәр атлый. Мәйдан уртасына җитәрәк, Атилла туктады һәм атын берчиткәрәк алды һәм һәлак булган сугышчыларның атларын җитәкләгән хатын-кызларны уздырды. Хилхәл атакай ул хатын-кызларның һәммәсенә ике алтын тәңкә, ун көмеш дирһәм өләшеп чыкты. Хәер, бу һәрчак шулай булды. Акчаларны Хилхәл атакай белән казнабаш өләштеләр, чөнки гуннарның байлыгы Хилхәл атакай белән казнабаш кулында иде. +Шуннан соң гына сарайга таба кузгалдылар. Сарайга җитүгә, Атилла хан йөгерә-атлый болдырга менде. Ул арада яралы егетләргә тыкрык ясатты. Алар матәм моны астында тиешле бүләкләрне ала һәм китә тордылар. Менә бүләкләр дә өләшенде. Атилла хан кулын күтәрде. +- Халаяк, туганнар, кардәшләрем, яраннарым, аркадашларым, сезгә җыен алдында сүз бирәм: моннан соң бер илгә дә яу йөрмәбез, туй итәрбез. Мин беренчеләрдән булып, дустым Визигаст король кызы Гөзамуны угылым Диңгизидны өйләндерәм! - Урра-урра! - дип кычкырдылар, бигрәк тә яшьләр. Чөнки Диңгизид углан яшьләр арасында абруйлы, уктан иң төз атучы асыл егетләрнең берсе иде. Мәргән егетнең өйләнергә тиешлеген белеп, якыннары, яраннары котларга тотындылар, шаулаштылар, гөрләштеләр. Бу шуннан иде - Дингизид углан өйләнә икән, аның ишләре кыз туенда кызлар куачаклар. Бу инде бәйрәм, ягъни туй һәм гуннар өчен куанычлы мәлләр... +Шуннан соң Атилла хан төмәнбашларын ияртеп мәйданның түр ягына хәстәрләнгән табынга таба китте. Анда инде барысы да әзерләнгән, таганга аскан түшкәләр кыздырылган, мичкә-мичкә грек шәрабы, тәпән-тәпән әче бал, кымыз китергәннәр иде. Ташаякчылар башка ризыкларын да бик күп хәзерләгәннәр һәм барысы да булыша, гәрчә ризыкнигъмәтнең хан казнасыннан икәнен белсәләр дә. +Гадәти бәйрәм генә түгел иде бу, бигрәк тә Атилла хан өчен. Бу халәт аңа кинәт килде, соңгы орыштан аның яу йөрүгә җаны бизеп кайтты. Ары таба ул беркая да яу йөрмәс, ахыр килеп, ул атасының васыятен үтәде - Римга җитте, Римне алмаса да ясакчысы итте. +Соңгы орышта куәтләнеп киткән Торисмунд король ханны батырга-батыр орышка чакырды. Атилла хан орышка үзе чыкмады, туганнан-туганы дияргә була - король Визигастны җибәрде. Ул бу ике кардәш кешенең ни өчен сугышуларын белмәде, готларның бу ике кавеме еллар буена бер-берсенә дошман булып торалар. Телләре бер, диннәре бер дияргә була, ни бүлешә бу ике кардәш кавем? Атилла хан, хак, бу хакта бераз хәбәрдар иде. Кайчандыр бу ике кавем бер ыстанда яши, ләкин көннәрдән бер көнне ике кавем арасыннан кара мәче уза. Шуннан бирле бу ике кавем бер-берсенә кан дошманнар. Атилла ханга бу ике кавемне император Феодосий бер-берсенә өстергән, диделәр. Ышанды да, ышанмады да Атилла хан. Шул ук вакытта ышанмый да мөмкин түгел иде. Торисмундка каршы Визигаст король чыга икән - бу инде ике туган арасында кан коюга бару дигән сүз. Кем монда хаклы, кем ягында хакыйкать? Әлбәттә инде Визигаст король ягында. Чөнки ул мөстәкыйль рәвештә Дакиядә утыра, ә Торисмунд империя эте, империя мәнфәгатен кайгырта, бер сүз белән, империягә ялланган кавем. Ә бит бу ике халыкны бер ана күкрәген имеп үскәннәр, диделәр. +Хәер үзе дә абыем белән бәхәстә кылычны-кылыч белән орышты ич.. +Туганнар бер-берсенә кылыч тотып якыная башлаганнар иде инде, шулчак Атилла хан Тәңре кылычы белән алар арасына керде. +- Туктагыз, туктагыз, кардәшләр! Туктагыз! Орышмагыз. Сездә гаеп юк. Инде бер-берегезне гаепле дип саныйсыз икән, бәхәсегезне вакыт хәл итсен. Мин сезнең, бер ана күкрәген имеп үскән кардәшләрнең, батырга-батыр чыгуыгызны теләмим. Мин - гуннар ханы Атилла теләми моны?! +Кардәш кавемнәрнең корольләре икесе дә кылычларын җиргә кададылар, аннары кылычларын иңнәренә салып, һәр икесе үз сугышчылары янына таба кузгалдылар. Бу инде килешү иде. +Шушындый уйлар белән булган хәлләрне күз алдыннан кичереп утырганда Атилла янына Визигаст король килеп утырды. +- Туй, туй кайчан булачак, хан? - диде король һәм авыр кулын ханның иңенә салды. +- Без аны сузмабыз, король Визигаст, сузмабыз. +- Мин бик шат, Атилла хан, бик шат. Әйе, Илбикәне Диңгизид улыңа алуыңа. Ул аны куып та тормас. Бездә андый гадәт юк, кыз да килешер. +- Яхшы, король, мин риза. +Атилла хан аңа әче бал тулы бокалын сузды, чәкәштеләр һәм икесе бергә күтәреп эчеп куйдылар. +- Сер булса да әйтим, хан, - диде Визигаст король юешләнеп калган мыегын кул аркасы белән сөртеп. - Мин бит башта Илбикәмә син үзең өйләнерсең дип уйлаган идем. Иблис котыртты, иблис. Ә син, асыл ир-ат, барысын да гадел хәл иткәнсең. Үтә гадел хәтта, хан, үтә гадел. Ни өчен дими. Илбикәмнең кулын син үзеңә сораган булсаң, хак, мин сиңа рәнҗергә кыймас идем, шулай да күңелдә канәгатьсезлек төере калыр иде, хан, калыр иде. Диңгизид угланны киявем итеп кабул итәргә мин әзер, хан, әзер. Кыз да кинәнер, яшьләрнең бер-берсен күргәннәре бар, килешерләр, килешми хәлләре юк. Шуннан соң, туйлагач, Атилла хан, мин Дакия биләмәм угланым Даһкарга калдырырмын, ә үзем Тулузага юнәлермен. Ничек бетәр ике кардәшнең килешүе, анысын бер Ходай үзе белә. +- Борчылма, Визигаст дус, Тулузага мин сине үзем озата барырмын. Торисмунд безнең белән килешер, җитәр аңа империягә табак тоту: йә мөстәкыйль яши, йә Тулузаны сиңа бирә, - диде дә Атилла хан уйлап куйды: "Римны алмадың, угланнар сиңа ни тамаша кылып үпкәләделәр. Кызым аркасында Византиягә яу йөрүдән үзем баш тарттым. Кем инде шуннан соң син, Атилла?.. Йә, хуш, язганы булыр, Тәңрем ярдәменнән ташламас әле. Әүвәл туй. Аннары күз күрер". +Бер бокал әче балны эчте Атилла хан һәм аңа кинәт авыр булып китте. Янәшәсендә басып торган яшь хатыны Элиана башын чайкап куйды. +- Хан антын боза, ханга әче бал эчәргә ярамый, король, - диде хатын. +- Мине бүген беркем дә тыя алмый, Элиана, беркем дә!.. +- Атилланы кем тыя ала, Атилланы бары тик Тәңре тыя ала. Үз янына чакыра сине Тәңре, үз янына. Шул ук вакытта сиңа мөмкинлек бирә - безнең арада калып торырга, ир угланнарың башлы-күзле иткәнче булса да. Аннары Алпарың үсеп килә ич хан, Алпарың... +Атилла хан бертын башын игән килеш утырды, ахыр торды да Элиана хатынын култыклады. +- Гафу итә күр, Визигаст дус. Ир - баш, хатын - муен, диләр бездә. Яшьләр, халык күңел ачсын, ә мин киттем... +Сарайга хатыны белән Атилла хан салган баштанрак кайтып керде. Кечкенә өстәлдә зур төргәк хат ята иде, туктамады, хатка үрелмәде, гәрчә күңеле белән ымсынып куйган булса да, чөнки хатның эчтәлеген аңа җиткергәннәр иде инде. Тәхет ягына үтүгә, сәркатибе Орест керде һәм Атилла ханга хат сузды. +- Яман хатмы? +- Белмим, хан, ачмадым. +- Кемнән? +- Таңчулпаннан, хан. +Таңчулпан кызының исемен ишетүгә, Атилла хан айнып киткәндәй булды, Элианага өйгә кайта торырга кушып, хатны укырга җыенды. Ләкин соңгы мәлдә хатны Орестка сузды. +- Ач, укы. +Кыяр-кыймас кына Элиана кире әйләнеп килде. Атилла хан гүя аны күрмәде дә, күз сирпеп тә карамады хәтта, сәркатибенең хатны укый башлавын көтте. +"Атам, кичерә күр мине, мин император Феодосий кулыннан христиан динен кабул итәргә мәҗбүр булдым. Исемем Ирина булды. Шул хәлдән соң күп тә үтми император Феодосийны Хода үз янына алды. Исемем үзгәрсә дә Приск мине Чулпаным дип йөри. Ул әлегә тәүге эшендә сарайда китапханәдә эшли. Ләкин Маркиан тырышлыгы белән аның белән мине тиздән соборда тикшерәчәкләр. Чөнки Приск чиркәүгә йөрүдән баш тартты, аны еретиклыкта гаепләргә исәплиләр, шул исәптән мине дә. Сенатор Максимин безнең яклы, Маркиан алдында безне акларга тырыша. Мин шундый сагындым, атам, сезне - барыгызны да, Күркәм анамны да, Элиананы да, бәләкәй Алпарны да. Иллак абам турында мин дә хәбәрдар. Сиңа үтенечем бар, атам, Византиягә яу йөрмә. +Кызың Таңчулпан. Август, 453 ел." +* * * +- Һы-һы-һы, - дип көлде Атилла хан һәм Элиана хатынын янәшәсенә дәшеп алды, ә сәркатибе Орестка китәргә ишарә ясады. Сәркатибе чыгып киткәч, Атилла хан хатынын алдына тезләндерде һәм күзләренә карады. +- Әйт, Элиана, Маркиан белән нишләргә тиеш мин? +—Мин сине тансыкладым, хан. Әйдә, кайтыйк үз өебезгә. +"Бу ни бу?! Нигә бу хатынның сүзләре күңелендәге кара уйларын җүя, җуеп ташлагандай итте. Мәхәббәтме шулай кабатлана? Каян килде аңа көтмәгәндә бу хатынны тансыклау? Күр әле, тәмам нәфесен кузгатып куйды. +- Бассейнда су җылымы? +- Җылы, ханиям. Инде кайта торыйк. +- Кайта тор, мин хәзер, - диде Атилла. - Кайта тор. +Сәер хәл, ул аны һәрчак яратты, һәрчак күңеле белән ана тартылды. Бу хатын аны сөя дә, сөйдерә дә белә. Хәйран калмады. Хәйран, аның янында ул барчасын да оныта, гүя җирлек дөньядан аерыла. Нинди тылсымга ия бу хатын, кем аңа шушы сихри көчне иңдергән? Әллә соң чынлап та Ходасымы?.. +Бу төнне ул яшь хатыны кочагында уздырды. Отыры кубып яратты, сөйде хатынны, назлады. Әмма ни онытылырга тырышса да күз алдыннан Диңгизид улы һәм Визигаст король китмәде. Ни өчен? Ул аңламады. +Инде нәсебен басып, чалкай төшкәч, аның зиһене аша күптән түгел бер чичән әйткән сүзләр үтте. +"Ярсынадыр нәрсәдәндер, түзмәгәч түзми йөрәк, +Тарсынадыр нәрсәдәндер, сызланып эзли йөрәк". +XXI +Автордан. Дөнья халыкларының диннәрен тикшерүче күренекле француз галиме Жан-Поля Ру Алтайда һәм Көньяк Себердә яшәгән һәм тереклек иткән гун-төркиләр хакында болай яза: "Гун-төркиләрнең Күк-Кеше, Күк-Кояшка тәңгәл Тәңре аллалары бар". +Бу хакта үз заманында Кытай тарихчылары да: "Б.э.к. үк Инде V-III гасырлардан ук гун-төркиләр Тәңре аллаларына табына башладылар. Гун-төркиләргә Алла килде, ул аларны сайлады", - дигән юлларны укырга була. +Бәхәссез, Тәңре гун-төркиләр өчен Җиһан иясе дә, Ул үзе дә, Ул мәңге яшәр дә. Тәңре дөньяны юктан бар иткән, Тәңре ул Күк-Кояш һәм Җиһан. Борынгы төрки бабаларыбыз алты мең елга якын Тәңре диненә табыналар. Христиан диненә бүген ике мең ел тулып ята, Ислам диненә мең ярым ел чамасы. Гун-төркиләре өчен Тәңре бер һәм бердәнбер була. Ул таштан да уелмаган, сын да түгел, сурәт итеп капчык тукымасына ясалган икона да түгел, Өрәк тә, Пот та түгел. Ул кеше күңеленә мәңгегә кереп оялаган олуг рухи зат. Тәңре күзгә күренми, нәкъ Ислам динендәге Аллаһу кебек, ләкин Ул һәрдаим синең белән, синең күңелендә, ул син кылган гамәлләргә һәрдаим хисап ясап тора. Миңа калса, ошбу якты дөньяда яшәгән вә көн күргән халыклардан нәкъ менә гунтөркиләре беренче булып бер аллалыкка йөз тота башлыйлар, бәлки әле гарәпләр өчен дә бу хәл өлге булгандыр. +* * * +Көн туар-тумас Атилла хан кояшны каршы алды да, Тәңресеннән туып килгән көнгә игелек теләп, сараена ашыкты. Сараена керер җайдан ук ул җансакчысына табибы Декалыкны дәшәргә кушты. Ярым гун, ярым гот табиб озак көттермәде, тәхет ягына килеп тә керде. Атилла хан аңардан ул теләгән саулыкны алды, шуннан соң гына табибка каршысындагы урындыктан урын күрсәтте. Моннан берничә ел элек Аскалык табибны илчеләре аша Теодорих король дәштереп алдырган иде. Дошманы булса да, күрше хакы дип, Атилла хан аңа табибын җибәргән иде. Соңыннан кайткач, табибы Аскалык әйтте: "Теодорихның кече улын, үлем түшәгендә яткан угланны, аякка бастырып кайттым", - диде. +- Утыр, утыр, Аскалык, утыр. Утыр һәм тыңла. Сиңа тагын готлар ыстанына барырга туры килер сыман, - диде Атилла савытларга кымыз коя-коя. - Тулузада Каталун кырында һәлак булып калган Теодорих корольнең улы Торисмунд утыра. Аның энесе бар - Теодомир атлы. Син аны бер тапкыр дәвалаган идең бит инде? Дәвалаган идең. Шулаймы? +- Бер аягы белән кабердә яткан җирдән аякландырып җибәргән идем ул чакта мин ул баланы, Атилла хан. +- Ул углан исән. Син әнә шул углан янына барырсың. Барырсың һәм миннән бүләкләр тапшырырсың. Хак, атасы Теодорих белән тату яши алмадык. Чөнки Теодорих король империя этенә әверелде, империягә ялланды, һәм минем белән Каталун кырында орышты, һәм бик каты ялгышты, шул сәбәпле алласы аны үз кырына алды. Император Валентиан аңа пот-пот алтын вәгъдә иткән, әмма бер потын да бирмәгән. Атасыннан соң тәхеткә утырган Торисмунд углан да моңа ирешә алмаган. Миңа калса, бу эштә һаман шул бер Аэцәйнең кулы уйный. Минем уемча, Тулуза тәхетендә Теодомир углан утырырга тиеш иде. Теодомир угланны син шуңа котыртырсың. Тагын шуны кистереп әйт угланга - үзенә генә авырга туры килер дип уйлый икән, миңа чапкынын җибәрсен. Мин аңа булышырга килермен. +- Син хаклы, хан, Торисмунд сугыш кырыннан кайтканда яшь король Теодомир тәхеткә менгән була инде. Башбаштаклыгы өчен. Торисмунд аны каласыннан ук куып җибәргән, - диде табиб теш арасыннан гына кымыз суырасуыра. +Атилла хан җансакчысына ияк кагып кына үз кырына дәшеп алды. +- Мина Алдакны табып китер, Аквиләй каласында әсир иткән тоткынны. +- Баш өсте, хан, - диде дә җансакчысы чыгып китте. +- Мин сиңа юлдаш та таптым, табиб, — диде Алдак чатырга керүгә. Әйе, синең янәшәңдә Аквиләй каласында әсир ителгән Алдак булыр. Беләсең булса кирәк, Алдак Биләү абамның җансакчысы булып торган иде. Иясен үтергәч, качып китә һәм кемгә дә түгел, Валентиан императорга барып елыша. Әмма Тәңре безне тагын очраштырды. Син аны, табибым, Теодомир угланга биреп калдырырсың. +- Яхшы, хан. Син дигәнчә итәрмен. +- Йөгем йөкләп, исән-имин әйләнеп кайтсаң бәһадә тормам. +Ул арада Алдакны китереп җиткерделәр һәм Атилла каршына китерделәр. Атилла хан аңа кымыз бирергә кушты. Алдак кымызчы кулыннан чокырны алды да, күтәреп, бер сулыштан эчеп куйды һәм уч төбе белән авызын сөртте. +- Син хезмәтеңне Сангибан бәктә башлаган идең бугай, Алдак меңбаш? +- Сангибан бәктә башладым, хан, хак әйтәсез. +- Ләкин син аны алдап качкансың. Беренче орышта ук, диделәр. Хакмы шул? +- Хак, хан. +- Кемгә качтың инде? +- Теодорих корольгә, хан. +- Ничек соң соңыннан Аэцәй кулына килеп этәктең? +- Теодорих корольдән дә качып киттем, хан, ул миңа елыңа 40 тәңкә алтын түләрмен дигән иде, түләмәде, алдады. Ә мин алдаган кешеләрне яратмыйм, хан. Шуннан мин дә аны алдадым. Мин үзем болай бер дә алдакчы кеше түгелмен, хан. Мине язмыш шулай йөртә, язмыш алдарга мәҗбүр итә. +- Император Валентианда да җансакчы булып алгансың, диделәр. +- Булды андый хәл, хан. Император мине Аэцәйгә ярдәмгә Аквиләй каласына җибәргән иде, ярдәмгә. Әйе, сезләргә тап булдым. Язмыш мине шулай йөртә, хан, язмыш. +- Император сине Аквиләй каласына тутасы Һөнәрияне алып кайтырга дип җибәрде, хакмы? Кулыңа мең атлы сугышчы бирде. Хак сөйлимме, меңбаш, Алдак? +- Хак, хак сөйлисез, хан, - диде Алдак. - Хак сөйлисез, хан. Ләкин мин императорның йөген үтәдем, тутасы Һөнәрияне Римга алып кайттым. Ләкин император мине кире Аквиләйгә җибәрде һәм мин гуннар кулына каптым. +- Син безгә, меңбаш Алдак, бик яман хыянәт иткәнсең. Император Валентианның тутасы Һөнәрияне син ирексезләп Римга алып киткәнсең, җылата-рәнҗетә. +- Булды андый хәл, хан. Мин бары тик император Валентианның әмерен үтәдем. Ә ул мәкерле җан соңыннан мине гуннар элмәгенә ташлады. Каһәр аңа, каһәр! +- Мин сине ат койрыгына тагарга тиеш идем, меңбаш Алдак. Тик мин сиңа бу якты дөньяда чакта тагын бер мөмкинлек бирәм. Мин сине готларга җибәрергә булдым. Беренче ияңә. Хәер, беренче ияң империя тәпиен ялыйялый Каталун кырында ятып калды. Син барасы Тулуза тәхетендә аның улы Торисмунд утыра. Ләкин син башта Теодомирга хезмәт итәрсең. Минем йөгем җиренә җиткереп башкармасаң, минем кешеләрем сине җир астыннан табып булса да минем каршыма китереп бастырырлар. Ахыры ничек бетәсен яхшы күзаллыйсың булса кирәк, меңбаш Алдак?.. +- Беләм, хан, яхшы беләм. Тик, ышан, мин берәүне дә алдамадым. Мине язмыш шулай йөртә, хан. Сизми дә калам, кулымнан кемдер тота да җитәкли дә алып китә. Карышам, барасым килми, ә барыбер барам... +Меңбаш Алдакның шул сүзләреннән соң гына тәҗрибәле табиб аның күзләренә күтәрелеп карады. Карады да үзалдына елмаеп куйды. +- Ышанмагыз сез аңа, хан, Алдак башын җүләргә сала. Алдакның акылы үзе белән. Меңбаш буларак ул кемгә хезмәт итсә дә һәр сугышта орышның уртасында булуына карамастан, үз сугышчыларын саклап кала алды, чигенмәде дә, бирешмәде дә. Шуның өчен аны, корольме ул, бәкме, колач җәеп каршы алдылар, меңбаш иттеләр. +- Алдау ир-егеткә хас сыйфат булырга тиеш түгел, Алдак. +- Орыш кырында, хан, йә сине алдыйлар, йә син алдыйсың. Кичер мине, хан, мин сез кушкан йөкне үтәрмен. +- Торисмунд король үләргә тиеш, Алдак. Ишетәсеңме, үләргә тиеш? +Алдак бер сүз әйтмәде, бер тезенә төште. +- Минем тагын бер тапкыр тозлы камчы татыйсым килми, хан. Мин сезне аңладым, хан, аңладым. Кырымда иң елгыр ун егетең булсын. +- Барысы да булыр. Коралы да. Ә хәзер, бар, җыен. Сез иртәгә табиб Аскалык белән юлга чыгасыз. Озатыр сезне минем йөзбашым Зирәк. - Атилла хан җансакчысына карады: - Алдакны ашат, эчер, юлга хәзерләнергә булыш. Ни сорый шуны бир. +Алдак торып басты, Атилла ханга янә-янә баш иде һәм җансакчыга ияреп, сарайдан чыгып китте. +- Мин бу хәйләкәр җан белән нишләргә тиеш инде, хан? - дип сорады Алдак белән җансакчы артыннан ишек ябылуга табиб Аскалык. +- Син аны Теодомирга тапшыр, һәм менә бу көмеш табакны, һәм янә менә бу бер янчык алтынны. Калганын ул үзе белер. Ак юл сиңа, табиб. Йөзбашым Зирәк сине саклар. Ышан. Куркып йөрмә. +- Яхшы, хан. +Табиб чыгып киткәч, Атилла хан түр яктагы бүлмәгә узды, кеш тиресе җәйгән сәкегә сузылып ятты. +Әнә шулай эшләр ул хәзер, нәкъ империя сәясәтчеләрчә итәр, бүре өеренә кушылгач, бүреләр кануннары белән яши башларга вакыт җитте кебек сиңа Атилла. Башта ул готларны бер-берсенә өстерер, аннары империяләрне. Нәкъ үзләренчә. Византияне Римга каршы котыртуда бабасы Вигиләй белән кайнеше Антонийдан файдаланыр. Икесе дә телгә осталар, икесе дә сәясәттә судагы балык кебек йөзәләр. Аннары бүре өнендә бүречә уламыйча да булмый икән. Вигиләй бабасына күп итеп алтын бирер, ә ул Византиягә кайтыр да Маркианга каршы булган кешеләрне надан императорга каршы котыртыр. +Атилла хан аңлый иде, әлбәттә, бу чиста сәясәт түгел. Әмма кайчан һәм кайда сәясәтнең чиста булганы бар. Сәясәт һәрчак, һәр илдә пычрак булды, хәтта җирәнгеч пычрак. Иртәгә ул аркадашлары белән яуга җыена башлар. +* * * +Визигаст король кызы Илбикәне тәхет ягына алып кергәндә Атилла хан салкын чишмә суы эчеп утыра иде, аларны күрүгә, аягүрә басты һәм күкрәгенә кулын куеп, баш иде, утырырга урын күрсәтте. Визигаст корольнең кызы аңа беренче күрүдә үк ошаган иде. Аксыл-сары чәчле, маңгае аша зәңгәр тасма тарткан. Диңгизид угланның булачак кәләше аягында грекларның балтырларга кадәр уратып бәйләгән күн чүәк, ләкин күлмәге гун кызларыныкы кебек озын һәм киң итәкле түгел. Әмма тәненә килешеп тора. Күлмәк күз камашырлык ак төстә. Алкалары алтын, муенсасы затлы гәрәбә таштан. Кыз төс-йөзгә дә төшеп калганнардан түгел иде. Чөенкерәк борын, күзләре көзге яфрак кебек яшькелтсарырак. Елмайганда ике бит очына да чокырчыклар куна. +- Кызыңны Күркәм хатынга биреп җибәрербез, Визигаст. Телгә өйрәнә торыр. Бездә шундый гадәт, кыз утырмаларга тиеш. +- Мин моны начар гадәт димәс идем, хан. - Визигаст король кызына таба борылды. - Сау бул, кызым. Үпкәләмә. Өйрәнә тор. Сау бул, кызым. Атана рәнҗемә. Син аны яратырсың. +- Мин сиңа рәнҗемим, атам, - диде кызы һәм Атилла ханга сирпел алды. - Тик башта минем... +- Диңгизидны күрерсең, кызым, күрерсең. +Атилла хан өстәлдәге көмеш кыңгырауны зеңләтте, шундук түр яктан шактый чуар киенгән каравыш хатын килеп керде. +- Сабира, кызны Күркәм хатынга илтеп тапшыр, - диде Атилла хан гадәти әмер биргәндәй. - Әйт, хан кушты диген, кәләшне туйга хәзерләсен. Әйт, кыз Дингизид угланга тартылды диген. Туй зурдан булыр, - дип Визигаст корольгә таба борылды Атилла хан. - Визигаст дус, кайгырма. +Хан шулай диюгә, Илбикә атасының күкрәгенә капланды, хәтта үксеп тә алды бугай. Атасы кызның аркасыннан сөйде, тынычланырга кушты, юатты. Ниһаять, кыз тынычланды, суярга илтмиләр ләбаса, һәм ул нык адымнар белән каравыш хатынга каршы китте. Әмма каравыш хатынга җитәрәк, тагын бер тапкыр атасына каерылып карап алды, хәтта елмайгандай итте. Атасы аңа саубуллашкандай җиңелчә генә кул изәде. Чөнки ата кеше буларак белә иде - кызы инде беркайчан да атасы йортына әйләнеп кайтмаячак, чөнки чоры, заманы шул иде. +Атилла хан боларның барысын да битараф бер рәвештә карап утыра бирде, әйтерсең лә бу аның өчен гадәти бер шөгыль иде. Ә бит эчтән борчылды - ничек кабул итәр углан кызны. Яратырмы? Кабул итәрме? Кабул итмәгән хәлдә ни кылырга тиеш булачак ул? Кисеп кенә әйтә алмады. Ә Визигаст король берни булмаган кебек кече өстәлдәге шәраб чүлмәгенә күз төшереп алгалый. Корольнең бу хәлне билгеләп үтәсе килә һәм кем белән булса да түгел, булачак кодасы Атилла белән. Ә Атилла ханга хәтта ни вино, ни әче бал, ни кымыз эчәргә ярамый. Шәраб эчтеме, шундук колаклары шаулый башлый, күз аллары караңгылана. Шуңа карамастан, Атилла хан шәрабчысына бокалын сузды һәм ым кагып кына Визигаст корольгә салырга кушты. Шуны гына көткән кебек мөлдерәмә шәраб тулы бокалны тотып, Визигаст король үзе Атилла янына килде һәм хан белән чәкәште. Сүзсез генә эчеп куйдылар һәм күзгә-күз карашып, елмаешын алдылар. Визигаст король шәрабчыга бушап калган бокалын тагын сузды һәм бокалы тулуга янә күтәреп эчеп куйды, шуннан соң гына сары мыегын сыпырып. +- Ике аякка ике булды, хәзер туй турында сөйләшергә дә була, - диде король. +- Туйны, хөрмәтлем Визигаст дус, Римнән тиешле бурычны калып кайткач ясарбыз, - диде Атилла. +- Килештек, шулай итәрбез, - диде король һәм бокалын янә шәрабчыга сузды. +XXII +Гөлсәрия хәрам атакайны теләр-теләмәс кенә кабул итте. Яратып бетерми иде ул бу кешене, хәрам атакай булганы өчен генә дә түгел, кешеләргә, ул кем генә булмасын, гел начарлык кылырга кымырҗып йөргәне өчен дә. Кешегә ярдәм кулы сузу, кыен хәлләрдә калган кешегә киңәше белән булса да ярдәм итү, хак, бу изге гамәл Гөлсәриядә дә ташып тормый иде, ләкин ул шактый дөнья күргән кеше, моның өстенә хатынкыз заты булганга күрә, бәхәссез, адәмнәргә яхшылыклар да кылды. Шуңа карамастан, ни гаҗәп, күңеле белән Приск яклы булса да, соборда руханилар белән килеште, һәрхәлдә Атилла хан кызын яклап бер кәлимә сүз әйтмәсә дә. Ә бит ул аны якларга тиеш иде, якларга һәм руханилардан ул хатынга сүз дә әйттермәскә... Нидән курыкты? Руханиларданмы?! Әллә булмаса, Маркианнанмы?.. Юк, юк, тагын бер тапкыр юк! Ул Маркианнан курыкмый. Аның күңелендә заманында бөтен җан-калебен били алган Авит бар. Ул кеше аның хәтерендә гелән яңарып, күңелен сафландырып тора. Шактый дөнья күргән кеше иде инде Гөлсәрия. Хәтта тәвәккәлләп, Хода иленә барып, чукынып кайткан хатын-кыз иде. Ул анда Көнчыгыштагы Кара ташка табынучыларны да күрде, дөнья халыкларының башкаласы Римда да булды. Иң гаҗәбе шул, Римда ул вакытта сенаторлар утырыш артыннан утырыш уздыралар, ниндидер тормышка ашмас карарлар чыгаралар, ләкин инде аларның ул карарларын үтәүчеләр дә, башкаручылар да юк иде, хакимият әкрен генә епископлар кулына күчә бара иде. Әллә күрәләр иде сенаторлар моны, әллә юк - һаман ил белән идарә иткәндәй кыланалар иде. Әйе, Римда булганда шуны аңлаган иде Гөлсәрия: сенаторларда халык кайгысы юк, алар күптән инде халыктан аерылганнар, бары тик үз мәнфәгатьләрен генә кайгырталар. +Шул вакытта, Римда чакта Гөлсәрия Авит атлы берәү белән танышты. Әле булса хәтерендә, танышу бик гади һәм көтмәгәндә килеп чыкты. Ул тавернада ашап утыра иде, аның өстәле янына берәү килде һәм утырыр-утырмас ук бокал белән шәраб соратты. Ул Гөлсәриягә бөтенләй игътибар итмәгән кебек иде, ләкин алай булмаган икән, ул баштан ук аңа игътибар иткән һәм шуның өчен ул утырган өстәлгә килгән икән. Бер бокал шәрабны эчеп куйгач кына ят кеше Гөлсәриягә күз төшереп алды. Моны Гөлсәрия бөтен җанытәне белән тойды. Авит, түше белән өстәлгә ята төшеп: +- Минем исемем Авит. Мин галим һәм сенатор, ягъни Рим кешесе мин. Үз виллам бар, зур түгел, ләкин бар. Хатыным вафат. Дуадак каз кебек каңгырып яшим. Ялгыз мин, япаялгыз. Шуның өчен шәрабта тынычлану эзлим. Шул ук вакытта беләм, шәраб түгел, хатын-кыз тынычландыра иратны, гүзәл затлар, сылу җаннар... +Гөлсәрия Иерусалимда булып, аннан чукынып кайткан кыз иде, христианка - нәрсәнең аңа ярый, нәрсәнең ярамавын яхшы белә кебек иде. Ахыр килеп, ул яшьтән үк шапырынучыларны яратмады. Әмма үзе турында ачыктаначык сөйләгән кеше кайсы ягы беләндер аңа якын күренде. Җитмәсә, әкрен йөргән таверна хезмәтчесенә бу адәм: +- Аягыңны күтәребрәк атла әле, артыңны эт тешләгән нәмәстә. Ашыгам мин. Сиңа әйтәм түгелме, хайван? Миңа тагын бер шәраб китер һәм менә бу гүзәлгә - минем исәпкә. +Шәрабтан Гөлсәрия баш тартмады, шәраб тәмле булды, хәтта аз гына башына да китте, һәм ул ни өчендер бер өстәл янында утырган кешегә ияреп тавернадан чыкты. +- Мин сине, гүзәл зат, хәзер император сараена алып барам. Императорның бүген кабул итә торган көне. +Әнә шулай ул аны җитәкләгән килеш император сараена алып китте... +Бакыр тасма белән кадакланган авыр ишекләрне ачтыртып, ишек яры торучы сакчыларга күз дә ташламыйча, ул аны сарайга алып керде. Сәер хәл, бер генә сакчы да аларны туктатмады, айбалталарын аркылы куймадылар. Галим Авит биредә үз кеше иде, күрәсең. +Мәһабәт бинага үттеләр - тәхет ягы идеме бу, Гөлсәрия белмәде. Хәер, ул күп нәрсәгә игътибар итми узды. Аңа бу кеше янында рәхәт иде, ул үзе дә сизмәстән үз кырындагы кешедән яклау тапты. Ул үзен бу кеше янында нәни баладай хис итте, ә яклаучысы кинәт кенә аның күз алдында илаһи көчкә ия берәүгә әверелде. Ә император сарае һәйбәт итеп җиһазланган, диварларыннан үрмә гөлләр салынып төшкән, ә алар буйлап әкрен генә су тамчылары йөгерешә иде. +Тагын да эчкәрәк үттеләр, түр якта фил сөягеннән ясаган сәке күренде, сәкенең бер ягында алтынга буялган арыслан сыны, икенче ягында каракош, стенага ике грек сугышчысы ясалган - барысы да алтынга буялганнар. Сәке башында шул ук төскә буялган сурәтләр төшерелгән вазалар тора, вазалар куелган урындыклар төрле төстәге ташлар белән бизәлгән. +Гөлсәрия карашын түшәмгә күчерде. Түшәм яклап, бина эченә ниндидер яшел-зәңгәр пыялалар аша төрле төстәге нурлар коела иде. +Аларны император үзе кабул итәргә тиеш иде, һәрхәлдә Авит шулай диде. Тәхет ягына керергә теләүчеләр шактый күп. Алар арасында аксыл-җирән чәчле готлар да, кара чәчле кельтлар да, озын чәчле гуннар да, өс киемнәрен сул иңнәренә ташлаган франклар да, көдрә чәчле греклар да, шәрә башлы азиатлар да, кара тәнле хишәбләр дә (эфиоплар да) бар иде. Нигәдер яһүдләрне генә күрмәде Гөлсәрия. +Император ишеге янына җитүгә, Гөлсәриянең борынына тәмле хуш исләр килеп бәрелде. Ул белми иде әле, ни әйтергә тиеш ул императорга. Гомумән, аның императорга йомышы юк иде. Ләкин Авитка ул бу хакта әйтергә кыймады. +Ул вакытта туганые Феодосий Галлиядә консул йөзендә империя тәртипләрен урнаштырып йөри иде. Рим империясе гүя тәүгечә чәчәк атмаса да, көчле вә куәтле иде әле. Ләкин империя башында тәүгечә мәҗүси римлылар утыралар, гәрчә алар арасында төрле диннәргә йөз тоту шәйләнеп килсә дә, дәүләтнең төп дине тәгаенләнеп җитмәгән иде әле. Гөлсәрия Иерусалимга барып чукынып кайтса да, Римда галим Авитка ияреп йөри башлагач, кисәк кенә бар нәрсәгә дә, шул исәптән христиан диненә дә битараф калды. Бер уйлаганда Рим галиме Авит та хаклы иде: нигә империягә яңа дин, империя мең еллар буена үз юлы, үз дине белән бара, ары таба да шулай булыр. Авит белән йөрүенә Гөлсәрия горурланды да хәтта. Бит аңа моңа кадәр бер генә ир-ат та шулай игътибар итмәгән иде. Ул үзен дөнья арбасыннан төшеп калган кеше итеп хис итә башлаган иде инде. Ә аңа галим кадәр галим игътибар итте, җитмәсә сенатор, ул гынамы, императорның якын дусты. Менә ни өчен ул аңа карусыз иярде һәм мыскал да үкенү тоймады. Ул аның һәр сүзе белән килеште. Бу кешедә ул үзе дә аңлап бетермәгән сихри көч күрде. Ә хатын-кыз көчлегә иярергә ярата, диләр иде, хак икән. Кай ягы белән җәлеп итте ул аны? Кыяфәте, әрсезлеге, тапкыр сүзе беләнме?.. Ни генә булмасын, ул аңа карусыз буйсынды, Авит кая барса, шунда барды, ул ни әйтсә - шуны тыңлады һәм ичмасам бер тапкыр да аңа каршы сүз әйтмәде. Хәер, әйтер сүзе дә юк иде аның аңа. Гыйлем мәсьәләсендә үзе дә яңа аякланып килә, хакыйкатьне ни өчендер христиан динендә күрде, шуның өчен Иерусалим кадәр Иерусалимга сәяхәт кылды, әллә ниткән түбәнсенүләргә бара-бара чукынды, ниндидер авызында теше калмаган епископ алдында анадан тума шәрә калып, тезләнеп торды. Йа Хода, нигә шул дәрәҗәгә җитеп кимсенде ул! Нигә?! Ә монда, аны шул юлдан алып чыгарга теләмәсә дә, шул юлны танымаган һәм танырга да теләмәгән, христиан динен коллар дине дип барган галим Авитка тап булды. Ә ул кеше Римда яши, сенатта утыра. Ә Рим дөнья халкының башкаласы гына түгел, дөнья халкын тетрәндереп, буйсындырып һәм куркытып торган һәм коллар исәбенә көн күргән ил-дәүләт тә. Ә христиан дине дөнья халкын колбиләүчелектән арындырмакчы була. Әйе, турыдан-туры колбиләүчелеккә каршы сүз әйтергә кыймаса да. Христиан дине колбиләүчелекне акламый да якламый да. Гайсә пәйгамбәрнең вәгазе бар кешегә дә ачык һәм аңлаешлы - Аллаһ алдында бар кеше дә тигез. Аның өчен кол да, император да адәм баласы, аның коллары. +Ниһаять, алар император алдына килеп бастылар. Гөлсәрия мәһабәт тәхетне бер итеп утырган императорның күзләренә күтәрелеп карарга кыймады. Ә галим Авит тәхет ягына керә-керүгә үк сайрый башлады. +- О-о, Кара Таш алласы һәм тиңе булмаган, мәңгелек кала императоры һәр фәрманыгыз һәммә халык өчен дә Юпитер әмередер. Сезнең тарафка кереп чыккан һәр кеше биредән чистарынып, пакьләнеп чыга, кылган гөнаһларыннан арына... +- Хөрмәтле галим, син җитәкләгән кыз, - дип бүлдерде сандугач кебек сайрый башлаган Авитны император, - үзе гүя кояштыр. Матурлыкны ул Айдан алгандыр, гүзәллекне Венераның үзеннән. Балакай, Кояш сиңа һәрчак куәт, гүзәллеккә көч бирсен, Ай болай да нурлы йөзең тагын да нурландырып торсын. +- Галиҗәнаплары, - диде галим Авит нигәдер каушый калып. - Галиҗәнаплары... +- Йомышын әйт, галим Авит. +- Йөгем бары тик сезне күрү куанычыдыр, Август. Әйтер сүзем шул, миңа яһүд раввалары ошамый. Алар җимерә башлаячак империяне, Август, алар. Уйнаштан балага узып, кәҗә абзарында тапкан баланы Галлия греклары алла иттеләр. Мөмкин хәлме бу?! +- Яһүд раввалары итмәде ул баланы алла, без итеп ятабыз, без, галим Авит. Ләкин мин аларга моны кылырга бирмәм! +- Бирмәгез, бирмәгез, Август. Без хаклы, Август, хаклы. Нинди илдә, кайчан, кем, нинди халык үзләренең колларының диннәрен кабул иткәне бар?! Күрегез чарасын, кадерле Август, туктатыгыз узгыннарны, тыегыз, астырыгыз, кистерегез, җимертегез храмнарын! Афәт килә империягә, афәт, Август. Кыл бер-бер чара, Бөек Август! +Император кулын күтәрде. +- Сабыр, сабыр ит, галим Авит, сабыр ит! Яһүд христианнарымы алар, галиләй грекларымы, фарсы маниларымы, мин аларны тыярмын, храмнарын җир белән тигезләрмен. Ә сенат миңа бу мәсьәләдә ярдәм итәр. Итәрме, галим Авит?! +Гөлсәриянең бөтен тәне калтырый башлады. Бит ул империя эзәрлекләргә җыенган христиан динен кабул итте, ниндидер тау куышларында анадан тума шәрә зәйтүн майларына буянып, тоташ карадан киенгән тешсез авызлы епископ алдында тезләнеп һәм кылган гөнаһларымны кичерә күр дип ялынды, ялварды. +- Бүген Римда атаклы атакай Иовин халыкны империягә каршы котырта, Август. +- Мин аны тотып зинданга ташларга фәрман бирдем инде, галим Авит. Борчылма. Империяне тиз генә җимерә алмаслар. Тыныч бул... +Император кулын күтәрде, синең белән сүзем бетте дигәндәй, кузгалып куйгандай итте, галим Авит моны аңлап, Гөлсәриянең кулыннан тоткан килеш, ишеккә таба борылды. +Соңыннан гына белде Гөлсәрия, ул вакытта алар император Гнория янында булганнар икән. Ни генә булмасын, Гөлсәриягә император үзе генә түгел, сарае да ошаган иде, шуңа күрә ул император кырына алып кергән өчен гомер буена галим Авитка рәхмәт укыды, һәм бер аның өчен генә түгел, әлбәттә. +Әле булса хәтерендә, галим Авит аны тәмам сихерләде, бөтен җанын-тәнен соңгы күзәнәкләренә кадәр үз кулына алды. Гөлсәрия аңардан бер тотам да калмады, кай ягы беләндер үз итте ул аны - әле булса җавап таба алганы юк. Ләкин кылган гамәленә һич кенә дә үкенү кебек нәрсә тойганы юк, киресенчә, галим Авит аның күзен ачкан иде. Ул инде аның белән булганнан соң христиан динен дә башкачарак күрә башлады. Гайсә пәйгамбәргә китабындагы кебек һәрчак халык мөкиббән булмаган. Ә бит яһүдләр тормышын язган Иосиф Флавийның китабын укыгач, Гөлсәрия ни өчендер үзе дә аңламаган тетрәнү кичергән иде, хәзер ул Иосиф Флавий язган яһүдләр тарихына да башкачарак карый башлады. Галиләй христианнары, нигездә греклар, яһүдләрнең үзләре тарафыннан ук рәнҗетелгән Гайсә пәйгамбәрне үз кулларына алалар, һәм аны өч йөздә күрә башлыйлар: Алла - Ата, Алла - Угыл, Алла - Рух. Ни теләсә дә моңа Гөлсәрия төшенеп җитә алмады. Хак, бу юнәлешкә 313 елда ниндидер күләмдә төгәллек кертелә. Имеш, Аллаһу йөзендәге өч йөз - бер Ходай. Аллаһу - ул Атасы телгә алынмый торган мәңгелек йөз. Аллаһу углан исә - Логос җанында эретелгән һәм ахыр чиктә Гайсә пәйгамбәргә әверелгән Аллаһу. Шулай булгач, Алла - Ата, Алла - Углан белән бертигез була алмыйлар, чөнки Ул халыклар тарафыннан уйлап табылган, ясалган Алла. Шулай булгач, Гайсә пәйгамбәр юктан бар ителгән Аллаһу була. Ул нигездә кешеләрнең гөнаһларын ярлыкау өчен җибәрелә. Әмма кем тарафыннан? Алдан әйтелгән иде - Алла- Ата тарафыннан. Шушы чиләнгән вә чәбәләнгән мәсьәләгә ачыклык кертергә теләп, изге Константин Никәй соборында, собор рәисе буларак, христианнарның "иман тайгасына" үз юнәлешен тәкъдим итә, ягъни Алла - Ата белән Алла - Угланны бер йөздә күрергә өнди һәм үз дигәненә ирешә, һәм руханилардан моны раслата, һәм хәтта догасын да кабул итәргә куша. Гөлсәрия ул доганы бик яхшы белә: "Ышанам бердәнбер Алла - Атага, бөтен Җиһанны үз кулында тотучыга, Күк йөзен һәм Җир-Ананы бар итүчегә, кеше күзенә күренә һәм күренми торган Аллаһуга. Һәм бердәнбер Ходабыз Гайсә пәйгамбәргә". +Әгәр дә мәгәр Гөлсәриядән бу ни дигән сүзләр, аңлатыгыз дип сорасалар, ул тәгаен генә әйтә алмас иде. Чөнки ул аңларлык дога түгел. Ә дога һәр кешегә дә ап-ачык аңлаешлы булырга тиеш. Авит галим белән очрашканга кадәр Гайсә пәйгамбәр кылган гамәлләргә, могҗизаларга ышанып җитмәсә дә, инанып куйган булса, Авит галим белән булганнан соң моңа шиге туа башлады, ягъни һәр догага шикләнебрәк карады, гәрчә һәрдаим шул доганы укыса да. +* * * +Алар кунак бүлмәсендә утыралар иде. Биредә озын өстәлгә табын хәстәрләнгән. Хезмәтчеләр аларның кулларын юдырдылар һәм сөлге китерделәр. Кулларын югач, галим Авит аны өстәл янына дәште, үзе үк урындыкка утыртты. +- Җитеш, аша, эч. Җаның ни тели шуны аша, эч. Кыстау юк, миннән кыстау көтмә, - диде галим Авит аңа боерган рәвештә. - Бер сүз белән, син үз өеңдә кебек хис ит. +- Рәхмәт, мин җитешермен. Биредә рәхәт, җиләс, - диде Гөлсәрия. - Рәхмәт инде сезгә. +- Хәзер күркә ите китерерләр. Төшке ашта мин күркә ите ашарга яратам. Алдан ук әйтеп куйыйм, ашагач бакчага чыгабыз. +Ашагач ул аны бакчага алып чыкты. Бакчада күл, күлдә үрдәкләр, кабарынкы томшыклы ак казлар йөзәләр. Ул аны күл буендагы эскәмиягә утыртты, үзе янәшәсенә төште. +- Империягә беренче зыянны император Нерон китерә. 63 елның эссе җәендә Римга янә бер яман хәбәр ирешә - империя Әрмәнстан колониясен югалта. Нәкъ шул җәйдә Иудәйдә яһүдләр баш күтәрә. Империядәге эчке хәлләр янә кискенләшә. Авырлык белән булса да Иудәйдәге азатлык хәрәкәтен бастыралар. Шул ук елны яһүдләрнең раввалары ниндидер миссия уйлап табалар. Ярлылыкка, хокуксызлыкка дучар ителгән халык моңа ышана башлый. Имеш, аларны империянең тырнагыннан коткарырга күктән алла төшәчәк, ягъни алланың илчесе. Моны ишетеп, (ул вакытта империя тәхетендә Нерон утыра), ул Иудәйдәге наместнигына фанатик яһүдләргә карата каты чараларның берсен күр дигән фәрман җибәрә. Иудәйдәге консул Агрипп, яһүдләрнең храмында барган хәлләр белән хәбәрдар булып тору өчен, храм диварларыннан да биегрәк итеп корама күтәрттерә һәм шуннан торып, храмда барган мәлләрне күзәтергә тели. Әмма яһүд равваларына бу ошамый. Яһүдләр храм диварларын тагын да югарырак итеп күтәрәләр. Бу хәл римлыларның җен ачуларын чыгара, һәм консул Агрипп яһүдләр өйгән диварны җимерергә боера. Бу хәлгә чарасыз калган яһүд раввалары Рим императорына аксакалларын җибәрәләр, император Нерон аларны кабул итә һәм тыныч кына моң-зарларын тыңлый, һәм император Нерон үзенчә егетлек күрсәтә: хатыны Поппеяның үтенечен искә алып (ә императрица Поппея ире Неронга яһүди илчеләрен тыңларга һәм аларга ярдәм итәргә кирәк дигән үтенечен җиткергән була), тегеләргә ярдәм кулын суза. Ул гынамы, хатыны Поппея ун яһүд илчесенең икесен үзенә алып кала. Әйе, әманәт йөзендә. Моңа Нерон да каршы килми. +Яһүдиләр сугышы тарихын язган Иосиф Флавий әнә шулай Римда кала. Чөнки ул да илчеләр йөзендә Римга килгән була. Аңа бу вакытта күп булса егерме яшьләр булгандыр. Әманәтлектә чакта бу кеше Римда булган хәлләр белән якыннан таныша, римлыларның колларга карата кылган кабахәтлекләрен үз күзе белән күрә. Күп тә үтми Иосиф Флавий император Неронга якын торган артист Алитурам белән таныша, һәм шушы багланышлар аша канкардәшләре яһүд халкына ниндидер күләмдә җиңеллекләр китерүгә ирешә. +- Димәк, император Нерон тарихчылар язган кебек ул хәтле явыз булмаган? - диде Гөлсәрия. +- Әйе, шулай дип әйтергә булыр иде, әлбәттә. Тик нәтиҗә ясарга ашыкма әле, гүзәлкәй. Чөнки гаять тә хикмәтле кеше була император Нерон. Ул император да, гаять оста вәгазь укучы да, артист та, шул ук вакытта гаять дәрәҗәдә кабахәт кеше дә була. Көннәрдән бер көнне император Грециягә юнәлә. Анда ул йөзгә-сынга кызлардай матур булган Пифагор атлы егетне очрата. Аның белән дуслашып китә. 64 нче елда була бу. Бозыклык юлына баскан Неронга бу елда халык каһәр укый. Ә Иудәйдә халыкны рәнҗетү дәвам итә. Гайсә атлы берәүне прокуратор Понтий Пилат дар агачына астыра. Чарасыз калган яһүди христианнар Римга күчеп китә башлыйлар, нигездә Галлиягә һәм империянең башка колонияләренә. Бу хәлдән ничек котылырга белмәгән Нерон ашыгыч рәвештә Римга кайта һәм Римдагы христианнарны тотып, зинданнарга ташларга куша. Римлыларга бу җитә кала, явызраклары җәзалауны урамнарга алып чыгалар. Христианнарга җанвар тиреләре кидереп, урамнардагы этләрдән талаталар, дар агачларына асалар, караңгы төннәрдә урамнарны яктырту өчен христианнарның өс киемнәренә май сибеп, ут салалар. Христианнарның башлыкларын җәзалау өчен император Нерон җәлладларга үз бакчасын бирә. Кешелек цивилизациясенең үзәге булган Рим христианнарны җәзалау үзәгенә әверелә. Нерон чорында христианнарны империя тамырына балта чабучылар итеп кабул итәләр. Ләкин II гасырларда христианнар хәрәкәтенең Рим империясе өчен җимергеч көчкә әверелеп китәчәген күз алдына да китермиләр әле. Моны шәйләү римлыларга соңрак килә, әмма эш узган була инде, ягъни кешелек каласында империяне җимерү өчен туган көч яралган була инде. +Ләкин империяне җимерүче, юк итүче христианнар түгел, гүзәлем, ә готлар һәм гуннар. Ә II гасырда империяне җимерүчеләр итеп христианнарны күрәләр. Римлыларның сәяси сукырлыгы әнә шуннан башлана. +- Сез кем ягында соң, хөрмәтле галим? +- Мин гаделлек ягында, гүзәлем, гаделлек ягында. Тарихта булган хәлләргә минем үз фикерем бар. Күптән түгел без, бер төркем галимнәр, христианнарның хакыйки аллаларын расларга теләп, Ватикан калкулыгына күмелгән изге Петр һәм Павел каберләрен казыттык. Һәм ни таптык дип беләсең без анда? Һични. Буш табут та тапмадык хәтта. +- Изге Петр ни кылган соң Римда? +- Аңа ышанырга да, ышанмаска да мөмкин. Хак, булган андый кеше. Император Нерон тәхеттә утырган чакта булган. Әнә шул изге дигән Петр бермәлне Римга килеп төшә. Һәм храмнарга җыелган ярлы-ябагага вәгазь укый башлый. Ул үз вәгазьләрен ирләреннән кимсетелгән хатын-кызларга юнәлтә. Ә андый хатын-кызларның күңеле гүя сөрелмәгән вә сукаламаган чирәм. Вәгазь бөртекләре яхшы җиргә төшә һәм шундук шытып чыга башлый. Әйтергә кирәк, бу чорда Римда Азиядән чыккан халык шактый күп була, бигрәк тә теге йә бу сәбәпләр аркасында коллыктан азат ителгән халыклар. Алар исә җылы хисле вәгазьләргә мохтаҗлык кичерәләр. Көннәрдән бер көнне вәгазь укыган храмга префект Агриппның дүрт каравыш кызы килеп керә. Болар изге Петр вәгазен дикъкать белән тыңлыйлар. Һәм, ни гаҗәп, шул хәлдән соң префект Агриппны яннарына якын да җибәрми башлыйлар. Бу хәлгә префектның җен ачулары чыга һәм кызлардан моның сәбәбен сорый. Кызлар аңа изге Петр турында сөйләп бирәләр. "Мин аны моның өчен утта яндырачакмын, утта!" - дип яный кулларын болгыйболгый префект. Җитмәсә кызларның берсе (ә ул чибәр Рим гүзәлләренең берсе була) император Неронның дусты булган ирнең Ксантина атлы хатыны була. Хатынының изге Петрның вәгазьләрен тыңларга йөрүен ишеткән ир-канаты Әлбин исә: "Мин ул изге Петрны үзем, уз кулым белән юк итәчәкмен!" - дип яный. Шушындый хәлләрдән соң, Римда янә бер хикмәт булып ала: күп кенә хатыннар ирләре белән йоклаудан баш тарталар. Әнә шулай изге Петр баш очында кылычлар уйный башлый. Диндар ишләре аңа Римнан китәргә киңәш итәләр. Изге Петр яман эшләрнең куера баруын искә алып, Римнан китәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килә. Каладан чыгарга иртә таңнан кузгала. Әмма Рим каласының басу капкасыннан чыгып барганда аның каршында Гайсә пәйгамбәр пәйда була. Гайсә пәйгамбәр Римга кереп бара икән, ягъни мәңгелек шәһәргә. Петр Гайсәне күрә дә сорый: "Кая барасың Ходам?" "Римга киләм әле, - ди Хода. - Мине янә бер тапкыр тәрегә кадакласыннар", - дип әйтә. Изге Петр бу хәлгә тәмам шакката һәм әйтә: "Ничек инде алай, Ходам, болай булса син тагын бер тапкыр тәредә үләчәксең бит?!" - ди. "Әйе, - ди Гайсә пәйгамбәр йөзендәге Хода. - Тагын бер тапкыр үләчәкмен". +Шул хәлдән соң изге Петр ике уйламыйча, кире Римга борыла. Аны икенче көнне үк римлылар тотып алалар һәм чынлап та тәрегә кадаклап җәзалыйлар, һәм бу җәзаны төнлә белән Ватикан бакчасында уздыралар, тантаналы төстә, факеллар яктысында. Изге Петрны җәзалауда император Нерон да катнаша. Эш моның белән генә тукталмый, Нерон үз кешеләренә Римга ут салырга һәм бу бәлане христианнарга ягарга куша. Рим атна буена диярлек дөрләп яна. +- Янгыннан соң Римны яңадан төзиләрме? +- Әйттем ич инде, гүзәлем, башта император Нерон үзе үк калага ут салдырта һәм янгыннан соң үзе үк каланы яңартып төзетә дә. Һәм әлбәттә инде коллардан һәм христианнардан. Коллар күп була әле бу чорда Римда. Хәер, алар бүген дә Римда аз түгел. Ул вакытта император Нерон исә иң матур, иң мәһабәт сарай һәм йортларны вә палаталарны Аппей калкулыгында күтәртә. Үзенең зур сараен бай итеп бизәтә. Сарайның түбәсе фил сөякләре белән түшәлә, түгәрәк түшәмнәрдән хуш исләр килеп торган үрмә гөлләрнең тәлгәшләре салынып тора, ә үрмә гөлләр буйлап, хуш исле тамчылар тама торган була. Ә үзәк залның ярым түгәрәк түшәме күк йөзен вә гөмбәзен хәтерләтеп, әйләнеп тора. Император Нерон сарай төзелеп беткәч, бинаны кабул итәргә килә һәм: "Ниһаять, мин дә кеше санында яши башлаячакмын", - дип әйтеп куя. +- Сәер, никадәр капма-каршы уй-фикерле кеше булган император Нерон. +- Әйе, гүзәлем, император үзе генә түгел, бу чорда мәңгелек башкала да хәйрани хәлләргә дучар ителә. Нерон үлә. Хикмәт, Нерон үлеп күп тә үтми, император Нерон төзеткән сарайны император Адриан җимертә һәм шул могҗизаи сарай нигезенә Римны саклаучы Венера алласының сынын куйдырта. +- Явыз да, шөһрәтле дә, куркыныч та, куркак та булган икән император Нерон. +- Әшәке, җирәнгеч һәм кансыз кеше булган икән император Нерон. +- Син хаклы, гүзәлем, бик әшәке кеше булган. Менә, әйтик, Элладада булган бер вакыйга. Император Нерон Эллада халкына ирек вәгъдә итә һәм бөтен халык алдында. +- Бу чынлап та шулай буламы? +- Була, була, гүзәлем. 66 нчы елда император Нерон үзе коллыктан азат иткән Гелий атлы берәүгә тәхетен калдыра да үзе ил буйлап сәяхәткә чыгып китә. Изге эллиннар илендә була. Корсик утравына туктала. Соңыннан Мисырга барып чыга һәм анда төрле бәйге-уеннарда катнаша. Бу уеннарда Олимпиягә җыелган халыклардан да күбрәк кеше катнаша. Ә эллиннарга килгәндә, Нерон аларны чынлап та кайбер салымнардан азат итә. "Мин сезгә, эллиннар, бүген тиңе булмаган бүләк вәгъдә итәм. Моңа кадәр төшегезгә дә кермәгән бүләк булачак ул. Мин Ахай һәм Пелополес төбәкләрендә көн күргән эллиннарны барлык салымнардан да азат итәм. Император Нерон эшли моны сезгә. Мин!" - дип кычкыра. Аның бу тансык сүзләрен телдән-телгә сөйләп, такталарга язып, калалардан-калаларга күчәкүчә күтәреп йөриләр. Император Нерон исеменә мәдхия укыйлар, мактау сүзләре яудыралар. Ул гынамы, император Нерон исәнлегенә корбаннар чалалар. Бер сүз белән, бөтен Эллада халкы тантана итә... Бары соңыннан гына беленә - буш сүз була бу. Император Нерон сүзендә тормый, чөнки бу дәвердә империя бөлгенлек упкынына тәгәри башлаган була инде. Шулай да эллиннарга бер игелек кылына: "Эллада автономия ала. Бу да ярап куя гасырлар буена Рим империясе кул астындагы эллиннарга. Ләкин Нерон урынын биләгән император Веспасиан тәхеткә утыру белән император Нерон биргән бу хокукны да греклардан тартып ала, ягъни империя монда да империя булып кала - император Нерон чыгарган фәрманнарны император Веспасиан бик тиз юкка чыгара. Аның каравы, шул ялган ташламалары аркасында император Нерон Эллада да бик һәйбәт ял итә. Ул артистлар белән аралашып китә. "Эдип", "Геракл", "Орест", "Алкмеон", "Канаке" кебек пьесаларда баш рольләрдә уйный. Әңгәмә барышында Софокл, Еврипид кебек талантлы авторларны күккә чөеп мактый. Ә "Канаке" пьесасында хәтта хатынкыз ролен башкара. Әмма үлгән, дөресрәге үз кулы белән үтергән хатыны Поппея Сабиннаның характерын искитмәле итеп бирә. Император Нерон беркайчан да хатын-кыздан туймый. Алтмыш алты яшендә ул янә бер тапкыр өйләнә. Бу голы консул Вестин хатыны Статилия Мессалнага. Ә аның ирен 65 нче елда берәүне яллап үтертә. Иллә бу хатын да Неронны бик тиз туйдыра. Грециядә чакта ул Спор исемле егеткә гашыйк була, әмма башта аны печтертә. +- Бу бит коточкыч бозыклык, галим Авит. Бу сүзләрне мина тыңларга да оят хәтта. +- Ләкин бит болар барысы да Рим императоры Нерон тарафыннан кылынган кыргый гамәлләр, гүзәлем. Бу нәрсә дигән сүз, бу инде империянең череп таркала башлавы дигән сүз. +- Ничекләр үлә соң Нерон исемен йөрткән әшәке җан? +- Ничекләр үлсен. Тарихчыларның язуы буенча император Неронны үлем һәрчак куркыткан. Меңнәрчә кешене зинданнарда череткән, юл буендагы тәреле баганаларга кадаклаткан, бозыклыкның соңгы чигенә җиткән һәм тәмам иблискә әверелгән Нерон әҗәле килүен сизгәч, ни кылырга белми, кай тарафларга чыгып качарга белми йөди. Сенат, ниһаять, аңа үлем карары чыгара. Бу хакта хәбәр ирешкәч, ул хәтта римлыларның мәңгелек кан дошманнары булган фарсыларга качарга ниятли. Әмма кемнең үлемнән котылып калганы бар соң! Эшләр болай башлана. Сенат карарын ишетеп, башта аның яныннан җансакчылары китә. Бу буладыр 68 нче елның 7 нче июнендә. Нәкъ шул көнне алты ел элек Нерон беренче хатыны Октавияне үтерткән була. Бу көндә Нерон бик иртә уяна. Төне буена күзенә йокы керми, берничә тапкыр яман итеп кычкырып, торып утыра. Ахыр йөгереп тәхет ягына чыга, әмма анда бер сакчы да булмый инде. Барысы да, сакчылардан алып, хезмәтчеләренә кадәр императорларын ташлап киткән булалар. Моны күреп Неронның коты алына һәм ул: "Кем калды соң бу сарайда?!" дип кычкырып җибәрә. Ишекне ачып: "Миңа һичьюгы берәр гладиаторны китерегез!" - дип үтенә. Соңыннан: "Минем соң дусларым да, дошманнарым да калмады мени?!" - дия-дия аягына сандалигын да кияргә онытып, өстенә кара чикмәнен ташлый да йөгереп ишегалдына чыга. Менә шунда аңа соңгы минутына кадәр тугры калган ике кеше иярә - азиат Эпафродит һәм үзе печтерткән Спор. Алар атка атланалар һәм каладан чыгып китәләр. Ә преторианецлар каланы бетереп Неронны эзлиләр. Бу вакытта Нерон басу капкасын чыгып бара торган була инде. Каланы чыккач, Нерон: "Миң алар кулына исән килеш төшмәячәкмен", - ди. Кич якта бик каты шәраб эчкәнгә, Нерон сусау тоя һәм ул юл кырында күлдәвек күреп, атын туктата һәм атыннан төшеп, учы белән шул шакшы суны эчә, ә үзе: "Шундый шакшымы хәзер Неронның салкын чишмә суы?" - ди. Кузгалулары була, алар юл өстендә яткан ниндидер мәеткә тап булалар. Моны күреп, Нерон тәмам курка кала. Юл кырында ниндидер ташландык абзар кебек өй күреп, Нерон атыннан сыдырылып төшә һәм чытырман куакларны ыра-ера шул өй-абзарга таба мүкәли. Абзарның тәрәзәсез тишеге аша эчкә кереп, түрдәге салам җәйгән сәкегә барып каплана. Коллары аңардан бер тотам да калмыйлар, һәммәсен дә күреп вә күзәтеп, ул гынамы, ияләренең халәтенә керергә теләп, ике кол да бер авыздан аңа асылынырга кушалар, ягъни җиңел үлем тәкъдим итәләр. Нерон аларга кычкырып җибәрә: "Нинди кыргыйлык тагын бу?!" Ахыр үзалдына сөйләшә башлый: "Күрмисезмени, нинди шәп артист үлә", - дия-дия ишеккә таба кузгала. Әнә шунда ишектә сенат хәбәрчесе пәйда була. Хәбәрче император Неронга тактага язылган карарны күрсәтә. Сенат карары язылган тактаны Нерон хәбәрче кулыннан тартып ала һәм кычкырып укый: "Күрәсез, сенат мина нинди җәза бирә, - ди. Һәм хәбәрчегә: - Сенат миңа нинди җәза бирде?" - дип сорый, гәрчә барысы да мәгълүм булса да. Хәбәрче аңа: "Җәзаланырга тиешле Неронның киемен салдыралар, ике япьле сәнәк белән каптырып, диварга териләр һәм майда каинатылган камчы белән кыйныйлар", - дип әйтә. Бу хәлгә отыры купкан Нерон: "Варварлар. Варварлар оясы бу, сенат түгел!" - дип кычкыра. Ләкин сенат карары белән килешергә мәҗбүр була. Ул ниндидер ярдәм көткәндәй ишләренә күз ташлый һәм ялварулы рәвештә: "Башта берегез миңа үрнәк күрсәтегез", - ди. Әмма ике юлдашы да үрнәк күрсәтүдән баш тарталар. Ул арада ташландык өй-абзар кырында ук ат тояклары тавышы ишетелә. Гасабилануның актык чигенә җиткән Нерон сикереп тора Да: "Коточкыч рәвештә начар яшәдем. Бу хак. Йә, һичьюгы соңгы мәлдә кеше булып кал!" - дип үз-үзенә нотык тота. Һәм, ниһаять, бөтен ихтыяр көчен җыеп, хәнҗәрен муены янына китерә, шундук аңа үзе коллыктан азат иткән Эпафродит ярдәмгә килә... Император Нерон кан эчендә җан биреп ятканда ишектә сенат дәҗҗалы күренә, Нерон соңгы көчен җыеп: "Соң инде!" ди. Һәм, гаҗәп, торып баса, әмма шундук башы белән ишек тупсасына, нәкъ сенат дәҗҗалы аягы янына йөзтүбән каплана. +- Яман үлем, - диде Гөлсәрия һәм, торып, күл буена таба китте, үрелеп алып, камыш яфрагын сыйпады һәм башка берәүгә әйткәндәй: - Христианнар булсалар борынгы римлылар беркайчан да моңа бармаслар иде. +- Тарих бу, балакай, тарих. Тарих ул кешене кисәтә һәм бабаларыбыз кылган яманлыкларны кылмаска өнди. Тарихның яхшы гамәлләреннән үрнәк, начар гамәлләреннән гыйбрәт алырга кирәк, гүзәлем. Тагын да ачыклабрак әйтсәк, тарих ул кешене уйланырга мәҗбүр итә һәм бу тормыш беркем өчен дә мәңгелек түгел икәнен искәрә. Кем генә булмасын ул кеше - императормы, колмы, сука башында торучымы. Хак, Нероннан соң Рим бик күп нәрсәләр югалта. Беренче булып империягә каршы Британия баш күтәрә. Иудәйдә азатлык өчен көрәш тагын да кискенләшә, Рим империясе үз кулындагы кайбер илләрне фарсыларга бирергә мәҗбүр була. Сириядә чуалышлар дәвам итә. Испания, Галлия кебек илләр империягә буйсынмый башлыйлар. Ул гына түгел, империя җирләренә варварлар күчеп утыра башлый. Ә бит болар барысы да Нерон кылган явызлыклардан, бозыклыклардан килгән нәтиҗә. Балык башыннан чери, диләр. Рим империясе дә әнә шулай башыннан чери башлый. +- Ничек соң әнә шул капма-каршы уй-фикерле кеше Элладага ирек бирү ягында кала, галим Авит? +- Бу Нерон тарафыннан кылынган башбаштаклык кына була, гүзәлем, бары тик башбаштаклык, - диде галим һәм Гөлсәриянең янына килеп чүгәләде һәм ияләре кулыннан җим алырга өйрәтелгән үрдәкләргә кулын сузды. - Моңа сенат та гаепле, сенат башта сукыр кеше сыман Нерон уйнаган кубызга бии, ахыр үзләренең дә гаепләреннән баш тартып, дөресрәге халык алдында акланырга теләп, Неронны үтерергә, ягъни җәзаларга карар чыгара. Димәк, ил-дәүләт башында утыручы Нерон кебек җиңел акыллы кешеләр утырган сенатта да. +- Ә хәзер, хәзер кемнәр утыра сенатта, галим Авит? +- Хәзер, гүзәлем, барысы да башкача. Хәзер сенатка ышанырга була. Ләкин бүген империя белән сәләтле сенат түгел, сәләтсез император Гнория идарә итә. Шуннан соң күзалла алдагы елларда империяне ни көткәнен. +- Җимерелер дисезме? +- Империяләр түгел, таулар да җимерелә, таулар да, гүзәлем. Иң мөһиме, халык шул җимерекләр астында калмасын, халык... Ә империя, телиме моны сенат һәм император, теләмиме, барыбер бер таралырга, сибелергә тиеш булачак. Тик ничек барыр бу таркалу? Сугыш-кырыш һәм кан кою ашамы, әллә үзара килешепме?! Менә монысы һәммәбез өчен дә гаять дәрәҗәдә мөһим хәл. +- Сез империя кан коюга барыр дисезме? +- Кан кою аша укмашкан империя, күп очракта кан кою аша таркалган да. Ни өчен әле бер Рим империясе генә бу хәлдән коры чыгарга тиеш. Империя колонияләрен бирмәскә тырышыр. Китәр сугыш, кан кою. +- Мөмкин хәлме бу, галим Авит? +- Мөмкин хәл, мөмкин хәл, гүзәлем, бик мөмкин хәтта. +Гөлсәрия хәзер генә аңлады, хәзер генә төшенде галим Авитның хак булуын. Империяне бүген варварлар тарката. Әйтик, гуннар, готлар. +Тукта, тагын ни булды соң әле ул көнне? Әйе, ул галим Авитка янә бер сорау бирде. "Ни өчен соң сенатор буларак теге көнне император алдында ялагайландыгыз?" Әле булса хәтерендә, галим Авит бик озак дәшми утырды, хәтта бертын күл буйлап йөреп килде, һәм бик дикъкать белән күлдәге үрдәкләргә карап торганнан соң гына: "Империянең бөтен фаҗигасе дә шунда шул, гүзәлем, ялагайларга, куштаннарга бәһа бирә алудан баш тартуында. Ә бит император Гнория мине аңлады, ялагайлануым сизде, ләкин шул хакта күземә бәреп әйтмәде. Димәк, мактау аңа ошады, димәк, ул чир аңа да хас сыйфат икән". +- Минем сезнең китапханәгезне күрәсем килә, галим Авит, - диде Гөлсәрия бәхәсне икенче юлга юнәлтергә теләп. Империя турындагы бәхәс-әңгәмә аны туйдыра башлаган иде инде. +- Рәхим итә күр, гүзәлем, рәхим генә итә күр. Минем китапханә сездә гүзәл затларга һәрчак ачык. +- Миңа китапханәгез ошаса, мин шунда калам дисәм, - дип киная катыш елмайды Гөлсәрия, чөнки бу кешегә торган саен ияләшә бара иде ул. +Галим Авит туктады, аның беләгеннән алды, шунда Гөлсәрия тәүге адымын ясады; үрелде дә чак кына аяк очларына күтәрелеп, галимнең битеннән үбеп алды. Ул аңа ышана башлаган иде инде, аннары аның Гөлсәриягә ярдәм итүе дә бар иде. Тәүге сүзе буш булмаса, ул аның туганые Феодосийны Византия тәхетенә утыртырга ярдәм итәчәк. Туганые Феодосий Көнчыгыш империянең императоры булып алса... Бу әлегә канатсыз хыял иде, ә бит хыялның канатланып киткән чаклары да була. Кем белә, бәлки нәкъ шул кеше аның хыялын чын итәр, тормышка ашырыр. Ә бит соңрак шулай булып чыкты да. +Чынында ары таба болай булды. Галим Авит әйтмешли, империя җирләренә варварлар бәреп керә башладылар, нәтиҗәдә империя икегә аерылырга мәҗбүр ителде. Күп тә үтми Көнбатыш һәм Көнчыгыш тарафларда көн күргән халыклар икегә аерылып, ике ил-дәүләт булып яши башладылар, хәтта ике арада сугышлар булгалап алды. Бу инде империя тарафыннан кылынган агония иде. Моны барысы да аңлый, әмма империя кул астыннан чыгарга омтылган греклар яңадан Рим канаты астына керергә бер дә омтылып тормый башладылар. Мөстәкыйльлеккә йөз тоткан Көнчыгыш империя кыйпылчыгы тиз арада экономик яктан көрәеп, яхшы гына аякланып китте. Иң мөһиме, Византия империясе колбиләүчелектән рәсми рәвештә баш тартты. Көнчыгыш империясе яңа тормыш башлады. Моның өчен яна аякланып килгән империягә сәясәтчеләр кирәк иде, алар да табылды, һәм христианнар йөзендә. Менә хәзер барысы да христианнар кулында. Гөлсәрия белә иде: Византия Римнан көч-куәте белән генә түгел, күргән һәм үткәргән чаралары белән дә прогрессиврак карашта булган сәясәт уздыра иде. Император Феодосий I үлгәннән соң формаль булса да галим һәм сенатор Авит ярдәме белән Көнчыгыш империягә Гөлсәриянең туганые Феодосий II не тәкъдим иттеләр. Халык килеште. Гөлсәрия еш кына туганые Феодосийга Авит турында сөйләр иде һәм минем аркада гына император булдың дип әйтмәсә дә, аз-маз сиздерер иде. Хәлнең асылын күптән белгән туганые Феодосий да бу хакта сүз куертырга яратмас иде. Туганые да вафат. Хәзер барысы да аның кулында. Маркиан исәптә түгел, ул аны уч төбендә биетә. Аннары ул аңа җаны илерер дәрәҗәгә җитеп тартылмады да. Кирәк иде кулга өйрәтелгән берәүне дәүләт башына утыртырга, утыртты. Шул гына. Ике күзе ике төсле булган Маркиан аны хәтта ир-ат буларак та ул хәтле кызыксындырмады. Гәүдәгә иләмсез дәү, килбәтсез һәм яратуның ни икәнен дә белми, әйтерсең лә көтүгә җибәрелгән үгез. Бары тик. Ә менә галим Авитны Гөлсәрия оныта алмый. Ул аңа бер күрүдә ышанган иде - булдыклы кеше. Ышанды һәм ялгышмады. Хак, әллә яшьлеге, әллә самимилеге белән аның ихтыярына бирелде. Әле булса хәтерендә, башта алар китапханәгә керделәр, аннары аш ягына үттеләр. Шунда Гөлсәрия галим Авиттан сорады: +- Нигә сездә дини китаплар юк? +- Сез хаклы, гүзәлем, алар миндә юк. Чөнки дини китаплар да тарих билгеседер. Ләкин мин дини китапларга бервакытта да җитди тарих итеп карамадым. Ни өчен? Билгеле инде, могҗизалардан торганга. Ә реаль тормыш исә үтә җитди тарих. Мин җитди тарихлар язган тарихчыларның әсәрләренә генә ышанам, гүзәлем. +- Дин кешене сафландыра, пакьләндерә, изге юлга төшерә, галим Авит. +- Төшерәдер, гүзәлем, бәхәсләшмим. Ләкин кемне? Наданнарны, беркатлы мәхлукларны. Тик мине түгел. Ач күзең, укы, менә бу китапларны, белем ал, тарихка күз сал. Ничек әнә шул сурәтне вә сынны Аллаһу итеп күрмәк кирәк?! Мин моны аңламыйм, гүзәлем, күрәсең, мин башкарак кешедер. Ләкин мин яхшы кешегә ышанам, ул кылган изге гамәлләргә. Борынгы Рим бабаларыбыз ниндидер Инәй алласына ышанганнар, ул алланы аларга күрше этрусклар алып килгән дип баралар. Беренче Рим императорының исеме Ати (Әти) була. Аны да римлыларга этрусклар китерә. Яшәү дәверләрендә римлылар дистәләрчә аллаларга ышанганнар, ә тормыш дәвам иткән. Ә тәрәккыят үскән саен кешенең аңы да, дөньяга карашы да үзгәрә торган. Нәтиҗәдә, адәм баласы теге йә бу алласына ышанмый башлаган, яңаны эзләгән - тапкан һәм яңа алласына инанырга мәҗбүр булган. Килер бер көн, гүзәлем, кешелек нигездә христиан диненнән дә ваз кичәр. Үзләре өчен яңа дин уйлап табарлар. Бу безгә кадәр дә шулай булган, бездән соң да шулай булыр... Соңыннан алары да таркалыр +...Гөлсәрия аны онытмады, оныта да алмады, гәрчә галим Авит белән булган мәлләргә дистәләрчә еллар үткән булса да. +Әле булса хәтерендә, галим Авит аны үз итте. Көннәрдән бер көнне ул кияве белән кызын үз өенә ашка дәште. Кияве аның Рим шагыйре Сидоний икән. Кара чәчле, уртача буйлы, зәңгәр күзле кияү-шагыйрь галим Авит кызы Руфинәны култыклаган килеш килеп кергәч һәм кунак бүлмәсендә бабасы белән янәшә басып торган Гөлсәрияне күргәч, ирексездән, каушавын яшерү өчен булса кирәк, баш ия-ия елмайгандай итте. Авит галим кызы исә Рим матроналарына хас купшы киенгән һәм атасы белән янәшә басып торган кызны күрмәмешкә салышты, шуңа карамастан, соңрак, дөресрәге соңлабрак булса да, кулын сузды - күрештеләр. Ни өчендер Руфина Клеопатра заманыннан ук килгән гадәт буенча йөзен бизәмәгән, хәтта кашларына да сөрем тартмаган иде. +Алар тыенкы гына түргә уздылар, утырыштылар. Руфина атасының, бәлки чираттагыдыр, яшь "кәләшенә" карап-карап алды, әмма бер сүз дә әйтмәде. Күрәсен, атасы өчен өйгә чибәрләр китерү гадәти хәл булгандыр, һәрхәлдә Гөлсәрия күңеленә шундыйрак уй килде. Шунда ир-атларның үзара сөйләшеп китүләреннән файдаланып, Руфина атасының яшь кәләшен китапханәгә дәште. +Китапханәгә керүгә, галим кызы көрсенеп куйды һәм түр яктагы йомшак креслога утырды. +- Сез дә утырыгыз, - диде ул күрше креслодан урын күрсәтеп. +Креслолар Византия парчасы белән тышланган, тукымага бала башы кадәр роза чәчкәләре төшерелгән иде - чәчкәләр менә-менә кыякларын ачарга торалар кебек иде. +- Атагызның китапханәсе бай, искитмәле, чыгасылар килми шуннан, - диде Гөлсәрия, бит очларына кадәр кызарынуын тоеп, башка сүз әйтергә чарасыз калудан булса кирәк. +- Ой, мин дә яратам шунда булырга. Минем бөтен яшьлегем шул китапханәдә узды дисәм дә ялгышмамдыр. Иртән торыр идем дә, ашар-эчәр идем дә тизрәк китапханәгә юнәлер идем. Сер булса да әйтим инде, Сидоний мине шушы китапханәдә тапты. Атама ияреп килеп керде бу, ә мин шушы креслода китап укып утырам. Хак әйтсә, ялганламаса, миңа бер күрүдә гашыйк була ул. Без әнә шулай китапханәдә танышып киттек. Күп тә үтми әнием үлде, ә әтием өйләнмәде дә өйләнмәде. Сез каян соң? Моңа кадәр сезне күргәнем булмады кебек... +- Галлиядән мин. Иерусалимнан кайтып килешем. Ниндидер тавернада атаң белән таныштык та... Ул мине император сараена алып китте, императорны күрдем... +- Иерусалимга нигә бардыгыз? +- Гайсә пәйгамбәрнең хөлләсен күрәсем килгән иде. Күрдем, хәтта тотып карадым. Беләсезме ни булды шунда миңа - бөтен тәнемдә тетрәнү тойдым. Иң гаҗәбе шул: хөллә кинәт телгә килде һәм миңа: "Син изге җирдә чукынырга тиешсең", - диде. +- Хөлләме шулай диде? +- Хөллә. +- Аның артыңда бер-бер кеше качып торган һәм шул әйткәндер әле, христианнар төрле әкәмәтләргә хирыс халык. Булмаган нәрсәләрне булды дип раслау алар өчен бернәрсә тормый, - диде галим кызы Гөлсәрия сөйләгән сүзләргә бер дә исе китмичә. +Чынлап та шулайрак бит, христианнар күз алдында төрле могҗизалар кабатланып кына тора. Әлегә кадәр христианнар, бигрәк тә руханилар кылган төрле могҗизаларга Гөлсәрия дә ышана иде, Руфина "хөллә артында бер-бер кеше басып, шулай дип торгандыр әле" дигәч, кинәт кенә шиккә калды. Бәс, бу шулай да түгелме соң? Гайсә пәйгамбәр үлгәч терелә, изге Петр янә нидер өмет итеп калага борыла, гәрчә үзен җәзаласалар да. +- Чукындыгызмы соң? +- Чукындым. +- Мин - юк, чукынмадым. Мин төрле тузга язмаган могҗизаларга гомумән ышанмыйм, гәрчә христианнар шагыйрьләрне иблистән азган дип сөйләсәләр дә. Мин Рим аллалары Марска, Юпитерга ышана төшәм, гәрчә аларга да шикләнебрәк карасам да. +- Юпитер күктә, ә Гайсә пәйгамбәр җиргә безнең янга төшә. +- Кеше ышанмастай нәрсәне чын булса да кешегә сөйләмә, диләр, хак икән. Гайсә пәйгамбәр турындагы хикәят әкият бит ул. Хәтта әкияткә дә "зәңгәр" булып кергән ич ул! Менә "зәңгәр" булганы өчен прокуратор Понтий Пилат шәрә килеш дар агачына астыра да аны. Андыйларны Иерусалимда һәрчак шәрә килеш җәзалаганнар. Ә бит аның янындагы каракларны берсен дә шәрә килеш җәзаламыйлар. "Зәңгәр"ләрне генә шулай җәзалаганнар. Канун буенча шулай каралган булган. +- Ләкин Ходабыз Гайсә яңадан туган ич. +- Сезнең үлгән кешенең яңадан терелгәнен күргәнегез булдымы соң?.. Юк, дисез. Шулай булгач, ничек терелгән соң ул?.. +- Хода ич, җаны гына күккә аша аның. +- Үзе айда туа, ә ашадыр күк гөмбәзе угында булган йолдызга, шулаймы? +- Бәлкидер. +- Йә, ярый, юк-бар сөйләп баш катырмыйк. Хак тәгаләне беләсегез килсә, башта Римдагы изгеләр каберенә барып карагыз... Анда берәү дә күмелмәгән була. +- Аларны Хода үз янына алган булса? +- Җанын алса, сөяге калыр иде, сөякләр дә табылмый ич! Ул арада китапханәгә ирләр килеп керделәр һәм хатынкызларны табын янына дәштеләр. +- Рәхим итегез, рәхим итегез, кунаклар. Әйдәгез, тәмле ризыклардан авыз итик, зифа матроналар, - диде гал,им Авит кызы Руфинага карап. - Ничекләр яшисез анда, сорарга да вакытым җитми башлады? Хәрефләр җыелмасыннан такмак язган әрәмтамак рәнҗетмиме? Юкмы? Бик әйбәт. Шагыйрь халкы бит Аллаһка кул бирергә дә оялмый, диләр. +- Юк, әтием, юк, әйбәт торабыз. Сидоний әйбәт кеше, матур-матур шигырьләр яза, аннары миңа укый. Вакытында ята, вакытында тора. +- Шагыйрь халкы йоклаганда гына изге җан ул, - диде галим Авит һәм барысын да өстәл янына әйдәде. +Гөлсәрия үзе ашады, үзе юк-юк та Руфина ягына күз төшереп алгалады. Бу хатын үз бәхетен әнә шул кара чәчле, зәңгәр күзле шагыйрь йөзендә тапкан. Ул кайчан үз насыйбын табар икән? Бармы андый кеше бу дөньяда? Туганмы ул? Туган булса, кайларда югалыл йөри?.. Хак, олырак булса да галим Авит аңа ошый, әмма аны туган ягы тарта иде. Аннары аның туганые Феодосийга ярдәм итәсе бар. Бу хәлдә аңа ярдәмгә Авит килер сыман. Тик менә көтмәгәндә китүен галим Авит ничегрәк кабул итәр?.. Хак, җибәрмәскә тырышыр. Шуңа карамастан, ул барыбер Галлиягә китәр. Кайткач ул монда күргәннәрен барысын да түкми-чәчми туганыена сөйләр. Туганые Феодосий тәхетне биләргә әзер булырга тиеш. Арей юнәлешендәге готларны, изге Мартинга йөз тоткан франкларны хакыйки дингә күчерү өчен туган иленә кайтырга тиеш ул. Бәлки әле ул алар өчен Гайсә пәйгамбәр кебек миссия булыр. +* * * +Көннәрдән бер көнне табында утырганда Гөлсәрия Римнан китү турында сүз кузгатты. +- Миңа китәргә вакыт җитте, сенатор Авит. +Галим Авит җавап бирмәде, ул бу хәбәрне көткән иде, ләкин болай ук тиз булыр дип уйламаган иде, шуңа күрә Гөлсәриянең сүзләрен ишетмәгәнгә сабышты. Гөлсәрия исә әйткән сүзен яңадан кабатламады, чөнки күрде-сизде, сенатор Авит аны ишетте. Ул инде сенатор Авитка бу сүзхәбәрне ирештерергә атна буена кыҗрап йөргән иде һәм, ниһаять, бүген әйтте, һәм иңеннән авыр йөк төшкән бер халәттә калды. Дөресен генә әйткәндә, үзенең дә тора салып чыгып китәсе килми иде. Ул ана гадәтләнде, ул аны үз итте, ул аңа җан тынычлыгы бирде һәм христиан диненә дә яңачарак карарга өйрәтте. Гөлсәрия галим Авит белән булган арада бер нәрсәгә төшенде - бар ялтыраган нәрсә дә алтын түгел икән. Шул исәптән дөнья халыклары арасында булган христиан дине дә. Ни кылмак кирәк, сизгер һәм аны ярты сүзеннән аңларга өйрәнеп киткән сенатор Авит, Гөлсәриянең тәүге хәбәренә ашап-эчеп урынга сузылып яткач, ике кулын баш астына куйган килеш җавап бирде. +- Барысы да синең иркендә, гүзәлем. Әмма китә калсаң, мин вәгъдәмдә торырмын. Туганыең Византия тәхетенә утыртырмын. Ә хәзер кил, иртә кичтән хәерлерәк диләр, иртән барысын да яңабаштан сөйләшербез... +Әнә шулай ул Римны ташлап, бер Римны гына түгел, яшеребрәк әйткәндә, хәтта беренче ихласи мәхәббәтен дә калдырып, туган ягына кайтты. Сенатор Авит сүзендә торды. Император Аркадий үлүгә, туганые Феодосийны Византия тәхетенә күтәрделәр. Бәлки моны ул да эшләмәгәндер, әмма Гөлсәрия күңелендә сенатор Авит эше булып хәтерендә калды. Инде туганые Феодосий да вафат булды. Гөлсәрия үзе тәхеттә утыра диярлек. Ул белә иде, ул хәзер хаким дә, хөкемдар да. Тик әллә нигә Хрисафәй белән ире Маркианнын сарай галиме Приск белән аның хатыны Иринаны еретиклыкта гаепләргә маташулары гына ошамый иде аңа. Хак, ул башта собор уздырырга ризалык бирде, хәзер исә ни сәбәпледер бу хәлгә үкенеп утыра. +Приск акыллы галим, аның китапларын һәм сәяхәтнамәләрен халык кызыксынып укый. Авит белән яшәп алганнан соң Гөлсәриянең галимнәргә гомумән хөрмәте зур иде. +Кәефе юк иде Гөлсәриянең, әмма чөнки Маркиан белән Хрисафәйнең узынып китүләре бар иде. Сарайда аны хөрмәтләп каршы алдылар, император Маркиан янәшәсенә утырттылар. Соборда византиялеләрдән башка Галлиядән килгән епископлар да бар иде. Руханилар түр якка тезелеп утырганнар, кемнедер, ни өчендер гаепләргә җыелганнар, әйтерсең лә козгыннар. Ләкин аларга Гөлсәрия тарихчы галим Приск Панийскийны "ашарга" бирмәс. Ул аны һәм аның хатынын яклап чыгар. Гөлсәрия көнчыгыш теологы Несторийга игътибар итте. Епископ-теолог тыныч кебек иде, әмма биредә ни булачагын бераз чамалый-шәйли булса кирәк, чөнки биредәге Византия халкы ары таба иконагамы, сынгамы табынырга, дигән христианнар өчен глобаль бәхәскә әверелгән мәсьәләне дә хәл итәчәк иде. Епископтеолог үзе Мәрьям-Ана һәм Гайсә пәйгамбәр сынына да табынмый, иконаны да кабул итми, диделәр. Христианнар арасында аны яклаучылар да бар. Соборга җыелган халыкларның көнчыгыш тарафдарлары. Римлылардан берәү дә юк. Димәк, Рим Византиядән, Византия Римнан читләшә бара. Бу ике тарафның тора-бара дошманлашып китүләре дә бар иде. Гөлсәрия моны белә, аңлый, ләкин бу хакта нәкъ менә аның сүз кузгатасы килми иде. Галим Авит хаклы булган, ул аңа: "Килер бер чор, римлылар сайлаганны византиялеләр, византиялеләр сайлаганны римлылар сайламас - символларына хәтле аерылырлар", - дигән иде. Хаклы булган галим Авит шуның өчен, римлылар юнәлешенә Аспар белән Маркиан гына түгел, Гөлсәрия дә каршы иде. Аерылыштылар инде алар Рим белән, кискән икмәк кире ябышмый. Тик шуны да яхшы белә иде Гөлсәрия, Көнчыгыш һәм Көнбатыш империяләре арасында чыккан бәхәс аркасында христиан дине мәсьәләсендә төрле юнәлешләр башланды. Бер уйлаганда, моңа чик куярга кирәк иде. Тик кем кыеп әйтә алыр бу хакта?! +Гөлсәрия бер хакыйкатьне белә иде: христиан динен таркатырга тырышучы еретикларга чик куярга кирәк һәм кичекмәстән, бүген, иртәгә соң булып куюы бар. Моның өчен алар арасында галим Приск та, аның хатыны Ирина да булырга тиеш түгелләр, һәр христиан аңларга тиеш: хак тәгалә дингә йөз тоту зур бәхет! Ул бәхетне чукынган һәр кеше күңеле белән тоярга тиеш. Тик бит Гөлсәриянең үзенә изге елга суында коену әлләни зур бәхет бирмәде, зәйтүн маена сөртенү дә шатлык китермәде, киресенчә, оялу, кимсенү тойды, чөнки аңа йөзләрчә күз карап тора иде. Хак, син инде хәзер сафландың, пакьләндең дигәч бераз җиңел булып киткән иде, тик бу да озакка бармады. Ярый әле галим Авит очрап, бераз күңелен күтәрде һәм яшәүгә җегәр өстәде. +Гәрчә чукынуның төп сәбәбен аңлап бетермәсә дә, Гөлсәрия моңа үзе ышанып җитмәсә дә, башкаларны чукынуның ихласлыгына инандырырга тырышты. Гадел һәм киң күңелле бул, ә калганын Ходага бир, бәхетне ул сиңа үзе китерер, дигәннәр борынгылар. Әмма адәм баласына кем йөзендә бәхет килүе хакында әйтмәгәннәр. +Туганые Феодосий Византия тәхетенә утыргач, Гөлсәрия галим Авиттан хат алды. Хатта мондый сүзләр бар иде: "Тормыш сине үтерер, чөнки адәм баласы өчен котылгысыз чарадыр. Нигә минем кырымда калмадың? Мин синең белән бәхетле идем. Мин сине элегрәк чакыра алмадым, ә хәзер соңдыр инде. Минем сине тәүгечә кочасым, сөясем килә. Мин синең белән бик тә бәхетле идем, гүзәлем... Кил. Көтәм. Авит". +Гөлсәрия берничә тапкыр омтылса да аңа хат яза алмады. Аның каравы атна саен чиркәүгә барып, аның исәнлегенә шәм куйды һәм гыйбадәт кылды. Тик барыбер Авит хаклы булып чыкты, аңа барыбер ир кирәк булды. Тик ул ир галимсенатор Авит йөзендә аңа килмәде, тупас Маркиан ягымлы һәм илаһи көчле Авитны алыштыра алмады. Маркианга кияүгә чыгып Гөлсәрия тынычлык тапмады, ул аңардан бик тиз бизде. Ятакта дуңгыз кебек мышнавы да, якынлык кылганда сытуы, изүе дә һәм шуннан бары тик үзенә ләззәт табуы Гөлсәриянең тәмам җанын актарды, Маркианны янына яткырмас итте. Төшендә ул еш кына Авитны күрде, аны сагынды, аны юксынды. +Ул арада җыелыш башланды. Патриар Хрисафәй нечкә тавышы белән җыелышның башлануын игълан итте. Аннары епископ Хрисафәй җыенга килгән һәммәсенең дә бармагын энә очы белән тишеп, бер бокалга кан җыеп чыкты, аңа вино өстәде, ахыр шул эчемлекне һәммәсенә дә авыз иттереп йөрде. Хәрам атакай фикере буенча, бу чара соборга җыелган руханиларны берләштерергә, үзләре дә ачыклап җиткермәгән канкардәшлеккә китерергә тиеш иде һәм җисми тәннәрен генә түгел, җаннарың да туганлык хисләре белән тутырырга тиеш иде. Хыял белән ачы тормыш чынбарлыгы арасында тулганган кешеләр өчен бу хәл үзенә күрә христианнар берлеген тагын да ныгытырга тиеш иде. +- Җәмгыятьне генә түгел, безнең кайберләребезне дә гөнаһ басты. Арыныйк, сафланыйк иңнәребезне баскан гөнаһлардан. Моны бездән Ходабыз таләп итә. Исегезгә төшеримме, Гайсә пәйгамбәр куәтен вә аның ихтыяр көчен. Хәтерегездәме, укыган булсагыз, онытмадыгызмы, бичара Захарий Ходадан хатыны Елизаветта углан бала тапсын дип үтенә. Бу хакта ул өй түренә тезләнеп, елый-елый сорый. Шунда кисәк Җәбраил фәрештә пәйда була һәм Ходадан ихлас күңелдән үтенгән Захарийга әйтә: "Бар, өеңә кайт, хатының балага узды инде, ди. Мин моны Хода кушуы буенча кылдым", - ди. Алты ай үтүгә, Хода Җәбраил фәрештәне Назаретка җибәрә, ә анда Дауыт нәселеннән булган Йосыфка кияүгә чыккан Мария яши икән. Фәрештә Җәбраил кинәттән Мария каршында пәйда була һәм тегеңә әйтә: "Курыкма миннән, сине Хода үзе сайлады, ди. Син тиздән углан бала табарсың һәм аңа Гайсә дип исем кушарсың, ди. Ул бөек булыр һәм аны халык Хода улы дип кабул итәр", - ди. Шунда Мария фәрештәгә әйтә: "Мин ничек балага узыйм соң, мин бит әле кияүгә дә чыкмаган", - ди. Фәрештә Җәбраил аңа әйтә: "Синең күңелеңә изге рух төшәр, ди. Һәм син тапкан углыңны Хода углы дип атарсың. Синең туганың Елизавета да Хода теләге белән балага узды, аның йөгенә дә алты ай булды инде", - ди. Бу сүзләрне фәрештә авызыннан ишетүгә, Мария туганые Елизаветага юнәлә. Мариянең Елизавета өй бусагасын атлап керүе була, теге аңа: "Син изге җан икәнсең ич, Мария!" - ди. Соңрак беленә, Мария Йосыфка кияүгә чыкканчы ук инде Хода тарафыннан изге йөккә уздырылган була... +Гөлсәрия патриарх Хрисафәйнең арлы-бирле Йөри-йөри сөйләвен күзәтте-күзәтте дә янә сенатор Авитны күз алдына китерде. Юк, андый кеше ярым самими руханилар арасына сыймас иде, чөнки галим Авит юк-бар йола-риваятьләрдән ерак йөрде, ул җир кешесе иде - акыллы, зирәк һәм чын мәгънәсендә тарихчы галим иде. Галим Авит үзе хәрам атакай Хрисафәйне наданлыкта гаепләр иде. Аның янәшәсендә мышный-мышный Маркиан утыра. Шушы хәрам атакай Хрисафәй котыртуы буенча Маркиан гуннар ханы Атиллага ясак салудан баш тартты. Иң гаҗәбе, бу хакта Маркианга Гөлсәрия бер сүз дә әйтмәде, ә эшкә кереште. Ул Атилла ханга илчеләрен җибәрде һәм Атилла ханнан салым түләүне кичектереп торуын үтенде. Ул - императрица Гөлсәрия. Нәкъ менә шул хәлдән соң Атилла хан яуны Галлиягә юнәлтә. Бу хакта ни ахмак Хрисафәй, ни бук тәпәне Маркиан белми дә калдылар. Хәер, белгән хәлдә ни кыла алган булырлар иде бу ике бушбугаз. Ходага шөкер кыла, сарай шымчылары аның кулында. Әйе, барысы да аның кулында, тик Гөлсәриягә барыбер нидер җитми - галим Авит бугай, чөнки соңгы мәлләрдә бигрәкләр еш искә төшерә башлады үзен. Галим Приск Римда булып кайтты. Барысы турында да язып, кемгә дә түгел, Гөлсәриягә бирде. Язманы Маркианга күрсәтеп тә тормаган һәм бик дөрес эшләгән, ул барыбер берни дә аңламас иде, дуңгыз ат түгел, печән ашамый, ашаса да кадерсез итә. Язманы укыгач, Гөлсәрия шуны аңлады - Рим һаман түбән тәгәри, ә Византия чәчәк ата башлады. +Патриарх Хрисафәй император Маркиан каршына туктады һәм төтәп торган лампасын селкә-селкә: +- Мин римлылар сәясәтеннән баш тартам. Рим инде менә ничә ел дөнья башкаласы түгел. Ходабыз күз угын Византиягә юнәлтте, якты нурларын безнең иконаларга сибә. Аллаһу сурәтендә ясалган сыннарга табынучыларга каһәр! Византиягә дан, дан! Император Маркианга дан! Императрица Гөлсәриягә дан! Патрикий Аспарга дан! Ходабыз безнең үтенечне ишетте, ил-җирләребезне, кала-салаларыбызны грекларга кайтарды! Мәҗүсиләр дөнья халыклары белән идарә итә алмый башладылар. Мәҗүсиләргә каһәр, каһәр. Каһәр! +- Торып тор әле, торып тор, Хрисафәй атакай, - дип урыныннан купты император Маркиан. - Әгәр дә мәгәр син, епископ Хрисафәй, сарай галиме Приск Панийскийны еретиклыкта гаеплисен икән, иң әүвәл аның гаепләрен расла, кылган гамәлләре турында сөйлә. Сарай галиме Приск Панийскийга минем бер шартым бар, Хрисафәй атакай, башта ул Атилла хан кызыннан баш тартырга тиеш. Һәм бөтен көнчыгыш руханилары алдында. Бу минем шартым, Хрисафәй атакай. +- Юк! - дип кычкырып күтәрелде Приск. - Юк, булмас ул. Мин беркайчан да сөйгән хатыным Иринадан баш тартмаячакмын, беркайчан да! Хатыным Иринаны мин берәүгә дә рәнҗетергә бирмәм!.. +Бу ни инде тагын, дигәндәй император Маркиан императрица Гөлсәриягә карап алды, ул хатынының яклавын көтә иде. +- Утыр урыныңа! - диде аңа кырыс кына Гөлсәрия. - Утыр урыныңа, Маркиан. Мин бүген Приск йөзендә чын ират күрдем. Утыр! +Император Маркиан иңен сикертеп алды һәм як-ягына карый-карый урынына утырды. Гөлсәрия исә зәһәр карашын ни кылырга белми аптырап калган, ыслап торган лампасын да селкүдән туктаган Хрисафәйгә юнәлтте. Һәм тәмам югалып калган атакайны бармак ишарәсе белән генә үз кырына чакырып алды. +- Атакай, - диде ул теш арасыннан ыслап. - Атакай, булышма сарай галиме Приск белән. +- Императрица, кичерә күрегез, Приск бу соборда еретик буларак җәзаланырга тиеш, ә аның хатынын патриций Аспар үз кырына алачак. +- Мин сиңа нәрсә әйттем, атакай! - диде Гөлсәрия һәм Маркианга таба борылды: - Тый әле шул алашаңны, Маркиан! +- Императрица, аның Прискның хатынын... +- Нишләргә исәбе? +- Ул аны патриций Асларга вәгъдә иткән, - диде Маркиан. +- Кабат әйтәм, Маркиан, калдыр Прискны да, аның хатыны Иринаны да. Мин аларны үзем хөкем итәчәкмен. Ишеттеңме, Маркиан, үзем?! +- Димәк, императрица, синең бу ике кешене атакай Хрисафәйгә хөкем итәргә бирмәскә исәбең? +- Дөрес аңладың, Маркиан. Мин аларны үзем хөкем итәчәкмен, әйтәм бит, үзем! +- Хуш, хуш, Пульхария, хуш, - диде Маркиан һәм борылды да тәмам каушап калган Хрисафәйгә: - Ишеттеңме, атакай? Бу ике кешегә хөкем булмаячак. Мин аларны сак астында өйләренә озатырга кушачакмын. +- Тик бит, кадерле император галиҗәнаплары, мин собордан башта рөхсәт сорарга тиеш булачакмын. +- Сора, үтен, ялвар, ал һәм аларны җибәр. Башың икеме әллә синең, Хрисафәй! - дип ыслады император Маркиан. +Хрисафәй атакай император Маркианны аңлады, шундук лампасын селки-селки руханилар тезелеп утырган утыргычлар буйлап китте. +- Клирикалларым, - диде ул лампасын селти-селти. - Сарай галиме Прискны һәм аның гүзәл хатынын император үзе хөкем итәчәк. Мин аларны собордан җибәрергә мәҗбүрмен. +Шуны гына көткән кебек, Приск Панийский урыныннан купты, императрицага бил бөкте, бер җайдан императорга һәм күршесендә утырган хатынын култыклады да ишеккә таба юнәлде... Гөлсәрия аларны күз карашы белән ишеккә кадәр озата калды. Ул бераз кинәнде, чөнки үз дигәненә иреште - Приск Панийскийны һәм аның хатыны Иринаны бинахакка гаепләргә бирмәде. Бу аның өчен үз-үзен җиңү иде. Күңеленә галим Авит салган хаклык, дөреслек җиңде. +XXIII +Приск моның шулай бетәсен бераз сизгән-тойган иде инде. Император Маркиан Атилла ханга үчле. Хак, Атилла хан да ясак түләүдән баш тарткан императорны яратып бетермидер. Ике илбашы арасында җитди каршылык туып килә. Каталун кырыннан талкыныбрак кайтсалар да, гуннар Римга яу кузгалганнар дигән хәбәрне ирештерделәр аңа. Димәк, Атилла хан Маркианны бөтенләй исәпкә алмый, үз көченә ышана. Тик шушы очракта Приск нишләргә тиеш? Атилланың кияве Маркиан кул астындагы кеше?.. Ни генә булмасын, моннан соң Маркиан аңа көн күрсәтмәс. Димәк, каладыр бер чара - Гунстанга китү. Тик соңга калмадыңмы, Приск? Йортыңны тәмам сак астына алдылар, һәр адымын күзәтеп торалар. Үзе өчен курыкмады Приск, Чулпаны өчен курыкты. Хатыны Чулпанны кулга алып, надан Маркианның Атилла ханга ниндидер шарт куюы бар иде. Кичә үк аларны озата килделәр. Ике сакчы арттан, икесе алдан. Сарайга барырга аңа ярамас, Чулпан турында әйтеп тә торасы юк. Димәк, каладыр бер юл - качу. Ләкин ничек качып китмәк кирәк? Хак, әтисе, мәрхүм, йорттан чыгып китү өчен җир астыннан юл ясаткан иде. Кызыксыну йөзеннән Приск ул юлдан берничә тапкыр бакча яклап калага чыгып караган иде. Атларны шушы юлга чыгарып куйганда... +- Нишлибез, Приск җаным? - дип сорады уйга калган иреннән Таңчулпан. +- Гунстанга китәбез. Бүген үк. Төнлә белән, - диде Приск. +Таңчулпан ир-канатының әйткән сүзләренә ышанмыйчарак күзләренә карады. +- Ничек чыгып китмәк телисең син моннан, Приск җаным? +- Анысын инде миңа калдыр, Чулпаным, мина калдыр. Абзарда безне атлар көтә. Ул-бу булса дип мин ат караучыга кичәгенәк үк кисәтеп куйган идем. Атларны ашатып, иярләп куй дип. +- Димәк, син соборның ничек бетәсен белеп тордың? +- Алар башкача эшли дә алмаслар иде, юкса руханиларга ышанычларын югалткан булырлар иде. +Таңчулпан кайтыр җайдан атына әйләнеп карады, иренә елыша төште һәм әкрен генә әйтте: +- Мөмкин хәлме бу. Приск җаным? +- Мөмкин итсәк, мөмкин булыр, инде курка калсак... +Таңчулпан иренен яңагыннан үбеп алды. Моңа сакчылар да игътибар иттеләр, алдагылары әйләнеп-әйләнеп карадылар, арттагылары аларга якыная төштеләр. Сакчылар готлар иде, римлылар кебек кыска юбка кигәннәр, озын сөңгеләр тотканнар. Феодосий готларны сараеннан куган иде, димәк, Маркиан аларны яңадан алган. Приск белә иде, император Маркиан готларга да, туннарга да ышанмыйча сараен исаврәйләр белән тулыландыруын. Димәк, сарайда готларда калган, аларны озатырга Маркиан нигәдер готларны җибәргән. Готлар нигездә генерал Аслар кул астында күпләп хезмәт итәләр. Димәк, аларны сакларга сакчыларны генерал Аспар җибәргән!.. Моңа ышануы кыен, ләкин ышанмыйча да мөмкин түгел иде. Таңчулпан исә нәкъ шул генерал Аспар сакчыларыннан курка. "Телисеңме, теләмисеңме, Приск, каладыр сиңа бер юл - империядән качу", - дип уйлады сарай галиме Приск. +Таңчулпан исә ир-канаты авызыннан күңеленә сары май булып яткан сүзләрне ишетсә дә, күз алдына да китерә алмады - ничекләр сакчылар күзәткәндә өйдән чыгып китүләрен. Шуның өчен ир-канатының йөзенә кат-кат карап алды, гасабиланды, борчылды. Хатынның чарасыз калып, ни кылырга белми баруын сизеп алган Приск аңа: +- Борчылма, Чулпаным, барысы да әйбәт булыр, - диде. Ниһаять, алар өйләренә кайтып җиттеләр. Ике сакчы урам ягында калды, икесе ишегалдына керделәр. Әмма хуҗалар болдырга җитүгә, тукталып калдылар. Приск берни булмаган кебек, хатынын култыклап, баскычлардан менеп китте, ишекне ачты, каршы алган хезмәтче хатынга дәшмәскә кушып, өйгә керде. +- Матрона, - диде ул аңа Таңчулпан керүгә ишекне ябып. - Без караңгы төшү белән аръяк капкадан чыгып китәрбез. Вакытлыча. Өй-кураларны карауны сиңа калдырам, күзколак һәм хуҗа бул. Без кайтырбыз. Бу ни инде тагын, зинһар шыңшымагыз, без вакытлыча гына китәбез. Әйтәм бит кайтачакбыз... +Нәкъ менә шунда Таңчулпан ир-канатына ышана башлады. Прискның Чулпаны белән Гунстанга качарга нияте. Бик хуш. Таңчулпан шат, хәтта бик шат. Тик ничек чыгып китәрләр алар? Урам яклап ике сакчы тора, ишегалдында ике сакчы. +- Әйдә, Чулпан, башта ашап алыйк, - диде Приск. +Аш ягына керү белән, түр яктагы ишеккә күз төшереп алды һәм Прискның кулыннан тотып, сораулы күзләре белән аңа карады. +- Чынмы, Приск җаным, без чынлап та качабызмы?.. +- Шаулама, башта берни булмаган кебек бассейнда су коенып чыгабыз, аннары ашап алырбыз, аннары йокларга яткандай итәрбез. Кояш баер, караңгы төшәр, төнге әтәч кычкырыр, шуннан соң гына арткы яктагы ишектән чыгып, ат абзарына юнәлербез. Иң мөһиме, һични булмаган кебек кылану. Мине беркем дә, беркем дә туктата алмаячак, Чулпаным, беркем дә. Мин Гайсә пәйгамбәргә табынган һәм шул дин аша ил белән идарә итәргә җыенган надан вә томана Пульхария һәм Маркиан кебек кешеләргә ышанмыйм, бигрәк тә хәрам атакай Хрисафәйгә. Алар теге вакытта ук атаң Атилла ханны агулап үтерергә җыенганнар иде. Иманым камил, алар бүген дә Атилла ханга бер-бер әшәкелек эшләргә җыенып яталар. Хак булса, Гунстанда атаң улы Диңгизидны Визигаст король кызына өйләндереп ята икән. Бу хакта миңа бер шымчы әйтте. Бәлки әле туйларына барып та җитәрбез... +- Приск, Приск җаным!.. +- Чү-чү, сабыр ит. Әлегә барысы да без дигәнчә бара. Әйдә, су коенып чыгабыз. +Ни әйтә ала иде ул аңа. Һични. Тик күпертен иреннәре белән битеннән генә үбеп алды. Ул аңа ышана башлады. +Бассейнда су җылымса, рәхәт, чыгасы килми, моның янына янәшәсендә хәләле йөзә. Качып китүләрен күз алдына китерде дә, Таңчулпанның судан чыкканда ук йөрәге калтырана башлады. Шикләнми, атта ул кош кебек оча, аларны берәү дә куып җитә алмас, тик менә ничекләр сиздерми генә чыгып китәрләр икән?.. Чыгып китә алсалар, юлда аларны туктата алмаслар, Приск кулында император тәңкәсе. +Кояш баюга, өйдә генә түгел, тышта да эңгер иңә башлады, әмма Таңчулпанга тынычлану килмәде. Ул үзен читлеккә эләккән кош хәлендә күрә, ләкин өметен дә җуймый иде. Бит аның белән батыр йөрәкле ире булачак. Аның куркуы, гасабилануы Прискка да күчте бугай, ашапэчкәч ул Таңчулпаны янына килде, кочагына алды. +- Курыкма, Чулпаным, хезмәтчеләрем барысын да җиренә җиткереп башкарырлар. Мин аларның икесенә үзебезнең киемнәрне кияргә куштым һәм ишегалдына керә-чыга йөрсеннәр. Ә яшерен капканы әтием мәрхүм ясаткан иде. Җир астыннан үтә ул юл. Безне берәү дә күрмәс. Курыкма. Хезмәтчеләр барысын да мин кушканча эшләрләр. +- Безне куа чыкмаслармы соң, Приск җаным? +- Чыкмаслар. Сарай руханилары соборда. Гөлсәрия белән Маркиан да алар янында. Бүген алар төне буена бәхәсләшәчәкләр. +- Ә Аспар? +- Аспар безне сарайда император янында дип уйлый, +- Сине Ходай, мине Тәңрем саклар, Приск җаным. +- Сакласыннар диген. +- Әйе, сакласыннар. +Караңгы төшүгә, җыена башладылар. Түр бакча аша сак кына артъякка чыктылар. Хезмәтчеләр атларны иярләп куйганнар иде инде. Атларга җитүгә, Приск баш кагып кына Таңчулпанга атка атланырга кушты һәм үзе дә атланды, һәм алар, җир асты юлы белән, күрше урамга барып чыктылар. Урамга чыгуга. Приск хезмәтчеләрен кире җибәрде. Таңчулпанга калмаска кушып, үзенә генә таныш булган урамнар аша кирмән капкага юнәлде. Сәере шул булды, кулында император тамгасы булгангамы, аны хәтта туктатып та тормадылар, капкаларны ачтылар. Таңчулпан исә ат тезгенен кысып тоткан килеш, калтыранган йөрәген тыяр хәлдән газиз калып, ир-канатына иярде. +XXIV +Соңгы айларда Атилла хан тәмам тынычлыгын югалтты. Иллак угланның Рим тарафында үлеп калуы, Диңгизид угылының Илбикә белән кавышырга теләмәве, император Маркианның ясак түләүдән читләшүе, ул гынамы, Атилла ханга янавы - ханның бик нык кәефен бозган иде. Император Маркианны ул болай гына калдырмас, вәгъдәсезлек илбашларына хас сыйфат булырга тиеш түгел, аңласын иде, ниһаять, Гөлсәриягә өйләнеп ил башына менгән Маркиан. Тик Тәңре үз адәмнәренә акылны капчыклап өләшмәгән кебек, ахмаклыкны да һәр кешенең үзенә калдырган икән шул. Уйлан вә уйлан да, җәмгыятьтә үз юлың тап, үз сукмагыңа төш. Үз юлың, көчең вә сәләтең җитәрлек сукмагың тапмагансың икән, башкаларга үпкәләмә, башкаларны гаепләмә, үзеңне гаеплә, үзеңә үпкәлә. Яраткан улы Диңгизид тагын - нинди гүзәл заттан йөз чөермәкче. Имеш, аның үз кавеменнән яраткан кызы бар. Бу хакта ишетүгә, Атилла хан угылны акылга утыртырга иткән иде дә, уйлана торгач, кул селтәде - мәхәббәтне көч белән җиңеп булмый. Бу хакыйкатьне дә яхшы белә иде ул. Шул ук вакытта Визигаст корольнең гүзәл кызына да өйләнү зарур дип тапты Атилла. Диңгизид угланның Визигаст король кызына өйләнүе йөрәктәнйөрәккә тартылган халыклар арасындагы дустанәлек җебе ул. Менә шуны аңласын иде углан. Әнә шуның туып килгән Гунстан ил-дәүләтенә никадәр хасыяти зарур нәрсә икәнен, дөресрәге, сәясәт икәнен аңларга теләми углан. Имеш, башка берәүне ярата. Ни соң ул ярату? Хак, Атилла хан моны гына белә, белми түгел. Яшь чакта ук Күркәмгә ничекләр гашыйк булган иде. Куенына кереп йоклама - дөнья бетәр сыман иде. Аннары Виницага күзе төште. Ә инде Элиана аны тәмам чарасыз иткәләде. Аның кырында бер төн йокламаса, барысы да асты-өскә килер кебек иде. Шушындый көннәрдә Хилхәл атакай аның халәтен аңлап: "Бүген хан берьялгызы йоклаган" - дип, мыек астыннан гына елмаеп куяр иде. Һәм ул хак булыр иде. Ни генә булмасын, Диңгизид углан Илбикәгә өйләнергә тиеш. Моны аның атасы Атилла хан тели. Аннары кыз да каршы түгел. Хәер, карышыр-карышыр да, углан да килешер. Атасы тели ич моны! Ниһаять, сәясәт!.. +Атилла урыныннан кузгалды, углан янына барырга булды. Хак, хан башы белән углан кырына бару килешеп бетмәс, әлегә кадәр хан кылган нәрсә түгел бу. Мондый адымны ул әлегә кадәр ясамады, кем генә булмасын, аның янына үзләре килделәр, угланнар турында әйтеп тә торасы юк. +Атилла хан җансакчысын дәште, туры кара айгырын иярләргә һәм болдыр янына китерергә кушты. Шуннан соң гына бераз көттереп, болдырга чыкты. Аны болдыр янында унлап җансакчысы көтә, ханның ни боерасын белмиләр, әмма аның күз карашыннан ук әмерен үтәргә әзер торалар. Тантаналы мәлләрдә генә атлана торган кара туры айгыр болдыр каршында, ишектә торучы сакчы атның мәрҗәннәр тезгән йөгән башыннан тотып тора. Айгыр ярсына, гасабиланып иясен көтә, уң тоягы белән җирне тырный һәм тыенкы гына кешнәп куя. Ат ашкына, кыяфәтенә үк чыккан, ә менә иясе бер дә ашыкмый кебек, чыкты да болдырда туктап калды. +Углан янына бара. Килешерме? Хан ич ул! Углан каршына баш иеп барган кебек килеп чыкмасмы?! +Юк, кире уйлау ярамас. Углан янына барсаң-бармасаң да, атына атлан да бер җилләнеп кайт. Элек шулай итә торган идең бит. Ә кайтыр юлда Диңгизид торган өйгә туктарсың. Углан болдырга йөгереп чыгар, өйгә дәшәр, анда Күркәмне күрер, киңәшкәндәй итәр. Тик карт хатың аны күрүгә сөенерме?.. Ул да угланны сөйгән кызына өйләндерәсе килә дигән хәбәр иреште Атиллага. Ләкин уйланасы уйланган иде инде, Атилла хан йөгерә-атлый баскычлардан төште дә, яшьләргә хас җитезлек белән атка атланды, тезгенне тотты. +- Йә! - диде ул атына һәм басу капкасына таба чапты. Башта ул Илбикәне күрер, булачак киленне, дип уйлады Атилла колак янында сызгырган җилдән арынырга теләгән кебек, артына әйләнеп карады. Ике җансакчысы кала төшеп, аның артыннан киләләр иде. Атлары аныкы кебек үк каралар, җилле киләләр. Кара айгыр басу капкасын үтте, басу юлына чыкты. Атилла тезгенне җибәрә төште. Әйдә, бер элдереп калсын... +Шуны гына көтеп барган кебек, кара айгыр сузылып чаба башлады. Бу сулышта ат ерак китә алмый, кире борылмаса да, Атилла атны тыя төште һәм ат юртуга күчкәч, уратыбрак борыла башлады. +Атилла хан улларының өчесенә дә аерым өй салдырткан иде. Иллак белән Ирнак шул өйләрдә тора башладылар, ә менә Диңгизид углан анасы йортында кунды. Бу хәл Атилла ханга ошамаса да, беркайчан да угланга бу хакта бер сүз дә әйтмәде. Ата буларак Атилла угланнарын башка чыгарган кебек килеп чыккан иде. Ике туганы моны кабул иттеләр, аталарыннан бүләк дип аңладылар, ә Диңгизид үзенә дип салдырган өйнең капкасын да ачып карамаган, дигән хәбәр ирешкәч, ата кеше аңардан: "Нигә син атаң салдырган өйгә күчмисең?" - дип сораган иде. Угланның җавабы кыска булды: "Өйләнгәч тә күчәчәкмен, атам", - диде. +"Менә хәзер чыгарсың инде", - дип уйлады Атилла хан басу капкасын үтеп, туп-туры Дингизид углан өенә таба юнәлде. Ләкин кинәт кенә исенә төште - углан анасында тора ич! +Атилла атын Күркәм хатын йортына таба борды. Мәһабәт өй салдырган иде ул Күркәм хатынга. Ике катлы шәмдәлләрдәй нараттан. Аскы катта зур зал, икенче катта йокы бүлмәләре, өйгә кушып диярлек аш-су хәстәрли торган йорт. Шунда ук хезмәтче хатын-кызлар торагы. +Өй-каралтыга җитәр-җитмәс үк, кайдан күрептер. Күркәм хатын болдырга йөгереп чыкты, аның артыннан ук килен буласы Илбикә. "Бу ни бу! Диңгизид углан кая?" - дип уйлады Атилла хан һәм, килә-килүгә, атыннан төште, йөгән тезгенен җансакчысына ташлап, җилле генә адымнар белән болдырга менде һәм Күркәм хатынга баш иде, аннары булачак килененә. +- Укулар ничек бара, анакай? - дип сорады Атилла хан булачак килененә күз ташлап, елмаеп куйды. Илбикә дә чак кына тез чүккәндәй итте. +- Бала ушлы, тиз аңлаштык, атасы. Тик Диңгизид углан гына Илбикә бирегә килү белән син салган өйгә күчеп китте. +- Бихуш, яшәсен әлегә шунда, өйләнгәч кәләшен дә үз кырына алыр, - диде Атилла хан. - Димәк, сезнең хәлләр ару. +- Син аның белән сөйләш әле, атасы. Ул Илбикәгә минем сөйгән кызым бар, диде. +- Яшь кешенең сөйгән кызы булмаса шаккатыр идем, Күркәм хатын. Яшьлектә сөйгән яшьлектә кала, диләр. Дөнья көтү өчен кәләшне ата-ана теләге буенча алалар иде кебек, Күркәм хатын, бездә. Әллә мин ялгышаммы, анасы?.. +- Сөйкемсез сөякләр белән яшәве дә бик авыр бит, атасы. +- Илбикәме сөйкемсез сөяк, йә Тәңрем, җир йотар үзен бу сүзне әйтергә кыйса. Греклар алиһәсе бит булачак килен, анасы, греклар алиһәсе! +- Карале, карале, атасы. Син угланны куркытма инде, бик кысма да. Җаны теләгән җылан ите ашаган, ди. +- Камчы татымый үсте ул углан, син якладың аны, Күркәм хатын, син узындырдың... - Атилла хан Илбикәгә ым кагып кына өйгә кереп торырга кушты, булачак килен артыннан ишек ябылуга, Атилла хан камчысын селти-селти: - Баланы акылга утыртырга беркайчан да соң түгел, Күркәм хатын, беркайчан да. +- Кычкырма әле алай, атасы, кешедән яхшы түгел. Диңгизид углан Илбикәдән баш тартам димәде ич әле. +- Дисә нишләр идең, Күркәм хатын? Нишләр идең үз балан атасы сүзен тыңламый башласа?! +- Аның сөйгән кызы бар. Бәлки вәгъдәләшкән үк булгандыр. +- Вәгъдәләшсен. Бер елдан икенче хатынга алыр. Ә угланның беренче хатыны Илбикә булыр! Мин әйттем, Күркәм хатын!.. +Шулай диде дә Атилла хан куй маенда кайнаткан камчысын чажлатып алды һәм атына таба китте. +- Бала янына бара күрмә тагын! +- Ә ул минем белән киңәштеме, миңа сөйгән кызым бар дип әйттеме?! +- Атасы дим, хан башың белән кеше көлдереп йөрмә. Ир кадере - җирдә, җир кадере илдә, аталары. Йөрмә бала янына! +- Ата кешегә баш бирмәгән бала белән мин башкача сөйләшә белмим! +- Тукта, тукта, куй, куй дим, атасы. Нинди сүз инде ул тагын, җиткән егетне! +- Мин аңа дөньяда бер булган гүзәл кыз таптым, дөньяда бер булган. +Атына килеп җитүгә, Күркәм хатын ир-канатының җиңенә килеп ябышты. +- Кеше көлдермә дим, атасы. +- Кем кызына өйләнмәкче соң? +- Меңбаш Барс кызы Сандугачка. +- Актай төмәнбашы Барс кызын яратамени?! +- Үзе. Бала чактан ук сөешеп йөргәннәр. Быел кызлар туенда куарга вәгъдә иткән икән. +- Җитте! Мин кем ана, атамы?! +Күркәм хатын тагын нидер әйтергә иткән иде, әмма өлгерә алмый калды, Атилла хан сикереп атына атланды, кала читендәге үзе салдырган Диңгизид углан өенә таба чапты. Җансакчылары хан артыннан кузгалдылар. Урам тузан белән тулды, үтүче-сүтүчеләр коймаларга сыендылар. Өй каршына килеп туктауга, аның каршына Дингизид углан йөгереп чыкты. +- Ни булды, атам?! +- Башта өйгә дәш! - диде Атилла хан коры гына һәм алдан өйгә кереп китте. +- Ни булды, атам, яу килмидер бит?.. +- Мин килдем сиңа яу белән, углан, мин, атаң! Анаңда тора идең түгелме? Тора идем, дисен? Ә нигә Илбикә килүгә монда качтың? Кызлар ашар дип курыктыңмы әллә? Гунмы син, Атилла хан улымы?! +Ачулы иде Атилла, үзе дә белми ни өчен, шул ук вакытта бераз шәйли дә. Иң оста мәргән улы аның сүзеннән чыкты. Үз балалары тыңламагач, халкы ничек тыңласын ханны?! +Атилла хан почмакта сәке күрде, барып утырды, кымыз сорап алды, агач касәне бармак очларына утыртып, күтәреп эчеп куйды, һәм шуннан кинәт кенә сабырланып китте. +- Бер үзең бер өйдә торасыңмы? Бичура түгелсеңдер бит?.. Хезмәтчеләрең кая дим?.. +- Мин аларны кайтарып җибәрдем, атам. +- Аулак өй ясарга исәбең идеме әллә? +- Юк, уйлыйсы уйларым бар иде, атам. +- Уйлыйсы уйларың... - Атилла кырын күзе белән генә угланга күз төшереп алды. Үзенә ошаган иде егет. Суеп каплагандай үзе иде. Гәүдә-сыны да, йөз-кыяфәте дә, хәтта үз-үзен тотышы да. Күзләренә кадәр аныкы. Атилла хан угланда үзенең яшьлеген күргәндәй булды, һәм аңа кинәт оят булып китте. Ә бит үзе өйләнгәндә берәүдән дә сорамады - угорларга баргач өйләнде дә кайтты. Аның өйләнүенә атасы Мәңгүк хан да бер сүз дә әйтмәде, һәрхәлдә, нигә минем белән киңәшмичә өйләндең дип тиргәмәде. Гуннарда өйләнешү, сөешү, гомумән, ирекле иде, кияүгә чыгу да хәтта. Угланның да үзе теләгән кызга өйләнергә хакы бар. Бар, бар, тик бит бу дөньяда сәясәт тә бар, бер кавем белән икенче кавемне кардәшләштерү, ары таба бер булып яшәү. +- Тыңла әле, углан. Күз камашырдай иртәгә син өйләнәсең. Визигаст король кызы Илбикәгә. Кыз сылу, зифа, яшь. Ул хәзер синең анаңда тора. Күргәнсеңдер, кыз чибәр, хәтта артыгы белән чибәр. +- Атам! +- Тик тор, углан, тик тор! Мин әйттем! Егет бул, атаң сүзен җиргә салып таптама. Зарланасын килсә, анаңа барып зарлан, миңа түгел, мин әйтәсен әйттем! Инде Сандугач дигән кызны бик яраткан булсаң, бер елдан икенче хатынга алырсың. Әнә атаң тора бит әле ике хатын белән. Тора. Ярар, мин киттем... +Ашыга төшебрәк ишеккә юнәлде, углан ана иярде, ләкин сүз әйтергә кыймады. Ул арада атасы Атилла хан атына атланды һәм өермә туздырып, китеп тә барды. Диңгизид углан бертынга гына болдырда басып торды һәм икенче мәлдә инде киртәгә бәйләгән атына таба йөгерде, сикереп атланды, бер гаепсез атка камчысы белән сыптырды һәм бөтенләй кире якта булган Византия капкасына таба чапты. Аның да атасы кебек дала җилен сулап, җилле генә йөреп кайтасы килде. Бу мәлдә аны бары тик тынычландырса дала гына тынычландырыр кебек иде. Ләкин Византия капкасында ул калага кереп баручы җизнәсе Приск белән Таңчулпан апасын очратты. Атыннан төште, тегеләрне төшерде һәм алар кочаклашып күрештеләр, һәм Диңгизид атына атланды да кире калага чапты - атасына сөенче җиткерергә. +* * * +Икенче көнне Атилла хан оран салучыларга йөк йөкләде - сала-калаларны, җәйләүләрне, авыл-утарларны йөреп, Атилла хан улы Диңгизид гепидлар короле Визигастның гүзәл кызы Илбикәгә өйләнә. Җыелыгыз, килегез, Атилла хан өч көн, өч төн башкалада туй уздырачак. Туй Кызлар тавында башланыр. Ким куйганда йөзләрчә чатыр корылыр, һәр чатыр янында шәрабчылар, кымызчылар, ит кыздыручылар, хезмәтчеләр булыр. +Атилла хан белә иде, аның әмере карусыз үтәлер. Шуның өчен туй буласы көнне Атилла хан яшь хатыны Элиана янында булды. +- Элиана, туйда син һәр җирдә минем янымда булырсың, - диде аңа иртән уянгач та Атилла хан. +- Алпарны да алыйммы? +- Алпарны да алып килерсең. Сиңа сиртмәле арба җибәрермен. Мине кичә кинәндерделәр әле, Элиана, кияү Приск белән Таңчулпан Гунстанга килеп төшкәннәр. Күркәм хатынның кунак йортына туктаганнар. Таңчулпан әйткән, имеш, алар Диңгизидның туена килгәннәр, ягъни кунакка. Мин аларга аерым чатыр корырга куштым. Аулаграк җиргә. Ә безнең чатыр яшь кәләш белән яшь кияү янәшәсендә утырыр, Визигаст кодага да ерак куярга кушмадым. Туй мәртәбәле булыр, халык ял итәр, бер җайдан без дә. Тик менә минем бераз угланга гына ачуым чыкты. Илбикәгә өйләнмим дип әйтми, сөйгән кызым бар дип ачуым китерә. Җитмәсә, Күркәм хатын угланны яклый. Имеш, Барс меңбашның кызы Сандугач белән алар балачактан ук бергә уйнап үскәннәр, имеш, бер-берсен балачактан ук яраталар. +- Илбикә дә чибәр ич, мин аны күрдем, кыз миңа ошады, сылу, күз алмалы түгел үзеннән. +- Сиңа ошаган, углан әнә баш тартмакчы. Ләкин аныңча булмас. Атамы мин! Атасына сырт кабарта, имеш. Сөйгән кызы бар дип мактана. Яшь чакта кем-кемне яратмаган да, кем-кемгә гашыйк булмаган. Гыйшык үтә ул, ә менә кешене тансыклау, аны телән юксынып тору - әнә шунда мәхәббәтнең асылы, Элиана. +- Туй булгач, акчалар да сибелерме? +- Акчаларны Ирнак углан сибәр. Ат башында ул булыр. Визигаст король белән сөйләштек, Кызлар тавында Диңгизид углан Илбикәне куып тормас, гепидларда андый гадәт юк икән. Хуш. Кызны куып тормас. Мин Визигаст король белән килештем. Чөнки Диңгизид угланның кызны куып тотмавы бар, йә кызның тоттырмавы. Ә минем гепидлар короле белән туганлашу ачкычын кулдан ычкындырасым килми. +- Килешеп бетәрме соң, халык ни уйлар? +- Халык судагы балык бит ул, Элиана. Килешер. Римлылар әнә тәре үбеп тә никахлашалар. +- Приск белән Таңчулпанның туйга килүләренә мин бик шат, Атилла. +- Мин аларны күрмәдем әле, әллә туйга кайтканнар, әллә Маркиан куып җибәргән. Ирештерделәр, генерал Аспар Византиядә хезмәт иткән туннарны сарайдан куган икән. Имеш, исаврәйләр белән генә сарайны саклатмакчы. Гарәп гаскәрләре кебек исаврәйләр дә ташлап китәрләр әле үзләрен. +- Нигә алай дисең? +- Чөнки сәясәттә кыйблалары юк, койрыксыз төлке хәлендә хәзер Византия. Әйтте диярсең, анда тиздән бербер хәл булыр. Шигем бар, Таңчулпан туйга кайтмаган, явыз Маркианнан качып кайткан. Рим минем баш улымның башына җитте, монысы кызымны сыйдырмый башлаган кебек тоела миңа. +- Нигә алай дисең, Атилла, бәлки алар чынлап та туйга килгәннәрдер. +- Эчем сизә, алай түгел, туйга килгән кеше олау белән килә, ә алар ике ат өстендә, җайдак атлары да юк хәтта. Римны мин акылга утырттым, бөтен байлыгын алып кайттым, ә вандаллар короле Гейзерих, миңа калса, Римны җир белән тигезләмәсә дә, бетереп талар. Шулайрак тоела миңа. Гейзерих күптән тоҗрый иде Римны алырга. +- Византиягә кагылмый тор, ханиям. Калдыр син аларны. Бер кайгысыз туйны уздырыйк әле, аннары Маркианга түгел, Гөлсәриягә илчеләрең җибәрерсең. +- Илчеләрем җибәрермен?! Шул надан ике күзе ике төсле булган амбалгамы?! Булмас ул. Яу йөриячәкмен мин аңа, яу, Элиана... +- Янама алай, Атилла ханиям, синең кебек ханга килешми алай янау. Һәр халык та мөстәкыйль яшәргә хокуклы, кечкенәме, зурмы ул, Тәңре аларга шул хокукны биргән. +- Ни генә булмасын, мин туйдан соң Византиягә яу кузгалачакмын. +- Ә ул үзе безгә таба кузгалса?.. +- Ике башлымы әллә ул? Мин беләм ич, Маркианны Константинополь халкы яратмый дип бара Вигиләй бабай да. Маркиан башына мин җитмәсәм, византиялеләр аның башына үзләре җитәчәк, ди. Мин бераз чамалыйм, Элиана, Маркиан императрица Гөлсәрия кулындагы курчак кына ул. Беләсеңме, ни кылырга җыенган ул? Белмисең шул, ә миңа җиткереп торалар. Приск кияү белән Таңчулпанны соборда еретиклыкта гаепләргә җыенган. Әнә шуның өчен әйттем мин сиңа, туйга дип килмәгәннәр алар Гунстанга, ә Маркианнан качып киткәннәр. Әйттем ич, туйдан соң мин Маркианны акылга утыртачакмын. Сөйләштек инде, туйдан соң Визигаст король Тулузага яу кузгалачак, ә мин Византиягә юнәлермен... +- Гаскәрбаш Аспар кулында көчле гаскәр, күбесе синнән качкан гуннар... +- Мин Византиягә якыная башлауга ук алар минем якка күчәрләр, Элиана. Гунстанда Маркиан кешеләре булган кебек, минем дә Византиядә кешеләрем бар, һәрдаим хәбәр итеп торалар. +- Кискән ипи кире ябышмый, Атилла ханиям. +Атилла хан дәшмәс булды, бертын уйланып ятты. Ниндидер күләмдә Элиана да хаклы иде. Качкын туннарның барысы да кайтмас. Империя кешеләрне алдый белә. Гуннар атта оста сугышалар, нәкъ шул атта сугышучыларга мохтаҗ Византия. Империя атлы сугышчыларга барлык шартларны да тудырачак. Шул сәбәпле туннарның, Элиана әйтмешли, империядә калулары да бар икән шул. Тик бит Атиллага җиткерделәр инде, өске готлар белән аскы готлар арасында сугыш башланган. Ике туган канга-кан килерләр, алар нәселеннән булган Визигаст король әзер тәхеткә барып утырыр. Шулай да булып куюы бар бит әле. Атилла хан бераз чамалый иде, Визигаст король сәясәтне дөрес алып бара. Гомумән, әлегә барысы да ул уйлаганча юл яра. Тик менә Диңгизид углан гына кәефен бозды. Бәлки әле туйдан соң анысы да җайланыр, ут белән су да елга бер килешәләр, ди бит. +- Шулай бит? - диде Атилла хан, муены янында хатынының кайнар сулышын тоеп, аңа таба тартылды, яшь бикәне кочагына алды. +* * * +Кызлар тавына җыелган халыкның исәбе-хисабы юк иде. Атилла хан чатырыннан Алпар улын җитәкләп чыкты. Иң әүвәл ул Диңгизид улы белән килене өчен корылган чатырга күз ташлап алды. Чатыр алдында яшь кәләш Илбикә тора, аннан бер читтәрәк Диңгизид углан. Алар ни турындадыр аңлашалар, ерактан ук күренеп тора - яшьләр арасында татулык юк, ике арада бәхәс бара. Ләкин әңгәмә бара, димәк, углан бераз тынычланган, атасын аңлаган, дөньяда барган сәясәтнең асылына төшенә башлаган. Балаларны капма-каршы милләт вәкилләренә өйләндерү ике яшьне кавыштыру гына түгел, сәясәт тә ул. Борын-борын заманнарда да ул шулай булган, хәзер дә шулай. Менә шуны аңлау җитми хәзерге яшьләргә, көчләп аңлатырга туры килә. Кызлар куу туе булмады, хәерле булсын, аның каравы кыз ягыннан килгән гепидларның күңелләре булды - Диңгизид углан кәләшен чатырына кулына күтәреп алып кереп китте. Бер уйлаганда вак кына нәрсә кебек, шул хәлгә гепидлар шау-гөр килеп куанышкач, Атиллага да күңеллерәк булып китте. +Атилла хан Алпар улын җитәкләгән килеш чатырына таба борылган гына иде, өлкән хатын Күркәм утырткан чатыр янында уралган Сандугачка күзе төште. Чибәр, сылу иде меңбаш Барс кызы Сандугач. Кошларны көнләштерерлек итеп җырлый иде. Әле дә җырлыйдыр. Тик әле җырлый микән, еламый микән кыз. Атилла хан кызны кызганып куйды. Сәясәт корбаны иде кыз. Атилла хан аңлый иде - кызның монда мыскал да гаебе юк. Ярата Диңгизидны, үлепләр яратадыр бәлки, тик бит бу дөньяда халыклар дуслыгы да бар ич әле. Ә ул дуслык дигән төшенчә Атилла ханга бик тә, бик тә кадерле. Әйе, ата кеше буларак ул зур гөнаһ кылды, бер-берсен үлепләр яратышкан егет белән кызны аерды. Бабалары мондый хәлләргә беркайчан да бармаганнар, яратышкан яшьләрне һәрчак хуплап кавыштырганнар. Барысы да гадел булсын өчен хәтта "Кызкуыш" уеннарын уйлап тапканнар. Бу уен бик борынгыдан килә икән инде. Бу хакта аңа Хилхәл атакай бер тапкыр гына сөйләмәде. Имеш, борын-борын заманнарда кытайлылар белән күрше яшәгән татарлар дигән кавем үзенең меңьеллык дәүләтчелеген бәйрәм иткәндә шушы олуг тантанага күрше Кушан төркиләрен кунакка чакырганнар. Ә төркиләрнең гадәтләре кунакка биш йөз кыз алып килү икән һәм үзләре белән биш йөз татар кызларын алып киткәннәр. Бермәлне бу бәйрәмне татар һәм төркиләр һәр елны уздыра башлаганнар. Һәр елны Кушан төркиләре татарларга биш йөз кыз китергәннәр һәм биш йөз татар кызы алып киткәннәр. Еллар үтә-үтә бу ике кавем шул хәлгә җитеп карендәшләшеп киткәннәр ки, икесе дә бер телдә сөйләшә башлаганнар. Әнә шул кавемнәрнең бер чаткысы булып, гун төркиләре аерылып киткәннәр һәм мөстәкыйль дәүләт булып яши башлаганнар. Әнә шул кавемнең бер чаткысы Атилла хан җитәкчелегендә Ауропа үзәгенә килеп оялады һәм үзенә бер ил-дәүләт төзеде. Ә бит борын-борын заманнардан ук ил-дәүләтләр кызлар алышу аша оешкан. Бик ихтимал, гуннар белән гепидлар кушылып та куәтле халык килеп чыгар. Әйе, гасырлар аша булса да. +Бик ихтимал, болар барысы да Хилхәл атакай сөйләгән әкият кенәдер, ләкин барыбер матур әкият ич. Шул ук вакытта Атилла хан белә иде, тормыш ул ачы хакыйкать, әкият исә аның хыялы гына. Угланны гепид короле кызына өйләндереп бәлки ул хата кыладыр?.. Тик инде кире чигенү юк, югыйсә Каталун кырыннан качкан Аэцәй хәленә калуың бар. Генерал Аэцәйне Атилла хан Римга килеп киткәннән соң император Валентиан хәтта сараена да кертмәгән, диләр. Ахыр килеп, үз кавеменнән булган Сандугач та кызганыч. Сөйгән егетен тартып алалар ич. Меңбаш Барстан да яхшы түгел, соңгы вакытларда күзгә-күз карашканнары да юк. Ә бит Барс меңбаш һәр орышта алда булыр иде - батырларның батыры, каһарманнарның каһарманы, бер суз белән, гун халкының горурлыгы, мактанычы. Бу адымын белән, Атилла хан, син бер аның кызын гына рәнҗетмәдең, баһадирны да рәнҗеттең. Моның өстенә Барс меңбаш Диңгизид угланның атакае, хәрби орышларга өйрәтүче остазы булды. Хата кылдың, хата кылдың бугай, Атилла хан. Әйтик, уктан алганда бәйгеләрдә Диңгизид углан гел беренчеләрдән булды, мәргәнлек бүләген ел саен ул алды. Меңбаш Барс белән аралаша торгач, күрәсен, баһадирның кызы белән дә танышкандыр углан. Яратышып киткәннәрдер... Диңгизид углан чираттагы Кызлар туенда Сандугачны куарга җыенгандыр, шул хакта хыялланып, кыз белән егет, һәр көн булмаса да көн аралаш, яшьләр белән Кызлар тавына кичке уеннарга чыкканнардыр... +Юк, кылган гамәле өчен үкенү түгел иде бу. Атилла хан бу уй сөреше белән үзен-үзе акларга гына теләде, ә эчке бер хисе исә: "Син хаклы, хаклы, хан!" - дип тәкърарлады. Бер сүз белән, башына әнә шуңа охшаш уйлар килсә дә, Атилла бер дә үкенү тоймады, тирәнгәрәк төшеп уйлаганда ул хаклы иде. Әйе, дөрес эшләде ул, бик дөрес хәтта. Визигаст король белән берләшү, кардәшләшү аңа кадерлерәк, заруриятрәк иде. +* * * +Туй кояш чыга башлауга ук гепидлар ягыннан башланды. Сөйләшү буенча яшь кәләшне кияү егеткә гепид егетләре Кызлар тавына килер юлда ук тапшырырга тиешләр иде. Шулай иттеләр дә. Диңгизид углан үз ишләре белән сиртмәле арбага утырып, гепидларга таба кузгалды һәм кисәк алдан корган яшь кәләш чатырына таба җилле генә чаптырып китте. Кинәт кенә төрле чүпрәк-чапракка төренгән гепид егетләре кияү арбасын уратып алдылар. Кияү егет арбадан янәшә барган атына күчмәкче итте, ләкин моны кылырга аңа бирмәделәр, кайсы күлмәк җиңен тартып өзеп алды, кайсы итеген салдырды, кайсы баш киемен йолкып алды. Әмма шунда гепид егетләренә энесе Ирнак углан уч-уч тәңкәләр сибә башлады. Кияү егетен уратып алган гепид егетләре чылтырап коелган акчаларны җыярга ташландылар. Шул мәлдән файдаланып, кияү егет атына сикереп атланды һәм кыз чатырына таба чапты. Моны исләми калган гепид егетләре ай-вай килә-килә аны куа киттеләр. Ләкин соң иде инде, ул арада егет кыз чатырына җитте һәм күп тә үтми өс-башын алыштырып, көяз кияү егете кыяфәтендә яшь кәләшен кулына күтәреп чатырдан чыкты һәм кәләшен ат сыртына салды да далага чыгып чапты. Әмма ерак китмәде, кызны алдына утырткан килеш, алдан корып куелган чатырга юнәлде. Әмма гепид егетләре аңа аркылы төштеләр, иярдән кызны тартып алмакчы иттеләр. Диңгизид аларга көмеш акчалар сипте, яулыклар, хәнҗәрләр ташланды, гепид егетләре ташланган бүләкләргә алданып, кияү егетне янә кулдан ычкындырдылар. Чатырга җитәрәк кияү егете атыннан төште, кәләшен иярдән суырып алды да, кулына күтәреп, чатырына алып кереп китте. +Кияү егете кызны чатырга алып кереп киткәч кенә, барысы да туктап калдылар һәм җырлый-бии башладылар, аларга көйчеләр кушылдылар, китте күңел ачу... +Боларның барысын да чатыры янында күзәтеп торган Атилла хан күрше чатырга урнашкан кодасы Визигастка кул болгады. Ул шат иде, үз дигәненә иреште, күрде ич, король дә булган хәлдән канәгать иде, янындагы кунаклар бииләр, җырлыйлар, күңел ачалар. Ул Атилла ханга кул изи, янына чакыра. Әмма Атилла хан кузгалмый, сабыр итәргә тиеш ул беразга, кияү егет яшь кәләшнең эчке күлмәген чатырдан чыгып болгарга тиеш. Атилла хан сабыр итә белә иде, ул моңа балачактан ук өйрәтелгән. Атилла хан Күркәм хатын чатыры ягына күз ташлады. Күркәм хатын үтә бәйрәмчә киенгән, башында асылташлар белән бизәлгән очлаеп килгән башлык, озын һәм киң җиңле күлмәге яшел-сары төстә, итәкләре итек башларын каплый хәтта. Күр әле, Күркәм хатын янында Айгөл апасы. Ишеттерделәр Атилла ханга, ул да Диңгизидны Сандугачка өйләндерү ягында булган, хәтта бу хакта кеше аша булса да Атиллага да ирештерде. Әмма Атилла кырт кисте: "Диңгизид углан Визигаст корольнең кызы Илбикәгә өйләнә. Мин әйттем!" - диде. +Бүген исә кызның хәленә керергә теләпме, Айгөл апа Сандугач янында басып тора, кызның колагына нидер әйтә, тынычландырырга тели булса кирәк. Тынычландырып торасы юк, кылынасы кылынды инде. Әгәр дә мәгәр Атилла хан хатын-кыз сүзен тыңлаган булса, әле булса Өрәк елгасы буенда тулганыр иде. Ә хәзер Ауропа үзәгенә әнә нинди кала күтәрде. +- Элиана, Элиана дим, чык әле бире, чык әле, - диде Атилла хан бала белән сөйләшеп торган яшь хатынына. - Күр әле боларны, Күркәм хатын белән Айгөл апамны дим. Теге кызны юаталар. +Чатырдан бәйрәмчә киенгән Элиана чыкты. +- Ни булды? +- Диңгизид кулына күтәреп, кәләшен чатырга алып кереп китте, күрми калдың. Сандугач үз-үзенә урын табалмый. +Элиана әле Күркәм хатын, Айгөл бикә, Сандугач басып торган якка, әле яшьләр чатыры тарафына күз төшереп алды да: +- Каты бәгырьле дә соң бу ир-ат. Берәүнең сөйгән егетен тартып алганнар, хан кадәр хан кинәнә. Беләсең килсә, мин дә беләм. Сандугач Диңгизидны үлепләр ярата иде, Диңгизид та кызны киләсе Кызлар туенда куам дип кинәнеп йөри иде... Синнән куркып кына өйләнде углан Илбикәгә. Ят ул аңа, ни теле, ни холкы белән сезнең өчен ят нәселдән. +- Иң мөһиме чибәр, сылу, зифа. +- Матурлык туйда гына кирәк ул, ханиям. Яши башлагач һәр нәрсәгә башка күзлектән карый башлыйсың. +- Тик тор, Элиана, ир-ат булса Сандугачка да өлгерер. +- Беренче хатын беренче хатын инде, сезнең халык беренче хатын балаларына өстенлекне бирә. Аннары Сандугачның үч итеп башка берәүгә тоттыруы да бар. +- Карале, Элиана, Приск белән Таңчулпан нигә күренмиләр? +- Алар далага чыгып киттеләр. Яшьлекләрен искә төшереп. +- Кулай шәй, мактыйм. Ләкин минем аларны да туйда күрәсем килгән иде. +- Аларның үз кайгылары үзләренә бик җиткән, ханиям. Тимә аларга. Үз җайлары белән кайтырлар. +- Кайсы ягың белән тордың син бүген, Элиана? +- Уң ягым белән, уң ягым белән, ханиям. Хәтерендәме, син миңа Алпар угланын Византиягә укырга җибәрәм дип әйткән идең? +- Ышандырдым, һәм җибәрермен дә. Вигиләй атаң алып барыр угланны. Кирәк кадәр акчасын бирербез, барыр, карар, укытыр. +- Сандугач тәмам үз-үзенә урын табалмый, бичаракай бала. +- Куй әле шуны. Эш узган ич инде. +Ул арада кияү егет кәләшенең эчке күлмәген чыгарып болгады. +Кемнәрдер урра кычкырдылар, ауман-тәүмән килә-килә җырлый башладылар. Кияү егет күлмәкне болгады-болгады да, җиргә ташлады һәм Сандугач басып торган чатыр ягына карап, туктап калды. Атилла хан угланга йодрык күрсәтте. +- Тәмам көчләп өйләндердең угланны, - диде Элиана. +- Көчләп түгел, Элиана. Көчлене көчләмиләр, ә мәҗбүр итәләр. Бүген углан егылып үлсә дә Илбикә янында булыр. Үзем саклап торачакмын. Төне буена. Бар нәрсә дә куелгандыр бит анда? +- Куелды, барысы да хәстәрләнде, шәрабы да, җиләкҗимеше дә. +- Шәрабның ниндиен куйдыгыз? +- Иң зәһәрен, атам хәстәрләде. +- Яхшы, - диде Атилла хан һәм Алпар улын җитәкләде дә шау-гөр килгән яшьләргә таба китте. Аларга теләр-теләмәс кенә Элиана иярде. +Күп тә үтми туй буласы урынга яшь кәләш белән яшь кияү килделәр. Китте уен-көлке, җырлау-бию. Яшьләр әле куышып уйнадылар, әле әйлән-бәйлән, әле гун яшьләре, әле гепид яшьләре җырладылар, биеделәр. Атилла хан улы Алпарны җитәкләгән килеш бу хәлгә карап-карап торды да янә чатырына таба кузгалды. Кәефе юк иде ханның. Күрде ич ул, углан да, булачак килене дә баш күтәреп тә аңа карамадылар. Сандугач гомумән яшьләр янына килмәде. Атилла хан саксыз йөрде, ул әле җор телле шаян сүзле төркемнәр яныннан узды, такмак әйтүчеләр каршында басып торды, бәйге уздыручыларны күзәтте. Әмма күңел күзе угында һәрдаим Диңгизид углан, Илбикә, Сандугач булды. +Шул мәлдә мәйдан уртасына шамакай чыгып басты, ул әле гун, әле гепид, әле гот телендә мәзәкләр әйтте, халыкны көлдерде. Бәйрәм итү кояш баеганчы дәвам итте. Барысы да корылган чатырларына таба кузгалдылар. Атасы күз алмый күзәтеп торгангамы, чатырына җитәрәк Диңгизид кәләшен кулына күтәрде һәм эчкәре алып кереп китте. +Боларның барысын да күз алмый күзәтеп торган Атилла хан кылган эшеннән канәгать калып, улы Алпарны җитәкләгән килеш, Элиана хатынын ияртеп, үз чатырына юнәлде. Чатырга керер алдыннан Атилла хан янә Күркәм хатынга корылган чатыр ягына күз ташлап алды. Чатыр каршында берәү дә юк иде. Атилла хан йөреп түгел, ниндидер эчке бер киеренкелектән арыган, алҗыган иде, чатырга керүгә, сузылып йомшак тирегә ятты, күзләрен йомды. +Хан күңеленә борчулы шикне үз кырына килеп яткан Элиана салды. +- Мин куркам, Атилла, Диңгизидның яшь кәләшен ташлап, Сандугач янына китүе бар... +Шуңа охшаш шик-шөбһә менә ничәмә көн аның күңелен бимазалап тора иде инде һәм бу хакта берәүгә дә әйтергә кыймый йөри иде, яшь хатыны арыкны гүя ерып җибәрде. Хан яткан җиреннән сикереп торды, тиз-тиз камчысын, ни өчендер хәнҗәрен барлады, кылычын такты. Хатыны аңа аптырау аша исе китеп карап торды. +- Кылыч нигә тагын? +- Сакчыларым юк, кайтарып җибәргән идем. +- Әллә соң, ханиям?.. Яшьләр чатырына барырга исәбеңме?.. Балигъ улыңа ышанмыйсыңмы? Бу ни инде тагын, хан башың белән. Дивана түгел бит инде ул, яшь кәләшен ташлап, Сандугач янына чыгып китәргә, мин болай гына әйткән идем. Йөрмә кеше көлдереп, ханиям?! +- Тыйма, Элиана. Барам. Чын булып чыга кала икән... +- Мәхәббәт белән акыл түгел, йөрәк идарә итә, ханиям, йөрәк! +- Син мине шиккә калдырдың, Элиана, син! Беләм, Күркәм хатынны яратып бетермисең. Ләкин әйткәнең чын булып чыкса, углан Атилла ханны бөтен дөнья халкы алдында хур итсә?! +- Йөрәккә йөгән салып булмый, ханиям. Китсә, китәр. Тимә син аларга. Калдыр, яшә үз җаең белән. Хан ич син, хан!.. +- Нәкъ менә хан булганга борчылам да мин, Элиана. Киләчәктә ил белән идарә итә торган угланнар ич алар. Сәясәтне мәхәббәттән, мәхәббәтне сәясәттән аера белмәгән угланга кем ил дилбегәсен ышандырып тапшырсын. Зиһене саф, йөрәге таш кеше генә ил белән идарә итә ала. Хак әйтәсең, йөрәккә йөгән салып булмый, атасы димләгән кәләш кочагыннан чыгып китә икән углан, ул минем өчен углан түгел!.. +Түзмәде, йөрәге тәмам кабарудан чарасыз калып, чатырдан чыкты һәм күршедәге чатырга бакты. Күк гөмбәзенә күз төшереп, гүя Тәңресе белән киңәшеп алды һәм зур-зур адымнар белән угланга һәм аның яшь кәләшенә махсус корылган чатырга таба китте. Кай тарафтадыр тырышыптырышып тартар кычкыра, ул да түгел, тартарга ияреп диярлек байгыш ухылдап куя. Килеп җитәр-җитмәс ишетте, чатырда кемдер елый, сыктала хәтта. Ул белми иде әле, әгәр дә мәгәр чынлап та углан кәләшен ташлап, Сандугач янына киткән булса ни кыласын, берни белми иде, ләкин кулындагы майда кайнатылган камчының сабын кысыбрак тотты, хәтта бер кулы белән Тәңре кылычына кагылып алды. Чатырга якыная барган саен шыңшып елау ачыграк ишетелде. "Тукта! - дип тыярга теләде ул үзен. - Бәлки, берни дә булмагандыр. Яшь кәләш углан кочагында ятадыр. Әгәр дә мәгәр шулай булса, ничек барып кермәк кирәк чатырга?!" +Туктады, йөрәк тибешен колак түрендә үк ишетеп, бермәл янә тыңлап торды. Чү, чынлап та кемдер елый түгелме соң? Аннары сөюдән туган шатлык яше вә авазы түгел бу, моны гына Атилла хан белә иде. Шыңшу туктады. Шиге сүрелә төште, борыласы итте, әмма кузгалмады. Ә йөрәк күкрәк челтәрен ертып чыгардай булып тибә, баш шаулый, колакларда тоташ ургылып аккан тау елгасы шавы. +Тәвәккәлләде. Кузгалды. Чатырга җитте, япманы ачты. Узды, һәм үз күзләренә үзе ышанмады. Түр яктагы җофар тиресе җәйгән тахтада яшь кәләш шыңшып, елап утыра, ул инде үксеп беткән, шунда ук кечкенә өстәлдә бер бокал тәгәрәп ята. Икенче мөлдерәмә шәраб тулы бокал өстәлчектә тора. Өстәл тулы ризык-нигъмәт. +Башта борылып чыгып китәсе итте, йомшак җофар тиресе җәелгән такта җәйгән ятакта чәчләрен туздырып елап утырган килене аңа ошамады. Бәхет өчен шулай көрәшәләрме?! Бәхет ул - көрәш, көрәш исә мәхәббәт! Саф мәхәббәт өчен асыл затлар утка ташланганнар! Утка?! +Атилла хан әкрен генә кыз янына килде, бер тезенә төште, булачак киленнең иягеннән тотып, башын күтәрде, күзләренә карады. +- Килен, Диңгизид углан кая? +Яшь кәләш башын чайкады, күзләрен күтәреп карамады, бер сүз әйтми, кисәк янә үксергә тотынды. Атилла хан өстәлдә янып торган шәмдәлләргә игътибар итте, каршы яктагы чатыр чүпрәгенә төшкән шыксыз күләгәләр уйнаша, шыксыз хәрәкәтләр ясыйлар. Атилла хан шәраб тулы бокалга үрелде, бер күтәрүдә эчеп куйды. Идәндә аунап яткан бокалны да алды да икесен янәшә куеп, кувшиннан икесенә дә мөлдерәмә тутырып шәраб салды. +- Тот! - диде ул боерган рәвештә коры гына. - Тот бокалны! +Килен буласы кеше теләр-теләмәс кенә кулына бокалны алды, хәтта угланның атасы белән чәкәшкәндәй итте. Атилла хан икенче бокалны күтәреп эчеп куйды. Аңа эчәргә ярамый иде, табибы аңа һәрчак кисәтеп торды. Ләкин аны бүген иң яраткан угланы чарасыз итте - атасына хыянәт итте, аңа, атасына, мәргән угылы!.. +Ул көмеш кувшиннан тагын-тагын шәраб койды, тагынтагын күтәреп эчеп куйды. Никадәр мәгънәсезлек. Бит аңа эчәргә ярамый, шәраб түгел, хәтта кымыз да, ә ул бокал артыннан бокал. Аз гына эчсә дә авыз-борыныннан кан китә торган иде, ә монда бокал өстенә бокал. Никадәр мәгънәсезлек! +- Син дә эч, балакай, эч-эч! - диде Атилла хан чираттагы бокалны аңа сузып. - Эч, балакай. Кайгырма. Минем өченче улым бар. +Хан шулай диюгә, булачак килене аңа елаудан кызарынып беткән күзләре белән карап алды һәм елмаерга тырышты бугай, әмма ни елмаю, ни елау килеп чыкмады, кыз кинәт башын түбән иде. +- Миңа беркем дә кирәкми, хан... +- Кирәк, кирәк, балакай, ки-и-ир-әк... +Атилла ханның кинәт сулъяк яңагы тартышып куйды һәм ул авызын зур ачып, сулышы җитмәүдән интеккән берәүдәй бермәл торды да, йомшак җофар келәменә тәгәрәп китте. Ул арада чатырга Элиана йөгереп килеп керде. +- Атилла, Атилла, ханиям, бәгырь, ни булды? Ни бирделәр сиңа? +Яшь хатын Атилла ханның битләрен учларына алды, акайган күзләренә карады. +- Элиа-н-а, А-л-п-а-р-н-ы... +Атилла хан уң кулын күтәрмәкче итте, әмма кулы кинәт сынып киткәндәй кире идәнгә төште. +- Табибны, табибны дәшегез! - дип яшь аралаш кычкырды чатырга кереп килгән җансакчыга Элиана. - Табибны китерегез, хан үлә! +Ул аның яңакларына суккалады, идәндә яткан кулын алып яңагына кысты. Шулчак Атилла хан күзең ачты һәм апачык итеп: +- Кичер мине, Элиана, ялгыштым, - диде. Икенче мәлдә инде типсә тимер өзәрдәй 58 нче язына яңа аяк баскан гуннар ханы Атилла тынып калды. +Бу хәл милади белән 453 елның ямьле җәй аенда булды. +Һәм шул сан белән бөтен Европа халкын коллыктан азат иткән Мәңгүк хан улы Атилла ханның үлеме дә Ауропа тарихына кереп калды. +Эпилог +"Атилла" романының икенче китабын тәмамлаганнан соң туган кайбер фикерләр. +Тарихта мәгълүм булганы шул: 452 елда Атилла хан яудан кайта, һәм 453 елда 58 яшендә көтмәгәндә үлеп китә. Шул ук елда Рим императоры Валентиан үзенең генералы Аэцәйне хәнҗәр белән кадап үтерә. Тарихчылар бу хакта: "Император Валентиан генерал Аэцәйне түгел, үзенең уң кулын кисте", - дип язып калдыралар. Атилла хан үлгәннән соң Ауропада чын мәгънәсендә мәхшәр кузгала. Император Валентианны генерал Аэцәйнең яраны Петроний Максим үтерә һәм империя тәхетен били. Бу шул хакта сөйли, генерал Аэцәй дә тәхеткә күз тоткан булган булса кирәк. Хәрбиләр өереннән булган Петроний Максим тәхетне биләп кенә калмый, көчләп Валентианның хатыны Евдокиягә өйләнә. Әмма ризалыгыннан башка үзенә өйләнгән Евдокия дә тик ятмый. Ошбу хатын-императрица яшерен төстә: "Зинһар мине тиран кулыннан коткар", - дип, вандаллар короле Гейзерихка ышанычлы кешесен җибәрә. Ул арада Рим тәхетен тираннарча биләгән Максимны, һаман да бер балык башы, сарай полковнигы Маркиан алыштыра. Сарайдагы ышанычлы яраннары тарафыннан тәхеткә күтәрелгән хәрби беренче көннән үк илдә тәртип урнаштырырга керешә. Ләкин артык тырышлык күрсәтә, күрәсең, аның сәясәте күпләргә ошамый һәм сарай түрәләре аңа көндәш табалар. Атилла хан кул астында сәркатип булып хезмәт иткән Орест җыелма гаскәре белән Римга үтеп керә һәм сарайны кулга төшерә, һәм, ни гаҗәп, үзе тәхеткә утырмый, гун хатыныннан туган үсмер улы Ромулны император итеп игълан итә. Ләкин римлылар арасында кала халкы Августишка дигән үсмер императорга да көндәш булган икән. Көтмәгәндә Римга таба герман кавемнәреннән оешкан гаскәр белән ярым гот, ярым алан булган илтабар Атакыр юнәлә. Римга җитәрәк яу килгән илтабар Атакыр сарайда утырган үсмер императорга илчеләрен җибәрә һәм Августишканың атасы Орестка шарт куя: "Италиянең өчтән бер өлешен миңа бирәсең, риза булмаган хәлдә - сугыш!" +Орест риза булмый, үсмер исеме белән идарә иткән адәм империяне бербөтен итеп сакларга тели. Әнә шулай сугыш башлана. Нигездә тәхет өчен. +Атакыр Римга бәреп керә, Орест җиңелә һәм үтерелә. Яубаш Атакыр үсмер Августишканы гафу итә һәм аңа Неапольдән ерак булмаган патриций Лукуллдан калган виллага урнашырга рөхсәт бирә. +Әнә шулай 476 елда меңнәрчә еллар коллар исәбенә яшәгән һәм баеган вә көн күргән җир шарындагы иң куәтле империя яшәүдән туктый һәм йөзләрчә халыклар кергән империя кечкенә илләргә таркала, сүтелә башлый. +Бу вакытта Атилла хан төзегән Гунстанда нинди хәлләр була соң? Тарихчы галим Л.Н.Гумилев бу хакта болай дип яза: "Атилла бик вакытлы үлә. Гунстан хакимияте күзгә күренеп эри, тарала башлый. Гепидлар короле Ардарих туннарга каршы баш күтәрә. Нидәй елгасы буенда гуннар белән гепидлар канга-кан килеп сугышалар. Бу сугышта гуннарның утыз мең сугышчысы орыш кырында ятып кала. Канлы сугыштан исән чыккан Атилла ханның уллары Диңгизид белән Ирнак гуннар яу йөргәндә готлардан бушап калган көнчыгыш тарафларга юнәләләр. Атиллага ияреп, Ауропага яу йөргән халыкның беришләре Днепр елгасының өске якларында тукталалар, гуннарның төп көчләре исә борынгы заманнардан ук бабалары биләгән Днепрның урта буйларында, Дон елгасы, Азов диңгезе төбәкләренә кайталар, ә беришләре Идел-Кама-Җаек елгалары буйларына кайтып урнашалар, һәм аларның төп телләре төрки тел була". +Димәк, хак була археолог-галим А. Н. Бернштам. Бу кеше озак еллар буена Алтай, Себер, Җаек-Идел буйларында яшәгән халыкларның эзләрен тикшерә, һәм тикшергәннән соң шундый нәтиҗәгә килә: "Гуннар нигездә төрки телдә сөйләшкәннәр". +Татар халкының тарихын, хакыйкый атамасын яклап яшәгән һәм бу хакта бик күп хезмәтләр язган олуг галим Л. Н. Гумилев Кытай, Иран, Рим, Византия тарихчы-галимнәренең чыганакларына таянып һәм үзе дә бу өлкәне тикшерә-өйрәнә безнең борынгы бабаларыбыз хакында мондый юллар язып калдыра: "...алар сарагурлар (сары угорлар) - болгарларның борынгы бабалары. Кама болгарлары исә иң борынга төрки халыклар - авар-гуннардан оешкан халык. Кыпчаклар исә Кытайның төньягында яшәгән борынгы динлиннарның дәвамнары". +Ахыр чиктә 476 елда Рим империясе тәмам таралганнан соң - Көнчыгыш империясе - Византиянең тарихы ничегрәк дәвам итә соң? +Әйтергә кирәк, Византия Рим империясе җимерелгәннән соң тагын мен елга якын гомер итә әле, гәрчә ошбу империя колбиләүчелекне максат итеп күз угына куймаса да, "колон"нар белән эш итә, ягъни алпавытлар системасына күчә. Русия империясе нигездә алпавытлар системасын Византия империясеннән ала, бер дин идеологиясен генә түгел. +Көнчыгыш Рим - Византия империясенең гомере ни белән һәм кайчан тәмамлана соң? +457-474 елларда Византия тәхетендә утырган император Лев I үзен яклап тәхеткә менгергән генерал Аслардан читләшә. Ул башта үз кырындагы Аспарга буйсынган варварлардан торган гаскәриләрне исаврәй римлылары белән алыштыра. Римлылар һәм греклардан тупланган гаскәрләрне үз кырына җыйгач, император Лев I 461 елда өске готларга салым салудан баш тарта. Өске готларның Триария нәселеннән чыккан гаскәрбашы Теодорих король Византиягә яу кузгалырга җыена. Император Лев I хәйләгә керешә, ул король Теодорих II не готлар патшасы итеп игълан итә. Бу хәл вә гамәл Амаллар нәселеннән чыккан һәм Атилла ханның аркадашы булган аскы готлар короле Теодомирның ачуын китерә. Әнә шулай Византия императоры борынгы римлыларның "Бүлгәлә һәм хакимлек ит", дигән мәкален тормышка ашыруга ирешә. Аскы готлар белән өске готлар күзгә-күз килеп бер-берсен кырышалар. Ошбу каты орышта аскы готлар короле Теодомир үтерелә. Җиңүче буларак өске готлар короле Теодорих II үзе җиңгән корольнең кызына өйләнә һәм гот кавемнәрен берләштерүгә ирешә. Бу буладыр 474 елда. +Тугандаш халыкларның шушындый ызгышларыннан файдаланып, Византия императоры Лев I империяне ныгытырга керешә. Иң әүвәл ул кайнеше Василевскка кораблар биреп, 100.000 диңгез сугышчыларыннан торган гаскәрне Африкага җибәрә. Әмма вандалар короле үз көчендә була әле, византиялеләрнең флотын туздыра, флотны җитәкләгән Василевск бериш корабта көч-хәл белән качып котыла. Интриган император буларак, Лев I бу җиңелүнең бөтен гаебен генерал Аспардан күрә һәм генерал Аспарны һәм аның гаиләсен вә яраннарын гаепли, хөкем иттерә һәм җәзаларга боера. +Генерал Аспарны җәзалау көнчыгыш империясендә ялланып хезмәт иткән готларга ошамый һәм алар баш күтәрәләр. Император Лев I курка кала һәм гот сугышчыларына хезмәт хакларын арттырырга вәгъдә итә, әмма вәгъдәсен үти алмый - империя казнасы буш була инде. Шул мәлдә Лев I барысыннан да бик җиңел котыла - көтмәгәндә үлеп китә. Империяне берләштерергә керешкән император үлгәннән соң варварларны бер-берсенә өстереп тору сәясәтен үз өстенә алган сәясәтче Зинон тәхетне биләүгә ирешә. Ошбу император да, ни сәбәпледер, фарсылар белән барган сугышны туктату урынына аны дәвам итә. Болай да бөлгенлеккә төшкән халык ризасызлык белдерә. Халыкны яклап, Лев I нең тол калган хатыны Верина энесе белән бергә сарайда император Зинонга каршы заговор оештыра. Үзенә каршы оештырылган заговор турында ишеткән Зинон Исавриягә кача. Әмма ул анда тик ятмый, өске готларны аскы готларга котырту сәясәтенә керешә. Ахыр өске готлар короле Теодорих II не Италиягә яу кузгатуга ирешә. Бу хәбәр империягә килеп ирешә. Шуны истә тотып, 491 елда Византия тәхетенә шактый сәләтле һәм нигездә түбәннән күтәрелгән, вафат булган Зинонның тол калган хатыны Ариандкага өйләнгән Анастасий утыра. Тәхеткә утыру белән үк ул исаврәйләргә яу кузгала һәм аларны буйсындыруга ирешә. Бу вакытта фарсылар да тик ятмый. Фарсылар Феодосиполь кирмән-каласын кулга төшерәләр, күп тә үтми Амида кирмәнен яулыйлар һәм Эдессага кадәр килеп җитәләр. Әмма ни сәбәпледер шунда тукталып калалар. Ул арада империягә болгар һәм венед-славян халыклары яу йөри башлыйлар. Шуңа карамастан, император Анастасий Кара диңгездән Мәрмәр диңгезенә кадәр дивар-стеналар коякоя кирмән-калалар күтәртә. Имериянең гомерен шактый елларга озайтуга ирешә. Ләкин төркиләр 1553 елда Византия империясенә дә "нокта" куялар. diff --git "a/bylatypov/\320\247\321\203\320\272\320\274\320\260\321\200 \320\261\320\265\320\273\323\231\320\275 \320\242\321\203\320\272\320\274\320\260\321\200_tat.txt" "b/bylatypov/\320\247\321\203\320\272\320\274\320\260\321\200 \320\261\320\265\320\273\323\231\320\275 \320\242\321\203\320\272\320\274\320\260\321\200_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..4e16f88eb66e217c327b64224c58e2e2b71f9717 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\320\247\321\203\320\272\320\274\320\260\321\200 \320\261\320\265\320\273\323\231\320\275 \320\242\321\203\320\272\320\274\320\260\321\200_tat.txt" @@ -0,0 +1,12 @@ + +Бер әбинең ике әтәче булган. Бу әтәчләрнең берсе ак, берсе кара икән. Ул аларның икесен дә бер-тигез ярата икән. Әтәчләр күп вакытларын сугышып уткәрәләр, сугы-шырга тотынсалар, канга батып бетәләр икән. +Ак әтәчне әби Чукмар дип кушкан, ка-расын Тукмар дип атаган. Чукмар чукыр-га бик оста, ə Тукмар бик оста тукый икән. +Әби ашатырга тотынса, "Җимне миңа әзрәк бирдең", "Ник минем өлешемә кер-дең?"- дип кычкырыша башлыйлар икән әтәчләр. Әйтешепәйтешеп кенә калмый-лар икән, шунда ук сугыша да башлыйлар икән. Чукмары канга батырганчы чу-кырга, Тукмары күгәрткәнче тукмарга тотына икән. +Бер дә бер көнне бу әтәчләр шулай бик каты кычкырышканнар һәм канга бат-канчы сугышканнар. Әбинең моны күреп бик ачуы килгән. "Боларны ни эшләтим икән?"- дигән. Тегеләрне бик каты орыш-кан, сугышмаска кушкан. Тегеләр әби ал-дында бераз тынычланып торганнар, әби аларның күзләреннән югалгач, тагын су-гышырга тотынганнар. +Әби килеп житсә, Чукмар исемле ак әтәч йөгереп килеп: +- Әби, әби, кара әле, Тукмарың тук-мый-тукмый башымны күгәртеп бетерде,- дип әләкли икән. Тукмар исемле кара әтәч тә энесеннән калышмый: +- Башымны кара әле, әби, Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде,ди икән. +Әби аларның әләкләүләреннән дә туйган. Ул бер сүз дә әйтмәгән, Тукмарны култы-гына кыстырган да каядыр күтәреп киткән. "Суярга алып китә, ахры, мине",- дип ку-рыккан Тукмар. Ләкин әби аны күршеләргә генә кертеп торган. Ул әтәч шунда өч кич кунган. +Ялгыз калгач, Чукмарга бик күңелсез булган, аның күңеле тулган. Юньләп ашый да, эчә дә алмаган. Әбигә ул: "Тукмарны алып кайтсана, инде бер дә сугышмас идек",- ди икән. "Ярый,- дигән әби,- алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итэм",- дип куркытып куйган һәм күршедәге Тукмарны алып кайткан. +Тукмар да Чукмарны бик сагынган булган, ал ар, күптәннән бирле күрешмәгән туганнар төсле, кочаклашып исәнләшкәннәр һәм киләчәктә бер дә сугышмаска сүз бирешкәннәр. +Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән, тик аларга кушылган исемнәр генә аларның электәге шуклыкларын күрсәтеп, исләренә төшереп тора икән. \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\320\250\320\260\320\271\321\202\320\260\320\275 \320\261\320\260\321\200 \321\203\320\273, \320\261\320\260\321\200!.._tat.txt" "b/bylatypov/\320\250\320\260\320\271\321\202\320\260\320\275 \320\261\320\260\321\200 \321\203\320\273, \320\261\320\260\321\200!.._tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..f35b9a62578e5d046d733f24ec09a5cddfd09f7c --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\320\250\320\260\320\271\321\202\320\260\320\275 \320\261\320\260\321\200 \321\203\320\273, \320\261\320\260\321\200!.._tat.txt" @@ -0,0 +1,114 @@ +Вахит Юныс +"ШАЙТАН БАР УЛ, БАР!.." + +Таллы авылының кичке тынлыгын бозып, өянкедәге ояларында төнгә кунаклаган каргаларны йокыларыннан уятып, инеш буенда җыр яңгырый. Бер ир "Нурия" җырының сүзләрен "Галиябану" көенә салып сызлана: +Учак тутырып утлар яктым, +Төтеннәре күгелҗем. +Син сагынсаң да түзәрсең, +Галиябануым, сылуым-иркәм, +Мин сагынсам... Фәридун... +Таллыдагы дүрт йөз йортның һәркайсында — картлардан алып, бала-чагага кадәр — бу җырның иясен яхшы беләләр. Язгы һәм җәйге кичләрдә ике атна саен яңгыраган җыр ишетелгәндә бер генә кеше дә: "Кем җырлый икән?" — дип сорамый. Фәридун, билгеле, тагын кем булсын! Әнә бит, кем башкарганын белми калмасыннар дигән кебек үзе үк шәрран-яра ачып сала: "Мин сагынам... Фәридун", — ди. +Ык буйларындагы татар авылларында иген игүне, ашлык үстерүне, мал карауны яхшы беләләр. Шуңа күрә тыныч елларда өстәлдә икмәк тә, сөт тә, май да, ит тә була. Ә инде яшелчә-җимешкә килгәндә, бигайбә, алар һәркөн ашала торган ашамлыклар санына керми. Кышларын бәрәңге, суган, чөгендер һәм кишергә кытлык юк югын, киптергән балан, җиләк, гөлҗимеш һәм как та була күп кешенең өендә. Тик тозлаган кыяр, тозлаган кәбестә һәм помидор кебек нәрсәләр кырыгынчыилленче елларда бик сирәк кешедә генә була иде. +Таллыдагы шундый сирәк кешеләр арасында иң сирәге — Фәридун абзый иде. Аның келәтендә һәм чоланында ел буена тозлаган кыяр һәм кәбестә өзелми. Ә кыяры аның карлыган яфраклары, сарымсак, укроп, төймәгән борыч һәм тагын Ходайның әллә нинди тәмле исле вә әчкелтемтөчкелтем тәм бирә торган үләннәре, орлыклары белән бергә кушылып тозланган була. Шуңа күрә Фәридун абзыйның шөһрәте күршедәге татар, урыс, ар, чуаш, хәтта мукшы авылларына да таралган. Аның абруе бигрәк тә бала көткән яшь хатыннар арасында зур. +...Яшелчә бакчасы янына салынган лапас астындагы озын агач эскәмиядә Фәридун абзый көрәк саплап утыра Уң аягында кирза итек, ә агачтан ясаган сул аягы "максимка" пулеметы кебек туп-туры инеш артына төбәлгән. Фәридун абзый инвалид. Аның сул аягы кайда өзелеп калуы турында төрле имеш-мимешләр йөри. Беренче дөнья сугышының соңгы елында снаряд ярчыгы аның аяк сөяген чәлпәрәмә китергән икән, төзәтерлек әмәл калмаган, доктор аны кисеп ташлаудан башка чара тапмаган, имеш. +Икенче версия буенча, Фәридун абзый Донбасс шахтасында эшләгәндә "шайтан суын" бик ярата торган булган. Бер ял көнне нык кына салганнан соң, тимер юл рельсында йоклап киткән дә, поезд аның аягын кишер кебек кертләтеп өзеп киткән дип тә сөйлиләр. Фәридун абзый үзе бу турыда сөйләргә яратмый, әгәр берәрсе сораса, борын астыннан гына берәр җыр көйли башлый... +Тик яхшы гына "төшергәннән" соң кайчакта аның теле дә ачылып китә. Үзе сөйләвенә караганда, бер аягының агач булуының уңай яклары да аз түгел: язын-көзен, җәен-кышын аяк киеме алыштырасы юк. Бары тик агач аякның төбенә кадак белән яңа күн яисә резинка кисәге генә кагып куясың. +Ә инде исән уң аякка кирәк аяк киеменә килсәк, монда да — зур экономия. Аягына Фәридун абзый иң элек уң ботинкасын киеп йөри башлый. Кияргә уңайлы булсын өчен, аяк киемен ул ике размерга зуррак ала. +— Ыштырны дөрес урасаң, уң аякка сул ботинка кигәнеңне сизмисең дә ул, — ди үзе. +Шуңа күрә уң аягына кигән сул ботинка башының, табигать кануннарына буйсынмыйча, уңга таба карап торуы Фәридун абзый өчен гадәти хәл. +... Капка шыгырдап ачыла. Моннан ун ай элек туйлар ясап кияүгә чыккан Галимә, йорт ишеге янындагы баскычка атлагач кына лапастагы Фәридун абзыйны күреп, өйгә кереп тормыйча, туптуры лапаска юнәлә. +— Исән-сау гынамы, Фәридун абзый? +— Яшибез, кызым, яшибез! Син Нурулла килене Галимә буласың бит, әгәр ялгышмасам? +— Әйе, Фәридун абзый. +— Яңа йортка ияләшеп буламы соң? Үзегезгә йорт салып, бүленеп чыгарга ният юкмы? +— Әй, Фәридун абзый. Бүген үк чыгар идек тә, йорт салу авыр эш бит! +— Нигә Нурулла үз малаена йорт салырга бүрәнә алып куймаган? Кешене заемга яздырырга көчләп, кеше каны эчеп йөргәнче, бүрәнә әзерләгән булса, хет үзенә бер файдасы булыр иде... Ни йомыш соң, кызым? +— Әй, әйтергә дә оят инде, Фәридун абзый... Бераз тозлаган кыяр белән тозлаган кәбестә бирмәссеңме икән дип килгәнием... +Галимә алъяпкычы астыннан газетка төргән озынча нәрсә чыгарып агач эскәмия астына куя. Фәридун абзый аны күрмәмешкә салына, тик йөзе яктырып киткәнен яшерә алмый, канәгатьләнеп тамагын кырып куя. +— Нигә бирмәскә ди, бирәбез аны! Синдәй киленнәргә бирер өчен ясалган бит ул. Нурулла килсә, бирмәс идем, җенем сөйми аны, ә сиңа бирәм! Син әйбәт ата-ана баласы, үзең дә әйбәт балалар табып үстер! Берәр савытың бармы соң? +— Менә бер коштабак алып килгәнием. +Фәридун абзый сүзсез генә эскәмия астындагы газетка төргән әйберне кесәсенә салып куя һәм Галимәне ияртеп келәтенә керә. Агач тәпәнне ачып, коштабакка тозлаган кәбестә сала. Икенче тәпәнне ачып, кәбестә өстенә ун-унбиш тозлаган кыяр өсти. Аннан тышка чыгып келәтен бикли. Келәт артында котырып үскән әрекмәннең зур яфрагын өзеп алып коштабак өстен яба да Галимә кулына тоттыра. +— Мә, кызым! Әгәр бик җаның теләсә, оялып торма, тагын кил, минем анда җитәрлек, бирермен. +Кайвакытта Фәридун абзый янына мәгълүматлары бик сай булган күрше авыл кешеләре килеп кыяр-кәбестә өчен акча тәкъдим итәләр. Мондый чакта аны күзәтү үзе бер тамаша: Фәридун абзый Аксак Тимер яисә Багдадтагы атаклы хәлиф Һарун әл-Рәшид төсле мәгърур кыяфәткә керә. +— Син мине кем дип беләсең?! +Акча тәкъдим иткән кеше ни әйтергә дә белми. +— Син мине кемгә саныйсың? — дип кычкыра аңа Фәридун абзый, карашы белән көйдереп. — Син мине сату итүче сәүдәгәр дип белдеңмени? +— Юк, юк, Фәридун абзый... Ничектер, бушлай сорап булмый бит инде... +— Белмәсәң, әнә күршеләрдән, авылдашлардан сора! Тик башка кулыңа акча тотып килмә монда! Безнең авылдагы соңгы сәүдәгәр Галимҗанны егерме тугызынчы елда Себергә сөргәннәр. Бүтән акча тотып килмә, ишетсен колагың! +Килгән кеше аптыравыннан, нишләргә белмичә чыгып китә. Авыл урамында очраган яисә капка төбендә махорка тартып утырган күршеләр Фәридун абзый сүзләрен дөреслиләр. Бу аның шаяруы түгел, ә аның кануны, диләр. +— Акча алмый инде ул, алмый, — диләр. +— Ә нәрсә ала соң ул? +Ә менә монысы инде башка нәрсә: килгән кешегә Фәридун абзыйның авылдашлары рәхәтләнеп сөйләп бирәләр. +— Син хет Никулай патша чыгарган алтын акча тотып кил, ул сине барыбер сүгеп, кире борып чыгарачак, — диләр алар. — Син аңа кибет аша кил, кесәңә акбашлы шешә тыгып кил. Әгәр дә инде кибет ябылган булса, яисә кибеттә, бәхетсезлеккә каршы, андый нәрсә булмаса, башка төрле чаралар да бар. Зур шешә белән көмешкә алып килергә ярый. Тик чуаш көмешкәсе булмасын, арныкы булсын. Фәридун арныкын ярата. +— Ә аны да табып булмаса? +— Каклаган каз боты, берәр казылык та ярый. Берәр стакан төймәгән кара борыч та ярый... +Шул ук көнне эш эшләнгән була: килгән кеше дә канәгать, Фәридун абзый да мыек астыннан елмаеп ниндидер җыр көйли. +Ике атнага бер мәртәбә Фәридун абзый үзе өчен бәйрәм ясый. Көн җылы һәм аяз булса, бәйрәм өчен аның инеш буендагы зур өянке астында ящик такталарыннан ясалган өстәле бар. Өстәл янында аякларын җиргә кагып куйган эскәмия. +Бәйрәмгә Фәридун абзый Кремльдә хөкүмәт банкетына хәзерләнгән кебек хәзерләнә. "Банкет өстәлен" хәзерләргә Фәридун абзыйның хатыны да катнаша. Ләкин Верховное Командование Фәридун абзый кулында. Хатын бәрәңге пешерә, каклаган каздан яисә иттән аш әзерли, икмәк кисеп чыгара, кашык, пычак, савыт-саба китерә. Ә инде тозлаган кыяр-кәбестәгә килсәк, бу — хатын эше түгел. Аннан соң Фәридун абзый үзе сайлап яшел суган, укроп, петрушка, сарымсак кисә, җитешкән яңа яшелчәләрне үзе эзләп табып китерә, табынны да үзе хәстәрли. Табын әзерләп йөргәндә Фәридун абзыйның агач аягы ниндидер марш такты чыгарып шакылдый, ә йөзендә зур тарихи эш эшләгән кебек җитди һәм эшчән кыяфәт. +Бәйрәмнең иң тантаналы минуты — Фәридун абзыйның шешә ачкан чагы. Ул шешәне башкалада мәшһүр кешегә һәйкәл ачканда катнашучы премьерминистр кебек зур горурлык белән ача +Хатыны бернәрсә эчмәсә дә, ул һәрвакыт Фәридун абзый янында утыра. Дипломатик протоколны саклап, тегесе иң элек эчемлекне хатынының стаканына сала да, аның белән чәкешеп, "фестивальне" ачып җибәрә. — Яшибез әле! — ди ул һәр "бәйрәм" саен. +Бу инде парад башланыр алдыннан хөкүмәт башлыгының әйткән соңгы җөмләсе кебек тантаналы яңгырый: "Бөек совет халкы яшәсен!" +Протоколны саклап, хатыны да стаканга иреннәрен тидереп куйгач, агач коштабакларга аш сала. Зур күзле чандыр хатынның балалары юк, аны Фәридун абзый башкорт ягындагы ерак авылдан табып алып кайткан, диләр. Аның авылда тугантумачалары да, аралаша торган якын кешеләре дә юк. Фәридун абзый — аның бердәнбер терәге. Ул хатынын какмый-сукмый, каты сүз әйтми, тик исеме белән эндәшкәне дә юк. Шуңа күрә аның исемен белүче аз. "Фәридун хатыны" дип кенә йөртәләр. +Хатын үзен бәхетсез дип санамый. Ике атна саен ясалган "бәйрәмгә" ияләнү өчен зур түземлек кирәк кирәген. Түземлек өчен орден бирсәләр, бу хатынның өе тулы орден булыр иде, ә әлегә орденмедальләрне күп балалы хатыннарга гына бирәләр шул... +Фәридун абзый аена ике генә тапкыр эчә. Бер көнне эчә башлый, икенче көнне баш төзәтеп куя, ә өченче көнне бер грамм да капмый, чөнки ул — "эчкече түгел". Аңа эчү кыйммәт түгел, бәйрәм кыйммәт. "Кәҗәсе кыйммәт түгел, мәзәге кыйммәт", — ди ул үзе. +Кешеләр белән утырып эчәргә дә яратмый ул. Фәридун абзыйның кырыс холкын белеп, бригадир да, хәтта колхоз председателе дә аның "бәйрәм иткән" җиренә керергә җөрьәт итмиләр. +Аның банкетына рөхсәт белән кертелгән бердәнбер кунак — умартачы Әхмәтҗан абзый. Беренчедән, Әхмәтҗан абзый үзе дә җырларга һәм Фәридунның "иҗатын" тыңларга ярата Икенчедән, ул телләреңне йотарлык һәм зиһеннәреңне югалтырлык койган бал ясарга оста. Әгәр инде бәйрәм ясыйсы көнне Фәридун абзыйның чоланында күзгә ташланырлык бернинди куанычлы нәрсә күренмәсә, ул, сумка тотып, күршесе Әхмәтҗанга "инструмент" сорарга керә. Нинди "инструмент" кирәген күршесе яхшы белә, әлбәттә, һәм үзе дә бераздан "инструмент үткенләргә" килеп керә. +Тамак чылаткач, ике күршенең иң яратып сөйләшкән темасы — мал табу. +— Нәрсәгә ул безгә мал? Безгә рәхәт яшәү кыйммәт, — дип башлый берсе. +— Акча безне тапмый, без акчаны табабыз, — ди икенчесе. +— Байлык — бер айлык, ирлек — гомерлек! +— Ата малы белән бала көн күрми. +Табылмаган дөнья малы өчен каңгырыйдыр егет башлары,— +дип көйләп җибәрә Әхмәтҗан абзый "Уел" көен. Бу инде — бәйрәмнең концерт бүлеге башлану билгесе. +... Дөнья малы — дуңгыз каны, Үлсәң ятларга кала, — дип концертны дәвам итә Фәридун абзый. +— Дөнья — куласа, әйләнә дә бер баса! +— Тукта, тукта, күрше Бакир малае Варис "Кеше бәхете тәгәрмәч кебек әйләнеп тора", — дигән сүзләрен укыгание Тукайның. Әхмәтҗан, чакыр әле шул малайны, китабын алып килеп укысын, ә? +— Юк, Фәридун, мин анда кайтсам, хатын мине эләктерә дә бүлше мине монда җибәрми. Хатыныңны җибәреп чакырт. Тик минем монда икәнне хатынга әйтә күрмәсен! +Фәридун абзый хатынын чакырып ала. +— Бар әле, берәр йомыш табып, Бакирларга барып кайт. Фәридун берәр кашык борыч сорагание, диген. Бакир малае Варис безгә Тукай китабын алып килеп укысын. Тик Әхмәтҗанның хатыны очраса, иренең бездә икәнен әйтмә! Сораса да әйтмә, "күренмәде бугай", диген. Бераздан култык астына китап кыстырып Варис килеп керә. +— Утыр, улым, аша-эч! Аннан соң укып җибәр әле теге мин ярата торган китапны! +Варис казылык кисәге алып ашый, аннан соң китапны актарып, кирәк шигырьне таба да, башын бераз артка ташлап, сәхнәдән укыган кебек кычкырып укый: +Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә, +Эчә халык хәләл дип тә, харам дип тә; +"Кытайский әфлисуннар яшнектә", — дип, +"Эчми үткән яшьлек гомре әрәм, — дип тә. +Бу юллар Фәридун абзыйның җанына май булып тама. Ул, тагын нәрсәдер исенә төшерергә теләп, хәтер киштәсеннән эзләнә дә: +— Син, Варис, бәхетнең көпчәк кебек әйләнеп торуы турында укы әле! — ди. +Варис тагын бер казылык кисәге кабып йота да кирәк битне эзләп таба. +Варисның бөтен хыялы — укытучы булу. Ул инде бүген дә Тукай иҗаты буенча профессор. Тукайны белү ягыннан мәктәптә татар әдәбияты укытучысы Мәликә апа Варис белән чагыштырганда — тау тишегендә яшәүче неандерталь хатын. Варис, тамагын кырып, декламациясен дәвам итә: Әйләнә, көпчәк кеби, байлык вә шөһрәт, мәртәбә, — Син бүген бай, бәлки, шайтаннан да ярлы иртәгә! +— Вәт, вәт! Бәлки син иртәгә шайтан кебек шәп-шәрә! — дигән бит! +— "Шәп-шәрә" димәгән, "бәлки шайтаннан да ярлы иртәгә" дигән, — дип төзәтә Варис Фәридун абзыйны. +— Бер үк сүз инде ул: "Шайтаннан да ярлы" — шәп-шәрә калу дигән сүз. +— Шайтан бездән дә ярлы булмас. Ничек тә аның аягында кирза итек, ә өстендә телогрейка булыр, — дигән нәтиҗә ясый Әхмәтҗан абзый. +Бездә шайтан юк. Дин сүзе ул, — ди Варис мәктәптә өйрәткәнчә. +— Нишләп булмасын?! — дип протест ясый Фәридун абзый. — "Алла юк, Алла юк! — диләр. Анысы дөрестерме, юкмы, мин аны точно әйтә алмыйм. Әгәр Алла булмаса, аның урынына шайтан булырга тиеш. Ул аның гел киресен эшләргә тиеш. Әнә карагыз: нинди эшкә карама, адәм баласы акыл белән эшләгән эшкә охшамаган, гел шайтан котыртып эшләгән эшкә охшаган. Тәртибе дә юк, мәгънәсе дә юк... +Шайтан бар ул, бар! Бар нәрсә дә шайтан кулында хәзер!.. +Әхмәтҗан абзый мондый чагында Фәридун абзый белән бәхәсләшүнең файдасыз икәнен белә, шуңа күрә шешә тирәсендәрәк чуала. +Банкет тәмамлангач, Фәридун абзый Әхмәтҗан белән Варисны урамга чаклы озата чыга. Ашыйсы ашалган, эчәсе эчелгән, күңелләр бушаган... +— Тозлы кыярларың үсеп җитлегәме, Фәридун? — дип авызын ера урамнан үтеп баручы Нурулла. +— Син талап алган заем акчаларын кайчан кайтарып бирәсең кешеләргә? — дип сорауга сорау белән җавап бирә Фәридун абзый һәм кулындагы таягы белән агач аягына сугып куя. +— Надан кеше син, Фәридун! Хөкүмәткә ярдәм — халык өчен ул. Синең соң халыкка ни ярдәмең бар? +— Мин хет кешеләргә кыяр-кәбестә үстерәм. Ә син кешегә ни бирәсең? Син бит кешене талый гына беләсең! Син — ерткыч, дөнья корткыч! +Эшнең тирәнгә киткәнен сизеп, Нурулла дәшми, адымнарын тизләтеп, тизрәк моннан ычкынуын карый. Фәридунны куркытып булмый шул, куркытырга тырышып карадылар, барып чыкмады... +Бераздан инеш буендагы тал астына ясаган эскәмиядән Фәридун абзыйның таныш тавышы яңгырый: +Агыйделнең аръягында +Каз бәбкәсе кунаклый... +Дусларың үзеңнеке булмагач, +Эчәләр дә бетерәләр... +Җыр тавышы Чаукалык тавына менеп китә, ә Чаукалык тавы бу тавышка күнеккән һәм аны көлемсерәп тыңлый кебек... +Нурулла килене Галимәнең әле генә якты дөньяга килгәнен белдереп, җылаган баласы тавышы, Фәридун абзыйның бу җырына кушылып, кешелек дөньясының мәңгелек үз кануннары белән яши бирүен исбат итә иде... +Кичен сәкегә зур күзле чандыр хатыны янына кереп яткач, Фәридун абзый бик озак йокыга китә алмады. Берничә тапкыр уңга-сулга әйләнгәләп яткач, ул хатынына гадәттәге сорауны бирде: +— Ну, ничек яшибез соң, карчык, ә? Күнегелгән сорауга җавап та әзер иде: +— Әйбәт яшибез, кешедән ким түгел... +Ләкин бу җавап бүген Фәридун абзыйны нигәдер канәгатьләндермәде. Ул хатынына аркасы белән әйләнеп ятты, аннан соң кире аңа борылып, аның чандыр гәүдәсен кочаклады. +— Нинди әйбәт тормыш булсын инде бу, карчык! Тормыш мондый булырга тиешмени?! Ташка үлчим!.. +— Менә торабыз бит әле, үлмибез... +— Вәт-вәт, дөрес әйтәсең, чак кына үлмичә торабыз! Исән аяк — җирдә, агач аяк — гүрдә. Шушы яшәү буламыни? +Хатын дәшмәде, иренең йөрәк ярасын кузгатасы килмәде, күрәсең... +— Ә син миңа рәнҗемә, карчык, — диде Фәридун абзый хатынының агарган чәчләрен сыйпап. — Минем белән син бер рәхәт тә күрмәдең... Мин бит сине күрше авылларга да алып бара алмадым... Кунакка да йөрмәдек... Мин сиңа бер куаныч та, бер бүләк тә бирә алмадым бит үз гомеремдә... Балаларыбыз да булмады бит ичмасам... Рәнҗемә, карчык, бәхиллә мине, бәхиллә, зинһар! Үзем дә кешечә яши алмадым... Сиңа да игелек күрсәтә алмадым. Рәнҗемә, бәхиллә! +Гомере буе йомшак сүз ишетмәгән, иркәләүне белмәгән, назлауны татымаган хатын, иренең күкрәгенә борынын төртеп, бик озак үксеп-үксеп елады. Моннан егерме биш ел элек әнисен күмеп кайтканнан бирле беренче күз яшьләре иде аның. +Хатын үзенең эче бушап, күңеле җиңеләеп киткәнен сизгәндәй булды. "Бәлки, бәхет дигәннәре шушыдыр?" — дип уйлады ул, ниндидер күңел җылысы тоеп. +... Бер айдан соң Фәридун абзый, нык авырып, түшәктән тора алмый ятты да чирләвенә өч атна дигәндә бу фани дөньяны бөтенләйгә ташлап та китте... +— Нинди чир белән киткән соң Фәридун? — дип сораган кешеләргә авыл картлары: +— Вакыты җиткәндер...— дип кенә әйтеп куялар иде. +1992 ел, Мәскәү. \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\320\250\320\260\321\200\321\202\320\273\320\260\320\274\320\260\321\201\321\213\320\275_tat.txt" "b/bylatypov/\320\250\320\260\321\200\321\202\320\273\320\260\320\274\320\260\321\201\321\213\320\275_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..71058957659142f23faf24b983469e8c2409f2d5 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\320\250\320\260\321\200\321\202\320\273\320\260\320\274\320\260\321\201\321\213\320\275_tat.txt" @@ -0,0 +1,70 @@ +Адлер Тимергалин +Шартламасың + +Ишекне шаран-яра ачып, бүлмәгә берәү йөгереп керде, керде дә бик көр тавыш белән: "Һелло! Сәлам, Һенри!" — дип кычкырды. +Киң, озын өстәл янында, берсе өстенә берсе өелгән аппаратлар, төрле яктан сузылган электр чыбыклары пәрәвезе артында нидер язып утырган кеше сискәнеп куйды, аягүрә басты һәм беркадәр карап торгач: +— Ə... бу синме, Альберт? — диде. +— Нәкъ үзе, картлач, бу — минем персона,— диде тегесе һәм җитез атлап түргә +узды. Кочаклаштылар. +Моннан биш-алты ел элек, колледжда укыган чакта, алар аерылмас дуслар иде: +эреле-ваклы ресторан-кафеларны бергәләп айкап йөриләр, әле малайлык чыңлап торган нәзек тавыш белән сүгенгән булалар, нечкә билләр артыннан озак кына карап калалар да, икесе берьюлы тел шартлатып, тыела алмыйча көләргә тотыналар иде. Колледжны тәмамлагач, аларның юллары аерылды. Һенри фән сукмагыннан китеп барды, ə Альберт Линкольн үзенең банкир әтисе белән Аурупага юл тотты +— Син картайгансың, ак битле җен! Җитмәсә, кырынмагансың да! +Һенри, елмаеп, төк баскан ияген уды. +— Аның каравы, син чын джентльмен, Аурупа ничек шомарткан үзенне! +Дуслар, кулга-кул тотынышып, стена буендагы кәнәфигә таба атладылар. +— Бирегәрәк утыр,— диде Һенри, кәнәфинең чистарак җирен күрсәтеп. Ул күзлеген салды да, кәнәфи ертыгыннан чыгып торган паролон кисәге алып, пыялаларын сөртте. +— Ни хәлдә яшисең, Һенри? Бу синең үз лабораторияңме? Күпме тузан... +— Үземнеке. Абзый вафат булгач, кәгазь фабрикасы үземә генә калды. Мин аны саттым да лаборатория оештырып җибәрдем. Шәһәр ерак. Тыныч, һичкем борчымый, мәшәкатьләми. +Альберт бүлмәне күздән кичерде. Киштәләр генә түгел, тәрәзә төпләре дә эрелеваклы реторталар, колбалар, бихисап пыяла көпшәләр белән тулган, бер почмакта әкәмәт формалы антенна һәм тонык көзге тора, өстәл асларына аккумуляторлар, гальваник батареялар өелгән иде. Кая карама, шунда китаплар, журнал комплектлары аунап ята. Стенага химик элементлар таблицасы һәм дөнья картасы эленгән. нейтральләшү реакцияләре һәм башкалар, һәм башкалар, дөресме? +Альберт кулларын уа-уа кеткелдәп алды. Аннары, дустының һаман дәшмәвен күреп, туңган кеше шикелле иңбашларын кочаклап утырды. +— Юк, күрәм, онытмагансың,— диде аңа Һенри. Анын тавышында кырыс металл чыңы ишетелеп киткәндәй булды. Ләкин ул бик тиз үзен кулга алды, елмаеп куйды һәм сүнгән сигаретын идәнгә ташлады. +— Мин дә вакытны бушка уздырмадым, Альберт, — дип сөйләп китте ул. — Синең күзләрең әүвәлгечә үткер: мин химик, радиотехник, өстәвенә теоретик физикадан да читтә тормыйм. Мондый универсальлек хәзер сирәк бит, шулай түгелме? +— Әйе, хәзер фәнне аерым кешеләр түгел, зур-зур коллективлар алга этәрә бугай. +— Ансы шулай... тик материал һәм акча җитәрлек булганда, ялгыз галимнәргә дә эш байтак әле... +Фән турында сөйли башлагач, Һенриның йөзе яктырды, тавышында ят итү — дошманлык сизелми иде инде. Альберт Линкольн да җитдиләнде, аның күзләрендә кызыксыну катыш көнләшү кебегрәк бернәрсә чагылып китте. Дөресен әйткәндә, ул +— Тәҗрибәләремне мин менә шушында ясыйм,— диде Һенри. — Ачышым да шушында туды... +— Пьер һәм Мария Кюрилар кебек икән,— дип сүз кыстырды аның кунагы. +— Әйе, әйе, алар да иске амбарда эшләгәннәр... — дип, Һенри дустына игътибар белән күз төшереп алды. — Син, банкир, фән тарихыннан да хәбәрдар икән әле,— диде ул аннары. — Я, ярый... +— Мин колакларымны торгыздым,— дип елмайгандай итте Альберт Линкольн, җайлабрак утырып. — Тыңлыйм. +— Атом энергиясе турында да мәгълүматларың бардыр дип уйлыйм,— дип сүзгә кереште Һенри. +— Аурупа җилләре очырып бетермәгән булса... Шулай да син аңлатыбрак сөйлә, зинһар. +— Ə заманында син физиканы әйбәт сукалый идең бит,— дип башын чайкады хуҗа һәм сүзен дәвам итте. — Мәгълүм булганча, атом реакцияләре вакытында гаять күп энергия бүленеп чыга. Ләкин атомнарның мондый үзгәрешләре җирдәге табигать аның кулына ябышты: +— Ташла! Кирәкми! +— Бу тәҗрибәне мин күп мәртәбә кабатлап карадым,— диде Һенри, кулын ычкындырып һәм:— курыкма! Мин үлемне үтерәм бит,— дип өстәде. +Әйтүе булды, стенадагы рубильникның сабын аска тартып төшерде. Нәрсәдер жуылдый башлады, өстәлдәге параболик көзгенең үзәге очкын чәчрәтеп яктырып куйды, һәм шул мизгелдә авыр артиллерия тубыннан аткандагы кебек каты шартлау цемент идәнне тетрәтте. Альберт күзләрен чытырдатып йомды, аның йөзенә эссе һава ташкыны китереп бәрде. Кайдадыр пыяла коелып төште, түбә калайлары кызганыч тавыш белән чыңлап куйдылар. Аннары каралты тагы бер кат калтырап алды. Тишек-ярыклардан әче тузан болытлары үрмәләп чыкты. +Һенри янып-пешкән дустына таба борылды. +— Аңладыңмы?— дип сорады ул. +Тегесе, телсыз калгандай, ияген генә какты, аннары төчкереп жибәрде. +— Куркыныч,— диде ул, аңга килеп, — ләкин мин һични аңламадым, ихластыр! әйләнделәр! +...Кояш чыкты. Кар сулары акты. Боз кузгалды. Күзгә күренеп бөреләр башлады... +— Фильм тәмам,— диде Һенри, бүлмәне яктыртып. Ул, кулларын халат кесәләренә тыгып, җиңүче кыяфәтендә басып тора иде. +— Бу... бу бик хәтәр нәрсә бит!— диде банкир Линкольн, әле һаман күзен экраннан ала алмыйча. Электр яктысында аның йөзе акшарлаган кебек күренә иде. — Синең нурларыңнан берничек тә сакланып булмыймыни? +— Мөмкин түгел! Мин уран кисәкчекләрен калын металл һәм ярты метрлы бетон экран эченә яшереп карадым. Ләкин бу нурлар өчен тоткарлык юк. Сугышны паралич сугачак!— диде уйлап табучы горур кыяфәттә. +Альберт эшләпәсен салып куйды, кулъяулык алып битен, муеннарын сөртте: +— Син нишләгәнеңне аңлыйсыңмы, Һенри?— дип сорады ул, шактый кискен итеп. +— Әлбәттә. +— Юк. Аңламыйсың. Бала булма, дустым. Әгәр бездә бомбалар булмаса, ике ел +— Əhə, Робинзон, син якты дөньяны онытып ук бетермәгәнсең икән әле! +— Син сорауга җавап бирмәдең, Альберт. +— Уилки утыра,— диде Альберт, читкә карап.— Иң каты режимлысында. Син бер дә газеталар укымыйсыңмыни соң? Хат та алмыйсыңмы? Язмыйсыңдамы? Ай-яй... +— Уилкины ни өчен утырттылар соң? +— Сугыш алласы Марс турындагы сатирик шигырьләре өчен. Демонстрацияләрдә дә актив катнашкан бугай. Менә шул. Кызганыч, әлбәттә. +Амбар эче караңгыланып киткәндәй булды. Идән астыннанмы, стена эченнәнме күсе чыелдап йөгереп үтте. Әчкелтем тузан исе килә иде. Һенри әкрен генә торды да, сәләмә халатын җилфердәтеп, ишекле-түрле йөренә башлады. +Тышта, ишек алдында агач яфраклары шыбырдап куйды. Тимер рәшәткәле тәрәзәләргә яңгыр тамчылары чирткәли башлады. Аннары коеп яварга тотынды. +Һенри дөньядан аерылган кешедәй туктаусыз йөренә, кайчакта башын тотып ыңгырашып куя иде. Түшәм ярыгыннан муенына эре тамчы килеп төшкәч кенә ул туктап калды. +Ләкин Һенри селтәнгән иде инде. Альберт атылып торды да урындык артына чигенде һәм кесәсенә тыгылды. +— Аңга кил,— диде ул, пистолетын төбәп,— көч безнең якта. Беләсең килсә, лабораторияңне һәрьяктан полиция уратып алган. +Һенри дер-дер калтырана иде. Анын йөзенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Ул дошманына ташланырга әзерләнгән юлбарыска охшап калган һәм алга ыргылу өчен Альбертның бер сүзе, бер хәрәкәте житәр кебек иде. +— Ах, син, хәшәрәт,— диде ул буылып һәм хәле китеп урындыкка ауды, +— Нишләмәк кирәк,— диде Альберт Линкольн.— Син, кошчыгым, инде ике ел буена күзәтү астында торгансың. Һәр адымың билгеле... Парижга, мсье П.га хат язган идеңме? Әйе, син анда бөтен уй-фикерләреңне, планнарыңны тәфсилләп язгансың. Хатың, әлбәтгә, барып җитмәгән. +— Адәм актыгы... +— Озын сүзнең кыскасы, сөеклем, сине изоляцияләргә туры килә. Үзең гаепле. Милли иминлек комиссиясе миңа сине көйләү-сыйпаштыру бурычын йөкләгән иде. Ə стенага сөялеп йотлыга-йотлыга тәмәке суыра иде. +— Сез күгәрчен турында сорамадыгызмы?— диде аңа шымчы, кәгазьләрдән башын күтәрми генә. +— Җае чыкмады... +— Шәп түгел. Әгәр дә мәгәр күгәрченнән җилләр искән булса... Әй, сез— чормадагылар! Кая олактыгыз?! +Дөбер-шатыр килеп түбәдән ике полисмен килеп төште. Алар өстәл янына басып үрә каттылар. +— Оя буш, шеф. +— Буш, әлбәттә!— дип кычкырып җибәрде өлкән шымчы, ниндидер бер кәгазьне күзләренә якын китереп.— Менә! Хат дүрт көн элек язылган һәм, башымны кисмәгә бирәм, шул көнне үк күгәрченгә тагып җибәрелгән... Ачык авызлар без, ләгънәт төшкере! +— Гафу итегез, мистер... +Шымчы Альберт Линкольнга ачулы караш ташлап дорфа гына: +— Мистер Ральф, Линкольн әфәнде!— диде. \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\320\255\321\201\321\202\320\260\321\204\320\265\321\202\320\260_tat.txt" "b/bylatypov/\320\255\321\201\321\202\320\260\321\204\320\265\321\202\320\260_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..e92ec89c97eef3e3b6b5e84935ff11c08d8ccce7 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\320\255\321\201\321\202\320\260\321\204\320\265\321\202\320\260_tat.txt" @@ -0,0 +1,40 @@ +Фаил Шәфигуллин +Эстафета +Рәгъдинең хатыны Гөлбикә эштән төсе китеп кайтып керде. Иренә бер кәлимә сүз әйтми-нитми кухняга узды. +Рәгъди кәнәфидә гәҗит караштырып утыра иде. Бераздан ул хатынының краннан шаулатып су агызуын, ә тагын бераздан куна тактасында шылдыр-шылдыр уклау тәгәрәтүен ишетте. +Рәгъди кухняга чыкты, Гөлбикә җилләнеп токмач җәя, ә үзе, утлы күзләреннән очкыннар чәчрәтеп, уйларында кемнедер изә иде. +Рәгъди хатынына эндәште: +— Ни булды тагын? Иртән дә бөтенләй адәм рәтле сөйләшмәгән идең... +— Ни булганын син белергә тиеш аны, син...— дип тезеп китте Гөлбикә,— Ярар, иртә белән болай гына кәефем юк иде. Шуңа күрә кычкырдым сиңа. Ә хәзер нигә эндәшмәгәнемне беләсеңме соң? Юк инде, хатын итеп тотмыйсың син мине. +— Тукта әле, Гөлбикә, кызма. Сорыйм ич менә. +— Һе, сорыйсың! Эш узгач! Син минем хәлем белән кызыксына торган ир булсаң, проходной төбендә ирен кызартып утырган маргарин башыгызның телен тыяр идең азрак. Җитәкче кеше бит син... +— Мөнәзирәнеңме? +— Мөнәзирә тагын! Маргарин баш та артык әле аңа! Проходнойдан чыгармаган була мине. Ике минутка иртәрәк китәсең, имеш, Өстәвенә, бөтен халык алдында "Ялкау Хәмидә" дип рисвай итте... +Иртәгесен Рәгъди фабрикага ашамыйча-эчмичә килде. Килде дә, беренче эше итеп, кабинетына Мөнәзирәне чакыртты. Тегесе ишектән килеп керүгә: +— Беләм инде, беләм, Рәгъди абый, ни өчен чакыртуыгызны, гафу итегез, зинһар, бераз кызып, киткәнмен кичә. Гөлбикә апаны рәнҗеттем, гафу итегез,— дип күңелендәген түкми-чәчми әйтеп бирде. +— Аның өчен генә чакыртмадым мин сине,— диде Рәгъди, кулларын бер йодрыклап, бер язып. - Кешеләр арасында эшләгәндә үзеңне кеше төсле тотарга кирәк. +Мөнәзирә мышык-мышык еларга кереште. +— Кеше төсле идем лә мин моңарчы, Рәгъди абый. Кичәгенәк завхоз Рәисә "Ялкау Хәмидә" исеме такканчы, көлеп кенә каршы ала идем кешеләрне, көлеп кенә озата идем. +— Кайчан такты ул исемне? +— Кичәгенәк, буяу алырга кергәч. +— Безобразие! Йә, ярар, балавыз сыкма юк өчен. Бар әле, әйт мастерга, Рәисәне җибәрсен. +— Рәисә озак көттермәде, җил кебек килеп керде дә, озын керфекләрен тибрәндереп, Рәгъдигә текәлде. +Рәгъди сүзен ерактанрак башлады: +— Кешеләр арасында яшисеңме син, тәти кыз, әллә океан уртасындагы кыргый атаудамы? +Әмма Рәисә Рәгъдинең кинаяле сүзен бик тиз төшенеп алды. +— Булды шул, Рәгъди абый, булды андый хәл, үпкәләттем Мөнәзирәне, бик ачуым килгән чак ие. +— Нигә ачуың килә соң синең япь-яшь башыңнан? +— Әй, ашханәдә нервымны бозып чыгардылар ла кичәгенәк. Соңгарак калып кергән идем әбәткә. Наҗия апа "Ялкау Хәмидә" дип мыскыл итте. +— Соң, акыллым, Наҗия апаң синең кебек ун класс бетермәгән ләбаса. Нигә аннан үрнәк аласың? Нигә аның сүзләрен кабатлыйсың? +— Мөнәзирәгә шаяртып кына әйткән идем мин "Ялкау Хәмидә" дип, Рәгъди абый. Су күтәрми икән серкәсе бер дә. Буяу тартмаларын идәнгә атып чыгып китте. Гафу үтенермен мин аннан, Рәгъди абый, бер дә борчылмагыз! +— Гафу, гафу! Сүзне үлчәп сөйләргә кирәк, акыллым, үлчәп! Бар, әйдә, үлгәннән соң тәүбә юк. Эш узгач мескенләнеп торма. Наҗия апаңа да әйтер идем... Олы башы белән... +— Әйдүк, Наҗия апа, — дип урыныннан торып каршы алды ишектән керүчене Рәгъди. — Әйдә, түрдән уз, утыр. +— Утырып тормам дигән идем дә инде, ашым кайный калды. Туктале, путевка-мазар бирергә чакырмыйлар микән, мин әйтәм. Шуңа ашыгып керүем; +— Путевкасы булыр ла аның, Наҗия апа. Эшләгән кешенең кадерен беләләр бездә... Тәрбия мәсьәләсе менә... +— Нишләгән тәрбия? Әллә минем малай... +Малаеңны белмим. Әмма коллективыбызда яшь кадрларны "Ялкау Хәмидә" диеп мәсхәрә итүчеләр булганда, үзебезгә лаеклы алмаш әзерли алырбыз микән без, Наҗия апа? +Наҗия тулы гәүдәсен дерелдәтеп көләргә тотынды. +— Ә-ә, аны әйтәсең икән, Рәгъди энем. Мин гаепле, мин. Ачуым килсә дә, нервым купса да, кеше сүзен попугай кебек кабатлыйсым калмаган да бит аны!.. Юләргә акыл кирәкми шул. +— Инде синең нигә ачуың килде, Наҗия апа, инде син тагын кем сүзен кабатладың? +Наҗия урыныннан торды. +— Әйтмәм дигән идем, Рәгъди энем, болай булгач, әйтергә туры килә инде... Кичәгенәк иртә белән трамвайдан төшеп барам шулай, пальто чабуым әллә кайсы җиренә генә кысылды бит, гөнаһ шомлыгына каршы, ишекнең. Ни алга, ни артка атлар хәл юк. Шунда синең хәләл җефетең Гөлбикә кычкырып җибәрмәсенме: "Атла инде, ни терәлеп каттың? Әллә ишеккә сыймыйсыңмы, Ялкау Хәмидә?!" — ди. Бөтен халык алдында бит. И, шунда ачуым килгәнен белсәң, Рәгъди энем. Көне буе эшем эш булмады. Күземә чалынган һәркемгә "Ялкау Хәмидә" дип кычкырасым килде. Инде хәтерләмим, кемгәдер кычкырдым да бугай шул... \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\320\255\321\202 \322\257\320\267\320\265\320\275\323\231 \320\275\320\270\321\207\320\265\320\272 \321\205\321\203\322\227\320\260 \321\215\320\267\320\273\323\231\320\263\323\231\320\275_tat.txt" "b/bylatypov/\320\255\321\202 \322\257\320\267\320\265\320\275\323\231 \320\275\320\270\321\207\320\265\320\272 \321\205\321\203\322\227\320\260 \321\215\320\267\320\273\323\231\320\263\323\231\320\275_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..c522650a0eb5099b91be4ed972a446e9ee5f2a57 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\320\255\321\202 \322\257\320\267\320\265\320\275\323\231 \320\275\320\270\321\207\320\265\320\272 \321\205\321\203\322\227\320\260 \321\215\320\267\320\273\323\231\320\263\323\231\320\275_tat.txt" @@ -0,0 +1,25 @@ +Абдулла Алиш +Эт үзенә ничек хуҗа эзләгән + +(Менгрел халык әкияте) +Элек заманда этнең хуҗасы булмаган, берәү дә аның тормышы өчен кайгырмаган. Ул ялгызы гына яшәгән, берәү дә аңа: "Минем этем син!"дип дәшмәгән. Тора-бара эт болай яшәүнең җайсыз икәнлеген төшенгән, үз-үзенә: "Дөньяда иң көчле берәүгә хезмәт итәргә кирәк!" - дигән. Үзенә хуҗа эзләргә керешкән, шул теләк белән юлга чыгып киткән. +Ай киткән, ел киткән, бара-бара, бер куе урманга барып җиткән. Урманда аңа көрән бүре очраган. Үзен берәүгә дә җәберләргә ирек бирмәүче усал бүре эттән сораган: +- Кая барасың болай?- дигән. +- Менә үземә хуҗа эзлим, рөхсәт итсәң, синең хезмәтчең булыйм,дигән. +Бүре риза булган. Бергәләп, алар алга таба киткәннәр. Бара торгач, бүре кинәт туктаган, тын калган, борынын күтәреп иснәнергә тотынган. Йонлач койрыгын аяклары арасына кыстырган да аланлыкны читләтеп кенә качарга тотынган. +- Хуҗам, нәрсәдән болай курыктың син?- дип сораган эт. +- Аланлык уртасында кемнеңдер бал ашап утырганын елле курмисецме? Аның кем икенен де әллә белмисеңме? Аю бабаң тотса, икебезне дә хур итсә! Әйдә, сызыйк моннан, ул безнең өчен бик хәтәр,диген буре. +- Ə, алай икән, аю синнән көчлерәк икән. Алай булгач, сау бул, усал бүре, син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел,- дигән эт, үз юлына киткән, аларның дуслыклары шуның белән беткән. +Аю янына барган да эт үзен хезмәтче итеп алуын үтенгән, аю күнгән: +- Ярый, мин синең хуҗаң булырмын, син минем хезмәтчем булырсың! - дигән.- Тик хәзер минем бик ашыйсым килә, әйдә, икәүләп, умарталыкка барыйк, рәхәтләнеп, бер туйганчы бал ашыйк! - дигән, этне үзе белән ияртеп киткән. +Алар, бара-бара, бер көтүгә очраганнар, ләкин ниндидер тавыш ишеткәннәр дә туктаганнар, шул тавышны ныклап тыңларга керешкәннәр. Көтү тузгыган: сыерлар мөгриләр, атлар кешниләр, барысы да койрыкларын чәнчеп чабып йөриләр. Ләкин аю агач артына гына посып караган да кире урманга таба борылган, ə эткә бу хәл гаҗәбрәк булып тоелган, ул түзмәгән, карт аюдан сорап куйган: +- Хуҗам нәрсәдән курыктың син?- дигән. +- Күрмисеңмени, анда арыслан хуҗалык итә, ишетмисеңмени, ничек бөтен дөньяны дер селкетә,- дигән аю. +- Ə кем соң ул арыслан?- дин сораган эт. +- Аннан да көчле, аннан да куркыныч ерткыч бөтен дөньяда да юк,дигән аю. +- Алайса, сау бул, син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел,дигән дә эт аюны ташлап киткән, аларның дуслыклары шуның белән беткән. Эт арыслан янына килгән, аңа узенең йомышын сөйләп биргән. Арыслан да аны якты чырай белән кабул иткән, этнең әйткәне белән килешкән. +Эт арысланга күп еллар буе хезмәт иткән. Аңардан көчле берәүне дә курмәгән, арыслан этне берәүгә дә рәнлҗетергә ирек бирмәгән. Бер дә беркөнне алар, бергәләп, ауга чыкканнар. Күп көч куймыйча, шәпләп туйганнар. Кайтырга чыккач кына, арыслан кинәт туктаган, коточкыч көчле итеп үкереп җибәргән: таулар дер селке-неп киткәннәр, һавадагы кошлар җиргә төшкәннәр, башка ерткычлар кайсы кая качып беткәннәр. Арыслан тырнагы белән җирне тырный-тырный арып беткән, аннан кире борылып киткән. +- Хуҗам, нәрсәдән болай курыктың?- дигән эт. +- Əнə, курмисеңмени, зур адымнар белән атлап кеше килә. Аңардан да көчле дөньяда берәү дә юк, безгә тизрәк моннан китәргә кирәк,- дигән арыслан. +- Ə, алай икән, синнән дә көчлерәк зат бар икән, мин шуны белми йөрим икән. Алайса, сау бул, бүгеннән син миңа хуҗа түгел, мин сиңа хезмәтче түгел, - дигән дә эт киткән, алар арасында дуслык менә шулай беткән. +Шул көннән башлап, эт кешенең хезмәтчесе булып киткән, ул аңа инде күптән, бик күптәннән бирле тугры хезмәт иткән, дөньяда кешедән дә көчлерәкне әле дә булса күргәне юк икән. \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\320\257\320\267\320\263\321\213 \320\272\323\231\321\200\320\262\320\260\320\275\320\275\320\260\321\200_tat.txt" "b/bylatypov/\320\257\320\267\320\263\321\213 \320\272\323\231\321\200\320\262\320\260\320\275\320\275\320\260\321\200_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..02ad809e65c8395338656936738f6965ebeee8a6 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\320\257\320\267\320\263\321\213 \320\272\323\231\321\200\320\262\320\260\320\275\320\275\320\260\321\200_tat.txt" @@ -0,0 +1,633 @@ +Аяз Гыйләҗев +Язгы кәрәвәннәр + +Җанны өшетә торган салкын коры кич килде. +Көндез алдаучан җылы булып торды да, төш авышуга, мә сиңа, зират тавыннан өзлексез җил исә башлады. Зират тавыннан, кояш баешыннан искән җил, гадәттә, үзәнлектә ышыкланып утырган безнең бәләкәй авыл өстенә язын-көзен яңгыр, кышын исә кар-буран алып килә торган иде. Бүген битләрне аяусыз чәнчеп, кием-салымнарны әрсез йолыккалап туктаусыз коры салкын җил исте, суытты, көн ямьсезләнде. Карт-корылар мич яңакларын сыйпаштырып чамалап тордылар да тиз үк мичләргә ягып җибәрделәр, ишегалларында, җил үтәрдәй араннарда калган мал-туарны җылы абзарларга куып керттеләр. +Көне буе ачык һавада уралганга, без көннең аз гына үзгәрүен дә сизеп-искәреп торабыз. Җил азаюына игътибар иттек, чын күңелдән сөенештек, ындырдан җиде олау солы төяп, төнгә каршы Чаллы элеваторына юлга чыгасыбыз бар иде. +Кабан авылы аша барсак, юл шактый кыскара кыскаруын, әмма ике авыл уртасында җиде чакрымлы кара урман ята, кичә-бүген аязып торса да, урман юлларына тоташ яңгырлардан соң баш тыгарлык түгел. Шул сәбәпле әйләнечтән — Түбән авыл аша барабыз. Анда да шул ук кара урманның дәвамы, әмма андагы юл өстендә такта яру заводы бар. Завод дип, хәзер аның исеме генә калган. Сугышка хәтле анда чыннан да такта яралар иде, җидемесигезме түгәрәк пычкылары да бар иде, безнең тып-тын урманнарны ярып аваз салырлык бердәнбер гудок та шушы заводныкы иде. "Ду-у-у!" дип безнең яшь йөрәкләрне җилкетеп, күңелне кузгатып кычкыртып җибәрә торган иде, искиткеч! Бишавыл базарына кыяр сатарга барганда урманда гудок тавышыннан сискәнеп калтырансам да, авылга кайткач малайлар алдында атна буе үземнең дә мактанганым бар. Завод яныннан узу үзе бер рәхәт иде. Түгәрәк пычкылар күз иярмәс тизлек белән чож да чож әйләнәләр... Бөтен җиргә сап-сары нарат такталарны сыртлап өйгәннәр. Ап-ак юкә тактасы өемнәре дә бар. Бер кырыйдарак пычкы чүбе таулары тары көшеле сыман кояшта ялтырап яталар. Малайларның шау-гөр килеп шул таудан шуып уйнауларына карап без үлеп көнләшә идек! Бөтен җирдә борынны кытыклый торган әчкелтем-татлы агач исе... +Хәзер завод үзе юк, озынча моңсу баракларның түбәләре арык ат сырты төсле бөгелеп җиргә иңгән... Аркылы-торкылы такталар белән ярым томаланган тәрәзәле бер-ике бүлмәсендә ялгыз карчыклар, тол хатыннар һәм җитү эчле, җиткән тырнаклы балалар яшәп ята... Үткәнсүткәндә коеларыннан су эчеп китәбез, гаҗәп, кое суларыннан да нарат сагызы тәме килә аларның, ат сугарабыз, кышкы бураннарда, көзге караңгы төннәрдә барак тәрәзәләрендәге тычкан уты кебек кенә җемелдәшкән сүрән утларны күргәч эчкә җылы йөгерә!.. +Авыр, мәшәкатьле юлларда һәр җан иясенә куанасың, ут яктысы ялгыз түгеллегеңне искәртә, терелтеп, көч биреп җибәрә!.. +Шакмаклап-матурлап өелгән такталарны ташып бетерделәр, түгәрәк пычкыларның күгәреп тешләре коелды, пычкы чүбе көшелләре череп муртайды, аларны юан нык сабаклы алабуталар, сажин-сажин кычытканнар күмеп китте... +Урман юлын сугыш алдыннан гына вак таш җәеп, тракторлар белән таптатып ныгытканнар иде, хәзер аның да күп җирен яңгыр-кар суы юып бетерде, юл кылдыйбылдыйга әйләнде, шулай да ул кыргый, тар Кабан юлына караганда корырак, өметлерәк. Җиде чакрым әйләнеч безнең өчен бик күп, бик артык югыйсә, әмма нишлисең, телне тешләп булса да, йомышка-юлга, Чаллының атаклы икмәк складларына Түбән авыл аша йөрибез... +На, бахбай!.. +Шулай дәрт иттек, урау юлдан Түбән авыл аша барабыз! Җил тына төшү дә безнең файдага, югыйсә җилгә каршы бару атларга да хәлгә килә, безнең дә ачуны чыгара. Имән урамын чыккач та Түбән авылга таба тоташ үр төшә, арада каһәрле генә ике чокыр бар. +Берсе Сай чокыр, икенчесе Тирән чокыр... Гел безне сагалап торган шул каһәр суккан тәбеләр дә булмаса... җил дә уңайдан иссә... әйләнечтән турырак! +Йөк өстенә ике солы көлтәсе бәйләп куйган идем, арка терәп утырырга бик җайлы, фил колагы тикле якалы толып-чикмәнгә төренәсең дә һәйбәтләп менеп кунаклыйсың. +Күз тимәсен, юл да болай коры гына, җир дә сурыккан, соңгы атналарда солы тирәсендә бераз тугайган атлар да күндәм генә баралар, майламаган тәгәрмәчләр генә ризасызлык белдереп шыгырдыйлар... +Имән урамын чыгып бер җир буе киттекме икән, уң яктан, Олы су дип йөртелгән үзебезнең инеш буеннан, үзәнлектән җыр тавышы ишетелде. Бер кыз җырлый иде. Башта, бу суыкта, күз бәйләнгәндә кайсы исәре шырылдап йөри икән дип, мәзәк итеп кенә тыңлаган идем, кинәт калкынып турайдым, чикмән якамны кайтардым. Кызның тавышы аермачык ишетелә, кызның тавышы йөрәкне өзәрлек моңлы, ягымлы иде. +Җил басылды, бөтенләй тынды-сүнде, атлар адымнарын акрынайттылар, сагайдылар, тәгәрмәчләр генә әрсезләнеп шыгырдый, тын тартырга куркып колакларымны үрә торгыздым. Кыз юлга таба чыга иде, ахрысы, чөнки аның тавышы яңгырабрак, моңы үтемлерәк, сүзләре ачыграк ишетелә башлады. Ни тырышсам да, кызны аермачык таный алмадым, җыры исә бөтен барлыгымны, арба-атымны, юлымны, барырымны һәм кайтырымны, каралып-куерып килгән офыкларны күмеп китте, онытылдым! Ташкын иде аның тавышы, моң дәрьясы иде! +Үз ирекләренә куелган атлар тагын да акрынрак атлыйлар, кызның сүзләре ап-ачык ишетелә башлады. Кыз кабат-кабат бер үк сүзләрне кабатлый икән. +Алтын булып агаем да... +Көмеш булып тамаем!.. +Аның да күңелендә иләс-миләслек, ярларына сыешмаслык яшьлеге тулышып ага иде бугай, чөнки ул шушы сүзләре белән сихерләнгән, тылсымланган иде. Бары үзе өчен генә, үзенең моңлы күңеле өчен генә, үзенең татлы рәхәте өчен генә яшертен җырлавы, шуннан тәм табып бәхет эчендә йөзгәне аңлашылып тора, ул инеш үзәнлегендә. Олы су иңкүлегендә, алай гына да түгел, җир йөзендә, чиксез-үлчәүсез галәмдә бары тик үзе генә дип уйлый иде. Түбән авыл юлында җиде атлы аны тыңлап барадыр дип, уена да кертмәгәндер. +Без — җиде кеше. Җиде төрле ата баласы. Толлар да бар арабызда, буй җиткән ятим кызлар да, безнең сыман егет-җилән дә бар. Кем елагандыр, кем сөенгәндер, бу җырны берәвебез дә ишетми калмагандыр... +Атлар Тирән чокырның караңгы авызына барып туктагач, сискәнеп киттем: кем мин, кая барам болай?! +Иң арттагы аттан төшкән Дамир кыскарак кәкре аякларын яза-яза миңа якынлашты: +— Ибраһим, әй, ишеттеңме?— дип сорады. +— Саңгырау түгел лә,— дидем мин, атымның аркалыгын тикшереп. +— Син дә инде — диде Дамир, кинәт үпкәләп. +Уңайсызланып киттем, һич уйламаганда, иптәшемне үртәп маташам икән ич! Сугыш безнең елгыларга да якыная башлагач, хәрби комиссариаттан кайтканда Дамир: "Колак сызлый, малайлар, минем, ишетүем хөрти", дип сөйләнгән иде. Андыйга сизгер егетләр шундук эләктереп алдылар: "Колакай да кодакай! Саңгырау да миңгерәү! Армиягә барырга дигәч, Дамирның колагына гөмбә үскән!" +Солдатка каралучылар теленә эләкмә, ник әйткәненә үкенгәндер Дамир... Яшьтән үк кушаматларга бай булды ул. Әтисе дә тапкан исем, тьфү... "Тамыр" да диделәр аны, "Камыр"да, Дамир дип әле ничә ел гына эндәшә башлаганнар иде, хәзер "Колакай"!.. +Аны-моны абайламыйча мин дә шуңа ишарәләгән булып чыктым... +Чокыр тирәсендә бәяләшеп торганда, җыр тонык кына булып тагын яңгырап китте, хәзер инде ул шактый еракта сүзләрен дә, моңын да тәгаен аерып булмый, җыр авыл ягыннан минем йөрәккә тоташ моң булып кына сызылды, язын килгән тургайлар, былбыллар барысы бергә җыйналып, китәр алдыннан безнең яклар белән хушлашып, суык шәфәкъка карап күмәк иңриләр төсле тоелды. +Каян килгәндер минем иләс-миләс күңелгә мондый чагыштыру, валлаһи, ул мизгелдә шулай уйладым! +Тирән чокырда мондый караңгы кичләрдә аерата сак булырга кирәк, аның җәенке төбенә ел саен яңа эз салабыз, ел саен аны язгы ташкыннар тирәнәйтә, киңәйтә, авызыңны ачыбрак барсаң, атың-арбаң белән берәр яры тәкмәрләвең бар! Барыбыз да арбалардан төшәбез, алга чыгып, дилбегә башын тартып тотып, атлар белән янәшә атлап, аларны тыеп, алдагы олауның тәгәрмәчләренә генә карап барабыз. Иң алга яшен утыдай үткен күзле, йокы белмәс Сабираттәй чыга, аның хәтере искиткеч шәп, Чаллы юлындагы бөтен чокыр-чакырларны үзләренең мич төбен белгән кебек белә ул. +Хәвеф-хәтәрсез генә бу шомлы урынны да уздык. +Хәзер атларны йолыккалау юк, аларны үз җаена куеп, җәяү генә барабыз. Дамир тагын минем яныма килде, камчы сабы белән юантык муенын кашып: +— Кем икәнен белдеңме? — диде. +Төпченеп баруына ачуым чыкты, искәрмәстән яңгыраган моңны үземнеке генә итәргә теләдем, шуңа күрә баягыдан да кырысрак итеп җавап бирдем: +— Йөри шунда тилереп! +— Югары очның Әдилә тутаң булыр ул! +Сискәнүемне белдермәс өчен йөткерендем, үзем дә +Әдиләдер дип уйлаган идем аны! Шул икән, үзе икән... +Әдиләнең җырлаганын байтактан ишеткән юк иде. Былтыр яз, кар астында кышлаган башак ашап, Сарсаз авылында кияүдәге апасы үлде Әдиләнең, дүрт баласы тезелешеп калды. Әдилә шул ятимнәрне карарга Сарсазга җизнәләренә китте дә инде ике җәйне, бер кышны шунда уздырды. Җырны шунда өйрәнеп кайткан дисәм, ай-һай, дүрт сабый янында җырларга вакыты калды микән? Хатыны үлгәннән бирле, җизнәсе дә бик рәтсезләнгән, бик эчә дип сөйләгәннәр иде. Бөтенләйгә кайтты микән Әдилә, әллә сагынып, кунакка гынамы? +Җизнәсе Сталинград янында кулын гарипләтеп, кырык икенең азагында ук сугыштан кайткан иде, кулын асып безнең авылда өйдән өйгә ашка йөргәне дә хәтердә. Гармунчы кеше иде ул, тирә-якта бер иде, хәзер гармун уйный алмагач бара-бара да туктап әче итеп сызгыра... Сыңар кулы белән хатынын кысып коча да тагын сызгырып җибәрә иде... Гомердә дә андый зәһәр сызгырган кешене күргәнем юк иде. "Халык саны ишәйсен!" дигән аның җизнәсе, һәм алар ел саен бәбәй алып кайттылар... +Көтмәгәндә хатыны үлеп киткәч, Әдиләгә өйләнергә ниятли икән дигән сүзләр дә йөрде, балалар чит кулга калмасыннар, синең үз каның бит, дип җизнәсе бик ялына икән, диделәр... Инде өйләнешкән дигән хәбәр дә тараттылар. +Сугыш елларында чыбыксыз телефон бик шәп эшләде, кем турында ни генә сөйләмәделәр, һәр ялтыраганның алтын түгеллегенә без күнеккән идек инде, соңгы имешмимешләргә ышанмадык. Дамир "Әдилә тутаң" дисә дә, бездән ике-өч яшькә кече бит әле ул, гәүдәгә түгәрәк кенә булса да, без җиденчедә йөргәндә билсез сары бишмәт киеп, киндер букчасын асып дүртенче класста укыды. Дүрт балалы иргә чыгамы соң Әдилә?!. Шулаен шулай да сугыштан соң ир-атның базары күтәрелде, торна баласы төсле озын торыклы алты-биш Ширияз Фәрите дә өч-дүрт хатын алып аерды инде!.. +Әдилә... Әдилә... Бер-ике тапкыр чәчен тартып елатканым да бар... Ул үзгәргәндер, без дә үстек... Сылу гына кызлар Дамир белән безгә дә каш сикерткәлиләр хәзер, аулак өйгә чакыралар, чиккән кулъяулыгы бирәләр, ап-ак өч пар пирчәткәм агач чемодан төбендә ята... +Юк, Әдилә акылсыз бала түгел. Югары оч кызы булса да, мин аны әйбәт беләм, Сабирҗан абзый кызы, дүртенче-бишенчеләрдә укыганда ул, "Мирсәет бәете"н җырлап, карчык-корчыклардан балавыз сыктыра торган хисле, моңлы бала иде бит ул. +Дамир ничек танып алган диген, менә сиңа колакай! +Үзгәргәндер Әдилә, күрмәгәнгә ике җәй, бер кыш узды ләбаса! "Көмеш булып тамаем" диме? Зарлану, кайгыру түгел ич монысы, кешегә, дөньяга, җиргә яхшылык теләү! Изгелеккә, юмартлыкка омтылып җирсенә бит кыз күңеле! Кияүгә китсә җырлап йөрмәс иде, җырласа да сүзе, моңы бүтән булыр иде, чыкмагандыр, юктыр, юктыр, юктыр... +Арба тәгәрмәчләрем күңелле генә шыгырдыйлар... +Көмешне күргән бар анысы! Әллә нинди ят ил императорларының олысымак сурәтләре сугылган көмеш талирлар әбинең чулпысында чың-чың итеп китә торган иде. +Әдиләне элекке кебек итеп сәхнәгә чыгарасы иде бер, тамсын иде, чәчелсен иде көмеш булып! +Юк, Әдилә алай ансат кына билен бирмәс, усаллыгы да, чаялыгы да җитәрлек кызыйның. Бер заман, ул бишенчедә чакта, артык иртә калкынган күкрәкләренә уйнап кына кагылып киткән идем, сул яңагыма шундый чәпәде, искә төшкәндә хәзер дә кызарам... +Арба тәгәрмәчләрем шаярышып җырлашалар!.. +Кайчан кайтты икән, кайчан? +Кайчан китә икән? +Китәме? +Борылып иптәшемә кычкырдым: +— Дамир! +— Нәрсә бар? — диде ул, иренеп кенә. +— Бернәрсә дә юк!.. +— Юкка мин үзем дә тук. +Без ел әйләнәсендә диярлек Чаллыдан кайтмыйбыз. Көзен икмәк илтәбез, язын симәнәгә элеваторга барабыз, сельпога товарларны Чаллыдан алып кайтабыз, Казан — Мәскәүләргә дә юл Чаллы аша, пристаньнан районга тозны да шуннан ташыйбыз. Кайчан кушсалар да, вакыт дип, читен дип тормыйбыз, берсүзсез чыгабыз да китәбез. Күнегелгән эш, таңда да кузгалган бар, ярты төндә дә, атлар гына хәлле булсын, алар чыдасын, без карышмыйбыз, безнең эшебез шул, яшәвебез шул. Тик бүгенге сәфәр минем өчен аерым бер мәгънә алды, шушы мәшәкатьле дөньяга кирәгемне мин шушы кичтә ачыграк тойдым, үзебезгә йөкләнгән гап-гади эшләр олы да, кирәк тә булып киттеләр... Моңарчы карышусыз гына, баш иеп кенә атлы эштә йөрүебездә безнең җитлегүебез, өлгерүебез дә күренә икән! +Юлыбыз да уңды: яңгыр яумады, атлар талчыкмады, икенче көнне төшкә келтерәтеп элеваторга ук барып кердек. Чират та тиз узды, йөкләр дә яхшы чыкты, Гыймай Фатихының йөгеннән генә ике пот солысы җитмәде. Төп-төгәл утыз ике килограмм... Җитмәүчелекнең болай төп-төгәл булуы безне бераз шиккә төшерсә дә (Фатихның чак кына шаярганын белеп йөрибез, артка да калгалый, күздән югалып йөргән чаклары да була. "Эч авыртты, парин, рәт югалып тора әле... Фатирга төшкәч, шомырт суы кайнатып эчми ярамас!"), җиде олауга утыз ике кило күпмени ул, үлчәгәндә ялгышканнардыр, дигән фикергә килдек. Фатих үзе кояшта уңган солдат фуражкасын салып селкә-селкә ай-кояшлар белән карганды, элеваторга икмәк кабул итүчеләрне мутлыкта гаепләде. +Кызыкканнар ди анда синең ике пот солыңа! Фатихның каргануы безнең шикне арттырса да дәшмәдек. +Кәгазьләргә кул куярга кергәндә, син урысча әйбәт беләсең дип, олау башлыгыбыз Сабираттәй кантурга мине дә алып кергәли. Бүген дә чакырды, утыз ике кило җитмәгәч, бер-бер сүз купмагае дип уйлагандыр инде. Накладнойларга кул куючы юантык кына, алтын тешле түтенкә: +— Ничек әле анда, китерәсе икмәк күп калдымы калхузыгызда? — дип сорап куйды. Моңарчы чеп-чи марҗа дип йөргән түтенкәбез чыкылдаган татар апасы икән! +— Күбе каян килсен,— диде Сабираттәй өзелеп. +— Симәнә калдыра алдыгызмы соң? — дип кызыксынды апа. +— Бар булганын кырып-себереп алып килдек,— диде кистереп Сабираттәй.— Быелгы иген дә келәт күрмәде, бурага төшмәде, амбарлар җылашып утыра, ындырдан туп-туры монда ташыдык, хөкүмәт үзебезнеке әле, язын орлыксыз калдырмас. Монда ышанычлырак сакланыр. +Апа артык тирәнгә кермәде, маңгаен җыерып, безгә бик мәзәк тоелган иренен бөреп торды да чуар тышлы шәмәхә карандаш белән безнең кәгазьләргә кул куйды. Йөкләр янына чыккач карасак, теге җитмәгән ашлыкны безнең өстән чигергән икән. +Сабираттәйне бу яхшылык куандырмады, аның Фатих мутлыгына үз хөкеме булгандыр, ахрысы, кәгазьләрне аннан-моннан гына төрде дә түш кесәсенә салды. Аның болай да калкып торган түше тагын да зуррак булып бүлтәйде. +Әйе, Сабираттәй теге апага ачы хакыйкатьне әйтеп бирде: ындыр тирәсенә ашык-пошык куелган соңгы эскертләр дә язгы кар көртләре кебек эреп бетте, сушилка калайлары ялтырап калды, келәтләр буп-буш, хуҗалыкларда бураларда да тычкан куанырлык та бөртек юк иде. Барын ташып бетердек. Алда авыр, озын кыш. Председатель "фуражга-нужага" дип аз-маз чүпле солы белән, печән өстенә, халык бик киселгәндә тотылыр дип чак кына бодай калдырырга чамалаган икән дә, районнан боерык биреп үзен нык кына пешерделәр. Калганын да тиз үк илтеп тапшырдык... +Икмәк бетте, эш кенә бетмәде. Атка да, безгә дә тынгы юк. Мәктәп утынсыз утыра. Авыл Советына, идарәгә, клубка да кыш ягарлык әзерләргә кирәк. Үзебезне дә онытып бетереп булмый, төннәрен председательгә әйтмичә генә Кабан урманыннан йөге-йөге белән өрәңге әрдәнәләр чәлдереп кайтабыз. Туган-тумача да сорый, карчык-корчык, ятим-ялпы да ялына, ташымасаң читен, үпкәлиләр. Утын чыгару солы ташу түгел, икмәк тирәсендә акмаса да тама шунда кыска җәйдә болай да ныгып җитмәгән бахбайлар утынга йөри башлагач, тагын йөгәнеп калдылар. Бер атлыйлар да ике ял итәләр, бу әле көз, язга таба ни булыр?.. +Буш вакыт, сирәк эләккәнгә, безнең өчен бик кадерле. +Бүген шундый кичләрнең берсе. Геренә бәләкәй йозак тагылган күгәргән калайлы стена сәгатебез кичке сигезне күрсәтә. Урамда дөм караңгы. Өйгә тәмле ис таралган, казанда бокыр-бокыр тары боткасы пешә. Тәрәзәләр тирләгән, шабыр суда. Чөелдерек бавы эзләргә дип кичкырын келәткә кергән идем, киштә түреннән җиденчедә укып йөргән китапларны табып чыктым. Киселев "Алгебра"сы. "Ана теле". Саргайганнар. Тышлары купшакланган, бит почмаклары кителгән... +Шул китапларга карап ятам. Тамыр алу да онытылган, кушма җөмләләр турында әллә ни белмим... Икс, игрекларның барысы да "икс" миңа хәзер. +Ишек шапылдады, әнкәй керде дип калкынсам, ят тавыш тамак кырды, кәнсәләрдән дежур килгән икән. +— Ай-яй, тәмле ис тараткансыз,— диде ул, шадра танавының киң тишекләрен киереп иснәп.— Каз итеме әллә? +— Утыр, Бәдәр җиңги,— дидем мин,— сыйланырсың. Сөтле ботка пешә. +— Вакыты бармы соң аның? — диде Бәдәр җиңги, чабата башына ябышып каткан карын кага-кага.— Көн йөгертәләр, төн йөгертәләр. Әллә сабан туена чабышка әзерлиләр инде? +Ул үз сүзенә үзе рәхәтләнеп кеткелдәп көлеп җибәрде. +— Тагын нәрсә булды? — дидем мин, нидер сизенеп. +— Ни дип, сине чакыралар. Әйдә, киен. +Әнкәй, күршеләргә көнбагыш мае сорарга кергән иде, ул чыкканны көтеп кенә тордым да идарәгә киттем. +Кәнсәләрдә шул ук күренеш. Шәп-шәрә өстәл артында председатель Хәкимҗан абзый утыра, өстәрәк, калын, саллы рамы белән түшәмне терәп, Сталин портреты эленгән. Сугыш беткәнгә байтак вакыт узса да, председателебез һаман медальләрен тагып йөри. Сул почмакта өстәл лампасы янында хисапчы утыра, ул үзенең калын кенәгәсенә кадалган. +— Җә, үскәнем,— диде Хәкимҗан абзый, медальләрен чыңлатып.— Ни хәлләрең бар? Иминлекме? +Берәүнең дә миннән "хәлең ничек?" дип сораганын хәтерләмим, уңайсыз булып китте, аптырап иңбашларымны боргаладым. Председательнең минем хәлне белешәсе килүе сүзгә җилем булсын өчен генә икән, җавап көтеп тә тормады, сүзгә күчте. +— Менә ни иде бит әле, үскәнем, сиңа пачутлы гына бер эш табылып тора әле монда. Әкәләле имән ауган дип әйтимме, тавыгыгыз алтын күкәй салган дип үк җибәримме, мәгәр үзең дә чамаларсың, төтенең йөрми түгел, йөри, җиде тулы класс белемең бар, ТБУМ бетердең, без менә дүрт класс белән җитәкчелек итеп киләбез, күреп торасың, урамга куып чыгарган кеше юк. Аннары ки шул, тормыш көйләнебрәк бара. Көйле тормышка яңачарак кешеләр кирәк. +— Кая барырга? Кайчан? Бүгенме? — дидем мин түземсезләнеп. +Хәкимҗан абый эре төкле очлы ияген бик тәмләп кашый-кашый күзләрен челт-челт йомып куйды: +— Кабаланма син, үскәнем, ни сөйлидер идем әле? Ə-ə, менә шул булыр сиңа, гәҗитләр караштырасыңдыр, ягъни Казаннан да язалар. Мәскәүдән иптәш Сталин үзе күрсәтмәләрнең иң кирәген биреп тора, авыл хуҗалыгы бүгенгесе көннән башлап шундыен чәчәк атачак ки, үскәнем, шаклар каткыч булыр. Менә шул ие минем сиңа әйтер сүзем. Әйе, Мытыестан кәгазь килде, ике пичәт басылган, райун начальствосы да кул куйган, трактористлар курсы ачалар, бездән өч кеше сорыйлар. +Нигәдер көләсем килеп китте. +— Юк сүздер ул, Хәкимҗан абзый. Юк тракторга нинди курс ачсыннар? Безнең авылдагыларына эш юк. +— Син алай сөйләп, үскәнем, нитмә, беләсең... Тракторлар кайтып төшкәч кенә соңга калу булыр ул. Үрдәк кенә астына су кергәнен көтеп бакылдап утыра, әйе, без хәзерге моментның вәжнилеген бер минут та истән чыгармаенча яшиек, шул. Димәк ки, болай итик, үскәнем. Гәүдәң шәп, жегәрең бар, тракторга аңа көч тә кирәк. Тракторчылар бар дисең икән, кемне әйтәсең алай? Сабира апаңнымы? Искерделәр инде алар, туздылар. Карап торырга гына яңа... Син, пример әйткәндә, яшь кеше, сиңа укуы да кирәк. Өч айда әллә ни тиклем гыйлем алырга була, дәрт иткән кешегә ел кирәкми. Чүтчүт кенә калхуздан да ярдәм оештырырбыз, мытыес үзе дә гел үк буш итмәс, байлыклары бар, җыен, өч айга Чаллыга барырсыз. Тик матри, адәм көлдереп йөрмә, тиешле-тиешсез кеше белән, бигрәк тә азгын хатын-кыз белән чуалма. Югары авыллар сыната торганнардан түгел, сугышта да үзләрен күрсәттеләр. +Ул тагын рәхәтләнеп сакалын кашыды, медальләре кул хәрәкәте җаена челтер-челтер чылтырадылар, хисапчы кенәгәдән башын калкытты да лампаның филтәсен күтәрде. +Кәефем килгәнне сиздерми генә, ярар, дип башымны иеп чыгып киттем. +Тракторчы!.. +Безнең Югары авыл керәшен белән кара-катыш булып, авылыбызның беренче тракторчысы Будрин Борис иде. Авылда кушаматсыз кеше юк, Бурис дәдәйгә дә яңа һөнәре кушамат булып ябышты. "Будрин Бурис — тракторист!" дип такмаклый иде малай-шалай... Әллә кызыгып, әллә көнләшеп гел аның артыннан ияреп йөри торган идек... +Бөдрә чәчле, каратутлы чибәр йөзле Гөргери дәдәй колхоз машинасы белән сугышка чыгып китте дә машинасыз кайтып керде. Исән кайтуына сөендек, аның да кушаматы "шофер Гөргери" булып беректе. Машинасы булмаса да — "шофер". Чөнки ул беренче! Хәзер безнең авылда бензин исе районнан югары начальство килгәндә генә аңкып кала, кыйбатлы хушбуй исе белән бер безгә бензин исе! Мытыес тракторлары безнең бәләкәй колхоз кырларына килеп тә карамыйлар, чират җитми. +Кайтыр тракторлар, ансыз булмас, хәлле-хәлсез унҗиде ат белән әрем-билчән баскан кырларны уңдырышлы итәрмен димә, тракторсыз һич ярамый безгә! Шәп төрәнле сабан тагып ургылып кереп китәсе иде дә офыктан-офыкка сөреп ташлыйсы иде!.. +Сабира апа хәтергә төшеп, аны жәлләдем. Тузгандыр да шул, бар иде аның мактаулы чаклары, башта плугарь булып йөрде дә, Чат Нурлыгаян малаен сабанга утыртып, үзе трактор йөртә башлады. Нурлыгаян малаен егет итте, ир итте, алак-шалак йөргән кешедән ударник ясады; Казанга механизаторлар конференциясенә бергәләп бардылар, Мәскәүдә Калинин белән рәттән утырып карточкага төшеп кайттылар. Сабира апага медаль дә биргәннәр иде... Сугыш башлангач ире танкист булып китте. Сабира апаны алмадылар, йөрәгендә бар икән, диделәр... Булса да булгандыр, ире Орел каласы янында танкта янып һәлак булгач, идарә баскычы төбендә егылып чак дөнья куймады... Тузарсың да! +Мытыестан ашыктырдылар, атна да узмагандыр, җәй буе йөрткән сбруйларымны Дамирга илттем, нык арыгайган, зур күзле юлдашым Озынъял белән саубуллаштым. +Такта чемондага чабата киндерәсе белән киндер тышлы колак мендәрен бәйләдем дә Чаллыга юлга чыктым. Бу юлдан байтак кешеләрне әле сугышка, әле бәхет эзләргә Пермь, Яраслау якларына озатканым бар, хәзер үзем китеп барам, хәерлегәме? Дөнья безнең кулга күчеп бара торгандыр шул... +Имән урамын чыгуга, әллә нишләп күңелем тулды. Юк, авылдан китү, әнкәйдән аерылу сагышы түгел иде минем күңелдә. Чаллы ерак түгел, бик сагынсаң җәяүләп кайтып килергә дә була! Минем күңелне моңарчы тоелмаган, моңарчы бар икәнлеге дә беленмәгән ят сагыш, ят моң биләгән иде. Имән урамының ава-түнә утырган иске-москы текмә читәннәренә тикле моңлы, сагышлы иде бүген... Колак төбемдә тургай җыры кебек булып сихри өн чыңлый иде. +"Алтын булып агаем ла!.." +Əлə-лә-ләү! +"Көмеш булып тамаем!.." +Əлə-лә-ләү!.. +Көн суык. Көн шыксыз. Юл кантарлары бозланып каткан. Ак чебеннәр оча, чокыр-чакырлы юлдан арба дырык-дырык бара. Дамир — олаучы, ул безне Чаллыга хәтле илтергә тиеш. +Дамир белән безнең аралар кызык кына була башлады. Ни атна, ни шимбә дигәндәй, тиктомалдан Әдилә турында сүз башлый да минем күңел кылларын тарткалап карый. Я булмаса бер дә юкка Әдиләне яманларга тотына. Чигүтегү эшен дә белми, имеш. Фәлән дә төгән, имеш. Аның кызыксынуын сизеп мин дә сер бирмәскә булдым. Ак димим, күк димим, белми торсын әле!.. Малай җүләр түгел, сизенде, сизенгәч, үчегешергә кереште. Юлга чыксак, атын иң алга куа. Кичке уенга җыелсак, минем сүзләрне очсызга чыгарырга тырыша. Гомергә уртага чыкканы юк иде, гармунчы чакырып, мунчаларында биергә өйрәнә башлаган! Күрегенең җиде җиреннән тын өреп торган җиде бакалы тальянын кардыга, ат караучылар йортына илтеп куйды, буш вакыты булдымы — шуны тырылдата, өйрәнә, янәсе! Гел алга чыгарга, гел узарга тели Дамир. +Минем курска барасын ишеткәч, шартлый язды малаең! Бусында үзем дә аны жәлләдем, өйләренә бардым. +— Әйдә, мин әйтәм, Хәкимҗан абзыйны кодалыйк, бергәләп укырбыз. +"Юк", дип кул гына селкеде бу. Мин үгетләргә тотынгач, серен сөйләп бирде. Теге вакытта военкоматтан "колагым каты" дип юрамалый әйтеп кайткан икән ул! Төс аермый икән егет, дальтоник икән! Кызылы белән яшеле бер икән тегенең. Военкоматта караган күз врачы аңа кистереп әйткән: "Армиягә дә алынмыйсың, машинага да утырмыйсың, үзеңә кулай бер һөнәр тап", дигән... +Тез астына суктылар егетнең! Без Чаллыга укырга китәбез, тирә-юньдә дан таралды, ə ул монда җимерек кардыда атлар янында кала... +Телгә алмыйм дип тырышсам да, Дамирга карауга шул искә төшә: кызыктыр инде ул, ə? Болыннар кызыл булып күренәме аңа? Ə шәфәкъ ямь-яшелме? Менә сул кул яктагы Сарсаз авылына хәтле сузылган уҗымнар аңа кып-кызыл булып күренәдер? Ə кызларның бит очлары ямь-яшел... Яшел иякле Әдилә! +Чыдый алмыйча шаркылдап куйдым, Дамир сизенә, төс аермый торган күзләрен акайтып миңа карады: +— Шүрәле кытыклыймы әллә сине? +— Юк ла, бер кызның ияге искә төште. +— Кутырлаганмы? +Дамир һич кенә дә тик утыра алмый, боргалана, терсәге белән минем касыкка килеп орына, авырттыра, артка да карый, як-якка да, тегенең нидер әйтәсе киләме шунда, кысталган кеше күк бара да бара. Ахырда чыдамады егет, күзләрен читкә борып: +— Тегене күрмәдеңме?— дип сорады. +— Кемне? +— Кыланып барма инде, белмиләр ди! Әдиләне инде... Җырлап узган иде бит. +Ул да нәкъ шуларны уйлан бара икән! Юк шул, күреп булмады Әдиләне, өйләрендә җан әсәре сизелмәде. Күршекүләннән сорашырга читенсендем... +Теге чакта, җыры белән безне озатып калганда, Әдилә ике-өч көнгә кунакка гына кайткан булып чыкты... +Бу араларда клуб ачылмады; каз өмәләре башланмаган; аулак өйләр дә тынып тора. Ни арба, ни чана дигәндәй, тегермәнгә баручылар да юк, вак-төяк йомыш белән Чаллыга, я башка олырак урыннарга чыгып китүче дә күренмәде. Менә без генә өчәүләшеп китеп барабыз... +Кар сизелерлек оча башлады, вак кына үткер кырлы ярма кисәкләре бит очын чеметтереп-чеметтереп коелалар. Дамирга аркамны терәп барам, болай җылырак та, сөйләшмәскә дә җайлы... +Тик аның белән сөйләшергә туры киләчәк, бик нык сөйләшергә туры килер, күңелгә шулай тоела... +Күңелгә килгән — алга килә, диләр, рас икән, безне ашыгычрак озатканнар булып чыкты. Курслар менә-менә оешып кына килә икән, бинасы да юньләп каралмаган, уку әсбаплары да юк, тегесе җитешми, монысы әзерләнмәгән. Безгә, иртәрәк килгән бәхетле кулларга, байтак вактөяк эш белән маташырга туры килде. Ишек-тәрәзәләрне ныгыттык, пилорамнан пычкы чүбе ташып нигезне җылыттык. Кыскасы, без килеп ике атна узгач кына барысы оешты, һич көтмәгәндә, эшләгән өчен безгә бераз акча да биреп куйдылар, күңел күтәрелде, курсантлар да җыелып бетте, уку башланды. Бик дәртсенеп тотынган идек, өч айда гына программаны уза алмадык. Трактористка ни кирәге бардыр, безне капиталистик илләрнең географиясен дә, тарих та укытып җәфаладылар. +Үз бусагаңнан чыгып киттеңме, туган җиреңне аңлый башлыйсың, ныграк сагынасың, диләр. Рас икән, Әдилә матур турында торган саен ешрак уйлый башладым. Ятсам төштә, торсам истә дип бик белеп җырлыйлар икән безнең Югары авылда! +Кызның хәлен кем аша белергә дип озак баш ваттым. Үзенә атап хат язар идең, уңайсыз. Төрле-төрле гайбәтләр йөрде, дөресме алар, түгелме — кем җеп очын эзләгән? Әнидән сорап язар идем, өйдән чыкмый яткан кеше яшьләр арасындагы хәлләрне каян белсен? +Тоттым да Дамирга хат яздым. Бик озак көттереп, Яңа ел бәйрәмнәре узгач кына авылдаштан җавап килде. Кич иде, зәңгәр эңгердә, тәрәзә бозына иңемне терәп, авыл хәбәрләрен укыдым. +"...Куып кайтармасалар, ят рәхәтләнеп, озак тоттылар дигәнне телеңә дә алма... Клуб үз урынында. Якмыйбыз. Утын бетте. Яңа ел вечерына дип чәнәшкә белән утын алып кайткан идек, вечерның да рәте булмады... Үлем-җитем юк. Өйләнүче юк. Үзем атлар арасында — генерал. Старший конюх иттеләр дәдәңне. Гармунда "Сирбиянка"ны сиптерә башладым... Печән бетте, рига түбәсеннән салам ташыйбыз. Теге, известь базлары янындагы чокырларга тутырган айбагыр силосы чергән булып чыкты, су үткән. Ярамады. Аулак өйләр буламы дигәнсең, монда безнең уен кайгысы түгел, сезнең сымак казна ипиендә симерешеп ятмыйбыз. Әдиләне сорагансың, кайтканы да, күренгәне дә юк. Кияүдә дә диләр, юк та дип әйтәләр. Җизнәсе куены татлыдыр шул аңа! Кайткач үзең сорашып белерсең, миңа кирәге шул тиклем генә, үпкәләмәссең. Чәчүгә кайтып җитә аласызмы? Тракторны шуннан ук биреп җибәрәләрме?" +Кызарындым, бүртендем, нишләргә белмәдем. Иртәгесен зачет иде, белгән сорауга җавап бирә алмыйча "начар" эләктердем... +Каян тешләргә белгән бит малаең! "Җизнәсе куены" дигән... "Трактор биреп җибәрәләрме?" дигән! Көнендә очраса салма савытының читен китә идем китүен... +Сүз тыңлый торган гадәтем бар, шуңамы, яратып, тырышып укыдым. Тракторны гына түгел, башка машиналар тирәсендә дә "ипилек-тозлык" беләсем килде. Мастерскойдагы кыру станогын бик яраттым... Тик һаман да тәмам онытылып китеп булмый, яз якынлашкан саен күңелдәге пошаман үзен ныграк сиздерә иде. Дамирның тетмәсен тетеп тә, юмалап та хатлар язып карадым, күңелдәгедәй итеп җавап язмады егет, Әдиләне кабат телгә дә алмады. +Имтиханнардан котылдык, кулга "тракторист" дигән документ тоттырдылар. Иптәшләр, укытучылар белән саубуллаштык та фатирларга таралыштык. Олау көтәбез. Алдан хәбәрләшкән буенча безне алырга ат җигеп Дамир үзе килергә тиеш. Председатель айгырын җигеп килер микән, әллә үзе җигеп йөри торган берәр җегәрле атта гына килерме? +Минем дә, авылдашым Торна Хәмитнең дә тракторист булып авылга шәбрәк атта юрттырып кайтып керәсе килә! Председатель айгырында выжлап авылга барып керәсе иде дә бит!.. +Хәмит дигәннән, өч-дүрт ай бергә аралашсак та якынаеп китә алмадык без аның белән. Өйдән күчтәнәчмазар килсә, почмакка кереп, юрган астына посып кына сохари кимереп йөри торган бу ач яңаклы, аксыл чырайлы егет үтә дә аз сүзле иде. Мыдыр-мыдыр китап ятлап утыруыннан башка аның тавышын ишеткән дә юк. Дөнья турында, кызлар турында аның белән бер сүз алышып булмый иде, әллә нинди төнлә туган нәмәрсә! Кайтырга җыена башлагач кына малайның чырае яктырып китте, кайтасы килүен дә, тракторчы булуыннан канәгать икәнен дә беренче тапкыр шул көнне ишеттем. +Бишенче мартта килергә тиешле Дамир күренмәде, бәйләштереп куйган урын-җирләребезне сүтеп төн кундык, күз текәп торсак та, председатель айгыры икенче көнне дә күренмәде. Мур кырмагандыр бит Югары авылны диештек. Инде тәмам аптырашып, өметсезләнеп торганда, кичкырын, күз бәйләнгәндә безнең фатирга Дамир килеп керде. Ул үрәчәле дәү генә чана тарткан иде. +— Кайда атың? +— Сатып эчтеңме әллә? — диештек без Хәмит белән бер авыздан. +Дамир, кыска муенын бүрек колакчыны белән сөртәсөртә, чанасын мөгезеннән тотып болдырга ук тартып китерде. +— Менә сезгә ат. Менә олау. Сыясызмы? Бик симермәдегезме? — диде ул. +Хәмит белән икәүләп Хәкимҗан абзыйны сүгә башладык. Без кызган саен Дамир сүзсезрәк була бара. Бүген юлга чыгу турында уйлыйсы да юк иде, Дамир бөтенләй хәлдән тайган, өшәнгән. Тагын куна калдык. +Юл буе әрләсәк тә, Дамир ак димәде, кара димәде. +— Үзең конюх!— дидек без алмаш-тилмәш.— Җитмәсә, старший. Иң шәп атны тотарга да җигәргә иде! Эх син, бәрәңге боламыгы! +Чаллыда ятып шәпләнгәч, тракторчы исемен алгач, борын күктә иде, авылга чана тартып кайтып керергә бик хурланган идек, ярый әле караңгы төште, авылдашлар безне күрми калды. +Дамирнең көнләшүдән бавыры кабарган, белеп торам, ул минем таныклыкны ике тапкыр сорап алды, кат-кат укып, пичәтен иснәп карады. Эчемнән генә тантана иттем: менә җиңешеп караган идең, карама мөгезле чана сөйрәп калдыңмы, абзаң һөнәр иясе булды! +Курсларда укыганда күңелләр күтәренке иде. Барыбыз да яшьләр, төрле районнардан җыелган булсак та, бик тиз дуслашып өлгердек. Чак кына дөнья мәшәкатьләреннән аерылып, дәреслекләрдә сөйләнгән, китапларда язылган тормыш беләнрәк яши башлаган идек без. Мин үземнең авылга кайтып керүемне дә шулайрак итеп, шәп итеп, һич югында, тантаналы итеп күз алдыма китергән идем. +Менә мин кайтып төшәм, янәсе... Председатель дә куана, гомергә елмаймаган хисапчы да көлә, әнкәй дә шатлана, агай-энеләрне әйткән дә юк!.. МТС директоры безне җыеп ала да әле яңа гына Бөгелмә станцасыннан кайтып төшкән, буяу исе килеп торган тракторларга утырта... Музыка, байраклар, котлаулар. +Шушы тантананың бер читендә мин һәрвакыт Әдиләне дә күрә торган идем! Мондый күңелле киләчәктә Дамирга бик бәләкәй, бик кысан урын калдырган идем мин: танавыңны чөеп, хат язарга иренеп йөргән идеңме, мә сиңа! +Әнкәй куанды, сүз дә юк, мыштым гына елап та җибәрде. Бәрәңге дурычмагы белән сыйлады. Мунча якты. Әнкәй юып үтүкләгән күлмәк-штанны киеп, әнкәй җәйгән җылы урында яту нинди рәхәт!.. +Уяндым да аннан-моннан капкалап идарәгә чаптым. Озаграк йоклаганмын, Хәмит әллә кайчан килеп тә җиткәндер, йокыга сак егет... Нинди яңа хәбәрләр бар икән, дим... +Кояш шактый күтәрелсә дә, идарәдә беркем юк иде. Җыештыручы Бәдәр җиңгинең борынына корым кунган, ул соңгарып кына мич томалап маташа, бүлмәгә зәһәр күмер исе чыккан иде. Борынымны җыерып беравык көтеп утыргач, түзмәдем: +— Болар кайда соң? — дип сорадым. Бәдәр җиңги дә, беренче күргәндәй, урындыкларга, таплы-таплы эскәмияләргә күз ташлады, төтен кызарткан сирәк керфекле күзләрен челт-челт йомгалап: +— Кайсысы кирәк ие соң сиңа? — диде. +— Соң, Хәкимҗан абзый кайда? Башкалар? +— Аларның ни, белмисеңме әллә? +— Белмим бит. Мин кичә генә Чаллыдан кайтып төштем. +Чаллы сүзенә дә исе китмәде Бәдәр җиңгинең. +— Кардыда алар,— диде күзләрен сөртеп. +— Нишлиләр анда? +— Төшеп кара, үзең күрерсең. +Төшәсе дә килә, килми дә. Монда, идарәдә, халык арасында очрашасы килә иде. Хәкимҗан абзый белән! Баскыч төбендә таптанып торган арада карды ягыннан бер төркем кеше менеп килүе күренде. Бригадирларны ияртеп Хәкимҗан абзый кайтып килә иде, эчемә җылы керде, ирәеп кенә ак пирчәткәмне киеп куйдым. Председатель яңа сырма өстеннән иске, кыршылган кожан кигән, кожан җиңнәре пычранган, бригадирлар да таш чапкан төсле мыжлап төшкәннәр иде. Саргайган бармаклары арасына юан-юан тәмәке кыстырганнар, пыш-пыш суыралар. "Берәр бия колынлый алмый интегәдер", дип уйладым. Килүчеләр минем шактый кычкырып әйткән сәламемә баш кактылар да идарәгә кереп киттеләр. Хурланып, гарьләнеп мин дә аларга иярдем. Хәкимҗан абзый керә-керешкә кожаны белән сырмасын бергә салып мич арасына урындыкка ыргытты. Күкрәгенең медальләрдән буш икәнлеген абайладым, гаҗәпләнүем тагын да арта төште. +Бригадирлар, аларга ияреп кергән кешеләр, бер сүз дә дәшмичә, кайсы кая таралып чүмәштеләр, кысылган иреннәрдә чытыр-чытыр тәмәке янды, идарә эче яңа ягылган мунча күк зәңгәр төтен белән тулды. Тәрәзәдән карап көлеп торган март кояшы төтен арасыннан үтеп кереп кешеләрнең сүрән йөзләрен яктырта, аларга караган саен мин шомлана бара идем. +Телефонны шактый боргаласа да, теге башта алмадылар ахры, председатель әче итеп сүгенеп җибәрде: +— Утыралар шунда аналары яламаган нәрсәләр, сагыз чәйнәп! +Мин кып-кызыл булдым. Хәкимҗан абзыйның сүгенгәнен беренче ишетүем иде. Аны юаш, тәмле телле булуы өчен председатель итеп сайладылар да. Хәтеремдә, кырык бишнең башында, Хәкимҗан абзый фронттан кайтып төшкәч тә, гомуми җыелыш җыелган иде. Шунда Сабира апа чыгыш ясап: +— Без, Хәкимҗан абзый,— дигән иде,— барыннан да игрәк тәмле телне сагындык. Тәмам аптыраш бит хәзер: үзебез дә сүгенәбез, безне дә сүгәләр! Нәселнәсәбегез белән тәмле телле булдыгыз, кулыгыздан эш тә килде, әйдә, дилбегәне кулыңа тот әле! Безгә камчы кирәкми, дилбегә каксаң да эшлибез без! +Ə бүген тәмле тел сүгенә... Ниһаять, дежур кызлар аңа район җир бүлеген тоташтырдылар, байтак әрепләшкәч, МТС директорын эзләп таптылар. Кәнсәләрдә халык ишәйде. Хәкимҗан абзый аларның керүенә сәлам бирүләренә дикъкать тә итмичә, һаман сөйләшә иде. Райкомны да алды, райбашкарманы да. Симәнәләр, чәчкечләр, культиваторлар турында сүз куерды, председатель соңгы сүзе итеп һәркемгә: "Азрак фураж табышмассызмы?" — дип әйтеп карады. Ара-тирә кычкырып та алды, песи кебек булып та карады, тик беркайда да аңа өметле җавап бирмәделәр бугай, калын, аксыл кашлары тагын да кырысрак җыерылды. +Берәү бер сүз дәшмәгәндә, мин дә шым гына утыра бирдем. +Менә председатель телефон трубкасын шап иттереп рычагка куйды да тирләгән кул сырты белән иреннәрен сөртте, аннары бүлмәдәгеләргә карап кулларын җәйде: +— Фураж сорыйм, фураж! Ярдәм кирәк! Чүп-чар, солы... Ни булса да ризамын дим, юк! Телефоннан акырышып эш чыкмас, су язып май төшми! Берәр атнага чыгып китми ярамас!.. +Ферма мөдире, бригадирлар, аларга ияргән кешеләр капылт кына урыннарыннан куптылар да, бер сүз дә әйтмичә, тешләрен кысып урамга чыгып киттеләр. Хисапчы, борыны белән калын гроссбухларга төртелеп, чырт та чырт чутын сала башлады. Мич арасыннан борыны җепшек Бәдәр җиңги килеп чыкты. +— Өй борынча чыгарга кирәк, кем, Хәкимҗан,— диде ул. +— Шулай туры килә. +— Бер ун пот бәрәңге мин бирермен. Соңгысы. Атларга жәл түгел. Атлар да үлеп бетсә кая барырбыз? Ун пот бирәм. +Хәкимҗан абзый аны ишетмәгән кебек ияген учлап утыра бирде. Мин Бәдәр җиңгидән шыпырт кына: +— Кая киттеләр алар?— дип сорап, ишеккә ымладым. +— Кардыга,— диде ул. +— Нигә? +— Аңышмадыңмыни, бахыр, бүген тагын ике ат җан биргән. +Сикереп тордым да кардыга чаптым. Ике ат! Минем Озынъялым да шулар арасында түгел микән?.. Трактор белән җенләнеп йөреп, мин үземнең канатымны, аерылмас тугры дустымны, шушы еллар эчен дә ничәмә-ничә йөз чакрымнар бергә узган Озынъ-ялымны бөтенләй хәтеремнән чыгара язганмын! Йөз-мең чакрымнар узылган. Ə аның бер чакрымы да җәһәннәм баскычларын үтү белән бер иде ич! +Карды янына төшмәгән булсамчы!.. +Безнең кардылар Олы суның аръягында, калку урында. Мин кардыга җитәрәк атларны күмеп кайтып киләләр иде инде. Каршыма очраганнарның мал зиратыннан кайтып килүләрен авыр адымнарыннан ук абайладым. Абзыйларга: +— Исәннәрмесез,— дип сәлам бирдем. Икесе эндәшмәде, берсе — безгә кода тиешле Галимҗан абзый: +— Сорама инде, туган,— дип узып китте. +Озынъялым үлмәгән икән үлүен... +Дүрт җиреннән юан арканнар белән өрлеккә асылынган ат мине танымады, мин аны... Дамир күрсәткәч кенә янына бардым хайванның... Ул зур күзләрен тутырып миңа карады, таныды, дымлы борын тишекләрен кыймылдатып куйды, нәзек тавыш белән ыңгырашып сәлам бирде. Юк шул, янымда сиңа дигән күчтәнәчем юк шул, акыллым... Кесәмдә икмәк кыерчыгы түгел, таныклык ул... Мин тракторчы дигән язу... Моннан соң синең яныңа буш кул белән төшмәм, бәрәңге кабыгы белән булса да сыйлармын үзеңне!.. +Дамирга вак-төяк өчен үчегешеп маташуларым шундук онытылды, кичкә хәтле кардыдан чыкмадым, атларның асларын тазарттым, кыргыч белән ябагаларын кырдым, түбәдән су тама башлаган урыннарын ямадык... +Фураж да, солы да юк иде атларга, күгәрә башлаган салам белән җан саклап торалар икән бичаралар. +Кичке чәйдән соң мин тагын кәнсәләргә атладым. Бу юлы Хәкимҗан абзый бер үзе генә утыра иде. Күрештек. +— Тракторчы дип кәгазь бирделәр,— дидем мин юаш кына. +— Анысын булдыргансың,— диде ул, кәгазьгә кырын күзе белән генә карап. +Белдермәскә теләгән идем, үзеннән-үзе үпкәмне әйтеп салдым: +— Сөендереп булмады сине, Хәкимҗан абзый,— дидем. +— Сөенәм, үскәнем, бик шатланам. +— Кул кысып котламадың. Кәгазьдәге билгеләргә күз салмадың. +— Күңелем белән бик котладым, үскәнем... Тик күңел бит, әллә ничегрәк дип әйтимме... икегә бүленгән! Яртысы, олы яртысы җылый аның, үскәнем, синнән яшерене юк. Менә мартка кердек. Калхуз келәтендә бөртек симәнә юк. Күзгә кырып салырга бер бөртек журна юк! Атлар барысы өрлектә... МТС машиналарына өмет бар, мәгәр чират кайчан җитә?.. +— Трактор бирәчәкләрме соң? +— Аннан ни файда? Инеш буеннан вак таш җыеп чәчәрсеңме? Менә бүген нәрәт килде. Сарман ягыннан, Кәсле дигән глубинкадан өч йөз центнер солы симәнәсе язганнар. Иртәгәдән шуны ташый башларга кирәк. Кәслегә иртәгәдән калмый, ишетәсеңме, иртәгәдән калмыйча, җитмеш баш чана чыгарырга кирәк. Ə ул җитмеш бишне әфсен укып җыясыңмы? Шүтке түгел, алтмыш биш чакрым диләр аны Кәслене! Ə җибәрмәсәң — бәла! Атна-ун көннән юл өзеләчәк. Өзеләчәк, көт тә тор, син ашыкканда гел шулай була ул, үскәнем. Ярты авыл — карт-коры. Яртысы — аксак та туксак. Менә син чана тартып Кәслегә барасыңмы? Кесәңдә дукамент, син дә трактор дауларга килгән! +— Дауламыйм, Хәкимҗан абзый,— дидем мин тыйнак кына. +— Даула син, үскәнем, даула. Әгәренки даулашмасак, эшебез җайга китәчәк түгел безнең. Дауларга кирәк. Тракторын да, машинасын да, барын да даула! Булачак ул трактор, бирәчәкләр аны. Тик менә бүгенгесе кыен, журна дигәне чәчне агарта! Солы Кәследә. Алтмыш биш чакрым!.. Бодайны Чаллыдан чыгарачакбыз, анысын мытыес ташып бирәм, ди. Солыны атна арасында ташып бетерергә кирәк, пример әйтик, җитмеш биш чана чыгарсак... Чана саен өчәр пот салсак... +— Ир-ат дүрт потны тарта. +— Ашыкмыйк, үскәнем, өчәрләп чамалап карыйк... Ул чут төймәләрен ике куллап тартты да уфылдап куйды: +— Ике йөз дә егерме биш пот була. Ярыйсы икән, үскәнем. Тик менә җитмеш биш чананы каян табарга? Олы мәшәкать бу, олы... +Шул чак ишек ачылды, ап-ак мамык шәлгә уран-ган, ак пирчәткә кигән түгәрәк кенә кыз килеп көрде. Карадым да каттым: Әдилә ич бу! +Председательгә әллә ни әйтмәк булам, телем тотлыга. Әдилә Хәкимҗан абзый белән оялып кына исәнләште дә миңа кулын сузды: +— Ибраһим да кайткан икән, исәнме. +— Мин кайтырга киткән... Менә син ничегрәк? — дидем туп-туры. +Ул шәл почмагына авызын яшереп көлемсерәде. +— Мин дә менә... җизнине өйләндереп кайттым. +— Ниндирәк кеше алды инде? — диде кызыксынып председатель. +— Анысын кем белсен инде, Хәкимҗан абзый!— диде Әдилә җитди генә.— Күршеләрендә кодача тиешле бер апа бар иде. Ире сугыштан кайтмаган, бер малае белән тора. Шул ике тол бергәләп оя кордылар. +— Гомерле булсын,— диде председатель, ияген кашып. +— Бөтенләйгә алайса? — дидем мин, шатлыгымны яшермичә. +— Бөтенләйгәдер инде,— диде ул, нигәдер миңа түгел, Хәкимҗан абзыйга карап. +— Кайтуың яраган,— диде ул.— Менә солы симәнәсе ташырга керешәбез. Син дә барырсың. +— Кая? +— Кәслегә. +— Бик якын икән!— дип көлде кыз.— Күршетирәдән, әйтик, шул ук Сарсаз глубинкасыннан симәнә алып булмыймыни? Анда да бардыр ич солы? Әллә Кәс-едә мөгезлесеме? +Хәкимҗан абый төксе генә елмайгандай итте: +— Ə-ə, үскәнем. Кыз бала шул син, җиңел уйлыйсың. Һе, хатын-кызның шул... Кайсы глубинкада нәрсә бары анысы инде аның дәүләт сере. Сугыш сере белән бер анысы! Безнең катнаш юк анда. Менә Чаллыдан килгән нәрәт. Пичәт басылган, кулы куелган. Кәследән диелгән и бетте-китте. Барасыңмы? +— Ярар, барырмын,— диде Әдилә җәберсенмичә генә. +— Мин дә барам,— дидем кинәт кенә. +Хәкимҗан абзыйның чырае яктырып китте, ул ике куллап чутка ябышты һәм чырт-чырт итеп төймәләрне авыштырды. +Кәнсәләрдән без икәү чыктык. Язгы төн. Төн айлы, анда-санда гына юка болытлар ага. Урам яп-якты, инә эзләп табарлык. Урам буп-буш. Анда-санда гына тәрәзәләрдә зәгыйфь утлар җемелди, кеше күләгәләре уйный. +— Кайтыр юлың ерак, усал маһмайлар күп, озата барыйммы?— дидем мин кыюланып. +— Эшең булмаса, бар,— диде ул. +Барабыз. Элек урам уртасыннан киң, төз ат юлы була торган иде, хәзер тар сукмак, атлаганда бер-беребезгә тиеп-тиеп китәбез. +— Иркен яшәдегез ахры Чаллыда, диде Әдилә +кинәт. +— Нигә? +— Бер матур белән танышкансың икән. +Эсселе-суыклы булып киттем. +— Каян белдең? +— Дамир сөйләде. +— Ə, Татлы тамыр! — дигән булдым мин.— Сөйләр ул! +— Бер дә ояты юк,— диде Әдилә олыларча,— әйбәт кыздыр бит? +— Беркем белән дә танышканым юк, дип мыгырдандым мин.— Кирәге-кирәкләре бер тиен. +— Арзан бәяләдең син кызларны. +— Мин укырга бардым ич анда, Әдилә. +Юк, Әдиләгә ачуым килеп түгел, Дамирның сүзләренә каным кыза башлады! Каян уйлап чыгарган диген, белә малаең кайсы почмакта сагалап чалып егарга кирәклеген! Сүзне тиз-тиз икенчегә бордым, югыйсә кызып ук китүем бар иде. +— Тутаңның балалары җылашып калдымы? +— Җыламый нишләсеннәр? Миңа ияләнделәр. Олы кызын алып кайттым әле, бездә торып торыр. +— Җизнәң нихәлдә? +— Җизнигә нәрсә? Куенында яшь кәләш, авыз +ерык... +— Өмете синдә икән дип сөйләделәр. +— Аның өмете булгандыр да, минем өмет башкада шул! +Әдиләнең шулай олыларча, кыю итеп, ачыктан-ачык сөйләшүенә исем китте. +— Кемдә инде ул синең өметең? — дидем мин, йөрәгем дөпелдәгәнен ишеттермәскә тырышып. +Әдилә көлеп җибәрде: +— Бик тиз белер идең бугай. +Сүзсез калдырды бу кызый мине, тәмам зиһенемне бутады. Беравык дәшмичә бардык. +— Әллә оныттыңмы?— дип сорады ул кинәт. +— Нәрсәне, Әдилә? +— Оныткан, икмәктер, оныткан! +— Әйт инде! +— Минем чәчне тартып китүеңне! Яңагыңа чалтыратуым хәтереңдәме?.. Әллә син башка кызларның да чәчен тарта идеңме? +— Онытмадым, Әдилә! Башкаларныкын таркан булмады, кояштыр! +— Сөям дигән ымың түгел идемени ул, Ибраһим! +— Ай-һай, каты чәпәгән идең яңакка! +— Онытырлык булмасын дидем, Ибраһим... Егетләрнең, хәтер кыска була бит аларның... Яшене нинди, күкрәве шундый булсын дидем!.. Син дә чәчне каты тарткан идең бит... Яңагың шешмәгән идеме, кая карыймчы, эзе калмаганмы? +Ул ак пирчәткәсен салып минем яңакны сөйде. +— Кытыршы.— диде ул. +Аның бармаклары йомшак, кайнар һәм хуш исле иде. Мин ихтыярсыздан аның кулын эләктереп алдым, икебез дә оялып читкә тайпылдык. +Аларның йорт турындагы карт тирәкләр тонык кына гөжлиләр. +— Иртәгә иртә торасы бар, Ибраһим,— диде ул. Мин аның йомшак бармакларын учымда иркәләдем. +— Хушлашабызмыни, Әдилә? +— Иртәгә күрешәбез бит. +Аны-моны уйлап тормастан, аңа тартылдым, ул бер генә секундка минем кочагыма керде дә җитез җәнлек кебек йомылып чыгып та китте, борын төбемдә генә капка ябылды. Аяк тавышы ишетелеп торды, менә ул тукран төсле генә тукылдатып ишек шакыды, әтисенең: "Кем йөри анда, кызым, синме?" дигән карлыккан тавышы ишетелде... +Мин, Түбән оч бозавы, хат язарга куркып йөргән булдым! Үскән Әдилә, үзгәргән... Ике кыш, бер җәй дүрт баланы карап, гаилә башлыгы булып яшәгән кеше шул!.. +Күз алдым яктырып киткән кебек булды, күтәрелеп карасам, тулган ай болыт астыннан чыгып килә... +Бүгенге көн өчен вакыйгалар артык күп булса да, бер җепкә тезгәч, алар бары тик бер мәгънә алалар иде: әйе, яшәү җиңел булмаячак! Әмма яшәргә, тырышырга кирәк! Әйе, авыр, җәфалы, бөлдергеч сугыш беткәнгә кайчан гына бит әле! Күкрәкләр тыныч сулый башлаганга күпме вакыт узды... Әйе, безнең буын бәхетлерәк... без күкрәкләргә салкын мылтык түтәсе түгел, кызлар кыса алабыз... +Әдиләне озаткан кичтә мин, эссе көндә чишмә суын туйганчы эчкән кеше төсле, сафланып, тынычланып кайттым... Кайтышлый Дамирларга кагылдым... Дамирның әнисе сорамый-нитми генә ишек ачты, кече якта сукыр лампа яктысында җеп эрли икән. Дамир, җылы яратканга, мич башына менеп утырган. +— Кем бар? — дип кычкырды ул, муенын сузарга тырышып. +Сырма төймәләремне чишеп җибәрдем дә аның янына мендем. Менгәч, сырманы салып ук куйдым. Мич төбе капкайнар, һава бөркү иде. Икебез дә аякларны асылындырып утырдык. +— Кайтып кына егылган идем,— диде Дамир акланып. +— Чанагызны сорап торырга кердем. Беркөн Чаллыдан бик җилле алып кайткан иде. +— Кәслегә барасыңмы? — диде Дамир, бераз көттереп.— Мин дә барам. +— Сине дә җибәрәләрме? +— Үзем барам. Мужыт атларга бераз өлеш чыгарырлар. Чәчү алдыннан аларны азрак сыйламыйча ярамас. Барам! Мин алып кайтканын, мужыт, кардыга төшерерләр... Улаклар күгәрә башлады бит... Ята алмыйм тик кенә карды өендә, йокыга китә алмыйм!.. Алар бит төне буе ыңгырашалар!.. +Өйгә кабаланып кайтып, иң әүвәл лапаска кагылдым, караңгы почмакларда кармалана торгач чананы эзләп таптым. Тавык тизәгеннән арындырдым, чистарттым. Таза гына күренә болай, бер як табаны гына чалышайган. Бау белән мөгезенә тарттырып бәйләсәң, ул ягы да турыланыр. Өйгә чана күтәреп керүемнән әнкәй барын аңлады. +— Барасыңмы? +— Исәп шулай, әнкәй. +— Хәкимҗан абыеңны күрә алдыңмы соң? +— Күрмичә... +— Ни диде? +— Ни дисен?! Әйтмәде. +Балалар йоклый. Без әнкәй белән икебез ике якта көрсенешеп ятабыз... Ул ни уйлыйдыр, утыз биштә тол калган хатынның төннәрен ниләр уйлаганын әле мин белмим, ə минем уйларым гел Кәсле юлына барып тоташа. Чак таңны аттырдык... +Җитмеш биш чана дигәч, бер дә исем китмәгән иде, бик күп була икән ул! Көн артык җылы да, салкын да түгел, сирәк кар ява. Кешеләр җиңелдән киенсәләр дә, җылы киенгәннәр, билләрдә каеш, аллы-кызыллы сөлгеләр, төрле төстәге билбаулар. Муеннарда җылы шарф. Яз ае булса да, март тотрыксыз ул, кәефе кырылып буранлаган чагы да еш була. Арада өлкән апалар, җиңгиләр дә, егет-җилән дә бар. Егетләр хатын-кыз арасына катнашырга читенсенеп идарә болдыры тирәсенә бөялеп тәмәке көйрәтәләр. Хатын-кызларның байтагысы соңгы вакытларда эшкә чыкмаган. Югары очлар Түбән очларны, Түбән очлар Югары очларны танып алып, ерактан ук берберсен сәламлиләр, кочаклашалар, бер-берсен күрми торган арада гәүдәләренә сарган хәсрәтне коярга теләгәндәй җилтерәтешеп тә алалар, бер-ике минут сүз әйтә алмыйча елмаешып торалар да китә сүз чишмәсе челтерәп!.. Кем өйләнгән дә кем аерылган, кемнең сыеры бозаулаган да кемнең сарыгы кысыр калган! Тавыклар күкәй саламы, казлар утырамы, курмы-утын запаслары бетмәгәнме, басуларда кар ятамы, кышкы чир-чорлар кимегәнме?.. Бетәмени дөнья сүзе хатын-кыз бер-берсен зарыгып очратканда?! +Арыш арасындагы бодай кебек бер-ике ир-ат та бар. Болары — кичәге фронтовиклар. Алар җитди, кырыс, шушы гайре табигый җанланышның бар хикмәтен алар гына белгән кебек, фронтовиклар председательгә тартылганнар. Куллар шинель кесәсендә, һәр шинельдә кесә бар, һәр кесәдә кул гына юк... Хәкимҗан абзый үзе дә юлга чыгарга җыенган төсле, кыска тунының билен зәңгәрсу пута белән кысып буган. Речь сөйләргә җыена ахры, йөткеренә, тамагын кыра... +Ниһаять, Әдилә дә килеп кушылды... +Шуны көтәм икән, шуны эзлим! Башкалар күземә күренмәс булды, ярминкә гөжләгәндәй тавышлар тынды, берәү дә сизмәслек итеп кенә сәлам алыштык, рәхәт булып китте. +Карасам, дәү, биек мөгезле чанасын сөйрәп Дамир Әдилә янына барып та җиткән, җим тырнаган тавык кебек, аягы белән кар тырмаган була, нидер сөйли. Тик кыз егетнең үзенә түгел, чанасына карады. +— Чана дисәң дә чана бу! — диде ул— Үзең ясадыңмы? +— Ясамыйча? Арсаң-нитсәң, чанаң-ниең белән утыртам да кайтам,— диде Дамир, авызын ат дагасы кадәр ерып. +— Әйем,— диде Әдилә иркәләнеп.— Куркам +— Нигә? +— Кем чанасына утырсаң... ни диләр эле? +— Үзеңә Әдилә чанасына кунакларга туры килмәгәе, - дидем мин, Дамирның Чаллыга килеп кергәндә алҗыган кыяфәтен хәтерләп — Конюхларның аяк йомшак аларның, төшке ашка да айгыр җигеп кенә кайталар. +Бусы үчекләшү иде. Әдилә көлде, Дамир усалланып: +— Ə син шөшлесез чабатачы! - диде. +Ул арада Хәкимҗан абый өскәрәк, такталары кылдыйбылдый торган болдырга менеп басты. +— Туганнар,— диде ул.— Исән-аман йөрергә тырышыгыз. Бер-берегезне юлда ташламагыз. Инде быелгы читен яз соңгысы булсын. Тезләнсәк тә, егылыр өчен түгел, сикереп торып, йөгереп китәр өчен тезләнербез. Быелгысы елда без тәмам ныгып, көчәеп, йөгереп китәргә тиешлебез ки, и анысы шулай күренеп тә тора! Ягез, туганнар, ипләп кенә кузгалыгыз... +— Атлылар очраганда таптап китмәге!— дип кычкырды кемдер. Кемнәрдер күңелле генә көлеп куйдылар. Хәкимҗан абзый бу ялгыз тавышны ошатып бетермәде бугай, шул якка карап әйтә куйды: +— Быел яз бирешмәскә кирәк, туганнар! Быел яз!.. Алдан хатын-кыз кузгалды. +— Яшь кәҗә тәкәләрен алга чыгарыйк!— дип чәрелдәде арадан берсе. +— Карт сыерлар артка калсын өченме?— диде егет-җиләннәрдән берәү. +Сабираттәй дә монда икән, моңарчы аны күрми торганмын, борылып карап бер генә сүз әйтте: +— Яшь тәкәләр такыр юлны чамалыйлар әле, артка калалар!— диде. Туктап мине көтеп алды, кулымны кысты. Башка вакыт булса, мин аның кытыршы, бирчәйгән бармакларының нигә калтыравын аңламас идем, бүген барын төшенеп алдым. "Менә, Ибраһим нәнәм, көзен интегеп бер якка ташыган идек, хәзер икенче яктан алып кайтасы була", дигән кебек иде аның калтыравыклы кул кысуы... +Бер уйласаң шулай... Икенче уйласаң, әгәр солы безнец амбарларда калган булса, язга чыгып җитәр идеме икән? +Кар төшә. Эре-эре ак күбәләкләр иркәләнә-иркәләнә тирбәлеп юлга төшәләр дә безнең чабата астында шадраланып сытылалар. Юл тар, юл бәләкәй, без тар күпер аша чыгучы сарык көтүе кебек кысылышып барабыз. Зәй белән Сарман арасындагы олы юлга чыккач кына бераз иркенәйдек. Бу юлдан аракы заводына Сарсаз сазлыгыннан торф, безнең урманнардан утын ташыйлар, атлылар көн саен диярлек узып тора, уптылар инде безнең якның йөзәр яшьлек имәннәрен, карасаң картузың очып төшәрлек юкәләрен!.. Завод атлары икмәктә, əнə тизәкләрендә чәчрәп-чәчрәп солы бөртекләре ята, җегәрле атлар! Без шул атлар такырайткан юлдан озын бау булып сузылдык. Хәзер янәшәдә ике дә, өч кеше дә атлап була, төрле озынлыктагы бауларга бәйләнгән чаналар гына берберсенә дык та дык бәреләләр, мөгезләре белән сөзешәләр. +Авылда чактагы ыгы-зыгы күзгә күренеп кимеде, һәркем җанына якын юлдаш, күңеленә уңай сердәш сайлап алып, шуның белән гәп куертып бара. Сүз юлны кыскарта, юлдагы сүз — чыннан да җан азыгы, сүз озын-авыр чакрымнарны санатмый. Юлда иң куркынычлысы уй һәм ялгызлык... +Без өчәү атлыйбыз. Өчәү булгач адымнарыбыз эре, җиңел, күңелләр көр. Дамирның уены-чыны бергә, мине тешләргә тырыша, сүзләре белән чәнчеп-чәнчеп куя, мәгәр мин тыныч. Безнең Әдилә белән икәү генә белгән серебез бар, безнең икәү генә узган юлыбыз бар. Җитмеш биш җан арасында барсак та, без икәү! Икәү генә, икебез генә! Бу кышкы юл, бүгенге юл, иртәгәге юл ничаклы озын булмасын, ул барыбер кичә без икәү үткән юлның дәвамы гына... Йөзе белән борылып ул миңа чана бавын сузды: +— Җәле, Ибраһим, шәлемне генә рәтлимче. Миңа сузды бит, Дамирга түгел! Дамир сыртына камчы төшкән чыгымчы ат кебек алга ыргылды, без янәшәдә икәү генә калдык. Минем кулда ике чана бавы. Юк, мин ике чана тартып бармыйм хәзер, мин ике йөк бәхет тартып барам, ике куаныч минем кулымда! Юл буенда гына учма-учма саламнар кадалган — маяклар. Күземә алар парлы-парлы булып күренәләр... Мин сабан туенда чаптар атта бараммыни!.. Сары маяклар тирә-яктагы кызларның сары яулыклары, сары кәләпүшләр, сары тасмалар... Рәхәт!.. +Әдилә туктап ак шәлен рәтләде, сырма кесәсеннән чите китек көзге чыгарып купшыланган булды. +— Матур син, бик матур,— дидем, үз-үземне белештермичә. +Ул ялт кына як-ягыбызга карап алды. +— Миңа матур булмыйча ярамый. +— Әйе шул. +— Бик тиз ризалашасың әле син! Шундый күндәм кешеме дисәм... +— Тиз түгел, Әдилә. Мин күптән шулай уйлап йөрим. +— Ни дип уйлыйсың? +— Син җырчы кыз. Җырчы кыз матур булырга тиеш. Җырчы кыз — үреп салган такыя төсле, аны бөтен кеше күрә. +— Остарган син... Чаллыда...— диде ул, күзләре белән мине иркәләп. +Шәл читеннән дулкындай чыгып торган чәчләрен азмаз җыештыргач та, ул бияләен кияргә ашыкмады ялан кул гына чана бавына үрелде, мин аның үтә йомшак бармакларын тотып алдым, сөйдем. +— Эссе,— дидем мин туп-туры алга карап. Әдиләгә карарга да кирәкми иде хәзер, безнең куллар бер-берсенә нидер әйтәләр, сөйләшәләр. Аларның сүзенымын, сихри өнен без икәү генә аңлап барабыз. +— Синең кулларың ныгыган,— диде ул. +— Тимерне нык бордык тегендә. +— Чаллы матурдыр? +— Әллә ни күреп тә булмады. Кыш бит, кар ерып кая барасың. Җәен матур гына була. Кама буйлары, аргы якта зәп-зәңгәр урманнар, анда, Тарловкада, санаторий диләр, чирлеләр ята икән. Ап-ак пароходлар йөзә. Ə Чаллы үзе сары ком. Элеватор тавы биек-биек, текә яр, әллә кай төшләр күренеп тора. +— Тауны яратам мин... Сарсазда чакта түтинең олы кызы белән Кашка тауга әллә ничә барганым бар. +Сарсаздан Кашка тауга дүрт-биш чакрым, бала җитәкләп əнə кая барып йөргән икән Әдилә! +— Таудан мин сине күрдем! +— Ничек? +— Югары авыл урамыннан атка утырып чыгып килә идең! +Көлештек. Кар мулрак төшә башлады, җил дә исеп куя, кар бөртекләре шомырт чәчәкләре күк коелып безнең юлга түшәләләр, безнең сырма җөйләренә килеп куналар. Әдиләнең сызылып торган кара кашларын агарталар... Без барабыз. Без хәзер бер сүз дә сөйләшмибез. Куллар кулда, сизәм: уйлар да тоташкан... +Бераздан көн җепшетте, юл авырайды, алдагы рәтләр буталышып туктадылар. Без әлегә арттан барабыз, еракеракка сузылган кәрван күз алдыбызда. Без дә тукталдык. Куллар теләр-теләмәс кенә бер-берсеннән аерылдылар. +Алдагылар: +— Яшьрәкләр алга чыксын,— дип шауладылар +— Майлары эресен бераз. +— Такыр юлдан парлашып кына теркелдәрләр иде бугай... +Бусы безнең капканы кагулары булды. Мин алга ыргылдым, Дамир миңа иярде, Әдилә дә бездән калмады. Кыз-кыркын, егет-җилән чыр-чу килеп безнең эзгә төште, базар ясады. Өлкәнрәкләр юл сабып: +— Юртакларга урын бирегез! +— Сабан туе чабышкылары килә,— дип кычкырып, сызгырып, тел шартлатып, көлешеп безне озатты. +Әдилә белән икәү иң алга чыктык. Элек, без арттан барганда, бөтен кеше күз алдыбызда иде, хәзер без аларның, күзе алдында. Безнең янәшә барган җилкәләр аларга серне ачып ташламаса ярар иде! Бая тотаклашкан җылы куллар шул тиклем шаһитлар алдында бер-берсеннән ерагайсалар да, без бик якын, ым-ишарәләр аңлашылырлык дәрәҗәдә якын идек... +Уйлыйм-уйлыйм да ышанырга да, ышанмаска да белмим: каян килде миңа шушы хәтле бәхет?! Сугышның беренче аенда ук ятим калып, тол ананың сыңар канаты астында, туйганчы аш ашамыйча, күңел юанырлык кием кимичә, кайчагында кимсенеп тә, кайчагында чамасыз гарьләнеп тә яшәп килгән сынык күңелне нишләттең, Әдилә? Гомер онытырлык итмәдең... +Ләке урманына җитәрәк борылып карасак, авылдашларны бер җир буе артта калдырганбыз икән. Безнең арттан ук диярлек мышный-мышный Дамир килә. Кар тагын да ныграк ява башлады, җитмәсә үзе дымлы, җепшек кар, авыр кар. Бусы бик начар иде, өсне чылата, юлны авырайта торган март кары. Урман юлның бер ягында, сулда гына, уңда — япан кыр, чуп-чуар чигешле куян эзләре күзгә күренеп тирәнәеп, күмелеп баралар. +Урман ышыгында рәтләр тыгызланды, уртак сүзләр купты. Бөтен кеше тизрәк заводка барып җитү турында хыяллана иде. Анда аз-маз хәл алып тамак ялгарга исәп. Ләке урманын узгач та түбәнгә озын, сөзәк үр башлана, юл бераз җиңеләергә тиеш. Офыкларны иңләп, күңелләрне басып, җылымса, авыр болытлар шуышты. Сабираттәй: +— Буран-кыян чыкмагае, сул кулымны күтәрә алмыйм, сызлый,— диебрәк торды. Һәркем үз тәнендә, үз күңелендә булган үзгәрешләрне көн бозылуга юрады. Берәүләрнең колагы кычыткан, эт аунаган, каргалар түбәнтен очкан... +Барыбызның да курыкканы буран иде. Бик мәкерле, бик алҗыткыч, бик дәһшәтле була җепшек, кара март бураннары! Кешенең адымын салмакландыра, акылын җуя, изрәтә, зиһенне томалый, авыр кар дөньяны да, күкнеҗирне, нужалы юллардагы адәм балаларын да күмеп-каплап китә... Әдилә белән башта һәр кар бөртегенә куанышып барсак та, безнең иреннәр дә кысылды, илдә хәсрәт барда тыйнак булуың әйбәтрәк! Барабыз, барабыз да иреннәргә кунган карны ялый-ялый, ымсынып күккә күтәрелеп карыйбыз. Күк шундый түбән, салынкы, үрелсәң болытларны сөзеп алып булыр төсле. Ява, туктарга һич исәбе күренми. Кәрванның ахырын, азактагы кешеләрне түгел, бездән ун-егерме сажинда баручыларны да аерып танып булмый. Бер якка янтаебрак, иелеп атлап барганга кешеләрнең ярты якларын кар сарып киткән... +Зарыгып көтелгән завод үрен төшә башладык, хәзер бераз гына уңайрак булачак. Буш чана да килә-килә кулны талдыра икән, уң кулымның беләзеге сулык-сулык сызлап куя. +Үр уртасына җитәрәк, безгә каршы менеп килүче атлар очрады. Биек-биек чаналарга юл биреп төрле якка сибелештек. Борыннарга ат исе, авыл кешесе өчен гаҗәеп якын, кадерле терлек исе килеп бәрелде. Дамирга карадым, аның соры күзләре зур булып ачылган, шаккатудан иреннәре дә ачык, үзе әкиятләрдәге шүрәлене күргәндәй хәйран калып тораташ каткан иде. +— Икмәк ашыйлар шул, таза икмәк! — Дамирның күзләренә моң чыкты, тавышы калтыранды. +Әдилә, шукланып: +— Дамир, бу атларның берәрсен сиңа бирсәләр, нишләр идең?— дип сорады. +Дамир телсез калды. Әдиләнең соравын ишеткәннәр көлешә башладылар. +— Дамирга бирсәң, күрсәтә ул. +— Киптереп өрлеккә элә. +— Казылыкчы Дамир!.. +Атлылар узып бетте, сүз җебе шуларга ялганды. Кемнәр кайсы сабан туенда нинди атта чабышканнар, кайсы авыл атлары фәлән өлларда беренче килгән кем малае егылып ничә кабыргасын сындырган... Сабираттәй: "Мин килен булып төшкән елны унике ат җигеп килгәннәр иде",— дип куйды. "Керәшен очында Май чапканда өчәр ат җигеп чыгар идек, унар-унбишәр кеше төялсә дә, атлар йөрәк кагып кына барырлар иде",— диештеләр Түбән очлар... Бер генә тантана да, бер генә бәйрәм дә ир канаты — аттан башка узмаган. Һәркемнең атка бәйләнешле бик кадерле истәлеге бар икән, колыннар, байталлар, чабышкылар, юртаклар, йөк батырлары барысы да хәтердә сакланган, заводның шома сыртлы, кыска койрыклы тук атлары шул истәлекләрне кузгатты, барыбыз да күңел сандыкларыбызны ачып, хатирәләрне уртак итәргә тырыштык. Сүзләр буранны оныттырды, хатирәләр эчпошыргыч җепшек бураннан көчлерәк булып чыкты... +Хәзер исә атлар өрлектә, кешеләр ятим... +Атларга да кешеләрсез читендер, хәрәкәтсез тору бик кыендыр. Төннәрен ыңгырашалар, ди ич Дамир! Аларның төшләренә дә чуклы-чәчәкле, аллы-гөлле сабан туйлары, колын койрыгы төсле йомшак-ефәк уҗымнар, бәйгеләр, ярминкәләр, май чабулар, яшел аланнарда керт-керт итеп тукранбаш кыркып йөргән чаклары керә торгандыр... Алар да карды ярыкларыннан сызгырып кергән тыгыз, март җилен тоялардыр, аларның да каннары кайнарланып китәдер... Бик тирәндә, зәңгәр томанлы ат хыялында айгыр кешнәгән тавышлар яңгырыйдыр... +Без, алдагылар, хәзер тубыктан диярлек кар ерып барабыз, әлерәк кенә узып киткән ат-чана эзләре чакчак шәйләнәләр. Бездән арттарак килүче Дамир кинәт кычкырып җибәрде: +— Бүреләр! +Шып туктадык. Тыгыз ак пәрдә аша алда, юлдамы, кырыйдаракмы, ниндидер кара төрткеләр кыймыл-кыймыл килгән күк булды. +— Нәрсә бар? Нигә туктадыгыз? — диделәр арттагылар, безне тыгызлап. +— Бүре күргәннәр. +— Йөри ди сиңа, көпә-көндез! +— Бүре дигәч бүре инде!— дип әтәчләнде Дамир. — Ләке урманында мыж алар, чокыр-чакырлы урман бит, бүре оясы. Шуны белмисезме әллә? +Белми идек, шулай да шиккә төштек. +— Шушы хәтле халыкны ашап бетермәсләр әле,— диде Әдилә. +— Чукмарны аласы калган,— диде үкенеп Дамир.— Бабайдан калган чукмар бар безнең. Келәттә ята. +Акрынлап атлыйбыз, кара күләгәләр дә якынлаша. Ат дисәң, атлы түгел, кеше дисәң, кешегә дә охшамаган. Нәрсә булыр бу? +— Йөктән төшеп калган нәрсәдер, селкенми,— диде кемдер. +Янына килеп җитәрәк кенә безне өркеткән кара нәрсәнең юл уртасында туктап, яртылаш карга күмелгән "ХТЗ" тракторы икәнен белдек. Атлар үткәндә Дамирны кәмит иткән идек, хәзер чыбык очы миңа чажлап килеп тиде. +— Тракторчы чана тарта, тракторы юлда ята! — дип такмаклады Дамир. +— Ибраһимны көткән бу нәмәрсә! +— Трактор ятмый,— дидем мин җәберсенеп. Күңелдә: "Ничек итеп бу тракторны авылга алып кайтырга?" дигән сорау туды. Җилдән ышыкланып трактор тирәсенә сырышкан хатыннарны аралап әле уңга, әле сул якка чыктым. Ягулыгы бетеп туктаганмы, әллә берәр урыны ватылганмы, белмәдем, трактор байтактан монда тора ахрысы, тәгәрмәчләрен кар күмә язган. +— Эх,— дидем мин. +Сабираттәй минем ни уйлавымны төшенде, ул да килеп җитеп, күзләрен тутырып тракторга карап тора иде. +— Келтерәтеп кенә авылга алып кайтыр идеңме? +— Эх, Сабираттәй! +— Әллә кайчан талап бетергәннәр инде моны! — диде Дамир.— Юньле часте калмагандыр. +Мин тәмам кызып киттем: +— Кем талаган? Магнетосы монда! Алсалар аны алырлар иде. Свечалар да урында... Радиаторы төзек күренә. Карбюратор ике шөреп белән генә беркетелгән. Алыйм дигән кешегә момент! Аны да алмаганнар. Ə утыргычы! Утыргычын каерып алып киткәннәрме? +— Утыргычынмы? Анысын аның тракторчы урламаган. Анысын инде кулы кычыткан комсыз бәндә чәлдергән. +— Сцеплениенең татарчасын беләсеңме? — дип сорады Сабираттәй. +— Белмим. +— Фирәзә булыр аның исеме, Ибраһим. Нинди матур исем кушканнар. +Тракторның исән, бөтен булуы, детальләрнең таланмавы минем дәрәҗәне күтәреп җибәрсә дә, корыч айгырның карга чумып, мескенәеп юлда утыруы күңелемә бик авыр тоелды. Кем кузгатып чыгарган аны юлга? Нигә ташлап киткән?.. +Петровка аракы заводына килеп җиттек. Иганә суы аркылы салынган күпергә кергәндә борылып карадым, трактор күренми иде инде... +Ах-ух килеп, йортлар арасына ышыккарак барып кердек. Көннең кайсы вакыты икәнен дә аермачык белмибез. "Минем корсакның торышына караганда, төш авышкан булырга тиеш",— ди берсе. "Минем корсакка төш Ләке урманында ук җиткән иде",— дип җорлана икенчесе. Ял итеп, тамак ялгап алырга берәүнең дә каршылыгы юк иде. Теге яктан озын үрне төшсәк, монда каршыбызда бик биек Тау бар, ял итмичә, ашап алмыйча без бу тауга менә алачак түгел. +Беркадәр өскәрәк менгәч, аркылы урам уза. Аркылы урамның ике ягына агач кибетләр, ашханәләр, учреждениеләр урнашкан, почта да шунда. Телефон чыбыклары яман усал үкерәләр. Җил арасыннан завод гудогы да юаш кына, тук песи мырлаган кебек кенә ишетелеп китте. Чаналарны кибет ишеге төбенә тартып китердек тә төркем-төркем булып эчкә кердек. Тик без кызыгырлык берни дә юк иде кибеттә. Балта сабы, көрәк сабы, агач көрәкләр, җилпуч... Кәнфит-прәннекләр күзне кыздырса да, алары карточкага гына бирелә икән. +Чабата кары эрегәнче тизрәк урамга чыктык. Урамда калган иптәшләр арасында ниндидер җанлылык сизелде. +— Ичмасам, без эш майтарып йөрибез,— диде кибеткә каршы бинадан чыгып килүче Сабираттәй.— Ашханә икән анда! +— Югары авыллар килә дип майлы бутка пешереп куйганнармы? +— Белен дә, майлы бутка да юк, иллә мәгәр чәйләре бар! +Бу хәбәр үтә сөенечле иде, каты-коты белән салкын җилдә тамак ялгауга караганда, җылыга кереп бер-ике стакан кайнар чәй эчеп җибәрсәң, бу инде юлга көч дигән сүз. Ə безгә көч бик кирәк иде әле... Бик кирәк! +Бәләкәй ашханә барыбызны да сыйдырмады, өлкәнрәкләр эчкә узды, яшь-җилкенчәк аптырап тормады, "Насыйп түгел икән, бигрәк әйбәт!" дип гөрелдәшеп тышта калды. Берничә чананы уртага куеп, үзебез шулар тирәсенә утырыштык. Байтак кеше калай кружкадыр, котелоктыр тыккан икән; ашханәдән уттай кайнар ике чиләк су алып чыктылар, кем кишер чәе, кем җиләк чәе йөздереп, шуңа әйбәт төс керттек. Дамир да, мин дә кружка тыкмаганбыз икән, Әдиләнең бизәкле ак чәшкәсенә чират алдык. +Өйдән чыккан ризыкларны уртак табынга куярга кирәк иде. +Иң кыен вакыт иде бу. Берәүләр кыенсынып тынып калды, күзләр җиргә тәгәрәделәр... Кысыр сыер җилене тиклем генә ризык капчыкларыннан нәрсә-кара чыга башлады. Алабута кушып пешерелгән, кайрактай кара катламалар, бәрәңге кырып шуңа сыңар уч кына әремле арыш оны кушып пешерелгән ләчтә ипиләр, тәгәрәткән бәрәңгеләр... Таза ипиләр дә солы, ясмык, борчак оны кушып пешергәнгә вакланып, уалып торалар. +Болар барысы да уртага чыгып тезелделәр. Уртадагы чана өстендә чиста ашъяулыкта урын калмады диярлек. Каян башына килгән диген, ашъяулыкны Әдилә тыккан икән! +Гыймай Фатихының яссы күкрәкле, бөкрерәк кызы Гөлбәдәр генә, "күрәләрме-күрмиләрме" дигән сыман аска карап, табынга бер кыерчык бодай ипие куйды. Аның кыерчыгы яңа туган ай күк балкыса да, табын уртасында ахыргача утырып калды... +Куллар табынга үрелде... +Юлда, ындырда, җилдә киселеп, яргаланып беткән, бирчәйгән бармаклы, эре, калын тырнаклы куллар... Тупырдатып бала сөясе урында җыерчыклы күз тирәләреннән күз яше сөртеп өйрәнгән куллар... +Гомер-гомергә иннек-май күрмәгән иреннәр шау кайнар чәйле кружкаларга тиде, кояш нурларында төссезләнгән сирәк керфекле күзләр рәхәтләнеп кысылды, тартылган яңак сөякләре шытырдап китте... +Табын янында гына була торган тантаналы тынлык урнашты. Алабута катнашкан булса да, алда — ризык. Аны олыларга кирәк!.. Кешеләрнең сулыгып-сулыгып ризык сораган ашказаннарына рәхәт җылылык йөгерде, йөзләргә кызыллык белән елмаю чыкты, төс кунды, беренче рәхәттән соң телләргә татлы сүз килде, туганлашу, татулашу килде. Берәүләр: "Бик күңелле башланды бу сәфәр, ахыры да шулай хәерле тәмамлансын",— диделәр. Очрашуларына, бергә сәфәр чыгуларына куанышкан хатынкыз тук казлар кебек каңгылдаштылар. Сугышка хәтле баеп, ныгып калган авылларны телгә алдылар, икмәкне кызыл олаулар белән йөге-йөге китереп аудара торган, һәр елда җитәрлек кадәрле балын, яшелчәсен, йонын бүлә торган үзебезнең "Ленин юлы" колхозының элеккеге чакларын сагыныштылар... +Әзерлексез чыккан без агач авызларга да чәй чираты җитте, теләгәнчә кинәндек. Борын өстенә борчак-борчак тир бөртекләре чыкканчы эчтек. Мондый да тәмле чәйне, ай-һай, моңарчы эчкәнем бар идеме икән?!. +Завод урамында чәй эчеп утыру бик тансык булса да, безгә ашыгырга кирәк иде. Әбәт иткәндә чак кына тыелып торган буран тагын кар өерә-өерә уйнаклый башлады. Аяклар кызганда хәрәкәт итәргә кирәк иде. Барасы җир байтак, бүген барып җитеп, Кәследә кунарбыз да иртәгә таңнан кире борылабыз... +Үрне шәп кенә, күмәк кенә төшсәк тә, тау менә башлагач сынаттык. Моңарчы язгы су кебек тоташ бара идек, хәзер исә юл чуарланды, берәүләр өстә үк, икенчеләр мыш-мыш менеп килә, шактый халык әле тау итәгендә диярлек, завод урамын яңа чыгып киләләр. +Сабираттәй дә шулар арасында икән, ул да тауга иң соңгыларның берсе булып менде. Бите тимгел-тимгел кызарган, утлы күзләре чокыраеп тирәнгә баткан, Әдилә дә шуңа игътибар иткән икән: +— Сабираттәйнең чанасын үзеңә ал, Ибраһим,— диде ул. +Сабираттәйнекен дә алдым, тагын бер-ике алҗыган апаның чанасын үземнекенә бәйләдем, миннән күрмәкче Дамир да өч-дүрт чананы бергә төйнәде, без аның, белән лилипутларның корабларын сөйрәп баручы Гулливерга охшап киттек... +— Булмас бу,— диде Дамир өметсезләнеп.— Бүген шулай җөгәнгән хатыннар иртәгә ни кырырлар? +— Иртәгә мондый алҗыткыч тау юк инде,— диде Әдилә.— Кайту ягына юл җиңелрәк тә була. +Заводтан соң алты чакрымда Тарлау авылы. Тарлауга кергәндә кара буран чыкты. Моңарчы яннан искән җил әле каршыдан бәрде, әле артка төште, эре-эре кар кисәкләре өерелеп очып килеп яңакларга керфекләргә сыланды, болай да салынган башлар тагын да түбәнрәк иелде. +— Булмый,— диештеләр берәүләр. +— Шушында куна калыйк. +Азчылык шулай дигәч, күпчелек икеләнде. +Әдилә болай диде: +— Бүген ничек булса да барып җитәргә кирәк. +— Нигә кунып чыкмаска? — дидем мин дә азчылыкны уйлап. +— Бүген куна калсак, иртәгә барып кына җитәбез. Тагын көн ярым кайтырга... Ə нәрсә ашарбыз? — диде Әдилә. Сабираттәй буылып-буылып йөткеренсә дә аны яклады: +— Барыйк без... Кәслегә барып җитү кирәк. Әйдәгез, тагын бер нык кына талпыныйк. +Ишле халыкка кара буран да куркыныч түгел алай, йөрәксенеп, Тарлау урамын да чыгып киттек. Авыллар ешайды... Әхмәт, аннары Әлмәт... Бәләкәй Әлмәт... Бөгелмә ягындагы Әлмәтнең адашы... +Авылда чакта юлны ничек узасын, көчебезнең күпмегә җитәсен берәү дә күз алдына китерә алмый иде. Анда барысы да сер иде. Хәзер исә юлның без уйлаганга караганда күп авыр, алҗыткыч булуы күренде. Шушы таркаулык мизгелендә, гомуми аптырашта Әдиләнең тапкырлыгына, кыюланып сүз әйтә алуына, Сабираттәй кебек авылның авторитетлы хатыннарының аңа ияреп китүенә мин хәйран калдым. +Каян килгән аңа шундый сизгерлек? Каян килгән төпле итеп сөйли алу? +Егет-җиләнгә эш артты, без әле артка калабыз, әле юл таптарга алга чабабыз. Олы гына апалар бакча балалары күк тотаклашып атлыйлар, чөнки җил, гәүдәләрне сындырырдай җил, һаман тукталмаган җил! Телефон чыбыклары безгә хәбәр китергән кебек ачыргаланып, өзгәләнеп сызгыра... +Теләк уртак карарга әверелде: тырмашып булса да, Кәслегә барып кунарга! Иртә таңнан исән-аман солыны төяп чыга алсак, үз авылыбызга соңгарып та кайтып керә алырбыз. Иртәгә ашыкмасак та булыр, бүген бирешмәскә кирәк. Бүген, бүген, бүген!.. +Күңелгә күптән ишеткән бер кызык килде, үзалдыма көлеп куйдым. +— Сөйлә, сөйлә,— диде Әдилә,— башкалар да +белсен? +— Белмиләр ди аны... +— Белмәгәне дә бардыр... +— Әлмәтлеләрне "әметиләр" дип йөрткәнне беләсезме? — дип сорадым мин якындагы кешеләрдән. Беләбез дигәнне ишетмәдем. +— Аларны азрак кына хурлау сүзе булыр бу... Тарихы болай булган. Әлмәт авылы коры җирдә утыра, инеше-елгасы да, чишмәсе дә юк авылның. Шуңа күрә әлмәтлеләр йөзә белмиләр. Бер заман шулай, ярминкәләр әле бик шәп чакта, әлмәтле унөч кеше Нөркәйдән кайтып киләләр икән. Төнгә калганнар, җәяүлегә юл ерак шул! Азрак кына төшергәннәр ди болар, кәефләнеп җыр сузасуза кайталар, имеш. Бер заман, Әхмәт авылын үткәч, карабодай басуына барып чыкканнар болар. Ярминкәгә киткәндә генә ямь-яшел булып калган басу дулкын-дулкын ап-ак чәчәккә күмелгән икән. "Бәй,— дигән өлкән бер агай,— харап булдык бит, егетләр, Агыйдел монда күчкән бит! Нишлибез?!" +Утырып озак кына уйлашканнар болар, шешә төбендәге калдыкларны капкалагач, Агыйделне йөзеп чыгарга карар биргәннәр... Кочаклашып бәхилләшкәннәр, чишенеп ташлап күлмәк-ыштаннарын, күчтәнәчләрен бәйләп кул очына күтәргәннәр дә ап-ак чәчәктә утырган карабодай диңгезенә чумып йөзә башлаганнар. Байтак быкырдаганнар болар, азаплана торгач, теге як ярга йөзеп чыкканнар. Теге акыллы агай: "Ходаның рәхмәте белән йөзеп чыктык, инде санап карыйк, берәребез батып үлмәдеме икән?"— дигән. Шешәдәге калдык белән бераз җылынгач, болар саныйлар, саныйлар икән, бер кешегә ким чыга икән. Үкерешеп җылашалар икән әлмәтлеләр! Кем батып үлгән дә, кем харап тулган! Әле ярый, Әхмәт авылының бер егете кунактан кайтып килә икән, Әлмәт йөзәрләрен тезеп куеп санап биргән бу. Барысы да исән-сау икән, хикмәт шунда, әлмәтлеләрнең санаганы бере үзен исәпкә кертми калдыра килгән... Шуннан бирле Әлмәт авылы кешеләрен "әметиләр, карабодай басуында йөзүчеләр" дип шаярталар... Бу хикмәтне авылның даны китсен өчен әлмәтлеләр үзләре уйлап чыгарган дип тә сөйлиләр... +Минем мәзәк рәтләр буйлап китте. Әлмәт авылына барып кергәнче, авылны узганчы шуны тугыладык... +Әлмәтлеләр, кичерсеннәр, шушы гөнаһсыз мәзәк безгә көч кертте. +Кәслегә җитәрәк Әдилә җиңелрәк сөякле өч-дүрт кызны ияртеп алга китте, алар, без тупланып барып кергәнче, идарәдә фатирлар белешеп, кешеләрне җидешәрсигезәрләп кайсын кемгә бүлеп тә куйганнар иде. Без исә Кәслегә кеше аягы басылгач кына барып элгәштек. +Бер заман Кәсле урамнарына бөтен Югары авыл күченгән кебек булды, анда да, монда да җилдә карлыккан тамаклар кычкырып бер-берсен, иптәшләрен эзлиләр, фатирга эндәшәләр, кар сарган капкаларны көчхәл белән ачалар. Иңнәренә бишмәтләр, туннар салган хуҗалар кулларын төкерекләп капка алларын көриләр, юлчыларны чакыралар. Тавыш, шау-шу. +- Гафифәти, безнең белән керәсеңме? +- Нурия, гырламасаң безгә ияр! +- Үлҗәнәне күрмәдегезме, кадалгыры! +- Без монда-ау! +Капкалар ябылды, тавышлар тынды. Иң аргы фатирга иптәш кызлары белән Әдилә төшкән икән, Дамир белән мине шунда чакырдылар. +Без кергән өйдә ишле генә гаилә яши икән. Хуҗабыз Габбас абый сугышта булган ахры, өстендә искерә төшкән юка гимнастерка. Ул без тезелешеп кергән чакта ишек яңагына таянып баскан иде, чишенеп, өс-башларыбызны таратып ташлаганчы шуннан кузгалмады. Аның яңаклары эчкә суырылган, йөзе кырыс, сирәк сакалының бөртекләре эре-эре булып төрле якка чәбәләнгәннәр. Пошынып та куйдым, идарәдән керткәннәрдер кертүен, хуҗага безнең ябырылу бер дә ошамады ахрысы! Аның каравы, хатыны Сәрвәр апаның теле телгә йокмый, орчык күк тирәбездә бөтерелеп йөри, анысын-монысын сораша, тула оекларны кибәргә үзе элде, киемнәрне җылыга мич буена таратты. +Алардан тыш өйдә тагын бер өлкән кеше бар иде. Сөннәтчә кырма сакаллы, ап-ак чәчле бер карт без кергәндә түр сәкедә намаз укып утыра иде, менә ул алла белән әңгәмәсен тәмамлап, тезләрен бөкләп намазлык өстендә утырып калды, берәм-берәм барып аның җылы, сөякчел кулын кыстык. +Мич арасында юан сүс муенчак белән бәйләп куелган кызыл бозау күренде, мич башында өч-дүрт бала мыштым гына әүмәкләшәләр. Йоклаган булгандыр инде алар, без гөжләгәнгә уянганнардыр. +— Комачау ясадык сезгә,— дидем мин Габбас абыйга карабрак.— Балаларны да кузгаттык. Хуҗа һаман эндәшмәде. Сәрвәр апа бәрәңге әрчегән җиреннән бүленеп: +— Куйсана,— диде,— без күнегеп беттек инде, әле өченче көн дә унике кеше кунып чыкты. Сез дистәгә дә тулмаган! +— Унике? — дип ах иттеләр кызлар. +Әдилә барып бәрәңге әрчешмәкче дә булган иде, Сәрвәр апа: "Ял ит, хәлдән тайгансыз ич",— дип, тегенең кулыннан пычакны тартып алды. +— Глубинкабыз зур шул безнең,— дип аңлатты Сәрвәр апа.— Үзебездә үскән игенне дә читкә ташымыйбыз, сортовой орлык кына чәчәбез. Казаннан килеп тикшереп кенә торалар безнең басуларны! +Сорт участогы икән бу Кәсле! Аерым хисапта яшәүче бәхетле колхоз! +— Сарсазлар да ярты басуларына сортлы орлык чәчәләр,—дип сүзгә катышты Әдилә. +— Габбас абый гына безне өнәмәде шикелле,— дидем мин, һаман ишек катында басып торган сүзсез хуҗага карап. +— Сөйләшми ул,— диде офтанып Сәрвәр апа,— сугыштан шулай кайтты. Инде кырык дүртнең кышында, немецның койрыгына каты кыл бәйләнгәндә, яннарында гына мина шартлап телсез калган... Болай ачылыр әле диләр, ничек булыр инде, ходай ни язган. Балалар бәхетеннән ачылып китсә кана да бит... +Бабай бездән: "Кайсы авыллар сез, озак килдегезме, юллар ничек?" — дип сорашып алды... +Дәү казанда түгәрәк капкачны биетеп бәрәңге быгырдый башлады. Сәрвәр апа казан астына коры йомычкаларны өстәп кенә тора. "Көзен мунча күтәргән идек, шуның йомычкасына рәхәтләндек". Без һаман да юл хатирәләре белән уртаклашабыз, трактор турында, завод турында сөйләшеп алдык. Сәрвәр апа башкаларның кемгә фатир төшүләре турында да кызыксынды. Алты-җиде кешенең моннан өч өй аркылы гына туктауларын белгәч, башын кагып иренә ымлады. Габбас агай бик җитдиләнеп, җыерчыклы киң маңгаен тагын да җыера төшеп аңа текәлде, аннан ризалыгын белдереп башын какты, беренче тапкыр йөзендә елмаюга охшаган яктылык чагылды. Намазлык өстендә утырган бабай да аларның ымнарын аңлап: +— Җайсызрак булган икән шул,— дип өстәде. +Сәрвәр апа бабайның сүзен ачыклагач кына без эшнең нәрсәдә икәнлеген аңладык. +— Ни инде, Мәҗит хатынына, Минниса җиңгиләргә кергәннәр, алайса, сезнекеләр,— диде ул.— Күңелләре тар түгел аларның, юк, бик тә әйбәт кешеләр, фатирына да кертәләр, йомышка-юлга йөрергә дә ипле күршеләр, мәгәр тамак яклары кысанрак быел... Өй эчләре тулы хатын-кыз, Мәҗит үзе Сталинградта калды, Минниса үзе саулыкка мохтаҗ... Бил белән интегә. Җитмәсә, былтыр бик казаландылар, ходай күрсәтмәсен! Сыерлары уҗым ашап күбенде, чак чалып калдылар... Бәрәңге базларына су кереп әллә нихәтле бәрәңге кисәүгә әйләнде... Сезнең андагыларны бәрәңге белән сыйланырга монда дәшәрбез. Калган ашым да бар, кысыр умач булса да, сөт белән агарткач ару гына булыр әле. Ипиемне дә угыз белән изгән идем... +— Алай икән, алай,— диешеп тыңладык. +Сәрвәр апа тагын җиде кешене ияртеп кайткач, болай да кысан өй эчендә инә төртерлек тә урын калмады. Габбас абзый һаман урынга утырмады, аяк өсте тегеләрне каршылады, чишендереште, олы табак белән бәрәңгене дә табынга үзе китереп утыртты. +Ян сәкегә яр карлыгачлары күк тезелешеп утырышсак та, һәр урындыкка икешәр кеше калды, чоланнан буш тәпәннәрне керттеләр, әйләндереп каплагач, алар да эшкә ярады. Алай да Дамир белән миңа урын җитмәде, бәрәңге тутырган калай табакны минем тез өстенә куеп, икебез җылы мич янына чүгәләдек. +Ир кешеле өй... Хуҗасы бар өй! Әтиле өй!.. Дамир да, мин дә ятимнәр... Ə монда әтиле балалар... малайлар... Кергәч тә мин аларга көнләшебрәк караган идем, хәзер әллә ничегрәк... +Өстәл янындагылар да һаман-һаман шул сүзгә әйләнеп кайтабыз. Элек матур гына сөйләшкән кешенең авыр контузиядән соң тынсыз-өнсез калуына барыбызның да күңел сызлый, бу хәл белән берничек тә килешәсе килми иде. Сәрвәр апа да ике сүзенең берендә ирен телгә ала: +— Ял итсен, диләр... Диңгез буена барсын, диләр. Нинди диңгез ди әле монда! Нинди ял! Карап торган ирләребез биш-алты бөртек булгач, ел әйләнәсендә көнетөне эшлиләр. Сезгә дигән симәнәләрне хәстәрләп куючылар да шулар! Менә тормышлар аруланыр, җайланыр, аннан дәваланырга да өлгерер, теле дә кайтыр. Менә сез дә яхшы теләктә торыгыз!.. +Ул ак яулыгының очы белән күз яшьләрен сөртте. Зиһенем ачылып, күз алларым яктырып китте. Бу мәшәкатьләр, кадерле кунакны каршылаган кебек каршылау, егермегә якын кешегә әзерләгән сыйлы табын, өченче көн генә кунып чыккан унике кеше — үз яхшылыгыннан тыш аның өчен дә — Габбас абый өчен эшләнә! Аның исән кайту куанычы шул тиклем зур, сөенече шулкадәр мул — Сәрвәр апа бу сөенечне тел белән генә гомердә дә әйтеп бетерәчәк түгел!.. Шуның өстенә якын кешесен — балаларының газиз әткәсен телле итәсе килү теләге шундый көчле ки, ул һәр кичне утызкырык кешене фатирга кертергә риза, базында бәрәңге барында, чоланында он барында ул барысын туганнарча бүлешәчәк, кергән мөсафирлар аларны онытмасын гына, Габбас абыйлары өчен теләктә генә торсыннар! +"Кешеләрне Габбас абыегыз гозерен үтәп кертәм",— диде ул соңыннан... Мөгаен, анысы да хактыр. Юк, бу теләкләре уртак аларның, алар өй эчләре белән чиксез бәхет тоеп, сөенешеп яшиләр, үз бәхетләре белән кешеләрне дә шатландырырга телиләр. +Яшәүнең иң бөек максаты, кешенең иң гади сыйфаты шул түгелмени? +Алтын булып агаем ла... +Көмеш булып тамаем!.. +Шушы җырдагы кебек ич аларның тормышлары... Әдиләне бер җырлатасы иде... +Аркада җылы мич, тездә бушап бара торган кайнар табак... Өй эчендә әйтеп, сөйләп бетерә алмаслык рәхәтлек. Һәркем үз күршесенә бәрәңгенең тәмлерәген куярга тырыша, күңелне күтәрә торган татлы сүзләр әйтелә... Бәрәңгене ялт иттердек. Аннан чәй килде. Чын чәй, куе итеп ясалган такта чәй. Сәрвәр апа чоланнан бал керткәч, барыбыз да ах иттек. Бал, бердән, бик кадерле кунакка гына куела торган нәрсә, зур сый, икенчедән, март ае булса да аларның баллары шикәрләнмәгән, ягъни утырмаган, кичә генә суыртып куйган төсле сап-сары, сәмих сагыз диярсең! Чак кына куерган балны, ояла-ояла, калак очларыбызга эләктереп кенә бер-ике каптык... +Күршедә тукталган юлдашларыбызны андагы хуҗалары, Минниса апалар, безнең янга бәрәңге ашарга бик авырыксынып кына җибәргәннәр икән. "Юлга алган ризыкларыбыз бер капчыкта иде" дигәч кенә ризалашканнар. Чәйдән соң без Әдилә белән аларны озата чыктык. Чыннан да, Минниса апаларның бәләкәй тәрәзәләрендә ут җемелди, безнең иптәшләрне анда да йокламыйча хуҗалары көтә иде... +Ниһаять, Әдилә белән икәү генә калдык... Күршеләрне озатмаганда да була иде, әмма мин шушы минутны уйлап, шушы минутны көтеп чыккан идем... +— Кайтыйк, Ибраһим, син бик аргансыңдыр?— диде ул. +— Ə үзең? +— Мин бит биш-алты чана сөйрәмәдем. Кәрванның бер очыннан икенче очына чабып та йөрмәдем. +Калдырган эзләребезгә баса-баса кайтып барабыз. Төнге буран урамның ике ягына тыгыз тезелгән йортларны күздән яшереп безнең ялгызлыкны тагын да көчәйтте, ник бер җан иясе булсын! Этләр дә өрми, ичмасам, шомландырып җил генә сызгыра. +Әдилә кинәт миңа таба тартылды: +— Тукта әле,— диде ул, пышылдап. +Икебез дә тын тартмыйча тыңланып торабыз. +Йорт араларында җил йолкына, безгә үче бар сымак колак төбендә сызгыра. +— Бүреләр! — диде Әдилә.— Чукмар менә кайчан кирәк булган икән! +Мин дә ишеттем, бүреләр улый. Берәү генә түгел, икәү, өчәү, шактый зур өер ахрысы, берсе сузып-сузып җибәрә дә, икенчеләр кыска-кыска көчле тавыш белән аны күтәреп алалар. Алар әллә кайда, без әллә кайда йортлар арасында булсак та, бер өер бүре улаганда тән чымыр-чымыр итеп куя, кот бот тирәсенә төшә... +— Этләр шуңа тынган,— дидем мин.— Бүредән шүрли алар. +— Керик,— диде Әдилә калтыранып. +— Ерак ич алар, дидем мин, батыр күренергә тырышып. +Габбас абыйларның өй турына гына, җиткән идек, безне тәмам куркытып, гөрс итеп өй кыегыннан зур кар кисәге ишелеп төште... +— Әдилә!— дидем мин. кызның күзләрен күрергә тырышып. +— Куркыныч монда, Ибраһим. +— Күптән синең җырлаганыңны ишеткән юк. +— Әллә шушында җырлатыр идеңме? +— Түгел лә... +— Күптән җырлаган да юк инде... +— Нигә? +— Җыр бит ул язгы су кебек... Үз вакытын белеп кенә кузгала... Март башы — яз башы. Мин март башын бик яратам... Кешеләр уйлап чыгарган бәйрәм түгел ич бу, табигать биргән бәйрәм... Яз җитте, җырларга урыны туры килми, вакыты туры килми. +— Кояш җитми сиңа алайса, җылылык җитми. +— Алай да димәс идем. Бүген менә озын юл үтсәк тә кәефем шәп... +— Син җырлап җибәрсәң, җил дә тынар, бүреләр дә туктар. +— Каян беләсең? +— Былтыр көз Чаллыга барганда синең җырыңны ишеттем мин, Әдилә. +— Кайчан иде икән? — диде ул нигәдер оялып. +— Кич иде. Матур кич иде! Син, җырлый-җырлый, бер башың Олы су ягыннан юлга таба менә идең... +Әдиләнең калку күкрәкләре, нидер сөйли-сөйли, минем күкрәгемне иркәлиләр, назлыйлар, көне буе җилбуран гына кагылган иреннәремне аның иреннәренә якын китерәм, аның май җиледәй тәмле-татлы сулышын тоям, ул күзләрен йоммый, тагын да зуррак ачып миңа карый, елмая, мин аның ап-ак матур тешләрен күрәм, тагын да якынрак тартылам, Әдилә көлә, башын артка ташлый, аннары мине суырып үбә... +Иптәшләр йоклаган. Сеңгәннәр. Сәрвәр апа утны кысып бәләкәй якка күчергән, өйдә ярым караңгы. +— Гаепләштән булмасын, сезнең икегезгә урын мич арасында калды,— диде ул. Кәнфитләнеп торыр чак түгел, без, аны-моны уйлап тормастан, тиз-тиз чишенеп ыргыттык. +Әдилә минем йон аякчуларымны, чабатаны мичнең буш калган урынына җайлап урнаштырды, мин, лампаны күтәреп, аңа яктыртып тордым. Ул көлә, мин дә аңа карап көлми түзә алмыйм. +— Тс-с.— ди ул, миңа бармак янап. +Мич арасына юка гына кыршылган палас җәелгән иде. баш астыбызда әллә чалбар, әллә пинжәк, төймөләре калкып-калкып тора. Өстебездә үзебезнең дымлы киемнәр... Баш очыбызда бозау, сарык бәрәннәре. Без кыштырдагач, алар да уянды, бәрәннәр тып-тып өскә үк менеп киттеләр. Мин түзмәдем, көлеп җибәрдем. Әдилә йомшак учлары белән минем авызны эзләп табып томалады... +Аяклар арган... Аяк табаннары гүләп тора... Ничә чакрым җир узган аяклар... Ничә кешенең эзенә басып үткән аяклар... Җирнең моңын, җирнең кодрәтен татый торган крестьян аяклары... Мин үз аякларым янында Әдиләнең аякларын тоям, арганлык та, юлда, тау башында улап утырган ач бүреләр дә онытыла... Бозау әнкәсен сагынып мөгри, бәрәннәр кычкырып мәэлдәп куя, Әдилә миңа таба тартылып, кочагыма керә... Без бер-беребезгә сарылабыз, саф иреннәребез әле кадере югалмаган, бер генә тапкыр әйтелә торган сүзләрне әйтәләр: +— Яратам мин сине, Әдилә!.. +— Мин дә, Ибраһим... +Быелгы язны, быелгы җәйне күз алдыма китереп карыйм... Ни генә булмасын, безне алда ниләр генә көтмәсен, тыныч яз ич бу! Тыныч дөнья!.. Хат ташучы үткәнен куркып һәм өметләнеп көтәсе юк... Безнең елгыларны әле армиягә алмый торалар. Сугыш безнең яшьтәшләргә килде дә терәлде. "Немецның койрыгын бәйләделәр",— ди əнə Сәрвәр апа... Әдилә хәзер гел-гел авылда булачак... Әдилә... Аны олылыйлар... Иптәш кызлары да, башкалар да... Ни дисәң дә тормыш чынлыгы белән күбрәк очрашкан шул ул, ачысын-төчесен иртәрәк татыган. Апасын күмгән... Дүрт баланы карап гомер иткән... Күңеле һәм тәне гарип җизнәсен караган... +Куенымда минем бар байлыгым, өметем, киләчәгем... Куенымда Әдилә... Ул миңа шул кадәр якын, үз булса да, әле мин өйләнү турында уйлый алмыйм... Анысы миңа тиңдәшсез хыял, гомергә эшкә ашмаслык хыял булып тоела әлегә... +Өйдә тагын кемдер йокламый иде. Йомшак кына шыгырдап чыпталы ишек ачыла да, берничә секундтан безнең борыннарга салкынча, рәхәт һава килеп бәрелә. Сәрвәр апа бераздан безнең янга килде. +— Йокламыйсызмы, балалар? — Аның тавышында шатлык ишетеп икебез дә калкындык.— Абзагыз тикшереп тора, буран басылган, суыта! +Чыгып йөрүче Габбас абый икән. Кочагымны тутырып Әдиләне күкрәгемә кыстым. +— Суыта, Әдилә... +— Суыта сиңа, мин янып төштем... +— Миңа да бик эссе. +Төн уздымы, әллә төштә генә күренеп киткән сихри бер мизгел идеме бу, әйтә алмыйм. Кәсле авылына, Сәрвәр апаларга рәхмәтләр әйтеп сикерешеп тордык... Хуҗалар безне: "Юл төшсә туп-туры үзебезгә керегез", дип озатып калды... +Иртәнге кояш! Рәхмәт сиңа. Күңелләрдә өмет, тәндә көч. Аяклар ял иткән. Өс-баш, чабаталар коп-коры, җиңел. Билләр кысып буылган... Моңа синең якты нурларыңның шифасын өстәргә кирәк, иртәнге кояш. Авылыбыздан киткәндәге җанлылык кабатланмаса да, иптәшләр күңелле генә сөйләшәләр, шырык-шырык көләләр. Иртән кояш күренмәсә, кешеләр сирәк көләләр. +Тиз үк юлга чыктык, кәслеләрнең тәҗрибә зур икән, эшне печеп башкардылар. Җитмеш биш чана. Җитмеш биш капчык солы. Һәркем, хәлле хәленчә, кем чанасында өч пот, дүртне алучылар да бар, ике белән калучылар да булды. Бер кәгазь, бер үлчәү... +Буш чана сөйрәү җиңелрәк булса да, солылы капчыкларны тарту күңеллерәк икән! Юлыбызның бер максатына ирешелгән. Чәчүлек орлык тутырылган. Эре, сортлы солы! Чәчүлек кайта Югары авылга, тереклек кайта. +Дамир чанасында төгәл алты пот... Иртә таңнан Кәсле кардысына төшеп менәргә дә өлгергән ул, авызы ерык: +— Колын күрдем бүген, малайлар... +Колын... Дамирның иң зур хыялы. Монысын мин беләм. Икенче зур хыялы аның Әдилә! Монысын Әдилә белән икебез дә беләбез. +Нишлисең, барлык хыяллар да тормышка ашмый шул... +Алты пот солысын атларга калдыру турында уйлый Дамир... +Колын!.. Тиз генә күреп булмас әле колыннарны Югары авылда! +Әтисе дә конюх иде Дамирның. Биш яшеннән атка менеп чапкан, җиде яшеннән ызанга тырмага төшкән, ун яшьтән чытыр арба белән көлтәгә чыккан иптәшемнең хәлен Кәсле юлында аңладым. Сөйгән ярсыз да, атсыз да калган егетнең хәле яман, бик яман иде... +Әлмәткә кайтып җиттек. Кичә кич авыл урамнарын узганда, күз ачкысыз буранда Әлмәттә тереклек иясе юк сыман тоелган иде. Бүген анда да, монда да кыска бишмәтләрен җилбәгәй җибәргән, бүрек колакчыннарын күтәргән карт-коры күзгә чалынды, малае шалае шунда урала, капка төпләрен көриләр, урамны без узасы юлларны — ялт итеп арулап куйганнар. Кара кашлы, шалкан төсле ак йөзле апалар, кулларын каш өстенә куеп, безне каршыладылар: +— Исән-саулармысыз? +— Чәчелмичә барып җитә алдыгызмы? +— Чәй эчеп чыгыгыз! +Чәй эчеп тормадык, урамны көрәп куюлары өчен рәхмәтләр укып юлда булдык. Әлмәтлеләр авыл белән безнең кәрванны озатып калды. +Завод тавына тиклем шәп кенә бардык дияргә ярый. Берничә кеше шома юлда тәгәрәп китте дә, бер чана ватылды. Зарифа апаның капчыгы ертылып, солысы юлга ага башлады, аны берәмтекләп чүпләп тутырдык, тегәрҗеп белән шытырдатып капчыгын ямадык... Үкчә кырылганын, чабата башларына үсеп чыккан әрсез мыекларны санап тормадык... +Заводка җитеп тын алабыз дип куанышканда гына кәрван уртасында нидер буталды, алдагылар чаналарын ташлап артка борылдылар, арттагылар бер урында бөялделәр. Әдилә белән без дә шулар янына ашыктык. +Сабираттәйнең йөрәк өянәге кузгалган иде. +Торымнан торымга йорәге кузгала икән аның, дип сөйлиләр иде, бәхетсезгә вакытсыз дигәндәй, шул яман хәл завод тавы өстендә башланган икән... +Без барып арага кысылышканда, Сабираттәй, капчык өстендә кырын ятып, бияләеннән кар ялый иде. +— Хәлең ничек? — дип сорыйбыз аннан. Сабираттәй эндәшми, башын гына чайкый... +Нишләргә? Кеше йөрәге тишек капчык яки ватылган чана түгел, түгәрәк ясап уралган кешеләр бер-икешәр адым чигенеп, хафада калдылар. +Хатыннар Сабираттәй чанасы тирәсенә җыйналгач, мин үзебезнең өс-башыбызның нинди таланган, йолкынган иске-москы булуына игътибар иттем. Ябык идек без, ямьсез идек... Кояшлы март көнендә, тау өстендәге апак кар арасында барысы аермачык күренде, йончыган идек без, арган идек... Башкалар шулай йончылганда йөрәк авырулы хатын ничек түзә алсын? Хәкимҗан абзыйның "тузган ул!" дигән хөкеме исемә төште. +Дамирның бөтен авылга атаклы чанасына яңа эш табылды. Аның авыр капчыгын минем чанага салдык. Сабираттәйне, үрәчә арасына аякларын суздырып, Дамир чанасына утырттык. +— Түзми әмәлең юк, Сабира апа,— диде Әдилә.— Завод күренеп кенә тора. Анда инде врач бардыр, каралып чыгарсың. +Хатыннар үз чаналары тирәсенә таралышканда да сүз гел шул турыда барды: +— Кем белән кунды ул? +— Тамагына каптымы икән? +— Йоклый алдымы?.. +Чанамда саллы гына ике капчык. Әдилә чанасын Югары очның бер егеткә тактык. Сабираттәй янында Дамир белән Әдилә. Тау төшкәндә чана салулап китү куркынычы бар, Әдилә чытырдап үрәчәгә ябышкан, карап-чамалап кына төшәбез. Аяклар тая, авыр чанам дык итеп тез астыма килеп бәрелә, мин егылып та киткәлим. Сабира апа, мәрткә киткән кебек, сүз дә дәшми, күзен дә ачмый... Ə кояш җете, ак кар күз кабакларын сызлата!.. +Бригадир "барма" дигән икән аңа, бөтен авыл кузгалганда ничек түзеп ятмак кирәк дип, дәртсенеп үзе юлга чыккан. Солыны өч пот салдырган... +Тау төшү ифрат авыр булды. Моңарчы чыдап килгән баулар, арканнар өзелгәләде, бер чана хуҗасын бәреп китте дә телефон баганасына барып сыланды, капчык ярылды, солы акты... Егылган кешеләргә карата такмак чыкмый инде хәзер, кешеләр тын, борчулы һәм үтә җитди иделәр. Аяк таймасын өчен бер-берсенә тотынышып, кочаклашып төшәләр... +Бара-бара завод урамына төшеп җиттек. Сабираттәй дә тынычланып күзләрен ачты... Хәзер эшләр җайлана! +Тик заводта врач юк икән, сугышка чаклы бар иде, хәзер тиенә алганыбыз юк шул, диештеләр кешеләр. Фельдшер бар икән, медпункт якында гына, без өчәүләшеп — Әдилә, Дамир һәм мин — Сабираттәйне шунда алып киттек. Башкаларга: "Калып торыгыз, тамак ялгагыз",— дисәк тә, байтак кеше безнең белән барды. +Сабираттәйне чаршау артындагы ап-ак җәймә җәелгән агач караватка кертеп салдык. Хәзер безгә аның юеш чабаталары белән идәнгә үк салынып төшкән сырма җиңе генә күренеп тора. +Фельдшер апа бераздан безнед янга чыкты. Озын гына, эре сөякле, бераз шадрарак апа. Калын кофтасының түшендә орден ленталары. Сугыштан кайткан, күренеп тора. +— Каян кайтып киләсез? — диде ул каты "къ" белән. +— Кәследән иде дә, солы симәнәсе алып кайтып барабыз. +— Атларыгыз калмадымыни соң?.. +— Атлар ни, бары белән югы бергә... +— Кайсы авыллар? +— Югары авыллар идек. +— Ничек соң, апа?— диде Әдилә.— Ни хәлләр бар? +Фельдшер җавап бирергә ашыкмады, тәрәзә каршысына басып урамга карады. +— Ничек дип әйтим икән? Фельдшер гына мин... Ə йөрәк... +Моңарчы абайламаган идек, ишек яңагы янында стенада телефон бар икән, фельдшер апа шалтырата башлады. Сарман больницасын сорады. Аннан завод идарәсенә шалтыратты. Аның шөбһәле сүзләрен ишетеп, без бик каты шүрләдек... Сабираттәйнең хәле әйбәттән түгел икән! +Кем белән сөйләшүен аңламадык, мәгәр сүз гел безнең турыда барды. Трубкасын куйгач, ул безне ашыктыра башлады: +— Хәзер заводтан унике ат торфка китә икән. Югары авыл шундадыр бит? Сез күпер төбенә җыйналып аларны көтеп торыгыз. Өлкәнрәкләр утырып та кайтыр, ə капчыкларның бар булганын шуларга төягез. +Өчебез беравыздан: +— Ə Сабираттәй?— дидек. +— Иптәшегезне алып калам. Больница белән киңәшәм дә үзем ат белән Сарманга озатып куярмын,— диде фельдшер. +Иптәшләр янына чыктык, атлар турындагы хәбәргә сөенешсәләр дә, Сабира апа турындагы хәбәрне ишеткәч, аларныц да борын салынды... Аптырашып Игәнә күперенә төштек, монда озак юансак, завод атларының китеп баруы мөмкин, йөкчеләре дә кырысрак аларның, үткән-сүткәнне утыртырга бик үк яратмыйлар. Шулай булып чыкты да, олаучылар: +— Йөк төяп нишләп йөрик ди? Бүген әйләнеп кайтасы бар. Атлар көне-төне юлда, дип карышып маташтылар. Без боек кына таралыша башлагач, кул селкеп чаналарыннан сикерешеп төштеләр һәм безнең капчыкларны чаналарга төяргә булыштылар. Арганракларга, өлкәннәргә урын да табылды. +Атларга төялешеп тә, җәяүләп тә иптәшләр кайтып китте, без Әдилә белән монда калдык. Медпунктка борылып менгәндә фельдшер апа телефоннан сөйләшә иде. Байтак кына көтеп утырдык. Менә теге яктан Сабираттәйнең: +— Косасы килә,— дип әйткәне ишетелде. +Әдилә белән мин белештермичә аның янына атылып кердек. Чалкан яткан Сабираттәйнең ияге очлайган, күзләре төпкә чумган, чырае танымаслык булып үзгәргән иде. +Фельдшер: +— Чыгып торыгыз моннан,— дисә дә, без кузгалмадык. +Сабираттәй: +— Косасы килә,— дип пышылдады. Аннары күзләрен йомды, хырылдый башлады, юка гәүдәсе буйлап дулкын йөгереп узды. Аннары кинәт тынды. +— Үлде бичара,— диде фельдшер.— Нишли генә алам соң мин? Таланган ич аның йөрәге, ватык сәгать күк келтерәп тора! +Әдилә иреннәрен тешләп миңа тартылды, йөзен иңбашыма яшереп капланып төште... +Фельдшер безне: "Үземдә кунарсыз, ялгыз торам мин, иртәгә иртән ат белән китәрсез",— дип үгетләсә дә, кунарга заводта каласы килмәде. "Иртән килеп җитәрбез",— дип, без кайтырга чыктык. Ниндидер көч безне өйгә, юлга өндәде... +Трактор яныннан бу юлы сүзсез генә узып киттек... Безнекеләр авылга кайтып та җиткәндер инде... Юл озын булса да, без бер җирдә дә тукталып тормадык, атладык та атладык. +— Иртәгә ук Хәкимҗан абзыйны күреп сөйләшергә кирәк,— диде нык итеп Әдилә.— Моның башка берәр җае юкмы икән? Кит аннан, шушы кадәр кешене интектерергә, тузга язмаганны! +— Иртәгә түгел, бүген ук күрербез. +— Алла боерса диген... Кайтып җитәсе бар әле! Мин каралҗым-зәңгәр урман өстенә тиз-тиз тәгәрәгән суык кояшка карадым. +— Җитәрбез... +Аяклар талды — аны сизмәдек. Тамак ачты — тукталырга вакыт кызгандык. Барган шәпкә генә ипи сыныкларын кимердек. Ни хакында сөйләшсәк тә, сүзнең очына Сабираттәй килеп ялгана иде. Аның көтелмәгән үлеме безне ашыктыра, нидер эшләргә куша иде. +— Балаларын кая куярлар инде? +— Ничәү әле аның? +— Өчәү. +— Өчәү үк икән шул. +Минем Әдиләгә "Бала карарга синең тәҗрибә җитәрлек инде", дип әйтәсем килә, кыймыйм. "Өйләнешсәк берикесен үзебезгә алырбыз!" дип ычкындырырмын дип куркам... Хәзерге минутта андый сүзләргә урын юктыр сыман тоела. +Үзебезнең урманны чыкканда күз бәйләнә башлады. Урман юлы монда туп-туры, урман юлы тулы кеше! Кемнәр болар? Кая баралар? Ашыгыбрак атлый башладык, беләсебез килә, ара тиз якынайды, безнең кебек үк бәләкәй чаналар тарткан кешеләр килеп җитәрәк, юл читенә чыктык. Бездә буш чаналар, ə аларда... Каршыбызга безнең Югары авыл кәрваны чамасы ук озынга сузылган ишле чаначылар килә иде. Без туктагач, алар да туктады. Иң алдагы чаналы, сыңар куллы ирдән: +— Кайсы авыллар?—дип сорадык. +Ул теләр-теләмәс кенә: +— Ераклар,— дип куйды. +— Шулай да? +— Чокырлыдан без,— дип сүзгә катышты аның артыннан килүче йомыры хатын.— Ишеткәнегез бармы? +— Юк. +— Кәслене беләсездер, алайса? +— Беләбез, аны бик беләбез. +— Шуннан биш кенә чакрым безнең авыл. +— Ничек? Ничек? Ə симәнәне каян алып кайтасыз? Бу сорауны соң дәрәҗәдә гаҗәпләнгән Әдилә бирде. +Солы симәнәсе бу,— дип ачыклады хатын.— Сарсаз глүбинкәсеннән чыгардык менә... +Без аптырап сүзсез-рухсыз катып калдык. Безнең кыяфәтне күреп, кузгала башлаган чаначылар туктап калды. +— Бәй, диде тузынып Әдилә,— ə без солы симәнәсенә Кәслеге кадәр барып җиттек. Югыйсә Сарсаз аяк очында гына ләбаса. Күрше авыл! +— Безне шулай әрле-бирле йөрткән бәндәләрнең кулы корысын! Тамакларына аш үтмәсен!— дип, Чокырлы кәрванчылары зарланырга тотындылар. Без аларны үтәп киттек, алар һаман зарланып, карганып юл уртасында калдылар. +Урманнан үзебезнең авылга йөгереп дигәндәй кайттык. Туп-туры идарәгә барып кердек. Хәкимҗан абый, әвене янган кеше сыман, башын кыйгайтып шунда утыра иде. +— Кайтып җиттегезме, үскәннәрем? — диде ул юаш кына. +— Без кайттык,— диде ярсып Әдилә,— Сабираттәй генә... +— Үлеп калды. Мәгънәсез юлга кугансыз безне! +Председатель дәшми, без дә эндәшмибез. +— Чокырлылар очрадымы?— дип сорады ул кинәт. +— Очраттык шул менә! Аңыша гына алмадык! +— Сез, үскәннәрем, болай итегез инде... Чокырлы кешеләрен очратуыгызны бүтәннәргә тишмәгез... Ишеттем мин аны! Нишлисең, кушканны үтәмичә ярамый. Көне буе районда шуны даулап йөрдем! Әлерәк кенә телефонограмма алдык, симәнәне безгә Сарсаздан, якын глубинкадан бирә башлыйлар... Чаба-чаба үзем дә койрыксыз маэмай булып кайттым менә... Тик бу юләрлекне башкаларга әйтмәгез, сеңсен шунда... Эх, Сабира кызганыч! +Иреннәребезне кысып, йодрыкларыбызны йомарлап, идарәдән чыгып киттек, әйтмәдек без ул хәлне, берәүгә дә сөйләмәдек. Җәрәхәт өстенә нигә җәрәхәт өстәргә? +* * * +Икенче көнне Сабираттәйне алып кайтып җирләдек. Балаларын әлегә ерак әбиләре алып торды. Өченче көнне, таң белән, Сарсаз глубинкасына элеккедән дә ишлерәк булып, озын кәрванга тезелеп юлга чыктык. Ара якын булгач малай-шалай да безгә иярде. Дамир өйдә калды, аның атларына да солыдан әз-мәз өлеш чыгардылар. Дамир, атларының ашарына салгач, безне озатып калды. +Әдилә белән без иң актыккы кешеләр булып барабыз. Көн матур. Чалт аяз. Кар өстенә карасаң күз чагыла. Авылны чыккач та зират тавы аермачык күренеп тора. Зиратта яңа кабер. Кызыл балчыктан өелгән бәләкәй генә таучык ак карда уйнаган кызыл төлке кебек кенә күренә... +Май — июнь, 1972 ел, Казан — Займище. Notes \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\320\257\320\275, \321\203\321\207\320\260\320\263\321\213\320\274, \321\217\320\275_tat.txt" "b/bylatypov/\320\257\320\275, \321\203\321\207\320\260\320\263\321\213\320\274, \321\217\320\275_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..13ed01e63e16d7110a0a34fab9936acbc66f9c9c --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\320\257\320\275, \321\203\321\207\320\260\320\263\321\213\320\274, \321\217\320\275_tat.txt" @@ -0,0 +1,96 @@ +АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ +ЯН, УЧАГЫМ, ЯН + +Март башлары иде. Колхозның ат караучы +сы Сөнгатулла абзый өенә кичкырын гына, +нигәдер кәефләнеп, бик шат чырай белән +кайтты. Ул өйалдында йөткергәләп, аякларын чистарткалап торды да, бүген генә чыптасы кубарылып алынган җиңел ишекне киң генә ачып, өйгә керде. Юка ак бияләйләрен мич буена кибәргә куйгач, кыска пальтосын салмыйча гына сәкегә утырды. Утырды да сораулы караш белән нидер көтеп торган карчыгына карап елмаеп алды һәм түгәрәк кенә, кечек кенә сакалын сыйпап куйды. +— Быел безнең өйдә барысы да начальникка әйләнеп бара бит, карчык, сизәсеңме? +Сәрби түти, кулындагы тастымалын тезе өстенә куеп: +— Нигә, сиңа әйтәм! Әллә берәр яңа нәрсә булдымы? - диде. +— Шул шул! Искитәрлек яңалык бар, карчык. Быел безнең колхоз "Динамо" колхозын ярышка чакыра. +— Әй Аллам! Җиңелеп, адәм көлкесенә калмассызмы соң? Тирә-юньдә генә түгел, районда да беренче колхоз лабаса! +Сөнгатулла абзый җиңелчә көлеп җибәрде: +— Калмассызмы, имеш! Калмабызмы диген. Сиңа да бик уңай эш таптылар әле, карчык. +Сәрби түти Сөнгатулла абзыйга гаҗәпләнебрәк карады да ышанырга да, ышанмаска да белмәгән тавыш белән әйтә куйды: +— Ай Аллам! Кайсы уйлап чыгарган аны?! Нинди эш ди ул тагын. Бакчага карачкы гына итеп куймасалар тагын, белмим! +Сөнгатулла абзый, бик җитди төс алып, үзе дә сизмичә, кулын селки-селки сөйли башлады: +— Бүген үзебезнең партиянең, әйе, ягъни коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының февраль пленумы карарын өйрәндек әле без, карчык. Ай-яй зур нәрсәләрне йөкли ул безгә. Язгы чәчүгә эшкә билгеләнгән кешеләрнең исемлеген дә тагын бер мәртәбә тикшереп чыктык. Наһарны яшелчә звеносына керткәч, председатель Исмәгыйльнең аш пешерүче итеп кемне куярга диюен ишетү белән, куегыз, мин әйтәм, минем карчыкны! Мондый кайнар елда ул барыбер тик ятарга риза булмас, дигән идем, Исмәгыйль көлеп үк җибәрде, үзебез дә шулай дип уйлап тора идек, Сөнгатулла абзый, ди. +Сәрби түти нәрсәдер әйтмәкче булып авызын ачарга җыенган иде, ишектән пөхтә генә киенгән кызы килеп керде. Ул сүзсез генә өстен салып элде дә, җилдә кызарган йөзен әнисенә борып: +— Сине котларга ярый бүген, әнкәй, - диде. +Сәрби түти: +— Кит аннан. Менә атаң да шулай дигән була. Булдырып булырмы соң аны? - дип маташса да, тавышында риза булу гына түгел, хәтта бераз горурлану һәм шатлану билгесе бар иде. +Сөнгатулла абзый, моны сизеп, яшьләрчә бармакларын шартлатып, аягы белән идәнгә тибеп үк куйды: +— Дәшмә, сиңа әйтәм. Булдырабыз аны! +Сәрби түти җиңелчә шаяру белән: +— Белмим инде, белмим! Эшкә дә бик акрын инде мин. Җитешә алмыйча көлкегә калмасам... - диде. +Кыз, озын калын толымнарын ике кулы белән сүтә-сүтә, анасының ябык, чандыр гәүдәсен бүген генә күргәндәй, йотылып карый-карый: +— Эш өстеннән беребез дә йөгереп кенә узмыйбыз инде анысы, - диде. +Сөнгатулла абзый бу юлы сүзгә кушылырга тиеш тапмады, ахры, киштәдә яткан күн бияләйләрен күзе белән эзләп алып киде дә ашыкмый гына чыгып китте. +Быел гына яшелчә звеносының җитәкчесе итеп билгеләнгән Разыя почмактан кечкенә каты тышлы китапны алып укый башлады. Әнкәсе исә лампага ут кабызды. +Сәрби түти, илле бишнең аргы ягына чыккач, колхоз эшеннән читләшеп, йорт тирәсендә генә урала башлаган иде. Уллары гына түгел, кече кызы Разыя да инде үсеп, кул арасына керә төшкәч, ул күбрәк вакытын тавык-чебеш, каз-күркәләр карап, җиңелрәк эшләр белән генә уздыра торган булып китте. Әмма аңарга картлыгын тыныч кына уздырырга туры килмәде. Сугыш башланып, олы уллары фронтка китте. Ул кечкенә кызы һәм карты белән генә калды. Ләкин Сәрби түти йорт тирәсендә генә йөрмәде, колхозга да бик күп ярдәм итте. Сугышчыларга җылы киемнәр җыйганда, оекбашлар, бияләйләр бәйләргә дә өлгерде. Чәче агарганнан-агара барса да, үзе иңе өстендә торган картлыгының бер ун елын алып ташлагандай булды. Сыер да сауды, хәтта уракка да чыккалады. Әмма менә сугыш беткән елны ул саулыкка туймый башлады. Еш кына биле авыртты, нигәдер күз аллары караңгыланып торды. Сәрби түтине, үзе дә сизмәстән, олы яшьтәге карчыклар рәтенә кертеп, колхоз эшенә тартмый башладылар. Ләкин менә бүген картыннан ишеткән хәбәргә ул, каршы килгән булып маташса да, эченнән куана. Зур хәзерлек белән, дүрт күз белән көтеп торгандай көтелә торган язгы чәчүдә үзенең дә тик ятмаганына, кырда шау-шу арасында булачагына куана иде. Гомумән, эшсез торуны яратмаганга, көченә күрә һаман-һаман тырышасы килә иде аның. +II +Колхоз председателе Исмәгыйль Билалов, утыз-утыз биш яшьләрдәге таза ир, эре генә итеп туралган йорт тәмәкесен юан гына итеп төрде дә, шырпысын сыза-сыза, тәрәзә аркылы күзәтә башлады. Правлениегә таба бер яшь егет килә иде. Исмәгыйль, чыгарга әзерләнгән җиреннән кире утырып, керүчене көтеп калды. +— Чыгарга әзерләнәсез, ахры, Исмәгыйль абый, саумысыз! - диде әлеге яшь егет, килеп керүе белән. +— Зарар юк, өлгерербез. Яхшы гына, энекәш. +Керүче унсигез яшьләрдәге, аксыл ябык чыраена килешеп тора торган юка кылыч борынлы, юка иренле егет иде. Аның авыру йөзе гадәттәгедән арыкланганга, зур кара күзләре тагын да зуррак, тагын да моңлырак булып калганнар. Йөзендә дә, нечкә озын бармакларында да ниндидер нәфислек, хатын-кызларга охшаганлык бар иде. Ул, моны сизгән кебек, үзенең ак нәзек бармакларын әле артына яшерә, әле шакмаклы кепкасы астына тыга иде. Үзе алдында утырган нарат кебек таза, нык Исмәгыйль Билаловка ниндидер гаепле чырай белән карагандай, ул уңайсызланып кына сүз башлады: +— Исмәгыйль абый, мин бит быел укырга бармыйм. Җәйне монда гына уздырырга уйлыйм. +Председатель, тәмәке төтене өреп: +— Йә, йә! Шуннан ни димәкче буласың? - диде. +— Шул. Мин эшсез ятам, ә сез мине күрмисез, - диде егет, тагын да оялыбрак. +Исмәгыйль, бу юлы инде бик җитди итеп: +— Онытмадык, Мөнир. Без сиңа берәр җиңелрәк эш бирербез. Мәсәлән... - дип сөйли башлаган иде дә, егет, Исмәгыйльне бүлеп: +— Ә нигә җиңел эш? Минем шул атлар янында йөрисем килә. +Председатель риза булмаган төс белән башын чайкап куйды. Аннан соң, Мөнирнең ак чыраена, нәзек бармакларына карап: +— Атлар янына? Сабан да, тырма да сиңа авыррак булыр шул, энем, - диде. - Аннан соң, сорарга онытканмын да, синең укуың нигә тукталды? +Мөнир әле генә ишектән килеп кергән Сәрби түтине бераз карап сүзсез торды да йомшак тавыш белән сөйли башлады: +— Авырдым мин, Исмәгыйль абый. Сынауларны көзгә кадәр кичектерделәр дә, мин менә ялга чыгарга мәҗбүр булдым. Хәзер инде рәтләнеп киләм. Бер ел булса да колхозда эшләп калыйм дим. Ике елдан бит инженер. Әллә сабан сөреп була аннары, әллә - юк. Сездә сабанчылар да җитеп бетми шикелле. +Сәрби түти таягын почмакка куйды да, өстәл янынарак килеп: +— Дөрес, улым Мөнир! Сабанчылар җитми. Мин дә нәкъ шул хакта сөйләшергә дип килдем. Бергәләп сөйләшик әле, - диде. +— Йә, йә, син ни димәкче буласың, Сәрби түти? - диде Исмәгыйль. +Сәрби түти урындыгына җай гына утырды. +— Менә шул, улым Исмәгыйль. Ул Сәхип малаен сабаннан алыгыз сез. Йокысыннан да уяна алмый, яшьрәк тә... +Председатель, бераз уйланып, бармаклары белән өстәлгә чирткәләп алды: +— Кешебез юк бит. Өйрәнер. Беренче елы бит. +Сәрби түти бер Мөниргә, бер Исмәгыйльгә карап дәвам итте: +— Аннары, Исмәгыйль улым, сукачылар иртәгә басу артын сөрә башлыйлар икән. Аш әзерләүне дә шунда, урманда гына көйләсәк, сабанчылар кайтмыйча, кунып эшләрләр иде. Кайтып йөреп, бик күп вакытлары әрәм була шул. +Исмәгыйльнең чыраена ниндидер бер ачыклык чыкты ул: +— Сиңа гына бик уңайсыз булмаса, Сәрби түти... Ул шулай карар да кылынган иде. Бик шәп чыгачак, - диде. - Иртәгәдән мин бөтен әйберләрне, атлар фуражын урманга илттерә башлармын. +Тәрәзә кырыена ук килеп баскан Мөнир бу хәбәргә бигрәк шатланды. Сәрби түти дә, Исмәгыйль дә беразга тынып калдылар. Алар икесе дә күчү мәшәкатьләре һәм аны җиңеләйтү турында уйлыйлар иде. +III +"Басу арты" дип йөртелә торган киң һәм кара туфраклы участокта, урманга якын гына урында, менә өч көн инде Мөнир җир сукалый. Башта усалрак сабанчы малайлар аның озын бармакларыннан, атларны төче сүзләр белән иркәләп атавыннан көлеп йөдәттеләр. Әмма Мөнирнең тырышлыгы, иптәшләренә ярдәм итәргә әзер булуы сабанчылар алдында аңа карашны үзгәртте. Кичләрен кояш батып, шәфәкъ нуры сүнәр-сүнмәс чакларда, сабанчылар урманга җыйналалар, һәм бу кичәләрнең уртасында һәрвакыт Мөнир була иде. +Ботак-сатаклардан эшләнгән кечкенә куышлар алдында дөрләп учак яна. Сәрби түти, нәрсәдер көйли-көйли, казанда аш болгата. Сабанчылар атларның муеннарына яңгыравыклы шөлдерләр, көмеш тавышлы кыңгыраулар тагып җибәрәләр дә, шау-гөр килеп, учак янына ашыгалар. Аш көткән, юынган арада, Мөнир аларга, дәртләнеп, шигырьләр укый. Күңелле яки сагышлы шигырьләрдән соң барысы да тынып калалар. Учакта сумалалы нарат ботаклары чартлап яна. Кинәт кенә берәр төн кошы кычкырып куя. Салкынча дым бәреп тора торган үзәннән күңелле кыңгырау тавышлары ишетелә. Ашапэчеп алгач, малайлар тагын Мөнир янына сырышалар. +— Мөнир абый, син шигырьчеме әллә? - диләр. +Мөнир уңайсызланып елмая. Аның авырткан җиренә тияләр. Чөнки Мөнир менә ике ел инде шигырь белән кызыксына, әмма әле бер генә юл әйбер дә бастыра алганы юк. +— Минме? Юк, шигырьче үк түгел, - ди ул. +Баягы малайның тагын күңеле булмый: +— Шигырьче, шигырьче, шигырьче булмасаң, бу кадәр шигырьләрне кайдан белер идең. Чыгар әйдә безнең хакта шушында бер шигырь! +Башка сабанчылар да малайның сүзен куәтлиләр, аннан төнге урман һәм янган учак хакында шигырь укуын сорыйлар. Мөнир кулындагы ботагын учакка ташлый һәм, сораулы карашлар белән үзенә текәлгән иптәшләренә карап, көр тавыш белән башлап җибәрә: +Дөрли-дөрли, тирә якка чәчеп очкын, +Учак яна, ботак шартлый, ә урман тын. +Аның тәне буйлап эссе йөгерә. Шушы тын урманда, якты учак тирәсенә сырышкан малайларның нинди гади һәм шигъриятле тормыш иткәнлекләре, аларның чиксез бәхетләре, күктәге йолдызларның, төннең матурлыгы, кырлар өстендәге язгы-җәйге көрәшнең искиткеч көчлелеге хакында шигырь укыйсы килә Мөнирнең. Ул күзләрен йома һәм үзенең арыган тәне буйлап учак җылысының ничек таралуын тоя. һәм учак янында килеш шигырь туа. +Кызыл нурлар чәчә учак тирә-якка, +Караңгыда йокымсырап урман ята. +Ян, учагым, дөрли-дөрли. Мин куаныйм. +Кирәк булса, синең белән кушылып яныйм. +Сабанчылар Мөнир янына тагын да тыгызрак елышалар, бөтен күзләр аның авызына текәләләр, хәтта Сәрби түти дә, табак-савыт юуын ташлап, "бәет" тыңларга килә. +Ян, учагым, төнге урман тынлыгында, +Биесеннәр яшь каеннар ал нурыңда. +Дулый-дулый көчеңне бир бөтен якка, +Чәчрәсеннәр очкыннарың бик еракка. +Ул туктала. Малайлар тын гына дөрләп янган учакка карап торалар. Мөнир аларның татлы балалык хыялы белән дулкынлануын күрә, аны үз хисләрен шигырендә әйтеп бетерә алмавы борчый. Ул уңайсызланып башын ия. +Сәрби түти, алар янына ук килеп: +— Йоклагыз инде, балакайлар. Иртән бик иртә уятырмын, көн бик матур булырга тора, - ди. +Алар, куышларга кереп, туннарга, бишмәтләргә төренәләр. Баш очында гына, яшь үлән кимереп, атлар йөри. Ерактан тонык кына булып этләр өргән тавыш килә. +Мөнир озак кына уяу ята. Бераздан ул йокымсырый башлый. Аның уяулы-йокылы хыялына төрле төшләр, иксез-чиксез башак диңгезләре, яшел уҗымнар, тагын әллә ниләр керә. Кинәт ул өнендәме, төшендәме Сәрби түтинең ачык итеп "Ян, учагым, ян!" дип мыгырдаганын ишетә. +IV +Көмеш кыңгырау тавышлары тын урманны, шул тынлыкта караңгылыкка чумып йоклаган агачларны салмак кына кочалар да еракларга, бик еракларга таралалар. +— Дзин, дзин, дзин! +Салкынча дым бәреп торган үзән ягыннан төн кошының сузып-сузып моңланганы ишетелә. Йокычан урман өстеннән йомшак кына исеп җил уза. +Куышларда сабанчылар тигез генә сулап йоклыйлар. Сәрби түти, сүнәр-сүнмәс янган учагына вак-төяк ботаклар аткалап, бәрәңге чистарта. Ул әледән-әле башын күтәрә дә йә төн кошының тавышын, йә атларның кырт-кырт үлән өзүен тыңлый. Учактан ерак та түгел колыны белән бурлы бия ашап йөри. Учак өстеннән җиңелчә төтен үрли. Ялкын телләреннән төшкән шәүләләр чикләвек куаклары астына посынган караңгылыкта зәгыйфь кенә бииләр. Тик бу шәүләләрне күзәтергә Сәрби түтинең вакыты юк. +Тиздән таң ата. Көнчыгыш як сизелер-сизелмәс кенә агара башлый. Үзәндә бытбылдыклар, тартарлар уяналар. Көн туып килә... +Кинәт Сәрби түти бурлы биянең, ниндидер ят хәрәкәт ясап, колакларын кайчы очы кебек итеп куеп, борчылуын күрә. Яшь колын яшен тизлеге белән әнисе янына сыена. Сәрби түти учак яныннан читкәрәк китә. Ут телләре бу кечкенә һәм ябык карчыкның күләгәсен таң алды караңгылыгында уйнаталар. Ул учак өстенә коры ботаклар ата. Бия тагын да ныграк борчыла башлый. Түти сагая, аның колагы ниндидер ят кыштырдауны ишетә. +Бераздан барысы да тына. Бия, борчылуын басып, үләнгә иелә. Сәрби түти, җил генә кыштырдый, ахры, дип уйлап куя һәм, мыгырданып, учак янына килә. Кинәт аның күзләренә куак асты караңгылыгыннан елтыраган ике ут күренә. Бу нәрсә? Арырак тагын ике ут. "Бүреләр!!!" Ул хәлсезләнеп китә. "Бурлы бия!" Бу бияне кыш буе аның карты Сөнгатулла тәрбияләгән, колыны исән үссен дип, көннәр-төннәр тырышкан. Ә хәзер Сәрби түти үз күзе алдында бүреләргә ашатырмы?.. Ул, җиңеләеп, Мөнир яткан куышка йөгереп керә. Ишек аркылы саркылган яктыда Мөнирнең киң генә сулап ятуы күренә. Шундый тәмле итеп, сабый балалардай рәхәт итеп йоклый ул. "Арыгандыр", - дип пышылдый карчык. Бер генә секунд тора да тышка атылып чыга карчык. Утлар акрын гына колын янына якынаялар. Сәрби түти учактан ялкынлы бер кисәүне ала да бүреләргә таба китә. Бүреләр аның хәрәкәтен тиз сизәләр. Алар бер-бер артлы куак артына шуышалар. Сәрби түти, утлы ботагын болгый-болгый, ерткыч өеренә каршы китә һәм, үзе дә сизмәстән, кинәт: +— Ян, учагым, ян! - дип кычкыра. +Көнчыгыштан, укалы яулыгын болгап, алсу кояш чыгып килә. Якындагы үзәндә челтерәп су ага. Бурлы бия яшь, матур колынын исни дә яңгыратып кешнәп җибәрә. Карт баһадир төсле, киң күкрәген ачып, каралып яткан җир өстендә тургайлар сайрый. Аксыл бөдрә төтен очыртып, алан уртасында учак яна. Ә Сәрби түти, берни дә булмаган төсле, пешеп килә торган бәрәңгене болгата. Сизепме-сизмиме, аның иреннәре еш кына: +— Ян, учагым, ян! - дип пышылдыйлар. diff --git "a/bylatypov/\320\257\321\200\320\260_tat.txt" "b/bylatypov/\320\257\321\200\320\260_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..2ca89f1ba87694bab8e28563e40a4c1c778c10b0 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\320\257\321\200\320\260_tat.txt" @@ -0,0 +1,741 @@ +Аяз Гыйләҗев +Яра + +Борынгы Болгарда дуамал аксөякләрнең берсе, юк кына гаеп өчен, аталы-уллы ике адәмгә йөзәр таяк хөкем кылган. Ата, улы алдында хурлыкка калмас өчен, тешен кысып йөз таякны алган. Улының аркасына беренче таяк төшү белән илереп кычкырып җибәргән: Җәзалауны тамаша кылырга яраткан аксөяк: "И адәм, йөз таякка түзгән идең, улыңа төшкән беренче таяктан ук нигә шулай кычкырасың?" - дип сораган. Адәм: "Тегеләре тәнгә төшкән иде, бусы нәкъ йөрәккә барып сукты бит, хөкемдар", - дигән. +1. ШӘКҮР +Сөләйман картның иң соңгы, актыккы өмете дә киселде - төпчеге сугыштан кайтмады. Кырык дүртнең көзендә үк өзелгән иде Габдулланың хәбәре, алай да Сөләйман үзе дә, газиз карчыгы Зөләйха да кадерле улларының эзсез-өнсез югалуына ышана алмадылар, ышанмадылар. Əнə ич, Шәфигулла Хәбибенең хаты-хәбәре кырык өчнең уртасында ук килми башлаган иде. Дөреш күрәзәчесе, өч йомарлам май бәрабәренә багып, үлгәнгә чыгарды, ə егетең, сугыш бетеп ай да үтмәде, бакыр биш тиен кебек ялтырап кайтып керде, өс-башы да хәйран ару, гимнастерка белән чалбары уңып, җиң очлары, балак очлары сизери башласа да, бөтен түшендәге орден-медальләрнен чуты юк, талир тәңкәләр сырышкан чулпы кебек, атлаган саен чеңгел-чеңгел килеп торалар. Каты яраланып госпитальдә яткан икән. Кылый Мәрфуганың Салихҗаны да кайтты, ул да дүрт елга якын тоташтан сугышта йөреп, ялгыз әнкәсенә кош теле чаклы дүрт хат яздымы икән? Кайткан əнə! Кәҗә башы урамының Габделхәен Зәйдән атка салып китереп ташладылар, ике аягы да тез тиңентен юк икән бичараның. Аяклары булмаса да кайткан, туган җирен таба алган, башы-күзе исән, куллары теп-төзек, хатыны Саҗидә сәкедә һушсыз яткан иренең кисек тезләрен кочып-кочып ике көн тоташтан үкседе, диләр... +Кайтканнарның һәммәсе диярлек, беренче көнне үк булмаса да, атна эчендә Югары очка Сөләйманнарга менде. Сугыш елларыннан сеңгән гадәт - авыл арасында хәбәр тиз тарала, кайтуга ук Габдулланың өнсез-эзсез югалуын ишеттеләр, ишеттеләр дә, савап санап, Сөләйман картның ишеген кактылар. Берәүләргә Габдулла яшьтәш иде, икенчеләргә дус, өченчеләргә чыбык очырак булса да туган тиешле, бүтәннәр Сөләйман картның ил агасы булуын, авыл арасындагы абруен хаклап килделәр. Кайтучылар йопйомшак ак киез җәелгән тәбәнәк сәкегә чак җайлашып кысыр чәй эчтеләр, сугышта күргәннәрен, госпитальләрдә, юлда-вокзалларда юлдашларыннан ишеткәннәрен сөйләделәр, сәке түрендә сул тезен бөкләп, ике кулы белән шуны кочып утырган Сөләйманга да, табын белән кече як арасында күләгә кебек шым гына йөргән эре сөякле Зөләйха карчыкка да ярарга тырыштылар. — Югала торган егетме Габдулла? — Кайтыр, кайтыр! - диештеләр. +Әйткәнебезчә, ярага һәр май шифалы, кайтучыларның якты күзләре Сөләйман картны күтәреп җибәрә, ул, "көймәләрнең генә дәрьяда эзе калмый", дип әңгәмәне сөенечле якка бора, "бу араларда гел ару төшләр керә", дип сүзен йомгаклый. Иренә ышанырга һәм карышусыз буйсы нырга күнеккән Зөләйха бугазына килеп тыгылган ачы төерне йотып җибәрә дә елмайгандай итә: — Əнə ич, кайтып-табылып торалар, иншалла, безнекенең дә ризыгы +киселмәгәндер әле, - дип куйгалый. +"Аллаһе тәгалә алай ук шәфкатьсез булмас ла!" - ди Сөләйман, көн яралганда кояш чыгышына карап. Зөләйха карчык, иренә сиздермәскә тырышып, көн баешына карый да тирән итеп бер көрсенә... +Сөләйман исә: — Əнə, Мөхәммәт картның дүрт малае, ике кияве алынды, алтысы тиң +тасырдашып кайтып керделәр. Хак, ике улының сыңардан куллары юк, +бер кияве мина ярчыгы тиеп сул күзен герман җирендә агызган, алай да +һәркайсы әлегә эшкә ярарлык, бала-чагаларына әти, хатыннарына ир! - +дип, бераз ярсып әңгәмәгә нокта куя... +Кырык бишнең җәе чамасыз озак узды, ниһаять, күпләрнең омете өзелгән, кыска сөенечләре озак хәсрәт белән алышынган айлар үтте. Көз кинәт килде, җир туңып та өлгермәде, калын юрган булып кар төште, сиздермәстән көзгә кыш ялганды. Кышын сүнеп, басылып торган өметләр язын тагын яңардылар, сукага, тырмага, чәчүгә төшкәч, кышкы өннәреннән чыккан кешеләр ешрак очраша башлады, бер-берсен юаттылар, өметләндерделәр. Сүз сүзне, сүз күңелне җылытып: "Бүген кайтып кермәсме?" дип тиктомалдан коймак изделәр, каклаган казлар чормаларда эреп, һаман эленеп торды, җиләк-җимеш какларын чирләгәндә дә капмадылар... Шаулап-гөрләп үк булмаса да, сабан туйлары узды, печәнне җыеп алдылар, урак өсте дә үтеп китте, бу юлы чиратын белеп кенә ябырылып кара көз килде, көзге каткакларны, көзге өметләрне каплап ак кар яуды, чана юлы төште. Инде югалганнар да табылды, үзләре кайтып җитмәгәннәрнең хәбәре иреште. "Фәлән авылның фәлән кешесе улыгызны күреп кайткан", дигән имеш-мимешне ишеткәч, Кәҗә башы урамыннан Хөсәен Кәримов сиксән чакрымдагы мишәр авылына, Чистай ягына кара буранда чыгып китте. Башын бөгеп, сакалын түшенә терәп чыгып киткән иде, күкрәген киереп, тула оекчан кайтып керде. Шул тикле кабаланган Хөсәен Кәримов, өр-яңа чабатасының кылкасы да калмаган. Улы исән икән, "Германда пленда бергә булдык, озакламас Миннәхмәт тә кайтып җитәр", дигән мишәр. +Сөләйман белән Зөләйха тирә-яктагы хәбәрләрне түкми-чәчми җыяҗыя, әбәткә кадәр төш сөйләп, өйләдән соң төш юрап, кырык биштә сабырлык саклап Габдулланы көттеләр. +Кырык алты да узды... +Кырык алтыда Сөләйман картның ышанычын какшаткан ике мөһим вакыйга булды. Көннәрдән бер көнне, күптәннән хәбәре килмәгән, инде "югалды!" дигән даны ныгыган Таҗетдин малае Шәкүр кайтып төште. Хәбәрләрнең төрлесенә ияләнә башлаган Югары авыл бу юлы тоташтан гөж килде, башта ышанмадылар. Таҗетдинның бу ягы терәлгән, теге ягы авышкан ихатасына яу төште. +Шәкүр бик нык җәрәхәтләнеп, камалышта калып, немецларга әсир төшкән икән. Шушы хәбәрне ишетүгә йөрәге бүтәнчә җилкенә башлаган Сөләйман карт Шәкүр солдатны көн көтте, төн көтте, өч көн узды, атна үтте, ун көн, Шәкүрнең шәүләсе күренмәде. "Чыгып йөрми икән", диделәр. "Иртәнчәк тә мунча керә, кичен дә барып чабына", дип ишеттерделер. Чыгып та йөрмәгәч, адәм балаларын күрәсе килми торгандыр, бераз ал-хәл алсын дип Сөләйман да Таҗетдиннарга төшәргә кыймады. Кайткан шәпкә йөрәксенеп барып кергән булса, болай борсаланып, тилмереп ятмас иде, солдатларны үз түрендә күрергә гадәтләнгән Сөләйман бу юлы тәмам һушы таралып, югалып калды. Шәкүрнең килми калуында шикле бер ым да күрде: Габдулласы турында бер-бер күңелсезлек ишетеп, шуны җиткерергә базмыйча күз яшерәме әллә егетең?! +- Төш, белеш, - дип инәлә Зөләйха бичара. Сөләйман дәшми, күзе капкада булса да, авыл арасына чыгып китәргә кыюлыгы җитми, нидер тота, көн үткән саен күңел түрендә ямьсез, шомлы каралык куера. Мөгаен, мөгаен... Шәкүр Габдулла белән бер чордарак алынган иде, шуны искәр еп булса да менәргә кирәк иде дә... Юк! +Баганалары бер турга ава төшкәннән соң сөйрәлеп кенә ачыла торган капка куркып кына шыгырдагач, Сөләйман белән Зөләйха тәрәзәгә капландылар. Керүченең Таҗетдин малае икәнен алар чак таныдылар... +Шәкүр ипләп кенә, нигәдер як-ягына карана-карана, ишегалдын бүлеп үтте, болдырга менгәч тә колагын акрын искән җилгә куеп тыңланып торды. Ишекне ике куллап ачты, ишектән кергәндә бусагада абынды, гаепле төс белән хуҗаларның аны көтеп катып калган гәүдәләренә карады, сөякчел йодрыгын йомарлады, тавышын кыса төшеп кенә сәлам бирде. Хуҗалар, икесе ике яктан талпынып, аның карлыккан сәламен йотып алдылар. +Мәктәптә физкультура укытучысы иде Шәкүр, биек, авылча төз буйлы, бөдрә башлы чая егет иде киткәндә, бөкрәеп, ярым пеләшләнеп, суырылып кайтып кергән икән! Ике яңагында да яра җөйләре зәңгәрләнеп тора, сул күзе йомыла төшкән, ул стенадагы сәгать йөреше уңаена мелтмелт итеп тартышып ала... +Картлар беравык сөйләшергә сүз табалмыйча, каккан казык кебек кымшанмыйча басып калдылар. Шәкүр ияртеп кергән кайгы-хәсрәт әлегә сүзгә хут бирмичәрәк тора иде... Ниһаять, өч-дүрт җирдән аккургашын белән ямалган җиз самавыр, очрашу авырлыгын җиңеләйтергә теләгәндәй, кыяр-кыймас кына җырлап сәкегә менде, киез өстенә җәелгән шакмаклы кызыл ашъяулыкка өч чынаяк тезелде. Өченче чынаякны, нәкъ Шәкүр бите кебек ашык-пошык ямалган чынаякны куйганда, Зөләйха чак кына идәнгә төшереп җибәрмәде, карчык Шәкүрнең йөзенә карап алган иде... +Бик юка туралган, борчак оны катыш арыш оныннан иләмичә пешерелгән, уалып торган ипи килде. Хуҗа, табынының юкалыгыннан читенсенеп, күзләрен түбәнгә төшереп тирән генә бер көрсенде дә кунакның кан качкан зәңг әрсу иреннәренә күтәрелеп карап тынды, керфеге дә селкенмәде, мәңге ачылмаска кысылган бу авыздан нинди сүз чытар? Шәкүр сәлам биргәннән соң бер сүз әйтмәде, ипи телемен олылап ике куллап тотып алды да иң әүвәл авызына түгел, күзенә таба якын китерде, бер ягы чатнаган борын яфракларын киңәйтеп иснәде, "ипи, ипекәй!" дип, кайнарланып пышылдап, ашыкмыйча гына телемнең бер читеннән капты. Сирәгәеп калган сынык тешләре арасына ипи кергәч, ул рәхәтлектән күзләрен йомды. Капкан сыныгын ялыктыргыч озак итеп чәйнәде, чәйнәгән арада телемне әйләндерә-әйләндерә күз тирәсендә йөртте. Хуҗалар дәшмәделәр, кунакның газаплы сүзсезлегендә алар белмәгән, моңарчы белә дә алмаган тирән бер сер бар кебек иде. +Телемнең яртысын чәйнәп йоткач кына Шәкүр чынаякка үрелде, инде суына да башлаган чөгендер катыш кишер чәен вак-вак йотымнар белән озаклап эчте, уалып тезенә коелган ипи валчыкларын тырнаклары ярылып, сынып беткән бармаклары белән берәмтекләп учына җыйды, учын авызына каплаганда башын артка чөйде, моң тулы күзләре көйгән керфекләр арасына кереп югалып тордылар. Шуннан соң гына ул үзенә текәлеп торган ике пар комсыз, сүзгә зарыккан күзне абайлады, читенсенеп учын тезенә ышкыды, авызы майланып, шомарып беткән кесәсеннән корымлы казан кебек кап-кара тәмәке янчыгы суырып чыгарды да, кем йортында утыруын абайлап, аны тиз-тиз кире тыкты. +Зөләйха кунак алдында бушап калган сапсыз чынаякны самавыр борыны астына куеп тагын чәй ясады. Борыны тыңкыш самавырдан тегәрҗеп юанлыгы гына су акты, өч пар күз текәлеп чынаякның тулганын көтеп тордылар. +Кысылган иреннәр арасыннан аксак-туксак сүзләр чыга башлады, тавышы да шушы кайнар су кебек нәзек, әйткән сүзләре дә өзек-өзек иде солдатның. — Сугыш нәрсә... Нәрсәкәй дисеңме? Кулга корал кергәч сугышасың анысы. +Плен яман! Плен! Берзаман командирлар качып бетте, припаслар юк. +Кергәндә үк өч кешегә бер мылтык, бер мылтыкка дистә ярым патрон +биргәннәр иде... Плен әшәке! Качтык без аннан, Сөләйман абзый, пленнан +дим. Ике түгел, өч качтым. Икесендә тотылдым. Эт итеп кыйнап, сул +аяктан баганага асып куйдылар... Явыз ул немец, вәхшидән дә явыз... +Әнекәчкәем, ник тудырдың бу дөньяга, дип кычкырасы килгән чаклар +булды... Кычкырыр идең дә, кем ишетә аны?!. +Өченчесендә Шәкүр француз партизаннары арасына барып кергән, анда партизаннарны "маки" дип атыйлар икән. — Тел белмибез, кием адәм страмы. Башта ышанмадылар, ябып асрадылар. +Вчүтеки ашарга бирделәр... +Инде сүнде дигәндә җиз самавыр тагын бер талпынып җыламсырап куйды, өчесе дә бу тавышка игътибар иттеләр. Шәкүр ике төймә белән беркетелгән түш кесәсеннән дүрткел бер төргәк чыгарды, ашыкмыйча гына сүтәргә кереште. Кат-кат чорнаган икән, башта ак чүпрәккә, аны тараткач, эчтән кургаш кәгазь килеп чыкты, ул да сүтелеп беткәч, Шәкүр кулында пичәтле, икегә бөкләнгән юка гына катыргы калды. Сөләйман ике кулын сузса да, Шәкүр катыргыны ычкындырмады, бармак очларына гына элеп, хуҗаның күз төбенә якынайтты. +- Шушы дукамент булмаса әгәренки, Сөләйман абзый, кайту тәтеми иде. Да, дөнья бездән кәмит ясады, икмәктер! Чуалды инде халаеклар сугыш юлларында. Яхшылары да бар адәм балаларының, мәгәр арада эткош та җитәрлек икән! +Урталай бөкләнгән катыргыны язып җибәргәч, уң кырыйга сыланган берәүнең фотосы күренде. Аннан козырексыз кара кепкасын кырын салган олы күзле, ябык кеше чекерәеп карап тора иде. Җентекләбрәк карагач, Сөләйман карт кәртечкедәге кешенең Шәкүр икәнлеген төсмерләде. Күзе әлегә шактый ачык күрсә дә, латин хәрефләре белән язылган сүзләрне укый алмады. Гадәтенчә, "мәле, сиңа әйтәм, карачы", дип катыргыны карчыгына сузмакчы иде, Шәкүр куркынып катыргыны үзенә тартты, "макиларда булуымны раслаган дукамент", дип аңлатты. +Кәртечкедә Шәкүр хәзерге сыман таушалмаган, күзләре дә исән-төзек, чәче дә белен кебек кара кепкасы астыннан бүселеп, бөдрәләнеп тора. Димәк, Франциядән соң да күрәчәге булган икән егетнең! Сораштырасы килә картның, түземсезлектән эче авыртты, күз аллары караңгыланды, әмма өлгермәде, Шәкүр икенче чынаягын эчә башлады, бу юлы да бер дә ашыкмыйча, кулыннан чынаягын тартып алмагайлары, дип як-ягына карангалап, анда да кабаланмыйча тәмләп эчте. Эчеп бетергәч, ипләп кенә йомрысын чынаягына каплады, ике учын да Зөләйха сонган чүпләм башлы, шакмаклы тастымалга сөртте, эз калмаганмы дип тастымалны күз югарысына күтәреп карады, шуннан соң гына сәкедә, тез турында яткан документын баягы тәртипкә китерә башлады. Башта аккургаш кәгазь белән урады, аннары ак чүпрәккә төрде, төргәк капкачлы кесә төбенә кереп урнашты. Ике төймәсен дә ныгытып каптыргач, нидер әйтергә теләп талпынды, сүзе бер кавым ишетелми торды. +Франциядән инглизләр йолып алды безне. Коткардылар да, әсир итеп прахутка төяп, илләренә аппардылар. Өч-дүрч көн тоткач ук Англиядә калырга кыстарга тотындылар. Өзә-төтә генә түгел, көн саен үгетлиләр. Чәтердәп торган бер марҗа теттерә генә урысча сөйләп. Без әз-мәз французча да сукалый башлаган идек. Әллә урысчаны аңламыйлармы дип французча да кыстап карыйлар, инглизчә дә кыстыралар. Ə без татарлардан ике егет идек, "кайтабыз!" дигәнне русча да, татарча да җибәрәбез тегеләргә. Терәлеп катты тегеләр: "Рәчәйгә кайтсагыз, башыгыз Себердә черәячәк", диләр. Күрәбез, жәлләп сөйлиләр! — Калучылар булдымы? - диде ашыгып-каушап Сөләйман. — Эт-кош булмаган җир бармы, кемдер калгандыр, мәгәр минем сүзем гел +бер булды: "кайтам и вче!" И, анда күргәннәрне сөйләсәң, Сөләйман +абзыкаем, баш китәчәк. — Англичанда да безнекеләр күпме? - дип сүз катты хуҗа иләс-миләс кенә. — И, кым-кырыч. Аларда күргәннәр инде актыккысы дисәк, мин әйткәнгә +син ышанмассың, Сөләйман абзый... Аннан башны исән-аман алып +котылдык... Кызыл әләм селкеп озатып калдылар, яр буена җыелган +халык юлга ризыгын-мазарын бирде, "илегезгә кайткач кирәге чыгар", +дип кием-салым тоттырдылар... Союзниклар!.. Кызыл әләм селкеп каршы +да алдылар. Прахуттан төшкәч, җирне кочаклап җылашабыз, +"котылдык!" дип бер-беребезне үбеп тә алабыз... Бер баракка илтеп +яптылар да, сәгать ярым үтте микән, ишегалды сыман җиргә чыгарып +тезделәр. Чишендерделәр. Авызларны ачып карыйлар. "Кәгазь-мазар, +акча эзлиләр!" дип пышылдаша иптәшләр. Шәп-шәрә торабыз шулай, +актык чиктә әйберләремне аралап шушы дукаментны саклап алып +калдым. Аны да алмакчы булалар!.. Бирмәдем, артка лык-лык тибәләр, +әле генә үпкән туган ил җирен тырмый-тырмый җыладым. Фильтрация +пунктында ярты ел яттык... Немец хәтәр иде, болар алардан да хәтәррәк +булып чыкты. Чакыралар да мылтык түтәсе белән төяләр, таяк белән +каезлыйлар... "Англиядән нинди задание белән кайттың, син кайсы ил +шпионы?" дип теңкәне корыталар. Тикшергәндә ялгышлык белән +"француз телен әз-мәз беләм", дип ычкындырганмын... Рәчәй җирендә +авызың биктә торсын икән ул агай, ачылмасын да, ябылмасын да! +Чәчләрем картаеп коелмады, учма-учма йолкый торгач сирәкләнде... +Шушы дукамент булмаса, исән калулар юк иде... - Шәкүр түшенә бер +сукты да, тәрәзәләргә төшкән моңсу кояш нурларына карап, тынып +калды. Аның сеңердән генә торган аягына йомшак, җып-җылыкай песи +килеп уралды. Зөләйха карчык, күзенә терәлгән яулыкның чылануын +күрсәтмәс өчен, җәһәт кенә кече якка кереп китте. — Кайтыр, Габдулла да кайтыр,- диде Шәкүр саубуллашканда.- Ул югала +торган егет түгел. Үлеменә дә бирешмәс. Сугышта, пример, башлап +куркак үлә... Алай да, Сөләйман абзыкаем, мин сөйләгәннәрне берәүгә дә +тишмә. Җанның тиз генә чыкмаганлыгын әйтергә теләп примерга гына +сүләдем боларын. Кайттык менә, ахыры хәерлегә булсын! Кайтыр +Габдулла! +Килеп үзләрен юаткан өчен бүтән чагында чын күңеленнән рәхмәт укып кала торган Сөләйман бүген Шәкүрнең соңгы сүзләренә ышанмады. Киресенчә, шундый кискен вакыйгалар тутырып үткәннәрен сөйләгәннән соң, һич көтелмәгәндә әйтелгән төче сүзләр аны шиккә төшерде. Шәкүр нидер белә, нәрсәнедер яшерә кебек тоелды... +Бүтән чакта солдатлар булып киткәннән соң, ничектер, күңелләре ачыла торган иде, Сөләйман белән Зөләйха, кайта-кайта Габдулланың балачагын, егет булып җитүен, сугышка чыгып киткән көнен, ваклыклары белән хәтерләп, тәмләп сөйләшә, һәрчак яңача сагына торганнар иде, бүген икесе, урман аланының ике читендә моңсу сагыш галәмәте булып утырган ике төп кебек, тып-тын калдылар. +Шулай, тәкъдирдә язганы булды, кайтасылар кайтып бетте, югалып торганнар табылды, хәбәре юкларның хәлен сугыш елларында азынган күрәзәләр, багучылар, әпчи карчыклары ачып бирде. "Улың вафат, көтмә", диделәр алар бактыручының коры кулына карап. Ашлы-сулырак өйгә тап булсалар, "кайта ирең (яки улың!), күр дә тор, әйткән иде диярсең, уравыч юллардан кайтырга чыккан", диештеләр. "Дөреш күрәзәсе фәләннәргә төшкән!" дигән сүз йөри башлауга, алъяпкыч итәгенә бер дистә күкәй тутырып, шуның янына барырга ниятләп чыккан иде Зөләйха, капка төбендә аны карты туктатты. "Кая барасың? Тәкъдирдә язган икән, кайтыр. Дистә күкәеңне, əнə, Бибиҗамалларга керт. Биш баласы белән ятим калды, савап булыр!" +Шәкүр кереп чыкканнан соң атна үтте микән, Зөләйха карчык Түбән очтан каударланып, бетеренеп кайтытт керде. — Шәкүрне кичә иртәнчәк Зәйдән килеп алып киткәннәр. Бүген дә +кайтармаганнар,- диде ул керә-керешкә. Сөләйман картның йөрәге +өзелеп төшкәндәй булды. +Йөрәге дөрес сизенгән икән, Шәкүр югалганның өченче көнендә үк аны районга чакырып алдылар. Барса да барды Сөләйман, бармаса да барды, язуда "военкоматка фәлән сәгатьтә килеп җитәргә, диелсә дә, военкоматта аңа бүтән юл күрсәттеләр. Кызыл кирпечтән салынган, тимер рәшәткәләр тоткан вак-вак тәрәзәле бу йорт яныннан үтеп китәргә дә шүрли иде туры яшәгән Сөләйман, бүген, башын аска иеп, кипшергән иреннәрен ялап, шул ихатага барып керде. Ялтыр киң каешлар белән билен, иңен кат-кат ныгытып буган яшь кенә бер егет күп сөйләп, аңлатып тормады, картның якасыннан эләктереп алды. +- Чит ил шпионы сездә булган. Чәй янында озаклап сөйләшеп утыргансыз. Нинди задание белән кайтуын сөйләдеме? Сезнең әлегә эзе табылмаган улыгыз Габдулла белән кайсы илдә күрешкәннәр? Шәкүрнең нинди планнарын беләсез? Улыгыздан алып кайткан хатта нинди сүзләр бар иде?.. +Киң каешның берсе артыннан берсе яудырган авыр сораулары, күктән төшкән ташлар булып, миен аңгырайтты, Сөләйман җавап бирә алмады, күзләрен челт-челт йомып сантыйланып утырды да утырды. Аны бүлмәдә кичкә кадәр тоттылар, янадылар, төрмә белән куркыттылар, иң ахырдан: "Улыңнан бер-бер хәбәр килсә, немедленно безгә җиткер!" - дип, җиз төймәләр белән чуарланган калын ишектән кырыс кына чыгарып җибәрделәр... +Бәла бәлане ияртә, кайгы бүтән кайгыларга да юл саба, дигәннәр. Икенче көнне кичкырын өйгә Мөхәммәт карт килеп керде. Сөләйман белән Мөхәммәт яшьтәшләр, балачакта җан дуслар булмасалар да, бергә тәгәрәп үстеләр, исәйгәч кичке уеннарга, аулак өйләргә бергә йөрделәр. Олыгайгач та читләшмәделәр диярлек, мәгәр сугыштан соң аралар ерагайды. Юк, Мөхәммәтнең дүрт улы, ике кияве исән-аман әйләнеп кайтканнан көнләшмәде Сөләйман, кайтсыннар берүк, бөтен киткән кеше үлеп калырга димәгән, дөнья бетмәгән, дөнья читенлек белән булса да яши, Югары авылда да аны кемдер яшәтергә, алга таба илтергә тиештер ләбаса, берүк кайтсыннар гына! Толларны юатырга, үксезләрнең күз яшен сөртергә җылы куллар кирәк. Мөхәммәтнекеләр нәсел-нәсәпләре белән инсафлы, кешелекле, гадел яшәделәр, исән кайтканнар икән, ишле бала-чагалары куанычына, эшчән хатыннары сөенсенгә! Бер уе белән гаҗәпләндерде, бер сүзе белән өшетте Сөләйманның тәшвиш тулы җанын Мөхәммәт! Шул авыр сүз арага җил кертте... +Сугышка кадәр Югары авылда җыйнак кына, ипле генә мәчет бар иде. Айлы манарасы авылны бизәп, гүзәллек биреп, тирә-юньне ямьләп тора иде. Мөхәммәт тә, Сөләйман да ни сәбәптәндер мәчеткә барып йөрмәделәр, ата-бабалары бәйрәм-сәйрәмнәрдә пошкыртып җибәргәләгәч, кереп чыгалар да шуның белән вәссәлам! Укыган догалары да гап-гади такмазадан узмады: "Ят та тор, ят та тор, идәннәре тап-такыр!" Олыгая төшкәч тә күңелләре мәчеткә тартылмады. Инде сугыш ачылып, илдә хәвеф башлангач, Мөхәммәт кинәт үзгәрде, мәчетнең манаралы чакларын сагынып сөйләде, ике сүзнең берендә: "Аллаһы тәгалә, ходай, тәңре", дигәннәрне кыстырды. Сөләйман бу юлы кордашына иярмәде, әйткәнен әдәп белән тыңлады, каршы төшеп әрепләшмәде, җайлашып та маташмады... Шулай яшәп ятканда, кырык биштә, Мөхәммәт Сөләйманны урамда туктатты да: — Тәңредән ерагайдың, кордаш,- диде. Көтелмәгән, ят гаепләү иде бу, болай +да курач Сөләйман картайса да туп-туры сынын саклаган озын буйлы +Мөхәммәт алдында куырылып төште. - Менә мин сугыш елларында биш +вакыт намазымның берсен калдырмадым. Намаз арты саен улларыма, +кияүләремә исән-иминлек сорап бер ходама ялвардым. Теләгәннәрем +кабул булды, иншалла, ялваруларым барып иреште, балаларым тезелеп +исән кайтты, мең шөкерләр ходама! +Турыдан-туры әрләү дә, кыеклатып кына мактану да бар иде бу сүзләрдә. Әр сүзләренә Сөләйман көтелмәгәнчә кырку җавап кайтарды. — Андый изге җан икәнсең, кордаш, тәңре белән турыдан-туры алыш +бирешкә дә керер чамаң бар икән, нигә шунда бер тапкыр булса да минем +улым өчен дога кылмадың? Нигә аның исемен дә ходайга ирештермәдең? +Гарәфә киче иде бу, кичтән гаеткә барырга ниятләнеп яткан Сөләйманның иртән нигәдер зиратка аягы тартмады. Бармады карт. Күтәрелеп бер ходасына каршы сүз әйтмәсә дә, күңеле икеле-микеле уйлар белән туп-тулы иде. Соңг ы дәвердә әҗәл, үлем, тәмуг газаплары хакындагы авыр уйлар күңеленә еш-еш хуҗа булып алса да, Сөләйман җир кешесе иде, җирдә яшәвенә куанып, яшәвеннән тәм табып курыкмыйча яшәде. Моңарчы үз гомерендә ике тапкыр гына ходайга эндәште, икесендә дә балалары өчен ялварып баш орды... +Өч балалары булды аларның. Көтеп алынган, кадерле, тансык беренче балалары кыз иде. Разия исемле. Дүрт яшенә кадәр ул-бу сизелмәгән иде, кыз бишенче яшенә чыккач, ата-аналары аңа шигәебрәк карый башлады. Яшьтәшләреннән соңгарак кала түгелме бу бала? Гәүдәгә дә кәй, аяккуллары да нәзегрәк, муены да нечкә. Кызны аерым ашатырга тотындылар, алдыннан куе сөт, каймак, май өзмәделәр, табадан сикереп төшкән беренче коймаклар да аңа булды. "Егәр кертә, тәнне ныгыта", дигәч, татарда булмаган яшелчә ашларын пешерделәр. Юк, кыз тамакка нәзберек калды, буйга да үсмәде. Беренче классның беренче көнендә үк кызга "Кәтүк" дигән кушамат тагылды. Җылап кайтты кыз, атна буе сабагына йөрмәде. Укытучысы килеп юатып, китап-каләмнәр тоттырып юмалагач кына, киндер букчасының почмагын чәйнәп мәктәпкә китте. +Телгә беткән чәтертән кыз булып җитеште Разия, ызгышканда берәүгә дә авыз ачтырмады, оятсыз сүзләр белән олыны да, кечене дә җиңде, үзенә буйсындырды. +ТБУМ тәмамлап, бер ел яшелчәдә эленке-салынкы йөрде дә туыпүскән авылына, ата-анасына, күрше-күләнгә ләгънәт укып, яман сүз белән каргап, Яраслауга торф эшенә китте. Ата-анасы хәер-фатихасын бирмәде, кыз сорамады да, китә башлагач күңелләре балавызланган ата-ана кызларын җылап, хәерле сәфәр теләп озаттылар. +Шул көнне кичтән, аулаграк чакны сагалап алып, Сөләйман чишмә башына, Йомры таш эргәсенә менде, кесәсеннән ак намазлык чыгарып чирәмгә җәйде, кыйблага карап тәңр есенә баш орды. "Бердәнбер кызымны харап итмә берүк, Түбән оч Ибраһим көненә калдырма! (Ибраһим кызы марига урман кисәргә барган җирдән куенына акча, бүксәсенә бәбәй тутырып кайткан иде.) Аңа зиһен бир, түземлек өстә, ярдәмеңнән ташлама!" дип ихлас ялварды. Чишмә Анасының хәтерен саклап, тиле Баһавига, аксак Ситдыйкка сәдакалар бирде, тирә-юньнең диванасы Гыйльванны атна дәвамына ашатып-эчертеп өендә асрады. Озак кайтмады Разия шул китүеннән. Үзе шикелле үк тәбәнәк, дәү чуен башлы, муенсыз рус егетенә кияүгә чыгып, бергә җайсыз кысылышып төшкән сап-сары фотоларын салдылар да тындылар. Сугыш беткән көзне каты, җирән кыл чәчле, сипкелле почык борынлы, муенсыз ике малаен ияртеп Разия Югары авылга кайтып китте. Малайлар татарча бер авыз сүз белмиләр, үзләренең татар имие имгәннәрен онытканнар, бабаларының көмештәй кыска чәче өстенә кунган кара кәләпүшне бер-берсенә төртеп күрсәтәләр дә ярылаярыла көләләр болар, "чаплашка, чаплашка!" дип шыркылдыйлар. Сөләйман оныкларын иркәләргә кулын сузса, Яраслау муенсызлары шырыйлап качып китәләр, прәннек-кәнфитне дә кыргый бүреләрдәй карап, тартып алалар да качалар. +Озак юанмады Разия, тиз китте, ата белән ана тынычланып калдылар... +Икенче балалары Йосыфҗан таза бәдәнле, егәрле егет булып үсте. Төскә-биткә дә күркәм, теле дә ягымлы, Сөләйман белән Зөләйха аңа карап сөенеп туймадылар, әмма егетнең бер кимчелеге бар иде, артык тамаксау, ашарга утырса, һич туюны белмәс гуҗ бине гонык иде. Бер утырганда унике бәрәңге дурьгчмагын күз ачып йомганчы бөкләп куя, ярма ташы хәтле бәлешнең йогын да калдырмый, ояга менеп сигез җылы күкәй эчә, олы бер чүлмәк сөтне тын тартмыйча чөмереп бетерә торган иде. Ипи телемен кул яссуы калынлыгы кисә, вак бәлешләрне бер кабуда йота, ашны, ботканы чүмеч хәтле агач кашык белән соса иде. Пилмән бөгә башласа, Зөләйха кулсыз кала, чөнки Йосыфҗан бер утыруда ике йөз пилмәнне сыпыртып бетерә иде. Яшь чагыннан шундый бирән булып үсте, үскән саен комагайлана барды егет, кунак килгәндә, табында ят кеше барында аны кече якка күчерә башладылар, авыл арасында "Сөләйманның Йосыфҗаны бирән булган, гуҗ кебек тыгына икән, һич туйдырыр әмәл калмаган", дигән яман сүз чыкты. Разияның, авыл-күрше арасында йөргән сүздән туеп, башын алып олакканын яхшы аңлаган Йосыфҗанны аяп, төрле гайбәтләрдән сакларга тырыштылар, мәктәпкә озатканда ярты бөтен ипигә ярты кадак май ягып тамагын ныгыттылар, букчасына вак-төяк ризык - дүрт-биш катлама, мичтә тәгәрәткән ике кило бәрәңге, киндер, мәк түбе ише туклыклы ризыкларны төяп җибәрәләр иде. Тутырып җибәрәләр, кайтканда букчада бер бөртек ризык калмый. Йосыфҗан авыл уртасындагы мәктәптән Югары очка кадәр разбой салып менә: "Əнə-әй, карыным ачты!" Зөләйха малайны капка төбенә чыгып, я күпер өстенә үк менеп каршы ала, кулында әрчелгән күкәй, карабодай тәбикмәге яки бер кыерчык ипи була. Көтү каршысына төшкән Йосыфҗан әнкәсе кулындагы сарыкларга дигән каткан-котканнарны чәйнәмичә генә йотып җибәрә иде. Сабый чагында тавыкларга сипкән ярманы чүпләп, ярма ташы ялап теңкәгә тигән малай үскән саен бирәнен котыртты, ашады да ашады. +Кырык бернең июнендә ук Йосыфҗанны сугышка алдылар. Немец ядрәсеннән дә артык курыкмады Сөләйман, сугышта кеше үлеп бетми, бомбалар, миналар турында да уйлап хафаланмады, сугыш икән - күрәчәгең үзең белән, кеше арасында ничек тә үз-үзен югалтмас, бер җәһәттән борчылды ата күңеле - улы тамагын ничек туйдыдыр? Солдат өйрәсенең бүген куе, иртәгә сыек, берсекөнгә бөтенләй тәтемәслеген карт яхшы чамалый иде. +Разиясенә ак юл, хәерле сәфәр азагы сорап чишмә башына менеп, Йомры таш ягасында ходасына ялварганнан соң, нәтиҗәсе күренмәгәч, күкләр белән арадашлыгы тагын бер сызыкка суынган булса да, ул борынгыдан, ата-бабасыннан килгән ныклы гадәт буенча, нәкъ кичке эңгердә янә тау башына менде, күңеле тулып ашканга, чыдары бетеп, моңсуланып тәңрегә ялварды. "Йосыфҗанымның карынын тук ит, тап әмәлен, берүк адәм көлкесенә калдыра күрмә", дип иңрәде ул. Чишмә Анасының рухына багышлап, сукыр Миңлебикәгә тавык суеп илттерде, тиле Баһави ул чакта үлгән иде инде, әрвахлар рухына кат-кат дога кылганда аны да онытмады, аның намына да оҗмах сорап ходага ялварды. "Урынын җәннәттә ит бичараның, бу дөньяда татымаган рәхәтлекләр әйлә". +Теләкләре изге, сүзләре ак иде, әмма бу теләге дә кабул булмады, тәңресе чарасыз калган атаны тыңламады, бик күп адашкан күңелләргә юл табышкан, ятимнәрне иркәләгән, толларны юаткан Чишмә Анасы аның гозерен ишетмәде, Йосыфҗан сугышка да барып җитә алмады, шунда, шанлы-шәүкәтле шәһре Казаннан ерак та түгел, Суслонгер дигән каһәрләнгән урында, запас полкта торганда эче китеп, дизентерия дигән афәттән җан тәслим кылды. +Хурланды Сөләйман, атна-ай дигәндә сакалы тоташкан агарды. Гарьләнде Зөләйха, төз сынлы, бөтен карчык иде, сыгылып төште. Кызы кыз булмады, улы ул. Тугры ире Сөләйманнан оялды, яулыгы белән миң кунган авыз читен генә түгел, күз-кашларын бөркәп йөри башлады, сул беләгенә тимрәү чыгып йөдәтте. Гомере тоташ хурлыктан тора кебек тоелды. +Йосыфҗанның вафаты хакында авыз ачып сөйләргә читенсенделәр, әзмәвердәй ир-егет булып сугышка, ил сакларга чыгып кит тә, тфү, дөньялыктан алып киткән чирен телгә кертмәс өчен әллә ниләр бирерсең! Эч китеп якты дөнья белән араңны өз иңде! "Куркак белән т... к янәшә йөриләр, куркакның эче китә", диләр Югары авылда. Тамак тәмугка кертә, тамак - эт белән бер сукмактан йөртә, ашагандыр шунда бер-бер ярамаган ризык, бирән корсак!.. +Улы хакында шундый яман уйлаганы да булды Сөләйманның. Инде бар өмет, соңгы өмет төпчек уллары Габдуллада иде... +Габдулла, Габдулла... +Дүрт саны төгәл туды, алты айда ике ирен арасында тешләр җемелдәде, унбер айда тәпи басып китте, яшь ярым дигәндә теле тәмам ачылды. Башлап әйткәне "әттә" булды, тиз-тиз үсте, җитез булды, яшьтәшләреннән бер ягы белән дә калышмады, зиһене нык, кулы егәрле, нәфесе тыенкы, тамакка ашавы да ипле, килешле, һәр яктан камил иде Сөләйман белән Зөләйханың төпчек уллары. "Олан" дип эндәшә иде Сөләйман улына чиксез яратып, "Оланым!" Төпчек итеп малайны артык иркәләмәделәр, күрше-күлән көнләшеп: "Иелеп су да эчмичә үсте Габдуллалары!" дисә дә, ышанмагыз, иркәләмәделәр, күз тидерүдән курыктылар. Малай тиз тернәкләнде, ут борчасыдай үсте, бик яшьли кул арасына кереп, әтисе белән печәнгә чыкты, ат сакларга йөрде, сабантырмага да яшьтәшләреннән иртәрәк төште. Тагын бер күркәм ягы бар иде баланың - моңлы иде ул, җырчы иде. Тавышы үтә моңлы иде Габдулланың. Бишенче класстан аны авыл сәхнәсенә меңгерделәр, инде моннан ары бер концерт та аның моңлы тавышыннан башка үтмәде. +Габдулла үсеп буйга җиткәч, авыл яшьләре, бик олы хәстәрен күреп, "Галиябану" пьесасын куйдылар. Габдулла - Хәлил, ə Галиябануны Түбән очның Зәйтүнә уйнады. Авыл халкы елый-елый аһ итте, инде сакаллары чаларган ил агалары да шушы кичтән Габдулла очраганда беренче булып бөгелеп сәлам бирделәр, ул үтеп киткәч борылып карый торган булдылар. +Яңа ел алдыннан, декабрь азагында, аларны район олимпиадасында җиңүчеләр итеп Зәйгә чакырдылар. Авыл артистларын, кием-салымнарны, декорацияләрне төягән алты ат, дуга кыңгырауларын чеңләтеп, буран уйнатып, Зәйгә барып керде. Зәйдә ул чагында күбесенчә руслар яши иде. Югары авыл талантларын ишетеп беләләр, район газетасында Габдулла белән Зәйтүнәнең рәсеме басылды, җырчы моңлы егет хакында халык арасында сүзләр күп йөрде, шул сәбәплеме, спектакль карарга байтак халык җыелды. Клуб кызыл чиркәүгә урнашкан иде. Кыш буе ягылмаган чиркәү- клубның аулаграк почмакларында бәс сарылып яткан... Мәктәп директоры сәхнәгә чыгып, "Галиябану"ның эчтәлеген кыскача гына русча сөйләп бирде. Аннан уен башланып китте... Салкынны да, почмактагы бәсне дә, залда руслар утырганын да тоймадылар Югары авыллар, Габдулланың моңы һәммәсен әсир итте, спектакльне менә дигән итеп уйнап чыктылар, күңелләрне тетрәндереп җырладылар... +Олы якалы, озын итәкле йомшак бәрән толыпларга чумып Габдулла белән Зәйтүнә аркага-арка терәп бер чанада кайттылар. Клубта чакта туңганны сизмәделәр, чанага утыргач әллә ничек кенә тәннәре өшеп, калтыранып китте. Җылынырга тырышып алар бер-берсенә тыгызрак тартылдылар, толып аша булса да бер-берсенең тән кайнарлыгын тоеп, юлның шактый озынлыгын да, суыкның көчәя баруын да абайламадылар. Гаҗәп, эштә, репетицияләрдә гел бергә булып, кичке уеннарда очрашып, кулга-кул тотынышып җырлап-биеп йөргәннәрдә Габдулла белән Зәйтүнә аңлаша алмаганнар иде, шунда, унике чакрым арада, Зәй белән Югары авылны тоташтырган кышкы юлда алар бер-берсенә үтә якын икәнлекне аңладылар. +Оеп кына кар явып торды. Талгын-талгын күтәрелгән җил ишле кар бөртекләрен өертеп уйный, дугадагы көмеш тавышлы пар кыңгырау, туктаусыз чеңгелдәп, төнге юлны бизи, аңа гаҗәеп, кабатланмас ямь өсти! Тирән чокырга төшкәндә дилбегәне тоткан егет (ул Исмәгыйльне уйнаган иде!) атка ирек куеп чөңгереп җибәргән иде, чана салулады, Зәйтүнә белән Габдулланы калын, йомшак карга сибеп калдырды. Бусы да бер мәзәк иде. Ялт итеп калкынып өлгергән җитез егет сикереп торып Зәйтүнәгә булышты, кыз ныклап аякланып өлгергәнче, аны кочагына алды, әллә иреннәр иренгә тиде инде, әллә юк, белми дә калдылар, әмма егет белән кыз арасында нидер булды, нидер туды, нидер мәңге югалмаска яралды. Чанага менеп утыргач, алар аркаларын аркага якын китерергә куркып бардылар... +Йөрәкләр бер-берсен ышанычлы аңлаганнан соң, язгы чәчкәләр кебек ачылып киткән күңелләр ихтыярсыз бер-берсенә тартылганда мәхәббәткә сүзләр кирәкме икән? Габдулла белән Зәйтүнә теләп тә, очраклы рәвештә дә гел очрашып тордылар, кичләрен ул Зәйтүнәне озата барды, ниләр хакында гына сөйләшмәде алар, авылның бүгенгесе, үткәне, яшьләр, картлар, чит ил хәбәрләре, кайсы якка керсәләр, сөйләшеп туймаслык гади сүзләр таптылар, мәгәр алар бер чакта да сөю, гыйшык-мыйшык турында әңгәмә кузгатмадылар. "Сөям!" димәде Габдулла. Зәйтүнә дә ул ят, кадерле сүзне әйтергә базмады. Сүзләр икесе өчен дә артык иде, Югары авылның ике җырчысы, егет белән кыз, иң нечкә күңелле табигать балалары берберсенә əнə шулай сүзсез генә тартылдылар. +Сугыш башланды. +Габдулла Йосыфҗан абыйсыннан өч көнгә соңга калып китте. +Кичен алар Чишмә башында, тарлавыкта очраштылар. Икесе ике яктан килеп Йомры ташка кулларын куеп тордылар. +"Сөям!" димәде Габдулла. +Аның чын күңеленнән гомерлеккә яратуын Зәйтүнә болай да белә иде. +"Мин дә!" димәде кыз, Зәйтүнәнең бары тик үзен генә сөйгәнен, җанытәне, бөтен барлыгы белән яратканын Габдулла аңлый ала иде. "Көт мине!" димәде Габдулла, Зәйтүнәнең атна-айлар гына түгел, еллар буена үзен көтәчәген, мәңге тугры калачагын белә иде егет, инана иде. "Көтәрмен!" димәде Зәйтүнә, ул да шушы моңлы егетне, бердәнберен, кадерлесен мәңге көтәчәген, аннан башка яши алмаслыгын сизә иде. +Ике арада тиңдәшсез олы бер сер бар иде... +Тормышта, кеше арасында алар ике кеше - Габдулла белән Зәйтүнә булсалар да, кадерле еллар дәвамында, сәхнәдә Хәлил белән Галиябану булып калганда, аларның икесенә бер җан иңә иде. Уен белән чын шул кадәр тыгыз аралашалар иде ки, егет белән кыз татлы кавышу хисләренә чынлап торып чумалар иде. Җыр булып түгелгән сүзләр, моң булып ташыган җырлар алар арасын мәңгелеккә ныгытып өлгергән иде инде. Алай гынамы, а-а, Мирхәйдәр Фәйзи, татарның бөек мәхәббәт җырчысы, Габдулла белән Зәйтүнәнең Хәлил - Галиябануы аша залда утырган яшьләрне дә уятты, аларның бәгырен җылытты, шул гади вакыйгалардан торган бөек спектакль күпме буын яшьләрендә мәх әббәт иманы тәрбияләде. +Җан кинәт икегә бүленде: Габдулла китте, Зәйтүнә калды. +Габдулла китте дә югалды, кайтмады. +Сөләйман карт белән Зөләйха карчыкның соңгы өмете суынды. Шәкүр кереп чыкканнан соң, Сөләйман картны рәшәткәле тәрәзәгә чакырып алганнан соң, аларның өмете тәмам киселде, нидер сынды, нидер өзелде. Габдулланың кайтачагына ышанган ярты җан - Зәйтүнә калды. Ул, көн туса, тилмереп җанының икенче яртысын - Габдулласын көтә иде. +Габдулланың кайтмаслыгына Сөләйманны ышандырган икенче шомлы шикне Шәкүрдән соң Мөхәммәт, аның кордашы алып килде... +Шәкүр дә югалды. Тик аның кая таба китеп гаип булганын Югары авыллар чамалыйлар иде. +Мөхәммәт аларга истә-оста югында, көтмәгәндә килеп керде. +Гомере буе тик торуны белмәгән Сөләйман карт колхоз эшеннән бераз читләшсә дә, өй арасында тынмый, шөгыль, күңел юаткычы табарга тырыша, ихатада, өй арасында мәж килә иде. Купкан койма такталарын икешәр-өчәр тапкыр үлчәп, вәзенләп ныгыта, ишегалдын, урам-тыкрыкларны һәр иртәдә себереп чыгара, тавыкларга җим сибә, коедан су ала, ялгаш-чапчакларны мөлдерәмә тутырып куя. Кышын эш тагын да ишәя, ул һич иренмичә урам карын көри, тыкрыктан чишмәгә юл ача, бер караңгыдан икенчесенә кадәр үзенә эш таба иде. Мал-туарның астын карау, ашату-эчертү, мичкә утын кертү, кече учактан колашага көл тутырып ындырга сибү - һәммәсе аңа йөкләнгән, аның өстендә иде. Берүк Зөләйха хаталанып Сөләйманның эш өлешенә кермәсен, карты күз агы белән карап бер генә сүз әйтә: +- Сиңа әйтәм! +Шуннан һәммәсе үз урынына кайта, Сөләйман үз эшендә, Зөләйха үз сукмагыңда, өйдә, хуҗалыкта аңа да эш җитәрлек... +Сугыштан соң беренче тапкыр кибеткә кадак кайтты, аны күкәй тапшырганнарга бүлеп бирделәр. Сөләйман болдыр баскычының күгәрепчереп беткән кадакларын суырып, алар урынына яңаларын кагып маташа иде. Җил капка ыңгырашып кына ачылды, аннан шактый җитез кыланып Мөхәммәт килеп керде. Өстендә яңа дип әйтерлек яшел бушлат, аягыңда таза солдат ботинкалары. Сөләйман аны күргәч ямаулы брезент бияләйләрен билбавына кыстырды да читкә борылып борынын сеңгерде, кулын алъяпкыч итәгенә сөртеп, кордашын ым белән генә утырырга чакырды. Шунда, баскыч тактасына утырып дога кылдылар. Соңг ы айда аларның юньләп очрашканнары да, очрашсалар, юньләп сөйләшкәннәре дә юк иде шикелле. Ни сөйләшсеннәр, сукмаклары бер булса да, язмышлар үзгә, сүзләр ялганмый, берекми, оешмый... Мөхәммәт кырык биштә малай артыннан малай каршылады, артык җәелмичә генә каршылау мәҗлесләре үткәрде. Сөләйманны баштарак өндәп караганнар иде дә, төшмәгәч, чакырмас булдылар. Малайлар артыннан түш киереп кияүләре кайтты, Мөхәммәтне очраткан саен Сөләйман үзенең ятим-ялпы калуын, бәхетсезлеген ачыграк аңлый, күңеле өшеп, җаны тараеп кала иде. +Нигә килде икән бүген? Нишләп йөри? Килгән икән - йомышы бар. Килгәч тын гына боегып утыра икән, йомышы авыр, четерекле дигән сүз. Мондый чакта килгәннең сүзен ишетергә кирәк... +Берсе өйгә өндәргә ашыкмады, икенчесе, əнə шулай такталары ашалган баскычта утырган килеш кенә, йомышын кузгатырга яхшысынмады, шактый вакыт тынсыз утырдылар. Ниһаять, Мөхәммәт башын калкытты, сүз югыннан сүз ясап, тактада таралып яткан кадакларга ымлады: — Яңартабыз диген, ə? - диде. +Соравы чырайсыз, төссез иде, моны икесе дә аңлап, тагын сүзсез дәрьяда ага башладылар. — Бакчага керик булмаса, - диде Сөләйман. Олы кешене баскычта утырту +килешми, кунакны өйгә дә дәшәсе килми иде аның. Шәкүрдән соң берәүне +дә күрәсе килми иде Сөләйман бичараның. +Керделәр, утырдылар... Сүз сүрән генә үргеп китте. Сүрән үргесә дә, Мөхәммәт әйткәннәр Сөләйманның баш түбәсенә агач тукмак белән китереп суккандай булды... +Мөхәммәтнең сугыштан исән-имин йөреп кайткан, өйләнмәгән улы Кәримҗан Зәйтүнәне алырга ниятләгән дә, ике як та ризалашкан, хәзер эш анда, Сөләйманда гына терәлеп калган икән. Төпчек улының теләген куәтләп, Зәйтүнәне киленлеккә сорарга йөри икән Мөхәммәт!.. +Шәкүрдән соң гел томаланып торган колагыннан үтеп, бу хәбәр аңына барып җиткәч, Сөләйманның Мөхәммәтне пыр туздырып куып чыгарасы килде. Ни пычагыма йогышсыз йомыш белән аның катына килгән ул? Ярый, Зәйтүнә ятим бала булсын ди. Кызның әткәсе. Сөләйманның яшьлек дусты Габделәхәт, күп еллар элек чәчәк зәхмәтеннән дөнья куйды... Ярый, шулай да булсын ди, Габделәхәтнең җан дусты иде, хак, ə Зәйтүнәнең кеме инде Сөләйман карт? Кеме? Ерак кардәше дә түгел ичмасам, кызны очратканда юньләп сөйләшкәннәре юк, очратса, Зәйтүнә шып туктап кала да, чамасыз алланган битен читкә борып, күзләрен яшерә. "Сау гына йөрисеңме, балам?" Әйткән бар сүзе шул Сөләйманның. Ни белә Сөләйман Зәйтүнә турында? Нинди уртак гамьнәре бар аларның? Бармы? Булганмы? Калганмы? +Өйләнә икән, өйләнсен әйдә Мөхәммәтнең кәнфит суырып үскән төпчеге! Ул Кәримҗаннан гаеп-кыек эзләргә тотынды... Чү, аяклары да камыт бугай әле аның... Бер теше дә алга чыгып калкынып тора... Тәмәке дә пыскыта шикелле... Ала икән - алсын; бара икән - барсын Зәйтүнәсе! +Ачу дулкынының иң беренчесе бөтен гәүдәне изеп-таптап уза, кеше бер мәлгә ерткыч җанварга әйләнә, Сөләйман ике кулы белән чытырдатып эскәмия тактасына ябышты, күзләрен йомып җиргә текәлде. — Син, кордаш, соравымны ишетмәдең бугай,- диде Мөхәммәт бераздан. — Ишеттем, ишетмәгән кая. Кычкырдың лабаса... +Былтыр, Сабан туе өстендә, мәйданда, кызлар арасында ул киенгәнясанган Зәйтүнәне күреп калды. Чыркылдашкан иптәшләре рәтендә ул боек кына бара, ят кунак кызы сыман берәү белән дә сөйләшми иде... Мәйдан уртасына аны җырларга чакырып карадылар, ике аягының берсен атламады ул чакта кызый. Тук һәм тәкәббер амбарчы Вәли Мөҗаһитенең Зәйтүнә тирәсендә йомгак булып тәгәрәвен күргәч, яшь чагында шактый ук кыдрач, кызу канлы Сөләйманның җене котырды, шул кичтә үк, саклап торып, Тугашлар тыкырыгында ул куна җилкәле, текә күкрәкле егетнең якасыннан каерып алды. +- Син, - диде ул, тынын көчкә-көчкә алып. - Буең җитмәслеккә үрелмә! Син яшь, көчле, егәрле егет, мәгәр усаллыкка калса, барыбер мин сине җиңәм. Үзең чамала шуннан! +Мөҗәһит кызулыкның серен аңламады, олы кеше белән талашып та тормады, тик бу чәкәләшүне кемдер күреп калган икән, икенче кән иртән, картына кисәтергә күнекмәг ән Зөләйха почмак яктан, күренмичә, шыпырт кына аңа дәште: — Сиңа әйтә-әм! - диде. +Ни әйтәсен шунда ук аңлап алды Сөләйман, "улың өчен яшьҗилкенчәк белән тәмсезләнеп йөрисең", диясе икән Зөләйха... +Чынын әйткәндә, Зәйтүнә Сөләйман картның күңел тоткасы, якты юанычы, сагышлы өмете иде. "Әти!" дип шушы кыз килергә тиеш иде бит аның йортына! Шушы кыз аның дәвамчыларын, ул сөясе ыштансыз малайларны бәкедән алып кайтырга тиеш иде! Шушы яшен җитеп, җанга якын "бабай!" дигән әле ишетмәгән сүзне дә шушы кыз балалары яңгыратырга тиеш иде! Шушы кыз аны да, Зөләйхасын да чиксез бәхет белән күмеп, аның Габдулласын, оланын, кадерлесен яратырга тиеш! Юк, килен - килгән кеше, ким кеше түгел, килен ул йортның бизәге, өмете, кояшы да! Аа, Сөләйман карт бик күптәннән Зәйтүнәне киленем булачак, дип сөеп, күзе белән назлап тора, кыз тирәсендә егет-җилән бөтерелә дигәнне ишеткәндә ул бетеренә, пошаманга төшә, өзлексез борчыла иде... Карчыгы белән Габдулла хакында ни генә сөйләшсәләр дә, әңгәмәнең азагы һәр чакта Зәйтүнәгә барып тоташа иде... Инде өмет шул яктан да киселәме?!. +Кем дигән әле, кордашы, замандашы Мөхәммәт һәммәсен өзеп, бозып ташлап, турап-тураклап Сөләйман картны шомлы өметсезлек дәрьясына ыргыттымы?.. "Зәйтүнә" дигәндә моңарчы аның күңеле җылынып китә, кызның төпле генә егетләрне яучылаганда борып җибәргәнен ишеткәч, "оланны көтә, Габдулланы!" дип куана иде. +Район үзәгендә, военкоматта эшли башлагач, Вәл и Мөҗәһитенең Зәйтүнәне сорап барганын көне-сәгате белән ишетте карт. Кызның ризалык бирмәвен төшенгәч, ул урынында басып тора алмады. Тук урында, Зәйдә эшкә урнашкан егеткә барырга ризалашмаган икән, "көтә!" дип шашты картның күңеле, "көтә икән - өметләнә". Кызлар күңеле сизгер, Зәйтүнәнең күңеле дә сизенәдер, мөгаен, Габдулла исәндер, бүген булмаса, иртәгә кайтыр дип, ышанычын ныгыта, шик-шөбһәләрен тарата иде ул. +Шәкүрнең җиде ят җирләрне бер итеп урап кайтуы аның уйларын бүтән якка кертеп җибәрде. "Әгәр Шәкүр шикелле гарипләнеп кайтып керсә... Кайтып керүгә аны дөбердәтеп алып китсәләр... Әллә кайтмавы яхшыракмы әлегә?.." дип уйлаган мизгелләре дә булды картның... Зәйтүнәне читтән генә күреп калса да, күңелендәге шомлы уйларны аста калдырырлык җылы өметләр дә уянгалады... Менә хәзер барысы да бетте... Өйалды ишеге ачылды һәм аннан: — Сиңа әйтәм!..- дигән мөлаем тавыш яңгырады. +Бу - Зөләйхасы. — Сиңа әйтәм...- дип кабатлады ул, тагын да йомшаграк итеп. +Сөләйманның исә карчыгы эндәшенә җавап кайтарырлык түгел, күтәрелеп карарга да көче калмаган иде. Күлмәген дымландырып тир тамчылары изелеп-сытылып аска шуыштылар. Йодрыклары мәңге ачылмастай бер йомарланды, бер язылды, Мөхәммәт аның хәлен аңламады, бәхетле мизгелдә бәхетсезләрне аңларлык дәрәҗәдә түгел иде ул. Төпчек баласы "Өйләнәм, әти!" дигәч, кемгә өйләнергә нияте барлыгын да белдергәч, Мөхәммәт яңарып, яшәреп китте. Кыз биргәндә аналар бәхетне яңача татыса, ул өйләндергәндә аталар бәхетле борчылалар... +"Мөгаен, Габдулланың кайтмавыдыр!.." +Кыз күңеле һәммәсен сизгәндер, тормышның кызларга гына насыйп яшертен ымнарын аңлагандыр. — Нигә миңа киләсе иттең инде,- диде, ниһаять, Сөләйман. — Кыз шулай сораган. — Ул әйтер дә... Кыз бала. Менә сез нишләп миннән кыз сорыйсыз? Аның +язмышында минем дәхелем юк. - Сөләйманның тавышы суык, төсе +кыяфәте чирленеке кебек иде. Кордашына нык итеп, үткәзерлек җавап +бирәсе килә аның, иреннәре генә буйсынмыйлар, теле эрегән, иреннәр +салкын яфрак кебек дерелдиләр... +Мөхәммәтнең дә ачуы уянды. — Син, кордаш, ачык итеп аңлат: ризамы син, рәнҗемисеңме? Кыз Тәгаен +шуны белергә теләгән. +Мөхәммәт сүзен шул урында кырт кисте, әйтеләсе әйтелгән иде. Әлбәттә, ул кордашының җанын кырт урталай телеп үткәнен башына да китермәде, ярабби, ни булган бу кадәр? Берәү өйләнә, берәү кияүгә чыга, нигә шулай дөм орынып утырырга? +"Олан кайтмады, югалды, кайтмас та... Чыннан уйлаганда, кыз бала күпме көтә ала? Тере кеше яшәргә тиеш. Тере җан ишен, иш кушын эзли. Дөрес алары, хак. Малай кайтмады. Югалды. Алай да, нигә шул тиклем кабалана кыз? Ник бүген уянган күңеле? Шәкүрнең кайтып төшкәч тә кабат югалуы тәшвишләндергәнме аны? Ул күргән гыйбрәтләрдән соң шикләре үрчедеме? Юк, юк... монда нидер бар, Зәйтүнә алай капыл-копыл гына ризалашмас! Әллә электән үк шул уйда булып, Шәкүрнең кайтуы ниятен ашыктырдымы?" +Сөләйман сабырын җыеп өлгерде: — Улыма ярәшелгән кыз түгел, яшь чакта дуслашып йөргәннәр икән, кем +кем белән дус булмаган? Бүгенгә улым хәбәрсез югалган. Кыз безне +шулай олылап, эш башлардан әүвәл киңәшергә уйлаган икән, аңа +рәхмәттән бүтән сүз булмас. Риза булмый нишлисең? - диде. — Сиңа әйтәм!.. - тагын Зөләйха. +Ниңди кайгыртучан, мөлаем һәм күңел күнеккән тавыш бу! +Сөләйманның үксеп-үкереп җылаганын ишетәме әллә Зөләйха? +Егылып, җир тырмап җыламас өчен эскәмия тактасына бармаклары тирәнрәк сеңә барганны күреп торамы? Эндәшә дә, җавап-мазар көтеп тормый, тагын югала карчыгы. Ике картның, ил агаларының, ике кордашның чытык йөз белән, сөзешергә җыенган тәкәләр кебек янбакчада суык гөлләр арасында бик озак утыруын күрмиме әллә ул? Сөләйманның җиңелүен, сүздә аста калуын, хәле мөшкел икән ен сизгер җаны белән әллә кайчаннан бирле тоя, йөрәге бәргәләнә, ярдәмгә килергә дип ярсып талпына да нидер тыйлыктыра, туктата. +Мөхәммәт кат-кат рәхмәт әйтеп чыгып китте. Капканы япмады, ачык калдырды, "туйга рәхим итегез", дип әйтергә теләде, тыелды, шул чакта телен тыя алганы өчен соңыннан үз-үзенә рәхмәт укып йөрде. Яхшылык эшләде, туйга да чакырса, кордашы алдында мәгънәсез, чорсыз бер адәм актыгы булып калачак икән. — Сиңа әйтәм! - диде Зөләйха картының япа-ялгызы калганын күргәч, +кысып ачылган өйалды ишеге ярыгыннан аның моңлы күзләре генә +елтырый, ишек аның кулларына ияреп сизелерлек калтырый иде. Бу +юлы да карты аңа җавап кайтармады, бакча капкасын ачык калдырып, +ишегалдына чыкты, җиргә тәгәрәгән иске иләк кысасын алып, койма +казыгы башына элде, өйгә керде, бер минутта кире әйләнеп чыкты. +Башына ак киез эшләпәсен кигәч, карчыгы Сөләйманны аерата ярата, +гомер иткән карты пәйгамбәрләргә, сәләтле, хөкемдар ил агаларына +охшап китә иде. Тик бүген ак эшләпә дә аның кыяфәтен бизәмәде, +каушаган чыраена эшләпә кырларыннан тонык күләгә төште. +Менә ул кулларын артка кушлап-боҗралап акрын гына Мөхәммәт ачык калдырган капкадан чыкты. Капкалары таушалган аларның, җил капка, сугыш чыгасы елны Кырынды өсте урманыннан биш имән багана кайтарып, һәйбәт, җил дә үтмәслек урыс капка утыртырга җыендылар, өлгермәделәр. Имән кискәләр хәзер дә лапас астында ышыкта, җилдәняңгырдан качып, мыштым гына нидер көтәләр... +Сөләйман да капкасын япмады, чыкты да уңга борылды. Олы су буена төшә башлады. +Чуал елгасы буйлап уңга борылганда аны Зөләйхасы куып җитте, карчыгы гадәттән тыш дулкынланган иде. — Сиңа әйтәм! - диде ул шактый коры тавыш белән.- Кая китеп барышың +болай? — Барыйм әле,- диде Сөләйман, Чуалның нык ук ачулы мырылдавына колак +салып. — Нинди хәбәр җиткерде тагын Мөхәммәт? Шуның белән күрешәсең дә +тәмам акылыңны җуясың. Дөньяда мин барын онытып бетерәсең. Син +теләгән җиреңә барырсың, ə мин монда берни белмичә дивана булып +калам. Йомры ташка барам дисәң, ике балаңа җиңеллек сорап барып ка +радың лабаса... Ни файдасын таптың? Мөхәммәт хәбәрен нигә миңа +ачмыйсың? +Ни әйтергә? Ярты сүз белән карчыгын ничек ипкә китерергә? Ничек юатырга? Мөхәммәт әйткән сүзләрне ничекләр юкка чыгарырга? Зәйтүнә Мөхәммәт малаена чыкмасын дип авыл советына дәгъвалап бара алмассың, колхоз председателенең хәсрәте дә ул түгел, аның мазасы башыннан ашкан, авыл ач, авыл ялангач, кешеләр бәрәңге яфрагына ачы сулы алабута кушып "ипи" пешерәләр... Хәзрәт янына йөз тотып "укыма аларга никах!" дисәң, җүләргә чыгарырлар, әллә кайчан җир тузанына әйләнгән улың өчен кеше башы бутап йөрмә, диячәкләр... +Мондый чакта - аптыраганга юл кайда? - дигәндә, бердәнбер баш орыр җир Йомры таш кала... +Тарлавыкның югары очында, нәкъ кыйблага карап, мул сулы чишмә чыга. Изге чишмә дип йөртәләр аны тирә-якта. Чишмә Анасы төннәрен утырып ял итсен өчен чишмә башында ук кәп-кәкре, тубырлы кабыклы, тармаклы ботаклы тал агачы үсә. Айлы төннәрдә Чишмә Анасы талда утырганда су агышы әкеренәя, кайсыбер төннәрдә бөтенләй туктый, тына, диләр. Таң яралганда ыргылып тагын килеп чыга, бөркелеп-бөркелеп ага, имеш... +Талдан сулдарак, тарлавыкның читендә, үләннәр бетеп, ташлы калкулыклар, чокырлар башланган урында хикмәтле йоп-йомры таш утыра. Таш шактый дәү, аркылыга метрдан аша, нык, ничәмә-ничә еллардан бирле ник бер кыйпылчыгы кубып төшсен! Яңгыр-җилләр дә имгәтә алмый аны, кар-бураннарга да бирешми Йомры таш. Аны байтактан Изге санаганнар, олылап бәет тә чыгарганнар. Югары авылда бәе тне белмәгән кеше юктыр да әле! +Әй, Йомры таш, Йомры таш, +Татар башы кебек таш. +Татар ашы кебек таш, +Татар яше кебек таш. +Әй, Йомры таш, Йомры таш! +Күпне күрде безнең баш, +Күпне күргән башлар гына Бу дөньяда түгә яшь. +Әй, Йомры таш, Йомры таш! +Йомарлан да тәгәрә - +Кайгы-хәсрәт күргәннәрдән Шәфкатеңне жәлләмә. +Кемнәрдер бәет борынгы түгел, аны теге герман сугышы беткәндә Австриядән әсирлектән кайткан солдатлар гына чыгарган дип бәхәсләшәләр, монысын Йомры таш белми, Чишмә Анасын саклап утыра да утыра... +Зәй юлында, уңда, шул төбәкнең иң биек ноктасы Кашка тауда, таш кыяларның берсендә нәкъ Йомры таш сыярлык кына бер тишек бар, аны Изгеләр куышы дип йөртәләр. Имеш, Югары авылларның изге Чишмә Анасы үзенә иптәш итеп Йомры ташны шул кыядан китереп утырткан... Чирләп киткән, тазалыкка туймый башлаган карчык-корчыклар айның ундүртенче кичәсендә тауга менәләр дә, кыйблага багып, Йомры ташка кулларын куеп торалар, белгән догаларын укып теләк телиләр. Ярыннан аерылган кыз-кыркын, бәбәй табалмаган яшь киленчәкләр, ата-аналарын җуйган ятим-ялпы, юлдан язган өметсезләр, байгышлар ярдәм эстәп Йомры ташка ялваралар. Кашка тау куенындагы Изгеләр куышын Югары авыллар ябып, бикләп тотарга тырышалар, берәр юньсезе куышны ачып ташласа, тау итәгеннән ургылып җил күтәрелә дә ыргылып авыл өстенә барып та җитә. "Əhə! - диләр Югары авыллар,- Куыштагы изгеләрнең тынычлыгын бозганнар"... +Юк-бар ырымнарга ышанмаган гадел Сөләйман карт, ике тапкыр ялынып Йомры ташның мәрхәмәтен татымаган адәм, бүтән тагын нигә бара? Ялварырга барамы, үпкәләп каргарга җыенамы?.. +Зөләйха Чуал ярында озак тормады, кабыл-тибел генә ишегалдына керде, абына-сөртенә ындырга, бәрәңге бакчасына чыкты. Шунда дәү яфраклы, эре сабаклы көнбагышлар арасыннан Сөләйманын күзәтергә кереште. Карты беразга күздән югалды. +Басманы чыккач та Олы су буе куе таллык; язын таллар су иркендә кала, ел саен диярлек шашып-тилереп аккан Олы су тал кәүсәләрен урап, аркан итеп ишеп, гарипләндереп бетергән. Таллардан арырак өянкелек, агачларны Сөләйманның ата-бабалары, күпчелеген ул үзе утырткан. Өянкелек чишмә суы төшә торган тарлавыкка кадәр бара. +Өянкелектән чыккач, Сөләйман аермачык күренә башлады, ул кабаланмыйча диярлек тарлавыкка кереп китте. Аны күзәтеп керфек кагарга базмаган Зөләйханың шиге таралды: Йомры таш янына бара Сөләйманы, мөгаен генә, теге сасы көзән, хәйләкәр тук төлке Мөхәммәт хәбәрнең авырын, чишә алмаслыгын җиткергәндер. +Үчегеп Йомры ташны таудан тәгәрәтеп төшермәсен тагын, әллә ни күрерсең... Ялварырга бармыйдыр, юктыр, өмете киселгәч ни дип ялынсын?.. Нинди хәбәр китерде Мөхәммәт?! Хәбәре авырдыр, югыйсә, ил агасы, зирәкләрнең зирәг е, гадел, ярдәмчел, эшсөяр Сөләйман орчык хәтле генә калып үзе ышанмаган Йомры таш катына бармас иде. Зөләйханың Олы су буласы килде; һичшиксез, ул тар басманы үткән картының аягына ияргән кайгы-хәсрәтләрен үзе белән агызып китәр иде... Зөләйханың бер генә минутка, зәп-зәңгәр күктә тирбәлгән гөнаһсыз ак болыт буласы килде; мөгаен, ул бөтен иңе белән азга гына кояшны каплап картына җиләс җиңеллек китерер иде. Зөләйханың хәзерге мәлдә искән җил буласы килде, тау тарлавыгына керә башлаган картының сагышларын үзе белән очыртып китәр иде! Китәр иде дә урман-кырлар, сарык көтүе утлап йөргән тау киртләчләренә кайгыларын түгеп-чәчеп бетерер иде. Зөләйханың бик азга, токмач кабарып чыгарлык вакытка гына, Йомры таш буласы килде, картының кытыршы учлары ташның шадра яңакларын сыйпаганда Мөхәммәтнең нинди яман хәбәр ияртеп килгәнен аңлар иде Зөләйха. Карчыкның бер арага гына Изге Чишмә Анасы буласы килде, Сөләйманның арган йөрәгенә ял бирер иде ул, сөендереп челтерәр, җырлар иде... +Юк шул, юк, искән җил булып та иркәли алмый бүген ул картын, сердәш булып сайраша да алмый, чишмә җыры булып юата да алмый. +Җыр димәктән, тагын Габдулласы исенә төшеп йөрәге телгәләнде. Бигрәк моңлы бала иде шул! Кибетче Әсмабикә бер мәлне, һич уйламаганда, "И Зөләйха, бигрәк моңлы инде бу Габдуллагыз, яшәмәс бу, тәңре ашыктырып үз янына алыр, моңлы балалар, вафатларыннан соң фәрештәгә әйләнеп, тәңре катында хезмәт итәләр икән",- дигән иде. Ай тулды, Зөләйха кибеткә кермәде, сепаратка иң актыккы булып барды, Әсмабикәгә юньләп сәлам бирмәде, аның юравын кичермәде... +Бара Сөләйман, тауга менеп бара. Аяклары таш сукмакта, гәүдәсе тарлавыкта чайкала, күңеле кайда икән?.. +Бот төбенә чыккан кыяракны, шапшак кулындагы тимрәүне, тавык күкәе булып кабарган олы авыруны дәвалый аладыр да Йомры таш, әллә кай җирләрдә югалып, дөнья давыллары ак сөякләрен ят чокырларда тараткан улыңны Чишмә Анасы гына коткара алырмы икән? Яныпялварып йөрүдән ни файда?! +Әй, Йомры таш, Йомры таш, +Татар башы кебек таш! +- Кө-еш, каһәрләр! +Зөләйха карчык чыдамады, ачык капкадан бакчага кереп тулган тавыкларны пыр туздырып куып чыгарды. Сөләйман карт күренми иде инде. +3. СӨЛӘЙМАН +Зәйтүнә кияүгә чыкты. +Мөхәммәтнең тамыры нык, тирәнгә киткән, башта туйны зур итеп уздырырга, күрше авыллардан туганнарны дәшәргә ниятләнгәннәр иде, инде алдым-бирдем хәл ителгәч, моңарчы басынкы гына, тыйнак кына йөргән Зәйтүнә болай диде: — Нигә алай? Кешене күп җыймыйк... Вакыты да андый түгел, болай да... +Вакыты "Ул!" иде. Канлы сугыш беткән еллар, Җиңү тантанасы йөргән еллар. Күңелләр калка, калкына башланган тарихи еллар. Ни әйтергә теләде икән Зәйтүнә ярым-йортына бүлеп, "болай да!.." сүзе белән? Кияү буласы Кәримҗанның шөбһәле күңелен нидер ачыттырып, тырнап үтте. Ул карышмады, карышырга чамасы бәләкәй иде, егет җүләр түгел, ул Зәйтүнәнең үзеннән күп өстен, бик күп мәртәбәләр көчле икәнен аңлады. Үзе дә төшеп калган егет түгел, артында Мөхәммәт токымы дигән даны бар, әмма Кәримҗан моңарчы әтисе күләгәсендә, нәсел-нәсәбенең канат астында яшәгән икән. Моңарчы ул алар сүзеннән чыкмады. Шулай тыңлаучан булу аңа сугышта да ярады. Командирларның сүзен тыңлый белде егет, кушканны төгәл үтәде, дары төтенен мул иснәгән картрак соддатлар янына сыенды, алардан акыл алды. +Өлкән абыйлары, җиңгиләре туй мәсьәләсендә төзегән матур планнарының Зәйтүнәнең бер сүзеннән җимерелүен күреп торсалар да, Кәримҗанны аяп, алар да тузынып тормадылар, юк икән, юк! Кәримҗан әтисенә күтәрелеп бакты, абыйларына; алар да түгәрәкләнеп, тып-тын калып Зәйтүнәгә карап торалар, ник берсе кыеп сүз әйтсен! Төнлә, йокларга яткач, чыбылдык чаршау артыннан әнисенең сак пышылдавы ишетелеп калды: — Бу кыз, Зәйтүнәне әйтәм, килеп җитмәс борын ирләр сүзеннән өстен куя +башладашы үзен? +Мөхәммәт көрәк-көрәк арык кулларына башын куеп уйланып ята иде, янәшәсенә килеп ауган карчыгына җавап биреп тормады. Туй хакында чыннан да көндез сүз озайтып тормады, һәммәсен яшьләргә тапшырып, үзе күләгәдәрәк калырга тырышты. Балалар моны сизде, "Әткәйнең картаюыдыр", дип уйлашты алар. Югыйсә моңа кадәр, җитди тормыш якларын хәл иткәндә, соңгы сүз һәрчак Мөхәммәт авызында була торган иде. Гаделсез чакларында да гаиләдә аңа каршы тору юк, карышу бу гаиләдә гадәткә кермәгән иде. +Ике як та килешенеп, туй көне аталып, кунакларның саны билгеләнгәч, Мөхәммәт инеш буйлап кына Югары очка менеп китте, нияте Чишмә Анасына, Йомры ташка сәлам биреп төшү иде. Тарлавык авызына җиткәч, кинәт кире борылды... Борылып карагач, Чуал буенда, яшеллек эчендә күмелеп утырган Сөләйман кордашының ихатасы күзгә чалынды... Менмәде тауга Мөхәммәт... +Шулай иттеләр, туйны гади генә, җырсыз-нисез генә үткәрделәр. Кәримҗан табында ялгызы утырды, Зәйтүнә кече якта, яңа әнкәсе тирәсендә, аш-су кырында булды. Яшь киленнең уңганлыгын, искиткеч пөхтәлеген, җитезлеген, нәрсәгә тисә дә кулы ятып торганлыгын өч киленне, ике кияүне җете кайнана күзе аша ничәмә-ничә сынап үткәргән Сафура тиз аңлап алды. "Малайга алтын кыз туры килде!" дип куанды ул. +Элеккеге солдатлар бераз кәгеп алгач, үзләренең туйда утырганнарын да онытып, фронтта күргәннәренә икеле-микеле мәзәкләр дә кушып сиптерә башладылар. Сәхәбиләр Әхнәфе, Кәримҗанның дусты, уң аягы бөгелми торган гарип солдат аракыны калай кружкага мөлдерәмә тутырып салды да эчеп җибәрде, шунда ук үксеп еларга да тотынды. Олы кияү: +- Эчкән аракың күз яше булып кире чыга икән, әрәм итмә син аны, эчеп азапланма,- дип Әхнәфне әрләп тә алды. +Әхнәф елады, Кәримҗан җырлады. Тавышы әллә ни түгел иде егетнең, абыйлары, кунаклар беравыздан: "Кияүне җырлатыйк!" - дигәч кенә баш бирде. Берне җырлады, икене, "Арча" көен башлап ташлады. "Галиябану"ны җырла, "Галиябану"ны!" дип шаулады кунаклар, кияү кеше, тамагын кыргалап, алар сораганны башларга торганда гына кече яктан коймак өелгән коштабак тотып Зәйтүнә килеп чыкты. Хикмәтле мәзәкләр шунда өзелде, кунаклар дәррәү айныды, Кәримҗан шып туктады - Зәйтүнәнең ике күзе тулы яшь иде. Кунаклар кем туенда утыруларын аңладылар, яшь киленнең кодрәтен, көчен күреп, Сафура тагын да ныграк хәйран калды. Зәйтүнә азга гына йомшап китте дә горур басып кече якка керде, күз яшьләрен берәүгә дә күрсәтмәс өчен елмая төшеп бәлешне табын уртасына китереп утыртты. Бүлмәгә хуш ис таралды... +"Малайга кызның асылы туры килде,- дип уен дәвам итте Сафура,- ир булып ярый алса гына инде..." +Кырык җиденең язы җитте, язгы матур көннәрнең берсендә Зәйтүнә ир бәбәй алып кайтты. Карт мулла абзыйны туйга чакырмаганнар иде, Зәйтүнә теләмәде, инде бу юлы исем кушарга чакырдылар. "Ил-күз бар, килен, атаң да яратмас, берүк карышып кәефен кыра күрмә",- диде аерата юхаланып Сафура. +Улы туган куанычтан Зәйтүнә ризалыгын бирде, мулла абзый килде, көмеш таҗ чәче өстенә кара кәләпүшен бастырып куйган, шундый килешә үзенә, сусыл иреннәрен каймалаган көмеш дага сакалы да ипле, сүзләре дә сайланып кына чыга... Бер тәлинкә өреле тавык шулпасы ашады, чеметеп кенә ике-өч тапкыр ит капты, сәхабәләр тормышыннан риваятьләр, гыйбрәтләр сөйләде, йомры башлы нәни малайга Хәлил исеме кушып кайтып китте. Аңа бер дистә күкәй, бер йомарлам ак май һәм ун сум акча бирделәр. Бик зур бүләк иде болар ул еллар өчен! "Акча бирмәсәң дә ярар", дип пышылдап маташкан Сафура Зәйтүнәгә бер карап алды да тынды, мулла абзыйга акчаны килен сонды ... +Кырык җиденең җәенә дә керделәр... +Кайтмады Габдулла, югалды. +"Чакырыйк мулла абзыйны, балабызның җаны кая барып сыенырга белмичә тилмереп йөридер, рухына коръән укытыйк", - дип инәлде Зөләйха. Сөләйман аның инәлүләр енә җавап таба алмады. Бер инәлде Зөләйха, ике ялынды, өченчесендә яшьле күзләрен текәп торды да сәке киезенә капланды. Сөләйман күп сүзлелекне яратмый, бер үк сорауны өч кабатлаганны өнәми дә, кичерми дә иде. Белмиме әллә Зөләйха ничәмәничә еллар күзгә-күз яшәгән картының холкын-фигылен?.. +Яши-яши холык үзгәрә, диләр, юк сүз, сафсата, үзгәрми кеше, яшәгән саен холкының ятышсыз якларын яшерергә генә өйрәнә, уңай якларын алгарак чыгарып йөртә башлый. Кеше картая, йөзен җыерчыклар каплый, чәч сирәгәя, агара, тырнаклар ярыла, тешләр сирәгәя, колак катылана, тезләр йомшый, буе бәләкәйләнә, күр, җентекләп кара, бөтенләй яңа кеше йөри сыман, ə текәлебрәк карасаң кешенең үткәндәге чалымнарын тулысыңча табасың. Холык та шулай, бер карасаң яңа кеше, әмма ул үзе булып калган, гадәтләре дә шул ук, пырдымсыз пырдымсыз калган, телгә беткән һаман телчән, малай чактагы кара бүкәй сирәк теш арасыннан сүзне бүген дә акчага гына сатып чыгара. Саран бәндә һаман саран бака, тфү, каберең якын булмасын!.. +Сөләйманның яшь чагындагы холкы бер дә үзгәрмәде дияр идең, аңа бер яңа сыйфат өстәлде - яшь бала тавышын яратмас булды. +Ə кырык җидедә балалар гел туа торды, күбесенчә малайлар туа иде. Җир-ана - безнең кодрәтле тудыручыбыз, үзенең кыр-урманнары, диңгездәрьялары, чүл-таулары язмышын хәл итәрдәй ир-атлардан ятим калганын белеп, аналарның карыннарына ир бәбәйләр генә җибәрде. Əнə, Зәйтүнә Хәлилен алып кайтты, Әхнәфнең ике игезәк улы туды, байтак кешеләрдә силә-бишекләрдә, кабык арбаларда Югары авылның зәп-зәңгәр өметле күгенә текәлеп кап-кара, сап-сары татар малайлары карап яталар иде... +Сугышка бармаган кылый Минәчнең кызы туу авылда зур бер вакыйга булды. "Синең кызга миндә егет үсә!" дип Минәчне кунактанкунакка йөрттеләр бәхетле Югары авылда. +Әлегә гел малайлар туды, алар хәтәр тавышлар чыгарып җирне-күкне яңгырата башладылар. Ирлек куәтләрен ничә еллар файдасыз яткырган, ирлек көчләрен Европа илләре буйлап йөртеп алып кайткан гайрәтле татарлардан көр тавышлы бәбиләр генә туды ул көннәрдә. Сөләйманга да сөенергә, куанырга иде дә, юк, бәби тавышына, бала чыр-чуына күнә, күнегә алмады. +Ул урам буйлап түбән очка төшеп бара... +Тәрәзәләр ачык, урам капкалары бәбәй арбалары кереп-чыгып йөрсен өчен ябылмаган, агачлардан төшкән куе күләгәләрдә кабык гөмбәзле җиңел арбалар... Тәрәзә җиләсендә эчтә, ак чүпрәкләр белән томаланган үрмә бишекләр. Зар-моң түгелгән әби-сәбиләр ирененнән бүген бишек җырлары агыла... Күпер төбендәге ямь-яшел чирәмлектә сап-сары каз бәбкәләре белән рәттән исәйгән малайлар тәгәрәшә... +Үз очыннан ипле генә атлый башлаган Сөләйманның адымнары кинәт үзгәрә, аяклары кылдый-былдый адашып як-якка каерылалар. Йә бер тыкрыкка кереп китә карт, йә икенчесенә, кая сөрлексә дә, кая барса да, бөтен җирдә - бала тавышы, бала-чага чыр-чуы. Бала тавышы чыгарып авыл өстеннән торналар уза, койма казыкларына кунган каргалар да бүген бала булып кычкыра. Чыпчыклар да балаларга ияреп бертавыштан сөенечле чыркылдашалар. Чебиләрен ияртеп капка астыннан чуар тавык чыга, чебиләр аңа бәби-малайлар булып күренәләр... +Белә, бала тавышы яратмау иң зур көферлек, оят, хурлык. Кеше белсә адәм тәганәсенә калырсың, мөртәт дип атың чыгар... +Нишләсен соң бичара ятим карт? Кое янында яшь киленнәр үчти-үчти бәбәй сөя, бәбиләрен бер-берсенә күрсәтә-күрсәтә мактанышалар, тешләрен саныйлар, учтан-учка күчереп авырлыгын сыныйлар. Урам эскәмияләренә тезелешкән карчыкларның арык тезләренә карлыгачлар булып малайлар тезелешкән. Картлар əнə намаздан чыгып киләләр. Алар да алла турында түгел, бала хакында сөйләшә. Сугыш елларында авылның бик күп хәсрәтен өлешчә үзенә алган карт хәзрәт Минһаҗетдин тәмам яшәреп китте, ул хәзер көн саен диярлек бәби чәенә йөри, угыз коймагы ашый, сөннәткә утырта һәм көн саен улы буып кайткан солдат каешында чаж да чож бритвасын үткенли... +"Сүзеңнең кадерен белергә теләсәң, телеңнең урынын бел!" дигән кагыйдә белән яшәгән Сөләйман бөтенләй диярлек телдән калды. Карчыгы Зөләйха белән ни сөйләшсең, уе кая таба гына тәгәрәсә дә, гел Габдуллага барып туктала. Юктан гына башланган әңгәмә дә аңа барып ялгана. +Беркөн тавыклар яман да кытакларга тотынды. Элек булса "һава үзгәрергәдер, мөгаен", дияр иде. Юк бит, Зөләйханың тиктормас теле сүзләрне бер якка тәгәрәтә башлады. — Сиңа әйтәм!.. Исеңдәдер, Җәббарлар бер елны Чаллыдан кунакка +кайтканнар иде. Тау башында тары уңган ел иде. Бик тере, бик шук +малайларын иярткәннәр иде. Аты кем иде соң әле үзенең?.. Ярар, анысы +онытылган. Арбага төялеп печән әйләндерергә барган идек. Көне +шундый матур иде. Кайткач теге шук малай әллә кай арада тавык оясына +менеп тә киткән, итәген тутырып күкәй алып төшкән. Ə тавык ояларына +безнең Габдулла хуҗа. Бер дә, бер дә тынгылык бирми иде ояларына, гел +кармап, гел тикшереп тора иде. Кунак малаеның үзеннән алда күкәй +җыеп төшүенә гарьләнде бит, әй. Елый да елый, һич тыяр әмәл юк. Яшер +тен генә төз лапаска менеп, күкәйләрне таратып, көчкә көйләдек +малайны... +Менә сүз дисәң сүз! Хан заманында килгән кунакларны, аларның пәри арбасыннан төшеп калган малаен телгә алгач, нигә Габдулланы китереп кыстырырга инде?! — Безнең Габдулла җылак түгел иде, хәзер генә ул, бала-чага сытык күкәй +булып җыларга гына тора... +Чәйләп утыралар иде, үзеннән-үзе чәйнең яме, авызның тәме китте. Сөләйман ишегалдына чыкты, ары каранды, бире каранды, эш табалмагач, таш амбарның тимер ишеген ачты һәм сискәнеп куйды: салкын эңгердә аңа таба әллә ничә пар күз карап тора иде! Ул авыр тимер ишекне шапылдатып япканын абайламыйча да калды, беравык, куркуын үткәреп торгач, тагын ишекне ачты. Ишек ярыгыннан аңа ияреп көн яктысы керде һәм ул түшәмне терәткән сөян баганага эленгән йөгәнне күрде. +Каеш йөгәнен оланына дип Сөләйман үзе теккән иде. Үзе җизләде. Җиз төймәләр тоныкланган, авызлык тимере күгәрә башлады. Ул тезгенне тартып-тартып карады да йөгәнне буш бурага ыргытты, чыңгылдап, сызланып барып төште йөгән... Йөгән җизләрен яшьле күз дип күрә башла инде... Зөләйханы сүккән була тагын, ə үзе, ə үзе... +Җил сырпаланып үтте. Көн кичегеп килә иде, күкне җиңелчә болытлар каплаган, офыкта куерып-тыгызланып болытлар астында алсу пәрдә - шәфәкъ кызарып-янып тора. Ул, учын ак кашлары өстенә куеп, батып барган кояшка карады һәм "шәфәкъ нихәтле матур булмасын, барыбер сүнү, үлү инде", дип сызланды. +Көтү иртәрәк кайтты бугай, урамда бала-чага йөгергәне ишетелде, сарык бәрәннәре бәэлдәде, олы имчәкләрен селлин-селлин селтәп сыерлар үтте. +Җил сизелерлек көчәйде, капка шыгырдады. "Изгеләр куышына кагылганнар бугай!" дип пошынды Сөләйман һәм үз уеннан үзе куркып китте. Ыбыр-чыбыр ырымнарга, юк-бар юрауларга элгәре дә бер ышанмый иде карт, хәзер кинәт үзгәрде, шикчел, вакчыл, куркакка әйләнеп китте. Кем ача Изгеләр куышын? Малай-шалай дисәң, берәүнең дә әлегәчә тотылганы юк. Әллә күкләр эшеме, тәңре кодрәтеме? Җил чыгарып күкләр Югары авылларга бер-бер әмер китерәләрме? Шоммы? Хәбәрме? +Көтү каршыларга Зөләйха да чыгып китте, мышлап кайтып кергән сыерга ашлы су эчертеп, аны лапас астына куып кертте. Сыер җиленен җиз комгандагы җылы су белән кат-кат юды, корытып сөртте һәм чиләк төбенә сөт тамчылары сызылып төште... Эш юкта эш табып, Сөләйман сыер койрыгына сарган тигәнәкләрне чүпләргә кереште. Сыер бу хәлне яратып бетермәде, ахрысы, ике-өч тапкыр койрыгын сыртына тидереп алды. — Сиңа әйтәм! - диде Зөләйха. — Нәрсә? - Бу юлы Сөләйман карчыгының ишарәсен аңламады. — Тигәнәгеңнең чаты сөткә төшә күрмәсен. — Төшсә, сөзәрсең. — Чаты бик вак була аның, тигәнәкнең. +Сөләйман карышмады, учын-учка ышкып, бер читкәрәк китте. Кичке болыт дулкыннарын кисеп-кисеп уйнаган карлыгачлар выж-выж килеп һаман аскарак төштеләр, картның колак төбеннән ике-өч тапкыр йомылып үттеләр дә лапас өрлекләренә ябышкан сандык-ояларына кереп югалдылар. Ни хәбәр китердегез сез, кошкайлар?.. Кичке җил, син ни сөйлисең? Кара-кучкыл болытлар, сезнең канатларга нинди хәбәрләр утырып килә? — Хайваннарны абзарга ук кертәсеңме әллә, сиңа әйтәм? — Җиле көчәя. Кертсәм дә кертермен шул. +Җил төне буе тынмады, бертуктаусыз улады, ярсып-ярсып тәрәзәгә килеп орынды, өй ышыгыннан, түрдән урын таләп итте. Бер өлгенең замазкасы купкан икән, пыяласы селкенеп тора, Сөләйман карт торып зәгыйфь өлгене меңдәр белән бастырып килде. Хәзер уч төбе хәтле пыяла табармын димә, əнə ич, Шәкүр ни сөйләп китте: "Европада тәрәзәләрне пыялалы итәр өчен дә ун ел кирәк булачак әле, ким түгел!" диде. Ун ел, ун ел... +Җил-давыл төн ката агачларны талады, морҗага кереп бөтерелде, әллә нәрсәләрне вата-җимерә ишегалдында туктаусыз буталды... +Бәрәңге ызаннары Олы суга барып җитәм дигән урында Сөләйманның нәни генә агач бакчасы бар. Янбакчада карлыган, крыжовниклар, шомырт агачлары куерып утырса, арт бакчада өч нарат, өч ак каен һәм өч бөртек кенә чыршы үсә. "Утыртма каен,- диде аңа бер мәлне Мөхәммәт,- урыс агачы бит ул!" "Мин каен үсә торган җирдә яшим",- дип өзеп җавап бирде Сөләйман. Каеннар шәп кенә үсеп, ныгып китте, нарат белән чыршы да алардан күрмәкче калкынып, ныгып маташалар... "Нигә алар өчәр генә?" дип кызыксынды күрше-күлән. Бусына Сөләйман җавап бирмәде, аңлаганга болай да аңларлык: өчәр-өчәр өч җирдә... Берсе кызы Разияныкы, икенчесе Йосыфҗанныкы, өченче оя оланына, төпчегенә адарынган. +Гаҗәп бер уйласаң, кәтәнә Разиягә багышланганнары да егетагачлардан калышмый, төп-төз булып үсеп маташалар. Йосыфҗанныкылар нәзегрәк, озыннар, оланга билгеләнгәннәр төптән юан чыгып, киңәеп, шәбәеп, бик озакка тууларына ышанып күзне иркәләп утыралар. Өчесенең дә тамырлары, кәүсәләре монда, ə үзләре кайда? +"Нигә бәрәңге җиреңне әрәм итәсең?" - диде берзаман Мөхәммәт. +Әрәмме, юкмы, анысын Сөләйман үзе генә белә... +Агачлар ул көткән, ул өметләнгән балалар кебек нык, зифа, иң мөһиме: алар һәрвакыт янда, ындыр түрендә, печәнгә лапас өстенә менсәң дә, талгын җилдә чайкалышып утыралар, бакчага көл түгәргә чыксаң да, алар сине гөжләп сәламлиләр... +Язын каен яфракларыннан сабый чак исе килә, тереклек исе, яшәү исе килә. Моңайган чакларында Сөләйман агачларга рәхәтләнеп эндәшә... +Вакыт аккан саен җил котырынды, өй бүрәнәләре мүкләнгән, сыланган җекләреннән атылып чыгардай селкенәләр, гүя каядыр китәргә ашкынып, улый, көрсенә, юлга чыккан пароходлар кебек аваз сала, хушлаша... Мич арасында бертуктаусыз шәүләләр бии, аларның аяк тавышына кадәр ишетелеп китә. Идәннәр мыдыр-мыдыр гәпләшәләр, йөзләгән аяк эзләре урын өчен талашалар, тыенкы гына ызгышалар. Сәке бер яктан икенче якка сабыр гына шуып бара да, урын үзгәләгәнне яратмыйча, кире кайта. Ишегалдында пәри туе булып иске себеркеләр, төпсез иләк кысалары, тәти ватыклары тәгәри, йөз ел кузгалмаган тишек казан шыңгырдап, барабан булып бәргәләнә башлый... +"Өй искерде, йорт-җир бетәште, - дип офтана да борылып ята Сөләйман карт, - ə яңасы кемгә кирәк? Сары маңкалы "чаплашкаларгамы"?! +Йокламады диярлек Сөләйман, Зөләйха торып "колһуалласын", "ләхәүләсен" укып, юшкәне япканны да ишетте, лыштыр-мыштыр мич арасында уралуын да абайлады, дәшмәде генә. +Таң алдыннан яңгыр сибәләп узды, иренеп кенә еракта күк гөрселдәде, тагын бер дөбердәп алды да тынды. Тып та тып йөргән сәгать тавышын ишетте Сөләйман, йөри икән, карт гомеренең өметсез, чарасыз минутларын санаучыны давыл-гарасат та туктата алмаган икән. +Ул торып чыкканда ындыр ягыннан комганын тотып Зөләйха килә иде. +- Сиңа әйтәм... - диде ул. - Бәрәңге сабакларын җил аударган. +Сөләйман аны ишетмәде, ул урам якка чәчрәп авып төшкән капкага карап каткан иде. Ауган капканы җирдә яткырасы килмәде аңың, кулларын төкерекләп, кызарынып-бүртенеп капканы күтәреп торгызды да койма баганасына илтеп сөяде. Капканың ике баганасы да төптән череп, муртаеп кырт сынып чыккан иде. Ауган капка янында озак юанмады Сөләйман, ияк астын кашып бер көрсенде дә, кәгазь калынлыгы гына чыланган туфракны иске резин галуш белән сыта- сыта, Олы суга таба, ындыр түре бакчасына китте. +Əhə, нарат, чыршыларга берни булмаган, җил тимәгән дә кебек аларга, ə каеннар, каеннар... Сураеп, сузылып үсеп киткән Йосыфҗан каенын җил нәкъ биленнән сындырган, Разия каенының дәү генә бер ботагын каерып төшергән, +Габдулла каены гына, төптән юан чыкканы, төне буе җил белән рәхәтләнеп тартышкан шикелле лепердәп утыра. Ботагына кунган кош сайрый! Сөләйман карт кош сайравын ишетеп шып туктады да ипләбрәк бара башлады. Кош нәни күзләрен уйнатып бер карады да очып китте. +Артбакчадан Олы суга чыгып йөрер өчен тар гына капка калдырган иде Сөләйман, хәзер ул шуны ачты. Олы суның иртәнге сәламен тыңлап, елга ягына колагын куеп торды, басма аша бүген җитезрәк чыкты, ашыкты, гарип, бөтеренке гәүдәле таллар янында да тукталып торды, биле авыртып китте, кулын билгә куеп, күзе белән тирә-якны тентеп-капшап тагын атлады. Өянкеләр арасына барып керде. Әй, тураган икән аларны җил! Беләк юанлыгы ботакларны сындырып-талап бетергән, ятим ботаклар белән сукмак үзе дә, сукмак яннары да түшәлгән. Шәрә диярлек калган талларны күргәч, карт ахылдап куйды. Җилнең иң хәтәре кызыл талларга килеп орынган икән, юан-юан ботаклар сынып, каерылып, төп кәүсәдән аерылырга теләмичә, төрлесе төрле якка җилгә иелгәннәр, сөрлеккәннәр. +Татарның һәр агачка төгәл мөнәсәбәте бар: — Имән кебек ирләр,- ди ул. — Яшь кызлар сыман зифа каеннар,- ди. — Каен кайгылы агач,- дип тә өсти. — Куркак усак. — Кире беткән карама... +Ə тал агачына татарның мөнәсәбәте бүтәнчәрәк, моңлы, сагышлы. "Таянып ял итә торган талларымны кискәннәр", дип җырлый татар күңеленә сагыш кошы килеп кунганда... +Бусы егетләрнеке, йөрәк авазы, Габдулла да бер тапкыр Зәйтүнәгә шушы җырны җырлаган иде түгелме? Кайда ишетте соң аны Сөләйман? Əə, шушы ындыр түрендәге бакчада утыралар иде ич алар! Ул, сәнәк-тырма алып төшеп, сынган ботакларны җыештырып, ялганырдайларын бәйләп куярга булып, ашыга-ашыга кайта башлады да басманы чыккач сискәнеп туктап калды. Чү, баягы кош сайрый, сандугач! Сандугачны сирәк кеше күрә, күрә икән, билгеле ул, йә хәбәргә, кайчагында көенечкә, күп вакытта сөенечкә дип белә иде Сөләйман, ипләп кенә, иелеп килә-килә бакчага карады. Сандугач! Габдулланың җилгә-давылга бирешмәгән каенына кунып сайрый... +Ызаннар буйлап, ауган бәрәңге сабакларын турайта-турайта, кулына ябышкан балчык, кисәкләрен селкеп, бирегә таба Зөләйха төшеп килә иде. Сандугач аны күрде дә очып китте. +4. ЗӨЛӘЙХА +Зөләйха гөбедә май яза. Сөяннән ясалган шома, хуш исле гөбесен ике тезе арасына кыстырган да атлавычын бер җайга гына аслы-өсле йөртә, атлавыч лыпырдап аска төшеп киткәндә бер-ике тамчы сөт аның битенә килеп куна. Уң як чигәсендә ярты ясмык хәтле генә көрәнсу миңе бар аның. Битенең аклыгын, матурлыгын тагы да бизәр өчен махсус кунган миң, аңа да сөт тамчысы килеп чәчрәгән... +Төне буе ул давыл үкерүен түгел, картының борсаланып, бәргәләнеп кыйналуын тыңлап ятты. Җилне, морҗа улавын өзек-өзек ишеткәләде, тәрәзә пыяласының үзәккә үтеп зеңг елдәвенә дә исе китмәде, картының көтелмәгән хәрәкәтләрен, уфылдавын, көрсенүен тоеп, аның өчен янып төн чыкты. Сөләйманның хәлен аңлый Зөләйха, булыша гына алмый, авыр чакта иренә ярдәмгә килә алмавы аның рухын изә, кешелеген кечерәйтә иде... +Атлавыч эшкә күнеккән кулларда җитез йөри, бер төшә, бер менә, апак гөбе селкенергә дә өлгерми кала, бисмилласын әйтеп тотынгач, буыннары языла, бүтән чакта сызлаган кулбашлары, бил, терсәкләр онытыла, Зөләйха машина кебек эшли дә эшли. Гөбедә аска-өскә йөргән атлавычның тавышы тоныклана, сөт бер чаклы куера да кинәт сыеклана, борынга әче әйрән исе бөркелә, май төшә. Өйалдыннан елтыр бүксәле, озын муенлы кринкене алып кереп, әйрәнне шуңа агызгач, Зөләйха эшнең олысына, тантаналысына тотына. Әйрәннән бушаган гөбегә сап-салкын чишмә суы тутыра, гөбене су белән чайкатып, сап-сары, хуш исле майны учлап-учлап алып йомарламнарга тәгәрәтә. Мае дүрт йомарлам булды, сыердан уңдылар, сөте куе, кайнатып суытсаң ике бармак калынлыгы каймак утыра. Гел-гел кайната гына алмыйлар, налоглары түләнеп бетмәгән, заем акчасын да май саткач илтеп бирәсе, йон тапшырмаган, күкәй, и-и дүрт имчәккә карт белән карчык кына ябышып ятмыйлар, тагын әллә кемнәр, әллә ниләр килеп тоташкан әле аңа! Алай да каймаклы сөттән өзелми Зөләйха, бер чүлмәкне базның иң суык җирендә тота, белмәссең, берәрсе кайтып керәсе булса... +Зөләйха тына белми, əнə самовары бу ата башлады, кайнарлап гөбене юып чоланга чыгарды, атлавычын корытты, ары килде, бире чапты, берзаман исенә килсә таң калды, һай аллакай дигәнең, яңа язган, иртәнге чәйгә генә тотармын дигән майны сары май итеп эретеп тә бетергән. "Менә сантый, менә тинтәк баш, алты-биш! Ни дип эреттем мин моны?" +Аптырады, йөдәде Зөләйха, ахыр чиктә исенә килде, башына бер уй төште: "Балаларның берәрсе кайтып килүенә түгелме, ходаем!" дип үз-үзен юатты. +Шактый озак юанды Сөләйманы, сынган, таланган агачларны көйләп йөри бугай, ул югында он иләп куярга да өлгерсә... +Зөләйха амбар ишеген киң ачып, җилпучын яктыга таба тартып, он иләргә кереште. Аз гына солы оны бар иде аның, күрше Латыйпныкылар атлы эшкә йөргәндә солы да ияртеп кайта, бүтәнне дә, онны да шулардай ак майга алыштырып алган иде. Шуны арулап, иләп куярга булды. Илиили, иләгенә кулын ышкып карый, бер бөртек көрпәсе, чүп- чары ияреп калмый моның! Солы оны иләгәндә җиз иләктә учы-учы белән әрсез кылчык бөялеп кала торган иде дә, ни булган, солыныкы дип бүтән төрле он алып чыкканмы әллә бу тинтәк? Зөләйха онны иснәп-иснәп карады, учында төкерекләп изеп бакты, ихлас солы оны! Шунда гына исенә төште, узган атнада, җомга көн "берәрсе кайтып керсә, коймак изәрмен", дип онны иләп куйган иде ләбаса, онытылып китеп тагын иләккә ябышкан!.. +Ул юк эш белән амбарда маташкан арада карты кайткан да лапаста нидер эшләргә җыенып йөри башлаган икән. Тәртә астына бүкән кыстырып капка баганалыгы имән кискәләрне кузгатырга азаплана бу, тырышатырыша, йә тәртәсе шуып чыга, йә бүкәне читкә тәгәри, кузгалмый гына авыр имән баганалык. +Уң яктан кереп карады, сул яктан килде, көче бетеп Имәнкискә өстенә менеп утырды, озаклап маңгаен корытты. +Бик чыгар иде Зөләйха, атылып барып җитеп хәленнән килгәнчә картына ярдәмләшер иде, ярамый, Сөләйманның кырку холкы ирләр эшенә тылкышырга рөхсәт итми. Бер-бер эшкә тотына икән, үзе генә булсын! Берүзе!.. +Бер чакны шулай Карама куыш урманындагы аланга печәнгә менделәр. Аларның пае шунда, юлга якын гына урында иде. Чабып, әйләндереп, киптереп, күбәләп кайтканнан соң Сөләйман мөлаем генә тавыш белән карчыгына эндәште: "Сиңа әйтәм!"... Бу аның "әйдә, җыен, йөк өстеңдә торырсың", дигән әмере иде... +Сугыш башланган, балалар таралышкан ел иде. Камыт-аркалык җыештырып шактый озак изаландылар, печәнгә барырга соңгарак та калдылар. Юртып диярлек бардылар, төяделәр. Зөләйха йөк өстендә торды, картының боек күңелен күтәрергә теләп: "Сиңа әйтәм!.." дип эндәште. Бу аның: "Мал-туарның бәхете бар икән, бигрәк затлысын әзерләгәнсең курмының, тукранбаш та сарут кына!" дигән мактау сүзе иде. Зөләйха карты астан биргән печәннең учмасын да коймаска тырышып эшләде, бастырыклагач тырма белән тарап караганнар иде, ник бер бөртек үлән коелсын! Кузгалдылар, баралар, баралар, урман авызы ерак та түгел инде. Яңгырлар бу арада еш яумаса да, урман юлы шактый дымлы, чокырларда караеп лай ята, суы чопырдап торган тирән генә чокыр янына барып җиткәч, Сөләйман билендәге бәләкәй балтасын тотып бер уңга кереп чыкты, сулга каерылды, вак- төяк куакларны кыеп төшерде, тезгенен алып атны уңга борды. Күчәр башлары агачларга тиеп-тиеп китсә дә, җайлы гына баралар иде, инде юлга чыгабыз дигәндә, бия кинәт башын чөеп җибәрде, койрыгын яу кырындагы байрак кебек уңга-сулга җилфердәтте. Аннан кушаяклап тибенергә, сикерергә тотынды. Зөләйха "сиңа әйтәм!" дип кисәтергә дә өлгермәде, шашкан күк бия арт аякларын терәп алга ыргылды һәм алда торган Сөләйманны егып-таптап юлга чыкты. Чыкты да кинәт борылды, кендек оясыннан атылды, арт арба печәне-ние белән сулга янтайды, авып та китте. +Куелыктан үткәндә алар шөпшә оясына юлыкканнар икән, шөпшәнең дә ниндие әле, бармак-бармак эресе, явызы, бусан дип йөртелә торган ачкүзе... Бусаннар тирә-юньне тутырып выжылдап оча башлагач, Зөләйха коты чыгып, ак-караны аермыйча, битен каплап алга чапты. Ə Сөләйман, Сөләйман... Егылса да тезгенне кулыннан ычкындырмаган, бераз сөйрәлеп барган да хәзер дүрт аякланып торып маташа... Нинди кыдрач, көйрәк кеше булса да, Сөләйман мал-туарны рәнҗетми иде, атларга олы хөрмәт белән, иркәләп эндәшә торган иде... Хәзер дә күк биянең йомшак яңакларын сөеп атны тынычландырды... Зөләйхага бер генә сүзен әйтте: +- Сиңа әйтәм... +Сирәк очрый торган хәлгә юлыкканга күрә, Зөләйха картының ишарәсен аңлап җиткермәде, качкан җиренәрәк кайтып, картының күзләренә карады. +- Сиңа әйтәм... Алгарак бар да көт мине, беркөн үткәндә пешкән бөрлегәннәр күргән идем, сыйлан,- диде Сөләйман. +Зөләйха инәлеп: "сиңа әйтәм!.." дип әйтеп карады, бу аның, "бер башыңа авыр булыр ла, булышыйм!" дигән үтенече иде, нәтиҗәсе булмады, Сөләйман, аның барлыгын күптән оныткан кебек, эшкә тотынды, бастырыкны чишеп печәнне ауган арбадан бушата башлады. +Зөләйха кайнар күз яшьләрен коя-коя, күз бәйләнгәндә, карты әйткән уйсулыктан бөрлегән эзләп карады, тапмады... +Сөләйман йөкне бушаткан, арт арбаны алгы күчәр өстенә менгереп утырткан, печәнне төягән, бастырыклаган, шактый торып, күз бәйләнгәндә генә күк бияне йомшак кына каулап урман авызына килеп җитте... +Нигә булышырга рөхсәт итмәде икән? Әллә ирлегенә көч килдеме, хурландымы, арба аударуны көчсезлеге дип санадымы, Зөләйха белми дә калды, сорарга базмады... +Зөләйханың мең сынаганы, йөз ялгышканы булды, яши-яши ул бер иманны ныгытты: "Тиешле-тиешсез чакта кул арасына кермәскә!", "Вакытсыз чакта аяк арасында уралмаска!", "Артыгын белмәскә", "түзем һәм чыдам булырга". Шушы кагыйдәләргә тугрылык сакланганда гына Сөләйман кебек ир белән яшәп була. Ə Сөләйман... Мөхәммәткә ачылып китеп бер мәлне: "Минем Зөләйхам кебек йөз хатын белән яшәп була!" дип ычкындырган иде, соңыннан үкенде: хатын-кызны тәненнән җаны чыкканда гына мактарга ярый... +Капка баганалык имәннәрне кузгатырга чыгам дип юкка гына очына Зөләйха, егәре ташып тормый, яше дә җитәрлек, бер кулы да гарип. Анысы болай булды... +Егерме бернең ачлыгын Югары авыллар авыр кичерделәр, ачлыктан интекмәгән гаилә калмагандыр. Ярый, Зөләйхаларның сыерлары бар иде, ул мал акыллы, сөтлөч һәм юаш иде. Бер чакта да көтү каршысына чыкмадылар, кола сыер, имчәкләрен як-якка горур чайкап, мөгри-мөгри кайтып җитәр иде, җил капканы сыңар мөгезен чайкап ача, болдыр баскычы каршысына килеп Зөләйханы дәшеп чыгара иде. Савуы да рәхәт иде аны! Имчәкләренә тотынуга кулны тиңсез рәхәтлек биләп ала торган иде. Шул кола сыер коткарып калды аларны... +Әле Габдуллага яшь тә тулмаган, көзгә кергән мәл, иртән ипи пешерделәр дә өйдә эссе дип йокларга чоланга чыктылар, бишекне дә шунда чыгардылар. Бала астын карарга дип уянган Зөләйха, шылт иткән ят тавыш ишетеп, Сөләйманына дәште: "Сиңа әйтәм..." Тавыш саңгырау гына тагын кабатланды, икесе дә торып утырдылар, өйалды астында кемдер бар иде. Мал йөрер чак түгел, этләре юк, таң яралып килә, чоланның бала учы хәтле генә карындык тәрәзәсеннән саран гына яктылык агыла, тавыш тагын кабатланды. Агач караватыннан Сөләйман идәнгә сикерде, аның күлмәк җиңенә Зөләйха килеп ябышты. Сөләйман ап-ак күлмәк-ыштаннан, яланаяк, тын тартырга да тыелып, чолан ишеген ачты, ишек катыңдагы биек эскәмиядән ялтыр йөзле, үткен юныш балтасын алды. +Чолан турында, аста, аларның нәни генә базлары бар, ашыкканда, көзләр салкынга борылганда алар, "гел-гел менеп йөрү була", дип кар базына төшеп тормыйлар, нәрсә-караны, катык-сөтне өйалды асты куышына гына төшерәләр. Сөләйман өйалды келәсен балта очы белән күтәрде, аллы-артлы икәүләшеп ишегалдына төштеләр. Карасалар, ике шәүлә өйалды асты тактасын каерып ташлаганнар да тишектән нидер чыгарырга маташалар. Каракларның тышкы яктагысы, ишек шыгырдаганны ишетеп, читән аша урамга элдерде, икенчесе куш куллап чүлмәк тотып такта арасыннан кысылып килеп чыкты... Сөләйманның балтасы ялтырады, чүлмәк җиргә төшеп көлгә әйләнде, татлы ис бөркеп җиргә катык акты. "Кичтән генә оетып төшергән идем!" дип уйлады Зөләйха. Угрының баш очында балта ялтырады. "Кулыңны чабып өзәм!" - дип кычкырды Сөләйман, нык кычкырды. "Чапма! - дип иңрәде Зөләйха, беренче тапкыр иренә каршы төшеп. - Чаба күрмә!" Шулай диде Зөләйха һәм үз куллары белән каракның дерелдәп торган кулларын каплады. Арага кысылган карчыгына ачуы чыгып, ярсуы кабарган Сөләйманның балтасы һавада бер сызгырып алды да Зөләйханың сул беләгенә барып керде. Сөяккә кадәр төште, чәчрәп кан чыкты, катыкка буялган угрының битенә, яңакларына ал яулык төште, "аһ!" дип ыңгырашты Зөләйха... Сөләйманның шикәрдәй ак күлмәк-ыштаны да канга манчылды. Ул арада Зөләйха уң кулы белән яулыгын йолкып алып ярасын кат-кат урады... +Сөләйман исенә килеп лапас почмакларыннан үрмәкүч пәрәвезе алып килде, ярага агач череге сибеп кат-кат бәйләделәр... +Бәдри Камалы ничек, кай арада чыгып ычкынгандыр, Зөләйха белән Сөләйман искәрми дә калдылар. Ул арада Габдулла тавыш бирде, чоланга керделәр... +Канның һаман саркып торуына борчылып Сөләйман Зөләйхасын иртәнге чәйдән соң Зәй больницасына алып китте. Зәйдә врач булып бик абруйлы, бик һәйбәт, татарча татарлардан да оста сөйләшә торган, заманында Польшадан сөрелгән Сигизмунд Вжесневский эшли иде. Сугыш алдыннан каядыр алып киттеләр дә башын югалттылар бахырның. Лида һәм Валя исемле кызлары гына калды... +Зөләйханы шул карады, ярасын нечкәләп эшкәртте, бәйләде. "Абыстай, ни булды?" - дип сорады. Зөләйха коелып төште, "сиңа әйтәм!.." дип яшьле күзләрен тутырып Сөләйманга карады. Бу аның: "Төшендер, зинһар, ир кеше бит син! Аңлат духтырга, ничек итеп мин чит ир-ат каршысында авыз ачарга кыйыйм?" дигән аңлатмасы иде. Сөләйман да аңлатып тормады, дөресен сөйләргә базмады, ялган сөйлисе килмәде. Дөресен әйтсә, Бәдри Камалын өтермәнгә тыгулары бар иде... Поляк революционеры Сигизмунд Вжесневский акыллы кеше иде, ул күпләрне сүзсез дә аңлый, сүзсез дә кайгы-хәсрәтләрне, бәхетсезлекләрне аңлый ала иде... +Бичара Камал! Байгыш. Кушаматлары ук "Кытлык", "Кытлык Бәдри" иде аларның, ашарына беткәч кая барсын, кичә Зөләйханың катык оетканын да, өйалды астына төшереп утыртканын да күреп торгандыр инде... +Шунда Зөләйха кулына Вжесневскийның име килде, кулы төзәлде, җөйләнеп торган эз генә калды... +Эш тоткаңда әллә ниләр уйламыйсың, әмма әз генә тик торганда да башның тамырларын уйларның төрлесе били, нәни генә вакыйгалар да, яңача мәгънә алып, күз алдыннан тезелеп үтәләр. Олыгайды Зөләйха, таушалды, көянтә-чиләк белән су алып кайтса, күз аллары караңгылана, башы әйләнә... +Имән кискәләрне кузгатырга тотынган картына булышырлык хәле дә, дәрт-дәрманы да юк... Карты да йомшаган, бирешкән, тагын тәртәгә тотына, юк, имән баганалыклар кыймшанып та карамыйлар... +Шунда, шул мизгелдә аның күңеленә яңа уй, яман уй, әшәке уй килеп кунды: "Әгәр мин картымнан алда үлеп китсәм!" дип уйлады ул. Сискәнеп китте. Көтелмәгән әрсез уй аның буынын алды, ул, татар карчыгы, карты имән баганалар белән бергә-бергә көрәшеп ятканда сәкегә барып ятты... +Үлеп китсәм?.. Ул бичара нишләр, кая барыр, кем кулында калыр? Кем кулыннан үтәр? Соңгы сулышында каны качкан иреннәренә, карчыгына бары тик ягымлы сүзләр генә багышлаган иреннәренә кодрәтле, серле Йомры таш яныннан, җирнең үзәгеннән тибеп чыккан чишмә суын каз канатына манчып кем тидерер? Әйе, хәле барында өс-башын карар, мунчасын ягар, аш-суга да кулы килешер, тамагы ач булмас, мәгәр җаны ничек түзәр? Пар сандугач булып, гомер буе бер җайга сайрашкан җаннар кап урталай бүленгәч, ул ничек яшәр? Олы су буйларына юкка гына төшеп йөримени ул? Кодрәтле Йомры таш ягасына уйнап кына барып баш орамы? Басма уртасына кереп су агымын тик-тәскә генә күзәтәме? Оланы турында уйлый ул, төпчеге, Габдулласы хакында уйлый. Йосыфҗан бу дөньяда юк, ул мәңгелеккә күчкән, урыны җәннәттә булсын, авыр туфрагын җиңел ит, ярабби. Тәмуг газаплары белән интектермә... Габдулладан ул картлык бәхете көтә иде, ул яшәсә, бик озак еллар көчендә яшәр кебек тоела иде. Төпчеге - Сөләйманның якты өмете, киләчәге, тормышының моңлы матурлыгы, горур мәгънәсе иде. "Ходайның күзе якты булсын, шулай икән, безне ташламас!" дия иде ул кайчакларда. +"Сиңа әйтәм, Габдуллабыз исән-имин кайтып өйләнсә... Балаларны да күбрәк алып кайтсалар..." дип өзмәс хыяллана иде Сөләйман. Мондый чакларда да Зөләйха картына: "Сиңа әйтәм!.." дип кенә әйтә ала иде. Шушы ике гап-гади сүздә Зөләйханың бөеклеге, инануы, иманы, өмете, фәлсәфәсе, җаны сыеп бетә торган иде. Шуны сүзләр ярдәмендә алар тулысынча аңлаша алалар иде. +Ике сүз! +Бер-берсе өчен яратылган җаннарны тоташтырырга җитмиме әллә? +"Сиңа әйтәм!" Габдулланың киләчәге дә, алар капкасын ачып керәчәк килененең киләчәге дә, аннан туачак таза, сәламәт балалар да сыйды шушы ике сүзгә, якты өметләрне алыштырган кара сагышлар да шуңа сыеп бетте... Киленнең, әлбәттә, Зәйтүнә буласына һичбер шик-шөбһә тотмый иде алар. Габдулла белән Зәйтүнә кушылсалар, картлар киләчәккә карап әҗәл, үлем хакында түгел, балалар, бәбиләр, үлемсезлек турында гына уйларлар иде. +Шулай итеп, Зөләйханың күңеленә үлем сүзе дә үтеп керде... Әйе, көннәрдән бер көнне тәңредән әмер җитеп, Зөләйха җаныннан аерылса?!. Бүгеннән аның газиз карты терәксез калачак, көндез кояшы, төнлә ае сүнәчәк. Шундый хәлгә җиткереп ничек аны ташлап китәргә? Чамадан тыш шәфкатьсезлек, рәхимсезлек була түгелме бу? Иренә иң олы хыянәт, иң кара явызлык кыла түгелме Зөләйха? "Ярабби, Тәңрем-Аллам!" дип ыңгырашып ялварды буй-буй тышлы мендәргә башын куеп чалкан яткан хәлсез Зөләйха. +"Берүк тигез гомер бир, ярабби, күчергәндә беребезне беребездән, зинһар, калдырма, Газраилгә ныгытып әйт, икебезне дә чакырсын, югалган улыбыз Габдулла рухы белән сорыйм синнән, картымны әҗәлемнән соң ятим итеп Йөртмә! Ярабби!" +Шундый уйлар рөхсәтсез-нисез күңелен яулап алгач, Зөләйха әҗәлдән курка, сагая башлады. Беркөн күкләр күкрәтеп, яшен камчылары белән болытларны дерелдәтеп-өерләп кара-кучкыл җилләр исәргә тотынгач, толыпка төренеп чоланга кереп утырды. Тиргә батса да чыдады, яшеннең күзе юк, тәрәзә аша кереп бәреп тә егар! Морҗа тишеген тутырып килеп керүе дә бер ул хәерсезнең! Аны да иске мендәр белән томалады Зөләйха. Чишмәгә суга төшсә, басма аша адымнарын үлчәп атлап кына чыкты, су алганда иелеп агачка ябышты, суык су йотмады, чабынырга яратса да, ләүкәгә менмәде, үткер мөгезле үгез, кәҗә тәкәләре белән кара-каршы килгәндә аларга юл сапты. Ата казларга, усал этләргә, ата күркәләргә елмаеп сәлам биреп үтте. +Яшәргә кирәк аңа, яшәргә! Бары тик шул гына. Сөләйманын яшәтер өчен яшәргә, үз көчендә булырга кирәк. Аның күңеле боекмасын өчен яшәргә кирәк. Аның суык оялап маташкан күкрәгенә әз-мәз җылылык китерер өчен яшәргә... +Үзе турында берни уйламады Зөләйха, уйларга теләмәде дә. Тормышыннан канәгать иде карчык, яшәлгәнчә яшәлгән, ул хәзер карты һәм Габдулласы хакында гына уйлый ала иде. Элек Габдулланы исән дип исәпләгәндә ул аларның икесен аерып уйлый ала иде, хәзер ата белән ул бергә кушылып, бер җанга әйләнделәр. Кайда Сөләйман бетеп, Габдулланың кайда башлануын Зөләйха хәзер аера да алмый иде. Аталыуллы бер алар хәзер, бер якты кояш булып күңелгә иңәләр, кара хәсрәт булып бәгырьне телгәлиләр... Әгәр Зөләйханы сугышка җибәргән булсалар, ул анда Габдулланы саклап алып калыр иде, явыз әҗәлгә бирмәс иде ул аны, әмма Габдулланы бик еракка җибәрделәр шул, моннан күренми торган салкын офыклар артына, ялварып, илереп кычкырсаң да ишетә торган түгел, бер йотым суга тилмереп ятса да, барып җитә алмассың. Габдулласын саклап кала алмады, шөкер, Сөләйманын явыз үлемгә бирмәс, аның хакына үзе дә Газраилга бирешмәс... И агай, ничәмә-ничә еллар җан кыя-кыя Газраил да арып беткәндер инде... Илләр өстендә ак канатларын җилфердәтеп Җәбраил гына йөри торгандыр. Үлмәс Зөләйха, йөрәге кап урталай ярылса да, картына сиздермәс... Кулына үткер балта кереп, каны чәчрәп чыкса да, ул аны беркемгә дә сиздермәде. Егерме беренче ел байтак артта калгач, утызынчы ел башында Бәдри Камалы аның каршысына тезләнеп елады. "Рәхмәт, Зөләйха түти! Коткардың мине, биш балам ач утыра иде бит, биш җан!" +Юк, судка биреп тилмертмәгән өчен генә түгел, Зөләйханың мәрхәмәте өчен дә укыды рәхмәтне Кытлык Бәдри улы Камал. Биш кеше дигәндә уй бер, биш җан дигәндә бөтенләй бүтән нәрсәләрне күз алдыңа китерәсең. Больницадан кайткан көнне үк, яралы кулын муенына асып ("утын ярганда очлы йомычка чыртлап кисеп керде"), ындыр артлатып кына ул Кытлыкларга китте, сау кулы белән бер чүлмәк сөт кыскан иде. Аннан соң да йомарламы белән ак май, кадагы-кадагы белән тары оны, катык-әйрән илткәләп торды, кулыннан килгәнчә ярдәмләште, булышып яшәде. Бу хакта әллә белде Сөләйман, әллә юк, ачлык елда хәбәрләр кыңгыраулы, белеп тә йөргәндер, мәгәр төсен чыгармады, әрләп авыз да ачмады... +Ничек сакламыйсың шундый асыл затны? Андый олпат ил агасын кайгы җиленә утырып килгән Әҗәлгә ничек тапшырасың? Үзең үлеп китеп, өметсезләр, толлар арасында аны ничек калдырасың? +Юк-юк, ходай, күкләр, тарлавыкта боегып утырган Йомры таш, адәмнәрнең гомер бизәге Изге чишмә шаһит булсын, Зөләйха картын чит кулларда калдырмас, карар, саклар, әмәл ен табар - яшәтер. Менә хәзер торыр да атылып янына чыгар, икәүләп тотынсалар, имән кискәләрне дә чөеп кенә ыргытырлар, менә чак кына хәле кайтсын да чигәләрдә чүкеп торган чүкечләр ялга туктасын, менә хәзер... +Җиңнәрен терсәккә кадәр сызганып, озын күлмәк итәг ен ыштан бөрмәсенә кыстырып, картына булышырга дип лапаска барып керсә, Сөләйманы анда юк, ул җимерек капка баганасы чокырына карап тора, урам яктан аңа каршы Мөхәммәт килеп баскан... Кайчан бастырып килеп җиткән, диген. Капка ауганны ишеткәндер дә, мөгаен, булышырга килгәндер дип яхшыга юрады Зөләйха, амбарга кергән булып ишегалдын аркылыга кисеп үтте, бөрмәгә кыстырган күлмәкне җәһәт кенә төшереп җибәрде. Алай да эченә пошаман йөгерде: капка җимерелгәндә генә килмәсә ярамаганмы бу бәндәгә?! Һәм ул бәбкәсен саклаган тәҗрибәле ана каз шикелле җилкенеп капка төбенә барып басты. Юк, бу юлы ул Мөхәммәткә ирек бирмәс, очып кунып булса да картының кәефен саклар, рухын сындыртмас. Кордашлар әл-хәл сорашкач капкадан бераз читкәрәк, эскәмиягә утырышканнар иде. Зөләйха сүз дилбегәсен үзе каерып тотты: — Кунак бар икән. Исән-сау гына йөрисеңме, Мөхәммәт? - диде. — Җир җимертеп, - диде кунак. — Син җимерткәнгә ауды микәнни безнең капка? +Мөхәммәт яшьләрчә тавыш белән көлеп алды. — Төпчегеңнең бәбие үсәме? - диде Зөләйха әдәп өчен генә. — Тиресен текмәгән, үсми нишләсен? - Мөхәммәтнең ерык авызы җыела +белмәде. - Җылак түлке, көянтәләнә-көянтәләнә җылый. — Ай, аллам, нигә икән? - диде Зөләйха ихлас көялән еп. — Белгән юк инде, аптыраган. - Мөхәммәтнең горгылдык тавышына да +хафа, шөбһә керде. - Теле булса әйтер иде дә... Тере малай үзе, +чүпрәкләрен замат арасында тибеп тарата. — Җылак бала әнкәсенә читен инде,- диде Зөләйха, чын күңеленнән +Зәйтүнәне жәлләп. — Сиңа әйтәм!.. +Зөләйха картының ярым кырыс әмереннән соң да сүзсез-эшсез китеп баруны яхшысынмады, ачык капкадан урамга чыгарга җыенган тавыкларга дәшә-дәшә, лапаска кереп китте. — Ти-ти-ти! — Йомыш кисәге дә бар иде, Сөләйман кордаш, әйтим микән, юк микән дип +утырам. +Мөхәммәт кыяр-кыймасрак шундый сүз башлады... — Сезнекеләр йомышсыз йөрмәс,- дип җайлы гына чеметтерде Сөләйман. — Йомыш бар анысы... Күрәм, синең капка да нужарган икән, баганалары +бөтенләй чергән... Без бит төпчек малайны башка чыгарырга ниятлибез. +Баласы үсә, малае, пүч, җылак булса да үсә! Җамал карчыкны беләсең, +йорт-җире ару гына, үзе тол, ире сугыштан кайтмады, ерак булса да, +безгә кодача тиешле кеше, моңарчы бер-беребезне какмадык, шул Җамал +кодачаның йортын Кәримҗанга килешендек. — Җамал кая бара? — Бибигайшә белән өйдәш булмакчылар. Ике тол, ике карчык. — Гайшәнең кызы, кияве бар. — Калага сеңгән ич алар! Калач ашап кына яталар. Ə монда икесе тиң +алабутага калган. Әз-мәз онын да бирербез, мал суйганда да буш +итмәбез. — Ала-ай, - дип сузды хуҗа, сызланып кына. +Мөхәммәтнең төк тулы борын тишекләре киңәйде: — Шуннан искә төште... - диде ул җанланып. — Ачыграк әйт, бутама башны. — Хан заманыннан бирле капка баганалары ята ич синдә. — Ятса? — Барыбер муртаеп яталар. Биш багана. Сиңа җил капкаңны элеп куярга +ике багана җитеп ашкан. Бишесен дә сорармын дип менгән идем, күрәм, +казалангансың. Минем малайлар җыйнаулашып менеп икесен замат +арасында сиңа көйләп бирер. Калган өч баганаңны миңа сатасың. Хәзер +имән багана табу бик читен икән. Башыңа төшмичә белмисең. Малайлар +лесничествога барып кайттылар, районга кагылганнар, юк, имәннәрне +кисеп, буй-буй турап Донбасска җибәрергә дигән фәрман бар, дигәннәр. +Безгә тиз генә чират тимәс! Ə Җамалның капкасы, ташкүлчим... Яшь кияү, +яшь хуҗа керергә оялырлык. Капка бит ул - йортның, хуҗаның йөзе... +Сөләйман эндәшмәде, агарынды, калак сөякләре өстенә ут йөгерде, ут муенга кадәр кызып менде дә аска төшеп китте. +Ул ак киез эшләпәсен колагы күмелгәнче батырып киде, тонык, әмма шактый нык тавыш белән: — Мине күмәртә булдыгыз алайса? - дип сорады. — Нишләп алай дим? - Мөхәммәт аптырап китте. - Муртаеп яталар диюем... +Беләм ич, заем акчаң да түләнеп бетмәгән... — Күпме бирергә чамагыз бар? - дип сорады хуҗа мыскыллап. — Хакын үзең әйтерсең, - диде Мөхәммәт сүрән генә. — Бай булсаң да, як-ягыңда терәкләрең ишле булса да, мин куйган бәһане +түләрлек чамаң юк синең, кордаш. Күмәргә булдыгыз алайса? Бала +чагасыз яши, үзенең дә көне санаулы калды дип беләсез. Үзегез генә +уйлаштыгызмы, әллә Җамал карчык белән дә киңәштегезме? Икенче +тапкыр баш очымда кара козгын булып каркылдыйсың! Габдулла +кайтмас дип беләсеңме? Капка - хуҗаның йөзе дисең дә, минем +чыраемны, йөземне умырып алмакчы буласың инде... +Мөхәммәт ник килгәненә үкенеп, җирән сакал каймалаган калын итләч иреннәрен бөрештереп, каргапмы, яманлапмы Чуал күпере өстенә барып менде, аста малайлар балык сөзәләр икән, алар: "Майма, майма!" дип шатланып кычкырып җибәргәч, култыксасыз күпер читеннән чүт кенә суга очып төшмәде. +Аның киткәнен көтеп кар базы тиресендә уралган Зөләйха йомшак кына итеп: +- Сиңа әйтәм!.. - дип эндәшеп карады да тынды... +Сөләйманы ак киез эшләпәсе астыннан күренми дә иде аның... +Капка... +Күпме еллар ачылып-ябылып, ничәмә-ничә еллар кешеләрне, малтуарны үткәреп, ихатаның тынычлыгын саклаган тугры капка хәзер хәле бетеп коймага сөялеп ял итә. +Капка... Сөләйман бу капкага ничә орынгандыр, әмма бүген генә уйлады: ул әнкәсенең карыныңда чагында капка нинди булды икән? Тугыз ай дәвамында аны әнкәсе алып чыгып, алып кайтып йөргән, һәм бер көн килер, ул шушы капкадан чыгар гына. Алып чыгарлар аны! Зөләйхасы да соңгы кат, иң соңгы мәртәбә шушы капка аша узар. Икәүләшеп, бер-бер артлы шушы капка аша еракка, томанлы һәм серле мәңгелеккә, караңгы һәм шомлы ләхеткә чыгып китәрләр. Капка шыгырдап озатып калыр, саубуллашыр, алардан соң бу йортка, ындыр бакчасындагы чыршынаратлар янына керүче, аларны сагынып яшь коючы гына булмас. Капка. Күрер-күзгә гап-гади корылма. Мөхәммәт тә шулай уйлап килгәндер. Аның капкасыннан үтеп-сүтеп йөрүчеләр өзелмәс! Озакламый Зәйтүнәнең улы да чап-чап атлап керер... +Сөләйманның әнкәсе, әҗәл чире килеп җиткәч, күзен шушы капкадан алмады. Бер иртәдә, ярты чынаяк чәй эчкәч, чынаягын каплады, озак итеп амин тотты; кинәт: "Өч көннән мин үләм, улым, капканы ачыбрак тотыгыз, мин аның килгәнен күрергә телим!" - диде. Өч көн якты күздә, кат-кат өелгән мендәргә арык гәүдәсен терәп ятып, капкадан күзен алмады, ышанмасалар да, аның ихтыярын үтәп капканы гел ачык тоттылар. Өченче көнне, өйләдән соң, кояшлы яңгыр явып торганда, урамга тары өйрәсе исе таралганда, ул өй арасында уралган Сөләйманга дәште: "Килде, улым, мин аны күрәм",- диде. Сөләйман да тәрәзәгә ташланды, ишегалдыңда беркем дә юк, кыеклап кына кояшлы яңгыр сибәли, җил дә юк, ə ачык капка нигәдер бер яктан икенче якка тирбәлә иде. Борылып караганда әнкәсе башын мендәргә ташлаган, куллары озынайган, Сөләйман куркып күзәтеп торганда әнкәсенең тәне буйлап бер дулкын йөгереп үтте дә тынды... +Каян белгән ул үзенең үләр сәгатен? +Капкадан кемнең керүен көтеп торган? +Кем кергән? +Тагын шунысы сәер иде: әнкәсенең гәүдәсе суынмады, җып-җылы килеш калды. Кул-аяк буыннары тартышып катмады. Кабер казучыларга: "Ашыкмагыз!" дип, барып әйттеләр. Мәрхүмәнең ирененә көзге тидереп карадылар - тыны юк иде, күз кабаклары өстенә борчак куйдылар, керфекләре селкенмәде. Зиратка: "Казысыннар!" дигән хәбәр китте. Мәрхүмәнең җылы, йомшак тәнен кәфенгә төргән карчыклар курка-курка бер-берсенә караштылар. +Шул көннән Сөләйман капкага бүтәнчәрәк карый башлады, үзгә итеп, сәерләнеп, янына якынлашса, колагын куеп тыңлап торды: юкмы аңа да бер-бер хәбәр, юкмы шунда берәр ым?.. +Ауган капка үзе бер ым, ишарә түгелме икән? Кемнең соңы хакында хәбәр итте соң ауган капка?.. +"Синең әнкәң изге җаннардан иде, мөгаен, җан кыярга килгән кара канатлы фәрештәләрне иярткән Газреилне күрә алгандыр", дип аңлатты ул чакта йөз яшәгән күрше Латыйп абзый... +Ничә тапкыр капка баганаларын, такталарын алыштырдылар, тимер биге шул килеш калды, берсеннән икенчесенә күчә-күчә бүгенгәчә килеп җитте. Дөнья ага, нидер үзгәрә, нидер алмашына, нәрсәдер яши, кулданкулга, буыннан-буынга күчә... Сөләйман да китәр, ризыгы киселгән көннәренең берсендә кемдер аның артыннан җил капканы ябачак? Кем?! +5. ЗӘЙТҮНӘ +Кәримҗан - Мөхәммәтнең төпчек улы, Зәйтүнә, табигый рәвештә - кече килен. Мөхәммәт йортында кануннар каты, искечә. Төпчек Кәримҗан ишле гаиләдә, абыйларыннан соң гына сүзгә катнаша ала. Зәйтүнәгә әле сүз хокукы бирелмәгән. Амбар ачкычы, чоландагы зур агач сандык Сафура кулында. Акчаны, тозны, онны ул саклап тота, токмачлык он аерым күзәтү астында саклана, азык-төлеккә аннан башка кул ягарга ярамый. Йортта кемнәр яшәгәнен, ничек көн күргәннәрен белеп төште Зәйтүнә, шуңа күрә эш күплеккә дә, катылыкка да зарланмады. Алай да Кәримҗанның артык юашлыгы, абыйлары әйткәнгә һәрчак "ләббәйкә!" дип әзер торуы аның буйсынырга өйрәнмәгән җанын әрнетә иде. Ярый, әтисе алдында төпчек бала булып калсын да ди, нигә абыйларына шул тиклем баш бирә? Сугышта командир булган, чины белән абыйларыннан өстен, лейтенант! Азмы-күпме укымышы бар, ə сөйләшә башласалар, абыйларыннан узып ник бер сүз ычкындырсын! Тегеләр шара-бара, гел җүләр сүз куәтләп утырсалар да, "әйе, шулай" дип пичәт сугып ияк кага. +Кәримҗанны бригадир итеп билгеләделәр, иртән иң беренче булып ул уяна, идарәгә китә, аннан өй борынча йөреп эшкә әйтә, йөгереп өйгә кайта, аягүрә генә капкалый, бәрәңгене ике урты белән генә сыта, яңаклары бүлтәеп-бүлтәеп чыга. Яңагы бүлтәя башласа, Зәйтүнәнең кычкырып көләсе килә, тик ярамый, бу йортта ирнең хакы нык хаклана... +Ул Кәримҗанны яратып чыкмады, Мәхәммәтләрдән яучы килгәч, кире борырга теләп авызын ачарга да өлгермәде, әнисе уртага төште, сүз әйтергә ирек бирмәде, ятимә карчык, япа-ялгызы утын ташып, печән әзерләп, бакча казып, бәрәңге тәпкеләп елның елына җык күргән кеше, яучы алдында ук кызын пешекләргә ябышты. "Син кияүгә чыксаң, - диде ул ярсып-тузынып, - бу чиләнүләрдән әз булса да баш котылыр иде. Сугыштан соң ирләрнең бәясен белмисеңме әллә син, күрмисеңме, шундый-шундый йорттан сине олылап сорыйлар икән, кар өстеннән ялан аяк чабарсың! Ашлы-сулы йортка хәзерге заманда һәркем кызын җырлый- җырлый бирер!" +Сүз дә юк, Мөхәммәтләр токымы Югары авылда иң абруйлы, атлытунлы йорт, ир-ат саныннан да аларга тиңд әш нигез юк, Кәримҗан - таза егет, егәрле, бөтен җире төзек. (Дөрес, кайткан мәлдә, сугыш кызулыгы чыгып бетмәгәндә тол хатыннар белән әз-мәз чирттерә икән, Түбән очның уймак авыз Зөлхиҗҗәнең каймагына төшкән икән, дигән имеш-мимешләр кое тирәсендә хәтәр йөрде, гомерләре буе туры яшәгән Зәйтүнә дә, әнкәсе дә бу гайбәткә ышанмадылар.) +Сүзен кире кайтарып, әнкәсенең өметен кисү яхшы түгел иде. Чыннан да, кемне көтә тагын Зәйтүнә?! Ничә кешене бусагадан борып чыгарды, кичке уеннарга чыкмады, аулак өйләргә бармады, каз өмәләреннән баш тартты, аның киләсен белгән мут егетләр, өмә ашы өлгергәнче, кызлар каз йолыкканда ук килеп кергәлиләр иде. Габдулланы көтәме? Көтмәде түгел, көтте. Җыламады, сыктанмады, зарланмады, күңелен ятларга ачмады, уенмоңын уртаклашмады, йомылып эчтән генә үзе янды. Ялгыз кичергән сагыш тирәнрәк тә, кадерлерәк тә була, ялгыз яна алганнар үз кадерләрен ныграк беләләр, ялгыз кичергән хәсрәт таралмый, ул ансат кына онытылмый. Җиңү көненнән соң ничә тапкыр клубтан ялынып килделәр, "бер булса да чык инде сәхнәгә, бер генә җыру җырла", дип ялындылар. Бармады Зәйтүнә, тантаналарга катышмады, җырласа аулакта, еракта, Аклан чирәмендә әнис җыйганда, кышкы бәсле урманда иңе белән көмеш карлар коя-коя тар юллардан бәләк әй чанада утын алып кайтканда, Чишмә Анасы белән серләшеп бер башы Йомры ташка таянып торганда, үзе һәм изгеләр ишетерлек итеп кенә җырлады. Аерата сагышлы мизгелләрдә кеше бары тик үзе өчен генә җырлый ала, ул моң белән ялгыз калырга тели, моңны канат итеп, бу тирәләрне мәңгегә калдырып, билгесезлеккә, үзе белмәгән якларга китәргә талпына. Әйе, сугыш елларында Габдулласын өзелеп һәм өметләнеп көткәндә ул концертларга катнашкалый иде, аратирә Югары авыллар спектакльләр дә куйдылар, "Галиябану"ны да уйнадылар. Тик бу юлы Зәйтүнә Галиябану түгел иде инде, аны күрше авыл мәктәбендә унынчыда укып йөргән Гөлйөземгә бирделәр. (Илаһым, чабак күзле генә кыз иде, былтыр ул да кияүгә чыкты!) Ə Зәйтүнә Хәлил булып уйнады. Клуб ачылган мәлләрдә хатын-кыз ролен уйнарга кеше тапмаганнар, ирләр кыз булып та, әби-сәбине дә уйнаган, хәзер заманалар үзгәрде, егет роленә кеше юк, көтмәгәндә Зәйтүнә Хәлил булды да куйды. Габдулласына охшатып уйнарга тырышты Зәйтүнә, ул булып җырлады. "Ии, егет киеме сиңа шундый килешә, - диделәр авыл тутырук кызлар, - безнең дә күз рәхәтләнсен, бер-ике көн бу киемнәреңне салмыйча йөр!" +Сугыш беткән елны Зәйтүнә сәхнә белән арасын өзде, кырт кисте... +Кәримҗан белән сабыр тынлыкта яши башладылар. Кыю, чая, тапкыр телле Зәйтүнә иренең тугры күләгәсе булып Мөхәммәтләрнең дәү-зур, алты почмаклы йортында әкрен генә яшәп ята. Бәбигә узгач ул тагын да сүзсезләнде. +- Зәйтүнә, миңа бер сүзең дә юкмыни синең? - дип хаклы борчылды Кәримҗан. - Күз күтәреп караганың да юк. +Сүз кайтармый Зәйтүнә, сыек тут төшкән озынча яңакларына сирпелеп кызыллык йөгерә дә йөзе тагын сүрәнләнә. Әле сөйләшеп тә кеше җанын аңлау кыен, инде газиз хатының тел яшерә икән, аның җанын кемнәр җылытканын, кемнәр суытканын ир кайдан анык белә алсын? Аптырады Кәримҗан. Үзе гомергә гап-гади булды, тормыш агышын гел бер җайга дип аңлады, хатын-кыз әнкәсе Сафура кебек булырга тиеш дип уйлады, шулай яшәргә әзерләнде. Зәйтүнәсе аңа хезмәт итсен, туры булсын, яратсын... Хатьш алып, аның белән чөкердәшеп гомер итмәгәч, ни кызыгы бар? Бала-чага үстерәсе иде, йорт-нигезне ныгытасы иде, туганнар белән тыгызрак аралашасы, кунактан-кунакка йөрешәсе иде! Яратып, әмма эченнән нык ук кыенсынып өйләнде ул Зәйтүнәгә! Сугышта да шактый дәрәҗәле егеткә авылның йөзек кашы кебек кызына өйләнү зур мәртәбә иде. Өйләнеп ай тордылармы икән, күңелдәге кыенсыну шиккә әйләнде, йөрәгенә шом керде, ул теләп алган, өметләнгән Зәйтүнә юк иде егетнең янында. Шул сәбәпле Кәримҗан тиз үк башка чыгу хакында сүз кузгатты. Борынгыдан калган гадәт буенча төпчек бала - нәсел һәм нигез сакчысы, баш балалар үз ыруларын төзеп җибәрсәләр, төпчек ул ыруның турыдантуры законлы дәвамчысы. Башка чыксалар, абыйлары дәртсенергә тиеш иде, әмма телгә кыюланып китеп (беренче мәртәбә!) Кәримҗан әти-әнисен дә, абыйларын да ризалаштырды. Җиңгиләр дә карышмады... "Без башка чыксак, көйлерәк булмасмы?" - диде Кәримҗан. Зәйтүнәгә бу хәбәрне сөенеп җиткерде. +- Бөтенесе ризалар, үзебезчә яшәрбез. Үз казаныңны асып, үз төтенеңне чыгару, үз капкаңны ачып-ябып йөрү минем сугыш елларындагы хыялым иде. Дөньясын шаккаттырып яшик әле, Зәйтүнә! +Әллә Зәйтүнә дә шашып сөенер дип көтсә дә, хатыны ул кадәрле ачылып китмәде. Ник икәнен Зәйтүнә башта аңлап та бетермәде... +Вакыты җитеп кенә бәби туды, нәни Хәлил. Чормадан каз оясы итеп үргән бишекне алып төштеләр. Бишек төбенә чиста-пөхтә сырма оялады, сырма өстенә Хәлил кунаклады. Аның баласы, аларның улы... Шул көннән аларның мөнәсәбәте сизелерлек үзгәрде, ачыкланды. Ул иренә - улының әтисенә икенче күз белән, юк, мәхәббәт белән түгел, һич, бары тик олы хөрмәт белән карады. Кырдан кайтуына җылы сулы җиз тас тотып каршысына чыкты, ихластан аякларын юды, иңеннән ап-ак сөлге алып иренең арган аякларын корытты, Мунчага да бергә йөри башладылар. Ул анда Кәримҗанның аяк тырнакларын кисте, бөтен барлыгы, бөтен хәрәкәте белән ярарга тырышты. Бер генә урында аларның мөнәсәбәте үзгәрмәде - ятакта. Ире янында, улының әтисе янына ятса да, Зәйтүнәнең тәне чит кеше тәненә тиеп киткән кебек туңып-куырылып ала иде. Кәримҗан дәртләнеп хатынын кайнар кочагына алырга сузылганда да ул, сиздермәскә тырышып, карават читенә тартылды. Сүзсез көрәш белән, читенсенеп, оялып, куырылып-җыерылып иренең куенына керде, үптермәде, үзе дә үпмәде, тәне тартыша иде яшь хатынның, тәне, хатынлык билгеләре ирен кабул итә алмый иде. Бәби тугач та шул рәвешле калды. Кәримҗан хатынына үпкәләргә курка да иде, алай да "үз хатыныңны теләгәнчә коча да алма инде!" дип зарлангалады. +Ир бала тугач, Зәйтүнәнең йортка, йортның Зәйтүнәгә мөнәсәбәте яхшы якка үзгәрде, төпчек малайның улы - ыруның дәвамчысы, мирасны алып калырга тиешле олы зат... +Бием анасы, Сафура карчык, туй үткәч киленнәренә карап бәет әйткән иде: +Ике килен-килендәш, +Уртак йортка ят кардңш. +Сездән туган балалар +Булыр инде кан-кардәш!.. +Йортта дүрт килен, дүртесенә хәзер ничә бала, ишәяләр, ишәйсәләр дә, Зәйтүнәнең улы тугач, аралар якынайды, киленнәрнең балалары хәзер үзара кан кардәш булдылар лабаса! +Бер җайсыз як бар иде: Хәлил елап туды, елап үсте. Көндез дә елады, кичен дә, төнлә дә кимен куймады. "Тынар әле, дөньяны ятсына булыр" диде олы киленнәр. "Читләр арасына килмәдең, балам, нигә өзгәләнәсең?! - дип юатты Зәйтүнә Хәлилен. - Əнə бабаң, менә әбиең, бөтенесе сине көтеп торган туганнарың... Əнə, әтиең дә кайтты!" +Бала елады да елады, Мөхәммәт карчыгын ияртеп төнгә йокларга амбарга күченде, килендәшләр ирләрен кайсы-кая алып: печәнлеккә, мунча өйалдына, лапас астына таралдылар. Имчегә алып барып өшкертеп карадылар - бала туктамады, фельдшер кызга күрсәттеләр. "Бар җире төзек, бала сәламәт, үскән чакта әз-мәз еламый булмас инде", - диде кияүгә чыкмаган, бала табу турында хыялланып озын төннәрне ыңгырашып чыккан ап-ак беләкле, йомшак буынлы фельдшер кыз Хафаза. +Бала әз-мәз генә еласа, түзәрләр иде, еламыйча кем үскән, әмма Хәлил чаманы узды. Зәйтүнәнең тынычлыгы югалды, йокысы качты, сөтем бетәр, дип борчылды. Кемдер: "Мәк кабыгы кайнатып эчертегез сез аңа", - дип акыллы киңәш бирде. Кемдә мәк кабыгы бар икән дип, сораштырып йөргән арада аңа укытучы Мәрхәбә апа очрады. Зәйтүнәнең нәрсә эзләгәнен ишеткәч, укытучы киндер кебек агарынып кулларын чәбәкләде: "Җүләрләр, таш гасырымы әллә? Мәк кабыгы - агу. Бәбәйне үтерәсегез килсә, эчертегез!" Күп сөйләргә ярата иде Мәрхәбә, хәзер дә тарихта очраган имчеләр, атаклы табиблар хакында сөйләп, Зәйтүнәнең җелегенә төште... ' +Ахыр чиктә Сафура әбисе Хәлилне эссе яккан мунчага алып китте. Көнбагыш мае катнашкан ачы катык белән бәбинең аркасын сылап, умыртка, калак сөякләре турын бик ныгытып, озаклап уды Сафура, Югары авыллар әйткәнчә, "кәчерткәсен чыгарды". Имеш, елак баланың арка сөяге ягыннан вак-вак кара кыл бөртекләре чыгарга тиеш, шул кыллар тәнен кычыттырганга елый икән сабый! Хәлилне үрле-кырлы сикертеп, беләктән-беләккә йөртә-йөртә кәчерткәсен чыгардылар. "Чыкты, чыкты!" дигән сөенечле тавышка Зәйтүнә мунчага атылып керсә, Хәлилнең елыйелый борыныннан куыклары чыккан... Ул эссе мунчада тәне камырга әйләнгән улын бианасыннан тартып алып өйгә чапты. Мунчадан кайткач, бала берара изелеп йоклады да разбой салып уянды. "Командир булыр бу бала! Бу чаклы тавышы белән солдат булып кына калмас!" дип шаяртырга теләде Кәримҗан. Зәйтүнәнең пошаманы таралмады. +Хәлилнең елаклыгы авылда дан булды. "Күз тигәндер сабыйга, күз тия торган моңлы җан булыр", дип балага иске-москыдан типчеп теккән күлмәк кигерттеләр, күлмәк җиңнәре чукланып-чачакланып торганга, Зәйтүнә улын "Чуклы күлмәк" дип сөяргә кереште. Малайның маңгаена куе корым тидереп тамга салдылар. "Сугыш чукмары булмасын!" - дип, бабасы аның колак артын бал белән ышкыды. Әбисе баланың күлмәк җиңе очына борынгыдан калган, кемгәдер ияреп ерактан кайткан диңгез кабырчыгы текте... +Өй арасында тик торыр бер минут вакыты калмады Зәйтүнәнең. Хәлил тавыш бирүгә сикереп торды, астын алыштырды, вакытында имезде, кайнаган чишмә суы белән генә юындырды, суы таза булсын, дип Йомры таш чишмәсенә барып йөрде... +"Суы сарыксын, үзе калыксын!" Суда чакта балык кебек тып-тын яткан малай, тәнен корыткан чүпрәкне тибеп очырып, дуларга тотынды. "Сытык күкәй,- диде олы килен,- аызыннан гына түгел, к...ннән дә чыгадыр моның тавышы!" +Олы абыйлары, хатынын, бала-чагасын төяп, Әлмәткә, нефтькә чыгып китте. Икенче малай колагына сарык йоны тыгып йөри бантлады. Өй чак кына иркенәйде, әмма Кәримҗан өзә-куймый башка чыгуны ашыктырды. Зәйтүнәгә нигәдер барыбер иде, күчәсе дә килә кебек, күчәргә дә курка - җаны бер дә тыныч түгел иде Хәлил әнисенең... +Балага дүрт ай тулды дигән иртәдә көн иртәдән үк ямьсез булып, күк саран гына пыскаклап торды. Өйлә алдыннан Һава ачылып китте, соры итекле ертык тун-болытлар ашыгып-ашыгып агып беттеләр, ялтырапкөлеп чыккан кояш сулышны киңәйтеп, тәнгә җиңеллек алып килде. Зәйтүнә бер кат өйне җыештырып, идәнне сөртеп чыгарды да бала керләрен кайнатып алды, кер чайкарга Йомры таш чишмәсенә үк барырга булды. Ераграк ерагын, мәгәр, күңеле шул якка тартты. Хәлилнең чүпрәкләрен шунда чайкап, кояш күзендә, көндә киптереп аласы килде. Җитмәсә бүген Хәлил дә артыгын тузынмый, иртән ими ашады да меснәп йоклады, бер кат уянып тамагын ялгады да тагын изрәп йокыга китте. "Әнкәй, син оланны караштыр инде, мин кер чайкап меним" дигәч, Сафура да карышып маташмады, бер сүздән ризалашты. Кояш төшә башлаган бишекне ак чүпрәк төреп томалады да Зәйтүнә, көянтә башларына керле чиләкләрен элеп, ипләп кенә капкага атлады. Бу арада йортта "яңа капка, капка баганалары" дигән сүзләр кабатланып торгангамы, капка янында тукталып торды, тавыш-кара юкмы дип тыңлады, ни өчендер ныклы бер ышаныч белән: "Мин бу капкадан соңгы мәртәбә чыгам", дип уйлады. +Сискәнеп, янәшәсендә улы йоклаган тәрәзәгә борылып карады. Кем әйтте бу сүзләрне? Нигә?.. Ишегалды буш, тәр əзəдə юка батист пәрдә сизелер-сизелмәс кенә җилферди. "Син бу капкадан соңгы кат чыгып барасың!" диде баягы эчке тавыш. +Зәйтүнә урамга чыкты. Бөтен тирә-як, урам-тыкрыклар элеккечә, гадәттәгечә, колак төбендә яңгыраган сәер сүзләр дә аны куркытмады, гәүдәсе җиңеләеп, адымнары шәбәеп китте. Урам уртасыннан бара-бара тыелып кына җыр башлап җибәргәнен сизенми дә калды Хәлилнең әнисе. +Керен аста, беренче тугайда ук чайкарга була иде, күр, тарлавыкның уртасына ук менеп җиткән, əнə, Йомры ташның күләгәсе үк күренә башлаган.. +Җиргә баскан урыннары күгелҗем, тыгыз мүк белән капланган шадра Йомры таш. Менә дүрт-биш урыннан кайнап бәреп торган чишмә. +Ул чиләкләрен басмага куя-куя кычкырып сәлам бирде: +- Исәнме, изге Чишмә Анасы! +Иелеп, гашыйкларча онытылып, тәмам сихерләнеп чишмә авызына озак кына карап торды Зәйтүнә, иелә торгач борыны суга тиеп китте. Сәер хәл, могҗиза, чишмә ашыгыбрак агарга тотынды, су, көмеш тавышлар чыгарып, ашыгып-кабаланып челтери иде. Кем, ничек итеп кайната бу суны? Нинди көч? Җирнең үзәгендә тоташ таш та ут диләр, нигә соң бу чишмәнең суы җәен-кышын һаман салкын? Тау башында, тарлавык уртасында, кояш нурлары укмашып төйнәлгән урында нигә үзгәрми аның салкыны? Ул сискән еп башын калкытты. Йомры таш аңа таба иелгән кебек булды. Зәйтүнә, тирә-ягында кеше юклыгына ышангач, калтыранган тавыш белән: +- Исәнме, Йомры таш - дип сәлам бирде. Боегып утырган салкын таш та аны сәламләгәндәй иелде... +Тарлавык тынлык белән, кояш нурлары һәм хуш исләр белән тулган иде. Зәйтүнә чөеп бәйләгән ал яулыгын чишеп җибәрде, икегә үргән калын толымнары очын сүтте, кайнарланган яңакларын талгын җил иркенә куйды. Сыңар кулы белән чишмә улагы астындагы калын тактага таянды, уң кулы белән су чумырып алды. Судан нәни улының тыны тәме килә иде. Ул турайды, чәчләрен чайкап җибәрде, борылып кояшка карады. Кояш бер мәлгә аны сукырайтты, ул күзләрен учы белән каплап Йомры таш янына барып басты, ипләп кенә өскә, тарлавык читенә, тауның биегрәк киртләченә менә башлады. Моннан Югары оч, өй түбәләре, чалыш-чолыш киртәчитәннәр, аклы-чуарлы морҗалар, Чуал күпере төбендәге өянкеләр аермачык күренеп тора иде. +"Кояшлы көн" диләр... Көн белән көн арасында да аерма бик зур була. Җәйнең иң асыл, яктылык мул көннәрендә аерым бер мизгелләр була, офык ерагая, ачыла, күк биегәя, күзнең күрү куәте бермә-бер арта, бүтән чакта чак кына шәйләнгән вак-төякләр дә уч төбендәге кебек ап-ачык һәм нык шәрехләнеп күренәләр. Көн шундый буламы, әллә күзнең күрү куәте гадәттән тыш артып китәме, бүген шундый сирәк очрый торган көннәрнең берсе иде. +Ул сугыш беткән көннән бирле бер тапкыр да Габдулланың исемен кычкырып атамады. Уйлары аңа барып кагылса, үткәннәрне яд итеп киләчәгенә илтеп ялгаса, егет тере адәми зат булып түгел, зәп-зөңгәр күк булып, чишмә юлындагы такыр сукмак булып, йә пырхылдап очып киткән сары песнәк булып күңеленә иңә иде. Кояш та, яңа туган гөнаһсыз ай да, язгы тыгыз күктә мәмрәп-дерелдәп торган йолдызлар да ул иде. Ул Габдулланы күзе белән генә түгел, бөтен барлыгы, бар дөньясы, тыгыз күзәнәкләре белән дә күрә ала иде. Сизә, тоя, аңлый, кабул итә иде. Габдулланың аңлавын да тоя иде кыз... +Сәер иде бу көн, сөенечле сәер иде, капка янында кемдер аны озатып, саубуллашып калды, яктылык та бермә-бер арткан, күз карашын еракларга илтерлек ачылган иде, бүтән чак булса, ул тиз генә керен чайкап алыр иде дә тыз-быз чабып өенә ашыгыр иде. Бүген аның бөтен җаны-тәне рәхәтлектән оеган, гәүдәсе шушы тиңсез табигатьнең аерылмас өлешенә әверелгән... Ул үз ихтыярын җуеп, эреп, көн иркенә, кояш иркенә, чишмә чылтыравы иркенә бирелгән иде. Күптән ял итмәгән җаны бүген рәхәтлек дәрьясында тирбәлеп ял итә иде. +Югары оч... +Гаҗәп, бүген ул Югары очны бер итеп, бөтен итеп, бөтен ваклыклары белән бергә кушып күрә ала... Менә аларның ындыр артын юып Олы су үтә. Олы суга теге яктан Чуал, бу яктан изге чишмә суы килеп кушыла. Инеш, елга, чишмә... Нигә алар бүтән бер урында түгел, нәкъ аларның ихатасы артында кушылдылар икән? Кем аларны тартып китергән дә, капчык авызын бәйләгән кебек, бергә кушып бәйләгән? Юккамы бу, түгелме? +Нигә шулай якты бу дөнья? Əнə, Зәй юлыннан бәләк әй арба тартып ике хатын кайта. Кәкре-бөкре урамнарда ара-тирә кешеләр, бурлыкка чыккан кәҗәләр күренә. +Аның сөенеч-куаныч белән балкыган юмарт күзе тагын бер йорт янында озакка тукталды. Бу түбә астында аның нәни кошчыга Хәлил йоклап ята! Оланы! Хә-лил! Нинди йомшак, телгә ятышлы, әйтергә ансат, колакка ягымлы исем Хәлил! Елап уянмады микән? Елак-елак, җылкы колак. Матуры, тәмле исе, песнәге, кызыл түше ич ул аның! +Кинәт хәтеренә төште: Хәлилне алып кайтып атна тордылармы икән, иртә яз, көн үтә җылы, тәрәзә пыяласына зәңгәр күбәләк килеп-килеп кагыла. Ул баласын имезде дә кадерләп бишегенә салды, тирбәтеп йоклатты да түр тәрәзән е ачып җибәрде. Үзе, сак кына атлап, өй арасында җыештырынып йөрде. Бервакыт бинанасының усал пышылдаганы ишетелде. — Аллакай гынам, теге нәмәрсәләр килеп җиткән. — Кемнәр ул, әнкәй? — Күр инде затсызларны! +Караса, олы якның ачык тәрәзәсе төбендә сагаеп кына пар кызылтүш утыралар. — Шулармы? - дип пышылдады ул. — Тәрәзә төбен пычратып йөриләр шунда... +Зәйтүнәнең җаны җылынып китте, бианасына рәнҗеде: бәбәй малайны үз иптәшләре санап килеп кергән, янып торган кызыл түшле кошларны "нәмәрсәләр" дип кимсетте бит. Бәби малайны тиң санап кергән җан ияләрен!.. +Кинәт аның баш очында гына тургай сайрый башлады, ул күккә күтәрелеп тургайны эзләргә тотынды, күк зәңгәрле, салмак кына куерып ага, ни караса да, гүзәл кошчыкны таба алмады. Ул эзләп тапмаса да, тургай Зәйтүнәне эзләп тапкан әле, рәхмәт! Ул йөгереп диярлек такыр калкулыктан Йомры таш ягына төште, аска, чишмә юлы белән янәшә уралып менгән сукмакка карады, акрын гына җырлап җибәрде: +Сайрый тургай, сайрый тургай, +Баласын җуйган бугай. +Баласын җуйган тургайдай, +ник моңаябыз бояай? +Сөенәсе иде лә бүген! Бары шат җырлар белән генә дөньяны күмәсе иде! Тургайның да моңлы чаклары буладыр, әмма ул бер чакта да боекмый, боекканын күрсәтми, адәм балаларына гел куаныч кына ташый... Бардыр, аның оясын да җимереп ташлыйлардыр, давыл, тузынып килеп, аның уч төбе хәтле генә оясын җәһәннәм чокырларына илтеп ыргытадыр, явыз төлкеләр, әшәке этләр урлап аның балаларын да ашыйлардыр. Ə ул һаман сайрый, җир ана өстенә, авыллар өстенә, кешеләрнең китек күңелләрен җылытып, бары тик якты моң гына түгә! Шатланасы иде лә бүген, тирәннән уйласаң, тормышы түгәрәк, нинди авыр сугыш үтеп китте, ил имин калды, дошманга кол булмады. Ире бар Зәйтүнәнең, аны сыендырган төпле гаилә бар, гомергә ятим-ялпы булып кеше арасына керә алмаган Зәйтүнә теләсә кемнең түренә үтә ала. Иң куанычлысы: улы бар Зәйтүнәнең, Хәлиле... +Алай да, алай да, алай да... +Чишмә суын битенә бер-ике тапкыр чәчрәтте дә Зәйтүнә тагын өскәрәк, коры калкулыкка меңде, күзе тагын Югары очка, сулар бергә төйнәлгән нәни ноктага төшеп, шунда озакка тукталып калды. Дөньяны бар иткән якты кояш, әйт, шушы нокта гомере буе аңа дәшеп, гел үзенә тартып торырмы? Кырык җиденче ел гына лабаса, алда аны озын, мәшәкатьле гомер көтә. Ничек яшәр ул? Ничек? Менә өй килешенеп йөриләр. Кәримҗан аны-моны эзләп тамактан калды, көн-төн чаба ул, үз нигезләрен корып җибәргәч, Зәйтүнә үзгәрер, тормышы көткән эзгә керер дип хыяллана. Чыгарлар анысы, нидер җайланыр, көндәлек тормыш төрләнер, үзгәрер, әмма күңелне алмаштырып буламыни? Җан бер генә, аны алыштыра алмассың, җирдә андый кодрәт юк, юк. Менә бу иксез-чиксез төпсез күк, чиксезлек, тарлавыкта салкынча күләгә оетып утырган зирек куаклары, тәбәнәк, киңчә ботаклы наратлар... Тере рухлы изге Чишмә... Ничә еллардан бирле кешеләрнең язмышын җыйган Йомры таш, сукмаклар, юллар. Урам-тыкрыклар - Микиләр тыкрыгы, Тугашлар тыкрыгы, Кәҗә башы урамы, Югары оч, Түбән оч... Кая, кайсы йортка күчсәң дә, алар үз урыннарында, үзгәрешсез калачак. Аларның һәркайсы Габдулла күзләре белән әрләп карамасмы яшь хатынга? Әгәр Габдулланы онытырга дисең икән, боларның барысын да күңелдән чыгарып ташларга, үткәннәрне сызып атарга кирәк. Үткәннәрне сызып ташласаң, адәм баласының нинди байлыгы кала? Хәтердән дә бөек байлыгы бармыни сизгер күңелле Зәйтүнәнең? Хәтере бушагач, күңеле ярлылангач, ана үз Хәлилен, башка балаларын, йөрәк парәләрен ничек тәрбияләр? Аларны ничек чын кеше итәр? Аның сабые янына гүзәл кызылтүшләр юкка гына килеп кундымыни? Алар беренче мәртәбә, Хәлилне алып кайткач, тәрәзә төбенә килеп кундылар да, Сафура карчык "теге нәмәрсәләр" дип җәберләгәч, бер чакта да йорт арасында күренмәделәр. Әрсез күгәрченнәр кыектан-кыекка пыр-пыр очты, шомырт агачларында тирбәлеп ач күз чыпчыклар чыркылдашты, ə Хәл илнең сабыйчак иптәшләре кызылтүшләр килмәделәр... +Яңа куышка күчеп кенә юаныч табылмас, иң дөресе - моннан бөтенләйгә күчеп китү булыр... +* * * +Күрче син аны, кай арада өстән төшкән дә, керләрен чайкап, сыгып, чишмә тирәсендәге зирек куакларына берәм-берәм таратып элеп тә чыккан. Бер төслерәк утырган куакларга бүтәнчә ямь кергән... +Нигә өенә ашыкмый бүген Зәйтүнә, нигә кайтасы килми, ни тота аны? Бала тыныч йоклап калды, әзрәк еласа да түзәр, әбисе имезлек каптырыр, ашатыр. Юеш кер төяп моннан кайтканчы, коры керен төреп алыр, ике чиләк су алып кайтыр. Бала әйберләре арасына үзенең ак күлмәге белән ак яулыгы да ияргән икән, аларын икенче агачка җәеп элде... +Шундый рәхәт, тын... Бала елавыннан колагы тонган Зәйтүнә тынлыкның кадерен белеп әледән-але сукмакка карарга да өлгерә, беркем юк, сукмак буп-буш, ара-тирә таш арасыннан кәлтә еланнары гына чожтырдап килеп чыккалыйлар. +Изгеләр куышына кемдер кагылдымы, тарлавык буйлап астан өскә җил йөгереп менде, Сөләйманнар морҗасыннан сузылып кына чыккан зәңгәрсу төтен чак кына бу якка авышты. Зәйтүнәнең киң ачылган күзләре Сарман ягыннан килә торган юлга төште. Авылга җитәрөк сузылган сөзәк үрдән бер ир кеше килә иде. Аркасына биштәр капчык аскан, таякка таянган, әкрен генә атлап килүче юлаучыны күргәч, Зәйтүнә нигәдер гаҗәпләнде, Сарман ягыннан Югары авыл ягына бары хәерчеләр генә килгәли торган иде. Бала-чага гына түгел, өлкәннәр дә йөри, ипи кыерчыгы бирсәң, сөенәләр, бәрәңгегә дә шатланалар, онны да чит итмиләр. Теләнче балалар, бирмәсәң дә ала торган чая хатыннар хакында уйлап торган арада мосафир авыл очына җитте, урамга керде. Башында солдат картузы түгелме моның? Солдат башы белән хәер сорашырга чыкканмы әллә бичара?! Мосафир күздән югалды, тау астыннан баягы сыман уйнаклап менгән җил кипкән яфракларны кузгатты, Зәйтүнәнең күзенә чүп керде, яңа юылган яулык очы белән күз төбен арчыган арада ниләр булгаңдыр, күз ачылганда Югары урам буп-буш, баягыча кешесез иде. +Ул бәбәй керләре эленгән зирек төбенә килеп утырды, тыныч рәхәтлеккә кинәнеп, аякларын сузды да күккә карап чалкан ятты. Талчыккан канатлардай кулларын баш очына куйды һәм, тар сулышының киңәйгәнен тоеп, сүзләрен кадерләп йота-йота җырлап җибәрде: +Моңлы бала түгел идем, +Миңа ниләр булды икән?.. +Җырлавы елауга кушылып китте, чалкан яткан җиреннән йөзтүбән әйләнде, тәмле итеп, бала анасына сирәк эләгә торган ялгызлыктан сөенеп, татлы итеп, күзе арганчы үкси-үкси елады. Елак бала янында елаганы юк иде Зәйтүнәнең. Бәхете, су юлы һаман буш иде, эш вакыты, кемнәрдер астан, астагы тугайдан су алып кайтып киттеләр, өскә, Йомры таш янына җан ияләреннән берәү дә менмәде, беркем аның елаганын күрмәде, комачауламады, юаш, тәбәнәк тау түбәләре баешка борылган кояшка карап ят итәләр, тирән ермакларга, чокыр битләренә сыек кына күләгә төште. Күк һаман биек-биек, күк аның шатлыгы төсле үк чиксез, аның кайгысы кебек төпсез дә иде. Менә ул уң ягына борылып ятты, талган башын йомшак беләгенә салды да йокыга китте. Күптәннән рәхәт йокы күрмәгән тыгыз керфекләр авырайды, тәне-хәтере, мазалары сак кына чылтыраган чишмә сулары белән әллә кая агып китте, Зәйтүнәнең җаны төпсез упкынга чумды. Ул төш күрде. +Төше - төсле төш иде. Сап-сары каз бибиләре керде аның төшенә, ефәк койрыклы нәни колыннар керде. Колыннар керләнмәгән тояклары белән тау битеннән кыеклап чаба-чаба дөпелдәшеп аның яныннан үттеләр. Берсе ап-ак чүпрәк әләмнәр белән бизәлгән зирек янына килде дә: "Үпкәл əмə, җилне без чыгардык, җил безнең ялларга ияреп йөри", - дип аңлатты. Шунда Зәйтүнә аңа таба бара башлады, нәзек бәкәлле, йолдыз кашка колын курыкмады, Зәйтүнә чүпрәкләрнең иң агын аның күпереп торган чирәм төсле ялына бәйләде. Әй куанды колын, әй куанды, кешни- кешни, койрыгын ялкын ук итеп әллә кая чабып китте! Ул чаба, Зәйтүнә елый, куанычыннан көлә-көлә үкереп елый. Колын чабып кире килде: "Улыңа, Хәлилеңә чүпрәк каламы соң? Бүген аның көне, аның бәйрәме", диде... +Елмаеп йокыга киткән иде, беләге тәмам юешләнгәч елап уянды. Шактый озак йоклаган ахрысы, өйдә югалтканнардыр, Хәлиле үкереп өйдәгеләрнең котын алгандыр. Зәйтүнә сикереп торды, чәчен тиз-тиз үрде, шул чагында аның күзе чишмә авызына төште. Суның иң кайнаган төшендә мәмрәп пешкән каен җиләге салмак кына тирбәлә иде. Сәерсенеп, куркып күзәтте Зәйтүнә җиләкне, җиләк агып китәргә ашыкмады, тирбәлә-тирбәлә һаман чишмә авызында бөтерелде. Бая юк иде ич, каян килгән? Чишмә авызына җиләк каян эләккән? Кем ташлаган аны? Әллә, ходаем, Чишмә Анасы Хәлиленә бүләк итеп җибәрәме җиләкне? Шуны каптырсаң елагыннан котылыр дияме? Ул коты чыгып, җыя башлаган керләрен ике кулы белән күкрәгенә ныгытып кысып, Йомры ташка карады. Күрде, теге якта, шундый ук кучкылланып куерган зирек агачы төбендә әллә кая таба күзен текәп бер кеше утыра иде. +Ир кеше... +6. ГАБДУЛЛА +Авыр сугыш елларында ул әҗәл белән ничә тапкыр күзгә-күз очрашты, ничәмә-ничә мәртәбә үлем белән якалашты. Кайнар күкрәгенә әҗәлнең салкын кулы тия язып калганда, "инде беттем!" дигәндә дә озак вакытлар бирешмәд е, котылып калды. "Әнкәң сине терек суы эчертеп озатмагандыр ла?" дип сорыйлар иде аның шаккаткан иптәшләр е. Елга кичкәндә ике тапкыр бата язды, берсендә алар утырган көймәнең койрыгына снаряд килеп төште... Снаряд ярчыгы аның каскасын өч рәт тишеп узды, берсендә чәче арасына кереп сеңгән тимер кыйпылчыгын үз кулы белән алып ыргытты. Ничә тапкыр дошман тылына разведкага барып исән-аман кайтты... +Берзаман дөнья аңа арты белән борылды... +Утлар-сулар кичеп, язмышның сынауларын татып яшәсә дә, Габдулла боларны өйгә хәбәр итмәде, хат яза белми иде егет. Хатны ничек язарга кирәклеген аңа берәү дә өйрәтмәде, язарга утырса, тиргә бата, бу аның өчен иң зур газап иде. Сугыштан ни язасың? Кунакта түгеллегеңне беләләр булыр, аны-моны язарга ярыймы, язардан элек шунысын уйлыйсың, рөхсәт ителәме, юкмы; кайдалыгыңны белдерергә ярамый, бу - бер, корал-фәлән турында авыз ачарга да рөхсәт юк, күреп тора Габдулла, хат букчаларына куе шәмәхә пичәтләр сугылган, "хәрби цензура тикшерде", диелгән. Ə ул күргәннәрне яза башласаң... Кырылыш, кан коеш, көн дә кабатланып торган үлем хәбәрләре кемгә кирәк? Болай да әллә никадәр имешмимешләр барып җитеп картларның котын аладыр әле... +Шулай фикер йөртте Габдулла, нәтиҗәдә хатларны сирәк кенә, анда да сүзләрне сыгып кына язды. "Хат башы, языгыз каршы", дип куя. Туганнарның, күрше-күләннең "һәрбарчасына аермаенча сәлам тапшырыгыз, үзем, күргәнегезчә, исән-сау" диюгә, сүзе бетә дә куя. Кайда йөри ул, кайсы фронтта, ничек сугыша, янәшәсендә кемнәр бар, - боларның берсен дә хәбәр итеп тормый... +Зәйтүнәгә язмады да диярлек, килгән шәпкә бер-бер артлы ике хат юллады да озак кына тукталып торды, тагын берне язды... +Разведкада ныгыган егетне кырык икенче елның җәендә, заводлар ашыгып-ашыгып танклар чыгарырга тотынгач, кыска сроклы курсларга җибәреп укытып кайтардылар. Укуыннан ул танклар төялгән эшелон белән кайтты. "Бу хакта язарга да ярагандыр, юк ла, мактана дип белерләр..." Шулай уйлады Габдулла... Аз сүзле егет иде, башта русчасы да такы-токырак иде, казах-үзбәк егетләре янына тартылды, алар барысы да чордашлар, беренче тапкыр киң дөньяга чыгып, тормышта әллә ни күрергә өйрәнмәгән, мәг әр сугыш эшенә хәйран остарган егетләр иде. +Сугышта кичергәннәрен Габдулла, шулай итеп, бер хатка да теркәмәде, медаль алуын да язмады, "исән-саумын, сезгә дә шуны телим, вәссәлам!" Хак анысы, ата-ана өчен баланың исәнлек хатыннан да олы нәрсә бармыни? Ризык киселмәсә, туган-үскән якларга исән-сау кайтып элгәшсә... +Тукта, тукта, анда да бу җәһәннәм газапларын сөйлисе килер микән?!. +Сугыш егетне сүзгә тагын да саранландырды, бүтәннәр кебек окопташ иптәшләре белән адреслар алышмады, сугыш бетүгә үк кунакка йөрешергө вәгъдәләшмәде, айлар буе рәттән сугышсалар да, иптәшләре Югары авыл егете Габдулла Сөләймановның кем икәнен белми дә калдылар... +Бервакыт фронт газетасыннан яшь кенә татар лейтенанты килеп төште, ярты сәгать буена җәфалады лейтенант Габдулланы, теленә шайтан төкергән мишәр әллә нинди астыртын сораулар биреп бетерде, анда да Габдулла авызыннан "әйе", "шулайрак булды" дигән сүзләрдән артыгын тартып ала алмады. "Ну, парин, - диде корреспондент азактан, - батыр диләр үзеңне, фрицлар траншеясына беренче булып барып керде, дотларын изде, диләр. Мәгәр тешләк икәнсең, телең юк икән - тарихта эзең калмас, гел-гел тел яшереп яшәмә", - диде ярым әрләп, ярым шаяртып. +Үзе турында газетада басылганнарны укыгач, Габдулла бот чабып көлеп җибәрде, ярты сүз әйткәннән ярты бит әвәләгән шома мишәр! Ниләр генә шыттырмаган анда, исең китәр, ул танклар үкереп чаба, туплар төптөз ата, аткан саен немецларны кырып сала, фрицлар "арлы-бирле сикергән борчалар кебек, төрле якка куркып чабалар". +"Читтән караганда, бәлки, шулай күренәдер дә?" дип шигәйде Габдулла, кичен газетаны түшенә куеп, шактый уйланып ятты. Син боларын бөтенләй күрмисең, сугышта кеше бүтәнчәрәк була, кулга корал керүгә, син бүтән кешегә әйләнәсең, танкка кереп утыргач, танк, экипаж, иптәшләрең бер тән, бер җан булып оеша. Шул тоташу, бердәмлек юк икән, беренче бәрелештә үк әрәм буласың... +Габдулла лейтенант дәрәҗәсе алды, аны танк взводы командиры итеп билгеләделәр. +Кырык өчнең март ае... — Йә, лейтенант, - диде аңа пехота полкының замполиты, карлыккан, +өшәнгән тавышлы, өлкән яшьләрдәге майор. - Безгә юл ача алсаң, җаның +ни тели, шуны сора! Бүләкнең иң кәттәсе булыр. Вәгъдә! Юл ача гына күр! +Вакытлыча шушы полк карамагына беркетелгән танк взводындагы өч машина әче төтен бөркеп кузгалдылар, урман авызында кояш нурларыннан әле ачылып кына килгән үзле балчыкны тирән буразналар белән ермачлап борылдылар. Габдулланың урынбасары, ачык башнядан ярты гәүдәсе чыгып торган Миша Поволяев: +Лейтенант, тиз бул! - дип кычкырды +Ашыгырга кирәклеген белә Габдулла, майор яныннан китә алмыйчарак тора, бердәнбер үтенечен әйтергә һаман кыймый... Миша тагын кул болгады: +- Ашык, лейтенант! +Габдулла каударланып майорга якынрак килде, "әгәр, ул-бу булса, зинһар, ашыгып өйгә хәбәр итмәгез", дияргә теләде... Күпме сугышларга кереп бу фикернең аның акылына килгәне юк иде моңарчы, майорның өлкән, өшәнгән булуы, аның хәрби түгеллеге, кыяфәтенең авылчалыгы тәэсир иттеме, Габдулланың шушы кешегә сыенып үтенечен тапшырасы килде. Кыймады, йә куркак икән бу егет, дип уйлар майор... +Пехота полкының өч көн рәттән һөҗүмгә күтәрелеп тә бер карыш алга китә алмавын, өч көн дәвамында байтак солдатларын югалтканнан соң майорның танкларга чамасыз өметләнүен белә иде Габдулла, бәрелеш аяусыз булыр, кырылышның монысыннан да исән чыгар, мөгаен, алай да, алай да... нигә тукталып калды ул майор янында? Нигә аның белән бәхилләшергә теләде? +"Исән калырмын" дип өметләнсә дә, бер бәрелеш икенчесенә охшамый, Габдулланың ризыгы киселер көн җиткән булса?.. Авылдашлар теленнән, ата-анасының хәтереннән, Зәйтүнәнең җылы күңеленнән югаласы килми иде егетнең, тере саналып яшисе килә иде... +Әйталмады майорга үтенечен, кулын җәлт кенә чигәсенә тидереп алды да танкка сикереп менде, танк урманның бормалы юлларын каерыпизеп алга ыргылды. Майор янында басып торганда күкрәкне тыгызлаган каушау онытылды, югалды, тәннең бөтен әгъзалары бер йодрык булып, танк хәрәкәтенә кушылып киеренке бер халәткә килделәр: колак ун тапкыр саграк ишетте, күз ун тапкыр артыграк күрә башлады. Танклар артыннан чак өлгереп пехота бара, алар автоматларын өскәрәк калкытып атарга керештеләр. Димәк, өч көн дәвамында полкны талкыган траншеялар да ерак түгел инде... Менә Габдуллалар танкы ухылдап алды, ут төкерде, тагын, тагын... Тирә-якта "ур-ра!" авазлары яңгырады. Яңгырады да бер мәлгә дөнья тып-тын булып калды... +Шулчак тәмуг ишеге ачылган төсле булды, җир артта да, алда да тирәнгә убылды, танк эчендә җирән атның куе ялы булып ялкын үрмәләде. Механик-йөртүче шат күңелле, җырчы Ковальчук илереп-илереп бер кычкырды да тынды, Поволяев борыны белән рациягә авып төште. Ялкын шашып-гүләп аны да камап алды, Габдулланың тәне кабырчык-кабырчык бүртеп чыга да чытырдап ертыла, ярыла иде. Эссе, тын кысыла, һава җитми. Тын белән бугазга ялкын телләре үтеп кергән кебек... +Ул танк чылбыры астында аңына килде, күзе ачылса да, уттан бүтәнне күрә алмады, комбинезоны тоташтан пыскып яна иде, ул исәңгерәп карга ауды, уңга, сулга тәгәрәде, авызына учлап-учлап комлы кар тутырды. Аягына басып алга атлады. Алга барамы, арткамы, кем белсен... Барган хәлдә комбинезонының утлы чүпрәкләрен умырып-умырып ыргытырга тотынды, гаҗәп, авырту да, курку да сизмәде Габдулла... +Авыртуы да, куркуы да соңрак, госпитальдә килеп җитте, алары яралы солдатны шунда көтеп торган икән. +- Сул кулны кисәргә! Сөяк чәрдәкләнгән! - диде хирург. Ап-ак чәчле, йонлач таза беләген сызганган бу кеше баягы өшәнгән майорга үтә дә охшаган иде, "нигә пехота майорына ак халат кигерткәннәр?" дип бутады башта Габдулла, аның "кисәргә!" дигән боерыгын ишеткәч кенә, үзенең кайда ятуын чамалады, яткан җиреннән сикереп төшәргә омтылып, җан авазы белән: "Кулны бирмим, бирмим!" - дип акырды. "Мондый тавышлы солдат чыдар!" - диде хирург. Габдулла тәненә, битләренә ясалган операцияләрне тешен кысып чыдап үткәрде, ыңгырашмады, "исән калдым, исән!" дип , кабатлады ул уз-үзенә, "куркыныч үтте... куркыныч артта калды". Шушы фикер аңа көч-гайрәт өстәде, түзәргә кушты, чыдарга мәҗбүр итте. Әйе, артта калды... Поволяев та, Ковальчук та янып беткәннәрдер... +Авырту артыннан курку килде. I +Ул операциядән соң ике көн, ике төн һушсыз ятты. Ике көннән ике солдат палаталар буйлап белешеп йөрделәр: "Танкистлар юкмы? Танкистлар!" Габдулла исенә килде, тыгыз бәйләнгән марлялар арасыннан сыңар күзен ялтыратып тавыш килгән якка карады, эзләүченең берсен таныды, - Зөфәр Маннапов, якташ. Сарман егете, күрше районнан, тик Зөфәр аны танымады, Габдулланың танкист икән ен палатадагы авыр яралылар да белми иде... +Кич. Эңгер-меңгер. Почмак якта, иң кырыйдагы караватта ятучы яралы чырт иттереп шырпы сызды. Шунда ук палатага шашып-бөркелеп ут-ялкын кереп тулды! Ялкын усалланып, ялмавыз карчык шикелле, тән тиресен чытырдатып Габдулланың бөтен гәүдәсенә үрмәләде, сөякләр шытырдады, ул иреннәрен канатып тешләп: "Бирмим! Бирмим!" дип үкерде. Тән авыртуын көчәйтеп, яткан җирендә бәргәләнде. Аны караватка каеш белән бәйләп яткырдылар... +Тәмәке тартырга өйрәнгән иде, шул көннән тартуны ташлады, кеше кулында янган шырпы күрсә дә, дер-дер калтырарга тотынды, бик озак тынычлана, ипкә килә алмады. Кичен, палатада ут яндыру аның өчен тоташ газап минутларына әйләнде, утка карый алмый, ике кулы тоташтан бик озакка дерелдәргә тотына иде... +Ул бер чакта да көзгегә карамады, уттан чыкканнан бирле егеткә сакал чыкмады, аста, бугаз төере өстендә генә бер- ике төк тырпаеп торды, аларны Габдулла, кеше юкта, капшап табып, кайчы белән кисә иде. +Дәвалана-дәвалана, күчә-күчә ул хәллерәкләр палатасына барып җитте, шул кичтә, иптәшләре концерт карарга чыгып беткәч, берәүнең тумбочкасы өстеннән көзге кыйпылчыгы алып йөзенә якынрак китерде һәм кычкырып җибәрде. +Габдулла үз-үзен танымады... Шунда гына үзе белән беренче тапкыр очрашкан солдатларның ни өчен күзләрен ялт итеп түбәнгә тәгәрәтүнең серен аңлады. Җәрәхәт кутырларын, көйгән яңакларын, янган ияген капшап-капшап ул үзендәге үзгәрешләрне азрак чамалый иде, көзгегә карагач, үз чыраеннан имәнеп китте. Каш та, керфек тә калмаган, күз төпләре җыерылып укмашкан да, сул күз акаеп өскәрәк менгән, колак очлары көеп кителгәннәр, ияк тә, яңаклар да, маңгай да тиресе туналып алынган кебек ялтырап, шомарып кипкәннәр. Ул көзге кыйпылчыгын идәнгә китереп сылады да танк эчендә чытырдап янып калган Поволяев белән Ковальчуктан көнләште. Тимер караватка башын бәрә-бәрә озак кына елады. Иптәшләре шактый торып кайтты, ут яндырмадылар, көзге ватыклары палата идәнендә анда-санда адашкан нәни йолдызлар булып елтырашып яталар иде. Алар берни сорашмадылар, төпченмәделәр, Габдулланың хәлен аңлыйлар иде алар, кичәгенәк врач кереп: "Сезгә яңа кеше күчерәбез, - дип, - саграк булырга, артыгын төпченмәскә" өндәп, кисәтеп чыккан иде. +* * * +Госпитальдә солдат нәрсә хакында күбрәк уйлый дип сорасалар, Габдулла бер сүз белән җавап бирер иде: "Туган йорт хакында уйлый!" Өен, йортын сагынган саен дошманга ачуы арта бара, нәфрәт аның бөтен күзәнәкләрен биләп өлгергән иде. Сугышның беренче көннәрендә күп нәрсәне аңламаган, аңларга әзерләнмәгән егет, бүген, күп юллар узган, шул чагында йөзләрчә коралдашларын җирләгән, тапталган кыр-болыннарны, ярым җимерек шәһәрләрне калдырып чыккан Габдулланың йөрәгендә үч нәфрәте көчәйгәннәң-көчәя генә иде. Көзгегә карап үзе белән үзе өр-яңадан танышканнан соң, бу хис тагын да усалланып, төне буе йокыга бирешмичә уйланып ятты. Әйе, яңадан сугышка барырга кирәк аңа! Әле кырык өченче ел гына! Әле дошманнан илне тазартасы, Берлинга барып җитәсе, дошманны үз җирендә тукмыйсы бар. Өлгерә әле Габдулла, үч ярсуын түгәргә вакыт җитәрлек. Тизрәк савыгырга, аякка басарга гына кирәк... +Савыгырга, савыгырга, савыгырга... +Яраланганын илгә хәбәр итеп тормады Габдулла, "хат языймчы", дип ике-өч тапкыр кулына каләм алды, сүзләре әле ачулы, әле ярсулы иде, дәфтәр битендә аларга урын табылмады, фронтка, яңадан фронтка дип талпынды аның күңеле. +Сул кул әкренләп кенә ялганды, чүт кенә кыегаеп калса да, тырыша торгач, аңа яңа егәр, көч кайтты... +Махсус мотоукчы дивизиянең лейтенанты Габдулла Сөләйманов каткат ялынып, командующий исеменә язылган байтак рапортлардан соң гына яңадан фронтка эләкте. Тугыз госпиталь үтеп, туксан җирдән ямалган, фуражкасын күзе өстенә үк төшереп кигән егет уттан курыкмый иде хәз ер, киресенчә, утны сагынган, аның бердәнбер теләген - дошманны кырып, җиңеп үлү теләген тормышка ашырырга җай чыккан иде. Җиңәргә һәм һәлак, булырга! +Аның тәвәккәллегенең, кыюлыгының, кискенлегенең чиге-чамасы юк иде, аны "бәхетле" дип атадылар, фронт буйлап Габдулланың даны китте, ул сугыш сызыгының теләсә кайсы төшеннән, теләгән вакытында үтепсүтеп кичеп йөрде, иң катлаулы операцияләрне шикләнмичә аңа тапшырдылар, иң читен, иң өметсез саналган хәлләрдә дә ул исән калды, янында гына миналар шартлады, снарядлар ярылды, җир янды, күк томаланды, адәм улларына җирдә урын бетте дигәндә дә ул исән калды, җаны тагын да авыррак сынауларны теләп, ярсып-ярсып алга ыргылды. +Ниһаять, дөнья тагын артын күрсәтте, язмышы урталай киселде. +Кырык бишенченең гыйнвары иде, Польша җире. Алар бик күп көч куеп Н. шәһәрен алдылар да, Габдулла ике иптәше белән разведкага китте. Немецлар аяусыз котырынып, теш-тырнаклары белән позицияләренә ябышып, уңайлы плацдарм Польшаны бирмәскә тырышалар иде. Бөтен җирдә гаскәр, шыплап корал тутырган машиналар, танклар... Шуларны ачыкларга тиеш иде алар... +Беренче пуля ук аның җанын алырга тиеш иде... Нейтраль полосада Габдулланы немец снайперы чүкеп алды. +Яндыргыч пуля уңнан керде дә сул яктан ит умырып үтеп чыкты. Мондый зәһәр, шәфкатьсез авыртуны аның моңарчы татыганы юк иде, пуля тигәч ул бер тапкыр сикереп куйды да ике куллап салкын җир каткагына ябышты. Иреннәр енә елмаю сирпелде. "Бетте. Тәмам", дип тынычланып уйлады Габдулла. Ышанычлырак булсын дип снайпер тагын бер тапкыр мылтык тәтесенә басты, икенче пуля да шул ук юлны узды, көче кимеп, зәгыйфьләнә башлаган йөрәк яныннан гына үтте. Икенче тапкырында да уч төбе хәтле ит умырып чыгарды. Аның тәненең дүрт тишегеннән җиңелчә генә пар күтәрелә, кан саркый иде. +Габдулла ике арада, нейтраль җирдә ятып калды. Ул иптәшләреннән алгарак чыгып, аларга үзен көтеп торырга боерган иде. "Әгәр үтә алсам, артымнан барырсыз, юк икән, бүтән җирдән үтәргә тырышыгыз", диде. +Үтә алмады... +Габдулла җиргә сеңгәч, иптәшләре бу сукмакның үтә хәвефле икәнен аңладылар, алар үзебезнең якка бүтән юнәлештән үтеп, төне буе тырышыптырышып җыйган мәгълүматларны таңга кадәр командир кулына тапшырдылар... +"Тапшырырлар!" дип уйлады Габдулла. +Иренеп кенә таң сызылды. Габдулла хәрәкәтсез-ушсыз килеш, каткан җир өстендә, тырнак асларына кан кереп каткан куллары белән каткакны кочаклап ятып калды. Бераздан ул аңына килде, үзен снайпер яралаганын аңлады, дошман аны күздән ычкындырмагандыр, мөгаен, аның кыймшанганын гына көтәдер, хәзер чак кына кыймылдаса да, өченче пуля аның көчсез тәненә килеп керәчәк. Снайперны алдарлык, аны күздән яздырырлык көче дә, җае да калмаган иде Габдулланың. Көче җиткәнчә сыланып җиргә сеңде егет, тәнендәге дүрт ярадан аккан канны тунын тарткалап туктатырга тырышты. Моңарчы ул "минем өчен хәзер иң зур бәхет - сугыш кырында ятып калу", дип инанып йөрсә, үзе шуңа омтылса да, хәзер аның исән каласы, яшисе килде. +"Яшәргә, яшәргә, яшәргә!" дип ыңгырашты аның кан качкан күм-күк иреннәре. Бәхете, баш турында нәни генә калкулык бар икән, пулялардан шул саклап калган, ята торгач ул уң ягына әйләнде, яраларын киеме белән томалады. +Көн яктырган саен аның аңы ачыла барды, әгәр көне буе монда ятса, харап булачагын аңлады. Суык әкрен-әкрен аның хәрәкәтсез аякларына йөгерде, аяусыз бер мыштымлык белән тән буйлап югарыга үрләде. Моннан кузгалып ычкына алса, якында гына сай канау барлыгын хәтерли Габдулла, дошман тылына чыкканда канаудан шуышып үткән иде ул, шуңа барып җитә алса... исән калачак! Җирдән ышкытып ул бер аягын күчереп карады, аякның берсе артта калгач, көчәнеп, бөтен егәрен туплап акрын гына анысын да алгарак шудырды. Бара болай булгач, бара! Башта күчергән аякны кузгатам дигәңдә аның янында гына 1 снаряд шартлады. Үткер, утлы ярчыклар иләктән коелган төсле аның өстенә сибелделәр, сул як кабыргалары арасына кереп тулдылар. Ул дугаланып сикереп торды һәм эрерәк, соңгы ярчыклар яңгыры астында канауга барып капланды, тагын һуштан язды. +Безнең гаскәрләр икенче көнне генә һөҗүмгә күчтеләр һәм бик каты яраланган, теткәләнеп беткән, ярым өшегән лейтенантны табып алып кыр госпиталенә озаттылар. +Нинди көч, кодрәт саклап калды аның җанын? +Үз өстенә йөкләнгән бурычны ахырына үти алмавын тою гарьлегеме? Әллә туган ягын, йортын тиңдәшсез сагынуы чыдамлык өстәдеме егеткә?.. +Һәм ул байтак көннәр үткәч кенә, унҗиденче гыйнварда Варшава азат ителеп, безнең гаскәрләр фашистларны тоташтан куа барганда, февраль башында гына аңына килде. +Аны бөтен яктан гипска төрделәр һәм сөйләшүдән катгый рәвештә тыйдылар... +Ул үзенең ничек монда килеп эләккәнен дә, селкенмәслек итеп ник чорналганын да, гомумән, госпиталь караватында нилектән ятуын да аңламый иде. Үз исемен дә, телен дә оныткан иде. +Яралары коточкыч иде, дүрт кабыргасы умырылган, пуля ике җирдән кереп тәнне үтеп чыккан, тәнен тишкәләгән ярчыкларның саны-исәбе юк, ярчыкларның кайберләре арка сөягенә кагылып-кагылып киткән иде. Исән калды дип авыз тутырып әйтергә дә кыен, яралының сулышы чак-чак сизелеп тора иде. Тагын ике айдан ул иҗекләп русча сөйләшә башлады. Сүздән аның кем икәнен дә, милләтен дә белерлек түгел иде. Аның янына украин яралысын китереп карадылар, үзбәк, казакъ егетләре дә үз телләрендә эндәшеп- эндәшеп бактылар, Габдулла аларның берсенә дә җавап бирмәде. +Ул үзенең көнлек сөйләшү нормасын ярты-йорты русча биш-алты сүз белән тутырып куя иде. Егет утыз ике кило авырлыгын югалтып чырага охшап калды, егерме яшен тутырып чыгып киткән тап-таза егет, гипс биләүдән гәүдәс е бөкрәйгән, муены кыегайган, бөтен җире яра эзләре белән чуарланган, ярым телсез, хәтерсез, исемсез, милләтсез җан иясенә әйләнеп килеп чыкты. +Рухы һәм кайнар җаны исән иде чыдам татарның, аның яшисе килә иде! Алты ай тоткынлыкта тилмергән тән дәва-хәрәкәт кирәклеген кайдан төшенгәндер. Габдулла йокыдан уянып йокыга киткәнче хәрәкәтләнде, мамыкка әйләнгән мускулларын бер катырып, бер йомшартып, кул-аягын йөртергә әзерләнде. +Кырык алтының язында, сугыш беткәнгә нәкъ бер ел дигәндә ул беренче тапкыр урыныннан кузгалды. Торып утырды һәм үзен ишегалдына алып чыгуларын үтенде. Шәфкать туташлары аны ике яктан кочып тотып һавага алып чыктылар. +Ямь-яшел куе яфракларын күңелле лепердәтеп утырган карт тирәкләрне күргәч, аның томанлы башы әйләнеп китте, ул үзен кочып тоткан туташларны этәреп агачка тотынды. Бармаклары җылы кайрыны сытып керергә тырышкандай агачка сыландылар, ләкин әле аның ябышып ук торырлык көче юк икән, ул чайкалып түбәнгә иңә башлады, кызлар аһылдашып аңа ташландылар. Габдулланың берсе өстә, берсе аста елтыраган күмер күзләреннән күз яшьләре кысылышып чыкты, ул көчсезлегеннән, гариплегеннән гарьләнеп, агачка капланып сүзсез үкседе. Аңа ияреп, тыела алмыйча кызлар да елаштылар, алар егетне ике яктан иркәләп кочалар, сөяләр һәм дөньядагы иң матур, иң кадерле иркә сүзләре белән аны юатырга тырышалар иде. +- Миленький ты наш, миленький! Хороший ты наш, умненький... +Ничә айлар, еллар дәвамында кан һәм күз яше, үлем һәм һәлакәт кенә күреп гадәтләнгән Габдулланың күңеле тыела алмыйча ыргый, сикерә, әллә кайларга барып җитәргә тели, аның койма янындагы яшел чирәмлеккә ятып ауныйсы, яланаяк йөгереп китәсе килә, ə үзе биләүдәге көчсез сабый булып, ике кыз кочып эскәмиядә чарасыз утыра... +Берничә көн һавага чыгарга шүрләп, кызлардан читенсенеп ятты Габдулла, тагын оятка калырмын дип уйлады, шуннан соң гына, бераз тернәкләнгән кебек тоелгач, ишегалдына алып чыгуларын үтенде. Бу юлы аны бер туташ кына кочып алып чыкты һәм үзеннән читкә җибәрмәде. Карт тирәк төбендә чайкалып торуына өч атна булды дигәндә ул беренче мәртәбә ялгызы, култык таякларына гына ышанып чыгарга тәвәккәлләде, башта озак кына баскыч тирәсендә басып торды, аннан ярым бөкрәеп, уңгасулга чайкалып, таныш тирәк янына теркелдәде, җанын шушы агач тарта иде егетнең. Тирәк, аның ермач-ермач җыерчыклары бик тә таныш кебек иде егеткә. Кайда күрде соң ул нәкъ шушындый тирәкләрне? Төшендәме, өнендәме? Габдулла озак-озак, күзләрен талдырып тирәкнең ботакларын, яфракларын өйрәнсә дә, үткәннәренең бер көнен дә хәтерләмәде. Гомумән, үткәннәре булдымы икән аның? Хәтере юк, ул сүнгән, аның урынына шомлы томан кереп тулган иде. Агач кайрысын сыпырып торганда аның кырыннан шактый өлкән яшьләрдәге солдат узып китте, ул: — Нихәл, батя? - дип эндәште. +Габдулла тирә-ягына әйләнгәләп карады, үзеннән башка берәү дә юк, димәк, карт солдат "батя" дип аңа эндәшкән?.. +Шул көннән Габдулла ялгызы гына ишегалдына чыккалый башлады, аның үҗәтләнеп, тешләрен кысып ныклап аякка басарга тырышканын күзәтеп торган врачлар куанышып бер-берсенә караштылар. Габдулла госпитальдә иң күп авыр яралар алган өметсез диярлек авыр хәлдәге булып исәпләнә иде. Аның беркеме дә юк дип санала, аңа хатлар да килми, үзе дә беркемгә язмый иде. Аның исем- фамилиясе билгесез, тарихы караңгы, аның тормышы, биографиясе шушы госпиталь бусагасын атлап кергән көннән генә башлана иде. Бу сәер, сүзсез солдатның яшәргә омтылышы, яшәргә, терелергә теләве бүтән яралыларга, ялгыз калган бичараларга бик тә шифалы йогынты ясаганын күреп, врачлар авыр яралылар белән сөйләшкәндә, аларны юатканда, дәртләндергәндә Габдулланы, аның язмышын мисалга китерәләр иде. — Күрегез, сынмаган сөяге юк, тәнендә тимер ярчыклары күпме калган, ə ул +йөри, йөрергә өйрәнә, тырыша, - диләр иде. +Ипләп-интектереп күз тирәләре җыелды егетнең, җәрәх әт эзләре арасыннан күзләре элеккедәй балкып, янып карыйлар. Аны зиһенсез санап врачлар да, шәфкать туташлары да, дөреслекне күз алдында яшермичә сөйләшәләр, аның исе китми, ни әйтсәләр, шуны китек иреннәре белән ихлас көлемсерәп тыңлый, сүзгә катышмый, берәүне дә бүлдерми, кичә сөйләшкәннәрне бүгенгә ялгый алмый иде. +Башта бүлмәдә радио юк иде, үткәрделәр. Хәзер һәммәсе дә соңгы хәбәрләрне йомылып тыңлыйлар, илләрен сагыналар, тизрәк терелеп, йөрерлек хәлгә килгәч, өйләренә кайтырга ашкыналар иде. Үтә дә нык яраланганнар ята иде бу госпитальдә, ара-тирә кемдер үлеп китә, сабыр һәм күз яшьсез аны озаталар да оныталар. Мондагыларның хисләре тупасланган, зиһеннәре һәм аңнары катыланган иде. Монда ятучылар үз гомерләрендә әллә ничә тапкыр үлеп терелгән чакма ташыдай каты җанлы батырлар иде. +Бер көнне радиодан Польша турында нидер сөйләделәр, "Варшава, Варшава", дип кат-кат кабатладылар. Түшәмгә карап чалкан яткан Габдуллага бу сүз бик таныш кебек тоелды. Ул үзенең Варшава юлында яраланганын томанлы гына исенә төшерде. Əнə ул карлы-бозлы кырда ята, күктән кап-каты боз кисәкләре шыбырдап ява... +Шул ук кичтә, һич уйламаганда радиодан татарча концерт тапшырдылар, матур, моңлы тавыш Галиябану көен җырлады. Габдулла башта көйнең-сүзләрнең татарча булуын да аңламады, аңының томанлы болытында ап-ак нәзек бер сызык уянды, тәнендә нидер кьшмшанды, ак сызык кызышкан тәне буйлап аска-өскә йөгерә башлады да тынды. Җырны да, үзенең әсәрләнүен дә онытты Габдулла, аң арасындагы ак сызык кына исән калды, сызык көннән-көн зурайды, ачылды, аңа төс керде, төсләр башта киселешеп-чуалып йөдәттеләр, ниһаять, алар бергә укмашты, төйнәлде, түгәрәккә әйләнде. Бер көнне йокылы-уяулы ятканда ул түгәрәк уртасында ата-анасын, җандай якын Югары авылның биек-биек тирәкләрен, сугышка кадәрге мәчет манарасындагы тонык айны, Зәйтүнәсен күрде һәм үзенең кем булуын исенә төшерде. +Сөендеме Габдулла, моны раслау кыен, сөенмәде бугай, ул үзенең төзәлмәслек гарип, кыяфәтсез зат икәнен хәтере кайтканчы ук аңлап өлгергән иде иңде. Дөрес, ул шактый төз басып йөри башлады, сулыш алуы иркенәйде, тәненә әз-мәзләп ит кунды Ләкин кунган итләр дә тәннең һәр ноктасындагы тирән уелган җөйләрне, шыксыз буразналарны яшерә алмыйлар иде. Яралар юылмый, бетми, бетәчәк тә түгел. Ул госпиталь мунчасына кеше юграк чакны чамалап, бер үзе генә барып йөри иде... +"Нигә яңадан туып маташырга? Нигә Габдулла исемен кабат алырга? Билгесез солдат булып калса яхшырак түгелме? Алда күз күрер тагын..." +Яшьлек үзенекен итте, ул тамакка тазарды, баш врач боерыгы белән ашны-суны икешәр өлеш бирә башладылар. +Егетнең хәтере кайтуы госпиталь хадимнәренә бәйрәм булды, "өеңә хәбәр итәргә кирәк, өеңә!" дип сикерештеләр шәфкать туташлары. Баш врач Леонид Аронович җентекләп, сак кына сорашты. — Ата-анам бер дисең алайса, Габдулла. Хатының бар идеме? — Хатын юк... — Ə сөйгән кызың? +Йөрәге тырпылдап куйды егетнең. — Ничек дип әйтим икән... — Аңлашылды. Бар икән. Анысы әйбәт, тик дөресен әйтим, хатыным бар +дисәң куанычлырак булыр иде. — Ние куанычлы аның? — Уртак тормышың әзер булыр иде, балаларың... — Сөйгән кыз уртаклык түгелме? +Леонид Аронович җавап бирергә ашыкмады, бармакларын бөкләп саный башлады: — Аякларың йөри, гәүдәң хәрәкәтләнә, көч-егәрең әкрен генә кайта, хәлең +тагын да яхшырыр дип ышанам, Габдулла. +Күпме вакытлар үз исемен ишетмәгән егет чак кына елап җибәрмәде... Габдулласын Габдулла, Леонид Аронович юкка гына сорамады "хатының бармы?" дип... Ул гомерлек гарип-гораба, күз көеге, ким кеше, бу кыяфәт белән сөйгән кызың каршына ничек кайтмак кирәк? Котсыз имгәк авылда кемгә кирәк? Кайтмаска, рөхсәт итсәләр, шушы госпитальдә үк хезмәткә калырга, үлгәнче шунда яшәргә... Гомере дә куян койрыгы кебек кыска калгандыр инде аның... — Леонид Аронович, мин гомерем буе чирле булырмынмы? - дип сорады ул +баш врачтан. +- Алтмышларга кадәр сәламәт яшәрсең, Габдулла. Аннан соң чиреңнең кире кайту ихтималы бар, - диде врач, ни уйлаганын яшермичә әйтеп бирде. — Алтмышка? - Көлүен оныткан Габдулла көлемсерәде. - Мин алтмышка +кадәр барып җитә аламмы? — Җитәсең! - диде акыллы яһүд.- Җитәсең, егетем. +Бүтән кешегә болай ышанып әйтмәс идем, аны әйтәм. Тамырың ныклыгын беләм. Токымың таза синең, егәрле. +Сиңа язмыш йөз еллык гомер биргән булган да бер өлешен сугыш кисеп алган. Яшә, ышанып яшә. Кстати, өеңә хат яздыңмы әле? — Язам, язам... +Һәм Габдулла "инде оныттым, инде кайтмыйм!" дигән Югары авылга кайтырга җыенды. Ул бик ныгытып әзерләнде, кемнәрне кайткач та күрергә икәнлеген күңеленнән кичерде, ата-анасын ничегрәк юатырга кирәк буласын кат-кат зиһен иләге аша үткәреп, сүзләр эзләде. Ахыр чиктә, язмыштан узмыш юк, ата-ана егетне кабул итәр, сыендырыр, бергә дә яшәрләр. Әмма туган илгә кайтуның үтә четерекле, моннан торып хәл итә алмаслык бер ягы бар иде, ул - Зәйтүнә. Дөрес, ул инде әллә кайчан кияүгә чыккандыр, бәлки бүтән авылга төшеп, Югары авылдан күчкәндер дә, андый чибәр кызны егетләргә кытлык заманда да ялгыз калдырмаслар, үзе дә көтеп чыдамас, сугыш тынганга еллар үтеп тә хәбәр-хәтере килмәгән, эзсез югалган кешегә өмет баглап кем инде гомерен суга салсын?.. +Шулай да, шулай да... Габдулла кайтып китәргә булды. Леонид Аронович та күргән саен: "Кайт, сәламәтлегең ышанычлы", дип үгетләде. +Аны госпиталь белән озатып калдылар, сугышта ике аягын, бер кулын һәм сыңар күзен югалткан украин егете Гаврил Покуль сыңар кулы белән аның аягын кочаклады. — Күрсеннәр, Абдулка, алтын егет син! Әгәр синнән йөз чөерсәләр, +иманнарын укыт. Беләм, көтәләр анда сине, беләм! Менә минем хәл генә +читен... +Покульның хатыны моннан бер ел элек алырга килгән иде, ирен күргәч карашы караңгыланды, өченче тәүлектә: "Билет юлларга барам", дап чыгып китте дә югалды, эзләттеләр, өенә кайтмаган, илнең берәр ягына качкандыр, дип юрадылар... +Габдулла савыгып яткан госпиталь нәни шәһәргә урнашкан булса да, тимер юл буена, вокзалга кадәр аны йөк машинасы белән төшереп куйдылар. Саубуллашып, ят юлчылар арасында берүзе калгач, ул үз хәленнән үзе сәерсенеп ("Кайтып бараммы?"), стеналарга ябыштырылган сары кәгазьләрне укып бетерде, идәндә тып-тып чабышкан нәни балаларны күзәтте, поезд килергә аз гына вакыт калгач, бер читтәрәк укмашкан солдатлар янына, үзе шикелле инвалидлар катына барып басты. Кем кая кайта, кайсы фронтта сугышкан, кайчан, ничек яраланган, гәп гел шул тирәдә бара иде. Агач аяклы, сыңар куллы, зәңгәр күзле кылчык кына бер адәм Габдулланың үрә каткан гәүдәсенә карап нигәдер аны яратмады, сорау арты сорау яудырып интектерергә тотынды. Габдулла теләртеләмәсрәк җавап бирде, Варшава юлында каты яраланып бүген генә госпитальдән чыгып, иленә кайтып баруын сөйләде. Кылчык солдат та, аның тирәсендәгеләр дә чак кына кәгеп алганнар, битләре тимгел-тимгел кызарып чыккан, кәефләре шәбәйгән иде, кабатлап сорадылар: — Кайсы, кайсы госпитальдән дидең син? +Үзе яткан госпитальнең исемен атагач, кылчык солдат янындагыларга күз кысты: — Анда гарип-гораба ята ич, алдама! - дип кычкырды. — Нишләп алдыйм ди? - Габдулла якынаеп килгән поезд тавышын ишетеп, +аркасындагы биштәр бавын тарткалады. — Анда тома гарипләр ята, ə син, күр, үгез кебек тап-таза,- диде дә кылчык +үткер йодрыгы белән Габдулланың касыгына китереп төртте. +Ни булганын аңышмый калды Габдулла, киселгән агач кебек идәнгә ауды, авызыннан күбек агып чыкты, күзләре калайланды. Ул арада боларны читтән күзәтеп торган, ике аягы да төптән үк киселгән матрос, дүрт тәгәрмәчле нәни арбасын җәһәт-җәһәт тәгәрәтеп Габдулла янына килеп җитте һәм илереп: — Солдат умирает! - дип кычкырды. Аның яшел тавышына читтәрәк +торган гарипләр, сукырлар, аяксызлар соңг ы сулышында яткан +Габдулланы урап алдылар. — Браток, не умирай! Шушы көнгә килеп җиткәч, ради бога, не умирай! +Чыда, үлмә! - дип ялвардылар. +Кылчык солдат күкрәген кулы белән төйгән аяксыз матроска кушылып елый, алар бертуктаусыз: — Не умирай, браток, не умирай! - дип такмаклыйлар иде. +Бу хәлне тамаша итеп торган пассажирлар, хатын-кызлар, бала-чага аларга кушылып төрле тавышларга елашырга керештеләр, поезд килде һәм Габдулласыз гына китеп тә барды. Аны тиз-тиз хәстәрләп озак атнаайлар яткан госпиталенә кире кайтардылар... +Тагын госпиталь. Тагын тынмас җан Леонид Аронович карамагында. Тагын бер-бер артлы авырдан-авыр өч операция. Солдат тәненнән атна буе тимер ярчыклар чүпләделәр. Атна буена ул һушсыз ыңгырашып ятты. Әле поездлар ел дәвамында аннан башка гына үтеп торды, төгәл бер ел караватта аунады Югары авыл егете Габдулла Сөләйманов... Аяусызланды, кырысланды, нәкъ ел үткәч, билен тимер корсет белән ныгытып буып, аны иленә кайтарып җибәрделәр. +Госпиталь ярым буш иде инде, терелгәннәр таралышкан, үләселәр үлгән, вокзалда да солдатлар азайган иде, аның каравы бөтен почмакларны, пәке эзеннән шадраланган эскәмияләрне, диваннарны балалы хатыннар баскан иде. Бала-чаганың ишлелеген күреп Габдулла тирән һәм авыр итеп көрсенде... +7. ҮЗЕМ +Кеше гомере үтә кыска, саескан гомерен биргән дөнья адәм баласына. Кеше туа, исәя башлауга ук ул "үлем, әҗәл" дигән хәтәр сүзләрнең серенә төшенә, якыннарының, белешләренең бу дөньяны ташлап китүләрен күреп, ишетеп яши. Гомернең чикләнгән икәнен, көннәрдән бер көнне үзенең юлы киселәсең дә аңлый. Үләсен белсә дә, кеше бер чакта да үлем турыңда уйлап яшәми. Кеше җир йөзендә үлемсез мәгънәләр, мәңгелек барын белә, шулар белән юана, яшәешен бизи, онытыла. +Мәңгелек - безнең изге җиребез, зәңгәр планетабыз. Мәңгелек - безнең зәңгәр күгебез, мәңгелек нурлы кояш, ягымлы-ягымлы ай, гомеребезне бизәп, бәйрәм ясап балкыган сансыз-исәпсез йолдызлар. Иделебез, сыгылмалы матур телебез, моңыбыз, Тукай, Сәйдәш... Безнең күңелләргә Бетховен, Шаляпин, Григлар да иркен керә, океан-диңгезләр, елга-дәрьялар, Кавказ-Кырым таулары да сыя, алар да синеке, син - кеше, синең күңелең күпне тели, күпне үз итә ала. Җан диләр, йөрәк диләр, татар халкы шулар уртасына Күңел дигән серле дәрья урнаштырган. Кеше күңеле күзгә күренми, барлыгы беленми, әмма ул бар. Күңел - кеше белән бергә туа, бергә ярала, әле ул буш була, тора-бара тормыш тәҗрибәсе, хисләр, тәэсирләр, мәхәббәт белән байый. Күңелнең буш калу ихтималы да бар - бусы кеше өчен иң зур фаҗига! +Кеше табигатендә Мәңгелеккә омтылу хисе туганда ук салынган инде, бала туа, йөрергә, йөгерергә өйрәнә, беркем әйтмәсә дә, сурәт ясарга тотына. Кулына ни эләксә - күмер кисәгеме, акбурмы, чыбык кисәгеме - стенага, мич акшарына, урам комына, яр балчыгына, ак кәгазьгә иң әүвәл Кеше сурәтен сызгалый. Йорт рәсемен төшерә. Кыеш-мыеш була аның йорты, тәрәзәләре авыш-авыш, морҗасы кыек, морҗадан чыккан төтен ат койрыгы сыман таралып китә, мәгәр инде бу - чын йорт. Йорт янында үзе. Бу йорт баланың яшәргә, тормыш итәргә, бәхет эзләргә омтылышы дигән сүз. Кеше яшәргә тели икән, мәңгелеккә омтылмыйча чын тормышын кора да алмый. Мәңгелеккә омтылу аның канына, күзәнәкләренә сеңгән, яшияши шушы омтылыш аның күңеленә дә иңә. Дүрт-биш яшьлек малайлар үзләреннән кечкенәләрне кыерсытырга гадәтләнәләр, кызларның чәчен тарталар, нәниләр ясаган ком тауларын ишәләр, уенчыкларын тартып алып ваталар, кыралар. Тудыру, ясау, кору, төзү белән янәшә үк кешедә җимерү, вату, җиңү инстинкты да туа. Җиде-сигездә малайлар танк рәсеме ясый, зәңгәр канатлы, кызыл йолдызлы самолетлар белән дәфтәр битләрен тутыра. Бу кинолардан күреп, китаплардан укып кына түгел, кеше җаны Җиңү дәгъвалый, өстенлеген расларга омтыла. Өстенлекне алга куеп яши башлау да Мәңгелеккә омтылу. +Баланың кайсы инстинкты алгарак китәр, анысы тирә-якка, бала яшәгән мохитка бәйләнгән. +Хәреф таныганчы ук күп балалар исемнәрен язарга өйрәнәләр. Хәрефләрне кирле-морлы куя-куя, тигезле-тигезсез юлга үз исемен сыйдыра бала һәм шуннан китә! Өй стенасына, урам тузанына, акшарланган мич кабыргасына, үсеп-күкрәп утырган агач кайрыларына, кулына ни эләксә шуның белән исемен беркетә. Әле ул бу дөньядан кайчан да булса китәсен уйламый, әмма уянган күңел үз вазифасын төп-төгәл үти - Кеше, Адәм баласы Мәңгелеккә омтылганын белми дә кала. Әлегә бу омтылыш бердәнбер һәм дөрес чагылыш таба - кайда да исемен беркетү юлы белән кеше үзенең барлыгын раслап, гомерен озайтырга тырыша. Шәһәр йортларына күз салыгыз, бөтен йортларда диярлек "Фәрит +Әминә=мәхәббәт" дип сырланган. Бу ике җанның Мәңгелеккә беренче талпынуы, чөнки Фәрит Әминәсез, Әминә Фәритсез токымын дәвам итә алмаячак. Бала җаннары да инде бер-берсен эзлиләр, күңел монда да акыллы киңәшен бирә: "Уян, эзлә, тап, кушыл!" Әлегә əнə шулай, стеналарга исемеңне янәшә куеп та кушылырга мөмкин. Астарак нык, эреэре хәрефләр белән "Булат - дурак!" дип язып куелган. Бу да Мәңгелеккә омтылуның бер төре. Моны, әлбәттә, кыз бала язган. Ул: "Әгәр син мине вакытында эзләп тапмасаң, минем белән булмасаң, мине иш итеп нәселтокымыбызны калдырмасаң, син - юләр!" Ямьсез яңгыраган ике сүзнең асылында нинди мәгънә һәм алдан күрүчәнлек ята. +Пәке очы белән исемнәрен теләсә кая сеңдергән егет-җиләннәргә без ләгънәт укыйбыз, "Чаян" журналы андыйларны әледән-әле пешекләп тора, әмма бу ярымкыргыйлыкның нигезендә яшәү омтылышы, Мәңгелеккә ашкыну яшерелгән. +Кавказ, Кырым тауларыңда йөргәндә мин биек-биек текә таш кыяларның маңгаена майлы буяулар белән, ат боты-ат боты хәрефләр белән язылган әллә кайлардан кычкырып торган исемнәрне күреп шаккатам, шунда менеп җитәргә кирәк бит, буявын юнәтергә кирәк (әле монда идән буярга табалмыйча тинтерисең!), шунда бауга бәйләнеп асылынып торып кыяга исемеңне теркәргә кирәк. Бүтәнчә менү юлы юк! Күпме мәшәкать чигеп, ничаклы интегеп, акча түгеп йөргән ул ПашаМашалар, Петя-Митяләрне дә əнə шул Мәңгелеккә йөз тоту дәртләндергән. Алар шушы мизгелдә үз бурычлары үтәлде дип сөенгәннәр һәм күмәк бәхетне татыганнар. "Күрегез, безнең исемнәр таш кыяның күкрәгендә калды. Мәңгелеккә!" +Дөрес, буяулы кулларын тау чирәменә сөртә-сөртә чистарынганда, буяу эзләрен юарга керосин эзләп чапканда алар мондый сүзләрне әйтмәгәннәрдер, әмма Күңел төпкелендә канәгатьләнү, сөенеч һәм горурлык уянмый калмагандыр... +Мәңгелеккә омтылыш нәтиҗәсендә адәм баласының күңеленә Мәхәббәт иңә, егет белән кыз бер-берсен эзләп табалар. Ир белән Хатын дигән югары дәрәҗәне алалар. Мәх әббәт җимеше булып Мәңгелекнең иң ышанычлы дәлиле - Бала туа... +Бала... +Балага мәхәббәт... Аннан да бөек, аннан да татлы, аннан да рәхәт якты хис бармы бу дөньяда? Белмим, юктыр. Бала - кеше яшәешенең якты, тирән мәгънәсе... +Гади генә яшәгән, гади яшәргә әзерләнгән татар егете Габдулла күңелендә дәһшәтле нәфрәт беренче канлы сугышлардан соң ук уянды. Дошманга нәфрәт, үч алу хисе, дошманны күрә алмау - Мәңгелеккә омтылышның бер тармагы ул, әле ышанучан гади акылы белән сугышның һәлакәт китерүенә йомгак ясап бирә алмаса да, Габдулла сугышның бик күп ир-атларның, адәм улларының Мәңгелеккә барыр юлларын вакытсыз кисә торган афәт, гайре табигый хәл икәнлеген Күңеленең бөтен дулкыннары белән тойды. Туган ил, Идел-Йорт, Туган халкың - Мәңгелек икән, фашистдәҗҗал əнə шуларны кырырга, көл итәргә килә. Синең нәсел-нәсәбеңнең, гомер агачыңның тамырына балта чабарга килә. +Мәңгелеккә омтылышы көчле булган егетнең! +Караңгы төн, өстә авыр шинель, аякта калын табанлы кирза итек, кулда автомат, аркада капчык, дөм-кара елга өстендә көймә койрыгына снаряд төшеп ярылгач, ул салкын суга чалкан барып төште, каушаудан мие томаланды, судан калкынды һәм дәү генә такта кисәгенең нәкъ уң кул якта булырга тиешлеген үзен Мәңгелеккә турылаган Күңел күзе белән күрде. Автоматын сул иңенә күчергән иде, уң кулы буш иде һәм шул кул такта башына чытырдап ябышты... +Күңел күзе... +Нинди өметле, якты сүз тапкан татар халкы. "Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзең ботак тишеге", дигән. А, маңгай күзе дә нинди үткен, нинди җитез, ə Күңел күзе янында ул гап-гади ботак тишеге икән! Күңел күзе - Мәңгелеккә омтылыш күзе ул. +Шинель манма су булып аны аска сөйрәде, төпкә тартты, як-якта снарядлар ярыла, елга кайный, кемнәрдер илереп-илереп дөнья белән саубуллашалар, кайда уң, кайда сул - белерлек түгел, су котырынып бөтерелә, йолка, батыра, ə Габдулланың күңел күзе туры юл сайлый алды, ул берәр потлы итекләрен чак сөйрәп ярга чыгып егылды... +Әллә ничә снаряд берьюлы тиеп танкны бөтен яктан ут камаланганда, иптәшләре үлеп калганда, дөрләп янган килеш ул танктан чыга алды. "Күзең ничек янып пешмәде икән?" дип шаккатты соңыннан врачлар, таң калды... +Күз... +Малай чакта, дустым Әтәч Ибан белән мунча ишеген мәрә ясап, бакыр көпшәле наганга шырпы күкерте һәм дары тутырып "атыш ярышлары" үткәргән идек. Ибанның күз астына наган көпшәсенең кыйпылчыгы китереп бәргән иде. "Күзне фәрештәләр саклый", дип аңлатканнар иде әпчи карчыклар бу хикмәтле хәлне. Фәрештәләр түгел, маңгай күзен дә күңел күзе саклый. Танкны ничек ача алганын, ничек чыкканын Габдулла белми, хәтерләми, иссез-өнсез иде ул хәтәр мизгелдә егетебез, әмма бу мизгелдә дә аның белән Күңеле җитәкчелек иткән, тимер чыдамыйча эреп акканда, корыч кайнаганда ул аны өскә чыгарга өндәгән, көч биргән, башня капкачының снаряд шартлавыннан ачык икәнен белдергән, сул җиңе белән күзен томаларга боерган, чыгуга атып екмасыннар өчен чылбыр тирәсенә елышырга кушкан. Дөрләп янган гәүдәне шунда ук калкытып кар тулы тирән канауга илтеп ташлаган. Кеше, логик акылы белән боларның берсен дә аңламый, аңлата да алмый, гайре табигый очракларда кеше ихтыярына Күңел тулаем хуҗа булып ала, Мәңгелеккә ифрат тугры Күңел адәм балаларын бик күп бәлаләрдән коткара, бәла-казалардан йолып ала. +Сөләйман бабайның Капка турындагы уйларын хәтерлисезме? Аның Күңеле дә шушы капкадан озакламый чыгып китәсен сизенә иде. Ул чыгып китә икән - кемдер кайтып керергә дә тиеш. Шулай булмаганда изге Мәңгелек чылбыр өзелә. Әгәр берәүнең дә кайтып керәсенә ышанмаса, ул яңа Капка турында уйлый алыр идемени? Бәлки, Разиясе акылга килер, көтмәгәндә авылга кайтыр. Сөләйманның күзе мәңгегә йомылганда, якты дөньяга, Югары авыл тирәләренә, Изге чишмәгә, Йомры ташка аның акылы белән, аның Күңел яктысы белән карар... +Зөләйха әби ак маен язып бетерде дә ялгышып аны сары май итеп эретеп алды. Гаҗәпләнде, үзен тинтәк дип сүкте, асылда монда да искитәрлек эш юк иде. Зөләйха да иртәгәге көне белән яши иде, тормышы бүген белән чикләнмәс, иртәгә дә көн булыр, шул иртәгә аны да ипләп кенә Мәңгелеккә илтер дип ышана иде. Солы коймагы пешереп, сары май белән мул майлап Габдулласын сыйлыйсы килә иде аның. Акылы белән ул моны күз алдына да китерә алмады, әмма күңел... Күңел түренә мәңге китмәскә урнашкан Габдулла, əнə, өстәл янына утырган да майга манчый-манчый коймак ашап утыра... +Сөләйман карт җиз төймәләр белән бизәлгән йөгәнен берәүгә дә бирми, һаман саклый! Ат чабышларына катнаша алмады Сөләйман, чабышкы атлары булмады, ул һаман үзе башкара алмаганнарны да Габдулласы үтәр, башкарып чыгар, ул өметләнгәннәрне тормышка ашырыр дип көтә иде... +Әдипләр күбрәк аналарның балага булган мәхәббәте хакында язалар, әти кешеләр, янәсе кырыс була, алар дөнья гаменә чумып яшәп, гаиләдә тәрбия эшләренә катнашмыйлар, бөтен авырлык аналар җилкәсенә төшә дип раслыйлар. О, алаймы икән? Алаймы?.. Буш күңелләр була, таш күңелләр очрый, ләкин кайнар җанлы аталарның балага мәхәббәтен сөйли алырлык, аңлатырлык кодрәт тә, сүз дә юк... Сөләйман картның "олан, оланым!" дип калкып-ныгып килгән ак каенны назлаганын гына бер күрсәтергә иде сезгә!.. Сөләйман балаларының өчесен дә тигез күрде, керсез мәхәббәт белән яратты. Зөләйха моны белә иде, ул картын балаларны сөйгән өчен дә яратты бугай. Сөләйман аңа бер мәлне: "Бар да булды, сиңа әйтәм, ачлык-ялангачлыкны да, бәхетне дә татыдык, бала сөеп кенә туеп булмады", дигән иде... +Ил агасының онык көтә башлаган мизгеле җиткәнен белдерүче уй иде бу, олы уй, чын уй, матур уй иде. +Нишләсен Зөләйха, ни әйтсен дә ни дип картының күңелен юатсын. Килен булып төшкәч, шактый вакыт бәбәйгә уза алмады, бәбәй арты бәбәй ташыр чагы кысыр үтте дип әйтергә ярый, талканнарының да икесе дөрес булмады, өченчесе, оланнары, канлы кырларда югалып калды... +8. ГАБДУЛЛА (дәвамы). +Ул ашыкмыйча гына озын үрдән төшеп килә. Петровка спирт заводыннан Сарсазга торфка баручылар аны ике юл чатына кадәр утыртып кайттылар, ул чатта төшеп калды. Аның арбадан көч-хәл белән ябышаябыша төшүен күргән олаучы: "Абзый, бик йончыгансың, карт кешегә юл авырдыр, әллә Югары авылга кадәр генә илтеп куйыйммы?" дип сорады. "Ипләп кенә барып җитәрмен, аннан күз күрер", диде Габдулла, сиздермичә генә корсетын рәтләп куеп... +Петровкага кадәр Габдулланы Бөгелмәгә спирт илтергә барган атлылар утыртып кайткан иде. Үзенең кайдан, кая кайтуы турында олаучыларның берсенә дә белдермәде ул, сөйләшмәскә гадәтләнгән солдат сорауларга елмайды, әмма җавап бирмәде, ул ачылып китмәгәч, юлдашлары да төпченергә яхшысынмадылар. Чырае бигрәк куркыныч иде сәер солдатның! Атлар борылып караганда Габдулла пошынып фикер йөртте: "Әллә алар да курка инде миннән?" +Менә ул кузаклары тугаеп килгән борчак басуын урталай ярган туры юл белән төшеп килә. Монда җирнең һәр карышы аңа таныш, авылга җитәрәк чакрым баганасы бар иде, ул юк, череп аугандыр. Уң якта таулар, Кызыл яр, арырак, аларның ындыр турларында тауда - киң авызлы тарлавык, Изге чишмә, Йомры таш... Чуал күпере ягасындагы ике ярдагы тупыллар... Таныш, яклар... Ул шушы таныш якларга ят кеше булып кайтып килә. Күкрәп торган егет булып чыгып киткән иде, әкиятләрдәге дию пәрие каргап бозган ямьсез бер карт кайта. Бала йоныннан гына торган ап-ак мамык чәчле бабай кайта... +Госпитальдә чакта да, кайтканда да аны бер туры сорау газаплады: кемлеген белдерергәме, юкмы? +Хәйран вакыт узды, өйдә дә, авылда да аны үлгән дип санарга күнеккәннәрдер, "кайгы ил белән килде", дип юаныч та тапканнардыр... һәм шул чакта, кайгы яралары әз-мәз ялганганда, гомерлек гарип, имгәк булып кайтып керсен әле. Чыдармы ата-ананың йөрәге? Картларның калган кыска гомерләренә өстәмә газап китермәсме Габдулла?.. +Габдулланың күңел көзгесе хәзер аерата сак, сизгер, бер ялгыш караш та аны чәлпәрәмә китерәчәк! +Кайтыргамы? +Кайтмаскамы? +Авылларының урамына кергәндә бу сорауларга җавабы әзер түгел иде але Габдулланың, иң очтагы йорттан, сунарчы Айтуган йортыннан өере белән бурзайлар өреп чыкты, алар ярсып һау-һаулап аны бераз озата бардылар. "Танымадылар!" дип сыкранды күңел һәм аңа яңа уй иңде: "Әгәр әти белән әни таныса, калам... Юк икән, китәм дә барам!" +Капка яңа. Әле тактасы каралмаган, кадак башлары күгәрмәгән, таптаза имән баганаларга эленгән өр-яңа урыс капка иде. "Өйдә хуҗа бар икән, әллә Разияләр кала икмәген тарсынып кайтып төшкәннәрме?" дип уйлады Габдулла. Капка тимере дә, баганага кагылган ат бәйли торган боҗра да таныш, "йортта ат җигәрлек яшь кеше бар икән!" һәм бу яңа уй, йортта яшь кеше булуы аны өркеткәндәй булды, ул адымнарын тагын да акрынайтып ишегалдына керде, баскычта таралып-сузылып яткан ялкау песи сыңар күзен чүт-чүт кенә ачып карады да, колакларын селкеткәч, татлы йокыга китте. Тануымы бу, танымавымы? Баскычтан менгәндә корсет күкрәк читлеген изеп кергән кебек булды, бусаганы атлап чыккач, ул туктап калды, тынычланды. — Исәннәрмесез,- диде ул аңкавына ябышкан коры телен чак-чак +әйләндереп. +Икесе дә өйдәләр икән, әтисе ян сәкегә утырып, тезенә кайрак куеп пычак үткенли, әнисе тастымал тотып кече якка кереп барган җиреннән шып тукталып, керүчегә карадылар. — Саумы, солдат, - әтисенең ак кашлары өскә күтәрелеп алды, ул, кара кәләпүшен төзәтеп, пычагын сәкегә куйды. - Уз, әйдә, түрдән уз. Күнитекләрне салыргамы, әллә шул килеш узаргамы?.. +Карт белән карчык бусага янына басып тынып, йомылып калган сәер юлаучыга карадылар: кем булыр бу? Хәерче дисәң, өстендә солдат киемнәре, гимнастерка, чалбар, башында кояшта уңып, агарып беткән фуражка. Капчыгы җилкәдә. Ни көтә ул? Ник дәшми? — Уз, мосафир, утыр, - диде Зөләйха, танырга теләгәндәй якынрак килеп. +Керүченең гариплеген, кот очарлык ямьсезлеген күреп, ул чак кычкырып +җибәрмәде, тыелып калды. — Рәхмәт, рәхмәт,- Габдулла биштәрен дә салмыйча ян сәкенең ишек +катына килеп җиткән башына барып утырды. — Кай якларга юл тотуың, солдат? - диде Сөләйман. - Берәр яры барышмы, +кайтышмы? — Кайтыш,- дип көрсенде Габдулла. — Әллә? — Кайтам, кайтам, һич өйгә эләгеп булмый. — Сугыш беткәннән бирле кайтып җитә алмыйсыңмы шулай? — Шулай... Әйләнечтән юл туры диләр, ə мин әйлән еп кермәгән госпиталь калмады. Җәһәннәмне күрдек, тәмугта булдык, иңде җитешеп өйгә кайтып барыш. +Хуҗалар колакларын торгыздылар: әллә?.. Сөләйманның эче җылынып китте: — Кайтып җитә алмаганнар да бар диген, агай? — Дөнья бит,- диде Габдулла туры сүздән тайчынып. +Сөләйман аннан төплерәк җавап көтеп ала алмагач: — Ата-анаң бармы соң, исәннәрме? - дип сорады. +Зөләйха - сизгер җан, юлаучы солдатның алар бусагасын тиктәскә атлап кермәсен чамалап, алгарак иелеп, колагын ачып куйды, яулыгын тартыбрак бәйләде. — Исәннәр дип беләм. — Илгә кайту куаныч; көтеп торулары читен. +Сөләйманның әңгәмәне һаман читкә каеруы, турыдан-туры Габдулла хакында сорашмавы Зөләйханың җанын талкыды, ул кат-кат тамагын кырып: — Сиңа әйтәм!..- дип эндәште. — Көтеп тә арганнардыр инде. Юкка чыкты дип тә беләләрдер... — Ə безнең улыбыз югалды. Хәбәрсез югалды. — Эзләтеп карадыгызмы соң? — Эзләтеп ни файда? Исән булса, бер-бер хәбәре килеп җитәр иде дә... +Өй эче эссе дип әйтерлек иде, килгән шәпкә аркасына дым йөгергән, хәзер тимер корсет эченә тир агып Габдулланың тәнен кычыттырды, авызы көйде. — Кая болай ашыгып кузгаласың, мосафир? - диде Зөләйха. — Барыр юлым байтак, əнə әйтәсез ич, көтәләрдер. — Сиңа әйтәм! - дип кабатлады Зөләйха өзелеп. — Пычагымны үткенлим, үткенлим, нигә икәнен аңышмыйм. Син +кайтасыга икән, солдат. Хәзер тавык суям, аш салырбыз, ашыкма син, әз +мәз хәл җый. Күрәм, талчыккансың. Моңа чаклы госпитальдә яткач, ай-ай, +саулыгыңны какшаткандыр сугыш! — Эссерәк шул, тамак янды. — Чәем хәзер кайнап чыга,- диде Зөләйха. +Габдулла тиз-тиз генә карашын аларга юнәлтте: "Танымадылар!" — Булса, салкын чишмә суы эчәр идем. Бик салкынын. — Анысын да хәзер апкайтабыз,- диде Сөләйман. — Чишмә ерак түгелмени? — Монда, ындыр артындагы тауда гына. — Рәнҗемәгез, үзем барып эчсәм дим... Сусадым.., Чишмәләр сагындырды. — Нинди рәнҗү ди?.. Тик, нигә интегеп йөрергә? Карчык замат арасында алып кайта аны. +Габдулла әнкәсенең нык бирешкән гәүдәсенә карады, карашын түбәнгә төшерде. — Мин үзем... +Сөләйман белән Зөләйха ни әйтергә белмичә аптырап калдылар. Солдатның капкадан чыккач та уңга борылып, туп-туры Чуал яры буйлап Олы суга ышанычлы адымнар белән төшеп китүе хуҗаларның аңын бөтенләй югалтты. +"Ата-анаң да танырлыгың калмагач, син монда инде ят кеше, артык кеше, артык кашык!" - дип кыйналды Габдулланың җаны. Көтәләр икән, алар үз улларын - Габдулланы көтәләр, синең ише гарип-горабаны түгел! +Йөнтәс яшел мүк белән тышланган сөйкемле вак ташлар арасыннан элекке кебек үк челтерәп-гөрләп Чуал ага! Тавышланып килә дә, Олы су белән кушылгач, сабырланып, тынып кала. Өч яктан убылган уй кебек, өч су бергә кушыла! Олы су - болганчык. +Чуал чип-чиста, таудан, Йомры таш яныннан тагын да чистарак, күз яшедәй саф су төшә. Басмага кергәч, ул гимнастерка якасын ычкындырып җибәрде. Агачлар нык үзгәргән, танырлык түгел, ешланган, куерган. Ындыр артындагы агачлар да шактый исәйгән... +Җиткәңдер, шушы урыннарны күргәч, борылып кайтса да ярыйдыр, ул басма аша чыгып, көч-хәл белән иелеп, сыңар учына су тутырып озак кына эчте... Борылырга кирәк, әткә-әнкәсе әллә ни уйлар, куркып калырлар. Үтеп барышлый кер дә, иркенләп аңлашмастан, чишмә суы эчәргә чыгып кит. Кызулык белән Габдулла саклыкны югалткан иде, хәзер үкенде. Нигә дип су буйларына төшеп йөрергә иде?.. Хәзер нинди йөз белән кайтып кермәк кирәк? Әллә килгән-килгән өскәрәк тә менәргәме? Әллә яңадан кайта бу якларга, әллә юк... Чак кына, җил иркенә бирелгән юаш тауларга әзрәк менәр дә төшәр... Ул ипләп кенә, бар авырлыгын кулындагы шома таякка салып сукмактан менә башлады. Менгән саен офыклар ерагайды, киңәйде, кызган һава хуш ис, җиләк исе белән тыгызланып тулган иде. Тәвәккәлләгән - таш йоткан! Сулышы кысылып, йөрәге кагарга тотынса да, ул бер башлагач Чишмә янына ук менеп җитте, бөгелеп Йомры ташка сәлам бирде. Бар икән әле, утыра икән! Чишмә башына барыйм дигәч шып тукталды, нәкъ аның каршысында Яңа ел чыршысы кебек мул бизәлгән салпы яфраклы дәү зирек басып тора иде. Дөрес, уенчыклар элмәгәннәр зиреккә, ботагы саен чүпрәк элгәннәр. Гаҗәп, әле дә бер бар икән борынгы йолалар Югары авылда. Элек-электән, Габдулла үзен-үзе белгәннән бирле, Сабан туе буласы көнгә каршы, кичке ярауда, кояш нәкъ баеп барганда җиткән кызлар Йомры таш янына менәләр иде. Алар таш тирәсендәге агачларга ал, зәңгәр тасмалар бәйлиләр, чиккән кулъяулык эләләр һәм җан сөйгәннәренең исемен атап, тәңредән якын араларда шуның белән кавыштыруны үтенәләр. Сөйгәнеңнең исемен янәшәдәге кызлар ишетеп калмасын, әмма аны кычкырып та әйтергә кирәк! Хикмәт хәлләр була иде тарлавыкның азагында! Бер ел килгән кызлар була, ике ел йөргәннәр очрый, өченче-дүртенче елга китсә, кызлар Йомры ташны кочып елыйлар, сөйгәннәр енең исемнәрен иптәш кызлары гына түгел, күкләр ишетерлек итеп кабатлыйлар... +Бәби табалмаганнар да бу юлны буш итми, каза күргәннәр дә баш орып килә, әйбер-кара югалганда да Йомры ташка баш оралар, вак-төяк акча ташлыйлар, ыбыр-чыбыр бала-чага шыпырт кына көмеш, бакырны җыештырып китә... +Габдулла бизәлгән агачка якынрак килде һәм эленгән нәрсәкараларның бәбәй күлмәкләре икәнен аңлап арткарак чигенде: бусы тагын нинди йола икән? Хатын-кыз күлмәге да эленгән түгелме? Яулык та?.. +Ул күз йөгертеп тирә-ягын караштырды һәм зирек төбендәге юка күләгәдә җәйрәп йоклап яткан хатын-кызны абайлады. +9. ГАБДУЛЛА БЕЛӘН ЗӘЙТҮНӘ +Йоклап яткан хатын-кызны күреп, кемнеңдер яшерен эшенә шаһит булгандай читенсенде Габдулла һәм чишмә суының аргы ягына үтте, куелыкка керде, моннан йоклаучы үзе күренми, баш очындагы ап-ак юка чүпрәкләре генә нидер сөйләп җилфердиләр иде. Су эчәсе килү онытылды, ул маңгаен җыерып уйланырга тотынды. Чишмә башында йоклап яту түгел, хатын-кызлар япа-ялгыз йөрергә дә куркалар иде... Ни булган бу хатынга? Чишмә Анасыннан ни сорап менгән? Үзе авырумы, баласымы? Сорарга менгән икән, ни дип ятып йоклаган?.. +Мөгаен, чирледер ул бичара... +Дүрт ай буе баласы елаган, дүрт ай дәвамында йокы күрмәгән, бианага ярыйм дип, ирне карыйм дип җәфа чиккән ананың кинәт шулай онытылып китүен Габдулла күңеленә китерә алмады... +Бераз көтеп торды, хатын кузгалмады, бусы үкенечле иде, Габдулланың Йомры таш белән, Чишмә Анасы белән бүтәнчәрәк саубуллашасы килгән иде. Күңеленең иң тирән, иң ерак почмагыңда, моңарчы аның авыр язмышын хәл иткәндә әле катнашмаган аулакта, яшертен генә, нәни генә өмете дә бар иде әле аның... +Хатын уяныр да кайтып китәр, көтимче бераз, дип нәтиҗә ясады солдат. Арган иде, бик читенлек белән генә тезләнде, таягы ярдәмендә утырды, талып гүләгән айкларын сузып җибәрде, тәненә күптән татымаган рәхәтлек йөгерде. Бер минутка гына ул үзен биләүсез, төзек тәнле, йөгерек хәрәкәтле япь-яшь егет дип хис итте... Әллә бу изге урыннарның сихерле көче чыннан да бар инде?.. Өмет дигәннән, өмете бар иде Габдулланың, инде ул адәм чыдамаслык бәла-казалардан, гарасатлардан башын исән алып чыгып, туган төбәгенә кайткан икән, Йомры баш белән Чишмә Анасы, аны танып, бер могҗиза, кирәмәт эшләмәсләрмени?.. +Аның баш очыннан гына су чәпчеге очып үтте, якында гына су буена кунды, сиртмә койрыгын тибрәтеп, күзләрен аңа төбәп, муенын боргалады, аңа карап торды. Габдулла "Таныйсыңмы әллә, кошкай?" дип эндәшергә теләде, күңеле тулган иде, елап җибәрермен дип курыкты. Мәмрәп йоклаган хатынны елап куркытырга ярамый... Чәпчек үзе адәм телендә сөйләшә башласа да гаҗәпләнмәс иде Габдулла, йә, ни булган инде аңа, "таныйм, таныйм, син үзебезнең Габдулла абый ич!" дип бер эндәшсә! Кош, егетнең өметен көчәйтеп, тиз генә очып китмәде, озын койрыгы белән ярга суккалап, һаман аңа якынайды. И Чишмә Анасы! И Йомры таш! Сездә шундый да кодрәт юкмыни соң? Йә кайтарыгыз егет чагын аның, йә җанын алыгыз. "Сүндер җанымны! - дип инәлде егет чәпчеккә карап. - Дәш ичмасам берәр сүз!" +Зирек төбен саргай үләннәр арасында мәмрәп пешкән каен җиләге күренде, ул җиләкнең иң пешкәнен, иң эресен өзеп алды да кошка ыргытты. Кул хәрәкәтеннән кош очып китте, җиләк чишмә авызына барып төште. +Аръяктагы хатын да торып утырды, ул да Габдулланы күрде, ләкин үз күзләренә ышанмады, кеше кыяфәтеңдәге өрәк көпә-көндез изге урыннарда нишләп йөрсен? Хатын йодрыклары белән күзен уа-уа каранды да үз җаена җырлап куйды. Габдулла аны шундук таныды һәм тану аңа көч, җитезлек бирде, егет яшен тизлеге агачлар куелыгы артына шуышты, яшеренде. Юк булды. +Әйе, бу ул иде. +Монда, кояш күзендә утырган тарлавыкта, бөтен яктан җиргә кочаккочак нур ишелгәндә түгел, дөм-караңгы төндә, сөремле томан баскан юлларда, ялкын эчеңдә, су төбендә бер күз сирпүдә таныр иде аны Габдулла. Бик сагынган чакларда Зәйтүнәнең шәүләсе асыл чигеш кебек аның күз алдында җанлана торган иде. +Чак кына да үзгәрмәгән, бер генә күз төшерергә өлгерсә дә, ул Зәйтүнәнең тагын да чибәрләнгәнен, тулышып киткәнен чамалады. Моңарчы бихисап мәртәбәләр дошман күзеннән яшеренә белгән, елның теләсә кайсы фасылында, җирнең теләсә ни ноктасында дошманны ач күзеннән яшеренергә өйрәнгән атаклы разведчик Габдулла, бүген, туган төягенә аяк баскач, җан сөйгәне, дөнья йөзендәге иң газиз, иң кадерле кешесеннән, бердәнбереннән посып утырырга тиеш! Юк, юк, күренергә, Зәйтүнәне өркетергә ярамый... Бая күреп-абайлап өлгермәде кыз, шәүләсен күрсә дә, күзләренә ышанмады. Габдулла тавышсыз шуыша-шуыша һаман читкәрәк, куелыкка керде, тимер биләве күкрәген авырттырыпавырттырып кысса да, ыңгырашмады. +Зәйтүнәнең карашы чишмә авызына төште, суның иң кайнаган җиреңдә, акрын гына, кабаланмыйча гына эре бер җиләк тирбәлә иде. Җиләк агып китәргә ашыкмады, әйләнеп-тирбәлеп һаман йөзде. Җиләкнең һаман китмичә торуы аңа кызык тоелды. Зәйтүнә, авызын тыя алмыйча күңелле көйли-көйли, ботакларга эленгән чүпрәкләрен, бәб әй күлмәкләрен җыярга кереште. "Җиләк тә пешкән икән... өзелеп төшкән икән... әйдә, дустым, җиләккә... башта кызыл сандыкка, аннан тулыр чиләк тә... Җыярбыз, җыярбыз... бер такта как коярбыз..." Ул бер көйне дә җырлап бетерми, икенче көй ялганып ага, өченчесен башлый, ə сүзләре үзенеке, күңеленә ни килсә, шуны җырга сала, аның тирә-ягы, бала чүпрәкләре, чишмәнең сабыр гына челтерәве, бөтен дөнья бүген моңнан гына тора иде. Бала керләре тутлаган, кипкән, алардан тоташ хуш ис - җиләк исе, тарлавыкның ике ягына мул чәчелгән чәчәкләр исе, су исе аңк ый. "Шушы пакь күлмәкләрне кигәч, сабыемның елагы узмасмы әле?" дип, Зәйтүнә ялт кына ташка карады. Таш өстенә чуар канатлы күбәләкләр җыелып кунган. Йомры таш чәчәк аткан кебек бизәлгән, җанланган иде. +"Елагы узмасмы!" +Зәйтүнәнең яшерен өмете шул иде... Шул теләкне белдереп ботакларга бәбәй чүпрәкләрен таратып элде, бер арада хәл җыярга да өлгерде, һәммәсе ул теләгәнчә булып чыкты, беркем аның ниятен белмәде, берәү дә комачауламады, шаять, теләге дә кабул булгандыр! Хәзер сабые янына ашыкса да була! +Чишмә авызына иелеп карады, җиләк һаман агып китмәгән, һаман әйләнә-әйләнә йөзә... Зәйтүнәнең зиһене ачылды: кемдер, нидер ялварып Чишсә Анасына татлы ризык бүләк иткән! Бая Габдулла күргән, чәчрәп торган җиләк тәлгәшләрен ул да күрде, тарлавыкны сискәндереп көлеп җибәрде. Менә тиле, нигә көлде диген, монда көләргә ярамаганын белә ич! Хәер, кем күрә аның көлгәнен, кем ишетә, койрыгы белән җиргә нидер сөйләп су читендә чәпчек йөри, якын-тирәдә хәвеф, кеше-мазар булса, болай кинән еп йөрмәс иде кош, ə кошларның үзеннән - бәбәй әнисеннән курыкмаганын Зәйтүнә белә иде. Ул уч тутырып җиләк җыеп алды да Чишмә авызына килде, аркылы тактага басып, вак ком бөртекләре уйнашкан төпкә карады, җиләкләрне берәм-берәм суга ташлады. +- Йомры таш - бусы сиңа! Чишмә анасы - бусы, мәмрәп пешкәне сиңа! Изгеләр куышына атап та җиләк салам. Тыныч булсын, авызын беркем ачмасын, җирдә давыл чыкмасын. Бусы Хәлилемә... Улыма - бер, ике, өч... Тәңрем, гомерен озын ит баламның! Илләр имин, дөньялар тыныч булсын берүк. Улымның баш очында яшен-кылыч уйнатма, аны туган җиреннән аерма!.. +Тын тарлавыкта яшь хатынның һәр хәрәкәтен, ымын, сүзен ап-ачык ишетеп торган Габдулла бармакларын үзле, дымлы балчыкка батырып үрсәләнеп елый иде. Елаганы тышка чыкмый, тамырлары буйлап эчкә - Күңелгә таба йөгерә иде. +Бала чүпрәкләре, бала күлмәкләре... Разведканың югары математикасын тапкырлау җәдвәле кебек үзләштергән, һәрбер вак-төяктән нәтиҗә ясарга гадәтләнгән Габдулла мондагы хәлләрне дөп-дөрес аңлады: әйе, Зәйтүнә кияүдә, аның Хәлил атлы улы бар, улына яхшылык сорап монда кадәр килгән... Бу исем хәлсезләнгән йөрәкне бераз кузгатып алды да таралырга өлгермәгән хәтәр уйлар тагын әйләнеп кайттылар. Хәзер монда чыннан да озак юанырга, мавыгырга ярамый, белергә теләгәннәренең һәммәсен дә белде, әти-әнисе исән, Зәйтүнә кияүдә... +Тик бер нәрсә үтә дә сәер иде: нигә менеп китте ул Йомры таш янына? Зәйтүнәнең монда икәнен аңа кем белдерде?.. Аның тауга менәсен белеп килгәнме Зәйтүнә Йомры таш янына?.. +Уйлар йомгагын сүтә-сүтә, Габдулла бер мизгелгә генә сизгерлеген югалтты, ул Зәйтүнәне соңгы кабат күреп калырга теләп сузылып карады. Каз мамыгыдай ап-ак чәчен күрсәтмәс өчен фуражкасын батырып киде, чыраена да күләгә төште... Зәйтүнә эшен тәмамлап, кайтырга әзерләнгән иде, кыштырдау ишетеп артына борылып карады, алар күзгә-күз очраштылар. Габдулла үз кыяфәтен Зәйтүнәнең күзләрендә күреп артына тайчанса да, үтә күренмәле гаҗәеп көн яктысында яшь хатын Габдулланы аермачык күрде, куркуы тән тотышына күчте, күзләре шар булып ачылды да ябылмады, ярым ачык иреннәреннән, тешләреннән кысылып чыккан "ходаем!" дигән үзәк өзгеч бер сүз ишетелде. +Габдулла ягымлы да, әрнеткеч тә бу сүзне ишеткәч сикереп торырга теләде, чайкалып китте, таягы кулыннан төште, Зәйтүнә бөтен көчен җыеп, аның янына барып җитте, ике кулын сузып аңа торырга булышты, иелеп җирдән таягын алып тоттырды. — Рәхмәт, сеңлем,- дип пышылдады егет. — Сез кем буласыз соң? — Мосафир мин. Солдат. Авылыма кайтып барам... Су эчәсем килде дә... — Безгә керегез, абый. Чәй куярмын. — Сезгәме?.. — Олы Мөхәммәт дигән кешенең килене булам мин. Безнең өй əнə тегендә! - +Ул кулын сузып авыл уртасындагы бер түбәне күрсәтте, хәтеренә Хәлиле +төшеп, күкрәге чәнчешә башлады, сөт тулган имиләре сулкылдый иде. — Юк, юк, рәхмәт. Мине көтәләрдер. Болай да озаграк юандым. +Габдулла, маңгаена бәреп чыккан бөрчек-бөрчек тирләрен кул аркасы белән сыпырып, моңаеп кына сукмакка таба карады. — Булышыйммы, абый? — Менүен менгәч, төшәрмен дә әле. Рәхмәт, сеңл ем. +Зәйтүнә берсенә бала керләре тутырып, икенче чиләг енә су алырга да онытып, сукмакка керде, алга-артка карамаска тырышып, вак чуер ташларны тәгәрәтә-тәгәрәтә төшә башлады. Күк әлегечә чалт аяз иде, әллә кайдан, тау артыннан адашып килеп чыккан иләмсез болыт хәерченең алама чикмәне кебек җилфердәп агып килде дә кара күләгә булып тау өстеннән тиз-тиз шуышып узды, җил исте, зирек әрәмәсе саңгырау гына гүләп аны озатып калды. Ул ялт кына борылып карады, теге гарип ике кулын канат итеп алга ташланган, очып китәрдәй булып аңа таба сөрлеккән иде. Зәйтүнәнең бу урыннан тизрәк качасы, тизрәк тау астына, бушлыкка төшеп җитәсе килде. Өйдә тәмам югалтканнардыр иңде аны! Бианасы елак баланы тәпәләп алмасын тагын! Кичен, Кәримҗан эштән кайткач, кичке табын янында тагын сүз булачак, баш бирмәгән киленгә бер-ике угын җибәрер Сафура карчык! +Юлына аркылы таяк салдылармыни, ул кинәт туктады, көянтәгә эленгән чиләкләр шылтырады, аның яныннан гына, чишмә агымында бәргәләнә-бәргаләнә, мәмрәп пешкән җиләк ага иде. Таш араларыннан акса да бөтен, имгәнмәгән, төсен дә ташламаган. Ул җиләккә карап бара башлады, җиләк нәни тугайчыкка җиткәч туктады... Əнə тагын берәү ага, икәү, өчәү булдылар, бишәү... Яшь хатынның күңелен иләсләндереп, көмеш суны кызартып-канатып Йомры таш яныннан җиләк ага иде! Теге бичара мосафир өзеп-өзеп суга ташлыйдыр аларны... Теләкләре шул кадәр күпме аның? Әллә мәмрәп пешкән җиләкләрне каргышының илчеләре итеп аска озатып каламы? Кем ул? Нигә әйбәтләп сорашмады икән Зәйтүнә, белешмәде, кая кайта, кайдан? Кемнәрне күргән дә ниләр ишеткән... +Аска төшкән саен су ныграк челтери, салмак суга ияреп кып-кызыл җиләкләр ага. Җиләкләргә ияреп Зәйтүнәнең мең сорау белән чиләнгән уе ага. Тагын ни булды инде, Зәйтүнә туктауга җиләкләр дә агудан туктыйлар, ярабби, юк ла, җиләк тукталганга гына туктала икән Зәйтүнә, алар кузгалгач, ияреп төшеп китә. +Ул кабаланды, басманы йөгереп кенә үтте, өенә кайтып кергәнче күтәрелеп карамады. Чабып-мышнап кайтып керде, өйалды җиләсендә гөнҗәлә таратып, бианасы йон яза икән, кырыс кына: — Кояш төшлекне кайчан үткәнен беләсеңме? - дип сүз катты. — Хәлил уяндымы? - диде Зәйтүнә, көчкә тынын алып. — Ни хикмәттер, бүген йоклый да йоклый әле. +Зәйтүнә урыннан кубарылып бишек янына ташланды, ул кагылганга силә тирбәлеп алды, ана иелеп тыңлап торды, тыны бар, бала иреннәрен күңелле чәпелдәтеп аны каршылады. Шөкер, һәм гаҗәп, Хәлиле меснимесни йоклый икән. +Юл буе аны озата килгән уйлар хәзер бер җепкә тезелеп сузылдылар да, Зәйтүнә, бишек янына урындык китереп куеп, озак кына шаккатып, исе китеп утырды. Төп сорау бер - кем булды ул сәер кеше? Узып баручы мосафир гына икән, нигә Йомры таш янына ук менгән? Кайсы авылдан килгән? +Сорауга җавап булып бүген иртәдән бирле башыннан кичергәннәрне бер ноктага туплап җыярга кереште... Капкадан чыкканда кем дәшеп калды аңа? Нигә кер чайкарга Чишмә авызына ук менеп китте? Нигә бүген? Ник аны көпә-көндез йокы басты? Мәрткә киткәндәй йоклады? Теге котсыз кешене ник очратты? Абау, күзләре... Юк, юк, бәлтерәгән, хәлсез кеше күзләре түгел... Түгел... Картныкы түгел! Нишләп йөри соң ул аларның Йомры ташы янында? Зәйтүнәнең киләсен белгәнме? Әллә бер-бер тылсым белән, изге Чишмә Анасы ярдәмендә үзе чакырып китергәнме? Иртәдән бирле аның җаны нилектән ашкынды? Ахыр чиктә, Хәлиленә ни булды, ничек түзеп ята, асты - коры, тавыш-тыны юк... Зәйтүнәнең теләге кабул булып, елагын Чишмә Анасы белән Йомры таш алдымы? +Хәлил кинәт чәчрәп уянды, өйне тутырып тавыш бирде дә тынды. Төш күрде дияр идең, дүрт айлык сабыйга төш иңәмени?.. Баланың баш астын рәтләргә дип калкынса, Зәйтүнәнең исе китте: ике кызылтүш нәкъ элекке кебек, гөл чүлмәкләре арасына кунганнар да, сөенеч китергән сыман, икәүләшеп Зәйтүнәгә туп-туры карап торалар. Ул улының юрганын рәтләп, мендәрен ипләп, бишек чүпрәген каплады да кошларга таба атлады, кызылтүшләр курыкмадылар, китмәделәр. Кышкы челлә суыкларда гына каралты-кура арасында ялт-йолт җим эзләп килә торган кошлар ник килгәннәр бүген? Ул, кошлар күрсен дип, баланың бишеген томалаган юка пәрдәне ачып ташлады, күз алдында яшен яшьнәгәндәй булды: теге кеше... теге гарип... теге бичара... Габдулла бит! +Ул атылып ишегалдына чыкса, кызылтүшләр аның баш тирәсендә очарга тотындылар. Зәйтүнә, үзен-үзе белештермичә, олы капканы каерып ачып ташлады. Бианасы, нык күтәрелгән итәген төшерергә дә онытып, аның артыннан чыкты: +- Ни кыланасың, килен? Урамга яланбаш чыгасың түгелме? - дип сорады. +"Кая барасың болай?" дип капылт сорарга кыймады Сафура, ир бала тапканнан бирле Мөхәммәтләр йортында яшь киленнең абруе күзгә күренеп ныгыды, олы уллар, олы киленнәр аларга аерым бер хөрмәт күрсәттеләр. Нигә алай икәнен Сафура үзе дә төшендереп бирә алмас иде... +Алай да, кире борылып керергә, яулык бәйләргә туры килде, чиксез ашкынса да, улына күз салырга өлгерде, Хәлиле һаман йоклый, тигез генә тын ала. Зәйтүнә каударланып капкага килде һәм шып итеп туктап калды: бая үзе элеп кергән капка киң итеп ачылды, ул сикереп чыккач та үзеннәнүзе ябылды. Ул, кая барасын бик яхшы белгән төсле, туп-туры Югары очка менеп китте. +Капка баганасына чыгып сөялгән Сафура телсез калды. +10. СӨЛӘЙМАН БЕЛӘН ЗӨЛӘЙХА +Шәкүр кайтып күңеленә шөбһә тутырганчы, соңгы өметен кисеп, Зәйтүнә кияүгә чыкканчы ят мосафир килеп керсә, Сөләйман аңа бүтәнчәрәк карар иде, мөгаен, улының сүрән, байгыш кыяфәтен үтеп кереп, Габдулласын таныган да булыр иде. Шушы ике вакыйгадан соң ул Габдулланы югалды, гаип булды дип санады, күз нуры сүнде, карашының җетелеге бетте, аннары, солдат киеме кигән кешеләргә туры карарга да кыймый иде шикелле... Карап ни файда?!. +Сәер юлаучының интегеп кенә капчыгын салганын, таягының тук-тук өйалды идәнен тукмавын алар икәү, Зөләйха белән янәшә, колакларын торгызып тыңлап тордылар. Зөләйха аңа дәште: +- Сиңа әйтәм... +Ни дигән ымы булды Зөләйханың? "Карт, синең тавыгың кайчан казанга төшәр әле, мосафир аны көтеп тормас, тиз-тиз генә бәрәңге әрчеп, сөтле токмач кына пешерикме әллә?" дигән әрнүле соравы иде бу аның... +Соңгы вакытта Зөләйха таушалды, Сөләйманының ризалык авазын, "үзең кара, сиңа әйтәм" дигәнен көтеп тормады, күлмәк җиңнәрен тиз-тиз сызганып, өч-дүрт бәрәңге әрчеде, казанга шау кайнар самавырдан су агызып, кече учакта ут тергезде. Капка ясаганда калган коры имән йомычкалар авыр гына кабындылар, Зөләйха, мич авызына ябышып, учакны байтак күзәтеп торды. Ут арасыннан мосафирның янганнан калган шома, зәңгәрсу яңагы чагылып китте... "Бу кыяфәте белән ничек гомер итәр?" +Сөләйман да тәмам аптырашта иде. Аның аптырашы бер-ике генә сорауга сыеп бетмәгәнгә, ул ни уйларга, ни сорарга, Зөләйхасы белән ни киңәшләшергә дә кыймыйча, томана, саңгырау аптырашта калды. Сораулар күңелдә туалар да сүнәләр, сораулар бер-берсен егалар, үтерәләр, бәрелешәләр, тормыш тәҗрибәсе, белгәннәр бөтенесе аста калган, зиһен кайтмаска таралган иде. Тавык суярга үткенләнгән пычагын тотып ул янбакчага чыкты, күп итеп суган кыягы кисте, берсен жәлләмәде, төбе белән йолкып чыгарды, тамырга ияргән балчыкны озак итеп учында әвәләде, укроп сабакларын йолкып, чүгәләгән җирендә уйга чумды. Уйлары болытлы көндәге урман күле кебек караңгы, йогышсыз иде... +Ул бәхетсез солдат турында уйлады... +Кайтмый калганнар хакында уйлады. +Ничек итсәң итәргә, мосафирны куна калдырырга кирәк. Мөгаен, Габдулла да мосафир белән бер тирәдә дәваланып яткандыр... Адресны ул биргәндер... "Безнең ындыр артындагы Йомры таш белән Изге чишмәгә барып көмеш тәңкә сал, миңа саулык җибәрсеннәр", дип үтенгәндер. +Кайда яталар икән ул соңгы ранныйлар, кайсы шәһәрдә?!. +- Сиңа әйтәм! +Тәрәзәне куркып кына ачып Зөләйха аңа эндәште. Бу аның: "Буламы укроп-суганнарың?" дип соравы иде. Суганнар бер учта, укроп сабаклары икенчесендә, ул баскычка менгәч тукталды, Чуал ягына карап көтеп торды... +Салмаган аш пешеп өлгерде, кайда шулай озак юаныр бу солдат? +Габдулла таудан бик акрын төште, таягы булмаса, бөтенләй интегәсе икән. Башта ул өйләренә кереп тормаска ниятләде, "әнкәй ясаган чәйне эчим соң бер!" дип уйлады. Аннары, тиз-тиз китеп барасы булыр... Чуал ярыннан урамга менгәндә ул Зәйтүнә турында уйлады. Олы Мөхәммәтләрнең килене... Димәк, мөгаен, ул Кәримҗанга чыккандыр... +Нигәдер исенә хатыны куркып качкан хохол Покуль төште, үзе белән палатада озак кына интеккән сукыр кыргыз Төмәнбайны хәтерләде. Дөмсукыр иде кыргыз, аяк-куллары төзек күренсә дә, бөтен буыннары, бар күзәнәкләре сызлаулы иде, буыннарына суык үткәргән иде чабан Төмәнбай, төне буе ыңгырашып, улап ята иде. Бер Габдулла түзә иде аның тавышына, кыргызны җитәкләп мунчага алып бара, аркасын кат-кат чабып юындыра, күлмәк-ыштаннарын кигертә иде. Кыргыз Төмәнбай аны дусты санап бер заман ачылып китте: "Хатыным әйбәт минем, начар булса кайтыр идем, ə бу чамасыз яхшы күңелле, рыясыз хатын! Шушы хәлдә кайтып төшеп нигә әйбәт хатынны рәнҗетергә? Тиз үлеп булса ярый да соң, озын гомерле булсаң нишләрсең? Юк, кайтмыйм мин",- диде. +Кемгә дә тел ачмаган Габдулла авылда калган Зәйтүнәсен, аның яхшылылыгын, матурлыгын хәтерләп, Төмәнбайны куәтләде: "Мин дә кайтмыйм авылга", диде. Кыргыз сөенеп куйды: "И карагым, гарип адәм кемгә хаҗәт гуй, кемгә сыя!" дип өзгәләнде... +Аптырашкан картлар аны сагаеп, әмма эчке бер җылылык белән каршы алдылар: — Әйдүк-әйдүк, солдат,- диде Сөләйман. - Бара торгач шактый юандың. +Таягың да аргандыр, хәл җыйсын... Аш әзер, тамак ялгап ал. Кире уйлаган юк, тавык кичкә әзер булыр, ə хәзергә сөтле токмач өлгерде. Тиз пешсә дә туклыклы аш, әйдүк, әйдүк... — Капка яңартып җибәргәнсез икән,- диде Габдулла сәке читенә утырып. — Капка яңа анысы, - дип җөпләде Сөләйман, ләкин куанмады. — Чишмәгез дә бик гүзәл урыннан чыга икән, - диде солдат. — Юлын табалдыңмы? - дип сорамыйча түзмәде хуҗа. — Таптым,- диде сузып мосафир. — Алайса, менә шул,- дип ялгады Сөләйман.- Бүген бездә кун. Мунча ягып җибәрербез. Өч яктан су ага, рәхәтлән. Барасы җиреңә иртән иртүк ат җигеп үзем озатырмын. +Габдулла дәшмәде, ул арада агач табакка салып Зөләйха сөтле токмач китереп утыртты, Сөләйман бакрачка тотынды, калай тәлинкәләргә аш бүлеп чыкты. +Тәмле исләрдән ашказаны балдан бирле котырынып, сулкылдап торганга, Габдулла артыгын кыстатмады, хуҗа: "Җитеш, солдат!" - дип эндәшкәч, кашыгына тотынды һәм тәлинкәсенең төбе күренгәнче бер дә туктамады. — Теге каһәр суккан ачы су бар иде, - диде Сөләйман, чоланда, сандык +артына ишерелгән чүллине хәтерләп. — Нәрсә ул? — Аракы. — Юк,- диде Габдулла кистереп.- Андый нәрсәләр бөтенләй ярамый миңа. — Куллар җәрәхәтле ахры синең? — Җәрәхәтле. — Ə анда... син йөргән җирләрдә... калучылар бардыр? — Кайда? Госпитальдәме? Бар, бар, күп булмаса да бар. Төзәлгәннәрдән дә +өйгә кайтмаучылар бар. — Андыйлар да бар диген! - Сөләйман белән Зөләйха бергәләп бер сүзне +кабатладылар. — Бар. Әз-мәз ямаштырып аларын инвалидлар йортына озаталар. — Нигә кайтмыйлар инде алар, ягъни мәсәлән? +Габдулла туры җавап бирмәде: — Һәркемнең үз җае буладыр андый чакта, - дип кенә куйды. +"Сиңа әйтәм!" Зөләйха дәште дә яулык чите белән авызын каплады, бу аның: "Белешче солдаттан, йөргән якларында безнең Габдулланы очратмадымы икән?" дип инәлүе иде. Бу сорауны Сөләйман әллә кайчан бирмәкче булып теле кычытып утыра иде, мосафирның һәр сорауга сискәнеп китүе, җавап бирердән элек, маңгаен җыерып интегүе генә аны тыйлыктырды... Аның каравы Зөләйха чыдамады: — Балам, йөргән юлларыңда Габдулла Сөләйманов дигән егетне +очратмадыңмы?.. Безнең улыбызны? - дип сорады. — Габдулла? - Мосафир каушап кашыгын өстәлгә куйды.- Габдуллалар +очрагандыр, мәгәр Сөләйманов дигәнен күрмәдем. +Әгәр Зөләйха табынга якынрак утырса, мосафирның кашык тотуыннан, терсәген артка чөеп-чөеп куюыннан, тагын байтак вактөякләрдән шикләнер иде, кунакның котсызлыгы, ямьсезлеге, бала йонлы башы аны читкә таба бора, карамаска мәҗбүр итә, күз төбенә тыгызланып тулган яшьләре тамам-тамам дип өзмәс куркытып тора иде. +Юлаучы кыстатмады, үз өендә утырган кебек, ни куйсалар шуны яратып ашады, баллап-майлап өч чынаяк чәй эчте, ашап-эчеп торгач, тәрәзә аша ишегалдын күзәтте, шуннан соң текәлеп үзеннән нидер көткән Сөләйманга таба борылды. — Сыегыз өчен мең рәхмәт, озак яшәгез. — Ходай биргәне булыр инде,- диде Сөләйман. — Ак юл сиңа, мосафир,- диде бәләкәй яктан Зөләйха. Аның күңеле +тыпырчынды, мосафирның буе, тавышы, күзләре кемне хәтерләтә соң? +Нигәдер алар юлаучыны озата чыкмадылар, Зөләйха өйдә үк калды, Сөләйман болдыр башына тиклем чыкты да тукталды. Габдулла аскы иренен тешләп, таягына ике кулы белән таянып, яңа капкага барып җитте. Күпме кайгыларда аккан, үз өстенә дөньяның чамасыз ярсуларын алган солдатның күңеле тыныч дип әйтерлек тигез иде. Исәннәр икән, саулар; ихаталар да ул көткәнгә караганда бөтен-төзек, капка дисәң - урамында бер, Югары очны балкытып-бизәп тора. Әгәр тормышта үзенә язганны таба алса, кеше кулына калмаса, үз көнен үзе күреп яшәсә, көннәрнең берәүсендә, әлбәттә, ул бу капканы тагын кагар... Аның өчен нибарысы үзен җиңү, Габдулла Сөләйманов булуын расларга кирәк. +Сөләйман юлаучы артыннан капканы ябып калмады, киез башмаклары белән идән тактасын лыштырдатып өйгә керде. Карчыгы чынаяк сөртергә дип алган шакмаклы тастымалын тезенә салып, сәке читенә чак эләгеп утырган иде. Картын күрүгә ул ике тапкыр: "Сиңа әйтәм! Сиңа әйтәм!!" дип кабатлады. Беренче ымы сорау булса, икенчесе тоташ иңрәү, ялвару яки өндәү иде. — Ник әйбәтләп төпченмәдең, улыбыз Габдулла түгел идеме соң бу адәм?! — Ни әйтәсең син, сантый! - Юк, Сөләйман җикеренмәде, кычкырмады, тавышы бик түбәннән, баз төбеннән чыккан кебек тонык, көчсез ишетелде. +Габдулла күпер өстенә менәм дигәндә туктады, борылып килеп капканы япты, шулай мәшәләнгәндә Айтуганның карт бурзае чабып килде, аның итеген иснәде дә күзенә карап койрыгын болгады. "Таныды, таныды!" дип куанды Габдулланың күңеле, эткә рәхмәт йөзеннән берәр нәрсә бирәсе килде, кулын чалбар кесәсенә тыкса, аннан изелеп, сытылып беткән җиләк килеп чыкты. Кай арада кесәгә тыккан аны Габдулла?.. +Ул этнең арык санын сыйпады, шул чагында аның муенына кемдер килеп сарылды. — Габдулла, бу син бит, бәгырем? Син бит! +Зәйтүнә! +Зәйтүнә, Югары очка менгәч, Сөләйманнарга барып керергә базмады, күпер төбендәге карт тирәк артына яшеренеп, сабырсызланып, атлыгып көтеп торды. Теге сәер кеше кемгә керде икән? Кемнәрдән чыгар? Урамнан үткәне күренмәде... Әгәр Сарман ягына кире китмәгән булса... Китмәс, китмәс!.. +Тавышка Сөләйман белән Зөләйха каптыр-каптыр, ава-түнә йөгерешеп чыктылар, юлаучыны кысып кочаклаган Зәйтүнәне күргәч, бөтенесен аңладылар. — Габдулла, ник дәшмисең? Син бит бу, бәгырем! Кайттыңмы? Кайтып +җиттеңме? - дип Зәйтүнә бәргәләнә-бәргәләнә елый, сөеклесенә иң +кадерле, иң җылы сүзләрен әйтә иде. — Миңа сөенергә ярамый, Зәйтүнә. Сөендермә син мине,- диде Габдулла +ялварып. +Бая, Зәйтүнә күпер төбендә яңа капка ачылганны көтеп тилмереп торганда, Югары оч тып-тын иде, менә күрше капкалар шыгырдап ачылды, Чуалда балык сөзгән малайлар юеш балак очларын селкетеп, борыннарын тартып күпер өстенә менеп тулдылар, тегеннән дә моннан олылар килеп җитте, өнсез Габдулланы, иңбашыннан сак кына кочып, Зәйтүнә ишегалдына алып керде, аларның баш очыннан пыр да пыр карлыгачлар очып үтте, җил исте: "Изгеләр куышын тагын ачканнар, давыл-кыян чыкмаса гына ярар иде", дип хафаланды Сөләйман. +11. ЗӘЙТҮНӘ ҺӘМ БАШКАЛАР +Куллар өстәлдә. Түрдә Мөхәммәт. Дүрт улы, икешәр-икешәр өстәлнең ике ягында тезелгәннәр. "Бик сәер төш күрдек", дип олы кызы белән олы кияве кичкә кырын гына кайтып төшкәннәр. Куллар өстәлдә, йодрыклар йомарланган. Өстәл тулы йодрык. Күзләр аста. Кулга килеп кунган чебенне куып җибәрүче дә юк. Кече якта бала елый, тик бүген аны берәү дә ишетми, беркем игътибар бирми. Зәйтүнә дә бишек тирәсенә атылып бармый бүген. Ул Сафура карчык суккан палас өстенә басып идән уртасында тора. +Биана керә-чыга йөри, ир-атларның шушы гади мәсьәләне дә тиз генә хәл итә алмауларына рәнҗеп, ачуына буылып ямьсезләнгән, ирен читләре дер-дер калтырыйлар. — Илдә булмаганны... Адәм рисваена каласыңны көт тә тор икән. +Аның сукрануын изеп Мөхәммәт бер генә эндәште: — Җитәр сиңа, мырлама. Болай да баш инкегән! +Шым булды Сафура, бәләкәй якка керде, нидер җимерде, аударды, җиз иләк тәгәрәп чыгып Зәйтүнәнең аягына тиеп ауды. — Йә, Кәримҗан, - диде олы абый, - хатын синеке. Син ни дисең? +Олы абыйларының тәкъдиме барысына да җан кертеп җибәрде. "Ие, ие, Кәримҗан әйтсен, эш анда калды", диештеләр. Моңарчы бу йортнигездә абруйлы актыккы сүзне әйтеп, соңгы хөкемне биреп утырган Мөхәммәт карт та бүген тын, аның да анык кына әйтер сүзе юк иде. Эш төпчек улга, Кәримҗанга кайтып калды, Мөхәммәт тә: — Әйт, улым, - дип ияген какты. +Кәримҗан йодрыкларын язып бер калкынды да лып итеп утырды, хатынына карамыйча гына: — Зәйтүнә, безнең хәлне аңлыйсыңмы, юкмы? - дип сорады. +Идән уртасында баядан бирле боек кына басып торган Зәйтүнә тыштан сабыр күренсә дә, аның эче тулы ут иде. Утны тышка чыгарырга һич ярамаганын ул аңлый, ялгыш кызып китеп, йогышсыз, урынсыз сүз ычкындырса, дөрләп кабынырга әзер туганнар күтәрелеп бәреләчәкләр, аны юк итеп аста калдырачаклар. Моңарчы юаш бозау сымаграк йөргән Кәримҗан да абыйлары, җизниләре алдында котырып китәчәк. Хәзер сүзне үлчәп, әллә ничә тапкыр иләк аша үткәреп кенә сөйләргә ярый... — Әти, Кәримҗан, абыйлар, җизниләр... Сез минем хәлгә дә керегез. +Кәримҗан акылсыз түгел, кемгә өйләнгәнен белеп өйләнде. Сугышка озатканда Габдуллага вәгъдәм барын белә идегез. Сөйләп күрсәттем, Кәримҗан, рәнҗемә, син бик әйбәт егет идең, тугры ир булдың, гаиләгез мине иш итте, мәгәр мин сиңа әнкәй сүзен сүз итебрәк чыктым. Хак, гомерлек ишем син дип белдем, бусын да беләсең, рыясыз, саф күңелем белән синеке булдым. Гаепләмә, мин бүгеннән Габдулла янына китәргә тиешмен. Бүгеннән үк! Аның хәле барыбызныкыннан да читенрәк, язмышы безгә караганда яманрак! Шул сәбәпле ул кайтмый торган, шуңа күрә үзен белдермичә әти-әнисе катыннан китеп бара иде. +Моңа нинди көч кирәклеген аңларсыз дип ышанам. Ата йортыннан качарга әзер кешенең хәлен аңлатырга сүзләр җитәрлек түгел... Аны бүгеннән ялгыз калдырырга ярамый, дип исәплим. Сез ничек уйларсыз тагын. Кәримҗанга үз ихтыярым белән чыктым, мине беркем көчләп китермәде. Әмма киткәндә дә сезнең тулы ризалыкны алып, хәерфатихагызны ишетеп чыгып китәсем килә. Ил-көн бар, тирә-күрше, йолагадәт бар, берсе каршында да яман булып күренергә теләмим. Кәримҗан, мин синнән риза-бәхил, какмадың-сукмадың, юк-бар белән көнләшеп җанымны кыйнамадың. Мәгәр көне килде, Габдулла кайтты. Яшермим, әгәр ул сау-сәламәт кайткан булса, мин бүтәнчә уйлар идем, әмма ул гарип, бичара, мондый хәлдә мин аны ташлый алмыйм. Вәгъдәмә туры икәнемне чак кына соңарып булса да раслыйсым килә. — Ə бала?! +Нечкә тавышлы кече җизни "Ə бала?" дип кабатлады. +Күзләр Зәйтүнәгә күчтеләр, бәләкәй якта нидер ауды. — Син ирнең асылы, Кәримҗан, сау-сәламәтсең. Үзеңә тиңне тиз табарсың. +Бәхетле дә булырсыз, яратып алып кайткан хатының сине бәбәйсез +калдырмас. Ə Габдулланы кем белгән аны... Рәнҗемәгез, бәбәйне дә +үземнән калдырмыйм... +Өстәлдә куллар. Кәкерәйгән, бирчәйгән бармаклар, сынган, яргаланган, кара кунган тырнаклар. Ике кул җитми. Рәчәйнең юлкырларында җир тырнаган солдат куллары. +Кәримҗанның куллары сизелерлек калтырый, калтырауны куар өчен ул барабан кагып та ала. — Нәсел-тамырга хурлыгы төшәр. - Арага тагын кече кияүнең безелдәгәне +килеп кысылды... +Өзгәләнде Зәйтүнә, иң курыкканы шушы сүз иде, мәгәр әйткәне авыр, җитди иде, хәзер кире кайтырга, борылырга ярамый, монда калган тәкъдирдә дә Кәримҗан белән яшәүн ең тәме булмас, һәммәсен уйлап алды Зәйтүнә, аның көчле, абруйлы Мөхәммәтнекеләр белән чәкәләшеп чыгып китәсе килмәде, Габдулла белән алар монда яшисе, Габдуллага да авылда дошманнар түгел, терәк кирәк булачак... — Әгәр мин гарипне читкә тибәрсәм, моның хурлыгын кая куярбыз? - диде +ул аптырагач — Габдулла үзе ничек, беләме? - диде Мөхәммәт, киленнең нык торганын +күреп. — Белә. Мин әйттем. Бүген ук синең янга күчеп киләм, гомерлеккә, дидем. +Ризалыгын сорамадым. Ничек сорыйсың анысын? Качып китеп барганда +тотылган җаннан ни сорыйсың? Вәгъдәбез бар, безгә шул җиткән. +Йодрыклар язылып, куллар берәм-берәм тез өстене күчте, олы абый тирләгән ачык түшен шытырдатып кашыды, һәммәсе дә җиңел суладылар. Кәримҗан йомгаклады: — Язмыштан узмыш юк, диләр, Зәйтүнә. Син акылсыз хатын түгел, +Габдулла белән бәхетле яшә. Аңлыйм, тормышың җиңел булмас. +Зәйтүнә аның каршысына чүкте, Кәримҗанның кулларын эзләп тапты, рәхмәт әйтеп кат-кат үбәргә тотынды. Китапчарак бу хәрәкәтне яратып бетермәсәләр дә, дәшмәделәр. Зәйтүнә бит ул, Зәйтүнә!.. +Өй эче үзгәрде, биана сыкранудан тыелды, олы абый мунчага беренче җыенды, җиз комган тотып хатыны аңа иярде, моңарчы басымчарак кына утырган кияүләр чәлдер-чөлдер нидер сөйләшергә керештеләр. +Зәйтүнә үзе белән бернәрсә дә алмады. Йомры таш яныннан алып кайткан төенчеген тотып, сабыен түшенә кысып, урамның нәкъ уртасыннан Югары очка менеп китте. Хәбәр тиз үрләде, бөтен йортлардан капка төбенә чыгып, яшь хатынны күз белән озата бардылар. — Әйбер-караларны Габдулла төшеп алыр,- диде ул капка төбенәчә озата +чыккан иренә. Габдулланың Мөхәммәтнекеләр белән арасы якын булуын +тели иде Зәйтүнә. Тормыш болай да авыр, алда тагын да читенрәк +булачак әле! +Урта урамны бер җайга узды. Тугашлар тыкрыгыннан Югары оч башланды. Алар очы, Габдуллалар очы. Урта урам йортлары озатып калса, Югары оч өйләре Зәйтүнәне каршы алды. Анда-санда күкне терәгән талтирәкләр әкрен генә гөжли, Сөләйман хафаланса да, җил көчәймәде, киресенчә, басыла төште. Очраганнар бил бөгеп аңа сәлам бирде, беркем аннан: "Төнгә каршы бәбәй күтәреп кая болай җыендың син?" дип сорамады... Ачык тәрәзәләрдән, капка төпләреннән бәбәйләр елаганы ишетелә, олырак малайлар каз-үрдәк куып кайталар, үсмерләр шау-гөр килеп кәшәкәле уйный. Хәлил дә елый, әнкәсе сабыйны уң беләгеннән сулына күчереп карый, иркә сүзләр әйтә, бала тыелмый, һаман елый да елый... — Җә, улым, җә, йортыңа елап кайтып кермә инде! +Капка ачык, капка өр-яңа, кадак башлары да чәчрәп, ялтырап тора. Ачык капка алдына алар өчәү чыгып басканнар. Ул аларның өчесен бер итеп күрде, бер итеп... Габдулла чак кына алгарак чыкты, ике кулын сузып баланы үзенә алды... +Ни хикмәттер, бала шул минутта ук елаудан туктады, моннан ары бер чакта да еламады. +Декабрь, 1984 ел - Кисловодск, Февраль, 1988 ел - Переделкино. \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\320\257\321\210\320\265\320\273 \320\277\320\273\320\260\320\275\320\265\321\202\320\260 \321\201\320\265\321\200\320\273\323\231\321\200\320\265_tat.txt" "b/bylatypov/\320\257\321\210\320\265\320\273 \320\277\320\273\320\260\320\275\320\265\321\202\320\260 \321\201\320\265\321\200\320\273\323\231\321\200\320\265_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..c6765ef916259317eef806be19a83bbd5c0505b1 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\320\257\321\210\320\265\320\273 \320\277\320\273\320\260\320\275\320\265\321\202\320\260 \321\201\320\265\321\200\320\273\323\231\321\200\320\265_tat.txt" @@ -0,0 +1,259 @@ +ЗӨБӘЕР МИФТАХОВ +ЯШЕЛ ПЛАНЕТА СЕРЛӘРЕ + +Чиксез галәм киңлегендә, кара бушлыкта очкан бу кәрапта җан әсәре дә юк шикелле... Аның йөрт кечләре эшләми, иллюминаторларында караң гылык. Кәрапның эчендә дә күп еллар буена бер чаткы кабынганы, шылт иткән тавыш чыкканы юк. Әмма һич тә һәлак булган яисә ташландык кәрап түгел ул, аның бар җире төзек, экипажы да исән-сау. Җирдән старт алганнан соң йөрткечләр үз эшләрен тиешенчә башкарып, кәрапны бик зур тизлеккә чаклы куганнар да, автоматлар тарафыннан сүндерелгәннәр, кәрап хәзер инерция буенча оча. Тиешле вакыты җиткәч ул кире ягы белән әйләнәчәк, һәм йөрткечләр яңадан эшкә кушылып, Поллукс йолдызы тирәсенә кадәр тыела барачак. Әлегә исә үткән вакытны санап кәрапның хронометры эшли дә, навигация приборлары вакыт-вакыт юнәлешен төгәлләп ала. Буш галәмне гизү өчен башка берни кирәк түгел. +Җирдән Поллукс йолдызына кадәр 60 елдан артык очасы. Бу очышны баштан азагына кадәр автоматлар башкарганга күрә, кешеләргә шул бик күп вакыт эчендә яшәгән булып маташуның, гомерләрен кысан кәрап эчендә үткәреп картаюның бер мәгънәсе дә юк, алар Җир орбитасында чакта ук тирән анабиоз йокысына талдырылганнар һәм махсус камераларда яталар. Бу камераларга үткәргечләр, көпшәләр сузылган, алар аша кәрапның компьютеры анабиоздагы кешеләрнең торышын контрольдә тота. Кирәк вакыты җиткәч, ул аларны кабат тулы тереклек хәленә кайтарачак. +Камера тышларына экипаж әгъзаларының исемнәре, туган, Җирдән очып киткән еллары, башкарган вазифалары язылган. Рәсми кәгазьләрдә "анабиоз бокслары" дип аталган бу камераларны астронавтлар жаргон телендә "оча торган табут" дип тә йөртәләр. Космик очышлар үзәге бервакыт бу атама белән көрәшеп, аны тыеп та караган иде, файдасы булмады. Кешеләр буяуларны куертырга, телгә тозлы-борычлы сүзләр кушарга яраталар шул, монда бернишләп тә булмыйдыр, күрәсең. Бик сирәк булса да, бу камералардагы кешеләрнең кире әйләнеп кайтмаган очраклары да булгалый бит, аннары... +Чит йолдызларга барып җитә ала торган мондый кәраплар моннан 250 еллар элек оча башладылар. Шул дәвер эчендә алар ярдәме белән якын-тирәдәге йолдызларның берничәсе тирәсендә планеталар тикшерелде, һәм кешелек дөньясы аларда беренче тапкыр чит тереклек белән танышты. Шулар арасында ике цивилизация дә бар иде, алардагы аңлы затлар тышкы кыяфәтләре һәм тулаем сыйфатлары белән кешегә бик якын булып чыктылар, бары биохимик анализ гына аларның бер-берсеннән һәм кешеләрдән ерак торганлыгын ачыклый ала иде. Арадан бер цивилизация ни өчендер таш гасыры дәрәҗәсендә үсештән тукталып, берничә йөз мең ел буе үзгәрешсез калган иде. Озак бәхәсләрдән соң, кешелек дөньясы аның үсешенә катышмаска карар итте. Бу фикергә каршылар белән компромисс рәвешендә, артта калган цивилизациягә тәгәрмәч, җилкән, гади металлургия, игенчелек буенча кайбер белемнәр тапшырылды. +Икенче цивилизацияне кешеләр соңга калып ачтылар - ул һәлак булган иде инде. Ул планетада үле шәһәрләр, эре индустрия объектлары әкрен генә таркалып ята, аларны планетада иң югары тереклек төре булып калган мүксыман үсемлекләр каплап киткән иде. Бу цивилизациянең череп яткан китапларын, тутыгып бетми калган машиналарын өйрәнеп, алардан кайбер фәнни-техник идеяләр алырга мөмкин булды. Мәсәлән, шуларның берсе атом-төш реакцияләре ярдәмендә гади судан җиңел генә энергия алырга мөмкинлек бирде. Җирдә бик озак тикшерүләр алып барып та, бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләргә ирешелмәгән иде, югыйсә. Яңа идея Җир энергетикасын революцион үзгәрешләргә китерде. Шул ук планетадан алынган икенче бер идеяне кулланып, портатив атом реакторлары ясый башладылар, еллар буе ягулык салмый эшли торган самолетлар, автомобильләр, хәтта көнкүреш приборлары барлыкка килде. +Моннан ике дистә еллар элек галәмгә чыгарылган бик зур һәм үтә сизгер телескоплар ярдәмендә игезәк йолдызларның берсе булган Поллукс йолдызына спектраль анализ ясалып, аның нурларының юк дәрәҗәдә әз генә өлеше хлорофил тарафыннан кайтарылган булуы ачыкланды. Бу исә анда тереклеге булган планета бар дигән сүз иде. Аны алдан ук тере планеталар исемлегенә кертеп, цифрлы индекс белән генә чикләнмичә, аңа "Грина" дип исем куштылар. Ара ерак булуга карамастан, аңа таба кешеләр белән космик кәрап җибәрергә карар ителде. Чынлыкта бу планетаны әле беркемнең беркайчан күргәне юк иде, ләкин аның барлыгына беркем дә шикләнеп тормады, фәнгә ышаныч шул дәрәҗәдә көчле иде. Һәм менә, кәрап инде ерак сәфәрдә. Андагы автоматларга Поллуксның яшел планетасы тирәли орбитага урнашырга, шуннан соң гына кешеләрне уятырга дип боерык бирелгән. "Әгәр анда бернинди планета-мазар булмаса?" дип икеләнеп тормадылар Җирдә. +Бу кәрап 120-130 елдан соң Җиргә әйләнеп кайтыр, кешеләр тагын бер яңа дөнья турында белерләр. Бәлки кәрап кешелек өчен зур файда китерердәй информация дә алып кайта алыр. Йолдызларга очарлык югары техникалы булуга карамастан, кешеләргә бит әле һаман күп нәрсәләр җитешми, тормыш әле һаман каршылыклар белән тулы. XX гасыр азагыннан бирле цивилизацияне коткару турындагы бәхәсләр бер тынып, бер көчәеп һаман дәвам итә. Кешелеккә сугыш афәте, экологик һәлакәт, ресурслар кытлыгы, тагын әллә ниләр яный. Яшеллек планетасы Гринада рәхәт тормыш коруның серләрен беләләрдер бәлки?... +Менә, билгеле бер вакыт җитте, автоматлар үз эшләрен төгәл башкарып, экипаж әгъзаларына җан кертте. Алар уянып, тикшерү уздылар, ял иттеләр, ашап-эчеп алдылар. Ниһаять, эшкә керештеләр. Беренче эш - кәрапның торышын тикшерү, галәмдәге урынын билгеләү иде. Бар да тәртиптә, кәрап Поллукс йолдызының яшел планетасы тирәле әйләнә булып чыкты. Аның яшел булырга тиешлеген кешеләр алдан белсәләр дә, иллюминатордан яшь яфрак кебек ямь-яшел түгәрәк күреп, исләре китте. Ясмык кебек озынча түгәрәк ак болыт тапларын сәпләмәгәндә, планета тигез яшел төстә иде. +- Буяп куйган рәсем кебек, - диде кәрап докторы һәм биолог Мансур, сокланып. - Бәлки бу чын планета түгелдер, сурәт яки шәүлә генәдер? +- Планетаның диаметры 13524 километр, тыгызлыгы ике дә өч, - дип җавап бирде кәрап командиры Әрвин, - менә нинди сурәт ул. Ә болытлары, чынлап та, кулдан ясалган нәрсә кебек күренә. Гади судан торалар. Океан суының да составы Җирдәге кебек, тик нилектән аның өслегенең ямь-яшел булуы аңлашылып бетми. Син ничек уйлыйсың, Мансур, бу түгәрәк болытлар, яшел океан - аң иясе эшләгән эшләр түгел микән? +Мансур тиз генә җавап кайтармады. "Чит, бөтенләй ят дөньяда башка килгән һәр фикергә җигел генә ышана башласаң, бик тиз саташып, бөтенләй юк нәрсәләр күрә башлавың да мөмкин. Бераз күзәтик, яңа фактлар табыйк, ә нәтиҗә ясарга өлгерербез", - дип уйлап алды ул. +- Без дә бик аңлы да, түгәрәк болыт ясый белмибез, - диде ул ниһаять. - Алай дип әйтергә ашыкмый торыйк. Бөтен акылыңны җыеп тырышсаң, син, әйтик, алма ясый алыр идеңме? Ә бит аны, алманы, акылсыз табигать бик җиңел ясый. +- Игътибар! Орбитабыз буенча билгесез объектлар оча! - дип кычкырды шулвакыт хәвефле тавыш белән кәрап штурманы Артур. - Берсе безнең кәрапка якын гына - утыз километр ераклыкта! - Ул идарә пультының экранына әлеге объектның сурәтен күчерде. Экипаж экранда һич көтелмәгән әйбер күреп, шаккатудан телсез калды. Кара галәм фонында тонык кына ялтырап күренгән бу нәрсә озынча цилиндр рәвешендә булып, аның уртасыннан әйләнә буенча түгәрәк шарлар тезелеп киткән, канат шикелле дүрт панель дүрт якка караган иде. Цилиндрның баш-башыннан исә озын һәм тармаклы энәләр чыгып тора. Космик аппарат! Димәк, икеләнергә урын калмады - планетада югары үсешкә ирешкән цивилизация бар! +- Егетләр, бу нәрсә безне юк итәргә теләсә, нишләрбез? Ни чара күрербез, юньле коралыбыз да юк бит ичмаса! - Артур сүзен кычкырып башлады да, куркуын һәм каушавын яшерәлмичә, ярым пышылдауга күчеп туктады. +- Очышыбызның беренче зур уңышы белән котлыйм сезне. Бу объект планетаның цивилизация бишеге булуын күрсәтә, - диде Әрвин тыныч тавыш белән. Ул тагын шуңа өстәп, паникага бирелгәне өчен Артурга шелтә белдерергә теләгән иде дә, бер юлга тыелып калды. "Туган Җирдән коточкыч ераклык, җитмәсә, бу үтә дә сәер аппарат - мондый гадәти булмаган шартлар кешенең иң тирәндә яткан үзлекләрен әнә ничек өскә күтәрә", дип уйлап куйды ул пошынып. - Җирдә аларны никадәр тикшерделәр, энә күзеннән үткәрделәр, әгәр шул чакта Артурның паникага бирелүчәнлеге сизелгән булса, аның мондый зур сәфәргә җибәрмәгән дә булырлар иде. Ә бәлки, аның бу йомшаклыгы очраклы хәлдер, анабиоз тәэсире үтеп бетмәгән булырга да мөмкин. Аннары, бу нәрсәнең чынлап та агрессив булуы бар, ачыгавызланып тору да ярамас. +Ул үзәк компьютердан объект турында информация сорады. Компьютер сүз белән дә, экранга язып та объектка кадәр ераклыкны, аның төсен, зурлыгын, тагын кайбер билгеләрен хәбәр итте. Өстәмә информация алу өчен Әрвин локатор төймәсенә баскан иде, компьютер, объектка локация ясыйсы урынга, Җир галимнәре тарафыннан хәтеренә яздырылган бер инструкцияне экранга чыгарды: +"Билгесез цивилизация объектына, җитәрлек информация булмый торып, локатор нуры җибәрмәскә. Бу нурны анда усал ният гамәле дип аңлаулары мөмкин". +- Менә сиңа мә! - Әрвин аптырап ук китте. - Информация алу өчен локатор кирәк, ә локатор эшләсен өчен - информация! +Шулвакыт экран саннар белән тулды. Аларга экран җитми калды, саннар баганасы берничә секунд өскә таба шуышып үсте, аннан соң гына сүзләр кабынды: +"... 960, 962 см.лы дулкыннарда сүлпән сигналлар. Тәртип дәрәҗәләре бик югары. Кодлары билгесез." +Әлеге сигналларны тикшерү нинди дә булса нәтиҗә бирмәде. Компьютер югары тәртиптә дисә дә, кешеләр өчен алар шау-шудан берни белән дә аерылмый иде. Кыскача киңәшеп алганнан соң, чит аппаратка түбән тизлектә якынаерга карар иттеләр. Артур кәрапның маневр йөрткечләрен кыска гына вакытка эшләтеп алды. Кәрап секундка биш метр тизлек белән аппаратка якыная башлады. +"Борт журналында хата. Объектның чын сурәте журналга күчерелгән сурәткә туры килми." - Иллюминатор аша күренгән бәләкәй генә ак тапның якынаеп зурая баруын дулкынланып күзәтеп утырган кешеләр экрандагы бу язуны башта күрми калдылар, компьютер сүз белән кабатлагач кына игътибар иттеләр. Экранда, язу астында, ике сурәт иде - берсе бая телескоп аша күренгән, борт журналына күчерелгәне, икенчесе бөтенләй башка - зур шар аркылы озын таяк үткәрелгән, шар өслегеннән күпсанлы нечкә озын энәләр тырпаеп тора. Телескоп экранына караганнар иде - анда да шул ук күренеш! +- Мистика! - дип пышылдады Артур. - Әй, компьютер, объектлар ничәү? +- 1. +- Объект башкага алмашындымы? +- Объект шул ук. +- Ике тапкыр өчең ничә була? +- 6. +- Су формуласы? +- H O. +- Түг2әрәк мәйданы? +- PR +- Артур, син нишлисең, - дип сорады Әрвин. +- Компьютер саташа. Ул ватылмады микән, шуны тикшерәм. Ничек инде, бер объект ике формада булсын? +- Ашыкма, Артур. Объектның ике формасын да үз күзебез белән күрдек, эш компьютерда түгел. +- Әрвин, Артур, карагыз әле, телескопның фокусы бозылды, ә компьютер аны төзәтүдән баш тарта, фокус дөрес, ди. - Мансур, бу гаҗәп хәлне күрми калмасыннар дигәндәй, телескоптан алынган сурәтне үзәк экранга күчерде. Анда аппарат, дымлы пыяла аша карагандагы кебек, томанлы тап булып күренә иде. +- Димәк, я компьютер, я телескоп дөрес эшләми, - диде Әрвин төшенке тавыш белән һәм иллюминаторга карады. Карады да, ни шатланырга, ни көенергә белмәде. Кәрап аппаратка инде якын ук килгән, ул телескопсыз да әйбәт күренә иде хәзер. Тик бу ни хәл - объект урынында баягы, таяк тыгылган шарны бик әз хәтерләтүче болыт кына калган түгелме? Компьютер белән телескоп дөрес эшлиләр, димәк. Тик ничек итеп космик аппарат әле формасын үзгәртергә, әле эреп таркалырга мөмкин? Бу бит һич башка сыя торган түгел. +Ул компьютердан чит аппарат турында яңа белешмәләр сорады. +"Аппарат юк. Ул таркалып..." Шул урында компьютер тукталып калды. Әрвинның башыннан тагын бер тапкыр "компьютер ватылды" дигән уй чагылып узды. Тик бу юлы ул эшне бик тиз аңлап алды - компьютер чит аппарат урынында калган томан бөртекләрен саный иде. Әрвин төймәгә басып санауны туктатты һәм компьютерга "күп" дигән сүз кертте. +"... күп кисәккә бүленде", - дип төгәлләде компьютер. +Ул арада кәрап томанга якын ук килеп, аның эченә кердә һәм аркылы үтеп чыкты. Томан эчендә чакта иллюминаторларның тышкы яктан бик нык тирләвен исәпләмәгәндә, кәрапка берни булмады. Берничә минуттан кешеләр арткы якта иң баштагы рәвешенә кергән аппаратны күрделәр. Ул ике-өч метр ераклыкта гына булып, кәрап артыннан ияреп килә иде. +- Аппарат белән контактка керергә тәкъдим итәм, - диде шунда Мансур. Артур белән Әрвин ризалык белдереп баш кактылар. +Мансур төймәгә басып, компьютер хәтеренә алдан салып куелган, чит объектлар белән контактка керү хәбәрен эфирга җибәрде. Эфирга киткән хәбәрне кабатлап, экранда геометрик фигуралар, саннар һәм билгеләр, схемалар һәм сурәтләр, Җир һәм кешеләр тормышыннан төрле күренешләр тезелеп китте. +Хәбәр тапшырылып беткәч, кешеләр үтә киеренке хәлдә экранга, телескопка, иллюминаторга берьюлы дигәндәй карап, җавап көтә башладылар. Чит аппарат исә җавап бирергә ашыкмады. Ул яңадан томанга әверелде дә, башка рәвешкә кереп оешты. Хәзер инде ул ярымшар гөмбәзне хәтерләтә, гөмбәз эченнән озын таяк сузылып чыккан, таяк башында кечкенә шар бар иде. +- Рефлекторлы антенна бит бу, - дип танып алды Мансур, - менә күрерсез, ул хәзер безгә таба борылачак та, җавап тапшыра башлаячак. Менә күрерсез! +Шулвакыт экран яңадан әле генә җибәрелгән хәбәр белән тулды. Тик, бу юлы аны кәрап читтән кабул итә иде. +- Безнең хәбәрне аппарат планета өстенә тапшыра, - диде Артур дулкынланып, аңласалар гына ярар иде! Сез ничек уйлыйсыз, аңлармы алар, юкмы? +Кәрап аппаратурасы мөмкин булган барлык дулкыннарда кабул итүгә күчерелде. Бик озак тоелган киеренке минутлар башланды. Биш минут үттеме, бер сәгатьме - кешеләр аны сизмәде. Һәм, менә ниһаять, җавап килде! +Башта экранда Поллукс йолдыз системасының схемасы сурәтләнде. Сурәт зурая барып, экранда яшел планета Грина гына калды. Планета янында Җир кәрабы барлыкка килде. Ул әкрен генә планета өстеннән шуышып, аңа якыная барды да, ахырда төшеп утырды. Шуннан соң экран бераз сүнеп торды, һәм хәбәр яңадан кабатлана башлады. +- Безне Гринага төшәргә чакыралар, - диде Мансур. +- Ә бәлки боералардыр? - диде Артур. +- Борт журналына ничек яздырабыз? - дип сорады Әрвин. Бераз уйлап торганнан соң, ул төймәгә басып, компьютерга эндәште: +- Борт журналына. Безгә планета өстенә төшәргә... күрсәттеләр. +* * * +Төшү аппараты йомшак кына бәрелеп планета өстенә, ямь-яшел тигезлеккә утырды. Кешеләр, исән-имин төшеп утыруга ышангач та, тизрәк иллюминаторга текәлделәр. Шоп-шома дип әйтерлек тигез яшел өслек... Ерактарак анда-санда конуссыман антеннага охшаган челтәрле баганалар күренгәли. Аңлы затлар яшәгәнне күрсәтердәй бернинди корылмалар, юллар, я булмаса эшкәртелгән җирләр юк иде монда. Тип-тигез "җир" үлән белән түгел, ниндидер яшел кунык белән капланган, аның өстенә кан тамырлары кебек тармакланып көпшәләр челтәре җәелгән. Эрерәк көпшәләр буйлап аларны торым-торым бүселдереп ниндидер сыеклык хәрәкәт иткәне күренә. Шул җай хәрәкәттән башка, бер җирдә бернинди җан әсәре сизелми... + +Терек тәннең тамырлары тибеп торган эчке органын хәтерләткән бу күренеш күңелдә җан өшеткеч тәэсир калдыра иде. Кешеләр моны күзәтеп байтак кына сүзсез тордылар. Алар монда гөрләп торган тормыш, шәһәрләр, машиналар, үзләрен каршы алучылар булыр дип көткәннәр иде. Килеп карасалар менә - нинди көтелмәгән бушлык. Акыллы затлар булмаса, һич югы кыргый табигать кайнап торсын иде, ә монда - ичмаса бер агач та юк! +- Менә килеп тә җиттек, иптәшләр, - диде Әрвин, тынлыкны бозып. - Килдек, күрдек, инде эшкә керешик. Артур, син орбитада калган кәрапка безнең планета өстенә төшеп утыруыбыз турында хәбәр ит. Син, Мансур, мондагы цивилизациянең радио һәм телевидение тапшыруларын тотарга тырышып кара. Ә мин борт журналына планетага төшү турында хисап күчерим. Аннары, ял итеп алырбыз. +Ул шулай дигәч, һәркем үз эшенә кереште. Тик эшләрне тиз генә бетереп тынычларына язмаган икән аларга бу тылсымлы планетада. Үз урыннарына утырып, аппаратураны кабызгач, алар динамикларда көчле шау-шу, шытырдау гына ишеттеләр, экраннар кар бураны уйнаганны хәтерләтеп җемелди иде. Моның сәбәбе бик тиз ачыкланды. - Планета өстендә бөтен элемтә диапазоннары радиодулкыннар белән тулы булып чыкты. +Артур, төймәләргә тиз-тиз баскалап, орбитада калган кәрап белән элемтәгә керергә тырышып карады, тик бернинди җавап ала алмады. +- Әрвин, безенең кәрап юкка чыккан! - дип кычкырды ул. - Алар кәрапны юк итеп, безне монда кулга төшерергә җыеналар микән әллә? Хәзер инде нишлибез? +- Тынычлан, Артур, мондый шартларда радио эшли алмый. Орбита белән бәйләнешкә керү мөмкин түгел, бары шул. Ә кәрапны юк итүнең алар өчен мәгънәсе юк. Без болай да тулысынча алар иркендә, - диде Әрвин. Шулай дип, кабаланмый гына үз эшен дәвам итте. Берничә минуттан соңгы хәбәрләрне борт журналына күчереп тә бетерде. +- Ә хәзер - ял. Бернигә карамастан, алты сәгать йокы! - диде ул кырыс тавыш белән. Инструкция шулай куша, бу хәлдә никадәр мәгънәсез тоелмасын, аңа буйсынмаска сәбәп юк иде. +Тик, йокыга әзерләнә башлау урынына, Артур белән Мансур, сүзсез генә ымлап, иллюминаторга күрсәттеләр. +Төшү аппаратын тыштан куе томан урап алган иде. Менә томан болганып алды, аннан өрәк сыман үтә күренмәле кеше сурәте аерылып чыкты, киң итеп елмайды һәм кабат эреп юкка чыкты. Аннары томан икегә аерылып, уртасында коридор барлыкка килде. Бераз торгач коридорны яңадан томан басты, томан эченнән тагын теге өрәк елмайды. +- Безне планета өстенә чыгарга чакыралар, - дип аңлап алды Мансур. - Йокыны калдырып торырга туры киләчәк, Әрвин. Без йоклаган арада, боларның безгә дип әзерләгән чәчәк бәйләмнәре шиңә башламасын. +- Чәчәктән бигрәк, боларга йокы дигән нәрсәнең бөтенләй таныш булмавы ихтимал. Ул чагында безнең йокыны алар чакыруны кире кагу дип аңлаячак. Шуңа күрә, ялны якты киләчәккә калдырабыз. Экипаж, Грина өстенә чыгуга әзерләнә башларга! Карагыз аны, чыкканда теге өрәк кебек киң итеп елмаерга онытмагыз! - Әрвин Мансурның шаяртуын кабул итеп, үзе дә шулай җиңелчә сүзләр әйтеп алды. Тартылган кыл кебек нервыларны бу бераз булса да йомшатып җибәрде. Кешеләр җанланып, планета өстенә чыгу алдыннан үзләренә тиешле эшләрне башкарырга керештеләр. Планета һавасына анализ ясалды. Анда 29% кислород, 1% углекислота булып, ул сулау өчен яраклы булып чыкты. Ләкин барыбер, чит планетага кешеләр скафандр киеп чыгарга тиешләр иде. Инструкция шулай куша. +Әмма, Артур скафандрын кия башлаган җиреннән нидер уйлап кире салып ташлады. +- Дуслар, сез, әлбәттә, күреп торасыз, мин инде берничә мәртәбә сезнең алда каушап күрсәттем. Шушы вакытка кадәр монда үзебез өчен ниндидер явызлык көтеп шикләнәбез икән, монда минем гаеп бар. Шуңа күрә, мондый карашны беренче башлап та мин үзгәртергә тиешмендер. Аермачык югары дәрәҗәле цивилизация белән очрашканбыз икән, безгә аннан сакланып торырга кирәк түгел дип саныйм. Безне кунакка чакыралар, ә кунакка скафандр киеп бару килешми. Алар безне юк итәргә бер дә җыенмыйлар шикелле. Планетада инфекция куркынычы, я башка берәр хәтәр булса, безен тышка чакырмаслар да иде алар. Миңа Грина өстенә скафандрсыз чыгарга рөхсәт итегез. +Бу фикер белән берсүзсез килешеп, өчесе дә скафандр кимәскә булдылар. +Төшү аппараты ишеген ачып чыгып, кешеләр планета өстенә аяк басты. +Читтән караганда йомшак чирәмгә охшаган өслек такыр һәм каты булып чыкты. Аны түшәп торган яшел катлам ярты сантиметр чамасы гына калынлыкта иде. Кешеләр аяк баскан урында бу катлам изелеп, аларның табан эзләр уелып калды, тик бу эзләр таз арада юкка чыга, яшеллек тагын элекке хәленә кайта бара иде. +Аппараттан ун метр чамасы киткәч, кешеләр үз алларында барлыкка килгән ак түмгәкләр каршында тукталып калдылар. Озак та тормый, бу түмгәкләр кабарынып ярылдылар да, гөмбә шикелле, һавага тузан очыра башладылар. Кешеләр сыек кына ак томан эчендә калды. Ни дә булса кылырга белмичә, алар баскан урыннарында тора бирделәр. Ике минут чамасы вакыт үтте. +- Шулай да, безгә башта ял итеп аласы калган икән, үтереп йокы килә, - диде Мансур, зур итеп ачылган авызын учы белән каплап. Ул тагын нидер әйтергә теләгән иде, тик тел әйләндереп сүз әйтү аның өчен инде бик авыр эш кебек тоелды. Хәтта басып торуы да чиктән тыш кыен иде. Сүнеп барган күз карашы белән ул иптәшләренең сыгылып җиргә авып төшүен күрде. Үзенең ничек җиргә ятуын ул тоймады. Гәүдәсе чайкалып чүгә башлаганда, тирән йокыга киткән иде инде. +* * * +"Дүртенчел рухтан Үзәккә - чит цивилизация вәкилләре аппараттан чыкты. Үзәктән рухка - боерык - аларга таба контакт өчен вәкилләр җибәрергә... Бишенчел рухтан Үзәккә - сорау - инициатива аларда булса ничек?.. Үзәктән рухка - җавап - алар килде, хәбәр бирде, чират бездә... Контакт вәкилләреннән Үзәккә - белешмә - чит цивилизация вәкилләре өч төркемгә бүленгән, радионурланышлары юк... Дүртенчел рухтан Үзәккә - хис - гаҗәп, алай булуы мөмкин түгел!.. Үзәктән рухка - белешмә - борынгы заманда андый күзәнәкләр бездә дә булган. Фараз - чын вәкилләр күзәнәк төркемнәренең эчендә булып, нурланышсыз күзәнәкләр саклагыч роль үти торгандыр бәлки. Контакт вәкилләренә - боерык - күзәнәк төркемнәре эченә үтеп кереп, чын вәкилләрне эзләргә... Рухлардан Үзәккә - алар агрессив! Алар безнең вәкилләрне юк итәләр. Төркемнәр эчендә кислородка бай сыеклык бар, агрессив күзәнәкләр шунда йөзәләр һәм безенең вәкилләрне ашыйлар. Тәкъдим - аларның төркемнәрен таркатып, кире аппаратларына кайтарырга кирәк... Үзәктән рухларга - компромисс - күзәнәк төркемнәре тирәлегендә нурланышсыз күзәнәкләрнең тереклек эшчәнлеген туктата, ләкин төзелешләренә бернинди үзгәреш ясамый торган матдәләр кертергә. Шарт - матдәләр чыгарылгач, системалар тулысынча баштагы хәлгә кайтырга тиеш. Боерык - рухлардан контроль төркеме оештырырга... Беренчел рухлардан Үзәккә - рапорт - матдәләр кертелде, системалар хәрәкәтсез... Рухлар берләшмәсеннән Үзәккә - хәбәр - чит цивилизация төркемнәренең нурланышлы күзәнәкләре бөтенләй юк. Аларның күзәнәкләре аерым хәлдә яшәүгә сәләтсез, алар системаларга аерылгысыз булып берләшәләр. Системадагы бәйләнешләр бик катлаулы. Системаның төп өлеше - тармаклы күзәнәкләр җыелмасы, нормаль шартларда алар бездәге дүртенчел рухларга охшаш аң барлыкка китерәләр. Күзәнәкләр эчендә системаларның төзелеш программасы табылды. Системаларның хәзерге торышында программага туры килмәүләр бар. Фараз - программадан тайпылышлар безнең планета шартларының начар йогынтысыннан булырга мөмкин... Үзәктән тикшерү төркеменә - боерык - системаларны үз программаларына ярашлы хәлгә китерергә... Тикшерү төркеменнән Үзәккә - рапорт - тикшерү тәмам... Үзәктән рухларга - боерык - чит цивилизация вәкилләрен җанлы хәлгә кайтарырга... Барлык тере затларга алар эчендәге тирәлектән чыгарга. Аерым боерык булмыйча, анда керү тыела." +Грина цивилизациясенең аң дәрәҗәсен, аның фикер йөртү рәвешен кеше телендә аңлату мөмкин түгел, анда сүзләр юк. Әле китерелгән өзек - бик якынча тәрҗемә генә. Монда ни турыда сүз барды соң? - Башта алар кешеләрне дә үзләре кебек үк аерым, үзара тоташмаган күзәнәкләрдән тора дип уйладылар. Үзләрендәге күзәнәкләр радиосигналлар ярдәмендә бәйләнешкә керә алганга, алар кешеләрдә дә радионурланышлы күзәнәкләр эзләргә керештеләр. Һәр микробны юк итә торган кан тәнчекләре аларның "вәкилләрен" үтерә башлагач, алар моны агрессивлык дип уйлап, кешеләрне чак кына харап итмәделәр. Кешеләр үзләре, әлбәттә, берни сизмәде. Алар тиз арада тирән йокыга киттеләр һәм үзләренең ак күзәнәкләр катламы астына күмелүләрен дә, тирәләрендә төрле приборлар барлыкка килүен дә, күпме вакыт үткәнен дә тоймадылар. +Менә ниһаять, Үзәктән боерык килде, чит күзәнәкләр таралышты, приборлар юкка чыкты. Кешеләр, берни булмагандай, тереклек хәленә кире кайтты. +Аларның бервакытта да болай рәхәт, көр күңел, ачык аң белән уянганнары юк иде әле. +- Әрвин, бу синме, әллә башка кешеме? Яңагыңда нишләп яра эзе юк? +- Мин туксан ел буе Әрвин инде, ә менә син, Артурга охшагансың охшавын да, тик синең кичә бер тешең китек иде... Әллә без йоклаган арада теш куйдырып йөрдеңме? +- Егетләр, минем бөерләр авыртмый башлаган! Моңарчы сезгә әйтми йөри идем, "табут"тан чыкканда ук авырталар иде инде алар. Бүген кайда икәннәрен дә белмим, тфү-тфү! +- Менә, әйттем бит, бу цивилизациягә тулы ышаныч күрсәтергә кирәк дип! Без монда йоклап ятканбыз, ә алар безгә тимәгәннәр... дисәм дөрес булмас - безне юньлерәк хәлгә китереп куйганнар. Ничек итеп? Баш җитәрлек эш түгел мәгәр анысы... Ничек кенә булмасын - бар да яхшы! Мин, мәсәлән, үземне шундый әйбәт тоям, миңа бер генә нәрсә җитми хәзер - эчтә ач бүреләр улый. Тамак ялгап алсак, начар булмас иде. +Йокыдан көр күңел белән уянган кешеләр шулай җанлы гына сөйләшә-сөйләшә төшү аппаратына таба кузгалганнар иде, алларында яңа хәрәкәт күреп, тагын туктап калдылар. - Каршыдагы җир өстендә тамырлар калынаеп киткәндәй булды, алар буйлап матдәләр күбрәк агыла башлады. Берничә урында ак койкасыман масса күпереп чыгып, озынча таякларга әверелде. Алар бер метр чамасы булгач, барысы берьюлы ак массадан торган калкулык астында калдылар. Бераздан ак масса тарлады, һәм кешеләр үз алларында... түгәрәк өстәл, өч урындык күрделәр. Ә өстәл өстендә, өч пыяла савытта - кызарып пешкән алмалар! Тагын нинди дә булса аңлаешсыз хәл көтүдән кешеләрнең нервылары тартыла башлаган иде, алмаларны күргәч, алар иркен сулап куйдылар. Авызларыннан сулар килде. Аларга Җирдән әзерләп җибәрелгән азык ничек кенә тәмле булмасын, консерва - консерва инде ул, чын алмага җитәме соң! +Алар бик канәгать төстә өстәл артына утырыштылар. Мансур беренче булып алдындагы савыттан бер матур алманы сайлап алды да, аңа тешләрен батырды... һәм әкрен генә кире тартып алды. Бу алма - алма түгел иде! Ул "алма"ны урталай сындырып карады. Тирә-якка ит белән кыздырылган бәрәңге исен хәтерләткән аппетитлы ис таралды. Бүтән "алма"ларны сындырып каралдылар - кайсыннан гөмбәне, кайсыннан балыкны хәтерләткән ис килә, тик исләр бу азыкларның берсенә дә төгәл туры килмиләр иде. +"Алма"ларның бөтенләй башка нәрсә булып чыгуы бераз кәефне кырса да, кешеләр түзмәде, тышына бик карамый гына, аларны ашарга керештеләр. Гринаның бик тә сәер, күзгә күренмәс хуҗалары тәкъдим иткән "кунак сые", чыннан да, тәмле генә булып чыкты. +- Ни өчен алма, ни өчен груша түгел? - Әрвин иптәшләренә бу сорауны төбенә тирәнрәк мәгънә салып бирде, әлбәттә. Ягъни, "алар" каян алма турында беләләр дә, нишләп аның нидән торганын белмиләр? Ничек аларга шуны һәм тагын бик күп нәрсәләрне аңлатырга? Уйга калган иптәшләренә карап, ул дәвам итте: +- Аларга тапшырылган контакт хәбәрендә, безнең акыллы зат булуыбызны аңлаткан төп өлештән соң, Җир тормышы белән таныштыру өлеше бар иде: урман, ялан, диңгез, шәһәр күренешләре, атлар, кошлар, машиналар... Шунда, хәтерлисезме, нәкъ менә шушындый өстәл артында бер кыз алма ашый... Ә бүтән төрел ашау күренеше юк ул хәбәрдә. +- Безнең ул хәбәрдән башка тагын бай фильмотекабыз бар бит, шуны күрсәтә башларга кирәк чит цивилизациягә. Башта байлар, сәүдәгәрләр, миллионерлар тормышы турындагы фильмнардан башларга киңәш итәм, - диде Мансур, хәйләкәр елмаеп. Аннары җитди итеп өстәде: +- Безнең аларга ачкыч табалганыбыз юк әле һаман. Шулай да, мөмкин булган эшебезне эшли торыйк, аларны үзебез белән таныштыруны дәвам итик. +Кешеләр төшү аппаратыннан махсус экран алып чыктылар, аңа шнур суздылар. Аппарат компьютерына фильмотекадагы фильмнарны берсе артыннан берсен күрсәтә башларга боердылар. Экран кабында, анда беренче күренеш буларак, Чарли Чаплин героеның бәхет эзләп Клондайкка юнәлгәне күренде... +Экран каршында берничә урында кара тап булып күзләр барлыкка килде. +- Күзләр, тамырлар, түмгәкләр!.. Ә кайда мондагы кешеләр? Нинди дә булса затлар булырга тиештер бит монда! Һәй! - Артур алдындагы бушлыкка карап аваз салды. - Менә мин! - Ул үзенә бармагы белән төртеп күрсәтте, кулы белән иңбашыннан аягына кадәр сыпырып төшерде. Аннары бармаган алга төртте. - Ә сез кайда? Кемнәр сез? +Җавап урынына аның алдында, инде алда күрелгән алым белән, зур экран үсеп чыкта. Экран яктырып, кайсы озынча, кайсы түгәрәк, кайсы тармаклы, кайсы керфекле күзәнәкләр белән тулды... +Экран алдында өч урындык һәм компьютер терминалы барлыкка килде. +- Безгә күренергә теләмиләр, шулай да, сөйләшүгә чакыралар, - дип аңлады моны Әрвин. - Ярый соң, эшкә керешик, егетләр, компьютер аша сөйләшеп карыйк болар белән. +Шулай итеп, Грина цивилизациясе белән диалог башланды. Математик гамәлләр, фигуралар, рәсемнәр, шартлы билгеләр ярдәмендә күпмедер дәрәҗәдә аңлашырга өйрәнгәнче байтак вакыт узды. Ике як берсен-берсе әзрәк аңлый башлагач, кешеләр Грина цивилизациясеннән үзе белән тирәнрәк таныштыруны, үзенең төзелешен, яшәү рәвешен аңлатуны сорадылар. Бу эшне Грина акыл ияләре планета һәм андагы тереклек тарихын күрсәтүдән башлады. Экранда янар таулар, кайнап торган океан, планетаның борынгы өслеге күренде. +Мондый сәер цивилизация белән сөйләшү бик катлаулы һәм авыр эш. Бу сөйләшүдә ялгышлар, табышмаклар берсе артыннан берсе килә, файдалы информация монда, бигрәк тә баштагы мәлләрдә, кибәк арасындагы бөртек кебек сирәк нәрсә. Шуңа күрә, буш сүз белән кәгазь тутырмас өчен, бу урында диалогларның нәтиҗәсен, Әрвин тарафыннан борт журналына күчерелгән рапортны гына китерик. +"Моннан күп миллион еллар элек Гринада тере күзәнәкләр барлыкка килә. Алар башта Җирдәге күзәнәкләрдән бер яклары белән дә аерылып тормыйлар. Ләкин бервакыт, ни сәбәп аркасындадыр, дөньяга бер гаҗәеп үзлекле күзәнәк ярала. Бу күзәнәк үзеннән радиодулкыннар тарату һәм аларны кабул итү сәләтенә ия була. Радионурланыш аңа башта бернинди дә файда китерми әле. Ләкин, менә күзәнәк үрчи башлый, радиокүзәнәкләр күбәя. Алар бер-берсенең нурларын тотып үзләре өчен файда ала башлыйлар. Әгәр берәр күзәнәк бәлагә тарыса, аның радиодулкыннары үзгәреп, башкаларны кисәткән. Берәр күзәнәк әйбәт шартларга эләксә, ул "әйбәт" дулкыннар таратып, башкаларны үз янына җәлеп иткән. Шундый үзара ярдәм аларга дулкынсыз күзәнәкләргә карата зур өстенлек бирә. Озакламый алар андый гади күзәнәкләрне бөтенләй кысрыклап чыгаралар. Планетада бары радиокүзәнәкләр кала. +Эволюция барышында алар үзгәреш кичерәләр, бер төрлесе эре, икенчеләре вак, кайсы хлорофиллы, кайсы берәр кирәкле ферментлы булып китәләр, бер-берсе белән торган саен тотрыклырак элемтәдә була баралар. Катлаулырак, мәгънәлерәк сигналлар алмашуга күчәләр. Үзенә күрә нерв системасы барлыкка килә. Әмма шул ук вакытта, һәр күзәнәк ирекле булып кала, чөнки радиобәйләнешләр өчен берегеп тоташуның кирәге юк. Шундый ирекле күзәнәкләрнең күпмедер саны төркем булып оешып, үзара җайлашып яши. Берәүләр фотосинтез үткәрә, икенчеләр алардан органик матдәләр алып, башкаларга тарата. Кайбер күзәнәкләрнең нурланышы көчлерәк булып, алар күрше төркемнәр белән дә бәйләнешкә керәләр. Берничә төркем эре күзәнәкләрдән торган элемтә үзәге барлыкка китереп, алар шулай ук башка үзәкләр белән бәйләнешкә керә. Шулай итеп, әкренләп системалар катлаулана бара. Бу процесс күп миллион еллар дәвам итә, һәм ниһаять, планетада аң ярала. +Хәзерге Гринада тереклек бер-берсенә тоташмаган бер күзәнәкле организмнардан тора, анда аерым акыллы затлар юк. Берничә миллион күзәнәк оешып, компьютерны хәтерләткән бик түбән аң яралгысы - беренчел рух хасил итә. Аның бернинди тышкы структурасы юк, һәр күзәнәге аерым, һәм шуңа күрә, ул кеше күзенә чүпрә яки яшькелт лайладан берни белән аерылмый. Андагы бер төркем күзәнәк күрше рухлар белән элемтәгә керүгә җайлашкан. Аларның катлаулы системасы икенчел рух төзи. Бу рухны бака, бөҗәк аңы белән чагыштырып булыр иде. Икенчел рухлар өченчел, алары исә дүртенчел рух булып оеша. Соңгысының аң дәрәҗәсе кешенеке белән бер чамада. Алар берләшүдән туган бишенчел рухлар үзләреннән берникадәр күзәнәк бүлеп чыгарып, берничә йөз рухка уртак Акыл үзәге төзиләр. Бу Акыл үзәкләре үз эчләрендә элемтә өчен радиодулкыннардан тыш электр тогы белән яктылыкны да файдаланалар. Үзләренә кергән рухлар белән дә алар күп вакыт яктылык үткәргечләр челтәре аша идарә итәләр. Кайбер дәверләрдә мондый үзәкләр берләшеп Бөтендөнья акыл үзәге төзиләр, ә кайбер дәверләрдә аерым булалар. Хәзерге вакытта Гринадагы терекле Бөтендөнья акыл үзәгенә буйсына. +Гринада затлар юк, димәк, җенесләр, мәхәббәт, балалар, яшьләр, картлар, буыннар алмашыну да юк. Кешеләр тормышындагы бик күп нәрсәләр аларга билгесез. Ләкин бу монда тормыш ярлы дигән сүз түгел әле. Монда тормышның кешеләргә авыр аңлашыла торган башка күренешләре бар, шул башка күренешләр нигезендә монда да рәхәт, газап, шатлык, кайгы, хыял һәм башка төр хисләр бар. Җирдәге кебек булмаса да, монда да үзенчәлекле югары сәнгать, мәдәният бар. Мондагы музыка, мәсәлән, яңгырамый, ул турыдан-туры радиодулкыннар рәвешендә. Рухлар арасында катлаулы алгоритмнардан торган программалар иҗат итү дә киң таралган. (Кешеләр дә бит кайвакыт математик формулаларда матурлык, гармония күрәләр, ә монда математика сәнгатьнең бер төренә әверелгән.) Гринада тагын бер кызыклы сәнгать бар - анда яңа төр күзәнәкләр иҗат итү белән мавыгалар. Күзәнәкләргә матур формалар, гадәттән тыш үзлекләр биреп, шуннан эстетик тәм табалар. Яңа төр молекулалар ясау да аларда сәнгатькә тиң осталык санала. +Монда шулай ук бай тарих бар. Рухлар башка бер рухның кызыклы дип тапкан кичерешләрен үзенекедәй итеп кабатлый ала, чөнки монда һәр вакыйга, һәр кичереш планетадагы тереклекнең уртак хәтеренә теркәлә бара. Җирдәге яхшы китаплар кебек, монда данлыклы рухларның тормыш өзекләрен кабатлап "яшәп карау" киң таралган. +Гринада картиналар, сыннар, кино юк - һәр рух үзәктән бөтен нәрсә турында тулы мәгълүмат ала алганда, бу әйберләрнең мәгънәсе калмый. +Грина рухларының, әлбәттә, үз максатлары бар. Мәсәлән - барлык күзәнәкләргә тук тормыш булдыру, фән белән шөгыльләнү, дөньяны танып-белү, планетаның уртак аңын камилләштерү. +Бөтендөнья акылының күп елларга исәпләнгән бөек максаты да бар. Ул Поллукс йолдызының икенче планетасын таркатып, аның материалыннан бик зур эче куыш шарлар ясап, аларга күзәнәкләр күчерергә, шулай итеп Грина цивилизациясен киңәйтергә тели. Шул максат белән ул икенче планета эчендәге куышларда бетмәс-төкәнмәс энергия запасы туплый. +Гринада әйберләр ясау бик җиңел башкарыла. Мәсәлән, тимердән берәр әйбер ясарга кирәк булды ди. Тимер атомнарын йотып, кирәк җирдә бүлеп чыгара торган аерым төр күзәнәкләр бар, рухлар боерыгы белән алар күз алдында кирәкле әйберне үстереп куялар. Шул ук юл белән таш, агач, җеп, хәтта углерод атомнарыннан алмаз да ясарга мөмкин. Цивилизация яңа уянып килгән борынгы заманда күзәнәкләр үзләре өчен биналар, җир астында куышлар төзегәннәр, төрле машиналар ясап, тормышларын җиңеләйткәннәр. Ләкин вакытлар үтү белән андый нәрсәләрнең бөтенләй кирәге калмаган, чөнки, күченеп йөрү өчен алар хәзер көпшәләр челтәреннән файдалана, биналар да кирәк түгел, планетада салкыннар булмый, аның кыш буласы ярымшарында махсус күзәнәкләр ярдәме белән парник эффекты булдырыла. (Шулай да, планетаның Акыл үзәге җир астындагы куышларда саклана.) Машиналар, техник чаралар кирәк булган очракта яңадан ясалалар һәм кирәге беткәч тә юк ителәләр. Кайвакыт, мәсәлән, космоска чыга өчен кәрап төзергә кирәк була, фәнни тикшеренүләр өчен электрон тизләткечләр ясала. Ә безгә орбитада очраган, формасын үзгәртә, эреп югала торган аппарат исә бөтенләй механик корылма түгел икән - ул тулысынча галәмдә тереклек итәргә яраклашкан радиокүзәнәкләрдән тора булып чыкты. +Планетаның акыл кодрәте чиксез диярлек. Ул теләсә нинди әйбер ясый, планетаның үзен дә телгәнчә үзгәртә ала. Монда болытлар барлыкка килү һәм яңгыр яву бик кызыклы. Яңгыр яварга тиешле урында һавага вак микроблар күтәрелә, алар үз тирәләрендә электр кыры барлыкка китерәләр, су парлары шулар өслегенә җыелып, тамчылар ясала һәм җир өстенә яңгыр ява. Бу эш аңлы рухлар боерыгы белән башкарылганга күрә, монда болытлар төзек формада, яңгыр кирәк вакытта, кирәк кадәр генә ява." +...Берничә сәгать эшләгәннән соң, экран үзеннән-үзе сүнде. Ул арада ерактан кешеләр ягына таба шәп җилдереп чыпчын автомобиль килгәне күренде. Кешеләр янына килеп җиткәч, ул ярымтүгәрәк дуга ясап борылды да, туктап калды. Бу югары маркалы өр-яңа машина булып, Җирдәге машиналардан тыштан бер генә ягы - шоферсыз булуы белән генә аерыла иде. Кешеләрнең анысына әлләни исе китмәде, алар кәефләнеп көлешеп алдылар: "Безнең машина яратканны ни арада сизгәннәр!" "Әйттем бит, кино күрсәтергә кирәк аларга дип!" диешеп, машина янына килделәр, эшлекле кыяфәт белән аның капотын ачтылар. Капот астында мотор юк иде. Гаҗәп хәлләрне күреп инде күнеккән кешеләр баш чайкап кына куйдылар да, капотны кире яптылар. Аннары, әйбәтләп кенә, машинаның эченә кереп утырдылар. Тик аларга тизе генә кузгалып китәргә насыйп булмады. Икенче мизгелдә алар котлары очып машинадан кире атылып чыктылар. Инде күнектем дигәндә дә, бөтенләй көтелмәгән хәлләр килеп чыгып кына тора шул монда! +Ни булды соң, галәм гизүче батыр кешеләрне нәрсә шулай куркыта алды? - Алар машинага кереп, җайлап утырганнар гына иде, руль каршында астан камыр кебек кабарып "чын таксист" үсеп чыкты да, кешеләргә борылып, ягымлы тавыш белән: "Кая боерасыз, сэр?" - дип сорады. Иң батыр кешене дә шомга сала торган бер нәрсә бар бит дөньяда: аны мистик курку дип атарга була. Кеше аңында тумыштан килә торган ныклы кагыйдә бар - җансыз гәүдәләрдән ерак тор! Кем белә, бәлки бу кагыйдә борынгы заманнарда ук кеше аңына, ул мәетләр тирәсендә уралып йогышлы авыру йоктырмасын өчен табигать тарафыннан салынгандыр. Ничек кенә булмасын, бу юлы җансыз өрәкнең кеше рәвешенә керүе кешеләргә курку салу өчен җитә калды. +"Дүртенчел рухтан Үзәккә - хәбәр - кешеләр шофер ясалгач машинадан чыкты. Ни өчендер аларга ул ошамый... Үзәктән бишенчел рухка - боерык - хәбәргә анализ ясарга... Бишенчел рухтан Үзәккә - белешмә - ситуация 4нче фильмның 28900-37500нчe кадрларыннан алынган иде. Андагы шартлар бездәгегә туры килми. Тәкъдим - фильмдагы шартларны булдырырга... Үзәктән бишенчел рухка - кире кагу - фильмнардан күренгәнчә, күп төрле шартларда машина эчендә шофер була. Сәбәп анда түгел. Фараз - кешеләр үзләренең хәрәкәтчән макетларын гомумән кабул итмидер. Тәкъдим - кешеләргә ошый торган башка макетлар күрсәтеп, бу фаразны сынап карарга. Дүртенчел рухларга - боерык - 17нче фильмның 1520024800нчe кадрлары үрнәгендә макетлар ясарга." +Кешеләр бик тиз исләрен җыеп, машина эченә карадылар - анда шофер өрәге юк иде инде. +- Менә хәерсез, үземне беркайчан да шундый шикчел дип уйламый идем, - диде Артур, беркемгә дә карамыйча гына. +- Уйлап карасаң, бернәрсәсе дә юк инде аның, - диде Мансур, - кеше төсле курчак, робот сыман әйбер. Бер күнексәң... +Ул ярты юлда бүленеп калды. Берничә адымда... купальниклар гына кигән өч сылу кыз фигурасы үсеп чыкты. Алар төрле матур хәрәкәтләр ясап, кешеләргә таба якыная башладылар. +- Юк, кирәкми, югалыгыз! - дип, кешеләр куллары белән селтәнеп кычкыра башладылар. Алар бу фигураларның да җансыз булуын бөтен нервылары белән сизделәр, матур сыннар аларда бары чиркану тойгысы уятты. +"Кызлар", тасмасы өзелгән кино кадры кебек, кинәт хәрәкәтсез калдылар, таркалып чүгә башладылар. Кешеләр исә артка борылып, сүнгән экран каршына бастылар. Әрвин пульт төймәләренә баскалап алды: - Диалог! +Экран кабынды, анда бер-бер артлы кеше фигуралары барлыкка килә һәм аркылы сызыклар белән сызылып юкка чыга башлады. +- Башкача безгә андый җансыз фигураларны күрсәтмәскә вәгъдә итәләр, - диде Әрвин. - Ә хәзер, әйдәгез, машинага утырыйк, анысын да юк итеп куймасыннар без киреләнеп торган арада. +"Дүртенчел рухтан Үзәккә - хәбәр - кешеләр яңа макетларны да кабул итми... Бишенчел рухтан Үзәккә - фараз - бәлки аларда кеше сыннарына карата тыю бардыр?.. Үзәктән бишенчел рухка - белешмә - аларның планетасында кеше сыннары киң таралган (фильмнар исемлеге). Барлык рухларга - тәкъдим - күренешне аңлатырдай фаразлар әзерләргә... Үзәктән рухларга - информация - хатасыз фаразлар килмәде. Игълан - бу күренешне кешелекнең ачылмаган сере дип белдерәм. Күрсәтмә - серне тикшерү, ачыклау өчен бишенчел рухлардан фәнни төркем оештырырга. +Зур тизлектә машинада җилдерү кешеләрнең кәефләрен күтәреп җибәрде. Байтак вакыт шулай баргач, алар диңгез буена килеп туктадылар. Машинадан чыгып яр читенә килделәр, диңгез суына кулларын тыгып карадылар. Су җылы, аның өстен каплаган яшел суүсемнәр катламын исәпләмәгәндә, диңгез - җирдәге диңгез төсле иде. +- Яшел булса булыр, коенып чыкмый булмый, - дип, Мансур чишенә башлады. Аңа иптәшләре дә кушылды. Алан чишенеп суга керә башлаган иде, күз күреме җирдә су өсте яшеллектән чистарып калды - ниндидер команда буенча, суүсемнәр барсы берьюлы төпкә китте. +Диңгездә коенып, машинада йөреп ял итеп кайтуга, кешеләрне мул табын көтә иде. Мондый күренешне нинди фильмнардан алганнардыр Грина акыл ияләре: өстәл байлыктан сыгылып тора - буы чыгып торган кайнар аш, ит тулы тәлинкәләр, тортлар, җиләк-җимеш, хәтта берничә шешә дә бар иде анда (аларына баллы су салынган булып чыкты). Һәм ни өчендер, урындыклар каршында иң алдагы матур тәлинкәләргә тутыккан кадакларын тырпайтып, ботинка табаннары ята иде... Хәер, монысының серенә кешеләр шунда ук, бер карауда төшенде: "1нче санлы" фильмдагы бер күренешне үзләренчә "аңлаган" Гринаның "йомрыбашлары"! Ха-ха!.. +Каян белгәннәрдер, бу юлы ашлары аш, итләре ит кебек, җимешләре татлы булды. Дөресен әйткәндә, аларны Җирдәге нинди дә булса азык белән тәңгәл китереп булмый иде, әлбәттә. Ләкин анысы инде мондый шартларда вак мәсьәлә. +Кешеләр ашап-эчеп шулкадәр хушландылар, табыннан кузгалуга, аларны йокы баса башлады. Бераз хәл алырга дип керә җиргә сузылганнар иде, тиз арада онытылып та киттеләр. +Бөтендөнья акыл үзәге тагын хәрәкәткә килде. Ул рухларга кешеләрнең йокы хәлендәге торышын тикшерергә кушты. Алардан кешеләрдә матдәләр алмашының сүлпәнәюе, ми эшчәнлегенең сүрелүе, шул ук вакытта тереклек хәлен тәэмин итүче органнарның нормаль эшләве турында информация алды. Аннары планетадагы барлык акыл көчен бу күренешнең сәбәбен ачыклауга юнәлтте. Әмма уңай җавап ала алмады. Үзәк бу сәер күренешне тагын бер ачылмаган сер дип игълан итте. Рухлар кешеләр тормышында мондый серләрнең күплеге, әлегә кадәр алынган информациянең кешеләр тормышын бары тышкы яктан аңлатуы, кешеләрнең эчке рухи дөньясының тулаем сер булып калуы турында белдерә башладылар. +Моңа җавап итеп, планета эчендәге зур куышларга тупланган кодрәтле акыл көче грандиоз идея әзерләп чыгарды: кеше организмын тикшерүнең башта үткәрелгән нәтиҗәләре буенча кешенең ясалма моделен төзергә! Шул юл белән кешенең ми эшчәнлеген өйрәнергә һәм аның рухи дөньясына үтеп керергә, серләрен ачарга! +Кайчандыр кварклар төзелешен ачыклаган заманнан бирле Грина цивилизациясе алдына мондый зур бурыч куелганы юк иде әле. Бу эшкә тиз арада планетаның бөтен акыл көче җәлеп ителде. Кеше моделен төзү өчен кирәкле күзәнәк төрләре сайлап алынды, бу күзәнәкләр эчендәге радионурланыш механизмы юк ителде. Кешеләр белән беренче контакт вакытында алынып Акыл үзәге хәтеренә салынган информация буенча кеше хромосомалары ясалып, күзәнәкләр эченә кертелде. Хромосомалар ясауда өч кешенең дә генетик информациясе кулланылды - Грина акылының исәбе буенча, модель аларны төгәл кабатламаска, шул ук вакытта аларның өчесенә дә охшарга тиеш иде. Күзәнәкләр кирәк кадәр үрчетелде һәм бавыр, йөрәк, мускул, ми, һ.б. орган тукымалары рәвешенә китерелде. Аннары күзәнәк-ара матдәләр ясалып, кеше организмын җыю башлады. Баш миен җыйган чакта, аның белән янәшәдә радиокүзәнәкләрдән торган беренчел рух - детектор урнаштырылды, ул ми эшчәнлеге турында Грина акылына информация биреп торырга тиеш иде. +Менә бу гаять зур эш тә төгәлләнде. Модель тышкы яктан гына түгел, нечкә молекуляр төзелешенә кадәр төзек кеше организмы булып формалашты. ...Тик... ул җансыз иде. Модельне төзегән вакытта андагы күзәнәкләрне тукландырып, аларга кислород биреп торган система аның йөрәген эшләтә, сулыш алдыра, күзәнәкләр тере, ләкин модель ярдәмче системадан башка бер минут яшәргә дә сәләтсез булып чыкты. Вакыт-вакыт аның мускуллары тартышып, гәүдәсе тәртипсез хәрәкәтләр ясап куйгалый, кайвакыт аның миендә дулкын булып нерв ярсынуы барлыкка килә, тик анда аңның әсәре дә юк, гәүдәсе исә бербөтен организмга түгел, таркау күзәнәкләр җыелмасына охшаган иде. Бөтен белгән чараларын сынап бетереп тә модельгә җан кертәлмәгәч, Грина акылы экспериментны уңышсыз дип танырга мәҗбүр булды. Кеше моделе киредән юк ителде. +Ләкин, бу эксперимент барган вакытта ук инде Гринада кешеләр турындагы бөтен информацияне өйрәнеп, кеше организмнарының башка юл белән барлыкка килүен ачыкладылар. Аларны тән төзелеше, ике җенесле булулары, башта бәләкәй булып, әкренләп үсүләре Грина өчен тулаем табышмак булса да, бер нәрсә ачык аңлашыла иде - кеше дигән җанлы система бер күзәнәктән үсеп кенә барлыкка килә ала. Инде хәзер шуннан чыгып, эксперимент яңадан башланды. +Кеше тәненә хас бер күзәнәк әзерләп, аның үсеш программасын эшкә кушып җибәрү, яралгы үсешенә тиешле шартлар булдыру Грина акылы өчен кыен эш булмады. Ни генә дисәң дә, күзәнәкләр буенча аның белеме һәм сәләте искиткеч иде. +Алынган күзәнәк бүленә башлап, яралгы барлыкка килде. Гринада үсешне тизләтә торган матдәләр күптән билгеле иде инде, шуларны кулланып, гадәттә айлар буе бара торган үсешне монда берничә сәгать эчендә үтә торган иттеләр. Бу юлы эксперимент уңышлы барды. Тиз арада яралгының йөрәге үзлегеннән тибә башлады, аннары ул югары тәртиптәге хәрәкәтләр ясауга кереште, һәм тагын берничә сәгатьтән үзалдына беренче сулышын алды. Шул вакытта аның баш мие янына урнаштырылган беренчел рух - детектор модельдә зәгыйфь кенә булса да аң барлыгын күрсәтте. +Модельдәге аңның зәгыйфьлеге Грина акылын әлләни борчымады, ул аның үсешен тизләтелгән юл белән дәвам итә бирде. Аныңча, үсеш инде хәзер аңны камилләштерергә тиеш иде. Вакыт белән санаганда сәгатьләр үтте, үсеш кимәле буенча исә ясалма балага бер, ике... биш, ...ун яшь тулды, ә аның башындагы детектор һаман да аңның түбән дәрәҗәдә булуын күрсәтә иде. Ләкин үсеш дәвам иттерелде - бәлки чын аң кешеләрдә үсешнең соңгы этапларында гына барлыкка киләдер? +Бала үсмер егет рәвешенә кергәч, генетик үсеш программасы тәмам булды. Грина акылының белүенчә, аның алга таба үзгәреше инде картаю процесслары исәбенә генә барачак иде... Әмма, үсеш азагында да кешенең аң дәрәҗәсе сулыш ала башлагандагыча калды. Эксперимент тагын уңышсыз килеп чыктымы? - Ләкин, ясалма кешенең аңы бәлки башка берәр төрле юл белән үсәр? Әлегә бит Грина акылы үзе белгән кадәрне генә эшләде; менә хәзер бәлки модель аны өр-яңа белем белән баета башлар? +Ясалма кеше, әле бер тапкыр да дөньяга күзен ачып карамаган үсмер егет, инде хәзер үзалдына яшәү өчен эксперимент барган тирән куышлыктан алынып, Грина планетасы өстенә чыгарып куелды. +* * * +...Ул үзен ниндидер сәер иркенлектә тоеп, кул-аякларын кыймылдатып карады, күзләрен ачты. Күк йөзенең зәңгәр төсен күрде. Бу зәңгәр төснең бушлык икәнен сиземләде. Куллары белән тирә-ягында капшанды, күзе белән алдын-артын карап чыкты. Ул үзе дә ни икәнен белмәгән нәрсәнедер бик зарыгып эзли иде. "Нәрсәдер, кемдер аның янында булырга тиеш бит инде, ул ялгыз булмаска тиеш!" Әгәр тирә-якта гел шушылай бушлык булып торса - кем аның турыда кайгыртыр, кем аңа нишләргә икәнен өйрәтер. Кем аны бу шомлы тынлыктан коткарыр?.. +Ул сөйләшә, сүзләр белән уйлый белми иде, әлбәттә, аның уйлары әле хис рәвешендә генә иде. Иң көчле хисе исә - ялгызлыктан шомлану иде. Ул ни дә булса кылырга чарасыз булып, бары шул авыр хискә бирелеп, бик бер урында ятты, аннары арып, йокыга китте. Йокыдан шул ук тынгысыз хис белән уянды - кемдер аның янында булырга, аңа ярдәм итәргә тиеш! Кайда ул, кем ул, нинди ул?.. +"Эзләргә, табарга кирәк!" Ул аяк-куллары белән уңайсыз хәрәкәтләр ясап кузгалырга омтылды. Тырмашып, шуышып озак интеккәч, үрмәләп йөрергә өйрәнде. Башта үрмәләп, аннары, тагы да бераз күнегә төшкәч дүртаяклап алга китте. +Беренчел рухтан үзәккә - информация - модельнең ми эшчәнлеге өченчел рух дәрәҗәсендә. Баш миенең хәвеф үзәге көчле ярсыну чыганагына әверелеп, башка үзәкләрнең эшчәнлеген тоткарлый. Модельнең организм хәлсезләнә бара, анда гомеостаз бозыла. Сәбәпләре билгесез. Модельгә нәрсәдер җитми, ул нәрсәдер эзли, ләкин нәрсә эзләгәнен үзе дә белми. +* * * +Сәгать ярым чамасы йоклап алгач, кешеләр яңа көч, саф баш белән эшкә керештеләр. Монда төп эш - экран аша Грина цивилизациясе белән диалог. Экран каршына килеп утыргач, алар башта ачыклыйсы мәсьәләләр, биреләсе сораулар турында киңәшеп алдылар. Бик күп билгесез темаларны барлап чыккач, бүгенге тормышны аңлау өчен иң кирәкле нәрсәне - Грина цивилизациясенең тарихын тирәнтенрәк өйрәнергә булдылар. +"Кайчандыр Грина цивилизациясе дә Җирдәге кебек үк техник җайланмалар куллануга корылган булган. Биредә бер-берсенә көпшәләр белән тоташкан ишексез-тәрәзәсез биек биналар төзегәннәр, шулай ук акыллы затларның диңгез кәраплары, очкычлары булган, заводлар, шахталар, энергия станцияләре, ирригация корылмалары эшләп торган. Шушы технологик дәвердә рухларның бик катлаулы берләшмәләре төзелгән, акыл үзәкләре барлыкка килгән, алар әкренләп югары үсешкә ирешкәннәр. Акыл үзәкләре тирәсенә тупланган рухи берләшмәләр бик тиз үсеп, ахырда бөтен планета өсте шулар арасында бүленеп беткән. Ә алар һаман саен үсәргә омтылганнар, шул максат белән күршеләренең күзәнәкләрен үзләренә куша, мөмкин булганда аларны кысрыклый башлаганнар. Рухи берләшмәләр арасында киеренке хәлдәге чикләр барлыкка килгән. Аларның бер-берсе исәбенә үсәргә омтылуы каршылыкка, каршылыклар исә көрәшкә, көрәш сугышка китергән. +Рухи берләшмәләр арасындагы чикләр баштарак бер-ике чакрым киңлектәге үле зона рәвешендә була. Соңыннан, чик аша агулы матдәләр белән һөҗүм итүдән саклану өчен, алар үз чикләре буйлап биек стеналар кора башлаганнар. Ләкин бу чара гына сугышны туктата алмаган. Тора-бара сугышларда куәтле җимергеч техника, очкычлар куллану киткән. Планетаның күп урыннары буш калган, исән урыннарда да тереклек бик авыр шартларда яшәгән. Күп кенә берләшмәләр көчсезләнеп, аларны күршеләре яулап алган. Каты сугышлардан соң беразга тыныч чорлар килә торган булган, әмма бу чорларны да берләшмәләр күбрәк сугыш чараларын камилләштерү өчен файдаланганнар. Сугышлар торган саен һәлакәтлерәк була барган. Шундый бер вакыт җиткән - бөтен планета исән калган иң көчле ике рухи берләшмә арасында бүленгән. Чиктән тыш куәтле корал белән берсен-берсе юк итү куркынычы аларны сугышудан тыелырга мәҗбүр иткән. Гринада озак вакытка тынычлык урнашкан. +Әмма, берләшмәләр мәңгелек тынычлык өчен көрәшсәләр дә, яңа корал ясауны туктатмаганнар, бу вакытта инде алар атом коралы да ясарга өйрәнгәннәр, аны планета тирәли орбиталарга урнаштырганнар. Шунда ук агулы матдәләр, вируслар төялгән кәраплар да очып йөргән. Алар бар да беренче сигнал белән үк планета өстенә ташланырга әзер торганнар. Бөтен бу корал белән ясалма акыллы механик автоматлар идарә иткән. +Бервакыт автоматлар эшендә бәләкәй генә бер ялгыш китү аркасында, Грина рухлары ихтыярыннан башка, планетада зур сугыш - Соңгы сугыш кабынып киткән. Орбитага чыгарып алдан әзерләп куелган бөтен куркыныч коралны планета өстенә ташлап аны тоташтан яндыру һәм агулау өчен нибарысы бер сәгать вакыт җиткән. Шул вакыт эчендә планета өстендә тереклек юк ителгән. Бөтен планетаны кара сөрем болыты каплап, ул дөм-караңгыда калган. Грина суынып, кар һәм боз чүленә әверелгән. Тереклекне бары тик тирән җир асты куышлыкларына яшеренү генә бөтенләй юкка чыгудан саклап калган. +Берничә ел үткән, агулы болытлар тарала, планета җылына башлаган. Күзәнәкләр өскә чыгып, әкрен-әкрен үрчегәннәр. Күпмедер вакыттан соң алар тагын бөтен планетага таралып, рухи берләшмәләр үзләренең элекке чикләрендә очрашканнар. Һәм шунда алар, үзара каршылыклар мәңге дә сугышка китермәсен өчен, берләшергә һәм Бөтендөнья Акыл үзәге төзергә карар иткәннәр. Яңа барлыкка килгән бу бөек рух үз алдына иң олы максат итеп тыныч шартларда технологик булмаган цивилизация төзүне куйган. Аның беренче эше - сугыш кораллары һәм ясалма акыллы автоматлар булдыруны тыю булган. +Бөтендөнья акылы алдында ул вакытта планетадагы тормышны өр-яңадан кору, Соңгы сугышның тирән яраларын уңалту бурычы торган Шундый яраларның аеруча тирәне - атом бомбалары шартлаудан калган күпсанлы радиоактив өлкәләр булып, анда торып калган рухлар бик зур газап кичереп яшәгәннәр. Ә Гринада, әгәр рухлар берләшеп яши икән, аларның газаплары да, рәхәтләре дә уртак була - бер бармагы авырткан кеше бөтен булмышы белән интеккән кебек, Акыл үзәгенә дә шул радиоактив өлкәләр аркасында газап кичерергә туры килгән. Ул заманда әле Гринада радиациядән тиз генә тазарыну юлларын белмәгәннәр. Озакка сузылган авыр тазарту эшләре алып барасы урында, Акыл үзәге җиңел юлны + сайлый - радиоактив өлкәләрне үзеннән аерырга, алар белән бәйләнешне өзәргә карар итә. Күп тә үтми, моны җиңел генә эшләү өчен җае да табыла. +Радиоактив урыннарда мутацияләр ешаеп, күзәнәкләр тизрәк төрләнүчән. Берзаман аларның берсендә сәер, гарип күзәнәкләр барлыкка килә. Алар чагыштырмача көчле, тәртипсез радиодулкыннар таратып, тирә-якларындагы күзәнәкләрнең үзара бәйләнешен өзү сәләтенә ия булалар. Аларны "шаулы күзәнәкләр" дип атарга мөмкин. "Шаулылар" бер-берсе белән генә тотрыклы бәйләнешкә кереп оеша алганнар. Алар янында бәйләнешләрен югалткан гади күзәнәкләргә бер генә нәрсә - шаулылардан килгән боерыкларны үтәү генә мөмкин булган. +Мондый куркынычлы гарипләрне, башка вакытта булса, шунда ук юк итәрләр иде, ләкин Акыл үзәге аларны радиоактив өлкәләрне үзеннән аеру өчен файдаланырга карар итә. Ул өлкәләр белән бәйләнешләр өзелеп, алардан бернинди информация килмәсен өчен, шаулыларны үрчетеп, өлкәләрнең чикләре буйлап тараталар. Хәтәр килеп чыгасын беркем дә сизенми, чөнки бу вакытта шаулыларның оешу дәрәҗәсе беренчел рух кадәр дә булмый әле. +Чик буенча сибелгән шаулылар үз сфераларына эләккән күзәнәкләрне ашап һәм буйсындырып бик тиз үрчиләр, контрольдән ычкынып, чиктән ике якка таба да киңәеп тарала башлыйлар. Рак авыруын хәтерләткән бу афәткә каршы Акыл үзәгенең чарасы булмый. Бер-ике ел эчендә шаулылар планетаның күпчелек өлешен басып алып, анда үз империяләрен төзиләр. Бөтендөнья Акыл үзәген кечкенә бер өлкәдә биек стена артына яшеренү генә коткарып кала. Акыллары түбән булу аркасында, шаулылар стена аша үтә алмыйлар. +Алар үз империяләрендәге бөтен тереклекне үзләренә азык әзерләүгә көйлиләр. Туктаусыз үрчү аркасында, аларга һәрвакыт азык җитми, алар Гринаның бөтен байлыгын суырып, хәтта күзәнәкләрне таркатып, ашап, планета өстен җансыз чүлгә әверелдерәләр. Ач үлем куркынычы шулай да аларны тора-бара планетада билгеле бер тәртип урнаштырырга мәҗбүр итә - Грина өстендә яшел катлам кабат тергезелә, аны су белән тәэмин итү, аннан органик матдәләр суыру нормага салына. Шаулыларга хезмәт итүче гади күзәнәкле рухлар өчен ачтан үлмәслек азык калдырыла башлый. +Һәрвакыт җитешмәгән азык өчен шаулыларда бераздан үзара көрәш башлана. Алар берсенә-берсе буйсынган касталарга бүлгәләнәләр, азыкны югарырак дәрәҗәлеләр күбрәк ала башлый. Үз чиратында алар тизрәк үрчеп, тагын берничә кастага таркалалар. Дәрәҗә баскычлары шулай артканнан-арта бара. Аларның болай да түбән рухлары үзара дошманлашып, бер-берсенең эшчәнлеген бозып, торган саен ныграк ваклана баралар. Империя үзәге урнаштырылган тәртипне саклап калу өчен вак рухларның үзара дошманлыгын тыеп, дошманлашкан рухларны таркатып хөкем итеп тә карый. Ләкин дошманлык юкка чыкмый, бары яшерен төс ала. +Каршылыкларның яшерен рәвештә эчтән туплануы шул дәрәҗәгә җитә - беркөнне касталар арасында ачыктан-ачык талаш кабынып китә. Шаулылар империясе бер көн эчендә үзара дошман вак рухларга таркала. Гади рухларны буйсындыру системасы эштән чыга, ач һәм яшәүгә сәләтсез калып вакланган шаулылар ахырда үзара бәйләнешләрен югалткан аерым күзәнәкләргә таркалып, үлеп бетәләр. +Шаулылар империясе таркалгач яңадан бөтен планета иркенлегенә чыккан Бөтендөнья акылы, булып үткән хәлләрдән нәтиҗә ясап, шундый кагыйдәләр кабул итә: 1. Моннан соң мәңгегә - Бөтендөнья рухы һәм аерым рухлар тереклек кичергән һичбер газапны үзеннән читләштермәсен. 2. Түбәнрәк акыл түбәнрәк кодрәткә ия булсын һәм киресенчә. 3. Бервакытта да Грина өстендә аңсыз көч булдырмаска." +* * * +Бу мәгълүматларны кешеләр, әлбәттә, бер утыруда гына ала алмадылар. Гринада тел булмау өстенә, аларның шартлы билгеләре дә Җирдәгегә һәрвакыт туры килми иде. Мондый цивилизация белән сөйләшүне бер-берсенең телен белмәгән ике кешенең аңлашуы белән дә чагыштырып булмый - соңгысы күпкә җиңелрәк. Шуңа да карамастан, ике арада диалог торган саен мәгънәлерәк була, сәгать саен җанлана барды - бер яктан, кешеләргә якын булган рәсемле образлар киң кулланылса, икенче яктан, Гринаның акыл кодрәте, логик көче үзара аңлашу теле булдыруда җир галимнәре өчен күп елларга җитәрлек эшне санаулы сәгатьләр эчендә башкарды. +Диалог - диалог урынында, тик кешеләр өчен үз күзең белән күрүне, үз кулың белән тотып карауны берни дә алыштыра алмый. Экран аша әңгәмәләрне алар Грина буйлап сәяхәт итү белән аралаштырырга булдылар. Планета өстенә төшүнең икенче көнендә үк, тирә-яктагы берничә йөз километр җирне машинада йөреп әйләнеп чыктылар. Бу юлы аларны нинди дә булса яңалык түгел, бернинди яңалыкның булмавы шак катырды. Кая гына барсалар да, сирәк кенә челтәрле антенналардан башка бер нәрсә дә анда аң барлыгын сиздерми иде. Икенче көнне кешеләр үзләренә самолет сорап алдылар. Сораган самолетлары аларның күз алдында унбиш минут эчендә ясалды. Ләкин, берничә мең километр радиуслы әйләнә буенча очып һавадан күзәтү дә бушка булып чыкты. Күз карашы тукталырдай һич югы берәр елга яки күл очраса икән юлларында! +Чираттагы диалог азагында алар Грина Акыл үзәгеннән үзләренә планетаның нинди дә булса күренекле урынын күрсәтүне сорадылар. "Күренекле урыннар" дигәнне аңлату өчен мисал итеп елга, күл, биек тау, вулкан кебек күренешләрне искә алдылар. Грина акылы бик теләп риза булды һәм кешеләрне машинага утырырга чакырды. +Ун километр чамасы баргач, машина туктады. Тирә-якта исә шул ук ялыктыргыч яшел тигезлек иде. Кинәт кешеләрнең күз алдында җир өсте иңеп, чокыр ясала башлады. Берничә эре көпшәдән чокырга су ургылды. Кешеләр теләген үзенчә аңлаган Грина акылы алар өчен күл ясый иде! +Күл ясауны туктатып, кешеләр яңадан диалогка күчтеләр һәм үзләре өчен бик күңелсез ачыш ясадылар - Гринада бернинди күл, елга яки тау әсәре юк булып чыкты! Ул бөтен җирдә бер үк төрле тигезлектән һәм яшел элпә белән капланган, давылсыз-дулкынсыз диярлек океаннан тора икән. Грина акылы кешеләргә бер генә гадәттән тыш объект - икенче планетага энергия җибәрү корылмасын гына күрсәтә алды. Бу корылма Гринаның икенче ягында булып, кешеләр аның янына тагын бер көннән соң барып кайттылар. Бу - йөз километр ераклыктан ук күренеп торган, җирдән күккә таба сузылган күзне чагылдыргыч якты нечкә нур иде. Ул нур аркылысы 100 метр чамасы булган тирән, зур тәлинкә уртасыннан күтәрелә, ә үзенең юанлыгы бер метрдан да артык түгел иде. Бу нур белән Гринада тупланган бөтен артык энергия, шулай ук планетаның эчке энергиясе Поллуксның икенче планетасына җибәрелә, шул сәбәпле Гринада җир тетрәүләр һәм вулканнар булмый, планета эчендә кайнар магма тупланмый, киресенчә ул әкренләп суына бара икән. Ә икенче планетада инде аны таркатуга әзерлек башланган. Бик тиздән, күп булса йөз елдан, Поллукс тирәли дистәләрчә эче куыш шарлар әйләнеп йөриячәген зур горурлык белән аңлатты кешеләргә Грина Акыл үзәге. +- Аңлашыла, бик аңлашыла, - диде Мансур бу көнне кичке ял вакытында, берни аңламаган тавыш белән. - Боларның кулыннан килер, тагын берничә планета ясарлар... Алары да нәкъ шушындый ук яшел элпә белән капланыр! Монысын мин аңлыйм, сез миңа менә нәрсәне төшендереп бирегез - тормыш кайда монда, яшәү кайда? Бөтен дөньяны баскан бу яшел мүктән шундый кодрәтле акыл нинди ямь, нинди мәгънә таба? +- Мүк түгел, ә аерым күзәнәкләрдән торган катлам, - дип төзәтте аны Артур, - син мүк дисең дә, алар бит теләгән нәрсәләрен ясый алалар, теләсәләр, син гомереңдә күрмәгән җимеш үстерәләр, теләсәләр... +- Ләкин теләмиләр! - дип бүлдерде Мансур, - аларга җимеш тә, йорт та, берни дә кирәк түгел! Алар шул дәрәҗәдә камиллеккә ирешкәннәр, аларда инде бер нәрсәгә дә мохтаҗлык калмаган. Ә бит монда да кайчандыр тормыш кайнап торган, үзенчәлекле, сәер, ләкин кызыклы, җанлы тормыш! Гринада акыл кодрәте үзе тормышны шушындый мүксыман хәлгә китергән булып чыга түгелме соң? +Син, Мансур, үз мәнфәгатеңнән чыгып уйлыйсың, - дип сүзгә Әрвин кушылды. - Боларның тормышын без аңлап бетермибез, бары шул гына. Менә бу яшел элпәдә бәлки безнең төшкә дә кермәгәнчә кызыклы тормыш кайный торгандыр? Аларда тавышсыз булса да музыка, сәнгать, үзенә күрә әдәбият барын беләбез, ә син шуларның барсына "мүк" дип кул селтисең. +- Килешә алмыйм. Эчке тормыш ничек тә булса тышкы якта чагылырга тиеш, акыл үз эченә кереп бикләнергә тиеш түгел. Ул атомнардан алып галәмгә кадәр бөтен нәрсәне иңләргә, һәр нәрсәдә үзен күрсәтергә тиеш. Ә монда, акыл атомнар дәрәҗәсендә ни дә булса эшли, галәмдә нидер төзи, ә урталык буш калган, урталыкны мүк басып киткән! Ике як чиктә дә эшен бетерсә, аңа кирәксезгә чыгып сүнәргә генә кала бит! +Бәхәс озакка сузылды, фикерләр аерылды. Мансур, Грина цивилизациясе үз үсешендә тупикка килеп терәлгән, мөмкин булган барлык ихтыяҗларны канәгатьләндерү тормышны мәгънәсез иткән, акылны кирәксезгә чыгарган дигән фикердә калды. Әрвин, молекулалар, күзәнәкләр дәрәҗәсендә монда безгә әз билгеле чын тормыш бар дип аңлатырга тырышты. Артур исә, яшәмәктә булган һәр нәрсә яхшы, тереклек нинди дә булса максатка ирешү өчен яшәми, аның бердәнбер максат дигәне - дөньяда бар булу дип, Грина тормышының кызыклыгы, җанлылыгы турында баш ватмаска киңәш итте. +Икенче көнне алар Грина Акыл үзәгеннән планетадагы тормышның максаты, аның хәзер нәрсәләр иҗат итүе, нинди каршылыклар белән көрәшүе турында сорадылар. Акыл үзәге тагын бер тапкыр икенче планетаны таркату, яңа планеталар төзү турында сөйләргә кереште. Шуннан соң аңа сорау башкача куелды: көндәлек тормышта Гринаның аерым рухлары, бигрәк тә дүртенчел рухлар ни белән шөгыльләнә? +Җавап үзенең гадилеге белән шаккатыргыч булды. Түбән дәрәҗәле рухлар тереклекне тәэмин итү белән шөгыльләнәләр, шул ук вакытта, югары рухларның состав өлеше булып торалар икән. Дүртенчел рухларның абсолют күпчелеге гадәттә "музыка тыңлый", бер-берсе белән логик уеннар уйный, кайчакта үткәндәге вакыйгаларны кабат кичерү белән шөгыльләнә ди. Алар арасында моннан ун мең ел элек булып үткән дәһшәтле сугыш һәм аннан соңгы вакыйгалар бик популяр, ә соңгы көннәрдә планетага килгән кешеләрне күзәтү, алар алып килгән фильмнарны карау өстенлек алган. Кешеләр килү сәнгатьтә дә зур җанланыш тудырган. Төрле күзәнәкләр иҗат итүчеләр, мәсәлән, кеше, машина, агач рәвешендәге күзәнәкләр ясый башлаганнар. Шул ук вакытта, һәр дүртенчел рух югарырак рухлар, Бөтендөнья үзәге белән бәйләнештә, алар составында планетаның уртак тормышына катнаша булып чыкты. +* * * +...Туктаусыз бара торгач, ул ике аякка басып атлаганда тизрәк тә, уңайлырак та, кызыклырак та булуын ачыклады һәм гел шулай йөрүгә күчте. "Бу буш җирне тизрәк үтәргә кирәк, кайда да булса кемдер булырга тиеш" дигән уй аның башыннан китмәде. Ул үзенең чама белән бер тирәдә әйләнеп йөрүен тоймыйча, гел алга барам, бу тигезлекнең бер чиге булыр дип уйлый иде. Кайчагында ул бик хәлсезләнә һәм йоклап ала, кайчагында җирнең яшел катламын суырып ачыгуын баса да, тагын ашкынып алга атлый иде. +Модельнең башы эченә урнаштырылган беренчел рух аның хисләрен башка рухларга җиткереп, бөтен планетага тарата барды. Акыл үзәге оештырган зур эксперимент буларак кына түгел, моңарчы бер дә кичерелмәгән сәер сагыш чыганагы буларак та ул бөтен Гринаның игътибар үзәгенә күчте. Рухлар бөтен сәләтләрен җигеп аның хәлен җиңеләйтергә, һәр теләген үтәргә тырыштылар. Ул йоклаганда аның астына йомшак түшәк ясадылар, ул йөргән җирдә яшел катламны туклыклы матдәләр белән туендырдылар. Тик модель кичергән сагышның төп сәбәбе билгесез калды. Аның миендә бик көчле теләк бар, шул ук вакытта ул теләкнең конкрет эчтәлеге юк иде. Бөтендөнья рухы бу модель ярдәмендә кешенең эчке дөньясы турында бик әз яңалык алды, өстәвенә, аның инде билгеле дип исәпләнгән күп нәрсәләре шик астында калды. Ул икеләнә башлады: бәлки бу ясалма кеше ниндидер билгесез үзлеге белән чын кешедән аерыладыр, бәлки ул асылда бөтенләй кеше дә түгелдер?. +Ул аны Җир кешеләре белән очраштырырга булды. Алар аны кеше дип танырлармы, әллә теге, кеше формасындагы курчакларны кире каккан кебек, кире кагарлармы? +...Офык артыннан чыгып үзенә таба килүче машина аны бик кызыксындырды. Ул атлавыннан туктап калды, кызыксыну һәм курку тойгылары аралашып, аны шулкадәр дулкынландырды, ул ни машинага каршы барырга, ни качарга белмәде. Машина якын килеп җиткәч кенә, анда курку өстенлек алды, ул борылып качарга омтылды, тик бер-ике адым атлауга ук сөрлегеп егылды. Артына әйләнеп караган иде, машинаның туктавын, аның эченнән кешеләр чыкканын күрде. Башында яшен тизлеге белән яралган уй аңа озак вакытлар интегеп нәкъ шуларны эзләгәнен ачты. Алар аның үзенә охшаганнар, ул алар белән булырга тиеш икән, шуларны эзләп йөри икән ул бу буш дөнья буйлап! +Ул кулларын алга сузып кешеләргә таба ташланды, егылды, тагын аягына басарга теләде... +Юлларында очраган бу кешенең җансыз курчак түгеллеген кешеләр ничек аңлагандыр, тик бу да "өрәк"тер дигән уй берсенең дә башына килмәде. Алар бер карауда ук аның үзләре кебек үк җанлы кеше икәнен аңлап алып, янына килделәр. Кеше елый-елый нидер аңлатырга, кемгәдер үпкәсен белдерергә теләгәндәй өзек-өзек авазлар чыгара иде. Бераздан ул елавыннан туктады, бары вакыт-вакыт тирән сулап үксеп алгалый иде. Кем икәнен белергә теләп, аның белән сөйләшеп карадылар, ишарәләр бел аңлашырга маташтылар. Нәтиҗә булмады. Ул арада табылдык кеше тәмам тынычланды, янына килеп утырган Артурның алдына башын салып, йокыга да китте. +Әрвин белән Артур бу үсмер егетнең кем булын каян килеп чыгуын аңларга тырышып төрле фаразлар корырга тотындылар. Мансур әңгәмә кушылмады, кешегә озак карап, уйланып торды, аның аягыннан, кулларыннан тоткалап карады. Аның беләгендә бер миң тапты, үз җиңен терсәктән югары сызганды. Аның үзендә дә шундый ук миң бар иде. +- Дөрес түгел, куегыз бәхәсне, - диде ул, ниндидер гипотеза корып маташкан Әрвинны туктатып. - Бу кеше - бала. Бу - күп булса бер атналык яшь бала, өстәвенә, ул безнең бертуганыбыз. +- Ничек бала, ничек бертуган? Ул бит олы кеше! +- Ул тыштан гына олы кеше. Ә калган бөтен ягы белән ул - яңа туган бала. Һаман аңламыйсызмы? Бу, минемчә - ясалма кеше! Бу планетада кешенең башкача килеп чыгуы мөмкин түгел. Күрәсең, аларга бездән берәр күзәнәк алып, шуннан яңа кеше ясау да берни тормый. +Артур белән Әрвин йоклап яткан егеткә сынап карап тордылар, аның йөзендә, гәүдәсендә үз чалымнарын күреп шак каттылар. Мансур әйткән сүзләр дөрескә охшый иде. +- Бу кешене Грина акылы нилектән ясады икән соң? Кызык өчен генә түгелдер бит? +- Ни өчен ясагандыр, тиз генә әйтүе кыен, тик шунысы ачык, ул безнең гәүдә турында бөтенесен белә, ә шул гәүдәнең эчтәлеге нинди була, ул турыда берни дә белми икән. Белсә, ул бу кешене сабый акылы белән ясамас иде. +- Аны мондый эшләрдән хәзер үк тыярга кирәк! - дип кычкырды Артур! - Ә бу кешене без үзебез белән алыйк, аның ялгызын калдыру ярамый дип саныйм. Без аны сөйләшергә өйрәтербез, үзебез белән Җиргә алып кайтырбыз. +Табылдык кешене машинага утыртып, төшү аппараты янына кайтканда ук аңа исем дә куштылар. Өчесенең дә исемнәреннән берәр кисәк алдылар да - Мартин дигән яңа исем килеп чыкты. Мартинны машинага йоклаган килеш кертеп салдылар, тик ул машина кузгалып китү белән үк уянды. Башта машинаның зур тизлек белән чабуын исе китеп карап барды, аннары бик кызыксынып машина эчендәге әйберләрне карап-тикшереп чыкты. Аның кәефе бик тиз күтәрелде, ул гомерендә беренче тапкыр көләргә өйрәнде. Бераздан аның бөтен игътибарын кешеләрнең үзара сөйләшүе җәлеп итте. Ул үзе дә сөйләшкән булып маташты, тик беренче тапкырда, әлбәттә, берни дә булдыра алмады. +Кайткач, бөтен башка эшләрен куеп, кешеләр Мартин белән булдылар. Аны кешечә ашарга, киенергә, бүтән вак-төякләргә өйрәтү шундый кызык эш булып чыкты, алар беразга кайда икәнлекләрен дә оныттылар, үзләре балага әверелгәндәй булдылар. Мартин бик зирәк булып чыкты, бар нәрсәне бер күрсәтүдә диярлек отып ала торды, һәр нәрсә белән кызыксынып, барсын да тизрәк белергә тели иде ул. Авырлык белән булса да, ул тиз арада "мин", "син", "бир" кебек гадирәк сүзләрне дә дөрес итеп әйтә башлады. Кешеләр аңа бик тиз күнегеп киттеләр. Мартин белән беренче очрашуга бер атна дигәндә, алар аны бөтенләй үз кеше, якын туганнары итеп тоялар иде инде. +Нәкъ менә бер атна үткәч, беркөнне көтелмәгән күңелсез вакыйга булды. Астронавтлар яңа гына уянганнар, ә Мартин йоклый иде әле. +Кинәт зәңгәр күктән тонык гөрелдәү тавышы ишетелде, анда кешеләр үз артыннан төтенле эз калдырып түбәнәя баручы кәрап күрделәр. Бу аларның орбитада калдырып киткән төп космик кәраплары иде! Ул алардан бераз гына читтәрәк күкне ярып үтте дә, офык артына төшеп югалды. Күздән югалырдан алда аның тормоз парашютлары ачылганы күренде, димәк, кәрап кешеләрдән ерак түгел планета өстенә утырды. +- Регистрация! - дип кычкырды Әрвин үртәлеп. - Регистрация үтүнең соңгы срогы чыккан! Без кәрапка үзебезнең исәнлек турында радио аша хәбәр биреп торырга тиеш идек. Ә без аны ничек бирик, бу җенле планетада радио эшләми ләбаса! Бездән хәбәр килмәсә, инструкция буенча кәрап безне эзләп үзе төшәргә тиеш иде. Әгәр без аның янына хәзер үк барып теркәлмәсәк, ул безне эзләп планета өстендә очып йөри башлаячак. Ләкин аның безне тапмавы мөмкин, чөнки безнең радиомаяк эшләми. Ул ягулыгын яндырып бетергәнче шулай очып, кире орбитага әйләнеп кайта алмаячак. Аның бит төп ягулык баклары, йолдызара йөрткечләр белән бергә орбитада калган булырга тиеш. Хәзер үк машинага, бер минуттан кузгалабыз! +- Ә Мартин? Аны да үзебез белән алырга кирәк! +- Аны тиз генә алып килеп машинага утырт, Артур. Тиз бул! +- Ләкин ул бит йоклый... +- Йокласын алайса, Артур, йокласын. Без тиз генә кәрапка барып теркәләбез дә, кире әйләнеп кайтабыз. Күп булса 1520 минут вакыт үтәр, Мартин уянырга да өлгерәлми калыр. Безгә барыбер юлда артыгын булырга ярамый, кәрап һавага күтәреләчәк! +* * * +Мартин үзенең ялгыз калганын бик тиз сизде. Ул йокыдан уянып, кешеләрне кире кайтарырга тырышып чакыра башлаганда, машина ерак китеп тә өлгермәгән, офык артына күмелмәгән иде әле. Мартин бар көченә алар артыннан ташланды. Тик машина туктамады, офык артына күмелеп юк булды. "Алар аны ташлап киттеләр! Качтылар?! Ул алардан башка япа-ялгыз берүзе нишләр? Качтылар... Юк, ул аларны яңадан эзләп табарга тиеш!" +Машина киткән якка карап ул башта озак кына йөгерде, аннары аякларын көчкә өстерәп атлап баруга күчте. Аның хәле бетте, тирән тетрәнү аның һәр күзәнәген биләп алган, аңын томалаган иде. Шулай да ул актык көче белән баруында булды, һәм үзенең туры бармыйча дуга ясап, әкренләп бөтенләй башка якка китүен тоймады. Кешеләрне эзләп табу теләге анда шулкадәр көчле иде, ул шулай көне буе барды да барды. Кичкә таба ул тәмам хәлсезләнде, аның бизгәк тота, башы чыңлый, йөрәге өзек-өзек тибә иде инде. Күзенә кайвакыт кешеләр күренгәндәй була, тик ул аларга таба бара башласа, күренеш юкка чыга иде. +Менә караңгы төшә башлады. Караңгыда кешеләрне күрә алмаячагын аңлап, ул якты булуын теләде. Аның бу теләге Грина рухларына барып иреште. Һәм кинәт җир өсте сихерле ак фосфор нурлары белән яктырып китте. Мартин бу искиткеч күренешкә тетрәнеп катып калды. Бу салкын нурланыш, бу хәрәкәтсез буш кыр, йолдызлар сибелгән кара күк аның күңеленә тыелгысыз курку салды. +Ак яктылык ничек кабынса, шулай кинәт юкка чыкты. Мартин караңгылыкта калды. Инде кая барырга белмичә, бөтенләй өмет өзеп, ул җиргә утырды, һәм шунда гына үзенең чиктән тыш хәлсезләнүен тойды. Аның башы әйләнеп, күңеле болганып китте, ул әкрен генә җиргә сузылып ятты да, чалкан әйләнде. Күз алдында йолдызлар җемелдәшкән кара күк күрде. Нәкъ каршысында, төпсез тирәнлектә җемелдәгән эре бер саргылт йолдызга карап, ул шулай ятты да ятты. Йолдыз җемелдәп аны үз янына чакырган кебек тоелды. Ул әллә төшендә, әллә саташып, үзен шул йолдызга таба очкандай хис итте. Юк, ул очмый, кулларын алга сузып, тизрәк барып җитәргә ашкынып, кара күк буйлап сары йолдызга таба йөгерә икән... +Кеше моделе эчендәге беренчел рухтан Бөтендөнья Акыл үзәге хәвефле хәбәр алды. Билгесез сәбәпләр аркасында, модель күзәнәкләрендә тереклек сүрелә башлаган иде. Грина акылы үлемгә юл куймаска, модельгә ярдәм итәргә теләде, тик аны тергезердәй чара тапмады. Модельнең баш мие организм белән бәйләнешләрен бер-бер артлы өзеп, үз тәненнән читләшә, тыелгысыз рәвештә үз эченә бикләнә бара иде. Грина акылы бу кешегә карата үзендә моңарчы булмаган яңа хис - кешенең үзе өчен газиз булуын тойды. Баштан азакка кадәр үзе тарафыннан ясалган бу кеше аннан аерым, үзенә башка бер рухи дөнья иде, ул аның өчен билгесез, сәер бер зат булып калды, әмма кадерле иде. +Менә хәзер аңа юкка чыгу куркынычы яный. Ул бу яңа рухны ялгышлык белән ясады, аны үз ихтыярыннан тыш зур газапларга дучар итте. Ул аны ничек бәхетле итәргә икәнен белми, ләкин һичьюгында, саклап кала ала бит әле! Аңа яңа тормыш бирә ала! +Акыл үзәге үзенең рухларына яңа хәрәкәт программасы боерды: 1. Булган барлык чараларны кулланып, кешенең тереклеген саклап калырга тырышырга. 2. Ахыр чиктә кешенең үлә барган һәр нерв күзәнәген радиокүзәнәкләр белән алмаштыра барып, аларны үлгән күзәнәкләр функциясен үтәүгә көйләп, шул рәвешчә кешенең рухын саклап калырга. 3. Беренче форсат чыгу белән, бу кеше рухының соңгы теләген үтәп, аны Сары йолдызга җибәрергә. +* * * +Машинаны бар көченә куып бераз баргач, еракта Грина өстенә исән-имин төшеп утырган кәрап күренде. Кешеләр аңа якын ук килеп туктадылар, машинадан чыктылар. Тышкы яктан кәрапны карап, аның төзеклегенә ышандылар. Кәрапның очып китү куркынычы үткән иде инде, аның белән идарә итүче компьютер махсус камералар ярдәмендә кешеләрне күреп алган булырга тиеш иде. +Шулвакыт кинәт кәрапның ишеге ачылып китте, аннан трап төшерелде, трап буйлап аяк очларындагы бәләкәй тәгәрмәчләрендә җитез тәгәрәп коткару роботлары төшә башлады. Алар төшкән уңайга шарнирлы таякларга беркетелгән фоторецепторларын боргалап, кешеләрне таптылар да, туктап та тормастан аларга таба ташландылар. Кешеләр роботларга туктарга, кәрапка кире кайтырга боердылар. Ләкин бу ни хәл - роботлар аларның боерыкларын бар дип тә белмичә, үзләреннән тайпылырга маташып сикерешкән кешеләрне тиз генә бөгелмәле кармавычлары белән эләктереп алдылар, кәрапка таба өстери башладылар. +Мансур кармавычларга эләкми калган кулын болгап Артурга кычкырды: +- Чәбәләнмә, Артур, язмышыңа буйсын! Каршылык күрсәтү файдасыз! +Ни өчен роботлар кешеләрне тыңламады, аларга буйсынмыйча, ирексезләп кәрапка өстери башлады соң? Әллә алар баш күтәргәнме? - Һич юк, эш коткару роботларының үзләренә хас хәрәкәт программаларында иде. Ә программада болай диелгән: "Әгәр кешеләрдән үз вакытында хәбәр килмичә, кәрап чит планета өстенә төшсә, кәраптан чыгып кешеләрне эзләргә һәм табып алып кайтырга. Бу операция вакытында кешеләр ихтыярына буйсынмаска. Чөнки кешеләрнең чит планетада акылдан язган, наркотик матдәләр йотып аек фикер йөртү сәләтен югалткан булулары мөмкин." - Әйтәсе дә юк, бар да алдан уйланган, бик акылла программа! +Коткару роботлары кешеләрне кәрап эченә алып кереп креслоларга утырттылар, кәрап ишеге герметик рәвештә ябылды. Үзәк компьютер аларга экран аша сораулар бирә башлады: "Исемең, туган елың ничек?" "Ат яшьрәкме, колынмы?" "Әниеңнең кызы сиңа кем була?" "Ике алманы дүрт кешегә бүлеп бирсәң, күпмешәр тия?" һ.б.лар, һ.б.лар. Бу - акыл сәләтен тикшерү тесты иде. Әгәр кешеләр тестка дөрес җавап бирә алсалар, ирекләре кайтарылачак, барлык роботлар аларга яңадан буйсына башлаячак, ә инде берәр хата җибәрсәләр, кәрап автоматик рәвештә планетадан күтәрелеп, Кояшка таба старт алачак иде. Шуңа күрә, сораулар бик гади булуга карамастан, кешеләр үтә зур игътибар белән җавап бирергә керештеләр. +Шулвакыт кинәт чыжылдау, чытырдау тавышлары белән ишек уртасында түгәрәк тишек барлыкка килде. Тишектән ак көпшә сузылып керде дә, кәрап эченә үзле матдә коя башлады. Матдәдән елан кебек тере җепләр оешты, алар шуышып, кәрап аппаратурасын каплаган панельләрдә күзгә күренми торган вак ярыклар табып, кайбер урыннарда тишекләр тишеп, приборлар эченә үттеләр. Берничә минуттан бөтен автоматлар, приборлар, роботлар җансыз калды. Аптырап калган кешеләр ни уйларга да белмәде, - Гринада аларның очып китүен теләмиләрме? Аларның көтмәгәндә кәрапка кереп бикләнүендә үзләре өчен берәр куркыныч күрдеме? Әллә бу эшне алар башка берәр ялгышлык белән эшләделәрме? Ахыр килеп, кәрапны яңадан төзек хәленә кайтарып булырмы? +Компьютер экраны яңадан кабынды, анда сурәтләр, шартлы билгеләр барлыкка килде. Тик бу юлы экран аша компьютер түгел, Грина цивилизациясе сөйләшә, кешеләрне диалогка чакыра иде. +"Роботлар начар, сез әйбәт, роботлар сезне тоткын итте, бу - ярамый. Без роботларны сүндердек, сез ирекле" - дип укыды Әрвин шартлы билгеләрне. - Күрәсезме, алар безне явыз роботлардан коткарырга телиләр икән бит! Соң, роботлар безнең үзебезнеке бит, алар җансыз, алар безнең әйберләребез! Шуны ничек аңлатырга икән боларга? +- Аллага шөкер, - дип җиңел сулап куйды Артур, - алар безнең аппаратураны хаталык белән сүндергәннәр икән. Бу планетада мәңгегә калабызмы әллә дип курка башлаган идем. Болай дип җавап биреп кара, Әрвин: "Без - хуҗа, роботлар - әйбер. Без боерабыз - роботлар үти. Роботлар әйбәт әйбер, алар безгә кирәк. Роботлар, приборлар эшли - яхшы, эшләми - начар." +Бу җавапка каршы экранда роботларның кешеләрне тотып алып, ирексезләп кәрапка алып керүе сурәтләнде. Аннары бу күренеш сүнеп, зур сорау билгесе кабынды. +Шартлы билгеләр, сурәтләр ясап байтак кына тырышкач, роботлар эчендә программа булуын, шул программада кайбер очракларда кешеләргә буйсынмаска дигән инструкция язылганын аңлату мөмкин булды шикелле. Эш инде инструкциянең сәбәбен аңлатуга терәлеп калды. +- Кызык, аларда исерү, акылдан язу кебек нәрсәләр бар микән? - диде Мансур, - әгәр без аларга шул нәрсәләрне аңлата алмасак, алар безне ялганчыга я тилегә санаячак. +Кешеләр башта: "Кеше һәрвакыт әйбәт, һәр кеше әйбәт - дөрес түгел, кеше агулы су эчте, агулы һава сулады - начар булды", - дип экранга яздылар. Аннары төрле кинофильмнардан исерекләр, акылдан язган кешеләр турындагы өзекләрне искә төшерә башладылар, бу фильмнарның исемнәрен хәбәр итеп, аларны экранга чыгаруны сорадылар. Һәр күренештән берәр кадр алып карап, тиешле өзекләрне сайлап алдылар да, Грина акылына тәкъдим иттеләр. Бераз шулай маташканнан соң, алар чын күңелдән кино төшерүчеләрне, артистларны тиргәргә керештеләр. Киноларда исерекләр, тилеләр һәрвакыт башка кешеләргә бәйләнәләр иде. Экран исә буталчык билгеләр белән: "Бу кешеләр явыз, алар сезне роботларга кол иткәннәр, без дөрес аңладыкмы?" - дип сорады. Кешеләр хәлне аңлатудан өмет өзеп, хәйлә корырга булдылар: +"Коткару роботлары начар, аларны юк итегез, башка автоматлар әйбәт, аларны баштагы хәлгә кайтарыгыз." +Моңа җавап итеп экран Җирдәге коткару роботлары белән кызыксына башлады: "Алар күпме? Кешеләр җирдә дә аларга буйсынамы? Нишләп алар кинофильмнарда юк? Сез күрсәткән сәер кешеләр кеше формасындагы роботлар түгелме? Кешеләрне алардан коткару өчен Гринадан нинди ярдәм кирәк?" +- Менә пешердек ботканы, - диде Артур. - Хәзер "без юри генә, алдаштык кына" дип әйтергәме? Ә аларда алдашу дигән төшенчә билгесез булса нишләрбез? +- Кече ялган зур ялганга китерә, Артур. Ялганны дәвам итәбез, артка юл юк. Арытаба болай дип языйк: "Коткару роботларын шушы кәрап өчен генә ясадылар. Бу роботлар башта әйбәт иделәр, хәзер генә безгә буйсынмый башладылар. Сәбәбе билгесез. Без уйлыйбыз - алар ватылган." Болай диюдә әлләни ялган да юк, безнең бит роботлар программасындагы соңгы инструкцияне чынлап та белмәвебез мөмкин иде. +Механизмнарның акыл ихтыярына буйсынмый башлавы Грина цивилизациясенә таныш күренеш иде. Бәйдән ычкынган механик көч бервакыт Яшел планетаны харап иткән иде бит. Кешелек цивилизациясенең механизмнар, җансыз автоматлар куллануга корылган булуы Гринада баштан ук бу цивилизациянең тотрыклы булуына шик уятты. Һәм менә ачык мисал - роботлар баш күтәргән. Мондый хәлнең кайчан да булса кәрапта гына түгел, бөтен кешелек дөньясында булуы да бар бит. Кешеләрнең акыл көче зур, аларның галәм гизә алуы моны ачык күрсәтә. Ләкин алар үз планеталарында гади генә эшләрне дә механизмнар, автоматлар кулланып, катлаулы итеп эшлиләр. Формаль яктан механизмнар аларга буйсынса да, чынлыкта алар механизмнарга бәйле, алар үз дөньяларында күп вакытларын шуларга хезмәт итеп үткәрәләр. Билгеле бер дәрәҗәгә кадәр үскән механизмнар кешеләрне үзләренә буйсындырырга, я аларны бөтенләй юк итәргә дә мөмкин. Грина кешелеккә ярдәм күрсәтергә тиеш. Аларга үзләре өчен файдалы булырдай радиокүзәнәкләр тәкъдим итәргә кирәк. Атомнардан һәм молекулалардан әйбер җыярга сәләтле күзәнәкләр кешеләрнең бик күп индустрия тармакларын кирәксез итәчәк, механизмнарны кысрыклап чыгарачак. Радокүзәнәкләр кешеләргә яктылык чыганагы булып та хезмәт итә алачак, аларга азык-төлек тә бирәчәк. Әлбәттә, Гринаның кешелек дөньясында үз колониясен барлыкка китерү максаты юу, үз вәкилләрен - радиокүзәнәкләрне ул кешеләргә практик куллану чарасы буларак кына җибәрергә тели. Кешеләргә файда китерү ягыннан көчле булсалар да, аларның акылы көчле булырга тиеш түгел, димәк, оешу дәрәҗәләре беренчел рух чамасыннан артмасын. Кешеләргә нинди дә булса куркыныч китермәсеннәр өчен, бу беренчел рухларга һәрвакыт кеше ихтыярына буйсыну турында боерык салып куярга кирәк булачак. Кешеләр белән күзәнәкләр арасында информация алмашу механизмын алдан әзерләп, һәр ике якны аңа җайлаштырып, өйрәтеп кую авыр эш түгел. Берсүзсез, радиокүзәнәкләрне кешеләргә үзләре риза булып алганда гына бирергә ярый. +Грина акылының уйлау тизлеге зур булганлыктан, кешеләр үзләре биргән соңгы җавапның анда нинди катлаулы процесс кузгатканын, аның аша меңләгән фикерләр, анализлар, нәтиҗәләр, хисләр үткәнен сизмәделәр. Бер минут үттеме-юкмы, Акыл үзәге экран аша җавапны яхшы аңлавы турында белдерде. Коткару роботларыннан башка барлык автоматларга кабат җан керде, радиокүзәнәкләр кәраптан чыгып, кергән тишекләрен ямап та куйдылар. +Кешеләр компьютер тестына җавап бирүләрен дәвам итте. Ләкин тестка дөрес җавап биреп, эш беткәч тә, компьютер кешеләргә кәраптан чыгарга рөхсәт итмәде. Кәрап эчендә инде бер чит күзәнәк тә калмауга карамастан, аңа дезинфекция үткәрергә кушты. Аннары бу эшнең җиренә җиткереп үтәлүен, кешеләрнең инфекция йоктырмавын тикшерү өчен, бер тәүлеккә карантин билгеләде. Кешеләргә буйсынып кәрап эчендә утырудан башка чара калмады. +Бу вакыт та үтеп, кешеләр кәраптан чыкканда, бер көн узып икенчесе төшкелектән авышкан иде инде. +* * * +Кәраптан чыгуга, кешеләр үзләренә машина сорап алдылар да, төшү аппараты янына киттеләр. Ләкин анда Мартинны тапмадылар. Тирә-якны кыдырып эзләп тә карадылар, Мартин беркайда да юк иде. +Грина акылы, кешеләрнең ни эзләгәнен аңлап булса кирәк, машинаны туктатып, аның алдында экран барлыкка китерде, анда Мартинның соңгы көнен һәм төнен күрсәтә башлады. Кешеләр аның аларны эзләп йөрүен, хәлсезләнүен, авырый башлавын һәм шуннан соң үлүен җаннары тетрәнеп күзәттеләр. Аның мәете таркатылып юкка чыгарылганны белделәр. Кызгану, үкенеч һәм тирән кайгы белән тулды аларның күңелләре. Ни генә булмасын, аларның бала хөкемендәге бу кешене ташлап китәргә хаклары юк иде. Тумышы белән башкаларга охшамаса да, ул аларның якын туганы кебек иде бит. +- Үлгәннәргә җеназа тиешле, - диде Артур, авыр тынлыкны бозып, - гәүдәсе булмаса да, җеназа йоласын үтәп, аңа истәлек ташы куярга кирәк. Шул бурычыбызны үтәсәк, аның алдында булган гаебебез бераз булса да ярлыканыр иде. +Шулай иттеләр. Кәрапка кайтып, рәшәткә, таш ясадылар, аларны Мартин үлгән урынга алып килеп урнаштырдылар. Ташка язу да язылган, анда болай диелгән иде: +"Бу планетада Мартин исемле кеше яшәде, күп михнәтләр чигеп, хәсрәт белән дөньядан китте. Җаны күкләргә ашсын, Кояшка барып ирешсен." +Бу соңгы теләк галәм гизүчеләр арасында таралган бәхилләшү сүзләреннән иде. +Истәлек ташы алдында Артур җеназа догасы укыды. Кайтыр юлга җәяүләп кузгалдылар, кәрапта Мартинның рәсемен урнаштырып, кайгы мәҗлесе үткәрделәр. +"Җан, җеназа, дога..." Фән казанышларына таянып ерак йолдызларга очкан кешеләрдә каян мондый динилек? Кешеләр арасында идеализм өстенлек алганмы әллә? Әллә юкса, алар җан, алла барлыгын фән белән ачыклаганнармы? Юк, ләкин фән белән дин арасы хәзер дә электәге кебек үк катлаулы, кешеләрнең аларга карашы да катлаулы. +Кеше акылы атом, электрон серләрен ачты, фән кодрәте аны галәмгә күтәрде. Ул беркайчан да илаһи көчкә мохтаҗ булмады. Фән аның үзен дөньяга хуҗа итте. Ләкин фән бер нәрсәдә - кешенең рухи дөньясында көчсез булып калды. Фән озак заманнар җансыз табигать белән мавыгып, рухи дөньядан читләште, аны чын асылында исбатсыз ышану яткан дин карамагына калдырды. Фән тереклекне күзәнәкләргә, молекулаларга, атомнарга бүлеп өйрәнде һәм беркайда да җан, рух тапмады. Бу турыда ул зур тантана белән дөньяга белдерде. Ләкин рух бар иде, ул атомнарга таркалмады, ул бар яки юк кына була ала иде. Фән кешене юктан бар булып туа, үлеп юк була дип аңлатса да, кеше күңеле боларны кабул итмәде. Алар аның өчен мәңгелек сер булып калдылар. Һәм мондый серләр - бер туу белән үлем генә дә түгел иде. +Табигатьне аңлатуда җиңелгән дин исә рухи дөньяда үзенә ышанычлы сыену тапты. Кешенең күптөрле хисләре, әхлак, намус, туу, үлем даирәсе дин карамагында калып үсеш алды, шулай югары рухи мәдәният барлыкка килде. Диннең нигез асылы булган идеалистик тәгълимат формаль рәвештә генә, тышкы кабык буларак кына калды. Әлеге югары мәдәният аның яңа асылына әверелде. +Фән белән дин озак вакытлар кискен көрәш хәлендә булып, берсе икенчесен үз сферасыннан кысрыклый барды, нәтиҗәдә фән тудырган югары цивилизация рухи яктан ярлы булып, кешеләргә кыргыйлыкка юл ачты, ә дин тудырган мәдәният дәлилсез нигезгә корылган булып калды. Һәр ике өлкә дә кимчелекле булып, берсен-берсе тулыландыруга мохтаҗ иде. Бу хәл шуңа китерде - ике өлкә бер-берсенә дошманлыкны киметә барып, тынышып яшәүгә күчтеләр. Дин белән бәйле мәдәният, дөньяга нинди карашта булуларына карамастан, бөтен кешеләрнең уртак рухи байлыгы итеп кабул ителде. +Моңа охшаш хәл борынгы заманнарда да булган иде инде. Христианлык, ислам кебек яңа диннәр үзләренә кадәрге мәҗүсилек йолаларын тулысынча юкка чыгармаганнар иде. Алардан матур бәйрәмнәр, төрле ырымнар, ышанулар, мифлар калды. Яңа диннәр аларның кайберләрен үзләренә яраклаштырдылар, кайберләре белән көрәшеп тә җиңалмагач, аларга күз йомдылар. Шулай итеп, дини мәдәният үзе саф диннән генә тормыйча, кешелекнең дистә мең еллык рухи мирасын үз эченә алган иде. +Кешеләрнең дөньяга карашлары һәрвакыт күптөрле булды, һәм бу хәзер дә шулай булып калды. Алар арасында саф материалистлар булган кебек, байтак кешеләр аңында саф диндарлык та яшәвен дәвам итә. Дин үзе дә тора-бара гаҗәп үзгәрешләр кичерде. Борынгы дәвердә ул үзенең изге китапларындагы һәр сүзне турыдан-туры аңлауны таләп итә иде. Әкренләп ул аларда яшерен мәгънә салынган, һәр кеше аларны үз аңы кушканча аңларга тиеш дип бара башлады. Ахыр килеп, ул изге китаплар борынгы кеше аңына яраклаштырып иңдерелгән, аларның асылы тирән рухи мәгънәдә, кеше аларны һәр заманда яңача кабул итәргә тиеш дип аңлатуга күчте. +Дини мәдәниятнең көче тагын бер нәрсәгә бәйле. - Кеше рухының гаҗәп бер үзлеге бар - ул акылы белән төшенеп бетмәгән нәрсәләргә күңеле белән ышанучан. Фән аңа җан юк дип өйрәтә, ә ул үзенең мәңге яшәячәгенә ышанырга тели. Аңа кеше - бик катлаулы механизм дип аңлаталар, ә ул үзен җан дип саный. Аңа, син үзеңә үзең хуҗа, син кодрәт иясе диләр, ә ул, бала анасына сыенган кебек, көчле һәм ышанычлы Аллага сыенырга тели. +Хәер, йолдызларга очу дәвере кешеләре акыл белән дә җан өлкәсенә үтеп керә башладылар инде. Катлаулы компьютерларны кешеләр белән чагыштырып үткәрелгән соңгы тикшерүләр рухи күренешләрнең саф информациядән, дөресрәге, информация белән бәйле процесслардан торуын ачыклады. Күп кенә галимнәр моны философларның "мәңгелек" бәхәсен чишүче бөек ачыш дип игълан иттеләр. Аларча, җан бармы-юкмы дигән сорауга җавап табылды - ул материядән тормый, димәк юк, шул ук вакытта, информация тупланмасы буларак, ул материядән үзгә күренеш булып яши, димәк бар. Аның иң кече кисәкчәсе дип хәзер бер бит күләмле информацияне саныйлар. +Гринага килгән кешеләрнең динилеге исә әлләни искитәрлек түгел иде. Фәлсәфи карашлары белән алар өчесе дә дөньяның иң тирән серләре үзләре өчен билгесез дип саныйлар. Әрвинның ике-өч тапкыр чиркәүгә барганы бар, анда да гыйбадәттән бигрәк чиркәү хорын тыңлау өчен барды. Мансур дингә битараф карый, шулай да аңа исемне мулла кушкан. Артур бала чакта җомга мәктәбенә йөргән, берничә доганы яттан белә. Мартинга багышлап җеназаны да ул укыды. +* * * +Менә кайтырга, Җиргә таба старт алырга да вакыт җитте. Кешеләр үзләре белән алып кайтыр өчен Грина цивилизациясеннән радиокүзәнәкләр сораргамы-юкмы дип бераз бәхәсләшеп алдылар. Бер яктан, бу күзәнәкләр кешелек өчен моңарчы күрелмәгән зур файда китерә алса, икенче яктан, аларның көтелмәгән куркыныч чыганагына әверелүе дә бар бит. Эш Гринадан мәкер көтүдә түгел, ләкин аның да хаталануы мөмкин, ул да барысын алдан күреп бетерә алмый. Бәхәс нәтиҗәсендә кешеләр шундый карарга килделәр: радиокүзәнәкләр алырга, ләкин аларны Җиргә түгел, Марска алып кайтырга, кешелек бу күзәнәкләр белән озак вакыт шунда сынау үткәрсен. Сынау уңышлы үтеп, кешеләр өчен куркыныч юклыгы ачык билгеле булгач, аларны Җиргә дә күчерергә мөмкин булыр. +Китәргә вакыт җитү турында белдерү белән, Грина Акыл үзәге кешеләргә үзе радиокүзәнәкләр алырга тәкъдим итте. Үзләренә биреләчәк күзәнәкләрне үрчетү кагыйдәләрен, аларр белән идарә итү чараларын үзләштереп кешеләр планетада тагын берничә көнгә калдылар. Менә ниһаять, бу эш тә бетте, күзәнәкләр урнаштырылды, кәрап төзек, стартка әзер. Хуш, яшел планета Грина! +* * * +...Чиксез галәм киңлеген ярып Кояшка таба очучы кәрап эчендә тынлык, караңгы, кәрапның йөрткечләре, хәтта автоматлар да эштән туктаган. Барып хронометр гына секундларны, сәгатьләрне, айларны, елларны санап гел эшләп тора. Билгеле вакыт җиткәч ул автоматлар аша йөрткечләрне эшкә кушачак, кәрап Кояш тирәсендә акрынаячак. Ул Кояшка барып җиткәнче үтәчәк 60 еллап вакытны аның экипажы анабиоз камераларында тирән йокыда үткәрәчәк. Бәхетләре булса, алар 60 елдан соң уянырлар, моннан 120 еллар элек Гринага җибәрелгән экспедициянең уңышлы төгәлләнүе турында кешелеккә рапорт бирерләр. Алар инде Җирдә үзләренең танышларын, туганнарын очрата алмаслар. Ләкин Җир әле дә имин булса, аларның кайтуын кызыксынып көтәләрдер. Көтсеннәр иде, кәрап белән аларга кызыклы информация генә түгел, цивилизацияне тамырдан үзгәртерлек кыйммәтле байлык та кайта бит. +Кешеләр яткан өч камерадан башка кәрапта тагын берничә камера бар. Аларда радиокүзәнәкләр. Аларның бер төрлеләре, мәсәлән, мускуллар булып оеша алалар. Бу мускуллар Җирдәге бөтен төр моторларны алыштыра алачак. Алар үз эшчәнлеге өчен теләсә нинди органик матдә, хәтта агач, салам куллана алалар. Өстәвенә, бу мускулларның берникадәр акылы бар, алар үз белдекләре белән үзләренә бирелгән азыкны эшкәртү органнары булдыралар, кирәк чакта үзләренә үзләре күрү, ишетү, тою органнары ясыйлар. Мондый мотор куелган машинага утырып, боерык бирүгә, ул үзе кешене теләгән җиренә илтеп куячак. +Камералардагы бертөрле күзәнәкләр минераллардан кирәкле атомнар алып бер урынга җыю сәләтенә ия. Боерык бирү белән, алар турыдан-туры кирәкле әйберне ясап та бирәчәк. Бу күзәнәкләр исән килеш Җиргә кайтып җитсә, анда шахталар, домналар, металлургия заводлары кирәксезгә әйләнеп юкка чыгачак. Икенче төрле күзәнәкләр теләсә нинди өслектә элпә булып җыелып тере экран хезмәтен башкара алалар. Тагын бер төр күзәнәкләр яктылык чыганагы булып хезмәт итәчәк. Алар арасында шулай ук исәпләү машиналарын алыштыра ала торганнары да бар. +Аерым зур камерада яшел радиокүзәнәкләр урнаштырылган. Алар Җирдәге үсемлекләргә караганда берничә тапкыр эффектлырак фотосинтез үткәрергә сәләтлеләр. Алар кеше организмы өчен кирәкле барлык матдәләрне синтезлап, аларны төрле азык продуктлары итеп оештыра алалар. Боларны куллана башлауга, Җирдә игенчелек, малчылык кирәксезгә калачак. Кеше табынына азык бернинди көч куймыйча, теләгән кадәр, теләгән вакытта килә башлаячак. +Ерак йолдызларга очу прогулка түгел, монда төрле хәлләр булырга мөмкин. Бер-бер хәл булып, экипаж йокыдан уяна алмаса, кәраптагы байлыктан кешеләр дөрес файдалана алсын өчен, компьютер хәтеренә экспедиция турында тулы мәгълүмат белән бергә, радиокүзәнәкләрне куллану турында инструкция дә кертелгән. Шундый ук инструкцияләр камералар эченә язма рәвештә дә салынган. Кояшка таба старт алып, йокыга китәр алдыннан, кешеләр радиокүзәнәкләр салынган камералар өстенә пластинка беркетеп, анда мондый сүзләр дә язып калдырдылар: +"Җир кешеләренә әманәт. Сездән бу күзәнәкләрне туры Җиргә алып кайтмыйча, Марста яки башка бүтән планетада кулланып сынап каравыгызны үтенәбез. Алар ничек кенә файдалы булмасын, куркынычсыз булуларын Җирдән читтә 100 ел буена тикшерегез." +Җир кешеләренең мондый файдалы байлыкны 100 ел Җиргә кайтармый торулары бик икеле, әлбәттә. Моңа кадәр дә бит акыл ияләре кешеләрне куркыныч турында кисәтә тордылар, кешеләр үз эшләрен эшли торды - урманнарны кистеләр, атом белән коралландылар, җирне, һаваны, суны пычраттылар, җәнлекләрне кырдылар, югары техникалы, ләкин тотрыксыз җәмгыять төзеделәр. Бүген-иртәгә алыначак файда һәрвакыт киләчәк куркынычка күз йомуга сәбәп булды. Хәзер дә шулай булмас дип кем әйтә ала? Куркынычы да бит әле аның әллә бар, әллә юк. +Камераларда яткан кешеләр шундый тирән йокыда, алар ның хәле тышкы яктан караганда үлем хәленнән берни белән дә аерылмый. Радиокүзәнәкләрне исә андый тирән йокыга җибәрергә ярамый, алар берләшүдән оешкан рух өчен йокы үлем белән бертигез ят күренеш. Әгәр һәр аерым күзәнәкне йокы хәленә китереп, алар арасында сигналлар алмашуны беразга гына өзсәң дә, рухлар таркалып, күзәнәкләр төркеме ачы камыр кебек примитив массага әйләнер иде. Шуңа күрә алар йокламый, аларда сүлпән генә булса да тереклек эшчәнлеге бара, алар бер-берсе белән җай гына сигналлар алмашып, рухларның уяулыгын саклыйлар. Бу рухлар мөмкин кадәр әкрен темпта гади математик гамәл чишү белән шөгыльләнә: әйләнә озынлыгын радиуска бүлеп, килеп чыккан "пи" санына өтердән соң яңадан-яңа саннар өстиләр. Очыш тәмамланып яңа боерык алганчы, алар шул эшләрендә булачаклар. +Яшел күзәнәкләр салынган зуррак камерадагы рух кына бүтән хәлдә. Башкалардан аермалы буларак, ул дүртенчел дәрәҗәдәге югары рух. Ул үзен кеше дип хис итә. Кулларын алга сузып, тизрәк барып җитәргә ашкынып, кара күк йөзе буйлап каршында ялтырап янган сары йолдызга таба туктаусыз йөгереп баргандай тоя ул үзен. 1989 ел +- \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\320\257\321\210\320\270 \320\261\320\265\320\273\322\257_tat.txt" "b/bylatypov/\320\257\321\210\320\270 \320\261\320\265\320\273\322\257_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..723ac57d21d942f8d2cc82bd84eb184a77a91096 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\320\257\321\210\320\270 \320\261\320\265\320\273\322\257_tat.txt" @@ -0,0 +1,118 @@ +Фәнис Яруллин +ЯШИ БЕЛҮ + +Кызы Зөләйха институтны ташлаганнан бирле Равил ә җаны әрнүгә чыдый алмый йөри. "Әй юләр кызый, юләр кызый. Кайберәүләр шикелле имтиханнарын бирә алмый интексә, укып-укып та башына кермәсә, аңлар, кичерер идең. Юк бит, алай түгел, китабына ике тапкыр күз төшереп алса, чатнатып сөйләп бирә. Уйнап кына укый. Кешеләр институтка эләгер өчен чәчләрен йолкый-йолкый әзерләнәләр, тегендә чабалар, монда йөгерәләр. Балаларының артыннан йөрийөри ата-аналарының таб аннары төшә. Ә бу юләр укуының яртысын бетергәч ташлый. Сәбәбе җитди булса тагын бер хәл иде. Имеш, укыган кызларга кияү чыкмый. Имеш, картайганчы укып гомер уздырганчы, тегүчелеккә эшкә керәм..." +Институт ташлавы белән ана бәлки килешер дә иде, ни генә әйтмә, кызының сүзләрендә хаклык та бар сым ан, укыган кызларның шактые нилектәндер тормыш кора алмыйлар. Кыз бала өчен ялгызлык зур фаҗига, зур кимчелек. Ә менә Зөләйханың "тегүче булам" дигән сүзләре аның сабырын сындырды: +— Юк! - диде ул, кискен итеп. - Тегүче кеше дөньяд а иң бәхетсез кеше. Ул сукыр тычкан кебек яктылык күрми яши. Минем бәхетсез булуым да җиткән. +— Син бит, әни, бәхетсезлегенә үзең сәбәпче. Яши белсәң, тегүчелек хәзер иң шәп һөнәр. Ә син яши белмәг әнсең... +Кызыннан мондый гаепләү карары ишетермен димәг ән иде Равилә, куырылып төште. "Яши белмәгәнсең!" Бу бит кеше өчен иң олы, иң каты хөкем. Димәк, синең гомерең бушка узган, димәк, сиңа бары шул кала: яки барган юлыңнан кире борылырга һәм барысын өр-яңад ан башларга, яки ахыргача шушы ялгыш юлыңны дәв ам итәргә. Гомер юлының уртасын узган кешегә кире борылу җиңелрәкме, әллә кирәксез йөгеңне өстерәп алга барумы? Кыен, һәр икесе бер үк дәрәҗәдә кыен. Зөләйх а әнисе йөрәгенә никадәр шом салуын аңлап җиткермәд е күрәсең, үзенекен дәвам итте: +— Соң, әни, үзең уйлап кара: я, нәрсәбез бар безнең? Нәрсәгә ирештек? Патша сараедай фатирыбызмы? Кеш еләрнең һушың алырлык өй җиһазларыбызмы? Үзебез тегеп кигән күлмәкләрдән гайре ниебез бар соң? +— Андый фатирларга кызыккач, укуыңны ташламыйлар аны. Укыган кеше теләгенә бер ирешә. Мин над анлыгым аркасында сиңа матур тормыш бирә алмаганмындыр. +— Юк, әни... - диде Зөләйха. - Эш белемдә түгел. Син үзеңне хөрмәт иттерә белмәгәнсең. Ә бит синең кулл арың алтын. Алтынны аны саклабрак тоталар. Акча бәясе артында алтын торган кебек, кешеләрнең дә вакл анмый торган байлыгы булырга тиеш. +— Миңа синең сыман институтларда уку бәхете эләкмәде шул, - диде Равилә, хәтере калуын яшермич ә, - синең төсле матур итеп сөйли белмим. Алай бик белдекле икәнсең, аңлатып бир: минем ялгышым, синеңч ә әйтсәк "яши белмәвем" нәрсәдә? +— Үз кадереңне үзең белмәүдә. Кем сораса, шуңа бил бөгүдә. Син дөньяга энә күзе аша гына карап яшис ең, ә энә күзеннән күренгән дөнья бик тар, бик кысан ул. Шуның аша гына карап син әтинең гөнаһларын ва кытында күрмәгәнсең. Шуның аркасында... +— Җитте! - диде Равилә, чиксез ачуланып,әтиеңн ең исемен телгә аласы булма. Менә үзең тормыш корып кара әле, шуннан соң дөньяга нәрсә күзе аша карарсың икән! Укымаган килеш әллә кая сикерә алмассың. Торм ыш аякларга бик тиз тышау сала ул. +— Һәрхәлдә, үземне санлата белермен мин, - диде Зөләйха, бирешергә теләмичә, - кирәк икән, институтны да бетерермен. Затлы савытсабалар шкафында диплом тоту модага кереп бара. Әйе, синең каланчаң биеклегендә калмас өчен мин бөтенесен эшләрмен. Хәзер эшлекле кешеләр заманы... +"Эшлекле кешеләр..." Ә соң, Равилә эшлексезмени? Кечкенәдән бөтен йорт эшләре аның, җилкәсендә иде. Әнисе җитәкче кеше — авыл Советы председателе, көне-төне башкалар турында кайгыртып, үз өенә күз салырга вакыт тапмады. Шуның аркасында үзе ирсез, Равилә әтисез калды. Паспорт алырга яше җитүгә Равилә райо нга китте. Тегү мастерскоена эшкә керде. +Идрис белән танышуларына да Равиләнең тегүчелеге сәбәпче булды. Равилә әле һаман ул вакыйганы бик яхшы хәтерли. +Алтмышынчы еллар. Кешеләр әле бүгенгедәй һәр яңа чыккан мода артыннан кумыйлар, өсләре бөтен булса, шуңа куанып яшиләр. Равиләгә күбрәк гади ситсы күлм әк тегәргә туры килә. Ни хикмәттер, Равилә тегүчелекн ең серләрен бик тиз үзләштерде. Бер генә кеше дә ул теккән киемне күтәреп, теге җире ошамый, бу җире килешми дип, тавыш кубарып килмәде. Хәер, Равилә эшне "ярар әле" дип эшли белми. Матурлыкны аермаган бе терешкән карчыкмы ул яки яңа аягына баскан сабыйм ы — һәммәсенә бөтен сәләтен, бар осталыгын салырга тырыша. Шуңамы, шәһәрләр артыннан куып килүче район үзәгендә аны белмәгән кеше юк диярлек, шуңамы, аның өенә эш китереп йөдәтеп бетерәләр. Бу нәрсәгә бәлки осталыгыннан бигрәк карусызлыгы сәбәпче булганд ыр. +Кулына шактый ук кыршылган пальто тотып килеп керүче бер егетне күргәч тә һич гаҗәпләнмәде Равилә. Бары тик: +— Миңамы? - дип кенә сорады. +— Юк, - диде егет, - миңа Равилә апа кирәгие. +Равилә чак пырхылдап җибәрмәде. "Апа, имеш. Аңа нибарысы унтугыз тулды ла. Тукта, кызык итик әле бу егет кисәген..." +— Кызганычка каршы, Равилә апаны Казанга курсл арга җибәрделәр шул. Рәтләп тегә белмисең, өйрәнеп кайт, диделәр. +Егет Равиләнең бу сүзләреннән соң, алып килгән пальтосын кая куярга белмәгәндәй, әле бер кулына, әле икенче кулына күчергәләде. Аның бар өмете шушы иске пальто белән Равиләдә иде ахрысы: "Равилә апаны бик яхшы тегүче дигәннәрие бит", - дип, һаман чыгып китә алмый торды. +— Нәрсә тектерәсең? - диде Равилә, ул инде аның кулындагы пальтосын күрүгә үк эшнең асылын анлаган иде, ләкин кыюсыз егетне үртәү йөзеннән уенны дәвам иттерде: "Равилә апа урынына әлегә мин калдым, бәлки йомышыңны миңа әйтерсең", - диде ул. +— Миңа оста тегүче кирәгие шул. +— Әлбәттә, әлбәттә, - диде Равилә, җитди күренергә тырышып, - бу кадәр олы пальтоны минем кебек кеп-кечкенә кыз ничек әйләндереп чыксын ди... +— Каян белдең аны әйләндерергә икәнен? +— Күзләреңә язылган. Кая әле, карап карыйк - Рав илә егет кулыннан пальтоны алды. - Әйе, эше шактый күренә моның, әйләндерергә, сиңа таманлап тегәргә, шулаймы? +— Әйе. +— Якасын көя ашаган икән. Бүтән берәр нәрсә китер ерсең. Ну-ка, егет, салып ташла әле шинелеңне, үлчәп карыйк. Сиңа яраклы берәр нәрсә чыгарып булыр мик ән моңардан? +Равилә егетнең үлчәмен алырга кереште. Куллар эшл әгәндә телләр дә тик тормады. Егет Идрис исемле икән. Бер елга якын армиядә хезмәт иткән. Ни беләндер авырг ач, кайтарып җибәргәннәр. "Монда минем җизниләр тора, җизни мине буровойга эшкә кертәм, ди. Анда эшли башласам, беренче получкамны алуга, әйләндергән пальт оны трактор астына салып таптатам", - диде Идрис, хыялга бирелеп. +— Ә нигә трактордан таптатырга? Чыгарып кына ташларсың. +— Юк, ярамый. Чыгарып ташласаң, тагын берәрсе алып кияр. Болай да инде ул олы абыйдан бәләкәй абыйга, бәләкәй абыйдан миңа күчте. +— Ничәү соң сез? +— Унау. Әти-әниләр белән унике. +Равилә үзе гаиләдә бердәнбер бала иде. Шунлыктан унике кешенең бергә яшәп ятуын һичничек күз алдына китерә алмады. +Идрис белән алар әнә шулай таныштылар. Равилә озак вакыт егеткә үзенең исемен әйтми йөрде. +— Пальтоңны тегеп бетерәм инде, Равилә апаң һа ман кайтмый, - дип каршы ала иде ул Идрисне. +— Ярый безгә, каткан тезгә, Равилә апаның помошнигы да, - дип җавап кайтара иде кыюлана башлаган Идрис. Билгеле, Равиләнең кем икәнлеген ул күптән төш енгән иде инде. +Идриснең пальтосы коеп куйгандай таман һәм килешл е чыкты. Беренче получкадан ук трактор астына салам дип шапырынган егет аны ике ел буе киде. Бары тик Равилә белән өйләнешкәндә генә яңа пальтога, яңа кост юмга ирешә алды Идрис. +Туйлары аларның заманына күрә ярыйсы матур узды, тик туйдан соң Равилә өчен бөтенләй яңа тормыш башланды. Идрис һәр ял саен авылга кайту ягын карад ы, ә анда буш кул белән кайтып булмый, җитмәсә, авыллары район үзәгеннән шактый ерак. Машинадан маш инага күчә-күчә, арып-талып кайтып керүгә, аннан-моннан тамак ялгау белән, тегү машинасы артына утыр ырга кирәк. Идриснең туганнары бик төче теллеләр иде, Равиләнең һәр киеп килгән киемен үтереп мактарга тот ыналар: +— Әбәү, җаным, костюмың бигрәк матур икән, үзең тектеңме? +— Үзем, - ди Равилә. +— Кулың алтын шул синең, күзебез тия күрмәсен... +Әнә шулай Равиләнең күңелен йомшаткач, арадан берәрсе, көрсенеп: +— Безгә шушындый матур, үзебезгә үлчәп теккән киемнәр кияргә язмагандыр инде, - ди. +Әлбәттә, бу сүзләрнең үзенә ишарә икәнлеген аңлый Равилә һәм: +— Кая соң, кемгә нәрсә тегәргә? - дип, үзенең әзер икәнлеген белдерә. +Тиз арада сандыклар актарыла башлый, чөнки Равил ә кайтуга дип күлмәклек яки костюмлык махсус алынг ан була. Ләкин дипломатиягә оста туганнар: +— Әллә кайчаннан бирле сандык төбендә аунап ята- ята искереп бара инде, - дип, өр-яңа тукыманы тартып чыгаралар. Аннары: +— Кунакка кайткан кешегә эш кушу уңайсыз, шулк адәр уңайсыз, әгәр якын-тирәдә синең кебек оста тегүч е булса, сине җәфаламас идек, - дип көрсенәләр. Тук ыманы бирергәме-юкмы дип, икеләнеп калалар. Кайв акыт: +— Юк, юк, берәрсеннән тектерербез әле, авыл кешес енә ярамаган тагы, күз бетереп утырма, - дигән булып, әйберләрен кире яшерә башлыйлар. Яшьлеге белән берк атлы Равилә аларның кулларыннан таварны тартып диярлек ала. +— Кулың белгән эшне эшләү рәхәт кенә, - ди, башк алардан бигрәк үзен ышандырыр өчен. Әйе, авырсынм ый Равилә, кем сораса, шуна тегә. Ә эш кимеми, һаман арта. Идрис кайчагында аны ачуланып ташлый: +— Утырдың инде, клубка чыгарбыз дигәнием, Казанн ан театр килгән, - ди. +— Син үзең генә бар, Идрис, - ди Равилә, йомшак кына итеп. - Күрәсең бит, башлаган эшне бетерергә кир әк. Киләсе, атнага әллә кайта алабыз, әллә юк... +Идрис баштарак клубларга бик кыенсынып чыга иде, тора-бара күнекте. Кая киткәнен Равиләгә әйтеп тә торм ый башлады. Аның турында: "Армиягә киткәнче йөргән Шәфигасы белән очраша икән, тыкрыкта үбешеп торганн арын күргәннәр", - дигән хәбәрләр дә Равиләнең колаг ына килеп ирешкәләде. Үз күңелендә тамчы кер булмаг ан Равилә бу сүзләргә ышанмады. Матур яшәвебездән көнләшеп, араны бозар өчен әйтелгән гайбәт дип карады. Аннары Идрис үзе дә торган саен игътибарлырак була бара, Равилә чәчен икенче төрлерәк тарап үрсә дә, хәзер күреп ала: +— О, хатынкаем, син көннән-көн чибәрләнәсең. Ка ра аны, авылда берәр егет үзеңә гашыйк булып, миннән тартып алмасын! Безнең авыл егетләре бик усал, - дип шаяра һәм, Равиләне күтәреп алып, өй бетереп әйләндер ергә тотына. +— Түшемдәге энәгә кадаласың, - ди Равилә. Мондый вакытларда аңа бик-бик рәхәт була. Ул көне буе эшләп аруларын оныта. Башын Идриснең күкрәгенә куеп, күпм едер вакыт дөньяның бөтен мәшәкатьләрен онытып тор у аңа яңа көч, яңа рух өсти. Ә Идрис сизгер, хатынын ың кайсы кылын тарткач нинди көй чыгасын белә. Кичл әрен озаграк йөрергә туры килсә, юри күңелсезләнеп кайтып керә. +— Яңадан синсез беркая аяк басмыйм, күңелсез. Ки ләсе атнада бу күлмәкләргә тотынма. Гомумән, син тел әсә кемгә әйбер тегүеңне туктат. Кешесенә карабрак тек, - ди. +Равиләнең Идрис белән клубларга чыгасы, башын иренең иңенә салып кинолар, спектакльләр бик карыйсы килә, әлбәттә. Ул күңеленнән һәрвакыт: "Миңа да кеше төсле ял итәргә ярыйдыр, моннан соң, никадәр ялынсал ар да, берсенә берни текмим. Җитте!" - дип катгый карар кыла, әмма сүзендә тора алмый. Идриснең апалары, сеңелләре үзләренең тасма телләре белән аны тәмам эретәләр. Хәл белергә кергән күршетирәләренә Равилә теккән киемнәрне күрсәтеп, киленнәрен күккә чөеп макт ыйлар. Авыл апалары "аһ" итә. +— Безнең кызыбызга да берәр күлмәк тегеп бирмәсс ең микән? - дип гозерләнергә тотыналар. Равилә карш ы тора алган кадәр тартышып карый. Ләкин авыл апал арын җиңеп кара син! +— Беләбез, җаный, беләбез, - диләр алар. - Эшең муеннан икәнен беләбез. Синең кебек алтын куллы ке шеләргә, әллә нинди нәчәлник хатыннары асыл таварлар китерәләрдер. Андый куллар безнең ише кара крәстиянга күлмәк тегәргә яратылмаган. Алма, җаный, безнең әйберләрне, алма. Ярамаган безгә авылның прастуй тег үчесе. Сиңа тектерергә теләвебез, матур тәти күреп кы зыккан баладай, нәфесебезне тыя алмаудан гына, - диг ән булалар. +— И, апалар, - ди Равилә, кыенсынып, - үзегезне алай кимсетмәгез әле. һәм: +— Өйдә булса да тегәрмен, - дип, аларның тукымал арын алып кала. +Ә өендә аның һич вакыты юк. Идрис кайтуга ашарга-эчәргә әзерләп куясы бар. Кызлары Зөләйха бик елак. Үз яныннан бер минутка да җибәрми. Декрет ялы вакыт ында тегәрмен дигән әйберләренең күбесенә кул тимәг ән килеш ята. Равилә инде үзе өчен матур күлмәкләр тегү турында бөтенләй онытты. Иртән тору белән өстенә җылы чуар халатын киеп куя да ятканчы шуны салмый. Хәер, Равиләнең нәрсә киеп йөрүе беркемне кызыксындырмый шикелле. Идрис иртән китә, кич кайта. Ул күбр әк үзе турында кайгырту белән мәшгуль. Берәр яры барырга җыенса, хатын-кызлар кебек, көзге каршында озаклап киенә-ясана. Хәзер инде Идрис Равилә әйләндер еп биргән пальтодан йөрми, өстендә каймактай йомшак хром пальто, костюм-чалбарлары төрледән-төрле, күлмәкгалстук ишеләре исәпсез. Гомумән, Идрисләр бөтен гаиләләре белән матур киемгә әвәсләр. Ә Идрис арада аеруча купшысы. Сәгать ала икән — алтын булсын, йөзек ала икән — кыйммәтле ташы ялык-йолык итеп торс ын. Идриснең тагын бер сәер ягы ачылды: һәр яңа кием алган саен фоторәсемгә төшәргә әвәсләнде ул, рәсемнең гадиенә түгел, кыйммәтлесенә, төслесенә һәм бөтен буйг а басып. Күрәсең, тышкы кабык кешенең холкына да тәэсир ясамый калмыйдыр. Идристә мин-минлек чире күренә башлады. Соңгы вакытта ул тазарып, матурлан ып китте. Чит-ят хатынкызларның үзенә яшертен күз салуларын сизсә, күңелендә ниндидер канәгатьлек хисе кузгала иде. Равиләнең, утырган тавыктай, гел өйдә торуы, чүп-чар тегүе кимсетүле сүзләр әйтергә Идрис өчен әйбәт сәбәп иде. Ул үзен зуррак итеп тойган саен торм ышыннан ризасызлана барды. Аңа инде район гына тар иде. +Бервакыт Равиләләргә Идриснең хезмәттәш дусты Илгизәр килеп чыкты. Идрис аңа үзенең тормышыннан зарланды. +— Районда сәләтеңне ачарлык эш юк, - диде. Равил ә җыен ыбыр-чыбырга очсызлы кием тегеп вакыт үтк әрә, - диде. +Илгизәр: +— Нигә соң шушы уч төбе кадәр поселокта кадалып ятасыз, әйдәгез Казанга! - дип, Идрисләрнең йөрәгенә ут салды. - Анда җаның теләгән эш табарга була. Син, Идрис, минем янга вертолет заводына эшкә керерсең, безгә слесарьлар бик кирәк. Равиләне әйтмим дә, ана теләсә кайсы ательеның ишеге ачык. +— Ә квартира? - диделәр Идрисләр. +— Аптырамагыз, беразга бездә торырсыз. Безнең бит Каравайда үзебезнең йорт. Әниләр барыбер квартирантл арсыз яши алмый. Бездән заводка якын, җәяүләп бар-малы. +Илгизәрнең бу сүзләре Идриснең күңелендә әллә нинд и өметләр уятып җибәрде. "Анда бәлки берәр техни кумга урнашып булыр. Нигә гомер буе кара эштә чилән ергә?" +Равиләнең дә көннән-көн күңелсезләнә барган торм ышына берәр төрле үзгәреш кертәсе килә иде. +Казанда алар туп-туры Илгизәрләргә килеп төштел әр. Илгизәрләрнең өе зур икән, дүрт бүлмәле. Бер бүлм әсендә әти-әниләре, берсендә яңарак өйләнешкән Илг изәрләр, берсендә өч студент кыз тора иде. Тыкрык кеб ек тар, аның да яртысын мич алып торган кечкенә бүлм әне Идрисләргә бирделәр. Алар моңарга да бик шат иделәр. +Берничә көннән Идрис дусты Илгизәр янына заводка урнашты. Равилә исә тегүчелеккә керергә аяк терәп карш ы торды: +— Туйган, - диде ул, - моннан соң кулыма энә тотач ак түгелмен. Синең яныңа заводка урнашам. Тегү текм әгән кешеләр ачка үлмиләр әле. +Алар икесе бер заводта эшли башладылар. Зөләйхан ы, бакчага урнаштыра алмаганлыктан, бер карчыкка илтеп калдыралар иде. +Районда мул гына тормышта яшәргә күнеккән яшьл әргә зур шәһәр бик үк ошап җитмәде. Берсенең эш хак ы тулысы белән квартирага түләргә һәм бала караучыг а кереп бетә барды. Матур киенергә, учындагы шытырд ап торган акчалар белән мактанырга гадәтләнгән Идрис бу хәлне аеруча авыр кичерде. +— Болай булмый бу! - диде, түземен җуеп, - тегүч елегеңә кер. Шундый шәп эш белә торып, ничу заводта тимер-томыр юып йөрергә! +Равиләнең һич тегү машинасы артына кадакланып утырасы килми иде. +— Өйдә теккәләрмен, тормыш һаман болай бармас, синең разрядыңны күтәрерләр, - дип карады, әмма Идр ис аның сүзләренә каршы яңаданяңа дәлилләр китерә торды. Хатынының көне-төне чекрәеп утыруларының дөнья көтәр өчен никадәр кирәкле икәнен ул инде күптән төшенгән иде. +— Өйгә эш алырмын, имеш, - дип сукранды ул, - монда, шушындый зур шәһәрдә, синең тегүче икәнеңне чуртым беләме?! Берәр ательега керсәң, ичмасам, кешел әр белән танышыр идең. "Тизрәктизрәк", - дип ашыкт ыручыларга: "Тиз кирәк булса, өемә китерегез", - дияр идең. Дөнья әнә шулай бара ул, җаным. Бәлки, баланы бакчага урнаштырырлыграк кеше очрар... +Вак дулкыннар бәрелә-бәрелә биек каты ярларны ишә, Равиләнең күңеле алай каты түгел иде, җиңелде. Заводтан чыгып ательега урнашты. Көннәр тагын нәкъ райондагыча агыла башлады. "Миңа тегеп бир", - диюч еләр күбәйде. Ә беркөнне Илгизәрнең хатыны Гөлнара Равиләгә, ярым шаярып, ярым җитди итеп: +— Кара инде бу йомыкыйны, - диде. - Күпме бергә яшәп, тегүче икәнен теш арасыннан да чыгармый. +Равилә акланырга тотынды. +— Бу эшкә яңадан якын бармам дигән идем, - диде. +Равилә акланган саен, Гөлнара аны ныграк кысты: +— Миңа бер күлмәк тегеп бирмәсәң, мәңге бәхиллег ем юк, - диде ул һәм, каршы килергә юл калдырмыйча, кара бәрхет күтәреп керде. Ике көн дигәндә, аның күлм әге әзер иде инде. +— Кая, киеп кара әле, - диде Равилә, - җиң төбе кысмыймы? +Гөлнара чишенеп ташлады. +— Бигрәк сылу инде син! - диде Равилә, каршында эчке күлмәктән басып торган Гөлнараның чибәрлегенә сокланып. +Бу вакытта Идрис чаршау артында йоклап ята иде, хатыннарның тавышына уянып китте. Шунда, чаршаун ың тар ярыгы аша сылу гәүдә күреп, шым калды. Хат ын-кыз гәүдәсен күзәтергә ул кечкенәдән үк әвәс иде, бервакыт олы кызлар су кергәндә өянке башыннан аларны карыйм дип егылып та төшкән иде. "Кара син аны, - диде ул, Илгизәрдән көнләшеп, - үзе мүкләк сыер кебек кенә нәрсә, хатынның ниндиен эләктергән!" +Идрис шушы көннән сон, җае чыккан саен, Гөлнарага үзенең соклануын белдерергә тырышты. Тар коридорд а кара-каршы очрашсалар, кагылыбрак узды. Гөлнарадан килгән ят хушбуй исе аның башын әйләндереп җиб әргәндәй итә иде. +Гөлнара сәүдә техникумын тәмамлап йөри, вакыты күп. Диплом язам дип, көннәр буе өйдә утыра. Еш кына Идрисләргә керә. Равилә өйдә юк чак туры килсә, Идриснең күзен яндырып, көзге каршысында бөтерелә. Гөлнарада һәр матур хатын-кызга хас бер кимчелек бар иде. Үзенең матурлыгы турында кешеләр авызыннан гел-гел мактау сүзләре генә ишетәсе килеп тора иде аның. Ире мактауга саран, яратып, үз итеп, бер кочып алса ала, матур сүзләр яудырмый. Ул яктан Идрис бөт енләй Илгизәрнең киресе. Гөлнараны күрүгә, күзләренд ә соклану балкышы кабына, теленнән җанга ятышлы сүзләр агыла. +— Дөньяда бәхетле кешеләр бар, валлаһи, - ди ул, Илгизәрне күздә тотып. - Минем шушындый хатыным булса, күзләренә генә карап торыр идем. +— Туяр идегез, - ди Гөлнара, назланып, - гел бер генә төрле нәрсә туйдыра ул. +— Юк, туймас идем, - ди Идрис, кайнарланып. - Бел әсегез килсә, сезнең күзләрегез диңгез кебек, минут саен, сәгать саен үзгәреп торалар. Дөресен әйткәндә, Идриснең диңгезне күргәне юк. Кинолар, телевизорлард а күргәне буенча гына фикер йөртә ул диңгез турында. Тик бу минутта күрү-күрмәү мөһим түгел, тәэсир генә ит сен. Гөлнараның күңелен генә эретсен. Ә Гөлнара чын лап эреп килә, ул, Идриснең мактау сүзләрен ишетмәсә, түзә алмас хәлгә җитте, яшь, чибәр хатынның тәмам баш ы әйләнде. Үзе үк Идрис белән очрашу юллары эзли башлады. Еш кына алар киноларга бергә бардылар. Анд ый чакларда Идрис, Равилә күңелендә шик тудырмас өчен: +— Бүген кинога барырбыз дигән идем, - дип көрсенг әндәй итә, - бәлки ташлап торырсың, ә? +Равиләгә кая инде эшен ташлау. Мөмкин булса, тәүл екне озынайтыр иде әле. Көннән-көн акча күбрәк кирәк. +Үтенеп килүчеләр арта, кеше гозерен ничек аяк астына саласын, һәм Равилә, ирен нәүмизләтмәс өчен: +— Син бар, Идрис, әнә иптәшкә Гөлнараны иярт, Ил гизәре киноларга йөрергә яратмый бугай, - ди. Идрис, син кыстаганга гына барам инде, дигән кыяфәт белән чыгып китә. Ә урамда, чат башында Гөлнара аны күптән көтә, шунда ук алар берберләренең кочакларына ташл аналар. +Равилә берни белмичә яши бирде. Илгизәрнең әнисе: +— Син иреңә артыгын юл куясың, Идрисең безнең килен белән шаяргалый бугай,— дигәч, кычкырып көлде. +— Идрисме? Идрис бит ул үсмер малайлар кебек, хатын-кызга туры карарга да ояла. Кая инде аңа ятлар белән чуалу! - диде. +Кешегә ышану — сафлык билгесе. Саф күңелләргә вак-төяк пычрак йокмый, алар үзләренең ышанычлары, хисләрне олылый белүләре белән 'югары булалар, тик егылганда каты егылалар. Равилә белән дә шулай булд ы. Гөлнараны үзләрендә Идрис кочагында күргәч (чөнк и тегеләр, тотылмаячакларына ышанып, саклык чарал арын оныта башлаганнар иде) тәмам миңгерәүләнеп калды. Ныклыгын, ышанычын югалтты. Әйтерсең аны шома боз өстенә бастырып, кулыннан таягын тартып алд ылар. Ә боз ифрат зур, тотынырга таллар юк, юнәлеш алырга ярлары күренми. Кая барырга, кемгә таянырга? Мондый өметсез хәлдән тизрәк чыгарга кирәк, аның бит Зөләйхасын үстерәсе бар. Бәлки, бугазга утырган кай нар төерне эчкә йотып, элеккечә яши бирергәдер? Әзмени алай яшәүчеләр. Ә вөҗдан ни әйтер! Юк! Һич юк! +...Аерылышып чыгып киткәндә Идрис Равиләгә авыр сүзләр әйтте: +— Сукыр син. Дөньяның ничек барганын белмисең. Озын гомерне саф килеш кенә яшәп бетереп булмый. Шуның өстенә җебегән дә. Күпме мөмкинлекләрне кулд ан ычкындырдың, рәтле кешеләр белән таныша белмәд ең. Җыен эштән чыккан карт-корыга күз нурлары түгеп утырасың. Аларның сәдака акчалары белән ерак китә алмассың. Ә Гөлнара алдата торганнардан түгел, менә мин әйтте диярсең, бер-ике елдан ул кибет директоры креслосына менеп утырачак. Каршысына бил бөгеп бар ырга туры килер әле. Аның күңелен күрү сиңа да файд ага иде. Юләр, тавыш кубардың. Үзең яши белмәгәнгә мин гаепле... - диде. +Идриснең "яши белмисең" дигән сүзләре нык рәнҗ етте Равиләне, хәтта аның хыянәтенә дә бу кадәр хәт ере калмаган иде. Озак вакытлар Равиләнең колагынд а "яши белмисең", "яши белмисең" дигән сүзләр яңгыр ап торды. Тормышын башка юнәлешкә борырга тырыш ып карамады түгел Равилә, карады. Ләкин намус дигән компасның уклары һаман элекке якка борылдыл ар. Ахырдан, андый тартышларга көч түкмичә, үзенең күңеле кушканча яши башлады. Барлык көчен, барлык тырышлыгын Зөләйханы тәрбияләүгә бирде. +Зөләйха эш сөючән булып үсте. Алтынчы класста укыганда ук үзенә өс-баш тегеп кия башлады. Баштарак Равилә Зөләйханың бу эшенә: "Балалык мавыгуыдыр, үтәр", - дип карады. Әмма Зөләйханың үскән саен мав ыгуы артты, куллары остарды. Урамда берәрсенең өст ендә матуррак, яңачарак тегелгән күлмәк күрсә, кайтып, әнисенең тәкатен корытып, әйберен алдыра һәм тиз арад а тегеп тә кия торган булды. Мода үзгәргән саен, күлм әкләре үзгәрә торды аның. Иптәш кызлары аның кием енә кызыгалар: +— Безгә дә тегеп бир әле, - дип ялыналар, тик аларның үтенечләре Зөләйханың бер колагыннан керә, икенч есеннән чыга. Әнисенең: +— Нигә шул тиклем ялындырасың? - дигән сүзләр енә Зөләйха: +— Үзеңнең дәрәҗәңне белергә кирәк, - дип җавап бирә. - Ялынсыннар әйдә. Ялынып тапкан нәрсә кадерл ерәк була. +Кайчагында Равиләгә кызының сүзләрендә хаклык бар сыман тоела. Әнә бит, әгәр Зөләйха берәрсенә әйбер тегәргә алынса, шатлыкларыннан биемиләр генә. Зөләйх а әле аларны: "Вакытым юк", - дип, соңгы төймәгә калгачтын да озаклап йөртә. Әгәр Равилә әйткән вакыт ында эшен төгәлли алмаса, аны, вәгъдәсезләктә гаепләп, ачуланып чыгып китәләр. +Нәрсәнедер аңлап бетерми Равилә. Зөләйханы ул үзе кебек гади тегүче итеп түгел, зур укыган, акыллы кеше итеп күрәсе килә. Урта мәктәпне бетергәч, ул аны инстит утка керергә күндерә алган иде, хәзер үз сүзендә каты тора Зөләйха. +— Укыган кадәресе җитеп торыр хәзергә, яши башл арга вакыт, - ди. Бәлки әтисенең хатлары шундый йогынты ясыйлардыр? Әтисе тел белән юарга оста, үз карашларын әкренләп кызының күңеленә сеңдерә килә. Әнә ич, тормышын ничек мактый: "Дүрт-биш бүлмәле үз йортымда король кебек яшим, эшкә машина йөртә, тәэм инатчы булып эшлим", - дип яза. Бәйрәмнәрдә кызын а бүләкләр сала. Үзенең ничәнче хатын белән торуын гына язарга оныта. +Зөләйха күп ягы белән әтисенә тарткан. Озын керф екләр, косметика таләп итми торган төзек кашлар, хәр әкәтләренә нәфислек бирүче сыгылмалы гәүдә. Әйе, бар ысы да әтисенеке. Хәтта "яши белмисең" диюенә кадәр. Ана күңелен нәкъ әнә шул нәрсә сагайта да. Кызы торг ан саен бу сүзләрне ешрак кабатлый. +"Ә яши белү ничек була соң ул? Ниндидер очраклы дулкын аркасында югары менгән кешеләр алдында, гор урлыгыңны эчкә йотып, түбәнчелек белән баш июме яки сиңа ышанган саф күңелле дусларыңның, якыннарың ның иңнәренә басып үзең өскә үрмәләүме? Юк, Равилә кара акыл белән дә мондый яшәүнең дөрес түгеллеген яхшы аңлый. Елмаясың килмәгәннәргә елмаю, мактыйсың килмәгәннәрне мактау, кискән тырнагыңа да тормаганнарга табыну аркасында килгән байлыкка, яуланган дәрәҗәгә һичбер вакыт кызыкмады Равилә. Мондый "яши белү" — ул әле дөрес яшәү дигән сүз түгел. Яхшы мы, яманмы, Равилә дөрес яшәде. Соңга калганчы Зөл әйхага менә шуны төшендерергә кирәк". \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\322\226\320\270\320\275\320\260\321\217\321\202\321\214 \322\273\323\231\320\274 \322\227\323\231\320\267\320\260_tat.txt" "b/bylatypov/\322\226\320\270\320\275\320\260\321\217\321\202\321\214 \322\273\323\231\320\274 \322\227\323\231\320\267\320\260_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..db74ccb5c2b8e9c5d87be29b1d290bea788c68b7 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\322\226\320\270\320\275\320\260\321\217\321\202\321\214 \322\273\323\231\320\274 \322\227\323\231\320\267\320\260_tat.txt" @@ -0,0 +1,30 @@ +АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ +ҖИНАЯТЬ ҺӘМ ҖӘЗА + +Бүген, таң яралмас борын ук, "Зәңгәр сәдәф" исемле тегүчеләр әртиле тынычлыгы бозылган кырмыска оясы на охшап калды. Әллә ишетеп, әллә болай гына сизенеп, бөтен халык бүген эшкә берәр сәгать иртәрәк килгән иде. Менә алар, өчәр дүртәр кешелек төркемнәр ясап, мастерской буйлап таралышканнар, биш-алты кисүче үлчәү бүлмәсендә кызып-кызып нидер гәпләшә. Ыгы-зыгыга казан бүлмәсеннән кочегар да менгән; һәркемнең мәшгуль булуыннан файдаланып, әзер киемнәр бүлмәсендәге ап-ак чехоллы креслога корымлы өс башы белән җәелеп утырган иде ул. +Бөтен кеше дулкынланган, барысы да гадәттәгедән кычкырыбрак сөйләшәләр. +Эш башларга унбиш минут калгач, яңа әмер булды +— Беркемне дә кертмәскә, ишекне бикләп, ачкычын мөдиргә тапш-ы-рырга! +Мөдир бүлмәсеннән бу боерык ишетелүгә, халыкның дулкынлануы бермә-бер артты. Димәк, эш җитди төс ала?! Болай гына калмый?! +Кисүчеләр төркеме сүтелеп, алар бүлмәләр буйлап тыз быз чабыша башладылар. Әгәр ике кеше сөйләшеп торса өченче берәү, алар янына килеп: +— Ишеттегезме? Коточкыч хәл бит бу! - дип эндәшә дә, үзенең коточкыч хәл белән хәбәрдар икәнлеген, бу хәл белән һич тә килешен тора алмавын башкаларга сөйләргә ашыга. +Кичә генә әртилдә урман тугаендагы кебек тып-тын һәм рәхәт иде. Кичә генә барлык тегүчеләр бертуган кебек горләшеп торалар иде. Йөзләр нурлы, күңелләр хуш иде бит! Кем, каян, ничек итеп казып чыгарган диген син аны! +Кичә кичкә кырын гына ирләр пальтосы кисүче Рәхимҗан останың берәүдән дүрт йөз сум ришвәт алуы мәгълүм булды. Менә шуннан китте буталыш, китте чуалыш. Олылар яшьләргә, яшьләр картларга шикле карашлар ташлый башладылар. Бигрәк тә кисүчеләр ярсыдылар, һәркем үзенең намуслы икәнлеген, мондый озын куллы Рәхимҗаннар белән бер әртилдә эшләргә теләмәвен, иртәгә үк башка урынга күчәчәген искәртергә ашыкты. Алар арасыннан "Судка бирергә кирәк ул явызны, башкаларга гыйбрәт булсын" дигән сүзләр дә ишетелде. +Тегүчеләр исә кисү-ч-еләргә мәгънәле караш ташлыйлар һәм: +— Әһә, берегез эләктеме?! Кулыгызның чиста ук түгеллеген сизенеп килә идек. Шулай эләгерсез әле, - диештеләр. +Кыскасы, бөтен әртил халкы пыр тузды. +Игътибар үзәгендә әртилнең намусына кара тап төшергән Рәхимҗан һәм аның язмышы хәл ителә торган мөдир бүлмәсе иде. +Ниһаять, "тәмуг" ишеге ачылды: иң алдан җитди кыяфәт белән, салмак кына атлап, мөдир Шәйхаттаров үзе, аның артыннан кызарынган, тирләп-пешкән Рәхимҗан килеп чыктылар. +— Шактый эләккән, ахры, малаена! +— Кара әле, күзләре ничек ялтырый +— Шул кирәк сиңа! +— Ашый белмисең икән, тамагың ертылсын... +Һәркем, сөрлегә сөрлегә, мөдиргә ияреп боерыеклар тактасы янына ашыга. "113 нче боерык!!!" Боерык артыңдагы шул өндәү билгеләре нинди куркыныч! Алар гади тыныш билгеләреннән Рәхимҗанның йөрәгенә кадалачак үткен сөңгеләргә әйләнгәннәр бүген. +Боерык тактаның иң өстендә үзенә урын ала, унларча күзлекләр берьюлы борын күперләренә менеп атланалар, һәм күзләр боерыктагы утлы "Тикшерү нәтиҗәсендә Рәхимҗан иптәш юллар буйлап чаба башлый: Буталгановның гражданин Ф.дан дүрт йөз сум ришвәт алуы беленде. "Зәңгәр сәдәф" әртиленең исеменә кара яккан, жичаять эшләгән өчен иптәш Буталганов каты җәзага лаек. Шул уңайдан боерык бирәм: +§1. Рәхимҗан останың, дүрт йөз сумын бу айда кергән акча дип хисаплап, аңа доходный налог салырга бухгалтерияне мәҗбүр итәргә! +§2. Бу боерык белән бөтен осталарны таныштырырга! +Мөдир Шәйхаттаров" +Җыелган халык өстеннән өермә үтеп киткән кебек булды, менә сиңа гыйбрәт! Кешеләр, үз күзләренә ышанмыйча, төш күрмимме дигән сыман, күршеләренә борыла башладылар. Арадан ике-өч кисүче аерылды. Алар, баягы авыр сүзләрен онытып, көләч йөз белән Рәхимҗанның кулын кысарга тотындылар. Кинәт җыештыручының усал тавышы яңгырап китте: +— Әй, кара Нурый! Бөтен чехолны пычратып бетергәнсең бит син! Тор, тор, каракның башыннан сыйпаганны күр әнә!.. +Аның усал тавышы йомшак креслоа утырып изелеп йокыга киткән кочегарны гына түгел, барлык халыкны уятып, сискәндереп җибәрде. Тегүчеләр Рәхимҗанга җинаятенә бәрабәр җәза таләп итә башладылар. Тик Шәйхаттаров кына күренмәде. Ул үз бүлмәсенә кереп бикләнгән иде. +Рәхимҗан алган дүрт йөзнең яртысы мөдир кесәсенә керүен тегүчеләр белмиләр иде шул... diff --git "a/bylatypov/\322\226\320\270\320\275\320\260\321\217\321\202\321\214\321\207\320\265_tat.txt" "b/bylatypov/\322\226\320\270\320\275\320\260\321\217\321\202\321\214\321\207\320\265_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..b251130346fb3ea6caf70c9f74f46ea9baac1bb2 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\322\226\320\270\320\275\320\260\321\217\321\202\321\214\321\207\320\265_tat.txt" @@ -0,0 +1,222 @@ +АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН +Җинаятьче + +— Макс! +Җавап юк. +— Макс дим! Ни өчен сул як мотор эшләми? +Җавап юк. +— Макс! Галәм бүресе, кая олактың? Сул як моторның тизләткечендә синхроимпульслар юк, ишетәсеңме? +Тып-тын. Кабина стенасындагы йомшак пластик бөтен тавышларны йота. +— Икенче класслы космик штурман Максим Рейнгольд, хәзер үк үзәк пультка килегез! +Шул чагында эчке телесистема экранында штурман Максим Рейнгольдның сурәте пәйда булды. Ул мотор бүлегендә түшәктәй креслода күмелеп утыра. Бер кулында энергетик бушандыргыч, икенчесендә юан сигара. Сигарадан бөтен экранны тутырып, төтен күтәрелә һәм аның зәһәр исе чыбыклар буенча килеп, борынга китереп бәргән кебек иде. Астронавтлар тәмәке тартмый. +Капитан башта агарынды, ә аннан соң аның йөзенә кызыллык йөгерде. Ниткән тәртипсезлек бу? Гомер бакыйга +булмаган хәл... Әллә соң штурманның акылына зыян килгәнме? Ни генә әйтсәң дә, ел ярым космоста, кешеләрдән читтә күбесенчә синтетик азык, радиация дә чиктән ашып китте бугай иңде... +— Макс яшьтәш, сиңа ни булды? - диде микрофонга капитан. - Авырмыйсыңдыр ич? +Макс әкрен генә экранга таба борылды. Аның борынгы грек һәйкәлләренә тартым матур йөзендә таш җылысы да юк иде. Иреннәре хәрәкәтсез бер көлемсерәү булып каткан; чыгынкы ияге шома һәм горур; күзләрендә тыныч ут — фәрештәне җиңгән шайтан тантанасы балкый. +Ә ник кулына бушандыргыч тоткан ул? Атом-энергетика бүлегенә кереп чыкмагандыр бит? +— Макс... - дип пышылдады капитан мөмкин кадәр йомшак итеп. - Аңга кил... Сигараңны ташла. Син аны каян алдың? +Кинәт Максның аксыл чыраена җан керде. +— Ишетәм, капитан, - диде Макс Рейнгольд, ике урынлы "Акчарлак" субкәрапның борт-штурманы. - Синең боерыкларны ничә көннәр буена карусыз үтәп килүемне бер Алла гына беләдер. Ә хәзер син мине тыңларсың, капитан. +Капитан кузгалып куйды. Ул башта, сикереп торып, Макс янына йөгермәкче булган иде, ләкин тегесенең тавышында әллә ни төрле аңлы дошманлык, янау кебегрәк нәрсә ишеткәч, кире урынына утырды. "Юк, бу — космик депрессия дә, психоз да түгел..." +— Йә, Макс, мин сине тыңлыйм, - диде капитан, кинәт күңеленә килгән хәтәр шиген яшерергә тырышып. +Максим Рейнгольд чыраен сытты. +— О, нинди салкын канлы ул, минем капитан! - дип, төтенен экранга өрде ул. - Әмма хәзер синең каннарың кайнап чыгар, Дик Уилки! +Капитан Дик Уилкиның йөзендә бер генә мускул да тибрәнмәде. +— Беренче буын моторларның дүртесе дә эшләми, капитан, - диде Макс. - Мин ягулык брикетларын... космоска ыргыттым. "Акчарлак" хәзер метеорит кебек бер таш кантары гына. Табут ул хәзер! "Акчарлак" өйгә кайтып җитә алмаячак. +Дик Уилкиның тәненнән суык йөгереп үтте. +— Соңгы координатларны беләсездер, капитан: без хәзер Җирдән бер мең дә сигез йөз миллион километр ераклыкта. Мин радиотапшыргычларны һәм антенна көзгесен дә сафтан чыгардым. Җиргә бер авыз сүз хәбәр итеп булмаячак, хөрмәтле командир. +Капитан уйланып кына күзләрен йомды. +— Берочтан мин кәрапның тизлек һәм почмак үлчәү җиһазларын да ватып ташладым. Бу сукыр кеше кебек, капитан. Ник дәшмисең? Куандыра алам, Дик Уилки: без ачлыктан да, суыктан да катып үлмәбез. Безнең юл нәкъ Кояшка таба, капитан. Минем хисаплау буенча, өч айдан безнең кәрапны кояш протуберанецлары ялкын телләрдәй ялмап алачак. Дүрт мең градус. Без күз ачып йомган арада парга әйләнәбез, яшьтәш! Нинди мәһабәт үлем, әйеме? Шундый бөек үлемнең космонавтика тарихына эләкми калуы гына начар. +— Син саташтыңмы әллә, Максим! Тиле... +— Сүгенә бир, капитан. Синең чыгырдан чыгуыңны, кызып китүеңне, ярсыган чагыңны, каушап калуыңны мин байтак көтеп йөрдем. О, юк, син йоглар тәгълиматын һәм паципсихологияне өйрәнгән кеше. Шайтан үзе дә синең ачуыңны кузгата алмас. +— Син моны ник эшләдең, Рейнгольд! Максатың нидә? +— Без синең бедән кан дошманнар, Дик Уилки. Син мине гомерлеккә бәхетсез иттең. +— Ничек? Ни... өчен? +Лиза... Лиза Понтекорво өчен. Йа Раббым, мин аны ничек сөя идем! Ишетәсеңме, Дик, мин Лизага малай чакта ук гашыйк булдым. Алар безнең күршеләр иде... Өрфия күлмәк кигән, җитен чәчләренә ак күбәләк тасма бәйләгән зәңгәр күзле кызчык... Аннары без мәктәптә бер группада, бер партада утырып укыдык. Аңа борылып карарга да йөрәгем җитми иде минем. Лизага ошау өчен мин ниләр генә эшләмәдем! Уку алдынгысы булуым да, скрипкада уйнарга өйрәнүем дә, регби да Лизаны җәлеп итәр өчен иде... Киемем пөхтә булсын дип күпме тырыша торган идем... +Экранда Максим Рейнгольд сөйләүдән туктап тын алды. Аның бите тартыша, нәфис бармаклары дер-дер калтырый иде. Уд сигарасын сүндереп тә тормыйча идәнгә атып бәрде. +Ә Лиза сине сөйде, Дик! - дип кресло култыксасына китереп сукты ул үз-үзен белешмичә. - О, син мәктәпнең бизәге, мактанычы идең бит! Яшьтәш булсак та, син бер баскыч алда укыдың. Олимпиадада кем җиңеп чыга дисең? Дик Уилки. Телевикторинада беренче бүләкне кем ала? Дик Уилки. Мәктәп журналының редакторы кем? Дик. Дик Уилки! Синең уңышлардан мин гарык булдым. Көнләшүдән төннәрен елый идем мин. Әйе, мендәр белән капланып елый идем... Лизаның керфекләреннән төшеп торган күләгәне хәтерлисеңме, Дик Уилки? +Капитан Дик Уилкиның кара кашлары тирләп чыкты. Ул, кнопкага басып, түшәмдәге җилпәзәне тоташтырды. +— Йә, сөйлә, сөйлә... - диде ул, карлыккан тавыш белән. +Син мәктәпне тәмамлап чыккач, беркат шатланып, канатланып йөрдем. Лиза сине онытыр дигән идем. Аның йөрәгендә син торган урын миңа калыр дип өметләндем. Шулчагында мин үз-үземә сүз бирдем: Дик Уилки кебек булырга. Аны куып җитәргә. Аңардан уздырырга. Китапханәдә син укыган китапларны берәмтекләп укып чыктым. Хәтта тлай торакта син яшәгән бүлмәгә күчтем. Тиздән мине дә мәктәпнең яңа, яшь "даһие" дип йөртә башладылар... +Мине барысы да күккә чөеп мактый, ләкин... Лиза Понтекорво мине күрми иде. +Әллә бар мин аның өчен, әллә юк. Чөнки ул гел синең хакта хыяллана иде. Син астронавтика институтында укый башладың, бер елдан мин дә, синең эзгә басып, шунда кердем. Лиза да... Беләсең килсә, Лизадан менә дигән балерина чыгасы иде, Дик Уилки! Син аның киләчәгенә аяк чалдың, сәнгать остасын харап иттең. Ул бит синең яндарак булу өчен генә астронавтика институына, космик медицина бүлегенә керде. +Максим Рейнгольд, тәмам кайнарланып, куллары белән башын тотты. Өметсезлек, җан өшеткеч зәгыйфьлек, күңел кайтаргыч йомшаклык һәм шул ук вакытта бөтен җиһанга, матурына да, әшәкесенә дә нәфрәт, дөньядан тую — аның кыяфәтендә әнә шундый каршылыклы хисләр чагыла, ләкин алар тере, җанлы хисләр түгел, бәлки үле хисләр, дөресрәк итеп әйткәндә, тере мәет хисләре иде. "Нинди эчкерле бәндә бу"! - дип уйлап куйды капитан. Аның бу уе кимендә ел ярымга соңга калып туган иде. +Рейнгольд, башын күтәреп, үзенең моң-зарларын сөйләвендә булды: +— Лиза белән сине бергә күргән саен, мине көнчелек корты кимерә, кыргый бер теләк — сине буып ташлау теләге биләп ала иде... Син боларны белмәдең, әлбәттә. Укуда мин синнән калышмадым, Дик. Ә математика һәм күк механикасы буенча уздырып та җибәрдем, шулай бит? Ике курсны бер елда узып, сине куып җиттем. Бусын хәтерлисеңдер. +— Хәтерлим... +— Ә яңа ел кичәсен хәтерлисең микән? Без хуш исле чын чыршы тирәсендә, нәкъ балалар шикелле, әйлән-бәйлән уйнадык, җырладык, биедек. Гомеремдә бер тапкыр Лиза белән вальс биедем мин ул кичне. Үзем шулкадәр дулкынланам, йөрәгем сикереп чыгардай булып очынып тибә, башым әйләнә. Лизаның нәни колагына иелеп бер сүз, фәкать бер сүз әйтәсем килә... Әйтә алмадым. Лиза минем хәлне бераз сизде бугай: "Әллә суык тидердеңме? Синдә температура бар кебек", - ди. Температура, имеш! Их, Лиза! Аннары сез Лиза белән каядыр ычкындыгыз. Син минем өчен ул бәйрәмнең бөтен ямен җибәрдең, Дик Уилки. Исеңдәме? +— Исемдә. +— Менә шул төнне мин синнән үч алырга ант иттем. Сине аягым астында күрү теләге минем бөтен барлыгымны биләп алды. Мин синең күләгәңә әйләндем, Дик Уилки. Син кая барсаң, мин шунда. Син ни эшләсәң, мин шуны. +Институтны тәмамлап чыккач, безне икебезне дә бер үк кәрапка билгеләделәр. Син радист ярдәмчесе, ә мине... ха-ха! Автомат кухняда кизү торучы слесарь-регулятор итеп! Пешекче инде! Өч ай практика узгач, сине өченче штурман итеп күтәрделәр. Мин исә синең ярдәмче дәрәҗәсен алдым. Дөресме? +— Дөрес... +— Җиргә кайтканнан соң, мин тагы Лиза тирәсендә бөтерелгәләп йөреп карадым. Лиза Понтекорво мине күрмәмешкә салышты. Тагы күпме газаплар кичергәнемне аңлаучы булса иде! Ник туганына үкенүчеләр бар диләр — хак сүз ул, Дик Уилки. Туган планетам — Җир шарында бер дивана күк каңгырып йөри идем мин. Лизадан җылы сүз ишетмәгәч, мин кабат космоска чыгып китү ягын кайгырттым. Ләкин мәхәббәт өчен космик аралар чүп кенә икән... +Һәм менә без тагы ерак сәяхәттә. Тагы сәяхәттән кайтып киләбез диюем. Мине Җирдә — нәгъләт төшкән шарикта — яңа газаплар, кимсенүләр көтә, һәм мин, шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, супершәраб капкалый башладым. Җиңелчә исереклек мине кеше иткәндәй була. Сәяхәткә яшереп үзем белән тәмәке дә алган идем... +— Тинтәк! - дип кычкырып җибәрде капитан Дик Уилки. - Тинтәкнең дә тинтәге! Дегенерат! Көтеп тор, хәзер яныңа төшеп җитәм. +Берничә минут үтүгә, ул мотор бүлегендә Максим Рейнгольд каршысында утыра иде инде. Максим шактый исерек, күзләре майланып тора, авыз читләренә шашкын күбек бәреп чыккан. Ә үзе барыбер матур. +— Дәвам ит! - дип боерды аңа капитан. +— Сөйлим, сөйлим! Үләр алдыннан бер ачылып, эчләрне бушатырга кирәк бит. +— Тагы ниләрне җимердең? +— Электроник минең хәтер күзәнәкләрен бушандырып чыктым. Ул җәһәннәм машинасы тапкырлау җәдвәлен дә белми хәзер. Бүгеннән башлап без дөм сукыр, чукрак һәм телсез. +— Мин сине... - дип башлады капитан йодрыкларын йомарлап. +— Өркетмә, Дик. Сүзем бетмәде бит әле. Ачыдан ачы сүзләрем бар. Мин бүген, син йокыда чакта, космограмма кабул иттем. +— Шундый ерак араданмы? +— О капитан, син йоглар системасын өйрәнеп яткан арада, абзаң радиотехниканы ерып чыкты һәм яңа тип көчәйткеч уйлап тапты. +— Космограмма Җирдәнме? Ни турында? +— Лиза Понтекорво Сатурнның техник боҗрасында икән хәзер. +— Йә, шуннан? +— Космограмманы Лизаның әнисе җибәргән. Ул Лизаны... бәбие белән котлый. +Максим, сүздән туктап, бу көтелмәгән хәбәрнең капитанга ничек тәэсир иткәнен күзәтеп торды. Дик Уилкиның күзләрендә нәни генә бер очкын кабынды да сүнде. +— Беләсеңме, Лиза кемгә чыккан? Дәшмисең. Ярар... Йөрәк кенә шулай яралана, Дик Уилки. Мин үз-үземне аңлый башлаганнан бирле синең белән ярыштым, капитан. Хәзер без тигез. Юк, мин сине куып җитә алмадым. Безне Лиза Понтекорво дигән илаһи зат тигезләде. +Дик Уилки дәшмәде. +— Гранит таш син. Боз тавы. Фикер йөртүче протоплазма! - дип тагы агу чәчәргә кереште Максим. - Аңлыйсыңмы, Лиза юк хәзер! Безнең өчен табигатьтә Лиза Понтекорво дигән кеше юк инде... +— Һәм син шуның өчен менә бу... - дип, капитан беркавым төртелеп торды, - менә бу фаҗигане оештырдыңмы? +— Без мәхәббәт хакына шәһит китәбез, Дик! +— Китми торсын әле, - диде капитан. Бу хәлләр яман төш кенә түгел микән дип уйлый иде бугай ул. +— Әйдә телгә-тешкә килешмик, капитан, - дип тәкъдим итте Максим. - Югыйсә... +— Нишләрсең? +— Менә! - диде штурман һәм комбинезон кесәсеннән бластер-пистолет тартып чыгарды. +Кискен кул хәрәкәте. +Бер кат идәнгә бәрелгәч, бластер йомшак кына сикереп куйды да почмакта туктап калды. +Максим Рейнгольд, беләген тотып, сыгылып төште. +— Кымшанасы булма! - дип кисәтте аны Дик Уилки һәм бластерны үз кесәсенә салды. Аннары резерв әрҗәдән бер чорнау кабель алып, штурманның кул-аякларын утыргычка ныгытып бәйләп куйды. +— Японча сугыш алымнарын өйрәнгәнсең икән, - диде тегесе, хәл алгач. - Кызганыч, белми калганмын. Юкса мин дә өйрәнгән булыр идем. +Капитан бу сүзләрне дәшмичә генә үткәреп җибәрде. +— Юкка маташасың, Дик, - диде Максим. - Җырыбыз җырланган инде безнең, яшьтәш. +— Тик тор, юлбасар, - диде аңа капитан һәм пневмотермостан су алып эчте. - Безнең соңгы тизлек күпме иде? - дип сорады ул аннары. +— Секундка биш километр. +— Юнәлеш? +— "Акчарлак" нәкъ эклиптика яссылыгында. Гелиоцентрик азимут нуль, унбиш градус. Без Җир яныннан унбиш миллион километр ераклыкта узып китәчәкбез. +— Ә Сатурн һәм Марс яныннан? +— Хәзер хисаплыйм, - диде штурман һәм маңгаен җыерып уйга калды. +— Хәер, хисаплап интекмә, - диде капитан, кулын селтәп. - Алар тагы да арырак калырга тиеш. +— Әлбәттә. Сатурн илле миллион, Марс җитмеш биш миллион километрда калачак. +— Ышанам. Мондый ерактан безне бернинди радар да сизмәячәк. +— Сизмәячәк, Дик. +Дик Уилки, нидер уйлап, урыныннан кузгалды. +— Капитан! - дип дәште аңа бәйдәге штурман. - Кулым оеды. +— Түзәрсең. +— Дик, бер йотым гына "супер" бирсәң иде... Инструмент әрҗәсендә ул. +— Бирмим! - дип кырт кисте капитан. - Синең башың, дөресрәге, баш миең — миңа кирәк булачак әле. +— Дик... +— Тының да чыкмасын, юньсез! +Капитан ярым овал ишекне шап итеп ябып чыгып китте. +Электроник хисап машинасы эшләми. Аның хәтере "буш". Ул киңәш тә, белешмә дә бирә алмый. Курсны төгәл билгеләү өчен исә бик күп мәгълүмат кирәк. Дик Уилки үзәк пульттагы китап шкафын актарырга тотынды. +Монда төрледән-төрле китаплар тупланган иде. Менә "Космик ялгызлык авырулары". Бусы әлегә кирәк түгел. Менә "Борынгы шәрык тарихы". Саллы бер том. "Прецезион аппаратларны ремонтлау". Капитан анысын бер читкә алып куйды. "Математик логика", "Сферик астрономия". Болары торып торсын. "Кометалар, метеорлар һәм куркынычсыз очыш траекторияләре". Әһә! Бусы, ихтимал, ярап куяр. Дик Уилки белешмә таблицалар, сызымнар, формулалар белән чуарланган бу китапны тиз-тиз караштыра башлады. Теге саташкан күсәк хисап машинасын ватмаган булса, ирекле очыш траекториясен биш-ун минут эчендә исәпләп булыр иде югыйсә... +Бераздан Дик Уилки китапны тотып штурман янына төште. Рейнгольд айнуын айныган, махмыр белән җәфалана иде. Капитан аның кулларын чиште дә китапны тоттырды: +— Мәле, күз йөгертеп чык. +Әсир куанычыннан нишләргә дә белмәде. Кешенең табигате гаҗәп тә инде: үзе үләргә җыена, үлемен якынайту өчен бөтенесен эшли, үзе этләшепме-этләшеп ләззәткә, минутлык нәфесен канәгатьләндерергә омтыла. +— Дик, - дип дәште Максим Рейнгольд, кызганыч бер тавыш белән, - Дик, минем кул калтырый, зинһар өчен дим... +Капитан Дик Уилки мензуркага төп-төгәл ике кубик "супер" салып китерде. +— Мә. +— Рәхмәт. +Максим Рейнгольд башта китапның эчтәлеген генә күздән кичерде. "Баш бар үзендә, каһәр", - дип уйлап алды капитан. +Китапта бераз казынгач, штурман үзалдына: "Әһә!" - дип куйды һәм мышный-мышный укырга тотынды. Бу минутларда ул шашкан мәгъшукка да, үз иптәшен үлемгә хөкем иткән кансыз бәндәгә дә охшамаган иде. +— Уф! - диде ул, ниһаять. - Без, капитан, метеорлар өеренә барып кергәнбез! +— Нинди агыш? +— Бета-леонидлар агышы. +— Шәп түгел. . +— Әйтерең бармы! Безне, капитан, кояш протуберанецлары түгел... +— Берәр метеор белән бәрелешү көтәме? +— Күр дә тор, тау хәтле таш китереп орса, без терекөмеш тамчыларыдай чәчрәп китәчәкбез. Монысы да әйбәт үлем, капитан! Иксез-чиксез бушлык... Анда сагыш та, мәхәббәт тә, сызлану да юк. Хәер, бәлки, бездән калган салкын тамчылар, берәр заман Җир атмосферасына эләгеп, йолдыз булып атылыр. Электә күк капусы ачылу дигәннәрме әле? Нинди гүзәл күренеш... +— Тиле. Явыз тиле! Җинаятьче син, Максим Рейнгольд. Ләкин син хөкемнән барыбер котыла алмассың! +— Кем хөкеменнән? +— Кешеләр хөкеменнән. Вөҗдан хөкеменнән. +— Ха-ха! +Капитан дәшми-тынмый гына килде дә Рейнгольдның кулларын тагын артка каерып, бәйләп ташлады. +— Эт җан. +— Ха-ха! +Бераздан Рейнгольд тагы шыңшырга, ялынырга, сүгенергә тотынды. Ә капитан эш белән мәшгуль иде һәм аңа аз гына да игътибар итмәде. Ул, иллюминатор капкачларын ачып, телескоп аша әйләнә-тирәне күзәтте. Әлегә якын-тирәдә мәңге дөнья гизеп йөрүче күк ташлары — метеоритлар күренми иде. Радиолокаторның эшләмәве бигрәк тә начар. Ә, бәлки, аны төзәтеп булыр? Бер-ике километр араны күрерлек итеп булса да ярар иде бит. +"Бу психопат антеннаның коллекторын ваткандыр, - дип уйлады капитан. - Әгәр үзәк көзгесе исән калган булса... Ул чагында радиотапшыру, кабул итү һәм көчәйтү блокларын рәтләп карарга булыр иде. Һич югында гадирәк схема буенча яңаны җыярга мөмкин. Моңа, бәлкем, ун көн, бәлкем, унбиш көн китәр. Антеннаны карау өчен ачык космоска чыгып керергә кирәк". +Ныклы карар кабул итеп, башында эш планы оешкач, Дик Уилкиның йөзе яктырды. +— Ашыйсың киләме? - дип сорады ул җинаятьчедән. +— Берәр алма юкмы? +— Алма пастасы бар. +— Аннары бер бутерброд. Кайнар чәй. +— Булыр, - диде капитан. +Дик Уилки штурманны ашатты, үзе дә капкалап алды. Шуннан соң, югары күтәрелеп, скафандр киде, ремонт кораллары алды һәм лифт белән иң аскы катка — люк урнашкан бүлеккә төште. Люкны ача торган штурвал бик җиңел, артык җиңел борылды. Күрәсең, антеннаны җимереп кергәч, штурман дюкны ныгытып тарттырып торуны кирәк тапмагандыр. +Капитан үзен трос белән бәйләп-нитеп тормады, чөнки башмаклардагы һәм уң терсәк янындагы магнитлар кәрапның титан-корычына әйбәт ябыша иде. Корпус буйлап үрмәләгәндә ул әйләнә-тирәне дә күзәтте. Ә бу дөм караңгыда ни күрәсең? Кояш ерак, ул зур бер сары йолдыз булып кына яна. "Локаторсыз эш харап". +Нәкъ капитан уйлаганча булып чыкты да. Антеннаның коллекторы сынык, рефлекторга да җинаятьче кулы кереп чыккалаган иде. +Дик Уилки коллекторны төбеннән үк кисеп, йолкып алды да төпсез Галәм бушлыгына ыргытты. Ялтыравыклы металл таяк бөтерелә-бөтерелә артта калды һәм бик тиз күздән югалды. "Хуш, җир кешесе эшләгән металл, хуш". +Рефлектор челтәренең өзек җирләрен ялгап маташып күпме вакыт узгандыр, капитан моны сизмәде, онытылып эшләвендә булды. Онытылыпмы икән? Бәлки рефлектор көзгесендә ул үзе өчен иң кадерле кешенең — сөйгән яры Лиза Понтекорвоның елмаюын күргәндер? Елмаюмы, әллә күз яшеме? Бәлки Лиза аңа: "Яшәргә!" - дигән әмер биргәндер. Пышылдап кына... +Кәрап вакыты белән кичке җиделәрдә капитан Дик Уилки, тышкы эшләрен бетереп, радиоаппартларда казына иде инде. +Максим Рейнгольд бик уйлап, җентекләп эш иткән: микромодульләрне сытып бетергән, трансформаторларны яндырган, көйләү конденсаторларын да, чүкеч беләндер, ахры, сугып бозган иде. Тагын да яманрагы шул: күпме генә эзләсә дә, капитан махсус радиосхемаларны таба алмады. Ихтимал, штурман аларны юк иткәндер. +Штурманда депрессия халәте башланды: аның дөньяда кайгысы юк, ул, бәйдә килеш, йоклапмы-йоклап утыра, ашатканда ашый, су эчә, кайчакларда гына капитанга өметсез күз карашы ташлап ала да иреннәрен кыймылдатып куя. +Хәлбуки, капитанга Максим Рейнгольд кирәк, аның башы, математик сәләтләре, белеме кирәк иде. +Берәр атна үзе генә азапланып, рәт чыгара алмагач, капитан Рейнгольдка мөрәҗәгать итәргә булды. +— Карале, Максим, - диде ул штурманга, аңлырак чагын туры китереп, - мин бер радиостанция монтажладым... +— Үзеңме? Китсәнә? +— Үзем. +— Һәм станция эшләмиме? +— Тапшыргыч эшли кебек. Ләкин станция сигналларны кабул итми. +— Ә сигналлар күренергә тиеш, капитан. Хәтерем алдамаса, безнең тирәдә хәзер вак астероидлар аз түгелдер... +— Алгычның түбән ешлык көчәйткече нормаль эшли. Югары ешлык каскады карулаша, минемчә. +— Әлбәттә! Кул астында юньле-башлы деталь булмаган көенчә. +— Мин синнән киңәш сорыйм, Максим. +— Бу станциянең сиңа тишек бер тиенгә дә кирәге юк, капитан. Син, гирокөпчәк ярдәмендә, "Акчарлак"ны күчәр тирәсендә генә бора аласың, ә бу маневр астероид белән бәрелешүдән коткармас. +— Мин чарасын табармын! +— Оһо! Безнең ише наданнарга ни чара икәнен дә әйтсәң иде, капитан. +— Куркыныч туганда, мин беренче буын моторларны өзәм. Пружиналар аны читкә тибәрәләр, ә без капма-каршы якка этеләбез. +— Әгәр дә мәгәр тагы берәр күк ташы якынлашса? +— Икенче буынны ташлатам. +— Ха! Аннары нишләрсең, командир? Дюзлар аша төкерерсеңме? +— Аннары люкны ачып сине ыргытам, Макс, - диде капитан тыныч кына. - Бу исә "Акчарлак"ка әзмәз тизлек бирер. Ишетәсеңме? +— Алай булгач, мин сиңа ник ярдәм итим икән соң? - диде Рейнгольд хихылдап. +Дик Уилки инструмент әрҗәсен ачып ике тюбик "супершәраб" һәм ике мензурка алып килде. +— Чәкешәбезме? - диде ул, штурманның күзләренә карап. +— Хәйләкәр соң үзең, капитан. Әйдә, чәкешәбез. Типтереп калыйк. +— Син әүвәле миңа эшкә ярардай киңәш бир, Максим. +— Килештек. Син суперрегенератив схеманың ни икәнен беләсеңме? +— Юк, Макс, белмим. +— Радиотехника таңында уйлап табылган әйбер ул. Үтә сизгер нәрсәкәй, шайтан алгыры! +— Әйе, әйе, исемә төште... Ләкин аны нигә кулланмыйлар соң? +— Ул бик көчле радиокомачаулар тарата, эфирны улау-сызгыру авазлары белән тутыра. +— Монысы безнең өчен вак нәрсә. Мә сиңа каләм, схемасын сыз әле шуның. +Штурман схеманы бик тырышып, һәр тамгасын җиренә җиткереп, хәтта үзенә күрә матур итеп сызды. +— Оста кеше өчен ике сәгатьлек эш, - диде ул, сызып бетергәч. - Детальләр бар. Шул ук югары ешлык блогына җыярга мөмкин. +— Миңа көн буена җитәр әле бу, - диде капитан, схема белән танышкач. +Дик Уилки штурманга ярты савыт "супер" тоттырды һәм аның йоклап киткәнен көтеп алды да, тагы "богаулап" куйгач, эшкә ябышты. +...Егерме дүртәр сәгать исәбеннән ике тәүлек узды. Капитан ашап алу һәм имгәк Рейнгольдны карау өчен генә эшеннән бүленде. +Сәяхәтчеләрне сакал-мыек басты. +Ниһаять, радиолокаторга җан керде. Экранда ваквак төрткеләр — метеоритлар болыты күренә иде. Төрткеләрнең берсе шактый зур. Ераклыкны исәпкә алганда, бу метеорның аркылысы 400—500 метрлар чамасы булыр. +Капитан, Максим Рейнгольдны уятып, экранга күрсәтте. +— Булдыргансың, - диде штурман, - Бик үк ачык түгел түгелен... Әнә теге төртке... яхшы ук зур метеорит булса кирәк, ә? Ара күпме? +Рейнгольд күзләрен уды. +— Ул якыная түгелме соң? - диде ул, кызыксыну катыш куаныч белән. +— Күзгә күренеп якынлаша, - дип җавап бирде капитан. +— Кызык, кызык. Аллаһе Тәгалә безнең очрашуны кайчанга билгеләде икән? +— Координатларны үлчәп алгач белербез. +— Хисап эше, әлбәттә, миңа йөкләнәдер инде? +— Сиңа, Макс. Берочтан син метеоритның траекториясен хисапларсың. Ул Кояштан ерак узармы икән? +— Бета-леонидлар агышы комета җимерелүдән килеп чыккан. Шулай булгач... +— Ни була? +— Шулай булгач, ул, безнең мескен "Акчарлагыбыз" кебек үк, Кояшка бик якын килергә тиеш. +— Миңа анык мәгълүмат кирәк, Макс. +— Ә син миңа төгәл координатлар бир. Без аны хисап машинасы тизлеге белән санап ташларбыз! +— Яхшы, - диде капитан, үлчәү эшләре белән шөгыльләнгән көенчә. +— Кимендә ун ноктаны билгелә, капитан. Шул чагында мин сиңа "Акчарлак"ның кояш ялкынында ничә мең градуска кызачагын да исәпләп бирермен. +Максим Рейнгольд, һәр эчкече кебек, шапырынган гына икән. Метеоритның траекториясен ачыклау өчен ул кимендә биш сәгать утыргандыр. Штурман тирләп-пешеп чыкты. Каләм очын, тырнакларын кимереп бетерде, шатыр-шотыр китереп белешмә китаплар актарды, аның каравы, "супер" сорап интектермәде. +— Матур мәсьәлә булды бу! - диде ул, ниһаять. - Беләсеңме, Кояш массасы бик якын булгач, картлач Эйнштейн төзәтмәсен искә алырга туры килде. +— Рәхмәт, Макс, - дип, капитан аның кулыннан кәгазь битен алды. - Димәк ки, метеор Кояштан 30 мең километр ераклыкта узып кире борылачак һәм... +— һәм унбиш тәүлектән соң Җир белән якынлашачак. Аны хәтта Җирдә телескоп аша күрә алачаклар. +— Ә "Акчарлак" метеорны күпме вакыттан куып җитәр? +— Анысы да исәпләнгән, капитан. - Максим Рейнгольд сәгатенә күз төшереп алды. - Ун сәгатьтән. +— Юк, биш сәгатьтән! - диде капитан, яңгыравык тавыш белән. +— Син тизлекне арттырмакчы буласыңмы әллә? +— Әйе, беренче булып моторларны ташлап калдырам. +— Бу адымыңны хуп күрәм, яшьтәш. Алга, үлемгә табан! Үлем-падишаһны ничек каршылыйбыз соң? - дип күз кысты Рейнгольд, елмаеп, һәм аның бу елмаюы зәһәрле дә, мәкерле дә түгел, киресенчә, балаларча беркатлы һәм гамьсез булып күренде. Штурман фани дөнья белән исәп-хисапларын күптән өзгән һәм фәлсәфи тынычлыкка ирешкән иде. +— Супер сиңа кабат эләкмәс, - диде капитан. - Өметләнмә дә. +Штурман сикереп тормакчы булган иде дә, боргычлап бәйләп куйган аяклары җибәрмәде. +— Шайтаныма олак! - диде ул. +— Юк, егетем, без метеор күләгәсенә ышыкланып Кояшны әйләнеп үтәрбез! Маневр ясау өчен мин зондракеталардан файдаланачакмын. Ә Җир яныннан узганда минем сигналларны һичшиксез ишетерләр. "Акчарлак" космопортка кайтачак! +Максим Рейнгольдның күзләре очкынлана иде. Эче тулып ашкан ачудан ул тешләрен шыгырдатты. +— Алдадың, - дип хырылдады штурман. +— Мин үлемне алдадым, - диде аңа капитан Дик Уилки. +* * * +Лаборант кыз утларны кабызды. +— Имтихан тәмам, - диде Космик очышлар бүлегенең баш психологы. - Башлыкларын салдырыгыз. Яхшы. Уяту импульсы бирегез. Булды! +Ике урынлык кәнәфидә ике курсант утыра иде. Алар төрле-төрле кабельләр белән үзара тоташкан, ә төп кабель зур экранлы энцефалоскопка — имтихан тотучы егетләрнең хис һәм кичерешләрен сурәткә әйләндереп күрсәтә торган җайланмага бара иде. +Курсантлар, әлегә телсез-өнсез килеш, имтихан нәтиҗәсен көтәләр. Сынау аша уздылармы икән алар, әллә юкмы? +Психолог курсантларга карап сүрән генә елмайды. +— Мин сезне Эриданга очып китәсе экспедициягә өченче штурман сыйфатында тәкъдим итәм, - диде ул Дик Уилкига. Имтиханны әйбәт бирдегез, штурман Дик Уилки! Егет икәнсез! Сәяхәт сигез елга сузылачак. Ә-ә... кәләшегез... көтәр. Лиза сезне көтәр, штурман. +Психолог йөзе кара көйгән Максим Рейнгольдка таба борылды. +— Ә сездән, курсант Максим Рейнгольд, астронавт чыкмаячак. Бәхетсезлеккә каршы, сезнең психикада агрессив хасиятләр өстенлек итә. Сез кешеләр белән туганлаша, сөя һәм кичерә белмисез. Тыелуны белмисез... Сездән кем чыгар? Мин монысын кисеп кенә әйтә алмыйм. Дөрес, сез математикада бик сәләтле. Бәлки Антарктидага хисапчы метеоролог булып китәрсез? diff --git "a/bylatypov/\322\226\320\276\320\274\320\263\320\260 \320\272\323\251\320\275 \320\272\320\270\321\207 \320\261\320\265\320\273\323\231\320\275_tat.txt" "b/bylatypov/\322\226\320\276\320\274\320\263\320\260 \320\272\323\251\320\275 \320\272\320\270\321\207 \320\261\320\265\320\273\323\231\320\275_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..493f54c5d036baee1c9bba8825d3889fd6eac3fc --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\322\226\320\276\320\274\320\263\320\260 \320\272\323\251\320\275 \320\272\320\270\321\207 \320\261\320\265\320\273\323\231\320\275_tat.txt" @@ -0,0 +1,1972 @@ +Аяз Гыйләҗев +Җомга көн кич белән + +— Вальпараиса, Галлапогос, Титикака, Куала-Лумпур — шәп яңгырый +торган исемнәр, беләм! Әмма минем өчен Аксыргак авылы, Ташлыяр +елгасы тагын да шәбрәк яңгырый! Кадерле булганга күрә шәбрәк +яңгырый! +Авторның үз сүзләре +— Бу тарихны ишеткәч, мин ул әбинең болдырына утырып озак кына +җыладым... +Тәрәзәләре такта белән томаланган япа-ялгыз йорт. Ихатада башка корылмалар күптән ишелеп беткән. Көзге үтә шомлы төн иде. Караңгы булса да, череп укмашкан саламны әрсез җил иркенә бирмичә түбә өстенә рәт-рәт тезелешеп яткан каен бастырмалар аермачык күренеп тора иде. Карчыкның бөек рухы, җимерек йорты белән саубуллашып китә башлагач, борылып карадым: сәҗдәгә чүккән өй дә, аның ак төшкән йомык тәрәзәләре дә юк иде, əнə шул, сабый бала беләге юанлыгы, иртә киселгән ап-ак каен кәүсәләре генә караңгылык елгасында мыштым гына, каядыр, серле, без белмәгән мәңгелек елгасына таба йөзәләр төсле тоелды. +Габдулла абый Юсупов сүзләре +"Уф, йөрәгем!.." димәс идем, +Янулары басылса... +Татар халкының яраткан җыры +Өстән, тауның иң биек ноктасыннан карасаң, Ташлыяр елгасын кодрәт белән сызып куйганнар диярсең: нәкъ көнчыгыштан көнбатышка таба шактый җәенке төпле үзәнне урталайга телеп агаага да, Аксыргак авылына җитәрәк, икеләнеп кала; боргалана башлый, алай гынамы сиңа, ындыр артларына сырышып, куе кучкылланып үскән таллар арасына кергәч, беразга күздән югалып та тора. Авылның Түбән очына җиткәндә, Аксыргакның таудан бәреп чыккан биш чишмәсен дә үзенә алып, тагын ачыла Ташлыяр. Түбән очта нигәдер үксезләр, толлар һәм фәкыйрьрәк хуҗалыклар яши, ярдагы талларны кышлыкта утынга кисеп бетерәләр, елга ишәеп ачыла, киңәеп бер урында иркен сулыш ала — тугай ясый, аннан кинәт тарая, ярлары текәләнә, агымы шәбәя, ярга бассаң, аккан тавышы ишетелә башлый, һәм ашыккан агым, авылның Зәйгә чыга торган очында өч өйне аръякта калдырып, кинәт көньякка юл ала. +Соңгы елларда Зәйдә ГРЭС салдылар — ул тирә-як авыллардан байтак чуар йөрәкләрне җыйды. Аннары Түбән Кама, Чаллы — гигант төзелешләр чоры башланды, заводлар моңарчы йөрүне артык яратмаган, үз авылыннан кыз алып, үз авылына кыз биреп яшәгән Аксыргактан да бик күпләрне үзенә суырып алды, авыл уртасындагы дәрәҗәле урыннарда да буш ихаталар ешайды, йорт хакы шалкан бәясенә төште. Ташлыяр аръягында "аерылганны аю ашар!" дип зарлана- зарлана, бигрәк тә кышкы-бураннарда, көзге пычракларда курка-шүрли яшәп яткан ятим-ялпы хуҗалыклар да тиз-тиз авыл уртасында бушаган пуҗумнарга күченделәр, һәйбәт, заманча алты почмаклы, биек-биек йортлар салып җибәрделәр. +Зәй юлы өстендәге өч пуҗум байтак елларга иясез калды; андасанда тырпаеп калган усак баганалар череп ауды, баз урыннары ишелде; ишегалды, мунча урыннарын кычыткан, ак әрем һәм алабута басты. Нигез ташларында җәй буе кәлтә еланнар арка җылыттылар. +Яткын җирләрне үзләштерү шаукымы тар җирле Татарстан авылларыннан узган иде, шуңа күрә аръяктагы бу урынга кызыгучы да, күз салучы да табылмады: җир, мөгаен генә, шактый еллар шулай буш килеш ятар да иде, колхозга яңа председатель килде. +Аксыргак авылының район читендә, чиккә урнашканын да искәртеп үтик, төньягында юаш таулар тезмәсе, тау өстендә кара урман, урман артында яңа район башлана, Аксыргакка беренче тапкыр читтән килгән председатель Җиһангир Сәфәргалин əнə шул күрше районнан, урман артында озын бау булып сузылган бер генә урамлы Тегәрҗеп авылыннан иде. Ике авылны тау-урманнар гына аерып торса да, ике район колхозлары булгач, аларның арадашлыгы чамалы гына иде. Шуңа күрә Җиһангир Сәфәргалинны сагаеп, өнәмичәрәк каршыладылар. Җыелыш азагында, арткы рәтләрдән: "Үз авылында эш беткәнмени аңа?" "Нигә читтән кеше китереп йөртергә, чит — чит була инде ул!" дигән ризасызлык тавышлары да яңгырады. +Җиһангир Сәфәргалин, читтән килгән булса да, эшне чын хуҗаларча башлады. Председатель башкарырга тиешле бик күп эшләр рәтеннән ул иң әүвәл урам-тыкрыкларны рәткә керттерде, тракторларның эресен-вагын ел әйләнәсендә урамга керүдән катгый тыйды. Урам як коймаларын, өй түбәләрен тиешле тәртиптә тотуны таләп итә башлады. Ермакларны, вак-төяк мәкерле коры сызаларны күмдереп, бик күп җирләргә агач утырттырды. Кушып, биленә таянып кына тормады, башлап үзе йөрде. Урман хуҗалыкларына, питомникларга барды; агач орлыкларын, үсентеләрне юллап үзе тапты; бер дә иренмичә агач чокырларының тирәнлеген, киңлеген көрәк сабы белән вакчылланып тикшереп йөрде; тамырлары имгәнмәсен өчен нәзек, зифа каеннарны бәби биләгән төсле генә күтәреп йөртүләрен үтенде, тәртип бозучыларга каршы шәфкатьсез дә була белде. +Яз саен "менә китәм, менә китәм!" дип авыл халкын куркытып дер калтырап утырган иске агач күперне җимереп, Аксыргак тарихында беренче буларак, Ташлыяр аша тимер култыксалы таш күпер койдырды. Югары очлар да, Түбән очлар да рәхәтләнеп тау ягындагы алачыкка, тау өстендәге урманга выж да выж җәен-кышын үтеп йөри башладылар! +Каян җаен, сәрмәясен табып бетергәндер, күрше районнан да машина-машина бетон плиталар килде, нефтьчеләр ни сораса, шуны бирделәр, арматура, төрле диаметрдагы торбалар төягән дәү-дәү озын машиналар дөбер-дөбер тоташ килеп йөрделәр. +Алдагы елда Сәфәргалин зират коймасының баганаларын бетон белән алмаштырды, урам чатларына лампочкалар элдертте, утлар кич саен янып тормаса, монтерга бик нык эләгә иде: "Ильич лампалары булыр алар, исеңдә тот шуны!"— дип кисәтә иде ул тыңлаусыз монтерларны. +Аксыргак яшьләрен сөендереп, күрше авылларны көнләштереп клуб, кибет, мәктәп тирәләрен асфальт белән каплатты. Бусына Верховный Советка Аксыргактан сайланган депутат ярдәм итте. +Ни хикмәттер, моңа карап колхозның эше һич тә артка китмәде, Сәфәргалинның "килгән-килмешәк" икәнлеге бөтенләй онытылды, аны яраттылар, район газетасында гына түгел, өлкә күләмендә дә аксыргаклыларны мактап, үрнәк итеп телгә ала башладылар. +Иң соңгы мактаулы эше шул булды: Түбән очта, Ташлыяр кинәт кенә тарайган урында елганы будыртты. Бер ел әзерләнделәр, икенче елны башкарып та чыктылар. "Казларга чумарлык, киленнәргә рәхәтләнеп кер чайкарлык, ə кайберәүләргә арык шавын тыңларлык булсын!"— диде ул киңәшкә җыелган идарә членнарына. +Диде дә моңлы күзләрен тутырып карап тынып калды... +Бик зирәкләр дә аның тиз генә сул күкрәгенә кагылып алганын да, киңчә битеннән йөгереп узган аксыл-тонык шәүләне дә сизми калдылар... +Казлар буага су тулганны да көтмәделәр, "как-как- как!"— дип мең авазга куанышып буа өстенә кереп тулдылар. Башта сыеша алмыйча талашып, чукышып маташканнар иде, су җәелгән саен аларга урын киңәйде, казлар аерым-аерым ак утраулар булып куанышып йөзә башладылар. +Киленнәр дә озак көттермәде, шәрә балтырларын кызыктыргыч ялтыратып, алар да төшеп җитте; бер- берсенә, казлар кебек, куанычлы сәлам бирешә-бирешә, бәләкләре белән тукмап-тукмап, кер юарга да керештеләр. +Каз тавышы, бәләк тавышы яңгыраганда арыкның акрын гына тавышлана башлавын ишетмәделәр дә әле. Арык шавының кемгәдер, кайчандыр хаҗәт буласын, әлбәттә, берәү дә уйлап карамады; Җиһангирның сүзен уен-көлке, мәзәк дип кенә кабул иткән кешеләр аны шунда ук оныттылар да... +Тамаша карарга буа алдына байтак кеше җыйналган иде. +— Баегач, мәңгелек итеп, тоташ бетоннан коярбыз буаны,— диде ул, аларга карап +— Һәр буын авылга, аерым алганда колхозга, үзеннән ниндидер мөһим яңалык өстәргә тиеш. Шунсыз авыл кешесе үзен колхозда көзен бәрәңге алырга килгән студент-кунак итеп кенә тоячак! Берәүләр, җаннарын куркыныч астына куеп, колхоз төзегән... Берәүләр исә, манараларын кисеп ыргытып, мәчетләрдән мәктәп ясаган, аларны да онытмыйбыз. Яхшы! Икенче бер буын агач келәтләр, ясле, балалар бакчалары, ындыр табаклары салган, һәркемнең, һәр буынның онытмый сөйләрлек өлеше кергән. Беркем дә атабабалары кылганны механик рәвештә кабатлап кына яшәргә риза түгел, гәрчә ата-бабалардан кадерле мирас калган очракта да! Һәркем үз гомерен үзенчә уздырырга омтыла. Хаклы рәвештә омтыла! Әгәр без һәр буынга лаеклы һәм җаваплы шундый эш йөкли алмыйбыз икән, яшьләребез авылда калмаячак!.. Яшьлеккә — сыналырлык эш кирәк. Әйдәгез, тамагыбыз туйды, без яшеллек турында, урамнарыбызның һәм күңеллә ребезнең яктылыгы турында, җыеп әйткәндә, матурлык турында үз буыныбызга хас рәвешчә кайгыртыйк. Байлыгыбыз бар, алда авыл халкы тагын да мулрак яшәячәк. Байлык —кешенең холкын, фигылен бик тиз үзгәртүче һәм алмаштыручы куркыныч нәрсә дә ул! Әгәр без яшәргә өйрәнмәсәк — тук корсак колларына бик тиз әйләнәчәкбез! Революция өчен көрәштә корбан булган ата-бабаларыбыз гафу итәрме моны? Байгураларны, шәхси милек коллары кулакларны себереп түккән агаларыбыз безне кичерерме? Гомергә кичермәс! Безнең буын байлыктан дошманлык, карунлык, мещанлык, күремсезлек түгел, нәкъ шуларның киресен, туганлык һәм матурлык тойгылары тәрбияләү юлын эзләп табарга тиеш. Байлыгыбыз бары тик яхшылыкка, иминлеккә һәм дуслыкка хезмәт итсен! Бүгенгә төп бурычыбыз шул. Байлыкка саклык аша барырга кирәк! +Таныш сүзләр дә сөйләгән кебек булды председатель, әмма аны яңа итеп, сәерсенеп, уйланып тыңладылар. Бер чакта да аның шулай озын итеп, кызып- кызып кайнарланып сөйләгәне юк иде бугай. +Күрешүе идеме бу аның, хушлашуымы? +Бусын әле җыелганнар аңлап бетермәделәр, сүз буа алдында гына әйтелсә дә, аңа гөрләтеп кул чаптылар. +Моннан байтак еллар элек, председатель булганда, аксыргаклыларны район сводкаларындагы иң актыккы сызыкка төшергән бер бәндә: "Сәфәргалин колхоз байлыгын вак-төяккә, гел кирәк булмаган нәрсәләргә исраф итә",— дип, өч адреска анонимка әзерләп куйган Габдрахманов, буа буенда халыкка кушылып, уч төбе авыртканчы кул чапты да ашыга-ашыга кайтып җитеп, хатларын дөрләп торган утка тыкты һәм, гомердә булмаганны, күңеле нечкәреп, хатынын куенына алып тынычланып йоклады... +Болар белән генә тынмады Сәфәргалин, буа аръягында калган теге буш урындагы өй-баз чокырларын бульдозер белән тигезләтте; койма белән әйләндереп алып, бөтен кишәрлеккә каен аралаш яшь чыршы күчереп утырттырды. Бакча уртасында шәһәрдән килгән осталар гади генә дүртпочмаклы мәрмәр һәйкәл койдылар, һәйкәлгә дә гап-гади сүзләр язылды: "Сугышта һәлак булган авылдашлар! Без сезне онытмадык!" +Аннан һәлак булганнарның исемнәре рәт-рәт тезелде... +Бусына да кул куйдылар аксыргаклылар. Сәфәргалинны мактадылар, әмма аръяктагы яшь бакчага, һәйкәлдән ерак та түгел урынга, тәрәзәләрен буа өстенә каратып авылның почта бүлекчәсен төшереп утырткач кына авылда бераз сүз кубып алды, монда инде фикерләр бердәм түгел иде. Аерата Югары очлар зарланды: "Безгә байтак җир йөрергә туры килә ич, авыл уртасында, мәктәп янында торса, ул почтага ни була иде? Ни җитми тагын бу тынмас җанга?!"— диештеләр алар. +Мәгәр председательнең һәр хәрәкәтеннән мәгънә һәм тәм таба башлаган аксыргаклылар бу сүзләрне әйттеләр дә почтаның ераклыгына үзеннән-үзе күнектеләр. Почтаның авыл очында, аулакта, буа янындагы бакчада булуы аларга ошый да башлады. "Рәхәтләнеп бер ирек ачып кайтасың, ичмасам, кеше күрәсең, яңалыкларны ишетәсең!" +Җиһангир Сәфәргалин кырык дүртенче яшенә чыккач, язгы кыр эшләре төгәлләнеп, Сабан туена нәкъ бер атна калды дигәндә кинәт вафат булды. "Йөрәк!"— диделәр врачлар... +Аксыргаклылар "аһ!" иттеләр. +Үзе башлап йөреп, үзе беренче каеннарны утырткан яшь бакчага, Ватан сугышында һәлак булган батырларга атап куелган һәйкәл янына күмәргә теләп бик нык тырышып йөрсәләр дә, әтисе Җиһангирны монда калдырырга ризалык бирмәде. "Ниятегез изге, туганнар, бик аңлыйм, бик рәхмәт сезгә, улымны олыладыгыз, әмма Сәфәргалиннарның Тегәрҗеп авылында үз кадерле почмаклары бар, әби-бабалары шунда күмелгән. Вакытсыз китеп барган улымны да шунда җирләргә телим. Ичмасам, кадерле улларымның берсе булса да үз янымда булыр, өч абыйсы боляй да Европаның өч илендә ятып калды",— диде. +Олы кешенең олы сүзенә ни димәк кирәк?! +Машина әрҗәсен кызыл комач белән тоташ урап кыйммәтле келәм җәйделәр, келәм өстенә кызыл белән чорналган табут утырттылар. Күрше тирә-яктан зур-зур кешеләр килде, район җитәкчеләре, председательләр берсе калмый Аксыргакка җыелды; һәйкәл алдында матәм митингысында кайгылы-тантаналы сүзләр әйтелде, антлар бирелде, җиз трубаларын язгы кырлар, язгы көләч авыллар өстенә көлеп караган ал кояшта ялтыратып музыкантлар кайгы көйләрен туктаусыз уйнап тордылар... +Буа тавышын шул чагында беренче тапкыр аермачык ишетте Бибинур карчык. Музыка тавышын бүлергә теләп, кешеләрнең кайгыга уралгач авырайган сүзләрен йотарга ашкынып, туктаусыз шаулый иде буа арылы... Шул минуттан ул үзенең кылган гамәлләренең сәбәп-нигезен аңламас хәлгә килде: Тегәрҗеп авылына карап, Җиһангир Сәфәргалинны соңгы юлына алып чыккан машинада, мәрхүмнең аяк очында, йомылып кына, орчык башы хәтле бәләкәй карчыкның бөршәеп утыруын берәү дә күрмәде, берәү дә аннан: "Кая барасың син, әй кортка! Анда сиңа ни калган тагын? Нишләп монда аяк астында ураласың?"— дип гаҗәпләнеп сорамады. Күрмәүләре, күргәннәрнең кызыксынмавы өчен карчык аларга күңеленнән генә кат-кат рәхмәт укыды да исән калганнарның һәммәсенә озын, шат, бәрәкәтле гомер теләде. +Ничек аңлатыр иде ул сорасалар? +Ни дип җавап бирер иде? +Кеме соң аның Җиһангир? +Нигә Тегәрҗеп авылына кадәр үк озатырга ниятләде аны Бибинур? +Байтактан колхозның олы эшләреннән читләшкән карчыкның председатель белән арадашлыгы да чамалы гына иде түгелме? Урамда очраганда: "Нихәл соң, әби? Тормыш көйлеме?"— дип сорамыйча узмый иде узуын мәрхүм... Анысы да күңел аклыгыннан, әдәп өчен генә әйтелгән сүзләр ләбаса! +Белә Бибинур, аңлый, председательнең эшен бер өер тавык та чүпләп бетерерлек түгел, беркем Җиһангирның утырып торуын хәтерләмәс, гел хәрәкәттә, гел аяк өстендә иде, идарә утырышында да ишекле-түрле йөреп торыр иде, бер генә мизгелгә тәрәзә каршына барып уйланып торыр иде дә тагын кузгалып китәр иде. Ачык тәрәзәләрне ярата иде мәрхүм. Бибинур карчыкның гаҗәпләнеп карап үткәне бар, көзнең соңгы көннәренә хәтле председатель кабинетының тәрәзәләре ябылмаган, сыланмаган булыр иде. +Нигә утырды ул бу машинага? +Əнə ич күпме кеше, председательгә аннан битәр мең якынраклар, басу капкасы төбендә кайгы төене булып укмашып озатып калдылар. Рәхмәт, калучылар арасыннан да: "Бу исәр карчык дегет лагуны булып тагылып кая кадәр бара инде?"— дип сорап калучылар күренмәде... +Машиналар аның хатирәсе булган таш күперне тавышсыз гына уздылар, гарип каз бәбкәләре кебек сөрлегешеп берәм-берәм тауга менделәр. Алданрак менгәннәр башкаларны көтеп торды... Тау башында җил иде, пешеп килгән башак исен сеңдергән җил Җиһангирны каплаган ак җәймәләрнең чите белән уйнады, аның бөдрәләнеп торган йомшак чәчләрен балавыздай сары битләренә сибеп-сибеп куйды. Бибинур карчык, ямаулы оек үкчәләрен мәрхүмнең ике ягына тәбәнәк эскәмияләргә тезелешкән якыннарына күрсәтмәс өчен, озын күлмәк итәге белән аякларын туктаусыз төреп азапланса да, җил итәкне каерып ачты, туктаусыз исеп, көчәеп торды. Тургайлар бер өзлексез сайрап аларны озата бардылар. +Тау башына менеп туктагач, ул ирексездән аска, Аксыргак авылының күз күнеккән чуар нокталарына һәм зур булып, җәйрәп яткан буага карады. Буа да аның хатирәсе иде... +Урманга кергәнче ул башын күтәреп тә карамады. Җил тынды. Җиһангирның йөзе күренмәс булгач, ул беркемгә дә ишетелмәслек итеп сызгырып җил чакыра башлады... +Зират капкасы төбендә аларны кара болыт булып Җиһангирның авылдашлары каршылады. Капка төбенә җитәрәк ул да, машинадан төшеп, шул төркемгә кушылды. +Кемнәрдер көчле куллары белән табутны күтәреп алды, халык савылып, мәһабәт тынлык саклап, эчкә керә башлады. Бибинур карчык, хатын-кыз буларак, әдәп саклап койманың бу ягында калды. +Тегәрҗеп зиратының күкне терәгән юан-юан тупылларын, эре-эре ботаклы, кабыклары тубырланып беткән наратларын читтән генә карап, "колһуалласын" укып үткәне бар иде Бибинурның, менә бүген ят зират тирәли тилмереп, яшь коеп йөрергә язган икән... +Димәк, аның юлының соңы шушы. Дөньяның шушы тын ноктасында мәңге йоклаячак Җиһангир Сәфәргалин... Моннан соң аның ике кулын көч белән як-якка селтәп йөрүен беркем дә күрмәс, тап-таза тешләрен күрсәтеп, башын чөеп көлеп җибәрүен беркем дә ишетә алмас. Исәннәр, исән чакта, аны хәтергә алырлар да җиргә яңа буын килер, аларны онытырлар... +Җеназа башланды. Олысымак кыяфәтле, чибәр- чибәр киенгән кешеләр монда да сүзләрне сайлап кына сөйләделәр. Бибинур карчык ишеткәнен ишетте, ишетмәгәннәрне үз күңелендәге уйлар белән тутырып торды. Китап сүзләре сөйли белми иде ул, дин ягына килгәндә дә белгәне сай, бар очракка да шул бер үк әлхәм сүрәсе белән колһуалла ярап торды, сөенгәндә дә, көенгәндә дә алар таяныч булды, шулар коткарды. Тик бүген аның теле әллә нишләде, күңеленә моңарчы барлыгы да беленмәгән гаҗәеп кадерле сүзләр иңде: "Тар каберләрең киң булсын,— дип теләк теләде карчык,— исемең кешеләрнең якты күңелләреннән мәңге онытылмасын. Кыямәт газапларын татыма, бар гөнаһларың кичерелсен, оҗмахлы бул! Чөнки син кешеләргә бары тик матурлык, аклык кына теләдең. Авыр туфрагың җиңел булсын, и Илаһым! Тагын да газаплар җибәрмә аңа!"— дип кат-кат инәлде ул. +Ятим, япа-ялгыз, кем өчен еласын, байтактан күзеннән яшь чыкканы юк иде, бүген күз төпләре рәхәт кычытып дымланды, ул әрвахлар тынлыгын бозарга базмыйча гына, кытыршы коймага маңгаен терәп, елый башлады, үкси-үкси җиргә чүкте, тезләнде, күз яшьләре елга булып ага иде инде, ачы күз яшьләре иреннәргә төшеп җитте; карчык иреннәрен кысып-кысып тешләсә дә, авыз һаман кыегаеп ачылды, аннан ярым ыңгырашу, ярым хушлашу авазлары туктаусыз дөньяга чыга тордылар. "Хуш, Җиһангир балам, хуш, асыл затым, хуш, нәнәм! Мәңгегә хуш!"— дип, байтак үрсәләнде Бибинур. +Ул исенә килеп зират тирәли урап чыкканда, мәетне куйганнар, халык таралышкан, бая бергә килеп тыгылган машиналарның гына чуар-чуар эзләре чирәмдә кисешеп калган иде. Əнə, мәеткә соңгы сәламнәрен тапшырып, кулларын артка куеп, акрын гына атлап соңгы догачылар — картлар кайтып бара. Алар арасыннан бер генә кешене — кызыл сакаллы, кып-кызыл, яргаланган түгәрәк йөзле Вәли картны +— Җиһангирның әтисен генә таныды Бибинур. Аксыргаклылар байтактан киткән ахрысы, юлда машиналар юк иде инде. +Аның аягы атламас булды, ул койма кырындагы җылы җиргә утырды, беләгенә сыгылып төште һәм беләкләренә капланып тагын озак кына елады. Күз яше кибеп бетмәгән икән аның, җанында җылы калган икән әле! Тик нигә аны берәү дә күрмәде соң? Юлда булсын, монда булсын, беркем игътибарга алып тормады. Күзгә күренеп йөрсә, эндәшмичә калмаслар иде! Шул чагында аның тәшвишләнгән күңеленә сәер бер фикер килде: бәлки ул үзе йөрмидер монда, Тегәрҗеп авылына күбәләк канаты кебек үтә күренмәле җаны гына ияреп килгәндер? Ə тәне тегендә, Аксыргакта калгандыр да, ул да каңгырып йөридер? +Шул уй күңеленә иңгәч, ул капылт кына урыныннан кузгалды, күлмәк итәгенә сырышкан әрсез үлән орлыкларын кагып та тормыйча, зират капкасыннан шактый читкә китеп, корырак урынны сайлады, коймага ябык аркасын терәп утырды, арган аякларын сузып җибәрде. Шактый вакыт узды бугай. Тик вакытның да әһәмияте юк иде инде Бибинур өчен, аның йомык күзләренә ипләп кенә йокы керде. Йокыга китте дә төш күрде. Аның иләс-миләс төшенә ямь-яшел болында иртәнге томанда чабышып йөргән ак атлар керде. Кәҗә сөте төсле зәңгәрсу ак чыкларны коя-коя чаба иде атлар. Ак атларның сырты өстеннән туктаусыз куе томан агылды. "Нигә сезнең колыннарыгыз юк? Кайда сезнең колыннарыгыз?"— дип кычкырыпилереп сорады ул ак атлардан. Атлар җавап урынына кешнәделәр генә, арадан берсе, озын ялын селкә-селкә Бибинур янына килеп, ал аягы белән җирне тырнап аңлатып бирде: "Бар безнең колыннарыбыз, бар! Тик алар бик еракта, еракта, Каф тау артында ук!" "Нигә алар Каф тау артында?"— дип сорарга тели Бибинур карчык, иреннәре йомык, ачылмый... Авызын убырлы карчык пичәтләп киткән, имеш... +Ул тупырдаган тояк тавышына сискәнеп уянып китте, шактый вакыт кайда икәнен аңышмыйча башын селкеп утырды. Күлмәге аркасына җилкән кебек киерелгән җитү чәчле малай җирән айгырга менеп алган да җилдерә генә! Якыннан гына чабып узса да ул Бибинурны күрмәде дә бугай... Шул инде, яшьлекнең күзе үткен булса да, ул, гадәттә, үзе эзләгәнне генә күрә. Картлыкның күзе томанлы булса да, ул башкаларга мөһим булганны да күрә белә. "Ат җиленнән суык алмасмы бу җилсәйне?"— дип уйлады Бибинур, иңбашларын калтыратып. Малайның аны күрми үтеп китүе баягы шиген арттырды: "Бармы әле мин бу дөньяда? Әллә җаным, чыннан да, күбәләк булып кына Җиһангир артыннан очып килдеме?!" +Йокыдан уянгач ул суыксыды, җир өстенә мыштым гына кичке дым йөгерде, тургай тавышлары тынды. Зират агачларындагы исемсез кошлар да туктадылар. Ул, торырга да иренеп, күлмәгенең тирән кесәсенә тыгылды һәм калтыранган кулы белән ике кап шырпы эзләп тапты, берсе башланмаган да иде. Капны күзенә якынрак китереп сурәтенә карады: шырпы кабында озын яллы ап-ак ат колынын ияртеп каядыр чаба иде... +Ул, тирә-якка күз йөгертеп, ягарга әйбер эзли башлады, якында гына коры курай сабаклары, койма койганнан калган вак-төяк йомычкалар күреп сөенде. Йомычкалар шылтырап торган коры иде. Коп-коры сынган чаңгы кисәге дә табылды, утынга ярар әйдә, дип уйлады ул. Мөгаен генә, узып киткән җайдак малай сындыргандыр чаңгысын, зираттан курка ахрысы, тизрәк узып китәргә ашыга... Нигә куркырга!.. +Ул күрән, коры курайларны йолкып-йолкып бер урынга өйде, такта-йомычкаларны ипләп кенә шакмаклап тезде, чүгәләп, ике учы арасына кысып ут тергезде. Утны һәм җылыны ярата ул. Ут куанычы тәннән дә элек күзгә йөгерә торган була. Ут барында кеше бер чакта да ялгыз һәм мескен булмый. Кеше аккан суга һәм янган утка карап әллә никадәр тик кенә утыра ала. Ут белән суга уй тоташа... +Нәни генә җилфердәгән учак Бибинурга ышанычлы иптәш булды. Тирә-якта караңгылык куерды, зират агачлары ботагына шомлы эңгер эленде. Берәм-берәм авыр, саллы йолдызлар кабынды. Ул, урыныннан тормыйча гына, учагына аз-маз агач өсти торды, күлмәк итәге белән аякларын төреп, бик озак кымшанмыйча утырды. Авыл ягыннан сискәндергеч аяк тавышлары ишетелгәч кенә дерт итеп калкынды, көйгән кашы өстенә учын куеп, сүзсез караңгылыкка текәлде. +Эндәшмәде, караңгылыктан сүз көтте. +— Кайсыгыз анда, әрвахларны куркытып ут яндыра? — диде карлыккан өлкән тавыш. +— Мин әле бу,— диде карчык, юаш кына. +— Кем соң син? Нишләп монда утырасың? +— Мин идем,— дип кабатлады карчык, төшенке генә +— Тик утырам. +Килүче яктыгарак керде, Бибинур карчык йөрүчене Җиһангирның әтиседер дип уйлаган иде, чыннан да бу ул, Вәли карт иде. Ут яктысында аның кызыл сакалы тагын да җетерәк булып күренде. +— Күргән кешегә дә охшатам, ныклап танымыйм да бугай,— диде ул, +уйчан гына учак ягына чүгәләп +— Кем соң син? +— Аксыргактан килгән идем мин,— диде карчык, караңгылыкка кулы +белән изәп. — Ə-ə,— дип сузды карт +— Машинада күрдем мин сине. Нишләп +кайтып китмәдең соң алайса? +— Белмим,— диде Бибинур, аптырап +— Машиналар киткән иде инде, +зиһенем таралды. +Вәли карт: "Җиңеләя башлаганмы әллә бу Алла колы?"— дип уйлады да бик тиз ул уеннан кире кайтты — карчыкның бөтен кыяфәтеннән, бөтен тотышыннан тирән кайгы кичерү бөркелеп тора иде. +— Әйдә, безгә кайтыйк,— диде ул, аны чын күңеленнән жәлләп +— Чәй +эчәрсең, кунарсың. Минем улымны олылап килгәнсең, рәхмәт сиңа. +— Кайтмыйм,— диде карчык, ап-ачык итеп.—Бүген сезнең кунак кертә +торган көнегез түгел. Ничек чыдыйсыңдыр әле дә... +— Чыдамый нишлисең? — диде карт, кулындагы таяк очы белән утлы +күмерләргә туфрак сибә-сибә. Ул, җанына түзә алмыйча бая +ишегалды тирәсенә чыккач, зират ягына карады һәм имәнеп китте: +бөтенләй көтелмәгән урында тычкан уты булып яктылык җемелди +иде. +— Кем соң син Аксыргактан? Нәселең кем? Беләмме мин сине? +— Белмәссең дә инде" Безнең ир-атлар юк. +— Ирең кем иде соң? +— Ирем Габдуллаҗан атлы иде. Сугыштан кайтмады. Беләсеңме? +— Син теге игезәк сыңары алайса? — дип сорады Вәли, азрак хәтерләп. +— Шул инде, шул. Атым Бибинур. Габдуллаҗан хатыны идем мин. +Сезнең соң балалар да ишле генә иде түгелме? +— Ишле булмаса да, бар иде... Өчәү иде. Хәзер таралыштылар. Ялгыз +инде мин. Байтак гомер ялгыз. +— Сыңарың исәнме соң? +— Ул да исән. Җен ташы күк йөри. +Бибинур, зират янында җен исемен телгә алганына уңайсызланып, караңгыда оеп йокымсырый башлаган карт наратларга күтәрелеп карады. Беренче очраткан кешесенә алай ачылып китми торган булса да, бу кешенең Җиһангирның әткәсе икәнен белгәнгә, тел яшереп торуны кирәк санамады ул. +— Күзләреңне күрмим,— диде карт бераздан. +— Нигә? — диде аптырап Бибинур. +— Күңелдәге күздә диләр бит. Күзне күргәндә кеше белән сөйләшү +җиңел. — Ə сукырлар? — дип карышты карчык. +— Нәрсә сукырлар? +— Аларның күзен берәү дә күрми бит. +— Аларның башка! Кем икәнлекләре чырайларына чыга аларның. +— Анысы шулай инде. Безнең авылның сукыр суфыйны хәтерлисеңдер +әле? +— Хәтерләмичә... +— Кешегә борылса, йөзе кояш күк балкып торыр иде бичараның. Гел +елмаер, гел көләр иде... Зарлана белмәде. Шуңа күрә яраталар да иде +кешеләр. Йөзгә җитеп гүргә иңде. +— Әйдә, кайтыйк,— диде карт, нык ук чакырып. +— Мин Аксыргакка кайтам,— диде карчык, бераз уйлагач. +— Төн бит! Куркырсың. +— Төн булса ни? Төнне яратам мин. Миңа кем тисен? +Икесе дә торып бастылар, икесе дә буйга тәбәнәк, ябык, какча иделәр. +— Хәзер берәр малайны табып китерәм,— диде Вәли. +— Шоферны, дим. +Илтеп кайтыр. +— Төнлә машинага утырмыйм,— диде карчык, ашыгып-ашыгып. +— Нигә? +— Акчаны чамасыз сорый алар. +— Гел утырмыйсыңмы? +— Утырганым юк. +— Егерме-утыз тиен жәл түгел инде, бирәсең!.. — Ə мин бирмим,— диде карчык, киреләнеп. +— Нигә? — дип кабатлап сорады Вәли, һаман гаҗәпләнеп. +— Шоферның үз җилкәсенә утырып кайтмыйм ла мин! +"Характер бар бу карчыкта!"— дип уйлады Вәли. +Ул үзе дә утырып йөри. Машинаның теле булса, ятим карчыктан акча сорап ятыр идеме, ə алар сорый! +— Мин илтеп кайтырга кушкач, сорамас. +— Сорар, олыны олы дип тормас. +— Кунган өчен акча түлисе юк, кайтыйк,— дип һаман үгетләде Вәли. +— Авылга кайтмыйча ярамый,— дип һаман карулашты Бибинур. +— Син кем белән торасың соң? — дип кызыксынды карт. +— Бер башым,— дип, авыр гына көрсенде карчык. +— Әллә кайчаннан +бер үзем яшәп ятам. +Вәли: "Балаларың кайда?"— дип сорарга да теләгән иде, ниятеннән кайтып өлгерде. +— Алайса, куна калсаң да, сүз әйтүче юк икән,— дип кенә куйды. +— Мич арасындагы чикерткәләр аптырар,— диде карчык тиз-тиз. — +"Кая китте безнең бу кортка?" диярләр. Күрше-күлән әллә ни уйлар, +югалтырлар. +— Чәй эчмичә барыбер җибәрмим. +Чәй эчәсе килә иде Бибинурның, баядан бирле авыз эче кибеп, иреннәре янып тора иде. +Бусына ул тиз ризалашты. +Зират капкасы яныннан узганда, ул, тукталып, Вәли картка карады. +— Улың янына кагылмадың... +Карт, капка өстендә балкыган тонык айга карап, беравык дәшми торды. +— Озакламый үзем дә янына киләм, мәңгегә... +Бибинурның күзенә тагын куе яшь килеп тыгылды. +— Барыбыз да үләчәк... +— Юк, минеке билгеләнгән инде. Яздан бирле саулыкка туймыйм, +тыным кысыла... Тик Җиһангир иртәрәк китеп барды, бик иртә... +Татымады дөнья тәмен, өлгермәде... +Вәли карт: "Тыным кысыла",— дисә дә шактый тибеш йөри икән, урыс капкалы, алты почмаклы өй янына тиз үк кайтып туктадылар. Хуҗа ишегалдына башта үзе керде, өй ишеген дә киереп үзе ачты: +— Менә, әнкәсе, ут иясен алып кайттым,— диде. Җиһангирның анасы, күз төпләре караеп күгәргән, эре сөякле, олы гәүдәле карчык, өстән өстән генә Бибинурга карап алды да, картының күз карашыннан аңлап, сүзсез генә табын әзерләргә кереште. Өйдә юан, кырма аяклы түгәрәк өстәл булса да, чәйне сәкегә әзерләделәр. Карчык ике читеннән сак кына чеметеп сәкегә кызыл ашъяулык җәйде, уртага пыяла савыт белән акмай, агач капламыч белән бал китереп утыртты. Җиз самовар өстенә ак тастымал капланган булса да, Бибинур таныды, Тула самовары! Тоткасы да, подносы да шул ук... Кайчандыр аларның да шундый ук самоварлары бар иде... "Тульский оружейный завод. 1926 год" дип язылган... Самоварны күргәч, аның хәле бетеп китте, чак кына сәкегә менә алды, аяк очын итәге белән төрә-төрә, бер якка янтаебрак утырды. Чәйне Вәли карт ясады, карчыгы утырмады, бөкрәя төшеп тәрәзә янына барып басты да кемнедер көткән кебек урам якка текәлеп карап тора башлады. +Бибинур сәкедә ашаган чакларын онытып бетергән иде инде, җайсыз икән, аякларны кая куярга һич белеп булмый, ул эченнән генә: "Уллары укымышлы председатель иде, өй эчен ничек борынгыча тоткан",— дип уйлады. +Берәр чынаяк чәй эчкән арада, шулпа да җылынып өлгерде, бер утыргач анысыннан да баш тартып тормады Бибинур, ашыкмыйча гына, ризыкны олылап, вак-вак кына йота-йота итле ашны да ялтыратып куйды. +Ашау-эчү тәмамлангач, сәкедән ашъяулык киткәч кенә әңгәмәгә керештеләр. +— Җиһангирым борынгыны бик олылый иде. Өйдә, җылан мөгезе генә юк. Стенада тәрәш тараклары, дага-кыңгыраулар, кутаз дисеңме, эшлея шөлдерләре, калтырчалар, киндер сосалары, балдаклы дугага тиклем бар! Ярма ташын әйткән дә юк. Аны да чыгарып ташлатмады... Шул иске-москыга һушы киткәне өчен хатыны ташлап китте баламны. Кала кызы иде киленебез. "Мин старьевщик татарга чыкмадым!"— диде... Баксак, атасы чүпрәкче булган икән... +— Аның өчен генә түгел лә! — дип сүзгә катышты Вәли карчыгы, тәрәзәдән борылмыйча гына. +— Шуның өчен, әнкәсе, хас шуның өчен! Ярар, хәерлегә булсын. Менә, Аллаһы боерса, Җиһангирның малаен үзебезгә алып кайтырбыз. +— Бирде ди сиңа. +— Бирер,— диде эчке бер ышаныч белән Вәли карт. +— Әле ныклап торып сорасак, бөтенләйгә бирер. Көзге каршыннан китмәгән нәмәстәгә бала нигә? Бала ул, йөрәк җимеше. Карар дисеңме син аны? Котылганына сөенер генә. +— Синең үзеңне кем карар. Шуны уйлап бак. +— Малай кайтсамы?.. Терелеп китәм әле мин, күр дә тор. +— Әйе, алып кайта алсагыз, гомерегез озаер иде... Бала бит ул, чыннан да, йөрәк җимеше,— диде Биби- нур, яулык читен бөтерә-бөтерә. +— Улы да бар икән Җиһангирның! +— Сигез яшендә. Беренчене укыды быел. Кая әле хаты? Гаҗәеп малай! +Нәкъ Җиһангирым инде, өзелгән дә төшкән. Акыллы... Бише тулып +килә моның бер заман. Шуннан бер көнне атасына әйтмәсенме бу: +"Әтки, ди, минем күкәй суы эчәсем килә". Әтисе белән әнисе егылып +көләләр малайдан. Нинди күкәй суы ул тагын? Ярый мин шунда, +сразы аңлап алдым, əhə, димен, Җиһангир үзе дә дүрт-биш +яшьләрендә гел чи күкәй эчә торган иде. Чыгып китте исә, тавык +оясына менмичә калмый иде. Түше сап-сары булып кайтып керә!.. +Бүгендәй хәтеремдә, сары түшен учы белән каплап, бусага төбендә +көлеп басып торыр иде... Вакыты җиткәч улының да чи күкәй эчәсе +килгән, җан сорый бит, тик ибенә җайлап әйтә генә белмәгән. Менә +бит ничек ул үз тамырың! Барыбер бер яктан китереп чыгара. +Вәли карчыгы артыгын кыстап тормады, кыска гына сорап куйды. +— Кунасыңмы? +— Кунмыйм, рәхмәт,— диде Бибинур, сүзне өзеп +— Очыбыздан бер +хатын каралырга бармакчы иде, булнискә. Иртәгә шуның балаларын +алып калырга сөйләшкән идем. +— Байтак җир бит. +— Булса ни? Җәяү йөрергә күнеккән инде без. +— Төн... +— Төн кайгылы кешегә кулай юлдаш кына ул. Курыкмыйм. +Хуҗалар Бибинурны артык кыстамадылар. Вәли карт аны авыл очына хәтле озата килде. +— Улымны олылаганың өчен рәхмәт. +— Әйбәт кеше иде бит. +— Әйбәт кешеләр күп. +— Ул иң әйбәте иде. +— Үткән-сүткәндә безнең өйне чит итмә, кереп йөр. +— Керермен,— диде Бибинур, чын күңеленнән. +Бик биектә тонык кына гөжләп самолет очып узды, Бибинурны сискәндереп бит алмаларына төнге күбәләкләр килеп бәрелде. Кайдадыр әтәч кычкырып җибәрде. +Бибинур карттан аерылгач ук адымнарын кызулатты. Мактанса да, күңел түрендә курку бар иде. Кунарга калырга да була иде, беркем дә больницага барырга җыенмый, монысын Бибинур чәй эчкәндә уйлап кына куйган иде. Кундың исә, чишенергә туры киләчәк иде. Чишенергә һич тә нияте юк иде аның, өсте-башы чип-чиста анысы, мунчага барып кына тора, керен дә тотмый. Әмма эчке күлмәге ямаулы, ыштанында да ямау өстендә ямау... Кеше алдында, кеше өендә ничек итеп чишенмәк кирәк?! Ямаулы ыштан аркасында оятка каласы килмәде аның... +Хәзер шуларны уйлап тагын бер кат көрсенеп куйды... +Ул, бара-бара күлмәк итәген өскәрәк күтәреп, билен ыштан бөрмәсенә тутырды, болай атлау җиңелрәк иде. +Урманга кергәч аның шикләнүе артты, адымнары куерды. "Каһәр суккан ямаулар,— дип сукранып уйлады ул. +— Кунып, иртән кайнар коймак ашап, җылы сөт эчеп киткәндә дә була иде!" +Бибинур карчыкның сыеры да, җылы сөте дә күптән юк, җиз самоварсыз калганына да әллә ни гомер, кунак булып кеше түрендә утырган чаклары да онытылган, аның үз йортына кунак кайтмаганга байтак еллар узган иде. +Яз явымлы иде быел. Башка елларны Сабан туена корып-кибә торган чокыр төбеннән сызылып кына су агып ята икән, аны-моны уйламыйча атлавына, ике аягы да лачма су булды. Иелеп оекбашларын сыкканда ул якында гына эт өргән тавышлар ишетте. Этләр берничә иде ахрысы, бер-берсен бүлә-бүлә, ярсып, абалап өрәләр. Ул чокырны йөгереп диярлек үтте, өскә менгәч, аягына киеп тормады, салкын чыклы үлән өстеннән яланаяк чаба башлады. +Курка-шүрли барса да, җиде чакрым йөргән аякка арамыни, Бибинур таң яралганда авылга кайтып керде, аз-маз черем итеп алырга да өлгерде. +Ялгыз карчыкның йокысы күбәләк гомере генә, ятты да, торды да. Идәнендә чүп-мазар күренмәсә дә себереп чыгарды, сыңар чиләген тотып суга төшеп менде. Элегрәк кәҗә асраган төз лапас астында ваклаган утынын тота, шулар ишелеп төшкән икән, кереп аларны әйбәтләп өеп чыкты. Эшен бүлеп, ике тапкыр кибет тирәсен урап килде. Ачмый гына бит Әсмабикә уңмаган! Тыйнак кына кыз иде яшьлегендә, бригадирга кияүгә чыгып куйгач, тәмам узынды, авызы тулы алтын теш, колагында да әллә ниләр ялык-елык килә, үзе аркылыга-буйга җәелде, имәнгеч. Баскан урынында йоклап йөри... +"Яңа эчке күлмәк белән яңа ыштан алырга кирәк",— дип уйлады ул. +Бар иде аның, түшәм матчасына кыстырып куйган шыгырдап торган унтугыз тәңкәсе бар иде. Соңгы айның пенсиясе. Егерме тәңкә иде алганда, авызы явыз, тәмлегә кызыкты, бер тәңкәлек чуклы кәгазьле кәнфит алып кайтып суырып бетерде... +Унтугыз тәңкәнең кат-кат уйланган, үлчәнгән урыны бар, бик бар! Көзгә кадәр идән тактасының берсен алыштырасы бар, череп беткән, менә сынам, менә сынам дип сыгылып кына тора. Бер почмакта түбә саламы бик черегән, яз буе тып та тып кар суы тамып утырды. Яңгыр яуса да, өйдә савыт-саба калмый, һәммәсе идәнгә тарала. Су үткәч, өйнең һавасы дымлы, черек исе дә күңелне болгата. Бөтенләй үк алыштырып булмаса да, түбәне дә каратасы бар. Бик бар! Унтугыз тәңкәң җитәрме әле?.. +Нишлисең, гомере буе колхозда эшләде дә бит, ат та карады, юл да чапты, барына җитеште, ир эшләмәгәнне башкарды, пенсиясен барыбер егерме тәңкә генә чыгардылар. Зарланып идарәгә барыр иде, гомере буе алачыкта тимер чүкегән Галикәйнең дә егерме тәңкә генә пенсиясе! Акча турында алар икәү очрашканда гына сүз алышалар. +— Әй Бибинур, зарланма. Акча кешене боза,— ди Галикәй, ике җирдән сынык тешле авызын ерып.— Əнə, күрше авылда Минәч кордаш та пенсәгә чыкты. Алтмыш җидене ала! Чөнки аларда совхоз! Калхуз тимере йомшаграк булгандыр инде, валлаһи! +Галикәйгә авыз ерса да була, улы-килене янында, үзе дә тик ятмый, сунарга, балыкка йөри, бәхете бар, буш кул белән кайтмый. Иясез этләрне ата, иш янына куш, тиресен үзе или, бүрек тегеп җибәрә. Өй арасында да кулы ята: тегесен-монысын төзәтә. Заманга ярыйм дип телевизор, радиога да тотынып караган иде, бер кешенең кинескобын шартлатып, өч кешенең радиолампаларын тәмам яндырып бетергәч, даны чыкты, тиз үк ул кәсебен ташлады. Хәзер ул турыда искә алганны да яратмый. "Тотынырга куркам, я яшь башыңнан үләрсең!"— дип, Бибинурга гына әйтә. +Гомумән, аларның эч серләре сыя, Галикәй шаярып-көлеп кенә аңа зарлангалап та куя: +— И-и Бибинур! Бүгенге пенсионерлар аерым чутта торырга тиешләр иде дә бит, һәммәсе исәпкә алынмый. Бүгенге картлар алар тарихи кешеләр, бар булганын, тир түгеп булдырган мал-туарларын берсүзсез колхозга илтеп тапшырган батырлар. Хәзерге кешене малын тапшыртып кертеп кара син колхозга! Машинасын, матаен, икешәр сыерын, көтү-көтү сарыгын биреп кем керер иде икән?.. Без бит актык тавыкка кадәр илттек, берсен кызганмадык. Кызгансак та, дәшмәдек. Хәзерге заман пенсионерлары — колхоз төзелеше батырлары бит алар!— дип сүзен бетерә. +Әллә ниләр уйлап чыгара бу Галикәй явыз! Аның белән бер авылда, бер үк чорда яшәсә дә, Бибинур алай уйлый белми, кая ул, башына чүбек тутырып куйганнармыни, иртән ни ашаганын да оныта. +Галикәй дә ялгыз, карчыгы дөнья куйды, тик нишлисең, парсызлар авылда бер алар гынамы?! +Җайлап сорасаң, Галикәй, килеп, идән тактасын алыштырып та куяр иде, акча да сорамас иде, тик беркемгә дә ялынып барырга яратмый Бибинур. +Ул унтугыз тәңкәне матчага кыстырган җиреннән алып учына кысты һәм тагын кибеткә йөгерде. Тыр да тыр бара, төн буе йокы күрмәгән димәссең. Ашыга, уе зур. Яңа эчке күлмәк алмый булмас! Арзанлы гына ситсы алып бер-ике ыштан тегеп җибәргәндә дә ярар иде дә, җөй машинасы да байтактан юк инде Бибинурның... Самовар белән бер елны бетте... +Кеше юк чакны көтебрәк йөрсә дә, ул барып кергәндә кибеттә икеөч хатын-кыз бар иде. Икесе түзәрлек, сүз-йомыш сыя торган хатыннар, өченчесе, түше белән прилавкага ятып кибетче Әсмабикәгә нидер сөйләп ялагайланып торучысы, Бибинурның игез сыңары Зөһрәбану иде... +Бер дә күрәсе килми иде Бибинурның үз сыңарын! +Зөһрәбану дә Бибинурны тансыкламаган ахры, ул керүгә билен турайтты, ике күзеннән дә ут атты, юка иреннәрен бөрештереп "йөриләр шунда" дигән кебегрәк көлеп куйды. Кибетче Әсмабикәнең коймак-коймак битләре уртасына урнашкан песи борыны астындагы уймак авызы да елмайды: кибеттәгеләр мәзәк көтеп игезәкләргә текәлделәр. Ташлыяр кебек салмак кына аккан сүз өзелде. +Бибинур аларның ашардай карашларын бөтенләй күрмәде диярлек. Очрашканда җәнҗал башлаучы Зөһрәбануга да ашыгып кына карап алды да, аның күзе шүрлектә төргәге белән яткан кызыл комачка төште. +Шушы төргәктән алынган бит инде Җиһангирның табутын чорнаган кызыл комач! Шул кызыл белән машина әрҗәсен дә тоташтан ураганнар иде. Әйе, шушы... Хәзер шушы төргәктән кемдер кистереп алыр, бу юлы инде табут төрергә түгел, кирәк-яракка, берсе яулыкка дип кистереп алыр да, чит-читләрен каеп, башына бәйләр... Әйе, шул төргәк, шул!.. Егет-җилән кызыл яулыклы сылуга карап: "Һай, җаный, бигрәк килешә ал яулыгың!"— дип мәдхия җырлар... Ə комач шул төргәктән, шуннан... +Эчке күлмәкләр эленгән баганага күзе дә төшмәде хәзер Бибинурның, кибеттәгеләрнең мәзәк, тамаша көтеп җыр-җыр көлүләрен дә бөтенләй ишетмәде ул, унтугыз тәңкәсен кайнарланган учында әвәләп кызыл комачка карап катты... Кибеткә китергән гаме дә, чергән идән тактасы да, түбә дә, барысы да онытылды. +Бераздан гына, исенә килеп, тамаша көтеп торучыларга гаҗәпсенеп карады: көләсезме? Мәзәк иттегезме? Әйе, дөрес, нишлисең, кибеткә йөргәли Бибинур... Әйтергә кирәк, еш йөри, ялгыз карчык тагын кая барсын да нинди юаныч тапсын? +Кибет — авыл хатын-кызларының штабы ул, монда дошман разведкасы белә алмаганны да беләләр. Дөнья хәлен генә түгел, галәм серләрен дә белеп сөйләшәләр. Үз хәлеңне күршеңнән түгел, кибеткә барып сора, әйтеп үк бирерләр!.. +Гадәттә ул кибеткә басынкы гына килеп керә, керә-керешкә Әсмабикә белән бер-ике сүз алыша, "чибәрләнгәнсең әле!" дип салпы якка бер-ике салам кыстыра, "уңган хатын инде син!" дип җибәргән чаклары да була!.. Ашыкмый Бибинур, өй борынча килгәнгә, аның үзенә дә аз-маз яңа хәбәр ияргән була, хәл-әхвәл белешкәч, ишеткәннәрен җыелган хатыннарга түгеп аудара. Соңгы яңалыкларын сөйләп биргәч, игътибар белән тыңлап тора, үзе дә нидер ишетә. +Шуны дә әйтергә кирәк: кибеткә бер йомышсыз, сүз сөйләр өчен генә йөреп булмый, "гайбәтче, биләмче" дигән атың чыгуы бар. Бибинур моны бик нык чамалый: абруеңны төшермәс өчен бик хаҗәт йомыш та эзләп табарга кирәк әле! Менә монысы аның өчен кыен мәсьәлә иде! +Ниләр генә кыланмый Бибинур мондый чакларда! +"Чәй кайттымы?"— дип сорый, товарга кайчан барасыларын озаклап белешә, атнага бер-ике тапкыр ул озак итеп җентекләп күлмәклек сайлый. +Иң әүвәл кыйбатлырак материяләргә тотына, крепдешиннарны, ефәкне ике куллап уып карый, бөкли, сыпырып тигезли, тәрәзәгә якын килеп кояшка куеп карый, исни, теше белән чытырдатып тешли. Моңарчы тыныч кына күзәтеп торган Әсмабикә Бибинурның теше арасында чытырдавын ишетеп ефәген жәлли дә башлый: "Ертып та кара инде булмаса!"— дип кашын җыера. +"Алай димә син, Әсмабикә!— ди Бибинур, һаман товарны сынап +— Төрле яктан карарга кирәк аны!" Аннары, "төсе ошамый ла!" дип, материяне кире кайтара. Әсмабикә дә Бибинурның йомшак ягын белә, шүрлек арасыннан гаҗәеп шәп, яшел куе җирлеккә зәңгәр борчак чәчкәләре төшкән арзанлы гына ситсыны тартып чыгара. Карчыклар үлә инде мондый тукыма өчен!.. Бибинурның күзләре кызыгып яна, хәтта авызына су килә, шулай да бирешми: "Яшьләр өчен ич синең бу ситсың, Әсмабикә, мондыйны киеп чыксаң, тавыклар көләр... Чәчәксезе булсын иде мондыйның, бер генә төслесе!" +Әсмабикә дә тәмам эт икән, карчыкны аяп тормый бит шунда, шүрлегенең әллә кай яшертен почмагын актарып нәкъ карчык сораганны алдына китереп сала... +Бибинур карчыкның кыяфәте тагын да ныграк үзгәрә, ул чебешкә ташланырга җыенган тилгән күк гәүдәсен җыеп куырыла, аяклары тик кенә тормый башлый, ул ике кулына ситсыны сала да авырлыгын үлчәгән кебек озак кына селкеп тора; бусын тешләми дә, иснәми дә, күз белән дә товарның шәплеген аерып була! +Кулы арганчы, озак итеп тотып торганнан соң, ситсы почмагы белән дымлы күзен сөртеп, төргәкне Әсмабикәгә кире кайтара. +"Әйбәтен әйбәт тә, мондый кадерле малны кем тегә ала дисең хәзер? Бозып кына бирәләр аны! Менә элек Гомәр хатыны Мөһәлилә тегә иде карчыкларга күлмәкне! Сылап кына куя иде менәтерәк!.. Кигән күлмәгең канат төсле гел алга гына өндәп тора иде. Хәзер ни, карчыкларны мыскыл итеп кенә җибәрәләр!.." +Бик вакытлы китереп кыстырды Бибинур Мөһәлиләне! Сүз җиңел генә Мөһәлиләгә, Мөһәлиләдән аның ире кылый Гомәргә, аның пакусны ике метр ярым алып печән чабуына, печәннән курмыларга, курмылардан салкын кышка, салкын кыштан аулак өйләргә, аулак өйдән утырмага, утырмадан кунак кызларына, кунак кызларыннан җилдән ике бәбәй тапкан тәпән корсак Миңсылуга, Миңсылудан бер утырганда ике самовар чәй эчә торган кендек әбисе Хәернисага, Хәернисадан аның ире электә тракторчы, хәзер самагунчы Бикбулатка, тагын әллә кемнәргә, тагын әллә нәрсәләргә күчә дә Бибинур онытылып, күз алдыннан югалып тора; сүзгә мавыккан Әсмабикә карчык кулыннан төргәкне ничек алганын, ничек кеше күзеннән яшереп түргә үк кертеп куйганын сизми дә кала. Авызлары эшләгән хатыннарның күзләре томаланган була... +Хәзер Бибинур кибеттә юк та кебек, йомышлары беткәннәр сүзнең дәвамын алып чыгып китәләр — кем Миңсылуны, кем утырмага килгән кызларны... Яңа кергәннәр сүз чылбырына теләсә кай урыннан ялганалар, чөнки бөтен авыл, аның тарихы, кичәге- бүгенге хәлләр һәммәсенең күз алдында, барын да беләләр, онытмыйлар, саклыйлар, буыннан-буынга гадел рәвештә тапшыра баралар. Бибинурның хәле юклыгын да, күлмәккә акчасы булмавын да бик шәп беләләр! +Ситсыларны, хуҗалык кирәк-яракларын, киштәдәге йөз төрле вактөяк әйберләрне, һәммәсен аерым-аерым, биш-ун мәртәбә күздән кичергәннән соң, ул кибеткә кергән саен бер кап шырпы сатып ала. Шырпы алуның бер гаебе дә юк, аннан кибеттә ул бер чакта да өзелми, бәясе дә юнь — бер тиен генә, шуны ала Бибинур. "Әй, хәтер, аласы әйберем бар ич, дөнья мәшәкате белән йомышыңны онытып чыгарсың",— дип башкалар ишетсен өчен кат-кат әйтеп ала. Дөрес, мич арасында, моннан нәкъ сигез ел элек, Сабан туй алдыннан килгән посылка тартмасында аның байтак шырпысы саклана; сакланса ни, хуҗалыкта утсыз яшәп булмый, мич арасында шырпы, корыда, черми дә, дымланмый да, кайчан алып сызсаң да, гөлт итеп кабына. +Күлмәгенең ямаулы, тирән кесәсендә аның һәрчак шырпысы булыр, шылтырап йөдәтмәсен өчен ул икешәр капны берьюлы кулъяулыгы белән төйнәп йөртә, урамда очраганнарга кайчагында бер кабын сүтеп бүләк тә итә. "Миннән күрсеннәр, әйдә, яхшылыкны!"— дип уйлый ул канәгатьлек белән. +Тагын бер мөһим якны әйтми китәргә ярамый, яңа ситсы арасында уралганнан соң кулдан бик озакка кадәр тәмле ис китми, тәмле ис — яшьлек исе, ак киндер исе, җитен сөлгеләр исе өс-башка да сеңеп чыга, шулай итеп, кибеттә булганнан соң иске киемең дә яңа кебек була башлый... +* * * +Бүген ул ишек төбендә икеләнеп тормады, нияте нык, фикере нигезле иде. Кулында йомарланган унтугыз тәңкә! Бик күптәннән шул хәтле акча тотып кеше арасына чыкканы юк иде инде. Бик зур акча бит ул аңлаган кешегә! Унтугыз сумга ниләр алырга мөмкин икәнен Бибинур карчыктан гына сорагыз! Ул электрон-хисаплау машиналарыннан да остарак санап бирә аны сезгә! Унтугыз тәңкәгәме?.. Уһу, аңа күпме шикәр, ярма, сыек май алырга була!.. Шикәр сипкән дөге бәлешен үлеп ярата Бибинур, бер башы гына булгач, бәлешне сандугач оясы хәтле итеп кенә пешерә. Ризыкның бөртеген дә әрәм итми, сөяк-санагын, калдык-постыгын ташларга жәлләп моннан ике ел элек, көзлектә, адашкан бер этне ияләштергән иде. Карабай иде исеме. Койрыгын селкеп, Бибинур әбисенең күзенә генә карап, сыйланып кыш чыкты да, салкыннар шиңеп, яз кергәч, шомырт чәчәк атканда каядыр китеп югалды. Бибинур аптырагач Галикәй янына барды. +— Карабай югалды әле, Галикәй,— диде ул, борчылып. +— Бигрәкләр дә +акыллы, ягымлы эт иде инде бичара! +— Күргәнем юк,—диде сунарчы карт. Бибинур аңа ышанып та бетмәде. +Карабай да табылмады... +— Әсмабикә, Әсмабикә, дим! +— Әү, Бибинур әби? +Зөһрәбану да, кибетче дә аның шырпы сораячагын әллә кайчаннан, Бибинур кибеткә аяк баскан минуттан ук белеп торалар, күзләрендә шаян утлар бии, көләселәре килеп, тамак төпләре кымырҗый. +Аларның күз карашы Бибинур карчыкны икеләндерде: акчаның бик кирәк урыннары бар бит, нишләргә?.. Бүген алмый калырга да ярамый теге комач төргәгеннән!.. Авыл зур бит, тормыш чуар, берәрсе керер дә күз алдыңда кистереп алып чыгып китәр, авыз ачып калырсың! +— Әсмабикә! +— Аның тавышы нык ук калтырады. +— Әү дим ич! +— Кибетче, көлүен чак тыеп, уймак авызын сөт өсте +төсле ак кулы белән каплады, шырпы тутырган агач тартмага аяк үкчәсе белән кагылып алды. Зөһрәбану түзмәде, таудан тәгәрәп төшкән иске чиләк кебек калтырарга, шылтырарга кереште: "һи, һи, шырпысы беткән! Берәр кап биреп җибәр булмаса, Әсмабикә!" "Ничек көлә алалар?! — дип сызланды аның боек күңеле. +— Кичә генә аны җирләдек ич... Ничек кыеп көлмәк кирәк?!" Хәзер аны туктату мөмкин түгел иде инде. +— Әсмабикә, дим, Сабан туе җитеп килә, мин һаман иске яулыгым белән йөрим... +Кибетченең песи борынына якын гына утырган майлы күзләре чут төймәсе булып ачылдылар: +— Яулык? — дип кайтарып сорады ул. +— Яңаны бәйлисем килеп китте. +— Бар, Бибинур әби, яулыкның менә дигәннәре бар! +Кибетче шушы сүзләрне әйткәндә Бибинур тантана белән Зөһрәбану баскан урынга караган иде, сыңарыннан җилләр искән, кай арада кибеттән чыгып та шылган диген! +— Аклысын биримме, чуарынмы? — дип сорады Әсмабикә. +— Юк, син миңа менә шушы кызыл комачтан бер яулыклык кына кисеп бир. +— Бибинур әби, килешерме соң? Кызылны яшьрәкләр бәйли, чөеп бәйләгәндә килешә дә бит, син җилкәгә салып йөрергә аласың. +— Әсмабикә хәзер көләргә дә, көлмәскә дә белми иде. +— Менә бик әйбәт француз яулык, бәясе дә арзан. Үземә дип алып куйган идем, сиңа жәл түгел. +Яулык чыннан да күз явын алырлык, елкылдап тора иде, шулай да Бибинур баш селкеде: +— Син миңа шул комачны бир инде,— дип үтенде. +— Шуны кис, +Әсмабикә. +Бибинур, авылның башка карт-корысы сыман, яшьләргә "улым, кызым" дип бер чакта да эндәшми, үзеннән яшьрәкләрнең һәммәсен исеме белән генә дәшеп йөртә иде. Исемнәрен белмәсә: "Һәй, атыңны онытып җибәрдем, кем әле син?"— дип сүз башлый... +Әсмабикә бик гаҗәпсенеп, тәэсирләнеп карчыкка яулыклык комач үлчәде, гадәтенчә, ситсыны чытырдатып тартып та китермәде, ул сораганнан мулрак та кисте. +Бибинур карчык яулыкны ике кулы белән күкрәгенә кысып ишеккә җиткәндә, ул аны дәшеп туктатты: +— Бибинур әби! +— Әү, Әсмабикә. +— Әллә минем янга кибеткә эшкә керәсеңме? Җыештыручы Камәр апа +кулбашларым бик сызлый дип зарлана... Эше күп түгел, көнгә ике +мәртәбә юып-себереп чыгарсаң шул җиткән. Вак-таяк эшләрдә бу +лышырсың анысы. Акчасы булыр иде дим! Нигә болай интегәсең?.. +Бибинурны кадап үтсә дә, ул бүгенгә Әсмабикәнең "интегәсең" сүзенә игътибар бирмәде, ишеккә үк килеп җитеп, шактый ук уйланып торды да: +— Юк, Әсмабикә, эшкә кермим,— диде. +Әсмабикә дә сүзен тиз генә куя торган кеше түгел (юкка гына авылның начальствосына — бригадирга кияүгә чыкмаган бит!), һаман кыстады: +— Әле син болай үз көчеңдә, уңганлыгың дөньяга мәгълүм, бәлки килерсең, ə? — дип кабатлады. +— Юк,— дип кистерде Бибинур карчык. +— Эшкә керергә балалар кушмый. +— Балалар?! +— Әсмабикәнең җәя төсле нәзек кашлары маңгаена сикерде. +— Шулар кушмыймы? Ə алар синең ни рәвешле тереклек итеп ятканыңны беләме? Синең интеккәнне күрәме алар? +— Юк, Әсмабикә, үгетләмә. Балалар ишетеп алса, яхшы түгел. Аларны рәнҗетәсем килми... Балалар димәктән, аларның үз көннәре, минем үз көнем... +Бибинур шулай диде дә ашыгыч барасы җире бар кеше кебек тизтиз атлап чыгып китте, кибеттән шактый ерагайгач кына борылып карады, тирән итеп көрсенеп куйды. +Асылда ул бүген һичкая ашыкмый иде. Түбән очка да болай гына, көндәлек өйрәнелгән гадәт буенча төшеп бара, көндәгегә караганда адымнары гына авыррак... Онытылып җиргә карап бара-бара да башын күтәреп тирә-ягына сөзеп карый, кешеләр очрый калса, каушаган йомшак тавыш белән сәлам биреп куя, сорасалар, җавап биреп тормый, адымын үзгәртми, атлый да атлый. +Тыкрыктан менеп килүче Галикәй күзенә чалынгач кына тыелып калды, туктап аны көтә башлады. Тыкрык читәне күләгәсендә аермачык күренеп киткән Галикәйне байтак көтте, теге яңадан күренмәде. Бибинурның чыраена салкын елмаю таралды, ул шундук мәсьәләне аңлап алды. Теге явыз балыкка төшкән икән дә, берни каптыра алмаган, буш кул белән кайтып килә! Белә Бибинур, күп еллык тәҗрибәдән чыгып, бик яхшы белә, әгәр Галикәй бармак башы хәтле ташбаш эләктерсә дә, мыек чылгыйларын өскә үрләтеп, урам уртасына ук чыга, очраган бер кешегә озаклап сәлам бирә, хатын-кыз янында озаграк юана: сунардан, балыктан кайтучы ир-атлар элек тә, яудан кайткан батырлар кебек, юллары уң булса, чибәр хатын-кыз яныннан тукталмыйча үтмәгәннәр. Галикәй дә шулай, су алып кайтучы киленчәкләрне күрүгә, ата каз кебек биеп кенә бара башлый, тамагы кипмәсә дә, чиләкне кыегайтып су эчә, мыекларын тәмләп сыпыра һәм сорашканнарын көтеп тора. Аның күз алмалары мутланып тәгәриләр, ирене мылт-мылт килә, ул, озын, ябык муенын төрле якка боргалап, бөтен авылның, бөтен урамның, бөтен кешеләрнең игътибарын үзенә генә җәлеп итәргә тырыша. +— Күрдеңме! — ди ул, җилкәсендәге брезент капчыкка суккалап. +— Балыктан кайтып киләм! Менә-ə-ə мо-он-дыен каптырдым! Бу юлгысын күршеләргә вәгъдә иткән идем, әгәр дә мәгәр, аягың җиңел булып, икенче төшкәндә эреләре эләксә, күр дә тор, сиңа кертмичә калмыйм!.. +Аннан китә сөйләп, китә сөйләп! +Балык турында сөйли башласа, Казанның ата балыкчысы Яхъядан да арттырып җибәрә, билләһи! Әгәр инде ялгышып кына олырак кызыл канат яки чуртан баласы эләксә, Галикәй иртәдән кичкә кадәр урамда йөри... +О, куян атып алса... юк, куянның эзен күрсә дә җитә кала Галикәйгә, ул таудан чаңгы белән сызгыра-сызгыра авыл уртасына хәтле очып төшә, кибеткә кереп ике чүлне кыстырып чыга, беренче очраган кешесен өенә алып кайтып сыйлый, чәй вә мәй янында озаклапозаклап куянны ничек эзәрлекләвен, куян куам дип төлкегә юлыгуын сөйләп бирә... +Аның бу гадәтләрен улы белән килене яратып бетермиләр, аучылык маҗаралары еш кына өй арасындагы каты талаш, үпкәләш белән тәмам була... +Бүген Бибинурны күреп тыкрыктан чыкмыйча яшеренеп маташа, димәк, коры кул белән кайтып килә. Табыш-мал белән кайтсамы, уһу, туктатырсың син аның — хатын-кыз күзенә чәчрәп керергә генә тора ир-ат! +Ə Бибинурның бу юлы аны күрәсе килә иде... +Ул кибеттән буш кул белән чыкмады бүген, кеше рәтеннән яшәп ята, Сабан туе алды икәнен онытмый, кулында өр-яңа комач яулык!.. +Галикәй, карчыктан болай гына котыла алмаслыгын аңлагач, кычыткан артыннан чыкты да туп-туры Бибинурга каршы китте — тизрәк һөҗүмгә күчәргә дә, Бибинурның һушын алырга кирәк, балыкау турында сүз кузгата торган булмасын! Кармакларны, буп-буш брезент капчыкны күрмәсен Бибинур! +— Бибинур,— диде ул, мыек чылгыйларын йолыккалап. +— Сине күрәсем килә иде! +— Нәрсәгә? — диде карчык, кулындагы яулыгын алай да, болай да күрсәткәләп. +— Бәй, сәгатем рәтләп йөрми дигән идең түгелме? Бүген үк кереп чыгам, хәзер үк, валлаһи. Керимме? +— Әйдә, ахирәт гамәлен чутлый торган нәрсә түгел әле, Бибинур карчыкның калдык-постык гомерен саный торган сәгать кенә. Алга китсә ни дә, артка калса ни! +— Миңа ышанмыйсың син, булдыра алмас дисең. Коеп бирәм! Акча да алмыйм,— диде Галикәй, карчыкның игътибарын мыекларына җәлеп итәргә тырышып. +Бибинур аның уң ягына да чыга, сул ягына да чыга, карчык аның брезент капчыгы белән кызыксына дип уйлый Галикәй, Бибинурның исә аңа комач яулыгын гына күрсәтәсе килә. Җиһангирны озатып калган очтан кисеп алынган комач бит! Ə картның һаман үз сүзе: +— Бер чакны шулай районнан берәү килеп чыкты. Тимерче булып эшләгән чак. У, усал кеше! Сәгате йөрми башлаган тегенең, керде бу. +Бибинур үпкәләп китә үк башлады. +— Бибинур! +— Галикәйнең тавышы бик сәер, нечкәреп яңгырады. +— Бибинур, дим, сиңа әйтәсе сүзем бар. +— Әйт,— диде ул юаш кына. +— Бибинур,— дип кабатлады карт, хискә бирелеп. +— Кичкырын өең яныннан уздым, утың күренмәде. +—Мин өйдә түгел идем, Галикәй. +— Аны озата бардыңмы? +Карчык сискәнеп алды, бераздан соң гына: +— Әйе,— дип раслады. Әле ярый шуннан артыгын Галикәй сорашмады, китәргә дә исәбе күренмәде, брезент капчыгының буш икәнен онытып бер адым гына аңа якынрак килде. +— Сүзем бар сиңа! +Бибинурның колак яфраклары кызыша башлады. +— Әйтсәң әйт, интектермә. +— Кичә кереп тә чыкмакчы идем. Син дә ялгыз, мин дә шулай диярлек. Əнə япь-яшьләр дә егылып үлә, дим... Әллә бар гомер, әллә юк гомер дигәндәй, һәй, үзең дә беләсең инде! +— Син Шомбайның ни уйлап чыгарганын мин каян белим? — диде ул, сүзне җиңелгәрәк борырга теләп. +Галикәй чыдамады, әйтте дә салды: +— Сиңа күчеп килимме, Бибинур? +— Өйдәш булыпмы? Нигә миңа өйдәш? +— Өйдәш димим лә! +— Галикәйнең кәефе кырылды +— Бөтенләйгә, дим, синең янга! +— Әй, Галикәй, Галикәй! Әллә көләсең инде миннән? +— Нигә көлим, ди, җүләр? Көлмим, бер дә көлмим, Мәгәр... +— Шулай булгач соң? +— Галикәй тагын бер атлам аңа якынайды. +Авызы чак кына ерыла башлаган Бибинур кинәт җитдиләнде: +— Ə балалар? — диде ул. +— Алар ни әйтер?! +— Минем балалармы? Алар сөенәчәк кенә. +— Синекеләр димим, минекеләр ни дияр? +— Ə-ə, синекеләр-р! — дип сузды Галикәй. +— Алар синең ни хәлдә яшәп ятканыңны белә дисеңме?! Синең интегеп ятканыңны аңлыймы алар? Каф тау артына әнкәләреннән качкан балаларны оныт син, бөтенләй күңелеңнән үк чыгарып ташла! Юк синең балаларың! +— Нигә булмасын, бар. +Галикәйнең ачуы чын-чынлап кабарды, ул бер балык та каптыра алмавын онытып, буш брезент капчыгын кулына алып, селки-селки урам уртасыннан кайтып та китте. Бара-бара да, очраган бер кешегә: "Юк дим мин аңа, балалары юк аның!"— дип кабатлый. Очраганнар аны сәерсенеп күз белән озатып калалар. +Бибинур карчыкка ныклап сүз салырга Галикәйнең нияте әллә кайчан өлгергән иде инде. Бер караганда аның тормышында моң юк та кебек: үз өендә улы-килене белән җай гына яшәп ята. Тамагы тук, өсте бөтен дигәндәй, карт кешегә тагын ни җитмәгән инде? Тик, көннәре узган саен, ул күңеленә нидер җитеп бетмәвен тагын да ачырак итеп тоя бара. "Хатын!"— дип иртән йокыдан торгач бер эндәшәсе килә аның, төшлектә: "Ашыңның тозы юк яки кыркурак булган, черегән кул, нигә карамадың?"— дип яратып кына талашып аласы килә. Кичке аш өстәле янына утыргач, хуҗа икәнен сиздереп, эштән кайтканлыгын белдереп: бер җикеренәсе килә... +Ашның тозсызын да, кыркуын да пешергәли килене, җыр укытучысы булгач, аш-суга осталыгы чамалы, тик Галикәй дәшми, алдына ни куйсалар, йөз чытмыйча ашый, сүз әйтер иде — киленнең талканы коры. Ə малай бозау! Бии килен кубызына!.. Һай, парлы яшәүләргә ни җитә, кичләрен мунча чабынып, чиста күлмәк киеп кайтыр идең дә, самоварны екканчы чәй эчкәч, караватта җәйрәп яткан тәмле исле йомшак карчыгыңа: "Кая, мине дә сыйдырасыңмы?.."— дип касыгына берне төртеп куяр идең... Ə болай, кулыңда көч, тәнеңдә дәрт барында улың белән сөйкемсез киленеңнең карават шыгырдатканын тыңлап ят инде! +Бибинурны да үлеп кызгана иде Галикәй, аның тормышын җиңеләйтәсе дә килә иде. +Нияте нык иде Галикәйнең, бер атуда ике куянны алмакчы була иде, тик һич тә җае чыкмый, Бибинурга үтемле итеп сүз кушарга базмыйча йөри иде. Бүген дә менә, тыңлап та бетермәде. Бибинур, җил-җил атлап, Түбән очка төшеп китте. +Галикәйнең сүзе ошамады түгел аңа, киресенчә, бик ошады. Күңеле тулып кузгалды, уйлары җилкенеп китте. Галикәй шикелле ирләр көн саен тыкрык башына чыгып тәкъдим ясап, сине хатынлыкка сорап тормый; бик абруйлы кешесе авылның, чип-чиста, әйбәт карт, елданел авырлаша барган тормышның бик күп чуалчык мазалары, картлык мәшәкатьләре аның янында онытылыр, яшәү күзгә күренеп җиңеләер иде. Ватык сәгать тә келт-келт итеп йөреп китәр иде, тавык җименә комбикормны ул төшеп алыр иде, бәрәңге бакчасының яртысын да буш калдырмаслар иде... +Бигрәк тә каз асрыйсы килә иде Бибинурның! Каз бәлешен дә ярата, авыздан су китерерлек итеп каклый да белә; электән каз асрап килгәнгә түшәк-ястыклары да күпереп торган каз мамыгыннан гына иде аның... "Иде" дибез, чөнки көннәрдән бер көнне җылы түшәксез дә, каймактай йомшак мендәрсез дә калды Бибинур... Балалары кайткан җәй иде... Шуннан ары ике ел асрап карады, бер елында ана каз буш күкәйләр өстендә утырган булып чыкты; икенче көздә яман чир чыгып җиде бәбкәсе бер көндә тәгәрәп үлде. Мантымады карчык казлардан, түшәк-ястык белән кулы китте, инде соңга таба азык җиткерү авырлашты һәм казлар үзләреннән-үзләре юкка чыктылар. Авылда мул сулы буа буылгач, ул, кызыгып, тагын бер талпынып карады, председатель Җиһангирны урамда очратып, аңа гозерен әйтте: +— Җиһангир председатель, пенсәдәге карчыкларга каз асрарга ярдәм итегез. Курмы-мазарын юнәтеп өйгә китереп торсагыз, бөтен карт-коры каз асрар иде. Казның бәясе бит, ай-һай, үрдәктән чак кына зурларын да базарда егермешәрдән саталар. Безнең халык каз ашый белә... Тик менә бәһасе... Бер каз — төгәл бер айлык пенсә акчасы. Унны базарга алып чыктың исә, уч тутырып акча аласы! Безгә дә файда булыр иде, илгә дә рәхәт. Унны сатсаң, ике йөзне каерып аласың. Безнең төшкә дә кермәгән акча. Мәгәр казның җәфасы җитәрлек, әгәр азык тапсагыз, мәшәкатеннән курыкмас идек... +Җиһангир Сәфәргалин аның аркасыннан какты: +— Уйлашырбыз, әби! Һичшиксез, уйлап карарбыз! — диде. +Ул Түбән очка төшеп җиткәнче гел Галикәйне исенә алды, хөрмәт белән яд итте... Әйе, Галикәйнең күңеле якты, дип, канәгатьлек белән уйлады ул, Аксыргактагы бик күп тол карчыклар арасыннан иң ятимә булган Бибинурны юкка сайламаган ич!.. Аның да яхшылыгына, зирәклегенә ышанган... Ə карчыклар берсе дә Галикәйдән баш тартмаслар иде, ирләре әллә кайчан сугыш кырларында үлеп калып, ир җылысын зарыгып ятучы карчык-корчык күпме əнə Аксыргакта! Көне-төне кыр эшенә чапканда, беләкләргә кан сауганчы утау утаганда, билләр кәкрәеп катканчы ашлык сукканда, салкын җилдә бөкшәеп ям чапканда аны-моны уйларга вакытлары калмый иде хатыннарның. Язгы сихри таңнарда сызланып, ыңгырашып бер уянырлар иде дә тормыш чоңгыллары аларны ел дәвамына йотар иде... Хәзер исә, картлыкта, кулдан эш киткәч, карчыкларга да уй төште: гомер тиз-тиз узып бара түгелме соң? Картың белән чөкерчөкер сөйләшеп, баллы куе чәй эчеп, арка кашышып яши торган соңгы чуак көннәр килеп басты лабаса. Һәм ир тәмен дә тоеп өлгермәгән, ирләренә хатын-кыз назының бөтен нечкәлекләрен ачып бетерә алмаган, үзләре дә чып-чын хатын булудан мәхрүм калган әбиләрнең бер ише бизәнеп, колак алкалары тагып, беләзекләр киеп, сыек түшләрен сикертеп, хушбуй исе таратып йөри башладылар. Тол картларга көн бетте, җебегәнрәк карчыкларның картларын көпәкөндез кычкыртып алып киттеләр... Барысы да булды Аксыргакта, барысы да!.. +Бик күп җитез карчыкларның сүнмәс йөрәген җилкеткән Галикәй булыр ул, бик күп әбиләрнең йокысын качырган егет-карт!.. +"Менә син агай, тапкан бер сүз, тота да "балалар" дип өзә дә куя",— дип уйлады Галикәй үз чиратында. Балалары Бибинурны ташлап таралышканга һәм Аксыргакка бер дә кайтмаганга төгәл сигез ел узганын Галикәй кешедән сорамаса да белә. Шуңа күрә ул Бибинурның бергә булудан баш тартуын аңламады, хәтта рәнҗеде, эченнән генә гарьләнеп сүгенеп тә җибәрде: "Әллә мине... бик... кешегә чутламыймы? Әллә бик, бер сызгырсам, биш башы йөгереп килеп җитәр!" +Сигез ел элек Бибинурның да балалары кеше төсле, авылдашлары төсле Сабан туена җыелдылар да бер дә көтмәгәндә эзләре суынды. Әниләрен чакырып хат язганнары да, кайтканнары да юк... Бибинур бүген алар турында гадәттәгечә озаклап уйлый алмады, балаларын яман як белән телгә алган Әсмабикәгә дә, Галикәйгә дә ачуланмады, һаман элеккечә гаепне үзеннән эзләде... +Кай арада Түбән очка төшеп тә җитте әле ул? Нигә почта янына килде? Килде дә басты. +Болдыр ягы күләгә, рәхәт салкынча. Ишек янына ук китереп ялтыравыклы матай куйганнар. Шуның исе икән әле, фу, ят ис. Почта тәрәзәләре бар да ачык. Ишек тә ачык. Ишектән башларына әфлисун төсле тимер кәпәчләр кигән егет белән кыз чыктылар да Бибинур карчыкны таптардай булып яныннан үттеләр. Аз гына һәйкәл янында басып тордылар, аннан яшь каеннар арасына кереп, беркемнән дә читенсенмичә үбешә башладылар. +Бибинур тезләрен кочаклап болдыр тактасына килеп утырды. +Көн матур. +Чебеннәр оча, почта йорты почмагында бүрәнә тишеге эзләп куе шәмәхә төстә божан выжылдый. +Бибинур карчык тагын буа шаулаганын ишетте. Күңелне моң белән тутырып, йөрәкне җирсетеп, үзе белән әллә кайларга чакырып шаулый иде Ташлыяр елгасы. Күз үзеннән-үзе һәйкәлгә барып туктады. Менә бу һәйкәлдә язылган ирләрнең күбесе шушы ят егет кебек үк чибәр, зифа булганнар бит... +Ул хәзер генә аңлады: буа, почта һәм мәгърур һәйкәл сагыныр өчен гаҗәеп бер урын икән ич! Каян барын да белеп яшәде икән Җиһангир Сәфәргалин? Телеграмм баганасына, хатларга багышлап күпме җырлар җырлаган татар халкы! +Телеграмм баганасын саныйсым калган икән. +Күз керфекләрем талганчы карыйсым калган икән... +Талып кына калмады инде Бибинурның керфекләре, коелып бетте... +Һәйкәлдә беренче булып аның Габдуллаҗанының исеме. "Буем бәләкәй булса да, фамилиям иң алда йөри минем, сугышына да иң әүвәл барып керермен",— дип шаярткан иде киткән чагында... +Киткән чагында шаярта алды, әгәр кайткан булса, ниләр сөйләмәс иде икән Габдуллаҗан!.. +Тик ире турында да башка вакытлардагы кебек озын-озын итеп уйлый алмады Бибинур... +Ул бүген озак итеп бары бер кеше турында гына +— Җиһангир турында гына уйлый ала иде. Әсмабикә, Галикәй белән сөйләшүләр, очрашулар, буа, почта һәйкәл турында уйлар — бөтенесе дә тыштан гына иде бүген, аның күңелен туктаусыз авыр уй кимереп торды: Җиһангир, Җиһангир, Җиһангир... +"Без корыган ботаклар монда калганда яшьләр нигә китеп бара икән?"— дип уйлады Бибинур һәм җавап эзләгәндәй тирә-ягына карады. Божан һаман выжлый, буа һаман шаулый, Аксыргакның чиста күгенә сокланып каз канаты кебек ак болытлар салмак кына тирбәлеп йөзәләр. Егет белән кыз кычкырып-кычкырып көләләр, авызлары авызда, бармы Бибинур карчык дөньяда, юкмы, аларга барыбер... Яши шул әле Бибинур, яши, əнə Җиһангир гына китте дә барды... +"Ил тыныч чакта яшьләрне нигә ала бу комсыз Әҗәл?!" +Буа тавышын ул дөньядан Җиһангир киткәнгә генә ишетте! +Оя табалмыйча бүрәнә почмакларына туктаусыз бәргәләнгән божанны Җиһангир өчен генә кызганды ул бүген! +Күкне кыеп-кыеп, кисәкләргә бүлеп, җир кешеләренә бүләк итәргә ашкынган карлыгачларны ул бары тик Җиһангир булмаганга гына күрде... +Кинәт почта тәрәзәсеннән ул Галикәйнең исемен ишетте. Почта кызы, нәзек билле, тиктомалдан да иренен турсайтып, сузыбрак сөйләшә торган Миңлегөл тәрәзә төбенә көзгесен куйган да, үзе һаман шуңа карый, үзе телефон аша районга телеграммалар тапшыра. Әллә агачлыктагы егет белән кызны көнләшеп күзләве генәме бу аның? Белмәссең... +"Губаха... Әткәгез Галикәй бик авыр хәлдә ята. Кайтып җитегез". +Ишетсә дә, исе китмәде Бибинурның, авыл гадәтләрен белә, тагын онытылып үз җаена уй йомгагын төйни башлады. Аның яшендә уй йомгагын сүтә башларга бик вакыт иде дә, дөньялыктагы эшләрен тәмамлап куярга кирәк иде, барып чыкмый бит, уйлары бер-бер артлы күңелендә төйнәлә тордылар. +Миңнегөлнең сузынкы тавышы тагын бакчага ук чыгып яңгырады. +"Сахалин... Абыегыз Мидхәт бик авыр хәлдә ята, тизлек белән кайтып җитегез!" +Ашыгырга боерган хәвефле телеграммаларны ваемсыз егет белән ерык авыз кыз да ишеттеләр ахрысы, алар, үбешүдән туктап, тимер кәпәчләрен кулларына тоттылар, колак салып тыңлана башладылар. Ə Миңлегөлгә нәрсә, күзе түгәрәк көзгедә, үзе һич исе китмәгән кыяфәт белән, диктант яздыргандагы төсле итеп, ярым иҗекләп, телеграммаларын районга озата торды. +"Яз дим, яз! — дип боерды ул районга. +— Тагын унҗиде телеграмма, унҗиде генә калды, дим! Иртәгә? Иртәгә күбрәк булачак. Яз. Норильск. Солнечная урамы. Бикбулатовларга. Бабагыз бик авыр хәлдә. Ашыгыч кайтып җитегез". +Тимер кәпәчләр агач арасыннан тиз-тиз генә чыктылар да Миңнегөл алдында яткан телеграммаларга ябырылдылар. Керфеге дә тибрәнмәде кызның, әллә бар егет белән кыз, әллә юк, укуы уку! +"Күктүбә. Төркмәнстан. Юк, Таҗикстан түгел. Сәгыйтовларга. Әниегез хәл эчендә ята. Кайтыгыз. Авыру фактын врач Мифтиев раслый. Мифтиев имзасын Миңлегөл Галиева дөресли". +Донбасс, Кузбасс, Чиләбе, Караганда... +Чирләр, үлемнәр турында хәбәр иткән ашыгыч телеграммалар... +Егет белән кыз тәрәзәдән дә, болдырда бөкшәеп утырган әбидән дә, бер-береннән дә ерагаялар. Ниһаять, кыз телгә килде: +Әби, чумамы әллә сездә? Эпидемия, пандемия? Халык шулай чебен урынына кырыламы? +Миңлегөл болардан үч алган төсле, тагын да ваемсыз, тагын да җансыз суык тавыш белән матәм телеграммаларын тапшыра тора... +Бибинур карчык яшьләрнең шардай ачылган күзләрен күреп чыдый алмыйча көлә башлады. +— Юк, юк, чума да юк, чир дә... Сабан туе безнең авылда! +— Сабан туе? +— Яшьләрнең күзе тәмам акайды. +— Әйе. Авылдашларның Сабан туена кайтасы килә. Бик ераклардан кайталар алар. +— Ел да кайталармы? +— Кайтмыйча! Аксыргаклылар ич алар! Бездә кияүгә дә авылдашка гына чыгалар, килен итеп тә үзебезнекеләрне генә сайлыйлар. +— Ничек бер-берсен табышалар соң алар? +— Хикмәте дә шунда инде, Сабан туена кайткач танышалар, шунда белешәләр... Вәгъдә бирешәләр. Өйләнеп, кияүгә чыгып та куялар. Ə Сабан туе узасы көнне ел саен алыштырып торалар. Кайчан буласын көне килеп җитмичә беркем белми. Менә ич, быел да атна калгач кына белдерделәр. Райуннан хәбәр килде. Ə авылдашлар бик еракларга таралышкан... Безне бит шул бер Сабан туе гына берләштереп тора да инде. Туган-тумача, агай-эне шунда гына очраша, кавыша ала... Билгеләмиләр бит шуның көнен ныгытып, июньнең өченче якшәмбесе, яки инде Татарстан бәйрәмендә дип көнен гомерлеккә ныгытып кына куясы да бит... Баш тинтерәмәс иде! Ə болай, күрәсезме, тыгызга килә. Ата-анаң үлем якасында димәсәң, кем сине Губахадан вакытында җибәрә дә, билетын каян аласың?! Губаха əнə кайда да Сахалин кайда? Җир читендә диләр... Әле, шөкер, самолеты оча. Врач бирә инде, язуын да бирә, чирлиләр дип пичәт тә суга. Сукмый карасын! Аксыргакта аның көне бетә шундук... Көнен җайга сала алмыйлар Сабан туеның!.. +Бибинур, күтәрелеп карагач, яшьләрнең байтактан үз янында түгеллеген абайлады, алар тагын тәрәзәгә ябырылганнар. +— Казанны кайчан бирәсез? Сәгать үтте бит инде! +— Булыр,— диде Миңлегөл ышаныч белән. +— Үбешә торыгыз. Минут узмас, сәгать тулмас, башкаланы бирербез. +Ə Бибинур карчык баядан бирле үзалдына сөйләшә икән... +Яшьләр кочаклашып агач арасына кереп югалырга да өлгермәделәр, аның янына игезәк сыңары Зөһрәбану килеп басты. +— Хи-хи-хи,— диде ул, көлемсерәп. +— Бер дә хи-хи түгел. +— Тиле кызылга кызыгыр, ди. Тапкан инде яулыгын, хи-хи. +— Тапканы үземә. +Зөһрәбану моның белән генә туктамады. +Телеграмма сугарга төшкәнсеңдер әле? — дип үчекләште. +— Төшсәм ни? — диде Бибинур, исе китмичә генә. +— Əтə-тә,— дип куанды Зөһрәбану +— Әллә берәрсе синең янга кайтыр дип беләсеңме? Куеныңда җыланнар асрадың да кайтырлар дип өметләнәсеңме? Сабан туена чакырып ятасыңмы? Кайтмыйлар, бел! +Таныш сүзләрне кабатлады Зөһрәбану, Әсмабикә белән Галикәй әйткән сүзләрне әйтте, тик зәһәр итеп әйтте, күгелҗем каймаланган күзләреннән үле ут бөркелде. +— Өметләнәм дә, чакырам да,— диде Бибинур, бирешмәскә теләп. +— Үләм, һай, адәм көлкесе. +— Көл әйдә, көл. Аз көлмәдең. +— Мин көләм, көлдем дә. Ə син гомерең буе җыладың. +Башкалар рәнҗеткәндә үзен яклый ала Бибинур, телгә-тешкә алай ук үткен булмаса да, бөтенләй җебеп акканнардан да түгел, шушы Зөһрәбану белән очрашканда гына югалып кала, теле көрмәкләнә, зиһене томалана, әйтер сүзләре дә онытыла. Сүзләр урынына мәгънәсез хәрефләр теземе генә чыга башлый. Ике игезәк, курач кына ике карчык, чукышырга торган тук әтәчләр сыман, берсе каршысында икенчесе көдрәяләр... +Ашыгыч телеграммаларын куеп торып, чыраена уй йөгергән Миңлегөл дәшми генә аларны күзәтә... +Куелыктан ике тимер кәпәч тырпаеп бу якка карый... +Ə буа шаулый, һаман шаулый! +Аның тырышып-тырышып шаулавын бер Бибинур гына ишетә кебек. +Игезәкләрнең яшь, матур чактагы рәсемнәрен газеталарда бастырып чыгаралар, куаналар. Карт игезәкләр турында берәү дә язмый. Картлыкта кешенең характеры төсенә чыга, чырае үзенең чын мәгънәсен ала. Зөһрәбану белән Бибинурны бер ата, бер ана балалары, бер карында ятканнар дип әйтеп кара менә! Бик җентекләп караганда гына аларда охшашлык чаткылары табарга мөмкин. Балачак охшашлыгы юылган, төрле тормыш юлы үткәнгә, алар хәзер ят кешеләр сыман — ятлар төсле карашып торалар, ятлар төсле әрепләшәләр... +Ниһаять, Казанны тоташтырдылар, әфлисун кәпәчләр чат-чот чабып почтага кереп китте, Миңлегөл дә, телеграммаларын тапшырып бетереп, тәрәзәне япты, ике карчык, ике игезәк, икесе ике якка карап, бер болдырда утырып калдылар. +Бүген дүшәмбе генәме?! Сабан туена кадәр әле күпме сулар агасы бар да ничаклы уйлар уйлыйсы бар. +Дүшәмбе... +Әле Аксыргак авылына өстән генә карап торган зәңгәр тауларда Сабан туе табыннарында бәлеш, өчпочмак, пәрәмәч, тутырмалар булып утырасы симез-симез печкән бүлтерекләр чабып йөри... Сабан туе мунчаларын җылытасы сөяк-сөяк каен утыннары иренеп кенә кояшта кибеп ята... Оннар иләнгән, чүпрәләр әзер... Аракы, шампан шешәләрен кар базларына төшереп тутырганнар. Шәраблар суыткычларда... +Ə буа шаулый! "Төнлә килеп тыңлап торасы иде аның шавын,— дип уйлады Бибинур. +— Төнлә аермачык ишетеләдер!" +Ул Зөһрәбанудан читтәрәк булыр өчен бая яшьләр тәмләп үбешеп торган урынга, чаукалыкка керде. Арырак, яшь чыршылар тирәсендә, ике-өч бәләкәй кыз бер урынны өй иткәннәр дә чүпрәк курчакларын таратып ташлаганнар. "Нигә ияләнде әле бу бала-чага почта тирәсенә? — дип уйлады Бибинур һәм соравына төгәл җавапны бик тиз дә тапты: —Әбиләре монда, шуңа уралалар булыр". +Һәйкәл янындагы артлы эскәмиядә татарча яулык бәйләгән өчдүрт әби утыра... Элегрәк бездә, татарларда, сынга табыну гадәте юк иде, хәзер бар. Ватан сугышыннан соң ул дөньяви әйбәт гадәт безгә дә керде. Зиратларны ныграк карый башладылар, зиратларда озак гомергә исәпләнгән чардуганнар, мәрмәр ташлар ешайды, авыл арасы юл тирәләренә агач утырталар, чокыр-чакырларны күмәргә тырышалар, зиратлар матур, тыныч! Йолдызлар ай белән аралашып тып-тын гына утыралар, һәйбәт гадәтләр!.. Югыйсәм, котсыз, шыксыз, ярлы Оренбург Каргалысының зиратын хәтерлим... Нөркәйнең иске зираты аша үтеп йөрүчеләрнең аяк астында аунап яткан ак ташлар бүгенгедәй күз алдымда!.. Нигә еракка барасы: кая китте минем изге Сөләйман бабам белән йомшак күзле Зөләйха әбиемнең каберләре?.. Үзем белгән, үзем күргән, үзем сөйгән гали затлар иде бит алар, икесе дә йөзгә җитеп үлделәр... Каберләре кайда? (Гафу ит, укучым, Бибинур әбигә ияреп, мин дә әллә кай уйларга кереп киткәнмен!) +Бүген дүшәмбе. Сабан туена төгәл бер атна бар. Рәчәйнең бөтен почмакларына, авылның иң сөенечле бәйрәменә чакырып, матәм телеграммалары инде киткән, кемнәрдер ашыгыч юлда, Бибинур гына беркемне дә көтми, ул гомуми бәйрәм, кайтканнарның уртак шатлыгы белән, авыл сөенече белән юанып яшәячәк. +Шуңа күрә бәйрәмендә дә ул, бүгенгедән бигрәк, үткәннәре турында уйлый... Чын дөресен генә әйткәндә, үткән гомерендә дә бәйрәмнәрне аз күрде Бибинур, бик аз; тик аз күрдем дип авыз ачып зарланмады, шөкерана кылырлык, сөенерлек сәбәпләр тапты, көр күңел белән яшәде... +Бер гаиләдә биш кыз! Ата белән ана тилмереп малай көткәндә семьяга тагын кызлар — игезәкләр өстәлде.... Бурасында җиде тычкан кимерерлек тә азыгы булмаган, нечкә усак бүрәнәләрдән салынган унбер ниргәле, дүрт тәрәзәле йортта тезелешеп җиде кыз үсә. Урамнан гармун уйнап уза башласалар, кызлар тәрәзә өчен пыр тузып шаярышалар... Җиде кыз — җиде бәла! Аларга җиде әйбәт кияү кирәк! +Бу турыда төпчек-игезәкләр уйлый белми әле, балачакның бөек бәхете — гамьсезлек. Зөһрәбану белән алар бик тату яшәделәр, бергә уйнадылар, башны башка куеп, җәйләрен чоланда агач сандык өстендә бергә йокладылар. Тора-бара апалары кияүгә чыга башладылар, җизниләр килде, бүләкләр килде, кодалар булды. Кодалар арасында хәлле генә кешеләр дә бар иде: Нөркәйнең тегермәнче Хатип улына Сабира китте, Урта авылның күкәйче Нурмый төпчегенә Маһирә чыкты. Хатип та, Нурмый да асылда төп Аксыргак кешеләре иде. Җиде кызлы йортның да тормышы аз-маз җиңеләя башлаганда, йортка кайгы да ишелеп килде. Өченче кыз Маһитап урак өстендә бума чире белән авырды да бәрәңге алган мәлдә дөнья куйды. Уртанчылар Кафия белән Рәхиләне зимагурлар Ситдыйк белән Камил кунакка кайткан җирдән дөнья читенә алып киттеләр. Кафия дә озакламый, бәбәй тапканда, вафат булды... +Дүрт тәрәзәнең дүрт пәрдәсе анага калды... +Кызлары матур иде Гыйльфанның! Аерата төпчек кызлар — игезәкләр сылу булып үсте. Берсенә икенчесе тамчы су кебек охшамасалар да, уртак яклары да күп иде Зөһрәбану белән Бибинурның. Бибинур әтисе төсле зәп-зәңгәр күзле булса, Зөһрәбану әнкәсе ягына тартып чәчрәп торган кара күзле дә, чаярак та, кыюрак та иде. "Ай-һай, Гыйльфан абзый, күз тимәсен, Зөһрәбануың пешкән алма булып килә, тегесе кайтыш түгел, мәгәр бусы чая — унҗидесе дә тулмас моның: я урлап китәрләр, я ябышып чыгар!"— дияләр иде күршеләре. Кызларының үз вакытында ару җирләргә китә баруына сөенеп, дага кебек кенә калдырып китәргән сөннәтле сакалын сыпырып, Гыйльфан күршеләр куанычына бик теләп кушыла иде: +Ходайга мең шөкерләр инде... Шулай анысы, кем, һәр баланың бәхете үзе белән икән! Ходай бәхет-тәүфыйктан аермасын. Төпчекләремә дә язганы булыр, Ходайның ирке киң! +Үзләренә булдымы бәхетләре, әллә төпчекләрнең бәхетен апалары ияртеп киттеме, унҗидене дә тутырдылар сылу Бибинур белән гүзәл Зөһрәбану, унсигезгә дә, егермегә дә җиттеләр, кызлы йорт капкасына берәү дә ат бәйләмәде, яучы абыстайлар да Гыйльфан йортын читләтеп уза башладылар, авыл өчен бик хәтәр хәл иде бу. Ата-ана хафалана ук башладылар, Сабан туйларына читтән кайткан яшьләр күзен кызыктырырлык итеп төпчекләрне чук итеп киендерделәр, аякларыннан ялтыравыклы галуш төшмәде, иңнәрендә француз ак яулык булды; авырлык белән исәпләшеп тормадылар, егетле кунакларны бәлеш салып, мунча ягып ашка алдылар; нәзер әйтеп, корбан бәйрәме саен тояклы мал суйдылар, хәер-сәдакаларны кызганмадылар. Кышын хәерчеләрне мунчаларында кундырдылар, чиләге белән бәрәңге пешереп илттеләр. Игезәкләрне көзлектә күрше авылларга утырмага җибәреп кайтардылар, кешеләр аркылы ару егетле өйләргә сүз салдырып карадылар — әмма, ни гаҗәптер, Бибинурга да, Зөһрәбануга да кияү чыкмады. Әллә аларның игезәк булуын сәер иттеләр инде, әллә Маһитапның авызыннан ак күбек килеп су юлында җан бирүе яшьләрне чиркандырды, буйга артык калку булмасалар да, төскә-биткә күркәм, исемнәре-чабы чыкмаган Гыйльфан агайның төпчекләре егерме бердә дә ата йортында иделәр. Егерме бердәге кыз — ул заманда карт кыз, сазаган кыз, утырган кыз. +Авылда комсомол ячейкалары төзелеп, колхозлар калкып чыгып, замана да, кешеләр дә, мөнәсәбәтләр дә тамырдан үзгәрә башлаган чак иде... +Бибинурның моңа әллә ни исе китмәде, "язганы чыгар әле" дип көлеп кенә йөрде. Зөһрәбану исә "утырып калуын" бик авыр кичерде. Бибинурны ваемсызлыкта гаепләп, алар беренче мәртәбә шул вакытта чәкәләшә-ызгыша башладылар. +Аксыргакта да колхоз төзелде, колхоз ныгыды, бер заман, районда беренче буларак, алар балалар бакчасы ачтылар, кемнән киткән исем булгандыр, аны "плащадка" дип атап йөртә башладылар. Малайларга һәммәсенә бертөсле путяжкалы кыска чалбар, төймәсез кайтарма якалы күлмәк тегеп кигерттеләр. Кызлар да бер иш билсез, чуар күлмәкләр киделәр, "плащадка"ны Соловкига куылган Мәсгутҗан ихатасына урнаштырдылар. Аш өе дә, таш эчле тирән кар базы да, балалар уйнарлык агач бакчасы да бар иде тырыш крестьян Мәсгутҗанның! +Колхозның беренче рәисе Сабирҗан солдат, күпереп-торган аксыл мыеклы, гел гәләфи чалбар гына киеп йөри торган сыңар күзле шат күңелле кеше, беркөнне кәнсәләргә Бибинурны чакырып кертте. +— Кызым,— диде ул Бибинурның аркасыннан сөеп. +— Уку-язуың бар, бу хәзер адәм өчен бик күркәм сыйфат. Булганлыгың бар, беләбез, тот та кер син шул "плащадка" балаларын карарга. Мәктәп директорының хатыны Хәнифә апаң мөдир булыр, син аш-су пешерерсең, кер юарсың, идән-сайгагын карарсың, упшым әйткәндә, эше булыр, һәйбәт кенә эш хакы да куярбыз, үкенмәссең. Упшым шул, тырыш ике кулыңа бер эш булыр, йә, ризамы? +— Ə Зөһрәбану? — диде Бибинур, куанганын белдермәскә тырышып. +— Зөһрәбану дисеңме? +— Сабирҗан солдатның йомык күз кабагы сикереп куйды. +— Без гел бергә-бергә үстек. Эшкә дә бергә йөрдек. +— Беренчедән, "плащадка"да урын бер генә,— диде махра урап Сабирҗан. +— Икенчедән, упшым әйткәндә, сыңарың бик холыксыз бит синең. +"Бик" димәде, ничектер, сузып, җирәнеп "бэ-эк!" диде... Бибинур уңайсызланды: +— Ул әйбәт,— дип Зөһрәбануны яклады. +— Әйбәтен әйбәттер, йоклаганда, дим, илла мәгәр сиңа аннан аерылырга кирәк. +— Нишләп? — диде кыз, тәмам гарьләнеп. +— Кем аркасында кияүгә чыкмаганыңны беләсеңме соң син? Сукыр! Зөһрәбануны Зәһәрбану дип йөртәләр авылда. Саңгырау! Даны Рәчәй буйлап таралган! Безнең халыкта пычак телле хатыннарны өнәмиләр, татарга аңа хатын юаш булсын. Болай да тормыш изә аны, үз өендә дә хуҗа булып түш киереп утыра алмаса, татарга нинди тормыш?! Упшым, син бу турыда сөйләшмә, әйттерерсең әллә ни!.. +Бибинурның Зөһрәбану хакында моңарчы кире уйлаганы юк иде, өйгә кайткач, аның кыланышларына башка күз белән карап йөргәч, ул Сабирҗан солдат бәясе белән килешә язды: төртмә иде Зөһрәбануның теле, сәлам биргәннәрнең дә йөзенә кара сүз әйтә, кырку иде холкы, дөньяга нигәдер ачуланып туган иде бу чибәр кыз бала... +"Плащадка"га мөдир итеп билгеләнгән юка, арык, чыпчык җилендә дә коймага ябышып йөри торган җип-җиңел Хәнифә апа итәге җиргә тиярлек юбкалар кия, мишәрчә каты итеп сөйләшә һәм авыл халкының исен китәреп нечкә зәңгәр бауга тагып "Марс" исемле бәләкәй этен ияртеп йөри иде. Болонка токымыннан иде "Марс"... +Хәнифәнең ире, мәктәп директоры Игнат Белов асылда керәшен булып, Хәнифә аны матурайтып, Иван Грозныйның хатасын төзәтеп, "Идрис" дип матурайтып әйтә иде. Ике метрга якын буйлы, калын киң җилкәле, җиде потлы Идрис Белов мәктәптә тәртипне бик каты куйса да, Хәнифә янында җебеп, югалып кала торган ир иде. Аларның сөйләшүләрен мәзәк иткән Бибинур пырх-пырх көлеп рәхәтләнә торган иде. Бигрәк сәер сөйләшәләр иде алар, бер дә авылча түгел! "Матурым, син бүген төшке ашка кайтырсыңмы икән?"— дип сорый Хәнифә. "Тырышырмын",— ди бер калын сүз белән генә Игнат-Идрис. "Чишмәдән су алып мен, кәбәм. Вакытың булса идәнне дә юып чыгар, йөрәк маем... Онны да иләп куйчы, хуҗам..." +Суын алып менә, идәнен юа, онын или җиде потлы Идрис. Көчеегәре бар, мәктәпнең "Кәҗә" атлы биясе язгы бозда таеп егылып, иркәләнеп юлда ятканда, Идрис килеп чыга да койрыгыннан тотып бияне берүзе торгыза... +Хәнифә кул астында Бибинур "плащадка"да эшли башлады. +Тәртип бик гади һәм көн саен диярлек бертөрле иде: мөдир балаларга китап укый, алтын читле күзлегенең пыяласын ялтыратып бик куркыныч әкиятләр сөйли, балалар сүзенә караганда аның мишәр шивәсеннән егыла-егыла көләләр. Аннан аш. Аштан соң балаларны болынга алып чыгалар, чәчәк җыялар, күбәләк куалар. Аннан кайткач, тагын уку. Тагын ялтырый алтын читле күзлек пыялалары... +Бибинур колхоз келәтеннән азык-төлек алып кайта, сучы Гарәпшә белән талаша, бәрәңге әрчи, аш пешерә, табак-савытны, балаларның керен дә юа. Идән юу, бәдрәф тазарту, балаларның чисталыгын күзәтү дә аның өстендә. Тора-бара, Идрис абыйсын жәлләп, аларның керләрен дә уа, юа, үтүкли башлады. Иртәдән кичкә кадәр Хәнифә апасының бакчаны шаулатып "Бибинур, Бибинур!" дип кычкырганы яңгырап тора. Вакыты калса, Бибинур балалар янына әкият тыңларга да керә, "Ак бүре", "Гөлнәзек" әкиятләрен аерата яратып кат-кат тыңлый, утыра торгач онытылып китә, аш өе ягыннан көйгән ис килә башлагач кына: "Ай, Аллам!" дип сикереп тора һәм җан-фәрманга казан янына чаба... +"Плащадка"да эшли башлавын әти-әниләре бик яраттылар. "Эше барның ашы бар",— диде намаз артыннан әткәсе; "тамагы тук, ашавы шунда уза",— дип куанды әнкәсе. "Кызның бәхете бар икән!"— диделәр күршеләр. Зөһрәбану гына Бибинурның күркәм эшкә урнашуын яратмады, Хәнифәдән өйрәнеп кайткан сүзләрен өйдә сөйләвенә җене чыкты. Сыңарының йорт эшенә, аш-суга остаруын күреп, көнләшүеннән шартлар дәрәҗәгә җитте. +Сыңар күз Сабирҗан солдатның (ерак булса да, кардәшләре ул аларның!) сүзе рас килә инде әллә, "плащадка"да чәчүгә төшәр алдыннан эшли башлаган иде, Сабан туе кичендә Бибинурларга өч йорт аркылы гына яшәп яткан аксыл юка чәчле, тоз күзле, бик киң чыгынкы маңгайлы Мирзаһит аны кичке уеннан озата кайтты. Капкадан ерак та түгел әткәсе хәстәрләгән эскәмиядә алар Сабан туе таңын каршыладылар. Аксыргак халкы өчен бик зур мәгънәгә ия иде бу каршылау! +Зөһрәбануның тавышы зәһәр икәнлеккә Бибинур тагын бер кат шушы таңда ышанды... Икесен дә сискәндереп урам як тәрәзәсе ачылды, таң әтәчләренең бәйрәм тавышын каплап, яшелле-мөшелле сүзләр яңгырады... Башта Бибинур тавышны танымады, таныгач хәйран калды. +— Керә беләсеңме син, юкмы? Ыштансыз балаларыңны иртәгә мин +барып ашатырмынмы әллә?! +Сабан туе көнне Бибинурның ял иткәнен Зөһрәбану бик яхшы белә ләбаса, нигә шулай явызланырга инде?! Мирзаһит читкәрәк китеп утырды һәм: +— Ай-Һай, апаң! — дип куйды. +— Безнең кайсыбыз ападыр әле, белүче юк,— дип йомшартты Бибинур. +— Мондый кызың булса! — дип өстәде Мирзаһит. Бу сүзе белән ул +Бибинурны гаҗәпләндерде. Артык акыллы сүз иде бу өч өй аркылы +гына яшәп яткан юаш егет өчен! Димәк, ул үз сүзен түгел, ишеткәнен +сөйли. Сабирҗан солдат сүзен куалый! Димәк, авылда мондый бәя +таралып та, ныгып та өлгергән икән. +Мирзаһит яңадан килмәс инде дип хафаланды Бибинур, ялгышты, егет бер генә түгел, күп тапкырлар килде. Көзге кырпак төшеп, юллар утыргач, авыл агайлары, мыек бөтереп, тегермәнгә, көзге шаулы ярминкәләргә, җыеннарга юл тоткач, Аксыргакта аулак өйләр, каз өмәләре уза башлады. Аулак өйләрнең берсендә "Авыллы" уйнаганда Мирзаһит Бибинурны караңгы өйалдына чакырып чыгарды, бит очыннан чут итеп үпте, бер кулы белән түшен капшарга тырышып, калай савытта кершән, кәгазь савытта пудра бүләк итте. Җавап итеп Бибинур, байтак элек чигелсә дә, "М. Ш." хәрефләре бүген иртән генә өстәлгән кулъяулыгы бирде. +Арада четерекле бер нәрсә калды: Мирзаһит Бибнурдан ике яшькә кече иде. Башта кыенсыныбрак йөрсә дә, "Булса соң?— дип уйлады кыз. +— Ике яшь зур аермамы әллә?!" Егет уңган, телгә беткән җилбәзәк түгел, моңарчы кызлар кулы тотканы юк, ипле; Бибинур да тормыш җаен белә, рәхәт кенә, тату гына яшәп китсәләр, яшь аермасын кем хәтерләп торыр? +Сөя идеме ул Мирзаһитны? Монысына ул кистереп кенә җавап бирә алмас иде. Егет тә анысын сорап тормады, Бибинурның өйалдында кулга тиеп китә язган кайнар алмасы Мирзаһитның төшләренә кереп йөдәтә иде. +Сүз әйтеп, вәгъдәләр биреп араны ныгытмасалар да, егет белән кыз быелның көзен җиткерә алмыйча зар булдылар! Ай-Һай көттереп килгән көз дә булыр икән, агай... +Кыр эшләре тәмамланып килә диярлек, хәзер Мирзаһитның тел төбендә өйләнү, туй ясау булса, Бибинурның да күңелендә шул уй иде. Авылда "кияү- кәләш" дигән исемнәре чыкты, ата-аналарга ишетелде, барысы да үз җае белән якынлашып, өлгереп килә иде. +Гыйльфан агай өендә "туй" дигән сүз яңгырауга, Зөһрәбану, ашап утырган җиреннән кашыгын атып бәреп, чоланга чыгып китте һәм, бала чагыннан якын күргән агач сандык өстенә капланып, кичкә кадәр үкседе... "Нигә мин шулай бәхетсез? Минем кай җирем аннан ким?"— дип газаплады ул үз-үзен. +Бибинур белән аралары көннән-көн кискенләште. +"Тизрәк җитсен иде шул көн! Ярабби!"— дип ялвара иде Бибинур туганы белән сүзгә килгән мизгелләрдә. +Мәктәптә укулар башланды, бу чынлап та көз җитте дигән хәбәр иде. +Сөенде Бибинур! Киткән кошларның һәммәсенә хәерле юл теләде... +"Плащадка"га йөргән олырак балалар, киндер букчаларына каләмдәфтәр тыгып, беренче класска киттеләр. +Мәктәп биналарын аксыргаклылар куылган кулакларның йортларын сүтеп, күчереп салганнар иде. Бу эшне совет рәисе Габдуллаҗан Абдуллин дигән авылның иң актив кешесе башлап йөргән иде. +Гражданнар сугышыннан ук комсомолга кереп кайткан, соңыннан партиягә кереп, ячейка секретаре булып байтак вакытлар торган бу кеше берсеннән- берсе вак өч баласы, олы авызлы, ямьсез генә хатыны Гайшә белән уртача гына тереклек итеп ята иде. Шул көннәрдә Аксыргак авылын гына түгел, бөтен тирә-якны тетрәткән канлы вакыйга булып алды. +Көзге явымлы, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы кич иңә. Гайшә, иренең иске шинелен, бүреген киеп, комган тотып, ишегалдына чыга. Лапас авызына барып җитүе була, кемдер аның арт чүмеченә тимер кендек белән китереп суга... Хатын аһылдап кычкырып җибәрүгә, оручылардан берсе: "Ул түгел! Ул түгел!"— дип акырып куя... +Габдуллаҗан балта күтәреп атылып чыкканда, Гайшә җан биргән була инде... +Аны олылап җирләделәр... Ячейкадан кызыл әләм алып чыгып таягына кара тасма бәйләделәр, җеназасында башта речьләр сөйләделәр; явыз, мәкерле дошманга аяусыз булырга өндәделәр, иң актыктан гына, халыкның күпчелеге таралгач кабер өстенә мулла бабайны дәшеп китерделәр... +Төпчекләре Нәҗипне моңарчы "плащадка"га Гайшә алып килә иде. Югары очтан алырга да ул төшеп йөри иде. Гайшәне җирләгәннең икенче көнендә баланы бакчага Габдуллаҗан үзе озата төште. Бәрәңге әрчеп утырган җиреннән аны күреп, Бибинур вакытсыз тол калган ир каршысына чыкты. +— Менә, китердем,— диде ир сабыр гына. +— Олылары ничек, Габдуллаҗан абый? +— Өйдә инде. Җылашып калдылар. Алары аңлый... +— Аларын да алып төшәрләр, Габдуллаҗан абый. +— Олыларын ничек тә карармын инде, төпчеген нишләтергә? Бер +башын калдырып чыксаң, кызганыч. Бакча барында әйбәт иде дә, +тиздән "плащадка"ны ябабыз бит. Карарын алдан ук чыгарып +куйдык. +— Мужыт тиз генә япмаслар әле, ə? +— Ябабыз, Бибинур. +Бәләкәй улын күкрәгенә кысып-кысып сөйгән Бибинурдан бик озак күзен алалмыйча торды Габдуллаҗан, бакча капкасы төбенә җиткәч тә каерылып карады, аларның күз карашлары очраштылар... +Бибинур ул көнне кичен Зәкиләрдә аулак өйдә Мирзаһит белән күрешергә тиеш иде, бармады. Егет ике-өч тапкыр аларның өй турыннан узып китте, өченчесендә гармунчы Гарифны да иярткән иде. Бибинурлар өй турына җиткәч, Мирзаһит, дустының иңенә кулын салып, бер генә җыр җырлады: +Бүген төнлә төшләремдә: +Карасу, кара урман. +Шул карасу, кара урман +Без аерылышырга булган. +Нигә алай дип җырлады Мирзаһит, үзе дә аңламады... +Ə Бибинурның күз алдыннан бөгәрләнеп, кайракланып беткән утыртма якалы сатин күлмәк кигән, ябык, бер тәүлектә бетәшеп каткан Габдуллаҗан китмәде; мәет чыккан өйдә тәгәрәшеп калган өч сабый турында кайта-кайта уйлады ул... +Мирзаһитның җырлап узганын Зөһрәбану да ишетте. +Әй, аулакка барам дигән идең түгелме син? — дип кычкырды. +Бибинур аңа җавап кайтарып тормады. +Икенче көнне таң белән ул Габдуллаҗаннарга китте. +Аягына олтанлы көрән итек кигән, авызына сасы махра капкан Габдуллаҗан, корымга, көлгә батып, мичкә чуен белән бәрәңге куеп маташа иде. Уянып өлгергән олы кызы белән уртанчы малае (анысы алагаем маңкалаган, ике борын тишегеннән дә катлы-катлы "кунак кызлары" карап тора) пычрак идәнгә түшләре белән ятып чирткеле уйныйлар. Нәҗип, җиңе умырылып чыккан иске тун ябынып, сәкедә йоклап ята. Сабыйның тун итәгеннән каерылып чыккан нәзек ботын күреп ул елап җибәрә язды... +— Нәҗипне бакчага үзем алып барам, шуңа кердем,— диде ул аптырап карап торган Габдуллаҗанга. +— Өйдә балалар, ə син махра төтәтәсең, Габдуллаҗан абый. +— Утыр безнең белән, Бибинур, чәй эчәрсең. +— Рәхмәт, Габдуллаҗан абый, хәзергә вакыт юк. +Малайны уятып кабыл-тибел генә киендерделәр. +Гайшә белән ару гына яшәгән кебек булсалар да, Бибинур йортның шактый каралмаган икәнен, әйбер- кара, ризыкларның тарау, кадерсез ятуын, хуҗасызлыкны һәм юбалгылыкны сизеп алды. Өйне быел юмаганнар да ахрысы, түшәмнәр каралып каткан, почмакларда ишле-ишле пәрәвезләр асылынып җилфердәп тора, мич арасында, казан тирәсендә һич курыкмыйча тараканнар йөгерешеп йөри. +Улын киендергәндә Габдуллаҗан Бибинурның йөгерек кулларыннан күзен алмады. +— Рәхмәт инде, Бибинур, мәшәкатьләнәсең. Кичен баланы үзем кереп алырга тырышырмын. +— Ярый,— диде ризалашып Бибинур. +Ишле балалы йортта үссә дә, Бибинурларда чисталык мәсьәләсе бик каты куелган иде. Өйләренә аяк киеме кермәс, өйнең түшәмстеналарын яз саен кырып юып чыгарырлар иде, урын-җирләрне кагып, паласларны, түшәк-ястыкларны җилле-кояшлы көннәрдә киптереп кенә торырлар иде. +Габдуллаҗаннардагы тәртипсезлек Бибинурга бик авыр тәэсир итте. Атнага якын шулай барды, Бибинур иртән Нәҗипне кереп ала, малайны "плащадка"дан алырга әтисе килә. Габдуллаҗан ир кеше булса да, һаман кайгысыннан айный алмый, кайсы көннәрне авызыннан тәмәке исе аралаш тәмсез ис тә килә, юл уңаенда кибеткә дә кагыла ахрысы, андый чакларда ул кыюланып Бибинур янына кухняга да керә, әре-әре тамырлы кулларын ямаулы тезенә куеп утыра да ияген калтыратып елап җибәрә: +— Минем өчен шәһит китте бит Гайшә... Мин дип белеп үтерделәр аны... Бер гөнаһысы юк иде бичараның... Минем урынга кара кабергә ятты... +— Үтерүчеләрне тапмадылармы? — дип сорый Бибинур. +— Эзлиләр дә, әлегә нәтиҗәсез. Үзем табам мин аларны, үзем! +— Синең дә башыңа җитәрләр, Габдуллаҗан абый. Балаларың бар, чамалап йөр. +— Беләм мин кем үтергәнен, беләм!.. +Кич белән, соң гына Бибинур Зәкиләргә аулак өйгә барды, шунда алар Мирзаһит белән очраштылар. "Авыллы" уйнаганда Мирзаһит, гадәтенчә, кызны өйалдына, аулакка дәшеп чыгарды. +— Нихәлләрең бар, Бибинур? — дип сорады. +— Нихәл дип, "плащадка"ны ябалар. Менә әйберләрне барлап әзерлибез. Юасы, киптерәсе, ямаштырасы бар, һич вакыт юк. +— Тизрәк япсыннар иде,— дип куйды Мирзаһит гади генә. +— Нигә? — дип гаҗәпләнде Бибинур. +— Яратмыйм мин бала-чага чыр-чуын. +— Бәрәч,— дип ычкындырды Бибинур, исе китеп. +— Нишләп? +— Белмим. Җылыйлар алар, акыралар, яман. +— Ə үз балаңны яратырсыңмы син, Мирзаһит? +— Кыз кыюсыз гына егеткә таба тартылып алды. +— Каян беләсең аны. Ул турыда уйлаган юк. Баласыз да яшәп булмыймыни? +Уйлап әйттеме моны Мирзаһит, саксызрак ычкындырдымы, Бибинурның үзеннән читкәрәк тартылганын сизде, кочакларга теләде, кыз якын да килмәде. +Шушы көннәрдә Уралдан Мирзаһитның ерак дәдәсе Мирзанур кайткан иде. Мантымаган, бөтәймәгән, өшәнгән, картайган Мирзанур, чәй янында ишле гаиләсеннән зарланып, бала-чагасын сүгеп утырган иде, Мирзаһитның колагына шуның зар-моңы сеңеп калган иде бугай... +— Кочаклатмыйсың да,— диде үпкәләп Мирзаһит +— Мин туй турында сөйләшергә дип килгән идем бүген. Яучы кайчан җибәрим? +Кыз дәшмәде, аның кайнар сулышы Мирзаһиттан ерагайганнанерагайды. Ул тагын аны кочакларга теләде, Бибинур бирешмәде: +— Куйсана, Мирзаһит,— дип, аны этеп үк җибәрде. +— Бер үпкәннән үлмәс идең әле. +— Кирәкми, Мирзаһит, өйгә керик. Суык монда. +Кайтып яткач та, Бибинурның аяклары тиз генә җылына алмады, ул кайта-кайта, кат-кат егетнең һәр әйткән сүзен хәтер иләге аша үткәрде, уйлады, мыштым гына, мендәр почмагын тешләп, балавыз сыгып та алды. +Егетнең сүзләре аны сагайткан да, сискәндергән дә иде. +Иртәгә "плащадка" ябыласы дигән көнне Габдуллаҗан Нәҗипне алырга килмәде, шактый озак көтте аны Бибинур, көн дә явымлы, аяк асты да бик пычрак булганга, сабыйның үзен генә кайтарып җибәрергә дә яхшысынмады. Караңгылык куерып беткәч, кичке аш вакыты узгач, малайны күкрәгенә кысып күтәрде дә галошы белән урам сазын изеп Югары очка менеп китте. Габдуллаҗанның җиргә үк салынган иске капкасын иңе белән этеп ачып ишегалдына керде, ишек ачык иде, өйгә үк үтте. +Үксезлекләре йөзләренә чыккан кыз белән малай, катып үләрлек салкын өйдә иске бишмәтләренә төренеп, катык ашыйлар иде. Өстәлне пычратып бетергәннәр, идәнгә ипи валчыгы чәчкәннәр. Абзарда сыер мөгри, сарыклар кычкырыша иде. +— Әткәгез кайда? +— Кайтмады,— диде кыз, борынын тартып. +— Сыерыгыз сауганмы? +— Юк. +— Су эчерттегезме соң? +— Юк. +Бибинур, Нәҗипне чишендереп, "уйный тор!" диде дә, иң элек кече якны, мич арасын тикшереп чыкты. Юынтык суны малларга чыгарып утыртты, аннан- моннан кармаланып печән ыргытты, аннан көянтәчиләк асып инешкә төшеп менде. Ташлыярның кара суына карап беравык уйланып та торды. Көзге төннең күзе юк, алай да ул ишегалдында әрле-бирле йөри башлагач, күрше хатыны әрем тел Саҗидә: +— Бәй, безнең очка килен төшкән икән бит,— дип кычкырды. +Карышып тормады Бибинур, бер сүз җавап кайтармады, су җылытты, мичкә ягып җибәрде, идәнне юып чыгарды, балаларның керен җыештырып, казан астыннан көл көрәп селте ясады, аларны чылатты. Чәй куеп балаларны эчертте, йокларга яткырды. +Габдуллаҗан районнан соң гына кайтты, филтәсе чак кына калкынган тонык лампаны, сап-сары өстәл тактасына терсәген терәп боегып утырган Бибинурны күргәч, ул куркып китте. +— Балаларга бер-бер хәл бармы әллә? +— Юк, юк,— дип ашыгып күтәрелде кыз +— Чишен, Габдуллаҗан абый. Бәй, син манма су булгансың ич! +— Тоташ яңгыр астында кайттык. Шуңа соңга калынды да. Ат тарта алмый, мескен. Җәяүләдек. +Бибинур филтәне бераз гына калкытты, Габдуллаҗанга чишенергә булышты, мынгыган күн итекләрен мичкә терәп куеп, дымлы аякчуларын кайнар мич төбенә таратты. +Өйнең эче генә түгел, төсе, исе дә үзгәргән иде. Өстәлдә ак тастымал белән төрелгән бәрәңге тора, чәй чынаяклары ялт иткән. Өстәлгә үк якынаерга базмады Габдуллаҗан, мич арасына кереп коры чалбар киде, балак очларын оекбашының кунычларына бөтереп тыгып, ишек катындагы урындыкка утырды. +— Түргә уз, Габдуллаҗан абый, син хуҗа бит. +— Соңга калмыйсыңмы, Бибинур? Кайтырга курыкмассыңмы? +Габдуллаҗан кыяр-кыймас кына өстәл янына килеп утырды, бәрәңге капты, тамагына узмады, шулай авызы бәрәңгеле килеш, көрсенеп алды. +— Менә ни уйладым әле мин, Габдуллаҗан абый. Әгәр син каршы килмәсәң, мин бөтенләйгә монда калам... Балалар ятим бит. Нәҗипне бик яраттым. +Габдуллаҗанның бәрәңгегә үрелгән агач кашыгы идәнгә шапылдап төште, мелт-мелт итеп торган күзләреннән яшь сытылып чыкты, куе төк баскан очлы ияге дер-дер калтырарга кереште. +— Ничек? — диде ул, көч-хәл белән. +— Балаларны ялгыз яшәтә алмыйсың, Габдуллаҗан абый. Өчәү бит! Сабыйлар. Барыбер ана кирәк булыр аларга. Нәҗибе бигрәк берни белми, бәләкәй... +— Аларга ана булган кеше миңа хатын була лабаса! — дип кычкырып җибәрде Габдуллаҗан. +— Соң мин сиңа тугры хатын булырмын. Әллә ышанмыйсыңмы? +— Син бит, син... Бибинур... кыз кеше! Өч бала өстенә карт иргә кияүгә чыгарга әллә бик... башыңа тай типмәгән. Йөргән егетең бар, Мирзаһитны беләм. +—Мирзаһит табар, авылда кыз җитәрлек. Менә балалар жәл. +— Балалар тилмерә анысы. Мин дә гел кайтып керә алмыйм,— дип килеште Габдуллаҗан. +— Тик бер шартым бар,— дип элдереп алды Бибинур. +— Мең шартыңны үтим, меңне! — диде сөенеченә буылып Габдуллаҗан. +Ул Бибинурның уйнап түгел, чынлап, чын күңеленнән сөйләшүенә әле генә ышана башлаган иде. +— Мең үк җыелмас. Беренчедән, тәмәкеңне ташлыйсың, Габдуллаҗан абый. Бүгеннән үк. Аракы әчеп кайтмыйсың. Бер дә яратмыйм. Ил-күз алдында оят. Өченчедән, миңа авыр сүз әйтмисең. Без ишле үстек, туганнар дус идек, читтән бер кешедән дә авыр сүз ишеткәнем булмады. Җаным әрни авыр сүзгә... Әле су алып кайтканда ишеткән "килен" сүзенә дә абынып ярты чиләк суымны түктем... +Габдуллаҗан бәрәңгесен хәзер генә йотты, бугазына төер утырды. Бибинур ашыгып-ашыгып аңа чәй ясады. Аның нык-нык йөткергән тавышынамы чаршау артында балалар кыштырдады, әти кеше түзмәде, чәен куеп, алар янына барып килде, өчесенең дә җылы, татлы исле аякларын сөйде. Бибинур янына чыкканда аның күзләренә яшь килеп тыгылган иде. +— Ныклап уйладыңмы син, Бибинур? +— Ныклап, Габдуллаҗан абый. Балаларыңны күрсәм, йөрәгем әрни. +— Ə атаңнар? +— Алармы?.. Каршы сүз әйтмәсләр. +— Авыл-күрше бар... +— Авыл-күрше гайбәтеннән читенсенеп, өч сабыйны ятим калдырыйкмы? Алар миңа ияләшеп маташалар, мин аларга дигәндәй... Нәҗибе бигрәк чибәр! +Тагын тынлык урнашты, лампаның мае кимеде, филтәсе четерчетер тавышланып ала, мич арасында тараканнар чирүе кыштырдый. +— Балаларны уйлап, үзеңне онытып бетермә, Бибинур. Тора алырсыңмы минем белән. +Габдуллаҗанның бу сүзе Бибинурга бик ошады, аның да керфекләре юешләнде, җитен чәчәге төсле зәп-зәңгәр күзләренә рәхәт елмаю чыкты. +— Ə син... каршы түгелме, Габдуллаҗан абый? +— Эх, Бибинур, матурым... Бу инде бәхетнең дә шундые, валлаһи дип әйтәм! Егет чакта да синдәй уңган, синдәй сылу кызларга сүз ката алганым булмады! Юк, кая ди, төшкә дә кермәгәнне... Мин бит, ни бит... +Габдуллаҗан, Гайшәсен уйлап, өстәлгә үк капланып төште һәм тешләрен кысып озак кына үксеп елады. "Җыласын, хәсрәтен җиңеләйтсен!"— дип уйлады Бибинур. +— Аннан туктар... Туктагач онытыр. Дөнья үзенекен итәр. Үлгән артыннан үлеп булмый". +Алар икесе ике җиргә йокларга яттылар. Тәмәке, аракы исе аңкып торган Габдуллаҗаннан читкә үк борылып ятты Бибинур... +Әткәсе дә түгел, әнкәсе дә түгел, эзләп Зөһрәбану килеп җитәр дип, төне буе тыңланып, гасабиланып ятты. Алагаемга җил котырды, кар катыш яңгыр сибәләде, Габдуллаҗан ямьсез төш күреп бастырылып, кычкырып уянды: +— Киләләр, кач, кач!.. +— Габдуллаҗан абый, Габдуллаҗан абый, дим. Әйләнеп ят, балаларны куркытасың. +— Ə??! +Икенче көн, балалар уянуга, кайнар бәрәңге, буын атып, өстәлдә утыра иде, саплары сынып беткән чиста чынаякларга яңа сауган хуш исле сөт салынган, юка, тигез телемнәр белән ипи дә киселгән иде. Балалар, идәнгә чәчрәтә-чәчрәтә комган шалтыратып, мич арасында тиз-тиз генә юынып чыктылар да, өйләрендә ят кеше булуына сәерсенеп, күзләрен мөлдерәтеп өстәлнең бер ягына тезелештеләр. +Менә, балалар, сезгә яңа әнкәй. Бибинур апагызны моннан соң әнкәй дип йөртә башларсыз, яме. +Олы кыз еламсырап алды, аңа ияреп бәләкәйләр ыңгырашты. Нәҗипнең артык исе китмәде, ыштансыз малай дәү агач кашык белән каерып алды да бәрәңгене авызына капты. +— Әйем, тәмсез! — дип акырды. +Кыз да бәрәңгене татып карады, йөзен бозып: +—Тоз гына! — дип кире төкерде. +Бибинур да кабып карады, чыннан да бәрәңге шыр тоз иде... +Ул арада чалгы пәке белән кырынып чистарынган Габдуллаҗан да өстәл янына килеп утырды. +— Каяле, кая. Без дә авыз итеп карыйк. +— Ул бәрәңгене мул итеп алды да капты, авыз, күз тирәсендәге җыерчыклар нур белән тулды. +— Булган бу! Тәмле пешерәсең икән бәрәңгене, Бибинур. Дөрес, бер хатасы бар, тозы азрак. Тозы да җитенке булса, ашап туймаслык бәрәңге буласы икән! +Һәм ул томраеп торган балалары күз алдында агач савыттан учына байтак кына тоз салды да агач бадьянга тутырган бәрәңге яркалары өстенә сибеп тә җибәрде, рәхәтләнеп, җылы сөт эчә-эчә ашарга да тотынды. Бибинурның итәгенә күз яше тамды, ул да кыяр-кыймас кына бадьянга үрелде... Балалар да әтиләре артыннан ашарга тотындылар, озакламый агач табакның төбе шакылдый ук башлады. +Бәләкәй Нәҗипне күтәреп соңгы тапкыр "плащадка"га җитеп килгәндә, аңа очраган беренче кеше Мирзаһит булды, йөзе кызарган, бүртенгән, ак керфекләре еш-еш йомылып тора, ярсып атлаганы ерактан ук беленде. +— Бибинур, дөресме? — диде ул, килеп җитәрәк. Бибинур малайны +җиргә бастырды, малай Мирзаһитның тавышыннан куркып еларга +ук тотынды. +— Дөрес, Мирзаһит. +— Ə мин? +— Егет бик нык җәберсенгән иде. +— Миңа биргән вәгъдәң кайда? +— Вәгъдә үк бирешмәдек, Мирзаһит, ялгышма. Мәгәр өметем синдә иде. Син әйбәт егет, кече күңелле, күпме дус булып йөреп, бер авыр сүз әйтмәдең. Синнән дә әйбәтне табачагым юк иде, Мирзаһит... Хәзер дә авыр сүз әйтеп ямьсезләнмә... Син үзеңә тиңне табарсың, иеме? +— Габдуллаҗан абый олы ич сиңа! — диде Мирзаһит, һаман өметләнеп. +— Әйе, яшь түгел. Тик бел. сабыйлар хакына, балаларын жәлләп +чыктым мин аңа. Син ишеңне табарсың, ə ул балаларга ана ничек +табар?.. +— Кистең өметемне! Кеше арасында хур иттең! — диде юаш Мирзаһит, +йодрыгын йомарлап. +— Балалар,— дип кабатлады Бибинур. +— Өчәү бит, өчәү! Аларның ни +гаебе бар?.. Сабыйлар хакына чыктым мин аңа! +Һай, гомерләр! һай, гомерләр! Күк гөмбәзен иңләп аккан ак болытлар кебек эределәр дә беттеләр. Бәләкәй генә буйлы Аксыргак татары, ак керфекле басынкы егет Мирзаһит Днепрны кичкәндә Герой исемен алды, Чехословакия тауларында җан биреп, мәңгегә шунда ятып калды. Әйбәт егет иде, акыллы, берәү булса, үчегеп, кинә саклап Бибинурның болай да катлаулы тормышына гел аркылы төшеп торыр иде, үчекмәде, кинә сакламады, Нәҗипне күкрәгенә кыскан кызга "әйбәт яшә!" дип әйтеп калган иде, моннан ары да гел яхшы мөнәсәбәттә булды, хәлен белешеп, ярдәмләшеп торды. Габдуллаҗан абыйсы белән дә дуслаша алды Мирзаһит!.. +Яраткандыр инде яратуын... +Яратмаслык кыз идеме соң Бибинур! +Рәхмәт Мирзаһитка, кирәк чагында сабыр була белеп, Бибинурның кыен минутларын җиңеләйтте, күңел түрендә гомерлек якты урын алып калды... +Бибинур бакчада иртәнге эшләрен җәһәт-җәһәт бетерде дә, Хәнифә апасыннан рөхсәт сорап, әниләренә кайтып күренде. +Нишләсеннәр, ата-ана бер тавыштан утырып елаштылар да сыкрана-сыкрана хәер-фатихаларын бирделәр. +— Үзең теләп алган йөк, кәҗәләнеп таудан артка тәгәри башласа, +матри, җылап безгә кайтасы булма,— диде Гыйльфан абзый. +— Күрәчәгең булса, күркә талап үтерер,— дип кушылды аңа әнкәсе. +Зөһрәбану гына моны һичничек кабул итәргә теләмәде. +Әткә-әнкәсе белән сөйләшкәннән соң канатланып кына чыгып барганда, чоланнан үрелеп ул Бибинурның беләген чеметеп тотты. +— Әләй,— диде сискәнеп Бибинур. +— Авыртамы? — дип сорады Зөһрәбану. +— Авыртмыймы соң, шулай кансыз чеметкәч. — Ə син бәгырьне чеметтең! Җанны чеметтең! +— Нишләгән әле мин? — диде Бибинур, күгәреп чыккан беләген уып. +— Җылан! Оятсыз! Җир бит! Күтләк! +— Зөһрәбану Аксыргактагы бер +әшәке сүзне калдырмыйча тезде. +— Нишләгән дип тора бит әле, +бетле карга. Кычыттымы? Шул җүләр картка, алдына куйганны +түкмичә ашый да алмаган юбалгы җебегәнгә ябышып чыкмасаң, +кияү бетәр идеме сиңа? Нәсел исемен черетеп йөрисең! Кияү +чыкмас, коры калырмын дип белдеңме? Гыйшкың төшеп, хатынын +да син яллап үтерткәнсеңдер әле... Алмадымы Мирзаһитың, алмады! +Авыз иттергән син аңа, түзмәгән... Шуңа алмады!.. Алдангач, кем +булса да ярар дидеңме?.. +Өйдәгеләр Зөһрәбануның тәмсез сүзләрен, авыр гайбәтен ишетеп торсалар да, өйалдына беркем чыкмады, игезәкләр талашына ата-ана катнашмадылар, алар Зөһрәбануны беләләр иде... Бибинур да беләм дип йөри иде, кая ул, томана сукыр булган, хәзер генә туганының кемлеген аермачык күрде. Зөһрәбануның яңаклары тартышып эчкә керде, куллары тавык ботарларга керешкән тилгән тырнаклары төсле тырпайдылар, кара күзләреннән кара су булып зәһәр акты, агулы төкерекләре лач-лач сыланып битне җәрәхәтләделәр, бөтен йомры гәүдәсе калтыранды, имиләре туктаусыз тирбәнделәр. +"Бума чире башланмасын тагын!"— дип, Бибинурның коты чыкты... Апасының үлеме аның күз алдыннан китмәгән иде әле. "Тагын шул илдә юк афәт кабатланса, мине генә миноват итәчәкләр!" +— Гафу ит, Зөһрәбану туганым,— дип өзгәләнде ул +— Сабыйлар +хакына гына эшләдем моны! +— Бала карарга карчык-корчык табар иде әле! Үзе төслене! +— Балаларга ана кирәк бит, ана. "Плащадка"да эшләп барын да күрдем, +аңладым. +— Синме аларга ана? +— Чыккач, әни дә була белермен анысы. +— Кем икәнеңне алда күрербез! Борчак-борчак яшьләреңне коеп кире +кайтыр көннәрең алда әле. Илаһым, рәнҗешем төшсен иде, бу +дөньяда ук җәзасын татысаң иде! Хасиятсез, намуссыз икәнсең! — +дип каргады Зөһрәбану. +— Үзе абынган җыламас, Зөһрәбану. Каргышың казык башына! +Кайтмам. +Бакчага кайтып, җиңен сыдырып карагач, Бибинур көл төсенә керде: беләге бала учы хәтле булып күгәреп чыккан иде. Әгәр Габдуллаҗан күреп калса? Мирзаһит белән очрашуын ишеттерсәләр?! Яман уйласа, оятын яшерер өчен генә кияүгә чыккан дип белсә... Бибинурның сабыйлар хакына гына бу юлга төшүен бөтенләй аңламас бит ул! +Үз башына төшкәннәрне ансат кына бүтәннәргә сылап үтә торган гадәте юк иде Бибинурның, чирләсә дә, чиктән тыш арса да, үз күңеленә үзе бикләнеп, барын да үткәреп җибәрә торган иде. Монысын да беркемгә әйтмәде, Хәнифә апасының: "Өйдә ни әйттеләр, өйдә?"— дигән соравына көлеп җавап бирде: "Ризалаштылар!" +Телдә "ризалаштылар", тик менә Зөһрәбану дөнья бетереп аңа пычрак өйгәндә нигәдер берәү дә өйдән чыкмады!.. Бибинурга бер-бер җайсызлык килсә, ни диярләр?.. Белми бит ул Габдуллаҗанны, белеп чыкмады, күз алдында бары тик балалар гына булды! +Габдуллаҗан тәмәкесен ташлады, аракыны авызына да алмады. Кибеткә эзе суынды, йортка да аракы кермәде. +Күрше-тирә хатыннарын җыеп, өйне бик шәпләп юып чыгардылар. Түшәмне аркылы пычак белән Бибинур үзе кырды. Өйгә ямь керде, тәрәзәләр яктырып, ачыкланып калды. +Габдуллаҗан белән һаман аерым йокладылар алар. Бибинур башта көлемсерәп кенә йөргән иде, хәзер шигәя үк башлады: берәр ягын ошатмыймы ире аның? Шимбә көнне, мунча чабынып кайтканнан соң, самоварны корытканчы чәй эчкәч, сөякләре эреп камыр булган балаларны тезеп йоклаткач, Бибинур урынны гадәттәгедән киңрәк җәйде. Габдуллаҗан чиста күлмәк-ыштаннан, муенына ак сөлге салып сәке йөзлегендә сабыр гына утырып торды. +Утны сүндергәч, Бибинур ятарга ашыкмады. +— Габдуллаҗан абый,— диде ул. Иренә һаман абый дип дәшә иде. +— Ни әйтәсең, акыллым? +— Миннән шикләнәсеңме әллә? +— Юк, шикләнмим. +— Алайса, нигә минем янга ятмыйсың? +Бибинур урынга менеп ятты, Габдуллаҗанның үлеп тәмәке тартасы килде, байтак таптанып торганнан соң гына хатыны янына килеп утырды. +— Гайшәмнән зарлансам язык булыр, үзенчә ул да әйбәт хатын иде... +Өч бала тапты. Минем өчен газиз җанын кыйдылар бичараның, бер гаепсезгә салкын гүргә тыктылар. Гомерем белән мин аңа бурычлы, моны онытсам, иманым аркылы килсен! Мәгәр синең белән өебезгә башка нур керде, Бибинур! Монысы да хак. Төнлә уянам да уйлап ятам, ни өчен, каян килде бу бәхет миңа, дим? Син пешергән тәмле ашлар, ризыклар — һәммәсе дә бик якын. Мәгәр мин бу бәхетнең озакка булуына ышанып бетмим. Ишетеп йөрим, гайбәтчеләр сүз тарата, Зөһрәбану да гел яный, гел каргана. Китәрсең дә барырсың күк, Бибинур... Шулай икән, кыз килеш кит. Синең кызлык өлешеңә кул ягарга кыенсынам. + Өйдә чак кына тып-тын булып алды, Габдуллаҗан Бибинурның, Бибинур Габдуллаҗанның тын алганына кадәр ишетеп тордылар. Бибинур юри эндәшми, ул мутланып караңгыда ачык күкрәкләре белән нур чәчеп елмаеп чалкан ята иде. Менә ул тезләрен кочып торып утырды, Габдуллаҗанның каен себеркесе, мәтрүшкә исе килеп торган ябык, нык муенын мамык беләкләре белән кочып алды һәм тыелып кына көлә-көлә аны урынга аударды. +— Чү, ипләп... Балаларны уятасың,— диде каушап Габдуллаҗан. +Алар кысып кочаклашкан килеш онытылдылар... +Юк, гайбәтләргә урын калмасын +— Бибинур саф кыз иде. Бөтен тәне, күңеле, уйлары, яшьлеге саф иде аның. Габдуллаҗан тәҗрибәле кеше буларак моны башта ук сизгән иде. Хәзер, гамәлдә дә шуны күреп белгәч, Бибинурга хөрмәте дә, бурычы да бермә-бер артты. Гөнаһсыз уй, гөнаһсыз тән алып кергән иде аның Бибинуры йортка!.. +"Плащадка"ны язга тикле яптылар. Бибинур күбрәк йорт арасында уралды, балаларның өс-башын карады, оек бәйләде, колхоз эшенә дә чыгарга өлгерде. Итек басучы керәшеннәр кертеп, барысына да өр-яңадан итек бастырып алдылар. Кырынмыйча, таза күлмәк кимичә Габдуллаҗан хәзер урамга да чыкмый, тугаеп, тазарып китте. Балаларның да өс-башы бөтен, тамаклары тук. Һәммәсе түгәрәк, тик балалар гына Бибинурга "әнкәй" дип өзелеп әйтмиләр иде. Габдуллаҗан: "Ашыкма, Бибинур, исең китмәсен!"— дип, хатынын гел юатып килде. Моның сәбәбен ул үзе дә аңлата алмый иде. Бибинур сабыйларны үбеп кенә уята, көлеп-җырлап кына ашата, кая чыксалар, кайтып керсәләр: "Улым, кызым"— дип өзелеп кенә тора, тик алар өчесе тиң, бүреккә тутырган бүре балалары төсле, сөмсерләре коелып, каш астыннан гына аңа карап торалар иде. Моның сәбәбе дә бик тиз фаш булды. +Зөһрәбану да җиткән кыз булгач, Бибинур йорттан әллә ни әйбер алып чыкмады, күлмәк-күнчеген, сөлге-тастымал ише хаҗәт вактөякне генә алды, үзенә дип әзерләгән өшәнчекләрне туганына калдырды. Ләкин тормыш ни кирәген үзе дә күрсәтә, беркөнне ул төп йортка кайтты... Каз өмәләре шаулап торган тук һәм бәхетле чак иде. Бер-ике мендәрлек каз мамыгы сорау иде аның исәбе. "Зөһрәбану гына өйдә булмасын!"— дип теләп барса да, туганы белән өйалдыңда ук очраштылар. +— Сиңа? Мендәр? — дип кабатлады ул, Бибинурны куркытып. +— Тиешен алын киттең бит инде. +— Үзебезгә ярый да, балаларга кирәк. Кыз үсеп китте, малайлар белән бер мендәрдә йоклый. Килешми дигән идем. +— Балаларга? — дип дәвам итте Зөһрәбану. +— Кияүгә киткәнеңә кайчан гына, балаларга да өлгердеңмени инде? Камырын Мирзаһит кабартып җибәргән идеме әллә? Синең каткан камайларыңа бездә мендәр юк. +— Җитәр сиңа,— диде тәкате корып әнкәсе +— Татулыкка ни җитә?! +— Син сора әле аннан, әнкәй. Балалары аңа кем дип эндәшә икән? +Әнкәй диләрме, әллә әйтмиләрме? Бала күңеле сизгер ул, алар бу +алама үләтнең Габдуллаҗан абыйның хатынын үтертеп иргә йортка +кергәнен белмиләр дисеңме? Илдә юкны кыланды! +Менә кайда икән суның болгана торган башы! Әйтәм җирле, бер көнне Хәтимә пычрана-пычрана: "Зөһрәбану апам бирде",— дип кәнфит суырып кайткан иде... Нәҗибе дә: "Зөһрәбану апабыз әйбәт!" — дип лыкылдаган булды бит... +Боларны күңеленнән кичереп, Бибинур: +— Минем сиңа ни начарлыгым тиде? — дип өзгәләнде. Зөһрәбануның +ачуы басылмаган иде әле, ул: +— Илдә булмаганны кыланып бөтен нәсел-токымның абруен +төшердең, яманатыбызны чыгардың. Хәзер безнең йортка кем +килсен дә, кем безнең капканы каксын? Имансыз йорттан бөтен +егетләр йөз чөерде! — дип елый-елый, каргый-каргый Бибинурны +сүкте. +Хәтимәне быел мәктәпкә бирмәскәрәк торганнар иде, бер көнне икәүләшеп утырып киңәшкәннән соң, кызны беренче сыйныфка илтергә булдылар. Атна уздымы икән, Хәтимә мәктәп көтепханәсеннән "Үги кыз" исемле китап алып кайтты һәм сүзсез генә Бибинурга китереп тоттырды: +— Укы!.. +Үги ананы бер чакта да яратмаганнар икән шул. Үги ана турында күпме әкиятләр, бәетләр тумаган! Үги ана — ялмавыз. Үги ана — аждаһа. Ни өчендер үги аналарга гел үги кызлар үстерергә генә туры килә. Малай тапкан аналар таза, көчле булып, кыз әнкәләре генә дөньяны иртә куя микәнни соң?! Бибинурның үзенә өч үги. Тик аның әкиятләрдәге явыз үги әни буласы килми, үги әни дигәнне ишетергә дә теләми. Үги ана турындагы әшәке әкиятне ул елый-елый, бу әкиятне чыгарган кешене каргый-каргый укыды. Балалар котырта торган әкиятләрне нигә ташка басып чыгаралар икән дип әрнеп уйлады. "Бала котыртып ятмасалар, эшләре беткәндер шул!"— дип, Габдуллаҗанга бик нык зарланды. +— Син — ата, балаларга ныгытып аңлат, һаман-һаман чит итсәләр, миңа бик кыен. Әле алда гомер күп, хәзердән бөкмәсәң, үскән саен кыенрак булыр. +Тудырган да ана, үстергән дә ана! Шуны яшьтән үк белсеннәр. +Яңадан бу турыда сүз кузгатмаслык итеп үтенде Бибинур һәм теләгенә дә иреште: ире ни чарасын тапкандыр, балаларны ничек үгетләгәндер, Хәтимә беркөнне мәктәптән кайтты да озак кына аңа карап торгач: +— Әнкәй,— диде. +Авыз эчендә әвәләбрәк әйтте, "әнкәй" дигәне "әнки" кебегрәк яңгырады, Бибинур барыбер шат иде, ул Хәтимә кызын күкрәгенә кысып көлеп җибәрде, иярә килгән сандыгыннан ал тасма чыгарып, кызның чәчен икедән үрде, чук ясап куйды. Нәниләр дә апаларыннан күрмәкче шул көннән аны "әнки" дип йөртә башладылар. Габдуллаҗан гына зарланды: +— Нинди "әнки" ди ул тагын, каян чыккан? "Җәмки" булып ишетелә. +Авыз тутырып рәхәтләндереп, "әнкәй" дип әйтегез,— дип карады. +Бибинур монысына да бик канәгать иде. +Тора-бара балалар яшь әниләрен яраттылар, Габдуллаҗан "уф" дип куйды, бишәүләшеп тату гына тора башладылар, бер генә як һаман китек кала бирде: Бибинурның бәбие юк иде. +Зөһрәбану моны да сүз итте: +— Мин каргадыммы сине?.. Туганы юлына аркылы төшкәне өчен +кысыр калсын дидемме?! Мин ялварган мәрхәмәтле Ходайга барып +иреште, гомергә баласыз син, гомергә! +Бәбәй алып кайтырга өлгермәде Бибинур, аһ, өлгермәде, кырык беренче ел килеп җитте. +Кырык беренче ел! Кырык бернең июне! Егерменче гасырның иң дәһшәтле көннәренең берсе. Иң дәһшәтлеседер, мөгаен. Күпме кешеләрнең, илләрнең, милләтләрнең язмышын әйләндереп ташлаган, шаукымы йөз елларга кадәр бара торган тантаналыкуркыныч ел! +Габдуллаҗанны да, Хәнифәнең Идрисен дә, Мирзаһитны да берьюлы алдылар. +Аксыргак авылы белән Ташлыяр елгасы бер көн эчендә ятим калды. +Өч баласын күкрәге янына сыйдыра алмыйча кысып, Бибинур да ятим калды... Хәтимә, шактый ук исәя башлаган кыз, кочагын җәеп аңа ташланды: +— Әнки!.. +— Йә, балам, җылама. Ил белән килгән кайгы ил белән китәр дә. Кояш +кебек әйләнеп тә кайтырлар әле. Сау булсыннар! +Ишегалдында шат кызыл бозау чабып йөри. Капка төбендә казлар каңгылдаша. Ян бакчада чебиләр чемнәнәләр... Шушы муллыкка, шушы бәхеткә карап сөенешер кешесе юк иде Бибинурның. +Күңеле моң, яхшылык теләү, изгелек белән туп-тулы булса да, карыны буш иде аның... Ул өзелеп көткән бәби дә Габдуллаҗанның ирлеге белән сугышка китте. +Китте дә кайтмады... +Һай ул көннәр! Һай ул гомерләр! +* * * +Почта машинасы тирәсендә ул көнне бик озак маташтылар. Шофер Илдар почтага кереп-чыгып йөрде, кызларны чеметкәләде, кызлар чыркылдады. Аннан соң гына газета-журналларны, хатларны, иң актыктан посылкаларны бушаттылар. "Галим абыйларга ике посылка!" "Хәмәтләргә ничә җирдән хат!" "Монысында тоташ җимеш инде әллә, кызлар, иснәп кенә карагыз әле!" дигән сүзләр туктаусыз шаулаган буа тавышын басып бакчада бик озак яңгырап торды. +Бибинур карчык та көтте. Бер кайтырга тиеш бит инде алар! Җаннары булса, аналары янына Сабан туена бер кайтырга тиешләр! Нәҗип белән Сабир кайтмаса да, Хәтимә белергә тиеш! Әле Сабан туена ничә көн бар, әллә телеграмма сугасы инде? Чирләп ята, үләргә җыенды дип сугаргамы?.. Сугарсың, кайтып килерләр, ошатмаслар... Ни йөзең белән илгә күренерсең? +Почта кызлары гөр-гөр килеп сөйләшәләр, алар Бибинур карчыкны юри күрмәмешкә салышалар. Алар Бибинур карчыкның ни көткәнен бик яхшы аңлыйлар. +Ə буа шаулый! Шаулый! Җиһангир Сәфәргалинны озаткандагы кебек үк моңсу шаулый... +Буа. Почта. Ялгыз һәйкәл... +Буа тавышы бер акрыная, бер көчәя. Бибинурга гына шулай тоеладыр ул, чөнки аның зиһене кинәт кенә томаланып куя, аннан тагын ачыла... Ул егылып китмәс өчен чытырдатып күзләрен йома... Егылмый, турая, күзен ачканда буа тагын да ныграк шаулый башлый. Әллә кайларга чакырып шаулый буа! Хәер, әҗәл көтеп кенә яшәгән карчыкны кая чакырсын ди ул тагын? Каберстанга чакыра торгандыр, шуңа ямансудыр аның тавышы, шуңа моңлыдыр... +Шул кадәр хатлар, посылкалар арасыннан аңа берни чыкмады, бер сүз табылмады... +Исәнгерәп тагын күпме утырган булыр иде Бибинур, буа өсләп каз куып килүче Зөһрәбануны абайлады, җилтерәп урыныннан купты һәм кызыл комачын күкрәгенә кысып тиз-тиз авыл урамына элдертте. +Сугыш беткән елны әти-әниләре бер-бер артлы дөнья куйдылар да төп йортта Зөһрәбану гына яшәп калды. Үлем-җитем вакытларында үзе башлап йөрсә дә, шуннан бирле төп йортка аяк басканы да юк Бибинурның. Авылның ике очында икәү тигез картайсалар да, алар бер-берсенә йөрешмәделәр. Габдуллаҗанның кара кәгазе килгән көнне Бибинур янына кем генә килмәгәндер, хәл белешергә, кайгысын уртаклашырга кем генә кермәгәндер, арада Зөһрәбану гына юк иде. "Минем каргышым төште!"— дигән Зөһрәбану. Бусын ишеттерделәр. +Моннан соң ничек кермәк кирәк тә йорт арасында ничек очрашмак кирәк?! +Сишәмбе көн кичәгедән дә ягымлырак, ямьлерәк булып туды +— Сабан туена кергән атнада табигать шулай чуклы-бизәкле була инде ул. Игеннәр күзгә күренеп калка, буынга утыра, баш кыса. Чөгендер, бәрәңге басуларының кара җире күренми башлый, тоташ яшел хәтфәгә әйләнә. Бакчаларда яшел алмалар, чук-чук яшел чияләр тирбәлә башлый. Ул кошлар, ул кошлар, иртәнге шәфәкътән кичкә кадәр өзлексез сайрашалар, берсе тукталса, икенчесе алып китә. Капкалар җырлап кына ачыла, морҗалардан хуш ис кенә тарала, яшь кызларның сулышлары, адымнары үзгәрә. Аксыргак кызлары бер башка биегәеп китәләр! +Бибинур иртәдән тәрәзә каршысына, яктыгарак утырып, туып килгән сишәмбегә башын ия-ия яулык чите бөкте. Араларын типтигез итеп, ыспайлап мережкалап бөкте. +Яңа яулыгын чөеп бәйләгәч озак кына тәрәзәгә — яңа көнгә карап утырды. Бераздан Түбән очка төшәргә уйлады. Төп йортка кереп, Зөһрәбану белән бик әйбәтләп сөйләшәсе килде аның... Кунакка чакырыр иде, дә уңайсыз... Килүе дә икеле, килә калса... бөтен чәшкәсе дә калмады, чәйнек борыны да ага, самовар да юк. "Әткәй төсе" дип самовар белән җиз подносны Хәтимә алып китте. Әткәсе истәлеге итеп тотсын, Аксыргакны онытмасын дип сөенә-сөенә бирде Бибинур. Кадерләп тотсын, "Габдуллаҗан бабагызның истәлеге" дип балаларына әйтсен. Бибинур ялгыз, ул чәйнек чәен дә бик яратып əчə! Чәйнегенең борыны гына көйсезләнде, Галикәйгә әйтми дә булмас анысын... Һиндстан чәе генә яшәсен! Тик соңгы елларда чәйгә бик кинәндермиләр, халыкның да авызы бозылды, элек такта чәй кунак сые иде, хәзер салып кара такта чәйне — бала-чагасына хәтле: "Бу нинди чүп тутырдыгыз: ачы тузаны авызга керә!"—дип мыркылдый башлый. +Шулай да Зөһрәбану белән очрашмыйча ярамый. Быелдан кичектерергә ярамый татулашуны. Иң элек җаен табарга кирәк. Әйе, Сабан туе олы сәбәп. Сабан туенда элеккеге үпкәләр бәләкәйләнеп кала, кешеләр туганлаша, дуслаша, үткәннәрне кадерләп хәтергә ала, киләчәкне билгели. Ярый, Сабан туен җайлы сәбәп итеп барып та кердең, ди. Аш чүмече белән маңгаеңа кундырып чыгарса ни әйтерсең? Имчәген чыгарып каргаган Зөһрәбану бит ул!.. +Булмады Зөһрәбануның бәхете! Тормышы гомергә җайлана алмады, майламаган арба тәгәрмәче төсле тигез юлда да кылдыйбылдый барды. Кырык бернең көзендә байтак эстоннар эвакуация белән күченеп килгән иде. Зөһрәбануларга ирле-хатынлы эстоннарны керттеләр. Кырык икедә, шомырт чәчәк аткан гүзәл мәлдә, госпитальдән ялга дип аларның бердәнбер уллары кайтып төште. Нечкә генә, колга кебек ябык, торна сыман озын ботлы, ак мыеклы лейтенант иде. Өйләнмәгән егет... Лейтенант чигенеп туйган була, монда туп-туры һөҗүмгә күчә, өй аулак чакта хуҗа кызын кымтырыклый башлый. Ə Зөһрәбану, җүләр димә инде син аны, сырлы бәләк белән чак кына яралы кулына кундырмый егетнең... +Гомерендә бер тапкыр да Зөһрәбануны гаепләмәде Бибинур, тик шулай да бик еш әйтәсе килгән чаклары булды: "Хак яшәмисең! Телең авызыңа сыймаганга куркалар синнән кешеләр!" +Анысы да бар, хак яшәп Бибинур ни рәхәт күрде? Өч бала үстереп, үзе дә Зөһрәбануның язмыш сыңары да булып, байгыштай яшәп ятмыймы хәзер? Уйлап карасаң, чынлап торып үлчәсәң, Бибинурның үз хәле Зөһрәбануныкыннан күп яман, күп яман! +Зөһрәбануның бәхете булмады! Ир тамыры татымаган хатынкызның бавырына ачы таш утыра, имеш. Шул таш ач талпан кебек ару күзәнәкләрне суырып, үз зәһәрен канга чыгара, ди. Канга кушылган зәһәр яхшылык кылырга һич ирек бирми, кешенең холкы үзгәрә, гел яманлык эшләргә генә тартылып тора. Сәламәт тәндә генә сәламәт акыл! Дөньяның төрле почмагында кеше ашаучы арысланнар, юлбарыслар очрап тора. Тоткач, тикшереп карасалар, җанварларның берсе дә сәламәт булмый. Кеше ашаучы акулалар, крокодиллар да гарип яки чирләшкә булалар. Ир тамырын үз вакытында татымау хатын-кыз өчен гариплек белән бер ул. Бавырына утырган ачы таш канга ризасызлык, явызлык чыгарып кына тора. +Чыраена карагач куркып китәрлек Зөһрәбануның: ике бите — ике лимон. Бибинур күпме мәшәкать чигеп яшәсә дә, битләре алай котсыз түгел, күзеннән зәңгәрлеге, ирененнән елмаю качмады. Очрашканда һәркемгә күтәрелеп туры карый ала. Зөһрәбану исә кеше күзенә карамый, куркак явыз көчек кебек ләң-ләң өрә дә күздән гаип була... +Бүгенгене уйласа да, кичәгене хәтерләсә дә, Бибинур күңелендә тирән бер яра бар — бер карында яшәгән сыңарың белән уртак тел таба алма инде! +Монда төп гаепле итеп Бибинур үзен саный иде. Әгәр Габдуллаҗанга ябышып чыкмаса... Зөһрәбану аны алай каһәрләмәс иде... Алай зәһәрләнмәс тә иде. Зәһәрләнмәсә дә үз ишен, мөгаен генә, табар иде. Тиңен тапса, ул кадәрле сарыга сабышып аждаһага әверелмәс иде. +Тормышта һәммәсе күзгә күренмәс җепләр белән бер-беренә бәйләнгән шул. +Бүген сишәмбе. Почта машинасы кайтырга әле байтак вакыт бар. Шулай да Бибинур бакчага төште, ераккарак, түргәрәк кереп утырды. Буа тавышы моннан да ишетелә. +Шаулый буа, арыктан су бәргәләнеп түбәнгә төшә, мең нурлы тамчы булып чәчри, күбекләнә, кайный, ярсый... +Сишәмбе уйлары да аны яшьлегенә, тагын шул истәлекле көннәргә, Габдуллаҗан янына алып киттеләр. +* * * +Ир — хатын-кызның таянычы. "Иделгә таянма, иргә ышанма!" дигән сүзне кәнтәй хатыннар гына татар язмышына китереп таккан. Бибинурның мең авыздан бөтенләй киресен ишеткәне бар: "Утыз улың булганчы, усрак ирең булсачы!" Татарның ачы тәҗрибә авазы сеңгән, тормыш кануннары беркетелгән китапларын баскыннар, милли дошманнары тузгытып, юк итә килгәннәр. Тарих аста калган, гыйльми, фәлсәфи китаплары сакланмаган диярлек, бар булган тормыш тәҗрибәсе, яшәүнең асыл кагыйдәләре, мәхәббәт-гаилә законнары, күңел эчтәлеге, иман, ачы нужа сабаклары əнə шул кыпкыска мәкальләрдә, гыйбарәләрдә сакланып калган. Йөз еллыгы да шунда, мең еллыгы да... "Утыз улың булганчы, усрак ирең булсачы!"— дип кистереп куйган акыллы татар! Әле ирнең усрагына да утыз улны биргәннәр, уңган ирнең бәһасе булмаган! Аның Габдуллаҗаны кебек, Хәнифәнең Идрисе кебек батырларның бәясе ни хак?! +Иң элек Хәнифә сыгылып төште. +Ул һәр көн иртән Бибинурларга килеп җитә, аның белән сыер саварга чыга, бәрәңге тәпкеләргә йөри, болынга да ияреп бара. Бибинур сава, тәпкели, утый, печән чаба, култык астына кыстырып булса да, курмы алып кайта +— Хәнифә боларның берсен дә эшли белми. Бәләкәч эте "Марс"ны кочаклый да аның юеш борынын үбәүбә көннәр буе пыскып елый. +Бармаклары нәп-нәзек аның, үтә күренмәле, сөякләре ап-ачык беленеп тора. Ботлары да нечкә, аягы да бәләкәй... Ничек сыер имчәге тартсын да, ничек тәпке тотсын? Чалгыга киселермен дип ул Бибинур чапканда да әллә каян читтән генә коты чыгып карап тора. +Эшсез ничек яшәмәк кирәк? +Эш — коткаручы ул... Хәнифә сыгылып төште дә калкынмады. +Кирәк чагында тамак төбе белән җикеренеп тә ала торган, тыңлаусыз малай-шалайны олы күзләре белән шүрләтеп торган мөдирме бу? Районнан килгән хәтәр-хәтәр кешеләр белән күкрәк киереп, сүзне бөердән генә чыгарып сөйләшкән директор хатынымы бу? Аюдай иреннән су ташыткан, төнге чүлмәген чыгарткан, идән юдырткан хатынмы бу?!. +Сүзе — ыңгырашу, адымы — чирле чебешнеке, төсе — агарынган. Юка, шәмәхә иреннәрдән кан качкан. +Этендә генә үзгәреш юк, сугышка кадәр дә теләсә кемгә ләң-ләң өрә иде, хәзер дә хак. Чыпчык күрсә дә сырт йонын уйнаткан була. +О, хатын-кызга ир тотанак! +Хәнифә Бибинурларда куна да кала. Чишенеп ташлый, имиләре тавык йомыркасының сарысы хәтле генә, арты юп-юка, алты-җиде кат юбка кигәч кенә күзгә беленә башлый, аяклары чаңгы таягы сыман туп-туры, ə тәне ефәк кебек елкылдап, ялтырап тора. Аяк тырнаклары буялган, үкчәсе ап-ак, йомры. Бөтен җиреннән тәмле ис бөркелә. +— Түзә алмам, Бибинур, мин монда. Китәрмен дә барырмын. Укытырга +диләр, фән бирәләр. Идриснең дәресләрен ал диләр. +— Ал,— дип үгетли Бибинур, үзенең аз-маз тәҗрибәсеннән чыгып. — +Ал, Хәнифә апа. Эш — коткаручы ул. Эшсез ничек яшәмәк кирәк? +Ирләребезне бергә озаттык, бергәләп каршы да алырбыз. Сугыш +мәңге бармас, ничек тә үткәреп җибәрербез. Кайта алар, кайта, Алла +боерса... Әйбәт төшләр дә керә... +Бибинурга, беркатлы саф күңелле Аксыргак хатынына тәмлетатлы кавышу төшләре кергән төннәрнең берсендә, таң алдыннан башланып киткән һөҗүм вакытында N дип исемләнгән таучык итәгендә имән кискә кебек Идрис Белов егылып үлде. Габдуллаҗан аның взводында иде. Яман хәбәрне ул ирештерде. "Мина төшеп взводыбыздан өч кеше, шул җөмләдән кадерле командирыбыз Идрис абыебыз да һәлак булды",— дип язды. Бибинур: "И Аллам, пуля дигәне белән генә ега алмаганнар икән батырны, мина дигәнен үк җибәргәннәр",— диде. +Хәнифә укытырга да керешкән иде, иренең үлгән хәбәрен алгач, ике көн, ике төн өеннән чыкмыйча ятты да өченче көнне председательне уятып кереп таңнан ат сорады. "Китәм мин", диде. Ялынуның, үгетнең файдасызлыгын председатель бер карауда аңлады, шәһәр кызы иде Хәнифә, аны авылда бары тик Идрис кенә, аның исеме генә тота иде. +Станцага кадәр олау белән аны Бибинур озатты. +Ирсез калган хатынның чын кичерешләрен, җан газабын ул шунда беренче тапкыр үз күзләре белән күрде. "Ир кадерен белгән хатыннар гына шулай авыр кичерә ала!"— дип уйлады Бибинур. "Берүк Габдуллаҗаным сау булсын да, гомер юлын актыгына кадәр бергә узыйк",— дип Ходайга ялварды. +Шунда шәһәр базарына алып барып маен сатты, Хәтимәгә ал яулык белән чуар сатин күлмәклек, малайларның икесенә дә куян бүрек алып кайтты. "Ə үзеңә, әнкәй?"— дип сорады Хәтимә. "Үземә? — дип сорады Бибинур. +— Үземә менә сез, балакайларым!" +Кырык икенең февралендә аны ат карарга куйдылар. +Сиксән ике ат бар иде ул килгәндә. Ул — өлкән ат караучы. Аңа булышырга ике үсмерне беркеттеләр. Икесе дә елгыр гына малайлар, Түбән очтан, егет булып киләләр явызлар, кызлар күрсәләр авызлары ерыла. Салам-печәнне дә алар ташый, дәү кабык чуман белән тиресне дә елга ярына алар чыгара. Бибинур камыт-ыңгырчак өчен җаваплы, тәртәсен дә ул каера, дуңгыз тиресе иләп чөелдерекне дә ул телә. Фураж-мазар да аның өстендә. +Март урталарында атларга азык бик кыйтыланды. Бибинур кунатөнә диярлек кардада ятты, кышын үзләре түккән тиресне тырма белән тарап, салам-соламны, бөртекләп җыеп ашаттылар. Сугыш чыккан елны гына ябылган мәктәп түбәсен ишеп төшерделәр, хәйран салам чыкты. +Габдуллаҗаннан хатлар сирәк килә, хатларында һаман бер үк сүзләр кабатлана: иң башта бик күп итеп тезеп авылдашларына сәлам яза, аннан исәнлеген өстәп куя, тиздән дошманны җиңәчәкләренә һәм күрешүне өмет итеп имзасын сырлый. +"Мин чыдармын, менә син анда балалар белән ничек яшисең?"— дип бер сораса икән ичмасам! Аңа да рәнҗеми Бибинур, иренең хәле җиңел түгеллеген шул кыска хатлардан да чамалый. Үз хәле хәлдер солдатның, шуңа язар сүзләрен дә онытадыр, шуңа хатлары кыскадыр. Ил белән җиңел түгел... +Ул балаларының өчесен дә юындырып, өс-башларын арулап өстәл кырына тезеп утырта, хатны иҗекләп, сүзләрне кабатлап, һәр җөмләсенә басым ясап озаклап укый. Каш астыннан гына Хәтимәгә карап ала да: "Әнкәгезне тыңлагыз, аның сүзе өстен булсын, карышмагыз, аңа булышып кына торыгыз",— дип алып китә. Апайлары белән төрткәләшеп утырган Хәтимә әнкәсенең куе керфекләренә кунып дерелдәгән энҗе бөртекләрен күрми дә кала... +Шулай да бер тапкыр ул хәйләне сизде, хат битенә ялт кына үрелеп карады да: +— Анда алай язылмаган,— дип чәрелдәп куйды. +Бибинур, күлмәк җиңе белән күз яшьләрен корыта-корыта: +— Язылмаса да, бар ул сүзләр, бар. Әткәгез шул сүзләрне яза гына башлаган икән, фашистлар мина дигәнен атарга керешкәннәр. Менә "сагынам" дигәне бармы? Бар. Тагын ике хәрефне сызганмы? Сызган. Шунда булган аның ул сүзләре,— дип төшендереп күрсәтә. +Хәнифә: "Хат язармын",— дип киткән иде, ничек яши икән, аннан бер хәбәр дә юк. Шәһәр кешесенең хәле тагын да читенрәк дип сөйлиләр, бер кыерчык ипи өчен кара төннән чиратка басалар, ди. Үз бакча бәрәңгең, сыерың булмаса, өч баланың тамагын ничек карар идең? Сыердан аермасын! "Ичмасам, этеңне булса да калдырып тор, сугыш беткәч тә килеп алырсың, бер тамак кимрәк булыр",— дигән иде Бибинур, калдырмады Хәнифә, "Марс"ны да үзе белән алды. +Балалар акрынлап исәя башлады, уртанчы малай да вак-төяккә ярый, йомыш-юлга чаба, кышын ишегалдын кардан чистарта; Нәҗип тә кул арасына керә, олыларга ияреп утынлыктан йомычка алып керә, иске таска көл тутырып бакчага чыгара. Хәтимә көтү каршыларга бара, энекәшләрен карый, мунчага су ташый. Малайлар аны "апа" дип олылыйлар, тыңлыйлар. Тыңламый карасыннар, əнə ич әткәләре хат саен: "Хәтимә апагызны олы итегез, малайлар, аңа укырга комачауламагыз, тырышсын",— дип кисәтеп тора. +Хәтимә муенын сузып хатка карый, әмма чәрелдәми, чөнки әткәсе шушы сүзләрне язарга җыенганда гына фашистларның мина ата башлауларын белә. "Сагынам" дип тә язмый аның әткәсе, әнисе барыбер ул сүзне хаттан таба, кәгазьдәге буш урынны гына күрсәтә. Әткәләренең сагынуын Хәтимә хатта булмаса да белә... +Балалар йокларга яткач, Бибинур солдат иренә озаклап хат яза, эченнән генә сүзләрен кабатлый-кабатлый яза. Аннары калын чәчләрен ак мендәргә таратып йокларга ята, яңагына Габдуллаҗаннан килгән хатны куя: "тәмле төшләр керсен!" Инде изерәп йоклап китәм дигәндә генә, зиһен, акыл белән көрәшкәндә, аның кайнар иреннәреннән гел бер сүз чыга: "Сагынам, дип язсаң ни була?! Бер генә тапкыр шулай дип куйсаң сана!" +Иртәнгә бу зарыктырган сүз онытыла, яз-кыш, җәй-көз эш белән мавыгып үтә аның көннәре. Конюх булса да, аны башка эшләргә дә йөртәләр. Быел тары бик уңды. Кырынды өстенә кырык гектарга чәчкәннәр иде, котырды гына, эре-эре башаклары карасу-зәңгәрләнеп чук-чук асылынып торды. Бибинур да, конюх атын җигеп, көлтә кертергә чыкты. "Атың шәп",— дип, аны басуның иң түреннән ташырга куйдылар. +Берсендә шулай, юан-юан саллы көлтәләрне чытыр арбага сыртлап төяде дә бастырык булып үзе өскә менеп ятты. Көн җылы, җилсез, кыр такыр, һавада сузылып-сузылып көмеш тоҗымнар оча, арба өстендәге көлтәләрдә тәтәй кашыклар мыжлап йөри. Ат та үз бурычын аңлаган сыман җай гына бара, ара-тирә пошкырып куя, юл аулак, алдарак, шактый еракта гына ике атлы күренә; кайта-кайта Бибинур таралып йоклап китте. Төнлә дә рәтле ял күрмәгән керфекләр тыгызланып йомылдылар. +Йокы аралаш ул нидер кыштырдаганын ишетте, ул арада булмады, рәхәт сискәндереп, дәү генә бер кул аның күлмәк изүенә керә башлады. Чын кул, йонлы беләкле ирләр кулы, Габдуллаҗан кулы... Кул тәнгә үк кереп җитте, Бибинурның шалкан кебек тып-тыгыз нәни күкрәген уа башлады. Ул чәчрәп уянды, кулны эләктереп алды һәм җан ачысы белән: "Нишлисең?"— дип кычкырды. Күзен ныграк ачып караса, янында ярдәмчесе +— Түбән оч көчеге Ибрай ята, танау тишекләре киңәйгән, иреннәре дер-дер килә. +— Нишлисең, малай актыгы? +— Чү, чү, Бибинур апа! Мин болай гына, кулым ялгыш кына кереп +китте. +Бибинур ике куллап малайны йөктән этеп төшерде, ат куркып тартылды, малай чак кына арт тәгәрмәчләр астына кермәде. +— Болай гына калдырмам, бел! +Әрсез малай тыр-тыр арба артыннан йөгерә башлады. +— Әй, Бибинур апа! Син бабайга чыккансың да, сине кыз килеш +калдырган, диләр. Дөресме шул? +Бибинур сыны катып йөк өстенә сыгылып төште... Тагын гайбәт тараталар икән аның турында! Тагын шул Зөһрәбану йогышсызның эшедер! Шул кичне үк ул председательгә: +— Ибрайны кардадан алыгыз! Эзе булмасын! — диде. +— Нигә? — диде председатель, борчылып. +— Шулай. +— Бел, Бибинур, койрык чәнчи торган чак түгел, артык кешем юк. +— Берүзем эшләрмен. +Үткән атнада гына армиягә җиде ат озаткан иде Бибинур, бу атнада тагын бишне әзерләргә боерык килде. Кыр эшләре беткәнне дә көтмиләр болар, дип уйлады ул... +Урак өстендә Аксыргакта район вәкиле булып райбашкарма рәисе урынбасары Сара апа торган иде. Бәрәңге алулар башлангач, аны Казанга чакырып алдылар да, алмашка вәкил булып райземотдел мөдире, тәбәнәк кенә, камыт аяклы, түгәрәк корсаклы мәзәк кенә ир кеше килде. Кичен атын кардага төшергәндә Бибинур аны беренче мәртәбә күрде. +— Минем атны аерым кара,— диде ул, конюх хатынны ач күзе белән +ашап. +— Исемең кем була инде синең? +— Бибинур мин. +— Ирең солдаттамы? +— Кайда булсын инде? +— Балаларың да бармы? +— Өчәү. +Өчәү икәнне ишеткәч, вәкил Бибинурның кызларныкы кебек зифа, җитез гәүдәсен бер карады, ике карады, тузан сарган күн итекләренең кунычын гармунлап аска төшерде дә шыгыр-шыгыр басып китте. Күзе һаман Бибинурда иде... +Икенче көнне дә атын кардага үзе төшерде мөдир, ялманып: +— Иртәнге бишкә җигеп китерерсең,— диде. +— Анысы ук булмас, абый,— диде Бибинур ачык итеп. +— Вакыт җитмәс +аңа. Миндә бер синең ат кына түгел. Бөтен карда минем өстә. +— Вакыт табарсың! +Башка вәкилләр атны бер дә үзләре төшереп йөрми иде, малайшалай китереп китә иде, бу камыт аяклы, чуен башлы Хөснетдинов тәки этләште бит. Атны үзе төшерә, иртән Бибинур җигеп китергәнне таләп итә. Илтә Бибинур, җигеп фатирына ук илтеп куя, Хөснетдинов зәңгәр гәләфиләрен ике якка салындырып камыт аягын ерып капка төбендә аны көтеп тора, кулында камчы... +Бер кичне, соңгарак калып атын төшерде, тугарганнан соң, Бибинурга ияреп, ат караучылар йортына ук керде. +— Монда сез карарлык нәрсә юк,— диде нигәдер читенсенеп Бибинур. +— Син бит миңа ни кирәген белмисең... Ничек дидең әле беркөн? +"Бөтен карда минем өстә",— дидеңме? Хи-хи-хи! +"Моның ни көлкесе бар?"— дип сорарга җыенгач кына, мөдирнең тел төбендә оятсыз киная ятканын сизенеп, Бибинур тыелып калды. +Стенадагы агач чөйдәге камытларны, киезләре иегән ыңгырчакларны, дугаларны тотып-тотып карады мөдир, аркалыкларны тартып-тартып куйды, аннан соң кулын иснәде, бармакларын гәләфиенә сөртте. +Сәкедә Бибинурның ямаулы бәз бишмәте ята иде. Стенада әллә кайчан чыгарылган стена газетасы. Бер почмагын кемдер үз йомышына умырып алган. +Хөснетдинов газетаны да караган булды, "яңасын чыгарырга вакыт", кинәт кенә ишек келәсен элде дә уң кулы белән Бибинурның сыгылмалы биленнән эләктереп алды. Бибинур көчле, кулын каерып ук атты. +— Җә инде, кыланма. +— Кагылма, Хөснетдинов абый,— диде Бибинур, тыныч булырга +тырышып. +Вәкил алай тиз генә игә килә торганнардан түгел иде бугай, ул үз көченә, абруена шулкадәр ышанган иде ки, Бибинурның сүзен колагына да элмәде, билне ике куллап ук урап алды. +— Сине ирдән кыз килеш калган диләр. Дөресме шул?.. Бу бит тарихи +вакыйга! Әйдәле, тикшерик. +Бибинур бар көченә аны этеп җибәрде, тәрәзәне тибеп коеп төшерде һәм карда эченә сикерде. +Хөснетдиновның батырлыгы кая китте, агарынып: +— Әй, кыланма! Мин телдән генә сорадым! — дип кабатлады. +Бибинур колхоз айгырын йөгәнләп алып чыкты, һәм җайдак Зөһрәбану янына чабып кайтты. +— Син таратасыңмы, минем хакта кара гайбәтне? +— Гайбәт таратмыйм, дөресен сөйлим. +— Әйдә районга! Врач алдында ачып күрсәтәм! +Җәнҗал яраткан усал кешеләр тиешле отпор алганда җебеп калалар, бер мәлгә Зөһрәбану да аптырады, аннары тагын үз хәленә кайтты: — Əлə-лә, теле! Оялмыйча күрсәтер иде бугай! Әйтәм җирле вәкил +белән сиптерә диләр, рас икән,— дип тәтелдәде. +Хөснетдинов яңадан кардага эз дә басмады, мәгәр аның аркасында Бибинур чак кына төрмәгә эләкмәде. +Армиягә байтак ат озатсалар да, аксыргаклыларның ел саен байтак колыннары туа торды. Бияләрне аерым бер күзәтү астына алды Бибинур, азыкны булдыра алган кадәр аларга мулрак бирде, авыр эштән дә аярга тырышты, мөмкин булганча аларның тәнен саклады. +Айгырдан да уңдылар алар, гәүдәгә ул тиклем булмаса да, киң күкрәкле, нык аяклы, озын мул яллы кызыл айгыр юртаклыкта үз ишләренә һич ал бирми торган иде. Бияләр белән дә эш пешә иде аның... +Икенче язда тагын райземотделдан Хөснетдинов вәкил булып килде. +— Башка юньлерәген тапмыйлармы әллә безгә? — дип зарланды +Бибинур рәискә. +— Вәкилне сайлап алмыйлар, синең эшең аның атын карау,— дип кырт +кисте председатель. +Бибинурның күңеле алдан ук сизенеп йөргән иде, тәки күзе төште Хөснетдиновның айгырга! Бәйләнергә сәбәбе дә чыгып тора бит аның... +Колхозны җитәкләвенә ел тулар-тулмаста, юаш кына холыклы Миңлекамал айгыр җигеп лесхозга барырга чыккан. Айгыр җигеп тиз генә әйләнеп кайта, янәсе. Урман юлы диләнкедә зелпе тамыры төяп ятучы күрше авылларның куштан гына чуар бияләре хәтәр айгырны абайлап кешнәп җибәрә. Кызыл айгыр да башын чөеп җавап кайтара, кешнәшәләр болар, сөйләшәләр, бия өзелеп-өзелеп моны үз янына чакыра, "сине сөяр идем, коткар шушы зелпе тамыры ташудан!" дип инәлә. Миңлекамал черки тавышы белән "тыррр да тыррр", кая ул, куштан бия дәшеп торганда ник кырык чөйләрең кырылып бетми, тыярсың тук айгырны, элдереп, трантасны диләнкегә сөйрәп кереп тә китә. Күзен кан алган айгырның! Чаба, чаба, ыргыла, вак-төяк куакларны бар дип тә белми, күчәр башы биек төпкә эләгеп, председательне матур гына итеп җиргә сылый... Тәртәсе сына; камыт баулары шартлап өзелә... Җир дигәне дә төп тә ботак кына!.. +Трантассыз-нисез кайтып кергәч, ак күбеккә баткан айгырны күргәч, Бибинур аһ итте... Атның манма су муенын кочып алды, өстенә тизрәк иске бишмәтен ташлады. "Янган килеш суык су эчмәгән булса ярар иде, харап була хайван!" +Аннан соң гына ул председательне исенә төшерде. +Миңлекамалны, чуар биягә утыртып, туп-туры районга куганнар, сыртын юл буе сыек чыбык белән каезлаганнар, председательнең шытырдап сынган кулы үтереп сызлаган... +Хөснетдинов мәсьәләне бик текә куйды: +— Айгыр миңа! Хатын-кыз кулын тыңлый торган хайван түгел ул. +Сезгә əнə минем үшән дә ярар! — диде. +— Бирмим! — дип карулашкан булды Бибинур. +— Йә берәрегезне тибеп үтерәчәк, йә ачка катырасыз сез аны. +— Моңарчы сакладык, моннан соң да үтермәбез. +— Кем хуҗа монда, канца-каниц! Синме, минме? Үлсә, кем әтбит +бирәчәк! Ə?! +Вәкил шулай каты торгач, сынык кулын гипслап муенына аскан Миңлекамал икеләнә калды, Бибинур гына сынмады. +— Бияләрне кая куярбыз, Миңлекамал апа? — диде. +— Әле алда да +тормыш бардыр бит? +— Мин сезгә айгыр табып бирәм,— диде, сүзен өстен чыгарыр өчен +теләсә нинди вәгъдәләр дә биреп, тере саескан очыртырга яратучы +Хөснетдинов. +— Шул айгыр сиңа булсын, вәкил абый. Безнең бияләрнең мәхәббәте +кызыл айгырда,— дип, уенга да борып маташты Бибинур, тик +Миңлекамал белән Хөснетдинов икәүләп үгетли һәм кыса торгач +аны җиңделәр. Кызыл айгыр вәкил карамагына күчте. Айгырны +авызлыклап, танавыннан умырып тотып: "Но, но! Кем кулына +күчүеңне белеп тор!"— дип явызланып араннан алып чыгып +киткәндә, Бибинур үксеп, сыгылып калды. Айгыр да борылып +борылып аңа карады, карышып, аякларын җиргә терәде, камыт +аяклы Хөснетдинов туктаусыз аңа камчы күрсәтте... +Вәкилне озакламый башка колхозга күчерделәр. +— Үзе сорап күчкәндер, Миңлекамал апа! — дип өзгәләнде Бибинур. — +Айгырны бездән алып качар өчен күчкәндер! +— Нишләмәк кирәк соң, сеңлем,— диде Миңлекамал, гипс астын +бармак керә алганчы кашып. +— Тормыш дилбегәсе безнең кулда +түгел. +Тормыш дилбегәсенең үз кулында түгеллеген әллә кайчаннан белә Бибинур, тик бу хәл белән аның һич тә килешәсе килми, ирләр кебек нык, каты холыклы буласы килә, төннәрен төшендә Хөснетдинов белән талашып уяна. Төшендә ул һәрвакыт Хөснетдиновны җиңә, кызыл айгырның йомшак ялыннан сыйпап үз аранына алып кайта, хуш исле сусыл тукранбашны кочагы белән, мул итеп улагына сала. +Кызыл айгырны аның балалары да ярата иде. Хәтимә — кыз кеше, ул да айгырның суык улагын күргәч: +— Әнкәй, безнең айгыр кайда? — дип сорады. Бибинур җавап урынына +нидер мыгырдады. Сабир белән Нәҗип беравыздан: +— Сабан туе чабышларына да кайтмасмы инде ул? — дип +борчылдылар. +Бибинур аңлап алды, балалар, кызыл айгырның кулдан киткәнен ишетеп, өчәүләшеп кардага төшкәннәр икән!.. +Икенче көнне таң белән ак тула оегын, яңа чабатасын киеп, иске шәлен ябынып, куенына бер кыерчык ипи кыстырып ул районга чыгып китте. Үз урынына калган егеткә: +— Кем сораса да, "кая киткәнен белмим" диген. Колыннарны чыгарма, +матри, кичә дә Тумбырлы чокырында бүре күргәннәр,— дип кат-кат +кисәтте... +Райбашкарма урнашкан асты таш, өсте агач озын йортны да, якшәмбе-урыс атнасы көннәрне шул йорт каршындагы зур мәйданда базар булганын да ул бик яхшы белә иде. Райбашкармасын белгәч, ишегалдындагы ат абзарларын да бик тиз эзләп тапты, базардан йомышка кергән булып, күлмәк итәген тарткалап, тиз-тиз генә авыр капкаларны ачып карады, кызыл айгыр әлегә монда юк иде. Көтәргә туры килде. +Базар сыеклана башлады, Бибинур һаман шунда уралды, бер дә кирәкмәгән әйберләр сатулашты, Хөснетдинов, трантас түрендә йокымсырап, кич кырын гына кайтып керде. Тәртә арасында мескен кызыл айгыр иде... +Керт-керт итеп коры печән кимерә башлаган айгыр Бибинурны таныды, башын калкытып, күзен уйнатып акрын гына кешнәп сәлам бирде. Бибинур ике куллап аның дымлы муенын сөйде, кармаланып стенадан йөгән эзләп тапты, калтыранган куллары белән тезгенне тартып, атны урамга алып чыкты. Базар таралган, мәйдан буш, райбашкарманың аскы катында, бер бәләкәй тәрәзәдә генә тонык ут яна иде. Бибинур атка егетләрчә сикереп атланды һәм сызгырып җибәрде: +— Киттек, малкай! +Базар мәйданында тояк тавышлары тынып та өлгермәде, милиция идарәсендә телефон шалтырады. +Райбашкарманың кызыл айгырын урладылар! +Бибинур авылга кереп тормады, ындыр артлап кына узды да, тауга менде, урманга керде һәм умартачы Гаптери картка айгырны тапшырды. +— Синдә дип берәү дә белмәс, бабай. Яшәп торсын. Аннан җае чыгар. +Күрәсеңме, күләгәсен генә калдырганнар бит малкайның. +Кабыргаларын санарлык. Гаепләсәләр, әйдә мине миноват +ясасыннар! +Бибинурны "ат урлаган" дип судка бирделәр. +Судка чакыру кәгазе алгач, ул Миңлекамалның җиңенә чытырдатып ябышты. Күзләренә карарлык түгел иде Бибинурның, ут тулы күзләрендә яшь тамчылары кайный иде, түгәрәк яңагының сөякләре беленеп-калкып чыккан, йодрыклары мәңге язылмаска йомарланган иде. — Ə балалар? — дип инәлде ул. +— Мине утыртып куйсалар, +сабыйларым нишләр? Приютка таратырлармы?! +— Сугыш заманы икәнен онытмаска иде, Бибинур апаем,— диде +Миңлекамал, сынган кулын капшап. +— Җиңеллек булмас! +Ул ишегалдында тәтәйле уйнап маташкан балаларын тиз-тиз өерләп өенә кертте, ишекне тышкы яктан ике йозакка бикләде. +— Ут-күздән сак булыгыз, калганын үзем белермен! Авырлык килерлек +булса, сезне алам да качам! Ашарыгызга бар, мин озакламам. Хәтимә +кызым, оланнарны кара. +Чүнниккә ул исерек кеше кебек алпан-тилпән менде, ярсуы шул кадәр кабарган иде, юлда күзенә ак-кара күренмәде. "Мине ябып куйсалар, нишләрләр алар?!"— дип, һаман үз-үзенә эндәште. +Бер менеп алгач атны районга кадәр куды. "На, малкай! Синдә ышаныч, коткарсаң, син коткарасың минем газиз башымны, на!" +Районга җитәрәк елга аша чыгарга кирәк, күпер такталары чәрдәкләнеп, сүсәреп беткән, җан-фәрманга юртып барган кызыл айгырның ал аягы такта ярыгына кереп кысылуы булды, Бибинур ат башы аша, алга, күпергә очып та төште. "Беттек!"— дип уйлады ул, түше белән күпер тактасын сыдырып, "Айгырның аягы сынды! Инде хәзер котылмак юк!" Бәхеткә каршы, айгырның ак бәкәле бәләкәй генә тырналган булып чыкты. Күпер чыккач, Бибинур аны җитәкләп барды, айгыр аз гына аксаклады да, үр менеп җиткәч, үз җаена атлый башлады, ул моны балалар бәхетенә юрады. "Якты көнегез алда икән, балакайларым, айгырның аягы сынган булса, җыйнавыбыз беткән идек!"— дип уйлады. +Райком алдындагы баганага тезгенне ныгытып бәйләде дә, Бибинур туры беренче секретарь янына барып керде. +— Габдуллаҗан Абдуллин хатыны мин. Аксыргактан. Син аны белергә +тиешле, ячейка оештырган кеше иде, хәзер сугышта. Айгырны сиңа +китердем, Әбләлимов абый. Синең юртагың начар түгел, малны та +ныйм, мәгәр бу аннан да шәп. Тамыры нык моның, үзәге таза. Армый +юртачак. Синдә булса, ичмасам, исән калыр. Яшь мал бит әле. Синең +ат кадерләвеңне бөтенебез белеп тора. +Әүвәл кырыс кына тыңлый башлаган Әбләлимовның киң битендәге сүрәнлек каядыр юкка чыкты, бераздан ул көлеп үк җибәрде. +— Чын күңелеңнән миңа дип китердеңме? +Мондый сорауны һич тә көтмәгән Бибинур: +— Чын күңелемнән,— дип пышылдады. +— Мин башкача булдыра да +алмыйм. +— Жәл түгелме? +— Жәл, Әбләлимов абый. Үтә жәл! +— Молодец! Колыннар үстерәсең икән анда! Ишеттерделәр. Нигә +партиягә кермисең син? +Хатынның маңгаена тирән сыр ятты. +— Грамыт ягы бик чамалы бит, Әбләлимов абый. Аннары балалар! Бер +үземә өчәү! Алда буласы килә, югыйсә, нык торасы килә. +— Балаларыңны да ишеттек. Рәхмәт сиңа, Абдуллина. +— Пәрәмәч, ни өчен, Әбләлимов абый! +— Колыннарыңны сакла. Токымнары әйбәт. Мин сезгә аз-маз курма +белән булышкалармын. Кайбер хуҗалыкларда атлар кыш чыга +алмый. Ə сездә бияләр колынлый! Менә ничек бит ул эшли белсәң! +Колыннарыңны барып күрәм әле. +— Килегез, Әбләлимов абый,— диде Бибинур, көрсенеп. +Секретарь телефоннан шалтыратты, судьяга эндәшә икән. +— Карале, әй, Петров, урланган айгыр табылды. +Икенче звоногы земотделга булды. +— Хөснетдинов, кагылма син айгырга, яме. Шулай килешик. Шулай +кирәк. Халыкның инициативасын үтермибез. Күңеле көр булсын +аның! +Җитәкләп, юл буе болыннарының иң тәмле, иң сусыл үләннәре белән сыйлый-сыйлый, күктәге нурларда тирбәлгән тургайларга кушылып җырлый-җырлый, бик озак кайтты Бибинур. Бу хәлләрнең барын ишетсә, Габдуллаҗан ни әйтер иде икән? "Балаларны ятим калдырган булсаң, мин сине!.." дип әрләр идеме, әллә "булдыргансың, карчык, сүзеңне бирмәгәнсең!" дип мактар идеме. +"Нигә партиягә кермисең?"— диде секретарь... +Габдуллаҗан коммунист иде. Габдуллаҗан саф намуслы, азга да канәгать була белгән, үзеннән бигрәк, авыл турында, башкалар турында кайгырта белгән кеше иде. Күңелең киң булсын өчен офыгыңның киң булуы да кирәк. Белем — офык ул. Ни белә бу дөньяда Бибинур? Ни күргән? Әйе, әлегә алар семьясыннан бер коммунист булгач та бик җиткән. Менә сугыш тәмамланыр, алар Габдуллаҗан белән утырып бик күп акыллы китаплар укырлар, газеталарга язылырлар, бергә-бергә хак юлдан тайпылмаслар. Балаларны да белемле итәргә кирәк, алар әнкәләре төсле мәхрүм калмасыннар. Иң мөһиме, Габдуллаҗан гына исән булсын. Ул исән булса, бар да көйләнер. Әйе, Иделгә таянма, иргә ышан! +Уфаларга барам әле, +Уфа юлы ачылса, +"Уф, йөрәгем!" димәс идем, +Янулары басылса... +Атның озын ялы, Бибинурның куе чәчләре җилдә уйный, кырлар өстендәге тоташ хуш истә тирбәнеп күбәләкләр оча. "Балакайларымны кыр иснәргә алып чыккан да юк!"— дип уйлады ул актыктан. +Кәефе дә шәп, җиңү сөенеченнән тәне дә җиңел, нигә җыры болай моңлы килеп чыкты әле? +Авылга кайтып кереп, аръяктагы өч өйне узганнар гына иде, күпер өстендә айгыр башын чөеп кешнәп җибәрде. Айгыр тавышынамы, ике яктан ике кеше аңа каршы килә башлады. Ул нидер сизенеп тезгенне беләзегенә урады. +— Кайда югалдың син болай, Бибинур? +— Нәрсә бар? +— Аның теле көрмәкләнде. "Балалар! +Тышкы яктан бикләп чыгып киткән кеше кичкә кадәр йөрдем. Сантый! Исәр!" +— Габдуллаҗанның хәбәре килде. +— Ранныймы? +— Түгел шул, үлгән. Балаларың бик җылаша, Бибинур. +Ул айгырга очып менде дә чабата үкчәләре белән ике янтыгын да төя башлады: "На, на, на!" +Кая чаба соң болай Бибинур, өе генә түгел, авылы да әллә кайчан артта калды бит! Уңда, каралҗым-зәңгәр күктә сураеп кына ай калыкты. Кая чаба?.. Ат борылып-борылып карый, тамагы кибеп эһелди, аның муен тамырлары туктаусыз дерелди. "Кая мине болай мәгънәсезгә куасың, акыллы хуҗам?" диме аның күзләре... +"Балакайларым, балаларым, газизләрем!" дип чыңлады аның китек күңеле. Яңа туган ай шаһит, күгелҗем күк шаһит, үзе менгән ат шаһит — үзе турында бер тамчы да уйлап карамады ул. Чабып авылдан чыгып китте, чабып кайтып керде. Капка төпләрендә аттан сикереп төште дә, йөгәнен салдырып, айгырның артына берне шапылдатты. +— Бар, төш кардаңа! Курыкмыйча яшә. Синең яклаучыларың, +булышчыларың бар. Караучың да бар! +Караңгы өялдына капшанып керде. Ут яндырмады. Балаларын да капшап тапты. Өчесе дә чишенмичә-нитмичә сәкегә ауганнар да, кочаклашып йоклаганнар. Өстәлдәге агач табакта суынган бәрәңге, идәнгә тоз түккәннәр, чытырдый. Ул озак кына караңгылыкка карап торды, сәке читенә яңагын куеп чүгеп төште, уң беләген каны чыгарлык итеп тешләде... +Тәрәзәдән яңа туган ай карады, өй эче сыек шомлы яктылык белән тулды. Урамнан аяк очларына гына басып яшьләр узып китте. Кайдадыр ярсып ат кешнәде. Кайдадыр җай белән генә өзелеп-өзелеп бер җыр җырладылар. +Күпер башы күк томан, +Күпсенмәгез күп тормам. +Язын торсам, җәен тормам — +Сагынырсыз, мин булмам! +"Балакайларым, балакайларым! — дип пышылдады аның канлы иреннәре. +— Сабыйларым, ятимнәрем минем! Мескеннәрем минем! Әткәгез исеме белән ант итәм, гомерем булса берегезне дә ташламам! Һәммәгезне кеше иткәнче карармын!" +Кызыл айгыр озак кына карда янына төшмәде, ул, Бибинурдан аерыла алмыйча, тып-тып юртып әллә ничә кат урамнан узды. Кешнәп аваз салды. Күрештеме ул, хушлаштымы, белеп булмый иде. Ай урагы тәрәзәдән читкә авышты, мич арасында чикерткә сайрады. Айгырның кешнәве кара кан тулган йөрәккә ук булып кадалды... "Балакайларым, ятимнәрем минем!" +Кичә утырган урынмы бу? +Шушы, шушы... Əнə ич сындырып-сындырып ташлаган шырпылары да үләндә калган. Җыеп аласы булыр... +Ах, кичә ничек рәхәт итеп, матур итеп уйланылган иде. Көне буе беркем комачауламады дисәң дә була. Почта машинасы кайткач та артык каударланмады Бибинур... Инде көтмәсә дә була... Аксыргакка ничә машина сөенеч кайтса да, аңа өлеш юк. Хәбәр юк аңа. Беркем аны юксынмый, ул берәүгә дә кирәк түгел. Сигез ел бер хәбәр алганы юк ич инде. Сигез ел!.. Нигә быел шулай авыр соң әле? Ялгызлыкка күнегеп беткәч, нигә тагын шулай яна?! Нигә уянды бу хатирәләр? Нигә алар онытылып бетми икән?! +Кичә монда аулак иде... Ə бүген инде бөтенләй башка хәл... Буа алды тулы бала-чага, ятлар да бар, русча сөйләшүләр дә яңгырый, су керәләр. Бибинур белә, якынрак шәһәрләрдән аксыргаклылар балаларын иртәрәк кайтарып куялар: "Җир исе исни торсыннар, бабалары салган сукмаклардан йөрсеннәр!" +Аллакай гынам, бүген чәршәмбе бит инде! Бибинурның чүпрә таба алганы да юк. Кунаклар кайтып төшсә?.. +Үзе генә булса, берсе дә кирәкми, чүпрәсе дә, коймак та, ул байтактан бирле үзеннән-үзе качып ашый: ике бәрәңге пешереп өстәл почмагына куя да йөри-йөри чемченеп ашап та бетерә. Утырсаң, уйлата. Өйдә уйлаган уйлар авыр, өйдә уйлаган уйлар күз яшен чакыралар. +Монда кичә бик рәхәт булган иде аңа! +Көн бүген дә матур, матур! Кояш! Сабан туе көнне дә шулай торсын, берүк. Җиле дә таман гына, яшь каеннарның җирне чуарлаган юка күләгәләре йөге- реп-йөгерен уйныйлар. Малайлар Бибинур килеп утыргач нигәдер шикләнделәр, тавышлары тынды. Уйнагыз, малайлар, шаулагыз, гөрләгез!.. +Малайлар белән мавыгып, ул янына ук килеп баскан Галикәйне дә абайламыйча калган. Карады да авызын учы белән каплады: Галикәй алагаем калын табанлы ботинка кигән, биек билле, кесәләре алдан уелган чалбарының балаклары ялтыр-елтыр тимерле, җиңсез юка күлмәгенең түшеннән дәү каракош очып китәргә әзерләнгән иде. +— Чистый клоун булгансың ич син! — диде Бибинур, кулын чәбәкләп. +— Нишләп алай кыланасың? +— Төпчек малай җибәрә,— диде түшен тагын да киереп Галикәй. — +Мода үзгәргән саен биш-алты посылка чүпрәк сала! Ташласаң жәл, +ташламасаң — ...менә син дә көләсең ич, Бибинур. Урамнан узганда +ятсынып этләр өреп кала. Табаны калын булса да, аякка ифрат +җиңел нәрсә. Көлмә, көлмә! +Галикәй карт +— Аксыргакның атаклы стилягасы. Шәһәрдә нинди кием модадан чыкканын беләсең килсә, аңа гына бар. Төпчек малае, театр художнигы, бар акчасын кием-салымга тотып яшәүче җилбәзәк егет, әткәсен иң гаҗәп киемнәр белән җәфалады, тар балакны авылда кия башлап Галикәй киде, егетләрдән дә алдарак киң балакка күчте, билле бишмәтләр, тире төймә таккан чуар түшле курткалар, бары да булды Галикәйдә. Соңгы вакытларда ул шәһәр киемнәрен кими дә башлаган иде, бүген ни үзгәргәндер, әллә юри, шаярып кына шулай киенеп чыккан инде? Бибинурны үчекләр өчен кәмит булып киенгән? +— Кая барырга чыктың болай? +Бибинур сорамыйча түзә алмады. +— Чыктым шунда,— диде карт таркау гына. +— Нигә аны ачыклап әйтмисең? +— Тигез картай икән аны, Бибинур! +— Галикәй Бибинур янына килеп +утырды. +— Яшьләр арасында ялгыз карт сөяккә бик читен. +— Читен дисең икән? +— Башка берәүгә әйтмәс идем, Бибинур... Син үзең дә читенлекнең ни +икәнен белә торган кеше. Ни уйлап утырасың? +Буа тавышы да колагына керә Бибинурның, балалар чыр-чуын да ишетә, су керәләр алар, кычкыралар, көлешәләр. Галикәйнең соравы да читкә китмәде, ул зәңгәр күзләрен кыса төшеп аңа борылып карады. +— Син теге озын мәктәп директорын хәтерлисеңме? Керәшен иде үзе, +Идрис абыйны әйтәм. +— Теге, тунын йонлы ягы белән өскә киеп йөргән әкәмәт кешенеме? +Син мәзәк киенгән дип миннән көләсең, менә ул мәзәк кия иде +тунны! +— Хәтерлим. +— Хатынын, Хәнифә апаны оныттыңмы? +— Хатынын оныттым. Кылчык сыман гына шыр бер хатын иде бугай. +Әллә шуларны уйлап утырасыңмы, әкият. +— Уйлыйм, Галикәй, аларны да уйлыйм. +— Һәй, эшең беткән икән! +— Син үткәннәрне бер дә уйламыйсыңмы? +— Төрле чак була. +— Уйлыйм да куркам, Галикәй. Кеше күңеле сизгер була диләр бит. +Үлеме, әҗәле якынлашканны сизә диләр күңелне. Әҗәлем еракта +түгел кебек. +— Анысы инде, беребез дә мәңгегә килмәгән. +— Син сугыштан туры авылга кайта алмадың, Галикәй. Шул Хәнифәне +әйтәм... Сугыш беткән елны җәй башында, Сабан туе алдыннан +кайтып төште бу. Өс- башы адәм карамаслык. Имәнгеч. Бөтен башы +бет кенә. Сыерны саткан ел! Налугына, заемына акча җиткерә +алмагач, балалар авызыннан өзеп, саткан идек мүкләкне... Кышлаган +башак ашап, байтак кеше кырылган ел. Ачлык! Хәнифә кайтып +төште. "Сабан туе күрергә кайттым, Бибинур",— диде. Шул бер сүзе +җитә калды, бер сүзе! Алдына тезләнеп, тезләрен кочаклап җыладым +бичараны. Мунчага күтәреп алып киттем, йөрерлек хәле юк иде... +Сабан туен онытмаган бит, Аксыргакны онытмаган! Ташлыярны +онытмаган! Шул бер сүзе өчен җәй буе карадым, эшкә йөртмәдем, ял +иттердем, өс-башын ямадым. Көрәеп, ныгып китте. Бер тартма күкәй +бирдем, каклаган казым бар иде, анысын юлга тыктым... Китте дә +югалды. Үпкәләмим... +— Юмарт куллы син, Бибинур. +— Шуны уйлап утырам әле, ике тапкыр озаттым үзен, икесендә дә хат +язмады. Нигә бер кайтып килмәскә, ə? +— Бәлки үлгәндер дә, исән түгелдер? +— Исәндер, арык кеше озак яши диләр бит. +— Аңа да картлык килде, картлыктан да алама нәрсә юк, Галикәй. +Бибинур тагын беравык сүз дәшмичә генә утырды. +— Юк,— диде ул, башын чайкап. +— Һәр яшьнең үз яме, үз куанычы бар. +Мин картлыгымнан бер дә зарланмас идем дә... Әй Галикәй, син +улың белән яшисең бит! +— Әйттең сүз! +— Галикәй сикереп үк торды. +— Менә бу кәмит +киемнәремне киленгә үч итеп киеп чыктым бүген. Ни кисәм, шуны +күпсенәләр!.. +— Юаныч юк сиңа, Галикәй. — Əнə өч-дүрт карт, аптыраганнан бергә җыелып, җомга намазы укый +башлаганнар. +— Эч пошканнандыр ул, Галикәй. Син дә йөрмисеңме соң? +Галикәй зур авызын тутырып көлеп җибәрде. +— Яшьтән үк ышанмыйм мин Аллага! +— Шулай укмыни? +— Сәбәпчесе кем диген әле тагын. Мулла бабай аркасында булды!.. Искегә тисәң, исең китәр, үткәннәремне телгә алырга өнәмәсәм дә, сиңа сөйлим, Бибинур. Кызык кына ул. Әткәй белән әнкәйне беләсең, ярлы булсалар да, дингә ышаналар, мулланы олылыйлар иде. Сәдакасын илтәләр, корбан чалып, ашка хәзрәтне чакыралар, мәж киләләр. Үзләре шыр надан инде, бичаралар, әлифне таяк дип тә белмиләр. Шулай бер бәйрәмдә ашка хәзрәт тә килергә тиеш. Казанда быкыр-быкыр ит кайный, мич төбендә бакра иләге хәтле бәлеш кабарып утыра. Исе, исе! "Бар,— ди әнкәй,— мулла бабаң озаклады, Хәйриләрдә ашта булырга тиеш, чаптырып кына алып кил үзен",— ди. Ə минем казан тулы ит яныннан, бәлеш яныннан беркая чыгасы килми!.. Әткәй мәрхүм капка төбенә бер чыкты, ике чыкты, өйдә читтән кайткан кунаклар да бар, ул да түзмәде: "Барып кайт, улым",— диде бу. Әткәйгә карышып тору юк, яланаяк кына элдердем бер очтан бер очка! Бәлеш исе авылның бу очына кадәр таралган! Хәйри абыйның кунаклары табын яныннан гына торып чыкканнар, кем комган белән кулын юа, кем каурый белән тешен чистарта. Арада хәзрәт бабай да бар. Мин аның колагына гына: "Хәзрәт бабай, әти тизрәк килеп җитсен диде",— дип пышылдадым. "Ə, алаймы, бәрәкалла, хәзер кузгалам!"— диде дә, хуҗалар белән саубуллаша башлады. Мин аны урам якта көтеп тордым. Хушлаштылар, рәхмәтләр укылды, Сибгатулла хәзрәт, артыш таягына таянып, килеп тә чыкты. Хәтерлисеңме икән, җирән сакаллы, мәһабәт күркәм гәүдәсе өстенә, холкы-фигы- ле дә күркәм иде мәрхүмнең. Ике улы кызылларда сугышып йөргән өчен, аклар җанын кыеп, үз лапасында асып киттеләр аны... Шул. Ул алдан бара, мин аның артыннан теркелдим. Шуннан. +— Галикәй тагын авыз тутырып көлеп җибәрде. +— Әллә нинди ят, сәер тавыш килә. Башта бик озак аңламыйча, як-ягыма каранып бардым. Алга үрелеп карыйм, артка борылам, бер нәрсә дә юк, ə тавыш гел бездән калмый. Кош та түгел, арба да шыгырдамый, үзенә бер тырт та тырт дигән сәер аваз чыга. Кая ул, исеме безнең өйдә иман белән бергә олылап телгә алынган, ул ни кушса үтәлгән, үлгәч теге дөньяда оҗмахка юл ача торган кодрәтле, мәһабәт кешенең гап-гади авыл мужигы сыман шартлатып баруын мин күз алдыма да китермәгәнмен... Шунда җил исеп китте дә, мин хәзрәт бабамның шартлатып баруын аңлап алдым. Хәзерге аңым белән бик беләм, көненә җиде-сигез табында симез каз ите ашап, бәлеш төбе кимереп йөргән хәзрәт юлда азрак бушанмаса, кайда җиңеләйсен?.. +Ул да мине, сабан калагы хәтле малайны, кешегә чутламаган инде, биргән дә ишкән... Мәгәр шул кичтән хәзрәтләргә, догаларга, дингә ышанычым тәмам бетте! +Бибинурга да күңелле булып китте, тик ул Галикәй кебек буа өстендә йөзгән казларны куркытып шаркылдап көлә алмады, җиң очы белән иреннәрен генә каплап утырды. +— Әйбәт кеше иде, мәрхүм,— дип куйды кинәт Галикәй. +— Театрларда гына хәзрәтләрне гел дурак, ахмак итеп күрсәтәләр. +Галикәй канатланып китеп тагын нидер сөйләргә тотынган иде, Бибинурның тыңламаганын күреп, тыелды, аңа ияреп башын күтәреп карады: почта машинасы килеп туктады, өйдән ябырылып кызлар чыкты, бушата башладылар. Хәзер Бибинурны бер генә уй борчый иде: көтәргәме, китәргәме? Кайсысы яхшырак булыр?.. +— Нигә кармакларыңны алмадың, Галикәй?.. +Аптыраганнан гына бирелгән сорау иде бу. +Галикәй әйбәтләп җавап бирде: +— Капмый бу араларда. Әллә һава үзгәрергә тора инде. +Ачык тәрәзәдә кул күренде, Бибинур сикереп торды. +— Күрдеңме, Галикәй? +— Күрмәдем. +— Кул изәделәр, чакырдылар. Əнə тагын! Әйдә әле, Галикәй, әйдә әле! +Гәүдәсенең авырлыгын тоеп утырган Бибинурга мондый җиңеллек каян килгәндер, почта янына очып барып җитте, сунарчы Галикәй аның артыннан чак өлгерде. Тәрәзә каршысына барып бастылар. +Кызыл яулыклы, зәп-зәңгәр күзле Бибинур янында мыеклары хәтәр тырпайган, каракошлы түшле Галикәйне күргәч, Миңлегөл көлмичә түзә алмады, учы белән авызын каплап пырх-пырх көлде. +— Ник чакырдың? — диде аны ашыктырып Бибинур. +— Галикәй бабайга посылка. Өеңә илтеп бирикме, монда гына +аласыңмы? +— Кемнән тагын? — диде шикләнеп Галикәй. +— Төпчек улыңнан! +Галикәй кулын селтәп китә үк башлады. +— Тукта инде,— диде аны әрләп Бибинур +— Ай Аллам! Буш тартма +булса да килсен иде әле! +— Беләм мин. Тагын бакча карачкысы итәргә маташалар. +— Кире җибәрикме, Галикәй бабай? — дип сорады Миңлегөл. +— Ярар инде, ачып карыйк. Валлаһи дип әйтәм, адәм көлдерерлек +посылка булса, кадаклап кире салам! Икмәктер, кояш йөзен күрмим. +— Булсын иде әле, килсен иде,— дип уфтанды, хәле китеп Бибинур. +Шулай да аның посылканы ачтырасы килми иде, кичә, балыксыз кайтып, хурлыкка калды, бүген тагын чүп-чар, артык кием килсә... +— Ачмый тор, өеңә кайткач та өлгерерсең! +— Олы малайга күрсәтеп тә тормыйм мин аны! Бигрәк тә килен +күрмәсен. Их, Бибинур, үз ишең белән тигез картай икән ул!.. +Ул Миңлегөлдән өтерге белән чүкеч сорап алды һәм җитез генә посылка тартмасын каерып ачты. Посылка эчендәге әманәтләр ыспайлап ак кәгазьгә төрелгән иде. Борынга тәмле ис килеп бәрелде. Яңа ис, кибет исе, күчтәнәч исе. Галикәй кытыршы учларын берберсенә ышкыды: +— Мал күренә әле монда! — дип куйды. Бибинурның борын яфраклары +дерелдәп китте: кәгазь астыннан иң элек полиэтилен капчыкка +тутырылган ун- унбиш кап чәй килеп чыкты, һиндстан чәе, кәгазенә +фил сурәте төшерелгән. Чәй астында биш-алты банка шпрот, өч кап +кыйбатлы кәнфит, хөрмә, кап-кап солы печеньесы, тагын әллә +нинди тәм-томнар да бар иде. Иң аста, тагын бер төргәктә бик әйбәт, +өр-яңа ирләр күлмәге һәм баш яулыгы да бар иде. +— Әллә сине өйләнгән дип уйлаганнар инде болар! — дип кычкырды +Бибинур. +— Ялгыз интекмә, өйлән дип хат саен яза малай. Вәт бу юлы кирәген +белгән! +Яулыкны ул Бибинурның иңенә салды: +— Һай, килешә икән үзеңә, Бибинур. Сабан туе бүләге булыр, +куырылма! +— Кирәкми, Галикәй. Кичә генә яңа яулык сатып алдым, күрмисең дә, +— диде Бибинур, бүләкне кире биреп. +— Юк, юк, син ал. +— Галикәй шыпырт кына өстәп куйды +— Барыбер +киленгә эләгә! +— Аңа күрсәтмә, җый да куй,— диде Бибинур. +— Нигә миңа тагын бер +яңа яулык?.. Ишетелсә, балалар яратмас... +— Эх сине! — дип селтәде кулын Галикәй. +— Мә, алайса, тот. +Кәнфитнең бер кабы сиңа, шпрот яратканыңны да беләм, аны да ал. +Чәйне аласың да аласың инде. +— Син миңа, жәлләмәсәң, əнə теге печеньеңне бир.. Солы печеньесе бик +тәмле була дип ишеткәнем бар, ашап караганым юк. +Бибинурга да мул эләкте күчтәнәч, алъяпкычы тулды, бер кап кәнфитне Галикәй почта кызларына бирде: "Бүлеп ашагыз!" +— Балалар янында тәмле ашап та булмый, Бибинур,— дип дәвам итте +ул. +— Авыз да олы, чапылдый торгандыр инде... Нигә шуны утырган +саен телгә алыргадыр: "Шапылдатма, әти",— ди малай. "Тынычрак +аша, әти",— ди килен... Тәмле ризык кергәч, авыз үзеннән-үзе +шапылдый инде, аны тыеп булмый... Рәхәтләнеп тәлинкә ялаган, юк, +иң тәмлесе, өресе юынтык суга чыга... +Ул кинәт Галикәйне үз өендә, үз өстәле артында, үз табыны янында күрде... Культурный булып кылана торган, ипи телемен дә чәнечке очы белән генә авызына китергән киленен күрде... Ярдәм итәргә кирәк Галикәйгә дип уйлады Бибинур... Әллә?.. Туп-туры өйгә алып кайтыргамы? Икесенә дә рәхәт, кулай булыр иде. Менә кайчаннан бирле бакчада утыралар, гел юк-барны сөйләшәләр, икесенә дә рәхәт. Солы печеньесеннән авыз иттеләр, чапылдыймы авыз, юкмы, карап, гаепләп торган кеше юк, рәхәт! Рәхәт тоткынлыктан мәшәкатьле иреккә чыгарырга кирәк аны! +Әгәр Зөһрәбану белән кавышсалар?! +Зөһрәбануны да ялгызлыктан коткарганда ярыйдыр ла?.. +— Син, бар, бик әйбәтләп өс-башыңны алыштыр. Мыегыңны төзәт. +Авызың күренми башлаган. Мин Зөһрәбану янына керә торам. +Галикәй аның тел төбен аңлап алды. "Җиңеләя башлаганмы әллә бу апабыз?"— дип күңелсезләнеп уйлады. +— Яулык бүләк иткән булып бераздан аларга төшәрсең. +— Сугышып бетмәссезме? +— Бетмәбез, курыкма. Татулашырга уйлыйм. Минемчә, аның бер генә +юлы бар. Калган көннәрне хәсрәт-моңсыз гына үткәрергә уйлыйм. +Менә син уйлап, әзерләнеп төш. +— Ни уйларга кушасың инде син минем буш башка? +— Зөһрәбану янына күчәсең. — Ə?! +— Нигә акаеп каттың, Галикәй? +— Соң аның агуы, бүлгәләп таратсаң, Татарстанны үтереп бетерергә +җитә бит. Үлгәч аның каберенә кош куначак түгел. +— Сабыр гына уйлашыйк әле. +Башта Бибинурның тәкъдиме шундый кызык, шундый мәгънәсез, хәтта ки мыскыл итү булып тоелган иде. Галикәй, авызын җыя алмыйча шаркылдап, почта буен яңгыратты, каен башына килеп кунган пар саескан да шүрләп урман ягына таба очып китте... Почта тәрәзәсенә кызлар өелде. +— Ну көлдердең, Бибинур. Валлаһи! — Ə син көлмә. Син дә ялгыз, ул да ялгыз. Аңа кемдер кирәк. Гомере буе +кемнедер көтеп яшәде ул. Мин беләм! Гомернең ахырына бару +куркыныч аңа хәзер. Ул бик уйлана, борчыла. +— Каян беләсең? +— Галикәй көлүдән туктады +— Сөйләшкәнегез юк. +— Кайбер кеше белән сөйләшмәсәң дә, күңелләр гел аңлашып тора. Без +бер тән, бер җан идек бит... Сизәм! — Ə син ялгыз түгелме? Гомер актыгына бару сиңа куркыныч түгелме? +— Минем балаларым бар,— диде Бибинур тыйнак кына. +— Мин алар +белән яшим. +Галикәй сүгенгәнен сизми дә калды: +— Соң ул шиңгән кишерләрне бала дип кем әйтә?! +— Син үз балаларыңны да кеше алдында хурлама, Зөһрәбану янына +төшкәч ялгыш сүз ычкындыра күрмә... Минекеләргә дә сүз әйтмә. +Балалар түгел, заман үзгәрде. Алар башкача яши. +— Аларга да ике икең дүрттер инде? +Анысын кем белгән? Тик алар башка заман кешеләре. Мин аларны +аңламыйм. Аңламаган нәрсәмне олылыйм мин. Әйдә, хәерле +булсын! Мин алар булганга куана алам. Миңа күп кирәкми, шул да +җиткән. +"Ник берегез кайтмый? Ник берегез хат язмый?"— дип күңеле өзгәләнсә дә, Бибинур тыштан тыныч, сабыр иде. +Галикәй, посылка тартмасын ике куллап корсагына терәп, кайтып китте. Бибинур: +— Кара, озаклама, төшеп җит! Аны-моны сиздермә, Сабан туе бүләге +яулык керттем диген. Калганын үзем җайлармын. +Бүген чәршәмбе. Чәршәмбедә башланган эш уңай барып чыгамы? Чәршәмбедә олы эш башлыйлармы? Бибинурның боларны күзәтеп торырга, күңелендә билгеләп барырга вакыты булмады. Ул көн дип тормады, төн дип тормады, гел эшкә чапты. Чәршәмбедә башланганы да булгандыр, уңышсыз да, уңышлы да тәмамлангандыр, ул эш башларга тәвәккәл иде. Шәт-иншалла, бусы да уңышлы тәмамланыр әле, дип уйлады. +Гомере бик күп калса, ул болай ярсынып ашыкмас иде. Анысын кем белгән?.. Төгәлләнәсе эшләр төгәлләнергә тиеш. Бурычлы килеш ничек китмәк кирәк? +Күңел түрендә Бибинур үзен Зөһрәбану алдында гаепле саный иде: ул ашыгып-кабаланып карт кешегә кияүгә чыкмаса, "намусы таплы булганга шулай ашыгып чыкты ул" дигән кара гайбәт таралмаса, мөгаен, Зөһрәбану да үз парын тапкан булыр иде... Тәндә көч-куәт барында Зөһрәбану белән араны рәтләп куясы иде. Бу эшне калдырырга ярамый. Теге дөньяда да каргыш ишетеп ятармы Бибинур? Ə теге дөнья дигәннәре чынлап та булып куйса? Аның Габдуллаҗаны — ил өчен шәһит киткән изге сөяк — җәннәттә булып, Бибинур аның белән күрешә алмыйча газапланып җәһәннәмдә ятармы? +Аллага ышанып бетмәсә дә, ни булмас, берәүнең дә кайтып сөйләгәне юк, ул куркып кына җиргә дә, күккә дә карап алды... +Ул барып кергәндә, Зөһрәбану җиргә чүгәләп, ярык тагарагында тавыкларга көрпә болгата иде. Иске кара пиджагын мунчала бау белән буган, аягында дәү иске галушлар, оек балтырларына тигәнәк сарган. Авызындагы ипине чәйни дә шуны көрпәгә коя, Бибинур кергәнне ишетмәде дә... Тавыклары сырып алган, талашалар, чукышалар, бер читтәрәк күкрәк киереп тук әтәч йөренә. +— Исәнме, Зөһрәбану. +Ипи катысы чәйни-чәйни Зөһрәбану Бибинурга күтәрелеп карады, торды, пиджак итәгенә ябышкан ипи валчыкларын сыпырып тагаракка төшерде, аннан соң гына җавап бирде: +— Исән. Үзең сау гына йөрисеңме? +Тындылар. Бер карында яткан куш җаннар, нигә сүзегез юк? Гомер буе читләштегез, ни бүләсегез бар иде? Ни файда күрдегез? +Икесенең дә телендә шул иде. Тик берсе дә кайтарып әйтмәде. Тавыкларны караган булдылар, астан- астан гына бер-берсенә күз салдылар, берсендә зәңгәр күз, икенчесендә кара... Ə сүз ялганмады, ялганып китә алмады, җылынмады. +— Тавык шактый мул асрыйсың икән,— дигән булды Бибинур. +— Җан көекләре инде. Юньләп күкәй салганнары да юк. Ашарга дисәң, +убыр кебек умыралар. +— Кош-корт ашый инде,— диде Бибинур битараф кына. +— Син элек каз асрый идең, хәзер биздең бугай, Бибинур? +— Бизелде... Мантымадым мин алардан. +— И-и, кош-кортка да әллә ни булды. Бәбкәләр кырыла, теге агулы +ашлык бик зыянлы ди бит. +Тагын юк-барны сөйләшеп алдылар. Бибинур: "Нигә өенә чакырмый инде бу надан?"— дип уйлады. Зөһрәбану: "Нигә керде икән бу Бибинур?"— дип баш ватты. Ул ара да булмады, Югары очтан җил-җил төшеп килүче Галикәй күренде. +— Нигә монда торабыз соң әле? Әйдә өйгә керик, Зөһрәбану,— диде +Бибинур. +— Аннан өс-башыңны алышыр идең. Сабан туе алды, +берәрсе килеп керер җә. +— Керик соң,— диде Зөһрәбану теләр-теләмә кенә. Үзенең +кызыксынуы артты, керә-керешкә билбавын чишеп караңгы +почмакка ташлады, галушларын болдыр тактасы астына ук, күз +күрмәс аулакка тыкты, таушалган шакмаклы яулыгын да салып +ыргытты... Чәчләре мул икән әле аның, елкылдап ук тормаса да, +күпереп тора... +Туып-үскән йорт!.. Әткәсе салган йорт! Нигезгә яткан юан-юан бүрәнәләр череп муртайган, басылып бер-беренә иңгәннәр. Тәрәзә борыслары кыеш та мыеш, рамнары череп каралган. Ир-ат кулы юк. Ир-ат кулы тимәгән. Өй эчендә генә һаман шул татлы-хәсрәтле ис — эремчек суы исе. +— Уйладым-уйладым да кереп чыгарга булдым әле,— диде Бибинур, +алъяпкычына төйнәлгән күчтәнәчләрне капшап. "Галикәй кергәч, +чәй эчәргә булыр, бу саранбикәдән әллә ни көтеп булмас!" +Нигә кермәскә? — диде чыра телә башлаган җиреннән калкынып +Зөһрәбану. Ул нидер сизенгән кебек, Бибинур юкка гына кермәс дип +уйлап, ашыга- ашыга чыра телде, самоварына су тутырды, ут кабыз +ды. Шул арада өс-башын да карап өлгерде, озын гына итәкле билле +зәңгәр ефәк күлмәген киде. Яулыгы гына искерәк иде, яулыкка +карап Бибинур елмаеп куйды. +— Самоварың исән икән әле. +— Бик чыдамлы нәрсә булды, бик түземле. Үзе тиз кайнап чыга, исе +булмый, бер тамчы су типкәне юк, рәхәтләнәм! Чәйнек чәе ләззәтле +булмый. +Ишегалдында аяк тавышы ишетелде, Галикәй юри йөткеренеп, өряңа галушлары чип-чиста булса да, озак кына аягын сөртеп азапланды. +— Синең аяк артың җиңел булды ахрысы, Бибинур. Тагын кемдер бар. +— Кем йөри икән анда? Ə, бу Галикәй генә ич! +— Бәй, бер дә бусагамны атлап кергән кеше түгел. И Ходаем, бер-бер +хәл бармы әллә? +— Ни булсын? — диде Бибинур исе китмичә генә +— Йөридер... Сабан +туе җитә бит! +Аны-моны ачыкларга өлгергәнче ишек ачылды, иң әүвәл Галикәйнең гадәттәгедән текәрәк өскә караган мыек чылгыйлары, аннан тукмак борыны, вак бәлеш хәтле авызы, аннан соң гына үзе күренде. Аягында ак оек, чалбары да яңа, килешеп тора, буй-буй соргылт лавсаннан теккән, бүлтәйгән кесәләре янда, кешечә, күлмәге дә буй-буй, озын җиңен каптырган, күлмәк якасының өстәге бер төймәсе эләктерелмәгән. "Яшьләрчә киенгән абзагыз! Күрдегезме?" дигән кебек, ул ике игезәк карчык алдына тып итеп кереп басты. Бибинур Зөһрәбануга карады. Зөһрәбану чөеп бәйләгән яулыгын сиздермичә генә җилкәсенә төшереп кунак алдынарак чыкты: +— Әйдүк, Галикәй абзый. Уз. +— Исән-сау гына торасыңмы, Зөһрәбану! — диде Галикәй. +— Бәй, +Бибинур да монда икән ич! +"Риза! Риза булмаса алай тиз төшмәс иде!"— дип сөенеп уйлады Бибинур. Хәзер эш Зөһрәбануда гына калды. Икәүләп аның кирелеген дә җиңә алсалар... +Өчесе өч җиргә утырып өч уй уйладылар. +"Тәртә арасына кергәч чыгымчы ат та юашлана!" +Бу +— Галикәй... +"Ходаем, юкка гына йөрми болар. Тикмәгә генә кермәгән!" +Бусы +— Зөһрәбану. +"Башлаган эшемне ахырына җиткермичә туктаганым юк!" +Монысы +— Бибинур. +Сүзсезлектән җитез самовар коткарды — гөрелдәп кайнап чыкты. Идәнгә чәчрәп су түгелде, Бибинур самоварга ябышты, Зөһрәбану мунчала белән идәнне сөртеп алды, өстәл янына утырыштылар. Чәй чынаяклары килде, бал калаклары, ипи телемнәре. Бибинур, алъяпкычын чишеп, кәнфитен, печеньесен өстәлгә таратты, чәй ясалды. Галикәй чалбар кесәсеннән күз явын алырлык елкылдап торган юка яулык тартып чыгарды. +— Сиңа, Зөһрәбану. Сабан туе бүләге. Ал, ал, әллә ни уйлап та торма, +гаҗәпләнмә дә... Ал, дим! +Галикәй Зөһрәбануның яулыгын тартып алып, иң өстенә үз бүләген ташлады. Ирләр катында яланбаш утырырга гадәтләнмәгән карчык тиз-тиз яңа яулыкны бәйләп тә куйды, көзге каршысына барып бер бөтерелеп тә алды. +— Матур,— диде эчкерсез сокланып Бибинур. +— А кәкже,— дигән булды Галикәй, бүксәсен киереп. Зөһрәбану елап +җибәрде. +Бүлтәйгән икенче кесәдән башланмаган һиндстан чәе чыкты. +— Бүләккә каршы бүләгем генә юк,— дип каударланды Зөһрәбану. Ул +тәмам югалып калган, күзләре рәхәтләнеп елмаялар, битенә +барлыгы күптән онытылган сыек алсулык йөгергән иде. +— Бүләк белән йөрисез икән! +— Бар ул бездә маллар! — дип шапырынды Галикәй. Бибинур аңа ялт +кына карап алды, сүзсез генә берәр чынаяк чәй эчтеләр. Галикәй +чынаягын тубыр- лы-тубырлы биш бармагы өстенә утыртып, +тимерче күреге күк өрә-өрә, рәхәтләнеп, шопырдатып эчте, аңа +беркем бер сүз әйтмәде. +— Кече малайдан посылка алдым бүген. Ипле булып чыкты анысы. Үз +янына да чакыра. Китәсе килми. Сабан туена гына кайта +алмаганнар. Анысы жәл. Вчүтеки авылны онытып бетерергә +ярамый. Хәер, анысы бар инде, авылда яшәп тә аның гадәтләрен +саннамаучылар да бар. Примерга минем киленне алыйк... +— Балаларны яманламыйк әйдә,— дип сүзне кыскартты Бибинур. +Ул, дөресен әйткәндә, бик гаҗәпләнеп утыра иде, башта Галикәй Зөһрәбануның башыннан яулыкны тартып алгач: "Беттек, чыра агачы белән төя икән безне!"— дип уйлаган иде; карый, күрә, ипле генә йөри хуҗабикәң, кая ул, дуламый да, чәпчеми дә, Галикәйгә матур-матур карап куя... +— Олыладың, Галикәй абзый. +— Матур карашка өстәп нинди ипле сүзләр дә әйтә беләсең икән син, +әй! +Бибинур да яулыкны мактады: +— Төсеңә килешә, Зөһрәбану. +— Бибинурга бүләк булдымы? — дип сорады Зөһрәбану. +— Аңа да эләкте,— дип гөрләде икенче чынаягын биш бармагына +утырткан Галикәй. +— Малай тиешен белеп кенә җибәргән бу юлы! +— Бу яулыкның бер хикмәте бар,— дип сүз кыстырды Бибинур. +— Ул +сине җәмәгатьле булган дип беләдер. — "Өйлән, ялгызың бусарып ятма!"— дип хат саен яза. +Зөһрәбану кинәт сагайды, чәен тезенә түкте, йөзе кырысланды, йомшак-тәмле сүзләре тешенә сыланып онытылдылар. +"Хәзер, хәзер!"— дип ашыктырды күңеле Бибинурны, тик ул Зөһрәбану янында сак булырга кирәген, сабырлык аша гына максатка ирешеп буласын аңлый иде. Сүз тагын Сабан туена әйләнеп кайтты, кемнәр кайтыр, кемнәр кайтмас дип санап чыктылар. Фәләннәр бик еракта тора, кайтып җитә алмаслар дип хафаландылар. Сүз тагын чәй янына, күчтәнәчләргә, күчтәнәчләрдән төпчек малайга, аның акыллы киңәшләренә әйләнеп кайтты да, Галикәй: "Йомры башлы минем төпчек, хат саен шуны яза менә!"— дип тәмамлады. Аннан ашыгыпашыгып чәен йота башлады, эре тешләре арасында Зөһрәбануның шикәр шакмаклары тегермән ташлары арасына кереп кысылган иген бөртеге кебек онландылар, бер шакмак капты, икене алды Галикәй, Зөһрәбану бая чәй түгелгән тезен уа башлады. Һәм һич көтмәгәндә ботын тотып карады... Тәне таза, нык иде әле Зөһрәбануның... +— Без сиңа бер олы киңәш белән килдек бит, Зөһрәбану,— диде +ниһаять Бибинур. Галикәй шикәрен вакламыйча гына йотып +җибәрде, ашыгып чынаягын каплады. +— Эч тагын берне, Галикәй абзый. +— Булды, булды, бик рәхмәт. +— Нинди киңәш икән ул? — дигән булды яулык читен тешләп +Зөһрәбану. — һәммәбезнең үзенә күрә тормышы бар дигәндәй, син яшәп ятасың, +мин дә шулай, алга барам... Менә Галикәйнең генә тормыш көйләнеп +бетмәгән. Төпчек улы читтә яшәсә дә, аңлый, акыллы бала, киңәше +туры!.. +— Көйләнгән ич аның тормышы! — дип, юри генә каршы килеп +маташты Зөһрәбану. Галикәй өендә нинди сәмум җилләре искәнен +ул бөтен кешедән яхшырак белә иде, югыйсә! +— Турысын әйткәндә, өйдә тынычлык юк аңа. Яшьләр арасына сыеп +бетми. +Галикәй корсагын сыпырып кикереп куйды. +— Менә син шуны гына әйт, Зөһрәбану,— диде ул. +— Малай бүгенгесе +көндә "башка чыгам" дип бытырдый. Өч ел элек кенә йорт +яңарттык, күреп йөрисең, шыгырдап торган нараттан салдым өйне!.. +Кай җире ошамый диген? Ə-ə, мин ошамыйм аларга, менә нәрсәдә +хикмәт! +Мине ялгыз калдырып чыгып китмәкче булалармы? Түгел, шәһәргә җибәрәселәре килә, котылмакчы- лар... Сүз юк, малайның мондагысы да әйбәт, килен дә ничава... Беркөн мунчадан ак ыштан белән кайткан идем... Чалбар кияргә онытылган... Килен "фу-у" дип борынын җыера... Гарипме мин, кыек-мыекмы?.. +Зөһрәбану, ике кулы белән дә тезләренә суккалап: +— Мондый эштә миннән нинди киңәш кирәк соң сезгә? Минем баш бик +юка, ишеткәнем дә эләгеп тормый хәзер,— диде дә Бибинурга +карады. +Бибинур: +— Әллә, мин әйтәм,— дип башлаган иде, Галикәй аны бүлдерде: +— Тукта әле, Бибинур, үзем әйтеп карыйм. Син ялгыз, Зөһрәбану, +ялгызлыкны беләбез. Әллә соң бергә-бергә тора башлыйбызмы? +Зөһрәбану дер-дер калтырарга тотынды: сүз әйтмәкче була — ирене дер-дер, кулы белән күрсәтмәкче була — бармаклары дер-дер килә. +— Галикәйне беләсең, җайсыз кеше түгел. Аракы белән дуслыгы +чамалы. Ир исе килерлек кенә. Холкы ипле... +— Мине адәм көлкесенә калдырырга йөрисезме? +— Зөһрәбануның +кашлары югары күтәрелде. +— Шундый ук әшәке кешемени мин? — диде Галикәй, бик җитди итеп. +— Алай дигәнем юк. +— Һәм алай дия күрмә, Зөһрәбану. Яучы булып караганым юк, тик без +монда качыш-качыш уйнарга кермәдек. Галикәй таза, сәламәт — +бер-берегезгә юаныч, озак елларга терәк булырсыз. Картлык көннә +регезне уртак итәрсез. Дөньядагы иң зур бәхетләрнең берсе икән ул +тигез, уртак картлык. +— Нигә үзең чыкмыйсың алайса? Аңа? +— Миңа сүз кушканы юк! Аннары минем, беләсең ич, балалар!.. Балалар +ни әйтер?! +"Ну хәйләкәр соң бу хатын-кыз дигәнең! — дип сокланды Галикәй. — "Сүз кушканы юк" дип, чәпчи башлаган Зөһрәбануны эретте дә куйды бит!" Үзе сиздермичә генә Бибинурга күз кысты: "Молодец!" +— Хәзер аш салам, чырлый тавыгым бар, шуны суям. +— Суябыз аны, Зөһрәбану,— диде Галикәй, ике җиңен тиз-тиз +сызганып. +— Миңа китсәм дә ярыйдыр, шәт. Рәхмәт үзеңә, Зөһрәбану. Сүземне +җиргә екмадың, монысы өчен мең рәхмәт. +Зөһрәбану каушаудан ни әйтергә өлгермәде, Галикәй шаулап: +— Ярый, ярый, Бибинур. Тик шулай да ашка соң- га калма. Башка +кунагыбыз юк,— дип алып та китте +— Шулаймы, Зөһрәбану? +— Шулай, шулай, Галикәй абзый. +Бу ике тапкыр кабатланган "шулай" һәммәсенә дә ризалык булып яңгырады. +Бу кичне Бибинур ут яндырмады. Зөһрәбануларга да ашка төшеп йөрмәде. Аксыргак урамында хәрәкәт көчәйде, аның кеше күзенә бик чалынып йөрисе килмәде. "Жигули"лар узды, "Москвич"лар чапты, кемнәрдер пар атта үттеләр. Гармун тавышы тынмады. Бүген чәршәмбе генә иде әле югыйсә! Беркөн киткән кайгы телеграммаларын алып сөенешкән кешеләр Сахалинда, Губахада, Татар бугазында дәррәү яу кузгалганнар икән, кайтып та җиткәннәр. Аксыргакның тар урамнары киңәйгән! Әйдә, кайтсыннар. +Солы печеньесе гаҗәп тәмле икән. Гомере буе солы игеп, солы арасында уралып шуның печеньесен Бибинур беренче тапкыр авыз итте. Печеньедән солы умачы тәме, талкан тәме, кичке учаклар тәме, ат улагы исе, ат тире исе килгән кебек булды. +Галикәй белән Зөһрәбану янына төшеп йөрмәде бүгенгә, сәкегә менеп ятканда үз өстеннән бик олы бурыч төшкәнен, сыңары белән арасы яхшыруын аңлады. Галикәй дә шуны көтеп йөргәндәй бик тиз ризалашты, анысы гаҗәп түгел, тормыш үзенекен итә Зөһрәбануның шулай сөенеп, ансат кына күнеп калуына исе китте Бибинурның. Әллә ул да шуны уйлап, шуны алга куеп, өметләнеп яшәгәнме? +Өстән олы бурыч төште, тагын ни кирәк, инде дөньялыктан тыныч кына китә алсам иде дип уйлады ул, күзләре белән түшәмгә текәлеп. +"Дөньялыкта эшем калмады",— дип тынычланып кабатлады ул бераздан. Әйе, балалары аның киләчәк белән багланышын өзделәр... Алар әниләренең киләчәк көннәренә чик куйдылар... Болай дип беренче генә уйлавы түгел иде Бибинурның, икенче мәртәбә дөнья белән хушлашырга җыенуы иде бу, моннан биш-алты ел элек тә нәкъ шундый уйлар белән түшәмгә карап яткан иде... Бетте дип санаган иде, ул чагында бетмәгән булып чыкты. Тормышында һич күз алдына китермәгән, уйга да кертеп карамаган үзгәрешләр башланды. Әгәр бу юлы да шулай булып чыкса?!. +Син бер төрле уйлыйсың, дөнья икенче яктан үзенекен эшләп куя. +Картаюны төрле кеше төрлечә каршылый. Төрлечә кичерә. Берәүләр кинәт кенә сәламәтлеккә туймый башлый: күз начар күрә ("җеп сапларга кеше кирәк хәзер!"), колак томалана ("и, безнең заман сарыклары "бә-ə!" дип урам тутырып кычкырып кайта торган иде, хәзерге заман малының да мәне юк, авызлары ачык, тавышлары чыкмый!"), аппетит начарлана ("авызның тәме беттеме, ашаган ризыгым ләззәтле түгел!"). +Икенче берәүләрнең сәламәтлегендә бер үзгәреш тз сизелми: рәхәтләнеп ашый, җеп сапларга күршегә йөгерми, черки безләгәнен дә ишетә, шулай да, рухлары төшә, эшкә кул бармый, эш тәме югала. Элеккеге гадәтләр үзгәрә, кием-салымга мөнәсәбәт алмашына ("ни кисәң дә ярый хәзер, барыбер"), кыскасы, картаю галәмәте һәркемгә төрлечә, һәркемгә үзенчә генә килә. Я сиздерми килә, я кинәт сиздереп, күңелне өшетеп, бәгырьне суытып та куя... +Бер дә картаймас кебек йөргән Бибинур бер елны үзендә зур үзгәреш сизенде. Күзе дә әйбәт күрә күрүен, эңгердә дә нәзек энәләрне саплый ала, урамнан узган почта машинасының номерын да әллә кайдан ап-ачык абайлый, кинога барганда да алдагы рәтләргә елышмый. Колагы да сак: яз үз куәтенә кереп, карлар эреп ермакларга җырчы сулар төшә башлаганда, тәүге өлгер тургайлар килгәч, аларның язгы сәламен, гадәттә, беренче булып ул ишетә. Тургай килгәч тә тәрәзәләрнең эчке рамнарын алып куя да өенә яктылык һәм язгы авазлар кереп тула. Алдан ук хәстәрен күреп, агач чапчакка җыеп куйган ләйсән яңгыр суы белән гөлләрен бөркеп-бөркеп юа да алар үзләренең куанычлы урыннарына — тәрәзә төпләренә күчеп утыралар... +Моңарчы табигатьнең барлык үзгәрешләренә дә үтә сизгер җан иде ул: ел саен, яңа ел алдыннан численник сатып ала да үзе аерата мөһим дип санаган вакыйгаларны шәмәхә карандаш очы белән тырнап, шунда теркәп бара иде. Аның чормасында табигать яңалыклары теркәлгән байтак численниклар саклана булыр әле! Гади генә, үзенчә, кыска гына итеп яза да куя. Әмма һәр язганы аның күңеле өчен бик зур әһәмияткә ия: "Фәләненче мартта тургайлар килде",— дип язган икән, бу инде Бибинур дулкынланган чамасыз Олы Көн... +Тургайлар кайтты, ə Габдуллаҗан кайтмады... +Тургайлар һәммәсе кыр-болыннар өстенә таралды, ə аның балаларының берсе дә юк... +"Апрельнең фәлән числосында Ташлыяр тушлады, бәке янына барырлык түгел". "Бүген су таша башлады, таң алдыннан гөрләп боз кузгалды",— дип билгеләп куйган икән, бу хәбәрләргә дә Бибинур гомеренең бик күп хатирәләре бәйләнгән. "Кибеткә сатин кайтты, мендәр тышлыгы. Түбән оч хатыннары талаша-талаша алып бетерделәр". "Әзһәр хатыны Камәрия игезәк малай алып кайтты, бәхетләре булсын, тәүфыйклары артсын, ярабби, безнең кебек булмасыннар". "Сабан туенда быел да Йолдыз кашка алга чыкты, кызыл айгыр токымы". +Болар берсе дә буш сүзләр түгел, тиктомалдан гына көнгә-елга бәйләнмәгән, болар Бибинурның тормыш белән бәйләнеше, яшәешенең иң мөкатдәс истәлекләре!.. +Пенсиягә аны иртәрәк чыгардылар, яше җитсә дә, эштән китми иде әле Бибинур. Авылда хатын-кызга эш кимеде. Атлар саны азайды, кызганычка каршы, алар да Бибинур кебек колхоз эшенә кирәк булмый башладылар. Айгырлар вакланды, бияләр юашланды. Төп эш булып фермаларда мал карау, сыер саву гына калды. Бибинурның бу тармакларда яшьләр белән алышырга йөрәге җитмәде. +Әле пенсиягә чыгуны да картлык дип санамады ул, кирәк чакта вак-төяк эшкә йөрде, чөгендер утады, трактор сукасы артыннан бәрәңге чүпләште, әмма шулай ел үттеме, икеме, колхозның төп эшләре белән генә түгел, ел фасыллары, табигать үзгәрешләре белән дә акрын-акрын багланышы өзелде аның. Численник алудан да шып туктады. Элеккеләрен кузгатмады, укымады. Элекме сиңа, элек язгы тыгыз җилләр Аксыргак авылына хуҗа булып алганда Бибинурны тыяр хәл юк иде! Өйдә тора алмый иде ул, биләмгә дә йөрми, болай чыга да китә, беренче күргән тургаена, беренче сайраган сыерчыкка, өер-өер очкан каргаларга кайнар сәламен бирми калмый иде ул. Аерата зәһәр, зәмһәрир суыклары белән җан ияләренең теңкәсен корыткан кышлар узгач, ул туктап-туктап чыпчык-песнәкләрнең хәлен сораша иде: "Исән чыктыгызмы, җан кисәкләрем? Түзә алдыгызмы? Менә шөкер, менә куаныч! Бала-чагаларыгыз җил-яңгыр күрмәсен, исән-аман яшәсеннәр!" +Җәйгә кергәч аны бөтенләй танып булмый, бөтенләй үзгәрә иде Бибинур! Һәр тәрәзәне киң ачып өйне хуш ис белән тутыра иде. Сабан туйлары җитә башласа, йокысы, ялы онытыла иде. Өйне сап-сары балавыздай юып чыгара, мендәр-ястыкларны әйләндерә-әйләндерә мәрхәмәтле кояш күзендә киптерә, сыек чыбык белән иркәләп тузаннарын кага. Мич-морҗаны шомырт чәчәге төсенә кертеп агарта, җиз самоварны ачы катык, ком белән агартып кояш көнләшерлек итеп ялтырата. Агач табаклар, бизәкле агач кашыклар, чуен-чүлмәкләр, эреле-ваклы табалар, җилпуч, табагач, кисәү агачы, җәмки, ухват, уклаулар, бәйрәм демонстрациясенә чыккан кебек, киштәләргә, сәке түренә рәт-рәт сөенешеп тезеләләр, һәммәсенә җан керә! Тәрәзә төбендә гөл чүлмәкләре тирәли чүпләм башлы ап-ак сөлге өстендә суган кабыгы суында манылган күкәйләр тәгәрәшеп ята, өстәлне төрле-төрле тәкәләр, коймаклар, бавырсаклар, чәкчәкләр бизи. Ел саен диярлек балаларга нинди дә булса кием яңартмый калмый иде Бибинур, анысын ала, монысын тегә, өченчесен сипли, дүртенчесен бәләкәйли. Балалар Сабан туе тирәсенә чук булып киенеп төшәләр иде. "Кара син, агай, каян юнәтә дә, каян табып бетерә бу Бибинур?"— дип тел шартлата иде җиңги-абыстайлар. Бибинурның яздан бирле очып-очып йөргәнен, янып-яшьнәп төннәр уздырганын күпчелек белми дә кала иде. +Сабан туенда иң яратканы ат чабышы иде! Җирне гүләтеп, офыкны каплап Кырынды өстеннән атлар чабып килә башлагач, ул да тыпырдап биеп тора торган иде! Үз авылы чабышкылары баш килсә, ул аерата бәхетле итеп тоя иде үзен! Кыз чагында да, кияүгә чыккан елларда да, соңрак, сугыштан соңгы ятим тормышта да, ат чабышына багышлап чиккән сөлге бирмәгән елы булмады аның. Тирә-якның байтак батыр егетләре кайнар тирләрен Бибинур чиккән хуш исле сөлгеләргә сөрттеләр. +Көзге моңсу айларда да ул тулаем бәхетле иде: сары яфраклар коелып тирбәлә-тирбәлә Ташлыяр елгасының вак-вак купшы дулкыннарында әллә кайларга, ерак сәфәрләргә агып киткәнне сүзсез-өнсез, күзләрен зур ачып, сөенеченнән онытылып күзәтә иде Бибинур. +Кышның үз гүзәллеге! Беренче кырпак төшеп, ап- ак юрган ябынган ишегалдында каз-тавык эзләренең чуар матурлыгын әйт син! Иртән ишекне каерып ачып җибәрүгә, күкрәккә дулкын булып салкынча һава килеп бәрелә, гәүдә җиңеләя, адымнар ныгый, очып китәсе, биисе, җырлыйсы килә Бибинурның! Ə декабрьнең сыкылы таңында, яңа яуган ак мамыкка аякны иркәләп торган киез итек белән шыгыр-шыгыр басып, әле йолдызлар да сүнеп бетмәгән бер мәлдә, иңендә чуар көянтә уйнатып бәкегә суга төшүләр нинди олы бәхет иде! Үзеңне чиксез галәм, бөтен табигать белән бер итеп сизәсең, күзәнәкләрең ургылып-ургылып яңарганын тоясың. Син җиргә мәңгегә килгән кебек!.. +Күрше картның, рәтен белеп кенә, тупас калун белән бәке чапканын карап тору нинди хозур! Боз кисәкләре шыбырдашып, иртәнге нурда кыйммәтле асылташлар кебек җемелдәшеп синең аяк йөзеңә килеп сибеләләр. Ерак та түгел чал таллыктан пырх итеп төн кунган көртлекләр очып күтәрелә. Көлтә койрыгын болгап, алар артыннан кызыл төлке сикереп куя. Морҗаларда төтен, төтен! Кар бүрекләр кигән, йокычан моңсу йортларга тереклек нуры, җан кертә бит əнə шул төтен баганалар! И кышкы бураннарның сихере! Җәяүле йөгерек бураннар! Язгы куе сыерчык бураннары! Сыерчык бураннары китергән дымлы кар бөртекләре, сез Бибинурның куе кара керфекләренә кунып күпме ял иттегез! Язгы бураннардай яуган шомырт чәчәкләре, Бибинур менгән ат-юртакларның кайнар тояклары астында калып күпмегез тапталды! Язгы беренче күкрәүләр, тол хатынны йокысыннан ничә мәртәбә сискәндереп уяттыгыз?! Ишек шакыйлар дип белеп, ул ничәмә-ничә таңнар яланаяк өялдына йөгереп чыкты? +Елларның, айларның гына түгел, атналарның, көннәрнең тууын, яралуын белеп, тоеп яшәмәдеме ул? Табигатьнең бар матурлыгына, муллыгына ул да хуҗа иде бит! Болыннарда тукранбашлар кабарып, ромашкалар җилдә тирбәлгәндә, аның арган тәненә ял булды, көч керде. Табигатьнең могҗизалары турында газиз балалары белән ничә тапкырлар сөенеп сөйләшмәгән ул: "Хәтимә кызым, кара! Салават күпере!" "Улым Сабир, күрче ләйсән яңгыр ява!" "Нәҗибем, бәләкәчем, синең иптәшләрең — сыерчыклар килгән!" +Һәммәсе тиңдәшсез олы куаныч, һәммәсе балалары белән аны якынайта, аны олылый. Язгы күкрәүләргә, Аксыргак күген туктаусыз юып торган ак болытларга Бибинур кирәк булгандырмы-юкмы, мәгәр март башларында өй кыегыннан тезелешеп сузылган боз сөңгеләре, язгы ташуларның шашкын гөрелтесе, болын өстен бизәп утырган ак чәчәкләр — һәммәсе дә аның өчен бик кирәк, бик мөһим иде. Ул алар белән бергә ел саен туды да, яз-җәй, табигать белән аның бер еллык гомере сиздермичә генә үтә, китә торды. Табигатьнең бар мизгелләренә дә Бибинур да кирәк булгандыр, мөгаен. Сөенер күзләр юк икән — нигә ярала бу таңнар? Нигә атыла бу йолдызлар? Кем өчен соң бу куе-тыгыз апрель җилләре? Нигә күк тутырып йолдызлар кабына? Үзенең эчке мәгънәсен тәртипкә салучы, аңлаучы һәм аңлатучы кодрәт иясе кешене дә табигать бөек максат белән тудырмаганмыни?! Күз, колак, борын, ниһаять, күңел белән җан табигатьне аңлау өчен яралмаганмыни?! +Табигать баласы — кеше булуына, күпне күрә алуына, күргәнен аңлый һәм ярата алуына куанып яшәде Бибинур. Табигать белән бер булу аңа бик күп четерекле хәлләрне җиңәргә, моң-кайгыга баш бирмәскә ярдәм итте. Ялгызлыкны оныттырып торды. +Һәм көннәрдән бер көнне бөтенесе үзгәрде. Яз көне иде. Бакчы, бөреләрне уятып җылы сулышлы җилләр килеп җитте — ə ул аларны сизми калды. Урман кары кузгалгач, таудан сугылып-бәрелеп гөрләвек ташкыннар төште, ə ул, башка еллардагы төсле, айлы кичтә, капка баганасына аркасын терәп су тавышын тыңлап хозурланмады. Яз быел сиздермичә, канны уятмыйча, мыштым гына, астыртын гына килде, җәй дә Бибинур катнашыннан башка гына дөньяга хуҗа булып алды, болыннарны, су буйларын сихерле яшеллек белән күмде. Көзге сары яфракларга бу юлы исе китмәде аның, көз җиткәнен суык, әрсез җилләр исә башлагач кына абайлады. Беренче кар бөртекләре сихерле чәчәкләр сыман юкка гына аның тәрәзәсе алдында бөтерелеп уйнадылар, Бибинур аларга бөтенләй игътибар итмәде. +Менә син, сәламәтлеге Ходайга шөкер, күзе җете, тамагына ризык уза, ни ашаса шуннан канәгать, колагы да сак, армый да диярлек, бар да элеккечә калды, ə шулай да быел нидер үзгәрде, дөнья белән багланыш өзелде, табигать белән уртаклык тукталды, һәм Бибинур: "Əhə, миңа да картлык килеп җитте",— дип нәтиҗә ясады. Картаюына ышанмады, исе китте, мич башына менеп ятты да: ике көн, ике төн кузгалмады. Мичкә якмады, ашарга пешермәде, киез катасын аягына элеп почмактагы чапчактан бакыр чүмеч тутырып суык су эчте дә иске тунын ябынып һаман мич башында ятты. +"Картлык килде, тәмам!" +Беренче көнне исе киткән иде, икенче көнне бераз тынычланды, хафаланмады. Уйланды. Берәүләр: "Их, бу дөнья миннән кала!"— дип офтаналар, Идел кала, туганнар кала дип кайгыралар. "Ничек ташлап китәсең?"— дип ачы күз яше түгәләр. Бибинур киресен уйлады: "Шөкер, әле дә ярый, мин китеп барсам да, алар калачак!"— дип сөенде. "Мин калып, алар югала торган булса, нинди күңелсез һәм мәгънәсез булыр иде бу дөнья!",— дип юанды. +Картаюны сизгәч, аның китмәскә килгәнлеген аңлагач, кешеләр үлем турында уйламый булдыра алмыйлар, аны каршыларга әзерләнә башлыйлар. Үлемтеккә әйбер җыя, кәфенлек хәстәрли башлыйлар. Бибинур да үлем турында уйлады. +Күршеләр аның чыгып йөрмәвенә шундук игътибар иттеләр, җыйнаулашып киңәштеләр дә Бибинур белән бик әйбәт мөнәсәбәттә яшәгән Зәкия карчыкны араларыннан вәкил итеп сайладылар. Зәкия әби таяк очы белән Бибинурның тәрәзәсен чак кына кагып: +— Бибинур карчык, син исәнме? — дип сорады. Бибинур мич +башыннан төшмичә генә җавап бирде: +— Исән, исән! Ни булсын ди миңа? +— Бер дә төтенең чыкмый. +— Ямау ямап ята идем әле,— дип кетердәде әби. +— Нәрсә ямыйсың, ə-ү? +— Ни ямыйм, ди, Зәкия. Дөнья белән алыш-бирешне тәмамларга +әзерләнәм. Башкарасы эшләр калмаганмы, рәнҗетелгән җаннар +юкмы, дим. Барысын уйлап, хәтернең тишек-тошыкларын ямап ятам +шунда. — Ə, ярый. Шөкер. Яма. +Зәкия карчык өйгә үтеп тормады, ишеккә таба бармады да, хуҗаның балалары ташлаганнан бирле өенә кеше чакырмавын беләләр: очраклы кеше килеп кергәндә дә Бибинур уңайсызлана, борчыла, атна буе чиргә сабышып, кәефсезләнеп йөри. Зәкия дә тәрәзә аша гына сөйләште, башкалар урам ягында ук тыңлап тордылар. Капка тавышы ишетелүгә, Бибинур үзе атылып килеп чыга торган иде, бүген əнə ята... +— Йә, ничек? — дип сорадылар күршеләр бер авыздан. +— Болай тавышы көр чыга, бер дә чирлегә охшамаган,— диде Зәкия. +— Шөкер, алайса,— диделәр күршеләр җиңел сулап. +— Шулай да күз-колак булырга да ярар. +— Мәзәкләнә башлаган ахрысы ул. Морҗасыннан ике көн инде төтен +күренмәде. +Дөнья белән алыш-биреше тәмам дип уйлау Бибинурга җиңел булмады, һич! Ике көн хатирәләр тозагыннан ычкына алмыйча мич башында боргаланып ятты. Өе тәмам суынды, тышкы кат пыялаларга катлы-катлы булып зәңгәр боз катты. Өченче көнне торды, мич башыннан төште, кочагы белән каен утыны алып керде, мич гөмбәзенә кадәр тутырып якты да, урындыгын мич каршысына тартып китереп, аңа мендәр куйды, шуңа утырды. Коры утын гөмбәзгә сыймыйча аңа таба ыргылды, ул, утның мәңгелеге алдында сихерләнеп, керфек тә какмыйча байтак карап утырды: мич авызындагы корымга ут капты. Бәләкәй чакта, мич авызындагы корымга ут капканда ул кул чәбәкләп: "Əнə урыс марҗалары йөгерәйөгерә җиләк җыялар!" дип кычкыра иде... Ə хәзер сүрән генә елмаеп куйды да, чүмеч белән су алып килеп корымга сипте... +Аннан кыстыбый пешерде. +Габдуллаҗаны кыстыбый бик ярата иде. Төпчекләре Нәҗип тә әткәсенә охшаган, кыстыбыйны бик яратып ашый иде... +Өенә җылы төшеп, ашап-әчкәч иске шәлен бөркәнде, билен яулык белән кысып буды, кар бик тирән ятканчы дип, зиратка Гайшә кабере янына китте. +Ул чакта татарлар арасында зиратка барып йөрүләр сирәк иде, карга сукмакны үзе салды. +Гайшәнең ире өчен корбан булуы, Габдуллаҗан куеныннан Гайшәнең урынын алуы, Бибинурның дөньялыкта үз ихтыяры белән башкарган гамәлләренең иң олысы, иң җаваплысы иде. Яхшылык эшләдеме ул, яманлыкмы +— Бибинур тулысы белән моны берничек тә бәяләп бетерә алмый иде. Шуңамы, Аксыргак кешеләреннән үзгә буларак, зиратка еш кына барып йөри, бигрәк тә язын, кар киткәч, кабер өстен чистарта, себерә, көздән җыеп куйган чәчәк орлыклары сибә иде. +Бүген менә кагыйдәсенә каршы буларак, кар ерып бара... +Адымы чыпчык атламы кебек бәләкәй, гәүдәсе җиңел, эзе мамык карда да җиргә кадәр төшеп җитә алмый. Аның артыннан тоташ бер сай буразна сызылып барды, карасаң, адәм узган дип тә уйламассың! +Гайшәнең баш очында биш почмаклы йолдыз уелган ак таш тора, язуы да күңелгә үтеп керерлек: +"БУ КАБЕРДӘ ХАЛЫК БӘХЕТЕ ӨЧЕН +КӨРӘШ ЮЛЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН +ГАЙШӘ АБДУЛЛИНА ЯТА". +Пионерлар килеп йөри монда, мәктәп балалары Беренче май бәйрәмендә чүлмәк-чүлмәк гөлләр китерәләр. Сабан туена кайткан авылдашлары да кайвакытта чәчәк бәйләме калдырып китәләр. Әмма Бибинурның Гайшәгә үз мөнәсәбәте — икесе аңлый торган гына олы мөнәсәбәт. +Зиратта кеше-мазар булганда ул Гайшә янына барып та тормый, кешеләр таралганны, зиратның тып-тын әрвахлар белән калганын көтә. Чөнки зиратка Бибинурны Гайшәнең фаҗигале үлеме генә түгел, бурычы, җаваплылык та йөртә. Бибинур алып калды ич Гайшәнең өч баласын! Аның өч баласын үстереп, тәрбияләп, үзенчә әзерләп олы дөньяга ул чыгарып җибәрде! +Балалары турында ул хәзер авылда беркем белән дә сөйләшми, аксыргаклыларның алар турында сүз кузгатканнарын яратмый, сөйләштерми дә. Балалар турында ул дөньяда бары тик бер кеше белән — аларны тудырган ана +— Гайшә белән генә сөйләшә ала. Алар, ике ана, берсе тудырган, берсе үстергән ана, сөйләшә алалар. Сөйләшергә сүзләре дә күп була... +Бүген зират буп-буш... Тып-тын... +Гайшә кабере өстендәге куе ботаклы пар каенда пыр да пыр песнәкләр оча, кошлар бер чакта да Бибинурдан курыкмыйлар, агач арасыннан җитез генә үтеп кергән декабрь җиле көмеш кар бөртекләрен бөтереп кузгата... Тик бу минутларда Бибинур карчык берни дә күрми, берни дә ишетми инде... Ул Гайшәнең баш очындагы ташка сарган кар бөртекләрен җиң очы белән сакланып кына кагып төшерде дә, тирән көрсенеп сүзен башлады, Гайшәгә эндәште. +— Гайшә! +— Аның калтыранган иреннәре арасыннан сүзе сынып, сытылып чыкты. +— Менә ни уйладым әле мин: миңа да бу дөньяны кичеп сезнең янга килергә вакыт җитте бугай... Беләм, минем баш очыма берәү дә йолдыз кадамас, мин бик гади яшәдем, гомергә гади кеше булып калдым. Шулай да үкенмим, газапланмыйм, үз бурычымны үтәдем бугай. Беркем дә минем турыда яман сүз әйтә алмас. Беркем дә! Мин шулай уйлыйм, бәлки, хаталанамдыр... Син Зөһрәбануга карама, Гайшә, аны тыңлама син! Бәхете булмады аның, шуңа күрә генә күңеле көйсез. Көйсез күңел белән яшәү читен, беләсең. Рәнҗемим мин аңа, миндә дә гаеп булгандыр. Ул бәхетле булсын дип тырышмадым, әллә нигә күңелем тартмады... Синең алда да гаебем бардыр, Гайшә. Булмый калмас. Мин шулай уйлыйм. Шулай дип беләм. Шуңа синең катыңа киләм. Аңлашыйк, Гайшә. Кешеләр сөйли, күп сөйлиләр. Балалар мине ташлады дип, аларны гаеплиләр... Кем уйлаган дөньялар болайга әйләнеп китәр дип... Шулай да мин аларны гаепләмим. Рәнҗемим мин аларга! Ата йортын ташладылар, диләр. Имеш, менә ничә еллар инде хат та язмыйлар! Ярдәм дә итмиләр, имеш! Анысы да хак, Гайшә, тик мин ярдәмгә мохтаҗ түгел, Гайшә, мохтаҗ булмадым да. Һич бер мохтаҗлыгым юк, хак тәгалә шаһит, пинсәм чыга. Авыл картларын да ташламый хөкүмәт, шөкер. Әйе, пинсәне күбрәк алып, балаларның үзләренә ярдәм иткәндә ярар иде дә... Анысы шулай, Гайшә, бик дөрес уйлап ятасың, сирәк-мирәк хат язгаласалар, икебезнең йөзебез ил алдында ак булыр иде. Аннары, нәнекәчләрем, берәр генә мәртәбә, ел да димим, ике-өч елга бер генә тапкыр Аксыргакның Сабан туена кайтсалар ни әйтер идек кана?! Синең катыңа җыйнаулашып, балалар белән бергәләшеп килә алсак, ни сөенеч булыр иде дә... Əнə бит кайлардан кайталар! Беркем дә кайтмаса, кайтмый башласа, ул Сабан туеның ни яме калыр? Онытылып бетәр ул, туганнар кайда очрашып сөйләшерләр? Үзләренең тамырлары кайда икәнне ничек белерләр? Кем сөйләр аларга барын да? Баланың баласы — балдан татлы, диләр. Шулайдыр. Балаларның балаларын күрү насыйп булмады. Синең дә күргәнең юк! Үзем чыдар да идем, менә син анда рәнҗеп, үпкәләп ятасыңдыр сыман... Барын эшләдем мин, Гайшә, тир дә түктем, елга-елга яшь тә агыздым, тынмадым, тау-тау иген үстердем, кө тү-кетү колын тәрбияләдем, бары да булды, җаным, үземә язганнан канәгать, ходайга шөкер, мәгәр бик олы бер үкенечем калды — бала сөеп туймадым. +Балаларның балаларын күрмәдек без синең белән!.. Балаларыбыз начар дип кеше юкка сөйли, кыенсынып ятма! Мин дә кыенсынмыйм, рәнҗемим дә. Түзик... Кеше хәлен кеше беләмени?.. Менә олы кызыбыз Хәтимәне генә алыйк... Баштан ук мәшәкатьле яши башладылар бит. Бухгалтерлар курсында укып кайтып, колхозда әйбәт кенә эшли башлаган иде. Писмәнгә, нифтәгә киткән егеткә кияүгә чыкты. Яңа урында оя кору җиңелме әллә? Келәтне сүтеп саттым, бар акчасын аларга бирдем. Тимерле агач сандыкны алып киттеләр, ике пар, бәрән йоныннан гына басылган ике пар киез итек бирдем аларга, дүрт мендәр... Көзен, юган ак йоннан сырган юрган илттем! Нигә иде безгә келәт? Сиңа кирәкме, миңамы?.. Алар Писмәндә насыпушка дигән өй салып керделәр, аннан яңа өйгә күчтеләр, аннан хөкүмәт таш пулаттан аларга фатир бирде. Иске өйләрен сатып матай алдылар. Матай да эшләгән кешегә бик кирәк әйбер, хәзер җәяү йөрүләр тәмам бетте, ярты акчасын мин түләдем. "Акча күп төшә!" дип кияү берзаман Себергә үк күчте, анда да нифтә тапканнар икән... Сабирга килгәндә, аның да үз тормышы! Аксыргак авылыннан чыгып, тапталабыз Казанның үзендә, шәһәрнең кап уртасында өч бүлмәле квартир алып тормыш көтә башлау ансатмы әллә? Башта шкафлары фанер төсле аксылдан иде, соңрак Рига каласыннан ук, диңгез буеннан кайткан караңгы шкафлар алганнар. Киленгә анысы да ошамаган. Сабир бик нык йөреп, әллә кемнәрне майлап, әллә кемнәрне җайлап чикләвек агачыннан ясаган кыйбатлы да, затлы да шкафлар, диваннар алып кайткан... Урындыкларын күрсәң син, кәкре аяклы, кәкре аркалы, утырырга куркыныч, егылып муен сындырырсың, икмәктер менә, Гайшә!.. Кешедән артта калсынмыни, сүзем юк, министрның пумушнигы булып эшли бит Сабирыбыз, Гайшә! Барыбызга да нинди олы куаныч! Бөтен Аксыргак шакката инде, үстердең малайны Бибинур дип, бөтенесе мактый. Аннан Идел буенда дача салдылар. Дача дигәннәре хикмәт икән аның, шулкадәр кыйбатка төште, ике ел тоташ акча салып тордым. Ике ел ай саен утызар тәнкә салдым, Гайшәкәем. жәлләмәдем! Дачалары да Идел буенда бер икән шул аларның хәзер!.. Аннан машина сатып алдылар, машинага тимер түбәле, биш йозаклы таш оя кирәк икән, аңа киткән акчаны санарга куркыныч, Гайшә!.. Әле ярый, шөкер, районыбызда музей дигән бернәрсә ачтылар. Кыз чагымнан килгән ашъяулыкларны, тастымалларымны, кашагаларны, түрләмәләрне, чиккән сөлгеләремне, аякчуларны, паласларны, энҗеле калфагыма тиклем шунда илтеп саттым. Шул чүпрәк-чапракка да акча түләрләр икән! И куанды Сабир! И сөенде килен! Хат язалар да язалар болар, рәхмәт укыйлар. Алар сөенә, мин сөенәм! Музейдан килгән акчага Нәҗипкә дә өлеш чыгардым. Төпчек бала — әнкә иркәсе, баш бала — ата ярдәмчесе... Яратты бит Нәҗип диңгез буен! Ел саен бара. Элгәре ялгыз башы йөрде, өйләнгәч хатынын алып бара башлады, кызы тугач, өчәүләшеп үк бара башладылар. Йөрсеннәр, Гайшә, күрсеннәр, замана аларныкы... Элек барына да өлгерә идем, ат та карыйм, йортта кош-кортын, терлек-туар асрыйм, җөй дә тегә идем. Теге, кылый Гомәр хатыны Мөһә- лилә белән ярыша-ярыша тегә торган идек! Карчык- корчыкка гына түгел, яшь-җилкенчәккә дә бик күп тектем мин күлмәк-күнчекне, мудысын белмәсәм дә, яраталар иде, акчасы да килә иде... "Зингер" машинам бик әйбәт иде, Гайшә, келтеркелтер арган күңелне дә күтәреп утырыр иде. Хәзер машинам юк, сөйләгәнмендер инде мин сиңа аларын, әллә нигә тагын яңабаштан кабатлап кына азапланам... +Балалар һөнәр алдылар, йортлы-җирле булдылар, машиналар алынды, гаражлар да төзелде, диңгез буйларында да рәхәт чиккәч, бер елны өчесе дә Сабан туена кайттылар... +Кияү дә, киленнәр дә, балалары да юк иде мәгәр... Сөенешеп күрешкән дә идек юкса, хәерлегә булмаган икән, яңадан Аксыргакка кайта алмадылар мескеннәр... Минем тормышны яратмадылар... "Келәтне кая куйдың?"— диде Нәҗип... "Тегү машинасын ник бирдең?"— ди Сабир. "Өйне шып-шыр калдыргансың",— ди Хәтимәм. +Бер сүз дә әйтә алмадым... +Син авылдашларга рәнҗеп ятма, Гайшә, алар бо- лай гына, яратып, үз итеп кенә искә алалар безнең балаларны. Ятим үссәләр дә, кеше булдылар, машиналары бар, әйтәм бит, дачалары бар. Аксыргакта, Ташлыяр буенда ни кызык тапсыннар алар?.. Үз тормышлары бар, без шуңа бик риза, Гайшә, икмәктер, бик риза! +Фани дөньядан бакый дөньяга мәңгелеккә күчәр көннәрем җитә бугай, Гайшә... Сизәм, бу дөнья белән алыш-бирешем күп калмаган. Ул миннән башка да бик күңелле яши. Син ачуланып ята күрмә анда, мине караңгы чырай белән каршылама! Кыямәт көнне очрашырбыз, иншалла, Габдуллаҗан да шунда булыр. Юк, юк, ул синеке!.. Синең өлешеңә кермәм, һич тә рәнҗемичә читтән генә карап торырмын. Шулай да бер тапкыр күз тутырып карарга рөхсәт итәрсең инде, Гайшә? Габдуллаҗан сиңа булыр. Миңа караганда синең хакың күбрәк, олырак! Күбрәк, Гайшә! Мин шуны белеп, минут та онытмыйча яшәдем. Мин ни биргән аңа? Син өч бала тудырдың! Син аның өчен корбан булдың. Ул ил өчен корбан булды, сез икегез дә оҗмахлылар... Син рәнҗеп ятсаң, син каргасаң, миңа тәмуг газапларын татырга туры килер. Газаплардан курыкмыйм, сине, Габдуллаҗанны очрата алмам дип кенә җаным кыйнала... Очрата алмасам, каян белим: бәхиллисеңме син мине, юкмы?! Әйе, минем өлешем бик кечкенә булды. Мин читтән ябышкан бер кыерчык кына. Балалар мине ташласа да урынында, тик сине онытып бетерүләре генә җанны кыйный бераз. Печтек кенә кыйный, Гайшә. +Йә, хуш. Бездә инде кыш. Аякка таракан керә башлады. Әрвахлар, сез дә хушыгыз. Озакламый мин дә сезнең катыгызга мәңгелеккә килермен! +Ул тагын да бәләкәйләнә, адымнары тарая, гәүдәсе җиңеләя, баягыдан да саерак буразна сызып, ул яңа сукмактан туп-туры зират капкасына таба бара башлый... Әле баш очыннан, әле яннан очып песнәкләр аны агачлыктан чыкканчы озата баралар... +Бибинур зират капкасын әйбәтләп элде, каеннарга карап саубуллашты, шул ук белгән "колһуалласы" белән "әлхәм" сүрәсен укыды һәм артына да карамыйча кайтып китте. Олы юлга чыккач аны машина куып узды, тик ул күтәрелеп тә карамады. Кыр өстенә рәхәт тынлык хуҗа, кыш көне генә була торган гаҗәеп киңлектә, бушлыкта күз чагыла торган матурлык иде, тик бүген боларның берсе дә Бибинурны әсәрендермәде, ул үзен бу дөньядан киткән итеп санады... +Кышын Бибинур беркая да чыкмады диярлек: кибеткә дә бик сирәк керде, театрлар килгәндә дә клубка чыкмады, почтага бөтенләй эз да басмады дияргә була. +Көрт басып бетергән капка төбеннән итек кунычына кар тутыратутыра, Зәкия карчык көч-хәл белән аның ишегалдына керә дә таяк башы белән тәрәзәсен кага. +— Бибинур карчык, син исәнме? +— Исән, исән! +— Нигә бер дә төтенең чыкмый? +— Күзгә күренми торган төтен чыгара торган чак бит! +— Алай да? +— Хәзер, хәзер. Кабызып маташа идем. Утыны чиме, кадалгыры!.. +Кыйшык морҗа өстендә сыек кына төтен уйный башлый, ул арада бала-чага шау-гөр килеп мәктәпкә кузгала. Бибинур карчыкның, тырышып-тырышып тәрәз бозын тыны белән эретеп, урамнан күз да алмаганын берәү дә белми. Җәйгә-кышка, табигатьнең безнең канны, рухны үзгәртә торган сихәтле алмашынуларына тәмам битараф булып, җылы мич башыннан әҗәлен көтеп яткан карчык, дөньядагы бер тавышка гына һаман сикереп тора иде: урамда балачага тавышы яңгыраса, ул кыптыр-кыптыр барып җитә, тәрәзәнең суык борысына сөялә һәм сәгатьләр буе хәрәкәтсез тыңлап тора ала иде. +"И гомерләр! И гомерләр!" +Язы да җитте. Яз җиткәнне тоймады аның җаны, ташу карарга төшмәде Бибинур, тал ботагын сындырып өстәле уртасында сулы шешәгә утыртмады, бәр- мәнчекләргә карап сөенмәде, каргаларның нәзек ботакларны кабып әрле-бирле очканнарын, оя типкәннәрен күзәтмәде. Ул, озакламый килеренә ышанып, әҗәлен көтте. Балаларның язгы тавышлары яңгыраганда гына аның зәп-зәңгәр күзләрендә нур уянып ала, ирен читләре сизелмәслек кенә елмаялар. Шушы тере күзәнәкләрнең калуына, саклануына ул үзе дә бик гаҗәпләнә һәм аптырап: "Әллә һаман үлмим инде, Ходаем!"— дип уйлап куя иде. +Җәй җитте. Әҗәл һаман көттерде. +Җәй башының иң матур көннәренең берсендә аның җиргә чүгә башлаган йорт-кураларын карарга яңа председатель Җиһангир Сәфәргалин килеп керде. Аның аз гына бөдрәләнеп торган кызыл чәче туктаусыз агылып торган нурлар арасында бөтенләй кызыл, комач кебек булып күренде. Ул таяк тотып, бөкрәеп, нидер укына-укына өй ишегеннән чыгып килгән Бибинурны күргәч, рәхәтләнеп елмайды. Аңа карап Бибинур да елмайды, гәүдәсе кинәт турайды, кулыннан таягы төшеп китте. Җиһангир да, Бибинур да таякны җирдән алырга оныттылар... +Әйе, авыл кешесенең тормышы башкалар күз алдында уза... +Авылда син бернәрсә дә яшерә алмыйсың: йортыңның бер почмагы иңә башлавын да, чиләк күтәрергә чыкканда адымың авыраюын да, иңбашларыңның аска салынуын да, өй эчеңнең көннәрдән бер көнне шып-шыр калуын да кеше күзеннән яшерә алмыйсың. Синең нәрсә ашап, ни эчкәнеңә кадәр белеп торалар авылда. Авыл арасында кеше көчле микроскоп астына эләккән күзәнәк кебек кенә — кая тырпылдаса да күренеп тора! Картаюны да яшерә алмыйсың авылда, чирең сөйләргә табиб йә тыңлаучы эзлисең. +Авыл кешесенең бердәнбер яшерен биләмәсе — күңел сере генә кала, күңел серең булса, ул синең бердәнбер кеше кулы тимәс монополияң! Син монда тулаем хуҗа, теләмисең икән, күңел сереңне берәүгә дә чишеп тормыйсың, ул синең белән яши, синең белән бергә картая, синең белән бергә үлә дә... +Яшь чагында гомер кеше алдында уза, анда әле серне биктә тоту кыен. Күңелеңә гыйшык иңсә аны кешедән ничек яшереп тормак кирәк? Йөзеңә чыга ул, күзеңә! Бик белдермим дисәң дә, авыз әле көлә, әле җырлый, әле елый. Әйтмәсәң дә, бөтен кеше күреп тора, аякларың кирәкмәс җирдә тырпылдый, кулың тик тормый, əhə, диләр, бу егетнең күңел агачына мәхәббәт дигән кош кунган икән!.. Юк дисәң дә, "гашыйк түгел!" дип күкрәгеңне кат-кат төйсәң дә, сиңа хәзер берәү дә ышанмый: синең кич саен Борһаннар турыннан үткәнеңне күреп күзәтеп торалар. Борһанның кыяр хәтле танавын карарга йөрмисең лә син анда, Борһаннарның ак пәрдәләре читеннән кара күзле Гөлчирә күренмәсме дип сагалыйсың. Синең нәкъ алар турыннан гына "бозау эзләвеңне" дә, бозауның тыныч кына келәтегез күләгәсендә күшәп ятканын да мең күз күреп тора! Мең күзнең биш йөз теле була, алар бергә сөйли башласамы... кая инде монда сер саклау! +Олыгайгач башка мәсьәлә!.. +Олыгайгач күңел серен сакларга да була. +Шунысы гына үкенечле: олыгайган күңелләргә сер иңми. Иңсә дә, бик сирәк иңә, сер — сирәк кунак. +Бибинур карчыкның яшьлектә дә, балалар белән яшәп ятканда да, дөнья белән бәхилләшер чагы җиткәндә дә күңел сере булмады. Кояштыр, юк иде. Без аның гомер юлы буйлап йөгереп кенә уздык, иң əhəмиятле вакыйгаларга тукталдык, болар барысы да аның авылдашларына билгеле фактлар... Хөснетдиновның аны кымтырыклап маташуын да, Ибрайның оятсызланып арбага менүен дә бөтен авыл белә... Айгыр урлап кайтуы исә тирә-юньгә дан булды!.. +Яшьли өлкән иргә чыкса да, башкаларга күз уйнатып йөрмәде ул, печәнлектә шыпырт кына ят ирләр белән аунамады, урлашмады, гайбәт сөйләмәде, берәүне дә тулаем дошман күрмәде, әләкли белмәде, әҗәтен түләмичә калмады, какмады-сукмады... Зөһрәбану аны нинди каргыш сүзләре белән рәнҗеткәндә дә гаепне үзеннән эзләде, эзләгәч тапты, игез сыңарының сүзләрен үткәреп җибәрде. +Авыр сүзләр ишетсәгез, +Үткәреп җибәрегез! +Шушы җыр аның тормыш кагыйдәсе иде... +Кимсетсәләр, гафу итә белде, очраганда кешеләрне сөендерде, кайгылы хәбәрләрне дә ияләренә җиңеләйтеп җиткерде, көчсезне яклады, көчлеләрне тыелырга өйрәтте, явызны үгетләде, усалның күңеленә шәфкать җылысы җибәрергә тырышты... +Боларның һәммәсенә аксыргаклылар шаһит. Бөтен авыл — олысы, кечесе аның бөтен тормышын үтәли күреп, уртак яшәделәр... +Аксыргак авылы өчен бернәрсә генә авыр табышмак иде: шундый изге, йомшак күңелле ананы нигә балалары үз итмәде? Нигә ташлап киттеләр алар аны? Нигә үз итмәделәр? Нигә таралдылар? Тапкан гына ана түгел бит, үстергән дә ана. Бибинур исә балаларга ана гына түгел, ата да булды, Габдуллаҗанны да алыштырды лабаса! +Бусы Бибинурның үзе өчен дә чишелмәслек тирән, газаплы сер иде. Дөрес, ул моны Гайшә мәрхүмәгә үзенчә, тормыш агышына бик тыгыз бәйләп аңлата ала иде. Дәлилләре дә көчле иде аның. Тик үз сүзләренә үзе дә ышанып бетми иде Бибинур. +Нигә шундый кансыз, миһербансыз булып чыкты аның балалары? +Шул бимазалы сорауны кабатлап, шуңа җавап эзләп чыгып килә иде Бибинур, кулыннан таягы төште китте; председатель дә, ул да таякны җирдән алырга оныттылар... +— Исәнме, әбекәй,— диде Җиһангир. +— Исәнме, улым,— диде ул кинәт һәм гаҗәпләнеп куйды. "Улым" дип +бик күптәннән әйткәне юк иде инде аның! Беркемгә дә әйтми иде ул +сүзне, ə яңа председательгә ычкындырды. +Керүченең тавышы шактый нык, иңбашлары да калын, күкрәк мускуллары юка күлмәген кабартып күпереп тора, яңаклары килешле түгәрәк, таман булса да, борыны аз гына кәкрәеп тора, борын яфраклары киң, ияк очы сизелерлек икегә аерылып, бугаз алмасы очлы бүлтәеп тора. +— Ни хәлләрдә яшәп ятасың? +— Бик әйбәт яшим,— диде теле. Ни дисен, беренче күргән кешегә +"Үлем килгәнне көтеп, әҗәл чакырып ятам әле", дисенме?! +— Әйбәт +кенә яшәп ятам. +Хәзер аны өйгә чакырырга кирәк иде, чакырмасаң, яхшы түгел. Чакыргач чәй куярга кирәк... Ансыз да ярамый. Мондый сөйкемле председательне ничек кире борып чыгарасың?.. +Белә инде Бибинур, белә, бик төптән аңлый, Җиһангир Сәфәргалинның нигә кергәнен сизенә: хәзер сорау алу башланачак, председатель елмая-елмая аның җанында казыначак. Кергәләделәр инде, булгалады, һәммәсенең авызында бер сүз: "Йортны карарга кирәк, әби, йортны! Аксыргакта салам түбәле бердәнбер йорт калган! Колхоз да ярдәм итәр. Әмма түбәне булса да алыштырырга вакыт җиткән. Оят!" +Түбә саламын алып ташларга кирәклеген белмиме әллә Бибинур! Бик яхшы аңлый, салам түбә шундый матур авылны ямьсезләп тора... Тик керүчеләрнең берсе дә Бибинурдан ни өчен алыштырмавын сорамый. Йорт та, түбә дә хәзер Габдуллаҗаннан калган бердәнбер истәлек, чын ядкарь иде. Келәт бар иде — юк. Кар базы бар иде — ишелде. Аннан калган кием-салымнар тузды, йорт җиһазлары таралды. Инде ындыр киртәләре дә ишелеп беткән иде, рәхмәт, күршеләр җыелып, Ташлыяр ярларыннан чи тал алып кайтып, килешле генә читән үреп җибәрделәр... Габдуллаҗанның каккан казыгы да калмады! Инде йортны да ишсәләрме... Юк, юк, бусына Бибинур һичбер вакыт риза булачак түгел. Ишәрләр, тик Бибинур дөнья куйганнан соң. Анда инде сүзе юк, Габдуллаҗан рухы да рәнҗемәс, Гайшә дә "сакламадың иремнең хатирәсен!" дип үпкәләп каршыламас... +Тик бу председатель өйгә керергә дә, ярым чүгәләгән өйгә бәйләнергә дә ашыкмады, кулы белән баскычка күрсәтеп: +— Вакытыгыз булса, утырып торыйк шушында,— диде. Утырдылар. +Сүз башларга да ашыкмады Җиһангир. +Бибинур гаҗәпләнеп аңа карап-карап алса да, һаман тын гына утыра бирде, урамны күзәтте, ишегалдына, ишегалдын баскан чирәмгә карап торды. +— Мондый ишегаллары хәзер юк,— диде ул бераздан. +— Нинди? — дип сорады шикләнеп карчык. +— Матур... Ямь-яшел. Хуш исле. Малай чакта безнең ишегалды да +шундый була иде. Әй, ауный идек шунда. Мәтәлчек ата идек! +Качышлы уйный идек. +— Хәзер балалар качышлы уйнамый,— диде Бибинур таркау гына. +— Мин дә шаккатам аңа! Качышлы уйнамыйлар, тычкан салыш бетте, +күз бәйләш тә онытылды... Нигә икән, белмисезме? +Бибинурның фикере чуалып калды: тукта әле, нәрсәгә аңа "Качышлы" уены? "Күз бәйләшнең" Бибинурга ник кирәге бар? Бетсә ни дә, калса ни... +— Менә сез, балалар бакчасында эшләгәндә, балаларга нинди уеннар +уйната идегез? +Бусы да һич көтелмәгән сорау иде, тиз генә җавабын да таба алмады Бибинур, башта: +— Әллә тагын,— дип куйды +— Булгандыр инде, барын да +уйнаганбыздыр. +— Авылларның үз төсен сакларга кирәк! Менә нәрсә борчый мине!.. +Авыл бит ул — сандугачлар оясы. Шагыйрьләр авылда гына туа!.. +Шәһәр шагыйрьләренә ышанып бетмим мин. Шагыйрь йә авылда +туарга, йә озак кына анда яшәп авылны яратырга тиеш. Менә +Пушкин... Шәһәрдә туган, ə Болдино белән Михайловское булмаса, +нянясы булмаса, рус милләте үзенең бөек икәнлеген Пушкин аша +ача алыр идеме икән? Яки менә безнең Тукайны алыйк! +"Акыллы председатель килде дип сөйләгәннәр иде, бик җильяк, җиңелрәк нәмәрсә икән!"— дип сызланды Бибинурның күңеле. +— Матур! — диде кинәт председатель. +— Нәрсә матур? — Əнə ич, бүрәнә башына шөпшә оялаган, очалар. +— Әйдә" өйгә кер. Чәй куям"— диде Бибинур, тәмам аптырап. +Җиһангир баш чайкады: +— Рәхмәт, әби. Монда да бик күңелле ич. Шушы йортны, йомшак каз +үләне баскан ишегалдын күргәч, малай чак искә төшеп китте. Песи +борчагын бик ярата идем мин!.. Кабыгыннан әрчи-әрчи аяк бөкләп +ишегалды уртасында утырганым әле дә хәтеремдә. +— Әле малай чагың бик еракта да калмагандыр? +— Ерактамы, түгелме, барыбер кире кайтасы юк. Песи борчаклы +ишегаллары да юк. +— Анысы шулай,— диде Бибинур, тагын да ныграк аптырап. +Әби,— дип, утырган урыныннан калкынды Җиһангир. +— Нигә +җыелышларга төшмисез? Мин өлкәннәрне киңәшкә чакыргалыйм. +Сезне элек бик актив булган, диләр. Хәзер ник үзгәрдегез? +Авырыйсызмы дисәм, сезне сәламәт диләр. Сәламәтлек — матур кар +таю билгесе ул!.. +— Картаелды инде,— диде Бибинур шүрләп кенә. +Җиһангир көлеп үк җибәрде. +— Картаймагыз. Безнең алдагы планнар бик кызыклы, бик матур. +Бакча ясарга уйлыйбыз. Ташлыярны буып куярга да исәп. Идарәгә +төшеп йөрегез, туп-туры үземә керегез. Бәлки сезнең дә кабул булып +бетмәгән теләкләрегез калгандыр? Авыр, әмма бик данлы заманда +яшәдегез. Бергәләп уйлашыйк, сез бит Аксыргакның ветераннары! +Төпченмәде Җиһангир, сорашмады, әллә барын да белеп кергән идеме, сәламәтлек, тынычлык теләп ишегалдыннан чыгып та китте. +Председательнең аяк астында калып җиргә ауган бәбкә үләннәре күптән калкынды инде, Бибинур гына нишләргә белмичә аптырап, болдырда бик озак утырды. Бер узды Зәкия карчык аның капка турыннан, ике узды, түзмәде... +— Утырасыңмы, карчык, әү?! +— Утырам, күрше, утырам! +— Көне бик әйбәт шул, көне! +— Әйбәт, әйбәт, күрше. +— Чәй эчәргә кермисеңме? Җимешләрем дә бар, лимоным да. +Авызына су килгәнне белдерми Бибинур... +— Хәзер үзем дә кайнатам, рәхмәт!.. +Күптәнге күршеләр, сыналган борынгы күршеләр, Бибинур Зәкияне нинди сорау борчыганын бик яхшы белә; председательнең кергәнен-чыкканын күреп калган ул. Җиһангирның Бибинур белән шактый озак сөйләшеп утырганын да сагалап торган, хәзер əнə шул хәйләсез сүзләр белән ул күршесенең кылын тартып карый: "Ни гәпләштегез рәис белән?"— дип белергә тырыша. Ə белү кирәк! Чөнки Бибинурның язмышы бер Зәкияне генә кызыксындырмый, бөтен тирә-күрше андагы үзгәрешне шәйләп, чамалап, "әллә әзерләнә башладымы ул да?" дип искәртеп, белешеп торалар. Аксыргакта: "Бибинурны картлар йортына җибәрәләр икән, Минзәләдә шундый йорт бар икән" дигән хәбәр дә таралып яткан чак иде. Бик беләсе килде Зәкиянең, тик Бибинур тел язмады, чәй эчәргә кермәве +— Җиһангир белән ни килешенүен Зәкиягә белдермәскә теләве иде... Ничек керсен Бибинур, ни сөйләсен — рәис белән очрашудан ул исәнгерәп, зиһене томаланып аптырап калган иде. +Кич белән аны идарәгә чакыртып җитмеш биш тәңкә акча бирделәр. Кул куеп алды, акчаны ике тапкыр санады. Дөрес иде. "Бер сиңа гына түгел, ветераннарның һәммәсенә өлеш чыгардык, кашыңны җыерма",— диде бухгалтер. +Бибинур "ветеран"ның нинди сүз икәнен Галикәйдән сорады. +— Нигә ул сиңа? — дип кире кайтарды Галикәй. +— Миңа акча бирделәр. +— Ə нигә миңа юк? Мин ветеран түгелмени? +Галикәйгә акча язарга онытканнар икән, ул дулап идарәгә төшеп китте. Бибинур "ветеран"ның ни аңлатканын тагын белмичә калды... +Җитмеш биш тәңкә өй арасына бик ярады, дөге ярмасы алып кайтты Бибинур, чәен-шикәрен савытларга мул итеп тутырып куйды. Күзе рәхәтләнде, күңеле күтәрелде... +Юк, җитмеш биш сум акча бирдергәне өчен түгел, кереп чыкканы өчен дә түгел, вакчылланып юк-барны сорашып утырмаганы өчен дә түгел (гәрчә болары өчен дә Бибинур чын күңеленнән Җиһангирга кат-кат рәхмәт укыды!), әллә нәрсә өчен һәм әллә ничек кенә Бибинурның күңеле күтәрелде. Зәкия карчык Сәфәр- галинның нигә кергәнен белә алса да, аның Бибинурда нинди тәэсир ясап чыгып киткәнен һичкайчан белә алачак түгел!.. Бибинур карчыкның күңел серен сезгә генә сөйлим, хөрмәтле укучылар! +Олыгайгач та тормыш үзгәрә торган көннәр була икән!.. +"Инде бетте, тәмам!" дип соңгы ноктаны куярга җыенганда да кан кайнарлана икән!.. +Шул көннән, шул иртәдән, шушы очрашудан, шушы сәер, аңлаешсыз сөйләшүдән Бибинурның тормышы кинәт үзгәрде, кырыкка төрләнде. +Ничек, нинди сүзләр сайлап аңлатырга бу үзгәрешне? +Сүз — пычак, яралавың мөмкин. Сүз — ефәк, ялганлавың ихтимал. Йөз меңләгән сүзләр арасыннан иң кирәген ничек сайлап алырга соң? +Иң башта Бибинур кадимнән калган, чит-читләре күгәреп тоныкланган көзгесен чолан почмагына чыгарып атты да, ике тәрәзә арасына, түргә, бәләкәй булса да, көмеш кебек ап-ак көзге кайтарып элде... +Бу һич көтелмәгән хәл иде... +Эчке рамнарын алып, тәрәзә пыялаларын кайнар су белән ышкыйышкый ике көн юды... +Быел бу эш тә күздә тотылмаган иде. +Пыялалар яктыргач, рамнарның саргаеп катканлыгы фаш булды. Менә кайчан ярап куйды "ветераннарга бүләк акчасы"! Районга барып ак буяу алып кайтты Бибинур. Каян тапкандыр, җәй башында андый да ак буяуны кода-кодагые булган җитезләр генә алып кайта иде, шәпләп рамнарын акка буяды. Ап- ак рамнар, яп-якты пыялалар, өй эченә нур кереп тулды, түрдәге көзгедә чагылып, идәндә нәни кояшчык күчеп йөрде... +Тәрәзә пәрдәләрен кайнатып юды, үтүкләп элде, тамырларында җан калса да, балчыгын алыштырмаганга, сусызлыктан саргаеп тәрәзә төбендә утырган яран гөленең коры ботакларын кисеп, сары яфракларын тунап, һәрбер тамырын бармак белән аралап яңа чүлмәккә, яңа туфракка утыртты. +Тәрәзәләрне ачып җибәрде дә, ишек катына ук барып, биленә таянып өй эчен бик җентекләп карады. Әйе, җиһаз юк. Җиһаз нәрсәгә аңа? Иске тимер караваты бар, шөкер. Кече як бүлмә тактасы сап-сары итеп юылган. Идән такталары гына шәптән үк түгел... Чамалап йөрсәң, алары да түзәрлек! Биергә җыенмый ич Бибинур, туй уздырасы да юк! +Аннан урамга чыгып карады, кулларын артка куеп үз турыларыннан өч мәртәбә арлы-бирле үтте. +Ишегалдына ике, урам якка ике тәрәзә караган. Дүртесендә дә апак пәрдәләр җилферди, пәрдәләрнең вак-вак тишекләре читтән бөтенләй күренми дә икән! Урам як тәрәзәсендә матур булып ялтырап торган гөл чүлмәге күренеп-күренеп китә. Менә шул яран шаулап чәчәк атсын әле, күрерсез. Атачак, шундый уңдырышлы, кап-кара сумала кебек туфрак кертеп тутырды Бибинур, шау чәчәктә утырачак. +Өченче кат үткәнендә Зәкия түзмәде, Бибинурның каршысына чыгып аны көтеп алды. +— Кайнашасыңмы, карчык? +— Кайнашам, күрше, кайнашам. +— Ходай хәерле итсен! +Кая китте инде бу Бибинур теркелдәп? +Зәкия карчык, усал карчыгадай, Бибинур ихатасыннан күзен алмый иде бу арада. Кызыксынырга артык сәбәбе дә юк, бары тик эшсезлектән, яңалык көтеп кенә күзәтә башлаган иде, күршесе аны тәмам хәйран калдырды: йөгерә-йөгерә суга төшеп китә, юынтык суларын чыгарып түгә, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган, җиңнәрен сызганган, яулыгын чөеп бәйләгән. Җил-җил йөри, күзе аяк башында, аста, чаба гына! Байтак тын торган өй эченнән әле балта, әле чүкеч тавышы килә, йа Ходай, балтасын Галикәйләргә барып үткенләтеп кайтты! +Зәкия карчык үзе дә Бибинурдан яшькә калыш- маса да, карты белән тигез картайганга, яшәү һәм үлем турында сирәк уйлый торган кеше, Бибинурны чын күңеленнән кызганып уфылдады: "Ходай хәерле итсен, карчыкның зиһене тарала башлады... Әҗәле җитәдер, мөгаен!" +Һәм ул Бибинурның балалары турында уйлады. "Моңарчы кайтмады, моннан соң да кайтмаслар, Алла боерса... Бибинурның өен ватып утын итәрбез. Урынына кызыл кирпечтән, яңача итеп, верандалар киртләп өй салырбыз да олы улны башка чыгарырбыз! Чаллыга китәм дип котырып йөри, җибәрмәбез, Алла боерса!.. Ə Бибинур карчыкны үзебез карап җирләрбез, ил алдында да, Ходай каршында да языклы булып калмабыз!" +Су алып кайта Бибинур, чәй кайната: "Газдан куркам, шартлап күршеләремне харап итәрмен",— дип газ да керттермәгән иде, идарәгә барып, бригадир Хөснулланы җилтерәтеп газ керттерде. "Ветераннарга хөрмәт кирәк",— диде ул... +Бибинурдагы үзгәрешләрне бер Зәкия генә күрмәде, бөтен оч белән: "Әҗәле якыная башлагандыр!"— дип юрадылар. Арадан кайберәүләр: "Әйдә, җаны тынычланыр, котылыр ичмасам, барыбер рәхәт күрмәде бу дөньяда!"— дип тә куйгаладылар... +Беркөнне, кичләтеп кенә, аулаграк чакта, көтүләр кайткач, Зәкия янына шыпырт кына Зөһрәбану менде. "Ничек анда, безнеке яшәп ятамы?"— дип сорады, "Йөри, күз тимәсен, бик сихәт йөри. Кышны авыррак чыккан иде, хәзер менә. Ходайга мең шөкер, яшәреп китте!" "Әстәгыйфирулла, тәүбә! Җиңеләя башлаган диләр бит!" Зәкиянең йөзе яктырды, тик ул моны Зөһрәбануга сиздермәде: "Каян белдең?"— дип кенә сорады. +Зөһрәбануның да үз планы бар иде, Бибинур үлә-нитә калса, арзанга гына булса да өен сатып җибәрермен дип уйлый иде... Моны Зәкия дә сизенеп йөри, шуның өчен, ул мең хәйлә табып, Зөһрәбануны Бибинур янына кертмәде, тиз-тиз генә самовар куеп чәй белән сыйлады: "Кагылып торма инде син аның янына, бер дә кеше кергәнне яратмый!"— дип куйды. "Кыргыйлыгы бетмәде инде!"— дип килеште Зөһрәбану җиденче чынаягын эчкәч... +Игезәк сыңарын гаҗәпләндергән хәлне аңа кибетче Әсмабикә сөйләгән иде. "Беркөн шулай, кибет ачылуга Бибинур әби төшеп җиткән. Карыйм, һаман ишек катында таптанган була. Сөйләшми! Беркемгә бер сүзен дәшми! Ситсаларны тарткалап карады, яңа кайткан радиоалгычларны борды... Синнән яшерен серем юк, Зөһрәбану апа, аз-маз чәем бар иде. Кирәк була бит, я кем чирләп китә! Чәй запассыз һич торырга ярамый... Шуны ишеткәндер дә чәй сорарга төшкәндер дип уйлыйм хәзер... Ике пачка бирермен дип уйлап та куйдым... Менә бер заман кибеттә икәү генә торып калдык. Ул миңа карый, мин аңа... Ул эндәшми, мин дә көтәм. Бер якынрак килә, бер ишек ягыннан әйләнә, мәзәк инде!.. Шуннан күлмәк кесәсеннән таушалып беткән өчлек тартып чыгарды. "Әсмабикә,— ди бу миңа,— менә шушы акчага хушбуй бирсәң иде син миңа!" Берәрсенә бүләккә ала дип уйлыйм инде, сорап бактым. Кемгә бүләк итәсең дим. "Ю-юк,— дия,— бүләккә түгел әле, үземә!" Ниндирәкне бирим икән сиңа, дип сорыйм тегеннән. "Гомеремдә дә кулланган нәрсә түгел дисәң дә хак, Әсмабикә. Вакыты да җитмәде, теләгем дә булмады", ди. И, Зөһрәбану апа, кызганып чак җылап җибәрмәдем, үзем иң яраткан "Ясмин" хушбуен бирдем, өстәвенә ике кап чәй дә тоттырдым. +Алмый, көч-хәл белән бирдем үзенә! "Кибеткә килгән һәммә кешегә чәй тарата башласаң, синдә әндри казнасы юк бит", ди. Бөтен кешегә бирмим, сиңа гына бирәм дигән идем, ник әйткәнемә үкендем! "Нишләп мине башкалардан аерып куясың? Минем кай җирем ким дә, кай җирем артык?" +Зөһрәбану да Бибинурның бу кыланышын игътибарсыз калдырмады... +Тик Зәкия белән алар әле бер карарга килә алмадылар, һәрберсе үз уен өстен итеп аерылыштылар... +Шул көннән Бибинур бер киноны, бер театрны калдырмый башлады, җыелышларда иң алдагы рәткә алдынгылар белән янәшә барып утырды. Бакча утыртканда башыннан ахырына кадәр шунда кайнашты, тамырлары корыган каеннарны җыеп алып кайтып, түбә саламнарын бастырды, мәш килде. Хәзер ул гел өйдә утыра алмый, күпер сугучылар янына барып җитә, чишмәдән суык су алып килә, әйрән таба, йомычка җыеша, ни кушсалар, шуны үти, кая җибәрсәләр, шунда теркелди. Кайсы иртәләр дә эшчеләрдән алда күпер янына барып җитә. Буа буа башлагач, ул аннан кайтмады. Җиһангир Сәфәргалин көлемсерәп: "Бибинур әби, сезне төзүчеләр штатына алыйкмы әллә?" дип аны мактады. +Бер җәй узды, көз үтте, икенче җәй бетеп барганда фельдшер кыз Бибинурларга керде. "Хәлең ничек, әби?" дип сорады. Бибинур сүзсез баш бармагын гына күрсәтте, кетердәтеп көлеп җибәрде... +Күпер сукканда да, бакча утыртканда да, буа ясаганда да ул бары тик Җиһангир Сәфәргалинны күрер өчен генә барып йөрде... Бусы без алдарак кисәткән Бибинур карчыкның күңел сере иде. Ул Зәкия карчыкның, башкаларның "җиңеләйгән" дигән карарын ишетеп мыек астыннан гына елмаеп йөри иде. "Сөйли бирсеннәр, шулай уйласыннар!" Фикерләре ялгыш юлга кереп киткән аксыргаклылар карчыкның яшь председательгә булган сәер мөнәсәбәтен сизенми калдылар. Бибинур үзе дә хәйләкәр булып чыкты, шулай уйласыннар, шулай дип кенә белсеннәр өчен ул кайчагында арттырып та җибәрә иде. Барган җиреннән шып туктый да, уйга кала, яныннан узучыларны күрмәмешкә салыша... +Ничек дип атарга инде бу мөнәсәбәтне? +Мәхәббәт дисәң, ышанмаслар. Гыйшык дисәң, шикләнерләр!.. +Ничек дип атасаң да, ышансаң-ышанмасаң, Бибинур карчык Җиһангирны күрмичә, аның калын тавышын ишетмичә бер генә көн дә яши алмый иде. +Дөресен әйткәндә, Бибинур карчыкның сизгер, мәхәббәтле йөрәге берәүгә дә гашыйк булмыйча калган иде бит! Мирзаһитны ул егет хөрмәт иткәнгә генә якын күрде. "Кирәк, яшь узып бара!"— дип кенә аулак өйләргә барып йөрде. Габдуллаҗанны да яратырга өлгермәде, өч баласы булмаса, ул аның дөньяда барлыгын да яхшылап белмичә яшәр иде. Дөрес, гө- наһысы булмасын, иренә күнекте, тән-тәнгә, җанҗанга якынайгач, уртак тормышлары, уртак язмышлары берләштергәч, ул аны чит итә алмады, бар булганыңча сөйде, иркәләде. Тик уртаклыкның тирәнендә барыбер балалар иде. Балалар өчен кияүгә чыкты, балалар өчен яратты, балалар өчен иренә тугры булды. "Каян шул "плащадка"га кереп бәйләндем",— дип, икелемикеле уйларга баткан чаклары да булмады түгел, булды. "Шунда кермәгән булсам, бала-чаганы яратырга өлгермәгән булсам"... Тик мондый авыр үкенү минутлары балалардан өзелеп хат көткән өметсез чакларда гына булып ала торган иде. +Җирне-күкне, язны-көзне, йомшак каз бәбкәләрен, ишегалдында койрык чәнчеп чапкан, озын бәкәлле бозауларны, колынның ефәктән юка койрыгын, тугры песнәк белән купшы тургайны, бәрәңге дурычмагын, кыстыбыйны, чиккән сөлгеләрне, уймакланып аккан Ташлы ярны, Аксыргакның аңа гына хас баллы төтен исен, һәммәсен яратырга мөмкин. Сабан туенда чабышкы атлар көмеш тояклары белән кара җирне тупырдатып чапкан чакта йөрәгең күкрәк читлеген кысып "менә атылып чыгам, менә түзмим!" дип тибәргә мөмкин... +Әмма кеше күңеленең иң югары ноктасы — кешене ярату! +Тик бер авыр шарты бар: чакма ташы белән чын корыч бәрелешкәндә генә чәчрәп көлтә-көлтә очкын чыга... +Күпләр яратуны татымыйча кияүгә чыга, аннан күнегә, балачагасын, туган-төяген, семьяның гореф-гадәтләрен, ниһаять, байлыгын ярата башлый һәм бәхетле була. Күпләр кияүгә чыккач кына бөтенләй читтә үзләренең чакма ташларын очраталар һәм гомергә бәхетсез булалар. Аларның күпчелеге язмыш белән ризалаша!.. Бибинурга исә Ходай ярата белә торган йөрәк биргән иде. Аңа Аксыргак таулары кебек биек, мәгърур һәм серле Ташлыяр елгасы кебек агып бетми торган мәхәббәт биргән иде. Тик ул башкалар кебек яшәмәде, бәби тапканчы ук балаларны яратып өлгерде. Балалар аша гына ирен кабул итте... +Кемне дә булса яраттымы ул моңарчы? +Хәзер уйлап-уйлап карый да, башын чайкый, юк, яратмады. +Булмады аның андый кешесе, булмады! Балаларын сөйде, ə нәтиҗә? Бәлки əнə шул күңелсез нәтиҗә аның җанын эзләргә мәҗбүр иткәндер дә, әгәр ул бетмәс мәхәббәтен балаларыннан оныкларына күчерсә, бу хәлләр бөтенләй булмый да калыр иде, кем белсен. +Йөрәк яратудан туймый икән! Мәхәббәткә лаек йөрәк һаман яши, тибә, эзләнә икән... Бар икән әле Бибинурның йөрәге, картаеп сүнәргә өлгермәгән икән. Тән таушалган, күз нуры зәңгәрләнеп коела башлаган, күз төпләренә көзнең күгелҗем тоҗымнары таралган, йөрәк шул килеш яшь калган икән... "Тип" дип җанландырып булмый торган, "Туктал" дип боерык биреп тукталмаган йөрәкнең хуҗасы бары тик мәхәббәт кенә икән! Ул боерса туктый, ул кушса туктаусыз, рәхәт сызланып һаман тибә икән ул... +Җиһангир урамнан үтеп киткәнне күреп калса, Бибинурга бәйрәм! +Җиһангир җыелышта чыгыш ясаса, аның өчен шатлык! +Урамда очрап сәлам дә биреп китсә, аның өчен могҗиза! +Ул утырткан бакча аның өчен хәзер җәннәт бакчасы! +Аксыргак авылы аның өчен хәзер изге урын, чөнки аның һәр карышында Җиһангирның аяк эзләре бар... +Ташлыяр елгасы Бибинур өчен сер дәрьясы! +Әйе, ул кеше. Яши ала, күрә ала, татый, иртәнге чык белән кичке шәфәкъ утлары аның җанына тәэсирсез узмый. Беренче сандугачлар, яшел уҗым кылычлары, язгы күкрәүләр, салават күпере — һәммәсе кирәк хәзер Бибинурга!.. Һәммәсе! Ул аларның барысын да, дөньяның дүрт ягын, тау-елгаларны, бөте- несен-бөтенесен күкрәгенә сыйдыра ала, чөнки аның йөрәгенә мәхәббәт кагылды. Мәхәббәт кагылган йөрәкнең күләме чиксез! Аңа ай-йолдызлары белән бөтен галәм кереп урнаша ала. Мәхәббәтле йөрәк юмарт, мәхәббәтле йөрәк гадел, мәхәббәтле йөрәк бәхетле. +"Ярабби, мин тилене кичер! Рәнҗемә миңа! Тик нигә бу хисләрне картлыгымда татырга боердың!"— дип, кичке караңгыда ул мендәренә капланып Ходаена ялвара! +Хәзер ул яшәреп китте, адымы үзгәрде. +Ни булды бу Бибинурга? — диләр яшел сукмаклар. +Ни булды бу Бибинурга? — дип, ак болытлар Аксыргак түбәсеннән китә алмыйча әйләнәләр... +Ни булды безнең хуҗабызга? — диләр шау чәчәктә утырган яран гөлләре. Сандугач та аның бакчасына кунып сайрый, тургайлар да аның баш очына менәләр, ул төшсә Ташлыяр елгасының агышы үзгәрә, моңланып, сөенә-сөенә ага елга!.. Айлы төннәрдә аның тәрәзәсенә сихри күләгәләр куна, кайдадыр тау буйларында фәрештәләр җырлаша кебек. +Күңел сере бар кешенең генә гомере тулы, түгәрәк икән. +Бибинур хәзер моны да белә! +Күңел сере бар чагында гына яшәү кызык. +Күңел сере бар чагында гына яшәү җиңел. +Күңел сере бар чагында гына яшәү ифрат авыр... +"Кемгә сөйлим серләремне?"— дигән шагыйрь... +Бибинурның сер сөйләр кешесе юк иде. +Шулай да бер мәлне, саксыз кыланып, чак кына җүләрлек эшләп ташламады Бибинур... +Җиһангир идарә йортына якын гына ирле-хатын- лы яшәп яткан Миңлекамалларда фатирда тора иде. Бәбиләре булмады аларның, ире Хәтмулла фронттан кат-кат яраланып, яра өстенә фин фронтында бөер, бавырына суык тидереп кайтты. Бәбиләре булмаса да, тату яшәделәр. Миңлекамал белән Бибинур артык якынаеп китә алмадылар, ни дисәң дә сугыш елларында Миңлекамал председатель булып торды. Бибинур ат карады, якынаерга мөмкинлек тә юк иде. +Әмма хәзер Бибинурның Миңлекамал белән бик якын сердәш, дус буласы килде. Кодрәт белән якынаер иде хәтта!.. Якын кешесе булса, теләгән вакытта, бер йомышсыз да барып керер иде, яки юк-бар йомыш тапкан булып кереп чыгар иде. Ə хәзер, һич истә-оста югында, көтмәгәндә барып кереп юк-бар сүзләргә сәбәп булуың бар. Җиһангир торган йортта үзе турында юк- бар сүзнең яңгыравын теләми иде Бибинур... +Нишләргә? +Теләкләреңнең берсе дә үтәлми икән, кая барырга? Ни кылырга?! +Мондый чакта сердәш кирәк, сереңне уртаклашырлык чын ахирәт дус кирәк. Андый дусты Аксыргакта юк иде Бибинурның!.. Бар иде барын дөньяда бер кеше, Хәнифә апасы бар иде аның, менә аңа чын йөрәген ачып биреп, күңел серенең авырлыгыннан аз булса да котылыр иде Бибинур, тик Хәнифә әллә кайчан юкка чыккан, әзе югалган иде. Менә ул күңел серенә ачкыч таба алыр иде! Укыган кеше, китапларда əнə ич ниләр язмыйлар, беркөн шундый шәп театр уйнап киттеләр, туксан яшьлек Әлмәндәр бабаң да кызлар күргәч уйнаклап кына йөри!.. +Хәнифәне Бибинур аптыраганнан гына искә алды... Кемнеңдер рухи ярдәменә мохтаҗ булганга гына искә алды. Югыйсә ул беләсе килгән сорауларга җавапның күбесен əнə шул Миңлекамал да бирә алган булыр иде... +Нигә элегрәк аның белән якынаю юлларын эзләмәде Бибинур? +Дөнья белән саубуллашып йөргәндә аны уйларга вакыты бар идемени соң аның?.. Хәлләр болайга әйләнеп китәр дип кем уйлаган? Кем уйлаган?.. Ə хәзер беләсе килә, чыдары юк, җаны эзләнә, җанына сабыр тынычлык бетте... +Нигә семьясын алып килми Җиһангир? +Моны да беләсе килә Бибинурның. +Бар диләр, хатыны да, улы да бар диләр... +Хатыны килми, килмәячәк тә диләр... +Шундый ирнең кадерен белмәгән ахмак хатыннар да булыр икән! Ире бар килеш ничек ялгыз яшәргә ризалаша ул? Ялгызлыкның тәмуг газабына тиң икәнен белми микән ул? Ялгыз — хатын-кыз өчен иң усал корт, ул үзәгеңә төшеп, бәгыреңне кимерә ич!.. +Миңлекамалларга ул иртәнге күлемдә, төш алдын- нанрак барып керде, куркып кына ишек катында басып калды. +— Әйдәләрме болар? — Ə, Бибинур, күзгә-башка күренмисең, ни хәлләрдә? +— Миңлекамал +да бирешкән, битен эре-эре пәрәвезләр бизәгән, биле беленмәслек +булып юанайган, симезлеге юка, җәйге күлмәгенең бөтен җиреннән +әрсезләнеп бәреп-төртеп тора. +— Исән-сау гына йөрисеңме? +— Узып бара идем, туктачы мәйтәм, әллә кереп... +— Кереп йөр, бергә эшләдек, бергә яшәдек... Теге камыт аякны, ыштыр битне +— Хөснетдиновны онытмадыңмы? +— Оныту кая ул каһәр суккырын!.. +Миңлекамал күлмәгенең байтак сырларын дерелдәтеп көлә башлады, күзләреннән яшь кысылып чыкканчы көлде. +— Усал идең инде син дә, Бибинур! +— Усаллык та таман әле андыйларга. +— Үлде инде Хөснетдинов, үлеп киткән. +— Шулаймыни? Ул да гүр иясе булган икән... +Бибинур телен тешләде һәм бер генә мизгелгә Хөснетдиновны күз алдыннан уздырды, кызганмады, юк, әллә бар иде үлгән вәкил аның өчен, әллә бөтенләй булмадымы? Миңлекамал да жәлләми аны, күренеп тора, көлә-көлә сөйли... +Кинәт аңа эсселе-суыклы булып китте: ул үлгәч тә шулай матәм хәбәрен кешеләр бер-берсенә көлә-көлә тапшырырлар микән?! +О, юк, алай булмас! +Кем дә булса чын күңеленнән кызганыр әле. Галикәй, күршеләр, бәлки, Җиһангир да кызганып куяр?! Уйдан-уйга сикереп, Бибинур Миңлекамалның ни сөйләгәнен тыңларга өлгермәде, ул бары тик аның туктаусыз елмаюын күрде, күрешүләренә сөенгәнен генә аңлады. Ниһаять, сүзләре дә колакта урын таба башладылар: +— Кичтән кер чылатып яткан идем, бүген әллә нишләп теге сынган +кулым авыртып уяндым. +— Һаман авыртамы? +— Изаландым инде, Бибинур! +— Авырткан кул белән кер юасыңмы? +— Үзебезнең керләр генә булса чукынып та китмәс иде, +фатирчыбызның, Җиһангирның күлмәкләрен арулап куясы иде. +Якасы керләнгәнне бер дә яратмый. +— Миңлекамал, кая үзем генә юып бирим. +Юдырмас, ачуланыр дип уйлаган иде Бибинур, +Миңлекамал, киресенчә, шатланып риза булды. Бер- ике минут эчендә өйалдыннан олы тасын алып керде, икәүләп казаннан аңа кайнар су тутырдылар, мич өстендәге дәү чиләктән керләрне китереп аудардылар... Бибинур Миңлекамалдан алъяпкыч сорап алды, билен буды һәм җиңнәрен сызганып эшкә дә кереште. +Аның керләре! Аныкы, Җиһангирныкы! +Рәхмәт Миңлекамалга, рәхмәт кайчандыр аның кулын сындырган кызыл айгырга! Хәзер дә, вакытын белеп кенә, ярдәмгә килә алдың, сөйкемле ат! +Аның күлмәкләре! +Менә бу җиңнәр аның юантык беләкләрен иркәләп торган. Күлмәк якасыннан таза тән исе килә! Барын да ап-актан, киҗе-мамыктан тукыганны кия икән Җиһангир. Еш алышкангамы, юасы керләре байтак җыелган. +Кая китте Бибинурның өлкәнлеге, тән арганлыгы, җан талчыгуы — аның ун бармагы арасында ак күбек диңгез ярындагы су кебек кабарынып уйный, тирә- якка сөенечле пар атып су чәчри, ак майкалар, күлмәкләр, ак кулъяулыклар ак камыр кебек изеләләр, сыгылалар, чупырдый-чупырдый гөрләшеп тагын да агаралар. Изә Бибинур, баса Бибинур, сыга Бибинур, куллары кош канаты кебек уйнап тора. "Һай, Ходай көчтән аермаган икән әле сине!"— ди аның янына ук керергә дә шүрләп Миңлекамал. Тас куйган сәке селкенә, сәке янындагы шкафтагы чынаяк-чәшкеләр, савыт-сабалар күңелле генә чыңгылдыйлар, бер-бер- сенә кагылышып бииләр, тәрәзә пәрдәләрендә күңелле нурлар уйный: Бибинур аның керләрен уа, аның керләрен сыга, кулы белән аның керләренә иркәләп кагыла... Дәшми Бибинур, ялтыр чиста маңгаена юешләнеп төшеп ябышкан чәчләрен кул аркасы белән күтәрә дә нарасый бала күзедәй куанган зәп-зәңгәр күзләрен көнгә күрсәтә... +Бүген аның өчен ифрат бәхетле көн,— чөнки ул яраткан кешесенә яхшылык эшли ала, хатын-кыз яхшылыгы, яраткан кешесенең эшен үти... +Күптән түгел генә үзәк газеталарның берсе хатын- кызлар арасында сорау-тикшерү уздырды. Хәзерге заманның укымышлы, олы дәүләт эшләре йөкләнгән, үтә җаваплы урыннарда утырган хатынкызлардан: +— Әгәр мөмкин булса, сез ирегезгә һәм балаларыгызга аш-су +пешерүдән бөтенләй баш тартыр идегезме? — дип сораганнар. +— Дөрес, кухня хатын-кызларның бик күп вакытын һәм егәрен ала,— +дип килешкәннәр хатын-кызлар. +— Төрле-төрле машиналар, +ярдәмче җиһазлар чыкты, ярым-фабрикатлар күбәйде, мәгәр хатын +кызның кухнядагы хезмәте җиңеләймәде... Шулай да безне +ирләребезгә, балаларыбызга аш-су, тәмле ризыклар пешерү +бәхетеннән мәхрүм итмәгез! — дип, бердәм кискен җавап +биргәннәр... +Әле ярый, шөкер, дөнья төрле! Дөньяның төрлелеген үз файдаларына гына борып, аш-су әзерләүдән, бала караудан, йорт эшеннән бөтенләй тайчанырга маташкан ялкаулар, аңкаулар, биләмчеләр, гайбәтчеләргә гыйбрәт буларак, бик күп хатынкызларыбыз, тегенди-мондыйлары гына түгел — академиклар, профессорлар, атказанган сәнгать әшлеклеләре, уңган терлекчеләр, эшчеләр йортта аш-су пешерүнең мәшәкать булу өстенә иргә, балаларга мәхәббәт билгесе икәнен дә аңлыйлар һәм бу олы мәшәкатьле бәхеттән үзләрен мәхрүм итмәүне беравыздан үтенәләр!.. Тормышның, гаиләнең ныклы нигезе — мәхәббәт кенә түгел, мәшәкать тә! Мәшәкатьтән качу — мәхәббәттән дә качу бит ул!.. +Әгәр бу сорауны Бибинур ишеткән булсамы?! +Аның уйларын сыйдырыр өчен газетаның бер генә бите җитмәс иде. +Әгәр әле бу сорауны сугыштан соң үзләренә пар табалмаган толлар, ялгызаклар ишетсәләрме... Алар ни язмас иде! Ни дип җавап бирер иде әгәр аларның күңелен кузгатсаң?!. +Керләре яңа яуган кар кебек булганчы тырышты Бибинур, уып бетергәч, ике чиләк асып буага, аның буасына, аның керләрен чайкарга төшеп китте. +Ак күлмәкләр җиңнәрен җәеп, итәкләрен җилфердәтеп Ташлыяр суында озак тирбәлделәр... +Пакь булсын, йомшак булсын аның күлмәкләре!.. +Шушы күлмәген киеп, ул урам уртасыннан узсын! Таңны каршыласын! Дөньяның матурлыгына гашыйк булып кичке шәфәкъне күзәтеп торсын! Ярабби, озак вакытларга кадәр шулай булсын!.. +Кайтып барганда бер дә ашыкмады Бибинур, ипләп кенә, яшь чагындагы кебек кәз-кәз басып, чиләкләрен уйнатып кына кайтты. Чиләгенә кунып кояш ял итте, көянтәсенә кунып кош сайрады... +Мәхәббәт унсигездә генә килә дип кем әйтә ала моннан соң? +Гыйшык уты бары тик яшь йөрәкләрне генә җирсетә дип кайсы китапта язылган? +Дөрес, карт мәхәббәт пулат ватар дигән акыллы сүзләр бар. Тик ул дөреслектә бары тик ир кеше мәхәббәте генә күздә тотылган. Имеш, хатын-кыз мәхәббәтенең гомере — күбәләк гомере генә... Имеш, хатын-кыз гыйшкы — язгы ташу кебек, бер күтәрелеп бәрелә дә тына! "Яшең җитсә кырыкка — эшең китәр шырыкка!" дип кисәтеп тә куйганнар... +Бәлки, дөрестер, бәлки, юктыр да! +Буа өстендә вак дулкыннар тирбәтеп чайкалган күлмәк гашыйк булмаган күзләргә кош канаты булып күренә аламы?.. Күлмәкне кулыннан юри дә ычкын- дыргалады Бибинур, күлмәк тирбәләтирбәлә аның янында йөзде, әйләнде... Су чәчрәтеп уйнады ул, тезенә менеп җиткән су аның җылы тәненә тиеп кытыклады, рәхәтлек белән күмде... +Моны ни дип, нинди сүзләр белән аңлатырга? +Елыйсы килде аның, сулыгып-сулыгып, күкрәкләре бушаганчы елыйсы килде!.. +Аннан тирләп-пешеп бер самовар чәй эчтеләр... +Миңлекамаллар җитеш торалар, бакчаларында алмагачлар, алмагач арасында аллы-гөлле умарталар. Ə кортлары выж да выж байлык, бәрәкәт ташый... Бибинур кортлардан курыкмады, агач араларына тартылган бауларга керне үзе элде. +— Сиңа әзрәк күчтәнәч тыгыйм, Бибинур,— дип, Миңлекамал чолан +ишеген ачкан иде, Бибинур аның терсәгеннән килеп тотты. +— Нинди күчтәнәч ди ул тагын? Үзеңә рәхмәт! +— Миңа ни өчен? +— Мондый да тәмле чәйне үз гомеремдә эчкәнем юк иде! Шуның өчен! +Ул көлә-көлә саубуллашты, өенә кайтып җиткәнче йөзеннән елмаю сүнмәде, шулай елмайган килеш йокыга талды, төшенә дә сөенечләр генә керде. Ак казлар өере каңгылдашып ак күпер аша чыкты... Кайдадыр ак, сары әләмнәр җилфердәде... Болын өстен ап-ак энҗе чәчәкләр каплаган иде... +Йоклаганда да аның йөзеннән, йомык күзләреннән нур ага иде. +Зәкия карчык әллә ничә кат укынып аның тәрәзәләренә карады: әллә таң да ата инде?.. +Аны йокысыннан да Зәкия карчык уятты: +— Карчык, карчык! Ишетәсеңме, председателебез Җиһангир +Сәфәргалин дөнья куйган!.. +"Мин юганнарны кияргә өлгермәде! — дип өзгәләнде Бибинур. +— Өлгермәде!" +Менә, ниһаять, җомга да килеп җитте. +Тагын бер сикерәсе дә шимбәне узасы, аннан — якшәмбе. Базар көн. Урыс атнасы. Төрле-төрлечә атап йөртәләр ул көнне. Якшәмбедә Сабантуй. Бүген кунаклар ныгытып кайта башлый. Самолетлар бүген Аксыргакка карап оча. Поездлар Кәҗә башы урамына караган юлда кабалана. Пароходлар Ташлыяр елгасына юл тота... +Бибинурның гына көтәсе дә, китәсе дә юк. +Нинди татлы, яшерен өметләр белән яшәреп быелгы тамашаны көтә иде дә бит, булмады. Сабан туенда ул аны күрәчәк иде. Былтыргы кебек ул да көрәшкә керер дип өметләнә иде. +Былтыр тракторчы егет белән алыштылар. Егете төп кебек юан һәм таза иде. Җиһангирны күтәреп алды да бераз һавада тотты, аннан мәйдан читенәрәк илтеп куйды. +— Син олы кеше, Җиһангир абый, егасым килми! Җиһангир аның аркасыннан кагып торды. Быел менә ул юк. Көрәш тә, ат чабышы да, йөгереш тә аннан башка гына узачак, һич уйламаганда әҗәл алды да китте. Әллә саташып, әллә ялгышып алып китте аның матур җанын?! +Яшь, уңган председательнең үлеме аксыргаклы- ларны бер мәлгә тетрәтсә дә, Сабан туен каршылауны беркадәр сүрелдерсә дә, нишлисең, бер кешенең үлеме җирдәге хәлләрне үзгәртә алмый. Кунаклар кайта, аларның күбесенә Җиһангир бөтенләй ят кеше, ишетеп бер көрсенәләр дә, йөзләргә тагын бәйрәмчә елмаю куна, кайгыны шатлык алыштыра. +Бибинур өчен хәзер аннан да кадерлерәк кеше юк. Килде дә аңа — үлемгә кул биргән карчыкка, әллә күпме гомер өстәп китте. Гомернең дә ниндиен өстәде диген әле — мәхәббәт нуры белән яктыртылганын, гыйшык уты белән җылытылганын. +Кимлекне татыды, эш рәхәтен татыды, ир бәхетен дә белде, бала да сөйде. Тупаслык, әрсезлек, өметсезлек тә бик таныш аңа. Ачлык, ялангачлык та аны читләтмәде. Толлык ачысы бик озакка иярде аңа. Ялгыз- лык газабын да белә! Мәрхәмәтсезлек, шәфкатьсез- лекне дә кичерде. Зөһрәбану аша хыянәт ачысын да эчте! Ниһаять, бик соңарып кына булса да, гомеренең соңында мәхәббәт тә килде Бибинурга. Килде! +Кайгыны уртаклашып, сагышны онытып, ялгызлыкны җиңеп була. Кимлекне юри күрмәмешкә салышып яшисең. Картлыкта килгән мәхәббәтне генә уртак итеп булмый. +Миңлекамал сизгер хатын иде югыйсә, ул булып ул да берни сизми калды. Бибинурның яшәреп көлә-көлә чыгып китүен, авылда таралган хәбәргә ышанып, "җиңеләя башлаган бичара Бибинур!" дип кенә аңлады. Ак күлмәк түшенә тамган яшьләрне — мәхәббәт билгесен күрми-белми калды. +Җиһангирга мең рәхмәт өстенә тагын бер рәхмәт — әгәр ул булмаса, Бибинурның гомере, бәлки инде, чикләнгән дә булыр иде. Әгәр гомере чикләнсә, ул Зөһрәбану белән Галикәйне кавыштыра алмас иде. Мәңгелеккә олы бурыч белән китәр иде. Гайшә алдында ни җавап бирер иде дә, Габдуллаҗаны белән ничек очрашыр иде?! +Җаны саф кешегә бу дөньядан күңел гаебе белән китү авыр. Ул яктан да эше төгәлләнде Бибинурның, — күңеле почмакланды. Галикәй белән Зөһрәбану кавышканнар дип уйлады ул һәм ялгышмады. +Бүген җомга көн. Бүген ул тып-тыныч. Тыныч диярлек. Ниһаять, үзенә язганны башкарды, дөньядагы барлык бурычын үтәде. Барысы да язмыш китабында шулай язылган идеме икән? Юктыр, фашизмны язмыш китабында алдан күрә алмаганнардыр. Югыйсә ул кабахәт Гитлер анасы карынында ук әҗәлен тапкан булыр иде. +Бүген монда рәхәт. Бакча әлегә тып-тын. Буа гына шаулый. Бүген ул тагын аның тавышын тыңлый. Беркөн генә, Җиһангирның керләрен юганда, ул буа тавышын бөтенләй ишетми торды. Гаҗәп, чыннан да! Буада кер юды үзе, арык тавышын ишетмәде. Бүген аермачык ишетә. Авылда яңгыраган көр әтәч тавышларын да ишетә, көтүгә куылмаган бүлтерек бәрәннәр бәэлдәве дә аңа килеп ирешә. Димәк, бүген кемнәрдәдер чалу итеннән өреле токмач, бавыр һәм шулпалы бәлешләр пешәчәк! Ләкин Бибинур башка тавышларны шунда ук оныта бара. +Урам уртасыннан, урамга сыймыйча Галикәй төшеп килә. Адымнарын гына кара син аның, гуардин солдатмыни, метр гына атламыйдыр. Авызы ерык, ерык авызына юан папирос ябышкан. Ир-ат күкрәген киереп урамның кап уртасыннан бара икән, аның инде бөтен теләге тормышка ашкан дигән сүз. Кыяфәтен генә күрегезче бу абзыкайның! Чын ирнең кыяфәте бик күпне сөйли, әгәр ул ташудан соңгы елга сыман юаш кына килә икән, моннан бик күп мәгънә чыгарып була. Галикәй давылланып, очынып төшеп килә иде. +Их, Җиһангир да исән булса! Юк, буасы гына шаулый, каядыр өндәп, әллә нинди сихерле өннәр чыгарып шаулый буа! +Хәзер моннан китәргә дә була. +Их, менә шулай йокымсырап утырганда гына тир- бәлә-тирбәлә мәңгелек елгасына кушылып китеп агасы иде! Күзгә җылы кояш төшеп торсын. Янәшәңдә агачлардан төшкән чуар күләгәләр биешеп ятсын. Җылы, татлы җил иссен. Агасы да, агасы иде... Оеп, тынычланып йокымсырады Бибинур. Кемдер аның исемен атап та дәшкәч, чәчрәп уянды. "Әҗәле килеп җиттеме әллә?" Сискәнеп аягын тотып карады — кап-кайнар, сулышы да тигез, куркып уянган йөрәге генә шашып- ашкынып тибә. "Бибинур Әби-и!" +Аны чакыралар ич! Ул, кулын каш өстенә куеп, почта тәрәзәсенә карады. Кабаланмады, ашыкмады. Ачык тәрәзәдән үрелеп, Миңлегөл кул болгады. +— Килче монда, Бибинур әби! +Йөрәге жу итеп китте: кайсысы?! Кайсысы кайта? Телеграмма бармы? Хатмы? Хәтимәме? Сабирдыр әле? Әллә Нәҗипме? Төпчеген уйлагач ана күңеленә җылы йөгерде. +Бик озак узды ул бакча эскәмиясе белән почта арасын, бик авыр атлап. Миңлегөл ишек катына чыгып ук аны көтеп тора иде. +— Син тәгаен мине чакырдыңмы? +— Сине, Бибинур әби. Йоклап киткән идеңме әллә? +— Оятлы булдым. +— Яныңа барасым калган да, эш бик тыгыз. Бәйрәм алды бит. +— Зыян юк, Миңлегөл, зыян юк. +— Менә болай иде, Бибинур әби... +— Белмим, нәрсәдер бит,— диде ул каушап. +Миңлегөл чак кына сабыр итеп торды. +— Синең көн туды исә почта янына төшеп утырганыңны күреп барыбызның да йөрәге әрни, Бибинур әби. +— И-и,— диде әби, елмайгандай итеп. +— Эше юк кеше кая барсын? Мин почтага төшмим лә, бакчада гына утырам. Элек каравыл өенә җыела торган булганнар, хәзер, шөкер, бакчабыз бар. +Миңлегөл аның бер мәлдә сүрелеп киткән күзләренә карап башын чайкады. +— Болай гына төшмисең, алдашма, Бибинур әби! +— Алай ук каты әйтмә инде, Миңлегөл. +Миңлегөл ашыгыбрак сөйли башлады. +— Балаларыңнан хәбәр көтәсең син, әйеме? Ə алардан бер хәбәр дә юк. Без, авыл комсомоллары, аларга хат язып карадык. "Әнкәгез бик тилмерә, ялгызлык яман нәрсә, ник аны оныттыгыз?"— дип сорадык. +— Кирәкмәс иде. +— Җиһангир абый кушты. +— Җиһангир? +— Әйе, ул. Сине быел ул яңа йортлы да итмәкче иде, Бибинур әби. Әллә нигә бик якын күрә иде үзеңне. +Карчыкның керфекләре яшькә чыланды. +— Балаларга кагылмаска иде! +— Сине генә түгел, бөтен авылны рәнҗетте ич алар! +— Рәнҗиләрме? +— Бибинур шаккатты. +— Дөрес әйтәсеңме? +— Сине жәллиләр, шуңа белдермиләр. +— Ник жәлләргә? — диде карчык җәберсенеп. +— Үз көнемне үзем +күрәм. Тамагым тук, өстем бөтен. +— Үзең күрәсең шул! — диде Миңлегөл кискен генә итеп. +— Мин синең +балаларыңның шул яманлыгы хакында газетага язган идем, +редакциягә. +— Редакциягә? +— Өчесе дә әйбәт урында эшлиләр, акча алалар, әнкәләренә кулъяулык +та сатып алып биргәннәре юк, дидем. Саран бакалар! Эшләгән +җирләрендә аларның кемлеген белмиләр булыр, әнкәләренең соңгы +самоварына тиклем талап алып киткәннәрен ишеткәннәре юктыр! +Ак булып түш киереп йөриләрдер, акыл өйрәтеп! Фельетон басылып +чыккач сикерешерләр, эссе табага басарлар әле! +Тарта Бибинурның керфеге, үтереп тарта. Колагы шаулый, башы әйләнә, күз төпләре чамасыз кычыта! +— Ничек дидең син, ничек? +— Ул кечерәеп, йомарланып болдырга +барып утырды. +— Кабатла әле! +— Эссе табага бастырам мин аларны дим! +— Кирәкмәс иде, хата кылгансың,— дип кабатлады ул, тәмам хәле +китеп. +— Әле генә Казаннан шалтыраттылар. Иртәгә редакциядән +корреспондент килеп җитәчәк. +— Ни өчен? +— Асылда ул безнең Аксыргак Сабан туен газетага язачак. Берочтан +сезнең аянычлы хәлне дә тикшерәчәк. +— Мин нишлим ди инде хәзер? +— Өеңдәрәк тор, Бибинур әби. Шул гына. Бер кыздырыйк әле шул +кансызларны, башкаларга да сабак булыр, кыздырыйк! Күптәннән +кулым кычытып йөри иде инде! +— Миңлегөлгә "кыздыру, биетү" +бик хуш килергә тора иде ахрысы, ул кемнәрнедер күз алдына +китереп көлеп җибәрде. +— Бирешмә, Бибинур әби! +Карчык чытлык Миңлегөлгә әллә ниләр аңлат- макчы булып кулын бутады, тик сүзен дә, рәвешен дә табалмады. Бары тик үзеннән бигрәк балалары өстенә куркынычлы бер хәл туып килгәнен аңлады һәм каушап, куркып китте. Сискәнеп алу, шүрләү генә түгел, озакка килгән, җанны өзлексез чукый торган курку иде бу. +Бөтен дөнья үзгәрде. +Бая җай гына йокымсыраган урын каты һәм кытыршы иде. Алай утырып карады Бибинур, хәле китеп, аякларын болайга таба сузды, барыбер ипләнә алмады. Кая борылса да, күз кабакларын чәнчеп кояш төшкән кебек иде. Киемнәре дә шул ук, аягында да шул ук чигүле Арча башмагы, урыны да шул ук. Ул башмагын салып, бармак тирәсендә оешмаганмы дип, оек кунычларын тартып-тартып карады, кат-кат какты: "Вак таш тәгәрәп кермәгәнме?" +Байтак изалангач кына аңлашылды: "Буа шавы комачаулый ич! Колакны шул кисә!" +Үткәннәр җыр булып тезелеп акканда буа тавышы аңа тугры юлдаш иде, хәзер, Миңлегөл чытлык белән сөйләшкәннән соң, киләчәк турында, иртәгәге көн турында уйлана башлагач, буа тавышы аның уйларын өзгәли, ботарлый һәм туктата икән! Димәк, монда озак утырырга ярамый, монда озак утырып булмый. Иртәгәге көнгә аның уе ачык һәм әзер булырга тиеш, ə монда уйланылмый!.. +Гаҗәп, инде тормыш белән алыш-бирешең бетте дип тынычланганда гына тагын бер мәрәкәсе килеп чыга! Бу мәрәкәсе башкаларына караганда куркынычрак булмагае әле, булса аның үзенә түгел, балаларына яный! +Кичә, өченче көн, атна буе үз хәле хәл булса, бүген балалар турында уйларга кирәк. Алар турында аннан- моннан гына уйларга ярамый, җиңел генә уйлап булмый. Бибинур балалары турында җиңел уйларга гадәтләнмәгән дә! Балаларының һәр адымын ул сагаеп күзәтте, аларның һәрчә теләкләрен үтәргә әзер торды, кулыннан килгәнне үтәде дә... Хәзер генә, башына ялгыш авыр әйбер төшкән кебек, ияге түшенә тиде, арт чүмече сулык-сулык килеп сызлады, колагында ниндидер ят тавыш, божан выжлаган күк, бимазалап тора башлады... +Ул ашыга-ашыга өенә кайтты, нигәдер капка биген элде, ишеккә таяк терәү салды. Түргә узды, өстәл янына утырды, терсәген өстәлгә, кайнар яңагын учына куйды. +Ничек борчылмыйсың ди?! Бәйрәм халкы яңа хәбәрләргә сусап кайта, бәйрәмдә хәбәр коры үләнгә төшкән ут белән бер ул — тиз тарала! Бөтен илдә Аксыргак халкы Сабан туена җыйналганда, дуслар табышканда, гашыйклар кавышканда, батырлар, йөге- решчеләр, аркан тартучылар, чүлмәк ватучылар, ирләр, үсмерләр, хатын-кызлар, алдынгылар макталганда, "Габдуллаҗан солдат балалары юньсезлеккә чыкты!" дип бөтен дөньяга рисвай итсеннәрме? Ай тиле кыз, тиле кыз, ай башсыз Миңлегөл! Нәрсә уйлап чыгарган бит, киңәш-табыш юк, уйлап тору юк, Казанына ук хәбәр салып өлгергән! Җиһангир абый кушты дигән була, булмас, ошамаганны, кушмагандыр. "Монысы чеп-чи ялган!"— дип әрнеп уйлады Бибинур. Хәзер бит эте-бете гәҗит укый, кулына килеп кергән гәҗитәне Галикәй ашап бетерә. Габдуллаҗан белән Гайшә ни уйлап ятарлар? "Исән башың белән шул кара хаксызлыкны кылырга рөхсәт бирдеңме?"— дип каберләрендә борылып ятырлар. Их, Миңлегөл, тиле кыз! Сабырлык юк хәзерге яшьләрдә, түземлелек аз. Менә Аксыргакка чит кеше килеп төшәр. Арага чит күз керер. Чит тел аның балаларының кадерле исемнәрен ямьсезләп тәкрарлар. Нишлисең, Бибинурның хәле шундый. +Әгәр дә мәгәр... Тукта! Чү! Өе таза булса, җиһазлардан вак-төяк нәрсәләр юнәтә алса, гәҗит кешесен ничек тә көйләп озатыр иде. "Шөкер, балалар язгалап тора, акча да салгалыйлар, һич нәмәгә мохтаҗлыгым юк!"— дияр иде. Инде хатларны күрсәтүне сораган тәкъдирдә, бар ич алар, əнə матчага кыстырган җирдә торалар. +Бибинур урындык куеп хатларны үрелеп алды. Тик болар барысы да сугыш еллары хатлары, Габдуллаҗан хатирәләре иде. +Кояш төшлекне узгач, аның өенә күләгә төште. Көн чалт аяз иде, кинәт табигатьне сискәндереп күк күкрәде, юк болыттан тәрәзәгә тып та тып тамчылар килеп сыланды. "Болыты да хәбәр китерә! — дип уйлады Бибинур сызланып. +— Тәрәзәгә кага!" +Ул тәрәзәләр нык ябылганмы дип карады, морҗа юшкәсен тикшерде, көзге өстенә ал яулыгын ташлады. Идән уртасына баскан иде, тагын дөбердәтә күк, ул куркынып ләхәүләсен укыды. "Яшен сугып харап итеп куймасын тагын! Үләргә ярамый! Әле алда олы эшләр тора!" +Күк, аның белән ризалашмаган төсле, тагын дөбердәде, Бибинур тәрәзә пәрдәләрен тартканда, пыялада алмаз белән сызгандагы кебек эзләр ясалды. Яңгыры шуның белән туктады да, бик еракта, саңгырау гына мөгердәп алды да күк ачылды, яктырып кояш чыкты. Бибинур пәрдәләрен күтәреп тормады, юшкәсен ачмады. Кая барып сугылырга белмичә чоланга чыкты, аннан буш күәс күтәреп керде. Күптән ипи пешермәгәнгә күәс эчен үрмәкүчләр үз итеп куе-куе пәрәвез сарганнар, тузан җыйганнар. Ул газ өстендә су кайнатып тиз-тиз күәсен юып алды, аны кече якка, кеше күзенә күренерлек урынга — сәке түренә куйды. Суны җылытырга гына куйган иде, оныткан икән, кайнап ук чыкты. Күәс янына түгәрәк агач табакларны матурлап тезде. Төгәл тугызау икән алары. Унау иде, берсен төшереп ярды шул, кулы черегән нәрсә. +Аннары сабы китек чәйнегенә чәйне мул тамызып, ашык-пошык кына чәй эчкән итте. Ул хәзер нишләсә дә ашыга, кабалана, чынаягын куеп әле анда, әле монда барып тотына, ни кылганын аңлап та бетерә алмый иде. +Өстәлдә сыңар чынаяк... +Ə өстәл янында бәләкәй генә зәңгәр күзле Бибинур... Япа-ялгызы. Әмма шушы бәләкәй Бибинурның бүгенге уйлары дөньяның дүрт ягына да тоташырга җитә. Кемгә кирәк булды икән соң ул? Кемгә хаҗәт аның мазасы? Үзенеке үзенә җиткән, аның турында Казан белән сөйләшеп, кеше чакыртып тору ниемә кирәк? +Булды заманнар, аның да газеталарда макталасы килгән чаклары булды. Башкалар гектарыннан сик- сән-туксан пот иген алып ил буенча макталганда аның да үз исемен газеталарда күрәсе килде, һич югында исемен идарә янындагы Мактау тактасына язып куйсыннар иде! Валлаһи, үзе өчен түгел, аңа артыгы берни дә кирәкми иде, балалары өчен кирәк иде аңа макталу! Әтиле өйләрдә балаларына әнкәләрен әтиләре мактый. Ятим, үги ананы кем мактасын?! Кем аның дәрәҗәсен күтәрсен?! Ə бала алдында ананың дәрәҗәсе бик югары йөрергә тиешлеген Бибинурның нечкә күңеле сызлана-сызлана сизә иде. Юк шул, бик кирәк чагында аны мактамадылар, әйбәт килгән елларда да газетага язып чыкмадылар. Хәзер мең кат кайгыртып язсаң да, әллә нинди үтемле сүзләр әйтсәң дә балаларның мәхәббәтен яулап алырың юк. Мәхәббәт бер чакта да кире кайтмый. Көчләп сорап алган мәхәббәт нигә кирәк аңа?! Чынын татырга өлгергән Бибинур мәхәббәтнең асылын, ни икәнен, тәмен, бәһасен бик яхшы белә. И башсыз Миңлегөл! Балалар мәхәббәтен кире кайтарырга кодрәтең бармы синең? Андый кодрәткә балаларын ничә еллар тәрбия иткән Бибинур үзе дә ия була алмады. Гәҗит аша куркытып алган мәхәббәт ялган була бит инде! И Миңлегөл, Миңлегөл! +Җиһангир килеп Бибинурның гомерен озайтмаса, бүгенге көнне күрмәс тә иде, бәлки, бу сүзләрне ишетмәгән дә булыр иде. Әллә бер Миңлегөл сүзе генә түгелме бу? Әллә бөтен авыл аны кызганамы? Әллә авылдашлары аны һаман яраталармы? Һәм яратканга эшлиләрме алар моны? Төптән уйлап карасаң, нинди зыяны тиде аның балаларга? Үзе өчен яшәмәде дә ич ул, алар өчен тир түкте, алар өчен яшәде... Чукынышып бетсеннәр, гәҗит кешесенә барын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирер. "Ташладылар",— дияр. "Оныклардан аердылар",— дияр. Шытырдатып язып чыгарсыннар әйдә, сүз аларны да эзләп тапсын. Бибинур койган күз яшьләренең ачылыгын алар да хет бер тапкыр тойсын! +Бу юлы күктән түгел, аның тәне буйлап тагын яшен уты узды: ə Габдуллаҗан?! Ə Гайшә?! Ул асыл- затлар ни әйтер? Моңарчы аларның исеме халык телендә зур хөрмәт белән яд ителә иде. Ə хәзер газетада басылган кара хәбәрнең күләгәсе аларның шул якты йөзләренә дә төшәрме? Бибинур үзе нишләр, ни әйтер? "Алай бик әйбәт кеше икәнсең, нигә балаларың шундый начар?"— дип йөзенә бәреп әйтмәсләрме аның? +Кинәт ул буа тавышын ишеткән күк булды: шаулый бит ул, шаулый! Чакыра! Чакырганын бер Бибинур ишетәдер Аксыргакта! Инде дөньялыкта эшең күп калмаган икән — сине кая чакырулары мөмкин?.. Тотарга да суга чумарга! Чумарга да — чыкмаска. Иң дөресе шул булыр. "Тукта, тиле! — диде шунда күңеленең бер ягы. +— Аксыргакка, Сабан туена, күңелле арадашлык, туганлык һәм мәхәббәт бәйрәменә синең актыккы бүләгең җүләрлек булырмы?!" +Кинәт күк күкрәде, үз уйларыннан үзе каушап төшкән Бибинур тагын ләхәүләсен укыды, идәнгә чүкте. Күк түгел лә, капка кагалар икән! Əнə ич шакылдаталар! Кайсыгыз йөри анда, тагын кемгә ни кирәк? Ник онытып тормыйсыз аның дөньяда барлыгын! Бер бүгенгә генә булса да онытыгыз! Юк бит ул, күбәләктәй җаны очып чыгарга талпына! Сәкесенә менеп ята да, кулларын түшенә кушырып, күзләрен йома. Бетте. Вәссәлам! Җиһангир оланның җанын вакытсыз кыйган әрсез әҗәл, син кайда йөрисең? Нигә буташтырып керәсең син ишекләрне? Нигә? Сан өчен генә булса, нигә Бибинурның актык гомерен аңа бүләк итмәдең? Бу көннәрне ул күрер иде, ул!.. Бибинурга нигә бу көннәр? Аның катына әҗәл түгел, иртәгә Казан кешесе килеп керер. Төпченер. Казыныр... Ул сөрлегеп, алга иелеп ишегалдына чыкты. +— Карчык, капкаң нигә бикле? +— Ə, бая, күк кинәт күкрәгәч, онытылып бикләп кергәнмендер шул. +Ачык капкада Зәкия карчыкның бөтен җыерчыклары нур белән тулы чырае балкыды. +— Карчык, олы улым кайтып төште. Бүген берүк кичкә чәйгә керергә онытма. Менә сиңа күчтәнәче дә бар. +Зәкия күршесе, юка, шома кәгазьне сүтеп, Бибинурның калтыранган ябык кулларына күз явын алырлык мәк чәчәкләре төшкән күлмәклек китереп тоттырды. +— Бисмилла!.. Җылы тәнеңдә тузсын, күрше. Ə бусы үземнән. +Күлмәклек өстенә шыгырдап торган өчлек ятты. +— Кайтарырга бүләгем юк бит,— дип каударланды Бибинур +— Рәхмәт, Зәкия, барыгызга да. Олыладыгыз. +— Үзе дә кермәкче иде, кая ул, бөтереп алып чыгып киттеләр. Кайта кунак, кайта кунак!.. Бу кадәр ишле кунакны күргән дә юк иде. Керер, керми калмас, боерган булса! +—Рәхмәт яусын, күрше. +Кунак, кунак... Зәкиянең олысы кайткан. Ул да укыр гәҗитне, башкалар да. "Бу Бибинур карчыкка ни җитмәгән тагын, зарланып гәҗиткә язган!"— дип уйлар халык, һәммәсе шулай дияр, һәммәсе бер сүздә булыр. Димәк, гәҗиткә яздырмаска кирәк, корреспондент дигәннәрен Аксыргакка бөтенләй якын китермәскә кирәк, дип уйлады ул. Уйлады да тагын аптырашта калды: юлга чыккан кешене ничек туктатасың ди инде? Бер синең өчен генә йөрми, потың бер тиен, Аксыргакның атаклы Сабан туен мәңгеләштерергә килә! Кәртечкегә төшерә торгандыр, я булмаса кинога, аннан телевизор аша бөтен дөньяга күрсәтерләр. Анда да: "Ə, бу теге Аксыргакмы әле? — диешерләр кешеләр. +— Гәҗиткә дә яздылар ич аларны! Бибинур исемле корткага һаман нидер җитми икән!" Шулай диячәкләр, Бибинур аркасында шулай дип кенә беләчәкләр. Килүчене туктатып булмый, сүз дә юк. Киләчәк ул, киләчәк тә туп-туры Бибинурның йортын эзләп табып түренә үк узачак. Чәй куяр иде — самовары юк. "Балаларым ярдәмнән ташламый!"— дияр иде — өй әче шып-шыр... +Ярый, мәк чәчәкле күлмәклекне: "Хәтимә кызым бәйрәмгә салды", — дияр... "Ал яулыгым да бүләк, анысы олы улымныкы!"— дисәң дә, ышана инде ул килгән кеше! "Балаларым ташламады!"— дип ышандырыр... Бер уйласаң, алай әйтергә дә уңайсыз шул! Хәзер кемгә барып кермә, кукраеп ап-ак холодильник утыра. Стеналарда гына түгел, идәннәрдә дә кыйммәтле келәмнәр. Ялтыр-елтыр шкафлар. Кемгә Берлиннан кайткан, кемгә Бухаресттан. Казан чыгарганын алып ваксынмый хәзер авыл халкы! Ялтыр-елтыр шкафларда алтын-көмеш путаллы чынаяклар, бәллүр чәркәләр. Көмеш кашыклар, көмеш чәнечкеләр. Итне дә кул белән ашау бетте, көмеш чәнечке очына гына эләктерәләр. +Ə Бибинурның ние бар? Түрендә шымытыр башы, кече ягында буш күәсе дә ярык тагарагы. Үлемтек, кәфенлек тутырган сандыгы. +Килгән кеше — йөргән кеше, очлы күз бер карауда барын аңлап алачак. Ни диде әле Миңлегөл: "Соңгы әйберләреңне талап алып киттеләр!"— дидеме! Гәҗи- тәгә шулай дип язгандыр әле ул чытлык! Ай башсыз, ай сантый! Килүче: "Габдуллаҗан солдаттан мирас булып калган Тула самовары кайда?"— дип сораса ни диярсең?! "Гайшә апаның төсе булып сакланган "Зин- гер" машинасын да күрәсе иде",— дисә, ни дип җавап бирерсең? +Килер, язар, хәзер аны берничек тә тыя торган түгел, моннан соң Аксыргакта, авылдашларына аралашып, Габдуллаҗан белән Гайшәне белгән кешеләр арасында ул ничек яшәр? Чакырып китергәнгә әҗәл йөрми, ничек гомер итәр Бибинур?! +Димәк, бары бер генә юл кала, бары тик бер генә әмәле бар — гәҗиттән килгән корреспондентны ничек тә җайларга кирәк. "Ир кеше килсен иде,— дип теләде ул,— хатын-кызның өй эчендә күзе үткенрәк була". +Тик менә ничек җаен табарга, җаен! Акча төртсәң — алмас. Үтенеп сорасаң — тыңламас. Әмәлен табарга иде дә, кайда соң аның кулай әмәле? Әмәлен тапсаң да, өең буп-буш, самовар очкан, җөй машинасы юк, аларсыз Бибинур — ике кулсыз! +Җиһангир нәнәм, Бибинур әбиеңнең шушы көнгә төшәсен алдан уйламадыңмыни? Әгәр син исән булсаң, баш орып синең катыңа гына барыр иде ул! Тик бүген син юк, син кузгатып җибәргән авыр мәсьәлә генә бар... Рухың да дәшми ичмасам! Тып-тын! Буаң шаулый да, яшь каеннарың нидер сөйләшә! Күтәрешсеннәр иде ак каеннар аның хәсрәтен! Тик Бибинур карчык алар ымын да аңларлык хәлдә түгел шул бүген. Эш сүздән узган, иртәгә тып итеп корреспондент килеп төшәчәк. Их, Миңлегөл, башсыз!.. Нишләргә? Әгәр түрдә самовар балкып утырса... "Зингер" машинасы күренсә... Тегендә-монда төрлетөрле чүпрәк эленкеләр өй эчен бизәп торса... Ул чагында аяк терәп сөйләшә ала инде Бибинур!.. Үз сүзен алга да чыгара алыр иде... Кыскасы, самоварын да, җөй машинасын да табарга, вакытлыча гына юнәтергә кирәк!.. Башка чара калмаган... +Аксыргакта бармы икән ул борынгы Тула самовары? Калган булырга тиеш, шәп самовар, капкачына һәм подносына бер төрле тамга салынган: "Тульский оружейный завод. 1926 год". Саклангандыр, нибарысы илле ел узган ич! Җөй машиналары да булырга тиеш әле, нык иде, чыдам иде ул "Зингер" машиналары! Шәйхуллаларда бар бугай, тик аларныкы аяклы машина... Миңкамалларда барын-бар, тик моңарчы йомышка йөрешмәгән кешедән ничек сорап торасың? Бәйрәм арасында эш тотам дисәң, рәнҗерләр. Кунак өстенә кунак кайтканда кем сиңа самоварын биреп торсын! +Бибинур нәкъ үзләренеке төсле самовар белән җөй машинасын тагын кайдадыр күрде бит... Әйе, шушы арада гына күрде... Əhə, Җиһангирны соңгы юлга озата баргач, аларда, әтиләрендә, кызыл сакаллы Вәли картларда күрде. +Аларда сакланган əнə, Бибинур гына саклый алмады. Җырлый торган үтә борынгы сәгатьләре дә бар иде. Аны да алып киттеләр. Керосин лампасын да калдырмадылар. Пыяладан койган озынча ике ваза бар иде, чәчәк кадап куя иде Бибинур, аларын Хәтимә бик ошатты. Күзләренә ни күренсә шуны йомдырдылар. "Иске әйберләр модада!" имеш. Менә хәзер каһәр суккан мода аркасында балтасы суга төшкән кеше күк аптырап утыр инде! Əнə Вәли карт ярма ташына тиклем саклаган. Киленнәре, усал булса да, бер нәрсәне дә алып китмәгән бит. +Ишекле-түрле байтак исәнгерәп йөргәннән соң, Бибинур бер акылга килде: "Әйе, мин аларга серне ача да алам, әйбер-караларын бер көнгә сорап тора да алам. Вәли картта башка әйберләр дә булырга тиеш. Җиһангирның әткәсе мине бу бәладән йолып алачак!" +Үз тапкырлыгына үзе сокланды бүген Бибинур, сөенеченнән хәле җиңеләеп китте, күз карашы гына түгел, адымнары да мәгънә алды — сабыр гына, барын уйлап, бөртекләп очына чыгып Тегәрҗеп авылына барырга әзерләнә башлады. +Бисмиллаһи рахман и рәхимм... +Иң әүвәл баруның сәбәбен бер сүздән аңлашырлык итеп уйлап куярга кирәк. Керергә дә, боргаланмый-нитми эч сереңне сөйләп бирергә: "Балаларым хакына килдем, яман исемнәре илгә чыкмасын дип йөрим!" +Вәли картлар үзләре дә бала хәсрәтендә йөзәләр, ана хәлен аңларлар! +Хәзердән тәвәккәлләп чыгып китсә, караңгы-якты- лыда барып керер, Вәли картның таныш шоферлары бар, үзе шулай диде, әйберкараларны төяштереп китереп тә китәрләр. Таң атканчы өйне танымаслык итәр Бибинур! Бу юлы акчасы дә жәл түгел, берне түгел, өч сумын бирерсең, эш кенә барып чыксын!.. Сабан туе ыгызыгысында кемгә нинди машина килгәнне берәү дә абайлап тормас... +Өй эче кинәт караңгыланды, Бибинур өскә ни киим икән дип һава хәлен белешергә ишегалдына чыкты; чыннан да көн бераз салынып тора, əнə теге, көнбатыштагы ертык итәкле елгыр болытлар җир сугарырга җыеналар түгелме, рәхмәт төшкерләре! +Яңгыр түгел, таш яуса да барырга кирәк Бибинурга, самовар, җөй машинасы ише олырак әйберләрне дә алып кайтырга кирәк, башка вак-төяге дә артмас, аннары күз күрер — кем-кемне хәйләләр! Миңлегөл чытлыкны да дәшәргә кирәк, күрсен, күргәч күзе шакмак булсын! +Ул юлга да көндез кигән болгар башмагын киде (башка аяк киеме юк та иде, күнегелгән башмак җиңел дә булыр, диде!), башына ике кат яулык бәйләде, кулына элек көтү куган, өске башы төерле, аскы очы сүсәреп беткән чикләвек таяк алды. Тиз әйләнеп кайтырга чыккан кебек ишекне бикләмәде, кеше-кара юклыгына ышангач кына урамга чыкты: "Бисмилла!" +Бибинурның өй сакларга яратмавын белгән күршеләре, карчыкның бу юлы таякка таянып ук чыгуын, ашыга-ашыга Түбән очка юл тотуын күрсәләр дә, бер дә аны-моны уйламадылар. "Җан түзми!"— дип куйды берсе. "Кемгә дә булса ашка барамы әллә?"— дип уйлады икенчесе. +Зәкия дә аның кызыл яулыгын күреп калды, ул да исе китмичә генә "Һай, илгәзәк тә инде бу Бибинур! Кичкә безгә ашка керәсе бар, тагын каядыр чыгып китте әле. Кайтып җитәр-җитүен, бик озак юанып көттермәсә генә ярар иде!"— дип уйлап алды. Урамга чыкмады, кулы камырлы иде. Тәрәзәдән күзе белән генә озатып җибәрде. Бибинур, бик олы сәфәре бар кеше сыман, җил-җил атлап бара иде инде, менә күздән дә гаип булды. Кая китте, кемгә керде, Зәкия анысын чамалый да алмады. +Аягы тарттымы, күңеле өндәдеме, Бибинур үзе үскән йортка, төп нигез йортына кереп китте. Туктап та тормады, болдырга менде, җырлатып кына өйалды ишеген ачты. Өй ишеге шар ачык, аннан бала чактагы кебек тәмле исләр килә, аз гына ачырак эремчек суы исе дә килеп киткәндәй булды. Ул ачык ишекнең яңагына килеп тотынды, өйалдының тәрәзәсе юк, көндез дә күз бәйләнә, шуңамы, өй эче тагын да яктырак, тагын да нурлырак булып күренде, һәм шушы хәлне күрде Бибинур: өйнең түрендә камзулын җилбәгәй җибәреп (үз түрендә килене кидертми иде камзулны!), ак күлмәгенең бөтен сәдәфләрен ычкындырып, биш багана кебек биш бармагына Зөһрәбануның ирләр кулы тимәгән чәчәкле чынаягын утыртып, башмак иреннәре белән иске паровоз сыман пуф-пуф өреп Галикәй чәй эчеп утыра, муенына салган кызыл башлы чүпләм сөлге белән маңгаеның шабыр тирен сөртеп ала. Шулкадәр шопырдатып эчә, Бибинурның ишек җырлатканын да, аяк тавышларын да ишетмәделәр өйдәгеләр... Яулыгын чөеп җибәргән, яңа алъяпкыч ябынган, озын бәбәйтәкле күлмәк кигән Зөһрәбану, колагындагы ахак кашлы алкаларын уйнатып, бии-бии газ плитәсе янында коймак чожлата. Бибинурның ашыйсы килеп, ашказаны сулкылдап куйды, бавыр асты тартышты. Әмма Зөһрәбану кулындагы канатның май табагы белән таба арасында тиз- тиз йөргәнен күргәч, ул үзенең бу мәҗлестә артык икәнен дә, ашыгырга кирәклеген дә аңлап алды һәм, аяк очларына баса-баса, өйалды ишеген япты, култыксага ябыша-ябыша баскычтан төште, бер сайгак шыгырдамады, бер такта бөгелмәде... +Тәрәзә төбендә, Галикәйнең уң кул ягында чуар кәгазьле башланган шешә утыра, шешәне ят иткән, исен яратмаган бохар песие сыртын дугалап шешә тирәсендә әйләнә, боларын да абайлап өлгерде Бибинур. +Аның кергәнен берсе дә сизмәде, ишетелер-ише- телмәс кенә тамак кыруына да игътибар булмады, өй сөенеч белән мөлдерәмә тулы иде. Бибинур Галикәйнең канәгатьлек белән өскә тырпайган мыек чылгыйларын, аның чәйне шопырдатып эчә алу хокукын яулап алуыннан айдай балкыган йөзен күреп чын күңеленнән сөенде. Зөһрәбану да идәннән күтәрелеп, түшәмгә басып йөри башлаган иде. +Ашыкса да, ниндидер күренмәс татлы җепләр аны ишегалды уртасында беразга бәйләп тоттылар. +Мондагы һәр карыш җир, һәр багана, һәр казык, кирпеч, таш ялгашлар, киле-кисаплар, камыт элә торган агач чөйләр, лапас читенә кыстырылган иске ураклар аңа таныш... Ул шушы дөнья кешесе, шушы дөньядан күчеп, башка җирдә күпме яшәсә дә, берсе дә онытылмаган. Онытылмас та... +Ялгашның чите кителгән, трактор белән утын керткәндә почмагына тиеп киткәннәр... Быел да лапас өрлегенә карлыгач оялаган икән... Кыек астындагы күгәрчен оясын чистарттылармы икән?.. Галикәйгә эш булыр монда: тәрәзә йөзлекләре каралыпмуртаеп киткән... Зәңгәргә буйый иде йөзлекләрне әткәсе: "Төпчек кызымның күзе төсле булсын әле!" дия торган иде... Зәңгәр тәрәзәдән зәңгәр күк көзгесенә карап юана торган иде зәңгәр күзле Бибинур... Шөкер, бу йортка хуҗа килде. Ир килде! Хуҗасы бар җирнең генә, хуҗасы бар йортның гына киләчәге бар. Киләчәк булмаса, нинди кызганыч һәм мескен булыр иде безнең яшәү!" +Бәлки, андый ук сүзләр белән уйламагандыр Бибинур, мәгәр фикере шул иде. +Ул уйларын ишегалдында тәмамлый алмады, урамга да ияртеп чыкты, капка келәсенә тотынгач, тагын бер тапкыр тәрәзәләргә карады... +Нигә Галикәй белән Зөһрәбану күрмәделәр аны?.. +Бәлки аның тәне анда, Җиһангир ята торган Тегәрҗеп зираты янында ук калгандыр? Бәлки монда күбәләк җаны гына, адашып, үзенә тынычлык табал- маганга очып йөридер?! +Тагын шушы сәер уй килде аның башына... +Күкрәген нидер китереп кысты, ияге тагын түшенә тиде, керфекләренә тагын чык төште. "Нигә эреп агарга гына торам әле мин бүген?"— дип уйлады ул нык булырга тырышып; йодрыкларын йомарлады, җиргә катырак басарга тырышты. +Кемнәрдер аңа сәлам биреп узды, кемнәрдер тәрәзә ачып бәйрәм белән котладылар, кыстап-кыстап чәйгә чакырдылар, әмма ул тукталып тормады, сәламгә каршы сәлам бирде, чакыручыларга рәхмәт укыды. Ул танымаганнар да байтак очрап сөендерде, болары яңа буын кешеләре, читтә туып, читтә үскән аксыргаклылар иде. +Почта йорты янына җитәрәк ул тизрәк атлады: "Миңлегөл күреп калмаса ярар иде..." дип, кабалана- кабалана каеннар арасына керде, һәйкәл янына барып басты... +Гайшә белән бөтен күңел серләрен ачып, ачыктан- ачык сөйләшә алса да, Габдуллаҗан янында ул бүгенге көнгә кадәр каушый, борчыла, ире яныннан бер чакта да күңелен бушатып китә алганы юк. Татар хатыны шул ул, ире һаман да аңа олы, юк-бар сөйләп, вак-төяк чир-чорлардан зарланып ирне борчып йөри торган түгел. Габдуллаҗан бар чакта, бергә яшәгәндә, аз-маз сырхап торганнарда чире турында бары өченче көнне генә сүз кузгата иде Бибинур... +Бу юлы да балаларга бәла киләсен дә, Тегәрҗеп авылына карап сәфәр чыгуын да, күңеленең нигәдер шомланып торуын да, берсен дә ачып, ачыклап тормады, һәйкәл каршысына тиз генә килде дә: "Хуш, Габдуллаҗан! Йөреп кайтасым бар әле! Борчылып ятма",— дип кенә әйтә алды... +Буа өсли чыкканда уйлары төзек түгел иде, өзек- өзек, хәтере көзге болытлар кебек чуалган, максаты гына ачык иде: дөрес уйлаган, тизрәк барып җитәргә дә эшне эш итәргә кирәк!.. +Аннан тауга менә башлады, бәй, монда яңгыр нык ук сыптырып узган икән, әйтәм җирле, хәтәр генә күкрәде... Тауның беренче киртләченә җитәрәк, сулышы кабынып туктады да авылга борылып карады. Болыт арасында йөзеп арган кояш бәйрәм тәрәзәләренә кунып ял итә. Авылның теге очыннан теркелдәп көтү кереп килә, алар иртәрәк кайтамы, әллә Бибинур соңгарак калып чыктымы юлга?! +Тауның икенче киртләчен һәм соңгы яртысын ул бик озак узды, туктап, күкрәген уыштырып тын алып торды, йөрәге туктаусыз какты. Яңгыр җебеткән кызыл балчык таеп-таеп Бибинурны артка сөйрәде, бер мәртәбә чак кына чокырга мәтәлмәде, "әстәгы- фирулла тәүбә, егылып ятасы булсаң!" дип тагын да ныграк шомланды. +Тау сыртында юл бераз җилләгән иде, балчыгы да җиңелрәк, аякка үзләнеп уралмый, атлавы да ансатрак иде. Шулай да уйсу урыннарда күгәрчен коенырлык кына күлдәвекләр җыелып тора, тонык су өстендә өер- өер булып вак черкиләр уйный. Черкиләр көтү булып су өстеннән күтәреләләр дә күңелгә шом салып аның баш очында оча башлыйлар. Кайдадыр машина тавышы килеп киткән кебек булды, әмма юл буш, кешесез иде. Бераз баргач аның сулышы тигезләнде, Бибинур кулларын тиз-тиз селтәп бара башлады, таягын җиргә тигермәде. Аста авыл күмелеп бетеп, алда кара урман шәйләнгәч, ул нигәдер курка-шүрли башлады. Сөзеп алга карады, беркем юк. Артта да юл буп-буш; бушлык куркыттымы аны, күзләре олаеп ачылдылар, ул керфек тә какмыйча алга сөрлегебрәк юрта башлады — "Башмагыңның иске икәнен белер өчен дә юлга чыгарга кирәк",— дип уйлады, көлемсерәде, иелеп башмак башларына басып-басып карады, урманга кергәч, үләнле юлда табаны купса нишләрсең, дип яңача пошынды. Тирән эчле галушын кимәгәнгә үкенде, исәпләп бетерергә вакыт тар иде шул, ашыгычрак чыгып кителде. Галуш кисә рәхәтләнеп су ерып барыр иде. Галуш кисәң, судан бару җиңелрәк тә әле... +Урманга якынайган саен һава сафланды, сулыш җиңеләйде, әмма аның күңеленнән шом китмәде. Ялгызлыкка күнеккән Бибинур куркуны белми дә диярлек иде, урман да, аулак юл да аның өчен күптән күнегелгән, ияләнгән нәрсәләр. Бәхетсез кеше ялгызлыкны да иптәш итә ала, әмма бүген юлның аулаклыгы, бушлыгы гел искә төшеп, җанны талап тора иде. "Соңгарак калып чыкканмын, зиратка Җиһангир нәнәм янына кагылып сәлам бирергә вакытым калмастыр, шәт",— дип уйлады ул бара-бара. Бу юлы өлгермәс инде, мөгаен, аның янына иркенләп, башка чакта килер. Килми калмас. +Урманга җитәрәк юл бөтенләй изрәде, аның таягы тирәнрәк бата башлады, ул, яулыгын бер яккарак кайтарып, колагын ачты, таягына ныграк таянды. +Урман аны салкынча дымлы эңгере, чык асылынган яфраклары һәм шикләндергәч шомы белән каршы алды. Юл кырындагы куакларга ялгыш кына кагылып үткән иде, алардан шыбырдап салкын чык коелды. Юл килеп кайнарланган тәнгә салкын чык бөртекләре тигәч, ул сискәнеп, калтыранып китте. Юл аулак булгач, куаклар чатлы-ботлы ботакларын, әрсезләнеп, әллә кайларга сузганнар, ботаклар әле итәгеннән, әле җиңеннән тартып, аның барышын акрынайттылар, аягы ə дигәнче манма су булды. +Кайдадыр, якындарак кына җанны өшетеп эт өрде. Теге юлы, Җиһангирны җирләп төнен ялгыз кайтканда да эт тавышы колакка чалынган иде түгелме? Кайсы төштәрәк иде соң әле? Елганы чыкканда ишетелеп калды бугай. Шунда аягы да чыланган иде. Хәзер ул елга аша чыгарлыкмы икән әле?! +Теге чакта, төнлә кайтса да, ул кадәрле шигәймәгән иде, хәзер: "Нинди эт йөрер икән монда?"— дип куркынып уйлады. Бу тирәдә лесник-мазарлар тормый, урман хуҗалыгы бөтенләй башка якта. Якында гына башка авыл да юк. Бүре уласа икән, төлке чинаса икән, ə монда эт өрә!.. Сәер иде, сәерлеге аркасында куркыныч иде, чөнки сәерлеккә күп вакыт җавап юк; куркыныч аның адымнарын тизләтмәде, баягыдан да акрынрак, караныбрак бара башлады Бибинур. +Яңгыр сибәли башлады. Мәкерле, тавышсыз гына коела торган төнге яңгыр иде бу. Бимазалап озата килгән черкиләр шундук югалдылар, сирәк-мирәк кенә ишетелеп куйган кош тавышлары да тынды, яңгыр күкләрнең эңгерен, серен һәм шомын урманның бөтен почмакларына койды. Ул таягын ике куллап тотып, сугарга әзерләнгән кеше кебек бара башлады, юлга ук чыккан ботакларны аралады, аларга сарган эре-эре суык тамчыларны кагып төшерде. Чама белән елгага җитәргә тиеш иде кебек, әмма юлның күренгән кадәресе алда тып-тын һәм аулак иде. Яңгыр аның яңакларын тирләтте, ике кат яулыкны чылатып муенына үтте. Ул: "Бу юлдан машина белән узып булырмы?"— дип, яңача борчыла башлады. Бусы да җитди, авыр борчылу иде. +Елгага җиткәнен ярдан төшә башлагач кына аңлады, таеп лып итеп артына утырды, таягын ике аяк арасына терәп көч-хәл белән торды, сул кулы белән буе җиткән беренче куакка ябышып, аска, әллә нинди татлы исләр чәчеп куерган биек үләннәргә куркып карап торды. Аскарак төшкәч, ул үкчәләрен терәп тыелды, атлаган саен куакларга ябышты, елганың үзенә барып җитте, аяк астына карады, аста, чокыр төбеннән үләннәрне бер якка авыштырып, үз ихтыярына буйсындырып тавышсыз гына кара су ага иде. +Ул су төбенә таяк белән төртеп-төртеп торды да, күлмәк итәген күтәреп суга кереп китте, ашыгырга кирәк иде, аяк чишенеп тормады, урман елгасында җеп еланы булыр дип тә курыкмады. Башмагы өстенә күлмәк итәге дә, тездән аз гына югарыда туктаган ыштан балаклары да чыланды. Су шактый салкын иде, ул талпынып теге як ярга чыгуга, бер-ике-өч тапкыр нык кына төчкерде. Үз тавышыннан үзе курыкты, як-ягына каранды, үргә менә башлагач, куркуы арта төште. Төшү җиңелрәк булганмы, әллә хәзер аруы җиттеме, тез буыннары бушаган, кулының егәре киткән иде. Менә, менә, инә буе җир китә. Аръякта котырып үскән балтырганнар, шома көпшәләр ул ябышкан саен шартлап өзелеп чыга иде. Ул тагын төчкерде һәм кинәт аның чәчләре селкенеп, кыймылдап куйды. Яр өстендә, бик якында гына алама тавыш белән, татлы, серле тынлыкны ерткалап, эт өрә башлады. +Нәкъ шул вакыт аның хәлсез кулы нык тамырлы зелпе куагын кармап тапты, ул бер талпынды, ике һәм яр өстенә менеп җитәм дигәндә генә коты чыгып туктап калды. Тын тартырга да, кымшанырга да көч җитмәде... Юлны урталайга ярып, нәкъ аның каршы- сына, сузылып кына эт өере чабып килә иде. Ул зелпе агачын ычкындырды, кулларын бутап чәрелдәп кычкырып җибәрде һәм артына утырып, әле генә ни интегеп, көч түгеп менгән үрдән аска шуып төште, елганың үзе килгән ярына ташланды. Этләр ярны иңләп савылып аска төштеләр дә, чокырны тутырып аккан су янына җиткәч, беразга тыелдылар. Иң алдан чалкан йөнтәс койрыклы алама эт кенә баягы кебек карлыккан аваз салып өреп җибәрде. Шушы тукталыш Бибинурны коткарды, ул әлсерәп яр өстенә үрмәләде һәм беренче очраган дәү чыршы кәүсәсенә килеп сыенды. Ал яулыгы муенына сыдырылып төште, ике колагын да тырпайтып тыңлана башлады. Этләр тавышсыз-тынсыз гына нидер көтәләр иде. Менә алар астарак елганың таррак урынын эзләп таптылар, берәм-берәм бу якка сикереп чыккач, баягы кебек савылып, куркыныч чирү булып ул басып торган ярга менә башладылар. Өметсезлектән нишләргә белмәгән карчык якягына каранып торды да кулындагы нәзек таякны этләргә таба атып бәргәч, чыршының җиргә үк төшеп торган, шыртлака балыгының сырты кебек үткен ботакларына ябышып агачка менә башлады. Ике талпынгач та сынган ботакка эләгеп җиңе умырылды, бите тырналып кан чәчрәп чыкты; сакланып, ипләп менәргә вакыт юк иде, этләр абалап өрә-өрә чыршыны камап алдылар, иң алдан чапкан чуар эт Бибинурның үкчәсен эләктереп тә алды. Башмаклар кайдадыр үлән арасында төшеп калган иде... +Җиде-сигез эт чыршы тирәли чаба-чаба тешләрен ыржайтып, ырлап өрәләр иде. Ярышка чыккан спортсменнар төсле берәм-берәм югарырга сикереп тә алалар иде. Карчык аның саен югарыга үрмәләде, ике кулы белән чытырдатып агачны кочаклады. +Их, таягын ташламаган булса, берәр явызының авызына кундырыр иде дә, кулы буш! "Чәбә, чәбә! Пшел!"— дип тамак төбе белән кычкырып карады бичара, тавышы чыкмады, тыны бетеп, күкрәге тишек әргән күреге төсле гыж-гыж килә иде. "Өзгәләп ташлар бу явызлар!"— дип мыгырданды ул, бераз әл-хәл алгач. Шунда чыршы төбендә генә агарып яткан ат башы сөяген күргәч күңеле болганып, башы әйләнеп, чак кулын ычкындырмады. Әллә шушы явызларның өненә үк эләктеме бәхетсезгә вакытсыз туган Бибинур? +Ул үз хәленең үтә яман, үтә мөшкел икәнлеген күңел төбе белән төшенсә дә, әле бар бәлане, аның зурлыгын күз алдына китереп бетерә алмады. Былтыр көз Галикәй ачынып сөйләгән бер вакыйга шул чакта гына аның хәтеренә төште. +"Беркөн таудан төшеп киләм, Кырынды өстен беләсең, урман, чокыр-чакырлы җир, куак арасы, шөпшә оялары. Тамагым кипкәч Бики ягына, чишмәгә сугылдым. Су эчәргә генә иелгән идем, яныма өч әт килеп чыкмасынмы? Таларга җыеналар, бугазга сикерәләр явызлар! Әле дә ярый саллы гына күсәк тоткан идем, ике куллап тоттым да як-якка селтим генә шуны! Селтим-селтим, кулсыз кала яздым. Китмиләр! Их, мылтык янда чак булса дим! Үкенәм! Мылтык барын белә шул алар, кеше янында сабак алып, иясез калып кыргыйланган этләр! Алар кешене бер дә яратмый. Тырышыптырышып бүреләрне кырып бетердек, котылдык мәңгегә явыздан дип шапырынабыз, ə табигатьтә бүре бик тә кирәк икән! Бүре табигатькә хуҗа булганда эш бөтенләй башка икән! Көч икән ул кеше дусты! Көчле хуҗа юк җирдә әшәке алама этләр хуҗалыкта властьны эләктерә, алар баш була. Кала хулиганнары төсле оешып алалар да, бер чакта да ялгыз йөрмиләр, ишкә-куш табыла, өер булалар, башлык та табыла, әй көчәяләр болар бер заман!.. Өч этнең берсе бияләй хәтле генә, иң нык ярсып шунысы ябыша. Таяк белән берне эләктергән идем, йомгак күк тәгәрәп кенә китте көчегең! Тегеләр дә аңа ияреп сыздылар... Эт ауларга махсус чыгасым бар әле, кырып бетерәсе бар әле шул явызларны. Бүреләрне әрәм итеп бетердек. Бүре булса, берсен калдырмый аларның, момент кырып бетерә. Бүре үз хуҗалыгын этләргә биреп торамы? Гомергә юк!" +Шулай дип сөйләгән иде Галикәй, аның борчак аттырырга яратканын белгән Бибинур бу юлгы әкиятен дә колак очы белән генә тыңлаган иде. Чын булган икән сүзе, бүре юкта ирәйгән этләрне кырып кына бетерә алмаган икән. Мөгаен шул явызлар йөри чыршы тирәли!.. +Этләрнең ялгыз кешеләргә көпә-көндез ташлануларын, кешегә ачу итеп көтү-көтү сарык буып китүләрен, иң сөтләч сыерларның җиленнәрен умырып ашауларын соңгы вакытларда Бибинурга да ишеттерәләр иде, әмма ул үз бәхете, үз язмышы белән артык юанганга, андый хәбәрләргә артык игътибар биреп тормый иде. Нигезле булган икән ул шомлы кисәтүләр! Кайчандыр дус, тугры булып яшәгән йорт этләре, хуҗалары белән нигәдер ачуланышып, урман-кырларга чыгып китәләр дә, элекке хуҗаларына гына түгел, бөтен кешелеккә аяусыз сугыш игълан итәләр!.. +Ярый, кемдер сезне рәнҗеткән дә булсын ди, аның өчен мамык күңелле Бибинурны нигә җәзаларга?! +Бибинур чыннан да ике-өч елдан бирле урман юлларында юлбасарлык кылып йөрүче әшәке этләр өеренә тап булган иде бүген. Өер башы тәбәнәк кенә, әмма үтә чыккан хәйләкәр, сак һәм оста эш йөртеп, аучыларны да байтак тапкырлар карама көленә утыртып, өерне һәлакәттән коткарып килүче кара бер эт иде. Яхшылабрак карагач, Бибинур өер башын таныды, әйе, бу ул иде, моннан ике ел элек, кышкы суыкларда саламга төреп, тамагына җылы аш ашатып, соңгы ризыкларын бүлешкән аның эте Карабай иде. Буазлап, бала табарга чыгып югалды да шуннан кайтмады. Өердә аңа охшаган тагын ике эт бар иде, әллә шул явызның балаларымы дип уйлады ул. Шул инде, эттән эт туа! +Бибинур мөмкин кадәр ягымлы, тәмле телле булырга тырышып эткә эндәште. +— Карабай, Карабай, нишлисең? Күрче, мин ич бу, Бибинур нәнәң! Явызланма, кеше түгел бит син, эт! +Карабай тавышны таныды, кайчандыр булган кушаматын ишетеп, чак кына тынып торды да сырт йонын кабартты. Шуны күзәтеп торган куштан чуар эт, Бибинурның үкчәсен эләктерергә омтылып, кат-кат өскә сикерде. +Галикәй хаклы иде, эт эт икәнен онытмасын өчен, Аксыргак урманнарына бүре җитми иде! Бүре белән очрашып тору да кирәкми этләргә, алар аны күрмичә дә исенә буйсыналар, тавышын ишетүгә койрыкларын бот арасына кыстыралар. Бүренең якын-тирәдә булганын белгәндә генә этләр кешене олылыйлар, аны хуҗа итеп саныйлар. +Әйе, тарих озын, тарих катлаулы, эт кешенең якын дусты булып киткән; әйе, адашканнарны кар астыннан казып эзләп табучы сенбернарлар бар, сукырларны җитәкләгән овчаркалар бар, санитар этләр күпме, егермешәр ел хуҗаларына тугрылык саклаган этләргә һәйкәлләр куелган, болар барысы да хак. Мәгәр этне кешегә сыенырга мәҗбүр иткән сәбәп мәхәббәт түгел, бары тик курку гына... Борынборын заманнарда усал бүре юаш бүрене кеше җәйләвенә куып китергән дә, юаш бүре кешегә табынган, шуннан эт токымы башланган. Юаш бүредән туган бала инде эт булган, кешенең күзенә куркып караган. Әгәр шушы, гасырлар буе эт канына сеңгән курку инстинкты онытыла икән, эт этлеген югалта, бүре хәленә дә кайта алмый. Бүре акылы һәм горурлыгы кире кайтмый инде аңа! Аңа яңа сыйфатлар, бозык сыйфатлар гына сеңә. Ике ел эчендә өер башы булып йөргән Карабай тәмам бозылган иде инде... +Яхшылык белән кешене генә түгел, җан ияләрен дә үзгәртеп була дип ышанган бичара Бибинур аны-моны абайламыйча һаман явызны юмаларга, иркәләргә маташты. +— Карабай, син акыллы идең бит! Олыны олы итә белә идең! +Яхшылыкларымның барын да онытып бетердеңмени син, явыз?! +Этләр аның ягымлы эндәшенә дәррәү ырылдап җавап бирделәр. +Ул аптырап, аңгыраеп байтак утырды. Караңгылык тәмам куерды, яңгыр килә-китә һаман сибәләп торды, этләр чыршы астындагы коры урыннарны сайлап сузылышып яттылар. +— Сезгә тап булганчы урман сарыгы — шүрәле белән очрашсам +ичмасам! Юньсезләр, капкан сөягегез аркылы килсен. +Бу юлы этләр аның ачы каргышына җавап бирмәделәр, алар йоклый идеме шунда, башларын да калкытмадылар, бары Карабай гына уяу иде, ул карчыкның тавышында ниндидер көч барын сизеп, сыңар күзе ачык килеш тыңланып ятты. +— Мин сезнеме? Мин сезнеме хәзер?! Утлы табага бастырмасаммы? — +дип яман кычкырып җибәрде тәкате калмаган Бибинур. +Ул күлмәк кесәсенә тыгылды, шөкер, шырпысы бу юлы да янында икән, бер генә түгел, ике кап. Ул сул кулы белән чыршының сагызлы кәүсәсен кочып, уң кулы белән үрелә-үрелә ботак-санак сындыра башлады, сындырганын берен тезе белән корсагына кысты. Чыршының түбән ягы вак-вак, коп-коры ботаклар белән шыплап тутырылган булса да, сыгылмалы ботаклар аның зәгыйфь кулына тиз генә бирелергә теләмәделәр, сынмыйча йөдәттеләр, ычкынып китеп калтыранган бармакларының тиресен сыдырып канаттылар. Әмма ул үҗәтлек һәм салкын акыл белән генә түгел, усал дошманлык, ярсу белән сындыра башлады. Этләр ботак шартлап сынган тавышка сискәнеп уяндылар. Карабай ырылдап сырт йонын уйнатты, өерне тынычландырды. Шактый зур себерке ясагач, Бибинур өч шырпыны бергә тотып кабына сызып җибәрде. Шырпыдан чыккан нәни ялкын җилдә калтырап, башта иренеп кенә, аннан җәһәтрәк күгәрчен бармагы юанлыгы нәзек ботакларга үрләде, көчәйде һәм бөтен себеркене ялмап янарга тотынды. Ботакларга тоташ ут күчкәнен күреп, Бибинурның эченә өмет җылысы йөгерде. Этләр ал аякларына басып калкындылар, ут яктысыннан аларның яшькелт-соры күзләре сүнеп бетмәгән күмер кебек җемелдәде. Ут юанрак ботакларга да эленгәч Бибинур селтәнеп себеркене этләр өстенә сибеп җибәрде. Карабай да, башка этләр дә кешенең икенче якын дусты — уттан куркып, ырлашып артка чигенделәр. +— Əhə! — дип кычкырды ул, сөенеп. +— Тәмле түгелме? Сезнең көяләгән шакшы тиреләрегезне көй- дермәсәмме? Тереләй куырам мин сез кансызларны! Тапканнар эш, ирәяләр, ятим карчыкның юлын бүлеп, аны рәнҗетеп маташалар бит әле! Җитмәсә Сабан туе алдыннан! Бүген җомга, берсекөнгә Сабан туе Аксыргакта! Әй явызлар! +Икенче себеркене ул тизрәк җыйды, ашыгырга кирәк иде, этләрнең шүрли калганын күрде ул, хәзер мизгелдән файдаланып җиңүне ныгытырга, этләрне бөтенләй куып таратырга кирәк иде. Азаплана торгач, ул ике тапкыр чак кына мәтәлеп төшмәде, күлмәгенең икенче җиңе дә умырылып чыкты, комач яулыгы агачка эленеп, канлы әләм кебек селкенеп тора башлады. Бу себеркесе олырак та, корырак та иде. Ул икенче бәйләмне әзерләгән арада бая җиргә чәчелгән чыбыклар янып бетте, алар төшкән урыннарда ылыс төтәде, борынга тәмле ис үрләде. Их, берәрсе юлдан үтсә дип, өметләнеп юл ягына карап алырга да өлгерде ул, тик кап-караңгы дымлы урман юлы баягы төсле үк аулак һәм кешесез иде. Төтен исе ныграк таралып, берәрсе искә килеп чыкмасмы дисә дә, ул өмете дә акланмады. +Икенче бәйләмгә ут салып төшергәч, этләр чыршыдан ерагаер, шул арада Бибинур җиргә төшеп өлгерер, кулына берәр әйбер эләктерер. Галикәй куып җибәргән бит аларны, Бибинур да куар!.. Карабайга берәрне эләктерергә иде!.. +Сөяк кебек коры, сагызлы ботакларны елгыр ут ялмап кына алды. Ул, ботакларга ут тизрәк үрләсен дип, кулындагы көлтәне һавада ипләп кенә йөртеп торды да, өскәрәк күтәрде, этләр өеренә сибеп җибәрде. Чыбыклар бөтен җирдә чытыр-чытыр яна башладылар, чыршы тирәсен сыек төтен сарды, Бибинур, йөткеренеп, этләрнең акрын-акрын чигенгәнен шатланып күзәтеп торды. Чыршы тирәли тоташ ут яна иде. Ул ал яулыгын тотып алып җиргә егылып төште, янбашы бик авыртты. Тик куркуы шулкадәр көчле иде, авырту шундук онытылды, ул мүкәләп чыршы астыннан чыкты, җиргә утырды. Этләр дәшми-тынмый гына артка чигенделәр дә бераздан бөтенләй күздән югалдылар... +Ул, үрмәли-үрмәли чыршыга якын ук килеп, кытыршы кәүсәгә аркасын терәп утырды... Юеш, пычрак көлле күлмәге белән җәрәхәтләрен сыпырды, бит алмасына коры яфраклар ябышып калды. Кинәт аның күкрәгенә нидер килеп бәрелгән күк булды, тирә-якта чыршы ботаклары янудан якты диярлек булса да күз аллары тоташ караңгыланды, һәм аңа бик җиңел, бик рәхәт булып калды. Берберсенә тоташып ябышкан иреннәр язылдылар, ул елмайды һәм йокыга китте... +Төш күрде... +Төшендә ул мыштым гына агып яткан урман елгасы өстеннән оча башлады. Елгадан тарлавыкка күчте. Ике яктан да сансыз-исәпсез ишекләр тезелеп киткән иде. Мондый озын коридорны ул гомерендә бер генә мәртәбә — кызыл айгырның язмышын юллап райкомга баргач кына күргән иде. Тик бу тарлавык ул коридорга караганда йөз, мең мәртәбә озынрак, ишекләренең дә сан-исәбе юк иде. Ачык ишекләрдән таныш йөзләр дә чагылып-чагылып калды. Менә Габдуллаҗанның ап-ак чырае күренде. Ул Бибинурга кул болгады. Менә кечерәк ишектән Гайшә чыгып килә иде. Кулында бала күлмәге. Кайдадыр, алардан бер читтә, Галикәйнең хәтәр тырпайган мыегы күренде. Нигә ул монда соң әле, дип уйлады Бибинур. Тарлавык бетте, караңгылык куерды, ул оча-оча кап-кара, җылан кабыгы төсле шома стенага килеп бәрелде. Кайда соң моның ишеге дип эзләде, ишек табылмады. +"Эчке күлмәгемнең ямаулы икәнен теге гәҗитәдән килгән кеше дә, Миңлегөл дә күрерләр инде!" дип әрнеп уйлады. +Якында гына, дүрт якта да этләр улашырга тотынды. +Тик боларны Бибинур ишетмәде... +Иртән чалт аяз, кояшлы көн иде. Сабан туе алдыннан Аксыргак авылында гына була торган бәхетле, куанычлы шимбә иртәсе яралды... +Март — октябрь, 1979 ел. +Переделкино. \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\322\256\320\263\320\270 \320\260\320\275\320\260 \321\217\321\204\321\200\320\260\320\272\320\273\320\260\321\200\321\213_tat.txt" "b/bylatypov/\322\256\320\263\320\270 \320\260\320\275\320\260 \321\217\321\204\321\200\320\260\320\272\320\273\320\260\321\200\321\213_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..47ed9ac6a7d9b7181431493d18f5bf21f21cb587 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\322\256\320\263\320\270 \320\260\320\275\320\260 \321\217\321\204\321\200\320\260\320\272\320\273\320\260\321\200\321\213_tat.txt" @@ -0,0 +1,138 @@ +Аяз Гыйләҗев +Үги ана яфраклары + +Бер-берсенә сырышып утырган тәбәнәк агач келәтләр арасыннан ургылып чыккан дуамал җил такырда коенты бодайларны чүпләп йөргән эре ак казларның канатларын каера, аларга тыныч кына ашарга ирек бирми, йолыккалый, туктаусыз бимазалап тора. Келәтләр авылдан шактый еракта, атау сыман калкулыкта, нәкъ жил күзендә тезелешкәннәр. Казлар очып китәргә җыенгандай берара җилгә буйсынып ияреп баралар да кинәт туктыйлар, ка-ка дип кычкырып, ялгыз түгеллекләренә өерелеп куаналар да сүз берләшеп тагын келәт алдындагы бодайлы машинага таба тартылалар. +Каравылчы Мифтахетдин, тол дүдәк булганга, төнлә генә түгел, көндез дә келәтләр янында урала. Ул озын кулларын җәеп казларны куа башлый, учларын бер-берсенә сугып шапылдата, яргаланган юка тиреле кызгылт иреннәрен бөрештереп сызгыра: +— Кө-өш! Көш дим, каһәрләр! Фью-фью! +Мифтахетдиннең буйлы-буйлы көрән чалбарының утыра торган җиренә тегәрҗеп белән эре-эре атлатып дәү кызыл ямау салганнар, ул стоп-сигнал кебек янып, әллә кайдан келпеп тора. Ямауны күреп шофер Галимҗан җыр-җыр көлә. +Казлар бер тамчы да курыкмыйлар, алар кемне кемнән аералар, бүрекле ата каз, егетләрчә гаярь басып, Мифтахетдингә каршы ук китә һәм озын, юан чыбыркы муенын сузып яман ысылдый. Озак еллар каравылда торып мылтык асып йөрергә өйрәнгән Мифтахетдин коралсыз калганда тач куркакка әйләнә, ул вак-вак адымнар белән йөгереп кабина кырына килеп ышыклана, анда да шүрләп икенче якка ук чыга. Галимҗан көлүен оста яшереп авызын учы белән каплый: өйләнмәгән егеткә тол төнге каравылчы һәм, кабина тәрәзәсеннән башын тыгып: +— Кырып бетерәсе затлар! — дип кычкырды.— Берәрсе чәнчелдеме? +— Юк,— диде егет юаш кына. +— Ни булды соң? +— Очалар,— диде Галимҗан, казлардан җемелдәгән күзен ала алмыйча. +Казлар чыннан да дәү, ак канатларын җилпеп-җилпеп җил уңаена йөгереп бардылар да келәтләр тезелешкән атаудан аерылып үзән өстена һавага күтәрелделәр: һава чуп-чуар булды! +— Моторыңны ник сүндердең? +— Тавышларын тыңлыйм. Ишетәсеңме, очканда гына шулай каңгылдашалар бит алар! Кыр казлары дип белерсең! +Хәнәфи йон баскан кыска муенын кашып алды: +— Бодай тыгынганнар да очалар! Ул Мифтахетдиннең муенын борасы бар! Себереп ал дим, иренә!.. Казлар симергән, түлләре мул, шаярасылары килә. +Хуҗалар белән очрашудан һәрчак ниндидер хәвеф көткән йөкче ипи калагы төсле эре, саргылт тешләрен күрсәтеп ачуланырга тотынды: +— Ни шайтаныма кирәкте әле ул сиңа? Шыпан-шыпан гына ташып бетерик тә сызыйк инде. Үз юлыбыз, үз эшебез. +— Туктарга кушып кул изәде. +Колхоз былтыр гына "Москвич" машинасы сатып алган иде. Гадәттә бер дә машинасыннан төшми торган председатель Шәйхулла, урак өсте җиткәч, әллә нишләде. "Москнич"ын калдырып җәйәү генә чыгып китә дә юл уңаенда туры килгән машиналардан файдалануны артыграк күрә иде. Эреләнми, атка да утырып китә! Шәйхулланың бу гадәтен белен өлгергән Хәнәфи, малай-шалай сыман тузанлы әрҗәдә аунап барырга туры киләсен уйлап, Галимҗанны әрләргә тотынды. +— Күрмәмешкә салышып ычкынасы да бит, үз акылыңмы биреп булмый. Тинтәк! +— Галимҗан,— диде Шәйхулла, исәнлек-саулык алышканнан соң,— сезнең янга ашыга идем. Семенаны кичкә ташып бетерәсезме? +Хәнәфинең ансат кына бирешергә исәбе юк иде: +— Егет кеше лә ул! Ак күлмәгенең дә бер-бер хикмәте бардыр, Зәйгә барам дип кимәгәндер. Атлыгып торалар ди берәүләр... Бишкөнлекләр əнəəү күпме булды инде безнең гомердә! Аннары, Галимҗанга аңа нәрсә? Мокыт бит ул, җиде камыт кидерсәләр дә тарта торган нәмәрсәкәй! Җене өзелсә дә, теле аркылы килсә дә дәшмәс ул, тартыр! +Галимҗанның сабыры бетте, ул шап иттереп машина ишеген япты, газ бирде. Кузгалдылар. +— Кая шул хәтле куасың? +— Үзең тизрәк бул дидең ич, Хәнәфи абый. +— Бая әйткән идем шул... Хәзер кусаң ни дә кумасаң ни! Ике чабата бер кием!.. Калхуздан, колхоз рәисеннән игелек көтсәң, икенче көнне үк тәпи сузарсың. +Хәнәфи тәмәке кабызып, таракан кырырлык зәһәр төтенен йота-йота үзе белән үзе сөйләшеп бара иде. Ул шоферга чынлап торып ачуланган иде, тик кайсы яктан чеметергә икән дип җай эзли иде. тә, болай итеп тә рәт чыкмагач, гади генә әйтеп куйды: +— Соң, апаң мунча ягып көтеп тора. Бәлеш салган булырга тиеш. Алган яртым мич артында балкып утыра булыр... +— Күптән шулай диләр аны! — Егет яңгыратып көлеп җибәрде.— Мунчаңа да барырсың, Хәнәфи абый, өлгерерсең! Зәйгә үзем генә чыгып китәрмен. +— Ə яртыны кем белән эчәрмен? +— Үзең генә! +— Бер башым аракы чөмереп утырырга син мине, теге кем, саран Гаптери дип белдеңме әллә? Мин бит шешәне синең белән икәү бөкләргә дип адарынып алган идем. +— Нигә минем белән?— Егет шулай дип сорады да оялды һәм кызарынып өстәп куйды.— Эчәсем килми. +— Кайчан исә бер башларга кирәк ич! +— Исәп башламаска. +— Тел сөйли ул! Безнең тормыш — ...кырмыш, үзеннән-үзе эчертә! +— Мин аны әйтмим, Хәнәфи абый... Күр әле, дим, нинди матур чәчәкләр! +Хәнәфи иренеп кенә карап тора иде, башын чайкады, авыр сулап әйтеп куйды: +— Чүп-чар диген, әкәмәт! Нинди чәчәк булсын ди. +— Чүп-чар түгел! — диде кызып егет.— Һәммәсенең дә исе, төсе, исеме бар аларның. Тик без белеп кенә бетермибез. Менә бу кырыйдагылары күзлут дип атала. +Йөкче мәзәк кенә пырхылдады: +— Урыны бәләкәйрәк, чабып алганда, ярыйсы булыр иде. Күзлутмы, чузлутмы, сыерга аңа барыбер, бөтерә дә тыга! Шәйхулладан курмыны барыбер бик каера алмассың. +— Ə менә шушы чәчәкне беренче тапкыр күзлут дип атаган кешегә барыбер булмаган ул, Хәнәфи абый!.. Ə син кешеләрне бер калыпка сугалар, дисең! Алай түгел бит... Бик күпләр чүп дип йөрткәннәр, йөзләр, меңнәр уйлап-нитеп тормаган, шуны кабатлаган, ə берәү тоткан да +— Нигә санамадың соң, Хәнәфи абый? +— Җүләр булганга! Менә синең күк чакта акыл бирүче булмаган. Тотып ярган булсалар, аңлаган булыр идем, мөгаен! Хәзер инде соң. Гомер үтте. Күләгә булып, шәүлә булып, сүзсез-өнсез сарыктай яшәлде... +Хәнәфинең үзалдына сөйләнә торган гадәте барын белә иде Галимҗан. Ул аны тыңламыйча акрын гына үз уйларын уйлый иде. Аның уйлары да шактый күңелсез, очсыз-кырыйсыз иде бугай бүген. +Чәчәкле кишәрлекне төнәген үк күреп киткән һәм сокланып үткән иде Галимҗан. Төнәген үк аның башында бер план да төзелгән иде. Семенаны ташып бетергәч, эштән соң, туп-туры шушында килергә һәм бер кочак кыр чәчәкләре җыеп алырга иде аның исәбе... Бик кирәк иде аңа бу чәчәкләр. Бик кирәк! Ак күлмәкне дә юкка гына кимәгән иде ул. Соңгы рейстан өенә дә кереп тормаска иде аның исәбе. Тик менә соңгы рейс булмаячак. Аның урынына бодай төяп Зәйгә чыгарга кирәк. +Бәлки Галимҗан чыннан да куркактыр? Мокыттыр? Киреләнсә, торган Хәнәфи бу юлы пошыргаланып, борчылып утырды. Беләсе дә бик килә иде, сорарга да уңайсызланды. Нәрсә булды икән? +Моннан ары алар телгә алырлык сүз сөйләшмәделәр. Егет таркау һәм уйчан, Хәнәфи турсайган һәм хәтере калган иде. +Семенаны кичкә кырын соң гына ташып бетерделәр. +Районга кузгалганчы, иң элек өйгә кагылып чыгарга кирәк иде. Йөк белән өйгә кайтырга яратмаса да, Галимҗан бүген кереп чыгасы итте. +Хәнәфиләр турысына җитеп, аны төшереп калдыргач, Галимҗан җиңеләеп киткәндәй булды, машина тыелып торган арада сиздермичә генә, әмма ниндидер яшерен өмет белән йөкчесенең өй тәрәзәләренә карады. Җил булганга, тәрәзәләр ныклап ябылган иде, өйдә хәрәкәт сизелмәде. Болдырга чыгып килүчесе Хәнәфинең озын, матур хатыны иде, ахрысы. Өй ягыннан бәлеш исе дә килгәндәй булды, егет көлемсерәп Хәнәфигә кул болгады һәм машинасын урам буйлап алга куды. +Өйгә кайтып аяк өсте генә капкалады, баздан сөт алып чыгып, ишеклетүрле мыраулап йөргән песигә салды. Салкын, дымлы чүлмәкне күтәреп ниндидер олы, тиңдәшсез зур, мөһим эш итеп күз алдына китерә һәм ул минутларны гомергә онытылмаслык итәргә омтыла иде. Юк, Хәнәфи абый, кешеләр ахыр чиктә бер калыпка сугылмаганнар! Һич югында бер тармакта булса да кеше үз казанында кайнап пешә! Кеше дигәнең инкубатор чебеше түгел, башка күп җәһәттән алар бер-берсенә охшасалар да, күңел ягына килгәндә адәм уллары үзгәлеккә омтылырга тиешләр!.. Кешенең хет күңеле буйсынмыйча ирекле калсын! Хет бер ягы белән бүтәннәрдән аерылып торсын! Галимҗан шулай уйлый иде. Шуңа күрә егетнең кызга мөнәсәбәте тирән сер иде, күңеле серенә ул үзе, бер башы гына хуҗа иде. Ул башка бик күпләр кебек уртага яртыны куеп кызлар турында шалтырарга яратмады. Аның күңел капкасы бүтәннәр өчен ябык, бикле иде. Бүген ул шул капканы киң итеп ачарга һәм аны күңел түренә чакырып кертергә тели иде. Егет күңеле мөлдерәмә тулган һәм бүген чайпалырга тиеш иде... +Ə Зәйгә бармаса? Таңнан, караңгыдан чыгып китә ала ич ул!.. Аңа бер сүз дә әйтүче булмаячак. Айлар, еллар буе сүз тыңлап, бер карышусыз эшләп йөргән егеткә кем базып сүз әйтә алыр?! йөри?.. +Мотор теләр-теләмәс кенә кабынды. Урам буп-буш иде. Тик ниндидер мәгънәле серләр яшергән кебек буш иде. Җил тузан уйната, түгәрәк өермә ясап ындырларга, бәрәңге бакчаларына кереп китә. Тузан машинага кара коерык булып тагылып уйнаклап бара. Кабинага керә, егетнең ап-ак якасына куна, күлмәген каралта. Каралсын, инде хәзер барыбер. Алда юл, алда мәшәкатьле төн, алда Зәй, алда ялыктыргыч ялгызлык... +Кемдер аның исемен яңгыратып кычкырган кебек булды. Ул колагы белән ишетүдән бигрәк күңеле белән сизенеп як-ягына каранды һәм Галәмәйләр тыкрыгыннан чыгып килүче аны күрде. Ул ап-ак күлмәк кигән иде. Йөгергән, ахры, йөзе, колаклары бурлаттай яна. +— Галимҗан абый! Уф... +Егет үз күзләренә үзе ышанмыйча машинасы белән бергә дерелди, калтырый иде. +— Мине дә Зәйгә утыртып бар әле, Галимҗан абый. +Зәйгә? Каян белгән ул аның Зәйгә барасын? Монда ничек килеп чыккан? калды, өянкеләр мул бизәгән Сай чокырны да үттеләр һәм икесе дә сүз берләшкәндәй җиңел сулап куйдылар. +Сүз үзеннән-үзе килеп чыкты, ялганды. +— Син бик арыгансыңдыр инде, Галимҗан абый,— диде кыз, аңа җылы карап. +Егет баранкасын кысыбрак тотты: +— Ə үзең, Сөмәя? +— Мин бүген армадым! Юк, кая ди ару! — диде кыз, кабаланып.— Армадым! +Егет өчен бу сүзләр кадерле иде. Кыз бүген диде бит! Ул аның таңнан торып кичкә хәтле ниләр эшләгәнен күз алдыннан үткәрде: мәшәкатьле авыр хезмәт ул сыер саву! Ə ул, əнə, армаган! Аны көткән! +Кызның ничек итеп үзен көткәнне генә белә алмый иде Галимҗан! Чөнки кыз әбәд вакытында ук егетнең килә алмавын, икмәк төяп Зәйгә чыгасын ишеткән иде инде. Шуның өчен иптәшләре аның кичке савымын бүлешеп алдылар, ул беренче туры килгән машина белән авылга кайтып кебек, һаман барыр, кайтыр юлларны саклый... +— Безнең әткәй: "күпме утын череп ята!" ди. Ватып ташларга кыҗрап йөри,— диде кыз, нигәдер әрнеп. +— Юк, Хәнәфи абыйның да кулы бармас! Теле белән әллә ни әйтер, эш сүтүгә барып җитсә, уйлар... +— Биектә утыра... +— Биектә! +— Кызганыч, еллар аямас, үзеннән-үзе череп таралыр инде. Һәйкәл дисең бит, Галимҗан абый. +— Аңынчы кешеләр берәр нәрсә уйлап табар! Җитмеш бишәү ятып калган бит! +Тегермән боегып артта калды. Бормаланып-бормаланып аккан тар инешне кичтеләр. Күпер култыксалары да кыйгаеп, җимерелеп беткән иде. Юл тузанлы, тигез диярлек иде. Иренеп кенә караңгы төште. Аның көндәгедәй иртәрәк иңүен икесе дә сизделәр. +— Менә килеп тә җиткәннәр,— диде егет, күккә ымлап. сорау артык гади иде, кызның дәрәҗәсен, очрашуның бәясен төшерә кебек тоелды аңа. Бүген алар очрашырга тиешләр иде бит! Сөйләшеп куйганнар иде! +Машина уты үзенә юл таләп итеп һаман алны ялый, алда җил. Җил тузанны кабинага бөркеп кертә, битләргә, колакларга сибә. +— Җил! +— Җил, Галимҗан абый. Бүген урман көне буе гөжләп торды. Чыгам да тыңлап карыйм: гөж-гөж итә. Туктаусыз гөжли. Машина тавышы дип әллә ничә кат алдандым. Күккә карыйм, кояш әле əнə кайда-а. +— Җил! — диде куанып егет. +— Яңгыр китерер микән? +Кызның соравына җавап биргәндәй, кабина тәрәзәсенә беренче эре тамчы килеп сыланды. +Егет шундук машинасын туктатты, җәлт кенә кабинадан чыкты да әрҗәгә сикереп менде. Кабалана-кабалана брезентны җәя башлады. +Сөмәя башын ишеккә тыгып аңа карап тора иде. +Егет үз ягындагы тәрәзәне яба башлады. +— Тимә, Галимҗан абый. +— Үтәли җил йөри. Сиңа салкындыр. +Кызга чыннан да салкынча иде, тик аның кабина эчендә бернәрсәне дә үзгәртәсе килми иде. Ничек булган, шулай булсын! Менә шулай, менә шулай... +— Үтәли җилдән курыкмыйм мин. Салкыннан да. +— Ява! — диде егет, кулъяулыгы белән битен сөртеп. +— Яусын! — диде кыз тантана белән.— Ныграк яусын! +Яңгыр тавышыннан бөтен тирә-як җанлангандай булды, караңгылык хәрәкәткә килде, бу үзгәреш, җанланыш шушы кара төндә икәү генә калган юлчыларга ниндидер сөенеч, шатлык өсти иде. Алар шулай эчтән генә куанышып, төнге яңгыр шавы астында, бер-берсенә сыенып шактый озак бардылар. +Тирә-як кинәт тынычланып, гадиләнеп калды. Алар сәерсенеп мотор тавышын ишетә башладылар. Ни булды? Җил көчәйгән иде шикелле, ə күлләвекләр очрый башлады. Димәк, урта юлга җитеп киләләр. Тирән чокырга... Тирәнлеге сай чокырдан әлләни артык булмаса да, атналар буе кипми торган авыр үзле балчыгы өчен аңа шундый исем такканнар. Шоферларның теңкәсенә тия торган әшәке бер урын иде бу. Ел саен нәзек бүрәнәләр тәгәрәтеп яңа күпер сугалар, ел саен яз башында тракторлар, авыр машиналар үтеп-сүтеп ул бүрәнәләрне сындырып, чәрдәкләп бетерәләр. Аннары шоферлар җәй буе күпер төбендәге зирек, тал әрәмәсен аяусыз ботарлыйлар. +Машинаның хәле китте, тәгәрмәчләр, машина авырлыгын тигез тота алмыйча, таеп-таеп китәләр иде. +— Чана кебек салулый! +— Үтә алырсыңмы, Галимҗан абый. +— Үтәргә кирәк иде, Сөмәя. +Күпер башына язын бульдозерлар өйгән балчык дамба да җебеп аккан, монда аерата уяу булырга кирәк. Галимҗан кайда нәрсә ятканын ап-ачык хәтерли иде. Күпергә хәтле зыянсыз гына килеп җиттеләр, машина караңгыга карады: +— Сөмәя, өстеңдә ак күлмәк ич! +— Һей, Галимҗан абый! +Егет казыган тар канаудан су түбәнгә, дамба астына ага башлады, кыз кочак-кочак ботак-сатак китереп торды. Шактый озак азапландылар. Тез тиңентен су шәрә балтырларны өшетә, тирләгән аркаларны суык җил үчегеп кыйный иде. +Су күзгә күренеп кимеде, Сөмәя байтак ботакларны тәгәрмәч асларына җәйде. +— Хәзер кузгатып карыйбыз.— диде егет. +— Галимҗан абый, бу юлларны берәр заман рәткә салырлар микән? +— Салырга кирәк иде дә... Тик әлегә мин белә-белгәннән бирле юл төзүче оешмада начальниклар гына алышына! Ə юллар һаман шул килеш! +Агач-магач түшәлгән баткактан машина тиз генә чыгарга ашыкмады. Тәгәрмәчләр ботакларны туздырып, атып-бәргәләп бер урында әйләнделәр. Кыз яланаяклары белән тая-тая иңе белән әрҗәне алга этте. Менә салкынча, күк аязган, яңгыр юган күкнең кара шәленнән йолдызлар тамарга тора. Аяк астындагы юеш үләннәрне кабартырга тырышып җил йөгерә. +— Чишмәгә еракмы әле? +Кызның зур ачылган күзләреннән якты нур ага. +— Менә монда, чокырда. +Алар җитәкләшеп төшә башладылар, егет таеп шуа башлаган иде, яланаяклы Сөмәянең кулларына тотынып калды. Эре-эре яфраклар белән капланган чокыр төбендә тонык кына кара су елтырый иде. +— Менә ул! +— Бу бит Хәйри кизләве! +— Әллә килгәнең бар? +Кыз сүзсез генә ым какты. +— Шушы чишмә янына агач утыртырмын дип йөрим, һаман өлгерә алмыйм. +— Бу үләннең чәчәге яз башында, кар китүгә үк чыга. Кайбер авылларда аны умырзая дип тә йөртәләр. Бездә кимәшә башы дип атыйлар. Кимәшәсе нидер тагын, яздыр, мөгаен. +— Күргәнем бар! Чәчәге сап-сары була, яр буенда сибелеп утыра. +— Чәчәген ата, ə яфрагы һаман юк. Яфрак белән чәчәк бервакытта да очрашмыйлар. Яфрак үсеп чыкканда, чәчәге беткән була инде. +— Бер дә, бер дә очрашмыйлармы? Кызганыч... +Егет тә, кыз да ниндидер серле мәгънә алган салкын яфракларны җыя башладылар. Яфраклардан ниндидер төче саз исе, ләм исе аңкый иде. Галимҗан үз кулындагы яфракларны кызга сузды. +— Менә! +Алар икесе дә тавышсыз гына көлеп җибәрделәр. Бик, бик рәхәт, күңелле иде. Кайдадыр еракта машина гөжләгән тавыш ишетелеп китте. +— Сәгать ничә икән, Галимҗан абый? +— Белмим, Сөмәя. +Ул көннең озынлыгын уйламас өчен сәгатен өйдә калдырган иде. сүзләр эзләп азапланды. Шул арада теге машина килеп тә җитте. +— Син нәрсә, ватылып ятасыңмы әллә? — диде Ибраһим күрешкәч. +— Юк. Сине көтәм. Менә Сөмәяне утыртып кайт инде син. +— Ə ул каян кайта? +— Киек каз юлыннан! — дип көлде кыз һәм Галимҗанның зур, кытыршы учын үзенең нәни, кайнар кулына кысты. +— Рәхмәт сиңа, Галимҗан абый! +— Хәерле юл, Сөмәя!.. +Кабинага кереп утыргач кына, Ибраһим кызның өс-башы шактый юеш, пычрак икәнлеген абайлады һәм, кулындагы яшел яфракларга күрсәтеп: +— Шушы себеркене җыярга килдеңме әллә? Әйт әле, нинди ырымы бар аның? Үзебезнең Чүке буенда да күп ич алар,— дип тезеп китте. +Кыз эндәшмәде, яфракларны күкрәгенә кысты. +* * * +Сөмәя дөрес әйткән икән, яңа көн тугач кына әйләнеп кайтты \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\323\230\320\264\323\231\320\261\320\270 \321\202\320\265\320\273\320\265\320\261\320\265\320\267 \321\202\321\203\321\200\321\213\320\275\320\264\320\260_tat.txt" "b/bylatypov/\323\230\320\264\323\231\320\261\320\270 \321\202\320\265\320\273\320\265\320\261\320\265\320\267 \321\202\321\203\321\200\321\213\320\275\320\264\320\260_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..899d09b5ff25f1cedf7d93c05d86488d1d0bba3d --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\230\320\264\323\231\320\261\320\270 \321\202\320\265\320\273\320\265\320\261\320\265\320\267 \321\202\321\203\321\200\321\213\320\275\320\264\320\260_tat.txt" @@ -0,0 +1,4 @@ +Тел галимнәребезнең берсе үзенең язучылар алдында ясаган докладында, әдәби телебезнең халык теленнән аерылу куркынычы бар, дигән фикер белән чыкты. +Янәсе, язучылар үзләренең әсәрләрен халыкка, бигрәк тә яшьләргә аңлашылмый торган сүзләр тутыралар икән. Нинди сүзләр белән? Гарәп-фарсы сүзләре белән, дип җавап бирә телчеләр. Әүвәле аңлашылу-аңлашылмау турында. Шундый тәҗрибә ясап караганнар: бала тугач, аны кешеләрдән аерганнар, тәрбиячеләр бала белән бөтенләй сөйләшмәгәннәр. Нәтиҗәдә бала телсез булып үскән. Бүгенге яшьләребезгә кайбер гарәп сүзләре аңлашылмый икән, монда гарәп сүзләренең гаебе юк. Элек-электән әдәби телебездә һәм хәтта халык телендә актив эшләп килгән гарәп-фарсы сүзләрен кайбер сәбәпләр аркасында күп еллар матбугатта кулланмадык, куллануны тыйдык — менә шуның өчен алар яшьләргә аңлашылмыйлар. Аңлашылмый торган сүзләрне кире кабердән чыгаруның кирәге бармы? Кайберләрен чыгарырга туры килә, чөнки аларны чынлап торып алмаштырырлык сүзләр бездә юк. Әгәр ул сүзләрне рус сүзләре белән алмаштырсак? Бик күбесен инде алмаштырдык, ләкин кайберләрен алмаштырып булмый. Алар безнең классик әдәбиятыбызда күп, аннары алар инде безнең телебездә билгеле бер мәгънәгә хуҗа булып өлгергәннәр. Әле сугышка кадәр үк партиябез әйтте: ата өчен бала җавап бирми, диде. Әгәр берәүнең атасы кулак булган икән, шуның өчен баласын кыерсыту күптән бетерелде. Инде бер сүз гарәптән чыккан икән, шуның өчен генә аны телдән куу дөрес түгел. Ни өчен без, әйтик, немецтан кергән сүзләрне тыймыйбыз? Ислам диненә каршы икәнбез, шуның өчен генә гарәп сүзенә каршы булу — тилелек. Сүзләрнең биографиясенә карау, анкеталарын тикшерү — тилелек. Ул сүз бүген безгә хезмәт итә ала икән, миңа дисә гарәпнеке түгел, шайтанныкы булсын, мин ул сүзгә каршы булмыйм. Ə бездә әлегә кадәр сүзнең биографиясенә, анкетасына карап эш итү яшәп килде... Бәлки кайберәүләр, бу фикерне ишеткәч, иске гарәп-фарсы сүзләрен кире кайтарырга җыеналар икән, дип куркырлар. Юк! Телебездә яшәп килгән гарәпфарсы сүзләренә тыныч яшәргә ирек бирү хакында гына сөйлибез. Әллә нидә бер килеп кергән гарәп сүзе аркасында әдәби телебез халык теленнән аерыла дип паникага төшмәскә кирәк дип кенә әйтәбез. Чөнки, кабатлап әйтәм, сүз гарәп-фарсы сүзләрен китереп тутыру хакында бармый (телебез аңа бөтенләй мохтаҗ түгел!), ə яшәп килгәннәреннән файдалану хакында бара. Ул сүзләр бик аз, аларның телебезне халык теленнән аеру куркынычы бер вакытта да булганы юк һәм булачак та түгел. Болай гарәп сүзләрен яклап сөйләүче кеше булгач, мин, бәлки, рус сүзләрен телебезгә кертергә каршымын? Һич юк! Киресенчә, рус сүзләре яклы кеше. Йөз еллар буенча рус сүзләре безнең телебезгә гел кереп килгән, аларның бик күбесе хәзер шул дәрәҗәдә татарлашкан, үзгәргән, — үз сүзебез булып киткән. +Революциядән соң да рус сүзләре, рус теле аша чит ил сүзләре телебезгә бик күп керде һәм ул сүзләрнең күбесе бөтенләй татарлашып китте. Бүгенге көндә дә телебез рус сүзләре хисабына баюын дәвам итә. Бу бик табигый хәл дип карыйм. Бу мәсьәләдә иптәш тел галиме белән безнең карашта беркадәр аерма бар. Тел галиме әйтә: туып торган яңа төшенчәләргә ат кушканда сүзне татарчадан эзләмәскә, бары русчадан гына эзләргә кирәк, ди. Ягъни русчадагы исеме белән алырга да куярга. Ни өчен шулай? Чөнки, ди иптәш тел галиме, киләчәктә телләрнең бер төрлесе үләчәк, ди, әйтик, татар теле үләчәк, ə рус теле уртак тел булып калачак. Шулай булгач, яңа төшенчәгә яңа исемне калачак телдән эзләү хәерлерәк, ди. Ерак киләчәктә әле анда ни булыр, бәлки, чынлап та, татар телендә сөйләшүчеләр булмас, укучылар инде бигрәк тә булмас, булса да телне фәнни максат белән генә өйрәнгән кешеләр укырлар. Ләкин шушы ерак киләчәк хакына бүген без яңа төшенчәгә үз телебездә исем кушмыйк дип әйтү дөрес булырмы? Инде соңгы мәсьәлә. Рус теленнән алына торган сүзләрнең фонетикасы һәр очракта да русчадагыча сакланырга тиешме? Иптәш тел галиме, тиешле, дип бара. Минемчә, болай дип әйтү тел законнарына каршы килә. Йөз еллар буена кергән сүзләр барысы да үзгәреп кергәннәр. Чөнки телебезнең законнары аларны шулай үзгәрткәннәр. Ə хәзер безгә әйтәләр, юк, үзгәрмәскә тиеш! Ни өчен соң алайса рус теленә керә торган чит ил сүзләре үзгәрә? Рус телендә чыккан лексикология китапларын укып карасагыз күрерсез, анда акка кара белән: бүтән телдән керә торган сүзләр, яңа средада яңа законнарга буйсынып, фонетик яктан үзгәрәләр, дигәнне күрерсез. Нишләп рус телендә үзгәрә, ə бездә үзгәрмәскә тиеш? Әгәр без татар теленең сүзләр фондын актарып карасак күрербез: революциягә кадәр сүзләрнең бик күбесе үзгәреп кергәннәр. Церковь — чиркәү, бревно — бүрәнә, стол — өстәл, пудовка — подаука, горница — гүрничә, гостинец — күчтәнәч, хомут — камыт, гармонь — гармун, мох — мүк, машина — машина... Һәм башка йөзләрчә сүз. Безгә әйтәләр: ə ул бит революциягә кадәр булган, революциядән соң кергән сүзләр үзгәрми. Ник үзгәрми? Тел өчен революциягә кадәр бер закон, революциядән соң икенче закон юк. Һаман шул бер закон. Инде дә булмагач, рус теле — бөек тел, рус сүзләрен бозарга ярамый, дип башлыйлар. Менә сезгә тел гыйлеме! Хәтта артка кайтып әллә кайчан татарлашып беткән сүзләрне киредән русчага әйләндереп язу кагыйдәләре кертелде. Сажень, печь, аршин, гармонь, скамья, татарчалары: сажин, мич, гармун, эскәмия һәм башкалар... +Рус сүзен бозарга ярамый дип дәлилләү чын гыйльми дәлил булаламы? Ни өчен рус сүзен бозарга ярамый да, әйтик, латин сүзен яисә бүтән телләр сүзен бозарга ярый? Тел галиме җыелышта, татар әптик дип сөйли, без бит инде "әптик" дип алып, сүз боза алмыйбыз, диде. Латинчадан алынган "аптека" сүзе асылда аптека түгел, ə апотека, руслар үзгәртеп "аптека" дип алганнар, ə немецлар үзгәртмичә "апотека" дип йөртәләр. Ни өчен русларга үзгәртергә яраган, ə безгә үзгәртергә ярамый? Кайда монда гыйльми нигез? Фәнне бит эмоциягә корып булмый, тел тимер законнарга буйсына! Алыйк керәшеннәрне. Исемнәре русча, диннәре православие дине, телләре татарча. Русчадан кергән сүзләр танымаслык булып үзгәргән. Исемнәрне генә алыйк: Гавриил — Гәүерлә, Екатерина — Кәтернә, Иван — Ибан, Оленька — Үлүнкә, Татьяна — Татый. Һәр сүз соңгы иҗеккә басым ясап әйтелә, русчадагыча түгел. Бу үзгәрү бит инде керәшен татарларының рус сүзен бик үзгәртәселәре килүдән түгел, татар теленең законнары шулай үзгәртергә мәҗбүр иткән. Ə без хәзер телнең объектив законнары белән санашмаска, рус сүзләрен рус фонетикасы нигезендә көчләп-көчләп кертергә тырышабыз... Әлбәттә, бүтән телдән алынган барлык сүз үзгәрергә тиеш дигән сүз түгел, байтак кына сүзләр татар теленең законнарына бик мач киләләр һәм үзгәрмичә йөри бирәләр. Лампа, шкаф, трамвай, трактор, комбайн, радио, рефлектор, театр һәм башка бик күп сүзләр... Үзгәргән сүзләрне дә халык телендә ничек йөри, нәкъ шул килеш алып әдәбиятка кертергә дигән карашта тормыйм. Гыйльми комиссия эшләр. Орфографик сүзлек төзелер — шул барлык кеше өчен закон булыр. Әлегә мин шул кадәресен әйтәм: үзгәрә дигән принцип орфографиягә нигез ташы булып ятарга тиеш. Кечкенә генә йомгак: бүгенге тормышыбызга гадел хезмәт итүче барлык сүз гамәлдә йөрергә тиеш. Татар теле кайчандыр бетәчәк дип, бүген татар сүзләрен бәреп-сугып екмаска, аларны гражданлык хокукыннан мәхрүм итмәскә. Өченче: башка телдән керә торган сүзләр, яңа тел стихиясенә буйсынып, яңа шартлар таләп иткән хәлдә фонетик яктан да үзгәрергә тиешләр. Телебезнең тарихы шуны сорый, шуны раслый. Тел гыйльме чынлап та гыйлем булсын, бу өлкәдә дә субъективизм һәм диктат бетсен. \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\323\230\320\271\321\202\320\265\320\273\320\274\323\231\320\263\323\231\320\275 \320\262\320\260\321\201\321\213\321\217\321\202\321\214_tat.txt" "b/bylatypov/\323\230\320\271\321\202\320\265\320\273\320\274\323\231\320\263\323\231\320\275 \320\262\320\260\321\201\321\213\321\217\321\202\321\214_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..7d7bc7f0d223abb6d0cd9a2149be0488dc34df52 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\230\320\271\321\202\320\265\320\273\320\274\323\231\320\263\323\231\320\275 \320\262\320\260\321\201\321\213\321\217\321\202\321\214_tat.txt" @@ -0,0 +1,267 @@ +Әмирхан Еники +Әйтелмәгән Васыять + +Баязит Бикбайга +Йомшак кына җәйге җил исә... Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә. Ефәк чукларын еш-еш кына селкеп, акрын гына кыштырдап, бик тырышып һәм бик кабаланып йөгерә кебек алар... Колын булып уйнаклап, шул кылганнар артыннан чабасы да чабасы килә. Дала буш, дала киң, җир җылыкай, шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт, һәй, рәхәт тә соң!., һәм ямансу. Нигәдер бик ямансу да шул! Шагыйрь әйтмешли, йөгереп уйныйсы, ятып елыйсы килә бу тын, буш, моңсу башкорт даласында! +Əнə көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ак яулык бөркәнгән, алъяпкыч бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы арык кына бер әби кизәк җыеп йөри. Сул беләгендә аның иске чиләк, уң кулында нечкә таяк. Шул таягы белән ул кизәкне чирәмнән куптарып әйләндерә дә аннары иелеп алып чиләгенә сала. Тагын як-ягына каранып эзләп китә. Тагын кизәкне, чирәмнән куптарып, чиләгенә алып сала... Шулай да бу авыл кырындагы чирәмлектә хәзер кизәк аз табыла, колхоз терлекләре монда йөрмиләр, ə бәләкәй генә авылның үз бозаулары салып калдырган "беленнәр" күпме генә соң ул! Далада утын дигән нәрсә бик кадерле булгач, ялгыз әби, ике-өч көндә бер чыгып, иске чиләге тулар-тулмас шул "беленнәрне" җыеп кайта. Борыннан килгән бер гадәт. Аннары кизәк казан астына бик килешә, ашны әкрен генә кайната, ə үз җае белән әкрен генә кайнап пешкән аш бик тәмле була ул. Әйтерсең чирәм исе керә ашка. +Тик соңгы вакытта әбинең хәле бик үк әйбәт түгел әле. Картлыгы җиткәнме, берәр чир зәхмәтеме шунда, ләкин гел менә бөтен тәне авыраеп, кул-аяклары сызлап, йөрәгенең хәле китеп тора. Ара-тирә өшетеп тә җибәрә, яки тиктомалга яндыра да башлый. Үзенчә, мәтрүшкәсен-ниен эчкәләп, ятып караса да, бер дә юнәеп китә алмый. Менә бүген дә, кояш шактый нык кыздыруга карамастан, аның зәгыйфь тәне, эчендә боз яткандай, гел туңып тора; аркасы буйлап әледән-әле салкын кымырҗу йөгереп уза, шул ук вакытта күз төпләре яна, иреннәре бөрешеп кибә, һәм ул гер таккандай авыраеп киткән аякларын көчкә генә сөйрәп йөри... "Булмас, ахрысы, кайтырга кирәк", — ди ул үз-үзенә иренеп кенә һәм, чиләге кизәк белән тулмаса да, авылга таба борыла. +Читән буйларында котырып кычыткан үскән тар тыкрыктан узып, бәбкә үләне түшәлгән киң урамга килеп чыккан чакта гына аңа Миңлебай карт очрый. Торна шикелле нечкә озын аяклы, какланып беткән бу чандыр бабайны авылның иң карт кешесе диләр. Туксанның өстендә үк түгел микән? Хәер, тәгаен ничә яшьтә булуын ул үзе дә белми. Былтыр гына аның җитмештән узган Миңлегәрәй исемле улы үлеп киткән иде. Хәзер бабай Миңлегәрәйнең зур улы Миңлегалидә тора. Миңлегалинең дә өйләнгән улы, кияүгә чыккан кызлары бар. Миңлебай карт менә шуларның балаларын, ягъни үз токымының дүртенче буынын күрде. Дүртенче буын әкәмәт икән ул, бер дә бабай дигәнчә түгел. Ул хәтта аларның исемнәрен дә отып ала алмый. Вилне Вилдан дип, Эмманы Әсмабикә дип тик йөртә шунда... +Дөньяда чамасыз озак яши торгач, кайчандыр паровоз тавышын да ишетмәгән бабай тракторын да күрде, автомашинасын да, самолетын да, радиосын да күрде; алар аның авылына һәм өенә килеп керделәр, ләкин картның берсенә дә исе китмәде. Чөнки бу заманның барышына ис китеп өлгерерлек түгел иде. +Ләкин былтырмы икән, өченче ел микән, кемнәрнеңдер бу тирәләргә очып килеп, самолеттан бүре атып йөрүләрен ишеткәч, картның моңа шулай да исе китте. Кара син аны. Бүрене самолеттан гына "сугалар" диген, ə?.. Кайчандыр, бик күптән инде, ул үзе ир-егет чагында камчат бүрек, ак чикмән киеп, билен кызыл билбау белән буып, камыт күрмәгән сөлектәй яшь айгырга атланып далага чыгып китә иде дә, йөри-йөри бүренең эзенә төшкәч, аны уктай сузылып очкан бурзаеннан өсләтеп һәм ун-унбиш чакрым куа барып, озын саплы чукмары белән сугып ала торган иде. Менә бу, ичмасам, бүре сугу иде! Ə хәзер һавадан атып йөриләр, имеш. Моның ни кызыгы да, ни комарлыгы бар? Юк, әллә нишләде бу замана! Машина да машина, ə кешенең үз йөрәгенә, үз кулына ни кала?! +Миңлебай картның дөньяда да, колхозда да хәзер бер эше дә юк. Ул какланып беткән тәнендә бары җан асрый. Алдына куйганны утырып ашый, ястыгын тәгәрәтә дә ятып йоклый, шулай итеп гомерен суза да суза. Аның хәзер бер генә эше бар — ул ялан таптарга ярата. Һәр көнне иртәнге чәйдән соң ул, озын карагай таягын тотып, торнаныкыдай нечкә аякларын сыгылдырып кына буш урамнан уза, кырга чыга һәм күзе караган якка таба китеп бара. Берәр түбә җиргә менгәч, озын таягын ике учлап, ерак кырларга тик кенә һәм озак кына карап тора. Бу күз җитмәс Юлкотлы яланының бөтен ягын, андагы түбәләрнең, үзәннәрнең, чокырларның бөтенесен исемнәре белән белә. Хәзер инде ул исемнәрнең күбесе онытылып бара. Хәзер, мәсәлән, Каракош басуы яки Атчабар кыры дип түгел, ə фәләненче бригаданың да төгәненче бригаданың участогы дип кенә йөртәләр. Юлкотлы яланнарын тоташтан сөреп бетерделәр. Иске чикләр, иске исемнәр барысы да күмелеп калды шунда... +Карт түбәдән төшеп китә, үзәнлекләрдән уза, иген басуларын буразна буйлап кисеп чыга, шулай итеп әллә никадәр җир әйләнеп, күп вакытта авылның икенче очыннан кайтып керә. Юлында очраган кешегә үзе башлап дәшми, ə берәрсе: "Саумы, Миңлебай бабай?" — дип дәшсә, "Ару әле" яки "Шөкер!" дип кенә узып китә. Ни уйлап, нәрсә карап йөри торгандыр карт — белүче юк. +Менә бүген дә карчык, йөзгә-йөз очрашкач дәшмичә китүне килештермичә, үзе башлап, аңа: +— Нихәл, арумы, Миңлебай агай? — диде, авызын учы белән генә каплый төшеп. +— Ə, синмени әле бу, Акбикә килен? Шөкер! — диде карт, тукталып. Җитмештән узган карчык аның өчен һаман да килен иде әле, һәм Акбикә дип тә бары ул гына дәшә, югыйсә авыл халкы карчыкны күптән инде Акъәби дип кенә йөртәләр. +— Каян кайтып киләсең болай? — диде карт. +— Менә кизәк җыярга чыккан идем. +— Ə, и ярый, ярый... Казан астында утның өзелмәве яхшы. Йә, үзең ару гынамы соң? +— Шөкер иде әле, тик менә бу көннәрдә генә әллә нишләп хәлем китеп тора,— диде карчык һәм тирләгән битен яулык очы белән сөртеп алды. +— Авырма инде, син — ялгыз кортка, карар кешең юк. +— Алладан вакыт җитмәгән булса, үтәр әле. +— Үтәр, Алла боерса, үтәр, бик күпне үткәрдек,— диде карт, ияк очында гына ябышып торган берничә бөртек ап-ак кылдай сакалын селкетеп.— Ярый, кортка, юлыңда бул! — Һәм карт, озын аякларын сыга биреп, китеп тә барды. Ул карчыклар белән күп сөйләшеп торырга яратмый иде. +Акъәби, үзенең җилкапкасына җиткәч, туры читән алачыкка узды. Бу эчтән балчык белән сылаштырылган җир идәнле алачыкта аның барлы-юклы савыт-сабасы да тора, шунда аш-суы да пешә иде. Җирдән аз гына күтәртеп салынган, калай морҗасы туры гына кыектан чыгарылган учагы алдына карчык кизәкләрен бушатты. Казанына өч-дүрт чүмеч су салды да учагына күп кенә итеп чыбыкчабык сындырып тыкты, ут төртеп җибәрде. Чыбыклар күмерләнеп төшкәч, алар өстенә ипләп кенә кизәкләр өештереп куйды. Аның исәбе башта су җылытып, табак-савытын юу, аннары әзер казанда үзенә бер-ике генә уҗау буш умач пешереп алу иде. Нигәдер күңеле бүген сызык йөгерткән буш умачны корот катып кына ашарга теләп тора иде. Ләкин карчык сизә, пешерә дә, ашый да алмас төсле; хәле бөтенләй бетеп бара, көчкә генә йөреп азаплана, гәүдәсе менә гел ятарга гына сорап тора... Ахырда түзмәде, казан астыннан кизәкләрне ал-гарак тартып, учагын сүрелтә төште дә бераз ятып торырга булды. Алачыктан өенә узышлый күрше ишегалдында йөргән яшь хатынга читән аша гына дәште: +— Гарифә кызым, минем казан астын гына кереп караштыра тор әле, әз генә ятып алмакчы булам, бер генә дә хәлем юк. +— Ə, ярый, ярый, Акъәби, карармын, борчылма, ят! — диде уңган хатын, әбинең төсе качкан чыраеннан авыру булуын шунда ук чамалап. +Акъәби урам тәрәзәләре ябык, әрем себеркесенең исе аңкыган салкынча өенә керде, сәке түренә бөкләп куйган ястыгын җәйде дә, бисмилласын әйтеп, сырган юрган белән ябынып, бөгәрләнеп кенә ятты. Аның бик җылынасы килә иде. Ятып күзләрен йомуга, ул, салкын бер чоңгылга баткандай, башта туңып китте, кымырҗып, акрын гына калтырана башлады. Күпмедер вакыттан соң бераз гына җылынган кебек булды, ләкин тәмам эреп, изрәп китә алмыйча, ярым уяу, ярым йокылы хәлдә һаман бөрешеп кенә ята бирде. Бераздан Гарифә кереп хәлен белде, ашыйсың-эчәсең килмиме, дип сорады. Әби: "Локма да кабасым килми, кайнар чәй генә эчәр идем",— диде. Гарифә алачыктан утлы көл өстендә генә пешергән куе чәй китереп, чынаягына карлыган кагы салып, шуны сыек бал белән генә аңа эчерде. Әбинең җыерчыклы ябык куллары һәм кипкән иреннәре калтырый иде. Шулай да ул тәлинкәне үз кулы белән тотып эчте, Гарифәгә күп итеп рәхмәт әйтте, тирләп бер йокласам, иртәгә, Алла боерса, аякка басармын, диде, тик бүген инде көтү кайткач, кәҗәсен савып, сөтен баз өстенә генә куярга кушты. Гарифә барысын да эшләргә булды, тыныч кына ятарга кушты һәм карчыкның өстен әйбәтләп ябып чыгып китте. Ләкин карчык икенче көнне дә, өченче көнне дә аягына баса алмады. Күрәсең, авыруы аның болай бер-ике көн генә ятып үткәзеп җибәрерлек түгел иде. Ниндидер җитди чиргә охшый. Карчык үзе алай дип уйларга тырыш-маса да, әллә Ходайдан вакыт җитүе шушы микән дип, шомланып та куйгалый иде. +Күршеләре кереп аның хәлен һаман белә тордылар, Гарифә исә ашау-эчүен кайгыртып, йорт-җирен һаман карый йөрде. Шулай да карчыкның хәле бер дә алга бармагач, аңа әллә улларыңа, кызларыңа хәбәр итикме, болай яту ярамас бит дия башладылар. Ләкин Акъәбинең өмете зур иде әле, ерак каладагы балаларын бер дә борчыйсы килми иде. Аннары болай да берәрсе кайтып китмәсме дигән өмете дә юк түгел иде. Кайткалыйлар иде әле аның уллары яки кызлары, инәләрен онытып бетермиләр иде, исән генә була күрсеннәр инде. +Карчыкның соңгы еллардагы гомере шул балаларының кайтып китүләрен көтеп яшәү белән генә уза башлады. Дөрес, моннан ун ел элек, карты үлгәннән соң, балалары карчыкны калага тартып караганнар иде каравын, ләкин Акъәби гомер иткән нигезен ташлап китәргә теләмәде инде. Шушы Юлкотлыда туган ул, үскән ул, шушы Каһарман карт өенә килен булып төшкән, шушында илле биш ел яшәгән, уллар-кызлар үстергән. Шушы Юлкотлы туфрагында аның атасы, анасы, күпме туганнары, яшьли үлгән сабыйлары, гомер иткән карты ята — йә, ничек шуларның барысын да ташлап китәсең?.. Күп торасы да калмагандыр, ят җирнең туфрагына барып ятканчы, шушында үзенең ата-анасы, карты, сабыйлары янында булыр — шулай уйлаган иде карчык ул чакта. Һәм, һичнигә карамастан, хәзергә чаклы ул шушы ниятендә нык торды. +Шулай да карчыкка җиңел түгел иде. Туган туфрак никадәр генә үзенә бәйләмәсен, авыл артындагы канау белән әйләндереп алган зиратта ятучы әрвахлар нихәтле генә якын булмасын, әмма болар гына аның тормышын тутыра, ялгызлыгын җиңеләйтә алмыйлар иде. Ялгыз башын монда асраса да, күңеле белән ул һаман шул балалары янында иде. Шуларны уйлап, шуларны сагынып, шыксыз озын көзләрне дә, салкын кышларны да уздырып җибәрә; сабыр гына җәйне көтеп ала, ə җәен берәр улымы яки кызымы балалары белән кайтып китәргә тиеш аның... Шулай көйләнде инде карчыкның тормышы: асылда җәйнең бер атна-ун көне өчен генә яши ул һәм ел буе диярлек тик шуңа әзерләнә. Маен-күкәен дә шул көнгә дип җыя, итен-казылыгын да балаларым өчен дип каклый, шомыртын, эремчеген, коротын да шулар өчен киптереп куя. Бигрәк тә оныкларын бик сагына карчык. Шулар кайтса инде, куанычы эченә сыймый, бөтен дөньясын оныта, үзе дә бер бәйрәм итеп кала, бичара. Тик бу бәләкәчләрнең әти-әниләре карчык янына гадәттә бик кыска вакытка гына кайталар. Алар, ни хикмәттер, гел ашыгалар. Кайсының эше көтә, кайсының курортка китәсе була, аннары балаларыбыз авыл җирендә авырып-нитеп китә күрмәсен дип куркалар да булса кирәк, кыскасы, бер атна торгач та, карчыкның бик тилмереп соравына карамастан, юатыр өчен кулына мул гына акча тоттырып, вәгъдәләр биргән булып, китеп тә баралар. Шулай итеп, ел буе көтеп алган санаулы көннәр төш кебек кенә үтә дә китә. Аннары тагын шул кыска гына тансык төшнең яңадан иңүен көткәндәй, озын йокыга охшашлы ялгыз гына яшәү башлана. +Нишлисең, заманасы шулай туры килде инде. Акъәбинең сабый чактан исән калган балалары үсә тордылар, күрше авылның урта мәктәбен бетерә тордылар, һәркайсы, канат чыгарган кош кебек, Юлкотлыдан еракка оча торды. Хәзерге вакытта бер улы белән бер кызы Өфедә яшиләр. Тагын бер кызы, врач булып чыкканы, Пермь өлкәсендә тора, ə иң кече малае, институтны бетергәч, Казакъстанга җибәрелгән иде, шунда, исеме дә билгесез бер шәһәрдә, кемдер булып эшли. +Өфедәге иң зур улы Суфиян хәзер инде отставкага чыккан полковник, ə кызы Гөлбикә фәнни институтларның берсендә гыйльми эштә, кияве исә аның, Чакмагош башкорты, зур, җаваплы урында утыра. Кыскасы, барысы да зур кешеләр булып беттеләр. Кайсы галим, кайсы инженер, кайсы врач... Борын заманда бер атаанадан түгел, бөтен өязеннән бу кадәр укымышлы башкорт чыкмагандыр. Акъәби үзе кыз чагында башкорттан яки татардан доктор барлыгын ишеткәне дә юк иде. Әле дә хәтерли, элек авылда берәрсенең теше сызласа, моннан унсигез чакрымдагы чуваш авылына, тәмәке алып кайтыр өчен, ат мендереп кеше чаптыра торганнар иде. Булган заманнар. Юк, аның балаларына килде инде бәхет, килде, әйтәсе дә түгел! +Тик менә бик бәхетле булып киткән балалары аңардан ничектер шактый ераклаштылар шикелле. Зарланса язык булыр, карыйлар, ярдәмнәреннән ташламыйлар, рәхмәт үзләренә, тик шулай да карчык борчылып уйламыйча булдыра алмый: туган җирләрен дә, кечкенә Юлкотлыны да, аталарыннан калган нигезне дә алар бөтенләй онытып баралар кебек. Уйлары да, күңелләре дә бүтәндә булса кирәк... Менә зур улы Суфиян. Күпме ил гизде, нинди зур дәрәҗәгә иреште, олайды, үзенең дә ул-кызлары үсеп җитте, инде хәзер беркайда да эшләми, зур пенсия ала, машинасы бар — аңа бит Юлкотлыга ешрак кайтса да була хәзер... Ләкин, нишләтәсең аны, һаман вакытым юк дип зарлана, ниндидер комиссияләрдә эшләп йөри, кышын бер-ике айга курортка китә, йә булмаса үзе кебек погоннарын салган полковниклар белән төннәр буе карта сугып утыра, ə җәйгә чыккач, машинасына хатынын, бала-чагаларын утырта да йә Кырымга, йә хатынының урыс туганнарына — Саратовка китеп бара. (Суфиян сугышка чаклы ук әле, Саратовта хезмәт иткән чагында, марҗа кызына өйләнгән иде, һәм Акъәбинең ул чакта моңа күңеле бик тә сыкранган иде.) Ə каладан йөз егерме чакрымда гына торган Юлкотлы читтә кала, әнисе-карчыкның алар өчен генә дип саклаган казлары келәтендә шул килеш эленеп тора. Полковникның кереп туган авылын күрергә һәм әнисен куандырырга вакыты да, җае да табылмый. Ничек моңа күңел сыкранмасын ди. +Шулай да былтыр җәй Суфиянның җиткән улы Геннадий үзләренең машинасында "бабушканы" күрергә дип кайткан иде. Өч көн торды, өч көн Акъәби бер кәлимә башкортча белмәгән оныгы алдына барлык сыйларын куйды, сүзсез генә аңа моңсу һәм назлы итеп карап утырды. Егет җирән чәчле иде, таза иде, физкультурник иде; урам буйлап чыгып киткән чакларында карчык аның чуар күлмәк кигән киң аркасына читән аша гына карап кала иде. Егет беркөн эчендә Юлкотлының бөтен тирә-ягын йөреп чыкты; машинасына ыбыр-чыбыр балаларны төяп, әллә кайлардан үзләрен йөртеп кайтарды, аннары колхоз келәтендә аунап яткан ике потлы гер ташын табып кайтты да иртә-кич гел шуны күтәреп-чөеп уйный башлады. +Кечкенә авылда егеткә аралашыр өчен үз тиңнәре бөтенләй юк диярлек иде — кызлар җәйләүдә яталар, егетләре каядыр таралышып беткәннәр — һәм Акъәбинең моңа бик эче поша иде. Оныгының күңелен табар өчен, ул әледән-әле аңа башкортча нидер әйткән була, ләкин Геннадий, берни аңламыйча, "бабушкасына" бик юмарт елмаеп карый, җавапсыз калмас өчен генә: +— А, да-да, точно! — дип, баш кагып куя иде. +Әби белән онык арасында бер кызык хәл дә булып алды. Шулай иртәнге чәй янында оныгын сары майда гына йөзгән әче коймак белән сыйлаган чакта Акъәби "безнең башкорт халкы..." дип нидер сөйли башлаган иде, Геннадий, шуны үзенчә аңлап булса кирәк, көтмәгәндә генә баш бармагы белән күкрәгенә төртеп: +— Я — башкирин, бабушка, башкирин! — диде һәм, җитмәсә әле "борчылма!" дигәндәй, әбисенә күз дә кысып куйды. +Акъәби уйчан гына аңа карап торды, үзалдына гына көрсенгәндәй итте, аннары моңсу-назлы итеп кенә елмайды: нишлисең, бу җирән чәчле егеттә аның каны, башкорт каны ага иде шул! +Менә шулай Акъәби ялгыз башы шушы көнгә кадәр улларын, кызларын көтеп, оныкларын сагынып, алар турында үзенең күңелле һәм күңелсез уйларын эченнән генә уйлап, исән-имин генә яшәп килде. Җәйгә чыгу белән, һәрвакыт өметләре уяна торган иде, бәйрәм көннәрен көткәндәй рухланып, шуңа бер дә иренмичә әзерләнә башлый иде. Әмма быел, Ходайдан вакыт җиткәнме, җәйгә аяк басу белән, үзен начар сизә башлады һәм бирешмәскә тырышып йөрдейөрде дә ахыр чиктә менә урынга ук ятарга мәҗбүр булды. +Башта торып китәрмен дигән өмет белән ятты, күршеләренең калага улларыңа хәбәр итик дигән сүзләрен дә кире какты, әмма ләкин хәле аның отыры начарлана барды. Биш-алты көн эчендә ул күзгә күренерлек булып суырылды, саргайды, ашаудан калды. Күршеләре, карчыкның болай начарлана баруын күреп, хәвефкә төштеләр, нишлик икән дип, үзара киңәшеп тә алдылар, ахырда Юлкотлыдагы колхоз бригадиры Сәетгалигә хәбәр итәргә булдылар. +Колхоз идарәсе моннан алты чакрымдагы Сыртлан авылында иде, шунлыктан Сәетгали кечкенә Юлкотлыда бердәнбер хуҗа һәм баш кеше. Һәр көнне иртән иртүк ул, мотоциклының сиртмәле биленә атланып, такыр юлдан пырылдап, тирбәлә-тирбәлә Сыртланга китеп бара, ə кич белән тагын шулай җен кебек машинасында тумы-рылып кайтып җитә иде. Гарифә барып әйткәч тә, Сәетгали икенче көнне үк, Сыртланга узышлый, үзенең мотоциклында пырылдап, Акъәбинең капкасы төбенә килеп туктады. Акъәби шунда ук кем килгәнен белеп алды һәм ни өчен икән бу дип борчылып уйлап куйды. Ул арада ишектән, иелә биреп, тузанлы күн итекләрдән, бригадир белән председательләр өстендә генә очрый торган, капчыкланып беткән зәңгәр пинжәктән Сәетгали үзе дә килеп керде. +— Саумы, Акъәби? — диде ул, таза кешегә дәшкәндәй юри кычкыра биреп.— Бәй, ни булды, әллә авырып калдыңмы? +— Авырыйм шул, Сәетгали, — диде карчык, гаепле кеше сыман итеп. +— Куй, юкны сөйләмә, гомердә авырмаганны... Синең кебек корткага килешәмени ул! +Сәетгали, килеп, сәке кырыена гына утырды, карчык юрганын үзенә таба җыя төште. +— Килешми дә бит, нишлисең, Ходайдан вакыт җиткәч... +— Җиткән ди сиңа... Болай гына, салкын-фәлән генәдер әле... Кай җирең авырта соң? +— Авырткан җирем дә юк кебек... Тыным кысыла, сулавы авыр... — диде Акъәби, бугазын һәм күкрәген сыйпап. +Сәетгали карчыкның суырылган, саргайган йөзенә беравык^сынап карап торды. +— Йә, нишлибез, Акъәби, доктор чакыртыйкмы? +— Кирәкмәс, Сәетгали улым, иншалла, болай да үтәр әле... +— Үтә күрсен! — диде Сәетгали, карчыкка тагын да сынабрак карап. Юк, шулай да карчыкның хәле бер дә шәпкә охшамый, йөзе лимон кебек сары, күзләре тоныкланып тора. — Әллә, мин әйтәм, — диде бригадир сак кына, — калага хәбәр итикме? Суфиян агай, йә булмаса, Гөлбикә апай килеп китсә, зарар итмәс... сөйләшерсез... +— Юк, кирәкмәс, сабыр итик әле, алар да эшле кешеләр, — диде карчык, эченнән генә үзенекен уйлап. +— Анысын куй, — диде Сәетгали, урыныннан торып, бер әсәйләре өчен вакыт табарлар әле. Ярый, идарәгә баргач, мин Гыйльман агай белән сөйләшермен. Берәр чарасын күрербез. Ə син, әбекәем, тыныч кына ят. Терел. +— Иншалла!.. Рәхмәт керүеңә, Сәетгале улым. Сәетгалигә ияреп, Гарифә дә өйалдына чыкты. Алар анда пышын-пышын гына нидер сөйләшеп тә алдылар. Аннары мотоциклның каты гына пытыр-пытыр итеп кузгалып китүе ишетелде, һәм озак та үтми, аның тавышы ераклашып, ниһаять, бөтенләйгә тынды. +Ə берничә көннән соң Сыртлан ягыннан Юлкотлыга таба тузан уйнатып килгән өр-яңа яшел "Волга" машинасы күренде. Кәм, озак та үтми, киң урамның күк үләнендә ярылып яткан кара эз калдырып, Акъәбинең капкасы төбенә килеп тә туктады. Машинадан җәйге габардин пальто, күк эшләпә кигән зур, таза гәүдәле бер ир белән ефәк плащ кигән, зәңгәр косынка бәйләгән озын буйлы ябык кына бер хатын чыктылар. Болар Акъәбинең кызы белән кияве иделәр. +Алар урам тәрәзәләре ябык караңгырак өйгә килеп кергәч һәм кызының: "Әсәем!" —дип дәшүен ишеткәч, йокылы-уяулы хәлдә яткан Акъәби сискәнеп күзләрен ачты, бер мәлгә өнемме, төшемме бу дигәндәй аптырап, каушап калды, аннары куанычыннан онытылып китеп, капыл гына урыныннан тормакчы булды. +— Кызым, Гөлбикә! — диде ул, өзелеп. +Кызы, шунда ук килеп, аның өстенә иелде, маңгаеннан үпте, һәм алар тотынышып икесе дә елап җибәрделәр. Мәһабәт кияве дә, килеп, карчыкның кипкән ябык кулын зур, таза кулларына алды, иелә төшеп, күтәренке тавыш белән: "Нихәл, әби җаным, авырып киттеңмени? Ничево, ничево, берни дә булмас!" — диде һәм, пальто чабуын кайтарып, аз гына читкәрәк, сәке кырыена утырды. Кызы да чажлап торган плащы белән әнисенең аяк очына чүкте. Алар икесе бертавыштан карчыкка кузгалмаска куштылар. Ләкин карчыкка кияве белән кызы алдында болай авырып ятуы гаҗәп уңайсыз иде, һичнигә карамыйча, аның тизрәк торасы, кадерле кунаклары өчен әүвәлгечә бөтерелеп йөрисе килә иде, әмма тик, нишләсен, ятарга чарасыз мәҗбүр иде. Шулай да ул түшәк өстенә торып утырды һәм Гарифәгә урам тәрәзәсен чыгып ачарга, тизрәк самовар куярга кушты. +Тәрәзә капкачы ачылгач, өй эче яктырып китте. Акъәби шәһәрчә бик пөхтә киенгән кадерле кызы белән кадерле киявенең чиста, шома йөзләрен күрде. Күрде дә үз хәленнән тагын бер уңайсызланып, елыйсы килеп, авыр сулап куйды. Үз нәүбәтләрендә алар да бик ябыккан, тәмам кечерәеп калган әниләренең зәгъфрандай саргайган, сулган йөзен күрделәр. Күрделәр дә, сүзләрен оныткандай, бер мәлгә тынып калдылар һәм яшерен генә карашып алдылар. Болай ук булыр дип көтмәгәннәр иде алар. Хәер, колхоздан калага шалтыраткач та, алар карчыкның чынлап авырып китүен белеп, башта ук тәгаен бер ният белән юлга чыкканнар иде. Хәзер исә ике төрле сүз булырга мөмкин дә түгел. Эшләре тыгыз, вакытлары юк, шуңа күрә сүзне озынга сузмыйча, карчыкка шул ниятләрен әйтергә булдылар. +— Әсәем,— диде кызы, әнисенә үрелеп.— Без сине үзебез белән алып китәргә дип килдек. Калада докторларга күрсәтербез, әйбәтләп карарбыз, анда тизрәк терелерсең. +Кияве дә шунда ук өстәде: +— Дөрес, әби, бездә сиңа әйбәтрәк булыр, монда доктор да юк, караучы да юк, ялгызың нишләрсең? +Карчык тиз генә җавап кайтара алмады, аның кинәт күңеле тулды, шул ук вакытта нигәдер бик борчылып та куйды. +— Рәхмәт инде, балалар! — диде ул, бераздан әкрен генә.— Юкка мәшәкатьләнгәнсез, уз өемдә дә терелер идем әле, Ходай насыйп итсә. +— Юк, әсәем, сине хәзер монда калдырып китеп булмый,— диде кызы, кабаланып.— Алып китәбез. Яхшылап дәваларга кирәк сине... +— Өй ялгыз кала бит. +— Калсын, берни дә булмас, күршеләрең карый торырлар. +Карчык бүтән бер сүз дә әйтмәде, авыр сулап кына куйды, монда доктор каравыннан башка, мәтрүшкә-фәлән эчкәләп кенә терелеп китмәсен үзе дә аңлый иде булса кирәк. Аннары япа-ялгыз яту да аны шомландыра иде. Ə тегендә, калада, бөтен балалары диярлек, Ходайдан вакыт җитеп, алай-болай булып китсә, алар аның янында булачаклар. Әмма шул ук вакытта нәкъ менә шушы "алай-болай булып", ягъни үлеп китүен уйлап, ул үзенең гомер иткән почмагыннан чыгып китәргә дә теләми иде. Чит җирдә үлү, чит җир туфрагында ятып калу аны һәрвакытта куркыта иде. Юк, аның шушында, карты җан биргән кечкенә өендә үләсе, авылдашлары кулы белән кечкенә авыл зиратына — карты һәм яшьли үлгән сабыйлары янына куеласы килә иде. Ләкин ничек итеп менә хәзер ул алырга дип килгән кызы белән киявенең ихтыярына каршы тора алсын? Чыкмаган җанда өмет бар дигәндәй, бәлки, алып китеп, чынлап та терелтеп, аякка бастырып кайтарырлар, шуның өчен килгәннәр бит. Юк, авыр иде карчыкка бу төенне чишү, бик авыр иде! +Чәй урынын карчык янына, сәке өстенә әзерләделәр. Карчык, яткан җиреннән генә, Гарифәгә кушып, үзенең сыйларын — баздан сөтен, маен, чоланнан кәрәзле балын, каклаган казылыгын табынга китертте. Ярлырак та бит, нишлисең, таза чагы булса, үзе тиз генә берәр кайнар аш та өлгертер иде, ə болай кешегә кушып кына буламыни ул. Аннары кызы белән кияве дә: "Борчылма, әсәй, бик әйбәт, бик җиткән",— дип кенә торалар. Ашыгалар, күрәсең. Алып китәргә дип килгәч, алар үзләре дә бу юлы күчтәнәчләр төяп кайтмаганнар иде. Шулай да кызы берничә лимон белән бер кап шоколад конфет китергән икән, шуны табынга чыгарып куйды. Лимон авыру карчыкның нәфесе бик теләп торган нәрсәсе иде, ул аңа бик сөенде, хәтта кулына алып иснәп-иснәп тә карады. +Табын әйләнәсенә утырыштылар. Гарифә чәй ясый башлады. Карчыкка берьюлы рәхәт тә, күңелле дә булып китте. Менә Ходаның рәхмәте, көтмәгәндә генә ул иң кадерле якыннары белән бер табында утыра бит әле. +Аның өчен елына бер генә килә торган бәхет бит бу, гел шуны көтеп яши иде бит ул, тик менә, кызганычка каршы, урын өстендә каршы алырга туры килде үзләрен. Шуңадыр, ахры, бу минутта аңа никадәр генә рәхәт булмасын, нечкәргән күңеле нидер сизенгәндәй ирексездән ямансулап та, шомланып та куйгалый иде. Хәерлегә була күрсен инде... +Чәй янында сүз дә гел китү белән бәйләнгән эшләр турында барды. Карчыкка авыр иде бу сөйләшү, китүенә бер дә ышанасы килми иде шикелле, шуңа күрә күбрәк кызы бу турыда кайгыртып утырды. Аның соравы буенча карчыкның кәҗәсе белән тавыкларын Гарифә карап торырга булды. Келәтнең үз йозагы бар икән, өйне бикләргә дә бер иске богау йозагы бар икән әле, Гарифәгә шуның белән өйне бикләп, ачкычын үзендә сакларга куштылар. Боларны тыңлап утырганда, карчыкның рухы акрынлап һаман сүнә барды. Ахырда түзмәде, өзелергә торган тавыш белән еламсырап әйтте: +— Ходаем, гомер иткән өемә йозак салып китәрмен дип уйлаган идеммени мин... +— Әсәем, бу ниткән сүз? — диде кызы, гаҗәпләнгән булып.— Бөтенләйгә ташлап китмисең бит, менә тиздән терелеп, үзең дә кайтып җитәрсең. +Карчык: "Юат инде, кызым, юат!" — дигәндәй, үзалдына моңсузәгыйфь кенә көлемсерәп куйды, әмма кайтарып бүтән бер сүз дә әйтмәде. +Чәйдән соң юлга да әзерләнә башладылар. Кияү кеше ашыга иде, аңа ниндидер бер кичке җыелышка кайтып җитәргә кирәк икән. Ул машинасы янына чыгып китте. Тузан кунган яшел "Волга"ны балачага сырып алган иде. Аягына чак тәпи басканы да ава-түнә килеп Җиткән. Зурраклары машинаның бөтен ялт иткән нәрсәләрен то-тыпсыйпап, әйләнеп йөриләр, тик түбәсенә генә менеп китмиләр. Зур, таза абзый чыккач, алар башта куркып читкә сибелделәр, ләкин тиз үк яңадан машина тирәсенә җыела башладылар. Аларның тынгысыз елтыр күзләре бу шәп агайга, машинасында бер йөртеп килмәсме дигән яшерен өмет белән, гел чекерәеп карап кына торалар. Хәтта бер кап-кара башлы малай әрсезләнеп һәм юмаланып сорап та куйды. +— Агай, ə, агаем, безне анавы очтан гына бер йөртеп килсәң ине! +Мәһабәт агай башын кагып, телен шартлаткан булды: +— Юк шул, малайлар, булмый хәзергә, ашыгабыз. Менә Акъәбиегезне китерә килгәч, мин сезне рәхәтләнеп бер йөртеп кайтарырмын, ярыймы! +Малайлар, Акъәби дигәнне ишеткәч, шунда ук тындылар, артык бәйләнеп тормадылар. Кайчагында алар мәсьәләнең җитдилеген зурларга караганда да тизрәк аңлый беләләр иде. +Шул арада читтәге капка төпләрендә җыелышып торган корткалар, хатын-кызлар да акрынлап килә башладылар. Акъәбине алып китәләр дигән хәбәр кечкенә авылга бик тиз таралып өлгерсә дә, хатын-кызлар каладан кайткан кадерле кунакларга ашап-эчкәндә комачауламас өчен шулай әдәп саклап, көтебрәк торганнар иде. Хәзер инде менә килделәр, олыраклары өйгә үк кереп киттеләр. Акъәби аларга бик якын кеше, гел бергә яшәгәннәр, аңа бик ияләшкәннәр, шуңа күрә аны ерак юлга, билгесез сәфәргә озату алар өчен шактый зур вакыйга иде. Йөзләре дә ал арның җитди-уйчан иде, нидер сизенәләр иде, ахрысы, һәркай-сында корткабызны яңадан инде күрә алмабыз дигән уй ята иде шикелле... Гаҗәп бит ул — кеше берәүнең дә үлүен теләми, әмма шул ук вакытта ничектер ихтыяр-сыздан шул үлемнең буласын сизеп, көтеп тә тора кебек. +Бераздан кара бишмәтен, оек-калушын кигән, чәчәкле зур шәлен ябынган Акъәбине кызы белән Гарифә ике ягыннан култыклап, акрын гына өйдән алып чыктылар. Алар артыннан бер хатын зур мендәр күтәреп чыкты. +Кияү машина ишеген ачты. Карчыкны ипләп кенә утырттылар, мендәрен, таяныр өчен, янтыгына салдылар. Кызы янәшәсенә кереп утырды. Машина тәрәзәсенә хатын-кыз башлары иелде. +— Акъәби җаным, хуш, сау бул инде! +— Акъәби, бәгырем, терелеп кайта күр! +— Хуш, безне онытма, без көтәбез сине! — диделәр аңа. Ə таякка таянган бер кортка: +— Хуш, яшьтәш, бәхил бул, ахирәттә күрешергә насыйп итсен! — диде, бик тыныч, әмма чын күңелдән бик ихлас итеп. +Гөлбикә иренә тизрәк кузгалырга кушты. Машина алдында торучыларга кыска гына бер гудок бирде дә шома гына кузгалып китте. +Аз гына китүгә, Акъәби кинәт урыныннан кузгалып. +— Һай, кәфенлегемне онытканмын лабаса! — диде, нишләргә белмәгәндәй бик борчылып. +Кызы бу көтелмәгән сүздән сискәнеп киткәндәй булды һәм чыраен сытып: +— Куйсана, әсәй! — диде, үпкә катыш рәнҗү белән.— Таптың искә төшерер нәрсә! +Карчык дәшмәде, күзләрен йомып, хәлсезләнеп башын гына иде. +Яшел машина йомшак кына тирбәлеп һәм тузан уйнатып, Юлкотлыдан зур калага таба чыгып китте. Кечкенә өйнең капкасы төбендә җыелышып калган хатын-кызлар бөтерелеп тузан сузылган юл буена, машина күздән югалганчы, тик кенә карап тордылар. +II +Менә Акъәби ялгызы кечкенә бер бүлмәдә, сиртмәле тар караватта, ак түшәмгә карап һәм каяндыр түбәннән тонык кына ишетелгән зур кала гөрелтесенә колак салып, тыныч кына ята. Урыны йомшак, астында чип-чис-та ак җәймә, өстендә сатин юрган — ипле, рәхәт аның арык-җиңел гәүдәсенә... Рәхмәт инде киявенә дә, кызына да — аны менә шулай кадерләп, аерым бүлмәгә урнаштырдылар. Дөрес, аларны бер дә тыгызлыйсы килмәгән иде килүен, ләкин кияве белән кызы бу хакта авыз да ачтырмадылар. Хәтта элек бу бүлмәдә торган асрау кызларын да кухняга чыгардылар. Тик бераздан гына сизде карчык: монда авыру кешенең яткан җире генә түгел, ашаганэчкән савыт-сабасы да аерым булырга тиеш икән. +Гомумән, карчыкка башта игътибар бик зур булды. Беренче көнне үк шәһәрнең икенче читеннән отставкадагы полковник улы белән килене дә аны күрергә килеп җиттеләр. Чүкечтәй нык, базык гәүдәле, зур йомры башлы, кыска имән муенлы полковник Суфиян, әйтергә кирәк, кәкре аякларындагы тар кунычлы хром итекләре белән генә түгел, бөтен кыланыш-гадәтләре белән дә чын "яна-рал" булырлык, беткәнче хәрби бер кеше иде. Кычкырып, кырт кисеп сөйләшә ул, берәүдән дә тартынмыйча киерелеп, шаркылдап көлә һәм, иң мөһиме, үзен бик хаклы рәвештә дөньяның хуҗасы санап, бернигә исе китмичә, рәхәтләнеп яши иде. Квартир менә дигән, машина бар, пенсия җитәрлек, шуның өстенә аучылар җәмгыятендә нидер эшләп тә шактый акча төшергәли, кыскасы, әле чак иллесен тутырган полковникның тормышы бал да май, ал да гөл иде. +Әнисе карчык янына күрешә килгәч тә, ул карлык-канрак тавышы белән бүлмәне яңгыратырга тотынды: +— Һай, әсәй, әсәй, әсәем! — диде, әнисенең кипкән кулын каты учларына алып.— Ни булды сиңа, авырып киттеңмени, ике күзем?.. Ну, ничево, түлке син паникага бирелмә. Безнең генерал әйтә торган иде: солдатны пуля түгел, паника үтерә дип... +— Нәрсә соң ул... пәникә дигәнең, улым? +— Улмы, ул ни... курку, әсәем! +— Мин бер дә курыкмыйм, улым,— диде карчык, тыныч кына.— Тәкъдирдән узмыш юк, барысы да Алла кулында. +— Һи, әйттең тагын! Барысы да безнең кулда! — диде полковник, һаман шаулап.— Менә мин сиңа докторның иң шәбен үзем алып килермен, әсәй!.. +— Рәхмәт, улым, рәхмәт! +Карчыкның килене, өч башкорт бичәсенә торырлык юан, мәһабәт, ап-ак Мария Васильевна, каенанасы белән ике куллап, бик җитди итеп күреште. Карават кырыена урындык алып утырды да, авыруның хәленә керергә теләгәндәй, аңа чын кызгану белән карап тора башлады. Юрган астында бала шикелле сизелер-сизелмәс кенә яткан бу каенана дигән сап-сары йөзле карчыкка аның нидер әйтәсе дә, кайгыртып нидер сорыйсы да килде, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, тел юк — карчык бер кәлимә русча, ə килен бер авыз башкортча белми иде. Шулай да Мария Васильевна ире аркылы булса да берничә сорау бирде. +— Әсәй, киленең менә синнән, кай җирең авырта, дип сорый. +Карчык уйчан-моңсу гына әүвәл улына, аннары килененә карады. +— Тыным кысыла,— диде ул, күкрәген күрсәтеп.— Хәлем бер дә юк. +— Күптәнме? +— Тыным бетүен кыштан ук сизә башладым. Ə хәлсезләнүем күптән түгел. +Суфиян карчыкның сүзләрен русчага әйләндергәч, Мария Васильевна иреннәрен мәгънәле генә кысып, башын селкеп торды. Аннары ашыкмыйча гына нидер әйтте. +— Әсәй, киленең әйтә,— диде Суфиян,— опасный берни дә булмас, бронхлары ниткәндер, борчылмасын, ди. +Карчык дәшмәде, тик күзләре белән генә рәхмәтен белдереп, килененә бер тутырып карап алды. +Икенче көнне карчык янына күрешергә дип Суфиянның зур улы Геннадий да килде. Геннадий инде Юлкотлыга барып, әбисендә кунак булып кайткан егет, шуңа күрә ул карчык белән бик үз булып: "Ха, бабушка!" — дип шатланып күреште һәм, урындык алып, караваты янына утырды. Акъәби сөенеп-яктырып, башкортча: "Улым, килдеңмени, рәхмәт төшкерем!" — диде, ə егет аның ни әйткәнен аңлагандай, елмаеп башын какты. Әйе, карчык бу дәү, сары егетне, үз нәселенә һич охшамаса да, чынлап ярата иде — барыбер аның токымы ич, аның каны!.. Нишлисең, якын шул, бик якын!.. Тик егет үзе "бабушкасының" йөрәгендә аңа карата нинди тирән һәм газаплы мәхәббәт ятканын сизәме икән?.. Юк, сизәргә тиеш, əнə килгән бит әле ул, əнə елмаеп әбисенә нидер ойтә дә бит әле... Ах, бу тел юклыгы!.. Карчыкның тел өйрәнер вакыты күптән үткән шул инде, әмма ник бу Суфиян, юньсез, балаларына, ичмасам, әбиләренә дәшә алырлык кына үзебезчә берничә дистә сүз өйрәтмәде икән соң?! +Егет әдәп кушкан кадәр утырганнан соң кузгала башлады, торып, әбисенең кипкән ябык кулын сыйпады һәм: "Пока, бабуся!" —дип баш какты да чыгып китте. Карчык аңардан бик шат, риза булып калды. +Шул ук көнне тагын Суфиянның өч кызы — Татьяна, Светлана, Рита — белән кече малае Борис та әбиләре янына килделәр. Кызлары да суеп каплагандай әниләренә охшаганнар, әниләре кебек барысы да эре сөякле, җирән чәчле, зур соры күзлеләр... Тик Боря (Борис) гына атасына охшаган, атасы кебек зур башлы, зур битле, арыш чумарыдай кап-кара бер малай иде. Бусын инде бер дә икеләнмичә Суфиян малае Шәяхметов дип йөртергә була. +Кызлар әбиләрен сырып алдылар, шаулап: "Здравствуйте, дорогая бабушка!"—дип күрештеләр, алып килгән чәчәкләрен карават янындагы тәрәзә төбенә утыртып куйдылар, урындыгына шоколад конфетларын салдылар һәм, инде ни әйтик дигәндәй, күзләрен елтыратып, әбиләренә карап тора башладылар. Шушы икән инде ул папаларына мама тиешле әби-карчык! Үзе кечкенә, үзе арык, өстенә киң җиңле әкәмәт кенә күлмәк кигән, башына вак кына чәчәкле сары яулык бәйләгән, в общем, типичная башкирка икән. Ə Акъәби, үз нәүбәтендә, бу җитеп килгән таза, зифа кызларга уйга калып, исе китеп, селкенмичә карап ята. Аннары зәгыйфь кенә елмая, иреннәрен кыймылдатып куя — нидер әйтергә тели, ахрысы... Менә ул күзләрен Боряга төби, әкрен генә кулы белән ымлап, аны якынрак килергә чакыра. Боря курыккандай башын сөзеп, каш астыннан гына карап, кузгалмыйча тора, тик апалары "иди, иди" дип аркасыннан этәргәч кенә, әбисенә якынлаша. Карчык, бердән яктырып, малайның аркасыннан сөеп: "Бәбкәчем,— ди,— зур егет бул, Алла тәүфыйк бирсен үзеңә!" —ди... Малай берни аңламыйча, кызарып, әбисе яныннан тизрәк китә, ə кызлар, нидер әйтеп, шаулап көлешәләр... Карчык исә һич үпкәсез, әмма боек-сагышлы итеп, тирән генә бер сулап куя. Әйе, бу балалар, никадәр ят-сәер күренмәсеннәр, аның үзенеке шул, үзенеке!.. Улының кемгә өйләнүенә, ничек яшәвенә бәгыре күпме генә сызланмасын, әмма оныклары аңа бик якын, бик газиз шул!.. Минем байлыгым дип кенә йөртә ул аларны... +Бер-ике көннән соң кызы Гөлбикә доктор чакыртып китерде. Урта яшьләрдәге таза, мөлаем хатын доктор Акъәби белән бик ачык сөйләште, күп сорашты, аннары күкрәген алдан да, аркасыннан да әйбәтләп тыңлады, тик ни өчендер карчыкның үзенә авыруы турында бер сүз дә әйтмәде. Кызы белән залга чыгып, шунда икәүдән-икәү генә сөйләштеләр. +Тагын берничә көн үтте, һәм менә шул ук хатын доктор олы яшьтәге озын, чандыр, күзлекле бер ир кешене ияртеп китерде. Моны шәһәрнең бик атаклы профессоры дип әйтәләр. Үзе татар икән... Шул профессор карчыкны игътибар белән тыңлады, сорашты, вакытвакыт иреннәрен кысып, авыруга озак кына уйланып карап та торды, аннары яңадан сорашты, яңадан тыңлап карады. Карап беткәч, тураеп һәм сүзләрен үлчәп кенә: "Әби, үпкәгездә авыру бар, ләкин ул картлык белән бәйләнгән булырга тиеш, без биргән даруларны эчеп, тыныч кына ятыгыз!" —диде. Шуннан соң барысы да залга чыгып, үзара тагын нидер сөйләштеләр. +Акъәби, күңеленә ни генә килсә дә, сабырлыкка өйрәнгән гадәте буенча артык борчылмыйча, шомланмыйча, тыныч кына ята бирде. Ләкин докторларны озатканнан соң янына кергән кызының бик җитдиләнеп киткән йөзенә карап, ул эшнең серен сизенгәндәй булды. Дөрес, кызы аңа берни әйтмәде, әмма бу киеренке хәрәкәтсез чырай, бу юри аңа карамаска тырышкан борчулы күзләр хәлнең ничек икәнлеген һәртөрле сүздән дә ачыграк әйтеп торалар иде кебек... Ə хәлләр чынлап та бик шомлы-куркыныч иде: докторлар карчыкның үпкәсендә яман шеш (рак) таптылар. Алар фикереячә, җитмештән узган карчыкка операция ясап торудан мәгънә юк, иң яхшысы — үзенә әйтмичә юатып, тыныч кына яткыру да авыру газабын төрле дарулар белән җиңеләйтергә тырышу — бары менә шуны гына эшләргә мөмкин. Хәер, үзенә әйтмәсәләр дә, карчык бу авыруның әҗәленә тигән авыру булуын күптән инде сизеп тора иде. Күпме яшереп маташмасыннар, монда ул бары вакытлы мөсафир гына... +Докторлар килеп киткәннән соң, карчыкка игътибар һәм тәрбия тагын да көчәя төште. Кызы белән кияве генә түгел, улы белән килене дә башта әсәйләренә бик йомшак булдылар, гел кайгыртып кына тордылар. Кирәк даруларын да табып китерделәр, күңеле теләгән ризыкны да алдыннан өзмәделәр. Гүя алар көннәре сакаулыга калган әсәебез алдында соңгы бурычыбызны үтик дип тырышалар иде. һәм шушы хәл үзе генә дә инде карчыкка күп нәрсә турында сөйли иде кебек... Билгеле, ул балаларыннан бик риза, күңеленнән аларга рәхмәтен укып кына тора, әмма шулай да аларның бу соңгарак калган яхшылыклары вакыт-вакыт карчыкка аны фани дөньядан юатып озатыр өчен генә эшләнгән шикелле булып тоела, шуңа йөрәге сызланып куя, һәм чыкмаган җанда өмет бар дигәндәй, иң элек бер Алласына сыенып, тыныч кына ята бирә иде. +Акъәби калага килеп урынга яту белән, Казакъстан-дагы кече улын һәм Пермь өлкәсендәге зур кызын чакырып язуны үтенә бантлады. Аны менә язабыз, инде язабыз дип гел юатып тордылар, ләкин шулай да язарга ашыкмадылар. Бу шактый читен мәсьәлә иде. Карчыкның кече малае кайтып-китеп йөрмәслек бер җирдә ишләгәнгә күрә, аны, гомумән, чакырып маташудан мәгънә юк иде. Ə зур кызы Пермь өлкәсенең эчкәре бер районында балалар врачы булып эшли, җәй көне эше аеруча тыгыз була, шуңа күрә аны да вакытлы-вакытсыз борчырга ярамый иде. Кыскасы, карчыкның хәле бер кәерәк торган чакта чакыру белән ашыкмаска булдылар. +...Көннәр үтә, гүя алар зур каланың түбәндәге шау-шуы кебек тонык кына гүләп, читләтеп үтә. Колакка сеңгән бу шау-шуның башыахыры булмаган кебек, үтеп торган көннәрнең дә исәбе һәм билгесе юк. Ə рәхимсез пвыру карчыкны астыртын гына кимерә, акрынлап кына ул эри-сыза... +Озакка сузылган өметсез авыруның бик күңелсез бер ягы бар: авыручы үзе дә, аны караучылар да акрынлап ялыга бантлыйлар. Бигрәк тә соңгылар өчен бу бик читен хәл: алар үз-үзләренә икърар итәргә курыксалар да, мичектер ихтыярсыздан "ахырын" көтә башлыйлар. Лкъәби моны әле сизми иде, элекке кебек игътибар да бар, карыйлар да үзен, әмма шулай да нәрсәдер, җан җылысымы, борчылып торумы, кимеде кебек. Һәрхәлдә, кай-гырту-карау гадәткә кергән мәҗбүри бер мәшәкать төсен плды шикелле. Аннары кызы да, кияве дә бик эшле кешеләр, һәр көнне үзләренең хезмәтләренә йөриләр, шулай булгач, аларның авыру әсәйләренә бөтен игътибарларын биреп бетерә алмаулары бик табигый иде. +Карчыкның берәүгә дә зары юк, ул барысын да аңлый, Һәммәсеннән риза-канәгать, тик ул көне буе ялгыз ятудан бик туя һәм берәрсенең кайтып керүен зарыгып көтә. +Кеше тансык, кеше кирәк аңа. Бигрәк тә кызының ике баласын — алты яшьлек Равиле белән дүрт яшьлек Гүзәлне бик сагына иде ул. Ал арны балалар бакчасына йөртәләр — иртән илтеп куялар, кичкә табан алып кайталар. Алар кайткач, зур квартир тулып, җанланып киткәндәй була. Бүлмәдән бүлмәгә йөриләр, такы-токы нидер сөйләнәләр, һәм Акъәби ишектән күзен алмыйча аларны көтеп ята. Равиле — малай кеше — әбисе тирәсендә күп чуалырга яратмый, керсә дә, тизрәк чыгып китү ягын карый, әмма Гүзәле, кыз бала булганга, ахры, авыру әбисеннән бер дә ятсынмый, аңа гел сырпаланып кына тора. Бары шушы бала гына аңа бик матур, бик мөлаем итеп: "Әбекәем!" — дип дәшә. Бичара карчыкның күзләре яшь белән тулып китә бу җанга якын, тансык, кадерле "Әбекәем "не ишеткән чакта. Бик ярата, өзелеп ярата ул шушы түм-түгәрәк битле, кап-кара күзле йомшак, пакь, татлы оныгын! Үз йөрәгедәй якын ул аңа. +Хуҗаларга кунаклар да еш кына килгәлиләр иде. Өйдә, билгеле, ыгы-зыгы башлана. Гөлбикәнең кадак үкчәле туфлиләре белән шакшок басып, ашыгып йөргәне ишетелә, тәлинкә, чәнечке-пычак, рюмкалар чыңлавы ишетелә, шуннан залдагы кунакларның шаулап сөйләшүләре, көлүләре ишетелә башлый. Карчык туларның барысын да ничектер балаларча кызыксынып тыңлап ята. +Кызы Гөлбикә, вакыты тыгыз булса да, кергәләп: "Әсәй, хәлең ничек, берәр нәрсә кирәкмиме?" - дип сорап чыга. Карчык, күңеле булып: +— Рәхмәт, кызым! Кунакларыңны кара, кунакларыңны! — ди аңа. +Ə залда мәҗлес матур гына дәвам итә. Сөйләшеп-көле-шеп арыгач, берәрсе пианинода уйный башлый, аңа кушылып, кемдер җырлап та җибәрә. Ə кайчагында исә кунакларның тавышы бөтенләй тына, аның урынына ят бер хатын-кызның ашыгыбрак сөйләгән ясалмарак тавышы ишетелә. Бу инде телевизор дигән нәрсә булырга тиеш. Карчыкның аны әле күргәне юк, ләкин шундый әкәмәт бер әйбер барлыгын, өйдәгеләрнең аны бик көтеп, бик яратып карауларын ул инде белә. Вакыт-вакыт шул "ти-левәзир" дигән нәрсәдән бик моңлы курай тавышы да, бик борынгы башкорт җыры да яңгырый... Шул чакта карчык ишекләрне ачарга куша һәм җанына тансык бу җыр-моңны тәмам эреп, хыялларга китеп тыңлый. Гүя ул ефәк кылганнар йөгерешкән даласына, авыр чулпыларын чыңлатып йөргән кыз чакларына кайткандай була. +Әмма кайвакытта бу "тилевәзир" бик әкәмәт нәрсәләр дә күрсәтеп куя, ахрысы. Шундый әкәмәтләрнең берсен өйдәгеләр "футбол" дип атыйлар. Нәрсәдер инде ул футбул дигәннәре, Хода белсен!.. Ләкин шуны күрсәтә башласалар, хуҗалар да, килгән кунаклар да ашау-эчүләрен дә, дөньяларын да оныталар. Бервакытны шул хәерсез футбул аркасында Акъәби бичара чак җаныннан аерылмады. Тик кенә уйланып ятканда, залдагы бер ханым кинәт: +— Керде! — дип чинап җибәрде. +— Гол! — дип үкереп салды җитмәсә тагын бер ир кеше. +— Әстәгъфирулла, тфү, тфү! — диде карчык, тәмам агарынып. +Кунакларның күбесе читтәге кечкенә бүлмәдә авыру карчык ятканны белмиләр дә иде шикелле... Һәрхәлдә, авыру бар дип борчылучы яки аның хәлен белергә керү-чо булмый диярлек — утыралар, көләләр-шаулыйлар, ашыйлар-эчәләр дә таралышалар... Шулай да ешрак килеп йөрүче бер кунак Акъәби янына кергәли торган иде. Бу — тәбәнәк буйлы, ашыкмыйча, елмаеп кына сойләшүче, исеме шактый билгеле булган олы яшьтәге бер шагыйрь иде. +Залда кунаклар шаулап утырган чакта гына, ул карчык янына мыштым гына килеп керә, керә дә: "Саумы, әбекәем!" — дип ике куллап күрешә, аннары урындык алып, карават кырына утыра. Ул күп сөйләшергә яратмый иде, күбрәк тезләренә таянып тик кенә утыра һәм ара-тирә берәр хикмәтле сорау гына биреп куя торган иде. Карчык аның эчкәнме-түгелме икәнен дә аера алмый, чөнки шагыйрь һәрвакытта гел бертөсле була торган иде. Ләкин, ничек кенә булмасын, ул бу уйчан, сәер кешене көтеп ала иде. Ничектер алар, аз сөйләшсәләр дә, бер-берсенә бик тиз ияләшеп киттеләр. +— Акъәби, Акъәби! — ди шагыйрь, үзалдына әйткәндәй әкрен генә.— Ə ни өчен Акъәби, ни өчен Кара әби түгел? +— Минем исемем Акбикә,— ди карчык, бу көтелмәгән сорауга бераз пошынып.— Кыз чагымда мине Аксылу дип йортәләр иде, кияүгә чыккач, Аккилен булдым, аннары Акҗиңгә, ə хәзер менә Акъәби... +— Димәк, син гомерең буена ак кеше булгансың икән. Ак күңелле, пакъ күңелле кеше... Менә миңа да шундый әсәй кирәк иде. +— Ни сөйлисең, улым, синең үз әсәең бардыр бит?! +— Юк шул, юк... Күптән оҗмахта инде ул... Ə әсәйсез авыр, әсәй сабый балага гына түгел, менә минем кебек сакалы агарган кешегә дә кирәк икән ул! +— Рәхмәт, улым! — ди карчык, нигәдер ирене калтырый башлап. +Шагыйрь, тезләренә таянган килеш, бераз уйланып утыра, аннары тагын сорап куя: +— Юлкотлыны сагынасыңмы? +— Сагынам, улым! +— Әйе, халык матур уйлаган, авылына, җиренә, суына матур исемнәр бирә белгән. Юлкотлы! Юлың котлы булсын, Акъәби! — дип әйтәсе килеп тора. +— Безнең ерак бер бабаебызның исеме Юлкотлы булган диләр. Аның кышлавын "Юлкотлы кышлавы" дип йөрткәннәр. Тора-бара авылга да шул исем күчкән. +— Ə, шулаймыни? — ди шагыйрь, кызыксынып, һәм карчыктан ипләп кенә аның кыз чакларын, кайчан, ничә яшендә кияүгә чыгуын, туйларның ул заманда ничек узуын, шул чактагы йолаларны, уеннарны, җырларны сорашырга тотына. Акъәби, еш кына тыны кысылса да, үзенең истәлекләрен, күргән-белгәннәрен иренмичә сөйли, ə шагыйрь аны бик игътибар белән тыңлап утыра... Карчык сөйләп беткәч тә әле, ул ни дә булса әйтергә ашыкмый, тик бераздан гына үзенең берәр эчке уен раслагандай әйтеп куя: +— Ийе... узган гомер кире кайтмый, сулар үргә акса да!.. Шулай ди җыр, сулар үргә акса да ди, усал әйтә! Берсе дә — узган гомер дә, үтеп киткән тормыш та кире борылып кайтмаячак. Син дә, әбекәем, моның белән килешә торгансыңдыр? +— Килешмичә нихәл итәсең инде... +— Юк, син дөресен әйт, син олы кеше, бәлки борынгы тормыш сиңа кадерлерәктер, син аны сагына торгансыңдыр?.. +— Хәзергесе начар булса, сагыныр идем,— ди карчык, уйланып кына.— Хәзергесе, Аллага шөкер, әйбәт бит. +Шагыйрь аңа күзләрен тутырып карый. +— Шулаймы?.. Син дөньяны таный беләсең икән, әбекәй, яшә, яшә!.. Ләкин сагыныр нәрсәләр дә юк түгел бит. Əнə шул син сөйләгән халыкның матур йолалары — бәйрәмнәре-туйлары, уеннарыҗырлары — берсе дә онытылмаска тиеш, минемчә... Халыкның буыннан-буынга күчеп килгән рухи байлыгы бит алар барысы да... Дөрес, яңа заман яңа байлыклар тудыра, ләкин искенең дә яхшысын саклый белергә кирәктер ләбаса! +— Борчылма, улым,— ди карчык, сабыр гына.— Халыкныкы халыкта саклана, югалмас, Алла бирсә! +— Гаҗәп сүз әйттең, әсәй бәгырем, гаҗәп сүз!..— Һәм шагыйрь, кинәт кенә тураеп, бер аягы белән идәнгә акрын гына суга-суга җырлап җибәрә: +Аппак микән, йомшак микән әнкәемнең куллары, +Салават күпере кү-ү-үк суга барган юллары. +Онытып кара син бу җырны, онытып кара, мөмкинме соң!.. +Шагыйрь тавышы өзелгәндәй шулай ук кинәт кенә тынып кала, башын артка чөя һәм күз төбендә аның торәрәп төшә алмаган яшь бөртекләре күренә. Тик бераздан тынычлангач кына, гафу үтенгәндәй әйтеп куя: +- Син мине тилегә санама инде, яме!.. Нишлим, мин шагыйрь кеше, халык җырын, бөек Тукай әйтмешли, рәсүлнең тырнагыдай йөрәгемдә саклап йөртәм. +- Ə мин Тукайны беләм,— ди карчык, һич көтмәгәндә. +- Китче! — ди шагыйрь, шаккатып. — Кайдан беләсең син аны? +- Суфияннар мәктәптә укыган чакларында: "И туган тел, и матур тел",— дип бер җыр ятлап йөриләр иде, шуннан хәтеремә кереп калган. +- Суфиян агай "Туган тел"не җырлап йөрдеме?.. Кызы-ык! — Һәм шагыйрь, бөгелә төшеп, тавышсыз гына көлергә тотына: — Их, генерал, генерал!.. +Ләкин Акъәбинең җитдиләнеп китүен күргәч, ул көлүеннән шунда ук туктый, иелеп чәчләрен сыпыра, аннары баладай юаш кына әйтә: +- Син мине кичер инде, әсәй, синнән бернәрсәмне дә яшерә алмыйм шул... +- Бик яхшы, улым,— ди карчык, тыныч кына.— Күңелең кешеләргә көзгедәй һәрвакыт ап-ачык булсын! +- Рәхмәт, әсәй, рәхмәт!.. Җиңел, рәхәт миңа синең янда... Тик күп лыгырдап ялыктырам бугай үзеңне... Ярый, кузгалыйм, булмаса, син дә ял ит инде, ял ит, безгә карама, без — әрсез кунаклар!..— Һәм шагыйрь, торып, карчыкның юрган өстендә яткан сап-сары кулын йомшак кына сыйпый да исерә төшкән кешедәй аз гына чайкала биреп чыгып китә. +"Сәер кеше! — дип уйлана карчык аның артыннан,— ләкин әйбәт кеше үзе, кече күңелле, тик күңелендә ниндидер сызлавыгы бар шикелле, җанына урын таба алмыйча, шуңа сызланып йөри, ахрысы, бахыркаем!" Һәм күп вакытта ул аны ятим баладай күреп, чын ихластан кызганып кала торган иде. +...Бер ике-өч атна үтүгә, карчыкның хәле шактый авыраеп китте. Бик ябыкты ул, тамагына бернәрсә капмас булды, шуның өстенә тавышы да бетә башлады. Яңадан врачлар килде, карадылар, юаткан булдылар, тагын ниндидер яңа дарулар язып калдырдылар. Хәер, карчык өчен боларның берсе дә кирәкми иде инде. Ул барысын да белеп ята. Шулай ук аның хәлен уллары-кызлары да бик яхшы белеп торалар... һәм эчләреннән генә куркып, шомланып үлемне көтәләр. Карчык хәзер моны үзе дә сизә, карчыкның сизгәнен алар да беләләр. +Ләкин шуңа карамастан һаман: "Әсәй, борчылма, үтәр, терелерсең!" — дип аны да, үзләрен дә алдарга тырышалар. +Карчык соңгы көннәрдә бик уйлана башлады. Көндезләрен барысы да хезмәтләренә китеп беткәч һәм асрау кыз да, карчыкның өстеннән бикләп, базарга китеп баргач, Акъәбигә ялгызы ак түшәмгә карап, теләсә күпме уйланып ятарга мөмкин иде. Уйлар күп, уйлар төрле-төрле, өзлексез килә торалар, китә торалар... Башта ул чынлап та Юлкотлысын сагынып йөдәде. Бөтенесе — яланы-кыры, авылыурамы, кешеләре, маллары — бер генә минутка да исеннән чыкмый... Бөтенесе — өе, алачыгы, келәте, кәҗәсе, тавык-чебешләре — күз алдында тора, бөтенесен ап-ачык ишетә, күрә... Менә кәҗәсе көтүдән кайткач, ишек төбенә килеп, Акъәбине дәшкәндәй, тавышын калтыратып кычкыра торгандыр. Җавап булмагач, тык-тык басып, өйалдына ук керә башлыйдыр... Тавыклары да тибенеп йөргән җирләреннән туктап: "Нигә әле безнең әбиебез күренми?" — дигәндәй, башларын кырын салып, җелт-җелт карана торганнардыр. Казлары да, күл буеннан кайткач, ишегалдында озак кына каңгылдаша торганнардыр да, чыгучы, дәшүче булмагач, боек кына чирәмгә чүгәләшеп, башларын сыртларына салып, йокыга талалардыр... Әйе, алар барысы да әбинең юклыгына гаҗәпләнә торганнардыр, күңелсезләнеп, боегып, моңаеп йөри торганнардыр... Шуларны уйлагач, Акъәбигә гаять авыр булып китә, алар да, үзе дә аңа бик кызганыч булып тоела һәм ихтыярсыздан кайнар яшьләре мөлдерәп агып төшә... Юк, күрмәс инде ул ал арны — туып-үскән Юлкотлысын да, гомер иткән өен дә, күршеләрен дә, терлекләрен дә — берсен дә яңадан күрә алмас инде! +Шушы котылгысыз аерылышуны сизеп торганга күрә дә булса кирәк, карчыкның күңеленә еш кына башка уйлар — җитдирәк, тирәнрәк уйлар да килә башлады. Әйе, аның көннәре санаулы, соңгы сәгате якынлаша... Ул курыкмый, ул тыныч көтә бу серле, рәхимсез сәгатьне, тик бер Ходаеннан җан бирү газабын җиңеләйтүне генә сорый... Ул әзер булып торырга тиеш, әйе, зиһене ачык, теле бар чакта ул үзенең соңгы теләген, соңгы васыятьләрен әйтеп калырга тиеш. Аннары инде... китәргә дә була. +Иң элек аның уен, билгеле, үлгәннән соң ничек итеп күмәрләр дигән нәрсә гел борчып тора. Ул белә: кайда, кемнәр кулында ятуын, әмма ул, гомере буена башыннан яулыгын салмаган мөселман карчыгы, Алла хозурына барам дип ышана, шуңа алдан әзерләнеп килгән һәм бөтен керсез күңеле белән үлгәннән соң гәүдәсен бары мөселманча итеп җирләүләрен тели: "Инде, мулла-мәзин чакырып, тәхлил әйттерү кебек зур мәшәкатьле эшне сорамыйм да, анысын эшләмәсәләр дә ярый. Әмма ләкин гәүдәмне әйбәтләп юып, ак кәфенгә төреп, ләхетле кабергә куйсыннар иде. Аннары, берәр карттан гына булса да, баш очымда Коръән укытсыннар иде..." Авылында булса, аны шулай күмәрләр дә иде, аның алып куйган кәфенлеге дә, чәчеме өчен җыеп тоткан тәңкәләре дә, гәүдәсен ләхеткә куючылар өчен саклап килгән сөлгеләре дә бар иде, ләкин, нихәл итмәк кирәк, барысы да сандыгында торып калды шул... Ничек кенә булмасын, улы-кызы аның бу үтенечен тыңларга тиешләр. Үзләре ышанмасалар да, кирәксез нәрсә дип тапсалар да, ул кушканча эшләргә тиешләр — бу бит газиз аналарының соңгы васыяте! Васыятьне үтәмәү мөмкинме соң?! +Һәм кызы бер кичне аның хәлен белергә кергәч, Акъәби аңа якынрак килеп утырырга кушты. +- Гөлбикә кызым, сиңа сүзем бар,— диде ул, чак ишетелерлек зәгыйфь тавыш белән.— Алладан вакыт җитә шикелле, шулай сизәм... Менә исемдә чакта әйтеп каласым килә...— Аңа сөйләве авыр иде, әледән-әле тыны кысыла, авызы белән көчкә генә өзеп-өзеп сулышын ала.— Ух, ух, Тәңрем, җиңеллек бир... Э-э, әйе... кызым, ишетәсеңме, мин үлгәч, гәүдәмне берүк... +Гөлбикә, кызганудан йөзен чытып, шунда ук аның сүзен бүлде: +- Әсәй, әсәем, нигә ул хакта сөйлисең әле... Куй, кирәкми, борчылма, уйлама ул турыда... +-Һай, кызым, ничек уйламыйсың ди, килә бит ул әҗәл, килә, күрмисеңмени?.. Ух, уф... Соңгы сүземне әйтеп калыйм... +- Әсәем, бәгырем, ярамый сиңа сөйләшергә,— диде кызы, кат-кат башын селкеп.— Хәлең юк, тавышың беткән, нигә үзеңне азаплыйсың... Тыныч кына ят, кирәгеңне генә сора!.. Карчык бераз күзен йомып торды, аннары ничектер хәл кергәндәй тыныч кына әйтте: +— Мин, кызым, нәкъ менә иң кирәген сорыйм да шул... Сез, яшьләр, шәригать йолаларын белмисез, үзем әйтеп калдырмасам, кем мине мөселманча җирләр?.. Яшнеккә салырсыз да илтеп куярсыз... +Кызы урыныннан ук торды — ул, гадәтенчә, каядыр ашыга иде. +— Юк хәсрәт төшкән башыңа, әсәй!.. Ярар, бу хакта сүзне бетерик... Врачлар киңәшен тыңларга кирәк. Хәзер менә шушы даруыңны эч, бераздан Фатыйма кайнар чәй кертер... Онытма, ямьсез уйларга бирелеп яту синең өчен бик зарарлы ул... Ярый, хәзергә, сөйләшербез, минем барып киләсе җирем дә бар иде... +Карчык дәшмәде, тик "бар!" дигәндәй башын гына каккандай итте. Һәм бик озак күзләрен йомып, берни уйламагандай, тын гына ятты. Әмма аның зиһене бер генә секундка да эшләүдән туктамаган иде. Нәрсәнедер, үзе өчен бик мөһим, бик яңа бер хакыйкатьне аңларга тырышып ята иде кебек... Алай, əнə ничек икән ул!.. Үләсе кеше белән каласы кеше тиз генә уртак тел таба алмыйлар икән! Бик кыен икән аларга сөйләшүе... Ни өчен соң бу шулай? Бөтенләй кирәксез, юк нәрсә турында кайгыртып ятамыни ул — дөньядан китәсе ана кеше? Балалары белән аның арасы шулай бик ераклашты микәнни? Алай дисәң, карыйлар, дәвалыйлар, кызганып, борчылып та торалар кебек, ə менә әсәйләренең соңгы сүзен, соңгы үтенечен тыңларга, йөрәген аңларга теләмиләр. Нидән соң бу болай? +Әлбәттә, карчыкка моның җавабын табу бик читен иде. Тик ул күңеле белән генә сизенә: балалары аның бүтән кешеләр, бик нык үзгәргән кешеләр. Авыр аңа, ямансу аңа, ничектер кинәт бик ятим, бик ялгыз калгандай хис итә ул үзен... Ләкин шулай да аның балаларына үпкәлисе, рәнҗисе килми. Җәнлек үзенең ярасын ялап төзәткәндәй, ул да җәрәхәтле йөрәген сабыр акылы белән тизрәк тынычландырырга, юатырга ашыга: ярамый болай, язык булыр, ди, балаларымны бәхилләп, ризалыкларын алып китәргә тиешмен, ди. Шәт, алар да мине аңларлар, сүземне тыңларлар, кадерләп озатырлар... Әйе, аның өмете зур һәм әйтер сүзе дә күп әле, күп... +Җитмеш алты ел буе дөньяда яшәгән карчык бит ул. Гомер иткән нигезе бар, нужа белән тапкан күпме-азмы мал-мөлкәте бар, яшь килен чагыннан ук саклап килгән үзе өчен бик кадерле киемсалымнары бар — шуларның барысын да ул бик теләп, бик куанып балаларына калдырып китә. Өен, абзар-курасын, кәҗә-сарыкларын соңыннан теләсә нишләтсеннәр — колхозга бирәләрме, сатып акчасын бүлешәләрме — алар эше. +Ләкин кайбер бик кадерле нәрсәләрен ул балаларына исемләп, атап биреп калдырырга тели. Сатар өчен дә түгел, чит кешеләргә бирер өчен дә түгел, ə аның төсе итеп, саклап тотар өчен бүләк итәргә тели. Мәсәлән, үзенең ак ука тоткан, якут каптырмалы сары бәрхет камзулын Гөлбикәсенә, вак мәрҗәннән җыеп эшләнгән, әдрәс астарлы кашмау белән чәчкабын Пермьдәге олы кызы Сылубикәсенә, картыннан калган камчат бүрекне улы Суфиянга билгеләп тора. Аннары бик борынгы тәңкәләр һәм төрле төстәге ташлар белән бизәлгән бөяте (хәситәсе) бар, шуны, кабул итсә, марҗа килененә бүләк итәр иде. Улының хатыны булгач, ул аңа да якын бит, бәлки, Мария килен дә каенанамның төсе дип бөятне үзендә саклар иде. +Билгеле, кызы — катмауны, килене бөятне киеп йөрмәсләр, ул кадәресен генә Акъәби аңлый инде. Ләкин бит аларны бер әсәйләре генә түгел, әсәйләре кебек бик күп башкорт кызлары, башкорт җиңгәләре кигәннәр. Шуның өчен генә булса да, алар ул киемнәрне ничектер сакларга тиешләр. Югыйсә бетә бит инде барысы да, югала, онытыла... Ярый, шушы көнгә кадәр ул, Акъәби дигән кортка, яшәп килде. Ул менә аларны моңарчы туган җирләре белән, андагы тормыш, андагы кешеләр белән бәйләгән бердәнбер җеп булды. Хәзер шушы бердәнбер җеп тә өзелә' инде... Нишлисең, тәкъдирдән узып булмый шул, узып булмый!.. Ләкин, ни кызганыч, тере җеп өзелү белән бергә туган-үскән илгә юл да киселәчәк. Кылганлы далада утырган Юлкотлы үзе дә, аның кешеләре дә акрынлап онытылачак. Әмма киселергә тиешме соң, Ходаем, туган илкәйгә юл, онытылырга тиешмени соң ата-бабадан килгән андагы тормыш, андагы кешеләр? Юк, Акъәби үзе мондый хәл белән һич тә килешә алмый. Аның өчен туган ил — туган туфрак дигән сүз. Шул туфракта ата-бабаларының сөякләре ята, шунда аның гомердәшләре Миңлебай картлар, Минҗиһан корткалар, шунда аның күз алдында үсеп җиткән яшь ирләр, яшь киленнәр, шунда аның тирәсендә чуалган бала-чагалар, һәм ул аларны, кая гына китмәсен, актык сулышына чаклы онытачак түгел. Менә шул хакта аның үз балаларына да бик нык әйтеп каласы килә: +— Суфиян улым, Гөлбикә кызым, балакайларым! Сез икегез дә укыган, белемле, дәрәҗәле, зур кешеләр булдыгыз. Икегезнең дә түгәрәк кенә тормышыгыз бар, бербер артлы балаларыгыз үсеп килә, үзегез дә инде олыгаеп барасыз. Хак Тәгалә барыгызга да тигез гомер биреп, шул балаларыгызның игелеген күрергә насыйп итсен! +Амин!.. Ләкин сезнең дә сабый чакларыгыз бар иде. Сез "Аслы күл" әйләнәсендәге киң, тигез далада утырган Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылында тудыгыз. Сөттәй йомшак, көмештәй саф сулы "Аслы күл" Юлкотлыдан өч кенә чакрымда... Аның шифалы суында коендырыр өчен атагыз мәрхүм сезне, арбага тезеп утыртып, еш кына шунда алып бара иде. Ə "Аслы күл"нең Нора тавына менсәң, шуннан инде еракта ялгыз утырган, нәкъ түбәсенә куш каен үскән Балкан тавы да күренә. Сезнең "Зыятүләк белән Сусылу" әкиятен ишеткәнегез бар инде, шул көзгедәй уйнаклап яткан күл белән еракта басып торган биек таудан туган әкият ул, ə тауның түбәсендәге куш каенны Зыятүләк белән Сусылуның кабере диләр, каеннар төбеннән бәреп торган чишмәне Сусылуның озын, кара толымнарыннан саркып чыккан су диләр. Əнə шулай әкиятләргә кергән гаҗәеп якты, иркен, матур җирләр бит ул безнең "Аслы күл" яклары! Һи, ниләр генә сөйләп булмас иде безнең башкорт илләре, башкорт җирләре турында!.. +...Мин бераз читкәрәк киттем шикелле, балалар! Әйтәсе килгәнем бүтән иде... Зиһенемне азрак җыйыйм әле... Әйе, менә шул... Сез Юлкотлыда тудыгыз, аның киң урамында чабышып йөрдегез, чирәмендә ятып аунадыгыз... Үсә төшкәч, сез Юлкотлының ак кылганлы яланнарында, тау-чокыр буйларында йөрдегез, бозау көттегез, кизәк җыйдыгыз, әрлән кудыгыз... Бүтәннәрдән бер аермагыз да юк иде, бүтәннәр шикелле үк сез дә ситсы күлмәк, бөрмәле ыштан киеп, ялантәпи йөрүче кап-кара балалар идегез, үскәч кенә менә кем булып киттегез! +...Җиде-сигез яшегездән Юлкотлының кечкенә мәктәбенә сабакка төштегез. Шунда тел ачкычы таптыгыз, шунда күңел күзегез ачылды... Икешәр-өчәр көн рәттән котырган кышкы бураннарда үзем сезне җитәкләп мәктәпкә илтә торган идем... Атагыз Әлшәй базарыннан, куенына кыстырып, сезгә китаплар, дәфтәрләр алып кайта торган иде... Бик ипле, бик бала җанлы кеше иде ул, мәрхүм!.. +Юлкотлы мәктәбен бетергәч, Сыртлан мәктәбенә йөреп укыдыгыз... Аны да бетергәч, калага китәбез дидегез,— каршы тормадык. Гәрчә сезне бер-бер артлы яныбыздан җибәреп тору авыр булса да, уку — изге эш, без күрмәгәнне балаларыбыз күрсеннәр, безгә насыйп булмаган аларга насыйп булсын дип, хәлебез җиткәнчә һәркайсыгызның өс-башын юнәтеп, акчасын да аннан-моннан табып, сезне ерак юлга озаттык. Сездән аерылгач, безгә бик ямансу була иде, атагыз, ир кеше, сиздермәсә дә, минем ашарга утырган саен кашыгыма яшьләрем тәгәрәп төшә иде... Сез киттегез, әмма ул чакларда әле сез Юлкотлыны онытмый идегез, Юлкотлыны сагына идегез, бала кошлар шикелле очып-очып кайткалый идегез... Ләкин ни өчен сез аны соңыннан оныттыгыз? Чакырып-дәшеп тә еллар буе кайтмый башладыгыз?.. Ике сүзнең берендә "туган ил" дисез, ə Юлкотлы нәрсә соң? Туган илнең сезгә иң якын, иң кадерле бер өлеше түгелмени ул? +...Сез бик еш кына "халык" дисез, ләкин Юлкотлыдагы кешеләр дә халыктыр бит инде. Бер тамырдан чыккан, бер ыругтан үрчегән халык, шуңа күрә ул сезгә якынрак та, туганрак та булырга тиештер ләбаса!.. Кайчандыр сезнең башыгыздан сыйпап узган агайларның, апайларның кайберләре хәзер дә әле исәннәр. Менә кайтып, шулар белән ике куллап бер күрешсәгез, олылап бер җылы сүз әйтсәгез, сез аларны күпме сөендерер идегез. Һәм күпме рәхмәт, күпме изге теләк сез алардан ишетер идегез. Һай, ярата безнең халык зур укыган кешенең кече күңелле булуын, мактап бетерә алмый, ə тәкәббердән кача, тәкәббергә бервакытта да йөзен дә, телен дә ачмый ул... Яки атагыз мәрхүмне исегезгә төшерегез. Ул да бит халыкның бер бөртеге... Сезгә җан биргән, сезнең өчен тир түккән, сездән күпме өметләр көткән ата кеше бит әле ул сезгә! Йә, сез аның алдында бер дә бурычлы түгелмени соң?.. Авыл читендәге канау белән генә әйләндереп алган кечкенә зиратта аның гәүдәсе ята. Баш очында ташы юк... Аның каберен мин дә, тагын берничә авыл карты гына белә. Бездән соң белүче булмаячак, кабер җир белән тигезләнәчәк... Йә, сезнең җаныгызны бер дә борчымыймыни бу нәрсә?.. Машиналар сатып алырга хәлегездән килә торып, атагызның каберенә бер ком таш кына яздырып куярга сезнең кулыгыздан килмимени? Килә, бик килә, тик күңел саранлыгыннан котылырга кирәк, тик кемгә бурычлы булуыгызны онытмаска кирәк!.. Имештер, яшь чагында көтү көткән, соңыннан бик баеп киткән Өфенең бик зур бер куписы үзенең шул кайчандыр киеп йөргән иске чабаталары белән озын чыбыркысын намаз бүлмәсендә генә элеп тоткан, ди. Күрәсез, ул да, бахыр, намаз укыган саен шуларга карап, элек кем булуын онытмаска тырышкан. Менә сезгә гыйбрәт! +Әйе, сез зур кешеләр булдыгыз, илгә, дәүләткә кирәкле, файдалы кешеләр булдыгыз, хәзер шуның әҗерен күрәсез, рәхәтен чигәсез!.. Ләкин сезне менә без, Сәлимҗан белән Акбикә дигән гади башкорт кешеләре, дөньяга китердек, Юлкотлы дигән кечкенә башкорт авылы сезне үзенең туфрагында үстерде, башкорт халкы сезне бүгенге югарылыкка күтәрде — сез шуны онытмагыз, балаларым, ишетәсезме? Сезнең онытырга хакыгыз юк, аңлыйсызмы?.. Бу минем күңелем түреннән чыккан иң кайнар, иң зур, иң соңгы васыятем сезгә! +Һәм шушы васыятен әйтеп калырга Акъәби берничә тапкыр омтылып карады. Бу аның өчен бик тә кирәк иде, әйтмичә китәсе килми иде, хәтта үлгәннән соң да әйтә алмыйча калган васыяте өчен каберендә борчылып ятар кебек иде. Ләкин ул авызын ачты исә, аңа: "Һәй, әсәй, юкка борчылма әле син, кирәкмәгән нәрсәләр уйлап ятма әле",— диделәр. "Сиңа күп сөйләргә ярамый, врачлар кушмый",— дип гел тыйдылар һәм аны юатыр, тынычландырыр өчен тамчылап даруын эчерделәр, лимонлап чәен китерделәр, тәлинкә тутырып алмасын, чиясен китереп куйдылар. +Аптырап-уйланып ята торгач, кайчагында Акъәбинең үзе янында сырпаланган кечкенә Гүзәлгә нидер әйтәсе килә, бик сак кына, бик гади сүзләр белән генә күңелендәген шул сабыйга аңлатасы килә. Шул ук вакытта баланың йөрәгенә шом салмыйм дип тә курка ул... Ничек кенә дип әйтергә аңа? Бераз икеләнеп ятканнан соң, баланың аркасыннан сыйпап, гүя болай гына әйтеп куйган була: +— Бәләкәчем, мин тиздән китәрмен инде... +— Китәсең... Кая китәсең? — ди бала, зур күзләре белән әбисенә тутырып карап. (Ə берни сизә, берни төшенә белмәгән, бары тик ышана яки курка гына белгән сабый күзләреннән дә бәгырьне телгәләрлек нәрсә бар?!) +— Ни инде... үзебезнең Юлкотлыга,— ди карчык, көчкә генә телен әйләндереп. +— Юк, китмисең, китмисең!..— ди бала, шунда ук үпкәли дә башлап. +Акъәби үксеп җибәрмәс өчен иреннәрен кыса һәм озак кына дәшә алмыйча ята. Бары бугазына килгән төер кире киткәч кенә, тагын әйтеп куя: +— Мин сиңа, кошчыгым, аннан бүләк җибәрермен. +— Бүләк? Нинди бүләк, әбекәем? +— Сиңа билгеләп куйган бик матур чулпыларым бар, шуларны җибәрермен. +— Ə нәрсә ул чулпы? Нигә син аны алып килмәдең? +— Онытканмын. +Бала, ышаныргамы, юкмы дигәндәй, әбисенә карап тора-тора да, нидер сизенгәндәй, башын селкеп куя. +— Син алдыйсың,— ди ул, сузып кына. — Бездән китәр өчен генә әйтәсең... +Акъәби йөзен тизрәк читкә бора. Юк, булмый, сөйләү мөмкин түгел... Сабыйның күңеленә кагылырга ярамый, ярамый, аярга кирәк аны, аярга!.. Кем белә, бәлки, соңыннан бу әйткәннәрне исенә төшереп, әнисеннән: "Әбекәем кая китте, нигә миңа чулпы җибәрми?" — дип сорап йөдәтер. Һәм карчык сабыйны тынычландырыр өчен, аның күңелендә бернинди шик-шомлану калдырмас өчен, көлгән булып, баланы юатырга ашыга: +— Юри генә әйттем, бәбкәчем, юри генә! Сине калдырып китәмме соң?.. Юк, юк, беркая да китмим, күз нурым!.. +...Гаҗәп хәл! Бала белән шушы гөнаһсыз гына сөйләшүдән соң Акъәби гомумән васыятьләрен кемгә дә булса әйтергә тырышудан шактый вакыт тыелып торды. Әллә ничек шунда һичнәрсәгә исе китмәстәй, һичнәрсә турында уйлыйсы килмәстәй булып калды. Тик өзлексез җанын борчыган бер генә нәрсә аны һаман уйландыра иде. Һәм бары шуны гына ул үз янына ашыгып кына кереп чыккан улы Суфиянга ишетелер-ишетелмәс тавышы белән тагын бер тапкыр әйтеп карады: +— Улым, үтенәм сездән, мине, зинһар, үзебезчә, мөселманча җирли күрегез инде. +Улы Суфиян уйлап та тормыйча: +— Һи, әсәй, обязательно шулай эшлибез аны! — диде гаҗәеп бер җиңеллек белән: — Менә әйтте диярсең, мөфти хәзрәтнең үзен чакыртам яныңа... Только син, әсәем, үләргә ашыкма әле, яме! Торыйк әле, торыйк, Алласына, мулласына үч итеп дигәндәй... +— Көфер сүз сөйләмә, улым! — диде карчык, сабыр, җитди генә. +Ләкин Суфиян авыру кешегә бердәнбер кирәк нәрсә, ул да булса (үз сүзе белән әйтсәк), бодрость дип белә иде. Шуңа күрә ул һәр сүзне уенга бора, үзенчә шаяртмакчы-көлдермәкче була. Һәм күп вакытта утырып та тормыйча, авызына ни килсә шуны сөйләп, бүлмәне бер шаулатып, тизрәк чыгып та китә иде. Ə карчык, бичара, ни уйларга да белмичә, аның артыннан башын гына чайкап кала. Чынлап әйттеме ул, юри генә әйттеме, нигә утырып, әйбәт кенә сөйләшмәде соң, кая ашыга, кая чаба ул? Гаҗәп бу шәһәр халкының гадәте — барысы да каядыр ашыгалар, ашыгалар, ашыгалар!.. +Үлем дә ашыга иде шикелле. Соңгы көннәрдә карчыкның хәле бөтенләй начарланып китте. Тын алуы бик авырлашты, кислород мендәреннән бер дә аерылмас булды. Бала шикелле тәмам кечерәеп калды, күзләрен дә инде йөртә алмый башлады. +Врачлар кызы белән киявенә карчыкның тиздән өзелеп китү ихтималын әйттеләр — торса, тагын бер атна-ун көн генә тора алыр, диделәр. Бу хәбәр аларда зур борчылу тутырды. Димәк, әсәй карчык китә!.. Һәм бик ачык, котылгысыз булып алларына килеп баскан бу гаять авыр, хәсрәтле үлем аларны тәмам аптырауга төшерде. Хикмәт шунда, үлем дигән нәрсә аларның өенә беренче мәртәбә керә әле, моңарчы аларның мондый фаҗигале хәлне күргәннәре дә, кичергәннәре дә юк иде әле... Борчылмыйча, уйланмыйча һич мөмкин түгел. Иң элек карчыкның үлеме балаларга бик авыр тәэсир итәчәк, куркытачак бу нәрсә аларны... Аннары мәетне юу бар, җыештыру бар, озату бар, ə алар үзләре бу эшләрнең тәртипләрен һич тә белмиләр. Кемнән эшләтергә, ничек эшләтергә боларны? Түбәндәге дворник хатыны Сәрбиҗамал апага әйтсәң, ул бик теләп боларның барысын да оештырыр иде... Юарга, кәфенләргә карчыкларын да табар иде, бәлки мулласын да чакырып китерер иде. Ләкин болар барысы да гаять мәшәкатьле эш бит, әллә ничек күңелсез эш. Кияве, бу хакта сүз чыкса, теше сызлагандай, чыраен сыта башлый. Мөселманча булсын дип әллә нинди карчыкларны, муллаларны үзенең квартирасына бер дә китерәсе килми аның. Килешми аның хәлендәге кешегә бу нәрсәләрнең берсе дә. Ничектер бүтән юл, бүтән чара табарга кирәк бу положениедән чыгар өчен... +Кияве белән кызы арасында шушы хакта берничә көн буена сүз барды. Гаять четерекле мәсьәлә турында алар мөмкин кадәр әдәп, такт саклап сөйләштеләр, ләкин шулай да ара-тирә үпкәләшеп, талашып та киткәләделәр. Хәер, асылда аларның фикерләре бер иде: карчык квартирада үлсә, бик авыр, бик күңелсез булачак. +Ахырда кияве әйтте: "Гөлкәй, бүтән чара юк, әбине больницага салырга кирәк,— диде.— Больницада әле аңа яхшырак та булыр, урын-җире чиста, врач көн дә карап тора, сестралар һәрвакыт янында, үзебез дә чиратлашып янына баргалап торырбыз... Нишлисең инде, үләргә булгач, кайда да барыбер... Аның каравы, балалар кадерле әбиләренең үлемен күреп, тетрәнеп калмаслар, куркып елашмаслар... Аннары больницада мәетләрне әйбәтләп юындырып, киендереп озатучы махсус кешеләр дә бар. Ə без үзебез монда нишли алабыз?.. Юк, иң яхшысы — больницага салу инде..." +Гөлбикә бу эшнең күңелгә авыр, оят, килешмәгән ягын белсә дә, уйлый-тора ахырда риза булды. Шулай сөйләшеп килешкәннән соң, алар үзләренең бу карарларын, уңайсызланыбрак булса да, Суфиян белән Мария Васильевнага да әйттеләр. Башта Суфиян бик кайнарланып каршы төште. +— Што сез,— диде кычкырып,— кадерле әсәебезне өйдә үлмәсен өчен генә больницага илтеп салмакчы буласыз! Оятын ничек күтәрерсез, хурлыгын кая куярсыз?.. Юк, юк, мин моңа асла риза түгел! +Ләкин кияү кеше кызмыйча гына, әйбәтләп кенә аңа төшендереп бирде: +— Каенагай, оят мәсьәләсендә синең безгә бер сүз әйтергә дә хакың юк. Әсәебезне авылдан без барып алдык, без аны өебездә ай ярым буена кулыбыздан килгән кадәр тәрбияләдек, карадык, терелмәсме дип бөтен чараларны күрдек... Әсәй үзе моның өчен безгә рәхмәтен әйтер, дип ышанабыз. Инде больницага салу мәсьәләсенә килгәндә, бу синең өчен авыр икән, тотасың да үзеңә аласың... Сиңа да ана бит ул!.. Әмма мин әсәйнең үлгән чагын балаларга күрсәтеп, аларның йөрәкләрен җәрәхәтләргә теләмим.— Һәм шунда ук, каенагай тагын дулап китмәсен дип булса кирәк, ипләп, йомшартып кына әйтте: — Без, Суфиян, дәү кешеләр, мәсьәләгә айнык карарга тиешбез. Авыруны больницага салуның һичбер гаебе юк. Беркем бер сүз әйтмәячәк. Инде анда үлеп китә икән, без әсәебезне шуннан гына бик әйбәтләп, бөтен шартын җиткереп, соңгы юлына озатырбыз. Ə өйдән мәет озату бик авыр, бик мәшәкатьле эш ул, син безнең хәлебезне аңларга тиешсең, Суфиян! +Бу сүзләрдән соң Суфиян шактый аптырауга төшеп, үзенә терәк эзләгәндәй, алмашлап бер сеңелесенә, бер хатынына карады. Ире артына посыбрак, бөрешеп кенә утырган сеңелесе гүя бөтен кыяфәте белән: "Миңа карама, мин арыдым, мин берни дә эшли алмыйм",— дип әйтеп тора иде. Ə юан ак беләкләрен зур күкрәкләре өстенә кушырып салган хатыны, бу мәсьәлә аңа һич кагылмагандай, йомык бер битарафлык саклап утыра иде. Суфиян акрын гына җилкәсен кашырга тотынды. +— Шулай, каенагай! — диде кияве, аның хәлен җиңеләйтергә теләгәндәй.— Борчылырлык урын юк, барысы да бик әйбәт булыр, менә күрерсең! +Һәм Суфиян бу мәсьәләдә үзенең ялгыз калуын гына түгел, бигрәк тә көчсез булуын сизеп, ниһаять, килеште. +Инде моны карчыкның үзенә җиткерергә кирәк иде. Кияү, билгеле, бу эштән читтә калырга теләде, чөнки ул, нинди генә якын кеше булмасын, карчыкның үз баласы түгел... Шуңа күрә улы белән кызы әйтергә тиеш булдылар: "Әсәй, җаным,— диделәр алар аңа ипләп кенә,— докторлар сине бер атна-ун көнгә больницага салып торырга куштылар, анда дәвалап карамакчы булалар. Син борчылма бер дә, хәлең яхшыргач та, кире алып кайтырбыз үзеңне..." +Акъәби моның чын сәбәбен сизгәндерме, юктырмы, әмма "болнис" дигән сүз үзе генә дә аның котын алды. Тәмам куркып, рәнҗеп һәм ялварып ул: "Балакайларым, зинһар, кузгата күрмәгез, шушы җылы урынымда тыныч кына үлим, миңа берни дә кирәкми, вакытым җитте, аңлагыз шуны!" — диде. +Ләкин улы белән кызы, ташка әйләнеп булса да, аны үгетләп, юатып, хәтта азрак кына көчләп тә урыныннан кузгаттылар, киендереп чыгардылар һәм "Волга" машиналарына кырын яткырып, алдан кияве сөйләшеп куйган бер больницага илтеп салдылар. +...Өч тәүлек үтүгә, төнлә белән Акъәби шул больницада вафат та булды. Җан биргәндә, янында кеше булмаган. Берәүне дә борчымыйча, күбәләктәй тавыш-тынсыз гына киткән дә барган. Әйтерсең үзенең Юлкотлысына... +Иртән иртүк әбинең үлгәнен телефон аша кызына хәбәр иттеләр. Кызы белән кияве шунда ук машинага утырып больницага киттеләр. Алар килгәндә, Акъәбине үлекләр ята торган цемент идәнле таш бүлмәгә төшереп куйганнар иде инде. Тиздән улы Суфиян белән килене Мария Васильевна да килеп җиттеләр. Ак җәймә астында яткан әсәйләренең йөзен ачып карадылар. Йөзе бер дә бозылмаган иде, киресенчә, ничектер авыр газапларыннан котылып, тынычланып калган кебек иде. Әмма күзләрендә ни торып калгандыр, анысын күрмәделәр — күзләрен кемнеңдер бармагы сак кына йомдырып куйган иде. +Аннары больница бакчасына чыгып, шунда гына карчыкны ничек итеп җирләү турында үзара киңәш: корып алдылар. Мулла чакыру, җеназа укыту кебек нәрсәләрне эшләмәскә булдылар. Шулай да әсәйләренең Аллага ышанган карчык кеше булуын исәпкә алып һәм аның үзенең дә бик үтенеп соравын исләренә төшереп, гәүдәсен кәфенгә төреп күмәргә булдылар. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, больницадагы мәетне юып, киендереп озатучы марҗалар кәфен дигән нәрсәне бөтенләй белмиләр дә икән. Ə читтән кеше чакыртып, дини йолага бәйләнгән нәрсәләрне эшләтү монда рөхсәт ителми икән. Шулай итеп, чарасыздан, Акъәбине "заманча гына" әзерләргә мәҗбүр булдылар. Бер чиста күлмәген китереп өстенә кидерделәр, башына "мөселманча" итеп ак батист яулык бәйләделәр, шуннан соң гәүдәсен кечкенә кызыл табутка салдылар. Табут әйләнәсенә чәчәкләр тезделәр, күп итеп ислемай сиптеләр, һәм Акъәбиебез хәйран матураеп китте. Ул бичара, хәтта көлемсерәп яткандай күренә башлады. +Зиратка табутны машинага куеп илттеләр. Озата баручылар күп түгел иде; иң якыннары да аларның кайбер дус-ишләре һәм шулар арасында әлеге кечкенә буйлы шагыйрь дә бар иде. Ләкин ул бүген дә кызмача иде шикелле. +Табутны кабергә төшергәндә, кызы Гөлбикә бик каты елады, килене Мария Васильевка да елады, аның кызлары да "бабушкаларын" кызганып елашып алдылар. Ләкин ирләр түзделәр... Кияве, иреннәрен кысып, читкәрәк китте. Ə улы Суфиян, әсәен озату Шәрәфенә, бөтен орден-медальләрен өр-яңа кителенә тагып килгән, башына соры папахасын сындырыбрак кигән полковник, кабер кырыенда таш сындай басып торды. Үлемне күп күргән, елауны күптән оныткан кеше булуына карамастан, аңа бу минутта яшьләрен йотып калу гаять авыр иде шикелле. +...Күмеп бетергәч тә, борылып китү ничектер кыен иде, шуңа күрә шагыйрь, ак балчык өеме янына басып, мәрхүмә турында берничә сүз әйтергә булды: +— Кадерле дуслар, без менә шушы биек тау башындагы, инде үләннәре дә корыган, чәчәкләре дә шиңгән җир куенына Акъәбиебезне бирдек,— диде ул, ашыкмыйча, салмак кына.— Ак күңелле, пакь күңелле әсәебездән мәңгегә аерылдык... Әйе, ул барыбызның да уртак әсәебез иде. Алай гына да түгел, мин, һич икеләнмичә, аны башкорт халкының изге җанлы анасы дияр идем... Әмма нәрсә беләбез без аның хакында?.. Күрә белдекме без аның шул изге җанын, пакь күңелен, ак уйларын!.. Менә сез, аның уллары, кызлары, кияүләре, нәрсә генә әйтә аласыз гомере буе сезнең өчен өзелеп яшәгән бичара әсәегез турында?.. Юк бит, әйтә алмыйсыз бит... +Шунда ук Суфиян кычкырып аның сүзен бүлде: +— Син ни сөйлисең, ə?! Ташла, кирәкми... +— Безобразие бу! — диде кияве дә, кызарып-бүртенеп. Шагыйрь аларга һич игътибар итмичә тагын нидер әйтә башлаган иде, шул чакта кемдер аны беләгеннән эләктереп, кабердән җилтерәтеп читкә алып китте. Телгә батыр булса да, гәүдәгә бик җиңел иде шагыйрь... Бу күңелсез таманда аркасында озата килүчеләр яңа гына кабергә куелган Акъәбине ничектер онытып җибәрделәр. Берәүләр шагыйрьне тиргәргә тотындылар, икенчеләр, киресенчә, аңа әһәмият бирмәскә, сүзне уенга борырга тырыштылар. Һәм үзара сөйләшәшаулаша кабер, яннан тарала да башладылар. Иң ахырдан кузгалган Гөлбикә зират капкасы төбендә утыручы карт-корыларның учларына тиз-тиз генә акча салып чыкты... +Киттеләр... Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау башында Акъәби берүзе генә торды да калды. +Әмма ләкин Акъәби биек тау башындагы зиратта əнə шулай ялгызы гына торып калса да, үзенең фани дөнья белән аерылып бетмәвен тагын бер тапкыр балаларының исенә төшерде. Хикмәт шунда, кызы Гөлбикә Юлкотлыда карчык өен карап торучы әлеге күрше хатыны Гарифәгә кыска гына хат язып, әсәйләренең август ахырында вафат булуын хәбәр иткән иде. Озак та үтми, Гарифәдән дә Акъәбинең үлүенә бик хәсрәтләнеп, күрше-тирәнең аны бик кызганып елауларын әйтеп, инде бахырның өе ятим калды, аны нишләтергә уйлыйсыз, дип борчылып язган хат килә. Хат артыннан ук карчыкның колхоз машинасына салып җибәргән иске яшел сандыгы да килеп төшә. Күрәсең, яхшы күңелле Гарифә үзенчә бер изгелек эшләргә теләгәндер инде, ләкин монда ул сандыкны берәү дә әле көтми иде. Яңа гына кичергән кайгы-мәшәкать аркасында, гомумән, Юлкотлыда калган өй-нигез турында да, башкасы турында да уйлашырга өлгермәгәннәр иде. Инде менә әсәйләренең үзе белән бергә картайган, буявы да уңып беткән иске сандыгы: "Мин сезнеке, мине нишләтәсез?" — дигәндәй, Гөлбикә квартирына килде дә керде. Гөлбикәгә бу сандык бик таныш иде, кайчандыр аның шушы сандык өстендә курчак уйнаган чаклары да бар иде, кинәт күргәч, әллә нишләп китте, бер мәлгә аптырап-каушап калгандай булды. Аннары исенә килеп, тиз генә агасы Суфиянга шалтыратты. Шул ук көнне кичкә таба агасы белән җиңгәсе Мария Васильевна, зур уллары Геннадийны да ияртеп, аларга килеп тә җиттеләр. +Барысы да җыелып беткәч, сандыкны идән уртасына куеп ачтылар. Ачып җибәрүгә, алар өстә генә яткан ак бәз кәфенлекне күрделәр, һәм, күреп, берәр сүз әйтү түгел, хәтта бер-берсенә күтәрелеп карарга да ничектер кыймадылар, тик ак материяне сак кына бер читкә алып куйдылар. Аннары бөкләп салган киемсалымнарны чыгарырга тотындылар. Менә әсәйләренең тәңкәле кара җиләне, читләренә ука тоткан сары хәтфә камзулы, алтынга манган тәңкәләр һәм төрле ташлар тагылган бөяте (хәситәсе), вак мәрҗәннән эшләнгән кашмавы белән чәчкабы, беләзек, муенса, чулпылары, кыз чагында үз кулы белән чүпләп суккан кызыл башлы сөлгеләре килеп чыкты. Шулай ук аталарының кызыл сәдәпле кара кәзәкие белән камчат бүреге дә килеп чыкты — карчык шушы көнгә кадәр аларны да саклап торган икән, бичара!.. Актарына торгач, тагын бер хикмәтле әйбер табылды: бу аталарының яшь чагында тотып йөргән кыска саплы, күн чуклы, өч җәпле, һәр җәбенең очына көмеш пластинка бөкләп кидерелгән бик шәп камчысы иде. +Хикмәтле камчы шунда ук барысын да бик кызыксындырды. +— Һай, атаемның төлке куганда тотып чапкан камчысы бит бу! — дип кычкырып ук җибәрде Суфиян һәм элмәгеннән киеп селтәнеп тә, бот буена сугып та карады. +— Да-а, менә бу, ичмасам, реликвия! — диде кияве дә, сокланып. — Тик кем саклар аны? +— Ə аның хуҗасы бар,— диде Суфиян, катгый рәвештә, һәм улы Геннадийга борылып, тантаналы итеп әйтте: +— Мә, улым, Геңа, ал бабаңнан калган чуклы камчыны... Белеп тот, Шәяхметовлар кулында йөргән камчы булыр бу!.. +Һәм Геннадий Шәяхметов баш кагып, елмаеп кына өч җәпле камчыны кулына алды. +...Инде калган әйберләрне нишләтү, ничек бүлешү мәсьәләсе кузгалды. Белгәнебезчә, әсәйләренең бу хактагы теләген алар тыңламыйча калдылар. Шулай да һәркайсы үзенә ошаган нәрсәне алырга хаклы иде. Ләкин бу тәңкәле җилән, хәтфә камзул, бөят, кашмау, чәчкаплар белән алар нишләрләр икән?.. Төс итеп кенә саклаудан башкага ярамый инде боларның берсе дә, аунап йөри торгач, череп-тузып кына бетәрләр... Шул чакта кияүләренең башына бик шәп бер идея килде. Ул болай диде: +— Менә нәрсә, Гөлбикә, каенагай! Без бу әйберләрне бүлешеп, әрәм-шәрәм итеп бетермик. Барыбер файдаланып булмаячак бит!.. Без лучше тотыйк та бөтенесен театр гардеробына тапшырыйк. Анда мондый нәрсәләрне саклый беләләр, борынгы тормышны уйнап күрсәткәндә, киеп файдаланырлар, ə безнең тарафтан театрга бу бик әйбәт бер бүләк булыр. Чын, уйлагыз әле! +Бу фикергә шунда ук Мария Васильевка да кушылды: +— Бик дөрес әйтәсез, Сәхип Карамович, безгә нигә алар, артистлар кисеннәр. +Ләкин Суфиянга да, Гөлбикәгә дә мондый тәкъдим белән тиз генә килешүе авыррак иде. Ничектер күңелләре тартып бетерми иде. Әллә ничек менә әсәйләреннән яхшы түгел кебек — алар өчен саклаган, аларга дип калдырып киткән бит әле ул... Инде тот та бөтенесен кочагы белән театрга илтеп ташла! Килешерме, оят булмасмы? +Шул ук вакытта кияүләренең сүзендә дә дөреслек бар: бүлешеп алсалар, әрәм-шәрәм булып кына бетәчәк, нишлисең, тәңкәле җиләннәр, укалы камзуллар заманы үтте шул инде!.. Ахырда, уйлаша торгач, башта Суфиян, аннары Гөлбикә дә яшел сандыктан чыккан бөтен кием-салымны театрга илтеп тапшырырга риза булдылар. Гөлбикә шулай да әсәенең төсе итеп, уртасына кызыл якут куеп, саф көмештән челтәрләп эшләнгән ике зур чулпыны үзенә алып калды. +Көннәр уздылар. Хәсрәт иртәнге томандай бик тиз таралды. Эш, мәшәкать белән тулы иркен, мул тормыш үзенең иске эзеннән ашыгып һаман алга таба тәгәрәде. Акъәбинең балалары өчен бу кызу чапкан тормыш бик тансык та һәм бик мавыктыргыч та иде. +Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә... Куышакуыша йөгергән кылганнар арасыннан, озын карагай таягын җир үлчәгәндәй алга ташлап, Миңлебай карт кайтып килә. Ыштан балагын эчкә тыгып кигән ак оекбашларына чәчәк тузаны кунып, билчән уралып, бакра сырышып беткән, әйтерсең Юлкотлы яланнарын үзе белән ияртеп кайта ул... +Авылга кереп, Акъәбинең тәрәзәләре кагылган өе янына җиткәч, карт күрше Гарифәдән гел кычкырып сорап уза: +— Аккилен кайтмадымы әле? +Гарифә ни дип җавап бирергә дә белми — ул бит инде аңа былтыр ук берничә мәртәбә Акъәбинең калада вафат булуын әйткән иде. "Балалар акылы керә башлаган, ахрысы, бу картка",— дип уйлый ул эченнән генә һәм, аптырагач, ачулана биреп әйтә: +— Куй, Миңлебай бабай, үлгән кеше кайтамыни, ничек телең барып сорый. +Ләкин карт аның сүзләрен гүя колагына да элми. +— Алдама,— ди ул, таягының башын селкеп.— Аккилен үлмәде ул, китте генә... Китте генә... Кайтыр, насыйп булса, кайтыр... Ə син учагын карый тор, учагын... Учагында ут сүнмәсен. +Һич аңламассың, әллә чынлап, әллә үчекләп, әллә саташып әйтә бу бернигә исе китми торган, әҗәлгә дә күптән кулын селтәгән, ялан таптаучы йөзьяшәр Миңлебай карт! diff --git "a/bylatypov/\323\230\320\271\321\202\321\202\320\265\320\274 \320\261\320\270\321\202!_tat.txt" "b/bylatypov/\323\230\320\271\321\202\321\202\320\265\320\274 \320\261\320\270\321\202!_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..93a2777dd3045d21f23b8fbe9ffe16b0c58cc6fc --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\230\320\271\321\202\321\202\320\265\320\274 \320\261\320\270\321\202!_tat.txt" @@ -0,0 +1,58 @@ +ӘЙТТЕМ БИТ +Фәнис Яруллин + +Cәгатен алмагач ботагында күрмәгәч, Гыйльми агарынып китте. Тиз генә як-ягына каранып алды. Бакчада аннан башка беркем дә юк иде. Рекс та, башын алгы тәпиләренә салып, машина күләгәсендә тыныч кына черем итеп ята. Гыйльми алмагачны селкеткәләп карады, төбендә үскән үләннәрне капшап чыкты, әмма сәгать юк иде. Шул вакыт Гыйльминең күзе койма буенда шыпырт кына кура җиләге ашап йөрүче күрше малаена төште һәм аның ачудан яңаклары кыйшаеп куйды. +— Әй, ташбаш, сәгатьне китер! - дип кычкырды ул. +— Ә-ә? - Малай гөнаһсыз күзләрен Гыйльмигә текәде. +— Сәгатьне китер, дим. +— Нинди сәгать ул, абый? +— Мин синең абыең түгел, фәрештә булып кыланма. Китер сәгатьне. +Малай аптырап җилкәләрен сикерткәләп алды, җиңе белән авызын сөртте. Моңа кадәр ирененә генә буялган кура җиләкләре аның битләренә үк буялды. Малай ниндидер көлке кыяфәткә керде, әмма Гыйльминең көләргә исәбе юк иде. Ул торган саен ярсыйрак төшеп җикеренә бирде: +— Йә, нәрсә дип карап каттың? Алып чык сәгатьне. Ишетәсеңме? +Гыйльминең тавышына күршесе Зиннәт тә өеннән килеп чыкты. +— Ни бар, күрше? - диде ул, күзлеген сөртә-сөртә. +— Әнә синең ташбашың минем сәгатьне чәлгән. +— Нинди ташбаш? Нинди сәгать? Аңлатыбрак сөйлә әле, зинһар. +— Нәрсәсен аңлатып торасың инде аның. Менә бу алмагач ботагына, эшләгәндә пыяласы сызылмасын дип, килү белән сәгатемне элеп куйган идем, әле алыйм дип карасам, юк. Синең малай алмыйча, кем алсын аны. +Зиннәт кырыс кыяфәт белән улына карады. +— Син алдыңмы, Марат? +— Юк, әти. Мин бернинди сәгать тә алмадым. +— Бәлки, агач төбенә төшкәндер, ныклабрак карыйк әле. +Зиннәт Гыйльмиләргә керде. Алар икәүләшеп өр-яңадан алмагач тирәсендәге бөтен үләнне капшап чыктылар. Тырма тешенә ияреп чыкмасмы дип, тырма белән тырмап карадылар, тик сәгать барыбер табылмады. +— Чит кеше кермәде инде монда, - диде Гыйльми, - әгәр чит кеше керсә, безнең Рекс өрми калмас иде. Ул бары синең малайга гына өрми. +Гыйльминең сүзләрендә хаклык бар иде, әлбәттә. Рекс бик усал эт. Бакчага ят кешене кертү түгел, ул тирәдән берәрсе үтә башласа да, дөнья кубарып өрергә тотына иде. +Зиннәт әйтер сүз таба алмыйча тирләп чыкты. Аның улы Маратның бер дә андый гадәте юк иде бит. Бервакыт әле урамнан кәшилүк табып, айлар буе шуның хуҗасын эзләп тә йөргән иде. Юк, юк, Марат андый эшкә бармас. +— Сәгатең нинди иде соң? - диде Зиннәт, аптыраганнан. +— Нинди дип, гади электрон сәгать иде инде. Тик бит эш сәгатьнең ниндилегендә түгел. Нинди булса да, ул минем әйберем, ә мин үз әйберемне синең малаең урласын өчен алмадым. +Гыйльминең бу сүзләреннән соң Зиннәтнең муен тамырлары бүртеп чыкты. Ул бакчада нишләргә белмичә йөргән малаена кычкырды: +— Марат, кер әле монда. +Марат купкан койма арасыннан яны белән генә шуып болар янына керде. +— Йә, - диде аңа әтисе, - күзләремә карап әйт, син алдыңмы Гыйльми абыеңның сәгатен? +— Юк, әти, мин бернинди дә сәгать алмадым. +Марат, еларга җитешеп, әтисенә карады. +— Мин алдым дип әйтерлек булгач урламый да инде ул аны, - диде Гыйльми. - Яле, кесәләреңне күрсәт әле. +Марат кесәләрен әйләндереп салды. Аның бер кесәсеннән сыңар ябе сынган пәке, икенче кесәсеннән папирос кабы килеп чыкты. Моны күргәч, Зиннәтнең чәчләре үрә торгандай булды. +— Ә-ә, син тартасыңмыни әле? - диде ул һәм озак уйлап тормыйча улының яңагына чабып җибәрде. Марат әтисенең бервакытта да мондый ярсулы чагын күргәне юк иде, яңагы авыртканын да тоймыйча мөлдерәп әтисенә карады. Әтисенең күрше Гыйльми абый янында гаепле кешедәй бөтерелеп йөрүе ничектер кызганыч иде. Ул, әтисен юатырга теләп: +— Юк, әти, мин тартмыйм, - диде. +— Тартмагач, синең кесәңә каян килеп кергән ул? +— Коробкасы матур булгач, юлдан алган идем, аның эче буш, әти. Менә... +Марат папирос кабын аерып әтисенә күрсәтте. Зиннәт, артык кызып китүенә кыенсынгандай, бер улына, бер аның кулындагы буш папирос кабына карады. Ә Гыйльми исә Маратның кесәсеннән папирос кабы чыгуга шатланып: +— Менә бит, - диде, - әле син аның тәмәке тартуы турында да белмәгәнсең. Без үзебез дә белмәгән килеш балаларны якларга тотынабыз. Ул алай итмәс, тегеләй итмәс, дибез. Ә алар әллә нишләп йөриләр, безнең башка да килмәгән явызлыклар кылалар. Аннары бандитлар, хулиганнар каян килеп чыга икән дип аптырыйбыз. +— Юк, юк, моның булуы мөмкин түгел, - диде Зиннәт. - Мин үз улыма ышанам. +— Ышану-ышанмау анысы синең эш, әмма иманым камил — сәгать сездә. - Ул шулай диде дә ачу белән җиргә төкерде. Бу төкерек Зиннәтнең йөзенә тимәсә дә, ул кул аркасы белән йөзен сыпырып алды. +— Ярар, - диде ул аннары, - сәгать баш бәясе әйбер түгел, алып бирербез. +— Ә миңа үземнеке кирәк, үземнеке! - диде Гыйльми. - Кулымдагы сәгатькә караган саен минем үземне гаепле сизәсем килми. Кара син боларны — нинди киң күңелле кешеләр! Имеш, яңаны алып бирәләр. Бирми генә торыгыз әле. Минем үз искем бик кадерле. +Ике күрше арасында шушы көннән салкынлык башланды. Зиннәт үзенең дачасына Гыйльми килмәгән көннәрдәрәк килергә тырышты. Гыйльми исә Зиннәтләрнең койма аша бу якка чыгып үскән чия ботакларын кыркып төшерде. Ике арадагы купкан коймаларны ныгытты. Ә бервакыт көз көне алар ничектер бергә туры килделәр. Зиннәт алмагачларының артык ботакларын кисеп йөри иде. Гыйльмине күргәч, исәнләшми кала алмады. Тик Гыйльми аның сәламен җавапсыз калдырды. Зиннәткә кинәт авыр булып китте, ул, Гыйльмиләр ягына карамаска тырышып, шарт-шорт ботаклар кисте. Шунда аның күзе алмагач ботагы арасындагы бер ояга төште. +— Саескан оясы! - диде ул, сукранып. - Ел саен шушында оялый, тапты җайлы урын. +Зиннәт көрәк сабы белән бу ояны бәреп төшермәкче булган иде, оя алай тиз генә кубарга теләмәде. Зиннәткә, баскыч алып килеп, ояны кулы белән куптарып алырга туры килде. Зиннәт ачу белән саескан оясын җиргә тондырды. Шул вакыт оядан ниндидер ялтыравык тимер-томырлар коелды. Зиннәт гаҗәпләнеп җирдә таралып яткан әйберләргә карады. +— Карале, - диде ул аннары, үзе дә сизмәстән, - бу безнең яз көне югалган көмеш чәнечке түгелме соң? Шул бит, шул! Ә бусы нәрсә? Бизәкле чынаяк ватыгы. +Зиннәтнең күңеленә шул вакыт ниндидер уй килде: ә бәлки... +Ул тиз-тиз ояны актарырга тотынды. Оя төбендәге мамыклар җил белән һавага күтәрелделәр. Мамыкның кайберләре Зиннәтнең тузгыган чәченә кунды, ләкин ул аларны сыпырып төшерергә дә онытып, оя төбен актаруында булды. Менә бермәлне аның кулы бер шома нәрсәгә тиде. Зиннәт күпмедер вакыт хәтта кулын оядан тартып алырга куркып торды. Әйе, оя төбендә Гыйльминең сәгате иде. Зиннәт аны уч төбенә салып озак кына карап торды. Чыпчык борыны кадәр шушы нәрсә аларга күпме күңелсезлек китерде. Улы Марат хәзер бакчага аяк та басмый, Зиннәт үзе юктан кызып китә торганга әйләнде. Инде, ниһаять, өстән авыр йөк төшәр. Күршесе белән аралар җылыныр. Гыйльми үзенең ялгышын аңлап гафу үтенер. +Зиннәт балаларча җитезлек белән койма аша сикереп Гыйльмиләргә керде. +— Күрше, әй, күрше! +— Нәрсә бар? Әллә лотереяга машина оттыңмы? Бик канатлангансың. +— Машина нәрсә ул, - диде Зиннәт, - машинадан зуррак нәрсә таптым әле мин монда. Менә кара... +Зиннәт учын ачып Гыйльмигә таба сузды. +— Саескан оясыннан килеп чыкты. - Зиннәт сәгатьне Гыйльминең учына салды. - Менә бит, ә, кем уйлаган саескан шундый этлек эшләр дип... Мә, бүтән югалтма. - Зиннәт, сөенечтән балкып, ничә айлардан соң беренче мәртәбә күршесенең күзләренә карады. +— Әйттем бит мин сәгать сездә генә дип, - диде Гыйльми, сәгатьне учында сикертә-сикертә. - И шулай булды да. +Янып торган учакка чиләге белән шакшы су тондыргандай, Зиннәтнең йөзендәге елмаю кинәт сүнде. Ул җиңел генә сикереп кергән койманы чыга алмыйча азапланып бетте. Берничә минут эчендә ике арадагы койма гүяки коточкыч биек булып үскән иде. diff --git "a/bylatypov/\323\230\320\272\320\270\321\217\321\202_tat.txt" "b/bylatypov/\323\230\320\272\320\270\321\217\321\202_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..ce227ca6d0b10829e9d757bd67ceaafd35edef98 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\230\320\272\320\270\321\217\321\202_tat.txt" @@ -0,0 +1,76 @@ +АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН +ӘКИЯТ + +Әкият болай башлана: +...Ат караучы Фәхретдин иртә белән иртүк, "Эт ялкавы" кушаматлы туры ала шасын җигеп, мичкәле арба белән суга китте. Чишмә буена барды бу. Инеш аркылы сузылган юан тимер торбадан яньчек чиләгенә сафтан-саф чишмә суы тутырды да атына эчереп карады. Бахбай бер йотты, ике, аннары башын чиләктән күтәреп пошкырып куйды. Фәхретдин чиләкне төртеп-төртеп маташса да, алаша суны эчмәде, үзе, мескен, кырын-кырын гына инешкә карады. +— Һәй, мәхлук, эчмәсәң! - дип кул селтәде Фәхретдин һәм чиләктәге суны түгеп җибәрде дә икенче чиләк белән мичкәгә су ташый башлады. +Колхоз идарәсенә кайтып килешли ул, гадәттәгечә, тыкрык башы Гыйльмулла бабайларның тәрәзәсен какты: +— Су китердем, су! +Гыйльмулла карт инде байтактан ук торган, ишегалдында юк эшләрен бар итеп, утын әрдәнәләрен әле бер җиргә, әле икенче җиргә өеп мәш килеп йөри иде. +— Хәзер, хәзер! - диде ул Фәхретдингә һәм ашыгып-аыгып өйалдыннан чиләкләрен алып чыкты. +Шуннан әкиятнең үзәге Гыйльмулла бабайлар йортына күчә... +...Сыерларын көтүгә куып, иртәнге эшләрен бетергәч, Сәхипҗамал әби самавыр куйды, казанга сөт салып учакка якты, аннары тавык ояларын барлап, бер итәк йомырка алып керде. Йомыркалар арасында бармак башы +Әкият кадәрлесе — "әтәч салганы" да булганын әйтеп китик. +Монысы инде оныкларына, түрдәге караватта космик төшләр күреп яткан бәләкәй малайга дип билгеләнде. Шәһәрдән кунакка кайткан бу малай бөтен өйгә хуҗа булып өлгергән, әбисенең дисбесен чәчеп, үзе хәтле катык чүлмәген күтәреп караган (ягъни төшереп ваткан), умарта тишегенә таяк тыгып тәҗрибә ясаган һәм ачулары купкан кортлар тарафыннан тиешле җәзасын алган Рәшит исемле бер шук иде. +Сәхипҗамал әби табын әзерләде. Гыйльмулла картның көн саен көтеп ала торган сәгате — шаулап-гөжләп утырган самавыр янында Сәйлән чәе эчә торган вакыты җитте. Картлач чәйне эчүдән генә түгел, ашыкмыйча гына, чамалап кына агызып ясаудан да тәм-ләззәт таба һәм мөһим эшне башка берәүгә дә тапшырмый иде. Менә ул бармак очларына күтәреп тоткан тәлинкәсеннән чәйне кабып карады. Кабып карады да чыраен сытты, күзләрен чет-чет йомды. Сул кулына чеметеп кенә тоткан шикәренә күз төшерде, аннары тагын чәй йотты. +— Юньсез бала, - диде ул, ниһаять. +— Ни булган тагы? - дип сорады аңардан Сәхипҗамал әби. +— Самавырга шикәр тутырган бугай, чат бал... +— Булмас ла! Уянып та карамады бит, - диде аңа карчыгы. +Ләкин әбинең тавышына ныклык, үз сүзенә ышанганлык җитми иде. +— Бә-леш! - диде ул да, чәйне татып карагач. - Бигрәк баллы бит! +Шулай итеп, Гыйльмулла карт ничә елга беренче тапкыр, чәен шикәр кабып эчмәде. +Рәшитне уятып маташмадылар, шуңа күрә әлегә аның бу соңгы наянлыгы кайчан һәм ничек эшләнгәнлеге ачыкланмый калды. +Шәһәр малае кыстыбый ярата һәм әбисенә көнаралаш шуны пешертә иде. Әбисе бүген дә кунак малай торуга кыстыбый әзерләде. +Рәшит соң гына уянды, чөнки кичә кара төнгә тикле иптәш малайлары белән шар сугып йөреп бик арыган иде. Башта ул күзләрен генә ачып ятты, аннары әкренләп, борынына тәмле исләр үтеп кергән саен, космик төшләреннән тәмам арынып җитте. Аны янә якты көн, кая таба йөгерсә дә шул хәтле йөгереп була торган иркен авыл җире көтә иде. Малай сикереп торды, "ә" дигәнче чалбарын киеп, икенче мизгелдә юынып та ташлады, эшем кешесе шикелле түр башына менеп тә утырды. +Кыстыбыйны бер кабып карауга ук малай, иреннәрен турсайтып, ризыгын кире табынга куйды. +— Әбекәй! - дип кычкырды ул казан тирәсендә кайнашкан әбисенә. - Кыстыбыйга шикәр салалармыни? Тәмсез ич... Баллы... +— Нишләп баллы булсын! - диде әбисе, мич тирәсендә әвәрә килеп йөргән килеш. Шулай да Сәхипҗамал әби, нәрсәгәдер шикләнеп, чүмечен тоткан килеш туктап-катып калды, ә бераздан аның аңына "баллы чәй, баллы кыстыбый" дигән сәер бер уй оешып җитте. Ул, җәһәт кенә өстәл янына килеп, кыстыбыйны авыз итеп карады. +Чыннан да баллы иде бу кыстыбый, үтә татлы иде! +Исе-акылы киткән Сәхипҗамал әби, бәрәңгегә тоз урынына шикәр салмадыммы икән дип, шикәр-тозын да барлап чыкты. Юк, тозы әнә кучкарда тора, аннан бер олы кашык алып казанга салганын ул аермачык хәтерли иде. +Ярдәмгә Гыйльмулла картны чакырдылар. Ул, әлбәттә, бөтенесен Рәшит өстенә аудару ягын карады. Аныңча, малайның шуклыгы бу юлы чиктән ашып киткән иде... +Баксаң, монда малайның тамчы да гаебе юк иде. +Хәер, күп тә үтмәде, барысы да ачыкланды. +— Әй, Гыйльмулла абзый, - дип кычкырды берәү тәрәзәдән. +"Ни бар икән, ут чыкканмы әллә?" - дип тәрәзәне ачып караса, Гыйльмулла карт мичкәле арба янына баскан Фәхретдинне күрде. +Фәхретдин күп сөйләп тормады. +— Чишмә суы балланган! -дигән хәбәрне әйтте дә, шалтор-шолтыр чаптырып, китеп тә барды. +...Чишмә суы балланган! Чишмә суы ширбәткә әйләнгән! Адәм ышанмаслык бу хәбәр әллә кай арада бөтен авылга таралып өлгерде. Шуннан чишмә буена халык агыла башлады. Ярый әле кыр эшләре беткән чак, печәнгә төшелмәгән иде. Юкса бөтен эш бер катка туктап торган булыр иде. +Инеш буена килгән кешеләр чишмә суыннан авыз итәләр дә, яңа килүчеләргә юл биреп, төркем-төркем булып оешалар, гәпкә керешеп китәләр иде. +Бәхәс купты, ләкин беркем дә төпле фикер әйтә алмады. Картлар "хикмәти хода" диюдән артыкны белми, яшьләр сахарин-мазар ташлаганнардыр дип шикләнә иде. +Колхозның агрономын чакырдылар. Ул мәсьәләне тиз хәл итте: чишмә суында кулын юып кояшта киптерде дә бармагын ялап карады. +— Шикәр, - диде ул, кулларын бер-берсенә ябыштырып. +Бала-чага "ура" кычкырды, картлар баш чайкады. +Агроном үтә практик кеше иде. Ул авылдагы барлык мичкәләрне җыештырып су буена китерергә кушты. "Бу судан менә дигән сироп ясап була, кайната-кайната киптерәсе генә, - дип аңдатты ул. - Ә бу сироп инде теләсә нигә ярый, һич югында умарталык тирәсенә куярбыз, балга әйләнер..." +Менә шуннан соң кисмәкләп, чиләкләп чишмә суын ташый башладылар. Бидоннар, чәйнекләр, графиннар да эшкә җигелде. +Әкият болай дәвам итә: +...Нәкъ менә шушы кызыклы вакыйга булган көнне авылга шәһәрдән Рәшитнең әтисе — геолог кеше кайтып төште. Татлы чишмә турында ишеткәч, ул да башта ышанмый торды, иңнәрен җыерды, аннары, үзе дә кызыксынып китеп, чишмә суына анализ ясап карарга булды. Икенче көнне мәктәп лабораториясеннән реактивлар алып, төгәл микъдар анализы ясагач, ул чишмә суында саф шикәр барлыгына ышанды. +Ат караучы Фәхретдин гел аның тирәсендә бөтерелде. Аның бөтен уе: "Чын шикәрме икән? Агу түгелме икән?" - дигән шик иде. +Рәшитнең әтисен, әлбәттә, чишмә суының нилектән татлы булып китүе кызыксындырды. +Мәгълүм булганча, шикәр нибарысы өч химик элементтан — углерод, водород һәм кислородтан гына тора. Водород белән кислород су тәшкил итәләр. Әгәр берәр төрле әмәлен табып, аңа билгеле микъдарда углерод кушып булса... әйе, әйе, ул чагында шикәр камышы да, чөгендер үстерү дә кирәкми! Табигатьтә су һәм, әйтик, ташкүмер рәвешендәге углерод теләсәң никадәр бит. Әгәр ысулы табылса, бу химия индустриясендә сикереш булачак, этил спирты, каучук һәм күп төрле синтетик материаллар табуны күп тапкырлар җиңеләйтәчәк һәм арзанайтачак! +Инде биш-алты ел буена диссертация өчен тема эзләп интеккән, күтәрә алмаслыгын сайлап авызы да пешкән галим (әкияттә аның исемен әйтеп тормыйбыз) татлы судан авыз итмәкче генә түгел, бәлки аңардан гомер буена җитәрлек дан-шөһрәт чишмәсе дә ясамакчы +Әкият булды. +Геологыбыз фәнни-тикшеренү эшләре белән йөргән арада Фәхретдин татлы судан файдалану чарасын табып өлгергән: ике мичкә бал койган иде. Аңа иярүчеләр дә табылмады түгел, шуңа күрә чишмәгә каравыл куярга туры килде. Ләкин аңа йозак салып булмый бит. Инеш суы да татлыланды, сай җирләрдә — таш өсләрендә, камыш сабакларында, хәтта яр буенда кояш эссесеннән ап-ак кунык рәвешендә шикәр кристаллаша иде. +Инеш буенда умарта кортлары, тагын тәм-том сөючән әллә нинди кортлар мыж килеп кайнаша торган булдылар. Колхозның бал уңышы бермә-бер артты. +Ат караучы Фәхретдин абзый Алланың һәр бирмеш көнендә кызмача йөри башлады. +Ниһаять, галимебез шикәр лабораториясенең эченә үк кереп карарга ниятләде. Шикәрләнү процессы кайда бара? Анда басым нинди? Температура күпме? Нинди матдәләр бар? Каршыда хәзер менә шул мәсьәләләрне хәл итү бурычы тора иде. +Геолог чишмә чыганагын казырга булды һәм башта улы Рәшитне генә ярдәмгә чакырды. Алар ике көрәк белән казып, су юлын шактый арчыдылар, ләкин шикәр лабораториясенә тикле шактый ерак иде әле. Рәшит тә бу эштән бик тиз туйды. +Галим чишмә канавын берүзе киңәйтүен дәвам итте. Чишмә суы болганчыкланса да, аның дебиты һәм татлылык проценты үзгәрмәде. Бер-ике көн кара тиргә батып эшләгәннән соң, геологыбыз үз көчләре генә җитмәячәген аңлады. +Аңа Рәшит ярдәмгә килеп, болай киңәш итте: +— Әти, казып маташма. Әйдә, шартлатыйк кына. Нефтьчеләрдә әнә динамит бар икән. Бабайның бер янчык дарысын да кушарбыз, ә? +Әйбәт киңәш иде бу. +Галим якын-тирәдә эшләүче нефть бораулаучыларга мөрәҗәгать итте. Мәсьәләнең бөтен әһәмиятен аңлатып биргәч, бораулау трестында ярдәм кулы сузучылар табылды. +Су юлын киңәйтә төшеп, тагы берәр метр казыгач шартлаткыч корылма куеп, электр кабеле суздылар. +Һәм менә җәйге тын иртәне шартлау тавышы тетрәтте, һавага ком-туфрак болыт булып күтәрелде. +Шартлаудан соң чишмә буена беренчеләрдән булып балачага, шул исәптән Рәшит тә килеп җитте. Тау буе тәмам үзгәргән, су агып торган урында киң ермак хасил булган, тау эчендәге төрле-төрле катламнар ачылып калган, ә болганчык су шул ермак башындагы ташлар арасыннан саркып чыга иде. Чишмә суы өчләтә арткан, аның каравы Тау урманындагы Бүре инеше шактый саеккан иде. Хәер, монысын соңыннан гына белделәр. +Геолог чишмә суының пробасын алып тикшергәнгә тикле, төп анализны Рәшит ясап өлгерде. Ул тирәнрәк җирдән су чумырып алды да телен тидереп карады. Чыраен сытты, тагы куш учлап су алды... +— Әти, - диде ул аннары, - карале, әти... +Әтисе кул гына селтәде. Ул үзенең пробиркралары белән мәшгуль иде. Малае аның җиңеннән тартты: +— Су баллы түгел, әти. Үзе тәмсез... +Бу сүзләрне ишеткәч, геолог сискәнеп китте. +Су баллы түгел иле. Аның каравы ул хәзер газлы иде. Тик газ метан, ягъни саз газы булып, бердән, агулы, ә икенчедән, ут чыгу куркынычы тудыра торган янучан нәрсә иде. +Рәшитнең әтисе, исе-акылы китеп, бер катка коелып төште. Хуш, диссертация! Ул гына да түгел, бу вакыйгалар чын фән әһелләренә ишетелә калса, аңардан бик зәһәр көләчәкләр, көлеп кенә дә калмаячаклар... Нинди әһәмиятле ачышны харап итте бит! +Бәхетсез геолог, нигәдер ачу итеп, улының колагын борды. Әмма хәзер соң иде инде, һәм табигать серләрен ачу өчен көрәштә мондый гына чара артык көчле нәрсә түгел иде. +Әкият болай тәмамлана: +Шулай итеп, чишмәнең татлы тәме юкка чыкты, өстәвенә аның суы да эчәргә яраксызга әйләнде. +Авыл халкы хәзер суны, сукрана-сукрана, ерак чишмәдән ташый. Зарланучылар арасында, әлбәттә, Фәхретдин дә бар, чөнки бушка ачы бал кою мөмкинлеге беткәч, аның өчен дөньяның бер почмагы кителгәндәй булды. diff --git "a/bylatypov/\323\230\320\273\321\202\323\231\321\204 \320\270\321\201\323\231\320\261\320\265_tat.txt" "b/bylatypov/\323\230\320\273\321\202\323\231\321\204 \320\270\321\201\323\231\320\261\320\265_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..752e6b2b46e6fed0d29c5cc888bc54a80119858f --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\230\320\273\321\202\323\231\321\204 \320\270\321\201\323\231\320\261\320\265_tat.txt" @@ -0,0 +1,98 @@ +Мирсәй Әмир +Әлтәф исәбе + +Башлап поездда очрады ул миңа. +Поездда йөргәндә төрле кызык хәлләр, кызык +кешеләр очрый инде ул. Ләкин Әлтәф кебек үк кызык кеше бик сирәк очрый торгандыр. Андый кеше миңа гомеремдә бер генә тапкыр очрады әле. +Бервакытны шулай, Казанга кайтып җитәргә ике көнлек юл калганда, минем күршедәге буш урынга бер кеше кереп урнашты. Озын гына буйлы, кыска гына тунлы, арык кына тәнле кеше. Сакалы да бар; кара дисәң кара түгел, сары дисәң сары түгел, кызыл дисәң кызыл түгел — әллә нинди черегән салам төслерәк сакал шунда. Кулында зур гына киндер капчык. Капчыгын вагон стенасына сөяп, үзе капчыгына сөялеп утырды бу. Утырды да тәмәке кабызып җибәрде. +— Карагыз әле, гражданин, - мин әйтәм, - бу вагонда тәмәке тартырга ярамый. Тәмәке тартмаучылар өчен билгеләнгән вагон бу. +— Юкны сөйләмәсәнә, агай-эне, - ди теге кеше, - монда үз өең түгел, түзәрсең, акчасы түләнгән, теләсәм нишлим, - ди. +Культура ягы чамалы кеше икән, дип уйладым мин эчтән генә, үзем тагын сорау бирдем. +— Кая кадәр барасыз, гражданин? (Поездда йөргәндә шулай, кирәксә дә, кирәкмәсә дә бер-береңнән сораша торган гадәт бар инде ул.) +— Казанга, - дин җавап бирде теге. +Вакыт кичкә таба иде миңа йомшак матрац, ап-ак + җәймәләр, матур одеяллар белән урын җәеп бирделәр. Урыныма менеп яттым. Теге кеше бер миңа, бер җәймәләргә карап алды. +— Кара әле, агай-эне, монда шулай урын да җәеп бирәләрмени? - ди, үзе һаман тәмәкесен тарта. +— Аерым акча түләсәң, җәеп бирәләр, - мин әйтәм. - Тизрәк заказ биреп калыгыз, югыйсә, урын әйберләренең бетеп китүе мөмкин, - дим. +— Аерым акча түләргә булгач, кирәкми, - ди теге кеше, - юкка акча әрәм итеп. +— Үз җаегызны үзегез беләсез инде, - мин әйтәм. - Шулай да, уйлап карагыз. Казанга кадәр ике суткага якын вакыт барасы бар бит әле... +Нәкъ шул вакытта күрше купеда тавыш купты: берәүгә, тәмәке тартмаучыларга билгеләнгән вагонда белә торып тәмәке тарткан өчен, штраф салдылар. Бу хәлне сизгәч, күршем тәмәкесен тиз генә яшерде дә куркынган тавыш белән пышылдап кына миңа сорау бирде. +— Әллә биредә тарткан өчен штраф салалар? +— Мин сезгә биредә тартырга ярамаганны башта ук әйттем бит. Белә торып тартуыгызны ташламаган өчен, әлбәттә, салырлар. +— Агай-эне, зинһар шаулама, тәмәкемне ташладым, - ди бу. +— Ярар, - мин әйтәм, - бер юлга әйтеп тормам, яңадан тәртипне бозмассыз. +Янәшә купеда тавыш басылды. Куркынган күршем тынычлап, иркен сулап куйды. +— Болай булгач, урын җәйдерми булмас, - диде ул. +— Нигә алай дип әйтәсез, әллә сез урын җәйдермәгән өчен дә штраф алалар дип уйлыйсызмы? +— Юк, алай дип уйламыйм. +— Нигә сон, "болай булгач" дисез? Сез бит урын җәйдерү өчен акча әрәм итмәск-ә б-улган идегез. +— Әйе шул. "Болай булгач" дигәнем, табышлы булгач, дигән сүз. Күрмәдекмени, көтмәгәндә табышлы булдым бит. +— Нинди табыш, нәрсә таптыгыз? +— Нәрсә булсын, акча. +— Кайдан таптыгыз, күпме? +— Күреп тордың ич, әле генә өч тәңкә табыш иттем. +— Күрмәдем, гражданин, ялгышасыздыр: сез урыныгыздан да кузгалмадыгыз. +— Тәмәке тарттыммы? +— Тарттыгыз. +— Тартырга ярамый торган вагонда тарткан өчен штраф түләргә тиеш идемме? +— Әйе, күрсәләр, түләтерләр иде. +— Мин түләмәдемме? +— Түләмәдегез. +— Шулай булгач, өч тәңкә янга калды ич. Табыш дигән сүз инде ул. Нигә шул акчага урын җәйдермәскә?.. +"Бу кешенең, исәп-хисап эшләре кызык икән", - дип уйлап куйдым эчтән генә. Мондый кызык исәпле кешенең исемен дә белеп каласым килде. Сорадым. +— Әлтәф, - диде. +Ул көнне безнең арада сүз шуның белән бетте. Әлтәфкә дә урын җәеп бирделәр. +II +Иртәгесен мин уянганда, вагондагы бөтен кеше торып беткән иде инде. Кайсы юынып йөри, кайсы тәмләп-тәмләп ашап утыра, кайсы китап укый, кайсылары җыелышып домино уйныйлар. Тик минем күршем Әлтәф кенә, одеялы белән томаланган хәлдә, урынында ята иде әле. Мин торып юынып кердем. Бер станциядә төшеп, кыздырган тавык алып мендем. Чәй китерттем. Шактый вакыт үтте. Әлтәф һаман у-р5ы- ныннан кузгалмады. Җайлап кына ашый-эчә башладым. Тавык бик симез, ләззәтле булып чыкты. Юлда йөргәндә аппетит та шәп була бит ул, шундый кызып киттем: берүземә бер бөтен тавык эләкми дә калды. Эчәсене дә китерде, күрәсең, стакан белән чәйне ташып кына торалар. Эчәм дә эчәм. Тәннәр йомшарып, күкрәкләр киңәеп киткән кебек булды, һаман эчәм. Бер заман сәгатьне чыгарып карасам, уникене узып киткән. Ә минем күршем Әлтәф һаман тормый. Мышнап-мышнап урынында әйләнгәли дә — тына. Бераз тынып кына ята да тагын, борча талаган кеше төсле, әйләнгәли, уфылдый башлый. Түзмәдем, шулай бер уфылдаган арада сорау бирдем үзенә: +— Әлтәф иптәш, авырыйсызмы әллә, нишләп тормыйсыз? - дидем. +— Юк, авырткан-ниткон җирем юк, - дип җавап бирде. +Бераздан соң Әлтәфем кинәт кенә урыныннан торды да йөгерә-атлый тышка чыгып китте. Күп тә үтмәде, шулай ук йөгерә-атлый кире кереп, яңадан урынына менеп ятты. Яткан килеш кенә капчыгын чишеп, икмәк чыгарды. Яткан килеш кенә ашый башлады. +Аның болай озак ятуына эчем пошса да, һәркемнең үз ихтыяры үзендә дип, эчтән тындым. +Кич булды. Әлтәф һаман тормады. Түзмәдем, тагы сорадым. +— Сезгә ни булды, Әлтәф иптәш, - дидем, ятканыгызга бер сутка була бит инде, нигә бер дә торып утырмыйсыз? Үзегез авырмыйм да дисез? +— Акча түләп урын жәйдергәч, нигә ятмаска ди! +— Бер йокы туйдыргач, артыгы нигә аның? Озак йоклау канны азайта ди бит ул. +— Минем акчам артып бармый шул. Мин акчаны исәпләп тотарга яратам, - диде Әлтәф. +— Урыннан тормый ятуның акчаны исәпләп тотуга ни катнашы бар соң? +— Ник булмасын! - диде Әлтәф. - Син менә биш сум түләп урын җәйдердең дә, шул биш сумга ни барысы сигез сәгать кенә яттык. Мин исәпләп чыгардым инде: син жәйдергән урында бер сәгать яту алтмыш ике тиен ярымга тешә. Ә мин шул ук биш сумлык урында 24 сәгать ятам. Исәпләп карасаң, бер сәгать яту егерме бер тиеннән дә арзанга төшә. Менә хәзер чагыштырып кара: сәгатенә алтмыш ике тиен ярым түләү яхшыракмы, әллә егерме тиен түләүме? Исәп-хисапны белеп йөртергә кирәк аны. +Менә шуннан сон сөйләшеп кара инде син шул кеше белән. +III +Икенче тапкыр, һич көтмәгәндә, үзебезнең коридорда очраттым мин аны. +Бер көнне шулай соңга калып кына җыелыштан кайтып киләм. Үзебезнең коридорга килеп кердем. Караңгы. Белмим, лампочка бозылганмыдыр, пробка янган булганмыдыр, күзеңә төртсәләр дә күрмәслек караңгы. Аны-моны уйлап тормадым, таныш коридор буйлап, туп-туры үзебезнең ишеккә таба уза башладым. Көтмәгәндә кыштырдаган тавыш ишетелеп калды. Баскан урымымда тукталып, колакларымны сагайттым. Кемнеңдер мышнаганы ишетелә. Берәрсе усаллык эшләп азапланамы әллә дип, шырпы сызып җибәрдем. Бер кеше идәнгә чүгәләгән хәлдә, куллары белән капшанып, нәрсәдер эзли. +Шырпы яктысына күтәрелеп, йөзе белән миңа борылды бу. Жентекләбрәк карасам — Әлтәф. +— Нихәл, Әлтәф иптәш, - мин әйтәм, - нишләп йөрисез монда, кайдан килеп чыктыгыз? +— Авылдашны эзләп килгән идем дә, ишеген таба алмыйм. Шушы йортта тора дигәннәр иде. +— Ишекне идәннән эзлиләрмени? +— Мин идәннән шырпы эзлим, бер шырпым төшеп китте, - ди. +Мин, тагын бер шырпы сызып, идәнгә карадым. Идән яндырып ташланган шырпы төпчекләре белән чуарланган. +— Кем бу чаклы шырпы яндырган соң монда? +Әлтәф сөйләп биргәч кенә эшнең нәрсәдә икәнен аңладым. Болай булган икән: Әлтәф, караңгы коридорга килеп кергәч, үзенә кирәкле ишекне карау нияте белән шырпы сызмакчы булган. Тик кулына алган беренче шырпысын ялгышлык белән идәнгә төшереп җибәргән. Әлтәф, малны бик исәпләп тота торган кеше булгач, бер шырпы булса да югалып әрәм булмасын дип, икенче шырпыны яндырган да, төшеп киткән шырпыны эзли башлаган. Төшеп киткән шырпы табылмаган, сызылган шырпы янып бетеп, Әлтәфнең кулын пешерә башлаган. Шуннан соң Әлтәф ул шырпыны сүндереп ташлап, икенче шырпы сызган һәм теге югалган шырпыны эзләвендә дәвам иткән. Икенче шырпы да янып беткән, югалган шырпы табылмаган. Әлтәф өченче шырпыны сызган. Анысы да шулай файдасызга янып беткән. Дүртенче шырпы сызылган, бишенчесе, алтынчысы... унынчысы... тик, югалган шырпы табылмаган да табылмаган. +Әлтәф бөтенләй шырпысыз калган. +Ачуым килеп китте: +— Мондый исәп белән баерга тырышып йөрсәң, - мин әйттем, - Әлтәф иптәш, шырпысыз гына түгел, башсыз калырсың. +Ул эндәшмәде. Мин аңа кирәкле ишекне күрсәттем дә: "Мә, шырпың өчен хафаланма", - дип, кулымдагы шырпыны тартмасы белән ана суздым. +Миннән алган шырпының берсен сызып яндырды да тагын идәнгә иелде бит... Ни дияргә дә белмәдем, кулымны гына селектем дә үз квартирама кереп киттем. +IV +Өченче тапкыр трамвайда очрады ул миңа. Мин трамвай вагонына кергәндә утыз тиенлек билет алып тора иде. Аның, белән бергә мин дә алдым. Исәнләштек. Андый вакытта, билгеле инде, берәр танышың очрадымы, кирәксә дә, кирәк булмаса да, әлеге дә баягы, аның кая баруын сорашу гадәткә кереп киткән. Мин дә сорадым моңардан: +— Кая киттегез, - мин әйтәм, - Әлтәф иптәш? Әллә пароходка утырып берәр якка китәргә чамалыйсызмы? +— Юк, уйлаганым да юк, - ди, - Бишбалта дигән җиргә генә барам, - ди. +— Соң, - мин әйтәм, - Бишбалтага гына булгач, нигә утыз тиенлек билет аласыз. Бишбалтага хәтле унбиш тиен генә тора бит ул? +— Шулай идемени, ай әттә генәсе... - дип борчыла башлады Әлтәф. Ай да вай килә. - Белмәдем бит, белмәдем. Мондагы кеше булмагач ни. Сорамадым да бит. Кеше утыз тиенгә алгач, мин бары да утыз тиен тора икән дип белдем шул. Кире алмаслар микән, ичмасам! Ә? Унбиш тиенне кире бирмәсләр микән? - ди. +— Белмим шул, - дим, - хәзер байтак вакыт үтте бит инде. Билетың да ертылган... +— Шулай да, барып карыйм әле, - диде дә бу, тыгызланып тулган кешеләрне төрткәләп, әрләшә-әрләшә артка — кондуктор янына китте. Ул арада Бишбалтага җитеп тә килә идек инде. Ни булса да, шушы китүдән яңадай минем янга әйләнеп килмәс, шунда төшеп калыр, дип уйладым да оныттым үзен. +Устьега килеп җиткәндә артыма әйләнеп карасам, Әлтәф һаман трамвайда. +— Бу ни хәл, - мин әйтәм, - Әлтәф иптәш. Сез бит Бишбалтада төшмәкче идегез? Нишләп монда кадәр килдегез? +— Унбиш тиенне кайтарып алып булмады бит тәки, - ди. - Түләнгән акча әрәм китмәсен инде дип килдем, - ди. +Актыккы тапкыр очратканда ярты үлек хәлендә күрдем мин аны. +Беркөнне шулай, әкрен генә атлап, урамнан узып барам. Эшем ашыгыч түгел, бераз һава алып, башымны ял иттерим дип, магазин тәрәзәләре саен тукталып, карана-карана барам. Бара торгач, бер ашханә ишеге төбенә килеп җиттем. Карыйм: әй күп кеше җыелган. Шаулашалар, һәркем, ни барлыгын күрергә теләп, уртага омтыла. Кеше һаман күбәя, һаман омтылалар, һаман тыгызланалар. Мин дә кызыксынып киттем. Бөтен кешенең күрәсе килгәч, ничек инде бер мин генә калыйм? Күрәсе килә бит. Бу хәтле кешенең күңелен үзенә тарткан вакыйганың нәрсә икәнен беләсе килә. Ә халык шундый күп, шундый тыгыз, шундый буталыш! Бу ыгы-зыгыны ерып, төркемнең уртасына керү мөмкин дә түгел. Нәрсә барлыгын белү кыенлашкан саен беләсе килә. Халык күбәйгәннән күбәя. Нишләргә? Нәрсә барлыгын белгәнче көтәргәме? Әллә ташлап китәргәме? +Шулай икеләнеп торганда, ашханә алдына ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Ул арада каяндыр бер милиционер да килеп чыгып, халыкны тарата башлады. Халык бөтенләй таралып бетмәде бетүен, шулай да ашыгыч ярдәм машинасыннан чыккан ак халатлы кешеләргә юл бирделәр. Күп тә үтмәде, ак халатлы кешеләр, носилка белән күтәреп, бер кешене алып чыктылар. Машинага мендергән чакларында күреп калыйм дип, якынрак килеп карасам — Әлтәф! Әлеге черегән салам төсле сакалы югары чөелгән, йөзе ап-ак булган, авызына күбекләр килгән мескеннең. +Ни булганлыгы турында сөйләшергә дә өлгермәдем, машина Әлтәфне алып китеп тә барды. +Шулай да, бу тирәдә күптәнрәк уралучылардан сораштыргалый торгач, эшнең нәрсәдә икәне беленде. +Ул ашханәгә кергән булган икән. Аның белән янәшә өстәлдә утырган бер малай барын да карап, күреп торган. +Малай сөйли: +— Ул, мөгаен, юрамалый ниткәндер, үзен-үзе үтерергә уйлагандыр, ди. Ни, ди, бер порция ни, тары боткасы китертте. Аны ашап бетеп, ниен ялап куйды, тәлинкәсен. Аннан килеп бер савыт тоз ашады, боткасына нитеп. Бер шешә ак серкәне вич боткасына салып бетерде. Башланмаган бер савыт гәрчичне ялт иттерде. Вот малай, үзе күзләрен йома, ых... ых... килә, үзе ашый. Аннан соң ни... +Малайга сөйләп бетерергә дә ирек бирмиләр. Берәү дә ышанмый. +— Кит аннан, малай актыгы, юкны ялганлыйсың, булмас, диләр. +Ә мин әйтәм — булыр. Әлтәфне беләм бит мин. "Акчасы түләнгән, әрәм калмасын, арзанга төшсен" тигән дә инде ул, өстәлдә ни бар — берсен дә калдырмаган. Аның исәбе буенча уйлаганда, шулай туры килә. Әйткән идем шул мин аңар, - мондый исәп белән баерга тырышып йөрсәң, шырпысыз гына түгел, башсыз калырсың дигән идем. +Минем күршедә торучы авылдашының әйтүенә караганда, Әлтәф ул юлы исән калган калуын. Тик акыл ала алмаган, күрәсең. Арзанлыгына кызыгып булса кирәк, кемнәндер, адәм яра алмый торган карама утын алган булган. Шуны яккан да, бик озак янгансыман күренгәч, җылысы чыгып бетмәсен дип, мичен сөремле килеш томалаган — башына ис тиеп үлгән, ди, мескен... +1940 diff --git "a/bylatypov/\323\230\321\202\321\202\323\231!_tat.txt" "b/bylatypov/\323\230\321\202\321\202\323\231!_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..9eef8594fc3b0b60e69d073ef09b629afe721401 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\230\321\202\321\202\323\231!_tat.txt" @@ -0,0 +1,58 @@ +Нурихан Фәттах +Әттә! +Дебаркадердан пароход палубасына салынган сырлы басмадан соңгы пассажир йөгереп үтте. Матрослар, бик җитез кыланып, басмаларны тартып алдылар; трослар ычкындырылды, иннек ябылды һәм канатлы тәгәрмәчләр, суга шап-шоп бәреп, башта әкрен генә, аннары һаман ныграк, кызурак әйләнә башладылар. Пароход сиздермичә генә дебаркадердан аерылып китте, бер йөз метр чамасы үргә менде дә. бик зур әйләнгеч ясап, түбәнгә таба борылды. Мин, палуба кырыена таянып, ерагая барган яр читенә, андагы каралтыларга, йортларга һәм су өстендә кыймылдашкан пароходкатерларга карап тордым да салкын җил исә башлагач та кереп киттем. Вакытны тизрәк үткәрү өчен мин, өченче класстагы үз урыныма утырып, китап укырга тотындым. Мин терсәкләр белән тез башына таянган көе, китапны бик түбән тотып, бөтен гәүдәм белән иелеп укыдым. Шулай утыра торгач, көтмәгәндә минем китапка бармак очлары пычранган бер бәләкәй генә ак кул килеп тотынды. Мин, укудан аерылып, башны күтәреп карарга мәҗбүр булдым. Каршымда яшь ярым-ике яшь чамасындагы бер ир бала басып тора иде. +Баланың башына ак кәҗә мамыгыннан бәйләнгән йомшак, йөнтәс башлык, өстенә бик зур ике кара төймә белән каптырылган кыска гына сырма кидерелгән, аякларында исә өр-яңа нәни генә кызгылт чүәк иде. Аның тулып, бүлтәеп торган бит очлары, авыз чите, бармаклары кебек, ниндидер нәрсәгә пычранган иде. Аның шулай мине укудан бүлдерүенә бик үк канәгать булмасам да, мин аны янымнан куып җибәрергә яисә кулын китаптан сыпырып төшерергә ашыкмадым, киресенчә, саран гына булса да елмайгандай итеп: +— Әллә укыйсың килә? — дидем. +Бала, ачусыз тавышымны ишетеп, тагын да ныграк кыюланып китте — китапка ике куллап тотынды да, минем сорауга җавап биргән кебек, китапны бар көченә тарткаларга тотынды. Шул ук вакытта чатнап торган көр тавыш белән: +— Титап! Титап! — дип кычкырды. +— Китап шул, китап,— дидем мин. +Малай, авызындагы берничә ак тешен күрсәтеп, куанычлы төс белән елмаеп җибәрде, китапны ычкындырды да, кисәк кенә борылып, читкә йөгереп китте һәм каршыдагы бер зур чемоданның тимерле тоткасын шалтыратырга тотынды. +— Тәтәй! Тәтәй! — диде ул, күрәсеңме, минем нинди зур һөнәрем бар, дигән шикелле, өледән-әле минем якка карап. +Мин, уку турында бөтенләй онытып, бу тиктормас, әрсез танышымның кыланышларын күзәтеп утыра башладым. +Чемодан тоткасын шалтырату аны тиздән туйдырды, ахрысы,— йөгереп ул яңадан минем янга килеп җитте, минем күзгә карап: +— Таз! Сәлам, таз! — диде. +— Нәрсә, нәрсә? — дидем мин, берни аңламыйча. +— Таз, таз! — диде минем дус, кулдагы карандаш кисәгенә үрелеп. Мин аны-моны искәреп өлгергәнче, малай карандашны эләктереп алды да китап битенең бер почмагыннан икенче почмагына кәкре-бөкре сызык сызып җибәрде. +— Ах, сине! — дидем мин, ачуланган булып. +Малай, үзенең бик үк ярап җитмәгән эш эшләвен шәйләп, көлә-көлә, чемодан ягына йөгереп китте. Мин, аның артыннан кул чабып: +— Тотыгыз, тотыгыз каракны! — дигән булдым. Шул чакны якында гына ниндидер хатын-кызның: +— Мәҗит! — дип эндәшкән тавышы ишетелде. +Ак яулыгын артка җибәреп бәйләгән, чандыр гына, озын гына гәүдәле, илле-алтмыш яшьләр чамасындагы бер карчык, аяк астына куелган чемоданнар, капчыклар һәм тыгызланып утырган кешеләр арасыннан үтеп, малай янына килде дә аны кулыннан тотып алды. +— Абыең укысын. Әйдә,—диде ул, баланы үз артыннан ияртмәкче булып. Мәҗитнең куанычлы йөзе үзгәреп китте, беленер-беленмәс кенә сызылып торган кашлары тартышып куйды һәм бөтен кыяфәте ризасыз бер төс алды. Ул шундук җылак тавыш белән киреләнеп кычкырырга, карчыкның (күрәсең, дәү әнисенең) сөякчел зур кулын кыйнарга тотынды. Аның моннан китәргә теләмәве ачыктан-ачык күренеп тора иде. +— Уйнасын, әйдә, уйнасын. Аның миңа бер зыяны да тими,— дидем мин карчыкка, күңелемнән исә: "Бик чорсыз өйрәткәннәр балаларын",— дип уйлап куйдым. +Әллә малайның теләгенә бик үк каршы килмәскә исәпләп, әллә инде минем сүзгә колак салып, Мәҗитне карчык башка кыстап тормады, кулын ычкындырды да, нишләтәсең инде сине, дигән бер кыяфәт белән, усал малаена карап тора башлады. +Мәҗиткә мин нәрсәм беләндер бик мәхәббәтле күрендем, ахрысы. Йөгергәләп ул тагын минем янга килеп җитте, ләкин монысында китапка әйләнеп тә карамады — утыргыч читенә тотынды да, боерган, таләп иткән бер тавыш белән: +— Мен! Мен! — диде, көчәнеп. +Мин аның утыргычка менәргә теләгәнлеген аңлап алдым. Китапны бер читкә куйдым да ипләп кенә аны үз яныма күтәреп алдым. Үз теләгенә ирешкәч, малайның куанычы эченә сыймады — авызын җырып көләргә, кычкырырга тотынды, бераз гына кәкре аякларын биегәндәге кебек селкетеп-селкетеп алды. Аннан соң сизмәстән китапны күтәреп минем тез өстенә ташлады да, үзенең һаман бер үк сүзен кабатлап: +— Таз, сәлам таз! — диде. +— Яз, сәлам яз,— диде дәү әнисе, ул әйткәнне олылар теленә күчереп. Ут бөрчөседөй тере, күңелле бу бала миңа торган саен ныграк ошый барды. Минем аңа ни дә булса бүләк итәсем килде. Аңа бирердәй нәрсә тапмакчы булып, мин кесәләремне актарырга тотындым. Чалбар кесәсеннән бер биш тиен бакыр чыгардым да: +— Нәрсә бу? — дидем. +— Аска! — диде Мәҗит, бер дә аптырап тормыйча. Биш тиенне ул тиз генә учына алып йомды. Аның учы шундый бәләкәй иде, уч төбендәге бакыр биш тиен шундый зур иде — уч төбен "аска" бөтенләй каплады һәм бармак араларыннан ялтырап күренеп калды. +Мәҗит кинәт акчаны бәреп җибәрде. Биш тиен бакыр чылтырап идәнгә төште, дуга сыман сызык ясап әз генә тәгәрәп барды да, кемнеңдер калын табанлы күн итегенә бәрелеп, капланып калды. Мәҗит идәнгә шуышып төште, биш тиенне барып алды да аны тагын бәреп җибәрде. +Акча бәреп уйнау аңа бик кызык тоелды, ахрысы,— биш тиенне бер бәрде, бер алды, акча эзләп утыргычлар астына кереп чыкты, акчасы ераграк тәгәрәсә яисә берәр әйбер арасына кереп кысылса, шундук аңа олылар ярдәмгә килде. Акча белән уйнауның да, ниһаять, кызыгы бетте. Мәҗит бер-ике мәртәбә минем тирәдән әйләнеп үтте дә, беркемгә дә, бернигә дә карамыйча, дәү әнисе янына барып утырды. +Минем кич шулай узып китте. Мин, палубага чыгып, саф һава сулап кердем һәм өске сәндерәдә урын җайлап, йокларга яттым. +Күпмедер вакыт үткәч, төн урталарында, йокы аралаш ниндидер бала җылаганны ишетеп, мин кисәк кенә уянып киттем. Төнлә ниндидер ят тавыш ишетеп, бигрәк тә бала җылаганны ишетеп уянып китүдән дә күңелсезрәк нәрсә юктыр. Җылау тавышына үртәлеп, яңадан йокыга китә алмыйча, мин озак кына яттым. +Шулай күпме ятканмындыр-хәтерләмим. Тик яңадан күземне ачып җибәргәндә инде бернинди җылау тавышы ишетелми, таң аткан һәм бөтен дөнья ничектер бик сәер рәвештә тынып калган иде. Башымны калкытып, тирә-ягыма каранып алдым: сәндерәләрдә беркем юк. Шул чакны мин пароходның Тәтешкә килеп җиткәнлеген аңлап алдым, идәнгә сикереп төштем дә чыга торган ишеккә юнәлдем. Пароходтан мин иң соңгы пассажир булып чыктым. Җиргә аяк баскач, өскә — вокзал бинасына мендем. Ләкин бу әле ярның иң өстенә менем җиттем дигән сүз түгел иде. +Тәтешкә беренче мәртәбә килеп төшкән кеше барыннан да элек монда Идел ярының биеклегенә игътибар итә. Бернинди агач-фәлөн үсмәгән һәм кайбер җирләрендә катлам-катлам булып аксыл, яшькелт ташлар, таш сыман ком кисәкләре күренеп торган шәрә кызыл яр елгага бик текә булып төшә. Өстә яр кырыеннан ук шәһәр урамнары башлана, ләкин дебаркадердан яисә вокзал йортыннан үрелеп карасаң, анда бер-ике бәләкәй өйдән, бакча киртәләреннән башка берни күрмисең. Өстәге яр читенә басып карасаң исә, елга кырыена сыенып утырган дебаркадер да, аның янындагы көймәләр дә, яр читенә елышкан йортлар да бик ерактагы кебек бәләкәй генә, уенчык кына булып күренә. Менә шушы таудай биек, кыядай текә ярга агач баскыч салынган. Югарыга таба туры гына сузылмыйча, боргаланып-сыргаланып менгән бу җәһәннәм баскычы шундый озын һәм аның басмалары шундый күп, шәһәргә юл тотучы кайбер кешеләр, аның очына барып чыкканчы, икешәр-өчәр мәртәбә туктап ял итеп алалар. +Минем кулда газетага төреп тоткан әлеге китаптан башка берни юк иде, шуңа күрә мин, вокзалда әз генә дә тоткарланып тормыйча, шәһәргә менә башладым. Озакламыйча мин баскычның буеннан-буена сибелгән һәм әкренләп-әкренләп югарыга таба үрмәләгән кешеләрнең иң арттагыларын куып та җиттем. Шул чакны баскычтагы кешеләр арасында мин кичәге карчыкны күреп алдым. Уң кулына ул Мәҗитне күтәргән, сул кулы белән баскыч култыксасына тотынып бара иде. Ул бик арыган иде. +— Әби! — дидем мин, бер-ике басма алга чыгып. Карчык туктап калды. Мин кулдагы китапны аңа тоттырдым да: +— Каяле, әби, Мәҗитне үзем күтәреп меним, — дидем. Мондый тәкъдимгә бик риза булып, ул Мәҗитне миңа бирде. Малай да киреләнеп тормады — күтәреп беләгемә утырту белән, балаларга гына хас эчкерсез ярату белән минем муеннан кочаклап алды. +— Син, әби, үз җаең белән генә менә тор, — дидем мин, кузгалып. Мәҗит миңа башта бик җиңел тоелса да, менә-менә ярыйсы ук авырая башлады. Мин еш-еш тын алдым, баланы әле сул як беләгемә, әле уң як беләгемә алыштырдым. Баскыч борылышындагы киң генә бер идәнле җиргә килеп менгәч тә, хәл җыяр өчен ясалган утыргычка утырдым да, Мәҗиткә эндәшеп: +— Дәү әбиеңне көтик инде... Артка калды...—дидем. +Карчык чыннан да бик артка калган иде. Бер ун минуттан ул безнең янга менеп җитте дә, сул кулы белән күкрәгенә тотынган көе, утыргычка килеп утырды. +— Ай... шушы баскычлар булмаса...—диде ул, тыны бетеп. +— Баскыч булмаса, бөтенләй менеп булмас иде,— дидем мин. +— Ай...мең-мең рәхмәт инде...—диде карчык.—Каян килеп чыктың... рәхмәт яугыры... +Мин башын күкрәгемә салып, тын гына минем тез өстендә утырган Мәҗиткә иелдем дә, аның белән сөйләшкән сыман: +— Абыйсын онытмаган,— дидем. +— Кичә...сине эзләп... теңкәгә тиеп бетте,—диде карчык.—Төне буе... көйсезләнеп, җылап чыкты... +Мин төнлә бала җылаган тавышка уянып китүемне искә төшердем һәм бераз сүзсез утыргач: +— Кем малае соң бу, әби? — дидем. +— Кемнеке дип әйтергә дә белмәссең инде,— диде карчык, беркадәр көттереп. Аннан соң, бала үзе ишетә-нитө күрмәсен, дигән сыман, тавышын әкренәйтеп: — Кызымныкы... Кызымның малае,—диде.— Казаннан алып кайтам... бөтенләйгә инде. Карт белән без икәү генә, тагын унбер яшьлек бер кызыбыз бар. Артмас әле. Моңа берни сиздермәбез, дибез инде... Тынышып торалмадылар шул, тынышып торалмадылар — нишләтәсең аларны? Язмыштыр инде. Язмыштан узмыш юк. Былтыр аерылыштылар. Болай бик әйбәт кеше ие үзе, бардың исә: "Әби!" дә "Бабай!" — дип кенә торадырые. Тынышалмадылар шул, тынышалмадылар. Төсе-бите белән сиңа тартымрак ул. Аерылышкачтын озак тормады — бер яшь кызга өйләнде. Баланы үзенә алырга иткәние дә, бирмәдек. Яшь хатыны да якын да җибәрмәгән: балаңны алдың исә, бер көн тормыйм, китәм, дигән. Шуннан соң тынды, бүтән сорамады. Акчасы килеп тора. Әле менә картка бишмәт тектердек шуңа, кыз үзенә күлмәк ясатты. Яшь кешегә авыр шул, авыр. Җиләктәй чагы дигәндәй. Бик чибәр минем кыз, бик чибәр! Гомер буена бер балага карап кына утырып булмый. Яхшы кеше туры килгәч, үзебез дә каршы килмәдек, "Чык!" дидек. Казанда үзенең йорты бар, бакчасы бар, аена меңгә якын акча ала. Ул байлык дисеңме, ул кием-салым дисеңме — өстенә ишелерлек, бүлмәләренә керсәң, әйләнеп чыккысыз. Балалы кеше бер җирдә дә сыймый шул, сыймый. Этле кунак өйгә сыймас, дип белми әйтмәгәннәр. Балаңны калдырып киләсең, дип әйтте, ди, балаң белән килер булсаң, булмый, дип әйтте, ди. Шәйхулла исемле, Бауман урамында таш кибеттә сату итә, беләсендер дә әле? Беренчесе забутта эшлидерие... Монысы белән тигез торсын инде. Бала кая китә соң ул! Тамыры Бохарда түгел. Тигез тору кирәк, тигез тору... һай, тигез торуларга ни җитә! +Карчыкны мин бүлдермичә тыңлап тордым. Бу минутта мин Бауман урамында таш кибеттә сату итүче Шәйхулла турында да, карчыкның икенче кияүгә чыгып бәхетле булган кызы турында да, аның төсе-бите белән миңа тартымрак беренче ире турында да уйламадым. Бу минутта мин ике атасы, ике анасы булган, ләкин шулай да чын ата-анадан гомерлеккә мәхрүм калган гөнаһсыз сабый турында уйладым. Ул миңа хәзер әллә ничек якын булып, ифрат дәрәҗәдә якын һәм кызганыч булып тоелды. Мин аны ныгытып күкрәгемә кыстым, аның әз генә пычранган татлы, йомшак бит алмасын үбеп алдым, ышанучан саф күзләренә тутырып карадым. Аның шушы ачык карашлы сабый күзләрендә миңа ниндидер моң-сагыш бар шикелле тоелды,— әйтерсең ул дәү әнисенең сөйләгәннәрен барысын да аңлап, күңеленнән кичереп утыра иде. Карчыкка бер сүз әйтмичә, мин урынымнан тордым. Минем арттан ул да кузгалды. +Мин хәзер баскычның текәлеген дә, кулдагы баланың авырлыгын да тоймадым һәм яр өстенә менеп җиткәнче бер генә мәртәбә дә тукталмадым. Урам читенә салынган такта басмадан бераз җир баргач, артка калган карчыкны көтеп алдым. +— Ярый әле, син очрадың... Аягың-кулың сызлаусыз булсын,—диде карчык, миңа рәхмәт укып.— Машина гына очрасын инде... +— Сау бул, әби,— дидем мин, китапны кире алып.— Син дә сау бул, Мәҗит, батыр булып үс. +Мәҗитне мин карчыкка суздым. Ләкин шул вакыт көтелмәгән хәл булды. Бала, минем муенны кочаклап алган кулларын ычкындырырга теләмичә, кинәт чырылдап кычкырып җибәрде. +Мин аптырап калдым. Карчык исә, баланың җылавына өз генә дә игътибар итмичә, сөякчел каты куллары белән ничектер бик саксыз, тупас кыланып, аны миннән тартып алды. +Малай, шәфкатьсез куллардан ычкынырга теләп, аяклары белән тыпырчынды: бөтен гәүдәсе белән каерылып, ике кулын бергә сузып, һаман миңа таба омтылды. Җылаудан аның сыны катты, сулышы тукталды. Кинәт ул тынсыз-өнсез калды. Аның бозылган кызганыч йөзен, ике як битеннән агып төшкән күз яшьләрен күрмәскә теләп, мин тиз генә артыма борылдым. Минем борылуым булды, бала тирән итеп бер тын алды да, җан ачысы белән тагын да ныграк кычкырып җылап җибәрде. Шул чакны мин колак төбендә генә аның өзелеп: — Әттә! — дип кычкырган тавышын ишеттем. \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\323\230\321\202\323\231\321\207 \320\274\320\265\320\275\320\263\323\231\320\275 \321\207\320\270\321\202\323\231\320\275\320\263\323\231_tat.txt" "b/bylatypov/\323\230\321\202\323\231\321\207 \320\274\320\265\320\275\320\263\323\231\320\275 \321\207\320\270\321\202\323\231\320\275\320\263\323\231_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..e5dd6e61221469e9ca0eada1fc2f56dd9895f076 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\230\321\202\323\231\321\207 \320\274\320\265\320\275\320\263\323\231\320\275 \321\207\320\270\321\202\323\231\320\275\320\263\323\231_tat.txt" @@ -0,0 +1,921 @@ +Аяз Гыйләҗев +Әтәч менгән читәнгә +=1= +Һай, биек тә соң Сәләхетдиннәрнең читәне! Бер иш юанлыкта, гел бер буй чикләвек чыбыкларыннан җил үтмәслек тыгыз итеп үрелгән, исең китәр! Əнə җитез генә күтәрелеп килгән кояшның кылыч нурлары читәннең тар ярыклары аша көчкә-көчкә кысылып үтеп җиргә зәгыйф ак шадралар сузганнар. Түшен киереп, тамак асты алкаларын селкетеп йөргән кызгылт гаярь әтәч бүген әллә ничә мәртәбә шушы читән янына килеп карады, әмма очып кунарга йөрәге җитмәде. Келәт алдындагы буш ялгашны чукып маташкан тавыклар ишегалдына таралыштылар, җим эзләгән күзләре читән тирәсендә баядан бирле уралган әтәчкә төште. "Əhə!, - диештеләр алар, берберсенә горур хуҗаларын күрсәтеп. - Әтәчебезнең болдыр култыксасына басып кычкырганы бар, лапас өрлегеннән аваз салып таңны уята, өй кыегына сөялгән биек баскычны бар дип тә белми... Инде бу читән башына менеп тә бер тавыш бирсә, бөтен дөнья әтәчләрнең котын алачак!" +Әтәч тә җүләр түгел, тәҗрибәсе һәм куәте бар, ишле кәнизәкләренен ни көткәнен күз карашларыннан сизде, тавыклар аның дәрт-дәрманын көчәйтеп кырлый-кырлый читән күләгәсендә сырпаландылар. Ниһаять, әтәч тәвәккәлләде - ишегалдын иңләп канатларын җилпеде, мәгърур башын кыегайтып, күккә карады һәм, мә сиңа, читән казыгына очып та кунды. Өстән караганда, дөнья бик киң һәм тавыклар бик вак булып күренделәр. Югарыга карады, кояш та тары бөртегеннән әллә ни зур түгел иде... +Муен йоннары күпереп тырпайды, муен бер карышка озынайды, канатлары жил-давыл чыгарды һәм... чү! Ни булды?! +Кин жиһанга дәһшәтле аваз салырга җыенган кызгылт әтәч читәннән егылып төште. +Егылган жиреннән - кычытканнар арасыннан - уктан атылып чыкты да озын, таза ботларын яхшы юртак кебек як-якка ташлап, яңгырдан-кардан каралып беткән юан-юан бүрәнәләрдән салынган келәт астына кереп тә качты... +Дөньякүләм чуалышлар күзлегеннән түгел, шушы авыл төбәгендәге хәлләрдән генә чыгып караганда да бу вакыйгада әллә ни искитәрлек нәрсә юк та кебек, әмма ул без алдарак танышачак кешеләр язмышына турыдан-туры һәм бик тыгыз бәйләнгән булганга, без бу гадәти йорт кошының шул иртәдә егылып төшү фактын зурлап әйтеп китүне кирәк санадык. Кайчагында тормыштагы бик нәни вакыйгалар да һич көтелмәгән зур нәтиҗәләр китереп чыгара, "Ихтималның арты киң!" ди безнең тапкыр халык! Бу юлы да шулайгарак китте эш, кызгылт әтәчнең һич көтелмәгәндә егылып төшүе байтак маҗаралар тудырды, шуңа күрә сүзебезне нәкъ əнə шул кеп-кечкенә вакыйгадан башлап киттек. +Ни хәл итмәк кирәк, егылды да төште әтәч! +Бөек хөкемдарларының җиргә мәтәлүен күргәч, тавыккәнизәкләр, уалган савыттан тәгәрәшкән терекөмеш тамчылары сыман, төрлесе төрле якка сибелде, шомланып кырлый һәм кытаклый башлады. Иң куштан симез сары тавык әтәч артыннан келәт астына кереп йомылды, ябыграк кара тавык кысыла-кысыла капка астыннан урамга ук чыгып китте һәм егылган әтәчнең иң явыз дошманы булган өшегән кикрикле ак әтәч тирәсендә сырпаланырга тотынды. +Мунча түбәсендә, тузанлы каен себеркеләр арасында, бөтен дөньядан качып, унбер йомырка өстендә шыпырт кына чырлап утырган бүрекле чуар тавык та чыдамады, өтек канатларын җилпиҗилпи, корыган яфракларны тузгытып, лапас эченә очып төште. +Китте кытаклау, купты тавыш, кузгалды ыгы-зыгы, әкәмәт! Моңа күрше-тирә әтәчләре дә игътибар иттеләр: муеннарын сузып, күкне күзәттеләр - тилгәннәр эскадрильясы очып килгәнме әллә?! Тауның карурманга якын кыяларында актык көннәрен уздыручы түш йоны коелган карт бөркет адашып авыл өстенә килеп чыкканмы?! Өерләре белән карчыгалар берәр яры күченеп барамы әллә? Һич югында, тавык ите сагынган кызыл төлке су уендагы куе таллар арасыннан ындырларны, тавык-чебеш тибенгән тиреслекләрне күзәтеп ятамы?.. Әллә мур кыргыры бүре-явыз ук бармы?! +Юк, күк чалт аяз һәм буп-буш иде. Əнə әллә кайда гына бер разведчик тилгән оча, аның бу көтелмә тавыш-гаугага һичбер мөнәсәбәте юк икәнлеге күренеп тора, тавыш Югары очта, ə ул Түбән оч буасы ярларына таралышкан гамьсез каз бибиләрен күзли булыр. Бөркет күләгәсе дә тирбәлми, төлке дә тал яфракларын селкетми... +Алайса нигә купты соң әле мондый гауга? Югары оч әтәчләренә һич тынгы бирмәгән, очның бөтен тавыкларының кайнар мәхәббәтен үзенә яулаган куш- йодрык кикрикле, дистә ярым урак койрыклы, иң озын ботлы, иң чыдам сулышлы, иң кыдрач, иң көчле сугыш чукмары, Гәрәй-хан кушаматына лаек булган кызгылт йонлы, киң күкрәкле әтәчнең муенын "кых-х" иттеләрме әллә? +"Əhə,- диештеләр Гәрәй-ханнан байтак җәбер-җәфа татыган йолкынган каурыйлы, кутырлы кикрикле бик күп аксак, туксак әтәчләр. - Якынрак барырга да, җайлы чакта катырак кычкырып, гайрәт бетмәгәнлеген исбатлап калырга кирәк! Күрсеннәр кемнең кем икәнен, тавышны тавыклар да ишетеп калсын!" +Уңнан да, сулдан да йомылып әтәчләр чабыша башлады. "Бүгеннән Югары очта беренчелек миндә!" - дип шауладылар алар, бер-берсенең күзен чукып алырга әзер торып. Түшләр киерелде, бугазлар бушады. +Китте шикләнү, китте юраулар, фараз кылулар, күрәзәлек, табышмак чишүләр, талаш көчәйде, шулар һәммәсе күршедән күршегә, йорттан йортка күчеп, авылның бөтен кош-кортлары пыр тузды. Ишегалларында җим сосып, бодай тулы тагарак белән сулы ялгашлар арасында тыпыр-тыпыр килеп йөргән йомры үрдәкләр бакылдады, су ярларына сибелгән каз көтүләре каңгылдады, ияк асларындагы катлы-катлы борынгы алкаларын дерелдәтеп күләгәдән кояшка голдыр-голдыр күркәләр кабарынып чыкты... Чыктылар да, койрыкларын җилкәннәр күк киереп: "Кайда? Ни бар?" - дип хәтәр генә арлы-бирле йөренә башладылар. Йорт кошларына ияреп чыпчыклар чыркылдады, күгәрченнәр пыр-пыр кыеклап очып уздылар, куркынган песнәкләр ботактан ботакка сикереште. +Кыскасы, бөтен ишегалларында тоташтан тавыш купты, хәвефле кошлар хоры авылның кап уртасындагы пожар каланчасына менеп йоклаган Хәйретдин агайны да уятты. Ул йокы аралаш иреннәрен тәмле чапылдатып чаңның бавын тартып куйды. Бау тукмакны хәрәкәткә китерде һәм чыңлаган көмеш тавыш, Язкилде урамнарын иңләп, талгын гына таралды. Бер минуттан идарәдән каланчага шалтыраттылар. — Ни булды? Нигә чаң кагасың? — Ишетмисезмени? — Нәрсәне? — Вәт чукраклар, - дип сукранды тәмам уянып җитеп Хәйретдин агай. - Колакларына чүбек тутырганнар. Кош-корт котырына бит! — Котырса ни? Җәй башы бит, беренче июнь, кычыткан җирләре бардыр. — Кош-корт юкка котырмый ул. Бер-бер хәл бар монда! Тау астына бүре килмәгәнме? — Былтыргы унбер бүреме?? - Идарәдәгеләрнең шаулап көлүе Хәйретдин агайга да килеп ишетелде. — Көлегез, көл,- диде ул, җәберсенмичә генә. - Кош-кортны акылсыз дип уйламагыз сез! Бер дә юкка шауламыйлар алар! Кош-кортны аны аңлый белергә генә кирәк! — Их, Хәйретдин агай, Хәйретдин агай!.. — Хәйретдингә ни булган? Әлү, әлү! Нигә элдегез? +Хәйретдингә асылда берни дә булмаган, ята əнə рәхәтләнеп җиләстә. "Авылда ни бар? Нинди хәвеф-хәтәр килгән? Нигә кошлар шулай дәррәү аваз сала?" - дип җентекләп сорарга иде аның исәбе. Тыңламадылар, эх, өлкәннәрнең җан авазларын ишетәме соң хәзерге яшьләр? +Әйе, кош-кортлар рәхәтләнеп пыр тузды Язкилдедә, ə аларның хуҗалары кайда соң? Нигә бер Хәйретдин агай гына тавышка игътибар итте? Җитмәсә ул да кызу эш өстендә каланчада йокы симертә. Йоклар чакмыни?.. +Чәчүләр бетеп, печәнгә төшәргә өлгермәгән тын ара булса да, авыл халкы кырылып эштә: печән оны тартучы машина иртәдән кичкә кадәр тынмый диярлек, чокыр-чакырлардан, ермактаучыклардан чабылган сусыл кычытканны, витаминлы чүп үләннәрне туклыклы онга әйләндереп утыра. Тәмле, хуш исле яшькелт онны ("борыныңа төреп тыгарлык!" ди аны Хәйретдин агай!), өч катлы кәгазь капчыкларга тутырып, ферма янындагы складка ташып та торалар. Яшьме син, картмы, пенсионермы-түгелме, барыбер, әгәр аз-маз җегәрең бар икән, чап, урак белән ур, рәхим итеп шушы аяз көннәрдә колхозга алты центнер яшел массаңны илтеп тапшыр! Гомуми җыелыш хуплаган идарәнең карары шулай! Ə Язкилдедә идарәнең карары нык, әйдәгез, өмәдән беркем дә читтә калмасын! Бала-чага, үсмерләр, кыз-кыркын урманда. Язкилденең урманнары исә әкияттәге Кырлай урманнары кебек матур, бай, ул поты-поты белән бал бирә торган юкәлекләр дисеңме, ул гөреҗдәләр чәчелеп үсә торган каенлы аланнарын әйтәсеңме, ул шомыртлы, баланлы урыннарны сөйлисеңме, һәммәсе муллык-саулык чыганагы! Яшьрәк юкәләрнең иң аскы ботакларын кыркып, укучы балалар себерке бәйли. Язын бәрәннәргә, бозауларга күчтәнәч! Болыннарда, көтүлекләрдә, сугарулы плантацияләрдә дә эш кайнап тора, мең салават күпере ясап, төрле-төрле хикмәтле машиналар туктаусыз су сиптерә. Чапкычлар әзер, печән җыйгычлар әзер, лафетлар төзек, комбайннар муеннарын сузып рәт-рәт булып арыш кырларына текәлгәннәр - бүгеннән чыгалар, боерык кына бир! Биек-биек шомабаш сенаж башняларында җылы җил уйный, алар да Язкилде болыннарының печәнен, кырларының люцернасын, кукурузын, борчак саламын көтеп дүртәүләшеп балкып утыралар. +Кыскасы, һәркем эштә, һәркем хәл кадәренчә файдалы хезмәттә! Запчастьлар бар, ягулык ташылган, агитбригада планы төзелгән, "кош-корт котырына" дип идарәдәгеләрнең нигә әле эче пошсын?! Катгый карар кабул ителгән, чүп-чарны тоташтан ташып торалар, машина туктаусыз дөпелди, капчыклар арта тора... +Шулаен шулай да, әлегә без беренче танышкан кеше Хәйретдин агай җиләстә борын сызгыртып йоклап ята түгелме соң? Әллә карар аңа кагылмыймы? Бардыр, койрыкны сыртка салган сөрхәнтәйләр Язкилдедә бардыр! "Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!" Күктә генә түгел, җирдә дә әллә ниләр бардыр! +Хәйретдин агай да, Гәрәй-хан кушаматлы усал әтәч кебек, безнең алдагы күңелле әңгәмәләребездә мәгълүм бер урын тотканга, аның турында да аз-маз сөйләмичә узып китеп булмас. Гадәттәгечә, анкеталар таләп иткәнчә, иң әүвәл аның туган елына тукталыйк... Менә син ə! "Хәйретдин агайга ничә яшь?" - дип уйладым да, җавапсыз тотлыгып калдым. +Була бит шундый кешеләр, аларга ничә яшь икәнен тәгаен әйтү дә кыен. Кыен гынамы сиңа, мөмкин түгел! Язкилде кешесе Хәйретдин агай да əнə шуларның берсе иде. Яхшы ата-ана баласы, кендек әбисе артына берне чәпелдәткәч, барлык сабыйлар сыман, акырып елап җибәргән; көне килгәч, аңа да "кызыл ыштан" үлчәгәннәр, үскәнүрмәләгән, йөгереп тә киткән. Барысы да кешечә, һәммәсе күзкүргәнчә гадәти. Бер ягы сәер - аңа туган көненнән башлап бүгенгәчә бар халык, олысы-кечесе, "Хәйретдин агай" дип кенә дәшә. Башкаларга "абый", "абзый", "дәдәй" диләр, яши-яши "бабай", "дәү әти" дәрәҗәсенә күтәрәләр, "җизни" бар, "каениш" бар, "кода"лар күпме, "яшьтәш", "адаш", "кордаш" - тагын әллә кемнәр, әллә нихәтле матур исемнәр авыл-күршене бергә укмаштырып яшәтә, ə аңа гомергомергә бары бер сүз белән "Хәйретдин агай" дип кенә эндәшеп килделәр. Хәйретдин агайның, үсеп җитеп, кайчан өйләнгәнен дә, башка чыгып, авыр гына тереклек итә башлавын да, кызларын кияүгә биреп берәм-берәм читкә таратуын да, төпчек малае курнус Мидхәтнең ата-анасының җанын көйдереп читтә - Чиләбедә төпләнүен дә ("Әйдә, туган, Чиләбегә, рәхәтләнеп чиләнергә!" дип җибәрә бик ачулы чакларында Хәйретдин агай), олы кызы Майбәдәрнең өченче бәбәйдән вафат булуын да, газиз карчыгы Сабираның шул хәсрәттән урын өстендә бик озак авырып ятып, Хәйретдин агайның ничәмә-ничә еллар карчыгын җилкәсенә кочтырып мунчага алып барып йөрүен дә, ниһаять, Сабираны җирләвен, карчыгы кабере өстенә биниһая олы ак таштан һәйкәл куюын да беләләр, хәтерлиләр... Чәчләре көмешләнүен, сакалмыекларында таш катыгыдай чал куеруын да күреп торалар, һәммәсе күз алдында, картайды Хәйретдин агай, тәбәнәкләнде, биле бөкрәйде, әмма аңа мөнәсәбәт тә, эндәшү рәвеше дә шул килеш калды, үзгәрмәде. Үзе дә, гадәтләре дә авылча гади түгел иде аның, кайгы-шатлыгын уртак итәргә бер чакта да ашыкмады, килгән сагышы үзәгенә сеңде, аз сүзле, сабыр холыклы була калды. Кызын җирләгәч тә тилмереп еламады. Язкилдегә кайтты да, кулларын корсагы өстендә кушырып, кояшның моңсу баешына текәлеп, бер ялгызы атна буе капка төбендәге бүкәндә утырды. Майбәдәр кияүгә китеп үлеп калган Түбән авыл кояш баешында иде. Атна утырды, тирән итеп бер көрсенде дә, берни булмагандай балтасын биленә асып, эшкә чыгып китте. Кызының вафаты турында беркем белән берни сөйләшмәде. Карчыгын җиргә тапшырып кайткач та атна буе ялгызы булды, бу юлы да кеше арасына чыкмады. Өчесен дә, җидесен дә уздырмады. Кеше күзенә күренмәде, ишек шакыганнарга ачмады. Күрше-колан: "Кайгысыннан эчеп ятамы әллә бичаракай?" - дип борчылды. Кибетче Фәсхетдин, бөкресен җилкәсендә сикертеп, өч бөртек сары сакалын учлап, "Хәйретдин агайның бер чакта да чүллидән ары аракы алганы булмады", дип ышандырып торгач, авылдашлары ул уйдан кире кайттылар. Үлеп ятамы әллә дисәң, һәркөн өйлә вакытында морҗасыннан төтен күтәрелеп, эчтә җан иясе барлыгын хәбәр итеп торды. Атна узгач, Хәйретдин агай урамга чыгып тирән генә бер көрсенде дә, эшләпәсен батырып киеп, балтасын билбавына кыстырып эшенә юнәлде. +Балта остасы, пыялачы, итек төзәтүче, такта яручы, калайчы, тегермән ташы тешәүче, дуга, тәртә бөгүче, тагын бик күп, авыл халкы өчен бик тә кирәк һөнәрләрнең иясе, булдыклы ир иде ул! Әткәсе атаклы оста иде, улы аннан да уздырды! Бала-чагага күпме уенчык кына ясады ул, балчыктан сыбызгы әвәләде, талдан кәрҗин үрде, кызкыркынга җиләккә йөрергә каен тузыннан тырыс текте. Ул кайнаткан каен сагызын бөтен авыл бик яратып чәйни торган иде! Чиләк төпләүче дә ул, кисмәк-чапчак чабучы да ул, иләк кысасы бөгүче дә, самовар ямаучы да ул! Язкилде кешеләре, аның җанына үтеп кереп якыная алмасалар да, Хәйретдин агайның кадерен бик иртә белделәр, яшьтән үк олылап йөрттеләр. Сабан туйларында ул хөкемче булды, сугым ашына чакырсалар, урыны түрдә иде. Бәлки шул, һәркемгә, һәр җәһәттән кирәге чыгып торганга, йорт сукмагыннан кеше өзелмәгәнгә, бик яшьли әткәсенең кул арасына кереп тирә-юньдә дан алганы өчен, яше-карты аны "агай" дип атап йөрткәндер дә? +Инде картая төшкәч, карчыгы тәмам урын өстенә егылганда, "ике кулыңа бер эш булыр, йөрергә дә якын" дип, аны мәктәпкә завхоз итеп куйдылар. Кинәнде укытучылар, рәхәтләнде мәктәп директоры, сөенде укучылар! Ишекләр очып кына ачылды, пыялалар һәрвакыт бөтен, җил үтмәслек итеп сыланган; парталар төзек (РОНО инспекторларының үткен күзенә кереп рәт-рәт тезелешеп ялтырап торалар!), күргәзмә әсбапларның барысы ремонтланган, утын ташылган, киселгән, вакланган, мичләр акшарлы, йозаклар төзек, хезмәт кабинетындагы балта-өтергеләр гали пәкесе кебек үткер, струклар иң пеше каен такталар өстеннән дә боз өстендәге чана кебек кенә шуалар, ак йомычкалар куштан кеше мыегы төсле алкаланыпалкаланып чожлап идәнгә сибелә, кайсы яктан килеп сынасаң да, хуҗалыкта ныклы тәртип, хуҗа барын раслап торучы иплелек иде. "Пушкинның Балдасы кебек син, Хәйретдин агай, җиде кешелек эшлисең",- дип мактый аны бәйрәмнәрдә директор. Шуның өстенә Хәйретдин агай укытучыларның өенә дә барып йөри, вак-төяк ремонт ясый, мич чыгара, утын кисешә, токмач кунасы ышкып бирә, үткер пыяла белән уклау шомарта, тагарак-ялгаш чаба, кисмәк төпли, мичкә кыршаулый, кыяр тозлаша, бәрәңге алыша, кирәк икән, менә дигән бәбәй арбасы да ясап бирә, бер дә, бер дә тик тора белми иде. +Тагын бер мөһим якны әйтми китәргә ярамый, Хәйретдин агай берчакта да акчага кызыкмады, бирсәләр дә, бик читенсенеп кенә, азын гына, кат-кат рәхмәтләр укып, "Сабира апагызга тәм-томга тотсам гына инде",- дип өстәмә аңлатып кына алды. Ашарга утырганда ризыкка тотынырга ашыкмады, ике-өч мәртәбә: "Әйдәгез, барыннан җитешегез инде, Хәйретдин агай",- дип кыстагач кына, иң әүвәл, икмәк кыерчыгына үрелде, алды, валчыгын аш тәлинкәсенә кагып төшерде һәм, ашыкмыйча, утырдашларына ишеттермичә генә чәйнәргә тотынды. +Шул, завхоз булып эшләгәндә карчыгын җирләде, өендә ялгыз калды. Майбәдәрнең ире, бала-чагасын төяп, ерак Камчаткага ук күченеп китте, балыкка урнашты, башта аз-маз хатлар язгаласа да, нанай марҗасына өйләнеп тора башлагач, хат та язмас булды. Ике ел дисәм аз, өч ел дисәм күп, шулай да шактый изаланган иде, Чиләбедән улы Мидхәт белән килене Начтук (Зәй ягыннан Сәрәпәле керәшене кызы) кайтып төштеләр. Бер-ике көн каш астыннан гына күзәтеп йөрде дә Мидхәт мәсьәләне бик каты куйды: "Эшләтеп үтерәләр монда сине, әткәй, юаш дип сигез камыт кигерткәннәр... Хватит!" - дип өстәл сукты. "Үзебезгә алып китәм, покранимир, адәм төсле торырсың! Бер үзеңә бер кумныт булыр. Тор әйдә, иркенлә! Əнə алмаш-тилмәш өч вынугың үсеп килә, малайлар, кулың кычытса, аларга аз-маз һөнәр үрәтерсең. Давай!" +Карышты Хәйретдин агай, бармас өчен әллә нинди юк сәбәпләр уйлап чыгарды, "әйләнәм, килешенгән, вәгъдә бирешкән карчыгым бар", дип хәйләләп карады, "сихәтлегем какшады", дип ялварды, Мидхәт тә кире беткән эт икән (әллә бала карап җыгы чыккан Начтук килен боргычладымы үшән малайны?), ай-ваена карамастан, әткәсен җиде ят җиргә алып китте. Иң кызганычы, Хәйретдин агай, улыннан бигрәк килене коткысына бирелеп (хатын-кызны гомере буе олылады ул!), йорт-җирләрен сатты, арзан бәягә генә ычкындырды, өй җиһазларын күрше-коланга истәлеккә таратып бетерде. Агач кыру станогын, "төсем итеп сакларсыз" дип, күрше колга Миннәхмәтләргә биреп калдырган иде, ул китү белән Миннәхмәтләр олы улларын өйләндереп башка чыгардылар, картның нигезенә яңа өй бастырып куйдылар. Мәшәкать арасында уралып, станок юкка чыкты. Балалар: "Мәктәп музеена кирәк",- дип инәлеп эзләп килсәләр, татарныкы төштән соң, станоктан шомарган каеш кына калган! Миннәхмәт килене анысы белән качкын кәҗәләрен арканлап куя икән. "Тигез җирдә түмгәк тибеп, кадимдәге чүп-чарны таптырып йөрмәгез",- дип, станок каешы белән балаларны өтәләп тә чыгарган. +Әйе, өч ел дисәм күп, ике генә ел үтте дисәм, азрак булыр,- мәгәр көннәрдән бер көнне, калку җирләр кардан ачылып, елтыр шома сукмаклар төшкәндә, бик җыйнак кына чемодан тотып, як-ягына ялтйолт карана-карана Язкилдегә өлкән бер кеше килеп керде. Аягында үкчәләре нык кына ашалган озын кунычлы күнитек, өстендә терсәкләре сизерәгән зәңгәр бостон костюм... Юлчы бөкрәя төшеп бераз барды-барды да, чемоданын корырак җиргә куеп, җыерчыклы маңгай тирен сөртә-сөртә яңа йортларга, яктырып-балкып утырган шифер түбәләргә, җилкенеп-җилкенеп сайрашкан сыерчыкларга карап торды да бер көрсенде. Шунда гына таныдылар, юлаучыбыз үзебезнең Хәйретдин агай, имеш... +Йорт-җире юк, нигезендә Миннәхмәт малаеның тәрәзәләр белән мул чуарланган верандалы, алты почмаклы нарат өе шәбәеп утыра; нихәл итсеннәр, Миннәхмәтнекеләр кыстый-кыстый картны үзләренә алып керделәр. Томанлы күзләре белән читенсенеп елмая-елмая гына керде Хәйретдин агай. Күбрәк Чиләбе турында сөйләшергә тырыштылар. Хәйретдин агай туп-турыдан ярып салды: "Һәйбәт дим ич! Анда да бик һәйбәт! Урамнары тоташ таш кына. Яңгыр-мазар нипачум! (Кайчандыр солдат боткасы ашаган ир-атлар, хәзер, берәр яры барып кайтсалар, телләренә рус сүзләре катнаштырып сөйләшә башлыйлар!) Керәшен булса да, килен дә ничава, татар токмачын кетердәтеп баса. Ну, воздух начар икән анда, безнекечә түгел, чыдайт нильзя, әмәл юк, күкрәкне кыса да тора, түзсәң түз, түзмәсәң ятып җыла! Иртә таңнан урамнарда зәһәр төтен бөтерелә башлый, тудыймсудыйм, кая ул безнең Язкилдегә җитәме соң?!" +Миннәхмәтләрнең, сәфәрчегә кушылып, Язкилдене бик мактыйсылары килә, күзләре улларының юан-юан бүрәнәләрдән салынган йортына төшә дә ихтыярсыз телләрен тешлиләр. +Сүзе аз булса да, чишмә суы белән куелган самовар чәен туктаусыз мактый-мактый эчте Хәйретдин агай, артык кыстатып та тормады, кинәнгәч, чемоданыннан бер савыт бөртек чәй чыгарып Миннәхмәт хатынына тоттырды. +Элекке күрше Сабирҗаннар да аны кунакка дәштеләр. (Алары Хәйретдин агайның мунчасын бушлай гына үз ындыр түрләренә күчереп утыртканнар иде.) Алар да бик озаклап, бик җентекләп килене, оныклары турында кат-кат сөйләттеләр. "Теләгең булса, ни, үзебездә тор! Өй арасында эш бетмәс! Тиктормас җан икәнеңне беләбез. Кыштырдарсың, сүз әйтмәбез. Аерым казан сорама, без ашаган булыр, хәзер туклык",- диделәр алар. +Кемдә, кайда тору җәһәтеннән Хәйретдин агай алай өзеп әйтергә ашыкмады, кыенсынып кына чыгып китте, өйрәледә бер кич, буткалыда ике кич кунгалап, атна чамасы үз пуҗымы тирәсендәгеләрдә вакыт кыскартып йөрде дә авыл уртасында диярлек ялгыз гына тереклек итеп яткан Минниса карчыкка йортка барып керде. Миннисаның ире куянчы Әфләтун сугыштан кайтмады, балалары исә берәм-берәм КамАЗга күченеп беткәннәр иде. +"Рәнҗемисеңме безгә?" - дип сорады Миннәхмәт. Хәйретдин агай башын гына чайкады. "Мунчаңны күчереп салып бирәм",- диде Сабирҗан. "Кирәкми",- диде Хәйретдин агай. +Миннәхмәт тә, Сабирҗан да шул сүзне ишетәселәрен алдан ук белеп килгәннәр иде. +"Хәйретдин агай да Хәйретдин агай!" +Ул язда авылга шул тансык сүз кайтты. +Дуга бөгү, тәртә каеруларның кирәге калмады - атлар бетеп бара. Мичкә утын ягучылар да бармак белән генә санарлык калган, һәркемнең патша сарае кебек гүрничәсен ташкүмер кайнарлаган су җылыта. Нәүрәп өсләрен ныгытасы, бура тактасын алыштырасы юк - кар базларын тоташтан күмгәннәр, аларын дәү-дәү ак аюлар - холодильниклар алыштырган. Чиләк төпләү, казан ямау, аяк киеме төзәтүләр дә иске сүз булып телдә генә калган, аз гына тузды исә чыгарып ташлыйлар, ватылды исә чүплеккә ыргыталар. Үзгәрешләрне киткәнче үк сизенә иде Хәйретдин агай, әмма сәфәрдән соң ул туган ягына бөтенләй башка күз белән карады. Шиксез, Хәйретдин агайның абруен югары йөрткән һөнәрләрнең авылда кирәге калмаган иде, кирәге юкның кадере дә юк, алай да ул тына белмәде, күршеколанның койма-капкаларын тикшереп, кадаклап, ипләп-сипләп чыкты. Бушаган араларда су буеннан тал чыбыгы ташып, эссе мунчада пешеләп, кәрҗин үрде, сыбызгы ясап малайларны куандырды, карчык-корчыктан сүз дә ишеткәләде. "Сыбызгы сызгыртып кирәкмәгәндә җил чыгаралар",- дип сукранды әби-сәбиләр. Минниса карчык исә Хәйретдин ни кыланса да канәгать иде, өй арасына күптән көттергән ир-ат керде, булышчы табылды. "Актык көннәргәчә бергә булырга язсын!" - дип, карчык һәр иртәне Хак Тәгаләсенә ялварды. Яхшы юлдаш иде Хәйретдин агай! +Ел дисәм аз, ике ел узды дисәм күбрәк булыр,- көннәрдән бер көнне, атна кич иде бугай, Хәйретдин агай Минниса карчыкның чите кителгән түгәрәк көзгесе каршында хәйран озак маташты. Кайчы белән мыегын кыскартты, чалгы плитва белән җыерчыклы ияк астын, юкарган колак тирәләрен чистартты. Борын тишегеннән әрсезләнеп тырпайган төкләрнең башына эскәк җитте. Чиләбедән кайтканнан бирле ял иткән күнитеккә дә май тиде, пинжәген кат-кат кагып, җиң очларын озаклап сыпыргалап киде Хәйретдин агай. "Әллә миннән китәргәме исәбе?" - дип коты чыгып уйласа да, Миңниса карчык анымоны сорарга базмады. Кулын артына куеп салмак басып чыгып киткән картын күз белән бик еракка кадәр озатып калды. Хәйретдин агай туп-туры идарәгә барып керде һәм гомерендә иң озын сүзне шушы кичтә әйтте: — Кул бит ул, кул! Бер дә тик торганны өнәми... Үзем дә белмим, гел эш сорап тора. Инде генә ял итәргә утырам, я бер эш күзгә чалына, я икенче эш. Кулны әйтәм, зарыга! Кул зарыгуын белгәнегез бармы икән, харап нәрсә ул! Кайтканнан бирле күңел урынында түгел, борсалана көн-төн. Чөнки димен, ике кулга бер эш юк. Эш юк, каһәр суккыры! Эше юкның җаны тыныч түгел, ял итеп булмый. Даваегыз, егетләр, бер эш табышыгыз миңа! +Идарәдәгеләр көлемсерәп бер-берсенә караштылар: — Эшләп торасың ич, Хәйретдин агай,- диде бригадир. — Күнегелгән күмәк эшкә чыгасым килә. — Син, Хәйретдин агай, Ватан сугышы инвалиды. Ике мәртәбә авыр яра алган, кан койган кеше. Колхозыбызның хөрмәтле ветераны. Пенсия аласың. Алай да гел диярлек булышасың. Сине ныклап эшләтергә хакыбыз юк,- диде йомшак телле парторг Мәймүнә. — Эшләмичә ятырга минем права бармы? +Уйладылар, уйладылар да Хәйретдин агайны сугыштан бер кулы имгәнеп кайткан Шәмси Кирамы белән икесен янгын сараена даими дежур итеп куйдылар. Икесенә бер ат, бер ат сарае, каравыл өе һәм башка кирәк-яраклары - балта-багурлар, насослар, мичкәләр, һәммәсе акт белән тапшырылды. Бер тәүлекне постта Кирам тора, аңа алмашка икенче тәүлеккә дежурга Хәйретдин агай килә. +Ике ай дисәм күп, бер ай шулай эшләгәч тә дисәм азрак булыр,кичләрнең берсендә тагын килде Хәйретдин агай председатель янына. Килде дә читенсенеп кенә сүз катты: — Бер гозер бар иде бит әле минем, кем... — Тыңлыйм,- диде председатель, бер дә сәерсенмичә генә. — Соң, шул инде һаман!.. Элек авылларда мәчет манарасы була иде. Каравыл өе янында дүрт аякланып каланча кукраеп басар иде. Авылга төс биреп торалар иде алар, ямь таратып. — Хәзерге авыл төссезме? — Алай димим, хәзерге авыллар да бик ямьле. Мәгәр каланчасыз нинди авыл ди инде ул?! +Председатель, Хәйретдин агайның гадәт-холкын тирәнтен белмәсә, бәлки карулашып та маташыр иде, белгәнгә күрә, озын сүзсез ризалашты. "Мәчет манарасын көтмә, аларның кайтачагы юк",- дип көлеп куйды. Язкилделәр каланчалы да булдылар. Сенаж башнялары кайтмаган иде әле ул чакта. Каланча юкта аны-моны абайламыйча йөргәннәр икән, торгызып куйгач тел шартлаттылар: "Үзенә күрә түгел, матурлыгы да бар икән ич моның!" - диештеләр. +Күгәрә башлаган чаң кыңгыравын Хәйретдин агай мәктәп музееннан барып алды. "Хезмәткә кирәктә музейда интектермәгез, менә мин үлгәннән соң алып китәрсез",- диде ул. +Хәйретдин агайның ярты гомере каланча тирәсендә уза башлады. Моңа Минниса карчык эчкерсез куанды: "Көн аралаш кына күрешеп торгач, ифрат ару була икән ул, көмәйләр! Сагынышып күрешәсең!"- дип, кое янында эч серен сөйләде. +Ат сараен ындыр табагы төсле чиста тотты Хәйретдин агай, атны кыргычлап, ялтыратып, коендырырга Олы суга алып төште, алдыннан ризык өзмәде, вакытында эчертте. +Сүз җаеннан Хәйретдин агайның тагын бер күркәм сыйфатын - үтә пөхтәлеген, җаны-тәне белән чисталык яратуын әйтми китеп булмый. Чөнки каланчага менеп көпә-көндез черем итүенең сәбәбе дә əнə шул гадәтеннән генә килеп чыкты! Картның дөньядагы иң олы дошманнары чебен-черки, таракан кебек өй хәшәрәтләре иде. Өендә чебенне тотмый да тотмый инде ул, әмма мәгәр каравыл өендә һәрвакыт бердәй чисталыкны саклау читенрәк иде. Җитмәсә, наянрак кешеләр, Хәйретдин агайның чебен-черкиләргә каршы каты сугыш ачканын белеп, картның бу холкын мәзәк иткәлиләр иде. Шырпы кабына чебен тутырып киләләр дә, берәү дә күрмәгәндә, каравыл өенә очыртып җибәрәләр. Менә башлана алар өчен тамаша, Хәйретдин агай: "Мур кыргырлары, тагын кереп тулдыгызмы, затсызлар!" - дип кычкыра-кычкыра, берәмтекләп аларны куып йөри, ашау-эчүен, эшен оныта. Мүкәләп өстәл астына кереп китә, какшаган аяклы диванга сикереп менә, тотып бетермичә тынмый иде. Бөкре җилкәле кешенең ярсып өстәл астына кереп китүе дә мәзәк кайберәүләр өчен, диван өстендә селтәнеп маташуы да көлке! Бар бит агач авызлы бүкәннәр! +Эш шуңа барып җитә ки, ярсыган Хәйретдин агай урамга да галуш олтанын таякка кадаклап ясаган "чебен әҗәле"н тотып чыга, ат коендырырга төшкәндә дә кулында шул була торган иде. Беркөн хәтта аргы болынга печәнгә барганда да камчы урынына шуны эләктереп чыккан, үшән биясен шуның белән каулаган, имеш. Инде ул йоклый торган җиргә черки явыз үтеп керсә, бетте баш, Хәйретдин агай ул төнен керфек какмыйча да уздыра. +Бүген нәкъ менә шундый көн булды. Хәйретдин агай черкиләр явы белән төн озын сугышып чыкты. Төн үтә җылы, җилсез иде, дошманнар әллә кай җирләрдән ярык табып каравыл өенә һөҗүмнәрен туктатмадылар. Таңга таба черкиләрнең күп санлы дивизияләренә чебен полклары да кушылгач, картның кәефе тагын да ныграк кырылды... +Кулалмашы Кирам күрер-күзгә ару гына кеше иде болай, басынкы да, карусыз да, авызы да тик тора белә, тик соңгы елларда аны бала-чага басты, олы килене белән хатыны былтыр көздә икесе бер атнада бәбәй алып кайттылар. Мәшәкате артты Кирамның, мәшәкатькә аркаланып бөтен уртак эшне Хәйретдин агайга өеп тапшырды. Тота да аңа салына: "Әллә димен, Хәйретдин агай, бүгенгә генә минем урынга да калып торасыңмы? Кечкенәләрнең берсенә ютәл төшкән, икенчесендә томау. Карарга кеше юк, карчыкның, хи-хи- хи, үз бәбәе... (бу урында Кирамның көрәк тешләре ыржаеп күренеп китә), килен малчылыкта, сыер сава!.." +Кала Хәйретдин агай, бер көнгә дә кала, ике көнгә дә, Кирамга үпкәләп тормый, рәнҗеми, ашарга карчыгы Минниса ташый тора, аңа да бер эш, ак тастымалга төрелгән шулпалы чүлмәген ике кулы белән тотып, танавын чөеп, керт-керт кенә басып нәкъ вакытында килеп җитә, каравыл өе буш чакта, чебен-черки җанга тимәсә, кара-каршы утырып кына аш ашыйлар, озаклап шәбәеп чәй эчәләр. Бәхетләре тигез, хәвеф-хәтәр булганы юк, Язкилде кешеләре ут ягына килгәндә бик саклар, байлыкның кадерен беләләр: алай да былтыр, җәй уртасында чак кына көлкегә калмады Хәйретдин агай. Әлеге дә баягы шул унбер бүре аркасында инде... +Идарәдәгеләр бая шуңа ишарә ясап көлештеләр. +Эш болай булды. Йокыдан ук кәефсезләнеп уянды Хәйретдин агай, төшендә Чиләбене күрде. Җитмәсә мунча көне дә җиткән иде. Каравыл өе янында малайлар уйнамый түгел, берәүсен җибәреп кайтарды Хәйретдин агай, икенче малай юртып кына барып килде - Кирам эштә күренмәде. Хатыны: "Чирләп ята шул абзагыз",- дип әйткән. "Әй, исереп йоклый ла ул, гырлаган тавышы бөтен очка ишетелә!" - диештеләр малайлар. Кирамның андый гадәте бар; бар гынамы, ярата салырга, кулыннан килсә, җырлый-җырлый шешәсенә кереп утырыр иде. Кыскасы, Хәйретдин агайның ак мыегы үргә карады: "Кәкже алай?! - диде ул. - Мунча көнем икәнне белеп тә соңга кала!" +Кирамнарга үзенә барырга туры килде. +Хәйретдин агайны мунчага озатып, эштә каласы кеше чоланнарының каты идәнендә, бер кырыйга авышкан буй-буй тышлы түшәгенә көпшәк кызыл танавын терәп, трактор тавышы чыгарып гырлый-гырлый йөзтүбән ята иде. Яланаягының сары, калын тырнаклы бармаклары гына кыймыл-кыймыл киләләр. Төрткәләп уятып карадылар, башына дәү чүмеч тутырып, сап-салкын су сиптеләр, кушйодрык сыярлык борын тишекләренә нашатырь спирты бөркеделәр, җилпүч хәтле колакларын удылар, уянмады Кирам, дөнья яңгыратып өч төчкерде дә, башмак иреннәрен кыймшатып: "Әйдә, тутырыбрак сал!" - дип мөгрәде. Хәйретдин агайның кәефе, табигый рәвештә, бик нык кырылды, күкрәгенә ачу килеп бөялде. "Тьфү, нәләт!"- диде ул, җан ачуы белән аракыны, эчкечеләрне, шул җөмләдән иптәше Кирамны да сүгеп. Кирам хатыны Гөлниса, ике кулына ике бәбәй кыстырып, аны урамга чаклы озатты: "Ачулан, Хәйретдин агай, бик нык ачулан! Хакың бар! Дежурга үзем барыр ием, күрәсең ич!" +Ике бәбәй, ике төрле тавыш белән, берьюлы елап җибәргәч, Хәйретдин агай кулын гына селкеде. "Кияүләрең күп булмасын икән лә, килгәне бере ярты кыстырып килә!" - дип өстәде Гөлниса. +Аз да түгел, ким дә түгел, Кирамның җиде кияве генә бар иде. +- Мунча булды, бәлеш мичтә, нигә күренмисең, карт? - дип, битенә мул гына кершән ягып, чуклы шәлен иң өстенә көяз генә салып, юргалап Минниса да килеп җитте. Хәйретдин агай беренче тапкыр карчыгына җикеренде: "Бар ди сиңа монда мунча кайгысы!" - дип тузынып каланчага менеп китте. Алтмыш җиде аратаны менеп җиткәнче дүрт мәртәбә туктап тын алды. Бер туктый иде элек, ике туктаганы бар иде, бүген дүрт рәт тукталды, менгәч тә тиз генә исен җыя алмады, тез буыннары йомшап калтырады, күз алдында яшеллемөшелле төрткеләр, дүрткелләр биешеп торды, һәм кирәк бит! Язкилденең иң югары очында яшәп яткан Сәләхетдиннәр ягына карады. Ни дип карады инде ул якка, белмәссең!.. Сәлахетдиннәрнең биек-биек читәне тирәсендә кара шәүләләр абайлап алды. Сарыкка да охшамаган, сыер малы да түгел, кыймыл-кыймыл киләләр җан ияләре! Ни булыр икән бу карамчыклар, нәкъ унбер баш! Һәм ул күзләре яшьләнгәнче текәлеп торды да: "Унбер бүре килгән!" - дип, идарәгә шалтыратты. +Аучыларга "бүре бар!" дип әйт кенә син, бер-берсен уздырып, күгәргән кушкөбәкле мылтыкларын эре ядрәләр белән корып, чабачаба авыл читенә барып та җиттеләр. Хуш, ни күрәләр инде болар?.. Шуны күрәләр ки, көлә-көлә чак эчләре ярылмый боларның; әле ярый билләрен киң каешлар белән тыгызлап буган булалар! Сәләхетдин хатыны Гөлбикә биек читәнгә җилләтергә туннар таратып элгән икән. Нәкъ унбер тун! Тун итәкләре җилфердәп Хәйретдин агайның ачулы күзенә бүре булып күренгәннәр. (Ачулы күзгә тун да бүре булып күренә, онытмагыз!) +Хурлыгыннан каравыл өен ташлап китәргә дә талпынды Хәйретдин агай, председатель үгетләп калдырды. "Синең хакка каланча куйдырдык, тагын кулың кычытып киләчәксең, китмә!" - диде. +Бер килсә килә бит ул, былтыр Сәләхетдиннәрнең туны иләсмиләс ясаган иде, быел әтәчләре хафага төшерде - тавыш Югары очтан, шулар тирәсеннән башланды ич... +Хәйретдин агайга болай төпченеп тукталуыбызның сәбәбе шул, безнең кызыклы әңгәмәдә ул төп урынны алмаса да, алдарак шактый кирәкле кеше булып чыгачак. Хәзер Хәйретдин агай белән әйбәтләп танышкач, сүзебезнең башына, баярак кына егылып төшеп ботын сындыра язган Гәрәй-хан кушаматлы гайрәтле кызыл әтәч янына кайтсак та була. Без әлегә әтәч хуҗасының исемен атамадык. Сәләхетдиннәрнең бирге як күршесе Мирфатыйх дигән кеше әтәчнең хуҗасы. Читән Сәлахетдиннәрнеке булса, әтәч шул Мирфатыйх атлы кешенеке. Хәзер ипләп кенә, кош- кортларны өркетмәскә тырышып, шул якларга әйләнеп кайтыйк әле, хөрмәтле укучы! Алга! +=2= +Каз-үрдәкләр акрынлап тынычланды, тавышлары басылды. Гәрәй-хан келәт астыннан чыгып берни дә булмаган төсле гаярьләнеп канатларын җилпеп куйды, җиңелмәвен күрсәтер өчен үзеннән бер атлам да калмаган куштан сары тавыкка мәхәббәтле караш ташлады. Башын югары чөеп, кикриген калтыратып, күкрәк йоннарын тырпайтып бая егылган урынына карады һәм янлап-янлап чигенергә тотынды. Читәннең теге ягында, Сәләхетдиннәрнең куе карлыган куаклары арасыннан иң элек тырпаеп торган чәч күренде, чәч артыннан туфракка буялган тар маңгай, маңгайга ияреп яфраклар арасыннан ике мут күз елтырады. +Сәләхетдин малае Зәйтүн иде бу. Кулындагы шома саплы рогаткасының кызыл резинкасына үткер кырлы чуер таш кыстырып маташа иде малай. Әтәчнең келәт астыннан чыгуын күрүгә, малай читәнгә якынрак тартылды, ике чыбыкны аралап ярыкка рогаткалы кулын тыкты һәм тагын атып җибәрде; бу юлы тидерә алмады, әтәч куш аяклап бер якка сикерде, муенын сузып-сузып сугыш чукмары малайга карады. Их, арада биек читән булмасамы, дип уйлады бугай ул. Дәһшәтле кош иде Гәрәй-хан, бала-чаганы куркыту гына түгел, корычтай томшыгы белән чукый-чукый олыларны да пыркытып куа торган явыз зат иде! +Ул ара да булмады, Мирфатыйхлар өйалдыннан озын саплы бакыр чүмеч күтәреп, Зәйтүннең яшьтәше, әтәчнең яшь хуҗасы Әнәс атылып чыкты, һөҗүм дәрте белән мавыккан рогаткалы илбасар анымоны абайлаганчы, читән кырына барып җитеп: — Нигә атасың безнең әтәчкә, бүксә? - дип чәрелдәде. +Елгыр Зәйтүн карлыган яфрагы исе килеп торган ике кулын да югары күтәрде һәм әле учын, әле кул сыртын әйләндереп күрсәтте. — Мә, кара! Менәтрәк! Бармы әйберем, бармы? Син аттың аңа, бүксә. — Атмадым. Сезнең карт әтәчегез үзе егылып төште. +Зәйтүннең мыскыллы сүзеннән гарьләнеп еларга җитешкән Әнәс, чүмечен җиргә атып, ике куллап читән чыбыкларына ябышты. — Безнең әтәч картмы? Безнең әтәчме? — Карт, карт,- дип үртәште Зәйтүннең тиктормас авызы. - Безнең әтәч сезнең карт йолкышны борып кына сала! - Зәйтүн хата җибәргәнен тиз аңлады, әтәч турында ярыш сүзен артык озынга җибәрергә ярамый иде. Чынлыкта исә Әнәсләрнең Гәрәй-ханы аларның былтыргы салкыннарда өшегән кикрикле ак әтәчләренә көн күрсәтми иде. Ялгышын төзәтергә ашыгып, малай җәһәт кенә сүзне борды. - Ə безнең ата каз сезнең ата казның җанын ала! — Ала! Җанынмы? Һе, килеп кенә карасын. Сезнең ул арык каздан бәбкә дә булмый әле. +Кызганычка каршы, бу сүздә дә Әнәс өстен чыкты: аларның бүрекле ата казлары, метр ярымлы юан муенын сузып, Зәйтүннәрнең казларын шыр җибәртеп куа иде. — Ə,- дип, һаман бирешмәскә тырышты ул. - Безнең куа сыер ике бозау китерде. Икене, икене! — Һе, икене! Белдең! Берсен фермадан урлап кайткач ике булды! Әтәчне бер атуда бәреп төшерсә дә, сүздә тагын ялгыш җибәрде Зәйтүн, авыл арасында "урланган!" дип телгә кергән игезәк бозаулар турында искә төшермәскә иде! Кош-кортларны куеп торып өй эченә керергә, ялтыравыклы шкафлар, пианино, келәмнәр, телевизор, радиоалгычлар, бәллүр вазалар, ишегалдындагы "Москвич", лапастагы "Иж-Планета" белән мактанырга, тагын әллә нинди саллы сүзләр табып Әнәсне егып салырга иде... Юк бит, кирәк чагында иң кирәге телгә килми кала! Нишлисең, беренче классны әйле-шәйлегә быел гына бетергән малай өй эче байлыгы белән мактана белми иде әле, әткәсенең: "Берәүгә дә баш бирмә, җиңелгәнне җиңгә бөтерәләр!" дигән көндәлек катгый боерыгын үтәп кенә Әнәс белән әрепләшеп маташа иде. Телгә тагын әтәч килде, чөнки төз атып бәреп төшергәч, малайның борын шактый күтәрелгән иде. — Гарьлек, гарьлек! Карт йолкышлары, үз хәлен белмичә, читәнгә менгән иде, мәтәлеп төште! Гарьлек! Карт булмаса, тавыкларыгыз безнең әтәч янына кереп йөрмәс иде. - Болары Зәйтүн әнкәсенең сүзләре булса да, Әнәскә бик авыр ишетелделәр, ул кызарыныпбүртенеп ызгышны олыларга күчерде. Сүз ярышы кызды. +Бәхәс бары тик әтәч аркасында гына чыкты дип ялгыш уйлый күрмәгез тагын, тирәндәрәк аның сәбәбе, эчтәрәк! +Әнәс беренчене гел яхшы билгеләренә генә бетерде, Зәйтүннең язмадан һәм арифметикадан өчле чыкты аны икенче класска авырлык белән генә күчерделәр Яхшы билгеләренә генә укыган Әнәскә кичә бүләк - өр-яңа чуар кепка эләкте. Кибеттән әтисе алып кайтып бирде. Əнə ул кепка, аның кичә генә бритва белән кырылган озынчарак башын мул кояш нурларыннан саклап, кукраеп утыра. Козырегы тырпайган, сигезгә бүленгән түбәсендә шаһзадәләрнең алтын таҗы сыман тумпак төймәсе дә бар. Бүген иртән Әнәснең әнкәсе кепканы кулына алды да көлеп җибәрде: — Күрше Зәйтүннең борыны төсле икән бу төймә, нәкъ үзе,- диде. +Әнәс урамга йөгереп чыгуга Зәйтүнне күрде дә: — Синең танауны минем кепка өстенә такканнар! - дип сөрән салды. +Яңа кепкага кызыгып торган малайлар бердән Зәйтүнгә борылдылар: — Төймә борын, төймә борын!- дип, дәррәү такмакларга тотындылар. +Уку бетүгә яңа кепка гына түгел, велосипед белән ботинка да вәгъдә иткәннәр иде Зәйтүнгә, берсе дә эләкмәде. Арифметикадан "өчле" сөйрәп кайткан төпчегенә Сәләхетдин абзыйның җен ачуы чыкты. Ул дөньяда "санау фәнен" генә "кирәкле һәм бик файдалы" дип исәпли иде. "Башкаларын мәктәптә укыта алмыйлар аның, башка кирәкләрен мин сезгә үзем үрәтәм",- дип кабатларга ярата иде ул еш кына. +Ат кылы кебек эре төкле кашын җыерды да: — Ə Мирфатыйх бүлтереге ничәле алган? - дип сорады ул. +Әнәснең яхшы укуын, математикадан "бишле" үк алуын ишеткәч, малайны җилтерәтеп алды: — Санауны да үрәнмәгәч, тамагыңны ничек туйдырырсың? Кеше арасына ничек керерсең? Дөньяда яшәүне бик җиңел дип беләсеңме әллә? Авызыңнан тартып алырга гына торалар!.. +Малайны тәмам гарьләндереп, әтисе Зәйтүннең борынына чиртте... +Болай да сызлап торган борынны "төймә, төймә" дип тамгалап, малайлар Зәйтүнне бөтенләй "кыздырдылар". Ул уенга катнашмады, кырт борылды да ишегалларына кереп китте. Байтак бәргәләнде, нидер эзләде, ниһаять, кызыл резин камерага күзе тукталды. Камерадан ике каеш телеп алды һәм бик шәп рогатка Әнәс беренчене гел яхшы билгеләренә генә бетерде, Зәйтүннең язмадан һәм арифметикадан өчле чыкты аны икенче класска авырлык белән генә күчерделәр Яхшы билгеләренә генә укыган Әнәскә кичә бүләк - өряңа чуар кепка эләкте. Кибеттән әтисе алып кайтып бирде. Əнə ул кепка, аның кичә генә бритва белән кырылган озынчарак башын мул кояш нурларыннан саклап, кукраеп утыра. Козырегы тырпайган, сигезгә бүленгән түбәсендә шаһзадәләрнең алтын таҗы сыман тумпак төймәсе дә бар. Бүген иртән Әнәснең әнкәсе кепканы кулына алды да көлеп җибәрде: — Күрше Зәйтүннең борыны төсле икән бу төймә, нәкъ үзе,- диде. +Әнәс урамга йөгереп чыгуга Зәйтүнне күрде дә: — Синең танауны минем кепка өстенә такканнар! - дип сөрән салды. +Яңа кепкага кызыгып торган малайлар бердән Зәйтүнгә борылдылар: — Төймә борын, төймә борын!- дип, дәррәү такмакларга тотындылар. +Уку бетүгә яңа кепка гына түгел, велосипед белән ботинка да вәгъдә иткәннәр иде Зәйтүнгә, берсе дә эләкмәде. Арифметикадан "өчле" сөйрәп кайткан төпчегенә Сәләхетдин абзыйның җен ачуы чыкты. Ул дөньяда "санау фәнен" генә "кирәкле һәм бик файдалы" дип исәпли иде. "Башкаларын мәктәптә укыта алмыйлар аның, башка кирәкләрен мин сезгә үзем үрәтәм",- дип кабатларга ярата иде ул еш кына. +Ат кылы кебек эре төкле кашын җыерды да: — Ə Мирфатыйх бүлтереге ничәле алган? - дип сорады ул. +Әнәснең яхшы укуын, математикадан "бишле" үк алуын ишеткәч, малайны җилтерәтеп алды: — Санауны да үрәнмәгәч, тамагыңны ничек туйдырырсың? Кеше арасына ничек керерсең? Дөньяда яшәүне бик җиңел дип беләсеңме әллә? Авызыңнан тартып алырга гына торалар!.. +Малайны тәмам гарьләндереп, әтисе Зәйтүннең борынына чиртте... +Болай да сызлап торган борынны "төймә, төймә" дип тамгалап, малайлар Зәйтүнне бөтенләй "кыздырдылар". Ул уенга катнашмады, кырт борылды да ишегалларына кереп китте. Байтак бәргәләнде, нидер эзләде, ниһаять, кызыл резин камерага күзе тукталды. Камерадан ике каеш телеп алды һәм бик шәп рогатка ясады. Карлыган куагы арасында Әнәсләр ишегалды тирәсен сагалап утырганда кичәге хурлыклы сүзләр тагын бер мәртәбә аның хәтеренә төште. +Әтисенә ияреп әнисе дә аны нык орышты. "Нинди өчлегә уку булды бу?" - дип сукранды ул. - "Тамагы тук, өсте бөтен, шул Камаловлар тәресеннән дә калышып торгач... " +Быел сигезенчене тәмамлап йөргән Фирүзә апасы да әнкәсен җүпләп сүзгә катышты: .Нигә өчле куймасыннар ди аңа! Яза башласа, селәгәе дәфтәренә тия! Юеш танау!" - диде... +"Юеш?!" Һаман шул танауга бәйләнәләр! +Малайның күңелендә үч алу тойгысы кайнады, үч тойгысы тышка бәреп чыкты һәм аның беренче ударын Гәрәй-хан татыды... +Читән-баррикада аша малайлар шактый әрепләштеләр, алай гына бушана алмадылар, читән чыбыгының беренчесен Әнәс суырып чыгарды. +- Нигә безнең читәнне сүтәсең, таз? - дисә дә, икенче чыбык Зәйтүн кулында иде. Малайларның кайсы җитезрәк дисәк, Әнәс монда алдынгылыкны алды, читән арасына баш сыярлык булгач, ул бакыр чүмечен тотып теге якка үтеп өлгерде. Керүе булды, чүмеч белән Зәйтүннең башына берне тондырды. +Әле йодрык белән сугарга мөмкин, терсәк белән хәйран нык төрткәләгәннәре бар Зәйтүнне, артына шап итеп тибеп калганнары бар, мәгәр моңа кадәр, шушы хурлыклы көнгә кадәр әле беркем дә аның башына бакыр чүмеч белән кундырмаган иде! Кундыручысы кем диген тагын?! Менә кайда ул гарьлек! Аның кара күзләреннән ут очкыннары коелды, нәзек муены корыч чыбык кебек турайды, беләк мускуллары каз күкәе хәтле булып кабардылар, ул күлмәк итәге астыннан, чалбар каешына кыстырган рогаткасын тартып чыгарды да агач сабы белән Әнәснең чыгынкы, киңчә маңгаена берне китереп төртте. Хурланды Әнәс тә, Зәйтүнгә таба ыргылды, шул мизгелдә алмагачлар, карлыган куаклары белән шыпланган ярым караңгы бакча яктырып китте: аның кепкасы, бөтен оч малайларының күзен кызыктырган сигез бүлкәле, төймә түбәле искиткеч матур чуар кепка очып төште һәм малайның шәп-шәрә ап-ак башы көнгә ачылды... — Кабак баш,- диде Зәйтүн. — Чуен маңгай,- диде Әнәс, кепкага иелеп. +Һәм Зәйтүн - түз, Әнәскәй, түз! - фабрика ярлыгы да алынмаган өр-яңа кепкага китереп басты. Валлаһи! Тырнагы өч аи киселмәгән, өч атна су тамчысы күрмәгән кап-кара аягы белән кепка өстенә менде! Әнәс күзләрен чытырдатып йомса да, күрде: аның мактанычы - өряңа, күзнең явын алырлык бүләк кепка, Сәләхетдин бозавының кайракланган табаны астында калып, чиле-пешле тәбикмәккә әйләнгән иде. Һәм ул гомерендә беренче мәртәбә җан ачуы белән чинап бакыр чүмечкә тотынды, шап иттереп Зәйтүннең тар маңгаена тагын берне кундырды. Зәйтүн ике куллап маңгаен уарга тотынды, коралсызланды - рогаткасы җиргә төште, җитез Әнәс аны аяк очы белән эләктереп, әллә кайларга, бәрәңге ызаннары арасына ук ыргытты. (Соңыннан күпме эзләсәләр дә, рогатканың табылмавын, бары тик көзен, бәрәңге алганда гына, бер сабакка уралган, кояшта янып өзелер дәрәҗәгә җиткән резинка чыкканын искәртеп узыйк. Ни хикмәттер, ул төптә бер генә юньле бәрәңге дә юк, бөтенесе чатлы да ботлы, кәкре дә бөкре иде!) — Рогатка күздән гаиб булса да, аның катнашында башланган гауганың шактыйга сузылачагын зирәк укучы сизенгәндер дә инде! Дөрес сизенәсез! — Малайлар әүмәкләшә торгач ике карлыган куагын изделәр, байтак кура җиләге сабагын сындырдылар. Ниһаять, Әнәс өскә чыкты, Зәйтүннең корсагына менеп утырды, ике бармагы белән тегенең почык борынын кысты. — Булдымы? Ашадыңмы? Туйдыңмы, бүксә? Тимәссеңме безнең әтәчкә яңадан? — Җибббәрр! - дип тырылдады тыңкыш Зәйтүн, яткан җиреннән аркасын дугаландырырга һәм Әнәсне чөеп ыргытырга тырышып. Тик Әнәс аны нык иярләгән иде, ике яктан касыгына үкчәләре белән тибеп, Зәйтүнне бик тиз ипкә китерде. — Яңадааа-н атмааам! - дияргә мәҗбүр булды Зәйтүн. — Малайлар кепканың аста калганын абайламаганнар, бер заман калкынсалар, җирдә үлән суына манчылып төсе үзгәргән бер чүпрәк кисәге күрделәр. Бу... әлеге дә баягы өр-яңа кепка иде! Зәйтүннең дә эш шәптән түгел, маңгай ике урыннан күгәреп шешкән, күз төпләре тырналган, яңак сыдырылган, чалбар төбе умырылган, күлмәк сәдәфләре коелган. Әнәс бүләк кепкасын тезенә каккалап торды да сиздермичә генә Зәйтүнгә берне китереп төртте. Очлы йодрыгы белән Зәйтүннең кабыргасына ямады. +Моңарчы еламыйча түзгән иде Зәйтүн, хәзер авызын түгәрәкләп, урт тешләрен күрсәтеп, бакча тутырып акырырга кереште. Шул чакта Зәйтүннәрнең болдыры ягыннан усал, коры тавыш яңгырады. — Әй, сугыш чукмарлары! Икегез дә атлагыз әле монда! +Зәйтүннең сигезенчедә укып йөрүче апасы Фирүзә тавышы иде бу. +Малайлар сискәнеп куйдылар. +=3= +Соңгы бер-ике елда Фирүзә сүзгә саранланды, аның тавышын урамда түгел, өйдә дә бик сирәк ишетә иделәр. Бер нәрсә сөйләшми диярлек, чыга, кайта, урамда очраганнарга сәлам бирми, төнтекләнеп башын иеп читкә карап уза, өйдә чакта күбрәк вакытын көзге каршында үткәрә. — Кит, затсызланып көзге алдында боргаланма! - дип, әнкәсе кырыкмаса-кырык тапкыр кисәткәндер инде, Фирүзә колагына да элми, шулай да кырык беренче тапкыр кисәткәч, түзми: — Әллә бизәнеп утырган кеше бармы? Дәрес укыйм ич мин! - дип усалланып каш астыннан гына карап ала. +Хак, өйдә кеше барда Фирүзәнең күзе күбрәк китап битләрендә була, яшен тизлеге белән көзгегә карап алуын ул берәүгә дә сиздерми, ə инде кеше юкта... +Соңгы кеше артыннан ишек шапылдап ябыла, Фирүзә җиңел сулап китабын бер якка этәреп куя, идәнгә төшсә дә, иелеп алмый, кулларына таяна һәм күзләрен түгәрәкләндереп көзгегә йотыла. Ул бик озаклап, бик җентекләп үзенең йөз әгъзаларын өйрәнә: тел очы белән иреннәрен ялый, очлы колаклары янында бөдеркәләнеп торган йомшак чәч бөртекләрен төкерекләп чылата, тагын да ныграк бөдрәли. Күлмәген ике күкрәк турыннан да чеметеп алга калкыта, "түшләр акрын үсә!" Аннан сул кулының имән бармагын иреннәренә аркылы куя да, тырнагын чәйни-чәйни, керфекләрен, кашын, муенын, маңгаен җентекләп, берәмтекләп күздән кичерә башлый. +Күзәткән саен гаепне күбрәк таба. +Муены нәзегрәк тоела аңа, ияк тә очлырак, яңаклар лар да юкарак, борын да җәенкерәк. ("Әле ярый Зәйтүн борыны миңа булмаган, нишләр идең?!") +Чынлыкта исә Фирүзә бер дә ямьсез кыз түгел: очлырак ияк тә килешә аңа, муены да нәзек түгел, килешле биек муен, яңаклары алланып, янып тора. Тик ул берсеннән дә риза түгел, борынын да, ияген дә яратмый, көзге каршына килдеме, чырае яңгырлы төндәй караңгылана. Ташлап та китә алмый көзгене, аннан башка да яши алмый! Ярата иде элек үзен Фирүзә, каш-керфекләреннән дә бик канәгать иде, күзләренә дә исе китеп сокланып карый иде. Авылда бер чибәр дип саный иде үзен моннан ике ел элек кенә. Менә ике ел инде кыз белән көзгедәге чытык шәүлә арасында кискен бәхәс, көрәш бара. +Ул язда аның бит очларына вак-вак кына кызыл төрткеләр килеп чыкты. Калкып-төртеп тә чыктылар, Фирүзәнең йокысын да качырдылар. Ə йокысызлык һәммә кешенең, шул исәптән үсмер кызларның да холыкларын тамырдан үзгәртә торган була. Күзгә күренеп үзгәрде Сәләхетдин кызы! +Арага шуны да кыстырып куйыйк: кызның әнкәсе Гөлбикә апа үзе дә кешеләрнең тышкы кыяфәтенә бик нык игътибар бирә иде. Гөлбикә, медицинага һичбер мөнәсәбәте булмаса да, Язкилде авыл халкының ябыклыгын яки симезлеген тикшереп кенә яши иде дисәк тә хаталанмабыз. Яман иде аның ул холкы! Мәсәлән, һәркөн кичен, эштән яки биләмнән кайткач, көндез очрашкан кешеләренә бәя бирә башлый, яңалыкларны, ишеткән гайбәтләрен өйдәгеләргә сөйли. "Фәлән апа белән ашта янәшә утырдык әле. Ул ябыклыгын күрсәң, кояштыр ант, бармаклары үтә күренмәле, янбаш сөякләре тырпайган. Аяклары сәнәк сабы юанлыгы гына... Ире ничек тора микән аның белән?!" - дип башлап китә дә урамда очраган, эштә күрешкән, юлда сөйләшкән авылдашларының тулы-симезлегенә төгәл бер отчет бирә. Авыл хатыннарының кайсысының балтыры юан, кайсысының биле нәзек, кайсысының түше тулы да кайсысының арты "бик юка, корышып беткән!" - һәммәсен бәйнә-бәйнә, үтергеч мыскыллау сүзләре кушып-арттырып сөйләргә ярата Гөлбикә. Берсен дә мактамый, һәммәсенә ачы сүзе, зәһәр агулы теле кагылып уза. Берәүләрне озын итеп, җан биздергеч ваклыклар белән тасвирласа, икенчеләргә бәһасе кыска, әмма кыскасы да үтергеч зәһәр була аның: "Карачкы. Ач бет. Ач әрвах. Үлемнән калган. Зираттан җәяү качкан. Сөйкемсез. Шыр сөяк. Колга. Токмач кунасы. Шүрәле. Котсыз". Тагын әллә ниләр, тагын әллә ниләр! +Симез кешеләргә тагын да аяусызрак эләгә! "Ит бүкәне. Кышлау умарта. Апара чиләге. Сыра мичкәсе. Чучка лаканы. Буаз сыер. Мышкылдык. Черек печән кибәне. Метер баганасы..." - ди тазаларга Фирүзәнең әнкәсе. Кунакка барамы, су алырга төшәме, кибеткә керәме, базарда йөриме, очраган бер кешегә, сәлам бирүдән элек, үз җырын җырлый башлый. "И-и, ябыгып, тартылып киткәнсең. Күз төпләрең кара янган. Әллә ирең-мүкләк эчәме? Әллә җелегеңә ракмазар кердеме икән?" - дип, һәркемнең котын ала. Хатын-кызлар, бигрәк тә өендә кашык-аяк шалтырый торганнары, Гөлбикәнең чуар күлмәге күренүгә, урамның икенче ягына ташланалар, тыкрыкларга кереп посалар, һич йомышлары булмаган кешеләрнең капкаларын кагалар. Кешенең тормышында, белемендә, уңганлыгында аның һичбер гаме юк, берәр кеше турында белешергә теләсә, Гөлбикә бер сорауны гына бирә: "симезме" я "ябыкмы?" дип кенә сорый. Симез икән, аңа бер бәя, ябык икән аңа рәхим-шәфкать юк! Һәммәсенә агуы җитәрлек! Олы кызлары Рауза: "Әткәй, әнкәй, кияүгә чыгам, Янбакты егете белән кушылабыз",- дип хат язгач, Сәләхетдин хатыны: "Егетең ябыкмы, симезме?" - дип, телеграмма суктырган. Зәйдә телеграмманы алмыйча бик озак тинтерәткәннәр. Алма агачыннан ерак тәгәрәми, тәгәрәсә дә, шул агачныкы булып кала, күп очракта бу наян сүз үтә рас килә, ул - атага, кыз - анага охшый, Фирүзә дә әнкәсенең бәһасүзләрен чырык-чырык көлеп, яратып тыңлап үсте дә бик яшьли иптәш кызларының тышкы сурәтләренә күз сала башлады. Мәктәп елларында аның бу гадәт-холкы тирәнәйде, кызның табигатенә әйләнде. Классташлары аның әрем теленнән бик иртә җик күрделәр! Сипкел битле Руфаниягә дә эләкте, чак кына камытрак аяклы Кифаяга да көн күрсәтмәде Фирүзә, физкультура дәресләрендә, тәнәфесләрдә гел ул булып йөреп күрсәтә иде. Сәләте бар нәләт суккан кызның, охшата! Сул күзе чалыш чибәр Нәфисәгә мәктәптә бөтенләй көн юк иде! Фирүзәне тактага чакыралар, чыга, чатнатып сөйли. Укытучы аны күрми, аның күзе класста, ə Фирүзәгә диңгез тубыктан! Ул Нәфисә булып күзен чалышайта, Кифая төсле аягын кәкрәйтә, ə классташлары егыла-егыла көләләр. Фирүзәгә шул гына кирәк тә! Нәфисәнең партасына капланып елый башлавын, Кифаяның комачтай кызаруын ул гадәти хәл дип исәпли, иптәшләрен көлдерә алса, аңа шул җиткән! Берәрсе чәч тарамыйча, тырнак кисмичә яки үтүкләнмәгән күлмәк киеп килсәме, аңа көн бетте! Фирүзә шул сәгатьтә үк стена газетасында көлке мәкалә бастыра, кыяр борын асып, шакшы камыт кигертеп сурәтен ясап та куя. Кулы ята, язуы да матур Фирүзәнең, рәсемне дә хәйран килештерә. Чиста, пөхтә булу өстенә һәр яктан уңган кыз Фирүзә. Чәче ике калын толымга чак сыеп спай гына җилкәсендә ятып тора, китап-дәфтәрләре тышланган, күлмәк, галстук үтүкләнгән, баш яулыгы, кулъяулыклары, алъяпкычы кардай ак. Җыелышларда гел аны мисалга алып сөйлиләр. Мәктәптә яңгыраган мактау сүзләре бераз артып, күпереп тиз үк өйгә дә барып ирешә, ата-ана ул мактауларга үз сүзләрен дә өстәп кызга киләчәккә туп-туры юлны күрсәтәләр: "Артта калма! Алга чыгарма! Артта калганны изәләр. Кемнеке дигәндә, Югары оч Сәләхетдин балалары дип әйтерлек булсын!" Шушы тоташ мактау җилбәзәк кыз күңеленә баллы яңгыр булып ява һәм аңа башкаларны күрәләтә кимсетергә хокук бирә иде. Бөтен мәктәп, бөтен авыл күз текәп, мактап торган классташларына Руфания дә, Кифая да, Нәфисә дә сүз әйтергә базмыйлар. Каршы төшкәнне, сүзен кире какканны яшьтән үк өнәмәде Фирүзә, кичермәде дә. Якын дуслары, җан сердәшләре булмаса да, башкалар аңа ярарга, һич югында, яраклашырга тырышалар иде. Әче теленнән дә, яман холкыннан да бөтен мәктәп куркып, калтыранып тора иде. +Көннәрдән бер көнне теләсә кемнең табигый кимчелегеннән көләргә яралган авыз йомылды да куйды. Кызның чип-чиста ал битенә бетчәләр чыгып сибелде. Шул хыянәтче төрткеләр Фирүзәнең үткен телен кисте. Башта биттә булдылар алар, аннан сикерешеп маңгайга менделәр, борын өстен сардылар, кыскасы, ундүрт яшьлек кызның ике бите, язгы күк төсле, кызгылт йолдызлар белән чуарланды. +Үчекләүләр бетте, бәйләнүләр онытылды, шып булды кыз! +"Җәйге эсселәрдә бетәр әле, үсмер чакта була инде!"- дип юатты әнкәсе кара кайгыга сабышкан кызны. Авылларында фельдшер булып эшләүче Вәзилә апасы дару-майларның ниндиен генә алып кайтып карамады, шәһәрдән әллә нинди лосьоннар, кыяр-кабак сулары, француз кремнары кайтартты; Николаев шәһәрендәге "Ал җилкәннәр" фирмасының кремнары шифалы икән дип ишетеп, аларны эзләп таптылар, берсенең дә файдасы тимәде. Уку бетте, җәй җитте, каникуллар узды, җәйге челләдә төрткеләр аз-маз җыелып торган кебек булдылар да, көзен, нәкъ укулар башланыр алдыннан, җылы яңгыр артыннан ишелеп чыккан гөмбәләр шикелле, бөтен биткә таралдылар. Ашыга-ашыга маңгайга, борын яфракларына менеп кунакладылар. Колак артындагыларын кеше күрми әле, анда да бар алар! +Аңа бер кем үчекләп сүз әйтмәде, үртәмәде, җәберләмәде. Шулай да баштагы көннәрдә ул ике көн дәрескә бармады. Ике көн көзге каршына утырып тоташтан үкседе. Сердәше көзге иде, дошманы да шул булды. +Укучылар казлар кебек тезелешеп бәрәңге алырга чыктылар - бармады. +Иптәшләре чөгендердә эшләделәр - күренмәде. +Урманга, агач кәүсәләренә сарган корткыч күбәләк күкәйләрен җыеп яндырырга йөрделәр - эз дә басмады. Тавышы матур - элек сәхнәләргә менеп җырлый торган иде - хәзер бетте, эзе дә юк. Битмаңгаен карчыклар шикелле яулыгы белән каплап килә дә клубның ут яктысы төшми торган почмагында мыштым гына утыра. "Нигә Руфания төсле сипкелле, я булмаса Кифая кебек камыт аяклы түгел икән мин?" - дип, уйларның төрлесен уйлый. +Элегрәк, классташ малае Фәрит, очрашканда, кыздан күзен аера алмый иде, хәзер, очрашсалар, аңа да бер генә җикеренә: "Сиңа ни кирәк тагын! Нигә челәясең?!" +Кайта да мендәргә капланып елый. Иртән әнисе мендәрне кояшка чыгара. +Ашый да, китабын тезенә куеп, көзге каршысына, утыра. +"Фирүзә, суга бар!" +"Күрмисезмени, укыйм". +"Фирүзә, мунча як!" +"Дәресләрем күп!" +"Фирүзә, он иләче, кызым!" +"Вакытым юк!" +Бармый, якмый, иләми. Көзгегә бага да битендәге бетчәләрне саный. Юк, бетмиләр дә, кимемиләр дә - арталар гына! +Руфаниягә дә чыкты таплар, Кифаяга да, Нәфисәне дә чит итмәделәр, берән-сәрән аның битендә дә күренә. Аларга ярый, аларга килешә, берсе сипкелле, икенчесе камыт аяк, өченчесендә чалыш күз! Тик нигә алар Язкилденең иң чибәр, иң пөхтә, иң уңган, иң бай тормышлы Югары оч Сәлахетдиннең иң иркә кызы җырчы Фирүзәнең ал битен ямьсезләделәр! Бармы дөньяда хаклык?! +Язкилде авылы зур да, болай бик бәләкәй дә түгел, җиде авылны берләштергән "Урал" колхозының бер бригадасы гына, иң олы бригадасы. Дүртне бетергәч, алар моннан өч чакрымдагы Түбән авылга йөреп укыдылар. Мәктәп шунда. Тугызынчы, унынчы классларда Фирүзә Түбән авылның ике катлы таш интернатында торып укыячак. Ул бу көннәрне күз алдына китереп уйлый башласа, күз алдындагы кара болытлар тагын да куера. Әле монда, өйдә чакта, ялгызың каласың да, көзге белән серләшәсең, үзеңә үзең генә текәлеп карап торганда юанырлык мәгънәләр дә табып була. Иреннәре сусыл гына аның, кабарынкы. Керфекләре куе, озын, күз читләренә күләгә төшереп торалар. Көттереп кенә булса да, күкрәкләр дә йомрыланып килә. Тәне ап-ак Фирүзәнең, биле нәзек. Тик менә бите, маңгае... Ун күз сиңа карап торганда ничек көзге алдына барып басмак кирәк? Газап булачак интернатта Фирүзәгә, үлем булачак. Әллә аңынчы бетәрләрме?.. +Иртән көзгегә карый да көрсенә. +Кичен уфылдый да көзгене каплап куя. +Апасы Вәзилә аны күргән саен көлә: "Аптырама, апаем. Бетәләр алар! Язкилдедә синнән сылу кыз булмас әле!" +Булыр анысы, булыр... Ə Фирүзәнең бүген үк иң сылу буласы килә. "Артта калма, алга уздырма! Артта калсаң, абынырсың!" +Әллә дөрес күрсәтмиме, дип, җиңе белән көзгене сөртеп карый, ап-ак көзгеләре, дөп-дөресне күрсәтә. +Онытмаган булсагыз, Фирүзәнең быел сигезенчене тәмамлап килүен әйткән идем инде. Хәзер алар Түбән авылга имтихан тапшырырга йөриләр. Бүген консультациягә барырга тиешләр иде, машина юк икән. "Машинаны кычыткан ташырга куйдык шул, үскәннәрем",- диде бригадир һәм читенсенеп кенә Фирүзәгә карады. Ишетсәләр дә, машина булмаслыгына ышанмадылар алар. Язкилдедән сигезенчедә унбер бала. Җиде кыз, дүрт малай. Арада теге Фәрит тә бар. +Ничек килмәсен ди машина? Ел буе йөрттеләр аларны, илтеп куйдылар, барып алдылар, нигә бүген генә җәяүгә калдырсыннар? Имтихан алдыннан... Сигезенчене бетергәндә генә!.. Бер-ике рейс кычыткан кайтарыр да шофер Галәви авызын ерып килеп җитәр әле. Озаккамы әллә, əнə генә Түбән авыл, терәлеп тора, өч чакрымда гына. Малайлар: "Әйдәгез җәяү сыпырдык!" - дип үгет бирделәр, кызлар күпчелек - алар беравыздан риза, Фирүзә генә каршы. — Җәяү?! Бүген җәяүгә ризалашсак, алар гомергә машина бирәчәк түгел! - диде ул. — Ə консультация? - диделәр кызлар бертавыштан. — Көтеп торырлар! Янмыйдыр ич?! +Кифая бик карышыр иде дә, Фирүзәдән курка, тотар да: "Синең камыт аяк белән тәпили башласаң, төш җиткерерсең!" - дияр. +Нәфисә: "Барыйк!" - дип бик әйтер иде, шүрли: "Синең чагыр күзең белән кайда ялгыш, кайда дөрес икәнен аерып күреп булмый!" - дияр. +Сипкелле Руфания күптәннән аның белән сөйләшми. +Малайлар өмет белән Фәриткә текәләләр, ул да Фирүзәгә каршы төшеп маташмый. +Машина килмәсен дә беләләр, ауныйлар чирәмдә, юаныч тапкан булалар. Ə Фирүзә гадәтенчә читтә утыра, уенга катнашмый, күзе юлда, уе юлда. Кемдер туп алып килде, көн аяз, чирәм яшел, җир тигез, тибәләр генә. Оча туп! Консультация дә, читтә кагаеп утырган Фирүзә дә беразга онытылды. +Бер сәгать дисәм аз, сәгать ярым дисәм күбрәк булыр, шактый уйнадылар, шул чакта авыл ягыннан велосипедлы бер кеше күренде. Малайлар сискәнделәр, иясез калган туп тәгәри-тәгәри Фирүзә янына ук килеп җитте. Ул аңа әйләнеп тә карамады. Классташларының: "Җәмил абый килә! Нигә соңга калды икән ул? Бүген футбол матчы билгеләнгән иде бит! Каптык!" - дип, ашыгыч пышылдауларына да колак салмады. Килүчегә дә борылып карамады Фирүзә. Чыннан да, бу алар мәктәбенең физкультура укытучысы, җәен-кышын мәктәпкә я чаңгы, я велосипед белән бара-кайта йөрүче Җәмил Камалов иде. — Сез нигә монда? - диде ул, велосипедыннан җитез генә төшеп. — Машина килеп җитмәде бит, абый. — Иртәдән бирле машина көтеп ятасызмы? +Җәмил Tүбән авыл ягына карап алды. — Үлән ташырга куйганнар. Бер килер әле! — Җәяүгә ни булган? +Нәфисә Кифаяга карый, Кифая Руфаниягә. Җыйнаулашып бер читтә утырган Фирүзәгә борылалар. Малайларның баш түбән иелгән, футбол тубы тибеп тирләгән җилкәләрдән пар күтәрелә. +Фирүзә утырган җиреннән генә тупны аягы белән бер читкәрәк тәгәрәтте дә: — Без җәяү йөрмибез, абый,- диде. +Һәм башын артка чөеп укытучысына карады, һич каушамады Фирүзә, битенең бетчәле икәнен дә бер мизгелгә онытты, беренчедән, Җәмил әллә кем түгел, аларнын терәлеп торган күршеләре Мирфатыйх малае, икенчедән, физкультура укытучысы гына, өчле чыгарыр дип куркасы юк, өченчедән... шушы Җәмил Фирүзәнең апасы Вәзилә артыннан йөри. "Күләгәдәй йөри, артымнан калдырмыйм, алга чыгармыйм",- дип мактанды апасы. +Җәмил бик ашыга иде, әллә ничә мәртәбә юлга күз ташлады, алай да велосипедын Фирүзәгә табарак тәгәрәтте. — Нигә җәяү йөрмисез инде сез? — Хәзер иң ярлы кеше дә җәяү йөрми. Берәү дә. Без замана балалары. +Башкаларның колак үрә торды, шактый һавалы бу җавапка укытучылары ни әйтер икән! Ичмасам шул Фирүзәнең койрыгын кыса алмасмы?! Нәфисә Кифаяга карый: "Әйдә, китик яхшы чакта!" - дип ым кага. Кифая Руфаниягә пышылдый: "Әллә кайчан барып җиткән булыр идек!" Малайларның күз җиргә тәгәрәгән, тузанлы битләреннән кара тир ага. Бер Фирүзә генә хәрәкәтсез. Хәрәкәтсез үк түгел икән, күкрәгендә яткан калын толымнарын берәм-берәм артка чөйде. Өч минут дисәм азрак, биш минут дисәм арттыргак булырмын, мәгәр шактыйга тартылды чирәмлектәге тынлык! Менә бит ул нинди Югары очнын Сәләхетдин кызы Фирүзә! Укытучының авызын йомдырды. Тик Җәмилнең авыз йомарга бер дә исәбе юк иде, иркә кыз Фирүзәнең холыксыз гадәтләренә анын байтактан теше кыҗрый иде, кистереп әйтергә җае чыкканы гына юк иде. Ул велосипед тәгәрмәчен Фирүзәнең тәбәнәк үкчәле ак туфлясе янына ук китереп җиткерде. — Оят! - диде ул, аңа туп-туры карап. - Космоска җибәрерлек егетләркызлар эшсезлектән симереп монда ятасыз! Уттай эш өстендә машина теләнеп йөрергә ничек телегез бара? - Сәләхетдин кызына аерым өлеш чыгарды Җәмил. - Ə сиңа, Мөхетдинова, җәяү йөрү файдалы гына булыр иде. Спорт ул җәяү йөрү! Өйдә эшләмисең, ата ялкау, спорт белән, физик эш, хәрәкәт белән дус булсаң, кайбер кимчелекләрең тизрәк узар иде. Дөньяга дөм орынып елап йөрмәс идең!.. +Җәмил абыйлары мактаулы кызга əнə шулай диде. Әллә ни уйлап та әйтмәгән иде югыйсә, бары тик Фирүзәнең былтыр көз чөгендердән качуын, бәрәңгегә чыкмавын, зарарлы корткычларга каршы көрәштә актив катнашмавын күз алдында тоткан иде, кыз үзенчә аңлады, авырткан җиргә җил дә тия шул, кыз Җәмил абыйсының сүзен бетчәле битен мыскыллый дип кабул итте, мунча чабынып чыккандай кызарды, кашы җимерелеп, күз кабаклары өстенә салынды, аскы ирене язгы тамчы кебек менә тамам, менә тамам дип калтырап тора башлады. Җәмил артыгын төпченеп тормады, ул бик ашыга иде, велосипедына сикереп атланды да Түбән авылга элдертте, малайлар-кызлар, иркенәеп, сулышлары киңәеп, яңа юылган тәрәзәләр кебек балкып, гөрләшеп аның артыннан иярделәр. Иң алдан озын торыклы Фәрит чаба, аның артыннан Нәфисә сикергәли, менә алар алгарак чыктылар, җитәкләштеләр. +Үлде Фирүзә. Бетте Фирүзә. +Чирәмдә бер башы калды. +Талгын гына җил исә, баш очында гына тирбәлә-тирбәлә тургайлар сайраша. Кузгалмады Фирүзә. Байтак утырды. +Гәүдәгә калыкса да, ябыклыгы күзне кисеп торган чуар бозау кыз янына ук килде, башын иеп иснәде, иреннәрен ялмаштырып толым очындагы ак тасмага үрелде. Башка чак булса, Фирүзә сикереп торып кулына ни эләксә шуның белән бозауның сыртын төяр иде, бүген эндәшмәде, киресенчә, нигәдер бозауны ифрат нык жәлләде. Кабыргалары беленеп тора бичараның! Кыз, ике кулы белән умырып алып, бозауга чирәм сузды. — Мә, аша, аша! +Иң кырый ишегалдыннан гәүдәгә Фирүзә хәтле генә әби килеп чыгып, акрын-акрын аларга якынлашты. — Чирле бозау ул, язын салкын тиде,- дип аңлатты әби. - Рәхмәт, миһербанлы бала икәнсең! +Фирүзәнең ике күзеннән тулышып ике чишмә акты. +Консультация онытылды, һәммәсе кирегә китте... +Кинәт Язкилдене яңгыратып әтәчләр кычкыра башлады, тавыклар кытаклады, үрдәкләр бакылдады, күркәләр голдырдады. Алар һәммәсе дә: "Фирүзә ямьсез! Фирүзә котсыз! Фирүзә артта калгаан! Фирүзә шушы чуар бозау төс-ле-е-е!" - дип шаулашалар кебек тоелды. Ул сумкасын ике тез күмәченә алмаш-тилмәш бәрә-бәрә Югары очка менеп барганда колагына чаң тавышы килеп иреште. "Ямь-сез! Кот-сыз!" дип чыңлый иде чаң. +Тавышлардан колагы тынып, хәлсезләнеп, кайтып керсә, энесе Зәйтүн авызын тәвә кошы күкәе хәтле ачып янбакчада елап тора. Янында баягы котсыз Җәмилнең энесе Әнәс тә бар. Сугышканнар бугай... — Әй сугыш чукмарлары! Кәрлә пәһлеваннар! Икегез дә атлагыз әле монда! - дип, тамак төбе белән кычкырды кыз, малайлар шым булдылар. Бу боерыкка буйсыныргамы, юкмы дип уйлап алды да, үзен гаепсез санап, Әнәс тә Зәйтүнгә иярде. — Нигә сытылдың? - диде Фирүзә, Зәйтүнне җилтерәтеп. — Əнə ул, Мирфатыйх тәресе кыйнады. — Ə син, боламык, шуңа бирешеп тордыңмы? +Һәм Фирүзә аны-моны көтмәгән Зәйтүн-сытыкның янбашына берне кундырды. Малай бөгелеп төште, танавын тарта-тарта шыпырт кына үкси башлады. Әнәс аның дер-дер калтыранган иңенә кулын салды. — Авырттымы, малай? Нык суктымы? - дип сорады ул. Зәйтүн яшьле күзләрен мөлдерәтеп, гаҗәпләнеп әле генә дошманы булган Әнәскә күтәрелеп карады. Фирүзә фыр-р итте дә Әнәснең кулыннан сигез бүлкәле кепкасын йолкып алып югарыга чөйде. Кыска гына гомерендә күпне күреп өлгергән кепка кош булып очты да Зәйтүннәр тирәгенең иң куе ботаклары арасында кунып калды. Үзләренә сәер кунак килгәнне күреп, Югары оч чыпчыклары куркынып чыркылдаштылар. Фирүзә өйгә чабып керде, сумкасын карават астына ук атып бәрде дә көзгегә килеп капланды. Санарга тотынды. Берсе дә кимемәгән, күпме вакыт кояшта утырса да битендәге төрткеләр нәкъ илле өч иде... Ул кинәт: "Нигә теге ямьсез бозауны тукмап җибәрмәдем дә, нигә Мирфатыйх тәресе, мин суккач, Зәйтүнне жәлләде соң әле?" - дип уйлады. Үз уеннан үзе куркып китте. +=4= +Җәмил әллә кайчан мәктәп янындагы спорт мәйданында тугызынчы класс футболчылары тренировкасында булырга тиеш иде. Ул ашыгып өйдән чыгуга, үзләреннән биш-алты өй аша гына яшәгән Сәрвәрбикә апаны очратты. Больницага барырга чыккан икән мескен. "Төне буе тешем сызлады, чыдар гына әмәлкәем юк, Түбән авылга ук төшеп җитә алмам, фельдшер Вәзилә янына кереп чыкканда ару булыр иде, азрак җиңеләймәсме? Уф, уф!" - диде. Яңакларын иске тире бияләй белән җылытып бәйләгән карчык яныннан Җәмил тиз генә узып китә алмады, велосипедыннан төшеп әбекәйне җитәкләде, аннан култыклап ук алды, медпунктка шактый озак төштеләр. Ике урында утырып ял иттеләр, әби туктаусыз ухылдады, Җәмил, карчыкка сиздермичә генә кул сәгатенә күз төшереп алса да, Сәрвәрбикәне ташлап китмәде, юк вакытын бар итеп җылы кулдан авыруны Вәзиләгә тапшырды. Вәзилә дә аны тиз генә яныннан җибәрмәде, чыга башлагач, өялдында куып җитте: "Аз-маз караганчы түз инде, бик тә чәүчәләк карчык ул Сәрвәрбикә әби, үзем генә тотынырга куркам, я чәпчеп китәр!" - диде. - Теш врачы түгел лә мин!" +Кире борылып керергә туры килде. Вәзилә кече якта бик озак мыштырдады, урындык аркасына башын куйган әби өзлексез аһылдады, Җәмил, түземлеге бетеп, Вәзилә янына чыкты һәм, сәгатен күрсәтеп: "Безнең бүген бик җаваплы очрашу, ашыгам!" - дип пышылдады. Вәзилә кара белән сызылган нәзек, кыйгач кашларын сикертеп алды: "Һи, синнән башка да тибәрләр әле тупны!" - дип куйды. Җәмил, Вәзиләнең тел төбен бик яхшы аңлаганга, сүз көрәштереп тормады, инструментларның суда кайнап чыкканын да, Вәзиләнең Сәрвәрбикә әбинең авызына бик озаклап дару тамызганын да сабыр гына уздырып җибәрде... +Медпункттан чыгып, ике-өч атлам китүгә үк, эчтән әбинең яшьләрчә кеткелдәп көлүен ишеткәч кенә, аңа нигәдер сәер һәм бик шикле булып китте. "Әллә бәхетсез юлга чыктым инде бүген?" - дип уйлап алды. +Ə болай, чынлыкта, Җәмил бәхетле егет - моны алдан ук белдереп куйыйк. Бәхетне һәркемнең үзенчә аңлавын, үзенчә күз алдына китерүен, хөрмәтле укучылар, үзегез дә бик яхшы беләсездер. Берәүләр бәхетне хезмәттә күрә, эш өстендә татый. Икенчеләр туктаусыз байлык артыннан куа, көне-төне мал арттыра. Данны бәхетнең иң югарысы, иң татлысы дип санаучылар да бар, җирдә халык төрле, кешеләр күп, зәвыклар чуар, бәхетнең аңлатмалары да төрле һәм каршылыклы да. Җәмил исә үзенчә бәхетле иде. Максатына ирешә барганы өчен бәхетле. Шулай уйлый егет, шуңа ышана. Максаты да буш хыялларга таянмаган аның, үз рух көченнән, үзенә ышанудан туган, җирле, нигезле максат. Яшьтән үк буш өметләр белән яшәмәде егет, үз тырышлыгына ышанды, үз көченә таянды. Әле бик бәләкәй чагында, мәктәпкә дә кермәгән иде, язгы ташу тынартынмаста Олы суны йөзеп чыгам дип әтәчләнде, йөзеп тә чыкты. Дөрес, тамак төбе кызышып, ютәлләп атнага якын толып астында ятты, мәгәр үз сүзен сүз итте. (Олырак малайлар котыртканнар иде аны котыртуын!) +Язкилденең иң биек тавыннан, бөркет оя типкән, Уралның иң соңгы тамырлары арасындагы биек кыядан чаңгыда шуып төштеме? Төште! Бусында беркем котыртмады, шаһиты да бер генә кеше иде - күрше Сәләхетдин кызы Вәзилә. Шуып төшкәндәге рәхәтне белсә идегез сез! Тезләр бер-берсенә тияр-тимәс кенә калтыраналар, колак төбендә сызгырып тау җиле ургыла! О-о, тау җиленең нинди тыгыз, нинди җитез икәнен малай беренче тапкыр шунда татыды! Үзәннәрдә искән чыпчык җиле түгел инде ул, тауда сызгырган бөркет җиле, егетләр җиле! Оча Җәмил, җил аны канатландырып очырта, сикертепсикертеп тә китә, аяклар җиргә тими, егылмый мәгәр, гәүдә нык, сыгылмалы, кулларда көч, кулларда нык таяклар, чаңгысы да әтисе ясап биргән киңчә өрәңге чаңгы! — Ничек егылмадың син, Җәмил?! +Көлә генә Җәмил! — Ничек барып төшмәдең? +Шаркылдый гына Җәмил! — Минем котым калмады, карап торып үлә яздым. +Кыз авызыннан мондый сүзләр ишетер өчен Җәмил Урал тавының иң биек, иң хәтәр түбәсеннән шуып төшәр иде. Ул куе соры күзләрен тутырып үзе шуып төшкән текә тауга, үзе беренче башлап сызган сукмакка, буе-сыны мәхәббәт һәм соклану белән тулган Вәзиләгә карады. Тау, тау җиле һәм Вәзилә - өчесе бер булып нәкъ шул көннән үсмер йөрәгендә урын алдылар бугай... +Бәхет төшенчәсе кеше күңеленә җиңү белән янәшә иңә. Җәмил белән дә шулай булды. "Бәхет өчен нәрсә кирәк?"- дип уйлады ул үсә төшкәч. "Җиңү кирәк, алга бару кирәк, үз көчеңне раслау кирәк. Тулы бәхетне тою өчен яныңда сөйгән ярың булу да шарт",- дип ачыклады ул тора-бара. Валлаһи, шулай дип уйлады. Берәр җирдән укыган идеме, әллә зурлардан ишеткәне булдымы, нәкъ менә шундый фикер килде аның бәхет иңгән күңеленә. +Мәктәптә ул географияне һәм физкультура дәресләрен аерата нык яратты. Җир шарында сигез мең метрдан ашкан ундүрт тау түбәсе барлыгын, кайбер каһарман шәхесләрнең бәхет татыр өчен шул биеклекләрне яулап йөрүен ул бик яшьли аңлады. +Түбән авылда укый башлагач, Җәмил мәктәпкә гел чаңгыда гына барып йөрде. Аның һәвәслеген укытучылар да күреп алды, егетне ярышларга йөртә башладылар, мәктәп ярышларына, мәктәп ара ярышларга, аннан ераккарак, күрше-тирә районнарга да алышырга җибәрделәр. Барыннан да алга чыкты Җәмил, район чемпионы дигән исем белән армиягә китте. "Укырга кер, сиңа кайда да юл ачык",дигәннәр иде, Җәмил көлде генә: "Солдат тормышын, чын ирләр язмышын татыйсым килә",- диде. Бу сүзләрне ул Вәзиләгә дә әйтте. Вәзилә аңа ядкарь итеп чиккән яулык бирде. "Яшьлек мәхәббәтемнең бүләге шушы, мин сине көтәрмен",- диде кыз. +Вәзилә, Вәзилә... +Күрше Сәләхетдин кызы Вәзилә! +Нинди матур чаклар бар иде! Ничаклы гөнаһсыз, эчкерсез багланышлар яши иде Сәләхетдин белән Мирфатыйхлар арасында! Юри дә, күңел өчен дә, кирәктә дә бер-берсенә бик теләп йомышка йөрешәләр, бәрәңге утырту, аны алу кебек олырак эшләр ике йорт арасында ел саен уртак башкарыла иде. Сәләхетдиннәрдә эш башланса, Мирфатыйхныкылар сибелеп бакчага чыга. Мирфатыйхныкылар эшкә тотынсалар, бил буып күршеләр кереп җитә. Эш җитми тату күршеләргә, башлауга тәмамлап та куялар иде! Сугым көнне чалу итеннән пешкән өреле шулпа ашарга Сәләхетдиннәр чакырса, сыер бозаулагач угыз коймагы ашарга Мирфатыйхлар дәшә. Мунча яксалар да бер-берсен чакырмый калмыйлар, ул чакларда мунчадан соң хатыннар гына түгел, ирләр дә чәй генә эчә торган иде. Балаларның туган көннәрен билгеләп узу әле гадәткә кермәсә дә, бәбәй чәеннән бер-берсен калдырмыйлар иде. Бүләкләр дә ул чаклы зур булмый иде, туйларга өч метр ситсы, өстәл ашъяулыгы кебек затлырак нәрсәләр килсә, бәбәй туена ситсы бер метр да җитә, нәни чуар тастымал да бик зур бүләк санала иде. Юк кына әйбер дә олы бүләк,- чөнки һәммәсендә хөрмәт билгесе, эчкерсезлек үрнәге, дуслыкны ныгыта торган җылы ишарәләр була торган иде. +Берәрсе чирләп китсә яки кул-аягы киселсә, ике йорт бер сулыш ала башлый, хафа уртакка әйләнә, киптергән кура җиләге, җиләк яфрагы, андыз тамыры, сарымсак уган кишер яисә тозлы кәбестә тотып хәзер бер-берсенә кереп китәләр иде. Ул чакта ике курахуҗалык арасында тәбәнәк кенә, утырган эт биеклеге генә читән иде. Ул да чебиләр, бәбкәләр ике арада йөреп бакчаны бөтенләй такырламасын өчен генә үрелгән. Сәләхетдиннәр тавыгы Мирфатыйхларда, Мирфатыйхныкылар Сәлахетдиндә җим тибенә, сарык-бәрәннәрнең бер-берләренә кереп кунган чаклары да еш була, әтәчләренә хәтле бик тату иде ул чакта! Качкын тавыклар күрше оясына күкәй салса, ул мәсьәлә дә тавыш-гаугасыз гына хәл ителә, хатыннар бер көлеп куярлар иде дә, бетте-китте. +Ике йорт арасында какшамас татулык хөкем сөрде. +Ишле бала-чагалы ике йорт арасында бернинди яшерен сер, гайбәт, көнчелек юк иде. +Мирфатыйх та, Сәләхетдин дә Ватан сугышында катнаштылар, икесе дә яраланып туган илгә кайттылар. Сәләхетдиннең кулы яралы иде, Мирфатыйхның мина ярчыгы тиеп сул күзе күрмәс булды. Үткен күз кирәк чакта алдан Сәләхетдин йөрде, кул көче соралганда иң читен җиргә Мирфатыйх ыргылды - туганнарча яшәделәр күршеләр, дөрес яшәделәр. Тату ана-аталарның балалары да тату була. Бу күптән сыналган нәрсә. Балалар арасындагы ызгыш иң әүвәл йорттан, атаанадан башлана. Бигрәк тә Җәмил белән Вәзилә дуслаштылар. +Җәмилнең унынчыдан соң армиягә китүе көтелмәгән хәл булды. +"Кайтамы соң!" - дип сөйләнделәр күпләр. +"Кайтмаска китүедер",- дип юрадылар ата-аналар. +"Кайтмас!" - дигәнне ишеткәч, авылда берәү бик сөенде, һәм бу кеше Җәмилнең җан сөйгәне, яшьлек мәхәббәте, Сәләхетдин кызы Вәзилә иде. Вәзиләнең дә алдагы тормыш, мәхәббәт турында үз планнары өлгереп килгән чак иде. Аның планнары да ата-ана өчен көтелмәгәнчәрәк булды. Вәзилә Җәмилнең үз сүзен сүз итәргә омтылганын белә иде. Сүзен җиренә җиткергән кешене генә хөрмәт итүе дә кыз өчен сер түгел иде. Вәзиләнең дә сүз әйтәсе һәм әйткәнен тормышка ашырып Җәмилнең мәхәббәтен тагын ныгытасы килде. Әле Язкилдедә, башлангычта укыганда, мәктәпкә Түбән авылдан врач менгәли иде. Врачны шәп трантаска юртак ат җигеп барып алуларын, укытучыларның аны ничек каршылавын, врачның шикәрдәй ак халат киеп биек үкчәләре белән тек-тек кенә басып коридорда йөрүләрен ул бик яшьтән күңеленә өлге итеп сеңдерде. Вәзиләнең дә врач буласы килә иде. Әмма Вәзиләнең бала чагы авыл урамнарына да шәһәр җилләре ургылып килеп җиткән кызыклы бер чорга туры килде. Шәһәр, аның таш урамнары, көне-төне аллы-кызыллы су атып утырган фонтаннар, кинотеатрлар, киштәләре байлыктан сыгылып торган мәһабәт кибетләр, бай базарлар, танца заллары кызның төрле якка ташланырга әзер күңелен бер юнәлешкәрәк алып киттеләр. Авылга кунак кайта, затлы киемнәр кайта, тәмле-татлы күз күрмәгән күчтәнәчләр кайта. Бананнар, әфлисуннар, лимоннар... Вәзилә алдагы тормышын бары тик шәһәрдә генә дип хыяллана башлады һәм үзен шәһәрнең иң күренекле шифаханәләренең берсендә иң атаклы врач булырга әзерләргә тотынды. Шәһәргә, бары тик шәһәргә генә!.. Юл бер. Юл өметле. +Шәһәр кешесе булуның бердәнбер һәм ышанычлы юлы институт бетереп диплом алу, эшлекле кешегә кияүгә чыгу иде. Димәк, аның кияве буласы кеше дә шәһәр тормышына бүгеннән әзерләнә башларга һәм шул сукмактан тайпылмыйча алга карап кына барырга тиеш иде. +Бик яшьли дәрт керде Вәзиләгә, шул комачауладымы, бишенчеалтынчыларда гел өчлегә генә укый башлады. Китабын алдына алып утыра, башында уку түгел, шәһәр, аның шаулап торган урамнары күз алдыннан гел китми. Югары оч кызы өчен институттагы конкурслар, керү өчен барган ярышлар, җитмәгән баллар аркасында түгелгән фаҗигале күз яшьләре дә сер түгел иде. Шуның өчен ул сигезенчедән соң озын-озак уйлап тормады, тотты да Минзәлә медучилищесына барып керде. Болай өчлеләрне тезеп укып барганда аңа институт ишекләре ябык иде. Керде, түзем генә укыды, диплом алды, шәһәрдә калмады, Язкилде фельдшерлык пунктына мөдир булып кайтты. Асылда ул бары тик Җәмил өчен генә кайтты авылга! Бары аның өчен генә! "Шәһәр, тормышым шәһәрдә генә!" дигән хыялыннан баш тартканы да, баш тартырга җыенганы да юк иде аның. Бер юл мөмкин түгел икән, алга узар өчен икенчесен - тагын да ышанычлысын сайлады Вәзилә. Аныңча, беренче разрядлы спортсмен, республика күләмендәге чаңгы ярышларында призлы урыннар алган Җәмил армиядән авылга кайтып та тормастан шәһәрдә, күренекле бер урында төпләнеп калачак иде. Вәзилә бик тиз генә язылыша да Җәмил янына, җылы кочакка гомерлеккә күчеп китә! Менә ничек татлы иде кызның хыяллары! +Нишлисең, үз акылларыңны биреп булмый, Җәмил авылга кайтты һәм Түбән авыл урта мәктәбендә физкультура укыта башлады. Казан педагогия институтына читтән торып укырга керде. Аны биш куллап алдылар. Укуы ярап та торсын ди, тырышсын, дипломсыз килеш ир кеше кая бара ала хәзерге заманда? Җәмиленең укырга керүен дә хуплады Вәзилә, өзелеп-өзелеп егетнең авызыннан "шәһәр!" дигән сүз чыгуын көтә башлады. Талантлы һәм перспективалы спортсменның Язкилдедә күгәреп ятырга калуына һич тә ышанасы килмәде аның! Әмма Җәмил ике сүзнең берендә "авыл", диде. "Авыл спорты,- диде. - Авылны сакларга кирәк, авылның киләчәген яшьләр белән ныгытырга кирәк. Спорт - яшьләрне авылда калдыруның иң мөһим бер факторы,- диде. - Ни өчен Голландия, Бельгия кебек бәләкәй генә илләрдән менә дигән югары класслы футболчылар чыга да, ни өчен безнең татар малайлары футбол уйный алмаска тиеш? Футбол - культура үсешен билгели торган уен ул!" - дип өстәде. +"Нигә? - диде шаккатып Вәзилә. - Синең үз тормышың, үз киләчәгең булмасмыни?" +"Киләчәгем дә, тормышым да авыл белән бәйләнгән!" - диде Җәмил, көлемсерәп. +Элегрәк булса Вәзилә берсүзсез җиңәр иде, авыз ачарга да ирек бирмәс иде егеткә, әгәр Сәлахетдиннекеләр белән Мирфатыйхныкылар бергә тотынсалар, егетне ə дигәнче борып салырлар иде. Тормыш бик кинәт үзгәрде, тормыш күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә, ике күрше арасында еллар узып ныгыган дуслыкны да челпәрәмә китерде. Хәзер алар бер-берсенә йомышка бөтенләй йөрмиләр. Бәрәңгене аерым утырталар, аерым алалар. Ике арадагы читәннең кемнеке икәнен онытып бетергәннәр иде, читән тагын метр ярымга биегәйгәч кенә Сәләхетдиннеке икәнлеге исләренә төште. Сәләхетдин ара капканы бөтенләй ачылмаслык итеп бикләп куйды, хәзер бер-берсенә керер өчен башта урамга чыгарга кирәк. +Сәләхетдиннәрдән башланды бугай... +Әллә Мирфатыйхтанмы? +Юк, Сәләхетдиннәрдән, ахрысы. +Биш ел дисәм азрак, җиде ел дисәм күбрәк булыр, бер заман, якшәмбе көн иде, Сәләхетдин районнан мотоцикл алып кайтты. Бишеклене. Башта бер атна ишегалдында тырылдаттылар, аннан урамга алып чыгып, ай чамасы дырылдаттылар, ай үткәч берәм-берәм дә, төялешеп тә чаба башладылар. Эте-бете утыра да чаба, Вәзилә дә киткән була, бишеккә чүмәшкән Фирүзәнең авызы гел колакта! Ə Сабан туена, Сабан туена... Кулыннан килә, тәмамысы эт икән Сәләхетдин, мотоциклның бишеген алган да урынына зур чыбык чуман утыртып куйган: мәйдан буласы урынга бөтен семьясын чуманга төяп төште. Шаккаттылар. Бөтен халык көрәш карый, Мирфатыйх хатынының күзе матайда. Бөтен кеше ат чабышын көтеп тора, Мирфатыйх хатыны Гөлмәрьямнең эче яна, күзенә ак-кара күренми... Мәйдан янында дәшми түзгән иде, кайткач, Сабан туе чәе эчеп бетергәнне дә көтмәде: "Əнə кешеләр Сабан туена да машина белән генә төшкәннәр! - дип куйды. - Илаһым, кала кунакларын караучы да юк, бөтен кешенең күзе шунда!" +Гөлмәрьям төне буе борсаланып чыкты, йокламаса да, коймагын изәргә онытып, Мирфатыйхтан әр ишетте, икенче көнне үк Түбән авыл кибетенә төшеп, бик һәйбәт көзгеле шкаф сатып алды. Шифоньер дип атала икән андый шкаф, "шифалы нәрсә!", затлы кешеләрнең түрендә шул була икән. Язуы артына ябыштырылган, төгәл йөз дә егерме җиде тәңкә! Мирфатыйх: "Бәрәч, балаларга киемгә дигән акчаны тоткан сың!" - дип әрләгәч, шкаф тирәсенә береккән хатын: "Акчаны күбрәк эшләрсең, хәзер заманы шул!" - дип кенә җибәрде. +Шкаф Югары очта беренче иде. "Райунында бер!" - диде Гөлмәрьям. Күрше-каршылар, кардәш-ырулар икешәр рәт кереп карадылар. Сәләхетдин Гөлбикәсе дә түзмәде, йомыш тапкан булып кагылып чыкты. Бәя кәгазен, хуҗалар күрмәгәндә генә, тырнагы белән кубарып алырга маташты... Атна дигәндә Гөлбикә дә Зәйнең үзеннән, универмаг складыннан шифоньер кайтартты. Ике көзгелене. Язуын артына кадаклаганнар: йөздә туксан сигез тәңкә. Күршекаршы, кардәш-ыру савылып иртәдән Сәләхетдиннәргә кереп китте. Бәһасен белгәч, тел шартлаттылар, көнләшүләрен сиздермәслек дәрәҗәдә әйберне мактадылар. Мирфатыйх хатыны Гөлмәрьям кермәде. Аның карасына батып, пыр тузып келәт белән өйалды тирәсендә итәк җилфердәтеп җенләнеп йөргәнен Гөлбикә чолан тәрәзәсеннән авыз ерып күзәтеп торды. Икенче көнне Гөлмәрьям көтү куганда сыерын да, бозавын да сыек тал чыбыгы белән чаж да чож яра иде... +Шуннан китте, китте... +Шкаф артыннан сервант кайтты. Сервант артыннан диван. Диванга трельяж иярде. Трельяж холодильникны чакырды. Сервантлар буш тормады, Гөлмәрьям дә, Гөлбикә дә дистәсе-дистәсе белән чәшке- чынаяк, кашык-чәнечке, бәллүр вазалар, путаллы чәркәләр, балчык сыерлар, мөгездән көмешләп ясаган әкәмәтләр, дәүдәү буш диңгез кабырчыклары, тагын әллә ниләр, әллә ниләр кайтарып тутырдылар. Бу чәшке-чынаяклар белән чәй эчмәделәр алар, аракыны да кунакларга кырлы стакан белән чөмерттеләр, чәнечкенең әллә ничә төрлесе булса да, ит калҗасын һаман, сызганган беләкләрдән май агыза-агыза, кул белән умырдылар, әмма ярсыпясканып сервант-шкафларга шыплап мал тутырдылар. Мотоциклларны машиналар алыштырды, хәзергесе көндә Сәләхетдиннең гаражында (ишетәсезме, алты йозаклы, бетон түбәле гаражында!) "Москвич" тора, Мирфатыйхларда "Жигули". Берсенеке чия төсле, икенчесенеке - лимон... +Кара мунчалар ашыгып-ашыгып сүтелде, дәү-дәү ак мунчалар өлгерттеләр. Мунча алдына иске "Саратов" холодильнигы илтеп утырттылар, элеккеге атаклы шарлы башлы тимер караватлар да мунча алдына күчте. Чабынып-коенып чыккач, ачы балны тустаган белән шунда, суыткычтан гына алып эчә торган иттеләр. Өйләр дә танымаслык булып үзгәрде, аларга уңнан да, сулдан да баксә-бүксә такта верандалар кушып салдылар. Мичләрне сүтеп, өйләрне пар белән җылытуга күчерделәр. Верандалар гына сусынны басмады, йортларны сүтеп, алты, сигез почмаклы егермешәр ниргәле пулатлар салып җибәрделәр. Элек бәдрәф, хәзер культуралы туалет исемен алган мәгълүм ханәләрне галерея ясап өй белән тоташтырдылар. Кар базларын күмделәр, тәбәнәк җил капкаларны дәү-дәү Мазлар, Кразлар кереп йөрерлек итеп киңәйттеләр, биегәйттеләр. Урман якын, урман үзебезнеке, урман шалкан бәясе! Телибез икән, трактор белән менеп алабыз, телибез икән, бульдозер белән сөйрәтеп алып кайтабыз. "Дружба" атлы пычкы өй борынча, һәр кешедә бар, колхоз бензины бушлай, кисәләр генә, йөзәр яшьлек юкәләрне, биш йөз ел дөнья ямьләп утырган имәннәрне егалар гына. Егалар да турыйлар! Җир гүләп, җир ыңгырашып кала, юллар сыкрана, бульдозерлар юл юк җирләргә күкрәк киереп кереп китәләр. Кала кунакларына хәзер яңа сауган сөт тә, яңа язган май да эләкми, алар аертылган сөткә Зәйдән кайткан ипине манып ашыйлар да, Аллаһы әкбәр. "Монда хәлләр алайга борылган икән! " - дип килгән җирләренә тизрәк таю ягын карыйлар... +Көнчелек дигән сүз кергән арага тиз арада дошманлык та кереп оялады. Сәләхетдин белән Мирфатыйх кан дошманнарына әйләнделәр. +Яшьрәк чакта балалар бу куалашуда катнашмадылар да диярлек. Ләкин Вәзилә авыз ачып Җәмил турында ата-ана алдында сүз әйтә алмый иде инде. Егет белән кыз да аңлашалмас хәлгә килделәр. "Шәһәр, шәһәр!. - диде кыз. Җәмил исә: "Авыл",- диде дә катты. +Районга эшкә чакырдылар, бармады. +Өлкәгә күчәргә өндәделәр, ризалашмады. +Егетне районга чакыргач, Вәзилә сөенде, Казанга өндәгәч, күккә сикерде. Егет: "Язкилдедә калам",- дигәч, ышанмады. — Шаяртасың, җаный! - дип бармак янады. +Җәмил, бик гади генә, көлә-көлә: — Калам дигәч, калам инде, Вәзилә. Мине беләсең,- диде. +Кыз: "Нигә? " - дигән сүздән башканы әйтә алмады. — Нигәме? - Вәзилә Җәмил маңгаена буразна булып яткан сырны беренче тапкыр күрде. - Нигә икәнен дә әйтеп була хәтта! Менә иптәшләр белән ашханәгә ашарга гына керәбез. Дүртәү бергә утырабыз. Берәү токмач ала, икенчең борчак ашы, ə мин кәбестә ашы яратам! Монда нигә икәнен аңлатып булмый, һәркемнең төрлетөрле ашавы гына гаҗәп. Анда да бертөслелек юк! Минем бу заманда авылга ябышып ятуым, бәлки, сәердер, әмма мин аны үземчә аңлата да алам. Без бик еш кына татар халкы ишле халык, Советлар Союзында гына да алты миллионнан артык дияргә яратабыз. Халыкның уңганлыгын гел-гел гомуми эш белән дә, күплек саны белән дә билгеләп булмый икән. Халкыңның илгә-көнгә даны таралган шанлы-шәүкәтле кешеләре дә булу кирәк. Матрос Әсгать Җиһаншиннан башлап академик Сәгъдиевкә чиксез рәхмәтем һәм тиңсез хөрмәтем бар минем. Алар дөньяда татар халкының барлыгын, егетлеген расладылар. Федор Симашовны беләсең инде син. Бишавыл мәктәбен бетерде. Дөнья, олимпия уеннары чемпионы! Гап-гади керәшен малае, ə илгә күпме дан китерде! Татар халкы улы! Футболчы Галимҗан Хөсәенов, хоккейчы Зиннәтулла Билалетдинов, гимнастика остасы Галимә Шөгероваларны ал! Халкыбызның данын кайларга илтмәгән алар! — Син дә алга чык, күч шәһәргә! — Минем бик күп талантлы спортсменнар тәрбияләүче педагог буласым килә! Халкыбызның данын тагын да югарырак күтәрәсем килә! Безнең яклардан да менә дигән егетләр чыгарга тиеш. — Шуннан ни? Аңлашылмадымы? — Шуннан ни була дим? "Аптыратыйммы, йөдәтимме?" - дигән җәфалы уен бар! Бәйләнчек адәмнәр ярата аны. Шуны башладыкмы, Вәзилә? +Юк, Вәзиләнең уйныйсы да, Җәмил төсле итеп тирәнтен уйлыйсы да килми, аның үз күз алдына китергәнчә яшисе килә. Чыгамы татардан чемпион, юкмы, аңа барыбер. Чыга икән, әйдә, аның Җәмиле чемпион булсын, дан казансын, чит илләргә йөрсен, төрлетөрле матур әйберләр, затлы киемнәр, шаккаттырырлык сувенирлар алып кайтсын. Шулай яшәргә мөмкин булганда, һәркайда юл ачылып торганда нигә бу Язкилдедә череп-бурсып ятарга?! +Шөбһәләнде кыз, икеләнде һәм көннәрнең берсендә аның күз алды караңгы төндә яшен уйнагандай яктырып китте: әллә яратмыймы соң аны Җәмил?! Сөймиме?! Яратса, гел карышып, кирегә сукалап торыр идеме? Сөйсә, шундый тузга язмаган сүзләр сөйләр идеме? Сөйгән кеше, берни уйлап тормыйча, салкын чоңгылга да чума ала, күктән йолдыз чүпли! Ə бу мүкләк сыер кебек карышудан башканы белми... Тешләк хайван! +Тукта, "сөям" дигәне бармы соң аның? Юк бит... +Авылда Җәмил күзе төшәрлек, аның игътибарын җәлеп итәрлек башка берәр кыз бармы әллә?! +Вәзилә Югары очтан Түбән очка кадәр өй борынча берәмтекләп санап чыкты, кызлы йортларны айкады, аннан Олы урамга керде, Түбән авылдагы мәктәп коллективын кат-кат күңеленнән кичерде. Көнче күңел йөгерек була, кызларны санап, барлап чыкты Вәзилә һәм мондыйрак фикергә килде: Язкилдедә аңа тиң булырлык, аның белән янәшә басарлык кыз юк иде. Тагын бер шиге бар иде барын Вәзиләнең, ике күрше - Сәләхетдиннәр белән Мирфатыйхларның дошманлашуы егеткә тәэсир иттеме әллә, дип уйлады. Ул уеннан да бик тиз кайтты. "Әйдә, чукынышып бетсеннәр, Җәмил белән без барыбер монда калачак түгел!" - дип, җиңел генә хәл итеп куйды. +Тәвәккәл таш ярган. Тырышкан ташка кадак каккан, һәр минутта, һәр секундта, көндез дә, төнлә дә күңелдә бер теләк кенә калсын: Җәмилне моннан алып китәргә! Моннан... китәргә!.. Спорт яшьлек белән янәшә яши. Яшь чагында Җәмил анда, калада ныгып калырга тиеш. Шәп спортсменнарга фатир беренче чиратта, шәп спортсменнарга һәркайда юл ачык. +Борыны сизгер Вәзиләнең. Теләкләре нык. +Сәләхетдин кызы ике беләген сызганып эшкә тотынды. +Монда, Язкилдедә атлаган саен Җәмилгә аяк чалырга! Авылдан биздерергә. Комачауларга. Сүз таратырга. +Бүген эш-мәшәкатьләре шактый күп булды аның. Алай да ул тыныч диярлек. Бүгенге көне бушка узмаячак, тормышының олы максатына хезмәт итәчәк. Бүген Җәмил егылып борынын канатачак. +Сәрвәрбикә әби белән ул кичтән үк сөйләшеп куйды. "Җәмил Югары очтан күренүгә битеңне иске бияләй белән ябып урамга чык. Тешем сызлый диген. Булдыра алган хәтле тоткарла аны, әбекәй!" +Буыннары сызлап торган карчык фельдшер кыз белән борчак пешерергә каршы буламы соң?.. Тоткарланды егет. Медпунктка да керде. Вәзилә тозагына эләгеп, анда да шактый торды. Җитмәсә, теге сигезенчеләр... +Һәммәсен әйбәткә юрады Вәзилә. Хәзер сабыр гына аның Түбән авылдан кайтуын көтәргә кирәк. Бүген Җәмилләр мәктәбенең футбол командасы районның "Чукмар" командасы белән очраша. Әгәр җиңсәләр, Түбән авыллар республика ярышларына финалга чыгалар. Шуны көтә Җәмил, яздан бирле малайларга тынгы бирми. Яздан бирле тугызынчы класс малайлары шуңа әзерләнәләр. Җиңсәләр, Җәмилнең хыяллары тормышка аша башлый, моннан соң аны Язкилдедән кубарырмын димә! +Тик бүген алар җиңеләчәкләр! +Монысын бер Вәзилә генә белә. +Җәмилләр командасының капкачысы тугызынчы класс укучысы Зөфәр - Вәзиләнең энесе. Өч көн ялынды Вәзилә Зөфәргә, өч көн тәмле сүзләр белән малайны юмалады. (Сәрвәрбикә карчык түгел шул малай, таза, сәламәт, фельдшерның кирәге әллә ни юк!) Сүзләр генә ярдәмгә килмәгәч, браслеты белән сәгать вәгъдә итте. Сәләхетдин тамыры шул, Зөфәр яңа сәгатьле булачак, һәм шул сәгать Вәзиләгә - җиңү, командага җиңелү китерәчәк. Зөфәр капкачы - теләсә тупны тота, теләмәсә - "Чукмар" командасы бер-бер артлы гол кертәчәк! +Тәрәзәдән карап, рәхәт уйлар кочагында тирбәлгәндә Язкилдедә кош-корт шау-гөре башланды. "Әйдә, котырыгыз, котыр! Көзгә туй итәрбез дә симез-симез үрдәкләрне, күркә түшкәләрен күтәреп шәһәргә китәрбез! Хәйретдин агай чаң кагып озатып калыр! Бигрәк матур яңгырый икән чаң тавышы!" +Хатын-кызның күңеленә теләк иңсәме?! Ул аны тормышка ашырмыйча калмый, хөрмәтле укучым. Без, ир-атлар, хатын-кыз аркасында гына оҗмахтан куылган дөнья мәхлуклары хатын-кызның өстенлеген, хәйләгә маһирлыгын, осталыгын берсүзсез танырга тиешбез! +Җиңүгә ышанып көткәнгә көннең үткәне сизелмәде дә диярлек. Вәзилә Зөфәрне белә иде, ул аңа ышана иде. Сүрелә төшсә дә, көн элеккечә чалт аяз һәм тыныч иде. Җәмил кайтыр вакытны чамалап Вәзилә урам якка караган эч тәрәзәне дә киереп ачып куйды, бүлмәләргә коры хуш исле җәй һавасы кереп тулды: кыз тәрәзәдән тәрәзәгә йөреп, елмайган хәлдә, аны көтә башлады. +Шактый көтте, кемдер пунктка керде, ул кемгәдер киңәш сүзләре әйтте, кемнәргәдер дару бирде, укол кадады. Күңеле еракта, күзе юлда, йөрәге сөенечләр тозагында, үзе шатлыклы хәбәрләргә зарыккан иде. +Шул чагында ул Түбән очтан менеп килүче ике кешене ерактан ук абайлап алды... Икәү! Һич тә ике кеше көтми иде Вәзилә. Әйе, берсе ул. Тик ялгызы түгел. Велосипедының икенче ягыннан, Җәмил шикелле үк рульгә тотынып, тагын бер кеше менеп килә иде. Хатын-кыз? Вәзиләнең күңеле шашып-шашып кайнады. Сәкинә! Былтыр гына унынчыны бетереп, фермада сыер савучы булып калган Сәкинә! Бая кызларны барлаганда аны исәпкә дә кертмәгән иде Вәзилә, кара син аны, буйга Җәмил абыйсыннан әзрәк кайтыш булса да, ничекләр атлый, башын күккә чөеп җибәргән, чәчләр су күбеге төсле кабарганнар, күзен-кашын ясаган, әйтерсең бии-бии менә! Бер дә сыер савучы димәссең! Әллә пунктка кадәр үк бергә килмәкчеләр инде? Вәзилә бармаклары белән тәрәзә пәрдәсен урап тотты да ак җәймә җәелгән тар караватка утырды. Күңеленә моңарчы килмәгән салкын шик төште: араларында берәр нәрсә бармы әллә?! +Ул ашык-пошык тәрәзә пәрдәсен рәтләде, вак кына тир бәреп чыккан борынын мамык белән пудраларга кереште. Сак кына ишек шакыдылар. — Керегез, кер,- диде ул, елмаерга бик тырышып. +Ишектән Сәкинә ялгызы килеп керде, керде дә, мактанган сыман, томырылып аңа карап тора башлады. Вәзилә түземсезлек белән тагын берәүнең кергәнен көтте, хәтта кызның артына үрелеп тә карады, тик анда берәү дә юк иде. — Җәмил абыең кайда? - дип сорады ул, дорфа гына. — Җәмил абый? - Бу исемне әйткәндә Сәкинәнең йөзе яктырды. - Кайтып китте. — Ничек? — Шулай. — Бер сүз дә әйтмәдеме? — Әйтмәс Җәмил абый! Ул гел шаярта бит! Мине бәләкәй кыз дип уйлыймы? — Шаярта? - Вәзиләнең коты алынды. Ялгышын аңлады. Җәмил турында бу кыз алдында сүз кузгатырга ярамый иде. Белер иде әле! Бу кызый актыгының буе гына түгел, теле дә озындыр, әллә ни уйлавы бар. — Я, үскәнем, ни йомыш? +"Үскәнем" дип Сәкинәне кимсетергә уйласа да, керүче кызның исе китмәде, ул биек, мул күкрәкләрен киерә төшеп Вәзилә алдындагы урындыкка килеп утырды. — Кулым ярыла, Вәзилә апа. — "Апа" сүзе Вәзиләне усал шөпшә төсле чагып алды, ул күзләрен зур ачып Сәкинәнең кулларына түгел, аякларына карады. Матур иде Сәкинәнең балтырлары, тез башлары, кыска ситсы күлмәге яшерә алмаган тыгыз, тулы ботлары искиткеч килешле иде! — Кулым ярыла дисеңме? - дип кабатлап сорады ул. — Әйе. Түбән авыл врачына күренимме әллә дип төшеп бара идем, Җәмил абый очрады да... бергә кайтып киттек. — Яхшы булган. Яхшы,- диде Вәзилә, күзен аяклардан Сәкинәнең кулларына күчереп. - Дөрес эшләгәнсең! — Бик озаклап, бик җентекләп карады ул аның кулларына: йомшак, ак беләкләренә кул салды да иңбашларының йомры һәм кыйгачлап түбән төшүен чамалады, муенының озын һәм горур икәнлеген абайлады һәм кинәт Вәзиләнең комсыз, көнче күзе кызның күлмәк изүенә томырылды. Коры, салкын тавыш белән сорады: — Әллә күкрәкчә дә кимәгән инде син? — Нинди күкрәкчә ул, апа? — Бюстгальтер, дим. — Нигә ди ул миңа? - Сәкинә көмеш чәчеп көлеп җибәрде. - Кирәкми! +Вәзиләнең уе, кышын аранда ятып, язгы нурлар уйнаганда иреккә чыккан дуамал аргамак кебек ыргылды: күргән Җәмил, кызның озын бармакларын да, йомры иңбашларын да күргән, ситсы күлмәк аша апачык беленеп торган биек күкрәкне дә, тып-тыгыз ими башларын да күргән. Бергә кайтканнар! Янәшә... Бәлки Сәкинә юри аның каршысына чыгып торгандыр әле? Шулай булмаса, нигә больницага ук төшеп җитмәгән? Нигә борылып кайткан?! Гомумән, нигә калды соң әле бу кыз Язкилдедә? Театр училищесына укырга бара, артистка була, дип сөйләгәннәр иде түгелме? Барсын иде, шунда югалсын иде. Нигә калган ул авылда? Бу инде моннан китәчәк түгел. Былтыр яз район газетасында аның яшьләргә хаты басылып чыкты. Сәкинә үз чордашларын, үз яшьтәшләрен колхоз-совхозларда эшкә калырга өндәгән иде. "Азат хатын" журналында рәсемен дә бастылар Сәкинәнең. Тик Вәзилә аннан бер тамчы да көнләшмәгән иде, рәсеме дә тонык, искитәрлек түгел иде. Бер ел эчендә тәмам пешеп, өлгереп җиткән икән бу кыз! +Ниләр сөйләгәнен дә, кулы ярылган Сәкинәгә ниләр тәкъдим иткәнен дә аңламады Вәзилә, сыер савучы сылуны капыл-копыл ишектән чыгарып җибәрде дә келәне элде. "Беркемне дә күрәсем килми, беркемне дә!" - дип пышылдады ул. Утырып, башын тезенә бөгеп, озак кына уйланды, уеның һич очы-тотанагы юк иде, күз алдыннан Сәкинәнең хуш ис бөркеп торган аксыл чәчләре, буялмаса да чия кебек алсуланып янып торган иреннәре китмәде. Җәмил шуларны күрмәгәндер дисеңме? "Авылда калыйк!" дигән өндәмәсен хәтерләмидерме?! +Эх, ялгышкан Вәзилә. Эшне Җәмилдән түгел, шушы кыздан башларга кирәк булган. Әйтәм җирле, соңгы очрашуларда "китик" дигән саен, Җәмил, тиле кеше сыман, авызын ера. Авызы ерык, ə сүзе чыкмый. Менә кем икән аның төп гаепле кешесе! +Җәмилнең кайтышлый медпунктка кермәвенең сәбәпчесе дә шушы кызый аламасы гына. Сәкинә белән бергә килеп керсәләр, Вәзилә егетнең кыланмышыннан, ярты сүзеннән уртак серләрен аңлап алачак иде... +Кайчан, ничек өйләренә кайтып җиткәндер, Мирфатыйхлар турын ничек узгандыр, өйалдындагы сулы чиләккә абынгач кына Вәзилә исенә килде, чиләкне почмаккарак алып куйды, тавыш бирде, өйдә берәү дә юк иде. Аптырап ишегалдына чыкты һәм, лапаста сеңлесе Фирүзәне күреп, кашын җыерды: — Син нишләп консультациядә түгел? - дип сорады. Фирүзә иңнәрен сикертте, түшенә яткан толымнарын берәм-берәм җилкә чокырына чөйде. — Нигә консультациягә бармадың диләр сиңа? Әзерлексез килеш имтиханга көрмәкчесеңме? Өчле аласың киләме? +Сигезенчене аннан-моннан гына тәмамлап, бик күп артык мәшәкатьләргә дучар булган Вәзилә эне-сеңелләренең укуына аерата бер игътибар бирә, бигрәк тә Фирүзәнең, кыз кешенең канына төшә иде. — Телеңне йоттыңмы әллә? — Синең Җәмилең,- дип мыгырданды сүзгә саран кыз. — Нинди Җәмилем? Ни лыгырдыйсың? — Синең Җәмилең... Хур итте... Мыскыллады. — Җитте диләр сиңа! — Бәйләнә. Битең бетчәле, ди. — Юкны сөйләмә. Тапкан сәбәп... — Үзеннән сора əнə. Кайтты! — Сорадым ди! - Вәзилә Фирүзәгә ышанмады, сеңлесенең алдарга осталыгы барын белә иде ул. - Зөфәр кайда? — Кайтмады әле. — Ə Зәйтүн кайда? — Мин каян белим? +Корт иле кебек тузгыган мең сораудан мидә берсе генә утырып калды: нигә Җәмил Сәкинә белән медпунктка кермәде? Командасы җиңсә дә, җиңелсә дә, ул Вәзиләне күреп чыгарга тиеш иде бит! Әллә Сәкинә берәр сүз әйтеп котырттымы?.. Бусы ук булмас, юктыр, Вәзиләнең хыянәтен беркем белми. Җәмил бары аны гына ярата, аларның алга барыр юллары бер. Җәмил кайтты, нигә Зөфәр аның янында түгел? Зөфәрне табып кайт, дип Зәйтүнгә кушар иде, ул шәйтан арбасы да әллә кая тәгәрәгән? — Зәйтүн кайда дидең әле? — Белмим дидем ич! - Фирүзә калтыранып кычкырды. - Сугышканнар! Җәмилләр Әнәсе белән! — Сугышканнар?! — Мин кайтмасам, канга батып бетәселәр икән! — Ни җитмәгән тагын аларга? — Беләсең ич, нигә сорыйсың. +Вәзилә өйгә керде, өс-башын алыштырды, җиңсез халат киде, тәрәзә кырына утырды. Урам буш иде. Урам сүзсез иде. Эх, ара капка булса, йөгереп кенә Җәмил янына кереп чыгар иде Вәзилә... +Урам бушлыгы борчымый иде кызны асылда, бер җан иясе булмасын, нигә бу мизгелдә Язкилдедә бөтен кеше чәнчелеп китми, Вәзиләнең берсендә дә гаме юк, аның бөтен күңел капшагычлары бары бер шикле ноктага - Сәкинәгә генә барып тоташкан. Җәмил белән уртак язмышлары нәкъ менә Вәзилә сусаган эзгә керә дип торганда, арага йомры иңбашлы, сусыл иренле япь-яшь кыз килеп кысылсын әле! "Уналтыда, унҗидедә кызның матур чаклары",- дигән татарның гашыйклары. Уналтысы, унҗидесе үтте шул Вәзиләнең, үтте. +Унҗидесе узган кызның күңеле үтә сак, үтә сизгер. Җәмил белән Сәкинәнең бер велосипед мөгезенә ике яклап ябышып кайтулары тиккә түгел. Урам уртасыннан туп-туры пунктка карап киләләр бит, ə?! Вәзиләнең сабырсыз көтеп торуын да беләләр! +Чуалган төенне чишәргә Зөфәр кирәк иде, Зөфәр! Кайда йөрер икән ул малайский тавык баш? Нигә яхшы хәбәрне тизрәк ирештереп апасының яралы күңеленә дәва китерми?! Әллә Вәзилә аңа юкка ышандымы? Сәлахетдиннәр нәселеннән Мирфатыйх улы Җәмилгә тартылган бердәнбер кеше Зөфәр түгел идеме әллә? Аңа ияреп лапаста сабан тәгәрмәчләреннән штанга ясап азапланып маташмадымы? Иртә таңнан суык җилдә дә сөлге күтәреп Олы суга юынырга чапкан да ул түгелме? Юк! Юк! Алары малайлык мавыгулары гына. Зөфәр - Сәләхетдин улы, йорт җанлыклы, төпле малай. Вәзиләнең энесе. Сатмас ул апасын! Алдагы көннәрдә дә гел булышып, сүз тыңлап йөрер. +Күз алларын томалаган шикле пәрдә бер заман ачыла төшеп, Вәзилә ныклабрак караса, каршысында гына, урамда авызын ерып, Җәмил басып тора. Зәңгәр тренировочный җиңел чалбар кигән, өстендә җиңсез юка күлмәк, кулында баганага менә торган "тырнаклар". — Вәзилә, дим, хәерле көн. +Вәзилә эндәшмәде, сүз әйтерлек хәле юк иде. Кызганычка каршы, аның хәле иртәрәк бетеп киткән икән, менә хәзер, Җәмил китергән хәбәрдән соң һушы бетеп егылса да, урынлы буласы икән. — Рәхмәт сиңа, Вәзилә. — Ни өчен? — Кара, кара, белмәмешкә салына! — Икмәктер менә, берни белмим. — Зөфәрне кыздырып, ярсытып җибәргәнсең. — Ə?! +Әллә чын сөйли Җәмил, әллә юри, күзләрендә шаян утлар уйный. — Кыскасы, син безгә бик нык ярдәм иттең. Мин бит алда тренер булачакмын. Синең эш методың турында уйларга ярый икән!.. Без җиңдек! Көчлерәк команданы җиңдек! Ну, Зөфәр! Барыбызны шаккатырды! — Ягуар, юлбарыс, барс! Уенчының психикасы җиңүдә хәлиткеч фактор була ала. Мин моны элегрәк тә белә идем, Зөфәр мисалында тагын бер кат сынадым. Рәхмәт, Вәзилә. — Котлыйм, алайса,- диде Вәзилә, калтыранган кулларын артына яшереп. — Котлавың кирәкми,- диде Җәмил, кычкырып ук көлеп. - Мин барын да беләм. — Кая барасың син?- Вәзилә сүзне икенчегә борырга тырышты. — Зәйтүн минем энекәшнең кепкасын агач башына ыргыткан икән. Үзе керергә курка. Шуны менеп алам. — Вәзилә ярты гәүдәсе белән тәрәзә аша урамга сузылган иде инде. Менә Җәмилләрнең капкасы ачылды, Әнәснең ап-ак башы күренде дә капка кинәт ябылды. — Сугышканнар,- дип дәвам итте Җәмил. - Гел тынышмыйлар, гел чәкәләшәләр. Нигә алай бу? — Малайлар сугышмыйча тормый инде,- диде Вәзилә, һаман Зөфәр турында уйлап. Җәмил әйткән хәбәр акыл ышанмаслык иде. +Биш минут дисәм күбрәк, өч минут дисәм азрак булыр, шулай берсе тәрәзәдә, икенчесе урамда күзгә күзне терәп торгач, Вәзиләнең: "Ничек булды соң?" - дип сорыйсы килде, әмма Җәмил, үзенең кая барырга чыкканын хәтерләп, аларның капкасына юнәлде. +Җәмил ишегалдында күренүгә, лапас күләгәсендә утырган Фирүзә фыр итеп күтәрелде, тырылдап өйгә кереп китте, китабын өйалды идәненә ыргытты да чабып кире әйләнеп чыкты. Көзгесен оныткан икән, аны учында яшереп болдырга чабып менәм дигәндә абынды, түгәрәк көзге кулдан төште һәм ташка бәрелеп көл булды. Җәмил Фирүзәнең кыланышын дикъкать белән күзәтеп торды, башын чайкады һәм иңбашларын уйнатып карт тирәк янына килде. Җәмилнең агачка менгәнен карарга өйдән Вәзилә дә чыкты, болдыр култыксасына таянып: — Көзге ватылуны бәхеткә дип юрасак, син агачка хәвеф-хәтәрсез менеп төшәчәксең! - диде ул, эченнән Фирүзәне тиргәп. — Мине сынар өчен генә икән, көзгеңне юкка әрәм иттең! +Җәмил йомшак кына атлап карт тирәк янына барып җитте, агачның тубырлы кәүсәсенә карап-карап торды да, "тырнакларны" агач төбенә ташлап, учларын төкерекләп бер-берсенә ышкыды, "эһ!" дип бер талпынды, ике сикерде һәм агачның аскы ботагына барып та ябышты. Мәче җитезлеге белән үрмәли башлады, байтак менгәч бер юан ботакны ике куллап селкетергә тотынды. Вәзилә юри, курыккан булып, чыркылдады: "Егыласың!" Аның ничек тә Җәмилне көлдерәсе килә иде, чыннан да, егет яфраклар куелыгыннан шаркылдап җавап кайтарды: "Минем егылганны көтәсеңме?" "Юләр!" - диде иреннәрен бөреп Вәзилә. Агач янына ук килеп җиткән иде, сискәндереп аның аяк башында бер нәрсә шапылдады. Башта Вәзилә кош оясы дип уйлаган иде, иелебрәк караса, кепка төшкән икән. Җәмил дә җиргә сикерде. — Киярлеге калмаган,- диде ул, һаман Җәмилне кимсетергә теләп. — Киярлек,- диде Җәмил, һаман авызын җыя алмыйча. - Әйбәтләп юып киптерәбез дә калыплап куябыз без аны. Өр-яңа булачак! — Яңаны алырсыз, бер кепка көненә калмагансыз. +"Ни сөйлим мин? - дип сулкылдады аның күңеле. - Хәзер ул шушы шакшы кепканы алачак та чыгып китәчәк. Шуның өчен генә кермәгәндер ич?! Кайчаннан ишегалдыбызга аяк басканы юк иде". +Никадәр көләч булырга, сүзләрне сайлап кына сөйләргә теләсә дә, Вәзиләнең көндезге ярсуы басылмаган, аның күзләре усаллык чәчеп карыйлар, елмаюы ясалма, салкын, сулышыннан боз исе килә иде. — Нигә яңаны алырга? Бусы да искермәгән! - Җәмил Вәзиләнең күзләренә төбенә төшәрдәй булып карап торды. — Ярар, шундый кепкалар кибеттә ауный бугай. Үзем алып бирермен,дип, юмартлыгы белән әңгәмәне җылытырга теләде Вәзилә. — Юк, Вәзиләкәй, бу кепка - бүләк. Беренче классны әйбәт бетергәнгә әтидән бүләк. Әнәс аны гадел тырышлыгы белән яулап алган. Үз гомерендә беренче олы бүләк. Аны алыштырып булмый. — Бәй, миннән дә бүләк булыр! — Бүләк вәгъдә итәргә яратасың икән син! - диде дә Җәмил кызның хафасын арттырды, аның ике бите дә кызышып яна башлады: әллә теге тиле малай... Зөфәр бөтенләй үк чишелеп беткәнме?.. Ах, юньсез Җәмил, тәҗрибәсез малайның серен алгандыр, мөгаен! — Синнән бүләк алса, энекәшнең бурычы бик зурая, - дип, һаман аяусызлана барды Җәмил. - Бирмә инде син аңа бүләгеңне, юмартланма! +Вәзиләнең Җәмил алдында кызарып-бүртенеп, дәресен белмәгән надан кебек ык-мык торуын ишек ярыгыннан күзәтеп торган Фирүзә кинәт пырхылдап көлә башлады. Моңарчы апасы әйткән "бозауга" бер дә охшамаган иде Мирфатыйх малае! Вәзилә ялт карап алды, көлүченең тавышы шунда ук киселде. +Алар тагын ни турындадыр сөйләштеләр, тик бу сөйләшү дә мөнәсәбәтләрне ачыкламады, араны якынайтмады, киресенчә, ерагайтты гына бугай. Җәмил аз-маз шаярткан булды, юк сүз әйтеп Вәзиләне көлдерде, кыз аны капкага чаклы озата чыкты. Шунда саубуллаштылар. +Вәзилә өчен кердеме Җәмил? Әллә юкмы? Әмма Вәзиләгә алда ничек булырга кирәклеген белдермичә чыгып китте. Моңарчы Вәзилә үзен Җәмилнең хуҗасы итебрәк саный иде. Җәмил бары тик аның хакына яшәргә, аның күз карашыннан ни боерганын аңларга тиеш дип исәпли иде. Шулай булачагына фанатикларча ышана иде. +Мәхәббәт сукыр була диләр. +Сукыр булгандыр шул Вәзиләнең мәхәббәте, Язкилдедә Сәкинә шытып калкынганын да күрмәгән, Зөфәр ныгып килгәнне дә абайламаган. +Бүгенге көндә Язкилденең Югары очында, Сәләхетдиннәр йортында, хәлләр менә шундыйрак - хәлләр, турысын әйтергә кирәк, шәптән түгел. Зәйтүн белән Әнәс читән сүтә-сүтә сугышканнар. Фирүзә белән Җәмил абыйсы ызгышканнар. Зөфәр дигән егет аламасы, мөгаен генә, Вәзилә апасын сатып дошман лагерена чыккан. Җәмил белән Вәзилә арасына үткен пычак булып Сәкинә килеп кергән! +Боларның эчке мәгънәләре нидә? Бер-берсен ачыклыймы бу фактлар? Әллә нәтиҗәсе генә бәйләнгәнме? +Нәтиҗәне күз алдына китерә алмаса да, Вәзилә бу аяусыз фактларның бер-берсенә шактый тыгыз бәйләнгәнен һәм язмышының алдагы көнендә бүгенге мөнәсәбәтләрнең хәлиткеч урын тотачагын чамалый иде. Җиткән кызларның уе - җилдәй җитез! +Ул, авызын-борынын мимылдатып, кече як ишеге янында басып торган Фирүзәне ике куллап этеп җибәрде дә, олы өйгә кереп, хәлсезләнеп, мәлҗерәп баягы урынына, тәрәзә каршысына килеп утырды. Бераздан Түбән оч ягыннан акрын гына болай таба менеп килүче ике кешене абайлады. Урамда кеше йөрми түгел, әмма килүчеләрнең икәү булуы аны тагын шиккә төшерде, ни тырышса да, килүчеләрне танымады. Фирүзәне чакырып китерде: "Күземә чүп кердеме шунда, танымыйм гына. Кемнәр бу?" - диде. Фирүзәнең күзе үткен, шундук чәрелдәп кычкырды: "Әй Зәйтүн бит! Икенчесе Хәйретдин агай!" +Бераздан Вәзилә дә аермачык күрде: Хәйретдин агай малайның колагыннан эләктергән, аны Югары очка сөйри, Зәйтүн исә әллә нинди ямьсез тавышлар чыгарып акыра иде. "Кыйнаганда барабан гына үз тавышы белән кычкыра",- дип уйлады Вәзилә бер дә кирәкмәгәндә. Тегеләр дә ул утырган тәрәзә турына ук килеп җиттеләр, Фирүзә куркып кычкырып куйды, Вәзиләнең күз аллары караңгыланды: Зәйтүннең кулында кеше башы сөяге бар иде! Вәзилә абына-сөртенә урамга чыгып чапты. +=5= +Чуалган башны тагын да бутар өчен күп кирәкме? +Мөлдерәмә тулы чиләккә бер-ике тамчы гына өстәсәң дә читчитләреннән ага башлый... +Зәйтүн кулындагы баш сөяген күргәч, Вәзилә чак акылыннан шашмады, ул Хәйретдин агайның ни аңлатырга тырышканын байтак вакыт аңлый алмыйча азапланды. Зәйтүн һаман мышык-мышык елый иде. — Менә малаегызны китердем,- диде, өченчеме, дүртенчеме тапкыр кабатлап, Хәйретдин агай. - Су буенда адәм башы сөяген туп итеп уйныйлар иде. — Без уйнамадык, тапкан гына идек,- дип сүз кыстырды малай. +"О ужас!" дип уйлады Вәзилә. Ул караган киноларда кырган кашлы, сыланган керфекле кызлар бербер көтелмәгән хәл булганда нәкъ менә шушы сүзне әйтеп, нәзек беләкле кулларын күккә чөяләр иде. Ат алмасын туп итеп уйнап йөрткәнне күргәне бар, ипи катысын да җирдә тәгәрәтә хәзер авыл малае, бәләкәйрәкләр мәктәп сумкаларын да карда-бозда тибеп ярышалар, алма тәгәрәткәннәре бар... адәм башы сөяген футбол тубы итеп, мөгаен, Язкилде авылында гына уйнаганнардыр! Берничә урыннан чатнап ярылган, тешләре ыржаеп торган көрәнсу баш сөяге! Адәм башы! +"О ужас!" +Авылда үссә дә, Вәзилә бу сүзнең татарчасын белми иде. +Нәни генә географик белешмә +Төньяк географик киңлекнең 55 нче градусында һәм көнчыгыш географик озынлыкның 52 градус 30 минутында утырган Язкилде авылы турында, аның Югары, Түбән очлары турында байтак кына сөйләштек инде без, хөрмәтле укучым. Авылның кайбер гражданнары белән дә танышып уздык. Сүз арасында гына Җәмил балачакта гарьләнеп йөзеп чыккан Олы су елгасын да телгә алгаладык. +Авылның яме булган Олы су белән тагын да ныграк танышырга вакыт җитте: безнең хикәядәге вакыйгаларга да, кешеләргә дә турыдан-туры катнашы булачак әле аның, булачак! Алай гына да түгел, географик карталарда бөтенләй күрсәтелмәгән шушы елга без телгә алган кешеләрнең язмышында искиткеч бер роль уйнаячак. Менә шуннан соң "кеп-кечкенә инеш кенә" дип әйтеп кара инде Язкилденең Олы суын!.. +Матур елга Олы су! +Ə болай артык данлы-шанлы да түгел, Язкилдедән биш-алты чакрымда, калын кара урман арасында, ташлы ярда чишмә булып бәреп чыга да, Олы су башы дип аталган ерганаклы үзәннән үтеп, ашыга-ашыга, кабалана-кабалана авыл янына килеп җитә. Җәен сабыр гына, серле генә инеш ул, ярларында таллар, уем-уем зирек агачлары үсә, зирекләрне иркәләп колмаклар чорный, колмак араларында сандугачлар өзмәс сайрый, бормалы тугайларында кызылканатлар, ташбашлар, кушбашлар үрчи. Иллә мәгәр язын Олы суның холкы яман! Авылны өч яктан ураган урман кары кузгалып төшә башлаганда Олы суга якын барырмын димә! Каян киләдер аңа шулкадәр көч, каян өстәләдер дуамал гайрәт, урманнан ук шаулапгүләп килеп чыга да үзәнлекне тутырып киңәя, тау итәкләренә кадәр сикергән күгелҗем-кара дулкыннарын уйнатып-биетеп түбәнгә омтыла. Ике-өч көн дуамалланып котырына, төннәрен дә тынмый, яралы дию булып бәргәләнә-улый, вак-төяк күперләрне йомычка урынына уйнатып агызып китә, анда-монда сураеп калган печән кибәннәрен ялмап йота, тал-тирәкләрне тамырлары белән йолкыпкубарып ала. Соңгы елларда холкы бигрәк тә яманланды Олы суның! Элегрәк елларда урман кары сабыррак, сызып кына кузгала торган иде. Хәзер ни, кая карама, электр чыбыклары узган, я нефтьүткәргечләр сузылган, урманнар кишәрлек-кишәрлек тоташтан киселгән, кояш нуры ургылып килеп керә дә кыш тупланган карларны дәррәү кузгата, ашыктыра башлый. Әй китә, әй башлана кыямәт! Олы судан байтак җәбер күреп, аның дуамал гадәтләрен белсәләр дә, Язкилде кешеләре яраталар үз инешләрен. Олы суны кушып җырлар чыгаралар, читкә китсәләр, шуны сагынып кайталар. +Язкилденең зираты авылның түбән ягында, заманында Олы судан хәтсез еракта иде. Инеш язгы ташуларда ел саен ярларны җимереп үзенә яңа юл сайлый башлады һәм биш-ун ел дигәндә дулыйдулый зират янына ук килеп җитте. Мәрхәмәте килеп, әрвахларның тынычлыгын бозарга куәте җитмәс дип йөргәннәр иде, алдагы язда су гомердә булмаганча котырынды һәм киртәне җимереп эчкә үк үтте, байтак кына иске каберләрне юып агызды... Су юашланып үз эзенә төшүгә, хәстәрле язкилделәр зират тирәсен ныгыттылар, еш казыклар кагып, тал чыбыгыннан ныгытмалар үрделәр, өмә ясап, киртә белән тал арасына эре-эре таш тутырдылар. Машина белән ташыдылар ташны. Әмма алдагы язда су тагын да шәбрәк акты, биш көн буе тоташ ябырылып дулады, зират киртәләрен, ныгып өлгермәгән сай тамырлы тал агачларын гына түгел, дәү-дәү ташларны тәгәрәтеп, үзе белән түбән якка ияртеп китте. Язкилделеләрнең болан башы хәтле ташларын Түбән авылның тегермән буасы алдында таптылар. Буа да чыдамаган, киткән иде. Су зиратка ук бәреп кереп быел да байтак каберләрне ялмап йотты. +Картлар кайгыга төштеләр. Зиратны алай-болай гына ныгытып мәңгелеккә йокыга талганнарның тынлыгын саклап калырга җай калмаганлыгын күрделәр. Мәсьәлә үтә җитди иде, шул хакта сүз ике мәртәбә авыл советы сессиясендә каралды, район оешмаларына барып җитте. Иң беренче нәүбәттә авылның төньягындагы тау итәгеннән байтак кына җир кисеп, киртә белән әйбәтләп уратып алдылар. Капка башына куелган ай урагын тимерче Фазулла эшләде. "Савап булыр, оҗмахлы икәнсең",- дип, карчык-корчык бик мактагач, үз акчасына айны көмеш суы белән дә йөгертте. Яңа зират капкасына ай менеп утырган көннән авыл советы катгый карар чыгарды: "Бүгенге вакыттан иске зиратка мәет куймаска, бу максат өчен бары тик яңа зираттан гына файдаланырга",- диелгән иде анда. +Тик менә яңа зират кәгазьдә расланганнан соң, авылда беренче мәет булу белән үк халык арасында шомлы хәбәр таралды: имеш, яңа зиратка беренче булып яткан кеше үз артыннан бөтен нәсел-нәсәбен тарта торган була... +Каян, кемнән чыккандыр бу сүз, Язкилде халкы арасында таралып та, кыска гына вакыт эчендә ныгып та өлгерде. Авыл советының тыюына карамастан, мәетләрне иске зиратка, елгадан ерак почмакка куя башладылар. Бер ел шулай үтте, ике, өч... Тагын якты язлар килде. Тагын дулады Олы су - тагын язкилделеләрдән җир тартып алды, корбан таләп итте. Әллә кайчан йокыга талганнарның каберен тузгытып, аларның ак сөякләрен борылышларга, комлы иңкүлекләргә илтеп салды. +Шомга төштеләр язкилделеләр! Уен эшмени, тыныч заманда утядрә чәчрәмәгәндә бабаларыңның тынычлыгы яз саен бозылсын әле! Шомлы хәбәрләр тирә-якка таралды. Авыл советы председателе районнан авторитетлы лекторлар чакырып хорафатлар, ышанулар һәм аларның зарарлары турында өч-дүрт мәртәбә лекцияләр тыңлатып карады, әмма үлем-җитем, туу-яшәү җәһәтеннән йолалар, инанулар күп вакытта законнардан да өстен булып калалар. +Мәңгелек алдында күпләрнең күңелен икеләнү, каушау чорный торган була. Авыл советы председателенең газиз әткәсе дөнья куйгач, яңа зиратның мәңгелек беренче кунагы, мөгаен, ул булыр дип торганнар иде, агай-энеләр, туганнар, кардәш-ырулар җыелып, бер сүздә, бер авызда торып, председательне дә җиңделәр. Берәүнең дә тоташ үлем күрәсе килми, бер нәсел дә үз арасына Әҗәлетдинне кертергә ашыкмый иде. Рәиснең әткәсен дә иске зиратка җирләделәр, авыр туфрагы җиңел булсын, бәлки Олы су акылына килер?! +Язкилдедә һаман шул гадәтләр, бер үк сүз өстен булып калды... +* * * +Менә шулай Хәйретдин агай соң дәрәҗәдә кызып. Зәйтүн дигән шук малайның колагыннан сөйрәп өенә хәтле китергән иде. — Бу тинтәкнең әткә-әнкәсе әйдәләрме?- дип сорады ул, малайның колагын нык кулыннан ычкындырмыйча. — Юк,- диде Вәзилә, мышык-мышык сытылган энесенә җирәнеп карап. — Менә күр, туп итеп тибеп йөртәләр бит, ə?! — Уйнамый идек әле.- дип, һаман карулашты малай. — Каян алдың моны? - Вәзилә "баш сөяге" сүзен әйтергә кыймады. — Каян булсын, су буеннан,- диде малай, тынычлана төшеп. Вәзилә апасының яклап, бу усал карттан йолып аласына шикләнми иде Зәйтүн. — Әнәс тә шунда идеме? - диде Вәзилә, бая гына күрше малаен капка авызында күрсә дә. — Юк. — Нигә моны башка балалар алмаган да, нигә син генә шундый юньсезлеккә тап буласың? +Зәйтүн җавап бирмәде. +Хәйретдин агай колакны ычкындырды, ике кулын да билендәге киндер алъяпкычка озаклап сөртте һәм баш сөяген малайдан тартып алды. — Нишлибез инде хәзер? - диде ул, бераз сабырланып. Болай да буталган Вәзиләнең башында бер уй да юк иде. — Үлеләр белән нишләргә кирәклеген дә мин белергә тиешме? - диде ул, дорфа гына. Хәйретдин агай аптырап күтәрелеп карады. — Син фелшер. Укыган кеше. Мондый чакта синең янга килмичә кем янына барыйк ди без? — Мин тереләр белән эш итәм,- диде кыз, һаман кырыслана барып. Аның тагын да ныграк усалланасы килеп китте. "Минем ни эшем бар? - дип күңеле үртәлде. Авыл советы кайгыртсын əнə! Зәйтүннең дә ни гаебе бар? Нигә өйгә алып менгән аны бу карт? Колагын шештереп бетергән! Нигә Хәйретдин агай бу сөякне авыл советына, я идарәгә кертеп чыкмаган? Нигә бу файдасыз эшкә Зәйтүн белән мине катыштыра". — Ничек алай? - дип, бик аптырады Хәйретдин агай. - Ничек алай? Барыбызның да уртак хәсрәте ич бу? Сезнең туганнарыгыз да шунда ята. — Юк безнең туганнар анда,- диде Вәзилә, кистереп. - Беркемебез дә юк. Без һәммәбез дә сау-сәламәт. Исән. — Хата уйлыйсың, кызым. — Малайның колагын өзеп төшерә язгансыз. Ни хакыгыз бар? — Тәртипсез бала алдында шулай сөйләшәләрме? Тәрбияң шулмы? — Хәйретдин агай, башка кайгың булмаса, безнең тәрбиягә катнашып йөрмә инде син, яме. +Вәзилә Хәйретдиннең олы кеше икәнен, аның янында тәмсез телле булмаска кирәклеген дә белә, әмма бу минутларда ул аны күрми дә диярлек иде, шәхсән аны кимсетергә дә уйламый, аның күз алдында тату пар - Җәмил белән Сәкинә, егет белән кызның велосипед янәшәсендә атлаган шәүләләре уйный, хәзер алар якында булсалар, Вәзилә аларны чәйнәкләп, өзгәләп ташлар иде. Тик алар юк, каршысында соры фетр эшләпәсен кашына ук төшереп кигән, бөкресе тагын да ачыграк калыккан Хәйретдин агай басып тора, күзләре дымсуланган, яргаланган җыерчыклы кулында - адәм башы сөяге. "Карчыгының кабере исән микән?" - дип уйлады Вәзилә һәм Зәйтүнгә: — Бар, кереп кит! Йөрисең кеше бимазалап! - дип кычкырды. +Зәйтүн өненә кереп шылган йомран кебек йомылып кына алар күз алдыннан югалды, ачык тәрәзәдән Фирүзәнең шаркылдап көлгәне ишетелде. — Ə сез нигә китмисез, Хәйретдин агай? Нигә җан талап монда торасыз? Мин нишләтә алам? — Китәм алайса,- диде юаш карт. - Мин ни, аптыраганнан килгән. Аптырарлык хәл бит, шаккатарлык. Уйламаганда-көтмәгәндә... Бер җирдә дә мондый хәл юктыр! Борынгы бабайларны әйтәм, авыл өчен урынның шәбен сайлаганнар, менә зиратны гына куя белмәгәннәр. Үзләре дә: "Ни булды безгә?" - дип борчылып яталардыр. Рәнҗиләрдер безгә... Җаен таба алмыйбыз бит. — Авыл советына керегез. Аларга ныгытып әйтегез. Сез олы кеше, сезне тыңларлар,- диде Вәзилә, тупаслыгын бераз киметергә тырышып. +Карт та бераз йомшарды. +- Малайда гаеп юк югын, мәгәр аз гына гаеп тә бар: туп итеп уйнарга аңа берәү дә кушмаган. Үзе башлаган! Бүтәннәр куркып карап кына торган! Сезнең башкисәр типкәләпме типкәләп йөртә икән... +Китте Хәйретдин агай. +Үзе дә сизмәстән, Вәзиләнең рәнҗүен арттырып китте. Бер сәбәпсез, бер гаепсезгә рәнҗеде аңа Вәзилә. Чынлыкта исә ул бүген бер генә кешегә - үзенә генә рәнҗергә тиеш иде. Әмма адәм баласы шулай яратылган, ул гаебе барын эчке сиземе белән чамалаган очракларда да гаебен танырга ашыкмый, аны башкаларга сыларга ярата. Ике дә уйлап тормыйча башкаларны гаепли. Без барыбыз да, тыштан гаебебезне таныган булып кылансак та, күңелебез белән бик сирәк очракларда гына төп гаепнең үзебездә икәнен таныйбыз. +Әгәр бүген Вәзилә: "Командагыз җиңелсен!" - дип үгетләп Зөфәрне озатмаса... +Әгәр ул аңа хыянәте өчен чылбырлы сәгать вәгъдә итмәсә... +Әгәр Вәзилә Сәрвәрбикә карчыкны да үз ягына аудармаса... +Әгәр Җәмилнең матур гына үрелеп барган тормышына аяк чалырга маташмаса... +Әгәр Сәләхетдин белән Мирфатыйхлар гаиләсе яшерен һәм астыртын дошманлык белән яшәмәсә... +Әгәр Вәзилә Җәмил белән Сәкинә каршына айдай балкып килеп чыкса... +Күңеле тыныч булыр иде аның, Хәйретдин агайны да юкка рәнҗетеп, борчып маташмас иде. +Юк шул, Вәзилә Сәкинә белән Җәмил алдына тып итеп чыга алмады, күңеле саф түгел иде аның, кылган эшләре, гамәлләре керсез түгел иде. Җәмилгә булган мөнәсәбәте алама иде. Шул аламалык аны тәрәзә пәрдәсе артына качырды. Шул саф түгеллек аның күңеленә чүп-чарлы, шикле уйларны өйде. Батыр батырны сирәк чакта ярата, матур матурны бер чакта да сөйми. Чөнки матур икәү булса, аның берсе барыбер өстен чыга. Матурлыкның төп шартларыннан берсе - ул кабатланмас рәвештә бер булырга тиеш. Язкилдедә бер матур бар иде - ул Вәзилә иде. Сәкинә дигән матур калкып чыга икән, бу - Вәзиләнең үлеме, бетүе, матур буларак югалуы дигән сүз. +Шулай уйлады Вәзилә. +Шулай уйларга тиеш тә иде Сәләхетдин кызы. +- Малайда гаеп юк югын, мәгәр аз гына гаеп тә бар: туп итеп уйнарга аңа берәү дә кушмаган. Үзе башлаган! Бүтәннәр куркып карап кына торган! Сезнең башкисәр типкәләпме типкәләп йөртә икән... +Китте Хәйретдин агай. +Үзе дә сизмәстән, Вәзиләнең рәнҗүен арттырып китте. Бер сәбәпсез, бер гаепсезгә рәнҗеде аңа Вәзилә. Чынлыкта исә ул бүген бер генә кешегә - үзенә генә рәнҗергә тиеш иде. Әмма адәм баласы шулай яратылган, ул гаебе барын эчке сиземе белән чамалаган очракларда да гаебен танырга ашыкмый, аны башкаларга сыларга ярата. Ике дә уйлап тормыйча башкаларны гаепли. Без барыбыз да, тыштан гаебебезне таныган булып кылансак та, күңелебез белән бик сирәк очракларда гына төп гаепнең үзебездә икәнен таныйбыз. +Әгәр бүген Вәзилә: "Командагыз җиңелсен!" - дип үгетләп Зөфәрне озатмаса... +Әгәр ул аңа хыянәте өчен чылбырлы сәгать вәгъдә итмәсә... +Әгәр Вәзилә Сәрвәрбикә карчыкны да үз ягына аудармаса... +Әгәр Җәмилнең матур гына үрелеп барган тормышына аяк чалырга маташмаса... +Әгәр Сәләхетдин белән Мирфатыйхлар гаиләсе яшерен һәм астыртын дошманлык белән яшәмәсә... +Әгәр Вәзилә Җәмил белән Сәкинә каршына айдай балкып килеп чыкса... +Күңеле тыныч булыр иде аның, Хәйретдин агайны да юкка рәнҗетеп, борчып маташмас иде. +Юк шул, Вәзилә Сәкинә белән Җәмил алдына тып итеп чыга алмады, күңеле саф түгел иде аның, кылган эшләре, гамәлләре керсез түгел иде. Җәмилгә булган мөнәсәбәте алама иде. Шул аламалык аны тәрәзә пәрдәсе артына качырды. Шул саф түгеллек аның күңеленә чүп-чарлы, шикле уйларны өйде. Батыр батырны сирәк чакта ярата, матур матурны бер чакта да сөйми. Чөнки матур икәү булса, аның берсе барыбер өстен чыга. Матурлыкның төп шартларыннан берсе - ул кабатланмас рәвештә бер булырга тиеш. Язкилдедә бер матур бар иде - ул Вәзилә иде. Сәкинә дигән матур калкып чыга икән, бу - Вәзиләнең үлеме, бетүе, матур буларак югалуы дигән сүз. +Шулай уйлады Вәзилә. +Шулай уйларга тиеш тә иде Сәләхетдин кызы. +Югары Очның Сәлахетдин кызы. +Миңгерәүләнеп килгән Хәйретдин агайны чукый-чукый озатты Вәзилә. Чөнки күңеле керле иде аның бүген, гаебен танырга көче җитмәгәч, тормышының кәйсезлеген беренче очраган кешесенә - Хәйретдин агайга йөкләп җибәрергә тырышты ул. Зират юлыннан кара кайгыга батып кайткан картны ул башта ук усал күңел белән каршылады. Вәзиләнең аңа үпкәләве бөтенләй урынсыз, урынсыз гына түгел, тупаслык, гаделсезлек, дорфалык иде. Тик Вәзилә үзендә бүген котырынган бу сыйфатларны бер чакта да таныячак түгел, танырга җыенмый да. Ул картның авыр адымнары артыннан нәфрәт тулы күзләре белән карап калды. Иң гаҗәбе, аның күңеле җиңеләйде, йөзенә тантана катыш канәгатьләнү чыкты. Кайберәүләр кеше рәнҗеткәннән соң җиңеләеп калалар. Вәзилә əнə шундыйларның берсе иде. +=6= +Инде сүз Зөфәр турында барачак. Чират аңа җитте. +Вәзиләнең күңеле аны эзли: "Зөфәр кайда? Кайда йөри ул тилемсә егет?!" +Кайда булсын, Зөфәр баядан бирле Олы су буенда йөри. Бер башы. Ялгызы... Ул өенә кайтырга бик курка иде. Ул бүгенге көннең, бүгенге кичнең тизрәк узуын, мәңгегә кайтмавын һәм онытылуын тели иде. +Без бит барыбыз да аз-маз ваемсызлар. +Шулай түгелмени, хөрмәтле укучым? Без алда бары тик бәхет кенә, бары тик тынычлык кына көтә дип шулкадәр нык ышанабыз ки, барыбыз да һәрдаим киләчәккә омтылабыз. Киләчәкнең мәшәкатьләрен, кайгы-сагышларын, авырлыкларны кемдер үз өстенә, үзенә алыр да, безнең өлешкә бары тик татлы-тәмлесе, яктысы вә яхшылыгы гына калыр дип ышанабыз. Киләчәктән беркем дә начарлык көтәргә теләми! Я, кайсыбызның бүгенге көннең иң кадерле гомер кисәге икәнлеген уйлап куанганыбыз бар да бүгенге көнне озайтырга, сузарга яки бөтенләй туктатырга тырышып караганы бар?! +Тәҗрибәсез Зөфәр дә бүгенге көнен каргый иде. Тизрәк узуын, онытылуын тели иде. Көннәренең, гомеренең санаулы икәнлеге турында уйлап та карамый иде ул. +Ə бүгенге көн шулкадәр матур, Зөфәрнең тирә-ягы искиткеч бай, кызыктыргыч дәрәҗәдә төрле-төрле иде. Ул, Олы су буенда бер максатсыз, мәгънәсез йөреп талчыккач, биек куе үләннәр арасына кереп күмелде, әмма үзенең гаҗәеп бер матурлык арасына чумуын аңламады. Көн шулкадәр рәхәт, җылы иде, җилсез, тып-тын иде. Һәр тарафта бал кортлары оча, төклетуралар гөжелди, ул исемен белмәгән әллә никадәрле алтын-сары, чуар бөҗәкләр үрмәлиләр, сикерәләр тәпәләшеп, сугышып яталар, кыскасы, болынның һәр карышы үзенчә матур, үзенчә хәрәкәттә иде. Зөфәрнең дүрт ягында да тирбәләтирбәлә ганҗә гөлләр хуш ис тарата. Кояш нурлары аның битен, муенын иркәли, футбол ярышынная соң була торган арганлык, гәүдә авырлыгы каядыр йомшак җиргә сеңә бара иде. Кошлар пыр да пыр аның тирәсеннән очып чыгалар, күккә атылалар, күк үзенең сыек саф зәңгәрлеге белән искиткеч матур иде. +Тормыш, табигать, кошлар дөньясы бүгенге көн, бүгенге мәшәкатьләр белән мәшгуль! Алар ашыкмыйлар, иртәгәге көн тизрәк килсен иде дип теләмиләр, бүгенгенең рәхәт сөенечләреннән тәмам бәхетлеләр иде. Җемелдәп-җемелдәп Олы су ага, тугайларында вак балыклар ялтырашып сикереп куя, комырыкта качып яткан ач күз кушбаш яр күләгәсенә керә дә, үзенең монда хуҗа икәнлеген белдереп, койрыгы белән шапылдатып суга, су чәчрәтә. +Менә биек-биектән аваз салып ялгыз торна очып үтте. +Икенче җәй рәттән Зөфәр ялгыз торна күрде. +Кайда икән аның башкалары? Бик биектә, сыек ак болыт дулкыннарына тия-тия очты торна, ə тавышы бөтен күк гөмбәзен иңрәтеп таралды. Торна тавышын ишеткәч, чалкан яткан Зөфәр әйләнде дә җиргә йөзтүбән ятты, үлән сабаклары, кыштырдавык яфраклар аның яңакларына сарылдылар, чәчәкләр иелеп муенын кытыклады. +Тугызынчыда укучы малайлар ни уйлый? +Тугызынчыда укучы малайлар нинди теләкләр белән йокыдан уяна? +Аларга нинди төшләр керә? +Тугызынчыда уйлата, унынчыда биетә. Тугызынчыда малайлар күбрәк унынчы класс турында уйлыйлар. Унынчы класс тормышның бер баскычын үтү, олы дөньяга чыгарга теләп капка кагу. Тугызынчыда малайлар кыяр-кыймасрак яшиләр, чөнки алда яңа, серле һәм биек капка барлыгын алар чамалый башлый. Унынчыдан соң яңа тормыш башлана. Унынчыдан соң бала ата-ана канаты астыннан чыга яза. Күбесе чыга да үзенчә тормыш итә башлый... +Тормыш турында сүзләр күп. Билгесезлек һәрвакыт сүзләрнең ишлесен тудыра. Мәктәптә сүзләр бер төрле. Өй арасында ул сүзләр башка мәгънә алалар, үзгәрәләр. +Сүзләр, сүзләр! +Кеше яшәешендә һәрбер аерым сүзнең нинди олы әһәмияткә ия булуына без күп чакта игътибар да биреп тормыйбыз! Сүзләрнең һәркайсысын үлчәп, тәмен белеп, бөтен ләззәтен тоеп сөйләргә безнең вакытыбыз җитми, без яшәргә ашыгабыз, без алтын сүзләрне, алмаз бөртеге кебек бәһасез сүзләрне, болай, узышлый гына, эч пошканнан, бодай кибәге очырган төсле генә очыртабыз. +Кеше туа, күзен ача! Нинди бөек минутлар! Кояш аңа көлеп карый. Юк, кояш түгел, әнкәсенең якты чырае гына икән әле бу... Кеше туа. Аның күз алдында якты йолдызлар яна! Юк, йолдызлар салкын, ə бу йолдызлар җылы - бәхетле ананың якты күзләре генә шулай елтырый икән әле! Менә ананың бәхетле иреннәреннән беренче сүзләр пышылдап чыга: "Балам!" "Улым!" яки "Кызым!" +Кеше туа. Шушы беренче бөек, изге сүзләрдән соң һәр көн, һәр минут сүзләр дөньясына чума. Өйдә, ата-ана авызында сүзләр бер төсле яңгырыйлар, бала тәпи-тәпи урамга чыккач, башкалар белән аралашканда, чордашларын, иптәшләрен күргәндә өйдә бер төрле яңгыраган сүзләр икенче, кайчагында бөтенләй капма-каршы мәгънәләр алалар. "Яратам" дигән сүзне генә алыйк. Бу сүзне беренче тапкыр һәм кем авызыннан ишетә бит адәм баласы, уйласаң, бик мөһим мәсьәлә! Бала кем авызыннан беренче ишеткәндә аның эчтәлеген аңлый, бәяли ала, хәтеренә сеңдерә дә шушы гап-гади сүзнең серен-моңын күңелендә тоя башлый. Уйлап карыйк әле, хөрмәтле укучым, "манный боткасын яратам, дигәндә хәтерләп каламы ул бу сүзне, әллә "кояш баешындагы моңсу шәфәкъ нурларын үлеп яратам" дигән тезмәдә ишетәме?! Кайсы очракта бала күңеленә кереп кала бу сүз? Югыйсә, "яратам" сүзен "урлашырга яратам", "тукмарга яратам", "җан кыярга яратам" дигән куркынычлы, дәһшәтле тезмәләрдә дә бердәй иркенлек белән кулланырга һәм максатка ирешергә мөмкин ич! Телнең мөмкинлеге чиксез, бала һәммәсен ишетә. Без сүзләрнең чын мәгънәсе турында уйланабызмы, сакмы без? +Бала - гөнаһсыз җан, язылмаган ак кәгазь, чишмә челтерәгәндәге ак дулкын, мөлдерәп торган саф күзләре белән ата-анасының ачык йөзенә карап күзен ача, уяна, елмая, көтә. Әти-әни аны сүзләр дөньясына да - катлаулы һәм бер изге илгә алып керә. +И туган тел, и матур тел, +Әткәм-әнкәмнең теле! - +дип әйтәме алар? Әйтә аламы? +Ватан, Туган ил, Казан дип телебезнең иң изге, иң бөек сүзләрен яшьтән үк бала күңеленә сеңдерә аламы? Сүзләрнең иң күбесе, иң кадерлесе, иң мөкатдәсләре бала күңеленә ата-ана аша иңә. Онытмыйк без моны, хөрмәтле укучылар! +Зөфәрнең хәтеренә сеңеп, уелып калган беренче сүзләр менә мондыйрак иде... (Бала күңеле уңдырышлы кыр - ни чәчсәң, шуны урырсың!) +Өй. Йорт. Өй. (Сүзнең чыгыш килешен бер кулланмыйлар Сәләхетдин абзый белән Гөлбикә апа; пар кош шикелле сайрыйлар - "өйдән" дигән мәгънә юк, "өйгә" дигән юнәлеш килеш кенә бар!) Өйгә кайтырга тиеш. Һәммәгез дә өйгә кайтырга тырышыгыз. Шулай кирәк, чөнки өй - байлык, өй - изге, өй - мәңгелек. Өй - безнеке. Малтуар. Кием-салым. Җиһаз. Сыер. Сарыклар. Симез казлар. +Каклаган каз. Каз бәлеше. Каз мамыгы. Каз каурые. (Бер капчык җыеп тапшырсаң, уч тутырып акча бирәләр.) Һәммәсе өй сүзе белән бәйләнелгән, һәм юллар гел өйгә таба кайта. +Тагын сүзләр. Сүзләрдән мәгънә ясала. Мәгънә бала күңеленә сеңә бара. Кеше. Кешенең кулы үзенә таба кәкре. Үз күлмәгең үзеңә якын. Брат братның көтү көткәненә дә рад. Кешегә ышанма, үзеңә таян. Артта калма, алдыңа чыгарма - югыйсә өлешсез калырсың. +Ата-ана балаларга, шул җөмләдән Зөфәргә дә, сүзләре белән генә түгел, эш-гамәлләре, тормыш мисаллары белән дә бары тик шушы кагыйдәләрнең генә изге кулланма булырга яраклы икәнен расларга тырыштылар. +Ана, җае килсә дә, килмәсә дә, атаны мактады: +"Атагыз мал таба белә. Юк җирдән дә таба ала. Кулыннан эш килә. Эш әмәлен белә. Хәстәрен күрә. Тапканын башкалар сыман читкә чәчеп бетерми, өйгә алып кайта! Башкалар эчә, ул читтә кабып та карамый, чүп-чар кеше белән аралашмый". +Ата да ананың дәрәҗәсен күтәреп яшәде: "Анагыз сакчыл. Бөртекне дә исраф итми. Иш янына куш ясый белә. Йорт җанлыклы. Саран дисеннәр, исегез китмәсен. Әйе, саран. Юмарт булып берәүнең дә оҗмахка кергәне юк әле. Юмартлык - диваналык. Юмартның - даны олы, кабыргасы коры". +Ата белән ана үз сүзләренең буш түгеллекләрен тормышлары бөтенлеге белән дәлилли килделәр. Мал-туар арта тора. Кош-корт ишәя. Былтыр, әйтик, абзарда бер сыер күшәгән булса, быел аның янында башмак тана да печән кәмши. Димәк, яренгә ике бозау булачак. Берсен сугымга калдырсаң, икенчесен базарга алып чыгарга да була. Татарларга да дуңгыз симертү хәрам түгел икән, ике чучка аласың, йорт арасында бөтен калдык-постыкны ашап тора, талымсыз мал, ə акчаны китерә! Акча - кодрәт ул! Тавык-чеби, бакча җимешләре, машина-машина бәрәңге хуҗалыктан чыгып китә дә акча, киемсалым, йорт җиһазы булып кайта. Дөрес, башкалар да мал асрый, әмма Зөфәрләрдә бер тиен акча өчен җан кыярга әзер торалар, акчага табыналар, байлыкны барыннан да өстен куялар. Кешеләрнең дәрәҗәсен бары тик мал таба алу белән генә бәялиләр. +Зөфәр бала чактан ук йорт эшләрендә катнашып үсте. Шулай да йорт арасындагы чышын-пышыннардан читтәрәк булды, чөнки мал, байлык аны бер чакта да кызыктырмады. Беренчедә әтисе бүләк иткән өч җәпле пәкене ятим Мөхетдингә биреп кайтты, чуар бияләен әүвәл киеп чыккан көнне үк югалтты, китапларын иптәшләренә биреп торды, тирә-күрше малайлары гел аның чанасына утырып шуалар иде. Ə Зөфәр, көлә-көлә, тауга чананы үзе сөйрәп менде. — Дурак! -диде әтисе. — Рәт чыкмас бу нәзек муеннан, мал кадерен белми,- диде әнисе. +Зөфәр беренче класста спорт белән мавыкты. Моңа әлеге дә баягы Җәмил абыйсы сәбәпче булды, бугай. Кышын кыска нейлон куртка, җәен җиңел зәңгәрсу костюмнан йөри башлады малай. — Ни котыра инде бу бала? - диделәр беравыздан ата белән ана. +Арага Вәзилә кысылды, ул спортсменнарның бай булуларын мисаллар белән аңлатып биргәч, Сәләхет дин абзый белән Гөлбикә апаның авызы акча санагандагы кебек ерылды. "Тик данлы һәм маллы булыр өчен калада торырга кирәк..- дип ачыклады Вәзилә. Олылар мәсьәләнең бу ягына игътибар итеп тормадылар, кызларының кая омтылганын алар беләләр иде инде. +Вәзилә күрше егете Җәмилгә гашыйк булганнан бирле, Зөфәрнең бәясе күзгә күренеп артты. Зөфәр спорт ярата башлаган көннән бәясе тагын бер баскычка сикерде. Җәмил Түбән авылда укыта, ə Вәзилә гел- гел мәктәпкә барып йөри алмый иде. Җәмилен коллективта, эш арасында күрә алмый иде ул. Аптекага даруга төшкән чакларында гына мәктәпкә кагылып чыга, анда да үзенең барлыгын укытучылар коллективына, аерата яшьрәк хатын-кызларга күрсәтү өчен генә керә. Киенеп-ясанып бер-ике минут боргалана да: "Менә мин дә бу дөньяда бар! Җәмилемә кагыласы булмагыз!" - дип кисәтеп чыга кебек. Үзеңне күрсәткәндә башкаларны да күрә алу сәләте бөтен кешегә дә бирелмәгән, Вәзилә əнə шундыйлардан иде, башкаларның Җәмиленә булган мөнәсәбәтен һич сиземли алмый иде. Ə сизәсе килә! Егетнең эчен-тышын белергә тели Вәзилә, кем белән очрашканын да, ниләр сөйләшкәнен дә, нәрсә ашап, нәрсә эчкәнен дә белергә тели! Зөфәр шуларның барысын да белешергә һәм түкми-чәчми апасына тапшырып торырга тиеш булды. Ул апасы кушканнарны бик читенсенеп, гарьләнеп кенә үти башлаган иде, тора-бара күнекте тагын. Хәтта бу хезмәт ошый да башлады! Ул Җәмил абыйсы артыннан күзәтә, сыный, ə абыйсы, олы булса да, берни сизмичә йөри бирә, сөйләшә, көлә, Зөфәрнең укытучысы алдында яшертен бер өстенлеге бар иде хәзер. Күрше авыл, районнарга чыкканда Вәзилә аерата вакчыл һәм таләпчән була иде. "Кызлар белән очрашмадымы? Кайда кунды? Чыгып йөрмәдеме?" - дигән сораулар белән малайның башын әйләндереп бетерә. Вакчыллык белән янәшә Вәзиләнең юмартлыгы да арта, кушылган эшнең ничек төгәл үтәлүенә карап, Зөфәргә вак-төяк бүләк тә эләгә, акча да биргәли апасы. Бинокль бүләк итте Вәзилә - алды Зөфәр. Әти-әнисе акчага бик тыгыз бала өчен бинокльле булу ифрат зур мәртәбә иде! +Вәзилә апасының таләпләре һаман шулай булыр дип белә иде Зөфәр һәм бер заман ике арада шундый сүз дә чыгар дип башына да кертеп карамаган иде. Ə апасы тотты да: "Җәмил абыең бала-чага түгел, аңа авыл спорты белән хушлашырга вакыт. Минем кияүгә чыгасым килә! Авыл гыйбатына чыгып адәм көлкесенә калырым юк. Менә шул: бүген сезнең команда җиңелергә тиеш!" - диде. Аннан мәгънәле генә итеп: "Кем кемне!" - дип өстәде. +Малайны апасының соңгы сүзләре аерата нык куркытты. Димәк, эш моның белән генә бетәчәк түгел, алда тагын ниләрдер көтә икән әле! Ниләр булуы мөмкин? Нәрсәгә ишарә итә аның усал апасы? Бәлки, Җәмилне агуларга кушар ул, үтерергә? Аннан булыр, булыр... +Куркуы чамасыз булса да, Зөфәр бик тиз ризалашты дисәк, дөрес әйтмәбез. Башта аның коты очты. Капкачы малай иң беренче чиратта иптәшләре алдында, кыр уенчылары каршысында җаваплы икәнлеген үзләштереп өлгергән иде инде. Шулай да апасыннан курку өстенлек алды, курку кешенең ихтыяр көчен изә, курку кешедән яңа кеше әвәли, малай Вәзиләнең үгетләренә биреште: "Ярар инде алайса,диде.- Бер-ике туп кертерләр",- диде. Апасы сәгать бүләк итәргә булды. Сәгатьле буласы да килә иде егетнең, чөнки Түбән авыл мәктәбенең югары классларында сәгатьсез укучы бер ул гына иде. Әтисе: "Син барыбер ватасың аны",- дип алдырмады. Әнисе: "Әтиең дөрес әйтә",- дип, егетнең авызын каплады. +Бүген алар командасы җиңелергә тиеш булды. +Түбән авыллар бер гол кертсә, Зөфәр каршы якның ике тубын үткәрәчәк. Шундый уй белән ул юлга чыкты. Җәмил абыйсын көтеп тә тормады. Шундый фикер белән тренировка үткәрде. Шундый мәкерле ышаныч белән капкага басты. +Менә ике як уенчылары да кырга чыгып сибелде. Ак күлмәкләр, зәңгәр трусиклар. Сары майкалар һәм кара трусиклар. Судьялар чыкты, сыбызгы сызгырды, Җәмил абыйсы: "Йә, Зөфәр, бөтен өмет ныклыгы синдә!" - дип, читкәрәк китте. Туп, ике як малайларын да әйдәкләп, тамашачы укучыларның сулышын кысып, кыр тирәли арлы-бирле йөгерә башлады, очып та киткәләде. Башта аның чабуында бер генә мәгънә дә юк иде, бара торгач ул да акылга утырды, ике як капкасына таба җитезрәк узарга кереште. +Зөфәр күз алдында тигез кыр. +Зөфәр күз алдында иптәшләре, аларны байтак кискен уеннарда бер тән, бер җан иткән команда. +Бер кырыйда Җәмил абыйсы. +Əнə туп нәкъ аның каршысына атылып килә! Оча, сызгыра, сакчы малайлар аның артыннан өлгерә алмыйлар, өмет бары тик Зөфәрдә! Һәм ул очып барып тупны кочаклап алды... Вәзилә апасы да, өйдәге мәкерле килешү дә, бүләк сәгать тә шушы мизгелдән онытылды. Ул мәчедән дә җитезрәк кыланды: сикерде, очты, мәтәлчек атты, аркасына ятты, тәгәрәде, түше белән бишәр метр шуып барып йөгерек тупны каплады, кочаклады, аягы белән типте, башы белән сөзде, корсагы белән бәрде, арты белән утырып та һөҗүмгә бирешмәде, кыскасы, һәммәсен кыланды, әмма бер гол да керттермәде. Аңа, ялгышмы, уйлапмы, өч мәртәбә китереп типтеләр, биш-алты малай өстенә егылып измәсен изделәр, бер тапкыр уң кулының баш бармагы каймыкты, бармак шундук шешеп чыкты, терсәкләре җиргә ышкылып суелды, теше канады, тез капкачлары сызлады, кабыргалары авыртты, пирчәт- кәсенең бармакчалары тишелеп бармаклары тышка чыкты, әмма Зөфәр бер гол да керттермәде. Аның капкасы сихерләнгән, пичәтләнгән иде. — Ни булды сиңа бүген, егет? - дип котлады аны Җәмил абыйсы. +Ə иптәшләре аны иңнәренә утыртып кыр буйлап бер әйләнеп чыктылар да бөтен Түбән авылны яңгыратып "Ур-ра!" кычкырдылар. — Ни булды?! - дип кабатлады Җәмил. — Белмим,- диде ул оялып кына. +Белә иде, ялганлады, белеп бетермәсә дә, сизенә иде. Аны Вәзилә апасының сүзе - хыянәткә өндәве котыртты. Апасының оятсыз тәкъдиме җенләндерде. Бер ел интернатта торып укыгач, сүзләрнең башка мәгънәләре дә барын төшенә башлаган, футбол уеннарында бердәмлек рухы, коллективизм сеңеп өлгергән малай актив рәвештә Сәләхетдин абзый белән Гөлбикә апа кысасыннан ычкынып маташа иде инде. +Уеннан соң Түбән авыл буасына төшеп су коендылар. Зөфәр, укытучы тренерын бер читкәрәк алып китеп, күңел серен чиште: +- Апа артыннан йөрмә, Җәмил абый,- диде ул.- Бетерәчәк ул сине. +Һәм өйдә булган мәкерле килешүне түкми-чәчми абыйсына сөйләп бирде. +Җәмил абыйсы артык сүз озайтып тормады, көлеп куйды, әмма аның соры күзләре үтә җитдиләнде, калын кашлары усал җыерылды. Ул Түбән авылдан Язкилдегә менеп җиткәнче велосипедына атланмады, уйлары тирән иде, уйлары авыр иде. Юлда ул Сәкинәне очратты, һәм хәерле сәгатьтә очратты. Сәкинәне күреп, күз салып йөри башлаган чагы иде. Икеләнә торган вакыты иде. Бүген ул аңа башка күз белән карады. Аның җиткән кыз булуын да, очкынланып торган саф күзләрен дә, үзенә төбәлгән карашның эчкерсезлеген дә күрде... Кайнар карашның мәхәббәтле күзләрдә генә булуын бик яхшы аңлый иде Җәмил. +Зөфәр өйгә кайтырга курыкты. +Язкилденең Түбән очына җиткәч, ул иптәшләреннән аерылып калды. "Ник каласың?" - дип сорадылар, эндәшмәде, кызарынып башын түбән иде. Аның хәзерге минутта Вәзилә апасы белән очрашасы килми иде. Гомумән, бүгенге көннең, уенның һәм җиңүнең булмавы хәерлерәк иде аның өчен. Чөнки бүгенге хәлләрнең иртәгәге, алдагы бик күп күңелсезлекләргә нигез буласын ул аңлый иде инде. Хәзер өйдә Вәзилә апасы да авторитет, аның сүзе закон. Кулында диплом. Тапканын өйгә алып кайта. Өс-башын үзе юнәтә. Мал таба. Хәзер әти-әнисенең вәгазьләре янына Вәзиләнең дә тавышы кушылып китә: "Малайлар, юк-барга акча әрәм итмәгез. Хәзер дөнья үзгәрде. Байлык кирәк дөнья көтәргә! Дус-иш, туганнарны хәзер бары тик акча гына берләштерә". +Ата белән ана бер-берсенә карап куандылар. +Ата белән ана Вәзиләгә карап елмаялар. "Безнеке! Безнең кан! Үзебезнең тамыр!" +Алар елмая, ə Зөфәргә куркыныч. +Кайтмады. Олы су буена төште дә болында күмелеп ятты. +Карыны ачты малайның, эче чурлады. Ул яткан килеш кенә якягын күзәтте: кузгалаклар бар, әнисләр, арырак бер төп какы да күренә. Зөфәр тезләнеп, бөтерә-бөтерә, кузгалак ашый башлады, эченә ачы су йөгергәч ашыйсы килү тагын да көчәйде. Ул какы эзләп бара башлады һәм зират коймасына төртелде. Күтәрелеп карады, сискәнеп китте: капка янында гына, эчтә, тезенә баш сөяге куеп Хәйретдин агай утыра иде. Зөфәр аңа эндәшмәде, күрмәмешкә салышты. Аннан сәерсенеп борылып карады, куркып та китте, картның кыяфәте мәзәгрәк иде. Гәүдәсе бер якка иңгән, күзләре йомык, чырае көлсу төстә. Алай да Хәйретдин агай малайның кыштырдавын ишетте, күзләрен ярым ачып аңа борылды, төссез, коры иреннәрен чак кыймылдатып: — Кем булды әле анда? - дип пышылдады. — Зөфәр мин, Югары очның Сәләхетдин малае,- диде Зөфәр тиз-тиз. — Нишләп йөрисең монда? - дип хырылдады карт. — Минме? - Зөфәр ялганлады. - Бозау эзли идем, Хәйретдин агай. +Картның ирен читләренә аз гына саргылт күбек чыкты, ул тагын да ныграк янтайды, күзе шарланып акайды. — Хәйретдин агай, дим! +Зөфәрнең йөрәге өзелеп төшкәндәй булды, ул өметсезләнеп һәм куркып як-ягына каранды, карт һушсыз иде, ə тирә-юньдә бер җан иясе дә күренмәде. Зөфәр кычкырып тагын Хәйретдин агайга эндәшеп карады, җавап ишетелмәде, картның кул бармаклары язылдылар, баш сөяге тезеннән җиргә тәгәрәде. Егет кайнарланып алга-артка талпынды, фуражкасын салып чирәмгә ташлады, биленнән һәм муеныннан кочып картны шуңа яткырды. "Инфарктмы?" - дип уйлады ул. — Хәйретдин агай! Хәйретдин агай дим! Хәзер Вәзилә апаны алып киләм! +Шактый еракта утлап йөргән ялгыз атны абайлап: "Атка менәм дә чабам!" - дип тә уйлады. +Картның балавыздай сары бит очында дәү чебен арлы-бирле йөри, Зөфәр учларын шапылдатып чебенне куды да картны күләгәгә күчерергә уйлады. Базмады. "Әллә ярый аны кузгатырга, әллә юк!" - диде дә, сикереп торып, томырылып авылга чаба башлады. Җир буе киттеме икән, арттан карлыккан тавыш белән берәү аңа кычкырды. — Әй Сәләхетдин малае! Әй Зөфәр! Узды! Бетте! +Коты чыгып борылып караса, зират киртәсенә ябышып Хәйретдин агай басып тора. Улмы, әллә өрәгеме? Зөфәрнең чәчләре кыймылдады, теле аңкавына ябышты, ияге исерек кеше кебек биеде. Карт тагын бу юлы ачыграк итеп кычкырды: — Әй Зөфәр, узды! +Ул тез буыннарының калтыравын көчкә тыеп карт янына кайтты. — Кая чаба идең син алай? — Авылга. — Нигә? — Апаны алып килмәкче идем. — Сәләхетдин малае дидеңме әле син? — Үзе. — Йөрмә. Апаң кирәкми. Чирләштерәм мин. Булгалый. Тик бүгенгесен апаңа да, башкага да әйтмә. Сер тота беләсеңме? — Беләм,- диде Зөфәр, кызарынып. — Алайса, шул. Хәзер чүт кенә хәл алам да кайтам. Апаң кирәкми. Ə син нишләп монда чуаласың? Зират тирәсе яшьләр өчен түгел... +Хәйретдин агай малайдан җавап көтеп тормады, аның каңгырып йөрүенең сәбәбен аңлаган төсле Зөфәргә теләктәшлек белән яратып карады, көрсенеп куйды, күлмәк итәген кайтарып авыз читен сөртте, эшләпәсен арткарак эшерде, иелеп баш сөяген алды: беравык карап торды, тагын бер көрсенде, сөякнең туфракка буялган күз урыннарын тезенә сөртә-сөртә, вак-вак атлап зират эченә китте. Сөякне куак астына куйды, җиргә тезләнеп ике кулы белән дә йөзгән кебек хәрәкәтләр ясап коры яфракларны җыештырып китерде, җентекләп күмде, күренмәслек итте. Тезләнгән килеш хәтсез генә карап торды, дога укыдымы, теләк теләдеме, аңлап булмады, зираттан чыкканда, Хәйретдин агайның кансыз, юка бармаклары калтыраналар, ирен чите уйнап-уйнап китә иде... +=7= +Ул көнне Зөфәр өйгә кайтмады. Хәйретдин агай янында каравыл өендә калды. Алар авылга кайтканда, Минниса карчык, кәстрүл белән боткасын тезенә куеп, баскычта утыра иде, күренеп тора, хафаланган, борчылуы йөзенә чыгып, яңаклары сураеп эчкә кергән... — Озакладың, сиңа әйтәм... - диде ул, картына елмаеп карап. - Кайда йөрдегез болай? +Карчыгын күргәч, Хәйретдин агай, керфексез күзен кысып, Зөфәргә баш какты: "Сер бирмә!" янәсе, һәм: — Болын ягыннан урап мендем. Печән чабарлык урыннарны карадым. Кышка да әзерләнергә кирәк бит! - диде. +Ботканы олы-олы агач кашыклар белән бик яратып ашаганнан соң, биш-алтышар чынаяк чәй эчтеләр. Күңелле үк булып китте, Хәйретдин агай мәзәк сөйләп карчыгын туктаусыз көлдерде, үзе һе-һе дип куанып утырды, мәгәр сизгер карчык картының нигәдер кәефе киткәнлеген бер карауда ук аңлаган иде. Ашны олылап, табын янында сүз кузгатмады, ашап-эчеп туйгач капылт кына сорап куйды: — Әллә чирләбрәк торасыңмы, сиңа әйтәм? +Хәйретдин агай шыпырт кына тагын Зөфәргә күз кысты һәм Миннисаның соравына җавап бирмәде. — Менә, Аллаһы боерса, озакламый печәнгә төшәрбез! Узган кыш та атка ризык такы-токырак булды. Быел мул итеп әзерләрбез, дим. Сарай тирәсен дә ныгытасы бар, улак башындагы почмактан су да үтә, түбәне ябарбыз! Эш күп!.. +Әле генә зират капкасы янында үлем хәлендә яткан Хәйретдин агайның киләчәк турында, бары тик алдагы эшләр турында гына сөйләшүе Зөфәргә кызык һәм мәгънәле күренде. Аның тырышыптырышып ботка ашавы, дөньяны-көнне мактый-мактый чәй эчүе дә бер дә юкка түгелдер кебек тоелды: алдагы тормыш барлыгына ул Миннисаны гына түгел, үзен дә ышандырырга тырыша иде бугай. Карт белән карчык бер-берсен бүлдермичә, әмма җай килгән саен, берберсен куәтләп, көч биреп сөйләшеп утырып калдылар. Зөфәр: — Хәйретдин агай, каланчаңа менеп төшимме? - дип сорады. — Мен, мен,- диде карт, нигәдер сөенеп. +Зөфәр каланчага ашыгып менде, менгәч тә Югары очка карады. Өй тирәсендә хәрәкәт сизелмәде, күрше Мирфатыйхлар ишегалдында гына кемнәрдер тиз-тиз йөренәләр иде. +Аннары ул Түбән оч ягына - Зәйдән кайта торган олы юлга борылды. Юл тыныч түгел, дәү-дәү йөк машиналары уза, җиңел машиналар тыз да быз бер-берсен куалыйлар, мотоцикллар чаба. Байтак карап торса да, аларның чия төсле "Москвич"лары күренмәде. Вәзилә апасы ике тапкыр янгын сарае яныннан узып китте. Медпунктка барып җитте дә бер урында әйләнгәләп йөрде, эчкә кермәде, беркем белән очрашмады, авыр гына атлап, кире борылып өйгә кайтып китте. Ул каланчада песи булып йомылып утырган атаклы капкачыны күрмәде. Килешли Җәмилләргә кагылып: "Зөфәрне кайда калдырдың?" -дип сорарга ниятләгән иде, кереп тормады, күңеле җавап белән канәгатьләнер дәрәҗәдән узган, әгәр Зөфәр каршысына килеп чыкса, ул аны... Әллә нишләтер иде! +Җәмилгә дә ачулы иде Вәзилә - шиксез! +Сәкинәгә дә, Зөфәргә дә ачулы иде. Тик Җәмилне дә, Сәкинәне дә берни эшләтә алмаслыгын бик ачык аңлый иде ул һәм аның бар җыелган ачу дулкыннары Зөфәр өстенә ябырылырга тиеш иде. Чынлыкта Вәзиләнең медпунктта эше юк, күрәсе кешесе дә юк, ул бары, үч ярсуына буылып, Зөфәрне генә эзли иде. Дөрес эшләде Зөфәр каланчага ук качып, Вәзилә Хәйретдин агайны да, Минниса карчыкны да күреп узды, әгәр малай да алар янында булса, оятлы итә иде атаклы футболчыны, измәсен изеп арыш кабартмасы ясый иде! +Җәмилне кулга ияләштердем, Зөфәрне колым ясадым дип ышанып йөргәндә генә, икесе дә бер көндә кызның юлына аркылы яттылар. Уйга калды Вәзилә. Соңарып килгән акыл - һәрвакыт хәсрәт ул. Төште хәсрәткә Вәзиләнең башы! Җәмилгә, Зөфәргә, үзе үскән Язкилде авылына ят күз белән, читтән килгән кеше күзе белән карады. +Бик үзгәргән икән авыл! Матурайган. Йортлар берсе-берсеннән шәп. Коймалар бизәкле. Капкалар сәнгать әсәрләре кебек, мунчалар, амбарлар, келәтләр бер-берсеннән олы. Һәркайсы ярты ындырны алып утыралар. Гараж ишекләре тимерле. Тимерле ишекләрдә йозаклар. Ишегаллары асфальтланган. Телевизор мачталары Язкилде өстеннән узган болытларның итәкләреннән тартып алырлык. Нинди рәвешләре генә юк аларның! Түгәрәге, өчпочмаклысы, дүрткеллесе, һәр хуҗа мачтаны һәм антеннаны күршесенекенә охшатмаска тырышып ясаган һәм теләгенә ирешкән. Нинди генә антенналар юк Язкилде күгендә! +Авыл кешесенең характеры йортында, нигезендә чагыла. +Авыл кешесенең кемлеген капка бигенә тотынгач ук белеп була. +Авыл кешесенең байлыгы, ярлылыгы, уңганлыгы, ялкаулыгы ихатасының бөтен ноктасыннан күзгә кереп, кычкырын ук тора. +Вәзиләнең аяк табаннары кычытты - аның шушы минутта ук авылыннан мәңгегә качасы, шәһәр арасына кереп югаласы килде. Шәһәрдә үзеңчә яши яласың! "Үзеңчә яшәү", Вәзиләчә, кеше белән аралашмыйча, катнашмыйча һәм үз гаилә серләреңне берәүгә дә чыгармыйча яшәү була иде. Белә Вәзилә, укыганы да бар, ишетеп тә белә - шәһәрдә бер йортта, бер этажда күршеләр булып яшәгән кешеләр дә бер-берсен белмиләр, йомыш-юлга кермиләр, кунакка да читләрне, ерактанрак чакырырга тырышалар. Бу хәлне газеталарда хурлап, "заманыбызның әшәке чире - некоммуникабельность" дип атап йөртәләр. Хурласыннар, эт өрер - кәрван йөрер, ə Вәзиләнең нәкъ менә шундый тормышта яшисе килә, күршеләренең бәбәкләренә туптуры чекерәеп карап эндәшмичә генә бүксә киереп узып китәсе килә. Кунакка җәһәннәмнән - күршеләр белмәгәннәрне чакырасы килә. Әгәр Җәмил аныкы гына булса, аның сүзен генә тотар булса, әгәр аны кадерләп кенә яшәр булса, карурмандагы ялгыз йортта да яшәргә риза Вәзилә. Әгәр Җәмиле бер-бер кодрәт белән аның хәзерге уйларын белеп килеп чыкса да: "Әйдә, җанашым, бүгеннән лесник булып китәм, миннән калма!" - дип кулын сузса, Вәзилә бер минут та икеләнеп тормас иде. Күзе күрмәс иде мондагы артык мәшәкатьләрне. Мәшәкатьләр тормышны бутый, күңелдә шик тудыра. Мирфатыйх йорты белән Сәләхетдин йорты арасына татулык бер чакта да кайтмаячак. Җәмил белән Вәзилә кушылып авылда калсалар да, бу ике йорт арасындагы бетмәс көнчелектән вакытсыз гүргә керәчәкләр. +Ярты сәгать дисәм аз, сәгать ярым дисәм күп булыр, шактый таптанып йөрде Вәзилә медпункт тирәсендә. Моңарчы пункт тынычлану урыны иде, бүген, Сәкинә аяк басканнан соң, дөньяның бу тыныч почмагы да җан биздергеч җәһәннәмгә әйләнде. +Моннан ары ничек яшәр дә Вәзилә, Җәмилен нинди ырым ысуллары белән үзенә кире кайтарыр. Егетне югалтуына бер тамчы да шикләнми иде ул шушы авыр минутларда. Сагышлы, кичке минутларда... +Зөфәр, әлбәттә, биек каланчада торып апасының күңелен нинди каршылыклы, усал һәм рәхимсез уйлар биләгәнен белә алмады! Усал уйлар кайнаган күңел - тәмугтагы сумала казаны ул, хөрмәтле укучым! Языклы кешеләрнең күңелләре тулы казан белән бер! Дөрес, Зөфәр апасының усаллыгын да, рәхимсезлеген дә белә, әмма барыбер аны яхшы күңелле, тырыш кеше дип саный. Җәмил артыннан шпионлык кылырга кушуы да егетне яратканы, көнләшүе аркасында гына булды ич аның, дип юата үзен Зөфәр. Бүген җиңелергә боеруны да Зөфәр үзенчә - бары тик гыйшык бәласе дип кенә кабул итте. Ялгыша иде егет, Җәмилне өзелеп яратканнан тумады кыз күңелендәге ул мәкерле уйлар, андый фикерләр Вәзилә Вәзиләне - Югары очның үзсүзле, кире беткән Сәләхетдин кызын яратканнан гына туды. +Тик үсмер егет, каршылыкларда чыныкмаган беркатлы егет, алай тирән уйлый белми иде әле, апасын туганнарча ярата иде ул. +Ул Вәзиләнең үзеннән бигрәк йодрыгыннан ныграк курыкты. Абыйсы Хәйдәр кайтып өлгерсә, Вәзиләгә Зөфәрне тукмарга ирек бирмәс бирүен. Хәйдәр күренми, Хәйдәр! +"Хәйдәр" дидем дә, хөрмәтле укучым, тукталып калдым. +Безнең хикәядә шактый күп кешенең исеме телгә алынды. Югары очның шактый малай-кызлары күзгә күренеп калды, инде берсе дә буталмасын, һәркайсысы үзенә тиешле урынны алсын өчен шушы урында, сүзебезне бүлеп, авыл советыннан алынган бер белешмәне теркәп китик. +Кыска гына белешмә +"Бу белешмә биреләдер Язкилде авыл советы тарафыннан шул ук авыл гражданы Сәләхетдин Билялетдин угылы Мөхетдиновка шул хакта, ягъни бүгенгесе көндә аның гаиләсендә түбәндәге кешеләр исәпләнәләр: — Мөхетдинов Сәләхетдин - гаилә башы. — Мөхетдинова (кыз чагында Гаделшина) Гөлбикә - аның хатыны. — Мөхетдинов Габбас - улы, бүгенгесе көндә Әлмәттә яши, өйләнгән, универмагта грузчик. — Мөхетдинова (Җаббарова) Рауза - кызы, бүгенге көндә Чаллыда яши, кияүдә, кибет мөдире. — Мөхетдинов Хәйдәр - улы, авылда үз янында яши. Механизатор. — Мөхетдинова Вәзилә - кызы, медпункт мөдире. — Мөхетдинов Зөфәр - улы, укучы. — Мөхетдинова Фирүзә - кызы, укучы. — Мөхетдинов Зәйтүн - улы, укучы. +Җиде бала анасы буларак Мөхетдинова Гөлбикә "Ана даны" ордены белән бүләкләнгән. Өченче дәрәҗәдә". +Гербовой пичәт һәм имзалар белән расланган шушы белешмәдән сез Хәйдәрнең өченче бала булуын да, механизатор икәнлеген дә белдегез инде. Алдарак без Язкилде авылында кызу эш өсте булуын, һәркемнең эштә булырга тиешлеген, идарә карарының ныклыгын һәм идарәдә шулай дип уйлауларын искәртеп узган идек инде. Колхоз идарәсендә Хәйдәрне дә бүген эштә дип беләләр һәм ул печән оны ясаучы агрегатта хезмәт күрсәтә дип исәплиләр иде. +Тик бу юлы идарәдә ялгышалар иде. +Хәйдәр бөтенләй колхоз эшендә түгел. +Хәтта авылда да юк. +И балалар, балалар! Бала һәркемгә газиз, керпенең дә баласы йомшак, карга баласы да ак... +Габбас үсеп җитте, өйләнгәч, өйдә өч кенә көн торды, Әлмәткә күчте. Күчүенә рәнҗегән иделәр: "Бурычын түләмичә ычкынды". Эшкә универмагка урнашкач куаныштылар: "Авызы-борыны майда булыр!" Габбаслар хәзер ике елга бер генә авылга кайталар, Әлмәт - Язкилде юлын Гөлбикә апа такырлый. Кызлары Раузаны Түбән авыл егете Чаллыдан кайтып алды. Райпотребсоюзда эшләүче егет иде, берсүзсез, дүрт-куллап бирделәр. Кибетче иде Рауза, тора-бара мөдир дәрәҗәсенә иреште. "Шулпасы күршедә кайнаса да, ите бездә пешәр!" - Раузаның һәм кияүнең яраткан сүзе. Бу сүз Сәлахетдин абзый белән Гөлбикә апаның да йөрәгенә бик ята! Чаллы юлын да буш тотмый Гөлбикә апа, яңа шәһәрнең базарларын, кибет-складларын, бәләкәй ларекларын гына түгел, якын елларда кайда, нинди кибет ачылачагын шәһәр төзүче иң хәбәрдар кешеләрдән дә төгәлрәк белә. +Хәйдәргә ата белән ана аерым өмет багладылар. +Укуы өчле-тугызлы, тәртибе кеше арасында килделе-киттеле булса да, Хәйдәр өйдә бик яшьли кул арасына керде, вак-төяк йомышка ярый башлады. Эшкә кулы ята иде малайның. Бер вакыйгадан соң, Сәләхетдин абзый Хәйдәрне аерата яратты. Лапас артында әллә ничә елдан бирле җыйналып килгән тирес тавы бар иде. Бер язда аталы-уллы шул тиресне ындырга чәчәргә булдылар. Тирес тыгызланып агачка әверелгән иде. Бер көн чаптылар, икенче көнне ызаннар буйлап ташыдылар. Икенче көнне кич белән Хәйдәр әтисенә болай диде: "Болай интеккәнче, шартлатыйк без бу тауны, әти!" Сәләхетдин көлеп куйды һәм улына буш эш белән маташмаска кушты. Хәйдәр кире иде. Төннең төн буе йокламады, "тирес шартлаткыч агрегат" эшләп азапланды. Икенче көнне лапас баганасы артына посып, аны тирес астына чокып урнаштырды. Дөрес, "тирес шартлаткыч агрегат эшләмәде", әмма малайның тырышып азаплануы, әмәлен табарга омтылуы ата күңеленә бик хуш килде. Хәйдәр әнисенең күңелен дә бик тиз яулап алды, җеп эрләгече ясады да өч-дүрт кичтә әнисенең бар булган йонын эрләп бетерде. "Бу малайдан эш чыга!" - диде атасы. "Өмет бар моңарда!" - диде ана. +Сәләхетдин абзый Хәйдәрдә үз дәвамын күреп куанды... +Хәйдәр сигезенчене теләр-теләмәс кенә тәмамлады, аны мәктәптән этеп-төртеп дигәндәй чыгардылар. Бөтен коллектив: "Тугызынчыга килмәсә генә ярар иде",- дип теләк теләде. Хәйдәр Мөхетдинов тугызынчыга бармады, моны белгәч, педколлективта танцы кичәсе үткәрделәр. Сөенечтән! +Хәйдәр бер җәй комбайнда ярдәмче булып йөрде дә көзгә Чистайга авыл хуҗалыгы техникумына барып керде. +Монысына да кул куйдылар. +"Чүлмәкчедән күрмәкче" булдымы, әллә күрше Мирфатыйх улы Мидхәтнең Чистайга барып уку нияте элегрәк тә тугандырмы, һич уйламаганда, истә-оста югында Хәйдәр белән Мидхәт бер агымга туры килделәр, бер бүлмәләрдә укыдылар, бергә практикага йөрделәр. +Мирфатыйхлар йорты белән Сәләхетдиннекеләр пыр тузышып көнләшә, байлык артыннан куышып, мал җыеп ярыша торган караңгы чак иде. Гөлбикә белән Гөлмәрьям бер-берсен күралмаслык дәрәҗәгә килеп җиткәннәр иде! Дөрес, терәлеп торган күрше буларак, бер урамтыкрыклардан йөрергә туры килә, дошманлыкны ачыктан-ачык белдереп булмый, белдерергә дә ярамый, урам-сукмакта очраганда алар зәһәр елмаешып кына сәлам алышалар, хәл-әхвәл дә сораштыргалап куялар. Әмма алар әллә ни гомердән бер-берсенең йортына аяк басмыйлар, берсе йортында ни барын кермичә дә бик яхшы белеп, тикшеренеп торалар. Өйдә чакта Гөлбикәнең күзе Гөлмәрьямнәрдә, Гөлмәрьям өйдә туры килгәндә ике күзен дә Гөлбикәләрдән алмый. Кергән-чыккан кеше, сөйләшенгән сүз, ялгыш кына яңгырап киткән ызгыш-талашлар, берсе дә күршеләрнең игътибарыннан читтә калмый. Ишетәләр, тыңланалар. Бик арттырып, матурлап чыгаралар. +Һәр тарафта кискен ярыш, каулаш бара! +Күбрәк, мулрак, симезрәк, артыграк булсын! +Ике дошман нигездә үскән егетләр чит урында - Чистайда бергә туры килделәр. Сөйләшүләре, читләшүләре башта иптәшләрен шиккә төшергән иде, аларның авылдашлар икәнлеге бик тиз фаш булды. Иптәшләре алардан егылып көлделәр. Көлкедән ничек тә котылырга кирәк иде, ничектер янәшә түзеп яшәргә, авылдан койрык булып килгән дошманлыкны онытып торырга иде. Сүздән сүз чыкты, уйны уй ялгады. Авылны сагынышкан чаклары булды, яши-яши Хәйдәр белән Мидхәт бергә чәй эчтеләр, сөйләшкәләп тә алгаладылар. Өйдән килгән кадерле күчтәнәчләр уртак табынга менде, Гөлбикә апа чәкчәкне бик тәмләп әзерләсә, Гөлмәрьям апаның пәрәмәчләрен күрүгә авыздан су килә иде. Дошманлык онытылмады, дошманлык тарихы аскы катламнарда гына калып торды, күмелде. +Малайлар үсеп, ныгып, иңнәре киңәеп, егетләнеп авылга каникулга кайттылар. Яңа гадәтләре аларга Язкилдегә кадәр ияреп кайтты... Тик авылда ике күршенең хәле элеккедән дә яманрак иде. Мидхәт Хәйдәр янына керергә чыкты. — Кермә! - дип бер генә кычкырды Мирфатыйх. +Хәйдәр Мидхәтләргә керергә җыенды. — Йөрмә! - дип бер генә җикерде Сәләхетдин. Гөлмәрьям Мирфатыйхны, Гөлбикә Сәләхетдинне куәтләделәр. — Кермәсен! — Йөрмәсен! +Икенче көнне капка төбендә бер-берсен күрделәр, танымаганга салышып берсе кырлар ягына, икенчесе Түбән очка карады... Көндез очрашмыйлар, кичен бер-берсен күрмәскә тырышалар, танцада клубның ике читендә бииләр, Югары очка аллы-артлы кайталар. +Ләкин дошманлыктан ничек котылмак кирәк?! +Җәй узды, ямьле җәй... Яшьлек җәе. Көзен алар тагын Чистайда очраштылар һәм дошманлык бер дә булмаган төсле күрешеп, белешеп йөри башладылар, бергәләп чәй кайнаттылар. Бәрәңге пешерделәр. +Дошманлык һич көтмәгәндә үзен сиздерде. +Практика вакытында булды бу яман хәл. Егетләрнең икесен ике тракторга утыртып, учхоз җирен сөрергә куштылар. Бер әйләнделәр кишәрлекне Хәйдәр белән Мидхәт, ике урадылар, тәмәке тартырга, фикер уртаклашырга тукталдылар. Икесе дә аракыны яратып эчә һәм тәмәкене тәмләп тарта башлаган вакыт иде. +Көн эссе, көн бөркү, ник чыпчык җиле иссен... Яндыра! Икәүләшеп трактор күләгәсендә чүмәштеләр. Суыралар, тарталар, черт тә черт төкерәләр. Ике авыздан, дүрт борын тишегеннән зәңгәр төтен ургылып чыга да һавада озак кына бөтерелеп тора. Зәп-зәңгәр рәшәле чиксез гөмбәздә күкнең йөрәге - тургай талпына. — Минем трактор шәбрәк,- дип ирәйде кинәт Хәйдәр. Кичә сыра кушып эчелгән аракыдан аның ми тамырлары котырып сызлый иде. - Син арттан сөйрәлеп йөрмәсәң, мин кишәрлекне тизрәк үтәр идем. — Мактанчык! - диде Мидхәт, җиргә төкереп. — Әллә ышанмыйсыңмы? — Трактор трактор инде! - диде исе китмичә генә Мидхәт. Аның бер дә юкка сүз көрәштерәсе килми иде. — Минеке көчлерәк! - диде Хәйдәр, һаман кабарынып. Егетнең баш чатный, күз алдында аллы-кызыллы түгәрәкләр иде. - Әйдә, ышанмасаң сынап карыйбыз. Җиңә алсаң, сиңа бер ящик аракы! +"Сынап карыйбыз" дигәндә Мидхәт куркып калыр дип көткән иде Хәйдәр, әмма ике гаилә, ике егет арасында барган сүзсез көнчелек, каршылык, көрәш - бер-берсен яратмау, күремсезлек, гаделсезлек белән теләсә нинди бәхәсне хәл итәргә әзер булу үзенекен итте - алар кул сугыштылар, тракторларны сабаннардан аердылар һәм ике ДТ-75, ике гайрәтле гыйфрит бер-берсенә каршы таранга китте. Бер килеп бәрелештеләр тракторлар, моторлар өзмәс үкерде, металл ышкылган тавыш колакларны ярды. Чигенеп тагын берсенә каршы икенчесе китте, күзләрен кан баскан егетләр бер-берсен изеп, таптап китәргә әзер иделәр. +Техникум яңа ике тракторын югалтты. +Техникум ике егетен югалтты. +Хәйдәр белән Мидхәткә "боксер, кушаматы тактылар һәм судка бирделәр. Егетләрнең армия сафларына китәр чаклары җиткән иде, шул гына аларны аяп алып калды, ата-аналарына шактый штраф түләттеләр дә егетләрне шыпырт кына озаттылар... +"Штраф түләргә" дигән язу кайткач, Сәләхетдин Хәйдәрне үз янына чакырып кертте дә: — Җиңдеңме ичмасам шул сөмсез Мирфатыйх малаен? - дип сорады. — Җиңдем,- диде үкчәсе белән идән тырнап Хәйдәр. — Алайса, ярый. Түләсәк тә түләрбез шул,- диде Сәләхетдин, акча янчыгын селкеп. +Мирфатыйх та Мидхәттән допрос алды: — Шул Сәләхетдин тилесенә җиңдермәгәнсең лә? - дип сорады. — Җиңдермәдем,- диде Мидхәт, муенын кашып, күккә карап. — Ярый алайса, түләрбез инде,- диде Мирфатыйх, хатыныннан акча янчыгын тартып алып. +Егетләрне армиягә бер айда алдылар. +"Бер частька генә эләкмәсәк ярар иде!" - дип теләде Хәйдәр. +"Бергә җибәрмәүләрен сорармын!" - дип уйлады Мидхәт. +Теләкләре кабул булды, егетләрнең берсен көнчыгышка, икенчесен көнбатышка озаттылар. +Егетләр икесе бер елда, аллы-артлы диярлек, армия хезмәтеннән кайттылар. "Машина алып бирсәң, авылда калам",- диде Хәйдәр әтисенә. "Авылда калсаң, машина алып бирәм",- диде Мирфатыйх Мидхәткә. +Сәләхетдиннәр йортына тиз арада чия төсле "Москвич-412" кайтты. Мирфатыйхныкылар лимон төсле "Жигули"не абзарларына алып кайтып яптылар да, ел дигәндә таш идәнле, бетон түбәле, тимер ишекле, алты йозаклы гараж җиткереп тә куйдылар. "Карак түгел, җил дә үтмәс алар салган гаражларга!" +Шулай итеп егетләр авылда калды. Башта икесе дә тракторда эшләделәр. "Берүк икесен ике басуга куегыз, югыйсә, бетте баш!" - диде Сәләхетдин. "Бәладән башаяк",- диде Мирфатыйх, акча янчыгын хатынына сузып. +Ике дисәм аз, өч җәй дисәм күп булыр, тракторда эшләгән егетләр ялынып-ялварып башка эшкә күчтеләр. "Эссе! Башыма ут каба... Тазалыкка туймыйм!" - диде үгез кебек Мидхәт. +"Акчасы аз төшә, өйләнәсе бар!" - диде Хәйдәр. +Мидхәт механизатор булып терлекчелеккә күчте. Хәйдәр чия төсле машинасына утырып чыгып югалды. Бер атна күренмәде, ике атна кайтмады, төгәл утыз биш көн югалып торды Сәләхетдин Хәйдәре. "Эчеп йөридер әле ул боксер",- диештеләр кешеләр. "Караклашып йөридер, шайтан!" - диючеләр дә булды. Сәләхетдиннекеләр дәшмәделәр. Мирфатыйхлар йортыннан күңелле җыр яңгырады: +Бар, зимагур, кайт илеңә, +Кайтсаң иген игәрсең, +Чабатаңны сука итеп +Бутылкаңны җигәрсең. +Сәләхетдин тумасы - җете соры күзле, юка ирене һәрчак кысылган Хәйдәр йодрыкларын йомарлап юкка гына йөрми иде читтә. Ул авылдан авылга, колхоздан колхозга, совхозга, әрмәннән грузинга, бригадирларга, әртилләргә юкка гына кагылып, эшләренә кысылып, төпченеп йөрмәде: колхозларда договор белән танышты, белеште, законнарны өйрәнде, документ үрнәкләрен күчереп алды. Кирәк икән юхаланды, кирәк икән яртыны куйды, тагын да үзсүзләнеп, авызын төшкән тәбе төсле йомып, авылга кайтып төште. Язкилдедә яшьтәшләре белән кичке уеннарга чыгып йөрмәде, көндезләрен телевизор карады, кичләрен бик күп адреслар белән хат язды. +Икенче язда, карлар эреп юллар төшкәндә, үз ишләреннән җиде кешелек бригада туплап, күрше район колхозларының берсендә договор белән терлекчелек комплексы сала башлады. Үзен дә аямады, иптәшләренең дә җанын алды. Эшләгән эшләре көлеп тора иде, акчасын да кушуч тутырып алдылар. +Бригадасында ике доцент, өч студент һәм бер бик әйбәт инженер-ташчы бар иде, бер караңгыдан икенче караңгыгача баш күтәрми эшләделәр, төшке ашны аяк өсте генә капкаладылар, аракы белән мавыкмадылар, клуб тирәсенә эз басмадылар, хатын-кыз артыннан йөрмәделәр. +Акча!.. Акча дип таң аттырды Хәйдәр, акча дип кичен озатып җибәрде. Кышын олы өй янына тагын бер өй җиткерделәр. Хәйдәргә өйләнергә кирәк иде. "Тораммы-юкмы монда, белмим, әмма резервта йорт булу бер чакта да зыян итмәс",- диде ул әтисенә, Сәләхетдиннәрдә җыр яңгырады, Мирфатыйхларда "траур" иде. +Язкилдедән дә, Түбән авылдан да үзенә яраклы кәләш таба алмады егет. "Бусы арык",- диде әнисе; икенчесен "симез, арты тегермән ташы чаклы",- дип бракка, яраксызга чыгарды, улының гайрәтен чигерде. +Кызны читтән, Гөлбикә апаның күзе җитмәгән җирдән табарга кирәк иде. Ниһаять, бик озак эзләгәч, чия төсле "Москвич" бик күп юлларны таптагач, Хәйдәрнең күңеленә ятышлы кыз табылды. Ул Зәй - Чаллы юлы өстендә диярлек урта кул гына Байгол дигән авылда яшәп ятучы Гөлсабира исемле кыз икән. Әтисе, якын туганнары юк, әнисе белән икәү генә яшәп яталар... Кыз бар яктан да Хәйдәргә ошады. — Кайсы ягын ныграк яраттың? - дип сорады ата улыннан. — Аз сөйләшә. — Хуп, әйбәт сыйфат,- дип мактады ата. - Тагын кайсы төше ошады? — Өр-яңа "Жигули"е бар. +Бәрәкалла,- диде ата. - Нигә сүзне шуннан башламадың? Күп сөйләшә торган кеше "Жигули" ала аламы?! Хәере белән килсен! +=8= +Гөлбикә дә килен буласы кеше белән бик нык кызыксынды: "Ябыкмы, симезме?. - дип сорады. "Кочаклап ятканым юк бит әле!" - дип ачуланырга өлгермәде дулкынланган Хәйдәр, анасының гадәтен бик яхшы белгәнгә сүзне озынга сузмады: — Таманча гына инде,- дип куйды. +Шуннан арысын ата белән ана сорашып тормадылар, һәркайсысы улыннан ишеткән кадәресен зиһеннәрендә сеңдереп, уйларында таркатып йөрделәр. "Машиналы килен! Мирфатыйхларның танавы җимерелә икән! Алар кылдый-былдый матае да булмаган Түбән авылның Хәлилрахман кызын алырга йөриләр!" - дип уйлады Сәләхетдин. "Таманча гына ди! Бу инде Гөлмәрьямнең булачак килене төсле шүрәле түгел!" - дип уйлады йөзе алланган Гөлбикә... +Ике көн, ике төн узгач кызның исемен, яшен белештеләр. Исеме дә җанга ятышлы икән, Гөлсабира атлы ди, яше генә бераз уйга калдырды: Гөлсабира Хәйдәрдән төгәл дүрт яшькә олы - егерме тугызда икән инде. "Әйдә,- диде соңрак ата,- малайның кадерен белер. Машинасы өр-яңа ич, яшь машина!" "Тормышлары ышанычлырак булыр, азып-тузып, мал таратып йөрмәсләр",- дип килеште ана. +Хәйдәр булачак хатыны турында артык озаклап уйламады, аны машина бик нык кызыктырды. Энекәшләр үсеп килә, әле әтисе дә көчендә, семьяда бер машина белән генә яши торган түгел иде. Дөрес, тырышса, Хәйдәр үзе дә машина юнәтә алачак, ə болай, тәгәрәп авызга кереп торганы барында нигә юкка көч сарыф итәргә?! Ул гаражны киңәйтү турында сүз кузгатты, әлеге машина да авылда торырга тиеш иде. Аннан тагын күз күрер... Шулай итеп Сәлахетдиннекеләр килен төшерергә әзерләнә башладылар. +Гөлбикәнең күңелендә һаман бер шик кала килде, улының "таманча гына" дигәненә ышанып ук бетмәде ана, бүген иртә таңнан алар кыз карарга барырга чыктылар. Рульдә кияү булачак Хәйдәр... +Алар киләсен беләләр иде, көтеп алдылар. Кодагый буласы кеше "аз-маз ярдәм итәрсең" дип, Байголның ашка-суга гына түгел, телгә дә шактый оста карчыкларының берсе булган Миңлеҗамал карендәшен дә чакырып китергән иде, йокысыз төн үткәреп, тынгысыз таңны чакчак уздырган ике карчык кунакларны баскыч төбенә чыгып, кулларын кушырып баш орып каршы алдылар. Ишегалдына кереп, болдыр турына килеп туктаганчы Гөлбикә машинадан төшмәде, уклау йоткан сыман туп-туры утырып барды. +Ниһаять, төштеләр, күрештеләр. +- Менә, әни, киленең Гөлсабира шушы була инде,- диде Хәйдәр, капка ябып арттарак калган кызга борылып. Тездән шактый түбән итәкле, эре чәчәкле ачык күлмәк кигән, эре сипкелле битле, җирән чәчләрен кистереп бөдрәләткән урта буйлы кызга карап, Гөлбикә мең уй уйларга өлгерде: "Усал түгелме? Мине санлап торырмы? И Ходаем, ирне ир итәрме? Мал кадерен белерме?" Әмма күңелендә болардан да өстен бер генә уй иде: "Аз гына арыграк икән, каһәр суккыры!" Кодагыйга карап нибарысы бер уйлады: "Симергән нәләт! Кул арасындагы йорт эшләрен дә кызына тапшырып, түрдә тик утыра икән бу тәмле тамак!" +Кодагыйларның бер-берсенең җете күзләре астында ничек аяк атлауларын, ничек бусага аша чыгуларын, ничек сүз катуларын, өйгә кергәч ничек сынашуларын, дога кылуларын бәйнә-бәйнә сөйләп, хәзерге заман татар карчыкларының бик күп серләрен ачып булыр иде, ләкин безнең максат ул түгел бүгенгә, Гөлбикә белән аның кодагые Миңлесорур безнең әсәрдә төп урынны тотмыйлар, шуның өчен Байголда чакта сүзне кыскартыйк әле без! Ə кыскасы шул: кодагыйлар бер-берсен ошаттылар, ошатмасалар, бергә кара-каршы утырып ике самоварны екканчы чәй эчә алмаслар иде! +Гайбәтче Миңлеҗамал карчык та Гөлбикәне яратты (Гөлбикә хәйләкәр, керүгә үк күчтәнәчләрне аңа тоттырды!) Хәйдәр кияү дә ошады аңа. Сүзе-өне юк, өстәл почмагына мыштым гына килеп утырды, әңгәмәгә кысылмады, берәр сүз кушсалар, көлеп-елмаеп икеөч сүз белән генә җавап кайтарды. Гөлсабира, кодагыйларның килешеп китүен күреп, кая басканын да белмәде. "Сине җиңәм мин!" - дип уйлады ул, каенанасына карап. "Ə сине бөтереп кенә алам!" - дип уйлады киявенә карамаска тырышып. +Аракы эчми, тәмәке тартмый торган кияү - кыз аналарының хыялы! "Тартмыйм!" - диде Хәйдәр һәм Гөлбикәгә карап күз кысты. Тарта иде. Тәмәкене убыр урынына ашый иде. "Әллә берәр генә чәркә тотасыңмы, кияү! Бик бәләкәйне генә?" - диде Миңлесорур егетне сынар өчен. "Эчкәнем юк!" - диде Хәйдәр, әллә ышанмасларын белеп, өстәп куйды: "Мин рульдә бит, әби!" Ул сыйдан катгый баш тартты. Чынлыкта исә руль-мазар дип тормый, теләсә кайчан эчә ала, күп тә эчә, иртәннән чөмерә башлаган көннәре бар, алай исерми, эчкән килеш тә машина йөртә алуы белән мактанырга гына яратмый иде. +Гөлсабираны бер генә нәрсә шикләндерде: Хәйдәрләрнең семьясы ишле иде. Ул җәһәттән дә егет аны бик тиз, аз сүз белән тынычландырды: "Бүлмәләр җитәрлек! Ян өй безнеке. Сеңелләр китә. Энекәшләрне әйтсәң, алда күз күрер. Аларны да озатырбыз". +Гөлбикә юл буе улына тукып килде: +"Әллә ниләр вәгъдә итмә, чамалап сүләш. Баргач, эчә күрмә, аракы ялаган тел - дошманга ялланган тел булыр. Сатар үзеңне! Эчкең килсә, бер яртыны алдым, кайтыр юлга чыккач чөмерерсең. Бездән сер алып калмасыннар, без аларныкын алып китик!" +Кыз карау уртак фикер, уртак телләр белән тәмамланды: туйны Сабан туе тирәсенә, июнь ахырынарак билгеләделәр. "Кызымны ерак җиргә җибәрергә бер дә уйламаган идем бит!" - дип шыңшый башлаган Миңлесорурны ахирәте Миңлеҗамал кече якка чакырып себеркесез генә чабып чыгарды: "Тинтәк! Төшкән җирендә таш булсын дип теләк телә! Ахмак!" - дип, Гөлсабираның яшенә ым кагып алды. Аш-су остасының чышын, пышын бу якта да ишеттеләр, әмма куллар сугылган, вәгъдәләр бирелгән иде, аны-моны күпертеп тормадылар. +Карчыклар мыштырдашкан арада Хәйдәр Гөлсабираны чолан ишегенә терәп коймак исе килеп торган калын иреннәрен үбеп алды. +Кодагыйлар елашып калдылар. +Хәйдәр бик әдәпле кыланып кәләшенә кул бирде, кыз ике куллап аның беләгенә сарылды: "Килеп йөр, Хәйдәр, берүк онытып бетермә. Саргайтырсың инде!" - дип инәлде. +Егет белән кызны Хәйдәр бригадасында ике ел рәттән эшләгән студент таныштырган иде. Алар Хәйдәргә кадәр үк Байголда эшләгәндә Гөлсабираларда квартирда торганнар икән. "Алтын кыз",диде студент. +"Алтын" сүзе Хәйдәрнең колагын иркәләгән иде. +Бүген менә кәләше егеткә бер дә ошамады. Авызын ныграк ерганда гына җемелдәп китә торган алтын тешләре дә ошамады, кояш яктысында кызыл кан булып күренгән алкалары да, алтын суы йөгерткән чәчләр дә ошамады. Күз карашыннан ук кәләшнең туймас җан икәнлеген тоеп утырды егет. Иң нык ошаганы өр-яңа, нибарысы өч йөз җитмеш километр узган "Жигули" булды. Бусы чын мал инде! Һәм Хәйдәр аның бердәнбер хуҗасы булачак. Үлчәү табасына салганда "Жигули" ягы баса иде. +Саубуллашып чыгып киткәч, кул болгап калган Гөлсабира белән чын күз яшьләрен чыгарган ана күздән гаип булгач, Хәйдәр җиңел сулады, авылны чыкканчы алар бер сүз дә алышмадылар. Гөлбикә апа бик авыр көрәшләрдә җиңеп чыккан батыр кыяфәтен саклап, кулларын тезе өстенә салып, тәрәзәдән иген кырларын, бәрәңге басуларын күзәтеп бара иде. — Машиналары әйбәтме? - дип белеште һәм улы җавап бирмәгәч,болай бик матур күренә икән,- дип, фикерен ныгытып алды. +Әнисе белән бер уйда барулары Хәйдәргә ошамады. Ул җәһәт кенә борылды да чия төсле "Москвич"ны юл читендәге куаклыкка алып кереп туктатты. — Ай Аллакай гынам, ник кердең? - диде Гөлбикә апа, як-ягына каранып. — Чишмәсе бар,- диде Хәйдәр, янындагы сумкадан стакан чыгарып. Гөлбикә апа артыгын сорашып тормады, улының кул хәрәкәтләреннән, җитдилегеннән ул барын да аңлады. Ана кеше бер нәрсәне генә белми калды: әйткәнебезчә, булачак килен Хәйдәргә бер дә ошамады, һәм хәзер, барган саен, ара ерагайган саен ныграк ошамый иде. Юк гаепләр табарга да әзер иде Хәйдәрнең ачулы җаны. Мондый чакта күңелен аракы белән генә юата торган, тынгысыз җанын исереп кенә юмаларга күнеккән Хәйдәргә бераз тамак төбе чылатып алырга кирәк иде. Ул, әдәп саклап, бер чакта да әти-әнисе янында эчми иде, бүген дә шулай итте, анасына карамыйча гына шешәне алды, ипи сыныгы белән каклаган каз кисәген бармак арасына кыстырды һәм шактый читкә китеп, каен күләгәсенә сузылып ятты. Гөлбикә апа да моменттан файдаланды, чишмәне эзләп тапты, учы-учы белән алып, салкын суны кайнарланган киң битенә сипте. +Байтак югалып торды Хәйдәр, машина янына килгәндә кулында буш шешә һәм таплы стаканнан башка бер әйбер дә юк иде. — Кузгалыйк әйдә,- диде ашыктырмыйча гына Гөлбикә апа. — Мондый чакта улына сүз кушарга ярамаганны белә ул, белә! — Хәзер, хәзер,- диде Хәйдәр, юл ягына күзен тондырып карап. Менә аның кашлары җыерылып күтәрелде, маңгаена ермач-ермач эзләр сибелде, аскы ирене өскесе астына кереп качты, сулышы ешайды, борын яфраклары алланды. Ул кулындагы буш шешәне агач төбенә китереп сылады, учын тезенә ышкып алды һәм ишеккә ташланды. — Утыр тизрәк! - дип кычкырды ул коры тавыш белән. — Ай Аллам, ни булды тагын? — Утыр, диләр сиңа! - диде, кай арада кереп өлгереп, машинасын кабызырга маташкан Хәйдәр. Син ашыкканда буламыни, кабынмый гына машина, бер басты стартерга Хәйдәр, ике, газны көчәйтеп карады, ниһаять, кабынды, мотор күндәм генә эшли башлауга, Хәйдәр бар көченә педальгә басты, "Москвич" ургылып алга ашыкты. Ул арада аларның борын төбеннән генә өлгергән лимон төсендәге сап-сары "Жигули" узып китте, рульдә Мидхәт, арткы урында киерелеп, алагаем зур, калын келәм кочаклап Гөлмәрьям утыра иде. Гөлмәрьям Хәйдәрнең машинасын күрмәде, машинаны да, кашы иләмсез җыерылган Хәйдәрне дә Мидхәт кенә абайлады, абайлагач та тизлеген арттырды. Хәйдәр исә Мидхәт машинасы артыннан ук килә торган аллы-артлы "КамАЗ"ларга юл бирергә мәҗбүр булды, шактый көтәргә туры килде. Ул асфальтка, олы юлга чыкканда сары лимон хәтсез еракка тәгәрәгән иде инде. — Сәләхетдин абзый белән Гөлбикә апа таза йөрәк биргәннәр улларына, закускасыз диярлек, берүзенә бер яртыны эчеп бетерсә дә, кулы нык Хәйдәрнең, күзе әллә кайларны күрә. "КамАЗ"ларны куып узды, башка ыбыр-чыбыр машиналарны артта калдырды, күзе алда, керфек какмый, бер төшеп бер менеп барган дугалы асфальт юлдан җилдәй тәгәрәгән сары машинаны ычкындырмый. Вакытывакыты белән Мидхәтнең машинасы аның күзенә сары шайтан, гыйфрит булып күренә башлый, ул тешләрен ыржайтып алгарак иелә төшә, газны бер көчәйтә, таучыкларда түземсезләнеп чак кына акрынаеп та ала. Юл буендагы баганалар, агачлар, каршыга килүче машиналар колак яныннан очкан ядрә кебек кенә выжлап калалар. — Ипләбрәк, ипләбрәк! - диде Гөлбикә апа, аракы эчкән кадерле улына эндәшергә тыелганын бер дә онытмаса да. - Ипләп! — Ипләргә вакыт юк,- диде Хәйдәр борылмыйча гына. - Күрмәдеңмени, кем узып китте мине?! — Мирфатыйхныкылар идеме әллә алар? — Шулар. — Үзләренә күрә түгел тагын, алга чыккан булалар. - Гөлбикә апа үзе дә сизмәстән улын кыздырып җибәрде. +Зәйгә җитәргә тугыз-ун чакрым калганда Хәйдәрнең "Москвич"ы озын трубалар төялгән прицеплы машинаны куып җитте. Дәү "Урал" әче куе төтен бөркеп акрын гына үргә үрмәли иде. Мидхәт прицепны җайлап кына узып өлгерде, Хәйдәр килеп җитүгә, каршы яктан машиналар туктаусыз агылды. Пионерлар төялгән кояшлы автобуслар узды, ялга баручыларны көньяк җылысына тәгәрәтүче җиңел машиналар үтте, йөк машиналары тоташтан тәгәри торды. Хәйдәр һич алга бара алмады. Ул прицеплы машина шоферына йодрык күрсәтте, әнкәсенә ишеттермичә генә, суганлап-борычлап русчататарча сүгенде. Инде кагыйдәләрне бозып, уңнан узар иде, ул якта текә яр, текә ярлар буй-буй бетон баганалар белән читләнгән. Ирнә күперенә төшкәндә ул прицепны да, башка машиналарны да узды, әмма күз күреме кадәр ераклыкта алда да, артта да лимон төсле "Жигули" юк иде. Ул як-ягына каранды, урман, болын юлларына күз салды, әмма Мидхәт бер җирдә дә күренмәде. Ул тезенә йодрыгы белән авырттырып китереп сукты: — Уздылар! - диде теш арасыннан. - Утырганда син мыштырдамасаң, алга чыгармый идем мин аны! — Аларның машинасы яхшырак худлымыни соң?- дип сорады Гөлбикә апа бераздан. — Юлы бит, машиналар чебен урынына оча! - диде Хәйдәр, алдагы юлдан күзен аерырга да куркып. +Аларның Зәйдә йомышлары юк иде, үзәк урамнарга кагылып та тормадылар, арткы аулак урамнар аша Язкилдегә кайта торган юл башына чыктылар. Азык-төлек кибете алдына туктаган сары лимонны икесе дә берьюлы абайлап алды. — Əнə ич алар! +Гөлмәрьям апа кыймшанмыйча да үз урынында утыра иде, ниндидер бәләкәй төргәк тотып кибеттән чыккан Мидхәтне күргәч сикереп үк алды. — Тегеләр дә мыштырдап килеп җитте,- диде ул. "Москвич" сары "Жигули" янына ук килеп туктады. +Мидхәтнең авызы ерылды, кысыграк күзләрен тагын да йома төшеп: — Я, ничек, Хәйдәр, куып җитеп булдымы? - дип эндәште. +Машина эчендә җәелеп утырган Гөлмәрьям апа ияк астына салынган киртләчләрен селкетеп көлә башлады. +Ах, шул сүзләреңне әйтмәгән булсаңчы, Мидхәт! +Көлмәгән булсаңчы син дә, Гөлмәрьям апа! +Әмма эш узган - сүз телдән ычкынган, майлы иреннәрдән көлү гөрләп чыккан иде. Мидхәт сүзләре Хәйдәрне җәберсетте. Гөлмәрьямнең бер дә юктан көлке чыгаруы Гөлбикәгә бер дә, бер дә ошамады. — Яхшы,- диде калайланган күзләрен елтыратып Хәйдәр. — Яхшы ук түгел инде! - дип үртәште Мидхәт. — Үз юлыбызга чыгыйк! Карап карарбыз, кем кемне! — " Москвич "ның "Жигули"ны куып узганы юк, белмәсәң бел. — Минеке уза! — Юкка мәтәштермә, Хәйдәр. +Сәләхетдин Хәйдәрен тыярлык түгел иде хәзер, ярсуыннан кулларын кая куярга белми, йодрыгы белән туктаусыз тез башларын төя иде. +Кайтыр юлга бергә диярлек кузгалдылар. Мидхәт җай белән генә алга чыкты. — Бәйләнмә шул юләргә! - диде Гөлмәрьям. — Бәйләнмим, үзләре сагыз кебек ябышалар,- диде күңелсезләнеп Мидхәт. Хәйдәр белән сүзгә килүнең яхшылык белән бетмәслеген ул бик яхшы аңлый иде. Машиналар бер-берсенә тагылып диярлек Зәй-Сарман трактына чыктылар. Ирнә күперен үткәч, Хәйдәр Мидхәтне куып узды һәм бераз баргач машинасын юлга аркылы куйды. Машинасыннан төште һәм кулын изәп Мидхәтне үз янына өндәде. — Хәзер сынашабыз,- диде ул, юлга карап. - Аулак. Юлны әйтәм, машиналар күренми. — Кирәкми, күрше,- диде Мидхәт, бәхәсне йомшартырга теләп. - Син салган. — Салса ни? Син салмаганмы? +Күршесенең оятсызлыгына Мидхәтнең дә ачуы чыкты. — Салсам да, буема сеңдерәм, синең шикелле тилереп йөрмим,- диде ул, дорфаланып. — Шыр җибәрдеңме? — Юк, курыкмыйм. Куышмыйча да бик яхшы беләм... — Беләсең әбиеңнең келәсен! — Куып җитә алмыйсың?! — Узып та китәм! +Мидхәт аракыны әле генә эчеп чыккан иде. Хәйдәр тирләгән кайнар кулы белән аның иңбашына ябышкач, аның ачуы артты, ул күршесенең кулын иң хәрәкәте белән бәреп төшерде. — Бәйләнмә, егет! — Биреләсеңме? +Аракы парлары Мидхәтнең кан тамырларына йөгерде. — Ну что ж,- диде ул,- тик әниеңне төшереп калдыр. — Калдырмыйм.- Хәйдәргә хәзер ни әйтсәләр дә, каршы төшәргә әзер иде ул. — Что ж,- дип кабатлады Мидхәт. Бераз кәгеп алса, кызлар янында һәм базарда ул гел русча сөйләшә башлый.- Пеняй на себя! +Хәйдәр юлга аркылы куйган машинасына таба атлады. — Әни,- диде Мидхәт, ишеккә иелеп. - Син төшеп мине шушындарак көтеп тор. Бу йолкыш әтәчне акылга утыртыйм инде. Узам да, хәзер үк сине алырга борылып киләм. +Гөлмәрьям улы сүзенә буйсынып, келәмен кочаклап, машинадан төште дә дәү әрекмән төбенә барып утырды. — Хәйдәр дә әнисенә шыпырт кына эндәште: — Әллә син дә төшеп торасыңмы? — Юк,- диде кабарынып Гөлбикә. - Шул карачкының келәм кочаклап утырганын карап торыйммы, Хода-бәндәм. Син узарсың! +Ишетмәсәң ишет, я Хода. Гөлмәрьям күршесе "карачкы"! +Сез ишеттегезме, хөрмәтле укучым? Бу хурлык тамгасы, яман сүз мине тагын үткән гомергә кайтарды, уллары Мидхәт һәм Хәйдәр белән мавыгып, без аларның газиз әнкәләре Гөлмәрьям белән Гөлбикәне бөтенләй онытып бетергәнбез! Ярамый, һич тә ярамый! Шашкын куышу башланганчы, аз булса да аналарның күңел пәрдәсен күтәреп карыйк. +Бүген авыз тутырып әйтергә дә уңайсыз, әйтми калырга да ярамый, ышанасызмы-юкмы, заманында Гөлбикә белән Гөлмәрьям ахирәт дуслар иде. Әйе, әйе җырларда мактала торган, телләрдән телләргә күчеп йөри торган чын дуслар иде алар! Берсе Түбән оч кызы, икенчесе Олы урамда туып үссә дә, сабый чактан ук гел бергә булдылар - курчаклы уйнадылар, тәтәй җыйдылар, бишташ чөйделәр, качышлы, әбәкле, арка кагышлы, пештиле уйнадылар - азмы матур уеннар бар иде атаклы Зәй ягының Язкилде авылында! Барын да уйнадылар Гөлмәрьям белән Гөлбикә, аерылмас тату дуслар, ишегалларында, тар тыкрыкларда бәбкә-чебиләр белән бергә аунап песи борчагы, акбаш ашадылар, ындыр артларына чыгып шепкән удылар. Берсе агач сумка, икенчесе киндер букча асып беренче класска җитәкләшеп барып керделәр. Язларның берсендә, иң ягымлысында, Олы су ташып, тынып, ярларына кайткач, яр битләренә сап-сары кимәшә башлары чәчелеп утырганда, сандугачлар кунган талларда бермәнчәкләр - тал песиләре - чәчәккә әйләнгәндә, бәбәйтәкле матур күлмәкләрен киеп, беренче тапкыр су буена уенга бергә төштеләр. +Югары очта ике дус, ике яшьти дус үсә иде. Беренчесе - Сәләхетдин, икенчесе - Мирфатыйх. Шул язда, шушы җәйдә алар көлешә-көлешә янәшә кайткан ал алъяпкычлар ябынган, иңбашларын сикертеп атлаган Язкилде чибәрләре Гөлбикә белән Гөлмәрьям артыннан иярделәр. Әй кызык та иде ул чаклар! Кызлар кайта алдан чыкы-чыкы, Мирфатыйх белән Сәлахетдин аларга якынаерга базмыйлар, бигүк артта да калмыйлар. +Күк гөмбәзе чамасыз биек, йортлар-агачлар саф көмештән коелган, аяк асты йомшак чыклы чирәм, урам-тыкрыкларга хуш исләр кереп тулган. Ямьле Олы су буенда һаман уен бара, бишле бииләр, җырлыйлар, "Кыз алыш" уйныйлар. Анда олыраклар, парлылар калды. Гөлбикә белән Гөлмәрьямнең дә адымнары җиңел, сулышлары иркен, йөрәкләр беренче тапкыр дөп-дөп тибә, күңел кытыклана, гел көләсе килеп тора. Чөнки алар артыннан үсмер егетләр килә! Икәүләшеп абына-сөртенә юрттыралар! Борылалар да чыкы-чыкы киләләр кызлар. Борылалар да чыркылдап көлеп җибәрәләр. Гөлбикә кыюрак: — Әй, малайлар, бозавыгыз кайтмадымы әллә? - дип эндәшеп алды. +Бу сүз генә малайларны кыюландырмады, алар да көлештеләр, тик якынаерга базмадылар. — Әниләре эзләп чыгып, ярып алып кайтыр әле менә,- дип, ахирәтен куәтләде Гөлмәрьям. — Ярырлар менә! - Ике үсмер тып та тып басып алар янына чабып килде, ай нурында күзләрен елтыратышып байтак тик карашып тордылар... +Ике егет гел бергә, ике дус кыз да бергә йөриләр... Беренче мәхәббәт хатын да алар икесе исеменнән берьюлы ике егеткә атап яздылар. "Без сезне сөябез!" - дип, хат ахырында чуклы чәчәкләр арасына җырлар өстәделәр. +"Без сезне сөябез!" +"Без дә!" - диделәр малайлар һәм ахирәт кызлар белән очрашырга җай гына эзләп йөри башладылар. Кулъяулыкларны бергә чикте кызлар, егетләренә дигән ак пирчәткәләрне бергә бәйләделәр, киндерне алмаш-тилмәш бер станда суктылар, бергә тукмадылар. Кияүгә дигән бирнәләре дә бертөсле иде аларның, туй бүләкләре дә. Туйны да икесе дә бер җәйдә, атна аша гына уздырдылар, башта Гөлбикәнекен, аннан Гөлмәрьямнекен. Икесенең бер очка, күрше киленнәр булып төшүләренә чиксез куандылар. "Бергә гомергә!" дип җырлар җырладылар. +А-а, беренче тапкыр су юлын үтүләр!.. +Беренче мунчалар, йокысыз төннәр, татлы таңнар... Сөйләшергә уңайсызланганда ярты ымнан, күз карашыннан, кул хәрәкәтеннән бер-берсен аңлый иде яшь киленнәр, бөтен Югары очны, Олы су буйларын яңгыратып рәхәтләнеп көлешә торганнар иде. "Киленнәр төште, очыбызга ямь керде!" - дип куанып, Ходайга рәхмәт укыдылар Сәләхетдин белән Мирфатыйхның әтиләре. +Тамак туйгач кына кашыкның нинди икәнен карыйсың... +Ике гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрнең ничек һәм кайчан чатнавы турында мин алданрак сөйләп узган идем инде. Ирләр арасындагы дошманлык бер төсле булса, хатын-кыз арасында туган дошманлык меңгә төрләнә, миллионга тармаклана. +Кыскасы, кайчандыр, моннан байтак еллар элек ахирәт дуслар булып йөрешкән ике хатын арасына бүген якын барырлык түгел! Элек ак алъяпкыч ябынып, чәчләрен талир тәңкәләр белән бизәп, йөгерәйө- герә Олы судан кайтып килгән кыйгач кашлы, нәзек билле Гөлбикә белән хәзер машинада күпереп, ачуыннан кабарынып утырган юантык хатын арасында җир белән күк аермасы бар инде! Әрекмән күләгәсендә ачы, зәһәр исле тирен сөртеп, аяк очындагы келәмнән май баскан күзен алалмыйча утырган җиңгәчәйне дә элеккеге Гөлмәрьям дип әйтү мөмкин түгел иде. Икенче хатыннар иде инде болар, "шайтан токымнары" иде... +Шулай итеп ярыш башланды! +Зәй - Сарман юлы такыр, чия төсендәге "Москвич-412" белән сары лимон кабыклы "Жигули. берьюлы диярлек алга ыргылдылар. Авызы чалышайган, теше ыржайган Хәйдәрен күреп, Гөлбикә ап-ак булды, үзенең хәвефле эшкә тарыганын тирәннән үк аңлап алды, кан качкан иреннәре белән "ләхәүләсен" укыды. Хәйдәрне туктату турында уйларга да, өметләнергә дә ярамый иде. Машиналар юлны иңләп бертигез дәрәҗәдә шактый ара уздылар. Аннары тигезлек югалды, әле берсе, әле икенчесе улап-ярсып алга чыкты. Моторлар тыелгысыз гүләде, тәгәрмәч шиннары әллә нинди авазлар чыгарып чинадылар, як-якка вак чуерташлар сибелде, сыек тузан күккә күтәрелде. Спидометр уклары туктаусыз уйнап, сикереп торды. +"Узам!" - диде тешләрен кыскан Мидхәт. +"Уздырмыйм!" - дип пышылдады яңак сөякләрен сынар дәрәҗәгә китереп кыскан Хәйдәр. +Машиналар бер-берсенә тия язып калалар, ике арада зәңгәрсу очкыннар сибелә. Инде урта юлга ерак та калмады. Хәзер озын гына үр төшәсе... Хәйдәр Мирфатыйх тинтәген шунда калдырырга тиеш. Икесе дә салмыш, икесе дә ачулы, икесенең дә күзе тонган, алар юл читендәге "юл төзәтү эшләре бара!" дигән язуны да, чекерәеп торган тамганы да күрмәделәр. Очып диярлек барган шәпкә ике машина икесе дә казылган җиргә борыннары белән барып төртелделәр. +Чия төсендәге машинаның дүрт ишеге дә урыныннан каерылып чыкты, арткы ишеккә тотынган Гөлбикә апа эчтән суырылып чыгып әллә кая читкә очты, Хәйдәр маңгае белән ал пыялага килеп сыланды, машинасы капланды... әйләнеп аякланды... тагын капланды һәм... дүрт тәгәрмәченә утырып, канауда янтаеп туктады. Мидхәтнең "лимоны" капланмады, ян белән бераз шуып барды да таш өеменә килеп сыланды. +Өчесе дә исән иделәр. +Юл тузаны утырып та өлгермәде, канау артыннан Гөлбикә апаның сыкраган тыңкыш тавышы ишетелде: — Кулым, ай кулым! Үләм! +Хәйдәр дә исән иде исәнен, маңгае ике җирдә каз күкәе хәтле булып шешеп чыккан, яңагы тирән җәрәхәтләнеп канга манчылган, күкрәк капкачы яньчелгән иде. Ул машинасыннан чыкты да иелеп кан косты, авызын учы белән сөртә-сөртә, машина ишекләрен җыярга тотынды, соңгы ишеккә ябышып яткан гәүдәне күргәч кенә әнисе барлыгын хәтеренә төшерде. — Әни, син мондамыни? — Кулым, бетте! - дип өзгәләнде ана. Гөлбикәнең кулы сынган иде. Аннан-моннан бәйләштереп яньчелгән ишекләрне машинага төягәч, Хәйдәр моторны кабызып карады, машина йөри, ул үз ходында иде! Хәйдәр "ишекләр харап булды" дип йөргән арада, кысыла-кысыла Мидхәт тә көнгә чыкты. Аны танырлык түгел - бите-күзе кан, иреннәре умырылып ертылган... Машинасының уң ягы яньчелеп эчкә кергән, пыялалар ватык, бензин багы кабартмага әйләнгән... "Шартламаса ярар иде!" дип куркынды Мидхәт һәм Зәй ягына борылып карады. Күз кабаклары шешенгән иде, келәмен күтәреп тыр-тыр йөгереп бирегә килүче әнисен күрә алмады ул. Аның зыңлап торган башына: "Әле дә ярый аны утыртмаганмын",дигән уй гына килеп китте. Шул чагында Хәйдәр көндәше янына килде. Сары лимон йөгерекнең ни хәлгә төшүен күргәч, эчен уып хихылдарга тотынды. — Ничек? Уздыңмы? Ə? Ха-ха-ха! — Ертык тишектән көлә,- диде Мидхәт, иреннәрен кулы белән капшый-капшый. — Минем машинага чурт та булмаган, менә син ничек кайтырсың?! — Хәйдәр,- диде Мидхәт. - Бар, минем әнине генә алып кил. Ул анда коты чыгып ятадыр. Я йөрәге ярылып үләр. +Хәйдәр әнисенә карады. +Йөзен чыткан Гөлбикә башын селкеде. — Йөрмә, тизрәк булнискә кайтыйк. Чыдар əмəлем юк. - Һәм тоташ уфылдарга, ыңгырашырга кереште. - Ай, үләм! Үләм! Бетүләрем шушы икән... +Хәйдәр бик кызганган төс белән кулларын җәйде: — Синең анаң теркелди, минем әнине тизрәк апкайтырга кирәк,- диде ул. Ишекләрне арткы утыргычка төяделәр, Гөлбикә апа бу юлы алга, улы янына утырды. — Ныгытып ябыш! - дип боерды Хәйдәр. — Берүк акрын кайт,- дип ыңгырашты яралы ана. — Әнине барып ал әле ди егет. Анда барып йөрерлек ди безнең хәл! Инспектор-мазар күргәнче тизрәк авылга сызыйк дими! — Һәркемнең үз кайгысы, Гөлбикә апа тезенә сыгылып төшә дә: "Ай, кулым! Сынык кул белән ни хәлләр итәрмен? Туйда кодагыйлар алдында ничек күренермен?!" - дип сыкрана. Хәйдәр аны ишетми, үз-үзенә сөйләнеп кайта: — Да-а... Төзәткән хәлдә дә яңа булмый инде ул! Мондый ук буяуны каян табасың?.. Энекәшләргә калыр бу машина. — Үзең җәяүгә калырсыңмы? — Гөлсабира яшәсен! +Хәйдәрнең өйләнү-өйләнмәве нәкъ шушы урында, шушы минутта хәл ителде. Чия төсле машина эчендә җилләр уйнамаса, белмим, кияүле була алыр идеме икән Байголның сазаган кызы! Тегесен дә, монысын да кат-кат үлчәп, чамалап караганда, Хәйдәрнең күңеленә шик-шөбһә килеп киткәнен бая ук әйтеп узган идек инде. Авариядән соң икеләнүләр тиз онытылды, күз алдында балкып торган машинасы янында алтын нурларга күмелеп Гөлсабира гына җемелдәп калды. +Түбән авыл кешеләре Хәйдәрне, аның дүрт ишегеннән җил узып йөргән ала-кола машинасын күргәч, бармак белән төртә-төртә көлә башладылар. — Ни булды? — Юл бит... Булды инде,- диде Хәйдәр. — Кыз урларга барган җирдән кыйнап кайтарганнар! +"Ну бу авылны!" - диде ачуына буылып Хәйдәр һәм Вәзиләне хәтерләде: "Дөрес сөйли сеңел! Качарга кирәк моннан!" — Бетергәнсең машинаңны! — Гөл итәм әле мин аны! - дип мактанды Хәйдәр. +Машинаны һәр җәһәттән җентекләп карап, әллә никадәр сүзләр сөйләшкәч, кешеләрнең күзе Гөлбикәгә дә төште. — Бәй, әниең дә монда икән ич! Ни булды аңа? — Аз-маз кан түктек әле! +Көч-хәл белән больница ишеге янына барып җиттеләр. Гөлбикә апаның чыраена үлем сарысы йөгерде, иреннәреннән кан качты. "Үләм" дип ыңгырашты ул. Хәйдәр ике куллап тотып, күтәреп диярлек әнисен баскычтан менгерде, ярым караңгы коридорга барып керделәр, ике дә атламадылар - ак ишектән чыгып килүче бер кеше белән бәрелешә яздылар. Ир кеше ахылдап алды, юньләбрәк карасалар, чыгып килүче Сәләхетдин үзе икән бит. Хәйдәрнең әткәсе, Гөлбикәнең газиз ире... — Нишләп йөрисез монда? - диде ул кырыс гына. — Ə син, әткәсе? Ничек болай? - дип иңрәде Гөлбикә. — Егылып кулны сындырдым. — Ə? - диделәр ана белән ул беравыздан. +Аннары өчесе дә бер мәлгә шашып тынып калдылар. — Әнинең дә кулы сынды. Юлда капландык. Ике талкыр тәкмәрләдек. Әле дә ничек исән калдык,- дип аңлатты Хәйдәр ашыга-ашыга. - Сул кулы... — Ходай саклады инде,- дип үксергә кереште Гөлбикә. +Әле генә уң кулын гипслап Сәләхетдин чыккан бүлмәгә күз яшьләре белән битендәге кан тапларын юа-юа, ыңгырашып, ыңгырашу арасында дөньясына, шушы каһәр суккан шайтан арбаларын уйлап чыгарган галимнәргә, машиналарны авылга кайтарып саткан кибетчеләргә ләгънәтләрен укына-укына Гөлбикә кереп китте. +Бер кичтә аларның икесен ике палатага больницага салдылар, Сәләхетдин ирләр янына сыйды, Гөлбикә апаны хатыннар палатасына арба белән тәгәрәтеп алып керделәр. +Хәйдәр машинасын Язкилде авылына куды, бер урында да ут янмый иде, төн дә караңгы, күзе дә күрер-күрмәс дәрәҗәгә җитеп шешенгән иде. "Гөлсабира яшәсен!" - дип уйлады егет. Алдагы тормышның бар якты хыяллары хәзер Байголның сүзгә саран, әмма машиналы кызы белән бәйләнгән иде... +=9= +Рәвешен китереп, җиренә җиткереп тозласаң, кыяр да бик ләззәтле, бик тансык аш була бит ул, хөрмәтле укучым! Искиткеч тәмле була ул! +Бу эштә безнең Зәй якларында, бигрәк тә Язкилдедә Сәлахетдинне уздыра алган кеше юк. Менә ул тозлаган кыярны авыз итеп карагыз сез... Дөнья бәһасе торырлык итә бит шул тавык җимен! Ул төсе, ул исе, елның кайсы вакытында табынга куйсаң да, бүген түтәлдән өзгән сыман кештердәп тора аның тозлы кыяры! Бер чакта да уртасы куышланмас, җебемәс, болай да тәмләп ашарга була, теләсәң салатка куш, теләсәң рассольникка тура, кайда да йөзгә кызыллык китерәчәк түгел. +Авылы-авылы, ягы-ягы белән бит ул; бер авылда бәрәңге шәп үсә, ярмаланып, ап-ак булып ярылып-ярылып тора. Икенче авылларның мактанычы - суган. Алтын шарларны үреп-үреп келәтләргә асып куялар да, үзләре дә шаккатып, әйтерсең берьюлы чыккан мең кояшка сокланып карап торалар, бигрәк тә матур була инде шул эре суган бавы! Өченче берәүләр шалканны шәп үстерә, татлы, сусыл итүнең серләрен белә. Язкилде авылының мактанычы - кыяр. +Татарлар да яшелчәнең тәмен белә башладылар. Әле сугышка кадәр генә, "бәбәйләсе хатын тәпсерли" дип, агач җамаяк тотып күрше рус авылына тозлы кәбестәгә яки якын-тирәдәге керәшен авылларына гөмбә- гөреҗдәгә китәләр иде. Тозлы кыяр эзләп әллә кай җирләргә баралар, күз күрмәгән бәһаләр түли иделәр. Шөкер, хәзер яшелчә үстермәгән авыл юк, яшелчә яратмаган кеше калмады, яшелчә табын түрендә, ашка кишер кәбестә турыйлар, салат ашыйлар, ике-өч буын узу белән безнең халыкта да кәкре аяклар, кыска ботлар бетеп, озын аяклы, озын торыклы адәмнәр зифа буйлылар күбрәк булыр! +Ашыйлар икән - кирәк! Кирәк икән - кемдер үстерергә тиеш. Файдасы күп, мәшәкате дә җитәрлек яшелчәнең. Үстерә белергә кирәк, әмәлен табарга! +Сәләхетдин абзый газетадан бер фельетон укыган иде. (Инде сүз уңаеннан гына Сәләхетдин абзыйның бары тик һава торышы турында хәбәрләрне һәм фельетоннарны гына укуын әйтми китмичә ярамыйдыр, шәт?!) Имеш, бер отставкадагы полковник шәһәр янындагы калдык-постык чокырлар арасыннан алты сутый җир кистереп ала да, киртәләп бер ел эчендә аны тигезли, ашлыйашламалый, икенче язда бакча тутырып торма чәчә. Ачы торма. Редька ди аны урыслар. Ашлаган яңа җир, елы да килә, торма да шулкадәр шәп булып, эре булып, тигез булып өлгерә ки, әлеге абзый уңышын базарга алып чыкса, бөтен кеше ах итә! Хуҗа да күрә, моның товары базарда бер! Торманың килосын башкалар егерме биш тиеннән сата, ул тота да унбиш тиеннән сата башлый. Башка сатучылар кычкыралар моңа, үртиләр, "юләр, тинтәк" диләр, сукраналар, ə моның мыегы да селкенми, сатуы сату, үлчәү табасы биеп тора, кулы-кулына йокмый. Кая ул, башкаларның тормасына әйләнеп караган кеше дә юк, моның тормасын чират торып, мактыймактый алып та бетерәләр. "Тагын юкмы?" - дип уртадан чыгармый торалар. Икенче көнне нишләсеннәр, базарның хокукы зур, бөтен базар ничарадан-бичара, теге абзыйны сүгә-сүгә, торманың бәһасен унбиш тиенгә төшереп сата башлый. Ул арада, торма төяп, тагын теге абзый килеп җитә, базар бәясен белешә һәм бик шәп торманы ун тиеннән сатарга тотына. Ун тиен! Әйдә кил, ал, сөен! Тормасы шәп, бәясе юнь, моның товарын күз ачып йомганчы алалар да бетерәләр. +Башкалар тормаларын мактап тамак карлыктырганда, абзыем куен кесәсен калынайтып та китә. Нишләсеннәр бичара сатучылар, иртәгесе көнне болар да килосын ун тиеннән сатарга мәҗбүр була. Тагын теге "юләр" килеп җитә һәм беркемнән белешеп тә тормыйча товарын сигез тиеннән сата башлый. Җире алты сутый, торма уңган, шартлап тора, кабыгы юка әрчесәң, ачысы чәчрәп күзгә керә, юк итәләр моның товарын, базар торманы ялмап йота... "Менә мәрхәмәтле бәндә, менә яхшы бәндә, урының оҗмахта булсын",- дип мактый-мактый алалар торманы. Кыскасы, торма бәясен биш тиенгә төшерә бу... +Икенче язда якын-тирә авылларда берәү дә торма чәчми. "Әй, диләр, килосын биш тиеннән сатып җәфаланганчы, лутчы мин кыяр утыртам яки кишер чә-чәм!.." Теге абзый тагын алты сутыен тутырып торма чәчә, вакытында тырмалый, вакытында сукалый, вакытында ашлама бирә, тагын котырып үсә, котырып уңа торма һәм бер заман, көне җиткәч, хуҗа уңышны базарга төяп алып чыга. Торма беркемдә юк, базарында бер! Ə бәһасе... килосы бер сум! Бер сум! Сатып алучыларның авызыннан су килә, бәһасен ишеткәч, күзләре тона, яныйлар тегеңә, "өеңә ут төртәбез", диләр... Нишләсеннәр, сатып алалар! Ə яшелчә сатучылар телсез кала! Көчләп сатмый бит ул, көчләп такмый, көлемсерәп тик тора. Бер сум тек бер сум! Базар бәяне үзе билгели, кодрәте зур. Кирәк торма, салатка да кирәк, бәбәй табарга җыенган хатынга да кирәк, һәммәсенә тансык! +Кара көзләргә кадәр уңышның килосын бер тәңкәдән сата бу, сатып бетерә. +Икенче язда бөтен тирә-як шашып-шашып торма чәчә, ə булган хуҗа алты сутыен тутырып кишер белән кыяр утырта. Өченче елда кәбестә үстерә... Үзегезгә мәгълүм инде, базарда кыяр запастагы полковникта гына була. Яки кишер аңарда гына... Менә шулай. +Сәләхетдин бу фельетонны кат-кат укыды, кисеп алып иң кадерле кәгазьләре янына сандыкка салды. "Юк, торма үстереп акча җыйган полковник дурак түгел, моны язып аны тәнкыйтьләргә тырышкан журналист юләр",- дип уйлады Сәләхетдин. "Әгәр безнең авыл хуҗалыгында шундый йомры башлар утырса, шундый киң илебездә, шундый җиребез барында без берчакта да яшелчә, җиләкҗимеш җитми дип зарланмас идек!" +Сәләхетдин үзен йомры башлы дип саный иде. +Югары очлар кишер чәчә, кыяр утырта, кара яздан нарник ясап, тирес ташып чиләнәләр. Кәбестәсен әз-мәз үстерәләр, помидорны да читкә куймыйлар. Теге газетадан соң Сәләхетдин абзый төп игътибарны кыярга юнәлтте. Аның да тозлысына. Яшел кыяр бөтен кешедә дә бер чамада өлгерә, базарда бәһасе юнь, озак саклана торган товар түгел, хәзер шиңә, саргая башлый... Иллә мәгәр тозлы кыяр башка! Бәрәкәт белән генә сатсаң, кыш буена җитә, бәясе югалмый, торган саен арта гына бара. Һәр көздә өч-дүрт мичкә кыяр тозлый башлады Сәләхетдин... Соңгы ике мичкәне Сабан туенда гына ача, бәйрәм тирәсендә, ишле кунак кайтканда, рәхәтләнеп аяк терәп, кешенең күзенә карап кыярына теләгән бәясен сорый ала иде. +"Әмәлен белергә кирәк!" - Сәләхетдин белән Гөлбикәнең яраткан сүзе. +Сәләхетдин абзый бик ерактан башлады. +Олы су башы урманыннан, көнозын якты кояш караган таучыктан йөз еллык бер имәнне сайлап алды. Аулак чакта Хәйдәр белән шуны аударды. Кеше-кара юкны чамалап өенә ташыды. (Өе Югары очта, каян, кайчан кайтып керәсең - беркем белми кала!) Имәнне метрлап турады. Бүкәннәрне сигезгә ярып күләгәдә, талгын җил күчеп йөргән җиләстә генә киптерде. Аннан мичкәгә ярарлык итеп яра башлады: кабаланмыйча, һәр ярканы йөз кат әйләндереп карап, агачның юнәлешен, сызыкларын җайлап кына ярды. Пычкы тартырга беркемне чакырмады, берүзе маташты. Имән өлгеләрне, төплеккә яраклы кисәкләрне мунчага кертеп парда тотты. Суда яткырды, киптерде. Инде кәмәленә кертеп һәр өлгене тигез итеп юнды, ышкылады, пыяла белән шомартты. Хуш ис аңкып торган имән өлгеләрне мичкә итеп тезгәндә җырлап җибәрде... Тезде, кыршаулады, төпләде. Иң актыктан мичкә эченә эрегән кайнар балавыз йөгертте. Кыяр өлгереп килгән көннәр иде. Шуннан гел бертигез генә, бер чамадарак таза кыярларны өзеп сап-салкын чишмә суы белән яхшылап юды, корытты һәм зур тас белән мичкә янына тартып китерде. +Иң әүвәл мичкәнең балавызланган төбенә бер кат итеп кара карлыган яфрагы түшәде. Яфракларның да бозыгын түгел, ямьяшелен, тазасын, куырылмаганын гына өзде. Яфрак түшәп, өстенә ваквак туралган сарымсак бүлкәләрен сибеп чыкты. Шуннан соң гына бер-берсенә тидереп, әмма иркен ятарлык итеп кыяр тезде. Кыярлар кукуруз тешләре төсле тигез тезелешеп, матур булып яттылар. Аның өстенә Сәләхетдин абзый ваклап тураган укроп сипте, чия, имән яфрагы аралаштырды. Сарымсак кисәкләрен гел кушып торды. Астагылары күмелгәч тагын бер рәт кыяр түшәде. Бу юлы арага алдан ук әзерләнгән имән шакмаклары да кыстыргалады. "Имән тәме кыярга сеңә, чир-чордан саклый",- дип аңлатты ул читтән генә карап торган хатынына. (Олы, җаваплы эшләрне Сәләхетдин бер чакта да хатын-кызга ышанып тапшырмый иде!) Мичкәне шулай җентекләп тутыргач, ул ике тапкыр юкә иләк аша уздырган тозлы су агызды. Кыярлар яфраклар, имән шакмаклар арасында язга тиклем утырырга тиешләр иде. +Көзге бәйрәмнәрдә беренче мичкәне Бишавыл базарына алып чыктылар, бик әйбәт узды. Ике мичкәне курка-куркарак җәйгә калдырганнар иде, Сабан туе алдыннан баздан чыгарып ачып карасалар, исләре китте: кыяр яңа гына түтәлдән өзеп алган кебек нык һәм тәмле иде. Сәләхетдин абзый мичкә тирәли бот чабып йөрде: "Һай да рәхмәт полковникка! Һай да рәхмәт газетачыга! Өйрәттеләр бит хәйләгә!" +Сәләхетдин кыярының даны китте. +Базарында ул бер иде. Кайчан чыкса да, бер. Башкалар да аның сыман кыландырып карыйлар, кыяр урынына базарга тоз боламыгы гына алып чыгалар: куышланып, мыңгыланып беткән, авыр исле кыярларны күргәч, сатып алучылар, танауларын тотып, Сәләхетдин янына чиратка йөгерәләр. +Кыскасы, биш-алты ел эчендә Сәләхетдин күрше Бишавыл базарында гына түгел, Зәй, Сарман якларында да атаклы кыярчы булып танылды. Бер елны да аның уңышы зарарланмады, кыярына шадра тап төшмәде, елдан-ел әмәлен күбәйтә барып, ул үз эшенең остасына әйләнде. +"Аның бит мең төрле сәбәбе бар! Мичкәгә дигән имәннең кайсы тауда үсүенә кадәр шарт! Кояшлы якта үскән имән кирәк. Шуннан башлана ул. Аннан ары тагын мең шарты бар! - дип куя иде ул аерата кәефе килгән төннәрдә хатынына. - Тик аны кешегә белдерергә генә ярамый!" +Байлык белән саранлык килә. Саранлыкка сүзсезлек иярә. +Шуннан ниләр булганын, йортка ниләр кайтканын сез беләсез дә инде, кадерле укучым! Сәләхетдин, Гөлбикәләр турында, аларның Мирфатыйхлар белән ничек яшәүләре турында без аз сөйләшмәдек. +Сәләхетдиннәр йортында кыяр - патша. Кыяр - культ. Әгәр Язкилде адәмнәре борынгы графлар кебек үз гербларын булдырсалар, Сәләхетдиннең герб уртасында кытыршы яфраклы яшел кыяр чәчрәп торыр иде! Кыяр түтәлләре арасына бала-чагадан беркем керми. Рөхсәт юк. Кыяр бакчасына ялгыш-мазар тавык-чеби керсә, өйдә җәнҗал, талаш! Кыярны Сәләхетдин оста үзе җыя. Ипләп кенә, чүгәләп кенә өзә дә бәби биләгәндәй киндер алъяпкычына тутыра. Кыяр тозлаган көн - бәйрәм көн. Шулпалы бәлеш пешә андый көнне. Гөлбикә апа чолан сандыгыннан "Чистай малайларын", берәм-берәм кертеп тора. Кыяр җирен көздән үк карыйлар, йомшарталар, ашлыйлар, өф итеп кенә торалар. +Ə язның үз мәшәкатьләре. Кыярны соңгы кыраулардан сакларга, суны таманча гына сибеп, һәр төпнең үсүен күзәтеп, билгеләп торырга кирәк, һәр төпне! +Су! +Йортта кое бар, тик аның суы каты. Сәлахетдиннәр кыярга суны Олы судан алып кайталар, җәй буе шуннан ташып сибәләр. Бала-чага, олылар - һәркем үзенә куелган норманы үтәргә тиеш. Балалар унар чиләк ташыса, олыларга аннан да күбрәк төшә. Ялгашлар тула, кисмәкләр тула, кәстрүлләр тула, лакан да мөлдерәмә утыра. Су җылына, аны кичке ярауда, көн сүрелгәч, кояш баер-баемаста саклык белән генә, бер яфрак та изелмәслек, бер сабак та сынмаслык итеп, җентекләп кенә сибәләр. ("Әгәр кыярның бер яфрагы гына сытылса да, аның җимешен тозларга ярамый, бозыла һәм мичкәне боза!") +Су! +Су ташу газап. Элегрәк елларда малайлар әтиләре күрмәгәндә ялгашларга кое суы тутырып куялар иде, әмма Сәләхетдин зирәк, бармагын чылатып чәчен сыпырып кына карый да ялгашны тибеп аудара: "Үтерәм!" Хәзер андый хаталыклар кабатланмый, кыярның тормыш тоткасы икәнен балалар да белә. +Су! +Ниһаять, Язкилде авылына да су килде - водопровод үткәрделәр, һәр ун йорт исәбеннән бер колонка куелды, чык та чыжлат чиләгеңне! Син бөереңә таянып күккә караган арада тула да куя! Идәнеңне ю, малга эчерт, мунчаңа ташы! Көмештәй су, урман чишмәсеннән килә, эчәргә татлы, юынырга йомшак. Рәхәтләнде Сәләхетдин кыярлары! Хәйдәр оста егет каян тапкандыр, ничек юнәткәндер, бер машина тимер торба кайтарып аударды. +Чокырны җыйнаулашып казыдылар. Шулай итеп Сәләхетдиннекеләр суны ишегалдына ук үткәрделәр! Мунчага да керде су, бакчада да кран бар: бор да тор, ага да ага! Хәйдәр берсе Әлмәттән, икенчесе Чаллыдан иске ванналар алып кайтты, янәшә торган ванналарда су бик әйбәт җылына. +Күрше Мирфатыйхлар кыяр белән мавыкмый, ашамый да, балалары ашаса да, кулларыннан бәреп төшерә. "Тавык җиме, тозлы су!" - дип кенә йөртә. Аларның яшелчә бакчасы зур, өйләргә су килгәч, бакча тагын да зурайды. Семья ишле, кәбестәсен үстерергә кирәк, чөгендерен, кишер-укробын. Мирфатыйхныкылар да ярата яшелчәне. Сәлахетдиннән күрмәкче, алар да бакчага бер ванна алып кайтып куйдылар, ванна янына күләмле генә чокыр казып, эчен бетонладылар, тирән кое казыдылар. Коега да водопровод суы тутыралар. Анысы запаска. +Явымлы елларда су һәркемгә дә җитә. Су турында авылда сүз чыкмый. Әмма соңгы елларда һаваның һич тәртибе булмады, я бик явымлый, яки җәйләр буе җир коргаксып тилмереп утыра. Җитмеш икенең җәен генә алыгыз, Кама аръягында өч ай рәттән бер тамчы яңгыр төшмәде. Урманнар көеп утырды, кырлар-уҗымнар янды, эсседән каз бәбкәләре тәгәрәп үлде. +Андый елларда водопровод суы җитми. Андый елларда афәт... +Сәләхетдин Югары очта. Иң актыккы кеше. Су кытлыгын иң ныгы ул тоя. Аның кыяр бакчасы татый. Кыярга аңа су ай-һай күп кирәк! Йомшак та, чиста да чишмә суы аның кыярларына үтә дә килешә. Сәләхетдин краннарын ачып куя да, чормага менеп, маңгайдагы ай аша Мирфатыйхларны күзәтә. Аларда ага су, ага! Иртән дә агып килә, кичен дә туктамый. Ə Сәләхетдиндә су юк, түтәлләре әлсерәп утыра, дәү-дәү ванналары буш, ялгашлар коргаксыган, балаларны куып та Олы суга йөртә алмыйсың. "Кем көянтә белән су ташый хәзер? Оят!" - ди Вәзилә. Аңа Фирүзә кушыла: "Без замана балалары!" Мал-туарга коедан эчертәләр, өй арасында да ул ярый, карлыган, кура җиләгенә дә шуннан сибәләр, әмма кыярга татлысы кирәк. Кыяр - тормыш, кыяр - автомашина, бензин, кыяр - яңа тун, кыяр - модный күлмәк, кыяр - такта, кыяр - йорт, байлык. Кыяр - авыл арасында абруй. "Килосын өч сумнан сатам мин аның!" Ай рәхмәт теге полковникка! Тагын берәр полковник килеп чыгып су мәсьәләсен дә хәл итәргә өйрәтсә икән... +Карый Сәләхетдин, Мирфатыйхлар су кадерен белмиләр, урман чишмәсеннән ерак юл үтеп килгән кадерле нәрсәне карлыганга сибәләр. Аяк киемен дә шул су белән юалар, идәннәренә дә шул, тузанлы машинага да шлангтан шуны сиптерәләр. Аларга ага, иртән дә килә, кичен дә килә! Сәләхетдиннең краны богыр-богыр утыра, аккан чакта ага, акмаганда тама. Төнлә торып буш савытларның һәммәсенә күздән тутырып куйгалый ул, әмма кемнең төн саен йокы калдырып убыр шикелле йөрисе килсен? +Ачуы килә Сәләхетдиннең. +Кыяр түтәлләренә караган саен ачуы арта Мирфатыйхларга кадәр су тигез генә менә, чама белән тотсалар, яки ачкүзләнеп теләсә ничек агызмасалар Сәләхетдингә дә менеп җитәчәк бит ул! Элек шулай иде! Бер әйтеп карады Сәләхетдин Мирфатыйхка, ике кисәтте, тегеләр колакка да элмәделәр. "Әйдә, әти, кызык итик, үзләрен, казыйк та торбаларын томалап куйыйк",- диде Хәйдәр. Анысына ук йөрәкләре җитмәде. +Көннәрдән бер көнне - беренче июнь иде, җәй башы - Сәләхетдин Түбән очтан бик каты ярсып кайтты. "Кече улыңны тый, зират тирәсендә шуклана башлаган",- диде авыл советы председателе. "Әгәр Хәйдәрең колхозда эшләмәсә, чарасын күрербез",- диде колхоз рәисе. "Сезнең йортта совет тәртибе урнаштырасы бар",- диде парторг Мәймүнә. +Ачуланып-күбенеп кайтып керсә, кыярлар сулып ята, ялгашлар буш, ванналар корып кипкән. Өйдә адәм заты юк. Лапастагы кузлага көзгесен куеп, Фирүзә китап укып утыра. Зөфәр дә юк, Хәйдәр дә кайтмаган, Гөлбикә аның белән бергә Байголга килен карарга киткән. "Кыяр карасы урынга килен карап йөри тинтәк!" +Вәзилә вак-төяк йорт эшләренә катнашмый башлаган чак, ни әйтәсең - китәсе кыз... +Кранны борып карады, тамчы су юк торбаларда. Чормага менеп ярым айга борынын тыкса, күрә, Мирфатыйхларның бөтен савытсабалары күздән тулы, Мирфатыйх түтәл арасында йөри, майкачан гына, чалбар балакларын сызганган, яланаяк, авызында тәмәке, күпереп утырган карлыган куакларына резин шлангтан сибә суны, керендерә генә. Аяк бармаклары арасыннан күбекле кара ерганаклар йөгерә. Сандугачын әйт син аның, Мирфатыйх бакчасында сайрый, кеше бар дип тә тормый, өздерә генә... +Күзе тонды Сәләхетдиннең. Менгән җиреннән ипләп кенә төште дә, чоланга кереп, бер бәләкәйне шешә авызыннан гына эчте (кем бу заманда аек килеш күрше белән сөйләшә ала?!), ипләп кенә Мирфатыйх янына кереп китте. Адымы салмак, аракының хәрәкәте тиз иде, күршегә кереп җиткәнче, башка менде, ə Мирфатыйх сиптерепме-сиптерә! — Краныңны яп,- диде Сәләхетдин. — Ни бар? - диде Мирфатыйх, исе китмичә генә. — Безгә су менеп җитми. — Мин гаеплеме аңа? — Анысын белмим. Яп. — Сибеп бетерим, аннары ябармын. — Болай да бакчаңны сазга әйләндергәнсең инде! - Сәләхетдиннең тавышы калтыранды, маңгаена бөрчек-бөрчек тир чыкты. — Күңел булганчы суламадым әле,- диде Мирфатыйх, ыштан балакларын күтәреп. Сәләхетдиннең бакча уртасына кереп, боерык биреп торуын ул бар дип тә белмәде һәм бер дә ошатмады. — Болай куалашуың яхшыга илтмәс! - диде янап Сәләхетдин. - Җиткән, җиткән, бөтен җирең су гына! +Мирфатыйх та карчыгыннан качырып бер бәләкәйне кәгеп чыккан иде, ул да күзенең агы белән генә күршесенә карады да: — Юк әле! Син коры калгансың! - дип кычкырды, һәм шлангысын туптуры Сәләхетдингә юнәлтте. Сәләхетдиннең якасы төймәләнмәгән күлмәге манма су булды, юка чәче маңгаена төшеп сыланды, ачык авызына су керде... Мирфатыйх көлеп үк җибәрде. — Менә болай ярый! - диде ул. +Күз чокырларын йодрыгы белән сөртә-сөртә, Сәләхетдин акыра башлады: — Карун! Җитмәде инде сиңа. Комсыз. Өйрәтәм әле мин сине! +Мирфатыйхка ошап китте бит, ул Сәләхетдинне туктаусыз шәбәртә иде! — Өйрәтте диярләр! +Сәләхетдин дә шлангка барып ябышты, алар тартыша, ызгыша башладылар; юк-барлар, үткәндәге чәкәләшләр искә төште, үткәннәрне бәяләп, кырга-урманга сыймаслык әшәке сүзләр яңгырады, шлангның бер башын эләктереп алган Сәләхетдин Мирфатыйхка сибәргә кереште, ахыр чиктә шул булды - Сәләхетдин резин көпшәне тартып алырга маташкан хуҗаны нык кына этеп җибәрде. Мирфатыйх та кызган иде, ничек инде, ул үз бакчасында, хуҗа кеше, кемдер эт җан монда кереп баш булып кыдырып, боерып йөрсен әле! Хурлык! Чәчләре агарган, тешләре ямьсезләнгән ике күрше, элеккеге ике дус, яшьтәшләр, бала аталары бер-берсен төрткәли, аяк чала, тарткалаша башладылар. Ачык капка янына килеп баскан гайрәтле Гәрәй-хан, муеннарын боргалап, ышаныргамы бу хәлгә, юкмы дигән сыман карап торды. Мирфатыйх Сәләхетдиннең күлмәк изүен аерып төшерде. "Әле син алаймы?!" - дип, Сәләхетдин ике куллап аның муенын эләктерәм дигәндә генә юеш җирдә үкчәсе таеп китте... Авызы кыегайды, куллары, батып баргандагы кебек, һавада буталдылар, ул арты белән ава башлады, таянам дигәндә уң кулы ванна кырына эләгеп сынып та чыкты, кан күренде. Карт сөяккә күп кирәкмени?! +Сынган кулны күлмәк җиңе белән Фирүзә бәйләде. +Сәләхетдин акыра-бакыра медпунктка төште. Тик Вәзилә анда юк иде. Вәзилә Җәмилдән ничек үч алырга икән дип баш ватып Түбән очта йөренә иде. Медпункт тирәсендә давыл булып йөргән әтисен каланчадан Зөфәр күреп алды һәм Хәйретдин агайны ияртеп кыяр фронтында яраланган солдат янына барып җитте. +- Кайда Вәзилә?! Үтерәм мин аны! - Сәләхетдиннең күзен кан баскан иде. +- Чү, чү... Алай килешми. - Хәйретдин агай иң дуамал кешеләрне дә йомшак теле белән килештерә ала иде. - Хәзер ат җигеп җибәрәбез дә келтерәп кенә Түбән авылга төшәбез, юл такыр... +- Төрмәдә черетәм мин ул чалышны! Ранный кулны сындырды. Минем кемлекне белми әле ул!.. Чалыш тәре!.. +Хәйретдин агай аны юатып калды, Зөфәр тиз генә ат җигеп килде, Сәләхетдин агайны көчләп диярлек арбага утырттылар, Хәйретдин агай яралыга аркасын терәп менеп утырды да ягымлы итеп атка дәште: +- На, малкай! Әйдә, теркелдә. Ə син, Сәләхетдин, сабыр бул! Сабырлыкка ни җитә! +- Судка бирмәс-сәмме мин аны?! +- Кемне? - дип кабатлап сорады Хәйретдин агай, гәрчә кем турында сүз барганын ул әллә кайчан төшенгән иде инде, хәзер ник сораганына үкенде, чөнки Сәләхетдин авызындагы сүзләрне эт җыеп алмаслык иде. +- Кемне булсын? Безнең очта алама эт бер генә! Карун тәре! Шәфкатьсез. Кешелексез. Муены астына килгере. Дөмеккере. Тамагына сөяк торгыры! Яшен суккыры. Каткыры. Сатана. Убыр. Бетсен, тавык үләте йоксын. Муены астына килсен. Чукынсын! Шүрәле белән кочаклашсын. Анасын ач урыс яласын. +Ат Хәйретдин агайның дилбегә кагуына карамастан үшән генә бара, Зөфәр исә үрәчәгә ябышкан да әтисенең сүзләрен аңлый алмыйча авызын ачып абына-сөртенә теркелди иде. Ул Хәйретдин агайдан: — Кемне каргый ул шулай? - дип сорамыйча булдыра алмады. — Кемне булсын, күршесен, Мирфатыйх абзаңныдыр инде! +Юк, Сәләхетдин күршесен генә түгел, бөтен дөньяны, иң кирәк чакта урынында булмаган, ярдәм күрсәтмәгән Вәзиләне дә, иң эссе чакта югалып йөргән Хәйдәрне дә, иң кирәгендә олагып йөргән Гөлбикәне дә эттән алып эткә сала иде. Машинасы белән Хәйдәр өйдә булса, ярлы-ябагай сыман, үшән атта теркелдәп барыр идеме Югары оч Сәлахетдине?!! +Зөфәр артта калды, иярмәде. Әтисен ямьсез итеп күрәсе килмәде аның. Күрше Мирфатыйх турында да әшәке сүзләр ишетәсе килмәде егетнең. Тренеры, киңәшчесе, менә дигән укытучысы Җәмил Камаловның әтисе ич Мирфатыйх! Нигә ул "тәре баганасы" булсын?! Кайчандыр дус булган, бер-берсенә өзелеп кунакка йөрешкән күршеләр нигә тыныша алмыйлар икән хәзер?! Ни ди бит әле әтисе, "дөмеккере!" ди... +Әтисенең Мирфатыйх абый белән дус чакларын Зөфәр бик томанлы гына хәтерли иде. +=10= +Ул сүзләргә Хәйретдин агай да игътибар итте, аның да колагы рәнҗеде. "Дөмеккере!" диме? "Каткыры!" диме?! +Егет булып җитеп килгән улыннан һич читенсенмичә шундый кабахәт сүзләрне сибәме?! Ярый, Хәйретдин агайны кешегә дә санамасын ди инде... Улы монда бит, Зөфәре!.. Сүгенгәнне ишеткәне бар Хәйретдин агайның, ара-тирә сугышкалап та ала кеше дигәнең, бигрәк тә яшь-җилкенчәк кыдрач, авызларына аракы кердеме, күзләре тона, куллары хәзер якага менеп җитә. Әмма чын күңелдән каргануны күпме яшәп Хәйретдин агай беренче мәртәбә ишетте. Кем кемне каргый диген әле! Бездә, Татарстанда, Кама аръягында, Зәй төбәгендә йомшак һавалы тәмле сулы Язкилдедә! +Язкилдедә гел яхшы кешеләр генә яши ала дип ышана иде Хәйретдин агай. Талашларны очраклы хәл, чәкәләшеп алуларның да төп сәбәпчесе бары тик шул каһәр суккан зәм-зәм суы дип кенә белә иде. Ə монда Мирфатыйх белән Сәләхетдин дошманлаша! Терәлеп торган күршеләр, яшьтәшләр, чордашлар, фронтовиклар! Алай гынамы әле сиңа, белә Хәйретдин агай, бик яхшы хәтерли: алар бит, алар!.. Әллә үзләре шуны оныттылармы? Үзләре үк оныткач, башкалар ничек хәтерләр, бала-чагалары, токымнары?! +Һәр халык яхшы гореф-гадәтләре, кунакчыллыгы, тәмле теле, хатын-кызларының буй җитмәс сафлыгы, горурлыгы, батырлыгы белән мактанырга ярата. Чиләбегә баргач, базарда, иске-москылар рәтендә ике татарның Тукай теле белән дөнья сасытып ызгышып ятуларын ишеткәч, Хәйретдин агай соң дәрәҗәдә рәнҗеп аларның янына барды. "Кардәшләр,- диде ул, өне-тыны бетеп,- икегез ару ата балаларына охшагансыз, нигә алай үзегезне кадерсезләп, башка халыкларны көлдереп талашасыз?!" +Тегеләр ачудан күгәренеп бердәм рәвештә Хәйретдин агайны тетеп ташларга җыенганнар иде бугай, ак сакалын күргәч, оятларына көч килдеме, шыпан-шыпан гына икесе ике якка кереп киттеләр. +Анда, читтә, сине беркем белми, син ирекле кош, дүрт ягың кыйбла, сүзеңә үзең хуҗа, үзең баш. Ə монда, туган авылыңда, нәселнәсәбеңне бөтен кеше белеп торганда, әле ерак бабаларыңның исеме телдән төшеп онытылмаганда, токымыңның тере дәвамы күзе алдында... +Сәләхетдинне больницада калдырып чыкканнан бирле гел бертөсле авыр уйлар басты Хәйретдин агайны. Менә хәзер дә атын туарып япты, алдына коры печән салды, "нәсел-нәсәбеңне" диде дә, бик бетәшеп, тәмам ватылып каланчаның түбән баскычына барып утырды. +Сәгать дисәм азрак, ике сәгать үк дисәм күбрәк булыр, һушын җыя алмыйча утырды да утырды, аптырау узмагач, дөньясына хәйран калып, тотты да Кирамнарга китте. Сер итеп кенә әйткәндә, əнə шул, базарда ызгышып яткан татарларны очратканнан бирле аның Чиләбедән җаны бизде. +Кич булды, көтү кайта башлады, урам буйлап вәкарь белән генә эре мөгезләрен чайкап бурадай сыерлар узды, һавага ачы әрем һәм татлы сөт исе таралды. Кемнеңдер ал пәрдәле ачык тәрәзәсеннән күңелләрне хушландырып Көнчыгыш музыкасы яңгырады. Сөендереп балалар көлештеләр. Тук казлар каңгылдашты. Каланча янында Хәйретдин агай былтыр көз генә утырткан җиде каенның яфраклары кичке җилдә күңелне күтәреп җилфердәп алдылар. Ул Кирамнарга таба атлады, һәр мут кәҗәне, һәр юаш сарыкны күзеннән уздырып акрын гына барды Хәйретдин агай. Үз малы юк, Миннисаның иркә кәҗәсе туры өйгә - сый янына кайта. Көтү каршына дип чыгып чабасы юк, шулай да ул бүген мал-туарның һәрберсен аерым бер дикъкать белән күзеннән кичерде. Сыерларның кемнеке икәнен белергә тырышты, таныгач, хуҗаларын күз алдына китерде, аларның кушаматларын, кем нәселеннән икәнен күңелендә нечкәләп барлады. Уйлаган саен, барган саен, таныш хайваннар белән очрашкан саен аның боек күңеленә кичке караңгылык тула барды. Язкилде дә шыксыз, җайсыз авыл булып тоелды аңа. Чиләбе кебек, һавасы тын юлларын буа, көчне-дәрманны ала иде. Ул, соңарып авылга кереп, кайда кунарга белмичә аптырап калган кыюсыз юлаучы кебек, сыерсарыкларга сәлам биреп урам уртасыннан барды. Кайбер йорт турында тукталып уйланып торды: "Кем иде соң әле боларның бабалары?! Әйе, әйе, Шәйхетдин солдат нәселеннән болар!.. Ə монда кылый Сәфәр балалары. Урыннары оҗмахта булсын. Ил алдында берчакта да яман исемнәре таралмады. Тугры крестьяннар булдылар, ил чакыргач, Ватан азатлыгы өчен күбесе шәһит киттеләр!.." +Нәсел башын, олыларны хәтерләгәндә аның сүрән йөзе азга гына ачылып китә дә, уй җебе бүгенгә, бүгенге кешеләргә, борынгыдан догалы, ашлы-сулы йорт-нигезнең бүгенге хуҗаларына әйләнеп кайткач, чыраендагы саран яктылык та югала, яңак итләре суырылып эчкә керә, тигез җирдә дә абынырга туры килә иде. Сыерлар шул ук, пуф та пуф кайталар, күәс-күәс җиленнәр як-якка чайкала. Кәҗәләрнең күзендәге мутлык та элеккечә! Аңгыра бәрәннәр, әниләрен эзләп, һаман элеккечә мәэлдиләр! Ə кешеләр кыска гына арада танымаслык үзгәрделәр. Бу йорт хуҗасы да аракы эчә, йөрергә бәдрәфе юк, аракыны чөмерә! Монысының улы тәмам алкоголик булып бетте... Болары инде, халыкта булмаганны, былтыргы Сабан туенда сугышып, бер абыйлары өч елга төрмәгә, берсе больницага эләкте... Ə монда Ясыйр хатыны... Биш кызның әнкәсе чып-чын исерекбаш! Бусы өч тапкыр хатынын аерды, өч җирдә өч ятиме үсә... Водопровод суы Югары очка менеп җитә алмаса да, Чистай, Минзәлә, Бөгелмә, Петровка заводларында коелган аракы Язкилде йортларының һәммәсенә дә язгы ташкындай агып керә. Бер җирдә дә тоткарлык юк аңа! Бер җирдә дә! +Соңга калган мал-туарны куркытып, аш исле тәрәзәләргә тузан шәле бөрки-бөрки, сөт, әрем исен зәһәр бензин исе белән күмеп, колак тондырып, берьюлы аллы-артлы мотоцикллар, мотороллерлар, мопедлар узды. Гомергә беркемгә авыр сүз әйтмәгән, тәмле телле, әүлия күңелле Хәйретдин агайның авызы бүген иман белән ачылмады: "Шушы җен арбаларын уйлап чыгарган кешене колагыннан каланчага асып куясы иде!" -диде ул. +Кирамнарга барып кергәндә нык ук күз бәйләнә башлаган иде инде. Кирам хатыны сыерын сауган, бер көтү сарыкларын өерләп киртә аранга куып керткән, ишегалдында ике-өч оя каз белән кәҗә тәкәсе калган, җиде кызың һәм бер взвод киявең булгач, казны шулай мул асрамый хәлең юк, ə кәҗә тәкәсен Кирам мәзәк өчен тота иде... +- Хуҗа өйдә юкмы әллә? - дип сорады Хәйретдин агай кайнар су белән чиләк юып маташкан хатыннан. Хатын сүзсез генә лапас ягына ишарәләде. Кирам күлмәкчән генә, яланаяк, кузлага менеп атланган. Калын йон баскан барабан корсагын кашып, тәмәке пыскыта икән. +- Әй, Хәйретдин агай,- диде ул иренеп кенә,- яманлап йөрисең, әле генә аштан торган идек. +Хатыны аның сүзен ошатмады: +- Нигә олы кешегә алай дисең? - диде ул.- Аш та бар, ите дә җитәрлек. Хәзер чәй куям. Уз өйгә, Хәйретдин агай. +- Рәхмәт, уза ук тормам. +- Бия ни хәлдә? - дип сорады Кирам кинәт. +- Бия? - диде аңлап бетермичә Хәйретдин агай. +Аның уйлары әле бик еракта, акыл ирешмәслек ераклыкта иде. - Ə-ə, бия дисең икән! Җиктек әле, комын койдык. Сәләхетдин кулын сындырган, аны Түбән авылга, больницага озаттык. +- Ни булган аңа? +- Кем белеп бетерсен.- диде Хәйретдин агай томанлы гына. - Таеп егылганмы шунда... +- Карт сөяк тиз ялганмас,- диде белдекле төс белән Кирам. - Сугыштан беләм. Яшьләр госпитальгә кереп тә урнашалар, җылынып өлгермичә чыгып та китәләр иде. Ə олыларның эш харап! Сәләхетдингә ничә яшь инде? +- Әллә тагын. +- Алар ничәнче елда каралырга барды әле? +- Элеккеләрне онытып бетергән син, Кирам! Нишләп олырак булсын, миннән яшьрәк ич ул! +- Шулай микәнни? - диде бик гаҗәпләнгән булып Кирам. +Сүзсез коры тынлыктан соң Хәйретдин агай: +- Әйдә әле, капка төбенә чыгыйк,- дип чакырды. Кирам хатыны тәрәзәдән кычкырып калды: +- Ерак йөрмәгез, чәй яңартам! - Ире өчен чиратыннан тыш пожаркада яткан кешегә аз булса да яхшылык эшлисе килә иде аның. +- Кирам,- диде Хәйретдин агай, каядыр ерактагы йортларга карап. - Син чык инде бүген эшкә. +- Ə син? - Кирам канәгатьлек белән һаман корсагын кашый иде. +- Кәефем юграк. Кан басымым әйбәт түгел минем. +Ул үзенең байтактан сәламәтлеккә туймавын, берничә мәртәбә гипотонический криз кичерүен, бүген шул хәлнең зират янында кабатлануын, күңеленә шом керүен, күңелгә шом керүнең яман фал икәнлеген Кирамга сөйләп бирергә уйлады, кемгәдер сөйләп җиңеләергә кирәк иде аңа, әмма сөйләмәде, көлемсерәп җиргә карап торды да: - Әҗәлетдин бабайдан хәбәр килде бүген! Һи! - дип куйды. - Иртәгәдән эштән китәм. Булды. Рәис янына төшеп белдереп куям. Бүген үк. Аннары шул, мине яңа зиратка җирләсеннәр. +- Китсәнә! - диде Кирам, куркынып. +- Ниеннән куркасың аның? Олы су килеп каберемне тузгытканны көтеп ятыйммы? Тау битеннән Язкилдегә карап яту үзе бер бәхет булачак. +- Язмаганны сөйләмә, Хәйретдин агай! Я ышандырырсың. Ярты авыл синең агай-эне. Язкилдегә мур килүен, рәттән кеше кырылуын телисеңме? Син барын да ияртеп алып китәчәк бит аларның! +Хәйретдин агайның йөзе сәер генә агарып яктырып китте, ул көрсенеп алды. +- Ярты авыл дисеңме? Хи-хи, агай-энеләр хәзер!.. +Чиләбедән кайтканга кайчан? Күпме туйлар узды, бәйрәмнәр үтте, берәрсе чакырдымы мине? +Кирам ык-мык килде, сыңар күзен кысып, офыкта кабынып маташкан йолдызга карап катты. +- Сакалыңа эт эчәгесе бәйләнгере! - дип ычкындырды ваемсыз Кирам.- Үлгәч кайда ятсаң да барыбер инде анысы! +- Шундый каргану да бармыни? - дип кызыксынды Хәйретдин агай. +- Ризалыгыңны бирсәң, ну каргыйлар инде сине! - дип сүз кыстырды Кирам. +- Һәй, минем кадерем бармы?! +- Куй әле анысын. Бик хәтәр сүз әйтеп ташладың әле син, Хәйретдин агай. Үлү турында сөйләшмик әле. +Кирам хатыны капка ачып ике рәт чәйгә кыстаса да, алар кузгалмадылар. Хәйретдин агай үз-үзенә әйткәндәй сөйләнеп алды: +- Шулай икән ул дөнья! Яшисең, яшисең дә, бер заман тормыштан туеп та китәсең икән... +Хәйретдин кузгалып киткәндә, таудай корсагын түгел, башын кашып калды Кирам: "Вәт син агай! Хәйретдин агай булдымы бу? Тормыштан туйдым дидеме? Яңа зиратка барып ятарга ихлас күңеленнән ризалыгын белдердеме? " +Өченче тапкыр чәйгә дәшеп карасалар да, кунак ризалашмады, рәхмәт тә әйтмәде. "Иртәгәдән эштә бер башың каласың. Бүген үк төшеп җит. Мин яңадан анда бармыйм",- дип, сменщигын ныгыткач, Хәйретдин агай өенә юнәлде. +- Бәй, карт, нишләп болай кайтасы иттең? Яныңа барырга гына чыга идем,- диде Минниса, мөмкин кадәр ягымлы тавыш белән. +- Үләргә кайттым, Минниса, үләргә,- диде Хәйретдин агай нык итеп. +Минниса карчык коелып төште... +Урман колак, кыр күз, дигәннәр. Урман-кырлар арасында утырган Язкилде авылы - мең күз, мең колак, биш йөз тел ул! Югары очта төчкерсәләр, Түбән очта ишетеп торалар. Олы урамда кикерсәләр, Югары очта "бәрәкалла!" - дип куялар. +Ямьле җәйнең беренче көне шулай үтте. +Иртәнге, көндезге, кичке вакыйгалар, ниһаять, сүз булып өй эчләренә күчте, булып узган хәлләр турында аш, чәй өстәлләре тирәсендә катлы-катлы, чуклы-чачаклы әңгәмәләр кызды. +Белгәне, белмәгәне сүзне, әлбәттә, Зәйтүн белән Әнәстән башлады. +"Имеш, Сәләхетдин башкисәре белән Мирфатыйх йомыкые, бер сүздә булып, өй борынча йөргәннәр, әтәч-тавыкларга аракылы ипи таратканнар. Кош-кортлар исерешеп гауга чыгарганнар, өч әтәч сугышып җан биргән, тавыклар күкәйләрен үз ояларына салмаганнар. Сырурбикә карчык Тугашлар тыкрыгыннан кычыткан арасыннан бер алъяпкыч күкәй җыеп кергән. Әгъләмнәрнең күркәсе тончыгып үлгән. Мәгъмүрәнең ике чебиен тилгән алган. Кәшифләрнең аксак бәбкәсе тал тамыры арасына кысылган. Тегермән буасы артында төлке иснәнеп йөргән. Тау менгәндә авызында ак тавык иде, ди..." +Китә сүзләр, тарала, кузгала юраулар. Ашлар суына, ясап куйган чәйгә чебен төшә, телевизор онытыла. +Киносеансны бүген сәгать ярымга соңга калып башлыйлар... +Сүзләр шуның белән тәмамлана дип уйлыйсыңмы, кадерле укучым?! +Кысылып үлгән бәбкә өчен дә, тавык урлаган төлке өчен дә малайларны сүгәләр: "Азынды бала-чага, олыларны санлау юк, өй арасында эш табалмыйлар да йөриләр менә азып-тузып! Юк, Сәләхетдин балаларыннан юньле кеше чыкмас... Мирфатыйхныкылар да әллә кем түгел!" +"Сәләхетдин кызы бетчәле битле Фирүзә букчасы белән чирле бозауны ярган икән, чак үтермәгән",- диләр... +Җәмилнең ни эшләп йөргәнен дә беләләр! Аның Вәзиләдән качып фермага төшкәнен, кичке савымга кадәр Сәкинә янында бөтерелгәнен, сыер сава торган аппаратларны көйләшеп йөрүен, эш беткәч икесенең дә Олы су аръягындагы тау итәгендә "подручком гулять итүләрен" күреп торганнар да "быел көзгә туй буласы!" дип нәтиҗә чыгарганнар. "Мирфатыйх малае Җәмил Сәләхетдиннең фелшер кызы Вәзиләне ташлаган икән, өйләнергә ата-анасы рөхсәт итмәгән, ди. Хәзер Мисбах кызы Сәкинә артыннан чаба, имеш..." "Әй аларның әллә кайчан вәгъдәләре булган инде, Сәкинә унынчыны бетергәнне генә көткәннәр". "Сәкинә чукынчык Җәмиле өчен генә фермада калган икән әле!" "Гәҗитләрдә мактап яздылар бит шуны!" (Соңгысын кызлы аналар әйтә, ни генә димә, Мирфатыйх малае Җәмил мактаулы егет!) +Мич арасыннан комган тотып йөз яшьлек Зөләйха карчык чыга, дугадай бөгелеп, учын колагы янына тери: "Ə? Нәрсә? Әмрикәннәр сугыш башлаган диме? Кайда?" +Карчыкны көйләп-чөйләп чәй янына утырталар, алдына бал-май куялар. Зөләйха әби тына... +Зәйтүн актарып чыгарган баш сөяге дә бик күп сүзләр кузгата: "Кемнеке булыр икән? Кайсы бәхетсезнеке? Әй Аллам!" +Белмиләр. Онытылган. Исемнәр язып, елларын әйтеп таш кую, чардуганнар бастыру, аларны караштырып тору Язкилде авылында соңгы елларда гына очраштыра иде. Ə болай туа кеше, вафат була, утырып бер елыйлар да догалы авызлары белән мәрхүмнең исемен кабатлап җир куенына тапшыралар. Әллә шул кадерсезлек өчен усалланып зиратка һөҗүм башладымы изге Олы су?! Атабабаларыгызның, борынгыларның исемен яд итмисез дип үпкәлиме? Тарихыгыз чыпчык борыны хәтле генә бит сезнең, Язкилде ваемсызлары, дип ярсыймы?! Тарихы юк халык - юк халык, бүгенгеләр дә хаклы рәвештә иртәгә онытыла. Үткәннәрне хәтерләүнең юллары бик күп, төрле-төрле, кайчагында ялгыз кабер ташы да еллар, гасырлар өчен җавап бирә... +Белмиләр. Онытканнар. Хәтерләргә тырышмаганнар... +Табын янындагы сүзләр азая, зират турысында сөйләшә башлауга күңелләргә курку иңә. Һәркемнең соңгы юлга чыгасы бар... +Вәзилә дә курка. +Вәзилә җанына тынгы таба алмады бүген. Аның Җәмилгә әйтәсе сүзе бар. Авылдан китәргә теләгенең бер нигезе итеп əнə шул убылып, җимерелеп барган зиратны телгә алмакчы. "Монда калганнарның сөякләренә дә кадер юк ич, сукыр!" - димәкче ул. Шуңа күрә Вәзилә шашып-шашып урамнар буйлап очтан очка чаба, Олы су ярына төшеп менә, аръякта боегып утырган биек-биек сенаж башнялары артында гына кыз белән егет йөридер дип башына да китерми. Кызы Сәкинә, егете - Җәмил. +Хәйретдин агайның чирләгәнен ишетсәләр дә, ышанып бетмиләр, ул агай аларга әкиятләрдәге үлемсез ил агасы, мәңгелек булып тоела. +Хәйдәр белән Мидхәтнең машина ярыштыруын да кызык тамаша итеп кенә сөйлиләр... +"Чистайда трактор башына җиткәннәр иде инде алар, вәт син, ə! Үз машиналарын да әрәмгә чыгарганнар икән! Байлык сикертә! Сәләхетдин малаеның башы эшли, Байгол авылыннан кыз ала икән, бирнәгә машинасы килә, ди... Ə Мирфатыйхның Мидхәте юләр, бер дә Җәмилләренә охшамаган. Аттан ала да, кола да туа шул. Сүзгә килгәннәр! Салганнардыр әле! Сәләхетдин малае эчә! Күпчеп, көеп беткән инде. Мидхәт тә каба! Ярата! Рәхәтлеккә чыдый алмый хәзерге яшьләр. Рәхәтлек боза кешене. Элек итле ашны бәйрәм-сәйрәмнәрдә генә күрә идек. Кысыр ашка катык ката алсак сөенә идек. Балаларга икесенә бер күкәй - җеп белән кисеп ашата идек. Май базарга, күкәй базарга, йон базарга, ит налугка иде, шул - байлык боза". +Үзеңне онытып, күршене сүгү, күршене орышканда үзеңне юмарт, акыллы, сабыр итеп күрсәтү бик ансат бит ул! Сиңа каршы сүз әйтергә базмаган бала-чагаң алдында тик утырасың мактанып! Рәхәт! +Сүз малайлардан аналарына күчә! +"Гөлмәрьям үзе дә шунда булган. Карап торган. Келәмен кочаклап, күзен тоз итеп көтеп тора бугай! Җитмәгәнме аларга келәм? Ну, Гөлбикәсенә эләккән. Сул кулы шартлап сынып чыккан, ди". "Әйбәт булган. Төс аларга. Җитмәде инде, туймады инде, гуҗлар!" +Сәләхетдин белән Мирфатыйхның сугышканын да, Сәләхетдиннең каргаганын да ишеткәннәр. Авыл гөжләп тора: "Иртән малайлары, кичкә кырын үзләре сугышкан!" +Бусына аерата нык гаҗәпләнәләр. Элгәре Язкилдедә бер дә сугышу-фәлән булмый торган иде. Берәрсе ялгыш төртеп җибәрсә дә, аны бик олы әдәпсезлек, юньсезлеккә чыгарып, телдән телгә күчереп еллар буе мисал итеп сөйлиләр иде. Малайлар сугыша, үсмерләр чәкәләшә, мәгәр олылар һәрчакта да кызарлык бәхәсләрдә дә сабыр иделәр. Олы кеше, аксакал арага кысылып бәхәскә тиз үк чик куя ала иде. Ни булды бу олыларга? Нишләп алай үзгәрделәр алар? +Баш ваталар, җавап таба алмыйлар. Сүз һаман аракыга барып терәлә... Шул явыз котырта кешеләрне! Ник эчәләр, каян, кем аркылы узды бу афәт, монысына җавап таба алмыйлар. +Язкилдедә күптән мондый җанланыш булганы юк иде! +Хәбәрләрнең хәбәре, җанланышның төп сәбәбе Хәйретдин агайның васыяте булды. +"Яңа зиратка кем беренче булып барыр?" Бу сорау, белгәнебезчә, авылны байтактан киеренкелектә тота иде. Кем килер? Бүгеннән һәркемгә мәгълүм - ул кеше Хәйретдин агай булачак. +"Барса да барыр шул,- диештеләр авылдашлар,- җылап калыр кешесе юк, Минниса карчыкка ялгызлык яңалык түгел, нишләрсең, үзе дә олыгаеп бара... Хәйретдин агайның карчыгы җир куенында, балалары таралышкан. Әйдә барсын, яхшы сүз белән искә алырбыз үзен. Әйбәт яшәде, игелек белән үлә дә белде, диярбез". +Башта, кызулык белән, рәхмәт укыдылар, мәңгелеккә изге сәфәр теләделәр. Сүз азайгач, күңелләргә уй килде. Иң элек, элеккеге күршеләр уйга калды. Миннәхмәт тә борчылып уйлады. Сабирҗан да. +Миннәхмәт Сабирҗаннарга барып керде. +- Ишеттеңме? +- Ишетмәгән кая. +Сүз ялганмады, Миннәхмәт кул болгап "әй" дип эчтәлексез бер ым ычкындырды да шомлы күләгә сыман эреп тә югалды, чыгып китте. Сабирҗан, Миннәхмәтнең кергәнен онытып, үзе аларга сугылды. +- Ишеттеңме? +- Тиле икән Хәйретдин агай. +- Безгә рәнҗемәгәндер бит! +Ике күршене дә шушы каһәрле сорау борчый иде. +- Алай булмаска тиеш,- дип, бер-берсен юатырга тырыштылар. +...Язкилде өстендә тынгысыз төн иңде. Язкилде күгендә тынгысыз болытлар куерды. Июньнең сыек нурларын сүгеп, шул чагында Югары очка Хәйдәр кайтып җитте. Аның белән бергә диярлек Зөфәр кайтып керде. Вәзилә белән Фирүзә: "Бәхетсезләр без! Кыярга суны кем ташыр?" - дип елаштылар да, гомергә булмаганны, печәнлектә кочаклашып йокладылар. Зәйтүн, үзенә күз булмаганнан файдаланып, чолан идәненнән өч литрлы банка белән җиләк вареньесы алып керде һәм, прәннек мана-мана, аның яртысын состы, яртысын идәнгә агызды... +Әнисе әтисе янында шактый озак торылган икән, Хәйдәр артыннан үк диярлек, Мирфатыйхлар турында трактор тавышы яңгырады, ут көлтәләре тирбәлде. Сарысы коелган "жигули"ны трактор белән сөйрәткәннәр икән. Машинаны этеп-төртеп гаражга керттеләр дә биш йозаклап шартлатып бикләделәр. +- Ник биклисең? - дип сорады Мидхәт. +- Өйрәнелгән гадәт.- диде Мирфатыйх абзый. Үзеннән дә дәү келәм күтәреп капкадан кереп килүче хатынын күргәч аның елыйсы килде. +- Кайтып җиттеңме? - диде ул ачуланмыйча гына. +- Кайтуын кайттык та... +- Әйдә, мал табылыр, төзәтербез машинаны. Баш исән булсын! - Сәләхетдиннең сынык кулын күргәннән соң, Мирфатыйх кинәт айныган һәм песи кебек юашланып калган иде. - Əнə анда Хәйретдин агай бик начар, ди. +- Юк сүздер, аңа ни булсын? - Гөлмәрьям дә куркып кайткан иде, хәзер йөгеннән арынып, иренең җылы сүзләрен ишеткәч, сулышы җиңеләйде. +- Юк түгел ди шул менә! Ята ди! Яңа зиратка куюларын сораган! +- Сорагач, куярлар да,- Гөлмәрьямнең бу хәбәргә дә исе китмәде. +Мирфатыйх кына пошаманда иде, ул соңарган кичке чәй янында тагын ике-өч тапкыр Хәйретдин агайның "үтенечен" телгә алса да, өйдәгеләрнең бу сүзгә дикъкать итмәүләрен күреп, туктап тынып калды. +* * * +Түбән авыл больницасында кешеләр тынычсыз йокыга талгач, кулының сызлавына, башының авыртуына чыдый алмыйча Сәләхетдин ишегалдына чыкты һәм баскычта утырган хатынын күреп бик гаҗәпләнде. +- Бөркү,- дип акланды Гөлбикә. - Эреп ага яздым. +- Шулкадәр симермиләр аны! - Сәләхетдин хатыныннан читкәрәк барып утырды. +- Яшь чак түгел инде,- диде Гөлбикә, итәген җилләтеп. +- Ни булды соң сезгә? Кая бәрелдегез? - Сәләхетдин җикеренеп хатынына карады. +- Син сорама, мин әйтмим дигәндәй, үзеңә ни булды? +- Җанын алам мин аның! +Кемнең җанын, кайчан һәм ничек аласын сөйләргә җыенганда гына, больница капкасы ачылып, аннан машина килеп керде. Олы урамнан Бибиәсманы бәбәй табарга китергәннәр икән. Яңа хәбәр больницага аңа ияреп килде: Хәйретдин агай үләргә ята икән, үзен яңа зиратка куюларын сораган. +- Бик әйбәт булган,- диде Гөлбикә исе китмичә генә. - Яшен яшәгән дигәндәй... Менә монда булды әле эшләр! Үлдем дип торам. +Сәләхетдин, хатынын кызганып, бер сүз дә әйтмәде, киресенчә, сынык куллы хатынына сау чактагы төсле итеп челәеп җикеренде: +- Чүпрәк баш, чүпрәк баш! Ни беләсең соң син? Кабак баш! +- Ай Аллам, нигә холыксызланасың? Ни әйткән әле мин? +Сәләхетдин аңлатып тормады, тәмәке төпчеген җиргә бәрде дә палатасына кереп югалды. Төне буе керфеге йомылмады, уйлады да уйлады, тик аның уенда машинаны ваткан юньсез Хәйдәр дә, чак кына үлми калган Гөлбикә дә, тиздән судка биреләчәк Мирфатыйх чалыш та юк иде, ул төне буе тоташтан Хәйретдин агай турында, аның әҗәлен сизгәч әйткән васыяте турында гына сызланып уйлады. +=11= +Кичәге көн ел кебек озын булды, чөнки гадәттән тыш вакыйгаларга бик бай иде ул. Бүген Язкилдедә гадәти көн. Гадәти иртә. Шул ук кояш. Шул ук урам-тыкрыклар, йортлар да төн эчендә үзгәрмәгәннәр. Олы су өстендә генә сыек томан кичәгедән озаграк торды. Башкача һичбер үзгәреш юк, буласы кичә булып беткән... +Бүген дөнья тын! Гәрәй-хан да читәнгә менәргә ашыкмый, келәт тирәсендә тибенеп йөри. Дөрес, кичә канлы сугыш кырына әйләнгән карлыган куагы ягына кырын күзе белән генә карап ала. Тавыклар да тыныч, җырлый-җырлый хуҗалары тирәсендә йөриләр, кытаклыйкытаклый салам ояларына күкәй тәгәрәтәләр. Үрдәкләр дә юашланган, мактанчык күркәләр дә күләгәдән чыкмый. Гараж тирәләре дә иртә-таңнан тып-тын. Торбалардагы чишмә суы Югары очка кадәр менеп җитә. Фирүзәнең консультациясе дә юк, кызыл тапларның да бишесе кипши башлаган. Юып киптерелгән, калыпланган сигез бүлкәле кепка Әнәснең кабак башында өр-яңадан утыра. Зөфәрнең дә футбол ярышына барасы юк, ул апасы Вәзилә торганчы ук Хәйдәр белән печән оны әзерләүче агрегат янына киткән. Хәйдәрнең дә эше җайлы, үзе теләп колхоз эшенә чыккан. Каланчада да яңа кеше тора. Зират янындагы бушлыкта малайлар чын туп тибәләр. Кичә консультациягә барырга чыккан малайлар барысы да шунда. +Көн кичәгедән дә матур, кичәгедән дә җылы, кичәгедән дә хуш ислерәк. Әмма матурлык белән генә көннәр истә кала алмый - вакыйгалар кирәк тарих өчен, эш, җиңеш кирәк! Матурлык белән генә дөнья алга бармый. +Вәзилә, бик иртә уянса да, һаман җитешеп эшкә китә алмый, зиһене таралган, бер эшкә барып тотына да аны тәмамламыйча икенчесенә ябыша, Җәмил, үзенең футболчыларын җыеп, Кырынды өстенә, юкә урманына, яфрак себерке әзерләргә китте. Әти больницада, әни больницада. Берсенең уң кулы сынык, икенчесенең сул кулы. "Ичмасам нигә икесенең дә сул кулы сынмаган?. - дип уйлады Вәзилә. Фикеренең мәгънәсе булмаса да, шулай уйлады. Йөгереп кенә больницага төшәр иде, халыктан оят. Ничек кеше күзенә күренергә? Я, кайсыгызның кайсы авылда бер үк кичтә ата белән ананың кулы сынганын ишеткәне бар? Дөньяда очрамый торган хәйран вә вәйран эшләр булып узды Язкилдедә. Күкрәве бөтен кешегә ишетелде, яңгыры да бөтен җиргә яуды, яшене генә Вәзиләнен бер үзен сукты. +Җәмил янына кереп чыгар иде - өйдә юк. +Җәмил янына урманга китәр иде - аралары бозык. +Зәйтүннең урамга чыгарга җыенганын күреп, ул аяк тибеп ырылдады: +- Кая?! +- Урамга чыгам. +- Кымшанма, сугыш чукмары! Аңгыра бәрән! +- Ник кычкырасың? Мин синең улыңмы әллә? +- Минем улым синең кебек аңгыра булса, мин аны... +Вәзилә Мирфатыйхлар өендә ни булганын белми, мәгәр Мидхәтнең ямьшәйгән иске сумка тотып, ындыр артлатып чыгып китүенә караганда, аларда да хәлләр булганга охшый. Мирфатыйх абый эшкә чыкмады, ул да кеше күзеннән качып, өйдә яшеренеп ятадыр булса кирәк. Гөлмәрьям апа тавыкларга җимне югарыдан торып, болдыр баскычыннан гына сибеп җибәрде дә кереп югалды. +- Мәгез, ачкаклар, тыгыныгыз! +Хәйретдин агайның хәле шәптән түгеллеген дә ишетте Вәзилә. Минниса карчык көтүгә кәҗәсен кугач ук килеп җитте: "Тамагына да капмый, чәен дә юньләп эчмәде, түшәмгә караган да тик ята",- диде ул, бик нык кайгырып. "Теле бармы соң?" - диде Вәзилә. +"Ара-тирә сораштырып та куя... Сораганының да энәсе-җебе юк: "Миннәхмәт күршенең бабасы кем атлы иде әле?" - ди. Әле Сабирҗаннарны сораша, әле башкаларны. Әллә кайчан дөньялыкны куйган адәмнәрне нигә телгә алып торырга? Баргач сөйләшерләр иде әле. Кыямәт көн килми калмас. Кайсы җирең авырта, дим, башын гына чайкый... Сезне дә белеште. Сәләхетдиннең абзасы кайда әле хәзер, ди..." +Вәзиләнең исе дә китмәде Миннисаның бытырдавына, "әҗәле килгән карт ни сорамас та, өендә авыруы бар карчык ниләр уйлап чыгармас?.." +Кичәге очрашулары искә төшкәч, Вәзилә бүген дә кызарып куя. Бик төшәсе иде Хәйретдин агай янына, бик карыйсы иде, урамга чыгарга, кеше күзенә күренергә генә уңайсыз. Төшмәде. Минниса карчык яңадан менмәде. Өй арасында йөреп, вак-төяк тастымалларны юган булып, Вәзилә көнне уздырды, чак-чак кичне җиткерде. Кояшны аркан белән офыкка тартып төшерердәй булды. Хәйдәр белән Зөфәр төшке ашка кайтмадылар. Хәйдәргә нык кына эләгә иде югыйсә! Машиналары худта булса, выжт иттереп кенә Түбән авылга төшеп менәр иде Вәзилә, анасы сукранып, каргап ятадыр анда... +Больницада ул иң элек хатын-кызлар палатасына барып керде. Гөлбикә апа яткан җиреннән торып, аңа ияреп, ишегалдына ук чыкты. Бик биек карт каенга аркаларын терәп эскәмиягә утыргач кына, Вәзилә сорау алырга кереште: +- Нишләдегез сез? Адәм хурына калдырдыгыз! +- Нишләдегез дип, кеше малын урлап суймаган. +- Бөтен авыл гөр килә. Тәүлек буе беркемнең теле туктап торганы юк, бирдегез гайбәткә ризыкны! +- Атаңның гаебе юк! Мирфатыйх чалыш суккан аңа, сугып еккан. Атаң аны судка бирәчәк. Монда белеште инде. Өч ел рәшәткә эләгәчәк Мирфатыйхка... +- Шул гына җитмәгән иде,- Вәзилә тәмам аптырашта калды. - Мирфатыйхны өч елга төрмәгә тыгалар, мин аның улына кияүгә чыгарга йөрим! +- Чык соң! - Гөлбикә бу хәбәрне дә бик тыныч кына тыңлады.Сез моннан китәсе. Әгәр бу юлы йомшаклык күрсәтсәк, Мирфатыйх безне урамга да чыгармас. Кулда форсат барында әлпиен укытырга кирәк аның. +Вәзилә, ике кулы белән кайнар башын тотып, бер сүзне кабатлады: +"O ужас! O ужас! Кыргыйлар..." +"Әти кайда?" дигән сорау юк, "хәле ничек?" дип белешү юк, Вәзилә үз кайгысын кайгырта иде, моны аңлаган ана күңеле бик нык рәнҗеде, алай да аны-моны сиздермичә: +- Җәмил ни ди соң? - дип сорады. +- Җәмил белән сөйләшерлек хәлдәме мин? Сез нишләгәнегезне беләсезме, азрак хурлык турында да уйлыйсызмы? +Вәзиләнең тавышы торган саен ныграк яңгырады, больницаның ачык тәрәзәләреннән хатын-кыз башлары күренә башлады. +- Акрын,- дип бүлдерде кызын Гөлбикә. - Хәйдәр өйдәме? Малтуарны барлап яптыгызмы? Көн бик эссе булды, әткәңнең кыярларына суны син сибәрсең, ыбыр-чыбырны йөртмә. +- Чукынып китсен кыярларың. Малларыңны мур кырсын! +- Чү, чү! Тилермә! Син китәсе кыз. Ə без ничек яшәрбез? Балаларны аякка бастырасы бар. Атаң әйтә... +- Әти? Кайда ул? Мин килгәнне ишетмәдеме әллә? +Гөлбикә аңа бик аптырап карады. +- Бәй, мин сезне юлда күрешкәнсез дип торам. Авылга менеп китте, Язкилдегә. Аймылыш булдыгыз микәнни, ай Аллам. +- Мин Олы су буйлап төштем. - Вәзилә юлга ни өчен чыкмавын аңлатып тормады. - Өйгә кайтып киткәндер инде. Кыярлары бетә дип коты чыккандыр. Берни дә булмаган кыярларына. +- Юк,- диде әнисе уйчан гына. - Өйгә кайтып китмәде ул. Өйгә булса бер хәл иде... Атаң Хәйретдин агаң янына китте. +- Нигә? - диде түземсезләнеп Вәзилә. +- Әйтәмени ул! Хәйретдин агайның үләргә ятканын, яңа зиратка күмәргә васыять иткәнен ишеткәннән соң атаңны алыштырып куйдылармыни, телдән калды. Көне буе сөйләшмәде. Ашамады. Борсаланып тик йөрде. Караңгы төшәр-төшмәстә чыдамады, китте менә. +- Шашкандыр ул! - диде Вәзилә, Хәйретдин агай белән кичәге күңелсез очрашуны хәтерләп. "Әллә шуны да ишеттерделәрме әтигә?" - дип тә борчылды. +Аналы-кызлы байтак кына бер-берсенә төртмә-төртмә карашып утырдылар, әмма аларны якынайтырлык сүз дә, уй да юк иде. +* * * +- Өйдәләрме болар? +Минниса карчыкның ябылып бетмәгән ишеге тавышсыз гына ачылды, кулын ак марлялар белән урап аскан Сәләхетдинне күргәч, карчык чынлап ук каушап китте. "Гомергә бусагамны атлап кермәгән кеше килгән... Хәйретдин агамның хәле мөшкел икән!" - дип курыкты ул. Тавышка Хәйретдин агай да калкынды, агач карават шыгырдап куйды, ул, ишек ягына күз салып, сүрән генә: +- Кер, кер. Син йөрисең икән,- диде дә көрсенде. +Сәләхетдин исән кулы белән артсыз урындыкны карават янынарак сөйрәп китерде, урындык аякларыннан ямьсез эз тырналып калды, ул аны күрмәде дә, эчкә баткан хәсрәтле күзләрен тутырып, Хәйретдин агайга карады. Ялыныч, ялвару гына түгел, өмет җылысы да бар иде аның кайнар карашында. +- Нихәлләрдә соң? - Сәләхетдин тавышын йомшартып эндәшергә тырышты да йөткерде, учы белән юеш иреннәрен ышкыды. +- Ятам әле шунда,- Хәйретдин агайның сакалы тирбәлеп алды. +- Авырткан җирең дә бармы? +- Артык сызлаган төш юк-югын. Мәгәр... +- Ни исәпләр белән ятасың соң, Хәйретдин агай?Сәлахетдиннең каушавы тагын да көчәя төште. - Ни уйлыйсың? +Хәйретдин агай ашыгып җавап бирмәде. "Әле кайчан гына, Түбән авыл юлында, арбага янәшә утырып төшкәндә минем дөньяда барлыкны да онытып, юлны-кырны сасытып барган Сәлахетдинме соң бу кеше?" - дип уйлады ул. Сәләхетдинне байтак интектергәч кенә, аның иреннәре авыр гына ачыла башладылар: +- Исәпләр күп, әмма очына чыгар әмәл генә юк. Әҗәл якаңнан алганда үз сорауларыңа да җавап таба алмагач, әйтсәм дә әйтим инде, нинди кеше буласың ди инде? Нинди җан?! +- Нинди әҗәл? Ни сөйлисең син? Җир җимертеп эшләп йөргән кеше! +Хәйретдин агай Сәләхетдингә көлемсерәп карап куйды, туң чыраена җылылык йөгерде. +- Эх-хе-хе! - дип сузды да карчыгына эндәште.- Кая, ни мыштырдыйсың, карчык? Самоварың тереме? +Минниса карчык башын аска иеп, яулык читен тешләп, өстәл әзерләргә тотынды. +- Бая ни әйтә башлаган идең әле син? - дип сорады Хәйретдин агай, юри тавышын нечкәртеп. Сүзе кызгандырып, мескен булып чыкты аның. Сәләхетдин гипсланган авыр кулын, "менә, күрәсеңме?" дигән сыман, селкетеп куйды. +- Миңа бер хәбәр ишеттерделәр әле... +- Нинди хәбәр икән ул? - дигән булды Хәйретдин агай. +- Белмәмешкә салынып ятмасана! - дип калкынды Сәләхетдин кызып ук. - Хәбәрне син салгансың ич! +- Шулай да булсын,- дип килеште юашланып Хәйретдин агай. +- Ул сүзеңне кире ал, Хәйретдин агай,- диде бик нык ялварып кунак. - Ялгыш ычкындырган син ул сүзне! Тереләсең син, валлаһи дип әйтәм, әҗәлгә бирешә торган адәмме син? Менә мин монда нинди исәп белән йөрим әле, сине санаторийга җибәрергә кирәк, дәваланырга! +- Дәваланырга? Кем җибәрсен ди мине? +- Менә мин җибәрәм. - Сәләхетдин тагын йодрыгына йөткерде. - Путевкасын да табам, акчасын да түлим. Юлына да бирәм, барырына, кайтырына дигәндәй, һәммәсенә түлим. Тик ул сүзеңне кире ал! Үлә калсаң, иске зиратка күмдер. Бөтен расхудларын үзем күтәрәм. Әйдә, яхшылык миннән дә булсын. Синең яхшылыкка гомер буе рәхәтләндек. +Гомергә Хәйретдин агайны бар дип тә белмәгән, кунакка баргач тешләгән шикәрен кулъяулыгы белән төреп алып кайта торган Сәләхетдиннән мондый сүз чыккач, Хәйретдин агай торып ук утырды, ак ыштан балагының баулары идәнгә төшеп асылынды. Кече яктан кисә башлаган ипиен тотып шаккатып Минниса килеп чыкты. +- Өзлегеп китмәссеңме, сиңа әйтәм? +- Чәеңне ашыктырма, карчык,- диде Хәйретдин агай. Аның йөзенә елмаю җәелде, күзләренә нур тулды. - Ай-ай-яй!.. Кыяр ничек быел, Сәләхетдин кордаш? Уңыш шәп булачакмы? +- Кыярның монда ни катнашы бар? +Рәнҗегән Сәләхетдиннең тавышы чак-чак ишетелде. +- Кыяр акчасына җибәрәсеңдер инде син мине? +- Анысында синең эшең булмасын, Хәйретдин агай. +Хәйретдин агай тавышсыз гына көлеп алды. +- Терел дисең инде? +- Терел, дим, терел. +- Үлмә дисең инде? +- Үлмә дип тә әйтәм. +- Боерып кына эшләнә торган гамәл түгел шул. Әҗәлетдин абзаң итәгеңнән эләктерсә, әллә ни тырпылдый алмассың. +- Ə син эләктертмә! - дип боерды Сәләхетдин. - Йөз яшәгән карчыклар бар Язкилдедә. Шиһабетдин картны өч тапкыр паралич сукты, муены бөгелми, авызы кыек, йөри! Үлсә, əнə ул барсын яңа зиратка! Сөйрәмә безнең нәсел-нәсәпне үз артыңнан! Шиһабетдингә ни аңа, карчыгы да "менә, менә!", дип, усак яфрагы күк җилфердәп кенә тора. +- Нигә мине жәллисең дә, Шиһабетдин картны кызганмыйсың син? Җибәр аны санаторийга, савап булыр. - Сәләхетдин дәшмәгәч, Хәйретдин агай урынына менеп ятты, түшәмгә карады. - Үләсе килми дисең инде, Сәләхетдин? +- Яши генә башладык бит, Хәйретдин агай. - Кунак аның караватына иелә төште, авызыннан суган кыягы исе бөркелде. - Бөтен нәрсә җитеш, йорт-җир байларча, мал-туар абзар тулы. Бәләкәй малай да бар ич әле минем. Беренчене бетерде. Аны да кеше итәсе бар! Жәллә безне! Без бит синең якын туганнарың! +Тагын ниләр сөйләшкән булырлар иде, Минниса карчыкның самовары, кайнап чыгып, өстәл башына менеп утырды, чәшкечынаяклар тезелде, шул арада ишек ачылды, йөткергән калын тавыш килеп керде. Ярыйдыр бит? Керергә рөхсәттер? +Өч баш сәерсенеп ишек ягына борылды, анда кыенсынып, борчылып кына Сәләхетдиннең күршесе Мирфатыйх басып тора иде. +- Исән-сау гына торасызмы? - диде, ул күзен челт-челт йомып. +Мирфатыйх та бүген ап-аек иде, күзе ияләшеп, Хәйретдин агайның түрендә кичәге дошманын танып алгач, тагын да ныграк айныды, айныгач телсез калды, чәй дә эчмәде, өстәл янына якын да килмәде, бусага янында чүгәләп, кабызмаган папиросын бармак арасында әвәләде. Уртак сүз юк иде, Хәйретдин агай бу ике күршенең, ике дошманның ни өчен үз бусагасын таптауларын сизенә, мыек астыннан елмаеп та ала, тәне җиңеләеп, теле кычытып сөйләшәсе килеп ята иде. Баядан бирле ашыккан Сәләхетдинне ул җибәрмәде: "Төн озын ич, кая ашыгасың?" - диде, үзе Мирфатыйхка карады. Аңа да эндәшкәләде: "Көткән эшең юктыр, кузгалма әйдә!" - диде. +Тик тегеләр тел язмадылар, каш астыннан гына бер-берсен күзәтеп, гел юк-барны ялгаштырып утырдылар. Ниһаять, хуҗа түзмәде. +- Мирфатыйхның нигә кергәнен дә беләм,- дип ычкындырды. +- Гаепләмә, Хәйретдин агай, хәл белешергә генә кердем. +- Рәхмәт, анысына да рәхмәт. - Хуҗа көлемсерәп карчыгына күз кысты. - Яшә дисең инде, Мирфатыйх? +- Яшә, яшә! +- Үлмә дисең инде? +- Нинди үлү? Иртәрәк бит әле! +- Үлә калсаң, яңа зиратка күмәргә рөхсәт бирмә дип тә өстисеңме? +- Анысы инде бигрәк тә кирәк! - Мирфатыйх кулындагы папирос, ниһаять, сынды, ул аны кесәсенә салып куйды. +- Алай икән, алай... +Сәләхетдин ишек катына барып басты. +- Китим инде мин,- диде. - Я сүгәрләр... +Хәйретдин юри аңа күз дә салмастан һаман төпченде: +- Бәлки мине үз акчаңа ялга, дәваланырга да җибәрерсең, Мирфатыйх,- диде ул. Кунак чүгәләгән урыныннан сикереп диярлек торды, ашыгып-ашыгып: +- Алай итәргә дә ярый. Теләгең бар икән, әйдә, бар, дәвалан,диде. - Туганнарга жәл түгел! +Өйдә тынлык урнашты, Миннисаның кунак сөя торган самовары акрын-акрын гына сүнде, җырлавы ишетелмәс булды. Ишек тоткасына ябышкан Сәләхетдинне Хәйретдин агай тагын туктатты: +- Ашыкма, əнə Мирфатыйх та чыгам, ди... +Тәки үзенекен итте карт төлке, ике күршене бер ачылган ишектән чыгарьпг җибәрде. +Алар урамга төшкән тәрәзә яктылыгын читләтеп узып бераз янәшә бардылар. +- Син ник ураласың монда? Ни йомышың бар синең аңарда? - диде калын тавышлы Мирфатыйх. +- Ə сиңа монда ни калган? - диде Сәләхетдин, кызып. +- Хәйретдин агай минем якын туганым. +- Синеңме? Җүләр! Ул миңа бик якын туган тиешле кеше. +Алар Хәйретдин агайны бүлә алмыйча урам уртасында кичәге кебек ырылдаша, талаша башладылар, бераздан икесе дә тыелып, май баскан хәтерләрендә нидер уянып, сүзсез калдылар. Шактый дәвам иткән тыныштан соң, нәсел җепләрен тикшерә, төпченә башладылар. +- Синең Әюб бабаңның фамилиясе ничек иде әле? +- Оныттыңмыни, Мортазин иде. +- Безнең Билял картның да фамилиясе Мортазин иде ләбаса! +Сәләхетдин белән Мирфатыйхның хәтерләре ул чаклы ук озын түгел иде, шәҗәрәләре язып кулдан кулга күчмәгән, әмма кеше хәтерли алган кадәресе дә бүгенге мөнәсәбәтләрне ачыкларга бик җитте: алар туганнан туышканнар иде. +Беләләр иде, кайчандыр туганлыкны саклыйлар иде, еллар үтү белән бөтенесе онытылган, хәтердән чыккан! Хәйретдин агайның әтисе дә Мортазин иде бит! +Ни уйларга тиеш инде мондый чакта Сәләхетдин? +Мирфатыйх акыллы баш ни әйтергә тиеш?! +Юк, юк, хөрмәтле укучым, сез миннән аны көтмәгез! Булмаганны яза алмыйм. Алдарга намусым бармый. Мин гомерем буе чынлыкның тугры колы булдым, шул юлда җәфа чиккәннәрем дә аз түгел, мәгәр үлгәнче шундый булып калырмын да. Таләпчән укучыма хөрмәтем ифрат зур, әмма сез дә мине аңларга тырышыгыз: кочакларын җәеп бер-берсенә ташланмадылар алар - ике туган, ике күрше, ике көндәш... Гомер буе араны бүлеп килгән зәһәр дулкыннар аларны бик ерак ярларга тотып аткан иде, икесенең кан кардәш икәнлекләре беленгәч тә, Сәләхетдин белән Мирфатыйх арадашлык сүзләре тапмадылар. Тын гына, зираттан кайткан кешеләр сыман, салмак кына Югары очка атладылар. Әле ярый, шөкер, һава тын, төн тын, кичке һава тымызык, урамда ара-тирә генә яшьләр очраштыргалады, яшьләрнең олыларда гаме юк иде. Мондый очракта нишләргә? +Ничек яңадан туганлашырга? Мөмкинме бу? Бармы аның юллары? +"Кичәге өчен кинә саклама, ялгышлык миндә. Әйдә, безгә керик тә яртыны сындырыйк",- дип әйтергә уйлый Мирфатыйх... Туганлыкны ныгытырга тагын шул шайтан суын чакырырга туры киләчәген аңлап, тыелып кала. Аек баш бернинди чарасын уйлап таба алмый, аек баш томаланган, каткан иде. +Сәләхетдиндә дә уй бар, чоланда сандык артында аның да яртысы булырга тиеш. Чакырсаң керер, ə яртыны Хәйдәр кыстырып чыгып киткән булса? Тагын оятка калырсың... +Тәки шулай, телсезләр шикелле сөйләшмичә, сукырлар төсле бер-берсен күрмичә, иңнәре иңгә тиюдән сакланып, Югары очка кадәр менделәр. +Капка төпләренә җитәрәк Сәләхетдин алгарак чыкты, Мирфатыйх кыяр-кыймасрак: +- Ничегрәк анда, Гөлбикәнең хәле бик яманмы?- дип сорады. +- Өч-дүрт атнасыз ипкә килмәс диләр. Сөяк чәрдәкләнгән. +- Менә син агай, ə?! +- Булды инде хәлләр, җүләрлекләр күп булды. +- Нишләргә инде хәзер? +- Кем белгән инде? Баш эшләми. +- Әллә болай итәбезме? +- Ничек? +- Хәзер син больницага барасыңдыр бит? +- Барсам?.. +- Хәл белешергә мин дә төшәр идем. Гөлмәрьям берәр нәрсә хәстәрләр шунда. +- Ə, син аны әйтәсең икән. +- Ə син ни уйладың? +- Гөлбикә төзәлер дә чыгар, Хәйретдин агай белән ни кылырга диген? +Мирфатыйх сабыр гына күршесенә карап торды. +- Әллә болай итәбезме, дим... - Сәләхетдин сүзен дәвам итте. - Икәүләшеп путевка юнәтеп, юл акчаларын түләп картны ялга озатабызмы? Акча үземдә дә бар, мәгәр ике туган исеменнән булса күңеле күтәрелер иде. Əнə ич алты ел урыныннан тормаган сызлау Наҗияне армиядәге малае Тәлгать Әзербайҗанга Нафталан каласына өч ел рәттән алып барган иде, теркелдәп йөреп китте Наҗия. Сыерларын сатканнар иде, савар кешеләре юк, хәзер сыер алдылар, гөбердәтеп сава, күз тимәсен! +- Нигә? Мин каршы түгел! Акча бар!! - Мир-фатыйхның теленнән күнегелгән "аракы" сүзе чак ычкынмады!.. +Сөйләшәләр Сәләхетдин белән Мирфатыйх. +Хәйретдин агай уртак сүз, җанлы әңгәмә кузгатты, кыяр турында, келәм бәяләре турында да түгел сүз, голт-голт итеп йоткан авазлар да юк, әмма алар бирелеп, кызып-кызып сөйләшәләр. Сөйләшә алалар икән әле! +Авызыгызга бал да май сезнең, күршеләр! +Сез дә үз халкыгызның матур сүзләрен онытмаган икәнсез әле! Шәфкать, мәрхәмәт, туганлык, үзара ярдәм, өмә дигән олы сүзләрнең күптәннән сезнең янавыч телләргә кергәне юк бит инде, Сәләхетдин белән Мирфатыйх! Сөйләшүне онытмагансыз икән әле, телләрегез аракыда җебемәсә дә бик матур әйләнә икән! Тик нигә болай соңга калып сөйләшәсез дип сорыйсы килә. Хәйретдин агайның ишеген Үлем шакымаса... Нигә якыннарыбыз соңгы юлга чыкканда гына тормыш турында олы итеп уйлый алабыз икән без?! +Йорт хуҗаларының, кичә генә пычакка-пычак килә язган күршеләрнең, озак һәм дусларча сөйләшеп торуларын ике йорттан ике кеше күзәтеп торды. Сәлахетдиннәрнең ачык тәрәзәсендә пәрдә артына Вәзилә поскан иде. Мирфатыйх хатыны Гөлмәрьям ишегалдына ук чыгып, капка артына качып, колагын ярыкка куйган иде. Тез башлары чәнчешсә дә түзде, әңгәмәне тыңлап бетерде. Тик берни дә аңламады. Мирфатыйх белән Сәләхетдин түгел, каяндыр читтән килгән әртисләр кыланып, алдалап сөйләшә кебек тоелды аңа. Шулкадәр колакка ят иде ул ишетеп торган сүзләр - "әллә җен алыштырганмы аларны, Ходаем?!" дип, белгәннәрен дә укып карады Гөлмәрьям. Тора-тора мондый нәтиҗәгә дә килде: "Əhə. Эшне судка җиткермәскә тырыша икән! Муладис" һәм иренең зирәклеге белән горурланды. +Вәзилә татулыкның серен ачалмады, ул да баш ватып эзләп карады, әмма ике күршенең дошманлыгын юарлык ул белгән сәбәп юк иде. Дөресен әйткәндә, ул сүз агышының тирәнлегенә кереп тә карамады, Вәзилә Җәмилне көтә, аның кайтканын сагалый гына иде. Җәмил өйгә кайтмаган әле. Аның болай соңарып йөрүе бик-бик шикле иде. Әгәр бүген көндез аларны Сәкинә белән бергә күрмәгән булсалар, әллә ни кыйналмас та иде Вәзилә. Күргәннәр шул, күргәннәр! Җиткерделәр! +Мирфатыйх Югары очның соңгы капкасына кадәр Сәләхетдин күршесен озатып килде. Капка төбендә алар сүзсез кочаклаштылар да бугай... +Сәләхетдиннәр әтәче кычкырып җибәрде.. +- Ятыйк, кордаш. Соң инде,- диде Сәләхетдин.- Больницадан качты дип эләкмәгәе. Таңнан барасы булыр. +- Тизрәк терелегез. Хәйретдин агайны карыйсы булыр! Картны әҗәлгә бирергә ярамый! +- Ярамый! - дип килеште Сәләхетдин. Әтисе кергәч, Вәзилә ут кабызды. +- Качып кайттыңмы? - диде ул, һаман Җәмил турында уйлап. +- Кайттым әле. +- Мирфатыйхны сагынып кайткансың икән. Белми идем. Әй чүкердәшкән булалар! Әй сайрашалар! Кичә якага-яка килгәннәрен онытканнар. +- Онытырсың да,- диде ата сабыр гына. - Явызланма, кызым. Хәйретдин агайның хәлен белешергә кайткан идем. +- Синнән башка кайгыртыр кеше беткәнме? +- Туган тиешле ул безгә. Якын туган. +- Нинди туган? +- Ул, мин һәм менә Мирфатыйх күрше троюрод-ныйлар икәнбез. Туганнан туышканнар. Барыбыз да Мортазиннар тамырыннан шытып чыкканбыз. Бабаларыбыз шул фамилияне йөртә иде безнең. +- Мирфатыйх абый дамы? +Кызның колаклары үрә торды. +- Ул да, кызым. +- Чын сөйлисеңме? +- Чын. Иң чыны. +- Җәмил дә миңа туган тиеш булып чыгамы? +- Хас шулай. Бик якын туганың ул синең. Без аны онытып кына җибәргәнбез. +Вәзиләнең өстенә салкын су койдылар. Вәзиләне, аягын-кулын бәйләп, янган утка аттылар... һәм мондый сәер халәт бер кискен мизгелдә үтеп тә китте. Бушанып, рәхәт тынычлыкта оеп калды аның ярсыган күңеле. Буыннар буйлап рәхәтлек йөгерде. +- Әти, чыннан да кан кардәшеңме ул Мирфатыйх абый? +- Әйе, әйе,- дип кабатлады ата йокы аралаш. Ул чишенеп урынына менеп тә яткан иде. +Вәзилә, халат төймәләрен төймәли-төймәли, урамга чыгып китте. Капка баганасына аркасын терәп торды. Авыл очын үтеп кырга чыкты. Кире борылып кайтты. Үзенең бер чакта да Җәмилне яратмавын, үзсүзләнеп, яшьтән үк аның хуҗасы булырга омтылып, эзәрлекләп азапланганын, гел юкка бәйләнгәнен аңлады. Яратмады ич ул аны! Җәмил дә аны яратмады. +Күкрәге җиңеләеп, сулышы киңәеп китте кызның. +Димәк, Җәмил - аның туганы. Хәзер ни генә булса да, егет алдында аның йөзе ак. Сәкинә каршында да ул олы булып калачак. Җәмил ташламады аны, Сәкинәгә алыштырмады, туганлыклары ачыклангач, Вәзилә үзе баш тартты егеттән! Үзе! Барлык чуалган төеннәрнең чишелеше иде бу! +Сөенечен кем беләндер уртаклашасы килде Вәзиләнең, өстенлеге белән мактанасы килде. Өстенлеге белән мактаныр кеше Язкилдедә бер генә иде. Чибәр, сылу Сәкинә иде ул кеше. Хәзер үк Сәкинәне эзләп табарга да, горур башны югары чөеп: "Апаем, мин сиңа Җәмил абыеңны бүләк итәм. Мин бит аның белән күрше буларак кына дуслашып йөрдем. Без бит аның белән якын туганнар! Әллә ни уйлама!" - дип әйтеп салырга. +Кузгалды кыз. Нияте нык. Бара башлады. Җир буе киткәч, Сәрвәрбикә әбиләр турында, алар сызгыра-сызгыра кайтып килүче Җәмил белән йөзгә-йөз очраштылар. +Əhə, бу егет алдында да тантана итеп калырга кирәк... +- Хәерле төн! - Вәзилә сандугач булып сайрады. +- Хәерле төн,- диде Җәмил, соң дәрәҗәдә таң калып. - Кая барыш болай? +- Сөенче алырга! +- Кемнән? +- Иртәгәге көннән! - Вәзилә егеткә чак кына орынды да Олы урамга, Сәкинәләргә таба йөгерде. Оча гына! +Җәмил караватта озак кына борсаланып аунады. Вәзиләнең тантаналы төче тавышы, әйткән сүзләре аны хафага салды. "Сәкинәгә бер-бер яманлык эшләп ташламасын бу көнче күбәләк!" — дип уйлады ул. +Вәзиләнең көнчелеге узган иде. Өметсезлеккә төшкән кызны әтисенең яңалыгы очыртып, дәртләндереп җибәрде. +Йокыга киткән Сәлахетдин кулы яман сызлап уянды. Кул сызлаган саен ул ерак тарихка, бабаларына юнәлде. Бүгенгене уйлады, "Хәйретдин агайны күрә торып үлемгә бирмәскә кирәк",— дип кабатлады ул күңеленнән. Хәйретдин агайны уйлаган саен кул сызлавы кимегән төсле була иде. +Мирфатыйх та уй тозагыннан ычкына алмады. Юк өчен туганы белән сугышып ятуы күз алдына килә дә кан тамырлары чемердәп китә иде аның. +Веранда идәнендә Зәйтүн йоклый. +Олы өй диванында Фирүзә җәйрәп ята. +Зөфәр лапас өстендә, печәнлектә. +Ишегалдында ачык һавада, гараж стенасына терәлгән раскладушкада Хәйдәр ята. Сеңгән. Ара-тирә ыңгырашып та ала. (Эчкәч гел ыңгырашып йоклый ул!.. Теге шешә, әтисенеке!) +Сәләхетдин гырлый, гырлаган тавышы калын стена аша үтеп урамга чыга, Олы су буена барып ишетелә. +Җәмил йокы аралаш бармакларын иснәп карый... Сәкинәнең чәч исе килә кулыннан, татлы ис! +Әнәснең юрганы идәнгә савылып төшкән, ул тезләрен чәнчеп бөгәрләнеп яткан, иреннәре чәпелди, иреннәре елмая, ул төшендә чабып барган ат көтүе күрә! +Таң ата! Олы су башы агара, таң җиле кыштырдап килеп җитә, Язкилде авылында беренче булып Сәлахетдиннәрнең ишле кураларына кагыла. Таң җиле кырлар, болыннар өстеннән Язкилде урамнарына тук-лык-татулык исен — башак исен алып килә. Кошкорт уяна, маллар калкынып бикле ишекләргә, капкаларга үреләләр. Хуҗалар гына йоклый! +Гәрәй-хан да куначадан очып төшә. Горур басып, кызгылт түшен киереп ишегалдын бер әйләнә, ике әйләнә һәм пыр итеп очып бик биек читәнгә, Сәлахетдиннәр читәненә куна һәм дөньяны таң калдырырлык иркен тавыш белән "кикри-күк!" дип кычкырып җибәрә. Курыкмыйча кычкыра, чөнки хуҗалар әле таң йокысында изриләр... +Нәни генә фәнни белешмә +Кошлар һәм хайваннар чыгара ала торган авазларларның серен ачарга адәм уллары бик күптәннән омтылганнар. Кошларның "сүзлек составында, нинди мәгънәләр барын һәм аларның, тавышлары аша, нинди хәбәрләр тапшыралар икәнен галимнәр бик күп еллардан тикшереп киләләр. "Казларның сүзлек составы" дигән китап Франциядә XVII гасырда ук басылып чыккан. 1800 елда немец натуралисты Ветцель эт, мәче һәм тавыкларның телләрен өйрәнеп махсус "Сүзлек" төзегән. 1807 елда Дюпон де Немур козгыннар "сүзлеге"н төзи. "Шул хезмәте өчен,— дип яза француз табигать галиме П. Флуранс,— Дюпон де Немур ике ел дәвамында кул-аякларын өшетеп бетерде. Инде бераз соңрак, 1890 елда америкалы Р. Гарнерның "Маймыллар теле" исемле атаклы китабы дөнья күрде. Мадьяр орнитологы Секе тургай тавышын магнитофонга язып алган һәм язмаларны нык акрынайтып тыңлап караган. Тургайның ике меңгә якын көй белгәнлеге мәгълүм булган!!! +Өйрәнү хәзерге көндә дә дәвам итә. Тавыклар, мәсәлән, егерме алты төрдә сигнал бирә алсалар, чебиләрнең белеме сайрак — алар алты төрдә генә хәбәр сала алалар. Песнәк егерме төрдәге сигналларны белә... +Күрәсез, хөрмәтле укучым, кошлар телен өйрәнү безнең көннәрдә дә туктаусыз дәвам итеп килә икән! Язкилде авылыннан да атаклы спортсменнар гына түгел, берәр табигать галиме дә килеп чыгар әле, мөгаен! Без ул чагында июнь башында, талгын татлы җил исеп торганда, төрмә стенасы биеклеге читән өстенә менгән кызгылт әтәчнең ни хәбәр иткәнен, шаять, сезгә дә төшендереп бирә алырбыз. +Әлегә, бигайбә, кичә шушы читән башыннан бәреп төшерсәләр дә, әтәч куркып тормаган, тагын менгән, якты таң агарткан дөньяны яңгыратып серле аваз салган! +— Кикри-күк!.. +1979—1980 еллар Казан-Заимище-Переделкино. +Текстны электрон калыпка Гали Мусин күчерде. \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\323\230\321\204\321\201\320\265\320\275 \321\202\322\257\320\263\320\265\320\273_tat.txt" "b/bylatypov/\323\230\321\204\321\201\320\265\320\275 \321\202\322\257\320\263\320\265\320\273_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..798e825cdc21a0205122bc242bb527ffc7ea1e15 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\230\321\204\321\201\320\265\320\275 \321\202\322\257\320\263\320\265\320\273_tat.txt" @@ -0,0 +1,268 @@ + +АДЛЕР ТИМЕРГАЛИН +Әфсен түгел + +Ашыгыч телеграмма +Арадаш станцияләрдән бу хәбәрне тоткарсыз тапшыруларын үтенәбез. +Адрес: Киек Каз Юлының сул канаты, Сигзән йолдызлыгы, СФ системасы. Космик Үзәккә, директор О'Нейрога. +"Хөрмәтле директор! +Җир атмосферасында очканда һеликоптерыбыз һәлакәткә очрады һәм аның белән бергә "Материализатор" аппараты да югалды. Экипаж арасыннан корбаннар юк. Авариянең сәбәпләре тулы рапортыбызда җентекләп күрсәтелер. Аппарат махсус савытка салынып, һава кермәслек итеп томаланган, ләкин, бәхетсезлеккә каршы, һәлакәт урынының төгәл координатлары билгесез. Җир планетасының ул тирәләрен куе урманнар каплаган, сазлыклар күп, халык аз яши, шулай, булгач, материализаторның кеше кулына төшү ихтималы юк чамасында. Хәзерге вакытта без Өченче планетаның иярченендә. Планета халкы аны Ай дип йөртә. Тикшерү эшләре алып барабыз һәм Ай минералларыннан кайтыр юллык атомтөш ягулыгы әзерлибез. Күрсәтмәләр көтеп, сәяхәт җитәкчесе O'Шейли, 10203 ел, өченче квартал, беренче декада (җирле халык исәбендә Елкы елы, Сөнбел ае)". +Үтә ашыгыч. Ретранслятор станцияләргә бу космограмманы тоткарсыз үткәрергә боерам. +Адрес: Киек Каз Юлының Уң канаты, Картлач йолдызлыгы, Сары йолдыз системасы, Өченче планетаның иярчене. Фәнни-тикшеренү экспедициясенең җаваплы җитәкчесе О Шейлига. "Командор! +Материализаторны югалту һәм аны тапмыйча кайту — җинаять белән бер. Аппаратның кыргыйлар кулына эләгүе ифрат зур бәла китереп чыгарырга, моның нәтиҗәләре сез ачкан планетада гына түгел, бөтен Кояш системасында, хәтта якын йолдызларда да чагылырга мөмкин. Иҗтимагый-тарихи үсешкә чит йогынтыларны тыю турындагы гомумгалактик карарны исегезгә төшерәм. Сезгә, шулай ук бөтен экипажга, каты кисәтү ясыйм һәм аппаратны алып кайту өчен кичегүсез чара күрергә тәкъдим итәм. Җир халкы белән сирәк аралашыгыз, кем булуыгызны сиздермәгез, югыйсә кыргыйлар аңында гайре табигый көчләргә инануны тагын да көчәйтүегез мөмкин. Радиохәбәрләрегездә хискә бирелмәгез һәм Җир халкы сүзләрен (терминнарын) кулланмагыз. +Космик Үзәк директоры, Куш йолдызлар премиясе лауреаты O'Нейро. 10203 ел, дүртенче квартал, беренче декада". +Кыл кушып үргән җәтмәсе тагы буш чыккач, Котлы Шәнгәрәй ачуыннан карганып куйды. Кичтән, балыкка чыгып китәр алдыннан, белгән догаларын да укыштырган иде югыйсә. Килешли дә, баш өстенә тарыдай сибелгән йолдызларга карап, теләкләр теләп килде... Кул арты киткән дисәң дә инде... Әллә соң балыгы кырылып беткәнме? Тузга язмаганны! Очсыз-кырыйсыз Болгар йортында урман бетәрме? Мишә хәтле Мишәдә балык бетәрме? +Балык тозлау, кышкылыкка һәм көнбаешыннан махсус килә торган христиан сәүдәгәрләренә сатарга балык киптерү-каклау өчен иң әйбәт вакытлар. Шушы атналарда тотып каласы иде. Аннан бүтән эшләр көтә: урманда ике тапкыр алты җирдә чолык билгеләп куйган иде, кеше күзе төшкәләгәнче аларның балын аласы бар. Аю-ахуннар да бал дигәндә муеннарын сындырырга разый. Бал булса, ипекәй була дигән сүз, аны Идел буйлатып зур-зур каекларда — учаннарда китереп саталар. Аннары, әкренләп, киек аулау чоры башлана. Бурсыклар симерә, берәр аю эләксә дә ярап куяр иде. Янә китереп, болан ауларын рәтлисе, абзар-кураны кышка әзерлисе бар. Былтыр Субаш кешеләреннән, юкә суеп, шуннан җиңелчә аяк киеме — чабата ясарга өйрәнгән иде. Юкә әзерләргә кирәк. Өлкән малае Рәхим дә кул арасына керә башлады инде. Кеше саен өчәр кием чабата ясаса, кышның-кыш буена җитәр, Алла боерса. Күн итекләр тузмас. Юкагачтан курыс төшереп, түбәләрне дә әйбәтләп ябып җибәрсә, өйгә җил-буран үтмәс. Мунча бурап куйсаң да шәп булыр иде. Болгардагы мунчалар кебек үк булмаса да, каен себеркесе белән әйбәтләп чабынып чыксаң, тәннәрең яңарган күк була. Балаларга да чисталык бик кирәк... Шулай, әкренләп, тернәкләнеп китеп булыр кебек бу яңа җирләрдә... +Шәһәри Болгардан качканга ике ел тула инде. Бөтен йорт-җир шунда калды. Качмас идең дә, еллары бик тынычсызга китте. Кояш баешыннан ак инал гаскәрләре гел борчып тора, хәзәрләр елның-елында талап, ут салып китәләр. Ясак түләмисез, дип интектерәләр. Болгарны ничә тапкыр җимерделәр инде. Усал-унтагайлар күбәйде, Идел буенча каекларга төялеп елга баскыннары килеп-китеп йөри башлады, кояш чыгышыннан — Каракорым дигән ерак бер каладан, тәбәнәк атларга атланган аяусыз монгол явы ябырылып килә дигәнне ишеткәч, күршесе һәм җан дусты Колгали белән киңәште дә, сатардай әйберләрен сатып, күп нәрсәне болай гына калдырып, арбалар юнәтеп, Идел ярыннан югарыга таба күченеп киттеләр... +Ят җиргә, Мишә буйларына, Субаш кешеләре арасына килеп урнашып, киез тирмә генә кордылар да яши башладылар. Әллә нихәтле урман егарга, йорт-кура өчен урын арчырга туры килде. Шәнгәрәйнең беләкләре таза чак, ә тормышка ул теше-тырнагы белән ябышкан иде. Еллар гына тыныч торсын, Шәнгәрәй бөтен хуҗалыгын җайга салып җибәрер әле. Колгали белән кое казырлар, урман аланын киңәйтеп, иген игә башларлар. Малайлар үсә төшкәч, берәрсен тимерче осталыгына өйрәтү дә хыялда йөри иде... Бәлки киләчәктә монда зур бер авыл, йә кала үсеп чыгар һәм аңа Котлы Шәнгәрәй исеме кушарлар. Ә бәлки Колгали нәселе ныграк тамыр җәяр... +Шуларны уйлый-уйлый, Шәнгәрәй җәтмәсен тагы елга култыгына аркылы салып чыкты. Аннары катык белән көлчә ашады, җиләк изеп әчкелтем су эчте. Якынтирәдән бер әйләнеп килерлек вакыт бар иде әле. +Көймәсен ныклап бәйләп куеп, Шәнгәрәй култык тирәли әйләнергә карар итте. Эче куыш агач очрамасмы? Аннан менә дигән бүрәнә умарта чыга, тәпән ясап була. Йә менә болан мөгезе тапмасмы? +Алтын тапсаң иде... Юк шул, бу тирәдә алтын сибелмәгән. Асылташлар да юк монда. Тәрәзәгә куела торган үтә күренмәле яссу ташлар да очрамый. Шунлыктан тәрәзәгә карындык тарттырып куясың. Булмаса, ансыз да яши бирәсең. Аның каравы, урман-суларга, киекләргә бай Болгар йорты. Аю, бүре, төлкедән кала, селәүсен, бурсык, кабан, кондыз, сусар, ас, кама, тиен кебекләр дә тулып ята. Болан, поши күп. Яз көне һәм көзләрен күлләр үрдәк оясына әйләнә. Мишә тирәсен аккошлар да ярата. Урманнар чикләвек, чия, шомыртка, төрле җиләкләргә бай. +Котлы Шәнгәрәй вакытны кояшка карап чамалый, ком-су сәгатьләре хакында ишетеп кенә белә, аларын да кирәксез нәрсәгә хисаплый иде. Вакытны секундларга бүлеп өләшә торган саран заманаларга кадәр кешелек дөньясының җиде- сигез йөз еллар алга атлыйсы бар иде шул әле. Ә Шәнгәрәйнең вакыты чикләнмәгән, ул һаваны да күкрәк тутырып сулый, теләгән агачын кисеп аудара, теләгән җәнлеген (көче генә җитсен) аулый һәм, табигать белән берлектә, үзе белмәгән тәрәккыят юлыннан карусыз атлый иде. +Шәңгәрәй, татлы хыялларга чумган килеш, бер казыкка тотынып, комлы яр буенда басып тора иде. Мәгъ- риптә яңгыр болытлары күперә башлады. Агач яфракларын шаулатып җил исеп куйды. Елга өсте капыл җыерчыкланып китте. Әйтерсең лә табигать бер уфтанып куйды... "Җәтмәне җыештырырга кирәк", - дип уйлады Шәңгәрәй һәм кинәт үзе тотынган казыкка игътибар итте. Ул аны сынып корыган яшь агач дип уйлаган иде. Ләкин бу казык дигәне агач түгел, бәлки, тимер шикелле нәрсә булып чыкты! Ул коңгырт тутык белән капланган, җил-яңгыр ашаудан, күрәсең, шадраланып беткән. Шәңгәрәй, сискәнеп, кулын тартып алды. Әкәмәт! Тимер кебек кыйбатлы әйберне монда кайсы юләре кагып куйды икән? Бу тимердән ярты авылга җитәрлек сука калаклары ясап булыр иде бит! Ничә сөңге башы гына чыгар иде! +Шәңгәрәй курка-курка гына тагы казыкка кагылды. Тимер салкынча иде. Шәңгәрәй казыкны кымшатырга тырышып карады. Кая ул! Йөзьяшәр имән дә болай төпләнеп утырмас. Монда балта-көрәк ише коралсыз эш түнтәрерлек түгел иде. "Иртәгә үк киләм дә казып алам", - дип күңел төбенә салып куйды Шәңгәрәй. +Җәтмәдә берән-сәрән генә булса да балыклар чәбәләнә иде. Хәтта бер чуртан да эләккән. Калганы ваклар — чабак, бәртәс балалары, зәңгелә. Чү, нишләп авырайды соң әле? Төпкә-мазарга эләксә, ычкындыра алмыйча җәфа чигәрсең. Тырыша торгач, Шәңгәрәй җәтмәне сөйрәп чыгарды. Анда агач төбе дисәң төп түгел, ниндидер бер йомры нәрсә бар иде. Балыкчы аны карарга ашыкмады, башта чабакларны чүпләп сөкәгә салды. Күп тә түгел, шулай да ике-өч чиләк булыр. +Терсәк буе гына булса да, йомры әйбер алагаем авыр иде. Ул, ләмгә катып, бака ефәгенә төренгән. Таяк белән кыргач, кызгылт гәрәбәгә охшаган бер нәрсә күренде. Котлы Шәнгәрәйнең йөрәге кагып-талпынып куйды: "Их, чүлмәк булып, эче тулы алтын тәңкәләр булсачы!" - дип ялварды ул. "Чүлмәк"не әйбәтләп юганнан соң, аның өмете тагы да зурайды, чөнки бу нәрсә гади ташка һич тә охшамаган, аны адәм кулы ясаганы көн күк ачык иде. +"Чүлмәк"не кеше-кара күрмәгәндә, хәзер үк ачып караудан да яхшысы юк иде, әлбәттә. Хәзинә булса, билгеле, Колгалиләр белән дә бүлешер... +Котлы Шәңгәрәй табылдыкны тегеләй дә, болай да боргалап карады, ләкин капкач кебек нәрсәсен дә, йозак йә келә кебек нәрсә дә тапмады. Шуннан соң ул саллы гына бер чуерташ алып килеп савытны төяргә тотынды. Гаҗәп: "чүлмәк"тә яньчелгән эз дә калмый иде. Ләкин Котлы Шәңгәрәй борынгыларга хас бер үҗәтлек белән һаман сугуын белде. "Чүлмәк" чылт итеп ачылгач, Шәңгәрәй үзе дә аптырап китте. Калтыранган куллары белән савыт эчендәге төргәкне алды. Йомшак каен тузына тартым кыштырдавык нәрсәне сүткәч, эченнән кирпеч рәвешлек бер әйбер килеп чыкты. Ни булыр икән? +Кирпечнең яссы ягында әллә нинди сызыклар, тамгалар. Котлы Шәнгәрәйнең мондыйрак сызыкларны Шәһәри Болгарга килгән Багдад илчеләренең кояш сәгатендә күргәне бар. Гарәп илчеләре күләгәнең кайсы сызык янына төшүенә карап вакытны үлчи беләләр. Ни генә әйтсәң дә, галим кешеләр шул, моңдагы кебек кара халык түгел. +Табылдыкның авырлыгы ярты батманнан ким булмас. Шәнгәрәй аны кабат төреп юл капчыгына салды. Җәтмәне яшертен җиргә элеп куйгалаганчы, кояш агачлар арасына төшеп күмелде. Шәнгәрәй каегын ныгытып бәйләде, ботак-сатак белән каплады, аннары, капчыгы белән сөкәсен иңенә асып, өенә юл тотты. +Өйгә тикле өч чакрым ара үтәсе бар иде. Ерак та түгел кебек, ләкин моңда юл юк, әйләнеч сукмаклар гына. +Куелыкта инде караңгы төшә башлады. Хәер, ачык җирләрдә энә сапларлык якты иде әле. +Котлы Шәнгәрәйне улы Рәхимкул белән Ташбаш дигән сунар эте каршылады. +— Әткәем! Күп тоттыңмы? - дип сорады Рәхимкул, чабып килеп җитү белән. +Әтисе малайның башыннан сыйпады. +— Җитәрлек... - дип елмайды ул көчәнеп кенә, бик арыган кыяфәттә. +— У-у, чуртан бар икән! Тешләре... +— Анысын ипи эченә салып пешерербез, - диде балыкчы. +— Субаш авылындагы кебекме? +— Ие. Субаш халкы балык тотарга да, пешерергә дә оста... Әнкәң нишли әле? +— Әнкәй сиңа чалбар әмәлли. Биш энә сындырды инде... +— Энәләре начаргадыр, хәерсез... Корыч энә булсайде... +— Ни ул корыч, әти, ә? +— Ни дип... тимер инд-е.- Тимернең катысы. Мин бе леп бетермим. Менә үзең үскәчтен тимерче булырсың. Барын да белерсең. Ә сез ни эшләр җимердегез? +— Мин су ташыдым. Өй түренә текмә читән үрә башладым... +— Ә энең? +— Алмыш елаудан бушамады. Көне буе... +— Нишләп икән? +— Учак янында утырганда аягына утлы күмер чәчрәгән. +— Ай-яй... Йомырка сарысы сөртергә кирәк иде. +— Сөрттек. Бака яфрагы да капладык. +Утыртма читән белән әйләндереп алынган ишегалдына керделәр. Шәнгәрәйнең хатыны Иртәгөл ишек катына йөгереп чыкты. Дөнья читендә, карурман эчендә, телләрен дә аңышып җитмәгән икенче халык арасында яшәве бу хатынга җиңел түгелдер. Ләкин Иртәгөл ире артыннан җир читенә барырга да әзер. Ул аңа туганнары ризалыгыннан башка чыкты, чөнки туган-тумачалары аны ислам диненә күчкән бер сәүдәгәргә бирмәкче иделәр. +— Атасы, бик алҗыгансыңдыр? - аның беренче сүзе шул булды. +— Әллә ни түгел. - диде Шәнгәрәй һәм, сер бирмәскә тырышып, гәүдәсен турайтты. +— Тамак ялгап ал, әзрәк пешкән ит бар, - диде Иртәгөл. +— Итне каян алдың? - дип сорады ире. +— Колгалинең туры алашасы аягын сындырды. Суйдылар, - дип җавап бирде Иртәгөл, атны да, күршеләрен дә кызганган кыяфәттә. +Шәнгәрәй дә башын чайкап куйды. Начар, бик начар! Атларның аерата кирәк чагы бит хәзер. Күпме урман төплисе бар. Киләсе елны, Алла боерган булса, арыш, борчак, киндер чәчәргә ниятләнгәннәр иде. Ә атлар ике йортка өч бөртек кенә... +Шәнгәрәй, балыгын баскыч төбендә калдырып, өйгә узды һәм юл капчыгын ян сәкегә куйды. +Өй эче караңгы иде. Баш сыярлык кына тәрәзә уемнары якты кертми диярлек. Почмактагы мич авызыннан гына йөгерек учак яктысы төшеп тора. Түр сәкедә Шәңгәрәйнең кече малае Алмыш ята иде. Сабый, аруданмы, әллә чирдәнме, йокыга талган. Өстенә япкан сары туны астыннан аяклары күренеп тора. Шәнгәрәй малайның аягын карады. Пешкән җире кызарган, бер-ике куык кабарып чыккан. +Хуҗа, мич алдына махсус телеп куйган чыралар алып, берсен учактан кабызды да кирпеч ярыгына кыстырды. Өй эче яктырып китте, ләкин төтен, ыс сеңгән почмаклар тагын да караңгыланган кебек булдылар. +Сәер табылдыкны Шәнгәрәй тамак ялгагач кына күрсәтте. +Күрсәтүе күрсәтү, ә менә "кирпеч"не чыгаргач, өй эче зәңгәрсу яктыга чумды. Чыра яктысын күмәрлек нур сибеп торган ялтыравык нәрсәне күргәч, Рәхимкулның күзләре шар булды. +— Бу әллә алтынмы, әткәй? - диде ул һәм курка-курка гына бармак очларын "кирпеч"кә тидерде. +— Алтынын алтын түгел... - диде Котлы Шәнгәрәй, муен артын сыпырып. +Казан тирәсендә кайнашкан Иртәгөл: +— Сихерле нәмәстә булмагае... - дип шик белдерде. - Чүлмәк эченнән таптым дисеңме әле? +— Бәләкәйрәк тәпән күк нәрсә эченнән... Тәпәне ачылды-китте берзаман... +— Сак була күрегез, зәхмәте кагылмасын. +— Нинди зәхмәт? +— Балыкчы турындагы әкиятне оныттыгызмыни? - Болгарда чакта гарәпләрдә ялланып эшләгән Алпамыш сөйләгән иде. +— Ә теге, эченә җен томалап куйган чүлмәк... - дип элдереп алды Рәхимкул. +— Шул инде, шул! +Котлы Шәнгәрәй хатыны сүзеннән бик чыкмый торган иде. Ни әйтсәң дә, хәреф таный белә аның хатыны. Бер кыш бикәгә йөреп укыган... +Сихерле шакмакны сәке астына куйдылар. +Кичтән Алмыш уянып бер йотым сөт эчте дә тагы урынына ауды. Малайның тәне кызыша башлавын белгәч, әтисе белән әнисе хафага төштеләр. Аягы гына пешмәгәндер бу баланың, кояш та суккандыр дигән уйга килделәр. Баллы суның да, әрем төнәтмәсенең дә файдасы тимәде. Бәләкәй Алмыш ах-ух килеп ятты... +Төнлә, барысы да йоклап беткәч, өйалдында яткан Рәхимкул әкрен генә торып ишекне шыпырт кына ачып керде дә ян сәке буена үрмәләп килде. Төргәкне капшап тапты һәм, беркавым тыңлап торгач, кире ишеккә таба үрмәләде. +...Лапас арты салкын ай нурларына коенган иде. Малай төргәкне шунда сүтте. Тотып карауга "кирпеч" җылы сыман тоелды аңа.. Рәхимкул, шакмакны ачарга тырышып, төрле җирләрен кысып, каергалап маташты. "Их, эченнән алыптай җен чыксын иде дә: "Йә, кодрәтле хуҗам, сиңа нәмә кирәк? Акбүз ат кирәкме? Күкбүз атмы? Мең манаралы, җиде йөз дә җитмеш җиде катлы хан сарае салып биримме?" - дисен иде... Мин нәрсә сорар идем икән? Алтыны да, көмеше дә кирәкми. Әнкәйгә гәрәбә муенса сорар идем. Әткәйгә балта, аннары чалгы сорар идем. Алмышка... +Малай, хыялга бирелеп, кулындагы шакмакка җан кергәнен сизми дә калды. +Шакмак нур сибә башлады, аның яктысында хәтта күләгә төшә иде. Шул ук вакытта шакмак эченнән божан гүелдәгән кебек тавыш ишетелеп тора. Рәхимкул, бер мизгелгә генә каушап калып, аны кулыннан төшереп җибәрде. Ләкин Болгар малае куркак куян нәселеннән түгел иде. Ул тартманы яңадан кулына алды да бик игътибар белән тикшереп чыкты. Менә бу ягында әллә нинди язу-тамгалар, ә бу кырыенда кечкенә генә төймә бар. Төймәсе зәңгәрләнеп тора. Ни икән ул? +— Җен, и кодрәтле зат! - дип пышылдады малай. - Әгәренки син әйбәт җен булсаң, Алмышка шәп күн итек +бир, йомры башлы, каты үкчәле булсын... Миңа син бишмәт тегеп бир, аннары очлы бүрек... Әнкәйгә гәрәбә муенса, әткәйгә үтмәсләнми торган балта, чалгы, өтергеләр бир. Кызганма, җен... Мин дә буш итмәм... Җиләк ашатырмын... Гөмбә яратсаң — гөмбә... +Шул мәлне нәзек кенә итеп сызгырган тавыш ишетелә башлады. Кышкы бураннарда морҗаны ачып тыңласаң, мич алдында шундый сызгыру ишетелә. +һавада җиләс бер хәрәкәт сизелде. Шакмак эченә һава ургылып керә иде, җиле шуннан икән. Аннары... аннары шакмак тагы җиргә төшеп китте. Тик бу юлы иңде Рәхимкул гаепле түгел, шакмак малайны үзеннән читкә таба этә иде! Йомшак кына этә, ләкин аякта басып торам да димә! Рәхимкул бер-ике адым гына артка чигенде, әмма качмады. +Каршысыңда бер пар ялтыравык күн итек пәйда булгач та гаҗәпләнмәде малай, үзе кушканнарның үтәлүе аңа бик табигый булып тоелды. +Күн итектән соң, чират буенча, сырган бишмәт, менә дигән җылы йонлач бүрек, күз явын алырлык муенса, чәч кырырлык үткен чалгы, балта, төрле өтергеләр барлыкка килде. +— Бу хәл юньлегә түгел, атасы, - диде Иртәгөл. - Юк, юк, хәерлегә түгел! Мондый затлы нәрсәләрне берәү дә бушка бирми. +— Бушка ук түгел бит, - дип йомшак кына каршы төште Шәңгәрәй. - Мин аны су төбеннән чыгардым. Коткардым... +— Курыкма, әткәй! - дип әтисенә ярдәмгә килеп җитте Рәхимкул. - Әйбәт әйбер бу! Ни телисең, шуны коеп бирә. Күр, гәрәбәсе нинди матур. +— Каян ала соң ул аны? - дип кашларын җыерды әнкәсе. - Кечтеки генә нәрсәдер үзе! +— Һавадан, әнкәй, һавадан! +— Ә һава ни? +Монысын Рәхимкул белми иде. Хәер, моны әле Мәгърип белән Мәшрикънең иң атаклы гыйлем ияләре дә белми, һава... Күзгә дә күренми торган нәрсә үзе, ә менә җилгә каршы йөгереп кара! +— Юк, юк! - дип тәкрарлады Иртәгөл. - Гәрәбәсе дә кирәкмәс, йә зәхмәте кагылыр... +— Балтасы бик шәп, анасы, - дип карады Котлы Шәңгәрәй. - Авыл түгел, кала салырга була, кала! Ул чалгысы... Печәнне үзе чаба бит, әй... +— Әнкәй дим, әйдә, Алмышка дару сорыйбыз, - дип тәкъдим итте шулчакны Рәхимкул. +— Тузга язмаганны. - дип каршы төште әнкәсе. +— Бирер микән? - диде Шәңгәрәй, уйчанланып. +— Бирә, әткәй! - диде уллары һәм аны-моны сорап тормастан, өйгә йөгереп керде дә тылсымлы тартманы баскыч төбенә алып чыкты. +— Җә әле, күрик, син аны нишләткән идең? - дип сорады әтисе. +— Менә болай боргаладым, аннары китереп менә бу төшенә бармак очы белән бастым. Үзем теләк теләдем, миңа шундый-шундый нәрсәләр бир, дидем... +— Ярый, хуш, алай булгачтын дару сорап кара. Пешкән җиргә сөртә торган бер дару, янә кояш сугудан тагы берәрне... +Рәхимкул, сихер иясе кебек кыланып, "кирпеч"не бөтергәләде дә зәңгәр төймәсенә төртте. +— Игелекле зат, син Алмышның пешкән җирен дәваларга дару бирсәңче, - дип пышылдады ул. - Сөртү белән төзәлерлек булсын, азып китмәсен. Баш сызлаудан да дару бир. Алмышның тәне кызыша, ә монда табиплар да, им-томчылар да юк... +Ике тапкыр унга тикле санарлык вакыт узуга, дарулар баскыч төбенә килеп утырды. +— Йа, ходай... - дип пышылдады Иртәгөл, агарынып. +Даруларның берсе сай гына тәлинкәдә, икенчесе кытай тустаганы — чынаяк кебек тирәнрәк савытта иде. +— Монысы эчәргә икән, - дип куйды Шәңгәрәй. +Балтырына шифалы май сөртеп, татлы дару эчергәч, Алмышның хәле күзгә күренеп яхшырды. Күп тә үтмәде, ялт итеп ишегалдына чыгып җитте малаең. Аңа шыгырдап торган күн итек кигезделәр. Малайның түбәсе күккә тиде. +— Шәңгәрәй... - дип пышылдады Иртәгөл. - Әллә соң, мин әйтәм, сөт чиләге белән казан да сорыйбызмы? Бакыр казанны ямый-ямый үзең дә туеп беткәнсеңдер инде. +— Һе! - дип куйды Котлы Шәңгәрәй һәм өлкән малаена карап алды. +Тегесе, эреләнеп, тамак кырган булды. +— Бер, ике, өч, бездә гайрәт, бездә көч! - диде ул такмаклап һәм "сихеренә" кереште. +Әмма бу юлы рәтле-башлы нәрсә чыкмады кебек. Чиләк белән казан урынына әллә ни төсле генә шөкәтсез нәрсәләр барлыкка килде. +— Абау, болар ни-нәрсә? - дип аптырады хуҗа хатын. +— Туктале, әнкәй, - диде аңа Рәхимкул. - Син бит сөт чиләге дидең, аның нинди буласын әйтмәдең. Казанның да төрлесе була ич. Бер төрлесе саплы, учакка асышлы, сылап куела торганы да бар... +— Сөт чиләге җип-җиңел, нык, чиста булсын. Үзеңдә сөт ачымасын... Казаны сапсыз кирәк, тиз генә янып тишелерлек булмасын иде... +— Агач чиләкме? +— Калай булсын. Җизме шунда... - дип сүз кушты Шәнгәрәй. +— Менә хәзер аңлашылды, - диде малайлары. +Шулчагында баягы нәрсәләр эреп юк булдылар. Алар урынына яңалары ясалды. +Сөт чиләге гаҗәп әйбәт килеп чыкты. Аның эче ак эмаль белән, тышы зәңгәр буяу белән капланып, кызыл чәчәкләр төшерелгән иде. Казанга килгәндә исә, анысы да бакырдан түгел, бәлки кара металлдан иде. Чуен, ахрысы. Шәнгәрәй шул сәгатьтә үк иске казанын кубарып алып яңасын урнаштырып куйды. Ә инде Иртәгөл апаның чиләккә ничек куанганын сөйләп тә бетерерлек түгел иде. +Алмыш һаман зурлар тирәсендә бөтерелеп йөрде. Ләкин сәламәт балага игътибар бермә-бер кимеде. Шуңа күрә малай бер-бер чир табып булмасмы дип уйлана башлады. Бармагын ишеккә кыстырмакчы иде дә, авыртудан куркып, бу уеннан кире кайтты. +— Әти, әти дим! Кара инде... - дип ялынды ул. - Миңа йә кылыч, йә хәнҗәр кирәк. Мин ювари булам. Мәргән булам! Дошманнарны кырам... Сугышмаслык итәм мин аларны! +Әмма әтисе малайны куалап ук җибәрде: +— Авызыңнан җил алсын, туйган инде ул кылычлардан! - диде. Шулай да үзсүзле малайга сөяк саплы пәке "эшләтергә" туры килде. Шәнгәрәй үзенә аучы пычагы сорап алды. +Кеше дигәнең бик тиз бозылучан, ә нәфеснең чиге юк.. Курку-шикләнүләр бетте, теләк-хаҗәтләр артканнан-арта барды, баскыч төбе, аннары өйалды һәртөрле кирәк-яраклар һәм бик үк кирәк тә булмаган әйберләр белән тулды. +Үтә ашыгыч +Ретранслятор станцияләргә бу космограмманы +беренче чиратта үткәрергә боерам. +Адрес: Киек Каз Юлының уң канаты, Картлач йолдызлыгы, Сары йолдыз (Кояш) системасы, Өченче планета, Ай. Фәнни-тикшеренү экспедициясенең җаваплы җитәкчесе О' Шейлига. +"Хөрмәтле командор! +Динамо-үзәктән альфа-туннель буенча энергия саркып югала. Димәк, сезнең материализатордан кемдер файдалана. Гыйльми эшләрегезне куеп торыгыз һәм аппаратны кичекмәстән эзләп табыгыз". +Космик Үзәк директоры +O'Нейро. +10205 ел, икенче квартал. +Ашыгыч +Ретранслятор станцияләрдән бу +космограмманы тоткарсыз тапшыруларын +үтенәбез. +Адрес: Киек Каз Юлының сул канаты, Сигзән +йолдызлыгы, СФ системасы. Космик Үзәккә, +директор О Нейрога. +"Хөрмәтле директор! +Материализаторны эзләүгә бөтен көчебезне куябыз. Ләкин Өченче планетада туктаусыз сугышлар бара, халык белән аралашу бик катлауланды. Аппарат калган җиргә без ташлаган маяк-антенна эшләми, кешеләрдән башка мәгълүмат алыр җай юк, ә безгә бер миллион квадрат файн-метр мәйданны тикшерергә кирәк. Чит ил сәүдәгәрләре булып йөрибез. Ләкин сатып алучылар сирәк. Халыкны курку баскан. Бәлки энергия сарку юнәлешен билгеләп, материализаторны да табарбыз". +Экспедиция җитәкчесе +О'Шейли. +10205 ел, өченче квартал. +Җилкапка алдына ат менгән кешеләр килеп туктады. +— Әй, хуҗа өйдәме? Кунакларны каршыла! - дип кычкырды аларның берсе, күрәмсең, башлык кеше һәм, атыннан төшеп, тезгенен читән казыгына чалып куйды. +Шәнгәрәй туры лапаста балык каклый торган мич тирәсендә маташа иде. Күтәрелеп карауга ук күңеленнән шомлы уй йөгереп узды: "Болгардан... Ясак җыючылардыр... Монда да килеп җиттеләр, хәерсезләр". +Хуҗа, кулларын киндер алъяпкычына сөртә-сөртә, чакырылмаган кунакларны каршы алырга чыкты. Аркылы колгаларын алып, капканы ачты, кулларын күкрәк турысында кушырып, баш иеп исәнләште. +Ювариларның өчесе көбә күлмәктән, сөңге-җәяләр, бәләкәй айбалталар, гөрзиләр белән коралланган, ә дүртенчесе гадәти, ләкин зиннәтле киемнән иде. Ул Котлы Шәнгәрәй каршысына килеп басты да: +— Мин Шәһри Болгардан тамгачы ага, - диде. +Шәнгәрәй басынкы гына баш иде. +— Безнең мәгълүматлар буенча, син монда берничә ел торасың, дәүләтебезнең бөтен байлыгыннан файдаланасың... Ә ясак түләгәнең юк, - дип дәвам итте ага. - Атың ничек? Ничә җан? Мал-туарың күпме? Иген игәсеңме? +— Шәңгәрәй атлы. Кушаматым — Котлы. Төп Болгар кавеменнән, - диде йорт хуҗасы буйсынучан кыяфәттә. - Без дүрт җан. Ике ат, ике сыер... +— Бозауларың? +— Башмак танам бар. +— Сарыкларың? +— Ике-өч бөртек кенә... Икесен яз көне бүре буды. +— Күршеләрең кем? +— Колгали. Суварлар ыруыннан. +— Алар ничәү? +— Биш җан. Күптән түгел атлары имгәнеп, суйдылар... +Тамгачы ага куеныннан кәгазь алып нәрсәдер сызгалап маташты. +— Олуг ханымыз исеменнән. Алла колы Котлы Шәңгәрәй Болгар ханы казнасына түлисе ясак: бер бозау тиресе, өч сарык тиресе, биш тиен, биш кондыз, җиде тезем кипкән балык, ярты батман туңмай, бер күнәк сары май, бер тәпән кәрәзле бал... +— Бик күп була бит, мөхтәрәм ага. Мин әле монда тернәкләнеп кенә киләм, чәчкән игенем дә юк. +— Телеңне тый! - диде тамгачы коры гына. - Үзеңне качаклар исемлегенә теркәп куймаганга рәхмәт диген! Базда черер идең! Нәселең корыр иде! +— Рәхмәт, - дип пышылдады Шәңгәрәй, тәрәзәгә күз төшереп. +— Өеңә алып кер, - дип боерды ага. - Салкын әйрән әзерләт. Нәбизең бармы? Минем колларымны сыйла... +— Өлгереп җиттеме икән? - диде хуҗа, астан гына карап. +— Ничә көн тора? +— Алты тәүлек... +— Алайса куәтенә ирешкән инде, - диде тамгачы белдекле төстә һәм, кораллы сакчыларына карап, хәйләләпме шунда, шаярыпмы, күз кысты. - Бер чүлмәк җитәр, көне бик кызу, - дип өстәде ул, тирен сөртеп. +Иртәгөл качып-посып кына тәрәзәдән карап тора иде. Ят кешеләр ишеккә таба килә башлагач, ул бәләкәй якка кереп почмакка утырды да яңадан күренмәде. Хатын-кызларда ислам диненең тәэсире — йөз яшерү сизелә иде инде. Шәнгәрәйнең балалары да мич башына менеп яттылар. +Башта әйрән эчеп сусыннарын бастылар. Аннары икешәр тустаган тутырып нәбиз күтәрделәр. Тамгачы һәм аның яраннары нәбиз артыннан ниндидер ак нәрсә кабып куйдылар. Хәер, тамгачы нәбиз белән артык булышмады, ул өй эчен, җиһаз-әйберләрне күздән үткәреп чыкты. +— Бай яшисең, кем... Котлы Шәнгәрәй, - диде ул, тамагын кырып. - Тормышың җитү... +— Биргәненә шөкер... көн-төн эшлим, - диде аңа хуҗа. +— Тәрәзәләреңне зурайткансың икән. Пыяла каян алдың? +— Пыяла?! Ни соң ул? Ә... тәрәзәдәгеме? Коры елга буеннан ташлар арасыннан тапканыем... - дип алдашу җаен эзләде Шәнгәрәй. +— Алай икән. Силикат пыяла бу планетада очрамый, белдеңме? +— Каян белим... - дип мыгырдады Котлы Шәнгәрәй, күзләрен яшереп. - Надан без, ага. Укымаган. +Тамгачы, үзалдына елмаеп, түр сәкедәге зәңгәр чиләккә төртеп күрсәтте: +— Ә монысы? +— Сатып алган нәрсә... Болгарда чакта... +— Тагы ялганлыйсың, Котлы Шәнгәрәй, - диде ага, кырысланып. Шуны бел: чиләкнең эче эмальләнгән, ә тышы нитролак белән капланган. Ә андый ясалма матдәләр Җир цивилизациясенә мәгълүм түгел әле. +Адәм колагына ят сүзләр ишеткәч, хуҗа тәмам коелып төште. Мич буена сөягән тутыкмас балтасын ничек кенә каплап торырга тырышмасын, очлы күзле ага аны бая ук күреп алган икән. +— Балтаң да бик җилле, - диде тамгачы. - Кая, күрик әле. Әһә... әһә... Югары сыйфатлы корыч, сабы да агач түгел, бәрелү-сугылуга чыдам пластмасса... Сәер нәрсәләрең бар синең, Котлы Шәнгәрәй! Өеңә тентү ясарга мәҗбүрмен. Күптән түгел хан кәрванын юлбасарлар талаган, ишеттеңме? +— Юк, монда ни ишетәсең... Урман бит, - дип мыгырдады бичара Шәнгәрәй. +Тамгачы ым кагу белән, кораллы сакчылар өйне айкарга тотындылар. Минут та үтмәде, ян сәке астыннан тылсымлы тартманы сөйрәп чыгардылар. Тамгачы төргәкне сүтеп карады. Аның йөзенә канәгать бер төс җәелеп чыкты. +— Материализатор, - диде ул үз-үзенә һәм җиңел сулап куйды. - Беренче модель. Ватык җире күренми, төзек булырга тиеш. Каян алдың? - дип белеште ул аннары. +Кече яктан Иртәгөл тавышы ишетелде. +— Шәнгәрәй, барын да әйтеп бир. Иелгән башны кылыч кисми. Бәладән башаяк, алып китә генә күрмәсеннәр. +Мич башында посып яткан Рәхимкул энесенең колагына: +— Әрәм була... Бигрәк әйбәт нәрсәкәй иде... - дип пышылдады. +— Әләм итәләл, - диде Алмыш та һәм бүләк күн итеген кысыбрак кочаклады. +Котлы Шәнгәрәй үзе дә турысын әйтергә җыена иде. +— Су төбеннән җәтмәгә ияреп чыкты, - диде ул, кунакларга туры карап. +— Моннан еракмы? +— Дүрт чакрымнар булыр. Кояш чыгышында, елга култыгында... +— Син анда... тимер багана күрмәдеңме? +— Күрдем. Яр буенда. +Тамгачы ага ике сакчыга көттермәстән шул култыкка барырга кушты. +— Радиомаякны юк итәргә! - дип боерды тамгачы. - Бу тартма хан кәрваныннан булса кирәк, - дип белдерде ул Котлы Шәнгәрәйгә, - Гыйльме симия әйберсе... Син бу турыда беркемгә бер авыз сүз сөйләмәскә ант итәсеңме? +— Ант итәм... Билләһидер... +— Кояш һәм ипи белән ант ит. +— Кояш, һичберәүгә әйтмәм. Әгәр әйтсәм, ипи чыраен күрмим. +— Ярый, Котлы Шәнгәрәй. Хатының да бу антны онытмасын. Балаларың да, - дип өстәде ул, мич башына ишарәләп. +— Гомергә дә онытмаслар, мәрхәмәтле ага! +— Болай булгач, без синең ясак ярлыгын юк итәрбез, - диде тамгачы һәм куен кесәсеннән баягы кәгазьне алды да, вак-вак кисәкләргә ертып, учакка илтеп ташлады. +— Рәхмәт, ага! Бик-бик рәхмәт... Урыныгыз җәннәт түреңдә булсын! +— Һм-м... Җәннәт түрендә димсең? Җәннәт түренә кадәр, мине директор О'Нейро утлы табага бастырасы бар әле, туган... - дип куйды ага һәм аның күз карашы томанланып китте, төсе-кыяфәте үк үзгәргәндәй булды. Тамгачы бәкнең акшарлаган кебек чырае, куе шәмәхәгә тартым чәчләре, яшькелт күзләре, саз уйнаучыныкы кебек нәфис бармаклары хыялый бер җан иясенекен хәтерләтәләр иде... Котлы Шәнгәрәй, телсез калып, тамгачының гайре табигый йөзенә, коточкыч тирән уйлы күзләренә карап торды. +— Хушлашыйк, Шәнгәрәй дус, - диде тамгачы, яңадан бу дөньяга кайтып төшкәндәй. - Сиңа уңыш телим, кардәш. Без җәяүләп кенә китәрбез. Атлар сезгә кала. Берсен күршеңә бирерсең. Сау бул. Тәүбә-антыңны онытма... +Ишек ачылып ябылды. +Кече яктан хатыны чыгып дәшкәч кенә Шәңгәрәй аңга килгәндәй булды. +— Киттеләр... - диде ул ят бер тавыш белән. +— Исән-имин котылдык бугай, - диде Иртәгөл, әле һаман шыпыртлап. - Кемнәр булды бу, Шәңгәрәй, ә? +— Шәһәри Болгардан, диделәр диюен. Аңламассың... Ике ат бүләк иттеләр, ясак кәгазен ертып аттылар... +Мич башыннан малайлар сикереп төште. +— Ә иярләре, иярләре... Атлары гел көмештән киендерелгән! - диде Рәхимкул һәм энесен җитәкләп йөгереп чыгып та китте. +Алар артыннан әтиләре белән әниләре дә чыкты. +Атлар чабышкы түгел, базык, ләкин эш өчен — урман төпләү, җир сукалау, йөк ташу өчен коеп куйган иде. Котлы Шәңгәрәй бахбайларны сөя-сөя туры лапаска алып керде, малайларын бәләкәй арба белән печән алып кайтырга җибәрде. Иртәгөл исә күршеләренә — Колгалиләргә сөенче алырга дип ашыкты... +Бәхете чиктән ашкан хуҗа атларны эчереп йөрде, хәтта башак болгатып бирде. +Берзаман дөнья шаулатып уллары кайтып керде. Аларның тыннары кысылган, арбаларын ташлап хәтсез җир чапканнар ахрысы. +— Әткәй! Әнкәй! +— Ни бар? - диде әтиләре, ашыгып, чөнки бу көнне аның да куркуы җиткән иде. Ул арада Иртәгөл дә кайтты. +— Ай, әткәй, әнкәй, без бер кызык күрдек, - диде Рә химкул. +— Кулыктык,- дип сүз кыстырды сакау Алмыш. +— Җә, җә, сөйлә җәтрәк, - диде әниләре. - Ни күрдегез? +— Нинди кызык? - дип өстәде Шәңгәрәй. +— Син былтырларны бүре тоткан аланда... +— Анда тикле ник дип бардыгыз? Печән чүмәләсе монда гына бит. +Ә без теге абыйларны күрдек тә артларыннан киттек... +Шәңгәрәй, аларның бу эшен хупламавын белдереп, башын чайкап куйды. +—...Шул аланда, карт өянке янына килеп туктадылар болар, - дип дәвам иттерде Рәхимкул, күзләрен елтыратып. - Берсенең кулында озын сөңге кебек тимер таяк та бар иде. +— Шуннан, шуннан? - диде Шәнгәрәй, кызыксынып. +— Без куак артына постык. +— Мин кулыктым, - диде Алмыш. +— Бүлдермәле! - дип ачулангандай итте Рәхимкул. - Карап ятабыз... Чишенә башлады болар. Көбә күлмәкләрен саллылар. Гел чишенеп беттеләр диярлек. +— Шуннан? +— Шуннан соң, өянке куышыннан төеннәр алып, шундагы киемнәрне киделәр. Балык тәңкәсе күк җем-җем итә киемнәре. Ут ягып, иске киемнәрен шунда ташладылар. Коралларын да... +— Арттырасың түгелме, бәбкәем? - диде Иртәгол. - Тимер яна димени? +— Алар учакка әллә ни сиптеләр. Он шикеллерәк... Ялкыны агачлардан да биегрәк күтәрелде. +— Гөлт итте, - дип абыйсының сүзен куәтләде Алмыш. +Ә абыйсы йотлыга-йотлыга сөйләвендә булды: +— Аркаларына гөбе кебек нәрсә астылар, каешларын каптырдылар да... +— Гөлт итте... - дип һаман үзенекен тукыды Алмыш, Рәхимкулның авызына караган көенчә. +— Шул гөбе астыннан ак төтен ургылып чыкты, аннан соң бу кешеләр салмак кына һавага менеп киттеләр. +— Һавага? +— Ие, әнкәй, һавага шул. Колак тондырып улаган тавышка мин күзләремне чытырдатып йомдым... +— Мин дә, - диде энесе, абыйсыннан калышасы килмичә. +— Күземне ачканда тегеләр күктә чыпчык тикле генә булып калганнар... +— Хикмәти хода... - диде Иртәгөл апа. +— Учакларын карадыгызмы? - дип сорады Шәнгәрәй, ике малаеның да башларыннан сыйпап. +— Карамас болар, - диде әниләре, көлемсерәп. +— Карадык, әткәй. Көл генә өелеп калган. Көбә күлмәк тә, сөңге-кылыч та юк... +— Елга буендагы тимер багана да юктыр инде... - дип пышылдады Котлы Шәнгәрәй, маңгаен җыерып. Ләкин әлифне таяк дип тә белмәгән аучы һәм игенче бу хәлләрнең серенә төшенә алмады. Дөнья төнге урман кебек караңгы, колмак җепләре кебек чуаланып беткән иде. Шактый куәткә ирешкән "Болгар йорты" иленә әле таркалу һәм җимерелү чорын кичерәсе, аны Бату яулары таптап узасы, аннары тарих сәхнәсенә Иван Грозныйлар менәсе, Котлы Шәнгәрәй нәселенең патшалар, муллалар изүе астында ничәмә гасырлар яшисе бар иде... +Яңа җиргә ияләшмәгән атлар кешнәп тавыш бирделәр. Шәнгәрәй шулар янына китте. +Гадәти телеграмма. Адрес: Киек Каз Юлының сул канаты, Сигзән йолдызлыгы, СФ системасы. Космик Үзәккә, директор O'Нейрога. +"Хөрмәтле директор! +Материализаторның табылуы турында хәбәр итәбез. Аны бер балыкчы су төбеннән тапкан һәм, кызганычка каршы, идарә механизмын өйрәнеп, кайбер көнкүреш кирәк-яраклары (казан — югары температурада ашамлык җитештерү савыты, чиләк — сыек гидроген оксиды ташу һәм саклау өчен резервуар) материализацияләп өлгергән. Бу исә Җир халкының эзләнүчән, тырыш һәм сәләтле булуын да күрсәтеп тора. Планетада хәзергә фән һәм техниканың әлегә башлангыч бер хәлдә булуын исәпкә алганда, материализатор төзеп биргән әйберләр тарихи үсешкә йогынты ясамаячаклар. Алар әкренләп тузып, искереп бетәр дип уйлыйм. Ерак киләчәктә аларның калдыклары археологларга үтә сәер булып тоелыр, әлбәттә. Ләкин ул заманнарда инде чит цивилизациянең йогынты ясау мәсьәләсе көн тәртибеннән төшкән булыр... +Без җирле халыкның тормыш-көнкүрешенә катнашмадык, материализаторны эзләгән чагында яңа роль — ясак җыючылар ролен уйнарга туры килде. Корбаннар юк. һәрхәлдә, безнең күренүебез халык хәтерендә томанлы һәм хыялый риваять рәвешендә генә чагылырга мөмкин. +Җир халкының киләчәктә гадел һәм тигез җәмгыять төзергә көч-сәләте бар, генетик комплекслары үсеш-прогресс өчен җитәрлек. +Ләкин... Ләкин ни өчен без аларга бүген үк ярдәм кулы сузмыйбыз соң? Мин, экспедициянең җаваплы җитәкчесе буларак, Үзәк Идарә каршысында бу мәсьәләне бөтен кискенлеге белән куярга һәм элекке карарларны үзгәртү өчен бөтен көчемне салырга ниятлим. Космик тугандашлыкны мин тигезлек дип кенә түгел, яшь мәдәниятләргә ярдәм дип тә аңлыйм. +Космик вакыт исәбе белән биш тәүлектән юлга чыгабыз". +Ихтирам белән, меңенче экспедиция башлыгы О'Шейли. +Телеграмма Айның көньяк полюсыннан җибәрелә. +- \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\323\250\320\271\320\273\323\231\320\264\323\231\320\275 \321\201\320\276\322\243_tat.txt" "b/bylatypov/\323\250\320\271\320\273\323\231\320\264\323\231\320\275 \321\201\320\276\322\243_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..101f3d8be3d7f947a367a185ece4bd08d23fdd06 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\250\320\271\320\273\323\231\320\264\323\231\320\275 \321\201\320\276\322\243_tat.txt" @@ -0,0 +1,72 @@ +Нәбирә Гыйматдинова +Өйләдән соң + +"Әрәмәлектә... Өйләдән соң әрәмәлектә..." Йа Аллам, күпме кабатларга була инде! "Әрәмәлектә, өйләдән соң..." Тилмереп көткән сүз, тилмереп көткән очрашу. Ə еллар аны сагынып, аны уйлап үтә. Кайчакта, моңсу-сагышлы көннәр арасында, нәни генә бәхет кояшы яктырып ала да ансыз узган гомер күген нурландырып җибәрә. Ул шуңа да риза, чөнки бәхетнең зуррагына өметләнү мөмкин хәл түгел иде. Ə бит күңелнең дөм кара төннәре дә була. Була гынамы, алда да булачак алар! Рәсим теле белән элеккечә үк бинахакка җәберләп яшәячәк, элеккечә үк ярсып кемнәндер көнләшәчәк. Ярый исемен белми, әгәр белсә? Юк, юк, ап-ак хатирәләргә төреп, йөрәк түренә салып куйган кешегә Фәйрүзә тел тидертәме соң?! +Өй эче тынып калды. Ире эштә, балалар мәктәптә, Фәйрүзә көзге каршында. Бак, дөньяда көзге дә бар икән! Ə ул аңа, ичмасам, бер күз салса иде! Вакыт тарлыгын сылтау итми, кемгә күреним дип матурлансын инде. "Син чибәр" дип сокланырдай кеше бу авылда яшәмидер шул. Хатын-кызның табигате кызык: кем өчендер бизәнә-ясана. Менә бүген Фәйрүзәнең иң матур күлмәген киеп карыйсы килә... Ул да шулай әзерләнә микән? Әле бер, әле икенче күлмәген сайлап, ул да күрешү минутларын көтә микән? Хәер, аңарда шашып тилерерлек ярату булмады шикелле. Салмак кына аккан елга сыман сабыр иде аның мәхәббәте: ярсып-ташып ярын күммәде. Мөгаен, ул кулына ни эләксә — шуны кияр, көзге каршысына басып ыспайланмас та, нибарысы чаларган чәчләрен сыпырып кына куяр. Бахыркаем, үзе һаман Фәйрүзәнең яшьлегеннән тартына микән? Борчылмасын иде, язмыш, хисләрен кушып, уртак мәхәббәт яраткан. Шуны аңлый микән? Аңларлык йөрәге бар микән? Булса иде, ул да өзгәләнеп сагынса иде! Сагынадыр, әлбәттә, сагынадыр. Сагыну таш астындагы кайнар чишмә төсле бит, тормыш вактөякләренә никадәр генә чумсаң да, күңелдән саркып чыгып тора... +...Ул чакта Фәйрүзә ваемсыз кыз иде. Яшь агрономның егетләрдә дә, мәхәббәттә дә кайгысы юк, әйтерсең сөю аны читләтеп узарга җыена, ләкин ул моңа көенми, институт тәмамлаганнан соң, дулкынланып, беренче мәртәбә язгы чәчүгә әзерләнә иде. Шундый көннәрнең берсендә идарә каршысына җиңел машина килеп туктады. Тәрәзәдән күрде Фәйрүзә, бу авылныкы түгел, ят адәм. Менә ул, баш кагып исәнләшә-исәнләшә, идарәгә керде һәм җитди генә: +— Агроном кайсыгыз? — дип сорады. +— Мин — Фәйрүзә, — диде кыз, сагаеп. Мөгаен, хакимияттән тинтерәтүче бүлек "күсесе"дер, гадәттә алар тәкәббер кылана. +— Синмени? Исәнме? +— Исәнмесез, исәнме. Ни йомыш? +— Йомышым бик зур, — диде кунак, аның җитдилек белән катырылган йөзе йомшарды. +— Надир Вәлиев атлы мин. Күрше авыл егете. Яңа гына умартачы итеп төрттеләр. Әйдә, эшләп күрсәт, диләр. Исәпләдем-тикшердем дә, безнең умартачылык сезнең басу белән янәшәрәк корылачак икән. Быел анда нәрсә чәчәсез? +— Чөгендер, — диде Фәйрүзә, көлемсерәп. Быел, чынлап та, әрәмәлек белән чиктәш басуда чөгендер утыртылырга тиеш иде. +— Менә ничек икән! — Умартачы авыр сулап куйды. — Сеңлем! — Кинәт ул кулы белән Фәйрүзәнең өстәленә таянды. — Булыш миңа, изгелегеңне мәңге онытмам! Чөгендер урынына карабодай чәч син, яме? Бал кортларына бал җыярга мәйдан кирәк, аңлыйсыңмы? +— Рәис белән сөйләшегез! - диде кыз. - Мин моны ялгыз гына хәл итә алмыйм. +— Юк, мин анын белән сөйләшмим, ул кире сезнең, барыбер ризалык бирмәс. Син үзең чәч! +— Чәч тә чәч, дисез, Надир Вәлиев, минем шәхси җирем түгел лә ул. +— Бал кортлары да минем йортныкы түгел бит, халыкныкы! +— Әй, сезнең хуҗалыкны баетырга әле! - дип көлде Фәйрүзә һәм шул сүзләре белән умартачыны өнсез калдырды. +Кәефе төшкән егет: +— Сине әйбәт кыз диләр тагы, — диде. +Шаян Фәйрүзә үпкәләмәде, кычкырып көлде: +— Кемнәр әйтә? Егетләрегезме? +— Мин әйтәм. +— Сез?! Мине беренче тапкыр гына күрәсез ич! +— Миңа шул да житә... +— Надир төбәп кызга карады. Тәнне кымырҗыткан әллә нинди караш иде бу. Буйсынырга өйрәнмәгән кызның гүя йөрәге богауланды. ул, үзе дә сизмәстән: +— Ярар, чәчәрбез, - диде. +— Рәхмәт! Хуш! — Күрше авыл умартачысы, саубуллашып, ишеккә борылды. +Фәйрүзә аның артыннан: +— Туктагыз, тукта, мин өздереп әйтмәдем, сез мине каушаттыгыз, туктагыз, — дип ялварса да, ят кеше аны ишетмәде, машинага утырып китеп барды. +Чәчте кыз, рәис белән әрләшә-әрләшә, карабодай чәчте. +— Үсми ул, басуны ялангач калдырасың, башбаштак! — дип, рәис пыр тузынса да, вәгъдәсен бозмады. +Ə аннан соң йокысыз төннәр башланды. Тишеләме, тишелмиме? Фәйрүзәне кара кайгыга салып, чүп үләне генә үрчесә, оятын кая куярсың! +Карабодай тишелде дә, үсте дә. Җәй айларында басу ап-ак чәчәк сарган болынга охшый иде. Кыз да үзгәрде: шул "болын" уртасында сары сагыш йөгерә һәм кызның буйсынырга яратмаган йөрәген авырттырып үзенә таба тарта иде. Бәлки, ул шулай яныпкөеп йөрер-йөрер дә, сагыш басылыр, яшьлек яшьлеген игәр, яр табар иде, карабодай кырыннан җыйган бал белән сыйланырга килсен, дип, Надир умартачы чакыртты. Барды Фәйрүзә, тик аиьщ килүен бал кортлары гына өнәмәде: өерләре белән кызга ябырылдылар. +— Аһ, юньсезләр, чәчәк дип кунасыз, ахры! — дин, агач йорттан егет атылып чыкты. — +— Чәбәләнмә, Фәйрүзә, битеңне чакмасыннар! +Кыз, сакланыйм дип, йөзе белән умартачының күкрәгенә канланды. Аһ, ни бу? Надирның күлмәгеннән чәчәк исе аңкый... +— Сездән чәчәк исе килә, диде ул, читкә тайпылып. +— Сине уйлый-уйлый, карабодай басуы буйлыйм бит. Шуннан сеңгәндер... +— Нигә уйлыйсыз? Кирәкми... +— Уйлаткач нишлим. Син бер тәвәккәл адым ясадың инде, карабодаең өчен рәхмәт. Икенче адымны да ясарсыңмы? Яратырсыңмы мине, Фәйрүзә? +— Сез акылдан яздыгыз мәллә? диде кыз, кашларын ямьсез җыерып. +— Гафу ит, Фәйрүзә. Син — яшь, ə мин... мин кызлар кулы тотмаган карт буйдак. Нәрсәгә өметләнәм, ə! Надир уңайсызланып тамак кырды. — Әйдә, балдан авыз ит. +— Юк, мин ашыгам, сау булыгыз! диде Фәйрүзә, капыл гына. +Кич белән киемнәрен алмаштырганда, борнга тагын чәчәк исе бәрелде. +— Ник мин дорфа кыландым икән? Иртәгә барам, мең сылтау табып барам, - дип ашкынды кыз. Йөрәге ашкынды, акылы тыйды. Җүләр, анда сиңа нәрсә калган! Авыл тулы егет, ə син умарталыктагы ят кешене сагынасың. Ул карт, ул буйдак, аны бүген үк чигәсендәге ак чәчләре "сата", ул сиңа яр да, пар да түгел. Бер күреп тә яратырга була дигән уйдырмага ышанма! +Авыл тулы егет тә бит... Алмаш-тилмәш озаталар. Ник берсенә күңел төшсен. Йә, бетте, онытты Фәйрүзә! Кыз чәчәк исе сеңгән күлмәген чөеп атты да кичке уенга ашыкты, ләкин аяклар нишләптер клубка таба атламады, саташып, әрәмәлек юлына борылды. "Нигә чәчтердем шушы карабодайны? Нигә чәчтердем?! Хәзер тынычлыгым югалды инде! — дип әрни-әрни, карабодай басуын тиргәде кыз, ə эченнән генә бөтен рәхмәтен аңа яудырды. — Син үсмәсәң, мондый газап утларында кайчан янар идем әле! Әгәр очраса, оялмыйм, карт буйдагымны..." +Фәрештәләрнең "амин" дигән чагына туры килде бугай: сүз куешкан кебек, каршыга Надир килә иде. +— Фәйрүзә?! Мин сине эзли идем... +— Ə минем кырлар карап йөрүем. Карабодай өлгерде, урламыйлармы, мәйтәм. Ярар, +сакчы бар икән әле. +— Фәйрүзә, тукта, сабыр ит, — дип юкка гына инәлде Надир, кыз, карабодай диңгезен ера-ера, авылга чапты. Капка төпләренә җиткәч кенә, ерактагы әрәмәлек ягына текәлеп-текәлеп карап торды. Нәрсәдән курыкты ул, йә? Яратуданмы? Чәчәк исеннәнме? Әллә чит-ят ирдәнме? Чит түгел лә инде Надир. Аңардан да якын кеше юк лабаса. Нәрсәдән курыкты ул?! Мөгаен, бәхетеннәндер. Мондый зур бәхетне ничек күтәрәсең ди?! Хәбәр соң килеп иреште: "Фәйрүзә, мин сине яратам..." Туйлар узган иде шул инде. +Ире Рәсим дә: +— Бер төнне сине әрәмәлектә күргәннәр. Кем белән таң аттырдың? - дип чәнчеп елаткан иде. +Өзгәләнгәнме, көткәнме, сагынганмы — анысы билгесез, әмма яратуы хак иде Надир умартачының. Фәйрүзәнең дә йөрәгеннән бер хәбәр очты: кыз да яратты һәм ярата, тик бу иясенә ирешмәслек җил урлаган хәбәр генә иде. +Әрәмәлектә күргәннәр сине, дип, ире нахакка рәнҗеткәндә, яшь хатын мәхәббәтен уйлап юанды... Сызылып гомер үткән саен, хис яңарды гына. Хатирәләр, якты хыял белән кушылып, чынбарлыкка күчә иде. Алар очрашырга тиеш. Чиге-чамасы күренмәгән сагышны бер караш белән булса да басарга тиеш хатын. Артыгы кирәкми, шул да сулкылдаган йөрәкне дәвалар иде, шәт. Чит җирләрдә төпләнгән Надирны, кире туган авылына кайтарып, рәис итеп сайлаганнарын ишеткәч, Фәйрүзәнең бу теләге отыры артты. +Əнə шулай янып-көеп яшәгән көннәрдә, алар район киңәшмәсендә очраштылар. Надир түрдә утыра иде, ул күзләре белән залдан кемнедер эзли башлады. Хатын алгы рәттәге киң җилкә артына ышыкланды. Үзәкләрне өзгән икеләнү мизгеле иде бу: "Мин монда", — дип, калкыныбрак куйсаң иде дә... +Киңәшмә буе башын күтәрмәде Фәйрүзә. Ə җанны биләгән ашкыну сүрелмәде, ул, йөрәккә күчеп, мәхәббәт учагын тагын да дөрләтеп җибәрде. "Миннән дә бәхетлерәк кеше юктыр, — дип сөенде ул. — Мин бәхетле! Аны күргән көнем — иң якты көн! Әгәр көн саен күрсәм? Юк, юк, бу хакта уйларга да ярамый. Ходай монысын күпсенмәсен иде". +Җыелыш тәмамлангач, Фәйрүзә, итәгенә ут капкандай, тиз генә утыргычтан купты. Тизрәк чыгып китәргә кирәк! Ул халыкны аралап ишеккә табан үтмәкче иде, рәт араларының тарлыгы комачаулады. Кинәт кемдер сак кына аның иңенә кагылды. +— Фәйрүзә, исәнме?! +Бу — ул иде. Кулы нинди кайнар! Салкын кочакларда өшегән тәнгә рәхәт дулкын таралды. +— Мин синең турында иртә дә, кич тә уйлыйм, Фәйрүзә. +Хатын, куркып, як-ягына каранды. Аллага шөкер, аларны тыңламыйлар, һәркем үз юлына ашыга. +"Мин дә уйлыйм, Надир", — димәкче иде Фәйрүзә, әмма теленнән бөтенләй икенче сүзләр ычкынды: +— Хәлсез хуҗалыкны алдынгылыкка чыгардыгыз. Котлыйм! +— Синең хакка мин җир йөзен әкият иленә әйләндерер идем. Рәхмәт сиңа, Фәйрүзә. +— Һи, нәрсә өчен рәхмәт? +— Күршебездә генә яшәп ятуың өчен. Иртәгә өйләдән соң теге әрәмәлеккә төш әле, яме? Тимим, курыкма... — Ярар, — дип пышылдады Фәйрүзә. +...Менә өйлә вакыты якынлаша. Аңа кайсы күлмәге килешер икән? Агымы, зәңгәреме? Агыдыр, мөгаен. Әйдә, Рәсим: "Кая бардың, сине күргәннәр", - дип күзне ачырмасын, әйдә, бәгырьне теле белән киссен-телсен, ул барысына да түзәргә әзер. Шушы очрашу хакына хатын нахак рәнҗешләргә дә риза! +Фәйрүзә әрәмәлеккә беренче булып килде. Килде дә ышык тал төбенә посты. Əнə ул! Урман авызыннан əpəмəлеккә таба атлый. Ак күлмәктән! Хатынның тыны кысылды. Кичәге кебек бөтен барлыгын ярсу хис биләп алды. Сагынган еллар, өзгәләнгән көннәр берәм-берәм күз алдыннан йөгерде. Ләкин, Надир якынлашкан саен, Фәйрүзә артка чигенде. Җүләр! Барыбер күрерләр бит... Ə аның исемен гайбәтчеләр теленә салырга ярыймы соң?! Әгәр хатынның яшерен мәхәббәтен йөрәгеннән суырьш алып, дөньяга чәчсәләр, яшәүнең ни яме дә, ни тәме?! Йә, нишләргә инде? Кала да алмый, китә дә алмый, һәй, калалмый шул... +...Тал төбендәге аяк эзләренә пар күбәләк кунды. \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\323\250\320\271\320\273\323\231\320\275\320\265\321\200\320\263\323\231 \320\272\320\260\320\271\321\202\320\272\320\260\320\275 \320\265\320\263\320\265\321\202_tat.txt" "b/bylatypov/\323\250\320\271\320\273\323\231\320\275\320\265\321\200\320\263\323\231 \320\272\320\260\320\271\321\202\320\272\320\260\320\275 \320\265\320\263\320\265\321\202_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..b5e9c31073301fa2b880f005a5727123a5cc1fde --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\250\320\271\320\273\323\231\320\275\320\265\321\200\320\263\323\231 \320\272\320\260\320\271\321\202\320\272\320\260\320\275 \320\265\320\263\320\265\321\202_tat.txt" @@ -0,0 +1,42 @@ +ӨЙЛӘНЕРГӘ КАЙТКАН ЕГЕТ +Ф.Яруллин + +Рәүфнең авылга кайту хәбәре кызлар арасында тиз таралды. Дөрес, ул галәм яулаган космонавт та, әллә нинди каһарманлыклар күрсәтеп шөһрәт казанган батыр да түгел. Бары тик салкынлыктан тимерләр шартлап ярыла торган ерак Магадан якларыннан ике айлык ялга кайткан гап-гади егет. Хәер, гап-гади егет дип әйтүебез чынлыкка үк туры килмәс — өйләнергә дип кайткан егет ул Рәүф. Шуңа күрә аның кайтуы турында иң беренче итеп кызлар ишетеп алды. Бигрәк тә яшьлекләренең яшел аланнарын үтеп, сары чәчәкле болыннарына килеп чыккан кызлар күңеленә хуш килде бу хәбәр. Андый кызлар йөрәгенең иң яшерен почмагында, соңгарып кабынучы йолдыз яктысыдай, өмет чаткылары кабынды. Ләкин Рәүф аларның өметләрен акламады. Сазаган кызлар турында әйткән дә юк, авылда чибәрлекләре белән дан казанган һәм иң кимендә космонавтка яки шагыйрьгә чыгам дип йөргән кызларга да карамыйча, тотты да көзге чебештәй кечкенә генә Фирая белән йөри башлады. Кай җиренә кызыккан диген! Ярар иде Гәүһәрнеке кебек озын зифа буе булса яки юлдан үтеп баручы шоферларны юлдан яздырып чокырга төшерерлек Саҗидәнеке кебек көлтә-көлтә толымнары булса. Юк бит, юк! Башы-аягы бер кесә. Шул хакта кызлар үзенә төрттереп әйткәч, үпкәләми дә тагын. Бигрәк горурлыгы юк икән. +— Кечкенә булса, кесәгә салып алып китәрмен үзен, ерак юлда җиңел йөк рәхәтрәк ич, - дип көлеп тора. +Фирая, кызлар әйткәнчә, баш белән аяктан гына тормый торуын. Гүзәлләр белән чагыштырганда тулган ай янындагы йолдыз кебек кенә күренсә дә, аның да үз матурлыгы бар. Түгәрәк кенә йөз, киң маңгай, сызылып киткән кара кашлар астында карурмандай серле күзләр. Менә шулар эчендә адашты инде Рәүф. +Кич җитте исә әтисеннән калган тальян гармунын асып Фираялар турына ашыга. Фираялар капка төбенә салган бүрәнә өстенә утырып, һәр көнне бер үк җырны суза. +"Күзләрең — серле төн, +Керфегең — карурман. +Төннәргә керәм дә адашам. +Кулларың сузарсыңмы миңа +Чыгарга юл таба алмасам?.." +Бу җырның икенче күплеты да бар, ләкин Фирая аның ахырын җырлаганны көтеп тормый — атылып килеп чыга. Фирая урамга чыккач, җыр тына. Җәйге төннең тылсымлы караңгылыгы ике гашыйкны үз куенына ала һәм биеккә-биеккә, бары тик мәхәббәт кенә менеп җитә ала торган югарылыкка күтәрә. Ул югарылыкта гап-гади сүзләр дә серле, матур яңгырый. Миллион еллар буе миллион телләр кабатлаган "яратам" сүзе, беренче генә, бары тик алар өчен генә тугандай, йөрәкләрне пешереп ала. Күкнең җиденче катында тагын бер мәхәббәт тууның шаһиты булып яңа йолдыз кабына. +Әнә шулай, күңелләр мәхәббәт дулкынында тибрәлеп, бәхет гөле ачылып килгәндә Фирая Рәүфкә карата үзгәрде дә куйды. Ни булды — Рәүф һич аңлый алмады. Хәер, суынуның сәбәбе Фираяның әтисе Сабирҗан абзыйның көтмәгәндә аяктан егылуыңда иде бугай. +Сабирҗан абзый озак еллар буе колхозда комбайнчы булып эшләгән кеше. Сугышта алып кайткан яралары вакыт-вакыт шактый борчыса да, болай аяктан язарлык хәлгә җиткерми иде. Игеннәр шушындый котырып уңган елны, уракның иң кызган чагында түшәк өстендә яту аңа чиксез авыр иде. Җитмәсә ул: "Быел һичшиксез беренчелекне алырга", дип үз-үзенә ныклы сүз дә биреп куйган иде. Хәзер аның комбайны өлгергән бодай басуында ятим баладай моңаеп утырадыр инде. "Үзем аяктан егылганчы малайны өйрәтеп җиткерә алмадым, - дип ачыргаланды Сабирҗан абзый. - Ах, шул малай..." +Сабирҗан абзыйның иң авырткан җире иде ул. +Биш кыз арасында бердәнбер малай булгангамы, иркәрәк үсте Тәмиз. Эш яратмады. Сабирҗан абзый: "Эш яратмаса, әйдә, укысын", дип, Тәмизне Казанга җибәргән иде, кергән институтын да ташлап кайтты. Кайтты дип әйтү дөрес үк булмас, әллә каян эзләп алып кайтырга туры килде аны. Армиягә китсә рәтләнер дип торганда — анда да алмадылар. Казанда ни укымый, ни эшләми йөргән чакта уң күзен зарарлаган икән. Болай читтән караганда беленми беленүен, әмма врачлар армиягә яраксыз дигән язу тоттырып җибәргәннәр. Бик ачынды бу хәлгә Сабирҗан абзый. Мөмкин булса, үз күзен биреп армиягә җибәрер иде. Инде бердәнбер юл — чыбыркылап булса да тәртәгә кертү, эшкә өйрәтү иде. +Ничек итсә итте, Сабирҗан абзый Тәмизне үз янында эшләтә башлады. Баштарак Тәмиз суярга алып барган кәҗә кебегрәк йөри иде, ләкин беркөнне колхоз председателе: +— Урып-җыюда беренчелекне алган кешегә бишекле "Урал" мотоциклы бүләк итәчәкбез, — дигәч, дәртсенеп китте. Яшел мотоцикл идарәнең ишегалдына кайтарып куелгач, кичләрен аның салкынча тимерен капшап-капшап китә иде. +Ә менә әтисе түшәккә егылгач тагын сүрелде егет. Чөнки белә: ул үзе генә комбайнда эшли алмый. Таныклыгы да юк. Әтисенең беренчелекне алачагына шикләнми иде Тәмиз. Инде кулга керәм дип торган мотоцикл ычкынгач, тырышып йөрүдә ни мәгънә? Җитмәсә әтисенең комбайнына әллә каян Магаданнан кайткан Рәүфне утырттылар. Менә шуңа күрә, үзеннән берничә генә яшькә олы Рәүфне башлык итеп танырга теләмичә, баштарак эленке-салынкы гына эшләп йөрде Тәмиз. +Рәүф Сабирҗан абзыйның гаиләсендәге нечкәлекләрне белми иде. Комбайнга да ул кулы кычытып торудан түгел, колхоз председателе сораганга гына утырды. Әгәр председатель читят кеше булса, ял итәргә генә кайтуын сылтау итеп, бәлки, аның гозерен кире дә кагар иде, ләкин председатель үз кеше шул — Рәүфнең бертуган абыйсы. Абыйсының сүзен җиргә екмыйм дип кенә утырды Рәүф комбайнга. Ә бер эшли башлагач, мавыгып китте. Җикән камыштай эре башаклы бодай басуы кечкенәдән күңелгә кереп калган таныш шаулавы белән йөрәген җилкетеп, гел ашкындырып торды. Комбайны да бик көйле эшләде. Сабирҗан абзый машинага гашыйк кеше, күрәсең, һәр гайка тиешенчә тартылган, кирәкле урыннар җиренә җиткереп майланган иде. +Хәтта комбайнчылар арасында Рәүфкә көнләшеп караучылар да күренә башлады: "Билгеле, ул беренчелекне ала. Сабирҗан абзый машинасында эшләү үзе җан рәхәте бит", дип эчтән яндылар. Икенчеләре исә: "Беренчелекне болай да бирәчәкләр аңа. Абыйсы персидәтел бит. "Урал" мотоциклын чит кешегә әрәм иттермәс", - диделәр. +Рәүф үзе генә бу сүзләрне ишетмәде. Ул көне буе эшләде, ә кичләрен үзенең аерылмас дусты — тальянын күтәреп Фираялар капка төбенә ашыкты. Өеп куелган бүрәнә өстенә утырып һәр кичне бер үк җырны җырлады. Җырның беренче куплетын башлауга атылып урамга чыга торган Фирая гына әллә нишләде: Рәүф тавышын ишетеп, пәрдәсен генә дә кыймшатып куймады. Ә Рәүф җырның ахырын юри акрынрак, озынга сузыбрак җырлады: +Билләрең — зифа тал, +Сүзләрең — шифа-бал. +Сандугач көнләшер, сайрамас. +Ышанып сыеныйк иңнәргә, +Гомерлек яр итеп сайлагач... +Урылган иген кебек, Рәүфнең ял көннәре кими барды. Китәренә атна-ун көн калганда, колхозда урып-җыюлар бетте. Шул уңайдан колхоз зур җыелыш җыйды. Шунда алдынгыларны бүләкләргә тиешләр иде. +Авылның дүрт йөз кеше сыйдырышлы Культура йорты колхозчылар белән шыгрым тулы. Рәүф, киткәнче Фираяны очратып ныклап сөйләшергә уйлап, зур ашкыну белән килде. Клубка килеп керү белән Фираяны күреп алды ул. Фираяның өстендә алсу кофта, әллә шуның алсулыгы йөзенә төшкән, бите матурланып, ялкынланып тора. Ә Рәүф яраткан зур коңгырт күзләрендә нәрсә бар икән: шатлыкмы, сагышмы? Алар Рәүфкә күренми, керфекләре каплаган. Рәүф Фирая янына барып утырмакчы иде дә, аны президиумга чакырдылар. +Җыелыш башланып китте. Председатель озак кына көзге эшләр турында сөйләде. Соңыннан бүләкләнүчеләрнең исемлеген укыды. Исемлектә иң беренче Рәүф иде. +— Колхоз идарәсе иң күп икмәк урыпсуктыручыга "Урал" мотоциклы бирергә дип карар чыгарган иде. Бу бүләккә Рәүф Саттаров лаек булды, - дип тәмамлады сүзен председатель. +Озак кына итеп кул чаптылар. Рәүф нидер әйтергә теләп берничә мәртәбә урыныннан кузгалып караса да, аңа сүз әйтергә ирек бирмәделәр. Кул чабулар бетеп, шау-шулар басылгач кына әйтә алды ул сүзен. +— Иптәшләр, - диде ул һәм каты гына итеп тамак кырып куйды. - Мине зурлавыгыз өчен зур рәхмәт, ләкин мин бүләк өчен дип эшләмәдем. Мин ул бүләккә лаек та түгел. Мин, үзегез беләсез, Сабирҗан абзый көйләгән, җайлаган агрегатта гына эшләдем. Ул инде күп кенә җирне урган да иде. Беренче бүләк Сабирҗан абзыйга тиеш... +Шулай диде дә трибунадан төшеп китте Рәүф. Ниндидер бер эчке дулкынланудан эсселәнеп, урамга ашыкты. Тышта йолдызлы кич. Әкрен генә җил исеп, ачык изүдән куеннарга керә. Шушы рәхәт җил канатында утырып еракка-еракка китәсе килә. Әмма берүзең генә түгел, Фирая белән. Их, Фирая, Фирая... Әнә шулай көрсенгәнен сизми дә калды Рәүф һәм, үз янында гына: "Нәрсә?" дигән тавыш ишетеп, сискәнеп китте. Бу Фирая тавышы иде. +— Фирая?! +— Әү, Рәүф... +Рәүф, хискә бирелеп, Фираяның кулларыннан алды. Кызның учлары кайнар иде. Рәүф шушы кайнар кулларны үзенең битенә тидерде һәм җиңелчә генә калтырау сизде. +— Фирая, - диде ул янә, нинди дә булса сүз әйтүдән бигрәк, яраткан исемне кабатлаудан рәхәтлек табып. +Рәүф: "Фираяны бер күрүен күрсәм ни өчен үпкәләп йөрүләрен бөтенесен сорармын", - дигән иде, бу минутта барысын онытты. +Ә бит Фирая чынлап та Рәүф мотоциклны кулдан ычкындырмас өчен тырыша дип йөрде. Абыйсы да һәрвакыт, кызның күңелен чеметеп: "Киявең сиңа туй бүләген безнең әти кулы белән әзерли", - дип тукып торды. Бүген исә Фирая, Рәүфкә юкка рәнҗүен тоеп, мөмкин кадәр ягымлырак булырга тырышты. Хәер, ул кырыс була да белми иде. Аның бөтен барлыгы ниндидер эчке нурдан, рәхәт җылылыктан тора иде кебек. Менә шушы җылылык егет күңеленә дә күчте. +Клубта инде күптән җыелыш бетте, халык таралды. Гашыйклар, авылның иң тыныч почмакларын сайлап, мәхәббәт дуэтларын башладылар. Аларга комачауламыйк дип, кошлар сайрауларыннан туктады, өйләрдә бер-бер артлы утлар сүнде, авыл йокыга талды. Дөнья белән идарә итү мәхәббәт кулына тапшырылды. Күктә, гашыйклар йөрәгедәй, йолдызлар кабынды. Шул йолдызларның иң яктысы Фирая белән Рәүфнеке иде. \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\323\250\320\275\320\264\323\231\320\263\320\265 \321\202\323\251\321\210_tat.txt" "b/bylatypov/\323\250\320\275\320\264\323\231\320\263\320\265 \321\202\323\251\321\210_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..b490d9c424945ca68b06c242d8e988c700073150 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\250\320\275\320\264\323\231\320\263\320\265 \321\202\323\251\321\210_tat.txt" @@ -0,0 +1,68 @@ +ӨНДӘГЕ ТӨШ +Галимҗан Гыйльман + +1. +Булат кемнеңдер җилтерәтеп уятуына куркынып сикереп торды. Күзләрен уа-уа тирә-ягына каранды. Бүлмәдә беркем дә юк иде. Саташты, ахры. Бүген йокысының бөтенләй дә рәте-чираты булмады... Төне буе кемнәр беләндер тарткалашып чыкты. Кем икәнен дә белми, ни өчен икәнен дә хәтерләми. Әллә ничә пар кул аның түше буйлап бугазына үрмәли... Булат аларга суккалап та карый, үрелеп тешләп алмакчы була... Ләкин берни кыла алмый. Чөнки бу куллар шәүлә кебек: алар бар да, юк та... +Бу юктан түгел. Йоклар алдыннан гына телевизордан ниндидер хәтәр һәлакәт хакында сөйләделәр. Кайдадыр шушы тирәдәге урамнарның берсендә ике машина бәрелешкән. Үлүчеләр бар икән. Носилкада хәрәкәтсез, җансыз баручы берәү бигрәк нык тәэсир итте Булатка. Бу мескен адәмнең йөзе бик тә таныш кебек тоелды аңа... +Булат баштан-аяк юрганын бөркәнеп түшәгенә аумакчы булган иде, бүлмәнең ишек катындагы почмагында ниндидер хәрәкәт шәйләп, туктап калды. +Юк, бу хәрәкәтнең иясе адәми зат түгел иде. Ниндидер балкыш, нур шәүләсе иде ул. Рәвеше генә кешене хәтерләтә... +Ни хикмәт, Булат аңардан тамчы да курыкмады. Таныш булмаган халәт иде бу. Шулай да курыкмады. Чөнки бу тойгы, якын, газиз булып, аның йөрәген җылытып тора иде... +- Син кем? +Ярымкараңгы бүлмәнең почмагын балкытып торучы нур йомгагы бермәл калтыранып торды да Булатка табан килә башлады. +- Стоп! Шунда гына тор! - Бу юлы Булат үзе дә калтыранып куйды. Уң кулын алга сузып, киң ачылган учы белән әлеге галәмәтне туктатмакчы булды. Салмак кына йөзеп килүче нур шәүләсе, чынлап та, бүлмә уртасына җитүгә туктап калды. +- Син кем? - Булатның тавышы калтыранып чыкты. Ул инде үзенең үтә дә серле, сихри бер зат белән очрашуын аңлап алган иде. +- Мин... Миңа син кирәк... +Ишетелер-ишетелмәс кенә зеңгелдәп торган аваз йөрәк түреннән хәләл җаннарны суырып чыгарырлык дәрәҗәдә серле һәм шомлы иде... +- Мин? Минем җанымны алырга килдеңме әллә?.. +- Юк, җаның кирәк түгел... Синең үзең кирәк... +- Ничек инде?... Мин берни дә аңламыйм... +- Мин үзем җан. +- Син - җан?.. Кемнең җаны? +- Синең кебек берәүнең, игезәк парыңның җаны... Ул бу минутта тынсыз, җансыз килеш үлеп ята... Хәтәр һәлакәт безне аерды... Миңа ничек тә аның янына кайтырга кирәк... +- Бар соң! Кайт! Йөрмә монда кеше куркытып!.. +- Кайта алмыйм шул. Кайтырлык көч-егәрем юк... +- Ну? Шуннан?! +- Шуңа да яныңа килдем. Синнән дә якынрак кеше юк... Синең җылың мине тартып китерде... +- Нинди җылы? Нинди җан? Нигә - мин? Бүтән кеше беткәнмени?! +- Син миңа якын... Мин синең җаныңның кардәше, игезәге... +- Кардәш? Юкны сөйләмә, минем бер туганым да юк! +- Бар. Синең игезәк туганың бар. Сезнең җаннарыгызны тугач та аердылар, шуны беләсеңме? +- Ни сөйлисең син? Нинди туганым хакында сөйлисең? Йә, шуннан?.. Дәвам ит! Зинһар!.. +Бераз тынып торган нур шәүләсе тагын зеңелдәп телгә килде: +- Вакыты җиткәч барысын да белерсең. Ә хәзер миңа ярдәм ит - үз иямә - синең игезәгеңә кайтырга булыш... Әйдә, тиз бул! Шушы мәлдә аның гомере өзелергә тора... +Булат күргәннәреннән-ишеткәннәреннән шашар хәлгә җитте. Тәмам акылдан язудан аны бер очраклы уй гына тотып тора иде: "Күрәсең... төш күреп ята ул... Ә төштә ни булмас!" +Төш ихтыярына бирелеп, ул тиз-тиз генә киенә башлады. Каушавыннан күлмәк җиңен таба алмый азапланды. +Ниһаять, нур шәүләсе салмак кына йөзеп, ишеккә табан кузгалды, аннары, ниндидер могъҗиза белән, ябык ишек аша тышкы якка ук чыгып китте... +Ишекне сак кына ачып-ябып, Булат та аның артыннан иярде. Сихер иясен берара югалтып торса да, урамга килеп чыккач, аны бик тиз күреп алды: өй эчендә нурланып-балкып торган бу сәер күренеш, көмеш томанга йомарланып, күпереп киткән иде... +Бу юлы Булатның сөйләшәсе килмәде. Сүз әйткән саен аның үзенең дә җаны суырылып чыга башлар кебек тоелды... Томан шәүләсе артыннан ияреп тик барды. "Юньлегә генә булса ярар иде бу очрашу... Бармас иде дә... Бармаса, тагын да хәтәррәк булуы мөмкин шул..." +Бу шик-шөбһәләр түзәрлек булган икән әле. Авыр уйлар соңрак килде. +Чынлап та аның игезәк туганы булырга мөмкин бит. Балалар йортында тәрбияләнеп, сабый килеш үги атасы белән үги анасы кулына килеп кергән ул. Алар инде күптән гүр иясе. Бер үк көннәрдә бер-бер артлы түшәккә калып, тиз генә җыенып, соңгы юлга китеп бардылар. Анасы, Булатны чакырып китереп, соңгы сулышында аның ятимлеге хакында әйтеп өлгерде. +Булат бу сәер хәбәрне баштарак күңеленә якын алырга теләмәде, ахры. Күңеленә авырлык китермичә генә яшәргә теләде. Үлем юлындагы кеше нәрсә әйтмәс?!. +Менә бит ничек килеп чыкты. Бу бит шул вакыттагы авыр тарихның дәвамы... Дәвамы? Ахыры булырмы соң бу дәвамның? Нинди булыр ул? +Булат шуны күңеленә ныклап беркетеп куйды: ул бу юлны ахырына кадәр үтәргә тиеш. Серне чишәргә тиеш... +Үзен "Җан" дип таныштырган нур шәүләсе артыннан чак-чак кына өлгерә иде ул. Урамнар буйлап очып, дөресрәге, агып барган бу нур йомгагы чынлап та бик ашыга иде, ахры. Әнә бит - алгарак китә дә, тоныклана, сүрелә башлауга, кинәт туктап кала, Булатны көтеп ала. Менә хикмәт: Булат якынаюга ул тагын балкып кабынып китә, нурлары белән күзләрне иркәләп тора башлый. +Бервакыт "Җан" дигәннең түземлеге төкәнде, ахры. Искәртеп тә тормыйча Булатның янына ук килде дә тәненә, тәненә генә түгел җан-бәгыренә "кереп китте"... Әйе-әйе, бервакыт Булат үзенең балкып, тирә-юньне яктыртып баруын тойды... +Бик сәер иде бу. Хәтта куркыныч!.. Аның каравы, бару җиңеләйде. Ул хәзер үзенең тәнен тоймый да, аяклары җиргә тияр-тимәс килә, гүя ул берьюлы атлап та, очып та бара... +Өч катлы хастаханәнең тимер капкасын ачып кергәч, теге нур йомгагы Булаттан кабат аерылып, суырылып чыкты. Чыкты да, киң ишегалдында Булатның ялгызын калдырып, икенче каттагы ярымачык тәрәзәгә атылып-бәрелеп кереп китте... +Ул арада тонык кына яктылык бөркеп торучы тәрәзә балкып-яктырып китте. Бу яктылыкны бүлмә эчендә йөгерешеп йөргән кеше шәүләләре генә аркылы-торкылы телеп үтә иде... +Булат нишләргә дә белмәде. Күңелендә баягы шомлы уйлар сүрелеп тә бетмәгән бит әле. Аларга тагын галәмәт хәлләр өстәлде... +Ләкин бу галәмәт хәлләр, иләс-миләс шикләр, шөбһәләр генә аның йөрәк түрендә уянып-туып килүче дөньяви хисләрне баса алмый иде инде. +...Төнге авыр тойгылардан, серле-шаукымлы сәяхәттән арына башлаган Булат, кырт борылып, кайту юлына төште. Аның күңелендәге үзгәрешне генә көткән диярсең, кайдадыр еракта - шәһәр артындагы шәмәхә күк йөзендә - җәйге таңның тыйнак нурлары сибелешә башлаган иде инде. +2. +Уянып күзләрен ачкан Булатны тәрәзәдән үрелеп карап торган нурлы кояш каршы алды. +"Тагын нурлар! Тагын сихер! Тагын!.." - Булат, тәмам шашар дәрәҗәгә җитеп, юрганына бөркәнде. Ләкин, бөркәнеп яткан килеш, шундук ис-акылына килде: "Юк, монысы төш булырга тиеш түгел... Баягы сәер хәлләр төштә калды ласа. Хәзер ул чынлап та уянды, аны чып-чын кояш каршылады, кояш белән бергә якты көн, якты тормыш, якты өметләр каршылады..." +Булат, ниһаять, барысы да әйбәт буласына үзен тәмам ышандырып, сикереп торды, ашыгып тәрәзә каршына килде... +Урамда чын тормыш кайный иде. Ял көне булуга да карамастан, кешеләр каядыр ашыга, машиналар каядыр чаба... Кичә булган һәлакәт урыны гына караеп, тапланып тора. Юл читенә чыгарып куелган җимерек машина исә бу дөньяның тормыш рәхәтеннән һәм яшәү бәхетеннән генә тормавы хакында искәртеп тора кебек... +Булатның хәтерендә төнге вакыйгалар кабат яңарды. Төш хәлләре генә булса да, төнлә кичергәннәреннән аңа бик авыр иде. Шуңа күрәме, иртәнге кояшны күреп сөенгән күңеле бик тиз ябылып өлгерде, кабат шомлы уй-тойгыларга тарды... +"Чынлап та шулай булса? Аның игезәге булса? Ул һәлакәткә очраса? Төнге кунак - шул игезәгенең хәләл җаны булса?" +Бераздан Булат шаркылдап көлеп җибәрде. Читтән күзәтеп торган берәү булса, ул аны акылдан шашкан дип уйлар иде, мөгаен... Ә бит чынлап та тиле-миле тойгылар кичерә иде ул бу минутта. Күңеленең кайсы төше беләндер Булатның бик тә ышанасы килә иде төнге сәер хәлләргә. Чөнки аның туганлы, кардәшле буласы килә иде. Кайчандыр үлем түшәгендә яткан анасының серле сүзләренә бик тә ышанасы килә иде. "Балам... Синең туганың - игезәгең бар... Үз атаң-анаң юк инде, ә кардәшең исән... Тап син аны, табып куан, бәхетле бул... Ә безне зинһар өчен кичер, күңелеңне, хәтереңне рәнҗеткән булсак - кичер... Кичер..." - дигән иде ул чакта газиз әнкәсе. +Әле дә хәтерендә: тау кадәрле йортта Булат япа-ялгызы калды. Укуларын тәмамлап, яраткан эшенә керде. Ошатып йөргән кызлары булса да, йөрәгенә пар булырдай сөйгән кешесен табалмады әле ул. Гел бер тойгы белән яшәде соңгы вакытта. Олы хискә, мәхәббәткә кадәр ниндидер бик мөһим җан эшен төгәлләп куясы, ниндидер күңел гаменнән котыласы, язмыш юлын ачыклыйсы бар кебек иде. Шул сәер тойгы тормышта чынлап яшәп китәргә ирек бирми торды, ахры.. +Бу тойгы - шушы кардәшлек хисеме әллә? Аның игезәк туганы булып, бәлки ул шушы минутта Булатның ярдәменә мохтаҗдыр? Төнге төш, андагы җан балкышы - шуңа илаһи бер ишарәдер? +Булат тәвәккәлләде. Төшендә йөреп үткән сәфәренә кабат чыгарга булды. Бу юлы тулысынча үзенең күңеленә таянды. Ә күңеле чынлап та каядыр ашкына, ымсына иде аның... +Кичә һәлакәт булган юл чатыннан ашыгып кына узып китте ул. Таныш урамнар буйлап барабара, адым саен куркынып уйланды: "Ә бит ул бу урыннан чынлап та узган иде! Менә бу чаттан да... Бу тыкрыктан да... Менә гаҗәп..." +Юл ахырындагы таныш йорт та, киң ишегалды да шулкадәр таныш булып тоелды Булатка, ул, хәтта, керергәме-юкмы дигән кебек, капка төбендә шактый вакыт уйланып, таптанып торды... Карт чаганнар артына поскан хастаханә авыртудан бөгәрләнеп яткан олпат затны хәтерләтә иде... Әнә ул төнге сихри урын - җан шәүләсе суырылып кереп киткән тәрәзә... Бүген ул киң итеп ачып куелган - җәйге саф һава мул итеп кереп торсын дигәннәрдер инде... +Хастаханә ишеген ачып кергәндә йөрәге кысылып куйса да, Булат бу мәлдә үзе өчен бик мөһим бер нәрсәне хәл иткән иде инде: бүген барысын да ачыклап бетерергә тиеш ул! +Эчке якта аны каршы алучы булмады. Шул ук вакытта куып чыгаручы да күренмәде... Булат,үзенең күңел тоемына ышанып, ярымкараңгы коридор буенча китте, өскә алып менә торган баскычны табып, икенче катка күтәрелде, аннары, кырт борылды да баягы ачык тәрәзәгә чыга торган палатага барып керде... +Барып керде дә егылып китә язды. Түр караватта - төрледән-төрле шешәләр эленгән корылмалар арасында Булат үзе ята иде! Шунысы гына - көн саен көзгедә күрә торган йөзе ябыгып, агарып киткән. Гүя ул ниндидер сихер ярдәмендә бөтенләй башка дөньяга күчкән, башка төрле язмышка дучар булган... Ә менә авыруның баш очындагы яктылыкны - илаһи көмеш балкышны - шундук танып алды Булат. Нур йомгагы да аны таныгандай булды - калкынып, дулкынланып куйды... +Бер бөртек күзәнәген дә кузгата алмыйча тынсыз-хәрәкәтсез ятучы бу авыру бәндәнең ни өчен Булатка охшавын Булат үзе дә, кадерле укучыларым, сез дә бик яхшы аңлап алгандыр инде. Кардәш җаннар үзләре генә калырга тиеш мизгелләр була, шулаймы? Бу шул мизгел. Әйдәгез болай итик: шушы төн эчендә безгә шактый якынаеп киткән кардәш җаннарның үзләрен генә калдырыйк та Ходай Тәгаләдән, аның аша Язмыш хәзрәтләреннән алар өчен имин, матур тормыш, саулык-сәламәтлек, бәхетле гомерләр телик! +5 апрель, 2010 ел. \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\323\250\321\207 \320\234\323\231\321\205\320\274\322\257\321\202_tat.txt" "b/bylatypov/\323\250\321\207 \320\234\323\231\321\205\320\274\322\257\321\202_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..7f6ec6c0ff16844e695e960b0ed83b33c6f34061 --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\250\321\207 \320\234\323\231\321\205\320\274\322\257\321\202_tat.txt" @@ -0,0 +1,42 @@ +Ибраһим Гази +ӨЧ МӘХМҮТ +(хикәя) +Безнең мәктәптә өч Мәхмүт бар. Берсен без яратабыз, хәтта бераз куркабыз да, икенчесен чүпкә дә санамыйбыз, ә өченчесен... Өченчесенме? Анысы турында әйтми торыйм әле, ярыймы? Берсенә Мәхмүт абый дип эндәшәбез, икенчесенә Кәтүк Мәхмүт дип кушамат бирдек. Өченчесен әйтми торырга булдык бит... +Берсе, Мәхмүт абый дигәнебез, әлеге без шүрли торганы, безнең 6 нчы "б" сыйныфында хезмәт дәресе укыта, икенчесе үзе безнең белән укып йөргән була. Йөргән була дип мыскыл итебрәк әйтеп ташладым бугай. Мондый дәресләрдә ул бер дә генә бездән калышмый, табигать дәресеннән хәтта уздырып та җибәрә, ә менә хезмәт дәресенә килгәндә... И, хезмәт дәресе кулыннан килми дә инде бичараның. +Беркөннәре Мәхмүт абый барыбызга да чүкеч ясарга бирде. Әй, җанталашып эшләгән була, Кәтүк Мәхмүтне әйтәм. Өч потлы капчык күтәргән кебек, мыш та мыш килә, маңгаеннан бармак башы-бармак башы тирләр тама, ә үзе, ай киттем, ел киттем, инә буе җир киттем шикелле, бер чүкечне атна буе азапландырды, әле анда да чүкеч урынына... кадак ясап бирде. Әй көлештек, әй көлештек! Мәхмүт абый аның ул кадагын... әй лә, чүкечен безнең чүкечләр белән бергә такта шүрлеккә куйды. Янәсе, күренеп торсын: йодрык хәтле тимердән кадак юнып бирү дә уен эш түгел... Мастерскойга кергән саен, Мәхмүткә көн күрсәтмибез, малайның кабыргасына төртеп: "Кадак кагарга чүкечеңне алып торыйк сана", - дигән булып, тегене ирештерәбез; үртәгәнне бер тапкыр Мәхмүт абый да ишетте, безгә таба борылып карагач, үзебез дә уңайсызланып калдык, беләсез ич, Мәхмүт абыйдан без шүрлибез. +Юк, Кәтүк Мәхмүттән слесарь чыкмас, мин сезгә моны алдан ук әйтеп куям. Соң ничек слесарь чыксын, башлап торып әле аның куллары корал тота алмый, барып ябышты исә, тешәвеч шалтырап идәнгә барып төшә. Беләкләре неп-нечкә, бармаклары салам, ә үзе... әйтәм бит, үзе — җебен сүтеп аткан кәтүк! Верстакка җитәрлек тә буе юк мескенкәйнең! Мин аны, теләсәмме... чәнчә бармагым белән төртеп ега алам, теләмим генә, буяласым килми... +Тәнәфес вакытында урамга чыксак, кемнең маңгаена кар йомарлап кундырганнар — Мәхмүтнекенә! Кемне аяк чалып кар өстенә екканнар — Мәхмүтне! Кемне күче-мала ясап аста калдырганнар — тагын шул Кәтүк Мәхмүтне! Үзе бер дә үпкәли белми тагы, көлеп тик йөри... Менә шундый бер мәхлук җан инде ул безнең Кәтүк. +Әйттем бугай, мондый дәресләрдә аның теленә шайтан төкергән диярсең: чатыр-чотыр килеп тора. Син, укытучы апа күрмәсен, сорамасын дип, партага сеңеп утырасың, ә ул, Кәтүк башы белән, миннән сорагыз, мин беләм дип, кулын күтәрә. Шуның өчен дә без аны яратып бетермибез ахры... Бөтен класс белмәгәндә, бер ул гына кул күтәреп утырмасын... +Җитмәсә тагын үзен быел чуп-чуар сипкел басты — бите күке йомыркасы төсле булып калды. Буй дисәң буй, көч дисәң көч юк үзендә, ни пычагыма слесарь булырга уйлагандыр... Аңа кызлар белән бергә өй эшләренә, чигү чигәргә өйрәнәсе калган. Безнең әби, анысы, әйтүен әйтә дә бит, янәсе, хикмәт беләктә түгел, ә йөрәктә дип, ну бит безнең әби алла бар дип тә әйтә аңа карасаң, ә алланы кем күргән? Ни генә димәсеннәр, слесарь булу өчен, Мәхмүт абыйныкы кебек чукмарлы йодрык, мускуллы беләк кирәк. Бер йөрәк белән генә бик әллә кая сикереп булмый. Шуның өчен дә шул мин спорт яратам... Чаңгыда чабам, аркылы тимердә уйныйм, әле бокс түгәрәгенә язылырга чамалап торам. Мәхмүт, мескен, аркылы тимергә сузыла да алмый, ә боксны инде әйтәсе дә юк... Бәбиләр йодрыгы хәтле йодрыгы белән ул кемне җиңә алсын. +Кышкы каникулда безне ел саен спорт базасына алып баралар. Безне шефка алган завод базасы ул, шәһәрдән читкә салынган. Әй рәхәт тә була соң урманда чаңгы шуулары! Таулардан ыжгыртып чабып төшүләр дисеңме, егылып киткәндә баш белән карга кадалулар дисенме, агач араларыннан борыла-борыла төшкәндә, чаңгы астыннан кар бураннары уйнап калулар дисеңме! Чаңгы шуа белмәгән кешегә аның рәхәтен аңлатып торып булмый инде! Ә сезнең кышкы урманда тук-тук тукран тукылдатканны тыңлап торганыгыз бармы? Яисә песнәк сайраганны ишеткәнегез? Ә саесканның койрыгы ник шул тамаша озын булганны беләсезме? Анысын мин дә белмим. +Каникул җиткәнне, урмандагы спорт базасына барыр көнне без зарыгып көтә башладык. Ай, көткәндә вакыт акрын уза да соң. Андый чакта әллә көннәр юри терәлеп торалар инде? Шулай да барыр сәгатьләр җитте. Автобуска утыртып, безне Аккош күле ягына урманга чаптырып алып киттеләр. Базага без әле иртүк барып җиттек. Чаңгылар алып шуарга чыгып киттек. Шәһәрдә кар пычрак, ә монда ап-ак, очкынланып, җем-җем итеп ята. +Мәхмүт чаңгыда галәмәт кенә йөри икән, ләкин миңа җитү кая! Мин аны ярты юлда ук ташлап узып киттем. Мактанып әйтүем түгел, мактанырга бер дә яратмыйм, әнә Мәхмүт үзенең чүкече белән мактансын, мин чынлабрак шуарга тотынсаммы? Мәхмүт абыйның үзен дә узып китә алам. Мин төшкән таулардан ул төшә алмый, беләсегез килсә! Мин, валлаһи әгәр, мактана дип уйлый күрмәгез, нинди текә тау булмасын, юан-юан наратлар нинди тыгыз утырмасын, жилдәй сызгыртып шул наратлар арасыннан очып төшә алам! Ышанмыйсызмы? Килегез, карап торыгыз. Бер генә тапкыр егылсаммы? Гомердә! Шулай да бүген ике тапкыр егылдым. Кәтүк аркасында! Аяк астында бутала бит, нишләтәсең аны... Куып та җибәрмәкче идем, Мәхмүт абый карап тора, уңайсыз. Әйдә йөрсен инде, җан иясе бит дип кумадым. Мин шуган таулардан шуып маташкан була. И, бичара... Берсендә шундый чәчрәп барып төште, чаңгылары, ычкынып, тау астына очтылар... +Шуа-шуа карыннарыбыз ачып бетте. Базага кайтырга булдык. Мин Мәхмүт абый белән янәшә алдан кайтам, бүтәннәр безнең арттан киләләр. Чаңгылар астында тыгыз кар, яңа итек кебек, шыгыр-шыгыр итә. Бик күңелле! Мәхмүт абыйны мин яратам, чөнки ул безне бер дә ачуланмый, алай булма, болай бул, дип, дилбегә буе акыл да сатып тормый, бер борылып карый, шуңардан барысы да аңлашыла... Бар бит, әй, кешеләр... +Анда басма, монда бас, алай борылма, болай борыл, дип, ник тегеләй булмадың да ник болай булмадың, дип теңкәне корытып бетерәләр. Мәхмүт абый андый түгел. Әйтәм бит, борылып бер караса, әле анда да елмаеп карый бит, шул инде безгә җиткән, аңлап алабыз. +Мичләр бездән ягыла калган иде. Кайтып керсәк, өй җыпҗылы! Өстәлләр тирәсенә җыелышып, азык капчыкларыбызны бушаттык, термослардан кайнар чәйләр агызып алып, шикәрне шытырдатып тешләп, чәй эчәргә, ашарга тотындык. +Ашау дигәндә безнең Кәтүк кызык кеше: тавык кебек, аннан бер чукый, моннан бер чукый, шуның белән аның тамагы тук. Битләре кызарып чыга, күзләре елт-елт итә... Ничек җан асрый торгандыр ул, белмим. Шуңа ябык микән әллә ул? +Тамакларны туйдырып, өстәлләрне җыештыргач, барыбыз да Мәхмүт абый тирәсенә килеп өелештек. Аңардан берәр нәрсә сөйләтмәк булабыз. Ул сөйләргә тотынсамы? Әллә ниләр белә ул. Аның авызы ачылуга, без колакларыбызны эләбез дә тынабыз. +— Сез бәхетлеләр, сугыш елларын күрмәдегез, - дип башлап китте ул бу юлы. - Авылда хатын-кыз да балачага өелеп калды. Ул чакта мин дә сезнең ише малай гына әле... Тик ул заманда малай дип тормадылар, бик авыр эшләр эшләттеләр. Сугыш бит! Ничек тә дошманның муенын сындырырга кирәк. Безнең колхозда бер ятим хатын бар иде. Ире сугышта үлеп өлгергән, балалары мич башы тулы... Хатынның олы улы, сезнең яшьләрдәге малай, йортта атасы урынына хуҗа булып йөри. Җыелыш җыелса, олылар рәтеннән аны да чакырталар. Урман кисәргәме анда, бүтән авыр эшкәме, олылар рәтеннән аны да җибәрәләр. Хуҗа дияр җире юк инде үзенең. Гәүдәгә кем хәтле дип әйтим? Мәхмүттән бер дә артык җире юк. Ат башына буе җитми, шуннан үзегез аңлагыз инде. Әти-әнисе куштырган исеме белән дә йөртмиләр үзен, кимсетеп, Мүтәй дип кенә атыйлар. Берни булса: "Әнә Мүтәй килә, бәрде-екты булыр үзегезне!" Янәсе, көче юкка шулай мыскыл итәләр. "Әнә Мүтәйне җибәрегез, андый хәтәр эшне Мүтәй генә башкарып чыкса чыгар". Гел шулай көләләр иде малайдан. +Ул заманда атлы эштә эшләүчегә тормыш алып бару ансатрак иде. Кәҗәгә булыр дип, тез астына бераз печән салып кайта ала, ягарга утынны да җилкәләп ташымый. Ат, чана үз кулында — урманнан узышлый чана төбенә салып алып кайта... Колхозчылар, кызганып, Мүтәйгә дә ат беркеттеләр, буе ат башына җитми дип тормадылар. Егетең сабан да сөрде, сыек кына куллары белән капчык та күтәрде, фермага салам да, печән дә ташыды... Сугыш заманасында нинди эш килеп чыкса, барысын да маташтырды. +Яшьтән үк шулай авыр эшләгәнгәме, ашау-эчү бик такытокы булгангамы, безнең Мүтәй бер дә үсмәде. Иптәшләре егет булып буйга җитте, ә ул, коры елдагы арыш камылы шикелле, җирдән бераз күтәрелде дә катты да калды. +Кайчакны әнкәсе: +— Улым, ник бер дә үсмисең, тирең тегелмәгән ич, үс инде, - дип, гүя үсү-үсмәү малайның үзеннән торган кебек итеп, әйтеп куйгалый торган иде. +Билгеле инде, ятим кешенең яклаучысы да булмый. Еш кына иптәшләре Мүтәйне кырын да кагалар иде, аның турында мәзәкләр сөйләп, егетнең күңелен рәнҗетәләр иде. Мүтәйнең кешегә күрсәтми генә балавыз сыккан чаклары да булгалады. +Сугыш заманасында билгеле инде: берәүләрне сугышка алып китәләр, сугышка ярамаганны хезмәт фронтына... Таза кызлар, баласыз киленнәр Уралга, Себергә корал эшли торган заводларга, яшүсмерләр ФЗӨ мәктәпләренә алынып торалар иде. +Кеше сорап районнан кәгазьнең килеп кенә торган көне, ә бит колхозның үз эше дә муеннан, кешеләр җитми, игенне карап үстерергә кирәк. Фронтның да тамагы тук булсын, эшчеләрнең дә... Тизрәк Гитлерның башына җитәргә кирәк ләбаса. +Явып торган кәгазьләрнең берсе безнең Мүтәйгә дә килеп кагылды. Әнисенең бердәнбер олы улы, йортның тоткасы дип тормадылар, аны шәһәргә ФЗӨгә озатырга куштылар. Кемне дә булса озатырга кирәк бит, хөкүмәт сорый. Сохарилар киптереп, елашып, әнкәсе, энеләре Мүтәйне районга озатып калдылар. Иртән озаттылар, кичен малаең ялт итеп кайтып та керде. Алмаганнар егетне, буең юк дип, комиссия уздырмаган. Мүтәй тагын колхоз эшенә йөри башлады. Хуҗа үзе өйдә булгач, йортка акмаса да тамып тора. Терлеккә печәне дә кайта, мичкә утыны да... Мич башы тулы балаларга азыгы да... +Тик районнан кәгазь тагын килде бит. Мүтәйне тагын озатып калдылар. Ләкин Мүтәй кичен тагын кайтып керде. Алмыйлар егетне, комиссия уздырмый. Колхоз җитәкчеләренә бу ошап куйды: кеше сорап кәгазь килде исә, кайда әле Мүтәй? Чакыртыгыз әле Мүтәйне! Бар инде, энем, син комиссиягә күренеп кайт. Мүтәй бара, күренеп кайта. Районнан кеше дип дәгъвалый башласалар, - "җибәрдек, алмадыгыз". Җавабы кыска. +Бер баруда Мүтәй кайтмады. Сохарилар да киптермичә, елашып та калмыйча озатканнар иде. Мүтәйне алганнар. Инде Мүтәйне дә алгач, авылларда рәтлерәк кешеләр бетеп барадыр, ашады бу сугыш бер хәл кешене. Мүтәй булып Мүтәй дә эшкә ярады, дип, авылда бер кавым сөйләшеп йөрделәр дә тындылар. Баштарак Мүтәй шәһәрдә ямансулады бугай, әнкәсенә хатлар язгалап торды. Аерым караватта йоклыйм, өстемдә йон юрган, астымда ап-ак җәймә, тамакка да ярыйсы гына, тимер эшенә өйрәтәләр, дип язган иде ул. Аннары хатлары да килми башлады. Югалды Мүтәй. Суга баткан кебек югалды. +— Бөтенләй, бөтенләй югалдымы? - дип сорадым мин, Мәхмүт абыйның сөйләүдән туктаганын күргәч. Мүтәйне югалтасы килми иде минем, шәһәр җирендә үзенә берәр эш табып, тик эшләп йөрсен иде шунда үз ишләре арасында... Билгеле инде, ул әллә ни эш майтара алмас иде, безнең кебек әйбәт слесарь да була алмас иде, ну шулай да бөтенләйгә, бөтенләйгә югалмасын иде. Әллә нәрсә, кызганыпмы, яратыпмы җибәрдем мин шул Мүтәйне! Мескенне әти-әнисе биргән исем белән дә атамыйлар бит. Мүтәй дип кушамат белән генә йөртәләр. Аның чын исеме ничек булды икән соң? +— Мәхмүт абый? - дидем мин, баскан урынымда сикереп куеп. - Ул малайның... ну, егетнең чын исемен белми идегезме? +— Мүтәйнең чын исемеме? Мәхмүт иде. +— Мәхмүт? И, ничек бозганнар... +Баядан бирле сорау бирергә маташып, кулын бер күтәреп, бер төшереп торган Кәтүк: +— Мәхмүт абый, бу чынмы, әллә үзегез уйлап чыгардыгызмы? - дип, кызарынып, сорау биреп ташлады. +— Чын хәл, - диде Мәхмүт абый. - Инде алай бик беләсегез килсә, әйтим, Мүтәйнең эзе табылды... +— Кайда ул, кайда, әйтегез, - дип, без барыбыз да кычкырып җибәрдек. +— Мүтәй сезнең алдыгызда басып тора, Мүтәй ул — мин... +Без аптырадык та калдык. Комиссиядән үтә алмыйча, кире борылып-борылып кайткан Мүтәй белән безнең Мәхмүт абый икесе бер кеше булсын, имеш. Безнең моңа ышанасыбыз килмәде. Шуннан Мәхмүт абый, кесәсеннән кара тышлы дәфтәр чыгарып, безнең алга фотокарточкалар җәеп салды. Кеше рәтеннән Кәтүк тә килеп карточкаларны карап-карап чыкты. Суыкта озак йөргәнгәме, аның колаклары, битләре кып-кызыл булган иде. Күз карашлары да әллә нишләгән иде. Ул әле карточкаларга, әле Мәхмүт абыйның үзенә карап торды. Мин аның шунда ни уйлаганын сиздем: мин дә Мәхмүт абый кебек үсәрменме икән, йодрыкларым, Мәхмүт абыйныкы шикелле, чукмар-чукмар булырмы икән, дип уйлады ул. +Кич белән машинага төялдек тә кайтып киттек. Гаҗәп, шушы вакыйгадан соң без үзебезнең Кәтүккә икенчерәк карый башладык. Элекке шикелле, юкка да, барга да мыскыл итмибез, хезмәт дәресләрендә эше барып терәлсә, иптәшләрчә булышабыз. Кәтүк дигән кушаматы да үзеннән-үзе төшеп калды. +Баштук әйткән идем инде: безнең мәктәптә өч Мәхмүт бар. Берсен беләсез — ул безнең Мәхмүт абый, икенчесен дә беләсез, ул безнең кечкенә Мәхмүт. Өченчесе кем соң? +Ник аның турында бер сүз дә булмады? Ничек инде сүз булмасын! Өченчесе — мин үзем. Мин дә Мәхмүт ич. Өченче Мәхмүт ошамадымы сезгә? Ярыйсы малаймы? Кайсы Мәхмүт яхшырак? Кәтүк Мәхмүтме, әллә минме? Мактанып әйтүем түгел, минемчә, мин әйбәтрәк... \ No newline at end of file diff --git "a/bylatypov/\323\250\321\207 \320\260\321\200\321\210\321\213\320\275 \322\227\320\270\321\200_tat.txt" "b/bylatypov/\323\250\321\207 \320\260\321\200\321\210\321\213\320\275 \322\227\320\270\321\200_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..18e9c737b808e70e9c83e7ff2405f6c826cae68c --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\250\321\207 \320\260\321\200\321\210\321\213\320\275 \322\227\320\270\321\200_tat.txt" @@ -0,0 +1,494 @@ +Аяз Гыйләҗев +Өч аршын җир + +Ерак Көнчыгыштан килүче унсигезенче номерлы поездның дүртенче вагонында ниндидер хәвефле, мөшкел хәл булуын пассажирлар берьюлы белделәр. Юлда үзеңне ничек-ничек тотарга, тәмле суларга алданып станцаларда адашып калмас өчен абай булырга кирәклеген, шактый гыжылдавык тавыш белән кат-кат, вәзенләп сөйләп ялыктырып бетергән поезд радисты, төче һәм мәгънәсез бер җыр тапшыруын бүлеп, әллә ничә кат: — Пассажирлар арасында врач яки фельдшер булса, тизлек белән дүртенче вагонга килүен үтенәбез!— дип белдерү ясады. +Беренче мәртәбәсендә халык радистның сүзенә әллә ни игътибар итмәде; гомере буе саргайган кәгазьләрдән кагыйдәләр, боерыклар ише чит кеше сүзләрен укып, үзе әйткәнен үзе ишетмәс хәлгә килгән радист, ниһаять, бер тапкыр кешелекле һәм тормышчан нәрсә турында сөйләвенә шатланып, хәбәрне аерым бер тантана белән, һәрбер сүзенә сөенечле басым ясап әйтеп салган иде. Аның бәйрәмчә тавышы шөбһәле сүзләренә ятышмады, кешеләр әле берни дә аңламый калдылар... +Менә аның тавышы тантанадан шөбһәгә әйләнде, ул сүзләрен бутап, кабалана-кабалана, инде сагайган юлчылар арасыннан "медицинага берәр төрле мөнәсәбәте бар булган кешене" ашыктыра ук башлады: — Дүртенче вагонга... дүртенче! +Юл ерак, поездда барганда тел тукталмый, сөйләшергә сүзең генә җитсен! +Купе, коридорларда гәп кузгалды: барысы да мәж килделәр. +Ни булды икән? — Һәй, берәр мәгънәсезе поездга кысылгандыр әле. — Юк ла, йөкле хатыннар утырганын күргән идем, шуларның берәрсе бәбәйгә кысталгандыр! +Сезнең теге озын, кәпрәйгән кешегез врач түгелме соң? — Түгел лә, прокурор гына бит ул!.. +Хәвефле сүз, чатырдап янган камыл кебек, җиңел генә сикерәсикерә дүртенче вагоннан чыгып китеп, йөкле хатынга, прокурорларга, юлда очраган төрле маҗараларга күчте... +"Медицинага мөнәсәбәте булган" бердәнбер кеше, шактый өлкән яшьләрдәге фельдшер хатын, поездның нәкъ койрыгында — унөченче вагонда Сочига бер айлык ялга китеп бара иде. Ул, үзенең мәшәкатьле хезмәтеннән котылуына сөенеп, тынычлыкка, рәхәткә чыгуына кинәнеп туя алмыйча, тәмле төшләр күрә- күрә, изелеп, үз урынында йоклап ята иде. Радистның шөбһәле тавышы аның купедашларына — карт кына ике ир кешегә һәм нечкә буйлы, сөрмәле күзле яшь кызга кыюлык бирде: алар башта кыяр-кыймас кына, аннан соң шактый йолыккалап ханымны уята башладылар: — Торыгыз әле, зинһар, торыгыз! +Ханым тиешле-тиешсез вакытта уятуларга күнеккән иде ахры, бер дә сискәнмичә генә торып утырды, исе китмичә тәрәзәгә, тәрәзә артында тезелешеп калган яшь, купшы наратларга карап: — Казанга җитәбезме әллә?— дип сорады. +Зур шәһәрләргә җиткәндә, ул үзен уятырга кушкан иде. — Казанга ерак бугай әле,— диделәр аңа.— Тик менә бәла чыккан... +Бераз тынып торган радио тагын кыштырдады, һәм ханым радистның курку катыш ялынулы тавышын ишетте: — Дүртенче вагонга!.. Дүртенче вагонга!.. — Ни булган анда? +Ханым, авызын учы белән каплап, рәхәтләнеп киерелде. — Белмим. Сез фельдшер булып эшлим дигән идегез. Шуңа уяттык та... +Ханым аякларын төреп утырган җәймәне шактый җитез бер якка алып ташлады, җәлт иттереп идәнгә сикереп төште, элгечтән ап-ак яулык алып бәйләде, көзгегә күз салды, ашыкмыйча гына изүен рәтләде, аннан соң гына тасыраеп үзенә карап торган ирләргә борылды: — Шулай да, нәрсә булды икән? +Аңа беркем дә җавап бирмәде, сүзсез генә бер-берсенә караштылар. Ул коридорга чыкты. Урта мәктәп бетереп, Казанга укырга керергә баручы кыз бик кызыксынып һәм сокланып аңа иярмәкче булган иде, юлдашлары аны туктаттылар: — Йөрмә! — Ни калган анда? Яшь кеше ич син! Я чире йога торган булыр... +Карышырга ниятләп авызын ачкан кыз, радио тагын чыштырдагач, аяк очларына басып, репродуктор тирәсенәрәк килде. — Дүртенче вагонга... дүртенче вагонга... +Кат-кат чакырып та врач яисә фельдшер табылмагач, +болай да шактый кызган поезд бригадиры һәм проводниклар дүртенче вагон коридорында тәмәке тартып торучы ир янынарак тартылдылар. Вагондагы хәл аларның күңелләрен шактый ярсыткан, инде ярдәм итә алмагач, алар хәзер, ачуланып булса да, тынычланырга, бераз суынырга телиләр иде. Иң элек бригадир сүзгә кереште: — Соң, туганкай, өч көн киләбез бит инде! Өч көн! Күпме шәһәрләр үттек, менә дигән больницалар, шәп-шәп врачлар калды. Хатыным авырый дип килеп әйтсәң, телең корышыр идеме? +Барысыннан да бигрәк дүртенче вагон проводнигы — туп кебек түгәрәк юантык хатын кызган иде: — Әйтер! Көт син аннан! Барып әйткән өчен дә пыр тузып мине орышып маташа. Хатыны үләргә ята, ə аның гамендә дә юк, иртә таңнан чыга да үзен-үзе кочаклап тәмәке пыскыта. Бөтен вагонны сасытып бетерде. +Ирнең исеме Мирвәли иде. Ул байтактан бирле коридорда тимер юлчылар арасында басып торса да, берәүгә дә эндәшмәде, папиросын тартып бетерде дә, шырпы кабызып тормыйча, икенчесенә шуннан ук ут элдертте. Ул җыелганнарның чыр-чуын зәһәр мыскыллау белән иреннәрен чалышайтып тыңлый, артык якын килеп кычкыра башласалар, сул кулы белән колагын томалый иде. Аның шулай сүзсез, мүкләк сыер кебек карышып, үҗәтләнеп баруы халыкны тагын да кыздыра, кешеләр аннан җавап таләп итәләр; берни дә ала алмагач, тагын да шәбрәк ярсып, бер-берсен котыртып кычкыралар иде. — Хатыны бит, хатыны! — Җаны юктыр, моның! Таштыр ул... +Ул "хатыны" дигән кешегә борылып карады, аның куерып кушылган кашлары хәрәкәтләнделәр, аз гына бөдрәләнеп торган апак чигә сакалларына ут капкан кебек сыек зәңгәр төтен белән капланды. Кешеләр, ниһаять, кычкыруның файдасыз икәнлеген аңлап, тындылар. Шул чагында Мирвәлинең каты, калын тавышы ишетелде: — Юкка шаулыйсыз бит! +Шуны гына көтеп торган кебек, поезд бригадиры кулларын җәеп җибәрде: — Шаулау гына аз монда! Монда беләсеңме нишләргә кирәк?! Без бит җанлы кешеләр, гражданнар. Чирле икәнен белә торып хатыныңны өч тәүлеклек юлга алып чыккансың. Монда исән кешегә дә аруга килә әле! Халык дулкынланды, болай да тыгын коридор, күрше вагоннардан берән-сәрән вәкилләр өстәлеп торганга, кысанланып тәмам тулды. — Ни җаның белән алып чыктың аны?— дип чәрелдәде проводник хатын, зур, сыек күкрәкләрен атындырып. — Үзе теләде. — Беләбез без сезне, ирләрне! Һәрвакыт үзе теләде дисез! Менә мин яшьрәк чакта... +Бригадир аны ишарә белән тукатты да Мирвәлине үгетли башлады: — Болай ярамый инде, туганкай, бераз әдәплерәк булырга кирәк. Синең өчен борчылабыз кана. Вакытында белдерсәң, әллә кайчан берәр больницада калдырган була идек. — Тизрәк котыласыгыз киләме? +Мирвәлинең калын иреннәре бригадирны мыскыллап чалышайды. — Менә кешегә санап сөйләш аның белән!— дип тагын чәрелдәде проводник. — Кем чакырган сезне?— диде Мирвәли, кистереп.— Сөйләшәсе юк. Нигә миңа бәйләнәсез? Үзеннән сорагыз. Нигә чыкты икән ул бу юлга? Әллә бик... — Кем кемне алып кайта соң монда? — дип кычкырды бригадир. — Кем кемне алып кайтамы?— Мирвәлинең күзләре утлы күмер кебек яна иде.— Башта ук шуны сорыйлар аны! +Фельдшер ханым кырыкмаса-кырык ишекне ачып-ябып, ниһаять, дүртенче вагонга килеп җитте. Ике кулын да йомарлап түшенә куеп, нык-нык атларга тырышып килүеннән үк җыелган халык аның бу минутта иң кирәкле кеше булуын төшенеп алды. Кысылышып аңа юл бирделәр. Ул әйләнә-тирәсенә күз йөртеп: — Фельдшер мин. Авыру кайда? — дип сорады. +Бригадир, алгарак чыгып, аның кулын эләктереп алды һәм: — Инде, туганкай, бөтен өметне югалткан идек!— дип кат-кат кабатлады. — Авыру кайда? — Менә монда ул. Ята. — Нәрсә булды? Кем ул? Күптәнме? — дип сорады ханым ишек тоткасына ябышып. — Менә ул белергә тиеш,— диде бригадир Мирвәлине күрсәтеп.— Аның хатыны. — Үзеннән сорагыз,— диде Мирвәли фельдшерны баштанаяк сөзеп чыккач.— Үзе монда ята ич! +Кирәкле җавапны ала алмаслыгына төшенгән ханым көч белән тартып ишекне ачты. +Сулда, стенага йөзе белән борылып, ак җәймә ябынган авыру хатын ята иде. Аның чаларган юка чәчләре мендәр өстенә тәртипсез чәбәләнеп таралганнар. Ишек тавышына ул чак кына башын калкытты һәм татарча: — Мирвәли, Казанга еракмы әле? — дип сорады. +Ханым рус иде, шуңа күрә аның ни әйтүен аңламады: — Сез кемгә дәшәсез, кадерлем? Фельдшер мин,— диде ул. — Ирем керде дип торам,— диде хатын саф рус телендә. Ул авырлык белән генә, тешен кыса-кыса фельдшерга борылды. — Ул монда, коридорда гына. Кирәкме әллә? — Кирәкми. +Шактый еллар больницада эшләп күзе үткенләнгән фельдшер мондагы хәлнең шәптән түгеллеген бер карауда ук сизенде. Бу шаушуда, авыр һавалы купеда бару авыру өчен әҗәл булырга тиеш! Өстәлдә ризыклар янында дару шешәләре, бәләкәй кәгазь тартмалар тезелгән. Валидол гына түгел, валокордин да бар монда... Ябык та соң! Димәк, ул күптән авырый... +Ике ят хатын юлда очрашкач сүзсез булмый, алар төрле юкбарлардан башлап озын юлның мәшәкатеннән зарланышып алдылар. Фельдшер, гадәти әдәп сүзләреннән соң, кыю гына аның янына килеп утырды, авыруның дымлы, кайнар учын үз кулына алды. — Кайсы төшегез авырта соң сезнең? +Хатын авыр сулады һәм түшәмгә карап башын чайкады: — Бер җирем дә авыртмый.— Үз сүзләренә үзен ышандырырга теләгәндәй, бераз торгач тагын кабатлады. — Бер җирем дә. +Икесе дә тынып калдылар. Шактый вакыттан соң авыру тәрәзәгә карады һәм күңелсез генә: — Тәрәзәне ачасы иде,— диде.— Мирвәли каршы... Иремне әйтәм... Төтен тула дип ачтырмый... Тулса соң? +Фельдшер төтен, сөрем тиеп тоныкланган калын пыялага күз салды. Төтен боҗралары торымнан-торымга хәзер дә тәрәзәгә килеп сыланалар иде. — Ачарлык түгел шул, паровозы бигрәк әшәке төти. — Тын бетә,— дип ыңгырашты хатын бераздан.— Һава җитми. Коридорга чыгып йөрер идем, әллә нигә аягымның егәре бетеп китте. Юл авырайттымы шунда, балтырлары камыр кебек изелеп тора. +Кемдер тормозга бастымы, фельдшер аңламый да калды, шәп кенә барган поезд бер секундка гына тартылып алды. Өстәлдәге банкалар бер-берсенә бәрелеп чыңладылар, өске полкадан зур салам эшләпә идәнгә тәгәрәде. Кырыйга ук килеп яткан авыру чак кына егылып төшмәде, ул, күзләрен йомып, ике кулы белән чытырдатып җәймәгә ябышты. — Хәлегез ничек? +Авыру һуштан язган иде. Фельдшер сикереп торды, өстәлдәге шешәдән стаканга су агызды, валокордин тамызды... Бер, ике... Хатынның күзләре һаман йомык иде. Фельдшер аның изүен чишеп күкрәге өстенә ятты. Вагон тәгәрмәчләре өзлексез тыкылдыйлар, ул никадәрле тырышса да, аның йөрәк тибешен ишетә алмады. Кулын тотты, азапланып кына тамырын эзләп тапты. Тамыр "менә туктыйм, менә туктыйм" дигән кебек өзек-өзек кенә тибә иде... +Фельдшер кыска аякларын тиз-тиз йөртеп коридорга чыкты һәм бригадирга борылды: — Аны больницага салырга кирәк. Бер минут та кичектерергә ярамый, — диде. +Фельдшер табылгач тынычлана төшкән бригадир аның сүзләрен ишетеп шаккатты: +— Ничек, ничек? — Хәзер үк. Шушы минутта ук... Бер секунд та көтеп булмый. +Кыен чакларда да үзеннән түбәннәргә аны-моны сиздермәскә күнеккән бригадир аптырап тирә-яктагыларга карады, нидер әйтергә теләгәндәй тәрәзәгә, тәрәзә артында бер-берсен кочаклашып авып калган агачларга ымлады. Хәем шунда гына бригадирның ни өчен тотлыгуын төшенде: ыжгырып барган поездда ич алар! — Казанга барып җитмичә берни эшләп булмый,— диде бригадир.— Аңа кадәр тукталыш юк. — Казан еракмы соң? — Ерак түгел! Ике сәгатьтән анда булабыз! — Ике сәгать?! — Аннан да алда барып булмый. Расписание. — Ике сәгатьтән соң булачак. Аны беренче очраган станциядә үк больницага салырга кирәк. Тынычлык кирәк, һава кирәк. +Тимер юлчылар тиз генә киңәшеп алдылар. — Хәле шулай авыр икән, Кыек Урман станцасында туктыйбыз, шунда калдырабыз. — Анда больница бармы соң? — Үзендә юк икән, якында булыр әле! — Бригадир җиңеләеп китә үк башлады. Поездны туктатырга, аның өчен машинистка боерык бирергә, Кыек Урманга хәбәр итәргә кирәк иде. Бригадирның ашыгып кузгалуын күреп, Мирвәли аңа якынрак килде. — Ничек уйлаштыгыз? — Ничек, ничек... Туктыйбыз да калдырабыз! — Ул үзе шулай куштымы? — Кем? — Шәмсегаян. — Нинди Шәмсегаян? — Минем хатын. — Мин шулай куштым, — диде фельдшер сүзгә катышып. — Аны больницага салырга ярамый! Калдырырга ярамый! — Нинди кыргыйлык бу? — дип кычкырды фельдшер көчкә сүзен табып. +Бригадир да аптырап калды. — Иң элек үзеннән сорагыз. Югыйсә, тавыш-гауга кубачак. — Нинди тавыш? Нинди гауга? — Ул больницада ятарга теләми. Ул Карачурага кайтып җитәргә ашыга. Авылга. — Ул авылга кайтып җитә алмаячак,— диде түземенең соңгы чиге җиткән фельдшер. +Проводниклар йөгерешергә тотындылар: — Кыек Урманга җитәбез! +Бригадир өметләнеп тагын бер мәртәбә Мирвәлигә карады да кулын селкеп машинист янына ашыкты. +Мирвәлинең калын иреннәре дерелдәде, ул, бала башы кадәр йодрыгын йомарлап, нәфрәт белән фельдшерга карап тора иде: — Сез үзегезне берәр нәрсә беләм дип уйлыйсыз инде, әҗәл тагарагы! Беләсез пычагымны... Ярдәм кирәк, имеш... Врач кисәге! Әллә мине бу юлга бик теләп чыккан дисезме? Үзен төшереп калдырырга теләүләрен ишетсен генә, күрерсез әле! Барыбер калмый ул, мүкәләп булса да поезд артыннан китәчәк... +Станциягә барып туктауга җиргә иң элек бригадир сикереп төште. Унсигезенче поездда көтелмәгән хәл килеп чыкканын ишетеп өлгергән станция хезмәткәрләре, китель-төймәләрен эләктерә-эләктерә, төрлесе төрле яктан поездга таба йөгерешәләр иде. +Ул арада фельдшер да төште, кемнәрдер ак бидоннарын тотып куе агачлар эченнән күренеп торган кое сиртмәсенә таба томылдылар. Дежурный мышкылдап килеп җитүгә бригадир аңа кулын сузды, һәм: — Больница еракмы? — дип сорады. — Сигез чакрым,— диде дежурный, соңгы төймәсен эләктерә алмыйча азапланып. — Шулай еракмы? +Бригадир тагын өметсезләнеп як-ягына карады, фельдшерны күргәч: — Нишлибез хәзер? — дип кычкырды. — Калдырабыз,— диде фельдшер ышаныч белән. — Әйтергә җиңел! — диде шелтәләп бригадир.— Сигез чакрым, ди... Калдырып китәрсең, ə ул юлда үлсә? Кем җавап бирер? Әҗәл якасында торган кешене калдырып киттем, дип гомер буе вөҗдан газабы белән интегергәме? — Аны моннан алып китәргә ярамый,— диде фельдшер.— Тәрәзәне ачтым... барыбер һушына килмәгән. — Сигез чакрым ерак ара түгел,— дип дежурный бәхәскә катышты.— Алай каты авырмаса, ат белән дә илтергә була. — Атын каян аласыз? — Ат бар. Ат монда гына. Караталлар сельпога товарга бара. Белеш егетләр. +Бригадир икеләнә иде. Фельдшер аны үгетли үк башлады. Ашыктырып машинист гудок бирде. Ниһаять, бригадир да күнде. +Дежурный ат алып килергә станция ашханәсе янына чапты, бригадир белән фельдшер сүзсез генә дүртенче вагонга таба ашыктылар. Алар каршысына баскычтан Мирвәли сикереп төште: — Аны монда калдырырга ярамый. Булмый, ишетәсезме? +Бригадирның ачуы соңгы ноктасына җитте, ул аңлатып торуны артыкка санап, Мирвәлине юлдан этеп җибәрергә булды. Ике кулын да сузган иде, аның таштай нык тәненә, корычтай каты иңбашларына кулы кагылгач, сискәнеп, ул ниятеннән кире кайтты. Бу тексә, сүзсез кеше таш кыя кебек нык иде, күлмәге астында корыч калкан бар кебек иде. Буйлары бер чама булса да, бригадир бу сәер кеше янында чебештәй зәгыйфь, көчсез кеше икәнлеген тойды. Бу тою аның ачуын басмады, киресенчә, ул үзе дә сизмәстән бәбәкләрен акайтып акырып җибәрде: — Кит юлдан! Мин сине судка бирермен! +Суд сүзен ишеткәч, Мирвәлинең кояшта янган кара-кучкыл йөзе тартышып, агарынып китте, дәү куллары салынып төште, ул ачу ташып торган күзләре белән бригадирны ашардай булып читкә тайпылды, аңа юл бирде. — Эх, кешеләр!.. Яхшылык теләп йөргән буласыз тагын! +Биш-алты кеше җәймәләргә төреп күтәреп Шәмсегаянны вагоннан алып чыктылар. Ниндидер боерыклар бирә-бирә фельдшер да, кыбырсып, алар артыннан төште. +Мирвәли Шәмсегаян дулап урыныннан күтәрелер, тавыш-гауга кубар, монда җыелган ят кешеләргә бөтенләй кирәкмәгән сүзләр әйтер дип бик курыккан иде. Хатынының шым гына яткан җансыз гәүдәсен күргәч, аңа күңелсез, бик күңелсез булып китте. Кыен булса да, поездда кайтканда ул үз хәленә күнегә, ияләнә төшкән иде. Хәзер барысы да яңача булачак. Ләкин ничек?!. +Дежурный ашханә янында торган атларның берсен һәм аның хуҗасын, аксыл кашлы, кызыл киң йөзле, зур күзле авыл егетен алып килде. Алар такта арба төбендәге шиңә башлаган сарутларны, тукранбашларны кабарткалап тараттылар, егет печән өстенә шактый кыршылган кожанын җәйде. Шәмсегаянны салабыз дигәндә генә дүртенче вагон проводнигы: — Җәймәне дә алыгыз, уңайрак булыр,— диде. +Фельдшер каударланып йөри, әле кожанның сырларын тигезли, әле печәнне баш очынарак тартып өя иде. Ул кинәт кенә: — Мин аны больницага кадәр озата барам,— диде. +Күңел капкасын ачып, кешеләргә үзен күрсәтергә яратмый иде Мирвәли. Үзенең читкә кагылып бер кырыйда торуы, монда җыелганнарның аның шәхси тормышына катнашып, тыгылып йөрүләре болай да аның саруын кайнаткан иде, фельдшерның сүзләре исә утлы күмергә сипкән керосин гына булды: — Бик кирәгең бар иде!.. Мин карый алмыйммы аны?.. Беркем дә кирәкми аңа, беркем дә! Алла-фәрештәләр җыелып килсә дә, мичкәмичкә терек суы тәкъдим итсәләр дә, кирәкләре юк... Әллә больницалар күрмәгән дисеңме аны? Авыру икәнлеген белмәгән дисеңме? Барын да белә... Белә иде! Белә генәме?.. Юлга чыгарга да үзе теләде, врачлар чакырмаска да үзе кушты! +Бригадир һаман өметләнә икән әле, ул шыпырт кына фельдшерга дәште: — Кара әле, бәлки, Казанга кадәр чыдар иде?.. Моның янында калдырып... — Булмый,— дип баш чайкады фельдшер.— Аңа тынычлык, һава кирәк. Ял кирәк. +Кемнәрдер Мирвәлиләрнең багажын — ике дәү генә чемоданны, Шәмсегаянның сумкасын һәм зур гына төенне алып чыгып арбага куйдылар. Олаучы егет эшлекле генә төс берлән, кулларын төкереклеп аларны арбага урнаштырды, үрәчәгә ураган сүс бауны сүтеп әйбер-караларны бәйләде. — Исән-аман барып җитегез инде,— дип теләде бригадир. +Фельдшер исә Мирвәлигә әллә никадәр киңәшләр бирде. Аның сүзләре Мирвәлинең бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга торсалар да, ул ризалашкан төс белән ым кагып, башын селкеп торды. Кирәккә дә, кирәкмәскә дә: — Ярар, ярар... Шулай итәрбез,— дип пичәт сукты. +Поезд белән ат бер вакытта диярлек кузгалдылар, һәм күпмедер юлны янәшә бардылар. Менә поезд үтеп китте, соңгы тапкыр яңгыратып гудок бирде, үргә менеп сулга борылды. Рельслар озак кына гүелдәп, сызланып тордылар. +Киң каеш эшлеяләр белән матурлап җигелгән көр ат арбаны уйнаклатып кына, эһ тә итмичә җиңел генә тартып бара. Олаучы әле ат янына алга чыга, әле арба белән янәшә бара, Шәмсегаянга уңайсыз түгелме икән дип борчылып, печәнне, җәймәне рәтли. +Дежурный тимер юлны аркылы чыкканчы аларны озата барды һәм, аерылып калырга уңайсызланып, бер урында таптанып торды: — Хәзер кайтам да телефоннан хәбәр итәм... Бик хаҗәт эшләре булмаса, каршы чыгып та алырлар әле, машиналары бар аларның,— диде ул хушлашып. +Олаучы аңа кулын бирде, Мирвәли бер сүз дә эндәшмәде. +Кузгалдылар. Олаучы арба тирәли бер-ике әйләнде дә Мирвәлигә борылды: — Кайсы төше авырта аның? — дип сорады шыпырт кына. — Белмим... Әйтүе дә кыен... +Тимер юл буена киң тасма итеп каен катыш сәрви агачлары утыртылган иде. Шул чуар кишәрлекне үтеп чыгуга юл арыш басуына барып керде. Тигез рәтләр булып серкә очырып утырган арышларга карап, ниндидер гаеп, күзгә күренерлек хата эзләде Мирвәли. Тик тапмады. Җирне кадерләп, төпченеп, юлга кадәр үк китереп чәчкәннәр. Кырга нык куллы кешеләр хуҗа икәне күренеп тора... Урыны-урыны белән генә машиналар арыш арасына кереп бер-берсенә юл сапканнар, кап-кара ике эз салып, тугаерга торган башакларны көрән җир белән бергә бутап, изеп бетергәннәр иде. Тирән уелган куш эзләрне, вакытсыз саргайган, юкарган башакларны күреп Мирвәли вагондагы төсле итеп зәһәр генә көлемсерәде. Əhə! +Олаучы да шуны күзәтеп бара икән. — Бар бит юньсез бәндәләр!— дип телен шартлатты ул тапталган игенне күрсәтеп. +Мирвәли шоферларны акларга тотынды: — Юл тар! Шуңа күрә таптатканнар... Юл тар! Олаучы кулларын артына куеп Мирвәли белән янәшә бара башлады: — Тар дип ашлык ердырып булмый ич инде!.. Киң урыннары да җитәрлек! Каршыңда машина күрдең исә, чак кына көт, юл сап, янып килми ич. +— Көтеп торып булмый шул кайчагында!.. Тар икән, таптыйсың да китәсең,— диде Мирвәли киная белән. +Басуга кергәннән бирле Мирвәлинең колак төбендә бер чың тора иде. Ул, адымнарын акрынайтып, ни чыңлаганын белергә азапланды. Озак кына интегеп баргач, үзенең тирә-ягында тынлык чыңлавын аңлады. Өч тәүлек вагон тәгәрмәчләренең шакы-шокысын тыңлап барып, шау-шуга, өзлексез тавышка күнеккән колак тынлыктан котылырга тырыша, тилмереп үзенә авазлар, шау-гөр эзли иде. +Кырда тавыш мул иде мулын: арыш арасында чикерткәләр чырылдый иде. Ләкин өч тәүлек эчендә ыжгырып барган поездга күнеккән колакка нәрсә ул чикерткә сайравы?! +Юл туп-туры, кыр тип-тигез иде. Əнə шул тигезлек, турылык Мирвәлинең теңкәсенә тиеп, ялыктырып, борчып тора иде. Җитмәсә шул туры, тигез юл, мичтән яңа чыккан бодай катламасы кебек кетердәп, аның чигәсен дә сыкрата иде. Күптән түгел генә яңгыр булган ахрысы... +Кинәт аның исенә поезд, дүртенче вагон, пассажирлар килеп төште. Аның да башкалар кебек ваемсыз гына карта уйнап, домино сугып, кайгысыз-хәсрәтсез генә әллә кайларга, Кара диңгез буйларына, ак түбәле Кавказ тауларына китәсе килде. Боларның һәммәсенең мөмкин түгеллеген уйлап, ул йөгәнсез хыялын, авызлыклап, үз буразнасына кертергә тырышты. +Ләкин күз алдында озын, туры юл, тирә-ягында әллә кайларга җәелгән тип-тигез кырлар булганда хыялны, йөгерек уйны йөгәнләп буламы соң? Ул әллә кайларга шашып чаба, тегендә дә, монда да боргалана, нәтиҗәдә күңелнең иң тирән, иң яшерен җиреннән әлеге дә баягы аяусыз сорауны сөйрәп чыгара: "Кая барасың син болай, Мирвәли? Кая кайтасың?!" +Мирвәли сискәнеп, тетрәнеп алды: арбада тирбәлеп кенә йокымсырап барган Шәмсегаян кинәт күзләрен ачты. +Кая баралар алар болай? Арба үрәчәсенә тотынып баручы олы күзле кеше кем ул? Каян килгән?.. +Менә ул терсәкләренә таянды, калкынды, Мирвәлине күрде. Иреннәрен кыймылдатты. Олаучы, борчылып, Мирвәли янына ашыкты. — Су сорый бугай... +Тик ул су сорамады. Аның чак кына селкенгән җансыз иреннәреннән Мирвәли сүзләрен өзеп алып аңлады. Аңлагач, йодрыкларын төйнәп, ачу тулы күзләрен Шәмсегаянга акайтып эчтән генә суганлап-борычлап сүгенде. Олаучының борчылуы артты гына. — Нәрсә диде ул? — Ишетмәдеңмени? — Ишетсәм де, аңлап бетермәдем. — Ул... Карачурага еракмы әле дип сорады. — Ера-ак! — дип сузды олаучы.— Кыек Урманга алтмыш биш чакрым дип йөртәләр. +Ул сүз җае чыгуга бик шатланып, май таплары белән чуарланган киң козыреклы фуражкасын баш түбәсенәрәк этәрде, фуражка астыннан аксыл салам төсле йомшак чәчләре килеп чыкты. — Булганым бар!— диде ул үзенең дөнья күрүе белән ачыктан-ачык мактанып.— Әле быел яз да үтеп киттек. Зур авыл, бик зур авыл. Ə кәкже! +Мирвәли юри Шәмсегаянга карамаска тырыша иде. Нигә поездда түгел соң без дип сорамады, әйберләрнең барын да төйнәдеңме дип кызыксынмады, һаман бетмәс балык башы — Карачура! Күпме чәйнәргә мөмкин шул бер үк чүбекне? Юлга чыкканнар икән, кайтып җитәрләр әле! Əнə бит, олаучы әйтеп тора. Карачура урынында, ди, җир йотмаган үзен, яшен дә сукмаган!.. +Ул шулай ачуына буылып барганда, Шәмсегаянның иреннәре тагын кыймылдадылар, бу юлы аның сүзләрен олаучы да аңлады: — Юкка курыктылар алар... поездда дим... Карачурага кайтып җитмичә үлмим әле мин. Үлмим! +Бусы инде чиктән ашты!.. Җитмәсә олаучысы да, саксыз сорау биреп, аның болай да шашып типкән йөрәгенә пычак кадагандай итте: — Карачурга кайтып барышмыни? +Һич тә уйламаганда бу сорауга Шәмсегаян җавап бирде: — Әйе, без шунда кайтып барабыз. Олаучы сүзсезлектән гаҗиз булып бара иде, Шәмсегаянның җавабы аның телен ачты: — Каян ук кайтасыз соң сез? Ерактанмы? Озаккамы? — дип бер-бер артлы сорау тезеп китте. +Шәмсегаянның сүзгә катышуыннан курыккан Мирвәли ашыгаашыга үзе җавап бирде: — Бик ерактан, тегеннән! - диде ул каядыр иңбашы аша артка ымлап. +Мирвәли поезддан төшкәннән бирле кечкенә йомыш белән кысталып бара иде. Тегендә станция якын, уңайсыз дип түзеп килде, хәзер юл аулак булса да, олаучы белән Шәмсегаянны икесен генә калдырып торырга курыкты. Әллә нәрсә сорап ташлар, тегесе әллә ни дип җавап бирер. Ярамый!.. Юл буе кыңгырау кагып кайтмый торсыннар әле! +Аның куркыныч шикләрен раслагандай, Шәмсегаян тагын кузгалды, терсәкләренә таянып торып утырды, йөзен кояшка таба борып рәхәт итеп елмайды. Аның вак җыерчыклар белән бизәлгән чыраена сыек кына кызыллык йөгерде. Мирвәлинең исе китте: яздан бирле хасталанып урын өстеннән тормаган хатыны, аның Шәмсегаяны, рәхәт итеп, күкрәк тавышы белән, нәкъ яшь кызлар кебек гөлдердәтеп көлеп җибәрде: — Мирвәли... Ишетәсеңме, тургай! Сабан тургае! Безнең як тургае! +Ул беренче мәртәбә күтәрелеп күккә карады. Кояшның якты нурлары күк гөмбәзен шулкадәр югары күтәргәннәр иде, ул никадәр тырышса да, тургайларны күрә алмады. Күк зәп-зәңгәр!.. Анда-санда гына болытлар йөзә, тик алары да сабый бала хәсрәте кебек юка, җиңел иделәр, күләгәләре дә җиргә төшеп җитә алмыйча эреп бетә иде. Шулай да тургайлар тавышын ишетте Мирвәли. Сайрый икән, берәү генә түгел, икәү, өчәү, бик күп!.. +Олаучы да киң учларын кашы өстендә кушлап куеп тургайларны эзли иде: — Тургайлар мыж! — диде ул юлдашларын сүзгә чакырып. +Тик тешләкләнеп килгән Мирвәлидән тургайлар да сүз тартып ала алмадылар... Ул арада алгы тәгәрмәчләрнең берсе ямьсез генә шыгырдый башлады. Олаучы, уңайсызланып, күн итек үкчәсе белән тәгәрмәч бүкәненә тибеп карады, кулларын дегеткә буяп, чәкүшкәне кузгатты, ләкин шыгырдау туктамады. Шәмсегаян аның кызарган йөзенә карап: — Тимә, шыгырдасын!.. Бигрәк матур бит,— дип ялынды. +Акрынлап кыр тавышларына күнегә бардылар. Арба туктаусыз шыгырдады, тургайлар өзлексез сайрадылар, чикерткәләр берберсен уздырырга тырышын чырылдадылар. +Олаучы Мирвәлигә тәмам үпкәләде: сөйләшмәсәң, ялынган кеше бармы әллә? Тел төбеңә мүк үскән икән, бар әйдә кара бүкәй булып! +Шәмсегаян бөтен нәрсәсен онытып, сихерләнгән кебек кырлар өстеннән күзен алмады. — Арыш исе! — диде ул сокланып бераздан. — Сулавы ук рәхәт! Ай, бәхетле кешеләр бар инде дөньяда! Шәһәрләрең бер якта торсын!.. +Аның күп сөйләшүе Мирвәлигә ошамады: — Тагын өзлегерсең әле,— диде ул кырыс кына. Шәмсегаян ягымлы көлемсерәде: — Хәзер юк! Өзлекмим... Монда кайтып җиткәч өзлегеп яталармы? Юк! Тик менә күккүзләрне бетергәннәр. Элек, безнең заманда, арыш арасында күккүзләр була торган иде. +Олаучы кигәвен куарга ак әрем сабагы сындырып алган иде, шуны арыш арасына ыргытты да сүзгә катышты: — Хәзер дә бар алар!.. Трактор тирән сөрә сөрүен, чүп-чарга көн бетеп килә, тик күккүзләр хәзер дә очраштыра. +Мирвәли дә, олаучы да юл буйларын күзәтеп бара башладылар. Бераз баргач олаучы шатланып кычкырып җибәрде: — Әйттем бит! Əнə! +Ул, бер төптән әллә ничә сабак чыгарып, мул чәчәктә утырган күккүзләрне йолкып Шәмсегаянга сузды: — Мәгез, апа. +Шәмсегаян чәчәкләрне алды, олаучыга рәхмәт әйтте һәм аз гына бал исе, яшькелт үлән исе, дымлы җир исе килеп торган күккүзләрне йөзенә каплады. Түзмәде, елап җибәрде. +Кыр чәчәкләре арасыннан сытылып чыккан күз яшьләрен күргәч, Мирвәлинең суык күңелендә җылы бер өмет уянды: тукта, димәк, Шәмсегаян Карачурага шушылар өчен ашыккан икән!.. Өлгергән арыш исен иснәргә, тургайлар тавышын йотылып тыңларга, күккүзләргә битен куеп торырга ашкынган!.. Димәк, хәзер алар Шәмсегаян белән тавыш-гаугасыз гына килешә алырлар... Карачурага бөтенләй кайтып та тормаслар!.. Больницага барып аз-маз хәл алырлар да, борылып кайтып та китәрләр!.. Нигә Карачурага кадәр кайтып, интегеп йөрергә?.. Анда да шундый ук кырлар инде, тургайлары да шул ук...Чыр да чыр! Колакны тондыралар... +Казанга кайтып җиткәч, берәр сәбәп табып анда калырга, Карачурага, һич булмаса, Шәмсегаянның үзен генә кайтарып җибәрергә дип өч көн буе поездда корган планнары чәлпәрәмә килде дип пошынып барган Мирвәли, башына шушы соңгы уй төшкәч, үзгәреп китте. Өмет уянды да аны кыюландырды, ул, арттарак калып, бик иркенләп йомышын үтәде. Рәхәтләнеп тәмәке тартып алды. Җиңеләеп калгач, шәп-шәп атлап, олаучыны куып җитте һәм аның аркасына дәү учы белән шукланып сугып алды: — Я, ничек? Больница дигәннәре еракмы әле? — Əнə теге борылмадан дүрт чакрым чамасы булыр. Əhə, эчпошыргыч туры юл борылырга да тиеш икән әле! Тик Мирвәлигә юл бормалары белән юанырга язмаган икән. Борылмага барып җитәбез дигәндә генә алар каршысына ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Кабинадан озын буйлы, нечкә гәүдәле яшь кенә врач төште, ашыгаашыга арба янына килде... +Шәмсегаян, "миңа арбада рәхәтрәк, машинага кермим", дип карышса да, аңа аттан төшәргә туры килде... +Әллә каян гына талгын җил чыкты. Акрын гына тирбәлгән тоташ кыр уртасында, яргаланган кулларын аксыл кашлары өстенә куеп, ялгыз олаучы гына торып калды. Форсаттан файдаланган җирән бия, юл читенә тартылып кереп, йомшак иреннәрен селкетәселкетә, сусыл арыш башларын ашап маташа иде. Башка вакытта бер башак өчен дау куптара торган олаучы бүген бер сүз дә дәшмәде, биянең муенын сыйпап, күзләре белән машинаны бик озакка кадәр озатып калды. Менә борылманы үтте машина, үр менә башлады, күмелде... Кыр өстендә ят, чит булып, бензин белән дару катнаш ачы бер ис калды... +Тургайлар зәңгәр гөмбәзле киң өйләрендә рәхәтләнеп чырылдыйлар, кыр өстеннән арыш серкәләрен очыртып рәхәт, йомшак җил исә иде... +Авыл больницасында кечкенә генә хәбәр дә бик тиз урамга чыга: тәгәрмәч шиннары ашалып шомарган аксыл машина дулап капкадан кайтып кердеме, бел дә тор, менә бу юка пәрдәләр белән томаланган тәрәзәләр артында кемдер явыз үлем белән тартыша, кемнеңдер язмышы үлчәү табасына куелган... Кайсы як җиңәр... +Мондый вакытларда больница урамы хатыннары өйдәге шау-шу чыкмасын өчен тәрәзәләрен ныклап ябалар, больница урамы малайлары су буйларына, ераккарак китеп уйныйлар. Машина куптарган тузан утырып та бетми, урамнар тынып, сагаеп кала... Шәмсегаян үләргә ята... +Байтактан бирле больница ишеге алдындагы лапаста утырган Мирвәли моны белми әле. Ул әледән-әле башын балкытып ишеккә, тәрәзәләргә карый... Шәмсегаян үз аягы белән килер дә чыгар төсле тоела аңа... +Аны бераз шикләндергән нәрсә шул булды: ишек алдында хәрәкәт тукталды. Чуар, алама койрыклы этен ияртеп җиде яшьләрдәге сипкелле бер малай кергән иде, алар да монда юанырлык ямь тапмадылар. Малай, сүз катарга теләп, Мирвәли тирәсендә бер-ике әйләнде дә, кара бармагы белән борынын казып, каш астыннан гына бу йөнтәс, дәү кешегә ятсынып карап тора башлады. Эт тә, сыенырга чамалап, аның тез башларына бәрелеп үтте, юл тузаны сарып соры төскә кергән күн итеген иснәде. Мирвәли малайга күтәрелеп тә карамады, эткә усал сүгенеп, аяк тибеп куйды: — Пшол! +Ни мыштырдыйлар икән инде анда?.. +Шәмсегаянны алып кереп киткәндә ул врачка: — Тизрәк хәл итегез,— дип калган иде. +Ə алар ашыкмыйлар, күрәсең... Аларның ашыгырлык эшләре юк, ə Мирвәлинең... Бая күңелгә килеп утырган фикерне тизрәк Шәмсегаян белән уртаклашырга, аның ризалыгын алырга һәм тынычланырга тели иде ул... Югыйсә, уйларның күплегеннән акылдан шашарлык!.. +Утыра торгач, аның тәмәкесе бетте, ул иләмсез дәү учлары белән ертырдай булып ярсып кесәләрен актарды. Поезд билетлары килеп чыккач, ачу белән аларны җиргә орды. +Кинәт кенә аның борынына бик таныш, бик тәмле, ләкин онытылып барган ис килеп бәрелде. Ул юан, түгәрәк муенын сузып, киң борын тишекләрен киереп һава сөзде. Лапасның ар башыннан килә! Ул башны җирдән түшәмгә кадәр тыгыз такта койма белән томалаганнар иде. Ул үзе утырган муртайган кискәсеннән торып, чайкала-чайкала, шунда таба китте. Бер-берсенә ырып кертеп койган такталарны караштырып чыккач, ул бер урында, аста, үгез күзе хәтле генә йомры тишек күреп алды һәм калак сөякләрен шыгырдатып шунда иелде. Теге якта түтәл-түтәл итеп, бакча тутырып төн миләүшәләре утыртканнар иде. Кояштан оялып керфекләрен йома торган бу гаҗәеп чәчәкләр әле ачылып бетмәгәннәр, лапас янындагылары, күләгәгә эләгеп, шыпырт кына ачылып маташалар һәм үзләренең куе, тәмле исләрен таратып та өлгергәннәр. Әллә иелеп торганга, әллә чәчәк исенә Мирвәлинең кинәт башы әйләнде. Ул, колачын киң җәеп, тактага ябышты һәм күзләрен чытырдатып йомды... +Өйләнешкән елларында Мирвәли бала бик көткән иде. һәм кыз булса Миләүшә исемен куярбыз дип, Шәмсегаянына ычкындырып та ташлаган иде. Шуннан соң Шәмсегаян әллә кайлардан эзләтеп миләүшә орлыгы кайтартты һәм ел саен тәрәзә каршындагы бәләкәй бакчага гөлчәчәкләр утырта торган булды... Алтын шарлар, пигамбәр тырнагы һәм миләүшәләр... Ул аларны су сибеп, утап, туфракларын кабартып, сөеп үстерә иде... Әйе... Миләүшәләр ел саен үстеләр, чәчкә аттылар, тик нәни Миләүшә генә, аларның хыялында әллә кайчан бар, тере кыз, төймә күзләрен елтыратып түтәлләр арасында тып та тып чабып йөргән тере Миләүшә генә юк иде... +Ул сискәнеп башын күтәрде. Больница болдырына чыгып баскан яшь кенә кыз аңа эндәшә икән. — Абый, килегез әле монда! — Нәрсә бар? — Абый, без бик тәмле ботка пешердек. Юлда килеп карыныгыз ачкандыр... +Мирвәли җирәнеп борынын җыерды: "Чирлеләр боткасы!" һәм баш тартты: — Ашыйсым килми,— диде. +Ни кыландыралар икән алар анда? +Шәмсегаян үләргә ята... +Авыл больницасының яшь, үз эшенә чамасыз бирелгән врачы гына моның белән килешергә теләми. Дөрес, Шәмсегаян авыр, фаҗигале тормыш кичергән булса кирәк, аның йөрәге таланган, искергән, көрәшергә көче җитми, әмма ул аңа ярдәм итәргә тиеш! Усал, әрсез үлемне көрәшеп кенә җиңеп була!.. Кешенең бөтен гомере үлем белән көрәшүдән гыйбарәт. Көрәшергә, көрәшергә! Врач шулай уйлый. Врач шулай яши... +Ул үләргә ята... +Аның хәле авыр икәнлекне Мирвәлигә генә әйтмиләр. Берсенең дә бу хәбәрне аңа җиткерәсе килми. Сөенечле хәбәрнең генә аяклары җиңел ләбаса. +Көтеп күпме газапланырга мөмкин?! Тизрәк, тизрәк Шәмсегаян белән сөйләшергә кирәк!.. +Мирвәлинең күңелендә бер генә уй иде. Менә Шәмсегаянның хәле аруланыр, алар кара-каршы утырып сөйләшерләр. (Югыйсә, кара-каршы утырып сөйләшмисең дип гел үпкәләп йөри!) Аңлашырлар... Күрә торып Мирвәлине җәһәннәмгә илтеп кертергә риза булмас Шәмсегаян... Аз гына хәл керсен иде үзенә, терелеп китсен иде... Моннан, бу яклардан исән-аман ычкынырга гына иде... Юл борчыды ла аны!.. Үз аягы белән поездга кергән кеше ич!.. Терелсен генә, ул аның белән сөйләшә белер!.. Җитәр, булды... Татарстан туфрагын күрделәр, таныш якларга кайттылар, шул җитмәгәнме әллә аңа? Карачурага сөйрәлеп барып йөрүдән ни файда? Янып көтеп торган агай-энеләре бармы? Бар ди сиңа, коймак пешереп, табагачларын юллыкка тыгып болгап чакырып торалар! Бар да чыбык очы, тал башы!.. Алары да исәнме әле, белгән юк, язмыш әллә кайларга таратып бетергәндер үзләрен... Юк! Кирәк икән шушы авылда фатир алып бер-ике көн, инде ул гына җитмәсә атнасы белән торырлар, әмма Мирвәли моннан ары бер адым да атламаячак! Бер адым да! Шәмсегаянны да Карачурага җибәрмәячәк! Булды, булып ашты. Җитте! Күңеленең йомшак чагында кайтырга ризалашкан икән, аның күңеле солы кесәле сыман һәрвакыт йомшап торырга тиешме әллә?! +Кинәт аның башына саллы имән күсәк белән суккан кебек булдылар, ул берьюлы исәнгерәп, миңгерәүләнеп калды: әгәр Шәмсегаян үлсә?!.. +Хатынының авыру икәнен белсә дә, моңарчы Мирвәлинең күңеленә курку-фәлән килмәде. Киресенчә, Карачурага кайтырга хәйләләп кенә чирлегә сабышып маташмыймы бу хатын, дип уйлый иде ул ара-тирә. Менә алар Казанга кайтып җитәрләр дә Шәмсегаян урыныннан сикереп торыр, көлә-көлә каршысына килеп басар: менә күрдеңме инде, мин юри-марый гына яттым бит, дияр. Мирвәли шулай дип уйлый иде... +Чыннан да, әгәр ул үлсә?!. +Кызганмады Мирвәли хатынын, киресенчә, аның күңелендәге шик усаллык белән алышынды: "Ни пычагыма сөйрәлеп монда кайтырга иде алайса?! Үлгәч кайда аунасаң да барыбер түгелмени?!" +Ул тып итеп аягына басты, җыерылган күн итек кунычларын тартты һәм эре-эре атлап ишеккә таба китте. +"Юк, монда үләргә ярамый! Һич!.. Врач белән дә, Шәмсегаян белән дә өзеп сөйләшергә кирәк!" +Болдырга барып җиткәндә генә ишекне томалаган марляның бер чите күтәрелде, иелеп баягы кыз килеп чыкты: — Абый... Хатыныгыз сезне чакыра... Врач та, керсен, диде... +Чакыра? Врач та ризалаштымы? Үзе бит "керергә ярамый, аңа тулы тынычлык кирәк" дигән иде? Яхшы... Мирвәлинең хатынына сүзе барын белгән диярсең!.. Керер Мирвәли, Шәмсегаянга бирешмәскә, нык булырга кушып чыгар. Терелсен! +Эх, ялгыз гына сөйләшеп булса иде! Бу кызый да ияреп керә торгандыр әле, врач та күзен тасрайтып карап торса?.. Юк, Мирвәли аларга чыгып торырга кушар. Җитәр! Өч тәүлек инде ул хатыны белән ялгыз гына кала алмый... Хатыны белән кеше алдында сөйләшергә өйрәнмәгән Мирвәли... Инде бүген, шундый чуалчык уйлар ураганда, үзара гына сүз алышырга ярыйдыр бит аларга?! +Тукта, ə ул Мирвәлине нигә чакыра соң әле?! Ни булды, нинди сүзләр әзерләде икән? — Абый, ишетмәдегезме әллә сез? +Ул болдыр култыксасына ябышып шактый вакыт уйга батып торды. — Ишеттем, ишеттем! +Алар бергәләп эчкә керделәр. +Ярым караңгы, салкынча коридорда соры халатлар кигән берәнсәрән авырулар күренде. Яңа гына юып чыгарган сап-сары идән Мирвәли басканда шыгырдап, сыгылып калды. Кыз сәерсенеп артына борылып карады. Аның чынаяк тәлинкәсе кебек зуп-зур күзләрендә ниндидер моң, хәвеф бар иде. Мирвәли идәнне шыгырдатмаска тырышып саграк атлый башлады. Буявы купшакланган тар ишеккә җиттеләр, кыз ишек янындагы кадактан ак халат алып, аны сүзсез генә Мирвәлигә бирде. Иңнәре бик тар, җиңнәре курач иде халатның. — Менә монда. +Мирвәли кечкенә генә бүлмәгә барып керде. Бүлмәдәге бердәнбер караватта, аркасы белән мендәргә сөялеп, кызарган йөзле, яшәреп, чибәрләнеп киткән Шәмсегаян утыра иде. Карават янында шул ук озын буйлы, нәзек врач басып тора һәм йомшак кына тавыш белән Шәмсегаянны тыныч булырга, азрак сөйләшергә үгетли иде. Шәмсегаян исә, ире кергәнне күрсә дә, сүзләренең тәменнән аерыла алмыйча һаман сөйләнә иде: — Безнең халыкның борын-борыннан җир инде аның!.. Үзем дә менә яшь чагымда кыр эше өчен үлә идем!.. Яз җитсә, өйгә керәсе дә килми иде. Кыен бит үзе, авыр... Урак өстендә унсигезешәр көн оекны салырга вакыт булмый иде... Эштән кайтасың да авасың! Барыбер күңелле иде... Ул сабан уракларын әйтсәңме?.. Юкка гына безнең бабайлар иң яраткан кошларын сабан тургае дип, иң кадерле, күңелле бәйрәмнәрен Сабан туе дип атамаганнар шул... һай, күңелле уза торган иде шул Сабан туйлары!.. +Врач тагын аны бүлдерде, бер-ике сүз белән генә сабан туйларының хәзер дә әйбәт узуын, тик элгәрге елларга караганда күп кайтышрак икәнлеген әйтеп алды да Мирвәлине чакырды. — Мондарак килегез, якынрак. Тик озак сөйләшмәгез, ярыймы? Аңа хәзер ял кирәк, ял! +Ул авыр күз кабакларын кагып кына артык күп сөйләшмәскә ризалашты һәм Шәмсегаянга якынрак килде. Хатыны күңелсез генә аңа күтәрелеп карады, рәхәт минутлардан аерыла алмыйча, юк җирдән сүз табып, әле тәрәзә каршысындагы алмагачлар турында, әле урамнан тын гына узып киткән малайлар хакында сорашкалап, врачны шактый вакыт үз яныннан җибәрмичә торды. Врач та аны ташлап чыгарга уңайсызлана, бер-ике сүз белән генә җайлап сөйләшүне ялгап бара иде. +Менә бүлмә тынды. Врач ишек төбендә күләгәдәй шым торган кызны ияртеп чыгып китте. Бусагага баскач, ул тагын Мирвәлигә эндәште: +— Зинһар, озак юанмагыз, ярыймы? +Ниһаять, алар бүлмәдә икәүдән-икәү генә калдылар. Мирвәли авыр сулап куйды, чигәсен кашыды, җилкәсен җыерды, сүз таба алмады. Авыруларга бердәнбер дәва, гади кешеләр тәкъдим итә ала торган иң шифалы даруның тәмле тел, дәртләндерү, юату икәнлеген Мирвәли бик яхшы белә иде. Тик тәмле сүзләр әйтергә аның теле әйләнмәде, андый сүзләрне ул әллә кайчан оныткан иде. Карады да катты. Алайга китсә, үзе чакырды бит, үзе дәшсен!.. +Тик Шәмсегаян да дәшми, почмакка, почмактагы такта тумбочкага, тумбочка өстендә, гади пыяла шешәгә утырткан чәчәкләргә озак кына карап тора... Уйлый, уйлый... Фикерен җиңел генә, кыска гына аңлатырлык җайлы сүзләр эзли... +Сүзен таба алмагач, ул авыр гына күтәрелеп карады, күзенә ниндидер моңсу шәүлә төшкән кебек булды, ул бик гади генә итеп: — Мирвәли, мин үләм,— диде. +Чалт аяз көнне шартлап киткән яшен кебек бу сүзләр Мирвәлине лып иттереп урындыкка утырттылар. Ул, тонык, сүнгән күзләрен Шәмсегаянга текәп, бу сүзләрнең, мәгънәсен аңларга тырышты: шаяртасыңмы син? Ничек була инде бу? Үлмим, үлмим дип ышандырып кайт та, мә сиңа! Нәрсә дигән сүз инде бу? Аңлатып бир!.. — Сакалың бик җиткән, әйбәтләп кырын... Яшел чемоданда яңа чалбарың... Буй-буй күлмәгең белән шуны киярсең... Каткан өс белән йөрмә... Күмәчләр искергәндер инде... Читкә ташлама, синең андый гадәтсезлегең бар... Атлары бардыр әле... Үзең карарсың тагын... +Аңлатуың шушы булдымы, Шәмсегаян юньсез?! Үләм диген дә — сакал... күлмәк... Күмәчләр! Чәнчелеп, кырылып бетсен алары! +Шулай уйласа да, Мирвәли хатынына бу юлы уйлаганын әйтә алмады. — Ни сөйлисең син, Шәмсегаян? — Кирәген сөйлим. — Ни сөйлисең?!. — Сөйләшәсе иде дә... Мирвәли... Сүзләр юк! Шунысы аяныч... Гомереңнең бер саплам җеп кебек кыска калганын сизәсең, ə сүзләр юк... Синең белән сөйләшү дә онытылган, үпкәләмә! +Ул тынды, ике кулы белән ботларын, янбашларын тотып карады. — Ничек булып чыга соң инде бу?! +Шәмсегаян җавап бирмәде, кулы белән Мирвәлигә үзе янында, караватта урын күрсәтте: — Утыр әле шунда... Мондарак кил... Мин чирли башлаганнан бирле минем яныма килгәнең дә юк... Ябыкканмынмы?.. Әйе... Вагоннан да чит куллар күтәреп чыкты... Ə син... +Карават йомшак, Шәмсегаянның тәне кайнар, ут кебек яна иде. — Тагын үпкәләргә тотынасың!.. +Шәмсегаян аның соңгы сүзләренә бөтенләй игътибар итмәде. — Мирвәли,— диде ул үтә йомшак, үтә җылы итеп.— Соңгы сүзем, васыятем шул: мине Карачурага алып кайтып күм. — Карачурага? — диде Мирвәли коты чыгып. — Әйе... Каңгырап, читсенеп җитәрлек йөрдек. Һай, адәм күңеле түзсә дә түзә икән. — Юк сүзләрең белән нигә җанны кыйныйсың әле син?.. Кыяфәтең бөтенләй үзгәргән, менә ныгып китәрсең әле, савыгырсың... Мин бит синең янга бөтенләй башка нәрсәләр хакында сөйләшергә кергән идем. — Нәрсә хакында ул, Мирвәли? — диде Шәмсегаян сагаеп. +Ул бераз уйланып торды да, әйтмәскә булды: — Терелгәч инде, терелгәч! — дип кенә котылды. Шәмсегаян көлемсерәп башын чайкады һәм бая әйткән сүзләрен кабатлады: — Карачурага алып кайт! Үзең дә шунда кал!.. — Үзем дә?! — Авылдашлар икебезне дә сыендырырлар әле... Минем турыда аларга күп итеп сөйләрсең... Ташка язган исемем дә кеше күзенә күренеп торырлык булсын! Кара аны, иренмә, һәммәсен җиренә җиткереп эшлә. Онытмаганнардыр әле. Гәрчә бик күптән бит инде... Утыз ел! Утыз ел күп гомер бит, ə, Мирвәли? Җиргә яңа буын килгәндер... Синең белән мин күрми дә калдык аларны... Күп гомер... — Бик күп... +Сак кына итеп ишек шакыдылар, Мирвәли борылып карады: тар гына ачылган ишектә теге кызның зур күзләре яна иде. — Чыкма әле,— диде Шәмсегаян. Мирвәли кызга ияк какты да Шәмсегаянга текәлде. Ул ниндидер көч, терәк эзләгән кебек аның кул аркаларын сыйпады һәм аңа таба елышып: — Зыяратта Имән урамы ягындагы почмакта нарат белән кочаклашып үскән каен бар... Дәү нарат, тармаклы! Риза булсалар, мине шунда җирләрсез... Әле Карачурада чакта, зыярат яныннан үткәндә, мин гел шуларга карый идем. Дәү наратка сыенып үскән каен... Без икәү шулар кебек яшәрбез дип уйлый идем мин... — Врач нәрсә диде соң? +Мирвәли каушады, изүен ычкындырып көрсенеп куйды. +— Нәрсә әйтсен,— диде Шәмсегаян маңгаен җыерып. Ул тырыша инде. Юата! Дарулар бирде, уколлар кадады... Тәнне түгел, җанны дәваларга кирәк минем... Киләчәктә җан авырулары булмас диләр... Кем белсен... Булмасын иде дип телим... Карачурага үз аягым белән кайтып сәлам бирә алмадым. Хушлашмыйча чыгып киткән идек бит... Бүреләр төсле, кара төнне, качып... Әрнерлек тә бар бит! +Тагын ишек шакыдылар. +Әдәп белеп, йомшак кына кагылып киткәннәр иде, Мирвәли чәчрәп, сискәнеп китте. — Чыкма әле,— дип ялынды Шәмсегаян. — Күптән булган хәлләрне искә аласың син бүген,— диде Мирвәли аптырап. — Әйе, күптән... Ләкин булган хәлләр бит! Шуңа күрә син кайтып безнең уртак гаепне йол: агай-энеләрне барлап йөреп чык, берсен дә онытма, һәммәсенә сәлам тапшыр... Шәмсегаян бик сагынды диген, бик! Күчтәнәчләр чемоданда, үзең белеп өләш... Бала-чаганы мәхрүм итә күрмә... Ə хәзер пәрдәне тарт әле, Мирвәли... +Ул урыныннан торып пәрдәне бер якка тарта башлады, җил кагып ачмасын өчен астан да кадак белән беркетелгән юка батист ертылып ук чыкты. Ире артыннан күзәтеп торган Шәмсегаян яратмыйча башын чайкады: — Ертып ук чыгардың... Кулың каты шул синең, чытырман кул, тотсаң — өзәсең... +Пәрдә артында уйнап торган наян нурлар бүлмәгә кереп тулды. — Карачурада да шундый ук көндер... Борчак алырга әзерләнәләр булыр... Уракка төшәргә... Шәмсегаян кайтыр дип берәү дә көтмидер, берәү дә исенә кертмидер!.. Сагынып та тормыйлардыр... Яшәмәгән дә кебек! Адәм баласы сулы чиләк кебек, ава да китә... Юк, Мирвәли, без синең белән артык аяусыз, кадерсез булганбыз... +Гомере буе хатыны белән болай сөйләшмәгән Мирвәли сәерсенеп кенә аны тыңлый, аның нидер эшлисе, менә шушы авыр, ялыктыргыч минутларны өзәрлек берәр ысул уйлап табасы килә. Ичмасам врач керсен иде, яисә теге кыз! Ишекне булса да шакысыннар иде, бүлдерсеннәр иде!.. — Карачураны менә шушы якта диде врач... Мин сораштым инде! — диде ярым пышылдап Шәмсегаян, +һәм Мирвәлигә мөмкин кадәр якынрак килергә тырышты. Карават тар иде, уңайсыз иде.— Кара, мине монда калдырма... Карачурага алып кайт, үзең дә шунда кал... Сукбай кебек япа-ялгызың читтә йөрмәссең инде... Синең тамырың анда, туган җирең, нигезең... Илле сигез генә чакрым диләр!.. Əнə шунда гына ич ул!.. +Шәмсегаянның көчсез, каны качкан ак кулы аюдай дәү Мирвәлине урыныннан куптарды, ул тәрәзә яңагына килеп сөялде, еракка, урам аша күренеп торган кырларга карады. Шактый басып торды ул, шактый... Аннан җәһәт кенә артына борылды. — Шәмсегаян!.. Мин анда кайта алмыйм! Ярамый. Кыстама, көчләмә мине... Ярамый! +Шәмсегаян сәер генә озынаеп тар караватка сузылган иде, эндәшмәде. — Шәмсегаян!!. +Дөбер-дөбер килеп, больница каршысына автомашина килеп туктады. Аннан, ашыга-ашыга, ак халатлы кешеләр төште. Районнан килгән врачлар иң каты авырулар ята торган бәләкәй палатага кергәндә Шәмсегаян дөньядан киткән иде инде... +Сүзсез, күз яшьсез катып калган Мирвәлине ике ягыннан җитәкләп, көчләп диярлек, ишегалдына алып чыктылар. Районнан килүчеләргә яшь врач белән бергәләп үлемнең кайчан, ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклаудан һәм күмәргә рөхсәт бирүдән башка эш калмаган иде инде... Мирвәли канаты талган карт бөркет сыман озак кына баягы кискә өстендә утырды. Халатын салгач тагын да озынаеп киткән яшь врач аның янына килде. — Абый... — Ə?.. Нәрсә бар? — Безнекеләр районга кайталар. Әйләнеч булса да, алар мәрхүмәне Карачурага озатып куярлар. Без килешендек. — Карачурага дисең инде?.. Син дә шуны тәкрарлыйсың! — Шунда кайтабыз дигән иде ул... — Шунда шундасын. Тик мин алар белән кайтмыйм. — Нигә? — Шулай. — Алайса үзебезнең машина белән озатабыз. — Синең машинаң да кирәкми. — Нигә? — Ат бир син миңа, ат!.. Инде гомерен азга гына саклап кала алмагансыз икән, хет атыңны кызганма! Врач беравык кына уйланып торды. — Олаучы да, ат та бирербез. — Олаучың да кирәкми... Ялгыз алып кайтам мин аны! Курыкма, атыңны урламам. — Курыкмыйм мин. — Кирәк дисәң документларымны калдырам... Аңла, хәзергә тере кешеләрне күрәсем килми минем... Курыкма, атыңны үтешли кертеп чыгармын. Озакка кайтмыйм мин анда! Тиз борылырмын, бик тиз. Шулай тиз кирәк! Ə хәзер озат мине!.. Безне... Тартырга тәмәке тап та озат. Атыңны бая күргән идем... Акбүз ат... Чибәр ат! +Врач чалбар кесәсеннән бер кап папирос чыгарып бирде һәм документ кирәк түгеллеген аңлатып баш чайкады... +Капка төбендә, баягы алама койрыклы эт янына утырып, чебиле аяклы, сипкелле битле малай елый... +Борчак чәчәге төшкән бизәкле күлмәк кигән яшь кызның чынаяк тәлинкәсе кебек зур күзләреннән эре- эре яшь бөртекләре тама... +Ишегалдын иңләп искән җил, миләүшә чәчәкләрен кочаклап, аларның хуш исләрен урамга таратырга чыга... +Йомшак печән, күккүзләр, тукранбашлар, сарутлар тутырылган арбада җәйрәп, йомык күзләре белән туган җиренең зәңгәрсу-кызыл күгенә карап Шәмсегаян ята... +Мәет барын сизенгән акбүз ат пошкыра, тоягы белән җирне казый, вак-вак кара җир кисәкләре куркынган кошлар кебек аның аяк астыннан атылып чыга... +Кояш кыздырып җылыткан капка баганасына тотынып, озын врач, санитарлар озатып калалар. Арба тәгәрмәчләре урам буйлап тигез генә, сүзсез генә тәгәриләр. Ямь-яшел йомшак чирәмдә тезелешкән ап-ак казлар өстеннән Мирвәлинең дәү, кап-кара күләгәсе үтеп китә... +Иң элек урам-тыкрыклар ясап тигезле-тигезсез дә, аркылыторкылы да сузылган киртә-корталар, башларына балчык чүлмәкләр, бала чүпрәкләре, иске ураклар эленгән, колмаклар сарылган читәннәр күздән югалдылар; аннан уңган кызыл флаг эленгән, муртайган такталы янгын каланчасы һәм эше юклыктан моңаеп, терсәкләре белән яңагына таянып торучы пожарник күренмәс булды; иң соңыннан гына авылның төрле почмакларында — буа ярларында, күпер төпләрендә уйдык-уйдык утырган эре сөякле, юан кәүсәле тупыллар кичке дымсу рәшәгә уралып беттеләр. +Авыл артта калды... +Ул, исемен дә сорарга оныткан авылны чыкканнан соң, бер мәртәбә дә артына борылмады. Алай гынамы, кешеләр очраганда, кызыксынучан күзләре белән аның буй-сынын, арбасындагы сәер йөкне капшаганда ул күтәрелеп тә карамады, аларның кыяр-кыймас биргән сәламнәрен дә алмады. Кемдер, көчле рухлы берәү, аны туктатыр да, болай да тәнендә чак эләгеп, дерелдәп торган җанын өшетерлек итеп нык, усал тавыш белән: +— Әй, кая барасың син болай? Кем син?! — дип кычкырыр төсле иде. +Туктатмасыннар гына, сорамасыннар гына!.. +Ләкин берәү дә кычкырмады, беркем дә аны туктатырга маташмады, һәркем үзенең кичке эшен тәмамларга ашыга, кешеләр бер минутка гына тукталалар, Мирвәлигә карыйлар һәм үз юлларына китәләр иде. Ат юл тузанын кагып, шапы-шопы китереп, күндәм генә атлый, аның эре адымыннан калышмас өчен, Мирвәли ике кулы белән дә арбаның шомарып, ялтырап беткән сөяк төсле арт карамасына ябышып бара иде. +Ат та, ул да көнбатышка, Карачурага атлыйлар... +Карачурага илле сигез чакрым диделәр... +Яшел чемоданда яңа чалбары... Иске чемоданда күчтәнәчләр.... +Алда билгесезлек. Алда илле сигез чакрым. +Күпме бу? Ерак арамы? Зур санмы илле сигез? +Илле сигез... +Быел аларның икесенә дә: Шәмсегаянга да, Мирвәлигә дә илле сигез яшь тулды... +Илле сигез чакрым күбрәкме, илле сигез елмы? Чагыштырып карап буламы аларны?.. Илле сигез чакрымны, шәп барганда, бер төндә үтеп булыр... Авылны тиз чыктылар бит, атның адымы шәп... Менә ул артта ук калды... Авыл... Больница... Болдыр култыксасына кемдер пәке белән чокып "сөям" дип язган... Нигә миләүшәләр төнлә генә ачылалар икән? Эштән ватылып кайткан кешеләрнең арыган күңелләренә аз булса да шифа, бәрәкәт булсын өченме? Бәлки гашыйклар куанычынадыр?.. +Илле сигез чакрым... Менә шулай артыңа борылып карамыйча да, башыңны күтәрмичә дә үтеп була инде аны... +Илле сигез ел... Нигә, Мирвәли илле сигез еллык гомерен дә артына борылып карамыйча үткәрә алды ич! Нигә борылып карамады икән ул? Илле сигез тулуын да нигә менә бүген генә, шушы урында, япан кырда исенә төшерде?.. Нигә артына борылып карарга шүрли соң ул? Кем сагалый аны?.. Нәрсә?.. Кайчан башланды соң бу курку?.. +Ул да əнə теге чуар атка төялеп көлешә-көлешә кайтучы малайлар кебек үк шук, наян бер малай иде ләбаса! Ул да менә шушы тузанланган киемнәр кисәләр дә чибәрлекләрен бер дә җуймаган сылу егетләр кебек кискәдәй нык зифа егет иде бит! +Һәм нигә ул печән өеп кайтып килүче хуш ис аңкып торган менә шушы авыл картлары, чордаш ил агалары кебек көләч һәм ваемсыз шат түгел? +Нигә? +Илле сигез чакрымны үтәргә кирәк, ə илле сигез ел артта калган. Ул ярым пышылдап "илле сигез, илле сигез!" дип кабатлый башлады. Бу сан күңелдәге бар уйларны, хисләрне кысрыклап чыгарды. Башын калкытты исә ул күз алдында уйнаган бишле һәм сигезле цифрларны гына күрде... Ат дугасын да сигезле итеп бөккәннәр, юл буендагы үләннәр дә я бишле, я сигезле булып бөкрәйгәннәр... Ул күзләрен йомды һәм баш-башлары сигезле итеп бөгеп кадакланган арба карамасына ябышты... +Бәләкәй генә үр төштеләр. Ат терек-терек юртып алды, шулай да ул Мирвәлигә артык акрын бара кебек тоелды, ул күзләрен йомган килеш кенә атка эндәште. +— На, бахбай! +Юл бәрәңге җирен телеп барды-барды да бодай басуына килеп керде. +Юл, борыла-сарыла, үзәннәрне, чокыр-чакырларны, таучыкларны үтте. Үзәннәр буйлап саз исе аңкытып җылы, дымсу җил ага иде. Әле бик бәләкәй чагында, кичләрен кырдан эштән кайтканда шундый җылы агымга килеп кергәч, әтисе аңа: "Бу җылы будыргыч һаваны шайтаннар җибәрә. Алар колакларын шәңкәйтеп əнə теге тирән чокырда утыралар да иманлы кешеләрне күргәндә көрсенәләр. Бу аларның тыны. Шуңа күрә авызыңны бик ачып иснәп барма, фу-у, җылың үзеңә булсын! дип кире өр",— дип аңлаткан иде. +Бәләкәй чак бар иде бит. Әтисе дә бар иде. Каян искә төштеләр әле болар? Күңел почмакларында юылып бетмәгәннәрмени ул хатирәләр?.. +Үз-үзенә гаҗәпләнеп, ул баралмас булды, тукталды. Уйларына аз гына ачыклык, тәртип керүгә, үткәннәр искә төшә башлады. Нигә алай?.. +Бөтен гомерен артына карамыйча, аллага мең шөкер, әле иртәгә дә көн бар, ул көн дә тулаем безнеке, гомер алда әле дип яшәгән кеше — Мирвәли үткәннәрен искә төшерәме?.. +Гаҗәп хәл иде бу, бик сәер хәл иде, үтә сәер. +Барыр урынның — Карачураның да, юлның да билгесезлеге, иртәгәсе көн хакында, авылдашлары хакында уйлаудан куркып кына, артына борылып карарга һәм үткәннәрне казып чыгарырга мәҗбүр булды түгелме соң ул бүген?.. Бу күнегелмәгән ят халәт, ят хис үзеннән агып килгән җылы, куе һава кебек аны сарып, чолгап алды, ул барган саен хатирәләр болытына тирәнрәк күмелде, уралды. Һәм менә шунда гына үзе өчен коточкыч бер хакыйкатьне ачты Мирвәли: инде курыкмыйм, теге чакларда җанны биләгән шүрләү, шигәюләр тәмам һәм мәңгегә онытылды, хәзер мин җир җимертеп яшим дип үзен үзе ышандырулары бары да сабын куыгы кебек шартларга гына торган икән! Йөрәк кагып яшим дип үзен үзе сабыйларча юаткан Мирвәли, артына, гомеренең үзе кичкән ягына борылып карауга ук куркып, имәнеп китте... +Үзе белән үзе беренче тапкыр очрашу куркытты аны! Үткән гомере караңгы әрем сабаклары артында посып торган шөкәтсез өрәк, бүкәй кебек нурсыз, куркыныч, шыксыз булып күренде аңа. +Каны туңып, тәне куырылды... +Илле сигез еллык гомереңне илле сигез чакрым арада гына якягыңа таратып үтеп булмый икән. +Моңарчы Мирвәли, нинди дә булса кирәксез уй миеңне томалый икән, андый чакта шул уйны бик ныгытып, тоташтан уйларга кирәк, шунсыз аннан котылу әмәле юк дип инанып яши иде... Хәзер исә, менә онытам, менә котылам, бөртеген дә хәтер сандыгында калдырмыйм, барын уйлап бетерәм дип никадәрле чәбәләнсә дә, тыпырчынса да, үткәннәр аның якасыннан чормап тоттылар да үзләре белән ияртеп, сөйрәп артка киттеләр. +Ул, дерелдәп, кипшергән иреннәрен ялады. Ерак юлларда адашып, кара төннәрдә саташып, төшләнеп беткән, телдән калган сырхау, бәхетсез кеше итеп тойды ул үзен. Һәм курка-курка гына, кан калтырап, күңеленә килгән беренче сүзне кычкырып әйтеп карады. — Шәмсегаян... +Ат, миңа дәшәсеңме син, сәер юлчы, дигән сыман күзен кырынайтты, юлда утырган кош сискәндереп пырылдап кыр өстенә очты. Дәү, иләмсез канатларын тавышсыз гына кагып-кагып ярканатлар бөтерелде. Тау бармы әллә биредә? Каян килеп чыкканнар алар ярканатлар? Ничә чакрым үтелде икән? +Ул тагын: — Шәмсегаян!— дип эндәште һәм үз тавышын үзе танымады. Ниндидер моңарчы сизелмәгән сагыш, кимсенү, түбәнсенү, юксыну бар иде анда. Ул кинәт кенә башын артка чөйде һәм ап-ак җәймәгә төренеп арбада шым гына яткан хатынына таба иелде. — Шәмсегаян!.. +Табигый буларак, үткән көннәр белән күңелгә хатыны килде: гомеренең иң зур өлеше аның белән үтелгән, бергә кичелгән иде... — Карачурага кайт дисең син... Шунда кал дисең, Шәмсегаян... Менә кайтып барабыз... Кайчан исә бу юлларны үтәрмен дә Карачурага кайтырмын дип һич тә уйламый идем инде мин. Күрәсеңме, кич булды... Иртәгә дә көн чалт аяз булыр, боерган булса. Кояш бик кызарып, моңаеп баеды... Ут кебек яна иде ул, сиздеңме икән син?.. Без барасы юллар əнə шунда, кояш баешында инде... Шунда диделәр... Карачура... Хәтереңдәме, син авылның иң матур, иң сылу кызы идең... Мин Нөркәй ярминкәсенә киткәч, сине Түбән авыл егетләре урларга йөри икән дигән хәбәр ишеттерделәр. Шуны ишеткәч, әткәйнең акбүз айгырына менеп алдым да ярминкәне ташлап авылга чаптым! Ничек? Мирвәлидән узып кыз алыргамы?.. Булмый торсын әле! Дус егетләр белән Түбән авылларның тәҗе, камыт бауларын тураклап бетереп, үзләрен җир күмере ясап тукмап җибәргән идек без. Мирвәли юлына аркылы төшәргә йөрмәгез яңадан!.. Хәтереңдәме, тәртә араларына үзләре җигелеп трантасларын сөйрәп, авыл буйлап ничек кирегә чапканнар иде алар! Адәм көлкесенә калганнар иде! Әй-й-й, Мирвәлигә каршы чыгарлык егет бар идеме әллә авылда?.. Авылда гынамы?.. Тирә-якта бер иде шул ул... Сабан туе батыры иде... Исеңдәме икән, икенче көнне син туганнарга, Имән урамына чыгып бара идең. Кулыңда бәләкәй генә төенчек, ярминкә күчтәнәче, имеш... Башыңда бөрчекле яулык, өстеңдә бәбәйтәкле яшел күлмәк иде... Безнең тыкрыкка җитүгә мин сине күтәреп алып үзебезгә алып кергән идем... Син бер дә карышмаган идең, Шәмсегаян. Әткәм-әнкәм рәнҗер дип кенә үксеп-үксеп елаган идең... Әнкәй сине юатып кәрәзле бал белән чәй эчерткән иде... Онытмадыңмы икән, ул кичне мин капканы арба кендеге белән бикләгән идем, этне бәйдән ычкындырып, ак келәткә, үзебезнең янга, корулы мылтык алып кергән идем. Мылтык атарга да, эттән талатырга да туры килмәде... Кызганыч! Ə мин кемнәрнеңдер, Түбән авыл егетләренең, бөтен туган-тумачаңның сине йолып алып китәргә тырышып, җыелып, коралланып килүен бик, бик теләгән идем. Мирвәлинең беркемнән дә курыкмавын, аның кем икәнлеген нәкъ менә сиңа бик тә күрсәтәсем килгән иде ул чакта!.. +Тик ул төнне безне берәү дә борчымады... Келәт почмагында тычкан кыштырдагач кына: "Мирвәли җаным, нидер кыштырдый, тычканмы шунда, куркам!" — дип таң алдыннан мине уяткан идең... "Ха-ха-ха дип озак көлгән идем мин". "Син тычканнан куркасыңмы? Тычкан түгел, арысланнар, өере белән ач юлбарыслар килсен, курыкма!" — дип ярыла-ярыла шаркылдаган идем мин... Оныткансыңдыр да инде, әтиең карт иртә таңнан, көтү кууга безгә килеп җиткән иде. Бүгенгедәй күз алдымда, аягында иске чабата, мескен бүрек, өстендәге киеменең элә-танагы калмаган иде. Юк, сугышырга килмәгән иде ул, ызгышырга да нияте юк иде... Йөзлектә озак кына оеп утырган иде, мескен... Хәле калмаган иде... Язмыштан узмыш юктыр, Мирвәли кияү, кызыбыз бер генә, алла хәерле итсен, синең өчен дә бердәнбер булсын, кадерләп кенә тот, зинһар, дип ялынган иде, бахыр... +Мирвәли тынып калды, кара-кучкыл күләгәләр тирбәлеп, кыр өстендә шашып-шашып бытбылдыклар кычкыра иде. Биектә, күгелҗем күк белән кара җир тоташып, юка пәрдә эленгән урында, утлы күзләре белән кырны капшап бер машина чыкты да тиз үк эреп югалды. Кайсы яктадыр иренеп кенә этләр өрәләр иде. Юлның бер ягында тау иде ахрысы, өем-өем торган ташлар һәм алар янында куерып үскән үлән тубаллары караеп калды... — Шәмсегаянның әтисе, авызындагы кара канны йотып булса да, ризалашты, тик менә Мирвәлинең үз әтисе... Шәйхразый бай... +Ярминкәне ташлап киткән өчен болай да Мирвәлигә кызып кайткан Шәйхразый, улының авылда иң ярлы кешенең кызын алуын, аны да ябыштырып чыгаруын ишеткәч тә, иң элек, бисмилласы дип, хатынының яңагына берне чалтыратты да Мирвәлине чакыртты. — Сиңа ике генә юл: я уйнашчы өтегеңне бүген үк тараклап аерасың, я аның белән өйдән чыгып китәсең! Китәсең икән, бел: күзеңә кырып салырга бер мыскал байлык бирәчәк түгелмен! Сүзе кыска иде карун картның... Мирвәлинең җавабы аннан битәр кыска булды: — Ярар! +Ул Шәмсегаянны ияртте дә авыл читенә, япа-ялгыз, ничарадан бичара тереклек кылып азапланган ятим карчык Таифә йортына барып урнашты. Шәйхразый йортыннан сыңар җеп тә алып чыкмады Мирвәли. Юк, аламы соң! Горур иде ул, егет кеше иде!.. +Яшь кияү белән яшь кәләшнең, бәләкәй генә төенчек тотып (Шәмсегаянның күлмәк-күнчеге иде төенчектә!) бай капкасыннан текә генә чыгып китүләрен әнкәсе үкереп, әткәсе тешен кысып янап, каргап тәрәзәдән карап калдылар. +Шәйхразый бай йортыннан чыгып китүләренә Шәмсегаян чиксез шатланды, чамасыз сөенде, куанды! Ярата иде шул ул Мирвәлине! Таза, көчле егет иде Мирвәли... Чибәр иде! Аның ярты арба печәнне өч җәпле агач сәнәк белән элдереп алып, күз дә йоммыйча, биек кибән очына чөюләрен күрсәң... Бай йортында үссә дә, кечкенәдән эш арасында уралып, хезмәтне сөя иде ул, бер генә минут та тынмый иде. Өй арасында урала, кыр эшеннән башы чыкмый, өмәләргә, күрше-күләнгә ярдәмгә дә беренче булып барып җитә иде. Сүгә иде, эт итә иде андый чакларда улын әткәсе! +Шәмсегаян эш арасында мәхәббәт, куаныч тулы күзләрен иреннән ала алмый, алсу бармак очлары белән генә аның янып торган кайнар беләгенә кагыла. Иреннәре ят колаклар ишетмәслек итеп сак кына пышылдыйлар: — Синең кебек үк баһадир улым булсын иде минем, Мирвәли! +Мирвәли ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая һәм хатынын тәмам оялтып, кешеләргә ишеттереп аның сүзләрен куәтли: — Нәкъ синең кебек үк сылу, зур кара күзле кызым булсын иде минем, Шәмсегаян... +Карун, холыксыз атасы йортыннан китүгә Мирвәли үзе дә куанмадымы әллә?.. +Ничек матур, һәйбәт яшәп киттеләр алар Таифә йортында! Иң элек карчыкның өен сипләделәр. Чуал буеннан бәрмәнчекле тал чыбыгы ташып өйалды үрделәр, аны кызыл балчык сылап җылыттылар. Бәләкәй генә лапас-кура әтмәлләделәр. Сәке такталарын яңага алыштырдылар. Беркөнне Мирвәли чормадан иске кабык бишек табып төште. Аны чистартып юып, кагып, ямаштырып көлешә-көлешә урынына менгереп куйдылар: "Көтеп ятсын әйдә!" Дөньядагы үзгәрешләргә, авылдагы имеш-мимешләргә әллә ни колак салмыйча гына, үз хәлләреннән бик канәгать, риза булып, икесенең дә күңелләренә мөлдерәмә тулган мәхәббәтне юмарт бүлешеп, кайгыхәсрәтсез яшәделәр алар... +Йортлы-җирле, атлы-тунлы гаиләдә туып, иркенлектә-муллыкта үскән Мирвәли кәҗә савып кына яшәргә риза булырмы дип, Шәмсегаян башта эчтән сызып, көеп йөргән иде, хәвефләнүләре юкка булды, ире авызын ачып бер мәртәбә дә зарланмады. +Балалары гына булмады аларның! +Моның өчен үзен гаепле санаган Шәмсегаян борчылып, бәргәләнеп яшәде. Ул Мирвәлигә әйтмичә генә күрәзә карчыклар янына барды. Күзләреннән кайнар яшьләре акса акты, әни буласы килеп, ирен сабый белән куандырырга омтылып, толыпка төренеп усак гөмбәсе ысы астында сәгатьләр буе буылып ютәлли- ютәлли тиргә манчылып утырды... Боларның барын да белеп йөрде Мирвәли, әмма хатынына каршы килмәде, бала булуны ул да бик тели иде. Шәйхразый карт, мин каргадым аларны, хатыны шуңа күрә балага узмый дип яман хәбәр таратты... +Дөнья, вакыт, гомер, чор төшенчәләре, заманның катлаулы язмышы, каты көрәш-бәрелешләре, бу гашыйклардан читтә иде әлегә! Дөнья мәшәкатьләренә дикъкать биреп торырга алар бер-бере белән артык бәхетле иделәр. Бәхетсезлек уйны йөгертә, бәхет күп чакта ваемсызлык! Ләкин вакыт-патша тормышның астына ут ягып, аны кайнатып кына торды. Замана дулкыннары олы юллардан читтә, аулак бер куентыкта яткан Карачурага да килеп бәрелделәр. Кичкөндезләрен сыңар күзе белән генә дөньяга карап торган кырык терәүле тәбәнәк өйне дә япмадылар алар. Дулкын Таифә карчыкның җәй көне дә чыптасы кубарылмаган юка ишеген киереп ачып түргә узды, буталды, өерелде... Дулкын бәхетле Шәмсегаян белән бәхетле Мирвәлине дә кайнар түшәктән күтәреп алды, ваемсыз Шәмсегаян белән ваемсыз Мирвәлине дә чайкалдырып үзе белән алга әйдәп алып китте, әллә кайсы ярларга илтеп сылады, тагын күтәреп алды, тагын бәрде... +Менә шул вакыйгаларга утыз ел вакыт үткән... +Шәфәкъ Мирвәлинең күз алдында янып, сүнеп бетте. Күктә сүрән моңсу йолдызлар арта торды. Йолдызларның саран гына сирпелгән тонык яктысында алда кара бау шәйләнде. Аяк астында гына вак ташлар чыштырдады, бара-бара кара бау урманга әйләнде һәм алар озакламый агачлар арасына барып та керделәр. Урман йокламаган иде әле. Кичне зарыгып көтеп тамак ялгарга чыккан вак-төяк җәнлекләр посып кына кыштырдыйлар, агач аралары сак тынлык һәм шом белән туп-тулы иде. Моны Мирвәли генә түгел, акбүз ат та сизде, башын күтәреп, колакларын ялт- йолт уйнатып, кара күләгәләр куерып эреп яткан куак асларына шомыраеп карап бара башлады. Мирвәли тәмәке кабызды, йотлыгып-йотлыгып ачы төтенне йотты һәм арбага ныграк ябышты. Әйбәт бөкләнмәгән кадак очлары аның учларын чәнчеп авырттырдылар, әмма ул арбага игътибар итмәде. Нечкә кулларын юлга ук чыгарып сузган чикләвек куаклары салкын, чалгы янавычы кебек кытыршылы яфраклары белән аның бөдрә сакаллы битен сыйпадылар. +Урманга кергәч тә аның уйларында курку өстенлек алган иде, торабара бу хис кимеде, шүрләү югалды, аның урынына баягы истәлекләр күңелдә яңардылар. Ул аларны онытырга тырышып җырлап та карады: +Кара да гы-най урма-а-ан, караңгы-ы-ы тө-ө-өн... +Яхшый-ы-ый атлар кирәк үтәргә-ə-ə-әй! +Болганчык күңелне моңлы борынгы җыр да тынычландыра алмады, ул гаҗиз булып, интегеп тагын хатынына эндәште. +— Илле сигез чакрым... Якын ара түгел ул, Шәмсегаян... Илле сигез ел гомер азмы әллә?.. Безнең икебезгә дә быел яз илле сигез тулган икән. Кайсы айда тугансың әле син, нинди көндә? Хәтерләмим... Нигә бер мәртәбә дә туган көнеңне үткәрмәдек икән без? Нигә сиңа атап бер бүләк тә алмадым икән мин? Безнең халыкка ят гадәт дияр идем, кешеләрнең үз бәйрәмнәре булу, ул бәйрәмдә бер-береңә кадерхөрмәт күрсәтү нигә ят булсын? Белә идем, күрә идем ләбаса, кешеләр үз бәйрәмнәрен — туган, өйләнешкән көннәрен аерата кадерләп, башка бәйрәмнәрдә булмый торган самими җылылык белән үткәрәләр иде. Нигә безнең генә үз бәйрәмнәребез булмады икән! Нигә?! +Ул тәмам ачыкланган, айнык акылы белән Таифәләрдән киткәннән соң булган утыз еллык гомер юлына кайтты, карманып, аһ, менә бу минем бәхетле көнем, иң рәхәт минутларым минем менә шул чакта булган дип әйтерлек мизгелләр эзләде... Утыз еллык озын гомереннән бәхетле айлар-атналар түгел, минутлар, мизгелләр эзләде! Эзләгән саен аның маңгаена салкын тир мулрак чыга барды. Чөнки андый минутлары юк, аларны хәтер сакламаган иде. +Балачак... Балачакның шатлыгы гына истә кала, бар кайгы-хәсрәте онытыла. Олыгайгач исә шатлык тизрәк онытыла, йөрәктә шыткан кайгы, әрсез эт эчәгәсе кебек тамырларын бик тирәнгә җибәреп, мәңге онытылмый... Шулай да, әгәр Мирвәли куана белгән булса, үзенә дә, кешеләргә дә бәхетле минутлар алып килгән көннәрен хәтерендә саклар иде!.. Ичмасам бер көнне! Балачак... Үсмерчак... Егет чак... +Әллә булмадылармы алар? Бәлки Мирвәли шушы якты дөньяга, зәп-зәңгәр күкле, сихри сабан тургайлы дөньяга, ут-кояш янына, энҗе йолдызларга иптәшкә авыр аяклы, җәфаланган, таланган йөрәкле, йончыган күңелле булып тугандыр?! Тугандыр да балачак, үсмерчак, егет чак дигән матур, илаһи төшләр күреп кенә ымсынып, кызыгып, нәүмизләнеп калгандыр?.. Югыйсә, бәхет, шатлык, сөенечтән бер мәртәбә туя авыз иткәне булса, соңгы утыз ел буена шуларның берсен дә тулаем татымыйча, җир тудырган бәхет-сәгадәттән өлеш алмыйча яши алыр идеме?! +Юк, юк... Булды бәхет, булды! Төш кенә түгел иде бит алар! — Юк, юк, Шәмсегаян,— диде ул кабаланып.— Төш кенә түгел ич, син барын да беләсең!.. Югыйсә син, Карачураның иң сылу кызы, авыл егетләренең генә түгел, тирә-як егетләренең дә күңелләрен тартып торган кәгъбә, мине яратыр идеңме? Сөя идең бит син мине!.. Тиңдәшсез бәхет булган ич синең мәхәббәтең!.. Бүгенгедәй хәтеремдә, Өч кое янында ал читле яулык бүләк иткән идең... Сабан туйларында көрәшләрдә синең күз карашыңны тотып алсам, арысландай гайрәтләнә идем мин... Ничек өздереп карый белә идең син, Шәмсегаян!.. Болар барысы да яратканга бит, сөйгәнгә!.. +Ни өчен яратты икән ул изге, саф күңел аны? Ул яратырлык, аның тирән күңелен җәлеп итәрлек асыл кешелек сыйфатларын, сафлыгын, камил матурлыгын тормышның кайсы сикәлтәләрендә сарыф итеп, әрәм- шәрәмгә таратып бетерде икән Мирвәли?! +Сөя иде бит Шәмсегаян! +Сөймәсә, ябышып чыгар идеме? +Сөймәсә, аның белән Таифә карчыкларга күчеп китәр идеме? +Сөймәсә, аның белән авылны ташлап җиде ят җирләргә чыгып олагыр идеме?! Туган туфрагын ташлап, ата-анасыннан фатыйха сорарга онытып, суга йөргән кое-чишмәләрен, инеш буендагы еламсар талларны ташлап... Барын ташлап билгесезлеккә чумды... Теге дәһшәтле төнне, аларның гомер юлын кырт иттереп урталайга кискән салкын төнне... +Салкын иде ул төн, буранлы иде... Зәһәр буранлы! Станцага барып җиткәнче алар икесе дә шыкранлап катканнар иде. Шунда, станцага җитәрәк, Шәмсегаян Мирвәлигә җылы шәлен салып биргән иде... — Мә, Мирвәли, эчеңне суык алды, син бигрәк нык туңдың. Муеныңа ура... Җылын! Җылын да уйла! — дигән иде. +Мирвәли шул чакта аның шәлен ник алды икән? Аның үзенә дә салкын булгандыр бит! Нигә шунда юлда чакта, йолдызлы күк астында, буранлы җир өстендә япа-ялгыз, икәүдән-икәү генә калганда аңа бер җылы сүз дә әйтмәде икән? "Ике көн юлда, буранда килеп туңмадыңмы, Шәмсегаян?" — дип кенә сораган булсачы! Тәнен генә түгел, күңелен дә бераз җылытсын дип салып биргән иде бит ул җылы шәлен!.. Кая ул күңелен җылыту!.. +Уйланган! Кискән дә каплаган! — дип усалланып җавап биргән иде ул. — Уйла, Мирвәли,— дип кабатлаган иде Шәмсегаян.— Борылып кайтырга да соң түгел, күңелгә мондый йөк салып ерак юлга чыгуның хәере булырмы?.. +Чыннан да, әгәр ул шул чагында Шәмсегаянның акыллы киңәшен тоткан булса?.. Барысы да башкача юл алыр иде бит!.. Ләкин ничек булыр иде икән ул "башкача"? Кем белсен... — Салкын, зәһәр кыш иде ул, Шәмсегаян, исеңдәме икән? Аннан соң мондый үзәккә үткеч салкыннарны күргән булмады. Гел елак кышлар китте. Язда гына була торган сыерчык бураннары гыйнварда да улады, агачлар сарыларын елына әллә ничә кат чыгардылар... Ə ул кыш салкын иде! Күп юллар үттек без ул чагында синең белән!.. Борылып кайтырга ярамый иде, кайтыр юлларның барын кисеп бетергән идем мин!.. Әй-й-й, ниләр күрмәде безнең башлар? Кунмаган вокзал, кагылмаган шәһәр аз калгандыр... Синең җылы шәлеңә төренеп азмы йокладык без... Нигә шул чакларда бер мәртәбә дә зарланмадың син? +Шәмсегаянның зарланмавын ул беренче мәртәбә хәтеренә төшерде һәм хатынының сабырлыгына хәйран калды... Үзенә оят, уңайсыз һәм читен булып китте, һәм ул хатирәләрнең бу кишәрлеген тизрәк, абына-сөртенә булса да, капыл-копыл узып китәргә ашыкты... +Суык кышны юлда, сәфәрдә уздырып, язга алар көнчыгышның аулак, кечкенә бер шәһәрендә тукталдылар, бар булган акчаларына җыйнак кына йорт сатып алдылар. Йорт нәни иде: ике тәрәзәсе ишек алдына караган — анда мескен генә утын сарае, җил- капка күренә. Урам якка ни өчендер бер тәрәзә генә уйганнар. Бәлки, йортны да Мирвәли кебек абынып шушы якларга килеп сөрлеккән адәм салгандыр?.. +Урнаштылар, ләкин Мирвәлинең күңеле утырмады. Ары-бире мәгънәсезгә сугылып көннәрен үткәрде ул, шыпырт кына, яшереп кенә эчә башлады. Шәмсегаянның тизрәк аны эшкә кертәсе, нәрсә беләндер мавыктырасы, онытылырга булышасы килә иде. Озак интектерде аны Мәрвәли, бер эшкә дә кулы бармады, ниһаять, бер кичне онга манчылып кайтып керде дә: — Колак итемне ашаудан туктарсың бит? Тегермәнгә эшкә урнаштым, — диде. +Шәмсегаян төшкә кадәр ишек алды тәрәзәсен күзәтә, һава ничек бүген, яңгыр яумыймы, кар?.. Төштән соң урам яктан күзен алмый: Мирвәлие эштән, тегермәннән кайтып килмиме? +Аның тегермәнгә эшкә керүен Шәмсегаян башта ук өнәмәде: пычрак, тузан арасы; юньле алы-ялы юк, эшче куллар кайда да кадерле чакта тегермәндә бурсаеп ятудан ни ямь табасың, дип еш кына үпкәләп, әрләп тә карады. Ул чакта Мирвәли тегермәнгә эшкә керүенең сәбәбен яшергән иде, хәзер түзмәде, үзе үк сөйләп бирде. +— Нигә кердең, дигән идең син, Шәмсегаян... Шулай! Сере бар иде аның!.. Сере! Каңгырып эшсез йөргән бер көнне адашып кына тегермән янына барып чыктым... Карыйм, олаулар тора... Иген исе килә!.. Бодай исе!.. Күкләр киңәеп китте... Кыр эшен ярата идем бит мин, гомерем иген игеп үтәр дип уйлый идем. Инде тегендә, туган җирдә, мине мәхрүм иткәннәр икән, ичмасам монда ашлык арасында булыйм дип кердем мин тегермәнгә! Гел ашлык арасында!.. Килүчеләрнең дәү, буаз капчыкларын киң арбалардан бушатып эчкә ташырга, ташып бетергәч мунчала бауны чишеп беләгемә кадәр бодайга тыгылырга ярата идем мин! Кыр исе килә иде бодайдан! Ындыр исе! Арбалар исе, ат исе!.. Көлтәләр, иген тузаны исе, көзге келәтләр исе аңкый иде аннан... Тагын бер сәбәбе бар иде, Шәмсегаян... Үтелгән юллар ерак, кичергән хәлләр авыр иде... Безнең арттан байтак кара сулар аккан иде бит! Ə тегермәндә нибарысы өчәү эшлибез!.. Каян килдең син, ник килдең, кем син дип төпченүче юк, сорашучы юк иде. Барыбыз да бердәйләр идек... Тегермән ташы барын да онга әйләндерә! +Мирвәли авыр сулады... Тагын тәмәке кабызды... Шәмсегаянга серен ачкан саен ул үзенең бушаныбрак калганын сизә, күңелендәге бушлыкка бүгенге көннең авыр, салмак хәсрәте кереп тула бара, һәм бу яңа хисләр күңел төбендә, моңарчы берәүнең дә күзе җитмәгән почмакларында сүнеп яткан хатирәләрне уятып кысрыклап чыгаралар иде... Ләкин ниндидер бер көч Мирвәлине тыеп тора, ул барын да ачып салырга әле дә курка, уртаклашудан тартына иде. Шәмсегаян белән барын да уртаклашудан тартына иде. Мәсәлән, шул чагында, тегермәндә тыгыз капчыклар күтәргәндә "Карачура кырларында үскән бодай түгелме икән болары?" дип еш-еш уйлауларын, юрауларын әйтергә базамы соң ул бүген?! Кая ул!.. Әйтү түгел, уйлаганы өчен дә үзен-үзе сүгеп, әрләп йөргән иде бит ул заманында!.. +— Шәмсегаян, синең хакта бик аз, аз уйлый идем мин... Сине дә онытырга тырыша идем. Ни өчен? Бәлки син Карачураны гел-гел искә төшереп торучы бердәнбер тере шаһит булгангадыр? Үзем дә белмим... Авылдан алып чыккан аз-маз әйберләрең акрынлап тузды, намазлыкларны бозып миңа ыштан иттең. Теге шәлең дә мич арасында песи түшәгенә әйләнде... Ə син, ничә карасаң да, һаман Карачураны хәтергә төшерә идең! Ə минем аны мәңгегә онытасым, күңелемнән бөтенләй сызып ташлыйсым килә иде. Шул авыл искә төшкән көннәремне каргалган көннәр дип исәпли идем мин. Һич онытып булмады башта аны... Яши-яши онытылган кебек булды... Тик шул авыл белән бергә сине дә хәтеремнән чыгардым, ахрысы... Ачулангансыңдыр инде миңа... Барын да сизеп, аңлап йөргәнсеңдер!.. Сизми буламы соң? Нечкә күңелле идең бит син, Шәмсегаян! Ачуланма мине, яме?.. +Ул таза, нык тешләрен көлгә әйләндерергә теләгәндәй шыгырдатып кысты, ыңгырашып җибәрде, аның ярым улау тавышына охшаган бу ыңгырашында чиксез үкенү, тирән, авыр сагыш бар иде. Ул менә хәзер генә, хатынының мәете салмак кына аккан арбага ябышып кайтканда гына, үзенең өйдән читләшүе хатынын нинди зур рәнҗетү булуын аңлый алды!.. Шул читләшүе белән аны шикләнергә, икеләнергә, кайгырырга мәҗбүр иткән бит ул!.. Сүзсез генә аның йөрәген даим талап яшәгән икән! Аның йөрәген, Шәмсегаянның... +Тегермәнче дуслары белән акрын-акрын шешәдәшләргә әйләнеп, исереп үткәргән көннәрен хәтерләде Мирвәли... +Исереп үткән көннәр, кичләр, төннәр... Баш авыртулы иртәләр... Димәк, ул көннәрдә аның уйлау сәләте булмаган, тәрәзә алдында үскән миләүшәләрнең татлы-тәмле исләрен сизмәгән, төнге тынлыкка хәйран булып күккә — ука читле Киек Каз юлына күтәрелеп карамаган. Димәк, ул көннәрдә Мирвәли бөтенләй яшәмәгән!.. Ə Шәмсегаян? Яшәгәнме ул?.. +Илле сигез ел дөньяда тордым дип әйтү генә ансат... Илле сигез елның күпме көннәрен аңсыз, хиссез, мәхәббәтсез, күңелең нурсыз килеш, җаның булганга гына кыймылдап, шуышып, газапланып үткәрде икән ул!.. Бик күп көннәрен, айларын, елларын... Атна ахырында тегермән каравылчысы зур арыш капчыгы белән кибеткә буш шешәләр төяп китә иде. Әй-й! Мирвәли ул капчыкларда үзенең кадерле, санап кына бирелгән гомеренең иң матур көннәре урланып китүен белгән булса!.. Әй-й-й!.. Шул ук капчыкларда Шәмсегаянның, аның йөрәк парәсенең кадерле минутлары да китә торган ләбаса! +Киң дөнья хакында, кешеләр хакында, алай гынамы, үзең белән бергә утыз елдан артык бергә, бер караватта тән җылыңны тоеп, мәхәббәт бүлешеп гомер иткән хатының хакында онытып яшә инде! Онытып, аның да кеше икәнлеген хәтердән чыгарып, аның сиңа нур, тынычлык биргән күзләренең төсен онытып, кайчандыр үзең үк сөеклем дип атаган кешеңнең кулларын, күкрәкләрен, билләрен бер назламыйча яшә инде! +Нинди кызганыч иде бит аларның сөйләшкән сүзләре! — Мин киттем... — Соңгарак калып кайтырмын... — Токмач пешер әле бүген... — Менә сиңа акча. Азмы? Җитәрме? Җиткер! — Күн итек алдым... +Көне буе күрешмәскә аерылган кешеләр менә шул сүзләр белән хушлашалар... Кайбер көннәрдә Шәмсегаянга ул сүзләр дә эләкми... Бара-тора андый көннәр һаман ишәяләр. Атналар буена бер сүз дәшми Мирвәли!.. +...Ул китә. Шәмсегаян аны болдырга озата чыга, өс-башын күздән кичерә. +...Ул һәр көн соңгарак калып кайта... Иртәрәк кайтса, кояш исе килеп торган ап-ак күлмәк кигән, җыйнак, түгәрәк алъяпкыч бәйләгән хатынының кешесез урам чатында үзен көтеп торганын күрә. Төнгә калса, капка чак кына шыгырдауга Шәмсегаян атылып ишегалдына йөгереп чыга, караңгыда янып торган төпсез күзләрен текәп аннан бер сүз, бер булса да ягымлы сүз көтә. Тилмереп көтә! +Токмач пешә, ләкин Мирвәлине көтә-көтә суынып, изелеп бетә. Төн уртасында гына кайткан Мирвәли борынын җыерып, мыркылдап кына ашый. +...Акча. Ике арада татулык, аңлашу юк икән, нәрсә соң ул акча?!. Шәмсегаян булганын чамалап, сак тота белә. Үзенә арзанлы, җыйнак кием-салымнар гына ала... — Ничек яшәдең син, Шәмсегаян?! Ничек моңарчы чыдадың?! +Нинди ягымлы итеп озата белә иде ул! Мөлаем итеп, әйтеп тә булмый торган эчке җылылык белән каршы ала иде! Мирвәлинең кәефе, кайткан саен, кырыкка үзгәрә: төксе дә ул, шатрак та, кай арада болытлы көн кебек бөтенләй җимерелгән... Ə ул... һәрвакыт бердәй ягымлы, кече күңелле, мөлаем генә елмаеп, сабыр гына көтеп тора. Ничә кайтсаң да шулай, кайчан кайтсаң да шулай, ничек кайтсаң да шулай... Нинди сүзләр әйтә иде соң әле ул шул чакларда?.. +Мирвәлинең маңгай сырлары тирәнәйделәр, ул көчәнеп-көчәнеп үзенең хәтер сандыгын актарырга тотынды; тик аннан чүп-чар: вактөяк истәлекләр, тегермәндә ирләр әз-мәз сөйләшкән оятсыз такмазалар, анекдотлар, анда җырланган кабахәт җырлар гына килеп чыкты. Хәтернең тегермән чоры чүплек башына әйләнгән икән! Шәмсегаянның аны кадерләп әйткән җылы сүзләре сакланмаган, алары онытылган... Мирвәли ачуына, сагышына буылып бөтен урманны яңгыратып кычкырып җибәрде: — Әй-й-й! +Тын гына изри башлаган урман сискәнеп уянды, телсез агачлар үзара кысылышып шыбырдаштылар һәм бер-берсенә иелеп шомлы "әй-й-й"не әллә кайларга, шома көпшәләр, кырлыкуралар куерып үскән тын, аулак тугайларга илтеп җиткерделәр. Көне буе җилдә чайкалып әле дә хәлгә килеп бетмәгән шыгырдавык билле ярык усак тавышланып алды, аланда чабып йөргән тычкан баласын сагалап утырган мәче башлы ябалак, Мирвәлинең зарында аваздашлык ишетеп, яшь бала кебек үксеп елап җибәрде. Кара тәңкәләр таккан миләш куагында төннең сихри өненнән йокыга китә алмыйча иза чиккән ятим бер кош ефәк кебек нәзек тавыш белән һаваны һәм Мирвәлинең сагыш тәбесендә тыпырчынган йөрәген парә-парә телде... +Я, ходай! Теле шулай ярлы булганмы аның? Якты кояшлы, яшел үләнле, шәл чукларын тирбәндереп утырган шомыртлы җирдә туып, Шәмсегаянның йөрәгенә ял булырлык сүзләр тапмаганмы ул?! Бодай басуында хәер сорашып утырган бытбылдык кебек һаман-һаман бер үк сүзләрне генә такылдап яшәгәнме ул?!. Һаман шул Карачураны хәтергә алырга куркып, үткән, үзе кылган эшләреннән өркеп шундый ярым-йорты тел белән калганмы ул?!. +Урман әллә нинди серле көрсенүләр белән туп-тулы кебек иде. Әллә каян гына, бакалар кычкырышкан яктан, җылы һава агымы килеп чыгып, Мирвәлинең муенына уралды, гәүдәсенә сарылды. Аның иманга килеп баруын сазлыктагы җеннәр дә сизенәме әллә? Ошатмыйлармы? Ул сискәнеп, нәкъ малай чактагы кебек итеп, каткат: +— Фу-у, җылың үзеңә булсын! — дип пышылдады. Җылың... Шәмсегаян сап-салкындыр инде хәзер... Ул үз җылысын аңа — Мирвәлигә биреп китте. Ни өчен яшәде ул? Кем өчен? Мирвәли өченме?.. Мөгаен, шулайдыр. Ə Мирвәли ни өчен яшәде?.. +Ничек яшәде соң Шәмсегаян? Ничек чыдады?! +Карачурада, Таифәләр йортында чакта ул еш кына җырлый иде. Тавышы матур, моңлы иде аның. Нинди куаныч, мактаныч белән тыңлый торган иде аны Мирвәли. Нигә соңгы вакытларда җырламады икән ул? Нигә Мирвәли бервакытта да: "Җырла әле, Шәмсегаян!" — дип әйтмәде икән? Һаман шул каһәр суккан авылны хәтергә төшермәс өченме? Җырының да ире күңеленә хуш килмәслеген Шәмсегаян сизгәндер, белгәндер, мөгаен. Нинди җырлар ярата иде соң әле ул? "Кызыл төлке"не... "Гөлҗамал"ны... Тагын "Сәгать чылбыры"н... +Бу көйләр берәм-берәм дә, тоташ чыңлап та аның хәтеренә кайттылар һәм бугазга кайнар төен булып утырдылар. Озакламый кап-караңгы урман юлында сәер бер авазлар чылбыры ишетелде. +Югалттым мин сәгать чылбырым-ым-ым... +Талмадыңмы-ы, сары былбы-ы-ылымм... +Соңгы сүзләргә ияреп аның ике күзеннән дә әре-эре тамчылар сытылып чыкты, күз яшьләре кыюланып юл яргач, бертуктаусыз түбәнгә, сап-салкын бака яфраклары түшәлгән урман юлына тамдылар. +Мирвәли үз гомерендә беренче мәртәбә оялмыйча, чын кешеләрчә, үксеп-ярсып, үрсәләнеп бәргәләнә-бәргәләнә елады. Елау катыш аның кайнар бугазыннан, ниләрдер ияртеп, укмашкан тавыш ургылып чыга иде, инде көен дә, сүзен дә аңларлык түгел, ул үкси-үкси да, бертуктаусыз "сары былбылым, сары былбылым!" дип кабатлый башлый, күккүзләр, тукранбашлар, яшел сарутлар өстендә җәйрәп яткан Шәмсегаянны сап-салкын, боздай аякларын ике кулы белән дә өзгәләнеп сөя, сыйпый иде... +Әйе... Шәмсегаян Карачурадан киткәч бер генә мәртәбә дә туган як җырларын җырламады. Бер тапкыр да! +Җырлау гынамы сиңа, туган авылын бер тапкыр да теленә кертмәде... Аның сизгер йөрәге барын аңлады. Ул Мирвәлинең йөрәгендәге тирән яраның йомылып, җөйләнеп бетүен көтте. Ләкин Сабан туе көннәре җитсә Шәмсегаян да түзә алмый, өйне әйбәтләп җыештырып чыгара, шулпалы бәлеш пешерә һәм шул яхшылыклары белән Мирвәлинең чытык йөрәгенә ачуташ кырып салып тора иде... +Тора-бара Мирвәли боларның берсенә дә игътибар итми иде инде, һәм ул Шәмсегаян каһәрләнгән шул авылны хәтереннән чыгарып ташлады дип юанып яши башлады... Ə үзе?.. Оныттымы ул Карачураны?.. Байтак еллар үтте бит инде. Алар килеп аяк басканда нәни генә, җыйнак кына булган кала зураеп, шәбәеп чын шәһәргә әйләнде, автобуслар йөри башлады. Ул эшли торган бәләкәч тегермән да зуп-зур он комбинатына әверелеп, Мирвәлигә яңа квартира да биреп куйдылар. Шәһәр уртасындагы дүрт катлы йортка урнаштылар алар. Бүлмәләре икәү аларның, тәрәзәләре дүртәү! Берсе бакчага караган, өчесе урамга. Күршеләрдә кешеләр!.. Бихисап!.. Шәмсегаян яңа йортта күзгә күренеп үзгәрде. Үзенчә ямь табып, юанып, мавыгып яши башлады... +Бер көн эштән кайтуына стенада чиккән сөлге күреп Мирвәли куркынып китте. — Каян бу? Берәрсе килдеме әллә?! +Сөлгеләрне мондый бизәкләр белән алар ягында гына чигәләр иде, Карачурада, Сабан туе батыры Мирвәли бик яхшы, бик шәп хәтерли!.. — Үзем чиктем. Матурмы? — Үзең?.. Матур... Тик моннан ары андый нәрсәләреңне күземә күрсәтәсе булма! +Шәмсегаянның куе, авыр керфекләре дымланды. — Ə мин... миңа... ялгыз башыма кыен бит! Тирә-якта тормыш! +Ул артык бер сүз дә әйтмәде, сөлгене чөйдән алды һәм кече якка чыгарып сандык төбенә үк салып куйды. +Ниләр уйлап шундый сөлге чикте икән? Ни әйтергә теләде?.. +Бер атнадан Мирвәли тәрәзә төбендә китаплар күрде. — Русча укыйсыңмы? — дип сорады ул, китапларның татарча булмавына куанып. — Русча. — Укы, укы... Китаплар ярый. Боларыннан зыян юк! +Үз телендә укыса, туган якларны тагын исенә төшерер дип уйлады ул. Шул көннән алар өендә китап өзелмәде. Шактый вакыт үткәч, Шәмсегаян дөньяда барлыгын тагын сиздерде. +Ул көнне дә гадәтенчә ирен мөлаем итеп каршы алды Шәмсегаян, чиста ашъяулык өстенә аш дирбияләре китереп тезде. Мирвәлинең юынып килеп утыруын сабыр гына көтте һәм гади генә иттереп: — Мирвәли, мин эшкә керергә булдым,— диде. — Эшкә? Мин тапкан гына җитмиме? — Корсагымнан тыш җаным да бар бит әле. +Бик ясканып кына итле шулпа ашарга керешкән иде Мирвәли, хатынының соңгы сүзләре аңа үтә кызык тоелды, ул кашыгын куеп, яргаланган җилпуч учы белән майлы иреннәрен сөртте. — Нинди эшне җан азыгы дип саныйсың инде син? — Балалар бакчасына керәм. +Мирвәли ашлы тәлинкәсен чайпалдырып өстәл уртасынарак этте һәм урындыгын аударып аягына басты. — Үзең бәбәй таба алмагач, кеше балаларын багарга булдың алайса?! +Ул шушы сүзләрен хатынының җәберләнгән чыраена лач иттереп атты да шап-шоп басып чыгып китте. Ике көн кайтмады ул, он капчыклары арасында аунап тегермәндә кунып йөрде. Ялгызлык газабы иренең ачуыннан көчлерәк булып чыкты: ул кайтканда Шәмсегаян эшкә кергән иде инде... +Мирвәли бара-бара тагын Шәмсегаянга эндәште: — Нигә синең, минем эш хакында бер дә сөйләшмәдек икән без?!. Аның шатлыклы, кайгылы чаклары да булгандыр, ләбаса?.. Балалар сине яраталар иде анда! Беләм! Яшертен генә, мин өйдә юкта синең янга күрше балаларының кереп йөрүен дә сизә идем. Мин кайта башласам, син аларны ашыга-ашыга озата идең. Ə алар чыгалар иде дә күзләрен зур ачып баскыч почмагыннан мине күзәтәләр иде. Мине яманлап берәр сүз әйтә идеңме әллә син ал арга?.. Юк, юк, булмас! Мине яманлап сөйләмәгәнсеңдер... Синең сак күңелең миннән һаман берәр яхшылык көткәндер, өметләнгәндер... Нигә шул балаларның берәрсен күтәреп сөймәгән инде мин? Үчти-үчти итеп кулда тотмаган!.. +Сугыш еллары килеп җитте. Мирвәли тегермәндә сул кулын имгәтеп чулакланып калган иде. Тешәгәндә таш чәчрәп сул күзе дә зәгыйфьләнгән иде. Чулак дип аны армиягә алмадылар. Эшче куллар азаеп калганда Мирвәли кебек корычтай нык эшчене комбинат җитәкчеләренең дә тибәрәсе килмәде... Җиде кешелек эшли иде Мирвәли ул чагында! +Гомере буе армиягә бармый калуына астыртын гына куанып йөргән Мирвәли бүген чын күңеленнән үкенә, кыйнала иде. — Нигә мине сугышка алмадылар икән, Шәмсегаян! Ичмасам тормышым азрак үзгәргән булыр иде. Акны-карадан аерырга өйрәнеп кайтыр идем... Югыйсә, без тормыш үзгәрми, үзгәрми дип лаф орабыз, баксаң, тормыш әллә кайчан алмашынып, үзгәреп беткән була, без үзебез генә тораташ катып, мүкләнеп, һаман искечә яшәп азапланабыз икән! Ə сугыш — олы сынау. Ул күпләрне үзгәртте, чыныктырды, кеше ясады. Төрлесе булгандыр булуын... Нигә мине дә дөбердәтеп сугышка алып китмәделәр икән?.. Мин дә үзгәргән булыр идем. Минем күзләрем синең күзләрең йомылганчы ук ачылган булыр иде... +Ул, әйтергәме-юкмы дигән сыман, башын түбән иеп озак кына тыптын барды. Авыр сулады, тәмәке кабызды... — Ə бер көнне минем күңелгә сәер бер уй төште, Шәмсегаян. Үзем дә шаккатып калдым... Сугышка барасым килде минем! Барасым килде, шунда дошман белән алышта, авыр окоплар арасында Карачура кешеләре, авылдаш егетләр белән очрашасым килде. Атна буе хәрби комиссариатка барып йөрдем, ялындым, ялвардым... Җибәрмәделәр! Гаризаларым кире кайтты. Шул якты теләгемне дә синең белән ул чакта уртаклаша алмаганмын бит, сары былбылым!.. Юк, ул чагында син сары түгел идең, һич!.. Син яшь имән кебек саргаймыйча озакозак тордың да, кинәт, яфракларыңны коярга тотындың... Нык селкетте сине тормыш җиле, кайгы-хәсрәт дулкыннары нык чайкалтты... Ялгыз агачка җил ныграк бәрелә, ə мин синең таянычың, шыгың, тотанагың була алмадым... Сугыштан җиңүче булып кайтсам, без башка кешеләр булып очрашыр идек... Анысы да язмаган иде безгә, җанашым!.. +Илле сигез чакрым... +Кырларны, үзәннәрне, болыннарны, урманнарны телеп бара да бара юл, ул уй кебек үк өзлексез, уй кебек үк чуалчык һәм озын. Күпмесе үтелде икән? +Сәгать ничә? Кесәсендә сәгате бар иде аның барын, тик дүртенче көн борганы гына юк. Тормыш җебе кулыңнан ычкынганда, атна, көн, сәгать дигән вак-төяк төшенчәләрнең әһәмияте югала икән. Болай, чама белән әйткәндә, шактый юл алдылар шикелле инде. Урман эчләп кенә күпме бардылар... Зур икән, калын икән бу як урманнары, кисеп бетермәгәннәр!.. +Көн яктыра кебек тоелды аңа. Башта ул урман чыкканга гына шулайдыр дип уйлаган иде, аның сүзен раслагандай, кинәт кенә караңгыланып та алды. Әмма ул караңгылык, кемнәндер курыккан сыман, җәһәт-җәһәт эри башлады, офыклар киңәеп, ераккарак киттеләр... Бердәм биегәйгән күк гөмбәзе сыек алсулыкка манчылды, киң яфраклы аю табаннарына көмеш сыман чык йөгертеп салкынча таң җиле исте... +Яңа көн туды!.. +Больницадан ат сораганда Мирвәлинең планы бик аңлаешлы иде: инде башыңа төшкән икән, маңгаең белән киртә җимереп булмый, Карачурага кайтырга кирәк... Менә ул тып-тын гына, төнлә генә, ындыр артлатып кына, шыпан-шыпан авылга кайтып керә. Төнлә чыгып киткәннәр иде, кайтып керүләре да караңгыда булсын! Урамнар буп-буш чакны чамаларга кирәк, бер адәм заты күрмәсен аларны!.. +Шуларны уйлап ул Шәмсегаянны машина белән алып кайтудан баш тартты, ярты чакрымнан тавышың ишетелеп торыр, больница машинасы янына бөтен авыл җыелыр дип курыкты. Сиздермичә генә кайтып төшәргә ниятләп, олаучыны да ияртмәде. +Көннең болай ашыгып яктыруы аның кәефен кырды, ул атны әйди, атлата башлады, үзе арба карамасына ябышып тыр-тыр йөгерә һәм башына төшкән авыр хәсрәтне бүлешергә һаман аңа, Шәмсегаянга мөрәҗәгать итә иде. +— Менә яңа көн килде!.. Көн аяз... Әйттем бит... Кояш кызарып баеса көт тә тор! На, на, бахбай! Атла әйдә!.. Әйе, Шәмсегаян... Син Карачураны тәмам онытты дип юкка гына алданып йөргәнмен икән!.. +Гомерең буе шуны сагынып, шуңа талпынып яшәгәнсең икән лә син! Син урасы арышларны көзге җилләр койдымы икән, әллә аларны ызанда калдырырга жәлләп чит куллар урдымы?.. Син эчәсе татлы суларны кояш ялап киптердеме, әллә алар сине эзләп инешкә төштеләрме, таллы ярлар белән хушлаша-хушлаша, синең арттан идел-диңгезләргә чыгып киттеләрме?.. Син карап куанасы, син өзәсе гөл-чәчкәләр пәҗеп шиңгәннәрдер... Вакытка нәфис чәчкәләр генә түгел, кешеләр дә чыдамыйлар... Рәнҗемә син миңа, Шәмсегаян! На, бахбай, атла, тукталма, на!.. +Карачураны сагынып яшәвен Шәмсегаян теле белән әйтеп җибәреп Мирвәлине шаккатырды... +Быел яз нык кына авырып китте ул. Больницада ятып чыкты, зур шәһәрдән килгән белгечләргә күренде, мантый алмады, бетеренгәннән бетеренде... Йөрәге зәгыйфьләнгән, диделәр. +Мирвәли каты бәгырьле кеше иде, үзе төшкән кәҗә сукмагыннан һаман чыкмады, һаман соңга калып кайтты, азрак төшереп, азрак буталып, карта сугып йөргәләде... +Бер көнне, ял көне иде, иренең гөлләргә су сибеп йөрүен күргәч, Шәмсегаян түзмәде, күңеле тулды һәм күптәннән тел очында кызышып йөргән сүзләрен әйтеп салды. — Мирвәли,— диде ул. — Больница исен иснәп ялыктым. Күпме түзәргә мөмкин?.. Врачлар һаман чир эзлиләр, дәвалыйлар, тырышалар. Ләкин минем хастам алар бетерә торган түгел!.. Ана кеше күзе үтеп керә алмый... алып кайт мине Карачурага! Шунда арыш басуларында бер йөрсәм, әле үлмәм, яшәрмен, бик озак яшәрмен төсле тоям. +Көтелмәгән, һич уйда-истә булмаган сүз иде. Мирвәли исәнгерәп, миңгерәүләнеп калды. — Нәрсә? Карачурага? Онытмадыңмыни әле син ул исемне? — диде ул кипкән иреннәрен чак кыймылдатып. Шәмсегаян күзләрен тутырып иренә карады. — Ə син, Мирвәли?.. Оныттыңмы син аны? +Ул сискәнеп китте. Аның баш очыннан гына пар күгәрчен пырлап үтте, алар кыеклап аннан алдарак кына юлга төштеләр һәм гөлдердәп шаяра-уйный башладылар. Юл сөзәк тау күкрәген урап бара иде. Аста, вак куаклар белән мул сарылган үзәндә көмеш сыман елга ялтырый. Ике үсмер чыклы үләннәрне яра-яра һау-һаулап ат көтүе куып кайталар. Елга аръягындагы юлдан дөнья яңгыратып җырлап җайдак егет бара. +Тау кыры... Аста елга... Тал, зирек агачлары белән үз юлын бизәпбилгеләп борыла-сарыла инеш ага... Я, ходай! Таныш җирләр ич болар! Бу урыннарда булганы бар ич Мирвәлинең!.. Əнə тегендә тауда таш базлары. Алар әтисе белән шунда таш чыгарганнар иде. Менә бу таллыкта ат сугарырга йөри иде ул, менә монда җәенке үзәндә, чишмә янында төн куналар иде. Күрше Хәйдәр абзый таудагы чаукалыктан коры төпләр сөйрәп төшереп учак яга иде. Аларның учагы якын бармаслык эссе һәм дәү була торган иде... +Димәк... алар чыннан да Карачурага кайтып баралар! +Кинәт Мирвәлинең колак төбендә генә кемдер пышылдады: "Ə син, Мирвәли, оныттыңмы Карачураны?!" +— Тпру! Туктал, нәләт! +Акбүз ат туктады һәм озын ялын селкетеп башын чайкап кешнәп җибәрде. Аръякта баручы кардәше аңа сузып, яңгыратып җавап бирде. Җайдак егет Мирвәлигә кул болгады. +"Кая барасың син, җүләр!" — дип пышылдады баягы тавыш. Мирвәли ялт иттереп артына борылып карады. Юл буп-буш, баягы күгәрченнәр генә парлашып юлда йөренәләр, гөлдер-гөлдер килеп җим чүплиләр иде. Мирвәли чык кунып дымланган арбага ябышып озак кына каранып торды, көрсенде. Нишләргә, кая барырга?.. +Ул атны кузгатты һәм аптырагач тагын хатынына эндәште: +—Кая алып кайтасың син мине, Шәмсегаян? Кая... Нигә ашыктырасың болай?.. Тыңла мине, китик без моннан! Кайтмыйк. Теге вакытта берсүзсез китәргә риза булган идең ич!.. Синең белән миңа күп кирәкме әллә?.. Авылга кайтып сәлам бирүләр ниемә хаҗәт? Кемгә кирәк?.. Кешегә аңа өч аршын җир дә җитә. Ə аны теләсә кайдан табып була. Дөнья киң ул, җирнең чиге-чамасы юк. Өч көндә генә күпме юл үттек!., һә-й-й, өч аршын җир, күпме генә ул? Башкасы кирәкми дә...Мәгънәсез нәрсә икән ул тормыш, Шәмсегаян. Без аны, өч аршын җирне дим, теләсә каян табабыз! Китик без моннан! Миңа анда кайтырга ярамый, ишетәсеңме, ярамый!.. +Аяклары карышып, тукталырга, кирегә борылырга тели, әмма арбага чалкан яткан Шәмсегаян тау бите буйлап акрын гына тәгәри, Мирвәли сихерләнгән сыман аннан күзен алмый, тукталмый, һаман бара да бара иде. Шәмсегаян: "Минем турыда аларга сөйләрсең... кара аны, иренмә!" дип әйди-әйди аны үз артыннан чакыра. Ə аның аяклары Карачурага якынайганны белепме, авырайганнан-авырая баралар. +Нигә шушы коточкыч юлга чыкты ул? Күңеленең нинди иләсмиләс чагында ризалашты? Гомере буе иренә авыр сүз әйтмәгән, юаш, басынкы хатыны ул көнне йокыдан уянган вулкан кебек дулаган иде: +— Нигә шулкадәр куркасың син Карачурадан? Телгә алып сөйләшү түгел уйларга да, искә алырга да базмыйсың. Нигә?.. Беләм, теге елны ялгыз гына чыгып китеп, син шунда кайттың. Ниятең яхшылыкта түгел иде синең! Ләкин туган җирең мәңге кичермәслек үк җинаять эшләгәнсеңдер дип уйламыйм мин. Әгәр шулай икән, минем гомер бигрәк аяныч, кызганыч һәм бушка узган булыр иде... Үкенече икеләтә зуррак булыр иде. Син яхшы идең бит, Мирвәли! Инде сакалың чаларып килә, гөнаһларыңны вакыт җиле уңдыргандыр... Теләсәң нишлә, әмма мин, җегәрем барында, туган җиремне күреп калырга телим. Үз җиребезгә, йомшак бишегем Карачурага сәлам бирмичә кала алмыйм... Авылдашлар күңелендә, әгәр алар онытып бетермәсәләр, качып киткән әшәке сукбай булып калу аяныч... Гомер аз калды бит, Мирвәли. Шактый яшәлде... Яхшымы, яманмы, кирәккәме, кирәкмәскәме, яшәлде!.. Күңелдә яман шеш асрап яшәдек без, яман шешкә дә түздек. Шул мине йончытты. Арыдым мин, Мирвәли. Таянып ял итәр урын юк монда. Үземне су белән, кояш, ризык белән авызландырган һәм син каргап киткән җирне сагындым. Әгәр куян йөрәк икәнсең, монда кал!.. Авыру килеш үзем генә дә чыгып китәрмен. Намус белән гомер итүемне, илбасар түгеллегемне үз телем белән кешеләргә әйтеп калдырырга өлгерим дим... Кеше үлсә дә, кеше күңеленнән югалмый ул... Кеше күңеленең дә йомшак, әйбәт яртысында калсын иде минем исемем. Йөземнең ак икәнлеген аларга күрсәтеп, үзем сөенергә телим!.. Син акылга килерсең дә, Карачурага кайтып баш орырсың, дип бик озак көттем. Озак көттем!.. Чамасыз озак! +Карачурадан курыктымы Мирвәли? Әллә куркуга караганда нәфрәте көчлерәк идеме?! +Төп гаеп кемдә иде соң? Мирвәлинең үзендәме? +Кайда, кичермәслек нинди ялгыш ясады ул? +Гөнаһсыз Шәмсегаянның да язмышын учында кысып тотып, ул юлга кереп китәргә ярамагандыр, бәлки? Аның гомерен дә үзенеке янына — үлчәү табасына салырга ярамагандыр?!. +Таифәләр йортында бәхетле, тыныч гомер сөрделәр алар. Берсеннән-берсе риза булып, яратышып, яшьлеккә генә хас ваемсызлык, куаныч белән, юктан да тәм, ямь табып яшәделәр. Тик кыска, бик кыска булды аларның ямьле гомерләре... +Көзләрнең берсендә Мирвәлинең әнкәсе үлеп китте. Аны җирләп, кырыгын үткәрергә дә өлгермәделәр, Шәйхразый кулак, Мирвәлинең әтисе, авылны дер селкетеп торган имәндәй нык, егәрле кеше дөнья куйды... +Истә-оста югында Мирвәли, Шәмсегаянны да ияртеп, атасы йортына кайтты. Башта нык кына киреләнсә дә, Шәмсегаян Мирвәлине җиңде: алар үз яннарына Таифә карчыкны да сыйдырдылар. +Шәйхразый карт нинди хәйлә, елгырлык белән шушы чуалчык елларда да байлыгын саклап кала алгандыр, әмма амбар-келәтләрне йөреп, барлап чыккач, Мирвәли бот чабып көлде: — Болар барысы да безнекеме?.. +Көлде дә маңгаен җыерып уйга калды: әйе, теләсә- теләмәсә хәзер ул монда хуҗа, төрле юллар белән бай йортына аккан малмөлкәтнең бердәнбер һәм законлы хуҗасы... +Шәйхразый көзге салкыннарда, беренче кырпак төшкәч вафат булган иде, кышкы чатлама суыклар башлангач, төннәрнең берендә Мирвәлиләргә күршесе Хәйдәр карт килеп керде. +Соң иде инде, алар йокларга әзерләнәләр иде. +Шәйхразый йортыннан Мирвәлине элек-электән якын күрә иде Хәйдәр карт. Шәмсегаянның әтисе белән дә алар яшьтәшләр, ахири дуслар иделәр. Шуңа күрә Таифәләргә күчеп киткәч тә ул аларны чит итмәде, юл төшкәндә кагылып, хәл-әхвәл белешеп торды. Шуңа күрә аның болай соң килеп керүенә гаҗәпләнмәделәр... +Һәм төн уртасында сулуы кабып килеп кергән юаш карт Мирвәлинең гомер юлына балта чапты. — Мирвәли күрше,— диде ул. — Җыелыштан кайтып килешем. Кулакларның малларын тартып алырга, үзләрен авылдан сөрергә булдылар. Синең хакта да шактый сүзләр купты анда! Син җыйган байлык түгел, соңгы елларда әткәң хуҗалыгына кулың бөтенләй кермәде. Элек тә хезмәтче, көнлекче итеп тотты ул сине! Яшьтән үк эштән аерылмадың! Моны барыбыз да беләбез. Шуның өстенә ятим карчыкны үз яныңа сыйдырдың. Әгәр дә мәгәр атаң малыннан үзең теләп баш тартсаң, сиңа җил-яңгыр кагылмас. Ахыр чиктә шулай дип сөйләштек. Байлык — бер айлык, кешелек — мәңгелек. Үзең уйла... Атаң малын хөкүмәткә тапшыр да... — Үзең ямаулы капчык тотып хәер сорашырга чык дисеңме? — дип Мирвәли картны бүлдерде. — Егәрең бар, тернәкләнерсең! Без дә ата малы белән калмаган! — Эш анда гынамы? — Бирәбез, бирәбез!.. Безгә аның бер кирәге дә юк,— дип кыбырсынды сөенеп Шәмсегаян. — Юк! +Атасы йортына хуҗа булып кайткач, үз байлыгын күреп иңсерәгән, шаярып йөргән Мирвәли авыл халкының хөкемен ишеткәч кара көйде... +Моннан берничә көн элек кенә аны авыл советына чакырып кылын тартып караганнар иде инде. Ул чагында сөйләшенгән сүзләрнең мәгънәсен аңлап бетермәгән иде Мирвәли... Димәк, эшне шулайга борганнар икән! Күрче син аларны, акыллы башларны: бөтен нәрсәне — мал-мөлкәтне, мал-туарны тапшырып, шып- шыр йортта калырга! Аның үзе белән ачыктан-ачык сөйләшергә тиеш дип тә тапмаганнар! — Юк!!! — Бер мәртәбә син барын да ташлап чыктың ич! — Шәмсегаян да сүзгә катнашып карады. Мирвәлине игә китерә алмадылар. Яшь күршесенең мондый гадәте булырын бөтенләй уйламаган Хәйдәр карт, хәйран калып, кергәненә ачыктан-ачык үкенеп чыгып китте. +Йокы качты, тынычлык югалды. Өйнең бар почмакларына шом керде. Табан асларына ут капкан Мирвәли ишек алдын, капка төпләрен әллә ничә кат урап керде. Тәмәкене җен урынына күрә торган кеше, чоланнан тәмәке табып кереп, бөтен өйне сасытты. Советка барырга уйлады, бармады... Сүзләреннән кире кайта торган егетләр түгел анда! +Кайсы почмакка гына барып төртелмәсен аның йөрәге, горурлыгы бәрелеп сызлады: аның үзеннән хуҗадан башка барын да ничек хәл иткәннәр?! +Аның ятларга бөгелергә теләмәгән горур, кире башында усал уйлар кайнады: киңәшмичә, сорашмыйча эшләгәннәр! Кеше түгелме әллә Мирвәли?! +Тышта төн. Кырда буран. Өйдә шом... Урамга баш тыгарлык түгел: себерә... Кулына фонарь тоткан Мирвәли, тыныч кына күшәп яткан мал-туарны өркетеп, абзар белән өй арасын бетереп йөрде. Бер керде, бер чыкты. +Кече якта Таифә карчык әллә ничә мәртәбә намазлык өстенә оялады, алладан җәннәт, кешеләрдән тынычлык сорап мыдыр-мыдыр нидер укынды... Олы якта сүрән янган ут яктысында иңбашына үзе бәйләгән җылы шәлен ябынып, Мирвәлине сагалап Шәмсегаян утырды... Арып-талып, ватылып урынга яттылар... Таң алдыннан ул сикереп торды. — Кая барасың? — Җибәр! — Мирвәли, җаным... Нигә бу байлык безгә? Үзебез тир түгеп тапкан малмы әллә?.. Күпме кеше бил бөгеп, кан-яшь түгеп җыйналган хәрәм йорт-җир... Барын ташлыйк та чыгыйк. Советта дөрес уйлаганнар. Таифә әбиләр нигезе безнең нигез булыр. — Булмый торсын әле! — Чыгармыйм! Тик ят!.. Тышта төн... Төн усал уйлар уята... Таң атканын көт ичмасам!.. Кая барасың?! — Минем беркая да барасым килми. Беркая да, ишетәсеңме?.. Байлык миңа гына түгел, аларга да кирәк! Миңа кирәкмиме ул? Минем дә азрак кешечә яшисем килә... Алар байлыкны алырга, миннән котылырга телиләр. Җибәрәселәре, олактырасылары килә! Сизәм, аңлыйм мин!.. +Ул тамырлары бүрткән муеныннан Шәмсегаянның кайнар кулларын алып ташлады, үзен этеп җибәрде һәм аннан-моннан киенеп ишегалдына чыкты. Күккә карады: караңгы! Вакыт бар әле... +Йозакларны шылтыратмаска тырышып амбарны, келәтләрне ачты, эленеп торган тун-толыпларны, сандык-сандык, тартма-тартма киемсалымнарны, өшәнчекләрне, күзенә ни күренсә, шуларны кочагына төяп, лапаска — ит чаба торган бүкән янына ташыды. Яланөс чыккан Шәмсегаянны әрләп куып кертте: +— Йөрмә!.. +Караңгыда да тонык кына ялтырап торган ит чаба торган киң йөзле балта белән юан, имән бүкәнгә салып турады ул киемсалымнарны. Тук мәче кебек мырлый-мырлый чапты, бүкән янында чүмәлә-чүмәлә булып ямаулыкка да ярарлыгы калмаган төргәктөргәк ситсалар, чаршаулар өелде... — Этләргә танау сөртерлеге дә калмасын! +Киемнәрдән соң чират игеннәргә барып җитте. Ул бура-бура торган бодай өстенә, лар тулы арышларга дегет мичен кертеп аударды. Лапастагы колашада көз буе җыелган көлне он белән бергә бутады, борчак, ясмык өстенә шешә-шешә керосин, пычрак су кертеп тутырды. — Ашаган кешенең эчәгесе әйләнеп чыксын, ашказаны бөрешсен! +Аның аяк тавышына уянып мөгердәп, меркелдәп, ишетелеришетелмәс кенә кешнәп торган хайваннарга агу кертеп бирде. — Куанычка булмадыгыз, этләргә дә калмасын! +Шырпы тотып йортка чыга башлаган иренә Шәмсегаян барып асылынды. — Тагын нишлисең?! Җитмәдеме әллә?.. Авыл бар, күршеләр якында гына! Аларны да харап итәсең киләме?.. Иртәгә кеше күзенә ничек күренерсең? Инде болай да... — Күрми торсыннар әле! Күрмәсләр! Җыен! +Шәмсегаян куркынып артка чигенде... +Алар шомлы кара күләгәләр булып авылдан икәүләшеп чыгып киттеләр... +Салкын иде ул төн, ямьсез иде... Каршы яктан искән җил аларның бишмәт чабуларыннан сөйрәп авылга таба тарткалады, итек кунычларына, куеннарына учы-учы белән ярма кар тутырды. Әмма алар үрмәли-үрмәли алга атылдылар. Чөнки артка борылырга ярамый иде. Ишекләр шар ачык калган өйдә Таифә карчык туңып уянды һәм тирә-ягында ниләр булганын чамалап сөрән салды, күршеләрне җыйды... +Япан кыр уртасында, буран эчендә Мирвәли күккә карады: нәкъ аларның баш очында дәү сорау галәмәте булып Җидегән йолдыз яна иде... +О, ул авыл!.. Үзенең йолдызлы төннәре, җиләс таңнары белән Мирвәлинең төшенә кереп, аны ел буе газаплады, китмәс бизгәк булды. Тып-тын таңнарда ат кешнәгән тавыш ишетеп, Мирвәли җылы ятагыннан сикереп тора иде. Сикереп тора да идәндә яланаяк чаба башлый, тешләрен шыгырдатып ыңгыраша... Кешеләр бәхет бүлешә торган, мәхәббәтне уртак итә торган сихри таңнарда ул, авыр йодрыгын йомарлап, кемнәргәдер янап, бүлмә буйлап бәрелепсугылып йөри... +Шәмсегаян зирәк күңелле иде, ул ирен нинди уйлар сикертеп торгызуын аңлый, Мирвәли шашып-шашып өзгәләнә башласа, акрын гына аның артыннан килә, иркәли, сөя, тәрәзәләрне ачып җибәрә, бүлмәне иртәнге мәхәббәтле һава, йолдызларның сүрән яктысы белән тутыра. Ире артык кайгырмасын өчен үз хәсрәтен эченә йотып, үз моңын күңелендә бикләп яши иде... +Икенче җәйне, урак өсте алдыннан Мирвәли аерата тилереп, шашынып китте. Капылт кына урыныннан сикереп тора да бер ноктага озак карап тора. Тора, тора, керфек тә какмый. Андый вакытларда Шәмсегаян өзелеп-тилмереп сорый торган иде: — Ни уйлыйсың син? Ни җитми сиңа бу дөньяда?.. +Ачулана иде Мирвәли, уйларын тырышып-тырышып яшерә иде. +Бүген дә үз-үзе белән көрәшеп, барын да сөйләп бетермәскә тырышып шактый газапланып кайтты ул... Бара-бара түзмәде, хисләр сүзләргә әйләнеп телгә керделәр... — Шәмсегаян... Ни уйлыйсың, дип сорап ачуымны кабарта идең! Белә идең ич инде үзең дә! Күңелемдә бер генә уй иде минем: дөнья нигә болай көйсез яратылган? Әллә мин үзем яши белмәдемме?.. Кай җирдә аягымны каймыктырып чатан-ботан атлап киттем мин?.. Йортлы-җирле, атлы-тунлы бала идем, кулымнан эш килә иде, нигә болай сукбай булып җиде ят җирләрдә нужа куам?.. Мине җылы түшәгемнән торгызып салкын урамга куып чыгарырга кемнең хакы бар иде?.. Кулак малае булып тууыма мин гаеплеме?!. Кулакның хезмәтчесе идем ич мин! Унбер яшьтән мин аңа бил бөктем!.. Шулай дип уйлый идем мин. Ярый, байлыкны алырга да карар кылсыннар, ди... Тик нигә мине чакырмадылар алар?.. Нигә?.. Үзем уйлыйм, үземнең сыңар күз белән генә булса да, Карачураны күрәсем килә... Үземне сукбай ясаган кешеләрнең эшен, тормышын күзлисем килә иде. Ничектер, аларның эше дә минеке кебек үк уңайсыз барадыр, үзара сугышып беткәннәрдер сыман тоела иде миңа! Аларның да яшерен кайгылары бардыр, бу шыксыз дөнья аларга да җайсыз, ямь юктыр кебек иде. Болай уйларга бернинди нигезем булмаса да, кимсетелгән сынык күңелем шулай уйлап юана иде!.. Ул чагында мин боларның берсен дә сиңа сөйли алмадым, Шәмсегаян!.. Кыеп ничек сөйлисең? Үзеңнең сукыр килеш тормыш тәгәрмәче астына килеп кереп аксак чеби хәлендә калуыңны хатыныңа ничек танасың! .. Миңа да тернәкләнеп гомер итәргә бер таянычлы уй, юаныч кирәк иде ләбаса! Кеше шунсыз яши алмый. Бигрәк тә ир кеше. Бәләкәй генә өемдә, аулак ишегалдымда мин нәни генә булсам да патша идем, хуҗа идем. Бөтен дөньяга ачуланып, күңелемдәге ачу-үч тойгыларын эчеп, агуга әйләнеп, күлмәгемә сый- мастай чакларымда өйгә кайтып кергәч, синең юаш, басымчак кыяфәтеңне күрсәм, авырайган аякларым җиңеләя, иелгән, буйсынган гәүдәм турая иде. Кеше бил бөгеп кенә яши алмый, ул кем янындадыр тураерга да тиеш бит!.. +Ə күңелне бетмәс уй кыра: "Карачура... Карачура..." +Бер яктан аны онытырга, сиңа оныттырырга тырышам. Ə үзем уйлыйм да уйлыйм. Болай күпме яшәргә мөмкин иде соң?.. Нинди чаралар белән, ничек итеп үткән тарихны мәңгегә онытырга, башкалар кебек эш тәмен тоеп, бәхет белән янәшә яши башларга? Ничек итеп?.. Ничек котылырга ул авыр йөктән?.. +Җәй, эссе җәй иде... Мирвәли ул көнне эштән иртәрәк кайтты. Ишегалдында ашык-пошык кына юынды, таза беләкләрен бер ышкуда корытып, болдырга утырды. Аш өлгергәнен белсә дә, ул ашыкмады. Аяк астында ята-ята шомарып беткән бозау башы зурлыгы таштан күзен алмады... Шәмсегаян аны чакырып-чакырып карады да, Мирвәли кермәгәч, аның янына болдырга чыгып утырды. — Шәмсегаян, мин китәм. — Кая? — Күңел ачылып китмәсме дим... Тутыгылды... Курыкма, мин озакка түгел. — Озаклыгы куркытмый. Мине синең уйларың борчый. — Ни беләсең син алар хакында? — Беләм... — Саташып, төштә берәр нәрсә лыгырдадыммы әллә? — Күңелем сизә... — Синең күңелең сизсә, минеке тели! Юлга чыгарга кирәк миңа. Куркып, ярыкка поскан таракан булып яши алмыйм мин. Күпме интегергә мөмкин?.. Дөнья мине чишендерде, мин шып-шыр, анадан тума ялангач калдым... Исемем дә, туган туфрагым да, йорт-җирем дә юк. Сукбай, хәерче мин... Тик, сукбайның күңеле бар! Күңелемдә бетмәс сызлану!.. Нидер авырта! Мин шул авыруны кисеп ташларга телим. Һич югында үземнең кем икәнлегемне ачыкларга телим... Ялгыштыммы, түгелме?.. Шуңа китәм дә... Билет кесәдә! — Кая кадәр ул, Мирвәли? — Бик еракка! — Кайтыр юлларыңа билет ала алырсыңмы? Ару юлларга чыгасыңмы икән инде, ходаем... — Кайтыр юл — таныш юл... — Мирвәли, акыл өйрәтә дип уйлама... — Дөнья җитәрлек өйрәтте! — Шулай да тыңла: заман үзгәрде... Күреп торасың! Нигә кешеләрдән олы, алардан аеры булырга? Әйбәт кенә эшлисең, үз тормышыңны рәтләп киләсең, әллә сиңа азмы бу? Әйтергә базмый йөри идем, Карачурадан шулай китеп бер ялгыштык, шундый кыек адымны кабатлый күрмә. Яхшы агымга каршы йөзүдән ни файда?.. Гомерең үкенечле булыр, Мирвәли! +Кан бәреп торган тулы иреннәрен чалышайтып Мирвәли Шәмсегаянга карап утырды. — Курыкма, асарга да, таларга да җыенмыйм... Бер җилләнеп кайтасым гына килә! — Мин дә синнән калмыйм, Мирвәли,— диде ул бераздан, нык итеп. — Кая барасың? — Синең белән. Ялгызым калырга куркам. — Күрше карчыгын чакыр. — Миңа син кирәк. — Ə менә миңа син генә аз!.. Миңа тагын нидер җитми... Сорашма, төпченмә. Нәрсә кирәген тәгаен белсәм, үзем дә болай интегер идемме?.. +Иртәгесен болдыр буенда, шома ак таш өстенә басып Шәмсегаян илереп-елап калды. Ул, очып китәргә талпынган җәрәхәтле кош кебек, Мирвәлигә омтылып кат-кат инәлде: — Үкенерлек юлга чыгып, гаеп-кыек ясый күрмә берүк!.. Туган җиреңнән олы була алмассың! Сак йөр!.. Кыңгыр эш, кыңгыр эш... +Мирвәли, зифа буен бәйрәмчә туп-туры тотып, горур башын югары күтәреп, балчык түбәле тәбәнәк йортлар арасына кереп югалды... +Ике атна торып әйләнеп кайтты ул. Сакалы җиткән иде аның, ияк астында бөдрәләнеп тора, киемнәре пычранган, теткәләнеп беткән. Ул кулын бирмичә генә хатыны белән исәнләште дә, өйалдында ук анадан тума чишенеп ташлады. Тир исе, әллә кайсы якларның ят исе аңкыган күлмәк-ыштаннарын төреп чормага ыргытты. Шәмсегаянның: "Кайларда йөрдең син, Мирвәли?!" дигән инәлүле карашын санга сукмыйча биш тәлинкә аш ашады һәм иртәгесен таңнан торып тегермәнгә китте... +Шул көнне Шәмсегаян лампа куыгын төшереп ватты... +Суган тураганда бармагын кисте... +Шул көннән Шәмсегаян янында икенче Мирвәли яши башлаган кебек булды. Икенче Мирвәлинең кыланыш-гадәтләрен аңлап бетерү тагын да кыен, ул серле дә, ят та, сәер дә иде... +Шәмсегаян сорау тулы күзләре белән һәр көн аны озатып кала: "Кайларда, нинди ерак сукмакларда йөрдең соң син, Мирвәли?" +Хатынының чәнечкеле, таләпчән карашын күргән минутларында аның җене котыра, сүзсез булса да, төпченгәне өчен Шәмсегаянны пыр туздырып әрлисе килә. Кичләрнең берсендә шактый төшереп, кызмача кайтты Мирвәли... — Ни беләсең килә синең?! — дип кычкырды ул күзләрен акайтып. — Я әйт, ни? Теге дөньяда нәнкир-мөнкирләр белән очрашып, аларга да җавап бирәсе бар әле. Анда инде нибуч!.. Ләхетең тар, чыгып ычкына алмассың!.. Ə бу киң дөньяда, якты дөньяда, мине хөкем итәрлек кеше юк! Берәүдән дә курыкмыйм!.. Берәү дә мине хөкем итә алмас. Мин үземә-үзем судья! Башкалар юк... Юк! Син дә! Карама миңа шулай итеп! Сорама да! Белдеңме?! +Шушы ике атна... +Шәмсегаянның борчулы көннәре, куркыныч төннәре... Тычкан кыштырдавына да сискәнеп уянып, газапланып, көеп, интегеп, билгесезлек сагышында кибеп яшәгән ике атна!.. Ул хакта алар телләре белән яңадан сөйләшмәсәләр дә икесенең дә күңелләрендә мәңгегә уелып калды. Илле сигез елның иң куркынычлы ике атнасы! Ире өчен куркып яши башлады Шәмсегаян. Мич арасында нәни кыштырдау ишетсә дә, ул тизрәк Мирвәлине уята иде. — Җаным, тычкан кыштырдыймы, мин куркам! +Мирвәли, читкәрәк тартылып, йокы аралаш мыгырдый: +— Кыштырдамасын өчен майлый алмыйм бит мин аны!.. +Илле сигез чакрым! Шактый ерак ара икәнсең син... Алар һаман юлда... Көн кыздыра да башлады. Ат өстендә яшел, дәү кигәвеннәр бызылдады. Ат бара-бара да шарт-шорт итеп тәртәгә тибә иде. Аны бераз ашатып алырга кирәк булса да, Мирвәли ул турыда уйлый алмады... Ул арт карамага ике куллап ябышкан килеш һаман тып-тып бара иде... +Юк, инде калган серләрен берчакта да сөйләмәс Мирвәли! Бетте, җитте... Илле сигез түгел, йөз илле сигезне үтсәләр дә, теге ике атнаның тарихын ачмас!.. Аны хөкем итәрлек кеше тумаган әле! +Иреннәрен тешләп шактый барды Мирвәли, авыр сулады, тәмәке кабызды һәм үзе дә сизмәстән тагын сөйләп китте. +— Теге вакытта инәлүеңне сизсәм дә, сөйләмәгән идем, Шәмсегаян!.. Эземне чуалтып, ят станцалар аша Карачурага кайттым мин ул чакта... Арып-талып Кызыл яр өстендәге урманга кайтып егылдым. Бер көн, бер төн баш күтәрмичә йокладым... Уяндым да, урман кырына юнәлдем... Озак-озак итеп авылга карап яттым... Тормыш бара иде анда! Урамнан атлылар узып китә, уралып-сугылып алачык янында кешеләр йөри, тимер чүкиләр, кабаланалар... Җанлылык, хәрәкәт! Син, мин дип тормаган тормыш, һаман алга аккан икән. Яңа буралар күренә, инеш аша яңа басма салганнар. Казлар каңгылдый... Шунда минем башыма коточкыч бер ачыш килде: әгәр дә мин моннан ел ярым элек үлгән булсам?.. Əнə теге, синең белән чыгып киткән төнне! Үлгән булсам, үлгән булсам!.. Гел шул турыда уйлап ятам!., һич тынгылык тапмыйм. Мин үлгән булсам да, тормыш шулай ук кайнап торыр иде. Барысы да искечә яшәрләр, шаярырлар, көлешерләр, эшләрләр иде. Димәк, мин бик кечкенә, əhəмиятсез зат икәнмен? Кирәгем шулкадәр генә икән! Алай булгач, табигать мине ник яраткан? Күрергә күз, үкенергә, газапланырга күңел биргән?.. Беләгемдәге көч нигә? Аякларымдагы егәр нигә?.. +Шунда, Кызыл яр өстендәге урман авызында мин үземнең япаялгыз калган, кирәксез, кечкенә бер бәндәчек икәнлегемне төшендем! Дөнья да, Карачура да минем барлыгыма да, юклыгыма да дикъкать итмичә рәхәтләнеп яши алалар икән. Яшиләр дә!.. Алайса мин нигә яшим?.. Шунда болай дип аңладым: әгәр мин авылдашлар белән бергә булып, тормыш казанында кайнасам, эшләсәм, эшемнән тәм тапсам, көрәшсәм, мондый газаплы сораулар белән җанымны интектермәс идем!.. Ялгызлык — җәза икән!.. Тик алар белән бергә булырга да ярамый иде инде миңа!.. +Миңа күңелсез, искиткеч күңелсез булып китте... Əhə, алаймы, дип ярсыдым мин... Димәк, мин үлгән булсам, әгәр мин салкын җир куенында яткан булсам... Менә шул чак минем күңелгә әшәке уй төште, Шәмсегаян! Мирвәли үлмәгән, ул тере әле, яши, ышанмыйсызмы, дип кычкырасым килде. Йодрыгым белән ут тулы күкрәгемне төеп җан авазы белән акырырга теләдем мин! Күңелемдәге усаллык кабара, арта барды, Шәмсегаян, ышанасыңмы?! Берсеннән-берсе әшәкерәк уйлар биләде мине... Карачураны җир йотуын теләп ходайга ялвардым мин!.. Җир йотмагач, болай дип уйладым... Янәсе, мин җил чыкканны гына көтеп торам... Янәсе, менә кичкә таба җил күтәрелә. Мин шуышып кына авылга юнәләм! Безнең йортта колхоз идарәсе, янәсе... Булсын! Миңа шул кирәк тә! Арт капканы ачам да ишегалдына керәм!.. Караңгы, шылт иткән тавыш юк. Җил генә улый. Барысы да йоклыйлар! Карачураның бәхетле кешеләре йоклыйлар! Караңгылыкның горур патшасы булып ишегалды уртасында мин басып торам! Мин! Мин исән! Мин яшим, янәсе!.. Җил!.. Урый-урый исә хәзер, түбәләрне йолкый! Сызгыра... Мин кәефләнеп лапаска таба атлыйм. Минем шырпыдан чыккан зәгыйфь утны көчле куллары белән җил эләктереп ала да коры лапаслар буйлап йөгереп китә, юан өрлекләрне, бастырыкларны ялмап өскә ыргыла... Салам түбәләргә менеп шатыр-шотыр бии башлый!.. Шәп!.. Иң элек Хәйдәр карт уяна!.. Күршедә генә бит!.. Ак күлмәк-ыштаннан чабып чыга да капканы тибеп ача... Карый: күрә!.. Ишегалды уртасында ялкын телләренә уралып мин басып торам!.. — Мирвәли, нишләп торасың? Янасың бит! +Шул чагында мин бер сүз белән тегенең авызын томалыйм: — Янсын! +Хәйдәр карт нәзек тавышы белән: "Пожар, пожар!"— дип кычкырып, урам буйлап йөгерә башлый... +Ə мин, ука күлмәкләр киеп, алтын-көмешкә бизәлеп, ут патшасы кебек карап торам: — Янсын! Нигезе калмасын бу йортның!.. Этләргә кара күмере дә булмасын! Тамыры корсын! +Хәйдәр карт кешеләр җыя... Чабалар, ашыгалар. Чиләкләр шылтырый... Йорт янына киләләр дә ишегалды уртасында эре генә тәмәке тартып торучы мине күргәч ләхәүләләрен укып кире чигенәләр... Мине теге дөньядан кайткан җан алучы газраил дип уйлыйлар. Үч ала дип куркалар. Ə мин?.. Мин! Көләм генә тегеләрдән! — Ха-ха-ха! +Шаркылдап көләм! +Түбә ишелеп төшә. Ут күрше йортларга сикерә. Карачураны тоташ ут, ялкын чолгап ала! Юк Карачура! Бетте Карачура!... Мин канәгатьләнеп сызгыра-сызгыра кырга чыгам... Сыза буеннан үзебезнең җирне эзләп табам. Бер уч салам җыеп алам да ут кабызып кыр өстенә чәчеп җибәрәм! Ялкын телләре шаярышып бии-бии басу өсләп чабып китәләр... Тычкан балалары чыелдый. Куркынган бытбылдыклар, тургайлар пырылдап кара һавага күтәреләләр. Басу түре ут белән тула, авыл дөрли-дөрли яна!.. Мин Кызыл тауга менеп җиткәнче авылга борылып карыйм!.. Тиз-тиз менәм! Өстән иркенләп, озаклап авылга карап торам. Ул дәү учак кебек дөрләп минем күзләремне иркәли, шунда мин кап-кара йодрыгымны йомарлап селки-селки иң актыккы сүзләремне җил иркенә тапшырам: — Янамы? Беттеме Карачура?! Күрдегезме Мирвәлинең кем икәнен?! Ансат кына Мирвәлине җир йөзеннән югалтырга уйладыгызмы?.. Əə-ə! — Тпру... тпру, бахбай! +Ул, ярга ыргытылган балык кебек авызын зур-зур ачып, өзек-өзек тын алып торды. Йөрәге дөп-дөп тибә, баш очында гына өздерепөздереп сабан тургае сайрый иде. Алда гына урман... Таныш урман кебек... Шулмы-юкмы?.. Əнə, аерым тырлау булып, тал әрәмәсе утыра... Арырак киткәч урман тигез почмак ясап борылып киткән... Шул, шул!. Юлы да, урманы да шул. Урман чыгуга, Кызыл яр... Кызыл яр астында Карачура!.. — Зур авыл ул Карачура!.. Булган бар, ə кәкже! +Кем әйткән иде соң әле күңел өшетерлек бу сүзләрне?! Олаучы бит!.. Теге аксыл кашлы, аңгыра кыяфәтле егет... +Мирвәли, орлыгы агып беткән тишек капчык кебек акрын гына җиргә иңде, арба янына тезләнде һәм дегет белән каралган араталарга җыерчыклы маңгаен бәрә-бәра ялына башлады: — Шәмсегаян, җаным!.. Кая алып кайтасың мине? Ишетәсеңме син?.. Тыңла, зинһар! Кайта алмыйм мин анда, ярамый! Сиңа барын да сөйләп бирдем инде. Күңелемдә берни калмады. Син хәзер барын дә беләсең... Тик син теге кышкы төнне генә хәтерлисең!.. Ə Кызыл яр өстендә ятканда... Мин бит чынлап торып авыл-кырны яндырырга ниятләдем! Кулым белән булдыра алмасам да, күңелем белән күптән яндырдым мин Карачураны! Биш көн буе җилле төн көтеп яттым мин тау өстендә!.. Әллә ничек, акылыма килеп кенә, кире кайтып киттем... +Тик Шәмсегаян дәшми, акрын гына искән кыр җиле аның җәймә кырыйларын җилфердәтә, аның балавыздай йөзен азга гына ача да тагын каплый... +Аңа барыбер... Дөнья бармы, тармы ул, киңме, ыгы-зыгылымы, аңа барыбер... Мирвәли җилкәсенә төшәчәк яңа хәсрәтләр авырмыҗиңелме, аңа барыбер... +Юк, юк! Карачурага кайтырга ярамый. Ирекле баштан үзең җәза сорап барып керергәме?.. "Авылдашлар, мин гаепле сезнең алда! Үземнең дә, аның да гомерен агулап, үчемә буылып яшәдем!" — дип баш орыргамы?! Юк!.. +Ул ялт итеп сикереп торды, Шәмсегаянны бер кырыйгарак күчерде, җитез генә арбага менеп утырды һәм сүс дилбегәне кагып атка эндәште: — На-а! +Арба тәгәрмәчләре юлдагы вак ташларны сикертеп күндәм генә тәгәрәргә тотындылар, төне буе акрын килеп үшәнләнгән ат пошкыра-пошкыра аякларын як-якка чөебрәк юртып китте. — На, на! +Урман тиз-тиз аларга каршы чаба башлады, ук кебек сузылып яткан киң юл буп-буш иде. Мирвәли әле артына борылып карады, әле як-ягына күз төшергәләде. Бер җирдә дә кеше заты күренмәде. Шактый баргач, ул атны кинәт уңга борды. Алар ташландык иске юлга барып керделәр. Арба тәгәрмәчләре астында коры чыбыклар шытырдап сынды, күчәр башлары юлга ук чыгып яңарган усак үсентеләрен иеп, кырмыска ояларын сыдырып, тигезләп үттеләр. Мирвәли бер кулы белән Шәмсегаянны ныгытып тотып һаман атны каулый иде: — На, на, на! +Таныш юл... Ул тирән чокырга чыгарга тиеш... Аулак урын. Урман уртасы... Бала-чага да килеп йөрми, карчык-корчык кызыгырлык җиләкле аланнар да юк. Чаукалык, вак урман... Аннан шырлыклар башлана. Чытырманлыклар... Пәри өне! Элек шулай иде. Барган саен юл тарайды, юлга ук чыгып торган коры ботаклар Мирвәлинең, манма су булган күлмәген эләктереп ерттылар. Күлмәк астыннан кояш күрмәгән ап- ак тән килеп чыкты... +Чокырга җитәрәк ул атны юлсыз җиргә борып кертте. Бик кыенлык белән генә агач арасына үтә алган ат, арбаны көч-хәл белән тартып, шарт та шорт ботаклар сындырып, Мирвәлине сискәндереп бара иде. Шырлыкка кергәч, Мирвәли арбадан сикереп төште. Куе агачлыкта үлән үсмәгән диярлек, ара-тирә аксыл, сусыл сәрдәләр генә кояш эзләп төрле якка сузылганнар. Тып-тын... Күләгә... Һич көтмәгәндә "Акчарлактан да кара күләгә төшә!" дип уйлап алды, арыбире карангач, агачлар юграк урынны чамалап җиргә чүгәләде... Шунда, аяк астында аунап яткан коры ботакны алып кабыгыннан арчыды, җиргә батырды... Җир йоп-йомшак, казыр өчен бик уңай иде... +Черегән яфрак катламын күтәрүгә, астан вак кына кызыл кырмыскалар йөгерешеп чыктылар, аның тузанлы итеге буйлап тизтиз өскә күтәрелделәр, муенга, аркага кереп тулдылар. Кайнар тир исе җәлеп итте, ахрысы, аларны. Мирвәли аларның аяусызланып, авырттырып тешләүләрен бөтенләй сизмәде, кулларын төкереклитөкерекли очлы таяк белән йомшак җирне чокыды... Нәзек, әмма нык, сыгылмалы агач тамырларын сындырганда тырнак төпләре канады. Тамырлар бер-берсе белән тоташып, чәбәләнеп беткәннәр иде. +Кинәт аның баш очында гына нидер кыштырдады, ул сискәнеп күтәрелеп карады һәм үзе янына килеп җиткән акбүз атның моңлы, зур күзләре белән очрашты... Ат чебен-черкигә түзә алмыйча шырлыкка ерып кергән һәм Мирвәли янына ук килеп җиткән иде. +Ул куркып китте. Хәле бетеп, буыннары изелеп чокырдан чыкты һәм гөрселдәп җылы җиргә капланды... +Качарга кирәк! Барын ташларга да ычкынырга моннан! Атны юлга чыгарырга, чыбык белән берне ныгытып сыптырырга!.. Китсен!.. Качарга! +Ул тир ачысыннан сызлаган күз тирәсен пычрак кул аркасы белән уа-уа мүкәли, үрмәли башлады. Бите-кулы сыдырылып бетте аның, өсбашы таланды... Шактый озак үрмәләгән кебек тоелды, ул борылып карады: башын чайкый-чайкый көч-хәл белән арбаны сөйрәп, ат та аңа ияреп килә иде... Ул ашыгыбрак шуыша башлады, тирән чокыр янына барып җитте һәм, хәле бетеп, җирне кочаклап озак кына исәнгерәп ятты. Җирдән яшел үлән исе, тереклек исе, кояш исе, туклык исе килә иде. Чокыр төбендә, ташлы ярлар арасында нәзек кенә моңлы тавыш белән чишмә чылтырый... Ул аягына басып тормады, яр балчыгын ишә-ишә түше белән шуышып аска, чокыр төбенә төште һәм тонганын да көтмичә, эре йотымнар белән салкын, болганчык суны эчте. Ком, балчык кисәкләре аның эре тешләре арасында көлгә әйләнеп шытырдадылар, тирләгән бите буйлап әллә күз яше, әллә чишмә суы акты. +Ул көч-хәл белән тырмашып аягына басты, үрмәләп диярлек текә сукмак буйлап өскә менде. Ат сак кына кешнәп, тавыш биреп аны каршы алды. Мирвәли алпан-тилпән атлап арба янына килде, аратага ябышып тезләнде һәм: +— Ачуланма мине, Шәмсегаян,— дип пышылдады.— Мин сине ташлап, үзем кылган һәм ниятләгән эшләремне ташлап беркая да китә алмыйм икән инде! Булмый... Кичер мине!.. +Борырга теләгән иде, ат борылмады, колакларын уйнатып һаман чокыр ягына карап торды, борын тишекләрен дерелдәтеп тавыш бирде. Мирвәли шул чакта гына аны тугарырга вакыт икәнен, хайванкайны төне буе ашатмыйча-эчертмичә куып кайтуын хәтеренә төшерде. Ул каты куллары белән биянең йомшак яңагын сөйде, сыйпады... Нишләргә? Атны чокырга төшереп булмый, сукмагы бик текә, ярлар биек, су алып менәргә савыт-саба да юк. Ул уйланып торды да, фуражкасын салып, аның эченә өрәңге яфраклары түшәде. Бер менеп, бер төшеп су ташыды, аягының җегәре тәмам бетте, атны тәмам туйганчы эчертте. Сумкадан күмәч сыныклары алды да берәмберәм атның калтырап торган йомшак иреннәренә кыстырды... +* * * +Урамның нәкъ уртасында туктаган атны, арба янында юаш кына, мескен генә басып торган ап-ак чәчле, җитү сакаллы, таланган өсбашлы, киң җилкәле, баһадир гәүдәле картны бик тиз абайлап алдылар. Берән-сәрәнләп тә, аннан күпләп-күпләп халык урамга йөгерде. Кешеләр арасында шөбһәле сүзләр ишетелде: — И-и, бичара, берсе үлгән түгелме соң? +Мирвәли бер сүз дә дәшә алмады, ул күз яшьләре ташкынын чак тыеп тора, аның аскы ирене дерелди, күмәч-күмәч балчык каткан тезләре тыелгысыз калтырыйлар иде. — Кая барасың болай? Кем син?!. +Шәмсегаянны зур кадер-хөрмәт белән авыл зиратына, үзе теләгән почмакка, каен белән нарат кочаклашып үскән урынга күмделәр... +Аның якын кардәшләре дә, дуслары да, ахирәтләре дә табылды. Бик якын агай-энеләреннән дә шактый кеше исән икән, алар берсе дә Шәмсегаянны онытмаганнар иде. Карачура кешеләре тетрәнерлек үткән хәлләрне искә төшереп, белмәгәннәргә сөйләп, якынлык хисләре күрсәтеп Шәмсегаянны үз яннарына кабул иттеләр — зиратларыннан урын бирделәр... Авылның бик борынгы гадәте буенча чардуган торгызып, аның дүрт почмагына дүрт сыерчык оясы куярга булып, агай-эне үзара почмакларны бүлешеп тә алды. +Карачурада гадәтләр һаман шул икән әле. Кеше үлсә аның чардуганының дүрт почмагына да колгалар кадап сыерчык оялары куялар. Язгы җылы җилләр белән көньяктан Карачурага әллә никадәр сыерчык очып килә. Алар күнегелгән тын зиратта оялыйлар, бала чыгаралар. Ап-ак шомырт, миләш чәчәкләренә төренгән зиратта яз буе кошлар моңы яңгырап тора. Якыннарың никадәр күп булса, дарыңның хисе никадәр көчле булса, синең истәлегең алар өчен никадәр якты булса, оялар шулкадәр озаграк торалар. Карачуралар аларны барлап, ел саен караштырып, төзәтеп куялар. "Аның баш очында бер кош та оя типми бит!" — бу Карачуралар өчен иң аяусыз сүз! +Әйе, Карачура һаман бар икән! Үзгәргән дә, үзгәрмәгән дә!.. +Авыл шул ук: инеш белән бергә ике борма ясап сузылган Олы урам. Түбән очта, ыштан балаклары булып, Олы урам икегә тармаклана. Уңга киткәне Кәҗә башы, сулга, күпер аша чыгып үргә менгәч, Имән урамы башлана... Кәҗә башы урамы элекке кебек үк яшеллеккә төренгән. Шәмсегаяннарның нигез-йорты шунда иде... +Инеш тә шул ук: каз-үрдәкләр мыжылдап тора үзендә, ыштан балакларын бот тиңентен сызганган сипкелле малайлар агач дөмбе белән комырыклардан вак чабакларны, этлиләрне пыркытып чыгарып җилгәргеч иләгеннән бозып ясалган бәләкәй җәтмәләр белән балык сөзәләр... Ярларында таллар... Тал араларында бозау көтүе утлап йөри... +Инеш аръягында үзгәреш!.. Таллык белән тау арасында Мирвәли исемнәрен дә белмәгән әллә нихәтле машиналар канатларын, яңакларын ялтыратып тезелешеп торалар. Авылның механизациясе шунда икән. Хәзергә алар ял итә. Арырак бензин баклары, әллә нинди подваллар, сарайлар... Хуҗалык үскән, димәк! +Йортлар да үзгәргән: элек салам түбәле кырык терәүле мескен өйләр арасыннан ара-тирә генә такта түбә кукыраеп чыгып тора иде. Хәзер салам түбәләр бер-ике җирдә генә калган... +Ə кешеләр?.. +Кешеләр әллә ниндиләр... Мирвәли авылдашларының күбесен танымый, бик күпләр аның үзен танымыйлар... Башта бу хәл куандырса да, тора-бара бик читен нәрсәгә әйләнде. Берәрсе килеп Шәмсегаянны сораштыра башласа, бигрәк тә уңайсыз иде аңа!.. Аны белә, димәк, Мирвәлине юри-марый гына танымаган булып маташа... Шәмсегаянның күп еллар тоташ балалар бакчасында эшләвен, Карачураны сагынуын, бер генә көн дә, минут та онытмавын ишеткәч, соратучыларның күзләре яшьләнә, барысы да аны бик кызганалар, офтаналар иде. Аны кызганалар, ə Мирвәлине?.. +Нигә берәү дә аның хәлен сорашмый, аның чал башына кинәт ябырылып төшкән хәсрәтен бүлешергә ашыкмый?.. Нигә?.. Ул да шушы авыл кешесе ләбаса, шунда туган, шунда үскән! +Мәрхүмәне олылап җиргә иңдергәч, аны бөтенләй оныттылар... +Башта төркем-төркем, аннан берәмләп халык зираттан таралып бетте. Беркем дә кабер янында чүгәләп утырган Мирвәлигә күз салмады, үзе белән чакырмады, "безгә кагыл, кереп чык", — дип эндәшмәде... Ичмасам, берәрсе: хәзер нишлисең, кая барасың инде?" — дип сорасачы!.. +Гомер буе юатып түгел, кеше кайгыртып түгел, юанып, иркәләнеп яшәргә өйрәнгән Мирвәлигә болай бердәм рәвештә һәм ачыктан-ачык үзен үгәйсетүләрен, санга сукмауларын күтәрү бик авыр, үтә кыен иде. Ул агай-энеләренә, авылдашларына, танышларына чын күңелдән рәнҗи, үзен санламауларын күреп, аның болай да сынык күңеле тыгын да сүрәнләнә, мескенләнә бара иде... +Зираттан чыгып баручыларның акрын гына сөйләшкән сүзләре дә аның йөрәгенә туп-туры утлы ук булып кадала, җыела-бөялә иде. — Туган җире тарткан икән бичараны! — Әй, уңган да хатын иде инде!.. — Аның урак урулары... — Печән чабуын әйт син! — Аш-суга гаҗәп оста иде... — Ярдәмчел, кече күңелле... — Шул Мирвәли олактырды инде аның башын... — Теге Мирвәлиме инде бу? — Үзе инде, үзе!.. +Чүгәләгән иде Мирвәли, җиргә үк утырды. Үзе хакында әйтелгән сүзләрне күтәреп торырлык түгел иде... +Ə зиратта мул булып үлән калкынган! Сусыл сабаклы әнисләр чәчәк аткан. Койма буенда күпереп утырган баллы ай чәчәкләре өстендә алтын суы йөгерткән төклетуралар, бал кортлары оча... Выж да выж... Җил, каен яфракларын лепердәтеп, җирдә шадраланган күләгәләрне туктаусыз уйната... Мирвәли үзе дә сизмәстән җирдән, үлән арасыннан кытыршы, иске нарат күркәсе алып чалбар кесәсенә тыкты... +Күтәрелеп тә карыйсы килми аның хәзер... +Карарга кыймый! +Кая карап күзне ял иттерәсе? Төне буе атлап арыган аякларны, ватылган тәнне ял иттерерлек тыныч почмакны каян табарга?! +Бер Шәмсегаян гына: "Монда кал!" — диде. +Бер ул гына... +Монда... Карачурада... +Калыргамы? Менә шушы үтә кырыс кыяфәтле авылдашлары белән аны бәйли торган берәр нәрсә калганмы соң?.. +Бүген ул үзе туып-үскән нигез яныннан да үтеп китте. Нигезе буш... Берәү дә кыеп анда йорт тергезеп җибәрмәгән... Бакчасы өстеннән тыкрык ясаганнар. +Өй урынын уртада калдырып, ике яклап үтеп йөриләр икән... Яшел таплы җир өстендә күгәргән, мүкләнгән нигез ташлары арасыннан юан сабаклы алабуталар, карга борыннары, сукыр кычытканнар үсеп чыккан. Кемдер үлән арасыннан кереп йорт турына муртаеп беткән шәп-шәрә усак казык каккан. +Бүген, ул кайткач кына какканнармы әллә?.. +Тыкрыкның ике ягында да дәү-дәү өйләр. +Дәү-дәү өйләрдә яңа кешеләр... +Мирвәли заманында туып кына килгән яңа буынның үз балачагалары үсеп беткән... +Уйлар аның башын җирдән күтәрделәр, ул томанлы күзләре белән авыл урамнарын капшый башлады... +Урамнар элеккечә... Урамнарның ике ягыннан да баганалар тезелешкән. Мирвәли бик бәләкәй чагында "чыжым баганалары" дип йөртәләр иде аларны... +Өйләр... +Өч кое! +Хәйдәр карт казыган коелар... Аның өч улы гражданнар сугышыннан кайтмады. Шулар истәлеге итеп өч кое казыган иде ул... Шәмсегаян белән алар шунда очрашалар иде. Өч кое янында тугыз тирәк. Хәзер дә исән икән әле алар... +Имән урамы... Мирвәлинең бабасы: "Без бәләкәй чакларда Бөгелмәгә олау йөртә идек. Имән урамыннан чыгуга, карурман башлана иде. Барып җиткәнче гел урман эчләп үтә идек", дип сөйли иде. +Әйе... Монда аның ерак бабалары туган. Авылның нигезен салган кара Чура үзе дә аның ерак бабасыдыр әле... Бу зиратта аның әтисе ята, әнкәсе... Монда Шәмсегаян... Калыргамы монда?.. — Хуш, Шәмсегаян!.. +Оешып каткан аякларын сыкрый-сыкрый язып ул урыныннан купты, Шәмсегаяны белән кат-кат саубуллашты... +Урамнан кайтырга базмады ул, ындыр артлатып туп-туры Шәрифҗаннарга китте. Аның аты шуларда. Шәрифҗаннар Шәмсегаянның якын кардәшләре... +Аңа, азга гына булса да, каядыр барып сыенырга, үзен кеше итеп сизәргә кирәк иде. Шунсыз булмый! Шунсыз ул хәлсезләнеп, егылып үләчәк. Тик үзеңне кеше итеп тою өчен, башкаларның да сине үз ишләре итеп санаулары кирәк иде. — Шәрифҗан, ə, Шәрифҗан! +Ачык тәрәзәдә, тамчылы гөлләр арасында Шәрифҗанның юка, сары сакалы күренде. — Нәрсә бар? — Чык әле монда. +Шәрифҗан мыштырдап, теләр-теләмәс кенә болдырга чыкты, култыксага таянды һәм "ни сүзен бар инде тагын?" дигән сыман, тавыш-тынсыз гына көтә башлады. +Ничек сүз башларга? Кеме ул Шәрифҗанның? Кардәшеме алар, якыннармы? Утыз ел бер-берсен күрмәгән кешеләр арасында нинди якынлык калсын?.. Ə нигә калмасын? Бер-берсен бөтенләй белмәгән ят кешеләр дә туганлык куллары сузалар ич еш кына! Əнə, тимер юлда кайтканда... Бөтен поезд купты!.. Тик алар аның кем икәнен белмиләр иде шул! Мирвәлинең кем икәнен белсәләр, ярдәм кулы сузарлар идеме алар? +Шулай да, нигә Шәрифҗан бөтенләй ят итә әле аны? — Ни бар, ни әйтәсең килә? +Болай сүзсез, төнтек, мокыт адәм түгел иден ләбаса син, Шәрифҗан!.. Гармунчы егет идең!.. Авылдашың Мирвәлигә бер генә дә җылы сүзең юкмыни?.. Гомер буе җир сөреп синең бармакларың тубырланып каткан, йөзеңнең кызыллыгын җил ашаган, калын тырнакларың саргаеп яргаланган... Күңелеңнең дә чишмәсе корыдымы әллә?.. Я, дәш бер сүз, Шәрифҗан... Син югарыда, болдыр өстендә торасын... Син хуҗа... Мин аның яныннан зираттан кайттым бит... Беләсеңме, ул "кал!" диде... +Шәрифҗан авыл җанлы иде, үзенең артык корылыгын аңлап, Мирвәлине өйгә, чәйгә чакырды. — Кер әйдә. Чәй дә кайнаган... Ачыккансыңдыр... +Ни дидең син? Чәй?.. Юк, чәй эчәсе килми Мирвәлинең, аңа хәзергә чәй кирәкми. Чәйне ул болай да өнәп бетерми, тук карынга гына эчә... Аңа бер җылы сүз генә кирәк, Шәрифҗан! Күзләреңне яшермә инде, карачы бер аның ягына!.. +Ахмак галимнәр кешенең ризык капмыйча, су йотмыйча ничәшәр тәүлек җан асравын исәпләп баш ватканнар. Кыенмы әллә моны исәпләү? Син менә йомшак сүз ишетмичә, җылы караш тоймыйча ирекле адәм баласының күпме яши алуын санап кара!.. +Утыз ел дәвамында ул тегендә, читтә Шәмсегаянның назына җылынып, аның иркәләвенә сыенып яшәгән икән! Менә Шәмсегаяны юк инде! Аның белән барысы да киткән: җылы караш та, йомшак сүз дә... Ə Мирвәлигә яшәргә кирәк бит әле!.. +Тирә-якта кешеләр нинди күп! Үзара алар нинди якыннар: туганнар, абыйлар, апалар, җизниләр, сеңелләр, балдызлар, кодалар, кодачалар... Я булмаса иптәшләр, кардәшләр, яшьтәшләр, аркадашлар, юлдашлар... Нинди җылы җепләр бәйли адәми затларны якты дөньяда! +Шәрифҗан да элек Мирвәлине "җизни" дип зурлап йөртә иде. Нигә шул җылы сүзне хәзер әйтми ул? Бер мәртәбә генә, ялгыш кына авызын тутырып "җизни!" дисәче! Шәрифҗаннар күршесендә генә Мирвәлинең кодасы тора... Кода!.. Нинди ягымлы, матур, кадерле сүз икәнсең син! Кода! Бәйрәмнәрдә ачык чырай, татлы сүз, кайнар бәлешләр, сөенечле сүзләр, хатирәләр!.. +Бер мәртәбә "кода" дип әйттерер өчен Мирвәли дөнья малын, дуңгыз канын бирер иде!.. Тукта — нәрсә бирә ала соң ул? Ние калды? +Кардәш, авылдаш, яшьтәш, адаш... Нинди тирән мәгънәле кадерле сүзләр икән болар! +Тукта! Кем эндәшә соң аңа баядан бирле? Шәрифҗан икән. Беркем дә түгел Шәрифҗан... — Чәй эчәргә керәсеңме дигән идем? +Кемгә эндәшәсең син алай, Шәрифҗан? Мирвәлинең иңбашлары өстеннән кая карыйсың?.. — Ə? Чәй дисеңме? Эчәсем килми... +Монда озак торырга ярамый. Аяклар калтырый... Ишегалды тар, сулышны бүлә... Тавыклары күп, келәт алдында үрдәкләр бакылдап җим теләнеп торалар... +Мирвәли урамга чыкты... Юллар тузанлы, машиналар үтеп-сүтеп торалар. Бәбкә үләннәре койма ышыкларында гына... Урамда кешеләр күп. Әле дә ярый, алар Мирвәлине онытканнар!.. +Онытканнармы?.. Онытмаганнар! +Язулы капкалы йорт. Нәрсә бу? Колхоз идарәсе икән... Шунда кереп караргадыр бәлки? Аякларына егылып гафу сораргадыр?.. Шәмсегаян: "Кал!" — диде ич! Иелгән башны кылыч кисми дигән акыл да бар. +Ул идарә йортына борылды. Йорт алдындагы бәләкәй генә бакчада, буявы уңган эскәмиядә җемелдәп торган түгәрәк ак сакаллы, сул җиңен чалбарына кыстырган берәү утыра иде. Ул сыңар кулын ак кашы өстенә куеп Мирвәлине көтеп алды. Мирвәли дә аның яныннан үтеп китәргә яхшысынмады, сәлам биреп эскәмиягә барып утырды. +Күләгәдә җиләс, салкынча иде. Ул, үзенең аз гына тынычланганын сизеп, утырдашына сүз катарга булды. Теле әйләнмәде. Икесе дә сүзсезлекне яхшысынмыйча төрле юк-барлардан башлап киттеләр. — Кыздыра! — Яндыра-а! — Әйдә, кирәк иде... — Кирәк, әлбәттә. +Идарәдән ерак та түгел күләгәдә өч-дүрт бозау әлсерәп мышнап ята. — Урынын тапканнар! — Күләгәдә әйбәт шул. +Тагын тынлык урнашты. Кыекта чыпчыклар чырылдаша. — Председатель андамы? — Мирвәли башы белән идарә тәрәзәсен күрсәтте. — Ни калган аңа анда? — Идарә түгелме соң бу? — Булса ни! Тик безнең председатель идарәне сөйми. Кәнсәләрдә анда кәгазь генә була. Ə ипекәйне аны кырда үстерәләр. +Мирвәли башта утырдашын танымаган иде. Председатель хакында сүз кузгалгач, ул аны төсмерләде. Кем шулай кашларын җыерып көлемсери иде соң?! Кодамы, күршеме, кардәшме?.. Бәй, бу аның адашы ич! Күпер төбе Салих малае Мирвәли!.. Алар яшь чагында дуслар иделәр, бер-берсен "адаш" дип кенә йөртәләр иде. — Танымый торам үзеңне, адаш, — диде ул. — Адаш? — дип баягыча көлемсерәде икенче Мирвәли. — Адаш... Сәер булып китте. Карачурада адашлар юк хәзер... Күптән бу сүзне ишеткән юк иде!.. — Нигә юк? — Утыз ел инде беркем дә баласына Мирвәли дигән исемне кушмый... +Мирвәлинең аркасына салкын тир бәреп чыкты. — Нигә? — Яратмыйлардыр,— диде туп-туры карап икенче Мирвәли. +Мирвәлинең адашы яныннан тизрәк китәсе килде, яхшысынмады. Ул башын салындырып тып-тын гына утыра иде. Кайчан исә бер үзенең хөкем карарын ишетергә тиеш иде ләбаса ул!.. Адашы түзмәде, аңа таба борылды. — Председатель кирәк идемени? — дип сорады. — Кагылып чыгыйм дигән идем шул. — Ни йомыш бар иде соң аңарда? Мин үзем дә идарә члены. — Йомыш дип... Авылда калыргамы әллә дигән идем... — Бөтенләйгәме? — Әйе, бөтенләйгә... — Калырга? — дип кабатлады ул Мирвәлине сискәндереп.— Калырга дисең инде син... Уйларга кирәк моны! Син миңа үпкәләмә, үткәннәрне искә төшергәнне кайчак үзем дә яратмыйм. Шулай да әйтик, авыл халкы җәбер-җәфаны байтак күрде! Ул сугыштан соңгы интеккәннәрне күрсәң син? Хезмәт көненә берни бирмәделәр диярлек. Налоглар, заемнар белән җәфаладылар. Еллар буе берни бирмәделәр, еллар буе барын бездән сорадылар. Рәхмәт, ниһаять, колхозчыны кешегә саный башладылар... Күзебез ачылды, җитәкләп безне көр тормышка чыгардылар... Ə күңеле йомшак аның крестьянның? Бала туганны ишеткәндә һәркемнең күңеле йомшара. Ə крестьян һәрвакыт табигать арасында... Ул һәр яз җирдә тереклек яңаруын, тормыш тууын күреп, куанып яши. Шуңа күрә күңеле йомшак, шигъри аның... Гафу итә дә белә, кирәкмәсен оныта да? Барын кичердек, ə нинди игеннәр үстердек быел? Күрдеңме икән?.. Яшәдек, яшибез. Тик син кайтырсың һәм монда калырга уйларсың дип башыма да килгәне булмады? Үз җирен каһәрләгән кешене, өстебез ялангач чагында күпме кием-салымны тураклаган кешене, күз карасыдай кадерле игенне дегет белән аралаган кешене, күпме мал-туарын агулап киткән кешене... Гафу итәргә, сыендырырга, урын бирергә дисеңме?? Белмим, белмим... +Мирвәли ялт итеп сикереп торды да китә башлады. Бераз баргач артына борылды, идарә тәрәзәсенә карады, һәм: — Миңа күп кирәкми инде хәзер... Күрәсең ич, картаелды. Яшисе яшәлгән дигәндәй, миңа хәзер өч аршын җир җитә, — диде. +Адашы җиргә карап уйга калды. Мирвәли үз сүзләренә тагын нидер өстәргә, үзенең газапларының бер өлешен булса да аңа ачарга, уртаклашырга теләде. Өлгермәде. — Өч аршын сорыйсыңмы,— диде адашы тагын көлемсерәп.— Кадерле ул туган җир! Ай, кадерле!.. Күпме авылдашлар аның өчен башларын безнең гомердә генә чит җирләрдә салдылар. Берлинда, Будапештта. Каты бәгырьле димә, минем ул җир өчен чын-чынлап даулашырга хакым бар! Өч аршын җир!.. Күп сорыйсың син, Мирвәли?.. Хәзер менә сорыйсың! Ə нигә качтың син Карачурадан? Әйт әле? — Кимсеттеләр мине, җәберләделәр,— дип мыгырдады ул. — Ə безне?.. Еллар буе кара тир түгеп эшләп берни алмаган чакларыбызда безне кимсетмәделәрме? Әрнемәдекме?.. Тик туган җиребезне каһәрләп мөртәткә әйләнеп чыгып качмадык! +Юк, председатель белән очрашуның кирәге дә юк икән. Кирәкми... Барыбер аңлаша алмаслар алар!.. Ə Шәмсегаян кал диде! +Үз алдында да юкка чыккан Мирвәли алпан-тилпән атлап урам уртасыннан Шәрифҗаннарга кайтып бара. +Чыннан да, нигә киттеләр соң алар Карачурадан?.. Куркып бит! Куркып-өркеп кителде, посып яшәлде. Тукта! Инде хәзер дә хаклык белән, хөкемең белән очрашудан куркып чыгып китәргәме?.. Кочакларын җәеп, аркасыннан сыйпап каршыларлар дип өметләнеп кайтмады бит ул! +Монда калырга кирәк! Шәмсегаянга гына сөйләгән сүзләрен ул авылдашларына да җиткерергә тиеш!.. Властьлар сыйдырмаса, туганнары, агай-энеләре бар ич әле аның! Кырыс булса да, почмагын биреп торырлык Шәрифҗан бар... Əнə ич, чәйгә дәште! Гаебе зур Мирвәлинең, моннан китү ул гаепне тагын да зурайту, үстерү генә булачак... Хәзер барырга да, туганнарның аягына егылырга кирәк. +Капка төбенә кайтып җитте Мирвәли. Күн итегенең тузаннарын озаклап багана төбендәге бәбкә үләннәренә сөртеп торды. Ишегалдына керде, һәм лапаста җигүле бүз атны күреп коелып төште. Димәк, монда аңа урын юк!.. +Үз гаебенең зурлыгы аның миенә шул чакта гына барып җитте. Аңа монда урын юк! Сыйдырмыйлар!.. +Ул, хушлашырга теләп, хуҗаларны эзләде. Як-ягына каранды, берәү дә күренмәде. Сөйләшергә кирәк дип тапмаганнар!.. Ичмасам Шәмсегаянның сүзләрен әйтеп калдырырга иде... Аның соңгы сәламен тапшырырга, күчтәнәчләрне өләшергә... +Шыгырдап капка ачылды. Бер төркем кеше күренде. Кемнәр болар? Кая баралар? +Уртада Шәрифҗан килә. Төркем тын гына Мирвәли янына килеп җитте, кешеләр ярым алка ясап аны урап алдылар. Шәрифҗан Мирвәлигә карап бераз торды да атка ымлады. — Больница аты, кирәк була башлар дим. — Әйе, әйе... Мин хәзер китәм. Кузгалам... — Җизни!... +Мирвәли сискәнеп ап-ак агарынды! Менә аның хөкем сәгате җитте! Тик аңлагыз, авылдашлар, кыен аңа, бик кыен?.. Гаебен аңлаган саен авыррак була бара! — Җизни... Атны илтергә кирәк... Газизҗан аны сәгатьтә эшли... Аннары, без, агай-әне, монда үзаралай сөйләштек... Олы башың белән әллә кайларга китеп йөрмәссең инде, үзебездә генә калырсың... +Ярты сәгать үтәр-үтмәстә таныш юлдан Кызыл ярга бер ат менеп бара иде. Арба артыннан ике кеше атлыйлар. Мирвәли бик арыган булса да: "Азрак озата барыйм",— дип Газизҗанга ияргән иде. Газизҗан Шәрифҗанның йорттагы төпчек улы икән. Ул да Мирвәлигә ике тапкыр "җизни" дип эндәште... +Менә алар тау өстенә менеп җиттеләр. Мирвәли йортына борылып карады... Аста Карачура... Аста инеш... Аста зират... +Мәктәп тәрәзәләренә кунып кояш ялтырый. Имән урамыннан ук башланып киткән бодай басуында болыт күләгәләре шуышалар... Бодай кырлары ындырлардан алып офыкка кадәр җәелгән... Бәлки Бөгелмәгә кадәр үк шундый басулардыр?.. Кем белсен... +Тау сыртындагы корыган үлән чылгыйлары, корышкан абагалар арасында тынгы белмәс чикерткәләр скрипкәләрен уйныйлар. Тау итәге буйлап үзәннәрдән килгән җил монда җитәрәк, капылт кына өскә менеп китә дә Мирвәлинең буй-буй яңа күлмәгенең ачык изүеннән үрелеп, аның йөрәген барлагандай, шунда бутала... Шунда аның йөрәге, шунда! Əнə ничек тибә... Типсен әле ул! Мирвәлигә яшәргә кирәк! Яшәргә... +Алда, тонык кына гөжләгән урман авызында, карылдашып дәү, симез каргалар очалар... +Ул озак итеп, үзе бүген төнлә үткән юлга, аның белән соңгы кат сөйләшеп үткән юлга карады... Әгәр бу аңлашулар моннан элегрәк елларда булсаларчы! Ун ел элек, биш ел элек!.. — Я, бар, Газизҗан улым... Врачка рәхмәт әйт. Хайванкайны рәнҗетмә!.. +Кояшны каршы алырга офык артыннан чыккан юка, чуар болытлар алсу нурга манчылдылар. Ул урманга кереп барган Газизҗанга тагын бер тапкыр кулын болгады да акрын-акрын түбәнгә, кичке мәшәкать белән ыгы-зыгысы тагын да арткан зур авылга, туган авылына, ниһаять, аларның икесен дә сыендырган Карачурага таба төшеп китте... +Октябрь — ноябрь. 1962 ел. +Мәскәү — Казан. diff --git "a/bylatypov/\323\250\321\207 \321\202\323\231\320\263\323\231\321\200\320\274\323\231\321\207\320\273\320\265 \320\260\321\200\320\261\320\260_tat.txt" "b/bylatypov/\323\250\321\207 \321\202\323\231\320\263\323\231\321\200\320\274\323\231\321\207\320\273\320\265 \320\260\321\200\320\261\320\260_tat.txt" new file mode 100644 index 0000000000000000000000000000000000000000..292a3bb27726dce35bd32317f0bd7682333f11fd --- /dev/null +++ "b/bylatypov/\323\250\321\207 \321\202\323\231\320\263\323\231\321\200\320\274\323\231\321\207\320\273\320\265 \320\260\321\200\320\261\320\260_tat.txt" @@ -0,0 +1,359 @@ +Аяз Гыйләҗев +Өч тәгәрмәчле арба +Рәшат, өчәр аратаны берьюлы сикерә-сикерә, ә дигәнче икенче катка менеп җитте. Үз квартирасының ишеге төбендә звонок төймәсенә басып торучы хатын-кызны күргәч, сискәнеп шып туктады. +Бер кулына җыйнак кына чемодан тоткан хатын озын буйлы iде. Ул Рәшатның аяк тавышын ишетеп борылып карады, аннары иренеп кенә тагын төймәгә үрелде. +— Әллә өйдә юклар инде, - диде ул, тагын Рәшатка таба әйләнеп. Хатынның кара-кучкыл битенә арыганлык, талчыгу чыккан иде. +— Сезгә... сезгә кем кирәк соң? - диде Рәшат, тотлыгып. +— Сәләевкә телеграмма, - диде хатын, шактый җансыз тавыш белән. +— Сәләев мин булам! - диде Рәшат, җиңеләеп. - Рәшат Сәләев! +Хатын аска төшеп киткәч тә, Рәшат беравык хәл алып торды. Бераз җиңеләйгәч, ул ишек ачарга тотынды, ачкыч тишеген таба алмый йөдәде, тапкач, ачкычын кирегә борып маташты, кергәч ишек катындагы башмакларга абынды. Үз халәте көлке кебек күренде, елмайды, телеграмма гына эчне пошырып өстәлдә ята иде. +Ул тагын авыр сулады. +Бүген беркемнән дә телеграмма аласы, үзен башка дөнья, башка кешеләр, аларның кайгы яки шатлыклары белән бәйлисе килми иде аның. Бәйрәм-сәйрәм дә түгел, туган көне дә бик ерак, килү-китү дә көтелми иде, кемнән булыр икән бу кирәксез хәбәр? +Теге озынча буйлы, кара тутлы йөзле хатынны кинәт күреп өрекмәгән булса, телеграммага һич тә исе китмәс иде аның. Ниләр булмый бу дөньяда? Таныш-белешләре, бергә укыган иптәшләре, дус-ишләре азмы әллә аның? Йомыш төшкәндә, барысы да Рәшат дип килеп-китеп торалар ич... +Уф, теге апа аны нык кына куркытты!.. Тәмам хәле китте. +Рәшат графиннан жылымса, тәмсез су салып эчте, якасын чишеп, күлмәк изүе белән җилләнеп алды. Йонлач, таза күкрәкләре тирләгән иде. Астан: +— Рәшат! - дип кычкырган уенчак тавыш килде. +Ул шунда гына телеграмманы сүтеп карады. +"Уналтынчы майда сезнең шәһәрдә булам. +Өйдәрәк торырга тырыш. Сине күрәсем бар. Әниең". +Баягы тавыш тагын да иркәләбрәк: +— Рәшат! - дип кычкырды. +Егет телеграмма кәгазен селкә-селкә каударланып бер ишеккә, бер тәрәзә янына килде: +— Хәзер, хәзер чыгам! - дип кычкырды. +Ә үзе ашыкмады, урындыкка утырды, тагын бер кат телеграмманы укып чыкты, адресын карады, кайсы шәһәрдән, кайсы вакытта бирелүен тикшерде. Барысы да дөрес иде... +— Рәшат, Рәшат! +Ул әйләнеп чыкканда, Луиза беренче кат белән икенчесе арасындагы баскыч мәйданчыгына менеп җитеп, бик гаҗәпләнеп өскә карап тора иде. Ярым караңгыда кыз искиткеч матур булып күренде Рәшатка. Аның очлырак нәфис ияген чак кына алгарак сузып, башын артка чөеп кыланыбрак торуында ниндидер яшерен чакыру, дулкынландыргыч ымнар бар иде. Юка күлмәге аның йоп-йомры иңбашларын, күңелгә кытык атып торучы калку күкрәкләрен аермачык белдереп тора. +Егет кызның чибәрлеген менә әле генә бәяләп бер мизгел аңсыз-өнсез карап торды да акрын-акрын аска төшә башлады. Луиза янына җиткәч, Рәшат авыр гына көрсенде. Луиза исә рәхәтләнеп көлеп алды. +— Нигә плащыңн-ы- калдырмадың, Рәшат? Әллә радиодан тагын яңгыр вәгъдә иттеләрме? +Җавап урынына егет кызга телеграмманы тоттырды. +— Телеграмма? Кемнән? +— Укы, - диде егет кырыс кына. +Кыз бераз гына күрә карау булса да, "йөзне боза" дип, күзлек кими иде. Ул, озын керфекләр белән каймаланган үтә ялтыравыклы соры күзләрен кыса төшеп, телеграмманы укып чыкты. +Синең белешләрең арасында да наяннар бар икән! - диде Луиза яратмыйча. +— Нигә? +— Тапканнар инде шаярыр сүз! +— Шаяру юк монда. +— Ничек?! +— Шулай. Барысы да дөрес. +Алар җитәкләшеп аска төштеләр, ишек алды бакчасына чыктылар. Көн сокланырлык дәрәҗәдә әйбәт иде. Әле кичәле-бүгенле генә ачылып маташкан яфраклар чип-чиста, нәфис иделәр. Сукмакларга әле генә сибелгән ком алтын сыман сап-сары иде. Сукмак кырларына куелган утыргычларның зәңгәр лагы кояшта ялтырый, кызның кибән ясап куйган мул, матур чәчләре нур төшеп янып тора. Луиза дулкынлана, ләкин, читкә караган булып, үз хәлен егеткә белдермәскә тырыша иде. +Нигә шушы кадәр сылу соң бу Луиза, дип зарланды Рәшат эченнән генә. Утызга җитеп килә +торган, акыл утырткан, төчесенә караганда тормышның ачысын мулрак эләктергән егет, башкалар чуар күңелле җилбәзәк дип санаган, куркыныч матурлыкка ия булган шушы кыз белән ничек таныша, дуслаша алды икән? +Башка вакытларда Луизаның күзгә бәрелеп торган чибәрлеге белән эчтән генә горурлана торган егет бүген кызның үтә күркәм булуыннан шүрләп калды. +Ни булды әле аңа? Нигә шулай телсез-өнсез җебеп төште? Луиза аннан нидер көтә ич. Бер атлый да борылып астан гына аңа күз сала. Сүз көтә, аңлату көтә, аңлашу көтә! Рәшат кыюланып аңа таба атлады. +— Луиза, без соңга калабыз. +Кыз, егет күрсен өчен юри кискен хәрәкәтләр ясап, кулындагы кино билетларын вак-вак кисәкләргә ертып һавага чөеп җибәрде, учы белән күзен кояштан каплап, чуар күбәләкләрнең талгын гына җиргә төшүләрен карап торды. +— Мин синең белән беркая да бармыйм. +— Алайса шушында утырып торыйк. +Кыз нидер унлап алды да алгарак чыкты, кырыйдагы аулак эскәмияне сайлап шуңа барып утырды. Буяулы такта җып-җылы иде. +— Йә, әйт, нигә яшердең син аны миннән? - диде Луиза тиз-тиз. Тирә-якта кеше юклыгына ышангач, шактый кычкырып өстәде. - Нигә яшердең? +Рәшат аптырашта иде, бердән, әнисенең телеграммасы аны каушатса, икенчедән, кызның көтмәгәндә үзгәрүе, усалланып зәһәрләнүе аны гаҗәпләндерде. +— Әниеңә күрсәтерлек кыз түгел дип саныйсыңмы мине? Җилбәзәк күбәләк дип уйлыйсыңмы? +— Нинди күбәләк? - диде егет, ифрат дәрәҗәдә уңайсызланып. - Ни сөйлисең син, Луиза? +Кыз сикереп үк торды. +— Утыр әле, зинһар, кузгалма. +— Утырмыйм. +Егет тә аягүрә басты, алар бер-берсенә текәлешеп, беренче кат очрашкан ят кешеләр кебек сынашып тордылар. Рәшат ымсынып кыздан ягымлы сүз, теләктәшлек көтә иде, ә Луизаның күзләрендә чамасыз ачу гына кайный иде. +Нигә Луиза үзе турында гына уйлый әле, дип эчтән хафаланды егет. Телеграмманың Рәшат тормышына да турыдан-туры кагылуын сизенмиме әллә ул?.. +— Әниеңнең дөньяда барлыгын гына булса да белергә хаклы идемме? - диде кыз, нервланып. +— Әгәр минем сүзләремә ышансаң, дус итеп санасаң, бер вакытта да аның хакында сорама! - диде егет, тыныч булырга тырышып. +— Ул чагында телеграмманы нигә күрсәттең? +— Үзем дә сизми калдым. +— Ха, - диде кыз, тагын кабынып, - менә ничек икән! +— Шулай килешик, - диде егет, кызга кулын сузып. +— Башта әйт: нигә миңа белергә ярамый? Безнең арада яшерен сер бармыни? +— Сорама, Луиза, газаплама мине. +Кыз беравык тынычланып, уйлап торды: +— Ичмасам шунысын әйт: кем гаепле монда? Әниеңме, минме? +Егет карашын җирдән чак кына күтәреп башын чайкады: +— Сорама, Луиза, - диде. +Луизаның йөзе агарып китте: +— Аңлашылды, - диде ул, егетнең сузылган кулын читкә кагып, - Миндә икән ич гаеп!.. Ә мин җүләр шуны аңышмый да торам. Ике ел синең белән дус булып йөрдем, өемә алып бардым, түремә утырттым. Атам, анам белән таныштырдым... Син бит аларга да: "Атам-анам юк, абый тәрбиясендә үстем", - дидең. +— Абый тәрбиясендә үсүем дөрес. +— Ә телеграмма? - дип сорады кыз, өметләнеп. +— Ул да дөрес. +Кыз тәмам аптырашта калды. Үртәлеп, гарьләнеп елап җибәрде. Иң гаҗәбе, башка вакытта сак күңелле Рәшат бүген аны тынычландырырга ашыкмый, кызның яшь коеп бәргәләнгәнен тын гына карап утыра иде. +— Зинһар, мине интектермә, газаплама, Рәшат. Ялганмы ул телеграмма? +Рәшат аның алдау көтүен, шуны теләвен, ялган сорап ялваруын сизде. Чынлыкны көтәргә, аны аңларга, аның ачы хакыйкатен бүлешергә кызның теләге дә, сабыры да, көче дә юк иде. Луизаның сабырсызлыгы Рәшатны сизелерлек усалландырды. +— Юк, телеграмма дөрес, - диде ул салкын гына. +— Дөньяда мин барлыкны әниең беләме? - дип сорады кыз артка чигенә-чигенә. +— Юк. +— Алайса, хуш! +— Луиза, Луиза! Ул мин барын да белми иде бит! Луиза! +Кыз егетнең соңгы сүзләрен ишетмәде, йөгереп агачлар арасына кереп китте, аның кибән кебек өеп куйган җирән чәчләренә батып барган кояш кунып барды, таза аксыл балтырлары сәрви куаклары арасыннан елык-ялык күренеп калды. +Чибәр иде Луиза, куркыныч бер дәрәҗәдә чибәр иде. +II +Моңарчы аларның мөнәсәбәтләрендә бер генә караңгы тап та, яшертен почмак та юк иде. Холкы кыркурак булган Луиза гел-гел басымчаклык күрсәтеп килдe.- Монда ата-анасының +үгет-нәсихәтләре, бигрәк тә әнкәсенең тәэсире аз булмады. +— Тормыш болганчык су белән бер... Ата-ана балага юл күрсәтеп бирергә тиеш. Егет менә дигән. Биш бармак кебек һәр ягы килгән. Ата-анасы юк... Каенананың аруыннан да козгын тавышы чыга диләр... Эш урыны әйбәт. Егерме алтыда группа җитәкчесе. Утызда бюро башлыгы булачак. Өйләнмәс борын квартира бирделәр үзенә. Бу бәхет кемгә тия? Син дә төшеп калганнардан түгел, нәсел-нәсәбеңне генә кара... +Кыз башта Рәшатны бөтенләй сөйми иде. Тирә-якта шома таралган чәчле, соңгы мода буенча киенгән озын, зифа егет асыллары барында төссез, моңарчы кызлар кулы тотып та карамаган Рәшат нәрсәгә ул? +Шулай да кыз ата-анасының сүзеннән чыкмады, Рәшатка ярарга тырышып йөрде. Егет артында үзенең иптәш кызлары белән аның гади кыяфәтеннән, сәеррәк гадәтләреннән, сөйләгән сүзләреннән мәсхәрәләп көлсә дә, аны "картлач" дип кенә атаса да, Луиза Рәшат алдында үзен тыя алды, тотнаклы, аз сүзле, сабыр кыз булып күренде. +Моңарчы бер егет белән йөргән иде инде ул. Бик яратып, тәмам шашып, ышанып, бөтен барлыгын биреп йөргән иде. Егет тотты да башка кызга өйләнде, хәзер очраганда мыек астыннан гына көлеп үтә... Авызы чамасыз нык пешкән иде Луизаның. Салкын суны да өреп кабарга әзер иде ул, һәм аның салкын су дигәне шушы Рәшат иде. +Егет беркатлы, ни әйтсәң дә ышана, йомыкый гына (ничек группа җитәкчесе итеп күтәргәннәрдер аны!), тып-тыныч, салкын табигатьле, акча туздырмый торган саранрак бер кеше булып тоела иде Луизага. +Үткәндәге ачы тәҗрибәсеннән чыгып, кыз бу юлы бик сак кыланды. Үз яшендәгеләрдән соң үсеп җиткән миндаль күзле, озын аяклы кызларны ул бик яхшы күрә иде. Рәшат та аларны күргәләгәнче, егетне эләктереп калырга кирәклеген ул тәне белән дә, җаны белән дә сизенә иде. Шуңа күрә Луиза тыйнак та, акыллы да, сак та була белде. +Тик Рәшат теле белән дә, кулы белән дә тупас хәрәкәтләр ясамады. Кызның саклык чаралары уйлап куюы юкка гына булды. Ике ел дус булып йөреп, Луизаның Рәшат бүлмәсенә кергәне юк. Башта ул үзе аяк терәп каршы килде, соңра егет, кызның сафлыгына, ныклыгына хәйран канәгать булып, аны чакырмас булды. +Егет чын мәгънәсендә бәхетле иде. Аның бәхетен күрү кызга да тәэсир итте. Ул бәхетле итте бит аны, ул! Ничек кенә күңеле карышмасын, аның акылы Рәшатка буйсынды, акыл артыннан хис тә иярде. Аныңча уйлый, аныңча сөйләшә, ул яраткан киноларны ярата, ул сөймәгән кешеләр +не күралмас булды. +Тик элекке гөнаһлары кызны артык юашландырды, куркакка әйләндерде. Ул егет киткәндә: "Миннән соң тагын берәрсе янына бармыймы?" дип, Рәшатны икешәр-өчәр квартал кача-поса сагалап озата бара иде. +Кыз күңеле теләп, ашкынып, яшерен өметләр белән егеттән бер сүз, чакыру көтте. Әмма егет ашыкмады. Яше дә җиткән квартирасы да бар, тик аны нидер тота, ычкындырмый иде. Ул еш кына дәшми-нитми кызга озак-озак җентекләп карап тора, нидер үлчи, акылы белән хисен көрәштереп карый иде. Аның эзләнүен күреп, башта Луизаның коты чыга иде, тора-бара күнекте, егет аңа текәлгән чакларда ул гөнаһсыз, сабый күзләре белән аңа карап тора башлады. +Рәшатның эшне шулай озын-озакка сузып куюы кайчагында кызның җен ачуларын чыгара иде. Нигә сүз башламый инде, нигә кулын биреп аны гомер юлына иптәшлеккә чакырмый? +Кыз үзе көтә, әти-әнисе көтә, иптәшләре, агай-энеләре көтә. Әтиләренең туй турында сөйләшә башлауларына әллә кайчан инде!.. +Һәм, һич тә көтмәгәндә, кыз егетнең ялганын тотты, Кызның моңарчы тыелып килгән күңеле тулып ташты, егетнең ялганын тоту аңа көч бирде. Гел-гел Луиза гына үзен түбәнсетеп, баш иеп, үткәннәре өчен куркынып йөрмәсен әле. Егетнең дә яшерен эшләре бар икән!.. +Чынын гына әйткәндә, егетнең әнисе бар булу Луизаны бер тамчы да борчымады. Табылдык әни кыз өчен минутлык тантанага сәбәп кенә булды. Рәшатның кызарынып-бүртенеп, мескен бер хәлдә эскәмиядә утырып калуы Луизага бик ошады. +Инде хәзер өйгә кайтырга да әнисеннән бераз үч алырга кирәк. Үзенең вак, эчпошыргыч вәгазьләре белән ул да бик туйдырды инде... Акыллы кешеләр туйдырды, аларның чама белән, сак кына яшәүләре туйдырды... +Һәм Луиза керә-керешкә кычкырып елап җибәрде. +Әнисе, Сәрвәр ханым, керләр үтүкләп йөри иде. Өй тирәсе эшләренә алар авылдан килгән ерак кардәшләре Нурҗиһан апаны тотсалар да, кадерлерәк керләрен Сәрвәр ханым берәүгә дә ышанып тапшырмый иде. Кызының елап кайтып керүен күргәч, аның йөрәге өзелеп төшкән кебек булды: +— Нәрсә булды тагын, багалмам? - диде ул, аңа каршы килеп. +— Нәрсә булсын, сезнең менә дигән "баш бармагыгыз" мине алдаган! +Әнисенең калтыранган кулларын күреп Луиза чак кына шаркылдап җибәрмәде. +— Өйләнгәнме? - диде көч-хәл белән Сәрвәр ханым. +Өйгә көек исе чыкты, үтүк астында калган +эчке күлмәк исе иде бу. +— Өйләнү тагын аңа!.. Әнисе бар икән, шул килә... +— Фу, котымны калдырмадың, мәхәббәтсез... Ай, күлмәгем яна түгелме?.. +Сәрвәр ханым үтүккә ташланды, күлмәкне тартып алып бармакларын юешләп баскаларга, тигезләргә тотынды. +— Әрәм иттең күлмәгемне, мәхәббәтсез кыз! +— Ну үзен дә кызык итем, катты да калды, әйтер сүзе дә юк... +Сизгер ана кызының арттыруын, егет белән ике арада искитәрлек әллә нәрсә юклыгын аңлады. Тик шулай да үтүкне кер өстендә артык тотарга ярамый, исе чыгар!.. Егет белән кыз арасындагы дуслык җепләре өстенә шик-шөбһә очкыны төшмәсен... +— Нурҗиһан апа, Нурҗиһан апа! - диде ул, кухня ягына карап. - Коймак пешереп җибәр. Суыткычтан әфлисун алып куй. Чия вареньесының банкасын ачтыңмы әле? +Кызын бик әйбәтләп сыйлагач, уд җай белән генә сораштыра-сораштыра барын да белде. Иң соңыннан болай диде: +— Гомер-гомергә, борыннан бирле шулай килгән, ата-ана сүзеннән чыккан балага бәхет насыйп булмаган. +— Ә Рәшат? - дип сорады кыз, әфлисунны бүлемнәргә ваклап утырган җиреннән. - Аның әтисе-әнисе булмаган ич. +— Рәшатның йомыкыйлыгы каян килә дисең? Барына да шул ятим үсүе гаепле. +— Әнисе бар икән лә аның. +— Шуны ачыкларга түземең җитмәгән синең, кызым. +— Хәзер нишләргә тиеш инде мин? +Кыз нишләргә кирәклеген күптән уйлап куйса да, күптәннән килгән гаилә гадәте буенча, яхшы атланып әнисеннән киңәш сорады. Сәрвәр ханым, тастымал чите белән авыз читләрен ипләп кенә сөртә-сөртә: +— Урыныңнан торырга, юынырга, әйбәт күлмәгеңне кияргә, туп-туры Рәшат янына барырга тиеш. Иелгән башны бер вакытта да кылыч кисми. +— Иелгән баш йолдыз да күрми! Үзе ялынып килсен! Кыз үзенең карарын капылтрак әйтеп ташлады, Сәрвәр ханымның тавышы шундук кискенләште: +— Үзе дә ялынып килер, әмма тиешле вакытында син дә бара бел. Шундый чакта егетне ташлап китәләрме? Бәлки аңа берәр бәхетсезлек килгәндер? - диде ул. - Акыллы бул! +Әнисенең "акыллы бул" дигән сүзе Луизага ни өчендер "хәйләкәр бул" дигән кебек ишетелде. Шуңа күрә ул бүген аны тыңламаска булды, өстәл яныннан кузгалды да караватка менеп ятты. Әнисе бүлмәдән чыгып китте, кем беләндер телефоннан сөйләште, тагын әйләнеп керде һәм ягымлы, +йомшак тавыш белән: +— Тор, ялкау, - диде. +— Ялкау ятар, бәхете артыр, - диде Луиза, түшәмгә карап көлеп. +— Тор! - диде ачу белән Сәрвәр ханым. +Луиза чәчрәп торды да көзге каршысына барып чәчләрен рәтләде. +— Бер минут тормый Рәшат янына кит. +— Өйдә юктыр ул, - диде егет белән күрешүдән куркынып Луиза. +— Өйдә булмаса, ишек төпләрендә утыр. +— Бүлмәсенә керергә дә рөхсәтме? +— Кирәк икән — кер! Син бүген мин-минлегеңне онытып тор... Тик, кара, сак бул. Уйлап эшлә. Язмышыңны хәл итә торган көннәр килеп җиткәндер. +Сәрвәр ханымның аз гына пудраланган бите буйлап яшь бөртекләре тәгәрәде. Луизага әнисе кызганыч булып тоелды, ул тиз-тиз киенеп урамга чыкты... +Урамда әле җәй эсселәре башланмаганга, бераз салкынча иде. Ләкин Луизага һаман эссе сыман тоелды... Уф, ниһаять, аңа егет бүлмәсенә керергә рөхсәт. Барысына рөхсәт!.. Рәшат үзен ничегрәк тотар икән? Кочаклармы, әллә элекке кебек күзен челәйтеп сөйләшеп кенә утырырмы? +Луизаның тәне кызыша ук башлады. Таксига утырырга теләде, тирә-якта бер генә буш машина да күренмәде. Такси караштырып бара торгач, ярты юлны үтте, аннары кыз җәяү генә барырга булды. Бик ашыксаң да, акча җирдә аунап ятмый! +Авызының тәме юк иде, гастрономга кереп "Алтын ачкыч" ирисе сатып алды, шуны суырды. Бәләкәй бакча аша үткәндә, тирда мылтык атып торучы үсмерләргә күз салды. Тегеләр дә бер-берсенең касыкларына төртешеп, хихылдашып, аны күз белән озатып калдылар. +Менә Рәшатлар йорты. Туп-туры барып керергәме? Юк, Луиза иң элек тәрәзәләр ягына чыкты. Рәшатның тәрәзәсе ачык, әмма бүлмәдә ут янмый. Кыз, кулларын авызы янында кушлап, әче тавыш белән: +— Рәшат! - дип кычкырды. +Тәрәзәдә кеше заты күренмәде. Ул тагын да ныграк итеп: +— Рә-ә-шат! - дип кычкырып карады. +Күршедәге ачык тәрәзәләргә берничә кеше тыгылды тик егет күренмәде. Бер ханым, Луизага кул изәп: +— Өйдә ул, өйдә. Йоклап ятадыр, мөгаен, - диде. +Яңадан кычкырып тормады Луиза, үртәлеп тагын эскәмиягә барып утырды, калган "Алтын ачкыч"ын суырып бетерде. Аннары мәйданга чыкты һәм беренче очраган таксига утырып кайтып китте. +Сәрвәр ханым керфек тә какмыйча аны көтеп тора иде. Кызының сүрән чыраен күргәч, ул бер +сүз дә әйтмәде. Эндәшмичә генә кызының чишенүен карап торды. +Әтисе командировкада иде, ялгызлыкның рәхәтен тоеп, Луиза, алсу, түгәрәк күкрәкләрен тирбәтә-тирбәтә, үз сынына үзе сокланып, бүлмәдә шактый озак булашты. Нечкә биленә кулларын куеп торды, йомры артын боргалап көзге каршында әйләнгәләде. "Юк, дип уйлады ул, мондый матурлыкны, камиллекне ялынып барып Рәшатның аяк астына ташламыйча яхшы итте. Рәшатың хет әллә кем булсын. Акыл белән матурлык бер-берсен эзлиләр диләр. Нигә гел-гел матурлык эзләргә тиеш? Акыл да уйлансын, ялынып үзе килсен!" +Сәрвәр ханым кызының нәрсә уйлавын төшенде, ләкин хупламады, башын чайкап күрше бүлмәгә чыгып китте. +Рәшат исә чыннан да өйдә иде. Ул кулларын башы астына куеп караватта чалкан ята, бик каты уйга чумган иде. Ул кызның тавышын ишетмәде. Егетнең өстәлендә кат-кат укудан мунчалаланып беткән телеграмма ауный иде. Әмма телеграмма тудырган яңа уйлар, яңа хисләр тоткынлыгында да егет әнисе турында түгел, Луиза хакында уйлый иде. +Хатын-кызларны аңлау кыен, бик кыен! +III +Алар икесе дә бер заводта эшлиләр. Луиза көндезге аш вакытында Рәшат эшли торган лабораториягә йөгереп кенә кереп чыга иде. Алар бергәләп буфетка төшәләр, аннары Рәшат кызны цехка кадәр озата бара. Бусы иң күңеллесе иде. Үткән-сүткәндә чибәр кызларны сүз белән чеметеп калырга яратучы алтынчы цех малайлары күрсеннәр: Луизаны заводның иң атаклы инженер-конструкторы озатып куя! +Эштән кайтканда, алар капка янында очрашалар... +Ике ел эчендә шулай гадәткә кергән иде... +Тиздән-тиздән алар шушы капкадан чыгып бер сукмакка кереп китәргә тиешләр иде... +Ә бүген Луиза әбәт вакытында чыгып йөгермәде. +Иптәш кызлары гаҗәпләнделәр: +— Ни булды сиңа? +Рәшат группасындагы егетләр дә гадәт бозылуга игътибар иттеләр. +— Кояш кире яктан чыкмагандыр бит? +Егет үзе дә гаҗәпләнде, ул Луизаны бик көтә иде. Кичә дулкынланудан ул барын да төшенеп бетмәде. Иртән автоматтан өйләренә шалтыратты, трубканы алмадылар. Көндез тизрәк очрашырга, аңлашырга кирәк иде. +Кыз килмәде, егет аны көтеп ял вакытын пошынып үткәрде. Эштән соң Рәшат туп-туры өенә чапты. Троллейбуска кергәч, телеграмманы тагын бер кат укып карады... +Луиза курка-курка гына завод капкасы төбенә җитте һәм Рәшатның гадәттәге урында юклыгын күргәч, соң дәрәҗәдә үпкәләде, кызды. Өйләренә таба борылды һәм борчылып туктады. Әтисе бүген командировкадан кайтырга тиеш. Әнисе кичәге хәлләрне бәйнә-бәйнә сөйләп биргәндер, гадәтенчә нык кына арттыргандыр да... Вәгәзьләү, үгетләү ягына килгәндә, әтисе әнисенең кубызына бии... Үгетләп кешене үзгәртеп була дип беләләр, ахры... Димәк, ашыгып кайтудан мәгънә юк... Көтә-көтә бераз көчсезләнсеннәр әле! +Япа-ялгыз басып торуын алтынчы цех егетләре күрмәсен өчен, ул тиз-тиз атлап китеп барды, аулаграк тыкрыкка күзе төшеп, шунда борылды. +Иптәшләреннән ансат ычкынды, уйларыннан котыла алмады... +Рәшатның әнисе килдеме икән? Әгәр телеграмма Луизаны үчекләү, аннан баш тарту өчен генә эшләнгән хәйлә булса? +Кыз, тыны кысылып, тукталып калды. Я ходай, колагына берәр яман сүз кердеме әллә?.. Юк, юк, бу мөмкин түгел, ишетмәгәндер. Аңа һични ишеттерергә, белдерергә ярамый... Инде бергә яши башлагач, башка мәсьәлә, яшьлек хатасы булган бер егетне гафу итәр әле... +Тротуарда көяз генә бер егет басып тора. Луиза борчулы уйлар кочагында барса да, егеткә мәгънәле караш ташламыйча үтә алмады. Бераздан әйләнеп караса, теге егет моның артыннан бастырып килә. +— Сезне озатып куярга рөхсәтме? +Егетнең юаш кына арттан ияреп килүе, кызарынып басып торуы Луизаның күңелен җылытты: +— Озаерга иртәрәк әле, - диде ул. +— Алайса, әйдәгез, кинога керәбез. +Өченче цехта эшләүче бу инженер Луизага күптәннән күз атып йөри иде. Луизага да ошый иде егет. Хәтта ул аның уенын карарга баскетбол ярышларына да барып йөрде. Рәшатны да үзенә иярткән иде. Ут күзле, озын сыйраклы, пөхтә соры костюм кигән егет кызлар ярата торган зат иде... +Луиза сәгатенә карады. Кичә дә карый алмаганнар иде бу атаклы швед картинасын... +— Билет табып булмас, - диде ул. +— Анысы минем бурыч. Башымны кисәргә бирәм, - диде егет, кайнарланып. +— Бик арзан икән башыгыз, - дип чытлыкланды Луиза. +— Мин аны сезгә бирәм бит, - диде егет, Луизаның кулын тотып, - билетка өстәп тагын берәр нәрсә сорармын әле. +— Юньсез, - дип, Луиза көлеп куйды. +Моңарчы Луизага якынаерга куркыбрак йөргән егет кинәт үзләшеп китте, йомшак кына итеп беләгеннән эләктереп алды. Тик көпә-көндез култыклашып шәһәр кинотеатры янына барырга курыкты Луиза. Касса янына алар очраклы гына күрешкән танышлар кебек бер-берсеннән шактый еракта торып кына килделәр... +Кинога керүеннән бик канәгать булды Луиза. Онытылып ял итте, әйбәт картина икән! Бер яшь кенә сылу егет матур кыз өчен һәлак булды. +Кинодан чыккач, ул бик бирелеп сөйләп барды: +— Заманалар булган инде. Кызлар өчен сугыша, үлә белгәннәр. Хәзерге заман яшьләренең каннары суынгандыр, ахры... Ә теге егет, сез игътибар иттегезме икән, бер минут икеләнеп тормады, бер минут!.. Никадәрле кайнарлык, хис, дәрт... Башын корбан итте, әмма үзенекен эшләде... +— Кызы да чибәр, - диде егет. - Фамилиясе ничек әле? +— Хат язарга уйлыйсызмы? - диде көнләшеп Луиза. +Залда утырганда да үз тезе өстендә егетнең кулына бер-ике тапкыр чапылдатса да, Луиза урамга чыккач шактый иркенгә куйды. Егет йонлач кулын аның иңбашына салды: +— Луиза, мин сине күптәннән яратып йөрим, - диде. +Кыз дәшмәгәч, тупас көчле бармаклары белән түш ерыгына керә башлады. Сагынылган икән, кызга бусы бик рәхәт кебек тоелды. Луиза сизелмәслек хәрәкәт белән күлмәк якасын бушатып алды, кул түшкә кадәр төшеп җитте... +— Сөям сине, Луиза! +Луизалар урамына җиткәч, бәләкәй бакчага кереп алар озак кына үбештеләр. Егет үзе белән бер урынга барырга бик кыстаса да, Луиза ризалашмады, иреннәрен егеттән аермыйча, күзен йомган килеш баш тартты. +Аның бармаслыгына ышангач, егет ашыга башлады, сәгатенә карап саубуллашты. Луизадан аерылгач та, пыр тузып йөгерергә тотынды. Кичке тугызда аның свиданиесе бар иде... +Ишек төпләренә кайтып җиткәч, Луиза тукталып калды. Сумкасыннан кызыл чыгарып иреннәрен буяды. +Әнисе көтеп утырадыр, мөгаен... +Кызык инде бу дөнья хәлләре! +Оста үбә теге егет... Урыс егетләре куштанрак булалар инде, остарак үбешәләр. Әнә Флера Юрага кияүгә чыккан иде, мактап бетерә алмый. Ашны үзе пешерә, идәнне дә үзе юа, ди, җитмәсә, яндырып-яндырып үбә, имеш... Рәшат түгел инде... +Бүген кая алып бармакчы булды икән? Иптәшләре янынадыр инде. Мондый егетнең иптәшләре белән аралашсаң да кызыктыр ичмасам... Рәшат кебек йомыкый түгелдер алар... +Теге егет турында наз белән уйласа да, Луиза +һаман Рәшатны оныта алмый, тора-тора уйлары барыбер аңа әйләнеп кайта иде. Ишек төбендә бераз җилләнеп басып торгач, теге озын җен калдырып киткән дулкыннар басылгач, хәле киткән аяклары йөрерлек булгач, Луиза Рәшатны күрмичә өенә керә алмаячагын аңлап алды. Әнисе дә дау куптарачак, үзенең күңеле дә тыныч түгел: нәрсә булды икән? Нишли икән?.. +— Такси, такси! +Яшел ут күренүгә, ул чабып урамның аръягына чыкты. +Тәбикмәк төсле киң кырыйлы картуз кигән, бәләкәй генә кара мыеклы, алтын тешле таксист көзгесен кузгатып куйды. +Чыштырдап урыннан кузгалдылар. +— Чкалов урамына. +Таксист борыла-борыла Луизага карап елмая иде. +— Киче бик матур бит, әллә бер яры урап киләбезме, туташ? +— Әрсезләнмә, - дип кырт кисте аны кыз. +Таксист тагын берничә кат сүз кушып карады, тик Луизаның ачуын гына кабартты. Кыз кырткырт кына егетнең сүзләрен кисеп тәрәзәгә карап барды... +Луиза иң элек тәрәзәләр ягына чыкты. Рәшатның бүлмәсендә дә, кухнясында да яп-якты ут яна иде. Кыз ни уйларга да белмичә, баскыч буйлап менеп китте. Звонокка басыйм дигәндә, ишекнең ачык икәнлеген чамалап туры эчкә үтте. +Кыз иң элек Рәшатны күреп алды. +Егет өстәл янына баскан да зур ачылган күзләре белән туп-туры ишеккә карап тора иде. +Луиза ап-ачык күрде: бүлмәдә башка берәү дә юк иде. +IV +Бераз баш-күз алгач, Луиза бүлмәнең гаҗәп чисталыгын, диван-караватка җыеп куелган урын-җирләрнең пөхтәлеген абайлады. Бер як стенадагы стеллажларга китаплар тезелгән. Калын-калын китаплар... Бүлмәне тутырып тавык шулпасы исе таралган. Димәк, әнисе килгән! +Менә Рәшат та аңышып урыныннан купты, аңа якын килде, нык, таза куллары белән аны иңнәреннән кочып алды, иреннәренә иелде. +— Буяулы бит, Рәшат. +— Булсын! +Луиза күзләрен йомып Рәшатның иреннәренә сеңде. +— Гафу ит мине, Рәшат. +— Син үзең мине гафу ит, кичер. Кичә әллә ничек аңлаша алмадык... Мин гаепле.... +Шактый вакыт үтте. Луиза күзләрен ачканда, Рәшат башын бераз читкә алып нидер тыңлана иде. Кыз, сумкасыннан юка, нәфис кулъяулыгын чыгарып, иркәләп егетнең буяуга манчылган калынча иреннәрен, яңак лар ын сөртте. +— Ай, Рәшат, артист булгансың!.. +— Рәхмәт сиңа, Луиза, - диде Рәшат, дулкынланып, - Син бик вакытлы килеп җиттең. +— Тукта, менә монда кызыл калган. +— Кайда? +— Колагыңда... +Нәфис кулъяулыгы борынны иркәли торган ис таратып һаман егетнең битендә йөрде, колак яннарын сыйпады, муенны кытыклады. Рәшат күзләрен йома төшеп кызның назына баш биреп торды. +— Әниең кайда, Рәшат? +Егет сискәнеп китте: +— Килмәде. +Кыз егетнең күзләренә карады: +— Син пешергәнсең, ахры, - диде ул, иснәнеп. +— Әни килергә тиеш бит... Хәтерем алдамаса, ул тавык шулпасын бик ярата иде. Иртән каймак белән чәй эчә торган иде. Әти иртән иртүк кибеткә чаба, күпереп торган җылы күмәч алып кайта... Әй, бу онытылып беткән хәлләр сиңа нигә кирәк?.. +Луиза егет белән килеште, башын иеп кенә ризалыгын белдерде һәм өстәл өстендәге кардай ак ашъяулыкны күтәреп карады: +— Боларның барын да үзең әзерләдеңме? - диде ул, авыз суын көч-хәл белән тыеп. Кичке ашны ашамаган ашказаны котырып китте. +— Үзем, - диде егет, азрак мактанып. +"Әзерләшергә мин сине көткән идем" димәкче иде дә, нигәдер тыелып тукталды. +— Рәшат, - диде Луиза, сокланып, - синең хатының дөньяда иң бәхетле зат булачак! Нинди табын әзерләгәнсең! +Кыз үзе әйтте, үзе кызарынды, кинәтрәк сүз ычкындырып ташлавына уңайсызланды, өстәлдәге ризыклар белән мавыккан булып иелде, ике ботын да югары чөеп яткан тавыктан тырнак очы белән эләктереп ит капты. +— Ай-яй тәмле! +— Тәмлеме? - диде Рәшат, балаларча куанып. - Сиңа шалтыратырга да вакыт җитмәде. Кайттым да кибеткә чаптым. Бөтен җирдә чират. +Луиза йөрәксенеп егетне үбеп алды. +— Рәшат, мин сине генә, бары сине генә яратам. +— Луиза, чынмы бу, дөресме? +— Дөрес, минем җүләрем, дөрес. Чын! +Алар бер-берсенә сырыштылар. +Кинәт сискәнедереп һәм куркытып звонок шалтырады. +— Килде! - диде кинәт агарынып Рәшат. +Луизаның куллары һавада асылынып калдылар. +— Әниеңме? +— Луиза, Луиза, - диде егет, бер ишеккә, бер кызга карап, - син китеп тор инде, яме. +— Җүләрләнмә, - диде кыз, кинәт турсаеп. +— Китеп тор, кадерлем, - диде егет, ялынып. +— Нигә? +Егет кызның кулларын нык итеп кысты. +— Син мине куасыңмы? +— Бу очрашуны сиңа күрсәтәсем килми... Тормышның күңелсез якларын сиңа белдертәсем килми... Үзем интеккән дә җитәр. Луиза, тыңла мине, кит! - диде егет тиз-тиз. +Звонок таләпчән генә тагын бер кат шалтырады. Рәшат каударланып ишеккә ташланды, Луиза аңа иярде. +Кулына җыйнак кына чемодан тоткан, кара кучкыл битле озынча хатын ишектән килеп керде. Рәшат та, хатын да бер-берсенә карашып тордылар. Хатынның да улына куркып каравын, каушап агарынуын күреп Луиза сискәнеп китте. Бер мәлгә генә аңа куркыныч булып тоелды. Ул Рәшатка якынаеп терсәге белән җиңел генә кагып алды. Бу аның: "Нигә шулай катып торасың?" дигән ымы иде. +Тик ана да, бала да бер-берсенең кочакларына атылмадылар, кул да сузмадылар. Бөтенләй ят кешеләр сыман баш иешеп кенә исәнләштеләр. Хатын җыларга да җыламаска да белмәстән аякларын алыштырып басып тора иде. Луиза алгарак чыкты: +— Чемоданыгызны бирегез әле, апа, - диде ул. +Хатын шулчак кына аны күрде, аның карашы җылынды, ул таянырга терәк тапкан сыман Луизага эндәште: +— Рәхмәт, акыллым. +Үзе чемоданын бирмәде, идәнгә куйды, кулындагы саргылт плащын ишек янындагы чөйгә элде. Өчәүләшеп зал ягына чыктылар. Луизаның колаклары ут кебек яна иде. +Яшьләр ашъяулыкны ябарга онытканнар иде, хатын өстәлдәге әзерлекне күреп, сүрән генә елмайгандай итте, тәкъдим-фәлән дә көтмичә урындыкка утырды, бөгелә төшеп күлмәк итәген рәтләде, башын борып бүлмәне айкап чыкты. Луиза Рәшатка карап торды. Егет ничектер кинәт олыгаеп, картаеп китте, күз тирәсенә пәрәвездәй вак җыерчыклар сибелде, гомергә сабыр гына елмаеп торган күзләренә курку-каушау тулды. Ана да Рәшатка карап-карап торды, үзе: +— Сез Рәшатның хатыны буласызмы? - дип Луизага сорау бирде. +— Юк, - диде кыз уңайсызланып. - Без бер заводта эшлибез. Дуслар. +Хатын ышанмады, ышанмавын ниндидер ирен хәрәкәте белән сиздерде, Луизага әрсезләнебрәк карады. +— Ничек яшисең, Рәшат? +— Әйбәт. +— Эшеңдә ул-бу юктыр бит? +— Юк. +— Тазалыгың? +— Әйбәт. +Ана белән бала арасында барган бу әңгәмәне тыңлап Луиза нишләргә белмәде... Ярый, Рәшат шундый туң түмәр булсын да ди, ул гомергә шулай инде... Ә әнисе? Нигә шулай кыргый ул? Әллә бөтен нәсел-нәсәпләре беләй шундыйлармы?.. Рәшат хәтта аларны таныштырмады да. Хатынның юлдан килгәне күренеп тора, ул вакыт-вакыт авыр сулап куя. Нигә өстәл тирәсенә утырмаска, чәйне кузгатмаска? Мөнәсәбәтләр җылынып, сүз җайланып китәр иде. Әмма башлап сүз кузгатырга Луизаның кыюлыгы җитмәде. Ул сәерсенеп авызын ачып әле Рәшатка, әле аның әнкәсенә карап утыра иде. +— Әтиең турындагы хәбәрне укыдыңмы? - дип сорады хатын. +— Укыдым. +— Әйбәт тә язганнар инде! Я, хода, нинди изге күңелле кешеләр була бит. +Рәшат урынында тик кенә утыра алмый, әле бер тезен, әле икенчесен өскә куя иде. +— Менә мин дә япа-ялгызым яшәп ятам. Былтыр пенсиягә чыктым, - диде хатын идәнгә текәлеп. +— Ялгыз? Ә ирегез? - диде хырылдап Рәшат. +— Ирем юк... Моннан биш ел элек үлде инде. +Луиза барын да аңлаган кебек булды, җиңеләеп урыныннан купты, кухняга керде, кайнап утырган җиреннән чәйнекне алды. Зал якка чыкты да хуш-ис таратып чынаякларга чәй агызды. +— Утырыгыз, апа, ачыгып килгәнсездер. +— Рәхмәт, рәхмәт, эчмим. Самолет соңга калды. Мин иртәрәк килергә тиеш идем... Аэропортта ашап алдым. Әллә өендә була дим, әллә юк... +— Нигә кунакны кыстамыйсың, Рәшат? Яхшы түгел бит. +Тик егет кызның киңәшен тотмады, өч чынаяк пар бөркеп өстәлнең өч ягында утырып калдылар, Рәшат күзен күтәрергә дә куркып, тын гына нидер тыңлана иде. +Хатын йөткергәләп, кулъяулыгы белән авызын сөртте, тамагын кырды һәм Рәшатка табарак борылып: +— Рәшат... Мин синең янга зур йомыш белән килдем, - диде. +Рәшат шушы сорауны көтә иде. +Ул хатынның бу йорт бусагасын җиңел генә атлап кермәвен сизә, әмма ни өчен килүен һич тә аңлый алмый иде. Нигә килде икән? Акча-фәлән кирәк булса, үзе килеп йөрмәс, хат кына салыр иде. Димәк, монда ул күздә дә тотмаган олырак берәр нәрсә бар! +— Нинди йомышыгыз булыр икән? - диде кинәт егет. +Луиза коелып төште. Улының тупаслыгына +хатынның исе китмәде ахры, башын күтәреп тә карамады. +— Рәшат, акыллырак бул, - диде кыз түзмичә. +Бу кисәтү Рәшатка ошамады, ул: +— Мөмкин булса, тыңлап кына утыр, Луиза, - диде. +Үпкәләде Луиза, каны кайнады, күзенә яшькелт яшеннәр чыкты, тик тыелды, керфекләре белән күзен каплап Рәшатка яны белән борылды. +— Рәшат, - диде хатын, учлары белән тезләрен уып. - Син күп нәрсәләрне белеп тә бетермисеңдер. Белгәннәрең онытылгандыр. Яшь идең шул әле син. Без әтиең белән бик матур еллар үткәрдек. +— Әти исемен телгә алмагыз! - дип кычкырды Рәшат тыела алмыйча. +Луизаның мондый ярсулы тавышны ишеткәне юк иде, кабаланып сикереп торды, хатын исә гүя улының кисәтүен ишетмәде дә, аның яңак җәяләре тартышып кына алды, ул калтыравыклы, кызганыч тавыш белән сүзен дәвам иттерде: +— Гомеремнең иң матур чакларын мин аның белән үткәрдем. Яратып чыктым, яратып яшәдем. Әгәр дөньялар үзгәрмәгән булса... +Бу урында хатынның чыдамы беткәндәй булды, ул сумкасыннан кулъяулыгы чыгарып күзләрен каплады. Луиза бер секунд эчендә хатынның Рәшатка кадап карап алганын да, күз чокырларының коп-кор ы икәнен дә күреп калды — аның шик-шөбһәләре арта гына барды. +Рәшат һаман сүзсез, өнсез иде әле. Ул сул кулын чалбар кесәсенә тыгып тәрәзә яңагына килеп сөялде. Ачык тәрәзә аша аска, электр нурларында сихри төсләргә манчылган агач яфракларына карап тора башлады. Уйлары белән йөгереп кенә үткәннәргә, балачагына кайтып килде, хәзергесен аңларга тырышты, тик аңа җиңеллек килмәде. +— Хәерле булсын алайса! - диде хатын көрсенеп. - Усаллангансың син, улым. +Хатын беренче тапкыр "улым!" дип эндәште, моны ишеткәч Рәшатның йөзенә кан йөгерде. +— И бала, бала! Ана йөрәген аңлый торган бала булмадың шул син! +— Минме? Мин шундый баламы? +— Атаң мәрхүм дә шундый каты бәгырьле иде! +— Сез әтинең кем икәнен бер чакта да белмәдегез, аңламадыгыз! - дип кычкырды Рәшат, Луизаны тагын бер кат куркытып. +— Рәшат, кычкырма алай! - дип инәлде кыз. +Хәзер Рәшатны туктату, тыю мөмкин түгел иде инде, ул әнисе каршысына ук килде, ике кулы белән урындык аркасын эләктереп алып, урындык аяклары белән идәнне төя-төя сөйләргә кереште: +— Сез... аны бер вакытта да аңламадыгыз! Хәтерегездәме, әтине төрмәгә алып китәргә килгән кешеләр бусага төбенә җиткәч нәрсә диделәр? +"Атла, атла, халык дошманы!" дип кычкырды арадан берәү... Җиде яшьлек нарасый идем мин ул чагында. Сез аларның сүзләренә шундук ышандыгыз, "чыннан да дошманмы ул?" дип сорадыгыз. Нигә шулай дип сорадыгыз алардан? Әгәр сез әтине белсәгез, үзегез хәзер раслаганча аны яратсагыз, аңа ышансагыз, гомерлек юлдашыгызны шулай ансат кына биреп җибәрер идегезме?.. Кап-караңгы төн иде. Май төне... Нәкъ моннан егерме ике ел элек. Без зур, өч бүлмәле квартирада яши идек. Шулчак сез бүлмәләр буйлап йөреп "Халык дошманы, халык дошманы! Ничек моңарчы мин моны белмәгәнмен? Ничек?!" дип кабатладыгыз. Иң беренче эш итеп телефон шнурын өзеп ташладыгыз. +Йоп-йомшак күңелле, шат әтинең дошман булуын мин сабый һич тә аңламый идем. Нинди дошман булсын ди ул?! Кичтән генә мин аңың тезенә утырып торган идем. Ул бик тырышып миңа уенчык арба ясаган иде. Шул чагында бик җитди итеп: "Улым, гомер менә шулай уза, иң элек син менә шушы уенчык арбага утырып юлга чыгарсың, аннан машиналарга күчеп язмыш капкаңны кагарсың, поезд-самолетларда илләр гизәрсең, күп кешеләр белән аралашырсың, берәүләр белән дуслашырсың, икенчеләреннән читтәрәк йөрергә тырышырсың, һәрчак гадел, саф күңелле, чиста булып кал!" дигән иде... Сүзләре бүтән булгандыр, әмма әтинең уе әнә шундый иде. Ар бага өч тәгәрмәч куйгач без йокларга яттык. Мин шунда әтигә: "Тәгәрмәче өч кенә булгач мин ничек юлга чыгыйм соң?" дидем. Ул мине кочаклады да: "Юк, улым! Юк, балам, сине өч тәгәрмәчле арбага утыртып дөньяга чыгараммы соң? Сине өч тәгәрмәчле генә арбага утыртырга һич ярамый, дөнья хәтәр, тормыш давыллы, малай кешеләр нык булырга, нык утырырга тиешләр!" дигән иде... Төрмәчеләр төрткәләп әтине ишек катына алып килеп җиткергәч, чыдамадым: "Әти! Ә арба! Аның тәгәрмәче җитми бит!" дип үксеп-үксеп җыладым. Хәтерегездәме, ул миңа таба борылып көлде дә болай диде: "Улым, балам! Кайтам әле мин, арбаңа дүртенче тәгәрмәчне куяр өчен кайтам!" диде. +Рәшат Луизаны бер кырыйгарак кагып өстәл тартмасын ачты һәм аннан яргаланып, тузып беткән, пәке белән юнып ясалган өч тәгәрмәчле арба тартып чыгарды. +— Менә ул арба. Исән. Дүртенче тәгәрмәче генә юк. +Хатын бу юлы чынлап торып мышык-мышык җылый, Луиза нидер әйтергә теләгәндәй өстәлгә таянып, арбага иелеп карап тора, Рәшатның арбаны сыйпаган куллары калтырый иде. Ул арбаны сыйпаштырып бераз сүзсез торды да йөзен читкә борды. +— Шушы арба әтинең миндә сакланган бердән-бер истәлеге. +— Рәшат, улым, - дип чын-чыннан өзгәләнде теге хатын. +— Бәлки сүзләре бүтәнчә булгандыр аның, әмма сөйләвенең мәгънәсен, ишек катына җиткәч көлеп җибәргәнен һич онытасым юк!.. Әйе, еллар үткәч, без, өч тәгәрмәчле арбаларда утырып калган дошман балалары, мең афәт татыгач, исәйгәч әтиләребезне эзли башладык. Кыен, куркыныч чаклар иде! Ә мин әтиемне барыбер эзләдем! Кешеләр аның исемен ишетүгә куркышып качалар иде! Ә мин барыбер эзләдем! Һәм аны төрмә камераларында очраткан, белгән кешеләргә юлыктым... Нәкъ менә шундый май төнендә аның белән бер төрмә камерасында утырган кеше очрады. Әтине дөмбәсләп-кыйнап алар янына илтеп тыкканнар. Саргайган йөзле, кыйналган, җәфаланган ач тоткыннарны күргәч әти елмайган, тынычландырырга, юатырга теләгән. "Егетләр, күрәм, хәлегез яман! Таң гына атсын, минем хатын килеп җитәр, ул минем гаепсез икәнемне белә, ул ашарга да, тартырга да алып килер!" дигән. Камерадагылар шикләнгәч сезне якларга керешкән: "Минем хатын мондый таш стеналарны гына түгел, корыч крепостьларны да үтеп чыга торган!" дип өстәгән. Бер көн көткән ул, ике көн, атна узган, унынчы көн дигәндә идәнгә чүгеп төшкән дә кычкырып җылап җибәргән. Шуннан ары алар күрешмәгәннәр... +— Рәшат, кирәкми андый сүзләр! Ул чагында мин берни дә белми идем бит, - диде хатын җыламсырап. +— Белмәгәч, нигә белергә тырышмадыгыз! - дип элдереп алды Рәшат. - Нигә читләр сүзенә шулай ансат ышандыгыз? Үз балагызның әткәсе кыенлыкка төшүгә нигә шулай ашыгып аны оныттыгыз?! +— Мин йөрсәм ни файда булыр иде икән? Барыбер йолып ала торган түгел иде бит! +— Сезнең әтине юллап йөрүегез миңа кирәк иде, ахыр чиктә миңа кирәк иде! Мин бит өч тәгәрмәчле ярык арба янында утырып калган җиде яшьлек сабый! Сезнең аңа ышануыгыз миңа кирәк иде! Ул көннәрдә ни уйлап яшәвегезне мин үсә төшкәч кенә аңладым. Хәтерегездәме, сез бер вакыт соң гына кайтып кердегез. Өй салкын, ягылмаган, тәрәзә пыялалары шыкыраеп каткан. Мин юрганга аякларымны ныгытып төрәм дә тәрәз бозын ялыйм, нәни генә күз ясап сезнең кайтканны көтәм! Куркуданмы, суыктанмы бөтен тәнем дер-дер килә. Тешләр тешкә тия! Сез лап-лоп атлап кайтып кердегез, ут кабыздыгыз, минем йокламыйча сезне сагынып көтүемне күргәч: "У-у, бәләкәй ерткыч, тач халык дошманы инде!" дидегез. Бу сүзләрнең мәгънәсен ул чакта ук яхшы белә идем мин! Мәктәптәге усалрак малайлар минем күземне ачырмыйлар иде: "Троцкийчы малае, троцкийчы малае!" дип кенә үртиләр иде. Бүтән сүз юк иде миңа мәктәптә! Мин ярсып, йод +рыкларымны йомарлап аларга ташлана, әтиемне яклый идем. Алар җыйнаулашып мине тукмыйлар, эчемә тибәләр, битемне ерталар иде. Битемне ерттырасым килми иде минем, әтигә охшаудан туктармын, җәрәхәтле бит белән аңа охшамам дип бик курка идем... +Хәтерегездәме, сез әтинең истәлекләрен ничек юкка чыгардыгыз?! +Иң элек альбом битләреннән аның фотолары югалды. Бергәләп төшкәннәрдән сез аның башын кисеп алдыгыз. Җыйдыгыз, җыйдыгыз да мичкә илтеп яктыгыз! Өй сап-салкын, ә мичтә әтинең йөзләп башы яна! Барыбер җылынмаган иде өй! +Аннары әтинең кием-салымнарын чыгарып саттыгыз. Ул укыган китапларга чират җитте. Мин үземнең өч тәгәрмәчле арбамны чормага меңгереп куйдым. Аны яктырасым килмәде. Әти көннәрдән бер көнне кайтып килер дә аңа дүртенче тәгәрмәчне ясап бирер кебек иде... +Озакламый сугыш башланды... +Күп әтиләр фронтларга киттеләр. Бик күп малайлар ясап бетермәгән өч тәгәрмәчле арбалар янында утырып калды. Байтак әтиләр әйләнеп кайтмады, ил ятимнәр белән тулды. Сугыштан соңгы яп-яшь җинаятьчеләр, укып һөнәр ала алмаган сукбайлар әнә шулар арасыннан чыкты. Минем әтием дә кайтмады, эзсез югалды. Сез мине Нурулла абыйларга илтеп ташладыгыз. Көз иде, суык, минем өстә сүсәргән иске бишмәт. Култык астыма шушы арбамны кыстырып мин аларның биш баласы арасына барып кердем. Дөрес, Нурулла абый әтинең иң якын кардәше иде. Ул мин ятимне үз баласыдай каршы алды. Юлда барганда сез: "Ташласана ул чүбеңне, адәм көлдереп йөрмә!" дидегез. Нурулла абыйларга барып кергәч тә шул сүзләрне кабатладыгыз. "Ташламыйм, аны миңа әти ясап бирде!" дигәч, Нурулла абый кочагына алып иркәләде. Әгәр шул минутта сез арбаны миннән тартып алырга маташсагыз... иң зур җинаятьләргә дә әзер идем мин! Кулыгызны шунда тешләгән идем, онытмадыгызмы? +Хатын уң кулын артына тиз-тиз яшерде һәм инәлеп: +— Рәшат, шәфкатьлерәк бул! - диде. - Мин бит синең анаң. Ул вакыттагы хәлләрне уйлап кара: мин бит чыннан да әтиең халык дошманы дип ышанган идем. Мин аннан баш тартмыйча булдыра алмадым, коммунист ич мин! +— Ярый, сезнеңчә ул дошман да булсын, ди. Халык дошманы. Ә мин кем дошманы идем?! Мин! +Ана белән улдан һаман ерагая төшкән Луиза, хәленнән килсә, менә шушы почмакка кереп сеңәр иде. Ул, Рәшат тәмам кызып җитәр дә, бүлмәдә булган кешеләрнең һәммәсен тукмап ташлар дип шигәя иде. Аннары ни кылырсың?! Суд бусагаларын таптап йөрергә калса ни кылырсың? Уф, нигә бу ике арага килеп кысылды соң ул?! Рәшат кыстаганда ник чыгып китмәде икән?! Хәзер бер-бер сүз әйтсәче соң Рәшаты!.. "Бар, кайт, көтәләрдер!" дисә, озатуы да, ние дә кирәкми. +— Шул кышны сез кияүгә чыктыгыз... Ирегезне күрсәттегез! Мин аны таныдым! Әтине алып киткән өч кешенең берсе иде ул!. Озакламый Нурулла абыйны да сугышка алдылар. Гөлсем апа алты бала кочаклап калды. Ә сез ул вакытта минем хәлне белергә дә кереп чыкмадыгыз. +— Улым, кызган! +— Рәшат, җитәр, җитәр! - дип ялынды Луиза. +Рәшат өч тәгәрмәчле арбасың ак кәгазьгә төреп өстәл тартмасына салып куйды. +Өй эче тынып калды. Өстәлдә ике ботын күккә чөеп симез тавык ята. Өч чынаякның өчесендә дә суынган чәй. Хатын үзенә китәргә вакыт җиткәнлеген аңлады. Хәерле булсын! Ул Рәшатта бер нинди фото да, истәлек тә юклыгын бик яхшы белә иде. Ире аклангач, аның гадел хезмәтләре дөньяга фаш булгач, аның өчен пенсия алырга мөмкинлек бар, диделәр. Рәшатка пенсия бирмәячәкләр, аңа кирәк тә түгелдер. Ә аңа бирүләре ихтимал! Һәм, гомумән, әгәр Рәшат аны әнисе дип, хаксызга гаепләнгән кешенең тугры хатыны дип таныса... Тормышы нык ук җиңеләеп китәчәк иде хатынның! Ул озак әзерләнде, улымның күңелен нинди юллар белән табыйм икән дип көн-төн баш ватты, юристларга барып киңәште... Тик барып чыкмады... Хәерле булсын! +Ул ишеккә таба атлады, көрсенде. Луиза менә-менә Рәшат әнисен туктатыр, гафу үтенер дип көтте. Кичерер! Үткәндәге гаепләр өчен шулай каты күңелле булырга ярыймыни?! Тик Рәшат кузгалмады, ул көчле кулларын күкрәгендә баглап тып-тын гына тәрәзәгә карап тора иде. Тәрәзәдән бер күбәләк очып керде һәм түшәм уты тирәсендә очып әйләнә башлады. +Хатын чемоданын кулына алды, чемоданга тотынгач хәлләнеп киткәндәй булды, гәүдәсе турайды, башы күтәрелде. Саубуллашмады, тавышсыз адымнар белән ишекне ачык калдырып чыгып китте. +Луиза тагын да ныграк курыкты: әгәр Рәшат аның бүген ниләр эшләп йөргәнен, кылган, кыла язган гамәлләрен белсә? Элек аның ниләр кыйратканын кайчан исә бер ишетә калса?! Хәзер ул Луизаның якасыннан алып сүгәргә тотынса?! Юк, юк, ярамый... +Кыз арты белән ишеккә чигенде, Рәшат нидер сизеп капылт аңа таба борылды: +— Луиза! +— Якын килмә! - дип чәрелдәде кыз, шашынып. - Синнән куркам мин, Рәшат! Дөресрәге, үземнән куркам... Юк, үткәннәремнән куркам! +Егет аның сүзләрен ишетсә дә аңламады, ул: +— Мин сине сөям, Луиза! - дип кат-кат кабатлады. +— Кирәкми, Рәшат. Зинһар, оныт. Мин синең сөюеңнән дә, нәфрәтеңнән дә бик куркам. Мин +дөресен әйтәм: куркам, куркам! Оныт син мине! Эзләмә!.. Кирәкми. Безгә очрашырга да ярамый!.. +Ул егетне читкә тибәрергә теләгәндәй кулларын бутый-бутый арты белән ишек яңагына килеп бәрелде һәм күз ачып йомганчы юк булды. +Рәшатның: +— Луиза-а! - дип җан ачысы белән кычкыруыннан бакча эчендәге парлылар сискәнеп күтәрелделәр һәм ут яктысы төшкән бердәнбер тәрәзә астына җыелдылар. Тик тавыш яңадан ишетелмәде, яп-якты бүлмәдән күңелләрне шикләндереп шомлы тынлык кына ага иде. +Апрель — октябрь, 1965 ел, Кисловодск — Казан \ No newline at end of file